diff --git "a/bylatypov/Әтәч менгән читәнгә_tat.txt" "b/bylatypov/Әтәч менгән читәнгә_tat.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/bylatypov/Әтәч менгән читәнгә_tat.txt" @@ -0,0 +1,921 @@ +Аяз Гыйләҗев +Әтәч менгән читәнгә +=1= +Һай, биек тә соң Сәләхетдиннәрнең читәне! Бер иш юанлыкта, гел бер буй чикләвек чыбыкларыннан җил үтмәслек тыгыз итеп үрелгән, исең китәр! Əнə җитез генә күтәрелеп килгән кояшның кылыч нурлары читәннең тар ярыклары аша көчкә-көчкә кысылып үтеп җиргә зәгыйф ак шадралар сузганнар. Түшен киереп, тамак асты алкаларын селкетеп йөргән кызгылт гаярь әтәч бүген әллә ничә мәртәбә шушы читән янына килеп карады, әмма очып кунарга йөрәге җитмәде. Келәт алдындагы буш ялгашны чукып маташкан тавыклар ишегалдына таралыштылар, җим эзләгән күзләре читән тирәсендә баядан бирле уралган әтәчкә төште. "Əhə!, - диештеләр алар, берберсенә горур хуҗаларын күрсәтеп. - Әтәчебезнең болдыр култыксасына басып кычкырганы бар, лапас өрлегеннән аваз салып таңны уята, өй кыегына сөялгән биек баскычны бар дип тә белми... Инде бу читән башына менеп тә бер тавыш бирсә, бөтен дөнья әтәчләрнең котын алачак!" +Әтәч тә җүләр түгел, тәҗрибәсе һәм куәте бар, ишле кәнизәкләренен ни көткәнен күз карашларыннан сизде, тавыклар аның дәрт-дәрманын көчәйтеп кырлый-кырлый читән күләгәсендә сырпаландылар. Ниһаять, әтәч тәвәккәлләде - ишегалдын иңләп канатларын җилпеде, мәгърур башын кыегайтып, күккә карады һәм, мә сиңа, читән казыгына очып та кунды. Өстән караганда, дөнья бик киң һәм тавыклар бик вак булып күренделәр. Югарыга карады, кояш та тары бөртегеннән әллә ни зур түгел иде... +Муен йоннары күпереп тырпайды, муен бер карышка озынайды, канатлары жил-давыл чыгарды һәм... чү! Ни булды?! +Кин жиһанга дәһшәтле аваз салырга җыенган кызгылт әтәч читәннән егылып төште. +Егылган жиреннән - кычытканнар арасыннан - уктан атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек як-якка ташлап, яңгырдан-кардан каралып беткән юан-юан бүрәнәләрдән салынган келәт астына кереп тә качты... +Дөньякүләм чуалышлар күзлегеннән түгел, шушы авыл төбәгендәге хәлләрдән генә чыгып караганда да бу вакыйгада әллә ни искитәрлек нәрсә юк та кебек, әмма ул без алдарак танышачак кешеләр язмышына турыдан-туры һәм бик тыгыз бәйләнгән булганга, без бу гадәти йорт кошының шул иртәдә егылып төшү фактын зурлап әйтеп китүне кирәк санадык. Кайчагында тормыштагы бик нәни вакыйгалар да һич көтелмәгән зур нәтиҗәләр китереп чыгара, "Ихтималның арты киң!" ди безнең тапкыр халык! Бу юлы да шулайгарак китте эш, кызгылт әтәчнең һич көтелмәгәндә егылып төшүе байтак маҗаралар тудырды, шуңа күрә сүзебезне нәкъ əнə шул кеп-кечкенә вакыйгадан башлап киттек. +Ни хәл итмәк кирәк, егылды да төште әтәч! +Бөек хөкемдарларының җиргә мәтәлүен күргәч, тавыккәнизәкләр, уалган савыттан тәгәрәшкән терекөмеш тамчылары сыман, төрлесе төрле якка сибелде, шомланып кырлый һәм кытаклый башлады. Иң куштан симез сары тавык әтәч артыннан келәт астына кереп йомылды, ябыграк кара тавык кысыла-кысыла капка астыннан урамга ук чыгып китт�� һәм егылган әтәчнең иң явыз дошманы булган өшегән кикрикле ак әтәч тирәсендә сырпаланырга тотынды. +Мунча түбәсендә, тузанлы каен себеркеләр арасында, бөтен дөньядан качып, унбер йомырка өстендә шыпырт кына чырлап утырган бүрекле чуар тавык та чыдамады, өтек канатларын җилпиҗилпи, корыган яфракларны тузгытып, лапас эченә очып төште. +Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт! Моңа күрше-тирә әтәчләре дә игътибар иттеләр: муеннарын сузып, күкне күзәттеләр - тилгәннәр эскадрильясы очып килгәнме әллә?! Тауның карурманга якын кыяларында актык көннәрен уздыручы түш йоны коелган карт бөркет адашып авыл өстенә килеп чыкканмы?! Өерләре белән карчыгалар берәр яры күченеп барамы әллә? Һич югында, тавык ите сагынган кызыл төлке су уендагы куе таллар арасыннан ындырларны, тавык-чебеш тибенгән тиреслекләрне күзәтеп ятамы?.. Әллә мур кыргыры бүре-явыз ук бармы?! +Юк, күк чалт аяз һәм буп-буш иде. Əнə әллә кайда гына бер разведчик тилгән оча, аның бу көтелмә тавыш-гаугага һичбер мөнәсәбәте юк икәнлеге күренеп тора, тавыш Югары очта, ə ул Түбән оч буасы ярларына таралышкан гамьсез каз бибиләрен күзли булыр. Бөркет күләгәсе дә тирбәлми, төлке дә тал яфракларын селкетми... +Алайса нигә купты соң әле мондый гауга? Югары оч әтәчләренә һич тынгы бирмәгән, очның бөтен тавыкларының кайнар мәхәббәтен үзенә яулаган куш- йодрык кикрикле, дистә ярым урак койрыклы, иң озын ботлы, иң чыдам сулышлы, иң кыдрач, иң көчле сугыш чукмары, Гәрәй-хан кушаматына лаек булган кызгылт йонлы, киң күкрәкле әтәчнең муенын "кых-х" иттеләрме әллә? +"Əhə,- диештеләр Гәрәй-ханнан байтак җәбер-җәфа татыган йолкынган каурыйлы, кутырлы кикрикле бик күп аксак, туксак әтәчләр. - Якынрак барырга да, җайлы чакта катырак кычкырып, гайрәт бетмәгәнлеген исбатлап калырга кирәк! Күрсеннәр кемнең кем икәнен, тавышны тавыклар да ишетеп калсын!" +Уңнан да, сулдан да йомылып әтәчләр чабыша башлады. "Бүгеннән Югары очта беренчелек миндә!" - дип шауладылар алар, бер-берсенең күзен чукып алырга әзер торып. Түшләр киерелде, бугазлар бушады. +Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек, табышмак чишүләр, талаш көчәйде, шулар һәммәсе күршедән күршегә, йорттан йортка күчеп, авылның бөтен кош-кортлары пыр тузды. Ишегалларында җим сосып, бодай тулы тагарак белән сулы ялгашлар арасында тыпыр-тыпыр килеп йөргән йомры үрдәкләр бакылдады, су ярларына сибелгән каз көтүләре каңгылдады, ияк асларындагы катлы-катлы борынгы алкаларын дерелдәтеп күләгәдән кояшка голдыр-голдыр күркәләр кабарынып чыкты... Чыктылар да, койрыкларын җилкәннәр күк киереп: "Кайда? Ни бар?" - дип хәтәр генә арлы-бирле йөренә башладылар. Йорт кошларына ияреп чыпчыклар чыркылдады, күгәрченнәр пыр-пыр кыеклап очып уздылар, куркынган песнәкләр ботактан ботакка сикереште. +Кыскасы, бөтен ишегалларында тоташтан тавыш купты, хәвефле кошлар хоры авылның кап уртасындагы пожар каланчасына менеп йоклаган Хәйретдин агайны да уятты. Ул йокы аралаш иреннәрен тәмле чапылдатып чаңның бавын тартып куйды. Бау тукмакны хәрәкәткә китерде һәм чыңлаган көмеш тавыш, Язкилде урамнарын иңләп, талгын гына таралды. Бер минуттан идарәдән каланчага шалтыраттылар. — Ни булды? Нигә чаң кагасың? — Ишетмисезмени? — Нәрсәне? — Вәт чукраклар, - дип сукранды тәмам уянып җитеп Хәйретдин агай. - Колакларына чүбек тутырганнар. Кош-корт котырына бит! — Котырса ни? Җәй башы бит, беренче июнь, кычыткан җирләре бардыр. — Кош-корт юкка котырмый ул. Бер-бер хәл бар монда! Тау астына бүре килмәгәнме? — Былтыргы унбер бүреме?? - Идарәдәгеләрнең шаулап көлүе Хәйретдин агайга да килеп ишетелде. — Көлегез, көл,- диде ул, җәберсенмичә генә. - Кош-кортны акылсыз дип уйламагыз сез! Бер дә юкка шауламыйлар алар! Кош-кортны аны аңлый белергә генә кирәк! — Их, Хәйретдин агай, Хәйретдин агай!.. — Хәйретдингә ни булган? Әлү, әлү! Нигә элдегез? +Хәйретдингә асылда берни дә булмаган, ята əнə рәхәтләнеп җиләстә. "Авылда ни бар? Нинди хәвеф-хәтәр килгән? Нигә кошлар шулай дәррәү аваз сала?" - дип җентекләп сорарга иде аның исәбе. Тыңламадылар, эх, өлкәннәрнең җан авазларын ишетәме соң хәзерге яшьләр? +Әйе, кош-кортлар рәхәтләнеп пыр тузды Язкилдедә, ə аларның хуҗалары кайда соң? Нигә бер Хәйретдин агай гына тавышка игътибар итте? Җитмәсә ул да кызу эш өстендә каланчада йокы симертә. Йоклар чакмыни?.. +Чәчүләр бетеп, печәнгә төшәргә өлгермәгән тын ара булса да, авыл халкы кырылып эштә: печән оны тартучы машина иртәдән кичкә кадәр тынмый диярлек, чокыр-чакырлардан, ермактаучыклардан чабылган сусыл кычытканны, витаминлы чүп үләннәрне туклыклы онга әйләндереп утыра. Тәмле, хуш исле яшькелт онны ("борыныңа төреп тыгарлык!" ди аны Хәйретдин агай!), өч катлы кәгазь капчыкларга тутырып, ферма янындагы складка ташып та торалар. Яшьме син, картмы, пенсионермы-түгелме, барыбер, әгәр аз-маз җегәрең бар икән, чап, урак белән ур, рәхим итеп шушы аяз көннәрдә колхозга алты центнер яшел массаңны илтеп тапшыр! Гомуми җыелыш хуплаган идарәнең карары шулай! Ə Язкилдедә идарәнең карары нык, әйдәгез, өмәдән беркем дә читтә калмасын! Бала-чага, үсмерләр, кыз-кыркын урманда. Язкилденең урманнары исә әкияттәге Кырлай урманнары кебек матур, бай, ул поты-поты белән бал бирә торган юкәлекләр дисеңме, ул гөреҗдәләр чәчелеп үсә торган каенлы аланнарын әйтәсеңме, ул шомыртлы, баланлы урыннарны сөйлисеңме, һәммәсе муллык-саулык чыганагы! Яшьрәк юкәләрнең иң аскы ботакларын кыркып, укучы балалар себерке бәйли. Язын бәрәннәргә, бозауларга күчтәнәч! Болыннарда, көтүлекләрдә, сугарулы плантацияләрдә дә эш кайнап тора, мең салават күпере ясап, төрле-төрле хикмәтле машиналар туктаусыз су сиптерә. Чапкычлар әзер, печән җыйгычлар әзер, лафетлар төзек, комбайннар муеннарын сузып рәт-рәт булып арыш кырларына текәлгәннәр - бүгеннән чыгалар, боерык кына бир! Биек-биек шомабаш сенаж башняларында җылы җил уйный, алар да Язкилде болыннарының печәнен, кырларының люцернасын, кукурузын, борчак саламын көтеп дүртәүләшеп балкып утыралар. +Кыскасы, һәркем эштә, һәркем хәл кадәренчә файдалы хезмәттә! Запчастьлар бар, ягулык ташылган, агитбригада планы төзелгән, "кош-корт котырына" дип идарәдәгеләрнең нигә әле эче пошсын?! Катгый карар кабул ителгән, чүп-чарны тоташтан ташып торалар, машина туктаусыз дөпелди, капчыклар арта тора... +Шулаен шулай да, әлегә без беренче танышкан кеше Хәйретдин агай җиләстә борын сызгыртып йоклап ята түгелме соң? Әллә карар аңа кагылмыймы? Бардыр, койрыкны сыртка салган сөрхәнтәйләр Язкилдедә бардыр! "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!" Күктә генә түгел, җирдә дә әллә ниләр бардыр! +Хәйретдин агай да, Гәрәй-хан кушаматлы усал әтәч кебек, безнең алдагы күңелле әңгәмәләребездә мәгълүм бер урын тотканга, аның турында да аз-маз сөйләмичә узып китеп булмас. Гадәттәгечә, анкеталар таләп иткәнчә, иң әүвәл аның туган елына тукталыйк... Менә син ə! "Хәйретдин агайга ничә яшь?" - дип уйладым да, җавапсыз тотлыгып калдым. +Була бит шундый кешеләр, аларга ничә яшь икәнен тәгаен әйтү дә кыен. Кыен гынамы сиңа, мөмкин түгел! Язкилде кешесе Хәйретдин агай да əнə шуларның берсе иде. Яхшы ата-ана баласы, кендек әбисе артына берне чәпелдәткәч, барлык сабыйлар сыман, акырып елап җибәргән; көне килгәч, аңа да "кызыл ыштан" үлчәгәннәр, үскәнүрмәләгән, йөгереп тә киткән. Барысы да кешечә, һәммәсе күзкүргәнчә гадәти. Бер ягы сәер - аңа туган көненнән башлап бүгенгәчә бар халык, олысы-кечесе, "Хәйретдин агай" дип кенә дәшә. Башкаларга "абый", "абзый", "дәдәй" диләр, яши-яши "бабай", "дәү әти" дәрәҗәсенә күтәрәләр, "җизни" бар, "каениш" бар, "кода"лар күпме, "яшьтәш", "адаш", "кордаш" - тагын әллә кемнәр, әллә нихәтле матур исемнәр авыл-күршене бергә укмаштырып яшәтә, ə аңа гомергомергә бары бер сүз белән "Хәйретдин агай" дип кенә эндәшеп килделәр. Хәйретдин агайның, үсеп җитеп, кайчан өйләнгәнен дә, башка чыгып, авыр гына тереклек итә башлавын да, кызларын кияүгә биреп берәм-берәм читкә таратуын да, төпчек малае курнус Мидхәтнең ата-анасының җанын көйдереп читтә - Чиләбедә төпләнүен дә ("Әйдә, туган, Чиләбегә, рәхәтләнеп чиләнергә!" дип җибәрә бик ачулы чакларында Хәйретдин агай), олы кызы Майбәдәрнең өченче бәбәйдән вафат булуын да, газиз карчыгы Сабираның шул хәсрәттән урын өстендә бик озак авырып ятып, Хәйретдин агайның ничәмә-ничә еллар карчыгын җилкәсенә кочтырып мунчага алып барып йөрүен дә, ниһаять, Сабираны җирләвен, карчыгы кабере өстенә биниһая олы ак таштан һәйкәл куюын да беләләр, хәтерлиләр... Чәчләре көмешләнүен, сакалмыекларында таш катыгыдай чал куеруын да күреп торалар, һәммәсе күз алдында, картайды Хәйретдин агай, тәбәнәкләнде, биле бөкрәйде, әмма аңа мөнәсәбәт тә, эндәшү рәвеше дә шул килеш калды, үзгәрмәде. Үзе дә, гадәтләре дә авылча гади түгел иде аның, кайгы-шатлыгын уртак итәргә бер чакта да ашыкмады, килгән сагышы үзәгенә сеңде, аз сүзле, сабыр холыклы була калды. Кызын җирләгәч тә тилмереп еламады. Язкилдегә кайтты да, кулларын корсагы өстендә кушырып, кояшның моңсу баешына текәлеп, бер ялгызы атна буе капка төбендәге бүкәндә утырды. Майбәдәр кияүгә китеп үлеп калган Түбән авыл кояш баешында иде. Атна утырды, тирән итеп бер көрсенде дә, берни булмагандай балтасын биленә асып, эшкә чыгып китте. Кызының вафаты турында беркем белән берни сөйләшмәде. Карчыгын җиргә тапшырып кайткач та атна буе ялгызы булды, бу юлы да кеше арасына чыкмады. Өчесен дә, җидесен дә уздырмады. Кеше күзенә күренмәде, ишек шакыганнарга ачмады. Күрше-колан: "Кайгысыннан эчеп ятамы әллә бичаракай?" - дип борчылды. Кибетче Фәсхетдин, бөкресен җилкәсендә сикертеп, өч бөртек сары сакалын учлап, "Хәйретдин агайның бер чакта да чүллидән ары аракы алганы булмады", дип ышандырып торгач, авылдашлары ул уйдан кире кайттылар. Үлеп ятамы әллә дисәң, һәркөн өйлә вакытында морҗасыннан төтен күтәрелеп, эчтә җан иясе барлыгын хәбәр итеп торды. Атна узгач, Хәйретдин агай урамга чыгып тирән генә бер көрсенде дә, эшләпәсен батырып киеп, балтасын билбавына кыстырып эшенә юнәлде. +Балта остасы, пыялачы, итек төзәтүче, такта яручы, калайчы, тегермән ташы тешәүче, дуга, тәртә бөгүче, тагын бик күп, авыл халкы өчен бик тә кирәк һөнәрләрнең иясе, булдыклы ир иде ул! Әткәсе атаклы оста иде, улы аннан да уздырды! Бала-чагага күпме уенчык кына ясады ул, балчыктан сыбызгы әвәләде, талдан кәрҗин үрде, кызкыркынга җиләккә йөрергә каен тузыннан тырыс текте. Ул кайнаткан каен сагызын бөтен авыл бик яратып чәйни торган иде! Чиләк төпләүче дә ул, кисмәк-чапчак чабучы да ул, иләк кысасы бөгүче дә, самовар ямаучы да ул! Язкилде кешеләре, аның җанына үтеп кереп якыная алмасалар да, Хәйретдин агайның кадерен бик иртә белделәр, яшьтән үк олылап йөрттеләр. Сабан туйларында ул хөкемче булды, сугым ашына чакырсалар, урыны түрдә иде. Бәлки шул, һәркемгә, һәр җәһәттән кирәге чыгып торганга, йорт сукмагыннан кеше өзелмәгәнгә, бик яшьли әткәсенең кул арасына кереп тирә-юньдә дан алганы өчен, яше-карты аны "агай" дип атап йөрткәндер дә? +Инде картая төшкәч, карчыгы тәмам урын өстенә егылганда, "ике кулыңа бер эш булыр, йөрергә дә якын" дип, аны мәктәпкә завхоз итеп куйдылар. Кинәнде укытучылар, рәхәтләнде мәктәп директоры, сөенде укучылар! Ишекләр очып кына ачылды, пыялалар һәрвакыт бөтен, җил үтмәслек итеп сыланган; парталар төзек (РОНО инспекторларының үткен күзенә кереп рәт-рәт тезелешеп ялтырап торалар!), күргәзмә әсбапларның барысы ремонтланган, утын ташылган, киселгән, вакланган, мичләр акшарлы, йозаклар төзек, хезмәт кабинетындагы балта-өтергеләр гали пәкесе кебек үткер, струклар иң пеше каен такталар өстеннән дә боз өстендәге чана кебек кенә шуалар, ак йомычкалар куштан кеше мыегы төсле алкаланыпалкаланып чожлап идәнгә сибелә, кайсы яктан килеп сынасаң да, хуҗалыкта ныклы тәртип, хуҗа барын раслап торучы иплелек иде. "Пушкинның Балдасы кебек син, Хәйретдин агай, җиде кешелек эшлисең",- дип мактый аны бәйрәмнәрдә директор. Шуның өстенә Хәйретдин агай укытучыларның өенә дә барып йөри, вак-төяк ремонт ясый, мич чыгара, утын кисешә, токмач кунасы ышкып бирә, үткер пыяла белән уклау шомарта, тагарак-ялгаш чаба, кисмәк төпли, мичкә кыршаулый, кыяр тозлаша, бәрәңге алыша, кирәк икән, менә дигән бәбәй арбасы да ясап бирә, бер дә, бер дә тик тора белми иде. +Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый, Хәйретдин агай берчакта да акчага кызыкмады, бирсәләр дә, бик читенсенеп кенә, азын гына, кат-кат рәхмәтләр укып, "Сабира апагызга тәм-томга тотсам гына инде",- дип өстәмә аңлатып кына алды. Ашарга утырганда ризыкка тотынырга ашыкмады, ике-өч мәртәбә: "Әйдәгез, барыннан җитешегез инде, Хәйретдин агай",- дип кыстагач кына, иң әүвәл, икмәк кыерчыгына үрелде, алды, валчыгын аш тәлинкәсенә кагып төшерде һәм, ашыкмыйча, утырдашларына ишеттермичә генә чәйнәргә тотынды. +Шул, завхоз булып эшләгәндә карчыгын җирләде, өендә ялгыз калды. Майбәдәрнең ире, бала-чагасын төяп, ерак Камчаткага ук күченеп китте, балыкка урнашты, башта аз-маз хатлар язгаласа да, нанай марҗасына өйләнеп тора башлагач, хат та язмас булды. Ике ел дисәм аз, өч ел дисәм күп, шулай да шактый изаланган иде, Чиләбедән улы Мидхәт белән килене Начтук (Зәй ягыннан Сәрәпәле керәшене кызы) кайтып төштеләр. Бер-ике көн каш астыннан гына күзәтеп йөрде дә Мидхәт мәсьәләне бик каты куйды: "Эшләтеп үтерәләр монда сине, әткәй, юаш дип сигез камыт кигерткәннәр... Хватит!" - дип өстәл сукты. "Үзебезгә алып китәм, покранимир, адәм төсле торырсың! Бер үзеңә бер кумныт булыр. Тор әйдә, иркенлә! Əнə алмаш-тилмәш өч вынугың үсеп килә, малайлар, кулың кычытса, аларга аз-маз һөнәр үрәтерсең. Давай!" +Карышты Хәйретдин агай, бармас өчен әллә нинди юк сәбәпләр уйлап чыгарды, "әйләнәм, килешенгән, вәгъдә бирешкән карчыгым бар", дип хәйләләп карады, "сихәтлегем какшады", дип ялварды, Мидхәт тә кире беткән эт икән (әллә бала карап җыгы чыккан Начтук килен боргычладымы үшән малайны?), ай-ваена карамастан, әткәсен җиде ят җиргә алып китте. Иң кызганычы, Хәйретдин агай, улыннан бигрәк килене коткысына бирелеп (хатын-кызны гомере буе олылады ул!), йорт-җирләрен сатты, арзан бәягә генә ычкындырды, өй җиһазларын күрше-коланга истәлеккә таратып бетерде. Агач кыру станогын, "төсем итеп сакларсыз" дип, күрше колга Миннәхмәтләргә биреп калдырган иде, ул китү белән Миннәхмәтләр олы улларын өйләндереп башка чыгардылар, картның нигезенә яңа өй бастырып куйдылар. Мәшәкать арасында уралып, станок юкка чыкты. Балалар: "Мәктәп музеена кирәк",- дип инәлеп эзләп килсәләр, татарныкы төштән соң, станоктан шомарган каеш кына калган! Миннәхмәт килене анысы белән качкын кәҗәләрен арканлап куя икән. "Тигез җирдә түмгәк тибеп, кадимдәге чүп-чарны таптырып йөрмәгез",- дип, станок каешы белән балаларны өтәләп тә чыгарган. +Әйе, өч ел дисәм күп, ике генә ел үтте дисәм, азрак булыр,- мәгәр көннәрдән бер көнне, калку җирләр кардан ачылып, елтыр шома сукмаклар төшкәндә, бик җыйнак кына чемодан тотып, як-ягына ялтйолт карана-карана Язкилдегә өлкән бер кеше килеп керде. Аягында үкчәләре нык кына ашалган озын кунычлы күнитек, өстендә терсәкләре сизерәгән зәңгәр бостон костюм... Юлчы бөкрәя төшеп бераз барды-барды да, чемоданын корырак җиргә куеп, җыерчыклы маңгай тирен сөртә-сөртә яңа йортларга, яктырып-балкып утырган шифер түбәләргә, җилкенеп-җилкенеп сайрашкан сыерчыкларга карап торды да бер көрсенде. Шунда гына таныдылар, юлаучыбыз үзебезнең Хәйретдин агай, имеш... +Йорт-җире юк, нигезендә Миннәхмәт малаеның тәрәзәләр белән мул чуарланган верандалы, алты почмаклы нарат өе шәбәеп утыра; нихәл итсеннәр, Миннәхмәтнекеләр кыстый-кыстый картны үзләренә алып керделәр. Томанлы күзләре белән читенсенеп елмая-елмая гына керде Хәйретдин агай. Күбрәк Чиләбе турында сөйләшергә тырыштылар. Хәйретдин агай туп-турыдан ярып салды: "Һәйбәт дим ич! Анда да бик һәйбәт! Урамнары тоташ таш кына. Яңгыр-мазар нипачум! (Кайчандыр солдат боткасы ашаган ир-атлар, хәзер, берәр яры барып кайтсалар, телләренә рус сүзләре катнаштырып сөйләшә башлыйлар!) Керәшен булса да, килен дә ничава, татар токмачын кетердәтеп баса. Ну, воздух начар икән анда, безнекечә түгел, чыдайт нильзя, әмәл юк, күкрәкне кыса да тора, түзсәң түз, түзмәсәң ятып җыла! Иртә таңнан урамнарда зәһәр төтен бөтерелә башлый, тудыймсудыйм, кая ул безнең Язкилдегә җитәме соң?!" +Миннәхмәтләрнең, сәфәрчегә кушылып, Язкилдене бик мактыйсылары килә, күзләре улларының юан-юан бүрәнәләрдән салынган йортына төшә дә ихтыярсыз телләрен тешлиләр. +Сүзе аз булса да, чишмә суы белән куелган самовар чәен туктаусыз мактый-мактый эчте Хәйретдин агай, артык кыстатып та тормады, кинәнгәч, чемоданыннан бер савыт бөртек чәй чыгарып Миннәхмәт хатынына тоттырды. +Элекке күрше Сабирҗаннар да аны кунакка дәштеләр. (Алары Хәйретдин агайның мунчасын бушлай гына үз ындыр түрләренә күчереп утыртканнар иде.) Алар да бик озаклап, бик җентекләп килене, оныклары турында кат-кат сөйләттеләр. "Теләгең булса, ни, үзебездә тор! Өй арасында эш бетмәс! Тиктормас җан икәнеңне беләбез. Кыштырдарсың, сүз әйтмәбез. Аерым казан сорама, без ашаган булыр, хәзер туклык",- диделәр алар. +Кемдә, кайда тору җәһәтеннән Хәйретдин агай алай өзеп әйтергә ашыкмады, кыенсынып кына чыгып китте, өйрәледә бер кич, буткалыда ике кич кунгалап, атна чамасы үз пуҗымы тирәсендәгеләрдә вакыт кыскартып йөрде дә авыл уртасында диярлек ялгыз гына тереклек итеп ятка�� Минниса карчыкка йортка барып керде. Миннисаның ире куянчы Әфләтун сугыштан кайтмады, балалары исә берәм-берәм КамАЗга күченеп беткәннәр иде. +"Рәнҗемисеңме безгә?" - дип сорады Миннәхмәт. Хәйретдин агай башын гына чайкады. "Мунчаңны күчереп салып бирәм",- диде Сабирҗан. "Кирәкми",- диде Хәйретдин агай. +Миннәхмәт тә, Сабирҗан да шул сүзне ишетәселәрен алдан ук белеп килгәннәр иде. +"Хәйретдин агай да Хәйретдин агай!" +Ул язда авылга шул тансык сүз кайтты. +Дуга бөгү, тәртә каеруларның кирәге калмады - атлар бетеп бара. Мичкә утын ягучылар да бармак белән генә санарлык калган, һәркемнең патша сарае кебек гүрничәсен ташкүмер кайнарлаган су җылыта. Нәүрәп өсләрен ныгытасы, бура тактасын алыштырасы юк - кар базларын тоташтан күмгәннәр, аларын дәү-дәү ак аюлар - холодильниклар алыштырган. Чиләк төпләү, казан ямау, аяк киеме төзәтүләр дә иске сүз булып телдә генә калган, аз гына тузды исә чыгарып ташлыйлар, ватылды исә чүплеккә ыргыталар. Үзгәрешләрне киткәнче үк сизенә иде Хәйретдин агай, әмма сәфәрдән соң ул туган ягына бөтенләй башка күз белән карады. Шиксез, Хәйретдин агайның абруен югары йөрткән һөнәрләрнең авылда кирәге калмаган иде, кирәге юкның кадере дә юк, алай да ул тына белмәде, күршеколанның койма-капкаларын тикшереп, кадаклап, ипләп-сипләп чыкты. Бушаган араларда су буеннан тал чыбыгы ташып, эссе мунчада пешеләп, кәрҗин үрде, сыбызгы ясап малайларны куандырды, карчык-корчыктан сүз дә ишеткәләде. "Сыбызгы сызгыртып кирәкмәгәндә җил чыгаралар",- дип сукранды әби-сәбиләр. Минниса карчык исә Хәйретдин ни кыланса да канәгать иде, өй арасына күптән көттергән ир-ат керде, булышчы табылды. "Актык көннәргәчә бергә булырга язсын!" - дип, карчык һәр иртәне Хак Тәгаләсенә ялварды. Яхшы юлдаш иде Хәйретдин агай! +Ел дисәм аз, ике ел узды дисәм күбрәк булыр,- көннәрдән бер көнне, атна кич иде бугай, Хәйретдин агай Минниса карчыкның чите кителгән түгәрәк көзгесе каршында хәйран озак маташты. Кайчы белән мыегын кыскартты, чалгы плитва белән җыерчыклы ияк астын, юкарган колак тирәләрен чистартты. Борын тишегеннән әрсезләнеп тырпайган төкләрнең башына эскәк җитте. Чиләбедән кайтканнан бирле ял иткән күнитеккә дә май тиде, пинжәген кат-кат кагып, җиң очларын озаклап сыпыргалап киде Хәйретдин агай. "Әллә миннән китәргәме исәбе?" - дип коты чыгып уйласа да, Миңниса карчык анымоны сорарга базмады. Кулын артына куеп салмак басып чыгып киткән картын күз белән бик еракка кадәр озатып калды. Хәйретдин агай туп-туры идарәгә барып керде һәм гомерендә иң озын сүзне шушы кичтә әйтте: — Кул бит ул, кул! Бер дә тик торганны өнәми... Үзем дә белмим, гел эш сорап тора. Инде генә ял итәргә утырам, я бер эш күзгә чалына, я икенче эш. Кулны әйтәм, зарыга! Кул зарыгуын белгәнегез бармы икән, харап нәрсә ул! Кайтканнан бирле күңел урынында түгел, борсалана көн-төн. Чөнки димен, ике кулга бер эш юк. Эш юк, каһәр суккыры! Эше юкның җаны тыныч түгел, ял итеп булмый. Даваегыз, егетләр, бер эш табышыгыз миңа! +Идарәдәгеләр көлемсерәп бер-берсенә караштылар: — Эшләп торасың ич, Хәйретдин агай,- диде бригадир. — Күнегелгән күмәк эшкә чыгасым килә. — Син, Хәйретдин агай, Ватан сугышы инвалиды. Ике мәртәбә авыр яра алган, кан койган кеше. Колхозыбызның хөрмәтле ветераны. Пенсия аласың. Алай да гел диярлек булышасың. Сине ныклап эшләтергә хакыбыз юк,- диде йомшак телле парторг Мәймүнә. — Эшләмичә ятырга минем права бармы? +Уйладылар, уйладылар да Хәйретдин агайны сугыштан бер кулы имгәнеп кайткан Шәмси Кирамы белән икесен янгын сараена даими дежур итеп куйдылар. Икесенә бер ат, бер ат сарае, каравыл өе һәм башка кирәк-яраклары - балта-багурлар, насослар, мичкәләр, һәммәсе акт белән тапшырылды. Бер тәүлекне постта Кирам тора, аңа алмашка икенче тәүлеккә дежурга Хәйретдин агай килә. +Ике ай дисәм күп, бер ай шулай эшләгәч тә дисәм азрак булыр,кичләрнең берсендә тагын килде Хәйретдин агай председатель янына. Килде дә читенсенеп кенә сүз катты: — Бер гозер бар иде бит әле минем, кем... — Тыңлыйм,- диде председатель, бер дә сәерсенмичә генә. — Соң, шул инде һаман!.. Элек авылларда мәчет манарасы була иде. Каравыл өе янында дүрт аякланып каланча кукраеп басар иде. Авылга төс биреп торалар иде алар, ямь таратып. — Хәзерге авыл төссезме? — Алай димим, хәзерге авыллар да бик ямьле. Мәгәр каланчасыз нинди авыл ди инде ул?! +Председатель, Хәйретдин агайның гадәт-холкын тирәнтен белмәсә, бәлки карулашып та маташыр иде, белгәнгә күрә, озын сүзсез ризалашты. "Мәчет манарасын көтмә, аларның кайтачагы юк",- дип көлеп куйды. Язкилделәр каланчалы да булдылар. Сенаж башнялары кайтмаган иде әле ул чакта. Каланча юкта аны-моны абайламыйча йөргәннәр икән, торгызып куйгач тел шартлаттылар: "Үзенә күрә түгел, матурлыгы да бар икән ич моның!" - диештеләр. +Күгәрә башлаган чаң кыңгыравын Хәйретдин агай мәктәп музееннан барып алды. "Хезмәткә кирәктә музейда интектермәгез, менә мин үлгәннән соң алып китәрсез",- диде ул. +Хәйретдин агайның ярты гомере каланча тирәсендә уза башлады. Моңа Минниса карчык эчкерсез куанды: "Көн аралаш кына күрешеп торгач, ифрат ару була икән ул, көмәйләр! Сагынышып күрешәсең!"- дип, кое янында эч серен сөйләде. +Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хәйретдин агай, атны кыргычлап, ялтыратып, коендырырга Олы суга алып төште, алдыннан ризык өзмәде, вакытында эчертте. +Сүз җаеннан Хәйретдин агайның тагын бер күркәм сыйфатын - үтә пөхтәлеген, җаны-тәне белән чисталык яратуын әйтми китеп булмый. Чөнки каланчага менеп көпә-көндез черем итүенең сәбәбе дә əнə шул гадәтеннән генә килеп чыкты! Картның дөньядагы иң олы дошманнары чебен-черки, таракан кебек өй хәшәрәтләре иде. Өендә чебенне тотмый да тотмый инде ул, әмма мәгәр каравыл өендә һәрвакыт бердәй чисталыкны саклау читенрәк иде. Җитмәсә, наянрак кешеләр, Хәйретдин агайның чебен-черкиләргә каршы каты сугыш ачканын белеп, картның бу холкын мәзәк иткәлиләр иде. Шырпы кабына чебен тутырып киләләр дә, берәү дә күрмәгәндә, каравыл өенә очыртып җибәрәләр. Менә башлана алар өчен тамаша, Хәйретдин агай: "Мур кыргырлары, тагын кереп тулдыгызмы, затсызлар!" - дип кычкыра-кычкыра, берәмтекләп аларны куып йөри, ашау-эчүен, эшен оныта. Мүкәләп өстәл астына кереп китә, какшаган аяклы диванга сикереп менә, тотып бетермичә тынмый иде. Бөкре җилкәле кешенең ярсып өстәл астына кереп китүе дә мәзәк кайберәүләр өчен, диван өстендә селтәнеп маташуы да көлке! Бар бит агач авызлы бүкәннәр! +Эш шуңа барып җитә ки, ярсыган Хәйретдин агай урамга да галуш олтанын таякка кадаклап ясаган "чебен әҗәле"н тотып чыга, ат коендырырга төшкәндә дә кулында шул була торган иде. Беркөн хәтта аргы болынга печәнгә барганда да камчы урынына шуны эләктереп чыккан, үшән биясен шуның белән каулаган, имеш. Инде ул йоклый торган җиргә черки явыз үтеп керсә, бетте баш, Хәйретдин агай ул төнен керфек какмыйча да уздыра. +Бүген нәкъ менә шундый көн булды. Хәйретдин агай черкиләр явы белән төн озын сугышып чыкты. Төн үтә җылы, җилсез иде, дошманнар әллә кай җирләрдән ярык табып каравыл өенә һөҗүмнәрен туктатмадылар. Таңга таба черкиләрнең күп санлы дивизияләренә чебен полклары да кушылгач, картның кәефе тагын да ныграк кырылды... +Кулалмашы Кирам күрер-күзгә ару гына кеше иде болай, басынкы да, карусыз да, авызы да тик тора белә, тик соңгы елларда аны бала-чага басты, олы килене белән хатыны былтыр көздә икесе бер атнада бәбәй алып кайттылар. Мәшәкате артты Кирамның, мәшәкатькә аркаланып бөтен уртак эшне Хәйретдин агайга өеп тапшырды. Тота да аңа салына: "Әллә димен, Хәйретдин агай, бүгенгә генә минем урынга да калып торасыңмы? Кечкенәләрнең берсенә ютәл төшкән, икенчесендә томау. Карарга кеше юк, карчыкның, хи-хи- хи, үз бәбәе... (бу урында Кирамның көрәк тешләре ыржаеп күренеп китә), килен малчылыкта, сыер сава!.." +Кала Хәйретдин агай, бер көнгә дә кала, ике көнгә дә, Кирамга үпкәләп тормый, рәнҗеми, ашарга карчыгы Минниса ташый тора, аңа да бер эш, ак тастымалга төрелгән шулпалы чүлмәген ике кулы белән тотып, танавын чөеп, керт-керт кенә басып нәкъ вакытында килеп җитә, каравыл өе буш чакта, чебен-черки җанга тимәсә, кара-каршы утырып кына аш ашыйлар, озаклап шәбәеп чәй эчәләр. Бәхетләре тигез, хәвеф-хәтәр булганы юк, Язкилде кешеләре ут ягына килгәндә бик саклар, байлыкның кадерен беләләр: алай да былтыр, җәй уртасында чак кына көлкегә калмады Хәйретдин агай. Әлеге дә баягы шул унбер бүре аркасында инде... +Идарәдәгеләр бая шуңа ишарә ясап көлештеләр. +Эш болай булды. Йокыдан ук кәефсезләнеп уянды Хәйретдин агай, төшендә Чиләбене күрде. Җитмәсә мунча көне дә җиткән иде. Каравыл өе янында малайлар уйнамый түгел, берәүсен җибәреп кайтарды Хәйретдин агай, икенче малай юртып кына барып килде - Кирам эштә күренмәде. Хатыны: "Чирләп ята шул абзагыз",- дип әйткән. "Әй, исереп йоклый ла ул, гырлаган тавышы бөтен очка ишетелә!" - диештеләр малайлар. Кирамның андый гадәте бар; бар гынамы, ярата салырга, кулыннан килсә, җырлый-җырлый шешәсенә кереп утырыр иде. Кыскасы, Хәйретдин агайның ак мыегы үргә карады: "Кәкже алай?! - диде ул. - Мунча көнем икәнне белеп тә соңга кала!" +Кирамнарга үзенә барырга туры килде. +Хәйретдин агайны мунчага озатып, эштә каласы кеше чоланнарының каты идәнендә, бер кырыйга авышкан буй-буй тышлы түшәгенә көпшәк кызыл танавын терәп, трактор тавышы чыгарып гырлый-гырлый йөзтүбән ята иде. Яланаягының сары, калын тырнаклы бармаклары гына кыймыл-кыймыл киләләр. Төрткәләп уятып карадылар, башына дәү чүмеч тутырып, сап-салкын су сиптеләр, кушйодрык сыярлык борын тишекләренә нашатырь спирты бөркеделәр, җилпүч хәтле колакларын удылар, уянмады Кирам, дөнья яңгыратып өч төчкерде дә, башмак иреннәрен кыймшатып: "Әйдә, тутырыбрак сал!" - дип мөгрәде. Хәйретдин агайның кәефе, табигый рәвештә, бик нык кырылды, күкрәгенә ачу килеп бөялде. "Тьфү, нәләт!"- диде ул, җан ачуы белән аракыны, эчкечеләрне, шул җөмләдән иптәше Кирамны да сүгеп. Кирам хатыны Гөлниса, ике кулына ике бәбәй кыстырып, аны урамга чаклы озатты: "Ачулан, Хәйретдин агай, бик нык ачулан! Хакың бар! Дежурга үзем барыр ием, күрәсең ич!" +Ике бәбәй, ике төрле тавыш белән, берьюлы елап җибәргәч, Хәйретдин агай кулын гына селкеде. "Кияүләрең күп булмасын икән лә, килгәне бере ярты кыстырып килә!" - дип өстәде Гөлниса. +Аз да түгел, ким дә түгел, Кирамның җиде кияве генә бар иде. +- Мунча булды, бәлеш мичтә, нигә күренмисең, карт? - дип, битенә мул гына кершән ягып, чуклы шәлен иң өстенә көяз генә салып, юргалап Минниса да килеп җитте. Хәйретдин агай беренче тапкыр карчыгына җикеренде: "Бар ди сиңа монда мунча кайгысы!" - дип тузынып каланчага менеп китте. Алтмыш җиде аратаны менеп җиткәнче дүрт мәртәбә туктап тын алды. Бер туктый иде элек, ике туктаганы бар иде, бүген дүрт рәт тукталды, менгәч тә тиз генә исен җыя алмады, тез буыннары йомшап калтырады, күз алдында яшеллемөшелле төрткеләр, дүрткелләр биешеп торды, һәм кирәк бит! Язкилденең иң югары очында яшәп яткан Сәләхетдиннәр ягына карады. Ни дип карады инде ул якка, белмәссең!.. Сәлахетдиннәрнең биек-биек читәне тирәсендә кара шәүләләр абайлап алды. Сарыкка да охшамаган, сыер малы да түгел, кыймыл-кыймыл киләләр җан ияләре! Ни булыр икән бу карамчыклар, нәкъ унбер баш! Һәм ул күзләре яшьләнгәнче текәлеп торды да: "Унбер бүре килгән!" - дип, идарәгә шалтыратты. +Аучыларга "бүре бар!" дип әйт кенә син, бер-берсен уздырып, күгәргән кушкөбәкле мылтыкларын эре ядрәләр белән корып, чабачаба авыл читенә барып та җиттеләр. Хуш, ни күрәләр инде болар?.. Шуны күрәләр ки, көлә-көлә чак эчләре ярылмый боларның; әле ярый билләрен киң каешлар б��лән тыгызлап буган булалар! Сәләхетдин хатыны Гөлбикә биек читәнгә җилләтергә туннар таратып элгән икән. Нәкъ унбер тун! Тун итәкләре җилфердәп Хәйретдин агайның ачулы күзенә бүре булып күренгәннәр. (Ачулы күзгә тун да бүре булып күренә, онытмагыз!) +Хурлыгыннан каравыл өен ташлап китәргә дә талпынды Хәйретдин агай, председатель үгетләп калдырды. "Синең хакка каланча куйдырдык, тагын кулың кычытып киләчәксең, китмә!" - диде. +Бер килсә килә бит ул, былтыр Сәләхетдиннәрнең туны иләсмиләс ясаган иде, быел әтәчләре хафага төшерде - тавыш Югары очтан, шулар тирәсеннән башланды ич... +Хәйретдин агайга болай төпченеп тукталуыбызның сәбәбе шул, безнең кызыклы әңгәмәдә ул төп урынны алмаса да, алдарак шактый кирәкле кеше булып чыгачак. Хәзер Хәйретдин агай белән әйбәтләп танышкач, сүзебезнең башына, баярак кына егылып төшеп ботын сындыра язган Гәрәй-хан кушаматлы гайрәтле кызыл әтәч янына кайтсак та була. Без әлегә әтәч хуҗасының исемен атамадык. Сәләхетдиннәрнең бирге як күршесе Мирфатыйх дигән кеше әтәчнең хуҗасы. Читән Сәлахетдиннәрнеке булса, әтәч шул Мирфатыйх атлы кешенеке. Хәзер ипләп кенә, кош- кортларны өркетмәскә тырышып, шул якларга әйләнеп кайтыйк әле, хөрмәтле укучы! Алга! +=2= +Каз-үрдәкләр акрынлап тынычланды, тавышлары басылды. Гәрәй-хан келәт астыннан чыгып берни дә булмаган төсле гаярьләнеп канатларын җилпеп куйды, җиңелмәвен күрсәтер өчен үзеннән бер атлам да калмаган куштан сары тавыкка мәхәббәтле караш ташлады. Башын югары чөеп, кикриген калтыратып, күкрәк йоннарын тырпайтып бая егылган урынына карады һәм янлап-янлап чигенергә тотынды. Читәннең теге ягында, Сәләхетдиннәрнең куе карлыган куаклары арасыннан иң элек тырпаеп торган чәч күренде, чәч артыннан туфракка буялган тар маңгай, маңгайга ияреп яфраклар арасыннан ике мут күз елтырады. +Сәләхетдин малае Зәйтүн иде бу. Кулындагы шома саплы рогаткасының кызыл резинкасына үткер кырлы чуер таш кыстырып маташа иде малай. Әтәчнең келәт астыннан чыгуын күрүгә, малай читәнгә якынрак тартылды, ике чыбыкны аралап ярыкка рогаткалы кулын тыкты һәм тагын атып җибәрде; бу юлы тидерә алмады, әтәч куш аяклап бер якка сикерде, муенын сузып-сузып сугыш чукмары малайга карады. Их, арада биек читән булмасамы, дип уйлады бугай ул. Дәһшәтле кош иде Гәрәй-хан, бала-чаганы куркыту гына түгел, корычтай томшыгы белән чукый-чукый олыларны да пыркытып куа торган явыз зат иде! +Ул ара да булмады, Мирфатыйхлар өйалдыннан озын саплы бакыр чүмеч күтәреп, Зәйтүннең яшьтәше, әтәчнең яшь хуҗасы Әнәс атылып чыкты, һөҗүм дәрте белән мавыккан рогаткалы илбасар анымоны абайлаганчы, читән кырына барып җитеп: — Нигә атасың безнең әтәчкә, бүксә? - дип чәрелдәде. +Елгыр Зәйтүн карлыган яфрагы исе килеп торган ике кулын да югары күтәрде һәм әле учын, әле кул сыртын әйләндереп күрсәтте. — Мә, кара! Менәтрәк! Бармы әйберем, бармы? Син аттың аңа, бүксә. — Атмадым. Сезнең карт әтәчегез үзе егылып төште. +Зәйтүннең мыскыллы сүзеннән гарьләнеп еларга җитешкән Әнәс, чүмечен җиргә атып, ике куллап читән чыбыкларына ябышты. — Безнең әтәч картмы? Безнең әтәчме? — Карт, карт,- дип үртәште Зәйтүннең тиктормас авызы. - Безнең әтәч сезнең карт йолкышны борып кына сала! - Зәйтүн хата җибәргәнен тиз аңлады, әтәч турында ярыш сүзен артык озынга җибәрергә ярамый иде. Чынлыкта исә Әнәсләрнең Гәрәй-ханы аларның былтыргы салкыннарда өшегән кикрикле ак әтәчләренә көн күрсәтми иде. Ялгышын төзәтергә ашыгып, малай җәһәт кенә сүзне борды. - Ə безнең ата каз сезнең ата казның җанын ала! — Ала! Җанынмы? Һе, килеп кенә карасын. Сезнең ул арык каздан бәбкә дә булмый әле. +Кызганычка каршы, бу сүздә дә Әнәс өстен чыкты: аларның бүрекле ата казлары, метр ярымлы юан муенын сузып, Зәйтүннәрнең казларын шыр җибәртеп куа иде. — Ə,- дип, һаман бирешмәскә тырышты ул. - Безнең куа сыер ике бозау китерде. Икене, икене! — Һе, икене! Белдең! Берсен фермадан урлап кайткач ике булды! Әтәчне бер атуда бәреп төшерсә дә, сүздә тагын ялгыш җибәрде Зәйтүн, авыл арасында "урланган!" дип телгә кергән игезәк бозаулар турында искә төшермәскә иде! Кош-кортларны куеп торып өй эченә керергә, ялтыравыклы шкафлар, пианино, келәмнәр, телевизор, радиоалгычлар, бәллүр вазалар, ишегалдындагы "Москвич", лапастагы "Иж-Планета" белән мактанырга, тагын әллә нинди саллы сүзләр табып Әнәсне егып салырга иде... Юк бит, кирәк чагында иң кирәге телгә килми кала! Нишлисең, беренче классны әйле-шәйлегә быел гына бетергән малай өй эче байлыгы белән мактана белми иде әле, әткәсенең: "Берәүгә дә баш бирмә, җиңелгәнне җиңгә бөтерәләр!" дигән көндәлек катгый боерыгын үтәп кенә Әнәс белән әрепләшеп маташа иде. Телгә тагын әтәч килде, чөнки төз атып бәреп төшергәч, малайның борын шактый күтәрелгән иде. — Гарьлек, гарьлек! Карт йолкышлары, үз хәлен белмичә, читәнгә менгән иде, мәтәлеп төште! Гарьлек! Карт булмаса, тавыкларыгыз безнең әтәч янына кереп йөрмәс иде. - Болары Зәйтүн әнкәсенең сүзләре булса да, Әнәскә бик авыр ишетелделәр, ул кызарыныпбүртенеп ызгышны олыларга күчерде. Сүз ярышы кызды. +Бәхәс бары тик әтәч аркасында гына чыкты дип ялгыш уйлый күрмәгез тагын, тирәндәрәк аның сәбәбе, эчтәрәк! +Әнәс беренчене гел яхшы билгеләренә генә бетерде, Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты аны икенче класска авырлык белән генә күчерделәр Яхшы билгеләренә генә укыган Әнәскә кичә бүләк - өр-яңа чуар кепка эләкте. Кибеттән әтисе алып кайтып бирде. Əнə ул кепка, аның кичә генә бритва белән кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап, кукраеп утыра. Козырегы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә шаһзадәләрнең алтын таҗы сыман тумпак төймәсе дә бар. Бүген иртән Әнәснең әнкәсе кепканы кулына алды да көлеп җибәрде: — Күрше Зәйтүннең борыны төсле икән бу төймә, нәкъ үзе,- ��иде. +Әнәс урамга йөгереп чыгуга Зәйтүнне күрде дә: — Синең танауны минем кепка өстенә такканнар! - дип сөрән салды. +Яңа кепкага кызыгып торган малайлар бердән Зәйтүнгә борылдылар: — Төймә борын, төймә борын!- дип, дәррәү такмакларга тотындылар. +Уку бетүгә яңа кепка гына түгел, велосипед белән ботинка да вәгъдә иткәннәр иде Зәйтүнгә, берсе дә эләкмәде. Арифметикадан "өчле" сөйрәп кайткан төпчегенә Сәләхетдин абзыйның җен ачуы чыкты. Ул дөньяда "санау фәнен" генә "кирәкле һәм бик файдалы" дип исәпли иде. "Башкаларын мәктәптә укыта алмыйлар аның, башка кирәкләрен мин сезгә үзем үрәтәм",- дип кабатларга ярата иде ул еш кына. +Ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да: — Ə Мирфатыйх бүлтереге ничәле алган? - дип сорады ул. +Әнәснең яхшы укуын, математикадан "бишле" үк алуын ишеткәч, малайны җилтерәтеп алды: — Санауны да үрәнмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшәүне бик җиңел дип беләсеңме әллә? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!.. +Малайны тәмам гарьләндереп, әтисе Зәйтүннең борынына чиртте... +Болай да сызлап торган борынны "төймә, төймә" дип тамгалап, малайлар Зәйтүнне бөтенләй "кыздырдылар". Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак бәргәләнде, нидер эзләде, ниһаять, кызыл резин камерага күзе тукталды. Камерадан ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка Әнәс беренчене гел яхшы билгеләренә генә бетерде, Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты аны икенче класска авырлык белән генә күчерделәр Яхшы билгеләренә генә укыган Әнәскә кичә бүләк - өряңа чуар кепка эләкте. Кибеттән әтисе алып кайтып бирде. Əнə ул кепка, аның кичә генә бритва белән кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап, кукраеп утыра. Козырегы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә шаһзадәләрнең алтын таҗы сыман тумпак төймәсе дә бар. Бүген иртән Әнәснең әнкәсе кепканы кулына алды да көлеп җибәрде: — Күрше Зәйтүннең борыны төсле икән бу төймә, нәкъ үзе,- диде. +Әнәс урамга йөгереп чыгуга Зәйтүнне күрде дә: — Синең танауны минем кепка өстенә такканнар! - дип сөрән салды. +Яңа кепкага кызыгып торган малайлар бердән Зәйтүнгә борылдылар: — Төймә борын, төймә борын!- дип, дәррәү такмакларга тотындылар. +Уку бетүгә яңа кепка гына түгел, велосипед белән ботинка да вәгъдә иткәннәр иде Зәйтүнгә, берсе дә эләкмәде. Арифметикадан "өчле" сөйрәп кайткан төпчегенә Сәләхетдин абзыйның җен ачуы чыкты. Ул дөньяда "санау фәнен" генә "кирәкле һәм бик файдалы" дип исәпли иде. "Башкаларын мәктәптә укыта алмыйлар аның, башка кирәкләрен мин сезгә үзем үрәтәм",- дип кабатларга ярата иде ул еш кына. +Ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да: — Ə Мирфатыйх бүлтереге ничәле алган? - дип сорады ул. +Әнәснең яхшы укуын, математикадан "бишле" үк алуын ишеткәч, малайны җилтерәтеп алды: — Санауны да үрәнмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсе��? Дөньяда яшәүне бик җиңел дип беләсеңме әллә? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!.. +Малайны тәмам гарьләндереп, әтисе Зәйтүннең борынына чиртте... +Болай да сызлап торган борынны "төймә, төймә" дип тамгалап, малайлар Зәйтүнне бөтенләй "кыздырдылар". Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак бәргәләнде, нидер эзләде, ниһаять, кызыл резин камерага күзе тукталды. Камерадан ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка ясады. Карлыган куагы арасында Әнәсләр ишегалды тирәсен сагалап утырганда кичәге хурлыклы сүзләр тагын бер мәртәбә аның хәтеренә төште. +Әтисенә ияреп әнисе дә аны нык орышты. "Нинди өчлегә уку булды бу?" - дип сукранды ул. - "Тамагы тук, өсте бөтен, шул Камаловлар тәресеннән дә калышып торгач... " +Быел сигезенчене тәмамлап йөргән Фирүзә апасы да әнкәсен җүпләп сүзгә катышты: .Нигә өчле куймасыннар ди аңа! Яза башласа, селәгәе дәфтәренә тия! Юеш танау!" - диде... +"Юеш?!" Һаман шул танауга бәйләнәләр! +Малайның күңелендә үч алу тойгысы кайнады, үч тойгысы тышка бәреп чыкты һәм аның беренче ударын Гәрәй-хан татыды... +Читән-баррикада аша малайлар шактый әрепләштеләр, алай гына бушана алмадылар, читән чыбыгының беренчесен Әнәс суырып чыгарды. +- Нигә безнең читәнне сүтәсең, таз? - дисә дә, икенче чыбык Зәйтүн кулында иде. Малайларның кайсы җитезрәк дисәк, Әнәс монда алдынгылыкны алды, читән арасына баш сыярлык булгач, ул бакыр чүмечен тотып теге якка үтеп өлгерде. Керүе булды, чүмеч белән Зәйтүннең башына берне тондырды. +Әле йодрык белән сугарга мөмкин, терсәк белән хәйран нык төрткәләгәннәре бар Зәйтүнне, артына шап итеп тибеп калганнары бар, мәгәр моңа кадәр, шушы хурлыклы көнгә кадәр әле беркем дә аның башына бакыр чүмеч белән кундырмаган иде! Кундыручысы кем диген тагын?! Менә кайда ул гарьлек! Аның кара күзләреннән ут очкыннары коелды, нәзек муены корыч чыбык кебек турайды, беләк мускуллары каз күкәе хәтле булып кабардылар, ул күлмәк итәге астыннан, чалбар каешына кыстырган рогаткасын тартып чыгарды да агач сабы белән Әнәснең чыгынкы, киңчә маңгаена берне китереп төртте. Хурланды Әнәс тә, Зәйтүнгә таба ыргылды, шул мизгелдә алмагачлар, карлыган куаклары белән шыпланган ярым караңгы бакча яктырып китте: аның кепкасы, бөтен оч малайларының күзен кызыктырган сигез бүлкәле, төймә түбәле искиткеч матур чуар кепка очып төште һәм малайның шәп-шәрә ап-ак башы көнгә ачылды... — Кабак баш,- диде Зәйтүн. — Чуен маңгай,- диде Әнәс, кепкага иелеп. +Һәм Зәйтүн - түз, Әнәскәй, түз! - фабрика ярлыгы да алынмаган өр-яңа кепкага китереп басты. Валлаһи! Тырнагы өч аи киселмәгән, өч атна су тамчысы күрмәгән кап-кара аягы белән кепка өстенә менде! Әнәс күзләрен чытырдатып йомса да, күрде: аның мактанычы - өряңа, күзнең явын алырлык бүләк кепка, Сәләхетдин бозавының кайракланган табаны астында калып, чиле-пешле тәбикмәккә әйләнгән иде. Һәм ул гомерендә беренче мәртәбә җан ачуы белән чинап бакыр чүмечкә тотынды, шап иттереп Зәйтүннең тар маңгаена тагын берне кундырды. Зәйтүн ике куллап маңгаен уарга тотынды, коралсызланды - рогаткасы җиргә төште, җитез Әнәс аны аяк очы белән эләктереп, әллә кайларга, бәрәңге ызаннары арасына ук ыргытты. (Соңыннан күпме эзләсәләр дә, рогатканың табылмавын, бары тик көзен, бәрәңге алганда гына, бер сабакка уралган, кояшта янып өзелер дәрәҗәгә җиткән резинка чыкканын искәртеп узыйк. Ни хикмәттер, ул төптә бер генә юньле бәрәңге дә юк, бөтенесе чатлы да ботлы, кәкре дә бөкре иде!) — Рогатка күздән гаиб булса да, аның катнашында башланган гауганың шактыйга сузылачагын зирәк укучы сизенгәндер дә инде! Дөрес сизенәсез! — Малайлар әүмәкләшә торгач ике карлыган куагын изделәр, байтак кура җиләге сабагын сындырдылар. Ниһаять, Әнәс өскә чыкты, Зәйтүннең корсагына менеп утырды, ике бармагы белән тегенең почык борынын кысты. — Булдымы? Ашадыңмы? Туйдыңмы, бүксә? Тимәссеңме безнең әтәчкә яңадан? — Җибббәрр! - дип тырылдады тыңкыш Зәйтүн, яткан җиреннән аркасын дугаландырырга һәм Әнәсне чөеп ыргытырга тырышып. Тик Әнәс аны нык иярләгән иде, ике яктан касыгына үкчәләре белән тибеп, Зәйтүнне бик тиз ипкә китерде. — Яңадааа-н атмааам! - дияргә мәҗбүр булды Зәйтүн. — Малайлар кепканың аста калганын абайламаганнар, бер заман калкынсалар, җирдә үлән суына манчылып төсе үзгәргән бер чүпрәк кисәге күрделәр. Бу... әлеге дә баягы өр-яңа кепка иде! Зәйтүннең дә эш шәптән түгел, маңгай ике урыннан күгәреп шешкән, күз төпләре тырналган, яңак сыдырылган, чалбар төбе умырылган, күлмәк сәдәфләре коелган. Әнәс бүләк кепкасын тезенә каккалап торды да сиздермичә генә Зәйтүнгә берне китереп төртте. Очлы йодрыгы белән Зәйтүннең кабыргасына ямады. +Моңарчы еламыйча түзгән иде Зәйтүн, хәзер авызын түгәрәкләп, урт тешләрен күрсәтеп, бакча тутырып акырырга кереште. Шул чакта Зәйтүннәрнең болдыры ягыннан усал, коры тавыш яңгырады. — Әй, сугыш чукмарлары! Икегез дә атлагыз әле монда! +Зәйтүннең сигезенчедә укып йөрүче апасы Фирүзә тавышы иде бу. +Малайлар сискәнеп куйдылар. +=3= +Соңгы бер-ике елда Фирүзә сүзгә саранланды, аның тавышын урамда түгел, өйдә дә бик сирәк ишетә иделәр. Бер нәрсә сөйләшми диярлек, чыга, кайта, урамда очраганнарга сәлам бирми, төнтекләнеп башын иеп читкә карап уза, өйдә чакта күбрәк вакытын көзге каршында үткәрә. — Кит, затсызланып көзге алдында боргаланма! - дип, әнкәсе кырыкмаса-кырык тапкыр кисәткәндер инде, Фирүзә колагына да элми, шулай да кырык беренче тапкыр кисәткәч, түзми: — Әллә бизәнеп утырган кеше бармы? Дәрес укыйм ич мин! - дип усалланып каш астыннан гына карап ала. +Хак, өйдә кеше барда Фирүзәнең күзе күбрәк китап битләрендә була, яшен тизлеге белән көзгегә карап алуын ул берәүгә дә сиздерми, ə инде кеше юкта... +Соңгы кеше артыннан ишек шапылдап ябыла, Фирүзә җиңел сулап китабын бер якка этәреп куя, идәнгә төшсә дә, иелеп алмый, кулларына таяна һәм күзләрен түгәрәкләндереп көзгегә йотыла. Ул бик озаклап, бик җентекләп үзенең йөз әгъзаларын өйрәнә: тел очы белән иреннәрен ялый, очлы колаклары янында бөдеркәләнеп торган йомшак чәч бөртекләрен төкерекләп чылата, тагын да ныграк бөдрәли. Күлмәген ике күкрәк турыннан да чеметеп алга калкыта, "түшләр акрын үсә!" Аннан сул кулының имән бармагын иреннәренә аркылы куя да, тырнагын чәйни-чәйни, керфекләрен, кашын, муенын, маңгаен җентекләп, берәмтекләп күздән кичерә башлый. +Күзәткән саен гаепне күбрәк таба. +Муены нәзегрәк тоела аңа, ияк тә очлырак, яңаклар лар да юкарак, борын да җәенкерәк. ("Әле ярый Зәйтүн борыны миңа булмаган, нишләр идең?!") +Чынлыкта исә Фирүзә бер дә ямьсез кыз түгел: очлырак ияк тә килешә аңа, муены да нәзек түгел, килешле биек муен, яңаклары алланып, янып тора. Тик ул берсеннән дә риза түгел, борынын да, ияген дә яратмый, көзге каршына килдеме, чырае яңгырлы төндәй караңгылана. Ташлап та китә алмый көзгене, аннан башка да яши алмый! Ярата иде элек үзен Фирүзә, каш-керфекләреннән дә бик канәгать иде, күзләренә дә исе китеп сокланып карый иде. Авылда бер чибәр дип саный иде үзен моннан ике ел элек кенә. Менә ике ел инде кыз белән көзгедәге чытык шәүлә арасында кискен бәхәс, көрәш бара. +Ул язда аның бит очларына вак-вак кына кызыл төрткеләр килеп чыкты. Калкып-төртеп тә чыктылар, Фирүзәнең йокысын да качырдылар. Ə йокысызлык һәммә кешенең, шул исәптән үсмер кызларның да холыкларын тамырдан үзгәртә торган була. Күзгә күренеп үзгәрде Сәләхетдин кызы! +Арага шуны да кыстырып куйыйк: кызның әнкәсе Гөлбикә апа үзе дә кешеләрнең тышкы кыяфәтенә бик нык игътибар бирә иде. Гөлбикә, медицинага һичбер мөнәсәбәте булмаса да, Язкилде авыл халкының ябыклыгын яки симезлеген тикшереп кенә яши иде дисәк тә хаталанмабыз. Яман иде аның ул холкы! Мәсәлән, һәркөн кичен, эштән яки биләмнән кайткач, көндез очрашкан кешеләренә бәя бирә башлый, яңалыкларны, ишеткән гайбәтләрен өйдәгеләргә сөйли. "Фәлән апа белән ашта янәшә утырдык әле. Ул ябыклыгын күрсәң, кояштыр ант, бармаклары үтә күренмәле, янбаш сөякләре тырпайган. Аяклары сәнәк сабы юанлыгы гына... Ире ничек тора микән аның белән?!" - дип башлап китә дә урамда очраган, эштә күрешкән, юлда сөйләшкән авылдашларының тулы-симезлегенә төгәл бер отчет бирә. Авыл хатыннарының кайсысының балтыры юан, кайсысының биле нәзек, кайсысының түше тулы да кайсысының арты "бик юка, корышып беткән!" - һәммәсен бәйнә-бәйнә, үтергеч мыскыллау сүзләре кушып-арттырып сөйләргә ярата Гөлбикә. Берсен дә мактамый, һәммәсенә ачы сүзе, зәһәр агулы теле кагылып уза. Берәүләрне озын итеп, җан биздергеч ваклыклар белән тасвирласа, икенчеләргә бәһасе кыска, әмма кыскасы да үтергеч зәһәр була аның: "Карачкы. Ач бет. Ач әрвах. Үлемнән калган. Зираттан җәяү качкан. Сөйкемсез. Шыр сөяк. Колга. Токмач кунасы. Шүрәле. Котсыз". Тагын әллә ниләр, тагын әллә ниләр! +Симез кешеләргә тагын да аяусызрак эләгә! "Ит бүкәне. Кышлау умарта. Апара чиләге. Сыра мичкәсе. Чучка лаканы. Буаз сыер. Мышкылдык. Черек печән кибәне. Метер баганасы..." - ди тазаларга Фирүзәнең әнкәсе. Кунакка барамы, су алырга төшәме, кибеткә керәме, базарда йөриме, очраган бер кешегә, сәлам бирүдән элек, үз җырын җырлый башлый. "И-и, ябыгып, тартылып киткәнсең. Күз төпләрең кара янган. Әллә ирең-мүкләк эчәме? Әллә җелегеңә ракмазар кердеме икән?" - дип, һәркемнең котын ала. Хатын-кызлар, бигрәк тә өендә кашык-аяк шалтырый торганнары, Гөлбикәнең чуар күлмәге күренүгә, урамның икенче ягына ташланалар, тыкрыкларга кереп посалар, һич йомышлары булмаган кешеләрнең капкаларын кагалар. Кешенең тормышында, белемендә, уңганлыгында аның һичбер гаме юк, берәр кеше турында белешергә теләсә, Гөлбикә бер сорауны гына бирә: "симезме" я "ябыкмы?" дип кенә сорый. Симез икән, аңа бер бәя, ябык икән аңа рәхим-шәфкать юк! Һәммәсенә агуы җитәрлек! Олы кызлары Рауза: "Әткәй, әнкәй, кияүгә чыгам, Янбакты егете белән кушылабыз",- дип хат язгач, Сәләхетдин хатыны: "Егетең ябыкмы, симезме?" - дип, телеграмма суктырган. Зәйдә телеграмманы алмыйча бик озак тинтерәткәннәр. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, тәгәрәсә дә, шул агачныкы булып кала, күп очракта бу наян сүз үтә рас килә, ул - атага, кыз - анага охшый, Фирүзә дә әнкәсенең бәһасүзләрен чырык-чырык көлеп, яратып тыңлап үсте дә бик яшьли иптәш кызларының тышкы сурәтләренә күз сала башлады. Мәктәп елларында аның бу гадәт-холкы тирәнәйде, кызның табигатенә әйләнде. Классташлары аның әрем теленнән бик иртә җик күрделәр! Сипкел битле Руфаниягә дә эләкте, чак кына камытрак аяклы Кифаяга да көн күрсәтмәде Фирүзә, физкультура дәресләрендә, тәнәфесләрдә гел ул булып йөреп күрсәтә иде. Сәләте бар нәләт суккан кызның, охшата! Сул күзе чалыш чибәр Нәфисәгә мәктәптә бөтенләй көн юк иде! Фирүзәне тактага чакыралар, чыга, чатнатып сөйли. Укытучы аны күрми, аның күзе класста, ə Фирүзәгә диңгез тубыктан! Ул Нәфисә булып күзен чалышайта, Кифая төсле аягын кәкрәйтә, ə классташлары егыла-егыла көләләр. Фирүзәгә шул гына кирәк тә! Нәфисәнең партасына капланып елый башлавын, Кифаяның комачтай кызаруын ул гадәти хәл дип исәпли, иптәшләрен көлдерә алса, аңа шул җиткән! Берәрсе чәч тарамыйча, тырнак кисмичә яки үтүкләнмәгән күлмәк киеп килсәме, аңа көн бетте! Фирүзә шул сәгатьтә үк стена газетасында көлке мәкалә бастыра, кыяр борын асып, шакшы камыт кигертеп сурәтен ясап та куя. Кулы ята, язуы да матур Фирүзәнең, рәсемне дә хәйран килештерә. Чиста, пөхтә булу өстенә һәр яктан уңган кыз Фирүзә. Чәче ике калын толымга чак сыеп спай гына җилкәсендә ятып тора, китап-дәфтәрләре тышланган, күлмәк, галстук үтүкләнгән, баш яулыгы, кулъяулыклары, алъяпкычы кардай ак. Җыелышларда гел аны мисалга алып сөйлиләр. Мәктәптә яңгыраган мактау сүзләре бераз артып, күпереп тиз үк өйгә дә барып ирешә, ата-ана ул мактауларга үз сүзләрен дә өстәп кызга киләчәккә туп-туры юлны күрсәтәләр: "Артта калма! Алга чыгарма! Артта калганны изәләр. Кемнеке дигәндә, Югары оч Сәләхетдин балалары дип әйтерлек булсын!" Шушы тоташ мактау җилбәзәк кыз күңеленә баллы яңгыр булып ява һәм аңа башкаларны күрәләтә кимсетергә хокук бирә иде. Бөтен мәктәп, бөтен авыл күз текәп, мактап торган классташларына Руфания дә, Кифая да, Нәфисә дә сүз әйтергә базмыйлар. Каршы төшкәнне, сүзен кире какканны яшьтән үк өнәмәде Фирүзә, кичермәде дә. Якын дуслары, җан сердәшләре булмаса да, башкалар аңа ярарга, һич югында, яраклашырга тырышалар иде. Әче теленнән дә, яман холкыннан да бөтен мәктәп куркып, калтыранып тора иде. +Көннәрдән бер көнне теләсә кемнең табигый кимчелегеннән көләргә яралган авыз йомылды да куйды. Кызның чип-чиста ал битенә бетчәләр чыгып сибелде. Шул хыянәтче төрткеләр Фирүзәнең үткен телен кисте. Башта биттә булдылар алар, аннан сикерешеп маңгайга менделәр, борын өстен сардылар, кыскасы, ундүрт яшьлек кызның ике бите, язгы күк төсле, кызгылт йолдызлар белән чуарланды. +Үчекләүләр бетте, бәйләнүләр онытылды, шып булды кыз! +"Җәйге эсселәрдә бетәр әле, үсмер чакта була инде!"- дип юатты әнкәсе кара кайгыга сабышкан кызны. Авылларында фельдшер булып эшләүче Вәзилә апасы дару-майларның ниндиен генә алып кайтып карамады, шәһәрдән әллә нинди лосьоннар, кыяр-кабак сулары, француз кремнары кайтартты; Николаев шәһәрендәге "Ал җилкәннәр" фирмасының кремнары шифалы икән дип ишетеп, аларны эзләп таптылар, берсенең дә файдасы тимәде. Уку бетте, җәй җитте, каникуллар узды, җәйге челләдә төрткеләр аз-маз җыелып торган кебек булдылар да, көзен, нәкъ укулар башланыр алдыннан, җылы яңгыр артыннан ишелеп чыккан гөмбәләр шикелле, бөтен биткә таралдылар. Ашыга-ашыга маңгайга, борын яфракларына менеп кунакладылар. Колак артындагыларын кеше күрми әле, анда да бар алар! +Аңа бер кем үчекләп сүз әйтмәде, үртәмәде, җәберләмәде. Шулай да баштагы көннәрдә ул ике көн дәрескә бармады. Ике көн көзге каршына утырып тоташтан үкседе. Сердәше көзге иде, дошманы да шул булды. +Укучылар казлар кебек тезелешеп бәрәңге алырга чыктылар - бармады. +Иптәшләре чөгендердә эшләделәр - күренмәде. +Урманга, агач кәүсәләренә сарган корткыч күбәләк күкәйләрен җыеп яндырырга йөрделәр - эз дә басмады. Тавышы матур - элек сәхнәләргә менеп җырлый торган иде - хәзер бетте, эзе дә юк. Битмаңгаен карчыклар шикелле яулыгы белән каплап килә дә клубның ут яктысы төшми торган почмагында мыштым гына утыра. "Нигә Руфания төсле сипкелле, я булмаса Кифая кебек камыт аяклы түгел икән мин?" - дип, уйларның төрлесен уйлый. +Элегрәк, классташ малае Фәрит, очрашканда, кыздан күзен аера алмый иде, хәзер, очрашсалар, аңа да бер генә җикеренә: "Сиңа ни кирәк тагын! Нигә челәясең?!" +Кайта да мендәргә капланып елый. Иртән әнисе мендәрне кояшка чыгара. +Ашый да, китабын тезенә куеп, көзге каршысына, утыра. +"Фирүзә, суга бар!" +"Күрмисезмени, укыйм". +"Фирүзә, мунча як!" +"Дәресләрем күп!" +"Фирүзә, он иләче, кызым!" +"Вакытым юк!" +Бармый, якмый, иләми. Көзгегә бага да битендәге бетчәләрне саный. Юк, бетмиләр дә, кимемиләр дә - арталар гына! +Руфаниягә дә чыкты таплар, Кифаяга да, Нәфисәне дә чит итмәделәр, берән-сәрән аның битендә дә күренә. Аларга ярый, аларга килешә, берсе сипкелле, икенчесе камыт аяк, өченчесендә чалыш күз! Тик нигә алар Язкилденең иң чибәр, иң пөхтә, иң уңган, иң бай тормышлы Югары оч Сәлахетдиннең иң иркә кызы җырчы Фирүзәнең ал битен ямьсезләделәр! Бармы дөньяда хаклык?! +Язкилде авылы зур да, болай бик бәләкәй дә түгел, җиде авылны берләштергән "Урал" колхозының бер бригадасы гына, иң олы бригадасы. Дүртне бетергәч, алар моннан өч чакрымдагы Түбән авылга йөреп укыдылар. Мәктәп шунда. Тугызынчы, унынчы классларда Фирүзә Түбән авылның ике катлы таш интернатында торып укыячак. Ул бу көннәрне күз алдына китереп уйлый башласа, күз алдындагы кара болытлар тагын да куера. Әле монда, өйдә чакта, ялгызың каласың да, көзге белән серләшәсең, үзеңә үзең генә текәлеп карап торганда юанырлык мәгънәләр дә табып була. Иреннәре сусыл гына аның, кабарынкы. Керфекләре куе, озын, күз читләренә күләгә төшереп торалар. Көттереп кенә булса да, күкрәкләр дә йомрыланып килә. Тәне ап-ак Фирүзәнең, биле нәзек. Тик менә бите, маңгае... Ун күз сиңа карап торганда ничек көзге алдына барып басмак кирәк? Газап булачак интернатта Фирүзәгә, үлем булачак. Әллә аңынчы бетәрләрме?.. +Иртән көзгегә карый да көрсенә. +Кичен уфылдый да көзгене каплап куя. +Апасы Вәзилә аны күргән саен көлә: "Аптырама, апаем. Бетәләр алар! Язкилдедә синнән сылу кыз булмас әле!" +Булыр анысы, булыр... Ə Фирүзәнең бүген үк иң сылу буласы килә. "Артта калма, алга уздырма! Артта калсаң, абынырсың!" +Әллә дөрес күрсәтмиме, дип, җиңе белән көзгене сөртеп карый, ап-ак көзгеләре, дөп-дөресне күрсәтә. +Онытмаган булсагыз, Фирүзәнең быел сигезенчене тәмамлап килүен әйткән идем инде. Хәзер алар Түбән авылга имтихан тапшырырга йөриләр. Бүген консультациягә барырга тиешләр иде, машина юк икән. "Машинаны кычыткан ташырга куйдык шул, үскәннәрем",- диде бригадир һәм читенсенеп кенә Фирүзәгә карады. Ишетсәләр дә, машина булмаслыгына ышанмадылар алар. Язкилдедән сигезенчедә унбер бала. Җиде кыз, дүрт малай. Арада теге Фәрит тә бар. +Ничек килмәсен ди машина? Ел буе йөрттеләр аларны, илтеп куйдылар, барып алдылар, нигә бүген генә җәяүгә калдырсыннар? Имтихан алдыннан... Сигезенчене бетергәндә генә!.. Бер-ике рейс кычыткан кайтарыр да шофер Галәви авызын ерып килеп җитәр әле. Озаккамы әллә, əнə генә Түбән авыл, терәлеп тора, өч чакрымда гына. Малайлар: "Әйдәгез җәяү сыпырдык!" - дип үгет бирделәр, кызлар күпчелек - алар беравыздан риза, Фирүзә генә каршы. — Җәяү?! Бүген җәяүгә ризалашсак, алар гомергә машина бирәчәк түгел! - диде ул. — Ə консультация? - диделәр кызлар бертавыштан. — Көтеп торырлар! Янмыйдыр ич?! +Кифая бик карышыр иде дә, Фирүзәдән курка, тотар да: "Синең камыт аяк белән тәпили башласаң, төш җиткерерсең!" - дияр. +Нәфисә: "Барыйк!" - дип бик әйтер иде, шүрли: "Синең чагыр күзең белән кайда ялгыш, кайда дөрес икәнен аерып күреп булмый!" - дияр. +Сипкелле Руфания күптәннән аның белән сөйләшми. +Малайлар өмет белән Фәриткә текәләләр, ул да Фирүзәгә каршы төшеп маташмый. +Машина килмәсен дә беләләр, ауныйлар чирәмдә, юаныч тапкан булалар. Ə Фирүзә гадәтенчә читтә утыра, уенга катнашмый, күзе юлда, уе юлда. Кемдер туп алып килде, көн аяз, чирәм яшел, җир тигез, тибәләр генә. Оча туп! Консультация дә, читтә кагаеп утырган Фирүзә дә беразга онытылды. +Бер сәгать дисәм аз, сәгать ярым дисәм күбрәк булыр, шактый уйнадылар, шул чакта авыл ягыннан велосипедлы бер кеше күренде. Малайлар сискәнделәр, иясез калган туп тәгәри-тәгәри Фирүзә янына ук килеп җитте. Ул аңа әйләнеп тә карамады. Классташларының: "Җәмил абый килә! Нигә соңга калды икән ул? Бүген футбол матчы билгеләнгән иде бит! Каптык!" - дип, ашыгыч пышылдауларына да колак салмады. Килүчегә дә борылып карамады Фирүзә. Чыннан да, бу алар мәктәбенең физкультура укытучысы, җәен-кышын мәктәпкә я чаңгы, я велосипед белән бара-кайта йөрүче Җәмил Камалов иде. — Сез нигә монда? - диде ул, велосипедыннан җитез генә төшеп. — Машина килеп җитмәде бит, абый. — Иртәдән бирле машина көтеп ятасызмы? +Җәмил Tүбән авыл ягына карап алды. — Үлән ташырга куйганнар. Бер килер әле! — Җәяүгә ни булган? +Нәфисә Кифаяга карый, Кифая Руфаниягә. Җыйнаулашып бер читтә утырган Фирүзәгә борылалар. Малайларның баш түбән иелгән, футбол тубы тибеп тирләгән җилкәләрдән пар күтәрелә. +Фирүзә утырган җиреннән генә тупны аягы белән бер читкәрәк тәгәрәтте дә: — Без җәяү йөрмибез, абый,- диде. +Һәм башын артка чөеп укытучысына карады, һич каушамады Фирүзә, битенең бетчәле икәнен дә бер мизгелгә онытты, беренчедән, Җәмил әллә кем түгел, аларнын терәлеп торган күршеләре Мирфатыйх малае, икенчедән, физкультура укытучысы гына, өчле чыгарыр дип куркасы юк, өченчедән... шушы Җәмил Фирүзәнең апасы Вәзилә артыннан йөри. "Күләгәдәй йөри, артымнан калдырмыйм, алга чыгармыйм",- дип мактанды апасы. +Җәмил бик ашыга иде, әллә ничә мәртәбә юлга күз ташлады, алай да велосипедын Фирүзәгә табарак тәгәрәтте. — Нигә җәяү йөрмисез инде сез? — Хәзер иң ярлы кеше дә җәяү йөрми. Берәү дә. Без замана балалары. +Башкаларның колак үрә торды, шактый һавалы бу җавапка укытучылары ни әйтер икән! Ичмасам шул Фирүзәнең койрыгын кыса алмасмы?! Нәфисә Кифаяга карый: "Әйдә, китик яхшы чакта!" - дип ым кага. Кифая Руфаниягә пышылдый: "Әллә кайчан барып җиткән булыр идек!" Малайларның күз җиргә тәгәрәгән, тузанлы битләреннән кара тир ��га. Бер Фирүзә генә хәрәкәтсез. Хәрәкәтсез үк түгел икән, күкрәгендә яткан калын толымнарын берәм-берәм артка чөйде. Өч минут дисәм азрак, биш минут дисәм арттыргак булырмын, мәгәр шактыйга тартылды чирәмлектәге тынлык! Менә бит ул нинди Югары очнын Сәләхетдин кызы Фирүзә! Укытучының авызын йомдырды. Тик Җәмилнең авыз йомарга бер дә исәбе юк иде, иркә кыз Фирүзәнең холыксыз гадәтләренә анын байтактан теше кыҗрый иде, кистереп әйтергә җае чыкканы гына юк иде. Ул велосипед тәгәрмәчен Фирүзәнең тәбәнәк үкчәле ак туфлясе янына ук китереп җиткерде. — Оят! - диде ул, аңа туп-туры карап. - Космоска җибәрерлек егетләркызлар эшсезлектән симереп монда ятасыз! Уттай эш өстендә машина теләнеп йөрергә ничек телегез бара? - Сәләхетдин кызына аерым өлеш чыгарды Җәмил. - Ə сиңа, Мөхетдинова, җәяү йөрү файдалы гына булыр иде. Спорт ул җәяү йөрү! Өйдә эшләмисең, ата ялкау, спорт белән, физик эш, хәрәкәт белән дус булсаң, кайбер кимчелекләрең тизрәк узар иде. Дөньяга дөм орынып елап йөрмәс идең!.. +Җәмил абыйлары мактаулы кызга əнə шулай диде. Әллә ни уйлап та әйтмәгән иде югыйсә, бары тик Фирүзәнең былтыр көз чөгендердән качуын, бәрәңгегә чыкмавын, зарарлы корткычларга каршы көрәштә актив катнашмавын күз алдында тоткан иде, кыз үзенчә аңлады, авырткан җиргә җил дә тия шул, кыз Җәмил абыйсының сүзен бетчәле битен мыскыллый дип кабул итте, мунча чабынып чыккандай кызарды, кашы җимерелеп, күз кабаклары өстенә салынды, аскы ирене язгы тамчы кебек менә тамам, менә тамам дип калтырап тора башлады. Җәмил артыгын төпченеп тормады, ул бик ашыга иде, велосипедына сикереп атланды да Түбән авылга элдертте, малайлар-кызлар, иркенәеп, сулышлары киңәеп, яңа юылган тәрәзәләр кебек балкып, гөрләшеп аның артыннан иярделәр. Иң алдан озын торыклы Фәрит чаба, аның артыннан Нәфисә сикергәли, менә алар алгарак чыктылар, җитәкләштеләр. +Үлде Фирүзә. Бетте Фирүзә. +Чирәмдә бер башы калды. +Талгын гына җил исә, баш очында гына тирбәлә-тирбәлә тургайлар сайраша. Кузгалмады Фирүзә. Байтак утырды. +Гәүдәгә калыкса да, ябыклыгы күзне кисеп торган чуар бозау кыз янына ук килде, башын иеп иснәде, иреннәрен ялмаштырып толым очындагы ак тасмага үрелде. Башка чак булса, Фирүзә сикереп торып кулына ни эләксә шуның белән бозауның сыртын төяр иде, бүген эндәшмәде, киресенчә, нигәдер бозауны ифрат нык жәлләде. Кабыргалары беленеп тора бичараның! Кыз, ике кулы белән умырып алып, бозауга чирәм сузды. — Мә, аша, аша! +Иң кырый ишегалдыннан гәүдәгә Фирүзә хәтле генә әби килеп чыгып, акрын-акрын аларга якынлашты. — Чирле бозау ул, язын салкын тиде,- дип аңлатты әби. - Рәхмәт, миһербанлы бала икәнсең! +Фирүзәнең ике күзеннән тулышып ике чишмә акты. +Консультация онытылды, һәммәсе кирегә китте... +Кинәт Язкилдене яңгыратып әтәчләр кычкыра башлады, тавыклар кытаклады, үрдәкләр бакылдады, күркәләр голдырдады. Алар һәммәсе дә: "Фирүзә ��мьсез! Фирүзә котсыз! Фирүзә артта калгаан! Фирүзә шушы чуар бозау төс-ле-е-е!" - дип шаулашалар кебек тоелды. Ул сумкасын ике тез күмәченә алмаш-тилмәш бәрә-бәрә Югары очка менеп барганда колагына чаң тавышы килеп иреште. "Ямь-сез! Кот-сыз!" дип чыңлый иде чаң. +Тавышлардан колагы тынып, хәлсезләнеп, кайтып керсә, энесе Зәйтүн авызын тәвә кошы күкәе хәтле ачып янбакчада елап тора. Янында баягы котсыз Җәмилнең энесе Әнәс тә бар. Сугышканнар бугай... — Әй сугыш чукмарлары! Кәрлә пәһлеваннар! Икегез дә атлагыз әле монда! - дип, тамак төбе белән кычкырды кыз, малайлар шым булдылар. Бу боерыкка буйсыныргамы, юкмы дип уйлап алды да, үзен гаепсез санап, Әнәс тә Зәйтүнгә иярде. — Нигә сытылдың? - диде Фирүзә, Зәйтүнне җилтерәтеп. — Əнə ул, Мирфатыйх тәресе кыйнады. — Ə син, боламык, шуңа бирешеп тордыңмы? +Һәм Фирүзә аны-моны көтмәгән Зәйтүн-сытыкның янбашына берне кундырды. Малай бөгелеп төште, танавын тарта-тарта шыпырт кына үкси башлады. Әнәс аның дер-дер калтыранган иңенә кулын салды. — Авырттымы, малай? Нык суктымы? - дип сорады ул. Зәйтүн яшьле күзләрен мөлдерәтеп, гаҗәпләнеп әле генә дошманы булган Әнәскә күтәрелеп карады. Фирүзә фыр-р итте дә Әнәснең кулыннан сигез бүлкәле кепкасын йолкып алып югарыга чөйде. Кыска гына гомерендә күпне күреп өлгергән кепка кош булып очты да Зәйтүннәр тирәгенең иң куе ботаклары арасында кунып калды. Үзләренә сәер кунак килгәнне күреп, Югары оч чыпчыклары куркынып чыркылдаштылар. Фирүзә өйгә чабып керде, сумкасын карават астына ук атып бәрде дә көзгегә килеп капланды. Санарга тотынды. Берсе дә кимемәгән, күпме вакыт кояшта утырса да битендәге төрткеләр нәкъ илле өч иде... Ул кинәт: "Нигә теге ямьсез бозауны тукмап җибәрмәдем дә, нигә Мирфатыйх тәресе, мин суккач, Зәйтүнне жәлләде соң әле?" - дип уйлады. Үз уеннан үзе куркып китте. +=4= +Җәмил әллә кайчан мәктәп янындагы спорт мәйданында тугызынчы класс футболчылары тренировкасында булырга тиеш иде. Ул ашыгып өйдән чыгуга, үзләреннән биш-алты өй аша гына яшәгән Сәрвәрбикә апаны очратты. Больницага барырга чыккан икән мескен. "Төне буе тешем сызлады, чыдар гына әмәлкәем юк, Түбән авылга ук төшеп җитә алмам, фельдшер Вәзилә янына кереп чыкканда ару булыр иде, азрак җиңеләймәсме? Уф, уф!" - диде. Яңакларын иске тире бияләй белән җылытып бәйләгән карчык яныннан Җәмил тиз генә узып китә алмады, велосипедыннан төшеп әбекәйне җитәкләде, аннан култыклап ук алды, медпунктка шактый озак төштеләр. Ике урында утырып ял иттеләр, әби туктаусыз ухылдады, Җәмил, карчыкка сиздермичә генә кул сәгатенә күз төшереп алса да, Сәрвәрбикәне ташлап китмәде, юк вакытын бар итеп җылы кулдан авыруны Вәзиләгә тапшырды. Вәзилә дә аны тиз генә яныннан җибәрмәде, чыга башлагач, өялдында куып җитте: "Аз-маз караганчы түз инде, бик тә чәүчәләк карчык ул Сәрвәрбикә әби, үзем генә тотынырга куркам, я чәпчеп китәр!" - диде. - Теш врачы ��үгел лә мин!" +Кире борылып керергә туры килде. Вәзилә кече якта бик озак мыштырдады, урындык аркасына башын куйган әби өзлексез аһылдады, Җәмил, түземлеге бетеп, Вәзилә янына чыкты һәм, сәгатен күрсәтеп: "Безнең бүген бик җаваплы очрашу, ашыгам!" - дип пышылдады. Вәзилә кара белән сызылган нәзек, кыйгач кашларын сикертеп алды: "Һи, синнән башка да тибәрләр әле тупны!" - дип куйды. Җәмил, Вәзиләнең тел төбен бик яхшы аңлаганга, сүз көрәштереп тормады, инструментларның суда кайнап чыкканын да, Вәзиләнең Сәрвәрбикә әбинең авызына бик озаклап дару тамызганын да сабыр гына уздырып җибәрде... +Медпункттан чыгып, ике-өч атлам китүгә үк, эчтән әбинең яшьләрчә кеткелдәп көлүен ишеткәч кенә, аңа нигәдер сәер һәм бик шикле булып китте. "Әллә бәхетсез юлга чыктым инде бүген?" - дип уйлап алды. +Ə болай, чынлыкта, Җәмил бәхетле егет - моны алдан ук белдереп куйыйк. Бәхетне һәркемнең үзенчә аңлавын, үзенчә күз алдына китерүен, хөрмәтле укучылар, үзегез дә бик яхшы беләсездер. Берәүләр бәхетне хезмәттә күрә, эш өстендә татый. Икенчеләр туктаусыз байлык артыннан куа, көне-төне мал арттыра. Данны бәхетнең иң югарысы, иң татлысы дип санаучылар да бар, җирдә халык төрле, кешеләр күп, зәвыклар чуар, бәхетнең аңлатмалары да төрле һәм каршылыклы да. Җәмил исә үзенчә бәхетле иде. Максатына ирешә барганы өчен бәхетле. Шулай уйлый егет, шуңа ышана. Максаты да буш хыялларга таянмаган аның, үз рух көченнән, үзенә ышанудан туган, җирле, нигезле максат. Яшьтән үк буш өметләр белән яшәмәде егет, үз тырышлыгына ышанды, үз көченә таянды. Әле бик бәләкәй чагында, мәктәпкә дә кермәгән иде, язгы ташу тынартынмаста Олы суны йөзеп чыгам дип әтәчләнде, йөзеп тә чыкты. Дөрес, тамак төбе кызышып, ютәлләп атнага якын толып астында ятты, мәгәр үз сүзен сүз итте. (Олырак малайлар котыртканнар иде аны котыртуын!) +Язкилденең иң биек тавыннан, бөркет оя типкән, Уралның иң соңгы тамырлары арасындагы биек кыядан чаңгыда шуып төштеме? Төште! Бусында беркем котыртмады, шаһиты да бер генә кеше иде - күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә. Шуып төшкәндәге рәхәтне белсә идегез сез! Тезләр бер-берсенә тияр-тимәс кенә калтыраналар, колак төбендә сызгырып тау җиле ургыла! О-о, тау җиленең нинди тыгыз, нинди җитез икәнен малай беренче тапкыр шунда татыды! Үзәннәрдә искән чыпчык җиле түгел инде ул, тауда сызгырган бөркет җиле, егетләр җиле! Оча Җәмил, җил аны канатландырып очырта, сикертепсикертеп тә китә, аяклар җиргә тими, егылмый мәгәр, гәүдә нык, сыгылмалы, кулларда көч, кулларда нык таяклар, чаңгысы да әтисе ясап биргән киңчә өрәңге чаңгы! — Ничек егылмадың син, Җәмил?! +Көлә генә Җәмил! — Ничек барып төшмәдең? +Шаркылдый гына Җәмил! — Минем котым калмады, карап торып үлә яздым. +Кыз авызыннан мондый сүзләр ишетер өчен Җәмил Урал тавының иң биек, иң хәтәр түбәсеннән шуып төшәр иде. Ул куе соры күзләрен тутырып үзе шуып төшкән текә тауга, үзе беренче башлап сызган сукмакка, буе-сыны мәхәббәт һәм соклану белән тулган Вәзиләгә карады. Тау, тау җиле һәм Вәзилә - өчесе бер булып нәкъ шул көннән үсмер йөрәгендә урын алдылар бугай... +Бәхет төшенчәсе кеше күңеленә җиңү белән янәшә иңә. Җәмил белән дә шулай булды. "Бәхет өчен нәрсә кирәк?"- дип уйлады ул үсә төшкәч. "Җиңү кирәк, алга бару кирәк, үз көчеңне раслау кирәк. Тулы бәхетне тою өчен яныңда сөйгән ярың булу да шарт",- дип ачыклады ул тора-бара. Валлаһи, шулай дип уйлады. Берәр җирдән укыган идеме, әллә зурлардан ишеткәне булдымы, нәкъ менә шундый фикер килде аның бәхет иңгән күңеленә. +Мәктәптә ул географияне һәм физкультура дәресләрен аерата нык яратты. Җир шарында сигез мең метрдан ашкан ундүрт тау түбәсе барлыгын, кайбер каһарман шәхесләрнең бәхет татыр өчен шул биеклекләрне яулап йөрүен ул бик яшьли аңлады. +Түбән авылда укый башлагач, Җәмил мәктәпкә гел чаңгыда гына барып йөрде. Аның һәвәслеген укытучылар да күреп алды, егетне ярышларга йөртә башладылар, мәктәп ярышларына, мәктәп ара ярышларга, аннан ераккарак, күрше-тирә районнарга да алышырга җибәрделәр. Барыннан да алга чыкты Җәмил, район чемпионы дигән исем белән армиягә китте. "Укырга кер, сиңа кайда да юл ачык",дигәннәр иде, Җәмил көлде генә: "Солдат тормышын, чын ирләр язмышын татыйсым килә",- диде. Бу сүзләрне ул Вәзиләгә дә әйтте. Вәзилә аңа ядкарь итеп чиккән яулык бирде. "Яшьлек мәхәббәтемнең бүләге шушы, мин сине көтәрмен",- диде кыз. +Вәзилә, Вәзилә... +Күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә! +Нинди матур чаклар бар иде! Ничаклы гөнаһсыз, эчкерсез багланышлар яши иде Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар арасында! Юри дә, күңел өчен дә, кирәктә дә бер-берсенә бик теләп йомышка йөрешәләр, бәрәңге утырту, аны алу кебек олырак эшләр ике йорт арасында ел саен уртак башкарыла иде. Сәләхетдиннәрдә эш башланса, Мирфатыйхныкылар сибелеп бакчага чыга. Мирфатыйхныкылар эшкә тотынсалар, бил буып күршеләр кереп җитә. Эш җитми тату күршеләргә, башлауга тәмамлап та куялар иде! Сугым көнне чалу итеннән пешкән өреле шулпа ашарга Сәләхетдиннәр чакырса, сыер бозаулагач угыз коймагы ашарга Мирфатыйхлар дәшә. Мунча яксалар да бер-берсен чакырмый калмыйлар, ул чакларда мунчадан соң хатыннар гына түгел, ирләр дә чәй генә эчә торган иде. Балаларның туган көннәрен билгеләп узу әле гадәткә кермәсә дә, бәбәй чәеннән бер-берсен калдырмыйлар иде. Бүләкләр дә ул чаклы зур булмый иде, туйларга өч метр ситсы, өстәл ашъяулыгы кебек затлырак нәрсәләр килсә, бәбәй туена ситсы бер метр да җитә, нәни чуар тастымал да бик зур бүләк санала иде. Юк кына әйбер дә олы бүләк,- чөнки һәммәсендә хөрмәт билгесе, эчкерсезлек үрнәге, дуслыкны ныгыта торган җылы ишарәләр була торган иде. +Берәрсе чирләп китсә яки кул-аягы киселсә, ике йорт бер сулыш ала башлый, хафа уртакка әйләнә, киптергән кура җиләге, җиләк яфрагы, андыз тамыры, сарымсак уган кишер яисә тозлы кәбестә тотып хәзер бер-берсенә кереп китәләр иде. Ул чакта ике курахуҗалык арасында тәбәнәк кенә, утырган эт биеклеге генә читән иде. Ул да чебиләр, бәбкәләр ике арада йөреп бакчаны бөтенләй такырламасын өчен генә үрелгән. Сәләхетдиннәр тавыгы Мирфатыйхларда, Мирфатыйхныкылар Сәлахетдиндә җим тибенә, сарык-бәрәннәрнең бер-берләренә кереп кунган чаклары да еш була, әтәчләренә хәтле бик тату иде ул чакта! Качкын тавыклар күрше оясына күкәй салса, ул мәсьәлә дә тавыш-гаугасыз гына хәл ителә, хатыннар бер көлеп куярлар иде дә, бетте-китте. +Ике йорт арасында какшамас татулык хөкем сөрде. +Ишле бала-чагалы ике йорт арасында бернинди яшерен сер, гайбәт, көнчелек юк иде. +Мирфатыйх та, Сәләхетдин дә Ватан сугышында катнаштылар, икесе дә яраланып туган илгә кайттылар. Сәләхетдиннең кулы яралы иде, Мирфатыйхның мина ярчыгы тиеп сул күзе күрмәс булды. Үткен күз кирәк чакта алдан Сәләхетдин йөрде, кул көче соралганда иң читен җиргә Мирфатыйх ыргылды - туганнарча яшәделәр күршеләр, дөрес яшәделәр. Тату ана-аталарның балалары да тату була. Бу күптән сыналган нәрсә. Балалар арасындагы ызгыш иң әүвәл йорттан, атаанадан башлана. Бигрәк тә Җәмил белән Вәзилә дуслаштылар. +Җәмилнең унынчыдан соң армиягә китүе көтелмәгән хәл булды. +"Кайтамы соң!" - дип сөйләнделәр күпләр. +"Кайтмаска китүедер",- дип юрадылар ата-аналар. +"Кайтмас!" - дигәнне ишеткәч, авылда берәү бик сөенде, һәм бу кеше Җәмилнең җан сөйгәне, яшьлек мәхәббәте, Сәләхетдин кызы Вәзилә иде. Вәзиләнең дә алдагы тормыш, мәхәббәт турында үз планнары өлгереп килгән чак иде. Аның планнары да ата-ана өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Вәзилә Җәмилнең үз сүзен сүз итәргә омтылганын белә иде. Сүзен җиренә җиткергән кешене генә хөрмәт итүе дә кыз өчен сер түгел иде. Вәзиләнең дә сүз әйтәсе һәм әйткәнен тормышка ашырып Җәмилнең мәхәббәтен тагын ныгытасы килде. Әле Язкилдедә, башлангычта укыганда, мәктәпкә Түбән авылдан врач менгәли иде. Врачны шәп трантаска юртак ат җигеп барып алуларын, укытучыларның аны ничек каршылавын, врачның шикәрдәй ак халат киеп биек үкчәләре белән тек-тек кенә басып коридорда йөрүләрен ул бик яшьтән күңеленә өлге итеп сеңдерде. Вәзиләнең дә врач буласы килә иде. Әмма Вәзиләнең бала чагы авыл урамнарына да шәһәр җилләре ургылып килеп җиткән кызыклы бер чорга туры килде. Шәһәр, аның таш урамнары, көне-төне аллы-кызыллы су атып утырган фонтаннар, кинотеатрлар, киштәләре байлыктан сыгылып торган мәһабәт кибетләр, бай базарлар, танца заллары кызның төрле якка ташланырга әзер күңелен бер юнәлешкәрәк алып киттеләр. Авылга кунак кайта, затлы киемнәр кайта, тәмле-татлы күз күрмәгән күчтәнәчләр кайта. Бананнар, әфлисуннар, лимоннар... Вәзилә алдагы тормышын бары тик шәһәрдә генә дип хыяллана башлады һәм үзен шәһәрнең иң күренекле шифаханәләренең берсендә иң атаклы врач булырга әзерләргә тотынды. Шәһәргә, бары тик шәһәргә генә!.. Юл бер. Юл өметле. +Шәһәр кешесе булуның бердәнбер һәм ышанычлы юлы институт бетереп диплом алу, эшлекле кешегә кияүгә чыгу иде. Димәк, аның кияве буласы кеше дә шәһәр тормышына бүгеннән әзерләнә башларга һәм шул сукмактан тайпылмыйча алга карап кына барырга тиеш иде. +Бик яшьли дәрт керде Вәзиләгә, шул комачауладымы, бишенчеалтынчыларда гел өчлегә генә укый башлады. Китабын алдына алып утыра, башында уку түгел, шәһәр, аның шаулап торган урамнары күз алдыннан гел китми. Югары оч кызы өчен институттагы конкурслар, керү өчен барган ярышлар, җитмәгән баллар аркасында түгелгән фаҗигале күз яшьләре дә сер түгел иде. Шуның өчен ул сигезенчедән соң озын-озак уйлап тормады, тотты да Минзәлә медучилищесына барып керде. Болай өчлеләрне тезеп укып барганда аңа институт ишекләре ябык иде. Керде, түзем генә укыды, диплом алды, шәһәрдә калмады, Язкилде фельдшерлык пунктына мөдир булып кайтты. Асылда ул бары тик Җәмил өчен генә кайтты авылга! Бары аның өчен генә! "Шәһәр, тормышым шәһәрдә генә!" дигән хыялыннан баш тартканы да, баш тартырга җыенганы да юк иде аның. Бер юл мөмкин түгел икән, алга узар өчен икенчесен - тагын да ышанычлысын сайлады Вәзилә. Аныңча, беренче разрядлы спортсмен, республика күләмендәге чаңгы ярышларында призлы урыннар алган Җәмил армиядән авылга кайтып та тормастан шәһәрдә, күренекле бер урында төпләнеп калачак иде. Вәзилә бик тиз генә язылыша да Җәмил янына, җылы кочакка гомерлеккә күчеп китә! Менә ничек татлы иде кызның хыяллары! +Нишлисең, үз акылларыңны биреп булмый, Җәмил авылга кайтты һәм Түбән авыл урта мәктәбендә физкультура укыта башлады. Казан педагогия институтына читтән торып укырга керде. Аны биш куллап алдылар. Укуы ярап та торсын ди, тырышсын, дипломсыз килеш ир кеше кая бара ала хәзерге заманда? Җәмиленең укырга керүен дә хуплады Вәзилә, өзелеп-өзелеп егетнең авызыннан "шәһәр!" дигән сүз чыгуын көтә башлады. Талантлы һәм перспективалы спортсменның Язкилдедә күгәреп ятырга калуына һич тә ышанасы килмәде аның! Әмма Җәмил ике сүзнең берендә "авыл", диде. "Авыл спорты,- диде. - Авылны сакларга кирәк, авылның киләчәген яшьләр белән ныгытырга кирәк. Спорт - яшьләрне авылда калдыруның иң мөһим бер факторы,- диде. - Ни өчен Голландия, Бельгия кебек бәләкәй генә илләрдән менә дигән югары класслы футболчылар чыга да, ни өчен безнең татар малайлары футбол уйный алмаска тиеш? Футбол - культура үсешен билгели торган уен ул!" - дип өстәде. +"Нигә? - диде шаккатып Вәзилә. - Синең үз тормышың, үз киләчәгең булмасмыни?" +"Киләчәгем дә, тормышым да авыл белән бәйләнгән!" - диде Җәмил, көлемсерәп. +Элегрәк булса Вәзилә берсүзсез җиңәр иде, авыз ачарга да ирек бирмәс иде егеткә, әгәр Сәлахетдиннекеләр белән Мирфатыйхныкылар бергә тотынсалар, егетне ə дигәнче борып салырлар иде. Тормыш бик кинәт үзгәрде, тормыш күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, ике күрше арасында еллар узып ныгыган дуслыкны да челпәрәмә китерде. Хәзер алар бер-берсенә йомышка бөтенләй йөрмиләр. Бәрәңгене аерым утырталар, аерым алалар. Ике арадагы читәннең кемнеке икәнен онытып бетергәннәр иде, читән тагын метр ярымга биегәйгәч кенә Сәләхетдиннеке икәнлеге исләренә төште. Сәләхетдин ара капканы бөтенләй ачылмаслык итеп бикләп куйды, хәзер бер-берсенә керер өчен башта урамга чыгарга кирәк. +Сәләхетдиннәрдән башланды бугай... +Әллә Мирфатыйхтанмы? +Юк, Сәләхетдиннәрдән, ахрысы. +Биш ел дисәм азрак, җиде ел дисәм күбрәк булыр, бер заман, якшәмбе көн иде, Сәләхетдин районнан мотоцикл алып кайтты. Бишеклене. Башта бер атна ишегалдында тырылдаттылар, аннан урамга алып чыгып, ай чамасы дырылдаттылар, ай үткәч берәм-берәм дә, төялешеп тә чаба башладылар. Эте-бете утыра да чаба, Вәзилә дә киткән була, бишеккә чүмәшкән Фирүзәнең авызы гел колакта! Ə Сабан туена, Сабан туена... Кулыннан килә, тәмамысы эт икән Сәләхетдин, мотоциклның бишеген алган да урынына зур чыбык чуман утыртып куйган: мәйдан буласы урынга бөтен семьясын чуманга төяп төште. Шаккаттылар. Бөтен халык көрәш карый, Мирфатыйх хатынының күзе матайда. Бөтен кеше ат чабышын көтеп тора, Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьямнең эче яна, күзенә ак-кара күренми... Мәйдан янында дәшми түзгән иде, кайткач, Сабан туе чәе эчеп бетергәнне дә көтмәде: "Əнə кешеләр Сабан туена да машина белән генә төшкәннәр! - дип куйды. - Илаһым, кала кунакларын караучы да юк, бөтен кешенең күзе шунда!" +Гөлмәрьям төне буе борсаланып чыкты, йокламаса да, коймагын изәргә онытып, Мирфатыйхтан әр ишетте, икенче көнне үк Түбән авыл кибетенә төшеп, бик һәйбәт көзгеле шкаф сатып алды. Шифоньер дип атала икән андый шкаф, "шифалы нәрсә!", затлы кешеләрнең түрендә шул була икән. Язуы артына ябыштырылган, төгәл йөз дә егерме җиде тәңкә! Мирфатыйх: "Бәрәч, балаларга киемгә дигән акчаны тоткан сың!" - дип әрләгәч, шкаф тирәсенә береккән хатын: "Акчаны күбрәк эшләрсең, хәзер заманы шул!" - дип кенә җибәрде. +Шкаф Югары очта беренче иде. "Райунында бер!" - диде Гөлмәрьям. Күрше-каршылар, кардәш-ырулар икешәр рәт кереп карадылар. Сәләхетдин Гөлбикәсе дә түзмәде, йомыш тапкан булып кагылып чыкты. Бәя кәгазен, хуҗалар күрмәгәндә генә, тырнагы белән кубарып алырга маташты... Атна дигәндә Гөлбикә дә Зәйнең үзеннән, универмаг складыннан шифоньер кайтартты. Ике көзгелене. Язуын артына кадаклаганнар: йөздә туксан сигез тәңкә. Күршекаршы, кардәш-ыру савылып иртәдән Сәләхетдиннәргә кереп китте. Бәһасен белгәч, тел шартлаттылар, көнләшүләрен сиздермәслек дәрәҗәдә әйберне мактадылар. Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьям кермәде. Аның карасына батып, пыр тузып келәт белән өйалды тирәсендә итәк җилфердәтеп җенләнеп йөргәнен Гөлбикә чолан тәрәзәсеннән авыз ерып күзәтеп торды. Икенче көнне Гөлмәрьям көтү куганда сыерын да, бозавын да сыек тал чыбыгы белән чаж да ч��ж яра иде... +Шуннан китте, китте... +Шкаф артыннан сервант кайтты. Сервант артыннан диван. Диванга трельяж иярде. Трельяж холодильникны чакырды. Сервантлар буш тормады, Гөлмәрьям дә, Гөлбикә дә дистәсе-дистәсе белән чәшке- чынаяк, кашык-чәнечке, бәллүр вазалар, путаллы чәркәләр, балчык сыерлар, мөгездән көмешләп ясаган әкәмәтләр, дәүдәү буш диңгез кабырчыклары, тагын әллә ниләр, әллә ниләр кайтарып тутырдылар. Бу чәшке-чынаяклар белән чәй эчмәделәр алар, аракыны да кунакларга кырлы стакан белән чөмерттеләр, чәнечкенең әллә ничә төрлесе булса да, ит калҗасын һаман, сызганган беләкләрдән май агыза-агыза, кул белән умырдылар, әмма ярсыпясканып сервант-шкафларга шыплап мал тутырдылар. Мотоциклларны машиналар алыштырды, хәзергесе көндә Сәләхетдиннең гаражында (ишетәсезме, алты йозаклы, бетон түбәле гаражында!) "Москвич" тора, Мирфатыйхларда "Жигули". Берсенеке чия төсле, икенчесенеке - лимон... +Кара мунчалар ашыгып-ашыгып сүтелде, дәү-дәү ак мунчалар өлгерттеләр. Мунча алдына иске "Саратов" холодильнигы илтеп утырттылар, элеккеге атаклы шарлы башлы тимер караватлар да мунча алдына күчте. Чабынып-коенып чыккач, ачы балны тустаган белән шунда, суыткычтан гына алып эчә торган иттеләр. Өйләр дә танымаслык булып үзгәрде, аларга уңнан да, сулдан да баксә-бүксә такта верандалар кушып салдылар. Мичләрне сүтеп, өйләрне пар белән җылытуга күчерделәр. Верандалар гына сусынны басмады, йортларны сүтеп, алты, сигез почмаклы егермешәр ниргәле пулатлар салып җибәрделәр. Элек бәдрәф, хәзер культуралы туалет исемен алган мәгълүм ханәләрне галерея ясап өй белән тоташтырдылар. Кар базларын күмделәр, тәбәнәк җил капкаларны дәү-дәү Мазлар, Кразлар кереп йөрерлек итеп киңәйттеләр, биегәйттеләр. Урман якын, урман үзебезнеке, урман шалкан бәясе! Телибез икән, трактор белән менеп алабыз, телибез икән, бульдозер белән сөйрәтеп алып кайтабыз. "Дружба" атлы пычкы өй борынча, һәр кешедә бар, колхоз бензины бушлай, кисәләр генә, йөзәр яшьлек юкәләрне, биш йөз ел дөнья ямьләп утырган имәннәрне егалар гына. Егалар да турыйлар! Җир гүләп, җир ыңгырашып кала, юллар сыкрана, бульдозерлар юл юк җирләргә күкрәк киереп кереп китәләр. Кала кунакларына хәзер яңа сауган сөт тә, яңа язган май да эләкми, алар аертылган сөткә Зәйдән кайткан ипине манып ашыйлар да, Аллаһы әкбәр. "Монда хәлләр алайга борылган икән! " - дип килгән җирләренә тизрәк таю ягын карыйлар... +Көнчелек дигән сүз кергән арага тиз арада дошманлык та кереп оялады. Сәләхетдин белән Мирфатыйх кан дошманнарына әйләнделәр. +Яшьрәк чакта балалар бу куалашуда катнашмадылар да диярлек. Ләкин Вәзилә авыз ачып Җәмил турында ата-ана алдында сүз әйтә алмый иде инде. Егет белән кыз да аңлашалмас хәлгә килделәр. "Шәһәр, шәһәр!. - диде кыз. Җәмил исә: "Авыл",- диде дә катты. +Районга эшкә чакырдылар, бармады. +Өлкәгә күчәргә өндәделәр, ризалашмады. +Егетне ра��онга чакыргач, Вәзилә сөенде, Казанга өндәгәч, күккә сикерде. Егет: "Язкилдедә калам",- дигәч, ышанмады. — Шаяртасың, җаный! - дип бармак янады. +Җәмил, бик гади генә, көлә-көлә: — Калам дигәч, калам инде, Вәзилә. Мине беләсең,- диде. +Кыз: "Нигә? " - дигән сүздән башканы әйтә алмады. — Нигәме? - Вәзилә Җәмил маңгаена буразна булып яткан сырны беренче тапкыр күрде. - Нигә икәнен дә әйтеп була хәтта! Менә иптәшләр белән ашханәгә ашарга гына керәбез. Дүртәү бергә утырабыз. Берәү токмач ала, икенчең борчак ашы, ə мин кәбестә ашы яратам! Монда нигә икәнен аңлатып булмый, һәркемнең төрлетөрле ашавы гына гаҗәп. Анда да бертөслелек юк! Минем бу заманда авылга ябышып ятуым, бәлки, сәердер, әмма мин аны үземчә аңлата да алам. Без бик еш кына татар халкы ишле халык, Советлар Союзында гына да алты миллионнан артык дияргә яратабыз. Халыкның уңганлыгын гел-гел гомуми эш белән дә, күплек саны белән дә билгеләп булмый икән. Халкыңның илгә-көнгә даны таралган шанлы-шәүкәтле кешеләре дә булу кирәк. Матрос Әсгать Җиһаншиннан башлап академик Сәгъдиевкә чиксез рәхмәтем һәм тиңсез хөрмәтем бар минем. Алар дөньяда татар халкының барлыгын, егетлеген расладылар. Федор Симашовны беләсең инде син. Бишавыл мәктәбен бетерде. Дөнья, олимпия уеннары чемпионы! Гап-гади керәшен малае, ə илгә күпме дан китерде! Татар халкы улы! Футболчы Галимҗан Хөсәенов, хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов, гимнастика остасы Галимә Шөгероваларны ал! Халкыбызның данын кайларга илтмәгән алар! — Син дә алга чык, күч шәһәргә! — Минем бик күп талантлы спортсменнар тәрбияләүче педагог буласым килә! Халкыбызның данын тагын да югарырак күтәрәсем килә! Безнең яклардан да менә дигән егетләр чыгарга тиеш. — Шуннан ни? Аңлашылмадымы? — Шуннан ни була дим? "Аптыратыйммы, йөдәтимме?" - дигән җәфалы уен бар! Бәйләнчек адәмнәр ярата аны. Шуны башладыкмы, Вәзилә? +Юк, Вәзиләнең уйныйсы да, Җәмил төсле итеп тирәнтен уйлыйсы да килми, аның үз күз алдына китергәнчә яшисе килә. Чыгамы татардан чемпион, юкмы, аңа барыбер. Чыга икән, әйдә, аның Җәмиле чемпион булсын, дан казансын, чит илләргә йөрсен, төрлетөрле матур әйберләр, затлы киемнәр, шаккаттырырлык сувенирлар алып кайтсын. Шулай яшәргә мөмкин булганда, һәркайда юл ачылып торганда нигә бу Язкилдедә череп-бурсып ятарга?! +Шөбһәләнде кыз, икеләнде һәм көннәрнең берсендә аның күз алды караңгы төндә яшен уйнагандай яктырып китте: әллә яратмыймы соң аны Җәмил?! Сөймиме?! Яратса, гел карышып, кирегә сукалап торыр идеме? Сөйсә, шундый тузга язмаган сүзләр сөйләр идеме? Сөйгән кеше, берни уйлап тормыйча, салкын чоңгылга да чума ала, күктән йолдыз чүпли! Ə бу мүкләк сыер кебек карышудан башканы белми... Тешләк хайван! +Тукта, "сөям" дигәне бармы соң аның? Юк бит... +Авылда Җәмил күзе төшәрлек, аның игътибарын җәлеп итәрлек башка берәр кыз бармы әллә?! +Вәзилә Югары очтан Түбән очка кадәр өй борынча берәмтекл��п санап чыкты, кызлы йортларны айкады, аннан Олы урамга керде, Түбән авылдагы мәктәп коллективын кат-кат күңеленнән кичерде. Көнче күңел йөгерек була, кызларны санап, барлап чыкты Вәзилә һәм мондыйрак фикергә килде: Язкилдедә аңа тиң булырлык, аның белән янәшә басарлык кыз юк иде. Тагын бер шиге бар иде барын Вәзиләнең, ике күрше - Сәләхетдиннәр белән Мирфатыйхларның дошманлашуы егеткә тәэсир иттеме әллә, дип уйлады. Ул уеннан да бик тиз кайтты. "Әйдә, чукынышып бетсеннәр, Җәмил белән без барыбер монда калачак түгел!" - дип, җиңел генә хәл итеп куйды. +Тәвәккәл таш ярган. Тырышкан ташка кадак каккан, һәр минутта, һәр секундта, көндез дә, төнлә дә күңелдә бер теләк кенә калсын: Җәмилне моннан алып китәргә! Моннан... китәргә!.. Спорт яшьлек белән янәшә яши. Яшь чагында Җәмил анда, калада ныгып калырга тиеш. Шәп спортсменнарга фатир беренче чиратта, шәп спортсменнарга һәркайда юл ачык. +Борыны сизгер Вәзиләнең. Теләкләре нык. +Сәләхетдин кызы ике беләген сызганып эшкә тотынды. +Монда, Язкилдедә атлаган саен Җәмилгә аяк чалырга! Авылдан биздерергә. Комачауларга. Сүз таратырга. +Бүген эш-мәшәкатьләре шактый күп булды аның. Алай да ул тыныч диярлек. Бүгенге көне бушка узмаячак, тормышының олы максатына хезмәт итәчәк. Бүген Җәмил егылып борынын канатачак. +Сәрвәрбикә әби белән ул кичтән үк сөйләшеп куйды. "Җәмил Югары очтан күренүгә битеңне иске бияләй белән ябып урамга чык. Тешем сызлый диген. Булдыра алган хәтле тоткарла аны, әбекәй!" +Буыннары сызлап торган карчык фельдшер кыз белән борчак пешерергә каршы буламы соң?.. Тоткарланды егет. Медпунктка да керде. Вәзилә тозагына эләгеп, анда да шактый торды. Җитмәсә, теге сигезенчеләр... +Һәммәсен әйбәткә юрады Вәзилә. Хәзер сабыр гына аның Түбән авылдан кайтуын көтәргә кирәк. Бүген Җәмилләр мәктәбенең футбол командасы районның "Чукмар" командасы белән очраша. Әгәр җиңсәләр, Түбән авыллар республика ярышларына финалга чыгалар. Шуны көтә Җәмил, яздан бирле малайларга тынгы бирми. Яздан бирле тугызынчы класс малайлары шуңа әзерләнәләр. Җиңсәләр, Җәмилнең хыяллары тормышка аша башлый, моннан соң аны Язкилдедән кубарырмын димә! +Тик бүген алар җиңеләчәкләр! +Монысын бер Вәзилә генә белә. +Җәмилләр командасының капкачысы тугызынчы класс укучысы Зөфәр - Вәзиләнең энесе. Өч көн ялынды Вәзилә Зөфәргә, өч көн тәмле сүзләр белән малайны юмалады. (Сәрвәрбикә карчык түгел шул малай, таза, сәламәт, фельдшерның кирәге әллә ни юк!) Сүзләр генә ярдәмгә килмәгәч, браслеты белән сәгать вәгъдә итте. Сәләхетдин тамыры шул, Зөфәр яңа сәгатьле булачак, һәм шул сәгать Вәзиләгә - җиңү, командага җиңелү китерәчәк. Зөфәр капкачы - теләсә тупны тота, теләмәсә - "Чукмар" командасы бер-бер артлы гол кертәчәк! +Тәрәзәдән карап, рәхәт уйлар кочагында тирбәлгәндә Язкилдедә кош-корт шау-гөре башланды. "Әйдә, котырыгыз, котыр! Көзгә туй итәрбез дә симез-симез үрдәкл��рне, күркә түшкәләрен күтәреп шәһәргә китәрбез! Хәйретдин агай чаң кагып озатып калыр! Бигрәк матур яңгырый икән чаң тавышы!" +Хатын-кызның күңеленә теләк иңсәме?! Ул аны тормышка ашырмыйча калмый, хөрмәтле укучым. Без, ир-атлар, хатын-кыз аркасында гына оҗмахтан куылган дөнья мәхлуклары хатын-кызның өстенлеген, хәйләгә маһирлыгын, осталыгын берсүзсез танырга тиешбез! +Җиңүгә ышанып көткәнгә көннең үткәне сизелмәде дә диярлек. Вәзилә Зөфәрне белә иде, ул аңа ышана иде. Сүрелә төшсә дә, көн элеккечә чалт аяз һәм тыныч иде. Җәмил кайтыр вакытны чамалап Вәзилә урам якка караган эч тәрәзәне дә киереп ачып куйды, бүлмәләргә коры хуш исле җәй һавасы кереп тулды: кыз тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, елмайган хәлдә, аны көтә башлады. +Шактый көтте, кемдер пунктка керде, ул кемгәдер киңәш сүзләре әйтте, кемнәргәдер дару бирде, укол кадады. Күңеле еракта, күзе юлда, йөрәге сөенечләр тозагында, үзе шатлыклы хәбәрләргә зарыккан иде. +Шул чагында ул Түбән очтан менеп килүче ике кешене ерактан ук абайлап алды... Икәү! Һич тә ике кеше көтми иде Вәзилә. Әйе, берсе ул. Тик ялгызы түгел. Велосипедының икенче ягыннан, Җәмил шикелле үк рульгә тотынып, тагын бер кеше менеп килә иде. Хатын-кыз? Вәзиләнең күңеле шашып-шашып кайнады. Сәкинә! Былтыр гына унынчыны бетереп, фермада сыер савучы булып калган Сәкинә! Бая кызларны барлаганда аны исәпкә дә кертмәгән иде Вәзилә, кара син аны, буйга Җәмил абыйсыннан әзрәк кайтыш булса да, ничекләр атлый, башын күккә чөеп җибәргән, чәчләр су күбеге төсле кабарганнар, күзен-кашын ясаган, әйтерсең бии-бии менә! Бер дә сыер савучы димәссең! Әллә пунктка кадәр үк бергә килмәкчеләр инде? Вәзилә бармаклары белән тәрәзә пәрдәсен урап тотты да ак җәймә җәелгән тар караватка утырды. Күңеленә моңарчы килмәгән салкын шик төште: араларында берәр нәрсә бармы әллә?! +Ул ашык-пошык тәрәзә пәрдәсен рәтләде, вак кына тир бәреп чыккан борынын мамык белән пудраларга кереште. Сак кына ишек шакыдылар. — Керегез, кер,- диде ул, елмаерга бик тырышып. +Ишектән Сәкинә ялгызы килеп керде, керде дә, мактанган сыман, томырылып аңа карап тора башлады. Вәзилә түземсезлек белән тагын берәүнең кергәнен көтте, хәтта кызның артына үрелеп тә карады, тик анда берәү дә юк иде. — Җәмил абыең кайда? - дип сорады ул, дорфа гына. — Җәмил абый? - Бу исемне әйткәндә Сәкинәнең йөзе яктырды. - Кайтып китте. — Ничек? — Шулай. — Бер сүз дә әйтмәдеме? — Әйтмәс Җәмил абый! Ул гел шаярта бит! Мине бәләкәй кыз дип уйлыймы? — Шаярта? - Вәзиләнең коты алынды. Ялгышын аңлады. Җәмил турында бу кыз алдында сүз кузгатырга ярамый иде. Белер иде әле! Бу кызый актыгының буе гына түгел, теле дә озындыр, әллә ни уйлавы бар. — Я, үскәнем, ни йомыш? +"Үскәнем" дип Сәкинәне кимсетергә уйласа да, керүче кызның исе китмәде, ул биек, мул күкрәкләрен киерә төшеп Вәзилә алдындагы урындыкка килеп утырды. — Кулым ярыла, Вәзилә апа. — "Апа" сүзе Вәзиләне усал шөпшә төсле чагып алды, ул күзләрен зур ачып Сәкинәнең кулларына түгел, аякларына карады. Матур иде Сәкинәнең балтырлары, тез башлары, кыска ситсы күлмәге яшерә алмаган тыгыз, тулы ботлары искиткеч килешле иде! — Кулым ярыла дисеңме? - дип кабатлап сорады ул. — Әйе. Түбән авыл врачына күренимме әллә дип төшеп бара идем, Җәмил абый очрады да... бергә кайтып киттек. — Яхшы булган. Яхшы,- диде Вәзилә, күзен аяклардан Сәкинәнең кулларына күчереп. - Дөрес эшләгәнсең! — Бик озаклап, бик җентекләп карады ул аның кулларына: йомшак, ак беләкләренә кул салды да иңбашларының йомры һәм кыйгачлап түбән төшүен чамалады, муенының озын һәм горур икәнлеген абайлады һәм кинәт Вәзиләнең комсыз, көнче күзе кызның күлмәк изүенә томырылды. Коры, салкын тавыш белән сорады: — Әллә күкрәкчә дә кимәгән инде син? — Нинди күкрәкчә ул, апа? — Бюстгальтер, дим. — Нигә ди ул миңа? - Сәкинә көмеш чәчеп көлеп җибәрде. - Кирәкми! +Вәзиләнең уе, кышын аранда ятып, язгы нурлар уйнаганда иреккә чыккан дуамал аргамак кебек ыргылды: күргән Җәмил, кызның озын бармакларын да, йомры иңбашларын да күргән, ситсы күлмәк аша апачык беленеп торган биек күкрәкне дә, тып-тыгыз ими башларын да күргән. Бергә кайтканнар! Янәшә... Бәлки Сәкинә юри аның каршысына чыгып торгандыр әле? Шулай булмаса, нигә больницага ук төшеп җитмәгән? Нигә борылып кайткан?! Гомумән, нигә калды соң әле бу кыз Язкилдедә? Театр училищесына укырга бара, артистка була, дип сөйләгәннәр иде түгелме? Барсын иде, шунда югалсын иде. Нигә калган ул авылда? Бу инде моннан китәчәк түгел. Былтыр яз район газетасында аның яшьләргә хаты басылып чыкты. Сәкинә үз чордашларын, үз яшьтәшләрен колхоз-совхозларда эшкә калырга өндәгән иде. "Азат хатын" журналында рәсемен дә бастылар Сәкинәнең. Тик Вәзилә аннан бер тамчы да көнләшмәгән иде, рәсеме дә тонык, искитәрлек түгел иде. Бер ел эчендә тәмам пешеп, өлгереп җиткән икән бу кыз! +Ниләр сөйләгәнен дә, кулы ярылган Сәкинәгә ниләр тәкъдим иткәнен дә аңламады Вәзилә, сыер савучы сылуны капыл-копыл ишектән чыгарып җибәрде дә келәне элде. "Беркемне дә күрәсем килми, беркемне дә!" - дип пышылдады ул. Утырып, башын тезенә бөгеп, озак кына уйланды, уеның һич очы-тотанагы юк иде, күз алдыннан Сәкинәнең хуш ис бөркеп торган аксыл чәчләре, буялмаса да чия кебек алсуланып янып торган иреннәре китмәде. Җәмил шуларны күрмәгәндер дисеңме? "Авылда калыйк!" дигән өндәмәсен хәтерләмидерме?! +Эх, ялгышкан Вәзилә. Эшне Җәмилдән түгел, шушы кыздан башларга кирәк булган. Әйтәм җирле, соңгы очрашуларда "китик" дигән саен, Җәмил, тиле кеше сыман, авызын ера. Авызы ерык, ə сүзе чыкмый. Менә кем икән аның төп гаепле кешесе! +Җәмилнең кайтышлый медпунктка кермәвенең сәбәпчесе дә шушы кызый аламасы гына. Сәкинә белән бергә килеп керсәләр, Вәзилә егетнең кыланмышыннан, ярты сүзеннән уртак серләрен аңлап алачак иде... +Кайчан, ничек өйләренә кайтып җиткәндер, Мирфатыйхлар турын ничек узгандыр, өйалдындагы сулы чиләккә абынгач кына Вәзилә исенә килде, чиләкне почмаккарак алып куйды, тавыш бирде, өйдә берәү дә юк иде. Аптырап ишегалдына чыкты һәм, лапаста сеңлесе Фирүзәне күреп, кашын җыерды: — Син нишләп консультациядә түгел? - дип сорады. Фирүзә иңнәрен сикертте, түшенә яткан толымнарын берәм-берәм җилкә чокырына чөйде. — Нигә консультациягә бармадың диләр сиңа? Әзерлексез килеш имтиханга көрмәкчесеңме? Өчле аласың киләме? +Сигезенчене аннан-моннан гына тәмамлап, бик күп артык мәшәкатьләргә дучар булган Вәзилә эне-сеңелләренең укуына аерата бер игътибар бирә, бигрәк тә Фирүзәнең, кыз кешенең канына төшә иде. — Телеңне йоттыңмы әллә? — Синең Җәмилең,- дип мыгырданды сүзгә саран кыз. — Нинди Җәмилем? Ни лыгырдыйсың? — Синең Җәмилең... Хур итте... Мыскыллады. — Җитте диләр сиңа! — Бәйләнә. Битең бетчәле, ди. — Юкны сөйләмә. Тапкан сәбәп... — Үзеннән сора əнə. Кайтты! — Сорадым ди! - Вәзилә Фирүзәгә ышанмады, сеңлесенең алдарга осталыгы барын белә иде ул. - Зөфәр кайда? — Кайтмады әле. — Ə Зәйтүн кайда? — Мин каян белим? +Корт иле кебек тузгыган мең сораудан мидә берсе генә утырып калды: нигә Җәмил Сәкинә белән медпунктка кермәде? Командасы җиңсә дә, җиңелсә дә, ул Вәзиләне күреп чыгарга тиеш иде бит! Әллә Сәкинә берәр сүз әйтеп котырттымы?.. Бусы ук булмас, юктыр, Вәзиләнең хыянәтен беркем белми. Җәмил бары аны гына ярата, аларның алга барыр юллары бер. Җәмил кайтты, нигә Зөфәр аның янында түгел? Зөфәрне табып кайт, дип Зәйтүнгә кушар иде, ул шәйтан арбасы да әллә кая тәгәрәгән? — Зәйтүн кайда дидең әле? — Белмим дидем ич! - Фирүзә калтыранып кычкырды. - Сугышканнар! Җәмилләр Әнәсе белән! — Сугышканнар?! — Мин кайтмасам, канга батып бетәселәр икән! — Ни җитмәгән тагын аларга? — Беләсең ич, нигә сорыйсың. +Вәзилә өйгә керде, өс-башын алыштырды, җиңсез халат киде, тәрәзә кырына утырды. Урам буш иде. Урам сүзсез иде. Эх, ара капка булса, йөгереп кенә Җәмил янына кереп чыгар иде Вәзилә... +Урам бушлыгы борчымый иде кызны асылда, бер җан иясе булмасын, нигә бу мизгелдә Язкилдедә бөтен кеше чәнчелеп китми, Вәзиләнең берсендә дә гаме юк, аның бөтен күңел капшагычлары бары бер шикле ноктага - Сәкинәгә генә барып тоташкан. Җәмил белән уртак язмышлары нәкъ менә Вәзилә сусаган эзгә керә дип торганда, арага йомры иңбашлы, сусыл иренле япь-яшь кыз килеп кысылсын әле! "Уналтыда, унҗидедә кызның матур чаклары",- дигән татарның гашыйклары. Уналтысы, унҗидесе үтте шул Вәзиләнең, үтте. +Унҗидесе узган кызның күңеле үтә сак, үтә сизгер. Җәмил белән Сәкинәнең бер велосипед мөгезенә ике яклап ябышып кайтулары тиккә түгел. Урам уртасыннан туп-туры пунктка карап киләләр бит, ə?! Вәзиләнең сабырсыз көтеп торуын да беләләр! +Чуалган төенне чишәргә Зөфәр кирәк иде, Зөфәр! Кайда йөрер икән ул малайский тавык баш? Нигә яхшы хәбәрне тизрәк ирештереп апасының яралы күңеленә дәва китерми?! Әллә Вәзилә аңа юкка ышандымы? Сәлахетдиннәр нәселеннән Мирфатыйх улы Җәмилгә тартылган бердәнбер кеше Зөфәр түгел идеме әллә? Аңа ияреп лапаста сабан тәгәрмәчләреннән штанга ясап азапланып маташмадымы? Иртә таңнан суык җилдә дә сөлге күтәреп Олы суга юынырга чапкан да ул түгелме? Юк! Юк! Алары малайлык мавыгулары гына. Зөфәр - Сәләхетдин улы, йорт җанлыклы, төпле малай. Вәзиләнең энесе. Сатмас ул апасын! Алдагы көннәрдә дә гел булышып, сүз тыңлап йөрер. +Күз алларын томалаган шикле пәрдә бер заман ачыла төшеп, Вәзилә ныклабрак караса, каршысында гына, урамда авызын ерып, Җәмил басып тора. Зәңгәр тренировочный җиңел чалбар кигән, өстендә җиңсез юка күлмәк, кулында баганага менә торган "тырнаклар". — Вәзилә, дим, хәерле көн. +Вәзилә эндәшмәде, сүз әйтерлек хәле юк иде. Кызганычка каршы, аның хәле иртәрәк бетеп киткән икән, менә хәзер, Җәмил китергән хәбәрдән соң һушы бетеп егылса да, урынлы буласы икән. — Рәхмәт сиңа, Вәзилә. — Ни өчен? — Кара, кара, белмәмешкә салына! — Икмәктер менә, берни белмим. — Зөфәрне кыздырып, ярсытып җибәргәнсең. — Ə?! +Әллә чын сөйли Җәмил, әллә юри, күзләрендә шаян утлар уйный. — Кыскасы, син безгә бик нык ярдәм иттең. Мин бит алда тренер булачакмын. Синең эш методың турында уйларга ярый икән!.. Без җиңдек! Көчлерәк команданы җиңдек! Ну, Зөфәр! Барыбызны шаккатырды! — Ягуар, юлбарыс, барс! Уенчының психикасы җиңүдә хәлиткеч фактор була ала. Мин моны элегрәк тә белә идем, Зөфәр мисалында тагын бер кат сынадым. Рәхмәт, Вәзилә. — Котлыйм, алайса,- диде Вәзилә, калтыранган кулларын артына яшереп. — Котлавың кирәкми,- диде Җәмил, кычкырып ук көлеп. - Мин барын да беләм. — Кая барасың син?- Вәзилә сүзне икенчегә борырга тырышты. — Зәйтүн минем энекәшнең кепкасын агач башына ыргыткан икән. Үзе керергә курка. Шуны менеп алам. — Вәзилә ярты гәүдәсе белән тәрәзә аша урамга сузылган иде инде. Менә Җәмилләрнең капкасы ачылды, Әнәснең ап-ак башы күренде дә капка кинәт ябылды. — Сугышканнар,- дип дәвам итте Җәмил. - Гел тынышмыйлар, гел чәкәләшәләр. Нигә алай бу? — Малайлар сугышмыйча тормый инде,- диде Вәзилә, һаман Зөфәр турында уйлап. Җәмил әйткән хәбәр акыл ышанмаслык иде. +Биш минут дисәм күбрәк, өч минут дисәм азрак булыр, шулай берсе тәрәзәдә, икенчесе урамда күзгә күзне терәп торгач, Вәзиләнең: "Ничек булды соң?" - дип сорыйсы килде, әмма Җәмил, үзенең кая барырга чыкканын хәтерләп, аларның капкасына юнәлде. +Җәмил ишегалдында күренүгә, лапас күләгәсендә утырган Фирүзә фыр итеп күтәрелде, тырылдап өйгә кереп китте, китабын өйалды идәненә ыргытты да чабып кире әйләнеп чыкты. Көзгесен оныткан икән, аны учында яшереп болдырга чабып менәм дигәндә абынды, түгәрәк көзге кулдан төште һәм ташка бәрелеп көл булды. Җәмил Фирүзәнең кыланышын дикъкать белән күзәтеп торды, башын чайкады һәм иңбашларын уйнатып карт тирәк янын�� килде. Җәмилнең агачка менгәнен карарга өйдән Вәзилә дә чыкты, болдыр култыксасына таянып: — Көзге ватылуны бәхеткә дип юрасак, син агачка хәвеф-хәтәрсез менеп төшәчәксең! - диде ул, эченнән Фирүзәне тиргәп. — Мине сынар өчен генә икән, көзгеңне юкка әрәм иттең! +Җәмил йомшак кына атлап карт тирәк янына барып җитте, агачның тубырлы кәүсәсенә карап-карап торды да, "тырнакларны" агач төбенә ташлап, учларын төкерекләп бер-берсенә ышкыды, "эһ!" дип бер талпынды, ике сикерде һәм агачның аскы ботагына барып та ябышты. Мәче җитезлеге белән үрмәли башлады, байтак менгәч бер юан ботакны ике куллап селкетергә тотынды. Вәзилә юри, курыккан булып, чыркылдады: "Егыласың!" Аның ничек тә Җәмилне көлдерәсе килә иде, чыннан да, егет яфраклар куелыгыннан шаркылдап җавап кайтарды: "Минем егылганны көтәсеңме?" "Юләр!" - диде иреннәрен бөреп Вәзилә. Агач янына ук килеп җиткән иде, сискәндереп аның аяк башында бер нәрсә шапылдады. Башта Вәзилә кош оясы дип уйлаган иде, иелебрәк караса, кепка төшкән икән. Җәмил дә җиргә сикерде. — Киярлеге калмаган,- диде ул, һаман Җәмилне кимсетергә теләп. — Киярлек,- диде Җәмил, һаман авызын җыя алмыйча. - Әйбәтләп юып киптерәбез дә калыплап куябыз без аны. Өр-яңа булачак! — Яңаны алырсыз, бер кепка көненә калмагансыз. +"Ни сөйлим мин? - дип сулкылдады аның күңеле. - Хәзер ул шушы шакшы кепканы алачак та чыгып китәчәк. Шуның өчен генә кермәгәндер ич?! Кайчаннан ишегалдыбызга аяк басканы юк иде". +Никадәр көләч булырга, сүзләрне сайлап кына сөйләргә теләсә дә, Вәзиләнең көндезге ярсуы басылмаган, аның күзләре усаллык чәчеп карыйлар, елмаюы ясалма, салкын, сулышыннан боз исе килә иде. — Нигә яңаны алырга? Бусы да искермәгән! - Җәмил Вәзиләнең күзләренә төбенә төшәрдәй булып карап торды. — Ярар, шундый кепкалар кибеттә ауный бугай. Үзем алып бирермен,дип, юмартлыгы белән әңгәмәне җылытырга теләде Вәзилә. — Юк, Вәзиләкәй, бу кепка - бүләк. Беренче классны әйбәт бетергәнгә әтидән бүләк. Әнәс аны гадел тырышлыгы белән яулап алган. Үз гомерендә беренче олы бүләк. Аны алыштырып булмый. — Бәй, миннән дә бүләк булыр! — Бүләк вәгъдә итәргә яратасың икән син! - диде дә Җәмил кызның хафасын арттырды, аның ике бите дә кызышып яна башлады: әллә теге тиле малай... Зөфәр бөтенләй үк чишелеп беткәнме?.. Ах, юньсез Җәмил, тәҗрибәсез малайның серен алгандыр, мөгаен! — Синнән бүләк алса, энекәшнең бурычы бик зурая, - дип, һаман аяусызлана барды Җәмил. - Бирмә инде син аңа бүләгеңне, юмартланма! +Вәзиләнең Җәмил алдында кызарып-бүртенеп, дәресен белмәгән надан кебек ык-мык торуын ишек ярыгыннан күзәтеп торган Фирүзә кинәт пырхылдап көлә башлады. Моңарчы апасы әйткән "бозауга" бер дә охшамаган иде Мирфатыйх малае! Вәзилә ялт карап алды, көлүченең тавышы шунда ук киселде. +Алар тагын ни турындадыр сөйләштеләр, тик бу сөйләшү дә мөнәсәбәтләрне ачыкламады, араны якынайтмады, киресенчә, ерагай��ты гына бугай. Җәмил аз-маз шаярткан булды, юк сүз әйтеп Вәзиләне көлдерде, кыз аны капкага чаклы озата чыкты. Шунда саубуллаштылар. +Вәзилә өчен кердеме Җәмил? Әллә юкмы? Әмма Вәзиләгә алда ничек булырга кирәклеген белдермичә чыгып китте. Моңарчы Вәзилә үзен Җәмилнең хуҗасы итебрәк саный иде. Җәмил бары тик аның хакына яшәргә, аның күз карашыннан ни боерганын аңларга тиеш дип исәпли иде. Шулай булачагына фанатикларча ышана иде. +Мәхәббәт сукыр була диләр. +Сукыр булгандыр шул Вәзиләнең мәхәббәте, Язкилдедә Сәкинә шытып калкынганын да күрмәгән, Зөфәр ныгып килгәнне дә абайламаган. +Бүгенге көндә Язкилденең Югары очында, Сәләхетдиннәр йортында, хәлләр менә шундыйрак - хәлләр, турысын әйтергә кирәк, шәптән түгел. Зәйтүн белән Әнәс читән сүтә-сүтә сугышканнар. Фирүзә белән Җәмил абыйсы ызгышканнар. Зөфәр дигән егет аламасы, мөгаен генә, Вәзилә апасын сатып дошман лагерена чыккан. Җәмил белән Вәзилә арасына үткен пычак булып Сәкинә килеп кергән! +Боларның эчке мәгънәләре нидә? Бер-берсен ачыклыймы бу фактлар? Әллә нәтиҗәсе генә бәйләнгәнме? +Нәтиҗәне күз алдына китерә алмаса да, Вәзилә бу аяусыз фактларның бер-берсенә шактый тыгыз бәйләнгәнен һәм язмышының алдагы көнендә бүгенге мөнәсәбәтләрнең хәлиткеч урын тотачагын чамалый иде. Җиткән кызларның уе - җилдәй җитез! +Ул, авызын-борынын мимылдатып, кече як ишеге янында басып торган Фирүзәне ике куллап этеп җибәрде дә, олы өйгә кереп, хәлсезләнеп, мәлҗерәп баягы урынына, тәрәзә каршысына килеп утырды. Бераздан Түбән оч ягыннан акрын гына болай таба менеп килүче ике кешене абайлады. Урамда кеше йөрми түгел, әмма килүчеләрнең икәү булуы аны тагын шиккә төшерде, ни тырышса да, килүчеләрне танымады. Фирүзәне чакырып китерде: "Күземә чүп кердеме шунда, танымыйм гына. Кемнәр бу?" - диде. Фирүзәнең күзе үткен, шундук чәрелдәп кычкырды: "Әй Зәйтүн бит! Икенчесе Хәйретдин агай!" +Бераздан Вәзилә дә аермачык күрде: Хәйретдин агай малайның колагыннан эләктергән, аны Югары очка сөйри, Зәйтүн исә әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып акыра иде. "Кыйнаганда барабан гына үз тавышы белән кычкыра",- дип уйлады Вәзилә бер дә кирәкмәгәндә. Тегеләр дә ул утырган тәрәзә турына ук килеп җиттеләр, Фирүзә куркып кычкырып куйды, Вәзиләнең күз аллары караңгыланды: Зәйтүннең кулында кеше башы сөяге бар иде! Вәзилә абына-сөртенә урамга чыгып чапты. +=5= +Чуалган башны тагын да бутар өчен күп кирәкме? +Мөлдерәмә тулы чиләккә бер-ике тамчы гына өстәсәң дә читчитләреннән ага башлый... +Зәйтүн кулындагы баш сөяген күргәч, Вәзилә чак акылыннан шашмады, ул Хәйретдин агайның ни аңлатырга тырышканын байтак вакыт аңлый алмыйча азапланды. Зәйтүн һаман мышык-мышык елый иде. — Менә малаегызны китердем,- диде, өченчеме, дүртенчеме тапкыр кабатлап, Хәйретдин агай. - Су буенда адәм башы сөяген туп итеп уйныйлар иде. — Без уйнамадык, тапкан гына идек,- дип сүз кыстырды малай. +"О ужас!" дип уйлады Вәзилә. Ул караган киноларда кырган кашлы, сыланган керфекле кызлар бербер көтелмәгән хәл булганда нәкъ менә шушы сүзне әйтеп, нәзек беләкле кулларын күккә чөяләр иде. Ат алмасын туп итеп уйнап йөрткәнне күргәне бар, ипи катысын да җирдә тәгәрәтә хәзер авыл малае, бәләкәйрәкләр мәктәп сумкаларын да карда-бозда тибеп ярышалар, алма тәгәрәткәннәре бар... адәм башы сөяген футбол тубы итеп, мөгаен, Язкилде авылында гына уйнаганнардыр! Берничә урыннан чатнап ярылган, тешләре ыржаеп торган көрәнсу баш сөяге! Адәм башы! +"О ужас!" +Авылда үссә дә, Вәзилә бу сүзнең татарчасын белми иде. +Нәни генә географик белешмә +Төньяк географик киңлекнең 55 нче градусында һәм көнчыгыш географик озынлыкның 52 градус 30 минутында утырган Язкилде авылы турында, аның Югары, Түбән очлары турында байтак кына сөйләштек инде без, хөрмәтле укучым. Авылның кайбер гражданнары белән дә танышып уздык. Сүз арасында гына Җәмил балачакта гарьләнеп йөзеп чыккан Олы су елгасын да телгә алгаладык. +Авылның яме булган Олы су белән тагын да ныграк танышырга вакыт җитте: безнең хикәядәге вакыйгаларга да, кешеләргә дә турыдан-туры катнашы булачак әле аның, булачак! Алай гына да түгел, географик карталарда бөтенләй күрсәтелмәгән шушы елга без телгә алган кешеләрнең язмышында искиткеч бер роль уйнаячак. Менә шуннан соң "кеп-кечкенә инеш кенә" дип әйтеп кара инде Язкилденең Олы суын!.. +Матур елга Олы су! +Ə болай артык данлы-шанлы да түгел, Язкилдедән биш-алты чакрымда, калын кара урман арасында, ташлы ярда чишмә булып бәреп чыга да, Олы су башы дип аталган ерганаклы үзәннән үтеп, ашыга-ашыга, кабалана-кабалана авыл янына килеп җитә. Җәен сабыр гына, серле генә инеш ул, ярларында таллар, уем-уем зирек агачлары үсә, зирекләрне иркәләп колмаклар чорный, колмак араларында сандугачлар өзмәс сайрый, бормалы тугайларында кызылканатлар, ташбашлар, кушбашлар үрчи. Иллә мәгәр язын Олы суның холкы яман! Авылны өч яктан ураган урман кары кузгалып төшә башлаганда Олы суга якын барырмын димә! Каян киләдер аңа шулкадәр көч, каян өстәләдер дуамал гайрәт, урманнан ук шаулапгүләп килеп чыга да үзәнлекне тутырып киңәя, тау итәкләренә кадәр сикергән күгелҗем-кара дулкыннарын уйнатып-биетеп түбәнгә омтыла. Ике-өч көн дуамалланып котырына, төннәрен дә тынмый, яралы дию булып бәргәләнә-улый, вак-төяк күперләрне йомычка урынына уйнатып агызып китә, анда-монда сураеп калган печән кибәннәрен ялмап йота, тал-тирәкләрне тамырлары белән йолкыпкубарып ала. Соңгы елларда холкы бигрәк тә яманланды Олы суның! Элегрәк елларда урман кары сабыррак, сызып кына кузгала торган иде. Хәзер ни, кая карама, электр чыбыклары узган, я нефтьүткәргечләр сузылган, урманнар кишәрлек-кишәрлек тоташтан киселгән, кояш нуры ургылып килеп керә дә кыш тупланган карларны дәррәү кузгата, ашыктыра башлый. Әй китә, әй башлана кыямә��! Олы судан байтак җәбер күреп, аның дуамал гадәтләрен белсәләр дә, Язкилде кешеләре яраталар үз инешләрен. Олы суны кушып җырлар чыгаралар, читкә китсәләр, шуны сагынып кайталар. +Язкилденең зираты авылның түбән ягында, заманында Олы судан хәтсез еракта иде. Инеш язгы ташуларда ел саен ярларны җимереп үзенә яңа юл сайлый башлады һәм биш-ун ел дигәндә дулыйдулый зират янына ук килеп җитте. Мәрхәмәте килеп, әрвахларның тынычлыгын бозарга куәте җитмәс дип йөргәннәр иде, алдагы язда су гомердә булмаганча котырынды һәм киртәне җимереп эчкә үк үтте, байтак кына иске каберләрне юып агызды... Су юашланып үз эзенә төшүгә, хәстәрле язкилделәр зират тирәсен ныгыттылар, еш казыклар кагып, тал чыбыгыннан ныгытмалар үрделәр, өмә ясап, киртә белән тал арасына эре-эре таш тутырдылар. Машина белән ташыдылар ташны. Әмма алдагы язда су тагын да шәбрәк акты, биш көн буе тоташ ябырылып дулады, зират киртәләрен, ныгып өлгермәгән сай тамырлы тал агачларын гына түгел, дәү-дәү ташларны тәгәрәтеп, үзе белән түбән якка ияртеп китте. Язкилделеләрнең болан башы хәтле ташларын Түбән авылның тегермән буасы алдында таптылар. Буа да чыдамаган, киткән иде. Су зиратка ук бәреп кереп быел да байтак каберләрне ялмап йотты. +Картлар кайгыга төштеләр. Зиратны алай-болай гына ныгытып мәңгелеккә йокыга талганнарның тынлыгын саклап калырга җай калмаганлыгын күрделәр. Мәсьәлә үтә җитди иде, шул хакта сүз ике мәртәбә авыл советы сессиясендә каралды, район оешмаларына барып җитте. Иң беренче нәүбәттә авылның төньягындагы тау итәгеннән байтак кына җир кисеп, киртә белән әйбәтләп уратып алдылар. Капка башына куелган ай урагын тимерче Фазулла эшләде. "Савап булыр, оҗмахлы икәнсең",- дип, карчык-корчык бик мактагач, үз акчасына айны көмеш суы белән дә йөгертте. Яңа зират капкасына ай менеп утырган көннән авыл советы катгый карар чыгарды: "Бүгенге вакыттан иске зиратка мәет куймаска, бу максат өчен бары тик яңа зираттан гына файдаланырга",- диелгән иде анда. +Тик менә яңа зират кәгазьдә расланганнан соң, авылда беренче мәет булу белән үк халык арасында шомлы хәбәр таралды: имеш, яңа зиратка беренче булып яткан кеше үз артыннан бөтен нәсел-нәсәбен тарта торган була... +Каян, кемнән чыккандыр бу сүз, Язкилде халкы арасында таралып та, кыска гына вакыт эчендә ныгып та өлгерде. Авыл советының тыюына карамастан, мәетләрне иске зиратка, елгадан ерак почмакка куя башладылар. Бер ел шулай үтте, ике, өч... Тагын якты язлар килде. Тагын дулады Олы су - тагын язкилделеләрдән җир тартып алды, корбан таләп итте. Әллә кайчан йокыга талганнарның каберен тузгытып, аларның ак сөякләрен борылышларга, комлы иңкүлекләргә илтеп салды. +Шомга төштеләр язкилделеләр! Уен эшмени, тыныч заманда утядрә чәчрәмәгәндә бабаларыңның тынычлыгы яз саен бозылсын әле! Шомлы хәбәрләр тирә-якка таралды. Авыл советы председателе районнан авторитетлы лекторлар чакырып хорафатлар, ышанулар һәм аларның зарарлары турында өч-дүрт мәртәбә лекцияләр тыңлатып карады, әмма үлем-җитем, туу-яшәү җәһәтеннән йолалар, инанулар күп вакытта законнардан да өстен булып калалар. +Мәңгелек алдында күпләрнең күңелен икеләнү, каушау чорный торган була. Авыл советы председателенең газиз әткәсе дөнья куйгач, яңа зиратның мәңгелек беренче кунагы, мөгаен, ул булыр дип торганнар иде, агай-энеләр, туганнар, кардәш-ырулар җыелып, бер сүздә, бер авызда торып, председательне дә җиңделәр. Берәүнең дә тоташ үлем күрәсе килми, бер нәсел дә үз арасына Әҗәлетдинне кертергә ашыкмый иде. Рәиснең әткәсен дә иске зиратка җирләделәр, авыр туфрагы җиңел булсын, бәлки Олы су акылына килер?! +Язкилдедә һаман шул гадәтләр, бер үк сүз өстен булып калды... +* * * +Менә шулай Хәйретдин агай соң дәрәҗәдә кызып. Зәйтүн дигән шук малайның колагыннан сөйрәп өенә хәтле китергән иде. — Бу тинтәкнең әткә-әнкәсе әйдәләрме?- дип сорады ул, малайның колагын нык кулыннан ычкындырмыйча. — Юк,- диде Вәзилә, мышык-мышык сытылган энесенә җирәнеп карап. — Менә күр, туп итеп тибеп йөртәләр бит, ə?! — Уйнамый идек әле.- дип, һаман карулашты малай. — Каян алдың моны? - Вәзилә "баш сөяге" сүзен әйтергә кыймады. — Каян булсын, су буеннан,- диде малай, тынычлана төшеп. Вәзилә апасының яклап, бу усал карттан йолып аласына шикләнми иде Зәйтүн. — Әнәс тә шунда идеме? - диде Вәзилә, бая гына күрше малаен капка авызында күрсә дә. — Юк. — Нигә моны башка балалар алмаган да, нигә син генә шундый юньсезлеккә тап буласың? +Зәйтүн җавап бирмәде. +Хәйретдин агай колакны ычкындырды, ике кулын да билендәге киндер алъяпкычка озаклап сөртте һәм баш сөяген малайдан тартып алды. — Нишлибез инде хәзер? - диде ул, бераз сабырланып. Болай да буталган Вәзиләнең башында бер уй да юк иде. — Үлеләр белән нишләргә кирәклеген дә мин белергә тиешме? - диде ул, дорфа гына. Хәйретдин агай аптырап күтәрелеп карады. — Син фелшер. Укыган кеше. Мондый чакта синең янга килмичә кем янына барыйк ди без? — Мин тереләр белән эш итәм,- диде кыз, һаман кырыслана барып. Аның тагын да ныграк усалланасы килеп китте. "Минем ни эшем бар? - дип күңеле үртәлде. Авыл советы кайгыртсын əнə! Зәйтүннең дә ни гаебе бар? Нигә өйгә алып менгән аны бу карт? Колагын шештереп бетергән! Нигә Хәйретдин агай бу сөякне авыл советына, я идарәгә кертеп чыкмаган? Нигә бу файдасыз эшкә Зәйтүн белән мине катыштыра". — Ничек алай? - дип, бик аптырады Хәйретдин агай. - Ничек алай? Барыбызның да уртак хәсрәте ич бу? Сезнең туганнарыгыз да шунда ята. — Юк безнең туганнар анда,- диде Вәзилә, кистереп. - Беркемебез дә юк. Без һәммәбез дә сау-сәламәт. Исән. — Хата уйлыйсың, кызым. — Малайның колагын өзеп төшерә язгансыз. Ни хакыгыз бар? — Тәртипсез бала алдында шулай сөйләшәләрме? Тәрбияң шулмы? — Хәйретдин агай, башка кайгың булмаса, безнең тәрбиягә катнашып йөрмә инде син, яме. +Вәзилә Хәйретдиннең олы кеше икәнен, аның янында тәмсез телле булмаска кирәклеген дә белә, әмма бу минутларда ул аны күрми дә диярлек иде, шәхсән аны кимсетергә дә уйламый, аның күз алдында тату пар - Җәмил белән Сәкинә, егет белән кызның велосипед янәшәсендә атлаган шәүләләре уйный, хәзер алар якында булсалар, Вәзилә аларны чәйнәкләп, өзгәләп ташлар иде. Тик алар юк, каршысында соры фетр эшләпәсен кашына ук төшереп кигән, бөкресе тагын да ачыграк калыккан Хәйретдин агай басып тора, күзләре дымсуланган, яргаланган җыерчыклы кулында - адәм башы сөяге. "Карчыгының кабере исән микән?" - дип уйлады Вәзилә һәм Зәйтүнгә: — Бар, кереп кит! Йөрисең кеше бимазалап! - дип кычкырды. +Зәйтүн өненә кереп шылган йомран кебек йомылып кына алар күз алдыннан югалды, ачык тәрәзәдән Фирүзәнең шаркылдап көлгәне ишетелде. — Ə сез нигә китмисез, Хәйретдин агай? Нигә җан талап монда торасыз? Мин нишләтә алам? — Китәм алайса,- диде юаш карт. - Мин ни, аптыраганнан килгән. Аптырарлык хәл бит, шаккатарлык. Уйламаганда-көтмәгәндә... Бер җирдә дә мондый хәл юктыр! Борынгы бабайларны әйтәм, авыл өчен урынның шәбен сайлаганнар, менә зиратны гына куя белмәгәннәр. Үзләре дә: "Ни булды безгә?" - дип борчылып яталардыр. Рәнҗиләрдер безгә... Җаен таба алмыйбыз бит. — Авыл советына керегез. Аларга ныгытып әйтегез. Сез олы кеше, сезне тыңларлар,- диде Вәзилә, тупаслыгын бераз киметергә тырышып. +Карт та бераз йомшарды. +- Малайда гаеп юк югын, мәгәр аз гына гаеп тә бар: туп итеп уйнарга аңа берәү дә кушмаган. Үзе башлаган! Бүтәннәр куркып карап кына торган! Сезнең башкисәр типкәләпме типкәләп йөртә икән... +Китте Хәйретдин агай. +Үзе дә сизмәстән, Вәзиләнең рәнҗүен арттырып китте. Бер сәбәпсез, бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. Чынлыкта исә ул бүген бер генә кешегә - үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Әмма адәм баласы шулай яратылган, ул гаебе барын эчке сиземе белән чамалаган очракларда да гаебен танырга ашыкмый, аны башкаларга сыларга ярата. Ике дә уйлап тормыйча башкаларны гаепли. Без барыбыз да, тыштан гаебебезне таныган булып кылансак та, күңелебез белән бик сирәк очракларда гына төп гаепнең үзебездә икәнен таныйбыз. +Әгәр бүген Вәзилә: "Командагыз җиңелсен!" - дип үгетләп Зөфәрне озатмаса... +Әгәр ул аңа хыянәте өчен чылбырлы сәгать вәгъдә итмәсә... +Әгәр Вәзилә Сәрвәрбикә карчыкны да үз ягына аудармаса... +Әгәр Җәмилнең матур гына үрелеп барган тормышына аяк чалырга маташмаса... +Әгәр Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар гаиләсе яшерен һәм астыртын дошманлык белән яшәмәсә... +Әгәр Вәзилә Җәмил белән Сәкинә каршына айдай балкып килеп чыкса... +Күңеле тыныч булыр иде аның, Хәйретдин агайны да юкка рәнҗетеп, борчып маташмас иде. +Юк шул, Вәзилә Сәкинә белән Җәмил алдына тып итеп чыга алмады, күңеле саф түгел иде аның, кылган эшләре, гамәлләре керсез түгел иде. Җәмилгә булган мөнәсәбәте алама иде. Шул аламалык аны т��рәзә пәрдәсе артына качырды. Шул саф түгеллек аның күңеленә чүп-чарлы, шикле уйларны өйде. Батыр батырны сирәк чакта ярата, матур матурны бер чакта да сөйми. Чөнки матур икәү булса, аның берсе барыбер өстен чыга. Матурлыкның төп шартларыннан берсе - ул кабатланмас рәвештә бер булырга тиеш. Язкилдедә бер матур бар иде - ул Вәзилә иде. Сәкинә дигән матур калкып чыга икән, бу - Вәзиләнең үлеме, бетүе, матур буларак югалуы дигән сүз. +Шулай уйлады Вәзилә. +Шулай уйларга тиеш тә иде Сәләхетдин кызы. +- Малайда гаеп юк югын, мәгәр аз гына гаеп тә бар: туп итеп уйнарга аңа берәү дә кушмаган. Үзе башлаган! Бүтәннәр куркып карап кына торган! Сезнең башкисәр типкәләпме типкәләп йөртә икән... +Китте Хәйретдин агай. +Үзе дә сизмәстән, Вәзиләнең рәнҗүен арттырып китте. Бер сәбәпсез, бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. Чынлыкта исә ул бүген бер генә кешегә - үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Әмма адәм баласы шулай яратылган, ул гаебе барын эчке сиземе белән чамалаган очракларда да гаебен танырга ашыкмый, аны башкаларга сыларга ярата. Ике дә уйлап тормыйча башкаларны гаепли. Без барыбыз да, тыштан гаебебезне таныган булып кылансак та, күңелебез белән бик сирәк очракларда гына төп гаепнең үзебездә икәнен таныйбыз. +Әгәр бүген Вәзилә: "Командагыз җиңелсен!" - дип үгетләп Зөфәрне озатмаса... +Әгәр ул аңа хыянәте өчен чылбырлы сәгать вәгъдә итмәсә... +Әгәр Вәзилә Сәрвәрбикә карчыкны да үз ягына аудармаса... +Әгәр Җәмилнең матур гына үрелеп барган тормышына аяк чалырга маташмаса... +Әгәр Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар гаиләсе яшерен һәм астыртын дошманлык белән яшәмәсә... +Әгәр Вәзилә Җәмил белән Сәкинә каршына айдай балкып килеп чыкса... +Күңеле тыныч булыр иде аның, Хәйретдин агайны да юкка рәнҗетеп, борчып маташмас иде. +Юк шул, Вәзилә Сәкинә белән Җәмил алдына тып итеп чыга алмады, күңеле саф түгел иде аның, кылган эшләре, гамәлләре керсез түгел иде. Җәмилгә булган мөнәсәбәте алама иде. Шул аламалык аны тәрәзә пәрдәсе артына качырды. Шул саф түгеллек аның күңеленә чүп-чарлы, шикле уйларны өйде. Батыр батырны сирәк чакта ярата, матур матурны бер чакта да сөйми. Чөнки матур икәү булса, аның берсе барыбер өстен чыга. Матурлыкның төп шартларыннан берсе - ул кабатланмас рәвештә бер булырга тиеш. Язкилдедә бер матур бар иде - ул Вәзилә иде. Сәкинә дигән матур калкып чыга икән, бу - Вәзиләнең үлеме, бетүе, матур буларак югалуы дигән сүз. +Шулай уйлады Вәзилә. +Шулай уйларга тиеш тә иде Сәләхетдин кызы. +Югары Очның Сәлахетдин кызы. +Миңгерәүләнеп килгән Хәйретдин агайны чукый-чукый озатты Вәзилә. Чөнки күңеле керле иде аның бүген, гаебен танырга көче җитмәгәч, тормышының кәйсезлеген беренче очраган кешесенә - Хәйретдин агайга йөкләп җибәрергә тырышты ул. Зират юлыннан кара кайгыга батып кайткан картны ул башта ук усал күңел белән каршылады. Вәзиләнең аңа үпкәләве бөтенләй урынсыз, урынсыз гына түгел, тупаслык, гаделсезлек, дорфалык иде. Тик Вәзилә үзендә бүген котырынган бу сыйфатларны бер чакта да таныячак түгел, танырга җыенмый да. Ул картның авыр адымнары артыннан нәфрәт тулы күзләре белән карап калды. Иң гаҗәбе, аның күңеле җиңеләйде, йөзенә тантана катыш канәгатьләнү чыкты. Кайберәүләр кеше рәнҗеткәннән соң җиңеләеп калалар. Вәзилә əнə шундыйларның берсе иде. +=6= +Инде сүз Зөфәр турында барачак. Чират аңа җитте. +Вәзиләнең күңеле аны эзли: "Зөфәр кайда? Кайда йөри ул тилемсә егет?!" +Кайда булсын, Зөфәр баядан бирле Олы су буенда йөри. Бер башы. Ялгызы... Ул өенә кайтырга бик курка иде. Ул бүгенге көннең, бүгенге кичнең тизрәк узуын, мәңгегә кайтмавын һәм онытылуын тели иде. +Без бит барыбыз да аз-маз ваемсызлар. +Шулай түгелмени, хөрмәтле укучым? Без алда бары тик бәхет кенә, бары тик тынычлык кына көтә дип шулкадәр нык ышанабыз ки, барыбыз да һәрдаим киләчәккә омтылабыз. Киләчәкнең мәшәкатьләрен, кайгы-сагышларын, авырлыкларны кемдер үз өстенә, үзенә алыр да, безнең өлешкә бары тик татлы-тәмлесе, яктысы вә яхшылыгы гына калыр дип ышанабыз. Киләчәктән беркем дә начарлык көтәргә теләми! Я, кайсыбызның бүгенге көннең иң кадерле гомер кисәге икәнлеген уйлап куанганыбыз бар да бүгенге көнне озайтырга, сузарга яки бөтенләй туктатырга тырышып караганы бар?! +Тәҗрибәсез Зөфәр дә бүгенге көнен каргый иде. Тизрәк узуын, онытылуын тели иде. Көннәренең, гомеренең санаулы икәнлеге турында уйлап та карамый иде ул. +Ə бүгенге көн шулкадәр матур, Зөфәрнең тирә-ягы искиткеч бай, кызыктыргыч дәрәҗәдә төрле-төрле иде. Ул, Олы су буенда бер максатсыз, мәгънәсез йөреп талчыккач, биек куе үләннәр арасына кереп күмелде, әмма үзенең гаҗәеп бер матурлык арасына чумуын аңламады. Көн шулкадәр рәхәт, җылы иде, җилсез, тып-тын иде. Һәр тарафта бал кортлары оча, төклетуралар гөжелди, ул исемен белмәгән әллә никадәрле алтын-сары, чуар бөҗәкләр үрмәлиләр, сикерәләр тәпәләшеп, сугышып яталар, кыскасы, болынның һәр карышы үзенчә матур, үзенчә хәрәкәттә иде. Зөфәрнең дүрт ягында да тирбәләтирбәлә ганҗә гөлләр хуш ис тарата. Кояш нурлары аның битен, муенын иркәли, футбол ярышынная соң була торган арганлык, гәүдә авырлыгы каядыр йомшак җиргә сеңә бара иде. Кошлар пыр да пыр аның тирәсеннән очып чыгалар, күккә атылалар, күк үзенең сыек саф зәңгәрлеге белән искиткеч матур иде. +Тормыш, табигать, кошлар дөньясы бүгенге көн, бүгенге мәшәкатьләр белән мәшгуль! Алар ашыкмыйлар, иртәгәге көн тизрәк килсен иде дип теләмиләр, бүгенгенең рәхәт сөенечләреннән тәмам бәхетлеләр иде. Җемелдәп-җемелдәп Олы су ага, тугайларында вак балыклар ялтырашып сикереп куя, комырыкта качып яткан ач күз кушбаш яр күләгәсенә керә дә, үзенең монда хуҗа икәнлеген белдереп, койрыгы белән шапылдатып суга, су чәчрәтә. +Менә биек-биектән аваз салып ялгыз торна очып үтте. +Икенче җәй рәттән Зөфәр ялгыз торна күрде. +Кайда икән аның башкалары? Бик биектә, сыек ак болыт дулкыннарына тия-тия очты торна, ə тавышы бөтен күк гөмбәзен иңрәтеп таралды. Торна тавышын ишеткәч, чалкан яткан Зөфәр әйләнде дә җиргә йөзтүбән ятты, үлән сабаклары, кыштырдавык яфраклар аның яңакларына сарылдылар, чәчәкләр иелеп муенын кытыклады. +Тугызынчыда укучы малайлар ни уйлый? +Тугызынчыда укучы малайлар нинди теләкләр белән йокыдан уяна? +Аларга нинди төшләр керә? +Тугызынчыда уйлата, унынчыда биетә. Тугызынчыда малайлар күбрәк унынчы класс турында уйлыйлар. Унынчы класс тормышның бер баскычын үтү, олы дөньяга чыгарга теләп капка кагу. Тугызынчыда малайлар кыяр-кыймасрак яшиләр, чөнки алда яңа, серле һәм биек капка барлыгын алар чамалый башлый. Унынчыдан соң яңа тормыш башлана. Унынчыдан соң бала ата-ана канаты астыннан чыга яза. Күбесе чыга да үзенчә тормыш итә башлый... +Тормыш турында сүзләр күп. Билгесезлек һәрвакыт сүзләрнең ишлесен тудыра. Мәктәптә сүзләр бер төрле. Өй арасында ул сүзләр башка мәгънә алалар, үзгәрәләр. +Сүзләр, сүзләр! +Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз! Сүзләрнең һәркайсысын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасез сүзләрне, болай, узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очыртабыз. +Кеше туа, күзен ача! Нинди бөек минутлар! Кояш аңа көлеп карый. Юк, кояш түгел, әнкәсенең якты чырае гына икән әле бу... Кеше туа. Аның күз алдында якты йолдызлар яна! Юк, йолдызлар салкын, ə бу йолдызлар җылы - бәхетле ананың якты күзләре генә шулай елтырый икән әле! Менә ананың бәхетле иреннәреннән беренче сүзләр пышылдап чыга: "Балам!" "Улым!" яки "Кызым!" +Кеше туа. Шушы беренче бөек, изге сүзләрдән соң һәр көн, һәр минут сүзләр дөньясына чума. Өйдә, ата-ана авызында сүзләр бер төсле яңгырыйлар, бала тәпи-тәпи урамга чыккач, башкалар белән аралашканда, чордашларын, иптәшләрен күргәндә өйдә бер төрле яңгыраган сүзләр икенче, кайчагында бөтенләй капма-каршы мәгънәләр алалар. "Яратам" дигән сүзне генә алыйк. Бу сүзне беренче тапкыр һәм кем авызыннан ишетә бит адәм баласы, уйласаң, бик мөһим мәсьәлә! Бала кем авызыннан беренче ишеткәндә аның эчтәлеген аңлый, бәяли ала, хәтеренә сеңдерә дә шушы гап-гади сүзнең серен-моңын күңелендә тоя башлый. Уйлап карыйк әле, хөрмәтле укучым, "манный боткасын яратам, дигәндә хәтерләп каламы ул бу сүзне, әллә "кояш баешындагы моңсу шәфәкъ нурларын үлеп яратам" дигән тезмәдә ишетәме?! Кайсы очракта бала күңеленә кереп кала бу сүз? Югыйсә, "яратам" сүзен "урлашырга яратам", "тукмарга яратам", "җан кыярга яратам" дигән куркынычлы, дәһшәтле тезмәләрдә дә бердәй иркенлек белән кулланырга һәм максатка ирешергә мөмкин ич! Телнең мөмкинлеге чиксез, бала һәммәсен ишетә. Без сүзләрнең чын мәгънәсе турында уйланабызмы, сакмы без? +Бала - гөнаһсыз җан, язылмаган ак кәгазь, чишмә челтерәгәндәге ак дулкын, мөлдерәп торган саф күзләре белән ата-анасының ачык йөзенә карап күзен ача, уяна, елмая, көтә. Әти-әни аны сүзләр дөньясына да - катлаулы һәм бер изге илгә алып керә. +И туган тел, и матур тел, +Әткәм-әнкәмнең теле! - +дип әйтәме алар? Әйтә аламы? +Ватан, Туган ил, Казан дип телебезнең иң изге, иң бөек сүзләрен яшьтән үк бала күңеленә сеңдерә аламы? Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә. Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар! +Зөфәрнең хәтеренә сеңеп, уелып калган беренче сүзләр менә мондыйрак иде... (Бала күңеле уңдырышлы кыр - ни чәчсәң, шуны урырсың!) +Өй. Йорт. Өй. (Сүзнең чыгыш килешен бер кулланмыйлар Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа; пар кош шикелле сайрыйлар - "өйдән" дигән мәгънә юк, "өйгә" дигән юнәлеш килеш кенә бар!) Өйгә кайтырга тиеш. Һәммәгез дә өйгә кайтырга тырышыгыз. Шулай кирәк, чөнки өй - байлык, өй - изге, өй - мәңгелек. Өй - безнеке. Малтуар. Кием-салым. Җиһаз. Сыер. Сарыклар. Симез казлар. +Каклаган каз. Каз бәлеше. Каз мамыгы. Каз каурые. (Бер капчык җыеп тапшырсаң, уч тутырып акча бирәләр.) Һәммәсе өй сүзе белән бәйләнелгән, һәм юллар гел өйгә таба кайта. +Тагын сүзләр. Сүзләрдән мәгънә ясала. Мәгънә бала күңеленә сеңә бара. Кеше. Кешенең кулы үзенә таба кәкре. Үз күлмәгең үзеңә якын. Брат братның көтү көткәненә дә рад. Кешегә ышанма, үзеңә таян. Артта калма, алдыңа чыгарма - югыйсә өлешсез калырсың. +Ата-ана балаларга, шул җөмләдән Зөфәргә дә, сүзләре белән генә түгел, эш-гамәлләре, тормыш мисаллары белән дә бары тик шушы кагыйдәләрнең генә изге кулланма булырга яраклы икәнен расларга тырыштылар. +Ана, җае килсә дә, килмәсә дә, атаны мактады: +"Атагыз мал таба белә. Юк җирдән дә таба ала. Кулыннан эш килә. Эш әмәлен белә. Хәстәрен күрә. Тапканын башкалар сыман читкә чәчеп бетерми, өйгә алып кайта! Башкалар эчә, ул читтә кабып та карамый, чүп-чар кеше белән аралашмый". +Ата да ананың дәрәҗәсен күтәреп яшәде: "Анагыз сакчыл. Бөртекне дә исраф итми. Иш янына куш ясый белә. Йорт җанлыклы. Саран дисеннәр, исегез китмәсен. Әйе, саран. Юмарт булып берәүнең дә оҗмахка кергәне юк әле. Юмартлык - диваналык. Юмартның - даны олы, кабыргасы коры". +Ата белән ана үз сүзләренең буш түгеллекләрен тормышлары бөтенлеге белән дәлилли килделәр. Мал-туар арта тора. Кош-корт ишәя. Былтыр, әйтик, абзарда бер сыер күшәгән булса, быел аның янында башмак тана да печән кәмши. Димәк, яренгә ике бозау булачак. Берсен сугымга калдырсаң, икенчесен базарга алып чыгарга да була. Татарларга да дуңгыз симертү хәрам түгел икән, ике чучка аласың, йорт арасында бөтен калдык-постыкны ашап тора, талымсыз мал, ə акчаны китерә! Акча - кодрәт ул! Тавык-чеби, бакча җимешләре, машина-машина бәрәңге хуҗалыктан чыгып китә дә акча, киемсалым, йорт җиһазы булып кайта. Дөрес, башкалар да мал асрый, әмма Зөфәрләрдә бер тиен акча өчен җан кыярга әзер торалар, акчага табыналар, байлыкны барыннан да өстен куялар. Кешеләрнең дәрәҗәсен бары тик мал таба алу белән генә бәялиләр. +Зөфәр бала чактан ук йорт эшләрендә катнашып үсте. Шулай да йорт арасындагы чышын-пышыннардан читтәрәк булды, чөнки мал, байлык аны бер чакта да кызыктырмады. Беренчедә әтисе бүләк иткән өч җәпле пәкене ятим Мөхетдингә биреп кайтты, чуар бияләен әүвәл киеп чыккан көнне үк югалтты, китапларын иптәшләренә биреп торды, тирә-күрше малайлары гел аның чанасына утырып шуалар иде. Ə Зөфәр, көлә-көлә, тауга чананы үзе сөйрәп менде. — Дурак! -диде әтисе. — Рәт чыкмас бу нәзек муеннан, мал кадерен белми,- диде әнисе. +Зөфәр беренче класста спорт белән мавыкты. Моңа әлеге дә баягы Җәмил абыйсы сәбәпче булды, бугай. Кышын кыска нейлон куртка, җәен җиңел зәңгәрсу костюмнан йөри башлады малай. — Ни котыра инде бу бала? - диделәр беравыздан ата белән ана. +Арага Вәзилә кысылды, ул спортсменнарның бай булуларын мисаллар белән аңлатып биргәч, Сәләхет дин абзый белән Гөлбикә апаның авызы акча санагандагы кебек ерылды. "Тик данлы һәм маллы булыр өчен калада торырга кирәк..- дип ачыклады Вәзилә. Олылар мәсьәләнең бу ягына игътибар итеп тормадылар, кызларының кая омтылганын алар беләләр иде инде. +Вәзилә күрше егете Җәмилгә гашыйк булганнан бирле, Зөфәрнең бәясе күзгә күренеп артты. Зөфәр спорт ярата башлаган көннән бәясе тагын бер баскычка сикерде. Җәмил Түбән авылда укыта, ə Вәзилә гел- гел мәктәпкә барып йөри алмый иде. Җәмилен коллективта, эш арасында күрә алмый иде ул. Аптекага даруга төшкән чакларында гына мәктәпкә кагылып чыга, анда да үзенең барлыгын укытучылар коллективына, аерата яшьрәк хатын-кызларга күрсәтү өчен генә керә. Киенеп-ясанып бер-ике минут боргалана да: "Менә мин дә бу дөньяда бар! Җәмилемә кагыласы булмагыз!" - дип кисәтеп чыга кебек. Үзеңне күрсәткәндә башкаларны да күрә алу сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән, Вәзилә əнə шундыйлардан иде, башкаларның Җәмиленә булган мөнәсәбәтен һич сиземли алмый иде. Ə сизәсе килә! Егетнең эчен-тышын белергә тели Вәзилә, кем белән очрашканын да, ниләр сөйләшкәнен дә, нәрсә ашап, нәрсә эчкәнен дә белергә тели! Зөфәр шуларның барысын да белешергә һәм түкми-чәчми апасына тапшырып торырга тиеш булды. Ул апасы кушканнарны бик читенсенеп, гарьләнеп кенә үти башлаган иде, тора-бара күнекте тагын. Хәтта бу хезмәт ошый да башлады! Ул Җәмил абыйсы артыннан күзәтә, сыный, ə абыйсы, олы булса да, берни сизмичә йөри бирә, сөйләшә, көлә, Зөфәрнең укытучысы алдында яшертен бер өстенлеге бар иде хәзер. Күрше авыл, районнарга чыкканда Вәзилә аерата вакчыл һәм таләпчән була иде. "Кызлар белән очрашмадымы? Кайда кунды? Чыгып йөрмәдеме?" - дигән сораулар белән малайның башын әйләндереп бетерә. Вакчыллык белән янәшә Вәзиләнең юмартлыгы да арта, кушылган эшнең ничек төгәл үтәлүенә карап, Зөфәргә вак-төяк бүләк тә эләгә, акча да биргәли апасы. Бинокль бүләк итте Вәзилә - алды Зөфәр. Әти-әнисе акчага бик тыгыз бала өчен бинокльле булу ифрат зур мәртәбә иде! +Вәзилә апасының таләпләре һаман шулай булыр дип белә иде Зөфәр һәм бер заман ике арада шундый сүз дә чыгар дип башына да кертеп карамаган иде. Ə апасы тотты да: "Җәмил абыең бала-чага түгел, аңа авыл спорты белән хушлашырга вакыт. Минем кияүгә чыгасым килә! Авыл гыйбатына чыгып адәм көлкесенә калырым юк. Менә шул: бүген сезнең команда җиңелергә тиеш!" - диде. Аннан мәгънәле генә итеп: "Кем кемне!" - дип өстәде. +Малайны апасының соңгы сүзләре аерата нык куркытты. Димәк, эш моның белән генә бетәчәк түгел, алда тагын ниләрдер көтә икән әле! Ниләр булуы мөмкин? Нәрсәгә ишарә итә аның усал апасы? Бәлки, Җәмилне агуларга кушар ул, үтерергә? Аннан булыр, булыр... +Куркуы чамасыз булса да, Зөфәр бик тиз ризалашты дисәк, дөрес әйтмәбез. Башта аның коты очты. Капкачы малай иң беренче чиратта иптәшләре алдында, кыр уенчылары каршысында җаваплы икәнлеген үзләштереп өлгергән иде инде. Шулай да апасыннан курку өстенлек алды, курку кешенең ихтыяр көчен изә, курку кешедән яңа кеше әвәли, малай Вәзиләнең үгетләренә биреште: "Ярар инде алайса,диде.- Бер-ике туп кертерләр",- диде. Апасы сәгать бүләк итәргә булды. Сәгатьле буласы да килә иде егетнең, чөнки Түбән авыл мәктәбенең югары классларында сәгатьсез укучы бер ул гына иде. Әтисе: "Син барыбер ватасың аны",- дип алдырмады. Әнисе: "Әтиең дөрес әйтә",- дип, егетнең авызын каплады. +Бүген алар командасы җиңелергә тиеш булды. +Түбән авыллар бер гол кертсә, Зөфәр каршы якның ике тубын үткәрәчәк. Шундый уй белән ул юлга чыкты. Җәмил абыйсын көтеп тә тормады. Шундый фикер белән тренировка үткәрде. Шундый мәкерле ышаныч белән капкага басты. +Менә ике як уенчылары да кырга чыгып сибелде. Ак күлмәкләр, зәңгәр трусиклар. Сары майкалар һәм кара трусиклар. Судьялар чыкты, сыбызгы сызгырды, Җәмил абыйсы: "Йә, Зөфәр, бөтен өмет ныклыгы синдә!" - дип, читкәрәк китте. Туп, ике як малайларын да әйдәкләп, тамашачы укучыларның сулышын кысып, кыр тирәли арлы-бирле йөгерә башлады, очып та киткәләде. Башта аның чабуында бер генә мәгънә дә юк иде, бара торгач ул да акылга утырды, ике як капкасына таба җитезрәк узарга кереште. +Зөфәр күз алдында тигез кыр. +Зөфәр күз алдында иптәшләре, аларны байтак кискен уеннарда бер тән, бер җан иткән команда. +Бер кырыйда Җәмил абыйсы. +Əнə туп нәкъ аның каршысына атылып килә! Оча, сызгыра, сакчы малайлар аның артыннан өлгерә алмыйлар, өмет бары тик Зөфәрдә! Һәм ул очып барып тупны кочаклап алды... Вәзилә апасы да, өйдәге мәкерле килешү дә, бүләк сәгать тә шушы мизгелдән онытылды. Ул мәчедән дә җитезрәк кыланды: сикерде, очты, мәтәлчек атты, аркасына ятты, тәгәрәде, түше белән бишәр метр шуып барып йөгерек тупны каплады, кочаклады, аягы белән типте, башы белән сөзде, корсагы б��лән бәрде, арты белән утырып та һөҗүмгә бирешмәде, кыскасы, һәммәсен кыланды, әмма бер гол да керттермәде. Аңа, ялгышмы, уйлапмы, өч мәртәбә китереп типтеләр, биш-алты малай өстенә егылып измәсен изделәр, бер тапкыр уң кулының баш бармагы каймыкты, бармак шундук шешеп чыкты, терсәкләре җиргә ышкылып суелды, теше канады, тез капкачлары сызлады, кабыргалары авыртты, пирчәт- кәсенең бармакчалары тишелеп бармаклары тышка чыкты, әмма Зөфәр бер гол да керттермәде. Аның капкасы сихерләнгән, пичәтләнгән иде. — Ни булды сиңа бүген, егет? - дип котлады аны Җәмил абыйсы. +Ə иптәшләре аны иңнәренә утыртып кыр буйлап бер әйләнеп чыктылар да бөтен Түбән авылны яңгыратып "Ур-ра!" кычкырдылар. — Ни булды?! - дип кабатлады Җәмил. — Белмим,- диде ул оялып кына. +Белә иде, ялганлады, белеп бетермәсә дә, сизенә иде. Аны Вәзилә апасының сүзе - хыянәткә өндәве котыртты. Апасының оятсыз тәкъдиме җенләндерде. Бер ел интернатта торып укыгач, сүзләрнең башка мәгънәләре дә барын төшенә башлаган, футбол уеннарында бердәмлек рухы, коллективизм сеңеп өлгергән малай актив рәвештә Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа кысасыннан ычкынып маташа иде инде. +Уеннан соң Түбән авыл буасына төшеп су коендылар. Зөфәр, укытучы тренерын бер читкәрәк алып китеп, күңел серен чиште: +- Апа артыннан йөрмә, Җәмил абый,- диде ул.- Бетерәчәк ул сине. +Һәм өйдә булган мәкерле килешүне түкми-чәчми абыйсына сөйләп бирде. +Җәмил абыйсы артык сүз озайтып тормады, көлеп куйды, әмма аның соры күзләре үтә җитдиләнде, калын кашлары усал җыерылды. Ул Түбән авылдан Язкилдегә менеп җиткәнче велосипедына атланмады, уйлары тирән иде, уйлары авыр иде. Юлда ул Сәкинәне очратты, һәм хәерле сәгатьтә очратты. Сәкинәне күреп, күз салып йөри башлаган чагы иде. Икеләнә торган вакыты иде. Бүген ул аңа башка күз белән карады. Аның җиткән кыз булуын да, очкынланып торган саф күзләрен дә, үзенә төбәлгән карашның эчкерсезлеген дә күрде... Кайнар карашның мәхәббәтле күзләрдә генә булуын бик яхшы аңлый иде Җәмил. +Зөфәр өйгә кайтырга курыкты. +Язкилденең Түбән очына җиткәч, ул иптәшләреннән аерылып калды. "Ник каласың?" - дип сорадылар, эндәшмәде, кызарынып башын түбән иде. Аның хәзерге минутта Вәзилә апасы белән очрашасы килми иде. Гомумән, бүгенге көннең, уенның һәм җиңүнең булмавы хәерлерәк иде аның өчен. Чөнки бүгенге хәлләрнең иртәгәге, алдагы бик күп күңелсезлекләргә нигез буласын ул аңлый иде инде. Хәзер өйдә Вәзилә апасы да авторитет, аның сүзе закон. Кулында диплом. Тапканын өйгә алып кайта. Өс-башын үзе юнәтә. Мал таба. Хәзер әти-әнисенең вәгазьләре янына Вәзиләнең дә тавышы кушылып китә: "Малайлар, юк-барга акча әрәм итмәгез. Хәзер дөнья үзгәрде. Байлык кирәк дөнья көтәргә! Дус-иш, туганнарны хәзер бары тик акча гына берләштерә". +Ата белән ана бер-берсенә карап куандылар. +Ата белән ана Вәзиләгә карап елмаялар. "Безнеке! Безнең кан! Үзебезнең тамыр!" +Алар елмая, ə Зөфәргә куркыныч. +Кайтмады. Олы су буена төште дә болында күмелеп ятты. +Карыны ачты малайның, эче чурлады. Ул яткан килеш кенә якягын күзәтте: кузгалаклар бар, әнисләр, арырак бер төп какы да күренә. Зөфәр тезләнеп, бөтерә-бөтерә, кузгалак ашый башлады, эченә ачы су йөгергәч ашыйсы килү тагын да көчәйде. Ул какы эзләп бара башлады һәм зират коймасына төртелде. Күтәрелеп карады, сискәнеп китте: капка янында гына, эчтә, тезенә баш сөяге куеп Хәйретдин агай утыра иде. Зөфәр аңа эндәшмәде, күрмәмешкә салышты. Аннан сәерсенеп борылып карады, куркып та китте, картның кыяфәте мәзәгрәк иде. Гәүдәсе бер якка иңгән, күзләре йомык, чырае көлсу төстә. Алай да Хәйретдин агай малайның кыштырдавын ишетте, күзләрен ярым ачып аңа борылды, төссез, коры иреннәрен чак кыймылдатып: — Кем булды әле анда? - дип пышылдады. — Зөфәр мин, Югары очның Сәләхетдин малае,- диде Зөфәр тиз-тиз. — Нишләп йөрисең монда? - дип хырылдады карт. — Минме? - Зөфәр ялганлады. - Бозау эзли идем, Хәйретдин агай. +Картның ирен читләренә аз гына саргылт күбек чыкты, ул тагын да ныграк янтайды, күзе шарланып акайды. — Хәйретдин агай, дим! +Зөфәрнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды, ул өметсезләнеп һәм куркып як-ягына каранды, карт һушсыз иде, ə тирә-юньдә бер җан иясе дә күренмәде. Зөфәр кычкырып тагын Хәйретдин агайга эндәшеп карады, җавап ишетелмәде, картның кул бармаклары язылдылар, баш сөяге тезеннән җиргә тәгәрәде. Егет кайнарланып алга-артка талпынды, фуражкасын салып чирәмгә ташлады, биленнән һәм муеныннан кочып картны шуңа яткырды. "Инфарктмы?" - дип уйлады ул. — Хәйретдин агай! Хәйретдин агай дим! Хәзер Вәзилә апаны алып киләм! +Шактый еракта утлап йөргән ялгыз атны абайлап: "Атка менәм дә чабам!" - дип тә уйлады. +Картның балавыздай сары бит очында дәү чебен арлы-бирле йөри, Зөфәр учларын шапылдатып чебенне куды да картны күләгәгә күчерергә уйлады. Базмады. "Әллә ярый аны кузгатырга, әллә юк!" - диде дә, сикереп торып, томырылып авылга чаба башлады. Җир буе киттеме икән, арттан карлыккан тавыш белән берәү аңа кычкырды. — Әй Сәләхетдин малае! Әй Зөфәр! Узды! Бетте! +Коты чыгып борылып караса, зират киртәсенә ябышып Хәйретдин агай басып тора. Улмы, әллә өрәгеме? Зөфәрнең чәчләре кыймылдады, теле аңкавына ябышты, ияге исерек кеше кебек биеде. Карт тагын бу юлы ачыграк итеп кычкырды: — Әй Зөфәр, узды! +Ул тез буыннарының калтыравын көчкә тыеп карт янына кайтты. — Кая чаба идең син алай? — Авылга. — Нигә? — Апаны алып килмәкче идем. — Сәләхетдин малае дидеңме әле син? — Үзе. — Йөрмә. Апаң кирәкми. Чирләштерәм мин. Булгалый. Тик бүгенгесен апаңа да, башкага да әйтмә. Сер тота беләсеңме? — Беләм,- диде Зөфәр, кызарынып. — Алайса, шул. Хәзер чүт кенә хәл алам да кайтам. Апаң кирәкми. Ə син нишләп монда чуаласың? Зират тирәсе яшьләр өчен түгел... +Хәйретдин агай малайдан җавап көтеп тормады, аның каңгырып йөрүенең сәб��бен аңлаган төсле Зөфәргә теләктәшлек белән яратып карады, көрсенеп куйды, күлмәк итәген кайтарып авыз читен сөртте, эшләпәсен арткарак эшерде, иелеп баш сөяген алды: беравык карап торды, тагын бер көрсенде, сөякнең туфракка буялган күз урыннарын тезенә сөртә-сөртә, вак-вак атлап зират эченә китте. Сөякне куак астына куйды, җиргә тезләнеп ике кулы белән дә йөзгән кебек хәрәкәтләр ясап коры яфракларны җыештырып китерде, җентекләп күмде, күренмәслек итте. Тезләнгән килеш хәтсез генә карап торды, дога укыдымы, теләк теләдеме, аңлап булмады, зираттан чыкканда, Хәйретдин агайның кансыз, юка бармаклары калтыраналар, ирен чите уйнап-уйнап китә иде... +=7= +Ул көнне Зөфәр өйгә кайтмады. Хәйретдин агай янында каравыл өендә калды. Алар авылга кайтканда, Минниса карчык, кәстрүл белән боткасын тезенә куеп, баскычта утыра иде, күренеп тора, хафаланган, борчылуы йөзенә чыгып, яңаклары сураеп эчкә кергән... — Озакладың, сиңа әйтәм... - диде ул, картына елмаеп карап. - Кайда йөрдегез болай? +Карчыгын күргәч, Хәйретдин агай, керфексез күзен кысып, Зөфәргә баш какты: "Сер бирмә!" янәсе, һәм: — Болын ягыннан урап мендем. Печән чабарлык урыннарны карадым. Кышка да әзерләнергә кирәк бит! - диде. +Ботканы олы-олы агач кашыклар белән бик яратып ашаганнан соң, биш-алтышар чынаяк чәй эчтеләр. Күңелле үк булып китте, Хәйретдин агай мәзәк сөйләп карчыгын туктаусыз көлдерде, үзе һе-һе дип куанып утырды, мәгәр сизгер карчык картының нигәдер кәефе киткәнлеген бер карауда ук аңлаган иде. Ашны олылап, табын янында сүз кузгатмады, ашап-эчеп туйгач капылт кына сорап куйды: — Әллә чирләбрәк торасыңмы, сиңа әйтәм? +Хәйретдин агай шыпырт кына тагын Зөфәргә күз кысты һәм Миннисаның соравына җавап бирмәде. — Менә, Аллаһы боерса, озакламый печәнгә төшәрбез! Узган кыш та атка ризык такы-токырак булды. Быел мул итеп әзерләрбез, дим. Сарай тирәсен дә ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтә, түбәне ябарбыз! Эш күп!.. +Әле генә зират капкасы янында үлем хәлендә яткан Хәйретдин агайның киләчәк турында, бары тик алдагы эшләр турында гына сөйләшүе Зөфәргә кызык һәм мәгънәле күренде. Аның тырышыптырышып ботка ашавы, дөньяны-көнне мактый-мактый чәй эчүе дә бер дә юкка түгелдер кебек тоелды: алдагы тормыш барлыгына ул Миннисаны гына түгел, үзен дә ышандырырга тырыша иде бугай. Карт белән карчык бер-берсен бүлдермичә, әмма җай килгән саен, берберсен куәтләп, көч биреп сөйләшеп утырып калдылар. Зөфәр: — Хәйретдин агай, каланчаңа менеп төшимме? - дип сорады. — Мен, мен,- диде карт, нигәдер сөенеп. +Зөфәр каланчага ашыгып менде, менгәч тә Югары очка карады. Өй тирәсендә хәрәкәт сизелмәде, күрше Мирфатыйхлар ишегалдында гына кемнәрдер тиз-тиз йөренәләр иде. +Аннары ул Түбән оч ягына - Зәйдән кайта торган олы юлга борылды. Юл тыныч түгел, дәү-дәү йөк машиналары уза, җиңел машиналар тыз да быз бер-берсен куалыйлар, мотоцикллар чаба. Байтак карап торса да, аларның чия төсле "Москвич"лары күренмәде. Вәзилә апасы ике тапкыр янгын сарае яныннан узып китте. Медпунктка барып җитте дә бер урында әйләнгәләп йөрде, эчкә кермәде, беркем белән очрашмады, авыр гына атлап, кире борылып өйгә кайтып китте. Ул каланчада песи булып йомылып утырган атаклы капкачыны күрмәде. Килешли Җәмилләргә кагылып: "Зөфәрне кайда калдырдың?" -дип сорарга ниятләгән иде, кереп тормады, күңеле җавап белән канәгатьләнер дәрәҗәдән узган, әгәр Зөфәр каршысына килеп чыкса, ул аны... Әллә нишләтер иде! +Җәмилгә дә ачулы иде Вәзилә - шиксез! +Сәкинәгә дә, Зөфәргә дә ачулы иде. Тик Җәмилне дә, Сәкинәне дә берни эшләтә алмаслыгын бик ачык аңлый иде ул һәм аның бар җыелган ачу дулкыннары Зөфәр өстенә ябырылырга тиеш иде. Чынлыкта Вәзиләнең медпунктта эше юк, күрәсе кешесе дә юк, ул бары, үч ярсуына буылып, Зөфәрне генә эзли иде. Дөрес эшләде Зөфәр каланчага ук качып, Вәзилә Хәйретдин агайны да, Минниса карчыкны да күреп узды, әгәр малай да алар янында булса, оятлы итә иде атаклы футболчыны, измәсен изеп арыш кабартмасы ясый иде! +Җәмилне кулга ияләштердем, Зөфәрне колым ясадым дип ышанып йөргәндә генә, икесе дә бер көндә кызның юлына аркылы яттылар. Уйга калды Вәзилә. Соңарып килгән акыл - һәрвакыт хәсрәт ул. Төште хәсрәткә Вәзиләнең башы! Җәмилгә, Зөфәргә, үзе үскән Язкилде авылына ят күз белән, читтән килгән кеше күзе белән карады. +Бик үзгәргән икән авыл! Матурайган. Йортлар берсе-берсеннән шәп. Коймалар бизәкле. Капкалар сәнгать әсәрләре кебек, мунчалар, амбарлар, келәтләр бер-берсеннән олы. Һәркайсы ярты ындырны алып утыралар. Гараж ишекләре тимерле. Тимерле ишекләрдә йозаклар. Ишегаллары асфальтланган. Телевизор мачталары Язкилде өстеннән узган болытларның итәкләреннән тартып алырлык. Нинди рәвешләре генә юк аларның! Түгәрәге, өчпочмаклысы, дүрткеллесе, һәр хуҗа мачтаны һәм антеннаны күршесенекенә охшатмаска тырышып ясаган һәм теләгенә ирешкән. Нинди генә антенналар юк Язкилде күгендә! +Авыл кешесенең характеры йортында, нигезендә чагыла. +Авыл кешесенең кемлеген капка бигенә тотынгач ук белеп була. +Авыл кешесенең байлыгы, ярлылыгы, уңганлыгы, ялкаулыгы ихатасының бөтен ноктасыннан күзгә кереп, кычкырын ук тора. +Вәзиләнең аяк табаннары кычытты - аның шушы минутта ук авылыннан мәңгегә качасы, шәһәр арасына кереп югаласы килде. Шәһәрдә үзеңчә яши яласың! "Үзеңчә яшәү", Вәзиләчә, кеше белән аралашмыйча, катнашмыйча һәм үз гаилә серләреңне берәүгә дә чыгармыйча яшәү була иде. Белә Вәзилә, укыганы да бар, ишетеп тә белә - шәһәрдә бер йортта, бер этажда күршеләр булып яшәгән кешеләр дә бер-берсен белмиләр, йомыш-юлга кермиләр, кунакка да читләрне, ерактанрак чакырырга тырышалар. Бу хәлне газеталарда хурлап, "заманыбызның әшәке чире - некоммуникабельность" дип атап йөртәләр. Хурласыннар, эт өрер - кәрван йөрер, ə Вәзиләнең нәкъ менә шундый тормышта яшисе килә, күршеләренең бәбәкләренә туптуры чекерәеп карап эндәшмичә генә бүксә киереп узып китәсе килә. Кунакка җәһәннәмнән - күршеләр белмәгәннәрне чакырасы килә. Әгәр Җәмил аныкы гына булса, аның сүзен генә тотар булса, әгәр аны кадерләп кенә яшәр булса, карурмандагы ялгыз йортта да яшәргә риза Вәзилә. Әгәр Җәмиле бер-бер кодрәт белән аның хәзерге уйларын белеп килеп чыкса да: "Әйдә, җанашым, бүгеннән лесник булып китәм, миннән калма!" - дип кулын сузса, Вәзилә бер минут та икеләнеп тормас иде. Күзе күрмәс иде мондагы артык мәшәкатьләрне. Мәшәкатьләр тормышны бутый, күңелдә шик тудыра. Мирфатыйх йорты белән Сәләхетдин йорты арасына татулык бер чакта да кайтмаячак. Җәмил белән Вәзилә кушылып авылда калсалар да, бу ике йорт арасындагы бетмәс көнчелектән вакытсыз гүргә керәчәкләр. +Ярты сәгать дисәм аз, сәгать ярым дисәм күп булыр, шактый таптанып йөрде Вәзилә медпункт тирәсендә. Моңарчы пункт тынычлану урыны иде, бүген, Сәкинә аяк басканнан соң, дөньяның бу тыныч почмагы да җан биздергеч җәһәннәмгә әйләнде. +Моннан ары ничек яшәр дә Вәзилә, Җәмилен нинди ырым ысуллары белән үзенә кире кайтарыр. Егетне югалтуына бер тамчы да шикләнми иде ул шушы авыр минутларда. Сагышлы, кичке минутларда... +Зөфәр, әлбәттә, биек каланчада торып апасының күңелен нинди каршылыклы, усал һәм рәхимсез уйлар биләгәнен белә алмады! Усал уйлар кайнаган күңел - тәмугтагы сумала казаны ул, хөрмәтле укучым! Языклы кешеләрнең күңелләре тулы казан белән бер! Дөрес, Зөфәр апасының усаллыгын да, рәхимсезлеген дә белә, әмма барыбер аны яхшы күңелле, тырыш кеше дип саный. Җәмил артыннан шпионлык кылырга кушуы да егетне яратканы, көнләшүе аркасында гына булды ич аның, дип юата үзен Зөфәр. Бүген җиңелергә боеруны да Зөфәр үзенчә - бары тик гыйшык бәласе дип кенә кабул итте. Ялгыша иде егет, Җәмилне өзелеп яратканнан тумады кыз күңелендәге ул мәкерле уйлар, андый фикерләр Вәзилә Вәзиләне - Югары очның үзсүзле, кире беткән Сәләхетдин кызын яратканнан гына туды. +Тик үсмер егет, каршылыкларда чыныкмаган беркатлы егет, алай тирән уйлый белми иде әле, апасын туганнарча ярата иде ул. +Ул Вәзиләнең үзеннән бигрәк йодрыгыннан ныграк курыкты. Абыйсы Хәйдәр кайтып өлгерсә, Вәзиләгә Зөфәрне тукмарга ирек бирмәс бирүен. Хәйдәр күренми, Хәйдәр! +"Хәйдәр" дидем дә, хөрмәтле укучым, тукталып калдым. +Безнең хикәядә шактый күп кешенең исеме телгә алынды. Югары очның шактый малай-кызлары күзгә күренеп калды, инде берсе дә буталмасын, һәркайсысы үзенә тиешле урынны алсын өчен шушы урында, сүзебезне бүлеп, авыл советыннан алынган бер белешмәне теркәп китик. +Кыска гына белешмә +"Бу белешмә биреләдер Язкилде авыл советы тарафыннан шул ук авыл гражданы Сәләхетдин Билялетдин угылы Мөхетдиновка шул хакта, ягъни бүгенгесе көндә аның гаиләсендә түбәндәге кешеләр исәпләнәләр: — Мөхетдинов Сәләхет��ин - гаилә башы. — Мөхетдинова (кыз чагында Гаделшина) Гөлбикә - аның хатыны. — Мөхетдинов Габбас - улы, бүгенгесе көндә Әлмәттә яши, өйләнгән, универмагта грузчик. — Мөхетдинова (Җаббарова) Рауза - кызы, бүгенге көндә Чаллыда яши, кияүдә, кибет мөдире. — Мөхетдинов Хәйдәр - улы, авылда үз янында яши. Механизатор. — Мөхетдинова Вәзилә - кызы, медпункт мөдире. — Мөхетдинов Зөфәр - улы, укучы. — Мөхетдинова Фирүзә - кызы, укучы. — Мөхетдинов Зәйтүн - улы, укучы. +Җиде бала анасы буларак Мөхетдинова Гөлбикә "Ана даны" ордены белән бүләкләнгән. Өченче дәрәҗәдә". +Гербовой пичәт һәм имзалар белән расланган шушы белешмәдән сез Хәйдәрнең өченче бала булуын да, механизатор икәнлеген дә белдегез инде. Алдарак без Язкилде авылында кызу эш өсте булуын, һәркемнең эштә булырга тиешлеген, идарә карарының ныклыгын һәм идарәдә шулай дип уйлауларын искәртеп узган идек инде. Колхоз идарәсендә Хәйдәрне дә бүген эштә дип беләләр һәм ул печән оны ясаучы агрегатта хезмәт күрсәтә дип исәплиләр иде. +Тик бу юлы идарәдә ялгышалар иде. +Хәйдәр бөтенләй колхоз эшендә түгел. +Хәтта авылда да юк. +И балалар, балалар! Бала һәркемгә газиз, керпенең дә баласы йомшак, карга баласы да ак... +Габбас үсеп җитте, өйләнгәч, өйдә өч кенә көн торды, Әлмәткә күчте. Күчүенә рәнҗегән иделәр: "Бурычын түләмичә ычкынды". Эшкә универмагка урнашкач куаныштылар: "Авызы-борыны майда булыр!" Габбаслар хәзер ике елга бер генә авылга кайталар, Әлмәт - Язкилде юлын Гөлбикә апа такырлый. Кызлары Раузаны Түбән авыл егете Чаллыдан кайтып алды. Райпотребсоюзда эшләүче егет иде, берсүзсез, дүрт-куллап бирделәр. Кибетче иде Рауза, тора-бара мөдир дәрәҗәсенә иреште. "Шулпасы күршедә кайнаса да, ите бездә пешәр!" - Раузаның һәм кияүнең яраткан сүзе. Бу сүз Сәлахетдин абзый белән Гөлбикә апаның да йөрәгенә бик ята! Чаллы юлын да буш тотмый Гөлбикә апа, яңа шәһәрнең базарларын, кибет-складларын, бәләкәй ларекларын гына түгел, якын елларда кайда, нинди кибет ачылачагын шәһәр төзүче иң хәбәрдар кешеләрдән дә төгәлрәк белә. +Хәйдәргә ата белән ана аерым өмет багладылар. +Укуы өчле-тугызлы, тәртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да, Хәйдәр өйдә бик яшьли кул арасына керде, вак-төяк йомышка ярый башлады. Эшкә кулы ята иде малайның. Бер вакыйгадан соң, Сәләхетдин абзый Хәйдәрне аерата яратты. Лапас артында әллә ничә елдан бирле җыйналып килгән тирес тавы бар иде. Бер язда аталы-уллы шул тиресне ындырга чәчәргә булдылар. Тирес тыгызланып агачка әверелгән иде. Бер көн чаптылар, икенче көнне ызаннар буйлап ташыдылар. Икенче көнне кич белән Хәйдәр әтисенә болай диде: "Болай интеккәнче, шартлатыйк без бу тауны, әти!" Сәләхетдин көлеп куйды һәм улына буш эш белән маташмаска кушты. Хәйдәр кире иде. Төннең төн буе йокламады, "тирес шартлаткыч агрегат" эшләп азапланды. Икенче көнне лапас баганасы артына посып, аны тирес астына чокып урнаштырды. Дөр��с, "тирес шартлаткыч агрегат эшләмәде", әмма малайның тырышып азаплануы, әмәлен табарга омтылуы ата күңеленә бик хуш килде. Хәйдәр әнисенең күңелен дә бик тиз яулап алды, җеп эрләгече ясады да өч-дүрт кичтә әнисенең бар булган йонын эрләп бетерде. "Бу малайдан эш чыга!" - диде атасы. "Өмет бар моңарда!" - диде ана. +Сәләхетдин абзый Хәйдәрдә үз дәвамын күреп куанды... +Хәйдәр сигезенчене теләр-теләмәс кенә тәмамлады, аны мәктәптән этеп-төртеп дигәндәй чыгардылар. Бөтен коллектив: "Тугызынчыга килмәсә генә ярар иде",- дип теләк теләде. Хәйдәр Мөхетдинов тугызынчыга бармады, моны белгәч, педколлективта танцы кичәсе үткәрделәр. Сөенечтән! +Хәйдәр бер җәй комбайнда ярдәмче булып йөрде дә көзгә Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына барып керде. +Монысына да кул куйдылар. +"Чүлмәкчедән күрмәкче" булдымы, әллә күрше Мирфатыйх улы Мидхәтнең Чистайга барып уку нияте элегрәк тә тугандырмы, һич уйламаганда, истә-оста югында Хәйдәр белән Мидхәт бер агымга туры килделәр, бер бүлмәләрдә укыдылар, бергә практикага йөрделәр. +Мирфатыйхлар йорты белән Сәләхетдиннекеләр пыр тузышып көнләшә, байлык артыннан куышып, мал җыеп ярыша торган караңгы чак иде. Гөлбикә белән Гөлмәрьям бер-берсен күралмаслык дәрәҗәгә килеп җиткәннәр иде! Дөрес, терәлеп торган күрше буларак, бер урамтыкрыклардан йөрергә туры килә, дошманлыкны ачыктан-ачык белдереп булмый, белдерергә дә ярамый, урам-сукмакта очраганда алар зәһәр елмаешып кына сәлам алышалар, хәл-әхвәл дә сораштыргалап куялар. Әмма алар әллә ни гомердән бер-берсенең йортына аяк басмыйлар, берсе йортында ни барын кермичә дә бик яхшы белеп, тикшеренеп торалар. Өйдә чакта Гөлбикәнең күзе Гөлмәрьямнәрдә, Гөлмәрьям өйдә туры килгәндә ике күзен дә Гөлбикәләрдән алмый. Кергән-чыккан кеше, сөйләшенгән сүз, ялгыш кына яңгырап киткән ызгыш-талашлар, берсе дә күршеләрнең игътибарыннан читтә калмый. Ишетәләр, тыңланалар. Бик арттырып, матурлап чыгаралар. +Һәр тарафта кискен ярыш, каулаш бара! +Күбрәк, мулрак, симезрәк, артыграк булсын! +Ике дошман нигездә үскән егетләр чит урында - Чистайда бергә туры килделәр. Сөйләшүләре, читләшүләре башта иптәшләрен шиккә төшергән иде, аларның авылдашлар икәнлеге бик тиз фаш булды. Иптәшләре алардан егылып көлделәр. Көлкедән ничек тә котылырга кирәк иде, ничектер янәшә түзеп яшәргә, авылдан койрык булып килгән дошманлыкны онытып торырга иде. Сүздән сүз чыкты, уйны уй ялгады. Авылны сагынышкан чаклары булды, яши-яши Хәйдәр белән Мидхәт бергә чәй эчтеләр, сөйләшкәләп тә алгаладылар. Өйдән килгән кадерле күчтәнәчләр уртак табынга менде, Гөлбикә апа чәкчәкне бик тәмләп әзерләсә, Гөлмәрьям апаның пәрәмәчләрен күрүгә авыздан су килә иде. Дошманлык онытылмады, дошманлык тарихы аскы катламнарда гына калып торды, күмелде. +Малайлар үсеп, ныгып, иңнәре киңәеп, егетләнеп авылга каникулга кайттылар. Яңа гадәтләре аларга Язки��дегә кадәр ияреп кайтты... Тик авылда ике күршенең хәле элеккедән дә яманрак иде. Мидхәт Хәйдәр янына керергә чыкты. — Кермә! - дип бер генә кычкырды Мирфатыйх. +Хәйдәр Мидхәтләргә керергә җыенды. — Йөрмә! - дип бер генә җикерде Сәләхетдин. Гөлмәрьям Мирфатыйхны, Гөлбикә Сәләхетдинне куәтләделәр. — Кермәсен! — Йөрмәсен! +Икенче көнне капка төбендә бер-берсен күрделәр, танымаганга салышып берсе кырлар ягына, икенчесе Түбән очка карады... Көндез очрашмыйлар, кичен бер-берсен күрмәскә тырышалар, танцада клубның ике читендә бииләр, Югары очка аллы-артлы кайталар. +Ләкин дошманлыктан ничек котылмак кирәк?! +Җәй узды, ямьле җәй... Яшьлек җәе. Көзен алар тагын Чистайда очраштылар һәм дошманлык бер дә булмаган төсле күрешеп, белешеп йөри башладылар, бергәләп чәй кайнаттылар. Бәрәңге пешерделәр. +Дошманлык һич көтмәгәндә үзен сиздерде. +Практика вакытында булды бу яман хәл. Егетләрнең икесен ике тракторга утыртып, учхоз җирен сөрергә куштылар. Бер әйләнделәр кишәрлекне Хәйдәр белән Мидхәт, ике урадылар, тәмәке тартырга, фикер уртаклашырга тукталдылар. Икесе дә аракыны яратып эчә һәм тәмәкене тәмләп тарта башлаган вакыт иде. +Көн эссе, көн бөркү, ник чыпчык җиле иссен... Яндыра! Икәүләшеп трактор күләгәсендә чүмәштеләр. Суыралар, тарталар, черт тә черт төкерәләр. Ике авыздан, дүрт борын тишегеннән зәңгәр төтен ургылып чыга да һавада озак кына бөтерелеп тора. Зәп-зәңгәр рәшәле чиксез гөмбәздә күкнең йөрәге - тургай талпына. — Минем трактор шәбрәк,- дип ирәйде кинәт Хәйдәр. Кичә сыра кушып эчелгән аракыдан аның ми тамырлары котырып сызлый иде. - Син арттан сөйрәлеп йөрмәсәң, мин кишәрлекне тизрәк үтәр идем. — Мактанчык! - диде Мидхәт, җиргә төкереп. — Әллә ышанмыйсыңмы? — Трактор трактор инде! - диде исе китмичә генә Мидхәт. Аның бер дә юкка сүз көрәштерәсе килми иде. — Минеке көчлерәк! - диде Хәйдәр, һаман кабарынып. Егетнең баш чатный, күз алдында аллы-кызыллы түгәрәкләр иде. - Әйдә, ышанмасаң сынап карыйбыз. Җиңә алсаң, сиңа бер ящик аракы! +"Сынап карыйбыз" дигәндә Мидхәт куркып калыр дип көткән иде Хәйдәр, әмма ике гаилә, ике егет арасында барган сүзсез көнчелек, каршылык, көрәш - бер-берсен яратмау, күремсезлек, гаделсезлек белән теләсә нинди бәхәсне хәл итәргә әзер булу үзенекен итте - алар кул сугыштылар, тракторларны сабаннардан аердылар һәм ике ДТ-75, ике гайрәтле гыйфрит бер-берсенә каршы таранга китте. Бер килеп бәрелештеләр тракторлар, моторлар өзмәс үкерде, металл ышкылган тавыш колакларны ярды. Чигенеп тагын берсенә каршы икенчесе китте, күзләрен кан баскан егетләр бер-берсен изеп, таптап китәргә әзер иделәр. +Техникум яңа ике тракторын югалтты. +Техникум ике егетен югалтты. +Хәйдәр белән Мидхәткә "боксер, кушаматы тактылар һәм судка бирделәр. Егетләрнең армия сафларына китәр чаклары җиткән иде, шул гына аларны аяп алып калды, ата-аналарына шактый штраф түләттеләр дә егетләрне шыпырт кына озаттылар... +"Штраф түләргә" дигән язу кайткач, Сәләхетдин Хәйдәрне үз янына чакырып кертте дә: — Җиңдеңме ичмасам шул сөмсез Мирфатыйх малаен? - дип сорады. — Җиңдем,- диде үкчәсе белән идән тырнап Хәйдәр. — Алайса, ярый. Түләсәк тә түләрбез шул,- диде Сәләхетдин, акча янчыгын селкеп. +Мирфатыйх та Мидхәттән допрос алды: — Шул Сәләхетдин тилесенә җиңдермәгәнсең лә? - дип сорады. — Җиңдермәдем,- диде Мидхәт, муенын кашып, күккә карап. — Ярый алайса, түләрбез инде,- диде Мирфатыйх, хатыныннан акча янчыгын тартып алып. +Егетләрне армиягә бер айда алдылар. +"Бер частька генә эләкмәсәк ярар иде!" - дип теләде Хәйдәр. +"Бергә җибәрмәүләрен сорармын!" - дип уйлады Мидхәт. +Теләкләре кабул булды, егетләрнең берсен көнчыгышка, икенчесен көнбатышка озаттылар. +Егетләр икесе бер елда, аллы-артлы диярлек, армия хезмәтеннән кайттылар. "Машина алып бирсәң, авылда калам",- диде Хәйдәр әтисенә. "Авылда калсаң, машина алып бирәм",- диде Мирфатыйх Мидхәткә. +Сәләхетдиннәр йортына тиз арада чия төсле "Москвич-412" кайтты. Мирфатыйхныкылар лимон төсле "Жигули"не абзарларына алып кайтып яптылар да, ел дигәндә таш идәнле, бетон түбәле, тимер ишекле, алты йозаклы гараж җиткереп тә куйдылар. "Карак түгел, җил дә үтмәс алар салган гаражларга!" +Шулай итеп егетләр авылда калды. Башта икесе дә тракторда эшләделәр. "Берүк икесен ике басуга куегыз, югыйсә, бетте баш!" - диде Сәләхетдин. "Бәладән башаяк",- диде Мирфатыйх, акча янчыгын хатынына сузып. +Ике дисәм аз, өч җәй дисәм күп булыр, тракторда эшләгән егетләр ялынып-ялварып башка эшкә күчтеләр. "Эссе! Башыма ут каба... Тазалыкка туймыйм!" - диде үгез кебек Мидхәт. +"Акчасы аз төшә, өйләнәсе бар!" - диде Хәйдәр. +Мидхәт механизатор булып терлекчелеккә күчте. Хәйдәр чия төсле машинасына утырып чыгып югалды. Бер атна күренмәде, ике атна кайтмады, төгәл утыз биш көн югалып торды Сәләхетдин Хәйдәре. "Эчеп йөридер әле ул боксер",- диештеләр кешеләр. "Караклашып йөридер, шайтан!" - диючеләр дә булды. Сәләхетдиннекеләр дәшмәделәр. Мирфатыйхлар йортыннан күңелле җыр яңгырады: +Бар, зимагур, кайт илеңә, +Кайтсаң иген игәрсең, +Чабатаңны сука итеп +Бутылкаңны җигәрсең. +Сәләхетдин тумасы - җете соры күзле, юка ирене һәрчак кысылган Хәйдәр йодрыкларын йомарлап юкка гына йөрми иде читтә. Ул авылдан авылга, колхоздан колхозга, совхозга, әрмәннән грузинга, бригадирларга, әртилләргә юкка гына кагылып, эшләренә кысылып, төпченеп йөрмәде: колхозларда договор белән танышты, белеште, законнарны өйрәнде, документ үрнәкләрен күчереп алды. Кирәк икән юхаланды, кирәк икән яртыны куйды, тагын да үзсүзләнеп, авызын төшкән тәбе төсле йомып, авылга кайтып төште. Язкилдедә яшьтәшләре белән кичке уеннарга чыгып йөрмәде, көндезләрен телевизор карады, кичләрен бик күп адреслар белән хат язды. +Икенче язда, карлар эреп юллар төшкәндә, үз ишләреннән җиде кешелек бригада туплап, күрше район колхозларының берсендә договор белән терлекчелек комплексы сала башлады. Үзен дә аямады, иптәшләренең дә җанын алды. Эшләгән эшләре көлеп тора иде, акчасын да кушуч тутырып алдылар. +Бригадасында ике доцент, өч студент һәм бер бик әйбәт инженер-ташчы бар иде, бер караңгыдан икенче караңгыгача баш күтәрми эшләделәр, төшке ашны аяк өсте генә капкаладылар, аракы белән мавыкмадылар, клуб тирәсенә эз басмадылар, хатын-кыз артыннан йөрмәделәр. +Акча!.. Акча дип таң аттырды Хәйдәр, акча дип кичен озатып җибәрде. Кышын олы өй янына тагын бер өй җиткерделәр. Хәйдәргә өйләнергә кирәк иде. "Тораммы-юкмы монда, белмим, әмма резервта йорт булу бер чакта да зыян итмәс",- диде ул әтисенә, Сәләхетдиннәрдә җыр яңгырады, Мирфатыйхларда "траур" иде. +Язкилдедән дә, Түбән авылдан да үзенә яраклы кәләш таба алмады егет. "Бусы арык",- диде әнисе; икенчесен "симез, арты тегермән ташы чаклы",- дип бракка, яраксызга чыгарды, улының гайрәтен чигерде. +Кызны читтән, Гөлбикә апаның күзе җитмәгән җирдән табарга кирәк иде. Ниһаять, бик озак эзләгәч, чия төсле "Москвич" бик күп юлларны таптагач, Хәйдәрнең күңеленә ятышлы кыз табылды. Ул Зәй - Чаллы юлы өстендә диярлек урта кул гына Байгол дигән авылда яшәп ятучы Гөлсабира исемле кыз икән. Әтисе, якын туганнары юк, әнисе белән икәү генә яшәп яталар... Кыз бар яктан да Хәйдәргә ошады. — Кайсы ягын ныграк яраттың? - дип сорады ата улыннан. — Аз сөйләшә. — Хуп, әйбәт сыйфат,- дип мактады ата. - Тагын кайсы төше ошады? — Өр-яңа "Жигули"е бар. +Бәрәкалла,- диде ата. - Нигә сүзне шуннан башламадың? Күп сөйләшә торган кеше "Жигули" ала аламы?! Хәере белән килсен! +=8= +Гөлбикә дә килен буласы кеше белән бик нык кызыксынды: "Ябыкмы, симезме?. - дип сорады. "Кочаклап ятканым юк бит әле!" - дип ачуланырга өлгермәде дулкынланган Хәйдәр, анасының гадәтен бик яхшы белгәнгә сүзне озынга сузмады: — Таманча гына инде,- дип куйды. +Шуннан арысын ата белән ана сорашып тормадылар, һәркайсысы улыннан ишеткән кадәресен зиһеннәрендә сеңдереп, уйларында таркатып йөрделәр. "Машиналы килен! Мирфатыйхларның танавы җимерелә икән! Алар кылдый-былдый матае да булмаган Түбән авылның Хәлилрахман кызын алырга йөриләр!" - дип уйлады Сәләхетдин. "Таманча гына ди! Бу инде Гөлмәрьямнең булачак килене төсле шүрәле түгел!" - дип уйлады йөзе алланган Гөлбикә... +Ике көн, ике төн узгач кызның исемен, яшен белештеләр. Исеме дә җанга ятышлы икән, Гөлсабира атлы ди, яше генә бераз уйга калдырды: Гөлсабира Хәйдәрдән төгәл дүрт яшькә олы - егерме тугызда икән инде. "Әйдә,- диде соңрак ата,- малайның кадерен белер. Машинасы өр-яңа ич, яшь машина!" "Тормышлары ышанычлырак булыр, азып-тузып, мал таратып йөрмәсләр",- дип килеште ана. +Хәйдәр булачак хатыны турында артык озаклап уйламады, аны машина бик нык кызыктырды. Энекәшләр үсеп килә, әле әтисе дә көчендә, семьяда бер машина белән генә яши торган түгел иде. Дөр��с, тырышса, Хәйдәр үзе дә машина юнәтә алачак, ə болай, тәгәрәп авызга кереп торганы барында нигә юкка көч сарыф итәргә?! Ул гаражны киңәйтү турында сүз кузгатты, әлеге машина да авылда торырга тиеш иде. Аннан тагын күз күрер... Шулай итеп Сәлахетдиннекеләр килен төшерергә әзерләнә башладылар. +Гөлбикәнең күңелендә һаман бер шик кала килде, улының "таманча гына" дигәненә ышанып ук бетмәде ана, бүген иртә таңнан алар кыз карарга барырга чыктылар. Рульдә кияү булачак Хәйдәр... +Алар киләсен беләләр иде, көтеп алдылар. Кодагый буласы кеше "аз-маз ярдәм итәрсең" дип, Байголның ашка-суга гына түгел, телгә дә шактый оста карчыкларының берсе булган Миңлеҗамал карендәшен дә чакырып китергән иде, йокысыз төн үткәреп, тынгысыз таңны чакчак уздырган ике карчык кунакларны баскыч төбенә чыгып, кулларын кушырып баш орып каршы алдылар. Ишегалдына кереп, болдыр турына килеп туктаганчы Гөлбикә машинадан төшмәде, уклау йоткан сыман туп-туры утырып барды. +Ниһаять, төштеләр, күрештеләр. +- Менә, әни, киленең Гөлсабира шушы була инде,- диде Хәйдәр, капка ябып арттарак калган кызга борылып. Тездән шактый түбән итәкле, эре чәчәкле ачык күлмәк кигән, эре сипкелле битле, җирән чәчләрен кистереп бөдрәләткән урта буйлы кызга карап, Гөлбикә мең уй уйларга өлгерде: "Усал түгелме? Мине санлап торырмы? И Ходаем, ирне ир итәрме? Мал кадерен белерме?" Әмма күңелендә болардан да өстен бер генә уй иде: "Аз гына арыграк икән, каһәр суккыры!" Кодагыйга карап нибарысы бер уйлады: "Симергән нәләт! Кул арасындагы йорт эшләрен дә кызына тапшырып, түрдә тик утыра икән бу тәмле тамак!" +Кодагыйларның бер-берсенең җете күзләре астында ничек аяк атлауларын, ничек бусага аша чыгуларын, ничек сүз катуларын, өйгә кергәч ничек сынашуларын, дога кылуларын бәйнә-бәйнә сөйләп, хәзерге заман татар карчыкларының бик күп серләрен ачып булыр иде, ләкин безнең максат ул түгел бүгенгә, Гөлбикә белән аның кодагые Миңлесорур безнең әсәрдә төп урынны тотмыйлар, шуның өчен Байголда чакта сүзне кыскартыйк әле без! Ə кыскасы шул: кодагыйлар бер-берсен ошаттылар, ошатмасалар, бергә кара-каршы утырып ике самоварны екканчы чәй эчә алмаслар иде! +Гайбәтче Миңлеҗамал карчык та Гөлбикәне яратты (Гөлбикә хәйләкәр, керүгә үк күчтәнәчләрне аңа тоттырды!) Хәйдәр кияү дә ошады аңа. Сүзе-өне юк, өстәл почмагына мыштым гына килеп утырды, әңгәмәгә кысылмады, берәр сүз кушсалар, көлеп-елмаеп икеөч сүз белән генә җавап кайтарды. Гөлсабира, кодагыйларның килешеп китүен күреп, кая басканын да белмәде. "Сине җиңәм мин!" - дип уйлады ул, каенанасына карап. "Ə сине бөтереп кенә алам!" - дип уйлады киявенә карамаска тырышып. +Аракы эчми, тәмәке тартмый торган кияү - кыз аналарының хыялы! "Тартмыйм!" - диде Хәйдәр һәм Гөлбикәгә карап күз кысты. Тарта иде. Тәмәкене убыр урынына ашый иде. "Әллә берәр генә чәркә тотасыңмы, кияү! Бик бәләкәйне генә?" - диде Миңлесорур егетне сынар өчен. "Эчкәнем юк!" - диде Хәйдәр, әллә ышанмасларын белеп, өстәп куйды: "Мин рульдә бит, әби!" Ул сыйдан катгый баш тартты. Чынлыкта исә руль-мазар дип тормый, теләсә кайчан эчә ала, күп тә эчә, иртәннән чөмерә башлаган көннәре бар, алай исерми, эчкән килеш тә машина йөртә алуы белән мактанырга гына яратмый иде. +Гөлсабираны бер генә нәрсә шикләндерде: Хәйдәрләрнең семьясы ишле иде. Ул җәһәттән дә егет аны бик тиз, аз сүз белән тынычландырды: "Бүлмәләр җитәрлек! Ян өй безнеке. Сеңелләр китә. Энекәшләрне әйтсәң, алда күз күрер. Аларны да озатырбыз". +Гөлбикә юл буе улына тукып килде: +"Әллә ниләр вәгъдә итмә, чамалап сүләш. Баргач, эчә күрмә, аракы ялаган тел - дошманга ялланган тел булыр. Сатар үзеңне! Эчкең килсә, бер яртыны алдым, кайтыр юлга чыккач чөмерерсең. Бездән сер алып калмасыннар, без аларныкын алып китик!" +Кыз карау уртак фикер, уртак телләр белән тәмамланды: туйны Сабан туе тирәсенә, июнь ахырынарак билгеләделәр. "Кызымны ерак җиргә җибәрергә бер дә уйламаган идем бит!" - дип шыңшый башлаган Миңлесорурны ахирәте Миңлеҗамал кече якка чакырып себеркесез генә чабып чыгарды: "Тинтәк! Төшкән җирендә таш булсын дип теләк телә! Ахмак!" - дип, Гөлсабираның яшенә ым кагып алды. Аш-су остасының чышын, пышын бу якта да ишеттеләр, әмма куллар сугылган, вәгъдәләр бирелгән иде, аны-моны күпертеп тормадылар. +Карчыклар мыштырдашкан арада Хәйдәр Гөлсабираны чолан ишегенә терәп коймак исе килеп торган калын иреннәрен үбеп алды. +Кодагыйлар елашып калдылар. +Хәйдәр бик әдәпле кыланып кәләшенә кул бирде, кыз ике куллап аның беләгенә сарылды: "Килеп йөр, Хәйдәр, берүк онытып бетермә. Саргайтырсың инде!" - дип инәлде. +Егет белән кызны Хәйдәр бригадасында ике ел рәттән эшләгән студент таныштырган иде. Алар Хәйдәргә кадәр үк Байголда эшләгәндә Гөлсабираларда квартирда торганнар икән. "Алтын кыз",диде студент. +"Алтын" сүзе Хәйдәрнең колагын иркәләгән иде. +Бүген менә кәләше егеткә бер дә ошамады. Авызын ныграк ерганда гына җемелдәп китә торган алтын тешләре дә ошамады, кояш яктысында кызыл кан булып күренгән алкалары да, алтын суы йөгерткән чәчләр дә ошамады. Күз карашыннан ук кәләшнең туймас җан икәнлеген тоеп утырды егет. Иң нык ошаганы өр-яңа, нибарысы өч йөз җитмеш километр узган "Жигули" булды. Бусы чын мал инде! Һәм Хәйдәр аның бердәнбер хуҗасы булачак. Үлчәү табасына салганда "Жигули" ягы баса иде. +Саубуллашып чыгып киткәч, кул болгап калган Гөлсабира белән чын күз яшьләрен чыгарган ана күздән гаип булгач, Хәйдәр җиңел сулады, авылны чыкканчы алар бер сүз дә алышмадылар. Гөлбикә апа бик авыр көрәшләрдә җиңеп чыккан батыр кыяфәтен саклап, кулларын тезе өстенә салып, тәрәзәдән иген кырларын, бәрәңге басуларын күзәтеп бара иде. — Машиналары әйбәтме? - дип белеште һәм улы җавап бирмәгәч,болай бик матур күренә икән,- дип, фикерен ныгытып алды. +Әнисе белән бер уйда барулары Хәйдәргә ошамады. Ул җәһәт кенә борылды да чия төсле "Москвич"ны юл читендәге куаклыкка алып кереп туктатты. — Ай Аллакай гынам, ник кердең? - диде Гөлбикә апа, як-ягына каранып. — Чишмәсе бар,- диде Хәйдәр, янындагы сумкадан стакан чыгарып. Гөлбикә апа артыгын сорашып тормады, улының кул хәрәкәтләреннән, җитдилегеннән ул барын да аңлады. Ана кеше бер нәрсәне генә белми калды: әйткәнебезчә, булачак килен Хәйдәргә бер дә ошамады, һәм хәзер, барган саен, ара ерагайган саен ныграк ошамый иде. Юк гаепләр табарга да әзер иде Хәйдәрнең ачулы җаны. Мондый чакта күңелен аракы белән генә юата торган, тынгысыз җанын исереп кенә юмаларга күнеккән Хәйдәргә бераз тамак төбе чылатып алырга кирәк иде. Ул, әдәп саклап, бер чакта да әти-әнисе янында эчми иде, бүген дә шулай итте, анасына карамыйча гына шешәне алды, ипи сыныгы белән каклаган каз кисәген бармак арасына кыстырды һәм шактый читкә китеп, каен күләгәсенә сузылып ятты. Гөлбикә апа да моменттан файдаланды, чишмәне эзләп тапты, учы-учы белән алып, салкын суны кайнарланган киң битенә сипте. +Байтак югалып торды Хәйдәр, машина янына килгәндә кулында буш шешә һәм таплы стаканнан башка бер әйбер дә юк иде. — Кузгалыйк әйдә,- диде ашыктырмыйча гына Гөлбикә апа. — Мондый чакта улына сүз кушарга ярамаганны белә ул, белә! — Хәзер, хәзер,- диде Хәйдәр, юл ягына күзен тондырып карап. Менә аның кашлары җыерылып күтәрелде, маңгаена ермач-ермач эзләр сибелде, аскы ирене өскесе астына кереп качты, сулышы ешайды, борын яфраклары алланды. Ул кулындагы буш шешәне агач төбенә китереп сылады, учын тезенә ышкып алды һәм ишеккә ташланды. — Утыр тизрәк! - дип кычкырды ул коры тавыш белән. — Ай Аллам, ни булды тагын? — Утыр, диләр сиңа! - диде, кай арада кереп өлгереп, машинасын кабызырга маташкан Хәйдәр. Син ашыкканда буламыни, кабынмый гына машина, бер басты стартерга Хәйдәр, ике, газны көчәйтеп карады, ниһаять, кабынды, мотор күндәм генә эшли башлауга, Хәйдәр бар көченә педальгә басты, "Москвич" ургылып алга ашыкты. Ул арада аларның борын төбеннән генә өлгергән лимон төсендәге сап-сары "Жигули" узып китте, рульдә Мидхәт, арткы урында киерелеп, алагаем зур, калын келәм кочаклап Гөлмәрьям утыра иде. Гөлмәрьям Хәйдәрнең машинасын күрмәде, машинаны да, кашы иләмсез җыерылган Хәйдәрне дә Мидхәт кенә абайлады, абайлагач та тизлеген арттырды. Хәйдәр исә Мидхәт машинасы артыннан ук килә торган аллы-артлы "КамАЗ"ларга юл бирергә мәҗбүр булды, шактый көтәргә туры килде. Ул асфальтка, олы юлга чыкканда сары лимон хәтсез еракка тәгәрәгән иде инде. — Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа таза йөрәк биргәннәр улларына, закускасыз диярлек, берүзенә бер яртыны эчеп бетерсә дә, кулы нык Хәйдәрнең, күзе әллә кайларны күрә. "КамАЗ"ларны куып узды, башка ыбыр-чыбыр машиналарны артта калдырды, күзе алда, керфек какмый, бер төшеп бер менеп барган дугалы асфальт юлдан җилдәй ��әгәрәгән сары машинаны ычкындырмый. Вакытывакыты белән Мидхәтнең машинасы аның күзенә сары шайтан, гыйфрит булып күренә башлый, ул тешләрен ыржайтып алгарак иелә төшә, газны бер көчәйтә, таучыкларда түземсезләнеп чак кына акрынаеп та ала. Юл буендагы баганалар, агачлар, каршыга килүче машиналар колак яныннан очкан ядрә кебек кенә выжлап калалар. — Ипләбрәк, ипләбрәк! - диде Гөлбикә апа, аракы эчкән кадерле улына эндәшергә тыелганын бер дә онытмаса да. - Ипләп! — Ипләргә вакыт юк,- диде Хәйдәр борылмыйча гына. - Күрмәдеңмени, кем узып китте мине?! — Мирфатыйхныкылар идеме әллә алар? — Шулар. — Үзләренә күрә түгел тагын, алга чыккан булалар. - Гөлбикә апа үзе дә сизмәстән улын кыздырып җибәрде. +Зәйгә җитәргә тугыз-ун чакрым калганда Хәйдәрнең "Москвич"ы озын трубалар төялгән прицеплы машинаны куып җитте. Дәү "Урал" әче куе төтен бөркеп акрын гына үргә үрмәли иде. Мидхәт прицепны җайлап кына узып өлгерде, Хәйдәр килеп җитүгә, каршы яктан машиналар туктаусыз агылды. Пионерлар төялгән кояшлы автобуслар узды, ялга баручыларны көньяк җылысына тәгәрәтүче җиңел машиналар үтте, йөк машиналары тоташтан тәгәри торды. Хәйдәр һич алга бара алмады. Ул прицеплы машина шоферына йодрык күрсәтте, әнкәсенә ишеттермичә генә, суганлап-борычлап русчататарча сүгенде. Инде кагыйдәләрне бозып, уңнан узар иде, ул якта текә яр, текә ярлар буй-буй бетон баганалар белән читләнгән. Ирнә күперенә төшкәндә ул прицепны да, башка машиналарны да узды, әмма күз күреме кадәр ераклыкта алда да, артта да лимон төсле "Жигули" юк иде. Ул як-ягына каранды, урман, болын юлларына күз салды, әмма Мидхәт бер җирдә дә күренмәде. Ул тезенә йодрыгы белән авырттырып китереп сукты: — Уздылар! - диде теш арасыннан. - Утырганда син мыштырдамасаң, алга чыгармый идем мин аны! — Аларның машинасы яхшырак худлымыни соң?- дип сорады Гөлбикә апа бераздан. — Юлы бит, машиналар чебен урынына оча! - диде Хәйдәр, алдагы юлдан күзен аерырга да куркып. +Аларның Зәйдә йомышлары юк иде, үзәк урамнарга кагылып та тормадылар, арткы аулак урамнар аша Язкилдегә кайта торган юл башына чыктылар. Азык-төлек кибете алдына туктаган сары лимонны икесе дә берьюлы абайлап алды. — Əнə ич алар! +Гөлмәрьям апа кыймшанмыйча да үз урынында утыра иде, ниндидер бәләкәй төргәк тотып кибеттән чыккан Мидхәтне күргәч сикереп үк алды. — Тегеләр дә мыштырдап килеп җитте,- диде ул. "Москвич" сары "Жигули" янына ук килеп туктады. +Мидхәтнең авызы ерылды, кысыграк күзләрен тагын да йома төшеп: — Я, ничек, Хәйдәр, куып җитеп булдымы? - дип эндәште. +Машина эчендә җәелеп утырган Гөлмәрьям апа ияк астына салынган киртләчләрен селкетеп көлә башлады. +Ах, шул сүзләреңне әйтмәгән булсаңчы, Мидхәт! +Көлмәгән булсаңчы син дә, Гөлмәрьям апа! +Әмма эш узган - сүз телдән ычкынган, майлы иреннәрдән көлү гөрләп чыккан иде. Мидхәт сүзләре Хәйдәрне җәберсетте. Гөлмәрьямнең бер дә юктан көлке чыгаруы Гөлбикәгә бер дә, бер дә ошамады. — Яхшы,- диде калайланган күзләрен елтыратып Хәйдәр. — Яхшы ук түгел инде! - дип үртәште Мидхәт. — Үз юлыбызга чыгыйк! Карап карарбыз, кем кемне! — " Москвич "ның "Жигули"ны куып узганы юк, белмәсәң бел. — Минеке уза! — Юкка мәтәштермә, Хәйдәр. +Сәләхетдин Хәйдәрен тыярлык түгел иде хәзер, ярсуыннан кулларын кая куярга белми, йодрыгы белән туктаусыз тез башларын төя иде. +Кайтыр юлга бергә диярлек кузгалдылар. Мидхәт җай белән генә алга чыкты. — Бәйләнмә шул юләргә! - диде Гөлмәрьям. — Бәйләнмим, үзләре сагыз кебек ябышалар,- диде күңелсезләнеп Мидхәт. Хәйдәр белән сүзгә килүнең яхшылык белән бетмәслеген ул бик яхшы аңлый иде. Машиналар бер-берсенә тагылып диярлек Зәй-Сарман трактына чыктылар. Ирнә күперен үткәч, Хәйдәр Мидхәтне куып узды һәм бераз баргач машинасын юлга аркылы куйды. Машинасыннан төште һәм кулын изәп Мидхәтне үз янына өндәде. — Хәзер сынашабыз,- диде ул, юлга карап. - Аулак. Юлны әйтәм, машиналар күренми. — Кирәкми, күрше,- диде Мидхәт, бәхәсне йомшартырга теләп. - Син салган. — Салса ни? Син салмаганмы? +Күршесенең оятсызлыгына Мидхәтнең дә ачуы чыкты. — Салсам да, буема сеңдерәм, синең шикелле тилереп йөрмим,- диде ул, дорфаланып. — Шыр җибәрдеңме? — Юк, курыкмыйм. Куышмыйча да бик яхшы беләм... — Беләсең әбиеңнең келәсен! — Куып җитә алмыйсың?! — Узып та китәм! +Мидхәт аракыны әле генә эчеп чыккан иде. Хәйдәр тирләгән кайнар кулы белән аның иңбашына ябышкач, аның ачуы артты, ул күршесенең кулын иң хәрәкәте белән бәреп төшерде. — Бәйләнмә, егет! — Биреләсеңме? +Аракы парлары Мидхәтнең кан тамырларына йөгерде. — Ну что ж,- диде ул,- тик әниеңне төшереп калдыр. — Калдырмыйм.- Хәйдәргә хәзер ни әйтсәләр дә, каршы төшәргә әзер иде ул. — Что ж,- дип кабатлады Мидхәт. Бераз кәгеп алса, кызлар янында һәм базарда ул гел русча сөйләшә башлый.- Пеняй на себя! +Хәйдәр юлга аркылы куйган машинасына таба атлады. — Әни,- диде Мидхәт, ишеккә иелеп. - Син төшеп мине шушындарак көтеп тор. Бу йолкыш әтәчне акылга утыртыйм инде. Узам да, хәзер үк сине алырга борылып киләм. +Гөлмәрьям улы сүзенә буйсынып, келәмен кочаклап, машинадан төште дә дәү әрекмән төбенә барып утырды. — Хәйдәр дә әнисенә шыпырт кына эндәште: — Әллә син дә төшеп торасыңмы? — Юк,- диде кабарынып Гөлбикә. - Шул карачкының келәм кочаклап утырганын карап торыйммы, Хода-бәндәм. Син узарсың! +Ишетмәсәң ишет, я Хода. Гөлмәрьям күршесе "карачкы"! +Сез ишеттегезме, хөрмәтле укучым? Бу хурлык тамгасы, яман сүз мине тагын үткән гомергә кайтарды, уллары Мидхәт һәм Хәйдәр белән мавыгып, без аларның газиз әнкәләре Гөлмәрьям белән Гөлбикәне бөтенләй онытып бетергәнбез! Ярамый, һич тә ярамый! Шашкын куышу башланганчы, аз булса да аналарның күңел пәрдәсен күтәреп карыйк. +Бүген авыз тутырып әйтергә дә уңайсыз, әйтми калырга да ярамый, ышанасызмы-юкмы, заманында Гөлбикә белән Гө��мәрьям ахирәт дуслар иде. Әйе, әйе җырларда мактала торган, телләрдән телләргә күчеп йөри торган чын дуслар иде алар! Берсе Түбән оч кызы, икенчесе Олы урамда туып үссә дә, сабый чактан ук гел бергә булдылар - курчаклы уйнадылар, тәтәй җыйдылар, бишташ чөйделәр, качышлы, әбәкле, арка кагышлы, пештиле уйнадылар - азмы матур уеннар бар иде атаклы Зәй ягының Язкилде авылында! Барын да уйнадылар Гөлмәрьям белән Гөлбикә, аерылмас тату дуслар, ишегалларында, тар тыкрыкларда бәбкә-чебиләр белән бергә аунап песи борчагы, акбаш ашадылар, ындыр артларына чыгып шепкән удылар. Берсе агач сумка, икенчесе киндер букча асып беренче класска җитәкләшеп барып керделәр. Язларның берсендә, иң ягымлысында, Олы су ташып, тынып, ярларына кайткач, яр битләренә сап-сары кимәшә башлары чәчелеп утырганда, сандугачлар кунган талларда бермәнчәкләр - тал песиләре - чәчәккә әйләнгәндә, бәбәйтәкле матур күлмәкләрен киеп, беренче тапкыр су буена уенга бергә төштеләр. +Югары очта ике дус, ике яшьти дус үсә иде. Беренчесе - Сәләхетдин, икенчесе - Мирфатыйх. Шул язда, шушы җәйдә алар көлешә-көлешә янәшә кайткан ал алъяпкычлар ябынган, иңбашларын сикертеп атлаган Язкилде чибәрләре Гөлбикә белән Гөлмәрьям артыннан иярделәр. Әй кызык та иде ул чаклар! Кызлар кайта алдан чыкы-чыкы, Мирфатыйх белән Сәлахетдин аларга якынаерга базмыйлар, бигүк артта да калмыйлар. +Күк гөмбәзе чамасыз биек, йортлар-агачлар саф көмештән коелган, аяк асты йомшак чыклы чирәм, урам-тыкрыкларга хуш исләр кереп тулган. Ямьле Олы су буенда һаман уен бара, бишле бииләр, җырлыйлар, "Кыз алыш" уйныйлар. Анда олыраклар, парлылар калды. Гөлбикә белән Гөлмәрьямнең дә адымнары җиңел, сулышлары иркен, йөрәкләр беренче тапкыр дөп-дөп тибә, күңел кытыклана, гел көләсе килеп тора. Чөнки алар артыннан үсмер егетләр килә! Икәүләшеп абына-сөртенә юрттыралар! Борылалар да чыкы-чыкы киләләр кызлар. Борылалар да чыркылдап көлеп җибәрәләр. Гөлбикә кыюрак: — Әй, малайлар, бозавыгыз кайтмадымы әллә? - дип эндәшеп алды. +Бу сүз генә малайларны кыюландырмады, алар да көлештеләр, тик якынаерга базмадылар. — Әниләре эзләп чыгып, ярып алып кайтыр әле менә,- дип, ахирәтен куәтләде Гөлмәрьям. — Ярырлар менә! - Ике үсмер тып та тып басып алар янына чабып килде, ай нурында күзләрен елтыратышып байтак тик карашып тордылар... +Ике егет гел бергә, ике дус кыз да бергә йөриләр... Беренче мәхәббәт хатын да алар икесе исеменнән берьюлы ике егеткә атап яздылар. "Без сезне сөябез!" - дип, хат ахырында чуклы чәчәкләр арасына җырлар өстәделәр. +"Без сезне сөябез!" +"Без дә!" - диделәр малайлар һәм ахирәт кызлар белән очрашырга җай гына эзләп йөри башладылар. Кулъяулыкларны бергә чикте кызлар, егетләренә дигән ак пирчәткәләрне бергә бәйләделәр, киндерне алмаш-тилмәш бер станда суктылар, бергә тукмадылар. Кияүгә дигән бирнәләре дә бертөсле иде аларның, туй бүләкләре дә. Туйны д�� икесе дә бер җәйдә, атна аша гына уздырдылар, башта Гөлбикәнекен, аннан Гөлмәрьямнекен. Икесенең бер очка, күрше киленнәр булып төшүләренә чиксез куандылар. "Бергә гомергә!" дип җырлар җырладылар. +А-а, беренче тапкыр су юлын үтүләр!.. +Беренче мунчалар, йокысыз төннәр, татлы таңнар... Сөйләшергә уңайсызланганда ярты ымнан, күз карашыннан, кул хәрәкәтеннән бер-берсен аңлый иде яшь киленнәр, бөтен Югары очны, Олы су буйларын яңгыратып рәхәтләнеп көлешә торганнар иде. "Киленнәр төште, очыбызга ямь керде!" - дип куанып, Ходайга рәхмәт укыдылар Сәләхетдин белән Мирфатыйхның әтиләре. +Тамак туйгач кына кашыкның нинди икәнен карыйсың... +Ике гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек һәм кайчан чатнавы турында мин алданрак сөйләп узган идем инде. Ирләр арасындагы дошманлык бер төсле булса, хатын-кыз арасында туган дошманлык меңгә төрләнә, миллионга тармаклана. +Кыскасы, кайчандыр, моннан байтак еллар элек ахирәт дуслар булып йөрешкән ике хатын арасына бүген якын барырлык түгел! Элек ак алъяпкыч ябынып, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәп, йөгерәйө- герә Олы судан кайтып килгән кыйгач кашлы, нәзек билле Гөлбикә белән хәзер машинада күпереп, ачуыннан кабарынып утырган юантык хатын арасында җир белән күк аермасы бар инде! Әрекмән күләгәсендә ачы, зәһәр исле тирен сөртеп, аяк очындагы келәмнән май баскан күзен алалмыйча утырган җиңгәчәйне дә элеккеге Гөлмәрьям дип әйтү мөмкин түгел иде. Икенче хатыннар иде инде болар, "шайтан токымнары" иде... +Шулай итеп ярыш башланды! +Зәй - Сарман юлы такыр, чия төсендәге "Москвич-412" белән сары лимон кабыклы "Жигули. берьюлы диярлек алга ыргылдылар. Авызы чалышайган, теше ыржайган Хәйдәрен күреп, Гөлбикә ап-ак булды, үзенең хәвефле эшкә тарыганын тирәннән үк аңлап алды, кан качкан иреннәре белән "ләхәүләсен" укыды. Хәйдәрне туктату турында уйларга да, өметләнергә дә ярамый иде. Машиналар юлны иңләп бертигез дәрәҗәдә шактый ара уздылар. Аннары тигезлек югалды, әле берсе, әле икенчесе улап-ярсып алга чыкты. Моторлар тыелгысыз гүләде, тәгәрмәч шиннары әллә нинди авазлар чыгарып чинадылар, як-якка вак чуерташлар сибелде, сыек тузан күккә күтәрелде. Спидометр уклары туктаусыз уйнап, сикереп торды. +"Узам!" - диде тешләрен кыскан Мидхәт. +"Уздырмыйм!" - дип пышылдады яңак сөякләрен сынар дәрәҗәгә китереп кыскан Хәйдәр. +Машиналар бер-берсенә тия язып калалар, ике арада зәңгәрсу очкыннар сибелә. Инде урта юлга ерак та калмады. Хәзер озын гына үр төшәсе... Хәйдәр Мирфатыйх тинтәген шунда калдырырга тиеш. Икесе дә салмыш, икесе дә ачулы, икесенең дә күзе тонган, алар юл читендәге "юл төзәтү эшләре бара!" дигән язуны да, чекерәеп торган тамганы да күрмәделәр. Очып диярлек барган шәпкә ике машина икесе дә казылган җиргә борыннары белән барып төртелделәр. +Чия төсендәге машинаның дүрт ишеге дә урыныннан каерылып чыкты, арткы ишеккә тотынган Гөлбикә апа эчтән суырылып чыгып әллә кая читкә очты, Хәйдәр маңгае белән ал пыялага килеп сыланды, машинасы капланды... әйләнеп аякланды... тагын капланды һәм... дүрт тәгәрмәченә утырып, канауда янтаеп туктады. Мидхәтнең "лимоны" капланмады, ян белән бераз шуып барды да таш өеменә килеп сыланды. +Өчесе дә исән иделәр. +Юл тузаны утырып та өлгермәде, канау артыннан Гөлбикә апаның сыкраган тыңкыш тавышы ишетелде: — Кулым, ай кулым! Үләм! +Хәйдәр дә исән иде исәнен, маңгае ике җирдә каз күкәе хәтле булып шешеп чыккан, яңагы тирән җәрәхәтләнеп канга манчылган, күкрәк капкачы яньчелгән иде. Ул машинасыннан чыкты да иелеп кан косты, авызын учы белән сөртә-сөртә, машина ишекләрен җыярга тотынды, соңгы ишеккә ябышып яткан гәүдәне күргәч кенә әнисе барлыгын хәтеренә төшерде. — Әни, син мондамыни? — Кулым, бетте! - дип өзгәләнде ана. Гөлбикәнең кулы сынган иде. Аннан-моннан бәйләштереп яньчелгән ишекләрне машинага төягәч, Хәйдәр моторны кабызып карады, машина йөри, ул үз ходында иде! Хәйдәр "ишекләр харап булды" дип йөргән арада, кысыла-кысыла Мидхәт тә көнгә чыкты. Аны танырлык түгел - бите-күзе кан, иреннәре умырылып ертылган... Машинасының уң ягы яньчелеп эчкә кергән, пыялалар ватык, бензин багы кабартмага әйләнгән... "Шартламаса ярар иде!" дип куркынды Мидхәт һәм Зәй ягына борылып карады. Күз кабаклары шешенгән иде, келәмен күтәреп тыр-тыр йөгереп бирегә килүче әнисен күрә алмады ул. Аның зыңлап торган башына: "Әле дә ярый аны утыртмаганмын",дигән уй гына килеп китте. Шул чагында Хәйдәр көндәше янына килде. Сары лимон йөгерекнең ни хәлгә төшүен күргәч, эчен уып хихылдарга тотынды. — Ничек? Уздыңмы? Ə? Ха-ха-ха! — Ертык тишектән көлә,- диде Мидхәт, иреннәрен кулы белән капшый-капшый. — Минем машинага чурт та булмаган, менә син ничек кайтырсың?! — Хәйдәр,- диде Мидхәт. - Бар, минем әнине генә алып кил. Ул анда коты чыгып ятадыр. Я йөрәге ярылып үләр. +Хәйдәр әнисенә карады. +Йөзен чыткан Гөлбикә башын селкеде. — Йөрмә, тизрәк булнискә кайтыйк. Чыдар əмəлем юк. - Һәм тоташ уфылдарга, ыңгырашырга кереште. - Ай, үләм! Үләм! Бетүләрем шушы икән... +Хәйдәр бик кызганган төс белән кулларын җәйде: — Синең анаң теркелди, минем әнине тизрәк апкайтырга кирәк,- диде ул. Ишекләрне арткы утыргычка төяделәр, Гөлбикә апа бу юлы алга, улы янына утырды. — Ныгытып ябыш! - дип боерды Хәйдәр. — Берүк акрын кайт,- дип ыңгырашты яралы ана. — Әнине барып ал әле ди егет. Анда барып йөрерлек ди безнең хәл! Инспектор-мазар күргәнче тизрәк авылга сызыйк дими! — Һәркемнең үз кайгысы, Гөлбикә апа тезенә сыгылып төшә дә: "Ай, кулым! Сынык кул белән ни хәлләр итәрмен? Туйда кодагыйлар алдында ничек күренермен?!" - дип сыкрана. Хәйдәр аны ишетми, үз-үзенә сөйләнеп кайта: — Да-а... Төзәткән хәлдә дә яңа булмый инде ул! Мондый ук буяуны каян табасың?.. Энекәшләргә калыр бу машина. — Үзең җәяүгә калырсыңмы? — Гөлсабира яшәсен! +Хәйдәрнең өйләнү-өйләнмә��е нәкъ шушы урында, шушы минутта хәл ителде. Чия төсле машина эчендә җилләр уйнамаса, белмим, кияүле була алыр идеме икән Байголның сазаган кызы! Тегесен дә, монысын да кат-кат үлчәп, чамалап караганда, Хәйдәрнең күңеленә шик-шөбһә килеп киткәнен бая ук әйтеп узган идек инде. Авариядән соң икеләнүләр тиз онытылды, күз алдында балкып торган машинасы янында алтын нурларга күмелеп Гөлсабира гына җемелдәп калды. +Түбән авыл кешеләре Хәйдәрне, аның дүрт ишегеннән җил узып йөргән ала-кола машинасын күргәч, бармак белән төртә-төртә көлә башладылар. — Ни булды? — Юл бит... Булды инде,- диде Хәйдәр. — Кыз урларга барган җирдән кыйнап кайтарганнар! +"Ну бу авылны!" - диде ачуына буылып Хәйдәр һәм Вәзиләне хәтерләде: "Дөрес сөйли сеңел! Качарга кирәк моннан!" — Бетергәнсең машинаңны! — Гөл итәм әле мин аны! - дип мактанды Хәйдәр. +Машинаны һәр җәһәттән җентекләп карап, әллә никадәр сүзләр сөйләшкәч, кешеләрнең күзе Гөлбикәгә дә төште. — Бәй, әниең дә монда икән ич! Ни булды аңа? — Аз-маз кан түктек әле! +Көч-хәл белән больница ишеге янына барып җиттеләр. Гөлбикә апаның чыраена үлем сарысы йөгерде, иреннәреннән кан качты. "Үләм" дип ыңгырашты ул. Хәйдәр ике куллап тотып, күтәреп диярлек әнисен баскычтан менгерде, ярым караңгы коридорга барып керделәр, ике дә атламадылар - ак ишектән чыгып килүче бер кеше белән бәрелешә яздылар. Ир кеше ахылдап алды, юньләбрәк карасалар, чыгып килүче Сәләхетдин үзе икән бит. Хәйдәрнең әткәсе, Гөлбикәнең газиз ире... — Нишләп йөрисез монда? - диде ул кырыс гына. — Ə син, әткәсе? Ничек болай? - дип иңрәде Гөлбикә. — Егылып кулны сындырдым. — Ə? - диделәр ана белән ул беравыздан. +Аннары өчесе дә бер мәлгә шашып тынып калдылар. — Әнинең дә кулы сынды. Юлда капландык. Ике талкыр тәкмәрләдек. Әле дә ничек исән калдык,- дип аңлатты Хәйдәр ашыга-ашыга. - Сул кулы... — Ходай саклады инде,- дип үксергә кереште Гөлбикә. +Әле генә уң кулын гипслап Сәләхетдин чыккан бүлмәгә күз яшьләре белән битендәге кан тапларын юа-юа, ыңгырашып, ыңгырашу арасында дөньясына, шушы каһәр суккан шайтан арбаларын уйлап чыгарган галимнәргә, машиналарны авылга кайтарып саткан кибетчеләргә ләгънәтләрен укына-укына Гөлбикә кереп китте. +Бер кичтә аларның икесен ике палатага больницага салдылар, Сәләхетдин ирләр янына сыйды, Гөлбикә апаны хатыннар палатасына арба белән тәгәрәтеп алып керделәр. +Хәйдәр машинасын Язкилде авылына куды, бер урында да ут янмый иде, төн дә караңгы, күзе дә күрер-күрмәс дәрәҗәгә җитеп шешенгән иде. "Гөлсабира яшәсен!" - дип уйлады егет. Алдагы тормышның бар якты хыяллары хәзер Байголның сүзгә саран, әмма машиналы кызы белән бәйләнгән иде... +=9= +Рәвешен китереп, җиренә җиткереп тозласаң, кыяр да бик ләззәтле, бик тансык аш була бит ул, хөрмәтле укучым! Искиткеч тәмле була ул! +Бу эштә безнең Зәй якларында, бигрәк тә Язкилдедә Сәлахетдинне уздыра алган кеше юк. Менә ул тозлаган кыярны авыз итеп карагыз сез... Дөнья бәһасе торырлык итә бит шул тавык җимен! Ул төсе, ул исе, елның кайсы вакытында табынга куйсаң да, бүген түтәлдән өзгән сыман кештердәп тора аның тозлы кыяры! Бер чакта да уртасы куышланмас, җебемәс, болай да тәмләп ашарга була, теләсәң салатка куш, теләсәң рассольникка тура, кайда да йөзгә кызыллык китерәчәк түгел. +Авылы-авылы, ягы-ягы белән бит ул; бер авылда бәрәңге шәп үсә, ярмаланып, ап-ак булып ярылып-ярылып тора. Икенче авылларның мактанычы - суган. Алтын шарларны үреп-үреп келәтләргә асып куялар да, үзләре дә шаккатып, әйтерсең берьюлы чыккан мең кояшка сокланып карап торалар, бигрәк тә матур була инде шул эре суган бавы! Өченче берәүләр шалканны шәп үстерә, татлы, сусыл итүнең серләрен белә. Язкилде авылының мактанычы - кыяр. +Татарлар да яшелчәнең тәмен белә башладылар. Әле сугышка кадәр генә, "бәбәйләсе хатын тәпсерли" дип, агач җамаяк тотып күрше рус авылына тозлы кәбестәгә яки якын-тирәдәге керәшен авылларына гөмбә- гөреҗдәгә китәләр иде. Тозлы кыяр эзләп әллә кай җирләргә баралар, күз күрмәгән бәһаләр түли иделәр. Шөкер, хәзер яшелчә үстермәгән авыл юк, яшелчә яратмаган кеше калмады, яшелчә табын түрендә, ашка кишер кәбестә турыйлар, салат ашыйлар, ике-өч буын узу белән безнең халыкта да кәкре аяклар, кыска ботлар бетеп, озын аяклы, озын торыклы адәмнәр зифа буйлылар күбрәк булыр! +Ашыйлар икән - кирәк! Кирәк икән - кемдер үстерергә тиеш. Файдасы күп, мәшәкате дә җитәрлек яшелчәнең. Үстерә белергә кирәк, әмәлен табарга! +Сәләхетдин абзый газетадан бер фельетон укыган иде. (Инде сүз уңаеннан гына Сәләхетдин абзыйның бары тик һава торышы турында хәбәрләрне һәм фельетоннарны гына укуын әйтми китмичә ярамыйдыр, шәт?!) Имеш, бер отставкадагы полковник шәһәр янындагы калдык-постык чокырлар арасыннан алты сутый җир кистереп ала да, киртәләп бер ел эчендә аны тигезли, ашлыйашламалый, икенче язда бакча тутырып торма чәчә. Ачы торма. Редька ди аны урыслар. Ашлаган яңа җир, елы да килә, торма да шулкадәр шәп булып, эре булып, тигез булып өлгерә ки, әлеге абзый уңышын базарга алып чыкса, бөтен кеше ах итә! Хуҗа да күрә, моның товары базарда бер! Торманың килосын башкалар егерме биш тиеннән сата, ул тота да унбиш тиеннән сата башлый. Башка сатучылар кычкыралар моңа, үртиләр, "юләр, тинтәк" диләр, сукраналар, ə моның мыегы да селкенми, сатуы сату, үлчәү табасы биеп тора, кулы-кулына йокмый. Кая ул, башкаларның тормасына әйләнеп караган кеше дә юк, моның тормасын чират торып, мактыймактый алып та бетерәләр. "Тагын юкмы?" - дип уртадан чыгармый торалар. Икенче көнне нишләсеннәр, базарның хокукы зур, бөтен базар ничарадан-бичара, теге абзыйны сүгә-сүгә, торманың бәһасен унбиш тиенгә төшереп сата башлый. Ул арада, торма төяп, тагын теге абзый килеп җитә, базар бәясен белешә һәм бик шәп торманы ун тиеннән сатарга тотына. Ун тиен! Әйдә кил, ал, сөен! Тормасы шәп, бәясе юнь, моның товарын күз ачып йомганчы алалар да бетерәләр. +Башкалар тормаларын мактап тамак карлыктырганда, абзыем куен кесәсен калынайтып та китә. Нишләсеннәр бичара сатучылар, иртәгесе көнне болар да килосын ун тиеннән сатарга мәҗбүр була. Тагын теге "юләр" килеп җитә һәм беркемнән белешеп тә тормыйча товарын сигез тиеннән сата башлый. Җире алты сутый, торма уңган, шартлап тора, кабыгы юка әрчесәң, ачысы чәчрәп күзгә керә, юк итәләр моның товарын, базар торманы ялмап йота... "Менә мәрхәмәтле бәндә, менә яхшы бәндә, урының оҗмахта булсын",- дип мактый-мактый алалар торманы. Кыскасы, торма бәясен биш тиенгә төшерә бу... +Икенче язда якын-тирә авылларда берәү дә торма чәчми. "Әй, диләр, килосын биш тиеннән сатып җәфаланганчы, лутчы мин кыяр утыртам яки кишер чә-чәм!.." Теге абзый тагын алты сутыен тутырып торма чәчә, вакытында тырмалый, вакытында сукалый, вакытында ашлама бирә, тагын котырып үсә, котырып уңа торма һәм бер заман, көне җиткәч, хуҗа уңышны базарга төяп алып чыга. Торма беркемдә юк, базарында бер! Ə бәһасе... килосы бер сум! Бер сум! Сатып алучыларның авызыннан су килә, бәһасен ишеткәч, күзләре тона, яныйлар тегеңә, "өеңә ут төртәбез", диләр... Нишләсеннәр, сатып алалар! Ə яшелчә сатучылар телсез кала! Көчләп сатмый бит ул, көчләп такмый, көлемсерәп тик тора. Бер сум тек бер сум! Базар бәяне үзе билгели, кодрәте зур. Кирәк торма, салатка да кирәк, бәбәй табарга җыенган хатынга да кирәк, һәммәсенә тансык! +Кара көзләргә кадәр уңышның килосын бер тәңкәдән сата бу, сатып бетерә. +Икенче язда бөтен тирә-як шашып-шашып торма чәчә, ə булган хуҗа алты сутыен тутырып кишер белән кыяр утырта. Өченче елда кәбестә үстерә... Үзегезгә мәгълүм инде, базарда кыяр запастагы полковникта гына була. Яки кишер аңарда гына... Менә шулай. +Сәләхетдин бу фельетонны кат-кат укыды, кисеп алып иң кадерле кәгазьләре янына сандыкка салды. "Юк, торма үстереп акча җыйган полковник дурак түгел, моны язып аны тәнкыйтьләргә тырышкан журналист юләр",- дип уйлады Сәләхетдин. "Әгәр безнең авыл хуҗалыгында шундый йомры башлар утырса, шундый киң илебездә, шундый җиребез барында без берчакта да яшелчә, җиләкҗимеш җитми дип зарланмас идек!" +Сәләхетдин үзен йомры башлы дип саный иде. +Югары очлар кишер чәчә, кыяр утырта, кара яздан нарник ясап, тирес ташып чиләнәләр. Кәбестәсен әз-мәз үстерәләр, помидорны да читкә куймыйлар. Теге газетадан соң Сәләхетдин абзый төп игътибарны кыярга юнәлтте. Аның да тозлысына. Яшел кыяр бөтен кешедә дә бер чамада өлгерә, базарда бәһасе юнь, озак саклана торган товар түгел, хәзер шиңә, саргая башлый... Иллә мәгәр тозлы кыяр башка! Бәрәкәт белән генә сатсаң, кыш буена җитә, бәясе югалмый, торган саен арта гына бара. Һәр көздә өч-дүрт мичкә кыяр тозлый башлады Сәләхетдин... Соңгы ике мичкәне Сабан туенда гына ача, бәйрәм тирәсендә, ишле кунак кайтканда, рәхәтләне�� аяк терәп, кешенең күзенә карап кыярына теләгән бәясен сорый ала иде. +"Әмәлен белергә кирәк!" - Сәләхетдин белән Гөлбикәнең яраткан сүзе. +Сәләхетдин абзый бик ерактан башлады. +Олы су башы урманыннан, көнозын якты кояш караган таучыктан йөз еллык бер имәнне сайлап алды. Аулак чакта Хәйдәр белән шуны аударды. Кеше-кара юкны чамалап өенә ташыды. (Өе Югары очта, каян, кайчан кайтып керәсең - беркем белми кала!) Имәнне метрлап турады. Бүкәннәрне сигезгә ярып күләгәдә, талгын җил күчеп йөргән җиләстә генә киптерде. Аннан мичкәгә ярарлык итеп яра башлады: кабаланмыйча, һәр ярканы йөз кат әйләндереп карап, агачның юнәлешен, сызыкларын җайлап кына ярды. Пычкы тартырга беркемне чакырмады, берүзе маташты. Имән өлгеләрне, төплеккә яраклы кисәкләрне мунчага кертеп парда тотты. Суда яткырды, киптерде. Инде кәмәленә кертеп һәр өлгене тигез итеп юнды, ышкылады, пыяла белән шомартты. Хуш ис аңкып торган имән өлгеләрне мичкә итеп тезгәндә җырлап җибәрде... Тезде, кыршаулады, төпләде. Иң актыктан мичкә эченә эрегән кайнар балавыз йөгертте. Кыяр өлгереп килгән көннәр иде. Шуннан гел бертигез генә, бер чамадарак таза кыярларны өзеп сап-салкын чишмә суы белән яхшылап юды, корытты һәм зур тас белән мичкә янына тартып китерде. +Иң әүвәл мичкәнең балавызланган төбенә бер кат итеп кара карлыган яфрагы түшәде. Яфракларның да бозыгын түгел, ямьяшелен, тазасын, куырылмаганын гына өзде. Яфрак түшәп, өстенә ваквак туралган сарымсак бүлкәләрен сибеп чыкты. Шуннан соң гына бер-берсенә тидереп, әмма иркен ятарлык итеп кыяр тезде. Кыярлар кукуруз тешләре төсле тигез тезелешеп, матур булып яттылар. Аның өстенә Сәләхетдин абзый ваклап тураган укроп сипте, чия, имән яфрагы аралаштырды. Сарымсак кисәкләрен гел кушып торды. Астагылары күмелгәч тагын бер рәт кыяр түшәде. Бу юлы арага алдан ук әзерләнгән имән шакмаклары да кыстыргалады. "Имән тәме кыярга сеңә, чир-чордан саклый",- дип аңлатты ул читтән генә карап торган хатынына. (Олы, җаваплы эшләрне Сәләхетдин бер чакта да хатын-кызга ышанып тапшырмый иде!) Мичкәне шулай җентекләп тутыргач, ул ике тапкыр юкә иләк аша уздырган тозлы су агызды. Кыярлар яфраклар, имән шакмаклар арасында язга тиклем утырырга тиешләр иде. +Көзге бәйрәмнәрдә беренче мичкәне Бишавыл базарына алып чыктылар, бик әйбәт узды. Ике мичкәне курка-куркарак җәйгә калдырганнар иде, Сабан туе алдыннан баздан чыгарып ачып карасалар, исләре китте: кыяр яңа гына түтәлдән өзеп алган кебек нык һәм тәмле иде. Сәләхетдин абзый мичкә тирәли бот чабып йөрде: "Һай да рәхмәт полковникка! Һай да рәхмәт газетачыга! Өйрәттеләр бит хәйләгә!" +Сәләхетдин кыярының даны китте. +Базарында ул бер иде. Кайчан чыкса да, бер. Башкалар да аның сыман кыландырып карыйлар, кыяр урынына базарга тоз боламыгы гына алып чыгалар: куышланып, мыңгыланып беткән, авыр исле кыярларны күргәч, сатып алучылар, танауларын тотып, Сәләхетдин янына чиратка йөгерәләр. +Кыскасы, биш-алты ел эчендә Сәләхетдин күрше Бишавыл базарында гына түгел, Зәй, Сарман якларында да атаклы кыярчы булып танылды. Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра тап төшмәде, елдан-ел әмәлен күбәйтә барып, ул үз эшенең остасына әйләнде. +"Аның бит мең төрле сәбәбе бар! Мичкәгә дигән имәннең кайсы тауда үсүенә кадәр шарт! Кояшлы якта үскән имән кирәк. Шуннан башлана ул. Аннан ары тагын мең шарты бар! - дип куя иде ул аерата кәефе килгән төннәрдә хатынына. - Тик аны кешегә белдерергә генә ярамый!" +Байлык белән саранлык килә. Саранлыкка сүзсезлек иярә. +Шуннан ниләр булганын, йортка ниләр кайтканын сез беләсез дә инде, кадерле укучым! Сәләхетдин, Гөлбикәләр турында, аларның Мирфатыйхлар белән ничек яшәүләре турында без аз сөйләшмәдек. +Сәләхетдиннәр йортында кыяр - патша. Кыяр - культ. Әгәр Язкилде адәмнәре борынгы графлар кебек үз гербларын булдырсалар, Сәләхетдиннең герб уртасында кытыршы яфраклы яшел кыяр чәчрәп торыр иде! Кыяр түтәлләре арасына бала-чагадан беркем керми. Рөхсәт юк. Кыяр бакчасына ялгыш-мазар тавык-чеби керсә, өйдә җәнҗал, талаш! Кыярны Сәләхетдин оста үзе җыя. Ипләп кенә, чүгәләп кенә өзә дә бәби биләгәндәй киндер алъяпкычына тутыра. Кыяр тозлаган көн - бәйрәм көн. Шулпалы бәлеш пешә андый көнне. Гөлбикә апа чолан сандыгыннан "Чистай малайларын", берәм-берәм кертеп тора. Кыяр җирен көздән үк карыйлар, йомшарталар, ашлыйлар, өф итеп кенә торалар. +Ə язның үз мәшәкатьләре. Кыярны соңгы кыраулардан сакларга, суны таманча гына сибеп, һәр төпнең үсүен күзәтеп, билгеләп торырга кирәк, һәр төпне! +Су! +Йортта кое бар, тик аның суы каты. Сәлахетдиннәр кыярга суны Олы судан алып кайталар, җәй буе шуннан ташып сибәләр. Бала-чага, олылар - һәркем үзенә куелган норманы үтәргә тиеш. Балалар унар чиләк ташыса, олыларга аннан да күбрәк төшә. Ялгашлар тула, кисмәкләр тула, кәстрүлләр тула, лакан да мөлдерәмә утыра. Су җылына, аны кичке ярауда, көн сүрелгәч, кояш баер-баемаста саклык белән генә, бер яфрак та изелмәслек, бер сабак та сынмаслык итеп, җентекләп кенә сибәләр. ("Әгәр кыярның бер яфрагы гына сытылса да, аның җимешен тозларга ярамый, бозыла һәм мичкәне боза!") +Су! +Су ташу газап. Элегрәк елларда малайлар әтиләре күрмәгәндә ялгашларга кое суы тутырып куялар иде, әмма Сәләхетдин зирәк, бармагын чылатып чәчен сыпырып кына карый да ялгашны тибеп аудара: "Үтерәм!" Хәзер андый хаталыклар кабатланмый, кыярның тормыш тоткасы икәнен балалар да белә. +Су! +Ниһаять, Язкилде авылына да су килде - водопровод үткәрделәр, һәр ун йорт исәбеннән бер колонка куелды, чык та чыжлат чиләгеңне! Син бөереңә таянып күккә караган арада тула да куя! Идәнеңне ю, малга эчерт, мунчаңа ташы! Көмештәй су, урман чишмәсеннән килә, эчәргә татлы, юынырга йомшак. Рәхәтләнде Сәләхетдин кыярлары! Хәйдәр оста егет каян тапкандыр, ничек юнәткәндер, бер машина тимер торба кайтарып аударды. +Чокырны җыйнаулашып казыдылар. Шулай итеп Сәләхетдиннекеләр суны ишегалдына ук үткәрделәр! Мунчага да керде су, бакчада да кран бар: бор да тор, ага да ага! Хәйдәр берсе Әлмәттән, икенчесе Чаллыдан иске ванналар алып кайтты, янәшә торган ванналарда су бик әйбәт җылына. +Күрше Мирфатыйхлар кыяр белән мавыкмый, ашамый да, балалары ашаса да, кулларыннан бәреп төшерә. "Тавык җиме, тозлы су!" - дип кенә йөртә. Аларның яшелчә бакчасы зур, өйләргә су килгәч, бакча тагын да зурайды. Семья ишле, кәбестәсен үстерергә кирәк, чөгендерен, кишер-укробын. Мирфатыйхныкылар да ярата яшелчәне. Сәлахетдиннән күрмәкче, алар да бакчага бер ванна алып кайтып куйдылар, ванна янына күләмле генә чокыр казып, эчен бетонладылар, тирән кое казыдылар. Коега да водопровод суы тутыралар. Анысы запаска. +Явымлы елларда су һәркемгә дә җитә. Су турында авылда сүз чыкмый. Әмма соңгы елларда һаваның һич тәртибе булмады, я бик явымлый, яки җәйләр буе җир коргаксып тилмереп утыра. Җитмеш икенең җәен генә алыгыз, Кама аръягында өч ай рәттән бер тамчы яңгыр төшмәде. Урманнар көеп утырды, кырлар-уҗымнар янды, эсседән каз бәбкәләре тәгәрәп үлде. +Андый елларда водопровод суы җитми. Андый елларда афәт... +Сәләхетдин Югары очта. Иң актыккы кеше. Су кытлыгын иң ныгы ул тоя. Аның кыяр бакчасы татый. Кыярга аңа су ай-һай күп кирәк! Йомшак та, чиста да чишмә суы аның кыярларына үтә дә килешә. Сәләхетдин краннарын ачып куя да, чормага менеп, маңгайдагы ай аша Мирфатыйхларны күзәтә. Аларда ага су, ага! Иртән дә агып килә, кичен дә туктамый. Ə Сәләхетдиндә су юк, түтәлләре әлсерәп утыра, дәү-дәү ванналары буш, ялгашлар коргаксыган, балаларны куып та Олы суга йөртә алмыйсың. "Кем көянтә белән су ташый хәзер? Оят!" - ди Вәзилә. Аңа Фирүзә кушыла: "Без замана балалары!" Мал-туарга коедан эчертәләр, өй арасында да ул ярый, карлыган, кура җиләгенә дә шуннан сибәләр, әмма кыярга татлысы кирәк. Кыяр - тормыш, кыяр - автомашина, бензин, кыяр - яңа тун, кыяр - модный күлмәк, кыяр - такта, кыяр - йорт, байлык. Кыяр - авыл арасында абруй. "Килосын өч сумнан сатам мин аның!" Ай рәхмәт теге полковникка! Тагын берәр полковник килеп чыгып су мәсьәләсен дә хәл итәргә өйрәтсә икән... +Карый Сәләхетдин, Мирфатыйхлар су кадерен белмиләр, урман чишмәсеннән ерак юл үтеп килгән кадерле нәрсәне карлыганга сибәләр. Аяк киемен дә шул су белән юалар, идәннәренә дә шул, тузанлы машинага да шлангтан шуны сиптерәләр. Аларга ага, иртән дә килә, кичен дә килә! Сәләхетдиннең краны богыр-богыр утыра, аккан чакта ага, акмаганда тама. Төнлә торып буш савытларның һәммәсенә күздән тутырып куйгалый ул, әмма кемнең төн саен йокы калдырып убыр шикелле йөрисе килсен? +Ачуы килә Сәләхетдиннең. +Кыяр түтәлләренә караган саен ачуы арта Мирфатыйхларга кадәр су тигез генә менә, чама белән тотсалар, яки ачкүзләнеп теләсә ничек агызмасалар Сәләхетдингә дә менеп җитәчәк бит ул! Элек шулай иде! Бер әйтеп карады Сәләхетдин Мирфатыйхка, ике кисәтте, тегеләр колакка да элмәделәр. "Әйдә, әти, кызык итик, үзләрен, казыйк та торбаларын томалап куйыйк",- диде Хәйдәр. Анысына ук йөрәкләре җитмәде. +Көннәрдән бер көнне - беренче июнь иде, җәй башы - Сәләхетдин Түбән очтан бик каты ярсып кайтты. "Кече улыңны тый, зират тирәсендә шуклана башлаган",- диде авыл советы председателе. "Әгәр Хәйдәрең колхозда эшләмәсә, чарасын күрербез",- диде колхоз рәисе. "Сезнең йортта совет тәртибе урнаштырасы бар",- диде парторг Мәймүнә. +Ачуланып-күбенеп кайтып керсә, кыярлар сулып ята, ялгашлар буш, ванналар корып кипкән. Өйдә адәм заты юк. Лапастагы кузлага көзгесен куеп, Фирүзә китап укып утыра. Зөфәр дә юк, Хәйдәр дә кайтмаган, Гөлбикә аның белән бергә Байголга килен карарга киткән. "Кыяр карасы урынга килен карап йөри тинтәк!" +Вәзилә вак-төяк йорт эшләренә катнашмый башлаган чак, ни әйтәсең - китәсе кыз... +Кранны борып карады, тамчы су юк торбаларда. Чормага менеп ярым айга борынын тыкса, күрә, Мирфатыйхларның бөтен савытсабалары күздән тулы, Мирфатыйх түтәл арасында йөри, майкачан гына, чалбар балакларын сызганган, яланаяк, авызында тәмәке, күпереп утырган карлыган куакларына резин шлангтан сибә суны, керендерә генә. Аяк бармаклары арасыннан күбекле кара ерганаклар йөгерә. Сандугачын әйт син аның, Мирфатыйх бакчасында сайрый, кеше бар дип тә тормый, өздерә генә... +Күзе тонды Сәләхетдиннең. Менгән җиреннән ипләп кенә төште дә, чоланга кереп, бер бәләкәйне шешә авызыннан гына эчте (кем бу заманда аек килеш күрше белән сөйләшә ала?!), ипләп кенә Мирфатыйх янына кереп китте. Адымы салмак, аракының хәрәкәте тиз иде, күршегә кереп җиткәнче, башка менде, ə Мирфатыйх сиптерепме-сиптерә! — Краныңны яп,- диде Сәләхетдин. — Ни бар? - диде Мирфатыйх, исе китмичә генә. — Безгә су менеп җитми. — Мин гаеплеме аңа? — Анысын белмим. Яп. — Сибеп бетерим, аннары ябармын. — Болай да бакчаңны сазга әйләндергәнсең инде! - Сәләхетдиннең тавышы калтыранды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыкты. — Күңел булганчы суламадым әле,- диде Мирфатыйх, ыштан балакларын күтәреп. Сәләхетдиннең бакча уртасына кереп, боерык биреп торуын ул бар дип тә белмәде һәм бер дә ошатмады. — Болай куалашуың яхшыга илтмәс! - диде янап Сәләхетдин. - Җиткән, җиткән, бөтен җирең су гына! +Мирфатыйх та карчыгыннан качырып бер бәләкәйне кәгеп чыккан иде, ул да күзенең агы белән генә күршесенә карады да: — Юк әле! Син коры калгансың! - дип кычкырды, һәм шлангысын туптуры Сәләхетдингә юнәлтте. Сәләхетдиннең якасы төймәләнмәгән күлмәге манма су булды, юка чәче маңгаена төшеп сыланды, ачык авызына су керде... Мирфатыйх көлеп үк җибәрде. — Менә болай ярый! - диде ул. +Күз чокырларын йодрыгы белән сөртә-сөртә, Сәләхетдин акыра башлады: — Карун! Җитмәде инде сиңа. Комсыз. Өйрәтәм әле мин сине! +Мирфатыйхка ошап кит��е бит, ул Сәләхетдинне туктаусыз шәбәртә иде! — Өйрәтте диярләр! +Сәләхетдин дә шлангка барып ябышты, алар тартыша, ызгыша башладылар; юк-барлар, үткәндәге чәкәләшләр искә төште, үткәннәрне бәяләп, кырга-урманга сыймаслык әшәке сүзләр яңгырады, шлангның бер башын эләктереп алган Сәләхетдин Мирфатыйхка сибәргә кереште, ахыр чиктә шул булды - Сәләхетдин резин көпшәне тартып алырга маташкан хуҗаны нык кына этеп җибәрде. Мирфатыйх та кызган иде, ничек инде, ул үз бакчасында, хуҗа кеше, кемдер эт җан монда кереп баш булып кыдырып, боерып йөрсен әле! Хурлык! Чәчләре агарган, тешләре ямьсезләнгән ике күрше, элеккеге ике дус, яшьтәшләр, бала аталары бер-берсен төрткәли, аяк чала, тарткалаша башладылар. Ачык капка янына килеп баскан гайрәтле Гәрәй-хан, муеннарын боргалап, ышаныргамы бу хәлгә, юкмы дигән сыман карап торды. Мирфатыйх Сәләхетдиннең күлмәк изүен аерып төшерде. "Әле син алаймы?!" - дип, Сәләхетдин ике куллап аның муенын эләктерәм дигәндә генә юеш җирдә үкчәсе таеп китте... Авызы кыегайды, куллары, батып баргандагы кебек, һавада буталдылар, ул арты белән ава башлады, таянам дигәндә уң кулы ванна кырына эләгеп сынып та чыкты, кан күренде. Карт сөяккә күп кирәкмени?! +Сынган кулны күлмәк җиңе белән Фирүзә бәйләде. +Сәләхетдин акыра-бакыра медпунктка төште. Тик Вәзилә анда юк иде. Вәзилә Җәмилдән ничек үч алырга икән дип баш ватып Түбән очта йөренә иде. Медпункт тирәсендә давыл булып йөргән әтисен каланчадан Зөфәр күреп алды һәм Хәйретдин агайны ияртеп кыяр фронтында яраланган солдат янына барып җитте. +- Кайда Вәзилә?! Үтерәм мин аны! - Сәләхетдиннең күзен кан баскан иде. +- Чү, чү... Алай килешми. - Хәйретдин агай иң дуамал кешеләрне дә йомшак теле белән килештерә ала иде. - Хәзер ат җигеп җибәрәбез дә келтерәп кенә Түбән авылга төшәбез, юл такыр... +- Төрмәдә черетәм мин ул чалышны! Ранный кулны сындырды. Минем кемлекне белми әле ул!.. Чалыш тәре!.. +Хәйретдин агай аны юатып калды, Зөфәр тиз генә ат җигеп килде, Сәләхетдин агайны көчләп диярлек арбага утырттылар, Хәйретдин агай яралыга аркасын терәп менеп утырды да ягымлы итеп атка дәште: +- На, малкай! Әйдә, теркелдә. Ə син, Сәләхетдин, сабыр бул! Сабырлыкка ни җитә! +- Судка бирмәс-сәмме мин аны?! +- Кемне? - дип кабатлап сорады Хәйретдин агай, гәрчә кем турында сүз барганын ул әллә кайчан төшенгән иде инде, хәзер ник сораганына үкенде, чөнки Сәләхетдин авызындагы сүзләрне эт җыеп алмаслык иде. +- Кемне булсын? Безнең очта алама эт бер генә! Карун тәре! Шәфкатьсез. Кешелексез. Муены астына килгере. Дөмеккере. Тамагына сөяк торгыры! Яшен суккыры. Каткыры. Сатана. Убыр. Бетсен, тавык үләте йоксын. Муены астына килсен. Чукынсын! Шүрәле белән кочаклашсын. Анасын ач урыс яласын. +Ат Хәйретдин агайның дилбегә кагуына карамастан үшән генә бара, Зөфәр исә үрәчәгә ябышкан да әтисенең сүзләрен аңлый алмыйча авызын ачып абына-сөртенә теркелди ид��. Ул Хәйретдин агайдан: — Кемне каргый ул шулай? - дип сорамыйча булдыра алмады. — Кемне булсын, күршесен, Мирфатыйх абзаңныдыр инде! +Юк, Сәләхетдин күршесен генә түгел, бөтен дөньяны, иң кирәк чакта урынында булмаган, ярдәм күрсәтмәгән Вәзиләне дә, иң эссе чакта югалып йөргән Хәйдәрне дә, иң кирәгендә олагып йөргән Гөлбикәне дә эттән алып эткә сала иде. Машинасы белән Хәйдәр өйдә булса, ярлы-ябагай сыман, үшән атта теркелдәп барыр идеме Югары оч Сәлахетдине?!! +Зөфәр артта калды, иярмәде. Әтисен ямьсез итеп күрәсе килмәде аның. Күрше Мирфатыйх турында да әшәке сүзләр ишетәсе килмәде егетнең. Тренеры, киңәшчесе, менә дигән укытучысы Җәмил Камаловның әтисе ич Мирфатыйх! Нигә ул "тәре баганасы" булсын?! Кайчандыр дус булган, бер-берсенә өзелеп кунакка йөрешкән күршеләр нигә тыныша алмыйлар икән хәзер?! Ни ди бит әле әтисе, "дөмеккере!" ди... +Әтисенең Мирфатыйх абый белән дус чакларын Зөфәр бик томанлы гына хәтерли иде. +=10= +Ул сүзләргә Хәйретдин агай да игътибар итте, аның да колагы рәнҗеде. "Дөмеккере!" диме? "Каткыры!" диме?! +Егет булып җитеп килгән улыннан һич читенсенмичә шундый кабахәт сүзләрне сибәме?! Ярый, Хәйретдин агайны кешегә дә санамасын ди инде... Улы монда бит, Зөфәре!.. Сүгенгәнне ишеткәне бар Хәйретдин агайның, ара-тирә сугышкалап та ала кеше дигәнең, бигрәк тә яшь-җилкенчәк кыдрач, авызларына аракы кердеме, күзләре тона, куллары хәзер якага менеп җитә. Әмма чын күңелдән каргануны күпме яшәп Хәйретдин агай беренче мәртәбә ишетте. Кем кемне каргый диген әле! Бездә, Татарстанда, Кама аръягында, Зәй төбәгендә йомшак һавалы тәмле сулы Язкилдедә! +Язкилдедә гел яхшы кешеләр генә яши ала дип ышана иде Хәйретдин агай. Талашларны очраклы хәл, чәкәләшеп алуларның да төп сәбәпчесе бары тик шул каһәр суккан зәм-зәм суы дип кенә белә иде. Ə монда Мирфатыйх белән Сәләхетдин дошманлаша! Терәлеп торган күршеләр, яшьтәшләр, чордашлар, фронтовиклар! Алай гынамы әле сиңа, белә Хәйретдин агай, бик яхшы хәтерли: алар бит, алар!.. Әллә үзләре шуны оныттылармы? Үзләре үк оныткач, башкалар ничек хәтерләр, бала-чагалары, токымнары?! +Һәр халык яхшы гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, тәмле теле, хатын-кызларының буй җитмәс сафлыгы, горурлыгы, батырлыгы белән мактанырга ярата. Чиләбегә баргач, базарда, иске-москылар рәтендә ике татарның Тукай теле белән дөнья сасытып ызгышып ятуларын ишеткәч, Хәйретдин агай соң дәрәҗәдә рәнҗеп аларның янына барды. "Кардәшләр,- диде ул, өне-тыны бетеп,- икегез ару ата балаларына охшагансыз, нигә алай үзегезне кадерсезләп, башка халыкларны көлдереп талашасыз?!" +Тегеләр ачудан күгәренеп бердәм рәвештә Хәйретдин агайны тетеп ташларга җыенганнар иде бугай, ак сакалын күргәч, оятларына көч килдеме, шыпан-шыпан гына икесе ике якка кереп киттеләр. +Анда, читтә, сине беркем белми, син ирекле кош, дүрт ягың кыйбла, сүзеңә үзең хуҗа, үзең баш. Ə монда, туган авылыңда, нәселнәсәбеңне бөтен кеше белеп торганда, әле ерак бабаларыңның исеме телдән төшеп онытылмаганда, токымыңның тере дәвамы күзе алдында... +Сәләхетдинне больницада калдырып чыкканнан бирле гел бертөсле авыр уйлар басты Хәйретдин агайны. Менә хәзер дә атын туарып япты, алдына коры печән салды, "нәсел-нәсәбеңне" диде дә, бик бетәшеп, тәмам ватылып каланчаның түбән баскычына барып утырды. +Сәгать дисәм азрак, ике сәгать үк дисәм күбрәк булыр, һушын җыя алмыйча утырды да утырды, аптырау узмагач, дөньясына хәйран калып, тотты да Кирамнарга китте. Сер итеп кенә әйткәндә, əнə шул, базарда ызгышып яткан татарларны очратканнан бирле аның Чиләбедән җаны бизде. +Кич булды, көтү кайта башлады, урам буйлап вәкарь белән генә эре мөгезләрен чайкап бурадай сыерлар узды, һавага ачы әрем һәм татлы сөт исе таралды. Кемнеңдер ал пәрдәле ачык тәрәзәсеннән күңелләрне хушландырып Көнчыгыш музыкасы яңгырады. Сөендереп балалар көлештеләр. Тук казлар каңгылдашты. Каланча янында Хәйретдин агай былтыр көз генә утырткан җиде каенның яфраклары кичке җилдә күңелне күтәреп җилфердәп алдылар. Ул Кирамнарга таба атлады, һәр мут кәҗәне, һәр юаш сарыкны күзеннән уздырып акрын гына барды Хәйретдин агай. Үз малы юк, Миннисаның иркә кәҗәсе туры өйгә - сый янына кайта. Көтү каршына дип чыгып чабасы юк, шулай да ул бүген мал-туарның һәрберсен аерым бер дикъкать белән күзеннән кичерде. Сыерларның кемнеке икәнен белергә тырышты, таныгач, хуҗаларын күз алдына китерде, аларның кушаматларын, кем нәселеннән икәнен күңелендә нечкәләп барлады. Уйлаган саен, барган саен, таныш хайваннар белән очрашкан саен аның боек күңеленә кичке караңгылык тула барды. Язкилде дә шыксыз, җайсыз авыл булып тоелды аңа. Чиләбе кебек, һавасы тын юлларын буа, көчне-дәрманны ала иде. Ул, соңарып авылга кереп, кайда кунарга белмичә аптырап калган кыюсыз юлаучы кебек, сыерсарыкларга сәлам биреп урам уртасыннан барды. Кайбер йорт турында тукталып уйланып торды: "Кем иде соң әле боларның бабалары?! Әйе, әйе, Шәйхетдин солдат нәселеннән болар!.. Ə монда кылый Сәфәр балалары. Урыннары оҗмахта булсын. Ил алдында берчакта да яман исемнәре таралмады. Тугры крестьяннар булдылар, ил чакыргач, Ватан азатлыгы өчен күбесе шәһит киттеләр!.." +Нәсел башын, олыларны хәтерләгәндә аның сүрән йөзе азга гына ачылып китә дә, уй җебе бүгенгә, бүгенге кешеләргә, борынгыдан догалы, ашлы-сулы йорт-нигезнең бүгенге хуҗаларына әйләнеп кайткач, чыраендагы саран яктылык та югала, яңак итләре суырылып эчкә керә, тигез җирдә дә абынырга туры килә иде. Сыерлар шул ук, пуф та пуф кайталар, күәс-күәс җиленнәр як-якка чайкала. Кәҗәләрнең күзендәге мутлык та элеккечә! Аңгыра бәрәннәр, әниләрен эзләп, һаман элеккечә мәэлдиләр! Ə кешеләр кыска гына арада танымаслык үзгәрделәр. Бу йорт хуҗасы да аракы эчә, йөрергә бәдрәфе юк, аракыны чөмерә! Монысының улы тәмам алкоголик ��улып бетте... Болары инде, халыкта булмаганны, былтыргы Сабан туенда сугышып, бер абыйлары өч елга төрмәгә, берсе больницага эләкте... Ə монда Ясыйр хатыны... Биш кызның әнкәсе чып-чын исерекбаш! Бусы өч тапкыр хатынын аерды, өч җирдә өч ятиме үсә... Водопровод суы Югары очка менеп җитә алмаса да, Чистай, Минзәлә, Бөгелмә, Петровка заводларында коелган аракы Язкилде йортларының һәммәсенә дә язгы ташкындай агып керә. Бер җирдә дә тоткарлык юк аңа! Бер җирдә дә! +Соңга калган мал-туарны куркытып, аш исле тәрәзәләргә тузан шәле бөрки-бөрки, сөт, әрем исен зәһәр бензин исе белән күмеп, колак тондырып, берьюлы аллы-артлы мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар узды. Гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, әүлия күңелле Хәйретдин агайның авызы бүген иман белән ачылмады: "Шушы җен арбаларын уйлап чыгарган кешене колагыннан каланчага асып куясы иде!" -диде ул. +Кирамнарга барып кергәндә нык ук күз бәйләнә башлаган иде инде. Кирам хатыны сыерын сауган, бер көтү сарыкларын өерләп киртә аранга куып керткән, ишегалдында ике-өч оя каз белән кәҗә тәкәсе калган, җиде кызың һәм бер взвод киявең булгач, казны шулай мул асрамый хәлең юк, ə кәҗә тәкәсен Кирам мәзәк өчен тота иде... +- Хуҗа өйдә юкмы әллә? - дип сорады Хәйретдин агай кайнар су белән чиләк юып маташкан хатыннан. Хатын сүзсез генә лапас ягына ишарәләде. Кирам күлмәкчән генә, яланаяк, кузлага менеп атланган. Калын йон баскан барабан корсагын кашып, тәмәке пыскыта икән. +- Әй, Хәйретдин агай,- диде ул иренеп кенә,- яманлап йөрисең, әле генә аштан торган идек. +Хатыны аның сүзен ошатмады: +- Нигә олы кешегә алай дисең? - диде ул.- Аш та бар, ите дә җитәрлек. Хәзер чәй куям. Уз өйгә, Хәйретдин агай. +- Рәхмәт, уза ук тормам. +- Бия ни хәлдә? - дип сорады Кирам кинәт. +- Бия? - диде аңлап бетермичә Хәйретдин агай. +Аның уйлары әле бик еракта, акыл ирешмәслек ераклыкта иде. - Ə-ə, бия дисең икән! Җиктек әле, комын койдык. Сәләхетдин кулын сындырган, аны Түбән авылга, больницага озаттык. +- Ни булган аңа? +- Кем белеп бетерсен.- диде Хәйретдин агай томанлы гына. - Таеп егылганмы шунда... +- Карт сөяк тиз ялганмас,- диде белдекле төс белән Кирам. - Сугыштан беләм. Яшьләр госпитальгә кереп тә урнашалар, җылынып өлгермичә чыгып та китәләр иде. Ə олыларның эш харап! Сәләхетдингә ничә яшь инде? +- Әллә тагын. +- Алар ничәнче елда каралырга барды әле? +- Элеккеләрне онытып бетергән син, Кирам! Нишләп олырак булсын, миннән яшьрәк ич ул! +- Шулай микәнни? - диде бик гаҗәпләнгән булып Кирам. +Сүзсез коры тынлыктан соң Хәйретдин агай: +- Әйдә әле, капка төбенә чыгыйк,- дип чакырды. Кирам хатыны тәрәзәдән кычкырып калды: +- Ерак йөрмәгез, чәй яңартам! - Ире өчен чиратыннан тыш пожаркада яткан кешегә аз булса да яхшылык эшлисе килә иде аның. +- Кирам,- диде Хәйретдин агай, каядыр ерактагы йортларга карап. - Син чык инде бүген эшкә. +- Ə син? - Кирам канәгатьлек белән һаман корсагын кашый иде. +- Кәефем юграк. Кан басымым әйбәт түгел минем. +Ул үзенең байтактан сәламәтлеккә туймавын, берничә мәртәбә гипотонический криз кичерүен, бүген шул хәлнең зират янында кабатлануын, күңеленә шом керүен, күңелгә шом керүнең яман фал икәнлеген Кирамга сөйләп бирергә уйлады, кемгәдер сөйләп җиңеләергә кирәк иде аңа, әмма сөйләмәде, көлемсерәп җиргә карап торды да: - Әҗәлетдин бабайдан хәбәр килде бүген! Һи! - дип куйды. - Иртәгәдән эштән китәм. Булды. Рәис янына төшеп белдереп куям. Бүген үк. Аннары шул, мине яңа зиратка җирләсеннәр. +- Китсәнә! - диде Кирам, куркынып. +- Ниеннән куркасың аның? Олы су килеп каберемне тузгытканны көтеп ятыйммы? Тау битеннән Язкилдегә карап яту үзе бер бәхет булачак. +- Язмаганны сөйләмә, Хәйретдин агай! Я ышандырырсың. Ярты авыл синең агай-эне. Язкилдегә мур килүен, рәттән кеше кырылуын телисеңме? Син барын да ияртеп алып китәчәк бит аларның! +Хәйретдин агайның йөзе сәер генә агарып яктырып китте, ул көрсенеп алды. +- Ярты авыл дисеңме? Хи-хи, агай-энеләр хәзер!.. +Чиләбедән кайтканга кайчан? Күпме туйлар узды, бәйрәмнәр үтте, берәрсе чакырдымы мине? +Кирам ык-мык килде, сыңар күзен кысып, офыкта кабынып маташкан йолдызга карап катты. +- Сакалыңа эт эчәгесе бәйләнгере! - дип ычкындырды ваемсыз Кирам.- Үлгәч кайда ятсаң да барыбер инде анысы! +- Шундый каргану да бармыни? - дип кызыксынды Хәйретдин агай. +- Ризалыгыңны бирсәң, ну каргыйлар инде сине! - дип сүз кыстырды Кирам. +- Һәй, минем кадерем бармы?! +- Куй әле анысын. Бик хәтәр сүз әйтеп ташладың әле син, Хәйретдин агай. Үлү турында сөйләшмик әле. +Кирам хатыны капка ачып ике рәт чәйгә кыстаса да, алар кузгалмадылар. Хәйретдин агай үз-үзенә әйткәндәй сөйләнеп алды: +- Шулай икән ул дөнья! Яшисең, яшисең дә, бер заман тормыштан туеп та китәсең икән... +Хәйретдин кузгалып киткәндә, таудай корсагын түгел, башын кашып калды Кирам: "Вәт син агай! Хәйретдин агай булдымы бу? Тормыштан туйдым дидеме? Яңа зиратка барып ятарга ихлас күңеленнән ризалыгын белдердеме? " +Өченче тапкыр чәйгә дәшеп карасалар да, кунак ризалашмады, рәхмәт тә әйтмәде. "Иртәгәдән эштә бер башың каласың. Бүген үк төшеп җит. Мин яңадан анда бармыйм",- дип, сменщигын ныгыткач, Хәйретдин агай өенә юнәлде. +- Бәй, карт, нишләп болай кайтасы иттең? Яныңа барырга гына чыга идем,- диде Минниса, мөмкин кадәр ягымлы тавыш белән. +- Үләргә кайттым, Минниса, үләргә,- диде Хәйретдин агай нык итеп. +Минниса карчык коелып төште... +Урман колак, кыр күз, дигәннәр. Урман-кырлар арасында утырган Язкилде авылы - мең күз, мең колак, биш йөз тел ул! Югары очта төчкерсәләр, Түбән очта ишетеп торалар. Олы урамда кикерсәләр, Югары очта "бәрәкалла!" - дип куялар. +Ямьле җәйнең беренче көне шулай үтте. +Иртәнге, көндезге, кичке вакыйгалар, ниһаять, сүз булып өй эчләренә күчте, булып узган хәлләр турында аш, чәй өстәлләре тирәсендә катлы-катлы, чуклы-чачаклы әңгәмәләр кызды. +Белгәне, бел��әгәне сүзне, әлбәттә, Зәйтүн белән Әнәстән башлады. +"Имеш, Сәләхетдин башкисәре белән Мирфатыйх йомыкые, бер сүздә булып, өй борынча йөргәннәр, әтәч-тавыкларга аракылы ипи таратканнар. Кош-кортлар исерешеп гауга чыгарганнар, өч әтәч сугышып җан биргән, тавыклар күкәйләрен үз ояларына салмаганнар. Сырурбикә карчык Тугашлар тыкрыгыннан кычыткан арасыннан бер алъяпкыч күкәй җыеп кергән. Әгъләмнәрнең күркәсе тончыгып үлгән. Мәгъмүрәнең ике чебиен тилгән алган. Кәшифләрнең аксак бәбкәсе тал тамыры арасына кысылган. Тегермән буасы артында төлке иснәнеп йөргән. Тау менгәндә авызында ак тавык иде, ди..." +Китә сүзләр, тарала, кузгала юраулар. Ашлар суына, ясап куйган чәйгә чебен төшә, телевизор онытыла. +Киносеансны бүген сәгать ярымга соңга калып башлыйлар... +Сүзләр шуның белән тәмамлана дип уйлыйсыңмы, кадерле укучым?! +Кысылып үлгән бәбкә өчен дә, тавык урлаган төлке өчен дә малайларны сүгәләр: "Азынды бала-чага, олыларны санлау юк, өй арасында эш табалмыйлар да йөриләр менә азып-тузып! Юк, Сәләхетдин балаларыннан юньле кеше чыкмас... Мирфатыйхныкылар да әллә кем түгел!" +"Сәләхетдин кызы бетчәле битле Фирүзә букчасы белән чирле бозауны ярган икән, чак үтермәгән",- диләр... +Җәмилнең ни эшләп йөргәнен дә беләләр! Аның Вәзиләдән качып фермага төшкәнен, кичке савымга кадәр Сәкинә янында бөтерелгәнен, сыер сава торган аппаратларны көйләшеп йөрүен, эш беткәч икесенең дә Олы су аръягындагы тау итәгендә "подручком гулять итүләрен" күреп торганнар да "быел көзгә туй буласы!" дип нәтиҗә чыгарганнар. "Мирфатыйх малае Җәмил Сәләхетдиннең фелшер кызы Вәзиләне ташлаган икән, өйләнергә ата-анасы рөхсәт итмәгән, ди. Хәзер Мисбах кызы Сәкинә артыннан чаба, имеш..." "Әй аларның әллә кайчан вәгъдәләре булган инде, Сәкинә унынчыны бетергәнне генә көткәннәр". "Сәкинә чукынчык Җәмиле өчен генә фермада калган икән әле!" "Гәҗитләрдә мактап яздылар бит шуны!" (Соңгысын кызлы аналар әйтә, ни генә димә, Мирфатыйх малае Җәмил мактаулы егет!) +Мич арасыннан комган тотып йөз яшьлек Зөләйха карчык чыга, дугадай бөгелеп, учын колагы янына тери: "Ə? Нәрсә? Әмрикәннәр сугыш башлаган диме? Кайда?" +Карчыкны көйләп-чөйләп чәй янына утырталар, алдына бал-май куялар. Зөләйха әби тына... +Зәйтүн актарып чыгарган баш сөяге дә бик күп сүзләр кузгата: "Кемнеке булыр икән? Кайсы бәхетсезнеке? Әй Аллам!" +Белмиләр. Онытылган. Исемнәр язып, елларын әйтеп таш кую, чардуганнар бастыру, аларны караштырып тору Язкилде авылында соңгы елларда гына очраштыра иде. Ə болай туа кеше, вафат була, утырып бер елыйлар да догалы авызлары белән мәрхүмнең исемен кабатлап җир куенына тапшыралар. Әллә шул кадерсезлек өчен усалланып зиратка һөҗүм башладымы изге Олы су?! Атабабаларыгызның, борынгыларның исемен яд итмисез дип үпкәлиме? Тарихыгыз чыпчык борыны хәтле генә бит сезнең, Язкилде ваемсызлары, дип ярсыймы?! Тарихы юк халык - юк халык, бүгенгеләр дә хаклы рәвештә иртәгә онытыла. Үткәннәрне хәтерләүнең юллары бик күп, төрле-төрле, кайчагында ялгыз кабер ташы да еллар, гасырлар өчен җавап бирә... +Белмиләр. Онытканнар. Хәтерләргә тырышмаганнар... +Табын янындагы сүзләр азая, зират турысында сөйләшә башлауга күңелләргә курку иңә. Һәркемнең соңгы юлга чыгасы бар... +Вәзилә дә курка. +Вәзилә җанына тынгы таба алмады бүген. Аның Җәмилгә әйтәсе сүзе бар. Авылдан китәргә теләгенең бер нигезе итеп əнə шул убылып, җимерелеп барган зиратны телгә алмакчы. "Монда калганнарның сөякләренә дә кадер юк ич, сукыр!" - димәкче ул. Шуңа күрә Вәзилә шашып-шашып урамнар буйлап очтан очка чаба, Олы су ярына төшеп менә, аръякта боегып утырган биек-биек сенаж башнялары артында гына кыз белән егет йөридер дип башына да китерми. Кызы Сәкинә, егете - Җәмил. +Хәйретдин агайның чирләгәнен ишетсәләр дә, ышанып бетмиләр, ул агай аларга әкиятләрдәге үлемсез ил агасы, мәңгелек булып тоела. +Хәйдәр белән Мидхәтнең машина ярыштыруын да кызык тамаша итеп кенә сөйлиләр... +"Чистайда трактор башына җиткәннәр иде инде алар, вәт син, ə! Үз машиналарын да әрәмгә чыгарганнар икән! Байлык сикертә! Сәләхетдин малаеның башы эшли, Байгол авылыннан кыз ала икән, бирнәгә машинасы килә, ди... Ə Мирфатыйхның Мидхәте юләр, бер дә Җәмилләренә охшамаган. Аттан ала да, кола да туа шул. Сүзгә килгәннәр! Салганнардыр әле! Сәләхетдин малае эчә! Күпчеп, көеп беткән инде. Мидхәт тә каба! Ярата! Рәхәтлеккә чыдый алмый хәзерге яшьләр. Рәхәтлек боза кешене. Элек итле ашны бәйрәм-сәйрәмнәрдә генә күрә идек. Кысыр ашка катык ката алсак сөенә идек. Балаларга икесенә бер күкәй - җеп белән кисеп ашата идек. Май базарга, күкәй базарга, йон базарга, ит налугка иде, шул - байлык боза". +Үзеңне онытып, күршене сүгү, күршене орышканда үзеңне юмарт, акыллы, сабыр итеп күрсәтү бик ансат бит ул! Сиңа каршы сүз әйтергә базмаган бала-чагаң алдында тик утырасың мактанып! Рәхәт! +Сүз малайлардан аналарына күчә! +"Гөлмәрьям үзе дә шунда булган. Карап торган. Келәмен кочаклап, күзен тоз итеп көтеп тора бугай! Җитмәгәнме аларга келәм? Ну, Гөлбикәсенә эләккән. Сул кулы шартлап сынып чыккан, ди". "Әйбәт булган. Төс аларга. Җитмәде инде, туймады инде, гуҗлар!" +Сәләхетдин белән Мирфатыйхның сугышканын да, Сәләхетдиннең каргаганын да ишеткәннәр. Авыл гөжләп тора: "Иртән малайлары, кичкә кырын үзләре сугышкан!" +Бусына аерата нык гаҗәпләнәләр. Элгәре Язкилдедә бер дә сугышу-фәлән булмый торган иде. Берәрсе ялгыш төртеп җибәрсә дә, аны бик олы әдәпсезлек, юньсезлеккә чыгарып, телдән телгә күчереп еллар буе мисал итеп сөйлиләр иде. Малайлар сугыша, үсмерләр чәкәләшә, мәгәр олылар һәрчакта да кызарлык бәхәсләрдә дә сабыр иделәр. Олы кеше, аксакал арага кысылып бәхәскә тиз үк чик куя ала иде. Ни булды бу олыларга? Нишләп алай үзгәрделәр алар? +Баш ваталар, җавап таба алмыйлар. Сүз һаман аракыга барып терәлә... Шул явыз котырта кешеләрне! Ник эчәләр, каян, кем аркылы узды бу афәт, монысына җавап таба алмыйлар. +Язкилдедә күптән мондый җанланыш булганы юк иде! +Хәбәрләрнең хәбәре, җанланышның төп сәбәбе Хәйретдин агайның васыяте булды. +"Яңа зиратка кем беренче булып барыр?" Бу сорау, белгәнебезчә, авылны байтактан киеренкелектә тота иде. Кем килер? Бүгеннән һәркемгә мәгълүм - ул кеше Хәйретдин агай булачак. +"Барса да барыр шул,- диештеләр авылдашлар,- җылап калыр кешесе юк, Минниса карчыкка ялгызлык яңалык түгел, нишләрсең, үзе дә олыгаеп бара... Хәйретдин агайның карчыгы җир куенында, балалары таралышкан. Әйдә барсын, яхшы сүз белән искә алырбыз үзен. Әйбәт яшәде, игелек белән үлә дә белде, диярбез". +Башта, кызулык белән, рәхмәт укыдылар, мәңгелеккә изге сәфәр теләделәр. Сүз азайгач, күңелләргә уй килде. Иң элек, элеккеге күршеләр уйга калды. Миннәхмәт тә борчылып уйлады. Сабирҗан да. +Миннәхмәт Сабирҗаннарга барып керде. +- Ишеттеңме? +- Ишетмәгән кая. +Сүз ялганмады, Миннәхмәт кул болгап "әй" дип эчтәлексез бер ым ычкындырды да шомлы күләгә сыман эреп тә югалды, чыгып китте. Сабирҗан, Миннәхмәтнең кергәнен онытып, үзе аларга сугылды. +- Ишеттеңме? +- Тиле икән Хәйретдин агай. +- Безгә рәнҗемәгәндер бит! +Ике күршене дә шушы каһәрле сорау борчый иде. +- Алай булмаска тиеш,- дип, бер-берсен юатырга тырыштылар. +...Язкилде өстендә тынгысыз төн иңде. Язкилде күгендә тынгысыз болытлар куерды. Июньнең сыек нурларын сүгеп, шул чагында Югары очка Хәйдәр кайтып җитте. Аның белән бергә диярлек Зөфәр кайтып керде. Вәзилә белән Фирүзә: "Бәхетсезләр без! Кыярга суны кем ташыр?" - дип елаштылар да, гомергә булмаганны, печәнлектә кочаклашып йокладылар. Зәйтүн, үзенә күз булмаганнан файдаланып, чолан идәненнән өч литрлы банка белән җиләк вареньесы алып керде һәм, прәннек мана-мана, аның яртысын состы, яртысын идәнгә агызды... +Әнисе әтисе янында шактый озак торылган икән, Хәйдәр артыннан үк диярлек, Мирфатыйхлар турында трактор тавышы яңгырады, ут көлтәләре тирбәлде. Сарысы коелган "жигули"ны трактор белән сөйрәткәннәр икән. Машинаны этеп-төртеп гаражга керттеләр дә биш йозаклап шартлатып бикләделәр. +- Ник биклисең? - дип сорады Мидхәт. +- Өйрәнелгән гадәт.- диде Мирфатыйх абзый. Үзеннән дә дәү келәм күтәреп капкадан кереп килүче хатынын күргәч аның елыйсы килде. +- Кайтып җиттеңме? - диде ул ачуланмыйча гына. +- Кайтуын кайттык та... +- Әйдә, мал табылыр, төзәтербез машинаны. Баш исән булсын! - Сәләхетдиннең сынык кулын күргәннән соң, Мирфатыйх кинәт айныган һәм песи кебек юашланып калган иде. - Əнə анда Хәйретдин агай бик начар, ди. +- Юк сүздер, аңа ни булсын? - Гөлмәрьям дә куркып кайткан иде, хәзер йөгеннән арынып, иренең җылы сүзләрен ишеткәч, сулышы җиңеләйде. +- Юк түгел ди шул менә! Ята ди! Яңа зиратка куюларын сораган! +- Сорагач, куярлар да,- Гөлмәрьямнең бу хәбәргә дә исе китмәде. +Мирфатыйх кына пошаманда иде, ул соңарган кичке чәй янында тагын ике-өч тапкыр Хәйретдин агайның "үтенечен" телгә алса да, өйдәгеләрнең бу сүзгә дикъкать итмәүләрен күреп, туктап тынып калды. +* * * +Түбән авыл больницасында кешеләр тынычсыз йокыга талгач, кулының сызлавына, башының авыртуына чыдый алмыйча Сәләхетдин ишегалдына чыкты һәм баскычта утырган хатынын күреп бик гаҗәпләнде. +- Бөркү,- дип акланды Гөлбикә. - Эреп ага яздым. +- Шулкадәр симермиләр аны! - Сәләхетдин хатыныннан читкәрәк барып утырды. +- Яшь чак түгел инде,- диде Гөлбикә, итәген җилләтеп. +- Ни булды соң сезгә? Кая бәрелдегез? - Сәләхетдин җикеренеп хатынына карады. +- Син сорама, мин әйтмим дигәндәй, үзеңә ни булды? +- Җанын алам мин аның! +Кемнең җанын, кайчан һәм ничек аласын сөйләргә җыенганда гына, больница капкасы ачылып, аннан машина килеп керде. Олы урамнан Бибиәсманы бәбәй табарга китергәннәр икән. Яңа хәбәр больницага аңа ияреп килде: Хәйретдин агай үләргә ята икән, үзен яңа зиратка куюларын сораган. +- Бик әйбәт булган,- диде Гөлбикә исе китмичә генә. - Яшен яшәгән дигәндәй... Менә монда булды әле эшләр! Үлдем дип торам. +Сәләхетдин, хатынын кызганып, бер сүз дә әйтмәде, киресенчә, сынык куллы хатынына сау чактагы төсле итеп челәеп җикеренде: +- Чүпрәк баш, чүпрәк баш! Ни беләсең соң син? Кабак баш! +- Ай Аллам, нигә холыксызланасың? Ни әйткән әле мин? +Сәләхетдин аңлатып тормады, тәмәке төпчеген җиргә бәрде дә палатасына кереп югалды. Төне буе керфеге йомылмады, уйлады да уйлады, тик аның уенда машинаны ваткан юньсез Хәйдәр дә, чак кына үлми калган Гөлбикә дә, тиздән судка биреләчәк Мирфатыйх чалыш та юк иде, ул төне буе тоташтан Хәйретдин агай турында, аның әҗәлен сизгәч әйткән васыяте турында гына сызланып уйлады. +=11= +Кичәге көн ел кебек озын булды, чөнки гадәттән тыш вакыйгаларга бик бай иде ул. Бүген Язкилдедә гадәти көн. Гадәти иртә. Шул ук кояш. Шул ук урам-тыкрыклар, йортлар да төн эчендә үзгәрмәгәннәр. Олы су өстендә генә сыек томан кичәгедән озаграк торды. Башкача һичбер үзгәреш юк, буласы кичә булып беткән... +Бүген дөнья тын! Гәрәй-хан да читәнгә менәргә ашыкмый, келәт тирәсендә тибенеп йөри. Дөрес, кичә канлы сугыш кырына әйләнгән карлыган куагы ягына кырын күзе белән генә карап ала. Тавыклар да тыныч, җырлый-җырлый хуҗалары тирәсендә йөриләр, кытаклыйкытаклый салам ояларына күкәй тәгәрәтәләр. Үрдәкләр дә юашланган, мактанчык күркәләр дә күләгәдән чыкмый. Гараж тирәләре дә иртә-таңнан тып-тын. Торбалардагы чишмә суы Югары очка кадәр менеп җитә. Фирүзәнең консультациясе дә юк, кызыл тапларның да бишесе кипши башлаган. Юып киптерелгән, калыпланган сигез бүлкәле кепка Әнәснең кабак башында өр-яңадан утыра. Зөфәрнең дә футбол ярышына барасы юк, ул апасы Вәзилә торганчы ук Хәйдәр белән печән оны әзерләүче агрегат янына киткән. Хәйдәрнең дә эше җайлы, үзе теләп колхоз эшенә чыккан. Каланчада да яңа кеше тора. Зират я��ындагы бушлыкта малайлар чын туп тибәләр. Кичә консультациягә барырга чыккан малайлар барысы да шунда. +Көн кичәгедән дә матур, кичәгедән дә җылы, кичәгедән дә хуш ислерәк. Әмма матурлык белән генә көннәр истә кала алмый - вакыйгалар кирәк тарих өчен, эш, җиңеш кирәк! Матурлык белән генә дөнья алга бармый. +Вәзилә, бик иртә уянса да, һаман җитешеп эшкә китә алмый, зиһене таралган, бер эшкә барып тотына да аны тәмамламыйча икенчесенә ябыша, Җәмил, үзенең футболчыларын җыеп, Кырынды өстенә, юкә урманына, яфрак себерке әзерләргә китте. Әти больницада, әни больницада. Берсенең уң кулы сынык, икенчесенең сул кулы. "Ичмасам нигә икесенең дә сул кулы сынмаган?. - дип уйлады Вәзилә. Фикеренең мәгънәсе булмаса да, шулай уйлады. Йөгереп кенә больницага төшәр иде, халыктан оят. Ничек кеше күзенә күренергә? Я, кайсыгызның кайсы авылда бер үк кичтә ата белән ананың кулы сынганын ишеткәне бар? Дөньяда очрамый торган хәйран вә вәйран эшләр булып узды Язкилдедә. Күкрәве бөтен кешегә ишетелде, яңгыры да бөтен җиргә яуды, яшене генә Вәзиләнен бер үзен сукты. +Җәмил янына кереп чыгар иде - өйдә юк. +Җәмил янына урманга китәр иде - аралары бозык. +Зәйтүннең урамга чыгарга җыенганын күреп, ул аяк тибеп ырылдады: +- Кая?! +- Урамга чыгам. +- Кымшанма, сугыш чукмары! Аңгыра бәрән! +- Ник кычкырасың? Мин синең улыңмы әллә? +- Минем улым синең кебек аңгыра булса, мин аны... +Вәзилә Мирфатыйхлар өендә ни булганын белми, мәгәр Мидхәтнең ямьшәйгән иске сумка тотып, ындыр артлатып чыгып китүенә караганда, аларда да хәлләр булганга охшый. Мирфатыйх абый эшкә чыкмады, ул да кеше күзеннән качып, өйдә яшеренеп ятадыр булса кирәк. Гөлмәрьям апа тавыкларга җимне югарыдан торып, болдыр баскычыннан гына сибеп җибәрде дә кереп югалды. +- Мәгез, ачкаклар, тыгыныгыз! +Хәйретдин агайның хәле шәптән түгеллеген дә ишетте Вәзилә. Минниса карчык көтүгә кәҗәсен кугач ук килеп җитте: "Тамагына да капмый, чәен дә юньләп эчмәде, түшәмгә караган да тик ята",- диде ул, бик нык кайгырып. "Теле бармы соң?" - диде Вәзилә. +"Ара-тирә сораштырып та куя... Сораганының да энәсе-җебе юк: "Миннәхмәт күршенең бабасы кем атлы иде әле?" - ди. Әле Сабирҗаннарны сораша, әле башкаларны. Әллә кайчан дөньялыкны куйган адәмнәрне нигә телгә алып торырга? Баргач сөйләшерләр иде әле. Кыямәт көн килми калмас. Кайсы җирең авырта, дим, башын гына чайкый... Сезне дә белеште. Сәләхетдиннең абзасы кайда әле хәзер, ди..." +Вәзиләнең исе дә китмәде Миннисаның бытырдавына, "әҗәле килгән карт ни сорамас та, өендә авыруы бар карчык ниләр уйлап чыгармас?.." +Кичәге очрашулары искә төшкәч, Вәзилә бүген дә кызарып куя. Бик төшәсе иде Хәйретдин агай янына, бик карыйсы иде, урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә генә уңайсыз. Төшмәде. Минниса карчык яңадан менмәде. Өй арасында йөреп, вак-төяк тастымалларны юган булып, Вәзилә көнне уздырды, чак-чак кичне җиткерде. Кояшны аркан белән оф��кка тартып төшерердәй булды. Хәйдәр белән Зөфәр төшке ашка кайтмадылар. Хәйдәргә нык кына эләгә иде югыйсә! Машиналары худта булса, выжт иттереп кенә Түбән авылга төшеп менәр иде Вәзилә, анасы сукранып, каргап ятадыр анда... +Больницада ул иң элек хатын-кызлар палатасына барып керде. Гөлбикә апа яткан җиреннән торып, аңа ияреп, ишегалдына ук чыкты. Бик биек карт каенга аркаларын терәп эскәмиягә утыргач кына, Вәзилә сорау алырга кереште: +- Нишләдегез сез? Адәм хурына калдырдыгыз! +- Нишләдегез дип, кеше малын урлап суймаган. +- Бөтен авыл гөр килә. Тәүлек буе беркемнең теле туктап торганы юк, бирдегез гайбәткә ризыкны! +- Атаңның гаебе юк! Мирфатыйх чалыш суккан аңа, сугып еккан. Атаң аны судка бирәчәк. Монда белеште инде. Өч ел рәшәткә эләгәчәк Мирфатыйхка... +- Шул гына җитмәгән иде,- Вәзилә тәмам аптырашта калды. - Мирфатыйхны өч елга төрмәгә тыгалар, мин аның улына кияүгә чыгарга йөрим! +- Чык соң! - Гөлбикә бу хәбәрне дә бик тыныч кына тыңлады.Сез моннан китәсе. Әгәр бу юлы йомшаклык күрсәтсәк, Мирфатыйх безне урамга да чыгармас. Кулда форсат барында әлпиен укытырга кирәк аның. +Вәзилә, ике кулы белән кайнар башын тотып, бер сүзне кабатлады: +"O ужас! O ужас! Кыргыйлар..." +"Әти кайда?" дигән сорау юк, "хәле ничек?" дип белешү юк, Вәзилә үз кайгысын кайгырта иде, моны аңлаган ана күңеле бик нык рәнҗеде, алай да аны-моны сиздермичә: +- Җәмил ни ди соң? - дип сорады. +- Җәмил белән сөйләшерлек хәлдәме мин? Сез нишләгәнегезне беләсезме, азрак хурлык турында да уйлыйсызмы? +Вәзиләнең тавышы торган саен ныграк яңгырады, больницаның ачык тәрәзәләреннән хатын-кыз башлары күренә башлады. +- Акрын,- дип бүлдерде кызын Гөлбикә. - Хәйдәр өйдәме? Малтуарны барлап яптыгызмы? Көн бик эссе булды, әткәңнең кыярларына суны син сибәрсең, ыбыр-чыбырны йөртмә. +- Чукынып китсен кыярларың. Малларыңны мур кырсын! +- Чү, чү! Тилермә! Син китәсе кыз. Ə без ничек яшәрбез? Балаларны аякка бастырасы бар. Атаң әйтә... +- Әти? Кайда ул? Мин килгәнне ишетмәдеме әллә? +Гөлбикә аңа бик аптырап карады. +- Бәй, мин сезне юлда күрешкәнсез дип торам. Авылга менеп китте, Язкилдегә. Аймылыш булдыгыз микәнни, ай Аллам. +- Мин Олы су буйлап төштем. - Вәзилә юлга ни өчен чыкмавын аңлатып тормады. - Өйгә кайтып киткәндер инде. Кыярлары бетә дип коты чыккандыр. Берни дә булмаган кыярларына. +- Юк,- диде әнисе уйчан гына. - Өйгә кайтып китмәде ул. Өйгә булса бер хәл иде... Атаң Хәйретдин агаң янына китте. +- Нигә? - диде түземсезләнеп Вәзилә. +- Әйтәмени ул! Хәйретдин агайның үләргә ятканын, яңа зиратка күмәргә васыять иткәнен ишеткәннән соң атаңны алыштырып куйдылармыни, телдән калды. Көне буе сөйләшмәде. Ашамады. Борсаланып тик йөрде. Караңгы төшәр-төшмәстә чыдамады, китте менә. +- Шашкандыр ул! - диде Вәзилә, Хәйретдин агай белән кичәге күңелсез очрашуны хәтерләп. "Әллә шуны да ишеттерделәрме әтигә?" - дип тә борчылды. +Аналы-кызлы байтак кына бер-берсенә төртмә-төртмә карашып утырдылар, әмма аларны якынайтырлык сүз дә, уй да юк иде. +* * * +- Өйдәләрме болар? +Минниса карчыкның ябылып бетмәгән ишеге тавышсыз гына ачылды, кулын ак марлялар белән урап аскан Сәләхетдинне күргәч, карчык чынлап ук каушап китте. "Гомергә бусагамны атлап кермәгән кеше килгән... Хәйретдин агамның хәле мөшкел икән!" - дип курыкты ул. Тавышка Хәйретдин агай да калкынды, агач карават шыгырдап куйды, ул, ишек ягына күз салып, сүрән генә: +- Кер, кер. Син йөрисең икән,- диде дә көрсенде. +Сәләхетдин исән кулы белән артсыз урындыкны карават янынарак сөйрәп китерде, урындык аякларыннан ямьсез эз тырналып калды, ул аны күрмәде дә, эчкә баткан хәсрәтле күзләрен тутырып, Хәйретдин агайга карады. Ялыныч, ялвару гына түгел, өмет җылысы да бар иде аның кайнар карашында. +- Нихәлләрдә соң? - Сәләхетдин тавышын йомшартып эндәшергә тырышты да йөткерде, учы белән юеш иреннәрен ышкыды. +- Ятам әле шунда,- Хәйретдин агайның сакалы тирбәлеп алды. +- Авырткан җирең дә бармы? +- Артык сызлаган төш юк-югын. Мәгәр... +- Ни исәпләр белән ятасың соң, Хәйретдин агай?Сәлахетдиннең каушавы тагын да көчәя төште. - Ни уйлыйсың? +Хәйретдин агай ашыгып җавап бирмәде. "Әле кайчан гына, Түбән авыл юлында, арбага янәшә утырып төшкәндә минем дөньяда барлыкны да онытып, юлны-кырны сасытып барган Сәлахетдинме соң бу кеше?" - дип уйлады ул. Сәләхетдинне байтак интектергәч кенә, аның иреннәре авыр гына ачыла башладылар: +- Исәпләр күп, әмма очына чыгар әмәл генә юк. Әҗәл якаңнан алганда үз сорауларыңа да җавап таба алмагач, әйтсәм дә әйтим инде, нинди кеше буласың ди инде? Нинди җан?! +- Нинди әҗәл? Ни сөйлисең син? Җир җимертеп эшләп йөргән кеше! +Хәйретдин агай Сәләхетдингә көлемсерәп карап куйды, туң чыраена җылылык йөгерде. +- Эх-хе-хе! - дип сузды да карчыгына эндәште.- Кая, ни мыштырдыйсың, карчык? Самоварың тереме? +Минниса карчык башын аска иеп, яулык читен тешләп, өстәл әзерләргә тотынды. +- Бая ни әйтә башлаган идең әле син? - дип сорады Хәйретдин агай, юри тавышын нечкәртеп. Сүзе кызгандырып, мескен булып чыкты аның. Сәләхетдин гипсланган авыр кулын, "менә, күрәсеңме?" дигән сыман, селкетеп куйды. +- Миңа бер хәбәр ишеттерделәр әле... +- Нинди хәбәр икән ул? - дигән булды Хәйретдин агай. +- Белмәмешкә салынып ятмасана! - дип калкынды Сәләхетдин кызып ук. - Хәбәрне син салгансың ич! +- Шулай да булсын,- дип килеште юашланып Хәйретдин агай. +- Ул сүзеңне кире ал, Хәйретдин агай,- диде бик нык ялварып кунак. - Ялгыш ычкындырган син ул сүзне! Тереләсең син, валлаһи дип әйтәм, әҗәлгә бирешә торган адәмме син? Менә мин монда нинди исәп белән йөрим әле, сине санаторийга җибәрергә кирәк, дәваланырга! +- Дәваланырга? Кем җибәрсен ди мине? +- Менә мин җибәрәм. - Сәләхетдин тагын йодрыгына йөткерде. - Путевкасын да табам, акчасын да түлим. Юлына да бирәм, барырына, кайтырына дигәндәй, һәммәсенә түлим. Тик ул сүзеңне кире ал! Үлә калсаң, иске зиратка күмдер. Бөтен расхудларын үзем күтәрәм. Әйдә, яхшылык миннән дә булсын. Синең яхшылыкка гомер буе рәхәтләндек. +Гомергә Хәйретдин агайны бар дип тә белмәгән, кунакка баргач тешләгән шикәрен кулъяулыгы белән төреп алып кайта торган Сәләхетдиннән мондый сүз чыккач, Хәйретдин агай торып ук утырды, ак ыштан балагының баулары идәнгә төшеп асылынды. Кече яктан кисә башлаган ипиен тотып шаккатып Минниса килеп чыкты. +- Өзлегеп китмәссеңме, сиңа әйтәм? +- Чәеңне ашыктырма, карчык,- диде Хәйретдин агай. Аның йөзенә елмаю җәелде, күзләренә нур тулды. - Ай-ай-яй!.. Кыяр ничек быел, Сәләхетдин кордаш? Уңыш шәп булачакмы? +- Кыярның монда ни катнашы бар? +Рәнҗегән Сәләхетдиннең тавышы чак-чак ишетелде. +- Кыяр акчасына җибәрәсеңдер инде син мине? +- Анысында синең эшең булмасын, Хәйретдин агай. +Хәйретдин агай тавышсыз гына көлеп алды. +- Терел дисең инде? +- Терел, дим, терел. +- Үлмә дисең инде? +- Үлмә дип тә әйтәм. +- Боерып кына эшләнә торган гамәл түгел шул. Әҗәлетдин абзаң итәгеңнән эләктерсә, әллә ни тырпылдый алмассың. +- Ə син эләктертмә! - дип боерды Сәләхетдин. - Йөз яшәгән карчыклар бар Язкилдедә. Шиһабетдин картны өч тапкыр паралич сукты, муены бөгелми, авызы кыек, йөри! Үлсә, əнə ул барсын яңа зиратка! Сөйрәмә безнең нәсел-нәсәпне үз артыңнан! Шиһабетдингә ни аңа, карчыгы да "менә, менә!", дип, усак яфрагы күк җилфердәп кенә тора. +- Нигә мине жәллисең дә, Шиһабетдин картны кызганмыйсың син? Җибәр аны санаторийга, савап булыр. - Сәләхетдин дәшмәгәч, Хәйретдин агай урынына менеп ятты, түшәмгә карады. - Үләсе килми дисең инде, Сәләхетдин? +- Яши генә башладык бит, Хәйретдин агай. - Кунак аның караватына иелә төште, авызыннан суган кыягы исе бөркелде. - Бөтен нәрсә җитеш, йорт-җир байларча, мал-туар абзар тулы. Бәләкәй малай да бар ич әле минем. Беренчене бетерде. Аны да кеше итәсе бар! Жәллә безне! Без бит синең якын туганнарың! +Тагын ниләр сөйләшкән булырлар иде, Минниса карчыкның самовары, кайнап чыгып, өстәл башына менеп утырды, чәшкечынаяклар тезелде, шул арада ишек ачылды, йөткергән калын тавыш килеп керде. Ярыйдыр бит? Керергә рөхсәттер? +Өч баш сәерсенеп ишек ягына борылды, анда кыенсынып, борчылып кына Сәләхетдиннең күршесе Мирфатыйх басып тора иде. +- Исән-сау гына торасызмы? - диде, ул күзен челт-челт йомып. +Мирфатыйх та бүген ап-аек иде, күзе ияләшеп, Хәйретдин агайның түрендә кичәге дошманын танып алгач, тагын да ныграк айныды, айныгач телсез калды, чәй дә эчмәде, өстәл янына якын да килмәде, бусага янында чүгәләп, кабызмаган папиросын бармак арасында әвәләде. Уртак сүз юк иде, Хәйретдин агай бу ике күршенең, ике дошманның ни өчен үз бусагасын таптауларын сизенә, мыек астыннан елмаеп та ала, тәне җиңеләеп, теле кычытып сөйләшәсе килеп ята иде. Баядан бирле ашыккан Сәләхетдинне ул җибәрмәде: "Төн озын ич, кая ашыгасың?" - диде, үзе Мирфатыйхка карады. Аңа да эндәшкәләде: "Көткән эшең юктыр, кузгалма әйдә!" - диде. +Тик тегеләр тел язмадылар, каш астыннан гына бер-берсен күзәтеп, гел юк-барны ялгаштырып утырдылар. Ниһаять, хуҗа түзмәде. +- Мирфатыйхның нигә кергәнен дә беләм,- дип ычкындырды. +- Гаепләмә, Хәйретдин агай, хәл белешергә генә кердем. +- Рәхмәт, анысына да рәхмәт. - Хуҗа көлемсерәп карчыгына күз кысты. - Яшә дисең инде, Мирфатыйх? +- Яшә, яшә! +- Үлмә дисең инде? +- Нинди үлү? Иртәрәк бит әле! +- Үлә калсаң, яңа зиратка күмәргә рөхсәт бирмә дип тә өстисеңме? +- Анысы инде бигрәк тә кирәк! - Мирфатыйх кулындагы папирос, ниһаять, сынды, ул аны кесәсенә салып куйды. +- Алай икән, алай... +Сәләхетдин ишек катына барып басты. +- Китим инде мин,- диде. - Я сүгәрләр... +Хәйретдин юри аңа күз дә салмастан һаман төпченде: +- Бәлки мине үз акчаңа ялга, дәваланырга да җибәрерсең, Мирфатыйх,- диде ул. Кунак чүгәләгән урыныннан сикереп диярлек торды, ашыгып-ашыгып: +- Алай итәргә дә ярый. Теләгең бар икән, әйдә, бар, дәвалан,диде. - Туганнарга жәл түгел! +Өйдә тынлык урнашты, Миннисаның кунак сөя торган самовары акрын-акрын гына сүнде, җырлавы ишетелмәс булды. Ишек тоткасына ябышкан Сәләхетдинне Хәйретдин агай тагын туктатты: +- Ашыкма, əнə Мирфатыйх та чыгам, ди... +Тәки үзенекен итте карт төлке, ике күршене бер ачылган ишектән чыгарьпг җибәрде. +Алар урамга төшкән тәрәзә яктылыгын читләтеп узып бераз янәшә бардылар. +- Син ник ураласың монда? Ни йомышың бар синең аңарда? - диде калын тавышлы Мирфатыйх. +- Ə сиңа монда ни калган? - диде Сәләхетдин, кызып. +- Хәйретдин агай минем якын туганым. +- Синеңме? Җүләр! Ул миңа бик якын туган тиешле кеше. +Алар Хәйретдин агайны бүлә алмыйча урам уртасында кичәге кебек ырылдаша, талаша башладылар, бераздан икесе дә тыелып, май баскан хәтерләрендә нидер уянып, сүзсез калдылар. Шактый дәвам иткән тыныштан соң, нәсел җепләрен тикшерә, төпченә башладылар. +- Синең Әюб бабаңның фамилиясе ничек иде әле? +- Оныттыңмыни, Мортазин иде. +- Безнең Билял картның да фамилиясе Мортазин иде ләбаса! +Сәләхетдин белән Мирфатыйхның хәтерләре ул чаклы ук озын түгел иде, шәҗәрәләре язып кулдан кулга күчмәгән, әмма кеше хәтерли алган кадәресе дә бүгенге мөнәсәбәтләрне ачыкларга бик җитте: алар туганнан туышканнар иде. +Беләләр иде, кайчандыр туганлыкны саклыйлар иде, еллар үтү белән бөтенесе онытылган, хәтердән чыккан! Хәйретдин агайның әтисе дә Мортазин иде бит! +Ни уйларга тиеш инде мондый чакта Сәләхетдин? +Мирфатыйх акыллы баш ни әйтергә тиеш?! +Юк, юк, хөрмәтле укучым, сез миннән аны көтмәгез! Булмаганны яза алмыйм. Алдарга намусым бармый. Мин гомерем буе чынлыкның тугры колы булдым, шул юлда җәфа чиккәннәрем дә аз түгел, мәгәр үлгәнче шундый булып калырмын да. Таләпчән укучыма хөрмәтем ифрат зур, әмма сез дә мине аңларга тырышыгыз: кочакларын җәеп бер-берсенә ташланмадылар алар - ике туган, ике күрше, ике көндәш... Гомер буе араны бүлеп килгән зәһәр дулкынна�� аларны бик ерак ярларга тотып аткан иде, икесенең кан кардәш икәнлекләре беленгәч тә, Сәләхетдин белән Мирфатыйх арадашлык сүзләре тапмадылар. Тын гына, зираттан кайткан кешеләр сыман, салмак кына Югары очка атладылар. Әле ярый, шөкер, һава тын, төн тын, кичке һава тымызык, урамда ара-тирә генә яшьләр очраштыргалады, яшьләрнең олыларда гаме юк иде. Мондый очракта нишләргә? +Ничек яңадан туганлашырга? Мөмкинме бу? Бармы аның юллары? +"Кичәге өчен кинә саклама, ялгышлык миндә. Әйдә, безгә керик тә яртыны сындырыйк",- дип әйтергә уйлый Мирфатыйх... Туганлыкны ныгытырга тагын шул шайтан суын чакырырга туры киләчәген аңлап, тыелып кала. Аек баш бернинди чарасын уйлап таба алмый, аек баш томаланган, каткан иде. +Сәләхетдиндә дә уй бар, чоланда сандык артында аның да яртысы булырга тиеш. Чакырсаң керер, ə яртыны Хәйдәр кыстырып чыгып киткән булса? Тагын оятка калырсың... +Тәки шулай, телсезләр шикелле сөйләшмичә, сукырлар төсле бер-берсен күрмичә, иңнәре иңгә тиюдән сакланып, Югары очка кадәр менделәр. +Капка төпләренә җитәрәк Сәләхетдин алгарак чыкты, Мирфатыйх кыяр-кыймасрак: +- Ничегрәк анда, Гөлбикәнең хәле бик яманмы?- дип сорады. +- Өч-дүрт атнасыз ипкә килмәс диләр. Сөяк чәрдәкләнгән. +- Менә син агай, ə?! +- Булды инде хәлләр, җүләрлекләр күп булды. +- Нишләргә инде хәзер? +- Кем белгән инде? Баш эшләми. +- Әллә болай итәбезме? +- Ничек? +- Хәзер син больницага барасыңдыр бит? +- Барсам?.. +- Хәл белешергә мин дә төшәр идем. Гөлмәрьям берәр нәрсә хәстәрләр шунда. +- Ə, син аны әйтәсең икән. +- Ə син ни уйладың? +- Гөлбикә төзәлер дә чыгар, Хәйретдин агай белән ни кылырга диген? +Мирфатыйх сабыр гына күршесенә карап торды. +- Әллә болай итәбезме, дим... - Сәләхетдин сүзен дәвам итте. - Икәүләшеп путевка юнәтеп, юл акчаларын түләп картны ялга озатабызмы? Акча үземдә дә бар, мәгәр ике туган исеменнән булса күңеле күтәрелер иде. Əнə ич алты ел урыныннан тормаган сызлау Наҗияне армиядәге малае Тәлгать Әзербайҗанга Нафталан каласына өч ел рәттән алып барган иде, теркелдәп йөреп китте Наҗия. Сыерларын сатканнар иде, савар кешеләре юк, хәзер сыер алдылар, гөбердәтеп сава, күз тимәсен! +- Нигә? Мин каршы түгел! Акча бар!! - Мир-фатыйхның теленнән күнегелгән "аракы" сүзе чак ычкынмады!.. +Сөйләшәләр Сәләхетдин белән Мирфатыйх. +Хәйретдин агай уртак сүз, җанлы әңгәмә кузгатты, кыяр турында, келәм бәяләре турында да түгел сүз, голт-голт итеп йоткан авазлар да юк, әмма алар бирелеп, кызып-кызып сөйләшәләр. Сөйләшә алалар икән әле! +Авызыгызга бал да май сезнең, күршеләр! +Сез дә үз халкыгызның матур сүзләрен онытмаган икәнсез әле! Шәфкать, мәрхәмәт, туганлык, үзара ярдәм, өмә дигән олы сүзләрнең күптәннән сезнең янавыч телләргә кергәне юк бит инде, Сәләхетдин белән Мирфатыйх! Сөйләшүне онытмагансыз икән әле, телләрегез аракыда җебемәсә дә бик матур әйләнә икән! Тик нигә болай соңга калып сөйләшәсез дип сорыйсы килә. Хәйретдин агайның ишеген Үлем шакымаса... Нигә якыннарыбыз соңгы юлга чыкканда гына тормыш турында олы итеп уйлый алабыз икән без?! +Йорт хуҗаларының, кичә генә пычакка-пычак килә язган күршеләрнең, озак һәм дусларча сөйләшеп торуларын ике йорттан ике кеше күзәтеп торды. Сәлахетдиннәрнең ачык тәрәзәсендә пәрдә артына Вәзилә поскан иде. Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьям ишегалдына ук чыгып, капка артына качып, колагын ярыкка куйган иде. Тез башлары чәнчешсә дә түзде, әңгәмәне тыңлап бетерде. Тик берни дә аңламады. Мирфатыйх белән Сәләхетдин түгел, каяндыр читтән килгән әртисләр кыланып, алдалап сөйләшә кебек тоелды аңа. Шулкадәр колакка ят иде ул ишетеп торган сүзләр - "әллә җен алыштырганмы аларны, Ходаем?!" дип, белгәннәрен дә укып карады Гөлмәрьям. Тора-тора мондый нәтиҗәгә дә килде: "Əhə. Эшне судка җиткермәскә тырыша икән! Муладис" һәм иренең зирәклеге белән горурланды. +Вәзилә татулыкның серен ачалмады, ул да баш ватып эзләп карады, әмма ике күршенең дошманлыгын юарлык ул белгән сәбәп юк иде. Дөресен әйткәндә, ул сүз агышының тирәнлегенә кереп тә карамады, Вәзилә Җәмилне көтә, аның кайтканын сагалый гына иде. Җәмил өйгә кайтмаган әле. Аның болай соңарып йөрүе бик-бик шикле иде. Әгәр бүген көндез аларны Сәкинә белән бергә күрмәгән булсалар, әллә ни кыйналмас та иде Вәзилә. Күргәннәр шул, күргәннәр! Җиткерделәр! +Мирфатыйх Югары очның соңгы капкасына кадәр Сәләхетдин күршесен озатып килде. Капка төбендә алар сүзсез кочаклаштылар да бугай... +Сәләхетдиннәр әтәче кычкырып җибәрде.. +- Ятыйк, кордаш. Соң инде,- диде Сәләхетдин.- Больницадан качты дип эләкмәгәе. Таңнан барасы булыр. +- Тизрәк терелегез. Хәйретдин агайны карыйсы булыр! Картны әҗәлгә бирергә ярамый! +- Ярамый! - дип килеште Сәләхетдин. Әтисе кергәч, Вәзилә ут кабызды. +- Качып кайттыңмы? - диде ул, һаман Җәмил турында уйлап. +- Кайттым әле. +- Мирфатыйхны сагынып кайткансың икән. Белми идем. Әй чүкердәшкән булалар! Әй сайрашалар! Кичә якага-яка килгәннәрен онытканнар. +- Онытырсың да,- диде ата сабыр гына. - Явызланма, кызым. Хәйретдин агайның хәлен белешергә кайткан идем. +- Синнән башка кайгыртыр кеше беткәнме? +- Туган тиешле ул безгә. Якын туган. +- Нинди туган? +- Ул, мин һәм менә Мирфатыйх күрше троюрод-ныйлар икәнбез. Туганнан туышканнар. Барыбыз да Мортазиннар тамырыннан шытып чыкканбыз. Бабаларыбыз шул фамилияне йөртә иде безнең. +- Мирфатыйх абый дамы? +Кызның колаклары үрә торды. +- Ул да, кызым. +- Чын сөйлисеңме? +- Чын. Иң чыны. +- Җәмил дә миңа туган тиеш булып чыгамы? +- Хас шулай. Бик якын туганың ул синең. Без аны онытып кына җибәргәнбез. +Вәзиләнең өстенә салкын су койдылар. Вәзиләне, аягын-кулын бәйләп, янган утка аттылар... һәм мондый сәер халәт бер кискен мизгелдә үтеп тә китте. Бушанып, рәхәт тынычлыкта оеп калды аның ярсыган күңеле. Буыннар буйлап рәхәтлек йөгерде. +- Әти, чыннан да кан кардәшеңме ул Мирфатыйх аб��й? +- Әйе, әйе,- дип кабатлады ата йокы аралаш. Ул чишенеп урынына менеп тә яткан иде. +Вәзилә, халат төймәләрен төймәли-төймәли, урамга чыгып китте. Капка баганасына аркасын терәп торды. Авыл очын үтеп кырга чыкты. Кире борылып кайтты. Үзенең бер чакта да Җәмилне яратмавын, үзсүзләнеп, яшьтән үк аның хуҗасы булырга омтылып, эзәрлекләп азапланганын, гел юкка бәйләнгәнен аңлады. Яратмады ич ул аны! Җәмил дә аны яратмады. +Күкрәге җиңеләеп, сулышы киңәеп китте кызның. +Димәк, Җәмил - аның туганы. Хәзер ни генә булса да, егет алдында аның йөзе ак. Сәкинә каршында да ул олы булып калачак. Җәмил ташламады аны, Сәкинәгә алыштырмады, туганлыклары ачыклангач, Вәзилә үзе баш тартты егеттән! Үзе! Барлык чуалган төеннәрнең чишелеше иде бу! +Сөенечен кем беләндер уртаклашасы килде Вәзиләнең, өстенлеге белән мактанасы килде. Өстенлеге белән мактаныр кеше Язкилдедә бер генә иде. Чибәр, сылу Сәкинә иде ул кеше. Хәзер үк Сәкинәне эзләп табарга да, горур башны югары чөеп: "Апаем, мин сиңа Җәмил абыеңны бүләк итәм. Мин бит аның белән күрше буларак кына дуслашып йөрдем. Без бит аның белән якын туганнар! Әллә ни уйлама!" - дип әйтеп салырга. +Кузгалды кыз. Нияте нык. Бара башлады. Җир буе киткәч, Сәрвәрбикә әбиләр турында, алар сызгыра-сызгыра кайтып килүче Җәмил белән йөзгә-йөз очраштылар. +Əhə, бу егет алдында да тантана итеп калырга кирәк... +- Хәерле төн! - Вәзилә сандугач булып сайрады. +- Хәерле төн,- диде Җәмил, соң дәрәҗәдә таң калып. - Кая барыш болай? +- Сөенче алырга! +- Кемнән? +- Иртәгәге көннән! - Вәзилә егеткә чак кына орынды да Олы урамга, Сәкинәләргә таба йөгерде. Оча гына! +Җәмил караватта озак кына борсаланып аунады. Вәзиләнең тантаналы төче тавышы, әйткән сүзләре аны хафага салды. "Сәкинәгә бер-бер яманлык эшләп ташламасын бу көнче күбәләк!" — дип уйлады ул. +Вәзиләнең көнчелеге узган иде. Өметсезлеккә төшкән кызны әтисенең яңалыгы очыртып, дәртләндереп җибәрде. +Йокыга киткән Сәлахетдин кулы яман сызлап уянды. Кул сызлаган саен ул ерак тарихка, бабаларына юнәлде. Бүгенгене уйлады, "Хәйретдин агайны күрә торып үлемгә бирмәскә кирәк",— дип кабатлады ул күңеленнән. Хәйретдин агайны уйлаган саен кул сызлавы кимегән төсле була иде. +Мирфатыйх та уй тозагыннан ычкына алмады. Юк өчен туганы белән сугышып ятуы күз алдына килә дә кан тамырлары чемердәп китә иде аның. +Веранда идәнендә Зәйтүн йоклый. +Олы өй диванында Фирүзә җәйрәп ята. +Зөфәр лапас өстендә, печәнлектә. +Ишегалдында ачык һавада, гараж стенасына терәлгән раскладушкада Хәйдәр ята. Сеңгән. Ара-тирә ыңгырашып та ала. (Эчкәч гел ыңгырашып йоклый ул!.. Теге шешә, әтисенеке!) +Сәләхетдин гырлый, гырлаган тавышы калын стена аша үтеп урамга чыга, Олы су буена барып ишетелә. +Җәмил йокы аралаш бармакларын иснәп карый... Сәкинәнең чәч исе килә кулыннан, татлы ис! +Әнәснең юрганы идәнгә савылып төшкән, ул тезләрен чәнчеп бөгәрләнеп яткан, иреннәре ��әпелди, иреннәре елмая, ул төшендә чабып барган ат көтүе күрә! +Таң ата! Олы су башы агара, таң җиле кыштырдап килеп җитә, Язкилде авылында беренче булып Сәлахетдиннәрнең ишле кураларына кагыла. Таң җиле кырлар, болыннар өстеннән Язкилде урамнарына тук-лык-татулык исен — башак исен алып килә. Кошкорт уяна, маллар калкынып бикле ишекләргә, капкаларга үреләләр. Хуҗалар гына йоклый! +Гәрәй-хан да куначадан очып төшә. Горур басып, кызгылт түшен киереп ишегалдын бер әйләнә, ике әйләнә һәм пыр итеп очып бик биек читәнгә, Сәлахетдиннәр читәненә куна һәм дөньяны таң калдырырлык иркен тавыш белән "кикри-күк!" дип кычкырып җибәрә. Курыкмыйча кычкыра, чөнки хуҗалар әле таң йокысында изриләр... +Нәни генә фәнни белешмә +Кошлар һәм хайваннар чыгара ала торган авазларларның серен ачарга адәм уллары бик күптәннән омтылганнар. Кошларның "сүзлек составында, нинди мәгънәләр барын һәм аларның, тавышлары аша, нинди хәбәрләр тапшыралар икәнен галимнәр бик күп еллардан тикшереп киләләр. "Казларның сүзлек составы" дигән китап Франциядә XVII гасырда ук басылып чыккан. 1800 елда немец натуралисты Ветцель эт, мәче һәм тавыкларның телләрен өйрәнеп махсус "Сүзлек" төзегән. 1807 елда Дюпон де Немур козгыннар "сүзлеге"н төзи. "Шул хезмәте өчен,— дип яза француз табигать галиме П. Флуранс,— Дюпон де Немур ике ел дәвамында кул-аякларын өшетеп бетерде. Инде бераз соңрак, 1890 елда америкалы Р. Гарнерның "Маймыллар теле" исемле атаклы китабы дөнья күрде. Мадьяр орнитологы Секе тургай тавышын магнитофонга язып алган һәм язмаларны нык акрынайтып тыңлап караган. Тургайның ике меңгә якын көй белгәнлеге мәгълүм булган!!! +Өйрәнү хәзерге көндә дә дәвам итә. Тавыклар, мәсәлән, егерме алты төрдә сигнал бирә алсалар, чебиләрнең белеме сайрак — алар алты төрдә генә хәбәр сала алалар. Песнәк егерме төрдәге сигналларны белә... +Күрәсез, хөрмәтле укучым, кошлар телен өйрәнү безнең көннәрдә дә туктаусыз дәвам итеп килә икән! Язкилде авылыннан да атаклы спортсменнар гына түгел, берәр табигать галиме дә килеп чыгар әле, мөгаен! Без ул чагында июнь башында, талгын татлы җил исеп торганда, төрмә стенасы биеклеге читән өстенә менгән кызгылт әтәчнең ни хәбәр иткәнен, шаять, сезгә дә төшендереп бирә алырбыз. +Әлегә, бигайбә, кичә шушы читән башыннан бәреп төшерсәләр дә, әтәч куркып тормаган, тагын менгән, якты таң агарткан дөньяны яңгыратып серле аваз салган! +— Кикри-күк!.. +1979—1980 еллар Казан-Заимище-Переделкино. +Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде. \ No newline at end of file