|
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ |
|
ҖИНАЯТЬ ҺӘМ ҖӘЗА |
|
|
|
Бүген, таң яралмас борын ук, "Зәңгәр сәдәф" исемле тегүчеләр әртиле тынычлыгы бозылган кырмыска оясы на охшап калды. Әллә ишетеп, әллә болай гына сизенеп, бөтен халык бүген эшкә берәр сәгать иртәрәк килгән иде. Менә алар, өчәр дүртәр кешелек төркемнәр ясап, мастерской буйлап таралышканнар, биш-алты кисүче үлчәү бүлмәсендә кызып-кызып нидер гәпләшә. Ыгы-зыгыга казан бүлмәсеннән кочегар да менгән; һәркемнең мәшгуль булуыннан файдаланып, әзер киемнәр бүлмәсендәге ап-ак чехоллы креслога корымлы өс башы белән җәелеп утырган иде ул. |
|
Бөтен кеше дулкынланган, барысы да гадәттәгедән кычкырыбрак сөйләшәләр. |
|
Эш башларга унбиш минут калгач, яңа әмер булды |
|
— Беркемне дә кертмәскә, ишекне бикләп, ачкычын мөдиргә тапш-ы-рырга! |
|
Мөдир бүлмәсеннән бу боерык ишетелүгә, халыкның дулкынлануы бермә-бер артты. Димәк, эш җитди төс ала?! Болай гына калмый?! |
|
Кисүчеләр төркеме сүтелеп, алар бүлмәләр буйлап тыз быз чабыша башладылар. Әгәр ике кеше сөйләшеп торса өченче берәү, алар янына килеп: |
|
— Ишеттегезме? Коточкыч хәл бит бу! - дип эндәшә дә, үзенең коточкыч хәл белән хәбәрдар икәнлеген, бу хәл белән һич тә килешен тора алмавын башкаларга сөйләргә ашыга. |
|
Кичә генә әртилдә урман тугаендагы кебек тып-тын һәм рәхәт иде. Кичә генә барлык тегүчеләр бертуган кебек горләшеп торалар иде. Йөзләр нурлы, күңелләр хуш иде бит! Кем, каян, ничек итеп казып чыгарган диген син аны! |
|
Кичә кичкә кырын гына ирләр пальтосы кисүче Рәхимҗан останың берәүдән дүрт йөз сум ришвәт алуы мәгълүм булды. Менә шуннан китте буталыш, китте чуалыш. Олылар яшьләргә, яшьләр картларга шикле карашлар ташлый башладылар. Бигрәк тә кисүчеләр ярсыдылар, һәркем үзенең намуслы икәнлеген, мондый озын куллы Рәхимҗаннар белән бер әртилдә эшләргә теләмәвен, иртәгә үк башка урынга күчәчәген искәртергә ашыкты. Алар арасыннан "Судка бирергә кирәк ул явызны, башкаларга гыйбрәт булсын" дигән сүзләр дә ишетелде. |
|
Тегүчеләр исә кисү-ч-еләргә мәгънәле караш ташлыйлар һәм: |
|
— Әһә, берегез эләктеме?! Кулыгызның чиста ук түгеллеген сизенеп килә идек. Шулай эләгерсез әле, - диештеләр. |
|
Кыскасы, бөтен әртил халкы пыр тузды. |
|
Игътибар үзәгендә әртилнең намусына кара тап төшергән Рәхимҗан һәм аның язмышы хәл ителә торган мөдир бүлмәсе иде. |
|
Ниһаять, "тәмуг" ишеге ачылды: иң алдан җитди кыяфәт белән, салмак кына атлап, мөдир Шәйхаттаров үзе, аның артыннан кызарынган, тирләп-пешкән Рәхимҗан килеп чыктылар. |
|
— Шактый эләккән, ахры, малаена! |
|
— Кара әле, күзләре ничек ялтырый |
|
— Шул кирәк сиңа! |
|
— Ашый белмисең икән, тамагың ертылсын... |
|
Һәркем, сөрлегә сөрлегә, мөдиргә ияреп боерыеклар тактасы янына ашыга. "113 нче боерык!!!" Боерык артыңдагы шул өндәү билгеләре нинди куркыныч! Алар гади тыныш билгеләреннән Рәхимҗанның йөрәгенә кадалачак үткен сөңгеләргә әйләнгәннәр бүген. |
|
Боерык тактаның иң өстендә үзенә урын ала, унларча күзлекләр берьюлы борын күперләренә менеп атланалар, һәм күзләр боерыктагы утлы "Тикшерү нәтиҗәсендә Рәхимҗан иптәш юллар буйлап чаба башлый: Буталгановның гражданин Ф.дан дүрт йөз сум ришвәт алуы беленде. "Зәңгәр сәдәф" әртиленең исеменә кара яккан, жичаять эшләгән өчен иптәш Буталганов каты җәзага лаек. Шул уңайдан боерык бирәм: |
|
§1. Рәхимҗан останың, дүрт йөз сумын бу айда кергән акча дип хисаплап, аңа доходный налог салырга бухгалтерияне мәҗбүр итәргә! |
|
§2. Бу боерык белән бөтен осталарны таныштырырга! |
|
Мөдир Шәйхаттаров" |
|
Җыелган халык өстеннән өермә үтеп киткән кебек булды, менә сиңа гыйбрәт! Кешеләр, үз күзләренә ышанмыйча, төш күрмимме дигән сыман, күршеләренә борыла башладылар. Арадан ике-өч кисүче аерылды. Алар, баягы авыр сүзләрен онытып, көләч йөз белән Рәхимҗанның кулын кысарга тотындылар. Кинәт җыештыручының усал тавышы яңгырап китте: |
|
— Әй, кара Нурый! Бөтен чехолны пычратып бетергәнсең бит син! Тор, тор, каракның башыннан сыйпаганны күр әнә!.. |
|
Аның усал тавышы йомшак креслоа утырып изелеп йокыга киткән кочегарны гына түгел, барлык халыкны уятып, сискәндереп җибәрде. Тегүчеләр Рәхимҗанга җинаятенә бәрабәр җәза таләп итә башладылар. Тик Шәйхаттаров кына күренмәде. Ул үз бүлмәсенә кереп бикләнгән иде. |
|
Рәхимҗан алган дүрт йөзнең яртысы мөдир кесәсенә керүен тегүчеләр белмиләр иде шул... |
|
|