|
Габдрахман Минский |
|
КЕШЕ ХӘЛЕН КЕШЕ БЕЛМИ |
|
|
|
Фәтхине үтереп ташладылар. |
|
Әгәр дә ул үз хәлен үзе шулай аңлатмаса, |
|
хикәябез, бәлки, башкачарак башланган да булыр иде. Мәсәлән, "Фәтхинең карьерасы челпәрәмә килде", яки "Фәтхи дәрәҗәдән колак какты", йә менә болайрак: "Фәтхи бүген чын тәнкыйтькә очрады". Дөрес, әле аның: "Фәтхине эшеннән алдылар" кебек, бөтенләй туры килгәне дә бар, әмма югарыда бер әйтеп узганыбызча, ул үзе бу хәлне "үтереп ташлау" дип аңлады һәм ишек ачып каршылаган хатынына да шулай аңлатты: |
|
— Фәтхиеңне үтереп ташладылар, карчык! |
|
Гандәлифә ханым иренең эчендәгесе-тышындагысын үтәдән-үтә һәм тирәнрәк тә күреп өйрәнгәнгә, мондый шомлы хәбәрнең бернинди шаярусыз әйтелүен тегенең чыраена бер күз салуга ук абайлады, йөрәгенең кай төшедер чәнчешеп, баш миенең кай күзәнәгедер, чүкеч белән бәргәндәй, зыңлап куйды аның. Чөнки, Гандәлифә ханым өчен "үтереп ташлау" төбендә яткан ачы хакыйкать, тәфсилләп тормасаң да, бик ачык, бик аңлаешлы иде. Ул моны аяксыз-башсыз ярты җөмлә белән дә изһар кылды: |
|
— Әйттем мин сиңа! |
|
Тегеләй дә каны каралган Фәтхи, керосин сипкән кисәү башыдай, гөлт кабынды. |
|
— Ташласана шул... нитүеңне! Әйттем, имеш. Син әнә анда, җыелышта әйткәннәрне ишетсәң иде бер. |
|
Җыелышта әйткәннәрне ишетмәгән Гандәлифә ханымда кызыксыну уянды: |
|
— Ни әйттеләр соң ул тикле, үтереп ташларлык? |
|
Фәтхи, ярсыганнан-ярсый барып, ишекле-түрле атлыйатлый җыелышта ишеткәннәрен кабатлады: |
|
— Имеш, ни... ниткәнмен... халыктан ераклашканмын. Үз өстемдә эшләмим дискет. Тормыштан артта калам икән. Авторитетымны югалтканмын. Һей, тыңлар булсаң, җыен тузга язмаганны лыгырдадылар шунда. Кем булуың белән дә исәпләшмиләр бит. Әйтерсең, мин аларга рядовой берәү. Хурланып үләрсең, билләһи! Кыскасы, үтерделәр, карчык, үтерделәр! |
|
Кайсы гына хатын үз иренең бу тикле ярсуын күргәндә өзгәләнмәс икән! Гандәлифә ханымга да авыр булып китте һәм бу авыр минутларда ирен кызганып та куйды ул, кызганып кына калмады, кайгысын җиңеләйтергә дә теләде. Моңарчы да Фәтхие берәр күңелсезлеккә очрап, борынын салындырып кайтса, ничек кайгысын басарга, күңелен ничек ачарга яхшы белә иде ул, бу юлы да шулай итәргә булды. |
|
— Төкерсәнә! Синдәй кешене тиз генә табып карасыннар әле. Күр дә тор, әйтте диярсең, эшләре аксый башласын әле, хәзер чакырып килеп җитәрләр... |
|
Боларны ишетү Фәтхигә бераз җан өрде, кайгысы басыла төшеп, күз аллары яктыра төшкәндәй булды, күңеле күгендә өмет йолдызы кабынуын сизде ул. |
|
Гандәлифә ханымның сүз чишмәсе тагы да көчлерәк бәрә башлады: |
|
— Синең автаритет юкмы? Кай мисезе әйткән шул сүзне?! Җыелыш саен, кәнфиринсе саен урының президиумда булды. Кая барсаң, кайдан кайтсаң "Волга" илтте, "Волга" китерде. |
|
Гадел дә, ягымлы да яңгыраган бу сүзләрдән соң, "үтереп ташланган" Фәтхиебез яңадан терелә башлаган, җыелышта ишеткәннәре тоныкланып, каядыр артта кала язган, кыскасы, чакырып килүчеләрне көтәргә дә әзер бер кәефтә иде. Ә инде Гандәлифә ханымның вак пилмәнен ашарга керешкәнче "йөз илле" белән пилмән алды да ясап, кыскасы, карын тулып, тамак туеп, гадәтенчә, йомшак диванга сузылганда Фәтхиебез терелү генә түгел, ә яңадан үз дәрәҗәсенә кайткандай хис, итте үзен. Шундый әйбәт хисләргә бирелеп черем диңгезенә чумып барганда, атылып хатыны килеп җитте. |
|
— Фәтхи, телефонга! Тиз!! |
|
— Кайсы бар анда? Үзең генә сөйләш. Ничә әйттем! - диде уянып җитә алмаган Фәтхи. |
|
— Лично кирәк диләр. |
|
"Лично кирәк". |
|
Фәтхи сикереп торды. Әһә, менә, килеп тә җиттеләр. Ун чибиген сул аягына, сулын уңга киеп, телефонга ашыкты ул һәм, гадәтенчә, аз гына көттереп трубканы алды. |
|
— Фәтхи иптәшме?! Исәнмесез! Райсоветтан бу. |
|
— Кайдан, кайдан? |
|
— Райсоветтан. |
|
— А... Райсоветтан икән. |
|
Фәтхи моны көтмәгән иде. Өч ел җитәкче эштә эшләп бер генә тапкыр да аңа бу оешмадан шалтыратмадылар. Хәер, бәлки, шалтыратканнардыр да, әмма Фәтхи, мондый очракларда, әгәр звонок югарыдан булмаса, үзенең секретарена "вакыты юк, киңәшмә уздыра", "Совминга китте" кебек әзер җавапларны өйрәтеп куйган иде. |
|
— Сезне бер дә тотып булмый иде, Фәтхи иптәш! Ниһаять, тоттык менә. Иртәгә ун утызда, мехчылар клубында, район активы өчен лекция уздырыла. Исемлектә сез дә бар. |
|
"Бармыенча ярамас!" Трубканы куйган арада Фәтхинең башында туган беренче уе шул булды. Исемлектә сез дә бар ди бит, әнә. Исемлектән сызып ташласалар... Өшетеп җибәргән бу уен башыннан куып чыгара алмыйча азапланды Фәтхи. |
|
Икенче көн иртәсендә, Фәтхи, гадәтенчә, көн дә бер вакытта ишетелә торган таныш машина гудогын көтеп утырды. Утыра торгач, сәгатькә күз салды: ун тулган. Бәй, нишләп кичекте бүген бу шофер... дип уйларга да өлгермәде, кылт итеп кичәге хәлләр исенә төште. Корт чаккан кешедәй сикереп, торды да, ашык-пошык пальтосын кия-кия чыгып та китте. |
|
Мехчылар клубында Фәтхинең берничә тапкыр булганы бар иде. Әмма бу юлы ул беркадәр аптырап калды. Бу чыннан да шулай, Фәтхи юлны белми иде. Моңарчы ул бу клубка трамвайда барып күрмәгәч, хәзер дә менә, трамвайларның кайсына утырырга белмичәрәк торды. Ләкин озак уйлар вакыт калмагач, Фәтхи Болак аръягына баручы трамвайларның берсенә менде. |
|
Трамвай шактый җир китте. Әллә ялгыш бара инде. |
|
— Киләсе тукталышны әйтсәгез икән, - дип сорады Фәтхи кондуктордан. |
|
— Вокзал. |
|
— Ул ниткән вокзал?! Миңа мехчылар клубы кирәк... |
|
— Өченчегә утырасыгыз калган, гражданин! - диде кондуктор. |
|
Мехчылар клубына Фәтхи соңга калып килде. Гадәтенчә, ул туры клуб директорының кабинетына ашыкты. Кабинет бикле иде. Соңга калуына борчыла-борчыла, гадәтенчә, сәхнә артына — президиумга юнәлде, әмма сәхнәдәге ялгыз лекторны күреп, үз ялгышын абайлагач, кире чыкты. Хәзер инде аңа залга үтү юлын табарга кирәк иде. Эзләгән табар, дигәндәй, бераз мәшәкате булса да, декорацияләр тулы, караңгы сәхнә артында капшана торгач, юл табып фойедан тамаша залына узды. Буш урын да табылды. Халык күплектән зал шактый җылынган, ә Фәтхи ише пальтосын салмый утыручы өчен мунчадан кызган да иде. Фәтхи тиргә батты. Ул, тирен сөртүдән юешләнеп беткән яулыгы белән әле муенын әле колак артларын корытты. Баядан бирле моны күзәтеп утырган күршесе сорамыйча түзмәде: "Нигә өстегезне салмадыгыз?" "Салырга өлгерә алмый калдым, бикле иде", - диде Фәтхи. "Нишләп бикле булсын, берсе бикле булса, икенчесе, өченчесе ачык булгандыр бит". Фәтхи берьюлы гына аңлый алмады: "Нинди икенчесе, өченчесе?" "Вешалкаларны әйтәм", - диде күршесе. "Ә-ә, аны әйтәсеңмени әле син" - Фәтхи бит моңарчы, гадәтенчә, клуб директорлары кабинетында гына чишенеп өйрәнгәнгә, вешалкаларының кайдалыгын да белми иде. |
|
Фәтхи лекция тыңларга тырышты. Ләкин күпме генә тырышса да, башына берни килмәде. Гаделлек йөзеннән әйтергә кирәк, бу аның башы бушлыктан түгел, ә, киресенчә, мең төрле уй-фикер белән тулган башында бернинди дә урын юклыктан иде. |
|
Бердән гөрелте купты. Фәтхи уянгандай булды. Үзен мондый чолганышта күрүдән, аңына килә алмаган төсле, беркадәр аптырап торды: мондый кырмыска оясына ничек, килеп керде әле ул? |
|
Лекция бетеп, залдагыларның кузгалган минутлары иде. Утырып торып булмый бит инде, җитмәсә өс киеменнән. Тирләп беткән. Чыгарга кирәк. Фәтхи дә, урыныннан кузгалып, ишеккә агылучыларга иярде. Фойега чыкты. |
|
Биредә хәзер инде кием элгечләр тирәсендә мәхшәр иде. Фәтхи иң элек, гадәтенчә, клуб директоры кабинетын исенә төшергән иде, өстендәге авыр пальтосын тагы бер кат тоеп, зур ишеккә юнәлде. |
|
Урамга чыгуына, гадәтенчә, уңга борылып, су сата торган киоск ягына таба атлады. Монда, гадәттә, аның "Волга"сы көтеп тора торган урын иде. Әмма бер-ике әдым атладымы икән, бердән, адымнары киселде: "Волга" юк иде. Шунда гына Фәтхи яңадан үзенең чын хәленә кайтты. Бу хәле аны бөтенләй айнытып җибәрде. Шуннан соң инде, кирегә борылды да, кыю адымнар белән туп-туры трамвай тукталышына таба китте. Бу юлы инде Фәтхи кайту өчен өченче номерлы трамвайга утырырга кирәклеген һәм трамвай тукталышы кай төштә икәнен сорашмыйча да яхшы белә иде. Шуны белү Фәтхинең күңелен ачып, өметен кабындырып җибәрде. Әнә шул кабыну минутларында Фәтхинең икенче яңа тормышы башланды... |
|
|