tt-books-cyrillic / bylatypov /Ачсаң күңел тәрәзәләрен_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
raw
history blame
10.2 kB
Фәнис Яруллин
Ачсаң күнел тәрәзәләрен
Фәнис Яруллин (ТКН) III җилдле Сайланма Әсәрләренең III җилденнән алынды. Сканлау, укып тикшереп чыгу һәм диҗитәл китап калыбына күчерү "bayğış" берләшмәсе тарафыннан башкарылды.
Эштән кайткач, ишегалды яктагы тәрәзәмне киереп
ачып, тышны күзәтергә яратам. Бала-чагаларның
мәш килеп уйнаулары, ишегалдының үзенә генә хас бер хәрәкәт белән гөрләп торуы минем уйларымны бөтенләе белән урап ала да барлык арыганнарымны оныттыра.
Менә шулай тышка карап ял иткәндә, мин үзебезнең ишегалдында һәр көнне бер кызны күрәм. Ул гәүдәгә шактый озын һәм ябык. Хәрәкәтчән, өлгер күренә. Подъезддан ук кебек атылып чыга да, ачкан ишеге ябылырга өлгергәнче, ул инде чатка да кереп югала. Аннан соң күп тә үтми, челтәрле сумкасына төрле ашамлыклар тутырып кайтып та җитә. Аның өстендә күп вакыт юка кызыл пальто була. Ул безгә каршы йортта, өченче катта тора. Менә ул кызыл пальтосын кояшта ялтыратып йөгерә-йөгерә баскычтан менә, бүлмәләренә кергәч, кояш караган тәрәзәләрнең пәрдәсен тартып куя.
Аның ниндидер максат белән ашыгып-ашыгып йөрүенә караганда, ул эшчән кызга охшый. Аны күргән саен, миндә аның белән танышу теләге арта бара. Тәрәзә янында торганда, ул озаграк күренмәсә, күңел тынычсызлана башлый. Башка вакытлардагы кебек, мине ишегалды тормышы да кызыксындырмый. Тынычлыгымны җуям.
Ә беркөнне бик озак карап та кыз күренмәгәч, тәрәзәләремне яптым да киенеп тышка чыктым. Беркая барасым килмәсә дә, хәтсез генә урамда йөрдем. Ләкин аңа карап кына күңел басылмады. Ниндидер бер тарту көчен җиңә алмыйча, шул кыз торган йорт янына килдем. Ахырда түзмәдем, аларга керергә булдым. Әмма икенче катка күтәрелүгә, кыз белән йөзгә-йөз очраштык. Аның чәчләре тәртипсез таралып битенә төшкән. Ул аларны башын артка чөеп, үз урыннарына яткырып куйды. Кызның бер кулында юеш чүпрәк, ә икенчесендә сулы чиләк. Ул баскычларны юып төшеп килә иде.
— Исәнмесез! - дидем мин.
— Исәнмесез?!
— Бу арада бер дә күренми башладыгыз, - дидем мин, кызның эштән туктавыннан файдаланып.
Кыз, чиктән тыш гаҗәпләнеп:
— Кайда күренми башладым? - диде.
— Ишегалдында.
— Ә минем сезне гомеремдә дә күргәнем юк бит, мине каян беләсез?
— Сезне һәр көнне күрә идем, менә бу арада нишләптер күрми башладым. Мин сезнең каршыдагы йортта гына торам.
Сөйләшә-сораша торгач, аның исемен дә белдем — Гөлсинә. Ул кечкенә генә бер бүлмәле квартирада әбисе белән генә яши икән. Әбисе бик картайган, кеше ярдәменнән башка урыныннан да тора алмый. Ә Гөлсинә үзе иртән укуга йөгерә, ә укудан кайткач, кибеткә яки базарга китә. Бөтен авырлык Гөлсинәгә төшә.
Уналты яшьлек кызның ата-анасы булмавы гаҗәпләндерде мине. Бу турыда сорарга да уйлаган идем, ләкин аны уңайсыз хәлгә куясым килмәде. Берәр вакыт, бәлки, үзе дә сөйләр.
Беркөнне, җөрьәт итеп, тагын аларга кереп чыгарга булдым. Шулай да әйтергә кирәк, авыру әбисе белән генә торучы ата-анасыз ятим кыз булгангамы, аларның өендә бернинди шатлык юктыр кебек тоелган иде. Күңелсез бер бүлмә күрермен дип эчкә үттем һәм ишек төбендә тукталып калдым. Минем алда яп-якты, бөтен җирләре пөхтәләп җыештырылган, кечкенә булса да, иркен генә бүлмә иде. Монда бөтен нәрсә үз урынында. Стеналар — үзләренең ачык буяулары, мебельләр — гадилеге белән матур. Түрдә — бердәнбер караватта — кызның әбисе ята. Ул, мин кергәч, әкрен генә торып утырды, аннары гафу үтенгәндәй әйтеп куйды:
— Әйдә, улым, түргә уз. Минем болай ятып торуыма карама, мин гел шулай. Озакламый Гөлсинә дә кайтып җитәр. Бүген аларның класс җыелышлары, шуңар озаграк торды. Синең турыда Гөлсинә сөйләгән иде шул. "Бер абыйны баскыч юдырттым әле" дип көлә-көлә кергән иде беркөн. Аның нинди кызыгын тапкандыр. Бала гына шул әле, бала гына.
Гөлсинә турында сөйләгәндә, карчыкның йөзе яктырып китә. Аз гына елмайса да, битләрендәге җыерчыклары, ниндидер бер әмергә буйсынгандай, авыз тирәсенә җыелалар, һәм карчыкның аксыл йөзе тагын да мөлаемлана. Аның эчкерсез рәвештә үз итеп Гөлсинә турында сөйләве минем күңелемне тиз яулап алды. Мин ни өчен кергәнемне дә онытып, карчыкның тормышы турында тыңладым. Дөрес, ул үзе турында бик саран сөйләде, нинди генә сүз башласа да, бөтен мәгънәсе Гөлсинәгә барып тоташты.
— Бигрәк тә кеше җанлы бала булды инде, - дип дәвам итте ул. - Мәктәптән кайту белән мендәрләремне йомшартып сала, эһ дигәнче ашарга пешереп өлгертә, алда бәхете генә булсын балакаемның.
Ул шулай диде дә көрсенеп куйды.
Мин дә түзмәдем, сорап куйдым:
— Ә аның ата-анасы кемнәр соң?
— Ата-анасын кем дип әйтим икән сиңа. Бик әйбәт кешеләр алар. Мин аларда уналты ел бала карап тордым. Үземнең бәләкәйләрем булмады, картым күптән дөнья куйды. Бер кардәшебез менә шушы Гөлсинәләргә бала карарга димләде. Мин каршы килмәдем. Пенсиямне күчерттем дә килдем. Ялгызым ятканчы, кешеләр янында булырмын, дидем. Аларның дүрт балалары булды. Менә шулай тыныч кына картаеп килгәндә, былтыр аякларым сызлый башлады. Урын өстенә яттым. Чирле кеше дип кыерсытмадылар, киткән чакта елашып ук калдылар. Китмә дип бик кыстаганнар иде дә, киттем. Үлсәм дә үз фатирымда үләрмен, дидем. Ә Гөлсинә баштарак килеп-китеп кенә йөргән иде, соңыннан бөтенләй минем янга күчте. "Әбекәй, син аягыңа басмыйча, мин сездән китмим", - диде. Әти-әниләре дә каршы килмәделәр. "Укуыңа зыян килмәсә, тор әйдә", - диделәр.
Карчыкның әңгәмәсен тыңлап утырганда, Гөлсинә дә кайтып керде.
— Кунак бар икән! - диде ул һәм, тиз генә өстен алыштырып, ашарга әзерләргә кереште. Мин бер карчыкка, бер Гөлсинәгә карадым. Мәктәп хәлләрен җентекләп әбисенә сөйләүче Гөлсинәнең дә, аны тыңлаучы карчыкның да йөзләрендә шатлык иде. Бу матур күңелле кешеләр арасында миңа да рәхәт булып китте. Мин аларның күңел тәрәзәләрен ачып карагандай булдым.