tt-books-cyrillic / bylatov /Җинаятьче_tat.txt
tans1q's picture
Upload artifacts to the repository
bea3bc3 verified
raw
history blame
45 kB
АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
Җинаятьче
— Макс!
Җавап юк.
— Макс дим! Ни өчен сул як мотор эшләми?
Җавап юк.
— Макс! Галәм бүресе, кая олактың? Сул як моторның тизләткечендә синхроимпульслар юк, ишетәсеңме?
Тып-тын. Кабина стенасындагы йомшак пластик бөтен тавышларны йота.
— Икенче класслы космик штурман Максим Рейнгольд, хәзер үк үзәк пультка килегез!
Шул чагында эчке телесистема экранында штурман Максим Рейнгольдның сурәте пәйда булды. Ул мотор бүлегендә түшәктәй креслода күмелеп утыра. Бер кулында энергетик бушандыргыч, икенчесендә юан сигара. Сигарадан бөтен экранны тутырып, төтен күтәрелә һәм аның зәһәр исе чыбыклар буенча килеп, борынга китереп бәргән кебек иде. Астронавтлар тәмәке тартмый.
Капитан башта агарынды, ә аннан соң аның йөзенә кызыллык йөгерде. Ниткән тәртипсезлек бу? Гомер бакыйга
булмаган хәл... Әллә соң штурманның акылына зыян килгәнме? Ни генә әйтсәң дә, ел ярым космоста, кешеләрдән читтә күбесенчә синтетик азык, радиация дә чиктән ашып китте бугай иңде...
— Макс яшьтәш, сиңа ни булды? - диде микрофонга капитан. - Авырмыйсыңдыр ич?
Макс әкрен генә экранга таба борылды. Аның борынгы грек һәйкәлләренә тартым матур йөзендә таш җылысы да юк иде. Иреннәре хәрәкәтсез бер көлемсерәү булып каткан; чыгынкы ияге шома һәм горур; күзләрендә тыныч ут — фәрештәне җиңгән шайтан тантанасы балкый.
Ә ник кулына бушандыргыч тоткан ул? Атом-энергетика бүлегенә кереп чыкмагандыр бит?
— Макс... - дип пышылдады капитан мөмкин кадәр йомшак итеп. - Аңга кил... Сигараңны ташла. Син аны каян алдың?
Кинәт Максның аксыл чыраена җан керде.
— Ишетәм, капитан, - диде Макс Рейнгольд, ике урынлы "Акчарлак" субкәрапның борт-штурманы. - Синең боерыкларны ничә көннәр буена карусыз үтәп килүемне бер Алла гына беләдер. Ә хәзер син мине тыңларсың, капитан.
Капитан кузгалып куйды. Ул башта, сикереп торып, Макс янына йөгермәкче булган иде, ләкин тегесенең тавышында әллә ни төрле аңлы дошманлык, янау кебегрәк нәрсә ишеткәч, кире урынына утырды. "Юк, бу — космик депрессия дә, психоз да түгел..."
— Йә, Макс, мин сине тыңлыйм, - диде капитан, кинәт күңеленә килгән хәтәр шиген яшерергә тырышып.
Максим Рейнгольд чыраен сытты.
— О, нинди салкын канлы ул, минем капитан! - дип, төтенен экранга өрде ул. - Әмма хәзер синең каннарың кайнап чыгар, Дик Уилки!
Капитан Дик Уилкиның йөзендә бер генә мускул да тибрәнмәде.
— Беренче буын моторларның дүртесе дә эшләми, капитан, - диде Макс. - Мин ягулык брикетларын... космоска ыргыттым. "Акчарлак" хәзер метеорит кебек бер таш кантары гына. Табут ул хәзер! "Акчарлак" өйгә кайтып җитә алмаячак.
Дик Уилкиның тәненнән суык йөгереп үтте.
— Соңгы координатларны беләсездер, капитан: без хәзер Җирдән бер мең дә сигез йөз миллион километр ераклыкта. Мин радиотапшыргычларны һәм антенна көзгесен дә сафтан чыгардым. Җиргә бер авыз сүз хәбәр итеп булмаячак, хөрмәтле командир.
Капитан уйланып кына күзләрен йомды.
— Берочтан мин кәрапның тизлек һәм почмак үлчәү җиһазларын да ватып ташладым. Бу сукыр кеше кебек, капитан. Ник дәшмисең? Куандыра алам, Дик Уилки: без ачлыктан да, суыктан да катып үлмәбез. Безнең юл нәкъ Кояшка таба, капитан. Минем хисаплау буенча, өч айдан безнең кәрапны кояш протуберанецлары ялкын телләрдәй ялмап алачак. Дүрт мең градус. Без күз ачып йомган арада парга әйләнәбез, яшьтәш! Нинди мәһабәт үлем, әйеме? Шундый бөек үлемнең космонавтика тарихына эләкми калуы гына начар.
— Син саташтыңмы әллә, Максим! Тиле...
— Сүгенә бир, капитан. Синең чыгырдан чыгуыңны, кызып китүеңне, ярсыган чагыңны, каушап калуыңны мин байтак көтеп йөрдем. О, юк, син йоглар тәгълиматын һәм паципсихологияне өйрәнгән кеше. Шайтан үзе дә синең ачуыңны кузгата алмас.
— Син моны ник эшләдең, Рейнгольд! Максатың нидә?
— Без синең бедән кан дошманнар, Дик Уилки. Син мине гомерлеккә бәхетсез иттең.
— Ничек? Ни... өчен?
Лиза... Лиза Понтекорво өчен. Йа Раббым, мин аны ничек сөя идем! Ишетәсеңме, Дик, мин Лизага малай чакта ук гашыйк булдым. Алар безнең күршеләр иде... Өрфия күлмәк кигән, җитен чәчләренә ак күбәләк тасма бәйләгән зәңгәр күзле кызчык... Аннары без мәктәптә бер группада, бер партада утырып укыдык. Аңа борылып карарга да йөрәгем җитми иде минем. Лизага ошау өчен мин ниләр генә эшләмәдем! Уку алдынгысы булуым да, скрипкада уйнарга өйрәнүем дә, регби да Лизаны җәлеп итәр өчен иде... Киемем пөхтә булсын дип күпме тырыша торган идем...
Экранда Максим Рейнгольд сөйләүдән туктап тын алды. Аның бите тартыша, нәфис бармаклары дер-дер калтырый иде. Уд сигарасын сүндереп тә тормыйча идәнгә атып бәрде.
Ә Лиза сине сөйде, Дик! - дип кресло култыксасына китереп сукты ул үз-үзен белешмичә. - О, син мәктәпнең бизәге, мактанычы идең бит! Яшьтәш булсак та, син бер баскыч алда укыдың. Олимпиадада кем җиңеп чыга дисең? Дик Уилки. Телевикторинада беренче бүләкне кем ала? Дик Уилки. Мәктәп журналының редакторы кем? Дик. Дик Уилки! Синең уңышлардан мин гарык булдым. Көнләшүдән төннәрен елый идем мин. Әйе, мендәр белән капланып елый идем... Лизаның керфекләреннән төшеп торган күләгәне хәтерлисеңме, Дик Уилки?
Капитан Дик Уилкиның кара кашлары тирләп чыкты. Ул, кнопкага басып, түшәмдәге җилпәзәне тоташтырды.
— Йә, сөйлә, сөйлә... - диде ул, карлыккан тавыш белән.
Син мәктәпне тәмамлап чыккач, беркат шатланып, канатланып йөрдем. Лиза сине онытыр дигән идем. Аның йөрәгендә син торган урын миңа калыр дип өметләндем. Шулчагында мин үз-үземә сүз бирдем: Дик Уилки кебек булырга. Аны куып җитәргә. Аңардан уздырырга. Китапханәдә син укыган китапларны берәмтекләп укып чыктым. Хәтта тлай торакта син яшәгән бүлмәгә күчтем. Тиздән мине дә мәктәпнең яңа, яшь "даһие" дип йөртә башладылар...
Мине барысы да күккә чөеп мактый, ләкин... Лиза Понтекорво мине күрми иде.
Әллә бар мин аның өчен, әллә юк. Чөнки ул гел синең хакта хыяллана иде. Син астронавтика институтында укый башладың, бер елдан мин дә, синең эзгә басып, шунда кердем. Лиза да... Беләсең килсә, Лизадан менә дигән балерина чыгасы иде, Дик Уилки! Син аның киләчәгенә аяк чалдың, сәнгать остасын харап иттең. Ул бит синең яндарак булу өчен генә астронавтика институына, космик медицина бүлегенә керде.
Максим Рейнгольд, тәмам кайнарланып, куллары белән башын тотты. Өметсезлек, җан өшеткеч зәгыйфьлек, күңел кайтаргыч йомшаклык һәм шул ук вакытта бөтен җиһанга, матурына да, әшәкесенә дә нәфрәт, дөньядан тую — аның кыяфәтендә әнә шундый каршылыклы хисләр чагыла, ләкин алар тере, җанлы хисләр түгел, бәлки үле хисләр, дөресрәк итеп әйткәндә, тере мәет хисләре иде. "Нинди эчкерле бәндә бу"! - дип уйлап куйды капитан. Аның бу уе кимендә ел ярымга соңга калып туган иде.
Рейнгольд, башын күтәреп, үзенең моң-зарларын сөйләвендә булды:
— Лиза белән сине бергә күргән саен, мине көнчелек корты кимерә, кыргый бер теләк — сине буып ташлау теләге биләп ала иде... Син боларны белмәдең, әлбәттә. Укуда мин синнән калышмадым, Дик. Ә математика һәм күк механикасы буенча уздырып та җибәрдем, шулай бит? Ике курсны бер елда узып, сине куып җиттем. Бусын хәтерлисеңдер.
— Хәтерлим...
— Ә яңа ел кичәсен хәтерлисең микән? Без хуш исле чын чыршы тирәсендә, нәкъ балалар шикелле, әйлән-бәйлән уйнадык, җырладык, биедек. Гомеремдә бер тапкыр Лиза белән вальс биедем мин ул кичне. Үзем шулкадәр дулкынланам, йөрәгем сикереп чыгардай булып очынып тибә, башым әйләнә. Лизаның нәни колагына иелеп бер сүз, фәкать бер сүз әйтәсем килә... Әйтә алмадым. Лиза минем хәлне бераз сизде бугай: "Әллә суык тидердеңме? Синдә температура бар кебек", - ди. Температура, имеш! Их, Лиза! Аннары сез Лиза белән каядыр ычкындыгыз. Син минем өчен ул бәйрәмнең бөтен ямен җибәрдең, Дик Уилки. Исеңдәме?
— Исемдә.
— Менә шул төнне мин синнән үч алырга ант иттем. Сине аягым астында күрү теләге минем бөтен барлыгымны биләп алды. Мин синең күләгәңә әйләндем, Дик Уилки. Син кая барсаң, мин шунда. Син ни эшләсәң, мин шуны.
Институтны тәмамлап чыккач, безне икебезне дә бер үк кәрапка билгеләделәр. Син радист ярдәмчесе, ә мине... ха-ха! Автомат кухняда кизү торучы слесарь-регулятор итеп! Пешекче инде! Өч ай практика узгач, сине өченче штурман итеп күтәрделәр. Мин исә синең ярдәмче дәрәҗәсен алдым. Дөресме?
— Дөрес...
— Җиргә кайтканнан соң, мин тагы Лиза тирәсендә бөтерелгәләп йөреп карадым. Лиза Понтекорво мине күрмәмешкә салышты. Тагы күпме газаплар кичергәнемне аңлаучы булса иде! Ник туганына үкенүчеләр бар диләр — хак сүз ул, Дик Уилки. Туган планетам — Җир шарында бер дивана күк каңгырып йөри идем мин. Лизадан җылы сүз ишетмәгәч, мин кабат космоска чыгып китү ягын кайгырттым. Ләкин мәхәббәт өчен космик аралар чүп кенә икән...
Һәм менә без тагы ерак сәяхәттә. Тагы сәяхәттән кайтып киләбез диюем. Мине Җирдә — нәгъләт төшкән шарикта — яңа газаплар, кимсенүләр көтә, һәм мин, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, супершәраб капкалый башладым. Җиңелчә исереклек мине кеше иткәндәй була. Сәяхәткә яшереп үзем белән тәмәке дә алган идем...
— Тинтәк! - дип кычкырып җибәрде капитан Дик Уилки. - Тинтәкнең дә тинтәге! Дегенерат! Көтеп тор, хәзер яныңа төшеп җитәм.
Берничә минут үтүгә, ул мотор бүлегендә Максим Рейнгольд каршысында утыра иде инде. Максим шактый исерек, күзләре майланып тора, авыз читләренә шашкын күбек бәреп чыккан. Ә үзе барыбер матур.
— Дәвам ит! - дип боерды аңа капитан.
— Сөйлим, сөйлим! Үләр алдыннан бер ачылып, эчләрне бушатырга кирәк бит.
— Тагы ниләрне җимердең?
— Электроник минең хәтер күзәнәкләрен бушандырып чыктым. Ул җәһәннәм машинасы тапкырлау җәдвәлен дә белми хәзер. Бүгеннән башлап без дөм сукыр, чукрак һәм телсез.
— Мин сине... - дип башлады капитан йодрыкларын йомарлап.
— Өркетмә, Дик. Сүзем бетмәде бит әле. Ачыдан ачы сүзләрем бар. Мин бүген, син йокыда чакта, космограмма кабул иттем.
— Шундый ерак араданмы?
— О капитан, син йоглар системасын өйрәнеп яткан арада, абзаң радиотехниканы ерып чыкты һәм яңа тип көчәйткеч уйлап тапты.
— Космограмма Җирдәнме? Ни турында?
— Лиза Понтекорво Сатурнның техник боҗрасында икән хәзер.
— Йә, шуннан?
— Космограмманы Лизаның әнисе җибәргән. Ул Лизаны... бәбие белән котлый.
Максим, сүздән туктап, бу көтелмәгән хәбәрнең капитанга ничек тәэсир иткәнен күзәтеп торды. Дик Уилкиның күзләрендә нәни генә бер очкын кабынды да сүнде.
— Беләсеңме, Лиза кемгә чыккан? Дәшмисең. Ярар... Йөрәк кенә шулай яралана, Дик Уилки. Мин үз-үземне аңлый башлаганнан бирле синең белән ярыштым, капитан. Хәзер без тигез. Юк, мин сине куып җитә алмадым. Безне Лиза Понтекорво дигән илаһи зат тигезләде.
Дик Уилки дәшмәде.
— Гранит таш син. Боз тавы. Фикер йөртүче протоплазма! - дип тагы агу чәчәргә кереште Максим. - Аңлыйсыңмы, Лиза юк хәзер! Безнең өчен табигатьтә Лиза Понтекорво дигән кеше юк инде...
— Һәм син шуның өчен менә бу... - дип, капитан беркавым төртелеп торды, - менә бу фаҗигане оештырдыңмы?
— Без мәхәббәт хакына шәһит китәбез, Дик!
— Китми торсын әле, - диде капитан. Бу хәлләр яман төш кенә түгел микән дип уйлый иде бугай ул.
— Әйдә телгә-тешкә килешмик, капитан, - дип тәкъдим итте Максим. - Югыйсә...
— Нишләрсең?
— Менә! - диде штурман һәм комбинезон кесәсеннән бластер-пистолет тартып чыгарды.
Кискен кул хәрәкәте.
Бер кат идәнгә бәрелгәч, бластер йомшак кына сикереп куйды да почмакта туктап калды.
Максим Рейнгольд, беләген тотып, сыгылып төште.
— Кымшанасы булма! - дип кисәтте аны Дик Уилки һәм бластерны үз кесәсенә салды. Аннары резерв әрҗәдән бер чорнау кабель алып, штурманның кул-аякларын утыргычка ныгытып бәйләп куйды.
— Японча сугыш алымнарын өйрәнгәнсең икән, - диде тегесе, хәл алгач. - Кызганыч, белми калганмын. Юкса мин дә өйрәнгән булыр идем.
Капитан бу сүзләрне дәшмичә генә үткәреп җибәрде.
— Юкка маташасың, Дик, - диде Максим. - Җырыбыз җырланган инде безнең, яшьтәш.
— Тик тор, юлбасар, - диде аңа капитан һәм пневмотермостан су алып эчте. - Безнең соңгы тизлек күпме иде? - дип сорады ул аннары.
— Секундка биш километр.
— Юнәлеш?
— "Акчарлак" нәкъ эклиптика яссылыгында. Гелиоцентрик азимут нуль, унбиш градус. Без Җир яныннан унбиш миллион километр ераклыкта узып китәчәкбез.
— Ә Сатурн һәм Марс яныннан?
— Хәзер хисаплыйм, - диде штурман һәм маңгаен җыерып уйга калды.
— Хәер, хисаплап интекмә, - диде капитан, кулын селтәп. - Алар тагы да арырак калырга тиеш.
— Әлбәттә. Сатурн илле миллион, Марс җитмеш биш миллион километрда калачак.
— Ышанам. Мондый ерактан безне бернинди радар да сизмәячәк.
— Сизмәячәк, Дик.
Дик Уилки, нидер уйлап, урыныннан кузгалды.
— Капитан! - дип дәште аңа бәйдәге штурман. - Кулым оеды.
— Түзәрсең.
— Дик, бер йотым гына "супер" бирсәң иде... Инструмент әрҗәсендә ул.
— Бирмим! - дип кырт кисте капитан. - Синең башың, дөресрәге, баш миең — миңа кирәк булачак әле.
— Дик...
— Тының да чыкмасын, юньсез!
Капитан ярым овал ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
Электроник хисап машинасы эшләми. Аның хәтере "буш". Ул киңәш тә, белешмә дә бирә алмый. Курсны төгәл билгеләү өчен исә бик күп мәгълүмат кирәк. Дик Уилки үзәк пульттагы китап шкафын актарырга тотынды.
Монда төрледән-төрле китаплар тупланган иде. Менә "Космик ялгызлык авырулары". Бусы әлегә кирәк түгел. Менә "Борынгы шәрык тарихы". Саллы бер том. "Прецезион аппаратларны ремонтлау". Капитан анысын бер читкә алып куйды. "Математик логика", "Сферик астрономия". Болары торып торсын. "Кометалар, метеорлар һәм куркынычсыз очыш траекторияләре". Әһә! Бусы, ихтимал, ярап куяр. Дик Уилки белешмә таблицалар, сызымнар, формулалар белән чуарланган бу китапны тиз-тиз караштыра башлады. Теге саташкан күсәк хисап машинасын ватмаган булса, ирекле очыш траекториясен биш-ун минут эчендә исәпләп булыр иде югыйсә...
Бераздан Дик Уилки китапны тотып штурман янына төште. Рейнгольд айнуын айныган, махмыр белән җәфалана иде. Капитан аның кулларын чиште дә китапны тоттырды:
— Мәле, күз йөгертеп чык.
Әсир куанычыннан нишләргә дә белмәде. Кешенең табигате гаҗәп тә инде: үзе үләргә җыена, үлемен якынайту өчен бөтенесен эшли, үзе этләшепме-этләшеп ләззәткә, минутлык нәфесен канәгатьләндерергә омтыла.
— Дик, - дип дәште Максим Рейнгольд, кызганыч бер тавыш белән, - Дик, минем кул калтырый, зинһар өчен дим...
Капитан Дик Уилки мензуркага төп-төгәл ике кубик "супер" салып китерде.
— Мә.
— Рәхмәт.
Максим Рейнгольд башта китапның эчтәлеген генә күздән кичерде. "Баш бар үзендә, каһәр", - дип уйлап алды капитан.
Китапта бераз казынгач, штурман үзалдына: "Әһә!" - дип куйды һәм мышный-мышный укырга тотынды. Бу минутларда ул шашкан мәгъшукка да, үз иптәшен үлемгә хөкем иткән кансыз бәндәгә дә охшамаган иде.
— Уф! - диде ул, ниһаять. - Без, капитан, метеорлар өеренә барып кергәнбез!
— Нинди агыш?
— Бета-леонидлар агышы.
— Шәп түгел. .
— Әйтерең бармы! Безне, капитан, кояш протуберанецлары түгел...
— Берәр метеор белән бәрелешү көтәме?
— Күр дә тор, тау хәтле таш китереп орса, без терекөмеш тамчыларыдай чәчрәп китәчәкбез. Монысы да әйбәт үлем, капитан! Иксез-чиксез бушлык... Анда сагыш та, мәхәббәт тә, сызлану да юк. Хәер, бәлки, бездән калган салкын тамчылар, берәр заман Җир атмосферасына эләгеп, йолдыз булып атылыр. Электә күк капусы ачылу дигәннәрме әле? Нинди гүзәл күренеш...
— Тиле. Явыз тиле! Җинаятьче син, Максим Рейнгольд. Ләкин син хөкемнән барыбер котыла алмассың!
— Кем хөкеменнән?
— Кешеләр хөкеменнән. Вөҗдан хөкеменнән.
— Ха-ха!
Капитан дәшми-тынмый гына килде дә Рейнгольдның кулларын тагын артка каерып, бәйләп ташлады.
— Эт җан.
— Ха-ха!
Бераздан Рейнгольд тагы шыңшырга, ялынырга, сүгенергә тотынды. Ә капитан эш белән мәшгуль иде һәм аңа аз гына да игътибар итмәде. Ул, иллюминатор капкачларын ачып, телескоп аша әйләнә-тирәне күзәтте. Әлегә якын-тирәдә мәңге дөнья гизеп йөрүче күк ташлары — метеоритлар күренми иде. Радиолокаторның эшләмәве бигрәк тә начар. Ә, бәлки, аны төзәтеп булыр? Бер-ике километр араны күрерлек итеп булса да ярар иде бит.
"Бу психопат антеннаның коллекторын ваткандыр, - дип уйлады капитан. - Әгәр үзәк көзгесе исән калган булса... Ул чагында радиотапшыру, кабул итү һәм көчәйтү блокларын рәтләп карарга булыр иде. Һич югында гадирәк схема буенча яңаны җыярга мөмкин. Моңа, бәлкем, ун көн, бәлкем, унбиш көн китәр. Антеннаны карау өчен ачык космоска чыгып керергә кирәк".
Ныклы карар кабул итеп, башында эш планы оешкач, Дик Уилкиның йөзе яктырды.
— Ашыйсың киләме? - дип сорады ул җинаятьчедән.
— Берәр алма юкмы?
— Алма пастасы бар.
— Аннары бер бутерброд. Кайнар чәй.
— Булыр, - диде капитан.
Дик Уилки штурманны ашатты, үзе дә капкалап алды. Шуннан соң, югары күтәрелеп, скафандр киде, ремонт кораллары алды һәм лифт белән иң аскы катка — люк урнашкан бүлеккә төште. Люкны ача торган штурвал бик җиңел, артык җиңел борылды. Күрәсең, антеннаны җимереп кергәч, штурман дюкны ныгытып тарттырып торуны кирәк тапмагандыр.
Капитан үзен трос белән бәйләп-нитеп тормады, чөнки башмаклардагы һәм уң терсәк янындагы магнитлар кәрапның титан-корычына әйбәт ябыша иде. Корпус буйлап үрмәләгәндә ул әйләнә-тирәне дә күзәтте. Ә бу дөм караңгыда ни күрәсең? Кояш ерак, ул зур бер сары йолдыз булып кына яна. "Локаторсыз эш харап".
Нәкъ капитан уйлаганча булып чыкты да. Антеннаның коллекторы сынык, рефлекторга да җинаятьче кулы кереп чыккалаган иде.
Дик Уилки коллекторны төбеннән үк кисеп, йолкып алды да төпсез Галәм бушлыгына ыргытты. Ялтыравыклы металл таяк бөтерелә-бөтерелә артта калды һәм бик тиз күздән югалды. "Хуш, җир кешесе эшләгән металл, хуш".
Рефлектор челтәренең өзек җирләрен ялгап маташып күпме вакыт узгандыр, капитан моны сизмәде, онытылып эшләвендә булды. Онытылыпмы икән? Бәлки рефлектор көзгесендә ул үзе өчен иң кадерле кешенең — сөйгән яры Лиза Понтекорвоның елмаюын күргәндер? Елмаюмы, әллә күз яшеме? Бәлки Лиза аңа: "Яшәргә!" - дигән әмер биргәндер. Пышылдап кына...
Кәрап вакыты белән кичке җиделәрдә капитан Дик Уилки, тышкы эшләрен бетереп, радиоаппартларда казына иде инде.
Максим Рейнгольд бик уйлап, җентекләп эш иткән: микромодульләрне сытып бетергән, трансформаторларны яндырган, көйләү конденсаторларын да, чүкеч беләндер, ахры, сугып бозган иде. Тагын да яманрагы шул: күпме генә эзләсә дә, капитан махсус радиосхемаларны таба алмады. Ихтимал, штурман аларны юк иткәндер.
Штурманда депрессия халәте башланды: аның дөньяда кайгысы юк, ул, бәйдә килеш, йоклапмы-йоклап утыра, ашатканда ашый, су эчә, кайчакларда гына капитанга өметсез күз карашы ташлап ала да иреннәрен кыймылдатып куя.
Хәлбуки, капитанга Максим Рейнгольд кирәк, аның башы, математик сәләтләре, белеме кирәк иде.
Берәр атна үзе генә азапланып, рәт чыгара алмагач, капитан Рейнгольдка мөрәҗәгать итәргә булды.
— Карале, Максим, - диде ул штурманга, аңлырак чагын туры китереп, - мин бер радиостанция монтажладым...
— Үзеңме? Китсәнә?
— Үзем.
— Һәм станция эшләмиме?
— Тапшыргыч эшли кебек. Ләкин станция сигналларны кабул итми.
— Ә сигналлар күренергә тиеш, капитан. Хәтерем алдамаса, безнең тирәдә хәзер вак астероидлар аз түгелдер...
— Алгычның түбән ешлык көчәйткече нормаль эшли. Югары ешлык каскады карулаша, минемчә.
— Әлбәттә! Кул астында юньле-башлы деталь булмаган көенчә.
— Мин синнән киңәш сорыйм, Максим.
— Бу станциянең сиңа тишек бер тиенгә дә кирәге юк, капитан. Син, гирокөпчәк ярдәмендә, "Акчарлак"ны күчәр тирәсендә генә бора аласың, ә бу маневр астероид белән бәрелешүдән коткармас.
— Мин чарасын табармын!
— Оһо! Безнең ише наданнарга ни чара икәнен дә әйтсәң иде, капитан.
— Куркыныч туганда, мин беренче буын моторларны өзәм. Пружиналар аны читкә тибәрәләр, ә без капма-каршы якка этеләбез.
— Әгәр дә мәгәр тагы берәр күк ташы якынлашса?
— Икенче буынны ташлатам.
— Ха! Аннары нишләрсең, командир? Дюзлар аша төкерерсеңме?
— Аннары люкны ачып сине ыргытам, Макс, - диде капитан тыныч кына. - Бу исә "Акчарлак"ка әзмәз тизлек бирер. Ишетәсеңме?
— Алай булгач, мин сиңа ник ярдәм итим икән соң? - диде Рейнгольд хихылдап.
Дик Уилки инструмент әрҗәсен ачып ике тюбик "супершәраб" һәм ике мензурка алып килде.
— Чәкешәбезме? - диде ул, штурманның күзләренә карап.
— Хәйләкәр соң үзең, капитан. Әйдә, чәкешәбез. Типтереп калыйк.
— Син әүвәле миңа эшкә ярардай киңәш бир, Максим.
— Килештек. Син суперрегенератив схеманың ни икәнен беләсеңме?
— Юк, Макс, белмим.
— Радиотехника таңында уйлап табылган әйбер ул. Үтә сизгер нәрсәкәй, шайтан алгыры!
— Әйе, әйе, исемә төште... Ләкин аны нигә кулланмыйлар соң?
— Ул бик көчле радиокомачаулар тарата, эфирны улау-сызгыру авазлары белән тутыра.
— Монысы безнең өчен вак нәрсә. Мә сиңа каләм, схемасын сыз әле шуның.
Штурман схеманы бик тырышып, һәр тамгасын җиренә җиткереп, хәтта үзенә күрә матур итеп сызды.
— Оста кеше өчен ике сәгатьлек эш, - диде ул, сызып бетергәч. - Детальләр бар. Шул ук югары ешлык блогына җыярга мөмкин.
— Миңа көн буена җитәр әле бу, - диде капитан, схема белән танышкач.
Дик Уилки штурманга ярты савыт "супер" тоттырды һәм аның йоклап киткәнен көтеп алды да, тагы "богаулап" куйгач, эшкә ябышты.
...Егерме дүртәр сәгать исәбеннән ике тәүлек узды. Капитан ашап алу һәм имгәк Рейнгольдны карау өчен генә эшеннән бүленде.
Сәяхәтчеләрне сакал-мыек басты.
Ниһаять, радиолокаторга җан керде. Экранда ваквак төрткеләр — метеоритлар болыты күренә иде. Төрткеләрнең берсе шактый зур. Ераклыкны исәпкә алганда, бу метеорның аркылысы 400—500 метрлар чамасы булыр.
Капитан, Максим Рейнгольдны уятып, экранга күрсәтте.
— Булдыргансың, - диде штурман, - Бик үк ачык түгел түгелен... Әнә теге төртке... яхшы ук зур метеорит булса кирәк, ә? Ара күпме?
Рейнгольд күзләрен уды.
— Ул якыная түгелме соң? - диде ул, кызыксыну катыш куаныч белән.
— Күзгә күренеп якынлаша, - дип җавап бирде капитан.
— Кызык, кызык. Аллаһе Тәгалә безнең очрашуны кайчанга билгеләде икән?
— Координатларны үлчәп алгач белербез.
— Хисап эше, әлбәттә, миңа йөкләнәдер инде?
— Сиңа, Макс. Берочтан син метеоритның траекториясен хисапларсың. Ул Кояштан ерак узармы икән?
— Бета-леонидлар агышы комета җимерелүдән килеп чыккан. Шулай булгач...
— Ни була?
— Шулай булгач, ул, безнең мескен "Акчарлагыбыз" кебек үк, Кояшка бик якын килергә тиеш.
— Миңа анык мәгълүмат кирәк, Макс.
— Ә син миңа төгәл координатлар бир. Без аны хисап машинасы тизлеге белән санап ташларбыз!
— Яхшы, - диде капитан, үлчәү эшләре белән шөгыльләнгән көенчә.
— Кимендә ун ноктаны билгелә, капитан. Шул чагында мин сиңа "Акчарлак"ның кояш ялкынында ничә мең градуска кызачагын да исәпләп бирермен.
Максим Рейнгольд, һәр эчкече кебек, шапырынган гына икән. Метеоритның траекториясен ачыклау өчен ул кимендә биш сәгать утыргандыр. Штурман тирләп-пешеп чыкты. Каләм очын, тырнакларын кимереп бетерде, шатыр-шотыр китереп белешмә китаплар актарды, аның каравы, "супер" сорап интектермәде.
— Матур мәсьәлә булды бу! - диде ул, ниһаять. - Беләсеңме, Кояш массасы бик якын булгач, картлач Эйнштейн төзәтмәсен искә алырга туры килде.
— Рәхмәт, Макс, - дип, капитан аның кулыннан кәгазь битен алды. - Димәк ки, метеор Кояштан 30 мең километр ераклыкта узып кире борылачак һәм...
— һәм унбиш тәүлектән соң Җир белән якынлашачак. Аны хәтта Җирдә телескоп аша күрә алачаклар.
— Ә "Акчарлак" метеорны күпме вакыттан куып җитәр?
— Анысы да исәпләнгән, капитан. - Максим Рейнгольд сәгатенә күз төшереп алды. - Ун сәгатьтән.
— Юк, биш сәгатьтән! - диде капитан, яңгыравык тавыш белән.
— Син тизлекне арттырмакчы буласыңмы әллә?
— Әйе, беренче булып моторларны ташлап калдырам.
— Бу адымыңны хуп күрәм, яшьтәш. Алга, үлемгә табан! Үлем-падишаһны ничек каршылыйбыз соң? - дип күз кысты Рейнгольд, елмаеп, һәм аның бу елмаюы зәһәрле дә, мәкерле дә түгел, киресенчә, балаларча беркатлы һәм гамьсез булып күренде. Штурман фани дөнья белән исәп-хисапларын күптән өзгән һәм фәлсәфи тынычлыкка ирешкән иде.
— Супер сиңа кабат эләкмәс, - диде капитан. - Өметләнмә дә.
Штурман сикереп тормакчы булган иде дә, боргычлап бәйләп куйган аяклары җибәрмәде.
— Шайтаныма олак! - диде ул.
— Юк, егетем, без метеор күләгәсенә ышыкланып Кояшны әйләнеп үтәрбез! Маневр ясау өчен мин зондракеталардан файдаланачакмын. Ә Җир яныннан узганда минем сигналларны һичшиксез ишетерләр. "Акчарлак" космопортка кайтачак!
Максим Рейнгольдның күзләре очкынлана иде. Эче тулып ашкан ачудан ул тешләрен шыгырдатты.
— Алдадың, - дип хырылдады штурман.
— Мин үлемне алдадым, - диде аңа капитан Дик Уилки.
* * *
Лаборант кыз утларны кабызды.
— Имтихан тәмам, - диде Космик очышлар бүлегенең баш психологы. - Башлыкларын салдырыгыз. Яхшы. Уяту импульсы бирегез. Булды!
Ике урынлык кәнәфидә ике курсант утыра иде. Алар төрле-төрле кабельләр белән үзара тоташкан, ә төп кабель зур экранлы энцефалоскопка — имтихан тотучы егетләрнең хис һәм кичерешләрен сурәткә әйләндереп күрсәтә торган җайланмага бара иде.
Курсантлар, әлегә телсез-өнсез килеш, имтихан нәтиҗәсен көтәләр. Сынау аша уздылармы икән алар, әллә юкмы?
Психолог курсантларга карап сүрән генә елмайды.
— Мин сезне Эриданга очып китәсе экспедициягә өченче штурман сыйфатында тәкъдим итәм, - диде ул Дик Уилкига. Имтиханны әйбәт бирдегез, штурман Дик Уилки! Егет икәнсез! Сәяхәт сигез елга сузылачак. Ә-ә... кәләшегез... көтәр. Лиза сезне көтәр, штурман.
Психолог йөзе кара көйгән Максим Рейнгольдка таба борылды.
— Ә сездән, курсант Максим Рейнгольд, астронавт чыкмаячак. Бәхетсезлеккә каршы, сезнең психикада агрессив хасиятләр өстенлек итә. Сез кешеләр белән туганлаша, сөя һәм кичерә белмисез. Тыелуны белмисез... Сездән кем чыгар? Мин монысын кисеп кенә әйтә алмыйм. Дөрес, сез математикада бик сәләтле. Бәлки Антарктидага хисапчы метеоролог булып китәрсез?