|
Николай Сладков |
|
АЮНЫ НИЧЕК ИТЕП ИКЕНЧЕ ЯГЫНА ӘЙЛӘНДЕРГӘННӘР |
|
|
|
Әкиятнең тексты авторның 1992 елда ТКН тарафыннан басылган "Баллы Яңгыр" исемле китабыннан алынды. Әсәрне диҗитәл китап калыбына күчерү BAYĞIŞ берләшмәсе тарафыннан башкарылды. |
|
|
|
Кошлар да, җәнлекләр дә күрмәгәннәрен күрделәр быел кыштан. Көн тудымы буран, төн тудымы үзәкләргә үтәрлек салкын. Кышның әле очыкырые күренми. Аю да өнендә мәрткә киткәндәй йоклый да йоклый. Икенче ягына әйләнеп ятарга вакыт җиткәнен дә оныткан, күрәсең. |
|
Урман халкы арасында мондый сынамыш йөри: әгәр Аю икенче ягына әйләнеп ятса, кояш җәйгә таба борыла икән. Көтәләр болар, көтәләр аюның икенче ягына әйләнгәнен, ә Аюның исендә дә юк. Көтә-көтә көтек булгач, сабырлары шартлап сынгач, җәнлек-җанвар халкы Аюны уятырга китте. |
|
— Әй, Аю абзый, оныттыңмыни, вакыт җитте ләбаса. Тәмам гарык булдык бит кыштан, әйлән инде икенче ягыңа, әйлән. Урыныңа ябышып каласың бит! Кояшны бер күрергә тилмерәбез, - дип, Аю тирәсендә өтәләнделәр болар. |
|
Аюның моңа кылы да селкенмәде ичмасам, кыймылдап та карамады. Дөнья хәлләреннән гафил булып, үлгәндәй йоклавын белде. |
|
— И-их, баш чүмеченә берне тамызып алырга, - диде кызыгып Тукран. - Сикереп торганын сизми дә калыр иде. |
|
— Ю-юк, алай булмый ул, - дип мөгрәде шунда Поши, - җай белән, олылап, хөрмәтләп сөйләшсәң дә әле таманга туры килер. Әү, Аю абзый, безнең сүзгә дә колак сал инде, зинһар. Әкрен генә булса да икенче ягыңа борыл. Тормышыбыз тәмугка әйләнде тәмам. Арандагы сыерлар кебек, усаклыкта җыелып ятабыз. Берәр яры барыйк дисәк, карга керәбез дә чумабыз, ике колагыбыз гына күренеп кала. Бүреләр эзебезгә төшсә, беттек бит! |
|
Аю колагын кыймылдатып куйды да теш арасыннан гына: |
|
— Минем ни эшем бар сездә, пошиларда. Кар тирән булса, миңа файда гына: җылы да, тынычрак та, - диде. |
|
Ак кыр тавыгы бу җавапны ошатып бетермәде, пыр тузып кыткылдый башлады: |
|
— Оят түгелме сиңа, Аю? Бөтен кипкән җиләкләр, бөреле куаклар кар астында күмелеп калган. Без хәзер нәрсә чүпләргә тиешле? Сиңа кыенмыни инде икенче ягыңа әйләнеп кышны кыскартуы? Ә дигәнче борыласың бит! |
|
Ә Аю һаман үзенекен итте: |
|
— Телегезне әрәм итеп юкка ялынмагыз. Борылмыйм дигәч, борылмыйм. Сез кыштан туйды дип, мин бер яктан икенче якка әйләнергә тиеш икән! Сезнең кипкән җиләкләрегез белән бөреләрегез ниемә хаҗәт миңа? Тире астындагы маем җитәрлек әле минем! |
|
Тиен түзеп торды-торды да, ахырда сабыры төкәнде: |
|
— Әле син шулаймыни, камыт аяк, әле син әйләнергә иренәсеңмени? Менә минем кебек бозлы ботаклардан сикерә-сикерә тәпиләреңне кара канга батырып бетерсәң, нишләр идең син, ә? Яле, ялкау, өчкә кадәр санаганчы әйлән: бер, ике, өч! |
|
— Дүрт, биш, алты! - дип көлде Аю Тиеннән. - Куркытып та карадың инде, әй. Ягез әле, үкчәгезне күтәрегез бу тирәдән. Җитәр сезгә юкны бушка аударырга. Бимазалап, йокларга ирек бирмисез. |
|
Бүтән чара калмады, җәнлекләр койрыкларын кыстылар, борыннарын салындырдылар да берәмберәм тарала башладылар. Шул чак кар эченнән Тычкан килеп чыкты да чыйк-чыйк чыйкылдый башлады. |
|
— Шундый олы башларыннан куркып торалар тагын, - дип көлде җәнлекләрдән Тычкан. - Ул өтек койрык белән шулай сөйләшәләр димени? Әйбәтләп сораганны да, начарлап әйткәнне дә аңламый бит ул. Аның белән безнеңчә, тычканнарча эш итәргә кирәк. Сез миңа гына кушыгыз, мин аны күз ачып йомганчы икенче ягына әйләндерәм! |
|
— Синме, Аюнымы? - дип аһ иттеләр җәнлекләр. |
|
— Тәпиемдәге бер чәнтием белән! - диде мактаныбрак Тычкан. |
|
Шулай дип Тычкан Аю өненә ялт кына кереп китте дә тотынды тегене кытыкларга, тотынды кытыкларга. Бәләкәй тырнаклары белән тырныутырный, нәни тешләре белән тешли-тешли, Аю өстеннән әрле-бирле йөри дә йөри. Аю интегеп бетте, дуңгыз баласыдай чыелдап та карый, аякларын да селкеп карый. Тычканның куркырга исәбендә дә юк. |
|
— Үләм, үләм! - дип үкерә башлады ахырда аю. Хәзер икенче ягыма әйләнәм, кытыклама гына. Ай-йай-йай! А-ха-ха-ха! |
|
Морҗадан төтен чыккандай, Аю өненнән пар бөркелә. |
|
Тычкан эшен бетереп өннән килеп чыкты да: |
|
— Әйләнгәнен сизми дә калды. Күптән миңа әйтәсегез калган, - диде. |
|
Шулай итеп, Аюның икенче ягына әйләнүе булды, кояш та җәйгә таба борылды. Көн саен кояш биеккәрәк күтәрелә, яз сулышы ныграк сизелә. Көн саен урманда яктырак, күңеллерәк, җылырак була бара. |