|
БЕЛЛА ӘХМӘДУЛЛИНА |
|
|
|
Зөлфәт тәрҗемәсе |
|
|
|
Ант итәм |
|
Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: |
|
Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. |
|
Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, |
|
Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. |
|
Яу киеме сыман синец сатин кулмәк |
|
Көчле, горур муеныңны алган буып. |
|
Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм |
|
Кайгыларның тынып калган җыры булып. |
|
Ант итәм шул сурәт белән. Сабый белән — |
|
Исе китеп ник елмая соң ул бала? |
|
Үлем шулай елмая бит алгысытып, |
|
Гаеп төсе кала садә чалымнарда. |
|
Ант итәм мин хатирәңнең аһы белән. |
|
Авазыңнан буылдым мин, хәлдән тайдым. |
|
Синең сызыкчалар — минем тамагымда, |
|
Тыннарыма капланды зур, кара кайгың. |
|
Ант итәм мин җанда синең барлык белән. |
|
Йөрәгемә сине һаман урлаганмын, |
|
Онытканмын — син бит бары Тәңренеке, |
|
Тәңренең бит синдәйләре бик аз аның. |
|
Мин ант итәм хәлең беткән мәлең белән — |
|
Ачлык — кусе, аның сиңа теше утте. |
|
Мин ант итәм җандай газиз ватан белән — |
|
Гәрчә ватан сине җирдә ятим итте. |
|
Африкалы даһи Тверь бульварында |
|
Сабыйларга уйчан карап, башын игән — |
|
Үз башыңа шулай гашыйк булдың аңа. |
|
Мин ант итәм син яраткан даһи белән. |
|
Сагышлыдыр җәннәттәге ялың синең — |
|
Юктыр газап, юктыр иҗат тирән җирдә. |
|
Мин ант итәм Алабугаң фаҗигасен |
|
Алабугаң белән синең утерергә. |
|
Оныкларның йокылары тыныч булсын. |
|
Юкса, төнлә әбиләре гел куркытыр: |
|
"Йокла, улым! Йокла, кызым! Тик ятмасаң, |
|
Алып китәр сине Алабуга-сукыр!" |
|
А, килер ул — озын, салкын кармавычлар! |
|
Яныма ук килеп кенә җитсен бары — |
|
Сытачакмын дагаланган итек белән, |
|
Кирәк ту гел миңа хөкем карарлары. |
|
Бугазына батып керер минем табан. |
|
Хәшәрәтнең шома, салкын тәне дымлы. |
|
Көйдерерләр яшел, зәһәр агу булып |
|
Карындагы балалары табанымны. |
|
Койрыгында җитлеккән бер яралгыны |
|
Ыргытырмын җиргә — җир бит төпсез икән. |
|
Маринаны уксез улемнәргә илткән |
|
Болдыр хакында мин улчак һич суз әйтмәм. |
|
Мин ант итәм. Ә хәзергә тирән кое |
|
Төбендәге бака сыман, караңгыда |
|
Соры кузен миңа текәп, инде мине |
|
Үтерергә ант итәдер Алабуга. |
|
Вәрфәләми төне |
|
Оеп яңгыр ява... Сәер бер уй |
|
Дер селкетә минем күңелне: |
|
Суеш барган чакта туган сабый |
|
Шәригатькә хыйлаф түгелме? |
|
Кан туена изге Вәрфәләми |
|
Бәндәләрне дәшкән ул төндә |
|
Яңа туган сабый елаганны |
|
Ишетмәде бугай беркем дә. |
|
Елады ул янган ике утның |
|
Уртасында калган хәлендә — |
|
Гугенот та тугел әлегә ул, |
|
Католик та тугел әлегә. |
|
Аңсыз бәти, табигатьнең әле |
|
Сайрап карамаган бер кошы — |
|
Суелганның бугазыннан чыккан |
|
Сулыш булды тәуге сулышы. |
|
Бал-ширбәтләр күпме каптырсаң да |
|
Булмас инде, әби, сыйлама — |
|
Яшь канында аның чит сулыш бар, |
|
Татлырак шул канлы тын аңа. |
|
Тәмле тамак — һаман шуны сорый, |
|
Аңламый тән яман ялгышын — |
|
Ул йотлыгып һаман йота шулай |
|
Суелганның бугаз сулышын. |
|
Диннәр өчен, һәлакәтләр өчен |
|
Һичбер гаебе дә юк аның, |
|
Үпкәсенә рәхәт — сулый бирә |
|
Сизми канлы сөрем йотканын. |
|
Балачакмы, кара явызлыкмы — |
|
Кем йоклата төреп юрганга? |
|
Сабый күргән төшне азгын итә |
|
Палач та һәм канлы корбан да. |
|
Бу дөньяга күзен ачкан мәлдә |
|
Әверелер агу язмышка. |
|
Ни ул шөһрәт — адәм үтерүме? |
|
Йә үлүме? Ни дип кан куша? |
|
Данмы әллә черү бер кол булып? |
|
Суеп-кырып кеше даулый дан. |
|
Курыкмыйча бала тирбәтәсез, |
|
Курыкмыйсыз бугай сабыйдан. |
|
Борчылмагыз уянганда сабый |
|
Йокысыннан елап, сискәнеп — |
|
Кан эчәргә әзер сөт тешләре |
|
Уртка гына тиеп киткәндер. |
|
Курыкмагыз, агач арасыннан |
|
Котны алып кемдер караса — |
|
Явыз назда тибрәп-тибрәп үскән |
|
Бәләкәчләр генә ләбаса. |
|
Хәер, бәлки шулай, бүтән язмыш |
|
Таләп итеп сабый елыйдыр, |
|
Йөрәк яргыч афәт авазлары |
|
Зәгыйфь бугазына сыймыйдыр? |
|
Сүзгә сыймас бу коточкыч аваз, |
|
Сыймас аваз һичбер нотага. |
|
Хәер, чүп-чар бит бу! Нибарысы |
|
Утыз өч мең гугенот кына... |
|
Лунатиклар |
|
Тәкәббер һәм ерак ай калка да |
|
Ялгызлыгы өчен үч ала — |
|
Һәм кулларын сузып, Лунатиклар |
|
Ай артыннан төнлә кузгала. |
|
Кыргый зиһен канатларын җәеп |
|
Һәм арынып дөнья йөгеннән, |
|
Үтә күренмәле сәер җаннар |
|
Оча төннең айлы күгеннән. |
|
Ерак айның салкын балкышы күк |
|
Ерак сәнгать дәшә мине дә, |
|
Берни вәгъдә итми алҗашка ул — |
|
Әмма дәгъва итә күңелгә. |
|
Газапларын җиңә алырмынмы? |
|
Гүзәллеген тоеп булырмы? |
|
Балкып торган айның серле нурын |
|
Җисем итеп коеп булырмы? |