|
ИБРАҺИМ ГАЗИ |
|
КАЯ КИТТЕ БУ ҖЕН-ПӘРИ? |
|
|
|
Хикәянең тексты авторның 1979 елда басылган "Малайлыкта кунакта" атлы китабыннан алынды. Сканлау, таныту, тикшереп укып чыгу һәм китап калыбына күчерү |
|
baygış берләшмәсе тарафыннан башкарылды. |
|
|
|
Без малай чакта авылда җен-пәри "тулып ята" торган иде. Уеннан кайткач атып бәргән би яләйне иртә белән таба алмыйча аптырап чыга идең — төнлә бичура яшергән дә куйган. Әни бияләен яшерми, аныкы гел мич кырыенда җылыда ята, малай кеше дип, гел минеке белән шаяра, минекен яшерә. Хәер, бер тапкыр әнинең чабатасын салам астына яшерде. Мичкә ягарга дип, өйгә алып кергән саламга яшергән дә куйган. Әнинең чабатасы, саламга ияреп, утлы мичкә керде. Шуннан сон әни, бичураның күңелен күрү өчен, мич авызына ашарга куеп калдыра торган булды. |
|
Бичура әле ул кешегә тими, мунча пәриләре кешегә тияләр. Түбән оч Мөхәмәдулла абзыйны мунча чабынган чагында мунча пәриләре кыйнап үтерделәр. Тәнен күгәртеп бетергәннәр иде. Имештер, каты чабынганда эсседән карт кешенең кан тамыры шартлаган, шуңа үлгән дип сөйләделәр. Булмас! Җен эше. Ярый, анысы шулай да булсын ди, кан тамыры шартласын ди, ә Олы күлдәге су анасын кая куясыз? Ел саен бер малайны алып кына торган көне бит. Ала алмаган елны, төнлә басмага чыгып, елап утыра башлый. Үз колагым белән ишеткәнем бар. |
|
Кая гына аяк басма, анда җен. Төнлә генә йөриләр тагын үзләре, көндезен кайдадыр качып яталар. Бер дә күзгә-башка күренмиләр. Ә шулай да бер тапкыр мин җенне күрдем. Төнлә белән уеннан кайтып килә идем. Юл өстендә кара песи утырып тора. Беләм инде, әнинең әйткәне бар: песи түгел, җен! Бисмилламы әйтеп, кулымдагы таякны тегенең өстенә томырган идем, җенең кая керер тишек тапмады. Бисмилладан курка икән, шайтан. Икенче көйне Хәмидулла абзыйның хатыны Гөлниса түти әнигә зарланып тора: мәчем мәче генә түгел иде, ләтчәгә хәтле тотып кайта торган иде, бер юньсезе таяк белән суккандыр ахры, арт санын күтәрә алмый. Кулы корысын ул кешенең! - ди. Бик дөрес! Тиктомалга мәчегә тигән кешенең кулы корсын. Мин сукканы җен иде, анысын мин бик яхшы беләм. |
|
Иске авылда бит инде өй саен коръән, алла сүзе, бисмилланы да аяк атлаган саен әйтеп торалар. Ничек курыкмыйча яшәгәннәрдер ул җен-пәриләр? Хәзерге авылда коръән юк, булса да бик сирәк кешедә генә, өй саен җыен динсез китаплар, газета-журнал, бисмилланы да элекке кебек адым саен әйтмиләр, радиосы да җыен көфер җырлар җырлап тора, җен халкы мондый шартларда рәхәтләнеп яшәргә тиеш иде кебек, ә яшәми, бетте авылда җен-пәри. Олы күлнең дә су анасы үлде булса кирәк, утыз-кырык еллап бардыр инде, бер малайны алганы юк. Елаганы да ишетелми. Абзар иясе дә атларның ялын үрми башлады, вафаттыр ахры анысы да... Хәер, атлар да азайды, тракторның үрер ялы юк. |
|
Карамалыга кайткач, энемнең кызыннан, ундүрт яшьлек Розадан юри сораган булам: |
|
— Төнлә йөрергә җеннән курыкмыйсыңмы? - дим. |
|
— Җен юк ич ул, - ди Роза. |
|
— Ә алла, - дим, - булырга тиеш. |
|
— Алла да юк! |
|
Менә сиңа кирәк булса! Алла да юк, җен дә юк! Әле кайчан гына авылда җеннән күп нәрсә юк иде, өй саен фәрештә иде, алла да бик нык утырып тора иде, ә бүген ундүрт яшьлек кыз минем белән бәхәсләшә: берсе дә юк, ди. |
|
Электроннар бар җирдә җенгә урын калмый инде, күрәсең. Хәзер бит авыл балалары электрон теорияләре укыйлар. Роза укый торган мәктәптә уналты укытучы бар, без укыган авыл мәдрәсәсендә - бердәнбер мөгаллим! Ул да фән укытмый. Язу танырга өйрәтеп чыгара алса, бик рәхмәт! Аннары татар җене рус китабыннан бик курка булса кирәк. Хәзерге авыл китапханәсендә рус китабы күп бит. Кайчандыр рус алдында телсез кала торган агайларның балалары шытырдатып рус китабы укыйлар. Тәрҗемә китаплар күп укыйлар. Без укып рәхәт тапкан "Сак-Сок бәете" белән "Кабердән чыгарылган Рәшидә" китабын җен-пәри санга сукмагандыр шул. Бүгенге көндә газета-журнал гына авылга нихәтле кайта. Ике Карамалы (Олысы һәм Кечесе), шул ук почта бүлекчәсенә керә торган тагын дүрт авыл сигез йөз җиде газета, дүрт йөз сиксән җиде журнал яздыра. Хәзерге заман өчен бу, бәлки, азрактыр. Алты авылга сигез йөз газета (хәер, ул авыллар зур түгел). Мин малай чакта авылда газетаны мулла белән мөгаллим генә алалар иде. |
|
Авылда укый-яза белмәүче юк. Кешенең акылын чарларга остардык. Күңелен чарларга остарып җитәсе калды. Кешенең белеме бар, күңел культурасы җитми. Укып кына кеше, күрәсең, культуралы булып бетә алмыйдыр. Тупаслыкны, дорфалыкны бетерәсе бар. Дорфалык һәм культурасызлык аркасында бөтенләй көтмәгән урыннарда низаглар, талаш-тартышлар килеп чыга. Мәсәлән, укытучылар коллективында. Тәрбиячеләрнең үзләрен тәрбиялисе бар. Кулга китап тоткан хәлдә дә тел белән әллә ниләр әйтеп ташларга мөмкин. Көлсәң дә бер авыз, еласаң да бер авыз дигәндәй, шул бер авыздан чыга бит сүзнең яхшысы да, яманы да... |
|
Авылда җен-пәри бетте, дидем. Бер төрлесе бетсә, икенче төрле "пәри" авылга ияләште: шешә! Шушы "пәри"не авылдан биздерергә кирәк. Үзләрен интеллигент дип, культура ташучы дип исәпләүче кайбер кешеләр бу "пәри" алдында каушап калдылар. |
|
Иске заман җеннәре кимү белән авылда бала-чага үлеме кимеде, чөнки "җен зәхмәте" кагылучан иде бит элек балаларга. Төрле кизү дә, авыруы да күп йөри торган иде. Хәзерге кебек медпунктлар юк, яслеләр юк. Хәтеремдә, комсомол эше белән авылга барып чыктым, бер йортка кердем. Урак өсте иде. Өйдә бер кеше юк. Япа-ялгыз бер сабый бала гына: бозауны чирәмгә арканлаган кебек, бичара сабыйны, сәкегә арканлап, үзләре кырга эшкә киткәннәр. Чебен сарган мескенне, пычранып беткән. |
|
Иске авыл турында шушы хәлләрне сөйләгәч, райком секретаре бик гаҗәпләнде (яшь кеше бит!): |
|
— Хәзер авылларда урак өстендә яслеләр оеша, - диде... |
|
Без малай чакта авылда сөйлиләр иде: имештер, фәлән агай кырда йөргән чагында алтын тулы казан күргән. Тәнкәләрен чылтыратып, казан кыр өстеннән тәгәрәп бара икән. Агай бисмилла әйтеп казанны сугып алам дигәндә генә, казан җиргә кергән дә киткән... Гомер буе эшләп тә байый алмаган авыл агайлары шушындый әкиятләр белән юана торган булганнар. Мин дә кечкенә чакта мондый әкиятләргә ышана идем. Кырга чыккан чакларымда, алтын тәнкәле казан очрамасмы дип, очраса бисмилла әйтеп сугып алырмын дип, басу өсләренә текәлеп карап тора торган идем. Ләкин җен-пәри кодрәте белән кырда чабып йөри торган бәхет казаннары миңа да очрамады. Югыйсә мин бит инде җен-пәри белән дус яшәгән кеше. Кайвакыт җен бияләемне яшергән икән, анысы бит инде шаяру гына, җеннең малай кеше белән уйнавы гына... Шулай да җен-пәри алтыны миңа насыйп булмады. Миңа да, минем ише бүтән агайларга да... Алтынлы казанны без бүтән куллардан алдык. "Кто был ничем, тот станет всем" безнең мисалда расланды. Җен-пәринең монда бер катнашы да юк. |
|
|