diff --git "a/bylatypov/Өч аршын җир_tat.txt" "b/bylatypov/Өч аршын җир_tat.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/bylatypov/Өч аршын җир_tat.txt" @@ -0,0 +1,494 @@ +Аяз Гыйләҗев +Өч аршын җир + +Ерак Көнчыгыштан килүче унсигезенче номерлы поездның дүртенче вагонында ниндидер хәвефле, мөшкел хәл булуын пассажирлар берьюлы белделәр. Юлда үзеңне ничек-ничек тотарга, тәмле суларга алданып станцаларда адашып калмас өчен абай булырга кирәклеген, шактый гыжылдавык тавыш белән кат-кат, вәзенләп сөйләп ялыктырып бетергән поезд радисты, төче һәм мәгънәсез бер җыр тапшыруын бүлеп, әллә ничә кат: — Пассажирлар арасында врач яки фельдшер булса, тизлек белән дүртенче вагонга килүен үтенәбез!— дип белдерү ясады. +Беренче мәртәбәсендә халык радистның сүзенә әллә ни игътибар итмәде; гомере буе саргайган кәгазьләрдән кагыйдәләр, боерыклар ише чит кеше сүзләрен укып, үзе әйткәнен үзе ишетмәс хәлгә килгән радист, ниһаять, бер тапкыр кешелекле һәм тормышчан нәрсә турында сөйләвенә шатланып, хәбәрне аерым бер тантана белән, һәрбер сүзенә сөенечле басым ясап әйтеп салган иде. Аның бәйрәмчә тавышы шөбһәле сүзләренә ятышмады, кешеләр әле берни дә аңламый калдылар... +Менә аның тавышы тантанадан шөбһәгә әйләнде, ул сүзләрен бутап, кабалана-кабалана, инде сагайган юлчылар арасыннан "медицинага берәр төрле мөнәсәбәте бар булган кешене" ашыктыра ук башлады: — Дүртенче вагонга... дүртенче! +Юл ерак, поездда барганда тел тукталмый, сөйләшергә сүзең генә җитсен! +Купе, коридорларда гәп кузгалды: барысы да мәж килделәр. +Ни булды икән? — Һәй, берәр мәгънәсезе поездга кысылгандыр әле. — Юк ла, йөкле хатыннар утырганын күргән идем, шуларның берәрсе бәбәйгә кысталгандыр! +Сезнең теге озын, кәпрәйгән кешегез врач түгелме соң? — Түгел лә, прокурор гына бит ул!.. +Хәвефле сүз, чатырдап янган камыл кебек, җиңел генә сикерәсикерә дүртенче вагоннан чыгып китеп, йөкле хатынга, прокурорларга, юлда очраган төрле маҗараларга күчте... +"Медицинага мөнәсәбәте булган" бердәнбер кеше, шактый өлкән яшьләрдәге фельдшер хатын, поездның нәкъ койрыгында — унөченче вагонда Сочига бер айлык ялга китеп бара иде. Ул, үзенең мәшәкатьле хезмәтеннән котылуына сөенеп, тынычлыкка, рәхәткә чыгуына кинәнеп туя алмыйча, тәмле төшләр күрә- күрә, изелеп, үз урынында йоклап ята иде. Радистның шөбһәле тавышы аның купедашларына — карт кына ике ир кешегә һәм нечкә буйлы, сөрмәле күзле яшь кызга кыюлык бирде: алар башта кыяр-кыймас кына, аннан соң шактый йолыккалап ханымны уята башладылар: — Торыгыз әле, зинһар, торыгыз! +Ханым тиешле-тиешсез вакытта уятуларга күнеккән иде ахры, бер дә сискәнмичә генә торып утырды, исе китмичә тәрәзәгә, тәрәзә артында тезелешеп калган яшь, купшы наратларга карап: — Казанга җитәбезме әллә?— дип сорады. +Зур шәһәрләргә җиткәндә, ул үзен уятырга кушкан иде. — Казанга ерак бугай әле,— диделәр аңа.— Тик менә бәла чыккан... +Бераз тынып торган радио тагын кыштырдады, һәм ханым радистның курку катыш ялынулы тавышын ишетте: — Дүртенче вагонга!.. Дүртенч�� вагонга!.. — Ни булган анда? +Ханым, авызын учы белән каплап, рәхәтләнеп киерелде. — Белмим. Сез фельдшер булып эшлим дигән идегез. Шуңа уяттык та... +Ханым аякларын төреп утырган җәймәне шактый җитез бер якка алып ташлады, җәлт иттереп идәнгә сикереп төште, элгечтән ап-ак яулык алып бәйләде, көзгегә күз салды, ашыкмыйча гына изүен рәтләде, аннан соң гына тасыраеп үзенә карап торган ирләргә борылды: — Шулай да, нәрсә булды икән? +Аңа беркем дә җавап бирмәде, сүзсез генә бер-берсенә караштылар. Ул коридорга чыкты. Урта мәктәп бетереп, Казанга укырга керергә баручы кыз бик кызыксынып һәм сокланып аңа иярмәкче булган иде, юлдашлары аны туктаттылар: — Йөрмә! — Ни калган анда? Яшь кеше ич син! Я чире йога торган булыр... +Карышырга ниятләп авызын ачкан кыз, радио тагын чыштырдагач, аяк очларына басып, репродуктор тирәсенәрәк килде. — Дүртенче вагонга... дүртенче вагонга... +Кат-кат чакырып та врач яисә фельдшер табылмагач, +болай да шактый кызган поезд бригадиры һәм проводниклар дүртенче вагон коридорында тәмәке тартып торучы ир янынарак тартылдылар. Вагондагы хәл аларның күңелләрен шактый ярсыткан, инде ярдәм итә алмагач, алар хәзер, ачуланып булса да, тынычланырга, бераз суынырга телиләр иде. Иң элек бригадир сүзгә кереште: — Соң, туганкай, өч көн киләбез бит инде! Өч көн! Күпме шәһәрләр үттек, менә дигән больницалар, шәп-шәп врачлар калды. Хатыным авырый дип килеп әйтсәң, телең корышыр идеме? +Барысыннан да бигрәк дүртенче вагон проводнигы — туп кебек түгәрәк юантык хатын кызган иде: — Әйтер! Көт син аннан! Барып әйткән өчен дә пыр тузып мине орышып маташа. Хатыны үләргә ята, ə аның гамендә дә юк, иртә таңнан чыга да үзен-үзе кочаклап тәмәке пыскыта. Бөтен вагонны сасытып бетерде. +Ирнең исеме Мирвәли иде. Ул байтактан бирле коридорда тимер юлчылар арасында басып торса да, берәүгә дә эндәшмәде, папиросын тартып бетерде дә, шырпы кабызып тормыйча, икенчесенә шуннан ук ут элдертте. Ул җыелганнарның чыр-чуын зәһәр мыскыллау белән иреннәрен чалышайтып тыңлый, артык якын килеп кычкыра башласалар, сул кулы белән колагын томалый иде. Аның шулай сүзсез, мүкләк сыер кебек карышып, үҗәтләнеп баруы халыкны тагын да кыздыра, кешеләр аннан җавап таләп итәләр; берни дә ала алмагач, тагын да шәбрәк ярсып, бер-берсен котыртып кычкыралар иде. — Хатыны бит, хатыны! — Җаны юктыр, моның! Таштыр ул... +Ул "хатыны" дигән кешегә борылып карады, аның куерып кушылган кашлары хәрәкәтләнделәр, аз гына бөдрәләнеп торган апак чигә сакалларына ут капкан кебек сыек зәңгәр төтен белән капланды. Кешеләр, ниһаять, кычкыруның файдасыз икәнлеген аңлап, тындылар. Шул чагында Мирвәлинең каты, калын тавышы ишетелде: — Юкка шаулыйсыз бит! +Шуны гына көтеп торган кебек, поезд бригадиры кулларын җәеп җибәрде: — Шаулау гына аз монда! Монда беләсеңме нишләргә кирәк?! Без бит җанлы кешеләр, гражданнар. Чирле икәнен белә торып хатыныңны өч тәүлеклек юлга алып чыккансың. Монда исән кешегә дә аруга килә әле! Халык дулкынланды, болай да тыгын коридор, күрше вагоннардан берән-сәрән вәкилләр өстәлеп торганга, кысанланып тәмам тулды. — Ни җаның белән алып чыктың аны?— дип чәрелдәде проводник хатын, зур, сыек күкрәкләрен атындырып. — Үзе теләде. — Беләбез без сезне, ирләрне! Һәрвакыт үзе теләде дисез! Менә мин яшьрәк чакта... +Бригадир аны ишарә белән тукатты да Мирвәлине үгетли башлады: — Болай ярамый инде, туганкай, бераз әдәплерәк булырга кирәк. Синең өчен борчылабыз кана. Вакытында белдерсәң, әллә кайчан берәр больницада калдырган була идек. — Тизрәк котыласыгыз киләме? +Мирвәлинең калын иреннәре бригадирны мыскыллап чалышайды. — Менә кешегә санап сөйләш аның белән!— дип тагын чәрелдәде проводник. — Кем чакырган сезне?— диде Мирвәли, кистереп.— Сөйләшәсе юк. Нигә миңа бәйләнәсез? Үзеннән сорагыз. Нигә чыкты икән ул бу юлга? Әллә бик... — Кем кемне алып кайта соң монда? — дип кычкырды бригадир. — Кем кемне алып кайтамы?— Мирвәлинең күзләре утлы күмер кебек яна иде.— Башта ук шуны сорыйлар аны! +Фельдшер ханым кырыкмаса-кырык ишекне ачып-ябып, ниһаять, дүртенче вагонга килеп җитте. Ике кулын да йомарлап түшенә куеп, нык-нык атларга тырышып килүеннән үк җыелган халык аның бу минутта иң кирәкле кеше булуын төшенеп алды. Кысылышып аңа юл бирделәр. Ул әйләнә-тирәсенә күз йөртеп: — Фельдшер мин. Авыру кайда? — дип сорады. +Бригадир, алгарак чыгып, аның кулын эләктереп алды һәм: — Инде, туганкай, бөтен өметне югалткан идек!— дип кат-кат кабатлады. — Авыру кайда? — Менә монда ул. Ята. — Нәрсә булды? Кем ул? Күптәнме? — дип сорады ханым ишек тоткасына ябышып. — Менә ул белергә тиеш,— диде бригадир Мирвәлине күрсәтеп.— Аның хатыны. — Үзеннән сорагыз,— диде Мирвәли фельдшерны баштанаяк сөзеп чыккач.— Үзе монда ята ич! +Кирәкле җавапны ала алмаслыгына төшенгән ханым көч белән тартып ишекне ачты. +Сулда, стенага йөзе белән борылып, ак җәймә ябынган авыру хатын ята иде. Аның чаларган юка чәчләре мендәр өстенә тәртипсез чәбәләнеп таралганнар. Ишек тавышына ул чак кына башын калкытты һәм татарча: — Мирвәли, Казанга еракмы әле? — дип сорады. +Ханым рус иде, шуңа күрә аның ни әйтүен аңламады: — Сез кемгә дәшәсез, кадерлем? Фельдшер мин,— диде ул. — Ирем керде дип торам,— диде хатын саф рус телендә. Ул авырлык белән генә, тешен кыса-кыса фельдшерга борылды. — Ул монда, коридорда гына. Кирәкме әллә? — Кирәкми. +Шактый еллар больницада эшләп күзе үткенләнгән фельдшер мондагы хәлнең шәптән түгеллеген бер карауда ук сизенде. Бу шаушуда, авыр һавалы купеда бару авыру өчен әҗәл булырга тиеш! Өстәлдә ризыклар янында дару шешәләре, бәләкәй кәгазь тартмалар тезелгән. Валидол гына түгел, валокордин да бар монда... Ябык та соң! Димәк, ул күптән авырый... +Ике ят хатын юлда очрашкач сүзсез булмый, алар төрле юкбарла��дан башлап озын юлның мәшәкатеннән зарланышып алдылар. Фельдшер, гадәти әдәп сүзләреннән соң, кыю гына аның янына килеп утырды, авыруның дымлы, кайнар учын үз кулына алды. — Кайсы төшегез авырта соң сезнең? +Хатын авыр сулады һәм түшәмгә карап башын чайкады: — Бер җирем дә авыртмый.— Үз сүзләренә үзен ышандырырга теләгәндәй, бераз торгач тагын кабатлады. — Бер җирем дә. +Икесе дә тынып калдылар. Шактый вакыттан соң авыру тәрәзәгә карады һәм күңелсез генә: — Тәрәзәне ачасы иде,— диде.— Мирвәли каршы... Иремне әйтәм... Төтен тула дип ачтырмый... Тулса соң? +Фельдшер төтен, сөрем тиеп тоныкланган калын пыялага күз салды. Төтен боҗралары торымнан-торымга хәзер дә тәрәзәгә килеп сыланалар иде. — Ачарлык түгел шул, паровозы бигрәк әшәке төти. — Тын бетә,— дип ыңгырашты хатын бераздан.— Һава җитми. Коридорга чыгып йөрер идем, әллә нигә аягымның егәре бетеп китте. Юл авырайттымы шунда, балтырлары камыр кебек изелеп тора. +Кемдер тормозга бастымы, фельдшер аңламый да калды, шәп кенә барган поезд бер секундка гына тартылып алды. Өстәлдәге банкалар бер-берсенә бәрелеп чыңладылар, өске полкадан зур салам эшләпә идәнгә тәгәрәде. Кырыйга ук килеп яткан авыру чак кына егылып төшмәде, ул, күзләрен йомып, ике кулы белән чытырдатып җәймәгә ябышты. — Хәлегез ничек? +Авыру һуштан язган иде. Фельдшер сикереп торды, өстәлдәге шешәдән стаканга су агызды, валокордин тамызды... Бер, ике... Хатынның күзләре һаман йомык иде. Фельдшер аның изүен чишеп күкрәге өстенә ятты. Вагон тәгәрмәчләре өзлексез тыкылдыйлар, ул никадәрле тырышса да, аның йөрәк тибешен ишетә алмады. Кулын тотты, азапланып кына тамырын эзләп тапты. Тамыр "менә туктыйм, менә туктыйм" дигән кебек өзек-өзек кенә тибә иде... +Фельдшер кыска аякларын тиз-тиз йөртеп коридорга чыкты һәм бригадирга борылды: — Аны больницага салырга кирәк. Бер минут та кичектерергә ярамый, — диде. +Фельдшер табылгач тынычлана төшкән бригадир аның сүзләрен ишетеп шаккатты: +— Ничек, ничек? — Хәзер үк. Шушы минутта ук... Бер секунд та көтеп булмый. +Кыен чакларда да үзеннән түбәннәргә аны-моны сиздермәскә күнеккән бригадир аптырап тирә-яктагыларга карады, нидер әйтергә теләгәндәй тәрәзәгә, тәрәзә артында бер-берсен кочаклашып авып калган агачларга ымлады. Хәем шунда гына бригадирның ни өчен тотлыгуын төшенде: ыжгырып барган поездда ич алар! — Казанга барып җитмичә берни эшләп булмый,— диде бригадир.— Аңа кадәр тукталыш юк. — Казан еракмы соң? — Ерак түгел! Ике сәгатьтән анда булабыз! — Ике сәгать?! — Аннан да алда барып булмый. Расписание. — Ике сәгатьтән соң булачак. Аны беренче очраган станциядә үк больницага салырга кирәк. Тынычлык кирәк, һава кирәк. +Тимер юлчылар тиз генә киңәшеп алдылар. — Хәле шулай авыр икән, Кыек Урман станцасында туктыйбыз, шунда калдырабыз. — Анда больница бармы соң? — Үзендә юк икән, якында булыр әле! — Бригадир җиңеләеп китә үк башлады. Поездны туктатырга, аның өчен машинистка боерык бирергә, Кыек Урманга хәбәр итәргә кирәк иде. Бригадирның ашыгып кузгалуын күреп, Мирвәли аңа якынрак килде. — Ничек уйлаштыгыз? — Ничек, ничек... Туктыйбыз да калдырабыз! — Ул үзе шулай куштымы? — Кем? — Шәмсегаян. — Нинди Шәмсегаян? — Минем хатын. — Мин шулай куштым, — диде фельдшер сүзгә катышып. — Аны больницага салырга ярамый! Калдырырга ярамый! — Нинди кыргыйлык бу? — дип кычкырды фельдшер көчкә сүзен табып. +Бригадир да аптырап калды. — Иң элек үзеннән сорагыз. Югыйсә, тавыш-гауга кубачак. — Нинди тавыш? Нинди гауга? — Ул больницада ятарга теләми. Ул Карачурага кайтып җитәргә ашыга. Авылга. — Ул авылга кайтып җитә алмаячак,— диде түземенең соңгы чиге җиткән фельдшер. +Проводниклар йөгерешергә тотындылар: — Кыек Урманга җитәбез! +Бригадир өметләнеп тагын бер мәртәбә Мирвәлигә карады да кулын селкеп машинист янына ашыкты. +Мирвәлинең калын иреннәре дерелдәде, ул, бала башы кадәр йодрыгын йомарлап, нәфрәт белән фельдшерга карап тора иде: — Сез үзегезне берәр нәрсә беләм дип уйлыйсыз инде, әҗәл тагарагы! Беләсез пычагымны... Ярдәм кирәк, имеш... Врач кисәге! Әллә мине бу юлга бик теләп чыккан дисезме? Үзен төшереп калдырырга теләүләрен ишетсен генә, күрерсез әле! Барыбер калмый ул, мүкәләп булса да поезд артыннан китәчәк... +Станциягә барып туктауга җиргә иң элек бригадир сикереп төште. Унсигезенче поездда көтелмәгән хәл килеп чыкканын ишетеп өлгергән станция хезмәткәрләре, китель-төймәләрен эләктерә-эләктерә, төрлесе төрле яктан поездга таба йөгерешәләр иде. +Ул арада фельдшер да төште, кемнәрдер ак бидоннарын тотып куе агачлар эченнән күренеп торган кое сиртмәсенә таба томылдылар. Дежурный мышкылдап килеп җитүгә бригадир аңа кулын сузды, һәм: — Больница еракмы? — дип сорады. — Сигез чакрым,— диде дежурный, соңгы төймәсен эләктерә алмыйча азапланып. — Шулай еракмы? +Бригадир тагын өметсезләнеп як-ягына карады, фельдшерны күргәч: — Нишлибез хәзер? — дип кычкырды. — Калдырабыз,— диде фельдшер ышаныч белән. — Әйтергә җиңел! — диде шелтәләп бригадир.— Сигез чакрым, ди... Калдырып китәрсең, ə ул юлда үлсә? Кем җавап бирер? Әҗәл якасында торган кешене калдырып киттем, дип гомер буе вөҗдан газабы белән интегергәме? — Аны моннан алып китәргә ярамый,— диде фельдшер.— Тәрәзәне ачтым... барыбер һушына килмәгән. — Сигез чакрым ерак ара түгел,— дип дежурный бәхәскә катышты.— Алай каты авырмаса, ат белән дә илтергә була. — Атын каян аласыз? — Ат бар. Ат монда гына. Караталлар сельпога товарга бара. Белеш егетләр. +Бригадир икеләнә иде. Фельдшер аны үгетли үк башлады. Ашыктырып машинист гудок бирде. Ниһаять, бригадир да күнде. +Дежурный ат алып килергә станция ашханәсе янына чапты, бригадир белән фельдшер сүзсез генә дүртенче вагонга таба ашыктылар. Алар каршысына баскычтан Мирвәли сикереп төште: — Аны монда калдырырга ярамый. Булмый, ишетәсезме? +Бригадирның ачуы соңгы ноктасына җитте, ул аңлатып торуны артыкка санап, Мирвәлине юлдан этеп җибәрергә булды. Ике кулын да сузган иде, аның таштай нык тәненә, корычтай каты иңбашларына кулы кагылгач, сискәнеп, ул ниятеннән кире кайтты. Бу тексә, сүзсез кеше таш кыя кебек нык иде, күлмәге астында корыч калкан бар кебек иде. Буйлары бер чама булса да, бригадир бу сәер кеше янында чебештәй зәгыйфь, көчсез кеше икәнлеген тойды. Бу тою аның ачуын басмады, киресенчә, ул үзе дә сизмәстән бәбәкләрен акайтып акырып җибәрде: — Кит юлдан! Мин сине судка бирермен! +Суд сүзен ишеткәч, Мирвәлинең кояшта янган кара-кучкыл йөзе тартышып, агарынып китте, дәү куллары салынып төште, ул ачу ташып торган күзләре белән бригадирны ашардай булып читкә тайпылды, аңа юл бирде. — Эх, кешеләр!.. Яхшылык теләп йөргән буласыз тагын! +Биш-алты кеше җәймәләргә төреп күтәреп Шәмсегаянны вагоннан алып чыктылар. Ниндидер боерыклар бирә-бирә фельдшер да, кыбырсып, алар артыннан төште. +Мирвәли Шәмсегаян дулап урыныннан күтәрелер, тавыш-гауга кубар, монда җыелган ят кешеләргә бөтенләй кирәкмәгән сүзләр әйтер дип бик курыккан иде. Хатынының шым гына яткан җансыз гәүдәсен күргәч, аңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Кыен булса да, поездда кайтканда ул үз хәленә күнегә, ияләнә төшкән иде. Хәзер барысы да яңача булачак. Ләкин ничек?!. +Дежурный ашханә янында торган атларның берсен һәм аның хуҗасын, аксыл кашлы, кызыл киң йөзле, зур күзле авыл егетен алып килде. Алар такта арба төбендәге шиңә башлаган сарутларны, тукранбашларны кабарткалап тараттылар, егет печән өстенә шактый кыршылган кожанын җәйде. Шәмсегаянны салабыз дигәндә генә дүртенче вагон проводнигы: — Җәймәне дә алыгыз, уңайрак булыр,— диде. +Фельдшер каударланып йөри, әле кожанның сырларын тигезли, әле печәнне баш очынарак тартып өя иде. Ул кинәт кенә: — Мин аны больницага кадәр озата барам,— диде. +Күңел капкасын ачып, кешеләргә үзен күрсәтергә яратмый иде Мирвәли. Үзенең читкә кагылып бер кырыйда торуы, монда җыелганнарның аның шәхси тормышына катнашып, тыгылып йөрүләре болай да аның саруын кайнаткан иде, фельдшерның сүзләре исә утлы күмергә сипкән керосин гына булды: — Бик кирәгең бар иде!.. Мин карый алмыйммы аны?.. Беркем дә кирәкми аңа, беркем дә! Алла-фәрештәләр җыелып килсә дә, мичкәмичкә терек суы тәкъдим итсәләр дә, кирәкләре юк... Әллә больницалар күрмәгән дисеңме аны? Авыру икәнлеген белмәгән дисеңме? Барын да белә... Белә иде! Белә генәме?.. Юлга чыгарга да үзе теләде, врачлар чакырмаска да үзе кушты! +Бригадир һаман өметләнә икән әле, ул шыпырт кына фельдшерга дәште: — Кара әле, бәлки, Казанга кадәр чыдар иде?.. Моның янында калдырып... — Булмый,— дип баш чайкады фельдшер.— Аңа тынычлык, һава кирәк. Ял кирәк. +Кемнәрдер Мирвәлиләрнең багажын — ике дәү генә чемоданны, Шәмсегаянның сумкасы�� һәм зур гына төенне алып чыгып арбага куйдылар. Олаучы егет эшлекле генә төс берлән, кулларын төкереклеп аларны арбага урнаштырды, үрәчәгә ураган сүс бауны сүтеп әйбер-караларны бәйләде. — Исән-аман барып җитегез инде,— дип теләде бригадир. +Фельдшер исә Мирвәлигә әллә никадәр киңәшләр бирде. Аның сүзләре Мирвәлинең бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга торсалар да, ул ризалашкан төс белән ым кагып, башын селкеп торды. Кирәккә дә, кирәкмәскә дә: — Ярар, ярар... Шулай итәрбез,— дип пичәт сукты. +Поезд белән ат бер вакытта диярлек кузгалдылар, һәм күпмедер юлны янәшә бардылар. Менә поезд үтеп китте, соңгы тапкыр яңгыратып гудок бирде, үргә менеп сулга борылды. Рельслар озак кына гүелдәп, сызланып тордылар. +Киң каеш эшлеяләр белән матурлап җигелгән көр ат арбаны уйнаклатып кына, эһ тә итмичә җиңел генә тартып бара. Олаучы әле ат янына алга чыга, әле арба белән янәшә бара, Шәмсегаянга уңайсыз түгелме икән дип борчылып, печәнне, җәймәне рәтли. +Дежурный тимер юлны аркылы чыкканчы аларны озата барды һәм, аерылып калырга уңайсызланып, бер урында таптанып торды: — Хәзер кайтам да телефоннан хәбәр итәм... Бик хаҗәт эшләре булмаса, каршы чыгып та алырлар әле, машиналары бар аларның,— диде ул хушлашып. +Олаучы аңа кулын бирде, Мирвәли бер сүз дә эндәшмәде. +Кузгалдылар. Олаучы арба тирәли бер-ике әйләнде дә Мирвәлигә борылды: — Кайсы төше авырта аның? — дип сорады шыпырт кына. — Белмим... Әйтүе дә кыен... +Тимер юл буена киң тасма итеп каен катыш сәрви агачлары утыртылган иде. Шул чуар кишәрлекне үтеп чыгуга юл арыш басуына барып керде. Тигез рәтләр булып серкә очырып утырган арышларга карап, ниндидер гаеп, күзгә күренерлек хата эзләде Мирвәли. Тик тапмады. Җирне кадерләп, төпченеп, юлга кадәр үк китереп чәчкәннәр. Кырга нык куллы кешеләр хуҗа икәне күренеп тора... Урыны-урыны белән генә машиналар арыш арасына кереп бер-берсенә юл сапканнар, кап-кара ике эз салып, тугаерга торган башакларны көрән җир белән бергә бутап, изеп бетергәннәр иде. Тирән уелган куш эзләрне, вакытсыз саргайган, юкарган башакларны күреп Мирвәли вагондагы төсле итеп зәһәр генә көлемсерәде. Əhə! +Олаучы да шуны күзәтеп бара икән. — Бар бит юньсез бәндәләр!— дип телен шартлатты ул тапталган игенне күрсәтеп. +Мирвәли шоферларны акларга тотынды: — Юл тар! Шуңа күрә таптатканнар... Юл тар! Олаучы кулларын артына куеп Мирвәли белән янәшә бара башлады: — Тар дип ашлык ердырып булмый ич инде!.. Киң урыннары да җитәрлек! Каршыңда машина күрдең исә, чак кына көт, юл сап, янып килми ич. +— Көтеп торып булмый шул кайчагында!.. Тар икән, таптыйсың да китәсең,— диде Мирвәли киная белән. +Басуга кергәннән бирле Мирвәлинең колак төбендә бер чың тора иде. Ул, адымнарын акрынайтып, ни чыңлаганын белергә азапланды. Озак кына интегеп баргач, үзенең тирә-ягында тынлык чыңлавын аңлады. Өч тәүлек вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокысы�� тыңлап барып, шау-шуга, өзлексез тавышка күнеккән колак тынлыктан котылырга тырыша, тилмереп үзенә авазлар, шау-гөр эзли иде. +Кырда тавыш мул иде мулын: арыш арасында чикерткәләр чырылдый иде. Ләкин өч тәүлек эчендә ыжгырып барган поездга күнеккән колакка нәрсә ул чикерткә сайравы?! +Юл туп-туры, кыр тип-тигез иде. Əнə шул тигезлек, турылык Мирвәлинең теңкәсенә тиеп, ялыктырып, борчып тора иде. Җитмәсә шул туры, тигез юл, мичтән яңа чыккан бодай катламасы кебек кетердәп, аның чигәсен дә сыкрата иде. Күптән түгел генә яңгыр булган ахрысы... +Кинәт аның исенә поезд, дүртенче вагон, пассажирлар килеп төште. Аның да башкалар кебек ваемсыз гына карта уйнап, домино сугып, кайгысыз-хәсрәтсез генә әллә кайларга, Кара диңгез буйларына, ак түбәле Кавказ тауларына китәсе килде. Боларның һәммәсенең мөмкин түгеллеген уйлап, ул йөгәнсез хыялын, авызлыклап, үз буразнасына кертергә тырышты. +Ләкин күз алдында озын, туры юл, тирә-ягында әллә кайларга җәелгән тип-тигез кырлар булганда хыялны, йөгерек уйны йөгәнләп буламы соң? Ул әллә кайларга шашып чаба, тегендә дә, монда да боргалана, нәтиҗәдә күңелнең иң тирән, иң яшерен җиреннән әлеге дә баягы аяусыз сорауны сөйрәп чыгара: "Кая барасың син болай, Мирвәли? Кая кайтасың?!" +Мирвәли сискәнеп, тетрәнеп алды: арбада тирбәлеп кенә йокымсырап барган Шәмсегаян кинәт күзләрен ачты. +Кая баралар алар болай? Арба үрәчәсенә тотынып баручы олы күзле кеше кем ул? Каян килгән?.. +Менә ул терсәкләренә таянды, калкынды, Мирвәлине күрде. Иреннәрен кыймылдатты. Олаучы, борчылып, Мирвәли янына ашыкты. — Су сорый бугай... +Тик ул су сорамады. Аның чак кына селкенгән җансыз иреннәреннән Мирвәли сүзләрен өзеп алып аңлады. Аңлагач, йодрыкларын төйнәп, ачу тулы күзләрен Шәмсегаянга акайтып эчтән генә суганлап-борычлап сүгенде. Олаучының борчылуы артты гына. — Нәрсә диде ул? — Ишетмәдеңмени? — Ишетсәм де, аңлап бетермәдем. — Ул... Карачурага еракмы әле дип сорады. — Ера-ак! — дип сузды олаучы.— Кыек Урманга алтмыш биш чакрым дип йөртәләр. +Ул сүз җае чыгуга бик шатланып, май таплары белән чуарланган киң козыреклы фуражкасын баш түбәсенәрәк этәрде, фуражка астыннан аксыл салам төсле йомшак чәчләре килеп чыкты. — Булганым бар!— диде ул үзенең дөнья күрүе белән ачыктан-ачык мактанып.— Әле быел яз да үтеп киттек. Зур авыл, бик зур авыл. Ə кәкже! +Мирвәли юри Шәмсегаянга карамаска тырыша иде. Нигә поездда түгел соң без дип сорамады, әйберләрнең барын да төйнәдеңме дип кызыксынмады, һаман бетмәс балык башы — Карачура! Күпме чәйнәргә мөмкин шул бер үк чүбекне? Юлга чыкканнар икән, кайтып җитәрләр әле! Əнə бит, олаучы әйтеп тора. Карачура урынында, ди, җир йотмаган үзен, яшен дә сукмаган!.. +Ул шулай ачуына буылып барганда, Шәмсегаянның иреннәре тагын кыймылдадылар, бу юлы аның сүзләрен олаучы да аңлады: — Юкка курыктылар алар... поездда дим... Карачурага кайтып җитмичә үлмим әле мин. Үлмим! +Бусы инде чиктән ашты!.. Җитмәсә олаучысы да, саксыз сорау биреп, аның болай да шашып типкән йөрәгенә пычак кадагандай итте: — Карачурга кайтып барышмыни? +Һич тә уйламаганда бу сорауга Шәмсегаян җавап бирде: — Әйе, без шунда кайтып барабыз. Олаучы сүзсезлектән гаҗиз булып бара иде, Шәмсегаянның җавабы аның телен ачты: — Каян ук кайтасыз соң сез? Ерактанмы? Озаккамы? — дип бер-бер артлы сорау тезеп китте. +Шәмсегаянның сүзгә катышуыннан курыккан Мирвәли ашыгаашыга үзе җавап бирде: — Бик ерактан, тегеннән! - диде ул каядыр иңбашы аша артка ымлап. +Мирвәли поезддан төшкәннән бирле кечкенә йомыш белән кысталып бара иде. Тегендә станция якын, уңайсыз дип түзеп килде, хәзер юл аулак булса да, олаучы белән Шәмсегаянны икесен генә калдырып торырга курыкты. Әллә нәрсә сорап ташлар, тегесе әллә ни дип җавап бирер. Ярамый!.. Юл буе кыңгырау кагып кайтмый торсыннар әле! +Аның куркыныч шикләрен раслагандай, Шәмсегаян тагын кузгалды, терсәкләренә таянып торып утырды, йөзен кояшка таба борып рәхәт итеп елмайды. Аның вак җыерчыклар белән бизәлгән чыраена сыек кына кызыллык йөгерде. Мирвәлинең исе китте: яздан бирле хасталанып урын өстеннән тормаган хатыны, аның Шәмсегаяны, рәхәт итеп, күкрәк тавышы белән, нәкъ яшь кызлар кебек гөлдердәтеп көлеп җибәрде: — Мирвәли... Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае! +Ул беренче мәртәбә күтәрелеп күккә карады. Кояшның якты нурлары күк гөмбәзен шулкадәр югары күтәргәннәр иде, ул никадәр тырышса да, тургайларны күрә алмады. Күк зәп-зәңгәр!.. Анда-санда гына болытлар йөзә, тик алары да сабый бала хәсрәте кебек юка, җиңел иделәр, күләгәләре дә җиргә төшеп җитә алмыйча эреп бетә иде. Шулай да тургайлар тавышын ишетте Мирвәли. Сайрый икән, берәү генә түгел, икәү, өчәү, бик күп!.. +Олаучы да киң учларын кашы өстендә кушлап куеп тургайларны эзли иде: — Тургайлар мыж! — диде ул юлдашларын сүзгә чакырып. +Тик тешләкләнеп килгән Мирвәлидән тургайлар да сүз тартып ала алмадылар... Ул арада алгы тәгәрмәчләрнең берсе ямьсез генә шыгырдый башлады. Олаучы, уңайсызланып, күн итек үкчәсе белән тәгәрмәч бүкәненә тибеп карады, кулларын дегеткә буяп, чәкүшкәне кузгатты, ләкин шыгырдау туктамады. Шәмсегаян аның кызарган йөзенә карап: — Тимә, шыгырдасын!.. Бигрәк матур бит,— дип ялынды. +Акрынлап кыр тавышларына күнегә бардылар. Арба туктаусыз шыгырдады, тургайлар өзлексез сайрадылар, чикерткәләр берберсен уздырырга тырышын чырылдадылар. +Олаучы Мирвәлигә тәмам үпкәләде: сөйләшмәсәң, ялынган кеше бармы әллә? Тел төбеңә мүк үскән икән, бар әйдә кара бүкәй булып! +Шәмсегаян бөтен нәрсәсен онытып, сихерләнгән кебек кырлар өстеннән күзен алмады. — Арыш исе! — диде ул сокланып бераздан. — Сулавы ук рәхәт! Ай, бәхетле кешеләр бар инде дөньяда! Шәһәрләрең бер якта торсын!.. +Аның күп сөйләшүе Мирвәлигә ошамады: — Тагын өзлегерсең әле,— диде ул кырыс кына. Шәмсегаян ягымлы көлемсерәде: — Хәзер юк! Өзлекмим... Монда кайтып җиткәч өзлегеп яталармы? Юк! Тик менә күккүзләрне бетергәннәр. Элек, безнең заманда, арыш арасында күккүзләр була торган иде. +Олаучы кигәвен куарга ак әрем сабагы сындырып алган иде, шуны арыш арасына ыргытты да сүзгә катышты: — Хәзер дә бар алар!.. Трактор тирән сөрә сөрүен, чүп-чарга көн бетеп килә, тик күккүзләр хәзер дә очраштыра. +Мирвәли дә, олаучы да юл буйларын күзәтеп бара башладылар. Бераз баргач олаучы шатланып кычкырып җибәрде: — Әйттем бит! Əнə! +Ул, бер төптән әллә ничә сабак чыгарып, мул чәчәктә утырган күккүзләрне йолкып Шәмсегаянга сузды: — Мәгез, апа. +Шәмсегаян чәчәкләрне алды, олаучыга рәхмәт әйтте һәм аз гына бал исе, яшькелт үлән исе, дымлы җир исе килеп торган күккүзләрне йөзенә каплады. Түзмәде, елап җибәрде. +Кыр чәчәкләре арасыннан сытылып чыккан күз яшьләрен күргәч, Мирвәлинең суык күңелендә җылы бер өмет уянды: тукта, димәк, Шәмсегаян Карачурага шушылар өчен ашыккан икән!.. Өлгергән арыш исен иснәргә, тургайлар тавышын йотылып тыңларга, күккүзләргә битен куеп торырга ашкынган!.. Димәк, хәзер алар Шәмсегаян белән тавыш-гаугасыз гына килешә алырлар... Карачурага бөтенләй кайтып та тормаслар!.. Больницага барып аз-маз хәл алырлар да, борылып кайтып та китәрләр!.. Нигә Карачурага кадәр кайтып, интегеп йөрергә?.. Анда да шундый ук кырлар инде, тургайлары да шул ук...Чыр да чыр! Колакны тондыралар... +Казанга кайтып җиткәч, берәр сәбәп табып анда калырга, Карачурага, һич булмаса, Шәмсегаянның үзен генә кайтарып җибәрергә дип өч көн буе поездда корган планнары чәлпәрәмә килде дип пошынып барган Мирвәли, башына шушы соңгы уй төшкәч, үзгәреп китте. Өмет уянды да аны кыюландырды, ул, арттарак калып, бик иркенләп йомышын үтәде. Рәхәтләнеп тәмәке тартып алды. Җиңеләеп калгач, шәп-шәп атлап, олаучыны куып җитте һәм аның аркасына дәү учы белән шукланып сугып алды: — Я, ничек? Больница дигәннәре еракмы әле? — Əнə теге борылмадан дүрт чакрым чамасы булыр. Əhə, эчпошыргыч туры юл борылырга да тиеш икән әле! Тик Мирвәлигә юл бормалары белән юанырга язмаган икән. Борылмага барып җитәбез дигәндә генә алар каршысына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Кабинадан озын буйлы, нечкә гәүдәле яшь кенә врач төште, ашыгаашыга арба янына килде... +Шәмсегаян, "миңа арбада рәхәтрәк, машинага кермим", дип карышса да, аңа аттан төшәргә туры килде... +Әллә каян гына талгын җил чыкты. Акрын гына тирбәлгән тоташ кыр уртасында, яргаланган кулларын аксыл кашлары өстенә куеп, ялгыз олаучы гына торып калды. Форсаттан файдаланган җирән бия, юл читенә тартылып кереп, йомшак иреннәрен селкетәселкетә, сусыл арыш башларын ашап маташа иде. Башка вакытта бер башак өчен дау куптара торган олаучы бүген бер сүз дә дәшмәде, биянең муенын сыйпап, күзләре белән машинаны бик озакка кадәр озатып калды. Менә борылманы үтте машина, үр менә башлады, күмелде... Кыр өстендә ят, чит булып, бензин белән дару катнаш ачы бер ис калды... +Тургайлар зәңгәр гөмбәзле киң өйләрендә рәхәтләнеп чырылдыйлар, кыр өстеннән арыш серкәләрен очыртып рәхәт, йомшак җил исә иде... +Авыл больницасында кечкенә генә хәбәр дә бик тиз урамга чыга: тәгәрмәч шиннары ашалып шомарган аксыл машина дулап капкадан кайтып кердеме, бел дә тор, менә бу юка пәрдәләр белән томаланган тәрәзәләр артында кемдер явыз үлем белән тартыша, кемнеңдер язмышы үлчәү табасына куелган... Кайсы як җиңәр... +Мондый вакытларда больница урамы хатыннары өйдәге шау-шу чыкмасын өчен тәрәзәләрен ныклап ябалар, больница урамы малайлары су буйларына, ераккарак китеп уйныйлар. Машина куптарган тузан утырып та бетми, урамнар тынып, сагаеп кала... Шәмсегаян үләргә ята... +Байтактан бирле больница ишеге алдындагы лапаста утырган Мирвәли моны белми әле. Ул әледән-әле башын балкытып ишеккә, тәрәзәләргә карый... Шәмсегаян үз аягы белән килер дә чыгар төсле тоела аңа... +Аны бераз шикләндергән нәрсә шул булды: ишек алдында хәрәкәт тукталды. Чуар, алама койрыклы этен ияртеп җиде яшьләрдәге сипкелле бер малай кергән иде, алар да монда юанырлык ямь тапмадылар. Малай, сүз катарга теләп, Мирвәли тирәсендә бер-ике әйләнде дә, кара бармагы белән борынын казып, каш астыннан гына бу йөнтәс, дәү кешегә ятсынып карап тора башлады. Эт тә, сыенырга чамалап, аның тез башларына бәрелеп үтте, юл тузаны сарып соры төскә кергән күн итеген иснәде. Мирвәли малайга күтәрелеп тә карамады, эткә усал сүгенеп, аяк тибеп куйды: — Пшол! +Ни мыштырдыйлар икән инде анда?.. +Шәмсегаянны алып кереп киткәндә ул врачка: — Тизрәк хәл итегез,— дип калган иде. +Ə алар ашыкмыйлар, күрәсең... Аларның ашыгырлык эшләре юк, ə Мирвәлинең... Бая күңелгә килеп утырган фикерне тизрәк Шәмсегаян белән уртаклашырга, аның ризалыгын алырга һәм тынычланырга тели иде ул... Югыйсә, уйларның күплегеннән акылдан шашарлык!.. +Утыра торгач, аның тәмәкесе бетте, ул иләмсез дәү учлары белән ертырдай булып ярсып кесәләрен актарды. Поезд билетлары килеп чыккач, ачу белән аларны җиргә орды. +Кинәт кенә аның борынына бик таныш, бик тәмле, ләкин онытылып барган ис килеп бәрелде. Ул юан, түгәрәк муенын сузып, киң борын тишекләрен киереп һава сөзде. Лапасның ар башыннан килә! Ул башны җирдән түшәмгә кадәр тыгыз такта койма белән томалаганнар иде. Ул үзе утырган муртайган кискәсеннән торып, чайкала-чайкала, шунда таба китте. Бер-берсенә ырып кертеп койган такталарны караштырып чыккач, ул бер урында, аста, үгез күзе хәтле генә йомры тишек күреп алды һәм калак сөякләрен шыгырдатып шунда иелде. Теге якта түтәл-түтәл итеп, бакча тутырып төн миләүшәләре утыртканнар иде. Кояштан оялып керфекләрен йома торган бу гаҗәеп чәчәкләр әле ачылып бетмәгәннәр, лапас янындагылары, күләгәгә эләгеп, шыпырт кына ачылып маташалар һәм үзләренең куе, тәмле исләрен таратып та өлгергәннәр. Әллә иелеп торганга, әллә чәчәк исенә Мирвәлинең кинәт башы әйләнде. Ул, колачын киң җәеп, тактага ябышты һәм күзләрен чытырдатып йомды... +Өйләнешкән елларында Мирвәли бала бик көткән иде. һәм кыз булса Миләүшә исемен куярбыз дип, Шәмсегаянына ычкындырып та ташлаган иде. Шуннан соң Шәмсегаян әллә кайлардан эзләтеп миләүшә орлыгы кайтартты һәм ел саен тәрәзә каршындагы бәләкәй бакчага гөлчәчәкләр утырта торган булды... Алтын шарлар, пигамбәр тырнагы һәм миләүшәләр... Ул аларны су сибеп, утап, туфракларын кабартып, сөеп үстерә иде... Әйе... Миләүшәләр ел саен үстеләр, чәчкә аттылар, тик нәни Миләүшә генә, аларның хыялында әллә кайчан бар, тере кыз, төймә күзләрен елтыратып түтәлләр арасында тып та тып чабып йөргән тере Миләүшә генә юк иде... +Ул сискәнеп башын күтәрде. Больница болдырына чыгып баскан яшь кенә кыз аңа эндәшә икән. — Абый, килегез әле монда! — Нәрсә бар? — Абый, без бик тәмле ботка пешердек. Юлда килеп карыныгыз ачкандыр... +Мирвәли җирәнеп борынын җыерды: "Чирлеләр боткасы!" һәм баш тартты: — Ашыйсым килми,— диде. +Ни кыландыралар икән алар анда? +Шәмсегаян үләргә ята... +Авыл больницасының яшь, үз эшенә чамасыз бирелгән врачы гына моның белән килешергә теләми. Дөрес, Шәмсегаян авыр, фаҗигале тормыш кичергән булса кирәк, аның йөрәге таланган, искергән, көрәшергә көче җитми, әмма ул аңа ярдәм итәргә тиеш! Усал, әрсез үлемне көрәшеп кенә җиңеп була!.. Кешенең бөтен гомере үлем белән көрәшүдән гыйбарәт. Көрәшергә, көрәшергә! Врач шулай уйлый. Врач шулай яши... +Ул үләргә ята... +Аның хәле авыр икәнлекне Мирвәлигә генә әйтмиләр. Берсенең дә бу хәбәрне аңа җиткерәсе килми. Сөенечле хәбәрнең генә аяклары җиңел ләбаса. +Көтеп күпме газапланырга мөмкин?! Тизрәк, тизрәк Шәмсегаян белән сөйләшергә кирәк!.. +Мирвәлинең күңелендә бер генә уй иде. Менә Шәмсегаянның хәле аруланыр, алар кара-каршы утырып сөйләшерләр. (Югыйсә, кара-каршы утырып сөйләшмисең дип гел үпкәләп йөри!) Аңлашырлар... Күрә торып Мирвәлине җәһәннәмгә илтеп кертергә риза булмас Шәмсегаян... Аз гына хәл керсен иде үзенә, терелеп китсен иде... Моннан, бу яклардан исән-аман ычкынырга гына иде... Юл борчыды ла аны!.. Үз аягы белән поездга кергән кеше ич!.. Терелсен генә, ул аның белән сөйләшә белер!.. Җитәр, булды... Татарстан туфрагын күрделәр, таныш якларга кайттылар, шул җитмәгәнме әллә аңа? Карачурага сөйрәлеп барып йөрүдән ни файда? Янып көтеп торган агай-энеләре бармы? Бар ди сиңа, коймак пешереп, табагачларын юллыкка тыгып болгап чакырып торалар! Бар да чыбык очы, тал башы!.. Алары да исәнме әле, белгән юк, язмыш әллә кайларга таратып бетергәндер үзләрен... Юк! Кирәк икән шушы авылда фатир алып бер-ике көн, инде ул гына җитмәсә атнасы белән торырлар, әмма Мирвәли моннан ары бер адым да атламаячак! Бер адым да! Шәмсегаянны да Карачурага җибәрмәячәк! Булды, булып ашты. Җитте! Күңеленең йомшак чагында кайтырга ризалашкан икән, аның күңеле солы кесәле сыман һәрвакыт йомшап торырга тиешме әллә?! +Кинәт аның башына саллы имән күсәк белән суккан кебек булдылар, ул берьюлы исәнгерәп, миңгерәүләнеп калды: әгәр Шәмсегаян үлсә?!.. +Хатынының авыру икәнен белсә дә, моңарчы Мирвәлинең күңеленә курку-фәлән килмәде. Киресенчә, Карачурага кайтырга хәйләләп кенә чирлегә сабышып маташмыймы бу хатын, дип уйлый иде ул ара-тирә. Менә алар Казанга кайтып җитәрләр дә Шәмсегаян урыныннан сикереп торыр, көлә-көлә каршысына килеп басар: менә күрдеңме инде, мин юри-марый гына яттым бит, дияр. Мирвәли шулай дип уйлый иде... +Чыннан да, әгәр ул үлсә?!. +Кызганмады Мирвәли хатынын, киресенчә, аның күңелендәге шик усаллык белән алышынды: "Ни пычагыма сөйрәлеп монда кайтырга иде алайса?! Үлгәч кайда аунасаң да барыбер түгелмени?!" +Ул тып итеп аягына басты, җыерылган күн итек кунычларын тартты һәм эре-эре атлап ишеккә таба китте. +"Юк, монда үләргә ярамый! Һич!.. Врач белән дә, Шәмсегаян белән дә өзеп сөйләшергә кирәк!" +Болдырга барып җиткәндә генә ишекне томалаган марляның бер чите күтәрелде, иелеп баягы кыз килеп чыкты: — Абый... Хатыныгыз сезне чакыра... Врач та, керсен, диде... +Чакыра? Врач та ризалаштымы? Үзе бит "керергә ярамый, аңа тулы тынычлык кирәк" дигән иде? Яхшы... Мирвәлинең хатынына сүзе барын белгән диярсең!.. Керер Мирвәли, Шәмсегаянга бирешмәскә, нык булырга кушып чыгар. Терелсен! +Эх, ялгыз гына сөйләшеп булса иде! Бу кызый да ияреп керә торгандыр әле, врач та күзен тасрайтып карап торса?.. Юк, Мирвәли аларга чыгып торырга кушар. Җитәр! Өч тәүлек инде ул хатыны белән ялгыз гына кала алмый... Хатыны белән кеше алдында сөйләшергә өйрәнмәгән Мирвәли... Инде бүген, шундый чуалчык уйлар ураганда, үзара гына сүз алышырга ярыйдыр бит аларга?! +Тукта, ə ул Мирвәлине нигә чакыра соң әле?! Ни булды, нинди сүзләр әзерләде икән? — Абый, ишетмәдегезме әллә сез? +Ул болдыр култыксасына ябышып шактый вакыт уйга батып торды. — Ишеттем, ишеттем! +Алар бергәләп эчкә керделәр. +Ярым караңгы, салкынча коридорда соры халатлар кигән берәнсәрән авырулар күренде. Яңа гына юып чыгарган сап-сары идән Мирвәли басканда шыгырдап, сыгылып калды. Кыз сәерсенеп артына борылып карады. Аның чынаяк тәлинкәсе кебек зуп-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде. Мирвәли идәнне шыгырдатмаска тырышып саграк атлый башлады. Буявы купшакланган тар ишеккә җиттеләр, кыз ишек янындагы кадактан ак халат алып, аны сүзсез генә Мирвәлигә бирде. Иңнәре бик тар, җиңнәре курач иде халатның. — Менә монда. +Мирвәли кечкенә генә бүлмәгә барып керде. Бүлмәдәге бердәнбер караватта, аркасы белән мендәргә сөялеп, кызарган йөзле, яшәреп, чибәрләнеп киткән Шәмсегаян утыра иде. Карават янында шул ук озын буйлы, нәзек врач басып тора һәм йомшак кына тавыш белән Шәмсегаянны тыныч булырга, азрак сөйләшергә үгетли иде. Шәмсегаян исә, ире кергәнне күрсә дә, сүзләренең тәменнән аерыла алмыйча һаман сөйләнә иде: — Безнең халыкның борын-борыннан җир инде аның!.. Үзем дә менә яшь чагымда кыр эше өчен үлә идем!.. Яз җитсә, өйгә керәсе дә килми иде. Кыен бит үзе, авыр... Урак өстендә унсигезешәр көн оекны салырга вакыт булмый иде... Эштән кайтасың да авасың! Барыбер күңелле иде... Ул сабан уракларын әйтсәңме?.. Юкка гына безнең бабайлар иң яраткан кошларын сабан тургае дип, иң кадерле, күңелле бәйрәмнәрен Сабан туе дип атамаганнар шул... һай, күңелле уза торган иде шул Сабан туйлары!.. +Врач тагын аны бүлдерде, бер-ике сүз белән генә сабан туйларының хәзер дә әйбәт узуын, тик элгәрге елларга караганда күп кайтышрак икәнлеген әйтеп алды да Мирвәлине чакырды. — Мондарак килегез, якынрак. Тик озак сөйләшмәгез, ярыймы? Аңа хәзер ял кирәк, ял! +Ул авыр күз кабакларын кагып кына артык күп сөйләшмәскә ризалашты һәм Шәмсегаянга якынрак килде. Хатыны күңелсез генә аңа күтәрелеп карады, рәхәт минутлардан аерыла алмыйча, юк җирдән сүз табып, әле тәрәзә каршысындагы алмагачлар турында, әле урамнан тын гына узып киткән малайлар хакында сорашкалап, врачны шактый вакыт үз яныннан җибәрмичә торды. Врач та аны ташлап чыгарга уңайсызлана, бер-ике сүз белән генә җайлап сөйләшүне ялгап бара иде. +Менә бүлмә тынды. Врач ишек төбендә күләгәдәй шым торган кызны ияртеп чыгып китте. Бусагага баскач, ул тагын Мирвәлигә эндәште: +— Зинһар, озак юанмагыз, ярыймы? +Ниһаять, алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Мирвәли авыр сулап куйды, чигәсен кашыды, җилкәсен җыерды, сүз таба алмады. Авыруларга бердәнбер дәва, гади кешеләр тәкъдим итә ала торган иң шифалы даруның тәмле тел, дәртләндерү, юату икәнлеген Мирвәли бик яхшы белә иде. Тик тәмле сүзләр әйтергә аның теле әйләнмәде, андый сүзләрне ул әллә кайчан оныткан иде. Карады да катты. Алайга китсә, үзе чакырды бит, үзе дәшсен!.. +Тик Шәмсегаян да дәшми, почмакка, почмактагы такта тумбочкага, тумбочка өстендә, гади пыяла шешәгә утырткан чәчәкләргә озак кына карап тора... Уйлый, уйлый... Фикерен җиңел генә, кыска гына аңлатырлык җайлы сүзләр эзли... +Сүзен таба алмагач, ул авыр гына күтәрелеп карады, күзенә ниндидер моңсу шәүлә төшкән кебек булды, ул бик гади генә итеп: — Мирвәли, мин үләм,— диде. +Чалт аяз көнне шартлап киткән яшен кебек бу сүзләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар. Ул, тонык, сүнгән күзләрен Шәмсегаянга текәп, бу сүзләрнең, мәгънәсен аңларга тырышты: шаяртасыңмы син? Ничек була инде бу? Үлмим, үлмим дип ышандырып кайт та, мә сиңа! Нәрсә дигән сүз инде бу? Аңлатып бир!.. — Сакалың бик җиткән, әйбәтләп кырын... Яшел чемоданда яңа чалбарың... Буй-буй күлмәгең белән шуны киярсең... Каткан өс белән йөрмә... Күмәчләр искергәндер инде... Читкә ташлама, синең андый гадәтсезлегең бар... Атлары бардыр әле... Үзең карарсың тагын... +Аңлатуың шушы булдымы, Шәмсегаян юньсез?! Үләм диген дә — сака��... күлмәк... Күмәчләр! Чәнчелеп, кырылып бетсен алары! +Шулай уйласа да, Мирвәли хатынына бу юлы уйлаганын әйтә алмады. — Ни сөйлисең син, Шәмсегаян? — Кирәген сөйлим. — Ни сөйлисең?!. — Сөйләшәсе иде дә... Мирвәли... Сүзләр юк! Шунысы аяныч... Гомереңнең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизәсең, ə сүзләр юк... Синең белән сөйләшү дә онытылган, үпкәләмә! +Ул тынды, ике кулы белән ботларын, янбашларын тотып карады. — Ничек булып чыга соң инде бу?! +Шәмсегаян җавап бирмәде, кулы белән Мирвәлигә үзе янында, караватта урын күрсәтте: — Утыр әле шунда... Мондарак кил... Мин чирли башлаганнан бирле минем яныма килгәнең дә юк... Ябыкканмынмы?.. Әйе... Вагоннан да чит куллар күтәреп чыкты... Ə син... +Карават йомшак, Шәмсегаянның тәне кайнар, ут кебек яна иде. — Тагын үпкәләргә тотынасың!.. +Шәмсегаян аның соңгы сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде. — Мирвәли,— диде ул үтә йомшак, үтә җылы итеп.— Соңгы сүзем, васыятем шул: мине Карачурага алып кайтып күм. — Карачурага? — диде Мирвәли коты чыгып. — Әйе... Каңгырап, читсенеп җитәрлек йөрдек. Һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән. — Юк сүзләрең белән нигә җанны кыйныйсың әле син?.. Кыяфәтең бөтенләй үзгәргән, менә ныгып китәрсең әле, савыгырсың... Мин бит синең янга бөтенләй башка нәрсәләр хакында сөйләшергә кергән идем. — Нәрсә хакында ул, Мирвәли? — диде Шәмсегаян сагаеп. +Ул бераз уйланып торды да, әйтмәскә булды: — Терелгәч инде, терелгәч! — дип кенә котылды. Шәмсегаян көлемсерәп башын чайкады һәм бая әйткән сүзләрен кабатлады: — Карачурага алып кайт! Үзең дә шунда кал!.. — Үзем дә?! — Авылдашлар икебезне дә сыендырырлар әле... Минем турыда аларга күп итеп сөйләрсең... Ташка язган исемем дә кеше күзенә күренеп торырлык булсын! Кара аны, иренмә, һәммәсен җиренә җиткереп эшлә. Онытмаганнардыр әле. Гәрчә бик күптән бит инде... Утыз ел! Утыз ел күп гомер бит, ə, Мирвәли? Җиргә яңа буын килгәндер... Синең белән мин күрми дә калдык аларны... Күп гомер... — Бик күп... +Сак кына итеп ишек шакыдылар, Мирвәли борылып карады: тар гына ачылган ишектә теге кызның зур күзләре яна иде. — Чыкма әле,— диде Шәмсегаян. Мирвәли кызга ияк какты да Шәмсегаянга текәлде. Ул ниндидер көч, терәк эзләгән кебек аның кул аркаларын сыйпады һәм аңа таба елышып: — Зыяратта Имән урамы ягындагы почмакта нарат белән кочаклашып үскән каен бар... Дәү нарат, тармаклы! Риза булсалар, мине шунда җирләрсез... Әле Карачурада чакта, зыярат яныннан үткәндә, мин гел шуларга карый идем. Дәү наратка сыенып үскән каен... Без икәү шулар кебек яшәрбез дип уйлый идем мин... — Врач нәрсә диде соң? +Мирвәли каушады, изүен ычкындырып көрсенеп куйды. +— Нәрсә әйтсен,— диде Шәмсегаян маңгаен җыерып. Ул тырыша инде. Юата! Дарулар бирде, уколлар кадады... Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем... Киләчәктә җан авырулары булмас диләр... Кем белсен... Булмасын иде дип телим... Карачурага үз аягым белән кайтып сәлам бирә алма��ым. Хушлашмыйча чыгып киткән идек бит... Бүреләр төсле, кара төнне, качып... Әрнерлек тә бар бит! +Тагын ишек шакыдылар. +Әдәп белеп, йомшак кына кагылып киткәннәр иде, Мирвәли чәчрәп, сискәнеп китте. — Чыкма әле,— дип ялынды Шәмсегаян. — Күптән булган хәлләрне искә аласың син бүген,— диде Мирвәли аптырап. — Әйе, күптән... Ләкин булган хәлләр бит! Шуңа күрә син кайтып безнең уртак гаепне йол: агай-энеләрне барлап йөреп чык, берсен дә онытма, һәммәсенә сәлам тапшыр... Шәмсегаян бик сагынды диген, бик! Күчтәнәчләр чемоданда, үзең белеп өләш... Бала-чаганы мәхрүм итә күрмә... Ə хәзер пәрдәне тарт әле, Мирвәли... +Ул урыныннан торып пәрдәне бер якка тарта башлады, җил кагып ачмасын өчен астан да кадак белән беркетелгән юка батист ертылып ук чыкты. Ире артыннан күзәтеп торган Шәмсегаян яратмыйча башын чайкады: — Ертып ук чыгардың... Кулың каты шул синең, чытырман кул, тотсаң — өзәсең... +Пәрдә артында уйнап торган наян нурлар бүлмәгә кереп тулды. — Карачурада да шундый ук көндер... Борчак алырга әзерләнәләр булыр... Уракка төшәргә... Шәмсегаян кайтыр дип берәү дә көтмидер, берәү дә исенә кертмидер!.. Сагынып та тормыйлардыр... Яшәмәгән дә кебек! Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә... Юк, Мирвәли, без синең белән артык аяусыз, кадерсез булганбыз... +Гомере буе хатыны белән болай сөйләшмәгән Мирвәли сәерсенеп кенә аны тыңлый, аның нидер эшлисе, менә шушы авыр, ялыктыргыч минутларны өзәрлек берәр ысул уйлап табасы килә. Ичмасам врач керсен иде, яисә теге кыз! Ишекне булса да шакысыннар иде, бүлдерсеннәр иде!.. — Карачураны менә шушы якта диде врач... Мин сораштым инде! — диде ярым пышылдап Шәмсегаян, +һәм Мирвәлигә мөмкин кадәр якынрак килергә тырышты. Карават тар иде, уңайсыз иде.— Кара, мине монда калдырма... Карачурага алып кайт, үзең дә шунда кал... Сукбай кебек япа-ялгызың читтә йөрмәссең инде... Синең тамырың анда, туган җирең, нигезең... Илле сигез генә чакрым диләр!.. Əнə шунда гына ич ул!.. +Шәмсегаянның көчсез, каны качкан ак кулы аюдай дәү Мирвәлине урыныннан куптарды, ул тәрәзә яңагына килеп сөялде, еракка, урам аша күренеп торган кырларга карады. Шактый басып торды ул, шактый... Аннан җәһәт кенә артына борылды. — Шәмсегаян!.. Мин анда кайта алмыйм! Ярамый. Кыстама, көчләмә мине... Ярамый! +Шәмсегаян сәер генә озынаеп тар караватка сузылган иде, эндәшмәде. — Шәмсегаян!!. +Дөбер-дөбер килеп, больница каршысына автомашина килеп туктады. Аннан, ашыга-ашыга, ак халатлы кешеләр төште. Районнан килгән врачлар иң каты авырулар ята торган бәләкәй палатага кергәндә Шәмсегаян дөньядан киткән иде инде... +Сүзсез, күз яшьсез катып калган Мирвәлине ике ягыннан җитәкләп, көчләп диярлек, ишегалдына алып чыктылар. Районнан килүчеләргә яшь врач белән бергәләп үлемнең кайчан, ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаудан һәм күмәргә рөхсәт бирүдән башка эш калмаган иде инде... Мирвәли канаты талган карт бөркет сыман озак кына баягы кискә өстендә утырды. Халатын салгач тагын да озынаеп киткән яшь врач аның янына килде. — Абый... — Ə?.. Нәрсә бар? — Безнекеләр районга кайталар. Әйләнеч булса да, алар мәрхүмәне Карачурага озатып куярлар. Без килешендек. — Карачурага дисең инде?.. Син дә шуны тәкрарлыйсың! — Шунда кайтабыз дигән иде ул... — Шунда шундасын. Тик мин алар белән кайтмыйм. — Нигә? — Шулай. — Алайса үзебезнең машина белән озатабыз. — Синең машинаң да кирәкми. — Нигә? — Ат бир син миңа, ат!.. Инде гомерен азга гына саклап кала алмагансыз икән, хет атыңны кызганма! Врач беравык кына уйланып торды. — Олаучы да, ат та бирербез. — Олаучың да кирәкми... Ялгыз алып кайтам мин аны! Курыкма, атыңны урламам. — Курыкмыйм мин. — Кирәк дисәң документларымны калдырам... Аңла, хәзергә тере кешеләрне күрәсем килми минем... Курыкма, атыңны үтешли кертеп чыгармын. Озакка кайтмыйм мин анда! Тиз борылырмын, бик тиз. Шулай тиз кирәк! Ə хәзер озат мине!.. Безне... Тартырга тәмәке тап та озат. Атыңны бая күргән идем... Акбүз ат... Чибәр ат! +Врач чалбар кесәсеннән бер кап папирос чыгарып бирде һәм документ кирәк түгеллеген аңлатып баш чайкады... +Капка төбендә, баягы алама койрыклы эт янына утырып, чебиле аяклы, сипкелле битле малай елый... +Борчак чәчәге төшкән бизәкле күлмәк кигән яшь кызның чынаяк тәлинкәсе кебек зур күзләреннән эре- эре яшь бөртекләре тама... +Ишегалдын иңләп искән җил, миләүшә чәчәкләрен кочаклап, аларның хуш исләрен урамга таратырга чыга... +Йомшак печән, күккүзләр, тукранбашлар, сарутлар тутырылган арбада җәйрәп, йомык күзләре белән туган җиренең зәңгәрсу-кызыл күгенә карап Шәмсегаян ята... +Мәет барын сизенгән акбүз ат пошкыра, тоягы белән җирне казый, вак-вак кара җир кисәкләре куркынган кошлар кебек аның аяк астыннан атылып чыга... +Кояш кыздырып җылыткан капка баганасына тотынып, озын врач, санитарлар озатып калалар. Арба тәгәрмәчләре урам буйлап тигез генә, сүзсез генә тәгәриләр. Ямь-яшел йомшак чирәмдә тезелешкән ап-ак казлар өстеннән Мирвәлинең дәү, кап-кара күләгәсе үтеп китә... +Иң элек урам-тыкрыклар ясап тигезле-тигезсез дә, аркылыторкылы да сузылган киртә-корталар, башларына балчык чүлмәкләр, бала чүпрәкләре, иске ураклар эленгән, колмаклар сарылган читәннәр күздән югалдылар; аннан уңган кызыл флаг эленгән, муртайган такталы янгын каланчасы һәм эше юклыктан моңаеп, терсәкләре белән яңагына таянып торучы пожарник күренмәс булды; иң соңыннан гына авылның төрле почмакларында — буа ярларында, күпер төпләрендә уйдык-уйдык утырган эре сөякле, юан кәүсәле тупыллар кичке дымсу рәшәгә уралып беттеләр. +Авыл артта калды... +Ул, исемен дә сорарга оныткан авылны чыкканнан соң, бер мәртәбә дә артына борылмады. Алай гынамы, кешеләр очраганда, кызыксынучан күзләре белән аның буй-сынын, арбасындагы сәер йөкне капшаганда ул күтәрелеп тә карамады, аларның кыяр-кыймас биргән сәламнәрен д�� алмады. Кемдер, көчле рухлы берәү, аны туктатыр да, болай да тәнендә чак эләгеп, дерелдәп торган җанын өшетерлек итеп нык, усал тавыш белән: +— Әй, кая барасың син болай? Кем син?! — дип кычкырыр төсле иде. +Туктатмасыннар гына, сорамасыннар гына!.. +Ләкин берәү дә кычкырмады, беркем дә аны туктатырга маташмады, һәркем үзенең кичке эшен тәмамларга ашыга, кешеләр бер минутка гына тукталалар, Мирвәлигә карыйлар һәм үз юлларына китәләр иде. Ат юл тузанын кагып, шапы-шопы китереп, күндәм генә атлый, аның эре адымыннан калышмас өчен, Мирвәли ике кулы белән дә арбаның шомарып, ялтырап беткән сөяк төсле арт карамасына ябышып бара иде. +Ат та, ул да көнбатышка, Карачурага атлыйлар... +Карачурага илле сигез чакрым диделәр... +Яшел чемоданда яңа чалбары... Иске чемоданда күчтәнәчләр.... +Алда билгесезлек. Алда илле сигез чакрым. +Күпме бу? Ерак арамы? Зур санмы илле сигез? +Илле сигез... +Быел аларның икесенә дә: Шәмсегаянга да, Мирвәлигә дә илле сигез яшь тулды... +Илле сигез чакрым күбрәкме, илле сигез елмы? Чагыштырып карап буламы аларны?.. Илле сигез чакрымны, шәп барганда, бер төндә үтеп булыр... Авылны тиз чыктылар бит, атның адымы шәп... Менә ул артта ук калды... Авыл... Больница... Болдыр култыксасына кемдер пәке белән чокып "сөям" дип язган... Нигә миләүшәләр төнлә генә ачылалар икән? Эштән ватылып кайткан кешеләрнең арыган күңелләренә аз булса да шифа, бәрәкәт булсын өченме? Бәлки гашыйклар куанычынадыр?.. +Илле сигез чакрым... Менә шулай артыңа борылып карамыйча да, башыңны күтәрмичә дә үтеп була инде аны... +Илле сигез ел... Нигә, Мирвәли илле сигез еллык гомерен дә артына борылып карамыйча үткәрә алды ич! Нигә борылып карамады икән ул? Илле сигез тулуын да нигә менә бүген генә, шушы урында, япан кырда исенә төшерде?.. Нигә артына борылып карарга шүрли соң ул? Кем сагалый аны?.. Нәрсә?.. Кайчан башланды соң бу курку?.. +Ул да əнə теге чуар атка төялеп көлешә-көлешә кайтучы малайлар кебек үк шук, наян бер малай иде ләбаса! Ул да менә шушы тузанланган киемнәр кисәләр дә чибәрлекләрен бер дә җуймаган сылу егетләр кебек кискәдәй нык зифа егет иде бит! +Һәм нигә ул печән өеп кайтып килүче хуш ис аңкып торган менә шушы авыл картлары, чордаш ил агалары кебек көләч һәм ваемсыз шат түгел? +Нигә? +Илле сигез чакрымны үтәргә кирәк, ə илле сигез ел артта калган. Ул ярым пышылдап "илле сигез, илле сигез!" дип кабатлый башлады. Бу сан күңелдәге бар уйларны, хисләрне кысрыклап чыгарды. Башын калкытты исә ул күз алдында уйнаган бишле һәм сигезле цифрларны гына күрде... Ат дугасын да сигезле итеп бөккәннәр, юл буендагы үләннәр дә я бишле, я сигезле булып бөкрәйгәннәр... Ул күзләрен йомды һәм баш-башлары сигезле итеп бөгеп кадакланган арба карамасына ябышты... +Бәләкәй генә үр төштеләр. Ат терек-терек юртып алды, шулай да ул Мирвәлигә артык акрын бара кебек тоелды, ул күзләрен йомган килеш кенә атка эндәште. +— На, бахбай! +Юл бәрәңге җирен телеп барды-барды да бодай басуына килеп керде. +Юл, борыла-сарыла, үзәннәрне, чокыр-чакырларны, таучыкларны үтте. Үзәннәр буйлап саз исе аңкытып җылы, дымсу җил ага иде. Әле бик бәләкәй чагында, кичләрен кырдан эштән кайтканда шундый җылы агымга килеп кергәч, әтисе аңа: "Бу җылы будыргыч һаваны шайтаннар җибәрә. Алар колакларын шәңкәйтеп əнə теге тирән чокырда утыралар да иманлы кешеләрне күргәндә көрсенәләр. Бу аларның тыны. Шуңа күрә авызыңны бик ачып иснәп барма, фу-у, җылың үзеңә булсын! дип кире өр",— дип аңлаткан иде. +Бәләкәй чак бар иде бит. Әтисе дә бар иде. Каян искә төштеләр әле болар? Күңел почмакларында юылып бетмәгәннәрмени ул хатирәләр?.. +Үз-үзенә гаҗәпләнеп, ул баралмас булды, тукталды. Уйларына аз гына ачыклык, тәртип керүгә, үткәннәр искә төшә башлады. Нигә алай?.. +Бөтен гомерен артына карамыйча, аллага мең шөкер, әле иртәгә дә көн бар, ул көн дә тулаем безнеке, гомер алда әле дип яшәгән кеше — Мирвәли үткәннәрен искә төшерәме?.. +Гаҗәп хәл иде бу, бик сәер хәл иде, үтә сәер. +Барыр урынның — Карачураның да, юлның да билгесезлеге, иртәгәсе көн хакында, авылдашлары хакында уйлаудан куркып кына, артына борылып карарга һәм үткәннәрне казып чыгарырга мәҗбүр булды түгелме соң ул бүген?.. Бу күнегелмәгән ят халәт, ят хис үзеннән агып килгән җылы, куе һава кебек аны сарып, чолгап алды, ул барган саен хатирәләр болытына тирәнрәк күмелде, уралды. Һәм менә шунда гына үзе өчен коточкыч бер хакыйкатьне ачты Мирвәли: инде курыкмыйм, теге чакларда җанны биләгән шүрләү, шигәюләр тәмам һәм мәңгегә онытылды, хәзер мин җир җимертеп яшим дип үзен үзе ышандырулары бары да сабын куыгы кебек шартларга гына торган икән! Йөрәк кагып яшим дип үзен үзе сабыйларча юаткан Мирвәли, артына, гомеренең үзе кичкән ягына борылып карауга ук куркып, имәнеп китте... +Үзе белән үзе беренче тапкыр очрашу куркытты аны! Үткән гомере караңгы әрем сабаклары артында посып торган шөкәтсез өрәк, бүкәй кебек нурсыз, куркыныч, шыксыз булып күренде аңа. +Каны туңып, тәне куырылды... +Илле сигез еллык гомереңне илле сигез чакрым арада гына якягыңа таратып үтеп булмый икән. +Моңарчы Мирвәли, нинди дә булса кирәксез уй миеңне томалый икән, андый чакта шул уйны бик ныгытып, тоташтан уйларга кирәк, шунсыз аннан котылу әмәле юк дип инанып яши иде... Хәзер исә, менә онытам, менә котылам, бөртеген дә хәтер сандыгында калдырмыйм, барын уйлап бетерәм дип никадәрле чәбәләнсә дә, тыпырчынса да, үткәннәр аның якасыннан чормап тоттылар да үзләре белән ияртеп, сөйрәп артка киттеләр. +Ул, дерелдәп, кипшергән иреннәрен ялады. Ерак юлларда адашып, кара төннәрдә саташып, төшләнеп беткән, телдән калган сырхау, бәхетсез кеше итеп тойды ул үзен. Һәм курка-курка гына, кан калтырап, күңеленә килгән беренче сүзне кычкырып әйтеп карады. — Шәмсегаян... +Ат, миңа дәшәсеңме син, сәер юлчы, дигән сыман күзен кырынайтты, юлда ��тырган кош сискәндереп пырылдап кыр өстенә очты. Дәү, иләмсез канатларын тавышсыз гына кагып-кагып ярканатлар бөтерелде. Тау бармы әллә биредә? Каян килеп чыкканнар алар ярканатлар? Ничә чакрым үтелде икән? +Ул тагын: — Шәмсегаян!— дип эндәште һәм үз тавышын үзе танымады. Ниндидер моңарчы сизелмәгән сагыш, кимсенү, түбәнсенү, юксыну бар иде анда. Ул кинәт кенә башын артка чөйде һәм ап-ак җәймәгә төренеп арбада шым гына яткан хатынына таба иелде. — Шәмсегаян!.. +Табигый буларак, үткән көннәр белән күңелгә хатыны килде: гомеренең иң зур өлеше аның белән үтелгән, бергә кичелгән иде... — Карачурага кайт дисең син... Шунда кал дисең, Шәмсегаян... Менә кайтып барабыз... Кайчан исә бу юлларны үтәрмен дә Карачурага кайтырмын дип һич тә уйламый идем инде мин. Күрәсеңме, кич булды... Иртәгә дә көн чалт аяз булыр, боерган булса. Кояш бик кызарып, моңаеп баеды... Ут кебек яна иде ул, сиздеңме икән син?.. Без барасы юллар əнə шунда, кояш баешында инде... Шунда диделәр... Карачура... Хәтереңдәме, син авылның иң матур, иң сылу кызы идең... Мин Нөркәй ярминкәсенә киткәч, сине Түбән авыл егетләре урларга йөри икән дигән хәбәр ишеттерделәр. Шуны ишеткәч, әткәйнең акбүз айгырына менеп алдым да ярминкәне ташлап авылга чаптым! Ничек? Мирвәлидән узып кыз алыргамы?.. Булмый торсын әле! Дус егетләр белән Түбән авылларның тәҗе, камыт бауларын тураклап бетереп, үзләрен җир күмере ясап тукмап җибәргән идек без. Мирвәли юлына аркылы төшәргә йөрмәгез яңадан!.. Хәтереңдәме, тәртә араларына үзләре җигелеп трантасларын сөйрәп, авыл буйлап ничек кирегә чапканнар иде алар! Адәм көлкесенә калганнар иде! Әй-й-й, Мирвәлигә каршы чыгарлык егет бар идеме әллә авылда?.. Авылда гынамы?.. Тирә-якта бер иде шул ул... Сабан туе батыры иде... Исеңдәме икән, икенче көнне син туганнарга, Имән урамына чыгып бара идең. Кулыңда бәләкәй генә төенчек, ярминкә күчтәнәче, имеш... Башыңда бөрчекле яулык, өстеңдә бәбәйтәкле яшел күлмәк иде... Безнең тыкрыкка җитүгә мин сине күтәреп алып үзебезгә алып кергән идем... Син бер дә карышмаган идең, Шәмсегаян. Әткәм-әнкәм рәнҗер дип кенә үксеп-үксеп елаган идең... Әнкәй сине юатып кәрәзле бал белән чәй эчерткән иде... Онытмадыңмы икән, ул кичне мин капканы арба кендеге белән бикләгән идем, этне бәйдән ычкындырып, ак келәткә, үзебезнең янга, корулы мылтык алып кергән идем. Мылтык атарга да, эттән талатырга да туры килмәде... Кызганыч! Ə мин кемнәрнеңдер, Түбән авыл егетләренең, бөтен туган-тумачаңның сине йолып алып китәргә тырышып, җыелып, коралланып килүен бик, бик теләгән идем. Мирвәлинең беркемнән дә курыкмавын, аның кем икәнлеген нәкъ менә сиңа бик тә күрсәтәсем килгән иде ул чакта!.. +Тик ул төнне безне берәү дә борчымады... Келәт почмагында тычкан кыштырдагач кына: "Мирвәли җаным, нидер кыштырдый, тычканмы шунда, куркам!" — дип таң алдыннан мине уяткан идең... "Ха-ха-ха дип озак көлгән идем мин". "Син т��чканнан куркасыңмы? Тычкан түгел, арысланнар, өере белән ач юлбарыслар килсен, курыкма!" — дип ярыла-ярыла шаркылдаган идем мин... Оныткансыңдыр да инде, әтиең карт иртә таңнан, көтү кууга безгә килеп җиткән иде. Бүгенгедәй күз алдымда, аягында иске чабата, мескен бүрек, өстендәге киеменең элә-танагы калмаган иде. Юк, сугышырга килмәгән иде ул, ызгышырга да нияте юк иде... Йөзлектә озак кына оеп утырган иде, мескен... Хәле калмаган иде... Язмыштан узмыш юктыр, Мирвәли кияү, кызыбыз бер генә, алла хәерле итсен, синең өчен дә бердәнбер булсын, кадерләп кенә тот, зинһар, дип ялынган иде, бахыр... +Мирвәли тынып калды, кара-кучкыл күләгәләр тирбәлеп, кыр өстендә шашып-шашып бытбылдыклар кычкыра иде. Биектә, күгелҗем күк белән кара җир тоташып, юка пәрдә эленгән урында, утлы күзләре белән кырны капшап бер машина чыкты да тиз үк эреп югалды. Кайсы яктадыр иренеп кенә этләр өрәләр иде. Юлның бер ягында тау иде ахрысы, өем-өем торган ташлар һәм алар янында куерып үскән үлән тубаллары караеп калды... — Шәмсегаянның әтисе, авызындагы кара канны йотып булса да, ризалашты, тик менә Мирвәлинең үз әтисе... Шәйхразый бай... +Ярминкәне ташлап киткән өчен болай да Мирвәлигә кызып кайткан Шәйхразый, улының авылда иң ярлы кешенең кызын алуын, аны да ябыштырып чыгаруын ишеткәч тә, иң элек, бисмилласы дип, хатынының яңагына берне чалтыратты да Мирвәлине чакыртты. — Сиңа ике генә юл: я уйнашчы өтегеңне бүген үк тараклап аерасың, я аның белән өйдән чыгып китәсең! Китәсең икән, бел: күзеңә кырып салырга бер мыскал байлык бирәчәк түгелмен! Сүзе кыска иде карун картның... Мирвәлинең җавабы аннан битәр кыска булды: — Ярар! +Ул Шәмсегаянны ияртте дә авыл читенә, япа-ялгыз, ничарадан бичара тереклек кылып азапланган ятим карчык Таифә йортына барып урнашты. Шәйхразый йортыннан сыңар җеп тә алып чыкмады Мирвәли. Юк, аламы соң! Горур иде ул, егет кеше иде!.. +Яшь кияү белән яшь кәләшнең, бәләкәй генә төенчек тотып (Шәмсегаянның күлмәк-күнчеге иде төенчектә!) бай капкасыннан текә генә чыгып китүләрен әнкәсе үкереп, әткәсе тешен кысып янап, каргап тәрәзәдән карап калдылар. +Шәйхразый бай йортыннан чыгып китүләренә Шәмсегаян чиксез шатланды, чамасыз сөенде, куанды! Ярата иде шул ул Мирвәлине! Таза, көчле егет иде Мирвәли... Чибәр иде! Аның ярты арба печәнне өч җәпле агач сәнәк белән элдереп алып, күз дә йоммыйча, биек кибән очына чөюләрен күрсәң... Бай йортында үссә дә, кечкенәдән эш арасында уралып, хезмәтне сөя иде ул, бер генә минут та тынмый иде. Өй арасында урала, кыр эшеннән башы чыкмый, өмәләргә, күрше-күләнгә ярдәмгә дә беренче булып барып җитә иде. Сүгә иде, эт итә иде андый чакларда улын әткәсе! +Шәмсегаян эш арасында мәхәббәт, куаныч тулы күзләрен иреннән ала алмый, алсу бармак очлары белән генә аның янып торган кайнар беләгенә кагыла. Иреннәре ят колаклар ишетмәслек итеп сак кына пышылдыйлар: — Синең кебек ��к баһадир улым булсын иде минем, Мирвәли! +Мирвәли ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая һәм хатынын тәмам оялтып, кешеләргә ишеттереп аның сүзләрен куәтли: — Нәкъ синең кебек үк сылу, зур кара күзле кызым булсын иде минем, Шәмсегаян... +Карун, холыксыз атасы йортыннан китүгә Мирвәли үзе дә куанмадымы әллә?.. +Ничек матур, һәйбәт яшәп киттеләр алар Таифә йортында! Иң элек карчыкның өен сипләделәр. Чуал буеннан бәрмәнчекле тал чыбыгы ташып өйалды үрделәр, аны кызыл балчык сылап җылыттылар. Бәләкәй генә лапас-кура әтмәлләделәр. Сәке такталарын яңага алыштырдылар. Беркөнне Мирвәли чормадан иске кабык бишек табып төште. Аны чистартып юып, кагып, ямаштырып көлешә-көлешә урынына менгереп куйдылар: "Көтеп ятсын әйдә!" Дөньядагы үзгәрешләргә, авылдагы имеш-мимешләргә әллә ни колак салмыйча гына, үз хәлләреннән бик канәгать, риза булып, икесенең дә күңелләренә мөлдерәмә тулган мәхәббәтне юмарт бүлешеп, кайгыхәсрәтсез яшәделәр алар... +Йортлы-җирле, атлы-тунлы гаиләдә туып, иркенлектә-муллыкта үскән Мирвәли кәҗә савып кына яшәргә риза булырмы дип, Шәмсегаян башта эчтән сызып, көеп йөргән иде, хәвефләнүләре юкка булды, ире авызын ачып бер мәртәбә дә зарланмады. +Балалары гына булмады аларның! +Моның өчен үзен гаепле санаган Шәмсегаян борчылып, бәргәләнеп яшәде. Ул Мирвәлигә әйтмичә генә күрәзә карчыклар янына барды. Күзләреннән кайнар яшьләре акса акты, әни буласы килеп, ирен сабый белән куандырырга омтылып, толыпка төренеп усак гөмбәсе ысы астында сәгатьләр буе буылып ютәлли- ютәлли тиргә манчылып утырды... Боларның барын да белеп йөрде Мирвәли, әмма хатынына каршы килмәде, бала булуны ул да бик тели иде. Шәйхразый карт, мин каргадым аларны, хатыны шуңа күрә балага узмый дип яман хәбәр таратты... +Дөнья, вакыт, гомер, чор төшенчәләре, заманның катлаулы язмышы, каты көрәш-бәрелешләре, бу гашыйклардан читтә иде әлегә! Дөнья мәшәкатьләренә дикъкать биреп торырга алар бер-бере белән артык бәхетле иделәр. Бәхетсезлек уйны йөгертә, бәхет күп чакта ваемсызлык! Ләкин вакыт-патша тормышның астына ут ягып, аны кайнатып кына торды. Замана дулкыннары олы юллардан читтә, аулак бер куентыкта яткан Карачурага да килеп бәрелделәр. Кичкөндезләрен сыңар күзе белән генә дөньяга карап торган кырык терәүле тәбәнәк өйне дә япмадылар алар. Дулкын Таифә карчыкның җәй көне дә чыптасы кубарылмаган юка ишеген киереп ачып түргә узды, буталды, өерелде... Дулкын бәхетле Шәмсегаян белән бәхетле Мирвәлине дә кайнар түшәктән күтәреп алды, ваемсыз Шәмсегаян белән ваемсыз Мирвәлине дә чайкалдырып үзе белән алга әйдәп алып китте, әллә кайсы ярларга илтеп сылады, тагын күтәреп алды, тагын бәрде... +Менә шул вакыйгаларга утыз ел вакыт үткән... +Шәфәкъ Мирвәлинең күз алдында янып, сүнеп бетте. Күктә сүрән моңсу йолдызлар арта торды. Йолдызларның саран гына сирпелгән тонык яктысында алда кара бау шәйләнде. Аяк астын��а гына вак ташлар чыштырдады, бара-бара кара бау урманга әйләнде һәм алар озакламый агачлар арасына барып та керделәр. Урман йокламаган иде әле. Кичне зарыгып көтеп тамак ялгарга чыккан вак-төяк җәнлекләр посып кына кыштырдыйлар, агач аралары сак тынлык һәм шом белән туп-тулы иде. Моны Мирвәли генә түгел, акбүз ат та сизде, башын күтәреп, колакларын ялт- йолт уйнатып, кара күләгәләр куерып эреп яткан куак асларына шомыраеп карап бара башлады. Мирвәли тәмәке кабызды, йотлыгып-йотлыгып ачы төтенне йотты һәм арбага ныграк ябышты. Әйбәт бөкләнмәгән кадак очлары аның учларын чәнчеп авырттырдылар, әмма ул арбага игътибар итмәде. Нечкә кулларын юлга ук чыгарып сузган чикләвек куаклары салкын, чалгы янавычы кебек кытыршылы яфраклары белән аның бөдрә сакаллы битен сыйпадылар. +Урманга кергәч тә аның уйларында курку өстенлек алган иде, торабара бу хис кимеде, шүрләү югалды, аның урынына баягы истәлекләр күңелдә яңардылар. Ул аларны онытырга тырышып җырлап та карады: +Кара да гы-най урма-а-ан, караңгы-ы-ы тө-ө-өн... +Яхшый-ы-ый атлар кирәк үтәргә-ə-ə-әй! +Болганчык күңелне моңлы борынгы җыр да тынычландыра алмады, ул гаҗиз булып, интегеп тагын хатынына эндәште. +— Илле сигез чакрым... Якын ара түгел ул, Шәмсегаян... Илле сигез ел гомер азмы әллә?.. Безнең икебезгә дә быел яз илле сигез тулган икән. Кайсы айда тугансың әле син, нинди көндә? Хәтерләмим... Нигә бер мәртәбә дә туган көнеңне үткәрмәдек икән без? Нигә сиңа атап бер бүләк тә алмадым икән мин? Безнең халыкка ят гадәт дияр идем, кешеләрнең үз бәйрәмнәре булу, ул бәйрәмдә бер-береңә кадерхөрмәт күрсәтү нигә ят булсын? Белә идем, күрә идем ләбаса, кешеләр үз бәйрәмнәрен — туган, өйләнешкән көннәрен аерата кадерләп, башка бәйрәмнәрдә булмый торган самими җылылык белән үткәрәләр иде. Нигә безнең генә үз бәйрәмнәребез булмады икән! Нигә?! +Ул тәмам ачыкланган, айнык акылы белән Таифәләрдән киткәннән соң булган утыз еллык гомер юлына кайтты, карманып, аһ, менә бу минем бәхетле көнем, иң рәхәт минутларым минем менә шул чакта булган дип әйтерлек мизгелләр эзләде... Утыз еллык озын гомереннән бәхетле айлар-атналар түгел, минутлар, мизгелләр эзләде! Эзләгән саен аның маңгаена салкын тир мулрак чыга барды. Чөнки андый минутлары юк, аларны хәтер сакламаган иде. +Балачак... Балачакның шатлыгы гына истә кала, бар кайгы-хәсрәте онытыла. Олыгайгач исә шатлык тизрәк онытыла, йөрәктә шыткан кайгы, әрсез эт эчәгәсе кебек тамырларын бик тирәнгә җибәреп, мәңге онытылмый... Шулай да, әгәр Мирвәли куана белгән булса, үзенә дә, кешеләргә дә бәхетле минутлар алып килгән көннәрен хәтерендә саклар иде!.. Ичмасам бер көнне! Балачак... Үсмерчак... Егет чак... +Әллә булмадылармы алар? Бәлки Мирвәли шушы якты дөньяга, зәп-зәңгәр күкле, сихри сабан тургайлы дөньяга, ут-кояш янына, энҗе йолдызларга иптәшкә авыр аяклы, җәфаланган, таланган йөрәкле, йончыган күңелле булып тугандыр?! Тугандыр да балачак, үсмерчак, егет чак дигән матур, илаһи төшләр күреп кенә ымсынып, кызыгып, нәүмизләнеп калгандыр?.. Югыйсә, бәхет, шатлык, сөенечтән бер мәртәбә туя авыз иткәне булса, соңгы утыз ел буена шуларның берсен дә тулаем татымыйча, җир тудырган бәхет-сәгадәттән өлеш алмыйча яши алыр идеме?! +Юк, юк... Булды бәхет, булды! Төш кенә түгел иде бит алар! — Юк, юк, Шәмсегаян,— диде ул кабаланып.— Төш кенә түгел ич, син барын да беләсең!.. Югыйсә син, Карачураның иң сылу кызы, авыл егетләренең генә түгел, тирә-як егетләренең дә күңелләрен тартып торган кәгъбә, мине яратыр идеңме? Сөя идең бит син мине!.. Тиңдәшсез бәхет булган ич синең мәхәббәтең!.. Бүгенгедәй хәтеремдә, Өч кое янында ал читле яулык бүләк иткән идең... Сабан туйларында көрәшләрдә синең күз карашыңны тотып алсам, арысландай гайрәтләнә идем мин... Ничек өздереп карый белә идең син, Шәмсегаян!.. Болар барысы да яратканга бит, сөйгәнгә!.. +Ни өчен яратты икән ул изге, саф күңел аны? Ул яратырлык, аның тирән күңелен җәлеп итәрлек асыл кешелек сыйфатларын, сафлыгын, камил матурлыгын тормышның кайсы сикәлтәләрендә сарыф итеп, әрәм- шәрәмгә таратып бетерде икән Мирвәли?! +Сөя иде бит Шәмсегаян! +Сөймәсә, ябышып чыгар идеме? +Сөймәсә, аның белән Таифә карчыкларга күчеп китәр идеме? +Сөймәсә, аның белән авылны ташлап җиде ят җирләргә чыгып олагыр идеме?! Туган туфрагын ташлап, ата-анасыннан фатыйха сорарга онытып, суга йөргән кое-чишмәләрен, инеш буендагы еламсар талларны ташлап... Барын ташлап билгесезлеккә чумды... Теге дәһшәтле төнне, аларның гомер юлын кырт иттереп урталайга кискән салкын төнне... +Салкын иде ул төн, буранлы иде... Зәһәр буранлы! Станцага барып җиткәнче алар икесе дә шыкранлап катканнар иде. Шунда, станцага җитәрәк, Шәмсегаян Мирвәлигә җылы шәлен салып биргән иде... — Мә, Мирвәли, эчеңне суык алды, син бигрәк нык туңдың. Муеныңа ура... Җылын! Җылын да уйла! — дигән иде. +Мирвәли шул чакта аның шәлен ник алды икән? Аның үзенә дә салкын булгандыр бит! Нигә шунда юлда чакта, йолдызлы күк астында, буранлы җир өстендә япа-ялгыз, икәүдән-икәү генә калганда аңа бер җылы сүз дә әйтмәде икән? "Ике көн юлда, буранда килеп туңмадыңмы, Шәмсегаян?" — дип кенә сораган булсачы! Тәнен генә түгел, күңелен дә бераз җылытсын дип салып биргән иде бит ул җылы шәлен!.. Кая ул күңелен җылыту!.. +Уйланган! Кискән дә каплаган! — дип усалланып җавап биргән иде ул. — Уйла, Мирвәли,— дип кабатлаган иде Шәмсегаян.— Борылып кайтырга да соң түгел, күңелгә мондый йөк салып ерак юлга чыгуның хәере булырмы?.. +Чыннан да, әгәр ул шул чагында Шәмсегаянның акыллы киңәшен тоткан булса?.. Барысы да башкача юл алыр иде бит!.. Ләкин ничек булыр иде икән ул "башкача"? Кем белсен... — Салкын, зәһәр кыш иде ул, Шәмсегаян, исеңдәме икән? Аннан соң мондый үзәккә үткеч салкыннарны күргән булмады. Гел елак кышлар китте. Язда гына була торган сыерчы�� бураннары гыйнварда да улады, агачлар сарыларын елына әллә ничә кат чыгардылар... Ə ул кыш салкын иде! Күп юллар үттек без ул чагында синең белән!.. Борылып кайтырга ярамый иде, кайтыр юлларның барын кисеп бетергән идем мин!.. Әй-й-й, ниләр күрмәде безнең башлар? Кунмаган вокзал, кагылмаган шәһәр аз калгандыр... Синең җылы шәлеңә төренеп азмы йокладык без... Нигә шул чакларда бер мәртәбә дә зарланмадың син? +Шәмсегаянның зарланмавын ул беренче мәртәбә хәтеренә төшерде һәм хатынының сабырлыгына хәйран калды... Үзенә оят, уңайсыз һәм читен булып китте, һәм ул хатирәләрнең бу кишәрлеген тизрәк, абына-сөртенә булса да, капыл-копыл узып китәргә ашыкты... +Суык кышны юлда, сәфәрдә уздырып, язга алар көнчыгышның аулак, кечкенә бер шәһәрендә тукталдылар, бар булган акчаларына җыйнак кына йорт сатып алдылар. Йорт нәни иде: ике тәрәзәсе ишек алдына караган — анда мескен генә утын сарае, җил- капка күренә. Урам якка ни өчендер бер тәрәзә генә уйганнар. Бәлки, йортны да Мирвәли кебек абынып шушы якларга килеп сөрлеккән адәм салгандыр?.. +Урнаштылар, ләкин Мирвәлинең күңеле утырмады. Ары-бире мәгънәсезгә сугылып көннәрен үткәрде ул, шыпырт кына, яшереп кенә эчә башлады. Шәмсегаянның тизрәк аны эшкә кертәсе, нәрсә беләндер мавыктырасы, онытылырга булышасы килә иде. Озак интектерде аны Мәрвәли, бер эшкә дә кулы бармады, ниһаять, бер кичне онга манчылып кайтып керде дә: — Колак итемне ашаудан туктарсың бит? Тегермәнгә эшкә урнаштым, — диде. +Шәмсегаян төшкә кадәр ишек алды тәрәзәсен күзәтә, һава ничек бүген, яңгыр яумыймы, кар?.. Төштән соң урам яктан күзен алмый: Мирвәлие эштән, тегермәннән кайтып килмиме? +Аның тегермәнгә эшкә керүен Шәмсегаян башта ук өнәмәде: пычрак, тузан арасы; юньле алы-ялы юк, эшче куллар кайда да кадерле чакта тегермәндә бурсаеп ятудан ни ямь табасың, дип еш кына үпкәләп, әрләп тә карады. Ул чакта Мирвәли тегермәнгә эшкә керүенең сәбәбен яшергән иде, хәзер түзмәде, үзе үк сөйләп бирде. +— Нигә кердең, дигән идең син, Шәмсегаян... Шулай! Сере бар иде аның!.. Сере! Каңгырып эшсез йөргән бер көнне адашып кына тегермән янына барып чыктым... Карыйм, олаулар тора... Иген исе килә!.. Бодай исе!.. Күкләр киңәеп китте... Кыр эшен ярата идем бит мин, гомерем иген игеп үтәр дип уйлый идем. Инде тегендә, туган җирдә, мине мәхрүм иткәннәр икән, ичмасам монда ашлык арасында булыйм дип кердем мин тегермәнгә! Гел ашлык арасында!.. Килүчеләрнең дәү, буаз капчыкларын киң арбалардан бушатып эчкә ташырга, ташып бетергәч мунчала бауны чишеп беләгемә кадәр бодайга тыгылырга ярата идем мин! Кыр исе килә иде бодайдан! Ындыр исе! Арбалар исе, ат исе!.. Көлтәләр, иген тузаны исе, көзге келәтләр исе аңкый иде аннан... Тагын бер сәбәбе бар иде, Шәмсегаян... Үтелгән юллар ерак, кичергән хәлләр авыр иде... Безнең арттан байтак кара сулар аккан иде бит! Ə тегермәндә нибарысы өчәү эшлибез!.. Каян килдең син, ник к��лдең, кем син дип төпченүче юк, сорашучы юк иде. Барыбыз да бердәйләр идек... Тегермән ташы барын да онга әйләндерә! +Мирвәли авыр сулады... Тагын тәмәке кабызды... Шәмсегаянга серен ачкан саен ул үзенең бушаныбрак калганын сизә, күңелендәге бушлыкка бүгенге көннең авыр, салмак хәсрәте кереп тула бара, һәм бу яңа хисләр күңел төбендә, моңарчы берәүнең дә күзе җитмәгән почмакларында сүнеп яткан хатирәләрне уятып кысрыклап чыгаралар иде... Ләкин ниндидер бер көч Мирвәлине тыеп тора, ул барын да ачып салырга әле дә курка, уртаклашудан тартына иде. Шәмсегаян белән барын да уртаклашудан тартына иде. Мәсәлән, шул чагында, тегермәндә тыгыз капчыклар күтәргәндә "Карачура кырларында үскән бодай түгелме икән болары?" дип еш-еш уйлауларын, юрауларын әйтергә базамы соң ул бүген?! Кая ул!.. Әйтү түгел, уйлаганы өчен дә үзен-үзе сүгеп, әрләп йөргән иде бит ул заманында!.. +— Шәмсегаян, синең хакта бик аз, аз уйлый идем мин... Сине дә онытырга тырыша идем. Ни өчен? Бәлки син Карачураны гел-гел искә төшереп торучы бердәнбер тере шаһит булгангадыр? Үзем дә белмим... Авылдан алып чыккан аз-маз әйберләрең акрынлап тузды, намазлыкларны бозып миңа ыштан иттең. Теге шәлең дә мич арасында песи түшәгенә әйләнде... Ə син, ничә карасаң да, һаман Карачураны хәтергә төшерә идең! Ə минем аны мәңгегә онытасым, күңелемнән бөтенләй сызып ташлыйсым килә иде. Шул авыл искә төшкән көннәремне каргалган көннәр дип исәпли идем мин. Һич онытып булмады башта аны... Яши-яши онытылган кебек булды... Тик шул авыл белән бергә сине дә хәтеремнән чыгардым, ахрысы... Ачулангансыңдыр инде миңа... Барын да сизеп, аңлап йөргәнсеңдер!.. Сизми буламы соң? Нечкә күңелле идең бит син, Шәмсегаян! Ачуланма мине, яме?.. +Ул таза, нык тешләрен көлгә әйләндерергә теләгәндәй шыгырдатып кысты, ыңгырашып җибәрде, аның ярым улау тавышына охшаган бу ыңгырашында чиксез үкенү, тирән, авыр сагыш бар иде. Ул менә хәзер генә, хатынының мәете салмак кына аккан арбага ябышып кайтканда гына, үзенең өйдән читләшүе хатынын нинди зур рәнҗетү булуын аңлый алды!.. Шул читләшүе белән аны шикләнергә, икеләнергә, кайгырырга мәҗбүр иткән бит ул!.. Сүзсез генә аның йөрәген даим талап яшәгән икән! Аның йөрәген, Шәмсегаянның... +Тегермәнче дуслары белән акрын-акрын шешәдәшләргә әйләнеп, исереп үткәргән көннәрен хәтерләде Мирвәли... +Исереп үткән көннәр, кичләр, төннәр... Баш авыртулы иртәләр... Димәк, ул көннәрдә аның уйлау сәләте булмаган, тәрәзә алдында үскән миләүшәләрнең татлы-тәмле исләрен сизмәгән, төнге тынлыкка хәйран булып күккә — ука читле Киек Каз юлына күтәрелеп карамаган. Димәк, ул көннәрдә Мирвәли бөтенләй яшәмәгән!.. Ə Шәмсегаян? Яшәгәнме ул?.. +Илле сигез ел дөньяда тордым дип әйтү генә ансат... Илле сигез елның күпме көннәрен аңсыз, хиссез, мәхәббәтсез, күңелең нурсыз килеш, җаның булганга гына кыймылдап, шуышып, газапланып үткәрде икән ул!.. Бик күп көннәрен, айларын, елларын... Атна ахырында тегермән каравылчысы зур арыш капчыгы белән кибеткә буш шешәләр төяп китә иде. Әй-й! Мирвәли ул капчыкларда үзенең кадерле, санап кына бирелгән гомеренең иң матур көннәре урланып китүен белгән булса!.. Әй-й-й!.. Шул ук капчыкларда Шәмсегаянның, аның йөрәк парәсенең кадерле минутлары да китә торган ләбаса! +Киң дөнья хакында, кешеләр хакында, алай гынамы, үзең белән бергә утыз елдан артык бергә, бер караватта тән җылыңны тоеп, мәхәббәт бүлешеп гомер иткән хатының хакында онытып яшә инде! Онытып, аның да кеше икәнлеген хәтердән чыгарып, аның сиңа нур, тынычлык биргән күзләренең төсен онытып, кайчандыр үзең үк сөеклем дип атаган кешеңнең кулларын, күкрәкләрен, билләрен бер назламыйча яшә инде! +Нинди кызганыч иде бит аларның сөйләшкән сүзләре! — Мин киттем... — Соңгарак калып кайтырмын... — Токмач пешер әле бүген... — Менә сиңа акча. Азмы? Җитәрме? Җиткер! — Күн итек алдым... +Көне буе күрешмәскә аерылган кешеләр менә шул сүзләр белән хушлашалар... Кайбер көннәрдә Шәмсегаянга ул сүзләр дә эләкми... Бара-тора андый көннәр һаман ишәяләр. Атналар буена бер сүз дәшми Мирвәли!.. +...Ул китә. Шәмсегаян аны болдырга озата чыга, өс-башын күздән кичерә. +...Ул һәр көн соңгарак калып кайта... Иртәрәк кайтса, кояш исе килеп торган ап-ак күлмәк кигән, җыйнак, түгәрәк алъяпкыч бәйләгән хатынының кешесез урам чатында үзен көтеп торганын күрә. Төнгә калса, капка чак кына шыгырдауга Шәмсегаян атылып ишегалдына йөгереп чыга, караңгыда янып торган төпсез күзләрен текәп аннан бер сүз, бер булса да ягымлы сүз көтә. Тилмереп көтә! +Токмач пешә, ләкин Мирвәлине көтә-көтә суынып, изелеп бетә. Төн уртасында гына кайткан Мирвәли борынын җыерып, мыркылдап кына ашый. +...Акча. Ике арада татулык, аңлашу юк икән, нәрсә соң ул акча?!. Шәмсегаян булганын чамалап, сак тота белә. Үзенә арзанлы, җыйнак кием-салымнар гына ала... — Ничек яшәдең син, Шәмсегаян?! Ничек моңарчы чыдадың?! +Нинди ягымлы итеп озата белә иде ул! Мөлаем итеп, әйтеп тә булмый торган эчке җылылык белән каршы ала иде! Мирвәлинең кәефе, кайткан саен, кырыкка үзгәрә: төксе дә ул, шатрак та, кай арада болытлы көн кебек бөтенләй җимерелгән... Ə ул... һәрвакыт бердәй ягымлы, кече күңелле, мөлаем генә елмаеп, сабыр гына көтеп тора. Ничә кайтсаң да шулай, кайчан кайтсаң да шулай, ничек кайтсаң да шулай... Нинди сүзләр әйтә иде соң әле ул шул чакларда?.. +Мирвәлинең маңгай сырлары тирәнәйделәр, ул көчәнеп-көчәнеп үзенең хәтер сандыгын актарырга тотынды; тик аннан чүп-чар: вактөяк истәлекләр, тегермәндә ирләр әз-мәз сөйләшкән оятсыз такмазалар, анекдотлар, анда җырланган кабахәт җырлар гына килеп чыкты. Хәтернең тегермән чоры чүплек башына әйләнгән икән! Шәмсегаянның аны кадерләп әйткән җылы сүзләре сакланмаган, алары онытылган... Мирвәли ачуына, сагышына буылып бөтен урманны яңгыратып кычкырып җибәрде: — Әй-й-й! +Тын гына изри башлаган урман сискәнеп уянды, телсез агачлар үзара кысылышып шыбырдаштылар һәм бер-берсенә иелеп шомлы "әй-й-й"не әллә кайларга, шома көпшәләр, кырлыкуралар куерып үскән тын, аулак тугайларга илтеп җиткерделәр. Көне буе җилдә чайкалып әле дә хәлгә килеп бетмәгән шыгырдавык билле ярык усак тавышланып алды, аланда чабып йөргән тычкан баласын сагалап утырган мәче башлы ябалак, Мирвәлинең зарында аваздашлык ишетеп, яшь бала кебек үксеп елап җибәрде. Кара тәңкәләр таккан миләш куагында төннең сихри өненнән йокыга китә алмыйча иза чиккән ятим бер кош ефәк кебек нәзек тавыш белән һаваны һәм Мирвәлинең сагыш тәбесендә тыпырчынган йөрәген парә-парә телде... +Я, ходай! Теле шулай ярлы булганмы аның? Якты кояшлы, яшел үләнле, шәл чукларын тирбәндереп утырган шомыртлы җирдә туып, Шәмсегаянның йөрәгенә ял булырлык сүзләр тапмаганмы ул?! Бодай басуында хәер сорашып утырган бытбылдык кебек һаман-һаман бер үк сүзләрне генә такылдап яшәгәнме ул?!. Һаман шул Карачураны хәтергә алырга куркып, үткән, үзе кылган эшләреннән өркеп шундый ярым-йорты тел белән калганмы ул?!. +Урман әллә нинди серле көрсенүләр белән туп-тулы кебек иде. Әллә каян гына, бакалар кычкырышкан яктан, җылы һава агымы килеп чыгып, Мирвәлинең муенына уралды, гәүдәсенә сарылды. Аның иманга килеп баруын сазлыктагы җеннәр дә сизенәме әллә? Ошатмыйлармы? Ул сискәнеп, нәкъ малай чактагы кебек итеп, каткат: +— Фу-у, җылың үзеңә булсын! — дип пышылдады. Җылың... Шәмсегаян сап-салкындыр инде хәзер... Ул үз җылысын аңа — Мирвәлигә биреп китте. Ни өчен яшәде ул? Кем өчен? Мирвәли өченме?.. Мөгаен, шулайдыр. Ə Мирвәли ни өчен яшәде?.. +Ничек яшәде соң Шәмсегаян? Ничек чыдады?! +Карачурада, Таифәләр йортында чакта ул еш кына җырлый иде. Тавышы матур, моңлы иде аның. Нинди куаныч, мактаныч белән тыңлый торган иде аны Мирвәли. Нигә соңгы вакытларда җырламады икән ул? Нигә Мирвәли бервакытта да: "Җырла әле, Шәмсегаян!" — дип әйтмәде икән? Һаман шул каһәр суккан авылны хәтергә төшермәс өченме? Җырының да ире күңеленә хуш килмәслеген Шәмсегаян сизгәндер, белгәндер, мөгаен. Нинди җырлар ярата иде соң әле ул? "Кызыл төлке"не... "Гөлҗамал"ны... Тагын "Сәгать чылбыры"н... +Бу көйләр берәм-берәм дә, тоташ чыңлап та аның хәтеренә кайттылар һәм бугазга кайнар төен булып утырдылар. Озакламый кап-караңгы урман юлында сәер бер авазлар чылбыры ишетелде. +Югалттым мин сәгать чылбырым-ым-ым... +Талмадыңмы-ы, сары былбы-ы-ылымм... +Соңгы сүзләргә ияреп аның ике күзеннән дә әре-эре тамчылар сытылып чыкты, күз яшьләре кыюланып юл яргач, бертуктаусыз түбәнгә, сап-салкын бака яфраклары түшәлгән урман юлына тамдылар. +Мирвәли үз гомерендә беренче мәртәбә оялмыйча, чын кешеләрчә, үксеп-ярсып, үрсәләнеп бәргәләнә-бәргәләнә елады. Елау катыш аның кайнар бугазыннан, ниләрдер ияртеп, укмашкан тавыш ургылып чыга иде, инде көен дә, сүзен дә аңларлык түгел, ул үкси-үкси да, бертуктаусыз "сары былбылым, сары былбылым!" дип кабатлый башлый, күккүзләр, тукранбашлар, яшел сарутлар өстендә җәйрәп яткан Шәмсегаянны сап-салкын, боздай аякларын ике кулы белән дә өзгәләнеп сөя, сыйпый иде... +Әйе... Шәмсегаян Карачурадан киткәч бер генә мәртәбә дә туган як җырларын җырламады. Бер тапкыр да! +Җырлау гынамы сиңа, туган авылын бер тапкыр да теленә кертмәде... Аның сизгер йөрәге барын аңлады. Ул Мирвәлинең йөрәгендәге тирән яраның йомылып, җөйләнеп бетүен көтте. Ләкин Сабан туе көннәре җитсә Шәмсегаян да түзә алмый, өйне әйбәтләп җыештырып чыгара, шулпалы бәлеш пешерә һәм шул яхшылыклары белән Мирвәлинең чытык йөрәгенә ачуташ кырып салып тора иде... +Тора-бара Мирвәли боларның берсенә дә игътибар итми иде инде, һәм ул Шәмсегаян каһәрләнгән шул авылны хәтереннән чыгарып ташлады дип юанып яши башлады... Ə үзе?.. Оныттымы ул Карачураны?.. Байтак еллар үтте бит инде. Алар килеп аяк басканда нәни генә, җыйнак кына булган кала зураеп, шәбәеп чын шәһәргә әйләнде, автобуслар йөри башлады. Ул эшли торган бәләкәч тегермән да зуп-зур он комбинатына әверелеп, Мирвәлигә яңа квартира да биреп куйдылар. Шәһәр уртасындагы дүрт катлы йортка урнаштылар алар. Бүлмәләре икәү аларның, тәрәзәләре дүртәү! Берсе бакчага караган, өчесе урамга. Күршеләрдә кешеләр!.. Бихисап!.. Шәмсегаян яңа йортта күзгә күренеп үзгәрде. Үзенчә ямь табып, юанып, мавыгып яши башлады... +Бер көн эштән кайтуына стенада чиккән сөлге күреп Мирвәли куркынып китте. — Каян бу? Берәрсе килдеме әллә?! +Сөлгеләрне мондый бизәкләр белән алар ягында гына чигәләр иде, Карачурада, Сабан туе батыры Мирвәли бик яхшы, бик шәп хәтерли!.. — Үзем чиктем. Матурмы? — Үзең?.. Матур... Тик моннан ары андый нәрсәләреңне күземә күрсәтәсе булма! +Шәмсегаянның куе, авыр керфекләре дымланды. — Ə мин... миңа... ялгыз башыма кыен бит! Тирә-якта тормыш! +Ул артык бер сүз дә әйтмәде, сөлгене чөйдән алды һәм кече якка чыгарып сандык төбенә үк салып куйды. +Ниләр уйлап шундый сөлге чикте икән? Ни әйтергә теләде?.. +Бер атнадан Мирвәли тәрәзә төбендә китаплар күрде. — Русча укыйсыңмы? — дип сорады ул, китапларның татарча булмавына куанып. — Русча. — Укы, укы... Китаплар ярый. Боларыннан зыян юк! +Үз телендә укыса, туган якларны тагын исенә төшерер дип уйлады ул. Шул көннән алар өендә китап өзелмәде. Шактый вакыт үткәч, Шәмсегаян дөньяда барлыгын тагын сиздерде. +Ул көнне дә гадәтенчә ирен мөлаем итеп каршы алды Шәмсегаян, чиста ашъяулык өстенә аш дирбияләре китереп тезде. Мирвәлинең юынып килеп утыруын сабыр гына көтте һәм гади генә иттереп: — Мирвәли, мин эшкә керергә булдым,— диде. — Эшкә? Мин тапкан гына җитмиме? — Корсагымнан тыш җаным да бар бит әле. +Бик ясканып кына итле шулпа ашарга керешкән иде Мирвәли, хатынының соңгы сүзләре аңа үтә кызык тоелды, ул кашыгын куеп, яргаланган җилпуч учы белән майлы иреннәрен сөртте. — Нинди эшне җан азыгы дип саныйсың инде син? — Балалар бакчасына керәм. +Мирвәли ашлы тәлинкәсен чайпалдырып өстәл уртасынарак этте һәм урындыгын аударып аягына басты. — Үзең бәбәй таба алмагач, кеше балаларын багарга булдың алайса?! +Ул шушы сүзләрен хатынының җәберләнгән чыраена лач иттереп атты да шап-шоп басып чыгып китте. Ике көн кайтмады ул, он капчыклары арасында аунап тегермәндә кунып йөрде. Ялгызлык газабы иренең ачуыннан көчлерәк булып чыкты: ул кайтканда Шәмсегаян эшкә кергән иде инде... +Мирвәли бара-бара тагын Шәмсегаянга эндәште: — Нигә синең, минем эш хакында бер дә сөйләшмәдек икән без?!. Аның шатлыклы, кайгылы чаклары да булгандыр, ләбаса?.. Балалар сине яраталар иде анда! Беләм! Яшертен генә, мин өйдә юкта синең янга күрше балаларының кереп йөрүен дә сизә идем. Мин кайта башласам, син аларны ашыга-ашыга озата идең. Ə алар чыгалар иде дә күзләрен зур ачып баскыч почмагыннан мине күзәтәләр иде. Мине яманлап берәр сүз әйтә идеңме әллә син ал арга?.. Юк, юк, булмас! Мине яманлап сөйләмәгәнсеңдер... Синең сак күңелең миннән һаман берәр яхшылык көткәндер, өметләнгәндер... Нигә шул балаларның берәрсен күтәреп сөймәгән инде мин? Үчти-үчти итеп кулда тотмаган!.. +Сугыш еллары килеп җитте. Мирвәли тегермәндә сул кулын имгәтеп чулакланып калган иде. Тешәгәндә таш чәчрәп сул күзе дә зәгыйфьләнгән иде. Чулак дип аны армиягә алмадылар. Эшче куллар азаеп калганда Мирвәли кебек корычтай нык эшчене комбинат җитәкчеләренең дә тибәрәсе килмәде... Җиде кешелек эшли иде Мирвәли ул чагында! +Гомере буе армиягә бармый калуына астыртын гына куанып йөргән Мирвәли бүген чын күңеленнән үкенә, кыйнала иде. — Нигә мине сугышка алмадылар икән, Шәмсегаян! Ичмасам тормышым азрак үзгәргән булыр иде. Акны-карадан аерырга өйрәнеп кайтыр идем... Югыйсә, без тормыш үзгәрми, үзгәрми дип лаф орабыз, баксаң, тормыш әллә кайчан алмашынып, үзгәреп беткән була, без үзебез генә тораташ катып, мүкләнеп, һаман искечә яшәп азапланабыз икән! Ə сугыш — олы сынау. Ул күпләрне үзгәртте, чыныктырды, кеше ясады. Төрлесе булгандыр булуын... Нигә мине дә дөбердәтеп сугышка алып китмәделәр икән?.. Мин дә үзгәргән булыр идем. Минем күзләрем синең күзләрең йомылганчы ук ачылган булыр иде... +Ул, әйтергәме-юкмы дигән сыман, башын түбән иеп озак кына тыптын барды. Авыр сулады, тәмәке кабызды... — Ə бер көнне минем күңелгә сәер бер уй төште, Шәмсегаян. Үзем дә шаккатып калдым... Сугышка барасым килде минем! Барасым килде, шунда дошман белән алышта, авыр окоплар арасында Карачура кешеләре, авылдаш егетләр белән очрашасым килде. Атна буе хәрби комиссариатка барып йөрдем, ялындым, ялвардым... Җибәрмәделәр! Гаризаларым кире кайтты. Шул якты теләгемне дә синең белән ул чакта уртаклаша алмаганмын бит, сары былбылым!.. Юк, ул чагында син сары түгел идең, һич!.. Син яшь имән кебек саргаймыйча озакозак тордың да, кинәт, яфракларыңны коярга тоты��дың... Нык селкетте сине тормыш җиле, кайгы-хәсрәт дулкыннары нык чайкалтты... Ялгыз агачка җил ныграк бәрелә, ə мин синең таянычың, шыгың, тотанагың була алмадым... Сугыштан җиңүче булып кайтсам, без башка кешеләр булып очрашыр идек... Анысы да язмаган иде безгә, җанашым!.. +Илле сигез чакрым... +Кырларны, үзәннәрне, болыннарны, урманнарны телеп бара да бара юл, ул уй кебек үк өзлексез, уй кебек үк чуалчык һәм озын. Күпмесе үтелде икән? +Сәгать ничә? Кесәсендә сәгате бар иде аның барын, тик дүртенче көн борганы гына юк. Тормыш җебе кулыңнан ычкынганда, атна, көн, сәгать дигән вак-төяк төшенчәләрнең әһәмияте югала икән. Болай, чама белән әйткәндә, шактый юл алдылар шикелле инде. Урман эчләп кенә күпме бардылар... Зур икән, калын икән бу як урманнары, кисеп бетермәгәннәр!.. +Көн яктыра кебек тоелды аңа. Башта ул урман чыкканга гына шулайдыр дип уйлаган иде, аның сүзен раслагандай, кинәт кенә караңгыланып та алды. Әмма ул караңгылык, кемнәндер курыккан сыман, җәһәт-җәһәт эри башлады, офыклар киңәеп, ераккарак киттеләр... Бердәм биегәйгән күк гөмбәзе сыек алсулыкка манчылды, киң яфраклы аю табаннарына көмеш сыман чык йөгертеп салкынча таң җиле исте... +Яңа көн туды!.. +Больницадан ат сораганда Мирвәлинең планы бик аңлаешлы иде: инде башыңа төшкән икән, маңгаең белән киртә җимереп булмый, Карачурага кайтырга кирәк... Менә ул тып-тын гына, төнлә генә, ындыр артлатып кына, шыпан-шыпан авылга кайтып керә. Төнлә чыгып киткәннәр иде, кайтып керүләре да караңгыда булсын! Урамнар буп-буш чакны чамаларга кирәк, бер адәм заты күрмәсен аларны!.. +Шуларны уйлап ул Шәмсегаянны машина белән алып кайтудан баш тартты, ярты чакрымнан тавышың ишетелеп торыр, больница машинасы янына бөтен авыл җыелыр дип курыкты. Сиздермичә генә кайтып төшәргә ниятләп, олаучыны да ияртмәде. +Көннең болай ашыгып яктыруы аның кәефен кырды, ул атны әйди, атлата башлады, үзе арба карамасына ябышып тыр-тыр йөгерә һәм башына төшкән авыр хәсрәтне бүлешергә һаман аңа, Шәмсегаянга мөрәҗәгать итә иде. +— Менә яңа көн килде!.. Көн аяз... Әйттем бит... Кояш кызарып баеса көт тә тор! На, на, бахбай! Атла әйдә!.. Әйе, Шәмсегаян... Син Карачураны тәмам онытты дип юкка гына алданып йөргәнмен икән!.. +Гомерең буе шуны сагынып, шуңа талпынып яшәгәнсең икән лә син! Син урасы арышларны көзге җилләр койдымы икән, әллә аларны ызанда калдырырга жәлләп чит куллар урдымы?.. Син эчәсе татлы суларны кояш ялап киптердеме, әллә алар сине эзләп инешкә төштеләрме, таллы ярлар белән хушлаша-хушлаша, синең арттан идел-диңгезләргә чыгып киттеләрме?.. Син карап куанасы, син өзәсе гөл-чәчкәләр пәҗеп шиңгәннәрдер... Вакытка нәфис чәчкәләр генә түгел, кешеләр дә чыдамыйлар... Рәнҗемә син миңа, Шәмсегаян! На, бахбай, атла, тукталма, на!.. +Карачураны сагынып яшәвен Шәмсегаян теле белән әйтеп җибәреп Мирвәлине шаккатырды... +Быел яз нык кына авырып китте ул. Больницада ятып ��ыкты, зур шәһәрдән килгән белгечләргә күренде, мантый алмады, бетеренгәннән бетеренде... Йөрәге зәгыйфьләнгән, диделәр. +Мирвәли каты бәгырьле кеше иде, үзе төшкән кәҗә сукмагыннан һаман чыкмады, һаман соңга калып кайтты, азрак төшереп, азрак буталып, карта сугып йөргәләде... +Бер көнне, ял көне иде, иренең гөлләргә су сибеп йөрүен күргәч, Шәмсегаян түзмәде, күңеле тулды һәм күптәннән тел очында кызышып йөргән сүзләрен әйтеп салды. — Мирвәли,— диде ул. — Больница исен иснәп ялыктым. Күпме түзәргә мөмкин?.. Врачлар һаман чир эзлиләр, дәвалыйлар, тырышалар. Ләкин минем хастам алар бетерә торган түгел!.. Ана кеше күзе үтеп керә алмый... алып кайт мине Карачурага! Шунда арыш басуларында бер йөрсәм, әле үлмәм, яшәрмен, бик озак яшәрмен төсле тоям. +Көтелмәгән, һич уйда-истә булмаган сүз иде. Мирвәли исәнгерәп, миңгерәүләнеп калды. — Нәрсә? Карачурага? Онытмадыңмыни әле син ул исемне? — диде ул кипкән иреннәрен чак кыймылдатып. Шәмсегаян күзләрен тутырып иренә карады. — Ə син, Мирвәли?.. Оныттыңмы син аны? +Ул сискәнеп китте. Аның баш очыннан гына пар күгәрчен пырлап үтте, алар кыеклап аннан алдарак кына юлга төштеләр һәм гөлдердәп шаяра-уйный башладылар. Юл сөзәк тау күкрәген урап бара иде. Аста, вак куаклар белән мул сарылган үзәндә көмеш сыман елга ялтырый. Ике үсмер чыклы үләннәрне яра-яра һау-һаулап ат көтүе куып кайталар. Елга аръягындагы юлдан дөнья яңгыратып җырлап җайдак егет бара. +Тау кыры... Аста елга... Тал, зирек агачлары белән үз юлын бизәпбилгеләп борыла-сарыла инеш ага... Я, ходай! Таныш җирләр ич болар! Бу урыннарда булганы бар ич Мирвәлинең!.. Əнə тегендә тауда таш базлары. Алар әтисе белән шунда таш чыгарганнар иде. Менә бу таллыкта ат сугарырга йөри иде ул, менә монда җәенке үзәндә, чишмә янында төн куналар иде. Күрше Хәйдәр абзый таудагы чаукалыктан коры төпләр сөйрәп төшереп учак яга иде. Аларның учагы якын бармаслык эссе һәм дәү була торган иде... +Димәк... алар чыннан да Карачурага кайтып баралар! +Кинәт Мирвәлинең колак төбендә генә кемдер пышылдады: "Ə син, Мирвәли, оныттыңмы Карачураны?!" +— Тпру! Туктал, нәләт! +Акбүз ат туктады һәм озын ялын селкетеп башын чайкап кешнәп җибәрде. Аръякта баручы кардәше аңа сузып, яңгыратып җавап бирде. Җайдак егет Мирвәлигә кул болгады. +"Кая барасың син, җүләр!" — дип пышылдады баягы тавыш. Мирвәли ялт иттереп артына борылып карады. Юл буп-буш, баягы күгәрченнәр генә парлашып юлда йөренәләр, гөлдер-гөлдер килеп җим чүплиләр иде. Мирвәли чык кунып дымланган арбага ябышып озак кына каранып торды, көрсенде. Нишләргә, кая барырга?.. +Ул атны кузгатты һәм аптырагач тагын хатынына эндәште: +—Кая алып кайтасың син мине, Шәмсегаян? Кая... Нигә ашыктырасың болай?.. Тыңла мине, китик без моннан! Кайтмыйк. Теге вакытта берсүзсез китәргә риза булган идең ич!.. Синең белән миңа күп кирәкме әллә?.. Авылга кайтып сәлам бирүләр ниемә хаҗәт? Кемгә ки��әк?.. Кешегә аңа өч аршын җир дә җитә. Ə аны теләсә кайдан табып була. Дөнья киң ул, җирнең чиге-чамасы юк. Өч көндә генә күпме юл үттек!., һә-й-й, өч аршын җир, күпме генә ул? Башкасы кирәкми дә...Мәгънәсез нәрсә икән ул тормыш, Шәмсегаян. Без аны, өч аршын җирне дим, теләсә каян табабыз! Китик без моннан! Миңа анда кайтырга ярамый, ишетәсеңме, ярамый!.. +Аяклары карышып, тукталырга, кирегә борылырга тели, әмма арбага чалкан яткан Шәмсегаян тау бите буйлап акрын гына тәгәри, Мирвәли сихерләнгән сыман аннан күзен алмый, тукталмый, һаман бара да бара иде. Шәмсегаян: "Минем турыда аларга сөйләрсең... кара аны, иренмә!" дип әйди-әйди аны үз артыннан чакыра. Ə аның аяклары Карачурага якынайганны белепме, авырайганнан-авырая баралар. +Нигә шушы коточкыч юлга чыкты ул? Күңеленең нинди иләсмиләс чагында ризалашты? Гомере буе иренә авыр сүз әйтмәгән, юаш, басынкы хатыны ул көнне йокыдан уянган вулкан кебек дулаган иде: +— Нигә шулкадәр куркасың син Карачурадан? Телгә алып сөйләшү түгел уйларга да, искә алырга да базмыйсың. Нигә?.. Беләм, теге елны ялгыз гына чыгып китеп, син шунда кайттың. Ниятең яхшылыкта түгел иде синең! Ләкин туган җирең мәңге кичермәслек үк җинаять эшләгәнсеңдер дип уйламыйм мин. Әгәр шулай икән, минем гомер бигрәк аяныч, кызганыч һәм бушка узган булыр иде... Үкенече икеләтә зуррак булыр иде. Син яхшы идең бит, Мирвәли! Инде сакалың чаларып килә, гөнаһларыңны вакыт җиле уңдыргандыр... Теләсәң нишлә, әмма мин, җегәрем барында, туган җиремне күреп калырга телим. Үз җиребезгә, йомшак бишегем Карачурага сәлам бирмичә кала алмыйм... Авылдашлар күңелендә, әгәр алар онытып бетермәсәләр, качып киткән әшәке сукбай булып калу аяныч... Гомер аз калды бит, Мирвәли. Шактый яшәлде... Яхшымы, яманмы, кирәккәме, кирәкмәскәме, яшәлде!.. Күңелдә яман шеш асрап яшәдек без, яман шешкә дә түздек. Шул мине йончытты. Арыдым мин, Мирвәли. Таянып ял итәр урын юк монда. Үземне су белән, кояш, ризык белән авызландырган һәм син каргап киткән җирне сагындым. Әгәр куян йөрәк икәнсең, монда кал!.. Авыру килеш үзем генә дә чыгып китәрмен. Намус белән гомер итүемне, илбасар түгеллегемне үз телем белән кешеләргә әйтеп калдырырга өлгерим дим... Кеше үлсә дә, кеше күңеленнән югалмый ул... Кеше күңеленең дә йомшак, әйбәт яртысында калсын иде минем исемем. Йөземнең ак икәнлеген аларга күрсәтеп, үзем сөенергә телим!.. Син акылга килерсең дә, Карачурага кайтып баш орырсың, дип бик озак көттем. Озак көттем!.. Чамасыз озак! +Карачурадан курыктымы Мирвәли? Әллә куркуга караганда нәфрәте көчлерәк идеме?! +Төп гаеп кемдә иде соң? Мирвәлинең үзендәме? +Кайда, кичермәслек нинди ялгыш ясады ул? +Гөнаһсыз Шәмсегаянның да язмышын учында кысып тотып, ул юлга кереп китәргә ярамагандыр, бәлки? Аның гомерен дә үзенеке янына — үлчәү табасына салырга ярамагандыр?!. +Таифәләр йортында бәхетле, тыныч гомер сөрделәр алар. Берсеннән-берсе риза булып, яратышып, яшьлеккә генә хас ваемсызлык, куаныч белән, юктан да тәм, ямь табып яшәделәр. Тик кыска, бик кыска булды аларның ямьле гомерләре... +Көзләрнең берсендә Мирвәлинең әнкәсе үлеп китте. Аны җирләп, кырыгын үткәрергә дә өлгермәделәр, Шәйхразый кулак, Мирвәлинең әтисе, авылны дер селкетеп торган имәндәй нык, егәрле кеше дөнья куйды... +Истә-оста югында Мирвәли, Шәмсегаянны да ияртеп, атасы йортына кайтты. Башта нык кына киреләнсә дә, Шәмсегаян Мирвәлине җиңде: алар үз яннарына Таифә карчыкны да сыйдырдылар. +Шәйхразый карт нинди хәйлә, елгырлык белән шушы чуалчык елларда да байлыгын саклап кала алгандыр, әмма амбар-келәтләрне йөреп, барлап чыккач, Мирвәли бот чабып көлде: — Болар барысы да безнекеме?.. +Көлде дә маңгаен җыерып уйга калды: әйе, теләсә- теләмәсә хәзер ул монда хуҗа, төрле юллар белән бай йортына аккан малмөлкәтнең бердәнбер һәм законлы хуҗасы... +Шәйхразый көзге салкыннарда, беренче кырпак төшкәч вафат булган иде, кышкы чатлама суыклар башлангач, төннәрнең берендә Мирвәлиләргә күршесе Хәйдәр карт килеп керде. +Соң иде инде, алар йокларга әзерләнәләр иде. +Шәйхразый йортыннан Мирвәлине элек-электән якын күрә иде Хәйдәр карт. Шәмсегаянның әтисе белән дә алар яшьтәшләр, ахири дуслар иделәр. Шуңа күрә Таифәләргә күчеп киткәч тә ул аларны чит итмәде, юл төшкәндә кагылып, хәл-әхвәл белешеп торды. Шуңа күрә аның болай соң килеп керүенә гаҗәпләнмәделәр... +Һәм төн уртасында сулуы кабып килеп кергән юаш карт Мирвәлинең гомер юлына балта чапты. — Мирвәли күрше,— диде ул. — Җыелыштан кайтып килешем. Кулакларның малларын тартып алырга, үзләрен авылдан сөрергә булдылар. Синең хакта да шактый сүзләр купты анда! Син җыйган байлык түгел, соңгы елларда әткәң хуҗалыгына кулың бөтенләй кермәде. Элек тә хезмәтче, көнлекче итеп тотты ул сине! Яшьтән үк эштән аерылмадың! Моны барыбыз да беләбез. Шуның өстенә ятим карчыкны үз яныңа сыйдырдың. Әгәр дә мәгәр атаң малыннан үзең теләп баш тартсаң, сиңа җил-яңгыр кагылмас. Ахыр чиктә шулай дип сөйләштек. Байлык — бер айлык, кешелек — мәңгелек. Үзең уйла... Атаң малын хөкүмәткә тапшыр да... — Үзең ямаулы капчык тотып хәер сорашырга чык дисеңме? — дип Мирвәли картны бүлдерде. — Егәрең бар, тернәкләнерсең! Без дә ата малы белән калмаган! — Эш анда гынамы? — Бирәбез, бирәбез!.. Безгә аның бер кирәге дә юк,— дип кыбырсынды сөенеп Шәмсегаян. — Юк! +Атасы йортына хуҗа булып кайткач, үз байлыгын күреп иңсерәгән, шаярып йөргән Мирвәли авыл халкының хөкемен ишеткәч кара көйде... +Моннан берничә көн элек кенә аны авыл советына чакырып кылын тартып караганнар иде инде. Ул чагында сөйләшенгән сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәгән иде Мирвәли... Димәк, эшне шулайга борганнар икән! Күрче син аларны, акыллы башларны: бөтен нәрсәне — мал-мөлкәтне, мал-туарны тапшырып, шып- шыр йортта калырга! Аның үзе белән ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш дип тә тапмаганнар! — Юк!!! — Бер мәртәбә син барын да ташлап чыктың ич! — Шәмсегаян да сүзгә катнашып карады. Мирвәлине игә китерә алмадылар. Яшь күршесенең мондый гадәте булырын бөтенләй уйламаган Хәйдәр карт, хәйран калып, кергәненә ачыктан-ачык үкенеп чыгып китте. +Йокы качты, тынычлык югалды. Өйнең бар почмакларына шом керде. Табан асларына ут капкан Мирвәли ишек алдын, капка төпләрен әллә ничә кат урап керде. Тәмәкене җен урынына күрә торган кеше, чоланнан тәмәке табып кереп, бөтен өйне сасытты. Советка барырга уйлады, бармады... Сүзләреннән кире кайта торган егетләр түгел анда! +Кайсы почмакка гына барып төртелмәсен аның йөрәге, горурлыгы бәрелеп сызлады: аның үзеннән хуҗадан башка барын да ничек хәл иткәннәр?! +Аның ятларга бөгелергә теләмәгән горур, кире башында усал уйлар кайнады: киңәшмичә, сорашмыйча эшләгәннәр! Кеше түгелме әллә Мирвәли?! +Тышта төн. Кырда буран. Өйдә шом... Урамга баш тыгарлык түгел: себерә... Кулына фонарь тоткан Мирвәли, тыныч кына күшәп яткан мал-туарны өркетеп, абзар белән өй арасын бетереп йөрде. Бер керде, бер чыкты. +Кече якта Таифә карчык әллә ничә мәртәбә намазлык өстенә оялады, алладан җәннәт, кешеләрдән тынычлык сорап мыдыр-мыдыр нидер укынды... Олы якта сүрән янган ут яктысында иңбашына үзе бәйләгән җылы шәлен ябынып, Мирвәлине сагалап Шәмсегаян утырды... Арып-талып, ватылып урынга яттылар... Таң алдыннан ул сикереп торды. — Кая барасың? — Җибәр! — Мирвәли, җаным... Нигә бу байлык безгә? Үзебез тир түгеп тапкан малмы әллә?.. Күпме кеше бил бөгеп, кан-яшь түгеп җыйналган хәрәм йорт-җир... Барын ташлыйк та чыгыйк. Советта дөрес уйлаганнар. Таифә әбиләр нигезе безнең нигез булыр. — Булмый торсын әле! — Чыгармыйм! Тик ят!.. Тышта төн... Төн усал уйлар уята... Таң атканын көт ичмасам!.. Кая барасың?! — Минем беркая да барасым килми. Беркая да, ишетәсеңме?.. Байлык миңа гына түгел, аларга да кирәк! Миңа кирәкмиме ул? Минем дә азрак кешечә яшисем килә... Алар байлыкны алырга, миннән котылырга телиләр. Җибәрәселәре, олактырасылары килә! Сизәм, аңлыйм мин!.. +Ул тамырлары бүрткән муеныннан Шәмсегаянның кайнар кулларын алып ташлады, үзен этеп җибәрде һәм аннан-моннан киенеп ишегалдына чыкты. Күккә карады: караңгы! Вакыт бар әле... +Йозакларны шылтыратмаска тырышып амбарны, келәтләрне ачты, эленеп торган тун-толыпларны, сандык-сандык, тартма-тартма киемсалымнарны, өшәнчекләрне, күзенә ни күренсә, шуларны кочагына төяп, лапаска — ит чаба торган бүкән янына ташыды. Яланөс чыккан Шәмсегаянны әрләп куып кертте: +— Йөрмә!.. +Караңгыда да тонык кына ялтырап торган ит чаба торган киң йөзле балта белән юан, имән бүкәнгә салып турады ул киемсалымнарны. Тук мәче кебек мырлый-мырлый чапты, бүкән янында чүмәлә-чүмәлә булып ямаулыкка да ярарлыгы калмаган төргәктөргәк ситсалар, чаршаулар өелде... — Этләргә танау сөртерлеге дә калмасын! +Киемнәрдән соң чират игеннәргә барып җитте. Ул бура-бура торган бодай өстенә, лар тулы арышларга дегет мичен кертеп аударды. Лапастагы колашада көз буе җыелган көлне он белән бергә бутады, борчак, ясмык өстенә шешә-шешә керосин, пычрак су кертеп тутырды. — Ашаган кешенең эчәгесе әйләнеп чыксын, ашказаны бөрешсен! +Аның аяк тавышына уянып мөгердәп, меркелдәп, ишетелеришетелмәс кенә кешнәп торган хайваннарга агу кертеп бирде. — Куанычка булмадыгыз, этләргә дә калмасын! +Шырпы тотып йортка чыга башлаган иренә Шәмсегаян барып асылынды. — Тагын нишлисең?! Җитмәдеме әллә?.. Авыл бар, күршеләр якында гына! Аларны да харап итәсең киләме?.. Иртәгә кеше күзенә ничек күренерсең? Инде болай да... — Күрми торсыннар әле! Күрмәсләр! Җыен! +Шәмсегаян куркынып артка чигенде... +Алар шомлы кара күләгәләр булып авылдан икәүләшеп чыгып киттеләр... +Салкын иде ул төн, ямьсез иде... Каршы яктан искән җил аларның бишмәт чабуларыннан сөйрәп авылга таба тарткалады, итек кунычларына, куеннарына учы-учы белән ярма кар тутырды. Әмма алар үрмәли-үрмәли алга атылдылар. Чөнки артка борылырга ярамый иде. Ишекләр шар ачык калган өйдә Таифә карчык туңып уянды һәм тирә-ягында ниләр булганын чамалап сөрән салды, күршеләрне җыйды... +Япан кыр уртасында, буран эчендә Мирвәли күккә карады: нәкъ аларның баш очында дәү сорау галәмәте булып Җидегән йолдыз яна иде... +О, ул авыл!.. Үзенең йолдызлы төннәре, җиләс таңнары белән Мирвәлинең төшенә кереп, аны ел буе газаплады, китмәс бизгәк булды. Тып-тын таңнарда ат кешнәгән тавыш ишетеп, Мирвәли җылы ятагыннан сикереп тора иде. Сикереп тора да идәндә яланаяк чаба башлый, тешләрен шыгырдатып ыңгыраша... Кешеләр бәхет бүлешә торган, мәхәббәтне уртак итә торган сихри таңнарда ул, авыр йодрыгын йомарлап, кемнәргәдер янап, бүлмә буйлап бәрелепсугылып йөри... +Шәмсегаян зирәк күңелле иде, ул ирен нинди уйлар сикертеп торгызуын аңлый, Мирвәли шашып-шашып өзгәләнә башласа, акрын гына аның артыннан килә, иркәли, сөя, тәрәзәләрне ачып җибәрә, бүлмәне иртәнге мәхәббәтле һава, йолдызларның сүрән яктысы белән тутыра. Ире артык кайгырмасын өчен үз хәсрәтен эченә йотып, үз моңын күңелендә бикләп яши иде... +Икенче җәйне, урак өсте алдыннан Мирвәли аерата тилереп, шашынып китте. Капылт кына урыныннан сикереп тора да бер ноктага озак карап тора. Тора, тора, керфек тә какмый. Андый вакытларда Шәмсегаян өзелеп-тилмереп сорый торган иде: — Ни уйлыйсың син? Ни җитми сиңа бу дөньяда?.. +Ачулана иде Мирвәли, уйларын тырышып-тырышып яшерә иде. +Бүген дә үз-үзе белән көрәшеп, барын да сөйләп бетермәскә тырышып шактый газапланып кайтты ул... Бара-бара түзмәде, хисләр сүзләргә әйләнеп телгә керделәр... — Шәмсегаян... Ни уйлыйсың, дип сорап ачуымны кабарта идең! Белә идең ич инде үзең дә! Күңелемдә бер генә уй иде минем: дөнья нигә болай көйсез яратылган? Әллә мин үзем яши белмәдемме?.. Кай җирдә аягымны каймыктырып чатан-ботан атл��п киттем мин?.. Йортлы-җирле, атлы-тунлы бала идем, кулымнан эш килә иде, нигә болай сукбай булып җиде ят җирләрдә нужа куам?.. Мине җылы түшәгемнән торгызып салкын урамга куып чыгарырга кемнең хакы бар иде?.. Кулак малае булып тууыма мин гаеплеме?!. Кулакның хезмәтчесе идем ич мин! Унбер яшьтән мин аңа бил бөктем!.. Шулай дип уйлый идем мин. Ярый, байлыкны алырга да карар кылсыннар, ди... Тик нигә мине чакырмадылар алар?.. Нигә?.. Үзем уйлыйм, үземнең сыңар күз белән генә булса да, Карачураны күрәсем килә... Үземне сукбай ясаган кешеләрнең эшен, тормышын күзлисем килә иде. Ничектер, аларның эше дә минеке кебек үк уңайсыз барадыр, үзара сугышып беткәннәрдер сыман тоела иде миңа! Аларның да яшерен кайгылары бардыр, бу шыксыз дөнья аларга да җайсыз, ямь юктыр кебек иде. Болай уйларга бернинди нигезем булмаса да, кимсетелгән сынык күңелем шулай уйлап юана иде!.. Ул чагында мин боларның берсен дә сиңа сөйли алмадым, Шәмсегаян!.. Кыеп ничек сөйлисең? Үзеңнең сукыр килеш тормыш тәгәрмәче астына килеп кереп аксак чеби хәлендә калуыңны хатыныңа ничек танасың! .. Миңа да тернәкләнеп гомер итәргә бер таянычлы уй, юаныч кирәк иде ләбаса! Кеше шунсыз яши алмый. Бигрәк тә ир кеше. Бәләкәй генә өемдә, аулак ишегалдымда мин нәни генә булсам да патша идем, хуҗа идем. Бөтен дөньяга ачуланып, күңелемдәге ачу-үч тойгыларын эчеп, агуга әйләнеп, күлмәгемә сый- мастай чакларымда өйгә кайтып кергәч, синең юаш, басымчак кыяфәтеңне күрсәм, авырайган аякларым җиңеләя, иелгән, буйсынган гәүдәм турая иде. Кеше бил бөгеп кенә яши алмый, ул кем янындадыр тураерга да тиеш бит!.. +Ə күңелне бетмәс уй кыра: "Карачура... Карачура..." +Бер яктан аны онытырга, сиңа оныттырырга тырышам. Ə үзем уйлыйм да уйлыйм. Болай күпме яшәргә мөмкин иде соң?.. Нинди чаралар белән, ничек итеп үткән тарихны мәңгегә онытырга, башкалар кебек эш тәмен тоеп, бәхет белән янәшә яши башларга? Ничек итеп?.. Ничек котылырга ул авыр йөктән?.. +Җәй, эссе җәй иде... Мирвәли ул көнне эштән иртәрәк кайтты. Ишегалдында ашык-пошык кына юынды, таза беләкләрен бер ышкуда корытып, болдырга утырды. Аш өлгергәнен белсә дә, ул ашыкмады. Аяк астында ята-ята шомарып беткән бозау башы зурлыгы таштан күзен алмады... Шәмсегаян аны чакырып-чакырып карады да, Мирвәли кермәгәч, аның янына болдырга чыгып утырды. — Шәмсегаян, мин китәм. — Кая? — Күңел ачылып китмәсме дим... Тутыгылды... Курыкма, мин озакка түгел. — Озаклыгы куркытмый. Мине синең уйларың борчый. — Ни беләсең син алар хакында? — Беләм... — Саташып, төштә берәр нәрсә лыгырдадыммы әллә? — Күңелем сизә... — Синең күңелең сизсә, минеке тели! Юлга чыгарга кирәк миңа. Куркып, ярыкка поскан таракан булып яши алмыйм мин. Күпме интегергә мөмкин?.. Дөнья мине чишендерде, мин шып-шыр, анадан тума ялангач калдым... Исемем дә, туган туфрагым да, йорт-җирем дә юк. Сукбай, хәерче мин... Тик, сукбайның күңеле бар! Күңелемдә бетмәс сызла��у!.. Нидер авырта! Мин шул авыруны кисеп ташларга телим. Һич югында үземнең кем икәнлегемне ачыкларга телим... Ялгыштыммы, түгелме?.. Шуңа китәм дә... Билет кесәдә! — Кая кадәр ул, Мирвәли? — Бик еракка! — Кайтыр юлларыңа билет ала алырсыңмы? Ару юлларга чыгасыңмы икән инде, ходаем... — Кайтыр юл — таныш юл... — Мирвәли, акыл өйрәтә дип уйлама... — Дөнья җитәрлек өйрәтте! — Шулай да тыңла: заман үзгәрде... Күреп торасың! Нигә кешеләрдән олы, алардан аеры булырга? Әйбәт кенә эшлисең, үз тормышыңны рәтләп киләсең, әллә сиңа азмы бу? Әйтергә базмый йөри идем, Карачурадан шулай китеп бер ялгыштык, шундый кыек адымны кабатлый күрмә. Яхшы агымга каршы йөзүдән ни файда?.. Гомерең үкенечле булыр, Мирвәли! +Кан бәреп торган тулы иреннәрен чалышайтып Мирвәли Шәмсегаянга карап утырды. — Курыкма, асарга да, таларга да җыенмыйм... Бер җилләнеп кайтасым гына килә! — Мин дә синнән калмыйм, Мирвәли,— диде ул бераздан, нык итеп. — Кая барасың? — Синең белән. Ялгызым калырга куркам. — Күрше карчыгын чакыр. — Миңа син кирәк. — Ə менә миңа син генә аз!.. Миңа тагын нидер җитми... Сорашма, төпченмә. Нәрсә кирәген тәгаен белсәм, үзем дә болай интегер идемме?.. +Иртәгесен болдыр буенда, шома ак таш өстенә басып Шәмсегаян илереп-елап калды. Ул, очып китәргә талпынган җәрәхәтле кош кебек, Мирвәлигә омтылып кат-кат инәлде: — Үкенерлек юлга чыгып, гаеп-кыек ясый күрмә берүк!.. Туган җиреңнән олы була алмассың! Сак йөр!.. Кыңгыр эш, кыңгыр эш... +Мирвәли, зифа буен бәйрәмчә туп-туры тотып, горур башын югары күтәреп, балчык түбәле тәбәнәк йортлар арасына кереп югалды... +Ике атна торып әйләнеп кайтты ул. Сакалы җиткән иде аның, ияк астында бөдрәләнеп тора, киемнәре пычранган, теткәләнеп беткән. Ул кулын бирмичә генә хатыны белән исәнләште дә, өйалдында ук анадан тума чишенеп ташлады. Тир исе, әллә кайсы якларның ят исе аңкыган күлмәк-ыштаннарын төреп чормага ыргытты. Шәмсегаянның: "Кайларда йөрдең син, Мирвәли?!" дигән инәлүле карашын санга сукмыйча биш тәлинкә аш ашады һәм иртәгесен таңнан торып тегермәнгә китте... +Шул көнне Шәмсегаян лампа куыгын төшереп ватты... +Суган тураганда бармагын кисте... +Шул көннән Шәмсегаян янында икенче Мирвәли яши башлаган кебек булды. Икенче Мирвәлинең кыланыш-гадәтләрен аңлап бетерү тагын да кыен, ул серле дә, ят та, сәер дә иде... +Шәмсегаян сорау тулы күзләре белән һәр көн аны озатып кала: "Кайларда, нинди ерак сукмакларда йөрдең соң син, Мирвәли?" +Хатынының чәнечкеле, таләпчән карашын күргән минутларында аның җене котыра, сүзсез булса да, төпченгәне өчен Шәмсегаянны пыр туздырып әрлисе килә. Кичләрнең берсендә шактый төшереп, кызмача кайтты Мирвәли... — Ни беләсең килә синең?! — дип кычкырды ул күзләрен акайтып. — Я әйт, ни? Теге дөньяда нәнкир-мөнкирләр белән очрашып, аларга да җавап бирәсе бар әле. Анда инде нибуч!.. Ләхетең тар, чыгып ычкына алмассың!.. Ə бу киң дөньяда, якты дөньяда, мине хөкем итәрлек кеше юк! Берәүдән дә курыкмыйм!.. Берәү дә мине хөкем итә алмас. Мин үземә-үзем судья! Башкалар юк... Юк! Син дә! Карама миңа шулай итеп! Сорама да! Белдеңме?! +Шушы ике атна... +Шәмсегаянның борчулы көннәре, куркыныч төннәре... Тычкан кыштырдавына да сискәнеп уянып, газапланып, көеп, интегеп, билгесезлек сагышында кибеп яшәгән ике атна!.. Ул хакта алар телләре белән яңадан сөйләшмәсәләр дә икесенең дә күңелләрендә мәңгегә уелып калды. Илле сигез елның иң куркынычлы ике атнасы! Ире өчен куркып яши башлады Шәмсегаян. Мич арасында нәни кыштырдау ишетсә дә, ул тизрәк Мирвәлине уята иде. — Җаным, тычкан кыштырдыймы, мин куркам! +Мирвәли, читкәрәк тартылып, йокы аралаш мыгырдый: +— Кыштырдамасын өчен майлый алмыйм бит мин аны!.. +Илле сигез чакрым! Шактый ерак ара икәнсең син... Алар һаман юлда... Көн кыздыра да башлады. Ат өстендә яшел, дәү кигәвеннәр бызылдады. Ат бара-бара да шарт-шорт итеп тәртәгә тибә иде. Аны бераз ашатып алырга кирәк булса да, Мирвәли ул турыда уйлый алмады... Ул арт карамага ике куллап ябышкан килеш һаман тып-тып бара иде... +Юк, инде калган серләрен берчакта да сөйләмәс Мирвәли! Бетте, җитте... Илле сигез түгел, йөз илле сигезне үтсәләр дә, теге ике атнаның тарихын ачмас!.. Аны хөкем итәрлек кеше тумаган әле! +Иреннәрен тешләп шактый барды Мирвәли, авыр сулады, тәмәке кабызды һәм үзе дә сизмәстән тагын сөйләп китте. +— Теге вакытта инәлүеңне сизсәм дә, сөйләмәгән идем, Шәмсегаян!.. Эземне чуалтып, ят станцалар аша Карачурага кайттым мин ул чакта... Арып-талып Кызыл яр өстендәге урманга кайтып егылдым. Бер көн, бер төн баш күтәрмичә йокладым... Уяндым да, урман кырына юнәлдем... Озак-озак итеп авылга карап яттым... Тормыш бара иде анда! Урамнан атлылар узып китә, уралып-сугылып алачык янында кешеләр йөри, тимер чүкиләр, кабаланалар... Җанлылык, хәрәкәт! Син, мин дип тормаган тормыш, һаман алга аккан икән. Яңа буралар күренә, инеш аша яңа басма салганнар. Казлар каңгылдый... Шунда минем башыма коточкыч бер ачыш килде: әгәр дә мин моннан ел ярым элек үлгән булсам?.. Əнə теге, синең белән чыгып киткән төнне! Үлгән булсам, үлгән булсам!.. Гел шул турыда уйлап ятам!., һич тынгылык тапмыйм. Мин үлгән булсам да, тормыш шулай ук кайнап торыр иде. Барысы да искечә яшәрләр, шаярырлар, көлешерләр, эшләрләр иде. Димәк, мин бик кечкенә, əhəмиятсез зат икәнмен? Кирәгем шулкадәр генә икән! Алай булгач, табигать мине ник яраткан? Күрергә күз, үкенергә, газапланырга күңел биргән?.. Беләгемдәге көч нигә? Аякларымдагы егәр нигә?.. +Шунда, Кызыл яр өстендәге урман авызында мин үземнең япаялгыз калган, кирәксез, кечкенә бер бәндәчек икәнлегемне төшендем! Дөнья да, Карачура да минем барлыгыма да, юклыгыма да дикъкать итмичә рәхәтләнеп яши алалар икән. Яшиләр дә!.. Алайса мин нигә яшим?.. Шунда болай дип аңладым: әгәр мин авылдашлар белән бергә булып, тормыш казанында кайнасам, эшләсәм, эшемн��н тәм тапсам, көрәшсәм, мондый газаплы сораулар белән җанымны интектермәс идем!.. Ялгызлык — җәза икән!.. Тик алар белән бергә булырга да ярамый иде инде миңа!.. +Миңа күңелсез, искиткеч күңелсез булып китте... Əhə, алаймы, дип ярсыдым мин... Димәк, мин үлгән булсам, әгәр мин салкын җир куенында яткан булсам... Менә шул чак минем күңелгә әшәке уй төште, Шәмсегаян! Мирвәли үлмәгән, ул тере әле, яши, ышанмыйсызмы, дип кычкырасым килде. Йодрыгым белән ут тулы күкрәгемне төеп җан авазы белән акырырга теләдем мин! Күңелемдәге усаллык кабара, арта барды, Шәмсегаян, ышанасыңмы?! Берсеннән-берсе әшәкерәк уйлар биләде мине... Карачураны җир йотуын теләп ходайга ялвардым мин!.. Җир йотмагач, болай дип уйладым... Янәсе, мин җил чыкканны гына көтеп торам... Янәсе, менә кичкә таба җил күтәрелә. Мин шуышып кына авылга юнәләм! Безнең йортта колхоз идарәсе, янәсе... Булсын! Миңа шул кирәк тә! Арт капканы ачам да ишегалдына керәм!.. Караңгы, шылт иткән тавыш юк. Җил генә улый. Барысы да йоклыйлар! Карачураның бәхетле кешеләре йоклыйлар! Караңгылыкның горур патшасы булып ишегалды уртасында мин басып торам! Мин! Мин исән! Мин яшим, янәсе!.. Җил!.. Урый-урый исә хәзер, түбәләрне йолкый! Сызгыра... Мин кәефләнеп лапаска таба атлыйм. Минем шырпыдан чыккан зәгыйфь утны көчле куллары белән җил эләктереп ала да коры лапаслар буйлап йөгереп китә, юан өрлекләрне, бастырыкларны ялмап өскә ыргыла... Салам түбәләргә менеп шатыр-шотыр бии башлый!.. Шәп!.. Иң элек Хәйдәр карт уяна!.. Күршедә генә бит!.. Ак күлмәк-ыштаннан чабып чыга да капканы тибеп ача... Карый: күрә!.. Ишегалды уртасында ялкын телләренә уралып мин басып торам!.. — Мирвәли, нишләп торасың? Янасың бит! +Шул чагында мин бер сүз белән тегенең авызын томалыйм: — Янсын! +Хәйдәр карт нәзек тавышы белән: "Пожар, пожар!"— дип кычкырып, урам буйлап йөгерә башлый... +Ə мин, ука күлмәкләр киеп, алтын-көмешкә бизәлеп, ут патшасы кебек карап торам: — Янсын! Нигезе калмасын бу йортның!.. Этләргә кара күмере дә булмасын! Тамыры корсын! +Хәйдәр карт кешеләр җыя... Чабалар, ашыгалар. Чиләкләр шылтырый... Йорт янына киләләр дә ишегалды уртасында эре генә тәмәке тартып торучы мине күргәч ләхәүләләрен укып кире чигенәләр... Мине теге дөньядан кайткан җан алучы газраил дип уйлыйлар. Үч ала дип куркалар. Ə мин?.. Мин! Көләм генә тегеләрдән! — Ха-ха-ха! +Шаркылдап көләм! +Түбә ишелеп төшә. Ут күрше йортларга сикерә. Карачураны тоташ ут, ялкын чолгап ала! Юк Карачура! Бетте Карачура!... Мин канәгатьләнеп сызгыра-сызгыра кырга чыгам... Сыза буеннан үзебезнең җирне эзләп табам. Бер уч салам җыеп алам да ут кабызып кыр өстенә чәчеп җибәрәм! Ялкын телләре шаярышып бии-бии басу өсләп чабып китәләр... Тычкан балалары чыелдый. Куркынган бытбылдыклар, тургайлар пырылдап кара һавага күтәреләләр. Басу түре ут белән тула, авыл дөрли-дөрли яна!.. Мин Кызыл тауга менеп җиткәнче авылга борылып карыйм!.. Тиз-тиз м��нәм! Өстән иркенләп, озаклап авылга карап торам. Ул дәү учак кебек дөрләп минем күзләремне иркәли, шунда мин кап-кара йодрыгымны йомарлап селки-селки иң актыккы сүзләремне җил иркенә тапшырам: — Янамы? Беттеме Карачура?! Күрдегезме Мирвәлинең кем икәнен?! Ансат кына Мирвәлине җир йөзеннән югалтырга уйладыгызмы?.. Əə-ə! — Тпру... тпру, бахбай! +Ул, ярга ыргытылган балык кебек авызын зур-зур ачып, өзек-өзек тын алып торды. Йөрәге дөп-дөп тибә, баш очында гына өздерепөздереп сабан тургае сайрый иде. Алда гына урман... Таныш урман кебек... Шулмы-юкмы?.. Əнə, аерым тырлау булып, тал әрәмәсе утыра... Арырак киткәч урман тигез почмак ясап борылып киткән... Шул, шул!. Юлы да, урманы да шул. Урман чыгуга, Кызыл яр... Кызыл яр астында Карачура!.. — Зур авыл ул Карачура!.. Булган бар, ə кәкже! +Кем әйткән иде соң әле күңел өшетерлек бу сүзләрне?! Олаучы бит!.. Теге аксыл кашлы, аңгыра кыяфәтле егет... +Мирвәли, орлыгы агып беткән тишек капчык кебек акрын гына җиргә иңде, арба янына тезләнде һәм дегет белән каралган араталарга җыерчыклы маңгаен бәрә-бәра ялына башлады: — Шәмсегаян, җаным!.. Кая алып кайтасың мине? Ишетәсеңме син?.. Тыңла, зинһар! Кайта алмыйм мин анда, ярамый! Сиңа барын да сөйләп бирдем инде. Күңелемдә берни калмады. Син хәзер барын дә беләсең... Тик син теге кышкы төнне генә хәтерлисең!.. Ə Кызыл яр өстендә ятканда... Мин бит чынлап торып авыл-кырны яндырырга ниятләдем! Кулым белән булдыра алмасам да, күңелем белән күптән яндырдым мин Карачураны! Биш көн буе җилле төн көтеп яттым мин тау өстендә!.. Әллә ничек, акылыма килеп кенә, кире кайтып киттем... +Тик Шәмсегаян дәшми, акрын гына искән кыр җиле аның җәймә кырыйларын җилфердәтә, аның балавыздай йөзен азга гына ача да тагын каплый... +Аңа барыбер... Дөнья бармы, тармы ул, киңме, ыгы-зыгылымы, аңа барыбер... Мирвәли җилкәсенә төшәчәк яңа хәсрәтләр авырмыҗиңелме, аңа барыбер... +Юк, юк! Карачурага кайтырга ярамый. Ирекле баштан үзең җәза сорап барып керергәме?.. "Авылдашлар, мин гаепле сезнең алда! Үземнең дә, аның да гомерен агулап, үчемә буылып яшәдем!" — дип баш орыргамы?! Юк!.. +Ул ялт итеп сикереп торды, Шәмсегаянны бер кырыйгарак күчерде, җитез генә арбага менеп утырды һәм сүс дилбегәне кагып атка эндәште: — На-а! +Арба тәгәрмәчләре юлдагы вак ташларны сикертеп күндәм генә тәгәрәргә тотындылар, төне буе акрын килеп үшәнләнгән ат пошкыра-пошкыра аякларын як-якка чөебрәк юртып китте. — На, на! +Урман тиз-тиз аларга каршы чаба башлады, ук кебек сузылып яткан киң юл буп-буш иде. Мирвәли әле артына борылып карады, әле як-ягына күз төшергәләде. Бер җирдә дә кеше заты күренмәде. Шактый баргач, ул атны кинәт уңга борды. Алар ташландык иске юлга барып керделәр. Арба тәгәрмәчләре астында коры чыбыклар шытырдап сынды, күчәр башлары юлга ук чыгып яңарган усак үсентеләрен иеп, кырмыска ояларын сыдырып, тигезләп үттеләр. Мирвәли бер кулы белән Шәмсегаянны ныгытып тотып һаман атны каулый иде: — На, на, на! +Таныш юл... Ул тирән чокырга чыгарга тиеш... Аулак урын. Урман уртасы... Бала-чага да килеп йөрми, карчык-корчык кызыгырлык җиләкле аланнар да юк. Чаукалык, вак урман... Аннан шырлыклар башлана. Чытырманлыклар... Пәри өне! Элек шулай иде. Барган саен юл тарайды, юлга ук чыгып торган коры ботаклар Мирвәлинең, манма су булган күлмәген эләктереп ерттылар. Күлмәк астыннан кояш күрмәгән ап- ак тән килеп чыкты... +Чокырга җитәрәк ул атны юлсыз җиргә борып кертте. Бик кыенлык белән генә агач арасына үтә алган ат, арбаны көч-хәл белән тартып, шарт та шорт ботаклар сындырып, Мирвәлине сискәндереп бара иде. Шырлыкка кергәч, Мирвәли арбадан сикереп төште. Куе агачлыкта үлән үсмәгән диярлек, ара-тирә аксыл, сусыл сәрдәләр генә кояш эзләп төрле якка сузылганнар. Тып-тын... Күләгә... Һич көтмәгәндә "Акчарлактан да кара күләгә төшә!" дип уйлап алды, арыбире карангач, агачлар юграк урынны чамалап җиргә чүгәләде... Шунда, аяк астында аунап яткан коры ботакны алып кабыгыннан арчыды, җиргә батырды... Җир йоп-йомшак, казыр өчен бик уңай иде... +Черегән яфрак катламын күтәрүгә, астан вак кына кызыл кырмыскалар йөгерешеп чыктылар, аның тузанлы итеге буйлап тизтиз өскә күтәрелделәр, муенга, аркага кереп тулдылар. Кайнар тир исе җәлеп итте, ахрысы, аларны. Мирвәли аларның аяусызланып, авырттырып тешләүләрен бөтенләй сизмәде, кулларын төкереклитөкерекли очлы таяк белән йомшак җирне чокыды... Нәзек, әмма нык, сыгылмалы агач тамырларын сындырганда тырнак төпләре канады. Тамырлар бер-берсе белән тоташып, чәбәләнеп беткәннәр иде. +Кинәт аның баш очында гына нидер кыштырдады, ул сискәнеп күтәрелеп карады һәм үзе янына килеп җиткән акбүз атның моңлы, зур күзләре белән очрашты... Ат чебен-черкигә түзә алмыйча шырлыкка ерып кергән һәм Мирвәли янына ук килеп җиткән иде. +Ул куркып китте. Хәле бетеп, буыннары изелеп чокырдан чыкты һәм гөрселдәп җылы җиргә капланды... +Качарга кирәк! Барын ташларга да ычкынырга моннан! Атны юлга чыгарырга, чыбык белән берне ныгытып сыптырырга!.. Китсен!.. Качарга! +Ул тир ачысыннан сызлаган күз тирәсен пычрак кул аркасы белән уа-уа мүкәли, үрмәли башлады. Бите-кулы сыдырылып бетте аның, өсбашы таланды... Шактый озак үрмәләгән кебек тоелды, ул борылып карады: башын чайкый-чайкый көч-хәл белән арбаны сөйрәп, ат та аңа ияреп килә иде... Ул ашыгыбрак шуыша башлады, тирән чокыр янына барып җитте һәм, хәле бетеп, җирне кочаклап озак кына исәнгерәп ятты. Җирдән яшел үлән исе, тереклек исе, кояш исе, туклык исе килә иде. Чокыр төбендә, ташлы ярлар арасында нәзек кенә моңлы тавыш белән чишмә чылтырый... Ул аягына басып тормады, яр балчыгын ишә-ишә түше белән шуышып аска, чокыр төбенә төште һәм тонганын да көтмичә, эре йотымнар белән салкын, болганчык суны эчте. Ком, балчык кисәкләре аның эре тешләре арасында көлгә әйләнеп шытырдадылар, тирләгән бите бу��лап әллә күз яше, әллә чишмә суы акты. +Ул көч-хәл белән тырмашып аягына басты, үрмәләп диярлек текә сукмак буйлап өскә менде. Ат сак кына кешнәп, тавыш биреп аны каршы алды. Мирвәли алпан-тилпән атлап арба янына килде, аратага ябышып тезләнде һәм: +— Ачуланма мине, Шәмсегаян,— дип пышылдады.— Мин сине ташлап, үзем кылган һәм ниятләгән эшләремне ташлап беркая да китә алмыйм икән инде! Булмый... Кичер мине!.. +Борырга теләгән иде, ат борылмады, колакларын уйнатып һаман чокыр ягына карап торды, борын тишекләрен дерелдәтеп тавыш бирде. Мирвәли шул чакта гына аны тугарырга вакыт икәнен, хайванкайны төне буе ашатмыйча-эчертмичә куып кайтуын хәтеренә төшерде. Ул каты куллары белән биянең йомшак яңагын сөйде, сыйпады... Нишләргә? Атны чокырга төшереп булмый, сукмагы бик текә, ярлар биек, су алып менәргә савыт-саба да юк. Ул уйланып торды да, фуражкасын салып, аның эченә өрәңге яфраклары түшәде. Бер менеп, бер төшеп су ташыды, аягының җегәре тәмам бетте, атны тәмам туйганчы эчертте. Сумкадан күмәч сыныклары алды да берәмберәм атның калтырап торган йомшак иреннәренә кыстырды... +* * * +Урамның нәкъ уртасында туктаган атны, арба янында юаш кына, мескен генә басып торган ап-ак чәчле, җитү сакаллы, таланган өсбашлы, киң җилкәле, баһадир гәүдәле картны бик тиз абайлап алдылар. Берән-сәрәнләп тә, аннан күпләп-күпләп халык урамга йөгерде. Кешеләр арасында шөбһәле сүзләр ишетелде: — И-и, бичара, берсе үлгән түгелме соң? +Мирвәли бер сүз дә дәшә алмады, ул күз яшьләре ташкынын чак тыеп тора, аның аскы ирене дерелди, күмәч-күмәч балчык каткан тезләре тыелгысыз калтырыйлар иде. — Кая барасың болай? Кем син?!. +Шәмсегаянны зур кадер-хөрмәт белән авыл зиратына, үзе теләгән почмакка, каен белән нарат кочаклашып үскән урынга күмделәр... +Аның якын кардәшләре дә, дуслары да, ахирәтләре дә табылды. Бик якын агай-энеләреннән дә шактый кеше исән икән, алар берсе дә Шәмсегаянны онытмаганнар иде. Карачура кешеләре тетрәнерлек үткән хәлләрне искә төшереп, белмәгәннәргә сөйләп, якынлык хисләре күрсәтеп Шәмсегаянны үз яннарына кабул иттеләр — зиратларыннан урын бирделәр... Авылның бик борынгы гадәте буенча чардуган торгызып, аның дүрт почмагына дүрт сыерчык оясы куярга булып, агай-эне үзара почмакларны бүлешеп тә алды. +Карачурада гадәтләр һаман шул икән әле. Кеше үлсә аның чардуганының дүрт почмагына да колгалар кадап сыерчык оялары куялар. Язгы җылы җилләр белән көньяктан Карачурага әллә никадәр сыерчык очып килә. Алар күнегелгән тын зиратта оялыйлар, бала чыгаралар. Ап-ак шомырт, миләш чәчәкләренә төренгән зиратта яз буе кошлар моңы яңгырап тора. Якыннарың никадәр күп булса, дарыңның хисе никадәр көчле булса, синең истәлегең алар өчен никадәр якты булса, оялар шулкадәр озаграк торалар. Карачуралар аларны барлап, ел саен караштырып, төзәтеп куялар. "Аның баш очында бер кош та оя типми бит!" — бу Кара��уралар өчен иң аяусыз сүз! +Әйе, Карачура һаман бар икән! Үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә!.. +Авыл шул ук: инеш белән бергә ике борма ясап сузылган Олы урам. Түбән очта, ыштан балаклары булып, Олы урам икегә тармаклана. Уңга киткәне Кәҗә башы, сулга, күпер аша чыгып үргә менгәч, Имән урамы башлана... Кәҗә башы урамы элекке кебек үк яшеллеккә төренгән. Шәмсегаяннарның нигез-йорты шунда иде... +Инеш тә шул ук: каз-үрдәкләр мыжылдап тора үзендә, ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрне пыркытып чыгарып җилгәргеч иләгеннән бозып ясалган бәләкәй җәтмәләр белән балык сөзәләр... Ярларында таллар... Тал араларында бозау көтүе утлап йөри... +Инеш аръягында үзгәреш!.. Таллык белән тау арасында Мирвәли исемнәрен дә белмәгән әллә нихәтле машиналар канатларын, яңакларын ялтыратып тезелешеп торалар. Авылның механизациясе шунда икән. Хәзергә алар ял итә. Арырак бензин баклары, әллә нинди подваллар, сарайлар... Хуҗалык үскән, димәк! +Йортлар да үзгәргән: элек салам түбәле кырык терәүле мескен өйләр арасыннан ара-тирә генә такта түбә кукыраеп чыгып тора иде. Хәзер салам түбәләр бер-ике җирдә генә калган... +Ə кешеләр?.. +Кешеләр әллә ниндиләр... Мирвәли авылдашларының күбесен танымый, бик күпләр аның үзен танымыйлар... Башта бу хәл куандырса да, тора-бара бик читен нәрсәгә әйләнде. Берәрсе килеп Шәмсегаянны сораштыра башласа, бигрәк тә уңайсыз иде аңа!.. Аны белә, димәк, Мирвәлине юри-марый гына танымаган булып маташа... Шәмсегаянның күп еллар тоташ балалар бакчасында эшләвен, Карачураны сагынуын, бер генә көн дә, минут та онытмавын ишеткәч, соратучыларның күзләре яшьләнә, барысы да аны бик кызганалар, офтаналар иде. Аны кызганалар, ə Мирвәлине?.. +Нигә берәү дә аның хәлен сорашмый, аның чал башына кинәт ябырылып төшкән хәсрәтен бүлешергә ашыкмый?.. Нигә?.. Ул да шушы авыл кешесе ләбаса, шунда туган, шунда үскән! +Мәрхүмәне олылап җиргә иңдергәч, аны бөтенләй оныттылар... +Башта төркем-төркем, аннан берәмләп халык зираттан таралып бетте. Беркем дә кабер янында чүгәләп утырган Мирвәлигә күз салмады, үзе белән чакырмады, "безгә кагыл, кереп чык", — дип эндәшмәде... Ичмасам, берәрсе: хәзер нишлисең, кая барасың инде?" — дип сорасачы!.. +Гомер буе юатып түгел, кеше кайгыртып түгел, юанып, иркәләнеп яшәргә өйрәнгән Мирвәлигә болай бердәм рәвештә һәм ачыктан-ачык үзен үгәйсетүләрен, санга сукмауларын күтәрү бик авыр, үтә кыен иде. Ул агай-энеләренә, авылдашларына, танышларына чын күңелдән рәнҗи, үзен санламауларын күреп, аның болай да сынык күңеле тыгын да сүрәнләнә, мескенләнә бара иде... +Зираттан чыгып баручыларның акрын гына сөйләшкән сүзләре дә аның йөрәгенә туп-туры утлы ук булып кадала, җыела-бөялә иде. — Туган җире тарткан икән бичараны! — Әй, уңган да хатын иде инде!.. — Аның урак урулары... — Печән чабуын әйт син! — Аш-суга гаҗәп ос��а иде... — Ярдәмчел, кече күңелле... — Шул Мирвәли олактырды инде аның башын... — Теге Мирвәлиме инде бу? — Үзе инде, үзе!.. +Чүгәләгән иде Мирвәли, җиргә үк утырды. Үзе хакында әйтелгән сүзләрне күтәреп торырлык түгел иде... +Ə зиратта мул булып үлән калкынган! Сусыл сабаклы әнисләр чәчәк аткан. Койма буенда күпереп утырган баллы ай чәчәкләре өстендә алтын суы йөгерткән төклетуралар, бал кортлары оча... Выж да выж... Җил, каен яфракларын лепердәтеп, җирдә шадраланган күләгәләрне туктаусыз уйната... Мирвәли үзе дә сизмәстән җирдән, үлән арасыннан кытыршы, иске нарат күркәсе алып чалбар кесәсенә тыкты... +Күтәрелеп тә карыйсы килми аның хәзер... +Карарга кыймый! +Кая карап күзне ял иттерәсе? Төне буе атлап арыган аякларны, ватылган тәнне ял иттерерлек тыныч почмакны каян табарга?! +Бер Шәмсегаян гына: "Монда кал!" — диде. +Бер ул гына... +Монда... Карачурада... +Калыргамы? Менә шушы үтә кырыс кыяфәтле авылдашлары белән аны бәйли торган берәр нәрсә калганмы соң?.. +Бүген ул үзе туып-үскән нигез яныннан да үтеп китте. Нигезе буш... Берәү дә кыеп анда йорт тергезеп җибәрмәгән... Бакчасы өстеннән тыкрык ясаганнар. +Өй урынын уртада калдырып, ике яклап үтеп йөриләр икән... Яшел таплы җир өстендә күгәргән, мүкләнгән нигез ташлары арасыннан юан сабаклы алабуталар, карга борыннары, сукыр кычытканнар үсеп чыккан. Кемдер үлән арасыннан кереп йорт турына муртаеп беткән шәп-шәрә усак казык каккан. +Бүген, ул кайткач кына какканнармы әллә?.. +Тыкрыкның ике ягында да дәү-дәү өйләр. +Дәү-дәү өйләрдә яңа кешеләр... +Мирвәли заманында туып кына килгән яңа буынның үз балачагалары үсеп беткән... +Уйлар аның башын җирдән күтәрделәр, ул томанлы күзләре белән авыл урамнарын капшый башлады... +Урамнар элеккечә... Урамнарның ике ягыннан да баганалар тезелешкән. Мирвәли бик бәләкәй чагында "чыжым баганалары" дип йөртәләр иде аларны... +Өйләр... +Өч кое! +Хәйдәр карт казыган коелар... Аның өч улы гражданнар сугышыннан кайтмады. Шулар истәлеге итеп өч кое казыган иде ул... Шәмсегаян белән алар шунда очрашалар иде. Өч кое янында тугыз тирәк. Хәзер дә исән икән әле алар... +Имән урамы... Мирвәлинең бабасы: "Без бәләкәй чакларда Бөгелмәгә олау йөртә идек. Имән урамыннан чыгуга, карурман башлана иде. Барып җиткәнче гел урман эчләп үтә идек", дип сөйли иде. +Әйе... Монда аның ерак бабалары туган. Авылның нигезен салган кара Чура үзе дә аның ерак бабасыдыр әле... Бу зиратта аның әтисе ята, әнкәсе... Монда Шәмсегаян... Калыргамы монда?.. — Хуш, Шәмсегаян!.. +Оешып каткан аякларын сыкрый-сыкрый язып ул урыныннан купты, Шәмсегаяны белән кат-кат саубуллашты... +Урамнан кайтырга базмады ул, ындыр артлатып туп-туры Шәрифҗаннарга китте. Аның аты шуларда. Шәрифҗаннар Шәмсегаянның якын кардәшләре... +Аңа, азга гына булса да, каядыр барып сыенырга, үзен кеше итеп сизәргә кирәк иде. Шунсыз булмый! Шунсыз ул хәлсезләнеп, егылып үләчәк. Тик үзеңне кеше ите�� тою өчен, башкаларның да сине үз ишләре итеп санаулары кирәк иде. — Шәрифҗан, ə, Шәрифҗан! +Ачык тәрәзәдә, тамчылы гөлләр арасында Шәрифҗанның юка, сары сакалы күренде. — Нәрсә бар? — Чык әле монда. +Шәрифҗан мыштырдап, теләр-теләмәс кенә болдырга чыкты, култыксага таянды һәм "ни сүзен бар инде тагын?" дигән сыман, тавыш-тынсыз гына көтә башлады. +Ничек сүз башларга? Кеме ул Шәрифҗанның? Кардәшеме алар, якыннармы? Утыз ел бер-берсен күрмәгән кешеләр арасында нинди якынлык калсын?.. Ə нигә калмасын? Бер-берсен бөтенләй белмәгән ят кешеләр дә туганлык куллары сузалар ич еш кына! Əнə, тимер юлда кайтканда... Бөтен поезд купты!.. Тик алар аның кем икәнен белмиләр иде шул! Мирвәлинең кем икәнен белсәләр, ярдәм кулы сузарлар идеме алар? +Шулай да, нигә Шәрифҗан бөтенләй ят итә әле аны? — Ни бар, ни әйтәсең килә? +Болай сүзсез, төнтек, мокыт адәм түгел иден ләбаса син, Шәрифҗан!.. Гармунчы егет идең!.. Авылдашың Мирвәлигә бер генә дә җылы сүзең юкмыни?.. Гомер буе җир сөреп синең бармакларың тубырланып каткан, йөзеңнең кызыллыгын җил ашаган, калын тырнакларың саргаеп яргаланган... Күңелеңнең дә чишмәсе корыдымы әллә?.. Я, дәш бер сүз, Шәрифҗан... Син югарыда, болдыр өстендә торасын... Син хуҗа... Мин аның яныннан зираттан кайттым бит... Беләсеңме, ул "кал!" диде... +Шәрифҗан авыл җанлы иде, үзенең артык корылыгын аңлап, Мирвәлине өйгә, чәйгә чакырды. — Кер әйдә. Чәй дә кайнаган... Ачыккансыңдыр... +Ни дидең син? Чәй?.. Юк, чәй эчәсе килми Мирвәлинең, аңа хәзергә чәй кирәкми. Чәйне ул болай да өнәп бетерми, тук карынга гына эчә... Аңа бер җылы сүз генә кирәк, Шәрифҗан! Күзләреңне яшермә инде, карачы бер аның ягына!.. +Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ватканнар. Кыенмы әллә моны исәпләү? Син менә йомшак сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча ирекле адәм баласының күпме яши алуын санап кара!.. +Утыз ел дәвамында ул тегендә, читтә Шәмсегаянның назына җылынып, аның иркәләвенә сыенып яшәгән икән! Менә Шәмсегаяны юк инде! Аның белән барысы да киткән: җылы караш та, йомшак сүз дә... Ə Мирвәлигә яшәргә кирәк бит әле!.. +Тирә-якта кешеләр нинди күп! Үзара алар нинди якыннар: туганнар, абыйлар, апалар, җизниләр, сеңелләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, юлдашлар... Нинди җылы җепләр бәйли адәми затларны якты дөньяда! +Шәрифҗан да элек Мирвәлине "җизни" дип зурлап йөртә иде. Нигә шул җылы сүзне хәзер әйтми ул? Бер мәртәбә генә, ялгыш кына авызын тутырып "җизни!" дисәче! Шәрифҗаннар күршесендә генә Мирвәлинең кодасы тора... Кода!.. Нинди ягымлы, матур, кадерле сүз икәнсең син! Кода! Бәйрәмнәрдә ачык чырай, татлы сүз, кайнар бәлешләр, сөенечле сүзләр, хатирәләр!.. +Бер мәртәбә "кода" дип әйттерер өчен Мирвәли дөнья малын, дуңгыз канын бирер иде!.. Тукта — нәрсә бирә ала соң ул? Ние калды? +Кардәш, авылдаш, яшьтәш, адаш... Нинди тирән ��әгънәле кадерле сүзләр икән болар! +Тукта! Кем эндәшә соң аңа баядан бирле? Шәрифҗан икән. Беркем дә түгел Шәрифҗан... — Чәй эчәргә керәсеңме дигән идем? +Кемгә эндәшәсең син алай, Шәрифҗан? Мирвәлинең иңбашлары өстеннән кая карыйсың?.. — Ə? Чәй дисеңме? Эчәсем килми... +Монда озак торырга ярамый. Аяклар калтырый... Ишегалды тар, сулышны бүлә... Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр бакылдап җим теләнеп торалар... +Мирвәли урамга чыкты... Юллар тузанлы, машиналар үтеп-сүтеп торалар. Бәбкә үләннәре койма ышыкларында гына... Урамда кешеләр күп. Әле дә ярый, алар Мирвәлине онытканнар!.. +Онытканнармы?.. Онытмаганнар! +Язулы капкалы йорт. Нәрсә бу? Колхоз идарәсе икән... Шунда кереп караргадыр бәлки? Аякларына егылып гафу сораргадыр?.. Шәмсегаян: "Кал!" — диде ич! Иелгән башны кылыч кисми дигән акыл да бар. +Ул идарә йортына борылды. Йорт алдындагы бәләкәй генә бакчада, буявы уңган эскәмиядә җемелдәп торган түгәрәк ак сакаллы, сул җиңен чалбарына кыстырган берәү утыра иде. Ул сыңар кулын ак кашы өстенә куеп Мирвәлине көтеп алды. Мирвәли дә аның яныннан үтеп китәргә яхшысынмады, сәлам биреп эскәмиягә барып утырды. +Күләгәдә җиләс, салкынча иде. Ул, үзенең аз гына тынычланганын сизеп, утырдашына сүз катарга булды. Теле әйләнмәде. Икесе дә сүзсезлекне яхшысынмыйча төрле юк-барлардан башлап киттеләр. — Кыздыра! — Яндыра-а! — Әйдә, кирәк иде... — Кирәк, әлбәттә. +Идарәдән ерак та түгел күләгәдә өч-дүрт бозау әлсерәп мышнап ята. — Урынын тапканнар! — Күләгәдә әйбәт шул. +Тагын тынлык урнашты. Кыекта чыпчыклар чырылдаша. — Председатель андамы? — Мирвәли башы белән идарә тәрәзәсен күрсәтте. — Ни калган аңа анда? — Идарә түгелме соң бу? — Булса ни! Тик безнең председатель идарәне сөйми. Кәнсәләрдә анда кәгазь генә була. Ə ипекәйне аны кырда үстерәләр. +Мирвәли башта утырдашын танымаган иде. Председатель хакында сүз кузгалгач, ул аны төсмерләде. Кем шулай кашларын җыерып көлемсери иде соң?! Кодамы, күршеме, кардәшме?.. Бәй, бу аның адашы ич! Күпер төбе Салих малае Мирвәли!.. Алар яшь чагында дуслар иделәр, бер-берсен "адаш" дип кенә йөртәләр иде. — Танымый торам үзеңне, адаш, — диде ул. — Адаш? — дип баягыча көлемсерәде икенче Мирвәли. — Адаш... Сәер булып китте. Карачурада адашлар юк хәзер... Күптән бу сүзне ишеткән юк иде!.. — Нигә юк? — Утыз ел инде беркем дә баласына Мирвәли дигән исемне кушмый... +Мирвәлинең аркасына салкын тир бәреп чыкты. — Нигә? — Яратмыйлардыр,— диде туп-туры карап икенче Мирвәли. +Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе килде, яхшысынмады. Ул башын салындырып тып-тын гына утыра иде. Кайчан исә бер үзенең хөкем карарын ишетергә тиеш иде ләбаса ул!.. Адашы түзмәде, аңа таба борылды. — Председатель кирәк идемени? — дип сорады. — Кагылып чыгыйм дигән идем шул. — Ни йомыш бар иде соң аңарда? Мин үзем дә идарә члены. — Йомыш дип... Авылда калыргамы әллә дигән идем... — Бөтенләйгәме? — Әйе, бөтенләйгә... — Калырга? — дип кабатлады ул Мирвәлине сискәндереп.— Калырга дисең инде син... Уйларга кирәк моны! Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшергәнне кайчак үзем дә яратмыйм. Шулай да әйтик, авыл халкы җәбер-җәфаны байтак күрде! Ул сугыштан соңгы интеккәннәрне күрсәң син? Хезмәт көненә берни бирмәделәр диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфаладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын бездән сорадылар. Рәхмәт, ниһаять, колхозчыны кешегә саный башладылар... Күзебез ачылды, җитәкләп безне көр тормышка чыгардылар... Ə күңеле йомшак аның крестьянның? Бала туганны ишеткәндә һәркемнең күңеле йомшара. Ə крестьян һәрвакыт табигать арасында... Ул һәр яз җирдә тереклек яңаруын, тормыш тууын күреп, куанып яши. Шуңа күрә күңеле йомшак, шигъри аның... Гафу итә дә белә, кирәкмәсен оныта да? Барын кичердек, ə нинди игеннәр үстердек быел? Күрдеңме икән?.. Яшәдек, яшибез. Тик син кайтырсың һәм монда калырга уйларсың дип башыма да килгәне булмады? Үз җирен каһәрләгән кешене, өстебез ялангач чагында күпме кием-салымны тураклаган кешене, күз карасыдай кадерле игенне дегет белән аралаган кешене, күпме мал-туарын агулап киткән кешене... Гафу итәргә, сыендырырга, урын бирергә дисеңме?? Белмим, белмим... +Мирвәли ялт итеп сикереп торды да китә башлады. Бераз баргач артына борылды, идарә тәрәзәсенә карады, һәм: — Миңа күп кирәкми инде хәзер... Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгән дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә, — диде. +Адашы җиргә карап уйга калды. Мирвәли үз сүзләренә тагын нидер өстәргә, үзенең газапларының бер өлешен булса да аңа ачарга, уртаклашырга теләде. Өлгермәде. — Өч аршын сорыйсыңмы,— диде адашы тагын көлемсерәп.— Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле!.. Күпме авылдашлар аның өчен башларын безнең гомердә генә чит җирләрдә салдылар. Берлинда, Будапештта. Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чын-чынлап даулашырга хакым бар! Өч аршын җир!.. Күп сорыйсың син, Мирвәли?.. Хәзер менә сорыйсың! Ə нигә качтың син Карачурадан? Әйт әле? — Кимсеттеләр мине, җәберләделәр,— дип мыгырдады ул. — Ə безне?.. Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык! +Юк, председатель белән очрашуның кирәге дә юк икән. Кирәкми... Барыбер аңлаша алмаслар алар!.. Ə Шәмсегаян кал диде! +Үз алдында да юкка чыккан Мирвәли алпан-тилпән атлап урам уртасыннан Шәрифҗаннарга кайтып бара. +Чыннан да, нигә киттеләр соң алар Карачурадан?.. Куркып бит! Куркып-өркеп кителде, посып яшәлде. Тукта! Инде хәзер дә хаклык белән, хөкемең белән очрашудан куркып чыгып китәргәме?.. Кочакларын җәеп, аркасыннан сыйпап каршыларлар дип өметләнеп кайтмады бит ул! +Монда калырга кирәк! Шәмсегаянга гына сөйләгән сүзләрен ул авылдашларына да җиткерергә тиеш!.. Властьлар сыйдырмаса, туганнары, агай-энеләре бар ич әле аның! Кы��ыс булса да, почмагын биреп торырлык Шәрифҗан бар... Əнə ич, чәйгә дәште! Гаебе зур Мирвәлинең, моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак... Хәзер барырга да, туганнарның аягына егылырга кирәк. +Капка төбенә кайтып җитте Мирвәли. Күн итегенең тузаннарын озаклап багана төбендәге бәбкә үләннәренә сөртеп торды. Ишегалдына керде, һәм лапаста җигүле бүз атны күреп коелып төште. Димәк, монда аңа урын юк!.. +Үз гаебенең зурлыгы аның миенә шул чакта гына барып җитте. Аңа монда урын юк! Сыйдырмыйлар!.. +Ул, хушлашырга теләп, хуҗаларны эзләде. Як-ягына каранды, берәү дә күренмәде. Сөйләшергә кирәк дип тапмаганнар!.. Ичмасам Шәмсегаянның сүзләрен әйтеп калдырырга иде... Аның соңгы сәламен тапшырырга, күчтәнәчләрне өләшергә... +Шыгырдап капка ачылды. Бер төркем кеше күренде. Кемнәр болар? Кая баралар? +Уртада Шәрифҗан килә. Төркем тын гына Мирвәли янына килеп җитте, кешеләр ярым алка ясап аны урап алдылар. Шәрифҗан Мирвәлигә карап бераз торды да атка ымлады. — Больница аты, кирәк була башлар дим. — Әйе, әйе... Мин хәзер китәм. Кузгалам... — Җизни!... +Мирвәли сискәнеп ап-ак агарынды! Менә аның хөкем сәгате җитте! Тик аңлагыз, авылдашлар, кыен аңа, бик кыен?.. Гаебен аңлаган саен авыррак була бара! — Җизни... Атны илтергә кирәк... Газизҗан аны сәгатьтә эшли... Аннары, без, агай-әне, монда үзаралай сөйләштек... Олы башың белән әллә кайларга китеп йөрмәссең инде, үзебездә генә калырсың... +Ярты сәгать үтәр-үтмәстә таныш юлдан Кызыл ярга бер ат менеп бара иде. Арба артыннан ике кеше атлыйлар. Мирвәли бик арыган булса да: "Азрак озата барыйм",— дип Газизҗанга ияргән иде. Газизҗан Шәрифҗанның йорттагы төпчек улы икән. Ул да Мирвәлигә ике тапкыр "җизни" дип эндәште... +Менә алар тау өстенә менеп җиттеләр. Мирвәли йортына борылып карады... Аста Карачура... Аста инеш... Аста зират... +Мәктәп тәрәзәләренә кунып кояш ялтырый. Имән урамыннан ук башланып киткән бодай басуында болыт күләгәләре шуышалар... Бодай кырлары ындырлардан алып офыкка кадәр җәелгән... Бәлки Бөгелмәгә кадәр үк шундый басулардыр?.. Кем белсен... +Тау сыртындагы корыган үлән чылгыйлары, корышкан абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр скрипкәләрен уйныйлар. Тау итәге буйлап үзәннәрдән килгән җил монда җитәрәк, капылт кына өскә менеп китә дә Мирвәлинең буй-буй яңа күлмәгенең ачык изүеннән үрелеп, аның йөрәген барлагандай, шунда бутала... Шунда аның йөрәге, шунда! Əнə ничек тибә... Типсен әле ул! Мирвәлигә яшәргә кирәк! Яшәргә... +Алда, тонык кына гөжләгән урман авызында, карылдашып дәү, симез каргалар очалар... +Ул озак итеп, үзе бүген төнлә үткән юлга, аның белән соңгы кат сөйләшеп үткән юлга карады... Әгәр бу аңлашулар моннан элегрәк елларда булсаларчы! Ун ел элек, биш ел элек!.. — Я, бар, Газизҗан улым... Врачка рәхмәт әйт. Хайванкайны рәнҗетмә!.. +Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. Ул ур��анга кереп барган Газизҗанга тагын бер тапкыр кулын болгады да акрын-акрын түбәнгә, кичке мәшәкать белән ыгы-зыгысы тагын да арткан зур авылга, туган авылына, ниһаять, аларның икесен дә сыендырган Карачурага таба төшеп китте... +Октябрь — ноябрь. 1962 ел. +Мәскәү — Казан.