|
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ |
|
ВАГОНДА |
|
|
|
Хикәянең тексты 2015 елда басылган Аяз Гыйләҗевның 3 җилд "Сайланма әсәрләр" китабыннан алынды. Сканлау, таныту, тик шереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Armut "Армут" берләшмәсе тарафыннан башкарылды. |
|
|
|
|
|
Без санаторийда аның белән якыная алмадык. |
|
Ул башка төркем иптәшләр белән йөрде, мин |
|
үз ишләрем белән уралдым. һәркемгә күз |
|
күргәне түгел, үз күргәне кыйммәтрәк! Шулай да мин аны килеп төшкән көнне үк абайлап алдым. |
|
Зәңгәр йоннан тренировочный костюмы озын буен тагын да җыйнакландырып, зифаландырып тора. Йөзе генә әллә ни чибәр түгел. Тубырланган борын зур һәм формасыз, авызы да җәенке, елмаюында да яшертен ясалмалык, ялган бар. |
|
Шулай да, кышкы сезон, ял итәргә, дәваланырга әллә ни фырт халык җыелмаган, путёвкалар янмасын дип, профсоюзлар күбрәк шахтер агайларны, киң балакларын лыштырдатып йөрүче колхозчыларны җибәргәннәр. Алар Кырымда нинди һава буласын белмәгәнгә, җылы сөяк сындырмый, дип, туннар, калын пальтолар киеп килгәннәр. Дөрес, диңгез буе урамнарында бобрик чәчле, юан кызыл муенлы, шевиот кительләр кигән шәп, кәттә агайлар да очрый, тик алар безнең санаторийда түгел инде. Безнең халык бик гади, өлкәннәр, арада әби-сәбиләр дә күренгәли, гомер-гомергә ял итәргә парлап йөрүче ирле-хатынлы яһүдиләр дә бар. Санаторий ишегалдына зәңгәр яхшы костюм кигән җиңел адымлы, озын гәүдәле ир уртасы кеше килеп чыккач, ихтыярсыз аңа күз багладык. |
|
Икенче көн иртән гимнастика залына җыелгач, аның бездән аермалылыгы тагын да ныграк сизелде. Без үзебезнең буй-буй пижам аларыбыз белән (өй тоткыны киеме!) әүпән-тәүпән "карлыгачлар" ясарга азапланганда, ул, спорт инструментларының күзенә үк кереп, иң алгы рәткә баскан да күнегүләрне чип-чиста, оста итеп ясап барды. Инструкторы, юка гына, өрсәң очып китәргә торган кыз, аннан күзен алмый. Команданы гел аңа карап кына бирә, әйтерсең лә шушы киң, биек залда нибарысы бер кеше генә бар. |
|
Көндез аның инструктор кыз белән бадминтон уйнап сикергәләвен күрдек, икенче-өченче көннәрдә үк ул, үтә күренмәле сумкасына күпереп торган яшел сөлге тыгып, бассейнга коенырга йөри башлады. Теннис кортында да күренеп-күренеп китә иде бу. |
|
Башта инструктор кыз, аннан башка безнең санаторийдагы яшьрәк ханымнар, сестра-мазарлар теннис кортын урап алып тамаша итәләр иде. Ул аларның барысы белән дә танышып өлгергән, картына-яшенә исеме белән генә эндәшә, һәркемгә җайлы сүзе, татлы теле бар. |
|
Без, урта яшьтәгеләр, аштан соң акрын гына диңгез буена төшеп китәбез, азрак йөргәч тә, эскәмиягә утырып ял итәбез, акчарлакларны туйдырабыз. Дөнья хәлләре, укыган китаплар, караган фильмнар турында гәпләшәбез. |
|
Беркөнне ул үзе безнең палатага килеп керде: |
|
— Син Казаннанмыни? Алайса, без якташлар ич. Кайсы урамда торасың? |
|
Хәл җыеп ята идем, тордым, кулымны бирдем. |
|
— Гагарин урамында. Ә син кайда? |
|
— Мин ераграк, Совет районында. |
|
— Урамыңны әйтсәң, мин синең кем икәнеңне әйтәм! - дип көлемсерәдем мин. - Чиста якта торасың икән, байлар ягында. |
|
— Нигә байлар ягында? - диде ул, шикләнеп. |
|
— Элек байлар шул якта торырга омтылганнар ич! |
|
— Алаймыни? Белмәгән идем... |
|
Кинәт сүзебез бетте д-ә -китте. Нигәдер шушы кыска вакыт эчендә мин аның хакында бик күп белә идем, ә ул мине беренче тапкыр күзеннән кичерде. Ирексездән ашау-эчү, врачлар, чирләр турында сүзгә күчтек. Ләкин бөтен җиреннән тазалык, хөрлек бөркелеп торган Вәли белән ул турыда сөйләшү дә мәзәк кенә иде. |
|
Беренче тапкыр сүз шуның белән бетте дә бугай. |
|
Хәзер гимнастикада очрашабыз да: |
|
— Сәлам! |
|
— Казаннан ни язалар? Хан мәчете урынындамы әле? |
|
— Элеккечә... |
|
Шундый шырдый-бырдый сүзләр. |
|
Ул шаяртамы, мин шуклыкка бараммы, һаман аңлап бетерә алмыйм. Сирәк булса да ул санаторий ашханәсеннән кичке аштан соң кинога керә. Очраша калсак, "Йөрәк ничек?", "Сынатмыймы?" дигән кебек дежур сүзләр белән бер-беребезне сәламлибез. |
|
Күренеп тора: Вәли ачыктан-ачык миңа өстәнрәк карый. Мин моңа үпкәләмәдем. Болай да кешеләргә сирәк ияләшәм, ияләшкән кешене алыштырмыйм. Бер караганда ук якынаеп китмәгәнбез икән, димәк, безнең юллар башка, сукмаклар аеры... Бер генә нәрсәгә гаҗәпләнәм, ничек бөтен хатын-кызлар йөрәгенә дә ачкыч ярата ала икән бу кеше?.. Вәлинең мәхәббәт маҗаралары турында мавыгып-мавыгып сөйли башладылар. Мин якташыма сүз әйтүдән, тыярга тырышудан ерак идем. Вәли ул яшьтән күптән узган, үзе теләсә кемгә акыл өйрәтә ала. |
|
Срокның икенче ягына авыштык, китәр көннәр җитә башлады, көннәрнең берендә билетка чиратка бастым. Карасам, Вәли дә килеп кергән. Кәгазь белән генә төреп, шешә тоткан. |
|
— Казанга күчтәнәч алдыңмы? - дип сорадым мин. |
|
— Юк әле. |
|
Ул гомергә күчтәнәчсе-з й-өрми, имеш, менә бу шәрабны "тегеннән" тапкан! |
|
— Син поездга аласыңмы? Кайсы числога? Бер поездга алыйк, алайса. |
|
— Бик әйбәт, - дидем сөенеп. Юлда иптәш булганда уңайрак ич! |
|
Бергәләп чиратта тордык, Вәли, кәгазен сүтеп, алтын пичәтле шешәне күрсәтте: |
|
— Хатыным шушы шәрабны бик ярата. Акча барда алып куйыйм дидем. |
|
— Бик әйбәт, бик әйбәт! |
|
Билетны бергә алып, бер поездда, бер купеда утырып кайтсак та, безнең мөнәсәбәтләр гел үзгәрмәде... |
|
Мин акрын гына дәваланып ятам, диңгез буена йөрим, китап укыйм, хатлар язам. Иптәшләр белән бильярдныйга да сугылып чыгабыз, тирга да кагылабыз. Көннәр үтә тора. Көннәр үткән саен, Вәлине санаторийда сирәгрәк күрәбез. Гимнастикага да килми. Теге юка, чибәр санинструкторны тәбәнәк булса да, бик боҗыр кыяфәтле кыргыз егете белән очратабыз. Вәлинең "җиңешләр"е турындагы хәбәрләр телдән-телгә йөри. Мин аларга ышанып ук бетмәсәм дә, шикләнгән вакытларым еш була иде... |
|
Китәсе көнгә каршы кичтә диңгез буенда ялгыз гына йөри идем. Шундый матур тынлыктан ләззәтне чумырып алырга тырышып барам. Диңгез дә дуламый. Китәр алдыннан гына һавалар аруланды, дип, эчтән генә сукранам. Адым саен очрый торган коры виноград шәрабы сата торган павильон алдында Вәли басып тора. Япа-ялгызы. Өстендә сыланып торган шул ук зәңгәр костюм. Сизенәм: үткән-сүткән әтәм-сәтәм кызлар моны күзләре белән ашыйлар. Шунда Вәли мине күреп алды: |
|
— Якташ, кил, кил! - дип кычкырды. |
|
Ташлап китәргә яхшысынмыйча, янына бардым. Ул, миннән сорап та тормыйча, коры шәраб койдырып алды. Хәмер белән арадашлыгым чамалы булса да, тәти кызлар кебек назландырырга яратмыйм, шәрабны эчеп тә җибәрдем. Инде үз чиратымда Вәлине сыйларга дип кесәмә тыгылган идем, теге, ай-ваема карамыйча, тагын бер стаканны алдыма китереп утыртты. Аны эчеп, ирис суыра-суыра, кайтыр юлга таба атладык. Дәваланам дип шәрабтан качып йөргәнгәме, ике стаканнан соң тәннәр җиңеләеп, җылынып кителде, плащ белән фуражкамны, салып, кулыма тоттым. |
|
Икәүләп диңгез ягасыннан бара башладык. Кай арада танышып өлгергәндер, йөрүче халыктан шактый кеше Вәлигә баш иеп исәнләшәләр иде. Аның белән бару уңайсыз да булып калды. Тик ул аны-моны уйларга ирек бирмәде, хәтәр генә бер-ике анекдот сөйләп ташлады. Оста сөйләде, көлмәс җиреңнән көләрсең. |
|
Берзаман күтәрелеп карадым да исем-акылым китте: Вәлинең кыяфәте бөтенләй үзгәрде! Җырылган авызы бөрешкән, гәүдә шәмдәй, адымнар сыгылмалы. Тирә-ягыма карадым, бер эскәмиядә чибәр дип әйтимме, әллә бик оста бизәнгәнгә генә шулай күренделәрме, күрер күзгә ягымлы гына өч хатын-кыз утыралар. Гадәттә, өч хатын түгел, берсе генә утырган эскәмияләрне дә мин урап узам. Ялгыз хатын-кыз янына барып утырып үзем турында ямьсез уйлар тудырырмын, дип шигәям. Вәли исә мәче кебек күзләрен яндырды да миңа: |
|
— Китми тор! - дип әйтеп кисәтте дә туп-туры хатыннарга таба атлады. |
|
Китмәсәң уңайсыз, нәни йомышы белән тәмамысы кысталган кеше кебек, бер урында тик таптанып торам. Диңгезгә караган булам, бер кызык та юк мәгәр. Тегеләр сүзгә керештеләр дә һич туктар исәпләре күренми. Вәли сөйли, хатыннар шырык та шырык! Ачуым килеп тора! Күрәм: Вәли, төртеп, мине дә күрсәтеп алды, хатыннар да миңа текәлделәр. Буыннар йомшап китте, уңайсыз. Минем инде модадан чыккан костюмымнан көләләрме әллә? Алай дисәң, шушы костюмым белән кунакка да баргалыйм, бер тапкыр Казан Кремленә Верховный Советка да кергәнем бар. Үзебезнең Декабристлар урамындагы люкс-ательеда белеш яһүд тегеп биргән костюм! |
|
Ул да булмады, хатыннарның берсе урыныннан купты да яныма ук килә башлады. |
|
Коелып төшәргә мин бала-чага түгел, шулай да уңайсызландым. Аны-моны чишеп тә өлгермәдем, ханым ягымлы гына тавыш белән: |
|
— Сезнең мине кайда очратканыгыз бар? - дип сорады. |
|
— Сезне? |
|
Мин бу юлы ханымның сызып куелган нечкә кашларын, сөрмәле ярлар эчендә ялтыраган зәңгәр күз-күлен җентекләбрәк карадым. Эчемне салкын алды. |
|
— Гафу итегез, минем сезне беркайчан да күргәнем юк. |
|
— Иптәшегез әйтә... Сез бит аңа, бу ханымны кайдадыр күргәнем бар, без кайчандыр таныш идек, дигәнсез ич! |
|
— Сезнең беләнме? |
|
Ачуым чыкты Вәлигә, бала-чагамыни монда! Ханымга эндәшеп тормадым, туп-туры эскәмия кырына бардым. |
|
— Мин кайчаннан синең әкиятләреңнең героена әйләндем әле? - дидем ярсып. |
|
Кеше арасында бер дә үз телебездә сөйләшергә яратмаган Вәлием: |
|
— Адәм көлдермә инде, сакаллы сабый! - дип, татарчалап сүгенеп җибәрде. |
|
Бу исә хатыннарның кызыксынуын гына арттырды. Алар безнең нинди телдә сөйләшүебезне төпченергә тотындылар. Күрәм: Вәлинең базары күтәрелде! |
|
— Без Албаниядән. Әнвәр Хуҗа төрмәсеннән качып, сезнең илгә чыктык, — диде ул, миңа күз кыскан кебек итеп. |
|
Миңа таныш булырга тиешле хатын: |
|
— Албаниягә барганым юк минем, бу иптәш каян белсен? - дип сораган иде дә, калган ике хатын Вәлигә сырышыпмы-сырыштылар, аннан Албания, Әдрән диңгез турында сөйләтәләр. |
|
Китте тезеп Вәли, Парижында да булган, Япония промышленностен да өйрәнгән, Кабуки театры белән дә таныш... Сизәм: Вәли сай йөзә, хатыннар бөтенләй корыда чупырдыйлар... |
|
Түзмәдем: |
|
— Врачка күренер вакытым җитте, - дип, алар яныннан тайдым. |
|
Ул кичне Вәли белән очрашмадык. Кичке ашка да кайтмады. Жәл, әйбәт фильм күрсәттеләр. Вивьен Ли: уйнады. |
|
Иртәнге аштан соң, бераз ял иткәч, безне алырга такси килде. Бөтен санаторий: сестра-хозяйкалар, врачлар, олылап, Вәлине озата чыктылар. Ул саубуллашып бетергәнче, мин, кая качарга белмичә, таксида чумып утырдым. |
|
Инде ыгы-зыгылар артта калгач, Вәли кәефләнеп кенә папирос кабызгач: |
|
— Нигә кичә мине көлкегә калдырдың? - дип сорадым. |
|
Вәли бер якка карап дәшмичәрәк барды да миңа борылды. Аның чак кына кызарган күзләрендә мине кимсетү, түбәнсетү тулып ята иде. |
|
— Иң ансат танышу методы ул! |
|
— Менә нәрсә, - дидем мин, ачык итеп. - Тәҗрибәләргә хезмәт итәргә мин Павлов бурзае түгел. Әле кайтасы юл ерак. Үзең теләсә нишлә, мине ул методларга катнаштырма. |
|
— Син ир кеше түгелмени? |
|
— Ирме, түгелме, өйдә минем хатыным, ике улым һәм бер кызым бар. |
|
— Өйдә минем дә хатын бар. Итәгенә генә ябышып яшәр идем, итәге Кырымга килеп җитми ич аның! |
|
Вәли үз кызыгына кинәнеп рәхәтләнеп көлеп җибәрде, без русча сөйләшкәнгә, шофёр да көлде, Вәлигә борылып карады. Шофёр да сүзгә әвәс икән, хатыннарны төрләргә, типларга бүлә-бүлә, бик тәмләп сөйләштеләр. Мин, колагыма чүбек тыгардай булып, ир исемен йөрткән кешеләр өчен оялып, Кырымның миннән аерылып кала торган чуар табигатенә карап бардым. |
|
Диңгез ягасында җылы булса да, Симферопольдә ак кар ята иде. Әйберләрне саклык камерасына тапшырдык та калган ике-өч сәгать вакытны шәһәр карап үткәрергә булдык. Таксига акчаны мин түләгән идем, сдачасын нигәдер Вәли алды. Мин моңа игътибар да итмәгән идем, чебурек ашап, берәр стакан "Вермут" эчкәч тә, сдачаны Вәли алып тыкты. |
|
Вокзал буйлап йөренәбез. Салкын җил безне шәһәрне күрүдән мәхрүм итте. Яшь кенә ике кыз басып торалар. Минем олы малай ишеләр булыр. Белмим, ресторан ишеге тирәсенә нигә басканнардыр алар, Вәлинең кыяфәт тагын алмашынды. Сыгылмалы адымнар белән китте дә барды. |
|
Күрәм: миңа төртә-төртә, әллә ни сөйли. Кызлар кызыксындылар, көләләр, миңа карыйлар. Мин дә туп-туры алар- га карап киттем. Бардым да: |
|
- Әгәр бу абыегыз мин сезне кайдадыр күргән дисә ышанмагыз. Аннары без албан туристлары түгел, гап-гади татарлар. Ишеткәнегез бармы? |
|
— Бар, бар, - дип көлештеләр кызлар. |
|
Нигә көлделәр соң әле алар? |
|
Вәли татарчалап сүгенеп калды, мин бер әби янына барып утырдым да поезд килгәнче кыймшанмадым. Вәли дә күренмәде. |
|
Кай арада өлгергәндер, мин купега кергәндә, Вәли анда иде инде, пиджак-чалбарларын салып ташлаган да зәңгәр костюмын киеп маташа. Сөйләшмәдек. Ул чыгып китте, мин дә, үземнең буй-буй пижамамны киеп, газеталар караштыра башладым. Китәр вакыт җитте, юк Вәлием. Хафаланып, коридорга чыктым. |
|
Вагонда кеше бик аз иде. Пижама балакларымның киңлегенә читенсенеп, ишеккә таба киттем. Кынҗырланып торган акшарлы юантык проводница кырында Вәли басып тора. Проводница сугыш елларында Казанда эвакуациядә булган икән, уртак тел тапканнар, керүчеләр аз, перрон буш диярлек, вакыт мул, сүз борчагын яралар тегеләр. |
|
Вәлинең борын яфраклары киңәеп китүдән үк, мин нидер буласын чамалап алдым. Носильщикка ияреп, дүрт-биш яшьлек пөхтә, матур кызын җитәкләгән бик олысымак, бик абруйлы, озын аяклы мәһабәт ханым килеп җитте. Вәли аңа баш иеп сәлам бирде, носильщик арбасыннан матур-матур ике чемоданны йолкып алды һәм, боерык көткән эт кебек сагаеп, ханымга текәлде. Мин, буш коридор аша үтеп, буш купега кереп яттым. Озакламый кузгалдык та, җәймә-сөлге китерделәр, Вәли өчен акчаны тагын мин түләдем. |
|
Бер сәгать барабыз, ике сәгать, Кырым ярымутравын үтеп китәбез. Вәлием кайтмый да кайтмый. Теге акшарлы проводница белән суган баулап утырадыр әле дип, шул башка киттем. Проводница төксе генә миңа күтәрелеп карады. |
|
— Минем якташ монда түгелмени? |
|
— Миңа сакчы итеп җибәрмәгәннәрдер ич аны?! |
|
— Юк та... |
|
— Шулай булгач! |
|
— Гафу итегез. |
|
Хатын-кыз белән сөйләшә белмимдер шул инде! Юньләбрәк сорыйм әле, булмаса. Кире килдем. |
|
— Поезддан калмадымы икән дип борчылам. |
|
— Поезддан калса да куып җитәр ул!.. Әнә икенче купеда! |
|
Керергәме, юкмы, дип борчылып тордым-тордым да ишек шакыдым. Ялгыз башыма бигрәк күңелсез иде. Аннары әнә чәй дә әзер булып килә. |
|
Кердем. Ханым, чыннан да, матур һәм бөтен кыяфәтеннән, кыланышларыннан дородность, үз бәясен белү бөркелеп тора иде. Аларга да ятак-җир китергәннәр, Вәли урын җәеп йөри. Нәни кызчык, күзе ачыла-йомыла торган аксыл, каты чәчле курчак тотып, әнисе янында утыра. Әнисе йон кофта бәйли. |
|
Вәли, башы белән генә миңа ишарәләп: |
|
— Минем якташ, - диде. |
|
Хатын ачык чырай белән миңа урын тәкъдим итте, чын-чыннан кызыксынып, Кырым, ял, санаторийлар турында сораша башлады. Күз алдында нәни бала уйнап йөргәч, ничектер күңелем нечкәреп китте, кызны алдым да теземә утыртып сөйдем. |
|
Ханым, бер дә үпкәләрлек урын калдырмыйча гына: |
|
— Кыз баланы тезгә утыртып сөяргә ярамый, - дип әйтеп куйды. |
|
Баланы тып иттереп идәнгә бастырдым. Вәли, ханым күрмәгәндә генә, миңа йодрык күрсәтте. |
|
Үземнең буш, котсыз купеда ялгыз икәнлегемне хәтерләп, азрак утырырга исәп бар иде, хатынның теге замечаниесеннән соң бик уңайсызландым... |
|
Вәли дә кистереп-кистереп карап алды. Ул ханымга ягымлы итеп эндәшә, чабышка чыгарга җыенган ат кебек, тик кенә утыра алмый. |
|
Тора-тора минем бу хатынга да бик нык ачуым килде. Җайсыз борылып, өстәлдәге чәйле стаканны терсәгем белән идәнгә төшереп ваттым. Вәли кып-кызыл булды, ханым бөтенләй дә игътибар итмәде, кызчыкка коридорга чыгып торырга кушты. Проводницаны чакырып кертте. |
|
Сүземнең уртакка төйнәлмәгәненә сөенеп, тыныч йокы теләп чыгып та киттем. Проводница хатын идән себерә икән, миңа күзенең агы белән генә карады. |
|
— Дустыгызны тотып ашамаганнармы? |
|
— Дустыгызны? |
|
— Әйе, теге шома егетне. |
|
— Ашамаганнар. Үзе ашаса гына инде... |
|
Минем башмакларым өстенә конфет кәгазьләре, тузан өертеп, проводница идәнне себереп узды. Себеркесен айкый гына. Минем ни гаебем бар инде? Ул да Вәлинең игътибарын көткән икән. |
|
Радиодан футбол уенын тапшырырга тиеш иделәр, аны да кичектергәннәр. |
|
Чәй күп эчелгән, чыгып керергә кирәк, кузгалып чыксаң, тагын теге проводница белән очрашылыр инде. |
|
Караңгылык иңә, без сансыз-исәпсез вак станцияләрне туктамыйча гына узабыз. Ишекне бикләргәме, юкмы ? Кайтырмы теге шома егет? Әллә кайтмасмы? |
|
Радиодан эчпошыргыч гел моңлы көйләр генә тапшыралар. |
|
Урыннан, мендәрдән сабын исе килә. Тәрәзәне ачаргамы әллә? Кинәт ишек ачылды. Күтәрелеп карадым... Вәли. |
|
— Якташым, - диде бу, минем өскә иелеп. - Синең акчаң бар бит. Бер егерме биш сум биреп тор әле. Кайтуга түләрмен. |
|
Аны-моны абайламыйча, бумажникка үрелеп ятам икән, акылыма килеп: |
|
— Юк, - дидем, - Мәскәүдә аласы әйберләр бар. |
|
— Мәскәүгә кайтып җиткәч, мин сиңа йөз сум табам. Анда минем иптәшләр. |
|
— Нәрсәгә сиңа төнлә акча? |
|
— Кирәк... Ресторанга барам. |
|
— Мәскәүдә барырсың. Анда инде ул шәп рестораннар! |
|
Мин, юри белер-белмәс, Мәскәү рестораннары, Прага, Берлин турында лыгырдарга тотындым. |
|
Вәли төкереп чыгып китте. |
|
Йокыга китәргә генә тора идем, тагын кергән бу. "Нишләр икән?" дип карап торам. Чемоданын ачты, алтын пичәтле шәрабны тартып чыгарды. |
|
Күпме вакыт узгандыр, белмим, йокымсырап киткәнмен, тавышка уянып китсәм, Вәли кайткан, чишенеп азаплана. Алтын пичәтле шәрабы да кайткан. Өстәлдә балкып утыра. Менә ул үзенең зәңгәр йон костюмын салып ыргытты да ике кулы белән шәрә күкрәген, йонлач ботларын уарга тотынды. Минем йокламый ятканны күреп, русчалатып кына: |
|
— Дурак, син булмасаң, мин аны!.. - дип, аты-юлы белән сүгенде... |
|
Җиргә егылганны кыйнамыйлар, дип, мин түздем, югыйсә, "дурак" дигәне өчен, салма савытына салырга да күп сорамас идем. Йөрәк нык ук булмаса да, йодрыклар шактый таза әле... |
|
Ул, түшен ышкып, нидер мыгырданды, ә мин, көләкөлә, урынымда ятам. Радиодан бик күңелле марш уйный башладылар. Верди. "Аида"дан... |
|
Шул марш астында мин йокыга киттем, поезд урман кырлармы яктылыкка күмеп бара бирә, Вәли лопыр-лопыр урынында әйләнә. |
|
|