А.Ф. Ганиева ХХ ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ ТАТАР ПРОЗАСЫ ("кеше һәм табигать" мәсьәләсе) ISBN 978-5-93091-308-0 Нәрсә ул табигать? Әлеге мәңгелек фәлсәфи сорау элек-электән әдипләрне кызыксындырып килгән. Гомерләр үтеп, кешелек аңы үсә барган саен, табигатькә мөнәсәбәт тә үзгәргән. Табигый, бу хәл әдәбиятта да чагылыш тапмый калмаган. Әдипләр табигатьне кешенең матди һәм рухи чыганагы итеп караганнар, аның хозурлыгына, бөеклегенә сокланганнар, серләрен аңларга тырышканнар. Шулай ук әдәбиятта кешенең аңын, көчен табигатьтән өстен куеп, аны буйсындырырга тырышу, җиңелүче кыяфәтендә күрсәтү тенденциясе дә очрый. XX гасырның 60 нчы елларыннан көчәйгән индустриаль үсеш һәм фән-техника прогрессы исә кешелекнең табигать мәсьәләсенә игътибарын тагын да арттыра. Җирнең киләчәк язмышына куркыныч янау әдәбият-сәнгать әһелләрен дә бу хакта ныграк уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, әлеге гомумкешелек характерындагы проблема татар әдипләре игътибарыннан да читтә кала алмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1960 - 1970 еллар аралыгында алар җәмгыятьтә экологик аң формалаштыру мәсьәләсен күтәрә башлыйлар. Экологик аң ул - халыкның гасырлар буе тупланган тирә-юньгә, табигатькә игътибарлы, сак, аңлы карашы, әхлакый кануннары дигән сүз. Аны милли рухтан, гореф-гадәтләрдән аерып карап булмый. Г. Бәширов, Ә. Баянов, Р. Батулла, Н. Гыйматдинова, Ф. Бәйрәмова кебек язучылар халыкның гореф-гадәтләренә, риваятьләргә, борынгы яшәү рәвешләренә мөрәҗәгать итеп, кешенең табигать белән гармоник мөнәсәбәттә яшәргә тиешлеген раслап, татар әдәбиятында "кеше һәм табигать" мәсьәләсенә бәйле аерым юнәлеш булдырдылар. Мәгълүм ки, табигать темасына рус әдәбиятында да, милли әдәбиятларда да узган гасырның 60 нчы елларыннан игътибар бермә-бер көчәя, һәм бу мәсьәлә белән әдәбият фәне дә кызыксына башлый. Мисал өчен, экологик проблеманың рус әдәбиятында яктыртылышына аеруча зур әһәмият бирүче С. Залыгин рухи югалтуларны бары әдәбият кына күрә һәм бәяли алуын, табигатьне саклау мәсьәләсен дөньяга чыгаруның әдәбиятның иң мөһим бурычларыннан берсе булуын ассызыклый: "Литература до сих пор была как будто антропологична, но теперь часто возникает необходимость и в том, чтобы она становилась все более и более природной". Әдәбият белемендә, күпсанлы мәкаләләр белән бергә, табигать темасына багышланган монографияләр, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре языла. Рус әдәбияты фәне әлеге юнәлешне милли, иҗтимагый, гуманистик, фәлсәфи-эстетик, әхлакый аспектларда карап, аның төп тенденцияләрен билгели, башка халык әдәбиятлары белән бәйләнешен ачыклый. Прозада һәм поэзиядә яктырту үзенчәлекләрен, идея-эстетик эзләнүләрне, сәнгатьчә тасвир чаралары системасын тикшерә. Шул рәвешчә, әдәбият һәм аны өйрәнгән фән дә, бүгенге көндә аеруча әһәмиятле төс алган проблеманы өйрәнеп, дөньякүләм мәйданга чыга. Табигый, бу мәсьәлә татар тәнкыйтьчеләре һәм әдәбиятчыларының да игътибарын җәлеп итә. Матбугатта кайбер чыгышларда һәм фәнни мәкаләләрдә бу уңайдан аерым күзәтүләр һәм фикерләр очрый. Ф. Миңнуллин, Р. Мостафин, Ф. Мусин, Ф. Хатипов, Э. Нигъмәтуллин, Д. Заһидуллина, Ф. Бәширов, М. Вәлиев кебек галим һәм тәнкыйтьчеләр татар әдәбиятында табигать мәсьәләсенең яктыртылышына аерым игътибар бирәләр. Конкрет мисалларга килсәк, Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында әлеге мәсьәләнең чагылышы хакында Ф. Хатипов белән Н. Зиннәтова болай дип язалар: "Основная проблема романа "Семь ключей" тесно переплетается с такими нравственными ценностями, как любовь к родному краю, стране, народу, к сельской работе, трудовое воспитание, духовное и физическое здоровье; чувство хозяина земли, народная этика, обычаи. Таким образом, проблема сохранения природы ставится и решается как часть мировоззренческого, нравственно-интеллектуального вопроса". М. Вәлиев үзенең "Алгы сызыкта кемнәр?" мәкаләсендә татар әдәбиятында табигать - халык тормышы - шәхес арасындагы бәйләнешне сәнгать чаралары белән өйрәнүнең матур тенденциягә әверелүен ассызыклый һәм С. Хәкимнең "Күги", Р. Харисның "Ат иярләү" поэмаларына, Ф. Бәйрәмованың "Болын" повестена тукталып үтә. Әлеге әсәрләрдә "Табигать белән кешенең, үткән белән бүгенгенең бербөтен икәнлеге раслана"дип билгели. Ф. Бәшировның "Тургайсыз яшәп буламы?" исемле мәкаләсендә кеше һәм табигать мәсьәләсенең хәзерге татар әдәбиятында яктыртылышына гомум күзәтү ясала, аерым әсәрләргә бәя бирелә. Автор аларда икътисади күренешләрнең табигатькә, авылга, милләткә зыян китерүенә игътибар итә. Проблема татар халкының үткәне белән бәйләп аңлатыла. Галим һәм тәнкыйтьчеләр 1960 - 1970 еллар татар прозасының "кеше һәм табигать" темасына язылган әсәрләрендә публицистик стиль өстенлек итә дип белдерсәләр, 1980-1990 елларда психологик һәм магик реализмның урын алуы турында язалар. Моңа кадәр "кеше һәм табигать" мәсьәләсенә багышланган татар прозасы турында тәнкыйтьтә аерым күзәтүләр һәм фикерләр генә булуын күздә тотып, безнең тарафтан әлеге теманы беренче мәртәбә монографик планда өйрәнү максат итеп куелды. Әдәби әсәрләрне анализлау барышында 1960 - 1990 еллар прозасында "кеше һәм табигать" темасын яктыртуның билгеле бер эволюция кичерүе һәм бу темага багышланган әсәрләрнең поэтик чараларга байый баруы ачыла. Хезмәттә татар әдәбиятында кеше - табигать мөнәсәбәтләренең милләт һәм әхлак мәсьәләләре белән бәйләнешле сурәтләнүенә басым ясала. Табигать турындагы әсәрләрдә уртак проблеманы сәнгатьчә яктырту үзенчәлекләрен, жанр билгеләрен ачыклау дәвамында аларның гомумәдәби хәрәкәттәге урыннарын билгеләүгә дә игътибар ителә. Татар әдәбиятында әлеге юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрне без табигатькә кагылышлы (экологик) яки табигать турындагы проза дип атарга булдык. Өйрәнү барышында рус әдәбияты белеменнән М. Бахтин, Д. Лихачев, А. Эсалнек, В. Хализев, Н. Лейдерман; татар әдәбиятыннан И. Нуруллин, Ф. Миңнуллин, Ф. Мусин, А. Әхмәдуллин, Ф. Хатипов, Ф. Галимуллин, Д. Заһидуллина, Р. Сверигин, Ә. Закирҗанов һәм башка танылган галим, тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләренә мөрәҗәгать ителде. Хезмәтнең фәнни яңалыгы, барыннан да элек, ХХ йөзнең 60 -90 нчы еллар татар прозасының "кеше һәм табигать" мәсьәләсе яссылыгында беренче тапкыр өйрәнелүе белән бәйләнгән. Безнең заман өчен бик мөһим булган әлеге мәсьәләнең сәнгатьчә яктыртылуын фәнни тикшерү үз чиратында хәзерге әдәбияттагы яңарыш хәрәкәтенең әһәмиятле тенденцияләрен, бигрәк тә анда миллиәхлакый башлангычның көчәюен ачыкларга ярдәм итә. Хезмәт тагын 1960-1990 еллар татар прозасында табигатьнең яңартылып, ягъни аны халыкның рухи-әхлакый мирасы һәм аның тарихи хәтерен саклаучы итеп каралуын ачыклау ягыннан да әһәмиятле. Җир язмышын куркыныч астына куйган экологик кризис барлык халыкларның уртак проблемасына әверелә. Яшәешнең рухи өлкәсен тәшкил иткән әдәбият әлеге проблеманы яктыртуны һәм чишәргә омтылуны үзенең бурычы саный. Кеше һәм табигать мәсьәләсенә яңача - экологик күзлектән чыгып якын килү бер үк вакытта һәр әдәбиятның милли хасиятләре һәм илдә барган икътисади үзгәрешләр белән дә бәйле. Татарстан җирендә нефть табылу, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты, Казанда органик синтез заводы, Зәй электр станциясе, Кама автозаводы һәм башка шундый зур төзелешләр башлану респуб ликаның йөзен нык үзгәртә. Татар әдәбиятында экологик проблематиканың активлашуы турыдан-туры әлеге үзгәрешләр белән бәйле иде. Әдипләр фән-техника прогрессының табигатькә йогынтысын, шулай ук аның кеше җанына, хис-кичерешләренә, әхлагына тәэсирен чагылдырырга омтылалар. Рус әдәбиятында исә, татар әдәбиятыннан аермалы буларак, табигатьне саклау мәсьәләсе гомумфәлсәфи пландарак күтәрелә. Башлыча ул Л. Леоновның "Рус урманы" романы белән бәйләп карала. 1950 еллар уртасында ук иҗат ителгән әлеге әсәрдә урман киң мәгънәсендә табигатьне символлаштыра, автор аның халык тормышындагы әһәмиятен, урынын билгели, кеше өчен яшәү чыганагы булуын күрсәтә. "Лейтмотивом в романе (...) проходит мысль о русском лесе как символе всего доброго и светлого на нашей земле и как щедром источнике народно-хозяйственного благоденствия", - дип яза О. Михайлов. Урман бер үк вакытта ватан мәгънәсен дә белдерә, еш кына җанландырыла һәм кеше теле белән сөйләшә. Әсәрнең "Урман" дип кенә түгел, "Рус урманы" дип аталуына да игътибар итәргә кирәк. Л. Леонов табигатьне милли эчтәлекле итеп сурәтли. Язучы рус милләтенә хас үзенчәлекләрне табигатьтә дә күрә. Текстта "Рус кышы", "рус дуслыгы", "рус бәхете", "рус юлы" кебек гыйбарәләрне еш куллана. Татар әдәбиятында да, мәсәлән, Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында табигать күренешләре - чишмә, әрәмәлек, тугайлар - халыкның гореф-г адәтләрен, хәтерен, милли асылын саклаучы һәйкәл буларак сурәтләнелә. Димәк, экологик мәсьәләләргә мөрәҗәгать иткән проза башлангыч чорында ук табигать һәм милләт, халык язмышын янәшә куеп карый. 1.1. Татар әдәбиятында "сәнәгать һәм табигать" темасының формалашуы 1950 еллардан Татарстан икътисадында хасил булган җитди яңарышны төрле яклап һәм төрлечә бәяләргә мөмкин. Үткәндә алар башлыча шул заман идеологиясе рухында каралдылар. Ачыграк әйтсәк, ул чорда әлеге үзгәрешләрне республика тормышына, конкрет кешеләр тормышына һәм язмышына уңай тәэсир итүче, аларны алгарышка алып баручы процесслар дип бәяләүгә өстенлек бирелде. Табигый, ул вакытта әдәбиятта да икътисади сәясәт башлыча шул рухта яктыртылды. Мәгълүм ки, республика икътисадындагы үзгәрешләрне, аларның иҗтимагый-рухи нәтиҗәләрен татар әдипләре нефть чыгару белән бәйләп күрсәтә башладылар. Чөнки сәнәгатьнең бу тармагы барлыкка килү халкыбыз тормышының төрле якларына тәэсир итә. Шул сәбәпле, мәсәлән, И. Газиның "Гади кешеләр", Г. Ахуновның "Хәзинә", "Хуҗалар", Ш. Бикчуринның "Каты токым" романнарында нефть белән бәйле рәвештә татар авылының икътисади йөзе үзгәрү, кичәге крестьянның бүген эшчегә әверелүе, җитәкчелек мәсьәләләре, кешенең хезмәткә мөнәсәбәте, намусы, әхлагы, мәхәббәте сурәтләнә. Әмма икътисади казанышларны пафослы яктырту белән мавыгып, әдипләр еш кына мәсьәләнең икенче ягына - әлеге үзгәрешләрнең табигатькә ничек тәэсир итүенә игътибар бирә алмадылар. Дөрес, ул елларда моны турыдан-туры күрсәтү мөмкин дә түгел иде. Чөнки язучылар еш кына партия күрсәтмәләре нигезендә иҗат итәргә мәҗбүр булды. Мисал өчен, Ш. Бикчуринның "Каты токым" романында әлеге мәсьәлә гомумән исәпкә алынмый. Г. Ахуновның "Хәзинә" әсәрендә исә күбрәк нефть чыгаруны максат итеп куйган Кәрим Тимбиков, дан артыннан куып, табигатькә зур зыян китерә, ахыр чиктә үзе дә һәлак була. 1990 елларда нефтьчеләр турындагы әсәрләрнең берьяклы булуы, табигатькә салган зыянны исәпкә алмаулары турында сөйли башлагач, Г. Ахунов ризасызлык белдереп: "Кайбер тәнкыйтьчеләр соңгы елларда, бигрәк тә "перестройка" дип яманаты чыккан үзгәрешләрдән соң, нефтьчеләргә багышланган әсәрләргә - повесть һәм романнарга ташландылар. Имеш, хезмәт кешеләренә дан гына җырлап, әрәмгә янган факелларны шигъри мәдхия дәрәҗәсенә күтәргәнбез икән! Болар бит ялган, чеп-чи ялган! Шамил Бикчуринның да, минем дә роман-повестьларда илленче елларның бик катлаулы проблемалары, кеше язмышлары күтәрелә, табигатькә килгән зыян мәсьәләләренең берсенә дә күз йому юк аларда", - дип яза. Шулай да партия күрсәтмәләреннән чыкмаган әлеге әсәрләрне заманның актуаль проблемаларын бөтен тирәнлегендә яктырткан дип бәяләп булмый. Бер үк вакытта Татарстан нефть сәнәгате бөтен дөньяга шаулаган, союз күләмендә беренчелеккә ирешкән елларда да аның табигатькә китергән зарарын чагылдырып проблема дәрәҗәсенә күтәргән әсәрләр дә языла башлый. Татар прозасында нефть һәм табигать мәсьәләсенә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итүче язучы - Р. Төхфәтуллин. Җир язмышын кайгыртып һәм игенче психологиясен аңлап эш итүче әдип нефтьчеләрнең табигатькә мөнәсәбәтенә дә игътибар итми калмый. Әлеге мәсьәләне ул башлап публицистик жанрда күтәрә. Бу җәһәттән "Игенче белән нефтьче ник бәхәсләшә?" очеркы аерым игътибарга ия. "Зәй" колхозы рәисе Һади Рахманов "әйбәт уңыш вәгъдә иткән" кырларыннан сөенеп кайткач, аңа күңелсез хәбәр тапшыралар: иген басуы аша торба сузачаклар икән. Ул гына да түгел, вышка күчерү юлы да бодай басуы аркылы үтәчәге билгеле була. "Нефть һәм икмәк. Тормышыбызның нигезе һәм илебез экономикасының нигезе", - ди автор, һәм игенче белән нефтьче арасында бәхәс тудырган сәбәпләрне саный, фактик мисаллар китерә. Колхозлардан сәнәгать файдалануына алынган җирләрнең кадерсезләнүе авторда ризасызлык тудыра. Нефтьчеләр ул җирләрнең күпмедер өлешен колхозларга кире кайтарып та бирәләр икән. Әмма андый басулар "җан әрнеткеч күренешкә" ия. "Җир күкрәген аркылыга да, буйга да ертып, аннан-моннан гына күмелгән яки бөтенләй күмелмәгән траншеялар узган. Бераз үткән саен балчык һәм таш өемнәре. Тагын бераз үтсәң, җиргә өч-дүрт метр кагып кертелгән тимер казыклар тырпаеп тора. Тирә-юньдә тимер-бетон ватыклары, күгәргән тимер арканнар аунап ята. Уем-уем нефть түгелүдән кара көйгән урыннардан авыр ис тарала... Никадәр байлык бирүче, туендыручы, киендерүче җиребезгә хөрмәт хисен ничек шушы кадәр югалтырга мөмкин?!" - дип әрни автор. Күп кенә нефтьчеләрнең җиргә игътибарсыз, саксыз карашы нәтиҗәсендә табигатькә кайтарып булмаслык зур зыян килә. М. ӘҺлиуллинның "Икмәк һәм нефть" очеркында да нефть сәнәгатеның, шатлыклы яңалыклар белән бергә, авыл хуҗалыгында күп кенә уңайсызлыклар һәм четерекле мәсьәләләр тудыруы күрсәтелә. Очеркта нефть чыккан районнарда колхозчыларның нефть эшенә китүе һәм колхозларда эшче көчләрнең кимүе, басуларның өстен - электр линияләре, астын торбалар чорнап алу аркасында җир эшкәртүнең күпкә кыенлашуы, кайбер нефтьчеләрнең уңдырышлы кара туфракны кызыл балчык белән бутап, иген үсмәслек хәлгә китерүе игътибарга алына. Р. Төхфәтуллинның "Агымсу" повесте - әдипнең нефтьчеләр дөньясына багышланган беренче әдәби әсәре. Яңа чынбарлык язучыга тәэсир итсә дә, аны сәнгатьчә үзләштерүдә ул зур гына кыенлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, авыл темасын яктыртуда шактый тәҗрибә туплаган, "Авылдашым Нәби", "Йолдызым" кебек киң танылган әсәрләрен иҗат иткән әдипнең "Агымсу" повесте "производство" темасын сәнгатьчә яктырту ягыннан кайтышрак булып чыккан. Моны Ф. Мусин, Ф. Миңнуллин, Р. Сверигин да билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, әсәрнең уңышсызлыгы беренче чиратта үзәк герой Хәйдәр образының йомшаграк эшләнүе белән б әйләнгән. Бу әсәрнең отышлы ягы анда табигатькә мөнәсәбәт мәсьәләсенә игътибар итүгә кайтып кала. Әлеге мәсьәлә, аерым алганда, нефть остасы Борһан аганың уйлануларында чагыла. Борһан - Грозный нефть промыселларында эшләп чыныккан, ачысын-төчесен татып, тормыш тәҗрибәсе туплаган, инде туган якларында атаклы нефтьче, мастер булып танылган шәхес. Яшьлегендә "байлыкны басулардан түгел, җир астында тирәннән үк табучылар һөнәренә бөтен җаны-тәне белән омтылган" Борһан аганы олыгайган көнендә табигатькә мөнәсәбәт мәсьәләсе борчый башлый. Нефть эшендә киткән төгәлсезлекләр, күп кенә скважиналарның фонтанлаудан туктавы, нефтьтә суның арта баруы - барысы да ашыгудан килә. "Бер дә яшерен-батырын түгел, бөтен җаен-әмәлен белеп тотынсак, бу хәлгә бүген үк калмый идек без", - дип борчыла ул. Гасырлар буе игенчелек белән шөгыльләнү татар кешесен җиргә бәйләгән. Табигатьнең һәр үзгәрешен күңеле аша үткәреп яшәү аның канына сеңгән, ул җирнең җанын, сулышын тоярга өйрәнгән. Туган җирендә нефть чыгара башлау игенченең күңел дөньясына да тәэсир итмичә кала алмый. Бу мәсьәләдә Р. Төхфәтуллинның "Агымсу" повестенда сурәтләнгән Шиһапның аянычлы язмышын игенчене җирдән аеруның бер күңелсез мисалы дип карарга кирәк. Шиһап та, мастер Борһан кебек үк, икенче пландагы образ. Без аның кичерешләрен дә, эш-гамәлләрен дә Хәйдәр сөйләве, аның хатирәләре аша гына беләбез. Шуңа күрә аларга бәя дә беркадәр самими, яшьләрчә беркатлы. Шиһап сугыштан таза-cay килеш, тыныч тормышны, хезмәтне, иген басуларын сагынып кайта. Тик ул яңадан кырга, җир эшенә тотынмый. "Без киткәндәге басулар юк икән инде ул хәзер. Җелеген суырып бетергәннәр басуларның, җелеген! Бер орлык чәчеп көчкәкөчкә ике-өч орлык җыеп алгач, ул инде җирнең мәрхәмәте түгел, бу инде җирнең зар елавы... ", - ди ул хатыны Мәрфугага. "Буразнада аунап та ипи ашый алмасын" аңлаган Шиһап җир эшенә кул селти. Сельпо председателе булып та күп эшләргә туры килми аңа. Авыл халкын товар белән яхшы тәэмин итеп торса да, "райсоюз күселәре аның башына җитә". Шиһапны алты елга хөкем итәләр. Язмыш кешене ничек кенә сынаса да, гадәттә ул ахыр чиктә асылына кайта. Гомере турында уйлана, аерым нәтиҗәләр чыгара. Төрмәдән кайтканда Шиһап нефть эшенә тотынырга уйлый, тик тагын ул дигәнчә килеп чыкмый. Бу очракта канына сеңгән игенче психологиясе алга чыга. Тапталган уҗым, казылган траншеялар, басу уртасында аунап яткан күгәргән тимер-томыр, нефть түгелеп, кара көйгән җирләр Шиһапны уйланырга мәҗбүр итә. Аның фикеренчә, нефтьче булыр өчен җиргә карата кырыс та булырга кирәк икән. "Чын врач, чын хирург булыр өчен, кешене иң олы ярату белән яратырга, ләкин дәвалаганда һәм операция вакытында бу олы яратуны бик нык яшерә дә белергә кирәк. Бәлки, чын нефтьче өчен дә шулайдыр ул. Җирне бик олы ярату белән яратырга һәм кирәк чакта ул яратуны яшерә дә белергә...". Гомере буе җиргә изге итеп караган Шиһап нефтьчеләрнең ваемсызлыгына, җавапсызлыгына таң кала. Әтисенең: "Төбәк басуында, җир куенын актарып, транши казып үткәнсез дә, кызыл балчык белән ком-ташларны өскә әйләндереп салып, күмеп киткәнсез. Нигә болай мәсхәрәлисез җирне? Ул ком-ташта нәрсә үсә хәзер?", - дигән соравына Хәйдәр: "Беренчедән, әти, безнең, добытчикларның гына түгел, буровикларның, вышковикларның, электрикларның да гаебе зур. Икенчедән, без һәр карыш чәчү җире өчен колхозга тиешле хакын түлибез", - дип җавап бирә. Хәйдәргә, "буразна исен чын ләззәте белән иснәргә дә, үз маңгай тирең тамган бөртекләрне учыңда агызып карарга өлгермәгәнгә", нефть эше кулайрак. Ул үз эшен яратып башкара. Ә әтисе, "кызыл балчыклы транши эзләрен җирнең канлы җәрәхәте" итеп күргәнгә, нефть эшенә бара алмый. Шиһап үзенең һәм улының тормышы, һөнәре турында уйлана. Ул - җир кешесе, әмма ул аннан аерылып, күңеленә ят сәүдә эшенә китте - ялгышты. Ә улы кем? Нефтьче. Нефтьче җир кешесе түгелмени? Әлеге сорау әсәрдә ачык килеш кала. Автор позициясе, аның нефтьчеләр белән игенчеләрнең җиргә мөнәсәбәте мәсьәләсен күтәрүе белән бергә, укучыны бу хакта уйланырга мәҗбүр итүдә дә чагыла. Р. Төхфәтуллинның "Чатта тукталу" повесте (1987) нефть һәм табигать мәсьәләсен тагын да тирәнрәк яктыртуы белән игътибарны җәлеп итә. Әсәр төп герой Салихның гомер чатында тукталуы, үткән тормышы турында уйланулары рәвешендә язылган. Дусты, сабакташы, күршесе, соңрак хезмәттәше дә булган Зиннур белән аларның мәхәббәткә, хезмәткә, табигатькә бәйле үзара мөнәсәбәтләре повестьта үзәк урынны били. Кечкенәдән аралашып үскән ике дусның холыклары да, дөньяга карашлары да төрле булып чыга. Тыштан сиздермәсәләр дә, эчтән икесенең дә күңелендә көнчелек уты пыскый. Зиннурның укуда әллә ни сәләте булмаса да, сөйкемлелеге, аралашучанлыгы белән башкаларны үзенә карата белә. Ул һәрвакыт данга, дәрәҗәгә омтыла. Салих исә аның нәкъ киресе. Белемле, зирәк, әмма беркайчан да үзен күрсәтергә омтылмый. Икесенең дә бер кызны - Рәисәне яратулары малайлар күңелендәге яшерен дошманлыкны тагы да арттыра. Еллар үтеп, Зиннур идарә башлыгы, Салих идарәнең баш геологы булып бергә эшли башлагач та, ике дусның хезмәткә, табигатькә мөнәсәбәтләре төрле булып чыга. Мөмкин кадәр табигатькә азрак зыян китерергә тырышкан Салихны Зиннур аңламый. Ул нефть эшендә киткән ялгышлыкларны он иләгәндә читкә кунган он тузаны белән чагыштыра. Зиннурча, табигатькә зыян килү - котылгысыз күренеш. Салих нефть суыртуның табигатькә зыян китерми торган яңа ысулын таба һәм бу турыда фәнни хезмәт яза. "Туган ягымда нефть чыгаруны табигатьне һич рәнҗетми алуга ирешү - ул минем вөҗдан эшем", - ди ул хезмәтне уңай бәяләгән профессор Николай Семеновичка. Әмма әлеге геологик режимны практикада куллануга Зиннур каршы чыга. Беренчедән, ул сыналмаган ысул план үтәлешенә зыян китерергә мөмкин дип уйлый. Икенчедән, Салихның дәрәҗәсе күтәрелү, бүләкләргә, лауреат исеменә лаек булуы аны куркыта. "Чатта тукталу" повестенда Салих белән Зиннур арасындагы конфликтның асылын аларның тормышка, җиргә, табигатькә капмакаршы карашлары билгели. Шунлыктан алар арасындагы бәхәс шәхси мөнәсәбәтләр белән генә чикләнми, ул табигатькә, аның байлыкларына, туган җиргә мөнәсәбәт, кешенең җәмгыять алдындагы җаваплылыгы, мораль-әхлак мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Кыскасы, Р. Төхфәтуллинның алда карап үтелгән әсәрләре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан кайтышрак булсалар да, хәзерге тирән икътисади үзгәрешләр заманында табигатьне саклау мәсьәләсен беренчеләрдән булып күтәрүләре белән игътибарга лаеклар. Икмәккә, җиргә, хезмәткә мөнәсәбәтне проблема дәрәҗәсенә күтәргән М. Хәбибуллинның "Икмәк кадере" повестенда (1972) да төп конфликт игенче һәм нефтьче арасында чыга. Нефть чыгару идарәсе башлыгы Вәкил Ходайбирдин гаебе белән "Ленин юлы" колхозы басуына нефть ага. Колхоз рәисе Сәхаб Кадыйров Вәкилне район партия бюросына тикшерүгә бирә. "Тикшерүчеләр" - бюро әгъзалары һәм яңа гына эшли башлаган беренче секретарь Бакир Галиев. Автор Вәкил Ходайбирдин белән Сәхаб Кадыйровның яшәү рәвешен һәм максатын, дөньяга, хезмәткә, икмәккә төрлечә карашларын аларның тормыш юллары белән бәйләп аңлата. Үз героеның балачагын ул болай тасвирлый: "Сәхаб әле сабый чакта әтиәнисе шушы икмәк өчен муллага ялланып арыш урдылар. Аларның басудан кайтканын малай түр тәрәзәдән карап тора иде. Чөнки ул бердәнбер тәрәзә, калганнары карындык. Ипине алар җомга көнне генә бүлеп ашыйлар. Калганы сандыкта саклана. Сандык гел бикле була. Карыны ачу чиктән ашып, түземе беткәч, Сәхаб сандык янына киләдер иде дә йотыла-йотыла, ашыйсы килүдән елыйелый әчкелтем арыш ипие исен исни иде. Һай, ул чактагы ашыйсы килүләр...". Сәхаб үзе җирне кадерләргә, аңа хезмәт итәргә өйрәнеп үскәнлектән, балаларында да җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алган. Вәкил исә аның киресе. Ул башка тормыш шартларында тәрбияләнә: "Ходайбирдин үзе җитешле семьяда үсте. Гаилә өстәлендә сугыш вакытында да ипи, хәтта ак ипи өзелмәде. Әтисе гражданнар сугышы инвалиды иде, Ватан сугышына алмадылар, икмәк заводында директор булып эшләде. Вәкил мәктәпкә өчәр-дүртәр телем ипи китерә торган иде. Аны куштан малайларга гына биреп, гел кәпрәеп йөрде. Аңа һичкайчан, хәтта зуррак малайлардан да кул җиле тимәде" 2. Вәкилнең холык-сыйфатларын язучы төрле тормыш мисалларында күрсәтә. Яшь чакта кәләше белән ял итәргә чыккач, бер сәбәпсез, уйламыйча поши атып үтерә һәм мәгънәсез вәхшилектән өнсез калган хатынын: "Миңа берни дә булмаячак. Әллә мин вак-төяк кешеме? Шуны да йомып калмас дисеңме?" - дип юата. Бервакыт кыздырырга алып кайткан тере балыкны алты яшьлек кызы күз алдында суеп, сабыйның күңеленә гомерлек җәрәхәт ясый. Вәкилнең эше тикшереләчәк көнне Сәхаб төргәккә икмәк төреп алып килә. Бюро әгъзаларына икмәкнең тәэсир итәчәген яхшы аңлый ул. "Кем таптый ала шушы икмәкне? Кем?! Ә менә болар таптыйлар, ике аяклап менеп таптыйлар!!!" - ди Сәхаб, Ходайбирдинга төртеп күрсәтеп. Вәкил тагы үзенең мораль йөзен ачып: "Иптәш Кадыйров, ипиегезне алып китегез, монда ач кешеләр юк", - ди. Әлеге сүзләрнең башкаларга ничек тәэсир итүенә игътибар итик: "Кинәт бүлмәдәге һава гына түгел, тыштагы атмосфера да кызып киткән кебек тоелды. Бакир, торып, үз янындагы тәрәзәнең бер канатын ачты. Кабинетка урамдагы машиналар гүләве, бала-чага чыр-чуы, бина түбәсендәге күгәрченнәр гүләве, саф һава җиле агылып керде. Ләкин тәрәзәне ачу белән генә бүлмәдәге кызган атмосфера сүрелмәде, бәлки кызганнан-кыза гына барды. Ходайбирдинның соңгы сүзе бюро членнарына ошамады, алар урыннарында борсаланып, Вәкил өчен кызарып утырдылар". Язучы җиргә күпгасырлык хөрмәтнең, ихтирамның безнең заманда кими баруына борчыла. Вәкил, Хәйдәр, Зиннур кебек нефтьчеләр җир байлыгын акча белән исәплиләр. "Без аларга бу җирләрне пычраткан өчен дөнья чаклы акча түлибез. Нәрсә оттыралар алар?! Нефть бәясе икмәк бәясе түгел! Без нефтьне алтынга сатабыз", - ди Вәкил. Әлеге геройлар икмәкнең акча белән генә исәпләнми торган рухи кыйммәт булуын оныталар. Икмәкнең, җирнең рухи көчен аңламыйлар. Икмәккә хөрмәт мохтаҗлыктан гына түгел, бу халкыбызның гасырлар буе канына сеңгән изге бер йоласы. Тәнкыйтьче Н. Гамбәров хаклы рәвештә: "Икмәк кадере" әсәренең идея максаты ачык. Халык хәтере, халык күңеле, халык иманы булган икмәк образы аша кешеләр күңелендәге изге тойгыларны уяту, каткан күңеллеккә бер нәфрәт сүзе әйтү", - дип яза. Җыеп әйткәндә, 1960 - 1970 еллар татар прозасында "нефть" темасын яктырту гыйбрәтле бер эволюция кичерә. Баштарак ул, заман идеологиясе белән бәйле рәвештә, нефтьнең республика икътисадында, аерым кешеләр язмышына уңай йогынтысын ачу рәвешендә яктыртыла. Алга таба исә, бигрәк тә Р. Төхфәтуллин, М. Хәбибуллин кебек әдипләр әлеге теманы табигать мәсьәләсе бәлән бәйләп карауга игътибарларын арттыралар, нефтьчеләрнең җиргә саксыз мөнәсәбәтен, игенче психологиясен ачуга, татар халкының икм әккә, җиргә хөрмәтен, мәхәббәтен яктыртуга басым ясыйлар. яктыртуга бәйле эзләнүләр Җәмгыятьтә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт, аны иң олы кыйммәт итеп карау формалаштыру - кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Халыкның бүгенгесе, киләчәге өчен борчылган һәр язучы моны тоеп, аңлап эш итә. Чөнки нинди дә булса уңай нәтиҗәгә бары ике юл - дәүләтнең кырыс законнарын гамәлгә ашыру һәм халыкны экологик яктан тәрбияләү белән генә ирешергә мөмкин. 1960 еллардан башлап Җир язмышы өчен борчылып иҗат итүче Ә. Баянов, М. Мәһдиев, Ф. Шәфигуллин, Р. Батулла, Р. Мөхәммәдиев һәм башка татар әдипләре кешеләрнең табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә саксыз, битараф мөнәсәбәтләрен тасвирлауга өстенлек бирәләр. Бу өлкәдә аеруча нәтиҗәле һәм дәвамлы эшләүче язучы - Ә. Баянов. Кеше белән табигать арасындагы бәйләнеш әдип иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Техник прогресс көчәйгән 1960 елларда ук язучы, беренчеләрдән булып, Җир-анабыз - Табигатьне яклап чыга. Күпләр гигант төзелешләрне мактап, алкышлап каршы алганда, Ә. Баянов киләчәк күзлегеннән чыгып фикер йөртә, укучыны да уйланырга, аңлашырга чакыра. Бу җәһәттән, илне индустрияләштерүнең табигать яшәешенә каршы килүен бөтен тулылыгында образлы яктырткан, татар әдәбиятында экология проблемасын тәүге тапкыр күтәргән әсәрләр рәтендә каралучы "Сәяхәтнамә" поэмасы (1968) аеруча игътибарга лаек. Үз чорында заман таләпләренә туры килми дип бәяләнүе, озак кына бастырылмыйча, соңрак та кыскартылып кына дөнья күрүе дә әсәрнең үткен фикерле булуы турында сөйли. Лирик герой машиналы, газлы, шау-шулы, бәхәсле дөньядан туеп, туган ягы - Кама буйларына сәяхәткә чыга; үзенең табигать-ана белән очрашкач туган хисләре, тәэсирләре, фикерләре белән уртаклаша. Шуңа күрә автор әсәрне "Кама этюдлары" дип атаган. Туган җире - "яралган туфрагы", "аунап үскән яшел чирәме" су астында калган лирик герой белән Җир-ана диалогы аша яңа заманның аянычлы бер каршылыгы ачыла. Бер якта - кешеләрнең матур киләчәге, утлы, якты тормыш, зур шәһәрләр, төзелешләр, ә икенче якта - су астында калган авыллар, бетүгә таба барган кошлар, җәнлекләр, яшеллек дөньясы. Әйтерсең, шагыйрь икесен дә үлчәүгә салып карый, һәм башкаларны да бу хакта уйланырга чакыра. Дөрес, ГЭСлар да, шәһәрләр дә кирәк. Язучы моны инкяр итми. Тик үлчәү тәлинкәләренең берсендә халыкның җан авазы, рухи халәте булуын исәпкә алсаң, техник прогрессның зыянлы яклары да күп булуы ачыклана. Яшьләрнең зур төзелешләргә китеп, авылларның бушап калуы, таркалуы, су астында калганнарының бөтенләй юкка чыгуы җавапсызлык, гамьсезлек, өметсезлек хисләре тудыра, кеше көндәлек мәшәкатьләр белән генә яшәүгә күнегә. Шул ук күренешнең икенче куркыныч ягы кеше күңелендә, туган авыл белән бергә, ватан төшенчәсенең дә юкка чыгуына бәйләнгән. Менә Җир-ана үзенең улы лирик геройга болай ди: Мин булмагач ирнең йөрәгендә, Ул соң тиеш кемне якларга? Кемне яклап китсен яуларга ул, Каршы ятларга? Кешедәге ватанпәрвәрлек хисенең юкка чыгуы илне рухи яктан да какшата. Шигырьдә туган илеңне, аның халкын, табигатен, гореф-гадәтләрен ярату һәм саклау тойгыларын да газиз туфрагың белән бергә су астында күмеп калдыру бик аяныч хәл булуына сыкрау бар. "Цивилизованныйлар" соңгы индеецны табып, зоопаркка ябып куйганнар. Нацист, расист, хәсис булып яшәү кешелекнең үзенә "ырлый". Фән-техника никадәр генә алга китмәсен, зур ачышлар ясалмасын, кеше барыбер кыргыйлыгыннан арынмаган әле. Әгәр ул читлекләрне җимермәсәк, иртәгә анда кайсы милләт, халык кереп утырасы билгеле түгел. Ә. Баяновның әлеге әсәрендә моннан ярты гасыр элек, совет режимы вакытында әйтелгән фикерләре бүген тагын да актуальрәк яңгырый. Бары халыклар дуслыгы, бердәм хәрәкәте генә Җирне афәттән коткарып кала алачак. "Сәяхәтнамә" поэмасында шагыйрь җир, табигать язмышын кешеләр, милләтләр язмышы белән бәйләп карый, табигатькә килгән зыян аерым халыкларның юкка чыгуына алып бара дигән фикер уздыра. Шул рәвешчә автор җирдә булырга мөмкин катастрофаның сәбәпләрен ачыкларга омтыла. Кешенең ваемсызлыгы, табигатькә, җиргә битарафлыгы, үз файдасын гына кайгыртып, җәнлек-кошларны аямыйча кырып баруы, туган җир, ватан төшенчәләренең югалуы, җаваплылык хисенең бетүе, халыклар арасындыгы ышанычның кимүе - барысы да планетада тереклекнең юкка чыгуына китерергә мөмкин. Әлеге поэмасында башлаган сүзен Ә. Баянов алга таба "Ут һәм Су" романында (1969-1971) дәвам итә. Үз вакытында әдәби җәмәгатьчелектә шактый шау-шу куптарган бу әсәрнең үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ә. Баянов, эзләнүчән автор буларак, үзен сүз сәнгатенең төрле өлкәләрендә сынап карарга ярата. Бу - аның бөтен иҗатына хас сыйфат. Ул мәгълүм кануннарга гына сыешмыйча, әдәбиятны һәм форма, һәм эчтәлек ягыннан баетуга үзеннән зур өлеш кертә. Үз чорында Ә. Баянов яратып иҗат иткән шартлылык алымын социалистик реализмга ят нәрсә дип карау очраклары да була. Бүген исә, әдәбиятның ирекле булуы турында сөйләгәндә, Ә. Баянов иҗаты яңача бәяләүне көтә. Ә. Баяновның "Төлке тоту кыен түгел", "Тавыш - табигать бүләге", "Аргы яр", "Мәңгелек бәхәс" повестьларын "ирекле стильдә" язылулары белән Көнбатыш язучылары әсәрләренә тартым дип билгеләгән Т. Әйди фикерен куәтләп, Н. Ханзафаров болай дип яза: "Уйлап карасак, Ә. Баянов әле 1970 - 1980 елларда ук "чикләрсез реализм" иҗат методына күчеп баручы әдип булган түгелме! Мондый алым өчен чит ил язучыларын һәм аларга "иярүчеләрне" нинди тәнкыйтьләүләр булганы хәтеребездә. Ә. Баяновның шундый шартларда язылган романнары ("Ут һәм Су") бүген яңача бәяләнергә тиеш. Алар бер яктан тоталитар режим басымы астында язылса, икенчедән, ул режим кысаларына сыймыйча, татар әдәбиятының иҗат иреге даулау, иҗат мөмкинлекләрен төрле планда киңәйтә бару дәлилләре булып тора". "Ут һәм Су" романы үз чорындагы күп кенә әсәрләрдән тема яңалыгы белән дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аерылып тора. КамАЗ, КамГЭС төзелешләре башланган вакытта ук язылган бу әсәр шартлылыкка нигезләнүе һәм табигатьне саклау мәсьәләсен күтәрүе белән татар әдәбиятына яңалык алып килде. Мәгълүм ки, үз чорында КамАЗ темасы башка әдипләрне дә битараф калдырмады. Инде 1969 - 1971 елларда ук М. Хәсәновның "Кама таңнары", М. Хәбибуллинның "Тау белән тау очрашмаса да..." (1970 - 1972), Б. Камаловның "Урамнар киңәя" (1971) кебек роман-повестьлары дөнья күрә. Әлеге әсәрләрдә гигант төзелешнең Татарстан җирендә башлануына чиксез куану, горурлану пафосы яңгырый. Бары Б. Камаловның "Урамнар киңәя" повестенда гына үзгә мотив бар: умартачы Мирзахан абзыйның һәм аның хатыны Зөһрәбану түтинең илдәге, табигатьтәге үзгәрешләргә йөрәкләре әрни. Әмма автор зур уңышлар югалтуларсыз булмый дигән нәтиҗә чыгара. Югарыда әйтелгән әсәрләрдән аермалы буларак, Ә. Баянов "Ут һәм Су" романын тулысы белән экологик теманы яктыртуга багышлый. Әсәрдә төзелеш җитәкчесе Лазарев һәм баш инженер Лебедев образларына шактый игътибар бирелсә дә, сюжет романның төп герое Фәез Насыйбуллинга бәйле Фәез - Борис, Фәез - Кама мөнәсәбәтләрендә үстерелә. Чөнки Фәез төп герой гына түгел, хикәяләүче дә. Аның аша автор еш кына үз фикерләрен дә укучыга җиткерә. Фәез - Кама бәйләнеше шактый буталчык бирелгән. Кама ике образны берләштерә. Кама-кыз - Камилә - конкрет шәхес, ул шаян, җор сүзле, чибәр героиня. Егет һәм кыз мәхәббәте әсәрдә сергә төрелеп, табышмак рәвешендә үстерелә һәм композиция төзү чарасы булып тора, шуның белән укучыда кызыксыну хисе уята. Камаелга - символик фигура. Әсәрнең төп мәгънәсе Фәез - Кама-елга мөнәсәбәтенә салынган. Прологтан ук аңлашылганча, Кама - гасырлар буе тыныч йоклаучы табигать, ә егет - аның тынычлыгын бозып уятучы кеше. Романда реаль һәм аллегорик вакыйгалар үрелеп бара. Әлеге читләтеп әйтелгән күренешләргә әсәрнең төп идея эчтәлеге салынган. Мәсәлән, Фәез бер тракторчы егетнең бульдозер белән урман аударганын күреп кайта һәм төне буе саташып, төш күреп чыга. Имеш, яшь наратларга сөялеп торган Фәезне һәм Каманы бульдозер таптый. (Бульдозер - кеше уйлап тапкан техника, Фәез - кешелекне, кыз- табигатьне символлаштыра). Шул арада егет хирург врачка әверелеп, Каманың "болай да чибәр йөзенә" пластик операция ясый башлый. Кама көзгегә карап елап җибәрә: "Кем бу? Мин түгел бит бу. Кайда мин, кая куйдыгыз мине?" Тик аны ишетүче юк, егетне "төрле-төрле оешмалар кушуы буенча" ирешелгән пластик операция белән котлыйлар. "Әмма кыз, үзенең тезләренә төшеп торган элекке чәчләрен эзләп-эзләп тапмагач, башындагы шиньонны йолкып ала да, аны мәйдан уртасына ыргытып, катыкаты басып, чыгып та китә. Идәндә, Фәезнең аяк астында Каманың кисеп ташланган чәче аунап ята... Егет шуны элекке толым хәленә кайтарырга тиеш. Шунсыз, мәхәббәт хакында хыялланасы да юк". Шулай итеп, Фәез табигатьне яклаучы, аның матурлыгын, сафлыгын табигый хәлендә сакларга тырышучы буларак алга баса. Ул романтик, шул ук вакытта актив һәм оптимист герой. Чаллы шәһәрен Камага киертеләчәк энҗе калфак, ә ГЭСны уттан ясалган муенса итеп күз алдына китерә, шуңа омтыла. Табигатькә карата битарафлыкны кичерә алмый, аның киләчәге өчен үзен җаваплы тоя: "Нишләп әле без кайгыртмаска тиеш алар турында, нишләп без уйламаска тиеш туган җир язмышы турында?". Шәһәрне яшелләндерү максатыннан агач утырту өмәсе оештыра, тәртипсез салынган йортларны күреп борчыла, генплан булдыруда катнаша. Кирпеч заводы төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә ул болай дип чыгыш ясый: "Әгәр без үзебез суккан кирпечләрне Кама битенә ыргытабыз икән, чыккан һәм чыгачак барлык кирпечләр генә түгел, хәтта заводның үзе дә безгә сукыр бер тиенгә дә кирәкми". Фәез - Борис каршылыгы әсәрдә җитди урын алып тора. Геройлар яшәү принциплары буенча бер-берсеннән нык аерылалар. Бу аерма аларның дөньяга карашларында, гаиләгә, мәхәббәткә, хезмәткә мөнәсәбәтләрендә ачыла. Фәез дә, Борис та идеаль затлар түгел. Фәез - үз чоры герое. Эшендә уңышларга ирешә, үзенә тиешле булмаганга да йөгерә. Борис күтәрелми, киресенчә, участок башлыгы, баш инженердан гади инженер дәрәҗәсенә төшә. Ул эшне фәнни оештыру ягында. Яхшы уйлап табучы. Төзелешкә дә берничә рационализаторлык тәкъдиме кертә. Әмма аны аңламыйлар, эш сәгате беткәч, эшеннән китүе, үзенә тиешле акчаны сораганы өчен хәтта гаеплиләр дә. Чит илдә эшләп бозылган диләр, аномаль күренеш дип бәялиләр. Чынлыкта исә ул - тәртипле яшәү һәм эшләү тарафдары, бу хакта аның дусты Фәезгә әйткән сүзләре дә сөйләп тора: "Мин сезнең акылларга, характерларга үз карашларымның кереп урнашуын телим, сезнең басымыгыз, тиргәү-каһәрләүләрегезгә түзәм, тормышта мин башлаган юнәлешнең кайчан да булса җиңәчәгенә ышанам! Тәртип, акыл һәм культура җиңәчәк, әлбәттә. Шунда без җәмгыять өчен дә күбрәк эшли алачакбыз, үзебез дә чын яшәү белән яшәячәкбез". Әсәр ахырында Борис төзелештән китә. Һәм киткәндә: "Син Камиләне таптың, Каманы түгел. Мин Каманы табачакмын", - ди. Чит илдә эшләп кайтып, бездә дә шундый тәртип булуын теләгән, "кирәк икән, дошманның да яхшы ягын күрә белгән" инженерны сыйнфый чир белән авыруда гаеплиләр. Борисның үз фикере белән әйткәндә: "...фәлсәфә сатып утырган хуҗага караганда, бөтен механизм эшләсен өчен бер функцияне башкаручы винтик кирәклерәк һәм файдалырак. Чынлыкта зуррак та". Тәнкыйтьче Р. Мостафин Борис белән килешеп бетми: "Гомумән, Борис инженерларны толкач, йомышчы малай ролендә йөртүгә принципиаль рәвештә каршы. Әгәр иң югары инстанцияләрдә расланган график бар икән, дип фикер йөртә Филинов, ул һичшиксез үтәлергә тиеш. Бер яктан, ул, әлбәттә, хаклы. Әмма тормышта кайвакыт башкачарак та килеп чыга бит. Төзелеш материаллары җитешми, график әледән-әле өзелеп килә. Мондый тәртипләр хөкем сөргәндә, Борис кебек инженерлар түгел, ә кем өлгер, кем остарак, кем үзен-үзе аямый чаба - шулар алга чыга". Язучы әсәрдә төзелешне ярыш мәйданына әверелдермәү, һәркем билгеләнгән график, тәртип белән эшләргә тиешлеге турында сүз алып бара да инде. Каманы табу мәсьәләсендә, Борис табигатькә якын килү, фәнни, уйланган адымнар ясау турында әйтә. Тормышта тәртипсезлек хөкем сөргәндә, Филинов кебек тәртип урнаштырырга теләүчеләр китәргә мәҗбүр булалар, юкка чыгалар. Баш инженер Лебедев белән дә шул ук хәл була. Автор табигать язмышы бүгенге җитәкчеләр кулында булуын яхшы аңлый. Шуңа Лебедев һәм Лазарев мөнәсәбәтләренә, җитәкчелек мәсьәләсенә җитди игътибар бирә. Лазарев һәм Лебедев бер үк мәсьәләгә төрле яклап киләләр. Алар арасында төп каршылык торак мәсьәләсендә килеп чыга. Управляющий Лазарев баштан ук таш капиталь йортлар салу ягында, ә Лебедев, төзелешкә килгән халыкны тизрәк торак белән тәэмин итү өчен, вакытлыча агач бараклар төзергә кирәк, ди. Бер караганда Лазарев хаклы кебек. Моны Ф. Хатипов та куәтли: "Автор баштарак Лебедев ягында. Ләкин моңа укучыны ышандырып җиткерә алмый: беренчедән, Лебедев тәкъдиме экономик нигезле түгел, икенчедән, вакытлы бараклар салу зур йортлар төзүдән тизрәк түгел бит". Әмма кешеләр сәламәтлеге һәм төзелгән йортларның сыйфаты мәсьәләсе дә мөһим икәнен онытырга ярамый. Бу очракта без Лебедевның хаклы икәнен күрәбез. Лебедев кешеләр энтузиазмыннан дөрес файдалану, гомернең акча белән исәпләнмәве турында сөйли: "Безнең кулга, алты йөз миллион сум акча белән бергә, бүгенге көндә тугыз мең кеше үз язмышларын тапшырган. Безнең эш девизы - " бөтенесе кешеләр өчен, бөтенесе кешеләр хакына!" Төзелеш - үзмаксат түгел". Шәһәр комитеты секретаре Шакиров җитәкчеләр төрле фикердә булырга тиеш түгел, дип саный. Һәм аларның берсенә китәргә киңәш итә. Лебедев китә. Фәез баш вата: "Барыннан да бигрәк шунысы табышмак: Лебедевның төзелештә зарур икәнлеген белгән килеш ник Лазарев аның белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерде, аны опала хәленә китереп җиткерде дә, хәзер, китә башлагач, җибәрәсе килми?.. Ник? Ник?". Сәбәбе билгеле: акыллылардан һәрвакыт тизрәк котылырга тырышалар. Фәез моны соңрак аңлый. Лазарев үз сүзләре белән аңлатып бирә: "Югыйсә, артык зураеп, синең өстән үзләре җитәкчелек итә башлыйлар андыйлар". Әсәр башында Фәезнең симпатиясе Лазарев ягында икәне аермачык. Тора-бара аның карашлары үзгәрә: егет Лебедевның хаклы булуын аңлый. Лазаревның бүгенге көн белән яшәүче, табигать, кешеләр язмышын кайгыртмый торган, Лебедев әйткәнчә, "барлык таланты бугаз ертуга һәм шәп кыяфәткә кайтып калган саф администратор" булуын күрә. Төзелеш аның өчен үзмаксатка әверелгән. Фәез, табигать, яшеллек, йортлар мәсьәләсендә фикер алышырга теләп, сүз башласа, ул аны һәрвакыт кичектерә, я булмаса, "бүтән кайгың юкмы?" дип кире бора. "Кешеләр һәм Табигать мөнәсәбәтендә ялгышлар килеп чыгу" куркынычы Фәезне уйланырга мәҗбүр итә. "Монда без башлап әйткән сүзләр һәм эшләргә Табигать нәрсә дип җавап бирәчәк? Утлы-комлы бураннар, төрле чирләр-афәтләр белән җавап кайтарса нишләрсең? Алай булмас дип кем кистереп әйтә ала? Кем уйлана шушы хакта? Кем җаваплы? - Фәез моны һич кичекмәстән ачыкларга, белергә тиеш. Лебедевның үзегез төшенерсез дигән ышанычы, мөгаен, шунда акланыр да". Фәез төзелештәге уңышсызлыкларны, табигатькә килгән һәм киләчәк зыянны, Борисның, Лебедевның китүен дә Лазаревтан күрә. Лебедевның киткәндә: "Тиз арада рульне бүтәннәргә бир" , - дигән сүзләре юкка әйтелмәгәне аңлашыла. Әсәр ахырында Кама белән Фәездә Лазаревтан үч алу теләге туа. Шул максат белән алар управляющий квартирасына киләләр. "- Бездән соң... дегет кебек, кислоталы су кебек, бүтән шундый агулы сыекчалар табигать бавырын теткәләп ташламагае, - диде Фәез. - Бездән соң дип, агулы сулар дип... Анысы безнең кайгы түгел лабаса. - Без төзибез бит. Уйлап бетердекме соң? - Төзибез... Кушылганны әйбәт кенә үти алсак, шул җитеп арткан инде". "Кушылган" - Фәезнең иң җене сөймәгән сүзе. Бульдозер белән агач аударып йөргән Рәшит тә, башкарма комитет секретаре дә "кушылган" ди, инде менә управляющийдан да шул сүзне ишетергә туры килә. "Кайчан соң кушылганны түгел, кирәкне, үзебезгә кирәкне эшли башларбыз без?". "Әмма бөтен яманлыкның башы шушында: "Кушылган...". Менә ни өчен күралмый икән Фәез бу сүзләрне һәм аларны әйткән кешеләрне. Әйе, болай булгач, соңгы фаҗигаләр кушылмаган нәрсәләр хакында уйлап карамау аркасында килеп чыккан. Фаҗигаләр!". Шул рәвешле, язучы 1960 елларда ук тоталитар тәртипләр китереп чыгарган фаҗигаләр турында сүз алып бара. Табигатьтә һәм җәмгыятьтә килеп туачак афәтләрне Ә. Баянов алдан күрә һәм укучыны кисәтә. Социалистик режимның гади кешегә генә түгел, җитәкчеләргә дә уйланырга урын калдырмавын, бары фәрман-боерыклар, "кушылган"нар буенча яшәүгә күнегүне язучы кискен тәнкыйтьли. Лазарев - машина. Аңа карата машина сүзенең ике мәгънәсе дә кулланыла. Беренчесе - кушылганны гына үтәүче, зомби мәгънәсендә. Икенчесе кеше уйлап тапкан техниканы символлаштыра. Фәез, Кама һәм Лазаревның соңгы "аңлашуын" автор түбәндәгечә сурәтли: "...өч пәһлеван басып торадыр монда. Беренчесе - бары тик кушканны гына үтәүче Машина, икенчесе - гүзәллекне көтелмәгән кырыслык, тилелек белән куша алучы Кама һәм... өченчесе - алар арасында элемтә коручы - Кеше... Һәрхәлдә, бу минутта Фәез Кеше дәрәҗәсен акларга тиеш. Ике пәһлеван аңа карап сүз көтә. Ә ул ни өчендер ашыкмый: чамадан тыш сабырмы, гамьсезме бу кеше?". Язучы романны юкка гына капма-каршы төшенчәләр белән атамаган. Әсәрнең бөтен эчтәлеге каршылыктан тора. Автор геройларны гына түгел, төшенчәләрне дә каршылыкка куя: "Яшеллек һәм тимер", "Мәхәббәт һәм агу", "Лирика һәм тимер", "Кама һәм автоград" һ.б. Ә. Баянов - фәлсәфәгә өстенлек бирүче әдип. Аның фикеренчә, тормышның нигезен каршылык тәшкил итә. Әмма әлеге каршылык ахыр чиктә зур югалтуларга китерергә мөмкин. Каманы тимердән, автоградтан - техникадан саклап калу мөмкин түгел. Бүген - цивилизация заманы. Әмма чара табарга кирәк, югыйсә җирдә тереклек бетәчәк. Бары бер юл кала - каршылыкны юкка чыгару: "Ут һәм су кушылу". Кеше һәм ул уйлап тапкан техника табигатькә зыян китерергә тиеш түгел. Бу уңайдан әсәрнең бер аллегорик чагыштыруы гыйбрәтле. Җайдак атлы нечкә билле чебен зур гына кортны чага һәм корсак куышлыгына йомыркасын салып куя. Корт әллә сизми, әллә авырткан урынга кагылырга куркып, яралгыны үстерә. Әмма бала чыгар алдыннан, үзенең гомерен саклап калу максатыннан, кортны чагып үтерә. Автор чебенне кеше уйлап тапкан техника белән чагыштыра. "Ә теге чебен тик кенә тормый - һаман да безелди. Безелдәве гүелдәүгә, мотор гөрләвенә әверелә... Гигант божан, металлдан ясалган баһадир божан, табигатьнең үзе төсле мәңгелек гүзәллеккә гашыйк булып, аның тирәсендә бөтерелә һәм... тиешле урында кортын калдыра...". Ә. Баянов кешелек дөньясын өч великан (пәһлеван) күтәреп торуы турында яза: Табигать, Кеше, Машина". Кеше - урталыкта, һәм барысы өчен дә ул җавап бирә. Язучы иҗат иткән Әби һәм Кыз образлары каршылыгы да кызыклы. Әби - безнең үткәнебез, табигатькә зыян килмәгән яшеллек дәвере. Кыз исә - фәнни-техник революция, нефть, химия сәнәгате, гигант төзелешләр чоры. Кайсын сайларга? Әбинең күңелен күрим дисәң, тәрәзәсенә такта кагылган өйгә яңадан тормыш кертергә кирәк. Мөмкин хәлме бу? Мөмкин. Әмма замана машиналар таләп итә, ут сорый, шәһәр сорый. "Әби һәм Кыз... Яшеллек һәм тимер. Синең тәндә һәм җаныңда шулар очрашты - син аларны бергә кушарга һәм түзәргә, аларны да, үзеңне дә имгәтмәскә, бөтен килеш сакларга тиеш". Яшеллек һәм тимер - табигать һәм техника. Автор табигатьнең матди чисталыгын гына түгел, җәмгыятьнең рухи сафлыгын да күздә тота. Фәннитехник алгарыш рухи экологиягә китерергә тиеш түгел. Ә. Баянов Фәездән: "...бүген ниндидер чишелеш көтелгән иде, ә чынында төенләнеш кенә булып чыкты бугай...", - дип әйттерә. Монда язучының 1960 елларда ук табигать проблемасын бөтен җитдилегендә аңлавы күренә. "Кешеләрнең тормышын яңартабыз һәм яктыртабыз дип йөрибез. Ләкин бөтен кешеләрнекен дә түгел икән. Без төзегән тормышны яратмыйча, бу әби кире кайтып китте менә. Без төзегән тормыш һәм кагыйдәләр белән аерылышмас өчен Борис китте... Лебедев китте... Кемнәрдер китә... Кемнәрдер кала". Ә. Баяновның "Ут һәм Су" романында символик образлар, аллегорик вакыйгалар куллану берничә фактор белән билгеләнә. Беренчедән, роман, алда әйтелгәнчә, социалистик реализм шартларында иҗат ителә. Автор гигант төзелешнең кешелек тормышына китергән зарарын кинаяләп, читләтеп әйтмичә, турыдан-туры белдерә алмый иде. Икенчедән, Ф. Миңнуллин, Ф. Галимуллиннар билгеләп үткәнчә, Ә. Баянов "интеллектуаль укучыга исәп тотыбрак" яза. Аның әсәрләрен укып, нинди дә булса нәтиҗәгә килү өчен, укучының хәзерлекле булуы кирәк. Әсәрнең яшерелгән мәгънәсен аңламаган очракта, ул кызыгын, үзенчәлеген дә югалта. Шуңа күрә, Ә. Баяновның башка әсәрләре кебек "Ут һәм су" романын укыганда да укучыдан логик фикерләү сорала. Моннан тыш, символик образлар, аллегорик вакыйгалар әсәрнең тәэсир көчен, андагы лиризмны-шигърилекне арттыру чарасына әвереләләр. Шулай итеп, Ә. Баянов мондый типтагы әсәре белән лирик кичерешләрне эпик вакыйгаларга үреп, символик образларны уңышлы кулланып, татар әдәбиятында шартлы-метафорик агымны нигезләүчеләрнең берсе буларак чыгыш ясый. "Ут һәм Су" әсәренең дәвамы булган "Таш китап" романын (1980 - 1981) әдип бераз соңрак иҗат итә. Үзәккә шулай ук табигатьне саклау проблемасы куелса да, әлеге тема монда киңрәк мәгънәдә үстерелә. Табигатьне саклау кешелекне, әхлакны, милләтне саклау кебек төшенчәләр белән бәйләп карала. Елга һәм кыз арасындагы параллельлек икенче китапта ачыграк чагылган. "Ут һәм Су"да серле, шаян, акыллы булып тоелган Кама "Таш китап"та әхлаксыз, начар юлга тайпылган кыз итеп сурәтләнә. Фәез, саф сулы елганың пычрануына һәм шул ук вакытта кызның намусын югалтуына ачына: "Хыялдагы Кама юкка чыкты. Кама хәзер җир тузанын битеннән сөртеп торган кыяфәттә күз алдына килә". Экологик аң иң беренче чиратта җирне, кешеләрне һәм, гомумән, дөньядагы барлык тереклекне яратудан, аларга хөрмәт белән караудан башлана. Ә. Баяновның "Тузбаш хикәясе" (1972) күләмле булмаса да, мәгънәви эчтәлеккә ия. Ул Тузбаш еланы исеменнән сөйләнелә. Агу кебек зәһәре булмаган, чакмаган, хәтта тавышсыз җан иясенә табигать елан кыяфәте биргән. Тузбаш - тормышта эчтәлек һәм форма ярашмауга бер мисал. Ул дөнья матурлыгына сокланып, табигать кочагында рәхәт кенә гомер итә. Болында, сазлыкта яши, суда коена, бакчага барып, тычкан балаларын аулап килә: кешеләргә файда эшли. Тик көннәрдән бер көнне, балыкка барып, юлы уңмаган балыкчы аны үзе белән ала: бәрә, суга, тибә, иләккә сала; тузбаш ни өчен шулай эшләүләрен аңламый. Балыкчы тузбашны шәһәргә алып китә, кешеләрне аның белән куркытудан ямь таба. Трамвай рельсларына куеп җәфалый, койрыгын өздерә, ахырдан трамвайга таптатып үтерә. Әлеге хикәянең уңышы - тузбаш авызыннан сөйләнүендә. Аның яшәргә, тереклек итәргә көчле омтылышы укучыны битараф калдырмый. Әйләнә-тирәгә бернинди зыяны тимәгән кечкенә генә җан иясенең хис-тойгылары бөтен нечкәлекләре белән сурәтләнү әсәрнең тәэсирен арттыра һәм тәрбия чарасы буларак хезмәт итә. Ә. Баяновның "Тавыш - табигать бүләге" повестенда (1975 - 1977) табигатьне саклау проблемасы зыялы катлау вәкилләре - галимнәрнең үзара мөнәсәбәтләре аша яктыртыла. "Ут һәм Су" кебек, шартлылыкка нигезләнеп язылган әлеге әсәр дә башта тәнкыйтькә очрый. Бу бигрәк тә И. Нуруллинның "Әдәбиятта шартлылык турында" мәкаләсендә ачык күренә. И. Нуруллин, А.С. Бушмин фикеренә нигезләнеп, шартлылыкны ике төргә бүлеп карый: "Берсе - конкрет сиземләнә торган реальлекне еш кына кискен төстә деформацияләп күрсәтә торган махсус шартлылык, сәнгатьчә чагылдыруның үзенчәлекле чарасы; икенчесе - тормышны сурәт ярдәмендә танып белүнең табигатеннән чыга торган һәм сәнгатьнең теле булган шартлылык". Рус совет әдәбият белемендә гамәлгә кергән атаманы кулланып, соңгысын И. Нуруллин "беренчел шартлылык", баштагысын "икенчел шартлылык" дип атый. 1970 елларда рус әдәбият белемендә һәм тәнкыйтендә социалистик реализм әдәбияты аллегория, гротеск, фантастика, миф, хикәят (притча) кебек шартлы символик-алымнар кулланырга тиешме дигән сорауга җавап эзләп күп кенә мәкаләләр һәм хезмәтләр языла, "Литературная газета"да дискуссия дә оештырыла. Чынбарлыкны үз кыяфәтендә, реалистик сурәт ярдәмендә чагылдыру фән-техника таләпләренә җавап бирәме? Тәнкыйтьчеләрне, әдәбият белгечләрен шул сорау борчый. Шартлылык тарафдарлары социалистик реализмны модернизм казанышлары белән баетырга кирәк дигән фикерне алга сөрәләр. Татар тәнкыйтьчеләре дә бу мәсьәләгә битараф калмыйлар. Р. Мостафин, Ф. Мусин, мәсәлән, фантастик алымнарны, шартлылыкны яклап чыгалар. Шартлылык, мифологизм, фольклоризм чынбарлыкны "тыгызлап һәм калку итеп" чагылдырырга мөмкинлек бирә, "сәнгатьчә гомумиләштерү һәм типиклаштыруның үтемле чарасы булып тора", дип саныйлар. Шартлылыкны яклаучылар социалистик реализмның чикләнгән булуына, ул баерга, яңа алымнар белән тулыланырга тиешлеккә басым ясыйлар. Аларга каршы чыгып, И. Нуруллин болай ди: "Мескен традицион реализм! Юкка гына мактыйбыз икән без аны. Баксаң, күзгә күренми торган нәрсәләрне күренерлек итеп бирә алмаган, әйбер һәм күренешләрнең кабыгын җимереп, эченә үтеп керергә сәләтсез булган һәм шуңа күрә натуралистик тасвирлау белән чикләнгән икән". Ул шартлылыкка лирикада һәм сатирада "үз урынында, билгеле максатка буйсындырганда" каршы булмаса да, аның әлеге алымны өнәмәве фикер сөрешеннән сизелеп тора. Язмада әдәбият тарихында очраган күп кенә шартлы әсәрләр күздән кичерелеп, алар реалистик әдәбиятка каршы куела. Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасында шартлылыкның үзен аклавын күрсәткәннән соң, И. Нуруллин болай дип дәвам итә: "әгәр бу уңыштан соң Т. Миңнуллин үзе дә, бүтән драматурглар да аллегория, символ, гротеск, әкият алымнары гына кулланып яза башласалар? Күңелле булыр идеме?". А. Гыйләҗевның "Өч аршын җир" повестен шартлылыкка "эксперимент" дип бәяли. Танылган татар прозаиклары Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Әмир, Ф. Хөсни. А. Расих, Р. Төхфәтуллин, Н. Фәттахның "шартлы алым куллануга чакыру авазларын колакка да элмәстән", традицион стильдә язуын дәвам итүләрен, яратылып укылуларын әйтә. Әдәбият галименең шартлылыкка мондый мөнәсәбәте аллегория, фантастика, мифологик күренешләрне әдәби алым буларак куллануны модернистик әдәбиятка хас күренеш дип уйлаудан килә. Автор фикеренчә, социалистик реализм әдәбиятында Көнбатыштан кергән алым булырга тиеш түгел. И. Нуруллин шартлылык үзен акламаган очракка мисал итеп Ә. Баяновның "Тавыш - табигать бүләге" повестен китерә. "Нәкъ менә шул "символик як"ны социалистик реализмга ят нәрсә дип санаулар Ә. Баянов иҗатының логикасын аңламауга-күрмәүгә китерде", - дип яза Н. Ханзафаров. "Тавыш - табигать бүләге" повесте - тулысынча шартлылык алымына нигезләнеп язылган әсәр. Повестька беренче җитди һәм уңай бәяне Ф. Миңнуллин бирә. "Ә. Баянов повестьның сюжет скелетына аллегория һәм җәенке метафора, символ һәм киная, саташып сөйләшү һәм сәер кыланышлар кебек парчалардан җыеп типчелгән корама бишмәт кидерергә карар иткән", - дип язган И. Нуруллинга җавап итеп, ул болай ди: "Автор эшне нихәтле генә катлауландырмасын, тырышканда һәм бик теләгәндә, әсәрнең төп фикерен дә, идеясен дә, образларын да аңлап һәм аңлатып була. Повесть табигатьне саклау белән бәйле җитди проблема күтәрә, һәм ул проблема Наҗар белән Мөдир арасында чишелә". Соңрак Ф. Галимуллин әлеге фикерне куәтли: "Кызганычка каршы, әдәби тәнкыйть үз вакытында әлеге повестьларның идея-эстетик кыйммәтен күреп җиткерә алмады, дөресрәге, алардагы форма яңалыгына, шартлылыкка, фәлсәфи башлангычка игътибар ителеп, күтәрелгән мәсьәләләрнең үзенчәлеге арткырак планга калды". Әсәр геройлары Наҗар һәм аның хатыны Фәнүзә "Тере организмның агулы матдәләргә адаптациясе" дигән темага фәнни эш алып баралар. Мөдир - аларның фәнни җитәкчесе, бүлек мөдире. Көннәрдән бер көнне алар эшләгән теманың дөньякүләм әһәмияткә ия булуы ачыклана һәм институттан бер кешене доклад белән Парижга симпозиумга чакыру килә. Директор, тема өстендә конкрет эшләүче буларак, Наҗарны җибәрү ягында. Наҗар исә дөньяга хәбәр итәрлек ачыш ясалмады дип уйлый. Мөдир доклад яза алмаса да, аны Наҗардан яздырып, Парижга үзе барырга ниятли. Шуңа Наҗарны юлдан алып ташлар өчен, теләсә нинди явызлыкка, вөҗдансызлыкка әзер, хәтта тәҗрибә кошының үлеме - ачышның ясалмавы да аны туктатмый. Повестьта образлар символ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Каравылчы - табигать сакчысы, элек биология укытучысы булган, Прораб - табигать корткычы, кеше була алмаганга автор шундый кушамат кына биргән, Вәкилнең дә үз йөзе юк, Мөдирнең кушканнарын үтәп йөрүче йомышчы гына, Әпә - телсез, табигатьнең үзе. "Автор махсус шулай эшли, бу аңа үзе күтәргән проблеманы үткенрәк итеп кую өчен кирәк. Аннан соң "Тавыш - табигать бүләге" кебек шартлы алымнар белән язылган әсәр өчен аларның шул сыйфаты да җитә". Повестьта "тавыш" сүзе күп мәгънәдә кулланыла. Наҗар гомер буе "тавышсыз кеше" рәтендә йөри. Ягъни яшьтән "бәхәсләрдән качарга тырышуы, андый вакытларда кирәгеннән артык кайнарлануы, шуңа күрә җиңү түгел, хәтта законлы дөреслегеннән дә колак кага килүе аркасында, сүз мәйданнарына карата ихтирамсыз булды. Барлык дәгъваларын, теләкләрен, омтылышларын, хәтта мәхәббәтен дә саф эш, чын иҗади табышлар аркылы гына күрсәтә һәм исбат итә килде". Сугыш елларында туып, мохтаҗлыкта үскәнлектән, Наҗар нервлары какшау, тиз уалучан, әз генә салкын тисә, сулыш юллары, үпкәсе җилсенеп чыгучан кеше булып кала. Шулай да тырышлыгы аркасында университетка керә, исемле стипендиат дәрәҗәсендә укый, аспирантурада калып, үз вакытында һәм әйбәт итеп диссертация яклый. Үз фәненнән - микробиологиядән башканы белмәгән галимгә әйләнә. Мөдирлеккә тәкъдим иткәч тә, андый эшкә сәләтем юк дип, баш тарта. Чын галим үз эшен башкарырга тиеш, кемнең аңа сәләте, түземлеге җитми, ул кеше чыгышлар ясасын, мөдир булсын, директор булсын, дип саный. Мөдир исә, киресенчә - "тавышлы" герой. Башка шәһәрдән ялварып хатлар яза торач, Наҗар янына эшкә урнаша. Фәнгә сәләтсез булса да, оештыру эшләрен бәлки шәп башкарыр дип, Наҗар аны мөдирлеккә тәкъдим итә. Башта ярдәмчел, тыйнак булган кеше, лаборатория мөдире булып алгач үзгәрә: оештыру ягыннан гына түгел, фәнни яклап та Наҗардан "күбрәк белә", мактала, хәтта бүләкләнә башлый. Наҗар һәм башка галимнәрнең хезмәтләрен үзенеке итеп директорга һәм гыйльми советка җиткерә. Газета аша бөтен илгә шаулый. Парижга бару хатын да ул оештыра. Үзен җир язмышын, табигатьне яклаучы, цивилизацияне саклаучы куәт иясе итеп күрсәтергә җыена. Парижга җибәрмәү өчен Мөдир Наҗарны Вәкил ярдәмендә кеше көлкесенә калдыра һәм төрле интригалар, анонимкалар аша аннан тәҗрибә уңай дигән нәтиҗә таләп итә. Наҗар намус сынавы алдында кала. "Караңгы. Караңгыда Фәнүзәнекеннән дә яманрак тавыш - табигатьнең үз тавышы бугай - йөрәкнең үз тибеше сыман ургылып, төнге дөньяга тарала: "Планетаның могтәбәр галимнәре рәтендә дөнья язмышы хакында сөйләшергә тиешле кеше - ул син идең. Син, изге бурычтан баш тарткан килеш, хәзер дә ихтирам даулыйсың. Гафу ит, моннан соң кем дә сине ихтирам итмәс һәм шулар рәтендә мин дә булырмын". Алар рәтендә - Фәнүзә, табигать, һәм... хәтта вөҗдан! Алар рәтендә хәзер янда гына басып торучы Энҗе, Әпә, каравылчы". Әсәр ахырында Наҗар тавышын таба - туры мәгънәсендә тавышын югалткан килеш, ялганны фаш итә, мөдирнең чын йөзен ача. Наҗар намусына хыянәт итә алмый. Димәк, тавыш сүзе йөрәк авазы, гаделлек, җаваплылык, вөҗдан мәгънәләрен дә аңлата. Наҗар Мөдирнең җитәкчелек сәләтен таный, тик аның намуссызлыгын кабул итә алмый, кешелек алдында җавапсызлыгы белән килешми. Наҗар, галим кеше бөтен кешелек өчен җаваплы, дип уйлый. Мөдир кебек күбрәк шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы карьерист галимнәрнең тормышны кай тарафка илтәсе билгеле: "Соңыннан ачышның ялган икәнлеге тормышта мең кош һәм җәнлек үлеме аша фаш ителгәч, бөтенләй бүтән кешеләр, ихтимал, бөтенләй бүтән институт кешеләре яңадан бөтен бер лабораториягә гаять зур эш хакы түли-түли, әле Наҗар әйткән нәтиҗәне кабатлар микәнни?! Боларга һичнинди зыян килмәячәк, чөнки алар инде ул вакытта кул җитмәс биеклектә булачаклар, юк, алай гына да түгел, агулы химикатларны басуга күпләп чыгаруга фатиха бирүче сыйфатын аңа күчереп, Наҗарны фаш итәчәкләр!" Наҗар һәм Мөдир арасындагы каршылык аларның тормышка, табигатькә ике төрле карашта торуларыннан килә. Табигатьнең киләчәге аларга да бәйле. Чөнки басуларга ашламалар чыгаруга фатиханы алар бирергә тиеш. Тик күргәнебезчә, әлеге зарарлы бөҗәкләргә дигән агу файдалыларын да үтерә. Самолеттан сипкән химикатлар аркасында, зыянлы дип йөртелгән бөҗәкләр белән бергә урмандагы чыпчыклар, тукраннар, сан-исәпсез вак кошлар да юкка чыга. Кошларга гына түгел, ашлама кешенең үзенә дә зыянлы. Наҗар бер тапкыр сазлыклырак җирдән шома көпшә өзеп ашый һәм аның авыз эчендә зур гына җәрәхәт барлыкка килә. Рак дип куркып, галим кеше оятка да кала. Җәрәхәт - самолеттан сибелгән агу галәмәте була. "Институт диварлары эчендә: "Агуны сибәргәме, юкмы, югары уңыш бәясенә соңыннан күбрәкне югалтмабызмы?" дигән икеләнүләрне табигать ишетмәде. Кошлар җырына һичкайчан да дәвам булып өстәлмәячәк бәхәс табигатьнең бушлай бирелгән сәнгатен алыштырды... Алыштырды?". Институтның ярдәмче хуҗалыгында яңа биналар төзетүче прораб буып куйган елга янында карьер казыта. Елганың элекке эзенә төшеп, хуҗалыкны су басачагын аңлаган каравылчы Әлмән абзый берничә тапкыр институтка килә, тик аның сүзенә колак салучы булмый. Киләчәккә пессимистик карашлар йоктырып йөрмә, үзегезгә кагылганны тыныч кына үтәгез, башкасына сезнең хокук та, образование дә юк дип, Мөдир аның хәтерен калдыра. Каравылчы сизенүе дөрес булып чыга - елга ташып ага, хуҗалыкның җәнлекләре, кошлары су астында кала. Берничә көннән Каравылчы Наҗарга аю карачкысы биреп, болай ди: "Менә сезгә телсез шаһит - табигатьнең нәкъ үзе. Тик бер көн килер, ул терелеп кычкырыр, өстебезгә ырылдап ташланыр. Теле ачылып, Әпә дә килеп чыгар. Ул да эченә гел рәхмәт сүзләре җыеп йөрмәгәндер. Ачы тавышы сезнеке хәтле генә гөрелдәмәс" . Болар барысы да табигать тавышы. Явызлыклары, хаталары өчен кайчан да булса ул адәм баласыннан үч алачак - әсәрнең төп идеясе әнә шунда. И. Нуруллин язганча, "Табигатьне саклау идеясен киңәйтә төшеп, автор җәмгыятьне саклау мәсьәләсен дә кузгата". "Нишләргә соң безгә?" дип өзгәләнгән Фәнүзәгә Наҗар: "Дөньяга бер каравылчы кирәк бугай, тик кем ул - кайда?" дигән сорау белән җавап бирә. Җәмгыятьне хезмәте бәясеннән күбрәкне үзенә дәгъвалаган вөҗдансыз Мөдирләрдән, курчак Вәкилләрдән, ваемсыз, җавапсыз прораблардан сакларга кирәк. Ил җитәкчеләренең акыллы һәм намуслы булуы шарт. Фән өлкәсендә исем, дәрәҗә артыннан кууның куркыныч ягы - надан галимнәр барлыкка килү һәм шуның нәтиҗәсендә тормышта һәм табигатьтә кайтарып булмаслык дәрәҗәдәге хаталар ясалу. Болар кешенең әхлагы, мораль йөзе, тәрбиясе, намусы белән бәйле күренеш. Шуңа күрә автор табигать экологиясен әхлак экологиясе белән бәйләп күрсәтә. "Тавыш - табигать бүләге" әсәренең дәвамы рәвешендә язылган "Мәңгелек бәхәс" повестенда (1984-1985) да үзәктә шул ук проблема, шул ук геройлар. Ә. Баяновның алдагы әсәрләрендәге кебек, әлеге повестеның да исеме фәлсәфи мәгънәгә ия. Сүз явызлык һәм яхшылык, ялган һәм дөреслек арасында барган бәхәсләр турында бара. Явызлык символ дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Бу яктан ул "Тавыш - табигать бүләге"нә караганда "Ут һәм су" әсәренә күбрәк охшаган. Явызлык кабан дуңгызы - Тилебаш рәвешендә гәүдәләнә. Ярым адәм, ярым кабан дуңгызы кыяфәтендә булган бу җан иясенең нәрсә икәнен бер сүз белән генә аңлатып та булмый. Туры мәгънәсендә ул - Мөдирнең ялгышы, аның бүлегендәге дуңгыз гометасыннан яралган җан. Символик образ Тилебашның киңрәк мәгънәсе фәлсәфи эчтәлекле. Бу - кешелек акылы, дөресрәге, кешелек ялгышы. Ягъни кеше үзенең акылы белән табигый яшәешкә каршы килә һәм үз акылының үзе өчен үк куркыныч көчкә әверелә барганын сизми. Тилебаш - бүгенге кешелек акылының образлы гәүдәләнеше. "Үзебезнең ачыш үзебезгә куркыныч дошман булып чыкты. Син безне харап итәчәксең, бернинди бомбаларсыз, тавыш-тынсыз", - ди Наҗар Тилебашка. "Мәңгелек бәхәс" повестендә автор табигатьнең өстенлеген раслый: кеше ничек кенә акыл тупламасын, зур фәнни уңышларга ирешмәсен, табигатьтән акыллырак була алмый, дигән фикерне куәтли. Институт директоры Александр Ивановичның авариягә эләгүенә Тилебаш-кабан сәбәпче була. Директорны вакытлыча алыштырып торган бүлек мөдире Садир Хәкимович үзе директор булып калырга тели. Әмма аңа Наҗар комачаулый, чөнки Александр Ивановичның үзе урынына перспективалы галим Наҗар Зәбировичны тәкъдим итәчәге көн кебек ачык. Мөдир тугры дуст ы, әшнәсе Вәкил белән киңәшә һәм алар Наҗарны юлдан алып ташларга дигән нәтиҗәгә киләләр. Тик ничек? Моның бер сере бар. Наҗар хатыны Фәнүзә янәшәсендә генә көчле. Димәк, аларның араларын бозарга, аерырга кирәк. Әсәрнең төенләнеш өлеше шуннан гыйбарәт. Алга таба Наҗар каты суык тидереп, хастаханәгә эләгә. Ирне һәм хатынны сынау, серле шалтырату, хатлар белән шикләндерү, ялган интрига һәм шантаж белән янау башлана. Зур газаплар белән булса да, сынауны үтәләр: Фәнүзә диссертациясен уңышлы яклый, Наҗар хастаханәдән савыгып чыга. Явызлар ир белән хатынны аера алмасалар да, үз дигәннәренә ирешәләр: Садир директорлыкка күтәрелә. Наҗар, вөҗдансыз җаннар белән эшли алмаячагын аңлап, үз теләге белән институттан китә. Бераздан Наҗар Тилебаш-кабанны үтереп, тиресен Садир Хәкимовичның аяк астына ыргыта. Ялган белән дөреслек арасында барган бәхәс шулай хәл ителә. "Мәңгелек бәхәс" дигәндә автор яшәү белән үлем арасында барган мәңгелек көрәшне дә күздә тота. Бу геройның яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйланулары аша җиткерелә. Яшәү мәгънәсе элек-электән философларны гына түгел, сәнгать һәм әдәбият әһелләрен дә кызыксындырып килгән, һәр кешегә кагылганга күрә фәлсәфәдә аны универсаль сорау диләр. Бу кешенең фани зат булуы белән бәйле. Шуңа күрә адәм заты үлемсезлеккә омтыла, тән картаюын акрынайтырга, туктатырга тырыша. Бөтен бер лаборатория күзәтүләрен тән картаюына организм эшчәнлегенең яраклашуын өйрәнүгә туплау, яки картаюның сәбәпләрен һәм аңа юл куймау ысулларын тикшерүне киләчәккә калдыру дөрес булмас иде дигән фикер белән, Фәнүзә һәм Наҗар фәнни эзләнү эшенә керешә. Фәнүзә тизрәк таба - моңарчы булмаган биоген стимуляторы синтезлауга кадәр барып җитә. "Бу табышмак риваятьтәгечә, яшәүгә кирәкле матдәләр нәкъ менә саз үләннәрендә күбрәк булып чыкты - тормыш әүвәлгечә, бөтен каршылыклары белән бергә һаман суда яралырга тырыша икән. Шуңа күрә булачак стимуляторны сөйләшкәндә җай өчен "Сазулен" дип атый башладылар да, хәзер исә шул атамага телләр күнегә дә язды инде. Бик тә табигый бит: агуы да, даруы да - саз үләннәре булган андыз һәм аксыргак шикелле - янәшә яши...". Галимнәр әҗәлгә дару тапканнар икән. Тик кирәкме ул? Кешелек җәмгыятенә ул нәрсә бирәчәк? Автор шундый фәлсәфи сорауларга җавап эзли. Наҗарга әнисенең авыр хәлдә булуы турында хәбәр килгәч, Фәнүзә "Сазулен" кулланырга тәкъдим итә. Аның әнисен хәзер әҗәл даруы гына коткарса коткарачак. Тик әнисе Сазуленнан баш тарта. Аныңча, ясалма гомер - гөнаһ, кяферлек һәм гадел дә түгел. Аның яшьтәшләре күптән үлеп беткәннәр, шуңа күрә алардан артыграк яшәүне ул гаделсезлек саный. Мәсьәләнең тагы бер ягы бар. Ана яңа буын, яңа кешеләр аны аңламаслар дип курка: "Йөз елдан соң мин, надан кортка, яңа затлы кешеләргә читят булырмын. Кеше арасында ким-хур булып яшәгәнче, үлгәнең артык. Күңелсез булыр анда миңа, яшәү җәзага әйләнер". Димәк, яшәү мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Кайберәүләр өчен ул мәңгелеккә омтылу, дан-дәрәҗә, рәхәт тормыш булса, икенчеләр өчен тормышта вөҗданны югалтмыйча яшәү, кеше булып калу. Фәнүзәнең кеше гомерен бермә-бер озайту турындагы күзәтүләре расланса да, бу әле тәҗрибә хәлендә генә. Моңа ирешү өчен бөтен гомер, бәлки әле берничә буын гомеренең эшләве сорала. Әмма бу кирәкме? Садир, Вәкил кебек кешеләрнең гомерен озайту нәрсә бирәчәк? "Адәм баласы иң әүвәл кеше булсын икән. Шуңа ирешкәч, шул исемгә лаек икәнлеген раслагач кына, аңа яшьлек кебек гүзәл халәтне кабат бүләк итәргә мөмкин булачак", - ди автор. Аның фикеренчә, нәсел дәвамы шулай ук яшәү мәгънәсе булып тора. Авыру анасы Наҗар янында басып торган энесен Наҗарның улы дип күрә. Ана нәсел дәвамы турында кайгырта. Кешеләр генә түгел, һәр җан иясе нәселенең киләчәге турында уйлый, бердәмлеккә омтыла. Шул рәвешчә, язучы "Тавыш - табигать бүләге", "Мәңгелек бәхәс" әсәрләрендә кеше һәм табигать мәсьәләсен фәлсәфи планда күтәрә, аңа җавап эзли һәм укучыны бәхәскә чакыра. Баянов прозада табигать мәсьәләсен катлаулы вакыйгалар, үзенчәлекле сурәт алымнары, образ-геройларның каршылыклы мөнәсәбәте аша белдерсә, лирикада куе хисләр, төгәл фикер, шигъри хөкем белән уй-теләкләрен укучыга җиткерә. Аның экология темасына язылган шигырьләренең язылу елларына игътибар итсәк, шагыйрь иҗатының буеннан-буена әлеге мәсьәлә белән кызыксына дигән фикер туа. Ә. Баянов шигырьләрендә туган як һәм табигать төшенчәләре берләшә. Читкә китеп яшәргә мәҗбүр булган лирик герой туган ягын өзелеп сагына һәм аңа карата мәхәббәтен табигать сурәтләре аша тасвирлый: дип яза шагыйрь "Туган җир" (1954) шигырендә. "Яшь каеннар" (1975) шигырендә шәһәрдә яшәп, әмма аңа ияләнеп җитә алмаган кеше хисләре каен образы аша сурәтләнә. Машиналар өргән төтеннән, җилдән каеннарның шәл-яфраклары тетелгән, таш, асфальт та аларны үз итми: Чаганнарга караш ташлап кайчак, Торсагыз да үзегез сез монда, Төшегездә - инеш, саз буйлары, Җырыгызда - моңсу, тын дөнья. Табигатьне ярату аны саклау омтылышын тудыра. Лирик герой җирнең киләчәге, яшәеше өчен үзендә җаваплылык тоя. Эндәшәм дә тагын уйга калам: Ахры, мин тәүфыйкъсыз баламын: - Юк, мин матрос, - ут кабынса сиңа, Сүндерермен, яки янармын! ("Егерменче гасыр кешесе мин...", 1962) Шагыйрь иҗатында туган җирне сагыну хисе соңрак газаплы сагышка әверелә. Бу элекке яратып сагыну гына түгел. Лирик геройны табигатьтәге үзгәрешләр борчый, аның көннән-көн корып, "картаеп" баруы күңелен әрнетә: Елгаларың ята сырхап, ага сыктап. Чишмәләрең калыр төсле таңда туктап. Үзәннәрең язган балан-миләшләрдән, Урман шаулап торган таулар пеләшләнгән. ("Елгаларың ята сырхап, ага сыктап...", 1991) "Нейтрон кояш" (1985), "Күке, күке, гомерем күпме? - дип" (1987), "Яратабыз..." (1988), "Бытбылдык" (1995) шигырьләрендә тәэсирле сурәтләр, көчле тойгылар экологик проблеманы киеренке кискенлектә күтәрә. Шагыйрь табигать яшәеше белән беррәттән, халыкның рухи байлыгы, күңел дөньясы турында да кайгырта: Күрәм, ишетәм: уйлы җаннар сыман Чайкала кыр, аның күрке - ашлык. Икмәксез җыр, шөкер, күп җырладык... Җырсыз икмәк! Әллә шулмы тансык?" ("...Әй, туган җир, безнең белән бергә..." 1987 - 1995). Кыскасы, Ә. Баянов кешелек дөньясына янаган экологик кризисны бөтен тирәнлегендә аңлый һәм әлеге мәсьәләне төрле яклап яктырта. Бер үк вакытта төрле сурәтләү алымнары, образлы фикерләү ярдәмендә халыкта экологик аң тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. 1.3. Табигатькә кешелекнең төрле буыннарын берләштерүче кыйммәт итеп карау Табигатьне сәнгатьчә танып белү ул - конкрет күренешләрне сәнгать чаралары аша сурәтләү генә түгел, ә тормышны бөтен тулылыгында аңларга омтылу да. Язучылар табигатьне кешелек буыннарын берләштереп торучы кыйммәт дип аңлаталар. Чөнки кеше һәм табигать проблемасы бер дәвергә генә карамый: бүгенге көннең мөһим мәсьәләләре аша үткән калкулана, киләчәк күзаллана. Чорлар бәйләнеше хәзерге прозада буыннар алмашынуын һәм хәтер темасын яктырту аша ачыла. Буыннар дәвамчанлыгы, дәверләр бәйләнеше язучылар тарафыннан өч тема яки мотив чикләрендә аеруча калку билгеләнә: 1. Рухи мираска караш. 2. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт. 3. Әхлакый һәм тарихи хәтер. 1960-1970 еллар татар прозасында табигать образы ярдәмендә буыннар бәйләнеше проблемасын кую аеруча Ә. Еникинең "Туган туфрак" (1959), "Әйтелмәгән васыять" (1965) хикәяләрендә, Ә. Баяновның "Тау ягы повесте" (1969 - 1972), Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" (1968), "Җидегән чишмә" (1977) әсәрләрендә чагыла. 1950 еллар азагыннан илдә көчәя башлаган фән-техника прогрессының кешене туган җиреннән аеруы, шуның нәтиҗәсендә буыннар арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килү куркынычы әдипләрне уйланырга мәҗбүр итә. Халыкның матди тормышын яхшырту хисабына кайбер күркәм традицияләребезнең югала баруын, буыннар арасында бәйләнешнең өзелүен, халыкның маңк орт лашуга йөз тотуын татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ә. Еники үзенең "Әйтелмәгән васыять" хикәясендәге Акъәби образында сәнгатьчә яктыртты. Без әлеге әсәрдә олы тормыш юлы үткән, халкының гүзәл гадәтләрен үзендә туплаган, иленә тугрылыклы, белемле һөнәр ияләре үстереп биргән, авылдашларының олы ихтирамына лаек булган гади авыл карчыгы белән очрашабыз. Акъәби балаларын әхлаклы, намуслы итеп үстерергә омтылса да, алар туган җирләрен, телләрен онытканнар. Балалары белән ике арада күңел җылылыгы булмау Акъәбине тирән кайгыга сала, бу киче решн ең әйтелми калган васыять рәвешендә бирелүе хәсрәтне тагы да тирәнәйтә, укучы күңеленә күчерә. Торгынлык чорында хакимлек иткән идеология тәэсирендә матур әдәбиятта производство темасына өстенлек бирелә һәм халыкның милли-рухи яшәешен, милли мәсьәләләрне яктырту кирәк саналмый. Шундый шартларда Ә. Еники үткәнне һәм бүгенгене тоташтырып торучы җепләрнең өзелү куркынычын, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмаячагын яхшы аңлый. Әдипнең "Туган туфрак" хикәясенең үзәгендә дә (1959) дә шул ук проблема ята. Татар әдәбиятында еш кына туган як төшенчәсе белән табигать төшенчәсе тәңгәлләшеп китә. Әлеге күренеш табигый, чөнки табигать дигәндә кеше үзенең туып үскән мохитен, туган җиренең географик урынын, табигатен күз алдына китерә. Кыргыз язучысы Ч. Айтматовка, мәсәлән, туган җир төшенчәсен чиксез дала, биек таулар һәм милли үзенчәлеген саклап көн итүче кыргыз халкы белдерсә, татар язучысы бөдрә таллары, уйнаклап йөргән колыннары белән яшел болынны, моңсу каеннары, мәһабәт наратлары, меңьяшәр имәннәре булган куе урманнарны, челтерәп аккан саф сулы чишмәсе булган татар авылын күз алдына китерә. Хикәянең төп героинясы, шәһәрдә туып үскән Клара, бабасының васыяте буенча, ата-бабаларының нигезен, туган җирен күрергә кайта. Әсәр башында кызның "туган туфрак" сүзен тар мәгънәдә генә аңлаганы күренә. "Әмма поезддан төшеп, авыл туфрагына басу белән бик якын итеп, якты йөз белән каршылаган туганнарын, авыл кешеләрен күргәч, аларның "җыр әйткәндәй көйләбрәк", "канатым", "якты күзем", "иркәм", "күз нурым", "иркә туташ", "бәбкәм", "ике күзем", "аккошым" дип ягымлы эндәшүләрен ишеткәч, табигатькә якын җирдә генә була торган шигърият белән танышкач, ул бу төшенчәнең бик тирән эчтәлекле булуын, туган туфракның җанга якын, газиз икәнлеген аңлый". Туган җир, туган туфрак, кешенең аңа тартылуы, үткәне белән кызыксыну, өзелгән буыннар чылбырын ялгарга омтылышны чагылдыру җәһәтеннән Ә. Баяновның "Тау ягы повесте" үткән гасырның 60 нчы еллар татар әдәбиятында Ә. Еники куйган проблематиканы киңәйтә һәм үстерә төшә. Язучы буыннар бәйләнешен тема буларак күтәрә, аны гадәти булмаган, тормышта сирәк очрый торган вакыйгалар аша чишә. Повестьның төп герое, балалар йортында үскән Тәбрик, армия сафларында хезмәт иткәннән соң, үзенең, әти-әнисенең, туганнарының кем булуын ачыклау теләге белән туган якларына кайта. "Бүгенге көн никадәр матур һәм мәгънәле, киләчәк көн никадәр якын һәм мавыктыргыч тоелса да, кешегә алар гына җитми, аңа тагы үткән тормыш та кирәк, үзенең каян килеп чыкканын белү дә кирәк икән. Үз дәрәҗәсен тояр өчен, кимсенмәс өчен, ятимлек сизмәс өчен - бүгенге көн генә түгел, тарих та кирәк икән адәм баласына". Әмма барысы да егет көткәнчә булмый: узган вакыйгалар артык катлаулы, ана язмышы аянычлы булып чыга. Тәбрикнең әнисе Көлемсәр яраткан егете Фәрхетдингә ябышып чыга. Матур гына гомер иткәндә Ватан сугышы башлана, Фәр хетдинне сугышка алалар. Озак та үтми, яшь хатынга иренең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Колхозда агротехник булып эшләгән Көлемсәргә районнан килгән вәкил - яшь егет гашыйк була. Көтмәгәндә ире Фәрхетдиннең сугыштан кайтып төшүе Көлемсәрне ике ут арасында калдыра. Ай чамасы ялгызлыктан һәм гарьләнүдән интеккән ир хатынын һәм балаларын үз өенә алып кайта. Барысы да җайга салынган булыр иде, әмма Көлемсәрнең Мирсәеттән тапкан улы Фәрхетдинне чыгырдан чыгара. Ул малайны күралмый, Көлемсәрне начар сүзләр белән сүгә, кыйный башлый. Хатын Тәбрикне приютка илтергә риза була. Бала югалту ачысыннан Көлемсәр чиргә сабыша, аны кайтаруларын үтенә. Фәрхетдин малайны үлгән дип ялганлый. Көлемсәр башта акылдан яза, берничә айдан үлә. Тәбрик, үзенең ятимлеге белән килешмичә, туган җирен, анасын, атасын табарга хыялланып кайта. Тугаш бабасының: "Син кем дип сорасалар, ни дип җавап бирерсең?" дигән сүзләре дә аның теләкләренә аваздаш яңгырый. Тәбрик әтисе Мирсәетне дә, Фәрхетдин абыйсын да күрергә тиеш. Фәрхетдин - балта остасы. Кешеләргә өйләр сала, үзенең өе буш. "Буш өй, буш җан, буш гомер..." Буш җан булганлыктан, ул армиядән кайткан, егет булып өлгергән Тәбрикне кабул итә алмый. Йортын бүлешер дип курка. Югыйсә, тормышта җибәргән хатасын төзәтергә менә дигән җай бит. Юк, аңа җанының ваклыгы, күңел тарлыгы комачаулый: үги улы белән яшәгәнче, үз йортында тереләй янып үлүне артыграк күрә. Үз атасы Мирсәет тә куркак булып чыга. Кеше сүзеннән, хатыныннан курка. Гомере буе әти, әни дип әйтергә хыялланган баласына "әти" дип дәшмәскә куша. "Үзе әйбәт, үзе куркак! Фәрхетдин шәфкатьсез куркак булса, монысы - нечкә күңелле куркак. Куркаклык! Менә нәрсә үтергән икән минем әнине! Менә нәрсә!" Тәбрик шундый нәтиҗәгә килергә мәҗбүр була. Ә. Еники гореф-гадәтләрне санга сукмаган, Акъәбине аңламаган, аңларга да теләмәгән яңа буынга, яңа заманга гаеп ташласа, Ә. Баянов, киресенчә, яшь буынны үткәннәрнең рухи байлыгыннан мәхрүм иткән, аңа ата-бабадан күчеп килгән йолаларны, телне тапшыра алмаган буынны тәнкыйтьли. Аерым кешеләрнең күңел тарлыгы, җан ваклыгы ахыр чиктә милләт фаҗигасенә әверелергә мөмкин. "Бабайлар каберлеге, алар белән очраша торган җир, янәсе. Ата-баба йоласы. Син дә ихтирам итәргә, мәхәббәт белән искә алырга, үзең башланган суга һәм туфракка табынырга тиеш. Ә алар, ул бабайлар, Тәбрикне ихтирам иткәннәр микән соң? Уйладылар микән аның җиргә киләчәге һәм язмышы нинди булачагы турында?! Әллә алар да үз балаларыннан баш тартырлык дәрәҗәдә мәгънәсез булганнармы? Ә ни өчен ихтирам итәргә, ни өчен табынырга тиеш әле Тәбрик аларга? Үзләренең иң кадерле байлыкларын, йөрәк хисләрен түгел, хәтта телләрен, моңнарын да мирас итеп бирә алмаган ата-аналар хакына гыйбадәт кылу мөмкинме? Нәрсә хакына?" Тугаш карт һәм Тәбрикне (бабайлар һәм оныкларны) тоташтырырга тиеш ата-аналар буыны рухи бушлыкка юлыккан. Шуның нәтиҗәсендә Тәбрик нәселеннән, халкыннан аерылган бер буын вәкиле буларак алга баса. Турыдан-туры әйтмәсә дә, язучы моның тарихи-иҗтимагый сәбәпләре хакында да уйланырга чакыра, кешелек дөньясы өчен коточкыч фаҗигага әйләнү мөмкинлеге турында да кисәтә: "Шушы хәтле киң җирдә, шушы хәтле олы дөньяда Тәбрик бөтен нәрсәдән аерылган - үткәннән дә, бүгенгедән дә һәм, ахрысы, киләчәктән дә...". Шулай да Тәбрикнең туган ягына кайтуы асылга кайту буларак аңлашыла. "Тәбрикнең кайтуы авылны саклап калу өчен, әхлакый һәм рухи бәйләнешләрнең ныклы чылбыры өзелмәсен өчен кирәк. Әлеге яссылыкта Тәбрикнең үз асылын, нәсел башын табарга тырышуы татар халкының үз тарихын эзләве белән кисешә. Тәбрикнең авылына кире кайтачагына да өмет зур, чөнки ул Үзәнбайда кеше өчен иң изге төшенчәләрне таба: "туганлык", "нәсел", "нигез", "туган туфрак", "хәтер". Буыннар бәйләнешенә кагылганда һәр язучы диярлек бер детальгә игътибар итә, ул - шәҗәрә. Шәҗәрә мондый әсәрләрдә үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер ролен үти һәм кешенең әхлакый хәтерен буыннан-буынга саклап, барлап килүче изге китап итеп сурәтләнелә. Персонажларның шәҗәрәгә мөнәсәбәте нәселенең, халкының үткәненә мөнәсәбәтен чагылдыра. Шәҗәрә дәфтәренә кешенең исеме генә түгел, тормышта тоткан урыны, кылган эш-гамәлләре, төрле истәлекләр дә теркәлә барган. Балалар кечкенәдән кимендә җиде буынны яттан белеп үсәргә тиеш булган. Бу, үз чиратында, кешенең киләчәк алдында җаваплылыгын арттыра. Бала кайчан да булса үзенең әлеге дәфтәргә теркәләсен белә һәм ата-бабаларының ышанычын акларлык, киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык тормыш белән яшәргә тиешлеген аңлый. Әлеге мәсьәлә татар язучылары иҗатында әледән-әле калкып чыга. Бәшир ага, мәсәлән, еш кына кечкенә Гомәргә шәҗәрәне яттан сөйләтә (Г. Бәширов, "Туган ягым - яшел бишек"), Айдаш бабай шәҗәрә дәфтәрен оныгына васыять итеп тапшыра (Батулла, "Юл буенда зәңгәр чәчәк"), Акъәбинең исә балаларының шәҗәрәгә иътибарсыз булуларына йөрәге әрни (Ә. Еники, "Әйтелмәгән васыять"). Ә. Баяновның югарыда каралган әсәрендә шәҗәрә янган йорт эчендә кала. Тәбриккә дигән мирас - шәҗәрә-хатирәләр дәфтәре көлгә оча. Язучы моның белән нәрсә әйтергә тели соң? Шәҗәрә - кешелек буыннарын тоташтыручы күпер, аның януы - буыннар бәйләнешенең өзелүе, кайтарып булмаслык ялгыш, ди сыман. Тугаш картның Мирсәеткә әйткән сүзләре дә шул хакта искәртә: "Баладан каһәр алмыйм дисәң, ата була белергә кирәк. Син аңа нәрсә бирдең? Илме? Бирдеңме ил? Тел бирдеңме? Бирдеңме тел? Юк, син аңа тел дә, ил дә калдыра алмадың. Шуңа күрә син ата да түгел. Сез - нәсел корытучылар, ил корытучылар, өй яндыручылар. Ил коесына төшкән мәчеләр сез!". Бу сүзләр илнең- халыкның киләчәге бүгенге кешеләргә бәйле икәнлекне ассызыклый. Шул рәвешчә, автор маңкортлашкан буынны түгел, ә маңкортлашуга юл куйган ваемсыз һәм битараф буынны кискен тәнкыйтьли. А. Акматалиев, Ч. Айтматовның "И дольше века длится день", Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять", В. Распутинның "Последний срок" повестьларын бәяләп, түбәндәгеләрне яза: "Писателей этих произведений волнуют по сути одни и те же общечеловеческие вопросы: о смысле жизни, о достойном ее завершении, о том, сможет ли молодежь, пришедшая на смену отцам, принять эстафету добрых народных традиций и обычаев и, в свою очередь, передать ее детям. Человек теряет свою человеческую сущность. Все куда-т о исчезает - душевность, теплота, способность к соучастию. И человек остается человеком только с виду - а это самая страшная из всех трагедий. Тем самым в литературе возникает проблема своего рода "нравственной экологии", которая ищет пути спасения души человека. Память о прошлом - это источник моральной силы, духовного мужества: без этой памяти человек перестает быть человеком". Гомумән алганда, татар прозасында күп кенә әсәрләр теге яки бу дәрәҗәдә табигатьне саклау проблемасына мөрәҗәгать итә һәм аны рухи кыйммәтләрне барлау һәм киләчәккә тапшыру белән бәйләп куя. Бу турыда Р. Сверигинның фикере кызыклы: "Әгәр без "табигатьне саклау", "табигать темасы" дип сөйлибез икән, безнеңчә, бу юнәлештә иң актив эшләүчеләр, шул темага махсус әсәрләр язучылар түгел, бәлки Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Бәширов булыр. Аларның әсәрләрендәге туган як табигате - урман-кырлары, болын-сулары, кош-корт, хайваннары укучы күңелен иң саф, иң матур, иң изге хисләр белән баета, дулкынландыра, юата, ш атландыра". Әдәби тәнкыйтьтә "авыл энциклопедиясе" дигән бәяләмә алган Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" автобиографик повесте - татар халкының рухын, эчке дөньясын сәнгатьчә чагылдырган уңышлы әсәрләрнең берсе. Халыкның рухы дигәндә без аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм табигать белән бәйләнешен күздә тотабыз. "Остазларыгыз кемнәр иде, иҗатыгызга кайсы көчлерәк тәэсир итте?" дигән сорауга Г. Бәширов түбәндәгечә җавап бирә: "Мин сезгә аерым язучылар турында әйтергә җыенмыйм. Безнең барыбыз өчен дә бер остаз бар. Ул остаз - табигать, безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән мохитебез. Без хәтта кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез. Табигатьне без, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп торучы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз. Адәм баласының рухи тормышына тегеләйме, болаймы - һәрдаим тәэсир итеп торучы зур көч булу җәһәтеннән без табигатьне гафу ителмәслек дәрәҗәдә сирәк искә төшерәбез. Хәлбуки, кешенең холкына-фигыленә, аның ниндидер сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди дәрәҗәдә өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур <...>. Җырлар да, әкиятләр дә, нәфис сәнгать тә беренче адымнарында табигатьтән үрнәк алудан башлана. Рәссамнар иксез-чиксез төсләр матурлыгына табигатьтән өйрәнәләр, композиторларның табигатьтәгедән дә баерак авазлар чыганагы ачканнары юк шикелле...". Революциягә кадәрге татар авылына мөрәҗәгать итүен автор өч сәбәп белән аңлата. Беренчедән, ул кайбер язучыларның заман героен илсез, җирсез, милләтсез кеше итеп сурәтләргә тырышуы белән килешми, ягъни ул чорда киң яңгыраш алган космополитизм идеясенә каршы чыга һәм әлеге әсәр аларга җавап итеп язылган, дип белдерә. Икенчедән, Г. Бәширов күп кенә халыкларның татарларны аз белүләрен әйтә. "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен башкаларны татар халкының тормышы, үткәне белән якыннанрак таныштыру максатыннан язуын белдерә. Өченчедән, әдип татар халкын революциягә кадәр надан, томана булган дип күрсәтергә тырышучыларга каршы чыга һәм, әлеге карашка җавап итеп, туган халкының гомер-гомергә белем-мәгърифәткә омтылуын, китапка изге итеп, хөрмәт белән каравын, әмма патша самодержавиесенең моны төрле юллар белән тыярга тырышуын сурәтли. "Тарихның иң авыр сынауларын намус белән үткән һәм яшәү өчен күпгасырлык көрәштә үзенең милли бөтенлеген саклап кала алган туган халкының рухи көч җирлеген Г. Бәширов аның тормышкөнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә һәм йолаларында эзли". "Туган ягым - яшел бишек" повесте - авыл кешесенең һәрвакыт табигать белән бәйләнештә торуын, аның аерылмас кисәге булуын һәм икесе бүленмәс берлек хасил итүен чагылдырган әсәр. Тәнкыйть тә, җәмәгатьчелек тә әсәрнең шул ягына игътибар итә: "Повестьта тарихи вакыйгалар туган як табигате, аның күркәмлеге белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә. Халкыбызның хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә, мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләргә тугрылыгы да тасвирлана. Тормыш, авылдагы хезмәт табигать кануннарына көйләнгән. Табигать кешеләрнең кәефе белән идарә итә. Табигать белән кешене аерып карап булмый, чөнки алар бербөтен. Әсәргә беренче күк күкрәүгә, кыр казлары кайтуга, шаулап аккан ташуга карата кешеләрнең мөнәсәбәтләре, шатлык-куанычлары, борчылу-гамьнәре чагылыш таба". Авыл баласы табигать кочагында үсә. Табигать белән даими мөнәсәбәттә тору аның җанына, психологиясенә дә нык тәэсир итә. Аның табигать белән аралашып яшәвен, табигатьнең гүзәллегенә, бөеклегенә соклануын, шул ук вакытта аны серле, куркыныч итеп кабул итүен татар прозасында башлап Г. Ибраһимов үзенең "Яз башы", "Табигать балалары" хикәяләрендә яктыртты. Әлеге хикәяләрдәге кебек, Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" повестенда да революциягә кадәрге татар авылы тасвирлана. Аерма исә шунда: хикәяләр 1917 елга кадәр язылган булсалар, повесть 1960 елларда, кеше белән табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре кискенләшкән чорда иҗат ителгән. Язучы фән-техника революциясе данланган, гигант төзелешләр макталган чорда бернинди техникасы, машинасы булмаган, үз көче белән табигый дөнья эчендә яшәп ятучы гади авыл кешеләренең тормышын сурәтләргә алына. Язучы яланаяклы балачагын сагынып һәм яратып искә ала. Бу уңайдан Ф. Мусин болай яза: "Хикәяченең гади авыл малае булуы тормыш материалын сәнгатьчә гәүдәләндерүгә мәгълүм эз сала. Повесть беренче бүлекләрендә, нәни геройның яше һәм дөнья га карашлары белән бәйле рәвештә, авыл чынбарлыгы шактый тар планда күрсәтелә. Малай башлыча бары үзен кызыксындырган хәлләр һәм җәлеп иткән вакыйгалар турында гына сүз йөртә". Соңрак Гомәр үскән саен, авылда һәм илдә барган вакыйгалар киңрәк планда тасвирлана һәм геройның да теге яки бу күренешкә үз фикере, карашлары барлыкка килә. Бу хәл, әлбәттә, авторның хикәяләү рәвешенә дә тәэсир итә: "Әсәрдә сурәтләнә торган вакыйгалар бер "мин" карашы итеп кенә бирелми, ягъни бер кеше күрә алганча гына тарайтылмый. Авторның башка әсәрләрендәге кебек үк, монда да персонажлар үзләре хәрәкәт итә, үзләре яши". Әсәрнең беренче бүлекләреннән үк авыл малаеның ат белән бәйле балачагы тасвирлана. Колын туу - аның иң мавыктыргыч, иң матур хыялларыннан берсе. "Ишек алдына йөгереп чыксам, шатлыгымнан телсез кала яздым. Әнә ул, әнә мин көткән колын! Үзе җирән, аркасыннан бармак киңлеге коңгырт тасма сузылып киткән, алгы аякларының балтырларына тикле ак оек кигән. Маңгаенда йолдызы да бар. Таяк шикелле нечкә һәм озын, әмма хәлсез аякларын бик сәер итеп дүрт якка тырпайткан да имгән булып маташа". Һәр ел фасылының мавыктыргыч уеннары бар. Кышкы кичтә балаларның дөньяларын онытып чана шууларын Г. Бәширов аеруча яратып сурәтли: "Инде чәнәшкәнең (кечкенә чана. - Г.Б.) арты да әллә кайчан каерылып төшеп калган. Киез итек белән бияләйләр дә гел боз гына. Бүтәнне әйткән дә юк, шуып төшкән саен егыла- мәтәлә торгач, чалбарларга тикле сыгып ташлардай булган. Кайткач орыш эләгәсен дә белеп торасың. Шулай да кайтып кына булмый бит. Булмый! Талчыккан аякларны көч-хәл белән атлап, мышкылдап, чәнәшкәләребезне тау башына сөйрибез. Әмма берсенең дә кайтыр исәбе юк. "Тагын бер генә шуыйк инде!.." - диләр. Ләкин ул тагын бер генә булып калмый, ике дә, өч тә, биш тә булып китә..." Язучы авыл баласы көнкүрешенең башка күренешләрен дә балаларча самими итеп күз алдына бастыра: "Тәпиеңә басып, ара тирә урамга чыккалый башладыңмы, чирәм өстеннән елан шикелле ысылдап килеп, күршенең ата казы, кара көйдереп, ботыңны тешләп китә. Алдыңа-артыңа карамыйчарак йөрисең икән, урамнан узып барышлый, чокыр Мөхәммәтҗаннарның Дүрткүзе, шыпырт кына капка астыннан чыгып, утыргычыңны каптырып ала да, соңыннан әллә никадәр вакыт утыра алмыйча азапланасың. Абзарда сине тәкә сөзеп ега, лапас астына керсәң, коточкыч кабарынып, дулап, өстеңә чеби анасы ташлана. Көтү кайтканда урамда калсаң, үкерә-үкерә артыңнан килеп, келәт хәтле мир үгезе котыңны ала". Шул ук вакытта әсәрдә авылның үз кануннары, кешене төрле авырлыкларда югалып калмаска, җебеп төшмәскә өйрәтә торган тәрбия ысуллары булуы да искәртелә: "Синең башыңнан узганнарны тавык чүпләп бетермәс! Яз көне аягың чебили. Агачка йә коймага-мазарга менгәндә, табаныңа шырпы кадала. Әрәмәләр арасында, күпер асларында, әвеннәрдә, печәнлекләрдә, очырмаларда кайнаша торгач, аяк бармакларың каный, балтыр итләрең, терсәкләрең суела, "җан дусларың" белән бәргәләшә-сугыша торгач, иреннәрең ертыла, борыннан кан китә. Шулай да, авыз күтәреп, өеңә елап кайтмыйсың. Чөнки сине: "Ай-һай лабаса, улымны кыйнаганнар икән бит!" - дип, берәү дә кызганып каршы алмаячак. Хәтта киресенчә. Ешрак елап кайта башласаң, җебеп торган өчен, бераз "өстәп" чыгарырга да күп алмыйлар". Повестьта авыл кешесенең табигать белән "туганчыл" мөнәсәбәттә яшәвен күрсәтүче тагын бер кызыклы күренеш сурәтләнә: чүлмәчлеки - су сибешү уены. Әлеге уенда балалар гына түгел, олылар да катнаша. Җәен озак вакытлар яңгыр яумый торып, корылыкка китсә, ачлык куркынычы яный башлый. Авыл хуҗалыгы өчен корылык - аеруча зур фаҗига. Чөнки корылык бер елны да ялгызы гына йөрми. Ул үзенә ияртеп, хайван үләте, эч авырулары, балалар чире алып килә, коточкыч янгыннары белән авылларны кара күмергә әверелдерергә мөмкин. Андый көннәрдә халык Алладан, табигатьтән ялварып яңгыр сорый. Корылык - барлык кешеләргә дә уртак килгән хәсрәт. Шуңа халыкта яңгыр теләүнең төрле матур йолалары барлыкка килгән: яңгыр боткасы (аны кайбер якларда карга боткасы дип тә йөртәләр), яңгыр сорап, кырда корбан чалу, су сибешү һ.б. Шундый йолаларның берсен - су сибешүне Г. Бәширов мавыктыргыч итеп болай сурәтли: "Йөгердек өйләргә, алдык кем кечкенә чиләк, кем зур чүмеч, киттек чыгып - очраган бер кешене коендырырга! Бала-чагамы ул, апа-җиңгиме - барыбер. Шулай да, кыз-кыркын, йә үзебез кебегрәкләр очраса, күңеллерәк инде анысы. Ул ишек алдына керсә, ишек алдына, өйгә керсә, артыннан өйгә кереп, башыннын ук коендырасың. Китә чыр-чу, китә кагыну, кибенү, башлана юри генә орышу, тиргәү. Шунысы кызык, чыланган кеше никадәр генә кычкырмасын, нинди генә усал сүзләр, әйтмәсен, аңа һич исләре китми. Ник дисәң, аның үзенең дә авызы ерылырга тора. Чөнки йоласы шундый, борын-борыннан, бабайлар заманыннан ук шулай килгән. Бу - бер-береңә ачулана торган чак түгел. Бөтенесендә бертөрле борчу. Бөтен илгә яңгыр кирәк, яңгыр! Шундый изге ният белән коендырган кешегә ничек ачуланасың? Ярамый, килешми. Аннары, кем белә? Бәлки, аның берәр хикмәте дә бардыр? Борынгы бабайлар бер дә шулай мәгънәсезгә бер- берсен коендырып йөрделәрме икәнни?.." Кыскасы, "Язучы инкыйлабка кадәрге авыл тормышын бөтен тулылыгы белән ачып бирә: халкыбызга иҗтимагый тормыштагы гаделсезлекләрне дә, ялгыз башка килгән кайгы-хәсрәтне дә - һәр авырлыкларны җиңеп чыгарга рухи байлыгы, калебенең тазалыгы ярдәм итә. <...> Тормыш сынаулары һәрчак туып торган, һәм ул шулай булачак та. Әмма рухи ныклыгы, яшәү терәге булган гореф-гадәтләре, күңел байлыгы яшәгәндә, халкыбыз бу авырлыкларның һәркайсын җиңеп чыгарлык үзендә көч табачак әле. Тамыры нык булганнар гына давылларны имин үткәрә ала. Г. Бәширов "Туган ягым яшел бишек" әсәре белән менә шуны дәлилли". Кеше һәм табигать мәсьәләсен образлы һәм мәгънәле итеп яктыртуы белән "Туган ягым - яшел бишек" повесте үз чорында киң иҗтимагый яңгыраш ала. Мисал өчен, республикада шушы әсәр исеме белән табигатьне саклау эшләре башланып китә. Бу эшләр эзлекле рәвештә "Яшь ленинчы" газетасында яктыртылып барыла. "Туган ягым - яшел бишек" дигән атама, шулай итеп, бер китапның гына атамасы, ягъни бер кешенең генә туган як символы булып калмыйча, тулаем республика, туган ил, туган җирне саклау, ярату, олылау җыры булып яңгырады. Табигатьне сакларга дип изге ният белән тотынган авыр, четерекле, вак, ләкин бик кирәк эшкә өндәп, рухландыра торган нур булып янды". ХХ йөз уртасында башланган икътисади һәм рухи яңарыш язучыларның милләт тарихы белән кызыксынуын арттыра. Үткәнне барлау еш кына табигать күренешләре аша башкарыла. Х. Сарьянның "Туган як моңы" (1972) нәсерен татар әдәбиятында лирик прозага үрнәк мисал буларак китерергә мөмкин. Агыйдел елгасының шигъри гүзәллеген рәссамнарча тасвирлавы белән автор бер әсир итсә, нәсернең фәлсәфи эчтәлеге чын мәгънәсендә укучыны уйлануга этәрә. Язучы туган җир, туган туфрак төшенчәләрен, Агыйдел елгасын тарихи хәтер белән бәйләп карый. Әсәрнең әһәмияте дә шунда: анда табигать күренешләре лирик геройның хәтерендә яңарган халык тарихы белән органик кушылып китә. "Мин Агыйделнең түбән карасаң йөрәкләр купмалы Төбә яры читендә басып торам", - ди герой. Һәм әлеге җөмлә лейтмотив булып хикәядә биш-алты тапкыр кабатлана. Һәр кабатлавында автор күз алдына халык язмышындагы мөһим вакыйгаларны тергезә. Берсендә Питер тавына бәйле Е. Пугачев белән Әби патша гаскәрләре арасындагы дәһшәтле бәрелешне искә төшерсә, икенчесендә моннан унике буын элек бабаларының Казан артыннан Агыйдел буена килеп төпләнүе, башкорт тугайларының иркенлеге-байлыгы, әле утрак тормышка күчеп тә бетмәгән башкорт халкының (истәкләрнең) киң күңеллеге турында яза. Шунда ук Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыкларының җимерелүе, Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасындагы низагларның зур кыргынга әверелүе дә хәтердә яңартыла. Нәсердә иң тетрәндергәне - "Казанны яу алган көй" белән бәйле кичерешләр. Бу көйне лирик герой туксан яшьлек бабасыннан бары ике тапкыр ишетеп калган икән: берсендә - сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар үтенгәч, икенчесендә - үзенең өченче улы да үлү хәбәре килгәч. Автор тиккә генә ил өстенә килгән һәм аерым кеше башына төшкән фаҗигане нәкъ менә "Казанны яу алган көй" белән бәйләп искә төшерми. Язучы әлеге көй аша татар кешесе өчен ватанны югалту ачысын газизләрне югалту хәсрәте белән тиңләштереп бирә. Бабасының венский тальянын сандыкка салып куюы һәм бүтән беркайчан да уйнамавы, лирик геройның "Казан моңы шулай бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте, шулай итеп моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән алып китте..." - диюе, кычкырып әйтергә дә ярамаган, яшерелгән, бикләнелгән тарихның халык күңелендә мәңгелек ачы хәсрәт булып саклануын күрсәтә. Үткән белән бәйләнеш өзелү киләчәкне дә шик астына куя. Х. Сарьян "Туган як моңы" нәсерендә бүгенгенең кадерен белү өчен дә кеше үткәненә ихтирамлы булырга, "бик ерактан өзелмичә килгән тамырларын" барлап торырга тиешлеген ассызыклый. Шулай итеп, Ә. Еники, Ә. Баянов, Г. Бәширов, Х. Сарьян әсәрләрендә табигать зур әхлакый-тарихи мәгънәдә, ягъни кешелек буыннарын берләштерүче кыйммәт итеп сурәтләнә. Язучылар табигать белән бәйле халыкның яшәү рәвешен, әхлакый-рухи кануннарны, үзара мөнәсәбәтләрне, үткән дәверләргә һәм ата-бабаларга, балаларга һәм киләчәккә юнәлтелгән карашларны - милләт фәлсәфәсе буларак ачалар, бигрәк тә хәзерге заманда буыннар чылбыры өзелү куркынычын кисәтәләр. Әдәби әсәрләрдә милли фәлсәфә - гомумкешелек фәлсәфәсе югарылыгына күтәрелә: шул рәвешле, җирдә тормыш дәвам итсен өчен, адәм баласының төп тереклек итү урыны булган табигатьне саклап калырга чакыру калкып чыга. 1.4. Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында табигать, милләт, әхлак үремтәсе Билгеле булганча, 1960 еллардан җәмгыятьтә экология мәсьәләсенең дәүләти, милли кризис төсен алуы күзәтелә башлый. Моңа укучының игътибарын, беренчеләрдән булып, Г. Бәширов "Җидегән чишмә" романында юнәлтә, аксакал-әдип кичекмәстән чаралар күрү кирәклеген әдәбият мәйданыннан торып яңгырата. Туган җиргә, табигатькә, халыкка, аның рухи хәзинәләренә чиксез мәхәббәт белән сугарылган әлеге әсәрдә табигать милли-әхлакый кыйммәтләр белән бер үремтәдә сурәтләнә. Зур тизлек белән үсеш алган фән-техника прогрессының җәмгыятькә йогынтысы капма-каршы ике якка аерыла. Бер яктан, ул кешегә яшәү өчен уңайлырак матди шартлар тудырса, икенче яктан, аны рухи ярлыландыра. Мондый ярлылану бигрәк тә табигатькә мөнәсәбәттә, аңа торган саен күбрәк зыян китерүдә күренә. Шул нигездә хасил булган экологик кризис ахыр чиктә аерым халыклар язмышына да тискәре йогынты ясый. Шушы хакыйкатьне күздә тотып язылган "Җидегән чишмә" романында табигать мәсьәләсенең яктыртылышы үзәккә куела. "Мең, миллион еллар буена үз куен ында кешеләргә урын һәм тормыш биргән: ашаткан, эчерткән, сокланырга-куанырга җирлек биргән Табигатькә без, ХХ гасырның соңгы чирегендә яшәүче, көчле техника белән коралланган көчле кешеләр, аңа ничек җавап бирәбез, нинди мөгамәләдә торабыз, аның кочагында нинди гамәлләр кылабыз?!" Әсәрдә табигатькә ике төрле караш һәм мөнәсәбәт чагылыш таба. Аларның икесе дә, беренче карашка, халык мәнфәгатьләрен яклый, аның бәхетле киләчәген кайгырта кебек. Шул ук вакытта алар арасында көрәш бара. Беренче караш тормышның күбрәк матди ягын күздә тота, ягъни ул халыкның көнкүрешен яхшырту, хезмәт кешесенә уңайлырак эш һәм яшәү шартлары тудыру белән бәйле. Икенче караш исә беренче планга табигый байлыкларның рухи-эстетик кыйммәтен ачуны, кадерләүне чыгара. Безнең заманда табигатьнең кешелек яшәешендә тәкъдири әһәмиятле роль уйнавын аңламыйча, аңа җавапсыз, битараф һәм хәтта саксыз карауның көчәйгәннән-көчәя баруына нык борчылган әдип үзенең әсәрендә шушы мәсьәләгә аеруча басым ясый. Беренче якның кулында көчле техника, производство, хакимият. Икенче якта исә халыкның киләчәк алдында җаваплылыгы, милләтнең үткәненә илтифат, туган җиренә мәхәббәте. Кем җиңәр? Кайсы караш дөрес һәм тормышчанрак? Автор шул сорауга җавап эзли, эзләнә, уйлана, укучыны да бәхәскә чакыра. Романда вакыйгалар Ык елгасы буендагы колхозларның берсендә бара. Колхоз рәисе Чурмантаев гасырлар буе тыныч яткан, авыл халкының туендыручысы да, җылытучысы да булган Алтынбикә тугаен, җимеш бакчасын сөрдерергә, Җидегән чишмәгә торбалар тоташтырырга тели. Бер төркем авыл кешеләре аның бу эшенә каршы чыгалар, авыл табигатен ничек бар, шулай саклап калырга чакыралар. Гомумән, әсәрдә табигатькә мөнәсәбәт геройларга бәя бирүдә төп факторларның берсенә әверелә. Шуннан чыгып, персонажларны да өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Аларның беренчесенә табигать сөючеләр, аның киләчәге өчен борчылучы туган җирнең чын патриотлары керә. Алар - яшь егет Гайнан, умартачы, сугыш ветераны Минһаҗ карт, сыер савучылар Җәүһәрия, Язидә, район газетасы редакторы Дәрҗия, партоешма җитәкчесе Идрис, язучы Камил Дусаев. Икенче төркем бүгенге көн белән генә яшәүче, табигатьне бары матди чыганак итеп кенә караучы Чурмантаевтан, авыл советы рәисе Фәсхиевтән гыйбарәт. Өченче төркемгә кибетче Равил, агроном Фәйрүзә, комсомол секретаре Дилбәр керә. Алар табигатьне яраталар, әмма аны саклау өчен берни дә эшләмиләр. Тургайлар кырылганга, чишмәләрне җимергәнгә дә исләре китми аларның. Автор ваемсызлык, битарафлыкның яшьләргә хас булуына ачына. Чурмантаевның, план артыннан куып, халык фикере белән исәпләшмәве күпләрдә ризасызлык уята. Салихҗан Турай, укытучы Сәет, тагы берничә колхозчы белән Гайнан Казанга үтенеч язып җибәрә. "Председатель Чурмантаев, авыл халкын санламыйча, үз белдеге белән Алтынбикә тугаен сөрергә җыена, "Җидегән чишмә" белән җиләк-җимеш бакчасының да башына җитәргә исәбе юк түгел, ярдәм итүегезне көтәбез", диелә хатта. Әлеге эшне тикшерергә башкаладан язучы, халык депутаты Камил Дусаев килә. Бу образ үз чорында татар әдәбиятында яңалык булып кабул ителә. Аның яңалыгы һәм әһәмияте турында тәнкыйтьче Х. Зарипов, мәсәлән, болай яза: "Үзенең биографиясе, күңел җепләре, дөньяга карашы, өмет-хыяллары белән халык тормышына тулысынча бәйләнгән интеллигент тибы бу. Ул романның сюжет сызыгын әйдәп бара, аның композицион бөтенлеген оештырып тора. Әсәрнең идея-эстетик мәгънәсен тирән итеп ачуны да язучы шушы халык интеллигенты иңнәренә сала". Дусаев Ык буендагы вакыйгалар турында китап язарга уйлый. Геройның бу нияте аша "Җидегән чишмә" романының идеясе ачыклана. Дусаев бер үк вакытта булачак китабының персонажлары арасында йөри, шулай ук "күзәтүче һәм гомумиләштерүче буларак, башкалардан кайдадыр югарырак тора". Табигать - яшәешнең төп шарты. Әмма бүген аның үзенә ярдәм кирәк. "Җидегән чишмә"дә, Ф. Хатипов сүзләре белән әйткәндә, табигать "юмарт, мәрхәмәтле, һәрчак игелекле, ләкин кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган яшәеш нигезе, матурлык һәм рухи байлык чыганагы итеп күрсәтелә. Романда, табигатьнең үзеннән дә бигрәк, аңа кешеләрнең мөнәсәбәте тасвирлана, моның тирән мәгънәсе, рухи, эстетик, әхлакый, экономик һәм хәтта патриотик яклары яктыртыла". Табигатькә мәхәббәт аша гына туган җирне яратырга мөмкин. Димәк, табигать кеше күңелендә гүзәллек булып яши һәм гүзәл хисләр, төшенчәләр тууга сәбәпче була. Әдипнең табигатькә мөнәсәбәтенең эстетик нигезен халыкның буыннан буынга тапшырыла килгән сәнгати карашлары билгели. Татар халкының әхлакый-эстетик карашларын, фикерләрен үстереп, ул милли фольклор мотивларына бай булган сәнгати дөнья тудырган. Фольклор элементлары бер үк вакытта язучыга табигать образын тирәнрәк ачарга ярдәм итәләр. Алтынбикә әби, Алып бабай, чишмә образларын файдалану шул хакта сөйли. Халык үзенең үткәне, килеп чыгышы турында матур-матур риваятьләр, легендалар уйлап чыгарган. Шулар ярдәмендә Г. Бәширов табигатьнең борын-борынгыдан халык күңеленә сеңгән гүзәл дөнья булуын, һәм ул матди яктан да, рухи яктан да бөтен килеш сакланырга тиешлеген белдерә. Әдип табигать образын традицион рухта, ягъни табигый дөнья мәгънәсендә генә яктыртмый. Ул табигатькә рухи мирас итеп тә карый. Әсәрнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы да шунда. Романда сурәтләнгән әрәмәлек, тугай, Җидегән чишмә - ата-бабаларыбызның рухын саклаучы мирас. Аларда халыкның моңы, күңеле, җаны, хәтере саклана. Роман бүгенге көндә дә гаять актуаль һәм әһәмиятле булган мәсьәләләр күтәрә. Камил Дусаев табигатьне шул мәгън әдә аңлый. Табигатькә мөнәсәбәт һәркемнең үз халкы тарихи ядкярләренә мөнәсәбәтен чагылдыра, шулай ук киләчәк алдында җаваплылыгын арттыра. Дусаев кешеләргә бәяне дә табигатьне аңлауларына карап бирә. "Табигатькә мөнәсәбәтендә кеше характерының төп сыйфатлары ачыла. Табигать сөючеләр арасында мин явыз холыклы, кара эчле әшәке кешеләр очратмадым", - ди ул профессор дусты Дормидонтовка. Дусаев авылга килгәч, Чурмантаев үзен аның алдында демократ җитәкче итеп күрсәтергә тели һәм Алтынбикә тугае мәсьәләсендә халык белән киңәшергә була. Ризван әлеге тугайда мең баш терлеккә исәпләнгән комплекс төзетергә ниятләвен бу эшне биредә җәелдерүнең Күктау калкулыгына караганда чыгымнарны азрак сораячагы, ягъни матди яктан отышлырак булуы белән бәйләп аңлата. Авылның аңлы кешеләре Алтынбикә тугаен сөрдерүгә каршы килә, чөнки ул бик борынгыдан төрле дару үләннәре, чикләвек, балан, җиләк-җимеш, какы, юа, балтырган биреп килгән, сугыш елларында авылга чир кертмәгән, аны ачлыктан саклаган, ә иң мөһиме - халыкның рухи ядкяре булган, төрле риваятьләре, легендалары белән аның күңелендә яшәгән. Бер караганда, Чурмантаев эшне дөрес оештыра белүче җитәкче, аның колхозы алдынгылардан санала, халык мул яши. Тик ул табигатьнең рухи әһәмиятен аңламый. Шунлыктан ул, "перспективасыз" дип, меңнәрчә ел яшәгән Алтынбикә тугаен сөрдерә, "рентабельле" түгел дип, авыл халкының берничә дистә ел хезмәт куйган җиләк-җимеш бакчасын юкка чыгара, урманга көтү кертеп, агачларның яшь үсентеләрен таптата, халыкның горурлыгы, даны булган Җидегән чишмәне торбаларга "бикли". Табигатьне саклау оешмасының фәнни секциясе җитәкчесе Дормидонтов аннан илле-алтмыш гектар җирдә камылны бераз соңрак сөрдерүен үтенә. Чөнки ул тирә кыр казлары белән торналарның узышлый туенып китә торган урыннары була. Чурмантаев: "Сөрүне бер көнгә дә кичектерә алмыйм. Ул минем колхозны сводкада артта калдыра", - дип җавап бирә. "Шул кешенең каты бәгырьле бюрократ булуы аркасында без кошларның мең еллардан бирле очып өйрәнгән тормыш юлларын кистек", - ди профессор ачынып. Чурмантаевның башбаштаклыгын туктату максатыннан, Камилгә төрле оешмаларга мөрәҗәгәть итәргә туры килә. Тик кызганыч, түрәләрне дә Ыкның табышлы ягы күбрәк кызыксындыра. Анда торф чыгамы, балыгы бик күпме, урманнарының утын запасы никадәр - аларны шул күбрәк борчый. Ә елга буеның иң кадерле байлыгы - табигый матурлыгы икәнен әйткәч, тынып калалар. Чурмантаев җитәкче буларак халыкның рухи дөньясы белән исәпләшми генә түгел, ул аны, гомумән, инкяр итә. Үзен ул бүгенге күзлектән чыгып фикер йөртүче, реалист, ә табигатьне яклап чыгучыларны исә идеалистлар, искечә фикер йөртүчеләр, ырым-шырымнарга ышанучылар дип исәпли. Геройның мондый карашлары аның сөйләмендә дә ачык чагыла. Менә берничә мисал: "Ну бит, иптәшләр, хәзер заманы башка, аңлыйсызмы, бөтенләй башка! Күреп торасыз бит, күктә спутниклар очып йөри, кеше айга менеп төшә, әнә анда - КамАЗлар калкып чыга. Бака белән сандугач проблемасы мени хәзер?!"; "Кәнкерит кенә алганда, Мәҗит Гафурович, безнең заман җитәкчесе ниерәк бит... деловойрак. Аңа кемнәрнеңдер хәтерен саклау ише нечкә нәмәкәйләргә бик үк колак салырга да туры килми. Чөнки дә... НТР заманында производство ясый бит һаваны, без - җитәкчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, кыскасы, - ул башы белән генә Дәрҗиягә ым какты. - Сезнең ишеләргә ипи-май ашатучылар. Без тон бирәбез тормышка, ә бүтәннәр түгел!"; "Тургайсыз яшәп була, икмәксез булмый. Аксиома!" Чурмантаевның табигатькә игътибар бирергә теләмәве әсәрдә ике сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, ул дан яратучы карьерист, аның максаты алдынгылыкны бирмәү, шунлыктан берни белән дә исәпләшми. Табигатькә килгән зыянны да ул: "Урман кискәндә йомычка чәчрәми булмый", дип аңлата. Икенчедән, Камил Дусаев фикеренчә, фән-техника революциясе Чурмантаев кебек хакимият яратучыларга тулы ирек бирә. "Фән ачышлары белән, куәтле техника белән коралланып алганнан соң, Чурмантаев белән Шәмсиев ишеләр беләсезме нишләделәр? Масайдылар. Янәсе, аның кулында әнә нинди көч-куәт! Ул батыр, ул пәһлуан! Ул теләсә нишли ала! Аңа табигать тә баш ияргә тиеш!". Язучы фәнни ачышларны, техник яңалыкларны инкяр итми, әлбәттә. "Яңадан кабык арбага кайту" мөмкин дә, кирәк тә түгеллеген яхшы аңлый ул. Бик тырышканда һәр яңалыкны уңай хәл итү, ягъни халык тормышын заманга яраклаштырып яхшырту һәм шул ук вакытта табигатькә дә зыян китермәү мөмкин икән. Авылны су белән тәэмин итү өчен Җидегән чишмәне юкка чыгару мәҗбүри түгел. Халык Ризванга артезиан коесы казырга тәкъдим итә. Әмма рәиснең әлеге дә баягы чыгымсызрак, мәшәкатьсезрәк юлны сайлавы аркасында олы фаҗигаләр килеп чыга. Инде торбалар сузган очракта да чишмәләрне саклап калырга мөмкин иде. Табигать саклаучылар һәм мелиораторлар халыкка чишмә суының яртысы җитә диләр. Әмма бу юлы инде Чурмантаев принципка китә: "Сындырырга булгач, сындырырга!" Нәтиҗәдә, Әверлән инеше корый, җиләк-җимеш бакчасы бетә, елгада эрозия башлана, кошлар сулы якларга күчеп китә. Чурмантаевның табигатькә саксыз мөнәсәбәте романда аның бу як өчен чит кеше булуы белән дә аңлатыла. Шунлыктан ул авыл халкына кадерле, изге булган әрәмәлек, чишмәләрнең мәгънәви әһәмиятен аңлый алмый, кадерен белми. Менә ни өчен Минһаҗ карт үләр адыннан аңа шәһәргә китәргә, завод директоры булырга киңәш итә: "Син авылга иш түгел, җир-суның кадерен, рәтен дә белмисең, авыл кешесенең тормыш манерын, ничек сулавын аңламыйсың!". Әсәрдә Чурмантаевның төп оппонентлары итеп Минһаҗ карт белән Гайнан күрсәтелә. Бу ике геройның үзара мөнәсәбәте буыннар бәйләнешен дә чагылдыра. Минһаҗ - гомере буе бакчачы, умартачы булып эшләгән, кайчандыр Җидегәндә колхоз рәисе булган сугыш ветераны - ил карты, аксакал. Туфрак сулышын тоеп, җир кадерен белеп яшәгән картны авылдашлары хөрмәт итә. Авылның күркәм традицияләрен, ата-бабаларыбызның хезмәт тәҗрибәсен киләчәк буынга тапшыруы белән ул күпләрдә хөрмәт уята. Гайнанга тормышта үз урынын табып, табигатьне аңлый һәм ярата белергә өйрәтүче кешеләрнең берсе дә Минһаҗ карт була. Язучының әлеге героена мөнәсәбәтен И. Бәширова болай бәяли: "Г. Бәширов Минһаҗ картны һәрьяклап сөйкемле, күркәм итеп сурәтли. Кешелекне, матурлыкны, тирә-юнь табигатен саклауда яшьләргә үрнәк булган, алар өчен чын тормыш профессоры була алган кешене нигә һәрьяктан да камил итеп иҗат итмәскә! Монда һич тә гаҗәпләнерлек һәм әллә нинди таләп куярлык урын юк. Чыннан да Минһаҗ картның йөзе дә, киеме дә, эшләгән эше дә, сөйләгән сүзе дә, уйлаган уе да, хәтта карчыгы белән оныклары да менә дигән". Минһаҗ картны "халык котыртучы", "табигать җене кагылган" дип атаган, аның фикерләренә һәрвакыт каршы чыккан Чурмантаев та картның өстенлеген аңлый: "Кайчаннан бирле тартыша аның белән бу карт! Ризван кулында бөтен хуҗалык, байлык, куәтле техника, димәк, бөтен власть! Ә Минһаҗ - ялан кул. Ләкин бу карт хәтта үлем түшәгендә дә аннан көчлерәк икән ләбаса. Чөнки ул авылның үзенеке, ул аның намусы, вөҗданы! Ул авылның мең еллардан бирле килә торган, тамыры тирәннәргә китеп авыл кешесенең канына сеңгән ниндидер язылмаган тормыш тәртипләренә таяна. Ризван сыкрана-сыкрана булса да, картның үзенчә хаклы булуын танымыйча булдыра алмады. Әйе, картны бөтен халык зиратка үз иңендә күтәреп барачак, хөрмәт белән күмәчәк. Умартачыбакчачы Минһаҗ исеме, "Җидегән чишмә" җыры, Алтынбикә тугае кебек үк, халык күңелендә сакланачак". Укучы тарафыннан яратып кабул ителгән Гайнан образы туган җирен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы киң карашлы егет буларак тасвирлана. Авторның заман герое итеп яшь егетне алуы да иътибарга лаек. Камилнеке кебек, Гайнанның да тормышка карашы аның табигатькә мөнәсәбәте белән билгеләнә. Аныңча, табигатьне аңлаган, аның матди һәм рухи байлыкларының кадерен белгән кешеләр генә хөрмәткә лаек. Бу караш хәтта аның мәхәббәтендә дә чагыла. Башкорт кызы Шәүрәнең ул иң элек табигатьне яратуын охшата. Ә инде Шәүрә язып калдырган җырны укыгач, күңеленә шик төшә: "Бу тирәне яратмый башлагандыр, табигате ярлы ди торгандыр, китәргә җыенадыр", - дип уйлый. Г. Бәширов халыкта экологик аң тәрбияләүдә матбугатның роле зур булуын аңлый. Шуңа күрә романда район газетасы, аның редакторы, хатлар мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Гайнан да үзен, яшь булуына карамастан, ялкынлы журналист итеп таныта. Ул Алтынбикә тугаен яклап язганнан соң, бик күпләр редакциягә хат юллый. Шул кузгалып китүдән районда дистәләрчә табигать сөючеләр җәмгыяте оеша. Мәгълүм ки, татар милләтенең табигатькә мөнәсәбәтенә аның тарихи язмышы тирән эз сала. Билгеле булганча, 1552 елда үз дәүләтчелеген югалтканнан соң, аңа шәһәрләрдә яшәү тыела. Шул сәбәпле, милли, иҗтимагый-рухи яшәешнең авыл җиренә күчерелүе аны табигатькә тагын да якынайта. Шунлыктан безнең халыкны авылдан, табигатьтән аерып карау мөмкин түгел. Аның авыл һәм табигать белән бәйле гореф-гадәтләрен саклап калу да хәзер бик актуаль мәсьәлә һәм боларның барысында да яшьләр әйдәп барырга тиеш. Шул буынның алдынгы вәкиле булган Гайнан боларны яхшы аңлый, һәм яшьләрнең читкә китүенә борчыла. "Авылның кызыктырырлык ягы калмаса, тотып булмый бит яшьләрне!" - ди ул Идрис абыйсына. Романда геройлар статик халәттә түгел, бәлки үсештә сурәтләнәләр. Бу Гайнан образында аеруча ачык чагыла. Әсәр башында ул мәктәпне әле генә тәмамлаган, сөйгән кызына үч итеп, югары уку йортын ташлап кайткан, шулай ук ялгыз әнисен рәнҗетәсе килмәгәнгә авылында калырга мәҗбүр булган үсмер егет буларак сурәтләнә. Алга таба аның табигатькә һәм аны бозучыларга карашы ачыклана, кискенләшә бара һәм ахырда ул туган җирен, табигатен яклап үз сүзен әйтергә курыкмаучы көчле рухлы шәхес булып җитлегә. Шуңа да аның карары нык: "Барыбер авыл, авыл! Кендегем береккән! Авыл өчен йөрәгем сызлый. Авыл табигатенең кадерен белмәүчеләр, ваемсызлар, алдакчылар, капъйотлар - менә кемнәргә теш кайрап чыгачак мин университеттан!" "Җидегән чишмә" романы социалистик реализм кысаларында иҗат ителгән матур үрнәкләрнең берсе дип бәяләнергә хаклы. Г. Бәширов хезмәт төшенчәсен дә табигать белән бәйләп карый. Автор геройларының табигатькә карашын хезмәткә мөнәсәбәте аша тасвирлый. Җәүһәриянең болында сыер саву күренешен искә төшерик. Камил: "Менә яраткан эш ничек эшләнә! Юк, эш кенә дә түгел бу, җыр бу, җыр! Аның бармаклары музыкант бармаклары кебек уйный", - дип соклана. Ә "кемнәр шулай җаны-тәне белән бирелеп, матур итеп эшли?" - дигән сорауга язучы: "Күп кыенлыкларны җиңеп, ипекәйнең кадерен белеп үсүчеләр. Табигатьне чын күңелдән яратып, тормышның кадерен, ямен белеп яшәүче иң инсафлы, гадел кешеләр", - дип җавап бирә. Кешенең иң асыл сыйфатлары: акылы, сәләте, таланты, хәтта күңел байлыгы да яраткан хезмәтендә ачыла. Чишмәләрнең җимерелүенә, шулай ук Алтынбикә тугаеның, җимеш бакчасының сөрелүенә иң төп сәбәпче итеп язучы күпләрнең ваемсызлыгын күрсәтә. Авылда берничә кеше генә каршы торып, рәисне җиңә алмаячагы билгеле. Минһаҗ карт ваемсызлыкны пычаксыз суя торган астыртын дошман белән чагыштыра. Алтынбикә тугаен, чишмәләрне Ризван гына түгел, авылның ваемсызлыгы да харап итте дип саный. Чурмантаев нәкъ менә шундый ваемсызларга таяна да инде. "Менә син, авыз суын корытып, "халык" дисең. Ә синең хыялыңдагы ул тәти идеалист халык хәзер юк бит ул, аның психологиясе үзгәрде, - ди ул Идрискә. - Әгәр җыелыш ясап, тавышка куйсам, синең ул халык дигәнең бөтен авылы белән чишмәләрне торбаларга тыгарга кул күтәрәчәк!" Шулай булып чыга да: халык чишмәләрне җимергәч тә дәшми, рәхәткә тиз күнә. "Карале син әй! Җидегән чишмә беткәнгә карап кына дөнья җимерелми икән! Күрдең?! Чишмәгә бәләкәй генә дә ялынычыбыз калмады, ул хәзер безнең өйләребезгә үз аягы белән тәпи-тәпи киләчәк!" - дип шатлана Дилбәр. Бүгенге авыл җирендә киң таралган тагын бер тискәре күренеш итеп язучы эчкечелекне билгели. Татар халкының борын-борыннан хәмерне өнәмәве турында язучы үзенең "Туган ягым - яшел бишек" повестенда да яза. Бәшир ага, сыерлары үлеп, тормыш итүләре авырая башлагач, Арчадан Иван исемле урыс сәүдәгәренә үзенең келәтен биреп торырга була. Сатучы килеп, эш башлаганчы ук, авыл агайлары җыелып киләләр. Алар кибетче аракы, хәмер кебек нәрсәләр сатачакмы, шуны белергә телиләр. Кибетче, әлбәттә, нәрсә керемле, шуны сатарга тырыша. Аракы аңа күп табыш китерәчәк. Агайларның сүзен ул уенга алырга теләсә дә, картларның карары нык була. Алар аракыга дин тыйганга гына каршы тормыйлар. "Знаш, приятель, "языгы казык башына", ди безнең татар. Водка пить тек нихораша будет, бедный много будет, бальной многа будет. Вот чом дила" дип аңлата Иванга Галимҗан абзый. Сатучы ризалашмыйча булдыра алмый, чөнки агайлар, җәмәгать җыены җыеп, халык сүзен кистереп әйтәләр: "Яңасала кибетләрендә бертөрле эчемлек тә сатмаска! Исерткеч сата торган булса, кибет ачтырмаска!" Иван күнә, "чөнки җәмәгать җыены рөхсәт итмәсә, волостьта патент бирмиләр икән". "Җидегән чишмә"дә исә аракының халык тормышына тирән үтеп керүе, аның аркасында җитди күңелсезлекләр килеп чыгуы тасвирлана. Бу бигрәк тә Фәрит - Язидә мөнәсәбәтендә ачык чагыла. Фәрит начар егет булмаса да, хәмер белән дуслыгы бар. Шуңа алар ярәшкән көнне Минһаҗ карт кистереп әйтә: "Монда чит кеше юк, кем, Фәрит туган, баштан ук турысын әйтеп сөйләшик. Соңыннан үпкәләшерлек булмасын! Сиңа ялган, безгә чын, менә икмәк алды, моңарчы нәселебездә эчкече булмады, йортыбызга аракы заты кермәде. Моннан соң да язмасын! Күреп торабыз лабаса! Көлле явызлыклар эчкечелектән башлана, җыен сыек башлы, чилепешле гарип балалар исеректән туа. Менә күреп карыйк, беравык бер- беребезне сынашыйк. Әгәренки шуңа түзәсең икән, бик хуп. Гомергә бәхетле булыгыз. Инде шуңарга көчең җитми икән, бигайбә, ул чагында, ай-һай, без хәер-фатиха бирә алмыйбыз. Юк!" - ди. Тик Фәрит сынауны үтә алмый. Ул исереп кенә калмый, салган баштан, Язидәгә үч итеп, халыкның мәңге яшәгән чишмәләрен минут эчендә юкка чыгара: бульдозеры белән җимерә, сыта, таптый. "Романның шулай тәмамлануы авторның яшәп килүче системага, җитәкчеләрнең халык сүзен - өлкәннәр сүзен - бернигә дә санамавын гадәти хәлгә әйләндергән җәмгыятькә, матди байлыкларны ишәйтүнең беренче планга чыгуына көчле тәнкыйть булып яңгырый. Тоталитар җәмгыятьнең тәртипләренә беркайчан да ачыктан-ачык каршылык белдермәгән, үз иҗатында социалистик идеология сызган юлны саклаган Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә" романы белән Совет чоры татар әдәбиятында халыкның яшәү тирәлеге җимерелүне, шуның белән бергә, традицияләрнең юкка чыгуын экзистенциаль рәвештә ассызыклаучы да булды". XX гасырның 60 - 70 нче еллары татар прозасында "кеше һәм табигать" мәсьәләсен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: 1. Татар әдәбиятында табигатьне саклау проблемасы икътисади үсеш һәм фәнни-техник яңалыкларның табигатькә тәэсирен яктырту белән бәйле рәвештә туа. Биредә, беренче чиратта, республикада нефть сәнәгате барлыкка килү мөһим роль уйный. Р. Төхфәтуллин, М. Хәбибуллин кебек әдипләр нефтьчеләрнең җиргә саксыз мөнәсәбәтен, игенче психологиясен ачып, табигатьне саклау зарурлыгын күтәрәләр. 2. Иҗатының буеннан-буена экология мәсьәләсенә җитди игътибар бирүче шагыйрь һәм прозаик Ә. Баянов "Ут һәм Су", "Таш китап" романнарында, "Сәяхәтнамә" поэмасында укучының игътибарын КамАЗ төзелешенең табигатькә зыянын ачуга юнәлтә. "Тавыш - табигать бүләге", "Мәңгелек бәхәс" повестьларында исә табигатькә мөнәсәбәт кешенең рухи-әхлакый асылы, йөзе белән бәйләп карала. 3. 1960 еллардан көчәйгән шәһәрләшү процессы буыннар арасында упкын барлыкка килү куркынычын тудыра. Моны аеруча ачык сизгән Г. Бәширов, Ә. Еники, Ә. Баянов кебек язучылар табигатьне кешелек буыннарын берләштерүче бербөтен итеп күрсәтүгә басым ясыйлар. Бер үк вакытта аларның әсәрләрендә халыкның күркәм традицияләренең югала баруына, маңкортлашуның көчәюенә дә дикъкать ителә, табигать белән милләт төшенчәләре үзара бәйләнештә карала. 4. Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында табигатьне милли-әхлакый планда яктыртуга басым ясала. Ул халыкның рухи мирасы, хәтер чыганагы буларак сурәтләнә. Табигатькә мөнәсәбәт шәхеснең үз халкына, милләтенә, аның рухи-әхлакый кыйммәтләренә карашын чагылдыручы фактор буларак бәяләнә. Беренче бүлектә фәнни-техник алгарыш йогынтысында 1960-1970 еллар әдәбиятында табигатькә мөнәсәбәт мәсьәләсенә, аны халыкның рухи һәм матди яшәеш чыганагы, тарихи хәтер чарасы итеп карауга һәм шул максатта язучыларның милли рухи-әхлакый кыйммәтләргә игътибары арту күрсәтелде. 1980 еллар башында әлеге карашлар тагын да киңәя һәм үстерелә төшә, шул ук вакытта яңа тенденция дә барлыкка килә. Моңарчы язучылар техник үзгәрешләрне тормышка уйлап кертү, табигатькә сак караш турында язсалар, табигать һәм цивилизация арасында компромисс эзләсәләр, Ф. Бәйрәмованың "Болын" (1983), Р. Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк" (1985-1989), Р. Фәизовның "Тәңре хөкеме" (1999), Г. Гыйльмановның "Албастылар" (2001) повестьларында, С. Шәмсинең "Соңгы юаныч" кебек хикәяләрдә, Н. Гыйматдинова иҗатының шактый өлешендә инде кешене табигать баласы итеп күрсәтүгә һәм аның хәзерге цивилизация белән конфликтка керүен ачуга басым ясала. 2.1. Кешелекнең асылын саклауда табигатьнең роле турында Табигать - кешелекнең тереклек итү урыны гына түгел, ул аның рухи тотнагы, чыганагы да. Табигый дөнья белән рухи бәйләнеш өзелү исә котылгысыз рәвештә җан экологиясенә китерергә мөмкин. Шәһәрләшү процессы иң беренче чиратта кеше белән табигать бәйләнешенә куркыныч тудыра. 1980 еллар татар прозасында шәһәрне кешенең рухи асылын юкка чыгаручы буларак сурәтләүгә игътибар арта. Андый әсәрләрнең геройлары җәмгыятьтән ваз кичеп, табигатьтә җан тынычлыгы эзлиләр һәм дөрес яшәү рәвешен бары табигать белән бербөтен булып тереклек итүдә күрәләр. Ф. Бәйрәмованың "Болын" повесте шәһәрдә үскән, җәйләрен авылда әбисе янында уздыручы кызның эчке монологы рәвешендә язылган. Әсәрнең исеменнән үк күренгәнчә, монда төп образ - болын һәм ул берничә символик мәгънәгә ия. Беренчедән, ул - Алсуның иң яраткан урыны, табигать почмагы. Икенчедән, болын, Р. Мостафин билгеләгәнчә, "кеше кулы тимәгән табигать символы. Хуш исле чәчәкләргә күмелгән яшел болын Алсуның төшләренә кереп йөдәтә. Төшендәге болын аръягында һәрвакыт төпсез упкын ята. Күрәсең, автор моның белән табигатькә, барлык тереклеккә янаган куркыныч турында кисәтә". Өченчедән, болын - Алсуның күңеле, җаны, тормышы. Автор аны Алсуның гомер болыны ди. Дүртенчедән, болын Алсуның гына түгел, гомумән, халыкның рухын, татар җанын символлаштыра. Әсәрнең конфликты героиняның хис-кичерешләренә нигезләнә. Алсуның ике төрле мохиттә тәрбияләнүе, берсен яратып, икенчесен кабул итә алмавы, әмма анда яшәргә мәҗбүр булуы сурәтләнә. Монда кызның гаять нечкә күңелле, хисчән, шул ук вакытта һәр нәрсәгә игътибарлы булуын, рухи дөньяга өстенлек бирүен әйтеп үтәргә кирәк. Алсу шәһәрдә тапмаган җан тынычлыгын авылдан эзли. Әмма ул авылны ярата дип әйтү дә дөрес булмас иде, ул авылны да, аның кешеләрен дә яратмый. Яраткан болынын чабып ташлаган кешеләр аңа тупас, ямьсез булып тоелалар. Дөрес, берничә елдан ул болынның "кышын малларны ач тотмас өчен, сыерлар күп итеп сөт-каймак бирсен өчен" чабылырга тиешлеген аңлый. Алсу авылны түгел, аның табигатен ярата. Болын чабылган көнне ул урманга кереп адаша. Авыл халкына протестын шул рәвешчә белдерә. Урман - Алсуның икенче яраткан урыны. Шәһәр янында да урманнар бар, тик ул аларны яратмый. "Анда куак төбе саен чүп-чар, шешә ватыклары аунап ята, яланаяк җиргә басарга да куркыныч. Ә мондагы урманнарда ул абагаларның куелыклары, ул җирдән килгән әллә нинди баш әйләндергеч исләр. Ә агачлар гел гөжләп торалар кебек". Әнисе тарафыннан да, шәһәрдә дә, авылдагы яшьтәшләре арасында да, башка якыннарыннан да аңлау һәм яклау тапмаган, рухи ялгызлыкка дучар ителгән яшүсмер кыз авыл малае Алмазга гашыйк була. Мәхәббәт Алсуның тормышын беразга яктыртып җибәргәндәй итә. Беркайчан ачылып сөйләшмәгән әнисе белән дә сөйләшер сүзләре табыла, әбисе белән дә аңлаша башлый, сыйныфташ кызларының да үзе кебек булуларын, бер үк хис-тойгылар, уй-фикерләр белән яшәүләрен аңлый. Хәтта беркайчан яратмаган, мәгънәсезгә санаган халык җырлары да хәзер аның күңеленә хуш килә. Ул аларның үз хисләренә аваздаш булуларына төшенә. Җырдагы сүзләр аның күңел халәтенә туры килә. "Минем әле бу кадәр дә матур җырларны беркайчан да ишеткәнем юк иде. Нигәдер, гел минем хакта җырлыйлардыр кебек. Минем Алмаз турында уйлаганымны белеп шулай җырлыйлардыр кебек. Алмаз исеме, аның сурәте янына җыр сүзе килеп өстәлде, аннан, күз яшьләре төсле булып, моң иңде. Минем болынлы, урманлы, кыргый дөньяма, шул моңга, җырга ияреп, икенче берәү килеп керде. Мин аның турында хәзер чәчәкләргә караганда да күбрәк уйлый идем инде..." Әмма Алсуның Алмазга гашыйк булуы, Э. Кудрецкая язганча, очраклы хәл: "Любовь к деревенскому подростку Алмазу, для нее конечно, нечаянна, просто он первый по-дружески заговорил с девочкой. Но чуть позже от нее не укроется, что говорят они на разных языках. Вот если бы Алмаз был ближе к природе, открыл бы ей поэзию деревни, ее корни...". Тик әсәрдә киресенчә килеп чыга: Алсуның җаны белән тиң күргән болынны нәкъ менә Алмаз сөреп ташлый. Нечкә күңелле кыз табигатьнең бу фаҗигасен бик авыр кичерә. Болын сөрелү Алмаз белән мөнәсәбәтләр өзелү генә түгел, Алсуның кабат тормыштан ямь тапмый башлавына китерә. Кызның күңелендә янәдән кризис башлана: "Тагы күпме сөйрәп йөри се булыр икән бу җанны..." Әсәрдә Алсуның моннан соңгы тормышы күңелсез төс алуы күрсәтелә: ул яратмыйча кияүгә чыга, эшкә урнаша, аерылыша. Бу елларын гүя ул яшәми, ә башка берәүнең тормышын күзәтеп тора. Повесть ахырында каты авырудан, тирән психик кичерешләрдән соң Алсу уяна, һәм ул, ниһаять, үзенең кешеләрдән аерылуын, артык болай яшәү мөмкин түгеллеген аңлый һәм шәһәрне ташлап, авылга балалар укытырга кайтып китә. Балалар күзендә ышану, зурлау, яратуны күрү Алсуның тормышка ышанычын арттыра. Ахыр чиктә ул яшәү мәгънәсенә төшенә, тормышта үз урынын таба. Әмма әсәрнең финал өлеше рәсми тәнкыйть тарафдарлары өчен язылган кебек тәэсир кала. Повестьның төп кыйммәте Алсуның эчке дөньясында барган киеренкелекне сурәтләүдә - аның авылда да, шәһәрдә дә, шулай ук әнисеннән, дусларыннан, мәхәббәтеннән, гаиләсеннән аңлау тапмаган җанының ялгызлыкка дучар булуында һәм әлеге рухи халәткә китергән сәбәпләрне ачудан гыйбарәт. Повестьның буеннан-буена болын белән Алсу күңеле арасындагы янәшәлек дәвам итә. Кечкенә кызчык, матурлык идеалы дип кабул иткән болынның чабылуын, чәчәкләрнең шиңүен күреп, җанына җәрәхәт ала. Соңрак әлеге матурлык идеалының юкка чыгарылуы - яраткан кешесе тарафыннан болынның сөрелүе Алсуны рухи үтерә. Кыскасы, "Болын" повестенда шәһәр-авыл бәйләнеше героиняның эчке каршылыклары, психологиясе аша ачыла. Әйтергә кирәк, үз вакытында кайбер тәнкыйтьчеләр авторның моңарчы әдәбиятыбызда күрелмәгән җанлы образ тудыруын, әсәрнең теле гаять музыкаль-көйле булуын билгеләп үтсәләр дә, төп героиняның бәхетсезлеген холкына, дөньяга карашына гына кайтарып калдырдылар. Шуңа күрә матбугаттагы аерым чыгышларда Алсу тискәре персонаж дип бәяләнде. Чынлыкта исә әсәрдә авылдан аерылган, шәһәр тормышын, мәдәниятен кабул итә алмаган бер буын вәкиленең фаҗигасе сурәтләнә. Әсәрнең үз вакытында объектив бәя алмавы турында соңрак автор үзе: "Повестьны төрлечә кабул иттеләр. Теленә, эчтәлегенә, темасына бәя бирделәр, иҗатыма бәя бирергә омтылдылар, әмма тирәнгә төшеп, кеше күңеле белән табигать арасында барган илаһи тартылышка, илаһи тәңгәллеккә барып җитә алмадылар кебек" дип яза. Әсәрдәге болынны сөрү мәсьәләсе дә әдәби тәнкыйтьтә төрле фикерләр тудыра. Мәсәлән, "Болынны сөрү кирәкме, кирәкмиме, дөресме, дөрес түгелме - бу турыда әсәрдә берни әйтелми. Дөрес булмаган тәкъдирдә дә карарны егет түгел, колхоз рәисе кабул иткән бит", - дип язган Р. Мостафинга җавап итеп, Ф. Дунай повестьта әлеге мәсьәләгә карата авторның фикерләре ачык булуын, моны Рәйханә әбидән әйттерүен билгели. "Үзебезнең авылдан берәү дә риза булмады... Председательнең аякларына тезләнеп ялвардылар, кагылма болынга, дип. Ай-ваена карамады халыкның... Яңгырлар башлангач болынга кереп булмас дип, печәнен чабып алуга сукалатырга булган. Шулай дигәч, халык печәнен чабарга да төшмәде. Шулай итеп кенә алып калып булыр дип уйлаганнардыр инде, бахырлар. Булмады... Машина кертеп чаптырдылар да, печәнен җыеп алуга сукалатып та ташладылар. Үзебезнекеләр риза булмагач, Сарылыдан килеп сукаладылар... Теге елларда... синең арттан йөргән егет... Алмаз сукалап китте болыныбызны. Су эчәргә дип кергән иде, бирмәдем, суым юк, дидем. Йөзенә күтәрелеп карыйсы килмәде, йөзенә..." "Болын" повестенда язучы производство, техника, идарә мәсьәләләренә игътибар бирмичә, аны укучыга аңлашылырлык кайбер штрихлар ярдәмендә генә әйтеп үтә, ә табигатькә каршы кылынган гамәлләрнең кеше җанына тәэсирен тәфсилләп яза. 1980 ел лар тәнкыйте әлеге яңалыкка игътибар бирми. "Хәер, ул заманда әле бик тирәнгә кереп, телсезлек, тамырсызлык, җансызлык турында сөйләргә, аның сәбәпләрен күрсәтергә ярамый иде". Шул еллар рухында фикер йөртеп, Р. Мостафин тарафыннан Алсу "үзүзен генә яраткан, үзен башкалардан өстен куйган, җәмгыятькә бер файда да китермәгән мескен бер бәндә", дип бәяләнә. Тәнкыйтьче болын сөрелүне заман таләпләренә туры килә дип аңлата: "Киңрәк караш ташлап, тирәнрәк фикер йөртик: табигатьнең матурлыгына кагылмыйча, чәчәкләрне тамырларын өзмичә, имгәтмичә генә бәрәңге, яшелчә ише әйберләрне үстереп буламы? Ә бит шәһәр халкының саны елдан-ел арта бара, меңләгән Алсуларны ашатырга икмәге дә, сөте дә, мае да, ите дә кирәк. Кем тукландыра аларны? Алмаз кебек куллары машина маена буялган егетләр... Кыскасы, бу конфликт барышында минем күңелем тулысынча Алмаз ягында, автор күрсәтергә теләгәнчә, һич тә Алсу ягында түгел". Монда язучының Алсуны уңай герой буларак түгел, ә аны шушы халәткә китергән шартларны фаш итүен билгеләргә кирәк. Алсуның бәхетсезлеге нидән гыйбарәт соң? Аның тормышы икегә аерылган: бер якта - авыл, болын, урман, әби; икенче якта кырыс ана, таш кала, кыз өчен кызыксыз, хиссез, мәгънәсез тормыш. Кешеләр арасында, җәмгыятьтә яшәп тә ялгыз булу, рухи ялгызлык күп очракта һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Автор табигатькә килгән зыянны кеше җаны аша үткәрә. Табигатьтән ераклашуның фаҗигасе - җан экологиясенә барып тоташа. Әдибә шәһәр тормышының кеше җанына тәэсирен түбәндәгечә сурәтли: "Буе биш адым, аркылысы дүрт адымлы бүлмәдә бер ялгызым калам. Бүлмәнең бер тәрәзәсе бар. Каршыдагы йортның соры стенасына чыга. Мин аның һәр кирпечен беләм инде. Башта ул ак төстә булган, хәзер инде ямьсезләнгән, сорыланган, кирпечләре ашалып-ашалып кергән урыннары да бар. Бу стена артында да кешеләр яшидер бәлки. Әнә шул стена каршында, бәлки, менә хәзер минем кебек үк бер кыз басып торадыр. Аның тәрәзәсеннән ни күренә икән?.. Әнә теге йортның стенасыдыр. Шулай дәвам итәдер, шәһәр беткәнче. Стена аша, стена аша, стена аша..." Стеналар бүлмәләрне генә түгел, кешеләрне, аларның җаннарын да аерып торалар. Язучы табигатьне кешене рухи бөтенлектә тотучы, үзара мөнәсәбәтләрен дә гармониядә яшәтүче изге урын итеп сурәтли. "Символлар ярдәмендә тирәнәйгән күпмәгънәлелек повестьны серле, кат-кат укып, укыган саен яңа яклары белән ачыла баручы әсәргә әйләндерә. Ә инде хисләрне көчәйтә-куерта барып, иң югары ноктага җиткерү сәләте - экспрессионизм алымы - текстның тәэсир көчен арттыра". Күп кенә язучылар табигатьне хатын-кыз белән бәйләп карыйлар. Бу, бердән, хатын-кызның табигать тарафыннан тудыручы, җирдә тереклек дәвамчысы буларак яратылуы белән, икенчедән, аның кешелекнең төрле буыннарын бәйләүче, гореф-гадәтләрне киләчәккә тапшыруда төп рольне башкаручы булуы белән аңлатыла. Ф. Бәйрәмова өч буын хатын-кызын сурәтли һәм рухи кыйммәтләрнең шушы буыннар арасында юкка чыга баруын күз алдына китерергә ярдәм итә. Алсуның әбисендә Ә. Еникинең Акъәбисен күрергә була. Кыз күңелендә аңа карата хөрмәт, ярату, якынлык хисләре генә яши. Иң кыен чакларында да аны әбисе аңлый. Әнисе Рәйхан исә, киресенчә, кызын аңлаудан ерак тора. Ул - авылда үсеп, шәһәргә киткән 1960 еллар буыны вәкиле, совет тәрбиясенең ачы җимеше. Анда татар халкы, бигрәк тә, авыл кешесе, культурасыз дигән фикер урнашкан. Шуңа ул зыялы булып күренергә тырыша, танылган кешеләр белән аралаша, алар белән дөнья әдәбияты, музыкасы, классик язучылар, композиторлар турында фикер алыша, бүгенге көн сәнгать яңалыклары турында сөйләшә, зыялылыкны шуларда күрә. Шуңа охшаш образны ХХ гасыр башында Г. Исхакый үзенең "Җан Баевич" (1923) комедиясендә тудырган иде. Классик әдип үз милләтеннән ваз кичкән, башка халыкның мәдәниятен үзләштереп, "образованный", "культурный", "тәрәккый пәрвәр" булырга хыялланучылардан ачы көлә, үз халкының телен, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше беркайчан да мәдәниятле саналмаячагын ассызыклый. Алсуның әнисе белән дә шул ук хәл. Э. Кудрецкая язганча, ул "...рисуется человеком, старающимся забыть свои истинные корни. Мать Алсу живет интересами не столько околоартистической среды, для которой важнее "не кем быть, а кем слыть". Естественно, отсюда редко выходят творцы, бескорыстно служащие искусству, а чаще всего потребители, причем, отнюдь не только духовных ценностей". Җан Баевичтан аермалы буларак, әлеге хатынның куркыныч ягы - үзеннән соңгы буынны - Алсуны телсез, тамырсыз калдыруы. Алсу беренче сыйныфта укыганда бию түгәрәгенә йөрергә тели. Әнисе каршы килә, хәзер акыл заманы, хис, бию заманы түгел, ди. Кызның тормышында хискә урын калдырылмый. Ул бөтен балачагын яхшы укуга, чит телләр өйрәнүгә, шахматка багышлый. Автор юкка гына героиняның яшен әледән-әле искәртеп тормый. Алсуның яшенә холкы, үз-үзен тотышы, хис-кичерешләре туры килми. Уналты-унсигез яшьләрендә кеше хыял белән канатланырга, яратырга, күтәренке рух белән яшәргә тиеш. Ә Алсуның, киресенчә, киләчәккә өмете дә, ышанычы да юк, иртәгесе көн аңа куркыныч тоела. Аның хыяллары да хыял түгел, ә үткән белән юану гына. Ф. Бәйрәмова шәһәрләшүнең, фәнни-техник алгарышның кешелек җәмгыяте өчен куркыныч ягын - рухи экологиягә китерүен тәэсирле итеп чагылдыруга ирешкән: "Хәзерге заманда мәхәббәткә бернәрсә дә комачау итми", - дисәләр, ышанмагыз! Мин үземдә, белемем арта барган саен, хиснең, хыялның, мәхәббәтнең һаман арткарак чигенгәнен тоям. <...> Тоям - туктата алмыйм. Вакыт үзенең ярсу вакыйгалары, исбатланган һәм исбатланасы мәсьәләләре, кагыйдәләре һәм телләре белән минем аңыма ябырыла. Мин, бөек акыл иясе булам дип шуларның барысын да зиһенемә сеңдерә барган заман баласы, шул вакыт каршында үземне мескен, изелгән бер нокта итеп кенә тоя башлыйм. Миндә хәзер җансыз чәчәкләргә җанлы итеп карау түгел, җанлы кешеләргә дә җансыз итеп карау үзенчәлеге үсә бара кебек. Мин дә - автомат, алар да - автомат. Җыябыз, җыябыз да ул белемне, шуңа таянып болыннарны юк итәбез, матурлыкны, җанны юк итәбез. Алар урынына ясалма болыннар, ясалма җаннар уйлап табабыз". Ф. Бәйрәмова кешелек дөньясындагы бу коточкыч эволюциягә каршы торырлык кыйммәтне дә билгели: "бары табигать кенә кеше җанына дәва бирә, ә табигать әсәрдә авыл, тагын да төгәлрәк әйткәндә, болын образы аша ачыла". Шәһәрләшүнең кеше рухына кире тәэсирен чагылдыру белән бергә, "Болын" повесте укучыны табигатькә мөнәсәбәт турында тирәнрәк уйлануга этәрә һәм экзистенциаль ялгызлыкны да табигый яшәү тирәлегеннән ераклашу, аерылу белән бәйләп куя. Милли-рухи яшәешнең шәһәр шартларында юкка чыгу куркынычын кисәтү максатыннан, язучылар төрле язмышларга мөрәҗәгать итәләр. Ф. Бәйрәмованың Алсуы урбанизациягә турыдан- туры протест белдереп, шәһәрчә тормышны ташлап авылга кайтып китсә, С. Шәмсинең "Соңгы юаныч" хикәясенең төп герое, авыл белән шәһәрне рухи берләштерергә теләп, гайре табигый гамәл кыла: бакчасындагы корыган алмагачларны кисеп, җиләк түтәлләрен казып, үлән чәчә. Беренче карашка сәер тоелган әлеге күренеш сискәндерә, кеше һәм аның табигый асылы, бүгенге тормыш һәм киләчәк язмышыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Авылда туып үскән, ярты гомерен шәһәрдә уздырган карт, тормыш иптәшенең вафатыннан соң, җанының ике мохит арасында бәргәләнүен, асылына туры килмәгән шартларда яшәвен аңлый. Авыл тормышының заман үзгәрешләренә чагыштырмача тиз бирешмәве һәм рухи кыйммәтләрне тотрыклы хәлдә саклавы татар халкының милли асылын югалтмауда төп таяныч булып тора. XX гасырның урталарында аеруча көчәеп киткән урбанизация күренеше иң беренче чиратта кешенең табигать белән рухи бәйләнешен юкка чыгаруы белән куркыныч. Табигать һәм авыл бирә алган күңел байлыгы кала шартларында юкка чыгарга мөмкин. Карт күңелендә шәһәр тормышы тудырган бушлыкны табигатьтән алган рухи ләззәт белән тутырырга омтыла, шуңа бакчасында печән чабып, яшьлегенә кайткандай кинәнеп йөри. Язучы хикәядә буыннар бәйләнеше мәсьәләсенә дә игътибар итә. Картның кызы шәһәрдә туып үскән, матди байлыктан башканы күрә белмәүче зат буларак сурәтләнә. Аның күңелен яман сыйфатлар биләп алган: комсызлык, оятсызлык, кеше хәленә керә белмәү, башкалар белән мөнәсәбәттә бары матди байлыкны гына кайгырту. Табигать белән даими аралашу булмау нәтиҗәсендә, рухи бушлык, буыннар арасында рухи өзеклек килеп чыгарга мөмкин. С. Шәмси шәһәрне, Ф. Бәйрәмова кебек, рухи имгәтүче итеп карамый. Карт, Алсудан аермалы буларак, шәһәргә кайтып китә. Хикәя авторы, үзе аңлап, яки аңламыйчамы, авыл һәм шәһәрнең рухи синтезын тудырырга омтыла: авылда калган табигать белән эчкерсез бәйләнешне шәһәргә китерергә тели. Шул рәвешчә ул замандашын тормыш камиллегенең рухи бөтенлек аша гына була алуына төшенергә ч акыра. 1990 елларда хәзерге цивилизацияне гомумән кире кагып, кешене чын мәгънәсендә табигать баласы итеп сурәтләгән әсәрләр күренә башлый. Р. Фәизовның "Тәңре хөкеме" хыялый повестен моның характерлы мисалы итеп алырга мөмкин. Анда кешелекнең хәзерге көнитешен сызып ташлап, биологик һәм рухи үсешкә ирешеп яшәү рәвеше алга бастырыла. Моның өчен автор җир шарындагы тереклекне юкка чыгара, ягъни кешелек дөньясы бетүгә дучар була: котыптагы бозлар эреп, су баса, начар күмелгән радиактив матдәләрнең күләме артып, нурланышлар, шартлаулар барлыкка китерә, күктәге озон катламы тиешеннән дә артык юкарып, җир өслегенә кояшның рәхимсез ультра шәмәхә нурлары үтеп керә. "Гүяки, үзенә туктаусыз һөҗүм итеп, җәбер салып торганы өчен Табигать кешелек дөньясыннан гасырлар буена җыйналып килгән үчен алырга булды. Гүяки, бу - Тәңренең үз хөкеме иде..." - диелә әсәрдә. Аның каравы һәлакәттән соң табигать тагы да ямьләнеп, яшәреп китә, чәчәк ата. Шулай итеп, могҗиза белән генә исән калган берән-сәрән кеше кыргый табигать шартларына куела. Язучы фантастик хыялын үзенең герое философ Сәетҗан идеяләре аша тормышка ашыра. Галим җирдә һәлакәтне техник прогресс нәтиҗәсендә килеп чыкты дип саный, шуңа күрә яңа кешелек дөньясы башка юлдан - биологик һәм рухи үсеш юлыннан китәргә тиеш дип уйлый һәм яшь җәмгыятьнең башлангычын үз тәгълиматы буенча төзи. Аныңча, кеше иң беренче чиратта табигатьнең бер кисәкчәсе буларак тереклек итәргә бурычлы. Бернинди техник алгарыш, милләт, дин төшенчәләре, уку-язу һәм дәүләт кирәк түгел. Яңа җәмгыятьнең беренче кешеләре - Искәндәр белән Улинә Сәетҗан тәгълиматына нигезләнгән кешелек тарихын башлап җибәрәләр. Галим аларны үзенчә "тәрбияли", һәр тереклек иясенә карата дустанә мөнәсәбәттә яшәргә өйрәтә. Табигать белән керешеп, бербөтен булып гомер кичергән Сәетҗан йөз сиксән яшендә вафат була һәм васыять әйтеп калдыра: "- Бернинди коралга, җайланмага омтылу кирәкми, кеше үз гамәлләрендә өстәмә көч чыганакларына таяна алмый. Кеше бары тик үзенә Табигать-ана биргән сәләтләрне үстерү хисабына гына тәрәккыять итә; - Тәңре каршысында җир йөзендәге барча тереклек ияләре, шул исәптән кешеләр дә - бертигез. Бу - Җир шары халкының төп кагыйдәсе; - Табигать белеменнән тыш бернинди белемгә омтылу, төрле фәннәр тудыру, уку-язу, уку йотрлары булдыру кирәкми. Кешелекнең мәктәбе - тирә-юньдәге табигать; - Табигать - иң изге һәм иң бөек нәрсә. Аны ихлас күңелдән яратырга, ихтирам итәргә, аны һәркем гомере буена җентекләп өйрәнергә, һәрнәрсәдән аннан үрнәк алырга тиеш. Кеше - Табигатьн ең аерылмас бер кисәкчәсе". Бу сүзләрдә чиктән тыш арттыруны да күрми мөмкин түгел. Язучы яңа җәмгыятьнең галим карт тәгълиматыннан чыкмаганда гына мәңге яшәячәген әйтә. Шул рәвешчә, Р. Фәизов "Тәңре хөкеме" повестендагы хыялый дөнья аша хәзерге яшәешебездә табигатьнең әһәмиятен билгели, киләчәктә кешелек дөньясының һәлакәткә дучар булу мөмкинлеген кисәтә. Мондый афәттән котылу өчен кешенең беренче чиратта рухи үсешкә ирешергә, табигать белән бербөтен булып яшәргә тиешлеге т урында яза. 1960 - 1980 еллар татар прозасында сугыш һәм аннан соңгы чор авылы тормышы аерым урын били. Язучыларның әлеге материалга мөрәҗәгать итүе тормышны реалистик планда дөрес сурәтләүне максат итеп куюлары һәм күп кенә әдипләрнең балачагы һәм яшьлеге әлеге чор авылында үтүе белән аңлатыла. 1980 еллар ахырында илдә сәяси үзгәрешләр һәм халыкның милли үзаңы уяна башлау әдипләрне кабат сугыш елларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Авторлар татар авылларының күпләп юкка чыгуын, эчкечелекнең артуын, әхлак түбәнәюнең сәбәпләрен сугыш китереп чыгарган гаделсезлекләрдән, сталинизм сәясәтеннән эзлиләр. Р. Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повесте (1985-1989) да - шул рухта язылган әсәрләрнең берсе. Әлеге повесть төзелеше, сурәтләнгән тормыш материалы белән Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" повестена якын. Г. Бәширов XX йөз башы, Батулла исә, Бөек Ватан сугыш һәм аннан соңгы чор татар авылы тормышының тулы панорамасын күз алдына бастыра. Кечкенә Гомәр белән кечкенә Ярмөхәммәтнең уртак яклары да күп. Икесе дә тормыш авырлыгын тоеп, аңлап үсәләр. Укуга омтылышлары, табигатькә мөнәсәбәтләре белән дә алар бер-берсенә бик якын. Аларга табигатьнең һәр күренеше серле, могҗиза булып тоела. Ике әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар уртаклыгы да күзгә ташлана: авыл малаеның атка мөнәсәбәте, балага кечкенәдән нәсел шәҗәрәсен аңлату, икмәккә хөрмәт, авыл кешесенең акылы-зиһене, зәгыйфьләргә мәрхәмәте, сугышка нәфрәте, күк капусы ачылу вакыйгалары һ.б. "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повесте Р. Батулла иҗатында гына түгел, гомумән, татар әдәбиятында иң гүзәл әсәрләрнең берсе булып санала. "Безнең әдәбиятта шундый төгәл такт, югары культура һәм искиткеч көчле ихласлылык белән язылган әсәрләр сирәк. Балалар, җәнлекләр дөньясын, чынбарлыктан да реаль әкиятләр яза алуына сокланып туймый идем, бу әсәре Батулланы татар әдәбиятының беренче сафында баручы язучылар рәтенә бастырды", - дип яза М. Юныс әсәр турында. Повестьта татар авылының Бөек Ватан сугышыннан алып 1980 елларга кадәр тормышы, төп герой Ярмөхәммәткә бәйле рәвештә, иҗтимагый, сәяси, фәлсәфи, психологик һәм әхлакый яссылыкта сурәтләнә. Әсәрнең исемендә үк романтик яңгыраш алган зәңгәр чәчәк киң мәгънәдәге Матурлык символы буларак бирелә. Повестьта Яхшылык һәм Явызлык каршылыгы Матурлык һәм Ямьсезлек булып гәүдәләнеш ала. Матурлык ул - мәгънәле яшәү рәвеше, гади генә чәчәкнең дә матурлыгын күрә белгән кеше - яшәү мәгънәсен аңлаган кеше буларак күрсәтелә. "Улым, син бүген чәчәк матурлыгын күрдең. Ләкин чәчәк ул - үсемлекнең дәвамы гына. Тамырның очы гына. Дөньяны, кешеләрне аңлыйсың килсә, син тамырга төшәргә тиешсең", - ди Айдаш карт. Шуңа Ярмөхәммәт гомере буе тамырга - тормыш-яшәешнең асылына төшенергә омтылып яши. Әсәрдә Айдаш карт нәселе рухи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшырып, мәгънәле тормыш рәвеше белән гомер итүче дип күрсәтелә. Ярмөхәммәт - шул чылбырның бер буыны, дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче үрнәк герой буларак алга баса. Үзенә бирелгән гомерне намус белән үтеп, балаларының "чәчәк матурлыгын" күрә белүләренә ышанып, үлгәндә дә ул башкаларны фаҗигадән саклап калып дөнья куя. Автор повестьта геройларны капма-каршы ике лагерьга аера. Берсенә - тормышның ачы михнәтләрен күңел сафлыгы, ихласлыгы, хезмәте, җыры-моңы белән җиңеп килгән авыл халкы, икенчесенә намуссыз власть тотучылар һәм аларның куштаннары керә. Сугыш китергән ачы хәсрәтләргә, авыр тормыш шартларына өстенә җитәкчеләрнең явызлыгы өстәлә. Ул гади халыкны рухи һәм физик какшатучы, аны юкка чыгаручы сәбәп буларак күрсәтелә. Язучы Сабир, Фәхри, Хөрми кебек түбән җанлы, кешелексез адәмнәргә власть биргән, кеше күңелендәге Явызлыкны үстергән террорны фаш итә. Батулла хәтер темасын берничә яссылыкта үстерә. Беренчедән, ул - хәтер, ностальгия, үзган тормышны сагыну, хәзергесе белән чагыштырып бәяләү (үткәндәге авыл һәм хәзерге авыл); икенчедән, тарихи хәтер - халыкның үткән тарихын хәтердә яңартып тору (чиркәү салдыруга каршы чыккан авыл халкын бастыру, Наполеон сугышында өч тәре орден алган Акбарыш бабаның суктырып үтерелүе һ.б.), өченчедән, кешеләр күңелендә яхшы яки яман эшләр белән саклану (Сабир, Фәрхун явызлыклары, Валентина Галайның авыл кешеләрен яклап чыгуы һ.б.). Язучы шушы өч юнәлештәге хәтер аша үткән белән хәзергене ялгый. Әсәрдә авыр сугыш еллары китергән яраларның гомерләр үтү белән генә төзәлмәве, киресенчә, торган саен аларның милләт нигезен какшата гына баруы күрсәтелә. Батулла төп геройның хәтерендә чордашларының язмышларын берәм-берәм бәян итә һәм "кеше - нигез - авыл - милләт" чылбыры аша аерым кеше бәхетсезлеген милли фаҗига дәрәҗәсенә үстерә. Пленда булган Хәмидулланың сорау алулар белән теңкәсенә тию, ахыр чиктә гаиләсе белән авылдан китәргә мәҗбүр ителүе, Сафиулланың нахак бәла белән 10 елга төрмәгә утыртылуы, Исламнурның марҗа хатыны аркасында авылга кайтмавы, Ярмөхәммәт яшьтәшләре Галимхан, Рәүф, Рәсүлләрнең эчкечелеккә бирелеп дөнья куюлары кебек аяныч хәлләр - һәр татар авылына килгән фаҗига. Повестьта сурәтләнгән җан өшеткеч вакыйгаларның берсе - апалы-сеңелле үсмер кызлар Халисә белән Вәсиләнең харап ителүләре. Батулла колхоз рәисе Сабирҗан белән партоешма секретаре Фәрхетдинне чиктән тыш явыз, холыксыз, әхлаксыз итеп кенә түгел, вәхши җаннар итеп сурәтли. Әтиләре сугышка алынып, әниләре хастадан вафат булган ятимә кызлар үзләре генә дөнья көтә. Ачлык, ялангачлык, утын булмаганнан идән такталарын ягарга тотынган кызларның рухын берни белән дә сындыра алмагач, Сабирҗан Халисәне үзенеке итү өчен, апасын бер кесә арыш урлауда гаепләп, ун елга төрмәгә озата. Сеңелесен, төнлә Фәхри белән кереп, көчләп, үтереп, бауга асып чыгып китәләр. Вәсиләнең авылны чыкканда гаҗизлектән җырлап җибәргән җырының сүзләре әсәрдәге хис-кичерешләрне, фәлсәфәне бер төенгә җыя: дигән юллар авылдашларының күңеленә "Вәсилә җыры" булып кереп кала һәм повестьта башка геройларның да язмышына бәйле берничә кат кабатланып килә. Шулай итеп, әлеге гади генә җыр сүзләре татар халкының гасырлар буе җыелып килгән сагышын моңга салган, чарасызлыгын, гаҗизлеген әйтеп биргән символга әверелә. Әсәр тулы ямьсезлек, гаделсезлек, золым, сыкрау булса да, Ярмөхәммәтнең Валентина Михайловнага - Вәлиягә карата эчкерсез мәхәббәте бөтен повестьны якты нур булып балкытып тора. Малайның хыялында зәңгәр чәчәк Алиһәсе белән сөйләшүе - баланың беренче хисләргә күңел әзерлеге кебек булса, ә инде укытучы Валя апасының Алиһә образы белән тәңгәлләшүе Ярмөхәммәт күңелендә мәхәббәт бөреләре тууны күрсәтә. Айдаш бабасы үлгән, әтисенең һәлак булу хәбәре килгән хәсрәтле көннәрендә дә, тормышның аяусызлыгы, гаделсезлеге бәгырен телгән чакларда да әлеге самими хис үсмернең күңелен җылытып тора һәм гомеренең азагына кадәр озата бара. Автор мәхәббәтнең кеше тормышында күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы бирүче бик мөһим хис булуын ассызыклый. Билгеле булганча, совет чоры әдәбиятында хезмәт темасы алгы планда тора. Хезмәт кешене тәрбияләү чарасы, аның бәхет чыганагы итеп карала. Геройның әхлакый йөзе дә хезмәткә мөнәсәбәттә генә бәяләнә. Моңа классик мисаллар итеп Г. Бәшировның "Намус", "Туган ягым - яшел бишек", Г. Ахуновның "Чикләвек төше", "Ардуан батыр", Р. Төхфәтуллинның "Авылдашым Нәби", "Йолдызым" һ.б. күп кенә әсәрләрне атарга була. Әлеге карашта дөреслек булса да, асылда ул берьяклырак иде. Татар крестьянының тарихта кимсетү-изелүләргә дучар булуын, бүген дә шул халәтеннән арынып җитә алмавын тормышчан дөреслегендә сурәтләве һәм хезмәткә бәя бирүдә үзенчәлекле карашы белән дә "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повесте әдәби барышта аерылып тора. Колхоз оешканнан бирле халыкны бушка эшләтү, сугыш елларында һәм аннан соң да күп еллар буе салым, заем түләргә мәҗбүр итү, түләмәгән, түли алмаган очракта җәзага тарту авыл халкының рухын сындырды, матур йолаларны, гореф-гадәтләрне җуйдырды, ди язучы. Еллар үтү белән, хезмәт җиңеләйгәнгә карап, югалган йолалар кире кайтмый. Хуҗалыкларның ишегаллары байый барган саен, табигать саега, күңелләр тарая, рухи як ярлылана төшә. Автор бүген халыкның бәет чыгармавын да авыр хезмәт белән изүдә күрә. "Халыкны бәхетле социалистик хезмәт белән басып, шигырь, җыр, бәет чыгара торган талантын сыттылар, сындырдылар", диелә әсәрдә. Нинди авыр елларда да туган җирен ташламаган кешеләр авылыннан китә. Еллар буе сагынып, авылын күрергә тилмереп кайткан фронтовиклар да, паспорты булмаганнар да авылдан кача. Автор: "Ни өчен җирдән бизә халык?" дигән сорау куя һәм шунда ук җавап та бирә: "Җирдән бизмәде халык. Халыкны җирдән биздерделәр! Авылдан, туфрактан түгел, кансыз, гаделсез, надан вәкилләрдән, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы җитәкчеләрдән качты халык", - ди. Матбугат битләрендәге "Мин эшем белән бәхетле", "Мин бәхетемне хезмәттә таптым", "Рәхмәт хөкүмәтебезгә, ул мине эшле итте" кебек пафослы сүзләргә ул көлеп кенә карый. Утыз градус салкында яланкул ватык машина төзәткән шофер хезмәттә бәхет дип беркайчан да әйтмәячәк. "Минем вазифам ул хезмәт, җан саклау, балаларымны үстерү өчен матди чыганак - ул хезмәт. Шуңа күрә дә без эш авыр дип зарланмыйбыз. Рас эшкә алынгансың икән - шәп эшлә, зарланма! Бу да минем кагыйдәм. Хезмәт бәхет түгел, хезмәт ул - михнәт. Хезмәтнең рәхәте хезмәттә түгел, - нәтиҗәсендә. Кышын өең җылы булса, табының мул булса, мал- туарның тамагы тук булса, өй эчендәгеләрең сәламәт булса, син әйткән бәхет шулдыр инде ул", - ди Ярмөхәммәт хәбәрче Дилаевага. Батулла әсәрләрендә, гадәттә, шартлылык көчле бирелә. "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повестенда да башкача аңларга урын калдырылган вакыйга-күренешләр күп. "Ялгыш юл" бүлеге тулысы белән метафорага нигезләнсә, "Культура" бүлеге сатирик эчтәлекле. "Сабир" бүлегендә мең газаплар белән "Коммунизм" совхозыннан алып кайткан электр генераторының яраксыз булып чыгуы, көтеп-көтеп тә лампаларда ут кабынмавы совет халкының өмете акланмавына ишарә ясый. Әсәрдә Гозәер бабайның туганнарына атап утырткан тупыллары да символик мәгънәгә ия. Элек алар унбиш булган, унбишенә дә Гозәер баба абыйлары-апалары исемнәрен язып чыккан. Тик тормышның ачы җилләре, давыллары аларны өчкә генә калдырган. Баш тупыл - Мөхәммәт, Урта тупыл - Ислам, Төпчеге - Рәсүл. Алар - ярны ишелүдән, ягъни татар милләтен юкка чыгудан саклап торучы терәкләр. "Әгәр дә шушы тупыллар булмаса, бу йортлар әллә кайчан ярдан ишелеп төшкән булыр иде. Я булмаса, ярдан качып, кешеләр өйләре белән күченерләр иде. Ничәмә-ничә еллар авылны әнә шул өч баһадир тупыл саклап тора". Беркөнне колхозның яңа рәисе Гатауллин ике тупылны, сыер савучыларга җәйләүгә чыгу өчен, трактор белән аудартып басма урынына салдыра. Авыл халкы "Рәсүлүлла" белән "Ислам" сүзләрен таптап йөри башлый. "Мөхәммәт" тупылы гына әлегә исән кала. Ул да ярның читендә, тамырлары ачылган. "Киләсе язның усал бозлары аны да тамырдан егар. Бозлар екмаса, табылыр берәр җитәкче - барыбер егарлар". Шул рәвешчә, автор халыкның ваемсызга, битарафка әйләнә баруын, диннән читләшүен күрсәтә. Элек Сабирлар, куштан Фәрхуннар халыкның рухын имгәтүчеләр булса, хәзер шуларның дәвамчылары Гатауллиннар идарә итә. "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повестенда Матурлык үз эченә гаделлек, гадилек, мәгънәлелек, миһербанлык, туган җиреңне, халкыңны ярату, мәхәббәт кебек бөтен яхшы сыйфатларны туплаган образ итеп бирелә. Бу повесть - "Батулланың милли әдәбиятыбыздагы крестьян реализмы агымында язылган иң матур һәм тәэсирле әсәрләрдән. Авыл тормышын чынбарлыкка охшатып, ваклыкларда сурәтләү, авылны рухи байлык сакланып калган урын дәрәҗәсенә күтәрү әсәрдә шушы тормышны идеаллаштырып, романтик әсәрләргә хас алымнар белән башкарыла" . Шулай итеп, "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повесте татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән, социалистик реализм юнәлешенең асылына тәэсир ясаган авыл прозасының иң матур үрнәкләреннән" булган иң уңышлы әсәрләр исемлегенә баса. 1960 еллардан татар әдәбиятында күзәтелә башлаган яңарыш халык өчен изге саналган нәрсәләргә, рухи истәлекләргә, шул исәптән дини йолаларга мөнәсәбәттә дә ачык сизелә. Әсәрләрдә яңа җәмгыять төзү максатыннан динне юкка чыгарырга тырышуның зур хата булуына басым ясала. Әдипләр "мең елдан артык тарихы булган, буыннан буынга тапшырыла-тапшырыла кешенең аңына, рухына, канына, карашларына сеңгән яшәү принципларын, көн күрү рәвешләрен билгели торган бу катлаулы өлкәнең үзенчәлекләрен белми, асылына төшенми торып, үзебезгә "ахыр нәтиҗәсе нәрсә булыр" дигән сорауны биреп мәшәкатьләнми генә" юкка чыгарырга теләгән диннең асылда мөһим әхлакый тәрбия чарасы булуын күрсәтүгә киләләр. Шул ук вакытта әсәрләрдә дингә мөнәсәбәтне кешегә бәя бирүдә мөһим фактор итеп карауга игътибар арта. 1920 - 1930 елларда халык күңелендә яшәгән иманны какшату максатыннан мәчет манаралары киселә, халыкка белем һәм мәгърифәт таратучы авылның могтәбәр кешеләре - муллалар туган җиреннән куыла, дини эчтәлекле генә түгел, башка кадерле китаплар да яндырыла. Шулай итеп халыкның күп кенә мәдәният, сәнгать, архитектура истәлекләре юкка чыга. Бу уңайдан 1960 - 1990 татар прозасында мәчет манарасын кисү вакыйгасына аерым игътибар бирелүен билгеләргә кирәк. Мисал өчен, Ә. Баяновның "Төлке тоту кыен түгел" (1974 - 1975) повестеның төп герое булган Тата авылдашлары белән берлектә мәчет манарасын кисәргә килүчеләргә каршы чыга. Авыл советы председателе, партия оешмасы җитәкчесе һәм колхоз рәисе, кулларына колга-таяк тоткан ирләргә каршы сугышырга базмый, кире китәргә мәҗбүр булалар. Язгы сабан вакыты булса да, авыл халкы эшкә чыкмый, көн-төн мәчетне саклый. Ахыр чиктә мәчетне шул килеш калдырырга булалар. "Авыл уртасындагы манара Ямәки халкына сәгать ролен дә, маяк ролен дә үти" дигәндә автор "маяк" сүзен рухи мәгънәсендә куллана. Мәчетне ул халык байлыгы, аның рухи дөньясы белән бәйле йорт итеп карый. Герой әлеге бинаны җимерергә теләүнең мәгънәсезлек булуын аңлый: "Юк, Татаның энесе һәм аның иптәшләре нәрсәнедер аера, аңлый алмыйлар. Күмәк тормыш төзеделәр үзләре... Ә күмәк көч белән төзелгән нәрсәне юк итмәкчеләр! Ник? Нинди максат? Нинди ният?" Мәчет манарасын юк итәргә теләүгә киңрәк иҗтимагый яңгыраш биреп, Ә. Баянов яңа җәмгыятьнең искесен җимерү бәрабәренә төзелергә тиеш түгеллеген, бары элеккенең матур, яхшы якларын саклап калганда гына алга китеш булачагын шулай ук ил агасына әверелгән Татадан әйттерә: "Җимерергә килгән биш әзмәвер, сез шушы манарадан матурракны үзегезнең төзи алмасыгызны чамалыйсызмы? Сезнең кулдан килми ул. Шулай булгач, халыкка рөхсәт итегез - нинди генә манаралар ясап куймас ул! Әллә ышанмыйсыз? Халык кодрәтенә ышанмыйсызмы? Халыктан аерылганны аю ашаган. Шулай, бетерү җиңел. Син аны соңыннан торгызып кара...". Х. Сарьянның "Җәза" (1978) повесте турыдан-туры мәчет манарасын кисү фактына бәйле иҗат ителгән. Әлеге әсәр үз вакытында бастырылмый, ул язучының вафатыннан соң гына башта "Казан утлары" журналында, аннары "Егет язмышы" исеменә үзгәртелеп, аерым китап булып дөнья күрә. Х. Сарьян әсәрләре гадәттә мәгънәви күп катламлы булулары белән аерылып тора. Монда да автор тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен берничә яссылыкта тәкъдим итә. Беренчесе - күзгә күренеп торганы гади: көннәрдән бер көнне Даниал исемле малайның әтисен чәнчеп үтерәләр. Берничә ай элек кенә Нуриман Нуриазданов мәчет манарасын кисүдә катнаша һәм әлеге вакыйгага бәйле янаучы кешеләрне дә шик астына алалар. Әсәр детектив характерда: анда укучыда интрига тудыру, кызыксындыру алымнары еш кулланыла. Повестьның ахырында гына үтерүченең һич башка килмәгән кеше - Баһау карт икәнлеге билгеле була. Язучы кеше үтерүнең сәбәбен совет чоры әдәбиятына хас булганча, иҗтимагый-сәяси сәбәпләр белән аңлатмый, ә геройның шәхси холкына, әхлакый түбәнлегенә бәйләп калдыра. Еллар буе тупланып килгән көнчелек, үзенең мескенлеге белән килешә алмау Баһауны ахыр чиктә авылдашын үтерүгә кадәр җиткерә. Повестьның төп мәгънәсе икенче кинаяле катламда яшерелгән. Монда авторның әсәргә биргән "Җәза" исеме ачкыч ролен үти. Кеше үтерүен башкага сылтап, ирләре фронтта булган хатыннарның сыер-сарыкларын суеп ашап яткан, вәхши җинаятеннән соң да егерме ел яшәп, үз үлеме белән үлгән Баһауны җәзасын алды дип әйтүе кыен. Ә менә Нуриманның һәм Фидаилнең язмышлары аянычлы булу, чыннан да, уйланырга мәҗбүр итә. Әсәр мәчет манарасын кисү вакыйгасы белән башланып китә. 1940 елның июнь ае. Яңа власть ныклап урнашкан инде. Берәү дә ачыктан-ачык ризасызлык белдерми, әмма халык күңелендә курку, шом бар. Әлеге хәбәрне ишетүгә, Хәмидәттәйнең кулындагы катыкл ы чүлмәге төшеп ярылу, авыл кешеләренең манара кисүчеләргә рәнҗеп карап торуы, картларның сәҗдәгә китүе, ахырдан гөмбәзе белән аен, беркемгә бирми, "мәет кебек итеп Рамзулла бабайлар ишек алдына алып кереп китүләре" гасырлар буе татар кешесенең аңына, яшәү рәвешенә әйләнгән динне бер селтәнүдә генә юкка чыгарып ташлап булмавын күрсәтә. Мәчет манарасын үз теләге белән җимерергә алынган һәм тракторы белән тарттырып төшергән кеше - Нуриман. Повестьта вакыйгалар аның улы сигез-ун яшьлек Даниал күзаллавында бәян ителә. Башка авылларда манара кисүчеләрнең берсенең дә юньле үлем белән үлмәүләре: кайсының үтерелүе, кайсының акылдан шашуы, кайсының кулы коруы, кайсының телдән язуы турында авылдашларыннан төрле сүзләр ишетелеп торса да, малай берсенә дә ышанырга теләми. Чөнки бала өчен әти кеше - авторитет һәм малайның әтисен яклап сөйләве табигый. Бу урында сабыйның җан турында фикерләре кызыклы. Әбисе аңа "Кеше үзе үлсә дә, җаны үлми, шул җаны өйгә кайтыр да дога көтеп йөрер" дип аңлата. "Дәү әнинең җаны гел очып йөри кебек иде - әткәемнең җаны очып та йөрмәячәк. Чөнки инде мин, мәктәптә иң яхшы укучы малай, җанның юклыгын беләм",- ди ул. Бала җанның гына түгел, "Алланың да юклыгын" белүен, боларны мәктәптә өйрәтүләрен әйтә. Әтисе Нуриман да "Җан дигән нәрсә юк ул, кешене йөрәге белән кан гына йөртә. Үлгәч мине тураклап эткә ташласалар да, миңа барыбер: мин аны тоймыйм", - ди торган була. Автор Нуриманның әлеге сүзләрен үзенә кайтара һәм җавап итеп түбәндәге гыйбрәтле вакыйганы бирә. Мәет күмелеп ярты ел үтсә дә, үтерүче һаман ачык ланмый. Кышкы көннәрнең берсендә Нуриманның каберен казып, мәетне кабат тикшерү өчен шәһәргә алып китәләр. Имеш, үлүченең күз алмаларында үтерүченең сурәте сакланып калган булуы мөмкин икән. Шул максаттан мәетнең күзләрен чукып алып, кире кайтарып күмәләр. Мәчет манарасын кисүдә катнашкан Фидаилнең язмышы тагы да аянычлырак була. Әби-бабай тәрбиясендә үскән, соңрак әбисе белән генә яшәгән бу тегермәнче егетне автор җитен чәчле, зәңгәр күзле, йомшак холыклы итеп сурәтли. Манара кисәргә дә аны үгетләп кенә күндергәннәр. Әлеге вакыйгадан соң Фидаил өстенә бәхетсезлек өелеп килә: күрше авылда ярәшелгән кызының атасы, егетнең манара кисүен белгәннән соң, кызын бирүдән баш тарта. Алга таба Баһау картның ялган күрсәтмәләренә таянып, аны Нуриманны үтерүдә гаеплиләр. Гаепсезлеге ачыкланганнан соң, сугышта катнашып, исән-имин кайтса да, авыл халкы аннан читләшә. "Кеше үтерүче" тамгасы гомерлеккә ягыла. Фидаил авыл башындагы тегермәнендә, сугышта алган яраларына һәм рухи газапка түзә алмыйча, үз-үзенә без кадап үтерә. Шул рәвешчә, Нуриманның да, Фидаилнең дә гыйбрәтле язмышлары Аллаһ йортын җимерүләренә җәза булып аңлашыла. Әдип әлеге повестенда "җәза" сүзен берничә мәгънәдә кулланып, төрлечә аңларга урын калдыра, заманга һәм укучының хәзерлегенә бәйле төрлечә укылыш бирә. Нәкъ менә әсәргә салынган эчтәлекне аңлап бетермәү 1980 елда повестьның исемен үзгәртүгә китергән. Совет җәмгыятендә хәтерсезлек көчәюнең конкрет бер чагылышы булып зиратларга мөнәсәбәт үзгәрү тора. Борынгы каберлекләргә кирәкмәгәнгә урын алып торучы нәрсәләр итеп кенә карау һәм, аларны сөреп, иген чәчү, өстенә йорт яки юл салып кую очраклары гадәти күренешкә әйләнә. Кайбер җитәкчеләр моны дингә каршы яхшы пропаганда буларак махсус та эшлиләр. Батулла повестенда Сабир иске зират өстенә мәдәният йорты төзетә. Үзенең әлеге адымын ул түбәндәгечә аңлата: "Бүгенге клуб ул - мәчет. Мәчетләре калмагач, картлар зиратта җомга намазы укый... Гает бәйрәмнәрен дә зиратта узгаралар... Зират ул силый дини диманстрация... Адлим словом, иске зират өстенә без дом культуры салыйк. Клуб, ягъни, төзибез. Беренчедән: атистик прапаганда! Икенчедән, дин учагын ликвидиравайт итәбез. Өченчедән, култура учагыбыз була. Ниту шту муллалардан калган мәчет, пынимаеш". Авыл җыенында аның теләгенә каршы чыккан картларны Сабир мәчетне кире үзләренә кайтарырга вәгъдә биреп ризалата. Тик вәгъдәсендә генә тормый: мәчеттән элек чебешләр карау урыны ясый, аннан бәрәңге салдыра, соңрак балалар бакчасы итә. Үзәк герой Ярмөхәммәт әлеге бик күңелсез традициянең һаман да яшәвенә борчыла. Бервакыт аңа Чаллы зиратында булырга туры килә. Анда ул ата-бабаларыбызның соңгы йортының "чүплеккә", "бәдрәфкә", "ташландык тәрәтханәгә" әверелдерелүен күрә. "Бихисап буш шешәләр, бөкеләр, тәмәке каплары, төпчекләр. Атлаган саен кеше тизәгенә басасың. Чардуганнарны җимереп бетергәннәр, ташларны аударганнар. Кара урман кебек зират эчендә шикле кешеләр йөри. Берүзең генә анда йөрүе куркыныч. Әрвахлардан түгел, тере кешеләрдән куркырлык. Анда бер компания, монда бер төркем булып исерекләр, сүгенә торган хатыннар хуҗа булып алганнар каберстанга. Кемнәр алар? Нинди әшәке җаннар? Ни йөзләре белән кеше кабере өстенә менеп тәрәт итәләр, зина кылалар? Кем аларны шулай өйрәткән? Татар егетләреме болар?" . Ярмөхәммәт сөйләшкән авазларга колак сала: русча сөйләшсәләр дә, төрле милләт вәкилләре җыелган монда. Мең еллар буе атабабадан килгән изге йолаларның берничә дистә ел эчендә юкка чыгуының сәбәбен ачыкларга тырыша ил агасы. Хәзерге фәнни-техник алгарыш белән бәйле икътисади үсешнең тагын бер күңелсез нәтиҗәсе аның табигать баласы булган авыл кешесен җирдән аеруыннан гыйбарәт. Безнең республикада мондый хәл байтак дәрәҗәдә сәнәгатьнең яңа тармаклары барлыкка килү, зур төзелешләр белән бәйле. Әлеге борчу уята торган хәл белән якыннан кызыксынып, әдипләр аны башта нефтьчеләргә багышланган әсәрләрдә яктырттылар. Алга таба аларның игътибарын Түбән Кама ГЭСы төзелү уңаеннан күп кенә авылларның су басачак зонадан күчереп утыртылуы кызыксындыра. Әлеге сәясәт кебек, кечкенә авылларны перспективасыз дип, үзәк утарларга, эре авылларга берләштерү дә җир кешесенең җанын, психологиясен исәпкә алмый үткәрелә. "Болай ул үзе яхшы максат белән уйланылган иде. Беренчедән, эшче көчләрне бер тирәгә туплыйлар, аларны көнкүреш уңайлыклары, товарлар белән тәэмин итү җиңеләя, икенчедән, кечкенә авыллардагы күпме кибет, медпункт, мәктәп ябыла. Экономия! Күпме акча янга кала! <...> Премияләрдән, орденнар чыңыннан башлары әйләнгән кабинет әһелләре бер нәрсәне искә алмадылар: крестьянны ата-бабасы нигезеннән аердыңмы, ул инде синең үзәк "усадьбаңда" гына тукталып калмый. Шәһәргә китә ул, гигант төзелешләр барган төбәкләргә юл ала", - дип яза Ф. Бәширов әлеге сәясәтнең татар милләтенә янаган куркынычын күздә тотып. Мансур Вәлиевнең "Идел яры" повестенда рус язучысы В. Распутинның "Прощание с Матёрой" повестенда күтәрелгән проблема татар җирлегендә, лирик кичерешләр һәм публицистик фикерләр белән үрелеп бирелә. Әсәрнең сюжеты шактый үзенчәлекле: ул геройның өй сүткәндә табып кайткан көндәлегендәге язмаларын укуы һәм бүгенге уйланулары белән үрелеп бара. Анда яшь геройның саф, самими яшьлек мәхәббәте һәм авылы юкка чыккан кешенең бәхетсез язмышы сурәтләнә. Шуңа бәйле рәвештә кеше, милләт, табигать фаҗигасенең сәбәпләрен эзләүгә дикъкать ителә. Төп герой Илсурны һәм аның ике абыйсын әтиләре гомер иткән йортларын сүтәргә чакыртып ала, чөнки бу җирләр су астында калачак. Әсәрнең алдагы өлешендә герой көндәлек язмаларын укый һәм утыз ел элек Идел ярында булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Повесть тетрәндергеч өй сүтү вакыйгасы белән башланып китә. Төп геройны үзе салган йортны сүтүләрен күрергә теләмәгән әтисен кызгану хисе били. Автор әлеге авыр кичерешләргә бәяне Илсурның берничә дистә ел элек булган яшьлек мәхәббәте аша тасвирлый. Авылы белән мәңгелеккә хушлашырга килгән герой чынбарлык белән килешергә теләми. Якын кешеңнең үлеменә ышанып булмаган кебек, Илсур да туган авылының юкка чыгуын кабул итә алмый. Геройның үткәндәге хис-тойгылары бүгенге тормыш, әхлак мәсьәләсе, милләт язмышы турында уйландыра. Әсәрдә авыллар юкка чыгуның берничә сәбәбе күрсәтелә. Шулар ның берсе - урбанизация күренеше. Башта Ләйсирә, бер елдан Илсур шәһәргә китәләр. Язучы табигать кочагында үскән кеше нең шәһәр тормышына күнегүен тасвирлый. Илсур үзен баштарак "бөтен дөньядан, барча табигатьтән аерып, бер төрле читлеккә ябып куелган җәнлек хәлендә" тоя. Дөрес, ул тырышып укый, имтиханнарын "бишле"гә тапшыра, җәмәгать эшләрендә катнаша. Нәкъ менә шушы шау-шулы тормышка үзләшү аны сөйгәненнән аера да. Герой "таш кала ул адәм башларын адаштыра" дигән нәтиҗәгә килә. Автор исә, авылны шәһәр тормышына каршы куя һәм шәһәр кешеләрнең хисси, рухи дөньясын ярлыландыра, дигән фикерне куәтли. Туган нигезне җимерү - әтисе гомерлеккә дип корган баганаларны йолку - авылын югалту Илсурны, гомумән, татар халкының язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә. Автор укучы алдына "Ни өчен шулай?", "Сәбәп нәрсәдә?", "Кем гаепле?" кебек һәркемне борчый торган сораулар куя. Авыл кешесен җиреннән аеру кайтарып булмаслык югалтуларга китерә. Җир аның милке, туендыручысы гына түгел, рухы да икәнен аңламау, яки аңлап та махсус рәвештә астыртын сәясәт алып бару татар милләтенең инкыйразына китерергә мөмкин. Әсәрдәге зират күчерү вакыйгасы укучыны аеруча тетрәндерә. Каберлекләрне саклык белән казып, башка җиргә күчерәсе урында, чит милләт кешеләре аны тракторлар белән актарып ташлыйлар. Шулчак Илсур үзен һәм җыелган халыкны фашист концлагерындагы әсирләргә охшата. Шушы фаҗигагә каршы берни кыла алмаган кешеләр колларны хәтерләтә. Авылда сәеррәк дигән аты чыккан Кара Әсма "үтерәләр" дип сөрән сала. Еллар үткәч кенә Илсур аңлый: "Дөрестән дә, безнең җирләрне су астында калдырып - безне бетерергә, юкка чыгарырга теләү бит бу! Безнең яшәү җирлегебезне тартып алу, тамырыбызны кисү ич бу! Халык өчен, милләт өчен иң зур фаҗига лабаса бу хәл! Безгә карата эшләнгән әнә шул иң зур кабахәтлекнең, иң олы дошманлыкның-золымның бөтен мәгънәсе, асылы Әсма әбинең бер сүзенә - "үтерәләр" дигән инәлү авазына сыеп беткән түгелме соң?!!". Илсур үзен канаты сынган кош кебек сизә. Моңарчы авылын сагынуны авылга кайтып баскан булса, хәзер аның кайтыр җире дә калмый. Кеше яшьлеге белән моны тоймаска да мөмкин, әмма олыгая барган саен туган җир, туган туфрак ныграк тарта башлый. Әгәр шушы газиз, кадерле, изге туфрагыңны синнән тартып алалар икән, кеше нишләргә тиеш? Әсәр шундый әрнү, сагыш хисе белән сугарылган. Повестьның уңышлы якларыннан берсе - шәһәр һәм авыл тормышының кеше җанына, аңына тәэсирендәге аермаларны дөрес һәм төгәл чагылдыру. "Без синең белән авыл баласы булгач, кыенрак туры килә ич... безнең кызлар бигрәк тә көләргә генә тора! Күбесе шәһәрнеке бит аларның! Яшьтән үк, кечкенәдән үк һәммәсен күреп, белеп үскән алар!" - дигән Ләйсирәгә Илсур: "Без синең белән барыбер алардан көчлерәк! Әйе, бәлки аларның башында информация дигән нәрсә күбрәктер, бәлки аларның сүз байлыклары да безнекеннән мулрактыр... Ләкин алар безнең заман уйлап чыгарган робот шикелле генә тоелалар... Чөнки алар менә бу тормышның, чын яшәүнең, зур тормышның нигезен - табигатьне белмиләр! Алар чын табигый яшәүнең ни икәнен тоймыйлар, моны белмиләр. Алар табигый көч белән, аның бик тә нечкә импульслары белән кечкенәдән үк ялганып, тоташып үсмәгәннәр. Табигый импульслар арасында яшәмәгән алар!", - дип җавап бирә. Табигый импульслар дип герой "яшел чирәмле җирдән килә торган шифалы көч, сихәтне, агачлардан килүче агымны, кәҗә-с арыклар белән әүмәкләшеп үскәндә тәэсир итүче биокыр, биохаләтне" атый. Илсурның "һәм, гомумән, авыл тормышы ул - иң чын җир тормышы! Анда бөтен нәрсә, һәр җан иясе кешене, адәм баласын биологик һәм физик яктан да, әхлакый һәм рухи яктан да ныгытырга булыша!" диюе автор фикере булып яңгырый. М. Вәлиевның "Идел яры" һәм Гали Рәхимнең "Идел" повестьларының символик мәгънәгә ия исемәре арасында Д. Заһидуллина интертекстуаль бәйләнеш күрә. "Этот берег по мере чтения предстает как идеальное место, эльдорадо, потерянный рай. Этот мотив сопровождается и авторскими философскими размышлениями о том, что каждый человек в своей жизни теряет самые дорогие для него ценности, не понимая их истинного значения; и затем превращает их в своей памяти в идеал. Такое обобщение сводит на нет саму мысль о возможности что-то изменить - как в жизни отдельных людей, так и в судьбах земель, стран, народов. Как и в экзистенциально-окрашенных произведениях татарских прозаиков начала ХХ века, констатация неизбежности потерь превращяется в закон бытия". Табигать, туган җир - адәм баласының рухи дөньясы белән бәйле төшенчәләр. Кешенең туган авылын гореф-гадәтләре, йолалары, зираты - хәтере белән бергә юкка чыгару аны рухи имгәтә, тамырын кисә. Әнә шул рәвешле геройның шәхси бәхетсезлеге милләт бәхетсезлегенә әйләнә. Бер авыл мисалында каралган фаҗига ахыр чиктә гомуммилләт, ил язмышына әверелә. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: 1980 елларда татар әдәбиятындагы табигатькә кагылышлы проза әсәрләрендә яңа күренешләр барлыкка килә. Язучылар табигатьне киңрәк планда, шәхеснең, милләтнең, халыкның яшәү тирәлеге итеп карыйлар һәм кешенең асылын саклауда аның төп фактор булуын билгелиләр. Ф. Бәйрәмова, М. Вәлиев повестьларында бу шәһәр - авыл бәйләнешендә ачыклана һәм шәһәр кешенең рухи дөньясын җимерүче, җан экологиясенә китерүче көч буларак сурәтләнә. Батулла исә сугыш, аннан соңгы авыр чорларга мөрәҗәгать итә һәм татар милләтенең бетүгә йөз тотуының төрле сәбәпләрен эзли. Тоталитар идеологиягә бәйле табигатьтән, табигый яшәү рәвешеннән, милли рухи-әхлакый кыйммәтләрдән ерагаю геройларның изгелек, мәрхәмәтлелек, матурлык төшенчәсенә мөнәсәбәтләрендә ачыла. 2.2. Табигатькә кагылышлы проза әсәрләрендә яңа алымнар Әдәбиятта 1960 елларда башланган яңарыш эчтәлеккә генә түгел, жанрлык сыйфатларына һәм форма ягына да тәэсир итә. Тормыштан канәгатьсезлек, ризасызлык, җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, әйләнә-тирәгә, табигатькә салган зыян язучыларны яшәеш турында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә, үткәнгә кире кайтып, рухи тамырларны барларга этәрә. Реализмның (бигрәк тә социалистик реализмның) хыял дөньясын чикләве, хис-кичерешләрне, уй- фикерләрне тулы иркендә сурәтләргә юл бирмәве аңлашыла. Язу чыларның бүгенге белән үткәнне янәшә сурәтләве, әсәрләрендә риваять, миф, легенда, әкият сюжетларын иркен файдалануы, сихер, әверелеш кебек алымнарга мөрәҗәгать итә башлавы әдәбиятта магик реализм кебек иҗат методының, фэнтези кебек жанрларның үсеш алуына сәбәп була. Әлеге ысуллар, бер яктан, сәнгати төрлелеккә китерсә, икенче яктан, әкияти калыпка төреп, реаль тормыш хакыйкатен аңлатырга, фикер-карашларны җиткерергә мөмкинлекләр бирә. Заманның тискәре, әхлаксыз якларын тәэсирлерәк итеп яктырту максатында күп кенә әдипләрнең төрле фантастик алымнарга, миф яки риваятьләргә мөрәҗәгать итә башлавы аеруча табигать темасына багышланган әсәрләрдә ачык чагыла. Рус әдәбиятында моңа мисал итеп В. Распутин, В. Астафьев, кореяле А. Ким, кыргыз әдәбияты вәкиле Ч. Айтматов һ.б. иҗатларын китерергә мөмкин. 1960 еллар татар әдәбиятында реализм кысаларында язылган әсәрләрдә мифологик катлам мөстәкыйль булып аерылып тора. Мисал өчен, язучылар авылның, чишмә, тау яки елганың килеп чыгышы, аларның исемнәре турындагы риваятьләрне укучыда тарихи хәтерне яңарту, аны үткәннәр турында уйландыру максатында текстларга урнаштыралар. Әлеге риваятьләрнең эчтәлеге күпчелек очракта әсәр сюжетына керешми. "Җидегән чишмә" романында Алтынбикә тугаеның, Җидегән чишмәнең, "Тау ягы повесте"нда Изгеләр чишмәсенең барлыкка килүе, "Мәңгелек бәхәс"тә үзәк герой нәселенең килеп чыгышы турында риваять сөйләнелә. 1980 - 1990 еллар татар әдәбиятында әкияти алымнарның әһәмияте арта, алар әсәр эчендәге хикәят рәвешендә генә түгел, гомум әсәр тукымасына үрелеп баручы яки сюжет тукымасына керешеп киткән рәвештә кулланыла башлый. Шулай ук төрле ырым- ышануларга, сихри, фантастик алымнарга нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр дә барлыкка килә. Әлеге әсәрләрдә реаль тормыштан үзгә дөньяда яшәүче геройлар, аларның төрле сихри, магик көчкә ия булулары сурәтләнә. Д. Заһидуллина әлеге алымнарның активлашуын магик реализм белән бәйләп карый: "Табигый һәм гадәти булмаган, гаҗәеп вакыйгаларның кушылуына нигезләнгән әсәрләрне, соңгы елларда дөнья әдәбият белемендәгечә, магик (сихри, тылсымлы, хыялый) реализм методы белән язылган дип карау дөрес булыр". А. Шәмсутова көнбатыш әдәбиятларына карата кулланылган метафизик реализм төшенчәсенә мөрәҗәгать итә. "Әлеге алымның нигезе булып реализм кала, шул ук вакытта аңа "яшерен дөнья", "яшерен чынбарлык", "хакыйкый чынбарлык" дигән параллельләр өстәлә". Р. Батулланың 1988 елда Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек булган "Акбүре" (1972 - 1987) әсәренең жанрын автор үзе үк әкият дип куйган. Р. Нәҗипов аны "олылар өчен әкият" дисә, Ф. Хатипов "реаль әкият" дип билгели. Әсәр нигезендә чынбарлыктагы вакыйгалар ята: анда ХХ гасыр башыннан алып 1960 елларга кадәр татар тормышында барган иҗтимагый үзгәрешләр һәм шуңа бәйле кеше һәм табигать мөнәсәбәте яктыртыла. Шул ук вакытта язучы мифик мотивларны моңарчы реалистик әдәбиятта күрелмәгәнчә куллана. Анда, татар халык әкият-риваятьләрендәге кебек, ак бүренең яшь егеткә, егетнең бүрегә әверелүе әсәр тукымасына табигый керешеп китә. Реаль дөньяга мондый күренешләрнең катышуы әсәрне магик реализм иҗат методы белән язылган повесть дип атарга хокук бирә. "Акбүре" повесте Буй-Турай авылының табигый яшәеше, бүреләрнең дә урманда үз тормышлары белән көн итүләре турында сөйләүдән башланып китә. Көннәрдән бер көнне бүре аулау осталыгы белән дан алган Сыртак каршына башкалардан төсе белән дә, зурлыгы белән дә аерылып торган бүре чыга. Шул көннән башлап атаклы сунарчы Акбүрене тоту хыялы белән яши башлый. Батулла төрки халыкларның бүре турындагы риваятьләреннән уңышлы файдалана. Авыл тарихы да, Сыртакның нәсел башлангычы да турыдан-туры бүреләргә барып тоташкан икән. Акбүрене ату тыелганын белсә дә, сунарчы аучылык үҗәтлеген тыя алмый. Бөтен бәла да шуннан башлана. Кешеләр арасында да, бүреләр өерендә дә табигый баланс югала. Бүреләр белән мөнәсәбәттә халык тарихы яктыртыла: каһәрле утызынчы елларны, Бөек Ватан сугышы фаҗигаларын, табигатькә китерелгән зыянны сурәтләп, автор бүреләр тормышы белән җәмгыять арасында янәшәлекләр уздыра. Бүре тешеннән һәлак булган Сыртак улы Котлыйга Акбүрене ауларга васыять итеп калдырса да, Котлый әтисеннән акыллырак булып чыга. Акбүренең тарих укытучысы Дивангәри булуын, аны үтерү бетүгә илтәчәген аңлый ул. Шулай итеп, магик реализм авторга сурәтлелекне һәм фикерне киңәйтергә мөмкинлекләр бирә. Әсәрдә табигать белән гармоник мөнәсәбәттә яшәгәндә генә кешенең киләчәге булачагы ассызыклана. Р. Батулла прозасында реаль булган көнкүреш белән хыялый дөньяның кушылып китүе еш очрый. Аларның күбесе халык әкияләрендәге кебек схематик калыпка салынган: табигый канунны бозу һәм аның өчен җәзага тару. Кылынган ялгышлык гафу ителә ("Җыланнар", 2011), кайбер очракта җинаять өчен гомерлек җәза да бирелергә мөмкин ("Фәрсия-пәризат", 2010; "Еш кызлары", 2010 һ.б. хикәяләре). Батулланың тылсымлы әкиятләр рәтендә каралучы "Елантау" әсәре башкаларыннан аерылып тора. Әкият белән фантастика арасында торган бу әсәрне фэнтези жанрында карау дөресрәк булыр. Фэнтези, фантастиканың бер тармагы буларак, ХХ гасыр урталарында Европада барлыкка килә. Аны Оксфорд университеты профессоры Джон Рональд Руэл Толкиенның "Балдаклар хуҗасы" ("Властелин Колец", 1954) романы белән бәйләп карыйлар. Фэнтези жанрында язылган әсәрләр реаль тормышка якын тарихи-маҗаралы романны хәтерләтәләр. Анда геройлар гадәттән тыш күренешләр һәм җан ияләре белән очраша. Әсәр архетипик сюжет нигезенә корыла. Фэнтезиның максаты - автор фантазиясендә туган әкияти дөнья аша кеше күңелендәге Яхшылык һәм Явызлык көрәшен тергезү. Әкияттән аермалы буларак, сәер җан ияләре әсәрдә сурәтләнгән дөньяда норма буларак кабул ителәләр. Шулай ук әкиятләрдәге кебек бәхетле төгәлләнеш тә аларда сирәк була. "Елантау"да вакыйгалар моннан күп гасырлар элек Идел буена урнашкан Гөлстан илендә бара. Чәчәккә күмелеп яшәп яткан патшалыкка бервакыт кеше кыяфәтле еланнар килеп керәләп һәм әкренләп, хәйләле һәм астыртын эшләре белән, бөтен дәүләтне басып ала башлыйлар. Фэнтезида, гадәттә, төп фикерне җыеп тора торган нинди дә булса бер символик деталь була. Батулла әсәрендә андый деталь - татар халкының борынгы уен коралы курай. Ул гармонияне, бәхетле, тыныч тормышны гәүдәләндерә. Әкиятләрдәге калып монда да саклана: канун бозыла - үтерелергә тиеш булмаган болан һәм аккош атып үтерелә, җәза - Гөлстан иле еланнар белән тула. Ялгышлык белән кылынган җинаять кичерелә - еланнар юк ителә. Фэнтези чынбарлыктан качу ысулы итеп каралса да, кайбер галимнәр аның заман проблемаларын яшерен эчтәлектә яктыртуын билгелиләр. Батулла иҗатында бу аеруча күзгә ташлана: анда тарихи хәтер дә, табигатькә мөнәсәбәт тә, иҗтимагый-сәяси бәйләнешләр дә чагылыш таба. Тылсымлы курай иясе Фәйзариянең "Халыкның авызында һәрвакыт чабата чаклы йозак булыр. Ә ачкычы шымчылар, әләкчеләр, астыртын чагучылар, түрәләр кулында" дигән сүзләре һәр заманда актуаль яңгырый. Ә инде еланнар патшасы Шаһмараның, инде җиңелдем дигәндә, аждаһага әверелеп күккә ашуы, киткәндә "Мең елдан соң кире кайтам әле мин сезнең Гөлстанга. Шунда күрербез, кем тантана итәр икән?!" дип янавы, бер яктан, татар халкының тарихи язмышына ишарә булса, фәлсәфи планда - Явызлыкның беркайчан да юкка чыкмаячагын күрсәтә. Батулла иҗатына дөнья әдәбиятындагы фэнтезиның турыдан-туры йогынтысы юк: татар язучысында ул - халык әкиятләреннән үсеп, үз хыялый фантазиясеннән туган җанр. Шулай да әлеге чагыштыру кызыклы гына нәтиҗәгә китерә - татар сәнгати фикеренең дә башка халыкларның әдәбиятлары белән янәшә атлавын дәлилли. Г. Гыйльмановның ике гасыр чигендә иҗат ителгән "Албастылар" романында да "кеше-табигать" мөнәсәбәтенең яңа яклары ачыла. Д. Заһидуллина әлеге әсәрне "татар постмодернистик әдәбиятындагы беренче дулкынның югары ноктасы, аның үзгәреш юлын һәм поэтик үзенчәлекләрен күрергә ярдәм итүче берәмлек" буларак билгели. Романда табигать серле, кодрәтле, камил, гадел, шәфкатьле, илаһи һәм бөек итеп сурәтләнә. Анда һәр нәрсәнең үз урыны, һәр кешенең үз нигезе булырга тиеш дигән фикер әсәрнең лейтмотивы төсендә кабатланып тора. Беренче карашка маҗаралы вакыйгалар буталчык һәм катлаулы тоелса да, әсәр композицион яктан бөтен: ул дүрт бүлектән гыйбарәт, дүртесе дә төп герой Хәлимнең урман юлыннан баруы белән башлана һәм төгәлләнә. Кайчандыр сихерчеләрне яшәгән җирләреннән куып җибәреп нигез корган Кампәрле халкы ничә йөз еллар буе алардан төрле явызлыклар күреп яши. Әсәрнең беренче бүлегеннән сихерче карчыкларның аеруча Хәлим нәселенә каныгуы билгеле булса, икенчесендә каршылык авыл халкы - Хәлим - сихерчеләр арасында барлыкка килә. Албастылар утарында булып кайткан Хәлимгә халык шик белән карый, өстәвенә кешеләргә бары изгелек кылган хатыны - урман кызы Майяны таш атып үтерәләр. Өченче, дүртенче бүлекләрдә сюжет көтелмәгән борылыш ала: явыз һәм мәкерле тоелган сихерчеләрнең урман, табигать кануннары белән яшәүче ике карчык булуы, аларның нәсел үчен һәм нигезләрен кире кайтарырга тырышулары ачыклана. Хәлим - нәселенең җиденче буыны, үч аның белән төгәлләнә. Ак бабайның: "Кеше җиде буын бабасына кадәр бөтен хилафлыклары, гөнаһлары өчен җавап бирергә тиеш", - дигән сүзләре дә Хәлимнең ата- бабалары хатасын төзәтергә тиешлеге турында сөйли. Романда тамгалар аерым символик мәгънәгә ия. Алар төрле урыннарга төрле санда куелып, сюжет юнәлешен билгеләп баралар. Боҗра эченә алынган тәре билгесе яхшылык һәм явызлыкны аңлата. "Тәре - кара сихер катламы, дүрт тарафка киткән кара җир билгесе. Түгәрәк, боҗра - уңай ак сихер. Ул - кояш, көн билгесе. Җирне, тәрене шул якты сурәт белән, кояш, нур ишарәсе белән, киләчәк хыял дөньясы белән әйләндереп, басып куярга кирәк", - ди Тәкыя карчык. Хәлим боҗраны куш ай дип тә аңлата. Ай - мөселманнарның дини символы, иман һәм шәфкатьне белдерә. Шулардан чыгып, әсәрнең фәлсәфи идеясен билгеләргә мөмкин: тормыш, яшәү Яхшылык һәм Явызлыкның мәңгелек көрәшеннән гыйбарәт. Табигать мәсьәләсен үзенчәлекле яктырткан һәм әлеге темага кагылышлы татар әдәбиятында үз иҗат сукмагын булдырган Н. Гыйматдинова "Табигать һәм кеше арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, каршылыклы бөтенлекләрне баштагы иҗатыннан ук ачарга омтыла". Үч, нәфрәт, каргыш кебек төшенчәләргә бәйле вакыйгалар, чынбарлык күренешләре аша әдибә кешенең табигатьтә яратылуы һәм бары табигать белән дустанә мөнәсәбәттә генә яши алуы турында яза. Кеше - табигатьнең бер күзәнәге, аңа акыл табигый байлыкларны дөрес һәм уйлап файдалану өчен бирелгән. Киресенчә булганда, табигать аннан үч ала. Әлеге проблема әдибә иҗатының төп юнәлешен билгели. "Сәвилә" повестенда вакыйгалар табигатьнең бер кисәкчеге рәвешендә сурәтләнгән хатын-кыз образы аша бирелә. Сихри тылсым серләрен белгән, урман-сулар, хайван, кош-кортлар, үләннәр телен аңлаучы әлеге героиня татар прозасында яңалык булып кабул ителә. Н. Гыйматдинованың 1980-1990 елларда иҗат иткән повесть-хикәяләренең үзәгендә төрле сәбәпләр аркасында ялгызлыкка дучар ителгән хатын-кыз образы тора. Рухи дөньясы белән кешеләр җәмгыятенә каршы куелган героиняны без Ф. Бәйрәмова иҗатында күргән идек инде. Н. Гыйматдиновада алар табигатькә тагы да якынайтылып сурәтләнүләре белән аерылып тора. "Сәвилә" әсәренең "Сихерче" исеме белән дөнья күргән беренче кисәгендә җиһанны серле итеп кабул итүче, аның һәр өлешенә аптырап, кызыксынып караучы, һәрнәрсәдән матурлык эзләүче, аны күрә белүче беркатлы, самими кыз бала алгы планга чыгарыла. Әсәрдә вакыйгалар Сәвилә (табигать) - җәмгыять һәм кызның мәхәббәтенә бәйле Сәвилә - Тәминдар мөнәсәбәтләрендә үстерелә. Сәвилә - халык медицинасын узган буыннан киләчәк буынга тапшыручы чылбырның бер боҗрасы. Ничә мең еллар буе ата- бабадан күчеп килгән дәвалау ысуллары онытылып, юкка чыгып бара. Халык әлеге серле гыйлемгә ия булган кешеләргә шик белән карый, үзеннән читләштерә. Гомере буе кешеләргә яхшылык кына кылган карчыкка да авыл халкы "Убыр" дигән ямьсез исем кушкан, эстафетаны алып калган Сәвиләне дә "Сихерче" кушаматы көтә. Совет чорында һәртөрле рухи-әхлакый традицияләр белән бергә халык медицинасы да кире кагыла. Шуның нәтиҗәсендә шифалы үләннәр, табигый ысуллар белән дәвалаучы белекчеләргә карата да тискәре караш барлыкка килә. Аларны кара магия белән эш итүчеләр белән бутау очраклары да була. "Сихерче" әсәрендә дә шундый очракларның берсе сурәтләнә. Убыр - халык медицинасының серләрен белгән, экстрасенслык сәләтенә ия булган Маһруй исемле белекче карчык. Табигатьнең тылсымлы көчен файдалану сәләтенә ия булган андый кешеләр һәр халыкта бар. Руслар аларны "знахарь" яки "целитель" диләр. Белекчеләр табигатьнең кешелек өчен энергия чыганагы булуын аңлыйлар һәм аның бүгенге хәле өчен аеруча тирән борчылалар. Шуңа күрә әдәби әсәрләрдә алар табигатькә зыян салучылар белән килешә алмаучылар итеп с урәтләнәләр. Әдибә төрле сәбәпләр аркасында ялгызлыкка дучар ителгән, башкалар белән дә уртак тел таба алмаган хатын-кыз образларын яратып иҗат итә дигән идек. Н. Гыйматдинова әсәрләрендә хатын-кызларның үзенчәлеге шунда: алар һәрвакыт табигать белән гармониядә, табигатьне аңлыйлар, аны яклыйлар. Тормышны, яшәешне хатын-кыз җаны аша үткәреп сурәтләве аның әсәрләрен берләштереп торучы үзенчәлекләрнең берсе булып тора. "Н. Гыйматдинова иҗат иткән архетип - без үткән заман хатын-кызы дип атаган образ да берничә әһәмиятле сыйфатны үзенә җыйган. Башкаларга охшамаган булу, табигать һәм йөрәк-хис кушканча яшәү, үзен мәхәббәт, башкалар бәхете хакына корбан итү - шундыйлардан". Н. Гыйматдинованың үз иҗатында табигать белән хатын-кызны һәрвакыт бербөтен итеп сурәтләвенең нигезе бар. Автор аларның уртак якларын күрә. Алар икесе дә җиргә тормыш, яшәеш, тереклек тудыручы буларак карала. Н. Гыйматдинова әсәрләрендә хатын-кызларның ялгыз булулары күп очракта ятимлек төшенчәсе аша бирелә. Мәсәлән, "Сихерче"дә Сәвиләне апасы тәрбияли, "Күке төкереге"ндә Галияне дәү әнисе үстерә, "Болан"дагы Акчәчнең Сузгын карчыктан башка беркеме дә юк, "Кыргый"дагы Җәмилә дә шулай ук ятим. Автор иҗатында ятимлек - ялгызлык төшенчәсен арттырып күрсәтү өчен кулланыла. Героиняларның ялгызлыгы - дөньяга карашларының, кешеләргә, табигатькә мөнәсәбәтләренең башкалардан үзгә булуда. Әлеге хатын-кызларны ялгызлыкны теләп кабул итәләр дип әйтеп булмый. Киресенчә, алар хәтта әлеге халәтне Ходай тарафыннан җибәрелгән язмыш сынавы буларак кичерәләр (Хаят, Мөнәвәрә, Сара). Автор героиняларының сәеррәк, гаҗәбрәк булып күренгән тормышларын, характерларын, рухи дөньяларын ача. Әлеге кешеләрдә иң олы рухи кыйммәтләрне саклаучы йөрәк, җан бар. Алар тормыштагы әхлаксыз күренешләрне кабул итә алмыйлар, шуңа нәфрәтләнәләр, борчылалар. "Сез ике буын - картлык белән яшьлек, бер-берегезне аңламаска тиеш. Бу табигый да" дигән Тәминдарга Сәвилә: "Юк,Тәминдар, бу - фаҗига. Яшьләр белән картларның бер-берсен аңла ма вы аркасында буыннар чылбыры өзелде. Мин аны ялгарга азапланам. Белекче белән кабергә үләннәр сере, җиһан сере китмәсен дим! Мин шуңа Убырга тартылам!" 1 - ди. Н. Гыйматдинова табигать язмышының җитәкчеләрдән һәм халыкның үзеннән торуын күрсәтә. Галимҗан колхоз рәисе булып эшләгән еллар аңлаешсыз, буталчык, авыр заман булып күзалланса, хәзерге җитәкчеләр нинди соң? Автор әлеге соравына җавапны Рияз образында бирә. Рияз - замана герое, әсәрдә үзенә генә хас сыйфатлары белән ачыла. Аны авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтуга колхоз рәисе итеп куялар. Аның җиргә, авыл хуҗалыгына, колхозларга булган карашы да үзгә: "Теләгән кешегә җир өләшәм әле. Аны яңадан хуҗасына кайтарып бирәсе иде. Агай-эне бизгән туфрактан, исен тоймый, кадерен белми, чит-ят күрә. Хәзер аны чын хуҗа итү миннән тора. Күмәк хуҗалыкның зарарын үз җилкәбездә татыдык. Уңган белән ялкауны берләштереп көчләп оештырылган союзлар таркала. Берәү йоклап, берәү тир түгеп яшәгәндә авылны саклап калам димә! Булдыклысы, уңганы кача бит аның җирдән. Умырып эшләп тә, чеметеп алганга кача. Тегесе, эт ялкавы, китми, көн үтсенгә селкенеп йөри шунда". Халыкка ачык йөзле булып кыланса да, чынлыкта ул - Галимҗанның ясалма битлек кигән яңа кабатланышы. Автор юкка гына аны Галимҗанның төпчек улы итеп бирми. Рияз да бәгырьсез. (Моңа мисал итеп атасын тибеп үтергән айгырны "Көмештояк" дип яратып дәшүен, соңыннан аны иткә озатуын әйтергә кирәк), ул - ике йөзле, ялганчы, әхлаксыз, бүгенге көнне генә кайгыртып яшәүч е җитәкче. Тик ул моны оста яшерә белә. Әтисенең ялгышын кабатларга теләми, аны кансыз дип сүккәнгә, үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтергә тели. Иң аянычы - Рияз табигатькә битараф. Алдагы җитәкчеләр кебек үк ул да хөкүмәтнең ит-сөт планнарын үтәү бе лән мәшгуль һәм табигатьне талавын дәвам итә. Авторны җитәк че ләрнең табигатькә никадәр зыян салганнарын аңлаган хәлдә план куулары, халыкның киләчәк язмышын кайгыртмаулары борчый. Повестьта Тәминдар образы катлаулы шәхес буларак бирелә: совет идеологиясен аңлаган, әмма буйсынып, дәшми яшәүгә көйләнгән үз чорының типик вәкиле ул. Хөкүмәтнең системага әверелгән талау сәясәтен түбәндәгечә аңлата һәм аклый: "Гади генә итеп әйткәндә болай ул. Әйтик, үзебезнең авыл мисалында. Совхоз дәүләткә фәлән процент сөт, ит, икмәк тапшырырга тиеш. Югарыдан бирелгән план буенча Галимҗан, минем бабай, район җитәкчеләренә, өстәл сугып, "планыгызны үтәмим" дия алмый, шүрли. Хәер, аның өстәл сугуыннан файда да юк, чөнки район үзәгендә дә өстән килгән кәгазь ята. Нишләсен Галимҗан бабай, күрсәтмә үтим дип, басу-кырларны киңәйтер өчен Батма болынын сөрдереп ташлый, ит өчен симертелгән терлек-туарга яфрак әзерлим дип, урманны чишендерә, әрәмәлеккә көтү кертә". Аннан аермалы буларак, Сәвилә "байлык артыннан куа-куа, күзләрен элпә кап лаган, матурлыкны күрми сукырайган, табигатьтән һаман күбрәк эләктерү ягын караган" халыкны гаепли. Язучы иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул табигатьне серле, кеше аңлап җиткерә алмаслык могҗизалар дөньясы итеп сурәтли. "Сихерче" повестендагы табигать образы явызлыкны, мәрхәмәтсезлекне күтәрә алмый, вакытында җәзасын да бирә торган итеп тасвирлана. Белекче әбине кыйнап, үләт базына аткан Сабирҗанның кулы корый. Әбинең каргышы гына төшми аңа, анасын чоланда бикләп ач тоткан була Сабирҗан. "Ана каргышы - дәү кагыш, җир күтәрми", диелә повестьта. Н. Гыйматдинова әсәрләрендә кешеләргә җинаятьләре өчен җәза рәвешендә каргыш, үч, рәнҗеш образларын еш файдалана. Бу күп очракта табигатькә зыян салган яки табигатьне яклаучыларны рәнҗеткән персонажларга карата кулланыла. Көтү кертеп, болынны таптаткан көтүче Җәмил Сәвиләне пычрак сүзләр белән рәнҗетә һәм күп тә үтми аның авызы чалышая. Повестьта табигать һәм кыз образлары кушылып та китә. Сәвилә үзен еш кына табигать дип атый. Җир-суны, җәнлек, бөҗәкләрне рәнҗетүчегә җәза биргәндә, табигать белән кыз бербөтенгә әвереләләр: "Бинахакка рәнҗетелү аның җанында өермә кузгаткан, өермә көчәйгән саен, җил дә катырак исә, ком бөртекләрен, себереп алып, һавага очыра иде. Табигатьтә дә ачу... Ул әнә Сәвиләгә күчте... Сәвилә хәзер үз-үзен тыя алмый... Ул үзенә хуҗа түгел... Аның җаны - табигать җаны, аның күзләре - болын күзе...". Халыкның әхлагы аның экологик аң дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле. Бу, әлбәттә, кешенең мораль йөзе, аң һәм культура дәрәҗәсе белән билгеләнә. Соңгы елларда күп кенә яшьләрнең әхлаксыз һәм ваемсыз булулары нәтиҗәсендә табигатькә җитди зыян килә. Колхоз рәисенең сүзен санга сукмый, башбаштакланып, көтүен болынга керткән Җәмил, Казанда урам себерүче булып эшләгәндә, профессорның "арт чүмеченә" тибүе белән мактана. Аныңча, хәзер демократия, кем ни теләсә, шуны эшли, председатель дә, көтүче дә, профессор да "бертигез". Шундый фәлсәфәле яшьләрне табигать язмышы кызыксындырмый. Алар бүгенге көн белән яши бирә. Кем хөкем итә аларны? Автор шул сорауга җавап эзли һәм укучыга тәэсир итү максатыннан, каргыш, үч нәфрәт төшенчәләрен файдалана, могҗиза аша җинаятьчеләрдән үч ала. Н. Гыйматдинова үз иҗатында табигый дөньяга бәйле персонажларны чын һәм ясалмага аера. Чын кешеләр, - аныңча, борынгыдан килгән әдәп-йолаларга, гореф-гадәтләргә таянып, табигать белән гармониядә яшәүче, тормыш ваклыкларына, матди байлыкка түгел, ә рухи бөтенлеккә омтылучы гадел, барлык җан ияләренә дә шәфкатьле затлар. Ясалмалары исә, киресенчә, табигый дөньядан читләшкән, ата-баба йолаларын санга сукмыйча, бүгенге көнен, матди тормышын гына кайгыртып көн итүче, әхлак ягыннан да түбән, намуссыз бәндәләр. Андыйларны иманга китерү шулкадәр авыр ки, автор аларга үгет-нәсыйхәт биреп тә тормый. "Маңгаеңны юлда аунап яткан ташка шак-шок бәрү белән бер ич бу! Аңламый икән, аңламый, күңеле бүтән, җаны бүтән" . Шуңа күрә "ясалма" - табигый булмаган геройлар гадәттә шул килеш, рухи үсешкә ирешмәгән килеш кала. Аларга табигать, Алла, я булмаса "табигый" геройлар явызлыклары өчен җәза бирә. "Сәвилә" повестеның икенче кисәге алдагысының дәвамы рәвешендә язылса да, яңа, мөстәкыйль әсәр буларак кабул ителә. Беренче кисәктәге романтик рух монда юкка чыккан. Табигать образы белән бөтенлек хасил иткән самими кыз бала акыл утырткан, җәмгыять кануннарының асылына төшенеп, кешеләрдән күңеле бизгән хатын буларак бирелә. Беренче мәхәббәтенең хыянәтен кичерә алмау аны тагы да үз эченә бикли. Сәвилә (табигать) - җәмгыять каршылыгы арткырак планга калдырылып, Сәвилә - Рафаил мөнәсәбәте алга чыгарыла. Көндәлек тормыштагы кырыслык, дорфалыкның персонажлар сөйләмендә чагылыш табуы әсәр стилен тупасландыра. Болар икенче кисәкнең "Сихерче" исеме белән танылу тапкан беренче кисәккә караганда кайтышрак эшләнүен күрсәтә. Н. Гыйматдинова "Сихерче" әсәрендәге кебек, "Болан" повестенда да җанның бер тәннән икенчесенә күчү мотивын сурәтли. Әлеге әсәр үзәгендә киек-җанварларны яклау, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу идеясе ята. Бу проблема, язучының башка әсәрләрендәге шикелле, мәхәббәткә төреп бирелә. Кешене табигать баласы итеп сурәтләү максатыннан язучылар еш кына кешелек тарихының ерак үткәненнән килгән мәҗүсилек йолаларына да мөрәҗәгать итәләр. Мәҗүсилек табигать белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Н. Гыйматдинованың "Болан" повестендагы Сузгын карчык, мөселманлыктан ваз кичеп, кире Тәңре диненә кайта. Аның нәселе элек-электән Тәңрегә табынган була. Хәзер исә Сузгын мәҗүсилеккә кайтуының сәбәбен оныгына түбәндәгечә аңлата: "Инсаннарның җаны керле, күңел чишмәләре былчырак. Берәүсе дә хак диннәрен санламый, мәчет салып, манара торгызып, Аллаһысыннан ярлыкау алырмын дип уйлый, ә үз эчендә иман юк, дога укый - ихлас түгел, шуңар Аллаһка бармыйча, шайтанга ирешә укыганнары. Аллаһ аларны ни турыласа да, кыек юлда уза гомерләре. Безгә ул адәмнәр төркеменнән качарга, тизрәк качарга кирәк, орчык! Юкса гавамның шакшы тузанына буялып бетәрбез, орчык". Моннан котылу чарасын ул Тәңрегә кайтып сыенуда, ялгыз гомер чигүдә күрә. Оныгын да "гөнаһлылар" белән аралаштырырга теләми, мәҗүсилеккә өнди, кешеләрдән, мәктәптән, дус кызларыннан биздерә. Акчәч, әбисенең сабакларына тиз күнә, чөнки "Сузгын карчык җитәкләп кергән дөнья кызык, ул авылдагы эчпошыргыч төссез дөньядан да, мәктәп тормышыннан да нык аерыла, кыскасы, маҗаралы әкият иленә тартымрак иде". Мәҗүсилек буенча бар нәрсәне җанлы дип карау, җиргә, суга, үсемлекләргә, җәнлекләргә табыну табигатькә карата сак караш тудыра. Мәҗүси кеше барлык җан ияләренә мәрхәмәтле булырга тиеш. Сузгын карчык та Тимеркүк аучыларыннан киекләрне саклый, аларга куйган капкыннарны җыя, Хуҗалар тавына агачлар утырта, оныгын да шуңа өйрәтә. Бары Тәңрене генә яратырга тиешле Акчәч, канун бозып, аучы Рысколга гашыйк була. Сөйгәнен үлем уйларыннан арындыру максатыннан, кыз Тәңредән үзен боланга әверелдерүне сорый. Сузгынның аучыларга нәфрәте шулкадәр көчле була, Акчәчнең Рысколга гашыйк булуын белгәч, карчык кануннарны үзгәртә башлый. Тимеркүк нәселенә киекләр рәнҗеше төшкән. Рысколның бабасы изге Хуҗалар тавында каракош аткан: кош каргышы җиде буынга җитәчәк. Акчәч, бүтән киекләргә атмау шарты белән, яше кырыктан узмаган Рысколны үлем чиреннән дәвалый, әгәр ир бер генә җәнлеккә атса да, каргыш кире үз хәленә кайтачак. Канында аучылык дәрте кайнаган Рыскол антын боза: Акчәч Тәңредән кабат үзен боланга әверелдерүен үтенә һәм үзенең гомере бәрабәренә Рысколны киекләр рәнҗешеннән саклап кала. "Рыскол язмышында канун бозу явызлык, тереклеккә зыян салу булып аңлашылса, Акчәчнең мәхәббәтен яклап, канун бозуы соклангыч һәм бөек сурәтләнә, саф хисләргә мәдхия булып тоела". Н. Гыйматдинова әсәрләре мәгънәле символларга бай. Ул аеруча ут, су, җир, һава кебек табигать күренешләренә яратып мөрәҗәгать итә. Әдибә иҗатында су яшәү чыганагы, тормыш символы булса, ут, киресенчә, үч, үлем төшенчәсен белдерә. Мәсәлән, "Каракош" әсәрендә үлеп, җаны кара каргага күчкән Һашия ата белән улдан җинаятьләре өчен үч ала: тормыш корып, йорт тергезеп яшәргә хыялланган Рәхимҗанның һәр салган йорты янып юкка чыга бара. "Кыргый" әсәрендә дә Җәмилә тормышын җимергән вәхши җинаятьче ирен йорты-ние белән яндырып үтерә. "Ут күбәләге" әсәрендә, исеменнән үк аңлашылганча, Мөнәвәрә күбәләк сыман утка ташлана: үзе теләп, газаплы, иңрәүле, михнәтле мәхәббәт сайлый. "Сихерче" повестенда ут ике җанны берләштерүче чара буларак кулланыла. "Карчык әйткән ут аша үтте ләбаса, хәзер кызның җаны белән янәшә белекченең җаны урнашып маташа. Теге - кадалган әйбер - карчык җаны икән! Ике җанга берләшү өчен нинди тәмуг газабы кичерергә кирәк булган! Ут кына куша алган, ут кына!". Н. Гыйматдинова әдәби алым буларак еш кына төсләргә мөрәҗәгать итә. Төсләр геройларның хис-кичерешләрен, кәефен, күңел халәтен чагылдыралар. Зәңгәр төс - бәхетле киләчәк, мәхәббәт; соры, көрән, караңгы төсләр - күңелдә борчу барын; ак төс чиста, саф күңелне белдерә. Язучы төс сүзенә дә яңа мәгънә сала. Мәсәлән, "Очрашу" хикәясендә буяучы Марсиләне Риф буярга өйрәтеп: "Буяучы икенче рәссам бит ул. Без төсләрне табигатьтән җыябыз. Без кешеләрнең йөзләреннән дә төс табарга тырышабыз. Моның өчен түземле булырга кирәк, сеңелем. Үз төсеңне тапсаң, син бәхетле", - ди. Күңелләре һәрвакыт сафлыкка омтылган образ-геройлар ак төсне аеруча яраталар. "Сөйгән яр" хикәясендә Фәйрүзә яраткан кешесе янына актан киенеп бара. Надир да ак күлмәген кигән була. "Күке төкереге"ндә дә Галиянең ак күлмәге төшләренә кереп, аклыкка, эшләгән кара эшләрен юарга чакыра. "Сихерче" әсәрендә исә ак төс - яшәү башлангычы символы: "Ә теге карчык әйтер иде: аның хикмәте бар, балакай, ак төс - дөнья яратылганда беренчел төс булган, дияр иде. Тикмәгә генә ак юл димиләр ич! Югыйсә, юл бит кара, тузанлы! Бәхет теләгәндә дә ак бәхет телим, диләр. Хайван булып хайван да сөте белән баласына аклык күчерә. Бәлки нәсел дәвамы - ак төстәдер?..". Татар әдәбиятында гына түгел, гомумән, дөнья әдәбиятында да Сәвиләгә охшаш образ-характерлар сирәк очрый. "Сихерче" повестен француз язучысы В. Гюгоның "Собор Парижской богоматери" әсәре белән чагыштыручылар бар. "Кешелек җәмгыяте, фикер агымы бер урындарак таптана икән. В. Гюгоның атаклы "Собор..."ындагы "сихерче" һәм Н. Гыйматдинованың сихерчесе язмышы, нигездә, уртак. Алар бары көрәш алымнары белән генә бераз аерыла" . Рус язучысы А.И. Купринның Олесясын да Сәвиләдән аеруы кыен. Икесе дә - бәйсезлек сөюче, хатын-кызга гына хас нәфис, йомшак күңелле, ләкин кыю, горур, зирәк акыллы, табигать серләрен аңларга сәләтле героинялар. Олесяга да, Сәвиләгә дә төгәл фәннәрдән күпкә алга китеп, аерым тәҗрибәгә таянып тупланган, буыннан-буынга күчә килгән бөек тоемлау хас. Олеся әдәбиятка олы, изге мәхәббәтне данлаучы булып кереп калса, Сәвилә Җир-ананы яклап, аның сафлыгын, чисталыгын кире кайтарырга көрәшкә чыккан батыр табигать кызы буларак сурәтләнә. Бу яктан ике образ бер-берсеннән нык аерыла. Н. Гыйматдинова әсәрләре сюжет төзелеше ягыннан да үзенчәлекле. Ул күпчелек әсәрләрендә вакыйганы урта бер җиреннән башлап җибәрә. Бу - вакыт үлчәменең хәзерге торышы була. Аннан төп геройның хәтере аша үткәнгә кайта-кайта бүгенге вакыйгакүренешләрне үреп алып бара. Әлеге сыйфатны X. Курбатов та билгеләп үтә: "Нәбирә вакыйганы әле азагыннан, йә уртасыннан башлый, ләкин тасвир кинәт өзелә - автор узган вакыйгаларга әйләнеп кайта (<...>). Бу әдәби алымны романтизм дип тә билгелисе килми, чөнки аның әсәрләрендә дөнья хәлләре, кешеләр, кош-к ортлар һәм җәнлекләр рухы, җаны психологиясе эстетик югарылыкка күтәрелеп, дөньяда яшәүнең анык картинасы итеп ясала, ягъни моннан шул аңлашыла: "тормыш чынбарлыгы бар, сәнгать чынбарлыгы бар". Ләкин бу авторда ул иҗади шартлылык берберсен тулыландырып, укучының күңелен бөтенләе белән яулап алырлык итеп үрелеп бирелә". Сәвилә гади кеше аңлатып бирә алмаслык энергиягә, көчкә ия. Шулай да ул, "ак карга"лыгыннан да курыкмыйча, үзе булып кала. Язучы аның оригиналь сәләте булу белән бергә, кеше психикасының бүген дә фән тарафыннан ачылып бетмәгән серләре барлыгын, алдан сиземләү интуициясенең меңьеллык халык тәҗрибәсеннән тупланып килгән хикмәтле көч икәнен төшендерә. Әдәбиятта мифик образларны, әдәби алым буларак, төрле максатлардан чыгып файдаланалар. "Кыйссаи Йосыф" поэмасында, мәсәлән, Кол Гали гуманлылык, гаделлек, туганлык идеяләрен укучыга җиткерү өчен мифологиягә мөрәҗәгать итә. Г. Тукай "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"та үз чорының социаль проблемаларын, Һ. Такташ исә "Җир уллары трагедиясе"ндә заманның буталчык каршылыкларын ача. ХХ гасырның икенче яртысыннан башлап, язучылар мифик образларга күбесенчә укучыга әхлакый тәрбия бирү, экологик аң формалаштыру максатында мөрәҗәгать итә башлыйлар. Борынгыдан килгән ышану буенча һәр нәрсәнең иясе була. Урман иясе, су иясе, абзар, кыр, йорт ияләре. Борынгы кешеләр урман-суларны, мал-туарларны, йорт-нигезләрне шул ияләр саклый дип ышанган. Халык һәр иягә матур исемнәр дә кушкан. Урман иясе - Шүрәле, су иясе - Су анасы, йорт иясе - Бичура һ. б. Иянең рөхсәтеннән башка аның биләмәсенә керергә, аның әйберләренә кагылырга ярамый. Әлеге ышану борынгы кешедә табигатькә карата сак караш, экологик аң формалаштырган. XX йөзнең 20 нче елларыннан башлап безнең илдә, атеистик тәрбия бирү максатында, дин белән бергә халык күңелендә яшәгән һәртөрле матур ышанулар да кире кагылды, һәр нәрсәнең иясе бар дигән ышану юкка чыгу иң элек табигатькә тискәре мөнәсәбәттә чагылды. "Иясе булмагангамы, урманнар киселеп бара, елга-күлләр корып килә, авыллар тарала... Табигатькә баш булып, бар байлыгын, матурлыгын пыран-заран китереп бетергән кешелек бүген бичара хәлдә. Эчәр суы - агулы, сулар һавасы - төтенле. Җирләр, сулар, һавалар, ташландык авыллар хуҗасыз калган" - дип яза Л. Зөлкарнәй балаларга нисбәтләнгән мәкаләсендә. В. Распутинның "Прощание с Матерой" повестенда утрау иясенең ничә йөз еллар буе яшәгән утравыннан аерылу сагышы тетрәндерерлек итеп сурәтләнә. Н. Гыйматдинованың "Болан" повестенда да һәрнәрсәнең иясе билгеләнә. Хуҗалар тавының ияләре начар ният белән килгән адәмнең көчен алалар, мылтыгын чәрдәкләп, таудан аталар. Н. Гыйматдинова иҗатында урын алган сихри, магик көчләр, ияләр, ырым-ышанулар, мәҗүсилек йолалары, тәңрегә табыну - 1990 еллар татар прозасына хас күренеш буларак билгеләнә. Соңгы елларда татар авылларында таралган эчкечелек күренеше экология афәтләренең берсе булып тора. Н. Гыйматдинованың "Ак торна каргышы" повестенда эчкечелекнең соңгы чиккә - апокалипсиска җиткерүе сурәтләнә. Егерме елдан артык Себердә "җан тартмыйча" яшәгән Арыслан туган туфрагына гаиләсе белән күченеп кайта. Шул рәвешчә автор туган җиреннән аерылып яшәгән герой тәэсирләре аша туксанынчы еллар татар авылының тискәре күренешләрен ача. Берничә ел эчендә авылларның эчкечелеккә бирелүе, шуның нәтиҗәсендә шәфкатьлелек, туганлык, гаделлек кебек әхлакый кыйммәтләрне югалтуы укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Автор көндәлек тормыш күренешләре аша авылда һәр вак-төяк мәшәкатьләрнең һәм, гомумән, яшәешнең аракыга бәйле булып калуын сурәтли. Ак торна образы табигатьне символлаштыра. Динне, шәфкатьлелек кебек рухи кыйммәтләрне оныта барган авылның юкка чыгуы - табигатьнең кешедән үч алуы. "Шуның ярдәмендә автор үз фикерен әйтә: битарафлык, явызлык-кансызлык җәзасыз калмый, үлем һәм фаҗигаларга китерә, мәрхәмәтле булырга кирәк, ди. Һәм давыл авылны - Нәбирә Гыйматдинова уйлап тапкан һәм тергезгән яшәү моделен - җимереп кенә калмый, ул мондый көнитешнең, усаллык, эчкечелек, битарафлык, кансызлык белән тулы тормышның яшәештә булырга тиешме-түгелме икәнлеген хәл итә, апокалипсиска әверелә". Н. Гыйматдинованың башка әсәрләрендәге кебек "Ак торна каргышы" повестенда да үзәктә хатын-кыз образлары тора. Ул - шәһәрдән музыка укытырга кайткан, әмма аяксызланып урын өстендә ятучы Сара. Повестьта вакыйгалар үзәк геройлар - Арыслан һәм Сарага бәйле рәвештә үстерелә. Арыслан кайткан көнен дә үк рухи-әхлакый кыйммәтләрнең алышынуына таң кала: яшьләр нең кечкенә генә яхшылыкка да ярты сораулары, халыкның янгынга битарафлыгы, авыру кешегә шәфкатьсезлеге, хатынкызның эчүе - барысы да авыл халкының упкынга тәгәрәвен күрсәтүче факторлар. Эчкечелек мәктәпкә дә үтеп кергән. Сараның урын өстенә калуы да коллективны эчмәскә өндәве аркасында икән: укытучылар аның эчми утыруына үч итеп һәм РОНО мөдиренә әләкләр дип куркып, салкын лабораториягә бикләп тоталар. Эчкечелекнең авыл тормышына тирән үтеп керүе нәтиҗәсендә халык кешелек сыйфатларын югалта бара. Эчеп исерү, сүгенү, кеше кыйнау, мыскыл итү, гайбәт сөйләү көндәлек яшәү рәвешенә әверелгән. Әлеге күренешләрне кешеләр гадәти хәлгә саныйлар. Арысланның Сарага терелергә ярдәм итүен, кабыклы арбага утыртып, күл буена торналар ашатырга алып баруын авыл халкы гайре табигый хәл дип кабул итә һәм бер төркем хатыннар Сараның күңел юанычы булган, йөреп китүенә этәргеч биргән ак торнаны, "ике өстерәлчекнең мәхәббәт кошы" дип, кыйнап үтерәләр. Шул рәвешчә автор эчкечелекнең соң чиккә җитүен, аның кешелек киләчәге өчен гаять куркыныч күренешкә әверелә баруын күрсәтә. Гомумән алганда, язучы чорыбызга хас җитди, актуаль проблемалар күтәрә һәм аларны гуманистик принциптан чыгып хәл итә. Аерым алганда, язучының 1990 - 2000 еллар иҗаты табигать мәсьәләсен яктыртуга зур игътибар бирүе белән характерлана. Җыеп әйткәндә, 1980 - 1990 еллар татар әдәбиятындагы табигатькә кагылышлы проза әсәрләренә түбәндәге сыйфатлар хас: 1. 1980 еллардан башлап татар әдәбиятында шәһәрләшү процессына милли һәм табигый яшәешне саклаган авыл тормышы каршы куела башлый. Мәсәлән, Ф. Бәйрәмованың "Болын" повестенда, С. Шәмсинең "Соңгы юаныч" хикәясендә табигать кешенең рухи асылын саклаучы табигый яшәү рәвеше кебек алга баса. Р. Фәизовның "Тәңре хөкеме", Г. Гыйльмановның "Албастылар"ы кебек соңгырак елларда иҗат ителгән әсәрләрдә исә, хыялый дөнья тудырыла, кеше табигатьнең аерылгысыз бер өлеше итеп бирелә. 2. Әдәбиятта барган яңарыш халык өчен изге саналган рухиәхлакый кыйммәтләргә мөнәсәбәттә дә чагыла. Язучылар хәзерге тормышта, бигрәк тә татарның рухи бишеге булган авыл җирендә аларга игътибар кимүнең, әхлаксызлык көчәюнең сәбәпләрен эзлиләр, аларны сугыш китереп чыгарган афәтләрдә, сталинизм сәясәтендә, халыкның милли-колониаль шартларда яшәргә мәҗбүр булуында күрәләр. Болар барысы, конкрет алганда, Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк", М. Вәлиевнең "Идел яры" повестьларында геройларның табигатькә мөнәсәбәтләре аша калку итеп яктыртыла. 3. Кешенең табигать белән гармонияле мөнәсәбәттә булырга тиешлеген күрсәтү максатында язучылар еш кына борынгы яшәү рәвешләренә, мифологиягә дә мөрәҗәгать итәләр. Халыкның күпгасырлык яшәү тәҗрибәсен, ышану һәм күзаллауларын иҗади файдаланып, мәсәлән, Н. Гыйматдинова табигатьнең рухи-әхлакый әһәмиятен ача. 3.1. Табигатьне гәүдәләндергән милли образ буларак ат Халыкның милли аңын табигатьтән башка күз алдына китереп булмый, ул кешелек җәмгыятенең табигать белән бәйләнешендә формалаша. Милли фикерләүдә табигать белән кешене бәйләп торучы җәнлекләр, аеруча йорт хайваннары мөһим роль уйный. Чөн ки авыл кешесе күп гасырлар буе йорт хайваннары тоткан, алар белән "туганчыл" мөнәсәбәттә торган, һәрдаим "аралашып" яшәгән. Татар әдәбиятында авыл кешесенең психологиясен, дөньяга карашын яктыртканда аның йорт хайваннарына карашы да игътибарга алына. 1960 - 1990 елларда иҗат ителгән табигатькә кагылышлы әсәрләрдә кеше табигатьтән аерым яшәүче, аннан өстен зат итеп түгел, ә, киресенчә, аның белән бәйләнештә торучы, гомумән, табигатьтә генә тереклек итә алучы, башка җан ияләре кебек үзен табигатьнең бер кисәкчеге итеп тоючы, аның бер баласы кебек с урәтләнә. Татар кешесе өчен йорт хайваннарыннан ат аерым әһәмияткә һәм мәгънәгә ия. Ул аның тукландыручысы һәм транспорты гына түгел, юлдашы да, дусты да булган. Төркиләр утрак тормышка күчеп, иген игә башланганчы ук атны кулга ияләштергәннәр, аңа атланып яуга барганнар, ауга йөргәннәр. Шуңа ул халык авыз иҗаты әсәрләрендә акыллы, сабыр, тугрылыклы, тылсымлы, җитез, көчле итеп сурәтләнә. "Ниләр генә күрми, кая бармый ир-егеткәй белән ат башы", дип җырлый халык. Ил өстенә килгән бәла- казаларны, сугыш-афәтләрне дә халык атлар белән бергә күтәргән, бергә шатланган, бергә күңел ачкан. Татар халкына хас кайбер сыйфатларны: эшчәнлек, күндәмлек, сабырлык, горурлык һәм мәһабәтлекне татар кешесе атта да күргән һәм шуңа ул татар халкының милли символына әверелгән. Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән йолалары, бәйрәм нәре дә аттан башка үтмәгән. Мисал өчен туйларны, сабантуйларны гына алыйк. Гадәттә яшь килен белән кияүне кыңгыраулар тагып җигелгән атта берничә кат авыл әйләндергәннәр. "Алар бит күңелләре белән бөтен авыл алдында җаваплы икәннәрен белеп утыралар. <...> Кыңгыраулап җигелгән пар атлар белән авылны урамыйча, киленнең үзен, алып килгән бүләкләрен бөтен авылга күр сәтмичә, машинада гына алып төшкәнгә, хәзерге киленнәр ирләре белән җүнләп тора алмый", - ди, ярым шаярып, ярым уфтанып, Ф. Яруллинның "Акбәкәл" (1984) хикәясенең герое Рәхимҗан. Татар әдәбиятында атлар турында иҗат ителгән әсәрләр күп. Язучылар ат язмышына бәйләп үз чорының мөһим мәсьәләләрен күтәрәләр. Шунысы кызык: мондый әсәрләрнең күпчелегендә төп герой - авыл малае. Әлеге кечкенә геройларның тормышында ат иң мавыктыргыч хыялларның берсе булып тора. Г. Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә кеше һәм табигать бәйләнеше авыл малаеның атка карата тирән кичерешләре аша сурәтләнә. Әлеге әсәрдә Октябрь революциясенә кадәрге татар авылы, крестьян тормышы, аның көнкүреше, җир-су, табигать, ат-туар белән бәйләнгән мәшәкатьләре, кайгы-шатлыклары, авыл халкының яшәеше, эш-хезмәте, бәйрәмнәре - сабантуйлары бай этнографик бизәкләр белән, тулы, төгәл һәм матур итеп, бик оста тасвирланган. Күренекле рус совет әдәбияты белгече П.С. Коган да аны "проза сәнгатенең җәүһәре" дип бәяли". Г. Ибраһимов "Алмачуар" хикәясендә кеше һәм табигать мөнәсәбәтен ачуга бәйле җитди әхлакый проблемаларны билгели. Әдип гаделлек, чын ярату кебек сыйфатларның тирән эчтәлеген ачып сала. Алмачуар - Закирның көтеп алган колыны, булачак чабышкы. "Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемд ә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан мин абзарга Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм", - ди Закир. Әсәрдә Закирның ат саклау, малайларның болында балык тоту вакыйгалары табигать күренешләренә бик бай. Яратып, иркәләп, әти-әнисе белән үпкәләшеп булса да, эшкә җиктер мичә үстергән Алмачуарны Закир ат чабышында яндырып үтерә. Сабантуйда көтелмәгән хәл килеп чыгу (ялгышып бүләкләрне бутау) Закирны җитди әхлак сынавы алдына куя. Малай киеренке халәтт ә калып, сынауны үтә алмый - нәтиҗәдә Алмачуар һәлак була. Әсәрдә малайның атка тирән мәхәббәт белән карый торып, хайванның кинәт үлеп китүе көтелмәгән вакыйга булып кабул ителә. Закирның хис-кичерешләре белән кылган гамәлен чагыштырып караганда, аның атка мөнәсәбәте китерәчәк данга бәйле булуы аңлашыла. Автор атның гомере кешенең сукырларча яратуына гына түгел, әхлагына, үз-үзен тотышына һәм аң дәрәҗәсенә дә бәйле булуын күрсәтә. Шуңа күрә Г. Ибраһимов әлеге әсәрен "Бер мәхәббәт тарихы" дип атаган, күрәсең. Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" повестенда авыл малаеның колынга мөнәсәбәте һәм шуңа бәйле революциягә кадәрге авыл крестьянының социаль хәле, тормышы сурәтләнә. Колын кечкенә Гомәрнең дә күңелен биләп ала: "Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көннең-көнозын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Әүвәле башта, күз тимәсен өченгә, колынның маңгай чәченә артыш ботагыннан нәни генә тияк ясап тактым, ялына аллы-кызыллы чуклар бәйләдем. Иртән тордыммы иң беренче куанычым шул: ипи йомшагы эләктерәм дә колын янына чыгам". Колын үсә төшеп, Гомәр язгы сабан туйлары, ат ярышлары, урман аланында аны ашатырга йөрүләр, су коендырулар турында хыяллана башлагач кына Бәшир ага аны сатып кайта. Колынны югалтуны малай бик авыр кичерә: "Мин үземне кая куярга белмәдем. Бөтен дөньямны авыр кайгы басты, колын булмагач, бернәрсәнең дә кызыгы калмаган иде. Бер ишеккә, бер тәрәзәгә атылып, ярсый-ярсый аранда кара бия кешни, лапас артында тыела алмыйча мин елыйм". Бәшир ага да колынны тормыш авырлыгыннан, бүтән чарасы булмаганлыктан сата. Автор татар крестьянының социаль хәле, матди мохтаҗлыгы аны рухи тетрәнүләргә, газапларга китерүен яза. Р. Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повестенда ат язмышы аша татар халкы язмышы тергезелә. Бар мөлкәте - ике аты булган Мисбахетдинне кулак дип авылдан сөргәннән соң, аның аты Рикәкә нишләргә белми: араталарны җимереп, араннарны сындырып чыгып, яланнардан, урамнан, тыкрыклардан хуҗасын эзли. Автор әлеге атның Мәснәви белән Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайтуын, хуҗасы белән разведкага йөргәндә айгырга Рикәкә кушаматы бирелүен яза. Рикәкә тугрылыклы, аңлы хайван итеп сурәтләнә. Хуҗасы туган җиреннән сөрелгәч тә, һичкемне якын җибәрми: "Айгырга карарга куркыныч иде: күзләрен кан баскан, ул буйсынырга теләми, тотарга кысрыкласалар, ярдан сикерер, үзен үзе ташуга ташлар кебек җенләнгән иде <...> Юк, тоттырмады, тотсалар да, тәртә арасына кермәде, тәртәгә кертсәләр дә, Сабирны, аның куштаннарын тартып йөрергә теләмәде. Тешләште, тибеште, аяклары имгәнеп, иреннәре авызлыктан ертылып бетте". Колхозга тапшырылган атлардан хуҗасы өчен үч алу гадәте була. Рикәкә белән Юргаттан да Мисбах өчен үч алалар, он бирмиләр, хәлдән тайганчы эшләтәләр. Сугыш чорында Рикәкәне үсмер Ярмөхәммәт җигә. Укырга киткәндә ул атны тупас, мәгънәсез Нәдершага тапшырырга тиеш була. Повестьта ишегалдыннан атны алып чыгу күренеше аеруча тәэсирле сурәтләнгән. Әйтерсең, малай белән ат үзара сөйләшәләр. Айгырның аваз чыгарып, кешнәп куюлары, карашы да Ярмөхәммәткә нидер аңлата. Ат та үзен сөеп, иркәләп эшләткән яшь хуҗасыннан аерылганын сизә, шуңа тынычсызлана. Ярмөхәммәткә бабасының туганы Мисбахтан калган Рикәкәдән аерылу бик авыр: "Ат карашыннан, моңсу гына керфек шапылдатуыннан, ыңгырашкандай шыпырт кына кешнәвеннән Ярмөхәммәтнең бәгыренә ниндидер бер ачыну, зәһәр катнаш бер әче хис яралды. Таланган бәгыренә чыдаша алмыйча, Ярмөхәммәт салкын мунчага кереп, тын гына елады. Ул үзе өчен генә еламый иде. Ярмөхәммәт атасы Хисбулла өчен дә, бабасы Айдулла өчен дә, борынгы бабалары Гозәер, Акбарыш, Шәмәй өчен дә елый. Аларның төсе булган, бердәнбер җан иясе Рикәкә өчен дә елый". Шул рәвешчә, автор атны татар халкы тарихында халык белән һәрвакыт янәшә торган җан иясе итеп сурәтли. Ат образы Ватан сугышында үлеп калган Хисбулла, гомере буе дөрес яшәгән, намус белән мәгънәле тормыш юлы үткән Айдулла, халык азатлыгы хакына гомерен биргән Шаһимәрдәннәр белән янәшә куела. Югарыда каралган повестьның "Ялгыш юл" һәм "Ат ите" бүлекләрендә колхоз рәисе Сабирның куштаны Фәрхун, укытучы Валия һәм Ярмөхәммәттән торган бригада белән кышкы салкында йөз егерме чакрымдагы "Коммунизм" совхозыннан генератор алып кайтырга чыгып китүләре һәм төрле юл газаплары күрүләре сурәтләнә. Әлеге бүлекләр шартлы мәгънәгә дә ия. Совхозның "Коммунизм" дип аталуы, Сабир җитәкчелегендәге төркемнең ерак юлга сәфәре социалистик җәмгыятьне чагылдыра. Бернинди әзерлексез олы юлга чыгу, буранда адашу, ике тапкыр юл бутау, Сабирның кая баруларын да белми гел алга куалавы, Фәрхун белән исереп кәеф-сафа корулары, колхоз милкен әрәм-шәрәм итеп бетерүләре сугыш һәм аннан соңгы вакытны, шул чор җитәкчеләрен күрсәтә. "Ат ите" бүлегенең иң тетрәндергеч өлеше - арыш саткан акчага көмешкә эчеп исергән Сабирның, бүре дип уйлап, Рикәкәне атып үтерү күренеше. Кәҗә аягы сынганга да колхозчының теңкәсенә тигән Сабирның моңа әллә ни исе китми. Якындагы авылга барып, итне саталар, мал врачыннан акт яздырып алып, ат ите пешереп, төне буе бәйрәм итеп чыгалар. Табигый, Ярмөхәммәткә ат итен ашау түгел, исен сулап ятуы да имәнгеч була. Тарихи сәбәпләр аркасында татар халкының күпчелек өлеше туган җиреннән читтә яшәргә мәҗбүр ителә. Шуңа күрә туган илне сагыну хисе әдәбиятта да, фольклорда да зур урын алган. Г. Сабитовның "Туган җир туфрагы" хикәясендә татар кешесе өчен туган җирнең аеруча кадерле, газиз булуы ат образы аша сурәтләнә. 1960 елларда дөнья күргән әлеге әсәрдә авылның киләчәк язмышын кайгырту, яшьләрнең шәһәргә китүенә борчылу бар. Ат вакыйгасын Галәү бабай армия хезмәтеннән кайтканда ук читкә чыгып китәргә уйлаган Хәсәнгә һәм ат саклаучы малайларга гыйбрәт өчен сөйли. Язучы туган җирнең һәркемгә якын, кешегә генә түгел, хәтта хайванга да изге булуы турында яза. Галәүнең атасы, иркәләп, шешәдән сөт эчереп үстергән колынны Себер кешесенә сатарга мәҗбүр була. Атның ерак юлдан кире туган авылына исән кайтып җитеп тә, кисәк үлеп китүе укучыны тетрәндерә: "Икенче көнне иртән торып чыкканда, үлгән иде инде, мескенем! Башын күмер белән аралашкан туфрак өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең...". Ф. Яруллинның "Акбәкәл" хикәясендә атлар җир белән кешене бәйләп торучы "элемтәчеләр" буларак карала. 1970 еллардан авыл хуҗалыгының барлык тармакларына техника үтеп кергәнлектән, атларга эш кими һәм шул сәбәпле күп кенә колхозларда аларны кирәксезгә санап бетерү башлана. Ф. Яруллин әлеге күренешкә үз мөнәсәбәтен белдерә: ул атларның авыл тормышында рухи әһәмиятен дә күрә һәм аларны бетерүне җитди хата дип саный. Көннәрдән бер көнне колхозның бердәнбер биясе колынлаганда үлә. Исән калган колынын ферма мөдире Рәхимҗан абзый алып кайтып үстерә. Язучы авыл малайларының һәркөн колын карарга килүләрен, шешәдән сөт эчертүләрен, соңрак үзләре белән болынга алып төшүләрен, су коендыруларын яратып сурәтли. Күләме белән зур булмаган әлеге хикәянең үзәгендә Рәхимҗанның туган җиргә, табигатькә, атларга үзенчәлекле карашы тора һәм әдип үз фикерләрен аның сүзләре аша укучыга җиткерә. Колхоз рәисе Фазылов белән Рәхимҗан арасында атлар мәсьәләсендә фикер каршылыгы барлыкка килә. Тормышның һәр ягын атлар белән бәйләп карарга өйрәнгән Рәхимҗан яшьләрнең авылдан китүләрен дә колхозда атлар бетүдән күрә. Дөресрәге, атлар белән уйнап, эшләп үскән малайлар туган җирен ташлап китмәс иде дигән фикердә тора. Колхоз рәисе дә яшьләрнең китүенә борчыла, билгеле. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпкә барып, "агитлап" та карый. Әмма ферма мөдире тормышны аңа караганда яхшырак аңлый булып чыга. Ул кешедә балачактан ук табигать белән рухи бәйләнеш булырга тиешлеген һәм атларның туган җиргә, авылга мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйнавын әйтә. "Их, атлар! Атлар! Дөньяны тартып баручы атлар. Безне машиналы заманга чыгаручы атлар. Ә бит уйлап карасаң, алар тормыш йөген генә тартмаганнар икән, безнең кендекләребезне җиргә бәйләп торганнар. Синеңчә әйтсәк, җир белән безнең арадагы элемтәчеләр булганнар икән". Авылның тормыш-көнкүрешен яхшырту, аны техникалаштыруны кайгырткан рәис Рәхимҗанны аңлап җиткерми. Аныңча, малайлар хәзер машина турында гына уйларга тиеш. Рәхимҗанның исә фикере башкачарак. Ул малайларның "берсенә машина җене, икенчесенә ат җене кагылуын" төрле тормыш мисалларында дәлилли һәм ат белән "аралашып" үскән баланың кечкенәдән башкаларны кайгырта белүен, үскәч, җир язмышы өчен борчылучы кеше булачагын әйтә. Хикәя оптимистик рухта тәмамлана: авылда колхозга атлар кайтарачаклар икән дигән хәбәр тарала. Димәк, Фазылов Рәхимҗан фикере белән килешкән. Прозада гына түгел, поэзиядә дә ат образы еш сурәтләнә. Мәсәлән, Р. Харисның "Ат иярләү" поэмасында кешенең туган иле, ватаны алдындагы бурычы мәсьәләсе күтәрелә. Сугышка озатылган җиреннән качып кайткан Кәрамның аты телгә килә һәм үзен хуҗасы белән чагыштыра: Кәрам илле яше тулу сәбәпле сугышка алмауларына сөенеп, тыныч кына эшләп, яшәп ятарга уйлаган булган. Айгырның сүзләре геройга нык тәэсир итә: ул вөҗдан газабы кичерә, үзендә сугышка барырлык егәр булуын таный һәм шул ук көнне үз теләге белән яу кырына чыгып китә. Р. Харис хайван кичерешләре аша сугышка кискен протест белдерә, аның табигатькә каршы күренеш, тереклекне җимерүче афәт булуын әйтә. Айгыр печән исен, Зөя суын, гармун тавышларын сагынып кайта. Шулай да Кәрам атының җинаятен кичерми, "уннан үргән ут чыбыркы" белән яра. Атның тәне янган саен, хуҗасының җаны пешә. Яу кырын ташлап кайтучыларны нинди хөкем көткәне билгеле: малкайны тотып чалалар. Кәрам исә "Рейхстаг диварына авылы исемен язып, күкрәк тулы орден тагып" кайта. Шул рәвешчә, шагыйрь әлеге поэмасында ат образы аша сугышка каршы гуманистик идея үткәрә һәм Ватан, Туган ил алдында бурыч кебек мәсьәләләрнең кеше шәхесен сынау чарасы булып торуын да күрсәтә. "Ат турында кайгырту - милләт турында кайгырту ул", - дип яза Айдар Хәлим. В. Имамовның "Могикан" (2000) повестенда да ат образы аша милләт фаҗигасе яктыртыла. Язучы Чаллы шәһәре һәм Кама автомобиль заводы төзелешенең татар халкы тормышына зур зыян китерүен тасвирларга алына. Экологик проблемага багышланган башка әсәрләрдәге кебек, табигать-милләт-әхлак бәйләнеше "Могикан" повестенда ачык аңлатыла. Табигатькә килгән зыян халык әхлагына тәэсир итә, бу исә ахыр чиктә милләт фаҗигасенә барып тоташа. Татар халкына килгән афәтнең сәбәпләрен эзләү повестьта проблема буларак күтәрелә. Төрле милләт вәкилләре тату гына яшәп яткан Гәрдәле авылына көтелмәгән бәла килә: КамАЗның бер корпусы әлеге авыл урынына салына, Гәрдәле халкы башка җирләргә күчерелеп, авылны юкка чыгаралар. Әсәрнең үзәгендә әлеге вакыйгаларга турыдантуры катнашмаган, әмма һәр үзгәрешне йөрәге, күңеле аша үткәреп яшәгән Вәлит-Василий һәм аның аты тора. Могикан, бер яктан, йөгән-ияр күрмәгән чабыш аты булса, икенчедән, исеменнән аңлашылганча, инглиз колонизаторлары тарафыннан юкка чыгарылган индеецларң кабиләсе исеме белән атала. Илнең төрле төбәкләреннән төзелешкә җыелган әхлаксыз адәмнәр, җинаятьчеләр авылны басып ала. Эчү, көчләү, урлау, фахишлек башлана. Гәрдәле халкы каршы торырлык көч тапмый, чарасызлыктан эчүгә сабыша. Шул рәвешчә, мең елдан артык тарихы булган авылның генофонды бозыла. Автор әлеге күренешләрнең Явыз Иваннан калган яулап алу сәясәтенең дәвамы булуын тарих укытучысы Гәләветдин абзыйдан әйттерә. Халык байлыгын әрәмшәрәм итү, мичкә-мичкә буяуларны, чит илдән китертелгән чыршы, нарат, ак чыршы, кедр такталарын урманда яшереп яндыру, уңдырышлы кара туфракны балчык белән бутау, чишмә-күлләрне, зират-каберлекләрне күмдерү, ил хәтере белән исәпләшмәү - барысы да татар халкын юкка чыгару максатында эшләнә. Шәһәрләшү процессының милләт өчен куркыныч афәт булуын автор әлеге авыл язмышы аша гәүдәләндерә. Гәрдәлене берничә ай эчендә юкка чыгаралар, халкын бер урынга тупларга мөмкин була торып, махсус рәвештә төрле җирләргә таралырга мәҗбүр итәләр. Шул чорда Әфганстанда барган мәгънәсез сугыш та Гәрдәлене читләтеп үтми: Вәлитнең якын дусты Айратны кургаш табутта кайтаралар. Кинәттән Гәрдәле халкына төшкән шундый бәла-казалар, кайгы-хәсрәт, түрәләрнең гади халыкны курчак урынына күрүе Вәлиткә нык тәэсир итә. Алар Могиканны "экзотика", "җирле колорит", "абориген" буларак шәхси мәнфәгатьләрендә күңел ачу өчен файдаланырга телиләр. Әмма бу юлы егет үзенчә үч ала: ярышта беренче килеп тә, финишка керми. Повестьның кульминацион ноктасы дип атның үтерелү күренешен атарга кирәк. Түрәләрнең әмерләренә буйсынырга теләмәгән, ирек сөюче башбирмәс Могиканны берничә кеше чокырда суеп үтерә. Әлеге күренеш милләт тамырын юкка чыгару булып аңлашыла. Шундый хәлләрдән соң яшәү ямен югалткан Вәлит яңа салынган иң биек йортның түбәсенә менеп түбән ташлана. Әсәр пессимистик рухтарак тәмамланса да, аның финалы киң иҗтимагый-фәлсәфи яңгырашка ия. Чөнки анда моңа кадәр макталган әлеге гигант төзелешнең асылда җиргә берегеп үскән, авылында калып, ат караучы булып эшләргә теләгән, туган җирен, табигатен яратучы кешенең бар булган байлыгыннан - авылыннан, атыннан, сөйгән ярыннан мәхрүм ителүе күрсәтелә. Моннан соң яшәвенең мәгънәсен югалткан Вәлит явыз төс алган заманга үз протестын әсәрдә сурәтләнгәнчә белдерә. Әйтергә кирәк, аның бу адымы тәнкыйтьтә башкачарак та бәяләнде. Мәсәлән, Ә. Закирҗанов болай яза: "Егерме яшьләр тирәсендәге егет үзен-үзе үтерүе белән нәрсә әйтергә тели, кемгә нәрсә расламакчы була соң? Автор: "бу аның әйләнә-тирәсендәге "саранчалар"га, кешелексез җәмгыятькә үзе аңлаганча, үзенең көче җиткәнчә протесты", дип әйтергә тели, күрәсең. Вәлитнең "һәрбер корбанны да каршылык һәм нәфрәт күрсәтә белмәс җансыз курчак кына диеп санамагыз. Мин үз сүземне һәммәбез өчен дә әйтеп салам..." дигән сүзләре дә шуңа ишарәли. Ләкин уйлап карыйк әле: мондый протест нәрсәгә хезмәт итә соң? Кемнең дә булса күзен ачамы, милли аң тәрбиялиме? Яисә әлеге "саранчалар"ны акылга китерәме? Кызганычка каршы, юк шул <...> Тагын шунысы бар: егетнең үзенә кул салуы аның характер сыйфатына, хис-кичерешләренә бәйле рәвештә дәлилләнми. Ә бу исә әсәрдәге психологик анализның йомшаклыгын күрсәтә". Ә. Закирҗановның повестьта психологик анализ җитмәве турындагы фикере белән килешергә мөмкин. Шулай да язучының әсәрдә куйган максатыннан чыгып фикер йөрткәндә исә геройның мордарлыкка бару гамәле үзен аклый дияргә була. Эш шунда: повестьта КамАЗ төзелешенең табигатькә, кешеләр әхлагына һәм ахыр чиктә татар милләтенә китергән зыянын мөмкин кадәр калку итеп чагылдыру максаты куела, һәм әлеге зыянны укучыларны айнытып җибәрердәй дәрәҗәдә тәэсирле итеп күрсәтү өчен, автор үз протестын белдерүдә башка чарасы калмаган героен шундый гадәттән тыш адымга этәрә. Бу исә повестьны киң яңгырашлы әсәргә әверелдерә. "Могикан" әсәре сәнгатьчә эшләнеше ягыннан зур уңышка дәгъва итмәсә дә, идея-тематикасы, куелган проблемасы белән заманча яңгырый һәм табигать - кеше бәйләнешен ат образы аша яктыртуның яңа бер үрнәге булып тора. Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат" (1991) повесте - татар әдәбиятында югары бәя алган һәм нәфис фильм рәвешендә тамашачыга тәкъдим ителгән әсәр. Батулланың "Юл буенда зәңгәр чәчәк" повестенда күтәрелгән проблемалар әлеге әсәрдә тагы да үткенәйтелеп, сугыштан соңгы авыр еллардагы кеше хокуклары тапталу, кеше һәм система каршылыгы тирән психологик кичерешләр белән милли яссылыкта ачыла. Сания белән улы Кәбир ерак туганнарына кунакка барган җирдә, абзарга бүре кереп, колхоз атын зыянлый. Бер кесә ашлык белән тотылганнарны да төрмәгә озаткан елларда, ат аягын сындырткан өчен нинди җәза көткәне билгеле. Унике яшьлек малай, әнисен төрмәдән коткарырга теләп, малның исән-сау икәнен колхоз түрәләренә алып кайтып күрсәтү өчен, аягы имгәнгән ат белән ерак юлга сәфәр чыга. Повесть берничә мәгънәви катламга корылган. Кәбирнең мең газаплар белән авылына кайту юлы, бер яктан, әсәрнең сюжетын тәшкил иткән реаль вакыйга булса, икенче яктан, ул татар халкының язмышын чагылдыра. Ат турындагы башка әсәрләрдән аермалы буларак, ат үзе генә символик образ булып калмыйча, монда ул малай (Кеше) белән гармоник бөтенлек хасил итә. Ат - милли рух, татарны татар итеп тотучы милли асыл буларак бирелә. Әлеге мәгънәне тагы да көчәйтүгә әсәрнең ярдәмче мифологик катламы хезмәт итә (Канатлы ат, Абзар иясе, Пихамбар, Кан күрәзә кошы һ.б.). Повестьта герой исемнәреннән башлап һәр деталь, күренеш символик һәм метафорик мәгънә белән кулланыла. Әлеге мәгънәви катлам текстның төп эчтәлеген тагы да үткенәйтә. Кәбирнең (зур, олы мәгънәсендә) аксак ат белән үткән дүрт көнлек сәфәре - туган авылга кайту юлы. Әлеге мәшәкатьле, газаплы сәфәр бик яшьли олылар аңы кергән кечкенә геройның мәңгелек кайту фәлсәфәсенә бәйле тормышны аңлау, төшенү юлы булып та аңлашыла. Язучы ХХ гасыр башыннан алып сугыштан соңгы елларга кадәрге чорда татар милләтен рухи һәм физик какшатып, ахыр чиктә бетүгә китереп җиткерә язуның иҗтимагый-сәяси сәбәпләрен күрсәтә, совет идеологиясенең асылы ук гаделсезлеккә корылуын фаш итә. Әсәрдә автор сөйләме белән малай уй-фикерләре үрелеп бара. Бамбук тарихы белән Кәбир гаиләсе язмышы бәйләп бирелә һәм әлеге колхоз байталы малайның үз бабаларының аты булып чыга. Язучы Мусалар нәселе белән бригадир Галләметдин нәселенең колхоз оешканчы ук капма-каршы тормыш рәвеше алып баруларын яза. Әсәрдә үз көчләре белән көн күреп, җир кадерен, мал кадерен белгән, таза тормыш итүчеләрне Себергә сөреп, хәер сорашып, алдауйолдау белән көн күргән Галләметдин кебекләрне властька китерү советларның иң зур хатасы буларак күрсәтелә. Ил өстенә авырлык килгәндә үз тәнен генә кайгырткан, сугыштан үз-үзен яралап кайтудан да тайчанмаган намуссыз, түбән җанлы андый бәндәләр, власть биргән хокукны үз мәнфәгатьләрендә файдаланып, хезмәт кешесен изеп, мыскыллап яшиләр. Халыкны ваклауда, мескенгә әйләндерүдә нәкъ менә шуларның роле зур була. "Мин - влач... Дәүләтнең алтын баганачы. Мин бар - човет влачы бар, мин юк - човет влачы юк. Үзебезне куркыту, дөньяны куркыту белән генә ячи ул влач", - ди совет сәясәтен аңлап алган сакау Галләметдин. Сәбәп Саниянең ат аягын имгәтүендә түгел, тирәндәрәк - Галләметдиннең яшьтән килгән үчен кайтаруга форсат чыгуда. Бөкебаш Галләметдиннең дә, участковый Сәйфуллинның да колхоз атының зыянлануына исләре китми. Югыйсә ерак арадан исәнимин кайтып җиткән нәселле байталны көпә-көндез егып суймаслар иде. Әсәрдә әлеге күренеш тетрәндергеч метафорик сурәтләрдә бирелә: "Сугымчылар атны арканнардан арындырган арада ул тагын бер мәртәбә атның күзләренә карады. Ул аны бүтән беркайчан да күрмәячәк. Хәзер анда күктәге ак болыт кисәге тонган иде. Бу күзне, бу карашны Кәбир беркайчан да онытмас: нәрсәдер мәңгелеккә өзелде, ир белән ат арасындагы нисбәт җимерелде. Ат суелды. Ир - атсыз - канатсыз калды. Арба коргаксып таралды. Күчәр майлый торган дегет чиләге чүплеккә тондырылды". Галләметдиннең хаксызлыгын белә торып, авыл халкының бер сүз дәшмәве, боерыкны карусыз башкаруы аларның коллык халәтенә күнектерелүен күрсәтә. А. Хәлим совет кешесенә карата "кол" төшенчәсен сарказм белән турыдан-туры куллана: "Өченче Интернационал" колхозының ат алачыгында гадәти тормыш дәвам итә: кол ирләр коллыкның яңа чоры хөрмәтенә корбан чала". Куркытуга корылган идарә системасы халыкның гасырлар дәвамында килгән милли асыл гадәтләрен юкка чыгара. Ат эчәкләрен эшкәрткәндә Гөлсемнең авыру улын холыксызланып тиргәве, кычыткан белән өтәләп ташлавы да хатын -кызның аналарга хас сабырлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларын югалта баруын күрсәтә. Символ дәрәҗәсенә үстерелгән образлар метафорик мәгънә катламын хасил итә, дигән идек. Атның өч аякка калуы, әле шул хәлдә дә үзендә атлап, хәтта чабып барырлык көч, гайрәт табуы милләтнең рухи ныклыгы турында сөйли. Бамбукның фронт аты булып, анда хуҗасын үлемнән саклап калуы татарның яуда да үзен һәрвакыт батырларча тотуын күрсәтә. Кәбир авылына кайту барышында төрле вакыйгаларга юлыга, төрле кешеләр белән аралаша. Чегәннәргә атны алып калырга уңайлы җай булса да, малайның ятим булуын белгәч, хәтта аякларына чүәк киертеп озатып калалар. Ат караучы чуваш Чтапан да, азан әйтеп намаз укучы Нәби дә, Кәбирнең хәленә кереп, ярдәм кулы сузалар. Бамбук башына бүреләр дә, чегәннәр дә, явыз дошманнар да түгел, нәкъ менә үзебезнең түрәләр җитә. Ат - милли рух тәңгәллеге аермачык гәүдәләнә. Җитәкчеләр халыкның милли рухын юкка чыгаручылар итеп күрсәтелә. Кол хәлендәге халык, алар боерыгы белән буаз атны суеп, яралгысын этләргә ыргыта. Шулай да язучы, киләчәккә өмет калдыру максатында, йөрәк символын куллана. Кәбир дусты Харис белән әле суынып та өлгермәгән ат йөрәген алып йөгерәләр һәм тырнаклары белән җирне казып Изге имән төбенә күмеп куялар. Моны, милли рух күмелсә дә, Кәбир, Харис кебек тормышны аңлый белгән яшь буын хәтерендә сакланачак дип аңларга кирәк. "Без Бамбук каберенә һәйкәл куячакбыз, Кәбир... Анда йолдыз сурәте дә төшерәчәкбез, шулай бит", - дигән Хариска, Кәбир: "Баегач. Ярым ай сурәтен дә өстәячәкбез. Ай янында якты йолдыз...", - дип җавап бирә. Ярым ай һәм йолдыз - мөселман символикасы. Автор милләтне дин саклаячагын әйтә, татарның киләчәген ислам дине белән күрә. Повестьта, шулай ук, баланың анага булган мәхәббәте соклангыч дәрәҗәдә уңышлы бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге бөек хис егетлек чорына да кермәгән үсмергә олылар тәвәккәллеге белән тормыш гаделсезлекләренә каршы чыгарлык гайрәт бирә. Язучы Кәбирнең әнисен яратуын түбән җанлы аерым кешеләрнең явызлыкларына капма-каршы олы көч итеп һәм, гомумән, кешелек югарылыгыннан, тормышның барлык ямьсезлекләрен каплый алырлык матурлык итеп сурәтли. Шулай итеп, "аз мәйданда күп вакыйга һәм фикер сыйдыруы, туры һәм күчерелмә мәгънәләрнең берьюлы кулланышы, образларның киң метафорик мәгънәгә ия булуы" белән А. Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте сәнгати яктан да татар әдәбиятында югары бәягә лаек. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: татар әдипләре атлар турында яратып, кызыксынып язалар һәм һәр язучы табигать - ат - кеше темасын үзенчә ача, моны яшәешнең, милләтнең мөһим мәсьәләләре белән бәйләп аңлата. 3.2. Табигать турындагы әсәрләрдә сәнгатьчә тасвирлау чаралары XX гасырның 60-90 еллар татар прозасындагы "кеше һәм табигать" мәсьәләсенә багышланган әсәрләр һәм идея, һәм әдәби сурәт чараларын куллану ягыннан мөстәкыйль бер агым тәшкил итәләр. Чөнки мондый әсәрләрне тема уртаклыгы да, әдәби сурәт чараларының охшашлыгы да берләштерә. Әдәбиятта табигать күренеше сурәтләнмәгән әсәрне табуы кыен. Аны кечкенә шигырьдән, хикәядән алып, зур күләмле повесть, романнарда да очратырга мөмкин. Авторлар пейзажны стилистик чара сыйфатында укучының күңелендә эмоциональ тойгы һәм эстетик зәвык тудыру максатында файдаланалар һәм шул рәвешчә әсәр нең сәнгатьчә эшләнешен камилләштерәләр. С. Поварисов әдә би әсәрдә пейзажның ике үзенчәлегенә игътибар ителергә тиеш ди: 1) язучының табигатькә мөнәсәбәтенә; 2) әсәрдә табигать күренешен сурәтләү осталыгына. А. Эсалнек пейзажның берничә функциясен билгели: "Он может выполнять функцию интерьера, места действия, а может быть объектом наблюдения или эмоциональных переживаний персонажей". Д. Заһидуллина исә әдәби әсәрдә табигать күренешен сурәтләүнең түбәндәге вазифаларын күрсәтә: - вакыйганың урынын, вакытын билгеләү; - сюжетка катнашу яки аны үзгәртү; - әсәрне кабул итәргә көйләү һәм геройларның психологик халәтен ачу; - автор фикерен белдерү. Татар әдәбиятында пейзажның матур үрнәкләрен биргән һәм аны әдәби чара буларак нәтиҗәле файдаланган прозаиклар дип Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Әмир, Г. Бәширов, Ә. Еники, Ф. Хөсни, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Ф. Яруллиннарны атарга мөмкин. Г. Ибраһимов инкыйлабка кадәрге романтик әсәрләрендә пейзажга аерым игътибар бирә. "Сөю-сәгадәт", "Гыйшык корбаннары", "Диңгездә", "Табигать балалары", "Карак мулла", "Карт ялчы", "Көтүчеләр" кебек хикәяләрендә табигать күренешләр белән геройларның хис-кичерешләре янәшә кулланыла. Мисал өчен, "Диңгездә" хикәясендә тел-сурәтләү чараларының тыгызлыгы, табигать күренешләрен җанландыру һәм чагыштыруларның күплеге лиризмның көчәюенә булыша. Табигатьнең илаһи гүзәллеге тәэсирендә шәхеснең яшәү дәрте куәтләнеп китә, тагын да мәгънәлерәк төс ала. Герой күңеленә: "Өметсез йөрәгеңдә яшәү дәрте уяна. Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә - дигән уйлар килүгә сәбәп була. М. Әмирнең "Агыйдел" повесте заман идеологиясенә бәйле төсен җуйса да, елганың гүзәллеген тасвирлаган пейзаж сурәте белән укучы хәтерендә уелып калган әсәрләрнең берсе булып тора. Төп геройларның берсе булган Артыкбикәнең эчке һәм тышкы гүзәллеге Агыйдел елгасының шагыйранә матурлыгы белән кушылып, бербөтен гармоник дөнья хасил итә. Әлеге повестьның эстетик кыйммәте язучының портрет һәм пейзаж сурәтенең иң матур үрнәкләрен бирүе белән билгеләнә. Автор фикерен укучыга тәэсирле итеп җиткерүдә пейзаждан файдалануның күркәм үрнәге - Ә. Еникинең "Матурлык" хикәясе. Тугыз ай буе мәдрәсәдә ятып туеп беткән шәкертләр саф һавалы иркенлекне, рәхәтлекне тоеп, тургай, кәккүк тавышларын тыңлап җәйге ялга өйләренә кайталар. "Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка кузгала башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән, былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән... Юл буенда әнә эт эчәгесенең беренче ал кыңгыраулары... Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!... Шәкертләр Бәдретдиннәргә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Искиткеч гүзәл табигать күренешләренә контраст итеп чамадан тыш ярлылык, шыксызлык, гариплек һәм тышкы ямьсезлек куела. Шушы ямьсезлек рухи бөеклек, баланың анага һәм ананың балага мәхәббәте алдында эреп юкка чыга. Укучы күңелендә әлеге кешеләргә карата соклану кебек матур тойгылар гына кала. "Шулай итеп, фәкыйрьлек, ямьсезлек белән җәйге табигатьнең тансык хозурлыгы, күңел матурлыгы фонында Ә. Еники хикәянең тар кысасында олы гуманистик якты хисне зур шагыйрьләргә тиң художество көче белән әйтеп бирә алган. Татар әдәбиятында туган як табигате картинасы мәгънәви эчтәлек белән сурәтләнгән әсәрләр рәтенә Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" повестен кертергә кирәк. Биредә тарихи вакыйгалар, халыкның гореф-гадәтләре, авыл баласының төрле маҗараларга бай тормышы - барысы да табигать белән бәйләп тергезелә. Игенче хезмәте, гомумән, табигать, ел фасылларына бәйле көйләнүе белән үзенчәлекле. Г. Бәширов татар халкының орлык чәчү, сыерчык, тургай, кыр казларын каршылау, яшьләрнең кичке уены, өмә, сабан туе кебек бәйрәм-йолаларның да бары табигать кочагында гына уздырыла алуы турында яза. Авыл баласының кыш көне таудан шуу, җәен яңгыр яумый торганда су сибешү (чүлмәчлеки) уеннары, күк капусы ачылу күренешләре автор тарафыннан табигать бизәкләренә төреп күрсәтелә. Әсәр исеменең сайланышы да уңышлы. Ул аерым кешенең генә туган як символы булып калмыйча, татар халкының, һәм гомумән кешелекнең "бишеге", башлангычы табигать булуын аңлата. XX гасыр урталарында табигать темасын яктыртуның экология белән бәйле яңа үзенчәлекләре дә барлыкка килә. Әдәбиятта моңарчы яшәп килгән традицион табигать сурәте белән бергә үлеп, корып баручы, кеше ярдәменә мохтаҗ табигать күренешләре дә еш күрсәтелә башлый. Р. Төхфәтуллинның "Агымсу", "Чатта тукталу", М. Хәбибуллинның "Икмәк кадере" әсәрләрендә нефть түгелеп кара көйгән иген басулары, уңдырышлы кара туфракның балчык белән буталып эштән чыгуы, Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында халыкның рухи ядкәре, гүзәл табигать почмагы булган Алтынбикә тугаеның, Җидегән чишмәнең юкка чыгарылуы тасвирлана. Ф. Бәйрәмова үзенең "Болын" повестенда төп героиняның күңел юанычы, яшәү мәгънәсенә әверелгән болынның сөрелүен түбәндәгечә сурәтли: "Ләкин... кайда соң болын? Кайда болын буендагы әрәмәлек? Сискәнеп, авыл ягына борылып карыйм. Авыл үз урынында. Әнә мин әле генә яланаяк йөгереп узган урам. Әнә, каршыда, Сарылы авылы күренеп тора. Ә ике арадагы болын, мин кечкенәдән кайтып, аунап үскән болын, кайда соң ул? Кайда кып-кызыл бөрлегәннәре белән янып, исерткеч исле колмакларына чорналып утырган әрәмәлек?! Аларның урыны буш, аларның урынында кантар-кантар кайтарып ташланган кара җир генә актарылып ята... Болынны күптән түгел генә сукалап киткәннәр ахры, үлән-чәчәкләрнең мәңгегә өзелгән тамырлары, җәрәхәттән ачылган нерв җепселләре кебек, таралып, җиргә китәсе тамырларын ачык күккә төбәп, җан биреп яталар. Кантар араларына әллә яңгыр суы, әллә җирнең күз яше җыелган. Юл да юк, сукмак та юк, болын да юк, әрәмәлек тә юк. Тоташ сукаланган да сукаланган". Шул рәвешчә, экологик проблеманы күтәргән проза авторлары пычранып, корып баручы табигать күренешләре аша халыкны кисәтәләр, табигатькә карата игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыралар. Матур пейзаж укучыга эстетик ләззәт бирсә, агулы һава, пычранган су, тапталган уҗым күренешләре, киресенчә, анда хәвеф һәм киләчәк өчен борчылу хисләре тудыра. Табигать турындагы татар проза әсәрләрен тикшергәндә, пейзаж башкарган вазифаларның шактый киңәюе күзгә ташлана. Алар арасында иң мөһимнәре дип түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин: - фон буларак кулланылып, эстетик зәвык бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә; - автор фикерен җиткерүдә, сюжет төзелешендә, әсәрнең композицион бөтенлегендә мөһим чара булып тора; - персонажның хис-кичерешләренә аваздаш булырга яки киресенчә, аңа капма-каршы яктан сурәтләнергә мөмкин; - геройның туган як табигатенә мөнәсәбәте белән туган җир һәм ватан төшенчәләре бәйләп карала; - пейзаж психологик анализ, антитеза һәм параллелизм чаралары аша кешеләштерелә; - табигать әхлакый-эстетик кыйммәт буларак карала һәм әсәр персонажларының аңа мөнәсәбәте аша кешелек сыйфатлары билгеләнә. Уңай геройлар табигать фонында аны саклаучылыр һәм яклаучылар буларак сурәтләнә, тискәреләре исә, табигать корткычлары кебек бәяләнә; - 1960 еллардан башлап әдәбиятта чагылыш тапкан табигатьтәге тискәре күренешләр укучыны нәфрәтләндерә, бүгенге көне һәм киләчәге турында уйланырга этәрә. Пейзажның әлеге яңа вазифасы иҗтимагый-әхлакый мәгънәгә дә ия. Әхлакый хәтер экология темасына язылган әсәрләрдә төп рольне башкаручы фактор булып тора. Чөнки халык хәтере әхлакый кыйммәтләрне саклый һәм буыннан-буынга тапшырып килә. Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" романында Минһаҗ карт, Ә. Баяновның "Тау ягы повесте"ндә Тугаш карт, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыяте"ндә Акъәби, Батулланың "Юл буында зәңгәр чәчәк" повестендә Айдаш карт, Ярмөхәммәт - халкыбыз рухи кыйммәтләренең фәлсәфи мәгънәсен аңлап яшәүче геройлар. Алар буыннар чылбыры өзелү куркынычын алдан сизәләр, аны булдырмый калу турында уйланалар, борчылалар. Язучылар еш кына әхлакый хәтерне кешенең туган йортына, нигезенә бәйләп карыйлар. Табигатьне саклау турындагы әсәрләрдә йорт, нигез төшенчәләренә фәлсәфи мәгънә салына. Беренчедән, кешенең туган йорты олы дөньяга чыгарга канат куйган, истәлек, хатирәләр саклаучы оя буларак сурәтләнә. "Җидегән чишмә" романында Харис: "Гомерләр иткәндә искә төшкән саен йөрәкне чеметеп-чеметеп ала торган бер изге ояң була икән",- ди. Шул ук роман героинясы Мәдәния исә: "Иске булса да төп оя, җиде буынны тирбәтеп үстергән җылы бишек бит ул! Йөрәгемнең астын өскә китереп, бөтенесе күңелемнән үтте: үлем-җитеме дә, шатлык белән рәхәте дә. Күз алдына китереп кенә карагыз: күпме баланың дөньяга килгәндә беренче тавышын ишеткән бу нигез, ничә кешенең монда актык сулышы өзелеп, соңгы тапкыр күзләре йомылган!" - дип уфтана. Икенчедән, йорт - яшәү урыны гына түгел, ул ата-бабаларыбызның нигезе, милләтнең рухи тотнагы, тамыры мәгънәсен дә белдерә. Рус язучысы Ф. Абрамовның "Йорт" ("Дом", 1978) романында нәселдән килгән йорт сатыла. Нигез, нәсел, тамыр, хәтер мәгънәләрендә килгән йорт образы аша рус авылының юкка чыгуы күрсәтелә. Шуның белән автор бары авыл характерында гына чагыла торган табигыйлекнең, әхлакның да җуела баруына борчыла. В. Распутинның "Матера белән хушлашу" ("Прощание с Матерой") повестенда су астында калачак йорт, гомер иткән нигездән аерылу сагышы тирән психологик кичерешләр белән сурәтләнә. Г. Бәшировның шул ук "Җидегән чишмә" әсәрендә Мәдәния һәм аның улы Идриснең йортка мөнәсәбәте татар халкының тарихына мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Аларның өйләре гади йорт кына түгел, борынгы тарихи чыганак та булып тора. Чөнки анда яшәүчеләр Җидегәндә булган әһәмиятле вакыйгаларны өйнең диварларына теркәп барганнар. Язучы Камил Дусаев әлеге язуларның тарихи вакыйгаларны дөрес аңларга ярдәм итүен, халкыбызның язуга борынгыдан ук ихтирам белән каравын дәлилләүче фактор булуын әйтә. Татар халкының язмаларга, китапка ихтирамы чиксез зур булган. Кәгазь юк заманнарда ул тузга, һич югында йорт диварларына, китап кырыйларына язган. Шул рәвешчә үзенең үткәнен алдагы буыннарга да әйтеп калдырырга тырышкан. "Әйтелмәгән васыять" повестенда туган йорт туган авыл, туган як һәм, гомумән, ватан төшенчәсен белдереп килсә, Ә. Баяновның "Тау ягы повесте"нда йорт буыннар бәйләнешен саклый торган күпер ролен үти. Өйнең нәсел шәҗәрәсе, хатирәләр дәфтәре белән янып юкка чыгуы буыннар бәйләнешенең өзелүен күрсәтә. Табигатьне саклау мәсьәләсен күтәргән проза халык иҗаты әсәрләрен: әкиятләрне, җырларны, риваять һәм легендаларны, мифларны - иҗади файдалануы, халыкның борынгы яшәү рәвешен яктыртуы белән характерлана. 1960 еллардан язучыларның фольклорга ешрак мөрәҗәгать итүе ике сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, әдәбиятны сәнгать чаралары белән баету максатыннан, күп кенә әдипләр халык иҗаты җәүһәрләрен иҗади файдаланалар һәм бу башка әдәбиятларга да хас күренеш дип бәяләнә. Моны Ф. Мусин да билгеләп үтә: "Хәзерге күп милләтле совет әдәбиятының бер төркем әсәрләрендә күп гасырлык халык иҗаты хәзинәсеннән чынбарлыкның асыл күренешләрен һәм үсеш тенденцияләрен ничектер "тыгызлап" һәм калку итеп чагылдыру максатында файдаланыла. Икенче төрле әйткәндә, мондый әсәрләрдә халык иҗаты традицияләре сәнгатьчә гомумиләштерү һәм типиклаштыруның үтемле чарасына, ахыр чиктә социалистик реализм поэтикасын бает учы мөһим эстетик факторга әверелә". Икенчедән, табигатьтә экологик кризис башлану сәбәпле күп кенә язучылар борынгы яшәү рәвешен хәтергә төшерү мөһимлеген һәм кешенең табигать белән "дустанә" мөнәсәбәттә яшәргә тиешлеген искәртәләр. Әгәр Г. Бәширов һәм Ә. Баянов борынгы риваятьләрне еш файдалансалар, Ф. Бәйрәмова белән Батулла исә үз әсәрләрендә халык җырларына зур урын бирәләр. "Болын" повестенда шәһәр тәрбиясе алган, классик әсәрләр укып, Бетховен, Бах көйләрен пианинода уйнап үскән Алсу авылда халык җырларының күңелгә якынрак булуын, тирән мәгънәсен аңлый. "Юл буенда зәңгәр чәчәк" тә кыска гына дүртьюллыклар татар халкының бөтен фаҗигасен, тирән сагышын әйтеп бирәләр. Татар прозасында ерткыч җанварлардан бүре образына ешрак мөрәҗәгать итү игътибарга лаек. Төрки халыклар борынгы заманнарда үзләрен бүредән килеп чыккан дип ышанганнар, аңа табынганнар. Бүре күп кенә төрки кабиләләрнең тотемы булып торган. Бүредәге көч, гайрәт, горурлык һәрвакыт кешене сокландыра килгән. Шуңа күрә ул әдәби әсәрләрдә көчле һәм шул ук вакытта тугры итеп тә сурәтләнә. Табигать турындагы проза әсәрләрендә исә ул еш кына табигатьнең үзен символлаштырып килә. Кыргыз язучысы Ч. Айтматовның "Ахырзаман" ("И дольше века длится день") романында, мәсәлән, бүре акыллы, көчле һәм аналардай шәфкатьле итеп бирелә. Табигатьне мәгънәсез һәм аяусыз рәвештә кырып баручы кешеләр Акбүренең балаларын юк итәләр. Үзендә калган аналык җылысын, назын күчерергә теләп, бүре Базарбайның улын алып китә. Әмма кеше бу очракта да хаталана: бүрегә төбәп, ялгыш үз баласына ата. Ч. Айтматов бүрене кешегә караганда күпкә акыллы һәм, аннан аермалы буларак, токымының киләчәген кайгыртучы итеп сурәтли. Кешене исә бүгенге көнне генә уйлап яшәүдә, үзе утырган ботакка балта чабуда гаепли. Акбаре әхлакый хәтере булган җанвар итеп күзаллана: "Волчица Акбаре наделена писателем нравственной памятью. Она не только олицетворяет собой несчастье, постигшее ее род, но и осознает это несчастье как нарушение нравственного закона". Ә. Баянов үзенең әсәрләрендә сынландыруга зур урын бирә. "Ут һәм Су"да кеше белән бүре арасында "әңгәмә" тергезелә. Бүре табигать, җәнлекләр исеменнән сөйләүче зат итеп бирелә. Кеше исә киләчәктә табигый байлыклар, хайваннар исәбенә яшәмичә, химия ярдәмендә тире, мех, аксым, май, шикәрне үзе ясаячагын әйтә. Әмма бүре кешенең күңел дөньясын да кайгырта: "Элек заманнарда бу урманнарда аю йөргән. Хәзер ул кайда? Мин дә аның эзләре белән барам... Мин дә үлсәм, синең бит ярты дөньяң юкка чыгачак. Ярты дөньяң - синең җаның, күңелең. Синең әкиятләрең бетәчәк, могҗизаларың юкка чыгачак. Бала чактан укып үскән барлык әкиятләрең минем белән, аю белән, төлке һәм куян белән бергә китсә, нинди ямь калыр синең бу дөньяңда?" - ди ул кешегә. Н. Гыйматдинованың "Пәри утарында", "Ут күбәләге" әсәрләрендә бүрегә бәйле ярдәмче мифологик сюжет сызыклары бар. "Бүре каны" повестенда исә бүре кешедән явызлыгы өчен үч ала. Зәгыйфь һәм нәзберек кенә булган кечкенә Рамазанга әтисе, бүре кебек көчле итү максатында, бүре каны эчерә. Гайрәтле, әмма вөҗдансыз булып үскән егет әдәбият мәйданына килеп, ялган, оятсыз, намуссыз юллар белән әдәби тәнкыйть өлкәсендә шактый "уңышлар" казана. Шулай да табигать үз хатасын төзәтә: үз улына бүре каны эчерергә теләп урманга кергән Рамазанның үлеме дә бүредән була. Г. Гыйльманов "Албастылар" романында, борынгы мифларга нигезләнеп, бүрене илаһилаштыра, аны татар халкын, милләтен сак лап калган җанвар, төрки рух буларак сурәтли. Ана бүре Хәлимне чиреннән дәвалый, сөтен имезеп, сихер-зәхмәттән өстен итә. Аның баласы Аккүз исә үз үлеме бәрабәренә Хәлимне үлемнән коткарып кала. Шул рәвешчә автор табигый дөньяның бүленмәс бердәмлеген иҗат итә. Хатын кызны елга белән чагыштыру яки, киресенчә, елга образын хатын кызга тиңләү табигать турындагы проза әсәрләрендә еш күзәтелә. Мисал өчен, Ч. Айтматовның "Ак пароход" повестенда Енисей елгасының кыргызча "Энесай" - Әни һәм сай, ягъни елга сүзләреннән үзгәрүе турында әйтелә. Борынгы бабаларыбызның елганы әни дип атавы табигый, чөнки су - ана кебек, тереклекнең яшәү чыганагы. Кыргыз халкында тормыш бирүче Ана-елга белән кеше соңгы юлга киткәндә хушлашып китәргә тиеш дигән ышану булган. Шуңа күрә, борынгы гадәт буенча, үлгән кешенең җәсәден елганың иң биек ярлары буйлап күтәреп барганнар. Рус язучысы В. Астафьев "Патша-балык" ("Царь-рыба") әсәрендә хатын-кызны елга белән чагыштыра: "На другой день сидючи на берегу Нижней Тунгуски, возле удочек, изъеденный комарами, я мучался, вспоминая северную красавицу - кого же, кого она мне напоминает? И внезапно открыл: да ее, вот эту реку, Нижнюю Тунгуску, которая, догадываюсь я, всю жизнь теперь будет звать, тянуть к себе молчаливой печалью. Одетая в каменное платье, украшенная по подолью то тяжелыми блестками алмазов вечной мерзлоты, то жарким пламенем цветов по берегам - бечевкам, то мысом, вспененным пушицею, лужком, поляной, лесов, всем, что растет, живет, звучит и успокаивается ею, будет помниться подвидно - печальная Угрюм-река". Ә. Баяновның "Ут һәм Су" повестенда елга һәм кыз образлары үзенчәлекле төстә кушылып та китә. Э. Нигъмәтуллин әйткәнчә: "Ә. Баянов характерларны традицион юлдан баручы әдипләргә хас, психологик монолит итеп күрсәтүдән баш тарта, аларны икегә - конкрет шәхескә һәм символик фигурага - тармакландыра" . Шул рәвешле автор Каманы күп функцияле образ итеп эшли. Мондый әсәрләр авторлары текстларына табигать белән бәйле исемнәр сайлыйлар. Мәсәлән: "Тавыш - табигать бүләге", "Мәңгелек бәхәс", "Тау ягы повесте" (Ә. Баянов), "Ак торна каргышы", "Болан" (Н. Гыйматдинова), "Туган ягым - яшел бишек", "Җидегән чишмә" (Г. Бәширов) һ.б. "Җидегән чишмә" романында Алтынбикә тугае, җимеш бакчасы, Әверлән инеше, Алыптау табигатьне символлаштырып килсәләр дә, Җидегән чишмәгә аерым мәгънә бирелә. Авторның әсәрне аның исеме белән атавы да шуның белән аңлатыла. Г. Бәширов башта әсәрдә барачак вакыйгаларның урыны итеп егерме-егерме биш чишмә бәреп чыккан җирне сайлый. Соңрак ул аны җидегә калдыра һәм чишмәләрне татар халкының җырларына кергән, аның күңел дөньясы белән бәйле йолдыз исеме белән "Җидегән чишмә" дип атый. Табигать турындагы әсәрен җиде саны белән исемләвен язучы болай аңлата: "Җиде санында, минемчә, иң әүвәл халыкның табигать серләрен күрә белүе чагыла: камка өстендә җиде нокта, кешенең һәм күпчелек тереклек ияләренең башында җиде тишек, кояш спектрында җиде төс һ.б. Җиде санында халыкның шул күргәнен үз тормышы белән бәйләве дә чагыла: нәселне җиде буынга кадәр саныйлар, халык көннәрне җидегә бүлеп, атна ясый. Җиде саны халыкның гореф-гадәте, тууын-үлүен билгеләү ритуалларына катнашып китә: кеше тугач, җиде көн исем бирмиләр, җиде такта белән ләхетен каплыйлар. Җиде саны белән халык үз телендәге сүз-сурәтләрне атап, аларны көндәлек сөйләмендә, авыз иҗаты һәм язма әдәбияты әсәрләрендә рәхәтләнеп кулланып килә: җиде кат үлчә, бер кат кис; җиде юл чаты; җиде төн уртасы; җиде баҗай һ.б. <...> Чишмәнең төп образ булып әверелүендә чишмә сүзенең потенциал мәгънә мөмкинлеге дә роль уйный булса кирәк. Телдә бит чишмә сүзе болын белән урманга караганда, хәят, тереклек, тормыш-яшәеш кебек төшенчәләргә якын тора. Татар теленең күп кенә сөйләшләрендә чишмәне - күз, күзләү, күзләвек дип атыйлар ич". Чишмә - су, тереклек чыганагы. Татар халкы элек-электән чишмәләргә изге итеп караган, аңа табынган, чишмәләрне карап торган кешеләрне хөрмәт иткән, исемнәрен чишмәләргә кушып мәңгеләштергән. Шуңа чишмә кешенең күңел дөньясында зур урын били. Халык һәр чишмәнең тарихын күңелендә саклый, аларга бәйле матур-матур риваятьләр, легендалар уйлап чыгара. Идрис: "Чишмә - ул су гына түгел, җан азыгы да", - ди. Романда сурәтләнгән чишмәләр язмышы халык язмышы белән бәйле: "Аларны бетерү нәсел башын бетерү белән бер". Әсәрләрдә еш кына төп герой итеп үсмер бала ("Туган ягым - яшел бишек", "Юл буенда зәңгәр чәчәк"), яшь кеше ("Җидегән чишмә", "Тау ягы повесте"), өлкәннәр ("Әйтелмәгән васыять") яки хатын-кыз (Ф. Бәйрәмова, Н. Гыйматдинова иҗаты) алына. Шунысы кызык: урта буын мондый әсәрләрдә чагыштырмача аз сурәтләнә. Әлеге күренеш дөнья мәшәкатьләренең урта буынга тормыш, яшәү мәгънәсе, киләчәк турында уйларга урын калдырмавы белән аңлатыла. Балалар кызыксынучан булалар, тирә-юньне үз тәҗрибәләрендә танып белергә яраталар, табигать белән тыгызрак мөнәсәбәттә торалар. Шуңа күрә табигать турындагы прозада кечкенә геройлар күбрәк. Хатын-кызлар исә тудыручы, җирдә тормыш дәвамчысы булулары белән табигатькә якын. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшыруда да хатын-кызлар төп рольне башкара. Өлкән буын вәкилләре гомер азагында яшәү мәгънәсе турында уйланалар, тормышның рухи ягына күбрәк игътибар бирә башлыйлар. Табигатьне саклау мәсьәләсен күтәргән проза әсәрләренең тагын бер үзенчәлеге шунда: аларда табигать серле, кеше аңлап җиткерә алмаслык могҗизалар дөньясы итеп тасвирлана. Табигать дөньясы явызлыкны, мәрхәмәтсезлекне күтәрә алмый, вакытында җәзасын да бирә. Н. Гыйматдинова әсәрләрендә кешеләргә җинаятьләре өчен җәза рәвешендә каргыш, үч, рәнҗеш образларын еш файдалана. Бу күп очракта табигатькә зыян салган яки табигатьне яклаучыларны рәнҗеткән кешеләргә карата кулланыла. "Сихерче" повестенда Убыр-белекчене кыйнап, үләт базына аткан Сабирҗанның кулы корый. Көтү кертеп, болынны таптаткан көтүче Җәмил Сәвиләне пычрак сүзләр белән рәнҗетә һәм күп тә үтми аның авызы чалышая. Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" әсәрендә сортлы алмагачларны сындырган Сәлихҗан Турайның бугазы е ртыла. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: табигать турындагы татар проза әсәрләрендә уртак сәнгати чаралар түбәндәгеләрдә чагыла: - моңарчы әдәбиятта стилистик чара сыйфатында яшәп килгән пейзажның функцияләре үзгәрә; - фольклор мотивларыннан һәм поэтик чараларыннан иркен файдаланыла, халыкның үткәненә, борынгы яшәү рәвешенә еш мөрәҗәгать ителә, әлеге әсәрләрнең структурасын барлыкка китерүдә, аерым алганда, риваять һәм мифлар нигез итеп алына; - әхлакый хәтер, намус, вөҗдан, шәфкатьлелек, туган йорт, нигез, нәсел шәҗәрәсе кебек категорияләрнең идея-эстетик әһәмияте арта; - 1960 - 1970 елларда публицистик башлангыч өстенлек итсә, алга таба әдәби стиль камилләшә, психологик һәм магик реализм үсеш ала; - төрки халыкларның тотемы булган бүре образын сурәтләүгә игътибар арта; - әсәрнең төп герое итеп еш кына яшь кеше, үсмер бала яки хатын-кыз алына; - авторлар әсәр исемнәрен күп очракта табигать күренешләренә бәйле рәвештә сайлыйлар; - табигать дөньясы могҗизага ия, явызлыкны, мәрхәмәтсезлекне кичерә алмый, вакытында җәзасын да бирә торган итеп сурәтләнә һ.б. XX йөзнең 60 елларыннан көчәйгән фән-техника алгарышы, җәмгыять һәм аерым кеше тормышына күп яңалыклар алып килүе, аны камилләштерүе белән бергә, җитди проблемалар да тудырды. Шулар арасында иң мөһимнәреннән берсе җирдәге тормышның төп чыганагы булган табигатькә әлеге прогрессның торган саен зуррак зыян китерүеннән гыйбарәт иде. Шул сәбәпле, табигатьнең хәле һәм аның киләчәк язмышы бөтен кешелек дөньясының игътибар үзәгенә куела. Табигый, бу мәсьәлә белән матур әдәбият та торган саен ныграк кызыксына башлый һәм, әлбәттә, татар әдипләренең дә дикъкатен җәлеп итә. Г. Бәширов, Ә. Баянов, Р. Төхфәтуллин, Р. Батулла, Ф. Бәйрәмова, Н. Гыйматдинова кебек язучылар халыкның гореф-гадәтләренә, риваятьләргә, борынгы яшәү рәвешләренә нигезләнеп, кешенең табигать белән гармоник мөнәсәбәттә яшәргә тиешлеге турында язалар һәм татар әдәбиятында аларның әсәрләре заман таләпләренә бәйле "кеше һәм табигать" мәсьәләсен яктырткан идея-эстетик агымны хасил итә. Хезмәттә табигать турындагы татар проза әсәрләре милли, әхлакый, иҗтимагый һәм эстетик аспектларда өч бүлеккә бүлеп өйрәнелде һәм кайбер нәтиҗәләргә киленде. Аларга кыскача тукталып китик. 1960 еллардан татар әдәбиятында табигать мәсьәләсенә дикъкать көчәю, бер яктан, дөньякүләм экологик кризис белән бәйләнгән булса, икенчедән, әлеге чорда халыкның милли үзаңы үсүгә, милли яшәешнең тамырлары һәм чыганаклары белән кызыксыну артуга бәйле була. 1950 еллардан башлап республиканың икътисади яктан күтәрелүе белән бергә бу процессның тискәре яклары белән дә кызыксынып, язучылар әдәбиятта беренче чиратта нефтьнең табигатькә йогынтысы мәсьәләсенә игътибар итә башлыйлар. Р. Төхфәтуллин, М. Хәбибуллин кебек прозаиклар нефтьчеләрнең җиргә саксыз мөнәсәбәтен сурәтлиләр һәм мәсьәләне игенченең бу чордагы каршылыклы психологиясен ачу, татар халкының икмәккә, җиргә хөрмәтен чагылдыру аша яктырталар. 1960 еллардан республикада башланган зур төзелешләр дә табигать мәсьәләсен актуальләштерә. Бу мәсьәләне КамАЗ төзелеше мисалында яктыртырга алынган Ә. Баянов үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында аны туган җир язмышы, милләтнең киләчәге, "Ут һәм Су", "Таш китап" романнарында табигатькә төрле карашлар белән бәйләп карый. Әлеге чорда көчәйгән шәһәрләшү процессы әдипләрне аның кешене туган җиреннән аеруы, шуның нәтиҗәсендә буыннар арасында упкын барлыкка китерүе ягыннан борчый. Әсәрләрдә халыкның кайбер күркәм традицияләре югала баруы, буыннар арасында бәйләнешнең өзелүе, маңкортлашуга йөз тотуы да игътибарга алына. Табигатькә кагылышлы әсәрләрнең авторлары әхлак мәсьәләсенә дә табигать образы аша якын киләләр. Шуннан чыгып, персонажларны табигатьне сөючеләргә һәм аны корытучыларга бүлеп карау күзәтелә. Әхлаклы кешеләр табигатьнең чын әһәмиятен, мәгънәсен аңлаучылар, халыкның гореф-гадәтләрен саклаучы, үткәне белән кызыксынып, киләчәге өчен борчылып яшәүче мәрхәмәтле, иманлы геройлар итеп сурәтләнә. Табигать дошманнары исә, киресенчә, милләтсез, тамырсыз, милли традицияләрне санга сукмый көн итүче, табигый байлыкларны әрәм-шәрәм итүче бәндәләр рәвешендә алга басалар. Табигатькә мөнәсәбәттә тагын бер төркем персонажларны аерып карарга мөмкин. Алар - ваемсыз, игътибарсыз, бүгенге көнне генә кайгыртып яшәүче, табигатькә битараф кешеләр. Табигать турындагы әсәрләрдә табигать образы традицион рухта, ягъни табигый дөнья мәгънәсендә генә яктыртылмый. Ул халыкның рухи мирасы, милли байлык итеп тә карала. Әсәрләрдә сурәтләнгән чишмәләр, таулар, урманнар, болын, тугайлар ата-бабаларыбызның рухи мирасы итеп тә бирелә. Аларда халыкның җаны, хәтере саклана. Табигатькә мөнәсәбәт ул һәркемнең үз халкына, аның тарихи ядкярләренә мөнәсәбәтен дә чагылдыра, шулай ук киләчәк алдында җаваплылыгын күрсәтә. Табигать турындагы әсәр авторлары халыкта экологик аң тәрбияләү бүгенге көннең әһәмиятле бурычы гына түгел, бәлки кешелекнең рухи-әхлакый яшәешен саклап калу чарасы да булуын күрсәтәләр. Табигатькә тукландыручы итеп кенә карау кешене рухи яктан ярлыландыра. Экологик аң җирне, кешеләрне һәм, гомумән, дөньядагы барлык тереклекне яратудан, аларга хөрмәт белән караудан башлана. Мондый әсәрләр тереклек ияләренә карата миһербанлык хисе тәрбияли һәм һәр җанның яшәргә, тыныч, бәхетле гомер итәргә хокукы барлыгын раслый. Язучылар табигатьне кешелек буыннарын берләштереп торучы бербөтен дип аңлаталар. "Кеше - табигать" проблемасы әсәрләрдә тарихи аспектта, ягъни төрле чорларны үзара бәйләү яссылыгында да карала. Авторлар бүгенге көн, аның мөһим мәсьәләләре аша үткәнне яктырталар, киләчәк өчен борчылалар. Чорлар бәйләнеше 1960-1990 еллар прозасында буыннар бәйләнеше һәм тарихи хәтер чарасы рәвешендә дә тасвирлана. Буыннар бәйләнеше үз чиратында авторлар тарафыннан рухи мираска караш, аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт аспектларында да яктыртыла. Әсәрләрдә табигать һәм милләт төшенчәләре үзара бәйләнештә карала. Тарихи вакыйгалар туган як табигате, аның күркәмлеге белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә. Татар халкының хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләре тасвирлана. 1960 - 1970 елларда табигатькә кагылышлы әсәрләрдә формалашкан үзенчәлекләр 1980 еллар башында тагы да киңәя һәм үстерелә төшә, шул ук вакытта яңарак бер тенденция дә барлыкка килә. Бу тенденция вәкилләре шәһәрләшү процессын кире кагалар. Әлеге юнәлешне икенче төрле "асылга кайту" дип тә атарга мөмкин. Әлеге авторлар кешене иң беренче чиратта рухи җан иясе буларак карыйлар һәм шәһәрне шәхеснең рухын, җанын имгәтүче, юкка чыгаручы итеп сурәтлиләр. Шул нигездә 1980 еллардан әдәбиятта кешеләрдән читләшкән, башкалар белән уртак тел таба алмаган, бары табигатьтә җан тынычлыгы эзләгән геройлар да пәйда була. Язучылар табигатькә килгән зыянны кеше җаны аша чагылдыралар. Шулай итеп, табигать экологиясе җан экологиясенә әверелә. Халыкның күпгасырлык яшәү тәҗрибәсенә, горефгадәтләренә, мифологиясенә мөрәҗәгать итеп, язучылар табигатьнең рухи-әхлакый әһәмиятен ачалар. 1980 еллар ахырыннан илдә барган иҗтимагый-идеологик үзгәрешләр һәм халыкның милли үзаңы уяна башлау әдипләрне кабат сугыш елларына әйләнеп кайтуга этәрә. Авторлар авыл җирендә эчкечелек артуның, әхлак түбәнәюнең, гомумән татар авыллары юкка чыга башлауның сәбәпләрен сугыш китергән гаделсезлекләрдән, совет сәясәтеннән эзлиләр. Милли үзаң халыкның икеләтә изелеп яшәвен аңларга ярдәм итә, әдәбиятта хезмәт темасына, катнаш гаилә мәсьәләләренә караш үзгәрә. Әдәбиятта барган яңарыш халык өчен изге саналган кыйммәтләргә, рухи истәлекләргә, шул исәптән дини йолаларга мөнәсәбәттә дә ачык сизелә. Әсәрләрдә совет чорында дингә каршы көрәш ачуның зур хата булуын күрсәтүгә басым ясала. Язучылар гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, халыкның яшәү рәвешенә әверелгән диннең әхлакый тәрбия чарасына әверелүен чагылдыруга игътибарны арттыралар. Әсәрләрдә җәмгыятьтә хәтерсезлек көчәю халыкның рухи кыйммәтләренә саксыз караш барлыкка килү белән аңлатыла. Бу хәл бигрәк тә мәчетләргә, зиратларга мөнәсәбәттә чагыла. Авторлар совет чорында борынгы каберлекләрне сөреп иген чәчү, зират өстенә йортлар салып кую, электр станцияләре төзегәндә аларны су астында калдыру очраклары турында ачынып язалар. Табигать турындагы прозаның сәнгати үзенчәлекләрен өйрәнгәндә, әлеге әсәрләрнең поэтикасындагы типологик моментларны ачуга басым ясала. Моңарчы әдәбиятта стилистик чара рәвешендә кулланылып килгән пейзажның функцияләре киңәя. Фольклор мотивларыннан һәм поэтик чараларыннан иркен файдаланыла, халыкның үткәненә, борынгы яшәү рәвешенә еш мөрәҗәгать ителә, әлеге әсәрләрнең структурасын барлыкка китерүдә, аерым алганда, риваять һәм мифлар мөһим роль уйный. Әхлакый хәтер, намус, вөҗдан, шәфкатьлелек, туган йорт, нигез, нәсел шәҗәрәсе кебек категорияләрнең идея-эстетик әһәмияте арта. Табигатькә мөнәсәбәтле рәвештә төп герой итеп еш кына яшь кеше, үсмер бала яки хатын-кыз алына. Татар әдипләре йорт хайваннарыннан аеруча атны яратып һәм кызыксынып сурәтлиләр, ат язмышына бәйләп үз чорының мөһим мәсьәләләрен күтәрәләр, аны милләт яшәеше һәм язмышы белән бәйләнештә карыйлар. Гомумән алганда, яңа заман таләпләренә бәйле рәвештә узган гасырның 60 елларыннан барлыкка килгән табигать турындагы татар прозасы елдан-ел тармаклана һәм үстерелә килә. Тема, жанр һәм стиль өлкәләрендәге эзләнү-табышлары белән ул, җыеп әйткәндә, татар әдәбиятының милли яңарыш чорындагы үсешенә өлеш кертә. БИБЛИОГРАФИЯ Чыганаклар: 1. Айтматов Ч. Белый пароход: повесть. - М.: Советский писатель, 1980. - 160 с. 2. Айтматов Ч. Плаха: роман. - М.: Профиздат, 1989. - 608 с. 3. Астафьев В. Царь-рыба: Повествование в рассказах. - М.: Современник, 1983. - 384 с. 4. Ахунов Г. Хәзинә: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. - 267 б. 5. Ахунов Г. Хуҗалар: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. - 214 б. 6. Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 352 б. 7. Баян Ә. Мәңгелек бәхәс // Ә. Баян. Аргы яр: повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - Б. 201-320. 8. Баян Ә. Тавыш - табигать бүләге //Аргы яр: повестьлар / Ә. Баян. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - Б. 3-94. 9. Баян Ә. Төлке тоту кыен түгел // Тау ягы повесте: повестьлар һәм лирик парчалар / Ә. Баян. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - Б. 125 - 242. 10. Баянов Ә. Сәяхәтнамә // Елларга сәяхәт: шигырьләр һәм поэмалар / Ә. Баянов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - Б. 204 - 218. 11. Баянов Ә. Тау ягы повесте: повестьлар һәм лирик парчалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 280 б. 12. Баянов Ә. Туган җир // Кызыл ут: шигырьләр, шигъри трагедия / Ә. Баянов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 287 б. 13. Баянов Ә. Тузбаш хикәясе // Тау ягы повесте: повестьлар һәм лирик парчалар / Ә. Баянов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - Б. 254 -259. 14. Баянов Ә. Ут һәм Су: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. - 263 б. 15. Баянов Ә.Таш китап: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 248 б. 16. Бәйрәмова Ф. Болын: повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 200 б. 17. Бәширов Г. Җидегән чишмә: роман // Әсәрләр: 4 томда. 3 т. / Г. Бәширов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 422 б. 18. Бәширов Г. Намус: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. - 440 б. 19. Бәширов Г. Туган ягым - яшел бишек: повесть // Әсәрләр: 4 томда. 2 т. / Г. Бәширов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. - 453 б. 20. Бикчурин Ш. Каты токым: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 224 б. 21. Вәли-Барҗылы М. Идел яры: повесть // Казан утлары. - 2003. - № 1. - Б. 64-105. 22. Гази И. Гади кешеләр: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. - 296 б. 23. Гыйльманов Г. Албастылар: хыялый кыйсса. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 383 б. 24. Гыйматдинова Н. Ак торна каргышы: повестьлар. - Казан: Татар китабы, 1987. - 288 б. 25. Гыйматдинова Н. Болан // Кыргый: повестьлар / Н. Гыйматдинова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - Б. 122 - 141. 26. Гыйматдинова Н. Бүре каны // Сихерче: повестьлар, хикәяләр / Н. Гыйм атдинова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. - Б. 3-49. 27. Гыйматдинова Н. Очрашу // Су хикәяте: хикәяләр һәм повесть / Н. Гыйм атдинова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 127 б. 28. Гыйматдинова Н. Сәвилә: повестьлар, хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 255 б. 29. Гыйматдинова Н. Ут күбәләге: повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 270 б. 30. Гюго В. Собор Парижской богоматери: роман / перевод с франц. Н. Коган. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. - 480 с. 31. Еники Ә. Әйтелмәгән васыять // Әсәрләр: 5 томда. 3 т.: Повестьлар / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - Б. 7 - 45. 32. Еники Ә. Матурлык // Әсәрләр: 5 томда. 1 т.: Хикәяләр / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - Б. 216 - 225. 33. Еники Ә. Туган туфрак // Ә. Еники. Әсәрләр: 5 томда. 1 т.: Хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - Б. 138 - 165. 34. Ибраһимов Г. Алмачуар // Адәмнәр: хикәяләр, повесть / Г. Ибраһимов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - Б. 3- 27. 35. Имамов В. Могикан: повесть // Идел. - 2000. - № 10. - Б. 6 - 11, 28 - 37. 36. Исхакый Г. Әсәрләр: 15 томда. 2 т.: Повестьлар һәм хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 464 б. 37. Исхакый Г. Зиндан: сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. - 171 б. 38. Камалов Б. Урамнар киңәя // Йөрәк давыллары: повестьлар һәм хикәяләр / Б. Камалов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - Б. 195 - 223. 39. Ким А. Отец-лес: роман-притча. - М.: Советский писатель, 1989. - 400 с. 40. Куприн А. Повести и рассказы. - М.: Сов. Россия, 1987. - 416 с. 41. Леонов Л. Русский лес: роман // Собрание сочинений: в 10 т. Т. 9. - М.: Художественная литература, 1984. - 736 с. 42. Распутин В. Последний срок // Повести / В. Распутин. - Новосибирск: Кн. изд-во, 1988. - С. 11 - 166. 43. Сабитов Г. Туган җир туфрагы: хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. - 80 б. 44. Төхфәтуллин Р. Авылдашым Нәби: повесть // Сайланма әсәрләр: 2 томда. 2 т.: Хикәяләр, повестьлар / Р. Төхфәтуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. - Б. 76 - 129. 146 XX гасырның икенче яртысы татар прозасы 45. Төхфәтуллин Р. Агымсу: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. - 203 б. 46. Төхфәтуллин Р. Йолдызым: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. - 264 б. 47. Төхфәтуллин Р. Чатта тукталу: повесть // Казан утлары. - 1987. - № 7. - Б. 80 - 124. 48. Фәизов Р. Тәңре хөкеме: хыялый повесть // Казан утлары. - 1999. - № 4. - Б. 6 - 57. 49. Харис Р. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 367 б. 50. Хәбибуллин М. Икмәк кадере: повесть. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1972. - 174 б. 51. Хәбибуллин М. Тау белән тау очрашмаса да...: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 206 б. 53. Хәлим А. Өч аяклы ат: повесть. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 144 б. 54. Хәсәнов М. Кама таңнары: роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. - 166 б. 55. Шәмси С. Соңгы юаныч // С. Шәмси. Җәяүле буран: повесть һәм хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. - Б. 44 - 56. 56. Яруллин Ф. Акбәкәл // Ф. Яруллин. Сайланма әсәрләр. - Казан: Хәтер, 2002. - Б. 183 - 200. Фәнни һәм тәнкыйди әдәбият: 57. Акматалиев А.А. Чингиз Айтматов и взаимосвязи литератур. - Бишкек: Адабият, 1991. - 184 с. 58. Андреев Ю.А. Человек, природа, общество в современной советской прозе. - Л.: Знание, 1981. - 36 с. 59. Ахунов Г. Саумы сез, геройларым // Социалистик Татарстан. - 1993. - 2 сентябрь. 60. Ахунов Г. Туган як һәм гүзәллек җырчысы // Социалистик Татарстан. - 1986. - 4 январь. 61. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А. Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 240 б. 62. Әхмәтова Ф. Туган як турында җыр // Социалистик Татарстан. - 1969. - 20 апрель. 63. Әһлиуллин М. Икмәк һәм нефть // М. ӘҺлиуллин. Җир, Икмәк, Кеше: Очерклар һәм публицистик мәкаләләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - Б. 66 - 80. 64. Бахтин М.М. Литературно-критические статьи. - М.: Художественная литература, 1986. - 546 с. 65. Бахтин М.М. Эстетика словесного творчества. - М.: Искусство, 1986. - 445 с. 66. Бәйрәмова Ф. Һәркемнең үз болыны // Аргамак. - 1997. - № 8. - Б. 137. 67. Бәшир Ф. Тургайсыз яшәп буламы? // Ф. Бәшир. Сөйлә, каләм! - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - Б. 34 - 49. 68. Бәширов Г. Табигать ул - безнең дәү әниебез // Шәһри Казан. - 1997. - 29 ноябрь. 69. Бәширова И. Г. Бәшировның иҗат лабораториясеннән. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 144 б. 70. Бушмин А.С. Методологические вопросы литературных исследований. - Л.: Наука, 1969. - 228 с. 71. Вәлиев М. Алгы сызыкта кемнәр? // Социалистик Татарстан. - 1984. - 6 май. 72. Галимуллин Ф. Офыкларны алдан күреп... // Офыкларны алдан күреп: тәнкыйть мәкаләләре / Ф. Галимуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - Б. 49 - 75. 73. Галимуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы // Казан утлары. - 1994. - № 5. - Б. 180 - 183. 74. Гамбәров Н. Бәхеткә юл гел алда // Казан утлары. - 1977. - № 12. - Б. 148 - 152. 75. Дунай Ф. Сөюнең сынаулары бар // Казан утлары. - 1997. - № 5. - Б. 151 - 155. 76. Җәләлиева М. Гомәр Бәширов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. - 106 б. 77. Җәләлиева М. Ә. Баянов повестьларында әдәби герой // Әдәбиятыбыздагы җырчы чишмәләре / М. Җәләлиева. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - Б. 96 - 109. 78. Загидуллина Д.Ф. Современная татарская проза (1986 - 2016 гг.): основные тенденции историко-литературного процесса. - Казан: Изд-во Академии наук РТ, 2017. - 246 с. 79. Закирҗанов Ә. Могиканнар кисәтә // Казан утлары. - 2001. - № 10. - Б. 132 - 134. 80. Залыгин С.П. Литература и природа // Литературные заботы / С.П. Залы гин. - М.: Сов. Россия, 1982. - С. 80 - 96. 81. Залыгин С.П. Охрана окружающей среды в СССР // Критика, публицистика / С.П. Залыгин. - М.: Современник, 1987. - 383 с. 82. Зарипов X. Бу - безнең туган халкыбыз // Казан утлары. - 1979. - № 3. - Б. 156 - 159. 83. Зарипов X. Җидегән чишмә җыры // Социалистик Татарстан. - 1978. - 17 сентябрь. 84. Заһидуллина Д. "Албастылар" яки татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары. - 2001. - № 11. - Б. 111 - 119. 85. Заһидуллина Д. Гомәр Бәширов прозасы: әдәбиятта милли дөнья сурәте // Д. Заһидуллина. 1960 - 1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. - 383 б. 86. Заһидуллина Д. Пейзаж // Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д. Заһидуллина. Ә. Закирҗанов, Т. Гыйләҗев. - Казан: Мәгариф, 2004. - Б. 31 - 32. 87. Заһидуллина Д. Яңа дулкында // Казан утлары. - 2003. - № 1. - Б. 152 - 159. 148 XX гасырның икенче яртысы татар прозасы 88. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980 - 2000 еллар прозасында традицияләр һәм яңачалык. - Казан: Мәгариф, 2006. - 255 б. 89. Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. - 184 б. 90. Зөлкарнәй Л. Бичуралар һәм бичаралар // Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы: Рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 1994. - Б. 42 - 43. 91. Камалова М. Халкымның күңел байлыгы // Мәгариф. - 1995. - № 12. - Б. 15 - 16. 92. Кожинов В.В. Статьи о современной литературе. - М.: Советская Россия, 1990. - 544 с. 93. Крюкова Г.В. Социальные и гуманитарные аспекты экологической проблематики в советской прозе 70-х - начала 80-х годов: автореф. дис. ... канд. филол. наук. - Киев: Киев. гос. ун-т им. Т.Г. Шевченко, 1984. - 24 с. 94. Кудрецкая Э. Уйти, чтобы оставаться // Сов. Татария. - 1984. - 29 января. 95. Курбатов X. Шигъри бәяннар остасы // Мәдәни җомга. - 1999. - 20 август. 96. Лапченко А. Человек и земля в русской социально-философской прозе 70-х годов. (В. Распутин, В. Астафьев, С. Залыгин). - Л.: Изд-во Ленинград. ун-та, 1985. - 137 с. 97. Лейдерман Н. Современная русская литература: 1950-1990-е годы: в 2-х т. Т. 2. 1968 - 1990 / Н. Лейдерман, М. Липовецкий. - М.: Академия, 2003. - 684 с. 98. Лихачев Д. Литература - реальность - литература. - Л.: Художественная литература, 1981. - 263 с. 99. Миңнуллин Ф. Ир язмышы - ил язмышы // Талантлар юлы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Ф. Миңнуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - Б. 151 - 169. 100. Миңнуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы // Казан утлары. - 1984. - № 8. - Б. 182 - 86. 101. Михайлов О. Примечания // Леонов Л. Собрание сочинений: в 10 т. Т. 9. - М.: Художественная литература, 1984. - 736 с. 102. Мостафин Р. Каршылыклар аша // Социалистик Татарстан. - 1977. - 14 август. 103. Мостафин Р. Кем ул Алсу? // Социалистик Татарстан. - 1983. - 11 декабрь. 104. Мостафин Р. Романтик омтылышмы, аек акылмы? // Казан утлары. - 1973. - № 11. - Б. 184 - 186. 105. Мусин Ф. Бүгенге татар әдәбиятында заманчалык // Социалистик Татарстан. - 1979. - 20 май. 106. Мусин Ф. Үткәндәгеләргә илтифат // Тарих һәм заман / Ф. Мусин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - Б. 3 - 73. 107. Мусин Ф. Тарих һәм заман: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 190 б. 108. Мусин Ф. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия / Ф. Мусин, З. Хәбибуллина, Ә. Закирҗанов. - Казан: Мәгариф, 2000. - 384 б. 109. Мусин Ф. Эшчеләр темасын яктырту юлында // Тарих һәм заман / Ф. Мусин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - Б. 121 - 149. 110. Нәҗипов Р. Милләт өчен, халык өчен янып яши, иҗат итә // Шәһри Чаллы. - 2008. - 26 март. 111. Нигъмәтуллин Э. Әдәби хәзинәгә яңа өлеш // Социалистик Татарстан. - 1981. - 7 март. 112. Нигъмәтуллин Э. Прозабыз турында уйланулар // Казан утлары. - 1978. - № 11. - Б. 161-168. 113. Нуруллин И. Әдәбиятта шартлылык турында // Тор мыш һәм сәнгать чынлыгы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / И. Нуруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - Б. 47 - 66. 114. Поварисов С. Мәктәптә әдәби әсәрнең телен өйрәнү: Әдәбият укытучысына ярдәмлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. - 182 б. 115. Проблемы экологии в современной литературе (по роману Ч. Айтматова "Плаха") // https://www.bestreferat.ru/referat-12506.html [Электронный ресурс] (мөрәҗәгать итү вакыты: 7.04.2019). 116. Рудзевич И. Человек и природа в творчестве Сергея Залыгина: автореф. дис. ... д-ра филол. наук. - Ниж. Новгород: Нижегород. гос. ун-т., 2003. - 56 с. 117. Сарьян Х. Туган як моңы // Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр (Хәсән Сарьян турында истәлекләр) / төз. Р. Миңнуллин. Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - Б. 12 - 16. 118. Сверигин P. Характер һәм психологик дөреслек // Яңа герой һәм яңа алымнар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Р. Сверигин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - Б. 3 - 34. 119. Сверигин Р. Язучының күңел кыңгыраулары // Яңа герой һәм яңа алымнар: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Р. Сверигин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. - Б. 92 - 118. 120. Сверигин Р., Хатипов Ф. Әмирхан Еники // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 6 т.: 60 - 90 нчы еллар әдәбияты. - Казан: Раннур, 2001. - Б. 97 - 123. 121. Смирнова А.И. Русская натурфилософская проза 1960 - 1980-х годов: философия, мифология, поэтика: автореф. дис. ... док. филол. наук. - Воронеж: Воронеж. гос. ун-т., 1995. - 41 с. 122. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 640 б. 123. Сохряков Ю.И. Природа и человек: (По страницам современной литературы). - М.: Знание, 1990. - 64 с. 124. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 6 т.: 60 - 90 нчы еллар әдәбияты. - Казан: Раннур, 2001. - 544 б. 125. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 4 т.: Татар совет әдәбияты. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 568 б. 150 XX гасырның икенче яртысы татар прозасы 126. Татар әдәбияты тарихы: 8 томда. 6 т.: 1960 - 1980 нчы еллар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. - 775 б. 127. Төхфәтуллин Р. Игенче белән нефтьче ник бәхәсләшә? // Социалистик Татарстан. - 1967. - 24 март. 128. Фәттахов И. Туксанынчы еллар әдәбияты (Анкетага җаваплар) // Казан утлары. - 1999. - № 11. - Б. 154 - 156. 129. Фәтхерахманов Р. Йөрәкнең җеназасы // Казан утлары. - 2003. - № 11. - Б. 132 - 138. 130. Ханзафаров Н. Без аңлыйбыз аны // Татарстан. - 1997. - № 12. - Б. 55 - 61. 131. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. - Казан: Раннур, 2002. - 352 б. 132. Хатипов Ф. Тынгысыз җан // Казан утлары. - 2008. - № 3. - 125 б. 133. Хатипов Ф. Р. Төхфәтуллин повестьлары // Казан утлары. - 1974. - № 11. - Б. 175 - 180. 134. Хатипов Ф. Эшче рухы // Казан утлары. - 1976. - № 8. - Б. 154 - 162. 135. Хатипов Ф. Яшәеш гаме // Казан утлары. - 1986. - № 5. - Б. 170 - 173 136. Хатипов Ф., Зиннатова Н. Духовный мир дилогии Г. Баширова "Семь ключей" // Татар совет прозасында образлар һәм характерлар. - Казан: КДПИ, 1981. - Б. 15-76. 137. Хәзерге татар әдәбиятында әхлакый эзләнүләр. - Казан: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. КФАН СССР, 1989. - 145 б. 138. Хәлим А. Туры тулпар кая чаба // Казан утлары. - 2014. - № 5. - Б. 107-116. 139. Хәмидуллина Р. Сихерчеләр кирәк дөньяга // Казан утлары. - 1994. - № 4. - Б. 175 - 179. 140. Шәмсутова А. Фәүзия Бәйрәмова повестьларында яшәү фәлсәфәсе // Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш / А. Шәмсутова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. - 205 б. 141. Человек и природа в советской прозе. Межвузовский сб. научных трудов. - Перм. ун.-т, 1980. - 156 с. 142. Человек и природа в художественной прозе. Межвузовский сб. научных трудов. - Перм. ун.-т, 1981. - 162 с. 143. Шукурова К.А. Проблема национального своеобразия философскоэстетического восприятия природы в современной советской многонациональной прозе. автореф дис. ... канд. филол. наук / Ин-т мировой лит. им. A.M. Горького АН СССР. -М., 1984. - 25 с. 144. Щацкая А.О. Проблема "Человек-общество-природа" в советской литературе 60 - 70-х годов: автореф. дис. ... канд.филол. наук. - Киев: Киев. гос. ун-т им. Т.Г. Шевченко, 1989. - 17 с. 145. Эсалнек А.Я. Основы литературоведения: Анализ художественного произведения. - М.: Флинта: Наука, 2003. - 214 с.