diff --git "a/bylatypov/Җомга көн кич белән_tat.txt" "b/bylatypov/Җомга көн кич белән_tat.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/bylatypov/Җомга көн кич белән_tat.txt" @@ -0,0 +1,1972 @@ +Аяз Гыйләҗев +Җомга көн кич белән + +— Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый +торган исемнәр, беләм! Әмма минем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр +елгасы тагын да шәбрәк яңгырый! Кадерле булганга күрә шәбрәк +яңгырый! +Авторның үз сүзләре +— Бу тарихны ишеткәч, мин ул әбинең болдырына утырып озак кына +җыладым... +Тәрәзәләре такта белән томаланган япа-ялгыз йорт. Ихатада башка корылмалар күптән ишелеп беткән. Көзге үтә шомлы төн иде. Караңгы булса да, череп укмашкан саламны әрсез җил иркенә бирмичә түбә өстенә рәт-рәт тезелешеп яткан каен бастырмалар аермачык күренеп тора иде. Карчыкның бөек рухы, җимерек йорты белән саубуллашып китә башлагач, борылып карадым: сәҗдәгә чүккән өй дә, аның ак төшкән йомык тәрәзәләре дә юк иде, əнə шул, сабый бала беләге юанлыгы, иртә киселгән ап-ак каен кәүсәләре генә караңгылык елгасында мыштым гына, каядыр, серле, без белмәгән мәңгелек елгасына таба йөзәләр төсле тоелды. +Габдулла абый Юсупов сүзләре +"Уф, йөрәгем!.." димәс идем, +Янулары басылса... +Татар халкының яраткан җыры +Өстән, тауның иң биек ноктасыннан карасаң, Ташлыяр елгасын кодрәт белән сызып куйганнар диярсең: нәкъ көнчыгыштан көнбатышка таба шактый җәенке төпле үзәнне урталайга телеп агаага да, Аксыргак авылына җитәрәк, икеләнеп кала; боргалана башлый, алай гынамы сиңа, ындыр артларына сырышып, куе кучкылланып үскән таллар арасына кергәч, беразга күздән югалып та тора. Авылның Түбән очына җиткәндә, Аксыргакның таудан бәреп чыккан биш чишмәсен дә үзенә алып, тагын ачыла Ташлыяр. Түбән очта нигәдер үксезләр, толлар һәм фәкыйрьрәк хуҗалыклар яши, ярдагы талларны кышлыкта утынга кисеп бетерәләр, елга ишәеп ачыла, киңәеп бер урында иркен сулыш ала — тугай ясый, аннан кинәт тарая, ярлары текәләнә, агымы шәбәя, ярга бассаң, аккан тавышы ишетелә башлый, һәм ашыккан агым, авылның Зәйгә чыга торган очында өч өйне аръякта калдырып, кинәт көньякка юл ала. +Соңгы елларда Зәйдә ГРЭС салдылар — ул тирә-як авыллардан байтак чуар йөрәкләрне җыйды. Аннары Түбән Кама, Чаллы — гигант төзелешләр чоры башланды, заводлар моңарчы йөрүне артык яратмаган, үз авылыннан кыз алып, үз авылына кыз биреп яшәгән Аксыргактан да бик күпләрне үзенә суырып алды, авыл уртасындагы дәрәҗәле урыннарда да буш ихаталар ешайды, йорт хакы шалкан бәясенә төште. Ташлыяр аръягында "аерылганны аю ашар!" дип зарлана- зарлана, бигрәк тә кышкы-бураннарда, көзге пычракларда курка-шүрли яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалыклар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пуҗумнарга күченделәр, һәйбәт, заманча алты почмаклы, биек-биек йортлар салып җибәрделәр. +Зәй юлы өстендәге өч пуҗум байтак елларга иясез калды; андасанда тырпаеп калган усак баганалар череп ауды, баз урыннары ишелде; ишегалды, мунча урыннарын кычыткан, ак әрем һәм алабута басты. Нигез ташларында җәй буе кәлтә еланнар арка җылыттылар. +Яткын җ��рләрне үзләштерү шаукымы тар җирле Татарстан авылларыннан узган иде, шуңа күрә аръяктагы бу урынга кызыгучы да, күз салучы да табылмады: җир, мөгаен генә, шактый еллар шулай буш килеш ятар да иде, колхозга яңа председатель килде. +Аксыргак авылының район читендә, чиккә урнашканын да искәртеп үтик, төньягында юаш таулар тезмәсе, тау өстендә кара урман, урман артында яңа район башлана, Аксыргакка беренче тапкыр читтән килгән председатель Җиһангир Сәфәргалин əнə шул күрше районнан, урман артында озын бау булып сузылган бер генә урамлы Тегәрҗеп авылыннан иде. Ике авылны тау-урманнар гына аерып торса да, ике район колхозлары булгач, аларның арадашлыгы чамалы гына иде. Шуңа күрә Җиһангир Сәфәргалинны сагаеп, өнәмичәрәк каршыладылар. Җыелыш азагында, арткы рәтләрдән: "Үз авылында эш беткәнмени аңа?" "Нигә читтән кеше китереп йөртергә, чит — чит була инде ул!" дигән ризасызлык тавышлары да яңгырады. +Җиһангир Сәфәргалин, читтән килгән булса да, эшне чын хуҗаларча башлады. Председатель башкарырга тиешле бик күп эшләр рәтеннән ул иң әүвәл урам-тыкрыкларны рәткә керттерде, тракторларның эресен-вагын ел әйләнәсендә урамга керүдән катгый тыйды. Урам як коймаларын, өй түбәләрен тиешле тәртиптә тотуны таләп итә башлады. Ермакларны, вак-төяк мәкерле коры сызаларны күмдереп, бик күп җирләргә агач утырттырды. Кушып, биленә таянып кына тормады, башлап үзе йөрде. Урман хуҗалыкларына, питомникларга барды; агач орлыкларын, үсентеләрне юллап үзе тапты; бер дә иренмичә агач чокырларының тирәнлеген, киңлеген көрәк сабы белән вакчылланып тикшереп йөрде; тамырлары имгәнмәсен өчен нәзек, зифа каеннарны бәби биләгән төсле генә күтәреп йөртүләрен үтенде, тәртип бозучыларга каршы шәфкатьсез дә була белде. +Яз саен "менә китәм, менә китәм!" дип авыл халкын куркытып дер калтырап утырган иске агач күперне җимереп, Аксыргак тарихында беренче буларак, Ташлыяр аша тимер култыксалы таш күпер койдырды. Югары очлар да, Түбән очлар да рәхәтләнеп тау ягындагы алачыкка, тау өстендәге урманга выж да выж җәен-кышын үтеп йөри башладылар! +Каян җаен, сәрмәясен табып бетергәндер, күрше районнан да машина-машина бетон плиталар килде, нефтьчеләр ни сораса, шуны бирделәр, арматура, төрле диаметрдагы торбалар төягән дәү-дәү озын машиналар дөбер-дөбер тоташ килеп йөрделәр. +Алдагы елда Сәфәргалин зират коймасының баганаларын бетон белән алмаштырды, урам чатларына лампочкалар элдертте, утлар кич саен янып тормаса, монтерга бик нык эләгә иде: "Ильич лампалары булыр алар, исеңдә тот шуны!"— дип кисәтә иде ул тыңлаусыз монтерларны. +Аксыргак яшьләрен сөендереп, күрше авылларны көнләштереп клуб, кибет, мәктәп тирәләрен асфальт белән каплатты. Бусына Верховный Советка Аксыргактан сайланган депутат ярдәм итте. +Ни хикмәттер, моңа карап колхозның эше һич тә артка китмәде, Сәфәргалинның "килгән-килмешәк" икәнлеге бөтенләй онытылды, аны яраттылар, район газетасында гына түгел, өлкә күләмендә дә аксыргаклыларны мактап, үрнәк итеп телгә ала башладылар. +Иң соңгы мактаулы эше шул булды: Түбән очта, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында елганы будыртты. Бер ел әзерләнделәр, икенче елны башкарып та чыктылар. "Казларга чумарлык, киленнәргә рәхәтләнеп кер чайкарлык, ə кайберәүләргә арык шавын тыңларлык булсын!"— диде ул киңәшкә җыелган идарә членнарына. +Диде дә моңлы күзләрен тутырып карап тынып калды... +Бик зирәкләр дә аның тиз генә сул күкрәгенә кагылып алганын да, киңчә битеннән йөгереп узган аксыл-тонык шәүләне дә сизми калдылар... +Казлар буага су тулганны да көтмәделәр, "как-как- как!"— дип мең авазга куанышып буа өстенә кереп тулдылар. Башта сыеша алмыйча талашып, чукышып маташканнар иде, су җәелгән саен аларга урын киңәйде, казлар аерым-аерым ак утраулар булып куанышып йөзә башладылар. +Киленнәр дә озак көттермәде, шәрә балтырларын кызыктыргыч ялтыратып, алар да төшеп җитте; бер- берсенә, казлар кебек, куанычлы сәлам бирешә-бирешә, бәләкләре белән тукмап-тукмап, кер юарга да керештеләр. +Каз тавышы, бәләк тавышы яңгыраганда арыкның акрын гына тавышлана башлавын ишетмәделәр дә әле. Арык шавының кемгәдер, кайчандыр хаҗәт буласын, әлбәттә, берәү дә уйлап карамады; Җиһангирның сүзен уен-көлке, мәзәк дип кенә кабул иткән кешеләр аны шунда ук оныттылар да... +Тамаша карарга буа алдына байтак кеше җыйналган иде. +— Баегач, мәңгелек итеп, тоташ бетоннан коярбыз буаны,— диде ул, аларга карап +— Һәр буын авылга, аерым алганда колхозга, үзеннән ниндидер мөһим яңалык өстәргә тиеш. Шунсыз авыл кешесе үзен колхозда көзен бәрәңге алырга килгән студент-кунак итеп кенә тоячак! Берәүләр, җаннарын куркыныч астына куеп, колхоз төзегән... Берәүләр исә, манараларын кисеп ыргытып, мәчетләрдән мәктәп ясаган, аларны да онытмыйбыз. Яхшы! Икенче бер буын агач келәтләр, ясле, балалар бакчалары, ындыр табаклары салган, һәркемнең, һәр буынның онытмый сөйләрлек өлеше кергән. Беркем дә атабабалары кылганны механик рәвештә кабатлап кына яшәргә риза түгел, гәрчә ата-бабалардан кадерле мирас калган очракта да! Һәркем үз гомерен үзенчә уздырырга омтыла. Хаклы рәвештә омтыла! Әгәр без һәр буынга лаеклы һәм җаваплы шундый эш йөкли алмыйбыз икән, яшьләребез авылда калмаячак!.. Яшьлеккә — сыналырлык эш кирәк. Әйдәгез, тамагыбыз туйды, без яшеллек турында, урамнарыбызның һәм күңеллә ребезнең яктылыгы турында, җыеп әйткәндә, матурлык турында үз буыныбызга хас рәвешчә кайгыртыйк. Байлыгыбыз бар, алда авыл халкы тагын да мулрак яшәячәк. Байлык —кешенең холкын, фигылен бик тиз үзгәртүче һәм алмаштыручы куркыныч нәрсә дә ул! Әгәр без яшәргә өйрәнмәсәк — тук корсак колларына бик тиз әйләнәчәкбез! Революция өчен көрәштә корбан булган ата-бабаларыбыз гафу итәрме моны? Байгураларны, шәхси милек коллары кулакларн�� себереп түккән агаларыбыз безне кичерерме? Гомергә кичермәс! Безнең буын байлыктан дошманлык, карунлык, мещанлык, күремсезлек түгел, нәкъ шуларның киресен, туганлык һәм матурлык тойгылары тәрбияләү юлын эзләп табарга тиеш. Байлыгыбыз бары тик яхшылыкка, иминлеккә һәм дуслыкка хезмәт итсен! Бүгенгә төп бурычыбыз шул. Байлыкка саклык аша барырга кирәк! +Таныш сүзләр дә сөйләгән кебек булды председатель, әмма аны яңа итеп, сәерсенеп, уйланып тыңладылар. Бер чакта да аның шулай озын итеп, кызып- кызып кайнарланып сөйләгәне юк иде бугай. +Күрешүе идеме бу аның, хушлашуымы? +Бусын әле җыелганнар аңлап бетермәделәр, сүз буа алдында гына әйтелсә дә, аңа гөрләтеп кул чаптылар. +Моннан байтак еллар элек, председатель булганда, аксыргаклыларны район сводкаларындагы иң актыккы сызыкка төшергән бер бәндә: "Сәфәргалин колхоз байлыгын вак-төяккә, гел кирәк булмаган нәрсәләргә исраф итә",— дип, өч адреска анонимка әзерләп куйган Габдрахманов, буа буенда халыкка кушылып, уч төбе авыртканчы кул чапты да ашыга-ашыга кайтып җитеп, хатларын дөрләп торган утка тыкты һәм, гомердә булмаганны, күңеле нечкәреп, хатынын куенына алып тынычланып йоклады... +Болар белән генә тынмады Сәфәргалин, буа аръягында калган теге буш урындагы өй-баз чокырларын бульдозер белән тигезләтте; койма белән әйләндереп алып, бөтен кишәрлеккә каен аралаш яшь чыршы күчереп утырттырды. Бакча уртасында шәһәрдән килгән осталар гади генә дүртпочмаклы мәрмәр һәйкәл койдылар, һәйкәлгә дә гап-гади сүзләр язылды: "Сугышта һәлак булган авылдашлар! Без сезне онытмадык!" +Аннан һәлак булганнарның исемнәре рәт-рәт тезелде... +Бусына да кул куйдылар аксыргаклылар. Сәфәргалинны мактадылар, әмма аръяктагы яшь бакчага, һәйкәлдән ерак та түгел урынга, тәрәзәләрен буа өстенә каратып авылның почта бүлекчәсен төшереп утырткач кына авылда бераз сүз кубып алды, монда инде фикерләр бердәм түгел иде. Аерата Югары очлар зарланды: "Безгә байтак җир йөрергә туры килә ич, авыл уртасында, мәктәп янында торса, ул почтага ни була иде? Ни җитми тагын бу тынмас җанга?!"— диештеләр алар. +Мәгәр председательнең һәр хәрәкәтеннән мәгънә һәм тәм таба башлаган аксыргаклылар бу сүзләрне әйттеләр дә почтаның ераклыгына үзеннән-үзе күнектеләр. Почтаның авыл очында, аулакта, буа янындагы бакчада булуы аларга ошый да башлады. "Рәхәтләнеп бер ирек ачып кайтасың, ичмасам, кеше күрәсең, яңалыкларны ишетәсең!" +Җиһангир Сәфәргалин кырык дүртенче яшенә чыккач, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, Сабан туена нәкъ бер атна калды дигәндә кинәт вафат булды. "Йөрәк!"— диделәр врачлар... +Аксыргаклылар "аһ!" иттеләр. +Үзе башлап йөреп, үзе беренче каеннарны утырткан яшь бакчага, Ватан сугышында һәлак булган батырларга атап куелган һәйкәл янына күмәргә теләп бик нык тырышып йөрсәләр дә, әтисе Җиһангирны монда калдырырга ризалык бирмәде. "Ниятегез изге, туганнар, бик ��ңлыйм, бик рәхмәт сезгә, улымны олыладыгыз, әмма Сәфәргалиннарның Тегәрҗеп авылында үз кадерле почмаклары бар, әби-бабалары шунда күмелгән. Вакытсыз китеп барган улымны да шунда җирләргә телим. Ичмасам, кадерле улларымның берсе булса да үз янымда булыр, өч абыйсы боляй да Европаның өч илендә ятып калды",— диде. +Олы кешенең олы сүзенә ни димәк кирәк?! +Машина әрҗәсен кызыл комач белән тоташ урап кыйммәтле келәм җәйделәр, келәм өстенә кызыл белән чорналган табут утырттылар. Күрше тирә-яктан зур-зур кешеләр килде, район җитәкчеләре, председательләр берсе калмый Аксыргакка җыелды; һәйкәл алдында матәм митингысында кайгылы-тантаналы сүзләр әйтелде, антлар бирелде, җиз трубаларын язгы кырлар, язгы көләч авыллар өстенә көлеп караган ал кояшта ялтыратып музыкантлар кайгы көйләрен туктаусыз уйнап тордылар... +Буа тавышын шул чагында беренче тапкыр аермачык ишетте Бибинур карчык. Музыка тавышын бүлергә теләп, кешеләрнең кайгыга уралгач авырайган сүзләрен йотарга ашкынып, туктаусыз шаулый иде буа арылы... Шул минуттан ул үзенең кылган гамәлләренең сәбәп-нигезен аңламас хәлгә килде: Тегәрҗеп авылына карап, Җиһангир Сәфәргалинны соңгы юлына алып чыккан машинада, мәрхүмнең аяк очында, йомылып кына, орчык башы хәтле бәләкәй карчыкның бөршәеп утыруын берәү дә күрмәде, берәү дә аннан: "Кая барасың син, әй кортка! Анда сиңа ни калган тагын? Нишләп монда аяк астында ураласың?"— дип гаҗәпләнеп сорамады. Күрмәүләре, күргәннәрнең кызыксынмавы өчен карчык аларга күңеленнән генә кат-кат рәхмәт укыды да исән калганнарның һәммәсенә озын, шат, бәрәкәтле гомер теләде. +Ничек аңлатыр иде ул сорасалар? +Ни дип җавап бирер иде? +Кеме соң аның Җиһангир? +Нигә Тегәрҗеп авылына кадәр үк озатырга ниятләде аны Бибинур? +Байтактан колхозның олы эшләреннән читләшкән карчыкның председатель белән арадашлыгы да чамалы гына иде түгелме? Урамда очраганда: "Нихәл соң, әби? Тормыш көйлеме?"— дип сорамыйча узмый иде узуын мәрхүм... Анысы да күңел аклыгыннан, әдәп өчен генә әйтелгән сүзләр ләбаса! +Белә Бибинур, аңлый, председательнең эшен бер өер тавык та чүпләп бетерерлек түгел, беркем Җиһангирның утырып торуын хәтерләмәс, гел хәрәкәттә, гел аяк өстендә иде, идарә утырышында да ишекле-түрле йөреп торыр иде, бер генә мизгелгә тәрәзә каршына барып уйланып торыр иде дә тагын кузгалып китәр иде. Ачык тәрәзәләрне ярата иде мәрхүм. Бибинур карчыкның гаҗәпләнеп карап үткәне бар, көзнең соңгы көннәренә хәтле председатель кабинетының тәрәзәләре ябылмаган, сыланмаган булыр иде. +Нигә утырды ул бу машинага? +Əнə ич күпме кеше, председательгә аннан битәр мең якынраклар, басу капкасы төбендә кайгы төене булып укмашып озатып калдылар. Рәхмәт, калучылар арасыннан да: "Бу исәр карчык дегет лагуны булып тагылып кая кадәр бара инде?"— дип сорап калучылар күренмәде... +Машиналар аның хатирәсе булган таш күперне тавышсыз гына уздылар, гарип каз бәбкәләре кебек сөрлегешеп берәм-берәм тауга менделәр. Алданрак менгәннәр башкаларны көтеп торды... Тау башында җил иде, пешеп килгән башак исен сеңдергән җил Җиһангирны каплаган ак җәймәләрнең чите белән уйнады, аның бөдрәләнеп торган йомшак чәчләрен балавыздай сары битләренә сибеп-сибеп куйды. Бибинур карчык, ямаулы оек үкчәләрен мәрхүмнең ике ягына тәбәнәк эскәмияләргә тезелешкән якыннарына күрсәтмәс өчен, озын күлмәк итәге белән аякларын туктаусыз төреп азапланса да, җил итәкне каерып ачты, туктаусыз исеп, көчәеп торды. Тургайлар бер өзлексез сайрап аларны озата бардылар. +Тау башына менеп туктагач, ул ирексездән аска, Аксыргак авылының күз күнеккән чуар нокталарына һәм зур булып, җәйрәп яткан буага карады. Буа да аның хатирәсе иде... +Урманга кергәнче ул башын күтәреп тә карамады. Җил тынды. Җиһангирның йөзе күренмәс булгач, ул беркемгә дә ишетелмәслек итеп сызгырып җил чакыра башлады... +Зират капкасы төбендә аларны кара болыт булып Җиһангирның авылдашлары каршылады. Капка төбенә җитәрәк ул да, машинадан төшеп, шул төркемгә кушылды. +Кемнәрдер көчле куллары белән табутны күтәреп алды, халык савылып, мәһабәт тынлык саклап, эчкә керә башлады. Бибинур карчык, хатын-кыз буларак, әдәп саклап койманың бу ягында калды. +Тегәрҗеп зиратының күкне терәгән юан-юан тупылларын, эре-эре ботаклы, кабыклары тубырланып беткән наратларын читтән генә карап, "колһуалласын" укып үткәне бар иде Бибинурның, менә бүген ят зират тирәли тилмереп, яшь коеп йөрергә язган икән... +Димәк, аның юлының соңы шушы. Дөньяның шушы тын ноктасында мәңге йоклаячак Җиһангир Сәфәргалин... Моннан соң аның ике кулын көч белән як-якка селтәп йөрүен беркем дә күрмәс, тап-таза тешләрен күрсәтеп, башын чөеп көлеп җибәрүен беркем дә ишетә алмас. Исәннәр, исән чакта, аны хәтергә алырлар да җиргә яңа буын килер, аларны онытырлар... +Җеназа башланды. Олысымак кыяфәтле, чибәр- чибәр киенгән кешеләр монда да сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. Бибинур карчык ишеткәнен ишетте, ишетмәгәннәрне үз күңелендәге уйлар белән тутырып торды. Китап сүзләре сөйли белми иде ул, дин ягына килгәндә дә белгәне сай, бар очракка да шул бер үк әлхәм сүрәсе белән колһуалла ярап торды, сөенгәндә дә, көенгәндә дә алар таяныч булды, шулар коткарды. Тик бүген аның теле әллә нишләде, күңеленә моңарчы барлыгы да беленмәгән гаҗәеп кадерле сүзләр иңде: "Тар каберләрең киң булсын,— дип теләк теләде карчык,— исемең кешеләрнең якты күңелләреннән мәңге онытылмасын. Кыямәт газапларын татыма, бар гөнаһларың кичерелсен, оҗмахлы бул! Чөнки син кешеләргә бары тик матурлык, аклык кына теләдең. Авыр туфрагың җиңел булсын, и Илаһым! Тагын да газаплар җибәрмә аңа!"— дип кат-кат инәлде ул. +Ятим, япа-ялгыз, кем өчен еласын, байтактан күзеннән яшь чыкканы юк иде, бүген күз төпләре рәхәт кычытып дымланды, ул әрвахлар тынлыг��н бозарга базмыйча гына, кытыршы коймага маңгаен терәп, елый башлады, үкси-үкси җиргә чүкте, тезләнде, күз яшьләре елга булып ага иде инде, ачы күз яшьләре иреннәргә төшеп җитте; карчык иреннәрен кысып-кысып тешләсә дә, авыз һаман кыегаеп ачылды, аннан ярым ыңгырашу, ярым хушлашу авазлары туктаусыз дөньяга чыга тордылар. "Хуш, Җиһангир балам, хуш, асыл затым, хуш, нәнәм! Мәңгегә хуш!"— дип, байтак үрсәләнде Бибинур. +Ул исенә килеп зират тирәли урап чыкканда, мәетне куйганнар, халык таралышкан, бая бергә килеп тыгылган машиналарның гына чуар-чуар эзләре чирәмдә кисешеп калган иде. Əнə, мәеткә соңгы сәламнәрен тапшырып, кулларын артка куеп, акрын гына атлап соңгы догачылар — картлар кайтып бара. Алар арасыннан бер генә кешене — кызыл сакаллы, кып-кызыл, яргаланган түгәрәк йөзле Вәли картны +— Җиһангирның әтисен генә таныды Бибинур. Аксыргаклылар байтактан киткән ахрысы, юлда машиналар юк иде инде. +Аның аягы атламас булды, ул койма кырындагы җылы җиргә утырды, беләгенә сыгылып төште һәм беләкләренә капланып тагын озак кына елады. Күз яше кибеп бетмәгән икән аның, җанында җылы калган икән әле! Тик нигә аны берәү дә күрмәде соң? Юлда булсын, монда булсын, беркем игътибарга алып тормады. Күзгә күренеп йөрсә, эндәшмичә калмаслар иде! Шул чагында аның тәшвишләнгән күңеленә сәер бер фикер килде: бәлки ул үзе йөрмидер монда, Тегәрҗеп авылына күбәләк канаты кебек үтә күренмәле җаны гына ияреп килгәндер? Ə тәне тегендә, Аксыргакта калгандыр да, ул да каңгырып йөридер? +Шул уй күңеленә иңгәч, ул капылт кына урыныннан кузгалды, күлмәк итәгенә сырышкан әрсез үлән орлыкларын кагып та тормыйча, зират капкасыннан шактый читкә китеп, корырак урынны сайлады, коймага ябык аркасын терәп утырды, арган аякларын сузып җибәрде. Шактый вакыт узды бугай. Тик вакытның да әһәмияте юк иде инде Бибинур өчен, аның йомык күзләренә ипләп кенә йокы керде. Йокыга китте дә төш күрде. Аның иләс-миләс төшенә ямь-яшел болында иртәнге томанда чабышып йөргән ак атлар керде. Кәҗә сөте төсле зәңгәрсу ак чыкларны коя-коя чаба иде атлар. Ак атларның сырты өстеннән туктаусыз куе томан агылды. "Нигә сезнең колыннарыгыз юк? Кайда сезнең колыннарыгыз?"— дип кычкырыпилереп сорады ул ак атлардан. Атлар җавап урынына кешнәделәр генә, арадан берсе, озын ялын селкә-селкә Бибинур янына килеп, ал аягы белән җирне тырнап аңлатып бирде: "Бар безнең колыннарыбыз, бар! Тик алар бик еракта, еракта, Каф тау артында ук!" "Нигә алар Каф тау артында?"— дип сорарга тели Бибинур карчык, иреннәре йомык, ачылмый... Авызын убырлы карчык пичәтләп киткән, имеш... +Ул тупырдаган тояк тавышына сискәнеп уянып китте, шактый вакыт кайда икәнен аңышмыйча башын селкеп утырды. Күлмәге аркасына җилкән кебек киерелгән җитү чәчле малай җирән айгырга менеп алган да җилдерә генә! Якыннан гына чабып узса да ул Бибинурны күрмәде дә бугай... Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә. "Ат җиленнән суык алмасмы бу җилсәйне?"— дип уйлады Бибинур, иңбашларын калтыратып. Малайның аны күрми үтеп китүе баягы шиген арттырды: "Бармы әле мин бу дөньяда? Әллә җаным, чыннан да, күбәләк булып кына Җиһангир артыннан очып килдеме?!" +Йокыдан уянгач ул суыксыды, җир өстенә мыштым гына кичке дым йөгерде, тургай тавышлары тынды. Зират агачларындагы исемсез кошлар да туктадылар. Ул, торырга да иренеп, күлмәгенең тирән кесәсенә тыгылды һәм калтыранган кулы белән ике кап шырпы эзләп тапты, берсе башланмаган да иде. Капны күзенә якынрак китереп сурәтенә карады: шырпы кабында озын яллы ап-ак ат колынын ияртеп каядыр чаба иде... +Ул, тирә-якка күз йөгертеп, ягарга әйбер эзли башлады, якында гына коры курай сабаклары, койма койганнан калган вак-төяк йомычкалар күреп сөенде. Йомычкалар шылтырап торган коры иде. Коп-коры сынган чаңгы кисәге дә табылды, утынга ярар әйдә, дип уйлады ул. Мөгаен генә, узып киткән җайдак малай сындыргандыр чаңгысын, зираттан курка ахрысы, тизрәк узып китәргә ашыга... Нигә куркырга!.. +Ул күрән, коры курайларны йолкып-йолкып бер урынга өйде, такта-йомычкаларны ипләп кенә шакмаклап тезде, чүгәләп, ике учы арасына кысып ут тергезде. Утны һәм җылыны ярата ул. Ут куанычы тәннән дә элек күзгә йөгерә торган була. Ут барында кеше бер чакта да ялгыз һәм мескен булмый. Кеше аккан суга һәм янган утка карап әллә никадәр тик кенә утыра ала. Ут белән суга уй тоташа... +Нәни генә җилфердәгән учак Бибинурга ышанычлы иптәш булды. Тирә-якта караңгылык куерды, зират агачлары ботагына шомлы эңгер эленде. Берәм-берәм авыр, саллы йолдызлар кабынды. Ул, урыныннан тормыйча гына, учагына аз-маз агач өсти торды, күлмәк итәге белән аякларын төреп, бик озак кымшанмыйча утырды. Авыл ягыннан сискәндергеч аяк тавышлары ишетелгәч кенә дерт итеп калкынды, көйгән кашы өстенә учын куеп, сүзсез караңгылыкка текәлде. +Эндәшмәде, караңгылыктан сүз көтте. +— Кайсыгыз анда, әрвахларны куркытып ут яндыра? — диде карлыккан өлкән тавыш. +— Мин әле бу,— диде карчык, юаш кына. +— Кем соң син? Нишләп монда утырасың? +— Мин идем,— дип кабатлады карчык, төшенке генә +— Тик утырам. +Килүче яктыгарак керде, Бибинур карчык йөрүчене Җиһангирның әтиседер дип уйлаган иде, чыннан да бу ул, Вәли карт иде. Ут яктысында аның кызыл сакалы тагын да җетерәк булып күренде. +— Күргән кешегә дә охшатам, ныклап танымыйм да бугай,— диде ул, +уйчан гына учак ягына чүгәләп +— Кем соң син? +— Аксыргактан килгән идем мин,— диде карчык, караңгылыкка кулы +белән изәп. — Ə-ə,— дип сузды карт +— Машинада күрдем мин сине. Нишләп +кайтып китмәдең соң алайса? +— Белмим,— диде Бибинур, аптырап +— Машиналар киткән иде инде, +зиһенем таралды. +Вәли карт: "Җиңеләя башлаганмы әллә бу Алла колы?"— дип уйлады да бик тиз ул уеннан кире кайтты — карчыкның бөтен кыяфәтеннән, бөтен тотышыннан тирән кайгы кичерү бөркелеп тора иде. +— Әйдә, безгә кайтыйк,— диде ул, аны чын күңеленнән жәлләп +— Чәй +эчәрсең, кунарсың. Минем улымны олылап килгәнсең, рәхмәт сиңа. +— Кайтмыйм,— диде карчык, ап-ачык итеп.—Бүген сезнең кунак кертә +торган көнегез түгел. Ничек чыдыйсыңдыр әле дә... +— Чыдамый нишлисең? — диде карт, кулындагы таяк очы белән утлы +күмерләргә туфрак сибә-сибә. Ул, җанына түзә алмыйча бая +ишегалды тирәсенә чыккач, зират ягына карады һәм имәнеп китте: +бөтенләй көтелмәгән урында тычкан уты булып яктылык җемелди +иде. +— Кем соң син Аксыргактан? Нәселең кем? Беләмме мин сине? +— Белмәссең дә инде" Безнең ир-атлар юк. +— Ирең кем иде соң? +— Ирем Габдуллаҗан атлы иде. Сугыштан кайтмады. Беләсеңме? +— Син теге игезәк сыңары алайса? — дип сорады Вәли, азрак хәтерләп. +— Шул инде, шул. Атым Бибинур. Габдуллаҗан хатыны идем мин. +Сезнең соң балалар да ишле генә иде түгелме? +— Ишле булмаса да, бар иде... Өчәү иде. Хәзер таралыштылар. Ялгыз +инде мин. Байтак гомер ялгыз. +— Сыңарың исәнме соң? +— Ул да исән. Җен ташы күк йөри. +Бибинур, зират янында җен исемен телгә алганына уңайсызланып, караңгыда оеп йокымсырый башлаган карт наратларга күтәрелеп карады. Беренче очраткан кешесенә алай ачылып китми торган булса да, бу кешенең Җиһангирның әткәсе икәнен белгәнгә, тел яшереп торуны кирәк санамады ул. +— Күзләреңне күрмим,— диде карт бераздан. +— Нигә? — диде аптырап Бибинур. +— Күңелдәге күздә диләр бит. Күзне күргәндә кеше белән сөйләшү +җиңел. — Ə сукырлар? — дип карышты карчык. +— Нәрсә сукырлар? +— Аларның күзен берәү дә күрми бит. +— Аларның башка! Кем икәнлекләре чырайларына чыга аларның. +— Анысы шулай инде. Безнең авылның сукыр суфыйны хәтерлисеңдер +әле? +— Хәтерләмичә... +— Кешегә борылса, йөзе кояш күк балкып торыр иде бичараның. Гел +елмаер, гел көләр иде... Зарлана белмәде. Шуңа күрә яраталар да иде +кешеләр. Йөзгә җитеп гүргә иңде. +— Әйдә, кайтыйк,— диде карт, нык ук чакырып. +— Мин Аксыргакка кайтам,— диде карчык, бераз уйлагач. +— Төн бит! Куркырсың. +— Төн булса ни? Төнне яратам мин. Миңа кем тисен? +Икесе дә торып бастылар, икесе дә буйга тәбәнәк, ябык, какча иделәр. +— Хәзер берәр малайны табып китерәм,— диде Вәли. +— Шоферны, дим. +Илтеп кайтыр. +— Төнлә машинага утырмыйм,— диде карчык, ашыгып-ашыгып. +— Нигә? +— Акчаны чамасыз сорый алар. +— Гел утырмыйсыңмы? +— Утырганым юк. +— Егерме-утыз тиен жәл түгел инде, бирәсең!.. — Ə мин бирмим,— диде карчык, киреләнеп. +— Нигә? — дип кабатлап сорады Вәли, һаман гаҗәпләнеп. +— Шоферның үз җилкәсенә утырып кайтмыйм ла мин! +"Характер бар бу карчыкта!"— дип уйлады Вәли. +Ул үзе дә утырып йөри. Машинаның теле булса, ятим карчыктан акча сорап ятыр идеме, ə алар сорый! +— Мин илтеп кайтырга кушкач, сорамас. +— Сорар, олыны олы дип тормас. +— Кунган өч��н акча түлисе юк, кайтыйк,— дип һаман үгетләде Вәли. +— Авылга кайтмыйча ярамый,— дип һаман карулашты Бибинур. +— Син кем белән торасың соң? — дип кызыксынды карт. +— Бер башым,— дип, авыр гына көрсенде карчык. +— Әллә кайчаннан +бер үзем яшәп ятам. +Вәли: "Балаларың кайда?"— дип сорарга да теләгән иде, ниятеннән кайтып өлгерде. +— Алайса, куна калсаң да, сүз әйтүче юк икән,— дип кенә куйды. +— Мич арасындагы чикерткәләр аптырар,— диде карчык тиз-тиз. — +"Кая китте безнең бу кортка?" диярләр. Күрше-күлән әллә ни уйлар, +югалтырлар. +— Чәй эчмичә барыбер җибәрмим. +Чәй эчәсе килә иде Бибинурның, баядан бирле авыз эче кибеп, иреннәре янып тора иде. +Бусына ул тиз ризалашты. +Зират капкасы яныннан узганда, ул, тукталып, Вәли картка карады. +— Улың янына кагылмадың... +Карт, капка өстендә балкыган тонык айга карап, беравык дәшми торды. +— Озакламый үзем дә янына киләм, мәңгегә... +Бибинурның күзенә тагын куе яшь килеп тыгылды. +— Барыбыз да үләчәк... +— Юк, минеке билгеләнгән инде. Яздан бирле саулыкка туймыйм, +тыным кысыла... Тик Җиһангир иртәрәк китеп барды, бик иртә... +Татымады дөнья тәмен, өлгермәде... +Вәли карт: "Тыным кысыла",— дисә дә шактый тибеш йөри икән, урыс капкалы, алты почмаклы өй янына тиз үк кайтып туктадылар. Хуҗа ишегалдына башта үзе керде, өй ишеген дә киереп үзе ачты: +— Менә, әнкәсе, ут иясен алып кайттым,— диде. Җиһангирның анасы, күз төпләре караеп күгәргән, эре сөякле, олы гәүдәле карчык, өстән өстән генә Бибинурга карап алды да, картының күз карашыннан аңлап, сүзсез генә табын әзерләргә кереште. Өйдә юан, кырма аяклы түгәрәк өстәл булса да, чәйне сәкегә әзерләделәр. Карчык ике читеннән сак кына чеметеп сәкегә кызыл ашъяулык җәйде, уртага пыяла савыт белән акмай, агач капламыч белән бал китереп утыртты. Җиз самовар өстенә ак тастымал капланган булса да, Бибинур таныды, Тула самовары! Тоткасы да, подносы да шул ук... Кайчандыр аларның да шундый ук самоварлары бар иде... "Тульский оружейный завод. 1926 год" дип язылган... Самоварны күргәч, аның хәле бетеп китте, чак кына сәкегә менә алды, аяк очын итәге белән төрә-төрә, бер якка янтаебрак утырды. Чәйне Вәли карт ясады, карчыгы утырмады, бөкрәя төшеп тәрәзә янына барып басты да кемнедер көткән кебек урам якка текәлеп карап тора башлады. +Бибинур сәкедә ашаган чакларын онытып бетергән иде инде, җайсыз икән, аякларны кая куярга һич белеп булмый, ул эченнән генә: "Уллары укымышлы председатель иде, өй эчен ничек борынгыча тоткан",— дип уйлады. +Берәр чынаяк чәй эчкән арада, шулпа да җылынып өлгерде, бер утыргач анысыннан да баш тартып тормады Бибинур, ашыкмыйча гына, ризыкны олылап, вак-вак кына йота-йота итле ашны да ялтыратып куйды. +Ашау-эчү тәмамлангач, сәкедән ашъяулык киткәч кенә әңгәмәгә керештеләр. +— Җиһангирым борынгыны бик олылый иде. Өйдә, җылан мөгезе генә юк. Стенада тәрәш тараклары, дага-кыңгыраулар, кутаз дисеңме, эш��ея шөлдерләре, калтырчалар, киндер сосалары, балдаклы дугага тиклем бар! Ярма ташын әйткән дә юк. Аны да чыгарып ташлатмады... Шул иске-москыга һушы киткәне өчен хатыны ташлап китте баламны. Кала кызы иде киленебез. "Мин старьевщик татарга чыкмадым!"— диде... Баксак, атасы чүпрәкче булган икән... +— Аның өчен генә түгел лә! — дип сүзгә катышты Вәли карчыгы, тәрәзәдән борылмыйча гына. +— Шуның өчен, әнкәсе, хас шуның өчен! Ярар, хәерлегә булсын. Менә, Аллаһы боерса, Җиһангирның малаен үзебезгә алып кайтырбыз. +— Бирде ди сиңа. +— Бирер,— диде эчке бер ышаныч белән Вәли карт. +— Әле ныклап торып сорасак, бөтенләйгә бирер. Көзге каршыннан китмәгән нәмәстәгә бала нигә? Бала ул, йөрәк җимеше. Карар дисеңме син аны? Котылганына сөенер генә. +— Синең үзеңне кем карар. Шуны уйлап бак. +— Малай кайтсамы?.. Терелеп китәм әле мин, күр дә тор. +— Әйе, алып кайта алсагыз, гомерегез озаер иде... Бала бит ул, чыннан да, йөрәк җимеше,— диде Биби- нур, яулык читен бөтерә-бөтерә. +— Улы да бар икән Җиһангирның! +— Сигез яшендә. Беренчене укыды быел. Кая әле хаты? Гаҗәеп малай! +Нәкъ Җиһангирым инде, өзелгән дә төшкән. Акыллы... Бише тулып +килә моның бер заман. Шуннан бер көнне атасына әйтмәсенме бу: +"Әтки, ди, минем күкәй суы эчәсем килә". Әтисе белән әнисе егылып +көләләр малайдан. Нинди күкәй суы ул тагын? Ярый мин шунда, +сразы аңлап алдым, əhə, димен, Җиһангир үзе дә дүрт-биш +яшьләрендә гел чи күкәй эчә торган иде. Чыгып китте исә, тавык +оясына менмичә калмый иде. Түше сап-сары булып кайтып керә!.. +Бүгендәй хәтеремдә, сары түшен учы белән каплап, бусага төбендә +көлеп басып торыр иде... Вакыты җиткәч улының да чи күкәй эчәсе +килгән, җан сорый бит, тик ибенә җайлап әйтә генә белмәгән. Менә +бит ничек ул үз тамырың! Барыбер бер яктан китереп чыгара. +Вәли карчыгы артыгын кыстап тормады, кыска гына сорап куйды. +— Кунасыңмы? +— Кунмыйм, рәхмәт,— диде Бибинур, сүзне өзеп +— Очыбыздан бер +хатын каралырга бармакчы иде, булнискә. Иртәгә шуның балаларын +алып калырга сөйләшкән идем. +— Байтак җир бит. +— Булса ни? Җәяү йөрергә күнеккән инде без. +— Төн... +— Төн кайгылы кешегә кулай юлдаш кына ул. Курыкмыйм. +Хуҗалар Бибинурны артык кыстамадылар. Вәли карт аны авыл очына хәтле озата килде. +— Улымны олылаганың өчен рәхмәт. +— Әйбәт кеше иде бит. +— Әйбәт кешеләр күп. +— Ул иң әйбәте иде. +— Үткән-сүткәндә безнең өйне чит итмә, кереп йөр. +— Керермен,— диде Бибинур, чын күңеленнән. +Бик биектә тонык кына гөжләп самолет очып узды, Бибинурны сискәндереп бит алмаларына төнге күбәләкләр килеп бәрелде. Кайдадыр әтәч кычкырып җибәрде. +Бибинур карттан аерылгач ук адымнарын кызулатты. Мактанса да, күңел түрендә курку бар иде. Кунарга калырга да була иде, беркем дә больницага барырга җыенмый, монысын Бибинур чәй эчкәндә уйлап кына куйган иде. Кундың исә, чишенергә туры киләчәк иде. Чишенергә һич тә нияте юк иде аның, өсте-башы чип-чиста анысы, мунчага барып кына тора, керен дә тотмый. Әмма эчке күлмәге ямаулы, ыштанында да ямау өстендә ямау... Кеше алдында, кеше өендә ничек итеп чишенмәк кирәк?! Ямаулы ыштан аркасында оятка каласы килмәде аның... +Хәзер шуларны уйлап тагын бер кат көрсенеп куйды... +Ул, бара-бара күлмәк итәген өскәрәк күтәреп, билен ыштан бөрмәсенә тутырды, болай атлау җиңелрәк иде. +Урманга кергәч аның шикләнүе артты, адымнары куерды. "Каһәр суккан ямаулар,— дип сукранып уйлады ул. +— Кунып, иртән кайнар коймак ашап, җылы сөт эчеп киткәндә дә була иде!" +Бибинур карчыкның сыеры да, җылы сөте дә күптән юк, җиз самоварсыз калганына да әллә ни гомер, кунак булып кеше түрендә утырган чаклары да онытылган, аның үз йортына кунак кайтмаганга байтак еллар узган иде. +Яз явымлы иде быел. Башка елларны Сабан туена корып-кибә торган чокыр төбеннән сызылып кына су агып ята икән, аны-моны уйламыйча атлавына, ике аягы да лачма су булды. Иелеп оекбашларын сыкканда ул якында гына эт өргән тавышлар ишетте. Этләр берничә иде ахрысы, бер-берсен бүлә-бүлә, ярсып, абалап өрәләр. Ул чокырны йөгереп диярлек үтте, өскә менгәч, аягына киеп тормады, салкын чыклы үлән өстеннән яланаяк чаба башлады. +Курка-шүрли барса да, җиде чакрым йөргән аякка арамыни, Бибинур таң яралганда авылга кайтып керде, аз-маз черем итеп алырга да өлгерде. +Ялгыз карчыкның йокысы күбәләк гомере генә, ятты да, торды да. Идәнендә чүп-мазар күренмәсә дә себереп чыгарды, сыңар чиләген тотып суга төшеп менде. Элегрәк кәҗә асраган төз лапас астында ваклаган утынын тота, шулар ишелеп төшкән икән, кереп аларны әйбәтләп өеп чыкты. Эшен бүлеп, ике тапкыр кибет тирәсен урап килде. Ачмый гына бит Әсмабикә уңмаган! Тыйнак кына кыз иде яшьлегендә, бригадирга кияүгә чыгып куйгач, тәмам узынды, авызы тулы алтын теш, колагында да әллә ниләр ялык-елык килә, үзе аркылыга-буйга җәелде, имәнгеч. Баскан урынында йоклап йөри... +"Яңа эчке күлмәк белән яңа ыштан алырга кирәк",— дип уйлады ул. +Бар иде аның, түшәм матчасына кыстырып куйган шыгырдап торган унтугыз тәңкәсе бар иде. Соңгы айның пенсиясе. Егерме тәңкә иде алганда, авызы явыз, тәмлегә кызыкты, бер тәңкәлек чуклы кәгазьле кәнфит алып кайтып суырып бетерде... +Унтугыз тәңкәнең кат-кат уйланган, үлчәнгән урыны бар, бик бар! Көзгә кадәр идән тактасының берсен алыштырасы бар, череп беткән, менә сынам, менә сынам дип сыгылып кына тора. Бер почмакта түбә саламы бик черегән, яз буе тып та тып кар суы тамып утырды. Яңгыр яуса да, өйдә савыт-саба калмый, һәммәсе идәнгә тарала. Су үткәч, өйнең һавасы дымлы, черек исе дә күңелне болгата. Бөтенләй үк алыштырып булмаса да, түбәне дә каратасы бар. Бик бар! Унтугыз тәңкәң җитәрме әле?.. +Нишлисең, гомере буе колхозда эшләде дә бит, ат та карады, юл да чапты, барына җитеште, ир эшләмәгәнне башкарды, пенсиясен барыбер егерме тәңкә генә чыгардылар. Зарланып идарәгә барыр иде, го��ере буе алачыкта тимер чүкегән Галикәйнең дә егерме тәңкә генә пенсиясе! Акча турында алар икәү очрашканда гына сүз алышалар. +— Әй Бибинур, зарланма. Акча кешене боза,— ди Галикәй, ике җирдән сынык тешле авызын ерып.— Əнə, күрше авылда Минәч кордаш та пенсәгә чыкты. Алтмыш җидене ала! Чөнки аларда совхоз! Калхуз тимере йомшаграк булгандыр инде, валлаһи! +Галикәйгә авыз ерса да була, улы-килене янында, үзе дә тик ятмый, сунарга, балыкка йөри, бәхете бар, буш кул белән кайтмый. Иясез этләрне ата, иш янына куш, тиресен үзе или, бүрек тегеп җибәрә. Өй арасында да кулы ята: тегесен-монысын төзәтә. Заманга ярыйм дип телевизор, радиога да тотынып караган иде, бер кешенең кинескобын шартлатып, өч кешенең радиолампаларын тәмам яндырып бетергәч, даны чыкты, тиз үк ул кәсебен ташлады. Хәзер ул турыда искә алганны да яратмый. "Тотынырга куркам, я яшь башыңнан үләрсең!"— дип, Бибинурга гына әйтә. +Гомумән, аларның эч серләре сыя, Галикәй шаярып-көлеп кенә аңа зарлангалап та куя: +— И-и Бибинур! Бүгенге пенсионерлар аерым чутта торырга тиешләр иде дә бит, һәммәсе исәпкә алынмый. Бүгенге картлар алар тарихи кешеләр, бар булганын, тир түгеп булдырган мал-туарларын берсүзсез колхозга илтеп тапшырган батырлар. Хәзерге кешене малын тапшыртып кертеп кара син колхозга! Машинасын, матаен, икешәр сыерын, көтү-көтү сарыгын биреп кем керер иде икән?.. Без бит актык тавыкка кадәр илттек, берсен кызганмадык. Кызгансак та, дәшмәдек. Хәзерге заман пенсионерлары — колхоз төзелеше батырлары бит алар!— дип сүзен бетерә. +Әллә ниләр уйлап чыгара бу Галикәй явыз! Аның белән бер авылда, бер үк чорда яшәсә дә, Бибинур алай уйлый белми, кая ул, башына чүбек тутырып куйганнармыни, иртән ни ашаганын да оныта. +Галикәй дә ялгыз, карчыгы дөнья куйды, тик нишлисең, парсызлар авылда бер алар гынамы?! +Җайлап сорасаң, Галикәй, килеп, идән тактасын алыштырып та куяр иде, акча да сорамас иде, тик беркемгә дә ялынып барырга яратмый Бибинур. +Ул унтугыз тәңкәне матчага кыстырган җиреннән алып учына кысты һәм тагын кибеткә йөгерде. Тыр да тыр бара, төн буе йокы күрмәгән димәссең. Ашыга, уе зур. Яңа эчке күлмәк алмый булмас! Арзанлы гына ситсы алып бер-ике ыштан тегеп җибәргәндә дә ярар иде дә, җөй машинасы да байтактан юк инде Бибинурның... Самовар белән бер елны бетте... +Кеше юк чакны көтебрәк йөрсә дә, ул барып кергәндә кибеттә икеөч хатын-кыз бар иде. Икесе түзәрлек, сүз-йомыш сыя торган хатыннар, өченчесе, түше белән прилавкага ятып кибетче Әсмабикәгә нидер сөйләп ялагайланып торучысы, Бибинурның игез сыңары Зөһрәбану иде... +Бер дә күрәсе килми иде Бибинурның үз сыңарын! +Зөһрәбану дә Бибинурны тансыкламаган ахры, ул керүгә билен турайтты, ике күзеннән дә ут атты, юка иреннәрен бөрештереп "йөриләр шунда" дигән кебегрәк көлеп куйды. Кибетче Әсмабикәнең коймак-коймак битләре уртасына урнашкан песи борыны астындагы уймак авызы да елмайды: кибеттәгеләр мәзәк көтеп игезәкләргә текәлделәр. Ташлыяр кебек салмак кына аккан сүз өзелде. +Бибинур аларның ашардай карашларын бөтенләй күрмәде диярлек. Очрашканда җәнҗал башлаучы Зөһрәбануга да ашыгып кына карап алды да, аның күзе шүрлектә төргәге белән яткан кызыл комачка төште. +Шушы төргәктән алынган бит инде Җиһангирның табутын чорнаган кызыл комач! Шул кызыл белән машина әрҗәсен дә тоташтан ураганнар иде. Әйе, шушы... Хәзер шушы төргәктән кемдер кистереп алыр, бу юлы инде табут төрергә түгел, кирәк-яракка, берсе яулыкка дип кистереп алыр да, чит-читләрен каеп, башына бәйләр... Әйе, шул төргәк, шул!.. Егет-җилән кызыл яулыклы сылуга карап: "Һай, җаный, бигрәк килешә ал яулыгың!"— дип мәдхия җырлар... Ə комач шул төргәктән, шуннан... +Эчке күлмәкләр эленгән баганага күзе дә төшмәде хәзер Бибинурның, кибеттәгеләрнең мәзәк, тамаша көтеп җыр-җыр көлүләрен дә бөтенләй ишетмәде ул, унтугыз тәңкәсен кайнарланган учында әвәләп кызыл комачка карап катты... Кибеткә китергән гаме дә, чергән идән тактасы да, түбә дә, барысы да онытылды. +Бераздан гына, исенә килеп, тамаша көтеп торучыларга гаҗәпсенеп карады: көләсезме? Мәзәк иттегезме? Әйе, дөрес, нишлисең, кибеткә йөргәли Бибинур... Әйтергә кирәк, еш йөри, ялгыз карчык тагын кая барсын да нинди юаныч тапсын? +Кибет — авыл хатын-кызларының штабы ул, монда дошман разведкасы белә алмаганны да беләләр. Дөнья хәлен генә түгел, галәм серләрен дә белеп сөйләшәләр. Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора, әйтеп үк бирерләр!.. +Гадәттә ул кибеткә басынкы гына килеп керә, керә-керешкә Әсмабикә белән бер-ике сүз алыша, "чибәрләнгәнсең әле!" дип салпы якка бер-ике салам кыстыра, "уңган хатын инде син!" дип җибәргән чаклары да була!.. Ашыкмый Бибинур, өй борынча килгәнгә, аның үзенә дә аз-маз яңа хәбәр ияргән була, хәл-әхвәл белешкәч, ишеткәннәрен җыелган хатыннарга түгеп аудара. Соңгы яңалыкларын сөйләп биргәч, игътибар белән тыңлап тора, үзе дә нидер ишетә. +Шуны дә әйтергә кирәк: кибеткә бер йомышсыз, сүз сөйләр өчен генә йөреп булмый, "гайбәтче, биләмче" дигән атың чыгуы бар. Бибинур моны бик нык чамалый: абруеңны төшермәс өчен бик хаҗәт йомыш та эзләп табарга кирәк әле! Менә монысы аның өчен кыен мәсьәлә иде! +Ниләр генә кыланмый Бибинур мондый чакларда! +"Чәй кайттымы?"— дип сорый, товарга кайчан барасыларын озаклап белешә, атнага бер-ике тапкыр ул озак итеп җентекләп күлмәклек сайлый. +Иң әүвәл кыйбатлырак материяләргә тотына, крепдешиннарны, ефәкне ике куллап уып карый, бөкли, сыпырып тигезли, тәрәзәгә якын килеп кояшка куеп карый, исни, теше белән чытырдатып тешли. Моңарчы тыныч кына күзәтеп торган Әсмабикә Бибинурның теше арасында чытырдавын ишетеп ефәген жәлли дә башлый: "Ертып та кара инде булмаса!"— дип кашын җыера. +"Алай димә син, Әсмабикә!— ди Бибинур, һаман товарны сынап +— Төрле яктан карарга кирәк аны!" Анн��ры, "төсе ошамый ла!" дип, материяне кире кайтара. Әсмабикә дә Бибинурның йомшак ягын белә, шүрлек арасыннан гаҗәеп шәп, яшел куе җирлеккә зәңгәр борчак чәчкәләре төшкән арзанлы гына ситсыны тартып чыгара. Карчыклар үлә инде мондый тукыма өчен!.. Бибинурның күзләре кызыгып яна, хәтта авызына су килә, шулай да бирешми: "Яшьләр өчен ич синең бу ситсың, Әсмабикә, мондыйны киеп чыксаң, тавыклар көләр... Чәчәксезе булсын иде мондыйның, бер генә төслесе!" +Әсмабикә дә тәмам эт икән, карчыкны аяп тормый бит шунда, шүрлегенең әллә кай яшертен почмагын актарып нәкъ карчык сораганны алдына китереп сала... +Бибинур карчыкның кыяфәте тагын да ныграк үзгәрә, ул чебешкә ташланырга җыенган тилгән күк гәүдәсен җыеп куырыла, аяклары тик кенә тормый башлый, ул ике кулына ситсыны сала да авырлыгын үлчәгән кебек озак кына селкеп тора; бусын тешләми дә, иснәми дә, күз белән дә товарның шәплеген аерып була! +Кулы арганчы, озак итеп тотып торганнан соң, ситсы почмагы белән дымлы күзен сөртеп, төргәкне Әсмабикәгә кире кайтара. +"Әйбәтен әйбәт тә, мондый кадерле малны кем тегә ала дисең хәзер? Бозып кына бирәләр аны! Менә элек Гомәр хатыны Мөһәлилә тегә иде карчыкларга күлмәкне! Сылап кына куя иде менәтерәк!.. Кигән күлмәгең канат төсле гел алга гына өндәп тора иде. Хәзер ни, карчыкларны мыскыл итеп кенә җибәрәләр!.." +Бик вакытлы китереп кыстырды Бибинур Мөһәлиләне! Сүз җиңел генә Мөһәлиләгә, Мөһәлиләдән аның ире кылый Гомәргә, аның пакусны ике метр ярым алып печән чабуына, печәннән курмыларга, курмылардан салкын кышка, салкын кыштан аулак өйләргә, аулак өйдән утырмага, утырмадан кунак кызларына, кунак кызларыннан җилдән ике бәбәй тапкан тәпән корсак Миңсылуга, Миңсылудан бер утырганда ике самовар чәй эчә торган кендек әбисе Хәернисага, Хәернисадан аның ире электә тракторчы, хәзер самагунчы Бикбулатка, тагын әллә кемнәргә, тагын әллә нәрсәләргә күчә дә Бибинур онытылып, күз алдыннан югалып тора; сүзгә мавыккан Әсмабикә карчык кулыннан төргәкне ничек алганын, ничек кеше күзеннән яшереп түргә үк кертеп куйганын сизми дә кала. Авызлары эшләгән хатыннарның күзләре томаланган була... +Хәзер Бибинур кибеттә юк та кебек, йомышлары беткәннәр сүзнең дәвамын алып чыгып китәләр — кем Миңсылуны, кем утырмага килгән кызларны... Яңа кергәннәр сүз чылбырына теләсә кай урыннан ялганалар, чөнки бөтен авыл, аның тарихы, кичәге- бүгенге хәлләр һәммәсенең күз алдында, барын да беләләр, онытмыйлар, саклыйлар, буыннан-буынга гадел рәвештә тапшыра баралар. Бибинурның хәле юклыгын да, күлмәккә акчасы булмавын да бик шәп беләләр! +Ситсыларны, хуҗалык кирәк-яракларын, киштәдәге йөз төрле вактөяк әйберләрне, һәммәсен аерым-аерым, биш-ун мәртәбә күздән кичергәннән соң, ул кибеткә кергән саен бер кап шырпы сатып ала. Шырпы алуның бер гаебе дә юк, аннан кибеттә ул бер чакта да өзелми, бәясе дә юнь — бер тиен генә, шуны ала Бибинур. "Әй, хәтер, аласы әйберем бар ич, дөнья мәшәкате белән йомышыңны онытып чыгарсың",— дип башкалар ишетсен өчен кат-кат әйтеп ала. Дөрес, мич арасында, моннан нәкъ сигез ел элек, Сабан туй алдыннан килгән посылка тартмасында аның байтак шырпысы саклана; сакланса ни, хуҗалыкта утсыз яшәп булмый, мич арасында шырпы, корыда, черми дә, дымланмый да, кайчан алып сызсаң да, гөлт итеп кабына. +Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шылтырап йөдәтмәсен өчен ул икешәр капны берьюлы кулъяулыгы белән төйнәп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында бер кабын сүтеп бүләк тә итә. "Миннән күрсеннәр, әйдә, яхшылыкны!"— дип уйлый ул канәгатьлек белән. +Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый, яңа ситсы арасында уралганнан соң кулдан бик озакка кадәр тәмле ис китми, тәмле ис — яшьлек исе, ак киндер исе, җитен сөлгеләр исе өс-башка да сеңеп чыга, шулай итеп, кибеттә булганнан соң иске киемең дә яңа кебек була башлый... +* * * +Бүген ул ишек төбендә икеләнеп тормады, нияте нык, фикере нигезле иде. Кулында йомарланган унтугыз тәңкә! Бик күптәннән шул хәтле акча тотып кеше арасына чыкканы юк иде инде. Бик зур акча бит ул аңлаган кешегә! Унтугыз сумга ниләр алырга мөмкин икәнен Бибинур карчыктан гына сорагыз! Ул электрон-хисаплау машиналарыннан да остарак санап бирә аны сезгә! Унтугыз тәңкәгәме?.. Уһу, аңа күпме шикәр, ярма, сыек май алырга була!.. Шикәр сипкән дөге бәлешен үлеп ярата Бибинур, бер башы гына булгач, бәлешне сандугач оясы хәтле итеп кенә пешерә. Ризыкның бөртеген дә әрәм итми, сөяк-санагын, калдык-постыгын ташларга жәлләп моннан ике ел элек, көзлектә, адашкан бер этне ияләштергән иде. Карабай иде исеме. Койрыгын селкеп, Бибинур әбисенең күзенә генә карап, сыйланып кыш чыкты да, салкыннар шиңеп, яз кергәч, шомырт чәчәк атканда каядыр китеп югалды. Бибинур аптырагач Галикәй янына барды. +— Карабай югалды әле, Галикәй,— диде ул, борчылып. +— Бигрәкләр дә +акыллы, ягымлы эт иде инде бичара! +— Күргәнем юк,—диде сунарчы карт. Бибинур аңа ышанып та бетмәде. +Карабай да табылмады... +— Әсмабикә, Әсмабикә, дим! +— Әү, Бибинур әби? +Зөһрәбану да, кибетче дә аның шырпы сораячагын әллә кайчаннан, Бибинур кибеткә аяк баскан минуттан ук белеп торалар, күзләрендә шаян утлар бии, көләселәре килеп, тамак төпләре кымырҗый. +Аларның күз карашы Бибинур карчыкны икеләндерде: акчаның бик кирәк урыннары бар бит, нишләргә?.. Бүген алмый калырга да ярамый теге комач төргәгеннән!.. Авыл зур бит, тормыш чуар, берәрсе керер дә күз алдыңда кистереп алып чыгып китәр, авыз ачып калырсың! +— Әсмабикә! +— Аның тавышы нык ук калтырады. +— Әү дим ич! +— Кибетче, көлүен чак тыеп, уймак авызын сөт өсте +төсле ак кулы белән каплады, шырпы тутырган агач тартмага аяк үкчәсе белән кагылып алды. Зөһрәбану түзмәде, таудан тәгәрәп төшкән иске чиләк кебек калтырарга, шылтырарга кереште: "һи, һи, шырпысы беткән! Берәр кап биреп җибәр булмаса, Әсмабикә!" "Ничек көлә алалар?! — дип сызланды аның боек күңеле. +— Кичә генә аны җирләдек ич... Ничек кыеп көлмәк кирәк?!" Хәзер аны туктату мөмкин түгел иде инде. +— Әсмабикә, дим, Сабан туе җитеп килә, мин һаман иске яулыгым белән йөрим... +Кибетченең песи борынына якын гына утырган майлы күзләре чут төймәсе булып ачылдылар: +— Яулык? — дип кайтарып сорады ул. +— Яңаны бәйлисем килеп китте. +— Бар, Бибинур әби, яулыкның менә дигәннәре бар! +Кибетче шушы сүзләрне әйткәндә Бибинур тантана белән Зөһрәбану баскан урынга караган иде, сыңарыннан җилләр искән, кай арада кибеттән чыгып та шылган диген! +— Аклысын биримме, чуарынмы? — дип сорады Әсмабикә. +— Юк, син миңа менә шушы кызыл комачтан бер яулыклык кына кисеп бир. +— Бибинур әби, килешерме соң? Кызылны яшьрәкләр бәйли, чөеп бәйләгәндә килешә дә бит, син җилкәгә салып йөрергә аласың. +— Әсмабикә хәзер көләргә дә, көлмәскә дә белми иде. +— Менә бик әйбәт француз яулык, бәясе дә арзан. Үземә дип алып куйган идем, сиңа жәл түгел. +Яулык чыннан да күз явын алырлык, елкылдап тора иде, шулай да Бибинур баш селкеде: +— Син миңа шул комачны бир инде,— дип үтенде. +— Шуны кис, +Әсмабикә. +Бибинур, авылның башка карт-корысы сыман, яшьләргә "улым, кызым" дип бер чакта да эндәшми, үзеннән яшьрәкләрнең һәммәсен исеме белән генә дәшеп йөртә иде. Исемнәрен белмәсә: "Һәй, атыңны онытып җибәрдем, кем әле син?"— дип сүз башлый... +Әсмабикә бик гаҗәпсенеп, тәэсирләнеп карчыкка яулыклык комач үлчәде, гадәтенчә, ситсыны чытырдатып тартып та китермәде, ул сораганнан мулрак та кисте. +Бибинур карчык яулыкны ике кулы белән күкрәгенә кысып ишеккә җиткәндә, ул аны дәшеп туктатты: +— Бибинур әби! +— Әү, Әсмабикә. +— Әллә минем янга кибеткә эшкә керәсеңме? Җыештыручы Камәр апа +кулбашларым бик сызлый дип зарлана... Эше күп түгел, көнгә ике +мәртәбә юып-себереп чыгарсаң шул җиткән. Вак-таяк эшләрдә бу +лышырсың анысы. Акчасы булыр иде дим! Нигә болай интегәсең?.. +Бибинурны кадап үтсә дә, ул бүгенгә Әсмабикәнең "интегәсең" сүзенә игътибар бирмәде, ишеккә үк килеп җитеп, шактый ук уйланып торды да: +— Юк, Әсмабикә, эшкә кермим,— диде. +Әсмабикә дә сүзен тиз генә куя торган кеше түгел (юкка гына авылның начальствосына — бригадирга кияүгә чыкмаган бит!), һаман кыстады: +— Әле син болай үз көчеңдә, уңганлыгың дөньяга мәгълүм, бәлки килерсең, ə? — дип кабатлады. +— Юк,— дип кистерде Бибинур карчык. +— Эшкә керергә балалар кушмый. +— Балалар?! +— Әсмабикәнең җәя төсле нәзек кашлары маңгаена сикерде. +— Шулар кушмыймы? Ə алар синең ни рәвешле тереклек итеп ятканыңны беләме? Синең интеккәнне күрәме алар? +— Юк, Әсмабикә, үгетләмә. Балалар ишетеп алса, яхшы түгел. Аларны рәнҗетәсем килми... Балалар димәктән, аларның үз көннәре, минем үз көнем... +Бибинур шулай диде дә ашыгыч барасы җире бар кеше кебек тизтиз атлап чыгып китте, кибеттән шактый ераг��йгач кына борылып карады, тирән итеп көрсенеп куйды. +Асылда ул бүген һичкая ашыкмый иде. Түбән очка да болай гына, көндәлек өйрәнелгән гадәт буенча төшеп бара, көндәгегә караганда адымнары гына авыррак... Онытылып җиргә карап бара-бара да башын күтәреп тирә-ягына сөзеп карый, кешеләр очрый калса, каушаган йомшак тавыш белән сәлам биреп куя, сорасалар, җавап биреп тормый, адымын үзгәртми, атлый да атлый. +Тыкрыктан менеп килүче Галикәй күзенә чалынгач кына тыелып калды, туктап аны көтә башлады. Тыкрык читәне күләгәсендә аермачык күренеп киткән Галикәйне байтак көтте, теге яңадан күренмәде. Бибинурның чыраена салкын елмаю таралды, ул шундук мәсьәләне аңлап алды. Теге явыз балыкка төшкән икән дә, берни каптыра алмаган, буш кул белән кайтып килә! Белә Бибинур, күп еллык тәҗрибәдән чыгып, бик яхшы белә, әгәр Галикәй бармак башы хәтле ташбаш эләктерсә дә, мыек чылгыйларын өскә үрләтеп, урам уртасына ук чыга, очраган бер кешегә озаклап сәлам бирә, хатын-кыз янында озаграк юана: сунардан, балыктан кайтучы ир-атлар элек тә, яудан кайткан батырлар кебек, юллары уң булса, чибәр хатын-кыз яныннан тукталмыйча үтмәгәннәр. Галикәй дә шулай, су алып кайтучы киленчәкләрне күрүгә, ата каз кебек биеп кенә бара башлый, тамагы кипмәсә дә, чиләкне кыегайтып су эчә, мыекларын тәмләп сыпыра һәм сорашканнарын көтеп тора. Аның күз алмалары мутланып тәгәриләр, ирене мылт-мылт килә, ул, озын, ябык муенын төрле якка боргалап, бөтен авылның, бөтен урамның, бөтен кешеләрнең игътибарын үзенә генә җәлеп итәргә тырыша. +— Күрдеңме! — ди ул, җилкәсендәге брезент капчыкка суккалап. +— Балыктан кайтып киләм! Менә-ə-ə мо-он-дыен каптырдым! Бу юлгысын күршеләргә вәгъдә иткән идем, әгәр дә мәгәр, аягың җиңел булып, икенче төшкәндә эреләре эләксә, күр дә тор, сиңа кертмичә калмыйм!.. +Аннан китә сөйләп, китә сөйләп! +Балык турында сөйли башласа, Казанның ата балыкчысы Яхъядан да арттырып җибәрә, билләһи! Әгәр инде ялгышып кына олырак кызыл канат яки чуртан баласы эләксә, Галикәй иртәдән кичкә кадәр урамда йөри... +О, куян атып алса... юк, куянның эзен күрсә дә җитә кала Галикәйгә, ул таудан чаңгы белән сызгыра-сызгыра авыл уртасына хәтле очып төшә, кибеткә кереп ике чүлне кыстырып чыга, беренче очраган кешесен өенә алып кайтып сыйлый, чәй вә мәй янында озаклапозаклап куянны ничек эзәрлекләвен, куян куам дип төлкегә юлыгуын сөйләп бирә... +Аның бу гадәтләрен улы белән килене яратып бетермиләр, аучылык маҗаралары еш кына өй арасындагы каты талаш, үпкәләш белән тәмам була... +Бүген Бибинурны күреп тыкрыктан чыкмыйча яшеренеп маташа, димәк, коры кул белән кайтып килә. Табыш-мал белән кайтсамы, уһу, туктатырсың син аның — хатын-кыз күзенә чәчрәп керергә генә тора ир-ат! +Ə Бибинурның бу юлы аны күрәсе килә иде... +Ул кибеттән буш кул белән чыкмады бүген, кеше рәтеннән яшәп ята, Сабан туе алды икәнен онытмый, кулында өр-я��а комач яулык!.. +Галикәй, карчыктан болай гына котыла алмаслыгын аңлагач, кычыткан артыннан чыкты да туп-туры Бибинурга каршы китте — тизрәк һөҗүмгә күчәргә дә, Бибинурның һушын алырга кирәк, балыкау турында сүз кузгата торган булмасын! Кармакларны, буп-буш брезент капчыкны күрмәсен Бибинур! +— Бибинур,— диде ул, мыек чылгыйларын йолыккалап. +— Сине күрәсем килә иде! +— Нәрсәгә? — диде карчык, кулындагы яулыгын алай да, болай да күрсәткәләп. +— Бәй, сәгатем рәтләп йөрми дигән идең түгелме? Бүген үк кереп чыгам, хәзер үк, валлаһи. Керимме? +— Әйдә, ахирәт гамәлен чутлый торган нәрсә түгел әле, Бибинур карчыкның калдык-постык гомерен саный торган сәгать кенә. Алга китсә ни дә, артка калса ни! +— Миңа ышанмыйсың син, булдыра алмас дисең. Коеп бирәм! Акча да алмыйм,— диде Галикәй, карчыкның игътибарын мыекларына җәлеп итәргә тырышып. +Бибинур аның уң ягына да чыга, сул ягына да чыга, карчык аның брезент капчыгы белән кызыксына дип уйлый Галикәй, Бибинурның исә аңа комач яулыгын гына күрсәтәсе килә. Җиһангирны озатып калган очтан кисеп алынган комач бит! Ə картның һаман үз сүзе: +— Бер чакны шулай районнан берәү килеп чыкты. Тимерче булып эшләгән чак. У, усал кеше! Сәгате йөрми башлаган тегенең, керде бу. +Бибинур үпкәләп китә үк башлады. +— Бибинур! +— Галикәйнең тавышы бик сәер, нечкәреп яңгырады. +— Бибинур, дим, сиңа әйтәсе сүзем бар. +— Әйт,— диде ул юаш кына. +— Бибинур,— дип кабатлады карт, хискә бирелеп. +— Кичкырын өең яныннан уздым, утың күренмәде. +—Мин өйдә түгел идем, Галикәй. +— Аны озата бардыңмы? +Карчык сискәнеп алды, бераздан соң гына: +— Әйе,— дип раслады. Әле ярый шуннан артыгын Галикәй сорашмады, китәргә дә исәбе күренмәде, брезент капчыгының буш икәнен онытып бер адым гына аңа якынрак килде. +— Сүзем бар сиңа! +Бибинурның колак яфраклары кызыша башлады. +— Әйтсәң әйт, интектермә. +— Кичә кереп тә чыкмакчы идем. Син дә ялгыз, мин дә шулай диярлек. Əнə япь-яшьләр дә егылып үлә, дим... Әллә бар гомер, әллә юк гомер дигәндәй, һәй, үзең дә беләсең инде! +— Син Шомбайның ни уйлап чыгарганын мин каян белим? — диде ул, сүзне җиңелгәрәк борырга теләп. +Галикәй чыдамады, әйтте дә салды: +— Сиңа күчеп килимме, Бибинур? +— Өйдәш булыпмы? Нигә миңа өйдәш? +— Өйдәш димим лә! +— Галикәйнең кәефе кырылды +— Бөтенләйгә, дим, синең янга! +— Әй, Галикәй, Галикәй! Әллә көләсең инде миннән? +— Нигә көлим, ди, җүләр? Көлмим, бер дә көлмим, Мәгәр... +— Шулай булгач соң? +— Галикәй тагын бер атлам аңа якынайды. +Авызы чак кына ерыла башлаган Бибинур кинәт җитдиләнде: +— Ə балалар? — диде ул. +— Алар ни әйтер?! +— Минем балалармы? Алар сөенәчәк кенә. +— Синекеләр димим, минекеләр ни дияр? +— Ə-ə, синекеләр-р! — дип сузды Галикәй. +— Алар синең ни хәлдә яшәп ятканыңны белә дисеңме?! Синең интегеп ятканыңны аңлыймы алар? Каф тау артына әнкәләреннән качкан балаларны оныт син, бөтенләй күңелеңнән үк чыгарып ташла! Юк синең балаларың! +— Нигә булмасын, бар. +Галикәйнең ачуы чын-чынлап кабарды, ул бер балык та каптыра алмавын онытып, буш брезент капчыгын кулына алып, селки-селки урам уртасыннан кайтып та китте. Бара-бара да, очраган бер кешегә: "Юк дим мин аңа, балалары юк аның!"— дип кабатлый. Очраганнар аны сәерсенеп күз белән озатып калалар. +Бибинур карчыкка ныклап сүз салырга Галикәйнең нияте әллә кайчан өлгергән иде инде. Бер караганда аның тормышында моң юк та кебек: үз өендә улы-килене белән җай гына яшәп ята. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, карт кешегә тагын ни җитмәгән инде? Тик, көннәре узган саен, ул күңеленә нидер җитеп бетмәвен тагын да ачырак итеп тоя бара. "Хатын!"— дип иртән йокыдан торгач бер эндәшәсе килә аның, төшлектә: "Ашыңның тозы юк яки кыркурак булган, черегән кул, нигә карамадың?"— дип яратып кына талашып аласы килә. Кичке аш өстәле янына утыргач, хуҗа икәнен сиздереп, эштән кайтканлыгын белдереп: бер җикеренәсе килә... +Ашның тозсызын да, кыркуын да пешергәли килене, җыр укытучысы булгач, аш-суга осталыгы чамалы, тик Галикәй дәшми, алдына ни куйсалар, йөз чытмыйча ашый, сүз әйтер иде — киленнең талканы коры. Ə малай бозау! Бии килен кубызына!.. Һай, парлы яшәүләргә ни җитә, кичләрен мунча чабынып, чиста күлмәк киеп кайтыр идең дә, самоварны екканчы чәй эчкәч, караватта җәйрәп яткан тәмле исле йомшак карчыгыңа: "Кая, мине дә сыйдырасыңмы?.."— дип касыгына берне төртеп куяр идең... Ə болай, кулыңда көч, тәнеңдә дәрт барында улың белән сөйкемсез киленеңнең карават шыгырдатканын тыңлап ят инде! +Бибинурны да үлеп кызгана иде Галикәй, аның тормышын җиңеләйтәсе дә килә иде. +Нияте нык иде Галикәйнең, бер атуда ике куянны алмакчы була иде, тик һич тә җае чыкмый, Бибинурга үтемле итеп сүз кушарга базмыйча йөри иде. Бүген дә менә, тыңлап та бетермәде. Бибинур, җил-җил атлап, Түбән очка төшеп китте. +Галикәйнең сүзе ошамады түгел аңа, киресенчә, бик ошады. Күңеле тулып кузгалды, уйлары җилкенеп китте. Галикәй шикелле ирләр көн саен тыкрык башына чыгып тәкъдим ясап, сине хатынлыкка сорап тормый; бик абруйлы кешесе авылның, чип-чиста, әйбәт карт, елданел авырлаша барган тормышның бик күп чуалчык мазалары, картлык мәшәкатьләре аның янында онытылыр, яшәү күзгә күренеп җиңеләер иде. Ватык сәгать тә келт-келт итеп йөреп китәр иде, тавык җименә комбикормны ул төшеп алыр иде, бәрәңге бакчасының яртысын да буш калдырмаслар иде... +Бигрәк тә каз асрыйсы килә иде Бибинурның! Каз бәлешен дә ярата, авыздан су китерерлек итеп каклый да белә; электән каз асрап килгәнгә түшәк-ястыклары да күпереп торган каз мамыгыннан гына иде аның... "Иде" дибез, чөнки көннәрдән бер көнне җылы түшәксез дә, каймактай йомшак мендәрсез дә калды Бибинур... Балалары кайткан җәй иде... Шуннан ары ике ел асрап карады, бер елында ана каз буш күкәйләр өстендә утырган булып чыкты; икенче көздә яман чир чыгып җиде бә��кәсе бер көндә тәгәрәп үлде. Мантымады карчык казлардан, түшәк-ястык белән кулы китте, инде соңга таба азык җиткерү авырлашты һәм казлар үзләреннән-үзләре юкка чыктылар. Авылда мул сулы буа буылгач, ул, кызыгып, тагын бер талпынып карады, председатель Җиһангирны урамда очратып, аңа гозерен әйтте: +— Җиһангир председатель, пенсәдәге карчыкларга каз асрарга ярдәм итегез. Курмы-мазарын юнәтеп өйгә китереп торсагыз, бөтен карт-коры каз асрар иде. Казның бәясе бит, ай-һай, үрдәктән чак кына зурларын да базарда егермешәрдән саталар. Безнең халык каз ашый белә... Тик менә бәһасе... Бер каз — төгәл бер айлык пенсә акчасы. Унны базарга алып чыктың исә, уч тутырып акча аласы! Безгә дә файда булыр иде, илгә дә рәхәт. Унны сатсаң, ике йөзне каерып аласың. Безнең төшкә дә кермәгән акча. Мәгәр казның җәфасы җитәрлек, әгәр азык тапсагыз, мәшәкатеннән курыкмас идек... +Җиһангир Сәфәргалин аның аркасыннан какты: +— Уйлашырбыз, әби! Һичшиксез, уйлап карарбыз! — диде. +Ул Түбән очка төшеп җиткәнче гел Галикәйне исенә алды, хөрмәт белән яд итте... Әйе, Галикәйнең күңеле якты, дип, канәгатьлек белән уйлады ул, Аксыргактагы бик күп тол карчыклар арасыннан иң ятимә булган Бибинурны юкка сайламаган ич!.. Аның да яхшылыгына, зирәклегенә ышанган... Ə карчыклар берсе дә Галикәйдән баш тартмаслар иде, ирләре әллә кайчан сугыш кырларында үлеп калып, ир җылысын зарыгып ятучы карчык-корчык күпме əнə Аксыргакта! Көне-төне кыр эшенә чапканда, беләкләргә кан сауганчы утау утаганда, билләр кәкрәеп катканчы ашлык сукканда, салкын җилдә бөкшәеп ям чапканда аны-моны уйларга вакытлары калмый иде хатыннарның. Язгы сихри таңнарда сызланып, ыңгырашып бер уянырлар иде дә тормыш чоңгыллары аларны ел дәвамына йотар иде... Хәзер исә, картлыкта, кулдан эш киткәч, карчыкларга да уй төште: гомер тиз-тиз узып бара түгелме соң? Картың белән чөкерчөкер сөйләшеп, баллы куе чәй эчеп, арка кашышып яши торган соңгы чуак көннәр килеп басты лабаса. Һәм ир тәмен дә тоеп өлгермәгән, ирләренә хатын-кыз назының бөтен нечкәлекләрен ачып бетерә алмаган, үзләре дә чып-чын хатын булудан мәхрүм калган әбиләрнең бер ише бизәнеп, колак алкалары тагып, беләзекләр киеп, сыек түшләрен сикертеп, хушбуй исе таратып йөри башладылар. Тол картларга көн бетте, җебегәнрәк карчыкларның картларын көпәкөндез кычкыртып алып киттеләр... Барысы да булды Аксыргакта, барысы да!.. +Бик күп җитез карчыкларның сүнмәс йөрәген җилкеткән Галикәй булыр ул, бик күп әбиләрнең йокысын качырган егет-карт!.. +"Менә син агай, тапкан бер сүз, тота да "балалар" дип өзә дә куя",— дип уйлады Галикәй үз чиратында. Балалары Бибинурны ташлап таралышканга һәм Аксыргакка бер дә кайтмаганга төгәл сигез ел узганын Галикәй кешедән сорамаса да белә. Шуңа күрә ул Бибинурның бергә булудан баш тартуын аңламады, хәтта рәнҗеде, эченнән генә гарьләнеп сүгенеп тә җибәрде: "Әллә мине... бик... кешегә чутламыймы? Әллә бик, бер сызгырсам, биш башы йөгереп килеп җитәр!" +Сигез ел элек Бибинурның да балалары кеше төсле, авылдашлары төсле Сабан туена җыелдылар да бер дә көтмәгәндә эзләре суынды. Әниләрен чакырып хат язганнары да, кайтканнары да юк... Бибинур бүген алар турында гадәттәгечә озаклап уйлый алмады, балаларын яман як белән телгә алган Әсмабикәгә дә, Галикәйгә дә ачуланмады, һаман элеккечә гаепне үзеннән эзләде... +Кай арада Түбән очка төшеп тә җитте әле ул? Нигә почта янына килде? Килде дә басты. +Болдыр ягы күләгә, рәхәт салкынча. Ишек янына ук китереп ялтыравыклы матай куйганнар. Шуның исе икән әле, фу, ят ис. Почта тәрәзәләре бар да ачык. Ишек тә ачык. Ишектән башларына әфлисун төсле тимер кәпәчләр кигән егет белән кыз чыктылар да Бибинур карчыкны таптардай булып яныннан үттеләр. Аз гына һәйкәл янында басып тордылар, аннан яшь каеннар арасына кереп, беркемнән дә читенсенмичә үбешә башладылар. +Бибинур тезләрен кочаклап болдыр тактасына килеп утырды. +Көн матур. +Чебеннәр оча, почта йорты почмагында бүрәнә тишеге эзләп куе шәмәхә төстә божан выжылдый. +Бибинур карчык тагын буа шаулаганын ишетте. Күңелне моң белән тутырып, йөрәкне җирсетеп, үзе белән әллә кайларга чакырып шаулый иде Ташлыяр елгасы. Күз үзеннән-үзе һәйкәлгә барып туктады. Менә бу һәйкәлдә язылган ирләрнең күбесе шушы ят егет кебек үк чибәр, зифа булганнар бит... +Ул хәзер генә аңлады: буа, почта һәм мәгърур һәйкәл сагыныр өчен гаҗәеп бер урын икән ич! Каян барын да белеп яшәде икән Җиһангир Сәфәргалин? Телеграмм баганасына, хатларга багышлап күпме җырлар җырлаган татар халкы! +Телеграмм баганасын саныйсым калган икән. +Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән... +Талып кына калмады инде Бибинурның керфекләре, коелып бетте... +Һәйкәлдә беренче булып аның Габдуллаҗанының исеме. "Буем бәләкәй булса да, фамилиям иң алда йөри минем, сугышына да иң әүвәл барып керермен",— дип шаярткан иде киткән чагында... +Киткән чагында шаярта алды, әгәр кайткан булса, ниләр сөйләмәс иде икән Габдуллаҗан!.. +Тик ире турында да башка вакытлардагы кебек озын-озын итеп уйлый алмады Бибинур... +Ул бүген озак итеп бары бер кеше турында гына +— Җиһангир турында гына уйлый ала иде. Әсмабикә, Галикәй белән сөйләшүләр, очрашулар, буа, почта һәйкәл турында уйлар — бөтенесе дә тыштан гына иде бүген, аның күңелен туктаусыз авыр уй кимереп торды: Җиһангир, Җиһангир, Җиһангир... +"Без корыган ботаклар монда калганда яшьләр нигә китеп бара икән?"— дип уйлады Бибинур һәм җавап эзләгәндәй тирә-ягына карады. Божан һаман выжлый, буа һаман шаулый, Аксыргакның чиста күгенә сокланып каз канаты кебек ак болытлар салмак кына тирбәлеп йөзәләр. Егет белән кыз кычкырып-кычкырып көләләр, авызлары авызда, бармы Бибинур карчык дөньяда, юкмы, аларга барыбер... Яши шул әле Бибинур, яши, əнə Җиһангир гына китте дә барды... +"Ил тыныч чакта яшьләрне нигә ала бу комсыз Әҗәл?!" +Буа тавышын ул дөньядан Җиһангир киткәнгә генә ишетте! +Оя табалмыйча бүрәнә почмакларына туктаусыз бәргәләнгән божанны Җиһангир өчен генә кызганды ул бүген! +Күкне кыеп-кыеп, кисәкләргә бүлеп, җир кешеләренә бүләк итәргә ашкынган карлыгачларны ул бары тик Җиһангир булмаганга гына күрде... +Кинәт почта тәрәзәсеннән ул Галикәйнең исемен ишетте. Почта кызы, нәзек билле, тиктомалдан да иренен турсайтып, сузыбрак сөйләшә торган Миңлегөл тәрәзә төбенә көзгесен куйган да, үзе һаман шуңа карый, үзе телефон аша районга телеграммалар тапшыра. Әллә агачлыктагы егет белән кызны көнләшеп күзләве генәме бу аның? Белмәссең... +"Губаха... Әткәгез Галикәй бик авыр хәлдә ята. Кайтып җитегез". +Ишетсә дә, исе китмәде Бибинурның, авыл гадәтләрен белә, тагын онытылып үз җаена уй йомгагын төйни башлады. Аның яшендә уй йомгагын сүтә башларга бик вакыт иде дә, дөньялыктагы эшләрен тәмамлап куярга кирәк иде, барып чыкмый бит, уйлары бер-бер артлы күңелендә төйнәлә тордылар. +Миңнегөлнең сузынкы тавышы тагын бакчага ук чыгып яңгырады. +"Сахалин... Абыегыз Мидхәт бик авыр хәлдә ята, тизлек белән кайтып җитегез!" +Ашыгырга боерган хәвефле телеграммаларны ваемсыз егет белән ерык авыз кыз да ишеттеләр ахрысы, алар, үбешүдән туктап, тимер кәпәчләрен кулларына тоттылар, колак салып тыңлана башладылар. Ə Миңлегөлгә нәрсә, күзе түгәрәк көзгедә, үзе һич исе китмәгән кыяфәт белән, диктант яздыргандагы төсле итеп, ярым иҗекләп, телеграммаларын районга озата торды. +"Яз дим, яз! — дип боерды ул районга. +— Тагын унҗиде телеграмма, унҗиде генә калды, дим! Иртәгә? Иртәгә күбрәк булачак. Яз. Норильск. Солнечная урамы. Бикбулатовларга. Бабагыз бик авыр хәлдә. Ашыгыч кайтып җитегез". +Тимер кәпәчләр агач арасыннан тиз-тиз генә чыктылар да Миңнегөл алдында яткан телеграммаларга ябырылдылар. Керфеге дә тибрәнмәде кызның, әллә бар егет белән кыз, әллә юк, укуы уку! +"Күктүбә. Төркмәнстан. Юк, Таҗикстан түгел. Сәгыйтовларга. Әниегез хәл эчендә ята. Кайтыгыз. Авыру фактын врач Мифтиев раслый. Мифтиев имзасын Миңлегөл Галиева дөресли". +Донбасс, Кузбасс, Чиләбе, Караганда... +Чирләр, үлемнәр турында хәбәр иткән ашыгыч телеграммалар... +Егет белән кыз тәрәзәдән дә, болдырда бөкшәеп утырган әбидән дә, бер-береннән дә ерагаялар. Ниһаять, кыз телгә килде: +Әби, чумамы әллә сездә? Эпидемия, пандемия? Халык шулай чебен урынына кырыламы? +Миңлегөл болардан үч алган төсле, тагын да ваемсыз, тагын да җансыз суык тавыш белән матәм телеграммаларын тапшыра тора... +Бибинур карчык яшьләрнең шардай ачылган күзләрен күреп чыдый алмыйча көлә башлады. +— Юк, юк, чума да юк, чир дә... Сабан туе безнең авылда! +— Сабан туе? +— Яшьләрнең күзе тәмам акайды. +— Әйе. Авылдашларның Сабан туена кайтасы килә. Бик ераклардан кайталар алар. +— Ел да кайталармы? +— Кайтмыйча! Аксыргаклылар ич алар! Бездә кияүгә дә авылдаш��а гына чыгалар, килен итеп тә үзебезнекеләрне генә сайлыйлар. +— Ничек бер-берсен табышалар соң алар? +— Хикмәте дә шунда инде, Сабан туена кайткач танышалар, шунда белешәләр... Вәгъдә бирешәләр. Өйләнеп, кияүгә чыгып та куялар. Ə Сабан туе узасы көнне ел саен алыштырып торалар. Кайчан буласын көне килеп җитмичә беркем белми. Менә ич, быел да атна калгач кына белдерделәр. Райуннан хәбәр килде. Ə авылдашлар бик еракларга таралышкан... Безне бит шул бер Сабан туе гына берләштереп тора да инде. Туган-тумача, агай-эне шунда гына очраша, кавыша ала... Билгеләмиләр бит шуның көнен ныгытып, июньнең өченче якшәмбесе, яки инде Татарстан бәйрәмендә дип көнен гомерлеккә ныгытып кына куясы да бит... Баш тинтерәмәс иде! Ə болай, күрәсезме, тыгызга килә. Ата-анаң үлем якасында димәсәң, кем сине Губахадан вакытында җибәрә дә, билетын каян аласың?! Губаха əнə кайда да Сахалин кайда? Җир читендә диләр... Әле, шөкер, самолеты оча. Врач бирә инде, язуын да бирә, чирлиләр дип пичәт тә суга. Сукмый карасын! Аксыргакта аның көне бетә шундук... Көнен җайга сала алмыйлар Сабан туеның!.. +Бибинур, күтәрелеп карагач, яшьләрнең байтактан үз янында түгеллеген абайлады, алар тагын тәрәзәгә ябырылганнар. +— Казанны кайчан бирәсез? Сәгать үтте бит инде! +— Булыр,— диде Миңлегөл ышаныч белән. +— Үбешә торыгыз. Минут узмас, сәгать тулмас, башкаланы бирербез. +Ə Бибинур карчык баядан бирле үзалдына сөйләшә икән... +Яшьләр кочаклашып агач арасына кереп югалырга да өлгермәделәр, аның янына игезәк сыңары Зөһрәбану килеп басты. +— Хи-хи-хи,— диде ул, көлемсерәп. +— Бер дә хи-хи түгел. +— Тиле кызылга кызыгыр, ди. Тапкан инде яулыгын, хи-хи. +— Тапканы үземә. +Зөһрәбану моның белән генә туктамады. +Телеграмма сугарга төшкәнсеңдер әле? — дип үчекләште. +— Төшсәм ни? — диде Бибинур, исе китмичә генә. +— Əтə-тә,— дип куанды Зөһрәбану +— Әллә берәрсе синең янга кайтыр дип беләсеңме? Куеныңда җыланнар асрадың да кайтырлар дип өметләнәсеңме? Сабан туена чакырып ятасыңмы? Кайтмыйлар, бел! +Таныш сүзләрне кабатлады Зөһрәбану, Әсмабикә белән Галикәй әйткән сүзләрне әйтте, тик зәһәр итеп әйтте, күгелҗем каймаланган күзләреннән үле ут бөркелде. +— Өметләнәм дә, чакырам да,— диде Бибинур, бирешмәскә теләп. +— Үләм, һай, адәм көлкесе. +— Көл әйдә, көл. Аз көлмәдең. +— Мин көләм, көлдем дә. Ə син гомерең буе җыладың. +Башкалар рәнҗеткәндә үзен яклый ала Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп акканнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре дә онытыла. Сүзләр урынына мәгънәсез хәрефләр теземе генә чыга башлый. Ике игезәк, курач кына ике карчык, чукышырга торган тук әтәчләр сыман, берсе каршысында икенчесе көдрәяләр... +Ашыгыч телеграммаларын куеп торып, чыраена уй йөгергән Миңлегөл дәшми генә аларны күзәтә... +Куелыктан ике тимер кәпәч тырпаеп бу якка карый... +Ə буа шаулый, һаман шаулый! +Аның тырышып-тырышып шаулавын бер Бибинур гына ишетә кебек. +Игезәкләрнең яшь, матур чактагы рәсемнәрен газеталарда бастырып чыгаралар, куаналар. Карт игезәкләр турында берәү дә язмый. Картлыкта кешенең характеры төсенә чыга, чырае үзенең чын мәгънәсен ала. Зөһрәбану белән Бибинурны бер ата, бер ана балалары, бер карында ятканнар дип әйтеп кара менә! Бик җентекләп караганда гына аларда охшашлык чаткылары табарга мөмкин. Балачак охшашлыгы юылган, төрле тормыш юлы үткәнгә, алар хәзер ят кешеләр сыман — ятлар төсле карашып торалар, ятлар төсле әрепләшәләр... +Ниһаять, Казанны тоташтырдылар, әфлисун кәпәчләр чат-чот чабып почтага кереп китте, Миңлегөл дә, телеграммаларын тапшырып бетереп, тәрәзәне япты, ике карчык, ике игезәк, икесе ике якка карап, бер болдырда утырып калдылар. +Бүген дүшәмбе генәме?! Сабан туена кадәр әле күпме сулар агасы бар да ничаклы уйлар уйлыйсы бар. +Дүшәмбе... +Әле Аксыргак авылына өстән генә карап торган зәңгәр тауларда Сабан туе табыннарында бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, тутырмалар булып утырасы симез-симез печкән бүлтерекләр чабып йөри... Сабан туе мунчаларын җылытасы сөяк-сөяк каен утыннары иренеп кенә кояшта кибеп ята... Оннар иләнгән, чүпрәләр әзер... Аракы, шампан шешәләрен кар базларына төшереп тутырганнар. Шәраблар суыткычларда... +Ə буа шаулый! "Төнлә килеп тыңлап торасы иде аның шавын,— дип уйлады Бибинур. +— Төнлә аермачык ишетеләдер!" +Ул Зөһрәбанудан читтәрәк булыр өчен бая яшьләр тәмләп үбешеп торган урынга, чаукалыкка керде. Арырак, яшь чыршылар тирәсендә, ике-өч бәләкәй кыз бер урынны өй иткәннәр дә чүпрәк курчакларын таратып ташлаганнар. "Нигә ияләнде әле бу бала-чага почта тирәсенә? — дип уйлады Бибинур һәм соравына төгәл җавапны бик тиз дә тапты: —Әбиләре монда, шуңа уралалар булыр". +Һәйкәл янындагы артлы эскәмиядә татарча яулык бәйләгән өчдүрт әби утыра... Элегрәк бездә, татарларда, сынга табыну гадәте юк иде, хәзер бар. Ватан сугышыннан соң ул дөньяви әйбәт гадәт безгә дә керде. Зиратларны ныграк карый башладылар, зиратларда озак гомергә исәпләнгән чардуганнар, мәрмәр ташлар ешайды, авыл арасы юл тирәләренә агач утырталар, чокыр-чакырларны күмәргә тырышалар, зиратлар матур, тыныч! Йолдызлар ай белән аралашып тып-тын гына утыралар, һәйбәт гадәтләр!.. Югыйсәм, котсыз, шыксыз, ярлы Оренбург Каргалысының зиратын хәтерлим... Нөркәйнең иске зираты аша үтеп йөрүчеләрнең аяк астында аунап яткан ак ташлар бүгенгедәй күз алдымда!.. Нигә еракка барасы: кая китте минем изге Сөләйман бабам белән йомшак күзле Зөләйха әбиемнең каберләре?.. Үзем белгән, үзем күргән, үзем сөйгән гали затлар иде бит алар, икесе дә йөзгә җитеп үлделәр... Каберләре кайда? (Гафу ит, укучым, Бибинур әбигә ияреп, мин дә әллә кай уйларга кереп киткәнмен!) +Бүген дүшәмбе. Сабан туена төгәл бер атна бар. Рәчәйнең бөтен почмаклар��на, авылның иң сөенечле бәйрәменә чакырып, матәм телеграммалары инде киткән, кемнәрдер ашыгыч юлда, Бибинур гына беркемне дә көтми, ул гомуми бәйрәм, кайтканнарның уртак шатлыгы белән, авыл сөенече белән юанып яшәячәк. +Шуңа күрә бәйрәмендә дә ул, бүгенгедән бигрәк, үткәннәре турында уйлый... Чын дөресен генә әйткәндә, үткән гомерендә дә бәйрәмнәрне аз күрде Бибинур, бик аз; тик аз күрдем дип авыз ачып зарланмады, шөкерана кылырлык, сөенерлек сәбәпләр тапты, көр күңел белән яшәде... +Бер гаиләдә биш кыз! Ата белән ана тилмереп малай көткәндә семьяга тагын кызлар — игезәкләр өстәлде.... Бурасында җиде тычкан кимерерлек тә азыгы булмаган, нечкә усак бүрәнәләрдән салынган унбер ниргәле, дүрт тәрәзәле йортта тезелешеп җиде кыз үсә. Урамнан гармун уйнап уза башласалар, кызлар тәрәзә өчен пыр тузып шаярышалар... Җиде кыз — җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк! +Бу турыда төпчек-игезәкләр уйлый белми әле, балачакның бөек бәхете — гамьсезлек. Зөһрәбану белән алар бик тату яшәделәр, бергә уйнадылар, башны башка куеп, җәйләрен чоланда агач сандык өстендә бергә йокладылар. Тора-бара апалары кияүгә чыга башладылар, җизниләр килде, бүләкләр килде, кодалар булды. Кодалар арасында хәлле генә кешеләр дә бар иде: Нөркәйнең тегермәнче Хатип улына Сабира китте, Урта авылның күкәйче Нурмый төпчегенә Маһирә чыкты. Хатип та, Нурмый да асылда төп Аксыргак кешеләре иде. Җиде кызлы йортның да тормышы аз-маз җиңеләя башлаганда, йортка кайгы да ишелеп килде. Өченче кыз Маһитап урак өстендә бума чире белән авырды да бәрәңге алган мәлдә дөнья куйды. Уртанчылар Кафия белән Рәхиләне зимагурлар Ситдыйк белән Камил кунакка кайткан җирдән дөнья читенә алып киттеләр. Кафия дә озакламый, бәбәй тапканда, вафат булды... +Дүрт тәрәзәнең дүрт пәрдәсе анага калды... +Кызлары матур иде Гыйльфанның! Аерата төпчек кызлар — игезәкләр сылу булып үсте. Берсенә икенчесе тамчы су кебек охшамасалар да, уртак яклары да күп иде Зөһрәбану белән Бибинурның. Бибинур әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле булса, Зөһрәбану әнкәсе ягына тартып чәчрәп торган кара күзле дә, чаярак та, кыюрак та иде. "Ай-һай, Гыйльфан абзый, күз тимәсен, Зөһрәбануың пешкән алма булып килә, тегесе кайтыш түгел, мәгәр бусы чая — унҗидесе дә тулмас моның: я урлап китәрләр, я ябышып чыгар!"— дияләр иде күршеләре. Кызларының үз вакытында ару җирләргә китә баруына сөенеп, дага кебек кенә калдырып китәргән сөннәтле сакалын сыпырып, Гыйльфан күршеләр куанычына бик теләп кушыла иде: +Ходайга мең шөкерләр инде... Шулай анысы, кем, һәр баланың бәхете үзе белән икән! Ходай бәхет-тәүфыйктан аермасын. Төпчекләремә дә язганы булыр, Ходайның ирке киң! +Үзләренә булдымы бәхетләре, әллә төпчекләрнең бәхетен апалары ияртеп киттеме, унҗидене дә тутырдылар сылу Бибинур белән гүзәл Зөһрәбану, унсигезгә дә, егермегә дә җиттеләр, кызлы йорт капкасына берәү дә ат бәйләмәде, яучы абыстайлар да Гыйльфан йортын читләтеп уза башладылар, авыл өчен бик хәтәр хәл иде бу. Ата-ана хафалана ук башладылар, Сабан туйларына читтән кайткан яшьләр күзен кызыктырырлык итеп төпчекләрне чук итеп киендерделәр, аякларыннан ялтыравыклы галуш төшмәде, иңнәрендә француз ак яулык булды; авырлык белән исәпләшеп тормадылар, егетле кунакларны бәлеш салып, мунча ягып ашка алдылар; нәзер әйтеп, корбан бәйрәме саен тояклы мал суйдылар, хәер-сәдакаларны кызганмадылар. Кышын хәерчеләрне мунчаларында кундырдылар, чиләге белән бәрәңге пешереп илттеләр. Игезәкләрне көзлектә күрше авылларга утырмага җибәреп кайтардылар, кешеләр аркылы ару егетле өйләргә сүз салдырып карадылар — әмма, ни гаҗәптер, Бибинурга да, Зөһрәбануга да кияү чыкмады. Әллә аларның игезәк булуын сәер иттеләр инде, әллә Маһитапның авызыннан ак күбек килеп су юлында җан бирүе яшьләрне чиркандырды, буйга артык калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган Гыйльфан агайның төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. Егерме бердәге кыз — ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз. +Авылда комсомол ячейкалары төзелеп, колхозлар калкып чыгып, замана да, кешеләр дә, мөнәсәбәтләр дә тамырдан үзгәрә башлаган чак иде... +Бибинурның моңа әллә ни исе китмәде, "язганы чыгар әле" дип көлеп кенә йөрде. Зөһрәбану исә "утырып калуын" бик авыр кичерде. Бибинурны ваемсызлыкта гаепләп, алар беренче мәртәбә шул вакытта чәкәләшә-ызгыша башладылар. +Аксыргакта да колхоз төзелде, колхоз ныгыды, бер заман, районда беренче буларак, алар балалар бакчасы ачтылар, кемнән киткән исем булгандыр, аны "плащадка" дип атап йөртә башладылар. Малайларга һәммәсенә бертөсле путяжкалы кыска чалбар, төймәсез кайтарма якалы күлмәк тегеп кигерттеләр. Кызлар да бер иш билсез, чуар күлмәкләр киделәр, "плащадка"ны Соловкига куылган Мәсгутҗан ихатасына урнаштырдылар. Аш өе дә, таш эчле тирән кар базы да, балалар уйнарлык агач бакчасы да бар иде тырыш крестьян Мәсгутҗанның! +Колхозның беренче рәисе Сабирҗан солдат, күпереп-торган аксыл мыеклы, гел гәләфи чалбар гына киеп йөри торган сыңар күзле шат күңелле кеше, беркөнне кәнсәләргә Бибинурны чакырып кертте. +— Кызым,— диде ул Бибинурның аркасыннан сөеп. +— Уку-язуың бар, бу хәзер адәм өчен бик күркәм сыйфат. Булганлыгың бар, беләбез, тот та кер син шул "плащадка" балаларын карарга. Мәктәп директорының хатыны Хәнифә апаң мөдир булыр, син аш-су пешерерсең, кер юарсың, идән-сайгагын карарсың, упшым әйткәндә, эше булыр, һәйбәт кенә эш хакы да куярбыз, үкенмәссең. Упшым шул, тырыш ике кулыңа бер эш булыр, йә, ризамы? +— Ə Зөһрәбану? — диде Бибинур, куанганын белдермәскә тырышып. +— Зөһрәбану дисеңме? +— Сабирҗан солдатның йомык күз кабагы сикереп куйды. +— Без гел бергә-бергә үстек. Эшкә дә бергә йөрдек. +— Беренчедән, "плащадка"да урын бер генә,— диде махра урап Сабирҗан. +— Икенчедән, упшым әйткәндә, сыңарың бик холыксыз бит синең. +"Бик" димәде, ничектер, сузып, җирәнеп "бэ-эк!" диде... Бибинур уңайсызланды: +— Ул әйбәт,— дип Зөһрәбануны яклады. +— Әйбәтен әйбәттер, йоклаганда, дим, илла мәгәр сиңа аннан аерылырга кирәк. +— Нишләп? — диде кыз, тәмам гарьләнеп. +— Кем аркасында кияүгә чыкмаганыңны беләсеңме соң син? Сукыр! Зөһрәбануны Зәһәрбану дип йөртәләр авылда. Саңгырау! Даны Рәчәй буйлап таралган! Безнең халыкта пычак телле хатыннарны өнәмиләр, татарга аңа хатын юаш булсын. Болай да тормыш изә аны, үз өендә дә хуҗа булып түш киереп утыра алмаса, татарга нинди тормыш?! Упшым, син бу турыда сөйләшмә, әйттерерсең әллә ни!.. +Бибинурның Зөһрәбану хакында моңарчы кире уйлаганы юк иде, өйгә кайткач, аның кыланышларына башка күз белән карап йөргәч, ул Сабирҗан солдат бәясе белән килешә язды: төртмә иде Зөһрәбануның теле, сәлам биргәннәрнең дә йөзенә кара сүз әйтә, кырку иде холкы, дөньяга нигәдер ачуланып туган иде бу чибәр кыз бала... +"Плащадка"га мөдир итеп билгеләнгән юка, арык, чыпчык җилендә дә коймага ябышып йөри торган җип-җиңел Хәнифә апа итәге җиргә тиярлек юбкалар кия, мишәрчә каты итеп сөйләшә һәм авыл халкының исен китәреп нечкә зәңгәр бауга тагып "Марс" исемле бәләкәй этен ияртеп йөри иде. Болонка токымыннан иде "Марс"... +Хәнифәнең ире, мәктәп директоры Игнат Белов асылда керәшен булып, Хәнифә аны матурайтып, Иван Грозныйның хатасын төзәтеп, "Идрис" дип матурайтып әйтә иде. Ике метрга якын буйлы, калын киң җилкәле, җиде потлы Идрис Белов мәктәптә тәртипне бик каты куйса да, Хәнифә янында җебеп, югалып кала торган ир иде. Аларның сөйләшүләрен мәзәк иткән Бибинур пырх-пырх көлеп рәхәтләнә торган иде. Бигрәк сәер сөйләшәләр иде алар, бер дә авылча түгел! "Матурым, син бүген төшке ашка кайтырсыңмы икән?"— дип сорый Хәнифә. "Тырышырмын",— ди бер калын сүз белән генә Игнат-Идрис. "Чишмәдән су алып мен, кәбәм. Вакытың булса идәнне дә юып чыгар, йөрәк маем... Онны да иләп куйчы, хуҗам..." +Суын алып менә, идәнен юа, онын или җиде потлы Идрис. Көчеегәре бар, мәктәпнең "Кәҗә" атлы биясе язгы бозда таеп егылып, иркәләнеп юлда ятканда, Идрис килеп чыга да койрыгыннан тотып бияне берүзе торгыза... +Хәнифә кул астында Бибинур "плащадка"да эшли башлады. +Тәртип бик гади һәм көн саен диярлек бертөрле иде: мөдир балаларга китап укый, алтын читле күзлегенең пыяласын ялтыратып бик куркыныч әкиятләр сөйли, балалар сүзенә караганда аның мишәр шивәсеннән егыла-егыла көләләр. Аннан аш. Аштан соң балаларны болынга алып чыгалар, чәчәк җыялар, күбәләк куалар. Аннан кайткач, тагын уку. Тагын ялтырый алтын читле күзлек пыялалары... +Бибинур колхоз келәтеннән азык-төлек алып кайта, сучы Гарәпшә белән талаша, бәрәңге әрчи, аш пешерә, табак-савытны, балаларның керен дә юа. Идән юу, бәдрәф тазарту, балаларның чисталыгын күзәтү дә аның өстендә. Тора-бара, Идрис абыйсын жәл��әп, аларның керләрен дә уа, юа, үтүкли башлады. Иртәдән кичкә кадәр Хәнифә апасының бакчаны шаулатып "Бибинур, Бибинур!" дип кычкырганы яңгырап тора. Вакыты калса, Бибинур балалар янына әкият тыңларга да керә, "Ак бүре", "Гөлнәзек" әкиятләрен аерата яратып кат-кат тыңлый, утыра торгач онытылып китә, аш өе ягыннан көйгән ис килә башлагач кына: "Ай, Аллам!" дип сикереп тора һәм җан-фәрманга казан янына чаба... +"Плащадка"да эшли башлавын әти-әниләре бик яраттылар. "Эше барның ашы бар",— диде намаз артыннан әткәсе; "тамагы тук, ашавы шунда уза",— дип куанды әнкәсе. "Кызның бәхете бар икән!"— диделәр күршеләр. Зөһрәбану гына Бибинурның күркәм эшкә урнашуын яратмады, Хәнифәдән өйрәнеп кайткан сүзләрен өйдә сөйләвенә җене чыкты. Сыңарының йорт эшенә, аш-суга остаруын күреп, көнләшүеннән шартлар дәрәҗәгә җитте. +Сыңар күз Сабирҗан солдатның (ерак булса да, кардәшләре ул аларның!) сүзе рас килә инде әллә, "плащадка"да чәчүгә төшәр алдыннан эшли башлаган иде, Сабан туе кичендә Бибинурларга өч йорт аркылы гына яшәп яткан аксыл юка чәчле, тоз күзле, бик киң чыгынкы маңгайлы Мирзаһит аны кичке уеннан озата кайтты. Капкадан ерак та түгел әткәсе хәстәрләгән эскәмиядә алар Сабан туе таңын каршыладылар. Аксыргак халкы өчен бик зур мәгънәгә ия иде бу каршылау! +Зөһрәбануның тавышы зәһәр икәнлеккә Бибинур тагын бер кат шушы таңда ышанды... Икесен дә сискәндереп урам як тәрәзәсе ачылды, таң әтәчләренең бәйрәм тавышын каплап, яшелле-мөшелле сүзләр яңгырады... Башта Бибинур тавышны танымады, таныгач хәйран калды. +— Керә беләсеңме син, юкмы? Ыштансыз балаларыңны иртәгә мин +барып ашатырмынмы әллә?! +Сабан туе көнне Бибинурның ял иткәнен Зөһрәбану бик яхшы белә ләбаса, нигә шулай явызланырга инде?! Мирзаһит читкәрәк китеп утырды һәм: +— Ай-Һай, апаң! — дип куйды. +— Безнең кайсыбыз ападыр әле, белүче юк,— дип йомшартты Бибинур. +— Мондый кызың булса! — дип өстәде Мирзаһит. Бу сүзе белән ул +Бибинурны гаҗәпләндерде. Артык акыллы сүз иде бу өч өй аркылы +гына яшәп яткан юаш егет өчен! Димәк, ул үз сүзен түгел, ишеткәнен +сөйли. Сабирҗан солдат сүзен куалый! Димәк, авылда мондый бәя +таралып та, ныгып та өлгергән икән. +Мирзаһит яңадан килмәс инде дип хафаланды Бибинур, ялгышты, егет бер генә түгел, күп тапкырлар килде. Көзге кырпак төшеп, юллар утыргач, авыл агайлары, мыек бөтереп, тегермәнгә, көзге шаулы ярминкәләргә, җыеннарга юл тоткач, Аксыргакта аулак өйләр, каз өмәләре уза башлады. Аулак өйләрнең берсендә "Авыллы" уйнаганда Мирзаһит Бибинурны караңгы өйалдына чакырып чыгарды, бит очыннан чут итеп үпте, бер кулы белән түшен капшарга тырышып, калай савытта кершән, кәгазь савытта пудра бүләк итте. Җавап итеп Бибинур, байтак элек чигелсә дә, "М. Ш." хәрефләре бүген иртән генә өстәлгән кулъяулыгы бирде. +Арада четерекле бер нәрсә калды: Мирзаһит Бибнурдан ике яшькә кече иде. Башта кыенсыныбрак йөрсә дә, "Булса соң?— дип уйлады кыз. +— Ике яшь зур аермамы әллә?!" Егет уңган, телгә беткән җилбәзәк түгел, моңарчы кызлар кулы тотканы юк, ипле; Бибинур да тормыш җаен белә, рәхәт кенә, тату гына яшәп китсәләр, яшь аермасын кем хәтерләп торыр? +Сөя идеме ул Мирзаһитны? Монысына ул кистереп кенә җавап бирә алмас иде. Егет тә анысын сорап тормады, Бибинурның өйалдында кулга тиеп китә язган кайнар алмасы Мирзаһитның төшләренә кереп йөдәтә иде. +Сүз әйтеп, вәгъдәләр биреп араны ныгытмасалар да, егет белән кыз быелның көзен җиткерә алмыйча зар булдылар! Ай-Һай көттереп килгән көз дә булыр икән, агай... +Кыр эшләре тәмамланып килә диярлек, хәзер Мирзаһитның тел төбендә өйләнү, туй ясау булса, Бибинурның да күңелендә шул уй иде. Авылда "кияү- кәләш" дигән исемнәре чыкты, ата-аналарга ишетелде, барысы да үз җае белән якынлашып, өлгереп килә иде. +Гыйльфан агай өендә "туй" дигән сүз яңгырауга, Зөһрәбану, ашап утырган җиреннән кашыгын атып бәреп, чоланга чыгып китте һәм, бала чагыннан якын күргән агач сандык өстенә капланып, кичкә кадәр үкседе... "Нигә мин шулай бәхетсез? Минем кай җирем аннан ким?"— дип газаплады ул үз-үзен. +Бибинур белән аралары көннән-көн кискенләште. +"Тизрәк җитсен иде шул көн! Ярабби!"— дип ялвара иде Бибинур туганы белән сүзгә килгән мизгелләрдә. +Мәктәптә укулар башланды, бу чынлап та көз җитте дигән хәбәр иде. +Сөенде Бибинур! Киткән кошларның һәммәсенә хәерле юл теләде... +"Плащадка"га йөргән олырак балалар, киндер букчаларына каләмдәфтәр тыгып, беренче класска киттеләр. +Мәктәп биналарын аксыргаклылар куылган кулакларның йортларын сүтеп, күчереп салганнар иде. Бу эшне совет рәисе Габдуллаҗан Абдуллин дигән авылның иң актив кешесе башлап йөргән иде. +Гражданнар сугышыннан ук комсомолга кереп кайткан, соңыннан партиягә кереп, ячейка секретаре булып байтак вакытлар торган бу кеше берсеннән- берсе вак өч баласы, олы авызлы, ямьсез генә хатыны Гайшә белән уртача гына тереклек итеп ята иде. Шул көннәрдә Аксыргак авылын гына түгел, бөтен тирә-якны тетрәткән канлы вакыйга булып алды. +Көзге явымлы, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы кич иңә. Гайшә, иренең иске шинелен, бүреген киеп, комган тотып, ишегалдына чыга. Лапас авызына барып җитүе була, кемдер аның арт чүмеченә тимер кендек белән китереп суга... Хатын аһылдап кычкырып җибәрүгә, оручылардан берсе: "Ул түгел! Ул түгел!"— дип акырып куя... +Габдуллаҗан балта күтәреп атылып чыкканда, Гайшә җан биргән була инде... +Аны олылап җирләделәр... Ячейкадан кызыл әләм алып чыгып таягына кара тасма бәйләделәр, җеназасында башта речьләр сөйләделәр; явыз, мәкерле дошманга аяусыз булырга өндәделәр, иң актыктан гына, халыкның күпчелеге таралгач кабер өстенә мулла бабайны дәшеп китерделәр... +Төпчекләре Нәҗипне моңарчы "плащадка"га Гайшә алып килә иде. Югары очтан алырга да ул төшеп йөри иде. Гайшәне җирләгәннең икенче көнендә баланы ��акчага Габдуллаҗан үзе озата төште. Бәрәңге әрчеп утырган җиреннән аны күреп, Бибинур вакытсыз тол калган ир каршысына чыкты. +— Менә, китердем,— диде ир сабыр гына. +— Олылары ничек, Габдуллаҗан абый? +— Өйдә инде. Җылашып калдылар. Алары аңлый... +— Аларын да алып төшәрләр, Габдуллаҗан абый. +— Олыларын ничек тә карармын инде, төпчеген нишләтергә? Бер +башын калдырып чыксаң, кызганыч. Бакча барында әйбәт иде дә, +тиздән "плащадка"ны ябабыз бит. Карарын алдан ук чыгарып +куйдык. +— Мужыт тиз генә япмаслар әле, ə? +— Ябабыз, Бибинур. +Бәләкәй улын күкрәгенә кысып-кысып сөйгән Бибинурдан бик озак күзен алалмыйча торды Габдуллаҗан, бакча капкасы төбенә җиткәч тә каерылып карады, аларның күз карашлары очраштылар... +Бибинур ул көнне кичен Зәкиләрдә аулак өйдә Мирзаһит белән күрешергә тиеш иде, бармады. Егет ике-өч тапкыр аларның өй турыннан узып китте, өченчесендә гармунчы Гарифны да иярткән иде. Бибинурлар өй турына җиткәч, Мирзаһит, дустының иңенә кулын салып, бер генә җыр җырлады: +Бүген төнлә төшләремдә: +Карасу, кара урман. +Шул карасу, кара урман +Без аерылышырга булган. +Нигә алай дип җырлады Мирзаһит, үзе дә аңламады... +Ə Бибинурның күз алдыннан бөгәрләнеп, кайракланып беткән утыртма якалы сатин күлмәк кигән, ябык, бер тәүлектә бетәшеп каткан Габдуллаҗан китмәде; мәет чыккан өйдә тәгәрәшеп калган өч сабый турында кайта-кайта уйлады ул... +Мирзаһитның җырлап узганын Зөһрәбану да ишетте. +Әй, аулакка барам дигән идең түгелме син? — дип кычкырды. +Бибинур аңа җавап кайтарып тормады. +Икенче көнне таң белән ул Габдуллаҗаннарга китте. +Аягына олтанлы көрән итек кигән, авызына сасы махра капкан Габдуллаҗан, корымга, көлгә батып, мичкә чуен белән бәрәңге куеп маташа иде. Уянып өлгергән олы кызы белән уртанчы малае (анысы алагаем маңкалаган, ике борын тишегеннән дә катлы-катлы "кунак кызлары" карап тора) пычрак идәнгә түшләре белән ятып чирткеле уйныйлар. Нәҗип, җиңе умырылып чыккан иске тун ябынып, сәкедә йоклап ята. Сабыйның тун итәгеннән каерылып чыккан нәзек ботын күреп ул елап җибәрә язды... +— Нәҗипне бакчага үзем алып барам, шуңа кердем,— диде ул аптырап карап торган Габдуллаҗанга. +— Өйдә балалар, ə син махра төтәтәсең, Габдуллаҗан абый. +— Утыр безнең белән, Бибинур, чәй эчәрсең. +— Рәхмәт, Габдуллаҗан абый, хәзергә вакыт юк. +Малайны уятып кабыл-тибел генә киендерделәр. +Гайшә белән ару гына яшәгән кебек булсалар да, Бибинур йортның шактый каралмаган икәнен, әйбер- кара, ризыкларның тарау, кадерсез ятуын, хуҗасызлыкны һәм юбалгылыкны сизеп алды. Өйне быел юмаганнар да ахрысы, түшәмнәр каралып каткан, почмакларда ишле-ишле пәрәвезләр асылынып җилфердәп тора, мич арасында, казан тирәсендә һич курыкмыйча тараканнар йөгерешеп йөри. +Улын киендергәндә Габдуллаҗан Бибинурның йөгерек кулларыннан күзен алмады. +— Рәхмәт инде, Бибинур, мәшәкатьләнәсең. Кичен баланы үзем кереп алырга тырышырмын. +— Ярый,— диде ризалашып Бибинур. +Ишле балалы йортта үссә дә, Бибинурларда чисталык мәсьәләсе бик каты куелган иде. Өйләренә аяк киеме кермәс, өйнең түшәмстеналарын яз саен кырып юып чыгарырлар иде, урын-җирләрне кагып, паласларны, түшәк-ястыкларны җилле-кояшлы көннәрдә киптереп кенә торырлар иде. +Габдуллаҗаннардагы тәртипсезлек Бибинурга бик авыр тәэсир итте. Атнага якын шулай барды, Бибинур иртән Нәҗипне кереп ала, малайны "плащадка"дан алырга әтисе килә. Габдуллаҗан ир кеше булса да, һаман кайгысыннан айный алмый, кайсы көннәрне авызыннан тәмәке исе аралаш тәмсез ис тә килә, юл уңаенда кибеткә дә кагыла ахрысы, андый чакларда ул кыюланып Бибинур янына кухняга да керә, әре-әре тамырлы кулларын ямаулы тезенә куеп утыра да ияген калтыратып елап җибәрә: +— Минем өчен шәһит китте бит Гайшә... Мин дип белеп үтерделәр аны... Бер гөнаһысы юк иде бичараның... Минем урынга кара кабергә ятты... +— Үтерүчеләрне тапмадылармы? — дип сорый Бибинур. +— Эзлиләр дә, әлегә нәтиҗәсез. Үзем табам мин аларны, үзем! +— Синең дә башыңа җитәрләр, Габдуллаҗан абый. Балаларың бар, чамалап йөр. +— Беләм мин кем үтергәнен, беләм!.. +Кич белән, соң гына Бибинур Зәкиләргә аулак өйгә барды, шунда алар Мирзаһит белән очраштылар. "Авыллы" уйнаганда Мирзаһит, гадәтенчә, кызны өйалдына, аулакка дәшеп чыгарды. +— Нихәлләрең бар, Бибинур? — дип сорады. +— Нихәл дип, "плащадка"ны ябалар. Менә әйберләрне барлап әзерлибез. Юасы, киптерәсе, ямаштырасы бар, һич вакыт юк. +— Тизрәк япсыннар иде,— дип куйды Мирзаһит гади генә. +— Нигә? — дип гаҗәпләнде Бибинур. +— Яратмыйм мин бала-чага чыр-чуын. +— Бәрәч,— дип ычкындырды Бибинур, исе китеп. +— Нишләп? +— Белмим. Җылыйлар алар, акыралар, яман. +— Ə үз балаңны яратырсыңмы син, Мирзаһит? +— Кыз кыюсыз гына егеткә таба тартылып алды. +— Каян беләсең аны. Ул турыда уйлаган юк. Баласыз да яшәп булмыймыни? +Уйлап әйттеме моны Мирзаһит, саксызрак ычкындырдымы, Бибинурның үзеннән читкәрәк тартылганын сизде, кочакларга теләде, кыз якын да килмәде. +Шушы көннәрдә Уралдан Мирзаһитның ерак дәдәсе Мирзанур кайткан иде. Мантымаган, бөтәймәгән, өшәнгән, картайган Мирзанур, чәй янында ишле гаиләсеннән зарланып, бала-чагасын сүгеп утырган иде, Мирзаһитның колагына шуның зар-моңы сеңеп калган иде бугай... +— Кочаклатмыйсың да,— диде үпкәләп Мирзаһит +— Мин туй турында сөйләшергә дип килгән идем бүген. Яучы кайчан җибәрим? +Кыз дәшмәде, аның кайнар сулышы Мирзаһиттан ерагайганнанерагайды. Ул тагын аны кочакларга теләде, Бибинур бирешмәде: +— Куйсана, Мирзаһит,— дип, аны этеп үк җибәрде. +— Бер үпкәннән үлмәс идең әле. +— Кирәкми, Мирзаһит, өйгә керик. Суык монда. +Кайтып яткач та, Бибинурның аяклары тиз генә җылына алмады, ул кайта-кайта, кат-кат егетнең һәр әйткән сүзен хәтер иләге аша үткәрде, уйлады, мыштым гына, мендәр почмагын тешләп, балавыз сыгып та алды. +Егетнең сүзләре аны сагайткан да, сискәндергән дә иде. +Иртәгә "плащадка" ябыласы дигән көнне Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде, шактый озак көтте аны Бибинур, көн дә явымлы, аяк асты да бик пычрак булганга, сабыйның үзен генә кайтарып җибәрергә дә яхшысынмады. Караңгылык куерып беткәч, кичке аш вакыты узгач, малайны күкрәгенә кысып күтәрде дә галошы белән урам сазын изеп Югары очка менеп китте. Габдуллаҗанның җиргә үк салынган иске капкасын иңе белән этеп ачып ишегалдына керде, ишек ачык иде, өйгә үк үтте. +Үксезлекләре йөзләренә чыккан кыз белән малай, катып үләрлек салкын өйдә иске бишмәтләренә төренеп, катык ашыйлар иде. Өстәлне пычратып бетергәннәр, идәнгә ипи валчыгы чәчкәннәр. Абзарда сыер мөгри, сарыклар кычкырыша иде. +— Әткәгез кайда? +— Кайтмады,— диде кыз, борынын тартып. +— Сыерыгыз сауганмы? +— Юк. +— Су эчерттегезме соң? +— Юк. +Бибинур, Нәҗипне чишендереп, "уйный тор!" диде дә, иң элек кече якны, мич арасын тикшереп чыкты. Юынтык суны малларга чыгарып утыртты, аннан- моннан кармаланып печән ыргытты, аннан көянтәчиләк асып инешкә төшеп менде. Ташлыярның кара суына карап беравык уйланып та торды. Көзге төннең күзе юк, алай да ул ишегалдында әрле-бирле йөри башлагач, күрше хатыны әрем тел Саҗидә: +— Бәй, безнең очка килен төшкән икән бит,— дип кычкырды. +Карышып тормады Бибинур, бер сүз җавап кайтармады, су җылытты, мичкә ягып җибәрде, идәнне юып чыгарды, балаларның керен җыештырып, казан астыннан көл көрәп селте ясады, аларны чылатты. Чәй куеп балаларны эчертте, йокларга яткырды. +Габдуллаҗан районнан соң гына кайтты, филтәсе чак кына калкынган тонык лампаны, сап-сары өстәл тактасына терсәген терәп боегып утырган Бибинурны күргәч, ул куркып китте. +— Балаларга бер-бер хәл бармы әллә? +— Юк, юк,— дип ашыгып күтәрелде кыз +— Чишен, Габдуллаҗан абый. Бәй, син манма су булгансың ич! +— Тоташ яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калынды да. Ат тарта алмый, мескен. Җәяүләдек. +Бибинур филтәне бераз гына калкытты, Габдуллаҗанга чишенергә булышты, мынгыган күн итекләрен мичкә терәп куеп, дымлы аякчуларын кайнар мич төбенә таратты. +Өйнең эче генә түгел, төсе, исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак тастымал белән төрелгән бәрәңге тора, чәй чынаяклары ялт иткән. Өстәлгә үк якынаерга базмады Габдуллаҗан, мич арасына кереп коры чалбар киде, балак очларын оекбашының кунычларына бөтереп тыгып, ишек катындагы урындыкка утырды. +— Түргә уз, Габдуллаҗан абый, син хуҗа бит. +— Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмассыңмы? +Габдуллаҗан кыяр-кыймас кына өстәл янына килеп утырды, бәрәңге капты, тамагына узмады, шулай авызы бәрәңгеле килеш, көрсенеп алды. +— Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый. Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам... Балалар ятим бит. Нәҗипне бик яраттым. +Габдуллаҗанның бәрәңгегә үрелгән агач кашыгы идәнгә шапылдап төште, мелт-мелт итеп торган кү��ләреннән яшь сытылып чыкты, куе төк баскан очлы ияге дер-дер калтырарга кереште. +— Ничек? — диде ул, көч-хәл белән. +— Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга. Нәҗибе бигрәк берни белми, бәләкәй... +— Аларга ана булган кеше миңа хатын була лабаса! — дип кычкырып җибәрде Габдуллаҗан. +— Соң мин сиңа тугры хатын булырмын. Әллә ышанмыйсыңмы? +— Син бит, син... Бибинур... кыз кеше! Өч бала өстенә карт иргә кияүгә чыгарга әллә бик... башыңа тай типмәгән. Йөргән егетең бар, Мирзаһитны беләм. +—Мирзаһит табар, авылда кыз җитәрлек. Менә балалар жәл. +— Балалар тилмерә анысы. Мин дә гел кайтып керә алмыйм,— дип килеште Габдуллаҗан. +— Тик бер шартым бар,— дип элдереп алды Бибинур. +— Мең шартыңны үтим, меңне! — диде сөенеченә буылып Габдуллаҗан. +Ул Бибинурның уйнап түгел, чынлап, чын күңеленнән сөйләшүенә әле генә ышана башлаган иде. +— Мең үк җыелмас. Беренчедән, тәмәкеңне ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Бүгеннән үк. Аракы әчеп кайтмыйсың. Бер дә яратмыйм. Ил-күз алдында оят. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Без ишле үстек, туганнар дус идек, читтән бер кешедән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Җаным әрни авыр сүзгә... Әле су алып кайтканда ишеткән "килен" сүзенә дә абынып ярты чиләк суымны түктем... +Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты, бугазына төер утырды. Бибинур ашыгып-ашыгып аңа чәй ясады. Аның нык-нык йөткергән тавышынамы чаршау артында балалар кыштырдады, әти кеше түзмәде, чәен куеп, алар янына барып килде, өчесенең дә җылы, татлы исле аякларын сөйде. Бибинур янына чыкканда аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде. +— Ныклап уйладыңмы син, Бибинур? +— Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларыңны күрсәм, йөрәгем әрни. +— Ə атаңнар? +— Алармы?.. Каршы сүз әйтмәсләр. +— Авыл-күрше бар... +— Авыл-күрше гайбәтеннән читенсенеп, өч сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа ияләшеп маташалар, мин аларга дигәндәй... Нәҗибе бигрәк чибәр! +Тагын тынлык урнашты, лампаның мае кимеде, филтәсе четерчетер тавышланып ала, мич арасында тараканнар чирүе кыштырдый. +— Балаларны уйлап, үзеңне онытып бетермә, Бибинур. Тора алырсыңмы минем белән. +Габдуллаҗанның бу сүзе Бибинурга бик ошады, аның да керфекләре юешләнде, җитен чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләренә рәхәт елмаю чыкты. +— Ə син... каршы түгелме, Габдуллаҗан абый? +— Эх, Бибинур, матурым... Бу инде бәхетнең дә шундые, валлаһи дип әйтәм! Егет чакта да синдәй уңган, синдәй сылу кызларга сүз ката алганым булмады! Юк, кая ди, төшкә дә кермәгәнне... Мин бит, ни бит... +Габдуллаҗан, Гайшәсен уйлап, өстәлгә үк капланып төште һәм тешләрен кысып озак кына үксеп елады. "Җыласын, хәсрәтен җиңеләйтсен!"— дип уйлады Бибинур. +— Аннан туктар... Туктагач онытыр. Дөнья үзенекен итәр. Үлгән артыннан үлеп булмый". +Алар икесе ике җиргә йокларга яттылар. Тәмәке, аракы исе аңкып торган Габдуллаҗаннан читкә үк борылып ятты Бибинур... +Әткәсе дә түгел, әнкәсе дә түгел, эзләп Зөһрәбану килеп җитәр дип, төне буе тыңланып, гасабиланып ятты. Алагаемга җил котырды, кар катыш яңгыр сибәләде, Габдуллаҗан ямьсез төш күреп бастырылып, кычкырып уянды: +— Киләләр, кач, кач!.. +— Габдуллаҗан абый, Габдуллаҗан абый, дим. Әйләнеп ят, балаларны куркытасың. +— Ə??! +Икенче көн, балалар уянуга, кайнар бәрәңге, буын атып, өстәлдә утыра иде, саплары сынып беткән чиста чынаякларга яңа сауган хуш исле сөт салынган, юка, тигез телемнәр белән ипи дә киселгән иде. Балалар, идәнгә чәчрәтә-чәчрәтә комган шалтыратып, мич арасында тиз-тиз генә юынып чыктылар да, өйләрендә ят кеше булуына сәерсенеп, күзләрен мөлдерәтеп өстәлнең бер ягына тезелештеләр. +Менә, балалар, сезгә яңа әнкәй. Бибинур апагызны моннан соң әнкәй дип йөртә башларсыз, яме. +Олы кыз еламсырап алды, аңа ияреп бәләкәйләр ыңгырашты. Нәҗипнең артык исе китмәде, ыштансыз малай дәү агач кашык белән каерып алды да бәрәңгене авызына капты. +— Әйем, тәмсез! — дип акырды. +Кыз да бәрәңгене татып карады, йөзен бозып: +—Тоз гына! — дип кире төкерде. +Бибинур да кабып карады, чыннан да бәрәңге шыр тоз иде... +Ул арада чалгы пәке белән кырынып чистарынган Габдуллаҗан да өстәл янына килеп утырды. +— Каяле, кая. Без дә авыз итеп карыйк. +— Ул бәрәңгене мул итеп алды да капты, авыз, күз тирәсендәге җыерчыклар нур белән тулды. +— Булган бу! Тәмле пешерәсең икән бәрәңгене, Бибинур. Дөрес, бер хатасы бар, тозы азрак. Тозы да җитенке булса, ашап туймаслык бәрәңге буласы икән! +Һәм ул томраеп торган балалары күз алдында агач савыттан учына байтак кына тоз салды да агач бадьянга тутырган бәрәңге яркалары өстенә сибеп тә җибәрде, рәхәтләнеп, җылы сөт эчә-эчә ашарга да тотынды. Бибинурның итәгенә күз яше тамды, ул да кыяр-кыймас кына бадьянга үрелде... Балалар да әтиләре артыннан ашарга тотындылар, озакламый агач табакның төбе шакылдый ук башлады. +Бәләкәй Нәҗипне күтәреп соңгы тапкыр "плащадка"га җитеп килгәндә, аңа очраган беренче кеше Мирзаһит булды, йөзе кызарган, бүртенгән, ак керфекләре еш-еш йомылып тора, ярсып атлаганы ерактан ук беленде. +— Бибинур, дөресме? — диде ул, килеп җитәрәк. Бибинур малайны +җиргә бастырды, малай Мирзаһитның тавышыннан куркып еларга +ук тотынды. +— Дөрес, Мирзаһит. +— Ə мин? +— Егет бик нык җәберсенгән иде. +— Миңа биргән вәгъдәң кайда? +— Вәгъдә үк бирешмәдек, Мирзаһит, ялгышма. Мәгәр өметем синдә иде. Син әйбәт егет, кече күңелле, күпме дус булып йөреп, бер авыр сүз әйтмәдең. Синнән дә әйбәтне табачагым юк иде, Мирзаһит... Хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә... Син үзеңә тиңне табарсың, иеме? +— Габдуллаҗан абый олы ич сиңа! — диде Мирзаһит, һаман өметләнеп. +— Әйе, яшь түгел. Тик бел. сабыйлар хакына, балаларын жәлләп +чыктым мин аңа. Син ишеңне табарсың, ə ул балаларга ана ничек +табар?.. +— Кистең өметемне! Кеше арасында хур иттең! — диде юаш Мирзаһит, +йодрыгын йомарлап. +— Балалар,— дип кабатлады Бибинур. +— Өчәү бит, өчәү! Аларның ни +гаебе бар?.. Сабыйлар хакына чыктым мин аңа! +Һай, гомерләр! һай, гомерләр! Күк гөмбәзен иңләп аккан ак болытлар кебек эределәр дә беттеләр. Бәләкәй генә буйлы Аксыргак татары, ак керфекле басынкы егет Мирзаһит Днепрны кичкәндә Герой исемен алды, Чехословакия тауларында җан биреп, мәңгегә шунда ятып калды. Әйбәт егет иде, акыллы, берәү булса, үчегеп, кинә саклап Бибинурның болай да катлаулы тормышына гел аркылы төшеп торыр иде, үчекмәде, кинә сакламады, Нәҗипне күкрәгенә кыскан кызга "әйбәт яшә!" дип әйтеп калган иде, моннан ары да гел яхшы мөнәсәбәттә булды, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслаша алды Мирзаһит!.. +Яраткандыр инде яратуын... +Яратмаслык кыз идеме соң Бибинур! +Рәхмәт Мирзаһитка, кирәк чагында сабыр була белеп, Бибинурның кыен минутларын җиңеләйтте, күңел түрендә гомерлек якты урын алып калды... +Бибинур бакчада иртәнге эшләрен җәһәт-җәһәт бетерде дә, Хәнифә апасыннан рөхсәт сорап, әниләренә кайтып күренде. +Нишләсеннәр, ата-ана бер тавыштан утырып елаштылар да сыкрана-сыкрана хәер-фатихаларын бирделәр. +— Үзең теләп алган йөк, кәҗәләнеп таудан артка тәгәри башласа, +матри, җылап безгә кайтасы булма,— диде Гыйльфан абзый. +— Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер,— дип кушылды аңа әнкәсе. +Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә теләмәде. +Әткә-әнкәсе белән сөйләшкәннән соң канатланып кына чыгып барганда, чоланнан үрелеп ул Бибинурның беләген чеметеп тотты. +— Әләй,— диде сискәнеп Бибинур. +— Авыртамы? — дип сорады Зөһрәбану. +— Авыртмыймы соң, шулай кансыз чеметкәч. — Ə син бәгырьне чеметтең! Җанны чеметтең! +— Нишләгән әле мин? — диде Бибинур, күгәреп чыккан беләген уып. +— Җылан! Оятсыз! Җир бит! Күтләк! +— Зөһрәбану Аксыргактагы бер +әшәке сүзне калдырмыйча тезде. +— Нишләгән дип тора бит әле, +бетле карга. Кычыттымы? Шул җүләр картка, алдына куйганны +түкмичә ашый да алмаган юбалгы җебегәнгә ябышып чыкмасаң, +кияү бетәр идеме сиңа? Нәсел исемен черетеп йөрисең! Кияү +чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? Гыйшкың төшеп, хатынын +да син яллап үтерткәнсеңдер әле... Алмадымы Мирзаһитың, алмады! +Авыз иттергән син аңа, түзмәгән... Шуңа алмады!.. Алдангач, кем +булса да ярар дидеңме?.. +Өйдәгеләр Зөһрәбануның тәмсез сүзләрен, авыр гайбәтен ишетеп торсалар да, өйалдына беркем чыкмады, игезәкләр талашына ата-ана катнашмадылар, алар Зөһрәбануны беләләр иде... Бибинур да беләм дип йөри иде, кая ул, томана сукыр булган, хәзер генә туганының кемлеген аермачык күрде. Зөһрәбануның яңаклары тартышып эчкә керде, куллары тавык ботарларга керешкән тилгән тырнаклары төсле тырпайдылар, кара күзләреннән кара су булып зәһәр акты, агулы төкерекләре лач-лач сыланып битне җәрәхәтләделәр, бөтен йомры гәүдәсе калтыранды, имиләре туктаусыз тирбәнделәр. +"Бума чире башланмасын тагын!"— дип, ��ибинурның коты чыкты... Апасының үлеме аның күз алдыннан китмәгән иде әле. "Тагын шул илдә юк афәт кабатланса, мине генә миноват итәчәкләр!" +— Гафу ит, Зөһрәбану туганым,— дип өзгәләнде ул +— Сабыйлар +хакына гына эшләдем моны! +— Бала карарга карчык-корчык табар иде әле! Үзе төслене! +— Балаларга ана кирәк бит, ана. "Плащадка"да эшләп барын да күрдем, +аңладым. +— Синме аларга ана? +— Чыккач, әни дә була белермен анысы. +— Кем икәнеңне алда күрербез! Борчак-борчак яшьләреңне коеп кире +кайтыр көннәрең алда әле. Илаһым, рәнҗешем төшсен иде, бу +дөньяда ук җәзасын татысаң иде! Хасиятсез, намуссыз икәнсең! — +дип каргады Зөһрәбану. +— Үзе абынган җыламас, Зөһрәбану. Каргышың казык башына! +Кайтмам. +Бакчага кайтып, җиңен сыдырып карагач, Бибинур көл төсенә керде: беләге бала учы хәтле булып күгәреп чыккан иде. Әгәр Габдуллаҗан күреп калса? Мирзаһит белән очрашуын ишеттерсәләр?! Яман уйласа, оятын яшерер өчен генә кияүгә чыккан дип белсә... Бибинурның сабыйлар хакына гына бу юлга төшүен бөтенләй аңламас бит ул! +Үз башына төшкәннәрне ансат кына бүтәннәргә сылап үтә торган гадәте юк иде Бибинурның, чирләсә дә, чиктән тыш арса да, үз күңеленә үзе бикләнеп, барын да үткәреп җибәрә торган иде. Монысын да беркемгә әйтмәде, Хәнифә апасының: "Өйдә ни әйттеләр, өйдә?"— дигән соравына көлеп җавап бирде: "Ризалаштылар!" +Телдә "ризалаштылар", тик менә Зөһрәбану дөнья бетереп аңа пычрак өйгәндә нигәдер берәү дә өйдән чыкмады!.. Бибинурга бер-бер җайсызлык килсә, ни диярләр?.. Белми бит ул Габдуллаҗанны, белеп чыкмады, күз алдында бары тик балалар гына булды! +Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады, аракыны авызына да алмады. Кибеткә эзе суынды, йортка да аракы кермәде. +Күрше-тирә хатыннарын җыеп, өйне бик шәпләп юып чыгардылар. Түшәмне аркылы пычак белән Бибинур үзе кырды. Өйгә ямь керде, тәрәзәләр яктырып, ачыкланып калды. +Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар алар. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самоварны корытканчы чәй эчкәч, сөякләре эреп камыр булган балаларны тезеп йоклаткач, Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштаннан, муенына ак сөлге салып сәке йөзлегендә сабыр гына утырып торды. +Утны сүндергәч, Бибинур ятарга ашыкмады. +— Габдуллаҗан абый,— диде ул. Иренә һаман абый дип дәшә иде. +— Ни әйтәсең, акыллым? +— Миннән шикләнәсеңме әллә? +— Юк, шикләнмим. +— Алайса, нигә минем янга ятмыйсың? +Бибинур урынга менеп ятты, Габдуллаҗанның үлеп тәмәке тартасы килде, байтак таптанып торганнан соң гына хатыны янына килеп утырды. +— Гайшәмнән зарлансам язык булыр, үзенчә ул да әйбәт хатын иде... +Өч бала тапты. Минем өчен газиз җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. Гомерем белән мин аңа бурычлы, моны онытсам, иманым аркылы килсен! Мәгәр си��ең белән өебезгә башка нур керде, Бибинур! Монысы да хак. Төнлә уянам да уйлап ятам, ни өчен, каян килде бу бәхет миңа, дим? Син пешергән тәмле ашлар, ризыклар — һәммәсе дә бик якын. Мәгәр мин бу бәхетнең озакка булуына ышанып бетмим. Ишетеп йөрим, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану да гел яный, гел каргана. Китәрсең дә барырсың күк, Бибинур... Шулай икән, кыз килеш кит. Синең кызлык өлешеңә кул ягарга кыенсынам. + Өйдә чак кына тып-тын булып алды, Габдуллаҗан Бибинурның, Бибинур Габдуллаҗанның тын алганына кадәр ишетеп тордылар. Бибинур юри эндәшми, ул мутланып караңгыда ачык күкрәкләре белән нур чәчеп елмаеп чалкан ята иде. Менә ул тезләрен кочып торып утырды, Габдуллаҗанның каен себеркесе, мәтрүшкә исе килеп торган ябык, нык муенын мамык беләкләре белән кочып алды һәм тыелып кына көлә-көлә аны урынга аударды. +— Чү, ипләп... Балаларны уятасың,— диде каушап Габдуллаҗан. +Алар кысып кочаклашкан килеш онытылдылар... +Юк, гайбәтләргә урын калмасын +— Бибинур саф кыз иде. Бөтен тәне, күңеле, уйлары, яшьлеге саф иде аның. Габдуллаҗан тәҗрибәле кеше буларак моны башта ук сизгән иде. Хәзер, гамәлдә дә шуны күреп белгәч, Бибинурга хөрмәте дә, бурычы да бермә-бер артты. Гөнаһсыз уй, гөнаһсыз тән алып кергән иде аның Бибинуры йортка!.. +"Плащадка"ны язга тикле яптылар. Бибинур күбрәк йорт арасында уралды, балаларның өс-башын карады, оек бәйләде, колхоз эшенә дә чыгарга өлгерде. Итек басучы керәшеннәр кертеп, барысына да өр-яңадан итек бастырып алдылар. Кырынмыйча, таза күлмәк кимичә Габдуллаҗан хәзер урамга да чыкмый, тугаеп, тазарып китте. Балаларның да өс-башы бөтен, тамаклары тук. Һәммәсе түгәрәк, тик балалар гына Бибинурга "әнкәй" дип өзелеп әйтмиләр иде. Габдуллаҗан: "Ашыкма, Бибинур, исең китмәсен!"— дип, хатынын гел юатып килде. Моның сәбәбен ул үзе дә аңлата алмый иде. Бибинур сабыйларны үбеп кенә уята, көлеп-җырлап кына ашата, кая чыксалар, кайтып керсәләр: "Улым, кызым"— дип өзелеп кенә тора, тик алар өчесе тиң, бүреккә тутырган бүре балалары төсле, сөмсерләре коелып, каш астыннан гына аңа карап торалар иде. Моның сәбәбе дә бик тиз фаш булды. +Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әллә ни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-тастымал ише хаҗәт вактөякне генә алды, үзенә дип әзерләгән өшәнчекләрне туганына калдырды. Ләкин тормыш ни кирәген үзе дә күрсәтә, беркөнне ул төп йортка кайтты... Каз өмәләре шаулап торган тук һәм бәхетле чак иде. Бер-ике мендәрлек каз мамыгы сорау иде аның исәбе. "Зөһрәбану гына өйдә булмасын!"— дип теләп барса да, туганы белән өйалдыңда ук очраштылар. +— Сиңа? Мендәр? — дип кабатлады ул, Бибинурны куркытып. +— Тиешен алын киттең бит инде. +— Үзебезгә ярый да, балаларга кирәк. Кыз үсеп китте, малайлар белән бер мендәрдә йоклый. Килешми дигән идем. +— Балаларга? — дип дәвам итте Зөһрәбану. +— Кияүгә киткәнеңә кайчан гына, балаларга да өлгердеңмени инде? Камырын Мирзаһит кабартып җибәргән идеме әллә? Синең каткан камайларыңа бездә мендәр юк. +— Җитәр сиңа,— диде тәкате корып әнкәсе +— Татулыкка ни җитә?! +— Син сора әле аннан, әнкәй. Балалары аңа кем дип эндәшә икән? +Әнкәй диләрме, әллә әйтмиләрме? Бала күңеле сизгер ул, алар бу +алама үләтнең Габдуллаҗан абыйның хатынын үтертеп иргә йортка +кергәнен белмиләр дисеңме? Илдә юкны кыланды! +Менә кайда икән суның болгана торган башы! Әйтәм җирле, бер көнне Хәтимә пычрана-пычрана: "Зөһрәбану апам бирде",— дип кәнфит суырып кайткан иде... Нәҗибе дә: "Зөһрәбану апабыз әйбәт!" — дип лыкылдаган булды бит... +Боларны күңеленнән кичереп, Бибинур: +— Минем сиңа ни начарлыгым тиде? — дип өзгәләнде. Зөһрәбануның +ачуы басылмаган иде әле, ул: +— Илдә булмаганны кыланып бөтен нәсел-токымның абруен +төшердең, яманатыбызны чыгардың. Хәзер безнең йортка кем +килсен дә, кем безнең капканы каксын? Имансыз йорттан бөтен +егетләр йөз чөерде! — дип елый-елый, каргый-каргый Бибинурны +сүкте. +Хәтимәне быел мәктәпкә бирмәскәрәк торганнар иде, бер көнне икәүләшеп утырып киңәшкәннән соң, кызны беренче сыйныфка илтергә булдылар. Атна уздымы икән, Хәтимә мәктәп көтепханәсеннән "Үги кыз" исемле китап алып кайтты һәм сүзсез генә Бибинурга китереп тоттырды: +— Укы!.. +Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Үги ана турында күпме әкиятләр, бәетләр тумаган! Үги ана — ялмавыз. Үги ана — аждаһа. Ни өчендер үги аналарга гел үги кызлар үстерергә генә туры килә. Малай тапкан аналар таза, көчле булып, кыз әнкәләре генә дөньяны иртә куя микәнни соң?! Бибинурның үзенә өч үги. Тик аның әкиятләрдәге явыз үги әни буласы килми, үги әни дигәнне ишетергә дә теләми. Үги ана турындагы әшәке әкиятне ул елый-елый, бу әкиятне чыгарган кешене каргый-каргый укыды. Балалар котырта торган әкиятләрне нигә ташка басып чыгаралар икән дип әрнеп уйлады. "Бала котыртып ятмасалар, эшләре беткәндер шул!"— дип, Габдуллаҗанга бик нык зарланды. +— Син — ата, балаларга ныгытып аңлат, һаман-һаман чит итсәләр, миңа бик кыен. Әле алда гомер күп, хәзердән бөкмәсәң, үскән саен кыенрак булыр. +Тудырган да ана, үстергән дә ана! Шуны яшьтән үк белсеннәр. +Яңадан бу турыда сүз кузгатмаслык итеп үтенде Бибинур һәм теләгенә дә иреште: ире ни чарасын тапкандыр, балаларны ничек үгетләгәндер, Хәтимә беркөнне мәктәптән кайтты да озак кына аңа карап торгач: +— Әнкәй,— диде. +Авыз эчендә әвәләбрәк әйтте, "әнкәй" дигәне "әнки" кебегрәк яңгырады, Бибинур барыбер шат иде, ул Хәтимә кызын күкрәгенә кысып көлеп җибәрде, иярә килгән сандыгыннан ал тасма чыгарып, кызның чәчен икедән үрде, чук ясап куйды. Нәниләр дә апаларыннан күрмәкче шул көннән аны "әнки" дип йөртә башладылар. Габдуллаҗан гына зарланды: +— Нинди "әнки" ди ул тагын, каян чыккан? "Җәмки" булып ишетелә. +Авыз тутырып рәхәтләндереп, "әнкәй" дип әйтегез,— дип карады. +Бибинур монысына да бик канәгать иде. +Тора-бара балалар яшь әниләрен яраттылар, Габдуллаҗан "уф" дип куйды, бишәүләшеп тату гына тора башладылар, бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурның бәбие юк иде. +Зөһрәбану моны да сүз итте: +— Мин каргадыммы сине?.. Туганы юлына аркылы төшкәне өчен +кысыр калсын дидемме?! Мин ялварган мәрхәмәтле Ходайга барып +иреште, гомергә баласыз син, гомергә! +Бәбәй алып кайтырга өлгермәде Бибинур, аһ, өлгермәде, кырык беренче ел килеп җитте. +Кырык беренче ел! Кырык бернең июне! Егерменче гасырның иң дәһшәтле көннәренең берсе. Иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Күпме кешеләрнең, илләрнең, милләтләрнең язмышын әйләндереп ташлаган, шаукымы йөз елларга кадәр бара торган тантаналыкуркыныч ел! +Габдуллаҗанны да, Хәнифәнең Идрисен дә, Мирзаһитны да берьюлы алдылар. +Аксыргак авылы белән Ташлыяр елгасы бер көн эчендә ятим калды. +Өч баласын күкрәге янына сыйдыра алмыйча кысып, Бибинур да ятим калды... Хәтимә, шактый ук исәя башлаган кыз, кочагын җәеп аңа ташланды: +— Әнки!.. +— Йә, балам, җылама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә. Кояш +кебек әйләнеп тә кайтырлар әле. Сау булсыннар! +Ишегалдында шат кызыл бозау чабып йөри. Капка төбендә казлар каңгылдаша. Ян бакчада чебиләр чемнәнәләр... Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның. +Күңеле моң, яхшылык теләү, изгелек белән туп-тулы булса да, карыны буш иде аның... Ул өзелеп көткән бәби дә Габдуллаҗанның ирлеге белән сугышка китте. +Китте дә кайтмады... +Һай ул көннәр! Һай ул гомерләр! +* * * +Почта машинасы тирәсендә ул көнне бик озак маташтылар. Шофер Илдар почтага кереп-чыгып йөрде, кызларны чеметкәләде, кызлар чыркылдады. Аннан соң гына газета-журналларны, хатларны, иң актыктан посылкаларны бушаттылар. "Галим абыйларга ике посылка!" "Хәмәтләргә ничә җирдән хат!" "Монысында тоташ җимеш инде әллә, кызлар, иснәп кенә карагыз әле!" дигән сүзләр туктаусыз шаулаган буа тавышын басып бакчада бик озак яңгырап торды. +Бибинур карчык та көтте. Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Җаннары булса, аналары янына Сабан туена бер кайтырга тиешләр! Нәҗип белән Сабир кайтмаса да, Хәтимә белергә тиеш! Әле Сабан туена ничә көн бар, әллә телеграмма сугасы инде? Чирләп ята, үләргә җыенды дип сугаргамы?.. Сугарсың, кайтып килерләр, ошатмаслар... Ни йөзең белән илгә күренерсең? +Почта кызлары гөр-гөр килеп сөйләшәләр, алар Бибинур карчыкны юри күрмәмешкә салышалар. Алар Бибинур карчыкның ни көткәнен бик яхшы аңлыйлар. +Ə буа шаулый! Шаулый! Җиһангир Сәфәргалинны озаткандагы кебек үк моңсу шаулый... +Буа. Почта. Ялгыз һәйкәл... +Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя. Бибинурга гына шулай тоеладыр ул, чөнки аның зиһене кинәт кенә томаланып куя, аннан тагын ачыла... Ул егылып китмәс өчен чытырдатып күзләрен йома... Егылмый, турая, күзен ачканда буа тагын да ныграк шаулый башлый. Әллә кайларга чакырып шаулый буа! Хәер, әҗәл көтеп кенә яшәгән карчыкны кая чакырсын ди ул тагын? Каберстанга чакыра торгандыр, шуңа ямансудыр аның тавышы, шуңа моңлыдыр... +Шул кадәр хатлар, посылкалар арасыннан аңа берни чыкмады, бер сүз табылмады... +Исәнгерәп тагын күпме утырган булыр иде Бибинур, буа өсләп каз куып килүче Зөһрәбануны абайлады, җилтерәп урыныннан купты һәм кызыл комачын күкрәгенә кысып тиз-тиз авыл урамына элдертте. +Сугыш беткән елны әти-әниләре бер-бер артлы дөнья куйдылар да төп йортта Зөһрәбану гына яшәп калды. Үлем-җитем вакытларында үзе башлап йөрсә дә, шуннан бирле төп йортка аяк басканы да юк Бибинурның. Авылның ике очында икәү тигез картайсалар да, алар бер-берсенә йөрешмәделәр. Габдуллаҗанның кара кәгазе килгән көнне Бибинур янына кем генә килмәгәндер, хәл белешергә, кайгысын уртаклашырга кем генә кермәгәндер, арада Зөһрәбану гына юк иде. "Минем каргышым төште!"— дигән Зөһрәбану. Бусын ишеттерделәр. +Моннан соң ничек кермәк кирәк тә йорт арасында ничек очрашмак кирәк?! +Сишәмбе көн кичәгедән дә ягымлырак, ямьлерәк булып туды +— Сабан туена кергән атнада табигать шулай чуклы-бизәкле була инде ул. Игеннәр күзгә күренеп калка, буынга утыра, баш кыса. Чөгендер, бәрәңге басуларының кара җире күренми башлый, тоташ яшел хәтфәгә әйләнә. Бакчаларда яшел алмалар, чук-чук яшел чияләр тирбәлә башлый. Ул кошлар, ул кошлар, иртәнге шәфәкътән кичкә кадәр өзлексез сайрашалар, берсе тукталса, икенчесе алып китә. Капкалар җырлап кына ачыла, морҗалардан хуш ис кенә тарала, яшь кызларның сулышлары, адымнары үзгәрә. Аксыргак кызлары бер башка биегәеп китәләр! +Бибинур иртәдән тәрәзә каршысына, яктыгарак утырып, туып килгән сишәмбегә башын ия-ия яулык чите бөкте. Араларын типтигез итеп, ыспайлап мережкалап бөкте. +Яңа яулыгын чөеп бәйләгәч озак кына тәрәзәгә — яңа көнгә карап утырды. Бераздан Түбән очка төшәргә уйлады. Төп йортка кереп, Зөһрәбану белән бик әйбәтләп сөйләшәсе килде аның... Кунакка чакырыр иде, дә уңайсыз... Килүе дә икеле, килә калса... бөтен чәшкәсе дә калмады, чәйнек борыны да ага, самовар да юк. "Әткәй төсе" дип самовар белән җиз подносны Хәтимә алып китте. Әткәсе истәлеге итеп тотсын, Аксыргакны онытмасын дип сөенә-сөенә бирде Бибинур. Кадерләп тотсын, "Габдуллаҗан бабагызның истәлеге" дип балаларына әйтсен. Бибинур ялгыз, ул чәйнек чәен дә бик яратып əчə! Чәйнегенең борыны гына көйсезләнде, Галикәйгә әйтми дә булмас анысын... Һиндстан чәе генә яшәсен! Тик соңгы елларда чәйгә бик кинәндермиләр, халыкның да авызы бозылды, элек такта чәй кунак сые иде, хәзер салып кара такта чәйне — бала-чагасына хәтле: "Бу нинди чүп тутырдыгыз: ачы тузаны авызга керә!"—дип мыркылдый башлый. +Шулай да Зөһрәбану белән очрашмыйча ярамый. Быелдан кичектерергә ярамый татулашуны. Иң элек җаен табарга кирәк. Әйе, Сабан туе олы сәбәп. Сабан туенда элеккеге үпкәләр бәләкәйләнеп кала, кешеләр туганлаша, дуслаша, үткәннәрне кадерләп хәтергә а��а, киләчәкне билгели. Ярый, Сабан туен җайлы сәбәп итеп барып та кердең, ди. Аш чүмече белән маңгаеңа кундырып чыгарса ни әйтерсең? Имчәген чыгарып каргаган Зөһрәбану бит ул!.. +Булмады Зөһрәбануның бәхете! Тормышы гомергә җайлана алмады, майламаган арба тәгәрмәче төсле тигез юлда да кылдыйбылдый барды. Кырык бернең көзендә байтак эстоннар эвакуация белән күченеп килгән иде. Зөһрәбануларга ирле-хатынлы эстоннарны керттеләр. Кырык икедә, шомырт чәчәк аткан гүзәл мәлдә, госпитальдән ялга дип аларның бердәнбер уллары кайтып төште. Нечкә генә, колга кебек ябык, торна сыман озын ботлы, ак мыеклы лейтенант иде. Өйләнмәгән егет... Лейтенант чигенеп туйган була, монда туп-туры һөҗүмгә күчә, өй аулак чакта хуҗа кызын кымтырыклый башлый. Ə Зөһрәбану, җүләр димә инде син аны, сырлы бәләк белән чак кына яралы кулына кундырмый егетнең... +Гомерендә бер тапкыр да Зөһрәбануны гаепләмәде Бибинур, тик шулай да бик еш әйтәсе килгән чаклары булды: "Хак яшәмисең! Телең авызыңа сыймаганга куркалар синнән кешеләр!" +Анысы да бар, хак яшәп Бибинур ни рәхәт күрде? Өч бала үстереп, үзе дә Зөһрәбануның язмыш сыңары да булып, байгыштай яшәп ятмыймы хәзер? Уйлап карасаң, чынлап торып үлчәсәң, Бибинурның үз хәле Зөһрәбануныкыннан күп яман, күп яман! +Зөһрәбануның бәхете булмады! Ир тамыры татымаган хатынкызның бавырына ачы таш утыра, имеш. Шул таш ач талпан кебек ару күзәнәкләрне суырып, үз зәһәрен канга чыгара, ди. Канга кушылган зәһәр яхшылык кылырга һич ирек бирми, кешенең холкы үзгәрә, гел яманлык эшләргә генә тартылып тора. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл! Дөньяның төрле почмагында кеше ашаучы арысланнар, юлбарыслар очрап тора. Тоткач, тикшереп карасалар, җанварларның берсе дә сәламәт булмый. Кеше ашаучы акулалар, крокодиллар да гарип яки чирләшкә булалар. Ир тамырын үз вакытында татымау хатын-кыз өчен гариплек белән бер ул. Бавырына утырган ачы таш канга ризасызлык, явызлык чыгарып кына тора. +Чыраена карагач куркып китәрлек Зөһрәбануның: ике бите — ике лимон. Бибинур күпме мәшәкать чигеп яшәсә дә, битләре алай котсыз түгел, күзеннән зәңгәрлеге, ирененнән елмаю качмады. Очрашканда һәркемгә күтәрелеп туры карый ала. Зөһрәбану исә кеше күзенә карамый, куркак явыз көчек кебек ләң-ләң өрә дә күздән гаип була... +Бүгенгене уйласа да, кичәгене хәтерләсә дә, Бибинур күңелендә тирән бер яра бар — бер карында яшәгән сыңарың белән уртак тел таба алма инде! +Монда төп гаепле итеп Бибинур үзен саный иде. Әгәр Габдуллаҗанга ябышып чыкмаса... Зөһрәбану аны алай каһәрләмәс иде... Алай зәһәрләнмәс тә иде. Зәһәрләнмәсә дә үз ишен, мөгаен генә, табар иде. Тиңен тапса, ул кадәрле сарыга сабышып аждаһага әверелмәс иде. +Тормышта һәммәсе күзгә күренмәс җепләр белән бер-беренә бәйләнгән шул. +Бүген сишәмбе. Почта машинасы кайтырга әле байтак вакыт бар. Шулай да Бибинур бакчага төште, ераккарак, түргәрәк кереп утырды. Буа тавышы моннан да ишетелә. +Шаулый буа, арыктан су бәргәләнеп түбәнгә төшә, мең нурлы тамчы булып чәчри, күбекләнә, кайный, ярсый... +Сишәмбе уйлары да аны яшьлегенә, тагын шул истәлекле көннәргә, Габдуллаҗан янына алып киттеләр. +* * * +Ир — хатын-кызның таянычы. "Иделгә таянма, иргә ышанма!" дигән сүзне кәнтәй хатыннар гына татар язмышына китереп таккан. Бибинурның мең авыздан бөтенләй киресен ишеткәне бар: "Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!" Татарның ачы тәҗрибә авазы сеңгән, тормыш кануннары беркетелгән китапларын баскыннар, милли дошманнары тузгытып, юк итә килгәннәр. Тарих аста калган, гыйльми, фәлсәфи китаплары сакланмаган диярлек, бар булган тормыш тәҗрибәсе, яшәүнең асыл кагыйдәләре, мәхәббәт-гаилә законнары, күңел эчтәлеге, иман, ачы нужа сабаклары əнə шул кыпкыска мәкальләрдә, гыйбарәләрдә сакланып калган. Йөз еллыгы да шунда, мең еллыгы да... "Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!"— дип кистереп куйган акыллы татар! Әле ирнең усрагына да утыз улны биргәннәр, уңган ирнең бәһасе булмаган! Аның Габдуллаҗаны кебек, Хәнифәнең Идрисе кебек батырларның бәясе ни хак?! +Иң элек Хәнифә сыгылып төште. +Ул һәр көн иртән Бибинурларга килеп җитә, аның белән сыер саварга чыга, бәрәңге тәпкеләргә йөри, болынга да ияреп бара. Бибинур сава, тәпкели, утый, печән чаба, култык астына кыстырып булса да, курмы алып кайта +— Хәнифә боларның берсен дә эшли белми. Бәләкәч эте "Марс"ны кочаклый да аның юеш борынын үбәүбә көннәр буе пыскып елый. +Бармаклары нәп-нәзек аның, үтә күренмәле, сөякләре ап-ачык беленеп тора. Ботлары да нечкә, аягы да бәләкәй... Ничек сыер имчәге тартсын да, ничек тәпке тотсын? Чалгыга киселермен дип ул Бибинур чапканда да әллә каян читтән генә коты чыгып карап тора. +Эшсез ничек яшәмәк кирәк? +Эш — коткаручы ул... Хәнифә сыгылып төште дә калкынмады. +Кирәк чагында тамак төбе белән җикеренеп тә ала торган, тыңлаусыз малай-шалайны олы күзләре белән шүрләтеп торган мөдирме бу? Районнан килгән хәтәр-хәтәр кешеләр белән күкрәк киереп, сүзне бөердән генә чыгарып сөйләшкән директор хатынымы бу? Аюдай иреннән су ташыткан, төнге чүлмәген чыгарткан, идән юдырткан хатынмы бу?!. +Сүзе — ыңгырашу, адымы — чирле чебешнеке, төсе — агарынган. Юка, шәмәхә иреннәрдән кан качкан. +Этендә генә үзгәреш юк, сугышка кадәр дә теләсә кемгә ләң-ләң өрә иде, хәзер дә хак. Чыпчык күрсә дә сырт йонын уйнаткан була. +О, хатын-кызга ир тотанак! +Хәнифә Бибинурларда куна да кала. Чишенеп ташлый, имиләре тавык йомыркасының сарысы хәтле генә, арты юп-юка, алты-җиде кат юбка кигәч кенә күзгә беленә башлый, аяклары чаңгы таягы сыман туп-туры, ə тәне ефәк кебек елкылдап, ялтырап тора. Аяк тырнаклары буялган, үкчәсе ап-ак, йомры. Бөтен җиреннән тәмле ис бөркелә. +— Түзә алмам, Бибинур, мин монда. Китәрмен дә барырмын. Укытырга +диләр, фән бирәләр. Идриснең дәресләрен ал диләр. +— Ал,— дип үгетли ��ибинур, үзенең аз-маз тәҗрибәсеннән чыгып. — +Ал, Хәнифә апа. Эш — коткаручы ул. Эшсез ничек яшәмәк кирәк? +Ирләребезне бергә озаттык, бергәләп каршы да алырбыз. Сугыш +мәңге бармас, ничек тә үткәреп җибәрербез. Кайта алар, кайта, Алла +боерса... Әйбәт төшләр дә керә... +Бибинурга, беркатлы саф күңелле Аксыргак хатынына тәмлетатлы кавышу төшләре кергән төннәрнең берсендә, таң алдыннан башланып киткән һөҗүм вакытында N дип исемләнгән таучык итәгендә имән кискә кебек Идрис Белов егылып үлде. Габдуллаҗан аның взводында иде. Яман хәбәрне ул ирештерде. "Мина төшеп взводыбыздан өч кеше, шул җөмләдән кадерле командирыбыз Идрис абыебыз да һәлак булды",— дип язды. Бибинур: "И Аллам, пуля дигәне белән генә ега алмаганнар икән батырны, мина дигәнен үк җибәргәннәр",— диде. +Хәнифә укытырга да керешкән иде, иренең үлгән хәбәрен алгач, ике көн, ике төн өеннән чыкмыйча ятты да өченче көнне председательне уятып кереп таңнан ат сорады. "Китәм мин", диде. Ялынуның, үгетнең файдасызлыгын председатель бер карауда аңлады, шәһәр кызы иде Хәнифә, аны авылда бары тик Идрис кенә, аның исеме генә тота иде. +Станцага кадәр олау белән аны Бибинур озатты. +Ирсез калган хатынның чын кичерешләрен, җан газабын ул шунда беренче тапкыр үз күзләре белән күрде. "Ир кадерен белгән хатыннар гына шулай авыр кичерә ала!"— дип уйлады Бибинур. "Берүк Габдуллаҗаным сау булсын да, гомер юлын актыгына кадәр бергә узыйк",— дип Ходайга ялварды. +Шунда шәһәр базарына алып барып маен сатты, Хәтимәгә ал яулык белән чуар сатин күлмәклек, малайларның икесенә дә куян бүрек алып кайтты. "Ə үзеңә, әнкәй?"— дип сорады Хәтимә. "Үземә? — дип сорады Бибинур. +— Үземә менә сез, балакайларым!" +Кырык икенең февралендә аны ат карарга куйдылар. +Сиксән ике ат бар иде ул килгәндә. Ул — өлкән ат караучы. Аңа булышырга ике үсмерне беркеттеләр. Икесе дә елгыр гына малайлар, Түбән очтан, егет булып киләләр явызлар, кызлар күрсәләр авызлары ерыла. Салам-печәнне дә алар ташый, дәү кабык чуман белән тиресне дә елга ярына алар чыгара. Бибинур камыт-ыңгырчак өчен җаваплы, тәртәсен дә ул каера, дуңгыз тиресе иләп чөелдерекне дә ул телә. Фураж-мазар да аның өстендә. +Март урталарында атларга азык бик кыйтыланды. Бибинур кунатөнә диярлек кардада ятты, кышын үзләре түккән тиресне тырма белән тарап, салам-соламны, бөртекләп җыеп ашаттылар. Сугыш чыккан елны гына ябылган мәктәп түбәсен ишеп төшерделәр, хәйран салам чыкты. +Габдуллаҗаннан хатлар сирәк килә, хатларында һаман бер үк сүзләр кабатлана: иң башта бик күп итеп тезеп авылдашларына сәлам яза, аннан исәнлеген өстәп куя, тиздән дошманны җиңәчәкләренә һәм күрешүне өмет итеп имзасын сырлый. +"Мин чыдармын, менә син анда балалар белән ничек яшисең?"— дип бер сораса икән ичмасам! Аңа да рәнҗеми Бибинур, иренең хәле җиңел түгеллеген шул кыска хатлардан да чамалый. Үз хәле хәлдер солдатның, шуңа язар сүз��әрен дә онытадыр, шуңа хатлары кыскадыр. Ил белән җиңел түгел... +Ул балаларының өчесен дә юындырып, өс-башларын арулап өстәл кырына тезеп утырта, хатны иҗекләп, сүзләрне кабатлап, һәр җөмләсенә басым ясап озаклап укый. Каш астыннан гына Хәтимәгә карап ала да: "Әнкәгезне тыңлагыз, аның сүзе өстен булсын, карышмагыз, аңа булышып кына торыгыз",— дип алып китә. Апайлары белән төрткәләшеп утырган Хәтимә әнкәсенең куе керфекләренә кунып дерелдәгән энҗе бөртекләрен күрми дә кала... +Шулай да бер тапкыр ул хәйләне сизде, хат битенә ялт кына үрелеп карады да: +— Анда алай язылмаган,— дип чәрелдәп куйды. +Бибинур, күлмәк җиңе белән күз яшьләрен корыта-корыта: +— Язылмаса да, бар ул сүзләр, бар. Әткәгез шул сүзләрне яза гына башлаган икән, фашистлар мина дигәнен атарга керешкәннәр. Менә "сагынам" дигәне бармы? Бар. Тагын ике хәрефне сызганмы? Сызган. Шунда булган аның ул сүзләре,— дип төшендереп күрсәтә. +Хәнифә: "Хат язармын",— дип киткән иде, ничек яши икән, аннан бер хәбәр дә юк. Шәһәр кешесенең хәле тагын да читенрәк дип сөйлиләр, бер кыерчык ипи өчен кара төннән чиратка басалар, ди. Үз бакча бәрәңгең, сыерың булмаса, өч баланың тамагын ничек карар идең? Сыердан аермасын! "Ичмасам, этеңне булса да калдырып тор, сугыш беткәч тә килеп алырсың, бер тамак кимрәк булыр",— дигән иде Бибинур, калдырмады Хәнифә, "Марс"ны да үзе белән алды. +Балалар акрынлап исәя башлады, уртанчы малай да вак-төяккә ярый, йомыш-юлга чаба, кышын ишегалдын кардан чистарта; Нәҗип тә кул арасына керә, олыларга ияреп утынлыктан йомычка алып керә, иске таска көл тутырып бакчага чыгара. Хәтимә көтү каршыларга бара, энекәшләрен карый, мунчага су ташый. Малайлар аны "апа" дип олылыйлар, тыңлыйлар. Тыңламый карасыннар, əнə ич әткәләре хат саен: "Хәтимә апагызны олы итегез, малайлар, аңа укырга комачауламагыз, тырышсын",— дип кисәтеп тора. +Хәтимә муенын сузып хатка карый, әмма чәрелдәми, чөнки әткәсе шушы сүзләрне язарга җыенганда гына фашистларның мина ата башлауларын белә. "Сагынам" дип тә язмый аның әткәсе, әнисе барыбер ул сүзне хаттан таба, кәгазьдәге буш урынны гына күрсәтә. Әткәләренең сагынуын Хәтимә хатта булмаса да белә... +Балалар йокларга яткач, Бибинур солдат иренә озаклап хат яза, эченнән генә сүзләрен кабатлый-кабатлый яза. Аннары калын чәчләрен ак мендәргә таратып йокларга ята, яңагына Габдуллаҗаннан килгән хатны куя: "тәмле төшләр керсен!" Инде изерәп йоклап китәм дигәндә генә, зиһен, акыл белән көрәшкәндә, аның кайнар иреннәреннән гел бер сүз чыга: "Сагынам, дип язсаң ни була?! Бер генә тапкыр шулай дип куйсаң сана!" +Иртәнгә бу зарыктырган сүз онытыла, яз-кыш, җәй-көз эш белән мавыгып үтә аның көннәре. Конюх булса да, аны башка эшләргә дә йөртәләр. Быел тары бик уңды. Кырынды өстенә кырык гектарга чәчкәннәр иде, котырды гына, эре-эре башаклары карасу-зәңгәрләнеп чук-чук асылынып торды. Бибинур да, конюх ат��н җигеп, көлтә кертергә чыкты. "Атың шәп",— дип, аны басуның иң түреннән ташырга куйдылар. +Берсендә шулай, юан-юан саллы көлтәләрне чытыр арбага сыртлап төяде дә бастырык булып үзе өскә менеп ятты. Көн җылы, җилсез, кыр такыр, һавада сузылып-сузылып көмеш тоҗымнар оча, арба өстендәге көлтәләрдә тәтәй кашыклар мыжлап йөри. Ат та үз бурычын аңлаган сыман җай гына бара, ара-тирә пошкырып куя, юл аулак, алдарак, шактый еракта гына ике атлы күренә; кайта-кайта Бибинур таралып йоклап китте. Төнлә дә рәтле ял күрмәгән керфекләр тыгызланып йомылдылар. +Йокы аралаш ул нидер кыштырдаганын ишетте, ул арада булмады, рәхәт сискәндереп, дәү генә бер кул аның күлмәк изүенә керә башлады. Чын кул, йонлы беләкле ирләр кулы, Габдуллаҗан кулы... Кул тәнгә үк кереп җитте, Бибинурның шалкан кебек тып-тыгыз нәни күкрәген уа башлады. Ул чәчрәп уянды, кулны эләктереп алды һәм җан ачысы белән: "Нишлисең?"— дип кычкырды. Күзен ныграк ачып караса, янында ярдәмчесе +— Түбән оч көчеге Ибрай ята, танау тишекләре киңәйгән, иреннәре дер-дер килә. +— Нишлисең, малай актыгы? +— Чү, чү, Бибинур апа! Мин болай гына, кулым ялгыш кына кереп +китте. +Бибинур ике куллап малайны йөктән этеп төшерде, ат куркып тартылды, малай чак кына арт тәгәрмәчләр астына кермәде. +— Болай гына калдырмам, бел! +Әрсез малай тыр-тыр арба артыннан йөгерә башлады. +— Әй, Бибинур апа! Син бабайга чыккансың да, сине кыз килеш +калдырган, диләр. Дөресме шул? +Бибинур сыны катып йөк өстенә сыгылып төште... Тагын гайбәт тараталар икән аның турында! Тагын шул Зөһрәбану йогышсызның эшедер! Шул кичне үк ул председательгә: +— Ибрайны кардадан алыгыз! Эзе булмасын! — диде. +— Нигә? — диде председатель, борчылып. +— Шулай. +— Бел, Бибинур, койрык чәнчи торган чак түгел, артык кешем юк. +— Берүзем эшләрмен. +Үткән атнада гына армиягә җиде ат озаткан иде Бибинур, бу атнада тагын бишне әзерләргә боерык килде. Кыр эшләре беткәнне дә көтмиләр болар, дип уйлады ул... +Урак өстендә Аксыргакта район вәкиле булып райбашкарма рәисе урынбасары Сара апа торган иде. Бәрәңге алулар башлангач, аны Казанга чакырып алдылар да, алмашка вәкил булып райземотдел мөдире, тәбәнәк кенә, камыт аяклы, түгәрәк корсаклы мәзәк кенә ир кеше килде. Кичен атын кардага төшергәндә Бибинур аны беренче мәртәбә күрде. +— Минем атны аерым кара,— диде ул, конюх хатынны ач күзе белән +ашап. +— Исемең кем була инде синең? +— Бибинур мин. +— Ирең солдаттамы? +— Кайда булсын инде? +— Балаларың да бармы? +— Өчәү. +Өчәү икәнне ишеткәч, вәкил Бибинурның кызларныкы кебек зифа, җитез гәүдәсен бер карады, ике карады, тузан сарган күн итекләренең кунычын гармунлап аска төшерде дә шыгыр-шыгыр басып китте. Күзе һаман Бибинурда иде... +Икенче көнне дә атын кардага үзе төшерде мөдир, ялманып: +— Иртәнге бишкә җигеп китерерсең,— диде. +— Анысы ук булмас, абый,— диде Бибинур ачык итеп. +— Вакыт җитмәс +аңа. Миндә бе�� синең ат кына түгел. Бөтен карда минем өстә. +— Вакыт табарсың! +Башка вәкилләр атны бер дә үзләре төшереп йөрми иде, малайшалай китереп китә иде, бу камыт аяклы, чуен башлы Хөснетдинов тәки этләште бит. Атны үзе төшерә, иртән Бибинур җигеп китергәнне таләп итә. Илтә Бибинур, җигеп фатирына ук илтеп куя, Хөснетдинов зәңгәр гәләфиләрен ике якка салындырып камыт аягын ерып капка төбендә аны көтеп тора, кулында камчы... +Бер кичне, соңгарак калып атын төшерде, тугарганнан соң, Бибинурга ияреп, ат караучылар йортына ук керде. +— Монда сез карарлык нәрсә юк,— диде нигәдер читенсенеп Бибинур. +— Син бит миңа ни кирәген белмисең... Ничек дидең әле беркөн? +"Бөтен карда минем өстә",— дидеңме? Хи-хи-хи! +"Моның ни көлкесе бар?"— дип сорарга җыенгач кына, мөдирнең тел төбендә оятсыз киная ятканын сизенеп, Бибинур тыелып калды. +Стенадагы агач чөйдәге камытларны, киезләре иегән ыңгырчакларны, дугаларны тотып-тотып карады мөдир, аркалыкларны тартып-тартып куйды, аннан соң кулын иснәде, бармакларын гәләфиенә сөртте. +Сәкедә Бибинурның ямаулы бәз бишмәте ята иде. Стенада әллә кайчан чыгарылган стена газетасы. Бер почмагын кемдер үз йомышына умырып алган. +Хөснетдинов газетаны да караган булды, "яңасын чыгарырга вакыт", кинәт кенә ишек келәсен элде дә уң кулы белән Бибинурның сыгылмалы биленнән эләктереп алды. Бибинур көчле, кулын каерып ук атты. +— Җә инде, кыланма. +— Кагылма, Хөснетдинов абый,— диде Бибинур, тыныч булырга +тырышып. +Вәкил алай тиз генә игә килә торганнардан түгел иде бугай, ул үз көченә, абруена шулкадәр ышанган иде ки, Бибинурның сүзен колагына да элмәде, билне ике куллап ук урап алды. +— Сине ирдән кыз килеш калган диләр. Дөресме шул?.. Бу бит тарихи +вакыйга! Әйдәле, тикшерик. +Бибинур бар көченә аны этеп җибәрде, тәрәзәне тибеп коеп төшерде һәм карда эченә сикерде. +Хөснетдиновның батырлыгы кая китте, агарынып: +— Әй, кыланма! Мин телдән генә сорадым! — дип кабатлады. +Бибинур колхоз айгырын йөгәнләп алып чыкты, һәм җайдак Зөһрәбану янына чабып кайтты. +— Син таратасыңмы, минем хакта кара гайбәтне? +— Гайбәт таратмыйм, дөресен сөйлим. +— Әйдә районга! Врач алдында ачып күрсәтәм! +Җәнҗал яраткан усал кешеләр тиешле отпор алганда җебеп калалар, бер мәлгә Зөһрәбану да аптырады, аннары тагын үз хәленә кайтты: — Əлə-лә, теле! Оялмыйча күрсәтер иде бугай! Әйтәм җирле вәкил +белән сиптерә диләр, рас икән,— дип тәтелдәде. +Хөснетдинов яңадан кардага эз дә басмады, мәгәр аның аркасында Бибинур чак кына төрмәгә эләкмәде. +Армиягә байтак ат озатсалар да, аксыргаклыларның ел саен байтак колыннары туа торды. Бияләрне аерым бер күзәтү астына алды Бибинур, азыкны булдыра алган кадәр аларга мулрак бирде, авыр эштән дә аярга тырышты, мөмкин булганча аларның тәнен саклады. +Айгырдан да уңдылар алар, гәүдәгә ул тиклем булмаса да, киң күкрәкле, нык аяклы, озын мул яллы кызыл айгыр юртаклы��та үз ишләренә һич ал бирми торган иде. Бияләр белән дә эш пешә иде аның... +Икенче язда тагын райземотделдан Хөснетдинов вәкил булып килде. +— Башка юньлерәген тапмыйлармы әллә безгә? — дип зарланды +Бибинур рәискә. +— Вәкилне сайлап алмыйлар, синең эшең аның атын карау,— дип кырт +кисте председатель. +Бибинурның күңеле алдан ук сизенеп йөргән иде, тәки күзе төште Хөснетдиновның айгырга! Бәйләнергә сәбәбе дә чыгып тора бит аның... +Колхозны җитәкләвенә ел тулар-тулмаста, юаш кына холыклы Миңлекамал айгыр җигеп лесхозга барырга чыккан. Айгыр җигеп тиз генә әйләнеп кайта, янәсе. Урман юлы диләнкедә зелпе тамыры төяп ятучы күрше авылларның куштан гына чуар бияләре хәтәр айгырны абайлап кешнәп җибәрә. Кызыл айгыр да башын чөеп җавап кайтара, кешнәшәләр болар, сөйләшәләр, бия өзелеп-өзелеп моны үз янына чакыра, "сине сөяр идем, коткар шушы зелпе тамыры ташудан!" дип инәлә. Миңлекамал черки тавышы белән "тыррр да тыррр", кая ул, куштан бия дәшеп торганда ник кырык чөйләрең кырылып бетми, тыярсың тук айгырны, элдереп, трантасны диләнкегә сөйрәп кереп тә китә. Күзен кан алган айгырның! Чаба, чаба, ыргыла, вак-төяк куакларны бар дип тә белми, күчәр башы биек төпкә эләгеп, председательне матур гына итеп җиргә сылый... Тәртәсе сына; камыт баулары шартлап өзелә... Җир дигәне дә төп тә ботак кына!.. +Трантассыз-нисез кайтып кергәч, ак күбеккә баткан айгырны күргәч, Бибинур аһ итте... Атның манма су муенын кочып алды, өстенә тизрәк иске бишмәтен ташлады. "Янган килеш суык су эчмәгән булса ярар иде, харап була хайван!" +Аннан соң гына ул председательне исенә төшерде. +Миңлекамалны, чуар биягә утыртып, туп-туры районга куганнар, сыртын юл буе сыек чыбык белән каезлаганнар, председательнең шытырдап сынган кулы үтереп сызлаган... +Хөснетдинов мәсьәләне бик текә куйды: +— Айгыр миңа! Хатын-кыз кулын тыңлый торган хайван түгел ул. +Сезгә əнə минем үшән дә ярар! — диде. +— Бирмим! — дип карулашкан булды Бибинур. +— Йә берәрегезне тибеп үтерәчәк, йә ачка катырасыз сез аны. +— Моңарчы сакладык, моннан соң да үтермәбез. +— Кем хуҗа монда, канца-каниц! Синме, минме? Үлсә, кем әтбит +бирәчәк! Ə?! +Вәкил шулай каты торгач, сынык кулын гипслап муенына аскан Миңлекамал икеләнә калды, Бибинур гына сынмады. +— Бияләрне кая куярбыз, Миңлекамал апа? — диде. +— Әле алда да +тормыш бардыр бит? +— Мин сезгә айгыр табып бирәм,— диде, сүзен өстен чыгарыр өчен +теләсә нинди вәгъдәләр дә биреп, тере саескан очыртырга яратучы +Хөснетдинов. +— Шул айгыр сиңа булсын, вәкил абый. Безнең бияләрнең мәхәббәте +кызыл айгырда,— дип, уенга да борып маташты Бибинур, тик +Миңлекамал белән Хөснетдинов икәүләп үгетли һәм кыса торгач +аны җиңделәр. Кызыл айгыр вәкил карамагына күчте. Айгырны +авызлыклап, танавыннан умырып тотып: "Но, но! Кем кулына +күчүеңне белеп тор!"— дип явызланып араннан алып чыгып +киткәндә, Бибинур үксеп, сыгылып кал��ы. Айгыр да борылып +борылып аңа карады, карышып, аякларын җиргә терәде, камыт +аяклы Хөснетдинов туктаусыз аңа камчы күрсәтте... +Вәкилне озакламый башка колхозга күчерделәр. +— Үзе сорап күчкәндер, Миңлекамал апа! — дип өзгәләнде Бибинур. — +Айгырны бездән алып качар өчен күчкәндер! +— Нишләмәк кирәк соң, сеңлем,— диде Миңлекамал, гипс астын +бармак керә алганчы кашып. +— Тормыш дилбегәсе безнең кулда +түгел. +Тормыш дилбегәсенең үз кулында түгеллеген әллә кайчаннан белә Бибинур, тик бу хәл белән аның һич тә килешәсе килми, ирләр кебек нык, каты холыклы буласы килә, төннәрен төшендә Хөснетдинов белән талашып уяна. Төшендә ул һәрвакыт Хөснетдиновны җиңә, кызыл айгырның йомшак ялыннан сыйпап үз аранына алып кайта, хуш исле сусыл тукранбашны кочагы белән, мул итеп улагына сала. +Кызыл айгырны аның балалары да ярата иде. Хәтимә — кыз кеше, ул да айгырның суык улагын күргәч: +— Әнкәй, безнең айгыр кайда? — дип сорады. Бибинур җавап урынына +нидер мыгырдады. Сабир белән Нәҗип беравыздан: +— Сабан туе чабышларына да кайтмасмы инде ул? — дип +борчылдылар. +Бибинур аңлап алды, балалар, кызыл айгырның кулдан киткәнен ишетеп, өчәүләшеп кардага төшкәннәр икән!.. +Икенче көнне таң белән ак тула оегын, яңа чабатасын киеп, иске шәлен ябынып, куенына бер кыерчык ипи кыстырып ул районга чыгып китте. Үз урынына калган егеткә: +— Кем сораса да, "кая киткәнен белмим" диген. Колыннарны чыгарма, +матри, кичә дә Тумбырлы чокырында бүре күргәннәр,— дип кат-кат +кисәтте... +Райбашкарма урнашкан асты таш, өсте агач озын йортны да, якшәмбе-урыс атнасы көннәрне шул йорт каршындагы зур мәйданда базар булганын да ул бик яхшы белә иде. Райбашкармасын белгәч, ишегалдындагы ат абзарларын да бик тиз эзләп тапты, базардан йомышка кергән булып, күлмәк итәген тарткалап, тиз-тиз генә авыр капкаларны ачып карады, кызыл айгыр әлегә монда юк иде. Көтәргә туры килде. +Базар сыеклана башлады, Бибинур һаман шунда уралды, бер дә кирәкмәгән әйберләр сатулашты, Хөснетдинов, трантас түрендә йокымсырап, кич кырын гына кайтып керде. Тәртә арасында мескен кызыл айгыр иде... +Керт-керт итеп коры печән кимерә башлаган айгыр Бибинурны таныды, башын калкытып, күзен уйнатып акрын гына кешнәп сәлам бирде. Бибинур ике куллап аның дымлы муенын сөйде, кармаланып стенадан йөгән эзләп тапты, калтыранган куллары белән тезгенне тартып, атны урамга алып чыкты. Базар таралган, мәйдан буш, райбашкарманың аскы катында, бер бәләкәй тәрәзәдә генә тонык ут яна иде. Бибинур атка егетләрчә сикереп атланды һәм сызгырып җибәрде: +— Киттек, малкай! +Базар мәйданында тояк тавышлары тынып та өлгермәде, милиция идарәсендә телефон шалтырады. +Райбашкарманың кызыл айгырын урладылар! +Бибинур авылга кереп тормады, ындыр артлап кына узды да, тауга менде, урманга керде һәм умартачы Гаптери картка айгырны тапшырды. +— Синдә дип берәү дә белмәс, бабай. ��шәп торсын. Аннан җае чыгар. +Күрәсеңме, күләгәсен генә калдырганнар бит малкайның. +Кабыргаларын санарлык. Гаепләсәләр, әйдә мине миноват +ясасыннар! +Бибинурны "ат урлаган" дип судка бирделәр. +Судка чакыру кәгазе алгач, ул Миңлекамалның җиңенә чытырдатып ябышты. Күзләренә карарлык түгел иде Бибинурның, ут тулы күзләрендә яшь тамчылары кайный иде, түгәрәк яңагының сөякләре беленеп-калкып чыккан, йодрыклары мәңге язылмаска йомарланган иде. — Ə балалар? — дип инәлде ул. +— Мине утыртып куйсалар, +сабыйларым нишләр? Приютка таратырлармы?! +— Сугыш заманы икәнен онытмаска иде, Бибинур апаем,— диде +Миңлекамал, сынган кулын капшап. +— Җиңеллек булмас! +Ул ишегалдында тәтәйле уйнап маташкан балаларын тиз-тиз өерләп өенә кертте, ишекне тышкы яктан ике йозакка бикләде. +— Ут-күздән сак булыгыз, калганын үзем белермен! Авырлык килерлек +булса, сезне алам да качам! Ашарыгызга бар, мин озакламам. Хәтимә +кызым, оланнарны кара. +Чүнниккә ул исерек кеше кебек алпан-тилпән менде, ярсуы шул кадәр кабарган иде, юлда күзенә ак-кара күренмәде. "Мине ябып куйсалар, нишләрләр алар?!"— дип, һаман үз-үзенә эндәште. +Бер менеп алгач атны районга кадәр куды. "На, малкай! Синдә ышаныч, коткарсаң, син коткарасың минем газиз башымны, на!" +Районга җитәрәк елга аша чыгарга кирәк, күпер такталары чәрдәкләнеп, сүсәреп беткән, җан-фәрманга юртып барган кызыл айгырның ал аягы такта ярыгына кереп кысылуы булды, Бибинур ат башы аша, алга, күпергә очып та төште. "Беттек!"— дип уйлады ул, түше белән күпер тактасын сыдырып, "Айгырның аягы сынды! Инде хәзер котылмак юк!" Бәхеткә каршы, айгырның ак бәкәле бәләкәй генә тырналган булып чыкты. Күпер чыккач, Бибинур аны җитәкләп барды, айгыр аз гына аксаклады да, үр менеп җиткәч, үз җаена атлый башлады, ул моны балалар бәхетенә юрады. "Якты көнегез алда икән, балакайларым, айгырның аягы сынган булса, җыйнавыбыз беткән идек!"— дип уйлады. +Райком алдындагы баганага тезгенне ныгытып бәйләде дә, Бибинур туры беренче секретарь янына барып керде. +— Габдуллаҗан Абдуллин хатыны мин. Аксыргактан. Син аны белергә +тиешле, ячейка оештырган кеше иде, хәзер сугышта. Айгырны сиңа +китердем, Әбләлимов абый. Синең юртагың начар түгел, малны та +ныйм, мәгәр бу аннан да шәп. Тамыры нык моның, үзәге таза. Армый +юртачак. Синдә булса, ичмасам, исән калыр. Яшь мал бит әле. Синең +ат кадерләвеңне бөтенебез белеп тора. +Әүвәл кырыс кына тыңлый башлаган Әбләлимовның киң битендәге сүрәнлек каядыр юкка чыкты, бераздан ул көлеп үк җибәрде. +— Чын күңелеңнән миңа дип китердеңме? +Мондый сорауны һич тә көтмәгән Бибинур: +— Чын күңелемнән,— дип пышылдады. +— Мин башкача булдыра да +алмыйм. +— Жәл түгелме? +— Жәл, Әбләлимов абый. Үтә жәл! +— Молодец! Колыннар үстерәсең икән анда! Ишеттерделәр. Нигә +партиягә кермисең син? +Хатынның маңгаена тирән сыр ятты. +— Грамыт ягы бик чамалы бит, Әбләлимов абый. А��нары балалар! Бер +үземә өчәү! Алда буласы килә, югыйсә, нык торасы килә. +— Балаларыңны да ишеттек. Рәхмәт сиңа, Абдуллина. +— Пәрәмәч, ни өчен, Әбләлимов абый! +— Колыннарыңны сакла. Токымнары әйбәт. Мин сезгә аз-маз курма +белән булышкалармын. Кайбер хуҗалыкларда атлар кыш чыга +алмый. Ə сездә бияләр колынлый! Менә ничек бит ул эшли белсәң! +Колыннарыңны барып күрәм әле. +— Килегез, Әбләлимов абый,— диде Бибинур, көрсенеп. +Секретарь телефоннан шалтыратты, судьяга эндәшә икән. +— Карале, әй, Петров, урланган айгыр табылды. +Икенче звоногы земотделга булды. +— Хөснетдинов, кагылма син айгырга, яме. Шулай килешик. Шулай +кирәк. Халыкның инициативасын үтермибез. Күңеле көр булсын +аның! +Җитәкләп, юл буе болыннарының иң тәмле, иң сусыл үләннәре белән сыйлый-сыйлый, күктәге нурларда тирбәлгән тургайларга кушылып җырлый-җырлый, бик озак кайтты Бибинур. Бу хәлләрнең барын ишетсә, Габдуллаҗан ни әйтер иде икән? "Балаларны ятим калдырган булсаң, мин сине!.." дип әрләр идеме, әллә "булдыргансың, карчык, сүзеңне бирмәгәнсең!" дип мактар идеме. +"Нигә партиягә кермисең?"— диде секретарь... +Габдуллаҗан коммунист иде. Габдуллаҗан саф намуслы, азга да канәгать була белгән, үзеннән бигрәк, авыл турында, башкалар турында кайгырта белгән кеше иде. Күңелең киң булсын өчен офыгыңның киң булуы да кирәк. Белем — офык ул. Ни белә бу дөньяда Бибинур? Ни күргән? Әйе, әлегә алар семьясыннан бер коммунист булгач та бик җиткән. Менә сугыш тәмамланыр, алар Габдуллаҗан белән утырып бик күп акыллы китаплар укырлар, газеталарга язылырлар, бергә-бергә хак юлдан тайпылмаслар. Балаларны да белемле итәргә кирәк, алар әнкәләре төсле мәхрүм калмасыннар. Иң мөһиме, Габдуллаҗан гына исән булсын. Ул исән булса, бар да көйләнер. Әйе, Иделгә таянма, иргә ышан! +Уфаларга барам әле, +Уфа юлы ачылса, +"Уф, йөрәгем!" димәс идем, +Янулары басылса... +Атның озын ялы, Бибинурның куе чәчләре җилдә уйный, кырлар өстендәге тоташ хуш истә тирбәнеп күбәләкләр оча. "Балакайларымны кыр иснәргә алып чыккан да юк!"— дип уйлады ул актыктан. +Кәефе дә шәп, җиңү сөенеченнән тәне дә җиңел, нигә җыры болай моңлы килеп чыкты әле? +Авылга кайтып кереп, аръяктагы өч өйне узганнар гына иде, күпер өстендә айгыр башын чөеп кешнәп җибәрде. Айгыр тавышынамы, ике яктан ике кеше аңа каршы килә башлады. Ул нидер сизенеп тезгенне беләзегенә урады. +— Кайда югалдың син болай, Бибинур? +— Нәрсә бар? +— Аның теле көрмәкләнде. "Балалар! +Тышкы яктан бикләп чыгып киткән кеше кичкә кадәр йөрдем. Сантый! Исәр!" +— Габдуллаҗанның хәбәре килде. +— Ранныймы? +— Түгел шул, үлгән. Балаларың бик җылаша, Бибинур. +Ул айгырга очып менде дә чабата үкчәләре белән ике янтыгын да төя башлады: "На, на, на!" +Кая чаба соң болай Бибинур, өе генә түгел, авылы да әллә кайчан артта калды бит! Уңда, каралҗым-зәңгәр күктә сураеп кына ай калыкты. Кая чаба?.. Ат борылып-борылып карый, тамагы кибеп эһелди, аның муен тамырлары туктаусыз дерелди. "Кая мине болай мәгънәсезгә куасың, акыллы хуҗам?" диме аның күзләре... +"Балакайларым, балаларым, газизләрем!" дип чыңлады аның китек күңеле. Яңа туган ай шаһит, күгелҗем күк шаһит, үзе менгән ат шаһит — үзе турында бер тамчы да уйлап карамады ул. Чабып авылдан чыгып китте, чабып кайтып керде. Капка төпләрендә аттан сикереп төште дә, йөгәнен салдырып, айгырның артына берне шапылдатты. +— Бар, төш кардаңа! Курыкмыйча яшә. Синең яклаучыларың, +булышчыларың бар. Караучың да бар! +Караңгы өялдына капшанып керде. Ут яндырмады. Балаларын да капшап тапты. Өчесе дә чишенмичә-нитмичә сәкегә ауганнар да, кочаклашып йоклаганнар. Өстәлдәге агач табакта суынган бәрәңге, идәнгә тоз түккәннәр, чытырдый. Ул озак кына караңгылыкка карап торды, сәке читенә яңагын куеп чүгеп төште, уң беләген каны чыгарлык итеп тешләде... +Тәрәзәдән яңа туган ай карады, өй эче сыек шомлы яктылык белән тулды. Урамнан аяк очларына гына басып яшьләр узып китте. Кайдадыр ярсып ат кешнәде. Кайдадыр җай белән генә өзелеп-өзелеп бер җыр җырладылар. +Күпер башы күк томан, +Күпсенмәгез күп тормам. +Язын торсам, җәен тормам — +Сагынырсыз, мин булмам! +"Балакайларым, балакайларым! — дип пышылдады аның канлы иреннәре. +— Сабыйларым, ятимнәрем минем! Мескеннәрем минем! Әткәгез исеме белән ант итәм, гомерем булса берегезне дә ташламам! Һәммәгезне кеше иткәнче карармын!" +Кызыл айгыр озак кына карда янына төшмәде, ул, Бибинурдан аерыла алмыйча, тып-тып юртып әллә ничә кат урамнан узды. Кешнәп аваз салды. Күрештеме ул, хушлаштымы, белеп булмый иде. Ай урагы тәрәзәдән читкә авышты, мич арасында чикерткә сайрады. Айгырның кешнәве кара кан тулган йөрәккә ук булып кадалды... "Балакайларым, ятимнәрем минем!" +Кичә утырган урынмы бу? +Шушы, шушы... Əнə ич сындырып-сындырып ташлаган шырпылары да үләндә калган. Җыеп аласы булыр... +Ах, кичә ничек рәхәт итеп, матур итеп уйланылган иде. Көне буе беркем комачауламады дисәң дә була. Почта машинасы кайткач та артык каударланмады Бибинур... Инде көтмәсә дә була... Аксыргакка ничә машина сөенеч кайтса да, аңа өлеш юк. Хәбәр юк аңа. Беркем аны юксынмый, ул берәүгә дә кирәк түгел. Сигез ел бер хәбәр алганы юк ич инде. Сигез ел!.. Нигә быел шулай авыр соң әле? Ялгызлыкка күнегеп беткәч, нигә тагын шулай яна?! Нигә уянды бу хатирәләр? Нигә алар онытылып бетми икән?! +Кичә монда аулак иде... Ə бүген инде бөтенләй башка хәл... Буа алды тулы бала-чага, ятлар да бар, русча сөйләшүләр дә яңгырый, су керәләр. Бибинур белә, якынрак шәһәрләрдән аксыргаклылар балаларын иртәрәк кайтарып куялар: "Җир исе исни торсыннар, бабалары салган сукмаклардан йөрсеннәр!" +Аллакай гынам, бүген чәршәмбе бит инде! Бибинурның чүпрә таба алганы да юк. Кунаклар кайтып төшсә?.. +Үзе генә булса, берсе дә кирәкми, чүпрәсе дә, коймак та, ул байтактан бирле үзеннән-үзе качып ашый: ике бәрәңге пешере�� өстәл почмагына куя да йөри-йөри чемченеп ашап та бетерә. Утырсаң, уйлата. Өйдә уйлаган уйлар авыр, өйдә уйлаган уйлар күз яшен чакыралар. +Монда кичә бик рәхәт булган иде аңа! +Көн бүген дә матур, матур! Кояш! Сабан туе көнне дә шулай торсын, берүк. Җиле дә таман гына, яшь каеннарның җирне чуарлаган юка күләгәләре йөге- реп-йөгерен уйныйлар. Малайлар Бибинур килеп утыргач нигәдер шикләнделәр, тавышлары тынды. Уйнагыз, малайлар, шаулагыз, гөрләгез!.. +Малайлар белән мавыгып, ул янына ук килеп баскан Галикәйне дә абайламыйча калган. Карады да авызын учы белән каплады: Галикәй алагаем калын табанлы ботинка кигән, биек билле, кесәләре алдан уелган чалбарының балаклары ялтыр-елтыр тимерле, җиңсез юка күлмәгенең түшеннән дәү каракош очып китәргә әзерләнгән иде. +— Чистый клоун булгансың ич син! — диде Бибинур, кулын чәбәкләп. +— Нишләп алай кыланасың? +— Төпчек малай җибәрә,— диде түшен тагын да киереп Галикәй. — +Мода үзгәргән саен биш-алты посылка чүпрәк сала! Ташласаң жәл, +ташламасаң — ...менә син дә көләсең ич, Бибинур. Урамнан узганда +ятсынып этләр өреп кала. Табаны калын булса да, аякка ифрат +җиңел нәрсә. Көлмә, көлмә! +Галикәй карт +— Аксыргакның атаклы стилягасы. Шәһәрдә нинди кием модадан чыкканын беләсең килсә, аңа гына бар. Төпчек малае, театр художнигы, бар акчасын кием-салымга тотып яшәүче җилбәзәк егет, әткәсен иң гаҗәп киемнәр белән җәфалады, тар балакны авылда кия башлап Галикәй киде, егетләрдән дә алдарак киң балакка күчте, билле бишмәтләр, тире төймә таккан чуар түшле курткалар, бары да булды Галикәйдә. Соңгы вакытларда ул шәһәр киемнәрен кими дә башлаган иде, бүген ни үзгәргәндер, әллә юри, шаярып кына шулай киенеп чыккан инде? Бибинурны үчекләр өчен кәмит булып киенгән? +— Кая барырга чыктың болай? +Бибинур сорамыйча түзә алмады. +— Чыктым шунда,— диде карт таркау гына. +— Нигә аны ачыклап әйтмисең? +— Тигез картай икән аны, Бибинур! +— Галикәй Бибинур янына килеп +утырды. +— Яшьләр арасында ялгыз карт сөяккә бик читен. +— Читен дисең икән? +— Башка берәүгә әйтмәс идем, Бибинур... Син үзең дә читенлекнең ни +икәнен белә торган кеше. Ни уйлап утырасың? +Буа тавышы да колагына керә Бибинурның, балалар чыр-чуын да ишетә, су керәләр алар, кычкыралар, көлешәләр. Галикәйнең соравы да читкә китмәде, ул зәңгәр күзләрен кыса төшеп аңа борылып карады. +— Син теге озын мәктәп директорын хәтерлисеңме? Керәшен иде үзе, +Идрис абыйны әйтәм. +— Теге, тунын йонлы ягы белән өскә киеп йөргән әкәмәт кешенеме? +Син мәзәк киенгән дип миннән көләсең, менә ул мәзәк кия иде +тунны! +— Хәтерлим. +— Хатынын, Хәнифә апаны оныттыңмы? +— Хатынын оныттым. Кылчык сыман гына шыр бер хатын иде бугай. +Әллә шуларны уйлап утырасыңмы, әкият. +— Уйлыйм, Галикәй, аларны да уйлыйм. +— Һәй, эшең беткән икән! +— Син үткәннәрне бер дә уйламыйсыңмы? +— Төрле чак була. +— Уйлыйм да куркам, Галикәй. Кеше күңеле с��згер була диләр бит. +Үлеме, әҗәле якынлашканны сизә диләр күңелне. Әҗәлем еракта +түгел кебек. +— Анысы инде, беребез дә мәңгегә килмәгән. +— Син сугыштан туры авылга кайта алмадың, Галикәй. Шул Хәнифәне +әйтәм... Сугыш беткән елны җәй башында, Сабан туе алдыннан +кайтып төште бу. Өс- башы адәм карамаслык. Имәнгеч. Бөтен башы +бет кенә. Сыерны саткан ел! Налугына, заемына акча җиткерә +алмагач, балалар авызыннан өзеп, саткан идек мүкләкне... Кышлаган +башак ашап, байтак кеше кырылган ел. Ачлык! Хәнифә кайтып +төште. "Сабан туе күрергә кайттым, Бибинур",— диде. Шул бер сүзе +җитә калды, бер сүзе! Алдына тезләнеп, тезләрен кочаклап җыладым +бичараны. Мунчага күтәреп алып киттем, йөрерлек хәле юк иде... +Сабан туен онытмаган бит, Аксыргакны онытмаган! Ташлыярны +онытмаган! Шул бер сүзе өчен җәй буе карадым, эшкә йөртмәдем, ял +иттердем, өс-башын ямадым. Көрәеп, ныгып китте. Бер тартма күкәй +бирдем, каклаган казым бар иде, анысын юлга тыктым... Китте дә +югалды. Үпкәләмим... +— Юмарт куллы син, Бибинур. +— Шуны уйлап утырам әле, ике тапкыр озаттым үзен, икесендә дә хат +язмады. Нигә бер кайтып килмәскә, ə? +— Бәлки үлгәндер дә, исән түгелдер? +— Исәндер, арык кеше озак яши диләр бит. +— Аңа да картлык килде, картлыктан да алама нәрсә юк, Галикәй. +Бибинур тагын беравык сүз дәшмичә генә утырды. +— Юк,— диде ул, башын чайкап. +— Һәр яшьнең үз яме, үз куанычы бар. +Мин картлыгымнан бер дә зарланмас идем дә... Әй Галикәй, син +улың белән яшисең бит! +— Әйттең сүз! +— Галикәй сикереп үк торды. +— Менә бу кәмит +киемнәремне киленгә үч итеп киеп чыктым бүген. Ни кисәм, шуны +күпсенәләр!.. +— Юаныч юк сиңа, Галикәй. — Əнə өч-дүрт карт, аптыраганнан бергә җыелып, җомга намазы укый +башлаганнар. +— Эч пошканнандыр ул, Галикәй. Син дә йөрмисеңме соң? +Галикәй зур авызын тутырып көлеп җибәрде. +— Яшьтән үк ышанмыйм мин Аллага! +— Шулай укмыни? +— Сәбәпчесе кем диген әле тагын. Мулла бабай аркасында булды!.. Искегә тисәң, исең китәр, үткәннәремне телгә алырга өнәмәсәм дә, сиңа сөйлим, Бибинур. Кызык кына ул. Әткәй белән әнкәйне беләсең, ярлы булсалар да, дингә ышаналар, мулланы олылыйлар иде. Сәдакасын илтәләр, корбан чалып, ашка хәзрәтне чакыралар, мәж киләләр. Үзләре шыр надан инде, бичаралар, әлифне таяк дип тә белмиләр. Шулай бер бәйрәмдә ашка хәзрәт тә килергә тиеш. Казанда быкыр-быкыр ит кайный, мич төбендә бакра иләге хәтле бәлеш кабарып утыра. Исе, исе! "Бар,— ди әнкәй,— мулла бабаң озаклады, Хәйриләрдә ашта булырга тиеш, чаптырып кына алып кил үзен",— ди. Ə минем казан тулы ит яныннан, бәлеш яныннан беркая чыгасы килми!.. Әткәй мәрхүм капка төбенә бер чыкты, ике чыкты, өйдә читтән кайткан кунаклар да бар, ул да түзмәде: "Барып кайт, улым",— диде бу. Әткәйгә карышып тору юк, яланаяк кына элдердем бер очтан бер очка! Бәлеш исе авылның бу очына кадәр таралган! Хәйри абыйның кунаклары табын яныннан гына торып чыкканнар, кем ��омган белән кулын юа, кем каурый белән тешен чистарта. Арада хәзрәт бабай да бар. Мин аның колагына гына: "Хәзрәт бабай, әти тизрәк килеп җитсен диде",— дип пышылдадым. "Ə, алаймы, бәрәкалла, хәзер кузгалам!"— диде дә, хуҗалар белән саубуллаша башлады. Мин аны урам якта көтеп тордым. Хушлаштылар, рәхмәтләр укылды, Сибгатулла хәзрәт, артыш таягына таянып, килеп тә чыкты. Хәтерлисеңме икән, җирән сакаллы, мәһабәт күркәм гәүдәсе өстенә, холкы-фигы- ле дә күркәм иде мәрхүмнең. Ике улы кызылларда сугышып йөргән өчен, аклар җанын кыеп, үз лапасында асып киттеләр аны... Шул. Ул алдан бара, мин аның артыннан теркелдим. Шуннан. +— Галикәй тагын авыз тутырып көлеп җибәрде. +— Әллә нинди ят, сәер тавыш килә. Башта бик озак аңламыйча, як-ягыма каранып бардым. Алга үрелеп карыйм, артка борылам, бер нәрсә дә юк, ə тавыш гел бездән калмый. Кош та түгел, арба да шыгырдамый, үзенә бер тырт та тырт дигән сәер аваз чыга. Кая ул, исеме безнең өйдә иман белән бергә олылап телгә алынган, ул ни кушса үтәлгән, үлгәч теге дөньяда оҗмахка юл ача торган кодрәтле, мәһабәт кешенең гап-гади авыл мужигы сыман шартлатып баруын мин күз алдыма да китермәгәнмен... Шунда җил исеп китте дә, мин хәзрәт бабамның шартлатып баруын аңлап алдым. Хәзерге аңым белән бик беләм, көненә җиде-сигез табында симез каз ите ашап, бәлеш төбе кимереп йөргән хәзрәт юлда азрак бушанмаса, кайда җиңеләйсен?.. +Ул да мине, сабан калагы хәтле малайны, кешегә чутламаган инде, биргән дә ишкән... Мәгәр шул кичтән хәзрәтләргә, догаларга, дингә ышанычым тәмам бетте! +Бибинурга да күңелле булып китте, тик ул Галикәй кебек буа өстендә йөзгән казларны куркытып шаркылдап көлә алмады, җиң очы белән иреннәрен генә каплап утырды. +— Әйбәт кеше иде, мәрхүм,— дип куйды кинәт Галикәй. +— Театрларда гына хәзрәтләрне гел дурак, ахмак итеп күрсәтәләр. +Галикәй канатланып китеп тагын нидер сөйләргә тотынган иде, Бибинурның тыңламаганын күреп, тыелды, аңа ияреп башын күтәреп карады: почта машинасы килеп туктады, өйдән ябырылып кызлар чыкты, бушата башладылар. Хәзер Бибинурны бер генә уй борчый иде: көтәргәме, китәргәме? Кайсысы яхшырак булыр?.. +— Нигә кармакларыңны алмадың, Галикәй?.. +Аптыраганнан гына бирелгән сорау иде бу. +Галикәй әйбәтләп җавап бирде: +— Капмый бу араларда. Әллә һава үзгәрергә тора инде. +Ачык тәрәзәдә кул күренде, Бибинур сикереп торды. +— Күрдеңме, Галикәй? +— Күрмәдем. +— Кул изәделәр, чакырдылар. Əнə тагын! Әйдә әле, Галикәй, әйдә әле! +Гәүдәсенең авырлыгын тоеп утырган Бибинурга мондый җиңеллек каян килгәндер, почта янына очып барып җитте, сунарчы Галикәй аның артыннан чак өлгерде. Тәрәзә каршысына барып бастылар. +Кызыл яулыклы, зәп-зәңгәр күзле Бибинур янында мыеклары хәтәр тырпайган, каракошлы түшле Галикәйне күргәч, Миңлегөл көлмичә түзә алмады, учы белән авызын каплап пырх-пырх көлде. +— Ник чакырдың? — диде аны ашыктырып Бибинур. +— Галикәй бабайга посылка. Өеңә илтеп бирикме, монда гына +аласыңмы? +— Кемнән тагын? — диде шикләнеп Галикәй. +— Төпчек улыңнан! +Галикәй кулын селтәп китә үк башлады. +— Тукта инде,— диде аны әрләп Бибинур +— Ай Аллам! Буш тартма +булса да килсен иде әле! +— Беләм мин. Тагын бакча карачкысы итәргә маташалар. +— Кире җибәрикме, Галикәй бабай? — дип сорады Миңлегөл. +— Ярар инде, ачып карыйк. Валлаһи дип әйтәм, адәм көлдерерлек +посылка булса, кадаклап кире салам! Икмәктер, кояш йөзен күрмим. +— Булсын иде әле, килсен иде,— дип уфтанды, хәле китеп Бибинур. +Шулай да аның посылканы ачтырасы килми иде, кичә, балыксыз кайтып, хурлыкка калды, бүген тагын чүп-чар, артык кием килсә... +— Ачмый тор, өеңә кайткач та өлгерерсең! +— Олы малайга күрсәтеп тә тормыйм мин аны! Бигрәк тә килен +күрмәсен. Их, Бибинур, үз ишең белән тигез картай икән ул!.. +Ул Миңлегөлдән өтерге белән чүкеч сорап алды һәм җитез генә посылка тартмасын каерып ачты. Посылка эчендәге әманәтләр ыспайлап ак кәгазьгә төрелгән иде. Борынга тәмле ис килеп бәрелде. Яңа ис, кибет исе, күчтәнәч исе. Галикәй кытыршы учларын берберсенә ышкыды: +— Мал күренә әле монда! — дип куйды. Бибинурның борын яфраклары +дерелдәп китте: кәгазь астыннан иң элек полиэтилен капчыкка +тутырылган ун- унбиш кап чәй килеп чыкты, һиндстан чәе, кәгазенә +фил сурәте төшерелгән. Чәй астында биш-алты банка шпрот, өч кап +кыйбатлы кәнфит, хөрмә, кап-кап солы печеньесы, тагын әллә +нинди тәм-томнар да бар иде. Иң аста, тагын бер төргәктә бик әйбәт, +өр-яңа ирләр күлмәге һәм баш яулыгы да бар иде. +— Әллә сине өйләнгән дип уйлаганнар инде болар! — дип кычкырды +Бибинур. +— Ялгыз интекмә, өйлән дип хат саен яза малай. Вәт бу юлы кирәген +белгән! +Яулыкны ул Бибинурның иңенә салды: +— Һай, килешә икән үзеңә, Бибинур. Сабан туе бүләге булыр, +куырылма! +— Кирәкми, Галикәй. Кичә генә яңа яулык сатып алдым, күрмисең дә, +— диде Бибинур, бүләкне кире биреп. +— Юк, юк, син ал. +— Галикәй шыпырт кына өстәп куйды +— Барыбер +киленгә эләгә! +— Аңа күрсәтмә, җый да куй,— диде Бибинур. +— Нигә миңа тагын бер +яңа яулык?.. Ишетелсә, балалар яратмас... +— Эх сине! — дип селтәде кулын Галикәй. +— Мә, алайса, тот. +Кәнфитнең бер кабы сиңа, шпрот яратканыңны да беләм, аны да ал. +Чәйне аласың да аласың инде. +— Син миңа, жәлләмәсәң, əнə теге печеньеңне бир.. Солы печеньесе бик +тәмле була дип ишеткәнем бар, ашап караганым юк. +Бибинурга да мул эләкте күчтәнәч, алъяпкычы тулды, бер кап кәнфитне Галикәй почта кызларына бирде: "Бүлеп ашагыз!" +— Балалар янында тәмле ашап та булмый, Бибинур,— дип дәвам итте +ул. +— Авыз да олы, чапылдый торгандыр инде... Нигә шуны утырган +саен телгә алыргадыр: "Шапылдатма, әти",— ди малай. "Тынычрак +аша, әти",— ди килен... Тәмле ризык кергәч, авыз үзеннән-үзе +шапылдый инде, аны тыеп булмый... Рәхәтләнеп тәлинкә ялаган, юк, +иң тәмлесе, өресе юынтык суга чыга... +Ул кинәт Галикә��не үз өендә, үз өстәле артында, үз табыны янында күрде... Культурный булып кылана торган, ипи телемен дә чәнечке очы белән генә авызына китергән киленен күрде... Ярдәм итәргә кирәк Галикәйгә дип уйлады Бибинур... Әллә?.. Туп-туры өйгә алып кайтыргамы? Икесенә дә рәхәт, кулай булыр иде. Менә кайчаннан бирле бакчада утыралар, гел юк-барны сөйләшәләр, икесенә дә рәхәт. Солы печеньесеннән авыз иттеләр, чапылдыймы авыз, юкмы, карап, гаепләп торган кеше юк, рәхәт! Рәхәт тоткынлыктан мәшәкатьле иреккә чыгарырга кирәк аны! +Әгәр Зөһрәбану белән кавышсалар?! +Зөһрәбануны да ялгызлыктан коткарганда ярыйдыр ла?.. +— Син, бар, бик әйбәтләп өс-башыңны алыштыр. Мыегыңны төзәт. +Авызың күренми башлаган. Мин Зөһрәбану янына керә торам. +Галикәй аның тел төбен аңлап алды. "Җиңеләя башлаганмы әллә бу апабыз?"— дип күңелсезләнеп уйлады. +— Яулык бүләк иткән булып бераздан аларга төшәрсең. +— Сугышып бетмәссезме? +— Бетмәбез, курыкма. Татулашырга уйлыйм. Минемчә, аның бер генә +юлы бар. Калган көннәрне хәсрәт-моңсыз гына үткәрергә уйлыйм. +Менә син уйлап, әзерләнеп төш. +— Ни уйларга кушасың инде син минем буш башка? +— Зөһрәбану янына күчәсең. — Ə?! +— Нигә акаеп каттың, Галикәй? +— Соң аның агуы, бүлгәләп таратсаң, Татарстанны үтереп бетерергә +җитә бит. Үлгәч аның каберенә кош куначак түгел. +— Сабыр гына уйлашыйк әле. +Башта Бибинурның тәкъдиме шундый кызык, шундый мәгънәсез, хәтта ки мыскыл итү булып тоелган иде. Галикәй, авызын җыя алмыйча шаркылдап, почта буен яңгыратты, каен башына килеп кунган пар саескан да шүрләп урман ягына таба очып китте... Почта тәрәзәсенә кызлар өелде. +— Ну көлдердең, Бибинур. Валлаһи! — Ə син көлмә. Син дә ялгыз, ул да ялгыз. Аңа кемдер кирәк. Гомере буе +кемнедер көтеп яшәде ул. Мин беләм! Гомернең ахырына бару +куркыныч аңа хәзер. Ул бик уйлана, борчыла. +— Каян беләсең? +— Галикәй көлүдән туктады +— Сөйләшкәнегез юк. +— Кайбер кеше белән сөйләшмәсәң дә, күңелләр гел аңлашып тора. Без +бер тән, бер җан идек бит... Сизәм! — Ə син ялгыз түгелме? Гомер актыгына бару сиңа куркыныч түгелме? +— Минем балаларым бар,— диде Бибинур тыйнак кына. +— Мин алар +белән яшим. +Галикәй сүгенгәнен сизми дә калды: +— Соң ул шиңгән кишерләрне бала дип кем әйтә?! +— Син үз балаларыңны да кеше алдында хурлама, Зөһрәбану янына +төшкәч ялгыш сүз ычкындыра күрмә... Минекеләргә дә сүз әйтмә. +Балалар түгел, заман үзгәрде. Алар башкача яши. +— Аларга да ике икең дүрттер инде? +Анысын кем белгән? Тик алар башка заман кешеләре. Мин аларны +аңламыйм. Аңламаган нәрсәмне олылыйм мин. Әйдә, хәерле +булсын! Мин алар булганга куана алам. Миңа күп кирәкми, шул да +җиткән. +"Ник берегез кайтмый? Ник берегез хат язмый?"— дип күңеле өзгәләнсә дә, Бибинур тыштан тыныч, сабыр иде. +Галикәй, посылка тартмасын ике куллап корсагына терәп, кайтып китте. Бибинур: +— Кара, озаклама, төшеп җит! Аны-моны сиздермә, Сабан туе бүләге +яулык керттем диген. Калганын үзем җайлармын. +Бүген чәршәмбе. Чәршәмбедә башланган эш уңай барып чыгамы? Чәршәмбедә олы эш башлыйлармы? Бибинурның боларны күзәтеп торырга, күңелендә билгеләп барырга вакыты булмады. Ул көн дип тормады, төн дип тормады, гел эшкә чапты. Чәршәмбедә башланганы да булгандыр, уңышсыз да, уңышлы да тәмамлангандыр, ул эш башларга тәвәккәл иде. Шәт-иншалла, бусы да уңышлы тәмамланыр әле, дип уйлады. +Гомере бик күп калса, ул болай ярсынып ашыкмас иде. Анысын кем белгән?.. Төгәлләнәсе эшләр төгәлләнергә тиеш. Бурычлы килеш ничек китмәк кирәк? +Күңел түрендә Бибинур үзен Зөһрәбану алдында гаепле саный иде: ул ашыгып-кабаланып карт кешегә кияүгә чыкмаса, "намусы таплы булганга шулай ашыгып чыкты ул" дигән кара гайбәт таралмаса, мөгаен, Зөһрәбану да үз парын тапкан булыр иде... Тәндә көч-куәт барында Зөһрәбану белән араны рәтләп куясы иде. Бу эшне калдырырга ярамый. Теге дөньяда да каргыш ишетеп ятармы Бибинур? Ə теге дөнья дигәннәре чынлап та булып куйса? Аның Габдуллаҗаны — ил өчен шәһит киткән изге сөяк — җәннәттә булып, Бибинур аның белән күрешә алмыйча газапланып җәһәннәмдә ятармы? +Аллага ышанып бетмәсә дә, ни булмас, берәүнең дә кайтып сөйләгәне юк, ул куркып кына җиргә дә, күккә дә карап алды... +Ул барып кергәндә, Зөһрәбану җиргә чүгәләп, ярык тагарагында тавыкларга көрпә болгата иде. Иске кара пиджагын мунчала бау белән буган, аягында дәү иске галушлар, оек балтырларына тигәнәк сарган. Авызындагы ипине чәйни дә шуны көрпәгә коя, Бибинур кергәнне ишетмәде дә... Тавыклары сырып алган, талашалар, чукышалар, бер читтәрәк күкрәк киереп тук әтәч йөренә. +— Исәнме, Зөһрәбану. +Ипи катысы чәйни-чәйни Зөһрәбану Бибинурга күтәрелеп карады, торды, пиджак итәгенә ябышкан ипи валчыкларын сыпырып тагаракка төшерде, аннан соң гына җавап бирде: +— Исән. Үзең сау гына йөрисеңме? +Тындылар. Бер карында яткан куш җаннар, нигә сүзегез юк? Гомер буе читләштегез, ни бүләсегез бар иде? Ни файда күрдегез? +Икесенең дә телендә шул иде. Тик берсе дә кайтарып әйтмәде. Тавыкларны караган булдылар, астан- астан гына бер-берсенә күз салдылар, берсендә зәңгәр күз, икенчесендә кара... Ə сүз ялганмады, ялганып китә алмады, җылынмады. +— Тавык шактый мул асрыйсың икән,— дигән булды Бибинур. +— Җан көекләре инде. Юньләп күкәй салганнары да юк. Ашарга дисәң, +убыр кебек умыралар. +— Кош-корт ашый инде,— диде Бибинур битараф кына. +— Син элек каз асрый идең, хәзер биздең бугай, Бибинур? +— Бизелде... Мантымадым мин алардан. +— И-и, кош-кортка да әллә ни булды. Бәбкәләр кырыла, теге агулы +ашлык бик зыянлы ди бит. +Тагын юк-барны сөйләшеп алдылар. Бибинур: "Нигә өенә чакырмый инде бу надан?"— дип уйлады. Зөһрәбану: "Нигә керде икән бу Бибинур?"— дип баш ватты. Ул ара да булмады, Югары очтан җил-җил төшеп килүче Галикәй күренде. +— Нигә монда торабыз соң әле? Әйдә өйгә керик, Зөһрәбану,— диде +Бибинур. +— Аннан өс-башыңны алышыр идең. Сабан туе алды, +берәрсе килеп керер җә. +— Керик соң,— диде Зөһрәбану теләр-теләмә кенә. Үзенең +кызыксынуы артты, керә-керешкә билбавын чишеп караңгы +почмакка ташлады, галушларын болдыр тактасы астына ук, күз +күрмәс аулакка тыкты, таушалган шакмаклы яулыгын да салып +ыргытты... Чәчләре мул икән әле аның, елкылдап ук тормаса да, +күпереп тора... +Туып-үскән йорт!.. Әткәсе салган йорт! Нигезгә яткан юан-юан бүрәнәләр череп муртайган, басылып бер-беренә иңгәннәр. Тәрәзә борыслары кыеш та мыеш, рамнары череп каралган. Ир-ат кулы юк. Ир-ат кулы тимәгән. Өй эчендә генә һаман шул татлы-хәсрәтле ис — эремчек суы исе. +— Уйладым-уйладым да кереп чыгарга булдым әле,— диде Бибинур, +алъяпкычына төйнәлгән күчтәнәчләрне капшап. "Галикәй кергәч, +чәй эчәргә булыр, бу саранбикәдән әллә ни көтеп булмас!" +Нигә кермәскә? — диде чыра телә башлаган җиреннән калкынып +Зөһрәбану. Ул нидер сизенгән кебек, Бибинур юкка гына кермәс дип +уйлап, ашыга- ашыга чыра телде, самоварына су тутырды, ут кабыз +ды. Шул арада өс-башын да карап өлгерде, озын гына итәкле билле +зәңгәр ефәк күлмәген киде. Яулыгы гына искерәк иде, яулыкка +карап Бибинур елмаеп куйды. +— Самоварың исән икән әле. +— Бик чыдамлы нәрсә булды, бик түземле. Үзе тиз кайнап чыга, исе +булмый, бер тамчы су типкәне юк, рәхәтләнәм! Чәйнек чәе ләззәтле +булмый. +Ишегалдында аяк тавышы ишетелде, Галикәй юри йөткеренеп, өряңа галушлары чип-чиста булса да, озак кына аягын сөртеп азапланды. +— Синең аяк артың җиңел булды ахрысы, Бибинур. Тагын кемдер бар. +— Кем йөри икән анда? Ə, бу Галикәй генә ич! +— Бәй, бер дә бусагамны атлап кергән кеше түгел. И Ходаем, бер-бер +хәл бармы әллә? +— Ни булсын? — диде Бибинур исе китмичә генә +— Йөридер... Сабан +туе җитә бит! +Аны-моны ачыкларга өлгергәнче ишек ачылды, иң әүвәл Галикәйнең гадәттәгедән текәрәк өскә караган мыек чылгыйлары, аннан тукмак борыны, вак бәлеш хәтле авызы, аннан соң гына үзе күренде. Аягында ак оек, чалбары да яңа, килешеп тора, буй-буй соргылт лавсаннан теккән, бүлтәйгән кесәләре янда, кешечә, күлмәге дә буй-буй, озын җиңен каптырган, күлмәк якасының өстәге бер төймәсе эләктерелмәгән. "Яшьләрчә киенгән абзагыз! Күрдегезме?" дигән кебек, ул ике игезәк карчык алдына тып итеп кереп басты. Бибинур Зөһрәбануга карады. Зөһрәбану чөеп бәйләгән яулыгын сиздермичә генә җилкәсенә төшереп кунак алдынарак чыкты: +— Әйдүк, Галикәй абзый. Уз. +— Исән-сау гына торасыңмы, Зөһрәбану! — диде Галикәй. +— Бәй, +Бибинур да монда икән ич! +"Риза! Риза булмаса алай тиз төшмәс иде!"— дип сөенеп уйлады Бибинур. Хәзер эш Зөһрәбануда гына калды. Икәүләп аның кирелеген дә җиңә алсалар... +Өчесе өч җиргә утырып өч уй уйладылар. +"Тәртә арасына кергәч чыгымчы ат та юашлана!" +Бу +— Галикәй... +"Ходаем, юкка гына йөрми болар. Тикмәгә генә кермәгән!" +Бусы +— Зөһрәбану. +"Башлаган эшемне ахырына җ��ткермичә туктаганым юк!" +Монысы +— Бибинур. +Сүзсезлектән җитез самовар коткарды — гөрелдәп кайнап чыкты. Идәнгә чәчрәп су түгелде, Бибинур самоварга ябышты, Зөһрәбану мунчала белән идәнне сөртеп алды, өстәл янына утырыштылар. Чәй чынаяклары килде, бал калаклары, ипи телемнәре. Бибинур, алъяпкычын чишеп, кәнфитен, печеньесен өстәлгә таратты, чәй ясалды. Галикәй чалбар кесәсеннән күз явын алырлык елкылдап торган юка яулык тартып чыгарды. +— Сиңа, Зөһрәбану. Сабан туе бүләге. Ал, ал, әллә ни уйлап та торма, +гаҗәпләнмә дә... Ал, дим! +Галикәй Зөһрәбануның яулыгын тартып алып, иң өстенә үз бүләген ташлады. Ирләр катында яланбаш утырырга гадәтләнмәгән карчык тиз-тиз яңа яулыкны бәйләп тә куйды, көзге каршысына барып бер бөтерелеп тә алды. +— Матур,— диде эчкерсез сокланып Бибинур. +— А кәкже,— дигән булды Галикәй, бүксәсен киереп. Зөһрәбану елап +җибәрде. +Бүлтәйгән икенче кесәдән башланмаган һиндстан чәе чыкты. +— Бүләккә каршы бүләгем генә юк,— дип каударланды Зөһрәбану. Ул +тәмам югалып калган, күзләре рәхәтләнеп елмаялар, битенә +барлыгы күптән онытылган сыек алсулык йөгергән иде. +— Бүләк белән йөрисез икән! +— Бар ул бездә маллар! — дип шапырынды Галикәй. Бибинур аңа ялт +кына карап алды, сүзсез генә берәр чынаяк чәй эчтеләр. Галикәй +чынаягын тубыр- лы-тубырлы биш бармагы өстенә утыртып, +тимерче күреге күк өрә-өрә, рәхәтләнеп, шопырдатып эчте, аңа +беркем бер сүз әйтмәде. +— Кече малайдан посылка алдым бүген. Ипле булып чыкты анысы. Үз +янына да чакыра. Китәсе килми. Сабан туена гына кайта +алмаганнар. Анысы жәл. Вчүтеки авылны онытып бетерергә +ярамый. Хәер, анысы бар инде, авылда яшәп тә аның гадәтләрен +саннамаучылар да бар. Примерга минем киленне алыйк... +— Балаларны яманламыйк әйдә,— дип сүзне кыскартты Бибинур. +Ул, дөресен әйткәндә, бик гаҗәпләнеп утыра иде, башта Галикәй Зөһрәбануның башыннан яулыкны тартып алгач: "Беттек, чыра агачы белән төя икән безне!"— дип уйлаган иде; карый, күрә, ипле генә йөри хуҗабикәң, кая ул, дуламый да, чәпчеми дә, Галикәйгә матур-матур карап куя... +— Олыладың, Галикәй абзый. +— Матур карашка өстәп нинди ипле сүзләр дә әйтә беләсең икән син, +әй! +Бибинур да яулыкны мактады: +— Төсеңә килешә, Зөһрәбану. +— Бибинурга бүләк булдымы? — дип сорады Зөһрәбану. +— Аңа да эләкте,— дип гөрләде икенче чынаягын биш бармагына +утырткан Галикәй. +— Малай тиешен белеп кенә җибәргән бу юлы! +— Бу яулыкның бер хикмәте бар,— дип сүз кыстырды Бибинур. +— Ул +сине җәмәгатьле булган дип беләдер. — "Өйлән, ялгызың бусарып ятма!"— дип хат саен яза. +Зөһрәбану кинәт сагайды, чәен тезенә түкте, йөзе кырысланды, йомшак-тәмле сүзләре тешенә сыланып онытылдылар. +"Хәзер, хәзер!"— дип ашыктырды күңеле Бибинурны, тик ул Зөһрәбану янында сак булырга кирәген, сабырлык аша гына максатка ирешеп буласын аңлый иде. Сүз тагын Сабан туена әйләнеп кайтты, кемнәр кайтыр, кемнәр кайтмас дип санап чыктылар. Фәләннәр бик еракта тора, кайтып җитә алмаслар дип хафаландылар. Сүз тагын чәй янына, күчтәнәчләргә, күчтәнәчләрдән төпчек малайга, аның акыллы киңәшләренә әйләнеп кайтты да, Галикәй: "Йомры башлы минем төпчек, хат саен шуны яза менә!"— дип тәмамлады. Аннан ашыгыпашыгып чәен йота башлады, эре тешләре арасында Зөһрәбануның шикәр шакмаклары тегермән ташлары арасына кереп кысылган иген бөртеге кебек онландылар, бер шакмак капты, икене алды Галикәй, Зөһрәбану бая чәй түгелгән тезен уа башлады. Һәм һич көтмәгәндә ботын тотып карады... Тәне таза, нык иде әле Зөһрәбануның... +— Без сиңа бер олы киңәш белән килдек бит, Зөһрәбану,— диде +ниһаять Бибинур. Галикәй шикәрен вакламыйча гына йотып +җибәрде, ашыгып чынаягын каплады. +— Эч тагын берне, Галикәй абзый. +— Булды, булды, бик рәхмәт. +— Нинди киңәш икән ул? — дигән булды яулык читен тешләп +Зөһрәбану. — һәммәбезнең үзенә күрә тормышы бар дигәндәй, син яшәп ятасың, +мин дә шулай, алга барам... Менә Галикәйнең генә тормыш көйләнеп +бетмәгән. Төпчек улы читтә яшәсә дә, аңлый, акыллы бала, киңәше +туры!.. +— Көйләнгән ич аның тормышы! — дип, юри генә каршы килеп +маташты Зөһрәбану. Галикәй өендә нинди сәмум җилләре искәнен +ул бөтен кешедән яхшырак белә иде, югыйсә! +— Турысын әйткәндә, өйдә тынычлык юк аңа. Яшьләр арасына сыеп +бетми. +Галикәй корсагын сыпырып кикереп куйды. +— Менә син шуны гына әйт, Зөһрәбану,— диде ул. +— Малай бүгенгесе +көндә "башка чыгам" дип бытырдый. Өч ел элек кенә йорт +яңарттык, күреп йөрисең, шыгырдап торган нараттан салдым өйне!.. +Кай җире ошамый диген? Ə-ə, мин ошамыйм аларга, менә нәрсәдә +хикмәт! +Мине ялгыз калдырып чыгып китмәкче булалармы? Түгел, шәһәргә җибәрәселәре килә, котылмакчы- лар... Сүз юк, малайның мондагысы да әйбәт, килен дә ничава... Беркөн мунчадан ак ыштан белән кайткан идем... Чалбар кияргә онытылган... Килен "фу-у" дип борынын җыера... Гарипме мин, кыек-мыекмы?.. +Зөһрәбану, ике кулы белән дә тезләренә суккалап: +— Мондый эштә миннән нинди киңәш кирәк соң сезгә? Минем баш бик +юка, ишеткәнем дә эләгеп тормый хәзер,— диде дә Бибинурга +карады. +Бибинур: +— Әллә, мин әйтәм,— дип башлаган иде, Галикәй аны бүлдерде: +— Тукта әле, Бибинур, үзем әйтеп карыйм. Син ялгыз, Зөһрәбану, +ялгызлыкны беләбез. Әллә соң бергә-бергә тора башлыйбызмы? +Зөһрәбану дер-дер калтырарга тотынды: сүз әйтмәкче була — ирене дер-дер, кулы белән күрсәтмәкче була — бармаклары дер-дер килә. +— Галикәйне беләсең, җайсыз кеше түгел. Аракы белән дуслыгы +чамалы. Ир исе килерлек кенә. Холкы ипле... +— Мине адәм көлкесенә калдырырга йөрисезме? +— Зөһрәбануның +кашлары югары күтәрелде. +— Шундый ук әшәке кешемени мин? — диде Галикәй, бик җитди итеп. +— Алай дигәнем юк. +— Һәм алай дия күрмә, Зөһрәбану. Яучы булып караганым юк, тик без +монда качыш-качыш уйнарга кермәдек. Галикәй таза, сәламәт — +бер-берегезгә юан��ч, озак елларга терәк булырсыз. Картлык көннә +регезне уртак итәрсез. Дөньядагы иң зур бәхетләрнең берсе икән ул +тигез, уртак картлык. +— Нигә үзең чыкмыйсың алайса? Аңа? +— Миңа сүз кушканы юк! Аннары минем, беләсең ич, балалар!.. Балалар +ни әйтер?! +"Ну хәйләкәр соң бу хатын-кыз дигәнең! — дип сокланды Галикәй. — "Сүз кушканы юк" дип, чәпчи башлаган Зөһрәбануны эретте дә куйды бит!" Үзе сиздермичә генә Бибинурга күз кысты: "Молодец!" +— Хәзер аш салам, чырлый тавыгым бар, шуны суям. +— Суябыз аны, Зөһрәбану,— диде Галикәй, ике җиңен тиз-тиз +сызганып. +— Миңа китсәм дә ярыйдыр, шәт. Рәхмәт үзеңә, Зөһрәбану. Сүземне +җиргә екмадың, монысы өчен мең рәхмәт. +Зөһрәбану каушаудан ни әйтергә өлгермәде, Галикәй шаулап: +— Ярый, ярый, Бибинур. Тик шулай да ашка соң- га калма. Башка +кунагыбыз юк,— дип алып та китте +— Шулаймы, Зөһрәбану? +— Шулай, шулай, Галикәй абзый. +Бу ике тапкыр кабатланган "шулай" һәммәсенә дә ризалык булып яңгырады. +Бу кичне Бибинур ут яндырмады. Зөһрәбануларга да ашка төшеп йөрмәде. Аксыргак урамында хәрәкәт көчәйде, аның кеше күзенә бик чалынып йөрисе килмәде. "Жигули"лар узды, "Москвич"лар чапты, кемнәрдер пар атта үттеләр. Гармун тавышы тынмады. Бүген чәршәмбе генә иде әле югыйсә! Беркөн киткән кайгы телеграммаларын алып сөенешкән кешеләр Сахалинда, Губахада, Татар бугазында дәррәү яу кузгалганнар икән, кайтып та җиткәннәр. Аксыргакның тар урамнары киңәйгән! Әйдә, кайтсыннар. +Солы печеньесе гаҗәп тәмле икән. Гомере буе солы игеп, солы арасында уралып шуның печеньесен Бибинур беренче тапкыр авыз итте. Печеньедән солы умачы тәме, талкан тәме, кичке учаклар тәме, ат улагы исе, ат тире исе килгән кебек булды. +Галикәй белән Зөһрәбану янына төшеп йөрмәде бүгенгә, сәкегә менеп ятканда үз өстеннән бик олы бурыч төшкәнен, сыңары белән арасы яхшыруын аңлады. Галикәй дә шуны көтеп йөргәндәй бик тиз ризалашты, анысы гаҗәп түгел, тормыш үзенекен итә Зөһрәбануның шулай сөенеп, ансат кына күнеп калуына исе китте Бибинурның. Әллә ул да шуны уйлап, шуны алга куеп, өметләнеп яшәгәнме? +Өстән олы бурыч төште, тагын ни кирәк, инде дөньялыктан тыныч кына китә алсам иде дип уйлады ул, күзләре белән түшәмгә текәлеп. +"Дөньялыкта эшем калмады",— дип тынычланып кабатлады ул бераздан. Әйе, балалары аның киләчәк белән багланышын өзделәр... Алар әниләренең киләчәк көннәренә чик куйдылар... Болай дип беренче генә уйлавы түгел иде Бибинурның, икенче мәртәбә дөнья белән хушлашырга җыенуы иде бу, моннан биш-алты ел элек тә нәкъ шундый уйлар белән түшәмгә карап яткан иде... Бетте дип санаган иде, ул чагында бетмәгән булып чыкты. Тормышында һич күз алдына китермәгән, уйга да кертеп карамаган үзгәрешләр башланды. Әгәр бу юлы да шулай булып чыкса?!. +Син бер төрле уйлыйсың, дөнья икенче яктан үзенекен эшләп куя. +Картаюны төрле кеше төрлечә каршылый. Төрлечә кичерә. Берәүләр кинәт кенә сәламәтлеккә туймый башлый: күз начар күрә ("җеп сапларга кеше кирәк хәзер!"), колак томалана ("и, безнең заман сарыклары "бә-ə!" дип урам тутырып кычкырып кайта торган иде, хәзерге заман малының да мәне юк, авызлары ачык, тавышлары чыкмый!"), аппетит начарлана ("авызның тәме беттеме, ашаган ризыгым ләззәтле түгел!"). +Икенче берәүләрнең сәламәтлегендә бер үзгәреш тз сизелми: рәхәтләнеп ашый, җеп сапларга күршегә йөгерми, черки безләгәнен дә ишетә, шулай да, рухлары төшә, эшкә кул бармый, эш тәме югала. Элеккеге гадәтләр үзгәрә, кием-салымга мөнәсәбәт алмашына ("ни кисәң дә ярый хәзер, барыбер"), кыскасы, картаю галәмәте һәркемгә төрлечә, һәркемгә үзенчә генә килә. Я сиздерми килә, я кинәт сиздереп, күңелне өшетеп, бәгырьне суытып та куя... +Бер дә картаймас кебек йөргән Бибинур бер елны үзендә зур үзгәреш сизенде. Күзе дә әйбәт күрә күрүен, эңгердә дә нәзек энәләрне саплый ала, урамнан узган почта машинасының номерын да әллә кайдан ап-ачык абайлый, кинога барганда да алдагы рәтләргә елышмый. Колагы да сак: яз үз куәтенә кереп, карлар эреп ермакларга җырчы сулар төшә башлаганда, тәүге өлгер тургайлар килгәч, аларның язгы сәламен, гадәттә, беренче булып ул ишетә. Тургай килгәч тә тәрәзәләрнең эчке рамнарын алып куя да өенә яктылык һәм язгы авазлар кереп тула. Алдан ук хәстәрен күреп, агач чапчакка җыеп куйган ләйсән яңгыр суы белән гөлләрен бөркеп-бөркеп юа да алар үзләренең куанычлы урыннарына — тәрәзә төпләренә күчеп утыралар... +Моңарчы табигатьнең барлык үзгәрешләренә дә үтә сизгер җан иде ул: ел саен, яңа ел алдыннан численник сатып ала да үзе аерата мөһим дип санаган вакыйгаларны шәмәхә карандаш очы белән тырнап, шунда теркәп бара иде. Аның чормасында табигать яңалыклары теркәлгән байтак численниклар саклана булыр әле! Гади генә, үзенчә, кыска гына итеп яза да куя. Әмма һәр язганы аның күңеле өчен бик зур әһәмияткә ия: "Фәләненче мартта тургайлар килде",— дип язган икән, бу инде Бибинур дулкынланган чамасыз Олы Көн... +Тургайлар кайтты, ə Габдуллаҗан кайтмады... +Тургайлар һәммәсе кыр-болыннар өстенә таралды, ə аның балаларының берсе дә юк... +"Апрельнең фәлән числосында Ташлыяр тушлады, бәке янына барырлык түгел". "Бүген су таша башлады, таң алдыннан гөрләп боз кузгалды",— дип билгеләп куйган икән, бу хәбәрләргә дә Бибинур гомеренең бик күп хатирәләре бәйләнгән. "Кибеткә сатин кайтты, мендәр тышлыгы. Түбән оч хатыннары талаша-талаша алып бетерделәр". "Әзһәр хатыны Камәрия игезәк малай алып кайтты, бәхетләре булсын, тәүфыйклары артсын, ярабби, безнең кебек булмасыннар". "Сабан туенда быел да Йолдыз кашка алга чыкты, кызыл айгыр токымы". +Болар берсе дә буш сүзләр түгел, тиктомалдан гына көнгә-елга бәйләнмәгән, болар Бибинурның тормыш белән бәйләнеше, яшәешенең иң мөкатдәс истәлекләре!.. +Пенсиягә аны иртәрәк чыгардылар, яше җитсә дә, эштән китми иде әле Бибинур. Авылда хатын-кызга эш кимеде. Атлар саны азайды, кызганычка каршы, алар да Бибинур кебек колхоз эшенә кирәк булмый башладылар. Айгырлар вакланды, бияләр юашланды. Төп эш булып фермаларда мал карау, сыер саву гына калды. Бибинурның бу тармакларда яшьләр белән алышырга йөрәге җитмәде. +Әле пенсиягә чыгуны да картлык дип санамады ул, кирәк чакта вак-төяк эшкә йөрде, чөгендер утады, трактор сукасы артыннан бәрәңге чүпләште, әмма шулай ел үттеме, икеме, колхозның төп эшләре белән генә түгел, ел фасыллары, табигать үзгәрешләре белән дә акрын-акрын багланышы өзелде аның. Численник алудан да шып туктады. Элеккеләрен кузгатмады, укымады. Элекме сиңа, элек язгы тыгыз җилләр Аксыргак авылына хуҗа булып алганда Бибинурны тыяр хәл юк иде! Өйдә тора алмый иде ул, биләмгә дә йөрми, болай чыга да китә, беренче күргән тургаена, беренче сайраган сыерчыкка, өер-өер очкан каргаларга кайнар сәламен бирми калмый иде ул. Аерата зәһәр, зәмһәрир суыклары белән җан ияләренең теңкәсен корыткан кышлар узгач, ул туктап-туктап чыпчык-песнәкләрнең хәлен сораша иде: "Исән чыктыгызмы, җан кисәкләрем? Түзә алдыгызмы? Менә шөкер, менә куаныч! Бала-чагаларыгыз җил-яңгыр күрмәсен, исән-аман яшәсеннәр!" +Җәйгә кергәч аны бөтенләй танып булмый, бөтенләй үзгәрә иде Бибинур! Һәр тәрәзәне киң ачып өйне хуш ис белән тутыра иде. Сабан туйлары җитә башласа, йокысы, ялы онытыла иде. Өйне сап-сары балавыздай юып чыгара, мендәр-ястыкларны әйләндерә-әйләндерә мәрхәмәтле кояш күзендә киптерә, сыек чыбык белән иркәләп тузаннарын кага. Мич-морҗаны шомырт чәчәге төсенә кертеп агарта, җиз самоварны ачы катык, ком белән агартып кояш көнләшерлек итеп ялтырата. Агач табаклар, бизәкле агач кашыклар, чуен-чүлмәкләр, эреле-ваклы табалар, җилпуч, табагач, кисәү агачы, җәмки, ухват, уклаулар, бәйрәм демонстрациясенә чыккан кебек, киштәләргә, сәке түренә рәт-рәт сөенешеп тезеләләр, һәммәсенә җан керә! Тәрәзә төбендә гөл чүлмәкләре тирәли чүпләм башлы ап-ак сөлге өстендә суган кабыгы суында манылган күкәйләр тәгәрәшеп ята, өстәлне төрле-төрле тәкәләр, коймаклар, бавырсаклар, чәкчәкләр бизи. Ел саен диярлек балаларга нинди дә булса кием яңартмый калмый иде Бибинур, анысын ала, монысын тегә, өченчесен сипли, дүртенчесен бәләкәйли. Балалар Сабан туе тирәсенә чук булып киенеп төшәләр иде. "Кара син, агай, каян юнәтә дә, каян табып бетерә бу Бибинур?"— дип тел шартлата иде җиңги-абыстайлар. Бибинурның яздан бирле очып-очып йөргәнен, янып-яшьнәп төннәр уздырганын күпчелек белми дә кала иде. +Сабан туенда иң яратканы ат чабышы иде! Җирне гүләтеп, офыкны каплап Кырынды өстеннән атлар чабып килә башлагач, ул да тыпырдап биеп тора торган иде! Үз авылы чабышкылары баш килсә, ул аерата бәхетле итеп тоя иде үзен! Кыз чагында да, кияүгә чыккан елларда да, соңрак, сугыштан соңгы ятим тормышта да, ат чабышына багышлап чиккән сөлге бирмәгән елы булмады аның. Тирә-якның байтак батыр егетләре кайнар тирләрен Бибинур чиккән хуш исле сөлгеләргә сөрттеләр. +Көзге моңсу айларда да ул тулаем бәхетле иде: сары яфраклар коелып тирбәлә-тирбәлә Ташлыяр елгасының вак-вак купшы дулкыннарында әллә кайларга, ерак сәфәрләргә агып киткәнне сүзсез-өнсез, күзләрен зур ачып, сөенеченнән онытылып күзәтә иде Бибинур. +Кышның үз гүзәллеге! Беренче кырпак төшеп, ап- ак юрган ябынган ишегалдында каз-тавык эзләренең чуар матурлыгын әйт син! Иртән ишекне каерып ачып җибәрүгә, күкрәккә дулкын булып салкынча һава килеп бәрелә, гәүдә җиңеләя, адымнар ныгый, очып китәсе, биисе, җырлыйсы килә Бибинурның! Ə декабрьнең сыкылы таңында, яңа яуган ак мамыкка аякны иркәләп торган киез итек белән шыгыр-шыгыр басып, әле йолдызлар да сүнеп бетмәгән бер мәлдә, иңендә чуар көянтә уйнатып бәкегә суга төшүләр нинди олы бәхет иде! Үзеңне чиксез галәм, бөтен табигать белән бер итеп сизәсең, күзәнәкләрең ургылып-ургылып яңарганын тоясың. Син җиргә мәңгегә килгән кебек!.. +Күрше картның, рәтен белеп кенә, тупас калун белән бәке чапканын карап тору нинди хозур! Боз кисәкләре шыбырдашып, иртәнге нурда кыйммәтле асылташлар кебек җемелдәшеп синең аяк йөзеңә килеп сибеләләр. Ерак та түгел чал таллыктан пырх итеп төн кунган көртлекләр очып күтәрелә. Көлтә койрыгын болгап, алар артыннан кызыл төлке сикереп куя. Морҗаларда төтен, төтен! Кар бүрекләр кигән, йокычан моңсу йортларга тереклек нуры, җан кертә бит əнə шул төтен баганалар! И кышкы бураннарның сихере! Җәяүле йөгерек бураннар! Язгы куе сыерчык бураннары! Сыерчык бураннары китергән дымлы кар бөртекләре, сез Бибинурның куе кара керфекләренә кунып күпме ял иттегез! Язгы бураннардай яуган шомырт чәчәкләре, Бибинур менгән ат-юртакларның кайнар тояклары астында калып күпмегез тапталды! Язгы беренче күкрәүләр, тол хатынны йокысыннан ничә мәртәбә сискәндереп уяттыгыз?! Ишек шакыйлар дип белеп, ул ничәмә-ничә таңнар яланаяк өялдына йөгереп чыкты? +Елларның, айларның гына түгел, атналарның, көннәрнең тууын, яралуын белеп, тоеп яшәмәдеме ул? Табигатьнең бар матурлыгына, муллыгына ул да хуҗа иде бит! Болыннарда тукранбашлар кабарып, ромашкалар җилдә тирбәлгәндә, аның арган тәненә ял булды, көч керде. Табигатьнең могҗизалары турында газиз балалары белән ничә тапкырлар сөенеп сөйләшмәгән ул: "Хәтимә кызым, кара! Салават күпере!" "Улым Сабир, күрче ләйсән яңгыр ява!" "Нәҗибем, бәләкәчем, синең иптәшләрең — сыерчыклар килгән!" +Һәммәсе тиңдәшсез олы куаныч, һәммәсе балалары белән аны якынайта, аны олылый. Язгы күкрәүләргә, Аксыргак күген туктаусыз юып торган ак болытларга Бибинур кирәк булгандырмы-юкмы, мәгәр март башларында өй кыегыннан тезелешеп сузылган боз сөңгеләре, язгы ташуларның шашкын гөрелтесе, болын өстен бизәп утырган ак чәчәкләр — һәммәсе дә аның өчен бик кирәк, бик мөһим иде. Ул алар белән бергә ел саен туды да, яз-��әй, табигать белән аның бер еллык гомере сиздермичә генә үтә, китә торды. Табигатьнең бар мизгелләренә дә Бибинур да кирәк булгандыр, мөгаен. Сөенер күзләр юк икән — нигә ярала бу таңнар? Нигә атыла бу йолдызлар? Кем өчен соң бу куе-тыгыз апрель җилләре? Нигә күк тутырып йолдызлар кабына? Үзенең эчке мәгънәсен тәртипкә салучы, аңлаучы һәм аңлатучы кодрәт иясе кешене дә табигать бөек максат белән тудырмаганмыни?! Күз, колак, борын, ниһаять, күңел белән җан табигатьне аңлау өчен яралмаганмыни?! +Табигать баласы — кеше булуына, күпне күрә алуына, күргәнен аңлый һәм ярата алуына куанып яшәде Бибинур. Табигать белән бер булу аңа бик күп четерекле хәлләрне җиңәргә, моң-кайгыга баш бирмәскә ярдәм итте. Ялгызлыкны оныттырып торды. +Һәм көннәрдән бер көнне бөтенесе үзгәрде. Яз көне иде. Бакчы, бөреләрне уятып җылы сулышлы җилләр килеп җитте — ə ул аларны сизми калды. Урман кары кузгалгач, таудан сугылып-бәрелеп гөрләвек ташкыннар төште, ə ул, башка еллардагы төсле, айлы кичтә, капка баганасына аркасын терәп су тавышын тыңлап хозурланмады. Яз быел сиздермичә, канны уятмыйча, мыштым гына, астыртын гына килде, җәй дә Бибинур катнашыннан башка гына дөньяга хуҗа булып алды, болыннарны, су буйларын сихерле яшеллек белән күмде. Көзге сары яфракларга бу юлы исе китмәде аның, көз җиткәнен суык, әрсез җилләр исә башлагач кына абайлады. Беренче кар бөртекләре сихерле чәчәкләр сыман юкка гына аның тәрәзәсе алдында бөтерелеп уйнадылар, Бибинур аларга бөтенләй игътибар итмәде. +Менә син, сәламәтлеге Ходайга шөкер, күзе җете, тамагына ризык уза, ни ашаса шуннан канәгать, колагы да сак, армый да диярлек, бар да элеккечә калды, ə шулай да быел нидер үзгәрде, дөнья белән багланыш өзелде, табигать белән уртаклык тукталды, һәм Бибинур: "Əhə, миңа да картлык килеп җитте",— дип нәтиҗә ясады. Картаюына ышанмады, исе китте, мич башына менеп ятты да: ике көн, ике төн кузгалмады. Мичкә якмады, ашарга пешермәде, киез катасын аягына элеп почмактагы чапчактан бакыр чүмеч тутырып суык су эчте дә иске тунын ябынып һаман мич башында ятты. +"Картлык килде, тәмам!" +Беренче көнне исе киткән иде, икенче көнне бераз тынычланды, хафаланмады. Уйланды. Берәүләр: "Их, бу дөнья миннән кала!"— дип офтаналар, Идел кала, туганнар кала дип кайгыралар. "Ничек ташлап китәсең?"— дип ачы күз яше түгәләр. Бибинур киресен уйлады: "Шөкер, әле дә ярый, мин китеп барсам да, алар калачак!"— дип сөенде. "Мин калып, алар югала торган булса, нинди күңелсез һәм мәгънәсез булыр иде бу дөнья!",— дип юанды. +Картаюны сизгәч, аның китмәскә килгәнлеген аңлагач, кешеләр үлем турында уйламый булдыра алмыйлар, аны каршыларга әзерләнә башлыйлар. Үлемтеккә әйбер җыя, кәфенлек хәстәрли башлыйлар. Бибинур да үлем турында уйлады. +Күршеләр аның чыгып йөрмәвенә шундук игътибар иттеләр, җыйнаулашып киңәштеләр дә Бибинур белән бик әйбәт мөнәсәбәттә яшәгән Зәкия карчыкны араларыннан вәкил итеп сайладылар. Зәкия әби таяк очы белән Бибинурның тәрәзәсен чак кына кагып: +— Бибинур карчык, син исәнме? — дип сорады. Бибинур мич +башыннан төшмичә генә җавап бирде: +— Исән, исән! Ни булсын ди миңа? +— Бер дә төтенең чыкмый. +— Ямау ямап ята идем әле,— дип кетердәде әби. +— Нәрсә ямыйсың, ə-ү? +— Ни ямыйм, ди, Зәкия. Дөнья белән алыш-бирешне тәмамларга +әзерләнәм. Башкарасы эшләр калмаганмы, рәнҗетелгән җаннар +юкмы, дим. Барысын уйлап, хәтернең тишек-тошыкларын ямап ятам +шунда. — Ə, ярый. Шөкер. Яма. +Зәкия карчык өйгә үтеп тормады, ишеккә таба бармады да, хуҗаның балалары ташлаганнан бирле өенә кеше чакырмавын беләләр: очраклы кеше килеп кергәндә дә Бибинур уңайсызлана, борчыла, атна буе чиргә сабышып, кәефсезләнеп йөри. Зәкия дә тәрәзә аша гына сөйләште, башкалар урам ягында ук тыңлап тордылар. Капка тавышы ишетелүгә, Бибинур үзе атылып килеп чыга торган иде, бүген əнə ята... +— Йә, ничек? — дип сорадылар күршеләр бер авыздан. +— Болай тавышы көр чыга, бер дә чирлегә охшамаган,— диде Зәкия. +— Шөкер, алайса,— диделәр күршеләр җиңел сулап. +— Шулай да күз-колак булырга да ярар. +— Мәзәкләнә башлаган ахрысы ул. Морҗасыннан ике көн инде төтен +күренмәде. +Дөнья белән алыш-биреше тәмам дип уйлау Бибинурга җиңел булмады, һич! Ике көн хатирәләр тозагыннан ычкына алмыйча мич башында боргаланып ятты. Өе тәмам суынды, тышкы кат пыялаларга катлы-катлы булып зәңгәр боз катты. Өченче көнне торды, мич башыннан төште, кочагы белән каен утыны алып керде, мич гөмбәзенә кадәр тутырып якты да, урындыгын мич каршысына тартып китереп, аңа мендәр куйды, шуңа утырды. Коры утын гөмбәзгә сыймыйча аңа таба ыргылды, ул, утның мәңгелеге алдында сихерләнеп, керфек тә какмыйча байтак карап утырды: мич авызындагы корымга ут капты. Бәләкәй чакта, мич авызындагы корымга ут капканда ул кул чәбәкләп: "Əнə урыс марҗалары йөгерәйөгерә җиләк җыялар!" дип кычкыра иде... Ə хәзер сүрән генә елмаеп куйды да, чүмеч белән су алып килеп корымга сипте... +Аннан кыстыбый пешерде. +Габдуллаҗаны кыстыбый бик ярата иде. Төпчекләре Нәҗип тә әткәсенә охшаган, кыстыбыйны бик яратып ашый иде... +Өенә җылы төшеп, ашап-әчкәч иске шәлен бөркәнде, билен яулык белән кысып буды, кар бик тирән ятканчы дип, зиратка Гайшә кабере янына китте. +Ул чакта татарлар арасында зиратка барып йөрүләр сирәк иде, карга сукмакны үзе салды. +Гайшәнең ире өчен корбан булуы, Габдуллаҗан куеныннан Гайшәнең урынын алуы, Бибинурның дөньялыкта үз ихтыяры белән башкарган гамәлләренең иң олысы, иң җаваплысы иде. Яхшылык эшләдеме ул, яманлыкмы +— Бибинур тулысы белән моны берничек тә бәяләп бетерә алмый иде. Шуңамы, Аксыргак кешеләреннән үзгә буларак, зиратка еш кына барып йөри, бигрәк тә язын, кар киткәч, кабер өстен чистарта, себерә, көздән җыеп куйган чәчәк орлыклары сибә иде. +Бүген менә кагыйдәсенә каршы буларак, кар ерып бара... +Адымы чыпчык атламы кебек бәләкәй, гәүдәсе җиңел, эзе мамык карда да җиргә кадәр төшеп җитә алмый. Аның артыннан тоташ бер сай буразна сызылып барды, карасаң, адәм узган дип тә уйламассың! +Гайшәнең баш очында биш почмаклы йолдыз уелган ак таш тора, язуы да күңелгә үтеп керерлек: +"БУ КАБЕРДӘ ХАЛЫК БӘХЕТЕ ӨЧЕН +КӨРӘШ ЮЛЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН +ГАЙШӘ АБДУЛЛИНА ЯТА". +Пионерлар килеп йөри монда, мәктәп балалары Беренче май бәйрәмендә чүлмәк-чүлмәк гөлләр китерәләр. Сабан туена кайткан авылдашлары да кайвакытта чәчәк бәйләме калдырып китәләр. Әмма Бибинурның Гайшәгә үз мөнәсәбәте — икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт. +Зиратта кеше-мазар булганда ул Гайшә янына барып та тормый, кешеләр таралганны, зиратның тып-тын әрвахлар белән калганын көтә. Чөнки зиратка Бибинурны Гайшәнең фаҗигале үлеме генә түгел, бурычы, җаваплылык та йөртә. Бибинур алып калды ич Гайшәнең өч баласын! Аның өч баласын үстереп, тәрбияләп, үзенчә әзерләп олы дөньяга ул чыгарып җибәрде! +Балалары турында ул хәзер авылда беркем белән дә сөйләшми, аксыргаклыларның алар турында сүз кузгатканнарын яратмый, сөйләштерми дә. Балалар турында ул дөньяда бары тик бер кеше белән — аларны тудырган ана +— Гайшә белән генә сөйләшә ала. Алар, ике ана, берсе тудырган, берсе үстергән ана, сөйләшә алалар. Сөйләшергә сүзләре дә күп була... +Бүген зират буп-буш... Тып-тын... +Гайшә кабере өстендәге куе ботаклы пар каенда пыр да пыр песнәкләр оча, кошлар бер чакта да Бибинурдан курыкмыйлар, агач арасыннан җитез генә үтеп кергән декабрь җиле көмеш кар бөртекләрен бөтереп кузгата... Тик бу минутларда Бибинур карчык берни дә күрми, берни дә ишетми инде... Ул Гайшәнең баш очындагы ташка сарган кар бөртекләрен җиң очы белән сакланып кына кагып төшерде дә, тирән көрсенеп сүзен башлады, Гайшәгә эндәште. +— Гайшә! +— Аның калтыранган иреннәре арасыннан сүзе сынып, сытылып чыкты. +— Менә ни уйладым әле мин: миңа да бу дөньяны кичеп сезнең янга килергә вакыт җитте бугай... Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем, гомергә гади кеше булып калдым. Шулай да үкенмим, газапланмыйм, үз бурычымны үтәдем бугай. Беркем дә минем турыда яман сүз әйтә алмас. Беркем дә! Мин шулай уйлыйм, бәлки, хаталанамдыр... Син Зөһрәбануга карама, Гайшә, аны тыңлама син! Бәхете булмады аның, шуңа күрә генә күңеле көйсез. Көйсез күңел белән яшәү читен, беләсең. Рәнҗемим мин аңа, миндә дә гаеп булгандыр. Ул бәхетле булсын дип тырышмадым, әллә нигә күңелем тартмады... Синең алда да гаебем бардыр, Гайшә. Булмый калмас. Мин шулай уйлыйм. Шулай дип беләм. Шуңа синең катыңа киләм. Аңлашыйк, Гайшә. Кешеләр сөйли, күп сөйлиләр. Балалар мине ташлады дип, аларны гаеплиләр... Кем уйлаган дөньялар болайга әйләнеп китәр дип... Шулай да мин аларны гаепләмим. Рәнҗемим мин аларга! Ата йортын ташладылар, диләр. Имеш, менә ничә еллар инде хат та язмыйлар! Ярд��м дә итмиләр, имеш! Анысы да хак, Гайшә, тик мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Гайшә, мохтаҗ булмадым да. Һич бер мохтаҗлыгым юк, хак тәгалә шаһит, пинсәм чыга. Авыл картларын да ташламый хөкүмәт, шөкер. Әйе, пинсәне күбрәк алып, балаларның үзләренә ярдәм иткәндә ярар иде дә... Анысы шулай, Гайшә, бик дөрес уйлап ятасың, сирәк-мирәк хат язгаласалар, икебезнең йөзебез ил алдында ак булыр иде. Аннары, нәнекәчләрем, берәр генә мәртәбә, ел да димим, ике-өч елга бер генә тапкыр Аксыргакның Сабан туена кайтсалар ни әйтер идек кана?! Синең катыңа җыйнаулашып, балалар белән бергәләшеп килә алсак, ни сөенеч булыр иде дә... Əнə бит кайлардан кайталар! Беркем дә кайтмаса, кайтмый башласа, ул Сабан туеның ни яме калыр? Онытылып бетәр ул, туганнар кайда очрашып сөйләшерләр? Үзләренең тамырлары кайда икәнне ничек белерләр? Кем сөйләр аларга барын да? Баланың баласы — балдан татлы, диләр. Шулайдыр. Балаларның балаларын күрү насыйп булмады. Синең дә күргәнең юк! Үзем чыдар да идем, менә син анда рәнҗеп, үпкәләп ятасыңдыр сыман... Барын эшләдем мин, Гайшә, тир дә түктем, елга-елга яшь тә агыздым, тынмадым, тау-тау иген үстердем, кө тү-кетү колын тәрбияләдем, бары да булды, җаным, үземә язганнан канәгать, ходайга шөкер, мәгәр бик олы бер үкенечем калды — бала сөеп туймадым. +Балаларның балаларын күрмәдек без синең белән!.. Балаларыбыз начар дип кеше юкка сөйли, кыенсынып ятма! Мин дә кыенсынмыйм, рәнҗемим дә. Түзик... Кеше хәлен кеше беләмени?.. Менә олы кызыбыз Хәтимәне генә алыйк... Баштан ук мәшәкатьле яши башладылар бит. Бухгалтерлар курсында укып кайтып, колхозда әйбәт кенә эшли башлаган иде. Писмәнгә, нифтәгә киткән егеткә кияүгә чыкты. Яңа урында оя кору җиңелме әллә? Келәтне сүтеп саттым, бар акчасын аларга бирдем. Тимерле агач сандыкны алып киттеләр, ике пар, бәрән йоныннан гына басылган ике пар киез итек бирдем аларга, дүрт мендәр... Көзен, юган ак йоннан сырган юрган илттем! Нигә иде безгә келәт? Сиңа кирәкме, миңамы?.. Алар Писмәндә насыпушка дигән өй салып керделәр, аннан яңа өйгә күчтеләр, аннан хөкүмәт таш пулаттан аларга фатир бирде. Иске өйләрен сатып матай алдылар. Матай да эшләгән кешегә бик кирәк әйбер, хәзер җәяү йөрүләр тәмам бетте, ярты акчасын мин түләдем. "Акча күп төшә!" дип кияү берзаман Себергә үк күчте, анда да нифтә тапканнар икән... Сабирга килгәндә, аның да үз тормышы! Аксыргак авылыннан чыгып, тапталабыз Казанның үзендә, шәһәрнең кап уртасында өч бүлмәле квартир алып тормыш көтә башлау ансатмы әллә? Башта шкафлары фанер төсле аксылдан иде, соңрак Рига каласыннан ук, диңгез буеннан кайткан караңгы шкафлар алганнар. Киленгә анысы да ошамаган. Сабир бик нык йөреп, әллә кемнәрне майлап, әллә кемнәрне җайлап чикләвек агачыннан ясаган кыйбатлы да, затлы да шкафлар, диваннар алып кайткан... Урындыкларын күрсәң син, кәкре аяклы, кәкре аркалы, утырырга куркыныч, егылып муен сындырырсың, икмәктер менә, Гайшә!.. Кешедән артта калсынмыни, сүзем юк, министрның пумушнигы булып эшли бит Сабирыбыз, Гайшә! Барыбызга да нинди олы куаныч! Бөтен Аксыргак шакката инде, үстердең малайны Бибинур дип, бөтенесе мактый. Аннан Идел буенда дача салдылар. Дача дигәннәре хикмәт икән аның, шулкадәр кыйбатка төште, ике ел тоташ акча салып тордым. Ике ел ай саен утызар тәнкә салдым, Гайшәкәем. жәлләмәдем! Дачалары да Идел буенда бер икән шул аларның хәзер!.. Аннан машина сатып алдылар, машинага тимер түбәле, биш йозаклы таш оя кирәк икән, аңа киткән акчаны санарга куркыныч, Гайшә!.. Әле ярый, шөкер, районыбызда музей дигән бернәрсә ачтылар. Кыз чагымнан килгән ашъяулыкларны, тастымалларымны, кашагаларны, түрләмәләрне, чиккән сөлгеләремне, аякчуларны, паласларны, энҗеле калфагыма тиклем шунда илтеп саттым. Шул чүпрәк-чапракка да акча түләрләр икән! И куанды Сабир! И сөенде килен! Хат язалар да язалар болар, рәхмәт укыйлар. Алар сөенә, мин сөенәм! Музейдан килгән акчага Нәҗипкә дә өлеш чыгардым. Төпчек бала — әнкә иркәсе, баш бала — ата ярдәмчесе... Яратты бит Нәҗип диңгез буен! Ел саен бара. Элгәре ялгыз башы йөрде, өйләнгәч хатынын алып бара башлады, кызы тугач, өчәүләшеп үк бара башладылар. Йөрсеннәр, Гайшә, күрсеннәр, замана аларныкы... Элек барына да өлгерә идем, ат та карыйм, йортта кош-кортын, терлек-туар асрыйм, җөй дә тегә идем. Теге, кылый Гомәр хатыны Мөһә- лилә белән ярыша-ярыша тегә торган идек! Карчык- корчыкка гына түгел, яшь-җилкенчәккә дә бик күп тектем мин күлмәк-күнчекне, мудысын белмәсәм дә, яраталар иде, акчасы да килә иде... "Зингер" машинам бик әйбәт иде, Гайшә, келтеркелтер арган күңелне дә күтәреп утырыр иде. Хәзер машинам юк, сөйләгәнмендер инде мин сиңа аларын, әллә нигә тагын яңабаштан кабатлап кына азапланам... +Балалар һөнәр алдылар, йортлы-җирле булдылар, машиналар алынды, гаражлар да төзелде, диңгез буйларында да рәхәт чиккәч, бер елны өчесе дә Сабан туена кайттылар... +Кияү дә, киленнәр дә, балалары да юк иде мәгәр... Сөенешеп күрешкән дә идек юкса, хәерлегә булмаган икән, яңадан Аксыргакка кайта алмадылар мескеннәр... Минем тормышны яратмадылар... "Келәтне кая куйдың?"— диде Нәҗип... "Тегү машинасын ник бирдең?"— ди Сабир. "Өйне шып-шыр калдыргансың",— ди Хәтимәм. +Бер сүз дә әйтә алмадым... +Син авылдашларга рәнҗеп ятма, Гайшә, алар бо- лай гына, яратып, үз итеп кенә искә алалар безнең балаларны. Ятим үссәләр дә, кеше булдылар, машиналары бар, әйтәм бит, дачалары бар. Аксыргакта, Ташлыяр буенда ни кызык тапсыннар алар?.. Үз тормышлары бар, без шуңа бик риза, Гайшә, икмәктер, бик риза! +Фани дөньядан бакый дөньяга мәңгелеккә күчәр көннәрем җитә бугай, Гайшә... Сизәм, бу дөнья белән алыш-бирешем күп калмаган. Ул миннән башка да бик күңелле яши. Син ачуланып ята күрмә анда, мине караңгы чырай белән каршылама! Кыямәт көнне очрашырбыз, иншалла, Габдуллаҗан да шунда булыр. Юк, юк, у�� синеке!.. Синең өлешеңә кермәм, һич тә рәнҗемичә читтән генә карап торырмын. Шулай да бер тапкыр күз тутырып карарга рөхсәт итәрсең инде, Гайшә? Габдуллаҗан сиңа булыр. Миңа караганда синең хакың күбрәк, олырак! Күбрәк, Гайшә! Мин шуны белеп, минут та онытмыйча яшәдем. Мин ни биргән аңа? Син өч бала тудырдың! Син аның өчен корбан булдың. Ул ил өчен корбан булды, сез икегез дә оҗмахлылар... Син рәнҗеп ятсаң, син каргасаң, миңа тәмуг газапларын татырга туры килер. Газаплардан курыкмыйм, сине, Габдуллаҗанны очрата алмам дип кенә җаным кыйнала... Очрата алмасам, каян белим: бәхиллисеңме син мине, юкмы?! Әйе, минем өлешем бик кечкенә булды. Мин читтән ябышкан бер кыерчык кына. Балалар мине ташласа да урынында, тик сине онытып бетерүләре генә җанны кыйный бераз. Печтек кенә кыйный, Гайшә. +Йә, хуш. Бездә инде кыш. Аякка таракан керә башлады. Әрвахлар, сез дә хушыгыз. Озакламый мин дә сезнең катыгызга мәңгелеккә килермен! +Ул тагын да бәләкәйләнә, адымнары тарая, гәүдәсе җиңеләя, баягыдан да саерак буразна сызып, ул яңа сукмактан туп-туры зират капкасына таба бара башлый... Әле баш очыннан, әле яннан очып песнәкләр аны агачлыктан чыкканчы озата баралар... +Бибинур зират капкасын әйбәтләп элде, каеннарга карап саубуллашты, шул ук белгән "колһуалласы" белән "әлхәм" сүрәсен укыды һәм артына да карамыйча кайтып китте. Олы юлга чыккач аны машина куып узды, тик ул күтәрелеп тә карамады. Кыр өстенә рәхәт тынлык хуҗа, кыш көне генә була торган гаҗәеп киңлектә, бушлыкта күз чагыла торган матурлык иде, тик бүген боларның берсе дә Бибинурны әсәрендермәде, ул үзен бу дөньядан киткән итеп санады... +Кышын Бибинур беркая да чыкмады диярлек: кибеткә дә бик сирәк керде, театрлар килгәндә дә клубка чыкмады, почтага бөтенләй эз да басмады дияргә була. +Көрт басып бетергән капка төбеннән итек кунычына кар тутыратутыра, Зәкия карчык көч-хәл белән аның ишегалдына керә дә таяк башы белән тәрәзәсен кага. +— Бибинур карчык, син исәнме? +— Исән, исән! +— Нигә бер дә төтенең чыкмый? +— Күзгә күренми торган төтен чыгара торган чак бит! +— Алай да? +— Хәзер, хәзер. Кабызып маташа идем. Утыны чиме, кадалгыры!.. +Кыйшык морҗа өстендә сыек кына төтен уйный башлый, ул арада бала-чага шау-гөр килеп мәктәпкә кузгала. Бибинур карчыкның, тырышып-тырышып тәрәз бозын тыны белән эретеп, урамнан күз да алмаганын берәү дә белми. Җәйгә-кышка, табигатьнең безнең канны, рухны үзгәртә торган сихәтле алмашынуларына тәмам битараф булып, җылы мич башыннан әҗәлен көтеп яткан карчык, дөньядагы бер тавышка гына һаман сикереп тора иде: урамда балачага тавышы яңгыраса, ул кыптыр-кыптыр барып җитә, тәрәзәнең суык борысына сөялә һәм сәгатьләр буе хәрәкәтсез тыңлап тора ала иде. +"И гомерләр! И гомерләр!" +Язы да җитте. Яз җиткәнне тоймады аның җаны, ташу карарга төшмәде Бибинур, тал ботагын сындырып өстәле уртасында сулы шешәгә утыртмады, бәр- мәнчекләргә карап сөенмәде, каргаларның нәзек ботакларны кабып әрле-бирле очканнарын, оя типкәннәрен күзәтмәде. Ул, озакламый килеренә ышанып, әҗәлен көтте. Балаларның язгы тавышлары яңгыраганда гына аның зәп-зәңгәр күзләрендә нур уянып ала, ирен читләре сизелмәслек кенә елмаялар. Шушы тере күзәнәкләрнең калуына, саклануына ул үзе дә бик гаҗәпләнә һәм аптырап: "Әллә һаман үлмим инде, Ходаем!"— дип уйлап куя иде. +Җәй җитте. Әҗәл һаман көттерде. +Җәй башының иң матур көннәренең берсендә аның җиргә чүгә башлаган йорт-кураларын карарга яңа председатель Җиһангир Сәфәргалин килеп керде. Аның аз гына бөдрәләнеп торган кызыл чәче туктаусыз агылып торган нурлар арасында бөтенләй кызыл, комач кебек булып күренде. Ул таяк тотып, бөкрәеп, нидер укына-укына өй ишегеннән чыгып килгән Бибинурны күргәч, рәхәтләнеп елмайды. Аңа карап Бибинур да елмайды, гәүдәсе кинәт турайды, кулыннан таягы төшеп китте. Җиһангир да, Бибинур да таякны җирдән алырга оныттылар... +Әйе, авыл кешесенең тормышы башкалар күз алдында уза... +Авылда син бернәрсә дә яшерә алмыйсың: йортыңның бер почмагы иңә башлавын да, чиләк күтәрергә чыкканда адымың авыраюын да, иңбашларыңның аска салынуын да, өй эчеңнең көннәрдән бер көнне шып-шыр калуын да кеше күзеннән яшерә алмыйсың. Синең нәрсә ашап, ни эчкәнеңә кадәр белеп торалар авылда. Авыл арасында кеше көчле микроскоп астына эләккән күзәнәк кебек кенә — кая тырпылдаса да күренеп тора! Картаюны да яшерә алмыйсың авылда, чирең сөйләргә табиб йә тыңлаучы эзлисең. +Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе — күңел сере генә кала, күңел серең булса, ул синең бердәнбер кеше кулы тимәс монополияң! Син монда тулаем хуҗа, теләмисең икән, күңел сереңне берәүгә дә чишеп тормыйсың, ул синең белән яши, синең белән бергә картая, синең белән бергә үлә дә... +Яшь чагында гомер кеше алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. Күңелеңә гыйшык иңсә аны кешедән ничек яшереп тормак кирәк? Йөзеңә чыга ул, күзеңә! Бик белдермим дисәң дә, авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. Әйтмәсәң дә, бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс җирдә тырпылдый, кулың тик тормый, əhə, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. Юк дисәң дә, "гашыйк түгел!" дип күкрәгеңне кат-кат төйсәң дә, сиңа хәзер берәү дә ышанмый: синең кич саен Борһаннар турыннан үткәнеңне күреп күзәтеп торалар. Борһанның кыяр хәтле танавын карарга йөрмисең лә син анда, Борһаннарның ак пәрдәләре читеннән кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсың. Синең нәкъ алар турыннан гына "бозау эзләвеңне" дә, бозауның тыныч кына келәтегез күләгәсендә күшәп ятканын да мең күз күреп тора! Мең күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы... кая инде монда сер саклау! +Олыгайгач башка мәсьәлә!.. +Олыгайгач күңел серен сакларга да була. +Шунысы гына үкенечле: олыгайган күңелләргә сер иңми. Иңсә дә, бик сирәк иңә, сер — сирә�� кунак. +Бибинур карчыкның яшьлектә дә, балалар белән яшәп ятканда да, дөнья белән бәхилләшер чагы җиткәндә дә күңел сере булмады. Кояштыр, юк иде. Без аның гомер юлы буйлап йөгереп кенә уздык, иң əhəмиятле вакыйгаларга тукталдык, болар барысы да аның авылдашларына билгеле фактлар... Хөснетдиновның аны кымтырыклап маташуын да, Ибрайның оятсызланып арбага менүен дә бөтен авыл белә... Айгыр урлап кайтуы исә тирә-юньгә дан булды!.. +Яшьли өлкән иргә чыкса да, башкаларга күз уйнатып йөрмәде ул, печәнлектә шыпырт кына ят ирләр белән аунамады, урлашмады, гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, әҗәтен түләмичә калмады, какмады-сукмады... Зөһрәбану аны нинди каргыш сүзләре белән рәнҗеткәндә дә гаепне үзеннән эзләде, эзләгәч тапты, игез сыңарының сүзләрен үткәреп җибәрде. +Авыр сүзләр ишетсәгез, +Үткәреп җибәрегез! +Шушы җыр аның тормыш кагыйдәсе иде... +Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, көчлеләрне тыелырга өйрәтте, явызны үгетләде, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты... +Боларның һәммәсенә аксыргаклылар шаһит. Бөтен авыл — олысы, кечесе аның бөтен тормышын үтәли күреп, уртак яшәделәр... +Аксыргак авылы өчен бернәрсә генә авыр табышмак иде: шундый изге, йомшак күңелле ананы нигә балалары үз итмәде? Нигә ташлап киттеләр алар аны? Нигә үз итмәделәр? Нигә таралдылар? Тапкан гына ана түгел бит, үстергән дә ана. Бибинур исә балаларга ана гына түгел, ата да булды, Габдуллаҗанны да алыштырды лабаса! +Бусы Бибинурның үзе өчен дә чишелмәслек тирән, газаплы сер иде. Дөрес, ул моны Гайшә мәрхүмәгә үзенчә, тормыш агышына бик тыгыз бәйләп аңлата ала иде. Дәлилләре дә көчле иде аның. Тик үз сүзләренә үзе дә ышанып бетми иде Бибинур. +Нигә шундый кансыз, миһербансыз булып чыкты аның балалары? +Шул бимазалы сорауны кабатлап, шуңа җавап эзләп чыгып килә иде Бибинур, кулыннан таягы төште китте; председатель дә, ул да таякны җирдән алырга оныттылар... +— Исәнме, әбекәй,— диде Җиһангир. +— Исәнме, улым,— диде ул кинәт һәм гаҗәпләнеп куйды. "Улым" дип +бик күптәннән әйткәне юк иде инде аның! Беркемгә дә әйтми иде ул +сүзне, ə яңа председательгә ычкындырды. +Керүченең тавышы шактый нык, иңбашлары да калын, күкрәк мускуллары юка күлмәген кабартып күпереп тора, яңаклары килешле түгәрәк, таман булса да, борыны аз гына кәкрәеп тора, борын яфраклары киң, ияк очы сизелерлек икегә аерылып, бугаз алмасы очлы бүлтәеп тора. +— Ни хәлләрдә яшәп ятасың? +— Бик әйбәт яшим,— диде теле. Ни дисен, беренче күргән кешегә +"Үлем килгәнне көтеп, әҗәл чакырып ятам әле", дисенме?! +— Әйбәт +кенә яшәп ятам. +Хәзер аны өйгә чакырырга кирәк иде, чакырмасаң, яхшы түгел. Чакыргач чәй куярга кирәк... Ансыз да ярамый. Мондый сөйкемле председательне ничек кире борып чыгарасың?.. +Белә инде Бибинур, белә, бик төптән аңлый, Җиһангир Сәфәргалинның нигә кергәнен сизенә: хәзер сорау алу башланачак, председатель елмая-елмая аның җанында казыначак. Кергәләделәр инде, булгалады, һәммәсенең авызында бер сүз: "Йортны карарга кирәк, әби, йортны! Аксыргакта салам түбәле бердәнбер йорт калган! Колхоз да ярдәм итәр. Әмма түбәне булса да алыштырырга вакыт җиткән. Оят!" +Түбә саламын алып ташларга кирәклеген белмиме әллә Бибинур! Бик яхшы аңлый, салам түбә шундый матур авылны ямьсезләп тора... Тик керүчеләрнең берсе дә Бибинурдан ни өчен алыштырмавын сорамый. Йорт та, түбә дә хәзер Габдуллаҗаннан калган бердәнбер истәлек, чын ядкарь иде. Келәт бар иде — юк. Кар базы бар иде — ишелде. Аннан калган кием-салымнар тузды, йорт җиһазлары таралды. Инде ындыр киртәләре дә ишелеп беткән иде, рәхмәт, күршеләр җыелып, Ташлыяр ярларыннан чи тал алып кайтып, килешле генә читән үреп җибәрделәр... Габдуллаҗанның каккан казыгы да калмады! Инде йортны да ишсәләрме... Юк, юк, бусына Бибинур һичбер вакыт риза булачак түгел. Ишәрләр, тик Бибинур дөнья куйганнан соң. Анда инде сүзе юк, Габдуллаҗан рухы да рәнҗемәс, Гайшә дә "сакламадың иремнең хатирәсен!" дип үпкәләп каршыламас... +Тик бу председатель өйгә керергә дә, ярым чүгәләгән өйгә бәйләнергә дә ашыкмады, кулы белән баскычка күрсәтеп: +— Вакытыгыз булса, утырып торыйк шушында,— диде. Утырдылар. +Сүз башларга да ашыкмады Җиһангир. +Бибинур гаҗәпләнеп аңа карап-карап алса да, һаман тын гына утыра бирде, урамны күзәтте, ишегалдына, ишегалдын баскан чирәмгә карап торды. +— Мондый ишегаллары хәзер юк,— диде ул бераздан. +— Нинди? — дип сорады шикләнеп карчык. +— Матур... Ямь-яшел. Хуш исле. Малай чакта безнең ишегалды да +шундый була иде. Әй, ауный идек шунда. Мәтәлчек ата идек! +Качышлы уйный идек. +— Хәзер балалар качышлы уйнамый,— диде Бибинур таркау гына. +— Мин дә шаккатам аңа! Качышлы уйнамыйлар, тычкан салыш бетте, +күз бәйләш тә онытылды... Нигә икән, белмисезме? +Бибинурның фикере чуалып калды: тукта әле, нәрсәгә аңа "Качышлы" уены? "Күз бәйләшнең" Бибинурга ник кирәге бар? Бетсә ни дә, калса ни... +— Менә сез, балалар бакчасында эшләгәндә, балаларга нинди уеннар +уйната идегез? +Бусы да һич көтелмәгән сорау иде, тиз генә җавабын да таба алмады Бибинур, башта: +— Әллә тагын,— дип куйды +— Булгандыр инде, барын да +уйнаганбыздыр. +— Авылларның үз төсен сакларга кирәк! Менә нәрсә борчый мине!.. +Авыл бит ул — сандугачлар оясы. Шагыйрьләр авылда гына туа!.. +Шәһәр шагыйрьләренә ышанып бетмим мин. Шагыйрь йә авылда +туарга, йә озак кына анда яшәп авылны яратырга тиеш. Менә +Пушкин... Шәһәрдә туган, ə Болдино белән Михайловское булмаса, +нянясы булмаса, рус милләте үзенең бөек икәнлеген Пушкин аша +ача алыр идеме икән? Яки менә безнең Тукайны алыйк! +"Акыллы председатель килде дип сөйләгәннәр иде, бик җильяк, җиңелрәк нәмәрсә икән!"— дип сызланды Бибинурның күңеле. +— Матур! �� диде кинәт председатель. +— Нәрсә матур? — Əнə ич, бүрәнә башына шөпшә оялаган, очалар. +— Әйдә" өйгә кер. Чәй куям"— диде Бибинур, тәмам аптырап. +Җиһангир баш чайкады: +— Рәхмәт, әби. Монда да бик күңелле ич. Шушы йортны, йомшак каз +үләне баскан ишегалдын күргәч, малай чак искә төшеп китте. Песи +борчагын бик ярата идем мин!.. Кабыгыннан әрчи-әрчи аяк бөкләп +ишегалды уртасында утырганым әле дә хәтеремдә. +— Әле малай чагың бик еракта да калмагандыр? +— Ерактамы, түгелме, барыбер кире кайтасы юк. Песи борчаклы +ишегаллары да юк. +— Анысы шулай,— диде Бибинур, тагын да ныграк аптырап. +Әби,— дип, утырган урыныннан калкынды Җиһангир. +— Нигә +җыелышларга төшмисез? Мин өлкәннәрне киңәшкә чакыргалыйм. +Сезне элек бик актив булган, диләр. Хәзер ник үзгәрдегез? +Авырыйсызмы дисәм, сезне сәламәт диләр. Сәламәтлек — матур кар +таю билгесе ул!.. +— Картаелды инде,— диде Бибинур шүрләп кенә. +Җиһангир көлеп үк җибәрде. +— Картаймагыз. Безнең алдагы планнар бик кызыклы, бик матур. +Бакча ясарга уйлыйбыз. Ташлыярны буып куярга да исәп. Идарәгә +төшеп йөрегез, туп-туры үземә керегез. Бәлки сезнең дә кабул булып +бетмәгән теләкләрегез калгандыр? Авыр, әмма бик данлы заманда +яшәдегез. Бергәләп уйлашыйк, сез бит Аксыргакның ветераннары! +Төпченмәде Җиһангир, сорашмады, әллә барын да белеп кергән идеме, сәламәтлек, тынычлык теләп ишегалдыннан чыгып та китте. +Председательнең аяк астында калып җиргә ауган бәбкә үләннәре күптән калкынды инде, Бибинур гына нишләргә белмичә аптырап, болдырда бик озак утырды. Бер узды Зәкия карчык аның капка турыннан, ике узды, түзмәде... +— Утырасыңмы, карчык, әү?! +— Утырам, күрше, утырам! +— Көне бик әйбәт шул, көне! +— Әйбәт, әйбәт, күрше. +— Чәй эчәргә кермисеңме? Җимешләрем дә бар, лимоным да. +Авызына су килгәнне белдерми Бибинур... +— Хәзер үзем дә кайнатам, рәхмәт!.. +Күптәнге күршеләр, сыналган борынгы күршеләр, Бибинур Зәкияне нинди сорау борчыганын бик яхшы белә; председательнең кергәнен-чыкканын күреп калган ул. Җиһангирның Бибинур белән шактый озак сөйләшеп утырганын да сагалап торган, хәзер əнə шул хәйләсез сүзләр белән ул күршесенең кылын тартып карый: "Ни гәпләштегез рәис белән?"— дип белергә тырыша. Ə белү кирәк! Чөнки Бибинурның язмышы бер Зәкияне генә кызыксындырмый, бөтен тирә-күрше андагы үзгәрешне шәйләп, чамалап, "әллә әзерләнә башладымы ул да?" дип искәртеп, белешеп торалар. Аксыргакта: "Бибинурны картлар йортына җибәрәләр икән, Минзәләдә шундый йорт бар икән" дигән хәбәр дә таралып яткан чак иде. Бик беләсе килде Зәкиянең, тик Бибинур тел язмады, чәй эчәргә кермәве +— Җиһангир белән ни килешенүен Зәкиягә белдермәскә теләве иде... Ничек керсен Бибинур, ни сөйләсен — рәис белән очрашудан ул исәнгерәп, зиһене томаланып аптырап калган иде. +Кич белән аны идарәгә чакыртып җитмеш биш тәңкә акча бирделәр. Кул куеп алды, акчаны ике тапкыр санады. Дө��ес иде. "Бер сиңа гына түгел, ветераннарның һәммәсенә өлеш чыгардык, кашыңны җыерма",— диде бухгалтер. +Бибинур "ветеран"ның нинди сүз икәнен Галикәйдән сорады. +— Нигә ул сиңа? — дип кире кайтарды Галикәй. +— Миңа акча бирделәр. +— Ə нигә миңа юк? Мин ветеран түгелмени? +Галикәйгә акча язарга онытканнар икән, ул дулап идарәгә төшеп китте. Бибинур "ветеран"ның ни аңлатканын тагын белмичә калды... +Җитмеш биш тәңкә өй арасына бик ярады, дөге ярмасы алып кайтты Бибинур, чәен-шикәрен савытларга мул итеп тутырып куйды. Күзе рәхәтләнде, күңеле күтәрелде... +Юк, җитмеш биш сум акча бирдергәне өчен түгел, кереп чыкканы өчен дә түгел, вакчылланып юк-барны сорашып утырмаганы өчен дә түгел (гәрчә болары өчен дә Бибинур чын күңеленнән Җиһангирга кат-кат рәхмәт укыды!), әллә нәрсә өчен һәм әллә ничек кенә Бибинурның күңеле күтәрелде. Зәкия карчык Сәфәр- галинның нигә кергәнен белә алса да, аның Бибинурда нинди тәэсир ясап чыгып киткәнен һичкайчан белә алачак түгел!.. Бибинур карчыкның күңел серен сезгә генә сөйлим, хөрмәтле укучылар! +Олыгайгач та тормыш үзгәрә торган көннәр була икән!.. +"Инде бетте, тәмам!" дип соңгы ноктаны куярга җыенганда да кан кайнарлана икән!.. +Шул көннән, шул иртәдән, шушы очрашудан, шушы сәер, аңлаешсыз сөйләшүдән Бибинурның тормышы кинәт үзгәрде, кырыкка төрләнде. +Ничек, нинди сүзләр сайлап аңлатырга бу үзгәрешне? +Сүз — пычак, яралавың мөмкин. Сүз — ефәк, ялганлавың ихтимал. Йөз меңләгән сүзләр арасыннан иң кирәген ничек сайлап алырга соң? +Иң башта Бибинур кадимнән калган, чит-читләре күгәреп тоныкланган көзгесен чолан почмагына чыгарып атты да, ике тәрәзә арасына, түргә, бәләкәй булса да, көмеш кебек ап-ак көзге кайтарып элде... +Бу һич көтелмәгән хәл иде... +Эчке рамнарын алып, тәрәзә пыялаларын кайнар су белән ышкыйышкый ике көн юды... +Быел бу эш тә күздә тотылмаган иде. +Пыялалар яктыргач, рамнарның саргаеп катканлыгы фаш булды. Менә кайчан ярап куйды "ветераннарга бүләк акчасы"! Районга барып ак буяу алып кайтты Бибинур. Каян тапкандыр, җәй башында андый да ак буяуны кода-кодагые булган җитезләр генә алып кайта иде, шәпләп рамнарын акка буяды. Ап- ак рамнар, яп-якты пыялалар, өй эченә нур кереп тулды, түрдәге көзгедә чагылып, идәндә нәни кояшчык күчеп йөрде... +Тәрәзә пәрдәләрен кайнатып юды, үтүкләп элде, тамырларында җан калса да, балчыгын алыштырмаганга, сусызлыктан саргаеп тәрәзә төбендә утырган яран гөленең коры ботакларын кисеп, сары яфракларын тунап, һәрбер тамырын бармак белән аралап яңа чүлмәккә, яңа туфракка утыртты. +Тәрәзәләрне ачып җибәрде дә, ишек катына ук барып, биленә таянып өй эчен бик җентекләп карады. Әйе, җиһаз юк. Җиһаз нәрсәгә аңа? Иске тимер караваты бар, шөкер. Кече як бүлмә тактасы сап-сары итеп юылган. Идән такталары гына шәптән үк түгел... Чамалап йөрсәң, алары да түзәрлек! Биергә җыенмый ич Бибинур, туй уздырасы да юк! +Аннан урамга чыгып карады, кулларын артка куеп үз турыларыннан өч мәртәбә арлы-бирле үтте. +Ишегалдына ике, урам якка ике тәрәзә караган. Дүртесендә дә апак пәрдәләр җилферди, пәрдәләрнең вак-вак тишекләре читтән бөтенләй күренми дә икән! Урам як тәрәзәсендә матур булып ялтырап торган гөл чүлмәге күренеп-күренеп китә. Менә шул яран шаулап чәчәк атсын әле, күрерсез. Атачак, шундый уңдырышлы, кап-кара сумала кебек туфрак кертеп тутырды Бибинур, шау чәчәктә утырачак. +Өченче кат үткәнендә Зәкия түзмәде, Бибинурның каршысына чыгып аны көтеп алды. +— Кайнашасыңмы, карчык? +— Кайнашам, күрше, кайнашам. +— Ходай хәерле итсен! +Кая китте инде бу Бибинур теркелдәп? +Зәкия карчык, усал карчыгадай, Бибинур ихатасыннан күзен алмый иде бу арада. Кызыксынырга артык сәбәбе дә юк, бары тик эшсезлектән, яңалык көтеп кенә күзәтә башлаган иде, күршесе аны тәмам хәйран калдырды: йөгерә-йөгерә суга төшеп китә, юынтык суларын чыгарып түгә, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, җиңнәрен сызганган, яулыгын чөеп бәйләгән. Җил-җил йөри, күзе аяк башында, аста, чаба гына! Байтак тын торган өй эченнән әле балта, әле чүкеч тавышы килә, йа Ходай, балтасын Галикәйләргә барып үткенләтеп кайтты! +Зәкия карчык үзе дә Бибинурдан яшькә калыш- маса да, карты белән тигез картайганга, яшәү һәм үлем турында сирәк уйлый торган кеше, Бибинурны чын күңеленнән кызганып уфылдады: "Ходай хәерле итсен, карчыкның зиһене тарала башлады... Әҗәле җитәдер, мөгаен!" +Һәм ул Бибинурның балалары турында уйлады. "Моңарчы кайтмады, моннан соң да кайтмаслар, Алла боерса... Бибинурның өен ватып утын итәрбез. Урынына кызыл кирпечтән, яңача итеп, верандалар киртләп өй салырбыз да олы улны башка чыгарырбыз! Чаллыга китәм дип котырып йөри, җибәрмәбез, Алла боерса!.. Ə Бибинур карчыкны үзебез карап җирләрбез, ил алдында да, Ходай каршында да языклы булып калмабыз!" +Су алып кайта Бибинур, чәй кайната: "Газдан куркам, шартлап күршеләремне харап итәрмен",— дип газ да керттермәгән иде, идарәгә барып, бригадир Хөснулланы җилтерәтеп газ керттерде. "Ветераннарга хөрмәт кирәк",— диде ул... +Бибинурдагы үзгәрешләрне бер Зәкия генә күрмәде, бөтен оч белән: "Әҗәле якыная башлагандыр!"— дип юрадылар. Арадан кайберәүләр: "Әйдә, җаны тынычланыр, котылыр ичмасам, барыбер рәхәт күрмәде бу дөньяда!"— дип тә куйгаладылар... +Беркөнне, кичләтеп кенә, аулаграк чакта, көтүләр кайткач, Зәкия янына шыпырт кына Зөһрәбану менде. "Ничек анда, безнеке яшәп ятамы?"— дип сорады, "Йөри, күз тимәсен, бик сихәт йөри. Кышны авыррак чыккан иде, хәзер менә. Ходайга мең шөкер, яшәреп китте!" "Әстәгыйфирулла, тәүбә! Җиңеләя башлаган диләр бит!" Зәкиянең йөзе яктырды, тик ул моны Зөһрәбануга сиздермәде: "Каян белдең?"— дип кенә сорады. +Зөһрәбануның да үз планы бар иде, Бибинур үлә-нитә калса, арзанга гына булса да өен сатып җибәрермен дип уйлый иде... Моны Зәкия дә сизенеп йөри, шуның өчен, ул мең хәйлә табып, Зөһрәбануны Бибинур янына кертмәде, тиз-тиз генә самовар куеп чәй белән сыйлады: "Кагылып торма инде син аның янына, бер дә кеше кергәнне яратмый!"— дип куйды. "Кыргыйлыгы бетмәде инде!"— дип килеште Зөһрәбану җиденче чынаягын эчкәч... +Игезәк сыңарын гаҗәпләндергән хәлне аңа кибетче Әсмабикә сөйләгән иде. "Беркөн шулай, кибет ачылуга Бибинур әби төшеп җиткән. Карыйм, һаман ишек катында таптанган була. Сөйләшми! Беркемгә бер сүзен дәшми! Ситсаларны тарткалап карады, яңа кайткан радиоалгычларны борды... Синнән яшерен серем юк, Зөһрәбану апа, аз-маз чәем бар иде. Кирәк була бит, я кем чирләп китә! Чәй запассыз һич торырга ярамый... Шуны ишеткәндер дә чәй сорарга төшкәндер дип уйлыйм хәзер... Ике пачка бирермен дип уйлап та куйдым... Менә бер заман кибеттә икәү генә торып калдык. Ул миңа карый, мин аңа... Ул эндәшми, мин дә көтәм. Бер якынрак килә, бер ишек ягыннан әйләнә, мәзәк инде!.. Шуннан күлмәк кесәсеннән таушалып беткән өчлек тартып чыгарды. "Әсмабикә,— ди бу миңа,— менә шушы акчага хушбуй бирсәң иде син миңа!" Берәрсенә бүләккә ала дип уйлыйм инде, сорап бактым. Кемгә бүләк итәсең дим. "Ю-юк,— дия,— бүләккә түгел әле, үземә!" Ниндирәкне бирим икән сиңа, дип сорыйм тегеннән. "Гомеремдә дә кулланган нәрсә түгел дисәң дә хак, Әсмабикә. Вакыты да җитмәде, теләгем дә булмады", ди. И, Зөһрәбану апа, кызганып чак җылап җибәрмәдем, үзем иң яраткан "Ясмин" хушбуен бирдем, өстәвенә ике кап чәй дә тоттырдым. +Алмый, көч-хәл белән бирдем үзенә! "Кибеткә килгән һәммә кешегә чәй тарата башласаң, синдә әндри казнасы юк бит", ди. Бөтен кешегә бирмим, сиңа гына бирәм дигән идем, ник әйткәнемә үкендем! "Нишләп мине башкалардан аерып куясың? Минем кай җирем ким дә, кай җирем артык?" +Зөһрәбану да Бибинурның бу кыланышын игътибарсыз калдырмады... +Тик Зәкия белән алар әле бер карарга килә алмадылар, һәрберсе үз уен өстен итеп аерылыштылар... +Шул көннән Бибинур бер киноны, бер театрны калдырмый башлады, җыелышларда иң алдагы рәткә алдынгылар белән янәшә барып утырды. Бакча утыртканда башыннан ахырына кадәр шунда кайнашты, тамырлары корыган каеннарны җыеп алып кайтып, түбә саламнарын бастырды, мәш килде. Хәзер ул гел өйдә утыра алмый, күпер сугучылар янына барып җитә, чишмәдән суык су алып килә, әйрән таба, йомычка җыеша, ни кушсалар, шуны үти, кая җибәрсәләр, шунда теркелди. Кайсы иртәләр дә эшчеләрдән алда күпер янына барып җитә. Буа буа башлагач, ул аннан кайтмады. Җиһангир Сәфәргалин көлемсерәп: "Бибинур әби, сезне төзүчеләр штатына алыйкмы әллә?" дип аны мактады. +Бер җәй узды, көз үтте, икенче җәй бетеп барганда фельдшер кыз Бибинурларга керде. "Хәлең ничек, әби?" дип сорады. Бибинур сүзсез баш бармагын гына күрсәтте, кетердәтеп көлеп җибәрде... +Күпер сукканда да, бакча утыртканда да, буа ясаганда да ул бары тик Җиһангир Сәфәргалинны күрер өчен генә барып йөрде... Бусы без алдарак кисәткән Бибинур карчыкның күңел сере иде. Ул Зәкия карчыкның, башкаларның "җиңеләйгән" дигән карарын ишетеп мыек астыннан гына елмаеп йөри иде. "Сөйли бирсеннәр, шулай уйласыннар!" Фикерләре ялгыш юлга кереп киткән аксыргаклылар карчыкның яшь председательгә булган сәер мөнәсәбәтен сизенми калдылар. Бибинур үзе дә хәйләкәр булып чыкты, шулай уйласыннар, шулай дип кенә белсеннәр өчен ул кайчагында арттырып та җибәрә иде. Барган җиреннән шып туктый да, уйга кала, яныннан узучыларны күрмәмешкә салыша... +Ничек дип атарга инде бу мөнәсәбәтне? +Мәхәббәт дисәң, ышанмаслар. Гыйшык дисәң, шикләнерләр!.. +Ничек дип атасаң да, ышансаң-ышанмасаң, Бибинур карчык Җиһангирны күрмичә, аның калын тавышын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый иде. +Дөресен әйткәндә, Бибинур карчыкның сизгер, мәхәббәтле йөрәге берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде бит! Мирзаһитны ул егет хөрмәт иткәнгә генә якын күрде. "Кирәк, яшь узып бара!"— дип кенә аулак өйләргә барып йөрде. Габдуллаҗанны да яратырга өлгермәде, өч баласы булмаса, ул аның дөньяда барлыгын да яхшылап белмичә яшәр иде. Дөрес, гө- наһысы булмасын, иренә күнекте, тән-тәнгә, җанҗанга якынайгач, уртак тормышлары, уртак язмышлары берләштергәч, ул аны чит итә алмады, бар булганыңча сөйде, иркәләде. Тик уртаклыкның тирәнендә барыбер балалар иде. Балалар өчен кияүгә чыкты, балалар өчен яратты, балалар өчен иренә тугры булды. "Каян шул "плащадка"га кереп бәйләндем",— дип, икелемикеле уйларга баткан чаклары да булмады түгел, булды. "Шунда кермәгән булсам, бала-чаганы яратырга өлгермәгән булсам"... Тик мондый авыр үкенү минутлары балалардан өзелеп хат көткән өметсез чакларда гына булып ала торган иде. +Җирне-күкне, язны-көзне, йомшак каз бәбкәләрен, ишегалдында койрык чәнчеп чапкан, озын бәкәлле бозауларны, колынның ефәктән юка койрыгын, тугры песнәк белән купшы тургайны, бәрәңге дурычмагын, кыстыбыйны, чиккән сөлгеләрне, уймакланып аккан Ташлы ярны, Аксыргакның аңа гына хас баллы төтен исен, һәммәсен яратырга мөмкин. Сабан туенда чабышкы атлар көмеш тояклары белән кара җирне тупырдатып чапкан чакта йөрәгең күкрәк читлеген кысып "менә атылып чыгам, менә түзмим!" дип тибәргә мөмкин... +Әмма кеше күңеленең иң югары ноктасы — кешене ярату! +Тик бер авыр шарты бар: чакма ташы белән чын корыч бәрелешкәндә генә чәчрәп көлтә-көлтә очкын чыга... +Күпләр яратуны татымыйча кияүгә чыга, аннан күнегә, балачагасын, туган-төяген, семьяның гореф-гадәтләрен, ниһаять, байлыгын ярата башлый һәм бәхетле була. Күпләр кияүгә чыккач кына бөтенләй читтә үзләренең чакма ташларын очраталар һәм гомергә бәхетсез булалар. Аларның күпчелеге язмыш белән ризалаша!.. Бибинурга исә Ходай ярата белә торган йөрәк биргән иде. Аңа Аксыргак таулары кебек биек, мәгърур һәм серле Ташлыяр елгасы кебек агып бетми торган мәхәббәт биргән иде. Тик ул башкалар кебек яшәмәде, бәби тапканчы ук балалар��ы яратып өлгерде. Балалар аша гына ирен кабул итте... +Кемне дә булса яраттымы ул моңарчы? +Хәзер уйлап-уйлап карый да, башын чайкый, юк, яратмады. +Булмады аның андый кешесе, булмады! Балаларын сөйде, ə нәтиҗә? Бәлки əнə шул күңелсез нәтиҗә аның җанын эзләргә мәҗбүр иткәндер дә, әгәр ул бетмәс мәхәббәтен балаларыннан оныкларына күчерсә, бу хәлләр бөтенләй булмый да калыр иде, кем белсен. +Йөрәк яратудан туймый икән! Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, тибә, эзләнә икән... Бар икән әле Бибинурның йөрәге, картаеп сүнәргә өлгермәгән икән. Тән таушалган, күз нуры зәңгәрләнеп коела башлаган, күз төпләренә көзнең күгелҗем тоҗымнары таралган, йөрәк шул килеш яшь калган икән... "Тип" дип җанландырып булмый торган, "Туктал" дип боерык биреп тукталмаган йөрәкнең хуҗасы бары тик мәхәббәт кенә икән! Ул боерса туктый, ул кушса туктаусыз, рәхәт сызланып һаман тибә икән ул... +Җиһангир урамнан үтеп киткәнне күреп калса, Бибинурга бәйрәм! +Җиһангир җыелышта чыгыш ясаса, аның өчен шатлык! +Урамда очрап сәлам дә биреп китсә, аның өчен могҗиза! +Ул утырткан бакча аның өчен хәзер җәннәт бакчасы! +Аксыргак авылы аның өчен хәзер изге урын, чөнки аның һәр карышында Җиһангирның аяк эзләре бар... +Ташлыяр елгасы Бибинур өчен сер дәрьясы! +Әйе, ул кеше. Яши ала, күрә ала, татый, иртәнге чык белән кичке шәфәкъ утлары аның җанына тәэсирсез узмый. Беренче сандугачлар, яшел уҗым кылычлары, язгы күкрәүләр, салават күпере — һәммәсе кирәк хәзер Бибинурга!.. Һәммәсе! Ул аларның барысын да, дөньяның дүрт ягын, тау-елгаларны, бөте- несен-бөтенесен күкрәгенә сыйдыра ала, чөнки аның йөрәгенә мәхәббәт кагылды. Мәхәббәт кагылган йөрәкнең күләме чиксез! Аңа ай-йолдызлары белән бөтен галәм кереп урнаша ала. Мәхәббәтле йөрәк юмарт, мәхәббәтле йөрәк гадел, мәхәббәтле йөрәк бәхетле. +"Ярабби, мин тилене кичер! Рәнҗемә миңа! Тик нигә бу хисләрне картлыгымда татырга боердың!"— дип, кичке караңгыда ул мендәренә капланып Ходаена ялвара! +Хәзер ул яшәреп китте, адымы үзгәрде. +Ни булды бу Бибинурга? — диләр яшел сукмаклар. +Ни булды бу Бибинурга? — дип, ак болытлар Аксыргак түбәсеннән китә алмыйча әйләнәләр... +Ни булды безнең хуҗабызга? — диләр шау чәчәктә утырган яран гөлләре. Сандугач та аның бакчасына кунып сайрый, тургайлар да аның баш очына менәләр, ул төшсә Ташлыяр елгасының агышы үзгәрә, моңланып, сөенә-сөенә ага елга!.. Айлы төннәрдә аның тәрәзәсенә сихри күләгәләр куна, кайдадыр тау буйларында фәрештәләр җырлаша кебек. +Күңел сере бар кешенең генә гомере тулы, түгәрәк икән. +Бибинур хәзер моны да белә! +Күңел сере бар чагында гына яшәү кызык. +Күңел сере бар чагында гына яшәү җиңел. +Күңел сере бар чагында гына яшәү ифрат авыр... +"Кемгә сөйлим серләремне?"— дигән шагыйрь... +Бибинурның сер сөйләр кешесе юк иде. +Шулай да бер мәлне, саксыз кыланып, чак кына җүләрлек эшләп ташламады Бибинур... +Җиһангир идарә йортына якын гына ирле-хатын- лы яшәп яткан Миңлекамалларда фатирда тора иде. Бәбиләре булмады аларның, ире Хәтмулла фронттан кат-кат яраланып, яра өстенә фин фронтында бөер, бавырына суык тидереп кайтты. Бәбиләре булмаса да, тату яшәделәр. Миңлекамал белән Бибинур артык якынаеп китә алмадылар, ни дисәң дә сугыш елларында Миңлекамал председатель булып торды. Бибинур ат карады, якынаерга мөмкинлек тә юк иде. +Әмма хәзер Бибинурның Миңлекамал белән бик якын сердәш, дус буласы килде. Кодрәт белән якынаер иде хәтта!.. Якын кешесе булса, теләгән вакытта, бер йомышсыз да барып керер иде, яки юк-бар йомыш тапкан булып кереп чыгар иде. Ə хәзер, һич истә-оста югында, көтмәгәндә барып кереп юк-бар сүзләргә сәбәп булуың бар. Җиһангир торган йортта үзе турында юк- бар сүзнең яңгыравын теләми иде Бибинур... +Нишләргә? +Теләкләреңнең берсе дә үтәлми икән, кая барырга? Ни кылырга?! +Мондый чакта сердәш кирәк, сереңне уртаклашырлык чын ахирәт дус кирәк. Андый дусты Аксыргакта юк иде Бибинурның!.. Бар иде барын дөньяда бер кеше, Хәнифә апасы бар иде аның, менә аңа чын йөрәген ачып биреп, күңел серенең авырлыгыннан аз булса да котылыр иде Бибинур, тик Хәнифә әллә кайчан юкка чыккан, әзе югалган иде. Менә ул күңел серенә ачкыч таба алыр иде! Укыган кеше, китапларда əнə ич ниләр язмыйлар, беркөн шундый шәп театр уйнап киттеләр, туксан яшьлек Әлмәндәр бабаң да кызлар күргәч уйнаклап кына йөри!.. +Хәнифәне Бибинур аптыраганнан гына искә алды... Кемнеңдер рухи ярдәменә мохтаҗ булганга гына искә алды. Югыйсә ул беләсе килгән сорауларга җавапның күбесен əнə шул Миңлекамал да бирә алган булыр иде... +Нигә элегрәк аның белән якынаю юлларын эзләмәде Бибинур? +Дөнья белән саубуллашып йөргәндә аны уйларга вакыты бар идемени соң аның?.. Хәлләр болайга әйләнеп китәр дип кем уйлаган? Кем уйлаган?.. Ə хәзер беләсе килә, чыдары юк, җаны эзләнә, җанына сабыр тынычлык бетте... +Нигә семьясын алып килми Җиһангир? +Моны да беләсе килә Бибинурның. +Бар диләр, хатыны да, улы да бар диләр... +Хатыны килми, килмәячәк тә диләр... +Шундый ирнең кадерен белмәгән ахмак хатыннар да булыр икән! Ире бар килеш ничек ялгыз яшәргә ризалаша ул? Ялгызлыкның тәмуг газабына тиң икәнен белми микән ул? Ялгыз — хатын-кыз өчен иң усал корт, ул үзәгеңә төшеп, бәгыреңне кимерә ич!.. +Миңлекамалларга ул иртәнге күлемдә, төш алдын- нанрак барып керде, куркып кына ишек катында басып калды. +— Әйдәләрме болар? — Ə, Бибинур, күзгә-башка күренмисең, ни хәлләрдә? +— Миңлекамал +да бирешкән, битен эре-эре пәрәвезләр бизәгән, биле беленмәслек +булып юанайган, симезлеге юка, җәйге күлмәгенең бөтен җиреннән +әрсезләнеп бәреп-төртеп тора. +— Исән-сау гына йөрисеңме? +— Узып бара идем, туктачы мәйтәм, әллә кереп... +— Кереп йөр, бергә эшләдек, бергә яшәдек... Теге камыт аякны, ыштыр битне +— Хөснетдиновны онытмадыңмы? +— Оныту кая ул каһәр суккырын!.. +Миңлекамал күлмәгенең байтак сырларын дерелдәтеп көлә башлады, күзләреннән яшь кысылып чыкканчы көлде. +— Усал идең инде син дә, Бибинур! +— Усаллык та таман әле андыйларга. +— Үлде инде Хөснетдинов, үлеп киткән. +— Шулаймыни? Ул да гүр иясе булган икән... +Бибинур телен тешләде һәм бер генә мизгелгә Хөснетдиновны күз алдыннан уздырды, кызганмады, юк, әллә бар иде үлгән вәкил аның өчен, әллә бөтенләй булмадымы? Миңлекамал да жәлләми аны, күренеп тора, көлә-көлә сөйли... +Кинәт аңа эсселе-суыклы булып китте: ул үлгәч тә шулай матәм хәбәрен кешеләр бер-берсенә көлә-көлә тапшырырлар микән?! +О, юк, алай булмас! +Кем дә булса чын күңеленнән кызганыр әле. Галикәй, күршеләр, бәлки, Җиһангир да кызганып куяр?! Уйдан-уйга сикереп, Бибинур Миңлекамалның ни сөйләгәнен тыңларга өлгермәде, ул бары тик аның туктаусыз елмаюын күрде, күрешүләренә сөенгәнен генә аңлады. Ниһаять, сүзләре дә колакта урын таба башладылар: +— Кичтән кер чылатып яткан идем, бүген әллә нишләп теге сынган +кулым авыртып уяндым. +— Һаман авыртамы? +— Изаландым инде, Бибинур! +— Авырткан кул белән кер юасыңмы? +— Үзебезнең керләр генә булса чукынып та китмәс иде, +фатирчыбызның, Җиһангирның күлмәкләрен арулап куясы иде. +Якасы керләнгәнне бер дә яратмый. +— Миңлекамал, кая үзем генә юып бирим. +Юдырмас, ачуланыр дип уйлаган иде Бибинур, +Миңлекамал, киресенчә, шатланып риза булды. Бер- ике минут эчендә өйалдыннан олы тасын алып керде, икәүләп казаннан аңа кайнар су тутырдылар, мич өстендәге дәү чиләктән керләрне китереп аудардылар... Бибинур Миңлекамалдан алъяпкыч сорап алды, билен буды һәм җиңнәрен сызганып эшкә дә кереште. +Аның керләре! Аныкы, Җиһангирныкы! +Рәхмәт Миңлекамалга, рәхмәт кайчандыр аның кулын сындырган кызыл айгырга! Хәзер дә, вакытын белеп кенә, ярдәмгә килә алдың, сөйкемле ат! +Аның күлмәкләре! +Менә бу җиңнәр аның юантык беләкләрен иркәләп торган. Күлмәк якасыннан таза тән исе килә! Барын да ап-актан, киҗе-мамыктан тукыганны кия икән Җиһангир. Еш алышкангамы, юасы керләре байтак җыелган. +Кая китте Бибинурның өлкәнлеге, тән арганлыгы, җан талчыгуы — аның ун бармагы арасында ак күбек диңгез ярындагы су кебек кабарынып уйный, тирә- якка сөенечле пар атып су чәчри, ак майкалар, күлмәкләр, ак кулъяулыклар ак камыр кебек изеләләр, сыгылалар, чупырдый-чупырдый гөрләшеп тагын да агаралар. Изә Бибинур, баса Бибинур, сыга Бибинур, куллары кош канаты кебек уйнап тора. "Һай, Ходай көчтән аермаган икән әле сине!"— ди аның янына ук керергә дә шүрләп Миңлекамал. Тас куйган сәке селкенә, сәке янындагы шкафтагы чынаяк-чәшкеләр, савыт-сабалар күңелле генә чыңгылдыйлар, бер-бер- сенә кагылышып бииләр, тәрәзә пәрдәләрендә күңелле нурлар уйный: Бибинур аның керләрен уа, аның керләрен сыга, кулы белән аның керләренә иркәләп кагыла... Дәшми Бибинур, ялтыр чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул аркасы белән күтәрә дә нарасый бала күзедәй куанг��н зәп-зәңгәр күзләрен көнгә күрсәтә... +Бүген аның өчен ифрат бәхетле көн,— чөнки ул яраткан кешесенә яхшылык эшли ала, хатын-кыз яхшылыгы, яраткан кешесенең эшен үти... +Күптән түгел генә үзәк газеталарның берсе хатын- кызлар арасында сорау-тикшерү уздырды. Хәзерге заманның укымышлы, олы дәүләт эшләре йөкләнгән, үтә җаваплы урыннарда утырган хатынкызлардан: +— Әгәр мөмкин булса, сез ирегезгә һәм балаларыгызга аш-су +пешерүдән бөтенләй баш тартыр идегезме? — дип сораганнар. +— Дөрес, кухня хатын-кызларның бик күп вакытын һәм егәрен ала,— +дип килешкәннәр хатын-кызлар. +— Төрле-төрле машиналар, +ярдәмче җиһазлар чыкты, ярым-фабрикатлар күбәйде, мәгәр хатын +кызның кухнядагы хезмәте җиңеләймәде... Шулай да безне +ирләребезгә, балаларыбызга аш-су, тәмле ризыклар пешерү +бәхетеннән мәхрүм итмәгез! — дип, бердәм кискен җавап +биргәннәр... +Әле ярый, шөкер, дөнья төрле! Дөньяның төрлелеген үз файдаларына гына борып, аш-су әзерләүдән, бала караудан, йорт эшеннән бөтенләй тайчанырга маташкан ялкаулар, аңкаулар, биләмчеләр, гайбәтчеләргә гыйбрәт буларак, бик күп хатынкызларыбыз, тегенди-мондыйлары гына түгел — академиклар, профессорлар, атказанган сәнгать әшлеклеләре, уңган терлекчеләр, эшчеләр йортта аш-су пешерүнең мәшәкать булу өстенә иргә, балаларга мәхәббәт билгесе икәнен дә аңлыйлар һәм бу олы мәшәкатьле бәхеттән үзләрен мәхрүм итмәүне беравыздан үтенәләр!.. Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе — мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу — мәхәббәттән дә качу бит ул!.. +Әгәр бу сорауны Бибинур ишеткән булсамы?! +Аның уйларын сыйдырыр өчен газетаның бер генә бите җитмәс иде. +Әгәр әле бу сорауны сугыштан соң үзләренә пар табалмаган толлар, ялгызаклар ишетсәләрме... Алар ни язмас иде! Ни дип җавап бирер иде әгәр аларның күңелен кузгатсаң?!. +Керләре яңа яуган кар кебек булганчы тырышты Бибинур, уып бетергәч, ике чиләк асып буага, аның буасына, аның керләрен чайкарга төшеп китте. +Ак күлмәкләр җиңнәрен җәеп, итәкләрен җилфердәтеп Ташлыяр суында озак тирбәлделәр... +Пакь булсын, йомшак булсын аның күлмәкләре!.. +Шушы күлмәген киеп, ул урам уртасыннан узсын! Таңны каршыласын! Дөньяның матурлыгына гашыйк булып кичке шәфәкъне күзәтеп торсын! Ярабби, озак вакытларга кадәр шулай булсын!.. +Кайтып барганда бер дә ашыкмады Бибинур, ипләп кенә, яшь чагындагы кебек кәз-кәз басып, чиләкләрен уйнатып кына кайтты. Чиләгенә кунып кояш ял итте, көянтәсенә кунып кош сайрады... +Мәхәббәт унсигездә генә килә дип кем әйтә ала моннан соң? +Гыйшык уты бары тик яшь йөрәкләрне генә җирсетә дип кайсы китапта язылган? +Дөрес, карт мәхәббәт пулат ватар дигән акыллы сүзләр бар. Тик ул дөреслектә бары тик ир кеше мәхәббәте генә күздә тотылган. Имеш, хатын-кыз мәхәббәтенең гомере — күбәләк гомере генә... Имеш, хатын-кыз гыйшкы — язгы ташу кебек, бер күтәрелеп бәрелә дә тына! "Яшең җитсә кырыкка — эшең китәр шырыкка!" дип кисәтеп тә куйганнар... +Бәлки, дөрестер, бәлки, юктыр да! +Буа өстендә вак дулкыннар тирбәтеп чайкалган күлмәк гашыйк булмаган күзләргә кош канаты булып күренә аламы?.. Күлмәкне кулыннан юри дә ычкын- дыргалады Бибинур, күлмәк тирбәләтирбәлә аның янында йөзде, әйләнде... Су чәчрәтеп уйнады ул, тезенә менеп җиткән су аның җылы тәненә тиеп кытыклады, рәхәтлек белән күмде... +Моны ни дип, нинди сүзләр белән аңлатырга? +Елыйсы килде аның, сулыгып-сулыгып, күкрәкләре бушаганчы елыйсы килде!.. +Аннан тирләп-пешеп бер самовар чәй эчтеләр... +Миңлекамаллар җитеш торалар, бакчаларында алмагачлар, алмагач арасында аллы-гөлле умарталар. Ə кортлары выж да выж байлык, бәрәкәт ташый... Бибинур кортлардан курыкмады, агач араларына тартылган бауларга керне үзе элде. +— Сиңа әзрәк күчтәнәч тыгыйм, Бибинур,— дип, Миңлекамал чолан +ишеген ачкан иде, Бибинур аның терсәгеннән килеп тотты. +— Нинди күчтәнәч ди ул тагын? Үзеңә рәхмәт! +— Миңа ни өчен? +— Мондый да тәмле чәйне үз гомеремдә эчкәнем юк иде! Шуның өчен! +Ул көлә-көлә саубуллашты, өенә кайтып җиткәнче йөзеннән елмаю сүнмәде, шулай елмайган килеш йокыга талды, төшенә дә сөенечләр генә керде. Ак казлар өере каңгылдашып ак күпер аша чыкты... Кайдадыр ак, сары әләмнәр җилфердәде... Болын өстен ап-ак энҗе чәчәкләр каплаган иде... +Йоклаганда да аның йөзеннән, йомык күзләреннән нур ага иде. +Зәкия карчык әллә ничә кат укынып аның тәрәзәләренә карады: әллә таң да ата инде?.. +Аны йокысыннан да Зәкия карчык уятты: +— Карчык, карчык! Ишетәсеңме, председателебез Җиһангир +Сәфәргалин дөнья куйган!.. +"Мин юганнарны кияргә өлгермәде! — дип өзгәләнде Бибинур. +— Өлгермәде!" +Менә, ниһаять, җомга да килеп җитте. +Тагын бер сикерәсе дә шимбәне узасы, аннан — якшәмбе. Базар көн. Урыс атнасы. Төрле-төрлечә атап йөртәләр ул көнне. Якшәмбедә Сабантуй. Бүген кунаклар ныгытып кайта башлый. Самолетлар бүген Аксыргакка карап оча. Поездлар Кәҗә башы урамына караган юлда кабалана. Пароходлар Ташлыяр елгасына юл тота... +Бибинурның гына көтәсе дә, китәсе дә юк. +Нинди татлы, яшерен өметләр белән яшәреп быелгы тамашаны көтә иде дә бит, булмады. Сабан туенда ул аны күрәчәк иде. Былтыргы кебек ул да көрәшкә керер дип өметләнә иде. +Былтыр тракторчы егет белән алыштылар. Егете төп кебек юан һәм таза иде. Җиһангирны күтәреп алды да бераз һавада тотты, аннан мәйдан читенәрәк илтеп куйды. +— Син олы кеше, Җиһангир абый, егасым килми! Җиһангир аның аркасыннан кагып торды. Быел менә ул юк. Көрәш тә, ат чабышы да, йөгереш тә аннан башка гына узачак, һич уйламаганда әҗәл алды да китте. Әллә саташып, әллә ялгышып алып китте аның матур җанын?! +Яшь, уңган председательнең үлеме аксыргаклы- ларны бер мәлгә тетрәтсә дә, Сабан туен каршылауны беркадәр сүрелдерсә дә, нишлисең, бер кешенең үлеме җирдәге хәлләрне үзгәртә алмый. Кунаклар кайта, аларның күбесенә Җиһангир бө��енләй ят кеше, ишетеп бер көрсенәләр дә, йөзләргә тагын бәйрәмчә елмаю куна, кайгыны шатлык алыштыра. +Бибинур өчен хәзер аннан да кадерлерәк кеше юк. Килде дә аңа — үлемгә кул биргән карчыкка, әллә күпме гомер өстәп китте. Гомернең дә ниндиен өстәде диген әле — мәхәббәт нуры белән яктыртылганын, гыйшык уты белән җылытылганын. +Кимлекне татыды, эш рәхәтен татыды, ир бәхетен дә белде, бала да сөйде. Тупаслык, әрсезлек, өметсезлек тә бик таныш аңа. Ачлык, ялангачлык та аны читләтмәде. Толлык ачысы бик озакка иярде аңа. Ялгыз- лык газабын да белә! Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсез- лекне дә кичерде. Зөһрәбану аша хыянәт ачысын да эчте! Ниһаять, бик соңарып кына булса да, гомеренең соңында мәхәббәт тә килде Бибинурга. Килде! +Кайгыны уртаклашып, сагышны онытып, ялгызлыкны җиңеп була. Кимлекне юри күрмәмешкә салышып яшисең. Картлыкта килгән мәхәббәтне генә уртак итеп булмый. +Миңлекамал сизгер хатын иде югыйсә, ул булып ул да берни сизми калды. Бибинурның яшәреп көлә-көлә чыгып китүен, авылда таралган хәбәргә ышанып, "җиңеләя башлаган бичара Бибинур!" дип кенә аңлады. Ак күлмәк түшенә тамган яшьләрне — мәхәббәт билгесен күрми-белми калды. +Җиһангирга мең рәхмәт өстенә тагын бер рәхмәт — әгәр ул булмаса, Бибинурның гомере, бәлки инде, чикләнгән дә булыр иде. Әгәр гомере чикләнсә, ул Зөһрәбану белән Галикәйне кавыштыра алмас иде. Мәңгелеккә олы бурыч белән китәр иде. Гайшә алдында ни җавап бирер иде дә, Габдуллаҗаны белән ничек очрашыр иде?! +Җаны саф кешегә бу дөньядан күңел гаебе белән китү авыр. Ул яктан да эше төгәлләнде Бибинурның, — күңеле почмакланды. Галикәй белән Зөһрәбану кавышканнар дип уйлады ул һәм ялгышмады. +Бүген җомга көн. Бүген ул тып-тыныч. Тыныч диярлек. Ниһаять, үзенә язганны башкарды, дөньядагы барлык бурычын үтәде. Барысы да язмыш китабында шулай язылган идеме икән? Юктыр, фашизмны язмыш китабында алдан күрә алмаганнардыр. Югыйсә ул кабахәт Гитлер анасы карынында ук әҗәлен тапкан булыр иде. +Бүген монда рәхәт. Бакча әлегә тып-тын. Буа гына шаулый. Бүген ул тагын аның тавышын тыңлый. Беркөн генә, Җиһангирның керләрен юганда, ул буа тавышын бөтенләй ишетми торды. Гаҗәп, чыннан да! Буада кер юды үзе, арык тавышын ишетмәде. Бүген аермачык ишетә. Авылда яңгыраган көр әтәч тавышларын да ишетә, көтүгә куылмаган бүлтерек бәрәннәр бәэлдәве дә аңа килеп ирешә. Димәк, бүген кемнәрдәдер чалу итеннән өреле токмач, бавыр һәм шулпалы бәлешләр пешәчәк! Ләкин Бибинур башка тавышларны шунда ук оныта бара. +Урам уртасыннан, урамга сыймыйча Галикәй төшеп килә. Адымнарын гына кара син аның, гуардин солдатмыни, метр гына атламыйдыр. Авызы ерык, ерык авызына юан папирос ябышкан. Ир-ат күкрәген киереп урамның кап уртасыннан бара икән, аның инде бөтен теләге тормышка ашкан дигән сүз. Кыяфәтен генә күрегезче бу абзыкайның! Чын ирнең кыяфәте бик күпне сөйли, әгәр ул ташудан соңгы елга с��ман юаш кына килә икән, моннан бик күп мәгънә чыгарып була. Галикәй давылланып, очынып төшеп килә иде. +Их, Җиһангир да исән булса! Юк, буасы гына шаулый, каядыр өндәп, әллә нинди сихерле өннәр чыгарып шаулый буа! +Хәзер моннан китәргә дә була. +Их, менә шулай йокымсырап утырганда гына тир- бәлә-тирбәлә мәңгелек елгасына кушылып китеп агасы иде! Күзгә җылы кояш төшеп торсын. Янәшәңдә агачлардан төшкән чуар күләгәләр биешеп ятсын. Җылы, татлы җил иссен. Агасы да, агасы иде... Оеп, тынычланып йокымсырады Бибинур. Кемдер аның исемен атап та дәшкәч, чәчрәп уянды. "Әҗәле килеп җиттеме әллә?" Сискәнеп аягын тотып карады — кап-кайнар, сулышы да тигез, куркып уянган йөрәге генә шашып- ашкынып тибә. "Бибинур Әби-и!" +Аны чакыралар ич! Ул, кулын каш өстенә куеп, почта тәрәзәсенә карады. Кабаланмады, ашыкмады. Ачык тәрәзәдән үрелеп, Миңлегөл кул болгады. +— Килче монда, Бибинур әби! +Йөрәге жу итеп китте: кайсысы?! Кайсысы кайта? Телеграмма бармы? Хатмы? Хәтимәме? Сабирдыр әле? Әллә Нәҗипме? Төпчеген уйлагач ана күңеленә җылы йөгерде. +Бик озак узды ул бакча эскәмиясе белән почта арасын, бик авыр атлап. Миңлегөл ишек катына чыгып ук аны көтеп тора иде. +— Син тәгаен мине чакырдыңмы? +— Сине, Бибинур әби. Йоклап киткән идеңме әллә? +— Оятлы булдым. +— Яныңа барасым калган да, эш бик тыгыз. Бәйрәм алды бит. +— Зыян юк, Миңлегөл, зыян юк. +— Менә болай иде, Бибинур әби... +— Белмим, нәрсәдер бит,— диде ул каушап. +Миңлегөл чак кына сабыр итеп торды. +— Синең көн туды исә почта янына төшеп утырганыңны күреп барыбызның да йөрәге әрни, Бибинур әби. +— И-и,— диде әби, елмайгандай итеп. +— Эше юк кеше кая барсын? Мин почтага төшмим лә, бакчада гына утырам. Элек каравыл өенә җыела торган булганнар, хәзер, шөкер, бакчабыз бар. +Миңлегөл аның бер мәлдә сүрелеп киткән күзләренә карап башын чайкады. +— Болай гына төшмисең, алдашма, Бибинур әби! +— Алай ук каты әйтмә инде, Миңлегөл. +Миңлегөл ашыгыбрак сөйли башлады. +— Балаларыңнан хәбәр көтәсең син, әйеме? Ə алардан бер хәбәр дә юк. Без, авыл комсомоллары, аларга хат язып карадык. "Әнкәгез бик тилмерә, ялгызлык яман нәрсә, ник аны оныттыгыз?"— дип сорадык. +— Кирәкмәс иде. +— Җиһангир абый кушты. +— Җиһангир? +— Әйе, ул. Сине быел ул яңа йортлы да итмәкче иде, Бибинур әби. Әллә нигә бик якын күрә иде үзеңне. +Карчыкның керфекләре яшькә чыланды. +— Балаларга кагылмаска иде! +— Сине генә түгел, бөтен авылны рәнҗетте ич алар! +— Рәнҗиләрме? +— Бибинур шаккатты. +— Дөрес әйтәсеңме? +— Сине жәллиләр, шуңа белдермиләр. +— Ник жәлләргә? — диде карчык җәберсенеп. +— Үз көнемне үзем +күрәм. Тамагым тук, өстем бөтен. +— Үзең күрәсең шул! — диде Миңлегөл кискен генә итеп. +— Мин синең +балаларыңның шул яманлыгы хакында газетага язган идем, +редакциягә. +— Редакциягә? +— Өчесе дә әйбәт урында эшлиләр, акча алалар, әнкәләренә кулъяулык +та сатып алып биргәннәре юк, дидем. Саран бакалар! Эшлә��ән +җирләрендә аларның кемлеген белмиләр булыр, әнкәләренең соңгы +самоварына тиклем талап алып киткәннәрен ишеткәннәре юктыр! +Ак булып түш киереп йөриләрдер, акыл өйрәтеп! Фельетон басылып +чыккач сикерешерләр, эссе табага басарлар әле! +Тарта Бибинурның керфеге, үтереп тарта. Колагы шаулый, башы әйләнә, күз төпләре чамасыз кычыта! +— Ничек дидең син, ничек? +— Ул кечерәеп, йомарланып болдырга +барып утырды. +— Кабатла әле! +— Эссе табага бастырам мин аларны дим! +— Кирәкмәс иде, хата кылгансың,— дип кабатлады ул, тәмам хәле +китеп. +— Әле генә Казаннан шалтыраттылар. Иртәгә редакциядән +корреспондент килеп җитәчәк. +— Ни өчен? +— Асылда ул безнең Аксыргак Сабан туен газетага язачак. Берочтан +сезнең аянычлы хәлне дә тикшерәчәк. +— Мин нишлим ди инде хәзер? +— Өеңдәрәк тор, Бибинур әби. Шул гына. Бер кыздырыйк әле шул +кансызларны, башкаларга да сабак булыр, кыздырыйк! Күптәннән +кулым кычытып йөри иде инде! +— Миңлегөлгә "кыздыру, биетү" +бик хуш килергә тора иде ахрысы, ул кемнәрнедер күз алдына +китереп көлеп җибәрде. +— Бирешмә, Бибинур әби! +Карчык чытлык Миңлегөлгә әллә ниләр аңлат- макчы булып кулын бутады, тик сүзен дә, рәвешен дә табалмады. Бары тик үзеннән бигрәк балалары өстенә куркынычлы бер хәл туып килгәнен аңлады һәм каушап, куркып китте. Сискәнеп алу, шүрләү генә түгел, озакка килгән, җанны өзлексез чукый торган курку иде бу. +Бөтен дөнья үзгәрде. +Бая җай гына йокымсыраган урын каты һәм кытыршы иде. Алай утырып карады Бибинур, хәле китеп, аякларын болайга таба сузды, барыбер ипләнә алмады. Кая борылса да, күз кабакларын чәнчеп кояш төшкән кебек иде. Киемнәре дә шул ук, аягында да шул ук чигүле Арча башмагы, урыны да шул ук. Ул башмагын салып, бармак тирәсендә оешмаганмы дип, оек кунычларын тартып-тартып карады, кат-кат какты: "Вак таш тәгәрәп кермәгәнме?" +Байтак изалангач кына аңлашылды: "Буа шавы комачаулый ич! Колакны шул кисә!" +Үткәннәр җыр булып тезелеп акканда буа тавышы аңа тугры юлдаш иде, хәзер, Миңлегөл чытлык белән сөйләшкәннән соң, киләчәк турында, иртәгәге көн турында уйлана башлагач, буа тавышы аның уйларын өзгәли, ботарлый һәм туктата икән! Димәк, монда озак утырырга ярамый, монда озак утырып булмый. Иртәгәге көнгә аның уе ачык һәм әзер булырга тиеш, ə монда уйланылмый!.. +Гаҗәп, инде тормыш белән алыш-бирешең бетте дип тынычланганда гына тагын бер мәрәкәсе килеп чыга! Бу мәрәкәсе башкаларына караганда куркынычрак булмагае әле, булса аның үзенә түгел, балаларына яный! +Кичә, өченче көн, атна буе үз хәле хәл булса, бүген балалар турында уйларга кирәк. Алар турында аннан- моннан гына уйларга ярамый, җиңел генә уйлап булмый. Бибинур балалары турында җиңел уйларга гадәтләнмәгән дә! Балаларының һәр адымын ул сагаеп күзәтте, аларның һәрчә теләкләрен үтәргә әзер торды, кулыннан килгәнне үтәде дә... Хәзер генә, башына ялгыш авыр әйбер төшкән кебек, ияге т��шенә тиде, арт чүмече сулык-сулык килеп сызлады, колагында ниндидер ят тавыш, божан выжлаган күк, бимазалап тора башлады... +Ул ашыга-ашыга өенә кайтты, нигәдер капка биген элде, ишеккә таяк терәү салды. Түргә узды, өстәл янына утырды, терсәген өстәлгә, кайнар яңагын учына куйды. +Ничек борчылмыйсың ди?! Бәйрәм халкы яңа хәбәрләргә сусап кайта, бәйрәмдә хәбәр коры үләнгә төшкән ут белән бер ул — тиз тарала! Бөтен илдә Аксыргак халкы Сабан туена җыйналганда, дуслар табышканда, гашыйклар кавышканда, батырлар, йөге- решчеләр, аркан тартучылар, чүлмәк ватучылар, ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар, алдынгылар макталганда, "Габдуллаҗан солдат балалары юньсезлеккә чыкты!" дип бөтен дөньяга рисвай итсеннәрме? Ай тиле кыз, тиле кыз, ай башсыз Миңлегөл! Нәрсә уйлап чыгарган бит, киңәш-табыш юк, уйлап тору юк, Казанына ук хәбәр салып өлгергән! Җиһангир абый кушты дигән була, булмас, ошамаганны, кушмагандыр. "Монысы чеп-чи ялган!"— дип әрнеп уйлады Бибинур. Хәзер бит эте-бете гәҗит укый, кулына килеп кергән гәҗитәне Галикәй ашап бетерә. Габдуллаҗан белән Гайшә ни уйлап ятарлар? "Исән башың белән шул кара хаксызлыкны кылырга рөхсәт бирдеңме?"— дип каберләрендә борылып ятырлар. Их, Миңлегөл, тиле кыз! Сабырлык юк хәзерге яшьләрдә, түземлелек аз. Менә Аксыргакка чит кеше килеп төшәр. Арага чит күз керер. Чит тел аның балаларының кадерле исемнәрен ямьсезләп тәкрарлар. Нишлисең, Бибинурның хәле шундый. +Әгәр дә мәгәр... Тукта! Чү! Өе таза булса, җиһазлардан вак-төяк нәрсәләр юнәтә алса, гәҗит кешесен ничек тә көйләп озатыр иде. "Шөкер, балалар язгалап тора, акча да салгалыйлар, һич нәмәгә мохтаҗлыгым юк!"— дияр иде. Инде хатларны күрсәтүне сораган тәкъдирдә, бар ич алар, əнə матчага кыстырган җирдә торалар. +Бибинур урындык куеп хатларны үрелеп алды. Тик болар барысы да сугыш еллары хатлары, Габдуллаҗан хатирәләре иде. +Кояш төшлекне узгач, аның өенә күләгә төште. Көн чалт аяз иде, кинәт табигатьне сискәндереп күк күкрәде, юк болыттан тәрәзәгә тып та тып тамчылар килеп сыланды. "Болыты да хәбәр китерә! — дип уйлады Бибинур сызланып. +— Тәрәзәгә кага!" +Ул тәрәзәләр нык ябылганмы дип карады, морҗа юшкәсен тикшерде, көзге өстенә ал яулыгын ташлады. Идән уртасына баскан иде, тагын дөбердәтә күк, ул куркынып ләхәүләсен укыды. "Яшен сугып харап итеп куймасын тагын! Үләргә ярамый! Әле алда олы эшләр тора!" +Күк, аның белән ризалашмаган төсле, тагын дөбердәде, Бибинур тәрәзә пәрдәләрен тартканда, пыялада алмаз белән сызгандагы кебек эзләр ясалды. Яңгыры шуның белән туктады да, бик еракта, саңгырау гына мөгердәп алды да күк ачылды, яктырып кояш чыкты. Бибинур пәрдәләрен күтәреп тормады, юшкәсен ачмады. Кая барып сугылырга белмичә чоланга чыкты, аннан буш күәс күтәреп керде. Күптән ипи пешермәгәнгә күәс эчен үрмәкүчләр үз итеп куе-куе пәрәвез сарганнар, тузан җыйганнар. Ул газ өстендә су кайнатып тиз-тиз кү��сен юып алды, аны кече якка, кеше күзенә күренерлек урынга — сәке түренә куйды. Суны җылытырга гына куйган иде, оныткан икән, кайнап ук чыкты. Күәс янына түгәрәк агач табакларны матурлап тезде. Төгәл тугызау икән алары. Унау иде, берсен төшереп ярды шул, кулы черегән нәрсә. +Аннары сабы китек чәйнегенә чәйне мул тамызып, ашык-пошык кына чәй эчкән итте. Ул хәзер нишләсә дә ашыга, кабалана, чынаягын куеп әле анда, әле монда барып тотына, ни кылганын аңлап та бетерә алмый иде. +Өстәлдә сыңар чынаяк... +Ə өстәл янында бәләкәй генә зәңгәр күзле Бибинур... Япа-ялгызы. Әмма шушы бәләкәй Бибинурның бүгенге уйлары дөньяның дүрт ягына да тоташырга җитә. Кемгә кирәк булды икән соң ул? Кемгә хаҗәт аның мазасы? Үзенеке үзенә җиткән, аның турында Казан белән сөйләшеп, кеше чакыртып тору ниемә кирәк? +Булды заманнар, аның да газеталарда макталасы килгән чаклары булды. Башкалар гектарыннан сик- сән-туксан пот иген алып ил буенча макталганда аның да үз исемен газеталарда күрәсе килде, һич югында исемен идарә янындагы Мактау тактасына язып куйсыннар иде! Валлаһи, үзе өчен түгел, аңа артыгы берни дә кирәкми иде, балалары өчен кирәк иде аңа макталу! Әтиле өйләрдә балаларына әнкәләрен әтиләре мактый. Ятим, үги ананы кем мактасын?! Кем аның дәрәҗәсен күтәрсен?! Ə бала алдында ананың дәрәҗәсе бик югары йөрергә тиешлеген Бибинурның нечкә күңеле сызлана-сызлана сизә иде. Юк шул, бик кирәк чагында аны мактамадылар, әйбәт килгән елларда да газетага язып чыкмадылар. Хәзер мең кат кайгыртып язсаң да, әллә нинди үтемле сүзләр әйтсәң дә балаларның мәхәббәтен яулап алырың юк. Мәхәббәт бер чакта да кире кайтмый. Көчләп сорап алган мәхәббәт нигә кирәк аңа?! Чынын татырга өлгергән Бибинур мәхәббәтнең асылын, ни икәнен, тәмен, бәһасен бик яхшы белә. И башсыз Миңлегөл! Балалар мәхәббәтен кире кайтарырга кодрәтең бармы синең? Андый кодрәткә балаларын ничә еллар тәрбия иткән Бибинур үзе дә ия була алмады. Гәҗит аша куркытып алган мәхәббәт ялган була бит инде! И Миңлегөл, Миңлегөл! +Җиһангир килеп Бибинурның гомерен озайтмаса, бүгенге көнне күрмәс тә иде, бәлки, бу сүзләрне ишетмәгән дә булыр иде. Әллә бер Миңлегөл сүзе генә түгелме бу? Әллә бөтен авыл аны кызганамы? Әллә авылдашлары аны һаман яраталармы? Һәм яратканга эшлиләрме алар моны? Төптән уйлап карасаң, нинди зыяны тиде аның балаларга? Үзе өчен яшәмәде дә ич ул, алар өчен тир түкте, алар өчен яшәде... Чукынышып бетсеннәр, гәҗит кешесенә барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. "Ташладылар",— дияр. "Оныклардан аердылар",— дияр. Шытырдатып язып чыгарсыннар әйдә, сүз аларны да эзләп тапсын. Бибинур койган күз яшьләренең ачылыгын алар да хет бер тапкыр тойсын! +Бу юлы күктән түгел, аның тәне буйлап тагын яшен уты узды: ə Габдуллаҗан?! Ə Гайшә?! Ул асыл- затлар ни әйтер? Моңарчы аларның исеме халык телендә зур хөрмәт белән яд ителә иде. Ə хәзер газетада басылган кара хә��әрнең күләгәсе аларның шул якты йөзләренә дә төшәрме? Бибинур үзе нишләр, ни әйтер? "Алай бик әйбәт кеше икәнсең, нигә балаларың шундый начар?"— дип йөзенә бәреп әйтмәсләрме аның? +Кинәт ул буа тавышын ишеткән күк булды: шаулый бит ул, шаулый! Чакыра! Чакырганын бер Бибинур ишетәдер Аксыргакта! Инде дөньялыкта эшең күп калмаган икән — сине кая чакырулары мөмкин?.. Тотарга да суга чумарга! Чумарга да — чыкмаска. Иң дөресе шул булыр. "Тукта, тиле! — диде шунда күңеленең бер ягы. +— Аксыргакка, Сабан туена, күңелле арадашлык, туганлык һәм мәхәббәт бәйрәменә синең актыккы бүләгең җүләрлек булырмы?!" +Кинәт күк күкрәде, үз уйларыннан үзе каушап төшкән Бибинур тагын ләхәүләсен укыды, идәнгә чүкте. Күк түгел лә, капка кагалар икән! Əнə ич шакылдаталар! Кайсыгыз йөри анда, тагын кемгә ни кирәк? Ник онытып тормыйсыз аның дөньяда барлыгын! Бер бүгенгә генә булса да онытыгыз! Юк бит ул, күбәләктәй җаны очып чыгарга талпына! Сәкесенә менеп ята да, кулларын түшенә кушырып, күзләрен йома. Бетте. Вәссәлам! Җиһангир оланның җанын вакытсыз кыйган әрсез әҗәл, син кайда йөрисең? Нигә буташтырып керәсең син ишекләрне? Нигә? Сан өчен генә булса, нигә Бибинурның актык гомерен аңа бүләк итмәдең? Бу көннәрне ул күрер иде, ул!.. Бибинурга нигә бу көннәр? Аның катына әҗәл түгел, иртәгә Казан кешесе килеп керер. Төпченер. Казыныр... Ул сөрлегеп, алга иелеп ишегалдына чыкты. +— Карчык, капкаң нигә бикле? +— Ə, бая, күк кинәт күкрәгәч, онытылып бикләп кергәнмендер шул. +Ачык капкада Зәкия карчыкның бөтен җыерчыклары нур белән тулы чырае балкыды. +— Карчык, олы улым кайтып төште. Бүген берүк кичкә чәйгә керергә онытма. Менә сиңа күчтәнәче дә бар. +Зәкия күршесе, юка, шома кәгазьне сүтеп, Бибинурның калтыранган ябык кулларына күз явын алырлык мәк чәчәкләре төшкән күлмәклек китереп тоттырды. +— Бисмилла!.. Җылы тәнеңдә тузсын, күрше. Ə бусы үземнән. +Күлмәклек өстенә шыгырдап торган өчлек ятты. +— Кайтарырга бүләгем юк бит,— дип каударланды Бибинур +— Рәхмәт, Зәкия, барыгызга да. Олыладыгыз. +— Үзе дә кермәкче иде, кая ул, бөтереп алып чыгып киттеләр. Кайта кунак, кайта кунак!.. Бу кадәр ишле кунакны күргән дә юк иде. Керер, керми калмас, боерган булса! +—Рәхмәт яусын, күрше. +Кунак, кунак... Зәкиянең олысы кайткан. Ул да укыр гәҗитне, башкалар да. "Бу Бибинур карчыкка ни җитмәгән тагын, зарланып гәҗиткә язган!"— дип уйлар халык, һәммәсе шулай дияр, һәммәсе бер сүздә булыр. Димәк, гәҗиткә яздырмаска кирәк, корреспондент дигәннәрен Аксыргакка бөтенләй якын китермәскә кирәк, дип уйлады ул. Уйлады да тагын аптырашта калды: юлга чыккан кешене ничек туктатасың ди инде? Бер синең өчен генә йөрми, потың бер тиен, Аксыргакның атаклы Сабан туен мәңгеләштерергә килә! Кәртечкегә төшерә торгандыр, я булмаса кинога, аннан телевизор аша бөтен дөньяга күрсәтерләр. Анда да: "Ə, бу теге Аксыргакмы әле? — диешерләр кешеләр. +— Гәҗиткә дә яздылар ич аларны! Бибинур исемле корткага һаман нидер җитми икән!" Шулай диячәкләр, Бибинур аркасында шулай дип кенә беләчәкләр. Килүчене туктатып булмый, сүз дә юк. Киләчәк ул, киләчәк тә туп-туры Бибинурның йортын эзләп табып түренә үк узачак. Чәй куяр иде — самовары юк. "Балаларым ярдәмнән ташламый!"— дияр иде — өй әче шып-шыр... +Ярый, мәк чәчәкле күлмәклекне: "Хәтимә кызым бәйрәмгә салды", — дияр... "Ал яулыгым да бүләк, анысы олы улымныкы!"— дисәң дә, ышана инде ул килгән кеше! "Балаларым ташламады!"— дип ышандырыр... Бер уйласаң, алай әйтергә дә уңайсыз шул! Хәзер кемгә барып кермә, кукраеп ап-ак холодильник утыра. Стеналарда гына түгел, идәннәрдә дә кыйммәтле келәмнәр. Ялтыр-елтыр шкафлар. Кемгә Берлиннан кайткан, кемгә Бухаресттан. Казан чыгарганын алып ваксынмый хәзер авыл халкы! Ялтыр-елтыр шкафларда алтын-көмеш путаллы чынаяклар, бәллүр чәркәләр. Көмеш кашыклар, көмеш чәнечкеләр. Итне дә кул белән ашау бетте, көмеш чәнечке очына гына эләктерәләр. +Ə Бибинурның ние бар? Түрендә шымытыр башы, кече ягында буш күәсе дә ярык тагарагы. Үлемтек, кәфенлек тутырган сандыгы. +Килгән кеше — йөргән кеше, очлы күз бер карауда барын аңлап алачак. Ни диде әле Миңлегөл: "Соңгы әйберләреңне талап алып киттеләр!"— дидеме! Гәҗи- тәгә шулай дип язгандыр әле ул чытлык! Ай башсыз, ай сантый! Килүче: "Габдуллаҗан солдаттан мирас булып калган Тула самовары кайда?"— дип сораса ни диярсең?! "Гайшә апаның төсе булып сакланган "Зин- гер" машинасын да күрәсе иде",— дисә, ни дип җавап бирерсең? +Килер, язар, хәзер аны берничек тә тыя торган түгел, моннан соң Аксыргакта, авылдашларына аралашып, Габдуллаҗан белән Гайшәне белгән кешеләр арасында ул ничек яшәр? Чакырып китергәнгә әҗәл йөрми, ничек гомер итәр Бибинур?! +Димәк, бары бер генә юл кала, бары тик бер генә әмәле бар — гәҗиттән килгән корреспондентны ничек тә җайларга кирәк. "Ир кеше килсен иде,— дип теләде ул,— хатын-кызның өй эчендә күзе үткенрәк була". +Тик менә ничек җаен табарга, җаен! Акча төртсәң — алмас. Үтенеп сорасаң — тыңламас. Әмәлен табарга иде дә, кайда соң аның кулай әмәле? Әмәлен тапсаң да, өең буп-буш, самовар очкан, җөй машинасы юк, аларсыз Бибинур — ике кулсыз! +Җиһангир нәнәм, Бибинур әбиеңнең шушы көнгә төшәсен алдан уйламадыңмыни? Әгәр син исән булсаң, баш орып синең катыңа гына барыр иде ул! Тик бүген син юк, син кузгатып җибәргән авыр мәсьәлә генә бар... Рухың да дәшми ичмасам! Тып-тын! Буаң шаулый да, яшь каеннарың нидер сөйләшә! Күтәрешсеннәр иде ак каеннар аның хәсрәтен! Тик Бибинур карчык алар ымын да аңларлык хәлдә түгел шул бүген. Эш сүздән узган, иртәгә тып итеп корреспондент килеп төшәчәк. Их, Миңлегөл, башсыз!.. Нишләргә? Әгәр түрдә самовар балкып утырса... "Зингер" машинасы күренсә... Тегендә-монда төрлетөрле чүпрәк эленкеләр өй эчен бизәп торса... Ул чагында аяк терәп сөйләшә ала инде Бибинур!.. Үз сүзен алга да чыгара алыр иде... Кыскасы, самоварын да, җөй машинасын да табарга, вакытлыча гына юнәтергә кирәк!.. Башка чара калмаган... +Аксыргакта бармы икән ул борынгы Тула самовары? Калган булырга тиеш, шәп самовар, капкачына һәм подносына бер төрле тамга салынган: "Тульский оружейный завод. 1926 год". Саклангандыр, нибарысы илле ел узган ич! Җөй машиналары да булырга тиеш әле, нык иде, чыдам иде ул "Зингер" машиналары! Шәйхуллаларда бар бугай, тик аларныкы аяклы машина... Миңкамалларда барын-бар, тик моңарчы йомышка йөрешмәгән кешедән ничек сорап торасың? Бәйрәм арасында эш тотам дисәң, рәнҗерләр. Кунак өстенә кунак кайтканда кем сиңа самоварын биреп торсын! +Бибинур нәкъ үзләренеке төсле самовар белән җөй машинасын тагын кайдадыр күрде бит... Әйе, шушы арада гына күрде... Əhə, Җиһангирны соңгы юлга озата баргач, аларда, әтиләрендә, кызыл сакаллы Вәли картларда күрде. +Аларда сакланган əнə, Бибинур гына саклый алмады. Җырлый торган үтә борынгы сәгатьләре дә бар иде. Аны да алып киттеләр. Керосин лампасын да калдырмадылар. Пыяладан койган озынча ике ваза бар иде, чәчәк кадап куя иде Бибинур, аларын Хәтимә бик ошатты. Күзләренә ни күренсә шуны йомдырдылар. "Иске әйберләр модада!" имеш. Менә хәзер каһәр суккан мода аркасында балтасы суга төшкән кеше күк аптырап утыр инде! Əнə Вәли карт ярма ташына тиклем саклаган. Киленнәре, усал булса да, бер нәрсәне дә алып китмәгән бит. +Ишекле-түрле байтак исәнгерәп йөргәннән соң, Бибинур бер акылга килде: "Әйе, мин аларга серне ача да алам, әйбер-караларын бер көнгә сорап тора да алам. Вәли картта башка әйберләр дә булырга тиеш. Җиһангирның әткәсе мине бу бәладән йолып алачак!" +Үз тапкырлыгына үзе сокланды бүген Бибинур, сөенеченнән хәле җиңеләеп китте, күз карашы гына түгел, адымнары да мәгънә алды — сабыр гына, барын уйлап, бөртекләп очына чыгып Тегәрҗеп авылына барырга әзерләнә башлады. +Бисмиллаһи рахман и рәхимм... +Иң әүвәл баруның сәбәбен бер сүздән аңлашырлык итеп уйлап куярга кирәк. Керергә дә, боргаланмый-нитми эч сереңне сөйләп бирергә: "Балаларым хакына килдем, яман исемнәре илгә чыкмасын дип йөрим!" +Вәли картлар үзләре дә бала хәсрәтендә йөзәләр, ана хәлен аңларлар! +Хәзердән тәвәккәлләп чыгып китсә, караңгы-якты- лыда барып керер, Вәли картның таныш шоферлары бар, үзе шулай диде, әйберкараларны төяштереп китереп тә китәрләр. Таң атканчы өйне танымаслык итәр Бибинур! Бу юлы акчасы дә жәл түгел, берне түгел, өч сумын бирерсең, эш кенә барып чыксын!.. Сабан туе ыгызыгысында кемгә нинди машина килгәнне берәү дә абайлап тормас... +Өй эче кинәт караңгыланды, Бибинур өскә ни киим икән дип һава хәлен белешергә ишегалдына чыкты; чыннан да көн бераз салынып тора, əнə теге, көнбатыштагы ертык итәкле елгыр болытлар җир сугарырга җыеналар түгелме, рәхмәт төшкерләре! +Яңгыр түгел, таш яуса да барырга кирәк Бибинурга, самовар, җөй машинасы ише олырак әйберләрне дә алып кайтырга кирәк, башка вак-төяге дә артмас, аннары күз күрер — кем-кемне хәйләләр! Миңлегөл чытлыкны да дәшәргә кирәк, күрсен, күргәч күзе шакмак булсын! +Ул юлга да көндез кигән болгар башмагын киде (башка аяк киеме юк та иде, күнегелгән башмак җиңел дә булыр, диде!), башына ике кат яулык бәйләде, кулына элек көтү куган, өске башы төерле, аскы очы сүсәреп беткән чикләвек таяк алды. Тиз әйләнеп кайтырга чыккан кебек ишекне бикләмәде, кеше-кара юклыгына ышангач кына урамга чыкты: "Бисмилла!" +Бибинурның өй сакларга яратмавын белгән күршеләре, карчыкның бу юлы таякка таянып ук чыгуын, ашыга-ашыга Түбән очка юл тотуын күрсәләр дә, бер дә аны-моны уйламадылар. "Җан түзми!"— дип куйды берсе. "Кемгә дә булса ашка барамы әллә?"— дип уйлады икенчесе. +Зәкия дә аның кызыл яулыгын күреп калды, ул да исе китмичә генә "Һай, илгәзәк тә инде бу Бибинур! Кичкә безгә ашка керәсе бар, тагын каядыр чыгып китте әле. Кайтып җитәр-җитүен, бик озак юанып көттермәсә генә ярар иде!"— дип уйлап алды. Урамга чыкмады, кулы камырлы иде. Тәрәзәдән күзе белән генә озатып җибәрде. Бибинур, бик олы сәфәре бар кеше сыман, җил-җил атлап бара иде инде, менә күздән дә гаип булды. Кая китте, кемгә керде, Зәкия анысын чамалый да алмады. +Аягы тарттымы, күңеле өндәдеме, Бибинур үзе үскән йортка, төп нигез йортына кереп китте. Туктап та тормады, болдырга менде, җырлатып кына өйалды ишеген ачты. Өй ишеге шар ачык, аннан бала чактагы кебек тәмле исләр килә, аз гына ачырак эремчек суы исе дә килеп киткәндәй булды. Ул ачык ишекнең яңагына килеп тотынды, өйалдының тәрәзәсе юк, көндез дә күз бәйләнә, шуңамы, өй эче тагын да яктырак, тагын да нурлырак булып күренде, һәм шушы хәлне күрде Бибинур: өйнең түрендә камзулын җилбәгәй җибәреп (үз түрендә килене кидертми иде камзулны!), ак күлмәгенең бөтен сәдәфләрен ычкындырып, биш багана кебек биш бармагына Зөһрәбануның ирләр кулы тимәгән чәчәкле чынаягын утыртып, башмак иреннәре белән иске паровоз сыман пуф-пуф өреп Галикәй чәй эчеп утыра, муенына салган кызыл башлы чүпләм сөлге белән маңгаеның шабыр тирен сөртеп ала. Шулкадәр шопырдатып эчә, Бибинурның ишек җырлатканын да, аяк тавышларын да ишетмәделәр өйдәгеләр... Яулыгын чөеп җибәргән, яңа алъяпкыч ябынган, озын бәбәйтәкле күлмәк кигән Зөһрәбану, колагындагы ахак кашлы алкаларын уйнатып, бии-бии газ плитәсе янында коймак чожлата. Бибинурның ашыйсы килеп, ашказаны сулкылдап куйды, бавыр асты тартышты. Әмма Зөһрәбану кулындагы канатның май табагы белән таба арасында тиз- тиз йөргәнен күргәч, ул үзенең бу мәҗлестә артык икәнен дә, ашыгырга кирәклеген дә аңлап алды һәм, аяк очларына баса-баса, өйалды ишеген япты, култыксага ябыша-ябыша баскычтан төште, бер сайгак шыгырдамады, бер такта бөгелмәде... +Тәрәзә төбендә, Галикәйнең уң кул ягында чуар кәгазьле башланган шешә утыра, шешәне ят иткән, исен яратмаган бохар песие сыртын дугалап шешә тирәсендә әйләнә, боларын да абайлап өлгерде Бибинур. +Аның кергәнен берсе дә сизмәде, ишетелер-ише- телмәс кенә тамак кыруына да игътибар булмады, өй сөенеч белән мөлдерәмә тулы иде. Бибинур Галикәйнең канәгатьлек белән өскә тырпайган мыек чылгыйларын, аның чәйне шопырдатып эчә алу хокукын яулап алуыннан айдай балкыган йөзен күреп чын күңеленнән сөенде. Зөһрәбану да идәннән күтәрелеп, түшәмгә басып йөри башлаган иде. +Ашыкса да, ниндидер күренмәс татлы җепләр аны ишегалды уртасында беразга бәйләп тоттылар. +Мондагы һәр карыш җир, һәр багана, һәр казык, кирпеч, таш ялгашлар, киле-кисаплар, камыт элә торган агач чөйләр, лапас читенә кыстырылган иске ураклар аңа таныш... Ул шушы дөнья кешесе, шушы дөньядан күчеп, башка җирдә күпме яшәсә дә, берсе дә онытылмаган. Онытылмас та... +Ялгашның чите кителгән, трактор белән утын керткәндә почмагына тиеп киткәннәр... Быел да лапас өрлегенә карлыгач оялаган икән... Кыек астындагы күгәрчен оясын чистарттылармы икән?.. Галикәйгә эш булыр монда: тәрәзә йөзлекләре каралыпмуртаеп киткән... Зәңгәргә буйый иде йөзлекләрне әткәсе: "Төпчек кызымның күзе төсле булсын әле!" дия торган иде... Зәңгәр тәрәзәдән зәңгәр күк көзгесенә карап юана торган иде зәңгәр күзле Бибинур... Шөкер, бу йортка хуҗа килде. Ир килде! Хуҗасы бар җирнең генә, хуҗасы бар йортның гына киләчәге бар. Киләчәк булмаса, нинди кызганыч һәм мескен булыр иде безнең яшәү!" +Бәлки, андый ук сүзләр белән уйламагандыр Бибинур, мәгәр фикере шул иде. +Ул уйларын ишегалдында тәмамлый алмады, урамга да ияртеп чыкты, капка келәсенә тотынгач, тагын бер тапкыр тәрәзәләргә карады... +Нигә Галикәй белән Зөһрәбану күрмәделәр аны?.. +Бәлки аның тәне анда, Җиһангир ята торган Тегәрҗеп зираты янында ук калгандыр? Бәлки монда күбәләк җаны гына, адашып, үзенә тынычлык табал- маганга очып йөридер?! +Тагын шушы сәер уй килде аның башына... +Күкрәген нидер китереп кысты, ияге тагын түшенә тиде, керфекләренә тагын чык төште. "Нигә эреп агарга гына торам әле мин бүген?"— дип уйлады ул нык булырга тырышып; йодрыкларын йомарлады, җиргә катырак басарга тырышты. +Кемнәрдер аңа сәлам биреп узды, кемнәрдер тәрәзә ачып бәйрәм белән котладылар, кыстап-кыстап чәйгә чакырдылар, әмма ул тукталып тормады, сәламгә каршы сәлам бирде, чакыручыларга рәхмәт укыды. Ул танымаганнар да байтак очрап сөендерде, болары яңа буын кешеләре, читтә туып, читтә үскән аксыргаклылар иде. +Почта йорты янына җитәрәк ул тизрәк атлады: "Миңлегөл күреп калмаса ярар иде..." дип, кабалана- кабалана каеннар арасына керде, һәйкәл янына барып басты... +Гайшә белән бөтен күңел серләрен ачып, ачыктан- ачык сөйләшә алса да, Габдуллаҗан янында ул бүгенге көнгә кадәр каушый, борчыла, ире яныннан бер чакта да күңелен бушатып китә алганы юк. Татар хатыны шул ул, ире һаман да аңа олы, юк-бар сөйләп, вак-төяк чир-чорлардан зарланып ирне борчып ��өри торган түгел. Габдуллаҗан бар чакта, бергә яшәгәндә, аз-маз сырхап торганнарда чире турында бары өченче көнне генә сүз кузгата иде Бибинур... +Бу юлы да балаларга бәла киләсен дә, Тегәрҗеп авылына карап сәфәр чыгуын да, күңеленең нигәдер шомланып торуын да, берсен дә ачып, ачыклап тормады, һәйкәл каршысына тиз генә килде дә: "Хуш, Габдуллаҗан! Йөреп кайтасым бар әле! Борчылып ятма",— дип кенә әйтә алды... +Буа өсли чыкканда уйлары төзек түгел иде, өзек- өзек, хәтере көзге болытлар кебек чуалган, максаты гына ачык иде: дөрес уйлаган, тизрәк барып җитәргә дә эшне эш итәргә кирәк!.. +Аннан тауга менә башлады, бәй, монда яңгыр нык ук сыптырып узган икән, әйтәм җирле, хәтәр генә күкрәде... Тауның беренче киртләченә җитәрәк, сулышы кабынып туктады да авылга борылып карады. Болыт арасында йөзеп арган кояш бәйрәм тәрәзәләренә кунып ял итә. Авылның теге очыннан теркелдәп көтү кереп килә, алар иртәрәк кайтамы, әллә Бибинур соңгарак калып чыктымы юлга?! +Тауның икенче киртләчен һәм соңгы яртысын ул бик озак узды, туктап, күкрәген уыштырып тын алып торды, йөрәге туктаусыз какты. Яңгыр җебеткән кызыл балчык таеп-таеп Бибинурны артка сөйрәде, бер мәртәбә чак кына чокырга мәтәлмәде, "әстәгы- фирулла тәүбә, егылып ятасы булсаң!" дип тагын да ныграк шомланды. +Тау сыртында юл бераз җилләгән иде, балчыгы да җиңелрәк, аякка үзләнеп уралмый, атлавы да ансатрак иде. Шулай да уйсу урыннарда күгәрчен коенырлык кына күлдәвекләр җыелып тора, тонык су өстендә өер- өер булып вак черкиләр уйный. Черкиләр көтү булып су өстеннән күтәреләләр дә күңелгә шом салып аның баш очында оча башлыйлар. Кайдадыр машина тавышы килеп киткән кебек булды, әмма юл буш, кешесез иде. Бераз баргач аның сулышы тигезләнде, Бибинур кулларын тиз-тиз селтәп бара башлады, таягын җиргә тигермәде. Аста авыл күмелеп бетеп, алда кара урман шәйләнгәч, ул нигәдер курка-шүрли башлады. Сөзеп алга карады, беркем юк. Артта да юл буп-буш; бушлык куркыттымы аны, күзләре олаеп ачылдылар, ул керфек тә какмыйча алга сөрлегебрәк юрта башлады — "Башмагыңның иске икәнен белер өчен дә юлга чыгарга кирәк",— дип уйлады, көлемсерәде, иелеп башмак башларына басып-басып карады, урманга кергәч, үләнле юлда табаны купса нишләрсең, дип яңача пошынды. Тирән эчле галушын кимәгәнгә үкенде, исәпләп бетерергә вакыт тар иде шул, ашыгычрак чыгып кителде. Галуш кисә рәхәтләнеп су ерып барыр иде. Галуш кисәң, судан бару җиңелрәк тә әле... +Урманга якынайган саен һава сафланды, сулыш җиңеләйде, әмма аның күңеленнән шом китмәде. Ялгызлыкка күнеккән Бибинур куркуны белми дә диярлек иде, урман да, аулак юл да аның өчен күптән күнегелгән, ияләнгән нәрсәләр. Бәхетсез кеше ялгызлыкны да иптәш итә ала, әмма бүген юлның аулаклыгы, бушлыгы гел искә төшеп, җанны талап тора иде. "Соңгарак калып чыкканмын, зиратка Җиһангир нәнәм янына кагылып сәлам бирергә вакытым калмастыр, шәт",— дип уйлады ул бара-бара. Бу юлы өлгермәс инде, мөгаен, аның янына иркенләп, башка чакта килер. Килми калмас. +Урманга җитәрәк юл бөтенләй изрәде, аның таягы тирәнрәк бата башлады, ул, яулыгын бер яккарак кайтарып, колагын ачты, таягына ныграк таянды. +Урман аны салкынча дымлы эңгере, чык асылынган яфраклары һәм шикләндергәч шомы белән каршы алды. Юл кырындагы куакларга ялгыш кына кагылып үткән иде, алардан шыбырдап салкын чык коелды. Юл килеп кайнарланган тәнгә салкын чык бөртекләре тигәч, ул сискәнеп, калтыранып китте. Юл аулак булгач, куаклар чатлы-ботлы ботакларын, әрсезләнеп, әллә кайларга сузганнар, ботаклар әле итәгеннән, әле җиңеннән тартып, аның барышын акрынайттылар, аягы ə дигәнче манма су булды. +Кайдадыр, якындарак кына җанны өшетеп эт өрде. Теге юлы, Җиһангирны җирләп төнен ялгыз кайтканда да эт тавышы колакка чалынган иде түгелме? Кайсы төштәрәк иде соң әле? Елганы чыкканда ишетелеп калды бугай. Шунда аягы да чыланган иде. Хәзер ул елга аша чыгарлыкмы икән әле?! +Теге чакта, төнлә кайтса да, ул кадәрле шигәймәгән иде, хәзер: "Нинди эт йөрер икән монда?"— дип куркынып уйлады. Бу тирәдә лесник-мазарлар тормый, урман хуҗалыгы бөтенләй башка якта. Якында гына башка авыл да юк. Бүре уласа икән, төлке чинаса икән, ə монда эт өрә!.. Сәер иде, сәерлеге аркасында куркыныч иде, чөнки сәерлеккә күп вакыт җавап юк; куркыныч аның адымнарын тизләтмәде, баягыдан да акрынрак, караныбрак бара башлады Бибинур. +Яңгыр сибәли башлады. Мәкерле, тавышсыз гына коела торган төнге яңгыр иде бу. Бимазалап озата килгән черкиләр шундук югалдылар, сирәк-мирәк кенә ишетелеп куйган кош тавышлары да тынды, яңгыр күкләрнең эңгерен, серен һәм шомын урманның бөтен почмакларына койды. Ул таягын ике куллап тотып, сугарга әзерләнгән кеше кебек бара башлады, юлга ук чыккан ботакларны аралады, аларга сарган эре-эре суык тамчыларны кагып төшерде. Чама белән елгага җитәргә тиеш иде кебек, әмма юлның күренгән кадәресе алда тып-тын һәм аулак иде. Яңгыр аның яңакларын тирләтте, ике кат яулыкны чылатып муенына үтте. Ул: "Бу юлдан машина белән узып булырмы?"— дип, яңача борчыла башлады. Бусы да җитди, авыр борчылу иде. +Елгага җиткәнен ярдан төшә башлагач кына аңлады, таеп лып итеп артына утырды, таягын ике аяк арасына терәп көч-хәл белән торды, сул кулы белән буе җиткән беренче куакка ябышып, аска, әллә нинди татлы исләр чәчеп куерган биек үләннәргә куркып карап торды. Аскарак төшкәч, ул үкчәләрен терәп тыелды, атлаган саен куакларга ябышты, елганың үзенә барып җитте, аяк астына карады, аста, чокыр төбеннән үләннәрне бер якка авыштырып, үз ихтыярына буйсындырып тавышсыз гына кара су ага иде. +Ул су төбенә таяк белән төртеп-төртеп торды да, күлмәк итәген күтәреп суга кереп китте, ашыгырга кирәк иде, аяк чишенеп тормады, урман елгасында җеп еланы булыр дип тә курыкмады. Башмагы өстенә күлмәк итәге дә, тездән аз гына югарыда туктаган ыштан балаклары да чыланды. Су шактый салкын иде, ул талпынып теге як ярга чыгуга, бер-ике-өч тапкыр нык кына төчкерде. Үз тавышыннан үзе курыкты, як-ягына каранды, үргә менә башлагач, куркуы арта төште. Төшү җиңелрәк булганмы, әллә хәзер аруы җиттеме, тез буыннары бушаган, кулының егәре киткән иде. Менә, менә, инә буе җир китә. Аръякта котырып үскән балтырганнар, шома көпшәләр ул ябышкан саен шартлап өзелеп чыга иде. Ул тагын төчкерде һәм кинәт аның чәчләре селкенеп, кыймылдап куйды. Яр өстендә, бик якында гына алама тавыш белән, татлы, серле тынлыкны ерткалап, эт өрә башлады. +Нәкъ шул вакыт аның хәлсез кулы нык тамырлы зелпе куагын кармап тапты, ул бер талпынды, ике һәм яр өстенә менеп җитәм дигәндә генә коты чыгып туктап калды. Тын тартырга да, кымшанырга да көч җитмәде... Юлны урталайга ярып, нәкъ аның каршы- сына, сузылып кына эт өере чабып килә иде. Ул зелпе агачын ычкындырды, кулларын бутап чәрелдәп кычкырып җибәрде һәм артына утырып, әле генә ни интегеп, көч түгеп менгән үрдән аска шуып төште, елганың үзе килгән ярына ташланды. Этләр ярны иңләп савылып аска төштеләр дә, чокырны тутырып аккан су янына җиткәч, беразга тыелдылар. Иң алдан чалкан йөнтәс койрыклы алама эт кенә баягы кебек карлыккан аваз салып өреп җибәрде. Шушы тукталыш Бибинурны коткарды, ул әлсерәп яр өстенә үрмәләде һәм беренче очраган дәү чыршы кәүсәсенә килеп сыенды. Ал яулыгы муенына сыдырылып төште, ике колагын да тырпайтып тыңлана башлады. Этләр тавышсыз-тынсыз гына нидер көтәләр иде. Менә алар астарак елганың таррак урынын эзләп таптылар, берәм-берәм бу якка сикереп чыккач, баягы кебек савылып, куркыныч чирү булып ул басып торган ярга менә башладылар. Өметсезлектән нишләргә белмәгән карчык якягына каранып торды да кулындагы нәзек таякны этләргә таба атып бәргәч, чыршының җиргә үк төшеп торган, шыртлака балыгының сырты кебек үткен ботакларына ябышып агачка менә башлады. Ике талпынгач та сынган ботакка эләгеп җиңе умырылды, бите тырналып кан чәчрәп чыкты; сакланып, ипләп менәргә вакыт юк иде, этләр абалап өрә-өрә чыршыны камап алдылар, иң алдан чапкан чуар эт Бибинурның үкчәсен эләктереп тә алды. Башмаклар кайдадыр үлән арасында төшеп калган иде... +Җиде-сигез эт чыршы тирәли чаба-чаба тешләрен ыржайтып, ырлап өрәләр иде. Ярышка чыккан спортсменнар төсле берәм-берәм югарырга сикереп тә алалар иде. Карчык аның саен югарыга үрмәләде, ике кулы белән чытырдатып агачны кочаклады. +Их, таягын ташламаган булса, берәр явызының авызына кундырыр иде дә, кулы буш! "Чәбә, чәбә! Пшел!"— дип тамак төбе белән кычкырып карады бичара, тавышы чыкмады, тыны бетеп, күкрәге тишек әргән күреге төсле гыж-гыж килә иде. "Өзгәләп ташлар бу явызлар!"— дип мыгырданды ул, бераз әл-хәл алгач. Шунда чыршы төбендә генә агарып яткан ат башы сөяген күргәч күңеле болганып, башы әйләнеп, чак кулын ычкындырмады. Әллә шушы явызларның өненә үк эләктеме бәхетсезгә вакытсыз туган Бибинур? +Ул үз хәленең үтә яман, үтә мөшкел икәнлеген күңел төбе белән төшенсә дә, әле бар бәлане, аның зурлыгын күз алдына китереп бетерә алмады. Былтыр көз Галикәй ачынып сөйләгән бер вакыйга шул чакта гына аның хәтеренә төште. +"Беркөн таудан төшеп киләм, Кырынды өстен беләсең, урман, чокыр-чакырлы җир, куак арасы, шөпшә оялары. Тамагым кипкәч Бики ягына, чишмәгә сугылдым. Су эчәргә генә иелгән идем, яныма өч әт килеп чыкмасынмы? Таларга җыеналар, бугазга сикерәләр явызлар! Әле дә ярый саллы гына күсәк тоткан идем, ике куллап тоттым да як-якка селтим генә шуны! Селтим-селтим, кулсыз кала яздым. Китмиләр! Их, мылтык янда чак булса дим! Үкенәм! Мылтык барын белә шул алар, кеше янында сабак алып, иясез калып кыргыйланган этләр! Алар кешене бер дә яратмый. Тырышыптырышып бүреләрне кырып бетердек, котылдык мәңгегә явыздан дип шапырынабыз, ə табигатьтә бүре бик тә кирәк икән! Бүре табигатькә хуҗа булганда эш бөтенләй башка икән! Көч икән ул кеше дусты! Көчле хуҗа юк җирдә әшәке алама этләр хуҗалыкта властьны эләктерә, алар баш була. Кала хулиганнары төсле оешып алалар да, бер чакта да ялгыз йөрмиләр, ишкә-куш табыла, өер булалар, башлык та табыла, әй көчәяләр болар бер заман!.. Өч этнең берсе бияләй хәтле генә, иң нык ярсып шунысы ябыша. Таяк белән берне эләктергән идем, йомгак күк тәгәрәп кенә китте көчегең! Тегеләр дә аңа ияреп сыздылар... Эт ауларга махсус чыгасым бар әле, кырып бетерәсе бар әле шул явызларны. Бүреләрне әрәм итеп бетердек. Бүре булса, берсен калдырмый аларның, момент кырып бетерә. Бүре үз хуҗалыгын этләргә биреп торамы? Гомергә юк!" +Шулай дип сөйләгән иде Галикәй, аның борчак аттырырга яратканын белгән Бибинур бу юлгы әкиятен дә колак очы белән генә тыңлаган иде. Чын булган икән сүзе, бүре юкта ирәйгән этләрне кырып кына бетерә алмаган икән. Мөгаен шул явызлар йөри чыршы тирәли!.. +Этләрнең ялгыз кешеләргә көпә-көндез ташлануларын, кешегә ачу итеп көтү-көтү сарык буып китүләрен, иң сөтләч сыерларның җиленнәрен умырып ашауларын соңгы вакытларда Бибинурга да ишеттерәләр иде, әмма ул үз бәхете, үз язмышы белән артык юанганга, андый хәбәрләргә артык игътибар биреп тормый иде. Нигезле булган икән ул шомлы кисәтүләр! Кайчандыр дус, тугры булып яшәгән йорт этләре, хуҗалары белән нигәдер ачуланышып, урман-кырларга чыгып китәләр дә, элекке хуҗаларына гына түгел, бөтен кешелеккә аяусыз сугыш игълан итәләр!.. +Ярый, кемдер сезне рәнҗеткән дә булсын ди, аның өчен мамык күңелле Бибинурны нигә җәзаларга?! +Бибинур чыннан да ике-өч елдан бирле урман юлларында юлбасарлык кылып йөрүче әшәке этләр өеренә тап булган иде бүген. Өер башы тәбәнәк кенә, әмма үтә чыккан хәйләкәр, сак һәм оста эш йөртеп, аучыларны да байтак тапкырлар карама көленә утыртып, өерне һәлакәттән коткарып килүче кара бер эт иде. Яхшылабрак карагач, Бибинур өер башын таныды, әйе, бу ул иде, моннан ике ел элек, кышкы суыкларда саламга төреп, тамагына җылы аш ашатып, соңгы ризыкларын бүлешкән аның эте Карабай иде. Буазлап, бала табарга чыгып югалды да шуннан кайтмады. Өердә аңа охшаган тагын ике эт бар иде, әллә шул явызның балаларымы дип уйлады ул. Шул инде, эттән эт туа! +Бибинур мөмкин кадәр ягымлы, тәмле телле булырга тырышып эткә эндәште. +— Карабай, Карабай, нишлисең? Күрче, мин ич бу, Бибинур нәнәң! Явызланма, кеше түгел бит син, эт! +Карабай тавышны таныды, кайчандыр булган кушаматын ишетеп, чак кына тынып торды да сырт йонын кабартты. Шуны күзәтеп торган куштан чуар эт, Бибинурның үкчәсен эләктерергә омтылып, кат-кат өскә сикерде. +Галикәй хаклы иде, эт эт икәнен онытмасын өчен, Аксыргак урманнарына бүре җитми иде! Бүре белән очрашып тору да кирәкми этләргә, алар аны күрмичә дә исенә буйсыналар, тавышын ишетүгә койрыкларын бот арасына кыстыралар. Бүренең якын-тирәдә булганын белгәндә генә этләр кешене олылыйлар, аны хуҗа итеп саныйлар. +Әйе, тарих озын, тарих катлаулы, эт кешенең якын дусты булып киткән; әйе, адашканнарны кар астыннан казып эзләп табучы сенбернарлар бар, сукырларны җитәкләгән овчаркалар бар, санитар этләр күпме, егермешәр ел хуҗаларына тугрылык саклаган этләргә һәйкәлләр куелган, болар барысы да хак. Мәгәр этне кешегә сыенырга мәҗбүр иткән сәбәп мәхәббәт түгел, бары тик курку гына... Борынборын заманнарда усал бүре юаш бүрене кеше җәйләвенә куып китергән дә, юаш бүре кешегә табынган, шуннан эт токымы башланган. Юаш бүредән туган бала инде эт булган, кешенең күзенә куркып караган. Әгәр шушы, гасырлар буе эт канына сеңгән курку инстинкты онытыла икән, эт этлеген югалта, бүре хәленә дә кайта алмый. Бүре акылы һәм горурлыгы кире кайтмый инде аңа! Аңа яңа сыйфатлар, бозык сыйфатлар гына сеңә. Ике ел эчендә өер башы булып йөргән Карабай тәмам бозылган иде инде... +Яхшылык белән кешене генә түгел, җан ияләрен дә үзгәртеп була дип ышанган бичара Бибинур аны-моны абайламыйча һаман явызны юмаларга, иркәләргә маташты. +— Карабай, син акыллы идең бит! Олыны олы итә белә идең! +Яхшылыкларымның барын да онытып бетердеңмени син, явыз?! +Этләр аның ягымлы эндәшенә дәррәү ырылдап җавап бирделәр. +Ул аптырап, аңгыраеп байтак утырды. Караңгылык тәмам куерды, яңгыр килә-китә һаман сибәләп торды, этләр чыршы астындагы коры урыннарны сайлап сузылышып яттылар. +— Сезгә тап булганчы урман сарыгы — шүрәле белән очрашсам +ичмасам! Юньсезләр, капкан сөягегез аркылы килсен. +Бу юлы этләр аның ачы каргышына җавап бирмәделәр, алар йоклый идеме шунда, башларын да калкытмадылар, бары Карабай гына уяу иде, ул карчыкның тавышында ниндидер көч барын сизеп, сыңар күзе ачык килеш тыңланып ятты. +— Мин сезнеме? Мин сезнеме хәзер?! Утлы табага бастырмасаммы? — +дип яман кычкырып җибәрде тәкате калмаган Бибинур. +Ул күлмәк кесәсенә тыгылды, шөкер, шырпысы бу юлы да янында икән, бер генә түгел, ике кап. Ул сул кулы белән чыршының сагызлы кәүсәсен кочып, уң кулы белән үрелә-үрелә ботак-санак сындыра башлады, сындырганын берен тезе белән корсагына кысты. Чыршының түбән ягы вак-вак, коп-коры ботаклар белән шыплап тутырылган булса да, сыгылмалы ботаклар аның зәгыйфь кулына тиз генә бирелергә теләмәделәр, сынмыйча йөдәттеләр, ычкынып китеп калтыранган бармакларының тиресен сыдырып канаттылар. Әмма ул үҗәтлек һәм салкын акыл белән генә түгел, усал дошманлык, ярсу белән сындыра башлады. Этләр ботак шартлап сынган тавышка сискәнеп уяндылар. Карабай ырылдап сырт йонын уйнатты, өерне тынычландырды. Шактый зур себерке ясагач, Бибинур өч шырпыны бергә тотып кабына сызып җибәрде. Шырпыдан чыккан нәни ялкын җилдә калтырап, башта иренеп кенә, аннан җәһәтрәк күгәрчен бармагы юанлыгы нәзек ботакларга үрләде, көчәйде һәм бөтен себеркене ялмап янарга тотынды. Ботакларга тоташ ут күчкәнен күреп, Бибинурның эченә өмет җылысы йөгерде. Этләр ал аякларына басып калкындылар, ут яктысыннан аларның яшькелт-соры күзләре сүнеп бетмәгән күмер кебек җемелдәде. Ут юанрак ботакларга да эленгәч Бибинур селтәнеп себеркене этләр өстенә сибеп җибәрде. Карабай да, башка этләр дә кешенең икенче якын дусты — уттан куркып, ырлашып артка чигенделәр. +— Əhə! — дип кычкырды ул, сөенеп. +— Тәмле түгелме? Сезнең көяләгән шакшы тиреләрегезне көй- дермәсәмме? Тереләй куырам мин сез кансызларны! Тапканнар эш, ирәяләр, ятим карчыкның юлын бүлеп, аны рәнҗетеп маташалар бит әле! Җитмәсә Сабан туе алдыннан! Бүген җомга, берсекөнгә Сабан туе Аксыргакта! Әй явызлар! +Икенче себеркене ул тизрәк җыйды, ашыгырга кирәк иде, этләрнең шүрли калганын күрде ул, хәзер мизгелдән файдаланып җиңүне ныгытырга, этләрне бөтенләй куып таратырга кирәк иде. Азаплана торгач, ул ике тапкыр чак кына мәтәлеп төшмәде, күлмәгенең икенче җиңе дә умырылып чыкты, комач яулыгы агачка эленеп, канлы әләм кебек селкенеп тора башлады. Бу себеркесе олырак та, корырак та иде. Ул икенче бәйләмне әзерләгән арада бая җиргә чәчелгән чыбыклар янып бетте, алар төшкән урыннарда ылыс төтәде, борынга тәмле ис үрләде. Их, берәрсе юлдан үтсә дип, өметләнеп юл ягына карап алырга да өлгерде ул, тик кап-караңгы дымлы урман юлы баягы төсле үк аулак һәм кешесез иде. Төтен исе ныграк таралып, берәрсе искә килеп чыкмасмы дисә дә, ул өмете дә акланмады. +Икенче бәйләмгә ут салып төшергәч, этләр чыршыдан ерагаер, шул арада Бибинур җиргә төшеп өлгерер, кулына берәр әйбер эләктерер. Галикәй куып җибәргән бит аларны, Бибинур да куар!.. Карабайга берәрне эләктерергә иде!.. +Сөяк кебек коры, сагызлы ботакларны елгыр ут ялмап кына алды. Ул, ботакларга ут тизрәк үрләсен дип, кулындагы көлтәне һавада ипләп кенә йөртеп торды да, өскәрәк күтәрде, этләр өеренә сибеп җибәрде. Чыбыклар бөтен җирдә чытыр-чытыр яна башладылар, чыршы тирәсен сыек төтен сарды, Бибинур, йөткеренеп, этләрнең акрын-акрын чигенгәнен шатланып күзәтеп торды. Чыршы тирәли тоташ ут яна иде. Ул ал яулыгын тотып алып җиргә егылып төште, янбашы бик авыртты. Тик куркуы шулкадәр көчле иде, авырту шундук онытылды, ул мүкәләп чыршы астыннан чыкты, җиргә утырды. Этләр дәшми-тынмый гына артка чигенделәр дә бераздан бөтенләй күздән югалдылар... +Ул, үрмәли-үрмәли чыршыга якын ук килеп, кытыршы кәүсәгә аркасын терәп утырды... Юеш, пычрак көлле күлмәге белән җәрәхәтләрен сыпырды, бит алмасына коры яфраклар ябышып калды. Кинәт аның күкрәгенә нидер килеп бәрелгән күк булды, тирә-якта чыршы ботаклары янудан якты диярлек булса да күз аллары тоташ караңгыланды, һәм аңа бик җиңел, бик рәхәт булып калды. Берберсенә тоташып ябышкан иреннәр язылдылар, ул елмайды һәм йокыга китте... +Төш күрде... +Төшендә ул мыштым гына агып яткан урман елгасы өстеннән оча башлады. Елгадан тарлавыкка күчте. Ике яктан да сансыз-исәпсез ишекләр тезелеп киткән иде. Мондый озын коридорны ул гомерендә бер генә мәртәбә — кызыл айгырның язмышын юллап райкомга баргач кына күргән иде. Тик бу тарлавык ул коридорга караганда йөз, мең мәртәбә озынрак, ишекләренең дә сан-исәбе юк иде. Ачык ишекләрдән таныш йөзләр дә чагылып-чагылып калды. Менә Габдуллаҗанның ап-ак чырае күренде. Ул Бибинурга кул болгады. Менә кечерәк ишектән Гайшә чыгып килә иде. Кулында бала күлмәге. Кайдадыр, алардан бер читтә, Галикәйнең хәтәр тырпайган мыегы күренде. Нигә ул монда соң әле, дип уйлады Бибинур. Тарлавык бетте, караңгылык куерды, ул оча-оча кап-кара, җылан кабыгы төсле шома стенага килеп бәрелде. Кайда соң моның ишеге дип эзләде, ишек табылмады. +"Эчке күлмәгемнең ямаулы икәнен теге гәҗитәдән килгән кеше дә, Миңлегөл дә күрерләр инде!" дип әрнеп уйлады. +Якында гына, дүрт якта да этләр улашырга тотынды. +Тик боларны Бибинур ишетмәде... +Иртән чалт аяз, кояшлы көн иде. Сабан туе алдыннан Аксыргак авылында гына була торган бәхетле, куанычлы шимбә иртәсе яралды... +Март — октябрь, 1979 ел. +Переделкино. \ No newline at end of file