diff --git "a/ILLA/Рухи-мирас 20- Баттал.txt" "b/ILLA/Рухи-мирас 20- Баттал.txt" new file mode 100644--- /dev/null +++ "b/ILLA/Рухи-мирас 20- Баттал.txt" @@ -0,0 +1,1021 @@ +Казан • Казань +МИРАС Эзләнүләр һәм табышлар 20 нче чыгарылыш Габделбари Баттал. Сайланма әсәрләр +ДУХОВНОЕ НАСЛЕДИЕ +Поиски и открытия +Выпуск 20 +Габдулбари Баттал. Избранные сочинения +УДК 94 (093) +ББК 63.2 +Р 82 +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов +исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы +карары нигезендә нәшер ителә +Проект "Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау" +ТР Дәүләт программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясе +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының +Язма мирас үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла +Редколлегия: +И. Г. Гомәров (проект җитәкчесе), +А. М. Ахунов, Л. Р. Надыршина +Фәнни редактор: +филология фәннәре кандидаты И. Г. Гомәров +Рецензентлар: +филология фәннәре кандидаты Ә. Х. Алиева, +тарих фәннәре кандидаты Э. К. Сәлахова Р 82 Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Габделбари Баттал. +Сайланма әсәрләр = Духовное наследие: поиски и откры +тия. Габдулбари Баттал. Избранные сочинения / төз., текст., +иск. һәм аңл. әзерл.: Л.Ш. Гарипова, А.Н. Хәсәнова, Г.М. Хан +нанова; кереш сүз авторы А.Н. Хәсәнова. Т. 1. - Казан: ТӘһСИ, +2023. - 20 нче чыг. - 256 б. +ISBN 978-5-93091-475-7 +Җыентык татар халкының рухи мирасын барлау, билгесез яки аз билгеле язма чыганакларны бастырып чыгару, татар текстларын өйрәнү барышындагы яңа фәнни тикшеренүләр белән укучыларны таныштыру традициясен дәвам итә. +Сериянең чираттагы саны күренекле галим, журналист һәм нашир, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбари Батталның (эмиграциядә Габдулла БатталТаймас, 1880 яки 1883-1969) гыйльми эшчәнлегенә багышлана. Галимнең бай һәм күпкырлы мирасы ике китапка туплап бирелде. Беренчесендә аның 19091914 елларда матбугат битләрендә, аерым бер җыентыкларда дөнья күргән фәнни мәкаләләре, язмалары урын алды. Текстлар гамәлдәге хәрефләр белән беренче тапкыр басыла. +Китап белгечләр, татар мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә. ISBN 978-5-93091-475-7 +© ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге +Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2023 "МИЛЛӘТ +ОЗЫН БУЛСЫН..." +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең чираттагы чыгарылышы татар дөньясының күренекле галиме, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, журналист һәм нашир, мәгърифәтче һәм иҗтимагыйсәяси эшлекле, тарихчы Габделбари Батталның тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана. 2023 елда татар җәмәгатьчелеге бу мөхтәрәм затның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. +"Контрреволюционер", "ак эмигрант", "буржуаз милләтче" һәм тагын башка төрле мөһерләр сугылган, чынлыкта бүтән халыклар алдында да татарның горурлыгы булган шәхесләр - С. Максуди, Й. Акчура, Г. Исхакыйлар рәтендә күренекле галим Габделбари Баттал да бар. Күп еллар дәвамында аның исемен искә алу да тыелып килде. Шул сәбәпле, хәзерге көнгә кадәр Г. Баттал эшчәнлеге тулысынча өйрәнелмәгән, тиешле бәясен алмаган килеш кала бирде. Әмма, газиз ватаныннан аерылып, гомеренең күпчелек өлешен мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр булып та, татар халкының фән һәм мәгарифен үстерүгә, вакытлы матбугатын барлыкка китерү һәм аның үсешенә зур өлеш керткән галим Габделбари Баттал - моңа лаеклы шәхес. Әлеге җыентыкта урнаштырылган мәкаләләр халкыбызның онытылган бу зур зыялысы хакындагы күзаллауларны тирәнәйтүгә хезмәт итәр дип ышанып калабыз. +Габделбари Габдулла улы Баттал (эмиграциядә Габдулла БатталТаймас исеме белән таныла) 1883 (кайбер чыганакларда - 1880) елда Самара губернасы Бозаулык өязе Яңа Актау (Белогур) авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне башта - үз авылларында, аннан соң Оренбургның Кәрвансарай һәм Каргалы мәдрәсәләрендә ала, Троицкидагы "Рәсүлия"дә мәшһүр ишан Зәйнулла Рәсүлевта укый. +Тагын да тирәнрәк белемгә омтылыш аны 1904 елда Каһирәдәге атаклы "әл-Әзһәр" университетына алып килә. Ләкин аны, инде яше чыккан дип, университетка укырга алмыйлар. Мисырда яшәү дәверендә Г. Баттал гарәп матбугатында языша. Аның мәкаләләре Англия тарафдарлары оештырган "әл-Мөкаттам", "әл-Мөәйяд" газеталарында, "әл-Манар" журналында басылалар. Соңрак ул "әл-Җәридә" газетасында мөхәррир булып эшли. Мәкалә һәм язмаларының күпчелеге - Муса Абдулла, ә кайберләре "М.А.", "М.Г." тәхәллүсләре белән дөнья күрә. 1907 елның ахырында Мисырда мәгъ рифәтче И. Гаспринский белән бергәләп "ән-Нәһдәт" газетасын нәшер итә. +1908 елда Г. Баттал туган иленә кайта һәм бераз вакыт Оренбургтагы "Вакыт" газетасында һәм "Шура" журналында эшли. Бу аның туган илендә журналистлык эшчәнлегенең башлангычы булып тора. Шуннан башлап ул вакытлы матбугатта даими языша башлый. Мисырдан ислам дөньясындагы алдынгы фикерләр белән танышып кайткан Баттал яңа хезмәтләрен әзерли. Алар арасында аерым китап булып басылганнары түбәндәгеләр: "Ислам философлары" (Җамалетдин Әфгани һәм шәех Мөхәммәд Габдеһ турында монография), "Мәгыйшәт юллары", "Сөймәк вә өйләнмәк". +Г. Баттал шәкертлек елларында ук каләм тибрәтә башлый: "Рәсү лия" мәдрәсәсе җитәкчесе Зәйнулла Рәсүлев улының фаҗигалы үлеменә багышланган мәрсиясе Троицк шәһәрендә укыган чорда ук басыла. Мәрсиянең авторлары рәтендә, Г. Батталдан тыш, М. Гафури да күрсәтелгән. +Г. Батталны каләм иясе итеп таныткан икенче хезмәте дә мәдрәсәнең "кысан хөҗрәләрендә" иҗат ителә. Шушы чорда ук дөнья күргән бу рисалә дистә ел чамасы элек фаҗигалы төстә вафат булган шагыйрь Акмулла әсәрләренең беренче тупланмасы була. Китап "Акмулла. Шагыйрьнең кыскача тәрҗемәи хәле һәм кайбер шигырьләре" исеме астында бастырыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Акмулланың тәрҗемәи хәле Г. Баттал тарафыннан иң беренче тапкыр бәян ителә. Китапны туплаучы, аңлатмалар һәм белешмәләр авторы итеп тә Г. Баттал үзе күрсәтелә. +1910 елда Г. Баттал Троицкига кайта һәм, Яушевларның чакыруы буенча "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә килеп, гарәп теле, әдәбият, тарих дәресләре алып бара. Биредә ул өч ел мөгаллимлек итә. 1912 елда Габделвәли Яушев турында "Троицк байларыннан вә хәйрия ияләреннән Габделвәли Яушев" исемле хезмәтен нәшер итә. Шушы елларда Кавказ якларына сәяхәт кылып, "Вакыт" газетасында үзенең "Кавказ мәктүбләре"н бастырып килә. +Г. Баттал, укытучы буларак, татар уку йортларында кулланыла торган дәреслекләр белән даими кызыксына, әмма аны гамәлдәге дәреслекләр генә канәгатьләндерми, алар Г. Ибраһимов белән берлектә татар әдәбияты буенча махсус "Яңа әдәбият" дәреслеген әзерлиләр. Аның беренче басмасы 1914 елда Казанда дөнья күрә. Авторлар билгеләвенчә, бу дәреслекне бастыру татар әдәбиятыннан дәреслек мәҗмугасы булдыру һәм шәкертләрне үз әдәбиятыбыз белән киңрәк таныштыруны төп максат итә. +Әдәбият дәреслекләре чыккалап торса да, тарих укыту өчен махсус кулланма-дәреслекләр ул вакытта бөтенләй булмаган. Г. Баттал турында мәктәпләрдә татар тарихын эзлекле укытуны оештыр ган, бу юнәлештә беренче дәреслекләр төзегән педагог дияргә дә мөмкин. Аның "Татар тарихы" дәреслеге 1912 елда Казанда авторның үз хисабына аерым китап булып басылып чыга. Дәреслекнең 1913, 1914, 1916 (ике басма булып), 1918 елларда кат-кат нәшер ителүе аны укытучыларның да, укучыларның да яратып куллануы хакында сөйли. +Г. Баттал татар мәктәпләрендә беренчеләрдән булып әдәбият теориясен дә аерым курс итеп укыта башлый. Инкыйлабка кадәр әдәбият белеме буенча татар телендәге махсус дәреслекне дә ул язган. Бу дәреслек 1913 елда авторның үз акчасына "Нәзарияте әдәбия" исеме астында бастырыла. Г. Батталның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аның әдәби тәнкыйтькә керткән өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Әдипнең тәнкыйди мәкаләләре, әдәби әсәрләргә язылган рецензияләре, язмалары күп булмаса да, аларда әдәби тәнкыйть һәм аның бурычлары, милли тәнкыйтьнең үзенчәлекләре, тәнкыйтьче-укучы-язучы арасында мөнәсәбәт турындагы уйланулары игътибарга лаек. +Татар мәктәп-мәдрәсәләренең торышы, гуманитар фәннәрнең укытылу дәрәҗәсе өчен янып йөргән Г. Баттал әдәбият дәресл екләре белән генә чикләнми, татар телен фәнни нигездә үстерүгә дә зур өлеш кертә: М. Корбангалиев һәм Х. Бәдигый белән берлектә "Ана теле сарыфы" исемле хезмәтен әзерли. Дәреслек 1918 елда Казанда басыла һәм фәннилеге, шәкертләрнең яшь һәм аң үзенчәлекләрен искә алып эшләнүе белән үз заманы өчен алдынгы дәреслекләрнең берсе була. +1913 елда, "Йолдыз" газетасы нашире Һ. Максуди чакыруы буенча, Г. Баттал Казанга килә һәм газетага җаваплы сәркатип булып урнаша. 1913 елдан башлап 1917 елга кадәр газетаның һәр санында аның татар дөньясында күтәрелгән проблемаларны үткен тел белән яктырткан мәкаләләре басылып килә. 1914 елда ул Петербургта уздырылган Киңәш мәҗлесенә газетаның махсус хәбәрчесе итеп җибәрелә. Берничә санда Диния нәзарәтен реформалау, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшләрен үзгәртеп кору турында мәкаләләре басыла. Шулай ук 1913-1917 еллар аралыгында "Мәктәп", "Укытучы", "Ак юл", "Балалар дөньясы", "Сөембикә", "Шура" журналлары белән хезмәттәшлек итә. +1917 елгы Февраль революциясеннән соң Г. Баттал "Йолдыз" газетасыннан китә. Шул ук елның язында Казан мөселман комитеты тарафыннан җибәрелгән комиссия составында Төркестанга бара, И. Габди белән берлектә "Шураи Ислам" газетасын оештыра (аның ике саны дөнья күрә). +Казанга кайткач, 1917 елның 2 июленнән Г. Баттал татар эсерларының лидерларыннан булган Ф. Туктаров белән берлектә "Корылтай" газетасын чыгара башлый. Шул ук елның ноябрендә Уфада ачылган Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милләт Мәҗлесе эшендә актив катнашучыларның берсе була һәм бу эшчәнлекне "Корылтай" газетасында даими яктыртып бара. Ләкин әлеге газета да озын гомерле булмый: 1918 елның мартында, "контрреволюцион" эш алып барган өчен, совет власте тарафыннан ябыла, нибары 67 саны гына чыгып кала. Шул ук елның 8 апреленнән "Корылтай" урынына "Алтай" газетасы нәшер ителә башлый. 13 саны чыккач, газетаның эшчәнлеге Казан Советы тарафыннан туктатыла, ә мөхәррире Г. Баттал Советка каршы пропаганда алып барган өчен кулга алына. "Моннан соң бернинди газета-фәлән чыгармаска вәгъдә бирәм", дип имза куеп, төрмәдән чыгарыла. +Г. Баттал 1917-1918 елларда, актив сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән чорда, үзенең "Өч төрле идарә ысуллары. Чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия һәм җөмһүрият" (1917) һәм "Сөембикә манарасы хакында" (1918) хезмәтләрен кечкенә рисалә рәвешендә нәшер итә. +1918 елның язында совет властен танымаган Милли-мәдәни мохтарият совет хөкүмәте указы белән таратылгач, Милләт Мәҗлесе әгъзалары белән бергә Г. Баттал да Петропавловск (Кызылъяр) шәһәренә китәргә мәҗбүр була. Биредә ул Г. Еникиев, Ш. Алкин, Ф. Кә рими, Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Г. Буби, З. Кадыйри һәм Г. Тере гуловлар белән Милли-мәдәни мохтариятнең "Кече Милли Мәҗ лес"ен оештыра. Г. Исхакый белән берлектә "Маяк" исемендә сәяси, әдәби, милли газета чыгаруда катнаша. Бу газета турында мәгълүматлар аз, аның "Кече Милли Мәҗлес" органы булуы да мөмкин. +Большевиклар Омскины алганнан соң, "Кече Милли Мәҗлес" әгъзаларының бер өлеше Төркиягә, Кытайга качып китәргә мәҗбүр була. Аклар хәрәкәтенә ышанычын югалткан Г. Баттал да аның ярдәмендә милли дәүләт төзеп булмасын аңлый, шунлыктан ул сәяси эшчәнлектән читләшә. Баштарак Томскида яши, университетта тарих һәм әдәбият буенча лекцияләр курсы тыңлый. Кызыллар Томск шәһәрен алгач, Казанга кайтырга мәҗбүр булган Г. Баттал бер атнадан кулга алынып, төрмәгә ябыла һәм, Гражданнар сугышы беткәнче, мәҗбүри хезмәт лагеренә җибәрелә. +1921 елда Г. Баттал яшерен рәвештә Финляндиягә китә һәм 1925 елга кадәр шунда яши, биредә яшәүче милләттәшләребезнең балаларын укыта, фин, француз телләрен өйрәнә. Ул чит илдә дә язудан туктамый. Истанбулда Әмин Рәсулзадә чыгарган журналга "��азанлы" имзасы белән милли мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен җибәреп тора. Биредә үзенең "Казан төркләре" (1925) исемле хезмәтен яза һәм, Төркиягә күчеп килүгә, аны аерым китап итеп бастырып чыгара (хезмәт 1966 елда Әнкарада кабат дөнья күрә). +1925 елда Төркиягә бөтенләйгә күчеп килгән Г. Баттал Истанбулда урнашып кала, Төркият институтында профессор Фуад Көпреле кул астында тәрҗемәче булып эшли башлый. 1927 елда Әнкарага Матбугат гомуми мөдирлегенә русчадан тәрҗемәче итеп чакырыла. Биредә эшләгәндә "Русиядән аерылган милләтләр" исемле хезмәтен яза (1927 елда Әнкарада аерым китап булып чыга). Бераздан бу мөдирлек Тышкы эшләр министрлыгы белән берләштерелә, Г. Баттал да шунда күчерелә. +Төркиядә кайда гына эшләсә дә Г. Баттал фәнни-тикшеренү эшен ташламый. Матбугатта, бигрәк тә фәнни матбугатта, төрки телләр, төрки халыклар, Казан ханлыгы, Казан төркләре, Төркия тарихы, милли хәрәкәт мәсьәләре буенча мәкаләләрен актив бастыра. Аның хезмәтләре "Төрек мәдәнияте", "Вакыт", "Яңа Сабах", "Төрек йорды", "Хакимияте миллия", "Төрек дили", "Төрек иле", "Айын тарихы" һ.б. журнал һәм газеталарда, Германиядә (Мюнхенда) төрек телендә чыккан "Дәрги" журналында даими басылып тора. Журналистлык эшчәнлеге өчен ул "Төрек дил курумы"на (Төрек теле җәмгыяте) әгъза итеп кабул ителә. +1928 елда Мукденда Г. Батталның "Төрк-татар тарихы" исемле китабы яңадан нәшер ителә. Шул ук елны, Й. Акчура чакыруы буенча, Әнкарада басылачак еллык "Төрек елы" бюллетенен чыгаруда катнаша, анда аның Казан төркиләре турында ике зур мәкаләсе дөнья күрә. +Г. Баттал Төркия фән дөньясы белән дә тыгыз бәйләнештә яши. 1932 елда Истанбулда үткәрелгән Беренче төрек теле корылтаенда катнаша, анда чыгтай вә госманлы телләре буенча доклад укый. Төрек телен өйрәнү җәмгыяте ("Төрек дил курумы") соравы буенча Г. Баттал "Ибн Мөханнә лөгате"не төзи (1934 елда әлеге хезмәт Истанбулда аерым китап булып басыла), "Зур кыргыз теле сүзлеге"н хәзерли (1945 елда басыла). +1953 елда Г. Баттал Истанбулга күчә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши. Аның тормышында бу елларны фән ягыннан яңа үрләр яулау чоры дип атап булыр иде. Шушы дәвердә Г. Батталның хезмәтләре Голландиядә Брилл нәшриятында чыга торган "Handbuch Orientalistik" журналында һәм "Philologia Fundamenta"ның икенче томында басыла. Болар - "Казан төркләре әдәбияты", "Кырым төркләре әдәбияты" исеме астында чыккан, турыдан-т уры әдәбиятка караган гыйльми-монографик язмалар. Әлеге хезмәтләрен ул немец һәм француз телләрендә бастыра. Шуны да искәртеп китү кирәктер: туган теленнән тыш рус, гарәп, төрек, фарсы, немец һәм француз телләрен яхшы белү, фин телен дә шактый үзләштерү галимгә чыганаклар белән турыдан-туры танышу һәм өйрәнү мөмкинлеге биргән. +1947 елда Истанбулда Г. Батталның "Рус ихтилалыннан хатирәләр (1917-1919)" исемле китабы чыга. Китапның икенче басмасы 1968 елда яңадан басыла. Әлеге хезмәтендә ул Россиядә үзе күргән-кичергән хәлләрне мемуар рәвешендә яза. 1950 елда авыр сәяхәтләрен тасвирлаган "Яшел Ризә вә Илә" исемле китабын әзерләп бастыра. 1962 елда аның киң планда эшләнгән мемуарларының "Мин бер яктылык эзләгән идем" ("Кызыл дөнья") дип аталган беренче кисәге дөнья күрә. Әлеге хезмәтендә ул 1918 елдан алып 1921 елның көзенә кадәр үз башыннан кичкәннәргә һәм илдәге үзләрешләргә инде 60 нчы еллар күзлегеннән бәя бирә. Истәлекләрнең калган кисәкләре язылып беткәнме, юкмы - анысы билгеле түгел. +Туган иленнән читтә яшәсә дә, Г. Баттал халкының язмышы, тарихы, киләчәге турында өзлексез кайгырта, аның әдәбиятын, күренекле кешеләрен онытмый: галимнәребез арасында беренчеләрдән булып, татар халкының олы зыялылары турында биографик китаплар язу эшенә алына. 1958-1959 елларда басылган "Казан төрк мәшһүрләреннән" сериясе - шушы юнәлештә бер тәҗрибә. Алар, төрек телендә булып, олуг шәхесләребез эшчәнлеге белән төрекләрне таныштыру, милли рухын оныта башлаган татар мөһаҗирләренең тарихи аңын уяту максатына хезмәт итә. Дүрт кисәктән торган бу сериядә татар милләтенең бөек уллары турында "Ризаэтдин Фәхретдин" (1958), "Галимҗан Баруди" (1958), "Муса Ярулла Биги" (1958), "Ике Максудилар" (1959) китаплары басылып чыга. Г. Баттал үзе яхшы белгән, бергә эшләгән шәхесләргә һәм аларның эшчәнлегенә объектив бәя бирергә тырыша, аларны барлык төрки дөньяга танытып, милли тарихыбызны үстерүгә зур өлеш кертә, шуңа күрә бу хезмәтләр тарихи кыйммәтен бүгенге көндә дә югалтмый. +Г. Батталның иң соңгы хезмәте - "Казан төркчәсендәге табышмак лар һәм әйтемнәр" китабы - 1968 елда, вафат булуына бер ел кала, Әнкарада "Төрек дил курумы" тарафыннан нәшер ителә. Бу китапта, татар мәкаль-әйтемнәре белән төрек халык мәкальәйтемнәре чагыштырылып, тиңдәш 497 мисал китерелә. +Соңгы елларда Г. Батталның мирасын халыкка кайтаруда алга китеш күзәтелә. Аның тарихи эшчәнлеген яктырткан хезмәтләре тәрҗемә ителеп басыла башлады. 1996 елда "Казан төркиләре" исемле хезмәте А. Рәхимова тәрҗемәсендә аерым китап булып басылды. Шул ук елда әдәбиятчы Г. Даутов тарафыннан "Аргамак" журналы битләрендә "Татар тарихы" (5 нче китап) хезмәтенең гамәлдәге язуга күчерелгән варианты дөнья күрде. 1995 елда "Ике Максудилар" хезмәте башта "Мирас" журналында басылды, ә 1999 елда Ә. Кәримуллин тәрҗемәсендә аерым китап булып чыкты. Ә. Сибгатуллина тәрҗемә иткән "Мин бер яктылык эзләгән идем" китабы 2003 елда нәшер ителде. +Әдәбият галиме Д. Заһидуллина галимнең әдәбият һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеген, "Нәзарияте әдәбия" дәреслеген өйрәнеп, беренчеләрдән булып киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. 2013 елда "Шә хесләребез" сериясендә Г. Батталга багышланган тарихидокументаль җыентык дөнья күрде. +Хәзерге вакытта танылган тарихчылар, мәгърифәтчеләр һәм галимнәр (Ш. Мәрҗани, Х. Әмирханов, Һ. Атласи, Г. Әхмәров, Х. Габәши һ.б.) турында китаплар шактый нәшер ителде. Алар турында монографияләр, диссертацияләр язылды, тарихчыларның тикшеренүләрендә аларның тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды. ХХ гасыр башы татар тарихчылары һәм әдәбият белгечләренең бер вәкиле булса да, Г. Батталның тормышы һәм эшчәнлеге әлегә кадәр өйрәнелмәгән дияргә мөмкин. Бу юнәлештәге күпчелек хезмәтләр биобиблиографик характерда, монографияләр, гомумән, юк, аның тарихи концепциясе җентекле эзләнүне һәм өйрәнүне таләп итә. Тарихчының татар вакытлы матбугатында чыккан мәкаләләре дә тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә кала бирә. +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең 20 нче һәм 21 нче чыгарылышлары Габделбари Баттал мирасын туплау һәм өйрәнү юлындагы фәнни эзләнүләрнең дәвамы булып тора. Аларда галимнең фәнни, әдәби-публицистик эшчәнлеген яктырткан, шул чорның төрле газета-журналларында, җыентыкларында гарәп графикасында басылган, ләкин бүгенге укучыга таныш булмаган "Телемез", "Кавказдан", "Милли тел", "Тәнкыйть", "Мөфти тәгъйин кылыну", "Мөселман комитетының гомуми җыелышы", "Петербургта киңәш мәҗлесе", "Татар карагруһлары" кебек мәкаләләре, "Өч төрле идарә ысуллары: чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия, республика" хезмәте, урта мәктәпләр өчен "Татар тарихы" дәреслеге урын ала. Бу хезмәтләр гамәлдәге графикага күчерелеп, фәнни даирәгә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Язучының татар вакытлы матбугаты, мәдәният-сәнгать, тарих, җәмгыять, хатынкызның җәмгыятьтәге урыны, Кавказга сәяхәте һәм башкалар турындагы мәкаләләре укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. +"Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар" сериясенең әлеге чыгарылышында урын алган текстлар, аңлатмалар Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. +Айгөл Хәсәнова +МӘРАСИМЕ ВӘ +СӨЙЛӘНГӘН НОТЫКЛАР +12 октябрьдә мәдрәсәи Хөсәения ачылганда, иң әүвәл Хәсәнгата хәзрәт нотык сөйләргә башлады. Бу зат байтактан бирле төрк кавеменең тарихы илә уграшкан бер кеше улдыгыннан, табигый, нотыкыны да шуннан башлап китте. Төркләрнең Нух пәйгамбәр углы Яфәстән төрәдекләрене, бер вакытлар юнанлылар илә мөнәсәбәттә булындыкларыны, Кара хан заманында мөселман булдыкларыны, хәтта Ибраһим пәйгамбәр заманындук "Дине хәнифи"не кабул иттекләрене, соңра ул диннәрен дә бераз язып, батыйль диннәргә төшдекләрене, төркләрнең бер өлеше болгарлар вә хәзәрләр улдыгыны, бер кыйсем төркләрнең язу-сызуны юнанлылардан үгрәндекләрене, Төркестандагы төркләр үзенә бер төрле әлифба чыгардыкларыны, төркләрнең кыйсьме әгъзамы гарәпләрдән дин вә анларның әлифбаларыны кабул иттекләрене, соңра бәгъзе төрк ыруглары рус кулына төшеп, уку вә укытудан вә башка файдалы нәрсәләрдән мәхрүм улып тордыкларыны (хатыйп бу заманны "фитрәт" заманы дия атады), Екатерина падишаһ заманында, ул заманның политикасы теләвенчә, мөселманнарга бераз иркенчелек бирелдегене, шул заманда берничә затлар тәхсиле гыйлем өчен Дагстан тарафларына сәфәр иттекләрене вә шуннан кайткан алты-җиде кеше Русия мөселманнарында дин вә милләт саклануына олуг хезмәтләр иттекләрене, соңра Екатерина Урта Азиягә кызыктыгыннан, ул тараф халыклары илә мөнәсәбәт пәйда итәр өчен, Казан тарафларындагы татарларның бер кыйсемене Шәрыкка күчердегене вә бу кеби татарлардан берничә касаба вә шәһәрләр нигезләндегене вә вакыйган шул татарлар, сәүдәгәрлек итеп, Урта Азия вә Төркестан әһалисе илә кәсбе мөнәсәбәт иттекләрене вә шул әснадә дин вә милләтләрене дә онытмыйча, истигъдадлы яшьләрне ул тарафларга укырга озаттыкларыны вә шунда укып кайткан шәкертләр үзләренең үгрәнеп кайтканнары гыйлемнәрене халык арасына сачарга һиммәт вә гайрәт итүләрене, анларның надан вә караңгы халык тарафыннан тәкъдир ителмәдекләрене, шулай булса да, халкымызның бәкасы нурлануы вә ачылуына анларның зур ярдәмнәре улдыгыны, бу сәбәпле безем милләтемез күзгә күренерлек бер дәрәҗә саглам милләт улдыгы хәлдә, монда укучылары булынмаган чирмеш, чуваш вә мордва кеби фин кавемнәре бөтенләй караңгыда калдыкларыны, әнә шул сәүдәгәрләр белән шул галимнәргә милләтнең миннәтдар улдыгыны сөйләдектән соң, соң заманнарда, еллар кулайлашдыктан, тәхсил өчен Төркия, Мисыр вә Хиҗаз тарафларына да сәфәрләр башландыгыны, инде дин вә гыйлем үгрәтүчеләр ул яклардан кайтучылар улдыгыны сөйләп, язу тарихына күчте. Әүвәлдә гарәп язуы хатты куфи рәвешендә улдыгыны, заманнар кичтекчә үзгәрдегене, вакыты илә иҗек (һәҗа) ысулы дидекләре ысул яхшы вә һәйбәт ысул улдыгыны, соңра үзгәреп бозылдыгыны, соң елларда берничә хәмиятле затлар шуны ислах итеп , хата уларак "ысулы җәдидә " дия атап, халыкны өркеттекләрене, филхакыйкать, аның яңа ысул улмыйча, иске ысул улдыгыны вә шулай "яңа ысул" дия атаудан милләт арасында шау-шулар, ихтиляфлар зоһур иттекене, ахирел әмер голәмамыз, Бохарадан кайтканнар яки "искече"ләр вә Мисыр, Хиҗаз һәм Төркиядән кайтканнар яхуд "яңачы"лар исемилә яңа партиягә аерылышып, моназара вә мөҗадәләдә дәвам иттекләрене аңгарттыктан соң, шулай ихтиляф дәвам итүенә изһаре тәхәссер итеп куйды да, милләт эчендә шундый искелек вә яңалык ихтиляфыны бетерергә сарфы һиммәт иткән кешеләрнең чыктыгыны вә җөмләдән бере мәрхүм Әхмәд бай Хөсәенов улдыгыны, аның голүм, мәгариф вә һөнәргә каршы торучы муллаларны асла яратмадыгыны сөйләп, мәрхүмнең: "Әгәр кулымда көч ула иде, башлап голүм, мәгариф вә тәҗәддедкә каршы торучы муллаларны суяр идем", - дидеге сүзене нәкыль итте. Соңра Әхмәд байның максаты - иске голүме диниядән дә вә яңа фөнүне диниядән дә хәбәрдар кешеләр йитештерү улдыгын вә шул максатка мәбна "Хөсәения" мәдрәсәсене нигезләдекләрене вә олуг вакыфлар васыять итеп калдырдыгыны сөйләде дә мәмләкәтемездә рус-япон сугышыннан соң хасил улган инкыйлабка күчте. Хәзрәт бу урында камил ләззәт белән русча рабочий, подчинённый, требование, переворот сүзләрене әйтеп китте. Әнә мәмләкәттә хасил булган шул гомуми инкыйлабның әһле исламга да тәэсир иттегене, хәтта татар мәдрәсәләре эченә дә кердегене, шәкертләрнең ислах таләп итеп кычкыруларыны, забастовать итүләрене, ул чакта халыкның башына сөрем каптыгыны вә күзләрене томан вә тузаннар капладыгыны, хәзер инде ул томаннарның ачылып килдегене бәян иттектән соң, мәдрәсәи Хөсәениянең хәзерге положениесенә күчеп, инде аны ислах кылырга вакыт йиттегене сөйләп, Әхмәд бай вакыфлары хакында мөтәвәллиләр Духовное собрание вә министр арасындагы мохабәрә вә мөгамәләләрене зикер иттектән соң, Собраниенең мәдрәсәи Хөсәениянең рәваҗ вә тәрәккыйсе өчен тырыштыгыны вә менә хәзер үзенең Собраниедән представитель (нөмаяндә) улып килдегене сөйләп, хатыйп гаклы инсанның тәкъсиматына вә "яшьлекнең җүләрлек" улдыгына керешеп китте, яшьләрнең йиңел вә тәҗрибәсез улдыкларыны сөйләде, яшь вә тәҗрибәсез кеше нәзарында мөмкин кеби күренгән нәрсәләрнең күбесе тәҗрибәле кешеләр нәзарында мөмкин булмыйдыр, диде дә, мәдрәсәи Хөсәениянең соң еллардагы чуалуларына нәкле кәлям итеп, моның сәбәбе бер-беремезне урынсыз тәнкыйть вә мөәхәзә итүемез вә эш башындагы кешеләрдән фәрештәләрдән таләп ителәчәк кадәр гыйсмәт таләп итүемез вә тәҗрибәсезлегемез улдыгыны бәян иттектән соң, артык мөнәсәбәт булмаса да, шунда хатыйп дәхи дә кауме төркине китереп кыстырды вә анларның искедәге яхшы сыйфатларыны санап китте вә соңра безем халыкта үз хәддене белмәү гадәте улдыкыны сөйләп, "Татар, түрә булса, чабатасын түргә эләр" мәкалене әйтеп йибәрде вә эш башындагы кешеләрне чамасыз тәнкыйть кылуны яратмадыгыны аңлатты: "Сез яхшылыкны вә ислахны телисез теләвен дә, тик белеңез: дөнья җәннәт булмый, аны җәннәт итәргә тырышмыйк", - дип куйды. Соңра сүзне гыйлем вә мәгарифнең әһәмиятенә күчереп, "Гыйлем вә мәгариф юлында бәгъзе начарлыкларга угралса да, аннан куркып, гыйлем вә мәгарифтән качарга ярамый, мөхарәбә мәйданында берничә кеше кырылмыйча булмыйдыр, гыйлем вә мәгариф бу көндә туп вә мылтыклардан да куәтледер", - диде. +Соңра хатыйп иске стройдан гыйлем вә мәгариф дәверенә мотлакан күчәргә тиешлеген вә, Аурупадагы галәл-гомья тәкълид итмичә, анлардан яхшы нәрсәләрне генә алып, начар нәрсәләрдән саклану кирәклегене сөйләде. Аннан соң хатыйп, сүзене шәкертләргә юнәлдереп, гавам халкына мөдарат итү вә анларны голүм вә мәгарифтән нәфрәтләндерәчәк әкъваль вә әфгальдә булынмамак, 5дин-шәригатьне химаять итү вә халыкка хәерхаһ улу тиешле улдыгыны вә үзенең тәҗрибәкяр вә егерме еллык бер милләт хадиме идегене сөйләдектән соңра, татарларның истигъдад вә кабилиятләренә нәкле кәлям итеп, татар сәүдәгәрләренең һиммәтләрене вә муллаларның халыкка хезмәтләрене санады. Аннан соң дәхи шәкертләргә тәнбиһ итеп, табигъ вә мәтбугъ, шәкерт вә мөгаллим арасындагы галяка вә мөнәсәбәтләрне сөйләдектән соң, бераз фәлсәфәгә кереп китеп, инсандагы һәйят-кыяфәт, гакыл-фикер башкалыкларыны инсаннарның крайний левый, крайний правыйга аерылуларыны вә мөхтәлиф фикерләр, риваятьләр һәм интригаларны да сөйләп ташлады. +Аннан соң тагын мәдрәсәи Хөсәениягә кайтып, бәгъзе кешеләрнең, хаксыз уларак, Духовное собрание әһелене эшсезлек илә иттиһам итүләрене, хәлбуки, Собраниенең бөтен көче белән тырышуыны, Собрание, мәдрәсәи Хөсәениянең тарихыны алдырып карадыгыны, гакыйбәт (рисковать) итеп, мөтәвәллиләр һәйятыны (попечительский совет) дип атадыгыны вә хәтта бәгъзе кешеләргә хосусый хатлар йибәреп, вә йөрүчеләр аркылы мөтәвәллиләргә: "Әйдә, эшләңез!" - дип фәрман һәм вирдекене, Собрание Әхмәд бай васыятене улдыгы кеби үтәргә тырышдыгыны бәян итеп, сүзне дәхи дә шәкертләргә тәүҗиһ итеп: "Деспотизм, бюрократизм, фәләнизмнарны фикереңездән чыгарып торыңыз, игътидаль белән тәүраныңыз, безне хәерхаһыңыз дия игътикад идеңез!" - диде дә, табигъның мәтбугъкә итагать итүе лязим улдыгыны, итагатьсез низам улмадыгыны, моннан соң избаловать итү бер дә ярамадыгыны, Духовное собрание шәкертләрнең эстәдекләренә һәрвакыт колак салдыгыны, фәкать бәгъзе таләпләрене бүген вөҗүдкә чыгару мөмкинсез вә бәлки истикъбаль өчен зарарлы таптыгыны сөйләдектән соң: "Шәкертләр, без сезне Академия наукка яки заграницага китәргә хәзерлимез, сез шул халык арасына чыга торган кешеләрсез, бинаән галәйһи халык теләгәнчә булыңыз, анларның фанатиклыгыннан көлмәңез!" - дидектән соңра, диянәт мәсьәләсенә күчеп, дөньяның динсез тора алмадыгыны, мөселманнар башыннан динсезлек, инде өченче мәртәбә тәгәрәдегене (хатыйп бунларны юнан, гарәп вә фәрәнг дәверләре дия күстәрде), Аурупаның динсезлегенә тәкълид итү ярамадыгыны, Аурупада динсезлек мувакъкать бер хәстәлек улдыгыны, анлар моннан хәзер үзләре зарландыкларыны, вакыт илә анларның һәммәсе ислам диненә керәчәкләрене вә бу көндә Русиядә күп христианнарның мөселманлыкка чыгар өчен Собраниегә һәрвакыт гариза биреп тордыкларыны сөйләп, Гыйнаять казыйның бер сүзене дә нәкыль итеп куйды. +Аннан соң берьюлы шәкерт, мөгаллим вә мөтәвәллиләргә хитап кылып, һәркаюсының мәдрәсәнең интизам вә тәрәккыйсенә тырышуларыны үтенде вә картлар, мөгаллимнәрнең дә инсан бинаән галәйһи хата вә кимчелекләрдән хали улмадыкларыны истә тотып, анларны урынсыз тәнкыйть вә мөахәзә итмәүләрене вә, косурлары улса, хәерхаһанә тәнбиһ итү тиешлегене вә инде, өр-яңадан эшкә керешеп, мәдрәсәне бер юлга куярга кирәклегене бәян итеп, хотбәсене тәмам итте. +Хәсәнгата казыйдан соң Каргалының Хәйрулла хәзрәт Госманов бу мәдрәсәдән төп максат голүме диния әрбабы йитештерү булуы хакында бер нотык сөйләде. Соңра Фатих әфәнде Кәримов кыскача бер нотык сөйләп, каршыда тезеле�� утырган вак кына сабый шәкертләрне яңа ачылып килә торган чәчкәләргә охшатты вә багчеванның, багчага кереп, чәчкәләргә хитабән: "Болай үсеңез, тегеләй төрләнеңез, фәлән төстә булыңыз, фәлән рәвештә ачылыныңыз", - дия нәсыйхәт итүе мөнасиб улмадыгы кеби, шәкертләрне матлуб рәвештә тәрбия итү илә мөкалләф булган кешеләрнең дә анларга хитабән нотыклар сөйләүдән бигрәк, җитди рәвештә тәрбия итүнең сәбәпләренә керешүләре файдалырак улачагыны аңлатты. Әгәр без чәчкәләргә шулай хитап итсәк, анлар безгә: "Әйе, без теләгәнчә үсәрмез, ләкин безгә, башка багъчеваннар кеби, саф су, саф һава вә табигый яктылык биреңез, яхшылап караңыз; әгәр бунларны бирмәсәңез, бездән үзеңез теләгәнчә үсү вә ачылуны көтмәңез!" - диячәкләрдер. Шуның өчен дә мин шәкертләргә хитабан нотык сөйләүдән бигрәк, анларның эшләрене башкаручы уң вә сул ягымда утырган затларга (мөтәвәллиләр вә мөгаллимнәргә) хитап илә сүземне тәмам итәм". +Соңра Муса әфәнде Бигиев торып, үзенең, Нух гасырыннан соңгы заманнарда вә юнанлылар заманында ысулы тәгълим вә тәдриснең нә рәвештә улдыгыннан бәхәс итмәгә лөзүм күрмичә, анчак гасры сәгадәт вә гасры хөләфадагы ысулы тәгълим хакында гына бераз мәгълүмат вирмәк эстәдегене, гасры сәгадәттә исә тәгълим урыны мәсҗедләр улдыгыны вә анда гыйлем үгрәнү һәркемгә мөйяссәр улдыгыны вә госуры үлядә мөселманнар арасында голүм вә мәгариф мәсҗедләрдән таралдыгыны, фөнүне дөньявия дә шул ук мәсҗедләрдә укылдыгыны вә, ул заманнарда мәсҗедләрдә кылган гыйбадәт кебек үк, мәсҗедләрдә тәхсил иделән голүм дә мөкатдәс саналдыгыны вә бер вакытлар ба тәдриҗ мөселманнар арасында голүме диния вә аның илә бәрабәр голүме дөньявия һәм сүндегене вә бу хәл җиде-сигез йөз ел дәвам иттегене, мәдрәсәләрдә голүме диния йиренә схоластика гына укытылдыгыны сөйләдектән соңра, Әхмәд байның бу мәдрәсәне тәэссис итеп вакыфлар калдырудан мөкатдәс голүме диния илә бәрабәр голүме дөньявия тәхсил иттермәк улдыгыны вә бу көнгә кадәр мәдрәсәдә Әхмәд байга матлуб улан дәрәҗәдә голүме диния аслан укытылмадыгыны вә мәдрәсәи Хөсәения шикелле һәр җәһәттән тәэмин ителгән бер мәдрәсә ислам мәмләкәтләренең һич йирендә булмадыгыны, ләкин нә сәбәптәндер аның тиешенчә эш күрә алмадыгыны сөйләдектән соңра, бу тугрыда гаепле үземез улдыгымызны, мәдрәсә ислахына җитди рәвештә игътина итмәдекемезне вә башка мәктәпләрдән күчергеч алмадыгымызны бәян итте. Соңра Хәсәнгата казыйга рәд мәкамында: "Безнең хәлемездән килми түгел, хәлемездән киләчәк, көчемез дә бар, малымыз да бар, ләкин без бар көчне вә бар малны урынына сарыф кылмый торамыз. Мин шәкертләрне гаепли алмыйм, әле шәкертләрнең таләпләре безем икътидарымызга нисбәтән аздыр. Әле анлар сорый белмиләр. Безләр шәкертләрнең таләпләрене артыгы белән вирмәлейез. Фетнәнең сәбәбе - монда тиешле вә Әхмәд байның васыятендә мәзкүр голүмнең укытылмавыдыр", - дидекеннән соң, кием вә сач мәсьәләләре гаять әһәмиятсез бер шәйләр улдыгыны, җәмәгатькә хезмәт юлында кием илә сачне түгел, аннан зуррак нәрсәләрне дә фида итүдән тартынмазга тиешле улдыгыны, хөррияте әдәпкә хилаф улмадыгыны, Әхмәд бай вакыфларыны ляикы илә идарә итмәүдән мөтәвәллиләр мәсьүл улдыгыны вә үзенең ошбу тугры сүзләрне иманы сәбәпле иттегене вә үзенә бәгъзе халыкларның хаксыз һөҗүмнәрене вә динсезлек илә иттиһамнарыны бәяннан соң, үзенең динле улуыны вә бөтен һиммәте илә голүме исламиягә хезмәт иттегене, динсезлекнең интишары ляикы илә голүме диния укымаудан нәшьәт иттегене бәян итеп, нотыкыны тәмам итте. Соңра Хәсәнгата казый торып, Фатих вә Муса әфәнделәрә җавап бирде. Соңра мөгаллим Галимҗан Фәйрушин торып, үзенең бу тугрыдагы иске тәҗрибәсенә бинаән, мәдрәсәнең төзелмәве, "Һәйәте идарә" начарлыгыннан идеге хакында сөйләде. Дәхи Хәсәнгата казый торып сөйләде. Вә аның: "Фөнүне җәдидә илә артык уграшу ни өчен лязем?" сез инженер, адвокат фәлән улачак дәгелсез!" - дигән сүзенә Муса әфәнде рәд җавабы бирде. Соңра кавказлы бер кеше вә Хөсәен Донской сүзләр сөйләп, мәҗлес хыйтама ирде. +ФИКЕРЛӘР Иң заядә рәгъбәт казанучы мөхәррир - иң һәйбәт әсәр - әдәбиятның кидеше - әдәбиятның тормыш белән багланышы. +"Оскар Норвежский" намында бер кеше үткән елның башларында рус әдәбияты хакында истифсар вәрәкаләре тараткан: 50 меңләп вәрәка - урта мәктәпләр мөгаллимнәренә, шул микъдар башка кешеләргә йибәргән вә Петербург китапчыларының рөхсәте илә бу истифсар вәрәкаләрене күп вә төрле китаплар эченә дә кыстырып куйган. +Бу истифсар вәрәкаләрендә ошбу дүрт төрле сөаль булган: +1) Бүгенге мөхәррирләрдән сезгә кайсылары бигрәк охшый? +2) Соңгы ун ел эчендә чыккан әдәби әсәрләрнең иң һәйбәтләре кайсылар? Әдәбиятта кайсы кидешне мөһим саныйсыз? Хакыйкый "реалистическое"нымы, табигый "импрессионическое" (табигать вә мәгыйшәтнең заһири күренешене тасвир)нымы? Әллә хыялыйнымы? +3) Әдәбият тормыш мәсьәләләре белән багланышлы улырга тиешме, әллә мөстәкыйль улып, ялгыз сәнәгатькә хезмәт итәргә кирәкме? +Бу вәрәкаләрне таратучы бүгенгә хәтле бары мең кешедән җавап алган. Шул мең җавапны ул ошбу рәвештә хөласа итәдер: бүгенге рус мөхәррирләреннән Лев Толстой мөстәсна улдыгы хәлдә, иң заядә рәгъбәт казанучы мөхәррир - Леонид Андреевтыр. Аннан соң Куприн, Максим Горький һәм "Знание" нашире ширкәте тирәсенә җыелган Потапенко, Баранцевич, Тимковский, Вербицкая кеби мөхәррирләр вә соң вакытларда гына тавыш күтәргән Арцыбашев , Каменский, Сологуб кебиләр. +Җавап язучыларның күбесе соңгы ун ел эчендәге иң гүзәл әсәр иттереп, Л.Толстойның "Воскресенье"сен күрсәтәләр. Аннан соң Андреевның "Иуда Искариотский"е вә башка әсәрләре һәм Купринның "Поединок" атлы әсәре күрсәтелә. Байтак җавапларда иң яхшы әдәби әсәр итеп, Сологубның "Мелкий бес"ы һәм Арцыбашевның "Санин"ы сан��лган. Бәгъзе җавапларда бу сөальнең каршысына: "Бондый бер әсәр күрсәтүне кыенсынамын", - дип язылган. +Җавап язучыларның әксәре әдәбиятта "хакыйкый" кидешне күркәмсенәләр. Кайсы берәүләре "табигый вә яки хыялый" кидешне күрсәткәннәр. Боңа дәлил мәкамендә: "Чөнки бүгенге әдәбият бүгенге тормыш кеби кискен бер инкыйлабка мохтаҗдыр", - диләр. +Соңгы сөальгә җавапта мәктүб йибәрүчеләрнең кыйсем әгъзаме әдәбиятның тормыш мәсьәләләре илә багланышлы булуыны яраталар. +Кайсылары гаять озын вә мөфассал җаваплар язганнар. Үзләренең фикер вә нәзарларыны әтрафлыча бәян итеп киткәннәр. Хатлар эчендә бик тәэсирлеләре, хатыннарның, яшьләрнең, укучыларның вә садә эшчеләрнең игътирафлары да вар. Мислә, вилаятьтә торучы бер адвокат хатыны яза: "Бездә, ягъни Русиядә хәят томанлы, күңелсез, кызыксыз вә галибән мәгънәсездер". +Гоголь заманындагы иске әсәр вә гадәтләрене саклаган караңгы вилаятьләрдә хәят бигрәк тә төссез вә күңелсездер. Язмыш әйдәве илә мондый саңгырау вилаятьләргә ташланган бер дәрәҗә зыялы кешеләр бары уку илә генә юаналар. Фәкать бу көндәге рус мөхәррирләре безне канәгать иттерерлек рәвештә яза алмыйлар. Анларның куәи ихтирагыяләре зәгыйфь вә чиледер. Ялңыз Чехов кына күңелне юатадыр. Ләкин гомер буе Чеховны гына укып торып булмый бит. +Дәхи шунысы бар: аның әсәрләрен укыгач, әйләнәдәге вак тормышны күрә алмавың дәхи бер кат артып китә. Чөнки ул аны бик нечкә вә һәйбәт иттереп тасвир итәдер. Менә шуннан соң күңелсез вә бөркү була да, ихтыярсыз уларак, французча яки нимесчә язылган романнар укырга тотынасың. +Бик күп җаваплар: "Безнең әдәбиятта икънаг юк, ничек яшәргә юл күрсәтүче юк, гайяи хыялияләр (идеаллар) юк", - дип зарланалар. Садә эшчеләрнең истифсар вәрәкаләренең читләренә хашия иттереп кенә язган сүзләре бик кискендер. Анлар: "Рус әдәбиятында хөррият рухы бетте" вә "бу көндәге рус мөхәррирләре әллә нинди юаш, куркак адәмләрдән", - диләр. Шулай ук авыл мөгаллим вә мөгаллимәләре һәм вак сәүдәгәрләр дә бик күп шикаятьләр вә орышулар язганнар. Бу соңгыларның җаваплары үз алдына бертөрле кызыклы җаваплар тәшкил итәләр. Кәсеп ияләреннән иң күп җавап язучылар - сәүдәгәрләрдер. Бик күп учительләр, хөкүмәттән куркыпмыдыр, нидер, үзләренең фамилияләрен бөтен иттереп язмаганнар. +Җаваплар эчендә гарибә кабиленнән уланнары да вар. Бер "Пермь" купецы хәрфиян шулай язган: "Иң яхшы әдәби әсәр" - (Боже, царя храни!) (Падишаһны сакла, Иляһы!)дыр. Әдәбият сезгә ватанпәрвәрлек вә мәэмүрләргә итагать рухы өрергә тиештер". +Дәхи бер ватанпәрвәр чиновник бөтен сөальләрнең астына ошбу бер генә җөмләне язган: "Әдәбият рус рухында булырга тиештер". Бу истифсарга язылган җаваплардан истифсарның мөәллифе ошбу нәтиҗәләрне чыгара: укучыларның күбесе әдәбиятның тормыш мәсьәләләре илә багланышлы булуыны телиләр вә хәзерге рус әдәбиятыннан мәмнүн түгелләр. +Рус әдәбиятының иң яңа вә соңгы агышы дип аталган нәрсә укучы җәмәгать арасына тирән тамыр җәя алмаган әле. +Борынгы шикелле әдәбияттан рус мәгыйшәтенең "Мәлгунь мәсьәләләр" дип аталган мөшкел мәсьәләләренә җаваплар эзләүче сафдәрүн рус укучылары күп икән әле. +МАХСУС НӘШРИЯТЫМЫЗ +Ханымнарның тәрәккыйсе илә милләтнең тәрәккыйсе вә хатыннарның түбәнгә китүе илә милләтнең түбәнгә китүе арасында мөхкәм бер багланыш бар, диләр. Моны дәгъва итүчеләр бик нык дәлилләр вә моңа вакыйгтан мисаллар да китерәләр. Еракларга китмичә, үз милләтемез өстенә генә бер күз йөртеп карасак та, һәр җәһәттән артта, наданлыкта вә караңгыда булдыгымызны күрәбез. Йөрәкләремез үлгән, һиммәтләремез сүнгән, фикерләремез тынган, әхлакымыз бозык, сүзләремез вә кыланмышларымыз дорфа вә килешсез, хиссият вә зәвыкыбыз тупас, мәгънәвият, әдәбият вә гүзәллекләр илә азатлана белмимез. Һичбер эшне әсаслы иттереп вә пөхтәләп эшли вә башкара алмыйбыз. Бәгъзан башкаларга тәкълид юллап, олуг вә мөһим эшләргә керешкән булабыз. Ләкин дөр итеп кабынамыз да бик тиз леп итеп сүнәбез. Без куркак, өметсез, һиммәтсез, ялкау, тәрбиясез, кабахәт телле, ходбин, сәбатсыз, түземсез... Соң без нигә болай? Безнең аналарымыз мәгарифсез вә караңгылар. Алар безнең хиссият вә зәвыкымызны тәрбия итә алмыйлар вә калыпларымызга гүзәл әхлак вә галиҗанәплек чәчә алмыйлар. Димәк, өстим ки, бездә тиешле рәвештә гаилә тәрбиясе юк. Шуның өчен безгә әхлак, хиссият ягыннан мәктәп вә мәдрәсәләр вә гомерлек моталәгаләрнең һичберсе күзгә күренерлек файда бирмиләр. Затән, гүзәл әхлакның нигезләре вә нечкә хиссият гаилә эчендә, ана кочагында үгрәнелергә тиешлеләр. Мәктәпләр һәр шәйдән заядә тәрбияви фикриягә хезмәт итәләр. +Русия инкыйлабына кадәр халкымызның чын юлбашчысы булган руханиларымыз хатыннарның хәлене бераз ислах итмәгә, һичбер төрле тәдбиргә керешмиләр иде (моннан әлбәт, бик аз кешеләр генә истисна булына белер). Әле һаман да бездә хатынлык вә хатыннар мәсьәләсенә читтән әһәмият бирүче аз. Җөмһүр меллаларымызның мөселман хатын-кызларына ни күз белән карадыкларын "Дин вә мәгыйшәт" журналының мәшһүр унберенче номер гыйлавәсендәге шигырьләр панорам кеби күрсәтәдер. +Хатыннарның хәлләрен ислах итәчәк юллар - барыбер, ирләр кебек үк, гаилә тәрбиясе, мәктәпләр, матбугат, инсаннар җәмгыяте вә "табигать"тер. Гареб (Аурупа вә Америка) хатыны ошбу юлларның һәммәсеннән истифадә итә аладыр. Ә безнең мөселман хатыннары, бичаралар, боларның һәммәсеннән мәхрүмнәрдер, дисәк, артык мөбаләга иткән булмыймыз. Мәсәлән, сүз башыбыз булган нәшрият эшенә карасак, Аурупада вә русларда хатынлык вә хатыннарга махсус әллә нихәтле газета вә журналлар чыга вә сансыз рисалә вә китаплар нәшер ителәдер. Мәсәлән, русчада "Бу көнге хатын" исемендә генә тәрҗемә вә тәэлиф буларак әллә ничә китап бар. Аурупада, "феминизм" (хатынлык вә хатыннар мәсьәләсе)нең көчәюе аркасында, аның хатыннар хакында вә алар файдасына булган матбугат яхшы ук тәртип вә низамга да куелган. Гомумән, хатыннарның яки бер милләт хатыннарының тарихына гаид тә бик чук әсәрләр бар. Мислә, рус хатыннарының тарихына даир яхшы ук калын китаплар бар. +Истанбулда "Ханымнарга махсус газета" истибдад заманында ук мәүҗүд иде. Хөррияттән соңра Сланикта да хатыннарга махсус һәйбәт бер журнал чыга башлады. Мисырда һәм хатын-кызларга хас "Фәтават әш-шәрык", "Әнис әл-җалис" исемендә мәҗәлләләр чыгадыр. Боларның нашир вә мөхәррирләре дә - хатыннардан. Касыйм бәкнең "Тәхрир әл-миръат" вә "Миръат әл-җәдидә"ләрен белмәгән кем бар? Ә бездә? +1899 ел Фатыйх әфәнде мәшһүр Сами бәкнең "Кадыннар" атлы әсәрене, бер дәрәҗә татарчалаштырып, "Кадыннар вә таифә" ("Хатыннар һәм җәмгыять") исеме илә Оренбургта "Брислин" матбагасында бастырып таратмыш иде. Безем арамызда хатыннарга гаид шул әсәрдән элек бер әсәрнең мәйданга куелуы безгә мәгълүм түгелдер. +Аннан соң Фатыйх әфәнденең французчадан тәрҗемә итеп нәшер иттеге "Төрек ханымнары"н да шундый китаплар рәтенә кертергә ярыйдыр. Бу тугрыда иң мөһим вә файдалы китап та - остаз Ризаэтдин хәзрәтнең "Мәшһүр хатыннар" нам бөек әсәредер. +Русия инкыйлабыннан соң безем дә газеталар күбәеп киттегеннән, башка гомуми мәсьәләләремез илә бергә хатыннар хакында да бик күп сүзләр язылмага вә сөйләнмәгә башланган иде. Хәтта Исмәгыйль бәк Гаспринский кәримәсе Шәфика ханым (шимди Йосыфбикова) "Галәме нисван" ады илә хатыннарга махсус бер мәҗмугачык та чыгара башламыш иде. Фәкать, бәхетсезлеккә каршы, озак дәвам итмәде. Тукталды. Хатыннарга махсус газета булмаса да, бер мөддәт Уральскида нәшер булынган "Фикер" газетасы, хатыннар вә хиҗаб мәсьәләләре турысында аеруча бер бәхәс вә бүлем ачып, байтак нәрсәләр нәшер иттермеш иде. Ул шушы мәсьәләгә хәтта ифрат дәрәҗәсендәрәк бирелдегеннән, аны бәгъзе зурафәэ "Хиҗаб" газетасы дия атыйлар. Хатыннар мәсьәләсенә "әл-Ислах" газетасы да бик әһәмият бирә вә даимән хатыннарны вә аларның хокукыны мөдафәга итә иде. Казанда чыга башлаган "Тәрбия" журналының да наширәсе бер ханым иде, ләкин бик тиз югалып китте. Менә шулай итеп, хатыннарга махсус кеби вәрәкаләрнең безем арамызда асла дәвам итмәячәге аңлашылды. Бу да безем бу көндәге кидеш вә мәгыйшәтебезнең, хатыннарымызның әдәбият дөньясы илә ашна булырга, әдәбият вә моталәга илә ләззәтләнергә мөсагыйд булмадыгыны күрсәтәдер. +Хатыннар мәсьәләсе вә монафәгасенә даир язылган китаплар рәтенә Гөлнар ханымнан тәрҗемә булынган "Мөслимәләр хөррияте"н вә 2 нче җөзьэ "Тутам" рисаләсен һәм "Шәрык" китапханәсе тарафыннан нәшер булынган "Сөймәк вә өйләнмәк" нам китабын куярга ярыйдыр. Менә шул рәвешчә, безем арамызда да хатыннар файдасына аз-маз нәшрият күрелә башлады. Бу җирдә күстәрдегемез китаплар - әдәби вә гыйльми әсәрләрдер. Бунлардан башка, кирәк ирләр в�� кирәк мөхәррирә ханымнарның үзләре тарафыннан, ханымнарә махсус дәрес, моталәга вә әхлак китаплары да байтак нәшер ителә башлады. Бонлар җөмләсеннән Мөгаллимәтелбанат ханымның "Әдәбе мөгашәрәт" ("Яшәеш әдәбе") вә соң көннәрдә Фәхрелбанат ханым тарафыннан язылып нәшер ителгән кыйраәт вә дәрес китапларын, вә Ризаэтдин хәзрәтнең бәгъзе әсәрләрен санарга ярыйдыр. +Соң көннәрдә хатыннар файдасына нәшрият китапханәсе дә ачыла башлады. Орскидагы "Шәрык китапханәсе", "Гаилә китапханәсе" астында хатыннарның хокук вә хөрриятенә даир китаплар нәшер итмәгә башладыгыны игълан итәдер. Бу хосуста, башлап, мәшһүр Касыйм бәк Әминнең "Тәхрир әл-миръат" вә "Миръат әл-җәдидә" атлы һәйбәт әсәрләрен тәрҗемә иттереп таратмыштыр. Бу тәрҗемәләрдәге кимчелек вә яңлышлардан сарыф нәзар, "Шәрык китапханәсе" бу илә нәшриятка башлавы вә башлап бу кеби һәйбәт әсәрләрне нашир итүе өчен шаян тәбриктер. Бу тәрҗемәләр хакында "Шура"да аеруча тәнкыйть бардыр. +Моннан башка Казандагы "Сабах" көтебханәсе дә хатыннар хокук вә монафигы, анларның хөррият вә тәҗдиденә гаид "Ханымнарга һәдия" сәрләүхәсе илә, нәшрият китапханәсе ачып, мөселман хатыннарының исламияттәге хәлләренә даир бер рисалә нәшер итмештер. Гәрчә, бу рисаләнең мөндәриҗаты хәрфия Әхмәдбәк Агаевның "Женщина по исламу и в исламе" атлы русча әсәреннән интихал улындыгы хәлдә, аннан алындыгы күрсәтелмәмеш вә үзендә бәгъзе гарәпчә сүзләр дә вә башка яктан бераз яңлышлар китмеш исә дә, моны да файдалы вә һәйбәт әсәрләр рәтенә куярга ярыйдыр. Менә ошбу ике китапханәгә мөхәррир вә әдипләремез тарафыннан дәхи дә файдалы вә мөһим әсәрләр кушылыр дип өмет итәмен. Бу нәшрият китапханәләре бик мөһим китапханәләр булып, ничек тә бунларны киңәйтергә вә куәтләндерергә һиммәт вә гайрәт итәргә кирәк. +КЫРГЫЗЛАР ӘХВӘЛЕННӘН +Моннан һиҗрәт итеп, Шамда торучы шәех Әхмәд намында бер кыргыз ишаны күптән түгел кыргыз сахрасында тулашып, Шамда кыргыз мәчете салдырам дип, 5000 сум акча җыеп киткән. Ел да шулай мәсҗед салдырам дип, 3 мең микъдары акча җыеп китеп, әллә кайда туздырып бетергән икән. +Мөселман булган яки булачак японнар өчен Токиода мәсҗед салып бирү татарларның вазифасы улмадыгы кеби, шулай ук Шамда мәсҗед вә җамигълар бик күп вә әһалисенә күрә җитәрлек улдыгыннан, анда кыргызлар акчасы илә мәсҗед салырга һич тә лөзүм юктыр. +Бу көндә кыргызлар иркен вә тыныч бәдәвият мәгыйшәтеннән мәшәкатьле вә шау-шулы мәдәният мәгыйшәтенә күчәләр. Димәк, ияләшкәннәре вә яратканнары тормыштан ят вә читен тормышка чыгалар. Үз эчләреннән дөнья тутырган ишан вә суфилары дин вә шәригать намына каннарыны эчеп яталар, байлары волостьлык өчен талашып, малларыны буш-бушына туздырып бетерәләр. Мәктәп вә мәдрәсәләре, матбугат вә әдәбиятларының нигезләре генә дә юк. Шулай булса да, бонлар үзләренең бүгенге вә киләчәк хәлләре хакында һич тә уйламыйлар. Мәкт��п вә мәдрәсәләр тәэсис итәргә, балаларыны заманага муафыйк рәвештә укытып, кешеләр җитештерергә әһәмият бирмиләр, шунда да әллә кайдан килгән ишаннарга, мәсҗед салыр өчен дия, меңнәр илә акчалар тоттырып җибәрәләр. Шундый җәмәгать акчаларыны тотачак урыннар үз араларында тулып тордыгы хәлдә, Шамга мәсҗед салыр өчен бишәр мең акча биреп җибәрүләре "чалма белән уку сөннәт!" диярлек, ялгыз ыштаныны салып, башына чалма рәвешендә урап, намазга керешү кабиленнән дәгел дә, нәдер? +Кыргызлар арасында шундый күңелсез эшләр илә бәрабәр аз-маз күңелле хәбәрләр дә ишетелгәлидер. Мислә, Каракамыш тирәсендә мәгъруф Дәвешҗан ишанның мәхдүмнәре Габдулла вә Сәгыйдулла мәхдүмнәр, үз кышлакларында ысулы җәдидә мәктәбе тәэсис итеп, баш мөгаллимлеккә Мисыр вә Истанбулда укыган Гази әфәнде Гомәр углыны китерткәннәр. Хәзердә ул мәктәптә берничә мөгаллим бар. Мәктәп өч сыйныф ибтидаи, бер сыйныф рөшдидән гыйбарәттер. Балаларга зарурияте диния илә бәрабәр фөнүне җәдидә мөкаддиматене дә укыталар. Гази әфәнденең тәргыйб вә тәшвикы аркасында, мәзкүр мәхдүмнәр икесе ике углыны быел Истанбулга монтазам мәктәпләрдә укырга йибәрделәр. +Моннан элек кыргызларның Бохара вә Мәдинәдә һәм Истанбулның җамигъларында укыганнары, үз илләренә кайттыктан соң, ишанлык итеп мөрид җыю, корсак симертү вә кесә кабартудан башкага ярамыйлар иде. Соң елларда Мисырда торып кайтканнары азмы-күпме эш күрәләр, үз халыкларыны уйгатырга, тәнвир итәргә, аңландырырга гайрәт вә һиммәт итәләр, бонлар җөмләсеннән Ташкент тимер юлы буендагы "Яйсан" стансасында мең бәла илә халыктан ярдәм соратып, һәйбәт мәсҗед торгызган вә шунда бер мәктәп тә салырга иҗтиһад итеп йөрмәктә улан Габдрахман әфәнде Мортазаны да санарга ярыйдыр. +МАТБАГАЧЫЛЫК ТАРИХЫ +Ошбу исемдә 70 битлек бер китап Ш. Әхмәр каләме илә матбагачы Харитоновның 4 еллык юбилейсы шәрәфенә уларак, "Сабах" китапханәсе тарафыннан нәшер ителде. +Китап нәфис рәвештә шул ук Харитонов матбагасында басылган. Тышына тәбагать мохтәригы Гутенбергның рәсеме куелган. Эчендә исә юбиляр Харитонов, Гутенберг, Фуст, Шеффер ның рәсемнәре улдыгы кеби, Гутенбергның матбага ачкан йортының рәсеме, аның китап баса торган прайсы, Фуст белән Шефферның матбагасы, Гутенбергның Майнцтагы памятнигы, тиз баса торган машина рәсеме, басу машиналары мохтәригы Кенигның рәсеме вә бу заман матбагаларының төрле бүлмәләренең рәсемнәре бардыр. +Бу китапның файдалы вә мөһим бер китап булуында шөбһә юк. Голүм вә мәгарифнең интишарына тәбагать - иң бөек хадим улмыштыр. +Шуның өчен бу һөнәрнең тарихыны белү, аның тәрәккый вә тәүсигына хезмәт итүчеләрнең тәрҗемәи хәлләреннән хәбәрдар улу бик олуг гыйбрәтләрне муҗиб улачактыр. +Тәбагать һөнәре хакында үз телемез илә ялңыз мөхтәрәм остаз Ризаэтдин хәзрәтнең "Коръән вә тәбагать" нам әсәрендәге беркадәр мәгълүмат вирелмештер. Инде бу ки��ап бу хосуста безгә яхшы ук тәфсыйләт бирәдер. +Бу китапта Русиядә гарәби хоруфат илә басмачылык хакында да байтак мәгълүмат бирелгән вә гарәби хоруфатлы берничә рус вә мөселман матбагаларының тарихлары язылган. +Бу җәһәттән китапта бераз кимчелекләр күренә. Мислә, бик күптәнге вә байтак еллар Коръән, Һәфтияк вә башка мөселманча китаплар баскан Казандагы Чирков, Вячеслав Домбровский матбагалары хакында бер сүз дә язылмаган. +Һәм Харитонов матбагасыннан күп элек тәэсис ителгән вә бу көндә олуг вә беренче матбагалардан саналган вә үзендә словолитня (коемханә)се булынган "Борадәран Кәримов"лар матбагасыны бөтенләй зикер итми калдыруның сәбәбене аңламадык. Боның сәбәбене мөәәлиф, нашир вә юбилярның берәрсе, әлбәттә, белә торгандыр... +Москвадагы "Гербек" словолитнясы вә Петербургтагы "Леман" фирмасы хакында бераз ишарә итеп китмәү, ихтимал, китапның озаюыннан куркып булгандыр. +Юкса, Русиядә гарәби хоруфатның таралуына бу ике фирманың да бөек хезмәтләре сәбакать итмештер. +"Гербек" коемханәсе гарәби хоруфатның ун-унбиш төрлесене койган вә "Питет"ның мөселманчасы шуннан гына чыккандыр. "Леман" коемханәсе исә - "Бораганский", "Нур", "Өлфәт", "Борһане тәрәккый", "Дин вә мәгыйшәт" вә башка берничә матбагаларның хәреф чишмәседер. +Аннан соң Бораганский матбагасыны "Нур" матбагасы илә болгату да бераз яңлыш күренәдер. +Бораганский матбагасы "Нур" матбагасыннан күп элек тәэсис ителгән вә "Бораганский һәм компаниясе" исеме илә йөртелгән. Шул чакта ук анда зур вә мөһим гарәпчә китаплар вә үз вакытында яхшы ук шау-шуга сәбәп булган "Миръат"лар һәм Фатих әфәнде Кәримовның бөекчә "Аурупа сәяхәтнамәсе" вә башка бер чук һәйбәт китаплар басылмыштыр. +Китапта диелдеге кеби, Бораганский матбагасы 1905 елда юк булып китмәмештер. Бәлки "Нур" матбагасы Бораганскийдан аерылып чыккан кечкенә бер шөгъбә генә улып, Бораганскийның асыл үз матбагасы бу көндә һәмишә дәвам итәдер. Анда өч-дүрт басма машиналары вә ун төрле башка машиналар мәүҗүддер. +Бораганский матбагасы Русиядәге ислам матбагаларының борынгыларыннан саналадыр. +Русиядә "миниатюр" ысулы илә Коръән басучы кинә бу матбагадыр. Бораганскийның литография сәнгатендәге мәһарәте дә шаян тәкъдирдер. Эшләренең нәфасәте илә дә мәгъруфтер. Бинаән галәйһи, бу матбага вә сахибе тәбагать тарихында мөһимчә бер урын тотарга мөстәхикътыр. +Бу көндә "Нур" газетасының нә кадәр чиркен вә сөйкемсез чыктыгына күз салынса, Бораганский матбагасыны "Нур" матбагасы илә карыштыру өлгесенә золым итмәк димәктер. +"Нур"дан файдаланып, шуны да әйтеп китик ки: соң көннәрдә Эстәрлетамакта да "Нур" исеме илә бер мөселман матбагасы ачылмыштыр. +Башлангыч эшнең кимчелекле улуы табигыйдер. Мөәллифкә шулкадәр мәгълүматны тупладыгы өчен дә рәхмәт әйтүдән башка сүз юктыр. Фәкать тарихи бер әсәрдә яңлыш вә кимчелекләрне качыру җаиз улмадыгыннан,1 ошбуларн�� язып китәргә лөзүм күрдек. +Бу китапның файдасыннан: Харитонов шәрәфенә художественный мәктәптә укый торган баланың тәрбиясенә иганә ителәчәктер. +Бинаән галәйһи, бу китап һәр яктан файдалы улдыгыннан, аны алып уку бик тиештер. Мондый әсәрләр укучыларның күңелләренә дәрт вә гайрәт рухы кертәләр. Бәһасе 40 тиен. +КИТАПЛАРЫНА ТӘНКЫЙТЬ +Болгар вә Казан тарихларыны тикшерүе илә мәгъруф эшлекле учительләремездән Гайнетдин әфәнде Әхмәрев тарафыннан тәртип улынмыштыр. +Бу әсәрдә соң заманнарда Казанда басылып чыккан 10 төрле әлифба рисаләсе тәнкыйть кылынган. Ул әлифбалар да бонлардыр: "Мөгаллиме әүвәл" (Максудиның), "Монтазам әлифба" (Мөхәммәдрәхим Хәнәфинең), "Рәһбәре сыйбъян", "Рәсемле әлифба" (икесе дә Зәбиринең), "Мөнтәхаб әлифба" (Ш.Әхмәревның), "Тәгълим әл-кыйраәт" (Шәһид Гаунинең), "Сабыйларга юл башы" (Габделгафур Мөслимовның), "Тәсһил әт-тәгълим" (Уфада мәдрәсәи Хәсәнидә ("Хөсәения"дә түгел), мөгаллим Зөфәр әл-Касыйминың), "Мосаувир әлифба" (Әхмәтҗан Мостафаның), "Бәдьэ әт-тәгълим" (Шакирҗан әт-Таһириның). +Мөрәттиб әфәнде: "Ысулы мәддия Аурупада бик иске ысул, ул бу көндә бик искергән вә эштән чыккан" ди вә ысулы саутияне файдалы күрәдер. Шуның өчен "ысулы мәддия" илә язылган "Мөгаллиме әүвәл"не вә аңа тәкълидән корыштырылган әлифбаларны бик нык тәнкыйть итә. Бонлар эченнән иң каты тәнкыйтькә уграганы - Х. Зәбири әлифбаларыдыр. "Ысулы саутия"гә бинаән тәртип ителгән "Бәдьэ әт-тәгълим" исә бик йомшак тәнкыйть ителгән. +Казан әлифбаларының иң картлары вә рәтлеләре улан "Мөгаллиме әүвәл" илә "Бәдьэ әт-тәгълим"нең әүвәлгесене - башка, икенчесене соңга куеп, мөнтәкыйд бик килешле эш эшләгән. Башка әлифбаларның күбесе шул ике әлифбага тәкълидән язылдыгыннан, бу китапта анларның ул икесе арасында кысылып торулары бик мөнасибтер. +Ысулы тәгълимнән хәбәрсез бер такым хәлфәләрнең мәүҗүд әлифбаларның ял койрыгыны кыркып, башын - аяк, аягын баш итеп әлифбалар төзүләре вә шунларга бик громкий (яңгыравыклы) гарәпчә вә төрекчә әллә ничә этажлы исемнәр бирүләре бик модага кереп киткән заманда бу тәнкыйть китабының чыгуы бик мәүсимледер. +Соң көннәрдә китапчы вә язучылар арасында "Кыйраәт" китаплары нәшер итү ярышы бик кызып китте. Шул "Кыйраәт" китапларына да ошбу рәвештә сәрбәстлекилә тәнкыйтьләр язылуы бик матлубтыр. +Бу китапның ахырында "Иске вә яңа ысуллар хакында", "Соң заманда күренгән таснифат", "Әлифба мөсаннифларына", "Яшь мөгаллимнәргә" сәрләүхәле фасыллар да бардыр. +Бу китапны мөгаллимнәр, әлифба тәртип итәргә теләүчеләр моталәга итсәләр,9 файдаланачакларында шөбһә юктыр. +Үрнәк матбагасында басылган. Бәһасе өстенә язылмаган. +МӘДӘНИЯТ ТАРИХЫННАН +Г. Гыйсмәти әфәнде тарафыннан тәртип улынып, "Сабах" китапханәсе тарафыннан нәшер улынган. Бу беренче җөзьэ улып, "Ислам мәдәниятенең зоһуры, гарәпләрнең гыймарәт, зирагать вә тормышлары тугрысында"дыр. +Мөәллиф әфәнде бу ��итабына "Мәдәният тарихыннан" дия бер гамь исем бирдеге хәлдә, ялгыз гарәп мәдәниятеннән башлап китүенә вәҗһе таба алмадык. Мәдәниятнең ялгыз гарәпләрдән башланып китмичә, бик иске вә кадим бер шәй улдыгы мөәллифкә яшерен дәгелдер. +Мөәллиф әсәренең башында "мәдәният"нең мәгънәсе хакында бәгъзе фәрәнк вә гарәп галимнәренең сүзене нәкыль кыла: фәрид вә җитди Кавакиби ("Тәбаиг әл-истибдад" китабы сахибе) вә Мәрҗанидән сүзләр аладыр. +Аннан соң "Ислам мәдәниятенең мәйданга чыгуы вә башкаларның аңа карашы" хакында, гарәпләрдәге игенчелек вә гыймарәт тугрыларында сүз сөйлидер. Гыймарәт бабында манара башына куелган айлар хакында Шиһабетдин хәзрәтнең "Мөкаддимәт вафият әл-әслаф"ыннан шул сүзләрне күчерә: +"Мәсҗедләрнең манаралары башына ай кую - галәмәте рәсмиядер, боны исә, кайсарлардан күчереп, дәүләте Госмания галәмәте рәсмия итеп йөртмәктәдер. Мәсьәләнең асылы моннан гыйбарәттер: Искәндәр кәбирнең атасы Филипп Македони үзенең гаскәре илә хәзердә Истанбул дип аталган Византия әһалисе аның һөҗүменә каршы торып, аны җиңделәр. Филиппны җиңүләре сәхәр вакытында айның тууына тугры килгән иде. Шуннан соң Византия халкы аның берлә тәфаәлән, шул мөһим вакыйганы искә төшереп торсын өчен, үзләренә аны галәмәте рәсмия итеп алганнар. +Ул ай галәмәтене византиялеләрдән кайсарлар алды. Анлардан дәүләте Госмания алды вә шуннан безем Казан халыкларына күчте". +Мәрҗани хәзрәтләренең бу сүзе, тарихан хаһ дөрес улсын, хаһ дөрес улмасын, күп кешеләргә күрә ят бер сүз улдыгыннан, монда күчердек. Тәхкыйк сөючеләр боның асылыны тикшерсәләр кирәк. +Бу китапта иске Самара шәһәре хакында да мәгълүмат бирелгән. Бу тугрыда профессор Катановның әфкяр вә тәхкыйкате дә язылган вә шул шәһәрдә гарәпләр тарафыннан бина ителгән "әл-Мәлвия" җамигының манарасы рәсеме куелган. Һәрхәлдә, бу китап әдәбиятыбызга кергән җитди китаплар җөмләсеннән саналырга ярыйдыр. Бәһасе 12 тиен. +ТӘНКЫЙТЬ Сүз башы +Матбугатыбызның анасы "Тәрҗеман" газетасы моннан ике-өч ел элек яңа әсәрләр хакында фикерне язуны сорады: "Һәрбер чыккан китапны алкышлап кабул итеп тормак дәвере кичте инде. Моннан соң тәнкыйть вә мөнәкъкыйдтән башлап, яхшыны начардан аерырга керешмәле", - дия язмыш иде. +Вакыйган, һәр эшнең бер вакыты, һәр тәшәббеснең бер дәвере бардыр. "Хисам[етдин] мелла"лар, "Гүзәл кыз Хәдичә"ләр, "Гөнаһе кәбаир"ләр, "Игътибар"лар, хәтта алардан күп заман соңгы "Сәлимә", "Шәкерт илә студент", "Мәгыйшәт", "Өч бәдбәхет", "Бәхетсез егет", "Тәгаллемдә сәгадәт"ләр вә башкалары нәшер ителгән чакларда, тәнкыйть-фәлән илә маташмак бик мәүсимсез вә мәгънәсез булыр иде. Чөнки безнең арабызда ул заманнарда уку һәвәсе вә яңа татар әдәбияты тәэсис итү фикере бер дә юк иде. Дини мәдрәсәләребездә бер такым гарәпчә схоластика китаплары истигъмаль ителә, ак өстендә кара таныган ирләр, хатын вә кызларыбыз арасында, вакыт уздырмак в�� күңелләр юатмак өчен, "Йосыф китабы", "Таһир илә Зөһрә", "Бүз егет", "Ярым алма", "Кисекбаш" китаплары кеби нәрсәләр укыла вә тыңлана; мөкаддәр бер мөхәрриребезнең дидеге кеби, боларны уку, тыңлау бер дәрәҗәгә җитсә дә, һаман шулардан уза алмый, төрле мәүзуг вә бәхәсләрә даир яңа-яңа рисалә вә китапларның кирәклеге һичбер төрле сизелми иде. +Хөласа, безнең халкыбыз, зәвыксызлыгы вә хасиятнең тупаслыгы сәбәбеннән, тән гыйзасендә бу көннәргә хәтле камыр илә ит тирәсендә узмадыгы кеби, рух гыйзасендә дә шул иске вә эштән чык кан китаплардан узалмыйча, озын гасырлар кичермештер. Шуның өчен безнең арабыздан "актык могиканнар"дан башка, милләтнең фикерен тәрбия итәрлек бер галим, зәвык вә хиссиятен тәрбия итәрлек бер әдип җитешмәмештер. +Меллалар вә шәкертләребездә "Көлли җәдид ләзид" (һәр яңа ләззәтледер) сүзен ялгыз "Шәрхе мелла" башындагы "Әлхәмәдиләүлия"гә татбикъ итмәкле иктифа итеп, аны уку вә укыту эшләренә дә бер дәрәҗәгә кадәр татбикъ итеп карарга асла фикерләренә килмәмештер. Менә шундый заманнарда безнең максатларыбызның бере халыкта моталәга һәвәсен уяндырып, яңа әдәбиятыбызга нигез ташы куймак булырга тиеш иде. +Бинаән галәйһи,8 яңа чыккан һәрбер рисалә вә хикәяне алкышлап вә котлап алырга мәҗбүр иде. Хәтта ул чакта теге 5 тиенлек "Өч бәдбәхет"нең тышына "милли роман" дип язып кую да ярый иде. Бары да үтә иде. Ул заманнарда тәнкыйть вә мөахәзә илә уграшмак бер дә ярамый иде ки - язучыларның гайрәте вә укучыларның рәгъбәте кайтмасын. Димәк, эстәйүрум,10 ул заманнарда безнең халык йокыда иде ки, йоклаган кешене уйганмага чиләк төбе кагу да яраган шикелле, аны уятырга вә укырга дәртләндерергә мөхтәрәм мөхәррир Рәшит казыйның аһәң (гармония)сез, рабыйтсыз вә кәйфиянә язулары да бик ярый иде. Ялгыз ошбу ноктаи нәзардан карап кына, Рәшит казыйны "милләткә хезмәт итте" дияргә мәҗбүр буламын да. +Хәзер инде ул вакытлар үтте. Халык яхшы ук уйганды. Моталәгагә рәгъбәт байтак артты. Бәнаи галәйһи, бу көндә инде чиләк төбе кагу килешеп бетми. Зира, чиләк төбе кагу уяу кешеләрне азгач итүдән (йөдәтүдән) башка бер эшкә ярамый. Хәзердә аһәңле нотага куелган тавышлар кирәк. Затән безем арабызда, кәйфиянә вә мең дә бер мәртәбә тәкърар язылган язуларның кадер вә кыйммәте бетмеш яки бетмәк узгадыр. +Шулай ук инде, "Тәрҗеман"ның ике-өч ел мөкаддәм дидеге кеби, нәшер ителгән һәрбер вәрәка вә китапны алкышлап тормакта аслан ярамыйдыр. Чөнки, әлбәттә, боларның һәммәсе яхшы вә мәкъбүл түгел. Чыккан рисалә вә китапларыбызның саны күбәйде, вә һәркөн яңалары чыгып тормактадыр. Һәйбәтләре дә бар, начарлары да. Һәрбер чыккан китапны тәнкыйть вә мөхакәмәсез кабул итеп тормак, әүвәлән, үзебезнең мәңге начар илә яхшы, гүзәл илә чиркинне аерырлык куәгә малик булмаган бер милләт булдыгыбызны күрсәтә. Саниян,6 моктәдир мөхәррир вә мөтәрҗимнәргә золым ителмеш була. Чөнки чыккан әсәрләр, гомумән, тәхсин вә тәкъдир ителдектә, яхшылар илә начарларга бер күз илә каралмыш вә җөмләсенә бертөрле хөкем ителмеш була. Бинаән галәйһи, бу хәлдә классик (нөхбә) мөхәррирләрнең кайсылары булдыгы беленми вә анларның җитешүенә тәргыйб вә тәшвикъ күрсәтелми вә юл ачылмый. Моннан тулаем әдәбиятыбыз карышык (хаосъ) бер хәлдә кала вә рәтләп тәрәккый дә итми. +Менә ошбу сәбәпләргә мәбни безгә тәнкыйть мәсьәләсенә дә чынлап әһәмият бирергә кирәк. Дөрес, бу көндә безгә тәнкыйть вә тәкъриз дигән нәрсә бөтенләй юк түгел. Газета вә мәҗмугаларыбызда махсус тәнкыйть вә мөхакәмәләребездә махсус тәнкыйть вә мөхакәмә бүлемнәре дә бар. Ләкин болар бик әһәмиятсез, бик накыйстыр. Зирә күп газета вә журналларыбыз, каталоглардагы кеби, яңа әсәрләрнең анчак исемнәрен, мөәллиф вә мөтәрҗимнәренең атларын, мәхәл, табигъларын вә бәһаләрен генә санап чыгалар вә аларны һичбер төрле тәнкыйть вә мөхакәмә итмиләр вә алар турысында үзләренең фикер вә нәзарларын язмыйлар. +Бәгъзе тәнкыйтьләр, бары китапның мөәллифене сүгүдән вә аны мәсхәрә итүдән гыйбарәт. Бәгъзе мәсләктә башкалык иблисе катнашып, тәнкыйтьчеләрне битарафлыктан чыгарып, нәзарын бераз кыйшайтырга вә каләмен азрак кәкрәйтергә мәҗбүр итә. +Күбесенчә безнең тәнкыйтьчеләр китаптагы нәзар вә фикерләрне генә бер дәрәҗәгә кадәр тәнкыйть вә мөхакәмә итәләр, тарзы ифадә, тәгъбират вә имля мәсьәләләренә әһәмият биргән кеше асла юк. Тәрҗемәләрнең дөрес тәрҗемә ителеп-ителмәвенә, тәгъбирләр, истыйляхлар, өслүбләрнең татарча булып я булмавына, вә, гомумән, тәрҗемәнең җанлы, уйнак вә татар рухында буларак чыгып-чыкмавына игътибар иткән адәм бер дә күренми. +Хәлбуки, безгә бу ноктаи нәзардан тәнкыйтькә һәм бик әһәмият бирергә тиеш. Чөнки без әле әдәбиятыбызны яңа тәэсис итмәк дәверендәбез. Имлябызга соң вә гомумән мәкъбүл кагыйдәләр куелганы юк. Тәгъбират вә истыйляхатыбыз төрек, гарәп вә рус тәэсире өстендә хәйран булып йөри. Һәр язучы кәйфиянә имля куллана вә кәйфиянә тәгъбират вә истыйляхат истигъмаль итә. Хөласа: бу җәһәттән дә безем әдәбиятыбызда бу көндә тәмам анархия хөкемфәрмадыр. Ошбу әдәби анархияне бераз киметмәк өчен җитди тәнкыйтьләрнең бик олуг ярдәме булса кирәк. +Имляи вә иншаи кагыйдәләрне үзгәртә торган җир мәктәпләр булдыгын инкяр итмим. Шулай булса да, безем кеби имляи вафада кавагыйдне мәктәптә үгрәнмәгән вә замана көчләве илә каләмгә сарылган вә әдәбият дөньясы тирәсендә әйләнгән кешеләрнең яңлышлары күрсәтелсә, әдәбиятымызны фаудавияттән сакламак тугрысында файдасы булмый калмас иде. Мин үзем шул фикердә булдыгым өчен, тәрҗемә итдегем бер китапның мөкаддимәсендә тәрҗемә вә тәгъбирләрдәге косурларымны үземә сөйләргә, интикад итәргә дәгъват итмәмештер. Фәкать мәгаттәәссеф,12 тәнәззел боеран булынмады. +Озын сүзнең кыскасы, олуг бер галим вә мөхәрриребезнең дә игътираф иттеге үзрә, бездә чын мәгънәсе илә тәнкыйть дигән нәрсә юк әле. Хәлбуки, аурупалыларда вә русларда тәнкыйть (кри(литература )ның мөһим бер кыйсмен тәшкил итә. Тәнкыйть (критика) һөнәрендә мөтәхассыйс галимнәре бик күп. Газета вә журналларындагы китаплар хакында мөхакәмә (библиография) безнекеләргә кыяс кабул итмәс дәрәҗәдә кинештер. +Русиядә татар-төрк матбугатында бәнем арзу иттегем кеби тәнкыйть Әхмәд Камал бәк каләме илә анчак "Фиюзат" журналында күрелеп калмыш иде. +Мин мөһим улан "Тәхрир әл-миръат" вә "әл-Миръат әл-җәдидә" китапларының тәрҗемәләре хакында тәфсилле бер тәнкыйть язып карамакчы булам. Булдыра алсам, нә әгъла. Булдыра алмасам, һич улмаса, бу тарафларда шундый тәнкыйтькә башлап юл ачу шәрәфенә наил улмыш улырым. "ТӘНКЫЙТЬ" ТИРӘСЕНДӘ +"Тәхрир әл-миръат" вә "әл-Миръат әл-җәдидә" тәрҗемәләренә яздыгым тәнкыйтьләргә каршы, мөтәрҗим З. әл-Кадыйри әфәнде "Шура"да үз рәддиясене язды. Бәнем тәнкыйтьләрем илә З. әфәнденең рәддиясене мөхакәмә итүне укучыларга калдырып, бу дәфга рәддиянең бәгъзе нокталары вә "Идел" газетасында да бәхәс ителгән "кадын" вә "хатун" мәсьәләсе хакында гына берничә сүз язмакчы булам. +Бән З. әфәнденең тәрҗемәләрене тәнкыйть иткәндә, бу тәрҗемәләрдәге косурларның бере - сүзләр арасында тәнасеб улмаудыр, дигән вә шуңа "әл-Миръат әл-җәдидә" тәрҗемәсенең тышына язылган "Яңа кадын" гыйбарәсен мисал итеп күрсәткән вә: "Яңа" сүзе - татарча, "кадын" сүзе төрекчә улдыгыннан, бу ике сүз арасында тәнасеб юк, бу җирдә "кадын" җиренә "хатун" яхуд "яңа" җиренә "иңи" язылса, әүвәлге сурәттә сүзләрнең һәр икесе татарлар истигъмалынча вә соңгы сурәттә икесе дә төрекләр тәкъбиренчә улырлар иде дә, ошбу ике кәлимә арасында тәнасеб хасыйл улыр иде", - дип язган идем. Бинаән галәйһи,10 минем тәнкыйдем бу сүзләр арасындагы тәнасебкә генә мөтәвәҗҗиһ улып, мөтәрҗимнең "әл-миръат" сүзләрен "кадын" сүзе белән тәрҗемә итүенә асла мөтәвәҗҗиһ түгелдер. З. әфәнде, минем тәнкыйтемне дикъкать белән укымаганнанмыдыр, нидер, мин аны "хатын" язмыйча, "кадын" яздыгы өчен мөахәзә итәмен дип аңлаган да, шуңадыр, мәкамендә биһудә җиргә 14 юл язу язган. +Димәк, өстимен ки: "хатун" сүземе яки "кадын" сүземе дөрес - мин ул мәсьәләне асла кузгатканым юк. +З. әфәнденең яңлышуы гына җитмәгән шикелле, шул яңлышка бинаән итеп, "Идел" газетасы да "хатын" илә "кадын" сүзләренең лөгави фәлсәфәләреннән бәхәс итеп уграшкан. "Идел"нең бу моталәгасе фи нәфсиһи файдадан хали улмаса да, аның З. әфәнде белән минем арамда бу турыда низагъ булуын зан итүе яңлыштыр. Кү релер ки, "Идел"дәге моталәганы язучы зат, минем тән кыйтьләремне укымыйча, ялгыз З. әфәнденең җавапларын гына укымыштыр. Юкса, бу яңлышка мөртәкиб улмас иде. +Сүз мөнәсәбәте килгәндә, шуны да әйтеп китик ки, мәшһүр Шәех ибн Баттута, Үзбәк хан гаиләсеннән хәбәр бирдегендә, бу кәлимәне "хатын" дип забыт итәдер. Шул кадәресе бардыр ки, аның сүзләреннән аңлашылдыгына күрә, ул заманда "хатын" сүзе "ханым", "бикә", "бану" сүзләре мәгънәсендәрәк истигъмаль ителмештер. Бинаән галәйһи, З. әфәнденең дидеге кеби гыйззәт вә шәрәф мәгънәсе, "кадын" мәфһүмендә булмыйча, "хатын" мәфһүмендә уладыр. +"Хатын" сүзләренең асыл мәгънәсе тегеләй булса да, соңыннан мотлакан, "миръат" вә "зәүҗә" мәгънәсендә истигъмаль ителеп китүе бик җаиздыр. Шуның өчен бу турыда "Идел"нең фәлсәфәсе вә "катын" сүзен өстен чыгаруы безнеңчә бик тә мәкъбүл түгелдер. +З. әфәнде дияр: "Тәрҗемә никадәр матур вә никадәр моктәдир мөхәррир каләме илә тәрҗемә ителгән булса да, мөәллифнең фикерен тәмам илә аңлатмак бу көнгә кадәр һич кемгә мөяссәр булмамыштыр. Мөәллифнең хасиятне аңламак, күңеленә хәтер иткән инчә мәгънәләрен тәгъбир итмәк - бик мөшкел бер хезмәттер". +З. әфәнденең бу сүзе, Коръәнгә әллә ничә җилд тәфсир яздыктан вә мең төрле тәэвил вә тәүҗиһләр йөреттектән соңра да: "Һаман да Аллаһы Тәгаләнең бу сүзләрдән максатын белдек дип кисеп әйтә алмыйбыз, бәлки аның морады башкачадыр!" - дигән мосаннифләр сүзенә бераз охшыйдыр. Мосаннифләрнең бу сүзләре, өстеннән караганда, Аллаһ вә аның кәляменә мәдех итү кебек күренсә дә, филхакыйкать зәмнән башка бер шәй түгелдер. Мөтәнәбби вә Мәгарриләрнең үз максатлары, безнеңчә, ап-ачык аңлашылдыгы хәлдә, фәсыйхларның фәсыйхы, бәлигъларның бәлигы булган Алла Зөлҗәлалның сүзләре тиеше кебек аңлашылмасын, имеш!! Шулай ук мөтәрҗимнәрне мөәллифләрнең китапларын язган чакта күңелләрендә җәвәлан иткән хиссият вә инчә мәгънәләрне тәрҗемә итмәдекләре өчен һичкем интикад вә мөахәзә итмидер. Бәлки, шул китапларда язылган сүзләрен генә бозмыйча вә мәгънәләрен үзгәртмичә тәрҗемә итүләре таләп ителәдер. Тәрҗемә теле исә асыл китап телен яхшылап белгәндә, бу эшнең бик кулай булуына шөбһә юктыр. +Мин асла хәрфия тәрҗемә итү тарафында түгелмен. Һәр телнең үзенә хас бер өслүбе вә тарзы ифадәсе булдыгына бик нык ышанам. Шуның өчен гарәпчәдән тәрҗемә ителгән бер китапның сүзләре сарыф татарча булдыгы хәлдә, өслүбе гарәпчә булса, мин аны яхшы тәрҗемә дип әйтә алмыймын вә Касыйм бәк Әмин әсәрләренең тәрҗемәләре шул кабилдәнрәк дия игътикад итәмен. Ләкин мәгънәнең үзгәртелүенә асла разый түгелмен. Аннан соң гыйбарәләрнең асылдагы кеби рух вә куәтләрен тәрҗемәләрдә дә мотлакан сакларга кирәк, димен. +ХАТЫННАР ВӘ ТӘРӘККЫЙ +Бу көндә дөньяның төрле кыйтгаларындагы төрле милләтләргә күз салсак, күреләдер ки, һәрбер милләтнең мәдәният, гомран вә тәрәккый юлындагы мәртәбәсе - хатыннарының тәрбиясе вә аларга бирелгән ирек нисбәтендәдер. Тырышлык, фәгалият вә икъдам кеби гали сыйфатлар хатыннары да инсаннар суррәсенә тезелгән вә үзләренең һәйәте иҗтимагыядәге мөһим мәүкыйгләрене танып, шуңа күрә эш күргән милләтләрдә мөкәммәл сурәттә мәүҗүддер. +Заманамызда хатыннарга иң яхшы күз илә караган вә анларның инсаният вә хөрриятенә чынлап ихтирам иткән милләт - шөбһәсез, америкалылардыр. Шуның өчен анларда фәгалият, байлык вә хәсән әхлак һәрбер милләттәгедән алдадыр. Боңа каршы хатын-кызларына ялгыз бер шәһвәт аппараты дия караган вә анларны тоткын кеби тоткан төркестанлы кардәшләремезне куярга мөмкин. Хатыннарыны тәрбия, тәгаллемнән вә мәзаяи инсаниядән мәхрүм тоту сәбәпле, үзләренең нәкадәр аяныч бер хәлдә булындыкларыны озын иттереп язарга лөзүм юк. +Бездә һаман хатынның җәмгыяте бәшәриядә мөһим бер мәүкыйг тотуыны аңлый алмыйлар. Аның вазифасыны, башка өргәчи хайваннар кеби, ялгыз бала тугдыруга гына хәсыр итмәкче булалар. Аның бала тәрбиясе вә олуг ирләргә тәэсире тугрысындагы гали мәкамене тәкъдир итә алмыйлар, икедә-бердә тәхкыйре амиз рәвештә: "Хатын бит ул!" - диюдән тартынмыйлар. +Матбугатымыз да хатыннарга ул хәтле әһәмият бирми. Гүя хатыннарымызның тире-яры кадәр дә әһәмиятләре юк ла. Вакыты илә "Тәрәккый" газетасында берәү, "Рухсыз яртымыз" исеме илә озын мәкаләләр язып, шимдиге мөселман хатыннарының җансыз әгъза кеби бер хәлдә көн кичердекләрене күстәргән иде. Мин бу дәфга "әл-Мөәйяд" газетасында укыдыгым "Милләтләрнең тәрәккыйсендә хатыннарның тәэсире" сәрләүхәле мәкаләне хөласат тәрҗемә итеп, укучыларга тәкъдим итмәкче булам. Бу мәкаләне Аурупада сәяхәт итүче бер мисырлы гарәп, мәдәниятенең күркәм тәэсире астында, Францадагы Монпелье шәһәреннән яза вә әйтә: +Бу дөньядагы эшләр һәр кешенең мизаҗ вә сыйфатлары илә мөтәнасиб рәвештә бүленгәндер. Чөнки "тәкямел кануны" шуны тели, вә бу сәбәпле инсаннарның эшләрендә фаудавият (анархия) вакыйг улмый торадыр. "Бәшәрият"не тәшкил иткән ике олуг җенес (иркәк илә хатын) арасында да гамәлләр ошбу кагыйдә үзренә тәкъсим улынмышдыр. Бу ике җенеснең һәр икесе үзенең мизаҗ, көч вә икътидарына мөнасиб эшләр илә мөмтаз улмыштыр. Ирләргә тән куәте тели торган эшләр бирелгән, хатыннар тән куәтендә зәгыйфь улмакла бәрабәр түзем, ихлас, күңел нечкәлеге вә нәзакәт илә мөмтаз улдыкларыннан, анларның өлешенә шушы сыйфатларны икътиза итә торган эшләр төшкән. Мондый эшләр бик күптер. Бонларның бәгъзеләре - иренә нисбәтән улан вазифаларыдыр. Чөнки хатын - ирнең мәнфәгатьләрендә уртак, аны шатландыручы, кайгыларыны бүлешүче, рәхәт вә михнәт вакытларының һәр икесендә иптәш вә сердәшедер. Хатынның иң мөһим вазифасы бөтен милләткә нисбәтән улан вазифасыдыр ки, ул да - балаларыны тәрбия итүчедер. Чөнки балаларны карау вә анларны җисмән вә гаклән зәгыйфь вакытларында күзәтү - аның бурычыдыр. Шулай ук балаларның киләчәктәге әдәбе тереклекләре өчен нигез салу, ягъни анларны фазыйләтне сөяргә вә хакыйкатьне ихтирам, рәзилә вә батыйльдан нәфрәт итәргә гадәтләндерү дә - аның вазифасыдыр. Балаларның иң элек күргән вә ишеткәннәрене эләктереп кала торган кечкенә гакылларына олыгайгач эшлекле улырга ярдәм итәрлек сыйфат вә әхлаклар йирләштерү дә хатын өстенд��дер. +Бәс, хатынның вазифасы олуг вә мәсьүлиятле, бөектер ки, ир мәсьүлиятеннән югары булмаса, түбән түгелдер. Зирә хатынның эшләренә бөтен милләтнең хәят вә мәмате терәләдер. Көчле вә гакыллы ирләрнең һәр кайусы кечкенә чакларында хатыннарның тәрбия вә игътинасы аркасында шул дәрәҗәгә ирешмешләрдер. +Әгәр дә ирләр инсаф итеп, хатыннарның һәйяте иҗтимагыядәге гамәлләрене тәкъдир итсәләр вә үткән заманнардан калган истибдад вә мәгъруриятне ташласалар иде, ошбу зәгыйфь мәхлукларга ихтирам йөзеннән башларыны иярләр иде. +Хатын - бәшәриятне арттыру вә куәтләндерү юлында эшләүчеләрнең берседер. Аның бу тугрыдагы вазифасы ир вазифасы шикелле үк, бәлки олуграк вә мәшәкатьлерәктер. Чөнки ул хәмел көннәрендә вә имезү заманнарында шулхәтле рәнҗеш вә авыруларга дучар буладыр ки, бонлардан ирләрнең аслан хәбәрләре булмыйдыр. +Хатын бәләкәй балаларны тәрбияли, сәламәтлекләрене күзәтә, анларны кыймылданырга вә йөрергә үгрәтә вә анларның тугмыштан булган хайвани милкәләрене үзгәртә дә, анларны саглам, куәтле, гакыллы, эшкә вә чалышырга икътидарлы адәмнәр ясыйдыр, әгәр хатын теләсә, балаларны тезгенсез вә күзәтүчесез йибәреп, милләтне файдалы инсаннардан мәхрүм итәргә дә хәленнән киләдер. +Балалар үскәннән соң да, хатын анларга беренче таяныч вә олуг ярдәмче буладыр. Ул анларның хәсрәтләрене тарата, күңелләрене күтәрә, михнәтләрене йөкләргә баһадирландыра, серләрене саклый вә өмет һәм гайрәт рухы өрәдер. +Хатын, балаларының берсе яки ире авырган чакта, багучы хезмәтене итә, төн йокыларыны калдырып, аны күзәтә вә кирәкләрене үтәп торадыр. +Хатын шундый бер мәхлукдыр ки, аның эче шәфкать вә мәрхәмәткә тулган, яхшылыкны белә, шуңа каршы кат-кат мөкяфәт кайтара вә үзенә ителгән языклардан күз йомадыр. +Ире аңа үзгәрсә дә, ул түзә вә иптәшлек хокукыны ригаять итеп, аның хаҗәтләрене бирәдер. Бәгъзән, ир аны рәнҗетә вә хурлый, фәкать ул барыны да кичерә, нихәтле михнәт вә зәхмәтләр күрсә дә, тәхмил вә сабыр итәдер. +Хөласа: хатын - яктысы белән безем хәятымызны балкытучы олуг бер фонарьдыр! +Иштә хәятта хатынның вазифасы вә һәйяте иҗтимагыядә күрәчәге эше ошбуыннан гыйбарәттер. Шөбһә юкдыр ки, бу вазифа агыр вә зәхмәтле улып, ирләрдә булынмаган чыдамга мохтаҗдыр. Хатын өстенә йөкләнгән ошбу вазифаның әһәмиятене инкяр итүче булмаса кирәк. Зирә, хатынның ошбу эшләренә милләтнең бүгенге хәле бина ителә вә аның белән киләчәктә ирешәчәге тәрәккый вә мәдәниятнең дәрәҗәсе үлчәнәдер. Әгәр хатыннар үз вазифаларында косурлык вә эшләрендә ялкаулык итсәләр, гаиләнең низамы бозыла вә шул гаилә әгъзаларының тереклеге үзләренә нигъмәт улмыйча, михнәт улып китәдер. Әгәр гаиләләр шул рәвешчә бозылса, бөтен милләтнең низамы да бозыла, анда иҗтимагый фаудавият (анархия) хөкем сөрә башлыйдыр. +Әгәр аналар балаларыны ляикынча тәрбияләмәсәләр вә сәламәт лекләренә әһәмият бирмәсәләр, анлар зәгыйфь булып үсәрләр, һәртөрле хәстәлек вә чирләргә дучар улырлар да һичбер төрле эшкә ярамаслар, милләт анлардан һичнәрсә истифадә итмәс. Чөнки "сәламәт гакыл сәламәт тәндә генәдер", диярләр. +Әгәр ана балаларыны кечкенә чакларында тәэдиб,2 файдалы вә зарарлы нәрсәләргә тәнбиһ итмәсә,3 анлар явыз әхлаклы, бозык тәрбияле вә шәһвәт коллары улып йитешерләр. Хәяттан максудлары хайваннарныкыннан артык улмас. Ифради шундый булган өммәт озак яшәмәс, "вөҗүд" тактасыннан җуелып китәр. +Ихтимал, бәгъзе кешеләр: "Хатын тәрбиясенә нә хаҗәт, мәктәп вә мәдрәсәләр аркылы балаларның әхлакларыны төзәтеп вә сихәтләрене күзәтеп булмыймы?" - диярләр. Бу сөаль урынсыздыр. Чөнки тәрбия башка, мәктәпләрдә укыла торган гыйлем башка. Мәктәпләр бер шәкертнең электән бозылган әхлакыны төзәтә алмыйлар. Шундый әхлакны төзәтер өчен уграшкан мәктәп каткан ботакны туграйтырга уграшкан кеше кебидер ки, ул ботак, әлбәттә, бөгелмәячәк, бәлки шартлап сыначактыр. +Мәктәпләрнең моннан гаҗиз улуларының сәбәбе шулдыр ки, бала мәктәпкә анасының әхлаклары илә холыкланганнан вә аның гадәтләренә гадәтләнгәннән соң гына барадыр. Бу әхлак вә гадәтләр, ташка язылган язу шикелле, гомер буена аның белән бергә калалар. +Ошбуннардан аңлашыладыр ки, хатыннарның вазифалары - милләтләрнең бу көне вә киләчәге хакында бөек әһәмияти хаиздер. +Инде без бер күз салыйк. Мөселман хатыннары үз вазифалары ны тиешенчә үтиләрме, әллә бу хосуста косур итәләрме, яки үз вазифаларыны белмиләрме? Бездә хатын - икенең берседер. Авыл хатыны, шәһәр хатыны. Бонларның беренчесе "хәят"ны танымый вә мәгыйшәтнең мәгънәсене аңламыйдыр. Ул үзене бары иренең ләззәт вә шәһвәтенә корал, аңа хезмәтче вә кәнизәк итеп саныйдыр. Анлар белән җигеп җир сөрә торган хайван арасында аерма юк кебидер. Ул наданлыкның кара киеменә төрелгән вә "тәкъдир"гә бик нык ышанган. Ул һәрбер эшне "тәкъдир"гә генә сылтап тора, инсанның үз гамәле файданы яхуд зарарны тугдыруыны артык аңламыйдыр. Бала тапса, аңа ляикынча әһәмият бирми вә тиешенчә күзәтә алмый. Аның баласы өчен эшләгәне шул гынадыр ки, еглаган саен агызына имчәгене тыга, туендырдыктан соң йибәрә дә, бала тузан-туфракка, балчыкка ауный вә сәламәтлек өчен зарарлы нәрсәләрне агызына аладыр. Кирәге кеби карамау вә ачлы-туклы тору сәбәпле, бала арык вә авырулы булып каладыр. Аягына йөри башлагач, бүтән балаларга кушылып, анлардан һәртөрле кабахәт эш вә сүзләр үгрәнә, анасы белән атасы арасындагы сүгеш вә сугышларны күрә-күрә, аның әдәбе, тәрбиясе бөтенләй юлдан чыгадыр. +Шәһәр хатыны исә тәрбия вә мәгърифәт җәһәтеннән барыбер авыл хатыны мәртәбәсендә буладыр. Әхлакы аныкыннан явызрак дияргә дә мөмкиндер. Ул эшсезлек белән дә мөмтаздыр. Чөнки авыл хатыны өй тышындагы күп эшләрдә ире белән бергә йөри вә аның урынына торадыр. Шәһәр хатыннарының артык эшләре булмый, вакытларыны файдалы нәрсәгә сарыф итмиләр, байлары балаларыны да үзләре имезмиләр, махсус бала имезүчеләр тоталар, соңра асраулар вә хезмәтчеләр арасына йибәрәләр. Шунда балалар бозык әхлаклы, истикълялияттән (самостоятельность) мәхрүм, чирле вә яки чирләргә мөстәгыйд улып йитешәләр. +Менә бу көндә мөселман хатыннары ошбу хәлдәдерләр. Гаилә низамыны вәйран итә торган ошбу хәлгә разый улып торуымыз - гаҗәпнең аръягында гаҗәптер. Ошбу хәлләрнең нәтиҗәсе уларак, без, мөселманнар, хәят мәйданында бөтен милләтләрдән артта калдык, сәяси, әдәби вә икътисади истикълялиятләремезнең һәммәсене гаиб иттек . Зира сәбат , баһадирлык, икъдам , ярдәмләшү вә кардәшлек кеби балаларның ана кочагында гадәтләнәчәге күркәм сыйфатларның безем йөрәкләремездә эзләре генә дә юктыр. +Хатыннарның наданлыгы сәбәбеннән карт вә яшьләр арасында әдәп бозыклыгы да нәшьәт итмештер. Без гел вак-төяк файдасыз нәрсәләр илә уграшамыз, арамызда хөсед (көнчелек) фәүкылхәд таралган, үзара иттифак юк, бертуган карендәшләр талашалар, ялкаулык илә шулкадәр мөбтәлямез ки, вә тиешле урыннардан мал чыгарыр өчен асла сәгый вә һиммәт итмимез. Гакылларымыз хорафат вә ялганнар илә тулган - гареблеләр өстемездән көлеп торалар. +Инде гокаля вә зыялыларымыз нишләп торалар? Тиешле ислахны фигълияткә чыгарырга вакыт йитмәдеме? Үземезне череткән иҗтимагый хәстәлекләремезне дәваларга көн килмәдеме? +Инде безгә хатынның һәйяте иҗтимагыядә тотдыгы мәркәзене танып, аның эшләрене тәкъдир итәргә вә аңа кол вә кәнизәккә караган күз белән караудан туктарга вакыттыр. +Хакыйкать бер генәдер. Ләкин без үз-үземезне алдап торамыз. Бүген бер нәрсәне кирәкле диеп игътираф иттекемез хәлдә, иртәгә аны таныймыз. Хатыннарымызны кирәге кеби укытасымыз вә иркенләтәсемез килми. Шулай булса да, анлардан балаларны тәрбия вә анларга нәзарәт итүне, өй эченә шатлык вә хәят кертүне таләп кыламыз. Хәлбуки, бонларны гыйлем вә тәрбиядән зур өлеш алган кешеләр генә эшли алалар. +Мин күзләрене мәгърурият вә истибдад сукырайткан кемсәнәләрнең хатын һәр хокукта ир белән тигез булса, хәятның низамы җимереләчәк вә хатынның әдәбе бозылачак диюләреннән гаҗәпләнәм. Мондый фикер ирләрнең наданлыкларыннан гына нәшьәт итмештер. Юкса, тәрбия илә әхлак бозыклыгы бер йиргә ничек җыелсын? +Ихтимал, бәгъзе кешеләр мәктәпләрдә укыган кайу бер кызларның тәрбиясезлекләреннән шомлана торганнардыр. Ләкин бу җирдә дәхи бер мәртәбә әйтәмез: тәрбия башка, гыйлем дәхи башка. Ул кызларның алдыклары аз гына гыйлемнең үзе дә ялгыз кабыктан гына гыйбарәттер. Әгәр бу кызлар аналары янында күркәм дини тәрбия илә тәрбияләнсәләр иде, анларның күңелләренә фазыйләт урынлашыр вә ул күрдекемез тәрбиясезлек анларда күрелмәс иде. +Минем фикеремә күрә, мөселманнарның хәле мәшрутияткә наил улу яки үз ватаннарыннан читләрне чыгару илә генә төзәлмәс. Бәлки, боның өчен - һәйяте иҗтима��ыямезне замана рухы вә ихтыяҗымыз илә мөтәнасиб рәвештә әсасыннан яңарту тиештер. Ошбу яңарту әсасы - һич шөбһәсез, кызларымызны яраклы зәүҗә вә әһлиятле ана улырлык рәвештә тәрбия итүдер. +ХӘБӘРЛӘРЕ (үз мөхбиремездән) +Татарча театр - быел гыйнварның 8 ендә Общественное собрание залында татарча театр уйналып, Г. Камал әфәнденең "Бәхетсез егет"е тамашага куелды. +Троицкида татарча театр - яңа бер эш, дияргә ярый. Үткән көз бәгъзе яшьләрдән "Театр вә музыка мөхибләре" кружогы оештырылган иде. Бу яшьләр искиткеч бер тырышлык белән даимчылык итеп, балалайка, гитар вә мандолина чиертергә башлаганнар вә белүчедән сабаклар алырга тотынганнар иде. Соңра эшләрнең алга таба тәгәрәгәнен күргәч, бу яшьләр, Корбан бәйрәмендә татар кичәсе ясарга карар биреп, бер яктан, "Казанга сәяхәт" комедиясен репетицияләргә вә, бер яктан, кайу бер милли көйләребезне кабатларга керештеләр. Бәйрәмнең өченче көнендә татар кичәсе ясалды. Халык күп җыелды, кичә бик тыныч үтте вә муаффәкыятьле чыкты. +Моннан дүрт-биш ел элек, инкыйлаб заманнарында, монда татарча театр уйналганда, мөселманнар шау-шу килгәннәр, мәсҗедләрдә вә башка йирләрдә театр галәйһенә коткылар булган, кирәк уйнаучылар, кирәк театрга баручылар, карагруһларның һөҗүменнән куркып, полициядән сакчылар сорап алганнар. Әмма бу Корбан бәйрәмендәге татар кичәсе хакында мәсҗедләрдә дә вә башка йирләрдә дә, аслан, коткы вә агитация булмады. +Быел уйнаучылар эченә өч ханым кушылды. +Исправниктан рөхсәт сораганда, ул "Даудовлар" шайкасы тарафыннан үтерелгән пристав Чикризов гаиләсе файдасына уйнауны үтенгән. Яшьләр моны кабул иттеләр, шундый иганә юлына 8 гыйнварда татарча театр булачагы, тамашага "Бәхетсез егет" куелачагы, милли көйләр уйналачагы вә үз шагыйрьләребезнең шигырьләре укылачагы игълан ителгән иде. +Бардык. Общественное собрание шыгрым тулган. Гел кәләпүшле вә калфаклы башлар, бу соңгылары бәйрәмдәге театрда дүрт-биш кенә булганы хәлдә, бу юлы байтак күп иделәр. +Татарча театр! Татарлар җыелганнар, ирләре генә түгел, картлар, яшьләр, хатыннар, кызлар, яшүсмер малайлар вә кызчыклар. Һәркем киенгән, шат, хәрәкәт, хәят! Шул күренеш, хәл теле белән әйтәләр: "Татарларның театр китаплары вә башка әдәби нәрсәләр язарга ярарлык телләре вә шул тел белән үз мәгыйшәтләреннән алып, фаҗига вә көлке язарлык язучылары бар, җанлы теле вә әдәбияты һәм шанлы тарихы вә мазыйсы булган милләт, аслан, бетмәс, аларны баскан кошмар (бастырылу) - вакытлы бер нәрсә, алар һәммәсе бетәр, менә анлар уяналар, менә анлар кабер туфракларын өстләреннән селкә башладылар, юк, татарларның истикъбале томанлы вә өметсез түгел!" +Мондый шигырьне бер як куеп әйткәндә, бу театр да бик тыныч вә муаффәкыятьле үтте. Уйнаучылар арасында да хатын-кызлар булганы вә карарга да болардан бик күп кеше барганы хәлдә, кирәк хәзрәтләр тарафыннан, кирәк башкалар тарафыннан театрга каршы һичтөрле коткы булмады. Бу йирдә шуны да әйтеп китәргә кирәк ки, мондагы муллалар - бик аңлы, замананың китешен нән хәбәрдар кешеләр, бәгъзе шәһәрләрдәге кебек, театрга баручыларга байкот игълан кыла торган муллаларны монда төшеңдә дә күрә алмассың. Хәтта бәгъзе яшь хәзрәтләр үзләре дә барганнар иде. +Бу хәлләр күрсәтәдер ки, Троицк мөселманнары дүрт-биш ел эчендә үзгәргәннәр. Заман бабай һаман үзенекен эшләгән, фикер вә нәзарларны сизелерлек дәрәҗәдә алмаштырган. +Троицк мөселманнарын болай яхшыга таба үзгәрү белән, милли театрыбызга мондагы халыкны да ияләштерергә тырышып, гайрәт сарыф итүләре вә бу юлда муаффәкыятьләре белән тәбрик итми узу мөмкин түгелдер. +Уйнаучылар уенны, гомумән, яхшы уздырдылар. Йитешмәгән йирләре, табигый, юк түгел. Боларның бәгъзеләре мәхәлли "Степь" газетасында күрсәтелде. +Персонажлар берәм-берәменә киленчә: "Казанга сәяхәт"тә Гата бай ролен кәмаль муаффәкыять белән уздырган Руй әфәнде бу юлы гимназист ролен булдыра алмады. Гайни ролен уйнаган Зөлфәкарова ханым көтелмәгән рәвештә парлак уздырды. Кәрим ролен уйнаган "Иделбаев", Мәгъри ролен уйнаган "Тарская", Закир ролен уйнаган "Батый", Камали ролен уйнаган әфәнде үз рольләрен яхшы вә адәм рәтле үткәрделәр. +Балалайкачылар хоры, скрипка, мандолина вә гитардан җыелган Трио (өчлек)челәр программдагы номерларны бик шәп чыгардылар. Милли көйләребездән бик һәйбәтләрен вә моңлыларын сайлаганнар. Сбор бик шәп вә тулы булды, халык мәмнүн булып таралдылар. +МӘКТҮБЛӘРЕ Кавказ юлыннан Юлдашсызлык - юлдаш табылды - искелек вә яңалык - Ишми вә аның фетнәләре - өйләнергә димләү - җәнүб төсе күренә - Царицында мулланы эзләү - мулла белән мосахәбә - газеталар муллаларны кыерсыталар - Царицында татарлар - мәхәллә аеру, мәсҗед күбәйтү - дарелмөгаллимин кирәклеге - Кавказга керү - әрмән карчыгы - мәгъдән суларына йитү. +Идел вә кырыйларының матурлыгы мине сихерләп, бөтен гамь вә хәсрәтләрне оныттырса да, юлдашсызлык минем эчемне байтак пошыра иде. Инсан, шатланса да, кайгырса да, шуларны уртаклаша вә бүлешә торган икенче бер кешене эзлидер. Бу хәл юлда иптәш вә якыннардан аерылган заманда бигрәк тә нык сизелә. +Минем шатлык вә тәэсирләремне чыгарып түгәрлек юлдашым юк иде, болай юлда тәсадеф танышкан кешеләрнең һәммәсе белән сүзләр тәкәллефле вә рәсми рәвештә генә әйләнәләр. +Менә Саратовта ахун өендә миңа Царицынга хәтле юлдаш була торган кеше тугры килде. Бу - мәгъруф сукночы Дибердиевләр авылы Пәлдәнгенең Х.У. исемле комиссионер иде. +Без Саратовтан кузгалып киттек. Юлдашым белән сөйләшә башладык. Беренче адымнан ук аның үз хакында бик күп исәпли торган кеше булуы аңгарылды, син аңа сүз кушсаң, "ничек?" яки "нәрсә?" дигән сүзләрне бик каты вә ачуланган тавыш белән әйтә, Камалның "Фәтхерахманы" шикелле, үзен - "без", сохбәттәшен "син" дип тәгъбир кыла, вакыты илә байтак кешеләрне ��тап-атап тешләгән "таңчылар" моны да эләктергәннәрмедер, нидер - аларны бер дә яратмыйча вә бик кимсетеп сөйли. +Махсус бер фикер вә мәсләкне дәлилләр белән яклый алырга кулларыннан килмәгәнлектән, могтәдиллек белән имтияз итәргә тырышкан кайу бер кешеләр кебек, яңаларны (яшьләр) да, искеләрне (картлар) дә гаепләгән булып сөйли. +"Картларда гаеп бар, ну ул мескеннәр, нишләсеннәр? Яшьләр аларны эт итеп хурлыйлар бит! Һәркемдә самолюбие бар. Ишмөхәммәд хәзрәткә дә бер сүз дә әйтеп булмый, аны азмы сүктеләр, азмы хурладылар? Менә ул да үзен защищать итәргә кереште дә, нинди күңелсез эшләр булып китте!" - ди. +Мин аңа: "Искелектән яңалыкка күчкән заманнарда фикерләр ташуы була, һичбер кеше башкаларны үзенең фикере белән богаулый алмый, бер фикер, гадәт вә тормыштан туйган кеше аларны берьюлы ватасы, җимерәсе, юк итәсе килә, хосусан, яңалыкны бик тиз кабул итәргә мөстәгыйд булган яшьләр бу хосуста бик җитез вә ашыгыч кыймылдыйлар. +Бу - табигый хәл. Искелек белән яңалыкның көрәшүе - тарихи вә иҗтимагый бер закон, табигать вә иҗтимаг булып торганы мөддәттә, ул көрәшү, аслан, бетәчәк түгел. Әмма Ишмөхәммәдкә килсәк, аның мәҗнүнанә хәрәкәтләренең тарихы соңгы тентүләрдән генә башланмый. +Шиһаб хәзрәт вафат булганнан соң, әллә ничәшәр җилд гарәпчә китаплар язып, берничә елга чаклы аны сүгеп торды, аңа такмаган ләкабне вә кушаматны калдырмады, кяфер вә юлдан чыгуны аңгарткан сарих вә кинаяле ничә төрле сүз вә тәгъбир булса, һәммәсен истигъмаль итте. Үзегезгә мәгълүм: Галимҗан хәзрәт - тәкъва, могтәдил вә тыныч кеше, әмма Ишми аны да тыныч калдырмады, аны сүгүе дә Шиһаб хәзрәтне сүгүдән ким булмады. Дәхи Түнтәрнең Нәҗиб мәхдүм - тик гыйлем вә китап карау белән уграшкан дәрвиш табигатьле юаш бер кеше - менә шул кешенең Ишмөхәммәдтән күргән изалары азмы булды? +Ризаэтдин хәзрәт - гыйлем вә бәхәстән башканы белми, каләмен кәмаль инсаф вә гадәләт белән йөртә, башкаларга һөҗүм вә бәйләнүдән бөтен көче белән саклана торган бер галим вә мөхәррир. Шушы зат Ишмөхәммәднең иза вә җәфасыннан өлешсез калдымы? Моны беләсегез килсә, Ишминең әсәрләрен, "Дин вә мәгыйшәт"тәге мәкаләләрен укыгыз! +Менә бу хәлләрнең һәммәсе күрсәтә ки, Ишминең бөтен Русия исламнарының зарарына кыям итүе башкаларның аңа һөҗүме сәбәпле түгел, бәлки аның ислах, инсаният вә яхшылык дошманы булуыннан нәшьәт иткәндер", - дигәч, юлдашым йомшады вә ыкмык итеп тынды. +Безнең татарларның сәгадәт вә бәхет ишеге өйләнгәннән соң ачыла дип игътикад итүләре, очраган бер егетне өйләнергә кызыктырулары вә хатын белән булган тормышны аллы-гөлле буяуларда тасвир итеп күрсәтүләре мәгълүмдер. Менә бер кеше дә, минем ялгыз булуымны белгәч: "Нигә шушы яшькә чаклы өйләнми йөрисең?" - дип бәйләнде вә бу хосуста һәркемгә билгеле "мещан фәлсәфәсен" байтак кына озайтып бәян кылды. +Царицынга хәтле миңа бу авыр (скучный) кешенең юлдашлыгы юлдашсызлыктан күп аермалы булмады. +Майның тугызында Царицынга йиттек. Монда яхшы гына җәнүб төсе күренә башлады, җылы вә җиңел һава, туп-тугры күккә таба озайган зифа буйлы сәрви агачлары, акрын искән ләтыйф җил белән агач яфракларының үзенә бер төрле моң белән кыштырдап торулары бары бер җәнүбтә булган Кырым өлкәсендә йөрүләремне исемә төшерде. +Мәгъдән суларына китәчәк поездны байтак кына көтәсе булганлыктан, Царицындагы татарларның хәлен бераз үгрәнер өчен, мулланың йортын эзләргә киттем. Күзләрем караган якка китеп бара идем, көч-хәл белән бер корзина суган күтәреп килүче бер татар очрады. Ул миңа мәсҗедне үгрәтеп йибәрде, вә аның "бик ерак түгел" диюенә бинаән, җәяү барырга карар бирдем. Барам, барам, ниһаять бер елгага барып йиттем, бер тар тыкрыкка кереп киттем, аның очына чыккач, алдыма зур таш күпер килеп чыкты (бу күпер Царицынның исеме шуннан алынган Царицыно елгасына салынган икән). Күпердән чыккач, менәргә алдымда тагын тау тора - әле мәсҗед күренми. "Я Аллаһ!" дип, текә таудан туп-туры күтәрелгән сукмаклардан менеп, югары чыктым - алдымда киң вә төз урам тора, аның очында әллә кайда мәсҗед манарасы күренә, инде нишләргә? Бармасам, монда чаклы йөрешем әрәм китә, барсам, бик ерак, эштән чыгып арачакмын, ни булса булыр, дидем дә киттем. Мәсҗедкә йитәрәк, еш-еш татарлар күренә башлады. Бер татардан мулланың йортын сорап алып барып кердем. Матур вә күңелле ишек алды. Капкадан кергәч тә, уң якта өч-дүрт олуг сәрви агачлары югары таба озаеп киткәннәр, сул якта, бер саф булып, өем-өем үскән акация агачлары тезелгәннәр, шунда ук саглам бер татар шул агачларга, чаж-чож иттереп, көпшәдән су йибәреп тора. +Мулланың мәхдүмен чакырып чыгардылар, узгынчы бер мосафир булуымны вә хәзрәтне күрергә теләвемне сөйләдем, дәрхаль мулла чыкты. Казаки вә башына ак түбәтәй кигән күсә (сакалсыз) бер кеше. Болар мине күптән таныш бер кеше кебек истикъбаль иттеләр. +Ишек алдының арт тарафындагы бакчаларында, беседкада, мулла вә углы Габдулла әфәнде чәй эчтек. Өч чакрым чамасы мәсафәне җәнүб кояшы астында җәяү килгәннән соң, миңа бу чәй фәүкылгадә тәмле булды. Хәзрәтнең өй бакчасы бик ләтыйф вә күңелле. Нә кадәр дә бәхетледер бу җәнүбтә торган кешеләр!!! +Мәхдүм Истанбул күргән, төрекчә фразалар ычкындыра вә төрек жестлары ясаштыргалый. Хәзрәт - Саратов ахунды Янгалычевның бертуган борадәре. Бу да ахунд, ләкин теге ахунд кебек матур сөйләми генә түгел, бәлки агыр вә эчпошыргыч иттеребрәк сөйли. Егерме елдан бирле монда имам булып тора икән. Казанда Күл буе мәдрәсәсендә Сәлах хәзрәттә укыган, Галләм хәзрәткә дә эләккән. +Мин: "Тәкъсир, Янгалычевлар бөтен Волга буен ишгаль иткәнсез икән!" - дип ләтыйфә иткәннән соң: "Тормыш ничек, күңеллеме, доход яхшы буламы?" - дип соравыма каршы, ул: "Яхшы була иде, әле инде (көлеп вә ләтыйфасымак иттереп) газета белән мужикны бозып бетердегез, гел мужи�� файдасына язасыз, ә муллаларны һаман кыерсытасыз, хәзер муллаларга артык ычкындырмый башладылар", - дигәч, җитдирәк кыяфәт белән: "Муллаларны инсафсыз, диләр, муллаларның кай йире инсафсыз, жалованье юк, ни юк, шул мәхәллә халкыннан алмый, кайдан алсыннар инде?" - дип зарланды. Ак күңеллелеге чыраена чыгып торган вә сүзләренең һәрберендә самимилек күренеп торган бу мулланың шушы сүзләре мине байтак уйга калдырды вә үз-үземә: "Вакыйган, газеталар муллалар хакында инсафсызрак язалар түгелме соң?" - дигән назик кенә бер сөаль бирдем. +Царицында такта яра торган заводлар күп, мондагы татарларның күбесе шул заводларда эшлиләр вә шул такталарны пристань вә вокзалга ташучы ломовой ямщик хезмәтендә йөриләр, бу кәсеп ләре белән күп акча тапсалар да, истикамәтсезлекләре сәбәпле ашапэчеп йөргәнлекләреннән, хәлләнеп китә алмыйлар икән. +Мәсҗедләре - таш, манарасы - агач. Мәктәп бар. Мөгаллимнәргә жалованье юк, иске ысул белән, сәдака исеменнән бирәләр икән. Бу ел кыш мулланың мәхдүме дә укыткан, ләкин хөкүмәтнең быел мөселманнарга булган "сәясәте" монда да үзенең әсәрен күрсәткән: инспектор мартта ук, ахунга кәгазь йибәреп, мөгаллимнәрне укытудан туктаткан, ахун үзе мөрәҗәгать итеп үтенсә дә, быелга мәктәптә укуны дәвам иттерер өчен рөхсәт алырга муаффәкъ була алмаган. Менә ошбу хәлләр мөгаллимнәр йитештерә торган рәсми бер дарелмөгаллимин кирәклеген һәммә мөселманнарга сиздерде, һәркем беравыздан: "Мөфти хәзрәт юбилее мөнәсәбәте белән аның наменә бер дарелмөгаллимин ачылсын иде", - диләр. +Татарларның иҗтимагый авырулары булган мәсҗед күбәйтү, мәсҗед салыр өчен мәхәллә аеру монда да башланган. +Бер байның киявенә яки борынгы бер карт хәзрәтнең мәхдүменә яки мөәзиннең углына муллалыкка урын кирәк була - менә мәхәллә аерыр өчен приговор җыярга тотыналар, соңра бер-ике куштанны вәкил кылып, мәсҗедкә иганә җыяр өчен, илдән илгә чыгарып йибәрәләр. +Яки мәхәлләнең бер бае мулла белән дошманлаша: аны күрәсе вә артында намаз укыйсы килми. Менә тота да мәхәлләнең читендәрәк торган куштаннарга игълан кыла: "Мин сезгә, ди, мәсҗед салып бирәм, үз өйләреңез янында мәсҗед булыр, приговор җыеңыз", - ди. +Ессентуки, 1 май Кавказ юлында II Юлдашсызлык - юлдаш табылды - искелек вә яңалык - Ишми вә аның фетнәләре - өйләнергә димләү - җәнүб төсе күренә - Царицында мулланы эзләү - мулла белән мосахабә - газеталар муллаларны кыерсыталар - Царицында татарлар - мәхәллә аеру - мәсҗед күбәйтү - дарелмөгаллимин кирәклеге - Кавказга керү - урядник кыйнаучы Кавказ татарлары - әрмәни карчыгы - мәгъдән суларына җитү. +Яки бер байның, бер абыстайның, бер суфиның хәтере өчен, бер мулланы туйдырырга хәлләреннән килмәгәне хәлдә, тоталар да бер мәсҗедкә икенче мулла алалар. +Царицында да үзенә урын кирәк булган бер мөгаллимнең агитациясе сәбәпле, тиешле санны аннан-моннан корыштырып тутырып, яңа мәхәллә ачарга йөриләр икән, бер байлары мәсҗед салып бирәсе булган. Тиешсез урында мәхәллә аерып мәсҗед салу мөселманнарның арасын аерудан башкага хезмәт итмәгәнлеген, урынсыз бина ителгән күп мәсҗедләрнең Коръәндә зәм ителгән "мәсҗеде зарар" кабиленнән булганлыгын, бер мәсҗедне адәм рәтле, гыйбадәтханәгә мөнасиб рәвештә бина итеп, соңра аны карау, шул мәсҗеднең мулласын вә мөәзинен асрау, икенче мәсҗед торгызудан элек, бар мәсҗед янында үз балаларына уку-язу һәм дин үгрәтә торган мәктәп торгызу, аңа яхшы гына мөгаллимнәр кую фарыз булганлыгын кайчан аңлап йитәр икән безнең мескеннәр?! +Без шул көнне, тимер юл белән, мәгъдән суларына карап юнәлдек. Иртәгесен Кавказга кердек, анда хәтле тип-тигез кырдан гыйбарәт булган манзара акрын-акрын алмашына бара иде. Очлаеп-очлаеп торган таулар, ямь-яшел җәелеп яткан болыннар, көмеш тасма кебек сузылып киткән елгалар, өелеп-өелеп үскән әрәмәләр еш-еш күзгә бәрелә башлады. Еракларда әллә кайларда озаеп вә күгәреп яткан таулар күренәләр иде. Һава да йиңеләйгәннән-йиңеләя бара, вә аны үпкә, бер дә көчләнмичә, тарта вә чыгара иде. +Минем урынымнан ерак түгел җирдә кием вә кыяфәтләре белән Кавказ әһеленә охшаган ике кеше бар иде, боларның телләре ерактан тыңлаганда төрекчәгә охшаганлыктан, мин берсенең янына бардым да төрекчә: "Әфәнде, нәрәдән килерсеңез?" - дидем. "Харьковтан гилерек!" - диде. Димәк, төрекчәне аңлый, бәс, сүзне дәвам иттердем. Ул да минем сүзләремне аңлый, мин дә аның үзенчә сөйләгәннәрен аңлый идем. Мин: "Сез кемсеңез?" - дидем. "Без татарык", - диде. +Болар Тифлис тирәсендәге бер авылдан агалы-энеле бертуган кардәшләр икән. Бер туйга кулларында разрешениесе булган мылтык тотып барганнар, шунда "үтә ихласлы" грузин урядник бәйләнеп, мылтыкны тартып алмакчы булган. Болар, өч агай-эне, мылтыкны биреп йибәрү урынына урядникны кискәннәр. Суд боларны берәр ел арестанское отделениега хөкем иткән. Бу икесе шул мөддәтне Харьковта тутырып кайтып киләләр, өченчеләре җәзасын Тифлистә уздырган. +Мин: "Моннан соң инде, шаять, урядник-фәләнгә бәйләнмәссез!" - дигәч, "Валлаһи, аслан курыкмаячагыз, тугры күрелсә, әлбәттә, дүгәчәгез, Сибирә кидәрсәк, кидәчәгез, әмма дүкмәдән калмачагыз", - диләр. Берсе: "Мин ике кеше үтердем, бу (кардәшен күрсәтеп) өч кеше үтерде, һичбер кеше белмәгән иде", - ди. +Һәрничек тә боларның кеше үтерүдән тәүбә итмәгәнлекләре, уңайлы килсә, бәреп егарга хәзер торганлыклары аңгарылды. +Төзеклектә уездный шәһәрләрдән бер дә ким булмаган Армавир исемле әрмәни авылыннан безнең вагонга бер әрмәни карчыгы утырды. Бу карчык үзенең салынып торган борыны, әллә кайдан, эчтән карый торган күзләре, җыерылган бите вә өстендәге киемнәре белән Гогольнең Ведьмасын искә төшерсә дә, сөйләве вә хәрәкәтләре сөйкемле иде. Йитмеш белән сиксән арасында булган бу карчык Армавирда сәүдә кылып торучы углы янына Гәнҗәдән берүзе килгән, хәзер дә япа-ялгызы кайтып бара. +Кавказ татарчасы белән яхшы сөйли. Гәнҗәдә угылларым, киленнәрем бар, багымыз бар: "Алманы сатарак, өземе сатарак, шәфталуы сатарак", - ди. Татарларны яманлап сөйли: "Татарлар чох яман, угрыдырлар", - ди. Моннан дүрт-биш ел элек булган татар-әрмән кис[ү]ләре хакында: "Без татарлары чох кырдык, безә чох күмәк килде", - дип мактанып сөйли. +Без "Минеральные воды" стансасында тыгыз вә тынчу вагоннарымыздан чыгып, һәйбәт вә гүзәл дачный вагоннарга утырып, "Ессентуки"гә карап юнәлдек. "Биш тау"ны - уң якта, "Машук"ны сул якта калдырып узып киттек. Ибне Баттута исемле гарәп сәяхе Үзбәк ханның җәйләве Биш таг исемле йирдә булганлыгын яза, аннан морады шушы Биш таумы икән, гаҗәбән? +Ессентуки, 10 май Кавказдан III Нугайлар - татарлык - тимер юл тармагы - тәэсир - күңелле иптәш - Эльбрус - иске хатирәләр - ике татар - ике карендәш - татар хатыннары - янә иптәшсезлек - якташлар - без вә алар. +Без, "Минеральные воды" стансасына йитәрәк, бер зур нугай авылыннан узып киттек. Бик күп мәсҗед манаралары күренде, бу авылда егермеләп мәсҗед бар, диделәр, әмма адәм рәтле бер мәктәп бармы икән? Анысында зур шөбһә бар. +Нугайлар, безнең татарларның бер кабиләсе яки тармагы булып, хәзердә Кавказда, Кырымда вә Әстерхан губернасында торалар. Тарихымызны күп тикшергән бер зат: "Бонлар татар тарихында зур вә мөһим урын тоткан Нугай мирза кабиләсеннән яки аның кул астында торган вә партиясендә йөргән кешеләр нәселеннән булсалар кирәк", - диядер. +Сартлар вә кыргызлар без татарларны да "нугай" дип атыйлар. Шуларга ияреп, Оренбург, Троицк кебек сарт вә кыргызларның күп таптаган шәһәрләрдәге татарлар да үзләрен "нугай" дип йөртәләр, ә күбесе "татар" исеменнән качалар. Әлбәттә, бу яңлыш вә ахмаклыктыр. Моның өчен Шиһаб хәзрәт тә беренче кыйсем "Мөстәфад әл-әхбар"да байтак кыздырадыр. +Хәсән Галиләр, безне татарлыктан биздерер өчен, "тарихи сәнәдләр" белән коралланып, сызганып, яңадан тотынмасалар да, яшь язучыларымыздан Г. Ибраһимовның мәкаләсе аларны байтак йомшатса вә тынычландырса кирәк, дип зан итәм. +Владикавказ тимер юлы өстендә булган "Минеральные воды" (мәгъдән сулары) стансасыннан Кавказ мәгъдән суларына бер тармак аерылып китә, "Биш тау" стансасыннан "Железноводски"га бара торган вә барлыгы биш чакрым озынлыгында булган дәхи бер ботак аерыла. Шушы бәләкәй тармакны да кушып санаганда, мәгъдән сулары тармагының озынлыгы 65 ½ чакрымнан гыйбарәттер. +Без "Минеральные воды" стансасында, тыгыз вә бөркү вагоннарыбыздан күчеп, һәйбәт, таза, күп тәрәзәле, ялт итеп торган дачные вагоннарга утырдык. Шунда ук бертөрле күңелле булып китте: бу гүзәл вагоннар безне махсус каршылап алган парадный экипажлар төсле күренде, гүя шул матур вагоннардан оештырылган поезд безне Исмәгыйль бәкнең "Дар әр-рәхәт"енә яки башка бер шатлык вә бәхет йортына алып китәчәк төсле тоелды. Бу вагоннардагы юлчылар да бүтән төрле, нәзегрәк, тәрбиялерәк, гүзәлрәк вә сөйкемлерәк кебек күренделәр, барымыз да бер җәмәгатькә мәнсүб, барымыз да бер-беремезгә якын, иптәш вә сердәш кешеләр төсле хис ителде. Тик носильщикның миңа әйтмичә әйберләремне икенче поездга күчерүе сәбәпле, минем аларны югалтып эзләнеп йөрүем генә бу яхшы тәэсирне бераз болгандырды. +Менә бер мәгъдән сулары тармагы белән кузгалып киттек. Киткән саен табигать матурлана бара иде. Мин, бөтен гәүдәм белән күзгә әйләнеп, шушы матур табигатьне тамаша итәргә тотындым, күз күреп ләззәтләнә, җан рәхәтләнә, кан сафлана, башта хыял вә поэзия кыймылдый, күңелендә йоклаган хиссиятләре кузгала, вә ул үзе изгеләнә бара иде. Илаһи бер тынлык белән йокымсырап яткан шул гүзәл табигатьнең кочагына атыласы, аны кочаклыйсы, иснисе, сөясе вә аның йылы вә сихерле кочагында май кебек эрисе килә иде. +Мин, Царицыннан бире чыккач, поездда Нижегород губернасында Ока суы буенда кустарный (кул) эшләре белән данлыклы Павлово авылында бер рус белән танышкан идем. Маклаков фамилияле бу урыс белән Дума әгъзасы кадет Маклаков арасында йир белән күк арасы хәтле аерма булса да, ул бөтенләй мәгънәсез дә кеше түгел иде. +Зур бер фирмада доверенный сымак бер кеше, эре вә таза гәүдәле, юмарт вә иң мөһиме - гаять ачык, шат, вә күңелле хәяттан йончыган вә аңа яман күз белән карый вә бинаән галәйһи, шатлык вә сәгадәттән бигрәк, кайгы вә хәсрәт күрә торган кешеләргә мондый шат, һәрнәрсәдән разый вә хәятка "эпикур" күзе белән караучы кешеләрне күрү байтак юаныч була. +Менә шушы кеше миннән Ессентукида бергә төшүне вә бергә фатир алуны сорады. Табигый, мин моннан мәмнүн булдым. Юлдашсызлыктан боегып килгән кешегә аяк астыннан шундый шат вә күңелле бер юлдаш килеп чыксын да, аны шатландырмасын?! +Табигатьне тамаша итүдән алган гүзәл тәэсир өстенә менә тагы бер сөнеч!! +Әлбәттә, без бергә төштек, бер бүлмәгә урынлаштык. Безнең Маклаков авыру түгел, мәгъдән суларына дәваланырга килми, тик сәяхәткә вә ял итәргә чыккан, яше 30 ларда булса да, хатыны юк. Акчасы күп түгел, капиталы юк, ләкин берүзе булгач, гамь чикми, "атым юк урамда, кайгым юк буранда", дип, рус әйтмешли, "Одна голова не бедна", дип, тик йөри. +Үзе барышнялардан артыграк татлы ашарга ярата. Юлда да әллә никадәр десертлар, кәнфитләре, шоколадлары бар иде, монда да өзлексез ташып торды, ашаганда бүре аппетиты белән ашый, әгәр, бер мөхәррирнең әйтүенчә, ачлык белән аппетит икесе ике башка булсалар, бу кеше ашаган чакта боларның икесе дә җыелуында, асла, шөбһәләнергә ярамый. +Аның иге-чиге юк ашларның исемнәрен белүе, иртәгә, хәтта берсекөнгә ашаячагын бу көннән кайгыртуы, ашка вә ашауга ихласы надан мөриднең ишанына булган ихласыннан артык булуы, телен тигезү белән ашның ни җәһәттән йитешмәгәнлеген аңлавы, иреклеирексез, Гогольнең "Старосветские помещики" атлы китабындагы каһарманнарын хәтергә китер�� иде. +Минем юлдашның балалар вә барышнялар шикелле татлы яратуын вә дворяннар кебек ашарга ихласлы булуын укучылар гаепкә санарлармы, юкмы - анысын белмим, ләкин ул үзе татлы яратуы тугрысында: "Это - моя слабость" (бу - минем бер кимчелегем!) дия иде. +Инде ул кайтып китте. Мин аңардан юлдан ике хат алдым. Нинди вафалы вә ак күңелле кеше! +Минем Ессентукидагы фатирым курортның биек бер йирендә, һава саф вә ачык булганда, крыльцодан ук, ак кәфен белән өртелгән Эльбрус кәмаль газамәт белән әнә тегендә - елга аръягында гына шикелле күренеп тора, әмма ул моннан 75 чакрым ераклыгында. +Эльбрус тавы минем хәтеремдә җәгърафия китабында укыганнан бигрәк, "Сәлимә"не укыганда урнашып калган. Казан шәкерте - Сәлимә туташка: "Әгәр сезнең рәхәтеңез минем юлдашлыгым белән табылса, мин сезнең белән та Эльбрус тавының башына кадәрле китәргә хәзермен!" -диядер. +Менә ошбу җөмләне укыган чакта, "шәкерт хыялы" белән: "Кяшки, мин дә берәр Сәлимә белән Эльбрус тавының башына китсәм иде вә, һич булмаса, берәр Сәлимәгә мин дә шулай дип хөлус вә мәхәббәт гарыз кылсам иде!!" - дия уйланган иде, инде Эльбрусның башына менү (аның башына бер солдат кына менгән) түгел, янына бару да, берәр Сәлимә белән түгел, ялгызыма гына да хәзергә мөяссәр булмаса да, аны, һич булмаса, ерактан күрү вә өстенә карап сөенеп тору насыйп булган икән. +"Сәлимә"дәге теге матур җөмлә вә аны укыганда башка килгән фантазияләр минем күңелдә бик нык эз калдырганлыктан, Эльбрусны күргәч тә, шәкерт чакта үз телемездә үз тормышыбызга даир адәм рәтле берничә хикәя дияргә ярарлык "Сәлимә"не нинди шатлык вә ихлас белән кат-кат укулар, аны укырга башкаларны димләүләр, аның мөхәрриренең кем икәнлеген эзләүләр, аны "Тәрҗеман"ның бик мактап вә күтәреп язулары, аның белән бер чорда ук "Шәкерт белән студент"ның чыгуы, аны да сөенә-сөенә, көлә-көлә кабат-кабат укулар бу ике рисаләнең мөхәррирләрен беләсе вә күрәсе килүләр, соңра аларны белү вә күрүләр - һәммәсе берәм-берәм искә төшеп, күңелле вә күңелсез төрле хатирәләрне уяндырды. +Ессентукига читтән дәваланырга килгән кешеләр арасында ике татар күренде. Икесе дә каракүл бүректән, өсләрендә татарча сымак киемнәр. Берсе - сөйкемле генә, тәбәнәк кенә, сакалын кыскартып кырыккан карт, икенчесе - меланхолия чырайлы яшь кеше. Икесенең дә яннарында хатыннары бар, калфактан вә киң күлмәкләрдән йөриләр. Мин болар белән таныштым. Яше - Себердәге бер шәһәрдән Б. фамилияле сәүдәгәр. Малокровиедән дәваланырга килгән. Карты - Касыйм шәһәреннән И. фамилияле кеше. Картлык хәстәлегеннән шифа эзләп килгән булса кирәк. "Аяклар авырта, сөякләр сыкрый", имеш! Билгеле инде, бонлар - Толстой ысулы белән яшәмәгән кешеләргә тереклекнең соңгы стансаларына килгәндә пәйда була торган табигый авырулардыр. Ләкин нишләмәк кирәк? Диндә торырга карар биргәч, аның михнәт вә газапларын җиңеләйтергә тырышу да - табигый бер ��штер. +Мин бу картның бертуган агасы белән [1]904 елның азагында, чит мәмләкәткә киткәндә, Севастопольдә очрашып, бер каһвәханәдә, бер номерда яткан идек. Ул мескен гомеренә башы авырудан чыкмаган "чирле" кешеләр җөмләсеннән вә, өстәвенә, гаиләсез, Старый холостякъ иде, хатынсыз булып та обществода мөһим бер урын тотмаган вә бер төрле эш белән күңел куеп, аңа йотылу дәрәҗәдә мәшгуль булмаган кешеләрнең һәммәсе кебек, бу кешенең дә күп вакытлары файдасыз вә мәгънәсез нәрсәләр белән уза иде. Аның тормышының ләззәт вә кызыгын бетергән авыруы да, үзенең сөйләвенә күрә, "Амур" белән вакхъка (гыйшык белән шәрабка) күп табынганлыгыннан нәшьәт иткән. +Севастопольгә, аптыраганлыктан, кыш көне җәнүб һавасы белән файдаланыр өчен килгән иде. Ул бичаралар нә бәшәрият галәмендә, нә ватан угыллары арасында вә нә үз милләттәшләре арасында һичбер төрле урын ишгаль итми, сыгынырга бер җылы почмагы, шатлык вә кайгыларын уртаклаша торган хатыны вә аны үзләренең хамисе вә әл-вәгыййун саный торган балалары юк, аны сөенче вә үз күрүче юк, үзе дә һичкемне сөйми, җитмәсә, тән сәламәтлегеннән дә мәхрүм, кыскасы, ул - бәхетсез, җир йөзендә артык бер кеше иде. +Әмма аның энесе - бу карт - бөтен гомерен җылы вә күңелле гаилә тормышында уздырган, хәятның кәкре-бөкре вә караңгы юлларына күп кермәгән, күп балалар йитештергән, тыныч кына картайган, хәзер үзенең карчыгы белән нинди күңелле, нинди мәхәббәтле култыклашып йөри!! Бергә сәяхәткә ял итәргә вә дәваланырга чыкканнар. Бергә йөриләр, бергә музыка тыңлыйлар, бергә газета укыйлар, бергә су эчәләр, бергә табигатьнең матурлык вә кызыклары белән ләззәтләнәләр, зан итәмен ки, болар һәнүз берсе-берсен яраталар, берсе-берсенә таяналар, берсе-берсен ихтирам итәләр. Теге карт япа-ялгыз булганы хәлдә, бу карт: "Карчыгым, балаларым, киленнәрем вә балаларымның балалары белән без 24 җанбыз!" - ди. Угыллары һәммәсе эш башында истикамәт белән көн итәләр икән. Бәхетле инде бу карт, бәхетле!! Ахыр дәмдә дә үз-үзеннән разый уздырган гомереннән мәмнүн булып, җылы гаилә почмагында күз йомса кирәк. +Теге минем бәхетсез картым әле дә тере, Кырымда Керчьтә тора икән, монда очратканым ошбу ике татар белән танышсам да, алар белән йөрешү, күңел күтәрерлек рәвештә сохбәт ишетү мөяссәр булмады. Карт белән минем сер килешмәячәге билгеле инде, яшь кеше дә мин уйлаганча чыкмады: меланхолиягә бирелгән, авыр, сөрән, салкын, сүз белми торган вә кеше белән үзләшеп китәргә кабилиятсез кеше. Бигрәк тә, мин якынлашканда, хатынына борылырга яки читкә китәргә ымлавы мине аңардан бөтенләй биздерде. +Сер килешерлек таныш вә белешләрнең юклыгыннан, миңа хәтта шушындый гүзәл урында, меңнәр белән кешеләр арасында күңелсез була башлады. Бәс, көтебханәгә язылып, рус әдәбиятына даир китаплар алып укырга тотындым. +Беркөнне миңа паркта Троицкида Яушевларда хезмәт итүче бер рус очрады, мин шатланып киттем, ул да мине үз кешесене каршылаган чырай белән каршылады. Күптән танышып та күрешә алмый йөргән кешеләр кебек сөйләшеп киттек. +Менә мин әйтәм, безнекеләр белән болар арасында ничаклы аерма! +Татар бичараның кайгысы борыныннан тамып йөри, меланхолиягә сабышкан, кеше белән сөйләшә белми, әмма рус таныша да белә, сүз дә таба, кешесенә карап, нинди чырай күрсәтергә кирәклеген дә белә, укыган да, укый да, дөньяны да, тормышны да аңлый, һәр нәрсәдән хәбәрдар, күзе вә күңеле ачык, шат, уяу вә өметле. +Инде курорт җанланганнан җанлана бара килә, һәркөн йөз иллешәр кеше килә, безнең шәһәрдән дә байтак кешеләр килде. Моннан соң күңелле булачак. Кавказда IV Кавказ - бер мәктүбтән фөкъраләр - янә тәэсир - мәгъдән суларында парклар - хәят чишмәләре - оҗмахның кадерен беләм. +Кавказ, хосусан, аның шималь тарафлары йир йөзендә табигате матур вә газамәтле, һавасы саф вә һәйбәт өлкәләрдән санала, өстәвенә, андагы шифалы мәгъдән сулары кушылгач, "Кавказ" дию белән һәркемнең күз алдына искиткеч матур вә күңелләрне үзенә тартып торган бер кыйтга картинасы киләдер. +Кавказның мәгъдән сулары хәзер бөтен дөнья йөзендә шөһрәт тапкан, вә алар белән дәваланырга вә алар янында истыйрәхәт итәргә һәр ел сезон вакытында әллә ничәшәр мең кеше килә. +Танышларымнан бер зат күптән түгел миңа язган мәктүбендә Кавказ мәгъдән суларының үзенә ничек тәэсир иткәнлеген менә болай яза: "....нең 40 градуслы хәрарәте иң кабахәт вә фәна тузаны астында баш авыртып, күңелләр болганып, маңгайдан һичтуктаусыз тир агып, бу хатны сиңа язган вакытта, синең ул мөбарәк Ессентукида 17 нче номерлы мәнбәгъ каршысында (паркта), өстән карап, рәхәтләнеп утыруыңны, хәят чишмәсеннән инсаннарның никадәр истифадә итәргә тырышуларына, хәятка шулкадәр зур әһәмият биреп, барысының да ля йәнкатыйг яшәргә теләүләренә исең китеп торуыңны, һәлә ул Кисловодск таулары башында иң йүксәк ноктадагы каһвәханәдә утырып, әләм-әкдар вә бер такым юк-бар нәрсәләр илә кечерәя-кечерәя, иң сәфил дәрәҗәгә төшкән рухның игътиля иттегене,8 Пятигорск, Железноводскилардагы манзараларны исәпләп, оҗмахта торган вакытларында мин ул җирләрдәге мәсгудләргә габат кына түгел, хөсед итәмен". +Үткән ел мин Ессентукида өч кенә атна тордым, ләкин аның гүзәл хатирәләре миндә шулкадәр нык җирләште ки, әгәр өч гасыр яшәсәм дә, онытачак түгелмен. +Борадәр, зинһар, ул җирләрнең бик кадерен белеп тора күр, бер кәррә җәннәттән мәтруд булсаң, яңадан керүе уңайсыздыр. Кавказның ул гүзәл һаваларын күбрәк эч, минем өчен дә йоткала. Туфраклары өстенә ятып ауна..." +Кавказ мәгъдән суларына килеп керү белән, мин бөтенләй сихерләнгән идем: мин шат, мин бәхетле, үзем генә шат вә бәхетле булу белән канәгатьләнмичә, мин әйләнәмдәге кешеләрне, хәтта бүтән җирләрдә калган якыннарым вә дусларымны да шат вә бәхетле итәсем, үземнең мәсгудият вә шатлыкларымнан аларга да м��л-мул өлешләр чыгарасым килә вә үз-үземә: "Кавказның бу җирләрен күрмәгән кеше һич тә бәхетле түгел!" - дия идем. Теге мәктүбнең югарыда күчергәнем фөкъраләре минем кашымда Кавказга килүемнең кыйммәт вә әһәмиятен тагын да бер кат арттырып йибәргән төсле булды. +Вакыйган, мондагы мәгъдән суларының паркларын оҗмахка охшатып тәгъриф итмәсәң, нәрсәгә охшатып алар хакында тугры мәгълүмат бирә алырсың? +Бер читеннән икенче читенә барып чыгу кыен вә әйләнәсен әйләнеп чыгу бик читен булган бер урман, анда әллә ничә төрле эреле-ваклы агачлар, йөзьяшәрлек дәһшәтле вә зифа буйлы сәрви агачлары туп-тугры болытларга таба озаеп киткәннәр, агачларның төпләре яшел хәтфә белән түшәлгән төсле ямь-яшел үләннәр белән капланган, башларында төрле шат вә гамьсез кошчыклар чут-чут сайрашып, үзләренең күңелле музыкаларын уйнап торалар. +Агачлар вә яшел үлән паласлары арасыннан аркылыга да, буйга да ком белән сибелгән, вак ташлар белән түшәлгән юллар (аллеяләр) сузылып-сузылып киткәннәр, бу юллар буенча ике яклап арка белән сөялеп утырырлык яшел утыргычлар (эскәмия) тезелгән, кайсыбер мөһим юлларның башына, югарыга күтәреп, эчендә гөлләр үсеп торган зур балчык вазалар (чүлмәк) куйганнар, мәйданнарда, түп-түгәрәк иттереп кабартып, чәчәк оялары (Цветникъ) лар ясаганнар, аларда аллы-гөлле чәчәкләрне иң гүзәл нәкышләр тасвир итеп торырлык рәвештә үстергәннәр, әнә тегендә фонтан, шагыйранә рәвештә су атып, хәвызны су белән мөлдерәтә тутырып тора, хәвызның әйләнәсендә утыргычлар тезелгән. +Парк дип аталган бу урманнарның иң һәйбәт вә шагыйранә мәүкыйгларында төрле-төрле шәкелдә ясалган гүзәл беседкалар (күшәкләр) узган-барганнарны үзләренең астында утырып ял итәргә җәлеп итеп, кызыктырып торалар. Менә туп-тугры юл белән барасың, кинәт алдыңа бер яктан түбәнгә таба төшеп киткән юл килеп чыга, түбәнгә төшеп китәсең - анда дәхи башка төрле манзара. Анда бер җирдә юл астында бик матур Трельянсъ ясалган, аның әйләнәсе вә түбәсе үрмәле виноградник белән капланган - астында рәхәтләнеп, күләгәдә утыр! Бер җирдә югарыга таба җен падишаһысының серле сараена алып бара торган дәһшәтле баскыч төсле мөкәммәл таш баскыч менеп киткән, тугры барган җиреңнән түбән таба төшеп киттең, уңга борылдың, тагы сулга борылдың, электә таш баскыч, аннан тагы югарыга таба менеп киткән юл, дәхи беседка. Менә алдыңда зур бер мәйдан, анда чиксез утыргычларга, саф-саф булып, бик күп кешеләр утырганнар. Каршыда шагыйранә бер ярым коббә, аның эчендә кыллы музыка оркестры уйнап тора. Бакчаның тыныч вә тын почмаклары да бар. Анда утыргычлар вә беседкалар бик сирәк, эссе вакытта күләгәдә үз алдыңа уйналып вә моңланып йөрергә бик муафыйк урыннар. Кайу бер паркларның уртасында шөлдершөлдер итеп кечкенә елга агып тора, елганың төрле урынында матур тимер күперләр кәпрәеп торалар. Паркларда авыруларга һава яңгырлы вакытл��рда йөрергә озын, зур, биек вә һәйбәт, өсләре ябулы галереялар, наз вә нигъмәт яратучы вә кесәләре калын кешеләргә рестораннар, зур-зур театр биналары бар, театрларда драма, комедия, опера, оперетта уйнала, төрле кешеләр төрле-төрле концертлар бирәләр, кайу берләре әкәмәтләр күрсәтәләр, бию кичәләре була. Китапка, газета вә журналга бай көтебханә вә кыйраәтханәләр бар. Газета вә журналлардан авырулар буш файдаланалар. Һәртөрле уен әсбап вә кораллары белән җиһазлаткан балалар мәйданы, ЛуанъТенисъ, Кегли уеннары өчен әзерләнгән урыннар бар. +Бу парклар шуның белән генә бетәләрме? Юк, әгәр болай гына бетсәләр, боларның мөкәммәл башка дачалардан аермалары булмас иде. +Бу паркларның әһәмият, кыйммәт вә имтиязлары югарыда саналган нәрсәләр белән түгел, ләкин зур вә мөһим шатлык яки кайгы хәбәрләрне ишеттермәкче булганда бәгъзе кешеләрне "хәзерләү" тиеш булган кебек, мин дә, паркларны тәгъриф кылганда, укучыга мәгълүмрәк вә әһәмиятләре икенче дәрәҗәдә булган нәрсәләрдән башладым. +Паркларның җаны вә әһәмиятләре аларның эчендә булган шифалы чишмәләре (мәгъдән сулары) беләндер. Менә шушы сулар Русиянең Төркестаныннан, Себеренннән, Уралыннан, Польшасыннан, Малорусиясеннән, Бессарабиясеннән, Кырымыннан, шималеннән, пайтәхетеннән, ак ташлы Мәскәвеннән вә, гомумән, Аурупаи Русиядән, хәтта чит мәмләкәтләрдән ун меңнәр белән кешеләрне үзләренә тартып китерәләр. +Бу чишмәләрнең өсләренә фәүкылгадә гүзәл вә дилроба күшәкләр ясаганнар вә боларның эчләренә диварларга көмеш краннар урынлаштырганнар, су күренми, тик шул краннардан - сораучыларга һәммәсе бертөсле сөйкемле рәвештә киенгән вә битләреннән кан тамарга торган яшүсмер кызлар агызып һәм шундук кружка вә стаканнарны кайнар суда тотарак елытып биреп торалар. +Авырулар бу шифалы суларны эчәләр һәм шунда ук шифалы суларда коеныр өчен ясалган зур-зур ванна биналарында ванна алалар. +Монда килгән кеше, табигый, эштән, дөнья шөгыльләреннән вә кыйсмән кайгы вә хәсрәттән азат була. Табигать гаҗәеп вә сихерле, һава саф вә йиңел, кеше күп, авыру булсаң да, хәят чишмәләре янына килгәч, баштанаяк өмет белән туласың, нинди генә яман пессимист булсаң да, бер мөддәт оптимист булып торасың. +И Кавказдан онытылмаслык гүзәл тәэсирләр төяп кайткан вә миңа яхшы үгетләр биргән зат, тыныч бул, мин оҗмахның кадерен бик беләмен вә, аннан якында мәүкыйт аерылачак булсам да, тагын да кат-кат күрү насыйп булса иде дип, Аллаһтан телимен. +Ессентуки, 20 июнь Кавказдан Пятигорск - Лермонтов памятнигы - Лермонтовның тарихыннан бер нәбзә - Лермонтовка мәнсүб таш - трамвайдан күренгән панорама - провал - күкерт суы чишмәләре вә кайнар тау - пыяла беседка - Николаевский цветник - Мәгъшук тавына менү - тау түбәсендә - таудан төшкәндә - очраган юлдашлар - Лермонтовның "Дуэль" хикәясе - памятник янында тәэсир - Лермонтовның хәзерге мәкаме - юлдашлар белән аңлашу - Ессентукига кайту. +21 июньдә троицкилы бер егет белән Пятигорскига юнәлдек. Ессентукидан тимер юл белән 15 чакрым мәсафәдә булган бу курортка 3 нче класс бару вә кайту билеты 48 тиен. Бу ике курорт арасында тау-фәлән юк - тип-тигез, берсеннән икенчесе күренеп тора, икесе дә бер су (Подкумок елгасы) буенда. Пятигорск - Терская областьта отдел, мәркәзи бер шәһәр. +Вагоныбыздан төшеп, биш-алты адым атлау белән, трамвай вагонына кереп утырдык. Шәһәрнең мәркәзе булган Собор чиркәү янында трамвайдан төшеп, Лермонтовның памятнигын якыннан карар өчен, аның утыртылганы скверъ (бакча)га кердек, бронзадан ясалган бу һәйкәл Лермонтовның бөтен гәүдәсен тасвир итә, өстендә офицер мундиры вә иң башларында эполет, утырган, уң кулы белән яңагына таянып, шагыйрьләргә генә килешә торган рәвештә уйга чумган, алдында ачылган китап ята, түбәндәрәк пьедесталга каләм вә лира сурәтләре беркетелгән. +Лермонтовка памятник салу фикере, башлап, 1871 елда кузгалган вә дәрхаль фәрман гали белән ошбу памятник өчен бөтен Русиядә иганә дәфтәре ачылган вә 18 ел эчендә 54 409 сум 46 тиен акча җыелган иде. Бу памятник, салынып бетеп, 1889 ел 16 августта ачылган. +Бу һәйкәлнең каршысына кәмаль ихтирам белән килеп туктагач, шагыйрьнең тарихи вә әдәби хәятының бөтен ләүхәләре кинемотограф экранындагыдан мең мәртәбә тизлек белән бере артыннан бере минем күз алдымнан уздылар. +Рус әдәбиятының тарихыннан аз гына хәбәрдар булган кеше дә Лермонтовны шигырьдә инглиз шагыйре Байронның мөриде вә Пушкинның хәлифәсе саный. Бу зат Мәскәү университетында укуын дәвам иттерә алмады, гаскәри хезмәттә югарыга китә алмады, ләкин әдәбият вә шигырьдә шундый мөһим урын тотты ки, хәзер һәрбер рус аның исемен чын хөрмәт вә ифтихар белән яд итәдер. +Пятигорск исеме Лермонтов исеме белән бик нык бәйләнгәндер: ул үзенең бай әбисе (анасының анасы) белән 11 яшендә 1825 елда бу курортка дәваланырга вә җүнәлергә килгән вә 16 яшендә Кавказ хакында үзенең тәэсирен язган, 34 нче елда офицер булганнан соң, 37 нче елда Петербургта шаярулары өчен, җәза кабиленнән, хезмәт итәр өчен Кавказга озатылган, анда таулыларга каршы чыгарылган экспедиция (гаскәри йөреш)ләргә уртаклашып, Кавказның матур табигате вә тау халыкларының иркен тормышлары аның сизгеч йөрәгендә бик һәйбәт эзләр калдырган, вә шул арада ул язарга бик күп материал вә мәүзуглар җыйган. +Моннан соң Лермонтов Петербургка тагын кайтса да, 1840 елда француз сәфиренең углы белән дуэльгә (атышырга) чыккач, дәхи дә Кавказга йибәрелгән. Бәс, ул, дәвалану сылтавы белән, үзенең берничә дуслары белән бергә Пятигорскига килеп тора башлаган, күп тә узмаган, аның белән үзенең имениеләрендә күршесе вә юнкерлар мәктәбендәге иптәше офицер Мартынов арасында дошманлык кузгалган. Шушы дошманлыкны дуэль белән хәл кылырга карар биреп атышканнар - Мартынов Лермонтовны атып үтергән. +Лермонтов үзенең мәшһүр "Герой нашего времени" ("Заманыбызның каһарманы") атлы әсәрен дә Пятигорскида язган. +Лермонтовның "Чиркәсләр", "Кавказ әсире", "Газраил", "Исмәгыйль бәк", "Хаҗи Абрек", "Гашыйк гариб" атлы әсәрләре вә "Демонъ" ("Дию") исемле мөһим касыйдәсе вә башка бер чук шигырьләре - һәммәсе Кавказ вә Шәрык тормышы вә риваятьләреннән алынып язылгандырлар. +Памятникны карап беткәч кенә, травмвайга утырып киттек. Трамвай юлының беткән җирендә төшеп, бер бакчага кердек вә таш баскычтан менеп киттек вә Елизавитинская галереяга күтәрелдек, галереяның эчендә күкерт суының чишмәсе бар - теләгән кешеләргә бер кыз агызып биреп тора. Аннан сул якка борылып, сукмак белән барып, "Гротъ Лермонтова"ны тамаша иттек. Бу гротъ шуннан гыйбарәт: тауның теп-текә кабыргасында өч аршын кадәр эчкә таба казылган бер таш, биеклеге өч аршыннан артыграк. Бу тау тишегенең каршы диварына мәрмәр такта беркетеп, аңа, шагыйрьне мактап, байтак шигырьләр язылган. Бу тактаны Тамбов губернасының бер алпавыт куйган вә теге шигырьләрне дә үзе тәртип иткән. Ләкин шигырьләре наданлыгын вә көчләнеп шагыйрьләнгәнен фәсыйх тел белән сөйләп торалар. Тишекнең авызы ике якка ачыла торган тимер рәшәткәле ишек белән капланган, ачкычы каравылчы кулында. Ул ачып безне кертте, шунда Кавказ манзараларына даир ачык хатлар да сата икән, Гротъның рәсемен алдым. +Шул таш янында Лермонтов, түбәндә аяк астында җәелеп яткан шәһәрне вә әллә кайда еракта тезелеп киткән Кавказ тауларының панорамасын карап рәхәтләнеп, сәгатьләр белән утыра торган булган. Ишекнең өстенә "Гротъ Лермонтова" дип язып куйганнар вә Лира рәсеме төшергәннәр. +Аннан уңга таба юл белән китеп, югарыга таба күтәрелдек тә бүтән бер трамвай юлына чыктык, эчендәге бер күкерт суы чишмәсе булган Михайловская галерея янында вагонга утырып, Провалъга йөз тотып киттек, уң ягыбызда шәһәрнең бүтән өлешләренең панорамасы ачылды вә шундук Подкумок елгасы юл-юл булып җәелеп ята. Трамвай юлы белән текә яр арасында курортка мөнасиб рәвештә салынган гүзәл биналары белән дачалар бер рәттән тезелеп киткәннәр. Өстебезгә егылам-егылам дип торган дәһшәтле Машук тавының итәге буенча уң ягыбызда вак-вак, ләкин гүзәл вә сөйкемле биналары белән колачын җәеп яткан шәһәрне вә андагы яшел, ләкин куелыктан каралыбрак күренгән бакчаларны, Истанбул мәсҗедләренең манаралары кебек кәмаль газамәт белән югарыга таба озаеп, һаваны ертып торган сәрви агачларын трамвай вагоныннан карап бару - чын ләззәт вә хәятның бөтен михнәтләрен оныттырып торачак бер вакытлы сәгадәттер. +Вагоныбыз барып терәлде, уң ягыбызда яр якасына салынган вә маңгаена "Ресторанъ Провалъ" дип язылган җыйнак кына, матур гына ресторан, аның каршысында тау кырыенда киртләч-киртләч чыгып торган ташларга "Провал"ны зиярәт иткән кешеләр төрле буяулар белән фамилияләрен язып киткәннәр. Трамвайдан чыгып, түбән таба бераз төшкәч, сул ягыбызда тау кабыргасында бер ишек, өстенә "Провал" дип язылган. Ишектән карасак, алдыбызда озын бер тоннель тора, кереп киттек, бер мәйданга барып чыктык. Менә шул мәйдан Провал (җимерек) дип атала. Мәйданның төбе киң, югарыга таба һаман тараеп китә, түбәсе ачык - күк күренеп тора. Бу дәһшәтле чокырның тирәнлеге 12 сажиннан бераз артык вә аркылысы иң киң урынында сигез сажин. Эчендә шималь гаребе тарафыннан кечкенә генә җылы күкерт суы күле бар. Тагын эченә зур икона йирләштергәннәр, алдында шәмнәр янып тора, каравылчы карт урыс Кавказ манзараларына гаид ачык хатлар сата, дәхи шунда кечкенә генә бер чишмә бар, халык риваятенә күрә, гүя аның суы белән юсаң, авыру күз төзәлә, имеш, шуның өчен Глазный источникъ дип атаганнар. Моның суы 29-27 градуслык йылы. +Провалга алып керә торган тоннельнең озынлыгы 20 сажин ярым. Әүвәл бу тоннель булмаган, теләгән кешеләр Провалга югарыдан аркан белән генә төшә торган булганнар. Бу тоннельне 1858 елда Лазарчик фамилияле Мәскәү бае үз акчасына эшләткән. Провалның югары ягыннан да менеп карадык, әйләнәсенә [...] утыртылып, тимерчыбык белән әйләндереп алганнар, түбән яктан төбен күреп булмый. Вак агачлар карарга манигъ булып торалар, югарыдан карарга, баш әйләнүдән куркып, батырлык итә алмадык. +Провалның эчендә юеш вә күкерт исе борынны ярып тора. +Моны карап бетергәч, "Ресторан Провал"га кереп, аш ашадык. Бу ресторанның тирәсеннән Подкумок елгасының түшәлеп яткан тугаен вә андагы бакчаларны тамаша итү йөрәкнең иң тирән почмакларындагы хиссиятләрне уяндыра, уй вә фикерләрне очы-кырые булмаган киңлекләргә алып китә. +Кирәк кадәр көчне яңартып алгач, трамвай белән кире киттек тә Михайловский галерея янында төштек вә галереяны кереп карадык. Күкерт чишмәсе янында бер кыз утыра. Икенче ягыннан агачлык урынга чыктык, галереяның диварыннан нечкә генә бер краннан агып торган көмеш кебек саф суны учым белән алып уртлаган идем, авызыма тере чебен кергән кеше кебек ках-кох итеп төкерергә мәҗбүр булдым. Чөнки шау күкерт! +Ошбу күкерт суы чишмәләре һәммәсе Машукның бер тармагы булган Горячая Гора (Кайнар тау) өстендәдерләр. Без моннан түбәнрәк төшеп, башта менгән баскычыбызның сул ягыннан тау кырые белән киткән сукмак буенча Кайнар тауның нәкъ борынына урнаштырылган цветная беседкага таба киттек. Бу беседка яныннан шәһәрнең һәммә кыйсемнәре күренә. Дивары төрле төстәге пыялалар белән шакмак-шакмак итеп капланган бу беседканың төрле күзләреннән карадык. Кайсы күздән карасаң, бөтен шәһәр, Машук вә әтрафтагы бүтән таулар, Подкумок тугае, хәтта офык вә болытлар шул төскә буялган кебек искиткеч матур вә газамәтле шәкелдә күренәләр. Гүя синең алдыңда серле вә сихерле бер галәм ята ла. +Аннан таш баскычлар буенча, борылып-сарылып, "Николаевский цветник"ка (Пятигорскиның паркына) төштек, монда "Лермонтовская галерея" исемле бик һәйбәт яңа бер галерея, аның бер очында театр бар. Бу паркта да башка паркларда булган нәрсәләрнең һәммәсе бар, ләкин бакча бик кечкенә, агачлары начар, хөласа, Ессентуки, Железноводск, Кисловодск паркларына караганда һич мәсабәсендәдер. +Пятигорскида башка курортларга караганда һава бик коры вә эссе. Шундый эссе һавада без байтак йөргәнлегебездән, икебез дә яхшы ук арыганлык сизә башладык. Әмма эшебез бетмәгән иде: безнең алдыбызда нәүбәттә котып сәфәре хәтле бер эш - Машукның түбәсенә менү вә Лермонтовның атышкан урынына бару тора иде. Менә без ошбу сәфәргә җыена башладык, утырып бераз ял иттек. Иптәшем кымыз эчеп алды, тагы 20 нче номер "Ессентуки" эчте, мин "Нарзан" эчтем, бераз хәлләндек. Бакчадан чыгып, Провалга китә торган трамвайга утырдык, бераз баргач, Машук дигән мәүкыйгъта төштек. Шул җирдә Машукка сукмак күтәрелә вә баганада язылган маршрут тора. +"Минеральные воды" стансасы белән Ессентуки арасындагы степь уртасында бер-берсеннән аерым торган 15-16 тау бар. Машук - шуларның берсе, түбәсе диңгез битеннән 3258 фут югары. "Михайловская галерея"дан тауның түбәсенә 1274 фут. Машукка менәр өчен шәһәр ягыннан бик уңайлы вә зигзаги рәвешендә бормалы-сырмалы юл ясалган. Юлның озынлыгы 2 чакрым 246 сажин. Бу юл белән, гадәттә, бер ярым - ике сәгатьтә тауның башына менеп җитәләр. +Без күтәрелеп киттек. Безнең алдыбызда вә артыбызда башка кешеләр дә менәләр иде. Юл элек тауның җәнүб тарафыннан ачыктан бара, соңра урманга керә. Башына җитәр алдыннан тагын ачыкка чыга. Юл буенда һәрбер борылышта, ял итәр өчен, эскәмияләр куелган, төрле җирдә юл кырыендагы ташларга тауга менгән кешеләр үзләренең фамилияләрен вә кайсы тарихта менгәнлекләрен язып, буяп бетергәннәр. Бу юл белән бик табигый рәвештә менелә, х әлле кешеләр, асла, күкрәк кысу, баш әйләнү, күз алды караңгылану кебек хәлләр сизмиләр. Кайсы кешеләр туп-туры тапталган сукмак белән дә менәләр, ләкин алай менү бик көчкә тиядер. Без тауның түбәсенә җитәрәк булган ачыклыкка чыккач, каты җил өрә башлады, минем күңелгә әллә нинди вәхшәт вә куркуга охшаган бер хәл керде. Ярый әле, үзенең чебеш кыяфәтенә карамыйча, минем юлдаш батырлык күрсәтә, минем куркынуымнан шаркылдап көлә иде. Артыбыздагы ике марҗа, бер урыс килеп җиткәч, юлыбызга дәвам иттек. Юл, уңга борылып, тауның шәрык ягына чыкты. Тауның бу тарафына җил тими иде. Тагын шунда печән чабып, чүмәлә-чүмәлә итеп өеп куйганнар. Уң ягыбызда урман. Бу җир урман арасындагы күңелле бер аланны хәтергә китерә иде, урыс иптәшебез рәхәтләнеп печән чүмәләсенә ятып аунады. Тагын бераз сулга борылып күтәрелдек тә Машукның нәкъ түбәсенә чыктык, максудка җиттек, ләкин көчле вә салкын җил өрә башлады. Ышыкланыр өчен алдыбыздагы азбарга яки алачыкка кердек, безнең алдыбыздан килгән кешеләр вә артыбыздан килүчеләр һәммәбез шунда бергә кушылдык. Бу алачык ике бүлмәдән гыйбарәт б��лып, берсе - хуҗа вә гаиләсенең торагы, икенчесе эчендә керле ак ашъяулыклар белән капланган өстәлләр вә утыргычлар һәм диварында прейскурант булган "Ресторан" залы иде. +Ессентуки, 24 июнь Кавказдан Тау түбәсендә - таудан төшкәндә - очраган юлдашлар - Лермонтовның дуэль урынын эзләү - художникка очрау - дуэль урынында памятник - "Дуэль" хикәясе - памятник янында тәэсир - Лермонтовның хәзерге мәкаме - юлдашлар белән аңлашу - Ессентукига кайту. +Шулкадәр биеккә азапланып менгәннән соң, бу "ресторан"да берәр нәрсә эчү, - әлбәттә, мәҗбүри кебек бер эш. Кайсыбыз прейскурантны укый, кайсыларыбыз: "Ни бар, ни хак, фәлән?" - дип сораша башлады. Фәкать бер ягыннан бөтенләй ачык, бер дивары вә түбәсе теләнче Әсма бишмәте шикелле тишек вә ертык булган бу залның эчендә җил шулчаклы уйный вә тузан туздыра иде ки, монда утырып ашау яки эчү имкян киртәсеннән тыш иде. Шуның өчен без бу залга караганда ышыграк, тынычрак булган хуҗа бүлмәсенә тыгылырга мәҗбүр булдык. "Ресторан" тотучының 14-15 яшәрлек арык, чандыр кызы белән 9-10 яшәрлек кырыккан чәчле, кыска күлмәкле шакшы кызы официантлык хезмәтен итәләр. Без берәр стакан чәй эчтек, чәйнең стаканы 10 тиен. Күккә 3 чакрым якын урында, әлбәттә, шуннан ким булмас инде. Бу бүлмәдә иске-поскы чүпрәкләр белән түшәлгән вә урталары чокыраеп торган өч карават, өстәл сымак вә сандык сымак нәрсәләр, зур бер самовар вә кирпеч учак күзгә төртелеп тора иде. Хуҗаның идәндә туфракка аунап уйнап утырган пычрак баласы Каһирәнең тар вә пычрак тыкрыгында бите-күзе пычракка каткан вә чебен белән капланган көенчә туфракка аунап утырган фәлях баласын искә төшерә иде. Без чәй эчкәндә, җил мәрхәмәтсез рәвештә ыжгырып, калай кисәкләреннән корылган, ярлы кыргызның тирмә түбәсен хәтерләткән түбәне өзлексез шакылдатып, күңелгә әллә нинди бертөрле суыклык вә вәхшәт кертеп тора иде. +Машукның башыннан Эльбрус вә Кавказ тауларының кар белән капланган сыртлары ап-ачык күренергә, бөтен әйләнәдәге таулар вә кырлар уч табанындагы шикелле ялт итеп торырга тиеш иде: Машукның түбәсеннән бәгъзе вакытта хәтта Казбек та күзгә чалынадыр. Ләкин бу бәхет безгә насыйп булмады. Чөнки һава томанлы, Кавказ таулары вә Эльбрус болытлар белән пәрдәләнгән иде. Табигатьнең ничә мең еллар азапланып торгызганы бер мөнбәр өстенә менеп, күкрәк киереп тору күңелгә бертөрле ләззәт вә эрелек бирсә дә, югарыда әйтелгән бәхеттән мәхрүм булу минем йөрәгемне яхшы ук чеметте. Шуның өчен Машук түбәсенә менгән кешеләр тәэсирләрен язарга махсус дәфтәргә болай дип яздым: +" июня 1911г. Были на Машукъ, пили 2 стакана чаю въ грязной лачужкъ. Когда мы сидъли за столомъ, вътеръ все время жужжлъ и стучалъ по ветхой крыше. Намъ не удалось любоваться величавымъ Эльбрусомъ и великимъ кавказскимъ снеговымъ хребтомъ, ибо погода была туманная и горизонтъ былъ покрытъ облаками..." +Инде безгә Лермонтовның атышкан у��ынына бару калган иде. Бая мине гайрәтләндерергә тырышкан иптәшем бөтенләй көйсезләнә башлады: "Зинһар, менгән юлыбыз белән төшик, җил салкын, тагын яңгыр булачак, мин бизгәккә сабышачакмын!" - дип моңая иде. Ничек кирәк алай аны тауның икенче ягы белән памятникка таба төшәргә күндердем, безнең белән хатыны белән бер урыс, бер учительница да барачак булдылар. +Без төшеп киттек. Төшәчәк юлыбыз менгәнебез шикелле кул белән ясалган һәйбәт юл булмыйча, тик болай тапталган вә урман арасыннан киткән бер сукмактан гыйбарәт иде. +Мин, бердән, тауга менеп чәй эчеп утырып хәлләнеп алганлыктан, икенчедән, иптәшемне дәртләндерергә теләүдән, шат, йиңел вә тере кыяфәт белән арлы-бирле йөгереп, юл эзли вә юлдашларга юлбашчылык итә идем. Юлыбызда тауның текә урыннары күп булганлыктан, марҗалар бер сөямлек биек вә нечкә үкчәләренең төшәргә уңгайсызлавыннан байтак азап чиктеләр. Ниһаять, берсе, ботинкаларын салып, иренә йөкләтте дә запаска алганы киез туфлиләрен киеп алды, әмма учительница: "Аякларым өзелә!" - дип зарлана вә монда төшәргә димләүче мине авыз эченнән уенлычынлы каргый иде. +Мин: "И мадмуазель, үзеңез Машук гамьнәргә чыккансыз, ә аякларыңызга (бал)га киеп бара торган башмаклар кигәнсез!" - дип көлгәч, "Җитәр инде мыскылларга!" дип, ачуланган төсле кылана иде. +Без "ах-вах" дип урамнан чыктык, ләкин памятник һаман күренми. Мин, иптәшләрне ял итәргә калдырып, шәп-шәп атлап, уңга борылып, памятникны эзләргә киттем, шунда табигать ләүхәләре тасвир итеп торучы бер художник өстенә килеп чыктым. Аның бу эше үзенә суфиның вирд укып утыруыннан да мөһимрәк вә тынычлыкны теләүчәнрәк икәнлеген белгәнлегемнән, бик саклык белән: "Позвольте Васъ беспокоить, монда памятник кайда?" - дип сорадым, ул арада һәйкәлнең башы да агач арасыннан аз гына агарып күренеп калды, рәссам үгрәтеп җибәрде. Мин, кычкырып, иптәшләрне чакырып алдым. +Пятигорскидан килә торган олы юлга чыгып, азрак бардык та, уңга борылып, памятникның каршына ук килеп чыктык. Кирпечтән ясалган пьедестал өстендә Лермонтовның цементтан ясалган бюсты (күкрәктән югары ягы) урнаштырылган. Бу - вакытлы памятник булып, шушында мәңгелек мөхкәм бер памятник салыр өчен иганә җыелмактадыр. Памятникта язу-фәлән юк, зиярәт иткән кешеләр шагыйрьнең алдына бик күп чәчәкләр ыргытканнар, памятникның янында каравылчылар тора, килгән кешеләр тәэсир вә фикерләрен язып китәр өчен дәфтәр куелган, мин: " июня 1911 г. были у памятника великого русского поэта и автора "Герой Нашего Времени" М.Ю. Лермонтова на месте его дуэли съ Мартыновымъ..." - дип яздым. +Лермонтовның атышканы ошбу урын Пятигорскидан өч чакрым, Машукның кояш баешы итәгендә "Биш тау"га каршы олы юл янында урман арасында бер аланнан гыйбарәт; тимер юл белән узганда памятник агарып күренеп кала. Бу атышу 1841 елда июнь 15 ендә, кич сәгать 6-7 дә вакыйг булган иде. +Лермонтовның дусты вә секунданты булган бер кеше бу күңелсез вакыйганы менә болай хикәят итә: "Машукның итәгенә чыгып, сукмак өстендә урын сайлаган чакта, күрше "Биш тау" артыннан кап-кара болыт күтәрелде вә күк күкри башлады. Глебов белән, адымлап, атышу мәсафәсен үлчәдек вә пистолетларны кордык та, Глебов берсен Мартыновка, мин берсен Лермонтовка бирдем, вә "Сходись!" дип команда иттек. Лермонтов урынында кыймылдамыйча вә чакманы ачып, пистолетның көпшәсен югарыга табарак каратып тора иде. Мин шул минутта актык мәртәбә аңа карадым: шагыйрьнең шул чакта үзенә каршы төзәлгән пистолет авызы алдында тыныч вә хәтта шат чыраен гомердә онытачак түгелмез. Мартынов шәп-шәп атлап килде дә атып җибәрде. Лермонтов, кыркып ташланган кебек, алга да, артка да буталанмыйча, хәтта авырган урынын тотарга да өлгермичә егылды. Без йөгереп килдек. Уң кабыргада ярадан бу чыгып тора, сул кабыргада кан тамчылаганы күренә. Ядрә йөрәкне вә үпкәне тишеп чыккан иде. Гәрчә терелек галәмәтләре беткән булса да, без доктор чакырырга карар бирдек. Дуэль вакытында хазир булыр өчен алдан чакырганыбыз докторларның һәммәсе барудан баш тартканнар иде. +Мин, атка менеп, Пятигорскига чаптым. Ике докторга кердем, икесе дә: "Һава начар (яңгыр коеп ява иде), бара алмыйбыз, алып кайтканнан соң, фатирына барырбыз", - дип җавапландылар. Мин кире килгәндә, Лермонтов шул ук урында үлгән көенчә ята вә аның янында Столыпин, Глебов вә Трубецкой утыра иде. Мартынов, дуэль хакында хәбәр бирер өчен, туп-тугры комендантка киткән. +Бөтен офыкны каплаган кара болытны ялт-йолт яшьнәгән яшен кылып, телеп китә вә күк, дәһшәтле рәвештә гөлдерәп, мөтәвәффаның рухына тәсбих иткән төсле тоела иде. Столыпин белән Глебов, гәүдәне алып кайту чараларын күрер өчен, шәһәргә киттеләр, ә Трубецкой белән мине үлек янында калдырдылар. Хәзер бу хәерсез кичтә булган дәһшәтле вакыйганы исемә төшерсәм, күз алларым караңгыланып китә. Лермонтовның гәүдәсе янында безгә бик озак утырырга тугры килде, чөнки, докторлар шикелле, извозчиклар да бере артыннан бере килүдән баш тартканнар. Төн булды. Яңгыр һаман коеп тора. Без кинәт гәүдәнең ятканы сукмак буенча ерактан ат аякларының дөпелдәгәнен ишеттек, гәүдәне читкә чыгарыр өчен, аны күтәрергә тугры килде. Ошбу кыймылдану вакытында күкрәгеннән тынчу һава чыкты. Вә бер тавыш ишетелде, бу тавыш безне берничә минут әле аның тере булуын уйларга мәҗбүр итте. Ниһаять, төнлә сәгать 11 дә иптәшләр, зан итәмен ки, полициядән бирелгән извозчик белән килделәр. Үле гәүдәне арбага салдылар, вә без һәммәбез аны үзебезнең фатирыбызга хәтле озатып бардык". +Дуэль урынындагы ошбу памятникның алдына килеп туктагач, шушы күңелсез вә коточыргыч картиналарның һәммәсе күз алдыма килгән төсле булды, бер хыял экранында ап-ачык күренеп торган шул картиналарга, бер күз алдымда терәлеп торган һәйкәлгә карадым, бөтен нервларга электрик тогы йөгергән кебек булды, калтыранып киттем: Лермонтовны кызганган шикелле булдым, күңелем йомшаган кебек күзләрем яшәрергә хазир торган кебек булды, ләкин гаҗәп хәлләр! Лермонтовның "Заманыбызның каһарманы"ндагы каһарманы Печорин аның үзренә бик тугры килә, диләр. Мөхәррир аны Грушницкий дигән офицер белән атыштыра вә бу соңгысын аңардан үтерттерә. Лермонтов гүя анда язганнарының һәммәсен үзенә тугры китерер өчен атышырга чыккан, ләкин эш язылганча чыкмыйча, бу мөбарәзәдә геройның үзе һәлак булган. +Лермонтов үз заманында тиеше кадәр бәһаләнмәсә дә, үзеннән соң рус милләте аны мөстәхикъ булганы урынга утыртты: төрле җиргә памятниклар торгызылды, әсәрләре кат-кат басылды вә сөелеп укылды вә укыла, аңа мөтәгалликъ һәр нәрсәгә хөрмәт күзе белән карала, вә аның онытылмау вә югалмавына гайрәт сарыф ителә. Кавказда Лермонтовны хәтерләтә торган бик күп нәрсәләр бар. Бәгъзеләре югарыда язылды. Тагын аның Пятигорскида торганы өе һәрбер сәях тарафыннан зиярәт ителә вә рәсми открыткаларда сатыла, атышу урыны турысында - Лермонтовский разъездъ, Пятигорск тирәсендә - Лермонтовский завод, Кисловодск якынында Лермонтовская скала бар. +Лермонтов элек Пятигорск каберлегенә күмелсә дә, соңыннан үзенең туып үскәне вә әбисенең авылы булган Пенза губернасындагы Тархан авылына күчерелгән. +Иттифакый танышканыбыз иптәшләр, безнең үзара татарча сөйләшүебездән рус түгеллегебезне белгәч, кайсы милләттән булуы быз ны беләсе килгәнлекләрен аңлаттылар. Без: "Үзеңез таныңыз!" - дидек. Мине эстонга, иптәшемне кыргызга охшаттылар. "Икебез дә татар!" дигәч, сөт вә чәй бирүче поляк карчыгы гаҗәпләнгән кыяфәт белән: "Һич тә белерлек түгел!" - дип су зып торды. Аннан соң ватан вә фамилияләребезне сораштык, алар Петербургтан икән. Учительница: "Мин икенче Дума әгъзасы учитель Хәсәновны беләм!" - диде. Минем юлдашның Яушев булуын белгәч, урыс: "Мин йөгерек атлары бар бер Яушевны, тагын Ишморатовны беләм!" - дип мактанды. Димәк, бу кеше - ипподром тирәсендә чубала торган кеше. +Учительница Кавказның карлы вә бозлы тауларына барачак экскурсиягә язылган, биш көн йөриячәкләр, ашау вә эчү вә ат-арба хаклары - 35 сум. Ул миңа: "Әйдә, Ледникъка бергә барыйк!" - дип, ихлас белән гарыз кылса да, мин: "Шатлана-шатлана барыр идем дә, мин 25 ендә кайтып китәм, вакытым юк!" - дип игътизар иттем. Алар өч чакрымдагы Пятигорскига киттеләр. Без Лермонтов разъездына юнәлдек, тимер юл белән арба юлының берсен берсе кискән урынында, нәкъ Биш тау белән Машук арасында, чирәм өстенә утырып, бер сәгатьтән артыграк поезд көткәннән соң, Пятигорск аркылы Ессентукига кайтып киттек. +Ессентукиның электрик фонарьлары миңа сөйкемлерәк күренә вә күңелемдә үз иленә кайткан кешенең күңелендә сизелә торган бер тойгы сизелә иде. +Есентуки, 24 июнь Кавказдан Уралга +Уфада берничә дәфга булынсам да, номерга төшкәнем юк, бәлки анда булынган көннәремне танышларымның өйләрендә уздырган идем. Бу юлы номерга төшәсе булдым. Багаждагы әйберләремне дә күтәртеп, вокзалның шәһәр ягына чыктым - извозчик юк. Башына бәйләгән бүрек кигән бердәнбер татар извозчик булса да, Занятъ дип тик тора. Көтә-көтә гаҗиз булгач, теге татарның көткәне марҗасы чыкмагач, шуны бер студент белән икебезгә 1 сум 20 тиенгә яллап, ташлы юл белән дөбер-дөбер уң якка таба югарыга менеп киттек. +Студент Пермьнеке, анасы вә агасы белән Уфага якын "Алкин" разъездындагы дачаларда кымыз эчеп ята икән. "Ну, - ди, - гадкий икән бу Уфа: төзелеше, йортлары вә урамнары нинди начар, вокзалда извозчик юк, булганнары тагы нинди кабахәт! Кая ул безнең Пермь! Моннан йөз кат шәп. Извозчик экипажларының тәгәрмәчләре резинка шинлы!.. +Ну, бу башкортлар ялкау вә һөнәрсез икән, брат, искиткеч! Тагын кымызга суны коточкыч рәвештә катыштыралар: безнең әни үз күзе алдында саудырып ала да үзе әчетә, юкса башкортларның кымызыннан шифа табу кайда: әллә нинди авыруларга сабышырсың!" +- Юкка исегез китә икән: башкортларның ялкаулыгы вә һөнәрсезлеге бөтен дөньяга мәгъруф бит, неужели сез әлегә хәтле белмидер идегез? Һөнәрсез халыкның хыянәтчел вә алдакчы булуы да табигый! +Студент "Гоголь" урамында тутасының йортына төшеп калды. +- Агай-эне, юбилей вакытында извозчик йитешмәде, диләр, дөресме? +- Йитеште лә, нигә йитешмәсен. +- Бик күп кеше килгән бит, акчаны яхшы ук суккансыздыр? +- Юк, әйтерлек шәп булмады: безнең халык бит ул күп ычкындырмый. +- Мине иң чиста мөселман номерларына илт инде, туган! +- Ярый, Шәфигуллин номерлары бик һәйбәт, анда порядка шәп: хозяин үзе өстендә тора. Сарай бар да, ни: анда беспорядок... +Извозчигым Успенский урамдагы Шәфигуллин номерларына килеп туктады, мин карарга кереп киттем - әлеге һәркемгә мәгълүм татар номерларының берсе: ишектән керү белән күзгә буфет кисәге төртелде, вә борынга куй мае исе белән тир исеннән оешкан әчкелтем ис бәрелде. Буфет янында өч-дүрт малай күренә: өсләрендә шакшы камзул, керле алъяпкыч, башларында майлы вә каткан кәләпүш. Уң як залда керле кызыл ашъяулыклар белән өретелгән (кызылда кернең тиз беленмәгәнлегеннән, өстәлләрне ак ашъяулык белән өретмичә, кызыл белән өретү бер нәүгъ осталык булса кирәк). Өстәлләр сул як залда, әллә нинди шакшы башкортлар, тирләп-пешеп, шулай булса да, җонлы бүрек вә киез тәлпәкләрен салмыйча, чәй эчеп утыралар. +Монда керү белән күңелгә бертөрле кайгы йөгергән төсле, йөрәк болганырга, җан рәнҗергә хәзерләнгән кебек булып китте. Шундук чыгып китүне уңайсыз күргәнлегемнән, номер карар өчен югарыга мендем, анда да начар ис, тәртипсез вә ямьсезлек. Төрле гыйлләләр күрсәтеп чыгып киттем дә шул ук урамдагы бер рус номерына төштем. +Уфада мөфти хәзрәт тә, Хәсәнгата казый да, Зыятдин әлКамали да, Мәҗит Гафури да вә минем таныш-белешләремнән вә танышырга уйлаганым башка берәүләр дә юк, һәммәсе я�� итәргә авылга вә дачаларга киткәннәр. Ярый әле, барып сөйләшеп утырыр өчен минем танышларымнан яшь мулла Вәлиев белән Һ. әфәнде Килдебәки Уфада икәннәр. Уфада кеше юклыгы вә Уралдан әллә кайчан килеп, мине көтеп торган телеграмм мине Уфадан тиз китәргә мәҗбүр итте. +Килгән көнне кич белән яшь язучыларыбыздан Галиҗман әфәнде Ибраһимов, минем номерга килеп, карточкасын ташлап киткән. Иртәгесен мин аны эзләп таптым, ул да мин бара торган якка - Эстәрлетамак өязендәге үз авылына барасы. "Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына" - менә нинди шәп юлдаш! Дус вә иш бергә китәргә карар бирдек вә кулларны тотыштык та ат эзләргә киттек. Безнең Чиләбе белән Троицк арасында яхшы пар атлы профессионал ямщиклар бар, поезддан төшү белән син аларны платформада очратасың, 120 чакрымга ат белән җидесигез, күп булса, ун сумга алып баралар, ике кеше утырганда бу бик арзан төшә, синең белән утырып баручы иптәш тә һәрвакыт табылып тора. +Әмма Уфадан Эстәрлетамакка ат табу мөшкел икән, чөнки бу ике шәһәр арасында йөри торган профессионал ямщиклар юк, Уфадан берәр стансага хәтле генә кеше йөрткән ямщиклар, Эстәрлетамакка тугры яллаганда, чиктән тыш кыйбат сорыйлар: "Земский ямщикларның атлары ифрат начар: чүлмәк сатучы кебек барырсыз", - дип куркыттылар. Ахырда Галимҗан әфәнде: "Моннан безнең авылга яки икенче стансага булган Бозаяз авылына хәтле генә яллыйк, аннан ары Эстәрлегә мин сезне үзебезнең атлар белән илтермен", - диде, бу тәкъдирдә олы юлдан читкә чыгарга вә сәфәрдән бераз кичегергә тугры килсә дә, Уфа губернасыннан байтак авылларны күрү вә Г. әфәнде белән Эстәрлетамакка хәтле юлдаш булу минем өчен зур ганимәт иде. Бәс, мин аның тәклифенә күндем. Г. әфәнде Бозаязга чаклы 6 сум 50 тиенгә пар ат яллаган. "Бозаяздан безнең авыл Солтанморад 15 кенә чакрым, аннан ары алып баручы табылыр әле", - ди. +Юлдашым укучыларга бөтенләй билгесез кеше булмаса да, ул сөйкемле юлдашым хакында бу урында берничә юл язмый китә алмыйм. Эстәрлетамак өязендәге Солтанморад авылының Гыйрфан мулла ике углын Оренбурга алып барып, Шакирҗанын яңа мәдрәсәгә - "Хөсәения"гә, Галимҗанын иске мәдрәсәгә - Вәли мулла мәдрәсәсенә тапшырган. Менә шулай Галимҗан әфәнде шәкерт булып, "Дин-мәгыйшәт" нашире мәдрәсәсендә укыган. Соңыннан, инкыйлаб заманнарында, шәкертләр, остазлары каршысына чыгып: "Мәдрәсәләрне ислах итегез, тәфсир, хәдис вә яңа фәннәр кертегез!" - дип сораганнары вә, сүзләре тыңланмаса, демонстрацияләр ясаганнары заманнарда, Г. әфәнде бу ислах сораучы шәкертләрнең башлыкларыннан булып йөргән. Уфада мәдрәсәи Галия ачылгач, анда килеп кергән вә шул чакта ул "әл-Ислах" газетасында да яза башлаган иде. Бу газетада байтак номерларга сузылган "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" "әл-Ислах" укучыларның хәтерләрендә булса кирәк. Менә шул хикәя аныкыдыр. Мин аның белән Мисыр дан кайтканым елны җәй көне Уфада, аның шул "Галия" шәкерте вә ислахчы булып йөргәне чорларда танышкан идем. Ул "Галия"дән дә канәгатьләнмичәрәк, аның курсын бетермичәрәк чык кан да Казанга киткән. Хәзер шунда ялгыз үзенең каләм очы белән акча табып, русча укымактадыр. +Галимҗан әфәнденең "Борынгы ислам мәдәнияте", "Татар хатыны ниләр күрми?", "Яшьләр хәятыннан бер ләүхә" исемле әсәрләре - матбугат галәменә чыгар-чыкмас, яз башында чыккан умырзая кебек югалган әсәрләр кабиленнән булмыйча, күзгә күренеп торырлык вә эзләп укырлык әсәрләр җөмләсеннәндерләр. Тагын ул газеталарда вә "Шура" журналында үз имзасы белән вә бер мөстәгар исем (псевдоним) белән гүзәл мәкаләләр яза, бу журналда язганы - "Без - татарбыз" мәкаләсе күп кешеләрнең дикъкатен җәлеп итте. Бу - үз бабында бер оригинал иде. +Кышкарның бер копиясе булган мәдрәсәдә укыган бу егет, "низамлы мәдрәсә"дә укыган абзасыннан инде гыйлем вә фикер ягыннан әллә ничә дәрәҗә алга киткән: чын мәгънәсе белән тәрәккыйче, гыйлем вә әдәбияттан ләззәт алган, чын ихлас белән укуга бирелгән, русча да мөмкин кадәр югары китәргә күңел утырткан, каләме үткер вә өметле. Файдалы вә мәгънәле мәкалә вә әсәрләр язып тора. Гомеренең җиләк кебек чакларын Оренбургның кала эче мәдрәсәсендә уздырган бер шәкерттән мондый егет чыгар дип кем уйлаган?! Менә монда да "йухъриҗул-хәййә минәл-мәййити"не укымыйча хәл юк инде. +Мин иртә белән аның номерына барып кердем. Кечкенә генә вә артык таза түгел генә бер номер: уртасы эчкә батып торган карават, өстәл өстендә әллә нинди китаплар, газета вә журналлар, альбомнар, папкалар, озын вә тар иттереп киселгән кәгазьләр, тагын әллә нинди язулар, конверт вә мәктүб кәгазьләре, өстәлнең бер читенә самавыр вә поднос белән чынаяк вә чәйнек куелган. Озын сачле, сатин күлмәкле ябык бер егет утыра. Бу - үзенең кыяфәт вә чәһрәсе белән Максим Горькийны хәтергә китерсә дә, аңа караганда әллә ничә кат яшь иде. Менә шушы ябык вә кечкенә гәүдә эчендә зур рух вә батыр йөрәк урын тоткан. Моның ише малайларга олуг хәзрәтләр вә зур байлар илтифат күзе белән карамыйлар, тәкъвалар вә хаҗилар каргап вә аларның шәреннән Аллаһка сыгынып йөриләр, ихтимал, үзенең авылдашлары, остаз вә якыннары: "Харап булды, эшкә ашмады, бозылды вә юлдан чыкты", - дип йөри торганнардыр. Бу егетләр үзләре бәхетсезләр, ихтимал, киләчәктә дә бәхетле булмаслар, чөнки үз ирекләре белән бәхетсезлек юлына кергәннәр, болар, мулла булып ашка йөреп вә "әзергә мәгъзүр" булып кына, бер бай кызы алып, гаилә эчендә җылы почмакта тыныч кына көн уздырсалар, ни рәхәт вә ни сәгадәт булыр иде!! Тәхсил иткән белекләренә канигъ вә үз-үзләреннән разый, тамак тук, өс бөтен, "Азык - байдан, үлем - Ходайдан", мәгыйшәт тәэмин ителгән, җан тыныч, үзеңнән белекле, үзеңнән шәп кеше юк, җан кыйналмый, баш ватылмый, күңел борчылмый, рух буддаһи бер ләззәт белән йоклый, тән көннән-көн симерә вә көрәя, адәм угылларын - Мөхәммәд (г-м) өммәтен күбәйтсен, ахирәт сәгадәте дә өметле: зирә намазлар артыгы белән әда ителә, рузалар тотыла вә башкача да изгелекләр эшләнә... Нә әгъля хәят, вә нә бәхет вә сәгадәт!! +Әмма тегеләр бу мәдрәсәгә дә канәгать итмиләр, теге мәдрәсәдә укылган гыйлемнәргә дә риза булмыйлар, үзләреннән асла разый түгелләр: үзләрен бик аз гыйлемле вә тар фикерле санаган булалар: "Гомерләребезнең чәчкә кебек чаклары җилгә киткән, - диләр, уфтаналар вә үкенәләр, - без тормыш өчен асла, хәзерлексезбез, безнең кулыбыздан бер эш тә килми, без болай калсак, үзебез өчен дә, ватаныбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә, бәшәрият өчен дә һичбер төрле файдалы эш эшли алачак түгелбез", - дип кайгыралар, муллалык өчен күрсәтелгән "майлы" урыннарга да, димләнгән "менә дигән" кызларга илтифат итмиләр, нәкадәр каргыш вә рәнҗешләр алалар, шулай булса да, әллә нинди учительләр вә студентлардан, ачлы-туклы торып, укырга керешәләр, киемнәре тузган, күлмәкләре керләнгән, чәчләре үскән, күзләре эчкә баткан, ябыкканнар, кинә укыйлар, өстәвенә язалар, бер яктан эшлиләр, бер яктан укыйлар, әниләре рәнҗи, чөнки шәкерт углының алай урыс төсле булуын һич тә көтмәгән, углын өйләндереп, рәхәтләнеп туйга йөрүне вә килен рәхәте күрүне, мулла анасы булып ашка йөрүне иң гали гаяи хыял итеп, сабырсызлык белән көтеп торган; аталары рәнҗи, чөнки углының мулла вә ахунд, мөдәррис вә хатыйп булуын өмид итеп укыткан. +Я, әйтегез, Аллаһы Тәгалә өчен бәхетлеме инде бу егетләр? Юк, болар һич тә бәхетле түгелләр, ләкин болар - милләтнең элек вафалы угыллары вә җәмәгатьнең фидаи әгъзаларыдырлар. Милләтебезнең истикъбале, бәхет вә икъбале боларның кулындадыр, болар - безнең фикерләребезне уйгатучылар, ишетмәгәннәребезне ишеттерүчеләр, мәдәният, матбугат вә әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр, милләтебезнең шанын, кадер вә гыйззәтен арттыручылар. Болар, шөбһәсез, ашлардан, туйлардан, мещанча ләззәт вә бәхетләреннән, каргыш-рәнҗеш, бәддога вә фатихалардан югарыдадырлар. Милләтләрне аның шундый бәхетсез угыллары бәхетле итәләр. +Июльнең икесендә иртүк сәгать биштә, кибетләр ачылмастан, урамнарда шау-шу кузгалмастан, пар ат җигелгән тарантаска утырып, Уфадан кузгалып киттек. Иртә торып өйрәнгән кешегә болай иртә торуда үзенә бертөрле кызык вә ләтафәт булу белән бәрабәр, бу эшнең миңа табигый вә гадәти бер эш түгеллеген тән дә, җан да сизеп тора иде: җылы түшәктән торып, салкын һавага чыккач, тән калтыранган сымак булып китте, тагын киереләсе вә иснисе килә. Ашыйсы килгән төсле, ләкин аш булса, ашап булмас төсле, йокыга тарткан төсле, әмма ятсак, яңадан йоклап булмас төсле. Янә эч пошкан төсле бер хәл пәйда булды, гүя гайре табигый булган бу эшкә мине мәҗбүр иткәннәр, үз иркем булса, гомердә тормас идем, бәхетле кешеләр болай таң тишегеннән тормыйлар, алар хәзер нинди рәхәт, сузылып вә колачларын җәеп, изрәп йоклап яталар. Татар киленнәре, кара э��челәре, тагын шундый бәхетсез халыклар гына болай иртә торалар. +Әле дә ярый юлдаш бар. Берүзең булсаң, нишләр идең? +Без Ак Идел өстендәге күпердән елганың сул ягына чыктык, беренче стансасы булган "Камышлов"та, чәй эчү нияте белән ак күмәч алдык, кучер дугага бәйләнгән кыңгырауларны ычкындырды. +На-а-а!... +(Ма бәгъде бар) Кавказдан Уралга +Атлар сикереп киттеләр, пар кыңгырау борынгы татар такмаклары төсле бер генә тонълы музыкаларын уйнап шылдырарга керештеләр, атларның тояклары вә тарантасының көпчәкләре кыңгырауларга аккомпаниментъ (ярдәмче тавыш) ясаган төсле тыпылдый вә шыкылдыйлар иде. Ямщик малай, гүя музыканың җитешмәгән җирен төгәлләү өчен, авыз эченнән әллә нинди бер төрле көй сызгыра иде. Минем юлдаш шушы музыкадан бик нык әсәрләнгән шикелле, алганыбыз ярты күмәчне ике куллап тотып, шикәр камышы чәйнәп суырган гарәп кебек, чын ихлас белән кимерә иде. +Камышлыкта тазарак булыр дип, чувашка төшмичә, урыска төштек, ләкин урысның өе дә чиктән тыш кабахәт вә җирәнеч: чүпчар, пычрак, көл, күмер, анда-монда ыргытылган пумалалар, камытлар, ыңгырчаклар, тагын әллә ниләр. Дәхи шунда пычрак сулы бер лахан. Без түрдәге кунак бүлмәсенә чыктык. Анда да пислек . Ничек кирәк алай бер-ике чынаяк чәй эчеп, юлыбызга дәвам иттек. +Безнең үтенүебезгә күрә, ямщик безне Солтанморадка хәтле алып барачак булды. Бозаязга җиттек. Юлдашым, балаларга дип, бер күмәч сатып алды. Бозаяз - почтовой стансалы волостное правление, базарлы, ике мәсҗедле вә шул тирәдә иң мәдәни булган зур бер татар авылы. Без, анда туктамыйча, зур юлдан уң якка таба чыгып, Тукай авылына юнәлдек. Бераз киткәч тә яңгыр коя башлады. Юлдашым: "Әйдә, яусын, нәкъ кирәкле чакта ява, яңгыр булгач, авылда безне күңелле каршыларлар. Бик кызык бит, юлның Прельстье дә шунда аның!", - дип кәефләнә иде. Яңгырлатып барып Тукай авылына кердек, бер урыска кереп чәй эчтек. Елганың бер ягында татарлар - чиркәүләре юк. Бу авылның янында Чанышев фамилияле, байтак җиргә малик татар помещиклары бар. +Солтанморад авылының басуларына җиттек - авыл күренә. Күптән кайтмаганың туган илгә яки элек барганың чит җиргә якынлашканда була торган йөрәк ярсуы вә күңел тынычсызлануы, Африка тупрагына акчасыз вә паспортсыз барып төшкәндәге дәрәҗәдә үк булмаса да, миндә әзрәк беленә башлады. Бу хәл минем юлдашта дәхи дә күбрәк булды бугай. Пешеп, саргаеп торган арыш басулары арасындагы юлда туктадык. Юлдашым кечкенә ефәк бүркесен, озын пальтосын киеп алды да, нәкъ "ачык фикерле" татар шәкертенә яки ысулы җәдид мөгаллименә охшап китте, мин дә түбәтәй вә кара бүркемне кидем. Басудан чыгып, тугайга төштек - яңгыр булган, ләкин тап-такыр, казлар борыннары белән чеметеп алырлык үлән таба алмый аптырап йөриләр. Авылга кердек - бер кеше дә юк. Кырда дип әйтер идек - яңа гына яңгыр яуган, эшләрлек түгел. Бу хәлне күргәч, шунда ук минем хәтеремә Сәгыйтьнең "Авыл" сәрләүхәле шигырьләреннән: бәетләре килде вә шигырьләрне кычкырып әйтеп җибәрә яздым. Г. әфәнделәрнең йортына туктадык - әниләре йөгереп чыгып, капка ачтылар. Нинди шатлар, нинди күңелләнгәннәр!! Өч елдан бирле кайтмый йөргән абзыйлары кайткан - ничек шатланмасыннар? +Галимҗан әфәнде әнисе вә әтисе белән кереп күреште. Мин дә кердем, Гыйрфан мулла белән күрештек. Мин аны Троицкида бер генә мәртәбә күргән идем. Ул бик ачык, шат вә кызык кеше, төрле җирдә булган, күпне күргән мулла. Яхшы истикъбаль итте. Ул Троицкида укыган, шунда өйләнгән, хәлфә булып торганда укытканы байтак байлар бар. Ул бер шәһәргә еш бара. Без аның белән Троицк хәлләре вә кешеләре хакында күп сөйләштек. Ул безне сыйлый вә мөмкин кадәр күбрәк ит ашатырга тырыша, үзенең вакыты илә бик күп кымыз эчкәнлеге вә бик күп симез ит ашаганлыгы белән ифтихар итә, хәзер дә көненә ун-унбиш җиргә ашка барып, һәммәсендә ашамаган шикелле нәкъ ашаганлыгын бертөрле горур белән сөйли. Ул үзе - карт булса да, хөр мулла: безнең кием-салым, сачсакалга, сөйләнү вә кылануга асла бәйләнмәде вә һәрвакыт ачык йөз вә тәмле сүз белән уйнап-көлеп вә көлдереп утырды. Кичләрен углы Г. әфәнде белән миңа: "Әйдә, студентлар, ятыгыз, иртәгә, Аллаһ теләсә, сәгать унда торырсыз!" - дип исәнләшеп, өй алдына ятарга чыгып китә иде, сүзләрен вә хәбәрләрен мөбаләга беләнрәк сөйләсә дә, саф калебле вә изге бер кеше икәнлеге йөзенә чыгып тора иде. +Углы Г. әфәндегә кайчакта төртебрәк, бәребрәк сүз катса да, русча укып йөрүенә игътираз иткән төсле кыланса да, минем аңлавыма күрә, ул аның болай бөтен мәванигъләргә күкрәк белән каршы торып, каләм очыннан вә үз көченнән акча чыгарып адәм булырга йөрүенә мәмнүн вә бик разый, хәтта эченнән мөфтәхир вә мәгърурдыр. Затән, ифтихар итмәслек тә түгел, кяшки, һәрбер мәхдүм шулай булса иде! +Бу авылда уку юлында йөрүчеләр шушы Ибраһимов фамилиясендәге кешеләр генә икән: Гыйрфан мулланың олуг углы Шакирҗан әфәнде "Хөсәения"дә укыган, хәзер бер җирдә мөгаллимлек итә, аның бер кечкенә әсәре дә бар бугай. Мулланың энесе Вилданның углы Мохтар "Галия"дә укыган, хәзер бер шәһәрдә мөгаллим, "Бичара колның тормышы" атлы әсәрне русчадан тәрҗемә итүчеләрнең берсе. Тагын шушы ук кешенең бер углы Эстәрлетамакта городское училищеда укый икән. +4 ендә без Корманай авылына базар карарга бардык. Бу авыл - Уршакминский волостеның мәркәзе икән. Гыйрфан муллага килгән хат вә газеталарны сорар өчен, волостное правлениягә кердек вә писарьләргә мөрәҗәгать итеп: "Хат-хәбәр юкмы?" - дип сорадык. Әнә шкаф башында үзеңез карап алыгыз! +- Хатлар вә газеталарны залның уң ягындагы пич якынындагы тәбәнәк бер шкаф түбәсенә, тузан-туфрак арасына ыргытканнар. Бу хат вә газеталарны теләсә кем, теләсә нинди хаҗәт өчен алып чыгып китсен - манигъ юк!.. +- Хат вә газеталарны нигә болай кадерсезләп вә игътибарсыз ташлыйсыз? +- Аннан ни була? Ул акча тү��ел бит! +Нинди һәйбәт җавап! Халыкның хатлары, эчендәге сүзләре вә акча түләп алганы газета вә журналларының писерләр каршында кадер вә кыйммәтләре юк икән. Старшиналардан бу тугрыда берәр төрле тәдбир көтү дәхи дә урынсыз. +Газета укучылар волостное правлениеләрдә газеталарының югалуыннан зар еглыйлар, газета идарәләренә шикаятьләр язалар, "Акча түләп газета алабыз, ә аны волостное правлениедән очырып торалар", диләр. Правлениеләрдә хат вә газеталар бу рәвештә тотылгач, ничек югалмасын? Газеталарны кем алдан килде, шул алып китсә, бер дә гаҗәп түгел. Хәлбуки, бу волостное правлениеләргә килгән хат вә газеталарны хәтта бер өстәлнең бер тартмасында да сакларга мөмкин. Тик моның өчен аз гына игътибар вә чак кына тәдбир кирәк. +(Ма бәгъде бар). Кавказдан Уралга +Правлениедән чыккач, базарда бер башкорттан бер чирек кымыз алып, гадәт үзренә, базар уртасында утырып эчтек. +Без, базардан кайтышлый, Габдессәлам авылындагы бер муллага кердек. Бу авылда ир вә кыз балалар өчен яхшы гына монтазам мәктәпләр бар икән. Бу мәктәпләрдәге мөгаллимнәрнең мәгашьләрен вә ягу һәм яктырту мәсарыфын шул авылның бае Харис әфәнде Рәфыйков биреп тора икән. +Галәннур мулла килде. Галимҗан әфәнде Эстәрлегә минем белән үзе барачак булды. Кичкә каршы берәр ат җигелгән ике тарантас белән Гыйрфан мулла авылы Солтанморадтан чыгып киттек. Мин мулла белән утырдым. Дүртөйле авылына кергәч, муллам арттан килүче Галимҗан әфәндегә борылып: "Курайлымы, ә?" - дип кычкырды, теге: "Нәрсә? Ә, әйе!", - дип җавап бирде. "Татар хатыны ниләр күрми?" рисаләсендәге каһарманның төшкән авылы вә рисаләдә Курайлы дип йөртелгән авыл - шушы авыл икән. +Без ахшам вакытында Таупазы (Талбазы) авылына йиттек. Бу - зур юл өстендә стансалы татар авылыдыр. Бу авылдан чыгып киттек, кич белән һава саф һәм тын, бинаән галәйһи, сәяхәт бик күңелле иде. Күп тә бармый, без бер киң елгага төштек вә Кәбәч авылына йитеп, Галәннур мулланың йортына кердек. Галәннур мулла - дөнья җаен вә тормыш кагыйдәләрен белә торган кеше: каралтылары вә йорттагы һәрбер нәрсәсе шәп вә таза, өе пөхтә вә күрекле, атлары яхшы вә көр, үз милкенә байтак кына җир дә кертеп алган, бер яктан сәүдә дә кыла. Фикере вә күзе ачык, милләтнең барышыннан, замананың китешеннән, заманыбызның әхвәле сәясәтеннән хәбәрдар, милли матбугатыбызны укый вә әдәбиятыбызны эзәрли, газета вә журнал уларак татарча биш төрле вәрәка ала икән. +5 ендә Эстәрлетамакка җиттек. Мин, Уралга китәргә ашыкканлыгымнан, монда йөри вә һичкемне күрә алмадым. Эстәрлетамак - мәүкыйгы матур, үзе күрексез вә пожар күп чыга торган бер шәһәр, вәссәлам. +6 сында мин, газиз юлдашымны Эстәрлетамакта калдырып, Урал якка йөз тотып киттем. Ашказар суы аркылы күпердән үттек. "Ашказар көе" дигән озын вә моңлы башкорт көе менә шушы елгага мәнсүбтер. Бу суны күргәч, шул көйне җырлыйсым килде, ләкин белмәү сәбәпле туктал��ым. +Ак Идел бу көндә Эстәрлетамактан дүрт чакрым читтән ага. Ак Иделнең бу урыннары чын вә үзгәрмәгән Ак Идел буйлары төсле күренә, әллә нинди җырлар вә мәкальләрне искә төшерә, әллә кайда артта калган бабаларыбызның тарихларын хәтерләтә, күңелемне төрле-төрле моң вә уйлар белән тутыра. +Эстәрлетамак янында Идел буенда Торатау, Сәке тау, Куштау вә Йөрәктау дигән дүрт тау бар. Болар - чәчүченең кулыннан ычкынып, буразна тышына - сөрмәгән җиргә төшкән богдай бөртекләре кебек, табигать Урал сырт тауларын торгызган вакытта, аның кулыннан ычкынып, чәчелеп төшкән таулардыр. Болар хәзер Урал тауларының капкасы янында торган сакчы (часовой)лар кебек торалар. Филхакыйкать, Ак Иделне чыккач та, җир аз-аз кабара вә күперенә вә биттәдриҗ тауга әйләнә бара. +Малаем мине 28 чакрымдагы бер станса булган Петровский авылына илтеп ташлады. Бу авылдан 12 чакрым мәсафәдә булган "Макар" исемле башкорт авылына ахшам вакытында җитеп, ямчы башкортның курасына кердек. Ишегалды уртасында башкорт хатыны балалары белән биш бармаклап ит ашап утыралар, тирәяннарында өч-дүрт эт кулларын түшәп ятканнар, тегеләрнең ашаганнарын йоткан шикелле иреннәрен ялап, күзләрен сузып, тамгыланып торалар. +Менә Уралның бу яктан хакыйкый капкасы шушы авыл икән. Бу авыл Урал тауларының тап итәгендә утыра. Башкорт малаеннан атларын тиз-тиз генә җиктердем дә чыгып киттем. Авылны чыгу белән, юлыбыз биек таулар арасына керде вә һаман таулар эченнән китте. Барган саен төн вә урманлы таулар эченә керә бару күңелгә әллә нинди вәхшәт, куркыну вә салкынлык кертте. Шуны да әйтергә кирәк: мондый дәһшәтле урман вә таулар арасыннан ат-арба белән (җитмәсә, төнлә) үз гомеремдә беренче мәртәбә йөрүем. Өстәвенә, корал да юк, аптыраштан, юлда яткан зур бер күсәкне корал итеп, арбага салып алдым. Әгәр угрылар очраган булса, ихтимал, "ора алмаган олы күсәкләр күтәргән" дип көлгән дә булырлар иде. Тик кыңгырауларның шылдыравы вә башкорт малаеның "Һа-ай!" дип эре генә атларга кычкырып йибәрүе йөрәкне бераз ныгытып җибәрә иде. +Иртәгесен ике стансага берьюлы, Әүзән-Петровский заводка хәтле (46 чакрымга) ат яллап, авылдан чыгып киттек. Шешәнәк исемле елга буенда булган бу авыл да Урал таулары эчендә, юлымыз һаман да тау вә урман эченнән бара. Кенә, Олы Кодаш, Нөгеш, Берәтәк дигән суларны кичтек. Монда сулар көмеш кебек саф. Күп түгел, ләкин бик шәп агалар. Узганыбыз башкорт авыллары ямьсез вә котсыз, эчләрендә бер кеше юк - халыклары җәйләүгә чыгып киткәннәр. Матур вә газамәтле, бай вә иркен табигать эчендә утырган бу ялкау, надан, һөнәрсез вә ярлы башкортлар бәһале вә тәмле фруктыга төшкән кортларны яки кыйбатлы вә һәйбәт мехка төшкән көяләрне хәтергә китерәләр иде. +Башкортның ялкау вә өшәнгән атлары белән сәгать икенчедә көчкә үзәнгә килеп җиттем. Макар авылыннан Әүзәнгә хәтле тәмам 75 чакрым нәкъ Урал таулары арасыннан кара урман эченнән килдем. Урал тауларының икенче чите әле тагын бик ерак. +Әүзән заводына миңа каршы килгән атлар белән Әүзән елгасы буйлап приискага юнәлдек. ТЕЛЕМЕЗ +И туган тел, и матур тел, +Әткәм-әнкәмнең теле, +Дөньяда күп нәрсә белдем, +Син туган тел аркылы. +(Габдулла Тукай) +Һәркемнең анасы үзенә ничек сөекле вә газиз булса, ана теле дә шулай ук сөекле вә кадерледер. Кечкенәдән үк ата-аналарымызга бәйләнешемезне, аларга каршы булган мәхәббәтемезне аңлатырга васита булган, тойгылар вә уйларымызны тәгъбир итәргә ярдәм иткән тел - безгә иң якын, иң кыйммәтле бер нәрсәдәер. Әйләнәмездәге әйберләрнең атларын безгә анамыз өйрәтә, һәрбер теләкләремезне шул анамыздан ишеткән сүзләр белән сорыймыз, шул тел безгә бүтән кешеләр белән аңлашырга булышлык итә, атамыз вә гаиләмез безгә үзенә күрә бертөрле уйлар вә тойгылар бирә, менә шул уйларны уйлаганымыз кебек, тышка чыгарырга ана теле тәрҗеманлык итә. +Кыскасы, гакыл вә йөрәк белән ана теле арасында кечкенәдән үк нык бер бәйләнеш пәйда була. Шунлыктан кешенең гакылы вә йөрәге үзенә нихәтле якын вә үз булса, аның анасыннан өйрәнгән теле дә шул ук дәрәҗәдә якын вә үз була. Тел ачкычы бирүче ана булганлыктан, кеше анасыннан нинди тел өйрәнсә, аның шул анасыннан өйрәнгән теле үз вә туган теле санала. Бинаән галәйһи, милли телне буыннан буынга күчереп алып баручылар вә аның сакчы фәрештәләре - аналардыр. Инде милләтне саклау юлында аналарның нинди зур роль уйнаулары үз-үзеннән аңлашылса кирәк. Бер милләтнең теле үзенә мие вә йөрәк дәрәҗәсендә якын булганлыктан, ул телнең бетүе вә бөтенләй югалуы да тиз генә булмый. Бер милләтнең телен юк итәргә бик көчле тарихи үзгәрешләр кирәк. Шундый үзгәрешләр аркасында көчле милләт көчсез милләтне йота, фәнни тәгъбир белән әйткәндә, тәмсил итә, йотылгач, аның теле дә югала, бәс, ул аерым бер милләт булып калмый. +Тел - милләтнең иң зур вә иң көчле терәге вә ма бил-имтиязыдыр. Ягъни бер милләт башка милләтләрдән башлыча үзенең теле белән аерыла. Бер милләт, бәлки, сәяси яктан җиңел генә булыр, икътисад мәйданында башкалардан бөтенләй түбән торыр, ләкин әгәр аның үз алдына үзенә махсус теле булса, ул милләт һаман да аерым бер милләт булып яшәр вә аерым бер халык саналыр. +Милләтләрнең хәятында дин дә - бик зур терәк, ләкин бер милләт дин үзгәртү белән беткән вә йотылган саналмый. Мислә, иранлылар ислам динен кабул иттеләр, әмма телләрен саклаганлыкларыннан, һаман да фарсы булып калдылар. Безнең башкортларның агай-энесе булган маҗарлар Аурупаның йөрәгенә, арий кавемнәренең уртасына кереп утырып, аларның дине булган христианлыкны алдылар вә ләкин үз телләрен онытмаганлыкларыннан, һәнүз маҗарлыкны югалтмадылар. Мисалларны ерактан алырга хаҗәт тә юк. Үземез соң? Үземез? Без татарлар да бит ислам диненә соңыннан гына күчтек. Ислам дине белән безгә никадәр гарәп рухы, гарәп аңы килгән, дин безнең арамызда да гарәпләр арасында да татбикъ ителгән төсле татбикъ ителергә тырышылган. +Телемез замананың җәүр вә җәфаларына бирешмичә исән калганлыктан, без һаман да татар милләте булып калганмыз. +Татар милләте ник йотылмаган? Аның теле нигә бетмәгән? Бу сөальләргә җавап бирүне минем мәкаләләремнең планнары сыйдырмый. Мин бу урында тик шуны гына әйтәм: татар телен аналарымыз вә гавамымыз гына саклаган. Бу мөхтәрәмнәр үз вазифаларын үтәгәннәр, татар телен борынгы көенчә буыннан буынга күчереп алып килгәннәр (аларга бик зур рәхмәт!) Әмма галимнәремез телебезгә үз өлешләренә төшкән хезмәтне, мәгаттәәссеф,4 үти алмаганнар. Болар татар телен дин вә гыйлем теле ясарга иҗтиһад итмәгәннәр, мислә, бездә Лютер яки Гуссъ кебек бер дин галиме чыкмаган. "Илаһи ният кылдым иртә намазымның ике рәкәгать фарызын үтәмәккә, йөзем юнәлдердем кыйбла тарафына..." дип, намаз ниятләрен татарча өйрәтеп калдырган "Иман шарты" иясе, әлбәттә, минем исемдә. Аңа рәхмәт яусын! Әмма бу бик аз шул. Мин фәкать шуны әйтмәкче булам: дога вә гыйбадәт теле ясалырга тырышылган булса, татар теле бераз тәрәккый иткән, әһәмиятләнгән, төзәлгән вә җанланган булыр иде. +Телемезне гыйлем вә тәхрир теле итү юлында да галимнәремез һичбер эш эшләмәгәннәр. Урта гасырларда гомум Аурупада латин теле хөкем сөргән кебек, вакыты илә ислам дөньясында гыйлем вә тәхрир теле булып, гарәп теле танылган иде. Бу хәл гарәп дәүләте егылып, гарәп мәдәнияте урынына гареб мәдәнияте утырганның соңында да модадан чыгып бетмәде: госманлы дәүләтендә рәсми тел төрек теле булганы хәлдә, борынрак бу дәүләт эчендәге төрек галимнәре тәэлифләрен гарәпчә язганнар. Ул эш без татарларда да булган. Ягкуб бине Ногман әл-Болгари үзенең "Болгар тарихы"н кайсы тел белән язгандыр, анысын белмим, ләкин Болгар вә татарлардан чыккан күп мөсаннифләр үзләренең дини әсәрләрен гарәп теле белән язганнар. Иске заманнарны актарырга ни хаҗәт? Соң заман татар галимнәреннән Әбү Насыйр әл-Курсави хәзрәт "Һәфтияк тәфсире"ннән башка һәммә әсәрләрен гарәпчә тәэлиф иткән. Олуг галим вә мөәррих Шиһаб хәзрәт Мәрҗани гомеренең бер өлешен гарәпчә шәрех вә хашияләр язып үткәргән, файдалы вә үз заманындагы мөһим дини мәсьәләләргә даир әсәрләрдән дә һәм "Вафият әл-әслаф" кебек бөек тарихи әсәрен дә гарәпчә язган. Тик татар тарихына гаид "Мөстәфад әл-әхбар"ын гына эшләнмәгән бер тел белән булса да төркичә язып, яхшы иткән. +Бу олуг галим ни өчен болай гарәпчә язу белән мөбтәля булды икән? Бу сөальгә Шиһабетдин хәзрәтнең үз җавабы, әлбәттә, иң тугры җавап булыр. Ул чакта Мәккә шәрифе булган Сәидгун Истанбулда Шиһабетдин хәзрәткә болай дип бер сөаль биргән: "Сез үзегез төрки вә кавемеңез төрки, имде анлар өчен язылан китапларның төрки телендә улмагы лязем иде, әмма сез әсәрләреңезне ни өчен гарәп телендә язасыз?" Моңа Мәрҗани хәзрәтләре болай дип җавап биргән: "Гарәп лисаныны голәмамыз вә шәкертләремез беләләр, ушандак башка вилаятьләргә китсә дә, бәлки караучылар улыр зан идеп, гарәби язамыз" ("Рихләт әл-Мәрҗани"). Шиһабетдин хәзрәтнең телемез хакындагы фикере дә бик яхшы түгел, ул әйтә: "Лисане төрки мин әкъсари әл-лисәнәти вә әбгадһа ган истыйляхат әл-голүм булса, аны ничүк төрки тәгъбир кылмак кирәк?" (Кыйсем сани, "Мөстәфад әл-әхбар", 46 нчы бит). +Дөрес, шулай ул, тәкъсир! Ләкин сезнең кеби моктәдир затлар аны тәхрир вә гыйлем теле итәргә тырышкан булсалар, ул тел, әлбәттә, озаер, баер вә үзендә гыйльми истыйляхлар да төзелер иде. +Ошбу галимемез шәрәфенә тиздән юбилей ясалачак, аның гамәлләре вә хезмәтләре хакында яшь вә моктәдир егетләремез каләме белән мөкәммәл бер монография язылып ята. Шиһаб хәзрәт телемезгә хезмәт иткәнме, юкмы? Бу бәхәс әнә шул монографиядә, әлбәттә, әтрафлыча тикшерелер. Бездә гарәпчә язу белә әвәрәлек вә үз телемезгә игътибарсызлык бәгъзе бер галимнәребезне хәтта көленеч хәлләргә төшерелгән. Мислә, үз заманында яхшы гына галим булган Габдерәхим Утыз Имәни матур төрки нәзым белән язылган "Сөбат әл-гаҗизин"гә гарәпчә шәрех язган. Телемез хакындагы бүтән бәхәсләр киләчәк мәкаләләрдә. II +Мин беренче мәкаләне гарәпчә язу белән мөбтәля булу вә үз телебезгә игътибарсызлык хакында сөйләп тәмам иткән идем. Шиһабетдин хәзрәттән элегрәк килеп киткән вә Духовное собраниедә беренче мәртәбә мөфтилек иткән Мөхәммәдҗан хәзрәт Хөсәен углы бу хосуста тагын бер колак чыгарган: ул татар муллаларына язган циркуляр вә фәтваларын фарсы теле белән язып маташкан. Хәлбуки, Мәрҗани хәзрәтләре аның фарсычасы хакында: "Язган риваять вә сурәт фәтвалары гыйльменең азлыгына вә фарсы лисанында вә тәртип гыйбарәттә косур вә гаҗизенә дәлялат итәдер", - дип яза. (Кыйсем сани, "Мөстәфад әл-әхбар", 289 нчы бит). Әмма аның, фарсыча язган булып, үз телебезне санламавы тугрысында Ризаэтдин хәзрәт менә ничек ди: "Кәндемезнең ана лисанымыз улан төрки телемез улдыгы хәлдә, мөфти хәзрәтләре ошбу әмер вә фәтваларны нә сәбәбә мәбна уларак фарсы лисаны үзрә язмыштыр?! Моның исә, әлбәттә, бер хикмәте улыр, фәкать бу хикмәт безләрә һәнүз мәгълүм улмайур. Фәнни китаплары вә яки бөтен дөнья халкы истифадәсенә лаек улан әсәрләре (кагыйдәләренә муафыйк яза белмәк шарты илә) фарсы яхуд гарәп лисаны илә язмакта зарар улмас, ләкин мөфти хәзрәтләренең бу йирдә мәзкүр улан әсәрләре гомум ислам галәменә мөтәгалликъ шәйләр улмадыгы кеби, фәнни әсәрләр дә дәгелдер. +Хәл бойлә икән, кәнди ата вә балаларымыз вә сөекле аналарымыздан бөек бер ядкәр уларак кал[г]ан телимезне куеп та, фарсыча язмаклыгымыз, кирәк тәмам кагыйдәсенә муафыйк уларак та язылсын, һичбер вакыт гафу ителмәячәк сурәттә көфране нигъмәт ула белер. +Гаҗәбән, Тибетта утырмакта улан "Лама" кәнди диндәш вә җенестәшләренә фәрман вә дини нәсыйхәт яздыгы вакыт, гарәп вә яки латин лисаны үзрә язмакдамыдыр? Зан идәрем ки, бу зат мәктүб күндереләчәк кавемләрең кәнди телләре үзрендә һәм дә иң ачык бер сурәттә язалар. Уйлә исә, безем мөфтиемез хәзрәтләре Тимербай, Мөрсәк, Сәвәләй башкортларына иң мөһим улан фәрманнарны ничөн фарсы лисаны үзрендә язмышдыр? Язылмыш кавемнең хәле ригая иделенсә, дәүләт лисаны улан русча язылмалы иде. +"Телемез ярлы, сөйләшергә вә язарга җитми" дия дәгъва иткән карендәшләремезнең сүзләре - укучылар[г]а бер нәрсә язмайа вә языл[г]аннары укымайа ялкаулык иттекләрене яшерер өчен корылмыш бер пәрдәдер. Фарыз мәхаль уларак, бойлә сүз дөрес бер сүз дә улсын, ләкин телләрен баетучылар вә киңәйтүчеләр анлар (шул телләр) илә сөйләмәктә вә язмакта улан адәмнәр улса кирәк. Юкса, тик тордыгы вә яки юеш урында тутыгып ятмыш тимер кеби бозылып яттыгы хәлдә, һичбер теленең баедыгы вә мәйдан[г]а чыктыгы, зан идәрем, ишеделдеге юктыр. +Ошбу сәбәптәндер ки, Казан шәһәрендә гарәби хәреф илә 1177 елда ачылмыш матбагадан әдәбиятыбыз (телебез) лязем дәрәҗә истифадә итә белмәмештер. Зирә, йөз ел мөддәтендә таралмыш китап вә рисаләләремезнең биш-ун гадәде истисна иделенер исә, калганнары - ялгыз гомер ашаучы вә вакыт үтерүче шәйләрдер. +Җәнабе Аллаһ, җәлле вә әгъля хәзрәтләренә чук тәшәккер ләр улсын ки, күктә улан кояш файдасы илә аналардан ядкәр калган тел нигъмәте һичбер йирдә, һичбер кавемгә күп күрелмәктәдер" ("Асар", 4 нче җөзьэ, 195 нче бит). +Үз арабыздан чыгып, үз телебезне тергезү нияте белән кулына каләм тоткан затларның иң олугысы - Габделкаюм ән-Насыйри абзыйдыр. Ул, телебезне төзәтер өчен халык әдәбиятының иң мөһим нигез булуын аңлап, армый-талмыйча җырлар, мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр җыйды да аларны "Фәвакиһ әл-җөласа" атлы олуг әсәрендә беркетеп калдырды. Ул мөхтәрәм зат, башлап, татар теленә "Ләһҗәи-татари" исемле лөгать китабын язды. Бу җәһәттән руслар арасында Даль нинди урын тотса, Габделкаюм абзый да бездә шул урынны шөгыльләндерә. Моннан башка ул татар теле белән ничәмә-ничә тәрҗемәләр вә әсәрләр мәйданга китерде. Ул татар теле белән әхлакый китаплар да, җәгърафия китаплары да, тарихи әсәрләр дә, төрле кыйсса вә хикәятләр дә тәэлиф вә тәрҗемә итте. +Габделкаюм абзый - мәҗмугаи әсәренең күләме игътибары белән күп язучы мөхәррирләрдән саналырга тиеш вә телебезгә иткән хезмәтләре ягыннан әдәбият тарихыбызда иң беренче урынны тотарга мөстәхикъ бер заттыр. +Ул, татар телен тергезү белән генә канәгатьләнмичә, татар балаларына рус телен өйрәтергә дә тырышты: башлап русча-татарча зур лөгать (словарь), русның сарыф вә нәхүен өйрәтер өчен дә шәкерт җәмәгатьләренә иң җайлы бер ысул тотып, "Нәмунә" исемле калын гына бер әсәр тәэлиф итте. Аның бу соңгы әсәрләре дә татар теленең эшләнүенә вә гыйлем теле булуына зур хезмәт иткәннәр. +Үзенең мазыен оныткан бу милләт арамыздан кичә генә гаиб булган Габделкаюм абзыйны да онытып бара. Татар теленең атасы, гыйлем вә әдәп хадиме, безнең ише ялкау халыктан бик сирәк чыга торган бер тырыш вә эш сөюче кеше булган бу затны, ни өчендер, халкыбыз тәкъдир итә алмый. Әллә нинди гарәпләрне, персианнарны казып чыгарып, тәрҗемәи хәлләрен беренче сәхифәсендә баскан "Шура" мәҗмугасы да Габделкаюм абзыйны игътибарга алмады. Ихтимал, остаз Ризаэтдин хәзрәт аны "Асар"га язмый калдырмагандыр, ләкин Габделкаюм абзыйга ул гына аз. +Тик Шиһабетдин хәзрәтнең исемен тергезергә тәшәббес иткән затлар кебек гайрәт вә хәмият ияләре бервакыт Габделкаюм абзыйны да сагынырлар, аның исемен дә тергезеп, хезмәт вә гамәлләрен мөкәммәл сурәттә язып, халкыбызга танытырлар дигән өмет белән генә юанырга каладыр. +Телебезгә хезмәт итү бабында Габделкаюм абзыйдан бераз түбән урынга әле өченче ел гына вафат булган Габделгалләм абзый Фәезхан углын куярга кирәк. Бу кеше иске һинд әдәбиятының менә дигән әсәре булган вә бөтен җанлы телләргә күчерелгән "Кәлилә вә Димнә" китабын башлап, матур гына итеп, үз телебезгә тәрҗемә итте, татар теленә кагыйдәләр ясарга теләп, "Татар телегә гыйльме сарыф" дигән әсәрен тәэлиф итте һәм "Хикәят вә мәкаләт" атлы әсәрендә халык әдәбиятын җыйды. Бу әсәрдә халык арасында йөргән унбер хикәят, "Чәй бәете", "Кәҗә бәете", "Җыен бәете" һәм биш йөздән артыграк мәкальләр җыелган, телебезгә хезмәт иткән бу кеше дә онытылып китә инде. Былтыр аны "Шура"ның кабыгында Ризаэтдин хәзрәт яд итеп, белүчеләрдән тәрҗемә хәлен язып йибәрүне үтенсә дә, үтенүе җилгә китте бугай. Ярый әле быел аны "Заман календаре" искә төшергән: әз генә тәрҗемәи хәлен язып, рәсемен дә куйган. +Гыйлем вә әдәбият тарихыбызны язучылар Фәезхан углын онытмасыннар иде. +Телебезгә зур хезмәт тиергән кешеләрнең берсе - бөек тюрколог В.В. Радлов җәнапларыдыр. Аның гомумтөрк теленә, тарихына вә тормышына гаид әсәрләре чиксез. Ул төрк теле өчен берничә җилдлек зур лөгать китабы да язды. Әмма безнең, без Казан татарларының теленә хезмәтен Радлов җәнаплары "Белек" атлы әсәрендә күргәзде. Бу мөхтәрәм остаз "Белек"нең телендә безнең ул чакта татарча язган үз мөхәррирләремезнең барыннан уздырды. Татар балалары үтәп йиткермәгән эшне бер нимес баласы мөкәммәл сурәттә үтәде. Безгә иң элек саф вә матур татар теле белән татарча төзеп, ике йөз утыз битлек бер уку китабы (хрестоматия) язып биргән кеше В.В. Радлов булды. Хәтта исеме үк татарча булган бер һәйбәт әсәрне кайсы татар баласы сөенә-сөенә укымас? +И яшүсмерләр, әгәр туган телебезне сөйсәгез, "Белек"не укымый калдырмагыз. +Бу әсәр - әдәбиятыбыз тарихында мөһим бер әсәр, мәктәпләребездә аны дәреслек итеп укытмаган тәкъдирдә дә, шәкертләрдән аны моталәга иттерергә тиеш. "Белек" моннан кырык ел элек (1872 елда) басылган. Инде, табигый, аның нөсхәләре китап базарында калмаган. Бер китапчы аны мотлак бастырырга тиеш, мин моны китапчыларның исләренә төшерәм вә дикъкатьләрен җәлеп итәм. +Мин бер дә шикләнмичә дәгъва итә аламын ки, кирәк тел вә кирәк мөндәриҗат җәһәтеннән татарчада әлегә хәтле "Белек" шикелле һичбер уку китабы чыкканы юк. +Телемез хакындагы бүтән бәхәсләр алдагы мәкаләләрдә. III +Икенче мәкаләдә татар теленә хезмәт иткән кайу бер затларны күрсәткән идем. Ләкин бу затлар белән телне мәктәпләрдә укыту, аның әлифбасын җиңел өйрәтү мәсьәләсе кузгалмады. Телемезгә кагыйдәләр язып уграшкан Каюм абзый, ни өчендер, балаларны "әлпи, тиси" дип укытуга, төркине ныгытмыйча, гарәби булган Һәфтияк вә Коръәннән иҗек вә сүрә өйрәтүгә каршы бер дә сүз кузгатмаган. Һәм аурупалылар руслардан үрнәк алып, хәреф таныту, татарча укырга-язарга өйрәтү өчен берәр яңа ысул күрсәтмәгән. +Менә бервакытны 1883 елда "Тәрҗеман" газетасы чыга, аның күз алдында тоткан мәсьәләләренең берсе - ибтидаи мәктәпләребездә укыту ысулларын төзәтү вә, хосусан, әлифба өйрәтүне аурупалылардагы кебек яңа вә кулай бер юлга салу иде. +Исмәгыйль бәк "Тәрҗеман" укучыларны ошбу изге эшкә өзлексез дәгъвәт итүе белән бәрабәр Бакчасарайда үзенең мәгъруф нәмунә мәктәбен нигезләде һәм яңа ысул белән "Хуҗаи сыйбиян" атлы әлифбасын вә аннан соң укылачак кыйраәт китапларын тәртип итте. +"Тәрҗеман" тәэсире белән бу фикер безнең арабызга да килеп керде. Әлифбаны тиз өйрәтә вә төркине тиз таныта торган "ысулы җәдид" мәктәпләре ачылды һәм дәреслек итеп "Хуҗаи сыйбиян" һәм аңа нигезләп төзелгән уку китаплары кабул ителде. +Госманлы төркичәсеннән аз гына аермалы булган Кырым татарчасы белән язылган бу китаплар, табигый, безнең балаларымызның йөрәкләренә ятмый, җаннары белән оешмый вә артык сөелеп укылмый иде. +Менә безнең мөгаллимнәремезне вә балаларымызны бу уңайсызлыктан Һади әфәнде Максуди вә мөгаллим Шакирҗан әт-Таһири коткарды. Боларның әүвәлгесе - бөтен мәктәпләремездә кабул ителеп, сүнми торган шөһрәт тапкан "Мөгаллим әүвәл"ен, икенчесе ысулы саутиягә корылган "Бәдьэ әт-тәгълим"ен тәртип итеп бирде. +Гаяз әфәнде әйтмешли, "Тәрҗеман"ны иң күп укучылар Казан татарлары булганлыктан, Исмәгыйль бәкнең язучылыгында чирек гасыр ярдәм итешкән зәүҗәсе Зөһрә ханым безнең Акчурин кызы булганлыгыннан, бу газетаның Казан татарларына иткән тәэсире Кырым вә Кавказга иткән тәэсиреннән артыграк булды. +"Тәрҗеман"ның безгә иткән тәэсирләренең берсе шул булды ки: ул бездә госманлы теле тарафдарлары, госманлыча язучы мөхәррирләр тугдырды. Филхакыйкать, XIX гасырның ахырына таба арамыз дан язучылар чыга башлагач, бездә тәхрир телендә ике агым китте. Бу ике агымның берсе, һич шөбһәсез, Каюм Насыйри тәэсире, икенчесе, әлбәттә, "Тәрҗеман" тәэсире белән мәйданга чыкты. +Мин бу ел "Йолдыз"ның 837 нче номерында "Дөньяда җәннәт вә аның хурлары" рисаләсенә язганым тәнкыйтьтә бу мәсьәләләргә өстән генә ишарә генә итеп киткән идем. Минем "бездә госманлыча язучылар бар иде дә, ләкин алар татарча та��афдарлар каршысында җиңелделәр" дигән сүземә "Вакыт"ның 1001 нче номерында "К" имзалы бер кеше каршы чыкты. Менә инде бу урында ошбу мәсьәлә хакында тәфсил итүне тиешле таптым. +"К" әфәнде: "Русия мөселманнары арасында госманлычалар булганы юк, һәм булмас та", - ди. +Бу сүз - әлбәттә, я гөнаһны ныклап танырга теләүдән, я укучыларның гафләтенә таянудан туган бер сүздер. +Бездә госманлыча тарафдарлары вә госманлыча язучылар, әлбәттә, бар иде, боларның алгы сафта торучыларыннан берсе - Фатыйх әфәнде Кәрими. Аның беренче әсәре булган "Шәкерт белән студент" рисаләсе дә, "Җиһангир мәхдүм" белән "Салих бабай" да чын мәгънәсе белән татарча түгелләр. "Каенана" да - госманлыча, "Шәркый рус"та басылган мәкаләләрдән ясалган "Аннан-моннан" да - госманлыча, зур әсәрләрдән "Кырымга сәяхәт" вә "Аурупа сәяхәтнамәсе" исә чат госманлыча язылганнар. +"Татар теле төзәлсен, ул язу вә һәм гыйлем теле булсын да, гыйлем вә мәгариф гавамымыз арасына да таралсын", - дип уйлаган кеше, әлбәттә, Фатих әфәнденең ул вакытта язганы тел белән, ягъни госманлы төрекчәсе белән язмас иде. +Бездә госманлыча язган кешеләр бик күп: Рәшид казый, һәйәте җәдидә вә хикмәте җәдидәгә даир әсәрләр язучы Шәмсемөхәммәд әфәнде Күлтәси, Нәҗип мәхдүм Түнтәри, Ниязмөхәммәд Сөләйманов, Сәлахетдин Әнкәби, Габдулла вә Гобәйдулла Буби әфәнделәр, Бәйке мулласы Хәялетдин - шулар җөмләсеннәндерләр. +Боларның иң күп өлеше бу яңлыш юлга, әлбәттә, "Тәрҗеман" теленең тәэсире белән кереп киткәннәр. +Мин үзем дә, шул "Тәрҗеман" теле тәэсире астына төшүчеләрнең берсе булганлыгымнан, беренче язуларымны госманлыча язмакчы булып маташканмын: мин моны таныйм һәм үземне әдәби гомеремнең башыннан бирле татарча тарафдары дип дәгъва кылмыймын, "К" әфәнденең мине дә госманлычалар җөмләсеннән ясарга вә шул юл белән үзенең борынгы гөнаһларын җиңеләйтергә тырышуы вә моның өчен минем әсәрләремнән гыйбарәләр күчерүе - габәс һәм укучыларны саташтыру юлына керүдер. +Минем госманлычаларга мисал итеп Фатыйх әфәнде Кәримине алуым, үземнең һичбер вакытта госманлыча булмавымны аңгартыр өчен булмыйча, ул әфәнденең бу бабта алгы сафта торганлыгы өчендер. Мисалга һәр нәрсәнең иң көчлесе китерелү - табигый вә мантыйкый бит. +Ләкин, мин язу теле хакында госманлыча булып йөреп тә, соңыннан тугры юлны тапкан. +Үзем шикелле яшьләр тарафыннан шуны да әйтәмен ки, без сезнең күрсәтүеңез буенча яңлыш юлга кереп киткән идек. Ләкин, Аллага шөкер, ул юлдан чыгып, тугры юлны таптык, үземезнең матур вә сөекле телемезгә кайттык. Әмма сез, госманлы телен яклаучы картлар, татарча тарафдарлары алдында җиңелгәнеңез, теләртеләмәс татарча язарга тотынганыңыз хәлдә, һаман шул яңлыш юлны сагынасыз вә шуңа борылып кереп киткәлисез. "К" әфәнде һәрвакыт, авыз тәмләп алыр өчен, госманлыча сүзләр вә тәгъбирләр куллана, бу һәркемгә мәгълүм. Хәтта госманлыча язудан тәүбә иткәнлеген ач��к белдерер өчен, миңа каршы язган мәкаләсенең башына да "үтәдән бирүдән" дип, госманлыча сүзләр куйган. +Каюм Насыйри тәэсире белән тугры юлга төшеп киткән вә тәхрир теле хакында икенче бер агым ясаган кешеләрнең мәшһүрләре: Заһир Бигиев ("Гүзәл кыз Хәдичә", "Мөртәд", "Катыйлә"ләрне язучы), Муса Акъегет ("Хисам мелла"), Һади әфәнде Максуди, Садри Максуди ("Мәгыйшәт"), Гаяз Исхакый (башлап "Тәгаллемдә сәгадәт"не татарча язучы), Галиәсгар Камал вә башкалар. +Менә бу агым теге агымны басты, татарча тарафдарлары госманлычаларны җиңеп, үзләренә буйсындырырга вә үз юлларына салырга муаффәкъ булдылар. Госманлычалар бу җиңелүне игътираф итмәсәләр итмәсеннәр. Алар һаман да "галиблек, мәгълүблек юк!" дисеннәр, анда күп зыян юк, фәкать: "Булган кадәресе үз ана телемез булган төркичә (татарча) язарга теләүчеләрдер", - дип тәүбә итсеннәр. Бу - зур муаффәкыять, бу муаффәкыять өчен остаз мөхтәрәм Каюм Насыйри хәзрәтләре үзенең мәркадендә җире-күге белән шатлана торгандыр. Моңа мин генә түгел, үзенең ана телен сөйгән һәрбер татар "сөенеп кул чабар". +Вакыйган, "Нәшрияте Кәрими", "Мөнтәхәбате Кәрими"ләрне, "Мохтәсар тарихе ислам"нарны, "Мохтәсар тарихе гомуми"не югарыда санаган китапларның мөәллифе булган Фатих Кәрими язган дип әйткәндә ышанырлык түгел бит!! +Бу җиңелү түгел дә, нәдер? +Димәк, "К" әфәнде әйткәнчә, мине хыялымда ясалган фиркаләр булмыйча, вакыйгта булган һәм вакыйган берсе җиңгән вә икенчесе җиңелгән фиркаләр икән. +Телемез хакындагы бүтән бәхәсләр алдагы мәкаләләрдә. IV +Өченче мәкаләдә Каюм Насыйри тәэсире белән татарча язучыларымызның мәшһүрләре күрсәтелгән иде. Болар эченнән бәгъзеләре аеруча дикъкатьне җәлеп итәләр. Мәрхүм Заһир Бигиев, әлбәттә, татарча язарга теләгән. Ләкин аның язулары чын татарча булып чыкмаганнар. Каюм Насыйриның үз язуларында чыгтай, гарәп вә фарсы телләренең тәэсиреннән котыла алмаганлыгы ачык мәгълүм. Заһир әфәнденең язучылык заманы Каюм Насыйрига якын, шунлыктан, аның язу теле бу соңгысының теленә биңзәве бик табигый, икесе берьюлы диярлек каләм тоткан ике мөхәрриребез, ягъни Садри Максуди белән Гаяз Исхакыйга күз салыйк. Гаяз әфәнденең беренче әсәре булган "Тәгаллемдә сәгадәт" - 1899 елда, Садри әфәнденең "Мәгыйшәте" 1900 елда басылган. Димәк, аерма бер генә ел. Хәлбуки, бу әсәрләрнең соңгысы тел ягыннан да, ифадә, өслүб вә мөндәриҗә җәһәтеннән дә әүвәлгесеннән әллә ничә кат мөкәммәл. "Мәгыйшәт" сүз сайлау вә кушымталарының татарча булуы ягыннан шул ук 1899 елда басылган "Сәлимә"дән дә шәбрәк. Мин шуны әйтмәкче булам: бер җәһәттән Каюм Насыйри тәэсиреннән ычкынып, чын, яңа, җанлы вә халык теленә якынрак бер әдәби татар теле белән үз арабыздан башлап хикәя язучы кеше Садри әфәнде Максуди булды. Менә шул сәбәпле, "Мәгыйшәт" әдәбият вә тел тарихыбызда зур урын тота. Вакыйган, берәүнең бер генә әсәре булса да, аңлы яшьләребезнең дикъкатьләрен җәлеп ��ткәли: бервакытны Ш. Мөхәммәдьяров, "Мәгыйшәт"не тикшереп (тәхлил итеп), "Йолдыз"да озын гына бер мәкалә язган иде, һәм әдәби зәүкына ышанганыбыз шагыйрь Габдулла Тукаев үзенең тәртип иткәне "Милли әдәбият дәресләре" атлы хрестоматиясенә "Мәгыйшәт"нең биш бит сүзен күчерде. +Рус мөхәррирләреннән Фонвизин - бигрәк үзенең "Недоросль" атлы әсәре белән, шагыйрь Грибоедов ялгыз "Горе от ума"сы белән рус әдәбият тарихында кадерле урын шөгыльләндерә. Шуның кебек безнең Садри Максуди да үзенең бердәнбер әсәре булган "Мәгыйшәт" атлы һәйбәт хикәясе белән әдәбият тарихыбызда күрекле бер урын тотса, гаҗәп түгел. +"Мәгыйшәт"нең беренче табгысе беткән бугай, аны, минемчә, яңадан бастырырга тиеш. +Беренче әсәре белән үзенә дикъкатьләрне җәлеп итә алмаган Гаяз Исхакый инде татарча язучыларыбыз эченнән иң йимешле бер мөхәррир булып чыкты. Ул, язу вә әдәбият юлында кәмаль гайрәт вә сәбат белән дәвам иткәнлегеннән, бу тугрыда һәммә юлдашларын артта калдырды. Ул - телебезнең эшләнү вә төзәтелүенә, яңа әдәбиятыбызның нигезләнүенә хезмәт иткән гонсырларның иң эшлеклеседер. Гаяз әфәнденең яңа әсәрләрендә аның теленең тагын да төзәлү юлына кергәнлеге күренә. Ул әдәби телебезнең халык теленә якынлашуына да бик зур хезмәт итә. Үзенең әйтүенчә, ул язуларында гарәпчә вә фарсыча сүзләрне йөз дә өч нисбәтендә генә куллана икән (Истанбулда биргән конференсеннән күчерелде). Бу олуг мөхәррир һаман язучылыгында дәвам итә, аның җиңел вә матур тел белән язган әсәрләре халкыбызның һәрбер табәкасе тарафыннан сөелеп укыла. Гаяз әфәнденең телен "тупас" диючеләр бар. Ләкин бу сүз тугры түгел, моны, филхакыйкать, госманлычалыктан айнып җитмәгән, фәсахәт вә бәлягатьне (Минһаҗетдин Кадермәти кебек) әллә нинди чит вә кабарынкы сүз вә тәгъбирләр кыстыруда дип белгән кешеләр генә әйтәләр. Дөресе менә нәрсә: югарыда әйткәнем чын. Яңа, җанлы вә халык теленә якын бер әдәби татар телен эшләүче вә чәчәкләндерүче - Гаяз әфәнде Исхакыйдыр. +Өченче мәкаләдә вакыты илә бездә язу телендә ике агым булганлыгы вә боларның ике төрле тәэсир аркасында мәйданга чыкканлыгы әйтелде. +Бездә менә шул ике тәэсирнең икесенә дә бирелеп, башка бертөрле, ягъни госманлыча белән татарча арасында бер тел чыгарган кешеләр дә бар. Боларның имамнары - остаз Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин углыдыр. Бу затның язучылык гомере "Игътибар" атлы әсәре белән башлана. Ризаэтдин хәзрәтнең әдәби тарихында урын тоткан бер әсәре хәзер китап базарында күренми, хәзрәт, ни өчендер, аны үзе һәм бер дә кузгатмый. Бүгенге олуг мөхәррир вә бәхәсемезнең тәэлифләре дисбесендә "бисмилла" йирен шөгыльләндергән "Игътибар"ны бу көндәге яшь укучыларыбыз, ихтимал, ишеткәннәре дә юктыр, ихтимал, шагыйрь Акмулланың Шиһаб хәзрәт мәрсиясендәге: "Игътибар"да игътибарга алган икән, хөрмәтле Ризаэтдин - бер камил зат", - дигән сүзе аларга аңгарылып йитми торгандыр. Акмулланың "Игътибар"да диюеннән морады - әнә Ризаэтдин хәзрәтнең беренче әсәре булган шул китаптыр. Чөнки ул китапта Шиһаб хәзрәт хакында яхшы сүз бар. +"Игътибар"да Ризаэтдин хәзрәтнең тел вә ифадә яклары йитлекмәгән вә бер юньгә салынмаган иде. Бу әсәрнең теле Каюм Насыйри теле һәм Шиһаб хәзрәтнең "Мөстәфад әл-әхбар" теленә бик якын. Димәк, Ризаэтдин хәзрәт, бу әсәрне язганда, тел җәһәтеннән шул ике затның тәэсире астында булынган. Соңында "Тәрҗеман" газетасы вә төрек матбугаты укый башлагач, ул госманлы теле тәэсиренә уграса да, теге тәэсирдән ычкынып бетмәгәнлектән һәм аның тел хакында принцибы үз телебезне яклау булганлыгыннан, бу олуг мөхәррир язуларында ике тәэсир астында калган вә шул тәэсирләр астында булганы хәлдә, сызганы юлдан һаман аерылмыйча барадыр. +Шөбһәсез, "Игътибар"дан соңгы әсәрләрендә Ризаэтдин хәзрәтнең теле һаман әкренләп төзәлү, матурлану вә шомару ягына китә (моны "Игътибар" белән беренче җөзьэ "Асар"ны чагыштырып карап белергә мөмкин). Ләкин аның мантыйкый яктан мәтин вә өслүб җәһәтеннән шома вә агымлы гына булган тәэлифләрендә сүз сайлау, кушымталар, бәгъзе бер фигыль сыйгаларын төзү ягыннан татарчадан читкә китү вә госманлыча булыр-булмас кеби бер кимчелек күзгә бәрелә. Шунлыктан аның хәтта әдәби вә шагыйранә язулары да әллә ничек чын татар баласының йөрәгенә ятып бетми. Янә ул кимчелек язуның агым вә теземенә дә хәләл китерәләр. +Ризаэтдин хәзрәт Уфаның тын, матур вә шагыйранә табигатенең тәэсире астында ике данә гүзәл хикәя дә язып ташлады. Псевдоним белән язылган "Сәлимә" илә "Әсма"ның Ризаэтдин бине Фәхретдин әсәре булуы инде укучы җәмәгатькә күптән мәгълүм. Менә бу хикәяләр дә Ризаэтдин хәзрәтнең шул ук үзенә махсус татарча белән госманлыча арасындагы бер тел белән язылганнар. Шагыйрь Тукаев үзенең "Мәктәптә милли әдәбият"ында "Сәлимә"дән - "Ана нәсыйхәте" дигән мәкаләне, "Әсма"дан "Сәлим бабай" мәкаләсен күчергән. Ул хрестоматиядә чын татарча язылган мәкаләләр арасында бу ике мәкаләнең нә татарча вә нә госманлыча түгеллеге бигрәк ачык күренеп тора. +Һәрхәлдә, Ризаэтдин хәзрәтнең теле, госманлычадан бигрәк, татарчага якын, ул үзе дә (занымча) татарча язам, дип яза бугай, чөнки ул - икенче мәкаләдә "Асар"дан күчергәнем сүзләреннән аңлашылуына бинаән, татарча язу тарафдарыдыр. +Шуны әйтергә телим: Ризаэтдин хәзрәт тел хакында үзалдына бер юлдан бара, ул үзенә бертөрле язу теле эшләп чыгарды. Дөрес, язучыларыбыз арасында аның теленә тәкълид итүчеләр күренми, бинаән галәйһи, аның теле өскә чыгар, дип өмет итеп булмый. Ләкин тугрысын әйтергә кирәк: Ризаэтдин хәзрәт - телемезнең олуг хадимедер. Ул үзенең татарчасы белән нихәтле мөһим әсәрләр мәйданга китерде! "Асар"лар, "Мәшһүр хатыннар", "Мәшһүр ирләр" - татар теле белән язылган трудълар түгелмени? Аның вак әхлакый рисаләләре, ике хикәясе дә вакытында бик зур эш күрделәр. Ризаэтд��н хәзрәтнең гыйлем вә фикер көче белән язылган әсәрләре, хакыйкать, мөндәриҗә, мантыйк вә өслүб ягыннан булган мәтанәтләре белән югарыда әйткәнем җәһәттән телдә булган косурларын пәрдәлиләр. +Тагын Ризаэтдин хәзрәтнең каләме - үз бабыннан иң бәркле вә йимешле бер каләмдер. Дөрес, журналистлык аңа бер яктан зур манигъ булды, ләкин ул каләм кинә эшли. +Телемез хакындагы бүтән бәхәсләр киләчәк мәкаләләрдә. +Дүртенче мәкалә Ризаэтдин хәзрәтнең татарчасы хакында сөйләнеп тәмам ителгән иде, анда бернәрсә әйтелми калган: иске вә яңа гарәп әдәбиятын бик сөеп укыган бу мөхәрриребезнең теленә гарәп теле дә нык тәэсир иткән. Ризаэтдин хәзрәт үз язуларында гарәп шигырьләрен бик ләззәтләнеп күчерә вә сүз арасында аңлый ала торган кәлимә вә тәгъбирләр китерә. Ләкин шуңа шөкер итәргә кирәктер ки, ул гарәп шигырьләрен Мәрҗани хәзрәтләре кебек бозып, ватып-җимереп күчерми вә, өстәвенә, бу шигырьләрнең иң матур вә иң мәгънидарларын сайлый ала. Һәрхәлдә, Ризаэтдин хәзрәтнең теле, госманлычадан бигрәк, татарчага якын, бу мөхәррир татарча язарга тели, татар телен белә, ләкин төрле тел вә өслүбләрнең тәэсире астына төшү генә аны чын татар теленнән бер дәрәҗә читкә авыштыра. +Әмма соң елларда, гарәп теле тәэсиренә бирелеп тә, татар телен белмәгән кешеләр эченнән телемезгә җинаять итүче, аны бозучы вә шул бозык телләренә "үз телемез" исемен бирүчеләр мәйданга килде. Боларның берсе - "Дөньяда җәннәт вә аның хурлары" рисаләсен яза башлаучы Минһаҗетдин Кадермәти. Аның теле вә өслүбе хакында минем "Йолдыз"да язган тәнкыйтемдә сүз булды. +Икенче вә өченчеләре - Зыятдин әл-Кәмали вә Закир әлКадыйри әфәнделәр. Мисырда укыган бу әфәнделәрнең язуларында гарәпчәлек калкып, күзгә төртелеп тора. Дөрес, болар татарча язарга тырышып карыйлар, Зыя әфәнде һәрвакыт "ачык төрки тел илә", "һәркем аңларлык садә тел илә язылды" дип тәкрар итә. Закир әфәнде дә шулай ук "һәркем (ягъни һәрбер татар) аңларлык" тел белән язмакчы була, ләкин икесе дә татар телен әсаслы рәвештә белмәгәнлекләреннән, аларның язуларында "гарәпчә"ләре белән "татарча"лары оешмаган арпа камыры кебек яки май белән су кебек аерылып торалар, аларның язуларында өслүбенең төп мәзиятләре булган ачыклык, аныклык вә тазалык табылмый. Бонлар үзләренең язу телләрен никадәр "һәркем аңларлык ачык төрки" дисәләр дә, язуларында югарыда әйткәнем мәзиятләр табылмаганлыктан, аларның максатлары укучыга җиңел аңлашылмый, фикерләр ачык тәгъбир ителми. "Бер әйбер хакында фикерне ачык тәгъбир итәр өчен, ул әйберне ачык белергә тиеш", диләр. Ихтимал, бу мөхәррирләрдә ул яктан да кимчелек бардыр әле. Чөнки болар бик ашыгып, кабаланып вә укучылар хакында күп исәпләмичә язалар. (Болар хакында ошбу фикерне бервакыт яшь тәнкыйтьче Галимҗан Ибраһимов та язган иде). +Болар үзләре тәхрир мәйданына чыкканнар, әмма үзебезнең әдәбиятымызны аслан эзәрләмиләр бугай, шунлыктан алар үзебезнең "замана өслүбен" яки "әдәби өслүбемезне" белмиләр, бәс, алар бу өслүбкә хилафлык итәләр, ягъни аңламыйча вә үлчәүсез рәвештә гарәпчә сүзләр, яңа сүзләр, провинциализмнар (бер вилаятькә генә махсус сүз вә гыйбарә) вә гавам тәгъбирләре кулланалар да, аларның язулары тазалык мәзиятендә мәхрүм буладыр. +Ризаэтдин хәзрәт белән монда язганым мөхәррирләрне берберенә охшатуым тик азмы-күпме гарәпчә тәэсире астына төшү җәһәтеннәндер. Юкса, төрк вә татар мөхәррирләренең алгы сафында торучыларының һәммә әсәрләрен качырмыйча моталәга итеп барган вә үз "әдәби өслүб"емезне мөкәммәл сурәттә аңлаган, поэзия вә беллетристиканы да сөйгән Ризаэтдин хәзрәтне аларга һәрьяктан охшату бик зур хаксызлык булыр иде. +Гарәпчә вә, өстәвенә, фарсыча тәэсиренә бирелеп, татарларга "әсхабе кәһәф" теле белән язу язарга тотынган кешеләрнең берсе - Муса әфәнде татарчаны белми дә, татарча язарга теләми дә, ихтимал, әле ул безнең язу телемезне, "әдәби өслүб"емезне "урам теле" вә "школьник өслүбе" дип кимсетә дә торгандыр. Дөрес, Муса әфәнденең язуы мантыйк вә мәгънә ягыннан бик мәтин, монда шөбһә дә юк, әмма сүз сайлау, кушымталар һәм тәгъбирләр җәһәтеннән, аслан, татарча түгел. Бинаән галәйһи, Муса әфәнде үзенең дини-фәлсәфи әсәрләре белән безнең үз телемезнең гыйлем вә тәхрир теле булуына, эшләнү вә төзәлүенә һич тә хезмәт итми. Шулай була торып та, ул үзенең шушы теленә "үз телемез" исемен бирмәкче була бугай. "Әдәбияты гарәбия"нең 65 нче битендә менә нәрсә ди: "Мәдәният җәһәтендә тәрәккыятемез өчен һәм дә үз лисанымызә махсус әдәбият вөҗүдә китермәк өчен, рус һәм Аурупа әдәбиятыннан истифадә итмәйә ихтыяҗымыз - көн кеби мәгълүм бер мәсьәләдер". +"Үз телемез" дияргә теле бармаган бу зат үз телемезгә махсус әдәбият булуын тели икән! Ләкин "үз телемез" нинди тел соң? Менә мәсьәлә кайда. Муса әфәнде дәвам итә: "Русия мөселманнары я туган, я кәрһан,1 әлбәттә, мәдәният юлы илә китәрләр. Хәсән ихтыярымызла мәдәният юлында китмәс исәк, хәрәкәте гомумиябезә диңгез үзрендә бер саман кеби, әлбәттә, алар кидәр. Мәдәният Җамалы безе кәндүсенә, шөбһә юк, мәфтүн итәр. Мәдәният пәрисе бер көн бездә дә кәндү дәмендә әсир итәр. Яшьләремездә уянмыш хәрәкәт - боңа шаһит мөбаширдер", шушымы инде безнең "үз лисанымыз"? Муса әфәнде әдәбиятымызның шушы телдә булуын идеал итеп тотамы икәнни? +Олы, безнең өчен ят, тәмсез булган вә аңламый торган бу телне һичбер татар кабул итмәс, бу - безнең үз телемез түгел, бу - тик язучысы Муса әфәнденең язуына гына махсус бер тел, бу телдә чыккан әдәбият та безнең, без татарларның әдәбияты булмыйча, Муса әфәнденең үз әдәбияты гына булачак. +Минем "аңланмый торган тел" диюемә каршы, ихтимал, Муса әфәнде әсәрләренең күп таралуы белән игътираз итүчеләр булыр. Мин бу игътиразга болай җавап бирәм: Муса әфәнде әсәрләренең күп таралуы, аслан, теленең ачык вә аңлаешлы булуыннан түгел, бәлки Муса әфәнде үз әсәрләрендә гариб мәсьәләләр кузгатканлыгы, анда гыйльми, фәлсәфи вә дини мәсьәләләргә мөнасиб тыныч вә әкрен тонъ тотмыйча, башкаларга кагылып-сугылып, төрекләр әйтмешли, "мәйдан укып" көрәшергә чакырып чыгуы, аның шундый бәрелү-кагылу тоны тотуы сәбәпле, теге олуг фәлсәфи мәсьәләләр, әрбабы тарафыннан гына мөзакәрә ителмичә, толчокларга, итчеләр, тиречеләр вә кибетчеләр арасына барып керүе аның әсәрләренең күп таралуына ярдәм иткән иде. +Шуны яхшы белергә кирәк ки, Муса әфәнде әсәрләрен алган кешеләрнең һәммәсе аларны аңлаганлыктан алмыйча, күбесе бер ят нәрсә (Диковинка) кабиленнән алалар. Шундый кычкырышларга, "Дин-мәгыйшәт"тәге сүгенүләргә, Печән базары почмагындагы гәпл әшүләр вә мөхакәмәләргә, тәкфир вә тәзълилләргә , "Шура"дагы озын-озады язу-сызуларга сәбәп булган китапны алып карарга, һич булмаса, өстәл өстендә булындырырга кем кызыкмас? +Бер канун мөбарәзәгә,3 низаг вә җидальгә сәбәп булган нәрсә һәркемнең дикъкатен җәлеп итә. +Муса әфәнде Бигиев бервакытны гарәпчә язарга тотынган иде ("Тарих әл-Мәсахиф", "Ифадәт әл-кәрам"), ләкин боларны тәмам итмичә, бик тиз ташлады да үзенең төркичәсе белән яза башлады. Шунлыктан, татарларга аңлашылмый торган бу төркичәсен дә ташлап, үземезнең татарча телемезгә кайтып төшүен өмид итәргә урын бар. Гарәпчә-фарсычадан хәбәрдар мулла вә мөгаллим җәмәгатьләре кими барган саен, Муса әфәнденең хәзерге телен аңлаучылар да кимиячәк. Менә шул чакта Муса әфәнде язу теле хакында уйланырга мәҗбүр булса кирәк. Телемез хакындагы бүтән бәхәсләр алдагы мәкаләләрдә. +АДЫМ АЛГА, +АДЫМ АРТКА +"Тәрҗеман" газетасы "Алданмаялым" сәрләүхәсе илә язган бер мәкаләсендә: "Русиядә булсын, чит йортларда булсын, безне телгә ала, безгә игътибар итә, бездән бәхәс кыла башладылар, безне мактыйлар, икътисади, гыйльми вә әдәби җәһәтләрдә тәрәккый итәләр, дип сөйли вә язалар, ләкин без бу тәмле сүзләргә, мәдех вә сәналәргә алданмыйча, үземезнең хакыйкый хәлемезне дикъкатькә алып эш кылырга, әле бик артта вә киредә икәнлегемезне онытмыйча, гайрәт вә иҗтиһадта косур итмәскә кирәк", - ди. Вакыйган, без бик шәп барамызмы? Теге мәдех вә сәналәргә чыннан мөстәхикъмызмы? Гыйльми якларымызга күз салыйк: безнең мәктәп вә мәдрәсәләремез әле хөкүмәт тарафыннан рәсми сурәттә тасдыйк ителмәгән, алар хакында кануннар мәҗмәгында бер сүз дә юк, димәк, алар, канунлашып, бер саглам казыкка бәйләнмәгәннәр, алар хосусында вакытлы циркулярлар-фәләннәр белән генә эш кылына. Мәктәп вә мәдрәсәдәге мөгаллимнәремезнең тәгълимгә правалары юк, аларга права бирә торган бер мөәссәсә дә юк. Хәлбуки, аларга төрле шәхесләр төрле шәкелдә "Шәһадәтнамәңез бармы, кем рөхсәте белән укытасыз?" дигән сөальләр биреп торалар. Бу хәлдә мөгаллимнәр, әлбәттә, аптырап калалар. Кыскасы, бу җәһәттән безнең мәктәп вә мәдрәсәләремез җир белән күк арасында асылып торган кеби, карарсыз вә билгесез язмыш кәефенә тапшырылган бер халәттә торалар. Бу хәлне күргән милләт олуглары мөфти юбилее ядкәренә хокуклы бер дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат ачарга кирәклеген кузгатканнар вә ул юбилей чорларында меңнәрчә затларның иттифакы белән шул "дар"ларны ачарга карар бирелгән булса да, ул мәсьәлә инде тәмам онытылып бетеп бара. Романовлар ханаданының 300 еллык бәйрәменә хатирә итеп, безнең Казанда хокуклы гимназия вә мәктәпле приют ачу, Троицкида шулай ук хокуклы рухани мәдрәсә салу, Әстерханда дарелмөгаллимин тәэсис итү фикерләре кузгатылган вә шаулатылган иде. Инде бу фикерләр дә һавага очып таралып беттеләр, аларны инде берәү дә сөйләми, берәү дә кузгатмый, кузгатсаң, берәү дә тыңламый, шулай табигый рәвештә матур гына онытылып китүе матлуб төсле күренә. "Тәрҗеман" халкымызның 1905 елгы гариза вә петицияләрен онытуларына тәгаҗҗеб итә, инде [1]912, [19]13 елгы арзулар онытылды, моннан 8 ел элеккеләренең онытылуы бик гаҗәп булмаса кирәк. +Кышкар, Мәчкәрә, Тәтеш мәдрәсәләре әллә кайчан инде сүнеп беттеләр, боларның бетүләрен табигый гомерләрен уздырып, табигый әҗәл белән үлү дип карарга мөмкин, ләкин яңарган атаклы "Мөхәммәдия", "Хөсәения" вә "Галия" кеби мәдрәсәләрнең һаман бер урында таптанып торуларын, аларга шәкертләрнең рәгъбәт күзе илә карамауларын, башында торган кешеләрнең фәүкылгадә изрәп вә туңып калуларын, аларга матди ярдәм итүче һиммәтле байларның югалганлыкларын вә, гомумән, бу "яңарган дарелголүм"нәребезнең эчендә, тышында аяныч вә зәбун бер хәлгә калып баруларын нинди сәбәпкә терәргә кирәк!? +Хөкүмәт мәктәпләрендә укучыларымыз күбәя, диләр, ләкин бу якта да алай сикереп куанырлык эш юк. Үземезнең Казанымызны гына алсак та, дарелфөнүне вә бик күп урта мәктәпләре булган бу шәһәрдә җирле мөселман балаларыннан укучы диңгездән бер катрә кабиленнән генәдер. +Хөкүмәт мәктәпләрендә укучыларымызның күбесе ничә төрле мохтаҗлыклар вә мәхрүмиятләргә төшәләр. Аларның кулыннан тотучы - ярдәм итүче юк. Вакыты илә Русия мөселманнарының һәрбер хәрәкәт вә тәшәббесләрендә юлбашчы булган Казан мөселманнары бер "Укучыларга ярдәм җәмгыяте" ача алмыйлар. Күптән түгел "Вакыт"та "Йолдыз"ның "Казанда укучыларга ярдәм җәмгыяте ачарга уйлыйлар" дигән хәбәре күчерелеп: "Әгәр Казанда шундый җәмгыять ачылса, Оренбург җәмгыяте бераз сулыш алыр иде, чөнки бу җәмгыятькә Казан ягыннан бер тиен иганә килмәгәне хәлдә, җәмгыятьтән иганәнең өчтән ике өлеше Казанга китә", - дигән бер ачы тәнбиһ ясалган иде. Ул тәнбиһ тә безгә артык тәэсир итмәгән кеби күренә, әле ул җәмгыятьне ачу хакында җитди тәшәббесләр булганлыгы ишетелми. +Каләм вә тәхрир бабында һичбер яңа талант, яңа куәт мәйданга килми. Тәкямел канунына бинаән, Тукайдан да шәбрәк шагыйрьләр, Камалдан да остарак драматурглар, Гаяздан да көчлерәк беллетристлар җитешергә т��еш иде. Әмма бездә юк. Тукай үлде - аның урынын капларлык адәм әле күренми. Репертуарымыз шулкадәр фәкыйрь ки, "Сәйяр" труппа[сы] вә "Шәрык клубы"ның театр комиссиясе уйнарга пьеса таба алмый аптырый, ихтыярсыз, мең дә бер мәртәбә куелган әйберләрне уйнарга мәҗбүр булына. Авырып язудан туктаган Камалның югалганлыгы бөтен дәһшәте белән сизелеп тора. Каләм тотучы, пәрдәле китап язучы бик күп дәртле яшьләр бар, ләкин боларның ярлы башларыннан чыккан әсәрләре, әлбәттә, безнең әдәбият вә репертуарымызны баетмыйлар. +Иҗтимагый вә гомуми эшләремезгә карасак, төрле җәмгыятьләремез ябылып ята, әмма безнең гамемездә дә юк. Ул җәмгыятьләрне яңадан аякка бастыру вә яңа ысуллар белән бер файдалы юньгә салу хакында күп уйланмый. Дәвам иткән җәмгыятьләремез дә, үзләренең уставлары рөхсәт иткән эшләрнең уннан берсе белән генә иктифа итеп, кызганыч бер хәлдә өстерәлеп баралар. Фракциямезгә әүвәлрәк бераз матди вә мәгънәви ярдәм ителә вә аның эш вә хәрәкәтләренә әһәмият бирелә иде. Хәзер ул тәмам онытылды, җәмгыятемез белән аның арасында мөнәсәбәт өзелде. Ул фракция яшиме, әллә беткәнме - безнең өчен һичбер әһәмияте юк. Имамнарыбыз үзләренең тормышларыннан зарланалар, моктәдиррәк яшьләремез муллалыктан качалар, мәсҗедләремезнең мәгънәви мәгъмүрияте вә шаны кимеп бара, әмма без ул хосуста һәм кыл да кыймылдатмыйбыз. Һәрнәрсә язмыш кәефенә вә тарих агымына тапшырылган. Илә машаллаһ китеп утыра. Халкымыз арасында коточкыч рәвештә исереклек таралып бара. Газеталарда һәрьяктан - авыллардан килгән исереклек хәбәрләре вә аннан туган яман нәтиҗәләр язылып тора, шәһәрләрдә татар хулиганнары тулып ята, кичке мәҗлесләр, борынгы садәлек вә мөселманчалыгын югалтып, "аурупача" - исерткечле булып бара, ничә гасырлар схоластика вә ишанлык белән исереп уздырган татар инде алкоголь белән исерергә сызганып керешеп бара. Әмма моны азайту вә киметүнең чараларын уйлап кына да караучы юк. Аек баш белән эшләгәндә, башкалар артыннан җитәр өчен безгә берничә гасырлар кирәк. Ә без инде исерергә тотындык... +Икътисади җәһәтләремезгә бер күз йөртсәк, бездә вак сәүдәгәр бик күп булса да, зур фирмаларымыз көннән-көн азая вә югала бара. Зур ширкәтләр төзү, зур тәшәббесләр катгыян безнең кулымыздан килми. Без хәтта әлегәчә үз кулымызда булып килгән базарларны да яһүди вә башкаларга тапшырып, үземез арткы планга чигенә барамыз. Пароход, трамвай, тимер юл ширкәтләренә без якын да юллый алмыймыз. Бу бабта да һаман әлегәчә бер урында, тап-тар бер даирәдә әйләнеп йөрү дәвам итә. Бу хәлләрне күреп торганда, "алданмаялым!" дип әйтүчеләр бик хаклы күренәләр вә хәтта, ирекле-ирексез, "бер адым алга, ике адым артка" дияргә тугры киләдер. +УФА МӘҖЛЕСЕ +Чит диннәр департаментының, мөселман мәктәп вә мәдрәсәләренә гаид истифсары хакында мөзакәрә итәр өчен, Духовное собраниенең Уфада, декабрьның унында бер киңә�� мәҗлесе ясачагы "Йолдыз"да язылды. Мөфти хәзрәтнең, матбугатымызда язылган фикер вә мөляхәзәләргә, милләтемезнең арзусына дикъкать итеп, бу кеби киңәш мәҗлесе ясавына тәхсин итмәенчә мөмкин түгел. Бу киңәш мәҗлесенә муллалар гына дәгъват ителә, мәҗмугы 70 ләп кеше җыелачак икән. +Бер мәсьәлә хакында мөзакәрә итәргә җыелганда, килүчеләр ул мәсьәлә тугрысында әтрафлыча уйлап, дәлилләр вә нәтиҗәләр хосусында бер фикер хасил итеп килгән булмасалар, тиз генә аңлашу хасил булмаячагы, мөкаддәмәләр, вак тәфсыйләт илә гомер заегъ ителәчәге вә ниһаять һичбер файдалы карарга киленмәенчә таралып китәчәге - мәгълүм бер эш. Мәктәпләр мәсьәләсе кеби мөһим вә бөек бер мәсьәлә хакында киңәшергә барганда, алдан хәзерлексез бару, аслан, мәгъкуль түгел. Барачак кешеләр бик яхшы белсеннәр ки, алар бер милләтнең хәят вә мәматенә тәгаллекле мәсьәлә хакында сөйләшергә баралар, алар анда олуг тарихи бер эшне хәл кылачаклар. "Мөфти-е әһл әл-ислам хәзрәтләре чакыра, без барабыз", дип кенә бармыйча, үз эшләренә җитди карап, кулларыннан килгәнчә, дин вә милләт мәнфәгатен күзәтеп, хәрәкәт итәргә бурычлыдырлар. Уфада җыелган бу голәма съездының хуҗалары хәяты диния белән яшәүче вә мәктәп-мәдрәсәләрен мәсҗедләре дәрәҗәсендә үк мөкатдәс дип игътикад итүче Русия мөселманнарының хәкыйкый арзулары кеби тәләккый ителүе бик мөмкиндер. Ничәмә-ничә гасырлар безнең мәхәллә имамнары - голәма безнең иҗтимагый хәятымызда рәһбәрлек итеп килделәр. Һәр эштә без алар сүзе, алар киңәше белән йөрдек. Һәрдаим без аларның "китап шулай куша, ахмак!" дигән Vеtоларына ләм-мим димичә буйсынып килдек. Ш. әфәнде Мөхәммәдьяров әйтмешли, башлар кызган чакта газеталарда, җыелыш вә җәмгыятьләрдә муллаларны себереп түксәк тә, соң көннәрдә аларның тоткан иҗтимагый мәүкыйгларының мәгънә вә әһәмиятен аңлап, алар файдасына сүз сөйли башладык вә аларның мәгыйшәтләрен тәэмин хакында фикер вә мөляхәзәләр йөртергә тотындык. "Чиләгенә күрә капкачы" дигәндәй, әлегәчә булган муллаларымызның күбесе ялкау, фикерсез вә дөньядан хәбәрсез булырга да мөмкин, ләкин милләт үзе, иҗтимагый вә мәдәни хәятта күтәрелеп, муллалыкка әһәмиятле кешеләрне генә сайлый башласа, муллаларның халык белән бергә барулары вә, бинаән галәйһи, арадагы сүи тәфаһемнәрнең бетә баруы шөбһәсездер. +Хәзер күрәмез ки, милләтнең иң олуг мәсьәләсе хакында башлап мөзакәрә итәргә җыелучылар да - муллаларымыздыр. Бу - филхакыйкатән, алар өчен зур шәрәф. Дөрес, аларны без сайлап йибәрмимез, бәлки, Собрание үз ирке берлән генә чакырып ала. Ләкин мәсьәләнең гомуммилләт мәсьәләсе икәнлеген, мөфти ирке белән генә җыелган шул съездга милләт бик зур өмид баглаганлыгын вә ошбу съезд әһленә зур тарихи мәсьүлият төшәчәген Уфага баручы имамнарыбыз, мотлакан, хәтерләрендә тотсыннар. +Бу дәфга Уфага бару - бер тәнәззеһ (прогулка) өчен сәяхәт түгел, бәлки эш күрү өчен барудыр. Шунлыктан күреләчәк эшнең әһәмиятен күздә тотып, алдан ук хәзерләнеп вә мөмкин улдыкча әтрафлы вә исбатлы докладлар ясап алып бару тиештер. Коры лаф белән мәйданга чыгу, яки "Тәгълим әл-мөтәгаллим", "Ширгат әл-ислам", "Гайн әл-гыйлем" кеби китаплардагы гарәпчә сүзләрне дәлил итеп тоту катгыян максатка ирештерәчәк түгел. Мәсьәләнең рухына кереп, докладларның әсасына исламның рухы куелырга, аның ничек таралуы вә, гомумән, мөселманнарда мәдрәсә вә гыйлем тарихы хакында да бераз сүз кылырга тиештер дип беләмез. +Озын сүзнең кыскасы: Уфа съездына хәзерлексез генә, мөтәвәккилән галә Аллаһи чыгып китү катгыян җаиз түгел. Муллаларның хәзерлексез, докладсыз килүләреннән мөфтинең дә курыкканлыгы "Вакыт"та Ф.К. әфәнденең язуларыннан аңлашылды. Вакыйган, мөһим милли мәсьәлә хакында мөшәвәрәгә җыелганда, бер такым мәгънәсез моназаралар, ләфзый мөнакашәләр белән вакыт уздыру хөкүмәткә дә, милләткә дә вә мөфти хәзрәткә дә һич матлуб түгелдер. +МИЛЛИ ТЕАТР +Уфалы берничә зат тарафыннан имзаланып, татарча театр вә концерт хакында фәтва сорап, Духовное собраниегә язылган ачык хат идарәмезгә килгән иде. Бу хат "Йолдыз"да берничә төрле мөляхәзәләргә бинаән дәрҗ ителмәде. Әүвәлән, бездә театр мәсьәләсе инде искәреп вә хәятның үзе тарафыннан хәл кылынып барган мәсьәләләр җөмләсеннән булганлыктан, аны яңадан кузгату мөнасиб түгелдер. Саниян, Духовное собраниемез мәктәп вә мәдрәсәләр мәсьәләсе кеби олуг милли бер мәсьәлә хакында җаваплар хәзерләү вә шул тугрыда голәмадан мөрәккәб бер киңәш мәҗлесе җыелу илә мәшгуль булган бер заманда, мөфти вә казыйлар исеменә матбугатта ачык хат язып: "Театр хәрәмме, хәләлме? Шул хакта тизлек белән шәригать ноктаи-нәзарыннан фәтва бирегез!", - дип чабудан тарту вә комачаулау - урынсыз бер эштер. Алдымызда һичбер милли вә гомуми эш булмаган бер тынлык вакытында, "Әйдә, эш юктан эш булсын!" дип, шундый истифталар белән уграшу яраса ярар да иде, әмма миллият вә диниятемезнең терәге булган гыйлем йортларымызның язмышлары хәл кылынырга торганда, динемезнең мәнбәгы вә рухы булган Коръән Кәримемез наәһел кулларда тәхриф ителеп торган бер көндә, бөтен милләт әфрадының фикере шул ике мәсьәләгә юнәлеп, шуларның милләтемез вә диянәтәмез өчен файдалы бер сурәттә хәл кылынуы өчен бөтен гайрәт вә һиммәтемезне сарыф итеп, чаралар эзләргә фарыз булган бер көндә, Исмәгыйль бәк әйтмешли, "Сират күпере кичәргә тордыгымыз" бер дакыйкада, матбугат сәхифәләрендә театр мәсьәләсен китереп аркылы салу я милләтемез өчен хәзерге дакыйканың ни дәрәҗә әһәмиятле икәнлеген һич аңламаудан яки артык садәлегеннән генә туарга мөмкиндер. "Йолдыз" идарәсе, язучылар үзләре дә уңайсыз бер халәттә калмасыннар дип, аларның исемнәрен атамыйча гына, ачык хатның басылмавы хакында "Идарәдән җавап" бирергә торганда, шул ачык хат "Вакыт"ның 1352 нче номерында басылып чыкмасынмы! Өстәвенә, Габдрахман әфәнде Фәхретдинов, бер баш мәкалә язып, ачык хатчыларга бер җәмилә дә ясый, аларның фикерләрен хуплый вә: "Вакыйган, безнең хәзерге сәхнәмез уйнаш, фәхеш манзараларыннан гыйбарәт пычрак вә зарарлы бер хәлдә, милли театрны ул пычрактан чыгарып алырга кирәк...!" - дип куя. Г. әфәнденең әүвәлге өч баганадагы фикерләре яхшы гына. Соңгы баганадагы сүзләре дә - бүтән бер вакытта сөйләнсә, дикъкатькә алыначак сүзләрдер. Фәкать әфкяре гомумияне бүлгәләргә хезмәт итә торган урынсыз кузгатылган бер мәсьәләне нәшер итүдә "Вакыт" идарәсе ни дәрәҗә тәнкыйтькә мөстәхикъ исә, шул мәсьәләне кабартып җибәрерлек бер ифадә рәвеше илә мәкалә язучы Г. әфәнде дә шул дәрәҗә тәнкыйтькә мөстәхикътыр. +Ачык хат язучылар бу мәсьәләне үз ноктаи нәзарыннан бик вакытлы кузгатканнар: тиздән Уфада голәма съезды булачак. Әнә шунда департамент сөальләре белән бергә бу истифта һәм уртага салынсын да мөзакәрә ителсен. Әгәр бу киңәш мәҗлесе театр вә концертның хәрәмлегенә фәтва бирсә, бу эшләр "иҗмагы голәма" илә хәрәм кылынган булалар, ул тәкъдирдә, Оренбург имамнарының мөселманнарны руза тоттырыр өчен полиция куәтенә мөрәҗәгать итүләре кеби, театр, концерт вә кичәләрне булдырмас өчен хөкүмәттән куәи иҗраһийә сорарга мөмкин булачак... +Ләкин безнең диндар Уфа могтәбәране бу заннарында яңлышлар вә бу хосуста дин башлыгы муллалардан да уздырып җибәрәләр. "Дине мәгыйшәтче" муллалардан башка имамнарның театр вә концертның хәрәмлегенә фәтва бирүләре бик зур шөбһә астында: аңа бер голәмамыздан булган казый хәзрәтләр гаиләләре илә театр ларга йөриләр. Габдрахман әфәнденең әйтүенчә, Уфада мөфти юбилее вакытында кырыктан артык имам театрга барган икән. Мин үзем Троицк имамнарыннан татарча театрга йөри торган берничә мулланы беләмен. Бик күп җирләрдә карт хәзрәтләр театрга үзләре йөрмәсәләр дә, я угыллары йөри, я кызлары йөри. Минем кулымда балалары рус мәктәпләрендә укый торган берничә имамның спискасы бар. Бу имамнарның бәгъзеләре - олуг вә мәһабәт, муе сәфид галимнәр, хәтта бәгъзеләре тарикатькә мәнсүб вә иҗазәт ияләре. Болар, әлбәттә, үзләре биззат театрга йөрмиләр. Ләкин университетта гали курсларда, реальный вә гимназияләрдә укый торган мәхдүм вә мәхдүмәләрне ничек итеп театрга барудан туктатырсың?! "Ботка пешергәч, маен кызганма инде" - рус мәктәбенә бирергә риза булганнан соң, театрдан туктата алмыйсың инде аны! Шунлыктан казыйлар вә имамнардан театр вә концерт хакында ошбу истифтачы могтәбәранегә файдалы фәтва чыгар дип ышанып булмыйдыр. +Милли театрның милли вә мәдәни җәһәттән файдалылыгы хакында Габдрахман әфәнде безнең белән мөттәфикъ. Әмма репертуарымызның ярлылыгы, пьесаларымызның начарлыгы, мәүзугъларның һәнүз бер даирәдән алынуы, сәхнәгә ярамас вә начар чүп-чарларның менүе җәһәтенә килгәч, шуны әйтә аламыз ки: безнең һәр нәрсәмез әле оешу (тәшкил) дәверендә. Ничәмәничә гасырлар схоластика белән әвәрә булып килгән халыктан биш-ун ел эчендә әллә нинди талантлар, бөек сәнгатькярләр чыгуны арзу итү - аз булганда, садәдиллектер . Берничә мөстәгыйд шәкерт чыкты, пьеса язды. Берничә кабилиятле шәкерт мәйданга атылды, сәхнәгә менде, шуннан килеп чыкты милли сәхнә. Безнең репертуарымыз, драматургларымыз, артистларымыз, әлбәттә, үземез төсле: "нинди мәхәллә, шундый папас" - алар кимчелекле, алар хәзерлексез, ләкин алар - "беренче карлыгачлар", алар башлаучылар, аларга шул шәрәф җитә. Алардан шуннан артыкны теләү - хаксызлык. Неграмотный бер приказчик "Кемдә гаеп?" дигән пьеса язган, урыннан чыгарылган бер такым ач приказчиклар "артист" булып, шундый чүпләрне провинциядә уйнап йөриләр икән, аның өчен бөтен сәхнәмезне, милли театрымызны черетү ярамаса кирәк. Андыйларга протест игълан итәргә, андый чүпләр уйналганда, театрга бармаска тиеш. Әгәр инде үземездә хәсән зәвык вә тәмиз булмаса, анысы өчен кемне гаепләргә? Бер милли театрда гына түгел, һәр эшнең начар ягы була, һәр эштә мөкаллидләр, аферистлар була. +Мин шуңа ышанамын ки, халкымыз мәдәнияттә алга киткән вә гыйлем белән көчәйгән саен, драматургларымыз да яхшырыр, репертуарымыз да баер, сәхнәмез дә төзәлер. Әле дә безнең сәхнәдә оятсыз фарслар уйналмый, ул хәтле мәгънәсез драмалар куелмый. Пьесаларымызның күбесе мәгънәсез тәрҗемәләрдән гыйбарәт булмыйча, яхшымы, яманмы, үз тормышымыздан алынганнар. +Хәзер милли театрлар "малайлар эше" дип кенә саналмый, инде татарча театрга муллалар да, могтәбәран дә, хатын-кыз да бара. Яңа чыккан театр китаплары газеталарымызда тәкъриз вә тәкъдир ителә. Театр уеннарына тәнкыйть вә мөляхәзәләр языла. Артистлар, җәмәгатемез арасында мөһим бер урын тоткан кешеләр кеби, могтәбәран арасына кабул ителәләр, истихкаклары дәрәҗәсендә ихтирам күрәләр. Театр китабы язучылар кирәкле бер гонсыр кеби гад ителәләр. Бәгъзе бер артист вә драматургларымызга юбилейлар да ясадык. Театр китаплары язу белән генә шөһрәт казанган Кавказ әдибе Нәҗәф бәк Вәзировны кырык еллык бәйрәме мөнәсәбәте илә тәбрик итеп, һәр тарафтан телеграммалар җибәрдек. Үз файдасына театр уйнауны кабул итми торган Казан җәмгыяте хәйриясе дә тәбрик итте. Бу хәлдә милли театр дигән нәрсә бездә гражданлык хокукына ирешкән булмыймы соң? Зан итәмез ки, һичбер гакыл иясе, имам театрга каршы калкышмас вә бу хакта урынлы-урынсыз фәтвалар илә уграшмас. Театрымыз начарланган икән, аны төзәтү үз кулымызда. Мөштәрисе булмаган магазин яшәмәгән шикелле, рәгъбәт итүче булмаса, начар пьесалар үзлегеннән үзе бетәр, алар сәхнәдә һичбер вакытта уйналмастыр. +МӘКТӘПЛӘРГӘ ДӘ +НӘҮБӘТ ҖИТТЕ +Октябрь башларында чит диннәр департаменты (Департаменть инославныхъ вероисповеданiй), Духовное собраниебезнең башында торучы мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, ошбу сөальләргә җавап сорады: 1) мөселманнарның дини мәктәп вә мәдрәсәләре хакында шәригатьтә дәлилләр бармы? 2) Ул тәгълимханәләр шәригать буенча нинди максат илә тәэсис ителәләр? 3) Мәктәп вә мәдрәсәләрдә уку тәртипләре хакында шәригатьтә нинди сүз вә дәлилләр бар? 4) Дәрес программы вә укылачак фәннәр хосусында шәригатьтә нинди тәфсилләр бар? 5) Балаларга вә яшьләргә дин өйрәтер өчен билгеләнәчәк кешеләргә шәригатьтә нинди шартлар куелган? +Шуның илә бер чорда ук матбугатта тиздән дахилия нәзарәтендә мөселман эшләре хакында бер мөшавәрә мәҗлесе булачак вә ул мәҗлескә мөселман голәмасыннан да бер-ике кеше чакырылачак дигән хәбәр чыкты. +Мәгълүм булдыгы үзрә, безнең мәктәп вә мәдрәсәләребез - бабаларыбыз болгарлар заманыннан ук, ягъни Русия дәүләте кул астына керүебездән элекке заманнардан бирле дәвам итеп килгән тарихи мөәссәсәләрдер. Иван Грозный падишаһлыгы вакытындагы бәгъзе бер тәҗәвезләрне игътибарга алмаганда, безнең мәктәп вә мәдрәсәләребез Русия дәүләте кул астына кердекебездән соң да дәвам иттеләр вә, тәкямел канунына бинаән, бер дәрәҗә алга да киттеләр. 1788 ел падишаһ Екатерина Икенче (Әби патшаның) фәрманы илә мөселманнарга махсус идарәи рухания (Духовное собрание) ачылгач, мөселманнар дини яктан бер дәрәҗә хөррияткә наил булып, алар арасында уку-укыту эшләре - мәктәп вә мәдрәсә торгызу фикере дә көчәеп китте. Ләкин башка иҗтимагый эшләребездәге кеби, монда да бер нәүгъ торгынлык вә туңганлык хөкем сөреп, алга таба бик аз адымнар атланды. Бу адымнарда күбрәк мәктәп вә мәдрәсәнең саннары күбәю ягыннан булып, аларның эчке хәлләре - программ вә ысулы тәгълим җәһәтләре төзәлү ягыннан түгел иде. Гыйлем вә тәгълим тарихыбызда зур урын тоткан Мәрҗани вә Әбү ән-Насыйр әл-Курсави кеби затларның да бу җәһәттән хезмәтләре әйтерлек күп булмады, булган кадәресе дә тар даирәдә калып, мәдрәсәләрнең гомум барышына тәэсир итәрлек дәрәҗәдә җәелеп җитә алмады. Тик 1882 елда чыга башлаган "Тәрҗеман" газетасының мөәссисе Исмәгыйль бәк Гаспринский ибтидаи мәктәпләребезнең төзәлүенә, яңа вә файдалы юньгә салынуына зур хезмәт итте. Гаспринский бездә "ысулы җәдидә мәктәпләре" дигән яңа тәгъл имханәләр тугдырды ки, аларның гыйлем вә тәгълим тарихыбыз да тоткан мәүкыйгләре, әлбәттә, бик мөһимдер. Әмма мәдрәсә дип аталган гыйлем йортларыбызның яңару тарихы, занымча, мәдрәсәи Мөхәммәдия мөәссисе дамелла Галимҗан әл-Баруди хәзрәттән башланадыр. Шәкертләрне сыйныфларга аеру, программда гарәбият, тәфсир, хәдис вә фикъһ кеби нәрсәләргә зур урын бирү, бер дәрәҗәгә кадәр фөнүне дөньявия һәм кертү җитди рәвештә ошбу мәдрәсәдә гамәлгә куелып, әл-Барудиның авторитет саналуы вә ул мәдрәсәдән бик күп мөдәррисләрнең чыгуы мәдрәсәләребезнең ислахка йөз тотуына күп ярдәм итте. Тәртип-фәләннәр, ихтимал, мәдрәсәи Хөсәениядә иртәрәк тә башлангандыр. Ләкин мөхтәрәм Әхмәт байның зур хаталарынна�� саналырлык бер эш - мәдрәсәгә мөдир итеп наәһел бер мулланы билгеләү - бу мәдрәсәне тәгълим эшләребезнең төзәлүенә хезмәт вә тәэсир итәрлек дәрәҗәдән бик түбән калдырды. Әхмәт бай мәрхүм мәдрәсәне матди яктан бик мөкәммәл сурәттә тәэмин итте, ләкин гыйлем вә тәгълим эшләреннән һичбер ләззәт тә алмаган, мәдрәсә [белән] идарә итәргә икътидар вә лиякате булмаган бер кешене шунда имам итеп, мәдрәсәнең мәгъ нәви яктан тәрәккыйсенә көчле бер тормоз салып куйды. +Мәдрәсәи Мөхәммәдиянең бераз сүнә төшкән чакларында да балкып торган вә ахырда да шул балкып торган көенчә егылган Буби мәдрәсәсенең тәгълим эшләребезгә булган олуг тәэсирен бу җирдә яд итмичә китә алмыйбыз. Ниһаять, бездә Уфадагы мәдрәсәи Галия кеби бертөрле яңа тип мәдрәсәләр дә мәйданга килде, ләкин инде болар 1905 еллар тәэсире белән туып, үзләренең тәгълим тарихыбызда нинди урын тотканлыклары билгеләнеп җитмәгән әле. +Халкыбызга яңа фикер вә яңа идеяләр керә башлау сәбәпле, тегендә-м онда бер-ике яңа вә монтазам мәдрәсә мәйданга килсә дә, шул ук яңа фикер вә идеяләр аркасында мәдрәсәләребез тәнзилгә йөз тоткан вә гомуми бохран (кризис) уздырган бер заманда аларга хөкүмәт тә дикъкать итә башлады. Өстәвенә, мәдрәсәләр галәйһенә өченче бер гонсыр - "аларда хөкүмәткә каршы булган вә иттихаде исламга хезмәт итә торган фикерләр өйрәтелә" диюче доносчы груһлары да пәйда булды. Бер-ике ел элек мәдрәсәи Хөсәения вә мәдрәсәи Галиядә хөкүмәт риҗалы тарафыннан тәфтиш (ревизия) ләр ясалды. Бер такым рәзилләрнең урынсыз әләкләре сәбәпле, Буби мәдрәсәсе ябылды. +Бу ревизияләрнең тиздән булачак зур бер эшкә маневр вә мөкаддимә икәнлеге менә хәзер аңлашылды ки, хөкүмәт безнең мәктәп вә мәдрәсәләребез хакында яңа низамнар төзергә җыена икән. Бу көнгәчә законнар мәҗмәгында безнең тәгълимханәләребез хакында һичбер маддә юк, алар хакында тик вакытлы циркулярлар-фәләннәр белән генә эш кылына иде. Мәктәп вә мәдрәсәләребезнең бу хәлдә калмаячагын, зур вә мөһим дәүләт эшләренең күплеге вә булып узган инкыйлаб сәбәпле генә аларга нәүбәт җитми торганлыгын вә тиздән алар хакында закон вә низам төзеләчәген бәсыйрәт ияләре күптән сизәләр иде. Менә хәзер аларга да нәүбәт җитте, мәктәп вә мәдрәсәләребез һәм Духовное собраниебез хакында хөкүмәт яңа низамнар төземәкче була. Без, әлбәттә, гыйлем йортларыбызның язмыш кәефенә тапшырылган бер хәлдә торуларын теләмибез вә шунлыктан аларның бертөрле канун астына керүен, саглам казыкка бәйләнүен арзу итәбез. Ләкин чыгачак яңа законнар Русия хөкүмәте химаясендә ничә вә ничә гасырлардан бирле яшәп килгән тәгълимханәләребезнең бетүенә вә зәгыйфьләнүенә түгел, бәлки дәвам вә төзәлүләренә хезмәт итәрлек булсыннар иде, дибез. +Әфкяре гомумиябезнең тәрҗеманы булган газеталарыбызга килсәк, бу хосуста аларда бик күп мөзакәрә вә мөляхәзәләр булды вә булып тора. Газеталарыбыз��ың һәммәсе бу мәсьәләне безнең өчен хәят вә мәмат мәсьәләсе диеп карыйлар һәм, мәктәп вә мәдрәсәләребез хакында закон төзелүне бик табигый эш санап, тик ул законнарның безгә файдалы сурәттә булып чыгуы өчен тырышырга халыкны дәгъвәт итәләр, тизрәк җыелырга, сөйләшергә вә киңәшергә кирәк, диләр. "Йолдыз", "Вакыт", "Кояш" вә "Ил" газеталары Духовное собрание бу хосуста бер киңәш мәҗлесе ясасын иде, диеп яздылар. Матбугатның бу хактагы барабаны собраниегә тәэсирсез калмады. Мөфти хәзрәтнең 10 декабрьдә указлы имамнарны Уфага җыеп, бер киңәш мәҗлесе ясаячагы аңлашылды. Бу мәҗлескә җитмешләп мулла чакырылган. Безнең Казаннан Галимҗан хәзрәт, мулла Садыйк әл-Иманколый вә Касыйм хәзрәт дәгъвәт ителгән. Матбугатның язуларына, милләтнең арзуларына игътибар итеп, мондый мәҗлесне ясарга тәшәббес иткән мөфти хәзрәткә тәхсин итмичә мөмкин түгел. +Садри әфәнде Максуди "Йолдыз"да: "Фракция бер мөшавәрә мәҗлесе ясарга тиеш", - диеп язган иде. Бу фикерне "Тәрҗеман", "Вакыт" вә "Ил" газеталары да җөпләп алдылар. "Тәрҗеман" газетасы: "Милләтнең мөшавәрәсе ителгән, карары бирелгән, тик шул карарларны яңадан бер кат тасдыйк вә тәэкид итәргә вә фракция янында җыелып, мөшавәрәдән соң тиешле урынына тәкъдим кылырг а гына тиеш", - диеп, 1902 елга Нижний нәдвәсенең карарларын да искә төшерде. Муса әфәнде Бигиев тә, "Ил"дә "Әүвәлге хезмәтләрне онытмамак ляземдер" сәрләүхәле бер мәкалә язып, шул фикерне гарыз кылган иде. Мәхәлли киңәш мәҗлесләре ясау фикерен тәкъдим итүчеләр дә булды. +Уфа мәҗлесе ясалу белән милләтнең бер арзусы мәйданга чыккан була. Ләкин анда муллалар гына иштирак итәчәк вә департаментның сөальләренә шәригать ноктаи нәзарыннан гына җавап бирүне мөзакәрә итәчәк булганлыкларыннан, мәсьәләнең милли вә сәяси җәһәтләре хакында мөзакәрә итәр өчен, мотлакан, зыялы педагог вә матбугатчыларыбыздан җыелган бер киңәш мәҗлесе ясау тиешледер. Әгәр мондый мәҗлесне ясау фракция кулыннан гына киләчәк булса, ул тизрәк бу эшкә тәшәббес итсен. Әгәр фракция моны башкара алмаса, милләт үзе бу эшне берәүгә яки берничә затка тапшырып, мәйданга китертергә тырышсын иде. +Мәсьәләнең бөек әһәмияте көн кеби ачык. Мондый олуг милли вә тарихи бер мәсьәләдә мөсаһәлә итү безнең өчен зур кимчелек вә гөнаһ саналачактыр. Безгә хәяты миллия тик милли мәктәпләр аркылы гына килә. Дин вә тел мәктәптә өйрәтелә. Намуслы вә иманлы һәр мөселман үз мәктәп вә мәдрәсәсен җаныннан газиз күрергә тиештер. Хөкүмәтнең мәктәп вә мәдрәсәләребезгә сүи касд итмәячәге Уфада мәҗлес ясарга рөхсәт итүеннән вә Дахилия нәзарәтендә булачак мәҗлескә мөселманнардан вәкилләр чакыруга теләвеннән дә күренә, ләкин, һәрхәлдә, мөселманнарның гафил вә гамьсез ятулары һич мәгъкуль түгелдер. ХАТЫН-КЫЗЛАРЫМЫЗ +Могтәбәр "Русские ведомости" газетасына 278 нче номерында Казанда ошбу фикърәне язганнары: +"Рус хатын-кызлары өчен һәм байтак еллар ябык булса да, мөселман хатын-кызларына җәмәгать мәйданына чыгу юллары бөтенләй капалы диярлек. Ләкин бу соңгылар арасында яктылыкка хәрәкәт вә мәдәни тормышка рәгъбәт күренә башлады. Ошбу көннәрдә Казандагы мөселман хатын-кызлары үз хокуклары өчен тартышуда зур муаффәкыятькә наил булдылар. Казанда ислам кыйраәтханә - китапханәсе бар; әлегәчә мөслимәләргә анда керү мәмнүгъ иде; менә берничә ачык күзле мөслимәләрнең башлавы сәясендә, хатын-к ызларга бу китапханәгә кереп, китап вә газеталар укыр өчен бер вакыт билгеләнсен иде дип, китапханә идарәсенә гариза бирделәр. Бу гаризага йөздән артык хатын-кыз кул куйган иде. Китапханә идарәсе, бу гаризаны хуш кабул итеп, бер көнне хатын-кызларга билгеләде. Бу урында шуны да әйтеп китәргә кирәк ки, мондагы мөселман кызлары арасында, аз булса да, гимназия тәмам итүчеләр бар вә бер "А." фамилияле татар кызы, Петроградтагы гали педагогический курсларны бетереп, дарелфөнүн хозурында падишаһлык имтиханнары бирде. Казанда (Романовлар ханаданы ядкәренә) тәэсис ителергә теләнгән мөселман кызларына махсус гимназия мәйданга чыкмый калды. Хәлбуки,11 Казан губернасындагы татар авылларыннан мөселман мөгаллимәләрнең юклыгыннан зарланган тавышлар ишетелә вә шул сәбәпле, мөселман кыз балалары надан калалар. Бәгъз е җирләрдә мөгаллимә кызларның йөзләрен күрсәтмәс өчен бик кызык тәдбирләр эшләнә. Мәсәлән, мөгаллим, аерым бер бүлмәгә утырып, икенче бүлмәдә утырган кыз шәкертләргә, махсус бер морҗа (торба) аркылы сабак бирә, кайбер мәктәпләрдә сукыр мөгаллим кыз шәкертләр белән бер бүлмәдә утырса да, ул шәкертләрдән бер рәшәткә белән аерып куела. +Үз тормышларының шундый күңелсезлеген күргән бәгъзе бер ачык күзле вә мәдәни мөселман хатыннары, ничәмә-ничә гасырлардан бирле яшәп килгән әүһам диварларын җимереп, яктылыкка тәрәзә ачарга иҗтиһад итәләр. Ләкин бу - алар өчен авыр бер эш, мәгърифәт вә мәдәният юлында алар алдында иге-чиге булмаган манигалар ятадыр". +Безнең Казан ханым вә туташларының кечкенә генә бер эшләре - кечкенә исламиягә кереп, атнада дүрт сәгать уку хакын сорап алулары - "Р.В." кебек олуг вә могтәбәр бер газетада яд ителеп, зур муаффәкыять саналуы минем бик хушыма китсә дә, шул ук фикърәнең ахырында зикер ителгән ачы хакыйкать фәкать байтак күңелсезләндерде. +Мөселман дөньясында уяну башлану белән, мәйданга берничә иҗтимагый мәсьәләләр чыкты ки, хатын-кыз мәсьәләсе дә шуларның берсе иде. Күп тарихи сәбәпләрдән, мөселманнар хатынкызларның тәрбия вә тәгълиме хакында иһмаль иттеләр, аларның иҗтимагый хәятындагы вазифаларын бик тар даирәгә кысып, гакылларының үсүенә вә фикерләренең киңәюенә манигъ булдылар, хатын-кызларның шәригать тарафыннан багышланган хокукларына хәтле онытылды, мөселман хатыны иҗтимагый вә мәдәни тормышта берәр төрле роль уйнау түгел, гаилә вә тәрбияви якларда да касыйр бер ��әхлук кеби булып калды. +Уяну дәверендә чыккан мөселман мөтәфәккирләре , бу хәлне иҗтимагый авыруларымыз мәхәлләсеннән санап, ислах ителергә тиешле эшләребез рәтендә хатын-кыз мәсьәләсен дә күтәрделәр. Бу мәсьәлә иң элек җиде йөз еллык инглиз хөрриятенең шәгъләсе төшкән вә гареб мәдәнияте илә шәрык мәдәниятенең мөлтәкасы булган вә үзендә дини йомышы төшкән Мисыр да баш күтәрде. Бөек ислам галәме шәех Мөхәммәтгабди хәзрәтләре тарафыннан ихтият илә генә сөйләнгән "мөслимәләр хөррияте" фикере мәшһүр Касыймбәк Әмин тарафыннан ап-ачык рәвештә мәйданга куелды. Касыймбәкнең мөселман хатын-кызлары файдасына язган ике әсәре Мисырда зур шау-шу күтәргән, вә ул шау-шу бөтен ислам дөньясында яңгыраган иде. +Дөньяда бик күп фикерләр була ки, тормыштагы ихтыяҗга мотабикъ туалар. Мондый фикерләрне һәйәте иҗтимагыя кирәкле бер азык кеби үзенә тартып ала да, акрынлык белән булса да сеңдереп вә гамәлгә куеп җибәрә. "Тәхрир әл-миръат" вә "Әл-миръат әл- җәдидә" китапларына каршы әллә ничә рәддияләр язылды, бик күп нотыклар сөйләнде, ләкин хәят һаман үзенекен эшләде: мөселман хатын-кызларының хәлләрен яхшырту фикерен яклаучылар көннән-көн күбәя барды вә хәтта "хиҗаб" дигән нәрсәгә чиктән тыш каты һөҗүм итүчеләр вә мөселманнарның башка милләтләрдән артта калуын тик хиҗабтан гына күреп: "Мөселманнарны бөтен дөнья милләтләреннән артта калдырган нәрсә мөслимәләр мөбталя булган хиҗабдыр", - дип шигырь сөйләүчеләр дә булгалады. +Мисырдагы бу хәрәкәт вә фикерләр, табигый, безнең татарларга да тәэсирсез калмады. Монда күз алдыбызда рус хатын-кызларының һәйәте иҗтимагыягә катышуларыннан күп гыйбрәт ала алмаган безгә, тегеннән - ислам вә гарәп йортыннан килгән "хатыннар хәлен ислах" фикере байтак уйлануга вә хатын-кызларыбыз файдасына кузгалуга сәбәп булды. +Дөрес, бездә хатын-кызларны азат итү җәмгыятьләре, мөслимәләр хокук вә мәнфәгатен күзәтеп язылган мөһим вә көчле әсәрләр тәэлиф ителгәне юк, ләкин хәят үзенең хөкеменә мәрхәмәтсез рәвештә инкыйяд иттерүче, хәят һаман үзенекен эшләмәктә. Ачык, ләкин үзен-үзе тота белеп йөрүче хатын-кызларымыз көннән-көн арта бара. Бик күп могтәбәран вә хәтта голәмаи динебез кызларын рус мәктәпләренә бирәләр (анда укучылар, табигый, инде өртелеп йөри алмыйлар). Тамаша кичәләрендә могтәбәр гаиләләребезнең хатын-кызлары ирләр белән бергә утыралар, һичбер тәрбиясезлек вә күңелсез хәлләр күренми. Ачык йөзле, ачык башлы дүрт мөслимә татар туташлары хилафәте исламия мәркәзенә барып, бер дә авыртынмыйча-нитмичә, "Һилал Әхмәр"дә хезмәт иттеләр. Голәма вә әкабир хозурына кабул ителделәр. Бу туташларның алай ачык кыяфәт белән бер гомуми мөәссәсәдә хезмәт итүләре Төркиянең шәех әл-исламы голәмасы вә могтәбәраны тарафыннан тәкъбих ителмәде генә түгел, бәлки, бөтен ислам дөньясы тарафыннан тәхсин ителде вә гүзәл бер мисал вә гыйбрәт кеби күрсәт��лде. +Соң көннәрдә безнең мөслимәләр арасында иҗтимагый вә мәдәни хәятка катышырга теләү дә башланды. Уфада вә Оренбургта хатыннар җәмгыяте нигезләнде. Даһи хатын-кызларыбыз өй эчендәге бер генә төрле тормыштан туя башлаганнар булырга кирәк ки, аларга гомуми кыйраәтханәләренең ишекләре ачылуын да сорый башладылар. Бу эш безнең Казанда булды. Троицкидагы мөслимәләр дә "Нәҗат" кыйраәтханәсенә йөрергә теләп гариза биргәнлекләре газеталарда язылды. Бу шәһәрнең мөслимәләре бер җәмгыять тәэсис итәргә дә йөриләр икән. +Бу гүзәл хәрәкәтләргә каршы тормоз салучылар, шәригать вә әхлак исеменнән аякка басучылар, фәтва сорап ачык хатлар язучылар вә башкача юллы-юлсыз тәдбирләр коручылар, әлбәттә, булыр. Ләкин дөнья яратылганнан бирле үз хөкемен иҗра итеп килгән көчле вә мөстәбид хәят бу мәсьәләдә дә, ирекле-ирексез, безне үзенә буйсындырачактыр. +БУЛМЫЙ КАЛУЫ +Мәгълүм улдыгы үзрә, мөселман мәктәп вә мәдрәсәләре хакында чит диннәр департаментының сөальләренә ничек җавап бирү хосусында киңәш итәргә тиешлеге матбугатта бик күп язылды вә озак заман мөзакәрә ителде. Ниһаять, 10 декабрьдә Уфада киңәш мәҗлесе ясалу хәбәре ишетелде. Соңра мөфти хәзрәттән җитмешләп имамга дәгъватнамә йибәрелде. Безнең Казанда мондый дәгъватнамәне өч имам алган иде. Дәгъват ителгән имамнар арасында, әлбәттә, Уфадан бик ерак йирләрдә торучылар да булгандыр. Дәгъватнамәләрдә "килү мәҗбүри түгел" дип язылган иде. Бару-кайту мәсарифы имамнарның үз кесәләреннән тотылачак иде. +Мөфти хәзрәтнең бу тәшәббесен, хөкүмәтемезнең буңа рөхсәт итүен матбугатымыз бик хуплап вә шатлык илә каршы алды. Бу мәҗлестә руханилар гына җыялачак вә департаментның сөальләренә шәригать ноктаи нәзарыннан карап җавап бирүне генә мөзакәрә итәчәк булсалар да, ул мәҗлеснең хөкүмәт өчен дә, безнең милләт өчен дә бик зур әһәмияте булачак иде. +Хөкүмәт өчен әһәмияте: хөкүмәт бит үзе Духовное собраниегә мөрәҗәгать итеп, мәктәп вә мәдрәсәләргә шәригате исламиянең нәзарларын вә шул хосуста мәгълүмат вә материал сорады. Шулай булгач, күп кеше җыелып, баш кушып сөйләшкән вә киңәшкәннән соң, бирелгән җаваплар вә төрле доклад вә ляихәләрдән җыеп ясалган карарлар, әлбәттә, мөкамәлрәк вә матлубчарак булып чыгар иде. Дәхи мәктәп вә мәдрәсә хакындагы шәригать хөкемнәрен голәмаи дин агызыннан әйттерсәләр вә аларның мәҗлес вә карарлары аркылы үткәрелсә, хөкүмәтнең бу күркәм мөгамаләсеннән мөселманнар бик мәмнүн булырлар вә бу мәсьәләдә үпкә-сапкага урын калмас иде. +Безнең милләт өчен әһәмияте: мөселманнар үзләренең гыйлем йортларын гыйбадәтханәләре кеби мөкатдәс вә газиз дип игътикад итәләр. Бө мөкатдәс йортларның язмышына, алар, әлбәттә, гамьсез вә салкын кан белән карап кала алмыйлар. Шунлыктан, бу мөкатдәс йортларның язмышлары хәл кылынганда, үз голәмаи диннәренең бер йиргә җыелып, ул хосуста шәригатьнең хөкемнәр��н вә мөселманнарның теләкләрен әйтеп калуларын алар бик арзу итәләр иде. +Ләкин Уфадан килгән "Мәҗлес тукталды, кичектерелде" дигән телеграмм хәбәре мөселманнарның башына яшен кеби сукты. Бу мәҗлеснең булуына мәктәп-мәдрәсәләрен диннәре кеби газиз күргән мөселманнар бик шатланганнар, чакырылган имамнары Уфага китәргә җыеналар вә байтаклары юлга ук чыкканнар иде. Теге хәбәр һәммә мөселманның кәефен кырды, юк акчасын бар итеп, Уфага таба юнәлгән имамнар бу хәбәрне юл өстендә ишетеп, шашып калдылар. Чистайның Нәҗип хәзрәт Әмирхани, Уфага китешли, Чистайдан чана белән Казанга килгән иде. Себер шәһәрләреннән чакырылган имамнарның да бәгъзеләре бу хәбәрне Чиләбедә, кайберләре Троицкида ишетеп, кире борылып китәргә мәҗбүр булганнар. Җәнүби вә шимали губерналардан чакырылган имамнарның да юлда калганнары булгандыр, әлбәттә. Хәзерге хәлдә Уфа мәҗлесенең бөтенләй булмый калуы аңлашыла. Ләкин зәгыйфь бер ихтималга гына бинаән, аның кичектерелгән генә булуы мөмкин. Әгәр вакыйган шулай булса, без мөфти хәзрәтнең, ул мәсьәләне яңадан кузгатуын вә милләткә аның ясалуы бик матлуб икәнлеген тиешле даирәләргә аңлатып, мәҗлесне, мотлакан, җыярга тырышуын телимез. +БӘК ГАСПРИНСКИЙ +Балалар, хәзер мәктәпләрдә уку бик күңелле. Җиңел генә әлифбалардан сабак башлатып, аны укып чыгу белән, татарча укырга, азмаз язарга өйрәнәсез. Аннан соң сезне уңайлы вә күңелле хикәяләр белән башланган уку китапларына төшерәләр. Ул хикәяләр бар да сез аңлый торган тел белән язылганнар, сез белгән нәрсәләр турында сөйлиләр. Аларны уку, тыңлау, сөйләү, тыңлату бик кызык, бик рәхәт. +Болай да мәктәптә бик күңелле. Сез әллә ничә бала бергә сабакташ булып укыйсыз, бергә-бергә уку бик кызыклы инде ул! Мәктәптә сезгә утырырга җайлы парталар (утыргычлар) ясаганнар. +Сез анда кереп, бик рәхәтләнеп утырасыз: аякларыгыз бөкләнми, билегез бөкерәйми. +Базарга чыксак, читек-кәвеш, комган, ситса, туңмай, ит, күмер кебек әйберләр кибетләре генә күзгә төшә, китап кибетләре бер дә юк, булганнарында гел әллә нинди догалыклар, шәмаилләр, гарәпчә китаплар гына сатылып, татарча китаплар бер дә булмый иде. Урамда газета сатучы малайлар бер дә очрамый, газета вә журнал Оренбургта түгел, Казанда да чыкмый иде. +Татар халкы, әллә нинди бертөрле караңгы йөзле, томса чырайлы, ачулы бер кыяфәттә башын түбән салындырып: "Булмас инде бездән, тиздән үләрбез инде!" - дигән төсле йөри иде. +Менә шундый чакта моннан нәкъ 30 ел элек, 1883 елда алдыгызда рәсеме торган Исмәгыйль бәк Гаспринский эшкә тотынды. +Безнең көньягыбызда Кырым дигән бер йорт бар. Анда барыбер безнең кебек төрк-татар халкы тора. Бервакытлар аларның да үз падишаһлары (ханнары) булган. Ханнары Бакчасарай дигән шәһәрдә торган. Ул Кырым - бик матур йорт. Анда һавалар бездәгегә караганда җылырак, йомшаграк була. Анда табигать, җирнең яратылышы икенче төрлерәк. Андагы биек-биек таулар әллә кайдан ерактан күренә. Тагын анда сәрви дигән бер төрле агач, әллә кая күккә озаеп китеп, ерактан бик зифа, бик ямьле күренә. Кырымның бу йомшак җиле белән ул сәрвинең яфраклары кыштырдап, колакка бер төрле ягымлы тавыш бирә. Кырымның бер чите диңгезгә барып терәлә. Әнә ул диңгез буйлары бигрәк тә матур инде. Алдыңда очы-кырые күренмәгән зәңгәр диңгез җәелеп ята; давыл вакытында аның тау-тау булып сикерешкән дулкыннары күңелгә бертөрле куркыныч кертә. Һава тын чакта ул диңгез, тип-тигез булып, кояшка каршы елмаеп торган шикелле күренеп, караучының күңелендә шатлык вә моңлык уяндыра. Артыңда түбәләре күккә тия язып торган таулар синең өстеңә "егылам-егылам" дигән төсле торалар. Кыскасы, Кырым - бик матур, бик сөйкемле бер мәмләкәт инде ул. Аның хакында Сәгыйть Рәмиевнең: "Бар матурлык синдәдер һәм бар матур синдә генә", - дигән мисрагын укысак, бер дә ялгышкан булмассың. +Менә безнең Исмәгыйль бәк Гаспринский бабамыз шул матур Кырым илендә, аның да иң гүзәл урынында булган Гаспра авылында дөньяга килгән. Соңыннан ул әлеге татар ханлыкларының шәһәре булган Бакчасарай шәһәрендә тора башлаган. Һәм шул ул шәһәрдә татарлар өчен эшкә тотынган. Югарыда әйтелгән елда ул бабамыз "Тәрҗеман" дигән газета чыгара башлаган. Ул газетада татар халкының караңгылыкта яшәгәнлеген, мәктәпләренең начарлыгын әкрен-әкрен аңлатырга тотынган. +Балалар, 30 ел элек, ягъни "Тәрҗеман" чыкмастан элек, безнең мәктәпләребезнең нихәтле булганлыгын мин сезгә әле генә сөйләдем. Әнә шул мәктәпләрне яхшыртып, сезнең хәзерге укый торган мәктәпләрегез дәрәҗәсенә китерергә сәбәп булган кеше - шул Исмәгыйль бәк Гаспринский бабагыздыр. Балаларга уку-язуны тиз өйрәтер өчен, ул үзенең "Хуҗаи сыйбьян" атлы әлифба китабын чыгарды. Бакчасарай шәһәрендә яңача, җиңел юл белән өйрәтә торган бер үрнәк мәктәбе ачты. Безнең бу яктан мөгаллимнәр, шул мәктәпкә барып, ничек укытырга кирәген өйрәнделәр. Аннан кайтып, безнең шәһәрләр, авылларыбызга да шундый яңа мәктәпләр ачтылар. "Хуҗаи сыйбьян" китабын укыттылар, "әлпи, тиси"не ташладылар, кулларындагы чыбыкларын ыргыттылар. Исмәгыйль бабагыз хәлфәләрне җиңел укырга өйрәтте, балаларга йомшак вә мәрхәмәтле булырга кушты: "Мәктәбегезне шулай-шулай рәтләгез, балаларның утыра торган урыннарын уңайлы ясагыз, аларны мәктәптә озак тотып зарыктырмагыз, аларга уйнарга, күңел ачарга ирек бирегез, аларга исәп-хисап өйрәтегез, дөньяны таныгыз!", - диде вә шуларны үзе күрсәтте. +Ул "Хуҗаи сыйбьян"нан башка китаплар да язды. Аннан күреп, безнең бу җирдәге хәлфәләр, шәкертләр дә китаплар яза башладылар. "Тәрҗеман"га ияреп, бездә дә газеталар, журналлар чыга башлады. Менә шулай безнең мәктәпләребезне төзәтергә, китаплар, газета, журналлар чыгарырга юл күрсәткән кеше Исмәгыйль бәк Гаспринский булды. Ул үзе, әлхәмдүлиллә, һаман да исән әле. Ул хәзер 60-70 яшьле�� бер хөрмәтле бабай булган. Ул һаман шул Бакчасарайда тора. Аның газетасы "Тәрҗеман" да чыгадыр. "Хуҗаи сыйбьян" - безнең әлифбаларыбызның, "Тәрҗеман" безнең газета вә журналларыбызның бабасы булган кебек, Исмәгыйль бәк Гаспринский - безнең һәммәбезнең кадерле вә олуг бабасыдыр. Аның олуг исеме, безнең өчен эшләгән файдалы эшләре һәммәбезнең йөрәгендә Коръән вә иман кебек сакланырга тиештер. +Дәхи дә бик озак яшәсен ул кадерле бабабыз! Амин, балалар! +ЭШЛӘРДӘ КОСУРЫМЫЗ +Инсан үзенең табигате буенча җыелып, җәмәгать рәвешендә яшәргә мәҗбүр. Җыелып яшәгәндә, инсаннарның кара-каршы вазифалары, ихтыяҗлары вә уртак эшләре була. Шунлыктан, бер фәрднең дөньяда ике төрле вөҗүде бар, диләр: үзалдына вөҗүде, җәмәгатьтәге вөҗүде. Бу хәлдә инсан ялгыз үз мәнфәгате, үзенең шәхси файдалары тугрысында гына түгел, бәлки, эчендә яшәмәктә улдыгы инсаннарның, ягъни "җәмәгать"нең мәнфәгатьләре тугрысында да уйларга мәхкүмдер. Филхакыйкатән, хәятның мәгънәле булуы, шөһрәт вә яхшы ат казану шул җәмәгатьтәге вөҗүднең мәгънәләнүе, киңәюе вә үсүе аркасында гына булырга мөмкиндер. +Бер милләт эчендә иҗтимагый эшләргә әһәмият бирүчеләр вә шул юлда хезмәт һәм һиммәт күрсәтүчеләр күбәйгән саен, ул милләт- җәмәгатьләрнең мәкаме күтәрелә вә дөньядагы сәгадәте артадыр. Җәмәгать гомере дөнья гомере кадәр озын булганлыктан, иҗтимагый эшләр хакында фикер йөртүчеләр, табигый, ул җәмәгатьнең хәзерге әхвәле тугрысында гына түгел, киләчәге тугрысында да уйларга мәҗбүр булалар. +Бер милләтнең фәрдләре тик үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен генә уйлап, гомуми вә иҗтимагый эшләргә әһәмият бирмәсә, үзенең гадәти - көнлек тормышына йотылып, җәмәгатьтәге вөҗүден вә үзенең шул җәмәгатьтән бер әгъза икәнлеген онытса, җәмәгать эшләре эченә үзенең шәхси интригаларын китереп, катыштырып, ул эшләрнең китешенә, тәрәккый итүенә тормоз салса, бу милләт, әлбәттә, пәрәвезгә төшкән чебен кебек, бер җирдә чәбәләнеп торачак вә бәшәрият эчендә күренекле вә мактаулы урынын тоту шәрәфенә, аслан, наил булмаячак. +Без мөселманнар - татарлар, әлбәттә, бер җәмәгать инде. Монда шөбһә юк. Моны Ризаэтдин хәзрәт "Сәлимә"нең каһарманыннан да бик матур иттереп сөйләтә. Ләкин без пешеп вә адәм рәтле оешып җитмәгән бер җәмәгать идек. Без җәмәгать намазын белә идек, дини хиссиятемезгә тукынган чакта, гайрәт белән сикереп тора идек. Фәкать без үземезнең бер җәмәгать булуымызны, үземезгә күрә иҗтимагый эшләремез булганлыкны гакыл вә фикер белән төпле рәвештә аңлап җиткереп, бер план белән, билгеле бер идея күзәтеп, хәрәкәт итә белми идек. Безнең һәммә эшләремез иттифакый, тәсадефи рәвештә мәйданга килә вә шулай ук иттифак, тәсадеф вә тәкъдир ирке белән җимерелеп китә иде. Җәмәгать эшләре хакында адәм гакыллы аңлашу, сөйләшү, билгеле бер карар чыгарып, шуны булдыру юлында сәбат вә мәтанәт күрсәтү бездә юк иде. Җәмәгать хадимнә��е вә гомуми мөәссәсәләр дә бездә юк иде. Халкымыз гаять вакчыл, кыска нәзарлы, тел бистәсе вә ходбин иде. +"Тәрҗеман"ның егерме биш ел буенча кычкыруы вә үз арамыздан чыккан публицист вә мөхәррирләрнең мәрхәмәтсез рәвештә тәнкыйте аркасында без бер дәрәҗәгә кадәр җәмәгать эшләреннән кызык таба башладык. Җәмгыятьләр ачкан булдык, җыелышлар ясап, иҗтимагый мәсьәләләремез тугрысында сөйләшкән булдык, бәгъзе бер затларымыз үзләрен җәмәгать хезмәтенә хәсыр иткән кеби булдылар. Ләкин болар һәммәсе "әсхабе кәһәф" йокысыннан уянганнан соңгы киерелү вә күзләрне угалау кабиленнән генә икәнлеге бик ачык күрелде. Әле бездә һаман да җәмәгать мәнфәгатен тиешенчә аңлап, милләтнең хәл вә истикъбаленә иман вә игътикад итеп эш кылу бер дә юк, дисәк, артык мөбаләга иткән булмамыз. Ничәмә-ничә рәт җыелдык, сөйләштек, шауладык, карарлар бирдек. Ләкин һичберсендә сәбат вә гайрәт белән хәерле вә мәгънәле бер нәтиҗә тудыра алмадык. Без һаман да тәкълид белән генә эш кыламыз, һаман да хиссият кызуы белән генә "гөжж" итеп кузгаламыз да гакыл, фикер вә сәбат кирәк җирдә "шап" итеп егылабыз. Бик күп булды, алар инде матбугатымызда мең рәт саналдылар, мин аларны бу урында яңадан санап, мәрсия укырга теләмим. +Күптән түгел бөтен Русия мөгаллимнәренең съезды булып узды. Без үземез: "Мәктәп вә мәдрәсә мәсьәләсе - безнең өчен хәят-мәмат мәсьәләсе", - дигән буламыз, шушы көннәрдә аларның язмышлары хәл кылынырга тора, хөкүмәт аларга махсус законнар чыгарырга җыена. Хәлбуки, Русиянең алты-җиде мең тәгълим урдасы бер җиргә җыелып, уку эшләре, мәктәп мәсьәләләре хакында мөзакәрә итәчәк булганда, безнең рус әфкяре гомумиясе алдына гарыз кылыначак һичбер матлабларымыз хәзерләнмәгән иде. Без һаман да шул Гогольнең Плюшкины кебек чүпрәк-чапрак, күн кисәкләре, дага сыныклары, тутыккан кадаклар җыю белән уграшабыз. +Без һаман да үз максатларымызны әллә нинди теләнү, сорану, тәмәллык юлы белән алырга уйлыйбыз. Әфкяре гомумиягә тәэсир итү, гомуми агымны үз ягымызга борырга тырышу кебек мөһим чараларны без белмибез, белергә теләмибез. Ф К. әфәнденең дидеге кеби, безнең әллә нинди һавада очып йөргән, бер такым билгеләнеп, сурәтләнеп җитмәгән арзуларымыз бар. Әмма аларны бер шәкелгә кую, аларга бер форма бирү, тиешле вакытында ялт иттереп мәйданга салу өчен без бер дә борчылмыйбыз. "Милләт гомере дөнья гомере кадәр озын", - дидек, әмма без милләтнең ихтыяҗлары хакында ике ел, ике ай алдан да хәзерләнә алмыйбыз. Безнең мәктәп хакындагы милли ихтыяҗларымызны Гайсә мирза җәнаплары әйтеп бирде, һич шөбһә юктыр ки, аның гарыз кылган таләпләре бөтен милләт таләпләреннән гыйбарәт, татар милләте - Русия мөселманнары, әлбәттә, шуны телидер. Ләкин мескен милләт шул теләкләрен алдан кайгыртып хәзерләп, тиешле урынына тәкъдим итүдән генә гаҗиз. Бу - безнең иҗтимагый эшләрдәге косурымыздан башка бер нәрсә түгелде��. +СӨЛӘЙМАНИЯ ХОЗУРЫНДА +Күптән түгел үз йомышым белән Мәскәүгә барган идем. Анда Фәхрелбәнат ханым Сөләйманиянең, яңа гына Истанбулдан кайтып, Мәскәүдә мулла Г. Шәмсетдинов ханәсендә туктаганлыгын ишеттем. +Фәхрелбәнат ханым - вакыты илә Оренбург Духовное собраниесендә бер мөддәт әгъзалык иткән, заманына күрә тәрәккыйпәрвәр вә фикер сәлим иясе голәмамыздан Нижний имамы Хәлил хәзрәт Сөләйманиның рафикасы вә хәзердә вәгазьләре илә мәгъруф яшь имам Габдулла әфәнденең валидәседер. Фәхрелбәнат ханым иртә каләм тоткан ханымнарымыздан Галимәтелбәнат Биктимериянең һәмширәсе булып, үзенең дә "Микъраз әт-тәгассыб" исемле әсәре вә башка матбуг берничә әсәрләре бардыр, күптән түгел Фәхрелбәнат ханымның хатын-кызларга махсус "Аналар" исемле бер журнал чыгарырга уйлаганлыгы да газеталарда язылган иде. +Ошбу тәсадефтән истифадә итеп, Фәхрелбәнат ханым кеби гыйлеме вә фикере илә безнең татар хатын-кызлары арасында бик сирәк очрый торган бер ханым илә мосахәбә итү минем өчен бик матлуб иде. Мулла Габдулла әфәндедән үтенүем буенча, ошбу хәзрәтнең ханәсендә Фәхрелбәнат ханым мине үз хозурына кабул итеп, сохбәте илә мөшәррәф кылды. +Фәхрелбәнат ханым моннан дүрт ай элек үз мәхдүме Габдулла әфәнде вә Алма-Ата байларыннан Габделвәли Исхаков илә бәрабәр Төркиягә киткән иде. Мәзкүр ике әфәнде хаҗга киткәндә, Фәхрелбәнат ханым Истанбулда калган. Соңра Габдулла әфәнделәр Истанбулга кайтып, Аурупа сәяхәтенә киткәннәр. Фәхрелбәнат ханымга Төркия пайтәхете Истанбулда өч ай ярым торырга тугры килгәнлектән, ул анда төрекләрнең ирләреннән вә хатын-кызларыннан бик күп мәшаһир белән танышкан, бик күп гаиләләргә кереп, төрекләрнең эчке тормышлары вә узгынчы сәяхка күренми торган күп әхвәлләрен аңлаган. +Ханым Истанбулдан бик яхшы тәэсир алган, сәяхәтеннән вә Истанбулда уздырган көннәреннән бик мәмнүн. +Фәхрелбәнат ханым күбрәк хатын-кыз арасында уздырганлыктан, минем икенче сөалем төрек хатын-кызларының хәзерге хәлләре хакында булды. Ханымның әйтүенчә, төрекләрдә гаилә тормышы бик начар, ирләр тәүлекнең иң күп өлешен каһвәханәләрдә уздыралар, хатыннары моңаеп вә зарыгып аларны көтәләр, гаиләдә өлфәт, иттифак вә киңәш белән эш кылу бер дә юк икән. +Сүзне хиҗаб мәсьәләсенә күчердек. Мисырда әллә кайчан кузгалган, бездә инде матлубча хәл кылынып барган хиҗаб мәсьәләсе Төркиядә җитди рәвештә яңа гына башланган икән. (Касыйм бәк Әминнең төрекчәгә тәрҗемә кылынган "Тәхрир әл-миръат"ы моннан өч-дүрт ел элек кәнҗ төрекләре хөкүмәте тарафыннан мөсадәрә ителгәнлеге, хиҗабны яклаучы фәрид вә җитди әсәре булган "әл-Миръат әл-мөслимә"нең, "Мөселман кадыны" исеме белә тәрҗемә ителеп, Төркиядә мәкъбулияткә кичкәнлеге Төркия хәлләрен эзәрләүчеләргә мәгълүмдер). Фәхрелбәнат ханымның әйтүенчә, төрек хатыннарының бик күпләре чаршау астында йөрүдән туйганнар, йөз пәрдәсенең бетүе��, хиҗабның шәргый даирәдә генә калуын вә, гомумән, хатыннарга хөррият бирелүне бик телиләр икән. Хәзер Истанбулда "Мөдафәгаи хокукы нисван" (Хатын- кыз хокукын химая итү) җәмгыяте нигезләнгән. Бу җәмгыять низамнамәле-ниле рәсми бер җәмгыять икән. Җәмгыять "Кадынлар дөньясы" исемле бер журнал чыгара, журналда гел хатын-кызлар яза, мөнәсәбәт чыккан саен, хатын-кыз мәнфәгатен вә хокукын химая вә мөдафәга итәләр икән. Бу җәмгыять, журнал чыгару белән генә иктифа итмичә, хатын-кыз арасына мәгариф тарату өчен дә тырыша, шул максат илә мәктәпләр ача, китаплар тарата икән. Дәхи бу җәмгыять төрек флотының көчәюенә дә ярдәм итә вә шуның өчен иганәләр дә җыя икән. Һавада очкан Бәлкыйс ханым - шул җәмгыять әгъзаларыннан, ди. Янә җәмгыять, хатыннарга махсус бер магазин ачып, аның һәммә хәдәмәсен хатын-кызлардан куймакчы. Моннан максат - төрек хатын-кызларын эшкә өйрәтү, ди. (Ләкин ханымның сүзләреннән аңлашылуына күрә, бу җәмгыять хатыннарга хөррият алу юлында гаять тәдриҗи ысул белән бара икән. Чөнки ачылачак магазинның алучылары да хатын-кызлар гына булачак, ди.) Хөкүмәте исламияле, шәйхелисламлы-фәләнле булган мәмләкәттә бик саклык белән хәрәкәт итәргә тугры килә торгандыр. Ханымның әйтүенчә, хатын-кыз хәрәкәтен яклаучы олуг ирләр дә Истанбулда байтак бар икән. Җөмләдән берсе - Мәхмүд Әсгад әфәнде - хатын-кыз хәрәкәтенә бик хәер хаһанә карый, ди. Хатын-кыз хәрәкәте башлану белән, аңа каршы хәрәкәт тә бик җитди сурәттә башланган. Хуҗалар вә бик күп фәслеләр бу хатын-кыз хәрәкәтенә бик яман карыйлар икән. "Кадынлар дөньясы"на каршы аларның "Сәбил әр-рәшад" исемле органнары бар икән. Бу "Сәбил әр-рәшад" Истанбулда безнең "Дин вә мәгыйшәт" урынын тота, анда хатыннар хөррияте вә башкача мәдәни вә иҗтимагый хәрәкәтләргә каршы ифрат пычрак мәкаләләр языла икән. "Сәбил әррәшад" исеме чыгу белән, Рәшид казыйның ошбу журналда укыган татар кызларына каршы язган яман ифтирасы хакында сорадым. Рәшид казыйның "Сәбил әр-рәшад"та андый бер нәрсә язганлыгы рас, ул язуы Фәхрелбәнат ханым Истанбулда чакта басылган икән. Рәшид казыйның ул язуы чыккач, Фәхрелбәнат ханым вә андагы яшь татарлар һәммәсе бер рәддия язып, "Танин" газетасында бастырмакчы булганнар, ләкин төрек олугларыннан бәгъзеләре: "Болай рәддия язу монда, ихтимал, бертөрле фетнә вә тәшвишкә сәбәп булыр, сез инде рәддияне, төрек газеталарында язмыйча, Русиядәге татар газеталарында гына яздырыңыз!" - дип киңәш бирүләре сә бәп ле, рәддияне газетага бирми калганнар. Ул көннәрдә Рәшид әфәнде Мисырга киткән, вә ул мәкаләсе үзе киткәч чыккан. +Фәхрелбәнат ханымның әйтүенә күрә, Истанбулда дарелфөнүн бинасында атна саен хатын-кызларга махсус конференс бирелә, анда "Төрек йорды" тирәсенә җыелган ирләр дә лекцияләр укыйлар, хатын-кызлар битләрен капламыйча тыңлап утыралар икән. +Фәхрелбәнат ханым "Кадынлар дөньясы" журналында үзе дә к��п нәрсәләр язган, татарның гаилә тормышын, бездәге хатын-кыз әхвәлен төрекләргә танытырга тырышкан. Һәм төрек хатыннарын Русиягә чакырган. Фәхрелбәнат ханымның тәргыйб итүе сәбәпле, күп төрек хатыннары безнең арамызда сәяхәт итү фикеренә килгәннәр. Хәтта "Төрек учагы" җәмгыяте Русиягә бер хатын-кыз һәйяте йибәрергә карар биргән. +Истанбулда күп хатыннар вә ирләр хатын-кызларның эшсез вә капалы торуларыннан мәмләкәт вә ватан өчен күп зарарлар туганлыгын бик яхшы аңлаганнар вә ул хәлгә бик кайгыралар. Аннан котылуның чараларын бик тырышып эзлиләр икән. +Фәхрелбәнат ханымның "Кадынлар дөньясы"нда язганлыгы хакында сүз чыккач, аның чыгарырга уйлаган журналы искә төште дә, ул хакта сораштым. Фәхрелбәнат ханым әле ул фикердән ваз кичмәгән, хәтта Истанбулда бәгъзе татар егетләре вә моктәдир төрек ханымнарының чыгарачак журналында язышырга вәгъдәләрен алып кайткан. Тик хәзерге көндә хатын-кызга махсус ике журнал ның дәвам итә алуы хакында гына бераз шөбһәләнә: "Әгәр "Сөем бикә" журналы яхшырса, бәлки мин чыгармый да калырмын", - диде. Фәхрелбәнат ханым бу журналны чыгарырга карар бирсә, бик җитди рәвештә тотынырга вә, аны чыгару өчен, үзе даими торыр өчен Казанга күчеп килергә уйлый вә: "Журналның матди ягы башта ук яхшы тәэмин ителәчәк", - ди. Вакыйган, Фәхрелбәнат ханым кеби галимә вә моктәдирә һәм халкымыз арасында мөхтәрәм вә могтәбәр бер ханым идарә иткән хатын-кыз журналының рәваҗ вә муәффәкыять табуы бик өметледер. +ТАТАР КАРАГРУҺЛАРЫ +Мескен татар борынгыда башыннан күп нәрсәләр уздырды. Тарих вә язмыш аңа күп кара көннәр вә авыр михнәтләр күрсәтте. Төрле дәверләр вә төрле гасырларда аның иҗтимагый корабы айкалды да чайкалды. Татар бервакыт сәясәт ягыннан мөстәкыйль иде. Ләкин әллә нинди кара көч яки кара бәхет аны мәдәният вә гомраннан ерак тотты. Бу халык йөрәкле, гайрәтле вә көчле иде, ләкин ул көчен сүи истигъмаль итте, кылычын кыныннан чыгарып, әле ул җирне, әле бу җирне чабып, истиля итеп кырып-җимереп йөргәндә, ул бик мәгърур иде, үзен артык көчле вә җиңелмәс санап, истикъбален кайгыртмый, төпләнү-тамырлану, дөньясын төзәтү вә тормышын акыл вә аң нигезенә бинаән кылуны уйламый иде. Ул чакта бу эшләр аңа мөмкин дә түгел иде, чөнки аның башына бер такым мөстәбид ханнар менеп утырып, аны үзенең шәхси мәнфәгатьләренә хезмәт иттерә вә аның язмышы белән теләгәнчә уйный бирә иде. Шул җаһил, мөстәбид вә аңсыз ханнар татарның мәдәнияттән ерак торуына, сәяси истикълялының югалуына зур сәбәп булдылар. Соңра безнең халыкның тезгенен руханилар алды. Болар татар халкын "ура" кычкыртып, кылыч вә ук йөкләтеп, үзара кырылыштыра алмасалар да, аның схоластика сөреме белән исереп ятуына, әллә нинди әүһам вә хыяллар илә горурланып яшәвенә вә шул сәбәпле мәдәният, чын голүм вә мәгарифтән ерак калуына хезмәт иттеләр. +Татар милләте, "Тәрҗеман" газетасының егерме биш ел буена кычкыруы сәясендә, соңра ватанымызда булып узган сәяси хәрәкәтләр чорында, үзенең ни дәрәҗә гафил , надан, мәдәнияттән ни дәрәҗә ерак, чын иҗтимагый вә мәдәни тормышка ни дәрәҗә хәзерлексез икәнлеген яхшы ук аңлый башлаган иде. Соңра бу яклардагы газеталарымыз, аңлы имам, мөгаллим вә зыялыларымызның тәкрар язу вә сөйләүләре сәясендә, нәҗат вә муаффәкыятьнең гыйлем вә мәгарифкә сарылуда икәнлеген белеп, яшь нәселләремез чын ислах вә гайрәт белән укырга - хөкүмәт мәктәпләрендә укырга тотынганнар иде. Гыйлемгә сәясәт вә дин катыштырырга маташкан миссионерларның бер дәрәҗә арткы планга чигенүләре безнең хөкүмәт мәктәпләренә ышанычымыз вә ихласымызны арттырган иде. +Без бик яхшы аңлаган идек ки, безнең сәясәт-фәлән белән уграшырга вакытыбыз юк. Без аңа хәзерлексез, хәяты гыйльмия хәяты сәясиядән элек булырга тиеш. Мәмләкәтебезнең сәясәте әлегә бик матур йөреп тора. Без хәзер иремез-кызымыз - һәммәмез гыйлем вә мәгариф нуры алдында тез чүгеп истифадә итәргә, рус вә Аурупа мәктәпләренә китәргә тиешлемез. Гыйлем нуры белән яктырсак, безнең дөньямыз да яхшырыр, тормышымыз да төзәлер, истикъбалемез да өметлегә әйләнер, сәясәт мәйданында да безгә илтифат вә игътибар булыр. Менә безнең теләгемез, безнең идеалымыз шушы. Без хәзер шул юлга төшкән, шул әмәлгә күз теккән, акрын, ләкин нык адымнар белән шуңа таба китеп бара идек. Ләкин, безнең бәхетсезлегемезгә каршы, мескен татарның язмышы белән уйнарга һәнүз бер такым караңгы вә өметсез шәхесләр табылып тора. Күптән түгел үз арамыздан "татарлар панисламизм белән уграшалар" дигән бер груһ адәмнәр чыгып, мәктәп вә мәдрәсәләремездә тентүләр ясалуга, берничә гыйлем вә мәдәният хадимнәренең оялары тузылуга сәбәп булганнар иде. Инде хәзер әллә нинди карагруһ партияләрнең уставларыннан копия алып, "Правый путь" ("Сыйрат әл-мөстәкыйм", имеш!) исемле союз ясап, шуңа "Бөтен Русиядәге мөселман халкының иттифакы" исеме биргән адәмнәр дә үз арамыздан табылды. Күптән түгел Уфа киңәш мәҗлесенә: "Мәдрәсәләрдә фән укырга ярамый", - дип доклад җибәргән вә Русия мөселманнары арасында һичбер җәһәттән игътибар вә мәүкыйгы булмаган Петербург мелласы Сафа Баязитов үзенең берничә ресторан тотучы иптәшләре - Касыйм татарлары белән "Сыйрат әл-мөстәкыйм" атлы бер сәяси союз төзеп, шуны Русия мөселманнарына йоттырмакчы булалар. Атналык газетасын идарә итә алмаган бер гаҗиз бәндә, карагруһ русларның модадан чыгып, тынчып беткән уставларын татарчага әйләндереп, шуңа нигезләп ясаган союзына "Сыйрат әл-мөстәкыйм" исеме бирә дә шуны "Бөтен Русия мөселманнары иттифакы" дип дәгъва итә. Бу эш өчен оятсызлыкның иң югары ноктасында торырга кирәк. Бу гаҗиз мелла белән бер-ике кабакчы Касыйм мишәрләренә татар милләте, егерме-утыз миллионлык олуг төрк-татар милләте кайчан вәкаләт бирде икән?! +Без бик яхшы ышанамыз ки, мондый сәясәт катышкан ��ер җәмгыятьтән татар милләте, әлбәттә, ерак торачак. Татар милләте хәзерендә гыйлем вә мәдәният юлында. Аның хәзер мондый кара сәясәт белән түгел, ак сәясәт белән мәшгуль булырга да вакыты юк. Без бу адәмчекләрнең бөек бер милләт өстеннән издеваться итүләренә каршы үз тарафымыздан изһаре нәфрәт итәмез вә, ул союзның нидән гыйбарәт иткәнлеген аңлатыр өчен, Петербургта торучы могтәбәранымызның идарәмезгә килгән түбәндәге изахатен дәрҗ итәбез. +ҖӘМГЫЯТЕ ХӘЙРИЯЛӘРЕМЕЗ +Боннан 25-30 еллар элек бездә фәкыйрь вә мескеннәргә, талибел гыйлемнәргә аерым-аерым байларның ярдәм итүләре булса да, изгелек юлында тәртип вә интизам астында берегеп, җәмгыятьләр төзеп эш кылу булмаган. Бездә җәмгыяте хәйрияләр тәэссис итү "Тәрҗеман" газетасының дәгъваты белән башланды. Исмәгыйль бәк Гаспринский Русиядәге мөселман җәмгыяте хәйрияләрен, бик хаклы уларак, үз иҗтиһадының йимешләреннән саныйдыр. Бу җәмгыяте хәйрияләр ачу бездә башка яңа эшләрнең һәммәсе кеби, халык тарафыннан күп уңайсызлыклар вә манигаларга очрады, гавам вә дәгъвалы надан сәүдәгәрләр, фикерләре чыпчык борыныннан да кыска булган бәгъзе муллалар арасында күп кыйль-кальләр, моназара вә җидальләргә сәбәп булды. Гаяз әфәнде Исхакыйның "Җәмгыять"ендә тасвир ителгән сәхнәләр - бер такым уйдырма нәрсәләрдән гыйбарәт түгел, бәлки, вакыйгътан алынып, бераз гына шигъри төс бирелгән чын тормыш ләүхәләредер. Җәмгыяте хәйрияләр тәэссис ителгәннән соң, аңа акча китерә торган мәнбәгъләр хакында да күп ихтиляф вә моназаралар булды. Мөселманның искедән бирле биреп өйрәнгән гошер вә зәкятен җәмгыяте хәйрияләргә бирергә ярап-ярамавы - чирек гасыр буенча сузылып килгән бер мәсьәләдер. Бу хакта катгый вә ачык фәтва бирүче булмады. Күп йирдәге муллалар: "Зәкяттә тәмлик шарт, җәмгыятькә биргәндә, тәмлик табылмый, фәлән", - дип, буңа каршы тордылар. Бу хакта ачык фәтва игълан кылынмаса да, астыртын бирелгән фәтваларга таянып, инде җәмгыяте хәйрияләргә гошер, зәкят бирүчеләр байтак була башлады. Димәк, бу шәрган җаиз булып китте. Ләкин күп байларымыз "җәмгыять" дигән нәрсәгә шөбһә күзе белән караганлыкларыннан, зәкят, сәдака, васыять вә вакыфлардан җәмгыятьләремезгә күп варидәт килмидер. +Аурупада җәмгыятьләрдә көннән-көн яңа варидәт мәнбәгъләре табып торалар, бу юлда әллә нинди чараларга тәшәббес итәләр. Әмма безнең җәмгыятьләремез варидәтләренең азлыгыннан һаман сүнә баралар яки һәнүз бер урында таптап торалар. +Мөселман җәмгыяте хәйрияләренә яңа варидәт мәнбәгъләреннән файдалану күп кыенлыклар соңында гына мөмкин була. Мөбах кына, матур гына эшләрнең шәрган җаиз булып-булмавы мәйданга куела да, гавам көнчелегенең хәтере өчен, җәмгыять кассасына мул гына акча китерә торган чаралардан имтинаг ителәдер. +Бәгъзе йирләрдә җәмгыяте хәйрия файдасына Сабан туе ясауның дөрес булып-булмавы шәригать ноктаи нәзарыннан мөха��әмә ителгәнлеген вә озак гөфтегүләрдән соң гына "дөрес"легенә карар бирелгәнлеген бик яхшы беләмен. +Берничә елдан бирле җәмгыяте хәйрияләр файдасына театр, концерт вә әдәбият ахшамнары ясау мәсьәләсе мәйданда йөри. Бәгъзе җәмгыятьләр болардан мөкәммәл сурәттә истифадә итә башладылар. Әмма бәгъзеләре һаман буннан баш тарталар вә боңа "хәрәм урыннан килгән акча" дип карыйлар. +Петербург җәмгыяте хәйриясе, һәр ел шәрык кичәсе ясатып, меңнәр белән акча көрәп ала. Уфа җәмгыяте хәйриясе һәр ел әдәбият кичәләре, Иделдә катание (сәйран) ясап, күп кенә акча таба. Кырымдагы бәгъзе мөселман җәмгыятьләре гуляниеләр ясыйлар. Әмма бүтән йирләрдәге бәгъзе җәмгыятьләр театр, катание, гуляние, концерт вә әдәбият кичәләре ясатуга тәшәббес итү түгел, шулардан хасил булган акчаларны кабул да итмиләр. Мин белгән җәмгыятьләрдән Троицк җәмгыяте хәйриясе театр уйнатып акча җыюдан бар көче белән саклана. Казан җәмгыяте хәйриясе дә бондый акчаны кабул итми. Бервакыт бу җәмгыятьнең мәҗлесендә ошбу мәсьәлә күтәрелгәндә, тәкъва байлар: "Театр, концерт вә әдәбият кичәләре булмасын, без алардан хасыйл булачак акчаны үз кесәбездән бирәбез!" - дип игълан кылганнар. Җәмгыяте хәйрия "кесәләрдән киләчәк" бу акчаларны әле дә булса көтә... Җәмгыять Романовлар ханаданының 300 еллык юбилее шәрәфенә һөнәр мәктәбе ачарга карар биргән, ләкин акчасы юк, дарелгаҗизинен "Николаевский" дип атамакчы, ләкин тәэмин итәрлек акча юк... Җәмгыятьнең дәхи бер такым изге ниятләре бар да - мәйданга китерергә акчасы юк... +Менә җәмгыять кассасының такырлыгын күргән идарә әгъзалары Җ.х.нең 4 майдагы гомуми җыелышына "Җәмгыятьнең сумасын арттыру өчен театрлар уйнатып акча хасыйл итүгә рөхсәт алу" дигән мәсьәләне куйдылар. Дикъкать итәргә кирәктер ки, идарә әгъзаларының эчендә бер имам да (Садыйк хәзрәт Иманколый да) бар. Бу мәсьәлә җәмгыятьтә мозакәрә ителгәндә, театр га шәригать исеменнән иң нык каршы торучы Минһаҗ әфәнде Кадыйрмәти илә мәшһүр учитель Мозаффар Мөштәриев булды. Занымча, идарә әгъзасы булган С. Иманколый хәзрәтнең бу мәсьәләне кузгатып, гомуми мәҗлескә куярга ризалык күрсәтүе, мәҗлестә ул хакта шәригать исеме белән калыкмавы, мәсьәләнең шәргый җәһәттән бер дәрәҗә хәл ителгәнлеге ачык күрсәтәдер. Бинаән галәйһи, мәҗлестә кокардалы учитель белән пинжәкле календарьчының шәригать яклаган булып маташулары артык бер зәхмәт булып чыкты... Ләкин шунысына шатланмаска мөмкин түгелдер ки, мәсьәлә тавышка куелганда әксәрият "җәмгыяте хәйрия файдасына театрлар уйнатуның матлуб булуына" карар бирде. Б. Әфәнде Апанаевның мәҗлестә сөйләвенә күрә, буннан элек Казан җәмгыяте хәйриясе файдасына да театрлар уйналган икән һәм җәмгыятьнең вәләдәтханәсе файдасына әле дә уйналып торадыр. Шулай итеп, Казан җәмгыяте хәйриясе, әгәр теге байлар вәгъдә кылган акчаларын бирмәсәләр, тиздән "үз сумасын арттыру өчен театрлар уйнатып, акча хасыйл итәрә" башласа кирәк. +МӘҖЛЕСЕ (хосусый мөхбиремездән) +Депутат Котлыгмөхәммәд Тәфкилев җәнапларының тәшәббесе илә ясалачак киңәш мәҗлесе 15 июньнән 25енә хәтле ясарга рөхсәт ителгән. Ошбу мәҗлестә хазир булыр өчен, фракция ошбу кешеләрне чакырган. +Казан губернасыннан: Садри әфәнде Максудов (II вә III Думаларның әгъзасы, юрист). Сафиулла хәзрәт Гыйбадуллин (Казанда беренче мәсҗед хозурында имам вә Коръән мосаххихы), мулла Кәшшаф Тәрҗемани (Казанда Яңа бистәдә имам), Сәедгәрәй Алкин (I Дума әгъзасы, Казанда адвокатлык итә). Болардан ошбу соңгысы гына килә алмаячагын хәбәр биргән, башкалары килгәннәр. +Уфа губернасыннан: Әбүсогуд Әхтәмев (I Дума әгъзасы вә Уфаның карт юристларыннан), Хәсәнгата казый Мөхәммәдев, мулла Җиһангир Абызгилдин (Уфаның беренче мәсҗеде хозурында имам вә ахунд), Җамалетдин Хөрәмшин (I Дума әгъзасы вә Бәләбәй шәһәрендә ахунд), Шакир Тукаев (II вә III Дума әгъзасы, Эстәрлебаш мәхдүмнәреннән), боларның соңгысы 15 ендә килеп җитәм, дип хәбәр йибәргән, башкалары килмәгәннәр. +Оренбург губернасыннан: Ризаэтдин бине Фәхретдин (сабикъ казый, хәзерендә журналист), Заһидулла Кашаев (Оренбургта Банное озеро мәхәлләсендә имам вә ахунд), Хәйрулла Госманов (II Дума әгъзасы вә Каргалының беренче мәхәлләсендә имам), Закир Рәмиев (алтынчы бай, "Шура" вә "Вакыт" наширләреннән), Нигъмәтулла Тимушев (Оренбургта Кәрвансарай мәхәлләсендә имам), болардан соңгы икесе бөтенләй киләмәячәкләр. Троицкидан: кыргыз Җиһанша Сәйдуллин (адвокат, 16сында килеп җитәчәк). Бүтәннәре килмәгәннәр. +Сембер губернасыннан: Ибраһим Акчурин (унбишендә килеп җитәчәк). +Төркестаннан: Ташкент шәһәреннән генерал Сәхибгәрәй Еникиев, Төркестан шәһәреннән: Мирҗәлилев. +Уральскидан: кыргыз Бәхетҗан Каратаев (адвокат, әле килмәгән, киләчәк, ләкин вакыты мәгълүм түгел). +Омски кыргызларыннан: Самарда торучы Алихан Бүкәйханов (II Дума әгъзасы, кыргызларның җәмәгать хадимнәреннән, унбишендә килеп җитәчәк). +Себердән: Иркутск имамы Габдерәшитов. +Шимали Кавказдан: Тирский областьта Грозный шәһәреннән голәмадан Габделкадыйров (киләчәк, ләкин вакыты мәгълүм түгел). Кубань областендәге Екатеринодар шәһәреннән: Лю Трахов (бай сәүдәгәр, авыру икән, егермесендә барып җитәргә тырышырмын, дип хәбәр биргән). +Закавказьедән: Баку шәһәреннән Галимәрдән бәк Тупчибашев (I Дума әгъзасы, юрист вә мәшһүр җәмәгать хадиме), "Вилаяте рухани" мәҗлесенең әгъзасы Гализадә (голәмадан). Тифлистән сөнни вә шигый идарәи руханияләрнең әгъзаларыннан Сөбханколов вә Мәүләзадә. (Болар унөчендә Петербурга килеп җитү нияте белә юлга чыккач, ташулар сәбәпле юллар бозылганлыктан, туктап калырга мәҗбүр булганнар. Юл ачылу белән, киңәш мәҗлесенә сәфәр кылачаклар, ди). Елизаветполь (Гәнҗә) шәһәреннән: доктор Хәсән бәк Агаев. +Кырымнан: Бакчасарайдан Исмәгыйль бәк Гаспринский, Симферопольдән: казый Гомәр ә��әнде (дахилия нәзарәте янында ясалган мәҗлестә дә хазир булган иде), адвокат Әхмәд Мирза Мөфтизадә, Алуштадан Мостафа Мирзадавидович (Бакчасарайда глава булып торган кеше). Болар уналтысында килеп йитәчәкләр. +Петербургта торучылардан: Солтан Сәлимгәрәй Җантурин (I Дума әгъзасы вә мәгариф, җәмәгать хадиме), Муса әфәнде Бигиев (мәгърүф мөхәррир вә мөтәфәккир, голәмамыздан), Сырдәрья кыргызларыннан Серали Лапин (частный поверенныйлык итә), Заһид әфәнде Шамил, Исмәгыйль әфәнде Лиманов (мөселман фракциясенең сәркатибе). +Семипалат волосте, Павлодар өязе, Баян авылы кыргызларыннан Сәгыйд Ваккас Тиюрманов дигән кеше дә чакырылган икән, чакыру телеграммына озак җавап бирми торганлыгыннан, аның исеме министрга тәкъдим ителгән спискага керми калган. Шул кеше соңыннан "барырга разыймын" дип телеграм биргән һәм фракциянең игътизар телеграмын алмастан элек юлга чыккан вә Петербурга да килеп йиткән. Дәхи югарыда мәзкүр Трахов, үзенең килә алмау ихтималын күздә тотып, Екатеринодардан Солтан Дәүләтгәрәй исемле кешене гарыз кылган. +Менә ошбу ике кешенең исеме министрга соңыннан тәкъдим ителгән вә аларның мәҗлес өчен кирәкле вә файдалы кешеләр икәнлеге яд кылынган. Әгәр болар кабул ителсәләр, хәзергә илендә булган Дәүләтгәрәй дә чакырылачактыр. +Күрелә ки, чакырылган кешеләр утыз сигез булып, Казаннан - бер кеше, Оренбургтан ике кеше бөтенләй килмәгәннәр. Екатеринодардан чакырылган Траховның, авыру сәбәпле, бөтенләй килмәве куәтле ихтимал, Уфадан бер кеше вә Сембер вәкиле вә бер кыргыз вәкиле - унбишендә генә, Кырым вәкилләре, Троицк вәкиле уналтысында гына килеп йитәчәкләр. Уральск вәкиле, шимали Кавказның ике вәкиле һәм Закавказье вәкилләренең качан киләчәкләре мәгълүм түгел. +Дәхи әүвәлге спискага исеме кермәгән бер кеше килгән. +Мәҗлескә мөселман депутатларының һәммәсе (тәрәккыйпәрвәрләр фракциясендә йөрүче Мөхәммәд Далгат та) катнашачак. Тик Самар депутаты Минһаҗетдин Миңлегалиев кенә: "Күрше тирәбездә пожарлар булган, агай-эне янган, кайтмый ярамый", - дип, ундүртендә Дума таратылгач та, иленә кайтып киткән. +Шулай итеп, иртәгә мәҗлес, әгәр Тиюрмановны кертсәләр, унтугыз чакырылган кеше, алты депутат - мәҗмугы егерме биш адәм белән ачылачактыр. +Мәҗлес Казанский урамда җәмгыяте хәйрия мәктәбе фатирының залында 15 июньдә өйләдән соң сәгать өчтә ачыла. Мәҗлестә рухани эшләр департаментының чиновникларыннан Тарновскийның хазир булуы ихтимал тотыла (бу кеше күптән түгел Минкин белән бергә Оренбург Духовное собраниесен тәфтиш кылды). +Мәҗлестә мөзакәрәләрнең русча иҗра ителүе шарт кылынмаган, ләкин мөселманнарның болай гына үзара аңлашып бетә алмаячакларыннан, хазир булган түрәнең һәм аңлыйсы киләчәгеннән, татарча сөйләнгән сүзләрне русча тәрҗемә итми узылмастыр, диләр. +Мөселманнарның бу көнгә кадәр булган теләк вә арзуларының һәммәсен фракция бер ��иргә оештырып вә бер төрле тәртипкә куеп, материал итеп хәзерләгән. Беренче мәҗлестә шул хакта доклад укылачак. +Ясаучы Тәфкилев җәнапларының әйтүенчә, мөселманнарның матлаблары әлегәчә таркау рәвештә яткан, дәхи бу матлабларның эчендә бер-берсенә хилаф вә тәнакызлы маддәләр байтак очрый. Ошбу киңәш мәҗлесеннән максат - буңача гарыз кылынган, сөйләнгән вә теләнгән арзуларны карап чыгу, тәнакызларны бетерү, төрле тарафтан җыелган вәкилләр сөйләшеп вә аңлашып, теләкләрне берләштерү вә шуннан соң катгый карарлар чыгарып, әфкяре гомумиягә гарыз кылудыр. +Тәфкилев әйтә: "Мәҗлес карарлар чыгарыр, ул карарлар матбугатка куелыр, теләгән кешеләр тарафыннан тәнкыйть вә мөхакәмә ителер, менә шуннан соң гына актык карарга киленер дә, рухани эшләремез хакында канун ляихәсе төзелеп, Думага кертелер". +Бүген кич сәгать сигездә килгән вәкилләр вә Дума әгъзалары җәмгыяте хәйрия залында җыелып таныштылар, чәй эчтеләр вә дустанә мосахәбә итеп таралдылар. Башта мәҗлесне ябык ясау шарты белән рөхсәт иткәннәр, соңыннан Тәфкилев, газета мөхбирләрен дә кертергә рөхсәт сорап, гариза биргән. Ләкин әле ул хакта бер хәбәр дә килгәне юк, иртәгә мәгълүм булса кирәк. Котлыгмөхәммәд мирзаның әйтүенчә, мәҗлес [белән] рус газеталары да кызыксыналар, алар да үз мөхбирләрен кертүне үтенәләр икән. II +Унбишендә киңәш мәҗлесенә Кырымдагы Алушта вәкиле Давидович, Сембердән Ибраһим Акчурин, Самарада торучы Алихан Бүкәйханов, Эстәрлебаштан Шакир Тукаев килеп җиттеләр һәм ундүртендә төнлә килгән телеграмм белән Исмәгыйль бәк Гаспринскийның авыру сәбәпле килә алмаячагы мәгълүм булды. +Бүген сәгать 3 кә тугры вәкилләр Җәмгыяте хәйрия фатирына җыела башладылар. Департамент тарафыннан хазир булыр өчен Тарнавский килде. Шул вакытта мөселман матбугатының вәкилләре дә килеп җиткәннәр иде: "Йолдыз"дан Г. Баттал, "Кояш"тан Кәрим Сәгыйдов, "Мәктәп"тән Фуад Туктаров, "Ил"дән Ләбиб Сәлимов, "Нур"дан бары Әминев, "Ак юл" исеменнән Мәхфүзә туташ Максудова, "Сөембикә" исеменнән тифлисле курсистка Сәлимә Ягъкубова туташ, "Аң" журналыннан Нәҗип Гасрый хазир иделәр. Газета мөхбирләрен кертү хакында Тәфкилев җәнапларының вәзарәткә мөрәҗәгать иткәнлеген беренче мәктүбемдә язган идем. Мәҗлес ачылыр алдыннан Тәфкилевкә Минкин җәнапларыннан килгән язуда, министр тарафыннан ябык съездга гына рөхсәт бирелү сәбәпле, газета мөхбирләренең мәҗлескә кертелмәячәге мәгъ лүм булды. Башлап Хәсәнгата казый тарафыннан, соңра Бәләбәй ахуны Җамалетдин әфәнде Хөрәмшин тарафыннан Коръән укылып, Х. Гата казый тарафыннан падишаһ хәзрәтләренең сәламәтлегенә дога кылынды. Соңра мәҗлесне ясаучы К. Тәфкилевнең баш сүзе белән мәҗлес ачылды да, рәислеккә Котлыгмөхәммәд мирза Тәфкилев, рәис могавинлегенә Бинеямин Әхтәмов, Галимәрдән бәк Тупчибашев, секретарьлыкка Садри әфәнде Максудов, Муса әфәнде Бигиев сайландылар. +Бунн��н соң Оренбург имамы Нигъмәтулла Тимушевтан, Мәскәү имамы Габдулла Шәмсетдиновтан, Рәзәннән кыргыз Каначевтан, мәҗлескә килүче Каратаевтан, Саратовтан килгән тәбрик телеграммнары укылды. Бу соңгысы телеграммына "Янымда кыргыз мулласы да бар", дип тә өстәлгән. +Матбугат вәкилләре үзләрен мәҗлескә кертү хакында Тәфкилевкә телдән мөрәҗәгать итеп карасалар да, файда чыкмагынлыктан, сигез кеше кул куеп, гариза тәкъдим иттеләр вә матбугат әһелен кертеп-кертмәү мәсьәләсен мәҗлеснең мозакәрәсенә куюны үтенделәр. Ул хакта сүз кузгатылмый торгач, икенче мәртәбә язып биреп, арзуларын тәкрар иттеләр. Рәис мәсьәләне мозакәрәгә куйды. Кырым вәкиле Давидович мөселман матбугаты вәкилләрен кертүне яклап сөйләде. Соңра депутат Җәгъфәрев бу хакта кызу гына сөйләп, съездның эшләрен бу дәрәҗә яшерергә тырышуны тәнкыйть итте. Мәҗлес мөселман матбугаты вәкилләрен кертергә тиешлеген беравыздан кабул иткәч, Сембер вәкиле Ибраһим Акчуринның гарызы буенча рус матбугаты вәкилләрен кертүне дә кабул итте вә бу хакта вәзарәттән үтенүне Тарановскийга тапшырды. Ләкин һәрхәлдә бүгенге утырышка матбугат вәкилләре кертелми калдылар. +Бүгенге утырышта башлап Бинеямин Әхтәмов доклады укылды. Ул докладның әсаслары буннан гыйбарәт: +Хәзерге кануннар буенча Оренбург мөфтилегенең мөселман эшләрен идарә кылуы хакында. +1) Оренбург мөфтилегенең мөселман эшләрен идарә кылуының тәртибе кануннар мәҗмугасының түбәндәге кыйсемнәрендә күрсәтелгән: беренче том, беренче кыйсем, 67 нче статьяда; беренче кыйсем, 365 нче статьяда; тугызынчы томда состояниеләр хакындагы законнар, 515 нче статья, беренче примечание һәм 905-911 нче статьялар. Унберенче том беренче кыйсемдә Устав Духовных дел иностранных исповеданийдә 1388, 1393 нче статьялар һәм 154160 нчы статьялар. +2) Мөселманнарның диндә иркенлекләре (беренче том, беренче кыйсем, 67 нче статья). +3) Мөселманнарның дини эшләрен, чит диннәр департаменты аркылы, дахилия вәзарәте башкарадыр (беренче том, беренче кыйсем, 365 нче статья). +4) Оренбург җәмгыяте руханияи исламиясе бер мөәссәсә ки, аңа мөселманнарның дини эшләрен башкару тапшырылган: а) миллият вә хөдүд ягыннан ул мәхкәмәнең идарәсе даирәсенә кергән урыннарын билгеләү (1343, 1344 нче статьялар). +5) Оренбург Мәхкәмәи шәргыясенең төзелеше: рәислек итүче мөфти, өч әгъза һәм канцелярия штатыннан гыйбарәт (1421 нче статья). +6) Духовное собраниегә әгъзалар вә аларга кандидатлар билгеләү хакында (1423 нче статья). +7) Духовное собраниенең мәүкыйгы , хокукы вә вазифалары хакында: Оренбург мөфтилегенең һәммә руханиларга биля васита әмер булуы, булачак мәхәллә имамнарын имтихан кылу, мәхәллә муллаларының, үз вазифаларын үтәп-үтәмәүләрен күзәтү. Бу собрание мәхәллә муллалары караган эшләрнең икенче морҗигын иләйһиседер (1345, 1347, 1399 вә 1424 нче статьялар). +8) Оренбург Духовное собраниесенең карарларыннан шикаятьләр хакында (1425 нче статья). +9) Оренбург Духовное собраниесендә эшләрнең каралу тәртибе һәм өяз вә шәһәр идарәләре вә түрәләренең Собрание белән хәбәрләшүләре хакында (1415, 1427, 1428, 1430). +10) Мөселман руханиларының мәртәбәләре: гали һәм мәхәллә руханилары (1342). +11) Гали руханилар: мөфти һәм ахуннар (1416 нчы статья). +12) Оренбург мөфтиенең мәүкыйгы, хокукы вә вазифалары: мөфти, Оренбург мөфтилеге даирәсендә яшәүче мөселманнарның рухани рәисе һәм Оренбург Духовное собраниесенең рәиседер. Мөфти, дахилия вәзиренең күрсәтүе буенча, падишаһы әгъзам тарафыннан тәгъйин ителә, мөфтинең үзенең генә карарларының әһәмияте, мөфти юк вакытта ясаган карарларын мөфтигә хәбәр бирү - Собраниенең вазифасыдыр (1417, 1422, 1429 нчы статьялар). +13) Ахуннар (тугызынчы томда 515 нче статьяга беренче примечание). +14) Мәхәллә руханиларының мәүкыйг, хокук вә вазифалары: мәхәлләгә сайлау хакында (1431 нче статья), авыл халыкларының мулла сайлау тәртибе (1432, 1433 вә 1434 нче статьялар), Духовное собраниедәге имтихан хакында (1424 нче статья), билгеле шәраитның табылуын таләп кылу (1393 нче статья вә 1412 нче статья га примечание). Сайлау хакындагы приговорның губернский правление тарафыннан тасдыйк ителүе (1435 вә 1436 нчы статьялар). Мөселманнарның дини эшләрен карау вә хәл итү хокукы: гыйбадәт тәртибе хакында, мәрасимнәр хакында, рухани ихтыяҗларны үтәү хакында, никах вә талак хакында, васыятьләр буенча һәм мираслар тәкъсим итү белән мәйданга килгән хосусый милекләр хакында. Балаларның ата-анага итагать итмәүләре, ир белән хатынның бер-берсенә булган сәдакатьләрен бозулары хакында. Мәхәлләдә булган вәладәт, никах вә вафат хакында метрика дәфтәрләре куллану хокукы (1345, 1347 нче статьялар) мәхәллә руханилары ның мәсьүлиятләре (1420 нче статья). +15) Мөселманнар өчен метрика дәфтәре куллануның тәртибе (унберенче томда состояниеләр хакындагы законнарда 905-911 нче статьялар). +16) Мәсҗедләр бина итү тәртибе уникенче томда гыймарәт уставының беренче кыйсемендә (154-160 нче статьялар). +II +Хәзер законнар буенча Акмулла, Семипалат, Йидесу, Урал һәм Тургай областендагы мөселманнарның дини эшләрен идарә итү хакында. +1) Бу областьлардагы мөселманнарның дини эшләрен идарә итү тәртибе кануннар мәҗмугасының икенче томында "Положение об управлении областей: Акмол. Семипал. Семиреч., Уральской и Тургайской" дигән фасылның 97-100 нче статьялары белән билгеләнәдер. +2) Волость башына бер мулла тотарга рөхсәт итү (87 нче статья). +3) Сайланган мулланы тасдыйк вә газел итү военный губернатор кулындадыр. +4) Мәсҗедләр вә мәктәпләр салырга рөхсәт итү (99 нчы статья). +5) Вакыфлар (100 нче). +6) Нәтиҗәләр. +Буннан соң Закавказьедәге сөнни вә шигый идарәи руханияләр хакында депутат Җәгъфәров доклады тыңланды. Аның доклады озын булып, идарәләрнең тарихларын вә хәзерге положениеләрен эченә алган. +Беренче утырышта Садри әфәнде Максуди съездның эшләре хакында бер программ гарыз кылды. Ләкин аның артыннан фракция исеменнән Бинеямин әфәнде Әхтәмов тарафыннан гарыз кылынган программ да Садри әфәнде программыннан аз фирыклы булганлык тан, ул программ кабул ителде. Программ ошбу, мәҗлеснең эшләре ике кыйсемгә бүленә: +1) Хәзерге идарәи руханияләр хакындагы мәүҗүд законнарны тәфтиш. +2) Буннан соң матлуб булган ислахат вә тәнзимат. Мәүҗүд идарәи руханияләрдән Оренбург Собраниесе хакында беренче доклад, Кырым Духовное правлениесе хакында икенче доклад, Закавказье идарәи руханияләре хакында өченче доклад, Төркестан хакында дүртенче доклад укылыр. +Икенче кыйсем биш тармакка аерыла: 1) мәркәзите диния хакында; 2) урта идарәләр хакында; 3) мәхәллә идарәләре; 4) вакыфлар; 5) мәктәп вә мәдрәсәләр. Бу биш мәсьәлә хакында комиссияләр сайланыр. +* * * +Бүген мәҗлес сәгать сигезләрдә ябылды. Иртәгә утырыш өйләдән элек, сәгать уннарда башланачактыр. Тасхих +Самардан килгән Бүкәйханов, беренче мәкаләмдә язылганча, Акмулла кыргызларыннан түгел, бәлки Семипалат кыргызларыннандыр. Дәхи Семипалат областеннан килгән кеше Тиюрманов түгел, Чурманов фамилияле кеше икән. III 2 нче көн +Уналтысындагы утырыш, иртә белән сәгать унда башланырга тәгъйин ителгән иде. Унбишендәге беренче утырышта мәҗлеснең матбугат вәкилләрен дә кертү матлуб икәнлегенә карар бирелгәнлеген вә ул хакта департамент вәкиле Тарановскийның департамент директорына мөрәҗәгать итүне өстенә алганлыгын икенче мәктүбемдә язган идем. Бүген иртә белән газета мөхбирләре барсалар да, ул мәсьәләнең һаман хәл кылынмаганлыгы вә гүя директор белән министр арасында ул хосуста мозакәрә барганлыгы аңлашылды. Шулай итеп, мөхбирләр бүгенге утырышка керүдән дә мәхрүм булдылар. Теге мозакәрәнең кайчан бетәчәге вә мөхбирләр керергә ни вакыт рөхсәт чыгачагы әлегә мәгълүм түгел. +Бүгенге мәҗлес сәгать унберенчедә ачылып, Исмәгыйль әфәнде Лимановның Кырым Духовное правлениесе хакындагы доклады белән башланды. Лимановның доклады кыскача булып, Кырым идарәи руханиясе кул астындагы руханиларның хокук вә вазифалары һәм Русиядәге бүтән мөселман идарәи руханиясе карамагында булган руханилардан канун ягыннан аермалары, руханиларның рөтбәләре, имтиязлары, руханиларны сайлау мәсьәләсе, Духовное правлениенең составы вә башкалар хакында иде. +Буннан соң депутат Бинеямин әфәнде Әхтәмов мөселман идарәи руханияләрен ислахка гаид материалларны тәхлил вә мокайәсә итеп доклад укыды. Докладчының тикшергән материаллары түбәндәгеләр: +1) Уфа вә Оренбург губернасы мөселманнарының 1904 ел министрлар шурасына биргән докладной запискалары; +2) 1905 ел, 22, 23, 24 нче июньнәрдә булган. Уфа губернский совещаниесенең ляихәсе; +3) "Проект раздела 2-го, книги VI Устава Духовных иностр. исповед.1" сәрләүхәле 1908 елда нәшер ителгән ляихә; +4) Казанда алты мулла, алты сәүдәгәрдән мөрәккәб комиссиянең III Думадагы вәкилләренә йиб��рер өчен тәртип иткән замеча ниеләре (югарыда өченче рәкым астында яд ителгән ляихәне тасхих вә тәнкыйтьләре); +5) мөселман руханиларның гомуми хокук вә имтиязлары хакындагы ляихә. +Әхтәмов, бу биш ляихәне тикшергәндә, менә бу маддәләрдән бәхәс итте: дини җәһәттән мөселманнарның хокуклары, рухани мөәссәсәләр, мәркәз мөәссәсә, нахия (окружной) мөәссәсәләре, мәхәллә мөәссәсәләре, мәркәз рухани мөәссәсәнең көч даирәсе, аның һәйәте (составы) вә тәшкилаты, хокуклары вә вазифалары. Мәркәз мөәссәсәнең шөгъбәләренең карый торган эшләре. Эш йөртү тәртибе. Нахия идарәләренең көч даирәләре, аларның составлары, тәшкилат, хокук вә вазифалары, эш йөртү тәртибе. Мәхәллә мөәссәсәләре хакында шулай ук. Руханилар: мөфти. Аны сайлау вә тасдыйк итү тәртибе, мәүкыйгы, хокук вә вазифалары. Аның үз алдына гына карый торган эшләре. Мәркәз идарәнең әгъзалары (казыйлар), аларны сайлау һәм тасдыйк итү тәртибе. Нахия идарәләренең рәисләре (ахуннар, казыйлар), боларны сайлау, тасдыйк тәртибе, аларның мәүкыйг, хокук вә вазифалары. Вакыфларны идарә тәртибе. Мәхәллә попечительстволары, аларны нигезләү рәтләре, аларның составы, хокук вә вазифалары. Мәктәп вә мәдрәсәләр, аларны ачу рәтләре. Алардагы тәрбия вә тәгълим ягын башкару. Мәсҗедләр, аларны салу тәртибе, мәгъмүр тоту хакында кайгыру. +Нәтиҗәләр: интихаб, руханиларның матди җәһәтләрен тәэмин итү, вакыфлар мәйданга китерү, аларны идарә эшен рәткә салу, мәхәллә попечительстволары тәэсис итү. Буннан соң Әбүсогуд мирза Әхтәмов сүз алып, Русиядәге мөселман идарәи руханияләрнең тарихлары, хәзерге положениеләре, хөкүмәтнең мөселманнарга карашы вә башка мәсьәләләр хакында бик җәелеп, бик ваклап, озайтып сөйләвендә дәвам иткән чакта, рәис аңа: "Язылып куйган докладчылар бар, хәзергә мозакәрә-моназарага юл бирелми, әгәр сез доклад укыячак булсаңыз, нәүбәткә язылыңыз!" - дип игътираз итсә дә, мәҗлес аны алкышлап, дәвам кылуын үтенде. Карт юрист, дәхи үзе теләгән кадәр сөйләп, алкышлар эчендә урынына утырды. +Тәнәфестән соң Садри әфәнде Максудов доклады башланды. Аның докладының сәрләүхәсе: "Основные пожелания преобразования духовных учреждений мусульман" (мөселман рухани мөәссәсәләрен ислах хакындагы төп матлаблар). Садри әфәнденең матлаблары "Йолдыз"да нәшер ителгән уналты маддә һәм шуларга өстәлгән дәхи бер маддә (Төркестан мөселманнары өчен аерым идарәи рухания тәэсис итү хакында) - мәҗмугы унҗиде маддәдән гыйбарәттер. +Докладчы ошбу унҗиде матлабның һәрберсе хакында әтрафлы, әсаслы дәлилле изахлар бирде вә аларның мөселманнарга ни өчен матлуб вә максуд булганлыкларын исбат итте. Бу доклад ике сәгатьтән артыкка сузылып, арада тәнәфес ясап алырга ихтыяҗ күрелде. Чын хәзерлек, дәрд вә ихлас белән сөйләнгән бу доклад мәҗлескә бик хуш тәэсир итте, хазирун, докладчыларны кат-кат алкышладылар (съезддан элек кулымызга төшкән бу доклад "Й��лдыз"да мөфассал рәвештә басылыр). +Бүген мәҗлескә Буа өязе мөселманнары исеменнән Буа имамнары Нургали Хәсәнов, Габдулла Хилми вә Шәһидуллин имзалары илә Бәләбәй өязеннән, Орск тирәсендәге бер кыргыздан котлау телеграммалары килде. +* * * +Бүген уналтысында Закавказье вәкилләре Галимәрдән бәк Тупчибашев, Ахунд Ага Гализадә, Тифлис вәкилләре Мөхәммәд Хәсән Мәүләзадә, Галяэтдин Сөбханкулов, Елизаветпольдан Хәсән бәк Агаев, Симферопольдән Әхмәд мирза Мөфтизадә, Троицкидан Җиһаншаһ Сәедалин, Уральскидан Бәхетҗан Каратаев һәм буңа ияргән кыргыз мулласы килделәр (бу соңгысы, директордан рөхсәт чыкканчы, мәҗлескә кертелми тора). Ләкин Закавказье вәкилләре бүгенге мәҗлестә хазир була алмадылар. +* * * +Орски янында торучы кыргыздан килгән телеграммда: "Без мәүҗүд Оренбург Духовное собраниесенә кушылуны телимез", - диелгән. Бу хакта кыргыз адвокат Җиһаншаһ әфәнде Сәедалинның фикерен сорадым. Ул: "Мин дә шул фикердәмен, гомумән, безнең яктагы кыргызлар шуны арзу кылалар", - дип җавап бирде. Садри әфәнде Максуди да "Йолдыз"дагы бәндләрендә вә мәсҗедтәге докладында кыргызлар хакында ошбу фикерне алга сөрде. +* * * +Мәҗлестә татарча сөйләргә дә мөмкин вә җаиз икәнлеге хакында үткән мәктүбемдә язган идем. Ләкин әлегәчә татарча калыккан кеше булмады. Буңача укылган докладлар һәммәсе русча үтте. Муллалардан Җамалетдин ахунд Хөрәмшин Б. Әхтәмовның беренче докладына ясаган замечаниеләрен русча аңлатты. Иркутск имамы Габдерәшитов та: "Бунда русча белмәүчеләр бар, татарча да сөйләнсен иде", - мәалендәге предложениесен русча гарыз кылды. Бер тәнәфес вакытында бу мөнәсәбәт илә Ризаэтдин хәзрәтнең: "Зыялыларның русча сөйләүләре мәгъфу, чөнки алар үз максатларын шул тел белән яхшырак аңлаталар, әмма сез русча шәп белмәдеңез вә мулла булдыңыз хәлдә русча сөйләп маташасыз!" - дип рәнҗеп торганлыгы ишетелде. Заһидулла хәзрәт вә безнең Сафа хәзрәт кеби затларга бу мәҗлеснең утырышлары эчпоштыргычрак булса да гаҗәп түгел. Ләкин нишләмәк кирәк? Бердән үзара аңлашырга йитәрлек эшләнгән уртак бер телемез юк, икенчедән, департамент вәкиленнән уңайсыз... +* * * +Безнең киңәш мәҗлесеннән рус матбугаты да кызык таба. Мәҗлес бетү белән, Петербург вә Мәскәүнең зуррак газеталарыннан мөхбирләр килеп йитеп, бер делегатны тотып алалар да съезд хакында мәгълүмат сорарга тотыналар. Бүген чыккан "Новое время", "Речь" вә "Дон" газеталарында беренче утырышның кыскача хисабы язылган. Рус газеталарының безем эшләргә әһәмият бирүе күңелсез хәл түгел. +* * * +Мәҗлеснең хисапларын, буннан элек булган мөселман съездларында секретарьлыкта мәһарәт күрсәткән Муса әфәнде бик дикъкать вә игътина илә забыт итеп бара. Язу-сызу эшләрендә аңа кушылган өч адәм ярдәм итәдер. Мәҗлескә кертелмәгән без мөхбирләргә мәгълүмат җыю байтак читенгә килә. +Башкалары киләчәк мәктүбтә. IV +Унҗидесендә мәҗлес ачылыр алдыннан Д��хилия вәзарәтенең мәҗлескә матбугат вәкилләрен кертмәү хакында килгән әмере мәгълүм булды. Съездга мөхбирләрне кертү хакында Тәфкилев департамент директорыннан үтенгән иде, ул рәдд ителде, бу юлы ошбу хакта съездның үтенече дә кабул ителмәде. Рәис һәм съезд газета мөхбирләрен кертү өчен кулыннан килгән кадәр тырышты. Алар бу тугрыда үз вазифаларын үтәделәр, ләкин, ни чара, муаффәкъ була алмадылар. +Унҗидесендәге утырыш рәис җәнапларының Закавказьедан килгән вәкилләргә "Хуш килде!" әйтүе белән ачыла (кемнәр килгәнлеген өченче мәктүбемдә язган идем). Буннан соң Тупчибашев хәзерге мөселман идарәи руханияләрнең бик искергәнлеге, бу идарәләрне ислах итү юлында хөкүмәтнең берничә дәфга уйлап караганлыгы, ошбу киңәш мәҗлесенең әһәмият вә мәгънәсе, буннан соң булачак ислахатның нинди әсасларга нигезләнергә тиешлеге хакында сөйли. Аның күрсәткән әсаслары, руханиларның һәммәсен сайлап кую, руханиларны матди яктан хәзинәдән тәэмин итү, әһлиятле руханилар чыгара торган мәдрәсәи рухания тәэсис кылу, булмаган урыннарда рухани мөәссәсәләр мәйданга китерүдән гыйбарәт! Соңра бу теләкләрнең бундагы утыз-утыз биш кешенең генә түгел, бөтен милләт теләге икәнлегене бәян итте. +Буннан соң Садри әфәнде Максудов укылган докладлардагы маддәләрне шушы киңәш мәҗлесенең гомуми җыелышларында мозакәрә итәргә тиешлекне үз тарафыннан тәкъдим итә. Ләкин бу юлы ул тәклиф кабул итмичә кала, вә ул хакта мозакәрәләрне комиссияләргә тапшыру мәгъкуль күрелә. Буннан соң депутат Мөхәммәд Далгат шимали Кавказ мөселманнарының рухани эшләре хакында доклад кертә. Аның докладында теләкләр: Дагстан, Тирский, Кубанский областьларда аерым идарәи рухания тәэсис итү, һәммә рухани мәнсабларга сайлану ысулы татбикъ ителә , мөфти вә казыйлар казнадан яхшы мәгашлыклар илә тәэмин ителү, мөфтилек рәсми рөтбәсе үз мәнсабына тәмам мөнасиб рәвештә булу, әһлиятле руханилар йитештерер өчен рухани мәдрәсә (семинария) тәэсис итү, дини ибтидаи мәктәпләр мәйданга китерү, мирас тәкъсим итү вә башка шәргый вә дини эшләр руханилар нәзарәтенә бирелүдән гыйбарәттер. Докладчы ахырдан мәзһәп аермаларының мөселманнарга тәрәккый вә берләшү юлында зур манигъ булганлыкларын, буннан соң шул мәзһәп тәфрикаларының бетәргә тиешлеген сөйләде. +Икенче доклад Шакир Тукаевныкы булды. Ул элек докладын татарча укып, соңыннан русчага тәрҗемә кылды. Бу докладның мәале буннан гыйбарәт: "1905 ел Уфада булган съездда рәис булуым сыйфатилә, шул съездның утырышларында әйтелеп тә, протоколга керми калган фикер вә мөляхәзәләрне күздә тотып, берничә сүз сөйләүне вазифадан саныймын. Мин бунда шул съездның бәгъзе бер косур вә йитешсезлекләрен күрсәтмәкче булам. Иң элек шуны әйтергә кирәктер ки, бу съезд 1905 ел 17 апрель вә 1906 ел 17 октябрь фәрманы галиләре чыкмастан элек ясалган иде. Бу указлар мәйданга чыгарылганнан соң, дин вә вөҗданга ирек бирелеп, әхвәл байтак киңәйде, шунлыктан хәзерге законнар вә ляихәләр аларга мотаҗ булган кешеләрнең арзуларын тәмаман үтәрлек сурәттә киң әсасларга корылырга тиештер. Мәзкүр съездның протоколына керми калган вә ул чакта вөҗүдкә чыгарылуы аз өмидле булган нәрсәләрнең берсе - мөселманнар өчен бер мәркәз рухани мөәссәсә нигезләүдер. Шул съездда ошбу хакта: "Әгәр мәркәз идарәнең башында шигыйлар руханисы торса - сөнниләр, әгәр ошбу соңгыларныкы торса, әүвәлгеләр ышанычсызлык белән карамаслармы?" - дигән мәүзугда зур моназара күтәрелгән иде. Минем фикеремчә, хәзерге киңәш мәҗлесе, ошбу хакта шәригать хөкемен тикшереп, бер карарга килергә тиештер. Минем үз фикеремчә, шөгъбәләр дә - хак мөселманнардыр. Чөнки алар имамияләрдән булып, сөнниләр белән шигыйлар арасындагы никахны безнең фикъһ тәмамән тасдыйк итәдер. Теге съезддагы хазир булган кешеләрдән күбесе никах, талак кеби гаилә мәсьәләләре хакындагы һәм гаед вә җомга әда итү кеби сыйрыф дини эшләр хакындагы хөкемнәрдә мөселман булмаган хакимгә мөрафәгә итәргә ярыймы, юкмы?" дигән мәсьәләгә әһәмият бирделәр. Минем занымча, хәзерге съезд шул мәсьәләне дә хәл кылсын иде, чөнки бу съездда хазир булган кешеләр эчендә күп галимнәр вә руханилар бардыр. Уфа съездының протоколында һәм миннән элек укылган докладларда яд ителгән нәрсәләрне тәкрар итмим. +Кануннар мәҗмугасының унберенче том, беренче кыйсемендәге кеби, хокук җәһәтеннән мөселманнарны кырымлы, кавказлы вә оренбурглыга аеру мәгъкуль түгел. Бунда миннән элек сөйләнгән юлдашларымызның докладыннан бәгъзе бер мөселманнарның - бик күп хокукларга, бәгъзеләренең бик аз хокукларга гына малик булганлыклары аңлашылды. Бер падишаһлыкта яшәгән вә бер диндә булган халыкларның хокук җәһәтеннән төрлечә булулары гадәләт түгел. Шул сәбәпле, бу съезд закон ляихәсе төзегән чакта, Кавказ, Кырым вә Оренбург дигән бүлекләргә аерылуны бетереп, бөтен Русия мөселманнарына гомуми бер закон ляихәсе төзесен иде". +Өченче докладны Галимәрдән бәк Тупчибашев укыды. Ул, 1905 ел Тифлистә ясалып, анда руханилар вә зыялылар хазир булган бер җыелышның карарларын яд итте . Ул җыелышта мөфтиләр вә казыйларны тәгъйингә калдырган, мәхәллә руханиларының мәгыйшәтен тәэмин итү халыкка тапшырылган икән. Дүртенче мулла Кәшшаф Тәрҗемани Казан имамнары тарафыннан тәртип ителеп, киңәш мәҗлесенә йибәрелгән матлабларны татарча укыды вә шуны русчага тәрҗемә итте. Тәнәфестән соң, шул матлабларның бәгъзеләренә үз тарафыннан изахлар бирде (болар тиздән "Йолдыз"да басылырлар) һәм Казан имамнарының мәхәллә тәшкилаты хакындагы фикерләрен комиссиягә бирәчәген сөйләде. +Бишенче - Оренбурглы Заһидулла ахунд Кәшаев - татарча уларак, Оренбург голәмасының 1905 тә, Уфада булган голәма мәҗлесенең карарларын яратканлыкларын аңлатты. Ләкин Оренбург муллалары андагы бер-ике маддәне - 23 ��шькә йиткән кешенең казыйлыкка сайланмаска тиешлеген һәм бер идарәи мәркәзиянең тәэсис ителүен яратмыйлар, имеш... Соңыннан хәзрәт Оренбург имамнарының Платонниковка тәкъдим иткән кәгазьләрендәге маддәләрне санап чыкты. Бу доклад русчага тәрҗемә ителеп тормады. +Алтынчы - Бәләбәй ахунды Җамалетдин Хөрәмшин - мөнбәргә менеп, берьюлы күтәренке рух, каты тавыш, киң жестлар белән татарча сөйләргә тотынды. Башта мәзһәп тәфрикаларының зарарлары тугрысында сөйләп, инде аларның бетәргә тиешлеген аңлаткач, үз тарафыннан мәхәллә тәшкилаты хакында төзелгән докладларның башка докладларда әйтелмәгән маддәләрен гарыз итте. 13 нче маддәсе хатыннарның да мәхәллә сайлауларына катнашуы тугрысында. Бу йирдә ахунд, мөслимәләрнең хәзерге кызганыч хәлләрен тасвир итеп, аларны да шәригать кашында киң хокуклы инсаннар санаганлыкларын яд итте. 27 нче маддә никах вакытында тарафының ризалыгын бик яхшылап соралырга тиешлеге хакында. Дәхи бер маддә өйләнүчеләрнең саулыкларын доктордан тасдыйк иттергәч кенә никах уку хосусында, хатыйп күп сүзләренең арасында һаман ачылмый торган мөфти дарелмөгаллиминнәре тугрысында да сүз кылды. Хөрәмшин җәнапларының хатыннар хокукын яклап, мәзһәп тәфрикаларын хурлап, чын дәрт белән сөйләгән нотыгы мәҗлеснең рухын күтәреп йибәрде вә алкышланды. Соңра хатыйп нотыгын үзе русчага тәрҗемә итте. +Йиденче - Иркутск имамы Габдулла Габдерәшитов нотыгы. Аның фикеренчә, гали руханилар мөддәт белән сайланган кеби, мәхәллә руханилары да билгеле мөддәт илә - өч елга сайланырга тиеш, дәхи авыл имамнары - ике класслы училище, шәһәр имамнарына дүрт класс шәһадәтнамәсе, казыйларга урта мәктәп образованиесе, мөфтиләргә, голүме диния өстенә гали образованиесе шарт ителергә кирәк. Татарча сөйләнгән бу сүзләрне Исмәгыйль әфәнде Лиманов русчага әйләндерде. +Сигезенче - Уфа ахунды Җиһангир Абызгилдин доклады. Аның доклады Мәкәрҗә съездының докладыннан бик аз аермалы. Бу ахунд һәм хатын-кызларның тәрбиясенә әһәмият бирә вә аларның мәхәллә сайлауларына катышулары хакында сүз кылды. +Тел хакында өченче мәкаләмдәге сүзне бераз тасхих итәм. Кәшшаф мулла Тәрҗемани беренче көндә үк, икенче көнне Каргалының Хәйрулла мулла Госманов һәм татарча сөйләгәннәр икән. Әмма бүген муллаларның теле бөтенләй ачылды, һәрьяктан, һәр кафадан татарча бер доклад, бер нотык чыга башлады... +Зур тәнәфестән соң, ягъни сәгать бишләрдә, риясәт докладларны карап, тикшереп чыгар өчен комиссияләр сайлау мәсьәләсен күтәрде. Президиум (риясәт) үз тарафыннан өч комиссия ясалуны тәкъдим итә: 1) рухани мөәссәсәләренең тәшкилаты комиссиясе; 2) мәктәп-мәдрәсәләр комиссиясе. Президиум бу комиссияләрнең әүвәлгесенә - унике, соңгыларына сигезәр әгъза сайлауны тәклиф итмәкче иде, ләкин аңа нәүбәт йитми калды. Садри әфәнде Максудов, докладлардагы гомуми әсасларның гомуми мәҗлестә мозакәрә ителеп узу тиешлеге хакындагы тәклифне тагын күтәрде. Бу юлы аны яклаучылар да табылды. Бу хосуста озын-озады моназаралар булып, ахырда Максудов тәклифе кабул ителде. Әлегә комиссияләр сайланмый калды, ләкин соңыннан комиссияләр, әлбәттә, сайланачактыр. Гомуми мәҗлестә мозакәрә ителәчәк мөһим әсасларны докладлардан чыгарып алып, бер тәртипкә кую президиумга тапшырылды. +Сәгать җидедә мәҗлес ябылгач, "Петербургский листок" вә "Дон" газетасының адәмнәре аппаратлар илә килеп, делегатларның рәсемнәрен чыгардылар. +Бүгенге мәҗлескә, ни өчендер, Троицкидан килгән Җиһаншаһ әфәнде Сәйдуллин килмәде. Бүгенге мәҗлестә депутатлар белән санаганда, утыз җиде кеше хазир булды. +Буннан соң укылачак дәхи ике-өч доклад бар. Сырдәрья вәкиле Лапин - Төркестан хакында, Җиһаншаһ Сәйдуллин кыргызлар хакында укыячак. Төркестаннан килгән Мирҗәлиловның да бернәрсәсе бар бугай... +Бүгенге мәҗлестә съезд исеменә тәкъдим ителгән берничә докладной запискалар укылып, комиссиягә тапшырырга карарлаштырылды. Болар эчендә: Коръән басуны бер рәткә салу хакында Г. Максудовның хатын-кызлар хокукын рәтләү тугрысында, Петербург мөселманнарының идарәи руханияләрне ислах хакында Хөҗәтелхәким Мәхмүдовның, Сәмәрканд мөфтисе Мәхмүд хуҗа Бәһбүдинең, Бәләбәй өязендә имам-хатыйп вә мөдәррис Ишаевның запискалары бар. +* * * +Оренбург вәкилләре вә Казан муллалары, Бәләбәй ахунды - һәммәсе бер йиргә - киңәш мәҗлесе йиренә якын булган "Виктория" номерларына төшкәннәр. Закавказье вәкилләре дә шунда. Вәкилләргә сәгать икеләрдә (зур тәнәфес вакытында) иртәнге аш бирелә, дәхи шунда ук теләгәннәргә акча бәрабәренә көндезге аш хәзерлиләр. Вәкилләрнең күбесе шунда ашыйлар. Вәкилләрне ашатуэчертү эшен Заһид әфәнде Шамил илә хатыны Фатыйма ханым идарә итә вә бу тугрыда зур җитезлек вә тырышлык күрсәтәләр. 4 нче көн +Унсигезендәге утырышта Галимәрдән бәк Тупчибашев рәислек итә. Бүген Троицкидан вә кыргыз вәкилләренең докладлары тыңланды. Сәгать уникенчедә мәҗлес ачылу белән, Ташкент вәкиле генерал Сәхибгәрәй Еникиев доклад укый. Ул башлап Төркестан вилаятьләрендәге халыкларның санын күрсәтте. Аның әйтүенчә, Сырдәрья областендә 161 волость булып, шул микъдарда казыйлар (народный судьялар) бар. Халыкларның санына килгәч, 7 мең 4 йөз татар, 425 мең 459 сарт, бер миллион 178 мең 8 йөз дә 8 кыргыз, 101 мең 728 каракалпак, 9 мең 3 йөз 56 төрекмән, 32 мең 671 үзбәк, 132 мең христиан бар. Сырдәрья областендә мәҗмуг халык 1 891 512 дер. Сәмәрканд областендә исә үзбәк, кыргыз, таҗик вә сарт: 904 мең 960 руслар, 22 мең 9 йөз 29 иранлылар, 16 мең 558 яһүдиләр, 11 мең 626 әрмәннәр, 1248 чегәннәр, 1 мең 99 персияннар, 435 әфганлылар, 360 поляк, литвалы вә башка халыклар 287, мәҗмугы: 961 094. +Фирганә областенда мәҗмуг халык: 1 977 096 дыр. Буның 35 мең 731 ендән башкасы йирле халыклардыр. +Закаспийский областьта мәҗмуг халык: 454 180 дер. Йидесу вилаятендә руслар 210 мең, кыргызлар 820 мең, таранчылар 70 мең, дунганнар 30 мең, сартлар 16 мең, татарлар 12 мең, мәҗмугы: 1 158 000 дер. +Буннан соң генерал элек заманнарда Хуканд ханлыгында вә Сәмәрканд вилаятендә үзенә күрә рухани тәшкилат, рухани рөтбәләр (имамнар, казыйлар, казый кәлан, шәйхелислам, казый рәис) булганлыгын, ул йирләр Русия дәүләте кул астына күчкәч, мәзкүр рөтбәләрнең бетерелеп, тик администрациягә табигъ казыйларның гына калдырылганлыгын, бетерелгән иске тәшкилат урынына яңа тәшкилат торгызылмаганлыктан, халыкның дини-әхлакый эшләре күзсез калып, халыкта әхлак бозыклыгы шаигъ булганлыгын, шундый күңелсез хәлне күреп, 1892 елда Әндиҗан ишанының кыям иткәнлеген сөйләгәч, хөкүмәтнең Төркестанда рухани мөәссәсәләр ачарга теләгәнлеген, ләкин буңа андагы мәхәлли администрациянең каршы төшкәнлеген, бундый фикер Кауфман, Победоносцев, Ильминскийлар тарафыннан урнаштырылып калганлыгын, хәзер дә Остроумов тарафыннан тәэбид ителеп торганлыгын аңлата. Соңра Төркестанга тиздән рухани мөәссәсәләр нигезләтергә тиешлеген, баш рухани идарәнең - Ташкентта, урта идарәләрнең - область мәркәзләрендә, мәхәлләләрнең кышлакларда булырга кирәклеген бәян иткәч, андагы вакыфлар хакында сөйләргә башлый: вакыфлар областной правлениеләр идарәсендә, мөтәвәллиләр кул астында мәзкүр правлениеләр вакыфларны адәм рәтле идарә итмәгәнлекләреннән, мөтәвәллиләр вакыфларны ашап, пыр туздырып бетерәләр, буннан элек вакыфлар саясендә яшәгән мәдрәсә вә мәсҗедләр харап булалар, шәкертләр таралалар, ди. Соңра генерал Төркестанда мөселманнар мәгариф эшләренең начар хәлдә булуын, анда мөселманнар бөтен әһалинең туксан процентын тәшкил иттекләре хәлдә, алардан туземный вә хөкүмәт мәктәпләрендә укучы бары тугыз процент булганлыгын сөйли. +Генералның нотыгы мәҗлеснең дикъкатен җәлеп итә, хазирун аны бик игътибар белән тыңлыйлар вә, аның тукынган мәсьәләләреннән кызык табып, аңа төрле сөальләр бирәләр. Җөмбулганлыкны сорый. Генерал пенсне аркылы текәлеп карап: "Мин сезгә ирләр әхвәленнән сөйләдем, хатыннарның дәрәҗәсен тагын түбәнрәк төшереңез дә, сөалеңезгә җавап табылыр", - дип куя. +Аннан соң рәис Төркестан вәкилләреннән Насыйр Мирҗәлиловны чакыра вә җәмәгатькә карап: "Төркестан вәкилләренең докладларын дикъкать белән тыңлыйк, Төркестан мөселманнарының рухани эшләре хакында адәм рәтле әдәбият юк, шунлыктан без ул хакта бик аз беләмез. Безгә аннан мәгълүмат вә материал китергән Төркестан вәкилләренә рәхмәт әйтергә бурычлымыз!" - ди. +Мирҗәлилов киңәш мәҗлесен ясаучыларга рәхмәт һәм киң Төркестаннан бары өч кенә вәкил чакырылганлыкларына үпкә әйткәч, Төркестанда мәктәпләрнең начар хәлдә булуын, татар мөгаллимнәренең куылуын, анда төрле мәртәбәдәге руханилар булса да, нә әһел кешеләр булганлыкларын вә шуларны рәткә салырга тырышучы юклыгын яд иткәч, Төркестан мөселманнары исеменнән түбәндәге мад��әләрне гарыз кыла: +1) Төркестан мөселманнары өчен аерым бер идарәи рухания тәэсис ителсен; +2) идарәи руханиянең әгъзалары бер мөфти вә алты казыйдан гыйбарәт булып, мөфти рәислек итсен; +3) Төркестанда мәүҗүд хәзерге казыйлык вә билекләрнең барчасы ислах кылынып, шул мөфтилеккә табигъ тотылсын; +4) Петербургта җөмлә Русия мөселманнары өчен бер шәйхелисламлык тәэсис кылынса, Төркестан идарәи руханиясе һәм шуңа табигъ тотылсын; +5) мөфти, әһали тарафыннан сайланып, падишаһ хәзрәтләре тарафыннан гына тасдыйк кылына торган вә канунга мохалиф хәрәкәте заһир булса, падишаһ хәзрәтләре тарафыннан гына газел кылына торган булсын; +6) казыйлар, биләр, ахундлар, имамнар вә мөәзиннәр әһали тарафыннан сайланып, мөфти тарафыннан тасдыйк ителсен; +7) дини мәктәп вә мәдрәсәләремез, әсасән, ислах кылынып, буннарда мөгаллим булмак өчен каумият вә җенсият игътибар ителмәсен; +8) хәзердә мәүҗүд мәхәлләләремез тәртипкә куелып, попечительствоның өстеннән нәзарәт кылу идарәи руханиягә тапшырылсын; +9) хөкүмәт идарәләрендә торучы иске вакыфлар, мөселманнарның үз кулларына кайтарылып, яңадан вакыфлар ачарга, искеләрен тәртипкә куярга рөхсәт бирелеп, җамигъ вә вакыфларга нәзарәт кылмак дини идарәләргә тапшырылсын; +10) дини мәктәп вә мәдрәсәләргә мөгаллим вә мөдәррисләр тәгъйин кылу вә анларны имтихан кылып, шәһадәтнамә бирү мөфти ихтыярында булсын; +11) мөфти вә казыйларның вә рухани идарәнең мәсарифы хәзинәдән тәэмин кылынсын; +12) рухани мәхкәмә хозурында вакыф акчаларын мөселманнарның дин вә мәгариф эшләрендә булган ихтыяҗларына сарыф кылырга үз алдына бер фонд ачылсын; +13) дини хезмәттә булган адәмнәргә, мөселманнарның дин вә мәгариф эшләрендә булган ихтыяҗлары хакында мозакәрә кылышмак өчен, мөфти хозурында киңәш мәҗлесе ясап торырга рөхсәт бирелсен; +14) хөкүмәт мәктәпләрендә укый торган мөселман балалары өчен дин мөгаллимнәре тәгъйин кылу мөфти ихтыярында булсын; +15) руханиларның дәрәҗәләре хөкүмәт риҗале алдында гавамнан югары вә христиан руханилары илә бер дәрәҗәдә булсын". +Мирҗәлиловның сүзләрен Садри әфәнде Максудов русчага әйләндерде. +Буннан соң Сырдәрья кыргызларыннан Серали Лапин, исламият белән христанлыкның руханияткә карашларын аерып күрсәткәч, мөкаддимә урынында озын вә тармаклы сүзләр сөйләде. Соңра Төркестанда казыйларның эшләре вә хөкемнәре, андагы вакыфлар, администрациянең мөгамәләләре хакында озын вә чуалчык мохакәмәләр йөрткәч, Төркестанга аерым идарәи рухания кирәклекне тәэйид итте. +Тургай областе кыргызларыннан Җиһаншаһ Сәедалин Троицк мөселманнарының таләпләрен укый. Болар эчендә башка докладларда булмаган ике мөһим маддә бар икән: 1) идарәи руханияләр дахилия вәзарәтенә түгел, гадлия вәзарәтенә табигъ булсын; 2) бер мөфти, алты казыйдан башка бер прокурор да булсын. +Уральск газеталарыннан Бәхетҗан Карабаев кыргызларның Русия тәбагәлеген кайчан кабул иткәнлекләрен сөйли. Аннан соң рухани эшләргә керешеп китә. Аның әйтүенчә, кыргызлар 1828 елга хәтле Оренбург идарәи руханиясенә табигъ саналганнар, тик 60 нчы еллар башында Оренбург нахиясендә Ильминский дигән бер түрә заһир булып, кыргызларның мөселман түгел, бәлки шамани икәнлекләрен тарата вә шул фикерен хөкүмәткә дә гарыз кыла. Шуннан соң ул чактагы хөкүмәт кыргызларны исламияттән кайтару тәдбирләренә керешә, кыргыз сахраларына барган татарларны "мөселманлаштыручылар" дип куа башлый, ләкин соңыннан бу тәдбирләрнең яңлышлыгын соңгы хөкүмәт аңлап, 1905 елдан соң кыргызларга дини иркенлек бирә, татарларны аннан куудан туктала. +Законда кыргызларга волость башына бер мулла, бер мәсҗед салырга рөхсәт бирелә. Кыргыз волостьлары бик зур булганлыктан, аларга бу гына йитми. Шул сәбәпле кыргызлар астыртын мәсҗедләр вә мәдрәсәләр торгызалар, кыргызларга монда укырга уңайсызлыклар булганлыктан, алар голүме диния укыр өчен Бохара, Хиваларга вә чит йортларга китәргә мәҗбүр булалар дигәч, Урал, Тургай вә хәтта Акмулла областеның кыргызлары Оренбург идарәи руханиясе кул астына керергә теләгәнлекләрен мәҗлескә гарыз кыла. +Буннан соң хатыйп, руханиларны тәэмин өчен бер чара итеп, гошер, зәкят вә фидияләрне бер тәртипкә куеп, шулардан мая ясауны гарыз кыла. Дәхи: "Хәзерге степное положение буенча, безнең муллаларга никах, талак кеби гаилә эшләре хакында хөкем итәргә ирек бирелми, алар буның өчен җәзага дучар булалар, менә шул хәл бетерелсен иде", - ди. Бу халык теләге икәнлеген рәискә Петропавел уездыннан Әхмәд Җанталиннан килгән докладной записка белән дә тәэйид итә. Хатыйп Петербургта бер мәркәз рухани мөәссәсәнең кирәклеген тиешле таба вә: "Бу - безнең хөкүмәт белән аңлашуымыз өчен мотлак ляземдер", - дип сүзен бетерә. Ак сакаллы адвокатның русча ачык вә өзеп-өзеп сөйләгән нотыгы мәҗлескә бик хуш тәэсир итә вә алкышларга мәзъһәр була. +Семипалат вәкилләреннән I Дума әгъзасы Галихан Бүкәйханов, кыргызлар хакында иске вә хәзерге хөкүмәтнең сәясәтләрен яд иткәч, Ильминский мөридләреннән Алекторов кыргызлар өчен рус хәрефе белән китаплар чыгарырга тотынганлыгын вә шуны кыргызлардан укыттырырга теләгәнлеген, ләкин бу эшнең нә мәгъкуль вә гайре матлуб бер эш икәнлеген сөйли, ул укылган докладлардагы таләпләрне яклый. Соңыннан Семипалат кыргызларыннан Тәфкилев, Бүкәйханов, Чурманов "Речь", "Мусульманская газета", "Милләт" адресы белән килгән телеграммны укый. Озын бер гаризадан гыйбарәт булган бу телеграммның мәале: ошбу киңәш мәҗлесен котлау, аңа муаффәкыять теләү, соңра 1912 ел, Синодның руслар белән кыргызларны бер йиргә җыеп, авыл ясарга кирәк дип чыгарган карарына игътираз итүдән вә дала вилаятьләреннән дә Думага әгъзалар сайларга фәрман чыгуны теләүдән гыйбарәттер. +Бүкәйханов сүз арасында кыргызларның хөкүмәт мәктәпләрендә бик ихл��с белән укыганлыкларын, ләкин мәктәпләр уртасында торган Казан татарларының русча укуга ихлассызлыкларын яд итеп киткән иде. Садри әфәнде аңа булай җавап бирде: "Сезнең әйтүеңезчә, башта хөкүмәт кыргызларга казна хисабына мәсҗедләр салып биргән, әмма бездә алай салып бирү түгел, Казан йирләре алынганда, бар булган мәсҗедләр җимерелгән. Шулай итеп, башта ук татарлар белән рус хөкүмәте арасына, аларның мөнәсәбәтләренә агу салынган. Шул агуның тәэсире әле дә бетми. Мәга ма фиһ 17 октябрь манифестыннан соң бертөрле аңлашулар булгач, бездә дә рус-хөкүмәт мәктәпләрендә укучылар күбәя башлады". +Сәгать бишләрдә, аштан соң докладлардагы гомуми әсасларны мозакәрә итү мәсьәләсе кузгатылды. Иң элек Садри әфәнде Максудов докладындагы әсаслар мозакәрәгә куелды. +Беренче маддә: һәммә руханилар сайланып куелсыннар. +Мөфтизадә "гомумхалык тарафыннан" дигән кайдны арттыруны тәкъдим итә. Грозный вәкиле мулла Мөхәммәд Габделкадыйров: "Сайлау ысулы шәригатьчә булсын, дияргә кирәк", - ди. Далгат: "Монда шәригать татбикъ ителми, атлаган саен шәригатьне ригая итү читен. Сайлау мотлак бу заманда милки системалар белән булырга тиеш", - ди. Озын моназарадан соң, беренче маддә, "гомумхалык тарафыннан" дигән кайдны арттырып, бөтен киңәш мәҗлесе тарафыннан кабул ителә. +Икенче маддә: идарәи руханияләр булмаган йирләрдә яңа идарәләр тәэсис итү. +Далгат докладчының, бу маддәне изах иткәндә: "Шимали Кавказ - Оренбург идарәи руханиясенә, Дагстан Закавказье идарәи руханиясенә ияртелергә мөмкин", - дигән сүзенә игътираз итә. Бу йирләргә аерым ике идарәи рухания нигезләнергә тиеш, ди. Бу маддә һәм бер авыздан кабул ителә. +Өченче маддә: Оренбург идарәи руханиясе кул астында булган йирләрдә мәхәллә белән мәркәз арасында васита булган урта идарәләр нигезләнергә тиеш. Әбүсогуд Әхтәмов урта идарәләр нигезләүгә каршы сөйли, аңа Кәшшаф хәзрәт рәдд итеп, урта идарәләр юклыктан, мәхәллә имамнары вә әһалинең Собрание белән мохабәрәләрендә күп уңайсызлыкларга дучар булганлыкларын сөйли вә һәрхәлдә шундый васита идарәләренең мәйданга китерергә тиешлеген исбат итә, шуннан соң бу маддә тавышка куела да бу маддәнең гыйбарәсе "булмаган йирләрдә урта идарәләр нигезләнер" рәвешендә үзгәртелеп кабул ителә. Башка маддәләрне мозакәрә иртәге мәҗлескә калды. Мәҗлес сәгать 7 дә таралды. +* * * +Әле киңәш мәҗлесенең эше чиксез күп, вакыт бик аз калып бара. Бәгъзеләр әйткәнчә, материал юк түгел, материал бар, күп. +Казан имамнарыннан иң күп сөйләүче - Кәшшаф хәзрәт, ул татарча сөйли, кайчакта русча да ычкындыра. +Сафа хәзрәт әле ләм-мим дип авыз ачканы юк. Мәҗлестә сүзгә катышмый тик утыра. Галим Максудовның Коръән бастыру хакында биргән докладной запискасында Сафа хәзрәт хакында байтак сүз бар, диләр, әгәр ул укылса, хәзрәт, бәлки, озын химая өчен азрак кузгалыр иде, ләкин запискалар укылмыйча, комиссиягә генә калдырылдылар. Ризаэтдин хәзрәт белән Хәсәнгата казыйның да сөйләгәннәре юк. Җиһангир мулла белән Хәйрулла мулла - кавказлылар. Муллаларның иң күп сүзлесе вә русча яхшы белүчесе - Бәләбәй ахундыдыр. Иркут мулласы да аз сөйли. +Кавказ муллаларының берсе генә сөйләштергәли, башкалары сөкүт итәләр. Мондый халыктан иң тын утыручы - Төркестан вәкиле Мирзаҗәлиловтыр. Депутатларның аз сүзлесе - Байтирәков, иң сөйләүчеләре - Җәгъфәров, Далгат, Әхтәмов, татарча нотыкларны русча сөйләп бирү күбрәк Исмәгыйль әфәнде Лимановка йөкләнәдер. +Галимәрдән бәй рәислекне бик оста башкара вә мәҗлесне бик матур алып барадыр. Иртәгә Гайсә мирза доклады тыңланачактыр. VI +Казан имамнары киңәш мәҗлесенә мәзкүр шәһәрдән килгән вәкил имамнар аркылы ошбу таләпнамәне йибәргәннәр: Идарәи руханияләр хакында +1) Кырым, гарби губерналар, Закавказье вә Төркестаннан башка Русиянең Аурупа вә Азия кыйсемендәге барча мөселманнарның рухани эшләре Уфа шәһәрендә булган идарәи рухания карамаганда булыр. +2) Идарәи руханияләр, югары, урта вә түбән исемендә өч дәрәҗәгә тәкъсим ителеп, югары дәрәҗәдә булганы - мәзкүр Уфа шәһәрендә булган идарәи руханиядер, урта дәрәҗәдә булганы - ахунд ят идарәсе, түбән дәрәҗәдәгесе - һәр мәхәлләдәге хатыйп яки имам идарәседер. +Югары дәрәҗәдә идарәи рухания бер мөфти, алты казый, сәркатип, хокук мөшавире (юристконсульт) вә саир канцелярия штатыннан гыйбарәттер. +3) Идарәи руханиянең мәсарифы дәүләт бюджетына кертелеп, хәзинәдән тәэмин ителсә иде. +4) Түбәндәге эшләр идарәи рухания нәзарәтендә булсын: мөселманнарга дине тәгълим итеп, аларны дин вә әхлак рухында тәрбия итмәк, зәүҗият вә гаилә мәсьәләләрен карамак вә бу тугрыда булган дәгъва вә низагларны фасыл итмәк, тәкъсиме тәрикә мәсьәләләрен карамак, вакыф вә васыятьләргә нәзарәт итмәк, гыйбадәтханәләр һәм дини мәктәп вә мәдрәсәләр ачарга изен бирү вә аларга нәзарәт итү, мәхәллә руханиларын һәм мөдәррис, мөгаллим вә мөгаллимәләрне имтихан кылып нәсыб итү, лязем булганда газел итү һәм метрика йөртү, Коръән Кәрим вә әҗзасының һәм башка дини китапларның дөрес табгы ителүенә нәзарәт итү, дини мәктәп вә мәдрәсәләргә нәзарәт итү һәм хөкүмәт мәктәпләренең дин дәресләренә нәзарәт вә аларны тәфтиш кылмак. Мәзкүр вазифаларның бәгъзеләрен идарәи рухания биззат үзе әда итәргә вә бәгъзеләрен идарәләр васитасы илә башкарыр. +Урта дәрәҗә ахунд ят идарәсе мөселманнар булган һәрбер губерна шәһәрендә - бер данә, дәхи мөселманнар булган өязләрдә, өяз шәһәре белән авыллары өчен бер данә булыр. Ахундлык идарәсе, шул даирәдәге ахунд һәм хатыйп вә мәдрәсәләрдән өч кәмсәнәдән мөрәккәб булып, мәҗмугы дүрт әгъзадан гыйбарәт булыр, түбән дәрәҗә идарә мәхәлләдә хатыйп яки имам мәхкәмәсеннән гыйбарәттер. Руханилар хакында +Рухани идарәләр өч дәрәҗәгә бүленгән кеби, руханилар да югары, урта вә түбән дәрәҗәләргә бүленеп, югары дәрәҗә - мөфти вә казыйлар, урта дәрәҗә - ахундлык мәхкәмәсенең әгъзасы, түбән дәрәҗә мәхәлләнең мәзкүрләрдән башка дин хадимнәреннән гыйбарәт булыр. Мөфти, барча мөселманнарның дини рәисләре булганлыктан, ошбу идарәи руханиянең даирәсендә булган бөтен әһле ислам тарафыннан тугыз ел яки унбер ел мөддәт илә сайланып, падишаһы әгъзам хәзрәтләре тарафыннан тасдыйк ителер. +Мөфти булачак зат голүме диниядән хәбәрдар, бәсыйрәтле вә дингә ихтирамлы, русча яхшы белүче кемсә булыр, казыйлар, диянәтле вә бәсыйрәтле хатыйп вә мөдәррисләрдән алты ел мөддәт илә сайланыр. Ахунд голүме динияне яхшы белүче, русча вә әхвәле заманнан хәбәрдар хатыйплардан алты ел мөддәт илә сайланыр. Мөдәррисләр голүме диниядә вә гарәбияттә маһир, ысулы тәдрис вә тәгълимне яхшы белүче диянәтле кемсәләрдән гомерлек интихаб кылыныр. +Хатыйплар голүме динияне яхшы белүче, вәгазь, хитабәт вә ысулы тәгълим вә тәрбиядән хәбәрдар диянәтле кемсәләрдән гомерлек интихаб кылыныр. Мөгаллим голүме динияне һәм төрки лисаныны кәвагыйде илә вә зарур кадәр фөнүне хәятыны белүче, тәгълим вә тәрбия бабында бәсыйрәтле вә диянәтле кемсәнәләрдән гомерлек интихаб кылыныр. Мөәзин зарурияте динияне белүче диянәтле кемсәләрдән гомерлек сайланыр. Бу мәнсаблардан мөдәррислек илә хатыйплык, хатыйплык илә мөгаллимлек, имамлык илә мөгаллимлек һәм мөәзинлек илә мөгаллимлек бер кемсәдә җыелу мөмкин булсын. +Мәзкүр руханиларны имтихан итүдә дикъкать вә иһтимам ителсен, бер рөтбәне алыр өчен лязем булган фәннәрдән имтихан бирә алмаган кемсәләргә ул дәрәҗә аслан бирелмәсен һәм бер дәрәҗәне алыр өчен нинди фәннәрдән имтихан бирә алу тиеш булачагы мәзбут вә мәгълүм булсын. Мәхәллә руханиларының мәгыйшәтләре әһалийе мәхәллә тарафыннан тәэмин ителсен вә һәрбер руханига (мөдәррис, хатыйп, имам вә мөәзин кебиләргә) иң азы нә микъдар мәгаш бирелергә тиешлеге низамда тәгъйин ителсен. Дини мәктәп вә мәдрәсәләр хакында +Мәктәпләр. Мәхәлләләрдәге ир вә кыз балалар өчен булган мәктәпләр идарәи рухания нәзарәтендә булсын, бу мәктәпләрне якыннан идарә кылу хатыйп вә имам илә мәхәллә мөтәвәллилекләренең вазифасы булсын, тәгълим вә тәрбия җәһәтләре - хатыйп вә имам вазифасы, матди җәһәте попечительство вазифасы булсын, бу мәктәпләрдә тәгълим вә тәрбия эшләрен һәм имтиханнарны ахундлык мәхкәмәсе тәфтиш вә нәзарәт итсен, хаҗәт урыннарда яңа мәктәп вә мәдрәсәләр ачуга рөхсәт итү идарәи рухания вазифасы булыр. Хөкүмәт мәктәпләрендә дин укыту хакында +Ибтадаи школа, гимназия, реальный вә тиҗарәт мәктәбе кеби хөкүмәт мәктәпләренә дин мөгаллимлегенә кулында идарәи рухания тарафыннан бирелгән шәһадәтнамәсе булган кемсәнәләргә генә тәгъйин ителсен, һәм бу мәктәпләрдә дине тәгаллимне тәфтиш итәр өчен, имтиханнарда һәм училищный советларда хазир булыр өчен руханилардан мөфәттиш вә мөхтәсибләр тәгъйин кылсын. +Мәхәллә мәктәпләрендә укылачак дәресләр һәм хөкүмәт мәктәпләрендәге дин дәресләренең микъдары мәзбут вә мәгълүм булсын. +Дини мәдрәсәләр. Мәдрәсәи динияләремез дә идарәи рухания нәзарәтендә булсын. Мәдрәсәи динияләрдә голүме диния вә аңа аләт булган гыйлемнәр һәм бәсыйрәт вә фәһемне арттыруга вә голүме динияне иттиканга вәсилә булган фәннәр укылыр. Бу мәдрәсәләрне якыннан идарә кылу баш мөдәррис илә мәхәллә мөтәвәллиләренең вазифасы булсын, тәгълим вә тәрбия җәһәтләре баш мөдәррис вә мөгаллимнәрдән мөрәккәб һәйәте тәгълимия вазифасы булып, матди җәһәтне тәэмин мөтәвәллиләр вазифасы булсын. Мәхәллә тәшкилаты хакында +Мәсҗеде җамигълы һәрбер мәхәллә милек хакына малик рәсми бер җәмгыять булсын, һәр мәхәлләдә әһали мәхәллә тарафыннан мөддәт илә сайланган попечительство тәшкил ителсен, һәр мәхәлләдә дин хадимнәренә мәгашлык билгеләнеп, мәзкүр попечительствога шул мәгашлыкны тәхсил һәм әдасы лязем ителсен, шәһәрләрдә, авылларда вә башка урыннарда мәхәллә ачып, мәсҗеде җамигъ бина итүдә, мөселманнарның саны игътибар ителмичә, фәкать мәсҗедкә ихтыяҗы игътибар ителсен. Авылларда, яңа мәсҗед салып, мәхәллә аерырга изен бирелгәндә, иске мәсҗед мәхәлләсендә һәм яңа ачылачак мәхәлләдә биш йөз иманадан ким булмау шарты илә генә изен бирелсен, мәхәлләләр попечительләре Духовное собрание нәзарәте тәхетендә булсын, хәйрат юлына тәгъйин ителгән вакыфлар Духовное собрание нәзарәте илә мәхәллә мөтәвәллиләре тәсаррыфында булсын, хаҗәт урыннарда гыйбадәтханә вә мәсҗеде җамигълар салырга рөхсәт итү дә идарәи рухания эше булып, епархиальный начальстволар рөхсәтенә туктамасын. VII 5 нче көн +Унтугызында сәгать унбердә мәҗлес ачылу белән, Гайсә мирза Зәйникиев мәхәллә тәшкиляте хакындагы докладтан укырга тотына. Гайсә мирзаның мәхәллә тәшкиляте хакындагы ляихәсе гарби губерналардагы лютеран кыйсемнәрнең үз мәхәлләләренең тәшкиляте тугрысында тәртип итеп, Думага кертелгән ляихәләреннән алынып ясалган. Дәхи ул Өченче Думага православныйлар мәхәлләләрен ислах хакында кертелгән ляихәне дә күздән кичергән икән. Докладчы иң элек мөселман муллаларының кызганыч хәлләре, мәхәллә яхшы әсаска куелмадыкча, башка рухани мөәссәсәләрнең сугарылмаган агач кеби калачаклары хакында сөйләгәннән соң, үзенең фракция тарафыннан киңәш мәҗлесенә катышачак кешеләргә җибәрелгән вә бәгъзе бер татар газеталарында басылып та чыккан ляихәсен укып чыкты. +Соңра Кырым вәкиле Мөфтизадә Кырым мөселманнарының рухани эшләре хакында сөйләргә тотынды. Ул әйтә: "Унберенче томдагы закон статьялары белән Кырым идарәи руханиясенә зур хокуклар бирелгән. Ләкин шулардан файдаланыр өчен, идарә башында торган кешеләрнең булулары шарт. Безнең казыйларымызның күбесе русча белмиләр, әмма хәзерге мөфтиемез - нә русча, нә татарча белми торган бер неграмотный адәмдер". +"Мәркәз идарәи рухания тәэси�� итү хөкүмәтнең безгә шөбһә белән каравын бетерү өчен кирәк", - диючеләр булды. Занымча, бу - мөһим дәлил түгел, чөнки бу шөбһә - мәүкыйт бер нәрсә булып, маризый бер халәттер. Тиз көннән аның үзлегеннән күтәрелүе куәтле ихтималдыр, дигәч, мондый мәгънәсез шөбһәгә мисал итеп, Кырымда булган бер вакыйганы хикәя итә. +Вакыфлар мәсьәләсенә килгәч, Кырым алынган чакта анда өч йөз мең дисәтинә вакыф җир булган, соңыннан йөз мең дисәтинәгә генә калган. Бездә хәзерге вакыфларның яртысы руханилар идарәсендә, дигәч, вакыфларны тикшерер өчен билгеләнгән Игнатьев комиссиясе хакында сүз кыла да соңыннан: "Вакыфлар халыкның үз идарәсенә тапшырылырга тиеш, Гайсә мирза әйткәнчә, яхшы мәхәллә тәшкиляте булганда, халык үзе вакыфларны бик яхшы идарә итә алачактыр", - ди. Соңра Кырымдагы мәктәп-мәдрәсәләргә күчеп, соң елларда хөкүмәт риҗалының андагы дини мәктәп вә мәдрәсәләрне тикшерә башлаганлыгын вә аз гына дөньяви фәннәр укытылган мәктәпләрне ябарга тотынганлыгын, Симферопольдә - җиде, бөтен Кырымда йөздән артык мәктәп ябылганлыгын сөйли вә бу хәлләрнең бер тәртипкә вә низамга куелырга тиешлеген тели. +Мәҗлес сәгать өченче яртыда Садри әфәнде Максудиның кичәдән калган маддәләрен мөзакәрә итәргә тотына. +Дүртенче маддә: һәммә руханиларның мәгыйшәтләре казнадан тәэмин ителергә тиеш. +Бу хакта башлап ахун Хөрәмшин сөйли. Ул муллаларның гаять аяныч хәлдә булганлыкларын, бервакыт, ачлык елны, мөфти кушуы белән өязгә чыгып, муллаларның хәлләрен тикшергәндә, фәүкылгадә кызганыч манзаралар күргәнлеген сөйләгәннән соң, бу маддәнең кабул ителергә тиешлеген яклый. +Бүкәйханов казнадан тәэмин ителүгә каршы сөйли вә: "Бу хәл безнең руханиларыбызны хөкүмәт кәефенә баглап, халыктан еракландыра", - ди. +Кашшаф хәзрәт, руханиларны гали вә түбәнгә аерып, галиләрнең - хөкүмәт казнасыннан, мәхәллә руханиларының халык тарафыннан тәэмин ителүен яклый. +Әбүсогуд Әхтәмов: "Һәммә руханиларны матди җәһәттән тәэмин итүгә хөкүмәт барыбер күнмәс, идарәи руханияләрне вә аларның штатларын хөкүмәткә тапшырып, мәхәллә имамнарын җәмәгать үзе карасын", - ди. +Лапин һәм шул фикерне яклый, ләкин казыйлык вә хөкем эшләре белән мәшгуль булган руханиларга казнадан мәгаш бирелергә тиеш, ди. +Доктор Агаев: "Һәммә руханиларны казна тәэмин итсен, мәгашлык алудан чиновник булу лязем түгел. Мислә, Дума әгъзалары хөкүмәттән жалованье алалар, мәга ма фиһ чиновник саналмыйдыр. Безнең руханиларыбыз чиновник булсалар да, безгә зарарлы чиновник булмаслар, чөнки без аларны сайлап куячакбыз". +Депутат Җәгъфәров: "Бу чагыштыру урынсыз. Дума әгъзалары жалованье исеме белән түгел, довольствие - "ризыклык" кына алалар. Шулай булса да, безнең руханиларыбыз хөкүмәт хезмәтләрен әда кылганлыкларыннан,3 казна һәр елны алар өчен билгеле бер микъдар сумма тәгъйин итсен, шул сумманы үз идарәи руханияләребез тиешле урынына таратырлар". +Садри Максудов: "Руханиларның казнадан жалованье алуларыннан, чиновник булып, халыктан ераклашулары вә аларның халык кашында игътибарлары кимү һич лязем түгел. Франциядә бер вакытлар яһүди раввиннары хөкүмәттән жалованье алалар иде, аның белән аларның халык кашында мәкамнәре кечерәйгәне юк. 1908 ел законы буенча Русиядәге православный руханилары да хөкүмәттән пособие алалар. Бу хәл аларның халык кашында дәрәҗәләрен киметмәде. Мәхәлләләр Гайсә мирза теләгәнчә тәшкил ителгән тәкъдирдә дә аның белән генә безнең руханиларыбыз тиешенчә тәэмин ителмәячәк. +Хәйрулла мулла Госманов: "Бу мәҗлес муллаларның мәгыйшәтләрен тәэмин хакында мотлакан бер карар бирсен иде. Минемчә, хөкүмәт бер микъдар иганә бирсен, калганын җәмәгать җитештерер". +Бу маддә тавышка куелганда, мәхәллә руханиларының казнадан түгел, җәмәгатьтән тәэмин ителүе күпчелек белән кабул ителә. Моңа тавыш бирүчеләр эчендә Тупчибашев, Муса әфәнде, Риза казый, карт Әхтәмов, Кашшаф мулла Тәрҗемани дә бар. +Бишенче маддә: мөселманнарның руханиларына, рухани идарәләренә, Русиядәге христиан руханиларына һәм рухани мөәссәсәләренә бирелгән хокук вә имтиязлар булсын. +Җәгъфәров мөселман руханиларына әллә нинди имтияз вә рөтбәләр бирүгә каршы сөйли: "Исламда андый сыйныфка бүленүләр юк", - ди. +Далгат: "Җәгъфәров бу имтиязларны ялгыш аңлый. Без бит руханиларга дворянлык, почетный гражданлык-фәләнлек бирелсен, димибез. Безнең руханиларыбыз лютеран пасторлары малик булган ихтирам вә имтиязлар белән файдаланулары ни өчен матлуб булмасын?" +Тупчибашев: "Безнең бәгъзе җирләрдәге руханиларыбызның әле дә байтак имтиязлары бар: мислә, гаскәрлектән, имана түләүдән, ант иттерелүдән мәгаф булулары кеби. Имтияз вә хокуклардан морад - шундый нәрсәләрдер. +Бу маддәне дә мәҗлес кабул итә. +"Мәркәзи рухани идарәләргә, фәүкылгадә ихтыяҗларга сарыф кылырга бер фонд нигезләр өчен мәхәллә әһалисенә налоглар салырга хак бирелер дигән алтынчы маддә; "Мәркәз рухани идарәләргә, фәүкылгадә ихтыяҗларга сарыф кылыныр өчен, фонд нигезләргә хак бирелер" рәвешендә үзгәртелеп кабул ителә. +Вакыфлар хакындагы законнарның рәткә салынырга тиешлеге хакындагы җиденче маддә, мәхәллә тәшкиляте хакындагы сигезенче маддә сүзсез кабул ителә. +Мәҗлестә иң күп моназарә вә мөбахәсәне тудырган маддә тугызынчы маддә булды: +"Рухани мөәссәсәләрнең һәрбер дәрәҗәсендә халык тарафыннан сайланган гайре руханиларның катышуына юл ачылсын". +Тифлис вәкиле мулла Мөхәммәд Хәсән Мәүлазадә моңа каршы сөйли: "Голүме шәргыядән хәбәре булмаган кешенең рухани эшләр идарәсенә катышуы шәригатькә сыймый", - ди. +Оренбургның Заһидулла ахун: "Гайре руханиларның керүе тиеш түгел, светский кеше секретарь булып керсә, шул җитә". +Муллаларның бу игътиразлары моңарчы авыз ачмаган Муса әфәндене дә кузгата, ул әйтә: "Безнең шәригатемез ноктаи нәзарыннан бу маддә кирәк тә түгел, чөнки шәригатьтә өмуре мөслимингә һәрбер мөселман катыша аладыр. Без бу маддәне арттырырга мәдәният дөньясының тәхдидләре сәбәпле генә мәҗбүр булабыз. Пәйгамбәребез хаҗҗәт әл-видагта әйткән озын хәдисендә: "Вә йәсга би-зиммәтиһим әднаһим", - диде. Моны безнең хәзрәтләребезнең һәммәсе беләләр. Дәхи Заһидулла хәзрәткә әйтәм, ул хәзер идарәи рухания эшләренә гайре рухани кеше катышмасын, ди. Әлегәчә безнең дини эшләребезне неграмотный адәмнәр идарә итеп торганда, хәзрәт ни өчен бер сүз дә әйтми торды икән?! Дәхи шуны әйтәм: монда шәригать хакында сүз чыкканда, хәзрәтләребез авыз йомып тормасыннар иде... +Шакир Тукаев маддәне яклый вә дөньяда аның мисаллары бар, ди. +Баку вәкиле ахун Гализадә Муса әфәндегә җавап бирә: "Мөселманнар рәи бәян итүдә - тавыш бирүдә генә бертигезләрдер, әмма рухани эшләрне рухани адәмнәр генә башкара аладыр..." +Ахун Хөрәмшин маддәне вә Муса әфәнде фикерен яклый, рухани эшләрдә дә зыялылардан башка бер эш чыкмаганлыгын шушы киңәш мәҗлесенең составы исбат итә... +Грозный вәкиле Габделкадыйровның дүртенче утырышта да шәригатьне яклап сөйләгәнлеген язган идем. Бу кеше - яланбаш, сюртуктан йөргән зыялы кыяфәттәге бер зат. Бу юлы да ул муллалар фикерен куәтләде. Ул, гайре руханилар кергәндә дә, киңәшче сыйфаты илә генә, хозяйственный частьне идарә кеби эшләр өчен генә кертелерләр, ди. Бу кеше яхшы русча сөйли. Шул кыяфәте белән русча сөйләп, гел шәригать ноктаи нәзарыннан фикер йөрткән бу адәм күп кешенең дикъкатен җәлеп итте. Сорашып белдем: ул гимназияне бетергән, соңра, Мисырга барып, гарәпчә вә голүме диния укыган зат икән. Хәтта Дагстанга идарәи рухания нигезләнсә, мөфтилеккә шул кешене төбәп торучылар да бар, имеш. +Заһидулла хәзрәт: "Минем светскийдан морадым - галим булмаган кеше. Әгәр инде галим була икән, аны теләсәгез ничек дип атагыз - кертергә мохалиф түгелмен. Голүме шәргыягә җаһил булган кеше кертелмәс, дидем, әле дә шуны әйтәм, моннан соң да шуны әйтәчәкмен, гаеп итсәгез итегез - мин ул сүземнән кайтмыймын. Светский кеше голүме шәргыяне белсә дә кермәсен, дип әйтмәдем, мин нигә алай дип әйтим? Муса әфәнде хәдис укыды укуын да, "Ля фазла ли-гарәби галә гаҗәми иллә бит-тәкъва" дигән сүзне калдырды, әнә шул "иллә бит-тәкъва"сын дә әйтергә кирәк иде... +Моннан соң Муса әфәнде шыйга галимнәренә вә Габделкадыйровка җавап бирә, Җәгъфәриләр мәзһәбенә истинад итеп, байтак сүзләр сөйли. Соңра Гализадә, Заһидулла хәзрәт кузгалып, шәригать мәсьәләләре хакында моназарага керешергә хәзерләнгәндә, мәҗлес бу хакта сүз озайтмауны тели. +И. Леманов: "Мөәссәсате руханиянең сарыф дөньяви яклары булганлыктан, анда гайре руханилар кертү мотлак лязем", - ди. +Садри әфәнде "рухани"дан морадын изах итә. "Минем руханидан морадым законда әйтелгән руханилар булып, гайре рухани дигәнем - шулардан башкалардыр, монда дини яктан моназараг��, исламияттә руханият булып-булмавы хакында сүз озайтырга лөзүм юк", - ди. +Кашшаф хәзрәт бу мәсьәләнең Уфа җыелышында бер дәрәҗә хәл кылынганлыгы вә анда идарәи руханияләргә юрист-консул кертергә карар бирелгәнлеген сөйли. +Җиһанша Сәйдуллин: "Монда "светский" дигән сүз "духовный" сүзенә каршы куелу аңлашмауга сәбәп була. Аның урынына "халык үзе теләгән чакта бер мөтәхассыйс кешене кертер" дип әйтергә кирәк, - ди. +Мөфтизадә, муллаларга карап: "Сез гайре руханиларны кертүгә каршы торасыз, соң сез дөньяви кешеләрне кертмәсәгез, законнарны ничек аңларсыз?" - ди. +Ибраһим Акчурин бу мәсьәләдә сүз озаюга тәәссеф изһар кыла вә бу маддәне бөтенләй төшерүне тәклиф итә: "Чөнки бездә - исламияттә рухани, гайре руханига бүленү юк", - ди. +Җиһангир мулла Ибраһим Акчуринны яклый. +Тупчибашев: "Бездә хәзер дә бит рухани мәнсабта торган, ул мәнсабка утырганчы, тиешле рухани тәрбия алган вә имтихан кичергән адәмнәр бар. Законда алар гали вә түбәнгә бүленгәннәр. Әнә шулардан башкалар һәммәсе гайре рухани булалар", - ди. +Бу маддәнең һәм гыйбарәсе аз гына үзгәртелеп кабул ителә. +10 нчы маддә: рухани идарәләргә рухани вә гайре руханилардан катыш дәүри съездлар ясарга рөхсәт ителер. +11 нче маддә: төрле дәрәҗәдәге рухани идарәләр үзара ана телендә мохабәрә итәрләр, хаҗәт вакытта русча тәрҗемә булыр. +12 нче маддә: рухани мәктәп вә мәдрәсәләр һәммәсе рухани идарәләр карамагына тапшырылырлар. +13 нче маддә: һәрбер рухани идарә янында мәктәп вә мәдрәсәләрне идарә итәр өчен бер тәрбия-тәгълим шөгъбәсе ачылыр. +14 нче маддә: рухани мәктәпләрнең мәүкыйг вә хокуклары законда катгый тәгъйин ителсен. +15 нче маддә: рухани мәктәп вә мәдрәсәләрнең мөгаллим вә мөдәррисләре руханилар сыйныфына кертелеп, аларның вә мөгаллимәләрнең хокуклары законда ачык билгеләнсен. +Бу маддәләр һәммәсе сүзсез кабул ителделәр. +Уналтынчы маддә: яңа мәхәлләләр, мәктәпләр ачу, яңа мәчетләр салу гали руханилар ихтыярында булып, бу эш законда мөфассал сурәттә рәткә салынсын. +Доктор Агаевның тәклифе илә бу маддәгә "мәсҗед салыр өчен акча эзләү" дигән кайд арттырыла. +Бөтен Русия мөселманнары өчен бер рухани мәркәз идарә тәэсис итү хакындагы унҗиденче маддәнең президиум тарафыннан мәҗлестә мөхакәмә ителмәве мәгъкуль табылган. Шунлыктан ул маддә, мөзакәрә ителмичә генә, комиссиядә карарга калдырылды. +Сәгать алтынчы яртыда тәнәфес ясалды да, соңра комиссияләргә әгъзалар сайланды. Өч төрле комиссия тәшкил ителәчәген үткән мәктүбемдә язган идем. +Тәшкилят комиссиясенә ошбу кешеләр сайланды: Әбүсогуд Әхтәмов, Җамалетдин Хөрәмшин, Шакир Тукаев, Сәлимгәрәй Җантурин, Кашшаф Тәрҗеманов, Риза казый, Хәйрулла мулла Госманов, Мөхәммәд Далгат, Бүкәйханов, Ибраһим Акчурин, Җәгъфәров, Галәэтдин Сөбханколов, Мөхәммәдхәсән Мәүлазадә, Мөфтизадә, Гайсә мирза. +Мәктәп комиссиясе: Хәсәнгата казый, Сафа хәзрәт, Заһидулла хәзрәт, ахун ��га Гализадә, Хәсән бәк Агаев, мулла Мөхәммәд Габделкадыйров, Бәхетҗан Каратаев, Серали Лапин, Насыйр Мирҗәлилев. +Вакыфлар комиссиясе: Җиһангир мулла Абызгилдин, Җиһанша Сәйдуллин, Гобәйдулла мулла Габдерәшидов, генерал Сәхибгәрәй Еникиев, Исмәгыйль Леманов, Шамил, Чурманов, депутат Байтирәков, Дусан Аманчин (Каратаев белән килгән кыргыз мулласы). Президиум әгъзалары, билгеле бер комиссиягә кермичә, төрле комиссиягә катышачаклар. Комиссияләр бүген кич сәгать сигездә җыел ып, мөзакәрә иттеләр. Бүгенге мәҗлестә Тургай областе Кустанай өязе кыргызларыннан килгән телеграмм укылды. Алар Оренбург идарәи руханиясенә кушылуны телиләр. +* * * +Сафа хәзрәт бүген нинди кызу дини моназаралар чыкканда да кузгалмады вә йомган авызын ачмады. +Иртәгә егермесе җомга көн булганлыктан, гомуми җыелыш булмый. Делегатлар иртәгә сәгать унбердә җыелып, Кышкы Дворецны карарга барачаклар, алар өчен махсус изен билеты алынган. Аннан чыгып - җомгага, җомгадан соң яңа мәчетне карарга барачаклар вә шунда рәсемнәрен чыгартачаклар. Кич дәхи комиссия җыелышлары булачак. +Кырым вәкиле Мостафа Давыдович авырып киткәнлектән, бүгенге мәҗлестә хазир булмады. Ул бик карт кеше, озак авырып китсә дә гаҗәп түгел... VIII 20 сендә +20 июнь җомга көнгә тугры килгәнлектән, ул көнне мәҗлеснең гомуми җыелышы булмаячагын үткән мәктүбемдә язган идем. Җомга көн сәгать 11 нче яртыда вәкилләр җәмгыяте хәйрия залына җыела башладылар. Хәзрәтләр бүген бигрәк тә мәһабәт күренәләр, һәркайусы киң вә төрле төстәге чапаннар, чалмалар кигәннәр вә байтагы медальләр дә такканнар. Әлегәчә түбәтәй вә казаки белән генә йөргән Шакир мәхдүм Тукаев та бүген ак чапан вә чалма кигән, Бохара әмире биргән йолдызын кадаган, Русия хөкүмәтеннән алган медален аскан. Ул арада парадный ишек төбендә һәрберсенә дүрт кеше урнашырлык берничә экипажлар хәзерләнгән, көтеп торалар иде. Монда килгән вәкилләрнең күбесе хәзрәтләр булып, зыялылар берән-сәрән генә күренәләр иде. Хәзрәтләр чыгып утырдылар, экипажлар Казанский урам буенча кузгалып китте, Казанский собор яныннан сулга борылып, Невский белән Сарай мәйданына чыгылды. Кышкы Дворецны карар өчен 35 кешелек бер изен билеты алынган иде. Вәкилләр Дворецның гайре мөнтәһа зал, галерея вә бүлмәләреннән мөһимнәрен карап йөрделәр. Бу Сарайдагы җиһаз вә әсәрне тасвир вә бәян өчен, Риза казый әйтмешли, бер ай карап йөрү кирәк булыр. Без Сарайны бер дәфга калдырып торып, вәкилләр белән бәрабәр тышка чыгыйк. Вәкилләр Сарайдан чыккан вакытта, сәгать беренче булган иде. Шунлыктан алар тугры Мойкадагы мәчеткә җомга намазын әда итәр өчен киттеләр. Җомгадан соң Тифлис голәмасыннан Мәүлазадә иттифак вә иттихад хакында азәрбайҗан шивәсе белән бер нотык сөйләде, Хәсәнгата казый аның сүзләрен Казан шивәсенә әйләндерде. +Төзелгән маршрут буенча моннан чыгып, яңа җамигъны карарга барылачак иде, ләкин Заһид бәк Шамил вәкилләрне, тугры юл илә якыннан алып китмичә, махсус дәхи Невскийга алып чыкты, Николаевский вокзал янында император өченче Александрның куәт вә сауләткәре булган вә "без килмәдек китәргә" дигәндәй нык басып торган памятнигы яныннан янә Невскийга әйләндерде. Соңра Литейная, Моховая урамнар белән йөреп, Нева елгасы өстендәге мәһабәт Троицкий күпердән чыгып, Петербургская сторонада булган яңа мәчеткә киленде. Мәчетнең ике манарасы вә коббәсе Неваның бирге ягыннан ук күренә, ләкин шунда ук әллә ничә катлы гаять биек бер йорт салынып ятканлыктан, мәчетнең гәүдәсе капланып торадыр. +Мәчетнең эче әле дә тәмам булмаган, ләкин күп эш калмаган инде. Баганаларын - сонгый мәрмәр белән, михраб эчен мозаик белән каплыйсы вә дәхи шундый бәгъзе тәкмил вә тәзйингә гаид эшләр бар. Коббәнең урта бер җиренә гаять зур кандилләр асылган, анда электр лампалары җирләштерелеп уграшалар. Михраб өстенә, кандил әйләнәсенә язылган аяте кәримиләр бик мәгънәле вә мәкамгә мөнасибләр. Мәчетнең мөкәммәллеге вә газыймәте хакында һич тә шөбһә юк, Петербургта мондый мөкәммәл бер мәчетнең мәйданга килүе - бөтен Русия мөселманнары өчен бер ифтихар вә башкалар алдында йөз аклыгыдыр. Мәчеттә хатын-кызларга махсус кыйсем бар. Безнең Казан табибәләреннән Маһипәрваз Дәүләтгилдиева шунда хазир иде. Хатыннар кыйсеме булу аның да бик хушына китте вә ул: "Моның кеби мөкәммәл бер мәчетне күрү вә анда гыйбадәт кылу өчен Казаннан махсус килергә ярыйдыр", - ди. Ишегалдында тәһарәт алыр өчен аерым бер ханә ясалган. Комган күтәреп йөрергә хаҗәт төшмәячәк, краннар, юыну әсбаплары - һәммәсе мөкәммәл вә замана икътизасы үзрәдерләр. Мәчетнең куш манарасы бар. Берсенең башына мендек, аннан бөтен Петербург күренә диярлек. +Без яңа мәчеткә барып җиткәндә, башка вәкилләрнең дә бәгъзеләре анда килеп җиткәннәр иде, бәгъзеләре бераз торгач килделәр. +Халык җыелып беткәч, ахун Җамалетдин Хөрәмшин гүзәл мәкам илә Коръән укыды, соңра ахун Җиһангир Абызгилдин берничә сүз сөйләде. Хурамшин һәм бер-ике сүз әйткәч, Тифлис голәмасыннан Мәүлазадә ошбу мәсҗеде җамигъның әһәмияте, галимнәр белән зыя лыларның бергә бүленеп, җәмәгать эшләре хакында киңәшүләре бөек мәгънан вә әһәмиятене хаиз икәнлеге хакында сөйләде. Ахырда безнең Кашшаф хәзрәт Тәрҗемани зыялыларның дин вә милләткә хезмәтләре һәм голәманы ихтирамнары өчен, дәхи бу соңгыларның да зыялыларга ышанычлык күзе белән карап, бергә- бергә эш кылулары өчен мәмнүниятен изһар кылды вә бу киңәш мәҗлесен мәйданга китерүчеләргә рәхмәт әйтте. +Мәчет уртасында михраб алдында әүвәл киңәш мәҗлесенә рәсми катышучылар үзләре генә, соңра башкалар белән бергә рәсем чыгарттылар (бу соңгысына Петербургның бәгъзе имамнары, матбугат вәкилләре вә башка бәгъзе бер адәмнәр дә керделәр). +Мәчеттән чыккач, Каменноостровский проспект белән китеп, Малая Невка арк��лы чыктык та аның сахиле белән кояш баешына таба киттек. Бу җирләр инде Острова (атаулар) дип аталган җирләр иде. Дачалык урманнар арасыннан узып, озак баргач, мәзкүр елганың Нева күрфәзенә барып кушылган җиренә барып терәлдек. Бу урын Стрелка дип атала, Петербург әкабире ул җирләргә кичкә каршы кататься итәргә (ат белән йөрергә) чыга икән. Шунда елга өстендә бер барка өстендә буфет бар икән. Вәкилләремез Заһид бәк Шамилнең мәслихәте буенча шунда кереп чәй эчтеләр вә татлылар ашадылар. +Аннан кузгалып, Кышкы Дворец мәйданыннан янә бер кат узып, мөсафирханәләремезгә таралдык. Без кайтып җиткәндә, сәгать алтынчы булган иде инде. +Аллы-артлы тезелеп барган җиде-сигез экипаждагы ала-кола чапан вә чалмалар бөтен урам халкының дикъкатен җәлеп иткән иде. Һәркем борылып туктап, текәлеп карый, бәгъзе бер садәрәкләре, авызларын ачып, таҗ-гаҗәпкә калып торалар. Вакыйган, мондый чуар киемнәр, чуар манзаралар - Петербургта сирәк була торган манзаралардандыр. Ике-өч чалма, чапан янында берәр эшләпә, котелок вә тройканың күренүе дә - дикъкатьне җәлеп итмәслек түгел иде... +Менә киң габалы, ак чалмалы Риза хәзрәт вә шулар янына ук һичбер мөахәзә ителмәслек рәвештә аурупача киенгән депутат Җәгъ фәров утырган. Менә Бохара әмиреннән алган киң укалы чапанын кигән Бәләбәй ахуны, соры җөбә, ак чалма кигән Кашшаф мулла вә шулар янында ук котелоклы, сюртуклы Садри Максудов... +Бу йөрештән хәзрәтләремез бик мәмнүн калдылар. Яшьрәк вә дәртлерәк хәзрәтнең йөзләрендә аеруча бер шатлык галәмәте күренә вә сүзләреннән татарның истикъбаленә зур өмет белән караганлыклары аңлашыла иде. +Сәгать 8дә комиссияләр җыелды. Комиссияләр, берләшеп, Закавказье идарәи руханияләре хакында унберенче томда булган закон маддәләрен карарга тотындылар. Бүген бары унлап маддәне генә карап чыктылар. Бу маддәләрнең бәгъзесендә сүз бик озаеп, күп вакытны йотты. Комиссияләрдә вәкилләрнең бәгъзеләре бик озын итеп җәелеп, мәүзугтан чыгып сөйлиләр вә бер нәрсәне тәкрар итәләр. Бүген күп нәрсә эшләнмәгәнлектән, егерме берендә иртә белән комиссия сурәтендә җыелырга вә гомуми җыелышны шул көн кич белән ясарга карар бирделәр. Мәҗлеснең вакыты бик аз калганлыгын вә эшләренең бик күп булганлыгын үткән мәктүбләремнең берсендә язган идем. Вакыйган, мәҗлес бөтен эшләрен төгәлләп бетереп, таралыр дип әйтеп булмыйдыр. IX +20 июньдә кич белән җыелган тәшкилят комиссиясе 1905 ел август аенда Закавказьедагы сөнни вә шигый идарәи руханияләре әгъзаларының һәм башка рухани вә гайре руханиларның иштираке белән җыелган мәҗлес тарафыннан ясалмыш закон ляихәсен карый башлаган иде. Егерме берендә көндез һәм комиссияләр җыелышы булды. Шул көн кич гомуми җыелыш тәшкилят комиссиясенең карарларын мөзакәрә итте. Бу карарларыннан мөһимнәре түбәндәге маддәләрдер: +1) Русия мөселманнарының рухани эшләрен ошбу ляихәдә бәян ителгән ә��аслар илә идарә итү тапшырыладыр: идарәи руханияләргә, вилаять мәҗлесләренә, казыйларга һәм мәхәллә руханиларына. +2) Гали руханилар ошбулардан гыйбарәт мөфти вә шәйхелислам, идарәи рухания әгъзалары, мәҗлес әгъзалары вә казыйлар. +3) Мәхәллә руханиларын имамнар тәшкил итәдер. +4) Рухани мәнсабларны түбәндәге шартлар табылган һәрбер сыйныф адәмнәре ишгаль итә алалар: +а) Русия тәбәгасе булу; шул мәнсабы ишгаль итәр микъдар гыйлемне хаиз булганлыгына шәһадәтнамәсе булу. +б) Мәхәллә руханилыгы мәнсабын ишгаль итәр өчен - 22 яшьтән югары, рухани мәнсабларны ишгаль өчен 30 яшьтән ким булмау. +5) Бу маддәдә рухани мәнсабларны ишгаль итә алмый торган кешеләр санала. +9) Мөселман идарәи руханилары Дахилия нәзарәтенә табигъдырлар. +10) Мөселман руханиларының рөтбәләре тәварис тарикынча күчми. Әмма рухани мәнсабларга билгеләнгән кешеләр ул рөтбәне шул мәнсабта торган чакта гына малик булалар. +11) Мөселман руханилары казна иманалары түләүдән, башкача акча салымнарыннан рухани мәнсабта торган мөддәттә азат тотылалар. +12) Мөселманнарның гали вә мәхәллә руханиларының үзләре торган йортлар һәм ялга биреп, бертөрле файда китерми торган йортлары урын өчен булган сбордан, урамнарны яктырту, түшәтү вә тазарту өчен булган алымнардан башка сборларның һәммәсеннән азат булырлар. +12 нче маддәгә беренче гыйлавә: гуаһ булып, мәхкәмәгә чакырылган руханилар антка дучар ителүдән азат кылынырлар. +Икенче гыйлавә: руханиларның үзләренең вазифаларын үтәү юлында җибәрелгән хат-хәбәрләре почтада буш йөртелер. +Өченче гыйлавә: мөселман руханилары Общий мәхкәмәләрдә хөкем ителерләр (властный судлардан азат ителерләр). +(Бу гыйлавәләр ляихәдә юк иде. Аларны бу киңәш мәҗлесе арттырды). +14) Хөкүмәт әмере белән хезмәткә юлга чыкканда мөселман руханиларга юл мәсарыфы бирелер (микъдары күрсәтелгән). +15) Руханиларның ихласлы хезмәтләре өчен мөкяфәтләр бирелү хакында. +18, 19 нчы маддәләр отпуск бирү хакында. +20) Рухани мәнсабка билгеләнгән һәр мөселман падишаһка садакать өчен, хезмәтен тугрылык белән үтәр өчен ант иттерелер. Ямин вәрәкаләре, Шимали Кавказ, Дагстан халыклары вә гареби губернадагы мөселманнардан башкаларына төрк-татар телендә, русча тәрҗемәсе белән төзелер. Әмма теге истисна ителгән мөселманнарның үз телләрендә төзелер. +28) Мөселманнарның никах мәрасимнәрен иҗра итү руханиларга махсусдыр. +Хашия: юл өзелгән чакларда мәсафә ерак булган урыннарда бу эшне шәригатьтән хәбәрдар гайре руханига да тапшырырга мөмкин. Ләкин бу соңгысының, руханига хәбәр биреп, метрика дәфтәренә кайд иттерүе шарттыр. +29) Мөселман руханилары түбәндәге кешеләрнең никахларын укымаска тиештер: +1. Унсигезгә җитмәгән егеткә, уналтыга җитмәгән кызга. 2. Мәҗнүнгә, шашкан кешегә. 3. Иреннән аерылып җитмәгән хатынга көчләү вә алдау катышкан чакта. 4. Шәригатькә тугры килмәгән һәрбер хәлдә. +Монда кабул ителгән маддәләрнең иң мөһимнәре генә язылды. Зикер ителми калган маддәләр - я бөтенләй кабул ителмәгән яисә артык әһәмияте булмаганлыктан, минем тарафымнан калдырылган маддәләрдер. +28 нче маддә күп моназарага сәбәп булды. Аның хакында комиссиядә дә озак сөйләшкәннәр. 29 нчы маддә каралганда, мәҗлестә хазир булган табиб вәкилләр: "Өйләнергә теләүче егет белән кыз, имамга, йогышлы авырулардан сәламәтлекләрен исбат өчен, доктордан шәһадәтнамә китермәсәләр, никах укылмаска тиеш", - дигән шартны тәкъдим иттеләр. Бу да кызу-кызу моназараны муҗиб булды. Ошбу маддәләр хакында әлегәчә бер дә сөйләшмәгән Хәсәнгата казый, хәтта Сафа хәзрәт тә сөйләде. Ахырда бу эш, бик матлуб булса да, хәзергә мөселманнар арасында татбикъ итүе мөмкин булмаган бер эштер дип, әксәрият белән рәд ителде. +* * * +Егерме икесендә көндез дә, кич тә комиссияләр җыелышы булып, гомуми җыелыш булмады. Гомуми җыелыш иртәгә егерме өчендә көндез булачактыр. +Киңәш мәҗлесенең җиденче гомуми җыелышы егерме өчендә иртә белән булды. Егерме икесендә көндез дә, кич тә комиссияләр җыелып, гомуми җыелышның булмаганлыгыны тугызынчы мәктүбемдә язган идем. Егерме икесендәге комиссия җыелышларында теге Кавказда төзелгән закон ляихәсен тикшерү вә дәвам иткән, комиссияләрдә бер маддә хакында бик күп сөйләнә, бәхәс вә моназара ителә, тәкрарларга мөртәкиб булына, шунлыктан бик аз эшләнә яки соңга таба күп маддәләр мөхакәмәсез-нисез, "ярыймы? ярый!" дигәндәй, ашык-пошык уздырыла, диләр. Мислә, егерме икесендә кичен булган тәшкилят комиссиясендә бер маддә хакында кырык бер нотык сөйләндеге, әллә ничә сәгать шуңа сарыф ителдеге хәлдә, мәҗлеснең азагына таба, әллә ничә ун маддә рәттән тавышка куелып кына кабул яки рәд ителгән. Чөнки башта берничә маддә хакында моназара итешә-итешә арган вәкилләрнең, соңга таба арып, мәҗлестән тизрәк ычкынасылары вә истирахәтханәләренә кайтасылары килүе табигыйдер. Шул рәвешчә, комиссияләрдә урынсызга сүз озайтып, гомер заегъ итү киңәш мәҗлесендә эшләрнең акрын баруына сәбәп буладыр. Эш бик-бик күп, вакыт бик аз булганлыгын үткән мәктүбләремдә дә язган идем. Бүгенге гомуми җыелышта тәшкилят комиссиясенең карарлары мөзакәрә ителде. +Кавказ ляихәсендә 36 нчы маддә мәхәллә руханиларының вазифалары саналганда, никах вә талак хакындагы дәгъваларны карап фасыл итү яд кылынмаган икән, чөнки Кавказда мәхәллә имамнары бик надан булып, андый эшләрне тикшерергә икътидарсызлыкларыннан , боларны казыйлар тикшерә икән. Кашшаф хәзрәт Тәрҗеманинең тәклифе илә бу маддәгә "никах, талак хакындагы дәгъваларны мәхәллә имамнары карар, алар өстеннән шикаять казыйга мөрафәга ителер" дигән кайд артылды. +Мәхәллә имамнарын билгеле бер мөддәт беләнме, мөддәтсезме сайлау маддәсе мөзакәрәгә куела. Комиссия сигез ел мөддәт илә сайланырга тиешлеген кабул иткәч, мулла Кашшаф Тәрҗемани: "Мөддәт белән сайланмасын, чөнки бу эш имамнардан мәхрүм булуга сәбәп була", - ди. +Хәсәнгата казый мөддәт белән сайлауга катгый сурәттә каршы тора: "Имамнар халыкка дөнья вә мәгыйшәт эшләрендә юлбашчылык итәләр, мөддәт белән сайланганда, бу хасил булмый. Муллаларның гомерлеккә сайлануларында хәвеф юк, начар вә әхлаксыз мулланы мәхәллә халкы теләгән вакытында газел кыла ала, Сенатның бер разъяснениесенә бинаән, мәхәллә халкы теләгән мулласын приговор төзеп, сәбәпсез дә газел кыла ала", - ди. +Ахун Хөрәмшин мөддәт белән булуны яклый: "Мулла яхшы булса, 8 ел эчендә дә халыкка күп хезмәтләр итә ала, Иркутта эштән чыккан бер яман мулла бар ки, халык аны бер дә газел кыла алмый", - ди. +Бүкәйханов мөддәт белән сайлауны куәтли. Халыкка мәгыйшәт эшләрендә земстволар юлбашчылык итәләр, ди. +Садри Максудов: "Дөньяда һичбер халыкта мәхәллә руханиларын мөддәт белән сайлау юк, әгәр инде без яурупалылардан да уздырмакчы булсак, ул уздыру руханият җәһәтеннән булмыйча, сәяси вә икътисади җәһәтләрдә булырга тиештер", - ди, мөддәтсез сайлауны яклый. +Муса әфәнде Бигиев: "Шәригатьтә руханилар өчен мөддәт вә мөддәтсезлек күрсәтелмәгән, шәригать имамның әһлият вә истикамәтенә игътибар итә, без бит монда руханиларның хокук вә вазифаларын санап закон ясыйбыз; әнә шул вазифаларны үтәмәгән һәрбер имам, мөддәтсез сайланса да, газел ителәчәктер", - ди. +Мөфтизадә мөддәт белән сайлауны яклап сөйли. +Кавказлы мулла Гализадә дә мөддәт белән сайлау тиешлек хакында сөйли. +Бу мәсьәлә тавышка куелганда, уникегә уналты тавыш белән мөддәт белән сайлау кабул ителә. Бәхетҗан Каратаев: "Безнең кыргыз арасында мөддәт белән дә, мөддәтсезлек белән дә сайлау гамәлдә юк булганлыктан, мин бу мәсьәлә хакында бер якка да тавыш бирмичә каламын", - дип игълан итте. +Соңра мөддәтне закон белән тәгъйин итәргәме, юкса, мәхәллә әһеленең үзенә тапшырыргамы, дигән мәсьәлә тавышка куела. (Моны тавышка куюны Садри әфәнде тәклиф иткән иде.) +Мөддәтне закон белән билгеләү унбишкә каршы уналты тавыш белән кабул ителә. Моннан соң мөддәтнең микъдары (ягъни комиссия тарафыннан кабул ителгән сигез ел мөддәт) тавышка куелып, күпчелек белән кабул ителә. Ягъни киңәш мәҗлесенең карары буенча, мәхәллә имамнары сигез елга сайланырга тиештер. (Мәҗлестә хазир муллаларның күбесе мөддәтсез сайлануга тавыш бирделәр, мөддәт белән сайлауга ахун Хурамшин, Иркутск мулласы Г. Габдерәшидов, Кавказ муллаларыннан Гализадә, Сөбханколов тавыш бирделәр. Риза казый да мөддәтсез сайлау ягында.) +Бу беткәч, К. Тәфкилев торып: "Әфәнделәр, безнең киңәш мәҗлесебез тиз ябылачак, димәк, безнең кулыбызда бары ике көн кала. Әгәр бертөрле сәмәрәле эш эшләргә теләсәгез, тизрәк ашыгыбрак, тырышыбрак эшләгез; рәистән үтенер идем: нотык сөйләүнең мөддәте чикләнгәч, шул ригая кылынсын иде һәм бер адәмгә бердән артык сөйләргә рөхсәт итмәсен иде", - ди. +Садри Максудов: "Мәҗлес иртәгә (егермесендә) ябылмаска тиеш, 25енә хәтле дип рөхсәт бирелгәч, шул егерме бише дә хисапка керергә тиеш, гадәттә шулай була, дәхи без мәҗлеснең мөддәтен бераз арттыру хакында үтенергә тиешлебез", - ди. +И. Акчурин: "Мин президиумнан мәҗлеснең мөддәтен тагын бер өч көнгә озайту хакында тиешле урынына мөрәҗәгать итүне үтенәм". +Рәис Тупчибашев, сүзне кыскарак тотуны үтенеп, мәхәллә имамнарының мәгыйшәтләрен тәэмин итү маддәсен мөзакәрәгә куя. +Комиссия шәһәр муллаларына елга - 600 сум, авыл муллаларына 400 сум, мөәзиннәргә шуның яртысын жалованье сурәтендә бирүне тиеш тапкан, степной областьларда - Төркестан вә Әстерхан кыргызларында - мулла файдасына өй башына бер сум, мөәзин файдасына илле тиен җыярга тиешлеккә карар биргән. +Муса әфәнде: "Бәйтелмалдан кифая (торырга җитәрлек кадәр) акча бирелергә тиеш. Бәйтелмалга зәкят, гошер вә башка сәдакалар җыела. Сәдакалардан жалованье исеме белән бирү ярамый, без[гә] монда, "жалованье" димичә, "кифая" дип кенә әйтергә кирәк. Дәхи комиссия тарафыннан билгеләнгән жалованьенең микъдары күп урыннарда мәхәллә әһеленә авыр булыр", - ди. +Садри Максудов бер ачлык елны мөфтинең, мәхәллә имамнарына казнадан пособие бирелүне үтенеп, дахилия вәзиренә мөрәҗәгать иткән гаризасын укый вә, шуңа таянып, муллаларга биреләчәк мәгашлыкның һич булмаса бер өлешенең казнадан бирелергә тиешлеген алга сөрә вә мәҗлеснең дикъкатен шуңа җәлеп итә. Мәҗлес аның тәклифен кабул итеп, мәхәллә руханиларына биреләчәк жалованьеның бер өлешенең - мәхәллә халкыннан, бер өлешенең казнадан тәэмин ителергә тиешлеген кабул итә. +Жалованьеның микъдарына килгәч, мәҗлес комиссиянең карарларын бөтенләй кабул итә, ягъни киңәш мәҗлесенең карары буенча моннан соң: шәһәр муллаларына елга - 600 сум, мөәзиннәргә - 300 сум, авыл муллаларына - 300, мөәзиннәргә 200 сум жалованье бирелергә, әмма сахрада торучылар арасында һәрбер авыл мулласына (авылның чиге бу көндә законда "авыл" дип йөртелгән чик белән билгеләнә) - өй башыннан бер сум, мөәзингә илле тиен җыелып бирелергә тиештер. +Тәнәфес вакытында Риза казыйдан руханиларны мөддәтсез сайлауга тавыш бирүенең сәбәбен сорадым. Ул әйтә: "Авылларда сигез ел саен мулла алмаштырып тору сәбәпле, муллаларның хәлләре бик авыраячак. Шул муллалыктан башкага хәзерләнмәгән бер мулла сигез елдан соң урыннан чыгарылса, кая барырга белмичә, аптырап ач калырга мәҗбүр булачактыр. Мин хәтта мөфти вә казыйларның да мөддәтсез сайланулары тарафындамын, чөнки мөддәт белән сайланганда, әледәнәле сайлау маҗаралары, низаг вә җәнҗаллары булып, халыкның бөлгенлегенә, ифтирак вә дошманлашуына сәбәп булачактыр". +Тәфкилев җәнапларыннан: "Киңәш мәҗлесе, вакыйган, шулай егерме дүртендә үк ябыламы?" - дип сорадым. +Ул: "Хәзер безнең белән департамент арасында ихтиляф чыкты. Ул егерме бише керми, ди, ә без керә дибез, ничек булып калыр инде. Әгәр департамент үз сүз��ндә торса, мәҗлесебез әлбәттә, егерме дүртендә көн буе эшләп, егерме бишенә каршы ябылачактыр", - диде. +- Мөддәтне арттыру хакында департаментка мөрәҗәгать итәчәксезме? +- Итәргә уйлыйбыз, ләкин гайре рәсми сорашуларыбызда арттырыр төсле күренмиләр. Шунда да рәсми сурәттә мөрәҗәгать итеп карарга да уйлыйбыз. +* * * +Мәскәүдән киңәш мәҗлесен күрергә махсус килгән Уфалы Сабирҗан Шәмгулов, Троицкиның Габделвәли Бакиров, Алма-Аталы Габделвәлиев, егерме икесендә комиссияләр вакытында, бүген гомуми җыелыш вакытында, бәгъзе вәкилләрне күреп, сөйләшеп йөрделәр. Мәҗлес ябык булганлыктан, табигый, чит кеше хазир була алмыйдыр. +Заһид бәк Шамил теләгән вәкилләрне егерме алтысында Ораниенбаум, Петергоф вә Кронштадтка алып барырга, вәзарәттән рөхсәт алып, Балтыйк флотын күрсәтергә уйлыйдыр. XI +Киңәш мәҗлесенең сигезенче гомуми җыелышы 24 июньдә иртә белән сәгать унбердә башланырга тиеш булса да, соң көннәрдә, ни өчендер, вәкилләр бик акрын җыелалар. Унда башланырга тиешле комиссия җыелышлары - унбердә, унбердә җыелырга тиешле гомуми утырышлар уникедә көчкә-көчкә генә башлана алалар. Бәгъзе вәкилләр бер дә килмиләр (мислә, Грозный вәкиле Габделкадыйров), бәгъзеләре (мислә, Троицк вәкиле Җиһанша Сәйдуллин) мәҗлеснең ахырына таба гына килеп, сәерче кабиленнән генә торалар. Муллаларның бәгъзеләре комиссия җыелышларына килми калалар. +24 ендәге гомуми җыелыш мөфтиләр, шәйхелисламнар, вилаять мәҗлесләренең рәисләре, әгъзалары вә казыйлар хакында мөзакәрә белән башлана. +Мәзкүрләр гали руханилар дип аталалар, алар, аз булдыгында, елга бер мәртәбә съезд ясый алачаклар, земство һәм шәһәр съездларына вәкилләр тәгъйин итә алалар, падишаһ тарафыннан тасдыйк ителәләр. +С. Максудов: "Падишаһ таҗ кигән чакта хазир булыр өчен, башка милләт руханилары белән бергә безнең мөфтиләремез дә дәгъвәт ителсеннәр". Бу кабул ителә. +Шакир Тукаев: "Мөфтиләргә үз районнарындагы руханиларны вә мәхәлләләрне карап йөрергә хак бирелсен иде", - ди. Бу да кабул ителә. +Оренбург идарәи руханиясендә бер мөфти, алты казый булырга тиеш, Төркестанда ачылачак идарәи руханиянең составы шулай булыр. Әмма бүтән җирләрдәге идарәи руханияләр бер мөфти, өч казыйдан тәшкил ителерләр. +Мөфти, вилаять мәҗлесе рәисе, әгъзалары вә казыйлар нинди кешеләрдән сайланырга тиеш? +Мулла Кашшаф Тәрҗемани: "Мөфти вә казыйлар хатыйп вә мөдәррислеккә имтихан тоткан затлардан сайланырлар, боларның рәсми бер мәнсабта булулары лязем түгел, ләкин шундый шәһадәтнамәләре булу мотлак лязем", - дигән фикерне гарыз итә. +Мостафа Давыдович: "Хәзерге мәдрәсәләрнең дәрес программлары бик начар, алардан дин гыйлемнәре белгән берьяклы гына кешеләр чыга, мәдрәсәдә егерме биш ел торган бер шәкерт русчадан һәм дөньядан хәбәрсез була, шунлыктан голүме динияне белү өстенә, һич булмаса, урта образование алган кешене мөфтилеккә сайларга тиеш". +Мулла Хәйрулла Госманов мөфтине голәмадан сайлауны яклый. +Садри Максудов голүме динияне, һич булмаса, хатыйп вә мөдәррисләр дәрәҗәсендә белгән кеше булсын, ди. +Ахун Гализадә мөфтинең дин голәмасыннан сайлануы хакында сөйли. +Бүкәйханов мөфтилеккә сайланачак кешенең голүме диниядән шәһадәтнамәсене булу илә генә иктифа итмичә, бер голәма һәйәте алдында бер дини мәсьәлә хакында диссертация химая итүен шарт кыла. +Ахун Абызгилдин русчадан гали тәхсил күрүне шарт итә. +Депутат Далгат: "Русчадан билгеле ценз кую тиеш түгел. Йорт (Домашние) тәрбиясе алган булса да җитсен. Әмма моннан соң Духовная семинарияләр мәйданга килгәч, сез теләгән ике канатлы кешеләр җитешер", - ди. +Шакир Тукаев русчадан бер дәрәҗәи-гыйльмия дә шарт булмасын, ди. +Садри Максудов: "Русчадан бер ценз куймыйча ярамый. Әгәр без "русча белү җитә", дисәк, бу "белү"не төрле кеше төрлечә аңлый, шунлыктан гомуми бер микъяс куярга тиештер", - ди. +Мулла Кашшаф Тәрҗемани муллаларга - бер класслы школа, өяз казыйларына - ике класс, вилаять мәҗлесе рәисенә, Духовное правление әгъзаларына - дүрт класс, мөфтигә урта мәктәп образованиесе тиешлекне гарыз кыла. +Мөфтизадә: "Русча цензны катгый рәвештә (кисеп) чикләү мәгъ куль түгел, болай чикләү гомуми сайлау ысулын боза, минемчә, мөфти булган зат голүме динияне белсен, русчадан да хәбәрдар булсын дию җитә", - ди. +Төркестан вәкиле Мирҗәлилов Төркестан руханилары арасында русча шәп белгән кеше юк, ди. +Доктор Әхмәд бик Агаев русчаны чикләмичә ярамый, 1872 ел положениесе буенча ачылган шәһәр мәктәпләренең мәгълүматы шарт ителсен, ди. +Гализадә русча белү кадәресе җитә, ди. +Муллазадә: "Русча белеме кәгазьләрне, идарәләрдәге эшләрне аңларлык дәрәҗәдә булсын, юкса секретарьлар кулында уенчык булып калыр". +И. Акчурин русча белү шарт, ләкин дәрәҗәи-гыйльмийә билгеләү берничә елдан соң булсын, дип сөйли. +Давыдович русчадан 1912 ел законы буенча ачылган гали, ибтидаи мәктәпләр мәгълүматы шарт ителсен, ди. +Депутат Җәгъфәров русчадан билгеле бер ценз куюга каршы сөйли: "Голүме шәргыядә моктәдир булу өстенә русча зур образование алган кешене хәзергә табу бик мөшкелдер", - ди. +Моназаралар басылып, мәсьәлә аңлашылгач, голүме диниянең микъдарында мулла Тәрҗемани гарыз кылган фикер кабул ителә. Соңра, "русча белү" җитәме? дигән мәсьәлә тавышка куела да, шул кабул ителә. Русчадан ценз шарт ителми. Ягъни мөфти вә казый булачак кешеләр голүме диниядә хатыйп вә мөдәррислеккә имтихан тоткан, русча белгән кешеләрдән сайланачактырлар. +Бүкәйханов гарыз кылган диссертация химая итү кабул ителми кала. +Моннан соң Коръән вә әҗзасын бастыру эше идарәи руханияләргә монополия итеп бирелергә тиешлек кабул ителә. +Соңра мөфти вә казыйларны биш ел мөддәт илә сайларга тиешлек кабул ителә. +Мулла Хәйрулла Госманов вә Садри Максудов тугыз елга сайлауны гарыз итсәләр дә, кабул ителми. +Киңәш мәҗ��есе тарафыннан +Мөфтиләргә мәгашлык - 6000 сум. +Идарәи рухания әгъзаларына - 3000 сум. +Вилаять мәҗлесе рәисләренә - 2000 сум. +Вилаять мәҗлесе әгъзаларына - 1500 сум. +Өяз казыйларына 1200 сум микъдарында билгеләнде. +Моннан соң Дагстанда - Тимер-Хан-Шура шәһәрендә, Төркестан өчен Ташкент шәһәрендә яңа идарәи руханияләр ачарга карар бирелә. +Кыргыз сахралары хакында сүз чыкканда, Садри әфәнде Максудов бу хакта кыргыз вәкилләренең фикерен белергә тиешлекне гарыз итә; шулвакыт Урал кыргызлары вәкиле Б. Каратаев торып, дүрт область (Урал, Тургай, Акмулла, Семипалат) кыргызларның Оренбург идарәи руханиясенә кушылырга теләгәнлекләрен гарыз кыла. Шунда ук бүген киңәш мәҗлесе исеменә Кустанай өязе кыргызларының вәкилләреннән килгән телеграмм укыла. Алар үз телеграммаларында Оренбург Духовное собраниесенә кушылырга теләгәнлекләрен белдерәләр. +Лапин: "Ихтимал, Акмулла вә Семипалат кыргызлары, Төркестанга аерым идарәи рухания тәэсис ителәчәген белмәдекләреннән, Оренбург Духовное собраниесе карамагына керергә теләгәннәрдер. Моннан соң инде алар, бәлки, Төркестан идарәи руханиясенә кушылырга теләрләр", - ди. +Бүкәйханов: "Мин, хөкүмәттән рөхсәт алып, Акмулла вә Семипалат кыргызлары арасына барып, ошбу киңәш мәҗлесенең карарлары хакында доклад укымакчы булам. Әнә шул чакта кая кушылу хакында аларның фикерләре ачык беленер", - ди. +Мәҗлес тарафыннан бу фикер тасвиб ителә. +Каратаев Уральск вә Тургай областе кыргызлары хакында шөбһәләнергә ярамаганлыгын вә аларны туп-тугры Оренбург собран иесе даирәсенә кушарга тиешлекне сөйли. +Зур тәнәфестән соң вакыфлар хакында мөзакәрә дәвам итә. Вакыфларга нәзарәт идарәи руханияләре кулында булыр, ләкин вакыфның куйган шартлары ригая ителер, идарәи руханияләрдә бер вакыф шөгъбәсе булыр, дип кабул ителде. +* * * +Бүген кич вә иртәгә егерме дүртендә өйләдән элек комиссияләр җыелышы булачак. Егерме дүртендә өйләдән соң, сәгать бердән башлап, актык мәртәбә гомуми җыелыш булчактыр. +Шулай итеп, киңәш мәҗлесе унбер көн дәвам итәчәктер. XII +25 июньдәге тугызынчы вә актык гомуми җыелыш өйләдән соң сәгать икенчедә башлана. Иң элек Ширгали Лапин үзенең исламияттә мәхкәмә тәшкиляте хакында комиссиядә укыган докладының кыска мөндәриҗатын съездга гарыз кыла. Соңра мөселманнарның рухани мәктәп вә мәдрәсәләре хакында мөзакәрә башлангач, Садри әфәнде Максуди бу хакта унбиш маддә гарыз кыла: +1) Мөселманнарның рухани мәктәп вә мәдрәсәләре һәммәсе идарәи руханияләр нәзарәтендә булыр. +Хашия: "мәктәп" дип - мәхәлләдәге дини ибтидаи мәктәпләр, "мәдрәсә" дип руханилар вә дини галимнәр җитештерер өчен нигезләнгән урта вә гали дарелголүмнәр аталадыр. +2) Мәктәп вә мәдрәсәләрнең гыйльми җәһәтләрен идарә итү - руханиларга, хозяйственный җәһәтләрен башкару яхшы тәшкил ителгән мәхәлләгә тапшырылыр. +3) Гыйльми эшләрне башкару вә аларга өстән нәзарәт итү өч��н, һәрбер идарә хозурында бер тәгълим шөгъбәсе (учебный отдел) тәэсис ителер. +4) Бу шөгъбәнең башында рухани идарәнең үзе тәгъйин иткән бер әгъзасы торыр. +5) Гыйльми шөгъбә хозурында билгеле бер тәртип белән сайланган мөдәррис вә мөгаллимнәрдән тәшкил ителгән бер тәгълим шурасы булыр. +6) Мөгаллим вә мөдәррисләрне билгеләү, мәктәп, мәдрәсәләргә программнар төзү, мәктәп-мәдрәсәләрне матди яктан тәэмин итүне кайгырту вә башкалар - учебный отдел вазифасыдыр. +7) Кызлар мәктәпләре дә идарәи руханияләр карамагында булыр. +8) Яңа мәктәп, мәдрәсәләр ачарга рөхсәт итү идарәи руханияләр хакы булыр. +9) Рухани мәктәп-мәдрәсәләр хосусый акчалар һәм вакыфлар белән асралыр. +10) Идарәи руханияләр мөдәррис вә мөгаллимнәрне гыйльми шөгъбә хозурында махсус төзелгән программ буенча имтихан тоткан кешеләрдән тәгъйин итәрләр. +11) Мәктәпләр, ирләр өчен булган кеби, кызлар өчен дә булыр. +12) Кызлар мәктәпләрендә мөгаллимлек итүчеләр дә идарәи руханияләр хозурында имтихан тоталар. +13) Мәктәпләрдә дин сабаклары вә татар теленнән башка хисап, җәгърафия, рус тарихы вә кыскача башка фәннәр дә укылыр... +14) Мәдрәсәләрдә голүме исламиянең һәркайусы мантыйк, тарихы мөкатдәс вә гомуми җәгърафия, фәлсәфә, гарәп вә татар теле укылыр. Рус теле өчен мәдрәсә хозурында аерым русский класс булыр. +15) Мәктәп мөгаллимнәре хокукта килсә, мәктәпләре мөгаллимнәре белән бер дәрәҗәдә тотылыр. Садри әфәнденең әйтүенчә, мөселманнарның дини мәктәп вә мәдрәсәләр хакындагы теләкләрен ошбу маддәдә хөласа итеп була. +Бу тыңланып үткәч, киңәш мәҗлесенә катышкан муллалар тарафыннан төзелгән мөселман бәйрәмнәренең фиһристе (спискасы) укыла. Бу фиһристтә иң элек һәр мөселман кашында ригая кылынган бәйрәмнәр, соңра сөнниләр генә ихтирам иткән бәйрәмнәр, ахырдан шигыйлар гына ихтирам кылган бәйрәмнәр саналган. +Моннан соң рәис Г. Тупчибашев вәкилләргә карап сөйли: "Без монда кулыбыздан килгән кадәр эшләдек, материалларны оештырдык, материаллардан файдаланып, безнең Думадагы вәкилләребез закон ляихәсе төзерләр. Ләкин моннан соң да вәкилләребезне ялгыз калдырырга, аларга ярдәм итмичә торырга ярамый. Хәзер Русиядә ялыну, ялвару, түрәләрнең бусагаларын таптау юлы белән максатка ирешеп булмый, инде халык вәкилләре, Дәүләт думасы аркылы гына теләкләр кулга төшереләдер. Шунлыктан тәкрар итәмен ки, Петербургтан китү белән, үзегезнең депутатларыгызны хәтерегездән чыгармагыз; хәзер киңәш мәҗлесенең эш кыйсеме ябылды дип игълан кылам". Шулай итеп, мәҗлеснең эш кыйсеме бүген сәгать 3 кә ун минут калганда ябыла. Вә тәнәфес була. +Тәнәфестән соң мәктәп вә мәдрәсәләр хакында Садри Максудов укыган маддәләрне мөзакәрә итәргәме, юкмы мәсьәләсе тавышка куела. Мөзакәрә итәргә тиешлек күпчелек белән кабул ителә. +14 нче маддәне караганда, мулла Кашшаф Тәрҗемани: "Мәдрә сәләр хозурындагы русский классларның аерым булуы мәдрәсәләрдәге мөселманча дәресләргә уңайсызлык итә, рус теле мәдрәсәнең программына, башка фәннәр белән бергә, фән булып керсен иде", - ди. Ахун Абызгилдин дә шуны яклый. Ахырда бу маддә, Тәрҗемани теләгәнчә, үзгәртелеп кабул ителә. +15 нче маддә моназараны муҗиб була. Ахырда ул да кабул ителә. +Җантурин: "Монда безнең мәктәп-мәдрәсәләрнең школьный сетькә кертелеп-кертелмәячәге хакында бер сүз дә әйтелмәгән". +Тәрҗемани: "Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез бик мөкатдәс вә газиздерләр, милләт аны сакларга тиеш, школьный сетькә кертү - аларны бетүгә хөкем итү димәктер". +Леманов, Җантурин сетькә кертүдән куркырга ярамаганлыкны сөйлиләр. +Гайсә мирза изах бирә: "Моннан биш ел элек Дәүләт думасына кертелгән закон ляихәсе буенча эш болай: әгәр гомуми тәгълим мәсьәләсе инородецларга матлуб рәвешендә хәл кылынса, безнең рухани мәктәп-мәдрәсәләр, рухани идарәләр кул астында була торып та, школьный сетькә керәчәкләр, әгәр алай хәл кылынмаса, сетькә кертеп-кертмәү безнең ихтыярымызда кала". +Рәис Тәфкилев җәмәгатькә карап әйтә: "Әфәнделәр, мәҗлесебез ябылырга тора, хәзер бер-бер төрле заявлениесе булган кешеләр игълан кылсыннар иде". +Ахун Хөрәмшин: "Шәригать буенча мөселманнар үз дини бәйрәмнәрендә ял итәргә тиештерләр, менә хөкүмәттән шул тугрыда сорыйсы килә". +И. Агаев: "Өйләнгәндә, егет тарафыннан сәламәтлегенә шәһадәтнамә китерү тиешлекне бер теләк (пожелание) кабиленнән генә кабул итәсе иде". (Бу кабул ителә). +Иркут мулласы: "Дарелмөгаллимин вә дарелмөгаллимат комиссиясен бераз кузгатасы иде, әгәр аларны ачарга рөхсәт бирмәсәләр, мөгаллимнәр курслары ачарга рөхсәт бирелсен иде". +Бүкәйханов: "Мине монда җибәргән кыргызлар мал бугазлавы хакындагы закон ляихәсеннән асла разый түгеллекләрен әйтергә куштылар". +Хурамшин: "Төркия вә Мисырда укыган кешеләргә, алар гәрчә Русия тәбәгасе булсалар да, безнең мәктәп-мәдрәсәләребездә мөгаллимлек итәргә рөхсәт итмиләр, әнә шул бетсен иде". +Тәфкилев мал бугазлау хакындагы ляихәнең Думадан үтмәячәге хакында сөйли. +С. Мирҗәлилов: "Төркестан мәктәпләрендә мөгаллимлек итәр өчен милләт, каумият каралмасын иде". +Каратаев: "Без кыргызларның дини ихтыяҗларыбыз бетергесез. Шунлыктан мин ул хакта сүз озайтмыйм, тик шуны гына әйтәм: безнең кыргыз далаларында рухани тәшкилят юк. Без аннан мәхрүмбез, аннан гына түгел, Думага вәкилләр сайлаудан да мәхрүмбез. Шунлыктан бу хакта Думада безнең тавышыбыз ишетелмәячәк, ләкин анда безнең кардәшләребезнең тавышлары ишетелер. Кыр гызларның ошбу теләкләрен сезгә тапшырамын, кардәшләр! Без сезнең белән Думада да, башка җирдә дә бергәбез, бер теләктәбез. Безгә Дәүләт думасына вәкилләр сайлауга права бирмиләр, безне җитешмәгән, диләр, ләкин кыргызлардан хөкүмәт мәктәпләрендә укыган зыялылар, укымышлы кешеләр күп, зан итәбез ки, хөкүмәт безне бу хәлдә калдырмас. Бу нормальный хәл түгел. Әгәр киңәш мәҗлесе шул хакта бер фикер әйтсә, файдадан хали булмас иде". +Иркут мулласы: "Иркут губернасында ифрат күп мөселман солдатлары бар, әмма аларга гаскәри имам юк". +Сәйдуллин: "Кыргызлар утраклыкка күчкәндә, аларга җир кисеп биргән чакта (рус мөһаҗирләренең чиркәүләренә биргән кеби), мәсҗедләр файдасына да җир аерылсын иде". +Дәхи бер тәнәфес ясала. Тәнәфестән соң Галимәрдән бәк Тупчибашев, мөнбәргә менеп, бер сәгатьтән артыкка сузылган нотыгын сөйли. Ул әйтә: "Бу киңәш мәҗлесебезнең төзелеше тәнкыйтькә мохтаҗ, безне җүнләп тыңларга да теләмиләр. 1906 елның 26 февраль указында һәрбер русияле үзенең ихтыяҗларын сөйләргә дәгъвәт ителде. Бу дәгъвәткә башлап мөселманнар тавыш бирделәр. Алар вәзирләр кабинетына биш йөзләп петиция вә гаризалар бирделәр. Шуларны карап чыгу яңа гына вафат булган Череванскийга тапшырылган иде. Бу кеше безнең ул гаризаларыбыздан көлә генә. "Бу халык теләге түгел, бәлки бер горуһ адәмнәрнең генә ясаган нәрсәләре", - дип куя. Хәзер шушында министрның үзе килсә иде, мин аңа туп-тугры безнең арзуларыбызның хәят вә мәгыйшәт арзулары икәнлеген сөйләр идем. Безне яхшылап тыңларга, безнең әхвәлебезне рәтләп тикшерү лязем, юкса һәммәсе канцелярия эше булып, нәтиҗәсез калачактыр. Мөселманнар үзләренең ватанга садакатьләрен, итагатьле бәндә икәнлекләрен әллә кайчаннан бирле исбат иттеләр. Монда бәгъзе хатыйплар Кырым татарлары полкларының һәм башкортларның Парижга иң элек барып кергәнлекләрен сөйләделәр. +Император III Александргача падишаһларның хосусый охраналары Кавказ бәкләреннән төзелә иде. Мөселманнар бик мотыйг, бик инсафлылар. Аларның инсафлыклары башкалар кычкырган чакта кычкырырга манигъ булды, ләкин мин латин мәкален китереп әйтәм: "Мөселманнарның шул тик торуларында кычкыру бардыр". Соңра Г. Мәрдан бәк мөселманнарның әллә нинди "изм"нар белән төһмәт ителгәнлекләрен, ул төһмәтләрнең урынсыз булуларын сөйләгәч, сүзне хөррияте диниягә күчереп, Кануны әсасидә әйтелгән хөррияте диниянең әле мөселманнар хакында чын мәгънәсе белән мәйданга китерелмәгәнлеген сөйли: "Хөррияте диниянең тышкы галәмәтләре булырга, мислә, гыйбадәтханәләр, руханилар йөзгә кызыллык китермәслек рәвештә булырга тиеш, әмма безнең дин башлыкларыбызның положениеләре кызганыч хәлдә. Закавказье шәйхелисламы 1200 сум жалованье ала. Хәлбуки, Бакудагы полиция башлыгы 3000 сум мәгашлык ала. Безнең дүрт мөфтиебез - әһлиятсез вә кимчелекле адәмнәр, әгәр безгә сайлау хокукы бирсәләр иде, ул чакта мәсьүлиятне безнең өстебезгә йөкләтә алырлар иде. Моннан соң хатыйп мөселманнарда әүвәлдә мәдәният вә гомран һәм мәктәп вә мәдрәсәләр булганлыгын вә алардан бөек галимнәр чыкканлыгын, бу көндә ул мәдрәсәләрнең харап булып, яңалары мәйданга китерелмәгәнлектән, зур мәнсабларга тәгъйин итәрлек әһлиятле затларның табылмавын сөйли вә бу хакта Кавказ наместнигының падишаһ хә��рәтләренә биргән докладында "шәйхелисламлыкка лаек кеше таба алмыймын" дигән сүзен күчерә, соңра руханилар җитештерә торган мәктәпләрнең юклыгын вә шул сәбәпле, голәма кахтлыгын сөйли дә вакыфларга күчә. Бу хакта байтак сөйләгәч, 17 апрель (1905), 12 декабрь (1906) указларыннан, Министрлар шурасының карарларыннан инородецлар вә, хосусан, мөселманнар хакындагы җөмләләрне укып, әле ул әмерләр вә тәдбирләрнең асла мәйданга китерелмәгәнлеген, тыныч эшләгән III вә IV Думаларга мөселманнар хакында һичбер канун ляихәсе кертелмәгәнлеген сөйли, нотыгын болай бетерә: "Без, филхакыйкать, яңа эш эшләмәдек, бу арзу вә таләпләр - мөселманнарның йөрәкләреннән әллә кайчан түгелгән нәрсәләр. Без аларны тәкрар да итмәс идек. Ләкин ул теләкләрнең бирелмәвеннән михнәт чигүче безләр булганлыктан, сөйләргә-тәкрарларга мәҗбүр булабыз. Депутатларыбызга рәхмәт! Алар безнең белән бергә эшләштеләр, иптәшләре күптән таралсалар да, алар монда калдылар. Без алардан күп нәрсә өмет итәбез, фәкать 3 июнь законы сәбәпле, мөселман депутатларның саны һаман азая бара. Дәхи, Төркестан вә кыргыз сахраларындагы халыкларның теләкләре анда ишетелми кала. Шунлыктан ошбу халыкларга Думага әгъзалар сайлау хокукы бирелү бик матлуб вә тиештер". (Куәтле алкышлар.) +Моннан соң Тупчибашев киңәш мәҗлесенең иң мөһим карарларын болай санап күрсәтә: +1) Шимали Кавказ вә Төркестанга аерым идарәи руханияләр ачу. +2) Дүрт областьның кыргызларын Оренбург Духовное собраниесенә кушу. +3) Мөселманнар күп урыннарда рухани мәдрәсәләр, дарелмөгаллимин вә әл-мөгаллиматлар ачу. +4) Мәдрәсәләрдә мөгаллимлек итәргә читтә укыган кешеләргә дә рөхсәт итү. +5) Закавказьеда ни өчендер метрикага керми калган кешеләргә тиздән метрический шәһадәтнамәләр бирү. +6) Кыргызлар вә башкортларга мәсҗед файдасына җир аерып бирү. +7) Бер арзу сурәтендә: өйләнәчәк егетләрдән сәламәтлекләре хакында шәһадәтнамә сорау. +Биньямин Әхтәмов: "Мин киңәш мәҗлесен ясаучыларның берсе сыйфаты илә монда килгән вәкилләрнең һәммәсенә рәхмәт әйтәм вә, илтифат итеп, мине рәис могавинлегенә сайлаулары өчен тәшәккер итәм. Бу мәҗлескә рөхсәт алу да бик читен булган иде. Рөхсәт биргәч, безне ябып куйдылар, матбугат вәкилләрен кертмәделәр вә, гомумән, безнең мәҗлесебезгә рух кертмәскә теләделәр. Ләкин сез үзегезнең гарыз кылган теләкләрегез белән мәҗлескә рух керттегез. Әфәнделәр, мин халык көченә ышанамын, берегеп эшләнгән эш һәрвакытта җирле нәтиҗә бирә. Мин ышанамын ки, Аллаһ теләсә, моннан соң дәхи дә уңайлырак әхвәл эчендә җыелып сөйләшербез".(Алкышлар.) +Агаев сөйли, ахырда мәҗлескә җәмгыяте хәйрия залында җыелырга рөхсәт биргән миһманнарны хуш кабул иткән җәмгыяте хәйрия рәисе Заһид әфәнде Шамилгә рәхмәт әйтә. +Тәфкилев тә мәҗлес исеменнән Шамил әфәндегә тәшәккер итә. +Генерал Еникиев: "Төркестан - ерак мәмләкәт, ул хөкүмәт күзеннән дә ерак, мин вә иптәш��әрем Төркестанны каплаган пәрдәне күтәрдек түгел. Без аңа аз гына тукынып кына киттек... +Муса әфәнде: "Мин моннан элек булган съездларыбызның һәммәсендә хазир булдым. Бу съезд - иң мөһим бер съезддыр. Бу мәҗлестә голәмаларыбыз мөһим мәсьәләләргә әһәмият бирәләр. Шийга галимнәре дә безнең белән бергә иттифак үзрә хәрәкәт итәләр. Без рухани эшләребезгә артык әһәмият бирмәле, чөнки рухани эшләребез - мөкатдәс михрабыбыз төзәлсә, безнең һәммә эшләребез төзәлер. Монда әлегәчә безнең уңайсыз хәлдә торуыбызның сәбәпләрен читтән эзләделәр. Минемчә, моның мөһим сәбәбе - без үзебездер. Безгә дүрт неграмотный мөфти билгеләгәннәр. Без шуларны кабул иткәнбез. Әгәр без кабул итмәсәк, андыйларны билгеләмәсләр иде, әгәр без үзебез моннан соң да төзәлмәсәк, безнең ляихәләребез дә файда бирмәсләр. Без төзәлсәк, хокукларыбызны химая итә белсәк кенә, безгә игътибар булыр", - дигәч, үзен секретарьлыкка сайлаганнары өчен җәмәгатькә рәхмәт әйтә һәм киңәш мәҗлесенең карарларын яхшы забыт итеп, соңра аерым бер китап сурәтендә нәшер кылачагын вәгъдә итә. +Садри Максудов та үзен секретарьлыкка сайлау өчен рәхмәт әйтә. Протоколларның русча кыйсеме яхшы тәртип иткәнлеген, соңра бу киңәш мәҗлесенең башка съездларга караганда мөһимрәк булганлыгын сөйли. +Мулла Кашшаф Тәрҗемани фракциягә вә зыялыларга тәшәккер итә: "Моннан руханилар белән зыялылар кул-кулга тотынып эш кылырга тиеш", - ди. +Хәсәнгата казый борынгы мөселманнарның гыйлем вә мәдәниятләре хакында сөйли, һәм фракциягә тәшәккер итә. +Ахун ага Гализадә, әгузе билләһне әйтеп, "Үәл-тәкүм миңкүм үммәтүй йәдгүүнә иләл-хайри" аяте кәлимәсен укып, шуның мәгънәсен сөйли. +Соңра Мөхәммәдхәсән Мәүлазадә һәм Хәсәнгата казый түргә менеп, әүвәлгесе падишаһ әгъзам хәзрәтләре вә гаиләсенең сәламәтлеген теләп, гарәпчә язган догасын укый. Аннан соң Хәсәнгата казый Коръән укый һәм падишаһ хәзрәтләре, зәүҗәсе, вәлигаһед вә ханадан императорының сәламәтлегенә дога кыла. +Соңра рәис Котлыгмөхәммәд мирза Тәфкилев киңәш мәҗлесенең ябылганын игълан кыла. (Сәгать 9 нчы 10 минутта.) +Ике-өч көннән бирле Петербургта һавалар бик кызып вә бөркүләнеп китте. Шунлыктан соң көннәрдә вәкилләргә кызу вә бөркү залда ябылып эш эшләү бик читенгә килде. +Хосусан, соңга таба мәҗлес әгъзалары комиссияләр вә гомуми җыелыш рәвешендә көндез дә, кич тә җыелып эшләделәр, кавказлылар тарафыннан китерелеп, киңәш мәҗлесе тарафыннан каралып, үзгәртелеп, төзәтелеп кабул ителгән закон ляихәсен, яңадан төзәтелгән рәвештә, машинада бастырып, вәкилләргә бирәчәкләр яки җибәрәчәкләр, газета идарәләренә дә җибәреләчәк, ди. +Вәкилләргә һәрвакыт чәй тәкъдим ителеп торды, һәркөн иртәнге җылы аш бирелде. Теләгәннәргә бер сум бәрабәренә шунда ук дүрт төрле тәгамнән аш хәзерләнеп торды. Заһид әфәнде Шамил вә рафикасы Фатыйма ханымның бу хакта тырышлык, һиммәт вә игътиналары я�� ителмичә вә рәхмәт әйтелмичә узылырлык түгелдер. +Иртәгә егерме алтысында бөтен вәкилләрне Галим Максудов үзенең дачасына дәгъвәт итте. Вәкилләрнең күбесе анда барачаклар. Бәгъзеләре иртәгә кичкә каршы Петербургтан китәчәкләр; бәгъз еләре, хосусан, Петербургка беренче дәфга килгәннәре, ике-өч көн калып, пайтәхетнең карарлыкларын тамаша итмәкчеләр. +Минем дә ябык киңәш мәҗлесе хакында тырышып-тырмашып җыйган мәгълүматтан оештырылган мәктүбләрем ошбу уникенче мәктүб белән тәмам була, әмма бәгъзе бер мөһим докладлар мөфассал рәвештә моннан соң да "Йолдыз"да басылса кирәктер. МИСЫР +Төркия, Кара диңгездәге рус шәһәрләрен тупка тотып, Русиягә каршы сугыш ачу белән, Германиягә каршы оешкан коалициядә әгъза булган дәүләтләрнең һәммәсе белән дә дошман булып әвереләдер. Вакыйга инде Кавказдагы рус гаскәрләре хөдүдене кичеп, Төркия тупрагына һөҗүм итә башладыклары кеби, Йирурталык диңгезендәге Англия - Франция флотлары аз булса да, Чәнак кальга бугазын тупка тотып алдылар һәм 1770 елда рус адмиралы Орлов тарафыннан төрек флотының яндырылган урыны булган Чишмә искәләсен ишгаль иттеләр. Икенче яктан Төркия дә буннан элек Сүриядә җыеп тоткан гаскәрләрен Мисырга таба - төрек йирләрен Мисырдан аерган Сүәеш каналы өстенә сәвекъ итәргә тотынган. Төрекләр, Германия корып биргән план буенча Сүәеш каналын үз кулларына төшереп, Мисыр тупрагына агъламакчы булалар икән. Хәтта бәгъзе хәбәрләргә бинаән, төрекләрнең төп максаты Кавказ яки Кырымга һөҗүм итү түгел, бәлки алар рус урдуларына каршы мөдафәга хәлендә генә тотар, бөтен һөҗүм куәтләрен Мисырга юнәлдермәкче вә шул юл белән Англия тәгәрмәченә таяк тыкмакчы булалар икән. +Димәк, Төркиягә каршы сугыш ачылгач, бөтен үткенлекләре белән күтәрелгән бугазлар вә Әрмәнстан мәсьәләләре рәтенә Мисыр мәсьәләсе дә кушыладыр. +Мисырның хәзерге сәяси мәүкыйгы кызык кына вә үз алдына бер төрледер: фактически (вакыйгъда) Англиянең бер мөстәмләкәсе булдыгы хәлдә, юридически (хокук ягыннан) Төркиянеке санала: Мисыр хөкүмәте Төркия казнасына һәр елны бер микъдар дань түләргә вә бу дәүләт сугыша калса, аңар ярдәм өчен бер микъдар гаскәр йибәрергә тиешледер. Мисырда Төркия хөкүмәтенең "фәүкыльгадә комиссар" титулын хаиз бер мәэмүре, Мисыр Мәхкәмәи шәргыяләренең башында Төркия хөкүмәте тарафыннан йибәрелгән бер казый торадыр. Ләкин комиссар, бәгъзе формальностьларны гына үтәп торган бер түрә булып, Мисырның сәяси эшләренә катыша алмый, Мисырның Мәхкәмәи шәргыяләре дә, пәракәнде бер хәлдә булып, андагы хәяты иҗтимагыядә алар адәм рәтле һичбер роль уйный алмыйлар. +Мәгълүм улдыгы үзрә, Мисыр кыйтгасы Госманлы падишаһларының тугызынчысы булган Явыз солтан Сәлим заманында, госманлыларның истиля дәверләре иң югары ноктага үрмәләп барган чакларда, һиҗрәттән - 923, миладидан 1517 елда Төркия кул астына кергән иде. Ул вакытта Мисыр��ы "Мәмалик" дип аталган хакимнәр җөмләсеннән булган Туманбай идарә итә, Габбаси хәлифәләр нәселеннән булган өченче әлмөттәвәккил галә Аллаһ шунда хәлифәлек исемен күтәреп тора иде. Солтан Сәлим Туманбай белән сугышып җиңде, Мисырга кереп утырды, соңра Туманбайны тоттырып астырды. Мисырны алу Госманлы вә ислам тарихында шул әһәмияте хаиздыр ки, шул тарихта "хәлифәте рәсүл"лек габбасилардан госманлыларга күчте. Солтан Сәлим Әлмөттәвәккил галә Аллаһ, хөсне ризасилә, хәлифәлектән ваз кичертеп, хәлифә булган затның кулында саклана торган "Әманәте шәрифә "не үз кулына алды, хәлифәне Истанбулга китертеп, аңа мәгашлык билгеләде. Солтан Сәлимнең хәлифәлеге, ул чакта Мәккәи Мөкәррәмә шәрифе булган сәед Әбүл Бәрәкат тарафыннан һәм тасдыйк ителде вә Рәсүле Әкрәмнең ватаны булган Хиҗаз гарәпләреннән яңа хәлифәгә гарзы итагать кылып, илчеләр килде. Госманлы падишаһлары, Мисырны үз кул астларына кертсәләр дә, аның эчке идарәсен саглам казыкка бәйләргә, анда төрек мәдәнияте йирләштереп, ул кыйт ганың Госманлы дәүләтенә багланышын тәэмин итәргә аслан тырышмадылар, дисәк, күп хата иткән булмамыз. Госманлы солтаннары Мисырның эчке идарәсен, зур хокукларга малик вә күбрәк ул хокукларны сүи истигъмаль итә торган бер такым валиләрләргә (наместник) тапшырып, ул фәраванлык мәмләкәтеннән килгән акчалар вә бүләкләр белән иктифа итеп, тыныч яталар, әмма бу якта Мисырның идарәсенә наместниклар белән бергә-бер такым бәкләр һәм катышып, "компания" ясап, теләгәнчә болгаталар иде. "Көләмәннәр" дип аталган бу бәкләр, соңга таба дәхи дә көчәеп, Мисырның бөтен идарәсен үз кулларына алдылар. Боларның Мисырдагы солтаннары XVII гасырның азагынача дәвам итте. XVIII гасырның ахырында аурупалылар Мисырга күз сала башладылар. Мисыр Йирурталык диңгезенең генә түгел, хәтта Һиндстан сәүдәсендә дә мөһим бер урын тота башлады. Менә Мисырның иң әһәмиятле шәһәрләрендә аурупалыларның агентлары вә сәүдә конторалары пәйда була башлады. Мисыр бигрәк тә французларның дикъкатен җәлеп итте. Франциянең иске ысул хөкүмәте үк көләмәннәр белән "аңлашып", француз сәүдәсенә Мисырда вә аның аркылы Шаб диңгезенә вә Һиндстанга киң ишек ачарга муафикъ булды. Франция директория хөкүмәте вакытында, икътисади тыкшыну артынча, Мисырны бөтенләй истиля итү фикеренә дә төште, шул ният белән 1798 елда Бонапарт (Наполеон)ны 35 мең гаскәр белән Мисырга йибәрде. Һиндстан юлында торган Мисырда французларның йирләшүе инглиз мәнфәгатенә бөтенләй каршы булганлыктан, Англия адмиралы Нельсон француз көймәләрен Искәндәрия якынындагы Абукир авылы янында тар-мар итте. Ләкин Наполеонның Мисыр тупрагына чыгарылган гаскәрләре, Мисыр гаскәрләрен җиңеп, Искәндәрия, Каһирә вә башка берничә шәһәрләрне ишгаль иттеләр. Соңыннан Сүриягә һәм барып чыккан Наполеон Франциягә кайтырга мәҗбүр булып, Мисырны французлар генералы Клеберга тапшырып калдырды. Клебер, Мисырда дүрт-биш ел торып, 1801 дә төрек вә инглиз гаскәрләре тарафыннан җиңелеп кулга төште. Мисыр француз кулыннан инглизләр ярдәме белән азат ителсә дә, Англия аны Төркиянең үзенә кайтарып бирде. Ниле мөбарәк буйларында аурупалыларның урнашуына вакыт йитмәгән иде әле. Буннан соңгы хәлләр киләчәк мәкаләдә. II +Мисырдан француз гаскәрләре чыгып киткәннән соң, инглиз гаскәрләре дә озак тормыйча чыгып киттеләр. Ул арада мәмлүкләр һаман да Мисыр хөкүмәтен үз кулларына алыр өчен тапшыралар иде. Госманлы дәүләте исеменнән Мисырда валилек иткән берничә кешеләр белән мәмлүкләр арасындагы низаг бөтен Мисырның тынычлыгын бетерде. Шул низаг вакытында урыннан төшерелгән берничә валиләрдән соң, мәмлүкләр Мисырда Госманлы дәүләтенә каршы чынлап кыям иттеләр. Боларның фетнәләрен басар өчен Истанбулдан йибәрелгән гаскәрнең башлыклары эчендә Македониянең Кавала шәһәрендә туган Мөхәммәд Гали исемле бер офицер да бар иде. Мөхәммәд Гали, Мисырга алып бардыгы арнауд гаскәрләренең ярдәме белән, ул чакта Каһирәдә валилек итүче Хөршид пашаны газел иттереп, үзе Мисыр валилегенә менде. 1806 елда Бабы Гали аның валилеген тасдыйк итте. Наполеон гаскәрләренең Мисырга килеп, бераз торып чыгуы Мисырда көләмәннәр салтасын байтак какшаткан иде, ләкин аларның зәгыйфьләнүе Истанбулның Мисырга тәэсирен арттырмады. Мөхәммәд Гали дә көләмәннәр белән күп уграшты. 1811 елда аларны бөтенләй изеп ташлады. Бу изеп ташлау һәм Төркия хөкүмәте файдасына булмыйча, Мөхәммәд Галинең үзенә генә файда булып төште: бу зат Мисырның бөтен хөкүмәтен үз кулына алган фактически (хакыйкый) хакиме булып әверелде. Ул Мисырда бик күп дахили ислахат иҗра кылды, куәтле гаскәр тәшкил итте, солтан Мәхмүднең әмере белән Гарәбстанда күтәрелгән ваһабилар фетнәсен басты. Африкада Нубә, Дангул вилаятьләрен сугышып алды. 1829 елда, Госманлы дәүләтенә рәсми сурәттә багланып торудан да котылырга теләп, аның белән ике мәртәбә сугышты. +Солтан Мәхмүд Гадли заманында Мөхәммәд Гали гаскәрләре Истанбул өстенә йөреп, Кутаһиягә килеп йиткән чакта, Төркия хөкүмәте Русия белән "Хөнкяр искәләсе" мөгаһадәсен ясарга, Атинә вилаятенә һәм Мөхәммәд Галинең валилеген тасдыйк итәргә мәҗбүр булды. Соңыннан мисырлыларга каршы йибәрелгән төрек гаскәре Нәзиб янында җиңелде. Мәхмүд Гадлидән соң тәхеткә утырган солтан Габделхәмид заманында Мөхәммәд Галинең углы Ибраһим паша командасы астындагы Мисыр гаскәрләре Анатулының эченә таба йөридер. Мәсьәләгә Аурупа дәүләтләре катышты, Мөхәммәд Галигә Мисыр вә Гаккя белән канәгатьләнергә тәклиф ителде, ләкин ул күнмәде. Бәс, Англия флоты Бәйрүт янында Мисыр көймәләрен барбад итте, мөттәфикъ дәүләтләр Гаккяне тупка тоттылар. Англия, Австрия вә Пруссия кысуы аркасында Мөхәммәд Гали юашланды, 1841 елда Лондонда мөгаһәдә ясалып, Мисыр, Госманлы дәүләтенә табигъ автономияле бер мәмләкәт булып әверелде, таҗ вә тәхете дә Мөхәммәд Гали нәселенә хас ителде. +XIX гасырның 60 нчы елларында Мисыр бик тизлек илә аурупалаша башлады. Анда тимер юллар күбәйде, мәктәпләр артты, һөнәр вә сәнәгать үсте. Ибраһим пашаның углы вә Мисыр хидьюларының бишенчесе булган Исмәгыйль паша, Йирурталык диңгезе белән Шаб диңгезен казып кушарга теләп, мәшһүр француз инженерлары, Ләсәпесны чакырды. Бу инженер 1859 да эшкә тотынып, [18]69 да тәмам итте. Шушы 1869 елда Исмәгыйль паша Сүәеш каналы дип аталган бу каналның ачу мәҗлесен ясады. Бу мәҗлестә бөтен дөньяның падишаһлары яки аларның вәкилләре хазир булды. Беренче мәкаләдә әйтелдеге үзрә, Англия XVIII гасырда ук Мисырга дикъкать итә башлаган вә аннан французларны чыгарышырга Төркия хөкүмәтенә ярдәм иткән иде. Сүәеш каналы казылып, Һиндстанга иң кыска юл ачылгач, Англиянең Мисырга дикъкате кат-кат артты. 1876 елда Англия Исмәгыйль пашадан Сүәеш каналының дүрт миллион лиралык акцияләрен сатып алырга вә шуның аркасында ул каналны үз тәсаррыфына кертергә муафикъ булды. Мисыр хөкүмәтенең малия эшләренең чуалуы Англиягә аның идарә эшләренә катышырга юл ачты. Исмәгыйль пашаның хисапсыз бакчалар вә сарайлар салдырып тилеләнүе, ул сарайларга иге-чиге булмаган дилбәрләрне җыеп, гыйш-гыйшрәткә вә зәүкъ-сафага бирелүе Мисырның казнасын эштән чыгарды вә хөкүмәтне гаять зур бурычка батырды. +Мисырга бурыч биргән инглизләрнең вәкиле сыйфатилә, Англия хөкүмәте Мисырның малия эшләрен эзәрли вә ул малия эшләрен үз контроле (нәзарәте) астына кертергә тырыша башлады. Ләкин Мисырның француз кредиторлары исеменнән Франция хөкүмәте дә шундый ук контрольне дәгъва иткәнлегеннән, озак мозакәрәләрдән соң аңлашып, ике хөкүмәт, иттифак белән Мисыр малиясенә кулларын салдылар. Менә шул көннән игътибарән Мисырда АнглияФранция "кондоминиум"ы башланды. Бу ике хөкүмәт Мисырның министр вә чиновникларын үзләре теләгәнчә тәгъйин кылалар, газел кылалар вә болар арасында көннән-көн инглиз вә французларны арттыралар иде. Малия эшләре берсе - Англия тарафыннан, икенчесе Франция тарафыннан тәгъйин кылынган ике контролёр (мөрәккаб)га тапшырылды. 1879 елның 17 апрелендә Исмәгыйль паша, вәзирләр кабинетын туздырып, әҗнәбиләрнең һәммәсен урыныннан чыгарды вә мәшһүр Шәриф пашаны баш вәзир итеп, аңа йирлеләрдән мөрәккәб кабинет оештырырга кушты һәм Мисыр гаскәрен алтмыш меңгә ирештермәкче булды. Мисырның хамиләре булган ике дәүләт хидьюның бу эшен тәхәммел итә алмадылар да, Исмәгыйль пашаны үзеннән төшереп, углы Тәүфикъны хидьюлыкка мендерделәр: Бабы Гали дә буны тасдыйк итәргә мәҗбүр булды. Буннан соңгы хәлләр киләчәк мәкаләдә. III +Мисырдагы англо-француз идарәсе, хидью Тәүфикъ пашаның бу ике дәүләт кулында җансыз корал булып әверелүе 1881 елда "Гораби ихтилялы" дигән ихтилялга сәбәп булды. Миралай ротбәсендәге Әхмәд Гораби исем��е офицер, Мисыр гаскәрләрен котыртып, хидьюга, англо-француз режимына каршы кыям иттерде. [18]81 елның 9 сентябрендә хидью һәм консуллар җыелган Габидин сараеның алдына Гораби ат өстендә, кылычын чыгарганы хәлдә, иптәш офицерлары белән килеп, үзенең таләпләрен гарыз кылды. Ул түбәндәге нәрсәләрне таләп кыла иде: вәзирләр кабинетын тарату, парламент ачу, гаскәрнең санын арттыру, яңа хәрбия законын тасдыйк итү, шәйхелисламны газел кылу. +Соңыннан Горабиның теләкләреннән күбесе мәйданга чыгарылса да, төрле интригалар, әһалинең хәзерлексезлеге, хидьюның аумалы бер адәм булуы сәбәпле, мәмләкәттә төрле низаглар, ихтиляфлар баш күтәрде, забитлар таифәсе - Гораби вә иярченнәре дәхи корал шалтырата башладылар. Ниһаять, Гораби Мәхмүд Сами паша кабинетында хәрбия вә бәхрия министрлыгына мендерелеп, бу ике вәзарәттәге төрек вә чиркәс мәэмүрләре һәммәсе урыннарыннан чыгарылдылар, алар урынына Мисыр гарәпләре билгеләнде. Урыны килгәндә, шуны дә әйтеп китәргә кирәктер ки, ул чакта Мисырда куәтле бер чиркәс партиясе бар иде. Гораби министр булгач, ошбу чиркәс партиясенең олугларын тоттырып, хәрби мәхкәмәдә хөкем иттерде. Мәхкәмәнең карарын гамәлгә кую хакында вәзирләр кабинеты белән хидью арасында ихтиляф чыкты, бу ихтиляфның көчәюен күргән Англия хөкүмәте Ла-Манш диңгезендәге флотына Мисырга китәргә әмер бирде, Франция флоты да Мисырга китте вә ике флот берегеп, Искәндәриягә килеп тә йитте. Менә шул рәвешчә, Мисырда чыккан ихтиляфны хәл кылырга бу мәмләкәтнең хуҗасы саналган Төркия дәүләте түгел, бәлки Англия белән Франция дәүләтләре кереште. +Флотлары килеп йиткәч, Мисырдагы Англия вә Франция консуллары үз дәүләтләре исеменнән нота биреп, Мәхмүд Сами кабинетының таратылуын, Горабинең Мисыр кыйтгасыннан чыгып китүен таләп иттеләр. Вәзирләр бу нотаны рәдд кылып: "Безнең Аурупа дәүләтләре белән мөнәсәбәтемез юк, әгәр теләсәләр, Истанбул белән хәбәрләшсеннәр!" - дип башта карышып торсалар да, соңыннан истигъфа иттеләр. Шәриф пашага яңа кабинет тәшкил кылырга тәклиф ителде. Ул башта кабул итми торып, соңыннан бәгъзе шартлар белән ризалык күрсәткәч, Искәндәрия гаскәрләреннән: "Без үземезгә Горабидән башканың вәзир булуын теләмимез, әгәр ул унике сәгать эчендә үз мәнсабына кайтарылмаса, булачак вакыйгаларда безне мәсьүл тотмаңыз!" - мәалендә телеграмм килде. Депутатлар мәҗлесендә Гораби кызу нотык сөйләде вә чит дәүләтләрнең консулларына кәгазь йибәреп, әҗнәбиләрнең тынычлыгын тәэмин итәчәген белдерде вә алардан өч нәрсә таләп кылды: 1) Англия вә Франция үзләренең ляихәләрен кайтарып алсыннар, флотлары Мисыр суларыннан китсен; 2) Кануны әсаси төзелеп, хидью һәм вәзирләрнең хокук вә вазифалары чикләнер; 3) Аурупа дәүләтләре Мисыр мәсьәләләре хакында Истанбул аркылы гына сөйләшсен. Соңра Гораби хидью Тәүфикъны төшерү тәдбирләренә кереште һәм сугыш яракларын ��әзерли башлады. Шул чакта Англиянең хариҗия вәзире Гладстон Англиянең хидь ю ны яклаячагын игълан кылды. +Мисыр өчен шундый мөһим вә хәтәрле дакыйкәдә Төркия хөкүмәт енең эшләгән эше шул булды: Дәрвиш паша исемле бер түрәсен йибәреп, Мисыр әхвәлен тикшерергә кушты. Бу паша: "Саяи гыймранваяи шаһанәдә әсаеш бәркәмальдер", - дип докладлар ясагач, Аурупа дәүләтләренең Мисыр мәсьәләләре хакында мозакәрә итәр өчен Истанбулда бер конференция ясарга тиеш дигән тәклифләрен, Бабы Гали кабул итмәде вә: "Мисырда тынычлык мәҗлесе ясап, мозакәрә- фәлән итәргә лөзүм юк!" - дип киреләнде. Ләкин дәүләтләр, аның сүзенә игътибар итмичә, Истанбулда конференция ясап, Мисыр мәсьәләләре хакында мөшаварә итә башладылар. Бу конференциядә Төркиянең вәкиле хазир булмады. Ләкин бу вакытта Төркия һәм Мисырда үз престижын саклар өчен бер тәдбир эшләде: Әхмәд Горабигә солтан бик шәп бер медаль йибәрде. Бу эш Гораби вә иярченнәренең дәхи дә артыграк җилкенүләренә сәбәп булды... +Дәхи бер мөһим вакыйгага дикъкать ителсен: Истанбулдагы конференция. Җиденче мәҗлестәге карары буенча, Төркия хөкүмәтеннән Мисырга андагы фетнәне басар өчен гаскәр йибәрүен үтенде. Ләкин Төркия хөкүмәте бу үтенечне тыңламады, Мисырга гаскәр йибәрмәде. Буны күргән Англия хөкүмәте Мисыр эшләренә үзенең корал белән катнашырга мәҗбүр булачагын игълан кылды. Искәндәрия суларындагы адмирал Сәймур флоты тәҗавез башлар өчен беренче сылтауны көтә башлады. Скандал чыгачагын белгән Франция флоты 1882 елның 10 июлендә Искәндәриядән чыгып китте. +Унберендә Англия флоты Искәндәрияне тупка тота башлады. Мисыр гаскәре Искәндәриядән чыгып китәргә мәҗбүр булды, инглиз гаскәрләре Мисыр тупрагына төштеләр. Ниһаять, Әт-Тәлл әл-кәбир дигән урында каты сугыш булып, Гораби гаскәре катгый рәвештә җиңелеп эштән чыкты. +Соңра Гораби вә иптәшләренә хөкем булып, йидесе үтерелергә мәхкүм булды. Ләкин бу хөкем соңыннан мәңгелек сөрү белән алаштырылып, фетнә башы Әхмәд Гораби Цейлон (Сәрәндиб) атасына сөрелде. +Менә Төркия хөкүмәтенең тәдбирсезлеге, сәятсезлеге вә гафләте сәбәпле, фетнә басар өчен дип кергән инглиз гаскәре Мисырга оккупация ясап, шунда нык урнашты вә 1883 елда Мисыр бөтенләй Англия кулына кереп, анда Төркия солтанының суверенитетыннан (салтаи галия) коры исем генә калды. Буннан соңгы хәлләр киләчәк мәкаләдә. IV +Инглиз гаскәрләре Мисырга кергән чорларда Суданда Әхмәд Мөхәммәд бине Габдулла исемле бер гарәп "мәһдилек" дәгъва кылып, мәйданга чыккан иде. "Кяферләргә каршы җиһады мөкатдәс игълан кылган" бу Судан мәһдиенең вакыйгасы зураеп, Мисырга табигъ йирләрне вә хәтта Мисырның үз вилаятьләрен дә тәһдид итәчәк булганлыгыннан, инглизләр, Мисыр хөкүмәте белән берегеп, мәһдигә каршы сугыш ачтылар. Гораби фетнәсе инглизләрнең Мисырга кереп утыруларына сәбәп булдыгы кеби, Судан мәһдиенең вакыйгалары инглизләрнең Судан��а кул сузуларына вә Мисырда ныгып калуларына да сәбәп булды. Мисырның күршесендәге фетнәләрне басу белән уграшкан инглизләргә, ягъни Мисырны дошман истилясыннан коткару юлында Мисыр хөкүмәтенә ярдәм иткән кешеләргә: "Сез Мисырдан чыгып китеңез инде", - дип әйтергә, әлбәттә, уңайсыз иде. 1887 елда, ягъни мәһди үлгәннән ике ел узып, Судан фетнәләре байтак зәгыйфьләнгәч, Бабы Гали Англия хөкүмәтенә: "Мисырдан гаскәрләреңезнең чыгачак вакытын билгеләп куясы иде", - дип мөрәҗәгать итәргә кыючылык кылды. Англия хөкүмәте буңа: "Мисырда тәртип вә тынычлык урнашмыйча, бу мөмкин түгел әле", - дип җавап бирде вә мәзкүр елның февралендә гаскәрләрне Мисырның иң мөһим мәркәзләре булган Каһирә, Искәндәрия вә Асван шәһәрләренә бүлеп куйды. Шул ук февраль эчендә Англиянең Истанбулдагы илчесе мистер Вольф Бабы Галигә Мисыр хакында түбәндәге нәрсәләрне тәклиф итте: 1) Мисыр Төркия солтанының кул астындагы бер мәмләкәт булыр, анда капитуляцияләр бетерелер. 2) Мисыр, Бельгия шикелле, битарафлыгы тәэмин ителгән бер йир булыр. 3) Сүәеш каналыннан үтәргә тынычлык вакытында да, сугыш вакытында да һәркемгә ирек бирелер. 4) Дәүләтләр иттифак белән риза булсалар, Англия Мисырны бушатыр. +Бабы Гали бу тәклифләрне илтифатсызрак тыңлады да, ике көн уйлаганнан соң, аларны кабул итмиячәген белдерде. +Шул ук елның маенда Англия Мисырда үз гаскәрләренең яңадан биш ел торуын Бабы Галидән тасдыйк иттермәкче булды. Әмма бу соңгысы: "Өч ел да йитәр", - дип судлашса да, бу хакта һичбер карарга киленмәде. Июнь эчендә Англия хөкүмәте Бабы Галигә Мисыр хакында түбәндәге рәвешчә килешүне тәклиф итеп карады: +1) Мисыр солтаннарның фәрманнары белән бирелгән хокукларга малик булып калыр; 2) Сүәеш каналы битараф бер канал булып калыр вә Мисырның яшәве Аурупа дәүләтләре тарафыннан тәэмин ителер; 3) Мисырда инглиз гаскәрләре өч ел калыр; бу мөддәт узгач, Мисырның үз гаскәрләре башында ике ел инглиз офицерлары то рыр лар; 4) Мисырда дахили яки хариҗи бер-бер тынычсызлык чыкса, инлиз гаскәрләре өч елдан соң да чыкмый торырлар; 5) Мисырда ихтилял күтәрелсә яки аңа башка бер дәүләт һөҗүм итсә, Төркия гаскәрләре белән бергә, анда инглиз гаскәрләренә дә керергә ирек булыр; 6) Бабы Гали вә Англия хөкүмәте ике арада булган бу килешүне башка дәүләтләрдән дә тасдыйк иттерерләр вә алардан Мисырда әҗнәбиләргә бирелгән бәгъзе бер имтиязларның бетерелүен таләп кылырлар. +Озын-озады мозакәрәләр вә мөхабәрәләрдән соң Бабы Гали бу тарика килешүгә дә разый булмады. Англиянең Бабы Гали белән бундый килешү-фәләннәргә юл эзләп йөрүе гаять саклыгы, истикъбальны уйлавы, башка зур вә куәтле дәүләтләргә карашы Мисырда үзенең мәүкыйгын рәсми вә формальный җәһәттән дә ныгытып кую өчен генә булып, әле Мисырга хуҗа булып әверелә алмаганлыктан түгел иде. Филхакыйкать 1883 ел 18 гыйнварда Мисырдагы англо-француз "кондоминиум"ының беткәнлег�� игълан кылынуы белән үк, Мисыр, Англиянең бер мөстәмләкәсе булып әверелгән иде. Төркия хөкүмәте "разый булмаган булып" тора бирде. Әмма Мисырның бөтен идарә эшләре инглизләр кулына кереп бетте. Мисыр хидьюының малия мөстәшарын (киңәшчесен) Англия хөкүмәте тәгъйин итә. Бу мөстәшарның ризалыгыннан башка һичбер урынга акча тотылмыйдыр. Бүтән вәзарәтләргә дә инглиз мөстәшарлары куелган. Болар Англиянең Мисырда генерал-губернатор мәкамын тота торган генералный консулының күрсәтүе буенча билгеләнәләр. Мисырның йирле адәмләрдән куелган министрлары урын ишгаль итеп торучы түрәләр генә булып, һәрбер эшне теге инглиз мөстәшарлары башкарадыр. Гораби фетнәләреннән соң тәшкил ителгән, Мисырның яңа гаскәренә сәрдар (баш командан) итеп инглиз сэр Эфлен куелган иде, шул көннән игътибарән сәрдарларның һәммәсе инглизләрдән куелып, Мисырның гаскәри эшләре дә бөтенләй диярлек инглизләр кулындадыр. Башка зур мәнсабларның да һәммәсендә инглизләр хөкем сөрәдер. +Англиянең Мисырга урынлашуына каршы торган куркынычлы дошманы - Мисырга һичбер вакытта чын мәгънәсе белән хуҗа була алмаган Төркия түгел, бәлки Франция дәүләте иде. Мисырның Англия тарафыннан ишгаль ителүе, чирек гасыр буенча бу дәүләт белән Франциянең якынлашуына манигъ булып, Англия белән Германиянең дуслыгын куәтләп торды. Тик 1904 елда гына Англия белән Франция арасында аңлашу мәйданга килде: шул елда Франция, үзенең Фасдәге хокукының Англия тарафыннан тасдыйк ителүенә каршы, Англиянең Мисырдагы һәммә хокукын тасдыйк итте. Мисырда Англия Франция рәкабәтенең бетеүе, "Иэтиляфы мөсәлләс" дип аталган вә хәзерендә Германиягә каршы сугышмакта булган куәтнең вөҗүдкә килүе юлында беренче адым булды. "Мисыр - мисырлылар өчендер" шигаре белән эш күрүче яшь мисырлылар фиркасе ул чакта Англия вә Франция арасында булган ошбу "аңлашу"га каршы протестлар ясап, Африка вә Аурупа матбугатында тавыш күтәрсәләр дә, табигый, буннан барыбер файда чыкмады. +Шул рәвешчә, 1904 елдан игътибарән Англиянең Мисырдагы салтасы катгый сурәттә ныгыды. Вакытилә Франциягә каршы Мисырдагы Англия хакимиятен яклаган Германия хәзерге көндә бу хакимияткә каршы "Төркия гаскәре" дигән яңа бер куәтне салып йибәрде. +Мисырның хәзерге хәлләрен киләчәк мәкаләмездә язармыз. +Мисыр Англия өчен бик зур әһәмиятне хаиздыр. Англия, Сүәеш каналына хуҗа булуы белән, Һиндстан вә Австралияне төп Англиягә баглаган юлны үз кулында тотуы өстенә, бу канал аның бөтен дөнья белән булган сәүдәсендә дә бик зур урын ишгаль итәдер. Дәхи Мисыр Англиянең Африка эчендәге мөстәмләкәләренә капка мәнзилендәдер. Ниле мөбарәк тугаеның табигый юлы АнглияМисыр кул астында булган Суданга алып бара, шуннан ары барыбер Англия кул астында булган Уганда, Британия шәркый Африкасы, Самолиләнд илләре башланып китә. Бик фәраванлык илә мамык йитештерә торган Мисырның үзе генә дә - Англия өчен бик кыйммәтле бер мәмләкәттер. Буннан өч ел элек Мисырда Англиянең генеральный консулы Пустина, хәзер хәрбия вәзире итеп тәгъйин кылынган лорд Китчнер куелган иде. Буннан элекке мәкаләләрдә әйтелдеге үзрә, бу генеральный консул Мисырның хакыйкый хакиме булып, бөтен идарә эшләре аның кулындадыр. Бервакытлар Һиндстанда вице король һәм булып торган Л. Китчнер Мисырда бик идари вә икътисади ислахат иҗра кылу илә бәрабәр Мисырны саклау вә ныгыту эшенә дә зур әһәмият бирде. Ләкин бу ныгыту эше бигрәк Мисырны Йирурталык диңгезе ягыннан тәһдид иткән әүвәлге "Иттифакы мөсәлләс"кә каршы булып, Англия минонослары өчен Искәндәриядә уңгайлы оя ясаудан, арсенал (корал склады) торгызудан вә башкалардан гыйбарәт булды. +Сугыш башланган чорларда ук, Төркиянең тоткан мәүкыйгы шөбһәле булганлыгы беленгәч тә, Мисырда хәрби халәт игълан кылынды, аннан Германия вә Австриянең сәяси вәкилләре чыгарылды. Шул ук вакытта Англиянең Мисырдагы гаскәрләре арттырылды (гадәттә алар алты мең тирәсендә генә булалар иде) һәм Сүәеш каналын ныгыту өчен җитди тәдбирләр кылынды. Мөтәхассыйсларның язуына күрә, Сүәеш каналына Англия-Франциянең иң зур зиреһле сугыш көймәләре дә кереп тора алачагыннан, төрекләрнең бу каналны кичеп Мисырга агылулары бик мөшкел булачак, ләкин төрек гаскәрләренең каналга якынлашуы вә аны әһәмият тупка тоту үзе Англия өчен бик зур зарбә булып төшәчәк. Азия ягында Төркия чигеннән каналгача ике йөз чакрым мәсафә бар. Бу ике арада көтебе мөкатдәсә мәгъруф Туры Сина ярты атавы ятадыр. Менә Англия гаскәрләренең төрекләргә шунда мөкавәмәт итеп, аларны каналга якын да йибәрмәскә тырышулары бик ихтималдыр. Бу эш, әлбәттә, Англия гаскәренең санына баглыдыр. Мисырның үз гаскәренә килсәк, боларның зур команданнары вә күп офицерлары инглизләрдән булып, яхшы ук өйрәтелгән булсалар да, саннары бик әһәмиятсездер. 1841 елда Төркия хөкүмәте, Мисыр гаскәрен унсигез мең булыр дип чикләгән иде, ләкин Англия әйтмәсәк тә, билгеле сәбәпләргә бинаән Мисыр гаскәрен һичбер вакытта ул санга йиткергәне, хәтта якынлатканы да юк. Мисыр гаскәре алты меңнән артмадыгы хәлдә, аның өчтән ике өлеше Суданда тора иде. +Төркия - Англия сугышына Мисырның йирле әһалисе нинди мөнәсәбәттә булачак? Хәзер мәсьәләнең иң кызыклы ноктасы шундадыр. Бәгъзе газеталарда язылдыгына бинаән, Англия Мисырның үз гаскәрләрен Төркиягә каршы сугыштырмаячак һәм хәзер полиция идарәләрен дә йирле мәэмүрләр кулыннан алып, Һиндстаннан килгән гаскәриләргә тапшырган, имеш. Саклыклары илә мәгъруф инглизләрнең бу тәдбирләре, әлбәттә, бик урынлы бер ихтияттыр. Төркия хөкүмәте әһалинең хиссияте диниясеннән файдаланырга теләве - бик мөмкин эштер. Мисырда Англиягә дошман бер агым булганлыктан, Төркиянең дин исеменнән дәгъваты анда азмы-күпме гаксе сада бирүе дә бик ихтималдыр. Мәгълүм улдыгы үзрә, башы��да мәшһүр Мостафа Камил паша торган "әл-Хизб әл-ватани" партиясе бервакытлар дөньяны байтак шаулаткан иде. Мостафа Камилнең байрагына "Мисыр - мисырлылар өчендер" шигаре язылган булып, ул сәяси юллар һәм матбугат аркылы, Мисырдагы инглиз салтасы белән белән көрәшә вә Ниле мөбарәк сахилләрен инглизләрдән азат итәргә тырыша иде. Мостафа Камил 1908 елда вафат булгач, бу партия үзенең талантлы юлбашчысыннан, моктәдир рух бирүчесеннән мәхрүм булып калды. Аннан соң партиянең башына Фәрид бәк утырган иде. Лорд Китчерның бу партияне эзәрләве вә кысуы сәбәпле, Фәрид бәк Мисырдан сөрелде, шуннан соң партиянең куәте бетте. Мостафа Камил үлсә дә, "әл-Хизб әл-ватани" таратылса да, аның идеясе максат вә әмәлләре әле дә Мисырның яшь зыялылары арасында бик нык асраладыр. +Бунда икенче бер дикъкать ителәчәк нокта да бар. Мисырның хидьюы Габбас Хилми Төркия ягында калды, ул "әл-Хизб әлватани"ның әүвәлге рәисе Фәрид бәй белән кул куеп, мисырлыларны Англиягә каршы торырга дәгъват итеп, "манифест" чыгарды, бәгъзе газеталарда күрендегенә бинаән, хидью Мисыр өстенә йөри торган төрек гаскәренә баш командан булып тәгъйин ителгән, имеш. Хидью, Истанбулга сәяхәт килгән чакта, бер мисырлы тарафыннан атылып яраланган, соңра дәваланып, шунда калган иде. Төркия "Иэтиляфы мөсәлләс" дәүләтләр янә каршы дошмананә позиция тоткач, Англия хөкүмәте хидьюга дәрхаль Төркиядән чыгып, Италиягә китәргә кушкан иде. Хидью, бу әмерне тыңламыйча, һаман Истанбулда калды. Һәр хәлдә хәзер Мисырның үзе - бер якта, хидь юы бер якта булып сугышырга торалар. +Хәзерге көндә Мисырда "әл-Хизб әл-ватани" әмәлләрен асраучыларның ни дәрәҗәдә куәтле булганлыклары мәгълүм түгел, ләкин бу партиянең башлыклары күптән Мисырны Англия кулыннан алыр өчен әүвәлге "Иттифакы мөсәлләс" белән "Иэтиляфы мөсәлләс" арасында чыгачак зур сугышка вә шул шау-шу арасында Төркиянең Мисырга кереп, Англиягә каты зарбә төшерүенә ышанганнар икән. Ләкин хәзерге әхвәл бу максадның мәйданга килүенә ни дәрәҗә мөсагыйд? Анысын киләчәк мәкаләләрдә карармыз. +ҺӘМ ШӘРЕХЛӘҮЧЕЛӘР +Гарипова Л.Ш. - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре; +Хәсәнова А.Н. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре; +Ханнанова Г.М. - Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре. \ No newline at end of file