tt-books-cyrillic / bylatov /Әлтәф исәбе_tat.txt
tans1q's picture
Upload artifacts to the repository
bea3bc3 verified
raw
history blame
22.8 kB
Мирсәй Әмир
Әлтәф исәбе
Башлап поездда очрады ул миңа.
Поездда йөргәндә төрле кызык хәлләр, кызык
кешеләр очрый инде ул. Ләкин Әлтәф кебек үк кызык кеше бик сирәк очрый торгандыр. Андый кеше миңа гомеремдә бер генә тапкыр очрады әле.
Бервакытны шулай, Казанга кайтып җитәргә ике көнлек юл калганда, минем күршедәге буш урынга бер кеше кереп урнашты. Озын гына буйлы, кыска гына тунлы, арык кына тәнле кеше. Сакалы да бар; кара дисәң кара түгел, сары дисәң сары түгел, кызыл дисәң кызыл түгел — әллә нинди черегән салам төслерәк сакал шунда. Кулында зур гына киндер капчык. Капчыгын вагон стенасына сөяп, үзе капчыгына сөялеп утырды бу. Утырды да тәмәке кабызып җибәрде.
— Карагыз әле, гражданин, - мин әйтәм, - бу вагонда тәмәке тартырга ярамый. Тәмәке тартмаучылар өчен билгеләнгән вагон бу.
— Юкны сөйләмәсәнә, агай-эне, - ди теге кеше, - монда үз өең түгел, түзәрсең, акчасы түләнгән, теләсәм нишлим, - ди.
Культура ягы чамалы кеше икән, дип уйладым мин эчтән генә, үзем тагын сорау бирдем.
— Кая кадәр барасыз, гражданин? (Поездда йөргәндә шулай, кирәксә дә, кирәкмәсә дә бер-береңнән сораша торган гадәт бар инде ул.)
— Казанга, - дин җавап бирде теге.
Вакыт кичкә таба иде миңа йомшак матрац, ап-ак
җәймәләр, матур одеяллар белән урын җәеп бирделәр. Урыныма менеп яттым. Теге кеше бер миңа, бер җәймәләргә карап алды.
— Кара әле, агай-эне, монда шулай урын да җәеп бирәләрмени? - ди, үзе һаман тәмәкесен тарта.
— Аерым акча түләсәң, җәеп бирәләр, - мин әйтәм. - Тизрәк заказ биреп калыгыз, югыйсә, урын әйберләренең бетеп китүе мөмкин, - дим.
— Аерым акча түләргә булгач, кирәкми, - ди теге кеше, - юкка акча әрәм итеп.
— Үз җаегызны үзегез беләсез инде, - мин әйтәм. - Шулай да, уйлап карагыз. Казанга кадәр ике суткага якын вакыт барасы бар бит әле...
Нәкъ шул вакытта күрше купеда тавыш купты: берәүгә, тәмәке тартмаучыларга билгеләнгән вагонда белә торып тәмәке тарткан өчен, штраф салдылар. Бу хәлне сизгәч, күршем тәмәкесен тиз генә яшерде дә куркынган тавыш белән пышылдап кына миңа сорау бирде.
— Әллә биредә тарткан өчен штраф салалар?
— Мин сезгә биредә тартырга ярамаганны башта ук әйттем бит. Белә торып тартуыгызны ташламаган өчен, әлбәттә, салырлар.
— Агай-эне, зинһар шаулама, тәмәкемне ташладым, - ди бу.
— Ярар, - мин әйтәм, - бер юлга әйтеп тормам, яңадан тәртипне бозмассыз.
Янәшә купеда тавыш басылды. Куркынган күршем тынычлап, иркен сулап куйды.
— Болай булгач, урын җәйдерми булмас, - диде ул.
— Нигә алай дип әйтәсез, әллә сез урын җәйдермәгән өчен дә штраф алалар дип уйлыйсызмы?
— Юк, алай дип уйламыйм.
— Нигә сон, "болай булгач" дисез? Сез бит урын җәйдерү өчен акча әрәм итмәск-ә б-улган идегез.
— Әйе шул. "Болай булгач" дигәнем, табышлы булгач, дигән сүз. Күрмәдекмени, көтмәгәндә табышлы булдым бит.
— Нинди табыш, нәрсә таптыгыз?
— Нәрсә булсын, акча.
— Кайдан таптыгыз, күпме?
— Күреп тордың ич, әле генә өч тәңкә табыш иттем.
— Күрмәдем, гражданин, ялгышасыздыр: сез урыныгыздан да кузгалмадыгыз.
— Тәмәке тарттыммы?
— Тарттыгыз.
— Тартырга ярамый торган вагонда тарткан өчен штраф түләргә тиеш идемме?
— Әйе, күрсәләр, түләтерләр иде.
— Мин түләмәдемме?
— Түләмәдегез.
— Шулай булгач, өч тәңкә янга калды ич. Табыш дигән сүз инде ул. Нигә шул акчага урын җәйдермәскә?..
"Бу кешенең, исәп-хисап эшләре кызык икән", - дип уйлап куйдым эчтән генә. Мондый кызык исәпле кешенең исемен дә белеп каласым килде. Сорадым.
— Әлтәф, - диде.
Ул көнне безнең арада сүз шуның белән бетте. Әлтәфкә дә урын җәеп бирделәр.
II
Иртәгесен мин уянганда, вагондагы бөтен кеше торып беткән иде инде. Кайсы юынып йөри, кайсы тәмләп-тәмләп ашап утыра, кайсы китап укый, кайсылары җыелышып домино уйныйлар. Тик минем күршем Әлтәф кенә, одеялы белән томаланган хәлдә, урынында ята иде әле. Мин торып юынып кердем. Бер станциядә төшеп, кыздырган тавык алып мендем. Чәй китерттем. Шактый вакыт үтте. Әлтәф һаман у-р5ы- ныннан кузгалмады. Җайлап кына ашый-эчә башладым. Тавык бик симез, ләззәтле булып чыкты. Юлда йөргәндә аппетит та шәп була бит ул, шундый кызып киттем: берүземә бер бөтен тавык эләкми дә калды. Эчәсене дә китерде, күрәсең, стакан белән чәйне ташып кына торалар. Эчәм дә эчәм. Тәннәр йомшарып, күкрәкләр киңәеп киткән кебек булды, һаман эчәм. Бер заман сәгатьне чыгарып карасам, уникене узып киткән. Ә минем күршем Әлтәф һаман тормый. Мышнап-мышнап урынында әйләнгәли дә — тына. Бераз тынып кына ята да тагын, борча талаган кеше төсле, әйләнгәли, уфылдый башлый. Түзмәдем, шулай бер уфылдаган арада сорау бирдем үзенә:
— Әлтәф иптәш, авырыйсызмы әллә, нишләп тормыйсыз? - дидем.
— Юк, авырткан-ниткон җирем юк, - дип җавап бирде.
Бераздан соң Әлтәфем кинәт кенә урыныннан торды да йөгерә-атлый тышка чыгып китте. Күп тә үтмәде, шулай ук йөгерә-атлый кире кереп, яңадан урынына менеп ятты. Яткан килеш кенә капчыгын чишеп, икмәк чыгарды. Яткан килеш кенә ашый башлады.
Аның болай озак ятуына эчем пошса да, һәркемнең үз ихтыяры үзендә дип, эчтән тындым.
Кич булды. Әлтәф һаман тормады. Түзмәдем, тагы сорадым.
— Сезгә ни булды, Әлтәф иптәш, - дидем, ятканыгызга бер сутка була бит инде, нигә бер дә торып утырмыйсыз? Үзегез авырмыйм да дисез?
— Акча түләп урын жәйдергәч, нигә ятмаска ди!
— Бер йокы туйдыргач, артыгы нигә аның? Озак йоклау канны азайта ди бит ул.
— Минем акчам артып бармый шул. Мин акчаны исәпләп тотарга яратам, - диде Әлтәф.
— Урыннан тормый ятуның акчаны исәпләп тотуга ни катнашы бар соң?
— Ник булмасын! - диде Әлтәф. - Син менә биш сум түләп урын җәйдердең дә, шул биш сумга ни барысы сигез сәгать кенә яттык. Мин исәпләп чыгардым инде: син жәйдергән урында бер сәгать яту алтмыш ике тиен ярымга тешә. Ә мин шул ук биш сумлык урында 24 сәгать ятам. Исәпләп карасаң, бер сәгать яту егерме бер тиеннән дә арзанга төшә. Менә хәзер чагыштырып кара: сәгатенә алтмыш ике тиен ярым түләү яхшыракмы, әллә егерме тиен түләүме? Исәп-хисапны белеп йөртергә кирәк аны.
Менә шуннан сон сөйләшеп кара инде син шул кеше белән.
III
Икенче тапкыр, һич көтмәгәндә, үзебезнең коридорда очраттым мин аны.
Бер көнне шулай соңга калып кына җыелыштан кайтып киләм. Үзебезнең коридорга килеп кердем. Караңгы. Белмим, лампочка бозылганмыдыр, пробка янган булганмыдыр, күзеңә төртсәләр дә күрмәслек караңгы. Аны-моны уйлап тормадым, таныш коридор буйлап, туп-туры үзебезнең ишеккә таба уза башладым. Көтмәгәндә кыштырдаган тавыш ишетелеп калды. Баскан урымымда тукталып, колакларымны сагайттым. Кемнеңдер мышнаганы ишетелә. Берәрсе усаллык эшләп азапланамы әллә дип, шырпы сызып җибәрдем. Бер кеше идәнгә чүгәләгән хәлдә, куллары белән капшанып, нәрсәдер эзли.
Шырпы яктысына күтәрелеп, йөзе белән миңа борылды бу. Жентекләбрәк карасам — Әлтәф.
— Нихәл, Әлтәф иптәш, - мин әйтәм, - нишләп йөрисез монда, кайдан килеп чыктыгыз?
— Авылдашны эзләп килгән идем дә, ишеген таба алмыйм. Шушы йортта тора дигәннәр иде.
— Ишекне идәннән эзлиләрмени?
— Мин идәннән шырпы эзлим, бер шырпым төшеп китте, - ди.
Мин, тагын бер шырпы сызып, идәнгә карадым. Идән яндырып ташланган шырпы төпчекләре белән чуарланган.
— Кем бу чаклы шырпы яндырган соң монда?
Әлтәф сөйләп биргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Болай булган икән: Әлтәф, караңгы коридорга килеп кергәч, үзенә кирәкле ишекне карау нияте белән шырпы сызмакчы булган. Тик кулына алган беренче шырпысын ялгышлык белән идәнгә төшереп җибәргән. Әлтәф, малны бик исәпләп тота торган кеше булгач, бер шырпы булса да югалып әрәм булмасын дип, икенче шырпыны яндырган да, төшеп киткән шырпыны эзли башлаган. Төшеп киткән шырпы табылмаган, сызылган шырпы янып бетеп, Әлтәфнең кулын пешерә башлаган. Шуннан соң Әлтәф ул шырпыны сүндереп ташлап, икенче шырпы сызган һәм теге югалган шырпыны эзләвендә дәвам иткән. Икенче шырпы да янып беткән, югалган шырпы табылмаган. Әлтәф өченче шырпыны сызган. Анысы да шулай файдасызга янып беткән. Дүртенче шырпы сызылган, бишенчесе, алтынчысы... унынчысы... тик, югалган шырпы табылмаган да табылмаган.
Әлтәф бөтенләй шырпысыз калган.
Ачуым килеп китте:
— Мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, - мин әйттем, - Әлтәф иптәш, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың.
Ул эндәшмәде. Мин аңа кирәкле ишекне күрсәттем дә: "Мә, шырпың өчен хафаланма", - дип, кулымдагы шырпыны тартмасы белән ана суздым.
Миннән алган шырпының берсен сызып яндырды да тагын идәнгә иелде бит... Ни дияргә дә белмәдем, кулымны гына селектем дә үз квартирама кереп киттем.
IV
Өченче тапкыр трамвайда очрады ул миңа. Мин трамвай вагонына кергәндә утыз тиенлек билет алып тора иде. Аның, белән бергә мин дә алдым. Исәнләштек. Андый вакытта, билгеле инде, берәр танышың очрадымы, кирәксә дә, кирәк булмаса да, әлеге дә баягы, аның кая баруын сорашу гадәткә кереп киткән. Мин дә сорадым моңардан:
— Кая киттегез, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш? Әллә пароходка утырып берәр якка китәргә чамалыйсызмы?
— Юк, уйлаганым да юк, - ди, - Бишбалта дигән җиргә генә барам, - ди.
— Соң, - мин әйтәм, - Бишбалтага гына булгач, нигә утыз тиенлек билет аласыз. Бишбалтага хәтле унбиш тиен генә тора бит ул?
— Шулай идемени, ай әттә генәсе... - дип борчыла башлады Әлтәф. Ай да вай килә. - Белмәдем бит, белмәдем. Мондагы кеше булмагач ни. Сорамадым да бит. Кеше утыз тиенгә алгач, мин бары да утыз тиен тора икән дип белдем шул. Кире алмаслар микән, ичмасам! Ә? Унбиш тиенне кире бирмәсләр микән? - ди.
— Белмим шул, - дим, - хәзер байтак вакыт үтте бит инде. Билетың да ертылган...
— Шулай да, барып карыйм әле, - диде дә бу, тыгызланып тулган кешеләрне төрткәләп, әрләшә-әрләшә артка — кондуктор янына китте. Ул арада Бишбалтага җитеп тә килә идек инде. Ни булса да, шушы китүдән яңадай минем янга әйләнеп килмәс, шунда төшеп калыр, дип уйладым да оныттым үзен.
Устьега килеп җиткәндә артыма әйләнеп карасам, Әлтәф һаман трамвайда.
— Бу ни хәл, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш. Сез бит Бишбалтада төшмәкче идегез? Нишләп монда кадәр килдегез?
— Унбиш тиенне кайтарып алып булмады бит тәки, - ди. - Түләнгән акча әрәм китмәсен инде дип килдем, - ди.
Актыккы тапкыр очратканда ярты үлек хәлендә күрдем мин аны.
Беркөнне шулай, әкрен генә атлап, урамнан узып барам. Эшем ашыгыч түгел, бераз һава алып, башымны ял иттерим дип, магазин тәрәзәләре саен тукталып, карана-карана барам. Бара торгач, бер ашханә ишеге төбенә килеп җиттем. Карыйм: әй күп кеше җыелган. Шаулашалар, һәркем, ни барлыгын күрергә теләп, уртага омтыла. Кеше һаман күбәя, һаман омтылалар, һаман тыгызланалар. Мин дә кызыксынып киттем. Бөтен кешенең күрәсе килгәч, ничек инде бер мин генә калыйм? Күрәсе килә бит. Бу хәтле кешенең күңелен үзенә тарткан вакыйганың нәрсә икәнен беләсе килә. Ә халык шундый күп, шундый тыгыз, шундый буталыш! Бу ыгы-зыгыны ерып, төркемнең уртасына керү мөмкин дә түгел. Нәрсә барлыгын белү кыенлашкан саен беләсе килә. Халык күбәйгәннән күбәя. Нишләргә? Нәрсә барлыгын белгәнче көтәргәме? Әллә ташлап китәргәме?
Шулай икеләнеп торганда, ашханә алдына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Ул арада каяндыр бер милиционер да килеп чыгып, халыкны тарата башлады. Халык бөтенләй таралып бетмәде бетүен, шулай да ашыгыч ярдәм машинасыннан чыккан ак халатлы кешеләргә юл бирделәр. Күп тә үтмәде, ак халатлы кешеләр, носилка белән күтәреп, бер кешене алып чыктылар. Машинага мендергән чакларында күреп калыйм дип, якынрак килеп карасам — Әлтәф! Әлеге черегән салам төсле сакалы югары чөелгән, йөзе ап-ак булган, авызына күбекләр килгән мескеннең.
Ни булганлыгы турында сөйләшергә дә өлгермәдем, машина Әлтәфне алып китеп тә барды.
Шулай да, бу тирәдә күптәнрәк уралучылардан сораштыргалый торгач, эшнең нәрсәдә икәне беленде.
Ул ашханәгә кергән булган икән. Аның белән янәшә өстәлдә утырган бер малай барын да карап, күреп торган.
Малай сөйли:
— Ул, мөгаен, юрамалый ниткәндер, үзен-үзе үтерергә уйлагандыр, ди. Ни, ди, бер порция ни, тары боткасы китертте. Аны ашап бетеп, ниен ялап куйды, тәлинкәсен. Аннан килеп бер савыт тоз ашады, боткасына нитеп. Бер шешә ак серкәне вич боткасына салып бетерде. Башланмаган бер савыт гәрчичне ялт иттерде. Вот малай, үзе күзләрен йома, ых... ых... килә, үзе ашый. Аннан соң ни...
Малайга сөйләп бетерергә дә ирек бирмиләр. Берәү дә ышанмый.
— Кит аннан, малай актыгы, юкны ялганлыйсың, булмас, диләр.
Ә мин әйтәм — булыр. Әлтәфне беләм бит мин. "Акчасы түләнгән, әрәм калмасын, арзанга төшсен" тигән дә инде ул, өстәлдә ни бар — берсен дә калдырмаган. Аның исәбе буенча уйлаганда, шулай туры килә. Әйткән идем шул мин аңар, - мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың дигән идем.
Минем күршедә торучы авылдашының әйтүенә караганда, Әлтәф ул юлы исән калган калуын. Тик акыл ала алмаган, күрәсең. Арзанлыгына кызыгып булса кирәк, кемнәндер, адәм яра алмый торган карама утын алган булган. Шуны яккан да, бик озак янгансыман күренгәч, җылысы чыгып бетмәсен дип, мичен сөремле килеш томалаган — башына ис тиеп үлгән, ди, мескен...
1940