tt-books-cyrillic / bylatypov /Бибек нигә елый_tat.txt
tans1q's picture
Updating the datasets
574c4e7 verified
raw
history blame
70 kB
Гомәр Бәширов
Бибек нигә елый
ШОМЛЫ ХӘБӘР
Тыныч кына эшләп утырганда, кинәт телефон чылтырады. Каяндыр автоматтан чылтыраталар иде. Азаплана торгач, телефон трубкасына ниндидер малай тавышы килеп керде:
Абый, синме бу? — диде ул.
Мин эчемнән генә көлеп куйдым.
Шулай да:
Әйе, мин бу, мин! — дип җавап бирергә туры килде.
Нидер шытырдады, шаулап торды да, теге малай тавышы тагын:
Абый, монда кил әле! — диде.
Тавышына караганда, ул шаяртмый иде булса кирәк. Күрәсең, кайдадыр нидер булган. Мин телефоннан:
Кая соң ул "монда"? — дип сорадым.
Бераз тынып торганнан соң әлеге малай тавышы:
Кая дип... беләсең ич инде, Аккош күленә! — диде.
Тавышыннан чамалаганда, язучыларның Аккош күлендәге иҗат йортлары тирәсендә яшәүче таныш малайларның берсе булырга тиеш иде бу. Ләкин мин аның исемен хәтерли алмадым.
— Кем сон син? Мин нигә кирәк булдым? — дип сорадым.
Трубкада һаман нидер шытырдый, сызгыра, чыелдап куя иде. Шул шау-шу арасында әлеге малай бәлки исемен дә әйткәндер. Ләкин мин аның бер-ике сүзен генә ишетеп калдым.
— ...Муйнакны дим, Муйнакны! Кузгала да алмый. Харап иттеләр!.. Абый, килми калма, яме?
Телефон шунда өзелде. Баланың ачынып әйткән сүзләре мине борчуга салды. Муйнак дигәне безнең Аккош күлендәге иң ягымлы, иң яраткан дус этебез иде. Ни булды икән аңа? Кем харап иткән? Ни сәбәпле? Шуның өстенә, әлеге малайның еларга җитеп минем килүемне үтенүе, уйга калдырды. Хәл аяныч булмаса, ул бала шулкадәр борчылыр идеме, унбиш километр ераклыктан ярдәмгә чакырыр идеме? Бәлки ул кечкенә кеше өчен бу зур фаҗигадер? Шундый чакта, каты бәгырьле булып, гозерен кире каксаң, бала күңелендә ул төзәлмәстай яра булып калуы да мөмкин. Эшем күп булса да, бармыйча ярамый дигән уйга килеп, юлга чыктым.
Трамвайда һәрвакыттагыча кеше күп иде. Ял көне булганлыктан, киенеп-ясанып, бала-чага ияртеп, каядыр баралар, каяндыр кайтып киләләр. Сөйләшәләр, көлешәләр. Ə минем күз алдымда — һаман Муйнак. Я мин аның мөлдерәп торган саргылт күзләрен күрәм, я ул, куанычыннан нишләргә белмичә сикергәләп, каршыма чабып килә...
Беренче мәртәбә мин аны узган ел менә хәзерге шикелле үк язгы сулар кузгалган көннәрдә, урман юлында очраткан идем. Тузгак чәчле, озын сыйраклы бер яшүсмер аны чәнәшкәгә җигеп шуңа утырган да үзен тарттыра иде. Кар, изелеп, боламыкка әверелгән, юлдагы бозлар ватылгалап беткән, чәнәшкә шуа алмый иде. Муйнак, мескен, чәнәшкәне кузгата алмыйча, пычракка тезләнә, чиный, аның аяк бармаклары канаган. Ə теге малай аны чаж-чож чыбык белән кыйный иде.
Тузгак чәчлене мин күргәч үк таныдым. Белмим, шундый рәхимсезлек аңа каян килгәндер, әмма ул миңа һәркайчан нинди дә булса берәр бозыклык эшләгәндә очрый торган иде. Я ул үсеп утырган агачларга, куакларга балта белән чапкалап йөри, я кырмыска өемнәрен, кош ояларын актарып ташлый. Узган җәй ул азгынлыгын тагын да арттырды. Күршеләре аннан җиләк урлый дип, күз карасыдай күреп тәрбияләп үстергән чәчәкләребезне утап чыга дип зарлана башладылар.
Мин ул юньсезне бабасы белән бергә бик каты орышкан идем. Үзем Муйнакның тамагын туйдырып, яраларын дәваладым да Казанга кайтып киттем. Әмма Муйнак кайсы ягы белән булса да тегеләйме, болаймы Казанда да һаман искә төшкәләп торды.
Менә һавалар тагын да җылыта төшеп, урман юллары кардан-боздан да арчылды, җәй уздыру өчен Аккош күленә чыгар көннәр дә җитте.
Муйнак белән очрашуны мин кызыксынып көттем. Ничек икән ул җәнлекнең зиһене? Оныттымы икән, әллә берәр нәрсә хәтерлиме?
Муйнак мине ерактан ук төсмерләде. Мине күрүгә, куанычын эченә сыйдыра алмыйча, дулкынланып өреп җибәрде, аннары, чиный-чиный, дүрт аяклап туптай сикерергә кереште. Тагын да якыная төшкәч, җирдән мүкәләп килде дә алгы аяклары белән балтырымны кочып алды. Ни гаҗәптер, ул миннән һич ятсынмый иде. Аның йөзендә, күзләрендә шундый тирән шатлык балкыды ки, әйтерсең мин Муйнакның бердәнбер куанычы, әйтерсең шушы бер-ике атна эчендә ул бары тик мине көтеп, мине сагынып кына яшәгән. Шул теләгенә ирешү шатлыгыннан менә хәзер нишләргә белмичә бер алдыма, биш артыма төшеп әйләнәмдә бөтерелергә тотынды.
Җәмәгатем Кәримә безнең шушылай сагынышып очрашуыбызны карап торды да:
— Шушымы инде теге акыллы дигән этең? — диде.
— Әйе. Нигә? Сиңа ошамыймы әллә? — дидем.
— Ошавын ошый да... Шулай да күрер күзгә әллә ни искитәрлек үк түгел икән димәсәң... Ни Сарбай, ни Акбай дигәндәй.
Дөрес, төсе-бите, тышкы кыяфәте ягыннан Муйнак чыннан да күккә чөеп мактарлык ук түгел иде. Табигать кием-салым өләшкәндә, Муйнак, күрәсең, кая да булса биләмдә йөреп матур туннан колак каккандыр, аңа ак та, ачык сары да булмаган агач көле төслерәк соры тун гына эләккән. Аның бу килбәте табигатьнең үзенә дә бик үк ошап җитмәгән булса кирәк, ичмасам күзгә ташланырлык бер урыны булсын дигәндәй, ул соңыннан аның муенына, очлары түшенә асылынып торырлык итеп, ап-ак шарф салган. Шулай да минем Муйнакка тел-теш тидерәсем килмәде.
— Син Казан урамнарында очраткан тәкәббер овчаркаларны, нечкә билле бурзайларны, кәкре аяклы бүлмә көчекләрен генә эткә саныйсың, ахрысы! — дидем.
Кәримә, көлеп, кулын гына селтәде.
- Кая инде моны алар белән чагыштыру!..
Мин һаман да Муйнакны якладым.
— Шулай инде анысы, моның муенында каешы, күкрәгендә медальләре дә юк. Ул нибары урам эте генә. Аның исемен дә малайлар гына кушкан.
— Күренеп үк тора...
— Шулай да мин Муйнакны бүлмә этләренең унысына да алыштырмас идем!
Кәримә иңбашларын селкетеп:
— Белмим, кайсы ягы белән сихерләгәндер сине бу нәмәрсә! — диде.
"Нәмәрсә", имеш! Тагын ни кирәктер аңа, менә дигән эт ләбаса! Үзенең яманатын сатканны аңлагандай, Муйнак, Кәримәгә кырын карап, шыпырт кына миңа килеп сыенды.
— Беләсең килсә, синең ул тәти этләрең, кеше ашатмаса, ачтан үләләр! Ə урам эте, беләсеңме, нинди әрсез, нинди чыныккан! Ул теләсә кайда үзенә ризык таба, теләсә нинди кыенлыкларга да түзә. Без аларның кадерен генә белмибез!
Кәримәнең һаман да бирешәсе килми иде:
— Синеңчә, ул алтын медальләрне төчкергән өчен генә биргән булалар инде алайса, әйеме?
— Юк, аның өчен түгел. Ул ялтыравыклы медальләрне бер эткә танавы җәенкерәк, икенчесенә, киресенчә, танавы таррак булган өчен, беришесенә койрыгы бер сантиметрга озынрак, икенче төренә нәкъ бер сантиметрга кыскарак булган өчен тагалар...
— Алай үртәмәсәнә, дөнья иркен, тормышта һәркайсының үз урыннары бар.
— Дөрес, андый этләр дә яшәргә хаклы, алар да табигать баласы.
— Шулай булгач...
— Тик, беләсеңме, мин нәрсәгә каршы? Бүлмә этләре белән чамадан тыш мавыгып китүгә, кешене эт белән алмаштыруга!
— Әле андыйлар да буламыни?
— Бар лабаса шул! Кайберәүләрнең кешедән җаны бизә дә ул эткә табына башлый. Табигатьне яратудан түгел, кешегә үч итүдән! Аларча кеше начар, кеше явыз, ə эт кешедән яхшырак, этнең кешегә явызлыгы тими, ул яхшылыкның кадерен белә, дип уйлый, ул. Ифрат та зарарлы караш бу — кешене эт белән алыштыру!
— Андый бәндәләр күп түгелдер лә!
— Күп булмаса да, бар. Эрмитаж бакчасында миңа очраган хатын, минемчә, нәкъ əнə шундыйларның берсе. Аның зур гына эте ырылдап минем өстемә ташлангач, мин ул хатынга: "Тыегыз этегезне!"— дип кычкырдым. Син инде ул хатын гафу үтенгәндер дип уйлыйсыңдыр, әйеме?
— Соң, юньле хатын булса...
— Киресенчә, ул мине сүгеп ташлады! "Сез үзегез гаепле! Нигә селкенеп Рексны раздражать итәсез?! Тик торыгыз! Кыймылдамагыз!"—диде. Беләсеңме нәрсә дигән сүз бу?! Тын урында ял итәргә, саф һава суларга чыккан кеше, аның этенең капризына буйсынып, арестант шикелле үрә катып торырга тиеш икән!
— Күңелсез булган икән шул,— диде Кәримә. Ул, Муйнакка карап, нидер уйлап алды.— Ə бу этең андый капризлы булмас, эшлекле булыр димәкче инде син?
— Урам эте холкы белән дә бөтенләй башка! Өйрәтүеңә дә карый. Кирәк чагында ул — аучы, кирәк булса — сакчы. Өйрәтсәң, ул бөтенесен булдыра. Карама беләккә, кара йөрәккә!
Муйнак, үзе турында сүз барганны аңлагандай, әле беребезгә, әле икенчебезгә карап ала, үз исемен ишеткәндә койрыгын селкетеп куя иде.
— Ярар, күреп карыйк,—диде Кәримә.
МУЙНАКНЫҢ ҖАН ДУСТЫ
Кирәк-яракны төяп, Аккош күленә даими торырга барган көнне Муйнак тагын бер ягы белән хәйран калдырды.
Бу юлы да ул безне капка төбенә үк чыгып шатлыгыннан сикерә-сикерә каршы алды. Әмма яши торган өебезгә кереп өс-башны алыштырган арада, ул — син күр дә, мин күр! — кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабаланып чыкты да чапты. Койма астыннан чыкканда, без аның тузгак койрыгын гына күреп калдык. Бу безне гаҗәпкә калдырды. Ничек була инде бу? Сагынып каршы алды, килүебезгә куанды, ə үзе...
Бу хәлгә ризасызлыгын белдереп, Кәримә:
— Менә синең мактаулы этең! Ичмасам үзенә дип алып килгән күчтәнәчләрдән дә авыз итмәде, китте дә барды! — диде.
Бу дорфалык аңа һич килешмәсә дә, мин Муйнакның гайбәтен сатарга теләмәдем.
— Ярар, үзе белә торгандыр,— дип кенә бетердем.
Кайчан нишләргә кирәген чыннан да белә икән Муйнак! Ун-унбиш минут үттеме икән, юкмы икән, яңадан баскыч төбенә чыксак — менә сиңа тамаша! — Муйнагыбыз кунак алып кайткан икән ләбаса! Гәүдәгә Муйнакның үзе кадәрлерәк булыр, сөйкемле генә бер Сарбай. Муйнак шуның белән янәшә каршыбызга килеп баскан да, койрыгын болгый-болгый, күзләрен елтыратып, әле миңа, әле Кәримәгә карый, ниндидер җитди бер хәлне аңлатырга теләгәндәй, өзек-өзек кенә өреп тә куйгалый. Шушы әкәмәтне күзәтеп торгач, Кәримә бот чабып көлеп җибәрде:
— Аһ алла! Аңламый да торам, җан дустын алып кайткан икән ләбаса, хәзергечә әйткәндә, тормыш иптәшен! Күрмисеңмени? Бу бит аның:"Менә, таныш булыгыз, моны да мине яраткан шикелле яратыгыз!"— диюе инде.
Эшләр болай зурга киткәч, Муйнакның бу үтенечен игътибарсыз калдыру тупаслык булыр иде. Мин Сарбайның каршысына чүгәләп кулымны суздым:
— Əhə, шулай укмыни әле? Әйдә алайса, бир тәпиеңне, таныш булыйк! — дидем.
Тик Сарбай-килен оялчанрак булып чыкты. "Әйем лә! Беренче очрашуда ук кул биреп күрешергә әллә!.."— дигәндәй, кыюсыз балалар сыман, күзләрен яшереп, башын читкә борды. Муйнак исә үзенең төшеп калганнардан түгел икәнлеген монда да күрсәтте: Сарбай алдына чыкты да, авызын ерып масайган кыяфәт белән, тәпиен сузды. Билгеле, монда бераз көнчелек тә бар иде. Мин аның кулын кысып мактап алдым:
— Менә шулай! Егет кеше кыю булырга тиеш!— дидем.
Сарбай да гомерен арлы-бирле тегендә-монда уздыручы биләмче эт кенә түгел икән. Баштан ук шуны сиздерде. Үзе яши торган пионер лагеренда, күрәсең, ашыгыч эшләре булгандыр, ул кирәгеннән артык юанмады. Безнең белән танышып, Муйнакка дип алып барган күчтәнәчләрне икесе янәшә ятып "ялтыратып" куйганнан соң, Сарбай шул ук урман сукмагыннан өенә кайтып китте. Муйнак исә шул көннән башлап үзе теләп өстенә алган төп хезмәтенә кереште.
Билгеле, Муйнакка беркем дә эш кушмады, беркем бернәрсәгә өйрәтмәде, ул һәммәсенә үзе белеп кереште. Искитмәле бит: "Яхшылыкка яхшылык белән кайтарырга кирәк",— дигән әхлак кагыйдәсен ул каян белә? Турысын гына әйткәндә, аны бит әле кешеләрнең дә байтагысы аңлап җиткерми, я аңларга теләми. Ə ул аңлый, әле ничек кенә аңлый! Бүгеннән башлап бу йорттагы кешеләрнең иминлеге — бөтенләе белән аның өстендә! Караңгы төшүгә, ул тышкы ишеккә аркасын куеп килеп ята да төн буе ник кенә шуннан китсен. Кайбер төннәрне кинәт давыл куба, биек агачлар егылырдай булып чайкала башлый, урман үкерә, бөтен дөньяны гөрселдәтеп күк күкри, чатырдатып яшен яшьнәп җибәрә. Ләкин нинди генә гарасат купмасын, Муйнак беркайчан да саклаган урынын ташлап китми иде.
Тик кайбер төннәрне генә, бик кирәк булганда гына ишек төбеннән кузгала ул. Кайчагында ихата эченә төлке-мазар яки бүтән урман киеге керергә чамалап карый, я булмаса, күлгә су эчәргә төшешли койма янына пошилар килеп туктый. Андый чакта Муйнак сырт йоннарын кабартып, тешләрен ыржайтып, өермәдәй, дошманнар өстенә ташлана. Җитәме көче, җитмиме,— анысы белән исәпләшми Муйнак. Кирәк икән, ул җанын фида кылырга да әзер!
Көн тудымы, Муйнак тагын да сакта. Мин верандада язып утырам, ə ул, ян тәрәзә каршысындагы өстәлгә менеп, башын алгы аяклары өстенә сала да акыллы күзләре белән минем эшләвемне карап ята. Әгәр бу аның бүтән эше булмаганлыктан, ялкауланып ятуы гына дип уйласаң, бик нык ялгышкан буласың. Һич алай түгел! Ярык кына булып күренгән шул кысык күзләре белән ул һәммәсен күреп, белеп, "мыегына чорнап" ята. Тора-бара хәтта ул минем нишләвемне дә, көннәр буе өстәл янында утыручы бу кешене борчырга ярамаганны да аңлый кебек тоела башлады. Шушы кайгыртуын чамадан арттырып җибәрүе нәтиҗәсендә көлкегә калган чаклары да булгалады. Верандадан беренче мәртәбә радио тавышы ишеткәндә булды бу хәл: радиоалгычны борып җибәрүем булды, Муйнак верандадан ят ир тавышы ишетелүгә әсәрләнеп сикереп торды да бик яман ырылдый башлады. Әлеге ят кешене алай гына күрә алмагач, аны куып чыгару нияте белән булса кирәк, веранда ишегенә ташланды. Алай да булмагач, арт аякларына басып, күзләрен утландырып, әлеге тавыш иясен веранда эченнән эзли башлады. Муйнакның һич башына сыймый иде: ишектән күзен дә алмыйча саклый торып, ничек килеп кергән ул ят кеше верандага! Хурлык бит, хурлык! Ахыр чиктә, верандага Муйнакның үзен кертеп чыгармыйча булмады.
— Әйдә, үз күзең белән күреп чык, беркем дә юк лабаса! — дидем мин аңа.
Муйнак атылып килеп керде дә шаккатып ишек янында туктап калды. Әлеге ят ир тавышы ниндидер кара тартмадан гына чыга икән бит! Ул үзенең, юкка тавыш чыгарып оятка калуына уңайсызлангандай, башын иеп, арты белән чигенә-чигенә кире чыгып китте.
Ни гаҗәптер. Муйнак иҗат йорты ишегалдында шауларга ярамаганны да чамалый иде булса кирәк. Урамдагы этләр нинди генә шау-шу кубармасыннар, безнең йортлар тирәсендә аның тавышланганы булмады. Ул мондагы тормышка тиз ияләшеп, тәмам "үз кеше" булып яши башлады. Иҗат йортында яшәүчеләрнең олысыннан кечесенә кадәр һәммәсе аның белеше — әшнәсе иде. Җае килгәндә ул аларның да хәлләрен белеп әйләнә, бакча казуларын, яшелчә утыртуларын, гөлләренә су сибүләрен карап йөри. Казанга барырга җыеналар икән, кешесенә карап астагы үзәнгә тикле озатып та кайткалый.
Җәй башындарак безне әйләндереп алган урманда берөзлексез кошлар сайрый, йортларга авардай булып торган имәннең иң биек ботагында тирбәлә-тирбәлә күке кычкыра. Муйнак аларга да колак сала, сыңар күзе белән генә аларны да күреп ята. Кайчакларда хәтта күкенең тавышын хуп күргәндәй башын кыңгырайтып аңа яратып та карап куйгалый. Әгәр дә ишегалдына саескан килеп төшә икән, аңа көн юк инде! Шул сөйкемсез кыркылдап тавыш чыгара башладымы, Муйнакның җеннәре чыга, ул яткан җиреннән уктай атылып китә дә теге пырдымсызны "эһ" дигәнче куып та җибәрә.
Хәзер инде Муйнак элекке шикелле үзен теләсә кемнән җәберләттерми, урам этләре белән дә бик алай вакланмый. Чөнки аның хәзер сыеныр урыны, арка таянычы, дус-ишләре бар. Ул үзенең дәрәҗәсен, тормышның ямен, тәмен белеп, үз дигәнчә яши башлаган иде.
ЭТ — ЭТ КЕНӘ ТҮГЕЛ
Тора-бара Муйнак Кәримәгә дә ошап китте.
— Акыллы җан булырга охшый бит әле бу эт.— диде ул.
"Эт" диюе бу юлы ничектер колагымны рәнҗетте. Каршыбызда чирәмдә яткан Муйнак кем сүз әйтсә, шуңа карый, башын бер болайга, бер тегеләйгә кыйшайтып, колагын бер торгызып, бер салпыландырып, без әйткәннәрне аңларга тырышкандай күренә. Шунлыктан без икәү генә түгел, өчәү сөйләшәбез кебек тоела иде.
— Әйтсәм әйтим, эт дигән исем шул хәтле пычранган, Муйнакны "эт" дип атарга хәтта телем бармый,— дидем.
Кәримә икеләнебрәк калды.
— Шулаен шулайдыр да... Тик эткә карашны син генә үзгәртә алмыйсың бит инде. Үзең дә беләсең, иң әшәке кешене "эт син, эт!" дип сүгәләр. "Аргы якта алабай, бирге якта ялагай" дип тә яманатын саталар. Нишлисең бит...
Бу әйтелгәннәрнең халык мәкальләре булуын да беләм. Шулай да Кәримәнең сүзен "нишлисең бит" дип очлап куюы миңа ошамады.
— Кычкырып торган гаделсезлек бит бу! — дидем.
— Халык телендә шулай йөри дип әйтүем...
— Халык арасында да төрле кеше бар. Сай башлы кешеләр телендә дисәң, тагын бер хәл! Үзләрендәге начар сыйфатларны əнə шундый кешеләр эткә сылаганнар да инде!
Кәримә, Муйнакка карап, беравык уйланып утырды.
— Булса да булыр. Телевизорда галимнәр әйтте шикелле: этләр акыл дәрәҗәсе ягыннан дельфиннар, атлар белән бер баскычтарак торалар ди түгелме соң?
— Менә монысы, ичмасам, сүз! Бактың исә, эт ул кыргый хайваннардан кешегә иң беренче булып ияләнгәне. Ул кырык-илле мең елдан бирле кешенең иң тугрылыклы, иң ышанычлы иптәше, мин әйтер идем, хәтта иң якын дусты! Менә безнең Муйнак та шундый!
Үз исемен ишетүгә, Муйнакның күзләрендә нидер кабынып алды. Ул хәзерге заман хатын-кызларының модный сапожкие төсле ялтырап торган кап-кара танавын, елмайган сыман, кәмит кенә җыерып: "Карале, дөрес әйтәсең бит, әй!"— дигәндәй, койрыгын шап иттереп җиргә бәрде.
Бу хәлгә хәйран калып, Кәримә:
— Карасана! Елмая бит, елмая! — диде.
Муйнакның саргылт күзләрендә, ахырына кадәр ерылган ирен кырыйларында чыннан да көлемсерәү бизәкләре уйный иде. Мин аны үз яныма дәшеп башын сыйпадым, тамак астын кашырга тотындым. Ул күзләрен йомган, аякларын күтәргән хәлдә балалар кебек иркәләнү рәхәтенә талды.
Кәримә башын чайкап:
Бөтенесен аңлый, Муйнак, тик теле генә юк...— ди башлаган иде, Муйнак сикереп торды да: "Я, я, тагын нәрсә әйтерсең икән?"—дигәндәй, аның каршысына барып йөзенә текәлде. Кәримә: "Күрдеңме?"— дигәндәй ым какты.
— Адәм акыллары бар анда.. Каян беләсең, я бәлкем яхшы гадәтләр аңа кешедән йога торгандыр?
Ихтимал, анысы да юк түгелдер. Ләкин эт токымының үзендә генә була торган сәләтләре дә җитәрлек. Әйтик, эт исне кешегә караганда меңнәрчә тапкыр көчлерәк сизә икән!
—Ай-яй, меңнәрчә тапкыр! Булыр, бик зирәк җәнлек,— диде Кәримә. Менә без әле кеше булсак та вакытны сәгатькә карап кына беләбез. Ə аңа сәгатьнең кирәге дә юк. Ашарына бирер вакыт җиттеме, ул минутын да кыештырмыйча тәлинкә янына килеп баса!
Табигатьнең бу сөйкемле баласын урынсызга җәберләүләр, мәсәлән, кыйнаулар, тиресе бүреккә кирәк булган өчен генә бәреп үтерүләр, тагын шундый кансызлыклар соңгы елларда бик борчый башлаган иде. Шунлыктан мин аның уңай якларын исемә төшерергә тырыштым.
Этләрдә иптәшлек, дуслык тойгысы да бик көчле. Үз нәселен генә түгел, эт кешене дә бик якын итә. Ул сине яраттымы, синең өчен җанын фида кылырга да әзер тора! Шуның өстенә, эт халкы бик гадел дә...
Күрәм, монысына җәмәгатемнең бик үк ышанасы килми шикелле. Ул көлемсерәп кенә:
— Азрак арттырып җибәрмисеңме? Ни әйтсәң дә, эт — эт инде ул,- диде.
— Мин дә бит аны кешегә тинләмим. Шулай да, мин әйтер идем, эт, кайберәүләр аңлаганча, теләсә кем арт ягына тибеп китәргә ярый торган карусыз, әрсез алабай түгел, иң түбән җанлы бетәшкән бер мәхлук түгел! Эт — эт кенә түгел, ул җәнлектә без хәзергә белеп җиткермәгән әллә нинди серләр бар, үзенә күрә, анда хәтта горурлык тойгысы да юк түгел.
— Бик югары күтәрдең син этне!
— Дөресе шулай! Мин күргәнем-белгәнемне әйтәм.
— Берәр мисал да китерсәң...
— Мәсәлән, ике эт үләрен белмичә сугышканда, шуларның берсе, җиңелүен белдереп, чалкан ятса, җиңүче эт аңа тими. Бүреләр дә шулай.
Кәримә башын игәләп:
— Менә монысы бик гыйбрәтле! Алайса, этләрдә, кешеләрдәге шикелле, егылганны түбәләү гадәте юк икән, — диде.
— Шулай ук юньле эт үзен мыскыл да иттерми! Юк!
Без көлешә-көлешә күптән түгел безнең күз алдында булып алган бер мәзәк хәлне искә төшердек. Күршеләргә килгән бер салмыш егет Муйнакны баскычтан типкәләп төшерде. Бик тә хурланды моңа Муйнак, теге егетнең кыланышларын читтән-чоттан гына карап йөргән булды да, кызлар белән шау-гөр килеп капкадан чыгып барганда чалбарын тешләп ертмасынмы!..
Миңа Казанга кайтып килергә кирәк иде. Көньяктан җылы яңгыр җилләре исә, Идел ягында урман өстен тоташ болытлар каплаган. Шулардан чамалап, өстемә пинҗәк кидем, зонтик та аласы иттем. Җыенып капка төбенә чыксак, хәйран калдык: Муйнак автобуска бара торган юлга алдан ук чыгып баскан! Кәримә аңа башы белән ымлап көлеп җибәрде:
Мин барып йөрүнең кирәге юк, əнə озатучың! — диде.
Озатып калу, кая барсак та "күз-колак булу" Муйнакның көндәлек гадәтенә кергән иде. Урманга чыгабызмы, шәһәргә барабызмы, ул безне беркайчан да ялгыз җибәрми. Тик шунысы гаҗәп, минем кая барасымны ничек алдан белә икән ул?
Нинди кием киюеңнән чамалый торгандыр, диде Кәримә.
Муйнак белән һәрвакыт юлың кыска, җаның тыныч була. Бердән, үзеңне озаттырып, син аны чиксез куандырасың, ул, риясыз җан, аңа шундый зур, "җаваплы" вазифа йөкләнүгә башы күккә тигәндәй, горурлана белә, янәсе, əнə нинди эшкә ярый ул! Шуның өстенә, ул бит юл буе чын күңелдән синең иминлегеңне кайгырта, як-ягына карана-карана алдан юыртып, җыен ыбыр-чыбырдан юлны тазартып бара. Сез аның исерекләрне, я булмаса, чит-ят этләрне ничек итеп шөлләтүен күрсәгез иде! Андый чакта Муйнак шундый куркыныч итеп ырылдый, сырт йоннарын кабартып, тешләрен ыржайтып шундый дәһшәтле кыяфәткә керә, тегеләр шым була. Арттан килүченең дәрәҗәсе япон императорларыныкыннан һич тә ким түгелдер дип, тизрәк тайпылу ягын карыйлар.
Әмма без, исерекләрне күрәсебез килмичә, күп вакытны олы юлдан читкә тайпылып, автобуска урман сукмагыннан турыга бәреп чыга идек. Урман куелыгына килеп керүгә, Муйнак үзен бабалары кебек кыргый хәленә кайткан, кыргый урманнарда йөргән шикелле иркен хис иткәндер, күрәсең. Биредә ул бөтенләй үзгәрә иде. Монда мин аның, безнең кебек, табигатьтән аерылып бетмәвен сизәм. Агачлар куелыгына керү белән, ул хәзерге дөньясын да, мине дә онытып, үзе шикелле кыргый җаннарның хәлләрен белешергә тотына. Кырмыска оясы янына барып баса да, башын кыйшайта-кыйшайта, бу хезмәт ияләренең мәш килеп тормыш итүләрен күзәтә, тора-торгач, нәрсәнедер хуплагандай, койрыгын селкетеп куя. Ул бер читтәге карт юкә янына да барып килмичә булдыра алмый, чөнки анда сыерчык бала чыгарган. Бер нарат ботагыннан икенчесенә сикерә-сикерә үз шөгыле белән йөрүче тиенгә дә ул ваемсыз гына карый алмый, аңа өзек-өзек кенә итеп өреп тә куйгалый.
Автобус тукталышында безнең ике арада һәрвакыт диярлек бик тә нәзакәтле бер аңлашу булып ала торган иде. Автобусны озак көтәсе булганда, мин Муйнакка кайтыр юлын күрсәтеп:
— Бар кайт инде, кайт! — дим.
Муйнак, янәсе минем киңәшемне тыңлаган кыяфәт белән башын иеп, кырын карый-карый, олы юлның ары ягына чыгып баса. Әмма һич тә кайтып китәр шикелле күренми, кыяр-кыймас кына тагын миңа күтәрелеп карый. Сизеп торам: ул миңа: "Утырып китүеңне генә карап торыйм инде",— димәкче була.
Мин, ачуланган кыяфәт белән кашларымны җимереп, катырак кычкырам:
— Юк, юк, ярамый, кайтасың! Күрмисеңмени, машиналар ничек котырынып чабыша! Я таптап китәрләр үзеңне! Бар, кайт! — дим.
Шуннан соң гына Муйнак теләр-теләмәс кайтыр юлына таба атлаган була. Ләкин хәзер дә хәйләли ул!
Менә шыгрым тулган Юдино автобусы Аккош күленә килеп туктый. Эчкә кереп басканнан соң, бик күп береткалар, кепкалар, тузгыган чәчләр арасыннан яшеренеп кенә юлның аргы ягына күз салам. Әйтәм бит, теге наян чыннан да хәйләләгән! Юл читендәге магазин почмагыннан, "Күренмиме икән?" дигәндәй, автобуска текәлеп тора.
Нечкә күңелле шушы табигать баласы миндә әллә никадәр тирән кичерешләр уята. Мин чын күңелдән аның хәвефсез-хәтәрсез, исән-аман өенә кайтып җитүен телим. Әгәр кичкә каршы борылып килгәндә Муйнак мине шушында каршы алса, аның белән бергә кайтуы күңелле дә, хәвефсез дә булачагы турында уйлап куям. Күп көннәрне ул мине чыннан да шушында каршы ала торган иде...
КЕЧКЕНӘ РАМАЙНЫҢ ЗУР КАЙГЫСЫ
Аккош күлендә мине Рамай исемле таныш малай каршы алды. Алар безнең иҗат йортының күршесендәге дүрт биш кенә өйле поселокта яшиләр. Рамайның әнисе якындагы пионерлар лагеренда, әтисе Оргсинтезда эшли. Рамай үзе өченче класста укый шикелле. Җәй көне безнең ишегалдында еш була, язучылардан укырга китаплар да алып торгалый иде.
Рамайның бу кайгыртуыннан бик канәгать булып, мин аның аркасыннан кактым.
— Син чылтыраттыңмыни? дидем.
— Әйе, мин,— диде Рамай. Ярый, килдең әле, абый! Әни әйтә, Муйнакны больницага салмыйча булмас, ди.
— Хәле шулай бик авырмыни?
- Авыр. Имгәттеләр аны, арт санын тота алмый, кан да күп киткән, ди әни.
Димәк, безгә ашыгырга кирәк икән. Тик шунда Рамайның өстенә-башына күзем төште. Аның курткасы белән чалбары манма су булган, аягы да чыланган, куллары кызарган, борын аслары да корыдан түгел иде. Күрәсең, аңа мине озак кына көтәргә туры килгәндер. Мин аңа таныш кешеләргә кереп җылынып чыгарга әйттем. Ул төшкелектән шактый авышкан кояшны күрсәтте.
— Кирәкми, абый, җылынып торсак, озак булыр. Муйнак бик сызланадыр, барыйк тизрәк! —диде.
Мин Рамайга киеме эченнән үз фуфайкамны киерттем.
— Әйдә, алайса, йөгерик.
Ләкин йөгереп булмый икән. Баскан саен аяк пычракка бата. Ни арба, ни чана дигәндәй, урман юлы карданбоздан арчылып кына килә иде әле. Фуфайканың итәге Рамайның аягына сылана, аңа кыенрак. Шулай да ул, кайда пычрак, кайда су ерып, миннән калышмаска тырышты.
Ай Муйнак, Муйнак. Ул минем бер генә минутка да исемнән чыкмады. Ул безнең урмандагы тормышыбызга шулкадәр тирән кереп утырган, аңа ул-бу булса, аннан башка җәй уздыруны күз алдына да китереп булмый иде. Юл буе үземне-үзем юатып бардым: Муйнак урам эте бит. Аның ата-анасы да, бөтен токымы да, көчек чагыннан ук һәртөрле кыенлыкларга: ачлыкка, суыкка, төрле чирчорларга каршы чыдам булып, чыныгып яшәгән. Ул йомшак мендәрдә генә йоклап, тәмле ашап яшәүче иркә этләр ише түгел. Юк, бирешмәс Муйнак, бирешмәс!
Шулай да күңел нидер сизенә, тынычланып булмый иде. Гәрчә Муйнакны җәберләгән бәндәнең исемен ишетәсем килмәсә дә, бара торгач, сорарга туры килде:
— Кайсы явызның эше?
Юлда бездән башка берәү дә юк иде Шулай да Рамай башта як-ягына карап алды. Аннары гына миңа таба иелеп
— Теге инде, абый, шул үзе!-диде.
Шундук аңлашылды, Муйнакны узган ел азаплаган әлеге азгын димәкче була.
— Баламутмыни? — дидем.
Малай сүзсез генә баш какты. Монысы да мине гаҗәпләндермәде. Чын исеме Баязит булса да, аны Баламут дип йөртәләр, ул бу тирә малайларыннан я акча, я бүтән әйбер таптырып, тыңламасалар, кыйнап, котларын алып тора иде.
— Әле һаман кулына сукмадылармыни шул юньсезнең? Нигә каныга ул Муйнакка? — дидем.
Кичә булган хәлне әйтеп салырга теле бармадымы, әллә Баламуттан шүрләдеме, Рамай, иңбашларын сикерткәләп, беравык дәшми барды. Ул да түгел, кинәт нидер исенә тишкәндәй, кояшка карап алды:
— Абый, больницага илтергә соң булмасмы икән? диде.
— Башта үзен күрик әле. . дидем.
Рамай тагын үз эченә бикләнде.
— Шуннан? — дидем мин.
Бераз борынын тарткалап барганнан соң гына, кыенлык белән генә теле ачылды Рамайның.
— Шуннан дип... ни инде. Баламут кичә үзе шикеллеләрне җыеп кайтты. "Кая Муйнак? Тотып бирегез Муйнакны!"—ди. Без шикләнәбез инде, берәүнең дә Муйнакны тотасы килми. "Нәрсәгә ул сиңа?"—дибез.—"Аның тиресенә ун тәңкә бирәләр, хәзер шундый йонлач бүрек модный!"—ди бу.
Мин, куркып, әтигә әйтергә дип йөгердем. Чаттан гына борылганыем, Муйнак бик каты чинап җибәрде, анда тавыш купты. Әти белән без чыкканда, Баламут белән каравылчы абый якалашалар, ə Муйнак, арт санын сөйрәп, елый-елый мунчага таба бара иде.
Бу тирә кешеләренең шундый ваемсызлыгы миңа һич тә ошамады.
— Их, сезне! Шул чагында Баламутны җыйнаулашып бөтереп алмагансыз икән!- дидем.
Рамай беравык аптырабрак торды да, үпкәләгән сыман авызын бүлтәйтеп:
— Ие, бар, әтәчләнеп кара! Алар бишәү лә! Ə кесәләрендә пычак. Алардан олылар да курка! — диде.
БИБЕК НИГӘ ЕЛЫЙ
Без барып җиткәнче тагын утыз-кырык минут узгандыр. Шулай да, әгәр автобус бик озак көттермәсә, мин Муйнакны Казанның ветеринария поликлиникасына якты күздә илтеп җиткерә алачак идем әле. Муйнакны күтәреп кайту өчен, Рамай йөгереп кенә барып өйләреннән зур гына брезент сумка да алып килде.
Ләкин Муйнак яткан мунча янына барып җиткәч, без аптырап калдык. Алачык ишеге бераз ачылып калган, мунча эченнән җылы пар бөркелеп тора, ə Муйнак юк иде. Почмакта аның яткан урыны бар. тәлинкәсе дә, ашалмый калган ризыклары да бар, ə үзе юк.
Рамай, арлы-бирле йөгереп:
— Аһ, син аны! Качкан бит! — дип кычкырды.
— Юктыр ла! Кая китсен ул? — дидем мин.
— Баламут яңадан килер дип курыккан да качкан!
— Юк, куркудан узгандыр ул, энем. Арт саны имгәнгән дидең бит!
Рамай уйга калып башын чайкады.
— Белмим тагы. Үз күзем белән күрдем: көчкәкөчкә генә сөйрәлә иде.
Рамай каравылчыдан да сорашып чыкты. "Иртә белән генә шунда иде",— дигәннәр. Аннан соң байтак вакыт узды шул инде. Тиз генә поселок тирәсен әйләнеп чыктык. Тирән күл буена төшеп мендек, төрле якка сузылып киткән урман юлларына чыгып карадык. Юк кына бит Муйнак!
Каян эзләргә, нишләргә белмичә аптырап йөри торгач, юллардагы эзләрне җентекләбрәк тикшерергә булдык. Рамайның үткен күзләре тиз үк нидер тапты.
— Менә! — дип кычкырды ул.
Барып карасам, карурманга кереп киткән урынтын юлга сирәк-сирәк кенә кан тамып барган, күләгәдә эреми яткан иртәнге кырау өстендә эт эзләре дә күренгәли, нидер сөйрәлеп тә барган шикелле. Без бер-беребезгә карашып алдык та шул юлдан урман куелыгына кереп киттек. Як-якта юан кара чыршылар үсеп утыра, бу тирә болай да бик тын, бик караңгы иде.
Байтак баргач, юл кырыендагы черек төп янында тагын аның эзен күрдек. Узган елгы ылыслар җиргә иңеп, ул төш бераз чокыраеп калган иде. Күрәсең, монда ятып хәл җыйгандыр. Боларның Муйнак эзе булуы турында безнең шигебез юк иде инде.
Караңгы чырайлы чыршыларга карап бара торгач, Рамай шомланып туктап калды.
— Абый, карале, нигә монда китте икән ул? — диде.
Бу сорау минем үземне дә борчый иде. Чынлап та, нигә Муйнак нәкъ менә шушындый кеше бик сирәк була торган иң караңгы почмакка кереп киткән. Нигә башка юнәлешкә китмәгән? Кайбер акыллы этләр, мәчеләр урманга шифалы үлән эзләргә дә чыгалар. Алай дисәң: аңа әле иртәрәк, үләннәр әле яңа борын төртә башлаган. Мин Рамай соравына:
— Аңа тынычлык кирәктер, поселоктагы шау-шудан качадыр бәлки дидем. Дөресен генә әйткәндә, мик моңа үзем дә ышанмый идем.
Шулай уйланып бара торгач, кинәт минем башыма ап ачык булып, чынлыгына үзеннән-үзе ышандырып, яңа уй килеп керде. Мөгаен шулайдыр! Муйнакны тәгаен генә этләр токымының нәсел буенча ата-бабаларыннан килә торган көчле инстинкт алып киткәндер! Кыргый җанварларның кайбер гадәтләрендә кеше аңлап җиткермәгән караңгы яклар азмыни әле?!
Хәзер ул турыда уйланып торырга вакыт калмаган, безгә ашыгырга кирәк иде. Мин Рамай кулыннан брезент сумканы алып:
— Әйдә, энем, йөгерик, бәлки соң түгелдер әле! - дидем.
Юлдашым миңа сәерсенеп карап алды.
— Нәрсәгә "соң түгел", абый? - диде.
Мин, йөгерә биреп, башым белән алга таба ишарә иттем.
— Артыннан барын җитик әле...
Бераз гына йөгерүгә, кечкенә генә аланда ике юл чатына барып туктадык. Сулдагы юл якынындагы урман инешенә алып төшә. Ул яктан язгы ташу тавышы ишетелеп тора иде. Әгәр дә Муйнак шул якка киткән булса, аны коткарырга соң булыр иде инде.
Кая таба йөгерергә белмичә икеләнеп торганда, уннан чән-чәң өргән эт тавышы ишетелде. Ул нәрсәгәдер кайгырган сыман еламсырап, язмышыннан зарлангандай кызганыч тавыш белән өрә иде.
Мин аңа колак салып:
— Əhə, исән икән әле! — дип әйтеп куйдым. Рамайның да күңеле күтәрелеп, минем алдымнан йөгерә башлады.
Юл дигәнебез бераздан сукмак кына булып калды. Кайда куаклар чытырманы арасыннан, кайда аркылы яткан агачлар өстеннән сикергәли торгач, кинәт текә яр кырыена барып төртелдек. Сукмак өзелде. Яр астында тирән чокыр, аның аргы ягында яртылаш су баскан куе әрәмәлек белән болынчык күренә, шул тирәдә чыелдап кычкыра-кычкыра бибек очып йөри иде. Рамай әсәрләнеп:
— Абый, мин беләм, тәкәрлек бит бу! — диде.
— Әйе, нәкъ үзе! Тавышына охшатып, аны бибек дип тә атыйлар. Берәр нәрсә борчыса, ул əнə шулай бий-бек, би-й-й-бек!—дип кычкыра-кычкыра очып әйләнә.
Ул арада куаклар арасыннан Сарбай килеп чыкмасынмы! Әлеге тавыш биргән эт Муйнак түгел, Сарбай булган икән бит! Күрәсең, ул да безнең шикелле дустын эзләп киткән дә аны бездән элегрәк барып тапкан. Безне күргәч ул: "Эшләр зурга китте бит әле!"— дигәндәй, безнең тирәдә шыңшып йөрде дә яңадан яр буена барып басты. Сарбай яр астындагы чокырда нидер күрә иде шикелле. Ул аска әсәрләнеп, колакларын торгызып текәлеп тора да, нидәндер курыккандай, сискәнеп китә. Кинәт артка сикерә дә, танавын күккә чөеп, кызганыч тавыш белән уларга тотына иде.
Рамай, куркып, минем беләгемә килеп ябышты:
— Абый, нишләп анда карап улый икән ул? Əнə бибек тә җылый,— диде.
— Алар без күрмәгәнне күрәләрдер, энем.
— Муйнакнымы?
— Әйе, шуны, Рамай.
— Алайсам, нишлибез инде, абый, анда ничек төшәбез?
— Анда төшүнең кирәге калмады инде, энем,— дидем.
Рамай моңа бик гаҗәпләнде.
— Ничек була инде бу? Шунда калдырабызмыни? Больницага салсак, дигәниек бит?!
— Дигәниек тә... Больницаны кирәксенмәгән бит Муйнак, бу дөньядан үзенчә китеп барырга булган, борынгы бабаларынча...
Рамай, йөгереп барып, астагы чокырга текәлде, бибек тавышын тыңлап торды да яңадан минем каршыма килеп басты.
— Каян беләсең? Анда сызланып ятмыймы икән соң? - диде.
— Юк, ул сызланмый инде, бөтенләйгә тынычланып калган... Мин аңа Муйнакның яр кырыена шуышып барган эзен күрсәтәм. Күрәсең бит, нинди тирән? Моннан төшкән җан иясе яралы булмаса да исән кала алмый. Əнə бит, Сарбай белән бибек тә юкка гына еламыйлар. Ни булганын беләләр алар. Бу аларның Муйнак белән мәңгегә бәхилләшүләредер бәлки...
Урман артында кояш баеп килә. Зәңгәрсу-соры томан астында калган әрәмәлек кешеләр аңламастай ниндидер серләр яшереп ятучы бүтән бер дөнья, шомлы дөнья булып күренә иде.
Безгә дә Муйнак белән бәхилләшергә кирәк дип уйлаштык. Аның, бабаларыннан калган инстинктка каршы килмичә, шундый тәвәккәлеккә баруы ихтирам хисе уята иде. Ләкин ничек бәхилләшергә? Салют бирер идек, мылтыгыбыз юк, бер уч туфрак салыр идек, аның кабере юк. Шулай да соңгы сүзне әйтмичә китүне күңел өнәмәде. Яр кырыена килеп бастык та, мин астагы чокырга карап:
— Бәхил бул инде, Муйнак! — дип кычкырдым.— Син дөньяда тикмәгә генә яшәмәдең, безнең күңелләрдә яхшы истәлекләр калдырып киттең. Тыныч йокла! Без сине онытмабыз!..
Муйнакны мәңгелеккә үз кочагына алган караңгы упкынга тагын бераз карап тордык. Хәзер инде Сарбай да тынды. Тик астагы болынчыктан бибек елаганы гына ишетелә иде.
Кайтыр юлга чыккач, Рамай ул якка берничә мәртәбә борылып карады. Бу серле хәл берничек тә аның башына сыймый иде ахрысы, уйланып кайта торгач, сорамыйча түзә алмады:
— Үз аягы белән үләргә барган булып чыга инде, име? — диде.
— Әйе, шулай була.
— Нишләп икән? Бу якты дөньядан кем туйган?
Монысы Рамайның үз сүзе түгел, ул аны я китапта укыган, я олылардан ишеткән булса кирәк. Кыргый табигатьнең бу борынгыдан килгән законын бала күңеленә сеңдерерлек итеп ничегрәк аңлатырга? Күрәсең, ерактанрак башларга кирәктер, дип уйлап алдым.
— Бәлки ишеткәнең бардыр, я китапларда күзеңә чалынгандыр, кыргый хайваннарда шундый гадәт булган: аларның картлары, я тазармаслык авырулары кая да булса, шулай читкә китеп, кеше аягы басмый торган яшерен урыннарда үлә торган булганнар.
— Этләр дә шулай үлгәнме?
— Әйе, этләр дә. Халык аны күптән үк белгән. Əнə безнең борынгы бабайлар "Яхшы эт читкә китеп үләр" дигән мәкаль дә әйтеп калдырганнар.
— Андый хайваннар әле хәзер дә бармы?
— Бар шул. Əнə филләр шулай. Алар әле хәзер дә кеше күз алдында үлмиләр икән. Әҗәл җитүне сизү белән, көтүләреннән аерылып, кая да булса, кеше аягы басмаган тау-ташлар арасына, я урман чытырманлыгына кереп югалалар.
— Ə нишләп алай итәләр? — диде Рамай.
— Ничек төшендерергә икән сиңа? — Күңелемнән бала аңлардай мисаллар эзләп беравык уйланып кайттым.— Менә син әйтеп кара әле: ни сәбәпле этләр, юлда берәр куакмы, түмгәкме очраган саен, арт тәпиләрен күтәрәләр?
Бүген беренче мәртәбә йөзе яктырып Рамай елмаеп куйды.
— Нигә? Пес итәселәре килгәнгәдер...
— Юк шул, энекәш! Алай гына түгел! Беләсеңме кыргый чагында этләр дә, филләр шикелле, көтү булып яшәгәннәр. Алар азык эзләп, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри торган булганнар. Менә шул чагында алдан баручы эт, үз артыннан килүче нәселдәшләре юлдан язмасын өчен, əнə шулай билге салып барган. Бу — бер...
— Кара, кызык икән! — диде Рамай.
— Кызык та, мәгънәсе дә бар. Кайбер галимнәр башкача аңлата: шундый исле тамга белән эт токымы үз биләмәсенең чикләрен билгели, диләр. Янәсе, "бу тирәләр минеке, монда тыкшынмагыз!" дип кисәтеп куюы була. Бу гадәт аларның канына сеңеп калган. Шунлыктан, бер дә кирәге булмаса да, хәзер дә шуны кабатлыйлар. Читкә китеп үлүләре дә шулай борынгыдан калган. Андыйлар бер дә кирәкмәгәнгә эшләнми. Күрәсең, ул нәсел саклау өчен дә кирәк булгандыр.
Ләкин Муйнакның үзенә-үзе шундый хөкем чыгаруы белән Рамай һаман да килешеп бетми иде әле.
— Ул бит борынгы заманда. Ə хәзер докторлар бәлки тазарткан булырлар иде әле,— диде ул.
— Тазармаслык булып имгәнүен Муйнак тәгаен белгән, ахрысы.
— Ничек белсен икән, җәнлек кенә бит ул?
Рамайның болай төпченүе нибары кызыксынудан гына булырга охшамый иде. Ул табигатьтәге һәр җан иясен чын күңелдән кайгыртучы нечкә күңелле бала булып чыкты. Муйнакның һәлак булуын ул чыннан да авыр кичерә иде. Минемчә, бу хәл аның күңелендә тирән уелып калачак, ул аны гомер буе онытмаячак. Алай гына да түгел, минем әле Рамай яхшы күңелле, игелекле кеше булып үсәр, жырдагы адашы шикелле, киләчәктә халык күңеленә кереп калырдай зур егетлекләр күрсәтер дип тә ышанасым килә иде. Шунлыктан кечкенә юлдашым белән мин үз тиңем итеп сөйләштем.
— Зур үсеп, күбрәк укыгач, үзең дә аңларсың әле, энем. Кыргый табигатьнең хәзергә әле ачылып җитмәгән бик тирән серләре бар. Тазарырлык булмагач, яшерен урында юкка чыгарга тиешлекне дә аңа табигать кушкан. Ничек кушкан?
— Бәлки кошларның туган ояларына адашмыйча кайтып төшүләре шикелледер? — диде Рамай.
— Менә, менә нәкъ шулай! Ул тойгы аларның каннарына сеңгән диләр бит.
Рамайга, башын аска иеп, атлар-атламас кына безнең арттан кайтып килүче Сарбайны да күрсәттем.
— Этләр үлем-җитемгә дә бик сизгер. Эт кенә димә! Җан дустын мәңгелек йортта калдырып кайтуын ул да аңлый, ул да əнə ничек авыр кичерә!
— Нәрсә ул "мәңгелек йорт"?
— Менә шушы без яши торган бөтен табигать.
Безгә язгы матурлык та күренми, агач башларындагы кошлар чыр-чуы да ишетелми иде Күңел юксына. Моннан соң безнең тормышыбызга нидер җитмәс, мөгаен, бик кадерле, бик тансык бер нәрсә җитмәс. Муйнак баскыч төбен саклап ятучы гади каравылчы гына, кайберәүләр аңлавынча, типке астында яшәү өчен яратылган әрсез алабай гына түгел иде. Юк. Яшәешебезне матурлап, аны үзенең ягымлылыгы, дуслык җылысы белән баетып торучы сөйкемле җан иясе, ышанычлы якын дустыбыз иде Муйнак.
Байтак кына араны борынын тарткалап, сүзсез генә кайта торгач, юлдашым тагын башын күтәрде.
— Абый, этләрне, мәчеләрне шулай азаплаган кешегә закон бармы? - диде ул.
Кечкенә кешенең бик урынлы соравына тынычландырырлык җавап бирәсем килә иде. Ләкин андый сүз таба алмадым.
— Җинаять эшләре кодексында андый статья юк шул, энем, - дидем.
Аның ышанасы килмәде, ул моңа бик гаҗәпләнде. Күзләремә туп-туры карап:
- Нишләп юк икән, абый?! диде.— Агач кискәнгә закон бар, әйбер ватканга да бар. Эт бит ул әйбер генә түгел, тере җан бит, матур җәнлек бит ул!
Кечкенә дустымның, бу ачынып әйткән сүзләренә мин бернинди җавап та бирә алмадым.
Без поселок урамыннан узып барганда, Баламут капка төпләрендә тәмәке тартып тора иде. Сарбай, аны күрүгә, чинап, урамның икенче ягына атылды. Баламут моңа бик канәгать булган сыман иһаһайлап көлеп җибәрде. Ул Муйнакның башына җитүче кеше тәгаен үзе булуын да, безнең кайдан кайтып килүебезне дә яхшы белә иде. Җәзасыз калачагы да аңа көн кебек ачык иде булса кирәк. Баламут үзенең шушы явызлыгы белән, бөтен якынтирәне куркытып торуы белән масая иде кебек күренде.