Гамьле әңгәмә МИЛЛИ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ - ЗАМАН ТАЛӘБЕ Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе. Агымдагы елның апрель аенда башкалабыз Казанда моңарчы күрелмәгән зур вакыйга, әйтергә кирәк, тарихи вакыйга булды. Бу вакыйга киң җәмәгатьчелектә, бигрәк тә милли зыялыларыбызда зур хуплау һәм канәгатьлек хисләре, киләчәктә милли мәгарифебезнең ышанычлы алгарышына өметләр уятты. Сүзебез милли мәгарифебезне үстерүгә багышлап үткәрелгән "Туган тел" Бөтендөнья форумы турында. Әлеге форумда татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары белән үткәрелгән халыкара олимпиадага, яшь әдәбиятчыларның Бөтенроссия "Илһам" конкурсына йомгак ясалды. Шулай ук милли мәгарифебезне һәм тәрбия эшен оештыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде. 3500дән артык яшь милли әйдаманыбыз Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, республиканың дистәләрчә җитәкчеләре белән бергә, татар халкының милли гимны булган "Туган тел"не җырлады. Бу вакыйга милли мәгарифебезне үстерү буенча зур күләмле чара гына түгел, ә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә әһәмияткә ия милли сәясәтнең чынбарлыгы, реаль чагылышы буларак та кабул ителде. Укытучыларның быелгы традицион август киңәшмәсе республикабызның Мөслим районында уза һәм ул милли мәгарифне, милли тәрбияне тагын да үстерүгә юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле. Бу чара шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга дәрәҗәсендә үтәр, шәт. Туган халкыбызның төп әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы буларак, без бу вакыйгаларның үзәгендә булып, аны үз укучыларыбызга җиткерергә уйладык. Журнал укучылар даирәсенең зур өлешен мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, галимнәр алып тора бит. Шуңа күрә дә без әдәби журналыбызның һәр чыгарылышында Милли мәгарифебез мәсьәләләрен яктыртырга тырышабыз. Милли әдәбиятыбыз, хак тарихыбыз аша әдәбият белемен фән буларак үстереп, милли мәдәниятебез, сәнгатебез, халкыбызның үрнәк традицияләрендә милли тәрбия эшен җәелдерергә омтылабыз. Журналыбызның махсус чыгарылышын ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмәдән башлавыбыз бик табигый. - Энгель Нәвапович, милли мәгариф мәсьәләсе хәзерге глобаль дөньяда ни дәрәҗәдә актуаль? Актуальлеге аз санлы халыклар, милләтләр өчен генәме? Белем алуга милләтнең катнашы бармыни, диючеләргә ни дип җавап бирергә? - Һәммәбезгә мәгълүм, Татарстан - күпмилләтле республика. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Заман шартларына бәйсез рәвештә республикада шуның кадәр халык вәкиле яши икән, әлбәттә, милли мәсьәләләр һәрвакыт актуаль булып кала. Бу, үз чиратында, мәгариф системасына да кагыла. Милли мәгариф мәсьәләләре бүгенге көндә билгеле дәрәҗәдә системага салынып, аларны хәл итү эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләр челтәренә күз салыйк. 742 мәктәптә татар телендә белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Чуваш милләтеннән булган балалар 95 мәктәптә белем алалар. Удмурт милләте өчен 28 мәктәп ачылган. Мари милләте балалары өчен 20 мәктәп эшли. Өч мордва, бер яһүд, бер башкорт мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә. Бу мисал балалар бакчалары челтәренә дә кагыла. Мәктәпләрнең тугызъеллыклары да, башлангычлары да, гомуми урта белем бирүче унберьеллыклары да бар. Әлеге мәктәпләрнең максаты - күпсанлы милләтләргә белем алу өчен шартлар тудыру. Болардан тыш бездә аз санлы милләтләр дә бар бит әле. Ә алар өчен, туган телләрен, туган әдәбиятларын, мәдәниятне өйрәнү өчен шартлар тудыру максатыннан, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре ачыла яки аларның бүлекчәләре эшли. Алар Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Менделеевскида, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Әлмәттә эшләп киләләр. Бу мәктәпләрдә 1500ләп бала белем ала, үзенең телен өйрәнә. Барлыгы 47 бүлекчә ачылган һәм анда 25 милләт вәкиле өчен тел, мәдәният, сәнгатьне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырылган. Белем алу һәм милли тәрбия бер-берсеннән аерылгысыз. Бу бәйләнешнең тамырлары тирән, ул - безнең традицияләребез, ул -безнең яшәү, көн итү тәҗрибәсе һ.б. Һәркем мәгариф турындагы закон кысаларында тиешле белемне алырга тиеш. Шуңа да бездә туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру - хөкүмәтебезнең, дәүләтебезнең бурычы. Туган телдә белем бирә торган мәктәпләр бар һәм булачак. Бу мәсьәлә - безнең республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле милли сәясәт, гуманлы сәясәт. - Чыннан да, соңгы биш елда республикабызда милли гимназияләр, милли мәктәпләр ачуга зур әһәмият бирелде. Татар милли гимназияләре генә түгел, рус, чуваш һ.б. Бу бөтен укыту-тәрбия эшен яңача оештыруны таләп итә. Мәсәлән, таләпләргә җавап бирердәй дәреслекләр, җиһазлар, кадрлар... - Президентыбыз Р.Н.Миңнехановның турыдан-туры катнашында республикабызда милли мәктәпләр, милли гимназияләр ачылды. 2016 елның август киңәшмәсендә исә Татарстан Республикасы хөкүмәте карары белән 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Шушы концепция кысаларында 2020 елга кадәр концепцияне тормышка ашыру планы расланды. Шушы планнарны һәрбер район, шәһәр үзендә раслады. Бу, иң беренче чиратта, моңа кадәр булган милли мәгариф челтәрен саклап калуга юнәлтелгән. Икенче бурыч - татарча, гомумән, милли телдә белем бирә торган сыйныфларның санын арттыру. Әлеге мәсьәләләр безнең контрольдә. Бу эш гади генә эшләнә алмый. Аның өчен тиешле ресурслар булырга тиеш. Беренче чиратта, ул педагогик кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Икенчедән, мәктәпнең матди-техник базасы, ресурслары булу мөһим. Өченчедән, белем бирүнең сыйфаты югары булсын. Концепция үз эченә менә шушы юнәлешләрне ала. Бүгенге көндә дәреслекләргә килгәндә исә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ике юнәлештә эшли. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен әзерләү. Икенчесе - федераль исемлеккә кергән төрле предмет дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм аңа милли төбәк компонентын кертү. Бу ике юнәлеш буенча да эш бара. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килсәк, 64 укыту-методик комплекты федераль исемлеккә кертелде. 40тан артыгы яңадан кертү өчен әзерләнде. Бүгенге көндә Татарстан тарихы, татар халкы тарихы дәреслеге эшләнә. Моннан тыш, Татарстан географиясе, сәнгате, әйләнә-тирә мохит дәреслекләренә милли-төбәк компонентын кертү максатында да эш бара. Һәр елны дәүләт телләрен үстерү программасы кысаларында Мәгариф һәм фән ми нистрлыгы аша Россия төбәкләренә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүлеп бирелә. Август киңәшмәсенә татар мәктәбе директорларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын чакырабыз. Киңәшмә үткәннән соң, һәр төбәккә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп җибәрәбез. Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә килсәк, эш шулай ук ике юнәлештә бара. Беренчедән, төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курслары оештырыла. Мәсәлән, 2016 елда 75 татар теле укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе өчен Мәгарифне үстерү институтында белем күтәрү мөмкинлеге тудырылды. Ул Россия төбәкләре өчен бушлай. Россия төбәгеннән килгәннәргә Татарстан Республикасындагы югары уку йортларына кабул итүдә ярдәм күрсәтелә. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә тормышка ашырыла. Моннан тыш һәр елны төбәкләрдә татар мәгарифе көннәре үтә, соңгы өч елда бу чаралар Марий Элда, Мордовиядә, Төмәндә, Әстерханда, Удмуртиядә, Пензада, Оренбургта, Чиләбедә, Пермьда, Түбән Новгородта, Саратовта оештырылды. Аларның һәркайсында безнең махсус белгечләребез булды, китаплар, дәреслекләр алып барды. Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, укытучыларга семинарлар үткәрелде. Болар барысы да төбәкләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә алып барыла. Моннан тыш, узган уку елында Россия төбәкләре өчен махсус грант булдырылды. Шулай ук телләрне үстерү программасы кысасында биш грант бүлеп бирелде. - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, милли мәгарифебезгә кертүне таләп итә. Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсе безнең милли мәгариф мәнфәгатьләре белән ни дәрәҗәдә аваздаш? Үзебезнең традицион укыту-тәрбия алымнары, чараларының кайсы яклары өстен? - Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе безнең өчен ят түгел. Аның күп яклары, гомуми фәлсәфәсе безгә таныш булганга, милли мәгариф системасы таләпләренә җавап биргәнгә күрә, республикабызда 2012 елдан бирле кулланыла. Танылган татар галиме, әдибе Г.Ибраһимов баланың эзләнүен һәм укытучының аңа эзләгәнен табарга юл күрсәтүен өстен күрә. Без Сингапур коллегаларыбыз тәкъдим итә торган балаларның коммуникация, хезмәттәшлек, тәнкыйтьчел һәм креатив фикерләү, эзләнү, проблемаларны чишү күнекмәләрен камилләштергән алдынгы, исбат ителгән ысулларын өйрәнеп кулланабыз. 2015 елда 71 ил арасында 15 яшьлек балаларның математика, уку һәм табигый фәннәр циклы белемнәре буенча безнекеләр беренче урынны алды, моңа кадәр бер илнең дә мондый нәтиҗә күрсәткәне булмады. Әлеге тәҗрибәнең өстенлеге - баланың сәләтен күреп, үстерә белү, тормышта алган белемнәрен файдалы кулланып, үз юлын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Федераль милли мәгариф стандартлары кушканча, бу методика ярдәмендә укытучылар дәрестә логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, аны адымлап чишү, белемнәрне модельләштерү, нәтиҗә чыгару, укучыларны төркемнәрдә эшләтү һәм башка гамәлләрне күздә тота. Шулай ук әлеге система әхлак кануннарына, гуманизмга нигезләнгән булуы белән дә безнең милли мәгарифкә якын тора. - Яңадан милли татар гимназияләренә кайтыйк әле. Әлбәттә, яңалыкларның бәхәссез нәтиҗәләрен без - журналистлар да, язучылар да күрәбез. Киләчәк мәктәпләребезнең модуле дә, сез әйткәнчә, шулардыр. Ә ул мәктәп, гимназияләрдә, балалар бакчаларында эшләүче милли кадрларны әзерли торган педагогика университетыбыз юк. Ут күршебез Башкортстанда педагогика университеты бар. Анда татар теле һәм әдәбияты кафедралары да бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. - Милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү шактый проблемалы булып кала бирә. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә торгынлык кичерде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен эш башланып китте. Арча, Минзәлә педагогика көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс статусы алды һәм биредә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре өчен педагоглар әзерләнә. Моннан тыш Чаллы дәүләт педагогика университетында һәм Казан федераль университетында телләрне үстерү программасы кысаларында узган ел аерым төркемнәр җыелды. Аның өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан махсус акча бүлеп бирелде. Биредә татар теле һәм башлангыч мәктәп укытучылары, милли балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләнәчәк. Узган ел Чаллыда шул программа нигезендә 67 студент, КФУда 25 студент максатчан рәвештә кабул ителде. Милли татар гимназияләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министрлыгы алар белән эзлекле эш алып бара. Һәрбер районда милли мәгариф буенча база мәктәбе булдырылды. Аларның саны - 72. Шуның 42се - татар гимназиясе. Һәр елны аларның аерым рейтингы булдырыла, моннан тыш, директорлар белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелә. Анда уку елы дәвамында ирешелергә тиешле план-күрсәткечләр билгеләнә. Уку елы ахырында бу эшкә анализ ясала һәм тиешле карарлар кабул ителә. Әлбәттә, милли мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү эше иң элек база мәктәпләреннән башланды. Һәр районда көчле мәгариф үзәге, үрнәк мәктәп эшләп килсә, калган мәктәпләрне дә тәртипкә китерү эше җиңелрәк булачак. Директорлар белән ике арадагы килешүнең нәтиҗәләрен белү өчен, агымдагы елда барлык база мәктәпләренең эшчәнлеген махсус чыгып өйрәндек. Нәтиҗәләр мәктәп җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә каралды, аларга конкрет бурычлар куелды. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Төрле акланулар табып, рус теленә күчә баруны кабул итмибез. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирү дә сылтау булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләренә әти-әниләр белән аралашып эшләү бурычы куелды. Казан мәктәпләре челтәрен ныгыту максатында, Казан шәһәрендәге Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия мисалында Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга шәһәрләрендә балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү оешмаларын үз эченә алган Милли мәгариф үзәкләре төзү максаты куелды. Эшне Чаллыдан башларга уйлыйбыз. Июнь аенда шәһәр мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев катнашында әлеге мәсьәлә буенча махсус очрашу булып узды. - Тәрбия эше, укыту процессы кебек үк, өзеклекне кичерми... Тәрбия эшендә каникуллар булырга тиеш түгел дигән гыйбарә бар. Соңгы елларда республикабызда укучыларның җәйге ял лагерьларын оештыруга игътибар бермә-бер артты... Безне анда укучылар белән очрашуларга да еш чакыралар. "Сәләт" лагере үзе генә дә ни тора! Әмма әле озын җәй буена игътибардан читтә калган балалар да бихисап... Шәһәрләрдә үзләре укый торган мәктәпләрдә ачылган лагерьлар балаларны табигатьтән аера, мәхрүм итә, дисәк тә була... Республикабызда ел дәвамында берөзлексез эшли торган үз "Артек"ларыбыз кайчан булыр икән? - Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү белән беррәттән, милли тәрбия мәсьәләсе дә бик актуаль. Мәгариф идарәләре тарафыннан моңа бик зур игътибар бирелә. Бала телне өйрәнсен, ул телгә карата аңарда кызыксыну тусын өчен, бу эш сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә, гаиләдә дә, дәвам итәргә тиеш. Бу максатта 2014 елда зур проект старт алды - балалар өчен махсус (җәйге) ана телебезне өйрәнү лагерьларын оештыру. Аларның форматы елдан-ел камилләшә бара. Аңа җәлеп ителгән укучыларның саны арта, географиясе елдан-ел киңәя. Хәзергә ана телен өйрәнү лагерьлары унау. Алар берьюлы 2400ләп баланы кабул итә. Быел Дәрвишләр бистәсендә Республика Олимпиада үзәге белән берлектә "Дуслык" лагере эшли башлады, Спас районында "Болгар - Туган тел", Арчаның Яңа Кырлай авылында "Без -Тукай оныклары", Актанышта "Бүләк", Мамадыш районында "Нурлы алан", шулай ук "ТАРТАРИКА" лагерьларының эшчәнлеге тел өйрәнүгә юнәлтелгән. Бу эш дәрес форматында түгел, ә мавыктыргыч итеп үткәрелә. Лагерьларга КФУдан, Чаллы педагогика университетыннан, педагогика көллиятләреннән, Фәннәр академиясеннән, ТР Мәгарифне үстерү институтыннан галимнәр чакырыла. Моннан тыш, истәлекле урыннарга кызыклы экскурсияләр оештырыла. - Тәрбия эшендә милли сәнгатебез, әдәбиятыбыз, хак динебезнең әһәмияте һәркемгә билгеле. Сез, белгәнебезчә, милли мәдәниятебездән аерылгысыз яшәү рәвеше алып барасыз. Гаиләгездә барыгыз да биючеләр, Сез - оста гармунчы, җырчы да... Үзегез дә, улыгыз да милли көрәш белән шөгыльләнәсез. Безнең өчен иң мөһиме - Сез милли әдәбиятыбызны даими укучы да... Бу матур үрнәкне мәктәпләребездә ничек җәелдерергә икән? Ничек кайтарыйк икән гаиләләребезгә милли традицияләребезне? - Әлбәттә, тәрбия эшендә милли сәнгатьнең, әдәбиятның роле зур булуы бәхәссез. Шунлыктан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кызыклы гына проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе 2014 елдан старт алган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар әдәби бәйгесе булса, икенчесе - балалар өчен 2016 елда гына башланган "Сәяр" театр фестивале. Беренче эшне ТР Язучылар берлеге, әдәби журналларыбыз белән бергә башкарабыз. Укучылар арасында поэзия, проза, драма жанрларында каләм сынаучыларның сәләтләрен барлыйбыз. Районнарга чыгып, иң яхшы әсәр авторларын тыңлыйбыз һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә торган чарада әлеге бәйгегә йомгак ясыйбыз. Бу бәйге елдан-ел популярлаша бара. Быел анда катнашырга теләгән укучыларның саны өч меңнән артып китте. Бу проект йомгаклау тантанасына килүче балаларның үз әсәрләре кергән җыентыкка ия булып кайтулары белән дә үзенчәлекле. Әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында "Казан утлары" журналы мөхәррирләре дә катнашты. Бу конкурсның җиңүчеләре яшь авторлар буларак әдәби журналлар өчен дә кызыклы. Үз әсәрләре матбугатта, китапта басылып чыккан укучы әдәбиятка, сәнгатькә тагын да якыная. "Сәяр" фестивале исә шулай ук күп укучыларны җәлеп итте, кызыксындырды. Аңа узган ел сентябрь аенда старт бирелеп, башта балалар бакчаларында, мәктәпләрдәге театр түгәрәкләренә йөрүче укучыларның эшләрен видеоформатта җыеп алдык. Аларга артистларыбыз, драматургларыбыз, сәнгать әһелләре бәя бирде. Аннары биш зонага бүленеп, спектакльләрдән өзекләрне карадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Декабрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бу фестивальгә беренче кат йомгак ясалды. Болар, әлбәттә, милли сәнгатьне, милли әдәбиятны популярлаштыру йөзеннән эшләнелә. Әлеге матур эшне без районнарда да җәелдерүне сорыйбыз. Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган конференциядә, Каюм Насыйри, Гамил Афзал укуларында да укучылар теләп катнаша. Бу чараларга шулай ук галимнәр, әдәбият, сәнгать әһелләре җәлеп ителә. Киләчәктә Бөтенроссия Каюм Насыйри укуларын тулысынча татар телендә генә үткәрергә планлаштырабыз. Балалар чит төбәкләрдән килеп тә татарча матур итеп чыгыш ясыйлар, бу безнең өчен куанычлы. Без татар теле укытыла торган мәктәпләрне Россия күләмендә сакларга тырышабыз. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 26 төбәгендә 1184 мәктәптә татар теле өйрәнелә яки татар телендә белем бирелә. Балалар үзләренең интеллектуаль иҗади сәләтләрен дә шул чараларга катнашып сынап карый ала. Кеше кече яшьтән сәнгатькә, әдәбиятка тартыла икән, аның күңеле матур була, киләчәктә дә ул шушы юлны дәвам итәр дигән ышаныч туа. Спортка килгәндә исә... Ул һәр кешене гомере буе озатып бара. Мин милли көрәш, ирекле көрәш белән ныклап югары уку йортында укыганда шөгыльләндем. Безнең бурыч - милли спорт төрләрен, уеннарын укыту программасына кертү. Шулай ук шахмат дәресләре дә үткәрелергә тиеш дип беләм. Бу җәһәттән, киләчәккә матур уй-планнарыбыз бар. - Сез - Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган интернат-гимназиянең кендек әтисе. Бу гимназия-интернат, һичшиксез, милли мәгарифебезнең киләчәк модуле! Әлеге сорауны биргәндә, әлбәттә, без бу интернатта фәкать милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтергә җыенмыйбыз... Анда рус, инглиз телләре дә, төгәл фәннәр дә тирәнтен үзләштерелә, уку-укытуда иң алдынгы технологияләр кулланыла. Ә миллилек - Ана теле - мәгариф-тәрбия теле өстенлек итә. Аны бөтен милли мәгарифебезнең казанышы итү өчен ни-нәрсәләр эшләргә кирәк? - Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат - инде Татарстан күләмендә генә түгел, якын төбәкләр өчен дә танылган мәктәп. Беренчедән, анда матди-техник база шәп. Укучылар өчен бик яхшы шартлар тудырылган һәм ул интернат тибында. Бала тулысынча укуга чумып белем ала ала. Икенчедән, анда гыйлемле, алдынгы укытучылар сыйфатлы белем бирә. Мисалга берничә сан гына китереп үтик. Соңгы дүрт елның олимпиада нәтиҗәләрен алсак, 2014 елны республика этабында интернат-гимназия сигез призлы урынга ия булса, 2015 елда 17 призлы урын алды, 2016 елда - 21, ә быел 28 укучы призлы урын яулады. Бердәм дәүләт имтиханнарын карасак, 2015-2016 уку елында математикадан, рус теленнән 80,2 уртача балл алуга ирешелде. Әгәр дә бу фәкать татар җирлеге, татар мохите булуын исәпкә алсак, димәк, монда рус теленең дә тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы бирелүен ачык күрәбез. Гуманитар гимназия-интернат дисәк тә, монда һич кенә дә милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтү дөрес булмас. Биредә бөтен фәннәр дә сыйфатлы итеп укытыла. Бик күп проектлар тормышка ашырыла. Әлеге гимназияне тәмамлаган, бүгенге көндә бик кызыклы проектларның авторы Айдар Шәйхинны инде белмәгән кеше юктыр. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың гран-при иясе булу белән беррәттән, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында да абсолют җиңү яулап кайтты. Димәк, укучы төпле белем алуын үзенең мисалында раслады. - Бездәге август киңәшмәсе республикабыз укытучылары өчен генә түгел, ә, бәлки, чит төбәкләрдәге татар теле, әдәбияты укытучылары өчен дә... Менә ничә еллар инде аларны Казанга чакырып китерәсез. Без, язучылар, алар белән очрашуларда бик теләп катнашабыз. Республикабыздан читтәге милли мәктәпләрнең хәл итәсе мәсьәләләре һаман саен чыгып тора... Дәреслекләр буенча да, кадрлар буенча да. Бу уңайдан министрлык тарафыннан ниләр эшләнә? - Август киңәшмәсе быел 6-8 августта үткәреләчәк. Аның беренче көне, гадәттә, Татарстанның тәҗрибәсен күрсәтүгә багышлана. Укытучыларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына алып барабыз. Икенче көнендә пленар утырыш үткәрелә. Монда, нигездә, тәҗрибә уртаклашуга, узган уку елына йомгак ясауга һәм яңа уку елына максатбурычларны билгеләүгә юнәлтелгән чаралар үтә. Төбәкләр белән эшчәнлеккә килгәндә, һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Эш шуннан чыгып оештырыла. Мәсәлән, татарлар бик күпләп яши торган Башкортстан белән багланышлар нык. Министрлыкның махсус приказы белән, Татарстанның һәрбер районы Россиянең бер төбәгенә беркетелгән һәм алар белән тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Бу инде бигрәк тә методик ярдәм күрсәтүгә, тәҗрибә уртаклашуга кагыла. Ә Башкортстанның һәр районы безнең бер районга беркетелгән. Багланышларыбыз башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә ныграк. 2014 елда анда татар мәгарифе көннәре үткәреп кайттык. Аларның ихтыяҗыннан чыгып китаплар бирдек. Белем күтәрү курслары үткәргән вакытта, лагерьга балалар җыйганда, аларга квотаны һәрвакыт күбрәк бирәбез. Башкортстанның гына түгел, һәрбер районның үзенчәлеген шулай исәпкә алырга тырышабыз. Мәсәлән, күптән түгел Красноярск краенда семинар булды. Әлбәттә, ул татар мәктәпләренең күплеге белән аерылып тормый, шуңа да карамастан, үзләре ни сорады, аларга нинди юнәлештә ярдәм, нинди белгечләр кирәк - без Мәгарифне үстерү институтыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белгечләр җибәрдек, ихтыяҗны өйрәндек. Алар анда методик семинар үткәреп кайттылар. Латин графикасына һәм ерак чит илләргә килгәндә исә, татар телен өйрәнүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән, Президентыбыз карары нигезендә, махсус "Ана теле" проекты эшләнде. Аның кысаларында "Ана теле" мәктәбе эшли. Ул һәр елны ун кешене кабул итә һәм алар февральдән февральгә кадәр бер еллык бушлай курслар уза. Анда аудио, видео язмалар ярдәмендә телне өйрәтү, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, Татарстан, татар халкы белән дә таныштыру күздә тотыла. - Республикабыз уку йортлары, балалар бакчалары төзү буенча Россия күләмендә алдынгылар рәтендә. Быел да яңа уку йортларын куллануга тапшыру булачак... Инде 2нче сменада укыту чарасызлыгыннан кайчан котылырбыз икән? - Соңгы елларда республикабыз шәһәрләрендә демографик үсешнең югары күрсәткечләре бу мәсьәләне тиз арада хәл итүне кыенлаштыра. Казан буенча узган уку елында гына да укучылар саны 4 мең ярымга артты. Казан мәктәп-гимназияләренең башлангыч белем бирү классларына 14 меңнән артык укучы кабул ителде, быел бу санның 14 мең ярымнан артуы көтелә. Бу Казанда һәр унынчы укучы икенче сменада укый дигән сүз. Бүген шәһәрдәге 185 мәктәпнең 62се балаларны ике сменада укыта. Узган уку елында Татарстанның 1419 гомуми белем бирү оешмасына 46 меңнән артык бала беренче сыйныфка кабул ителгән иде, быел бу санның 48 меңгә җитүе фаразлана. Казанда балалар бакчаларына да урыннар җитмәү сәбәпле, быел, нигездә, 1 ноябрьгә кадәр өч яшен тутырып өлгерүче балалар кабул ителәчәк. Бу аларның әниләренең декрет ялы сроклары тәмамлануга бәйле. Калган урыннарга, чират нигезендә, ике яшьтән алып өч яшькәчә булган балалар кабул ителә. Хәзерге вакытта Татарстан буенча өч яшькәчә булган балаларның бакчаларда урыннар белән тәэмин ителеше 46,4 процентны тәшкил итә. Бу мәсьәлә Казаннан тыш Чаллы, Арча, Питрәч, Лаеш, Кукмара районнарында да кискен тора. Шатлыклы хәбәрләргә килсәк, быел сентябрьгә кадәр Биектау районының Шигали авылында - 80, Кукмараның Нырья авылында 50 урынлы балалар бакчалары ачылачак. Ел ахырында Арчаның Хәсәншәех авылында да 50 урынлы бакча ачылырга тиеш. Казанда шулай ук ел азагына кадәр 900 балага исәпләнгән өч яңа балалар бакчасының сафка басуы көтелә. Быел 1 сентябрьдә Арча шәһәрендә - 500 урынлы татар мәктәбе, Биектауда 500 урынлы балалар иҗат үзәге булган мәктәп, Чаллының 36нчы микрорайонында бер, шулай ук Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән ике күп профильле гимназия ачылачак. - Яңа уку елы август киңәшмәсеннән башлана, диләр... Бу укытучыларның җәйге яллары тәмамлану, ремонт-төзекләндерү эшләрен хәл итү белән дә, беренче сентябрьдә укырга килүче яңа укучыларга да бәйле... Быелгы уку елын нигәдер, август аеннан башлана дип түгел, нәкъ менә апрель аенда узган тарихи вакыйгадан башланды дип әйтәсе килә... Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә һәм барлык укучыларга, укытучыларга бу изге эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек, "ИҢ ЗУР ТЕЛӘГЕМ - РАЙОН ХАЛКЫНЫҢ ТОРМЫШЫН ТАГЫН ДА ЯМЬЛЕРӘК, УҢАЙЛЫРАК ИТҮ" Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, халкыбызның җырларында җырлана торган ямьле Ык буена урнашкан. 20 меңнән артык халкы булып, шуларның 90 проценттан күбрәген - татарлар, 6 процентка якынын руслар, 2,5 процентын мари һәм 1,3 процентын башка милләт халыклары тәшкил итә. Районда 19 җирле үзидарә Советына берләшкән 71 авыл исәпләнә, шуларның 57 се - татар авыллары. "Мөслим" - гарәп сүзе. Ул итагатьле, әдәпле, тәрбияле дигәнне аңлата. Мөслимдә яшәүче халыкның да тормыш-яшәеше нәкъ менә шушы аңлатмага тәңгәл килә. Район үзәгендә һәм авылларда өч дистәдән артык мәчет, бер чиркәү эшләп килә. Быел гына сафка баскан, өр-яңа Җәмигъ мәчете - Мөслимнең бизәге. Мөслимнең "Туган як" музеенда төбәгебезнең тарихы, җирле халыкның гореф-гадәтләре, тормыш рәвеше белән танышып, кызыклы мәгълүматлар алырга була. Җирлегебез рәссамнарының туган ягыбызны сурәтләгән картиналарын, сынчы Илисәй ага Имамовның агачтан уеп ясалган сыннарын, тал белән үрү остасы Альберт Минһаҗевның эшләрен күреп соклана аласыз. 2014 елда "Туган як" музее яңа бинага күчерелде, аңа эчтән һәм тыштан капиталь ремонт ясалды, күпсанлы экспонатлар уңайлы залларда урын алды. Мөслим ягының иң зур байлыгы, горурлыгы - аның кешеләре. Хезмәт сөючән, тыйнак, акыллы, белемгә омтылучан халкым рухи һәм матди байлыклар тудырып, шул уңышларга куанып яши. Мөслимнән чыккан Гегель Гәрәев, Марсель Вәлитов, Васил Гайфуллин, Марсель Бакиров, Флүр Баһаутдинов, Флүс Газизов, Дания Заһидуллина кебек фән эшлеклеләре, докторлар, академиклар - безнең горурлыгыбыз. Гомере буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов та, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры горурлыгы Зөфәр Харисов та, җырчылар Фатыйма Һадиева, Халидә Уразаева, Зифа Басыйрова да бездә туыпүскәннәр. Беренче космонавт Юрий Гагарин һәм башка бик күпләрне бөек юлга әзерләгән якташыбыз Никон Егоров белән дә хаклы рәвештә горурлана мөслимлеләр. 2016 елда Мөслим мәдәният йорты каршында "Мөслимлеләр әдәбият һәм мәдәният дөньясында" дигән исем белән музей эшли башлады. Анда районыбызның күренекле шәхесләренең бәһаләп бетергесез архив материаллары тупланган. Алар танылган шагыйрьләр Зөлфәт, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Наис Гамбәр, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаик, драматург Фоат Садриев, прозаиклар Флүс Латыйфи, Фәрит Гыйльметдинов, Факил Сафин һәм башка бик күпләрнең тормыш, иҗат юллары турында сөйли. Халыкны китап укуга, мәдәни тормышка җәлеп итү максатында, үзәк китапханә, район мәдәният йорты заманча итеп үзгәртелде, матурланды. Аларда хезмәт күрсәтү көннән-көн заманчалаша бара, бүгенге көндә тиешле техника белән җиһазланган үзәк китапханә халыкка модель китапханә буларак та хезмәт күрсәтә һәм районда интеллектуаль тормышның мөһим үзәге булып тора. Мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать, хореография, театр, вокаль-хор коллективлары уңышлы эшләп киләләр. "Ык буйлары" бию ансамбле, "Чуерташ" КВН командасы, "Ак калфак" фольклор төркеме, Мөслим халык театры, "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы үзенең матур чыгышлары белән райондашларны, республика халкын һәрдаим сөендереп торалар. Балаларга өстәмә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасына капиталь ремонт үткәрелеп, заманча җиһазландырылды. Монда укучылар фән-техника, экология, спорт-туризм юнәлешендәге берләшмәләрдә актив шөгыльләнәләр. 2009 елда сафка баскан, заманча бинага урнашкан балалар сәнгать мәктәбе каршында "АССА", "Хыял", "Кәләпүш", "Чулпылар" хореографик ансамбльләре, тынлы уен һәм халык кораллары оркестры, "Тургай" курайчылар, "Ал чәчәк" гармунчылар коллективлары, инструменталь ансамбль, театр һәм хор эшли. Шулай ук укытучыларның "Мөслим тугайлары" фольклор коллективы, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле, инструменталь дуэтлары һәм триосы бар. Коллективлар ел саен күпсанлы рәсәй, республика, районкүләм чараларда катнашалар, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәре, призлы урыннар яулыйлар. Иң мөһиме: балалар арасында елның елына яңа талантлар ачыла һәм үстерелә. Спорт белән шөгыльләнү, сау-сәламәт яшь буын тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз. Район үзәгендәге спорт комплекслары, "Нептун" йөзү бассейны, һәр мәктәпнең спорт залы шул максатка хезмәт итә. Мөслим спортчылары республика күләмендә үткәрелгән ярышларда даими җиңүләргә ирешәләр. Ат спорты белән шөгыльләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Милли гореф-гадәтләрне саклап, Мөслимебездә дә спортның бу төрен торгызу 2016 елда башланды. "Аргамак" ат комплексында мөслимлеләргә һәм кунакларга елның һәр фасылында атта йөрү мөмкинлеге бар. Сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Ике ел дәвамында ремонт-реконструкция үткәннән соң ачылган район үзәк хастаханәсе республикада иң яхшылардан санала. Ул дәвалау-диагностика, консультация үзәге булып тора, амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтә. Хастаханәдә медицина иминиятләштерү программасы кысаларында бушлай дәвалыйлар. Шул ук вакытта түләүле ярдәм дә алырга була. Дәвалау учреждениесе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Иганәчеләр ярдәме белән заманча УЗИ, ФГДС, цифрлы рентгенография комплексы, физиотерапия җиһазлары алынды. Авыруларны югары квалификацияле белгечләр карый. Үзәк хастаханә базасында оештырылган табиб-белгечләр бригадасы авыруларны авылларга барып та кабул итә, аларга киңәшләр бирә, дәвалый. Бүген хастаханә - яңа технологияләр нигезендә, камиллеккә омтылып эшләүче һәм һәрчак үсештәге дәвалау учреждениесе. Мөслимебез дә, авылларыбыз да көннән-көн яңара, үзгәрә, матурая. Бу - халкыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Соңгы елларда төзелеш эшләре киң җәелдерелде. Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә. Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, "Курай" паркы, "Кояшлы Ык" ял итү зоналары төзелде. "Курай" паркы - ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын, халык мәнфәгатен, киләчәк буынның яшәешен кайгыртып ясалган искиткеч гүзәл ансамбль. "Кояшлы Ык" ял итү зонасы булган урында әле бер ел элек кенә әрәмәлек, чүп-чар өемнәре җәелеп ята иде. Кыска гына вакыт эчендә яр буе танымаслык булып үзгәрде һәм райондашларыбызның гына түгел, тирә-як шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә шимбә-якшәмбе көннәрендә килеп ял итү урынына әйләнде. Оешмапредприятиеләр, Мөслим халкы бу эшне зур түземлек һәм тырышлык белән башкарып чыктылар. Киләчәктә ял зонасын тагын да зурайту, матурлау, анда уңайлыклар тудыру дәвам итәчәк. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы - мөслимлеләрнең горурлыгы. Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Бадыйг Салихов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Социалистик Хезмәт Геройлары Зәкәрия Кашапов, Лотфулла Мусин, әфганчылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп куелган стеллаларны, чәчәкләр, агачларны тәртиптә тоту эшләрен Мөслим халкы бик теләп башкара. Район үзәгендә берничә ел элек булган урамнар белән бүгенгеләр арасында аерма бик зур. Хәзер урамнарда велосипедта яки җәяү курыкмыйча хәрәкәт итәргә мөмкин. Велосипедта йөрүчеләр, җәяүлеләр өчен юллар, велопарковкалар, ял итү урыннары көйләнде. Балалар мәйданчыклары, матур утыргычлар, зәвык белән ясалган чәчәк клумбалары, яктырткычлар - һәммәсе үз урынында. Шунысы куанычлы: болар барысы да Мөслим һөнәрчеләре тарафыннан эшләнде. 1968 елдан бирле җирлегебез өчен кирәкле һөнәр ияләре әзерләүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән һөнәри белем бирүче уку йорты - бүгенге көндә Сарман аграр көллияте филиалы бинасына да капиталь ремонт үткәрелеп, эчке-тышкы бизәлеш үзгәртелде, заманча җиһазлар кайтартылды. Алдагы уку елыннан аны Укыту үзәге итеп үзгәртеп, мәктәп укучыларының технология дәресләрен дә шушы базада үткәрү, профориентация өчен шартлар тудыру, кадрларны бары тик аларга булган ихтыяҗны исәпкә алып кына әзерләүне гамәлгә кертү планлаштырыла. Соңгы елларда район үзәге мәктәпләрендә өр-яңа инфраструктура булдырылды, биналар яңартылды, заманча җиһазлар белән баетылды. Яңа технологияләр нигезендә нәтиҗәле эшләүче инновацион уку йортлары буларак, республикабызда һәм күрше төбәкләрдә дә күпләргә билгеле булган лицей һәм гимназия биналары, аларның тирәягы аеруча зур үзгәрешләр кичерде. Бу коллективлар олимпиадалар, конкурслар, ярышларда җиңүчеләре, югары әхлаклы, тәрбияле балалары, мәктәпне тәмамлап, үз эшләренең чын осталары булган, югары үрләр яулаган шәхесләре белән хаклы рәвештә горурланалар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелгән урта мәктәп исә үзенең милли белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары белән күпләргә үрнәк. Гомумән, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеге белән аерылып торучы, республика, Россия күләмендә уңышлар яулаган укучылары, укытучылары белән горурланып яшәүче мәгариф оешмалары күп районыбызда. Республикада беренчеләрдән булып заманча үрнәк электрон иҗади лабораторияләр, уку әсбаплары, укыту программалары, презентацияләр безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булдырылды. "Электрон мәгариф"тә компетенция мәктәбе булып торган гимназия, Сингапур технологияләрен укыту-тәрбия процессына кертүдә "Өстенлекле мәктәп" ролен үтәгән лицей базасында ел саен дистәләрчә республикакүләм, төбәкара семинарлар, конференцияләр үткәрелә. Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән, Михайловка урта мәктәбенең куян, кош-корт фермаларын, Рус Шуган мәктәбенең мәктәп яны яшелчә бакчасын үрнәк итеп куярга була. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында заманча җиһазлау, яңартуга зур игътибар бирелә. Бакчаларда бизәлеш, җиһаз милли рухлы, үз төбәгенең патриоты булган, югары әхлаклы балалар тәрбияләүгә юнәлтелеп, аларда кече яшьтән үк матурлыкка мәхәббәт тәрбияләүнең нигезе булырлык итеп үзгәртелә. 2015 елда район үзәгендә барлык уңайлыклар тудырылган, зәвык белән эшләнгән "Күбәләк" балалар бакчасы сафка басты. Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика гранты иясе "Кояшкай" балалар бакчасы исә, коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, башкаларга үрнәк булырлык итеп бизәлде, җиһазланды. Мөслим районы мәйданының 85 мең гектар җирен сөрүлек җирләре били, шуның 50 мең гектары - иген басулары. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек буенча район республикада лаеклы урынны били. Аеруча кошчылык тармагы алда бара. Республикада беренчеләрдән булып шушы юнәлештә эшләрен башлап җибәргән, районыбыз халкын гына түгел, чит төбәкләрне дә кош ите белән тәэмин итүче Дамир Шәнгәрәев, Ирек Хәмәдишин, Илнур Сәхипгәрәев, Разыйф Кәрамов фермер хуҗалыклары елына миллионлаган баш тавык-чебеш, каз-үрдәк үстереп саталар. Мөгезле эре терлек асраучы фермерлар халыкның иткә-сөткә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. "Сөренчәк", "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыклары, "Туган як", "Намус", "Ык" агрофирмалары хезмәтчәннәренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә, өстәлләребездән икмәк ризыгы өзелми. Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядә лидерлар рәтендә саналучы җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җәмгыяте Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Компаниянең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исламов эшне җайга сала белә: монда уйлап табалар, ясыйлар, сыныйлар, яңалыклар кертәләр, күргәзмәләр оештыралар, сервис хезмәте башкаралар, саталар, илтеп бирәләр. Эшчеләрнең күбесе - югары квалификацияле белгечләр, заманча җиһазлар белән эшлиләр, лазер җайланмаларыннан файдаланалар. Оешмада көчле конструкторлык бюросы эшләп килә. Бүген биредә заман таләпләренә туры килә торган чәчү агрегатлары җитештерәләр. Аларны Россиянең 60 төбәгендә, 25 чит ил басуларында кулланалар. 15-20 тонна йөк сыйдырышлы трактор прицеплары да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Район үзәгендә һәм бик күп авылларда светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Ә аларны нәкъ менә шушы берләшмә җитештерә дә инде. Бу продукция белән алар "Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе" конкурсында призлы урын яулады. Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү, җәяүлеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, сары утлы светофорлар чыгара башладылар. Кояш энергиясе белән эшләүче бу җайланма, бер яктан, экономияле булса, икенче яктан, машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, юллардагы фаҗигаләрне киметергә ярдәм итә. Бүген районыбызда барган барлык инфраструктур үзгәрешләр дә халыкның яшәү рәвешен яхшырту, яшьләребезне авылга тарту, районыбызның киләчәген тагын да яхшырту максатында эшләнә. Шуңа күрә төп максатларыбызның берсе - район яшьләренә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, аларга киләчәк тормышлары өчен дөрес юнәлеш күрсәтеп, туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү. Балаларыбызны хезмәткә, эшкуарлыкка, инновацион эшчәнлеккә өйрәтү, гомумән, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатында, "Без - мөслимлеләр" махсус район программасы нигезендә, мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" үткәрелә. Бу дәресләрдә үзләрен хезмәттә таныткан, хөрмәтле райондашларыбыз катнаша. Чөнки, балаларыбыз яхшы тормыш үрнәген, төпле киңәшне үзләре арасында яшәп хезмәт иткән кешеләрдән, көндәлек күз алдында булган матур һәм уңайлы әйләнә-тирә мохиттән алсалар гына, киләчәк тормышка ышанычлары артып, туган җирне үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәкләр. Киләчәктә районыбыз халкы өчен тудырылган уңайлы шартлар, перспектив үзгәрешләр - яшәү рәвешен үзгәртеп кенә калмыйча, демографик һәм икътисади юнәлешләрдә уңай нәтиҗә биреп, инвесторларны җәлеп итүгә стимул булып, район үсешенә дә ныклы нигез салыныр дип ышанабыз. Районның бүгенгесе һәм киләчәге безнең кулларда. Максатыбыз - район икътисадын үстерү, эшмәкәрлекне киң җәелдерү; алар җитештергән продукциянең сыйфатын яхшырту, яшьләребезгә бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, эш урыннары булдырып, киләчәк көнгә ныклы ышаныч тудыру. Җитәкче буларак, иң зур теләгем - туган ягымның чәчәк атуына ирешү, халкымның тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү. Фоат Садриев КЫШКЫ ЯШЕН ПОВЕСТЬ Бүген шатлыкның чиге юк. Һәркөн күнегүләрдә тозлы тир түккәндәге киеренкелек юкка чыкты. Алар Россия чемпионатының беренче турыннан җиңү яулап кайттылар. Бокс федерациясе җитәкчесе егетләрнең һәркайсын кочагына кысып котлады, аларның тренеры Зиннурга моңа кадәр беркайчан да әйтмәгән мактау сүзләрен яңгыратты. Әлеге шатлыкны аңлагандай, ак микроавтобус асфальттан җай гына алга элдерә. Петербургка йөз чакрымнан артыграк ара калып бара. Күк йөзен томалаган болытлардан пыскаклаган яңгыр беркемнең дә күзенә күренми. Һәркемнең күңелендә якты кояш балкый, ул кояшның җылысы очкынланып янган күзләрдә, иреннәрдән китмәгән елмаюларда якты нур булып уйный. Салонда берничә кеше берьюлы сөйли, бер-берсен үрти, шаярта, туктаусыз көлешәләр. Җиңү яулап кайтканда гына хакимлек итүче, берни белән дә алыштырып булмый торган бәхетле мизгелләр бу. Шушы халәт әле яңадан бик озак вакытлар сине рәхәт дулкынландырып, җаныңны җылытып торачак... Шофёр белән янәшә утырган Зиннур, салонга борылып, әле егетләрнең сүзләренә кушыла, алар белән көлеп, әле алга карап, юл буена тезелеп аларны каршылаучы сары чәчле, ак күлмәкле сылу каеннарга, кызгылт-шәмәхә шәлләрен ябынган миләш, карама кызларына каш сикертеп ала. Алар ничек тиз күренсәләр, шул арада сары, кызыл, шәмәхә ялкыннардай артка таба сызылып юкка да чыгалар... Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты... Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар. Аңына килгәч, ул һәр күзәнәгенең утлы күмердәй януын тойды, авыртудан илереп кычкырмакчы булды, әмма кычкыру түгел, ыңгыраша да алмады. Авыр күз кабакларын бик озак ача алмыйча азапланды. Ахырда керфек араларыннан яктылык күрде. Беренче күргән нәрсәсе капельница һәм ап-ак түшәм иде... Ак халатлы кешеләр, ак халат кигән хатыны Венера... Димәк, больница. Нишләп кулларын кыймшата алмый ул? Нишләп аяклары тыңламый? Әллә юкмы алар? Булмагач, нишләп сызлыйлар? Нишләп бөтен гәүдәсе, башы дөрләгән уттай яна? Йөзен күрергә кирәк иде... - Көзге... көзге... - дип пышылдады ул, шешкән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып. - Көзге юк бит... - диде Венера, аңа иелеп. "Тап!" дияргә теләде, ләкин барысы да караңгылыкка чумды. Кабат күзен ачкач, шул ук сүзне кабатлады: - Көзге бир... Аның янындагы врачларның, Венераның нидер сөйләшкәннәре ишетелде. Венера аның йөзенә түгәрәк көзге китерде. Зиннур үзен танымады. Көзгедә шешенеп, күгәреп, ерткаланып беткән коточкыч йөз күренде дә эреп юкка чыкты. Кабат исен җыйгач, кызыл фураны хәтеренә төшерде һәм барысын да аңлады. Башында кайнаган коточкыч беренче сорауны бирде: - Аяклар исәнме? - Борчылма, исән, - диде Венера. - Ә куллар? - Кулларың да исән, тынычлан... Зиннур җиңел сулап куйды. Шундук шикле сорау йөрәгенә пычак булып кадалды: "Әгәр яшерсә? Әгәр умыртка сөяге сынса?" - Нишләп кыймылдата алмыйм соң мин аларны? - Вакыт кирәк, Зиннур, ашыкма, - диде хатыны. Аның янындагы ак халатлы өлкән яшьләрдәге ир Венераның сүзенә ачыклык кертте: - Нервыларыгызга зыян килгән. Барысы да төзәлер. - Команда ни хәлдә? - Тереләчәкләр. Бер көннән Зиннурны Израильгә алып киттеләр. Самолётта очканда, ул төш күрде. Кара канга баткан зур чырай, еш-еш кайнар сулышын өрә-өрә, аңа тилмереп төбәлгән иде. Ирене ертылып асылынган авызыннан канлы тешләре тырпайган... Бу коточкыч чырайны ул таныды. Рингта Зиннур белән бокслашканда шушы хәлгә төшкән спортчы иде ул. Зиннурны Тель-Авив клиникасына салгач та, әлеге канлы чырай туктаусыз төшенә керергә тотынды. Бу кемдер җибәргән җәзаны хәтерләтә иде. Йокламаган чакларында Зиннурны эзәрлекләгәндәй, күз алдыннан китмәде. Ул кешенең башына кан савудан үлгәнлеген ишеткәч, Зиннур тетрәнеп йөрде, бик күп айлар бер генә ярышта катнашырга да көче җитмәде. Иң яхшы психологлар, невропатологлар аны кабат рингка чыгаруга ирештеләр ирешүен. Бу күңелсез хәл күптән онытылган иде инде. Менә хәзер һични уйламаганда теге дөньядан ул үзен белдерә башлады. Бәлкем Зиннурны да үз янына чакыруыдыр? Операция арты операцияләр белән көннәр, саташулы төннәр, атналар, айлар узды. Томаланган зиһене ачылып киткән араларда ул бөтен игътибарын бер нәрсәгә туплады, үзен шуңа инандырды: "Мин яшәргә тиеш! Мин җиңәргә тиеш! Мин җиңәм, бүтән юл юк!" Күңеленнән туктаусыз үзенең тренеры сүзләрен кабатлады: "Син җиңеп кенә күренәсең. Син җиңү бирүче, шуның белән илнең абруен күтәрүче. Синең бөтен барлыгың - рингта җиңүең. Ул синең яшен утың." Һәм ул җиңде! Изелеп, сындырылып бетергән хәлсезлеген җиңде. Бу аның тормышындагы иң газаплы, иң авыр, иң зур җиңү булды. Зиннур Петербургка кайтып төшкәндә январь башы иде инде. Сагынуның соңгы чигенә җиткән Зиннур ялгызы гына да, әнисе белән дә, Венерасы белән дә Питерның йөрмәгән, кермәгән урынын калдырмады. Улларына, кызларына барып, аларның өйләрендә гөрләшеп утырдылар. Үзләренең фатирларыннан дуслары, танышлары өзелмәде. Журналистлар газета битләрен, телевизор экраннарын аның интервьюлары белән тутырдылар. Шул көннәрдә Зиннур эченнән генә гомерендәге бер мөһим калын сызыкны билгеләп куйды: бу дөньяга икенче мәртәбә туды лабаса ул! Беркөнне иртән ашап-эчеп утырганда, әнисе сагыш тулы күзләре белән Зиннурга карады да: - Их, улым, авылга кайтып киләсе иде бер, - дип куйды. - Кайчан? Зиннурның авызыннан урынсыз ычкынган бу соравы өчен әнисе аны тиргәп ташласа да хаклы иде. Әтисен авылда җирләгәч, әнисен Питерга алып килгәннәренә алтынчы ел китте бит! Әнисенең авылга кайту турында ләммим сүз чыгармавы гына да сабырлыкның чигедер. Зиннур спорт дөньясында кайный, ярышларда гомер үткәрә. Венерасы да университетта лекцияләр укудан, фәнни конференцияләрдән, халыкара симпозиумнардан арына алмый. Ә әнисе аларга килгәч, йокыдан калды. Әтисенең кырыгын уздыруга, аның белән сөйләшеп йөри башлады. Иң зур профессорларга күрсәттеләр, аларның сүзе бер булды: стресс, югалткан кешесен оныта алмау. Әнисен концертспектакльләргә, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуларга, музейларга йөртергә тотындылар. Аларның бәхетенә, әнисе Маһирауза исемле бер татар хатыны белән танышып, дуслашып китте, аның белән аралашу әнисенә яшәү дәртен кайтарды. Маһирауза белән әнисе үз вакытларын үзләре теләгәнчә уздырдылар. Күзләренә операция ясаткач, әнисе, татарча газета-журналларга язылып, татарча китаплар сатып алып, баш-аягы белән укуга чумды. Ни әйтсәң дә, ул бит гомере буе татар әдәбияты укыткан иң мактаулы укытучылардан санала иде. Бәлкем ул китапларны да сагынуын басар өчен укыгандыр. - Әтиең гел төшемә керә. Мин аңа дәшәм, ә ул читкә борыла да китә, - әнисенең күзләренә яшь тыгылды. - Без әллә ничә мәртәбә аның каберенә кайтып килергә тиеш идек бит, балалар... - Ул башын иеп шактый вакыт сүзсез торды. - Безне көтә ул, көтә... - Ярый, әни, кайтырбыз, - диде Зиннур, күңеленә җиңеллек килүен тоеп. - Мин бит әле барыбер ун-унбиш көнсез эшкә чыга алмыйм. - Ай, рәхмәт, улым! Әнисе, хәзер үк юлга җыенгандай, урыныннан җиңел генә калкынып куйды. Венераның университетта эшләренең иң кайнаган чагы иде. Киңәш-табыш иткәч, әнисе белән икесе кайтып, Коръән укытып килергә булдылар. Авылда туганнары юк иде инде. Зиннур дүрт-биш яшьтән бергә тәгәрәп үскән ахире Арсланга шалтыратты. Аларның кайту ниятен ишеткәч, дусты җырлап җибәрде: Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә, Җитми икән туган илләргә. - Әйдә, кушыласыңмы? - диде Арслан, көлә-көлә. - Кайткач, кайткач, сабыр ит. - Син мине бик шатландырдың, яшьти. Арсланның дулкынланган чакта ешая торган сулышының кайнарлыгы да кагылгандай тоелды. - Кайчан кайтасыз? - Әле билетны белешмәдем. Алгач хәбәр итәрмен. - Көтәбез, - диде Арслан. - Фатыйма апаны бир әле. Тавышын ишетәсем килә. Зиннур телефонны әнисенә бирде. Алар пар былбыллар сайрашкандай рәхәтләнеп сөйләштеләр, бер-берсен туйганчы макташтылар, көлештеләр. Дустының "Ике аккош"ны искә төшерүе юкка түгел иде. Алар ул җырны парлашып җырлап, хәтта район смотр-концертында призлы урын алганнар иде. Кайда калды икән ул бәхет-сәгадәт тулы мизгелләр? Пионер галстуклары тагып укып йөргән елларның җылысы дулкын булып бөтен кальбенә, гәүдәсенә таралды. Зиннур, гадәттәгечә, Венераны подъезд баскычына кадәр эшкә озатып чыгаруын да онытып, үз бүлмәсенә керде. Әллә нинди серле сөйкемле зат инде ул Арслан. Аның җитмәгән җире булмагандыр. Арслан койма башыннан да, өй түбәсеннән дә, агачтан агачка да чапты. Аның һәр нәрсәне күрүче күңел күзе бар, һәр кешегә әйтә торган сүзе бар. Шуңа күрә барлык кызлар, малайлар аңа тартылды. Арсланның холкы кайчакларда җәнлекләр патшасыныкына охшап куйса да, тавышы гаҗәеп йомшак иде. Музыка укытучысы Сәрия апалары аны гел: "Әйдә, аккош мамыгыдай тавышың белән иркәләп җибәр әле безне", - дип җырлата иде. Арслан киң маңгае астындагы түгәрәк зәңгәр күзләреннән шаян очкыннар сибеп, урамга чыкса - урам, сыйныф бүлмәсенә керсә - бүлмә, сәхнәгә җырларга чыкса - сәхнә яктырып китә торган булды. Ул кайчан карасаң да елмаеп, уйнаргашаярырга әзер тора иде. Зиннур аның күңелсезләнгән чагын хәтерләми дә. Ә, юк, ялгыша! Арсланның бик тә сагышлы, җитди чагы мәңге җуелмаслык булып хәтерендә калган икән. Ул Зиннур Казанга укырга киткәндә булды. Арслан аны Чаллыга кадәр озата килде. Алар бәләкәй буфет тәрәзәсеннән туңдырма алып ашаганда туктаусыз шаярып сөйләштеләр, үртәштеләр. Арслан Ветеринария институтына укырга керергә җыенса да, әнисе авыру булу сәбәпле, бер елга колхозда калырга булган иде. Автобус килеп туктап, инде халык утырып беткәч, Зиннур соңгы минутта гына аның баскычына күтәрелде. Шунда, артына борылып, Арсланга күз ташлауга, йөрәге дертләп китте. Дустының ап-ак түгәрәк йөзе кара болыт каплаган күк йөзедәй караңгыланган иде. Ә күзләре шундый тирән кайгы-сагыш белән тулган. Аны канаты сынган чәүкә баласыдай мондый кыяфәттә күргәч, Зиннурның үзенә дә нидер булды. Автобусның шартлатып ябылган ишеге гүя аларның йөрәктән йөрәккә сузылган тамырларын шартлатып өзде. Әйе, бу чыннан да шулай иде! Автобус тулып утырган ят кешеләргә карый-карый, уртадан атлап, иң арттагы үз урынына барып чөмәшкәч, Зиннур тәненә салкын тир бәреп чыгуын тойды. Ул борылып арткы тәрәзәгә карады. Әмма вокзал еракта калган иде инде. Үз гомерендә Арсланны яңадан мондый кыяфәттә күргәне булмады аның. Шушы озату күренеше менә хәзер нишләптер "келт" итеп хәтеренә килде дә төште. Һәм ул Арсланны өзелеп күрәсе килгәнен, үтә нык сагынганын тойды... Зиннур төштән соң самолётка билетлар алды һәм ике көннән кайтып җитәчәкләрен Арсланга хәбәр итте. Арслан Зиннур белән сөйләшеп бетерүгә, хатыны Раушания ашарга әзерләп йөргән җиреннән бөтен нәрсәсен ташлап, аның янына килеп тә җитте: - Ни ди? - Сиңа сәлам, диде. - Өч көн элек аның да, Фатыйма апаның да сәламнәрен әйткән идең бит инде! Хатыны тәненең якынлыгы сизелерлек дәрәҗәдә аңа якынайды, тавышын гадәттәгедән бер-ике мәртәбә югарырак күтәрде: - Кайчан кайтабыз ди? Ник сузасың?! Ярата да инде Арслан аны үртәргә! - Бүген Зиннур сәламнең гадие генә түгел, кайнап торган кайнары, диде. Арслан сизә, күреп тора, шушы мизгелдә матурланганнан-матурлана Раушания: болай да алсу йөзе тагын да ныграк алсулана. Очкын чәчеп торучы шомырттай күзләре озын кара керфекләре арасында бәргәләнә, килешле матур иреннәре дулкынланудан ачылып-кысылып куя, күкрәге дә шул дулкынга кушыла. - Син әйтәсеңме, юкмы?! - диде хатыны, Арсланның күкрәгенә күкрәген терәп. Инде чигенер чама калмый, артта зур кактус гөле. Шулай да Арслан, "хәзер әйтәм" дип, юри тын кала. Хатынына сокланып карау өчен юри тукталып тора. Менә шушындый чакта, нидер сораганда, нидер көткәндә, Раушаниядән да матуррак берәр зат бар микән җир йөзендә?! Ул мөлдерәп тулган җимеш, кызарып пешкән алма, учакта дөрләгән ялкын, серкә очырган арыш басуы, язгы назлы җил кебек. Ул унике баллга җиткән океан дулкыны кебек куәтле, көчле өермә шикелле сине очырып алып китәр төсле. Арслан аңа соклануын яшерергә тырышып, яратып карый. Хатынының шушы илаһи киеренке, тулышкан матур чагын, һәр күзәнәгеннән нур чәчеп торган чагын берәрсе күрмәсә ярар иде, дип юк заттан көнләшеп тә куя. "Мин нинди бәхетле!" дип уйлый шушындый чакларда. Хәзер хатыны җавап көтеп кымырҗаудан ачулануга күчү арасында. Менә шушы араны озаккарак сузасы килә Арсланның. Раушаниясе ачуланганда да искиткеч чибәр. Тик ул чакта аның күзләре усаллана, ә инде алар усалланса, теге кымырҗау мизгелендәге соклану, горурлану, татлы көнләшү мәлләре төссезләнә. Шуңа күрә чаманы югалтмаска, хатынның ачулану мәйданына атлап чыгуын булдырмаска кирәк. Чыннан да чибәр аның хатыны. Колаклары шундый нәфис, иягендә нәни генә чокыры бар, маңгае яңа аерткан сөт өсте шикелле ак, сыңар җыерчык та юк. Ничә еллар буе сыер сава дип уйламассың. Голливудның чибәр артисткалары бер читтә торсын. Менә Раушаниясе өлгерде, алма тәмам пеште, әз генә җил иссә, өзелеп төшәчәк. Арслан аның өзелеп төшүен теләмәде: - Ике көннән кайталар. - Бүгенне кертепме? Ничек соң ул? - дип сорады Раушания, кабаланып. - Чәршәмбе көнне унбергә килеп төшәбез, диде. - Хәзер үк әзерләнә башлыйбыз, вакыт калмаган бит инде, - диде Раушания, җиңнәрен сызганып. - Фатыйма апа ачы катык белән кабыклы бәрәңге булса, берни дә кирәкми, диде. - Һе, кунак әйтер инде ул! - диде Раушания. - Шуларга кабыклы бәрәңге ашатыр идеңме әллә?! - Бәрәңге жәллисеңмени? - диде Арслан, аңа хәйләкәр караш төбәп. - Кайчан туктыйсың инде син мине кыздырудан? - дип куйды Раушания, баш чайкап. - Син кызганда шундый да чибәр бит, карчык! - диде Арслан ихлас күңелдән. - Ярар, күп сөйләнмә, ихаталарны җыештыра башла, - дип, Раушания өстәл янында мәшәләнергә кереште. Кунак каршыларга әзерләнү, кунакны каршы алу, сыйлау - аның өчен балачактан ук әнисеннән күчкән иң олы бәйрәм ул. Кичәдән бирле авыртып торган биле шушы минуттан онытылды. Шушы әзерлек мәшәкатьләре тулы мизгелләрне, эшләрнең кайсын кайсы артыннан башкарасын күз алдына китерүдән күңеле кытыкланып җырлый башлады. Раушания беренче эш итеп өйдәге ястык-мендәрләрне, матрас-япмаларны, юрган-одеалларны, келәмнәрне ишегалдына чыгарды. Ак кар исен, кояш нурларын ныграк сеңдерегез, күперебрәк, матурланыбрак китәрсез дип, мендәрләргә үзенең балаларын сөеп үстергәндәге кебек яратып, учы белән шап-шоп суккалап алды, күзләрен кысып зәңгәр күктәге кояшка карады, "кара аны, яктыңны кызганма", дип пышылдады. Арсланнан койма башларындагы карларны себертеп, одеалюрганнарны, келәмнәрне бергәләп койма башларына элеп чыктылар. Арслан ул дәшүгә "ә" дигәнче килеп җитте, аның кушканнарын "ярар, карчык, ярар, матурым", дип йөгерә-йөгерә үтәде. Раушаниянең ныклыгына шакката ул. Хатынының чатнап торган салкында да, кара буранда да ишегалдына сырма яисә куртка киеп чыкканы сирәк. Бер кат күлмәктән яисә джемпердан, ялан балтырларын елтыратып чыга да тиз генә кош-кортка җим биреп, яисә башка ашыгыч эшен эшләп керә. Томау да төшми, ютәл дә эләктерә алмый аны. Эчендәге уты саклый ахрысы. Хәер, элекке тишек-тошык, салкын фермаларда да савымчы, терлекче халкы шул бер зәңгәр халат, каткан бутый белән эшләп йөрде ич. Берсенең дә салкын тидереп, грипплап өйдә ятканы булмады. Раушания диваннарның, матрасларның тузанын суыртты, бөтен җирне юеш чүпрәк белән сөртеп чыкты, идәннәрне юды. Аннары мунчага китте, идәнтүшәмнәрен, һәммә нәрсәне кат-кат юды, әллә ничә төрле шампунь, сабыннар куйды, кибеттән яңа алынган мунчалаларын, сөлгеләрен барлады. Алар Арслан белән юрганнарны элгәндә чуар песиләре урам капкасы астыннан кайтып кереп, Раушаниянең шәрә балтырына ышкылып узды. - Нәрсә, туңдыңмыни? - ди аңа Раушания. - Кайда нишләп йөрдең? Кунак киләсен беләсеңме син? Берүзең чистармыйча кунак каршыларга ниятлисеңмени?! Арслан бер песигә, бер хатынына карап елмая. Песи бер аягын күтәреп аларга карый, "мияу, - ди. - Табаным туңа бит", ди. - Бар, өйгә кер, апаң ашарыңа бирер, - ди Арслан. - Чистармаган килеш кермәсен әле! - дип, Раушания песине тотып ала да әле генә Арслан көрәгән йомшак кар өеменә ыргыта. Песи сыртына кадәр үк булмаса да, карга бата, борылып төчкереп җибәрә һәм аска сикерә, койрыгын чәнчеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә карын коя. - Әйдә, бүгенгә җитеп торыр, - ди Раушания көлеп. Песи аның алдына ук чыгып ишеккә йөгерә. Апасы биргән итле ашны тәмләп ашагач, мыекларын ялый-ялый, күзләрен кыскалап рәхмәт әйтә, ал аягы белән колак артларыннан ук сыпыра-сыпыра битен юарга керешә. Ә Раушаниянең эшләре әле башлана гына. Ул иң элек кичәге сөттән кызыл, бүгенгесеннән ак эремчек ясады. Кичке савымныкыннан чөгендерле катык оетырга булды.. Үләннәр сараена чыгып, вак пакетларга зур кайчы белән турап, сары, зәңгәр мәтрүшкә, меңъяфрак, тукранбаш, юкә чәчәге, карлыган, чия, алма, җиләк яфраклары салды, кечкенә банкаларга андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык, миләш тутырды. Аларны сумка белән алып чыкканда, кәрәзле бал да эләктерде. Сөт аертып, ике савыт каймак әзерләде. Берсен хәзер ашарга, берсен мәҗлес көнне табынга куярга дип ике урынга кырык йомыркалык чәкчәк пешерде, аны җиләк-җимешләр, каклар белән бизәде. Балан бәлеше, гөбәдия, пәрәмәчләр пешерде. Икенче көнне шифоньердагы, чөйдәге киемсалымнарны тагын койма өстенә элеп торып, барлык өйне, верандаларны күздән үткәрде, ихатада, абзарда чүп-чар калмаганмы дип чыгып тикшерде. Арслан шилык себеркесеннән юри ике чыбыкны алып, берсен капка тирәсенә, икенчесен абзар алдына сындырып аткан иде. Раушания аларны җыештырып, тагын юкмы икән дип эзләнергә кереште. Арслан, хатыны күрмәгәндә, тагын бер чыбыкны ишегалдына ыргытты. Кире борылып килешли, Раушания шуны күргәч, эшнең нидә икәнен сизеп алды да Арсланга йодрык селкеде: - Бусын алмыйм, каян аттың - шунда куярсың, - дип, шилык чыбыгын аяк астына ташлап кереп китте. Арслан тавышсыз гына көлеп куйды. Хатынының шулай елмаеп-балкып, җырлап-биеп кунак каршыларга әзерләнүләре бик тә ошый аңа. Ах-ух килеп зарланса, өйгә юньләп кайтып та кермисең дип бәйләнсә, нишләр идең? Мәктәптә укыганда ук Раушания артыннан егетләр күп йөгерде. Ә ул чибәрлеге белән аерылып тормаган Арсланны сайлады, вакытны сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. Арсланны читтән торып Ветеринария институтында укытып, диплом алдыру өчен хатыны барысын да эшләде. Раушаниясе, балалары, оныклары исән булса, Арслан өчен иң олы бәхет шул... Билетлар алынгач, тынгы бетте. Бүләкләр, күчтәнәчләр, Коръән ашы өчен җиләк-җимеш, бүтән тәм-том юнәттеләр, хәерлек акча әзерләделәр. Бөтенесен тутыра башлагач, шакмаклы сандыктай ике зур сумка шыплап тулды. Малайлары Ирек дүшәмбе көнне үз "Мерседес"ында аларны аэропортка илтеп куйды. Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы белән иркәләде. "Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз, авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән", - дип кайтты самолётта очканда. Бигеш аэропорты аларны кояш нурларында җем-җем итеп торган ак карлары, салкынча саф һавасы белән каршы алды. Траптан төшкәндә, әнисенең күзләре дымланган иде. Тамагына тыгылган ят тавыш белән: - Их, туган якның һавасы ничек ягымлы! - дип куйды. Зиннурга да шулай тоелды, әнисенең сүзләрен "әйе шул", дип ихлас хуплады. Әнисен сумкалар янында калдырып, таксилар тукталышына китте. Шактый кеше шул якка ашыга, кемнәрдер барып җитеп, инде такси хуҗалары белән сөйләшә дә башлаганнар иде. Зиннур берәм-берәм шофёрларга мөрәҗәгать итсә дә, кая кайтасын әйткәч, бер сүз белән "юк", дип кистеләр. Бер таксист мыскыллагандай мыек астыннан елмаеп, уң якка баш кагып күрсәтте. Сатарга куелгандай тигез рәт булып тезелгән таксилардан еракта, аэропортның читендә үк зәңгәр төстәге бер "Лада" тора иде. Зиннур шунда таба атлады. Килеп җиткәндә, ул машинаның бик үк яңа түгеллеген, кайбер урыннары яньчелгәнлеген дә күрде. "Лада"ның ишеге ачылып, аннан урта яшьләрдәге ир чыкты. Зиннур кая кайтасын әйткәч, ир кешенең калын кара кашлары дугаланып өскә күтәрелде, йөзенә бик якын кешеләргә генә бүләк ителә торган җылы, мөлаем елмаю җәелде. "Киттек", диде ул руль артына утырып. Зиннур кызу-кызу атлап әнисе янына ашыкты. Сумканың җиләкҗимеш, яшелчә-мазар тутырылганын, өшемәсен дип, машина эченә алдылар, икенчесен багажникка урнаштырдылар. Таксист, үзе белән таныштырып, Илшат исемле икәнлеген әйтергә дә өлгерде. Күк йөзе зәп-зәңгәр, ак кар юрганы өстендә энҗеләр елкылдап аларны озата бара. Юл буендагы кура-кораларның ярылып яткан күләгәләре күзгә чалынып кала. Таксистның кулдан бәйләнгән ак свитеры машинага утырганда ук Зиннурның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Түзмәде, сорап куйды: - Каян табып була мондый свитерны? - Сеңлем бәйли, - диде Илшат, горур тавыш белән. - Кәҗә мамыгыннан. - Әйтәм җирле күпереп тора ул. Сатарга да бәйлиме? - Сатарга бәйли дә инде ул аны. Авыл мәктәбен башлангычка калдырдылар да, хәзер эшсез. - Сез авылда яшисезмени? - Сеңлекәш авылда. Мин Чаллыда. Илшат тизлекне кинәтрәк баскан иде, арткы тәрәзә турында яткан бүреге утыргычтагы сумка өстенә шуып төште. Бүрек әллә эт, әллә бүре тиресеннән тегелгән, колакчыннары күпереп тора. Зиннур аны урынына алып куйгач: - Сез бик җылы киенергә яратасыз ахры, - диде. - Әле багажникта киез итегем, тире бияләйләрем дә бар. - Илшат башын Зиннурга борып, көлемсерәп алды. - Төрле хәлләр була. Асфальттан барганда, офыктан офыкка җәелгән ак кар диңгезендә йөзгәндәй генә җилдерсәләр, басу юлына килеп кергәч, машина буйсынырга теләмәгәндәй боргалана-ергалана башлады. Әнисе дә, Зиннур да ишек өстендәге тоткага ябышырга мәҗбүр булдылар. Тар гына итеп ярылган кар ике яктан текә стена булып күтәрелгән, юлның соңгы вакытта юньләп чистартылмаганлыгы күренеп тора. Шофёр газ педален соңгы чиккәчә баса, чөнки тизлекне әз генә киметсә дә, көпчәкләр батып калачак. Карны дөбер-шатыр яра-яра, машина иләктә иләнгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка салулый, юл читендәге кар стеналарына шытырдап ышкылып ала. Зиннур "Лада" янына килгәндә аның яньчелгән урыннарына кимсетебрәк караганлыгын исенә төшерде һәм үзенең никадәр хаксыз булганлыгын хәзер генә аңлады. Бер авылдан үткәндә, кызганыч хәлдә түбәсез, тәрәзәсез ферма торакларын күреп, Зиннур шофёрдан: - Әллә сездә дә давыл үттеме? - дип сорады. - Үтмәде, давыл көчәя генә, - дип куйды Илшат. - Аңлап җиткермәдем. - Авыл корый. Хуҗа булмагач, түбәләр дә, ишек-тәрәзәләр дә, башкасы да оча. Давыл шул була ул. Авылга инде җиде-сигез чакрым гына калып бара. Менә шушы турыда уңга борыласы да... Борылуын борылдылар, тик машина буксовать итәргә тотынды. Шофёр аны туктаусыз үкертте, тик тизлек кими-кими барып, машина туктады. Илшат аны бер алга, бер артка кузгатмакчы булып азапланса да, әз генә дә кыймшата алмады. Авылга кайта торган юл юньләп чистартылмаган иде. Карны ерып үткән тирән эз алга бару өметен сүндерде. Илшат свитердан гына юлга төште, багажниктан алып киез итекләрен киде, совковой көрәге белән көпчәкләр тирәсендәге карны читкә атарга тотынды. Зиннур кыенсынып кына аның янына чыкты, акланып күңелен җиңеләйтмәкче булды: - Сезгә булыша алмавым өчен гафу итегез, - дип башлады ул сүзен. - Ә нишләп сез булышырга тиеш ди? - Илшат маңгаена бәреп чыккан тирләрен бияләй сырты белән сыпырып куйды. - Машинаны алып бару, сезне тиешле урынга исән-сау илтеп җиткерү минем эшем ул. - Юлның чистартылмавында сезнең дә гаеп юк. Мин бик җитди операцияләр кичердем. Әгәр эшләргә яраса, болай читтән карап тора алмас идем. - Борчылмагыз, кереп утырыгыз, - диде Илшат. Ул машина алдындагы юлның кырын тагын ярты сәгатьтән артык көрәде. Бераздан кузгалсалар да, тагын туктап калдылар. - Карны шушылай ача-ача барырга туры килмәгәе, - дип, Илшат машинадан төште. Аңа озак җәфаланырга туры килмәде. Авыл ягыннан юлның карын эттереп болайга якынлашучы бульдозер күренде. Биш минуттан ул килеп тә җитте. Тракторчы янындагысы - зәңгәр куртка, ак бүрек кигәне сикереп төшеп, аларга таба борылуга, Зиннур чак артына аумады. Бу - Арслан иде! Алар бер-берсенең кочагына ташландылар һәм, кайнар сулышларын тыңлап, бер мизгелгә хәрәкәтсез тордылар. Бернигә дә алыштыргысыз татлы, кадерле, тамак төпләрен кайнарлаткан мизгел иде бу. - Ачуланма, Зиннур, аэропортта каршы ала алмадым, - дип, сүзен акланудан башлады Арслан. - Юлны ачарга тиешле трактор кабынмаган. Бусын агрофирма үзәгеннән үк алып килдем... Ул арада Арслан алар янына килеп җиткән Фатыйманы да кочаклап алды... Иң элек юлга уенты ясап, "Лада"ны шунда керттеләр. Аннары бульдозер карны асфальтка таба эттереп китте. Алар келтерәп кенә кайтып җиттеләр, машина Арсланның яшел коймалы, яшел түбәле йорты каршына килеп тә туктады. Хуҗа кыстаса да, шофёр өйгә керүдән баш тартты. Арслан белән әнисе, әйберләрне алып, аңа рәхмәт әйтеп, өйгә кереп киткәч, Зиннур таксистка акча бирде. Илшат акчаны учында җәеп карады да яртысын кире сузды. - Юк, юк, алмыйм, - дигән арада Илшат җитез сузылып акчаны аның кесәсенә тыкты. - Мин жәлләп бирмим лә... - Мин әле кеше талаучылар өеренә басмадым. Шунысы җиткән. Ул рульгә утыруга, Зиннур сорыйсы итте: - Илшат, ике-өч көннән безгә кайтасы да була бит инде. Килеп ала алмас идегезме икән? - Шалтыратырсыз. - Ул визиткасын бирде. - Таш яумаса, килермен. - Үзегезнеке кебек берәр ак свитер алып килсәгез дә ярар иде. - Алып килермен. Машина китеп барды. Ул да булмады, капкада чәчәкле сарафан кигән Раушания күренде, иңбашына төшеп торган дулкын-дулкын кара чәчләрен җилфердәтеп килде дә Зиннурны кочаклап битләреннән үбеп алды. - И, сыйныфташкаем, җаннарың юктыр синең! - Ник алай дисең? - Өч көн буе син мине ничегрәк яратырсың икән, дип баш ваттым. Ә син әйләнеп тә карамыйсың. Ул башын сузып, яңагын куйды, Зиннур үбеп алды. Раушания көлә-көлә икенче битен борды, Зиннур көлә-көлә анысын да үбеп алды. - Булды, на всю катушку булды бу! - диде Раушания. - Әйдә, тизрәк өйгә, табын әзер. - Салкыннан курыкмыйсың син! - диде Зиннур, аның кайнар кулларын ычкындырмыйча. - Безгә, җаныкаччаем, салкын түгел, кризислар гына бәрә! Алар кызулап өйгә керделәр. Арслан Зиннурның пальтосын, бүреген салдырып шифоньерга элде. Чишенеп юынгач, әнисе белән Зиннур "мондагы әйберләрне алыйк әле", дип, сумкаларына бара башлауга, чүмечен күтәргән Раушания алар каршына байларны саклаучы охранник кебек килеп басты: - Юк, бернинди әйбер актару юк. Абыстайлар куера, токмачларым соңара. Яңадан, яңадан, беркая да качмаслар, - дип, аларны туктатты. Шуны гына көткән Арслан кунакларны алып кереп китте. Тупсаны атлауга, Зиннур уң як стенада үзенең зурайтылган алтын рамдагы фотосын күреп хәйран калды. Бокс бияләйләре белән рингта сугышкан чагы иде ул аның. - Каян алдың моны? - Бер журнал тышлыгыннан. Аның белән янәшә икесенең мәктәптә укыган чактагы фоторәсеме зурайтылган, муеннарында пионер галстуклары. Әти-әниләре, Раушания, балалар, оныклар белән төшкән фотолары да зәвык белән урнаштырылган иде. Шулвакыт Арслан зур альбомны алып күрсәтте. - Карагыз әле, абзагыз нинди бай! Анда аларның өч оныгы елмаеп басып тора иде. - Өчесенә бергә унөч яшь! - диде ул, тантаналы төстә авызын ерып. - Болар кызымның балалары. Искәндәр, Сания, Зәйнәп. Язмыш адәм балаларына гел елмаеп кына тормаса да, шушындый шатлыкларын да бүләк итә икән! Моның өчен беренче чиратта Раушаниямә мәңге рәхмәтле мин! Ахырда Раушания өчесен дә табынга утыртты, алларына үзе чиккән сөлгеләрне җәйде, бокалларны үзе кайнаткан җимеш сулары белән тутырды, ике төрле яшелчә салаты бүлде. Һәрберсен мактый-мактый ашадылар, шулай да кечкенә чынаяклардагы чөгендер катыгы, Фатыйма апаларының бәяләвенә караганда, иң тәмлесе булды бугай. Аның артыннан Раушания токмачлы аш, бәлеш, ит алып килде, тартынып утырмагыз дип кыстады, кайтканнары өчен аларга берөзлексез рәхмәт укыды, карагыз әле, сез утыргач, өйләребез ничек ямьләнеп китте, дип чын күңелдән сокланды. Аның йөзе кояштай балкый, күзләре шатлыктан очкынланып яна, хәрәкәтләре җитез, сыгылмалы, тавышы җырлагандай көйле, моңлы иде. Өчесе дә аңа сокланып карадылар, Арслан эченнән генә күз тия күрмәсен дип курыкты, ә асылда Раушаниянең аларга ихлас күрсәткән кадер-хөрмәте күңелләренә әйтеп бетергесез рәхәтлек алып килде. Фатыйма белән Зиннур бу рәхәтлектән оеп, таң калып утырдылар. Бөтен дөнья түгәрәкләнгән, берни дә кирәкми иде... Чәй эчкәннән соң, Зиннур сумкаларны түр якка алып чыкты. Фатыйма Раушаниягә күбәләк төсендәге аллы-гөлле күлмәк сузды. Раушания күлмәкне күкрәк турыннан тезләренә кадәр төшергән килеш сабый баладай кычкырып җибәрде: - Әләй, әләй, үләм! Матурлыгы! Җаны бар бит моның! Каян алдыгыз? - Франциядән, - диде Зиннур. Раушания күз иярмәс арада югалып, күлмәкне киеп тә чыкты. Ул аңа үлчәп теккәндәй таман иде. - Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, - диде Раушания, куанып. - Гомерем буе шушындый күлмәк кияргә хыялландым, гел җай килмәгән иде. - Валлаһи, дөрес әйтә, - дип, Арслан аның сүзен җөпләде. Зиннур җитез генә килеп, Раушаниянең муенына елкылдап торган асылташлар тезелгән муенса такты һәм: - Егерме елга яшәрдең, - дип өстәде. Раушания елмая-елмая көзге каршына килеп, әле уңга, әле сулга борылып үзен карагач, җырлый-җырлый биеп тә китте: Французски күлмәгемнең Сәдәфләре тезелгән. Бармы икән минем кебек Сезнең өчен өзелгән. Аны мактап бетермәделәр, Зиннур Арсланның кулына күксел куртка, шундый ук төстәге чалбар тоттыргач, Раушания: - Ки тизрәк, парлашып французча биибез, - дип, аны йокы бүлмәсенә алып кереп китте. Ике минут үтмәде, алар авызларын колакларына кадәр ерып килеп тә чыктылар. Арслан тальян гармунын да тоткан иде. Гармунын сыздыра башлауга, икесе дә бии-бии җырлап та киттеләр: Карурманнар уртасында Кошлар кунган куакка. Өебезгә ямьнәр керде, Дуслар кайткач кунакка. Агыйдел алкын булсын, Сулары салкын булсын. Аралар ерак булса да, Күңелләр якын булсын. - Булдырдыгыз, - дип, кунаклар аларны мактап кул чапты. - Кайлардан уйлап алдың бу куртка белән чалбарны? - диде Раушания. - Чалбарының унике кесәсе бар. Арсланның малларга бирәсе дарулары, шприцлары, кайчы-мамыклары - бөтенесе кереп бетә бит монда. - Мал янына моны киеп барсаң, Алла сугар! Мин аның кесәсенә кызларга бүләк итәргә хушбуй-кершәннәр генә салып йөриячәкмен! - Ә мин аларны юллап, үземә алачакмын, - диде Раушания аны үртәп. Сумкалардан җиләк-җимеш, тәм-том, чит ил чәйләре, башка ризыклар да алынды. - Әллә ярты Петербургны төяп килгәнсез инде сез! - дип, тел шартлатты Раушания. Ул һәрберсен "Ә-ә-әәх! Исе дә исе!" - дип, Арсланның борынына китерде, парлашып мактый-мактый, күчтәнәчләрне кабул иттеләр, Фатыйма белән Зиннурга аларның рәхмәтләрен ишетү, ихлас шатланганнарын тою шулкадәр ләззәтле иде. Шушының өчен генә булса да меңнәрчә чакрым җирдән, һичшиксез, кайтырга кирәклеген, дөресрәге, әледән-әле кайтып торырга кирәклеген аңладылар. Зиннурның чит илләрдән беркайчан да бүләксез, күчтәнәчсез кайтканы булмады. Ләкин алар ни әнисендә, ни хатынында, ни балаларында мондый шатлык уятмадылар. Нишләптер моның тылсымы, могҗизасы югалган иде. Нишләп алай? Аерма нәрсәдә? Моңа җавап эзләгәне булмады Зиннурның. Бу бит үзе онытылмаслык бәйрәм икән. Бу Раушанияләрнең ярлылыгыннан түгел, күңелләренең сизгерлегеннән, кешедән кечкенә әйберне дә зур итеп, куанып кабул итүләреннән икәне аңлашыла иде. Ләкин кечкенә әйберне ничек зур итеп кабул итеп була соң? Моны кешеләргә туктаусыз игелек кылучы, башкаларга үзләрен ваклап-ваклап өләшүчеләр генә аңлый аладыр, мөгаен. Күпме бирсәң - шул биргәннәрең меңе белән үзеңә кайта, диләр бит. Әлбәттә, алар бу хакта уйлап та карамый. Аларның куанулары яз килгәч кошларның шатлануы кебегрәктер. Сыерчыклар, сандугачлар, тургайларның һаваларны күтәреп сайрауларыннан кемнәрнең генә йөрәге дулкынланып типмәгән соң?! Монда берсе икенчесен тудырган, икенчесе өченчесенә әверелгән тоташ бер түгәрәк барлыкка килә... Авыл хәлләрен сораштырулар беткәч, Коръән укыту көнен билгеләделәр. Бүген чәршәмбе, иртәгә пәнҗешәмбе, берсекөнгә җомга. Җомга көнне укытырга килештеләр. Мәҗлескә халык җыю да җиңел түгел икән. Ирләр аз, күбесе Коръән ашларына йөрми. - Шәкуров абый килерме икән? - дип кызыксынды Фатыйма. - Ничек яшәп ята ул? - Бер дә төшенкелеккә бирелми, - диде Арслан. - Балалары еракта, сирәк кайталар. Аңа ике айдан туксан җиде тула бит инде. - Караучы билгеләделәрме соң? - Бөтен авылны укыткан кешене караучыга бирәмме соң?! - Раушания кемгәдер янагандай кулын селтәп куйды. - Үзем ашарына да әзерләштерәм, керләрен дә юам. Үзе аш-суны миннән ким әзерләми. Арслан атна саен мунча кертә. Өйне бер җыештырып куйсаң, тузан да төшерми. Ике аяксыз кеше димәссең. Иртүк култык таяклары белән урамны урап кайта. - Кеше түгел, могҗиза инде ул, - дип сүзгә кушылды Зиннур. - Безнең яшьти Сәүбәнне чакырыйк. Ул килми калмас. - Сәүбән дә таякка калды, - диде Арслан. - Кәефенә карар инде... - Үзегез кемне телисез, шуларны дәшәрбез, аерым-аерым ирләргә дә, хатыннарга да урын җитешле, - дип сүзне йомгаклады Раушания. Авылда мулла юк икән, аны Арслан агрофирма үзәгеннән алып килергә булды. - Тәүге эш итеп бүген үк әтиеңнең каберенә барып кайтыйк, - диде Фатыйма. - Сездә киез итекләр булмасмы? - Булмыймы соң! - дип Раушания икесенә дә итекләр чыгарды. - Мин иртән анда керә торган юлны көрәп куйдым инде, - диде Арслан. Зиннур көлеп җибәрде: - Син йоклыйсыңмы соң, яшьти? - Мин йөргәндә йоклыйм, йоклаганда сөйләшергә яратам. Алар киенеп чыкканда, берән-сәрән генә кар төшкәләп тора, бернинди җил әсәре юк иде. Сарафаннан килеш кенә капка төбенә кадәр озата чыккан Раушания: - Мунча ягам, арыганчы йөрмәгез, чабынырлык рәтегез калсын, - дип кисәткәндәй итте. Алар өчәүләп зират очына таба атладылар. Зәңгәр коймалы биек йорт турына җиткәндә, Зиннур: - Бусы Сәүбәннәр йорты түгелме соң? - дип куйды. Барысы да туктап калдылар. Ярым ачык бәләкәй капкадан башына каракүл бүрек, өстенә ак тун, аягына кара итек кигән Сәүбәнне күреп алдылар. Ул урамга арты белән тора, абзар тирәсеннән нидер күзәтә иде бугай. Инде бик җайлы туры килде, дип, ишегалдына керделәр. Сәүбән, аларның сөйләшкәнен ишетеп, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Ул күзләрен кысып карап торгач, кунакларны таныды, кулындагы елык-елык килеп торган никель таягына таянып, аларга таба атлады. Юка иреннәренә елмаю җәелде, тип-тигез булып энҗедәй тезелгән вак тешләре күренде: - Петербургтан делегация килгән! Ул, таягын беләгенә элеп, иң элек Фатыйма белән күреште, аннары Зиннур белән кочаклаштылар. - Сине кочаклау - аюны кочаклау белән бер, - диде Сәүбән, көлеп. - Укыганда беребездән дә артык түгел идең. - Ветеринар буларак әйтәм: туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, - дип куйды Арслан. - Ну, астыртын гына шаярырга оста да идең! - Фатыйма бармак янап куйды. - Булгандыр инде, апа... Сәүбән авызының бер чите белән генә елмаеп алды. - Аның кулы белән йөрүен әйт әле син, әни, - диде Зиннур. - Минем пәкегә бәхәсләшеп, Ык буеннан өйләренә кадәр кулларында атлап кайтты. Барысы да көлешеп алдылар. - Ул пәке исән, - диде Сәүбән. - Кире биримме үзеңә? - Хәзер миңа пәке түгел, кылыч та кирәкми, - дип куйды Зиннур. Сәүбән нишләптер әле аның йөзенә, әле аякларына тиз-тиз карап алгач: - Әйдәгез, өйгә керик, - диде. - Хәзер хатынны да кибеттән дәшеп кайтарам. - Чакыруың өчен рәхмәт, Сәүбән. - Фатыйма аның иңбашыннан кагып куйды.- Без әле Хөснулланың каберенә бара идек. Аңа Коръән дә укытабыз. Берсекөнгә сәгать унга. Килерсең бит? - Ярар, барырга тырышырмын, - диде Сәүбән. - Йөрәк белән кан басымы кузгалмаса. Алар артыннан Сәүбән авызының бер чите белән елмаеп карап калды. Әтисенең каберенә куелган кара мәрмәр өстенә явып торган кар юка гына катлам булып түшәлеп килә. Кабер янында сүзсез генә басып торганда, Зиннур әтисенең күкрәп торган яшь чакларын хәтереннән үткәрде, вакыты белән аның ягымлы, вакыты белән кырыс тавышын ишеткәндәй булды. Әнисе перчаткасы белән мәрмәр өстендәге карларны сыпырып төшерде. - Колхоз дип шулкадәр тырышмаган булса, бүген яши иде әле ул. - Әнисе озын итеп калтыранулы сулыш алды.- Егерме алты ел көнне-төнне белмичә чапты... Арслан аның сүзен дәвам итте: - Авылларда ул төзеткән мәктәпләр, кибетләр, почта, медпункт, идарә биналары бүген дә эшләп тора. Ферма торакларын, складларны, мастерскойларны әле һаман талап бетерә алмыйлар. - Шуларны йөрәге күтәрә алмады. - Әнисе туктаусыз күз яшьләрен сөртте. - Мин генә беләм аның йокысыз төннәрен, уфтануларын. Әнисе бераз тынычлангач, әтисе рухына кычкырып дога укыды, өчесе дә кулларын күтәреп дога кылдылар. Әтисеннән соң әби-бабаларының, тугантумачаларының каберләрен карадылар, истәлекләрен яңарттылар, алар рухына изге теләкләрен юлладылар. Зираттан кайтышлый алар үзләре яшәгән йорт каршына да туктап хәтер яңарттылар. Ул йортны әнисе Чаллы кешеләренә саткан иде. Алар биредә җәй көне генә яши икән. Өйнең эченә кереп карый алмасалар да, ата-баба нигезенең исән булуына сөенделәр. Кайтып капкадан керүләренә, Раушания яланөс, яланбаш килеш чиләк тотып абзардан килеп чыкты. - Әйдәгез, табын әзер, чәй эчәбез, - дип, аларны өйгә кыстарга тотынды. Фатыйма аңа каршы төште: - И, Раушания, әле ашарлык рәтебез дә юк, Шәкуров абыйны күреп чыгыйк инде без, - диде. - Алайса Арсланны алып калам, аңа кушасы эшләрем бар, - дип, Раушания ризалыгын бирде. Фатыйма сумкадан Нәҗип Шәкуровка дигән пакетын эзләгән арада Раушания аңа алып керергә бәлеш, ит, пешкән угыз, банка белән аш әзерләде. Алар урамга чыкканда, инде караңгы төшеп килә иде. Рөхсәт сорап, сәламләп, карт укытучының өенә уздылар. Ал өйдә гөлт итеп ут янып тора. Тәрәзә төпләрендә, шкаф буендагы тартмаларда гадәттәгечә суган, петрушка, укроп үсентеләре ямьяшел булып күтәрелеп утыра. Менә түр яктан култык таякларына таянган Нәҗип абый үзе дә күренде. Зиннур әллә нишләп китте. Укытучының төс-кыяфәте дә, киеме дә шул ук, тик башын әйләндереп алган озын көмеш чәчләре генә аны әллә нинди серле, әкияти зат итеп күрсәтәләр иде. Гүя бу - көмеш чәчләр түгел, көмеш нурлар белән янып торучы факел иде. Ул, култык таякларын шакылдатып, аларга якынлашты. Аның йөзе элеккедән дә аграк, мәрмәрдәй шома, кашлары кара, ә коңгырт күзләре үтәли күргәндәй текәлеп, яндырып карыйлар. Менә ул култыгы белән таякларына таянган килеш артына борылыр да, тактага берәр мисал яисә алгебраик тигезләмә яза башлар шикелле тоелды. Укытучының бер гаҗәеп сыйфаты бөтен авыл халкы өчен сер булып калды. Шәкуров тактага нидер язганда берәр бала шаярса-нитсә, шылт иткән тавыш чыкмаса да, укучыларга таба борылып карамыйча гына, мәсәлән: "Абдуллин, тактага кара!" - дип кисәтә. Менә шул чакта аның укытучы түгеллеге, күктән иңдерелгән фәрештәләр затыннан икәнлегенә ышанырга туры килә иде. - Эһе-һе-һе! - дип җиңелчә генә көлгәне ишетелде укытучының. Шәкуровның "эһе-һе"сен шулай ук һәркем белә. Үзеңә карата аның мөнәсәбәтен авылның карты-яше әлеге "эһе-һе"се аша белә. Әгәр очраганда сиңа "эһе-һе"се ишетелсә, күкрәк киереп йөри аласың. Әгәр ул ишетелми икән, эш-гамәлләреңне Шәкуров абыең хупламый, төзәл, төзәлмәсәң, мәңге "эһеһе"не ишетә алмаячаксың. Аны кемнәрнең ишеткәне, кемнәрнең ишетмәгәне шулай ук бөтен авылга мәгълүм. Менә шундый укытучы каршында басып тору Зиннур өчен Россия спорт федерациясе Президенты каршында басып торудан да җаваплырак иде. Шәкуров абый беркая бармыйча, мәктәп белән бәләкәй өе арасында култык таяклары белән йөреп, бернинди шау-шусыз барлык халык белән идарә итә шикелле иде. Ул колхозның алыштыргысыз партоешма секретаре булып, Зиннурның әтисенә кадәр дә, аның белән дә озак еллар буе эшләде. Коммунистлар да, райком да шуны сайлады. Ике аягы да тубыктан өзек шушы кешегә колхозны гына түгел, бәлкем ил тиклем илләрне тотарлык та зиһен бирелгән булгандыр. Әнисе, каршы барып, укытучының ябык кулларын кысты: - Исәнмесез, Шәкуров абый! Укытучы аңа хәйләкәр караш ташлады: - Ай-яй, Фатыйма, син Петербург бюрократына әйләнгәнсең бит. Нишләп мин сиңа "сез" булыйм? Без бит инде кайда нәрсәдән төчкерүебезгә кадәр белүче кешеләр. Исәнме, балакаем! Эһе-һе-һе! Аның "эһе-һе"сен ишеткәч, берни дә кирәк түгел иде инде... Зиннур белән күрешкәч, Шәкуров аны башыннан аягынача күзеннән үткәрде дә: - Ныгыганың сизелә, - диде. - Хәзер йомшый башларга вакыт. Карт укытучының бу сүзләрен Зиннур аңламады: - Ничек йомшый башларга? - Аның битләре такта алдында математик биремне чишә алмагандагы кебек кызарып чыкты. - Авылга ешрак кайтып, - диде Шәкуров һәм: - Эһе-һе-һе, - дип өстәде. Әнисе полиэтилен букчадан алып, Раушания җибәргән күчтәнәчләрнең һәрберсен атый-атый өстәлгә тезде. - Нинди изге кешеләр! - диде Шәкуров. - Мин аларга да, сезгә дә белем бирүем белән бәхетле... Әйдәгез, түргә узыйк әле. Укытучы артыннан алар олы якка уздылар. Биредә шул ук яшел үсентеле тартмалар өстенә газеталар, "Аргументы и факты" атналыгы, "Вопросы философии", "Педагогика", "Наука и жизнь", "Казан утлары" журналлары күзгә чалынды. - Утырышыгыз әле, балалар. Зиннур белән әнисе утырырга ашыкмадылар. Пакеттан сарык тиресеннән тегелгән камзул алып, Шәкуровка кидереп тә куйдылар. - Тап-таман, үзе шундый җиңел, - дип, укытучы рәхмәтләр укыды. - Җылы тәнеңдә тузсын, - диде әнисе. - Моны туздырып ук булмас булуын, шулай да тырышырга туры килер, - диде ул елмаеп. Күчтәнәчкә алып кайткан пакет-пакет җиләк-җимешләрне дә өстәлгә тезделәр. Шәкуров аларны кыстап өстәл янына утыртты да: - Фатыйма, син урыныңнан тор әле, ялгыш әйттем, - диде. - Теге якка чыгып, термостан өчебезгә дә үлән чәе сал әле. Минем сыем шул булыр сезгә. Әнисе аның кушканын үтәп, өч чынаяк күтәреп керде, өйгә тәмле үлән чәе исе таралды. - Кичтән егерме төрле үләннән ясаган идем, авыз итеп карагыз. Бу чәйнең тәмен бернинди сок тәме белән дә чагыштырырлык түгел иде. Мактау сүзен беренче Зиннур әйтте: - Күпме җирләрдә булып, мондый тәмле эчемлекне очратканым булмады. - Синең чәйләрне күп мәртәбәләр эчкән булды, ләкин мондыен хәтерләмим, - диде әнисе. - Кеше картайган саен чәй аның иң төп ризыгына әйләнә шул, - дип көлде Шәкуров. - Күрәсең, мин дә чәй рецептларымны камилләштерә барамдыр. - Ә бу яшел үсентеләрне кулланып бетерә аласыңмы? - дип сорады әнисе. Укытучы кул гына селтәп куйды. - Миңа күпме генә кирәк? Арслан авыл кешеләренә өләшкәләп тора. Чирләгәндә шуны ашагач, терелеп китәләр. - Күз тимәсен, әле үзеңнең сәламәтлегең дә ару күренә. - Туксан җидегә җиткәндә, билгеле инде ул. Тик мин бу дөньядан китә алмыйм әле. Сез беләсез, әтием Мирзаһит Украинада Винница өлкәсендә Зазов авылы янында танкта янып үлде. - Малаегыз белән анда барып кайтканыгызны мин хәтерлим әле, - диде Фатыйма. - Әйе, туганнар каберлегендә күмелгән. Безне бик зурлап каршы алып, иң якын туганнар кебек очрашуларда йөрткәннәр иде. Үземнең аяклар тубыктан өзелеп, Берлин янында ук калды. Мәзәк яшәү... Табигать математик төгәллек белән корылган югыйсә. Тулы гармония. Ә менә кешеләр тормышында мәңге башка китерә алмаслык хәлләр килеп чыга. Гитлер җирдә югары токым ариецлар гына яшәргә тиеш, дип, миллионнарның гомерен өзде. Инде бу хәшәрәтлеккә чик куелган кебек иде. Әмма чиста токым без генә, без генә яшәргә хаклы, дип тилерүчеләр арта бара... Украинадагы бүгенге хәлләр - шуларның эше. Гасырлар буе бертуган булып яшәгән халыкларны бер-берсен юк итәргә өстерү бара. Минем анда әтием кабере генә түгел, фронтташ дусларым яши. Россия белән Украина дуслашмый торып, минем бу дөньядан китәргә хакым юк! Шушы сүзләреннән соң Нәҗип Шәкуров бик озак башын иеп, онытылып утырды. Зиннур белән әнисе аны ничек тын да алмыйча тыңласалар, аның бу халәтен дә бергә сабыр гына кичерделәр. Аннары рәхмәт әйтеп, җомга көнне мәҗлескә чакырып аерылыштылар. Раушаниянең өстәле гадәттәгечә сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Ул аларга: - Әгәр авыз итмәсәгез, "Былбылым" үпкәләячәк, - дип угыз китерде. - Нинди былбыл ул тагын? - дип сорады Фатыйма. - Сыерыбызның исеме. Икенчесенеке - "Җанашым". Өченчесе - "Алмакай". - Катык кайсыныкы? - Катык "Алмакай"ныкы. Иң тәмле сөтлесе ул. Угыздан авыз итеп, башка тәм-томнарны каба-каба чәй эчкәч, Раушания Фатыйманы мунчага илтеп кайтты. Шулчак телефон шалтырады. Арслан телефонга килеп ашыгыч кына сөйләшкәч, трубканы куйды. - Карамалыда бухгалтер Гөлнурның сыерын бозаулата алмыйлар. Елый да елый, юньләп аңлый да алмадым. Мин барып кына кайтыйм инде. - Барып кына димә ичмасам, - диде Раушания тавышын күтәреп. - Әле юллары ничектер, унбиш чакрым бит. Арслан киенә башлады. - Өнәмим шул Гөлнурны, - диде Раушания. - Халыкның хезмәт хакын кисүдән бүтән эше юк. Әллә иртән генә барасыңмы? Үзе безне бик интектерә әле... - Мин Гөлнур өчен бармыйм. Мал кызганыч бит. - Мин дә синең белән барам. Иптәш тә булырмын, - дип, Зиннур да киенеп куйды. Машинаны гараждан алып чыгып, төн кочагына юл алдылар. Фатыйма мунчадан кып-кызыл булып чыкты, "бөтен тәннәрем эреде, яшәрдем, оҗмахта булган кебек булдым", дип рәхмәтләр укыды. - Әйдә, утыр әле, Фатыйма апа, үзебезнең болыннарда, әрәмәләрдә үскән дару үләннәреннән ясалган чәй белән сыйлыйм үзеңне! Фатыйма шулкадәр яратты аның чәен, эчә торды, тирли торды, Раушания һаман ясый торды, үзе җырлагандай туктаусыз сөйләде дә сөйләде: - И, Фатыйма апа, җаным, мине бит син генә кеше иттең! Бәхетемә ярый сыйныф җитәкчебез син идең. Мин бит бик юбалгы идем. Минем умырткам юк иде, әле монда, әле тегендә, кулга ни эләксә, шуны эшләп йөрдем. Мин бит минут та тик тормадым. Син ничә мәртәбәләр безнең өйгә килдең, әйбәтләп тә, ачуланып та эзгә керттең. Шәкуров абый гел "ике"ле куя, шуны төзәттермичә туктамый иде. "Бөтен җиргә чәчеләсең, үзеңә берниең дә калмый", дип моның нәрсәгә китергәнен мисаллар белән аңлата иде ул миңа. Шулай чөкердәшеп утыра торгач, Фатыйма: - Бәй, тегеләр кайда соң әле? - дип, сораулы карашын Раушаниягә төбәде. - Арсланны эшкә чакырдылар. Зиннур да аңа иярде. Фатыйма стенадагы сәгатькә күз төшереп алды. - Бу вакытта нинди эш инде. Бик соң бит. - И, Фатыйма апа, аның эшенең күплеген белсәң! - Раушания инҗир җимешен аның алдынарак этте. - Капкалап утыр әле шуны, зиһенне яхшырта, диләр. Ул бит берүзе. Өч ветврач штаты каралган югыйсә. Диплом алганнары да бу пычрак эшкә килми. Өч йөз алтмыш биш көн туктап торганы юк. Әле сез килүгә көчкә ял алды. Дүрт-биш авыл халкының да малларын карый. Мал-туарны үлеп ярата үзе. Һәрберсе белән сөйләшә. Маллар аның телен аңлый. Кияләгән мал ул килүгә чиреннән айный башлый. Халыктан бер тиен дә акча алганы юк. Үзем дә әйтеп кенә торам. Болай да бик авыр яши халык. Яшьләр шәһәргә китә, безнең чордагыларның көчләре кими бара. Көчең бетсә, чирлисең икән - авылда яшәү газап ул. - Беләм инде, беләм, - диде Фатыйма, аның сүзләренә куәт биреп. - Арсланның эше барып карадым да бетте түгел. Кайчакта бер мал өчен атналар буе бара. Системасын да куя, ваграк операциясен дә ясый, ашказаннарына магнит та төшерә. Аны район ветстанциясендә дә профессор Абдуллин дип кенә йөртәләр. Эштән соң мин биргән сөт-катык, эремчек ише нәрсәләрне, Шәкуров абыйның яшел уҗымнарын карт-корыларга өләшә. Шулчакта син аны күрсәң! Сабый бала кебек куана! Мин үзем дә аннан ким куанмыйм. Өлкәннәр бит инде беркемгә дә кирәкми. Әгәр алар арасында йөреп тормасаң, аралары бөтенләй өзелергә мөмкин... - Безнең Зиннур да - өйдә сирәк кунак, - дип, сүзгә кушылды Фатыйма. - Туктаусыз матчтан матчка, бер шәһәрдән икенче шәһәргә, бер илдән икенче илгә. Мәңге бетмәс күнегүләр... - Мин аптырадым аның кайтуына. Ничек вакыт тапты соң әле ул? Фатыйма теге аварияне, ул чордагы хафалы айларны, тагын бер мәртәбә хәтерендә яңартып, Раушаниягә түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәгать тек-тек вакытны санады, Арслан белән Зиннур кайтмады, аларның әңгәмәсе куерып, балачаклардан, яшьлектән урый-урый, бүгенгегә күчте, дөньяларның кая таба баруы, милләтнең, авылның, үзләренең язмышлары, балаларның, оныкларның киләчәге - барысы-барысы көйле бер дулкын булып гади авыл өенә җәелде... Нәкъ шушы вакытта тагын бер кеше уттай мунчадан да кайнаррак уйларын ничек сүндерергә белмичә, эссе ләүкәдә шабыр тиргә батып утыра иде. Бу кеше Сәүбән иде. Ул үзенең коточкыч булып корышкан уң аягын аяк йөзеннән бот төбенә ике куллап сыпыра, авыз эченнән бисмилласын, ләхәүләсен, аятел көрсиләрен укый. Күзләреннән тир катыш кайнар яшьләре ага. Бүген сыйныфташлары Арслан, Зиннур, укытучылары Фатыйма апасының ишегалдына килеп керүе аның тез астына кылыч белән китереп чапкан кебек итте. Сулышы кысылды, ишегалды әйләнеп китте, ул чак кына егылмады... Кичен, кеше-караның йөрүе басылгач, ул алдан ук кайнарлап куйган мунчасына ашыга. Малае спортчылар гына куллана торган бик кыйммәтле дару алып кайтты. Бөтен өмете шушы даруда. Аның белән сылана башлаган көннән бирле ул үзен бик зур яшерен эшкә тотынган итеп тойды. Урамга чыгудан, кешеләр белән аралашудан туктады. Әгәр моны берәрсе күрсә, бер генә кеше сизсә дә, дәвасының шифасын урларлар, аягы һаман кибүен дәвам итәр, дип уйлады. Ни генә булмасын, ул бу хакта бер генә җан иясенең дә белмәвен теләде. Көтелмәгән кунакларның килеп керүе аны шушы эшендә җилкәсеннән эләктереп алып: "Әһә, эләктеңме, дускай?!" дигәндәй тәэсир итте. Алар ашка әйтеп чыгып киткәч, көч-хәл белән кереп караватына ауды. Башын утлы энәләр булып, мең төрле уй тырнады... Авылда кешеләрнең үзеннән читләшүен ул күптән сизеп йөри. Беркемгә дә начарлык кылганы да юк кебек. Бүген генә Арсланга биргән вәгъдәсендә тора алмады. Кичә ул Зиннурларның кайтасын әйтеп, асфальтка кадәр юлны ачтыра алмассыңмы, дип килгән иде. "Ярар, - диде Сәүбән, - малайга әйтермен, тракторын кабызып, иртүк эттереп кайтыр", - диде. Сәүбән малаена әйтергә онытты шуны. Арслан шалтыраткач, трактор кабынмаган, диде. Әллә соң ул аны онытмады, юлны ачарга малаена юри әйтмәдеме? Шуңа үпкә белдерергә керүләредер, дип тә курыккан иде Сәүбән. Алай булып чыкмавы ярады яравын. Менә шушы хәл аның яшерен уйларын уятып җибәрде. Ул аларны диванга кереп аугач та сүтә башлаган иде, һаман да сүтеп бетерә алганы юк. Аларның өчесе арасыннан иң элек Зиннур үрләде. Танылган боксёр булып җитеште. Хәзер Россиянең атказанган тренеры. Аңа кагылып булмый, аңа берничек тә теш үтә торган түгел. Хәтта аңардан көнләшеп тә булмый. Сокланып кына буладыр, тик Сәүбән, авылда күпләр соклануга карамастан, соклана да алмады. Бик теләде сокланырга, барып чыкмады. Үзеңне мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел инде ул. Арслан белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Мәктәптә укыганда, ул парта өстеннән дә, койма башыннан да чапты, укуы уртача булды. Сәүбәнне искиткеч яхшы хәтере коткарды. Кош балалары әниләре алып кайткан җимне ничек йотса, ул да укытучылар авызыннан төшкән һәр сүзне өтере-ние белән йотып барды. Чишелгән мәсьәлә, сорауларга җаваплар, җөмлә тикшерү кебек өй эшләрен күчертергә сораучыларга Сәүбән дәфтәрен бирмәде. Ә нигә үзләре әзерләп килмиләр? Надан калачакларын уйламыйлар. Димәк, Сәүбән хаклы, аларга күчерттермичә ул гадел эш кыла. Үзе эшләмичә килгәндә, күчертергә дәфтәрләрен сорый - сыртлары белән генә борылалар. Зиннур беркайчан да күчертергә бирмәде. Арслан өй эшен эшләмичә килсә дә, "күчертегез әле" дип теләнмәде, укытучыга эшләргә өлгермәдем, дип дөресен әйтте. Сәүбәнне, яратмыйча, "карун" диделәр. Ул кушамат хаксыз тагылды, шуңа күрә аны әйтүчеләрне күралмады Сәүбән. Зиннур белән Арслан авызыннан да әйтелде ул. Шуңа күрә Коръән ашына барып, алар белән утырырга бик атлыгып тормый. Нигә икейөзлеләнергә? Турысын гына әйтер иде, беркем дә аңламаячак, авыл рәхәтләнеп аны чәйнәячәк. Гаделлекне Сәүбән үзе белгәч җитмәгәнмени? Арсланнан аермалы буларак, ул авылда нинди генә эштә эшләсә дә, кара тир түгәргә кирәклеген яхшы аңлады. Аттестат алгач та, Чаллыга китеп, Яңа шәһәр культура йортына шофёр булып урнашты. Акрынлап Алабуга мәдәният училищесын читтән торып укып бетерде. Тагын ике диплом алды. Бер бүлмәле фатир да бирделәр. Ул өйләнүгә, дөньялар болгана башлады. Ижаудагы җизнәсе шәһәр транспорты идарәсендә ниндидер начальник иде. Әтисе белән әнисе бер-бер артлы үлеп киткәч, Сәүбән гаиләсе белән авылга кайтты. Әзер өй, әзер ихата. Авылда башта шофёр, аннары бригадир иттеләр. Эшмәкәрлек дигән нәрсә чыккач, җизнәсе "Баллы" чишмәсенең суын тикшертеп, бик чиста, файдалы матдәләргә бай су икәнен ачыклаган. Тып-тын гына чишмәне әйләндерергә кушты. Сәүбән әйләндерде, басмаларын да йөрерлек итте. Мәктәп балалары тирә-юненә агачлар да утырттылар. Аннары җизнәсе бер иске "КамАЗ" машинасы алып кайтты. Күп йөри торгач, су сатарга лицензия дә булдырдылар. Шулай итеп шешәләп тә, ун, унбиш, егерме литрлы пластик савытлар белән дә суны элгәре Ижауга ташыды Сәүбән. Җизнәсе кибетенә тапшырды. Ару гына акча килә башлады. Аннары бүтән шәһәрләргә дә юл салынды. Ун ел эчендә Сәүбән үзенә өй салды, малаеның өен зурайтты. Арслан белән араның ерагаюына аның Раушаниягә өйләнүе сәбәп булды. Раушания кемгә чыкса да, Сәүбән риза иде. Әмма Арсланның Раушанияне эләктерүен күтәрә алмады. Шул мизгелдән алып, эченә Арсланга карата әйбәт булмаган нәрсә кереп оялады. Һәм ул ачуташ капкандай, эчендә гел сиздереп, борчып торды. Җитмәсә, Раушания белән аны газеталарда мактап торалар, телевизордан күрсәтәләр, чыгышлар ясаттыралар. Чишмә суы сату көйләнеп, Сәүбән авылның иң бай кешесенә әверелде. Әмма да абруе артмады, Арслан телдән төшмәде. Сәүбәнгә ул аңа тиешле абруйны аладыр кебек тоелды. Тыштан әйтелмәгән яшерен каршылыкны кичерү, күтәреп йөрү гаять тә авыр иде. Бу ничектер хәл ителергә тиеш, әгәр болай чиксез дәвам итсә, бер дә юньлелек белән бетмәячәк иде. Ел ярым элек Сәүбәннең уң аягы үтереп сызлый башлады. Бармаган врачы, күренмәгән профессоры калмады, аптырап иңбашларын сикертүдән узмадылар. Аяк тоташ сызлады һәм күзгә күренеп юкарды, кипте. Сихердер дип, атаклы сихерчеләргә, экстрасенсларга йөрделәр. Аягын ванналарда, чемердәткеч электр приборларында тоттылар, каен, әрекмән яфракларына төрделәр, кызыл, зәңгәр балчыклар сыладылар, серкә очыргандагы арыш башаклары, сарут тамыры төнәтмәләренә утыртулар, кайнар мунчада сидек белән уулар - берсе дә калмады, тик файдасы гына булмады. Машинага малае утырып, суны ул ташый башлады. Ахырда җизнәсе Удмуртиядәге бер багучыны табып бирде. Ике ай элек Сәүбән беркемгә сиздермичә генә шунда китте. Багучы шакмаклы шадра йөзле, коры елны көйгән үлән төсле сирәк сакаллы бер карт иде. Аякка куллары белән кагылып-кагылып карады да: - Син Ходай каршында бик зур гөнаһка баткансың, - диде. Сәүбән аптырап калды, беркемгә дә яманлык кылганы юклыгын әйтте. Багучы үзенең күзенә туп-туры карарга кушты. Багучының күзләре коточкыч зур булып ачылган иде. Шуннан багучы сорау бирде: - Төшеңдә корыган агач күргәнең бармы? - Бар, берничә мәртәбә күрдем, - диде Сәүбән. - Ул агач кайда иде? - Чишмә буенда. - Нинди чишмә? Сәүбән Баллы чишмә, аның суын сату белән шөгыльләнүе турында сөйләп бирде. Шаманның кашлары югары күтәрелде: - Син җиһанның кагылырга ярамый торган иң изге төшенә кагылгансың. Бу - зур гөнаһ! Багучы аңа аягын сыларга шешәләргә салынган әллә ничә төрле майлар, әллә ничә төрле үләннәр биреп, аларны ничек файдаланырга икәнен яздырды. "Авыртуыңны бераз басар, аягың тулаем элекке хәленә кайтыр дип әйтә алмыйм, гөнаһың артык зур", - диде. Багучы телефонын биреп, хәлен хәбәр итеп торырга кушты. Чыннан да аягының сызлавы кимеде.. Тик ул сөяккә юка полиэтилен тарткан төсле кибә бирде. Аяк салкын, җансыз иде. Инде багучы биргән майлар бетте. Малае алып кайтканы да әллә ни түгел. Инде дөнья кайгысы да калмады шикелле, ә күңел нәрсәгәдер үрсәләнә, Арсланнарны, Зиннурларны узып яшисе, аларның борыннарына чиертәсе килә... Юл мактанырлык булмаса да, башта машина карны үкерә-үкерә ярып бара алды. Ләкин бер урында дыкылдап туктап калды. Арслан төшеп алдан да, арттан да карны көрәп керде. Алга-артка тарттыргалый торгач, машина берәр метр чамасы әле алга, әле артка хәрәкәтләнә башлады. Ләкин ныклап кузгалып китәргә көче җитми иде. - Зиннур, әз генә этсәң, бу урыннан кузгалабыз инде... - диде Арслан. - Әллә бер боксёр көчең белән этеп җибәрәсеңме? Ләкин аның елмайган йөзе дустының җитди карашы белән очрашты. - Их, яшьти! - Зиннурның тавышы үкенечле иде. - Этә алмыйм шул, боксёр көче бетте бит... - Нәрсә дидең? Дөрес аңламадым бугай... - Минем гәүдәне хирурглар сыныклардан җыйнадылар шул... - Ни сөйлисең, Зиннур?! - Зур авариягә очрадык без. Үземнең командам белән. Алар да бик озак дәваландылар. Узган көздән бирле Израиль больницаларында үлем белән яшәү арасында аунадым. Кайтканыма әле яңа гына. - Безгә әйтмәдегез дә!.. - Менә терелдем - очраштык... - Да-а-а! - дип сузды Арслан. - Син үлем белән көрәшеп яткансың икән... Зиннур рульгә утырып, Арслан этә торгач, бу хәвефле урынны ахырда ерып чыктылар. Унбиш чакрым араны узу бер сәгатькә якын булды. Хуҗаларның болдырында, ишегалдында электр утлары гөлт итеп янып тора. Аларны капкадан хуҗа хатын елый-елый каршы алды. Кабаланып абзарга керделәр, калын такта ишекне ачып, мал өенә үттеләр. Зиннурның сулышын ачкылт ис буып алды. Сыер уртада салам өстендә ята, аның янында - Гөлнурларның күршеләре булса кирәк - өч хатын, ике ир-ат мәшәләнә иде. Сыерның башы ак, гәүдәсе урыны белән кара, урыны белән ак иде. Бозауның алгы аягы чыгып тора, сыер авыр итеп сулыш ала, бөтен гәүдәсе калтырый. Арслан сумкаларын читкәрәк куйды да: - Кушаматы бармы? - дип сорады. - Акбаш, - дип җавап бирде Гөлнур. Арслан сыерның битләрен, муеннарын йомшак кына сыпырырга тотынды, аңа иркәләп эндәште: - Аз гына сабыр ит инде, Акбаш. Син акыллы бит. Күзләреңнән яшьләрең аккан. Кая, сөртик әле, апасы, теге сөлгене алып бир әле. - Арслан Гөлнур биргән сөлге белән аның күзләрен, юеш борынын, авыз читләрен сөртеп алды. - Каяле, колагыңны карыйк. - Ул аның колагына бармагын тыгып торды. - Менә бит, Акбаш, колагың сак, температураң юк. - Аннары алгы култыгы тирәсенә бармаклары белән басып торды. - Хәлең начар түгел, йөрәгең әйбәт тибә. Хәзер сине ничегрәк бозаулатырга икәнен карыйбыз. Арслан сыер яныннан торгач, сорап куйды: - Сез аны нишләттегез соң? Ул бит бик нык курыккан. - Тарттык, - диде ирләрнең берсе. - Бик озак тарттык, - дип өстәде Гөлнур. - Бозауның бер аягы эчтә, башы эчтә, - диде Арслан, тунын ычкындыраычкындыра. - Сыңар аяктан тартып бозау чыкмаганын сез белергә тиеш югыйсә... Ул тунын, свитерын салып биргәч, ике кулының да күлмәк җиңнәрен иңбашына кадәр сызганды. - Кызганыч, наркоз беткән чак. Авыртыр инде... Башыннан тотыбрак торыгыз. Мин икенче аякның ничегрәк килгәнен карыйм әле. Ул бераз сыерның янбашларын, бил турларын йомшак кына сыпыргалады. - Әз генә сабыр ит, малкай, әзрәк авыртыр, нишлисең инде, җан иясенең тууы җәфаланмыйча гына булмый... Шул арада аның кулы бозау аягы кырыннан акрын гына сыер карынына кереп китте. Капшап-капшап карагач, Арсланның аркасына салкын тир бәреп чыкты: бозауның башы артка карап каерылган иде. Турайтып булса, бозауның исән калу ихтималы бар. Әгәр борып булмаса, сыерны исән калдыру өчен бозауны турап алырга туры киләчәк. Кайчакта бу матавык бозауны турау, сыерны сую белән дә төгәлләнә. Арслан кулы белән бозауны эчкә таба этәргә кереште. Әз генә бушлык барлыкка килде кебек. Бушлыкны саклау өчен клюка кирәк. Ул артына борылып Зиннурга дәште: - Сары сумкада ак сөлгегә төрелгән бер бәләкәй ухват төсле әйбер бар. Шуны гына алып бир әле. Зиннур ул сораган әйберне сузды. Арслан клюканы аналыкка кертте, клюка белән терәгән аралыктан бозау аягын бөкләп, шудырып чыгармакчы булды. Ләкин аяк буйсынмады. Ул сары сумкадан вазелин алып, аны учы белән эчкә кертеп, бозауның бөкләнгән аягына сылагач, аяк чыгу ягына турайды. Бу - беренче өмет иде. Әмма күпме тырышса да, бозауның башын бора алмады. Сумкасыннан баулы ыргак алып, аны эчкә кертеп, бозауның күз читенә эләктерде һәм бауны акрын гына тартырга кереште. Ләкин баш борылмады. - Берегез килегез әле, егетләр, - дип, сыер башын тотып торучы ирләргә дәште. Бергәләп сак кына тартырга керешкәч, баш кузгалды. Сыер авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрде. - Туктагыз, Арслан абый, үлә бит! - дип елап, Гөлнур алар янына йөгереп килде. - Борчылма, Гөлнур, сыер исән булыр, бозау да, - диде Арслан. Ахырда бозауның башы борылды. Арслан , кулы белән эчкә кереп, бозауның күзендәге ыргакны ычкындырып тышка алды. Аннары икенче аякка да бау эләктерде, аларын хатын-кызлар тотты. - Чамалагыз, аяклар кире эчкә кереп китмәсен. - Ул кулы белән карынга кереп, бозауның иягенә элмәк кидерде дә: - Әйдәгез, өч бауны да акрын гына тартабыз, - диде. - Ә син мөгезләрдән нык тот, сыер без тартканда болайга шумасын. Тарта башлауга, сыер тагын кызганыч итеп кычкырып җибәрде, ләкин туктарга ярамый иде. Менә бозауның борыны, ак яңаклары, күзләре күренде, әмма шуннан соң чыгу хәрәкәте туктады. Сыерның авызыннан күбекләр килде, ул тарткан саен кычкырды, тагын да авыррак сулый башлады. Шулчак кызыл ыштанлы, ялан аягына олы галош сөйрәгән алты-җиде яшьлек малай акырып елап килеп керде. Аның артыннан ияргән ябык кына карчык малайны күлмәк итәгеннән эләктереп, үзенә таба тартты. - Акбаш, матурым, әз генә түз инде, - дип, Арслан сыерны йомшак кына сыпыргалады. - Безгә көчәнеп ярдәм итсәң, бәбиең дә туар, үзең дә котылырсың. - Мин ни булмаска сугым пычагын алып керим әле, - диде ирләрнең берсе. Шулчак әби корышкан беләкләрен селти-селти кычкырырга тотынды: - Суйдырырмын менә мин сезгә! Ничә ел буе көчкә юньле бер сыерга тиендек. - Аннары Гөлнур каршына килеп чәрелдәп җибәрде: - Ник дәшмичә басып торасың? Сыерны суйдырсак, Расих икебезне дә үтерә бит! - Әти үтерә, әти үтерә! - дип, бии-бии еларга тотынды кызыл ыштан. - Туктагыз әле зинһар! - диде Арслан, тавышын күтәреп. - Пычак миндә дә бар ул. Менә бу җан иясе кызганыч бит. Бозау күзләрен челт-мелт китереп, аны аңлагандай карап тора иде. Арслан сыерның авыртуын басарга булды. Сумкасыннан яртылы шешә чыгарды. Анда су белән сыекланган аракы иде. Ирләр сыерның башын бераз күтәреп тотып тордылар, ул аракыны сыерның тамагына койды. Аннары бозауның әле эчтә торган баш тирәләренә бармаклары белән эткәләп вазелин кертте. - Бауларны тоттык, сак кына тарта башлыйбыз, - диде Арслан. Бер-ике минуттан бозауның яртысы ак, яртысы кара башы килеп чыкты, аяклары да тез турыннан үтеп күренде. - Исән туа бит! - дип, шатланып кычкырып җибәрде Гөлнур. - Ашыкмыйбыз, тартабыз, - дип боерды Арслан. - Әйдә, малкай, көчән, җиңелрәк булыр, - дип йомшак тавыш белән сыерга да дәште. Акрын-акрын тарта торгач, ниһаять, бозауны сөйрәп чыгардылар. Арслан аның кендеген кисеп, киселгән урынны йодлы эремә белән эшкәртте, бәйләгән бауларны бозауның иягеннән, ике аягыннан чишеп алды. - И, Арслан абый, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим?! - дип, аның тирәсендә бөтерелде Гөлнур. Шул арада сыерның яңакларыннан сөйде, сөлгесе белән аның күзеннән аккан яшьләрен, бозауның авыз-борынын сөртте. Арслан почмактан чиста салам алып килеп, сыерның башы янәшәсенә салды. Бозауны шул саламга шудырып керттеләр. Арслан кесәсеннән бер уч яшел уҗым алып, сыерга каптырды, аны яңакларыннан иркәләде: - Сабыр икәнсең, малкаем. Менә бәбиең исән. Әйбәтләп яла, тәннәренә массаж яса кытыршы телең белән. - Аңа карый-карый, сыер ул каптырган яшел үсентене чәйнәп йотты. - Бәбиең җиленнәреңнән җылы сөтеңне имәр, үзеңә дә рәхәт булыр... Зиннур Арсланга исе-акылы китеп карап торды. Аның битләре алланган, күзләрендә шатлык нуры балкый иде. Ул сыер тизәге белән аралашкан саламга тезләнгән. Җилкә турына кадәр канга, вазелинга, карын лайласына баткан куллары белән бозауны маңгаеннан иркәләп маташучы Арсланнан да бәхетлерәк кеше бар идеме икән бу дөньяда?! Бирегә килеп сулышларны куырып алган ачы сидек, тизәк, черегән тирес исләренең юкка чыгуына Зиннур хәйран калды. Әллә ул тәмсез исләрне өстеннән пар күтәрелгән шушы тере җан иясе юкка чыгардымы соң? Арслан коры салам белән чалбарларын сөртте, Гөлнур алып чыккан җылы су белән сабынлап кулларын югач, свитерын, тунын киде, сумкасына дәвалау әйберләрен, бауларын тутырды. Ул арада сыер аягына басарга маташа башлады. Арслан белән бергәләп теге ике ир булышкач, ул чайкала-чайкала торып басты. - Кеше түзми бу хәлгә, - диде Гөлнур һаман тынычлана алмыйча. - Ә ул түзде бичара... - Кеше дә түзә, онытабыз гына без аны, - дип куйды Арслан. Ул арада сыер бозавын яларга тотынды. Әнисенең кытыршы теле яңакларын ялаганда, бозау, күзләрен кысып, авызын ачып-ачып ала иде. Кинәт тагын теге кызыл ыштанлы малай галошларын лаштырдаталаштырдата чабып килеп керде. - Ура, Акбач бозаулады, Акбач бозаулады! - дип йөгергәндә, саламга сөртенеп, сыерның арт аягы астына барып төште. Кулларына таянып торып маташканда, сыер лайлалы койрыгы белән малайның битенә селтәп тә алды. Барысы да күтәрелеп көләргә тотындылар. Сыер койрыгын кабат селтәгәнче, Арслан еларгамы-юкмы дип торган малайны ике кулы белән култык астыннан тотып, үзенә тартты. - Син елаган булган идең, - диде ул аңа йомшак кына итеп. - Менә нинди бәләкәй сыер алып бирдек сиңа. Аны яратырсыңмы? - Яратырмын! - Малай бая еларга әзерләп бетергән авызы белән көлеп җибәргәнен сизми дә калды. Гөлнур аның кызыл ыштанына, күлмәгенә ябышкан юеш саламны сыпырып төшерде дә артына яратып кына шапылдатты һәм сыңар тештән дә мәхрүм аңкауларын күрсәтеп елмаеп торучы әбисенә тапшырды. Сыерның чүбен салдырып, бозавын әнисенең имиенә кушкач, Арслан белән Зиннур хуҗаларның, күршеләрнең укыган рәхмәтләре астында кайтырга кузгалдылар. Көчле генә җил чыккан, юлга да сала башлаган иде. - Арыгансыңдыр, - дип куйды Зиннур. - Ике сәгатькә якын сузылды бит. - Турысын әйтимме? Әйтсәм - ышанмыйсың, - диде Арслан. - Әйт. - Килгәндә арыган идем. Менә хәзер... беләсеңме... өйдә булсак, биеп китәр идем. Дустының елмайган йөзе машинаның ярым караңгы салонын да яктырта кебек иде. - Алай була алмый бит! - Беләм алай була алмаганын! - диде Арслан, дәртле тавыш белән. Башкаларның алай була алмый, ә менә минем була! - Организмга ял кирәк. - Организм... организм... маразм... гайзер... нәргиз... кызык сүзләр, - дип көлеп куйды Арслан. - Миңа эшләгәндә генә куәт иңә. Эш ашый торган ризык шикелле... Зиннур елмаеп башын чайкап куйды. - Син ышанмыйсың. Раушания дә аптырый. Тик монда печтеки генә "эски" бар. Мин мал тирәсендә генә шулай. Бүтән эшләр мине дә арыта. - Менә хикмәт нәрсәдә икән! - дип куйды Зиннур. Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар, машина шатыр-дөбер карны яруын дәвам итте. Зиннур күңелендә бөтерелгән сорауларның тагын берсен бирде: - Эшләрең көн саен болай сузылмыйдыр бит? - Кайчакта бер көндә эшләгәннәрне кушсаң, моннан да артып китәргә мөмкин. Маллардан кан алган, прививка ясаган мәлләрне күрсәң, валлаһи, ахырзаман җитеп, Дәҗҗал килә, дип уйлыйсың. Арслан үзе әйткәннән үзе күзләрен кысып көлеп җибәрде. - Бу эшкә нык таза булу кирәк инде алайса... - Тазалыктан зарлана алмыйм, - диде Арслан. - Хәзер чирләмәгән кеше бармыни ул. Кешене чир үтерми, әҗәл үтерә. Әле Аллага шөкер, Раушания белән икебез дә аяк өстендә, эшебезне эшләп, йөреп торабыз. - Мөгаен спорт белән шөгыльләнәсеңдер, - диде Зиннур. - Минем спорт көне буе, гомер буе дәвам итә. - Ул шактый ара сүзсез барды. - Бер гыйбрәт әйтим әле мин сиңа. Минем бер исән сөягем дә юк бит, дустым. - Ничек инде ул алай? - дип гаҗәпләнде Зиннур. - Шулай. Сыерлар, атлар, үгезләр сөзеп, тибеп, кысып, таптап, сытып, сөякләремне берәм-берәм сындырып чыктылар. - Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасың, яшьти. - Без эшли башлаганда, наркоз, тәннең аерым урынын өшетү дигән нәрсәләр юк иде. Уколларны да шприц белән кададык. Менә син якын килеп кара әле куркудан коты очкан мал янына. Ул нишләгәнен белми. Авызыңны ачыбрак торсаң, сыер да мөгезе белән эчеңне актарып ташларга мөмкин. Безгә циркач кебек җитез, дрессировщиктай сак булырга туры килә. Ә мин эшли башлаганда, яшь тайдан да ярсурак идем. - Беләм, беләм мин сине! - дип, аның сүзен җөпләде Зиннур. - Булды инде, булды, - диде Арслан. - Җиңне сызгангач, беләктәге бүртмәчне күрдеңме син? - Әйе, күрдем. - Ул минем беренче җәрәхәтем булды. Ул чорда атлар күп иде. Кан алабыз. Тыныч холыклы таныш бия, сөеп-иркәләп килеп, зур энәне муенына китереп кадавым булды, биям кинәт агач стенага китереп кысты, беләк сөягенең шартлап сынганы конюшняны яңгыратты. Сөякнең сынган башыннан җелеге агып тора. Операциядән соң гипсны дөрес салмаганнар, сөяк дөрес ялганмады. Сул кул, аяк йөзләре, бармаклар, балтыр сөякләре, кабыргалар - барысы да сынып ялганды. Кайберләре стажлы - икешәр мәртәбәләре дә бар. Иң куркынычы - үгез. Әгәр берәр җирен авырттырсаң, йә суксаң, үгез мәңге онытмый, ничек булса да үч ала. Бер үгезнең арт аягы тимергә эләгеп яралангач, шуны тектем, әллә ничә мәртәбә үлеген чистартып бәйләдем. Ике ел мине сөзәргә чамалап йөрде. Берсендә шулкадәр куды, Ыкның текә ярыннан суга сикереп кенә котылдым. Шуннан соң оныттымы, өметен өздеме - кабат кумады. - Мин сезнең эшне бик тынычтыр, дип уйлый идем. - Тере җан белән эш иткәндә, беркайчан да тыныч булырга ярамый. Тере җан ул - тетрәп торган илаһи әйбер. Тыныч кына, акрын гына маташсаң, ул "келт" итеп өзелергә генә тора. Ә бер өзелсә, ялгап булмый аны... Алар төнге тугыз тулгач кына кайтып җиттеләр. Машинаны гаражга керткәндә, Зиннур сорап куйды: - Карале, яшьти, батмыйча ничек кайтып җитә алдык соң без? Теге кар салган урынны ничек үттек? - Сыер һәм бозауның ярдәме белән, - диде Арслан, серле генә итеп. - Тере җан, мең километр еракта булса да, синең белән... Аның безгә ничек уңай, ничек кире йогынты ясавын фән әлегә аңлата алмый... Безне әйләндереп алган тирәлектә күзгә күренмәгән, сизелмәгән әллә ничә йөз төрле дөнья бар ди бит Шәкуров абый... Алар өйгә кергәндә, Фатыйма өстәл янында утыра, Раушания яңа пешкән ипине духовкадан чыгарып маташа иде. - Исән-имин генә алдыгызмы бозауны? - дип сорады Раушания. - Исән-сау, бозау сиңа сәлам әйтеп калды, - диде Арслан, елмаеп. Алар кулларын юып өстәл янына килүгә, Раушания дүрт кисәк ипи сындырып, һәрберсенең алдына куйды. Уртада эретелгән ак май тора иде. - Фатыйма апа соравы буенча арыш ипие пешердем. Майга манып ашыйбыз. - Туктале, Раушания, тукта! - диде Арслан, иснәнеп. - Серкә очырган арыш басуы исе килә бит моннан! Раушания, хәтерлисеңме ул көнне? - Ничек хәтерләмим ди инде! - Фатыйма апа... Зиннур дустым... Мине тыңлап тора аласызмы? - Әлбәттә, тыңлыйбыз, - диде Фатыйма. - Мин сезгә чын әкият сөйлим хәзер, - диде Арслан. - Мин Раушаниямне үзебезгә килен итеп төшергән көнне урамнан гына кайту тиз була дип, утырган силәбезне басу капкасына бордырдым. Кияү егете булып утырган Әсләхетдин арыш басуы уртасындагы юлга килеп керде... Шундый тымызык көн, җил бар да кебек, юк та кебек, аның искәне сизелми. Басу өстендә арыш серкәсе ап-ак томан булып тирбәлә. Өздереп тургайлар сайрый. Башларны әйләндерерлек хуш исләр... Без бер сүз дә әйтә алмыйбыз, Раушания белән силәдән төштек тә авызыбызны ачып карап торабыз. Бу безнең бәхеткә шулай серкә очырадыр, дип уйлыйбыз эчтән генә. Дәшсәк, сихри матурлыкны җимерүдән куркабыз. Зәңгәр күктән ак болытлар безгә салават әйтә төсле. Бу әллә Ходай сулышы, әллә җиһан сулышы булды шунда... Яңадан мин арышларның алай ук серкә очырганын күрмәдем. Шулай да былтыр шул чама булды. Әллә Ходай безнең өчен җибәрдеме икән? Кызыбыз белән кияү, өч онык кайтканнар иде. Бер атна тордылар. Ә мин көн саен арыш басуын карыйм. Кайчан серкә очырыр. Башакларда инде серкәләр тәлгәш-тәлгәш асылынып торалар. Әз генә җил җитмиме, һаваның эсселеге җитмиме. Менә беркөнне оча башладылар. Оныкларны машинага утырт та оч басуга. Җитәкләп арыш басуы эченә алып кердем. Битләренә, маңгайларына башаклар бәрелеп тора оныкларымның. Башакларның сөйләшкәнен тыңлагыз, дим пышылдап кына. Кештер-кештер сөйләшә башаклар. Әз генә җил исә, басу өстеннән ак бу күтәрелгәндәй серкә оча. "Күрәсезме, башаклар серкә очыра", дим. "Ни соң ул серкә?" - дип сорый оныкларым. "Тормыш, - дим. - Менә шушы серкәләр онга, тәмле ипигә әйләнә", - дим. Өздереп чикерткәләр сайрый. Цыкы-цыкы киләләр. Тын да алмый тыңлаттым тегеләргә. "Бабай, кайда соң алар? - дип сорый Искәндәрем. - Сайраганнары бөтен җирдән ишетелә, үзләре кайда соң алар?" - ди. Аннары балаларыма камыл төпләрендәге чикерткәләрне дә, башка бөҗәкләрне дә күрсәттем. Аларның күргәннәре булмаган, шаккаттылар. Басу эченнән алып чыгып булмый, авызларын ачып чикерткә сайравын тыңлыйлар. Зәңгәр күктә "фүүүрр-фүүүрр" итеп җырлаган тургайларны тыңлаттым. Аларга карагач, минем күңелем тула, үзебезнең балачак искә төшә. Тургайлар, чикерткәләр сайравы ул безнең балачакның оркестры, дәүләт ансамбле иде бит. Аларның сайравы уттай кояш нурларын тагын да кайнарлата, тыгызлый иде. Арыш сабакларын аралап, җил малайлары, җил кызлары шаярышып килеп кагылалар. Олы җилләр өстә йөгерә, болытларны кузгата, башаклардагы серкәләрне тузгытып очыра... Серкәнең үз исе бар, миңа ул яңа туган бала исен хәтерләтә... - Арслан, син кунакларны арытып бетергәнсеңдер инде... - Ничек арырга мөмкин инде мондый матур күренештән, - диде Фатыйма. - Без бит ашый-ашый тыңладык, - дип өстәде Зиннур. - Син үзең генә берни дә капмадың. - Сөйләү - үзе ашау инде ул, - дип көлде Арслан һәм, менә күрегез алайса дигәндәй, алдындагы ипиен майга манып капты да тәмләп чәйнәргә кереште. Раушаниянең чемердәп торган әчкелтем-төчкелтем җимеш суын эчкәч, йокларга яттылар. Зиннур әйбәтләп мамык одеялын ябынды. Аяк-кулларына, бөтен тәненә рәхәт җылы йөгерде. Арслан белән Раушаниянең күрше бүлмәдә быдыр-быдыр сөйләшкәннәрен ишетте, аннары алар да тынды. Кышкы, карлы авылның өй эче тып-тын. Дөнья миллион еллар ашкынып чабуыннан талчыгып, йокларга яткан. Зиннур күзләрен йомды, әмма татлы онытылу килмәде. Күңеле кымырҗый, ял итәргә теләми, һәр күзәнәге уяу иде. Аның борынына серкә очырган арыш басуы исе бөркелгәндәй булды, арыш сабаклары арасыннан йөгереп килгән җил малайлары, җил кызлары гүя битләреннән үпте, муенын җылы куллары белән кытыклады. Арслан белән Раушаниянең арыш басуы, аның күз алдында аксыл җылы томандай серкә тузаннары бөркелеп ап-ачык булып торды. Аның мондый халәт кичермәгәненә ничә ел икән инде? Авылдан чыгып киткәннән бирле! Йә Хода! Тел белән сөйләгән нәрсәләрне ничек шушылай тере итеп, җете итеп кабул итә ала соң ул? Мөгаен туган авыл, туган җир, янәшәсендәге кешеләр, шушындагы һава һәм шушындагы суны эчү тәэсиредер бу. Аның, күпме призлар, күпме җиңүләр яулап та, мондый ләззәтне алганы юк иде. Дөрес, ул чактагы кичерешләр бик кыйммәтле, ил казанышы биеклегендә халык игътибарын да туплагандыр, аның артында килер акчасы, алтын, бронза медальләре булгандыр. Әмма ул шатлык белән менә бу шатлыкны чагыштырып булмый иде. Арслан сөйләгән бу арыш басуы Зиннурның бөтен балачагын күз алдына китерде. Гомеренең иң ямьле, иң татлы чагы нишләп онытылсын соң ул? Балачак истәлекләрен яңартырга уйлауга, күз алдына тагын Арслан килеп басты. Аның Раушания белән яшәвендә ниндидер могҗизаи җылы дулкын бар иде. Бөтенесе гап-гади, барысы да ачык, алар бәләкәй генә нәрсәне дә күңелле олы вакыйгага әйләндерә. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте - шатлыклы вакыйга. Алар бүген дә балачакта яши түгелме соң? Ә кайда синең арыш басуларың? Кайда синең цыкы-цыкы сайраучы чикерткәләрең? Кайда синең хуш исле серкә тузаннарың? Кайда ул тузаннар өстендә шашып сайраучы тургайларың? Кайда синең җитез һәм шаян җил малайларың-кызларың? Тургайлы зәңгәр күктән арышларга төбәлеп, хуш исле серкә тузаннарына кушылып, салават әйтеп торучы ак болытларың кайда синең? Адәм баласының күкрәгендә мәңге тетрәп дөрләргә тиешле янар тауларың калдымы синең? Әнә шул янар тауларның ялкыны белән язылган бу сорауларга җавапларны бирү шулкадәр дә кыен, газаплы иде. Минем арыш басуларым кайдамы? Зинһар кичерегез, якыннарым, авылдашларым! Мин үземне сездән гамьсезлек пәрдәсе белән аерган дәвердә ул арышларымның һәр сабагын Вакыт дигән бөек, күренми торган урагы белән келт-келт урып алган. Минем "цыкы-цыкы" сайраучы чикерткәләрем кайдамы? Алар, көтеп-көтеп тә мин кайтмагач, үзләренең моңнарын сагыш диңгезләренә батырганнардыр. Хуш исле арыш серкәсенә кушылган ашкынулы тургай җырларым кайдамы? Алар минем күңелемдә җылы урын, кунып тибрәнерлек тере чәчәкләр һәм яшел сабаклар тапмыйча туфрак булганнар. Җитез һәм шаян җил малайларым-кызларым кайдамы? Ни аяныч, бөек куәткә ия Вакыт, аларны тормыш ямьнәре белән кызыктырыпалдап, чал картлыкка алып килгән. Хуш исле арыш серкәсе тузаннарына кушылып салават әйтеп торучы ак болытларым кайдамы? Озак еллар көтеп тә мин килмәгәч, Вакыт галиҗәнапләре, мөгаен, аларны бәяли белерлек башка затларның җаннарына илтеп салгандыр. И, кадерлеләрем! Минем күкрәгемдә газиз балачагымның, дәртле яшьлегемнең дөрләргә тиешле янар тауларымнан көл генә калды микәнни?! Юк, юк һәм тагын бер мәртәбә юк! Мин моның белән килешә алмыйм. Зинһар ярдәм итегез миңа, якыннарым, авылдашларым, ике арадагы гамьсезлек пәрдәсен алып атарга! Минем күңелемдә янар таулар ялкынланып дөрләмәсә дә, кайнар очкыннар сакланганын сизәм бит әле мин! Зиннур үзендә кабынган бу уйларга, бу кичерешләргә хәйран калды. Өн идеме бу, әллә тылсымлы төшме? Бу тылсымлы чынбарлык белән кушылган кырыс төш иде бугай. Ул ана карынында тибенеп, якты дөньяга чыгарга омтылган сабый шикелле, моңа кадәр үзе яшәгән матур, әмма ясалма тормыштан табигый яшәешкә таба тәүге омтылышын тойды. Шушы куанычлы омтылышны чынга әйләндерү өчен Арсланнарның, авылдашларының ярдәме кирәк иде аңа. Гел көтмәгәндә каян килде соң әле бу беркайчан сизелмәгән уйлар? Төшләнеп кенә ятамы, әллә уяу күңеленең кичерешләреме бу? Ничек кенә булмасын, аның йөрәге еш-еш тибә, элекке тынычлыгы югалган иде. Бераздан ул моның канәгатьсезлектән икәнен тойды. Ә канәгатьсезлек нәрсәдән соң? Соравына җавап урынына күз алдына Арслан килде дә басты. Барлык уйлары, үлән ашатырга казыкка бәйләп куелган мал кебек, Арсланнан читкә китә алмады. Арсланга күкрәкләренә кыскан газиз баласына карагандай кадерләп карый халык. Зиннурга, кайтып авыл урамын чәче белән себерсә дә, бу мөмкин нәрсә түгел. Нәрсә үзгәрде соң? Асылда берни дә үзгәрмәде кебек. Бары тик Зиннурның күңелендәге дусты белән үзенә карата корган бизмәннең үлчәве үзгәрде. Зиннур хакында ил күләмендә урнашкан югары фикер бар.Әлбәттә, ул куйган тырышлыкны, ул яулаган җиңүләрне теләсә кем булдыра алмый. Димәк, ул гади генә кеше түгел. Дәүләтнең олы бүләкләрен, исемнәрен алган икән, мәшһүр кеше булып чыга бит инде. Ул дусты Арсланнан буй җитмәс биеклектә тора. Алайса, күңеле нәрсәгә канәгатьсезлек сиздерә соң? Зиннур күпме яткандыр, әллә ничек кенә оеды да китте. Һәм шунда ук әле генә үзе кичергән дөньяда яши башлады. Имеш тә алар Венера белән ап-ак киемнәрдән ап-ак силәдә арыш басуы уртасындагы юлдан җилдерәләр. Силәнең кош канатыдай җиңел тәгәрмәчләре келтер-келтер тәгәри, тәртә арасында ап-ак яллы айгыр, көмеш тоякларыннан очкыннар чәчеп, аксыл офыкка таба юырта. Тирә-юньдә җылы томандай арыш серкәсе тузаны оча. Бөтен дөнья ап-ак, җып-җылы, хуш исле. Кинәт аларның каршында коточкыч киң җилкәле, пеләш башлы албастыдай боксёр күренде һәм Зиннурның яңагына китереп орды... Ул ялт иткән яктылыктан уянып китте. Тонык кына гөлдерәп күк күкрәде, яшен тагын бер мәртәбә өй эчен яктыртып алды да, дөнья тып-тын калды. Кыш уртасында күк күкрәгәнен аның авылдан укырга чыгып киткән елны ишеткәне бар иде. Яңадан кышын яшен күргәне дә, күк күкрәвен ишеткәне дә булмады. Теге боксчы ничек төшенә килеп керде соң әле? Хәзер ул Яков Наумович Черных. Бокс федерациясендә зур кеше. Ул чакта Зиннурның әле спортка кергән генә чагы иде. Үзенең рингка кем белән чыгасын белүгә үк, Зиннурның эченә салкын йөгерде. Яшка әллә ничә нокаут иясе, өермәдәй һөҗүме белән көндәшен коелып төшәргә мәҗбүр итә, диләр иде. Аның пеләш башы белән тигез муенына килеп кушылган киң җилкәләре, уйнаклап торган мускуллары бронзадан коелган сынны хәтерләтә. Яшка аңа җен кебек ташланды. Зиннур мөмкин кадәр сакланырга тырышты, юньләп суга алмады. Беренче раундның яртысына якынлашканда, көндәше аның яңагына сул яктан шундый итеп китереп тондырды, Зиннурның күзләреннән утлар чәчелде. Ачудан ярсып Яшканың чыраена төртергә омтылды, әмма ул ялт итеп башын читкә алды һәм Зиннурның тагын шул сул яңагына яшен тизлегендә ике мәртәбә бәрде. Зиннурны чалкан барып төшүдән ринг канатлары гына коткарып калды. Тамашачылар аның сугуын хуплап гөр килде. "Егып сал идәнгә! Молодец!" дигән тавышлар яңгырады. Тренеры ниндидер хәрәкәтләр ясады, әмма Зиннур аларны аңларлык хәлдә түгел иде инде. Башының уртасында ниндидер бушлык барлыкка килде һәм ул игътибарны тупларга ирек бирми иде. Авызына тозлы кан җәелде. Яңак сынмагандыр, сынса, болай гына авыртмас иде, дип уйлады ул. Ничек тә һөҗүм итәргә! Шул максат белән әле кулларын уйнатты, әле сакланды. Әмма гәүдә куәтен салып, көндәшенә юнәлткән сугулары аңа ышкылып кына үттеләр. Яшка маймылдан да җитез иде. Аның сугудан кай арада янтаеп өлгергәнен дә, кай арада китереп дөпегәнен дә абайлап булмый иде. Башы белән муенының тигезлеге, маңгаеның булмавы аны гигант ташбака итеп күрсәтә. Соры усал күзләре сине рәхимсез капшый, калын иреннәре сине кабып йотар кебек. Беренче раундны Зиннур көч-хәл белән генә төгәлләде. Икенче раундның "доң!" итеп яңгыравы "Пли" тавышыдай ишетелде. Яшканың дәрт-куәте артканы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора. Көндәшенең яшендәй җитез перчаткалары төрле яклап бер-бер артлы йә башына, йә күкрәгенә төштеләр. Зиннурга бердәнбер чара - кыска дистанция сайлау, гәүдә белән аның гәүдәсенә кысылып ерактан суктыруны булдырмау иде. Ләкин бу очракта да Яшка аның эчен, бавырын төйде. Зиннур сикергәләп артка чигенүгә, көндәше тагын аның башына ике мәртәбә бик көчле итеп бәрергә өлгерде. Зиннур рингның почмагына аркасы белән сыенды, ике кулы белән төрлечә сакланды, әмма Яшканың перчаткалары авыр таш кебек аны дөмбәсләүдән туктамадылар... Икенче раунд беткәндә, аның кашлары, иреннәре ярылып беткән, эченең уң ягында нидер сызлый иде... Өченче раундта Зиннурга рингта урын калмаган иде инде. Ул этләр өере ботарлап канга батырылган бүре шикелле әле сырты белән рингны әйләндергән канатка барып сөрлекте, әле тешләрен кысып Яшкага һөҗүм итеп карады. Әмма Яшка йә аның маңгаена, йә йөзенә, йә колак төбенә авыр йодрыгы белән дөпелдәтеп сукты. Аларның сугышканын караучы кешеләр Яшканы хуплап илерә, ул Зиннурны аяк астына егып, ботарлап атса гына, тынычланырлар кебек тоела. Зиннур үзенең аңа каршы торырлык көче калмаганын сизенгән иде инде. Ул башын саклады һәм Яшканың күзләренә тилмереп, миһербан сорап карады. Җанатарлар тилереп акырды, әйтерсең лә аларның тәннәрен утлы келәшчәләр белән кысып газаплыйлар, әйтерсең, рингта Зиннур газапланмый, алар барысы да җәһәннәм утында яналар, шуңа түзә алмыйча акыралар, Яшка Зиннурның башын ярса, һич югы кыйнап аяк астына атса, җәһәннәм газапларыннан котылачаклар, илереп үкерүдән туктаячаклар, тынычланачаклар иде... Зиннур ялварулы карашын көндәшенең күзеннән бер генә минутка да алмады. Яшка аның нинди хәлдә икәнен күреп тора югыйсә. Зиннурга бу беренче ярышта җиңелергә ярамаганын да аңлый ул. Тик аның соры күзләре елан күзләре кебек салкын һәм рәхимсез иде. Ул коточкыч көч белән Зиннурның башын төяргә тотынды. Зиннур котылмакчы булып, башын иеп куллары белән сакларга азапланды, әмма Яшка аның йөзенә астан доп-доп бәрде. Зиннур гөрселдәп ауды. Аңа барыбер иде инде. Судьяның санаганын ул тыңламады да, торырга да омтылмады. Дөньяның барлык ерткычлары җыелып кычкыргандай, халыкның шашынулы алкышлаулары гына башының кайсыдыр төшеннән үтеп кереп, аның аңына барып җитәләр иде. Ул үзенең егылуына, сүнүенә бу халык ни өчен шулкадәр куана икән, дип кенә уйлый алды... Аны кемнәрдер култык астыннан тотып аягүрә бастырдылар. Мамыктай аяклары белән ул көчкә басып торды. Уртада судья кулыннан тотмаса, бәлкем авып та киткән булыр иде. Яшканың җиңүен әйткәнче узган бер минут вакыт аның өчен йөз ел кебек тоелды. Ниһаять, игълан иттеләр, халык тагын шатлыктан илерде. Зиннур рингтан ничек чыкканын төштәге кебек кенә хәтерләде... Моны менә хәзер кабат хәтереннән уздыру аны рингтагы кебек арытты. Таң алсулыгы тәрәзәгә төшкәндә генә, аның арып-талчыккан тәне тынычсыз йокыга талды... Төнлә Сәүбәннең аягы моңа кадәр сызламаганча чәнчи башлады. Югыйсә аягын парлы мунчада май белән озаклап сылап кайткан иде. Сәүбән аягын үкчәдән алып бот төбенә кадәр майсыз гына сыпырырга тотынды. Утны яндырмаган иде. Шулчак кинәт яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкрәп куйды. Сәүбәннең йөрәге төшеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә балтырларына, ботларына утта кыздырылган энәләр батырдылар! Нишләп яшен белән бергә туры килде соң бу энәләрнең чәнчүе? Ул иртүк, хатыны бүлмәсенә кереп, аны төрткәләп уятты: - Син төнлә яшен яшьнәгәнне күрдеңме? Хатынының иртән торып юынгач та йокысыннан ачылып бетми торган күзләре Сәүбәннең бу соравын ишеткәч, тавык йомыркасы кадәр булды. - Нинди яшен ул, Ходаем?! - дип сикереп торды хатыны. Сәүбән кулын өметсез селтәп чыгып китте дә Гарифҗанга шалтыратты. - Әти, әллә диваналандыңмы? - диде малае, карлыккан тавыш белән. - Кыш уртасында яшен яшьни димени?! Ул ачу белән трубкасын атып, урынына барып ятты. Чыннан да күземә генә күренгән икән, ычкынам бугай, дип коты очты. Иртән ашарга да тормады, хатыны эшкә киткәндә дә кузгалмады. Уйлый торгач, ул бу яшеннең Ходай тарафыннан үзенә генә җибәрелгән чираттагы кисәтү икәнлеген аңлады. Аякны чәнчештерүе дә аның кисәтүе, димәк. Тагын нинди ялгышлык җибәрдем икән, дип баш ватты ул. Сәүбәннең күзләре шкафтагы литрлы пластик шешәне меңенче мәртәбә капшап үтте. Шешәнең этикеткасы теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Исеме - "Балсу". Судагы кыйммәтле матдәләр микъдарлап та, процентлап та күрсәтелгән. Кан басымыннан, ашказаны, бавыр, йөрәккан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән, аллергиядән дәвалый, организмны чистарта, иммун системасын яхшырта, диелгән. Заманында инженер, заводта профком рәисе булган җизнәсе үтә дә елгыр, теләсә нинди мәсьәләне хәл итү юлларын бик оста тапты. Су сатуны башлагач та, теге этикеткадагы чирләреннән файдасын табып рәхмәт әйтеп язган хатларны төрле шәһәр, район газеталарында чыгара башлады. Әлбәттә, ул кешеләр таныш-белеш аша ару гына акча түләп ризалаткан кешеләр иде. Җизнәсе рәхмәт хатын үзе язып бирә. Теге кешедән күчертеп яздыра да, конвертка салып, редакциягә юллыйлар. Редакцияләргә дә акчаны кызганмады. Болар бөтенесе меңе белән кайтты. Аннары рекламаның кирәге калмады. Ташып кына өлгер - халык ябырылып ала. Сәүбәннең тыңлап торганы булды ул суны алучыларның сөйләшкәнен. Шунда ул үзләренең суының алтын бәясенә торганлыгын аңлады. Шул кешеләрне тыңлагач, өйдә дә шушы суны гына эчә башладылар. Берсе хәтта рактан терелгән. Үз авызы белән сөйли. Ашаудан калып, саргаеп кипкән идем, шушы суны эчә башлавым булды, аппетитым ачылды, күпмедер вакыттан бүре урынына ашый башладым, рагым да юкка чыкты, ди. Аны сырып алып, суны ничек куллануын сорадылар. Бу моны ваннага салып утыра икән. Акчасы күп булгач, нәрсә аңа? Сәүбән ул хатын өчен махсус егерме литрлы савытлар белән су алып килә торган булды Ижауга. Халыкка су төрле күләмдәге савытларда акса, Сәүбәннең кесәсенә тере акча булып тулды. Аягы авыртмаса, һәммәсе ал да гөл иде. Дөнья син ниятләгәнчә генә бармый шул. Үзе машинага утырып йөри алмый башлагач, су ташуны малаена йөкләде. Ул Сәүбәнгә караганда җитезрәк булып чыкты, сатудан табыш бермә-бер артты. Тик күрәзәче белән очрашудан соң, һәммәсе дә кирегә тәгәри башлады. Иң әүвәл күрәзәченең Сәүбән өстенә аткан гаепләре ошамады. - Су - тере рух! - дип күрәзәче аның күзенә керде. - Анда бөтен җиһанның җаны, хәрәкәте эретелгән. Аны тәңре һәр үсемлеккә, бөҗәккә, теләсә кайсы тереклек иясенә салган. Каннарыбыз, тәннәребез генә түгел, сөякләребез дә судан тора. Су әйтә: сез миңа ышаныгыз, мине олылагыз, ди. Миңа бары тик изге ният белән генә килегез, ди. Әгәр начар ният белән килсәгез, мине рәнҗетү була, Тәңрене санга сукмау була, ди. Шуңа күрә суны сатып акча эшләү - олы гөнаһ! - Күрәзәче, ике кулын югары күтәреп, учларын җәйде, күзләрен күккә төбәп илерде: - Безне - гөнаһлы бәндәләреңне кичер! - диде һәм тагын сикергәләп, сулар сибеп, әллә ниләр кычкырды, укыды, тагын Сәүбән каршына килде. Аның күзләрен кан баскан, үзе тиргә баткан, иреннәре калтырый иде: - Син гөнаһлы акчалар белән өй салып, әйберләр алып, якыннарыңны гөнаһлы иткәнсең. Синең аркада алар да моның җәзасын алачак. Кайту белән туктат малаеңны бу эштән! Сәүбән, үзе дә сизмәстән, аңа каршы әйтте: - Әнә гасырлар буе минераль сулар саталар, җир астыннан алтын, ташкүмер, нефть, газ, башка байлыкларны алып саталар. Берсенең дә аягы да корымый, байлыкларын кая куярга белмичә тилерәләр. Алар белән мине чагыштырырга да... Күрәзәче аның сүзен бүлде: - Яп тизрәк авызыңны! - диде ул, ярсып. - Тәңре берсен дә калдырмый. Һәркайсы үз җәзасын ала, алачак. Бу дөньяда алмаса, теге дөньяда алачак! Күрәзәче бүгенге тормышта җәзасын алган, дөньяга билгеле кешеләрне саный-саный такмаклагач, Сәүбәннең күңеленә тагын шом төште: - Соң миңа нишләргә хәзер? - дип сорады ул, дулкынланудан сулышына буылып. - Су сатудан тукта! Намазга бас! - диде күрәзәче. - Көн саен чишмәгә барып гафу сора. - Ничә мәртәбә барырга соң анда? - Үзең бел. Көне-төне утырсаң да була. - Терелерменме? - Сораганнарың Ходайга барып җитсә, савыгырсың. - Җитәр микән соң? Күрәзәче дәшмәде, әллә нинди ямьсез, өттерә торган караш кына ташлап алды. Бу караш үлән арасыннан күзәткән кара елан карашына охшаган иде. Күрәзәче янында Сәүбән "ярар, бу эшне туктатырга кирәк, диде. Акчадан аяк кадерлерәк", дип кайтып китте. Ләкин кайта-кайта Сәүбәннең фикере үзгәрә башлады. Ярар, шушы өзлексез кереп торган акчаны туктаттың ди. Кабат башлап булырмы соң аны? "Баллы" чишмәсенең суына кемнәр генә кызыкмый. Кайтып, кайнар мунчада күрәзәченең майлары белән сылый башлагач, ул биргән үләннәрне эчкәч, аягының сызлавы да кимегәндәй булды. Ул күрәзәчедә йөргәндә, Ижау җизнәсен дә начальниклыктан этеп чыгарганнар. Хәзер гараж мөдиреме, кемдер булып кына йөри икән. Кыскасы, җизнәсенең элекке кодрәте бетте. Хәзер генә су сатуны ташлау бөтен юлны шартлатып ябып куяр төсле сизелә. Аягы сихәтләнүгә таба кебек, тагын бер ярты ел булса да су сатуны туктатмаска ниятләде Сәүбән. Хатынына күрәзәче сүзләренең барысын да әйтеп тормады. Чөнки белә, хатыны колак төбендә көн саен күрәзәче сүзен кабатлап черки сыман безелдәячәк, икенче аягын да корырлык хәлгә җиткерәчәк. Барысы да үз урынына утырды, әйбәт кенә бара иде кебек. Бер төнне ишек дөбердәттеләр. Сәүбән, малае Гарифҗанның "мин бу, әти" дигән тавышына ишекне ачса, битләренә маска кигән өч әзмәвер басып тора. Гарифҗаны башын игән, чырае кып-кызыл. - Малаең безгә сигез йөз илле мең сум оттырды, - диде әзмәвернең иң озыны. - Счётчик куйдык - бурычын һаман китерми. Әгәр бер атнадан түләмәсәгез, өегезгә ут төртәбез. - Хакмы бу?! - диде Сәүбән, тавышын күтәреп. Малае башын тагын да түбәнгәрәк иде. - Хакмы дим мин сиңа?! Малае ирен арасыннан гына пышылдады: - Хак... Ижауга җизнәсенә барып, ул да үз өлешен кертеп, теге әҗәтне түләп котылдылар. Әмма бәла ялгыз йөрми. Күпме генә вакыт үткәндер, килен килеп, Гарифҗанның көн саен исереп кайтуын, холыксызлануын, кул күтәрүен елый-елый сөйләп, хатыны белән Сәүбәннең башына күсәк белән суккандай итте. Мулла песие кебек Гарифҗан иде бит ул. Сәүбән тагын күрәзәченең әйткәннәрен хәтеренә төшерде. Димәк, малаена җәзаның икенче төрлесе бирелгән. Ахырда "КамАЗ"ны Ижау җизнигә илтеп тапшырдылар. Су бизнесы шуның белән төгәлләнде... Сәүбән күрәзәче кушкан намазны укый алмады. Ул бер дога да белми, намаз укуның ярдәм итәренә ышанмый да иде. Күрәзәченең Сәүбән үтәмәгән тагын бер сүзе калган иде әле. - Игелек кыл, - дигән иде ул. - Кешеләргә, кем булуына карамастан, игелек кыл. Бу гамәлең синең терелүеңне нык тизләтәчәк. Аның сүзләрен Сәүбән кат-кат хәтереннән уздырды. "Нык тизләтәчәк", диде. Колак төбендә хәзер әйткәндәй яңгырап тора. Дөрес, ул кешеләргә начарлык кылып яшәмәде. Ләкин Сәүбәннең бер кимчелеге бар һәм аны ул күпме генә төзәтергә тырышып караса да, булдыра алмады. Ул хуҗалыгыннан яисә кесәсеннән бәләкәй генә әйберне дә, әз генә акчасын да кемгәдер болай гына бушка бирә алмый иде. Балачактан ук шулай. Аның кулындагысын акылы белән бирергә теләгән чаклары да булды, әмма бу адымны ясарга ни кулын, ни аякларын тыңлата алмады. Иптәшләре аның кулыннан ялтырабрак торган чынаяк ватыгын да тартып ала алмыйлар иде. Шуңа күрә "Карун" кушаматы җилкәсендәге бөкре кебек хәзер дә ябышып тора. Кешеләргә әйбер бирүдән тыш нинди яхшылык эшләп була соң? Ихаталарында булышып була. Тик хәзер инде Сәүбәннең андый игелек эшләрлек мөмкинлеге юк. Әнә тракторына ягулык өчен күбрәк итеп акча бирсәләр, Гарифҗан урамдагы, юллардагы карны эттерә. Менә шушы урында ул яшеннең ни өчен яшьнәгәнен аңлады. Арсланның төзәлмәс авыруы барлыгын белә бит Сәүбән. Ходай үзенең яшене белән шуны искәртте Сәүбәнгә! Раушания белән Арслан авыруны халыктан яшерделәр. Ижау җизнәсенең оныгы Рәмзия Казанда шәхси клиникада эшли. Аягын күрсәтергә баргач, Сәүбән аларда кунды. Шунда Рәмзия сөйләде. Хәле әйбәт түгел ди. Сәүбән ракмыни дип сораган иде, рактан да хәтәррәк, ике үпкәсен дә алыштырырга кирәк, ә моңа кимендә миллион ярым акча сораганнар икән. Рәмзия алдында кайгырган булып кыланды ул, ә эченнән шатлануга якын хис кичерде. Нигә Сәүбән генә чирләргә тиеш әле? Бергәләп авырырлар. Казаннан кайтканда, ул бу хәбәрне җайлап кына берәрсенә әйтермен, дип уйлаган иде. Әйтсә, тиз арада бөтен авылга таралачак иде. Әмма бер бик җитди сәбәп аның телен тешләргә мәҗбүр итте. Арсланның шушындый авыр хәлгә тарыганын белсәләр, бөтен күрше-тирә авыл халкының, дәррәү күтәрелеп, аңа акча җыя башлаячагы көн кебек ачык иде. Бу кирәк идеме соң Сәүбәнгә? Юк. Җыйган сурәттә дә миллион ярымга тулмас. Тик Арсланның абруе тагын да үсәчәк бит. Район ярдәм итеп операциягә җибәрүләре дә ихтимал. Шуңа күрә ул бу хакта ләммим дәшмәде. Игелек кылсаң, тереләсең дигән уй да аның башыннан гел чыкмады. Яшен юкка яшьнәмәде, ул шуны таләп итә. Арсланның авырганын Зиннурга әйтсә, игелек кылу була бит инде. Бүген үк, хәзер үк шуны эшләргә! Спортчыларда акча күп инде ул күбен. Тик дусты өчен егылып төшәр микән? Һәрхәлдә анысы Сәүбән эше түгел. Аның әйтүе дөрес булсын. Иртәгә җомга, аларның Коръән ашы. Сәүбәннең авырткан аягы түгел, исәне дә анда керергә атлыгып тормый. Шуңа күрә ул телефоннан Зиннурны сорап, аңа бер ун-унбиш минутка гына кагылып чыга алмассыңмы, диде. Зиннур берсүзсез риза булды. Сәгать ун тулып киткәндә, ул килеп тә керде. Күчтәнәч дип, җиләк-җимеш, затлы конфетлар алып кергән иде. Өйдәге җиһазларны, ванна, душ, мунчаны карагач, Зиннур: - Син бүгенге олигархлар кебек яшисең, - диде. Сәүбән авыз чите белән көлде: - Булырсың авылда олигарх. Булганына канәгать, артыгы кирәкми. Әйдә, сабакташ, капкалап алыйк әле, - дип, Зиннурны табынга утыртты. Коньяк, виски шешәләре ала башлауга, Зиннур кирәкми дигән мәгънәдә кул гына селтәде. Тәмләп пәрәмәчләр белән чәй эчтеләр. Сәүбән чәйдән соң, тамак кырып алгач, җайлап кына сүз башлады: - Бер күңелне борчый торган нәрсә буенча дәштем бит әле мин сине. Зиннурның йөзе җитдиләнде: - Нинди борчулы нәрсә ул? - Арслан бик каты авырый икән. Мин Казанда очраклы гына белдем. - Авырса, миңа әйтер иде бит... - Бөтен хикмәт тә шунда... Беркемгә дә, хәтта балаларына да әйтмәгәннәр. - Ул миңа сәламәтлегемнән зарланмыйм, диде. - Соң син, Зиннур, аны беләсең бит. Авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми ул. Зиннур ни әйтергә белмичә, шактый вакыт уйга батып утырды. Аннары кинәт кенә сорап куйды: - Рак түгелдер бит? - Юк, үпкә ди. - Тынлыкны тагын Сәүбән бүлеп, сүзен дәвам итте. - Миллион ярымга төшәчәк, дигәннәр операция бәясен. - Диагнозын төгәл беләсеңме? - Хәтердә калырлык түгел, бик катлаулы. Үпкәнең каралуына бәйлеме шунда. Тагын тынып калдылар. Сәүбән аның йөзен ныклап күзәтте. Бернинди гаме булмаган кешенеке төсле тыныч иде Зиннурның йөзе. Чәчләре көмеш төсенә керсә дә, бик куе, күпереп тора. Сул кашы өстендәге җөе аның спорт тормышындагы бер истәлегедер күрәсең. Тыштан тыныч күренсә дә сабакташының бармаклары өстәл полировкасы өстендә биеп-биеп алды. Ниһаять, ул сикереп торды. - Рәхмәт әйтүеңә, - диде ул, курткасын киеп. - Әгәр операция ясарлык икән, сузмаска кирәк. Шулай бит? - Шулай, билгеле, - дип аның сүзен җөпләде Сәүбән. - Син безнең Коръән ашын онытмагансыңдыр бит? - Онытмадым. Әрвахларны искә алу - безнең изге бурычыбыз. Ул Зиннурны капка төбенә кадәр озата чыкты. Керү белән өстәлдән коньякны ярты стаканнан артык салып эчте дә, урынына барып ятты. Иртәгә ашка кермәскә, дип кичә үк хәл иткән иде инде ул. Гадәттә коньяк аның күзләрен ача, ул дөньяга анык һәм айнык карый башлый. Сәүбән башындагы уйлары күч аерганда умарта ничек кайнаса, шулай кайнаганда гына аракыга үрелә. Ә болай, тора салып ул беркайчан да аракы эчмәде. Бүгенге кебек җаны талкынган чакларында аракы аның дөньясын тәртипкә сала да куя. Менә хәзер дә ул мәсьәләнең асылына керүен тойды. Күрәзәченең башкаларга ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән сүзләрен, ниһаять, ул үтәде. Моны Аллаһы Тәгалә күрергә тиеш, әлбәттә. Яшенне юкка яшьнәтмәде ул, аны Сәүбән өчен яшьнәтте. Тик аның җанын ашый торган бер чире бар. Ул бүген иртән Аллага ышанса, кич ышанмый башларга мөмкин. Аягының авыртуын Аллаһы каршында кылган гөнаһы өчен дип санаган чагында шәригать кануннары буенча яшәргә омтыла. Шулай яшәгәч, галәмнәр хуҗасы аны ярлыкар, савыктырыр, дип өметләнә. Әмма күпмедер вакыт узуга, тормыш агышы аны ничектер кирегә бора да куя. Көзге кырау ышаныч агачының яфрагын койгандай, аны шәп-шәрә кәүсәгә әйләндерә дә куя. Аллага ышанычы беткәч, аны юк дип санагач, аякның сихәтләнәчәгенә бернинди өмет калмый. Һич туктамаучы шушы тегермән ташы аны тарта да тарта... Бу халәтен ул кешеләрдән, хәтта хатыныннан да яшерә. Чөнки яшермәсә, иң элек хатыны, аннары башкалар аңа "ахмак" диячәк. Шушы бәяне алмас өчен ул эчке уйларын, ниятләрен бары үз күңелендә генә саклый. Сүз сөйләсә, аз сөйли, тормышның четерекле мәсьәләләре күтәрелгәндә, аның эченә, ваклыкларына, конкрет өлешләренә керми. Бик олы, акыллы кеше булып гомуми фикер генә әйтеп куя. Чөнки гомуми әйберләрне әйтү - синең эчке дөньяңны саклаучы иң ышанычлы калкан. Теге атнада Нәргизне хатыны балдызы белән тоткан. Кибетнең түшәмен күтәрердәй булып, хатыннар, ирләр шуны тикшерәләр. Сәүбәннең фикерен сорап тынып калдылар. Ә ул Нәргизләр өстенә гомуми одеял каплады: "Әхлак какшаган заманда барысы да булырга мөмкин." Тып-тын калдылар. Башларына барып җитми бу сүзләр. Чөнки бу гомуми одеялны коррупционерлар өстенә дә, җитәкчеләр белән врачларга да, тагын әллә кемнәргә капларга була. Әнә Зиннурга да: "Әрвахларны искә алу - безнең изге бурычыбыз", диде. Болай яшәгәндә, син олпат зат булып йөрисең. Тик аяк бит төзәлми! Анысының кем кулында икәнен бер Ходай белер иде дә, әгәр булса... Ә булмаса?.. Сәүбән тагын ярты стакан коньяк эчеп ятты. Әмма элеккесе дә, бу эчкәне дә аны "Алла бар!" "Алла юк!" дип туктаусыз әйләнүче әлеге түгәрәктән коткармаячак, юк, коткармаячак, үкереп еласа да коткармаячак!.. Авырткан аяк бит ул сине югары да күтәрә алмый, каһәр суккыры бу түгәрәкне тибеп җимерә дә алмаячак!.. Коньяк үз эшен эшләде бугай. Аның зиһене яктырып китте. Бу түгәрәккә Сәүбән моңа кадәрге гамәлләре өчен куып кертелмәде микән? Ул бит гомере буе тормышны, башкаларны читтән генә күзәтте, ул тормышны да, башкаларны да әйбәтләргә, үзгәртергә теләмәде. Ул күзәтүче булды. Ул тормышны үзгәртү өчен бер адым да ясамады. Аягын шуңа эләктермәдеме икән галәмнәр хуҗасы? Көндез хатыны яңалык алып кайтты: халык шау-гөр килә, ди, яшен чыннан да яшьнәгән булган икән... Зиннур бик күңелсез генә кайтып керде. Арслан иртәдән бирле фермада, Раушания кухняда мәшәләнә, әнисе киенеп маташа иде. - Кая барасың, әни? - Бер әйләнеп кайтам әле, улым. Күрәсе кешеләремне күреп бетерәсем килә. Әйдә, син дә барасыңмы? - Юк, әни, мин йөрмим әле. - Бик кәефең кырылган төсле. - Башым авыртып тора. Бераз ял итәм. Раушания китереп салган мендәргә Зиннур барып ятканда, әнисе чыгып китте. Ул шундук сикереп торды һәм Раушания алдына килеп басты. Аның йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре борчулы елтырый иде. - Ни булды, Зиннур? - диде Раушания, аптырап. Зиннур баскан урынында таптанды, еш-еш сулады. - Раушания... - Ул сүзен каян ничегрәк әйтергә белмичә аптырады. - Сез бит... Арслан каты авырый икән бит... Раушаниянең гәүдәсе калтыранып китте: - Юкны сөйләмә, Зиннур! - Юк түгел, белдем! - диде Зиннур, аның шомырттай кара күзләренә туптуры карап. Ләкин Раушания бурлаттай кызарган йөзен читкә борды. Зиннур кычкырып җибәрде: - Алай гына яшерә торган нәрсә түгел бу! Моның белән уйнарга ярамый! Ник миңа әйтмәдегез?! Раушания аңа арты белән борылган хәлдә мышык-мышык елый башлады. Зиннур аның иңбашына кагылды: - Яшерүдән файда юк бит. Сез нишләп андый юл сайладыгыз?! Раушания күзләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кайнар яшьләрен йота-йота, ят тавыш белән: - Аны җиңеп буламы соң?! - дип аһылдады. - Беркемгә дә әйтмәскә, дип, мине ипи тоттырып ант иттерде. Клиникада тикшерелгән документларын район больницасына да тапшырмады. - Нишләп алай? - Соң миллион ярым акчаны без каян алыйк?! Мескен булып йөрисе килми аның. Мин тузына башлагач, беләсеңме, ни диде: минем күңелемдәге җырны бүлмә, диде. Әгәр бүлсәң, алданрак китеп баруым да бар, диде. Шулчак Арслан кайтып керде. - Очып кына кайттым. Кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем уйный. Әллә кар астында йоклаучы үләннәр, игеннәр күзләрен ачарга маташа. Җемҗем, җем-җем... - Ул сөйләнә-сөйләнә чишенеп киемнәрен чөйгә элде дә гаҗәпләнеп аларга карады: - Ни булды сезгә? Зиннур Арсланның артына килеп аның кулларын тотты: - Дустым, мин синең авырганыңны белдем. Арслан шундук кулларын тартып алды һәм очып кунардай булып Раушаниягә килде: - Мин нәрсә дигән идем?! Син ипи тотып ант иттең! - Аның гаебе юк. - Зиннур аларның арасына керде. - Үзем ишеттем... - Каян ишетә аласың син аны? - диде Арслан, һәр сүзенә басым ясап. - Бу хакта Раушаниядән башка беркем дә белми! - Врач янында медсестра барын онытма, - диде Зиннур. - Ә мин үпкәләдем сезгә. Шушы кадәр җитди әйберне ничек миннән яшерә алдыгыз?! - Сине ник борчырга? - Арслан кулларын як-якка җәеп алды. - Һәркемнең үз язмышы. - Язмыш юк ул! - диде Зиннур кайнарланып. - Аны без үзебез язабыз. Банк реквизитларыңны бир миңа. - Ник? - диде Арслан, аңа җитди карап. - Кайткач акча салам. - Кирәкми, Зиннур. Андый ниятең өчен рәхмәт, билгеле. - Шушы очракта да сиңа ярдәм итмәсәм, мин йоклый аламмы?! Мин яши аламмы?! - Аның дулкынланудан сулышы кысылды. - Син бит моның шулай икәнлеген белеп торасың. Әйдә, сузма. Арслан Зиннурның каршына ук килде, күзләренә төбәлде: - Беләсеңме, дустым, мин моңа кадәр беркемгә дә бурычка кермәдем. Бурычлы булып китәргә теләмим бу дөньядан. - Арслан, яхшы кеше ролен уйный торган вакыт бу түгел. Раушания, алып кил кенәгәсен. Раушания комод тартмасыннан саклык кенәгәсе алды да Арсланның кисәтүле карашын күреп туктап калды. - Арсланым, мин дә бит сиңа кияүгә мәңге бергә гомер итәргә дип чыктым. - Аның куллары калтыранды, тавышы өзек-өзек яңгырады. - Мин дә кеше бит... син булмасаң, мин дә сүнәм... - Китер кенәгәсен, - дип кулын сузды Зиннур. - Бирмә! - Арслан үзе дә алар янына килеп басты. - Шулаймыни? Ярар алайса. Хәзер әнигә шалтыратам, - дип, Зиннур әйберләрен җыйный башлады. - Китәбез без. - Туктале, син нишлисең? - дип, аңа каршы төште Арслан. - Син нишләсәң, мин шуны эшлим. Минем ярдәмемнән баш тартасың икән, сине дустым дип саный алмыйм. - Зиннур, гафу ит... Мин инде мондый кешеләр калмады, дип йөри идем. Раушания, бир кенәгәне... Тик минем бер теләгем бар, - диде Арслан. - Бу хакта беркемгә дә әйтмәсәң иде. Хәтта Фатыйма апага да. Зиннурның йөзе яктырып китте: - Ярый, бу бит авыр нәрсә түгел, - диде ул. Икесе дә тынычлангач, шимбә көнгә Зиннур билетка заказ бирде. Арслан белән Раушаниянең теш-аяклары белән каршы торуларына карамастан, Зиннур таксист Илшатка шалтыратып куйды. Кич мунчалар кереп, чәйләр эчкәч, бөтенесе түр бүлмәгә кереп сөйләшеп утырдылар. - Олы кунак булдык, күрәсе кешеләрнең барысын да күрдек, - дип, рәхмәтен белдерде Фатыйма. - Хөснулламның рухы да шатлангандыр. - Гаеп итмәсәгез, безгә шул җитә, - диде Раушания. - Әллә нинди шартлар юк бит инде бездә, - дип сүзгә кушылды Арслан. - Үзебезгә бирелгән тормыш кырын эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыйнап торабыз акрын гына. Әллә кая сикермәдек. - Мин шаккатам сезнең мондагы тыныч тормышка, - диде Зиннур. - Кабалануларыгыз да безнеке төсле түгел. Үзебезнең Ык елгасы аккан шикелле яшисез. - Язмыш дигән нәрсә аяк чалып тора инде ул, - дип бүлмә буйлап йөрергә тотынды Арслан. - Әмма сабыр итсәң, шатлык барыбер килә. Раушанияне көттем - килде. Балалар көттек - балалар булды. Оныклар көттек - оныклар булды. Алары чыннан да балалардан да татлырак икән. Төнлә төшләремдә шулар белән уйнап йөрим. Кайчакта шуларны уйлап утырганда, кырымда кычкырышып-көлешеп чабулый башлыйлар. Шуның өчен генә дә яшәрлек бу дөньяда! - Валлаһи, дөрес! - диде Раушания. - Өйдә берүзе әллә кайдагы шул оныклар белән сөйләшеп утыра. Кереп эндәшсәң, ник мине бүлдерәсең, дип ачулана. - Әйдәгез, безгә үзегез бер кунакка килегез әле, - диде Зиннур, дустын кочаклап. - Отпуск алыгыз да... - Ай, шәп тә булыр иде ул, - диде Фатыйма. - Петербургның бөтен җирен күрсәтеп чыгар идем мин сезгә... - Син отпуск дисең, - диде Арслан, елмаеп. - Ни соң ул отпуск? Мин аны туганнан бирле белмим, Фатыйма апа. Эш - миңа иң шәп ял. Әгәр эшләмәсәм, минем зиһенем югала, кулдагы бөтен нәрсәм коела. Зиннур бу төнне дә йокысыз үткәрде. Иң элек ул үзен Арслан каршында олигарх кебек кылануда гаепләде. Әйе, сүз дә юк, алар акча мәсьәләсендә тигез түгелләр. Зиннурга да кара тир түккән өчен түләделәр акчаны. Арслан да, үзе әйтмешли, үз кырында гомер буе бил бөгә. Тик аның бүген үзен дәваларлык акчасы юк. Ярый, бусы икенче мәсьәлә. Зиннурны дустының бер гамәле аптырата: шулкадәр җитди авыруга дучар булган килеш ничек көне-төне эшләп йөрергә мөмкин? Бер көннең дә сихәтлеге өчен хәлиткеч көн булуы бар. Арсланны гамьсез дип тә әйтә алмый. Балачактан ук аның күңеле пәке кебек үткен. Димәк, аның күңелендә ниндидер башка нәрсә ята. Ни соң ул? Нишләп аны белми Зиннур? Бәлкем Раушания беләдер? Аңардан сораргадыр? Ул Арслан булып аның авыруын кичерергә тырышты. Ничекләр генә кичерсә дә, бу - мантыйкка сыймый иде. Тагын да гаҗәбрәге шул, Арсланның коңгырт күзләре сабый баланыкыдай беркатлы, иреннәре менә-менә елмаерга, көләргә әзер. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә, гел рәхәтлек килеп тора. Көлүе дә йомшак мамык белән колак яфракларына, битләргә, иреннәргә ышкыган шикелле. Мәктәптә укыганда да ул беркемгә дә каты бәрелмәде, үзенә ялгышып берәрсе бәрелсә, ни ачуланырга, ни көләргә белмичә карап тора да тавыштынсыз гына китеп бара иде. Давылдай Арсланның ничек шулай булуын шулай ук аңларлык түгел. Раушания Арсланны кешеләрдән башка бер сәгать тә тора алмый, ди. Моны Зиннур үзе дә белә. Ничек өлгергәндер, малайларның, кызларның бөтенесенә кереп чыга иде ул. Арслан бүген дә гел кешеләр янында, мал-туар белән әвәрә килә. Зиннур да гел кешеләр арасында. Ләкин уйлана торгач, монда ул бик зур аерма тапты. Халык арасында булуына карамастан, Зиннур ялгыз икән бит! Меңнәрчә кешеләрнең күз алдында чыгыш ясады. Тик ул рингта япа-ялгыз көндәше белән сугышкан. Арслан ак кар диңгезе уртасында бер нокта гына, япа-ялгыз кебек, әмма гел кешеләрдән аерылгысыз. Ул җаны белән бәйләнгән. Аларны бер гаиләдәге кебек, шәфкать-мәрхәмәт җылысы тота. Зиннур исә үзенең ул җылыдан мәхрүм икәнлеген аңлады. Хәтта гаиләдә дә тиенә алмадылар алар мондый җылыга. Ул спорт мәйданында бөтерелде, Венерасы фән дөньясында казынды. Ләкин Арсланның шулай бер җылы ояда яшәве сәламәтлектән баш тартуга китерергә тиешмени? Бусына ул җавап таба алмады... Кунаклар нәкъ билгеләнгән вакытка җыйналып беттеләр. Сәүбән генә килмәде. Хатыны аны, кан басымы күтәрелеп, малайлары больницага алып китте, дип шалтыратты. Нәҗип Шәкуровны Арслан белән Зиннур хөрмәт йөзеннән машинага утыртып алып килделәр. Ул Фатыймага мәктәптә эшләгән укытучыларның, үзләре белем биргән балаларның фотоларыннан эшләнгән калын альбом бүләк итте. Түбәтәй кигәч, нур кебек көмеш чәчләре әллә нинди тылсымлы яктырткычка охшап тора иде. Ир-атлар уң яктагы өстәлгә, хатынкызлар сулдагысына тезелеп утыргач, хәзрәт адәм балаларының ни өчен җиргә яратылганнары, без кылырга тиешле изге гамәлләр турында бик матур итеп вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Шуннан соң Фатыйма, Зиннур, Арслан, Раушания хәер өләштеләр, Хөснуллага, башка әрвахларга багышлап дога кылдылар. Табын шулкадәр мул, юк әйбер юк иде. Кунаклар җай гына әңгәмә корып, сый-нигъмәтләргә соклана-соклана тәмләп сыйландылар. Ашау-эчү төгәлләнгәч, мәҗлесне әзерләүчеләргә, алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп тагын догалар кылынды. Хәзрәт бу мәҗлескә килүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорады, һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булуларын теләде. Җыелган авылдашларның кайсылары Фатыйманың замандашлары, кайсылары яшьтәшләре, кайсылары сигезенче-тугызынчы дистәләрен түгәрәкләп килүче өлкәннәр иде. Фатыйма белән Зиннур, без иртән китәбез, бераз сөйләшеп утырыйк әле, дигәч, Арслан белән Раушания дә кыстагач, урыннарыннан кузгалмадылар. Хәзрәтне капка төбенә кадәр зурлап озаттылар, ул үз машинасы белән кайтып китте. Мәҗлескә җыелучылар Фатыйма белән Зиннурның хәлләрен җентекләп сораштылар, ешрак кайтыгыз, быел сабантуйга көтәбез, диделәр. - Әгәр кайтсагыз, Зиннур, синең белән үзем көрәшкә чыгам, - диде сиксәнне узган Ярулла абзый, куллары белән күкрәген кага-кага. - И, ярпачланма инде, Ярулла, - дип, карчыгы Хәнифәтти көлеп куйды. Алар мәҗлескә бергә килгән бәхетле парлар иде. Кайсының карты үлгән, кайсының карчыгы вафат, шәпле чаклар инде күптән артта калган. - Сезнең исән-сау гәпләшеп утыруыгызны күрү безгә шулкадәр рәхәт, - диде Фатыйма. - Кайткач та гел шушындый итеп күз алдына китерербез инде. - Китерүен китерерсез, исән булып булса, - диде Мәчтүрә. - Әнә Сәүбәннән су сатып алып эч. Кызлар шикелле яшәртә, ди. - "Баллы" суын гомер буе эчтек инде. Аллага шөкер, үләселәребез исән-сау гына үлә дә китә. - Мәчтүрәнең бу сүзләреннән соң көлешеп алдылар. - "Баллы" суына гына калса ул үзе дә. Мин аны Газраилнең күзенә генә сибәр идем. Кабат килеп йөрмәскә, - диде Мәрьям карчык. - Соң син бит Газраилне үзең эзлисең. Кем сиңа билдән көрт ерып югары очка менәргә кушкан, - диде Салихҗан карт. Мәрьям карчык: - Сине күрәсем килеп барам, йөрәгемдә сайрап утырасың бит кар-кар килеп, - диюгә тагын күтәрелеп көлделәр. Салихҗаннар нәселен "Карга" дип үртиләр, бу шуны кызык өчен кузгатып кую иде. - Карале, Арслан, быел минем лапаста кара карга калды бит. Бу ни булыр икән? - дип сорады Биктимер исемлесе. - Карчыгыңа Салихҗан абзыйның күзе төшкән, сак бул, - дип, үртәде аны Арслан. - Карга ияләшсә, җыйган акчагыз да очарга мөмкин. - Безнең нинди җыйган акчабыз булсын, - диде түбән оч Миңзифа. - Без аны оныкларга җибәреп торабыз. - Значитсы, пенсияңне киметәчәкләр, - дип үртәде кайсыдыр. Рәйхана исемле хатын сүзен карт укытучыга юллады: - Без укыганда син, Шәкуров абый, авылның чәчәк атачагы турында сөйли идең. Әллә күрми калдыкмы соң без аны? - Хыяллар шундый иде, балакайларым, - дип сөйләп китте Шәкуров. - Сугышта җиңдек югыйсә. Ә җиңүне саклый алмадык. Авыл күтәрелмәде, дип булмый. Матур-матур балалар үстердек. Алар хәзер шәһәрләрне күтәрәләр. Яшьләрне дә гаепләп булмый. Әгәр авылның аларны үз җылысына алып, җыйнап торырлык канатлары булса, таралышмаган булыр идек. - Нинди канат икәнен аңламадык, - диеште халык. - Акча дигән каурыйдан ясалган канатлар. "Авыл" дигән тавыкның шул канатлары астындагы җылыда җыелышып кына яшәп ятасы идек. Уңай үзгәрешләр һичшиксез булачак. Безгә, картларга, көтәргә генә кала. Киләчәк - яшьләр эше. - Без ул шәһәргә киткәннәрнең оныкларын авылга кайтарырбыз әле, - диде Арслан. - Хәнифәтти, син Ярулла абзыйга мумие эчерәсең икән, диләр. Хакмы шул? - Аңа ни эчерсәң дә юк хәзер. Ватык трактор тавышы чыгарып йоклауны гына белә. Үзенең колагы ишетмәгәч, рәхәт аңа. - Хәнифәтти, аны ничек щи белән сыйлаганыңны сөйлә инде Питер кунакларына, - диде Раушания, көлә-көлә. - Шушы яшемә кадәр сөйләмичә йөрдем мин аны Ярулладан куркып. Хәзер колагы катылангач, рәхәтләнәм сөйләп. Без әле илле яшьләрдә генә. Кичкырын балалар белән утырып кысыр өйрә ашадык. Алар каядыр чыгып китте. Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен, бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның. Мине күрү белән: - Нишләп моңа юньләп тоз да салмадың, - дип ташланды. - Тоз сала-сала хәлем бетте. Шәһәрчә щи дип пешергән буласың да, кайсы чи, кайсы ярмалы була. Үзе мине әрли, үзе юынтык суны кашыклап чөмерә, рәхәтләнеп кикерепләр куя, малай. Шундый да талымсыз иде инде. Уф Алла, ач тәре, дим эчемнән. Сиңа дигән аш суыткычта бит, дип чак кычкырмадым. Әгәр нәрсә ашаганын әйтсәң, бәрә дә үтерә. Аның кызулыгы! Юкка гына Ярпач Ярулламени ул сиңа! Ярый күзлеген кимәгән булган. Ярулланың колагы каты, ул карчыгына төртеп алды: - Һаман укыма инде шул догаларыңны, әнә бит халык барыбер тыңламый, көлеп кенә утыра. Аның бу сүзләре карчыгы сөйләгәннәрдән дә кызыграк тоелды кунакларга. - Кәстрүлгә бер карамель конфеты да эләккән икән, авызыннан чыгарды да, бу сөяк нишләп баллы? - дип миннән сорап маташа. Ул-бу сизелгәнче, кулыннан тартып алдым да чиләккә аттым... Кәстрүлдә савыт юган юкә мунчалам да калган икән. Олы мөшкәсенә агач кашыгы белән шул мунчаланы каерып капты да, тотынды теш арасыннан юкәләрен суырып юан бармаклары белән тарткаларга. - Бушы нәршә? - ди үзе, ачулы күзләрен миңа алартып. - "Үзбәкләр пылауга сала торган тәмләткеч ул. Китер үземә", дип, көчкә теш арасыннан тартып алдым. Мәҗлес халкы көлгәндә өйнең түшәмнәре күтәрелгәндәй булды. Ярулла, миңа гына читтә калу ярамас, дип, көлгән кыяфәттә авызын кыйшайтты. Аннары мәҗлес халкы үзләре иң күп белә, иң күп сөйләшә торган төрлетөрле чирләр, дарулар турында озаклап сөйләште. Ахырда берсе Арсланга рәхмәт әйткән иде, шуны гына көткәндәй, бөтенесе дәррәү аны мактарга тотынды: - Арсланыбыз булса, яшәргә була! - Ул бит безнең академигыбыз да, профессорыбыз да. - Үзебезгә дә, мал-туарга да ярый син бар, рәхмәт сиңа! - Син кешеләрне дә дәваларга өйрәндеңмени? - дип гаҗәпләнде Фатыйма. - И, апа, кеше белән хайван арасында әллә ни аерма юк бит ул. Ирләргә дуңгызга бирелә торган даруларның барысы да ярый. - Бөтенесе хәлләре беткәнче рәхәтләнеп көлделәр. - Менә Зиннурга дуңгызга бирә торган бер уколны ясыйм - егеткә әйләнәчәк. Ә кайбер бәндәләр хайваннан да акылсызрак. Менә юри генә карагыз әле, магнатларга һаман дөнья җитми. Җирдә халыкларны кырып бетергәч, оҗмахта үзебез генә яшибез, дип саташалар... - Без барыбыз да бер көймәдә, балалар, - диде Шәкуров, йомгак ясагандай. - Дөньяның математик балансы югалды. Тормыш дулкыннары бик аяусыз. Көймәне ничек тә әйләндермичә сакларга кирәк... Зиннур мәҗлес халкына хәйран калып, сокланып утырды. Барысы да балачагага әйләнделәр. Гүя, булган чирләре дә бетәчәк, берсенең бер кайгысы юк, дөньялары түп-түгәрәк. Һәрберсенең кулларына пакет белән күчтәнәчләр тоттырып озаткач, кайсыларын машина белән өйләренә илткәч тә, алар турында сүзләре бетмәде. - Нинди яхшы күңелле алар! - дип соклануын белдерде Фатыйма. - Әйтерсең, бернинди гамьнәре юк. Зар-моңнарын да сөйләмиләр. - Ә ник сөйләсеннәр? - диде Арслан. - Алар инде сөйләп арыганнар. Карткоры беркемгә дә кирәкми. Аларның иң якыннары Раушания дә мин инде... Зиннур Арсланның төгәл диагнозын язып алды. Аннары бергәләп теге хирургка шалтыраттылар. Чыннан да Арсланның авыруы турында барлык мәгълүматлар аның компьютерына килгән булып чыкты, алдан сөйләшкән сумма кирәк булыр, диде. Ә операциягә килү вакытыгызны билгеләрбез, диде. Аннары телевизордан татарча концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар, ятарга уйласагыз дип, Раушания урыннарын җәеп куйды. Зиннур, кичә йоклый алмаган идем, дип, иртәрәк ятты. Әмма уйлары аңа тынгылык бирмәде, зиһене бөтенесен җиз иләктән уздырды, бөтенесенә бәя бирде. Мәҗлес, анда килгән кешеләр белән сөйләшеп утырулар һаман тере булып күз алдында торды. Әбиләр-бабайлар, түтәйләр-абзыйлар балкып торалар. Арслан кояш кебек көлеп тора. Раушания - үзе бер якты дөнья. Әнисе дә аларга якын. Зиннур гына үзе төссез, үзе салкын... Арсланнан кешеләргә, балаларына, оныкларына тартылуы, хыяллары җылы дулкын булып бәреп тора. Зиннурның да бар үзенең хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды. Тик аңардан качуны күпме сузарга була? Җиңү яулый торган машинага әверелгәнмен түгелме соң мин, дигән коточкыч хакыйкать шушы иде. Минем тормышым тренердан башлап спорт федерациясенә кадәр барысының да теләк-таләпләрен үтәргә тырышып яшәү. Һәрвакыт канәгатьсезлек: хатыннан, балалардан, тренердан, көндәшләрдән, федерация вәкилләреннән. Тоташ стресс: тегесе ярамый, бусы ярамый, бары бер әйбер ярый - җиңү! Җиңүгә китерүче гамәлләр генә ярый. Бу инде кешеләрдән, якыннарыңнан, дөньядан аерылып, тоташ күнегүләр, тоташ ярышлар, дигән сүз. Арсланның даны да, призы да, акчасы да юк. Аның урынына ул - тере кеше. Мин спорт тормышында эз калдырдым. Әмма иң зур әйберемне югалттым. Мин үтәүче, роботка әверелергә тиеш түгел идем. Спорттагы һәрбер кеше роботка әверелмәде ләбаса! Мин үземнең шәхси тормышымда җиңелгәнмен. Бу минем иң зур ялгышым. Кеше булып калу өчен көрәштә җиңелгән затларны гомер буе күреп яшибез югыйсә. Роботка, монстрга әверелгән затлар адым саен ләбаса! Зиннур шушы уйларга батып борсаланганда, Раушания күңеленнән, тавыш чыгармыйча гына җырлый-җырлый, кунакларның сумкаларына күчтәнәчләр тутырды. Иң элек каклаган ике каз, кызыл эремчек, сөзмә катык тыкты. Тукранбаш, юкә чәчәге, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, каен җиләге яфрагы, меңьяфрак, андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык кебек дару үләннәрен аерым-аерым калын кәгазь капчыкларга салып, бер сумкаларының төрлетөрле урыннарына урнаштырды. Киптерелгән балан, җир җиләгенә, ике кисәк кәрәзле балга да урын табылды. Иртәнгә кадәр аларның ике сумкасын ул шактый авырайтып өлгерде. Бер литрлы банка белән сары мае онытылып кала язган иде. Ятарга әзерләнгән җиреннән кабат чыгып, аны да салып куйды. Ул гәүдәсенең җиңеллегенә куанды. Сәгатькә карагач, торырга күп тә калмаганлыгын чамалады. Сыерларны саварга чыгып китте. Өч чиләк сөт савып керде, аны кайнарлап, сепаратор тавышы ишетелмәсен өчен, кухня ишеген ябып куеп аертты. Акрын гына җырлады. Аңа чиксез рәхәт иде. Менә ничә көннәр алар дип йокламый Раушания, ә ичмасам ник бер арып карасын. Эшләгән саен миңа көч иңә, дип Арслан дөрес әйтә. Бу ниндидер могҗиза белән бәйледер, мөгаен. Арыган вакытлары да булмый түгел, тик башкаларныкы кебек түгел. Бик күпләр, аңардан яшьрәкләр дә аяк, бил, арка, куллар авыртудан, башка әллә нинди чирләрдән, ару-талчыгудан, хәлсезлектән зарланалар. Санаторийларда да дәваланып торалар, ләмнәр, парафиннар, электр дәвалары, су асты массажларына кадәр алалар, барыбер алга киткән эшләре юк. Арслан белән Раушания ничә еллар буе шушы тормышның ләмен муеннан ярып йөриләр, Аллага шөкер, әле алар җир җимертеп яшиләр. Арслан операция ясатса, бүтән кайгылары да калмый. Раушания шушы уйлары белән өстәл әзерләде, табынның түренә яңа аерткан җылы сөт өсте куйды. Урманнардан, җиләкле, мәтрүшкәле болыннардан чапкан печәннәрнең, туган җирнең көчен алган сөт өсте Фатыйма апа белән Зиннурның да каннарына, җаннарына таралып, көч-куәт бирсен, дип ризыкларны әзерләгәндә өсләренә кат-кат иелеп теләде Раушания. Ул Фатыйма апасының, Зиннурның, Арсланның йоклауларын карап керде, шатлыгы эченә сыймады. * * * Җомга көнне Сәүбән хатынына ишекне өстән бикләтте. Малае Казанда, киләсе кеше юк. Кан басымы күтәрелде, дип, хатыныннан Арсланнарга шалтыраттырды. Иртәдән әбәт турына кадәр телефон шалтыраса да трубканы алмады. Мәҗлескә барырга, аларның канәгать йөзләрен күрергә теләмәде... Бүген шимбә көнне кагылырга мөмкин икәнлекләрен күздә тотып, тагын өстеннән бикләтте. Бикләтүе юкка булмаган, капка тавышын ишетүгә, курткасын, бүреген киеп верандага чыкты. Челтәр пәрдәнең читен бармак сыярлык кына ачып, ишегалдын карады. Фатыйма апа, Зиннур, Арслан ишеккә кадәр килделәр дә йозакны күреп туктадылар. - Күрешә алмый китәргә туры килә инде болай булгач, - диде Зиннур, берәрсе күренмәсме дигәндәй, як-ягына каранып. Сүзгә әнисе кушылды: - Мөгаен, больницага салып куйганнардыр... - Тагын бер-ике кичкә калыгыз дигән кыстауны искә алмадыгыз бит, - дип, Арслан үпкә белдергәндәй итте. - Минем федерациядә эшләрем муеннан. - Зиннур үкенгән тавыш белән сүзен төгәлләде: - Очрашмаска язган булгандыр инде... Сәүбәннәргә безнең сәламнәрне тапшырырсың, Арслан. Сәүбән маңгаен пыяла рамына терәп, алар капкадан чыгып киткәнче артларыннан карап калды. Аның күзләрен яшь томалады. Ул маңгаен рамнан кинәт читкә алуга, башындагы бүреге идәнгә төште. Сәүбән ыңгырашып тешләрен кысты, корышкан аягына учы белән шапылдатып сугып алды. Аннары яшерен көч артыннан эткәндәй, ике учы белән веранда идәненә таянып, аякларын югары чөймәкче булып талпынды, ләкин егылып китте. Үкереп аягына басты, көчле талпынып куллары белән идәнгә таянды һәм аякларын югары күтәрде. Бер генә кулын күчереп, ишеккә таба атларга ниятләде. Әмма корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде, тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды... * * * Алар Сәүбәннәрдән кайтып килгәндә, капка төбенә җыелган халыкны күреп хәйран калдылар. Монда Фатыйманың яшьтәшләре, өлкәнрәкләр дә, бала-чагалар да бар иде. Күбесе кичә Коръән ашына килгән кешеләр булып чыкты. Һәрберсе кулларына букча тоткан. Исәнлек-саулык сорашкач, аларның күчтәнәчләр алып озатырга килүләре мәгълүм булды. Ул арада Илшат та машинасы белән килеп туктады. Урам күңелле шау-шуга күмелде. Өйдән ике зур чемодан-сумканы алып чыгуга, озатырга килүчеләрнең һәрберсе үз бүләген сузды. Фатыймага шәл, оекбаш, Зиннурга зәңгәр йон шарф белән перчатка бәйләгәннәр. Бу эшкә аларның авылга кайтасын ишеткәч тә тотынган булганнар икән. Шәлне Мәрьям түти бәйләгән. Төенчек-төенчек сарымсак, кызыл чөгендер, кара торма, кабак төше, төрле-төрле дару үләннәре җыелды. Ярулла белән Хәнифәтти өр-яңа мендәр алып килгәннәр. Мәчтүрә тозлы үрдәк сузды. Кайсылары белән кул бирешеп, кайсылары белән кочаклашып, кошлардай сайраша-сайраша аерылдылар. Барысы да: "Исән-сау, бәла-казасыз кайтып җитегез, авырмагыз, Ходай барлык теләкләрегезне дә үтәп барсын, безне ташламагыз, авылга кайтып куандырып торыгыз", - дип елашып, куллар болгап калдылар. Арслан, Зиннур, Фатыйма, Раушания бөтен халык алдында берәм-берәм кочаклаштылар, күзләренә яшь тулды, Зиннурдан кала берсе дә авыз ачып сүз әйтә алмады... Бу көннәрдә бураннар булмаганлыктан, юл чиста иде. Машина келтерәп аэропортка килеп тә җитте. Илшат Зиннурга нәкъ үзенеке төсле йон свитер да алып килгән иде. Зиннур аның белән исәп-хисап ясагач, аэропорт эченә кассага үттеләр. Халык күп түгел иде, билетны алуга, регистрацияләү дә башланды. Илшат сумкаларны тотып кереп, аларны озатып җибәрде. Ун минуттан алар һавада иде инде. Әнисенең урыны алга, аныкы арткарак туры килде. Зиннур бер яшь кенә, сакал-мыеклы, башына түбәтәй кигән мөселман кешесе төсле пассажир янына утырды. Ул хәзрәт булып чыкты. - Мин сезне телевизордан күрдем, - диде хәзрәт. - Сез бит боксёр. - Әйе. - Бокс сезнеңчә ни ул? - дип сорап куйды хәзрәт. - Бокс - спорт уены. - Уенның төрлесе бар, - диде хәзрәт уйчан гына. - Әгәр акчалы икән - ул инде уен була алмый. - Ни соң? - дип сорады Зиннур. - Анысын үзегез уйлап карагыз... Зиннур, әллә шаяртып сөйләшәме соң бу, дип аңа карап куйды. Ә хәзрәт сорау яудыруын дәвам итте: - Шулай да сез нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк бу уен? Кешенең дөпе-дөпе бәрүгә күпме түзгәнен ачыкларгамы? Борын сөяген сындыру өчен нинди көч белән бәрергә икәнен белергәме? - Сез нигә көләсез болай? - Мин көлмим. Соңгы нәтиҗә, соңгы максат ни соң? Хәзрәт самолёттан төшкәч, аерылганда: - Минем туганымның малае да боксёр, - диде. - Хәзер сөйләшә дә алмый. Калтырап кына тора. Шуларга хәл белешергә барышым. Берәү шундый нык суккан... - Сез сугучыны гаеплисезме? - Һич тә! Алар бит уйнаганнар. Уен кагыйдәсен бозмаганнар. Ә кагыйдә екканчы сугарга куша... Кайткач та Зиннур иң элек Арсланга тиешле акчаны күчереп, аңа операциягә баруны сузмаска үгетләп шалтыратты һәм бераз җиңеләеп калгандай булды. Тик бу җиңеләю саклык банкыннан чыккач та бетте. Хәзрәт белән башланган сөйләшү аның күңелендә үз-үзе белән тарткалашуга әверелде. Бокс федерациясеннән дә күрәсе кешеләренең барысын да күрмичә, тиз генә әйләнеп чыкты. Җәяүләп, уйлана-уйлана, кайту ягына атлады. Аларның хатыны белән култыклашып, беркая ашыкмыйча, шушылай атлап барганнары ничә мәртәбә булды икән? Табигатькә икесе генә чыгып, агачларга, суларга карап, җаннарын ял иттереп ярты сәгать кенә булса да тып-тын гына басып торганнары булды микән? Шәкуров абый: "Сиңа хәзер йомшарга кирәк", - дип юкка әйтмәде бугай. Ял итәбез дип чит илгә диңгез буена ук, экзотик табигать кочагына китсәләр дә, шул ук спортчылар белән янәшә булып чыгалар, тагын шул күнегүләр, спорт дөньясындагы хәлләрне җыйналып сөйләшеп яллары үтә дә китә. Кояшта кызынуын, коенуын исәпкә алмаганда, Питердагы тормыштан берние белән дә аерылмый. Көннәр үтә торды. Ул ачык бер нәтиҗәгә килде: тормышын үзгәртергә кирәк иде. Ә ничек үзгәртергә? Бу сорауны ни әнисе белән, ни Венера белән уртага салып тикшерергә, бергәләп җавап эзләргә аның әллә горурлыгы комачаулады, әллә батырчылыгы җитмәде. Арслан: "Акчаны алгач та, хирург белән сөйләштем, килергә кушты", - диде. Раушания кием-салымнарын, сабын-сөлгесен, башкасын җыйнады. Агрофирма җитәкчесенә утырып, Чаллыга китеп тә барды. Бер дә дулкынланмады, алайболай булсам, дип, Раушаниянең бәгырен телгәләмәде. Ул тыныч кына киткәч, Раушания дә артык борчылмады. Берәр ерак юлга киткәндә дә Раушанияне кысып кочаклап, битләреннән үбеп китә торган Арслан бу юлы кибеттән әйләнеп кайтырга гына чыккан кебек кыланды. Шалтыратмаска кушты, телефонымны барыбер алмыйм, операциягә кергәндә шалтыратырмын, диде. Сүзендә торды, Раушаниянең түземсезләнеп шалтыратуларына җавап бирмәде. Арсланның планы әзер иде инде. Ул туп-туры кызы белән кияүләренә юл тотты. Өченче балалары Зәйнәп тугач, бирелергә тиешле җирне җиде ел көтәсе, алда өй салу өчен бушлай биреләсе йөз җитмеш физметр агачның булмаячагын кистереп әйткәннәр. Шулай итеп, өй салу планы җимерелде. Ә оныкларын авылда яшәтү ниятеннән Арслан баш тартырга уйламады. Кызы белән киявенә акчаның ничек барлыкка килгәнен аңлатып тормады. Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, "лотереяга оттык" дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. Балалар эшли торган шәһәрдән ерак түгел бик матур татар авылы бар икән. Шунда сатыла торган җыйнак кына агач йортны барып карадылар. Ул барысына да бик ошады. Газы, суы кергән, абзар-курасы бер дигән. Сыер-сарык, кош-корт асрарлык. Инеше бар. Урманы, әрәмәсе, болыны янәшә. Җәй көннәрендә монда җәннәт почмагы була, диделәр. Йорт хуҗаларына бик ашыгыч Якутия якларына китәргә кирәк икән. Ире шунда йөреп егерме ел эшләгән, өч бүлмәле фатир алган. Йортка ике миллион сорыйлар иде. Күп тарткалаша торгач, бер миллион алты йөз мең, шуннан ун сум да төшмибез, диделәр. Арслан тарткалаша, сатулаша белми иде. Әле бу кадәресен дә кияү сатулашып кына киметте. Инде йөз меңен каян алырга? Балаларның кредитлары болай да өч кисәк. Арслан коелды да төште. Бабай, дип муенына килеп асылынган оныкларына: "И, балакайларым, булмады бит, әздән калды бит", - диде, бугазына тыгылган яшьләрен көч-хәл белән йотып. Алар тавыш-тынсыз гына капкадан чыктылар. Арслан борылып өйгә тагын күз атты. Аның иңбашлары төшкән, чырае көл төсенә кергән иде. Алар авылда кичәдән бирле өй эзләп йөрделәр. Иң очсызы шушы иде. Аларның хәлен хуҗалар да авыр кичерде. - Карале абзыйны, гел бетте бит, - диде хатыны, иренең күзләренә карап. - Бик сәер кеше бит бу. Йә рәнҗеше төшәр. Йөз мең белән әллә ни кыра алмабыз. Ходай булышыр әле себер җиренә баргач. Ире уйлап торды да: - Ярар, бар, әйт, - диде. Хатыны шатланып урамга йөгерде. Барысы да машинага утырган, Арслан гына ни эшләргә белмичә, балаларның да эндәшүен ишетмичә, өйгә карап басып тора иде. - Абый, ярар инде, сезнең бәягә килешәбез, - диде хатын, килеп җитеп. - И, кызым! - Арслан дулкынланудан чайкалып куйды. - Менә күрерсез, шушы сабыйның, әти-әниләренең, минем рәхмәтләрем сезгә гомер буе ярдәм итәр! Бер атна эчендә нотариус, милек комитеты, регистрация палаталары аша өйне милек итеп рәсмиләштерделәр. Икенче атнада торган фатирларыннан әйберләрен бер йөк машинасына төяп алып кайттылар. Өстәл, диван, урындыклар алынды. Арслан ни булмаска кассадан үзләренең бер җитмеш меңен алып килгән иде. Кияүнең, кызы Резеданың дуслары ял көннәрендә эшләштеләр. Арслан оныкларына бер чана, икесенә бәләкәй чаңгы алды. Ул көн саен идәнгә дүрт аякланып басып, оныкларын атландырып идән әйләнеп, атлы уйнатты. Оныклардан да бигрәк үзе шатланды. Аның балачактан бирле мондый бәхетле мизгелләр кичергәне, болай тәмле итеп ашаганы, болай татлы итеп йоклаганы юк иде. Унөченче көнне ул дөбердәп кайтып керде. Февральнең яз исе сеңгән бер көне иде, төш туры иде, кояш көлә иде, түбәдән беренче тамчылар тама иде, Арслан үзе кояштай елмая иде. - Ничек бик тиз?! - дип, бер кат күлмәктән, яланбаш йөгереп чыгып каршы алды Раушаниясе. - Әллә ясамадылармы? - Ясадылар. Бик зур операция булды, карчык. - Акчаң җиттеме? - Җитте. Сиңа күчтәнәчлек артып та калды әле. Кергәч, ул сумкасыннан Резедасы пешергән гөбәдия, кызы гына пешерә торган урама, җиләк-җимешләр чыгарып тезә башлагач, Раушания аңа шикле караш ташлады. - Болар бит Резеда күчтәнәчләре... - Әйе шул. - Анда кагылдыңмыни? - Анда кагылу гына түгел, сугылдым, әнисе. - Син... әллә, Ходаем... - Әйе, Раушаниям... Балаларга бер дигән агач өй сатып алдык... Раушаниянең керфекләрендә яшь тамчылары күренде, ул шатланырга да, кайгырырга да белмәүдән гаҗиз булып, Арсланга мөлдерәп карап тора иде... - Кочакла әле мине... Куяным, акыллым, диген әле. - Акыллым... Арсланым... - Куяным, диген инде... - Куяным... - Рәхмәт мине аңлавыңа... - Ә операция? - Шушыннан да зуррак операция булуы мөмкинме соң, Раушаниям?! Оныкларның куануын күрдем. Мин нинди бәхетле! Бүген үлсәм дә риза. Зинһар, кичер мине!.. Сиңа караганда башкаларга җылымны күбрәк тә биргәнмендер... Кичерә алсаң, кичер инде, матурым... Алар бер-берсенә карап сагышлы елмайдылар... Уйлый торгач, үзгәрү юлын тапты Зиннур. Тренерлыктан, гомумән, спорттан китәргә карар кылды. Үзенең китү сәбәпләрен әйтеп гариза язгач: - Укып кара әле, ни әйтерсең икән? - дип, аны әнисенә бирде. Әнисе укый башлау белән, Зиннур, читкә китеп, үзе алган бүләкләр тирәсендә нидер эзләгән кебек маташкан булып кыланды, ә үзе күз чите белән генә әнисен күзәтте. Ниһаять, әнисе укып бетерде. - Минем фикеремне түземсезлек белән көткәнеңне күреп торам. Бу синең өчен бик зур, хәлиткеч адым, улым. Шушы адымны ясаганда, минем киңәшне соравың өчен рәхмәт. Фикерем мондый: спортка беренче адымнарыңны ясаганда ук мин сиңа "ташла" димәкче идем. - Нигә әйтмәдең соң, әни? - диде Зиннур, аның бу сүзләренә хәйран калып. - Әйтсәм, дошманыңа әвереләсемне тойдым. Син шулкадәр мавыккан идең. Синең ялкыныңны сүндерерлек көч юк иде. - Тыныч кына күзәтеп тора алгансың икән... - Ә кем әйтте тыныч дип? Ике инфаркт каян килгән миңа? Синең һәр матчта, һәр ярышта катнашкан көннәрең... алар иң газаплы көннәр, йокысыз төннәр булды... Без аларны әтиең белән бергә кичердек... Син башка планетада идең... Илт гаризаңны, мин бик шат. Килен дә хуплар, дип уйлыйм. Бокс федерациясендә ул керәсе кеше аны беренче мәртәбә нокаутка җибәргән Яков Наумович иде. Ул җиңелүдән соң күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик Зиннурның аңа карата шул чакта уянган рәнҗеш тойгысы күңелендә бүгенгәчә сакланды. Бүлмәсенә кереп, Яков Наумовичның көрәктәй кулын кысып күрешкәндә, ул тойгы кабат яңарды. - Сизәм, сез эшкә керешергә килдегез, - дип сүз башлады мастер. - Сез көткәнчә түгел, - диде Зиннур, елмаерга тырышып. - Мин башкача уйладым әле. Ул гаризасын аның алдына куйды. Яков Наумович аны йөзен чытып укып бетергәч, сораулы карашын Зиннурга төбәде: - Ни булды? - Шулай хәл иттем. Сәламәтлек тә элеккечә түгел. - Без сезнең белән утны-суны бергә кичтек. Минем янымда иң ышанычлы бер дистә кеше булса, шуларның теләсә нинди шартта да иң таянырлыгы сез идегез. Димәк, сезне нидер канәгатьләндерми? - Яков Наумович Зиннурга соры күзләре белән сынап карады. - Әйе. - Авария эзсез үтмәгәндер. Хезмәт хакыгызны да арттырырбыз. Кая телисез, шунда ял итәргә җибәрүләрен үтенермен. - Сез мине дөрес аңламадыгыз, - диде Зиннур. - Миңа акча да, башкасы да кирәкми. Мин үземчә генә тынычлап яшәргә телим. Яков Наумовичның йөзе караңгыланып китте. Ул озын өстәл аша Зиннурга таба иелде: - Безгә үзебез өчен генә яшәү юк, дускай! Әйе, әйе! Минем сезгә кардиналь таләпләр куярга да хакым бар. Аның соры күзләре усал ялтырадылар. "Кардиналь таләпләр" аның яраткан сүзе иде. Һәм ул аны бик ачуы килгәндә генә куллана иде. Яков Наумович якын килеп, авыр кулын Зиннурның иңбашына салды. Йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Соры күзләрен кан баскан, кашлары тырпайган, күз төпләрендә, ирен тирәләрендә вак җыерчыклары да күбәйгән икән. - Бер тәүлек бирәм уйларга, - диде ул акрын гына. - Мин әйткән һәм әйтмәгән әйберләрне бизмәнгә салып карагыз. Сез берни дә отмаячаксыз, оттырачаксыз гына. Нәкъ шушы вакытка килерсез. Мәгез гаризагызны. Кич йокы бүлмәсендә ул гаризасын Венерага укытты. Хатыны аның ниятен ул фаразлаганча кабул итмәде: - Мин бушка яшәгән булып чыгаммыни? - диде ул гаризаны кабат Зиннурга биреп. - Син минем белән яшәдең. - Эпизодик төстә кайтып күренгәләгән кеше белән ничек яшәп була соң ул? Мин бокска хезмәт иттем. Мин син җиңсен дип тырыштым. Хатынының соңгы сүзләренә мышык-мышык елау кушылды. Зиннур залга чыгып, диванда шактый озак уйланып утыргач, шундый нәтиҗәгә килде: Венера хаклы! Аны да, балаларны да назлый алмады, балаларны тәрбияләүдә дә өлешем зур дип әйтә алмый. Ул кабат кергәндә Венера тынычланган иде инде. - Оныкларга син шушы югары дәрәҗәдә булганда гына юлларын табарга булышып булачак, - диде ул лекция укыгандагы кебек ачык, инандыручан тавыш белән. - Безгә кем юл ярды соң? - Син безнең заманны оныт! - Венера ярсып кулларын чәбәләндерде. - Күрмисеңмени, бер югарыда утыручының итәгенә икенчесе ябышып баскычтан баскычка үрмәлиләр, урлашалар, миллионнарын чит илгә озаталар. Зиннур кулларын хатынының биленә салып, аның күзләренә ялварып карады һәм: - Венера, аңлыйсыңмы - арыдым мин! - диде ул, өзгәләнеп. - Әйе, син хаклы. Гомер буе бокстан башканы белмәдем. Минем инфаркт яисә инсульт алуымны теләмисеңдер бит? Хатыны маңгаен аның күкрәгенә куйды, кабат дәшмәде... * * * Зиннур икенче көнне федерациягә нәкъ шул вакытта барды. Кул биреп исәнләшүгә, гаризасын Яков Наумович алдына салды. - Аңлашылды... - диде Яков Наумович, теш арасыннын сыгып. - Сезнең бу адымыгыз бокс спортына таш ату буларак кабул ителәчәк. Чөнки сез - билгеле фигура. Сезгә хәзер журналистлар ябырылачак. Ә сез таш атуыгызны дәвам итәчәксез. - Минем беркайчан да бокска тулаем каршы килгәнем булмады. Уенның аерым кагыйдәләре буенча килешмәгән нәрсәләрем бар - аларын сез беләсез. - Хәзер безгә аңлашырга соң инде. - Ул аның гаризасына резолюция салды. - Без киңәштек... сезнең китүегезне өнәмиләр. Ә тыныч яшәү... Тыныч яшәү кабердә генә була. Алар үз гомерләрендә беренче мәртәбә кул бирмичә аерылыштылар... Зиннурның кайтуына Арсланнан хат килгән иде. Ул аны бер тында укып чыкты: "Дустым Зиннур! Сиңа кайнар сәламнәр юллап, авылдан Арслан (Раушаниянең куяны дисәң дә була). Хатны төнлә яшерен генә язам, ә колак төбемдә Раушаниямнең сулышы ишетелеп торган шикелле. Ни дип башларга да белмим. Ни дип башласам да, синең алда гаебем дә, бурычым да коточкыч зур. Моны үзгәртә торган түгел, шулай калачак. Әллә гафу үтенүдән башларгамы? Юк, сиңа рәхмәтемнән башлыйм әле. Синең олы ярдәмеңне кабул итмәсәм, мин чыннан да рәнҗеткән, нык кимсеткән булыр идем, дигән нәтиҗәгә килдем. Кыскасы, мин сине тәмам аңлап бетердем, икеле-микеле уйлар калмады, акчаны кабул итеп алдым. Хатымның гафу сорау өлешен башлыйм. Син бит инде беләсең Башкортстанның иң ерак чигендә яшәп ятучы минем укытучы кызым Резеда белән киявебез Фаилне, минем былбылларым Искәндәремне, Рөстәм белән Саниямне. Алар өй салмакчы иде. Закон буенча бушлай җир дә, өйлек агач та бирелергә тиеш. Ләкин моны әллә ничә еллар буе көтәсе икән. Чират бик зур ди. Раушания белән икебезнең йөрәкләребез сулкылдаудан елый иде шул балакайларыбыз өчен. Мин операциягә дип чыгып киткән җиремнән буталып, шул балаларым янына барып чыкканмын. Түзә алмадым, син җибәргән акчага аларга авылдан бер өй саттык та алдык. Син мине зинһар кичерә күр инде, дустым. Син ичмасам биш яшь җанны бәхетле иттең. Мине теләсә ничек хөкем ит, тиргә - мин барысын да күтәрергә риза, чөнки син ни генә әйтсәң дә, хаклы булачаксың. Аның урынына, син Раушаниям белән икебезне дә талкыган, шашыныр дәрәҗәгә җиткергән җәһәннәм утын сүндердең. Ул балаларның сөенүен, сиңа рәхмәтләр укуларын сөйләп аңлата торган түгел. "Әти, чынмы соң бу? Төш түгелме? Без чыннан да өйле булабызмыни?" - дип, сиңа рәхмәтләр укыдылар. Ә өч былбылым минем җилкәмә атланып сайрады да сайрады. Яшермим, алар сайраганда, шатлыктан күзләремнән яшьләрем мөлдерәп коелды. Шатлык тулы күз яшьләрен татыган кеше ничек бәхетле! Мин тагын шуны аңладым: күз яшьләрендә көлүгә караганда шатлык күбрәк тә икән әле ул... Бөтен уем шул өч былбылымны җиргә, яшел үләннәр, җиләкләр, яшел агач-куаклар төбенә якынайту иде. Алар өйләреннән йөгереп чыккач та, тавык-казлар белән сөйләшсеннәр, чыклы яшел чирәмгә яланаяк бассыннар, шул чирәмдә, җиләкле болыннарда мәтәлчек атсыннар, арыш серкә очырганын күрергә үзләре бара белсеннәр, үз куллары белән бәрәңге, суган-сарымсак, кыяр-кәбестә утырта белсеннәр, дип тырышкан идек. Рәхмәт сиңа, инде хыялыбыз тормышка ашты. Син әйтерсең инде, мин бит ярдәмне сиңа җибәргән идем, диярсең. Тик мин аны куллансам, чирем көчәер генә иде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, шулай булачак иде. Шул балаларны кеше өстендә калдырып, җир йөзендә йөри ала идемме соң, дустым? Юк, йөри алмый идем. Син минем холкымны беләсең. Мин хәзер дә яшь чактагы сыман ярсу, дуамал һәм башсыз әле. Мин берәр диварга бәрелеп, шунда су булып сеңәр идем. Йә булмаса янып көлгә әйләнер идем. Бер әйбер өстим әле. Мин ул диагнозга һаман ышанып та бетә алмыйм. Врачның операциягә кыставы нык булды. Бездә бит әнә ничек: бер кампания үз ризыгын шулкадәр мактый, котылышлы түгел, халык мескен ябырыла теге ризыкларга. Ә алар суррогат, кеше симерә, өреп кабарткандай күперә, май баса адәм балаларын. Ул инде эшкә дә, яшәргә дә сәләтсез, көчкә гыжлап йөри. Икенче кампания сезне ябыктырабыз, кеше итәбез, дип симезләрне үзенә тарта. Теләсә нинди көчле химик чаралар белән бавырын, бөерен, ашказанын җимергәч, симезләр ябыга, нәтиҗәсе бар дип куана. Алардан күрмәкче әле симерергә өлгермәгәннәре дә теге ябыктыручыларга акчасын сузып бара. Ике кампаниягә дә бу кешеләр табыш китерүчеләр буларак кирәк, әмма сәламәт кеше буларак гүпчим дә кирәкми... Икесе дә кеше организмын җимерү хисабына табыш каера, байый. Инде син, әлбәттә, диагноз дөрес дип уйлыйсың. Шул чир беленгәч тә, Раушания күз яшьләренә батты, ничә карасаң да миннән яшереп кенә үксегәнен күрәм. Сызлый моның йөрәге. Шуннан мин моның белән ачыктан-ачык уртага салып сөйләштем. "Үлми торган кеше буламы?" - дип тотындым тегеңә. Сиңа алай димим. Синең белән без тәпи йөри башлаганнан ук бер-беребезне бик тиз аңлый идек. Хәзер дә аңларсың, дип уйлыйм. Без синең белән бу дөньяның иң зур вакыйгаларын, иң зур шатлыкларын үзебезнең суыбызда, бәрәңге бакчаларыбызда, җиләк-җимеш җыйган болын-әрәмәләребездә, дөнья кубарып коридорында чапкан, маңгайларыбызны җыера-җыера белем алган иске мәктәбебездә, чана шуган тауларыбызда, кызларның чәчләрен тартып елатканда, бераз үскәч, кич клубтан аларны өйләренә кош тоткандай куанып озатканда, шулар белән үртәшкәндә татыдык - иң олы бәхетебез шунда булды. Иң олы шатлыкларыбыз шулдыр дип беләм. Аларны бернинди Яңа Зеландияләр, Канар утраулары, джунгли урманнары, Төркия курортлары, Сочи, Ялталар белән тиңләп, хәтта чагыштырып та булмый. Безнең икебезнең әрәмәдә ярты көн елыйелый адашып йөрүебезне президентларның яхталарында, ак комга басып ял итүләре белән дә, космонавтларның айга төшеп хәйран калып азан тавышларын ишетүләре белән дә чагыштырып булмый. Безнеке мәңгелек, безнеке кан белән, җан белән генә чыга ала. Ә миңа әнә шул үзебез күргән бәхетле күренешләр, искиткеч мизгелләр җитә. Сочи-Ялталарга, Урта диңгез буйларына, Австралия, Яңа Зеландия ярларына мин омтылмыйм. Бушка алып барабыз, дисәләр дә, мин анда бармыйм. Ник дисәң, мин эшсезлектән бер көндә үләчәкмен. Үлмәгән сурәттә дә мин дөньямның ул могҗизаларына, - җиде түгел, җитмеш җиде булса да - кул селтәп кенә, "әйе, матур икән", дип кенә караячакмын. Мин аларны аңламаячакмын да. Минем аңламавым ул могҗизаларга зыян салмаган кебек, ул могҗизалар да минем аңыма йогынты ясый алмый. Кыскасы, мин бу якты дөньяның күрергә тиешле яктылыкларын күрдем, шатлык, бәхет бирердәй мизгелләрен татыдым. Моннан да артыгын киләчәк көннәремдә күрмәм, дип уйлыйм. Шушы чик мине канәгатьләндерә. Мин шушы чиккә килеп җитүем белән бәхетле. Тагын кая ашкыныйм, кая талпыныйм? Коръәндә "бәндә булганына шөкеранә итәргә тиеш", диелгән. Әгәр булганына шөкеранә итмәсә, аны нәфес әллә кайларга алып китә. Бусы бер яктан. Икенче яктан, язмыш миңа туганнан бирле шактый таяк тыкты. Авиация училищесына укырга китүемә киртә салды, әнкәйгә чир биреп, әтине бу дөньядан алып китеп сынады, кияүне эшсез калдырды һәм башкалар, һәм башкалар. Кыенлыклар күп булды, тик беләм, ниләр генә булса да, мин инде күргәннән дә авырракны күрмәячәкмен. Шулай булгач, минем югалтыр әйберем юк. Тормыш, бу дөнья миңа күргәннәремнән артык шатлык, кичергәннәремнән артык җәфаланулар да китерә алмаячактыр. Югалтыр әйберем калмады минем. Бар иде югалтыр әйберебез - бәгыребез телгәләнгән, сулык-сулык кан саркып торган урын - оныкларыбыз һәм балаларыбыз - син аларны коткардың, син безнең дә төзәлмәс йөрәк җәрәхәтебезне төзәттең. Аллага шөкер, югалтыр әйберебез калмады. Монда нинди тап икән, дип уйлама, минем күз яшем генә ул. Моннан да ачы, моннан да татлы күз яше булмастыр. Бу күз яшендә минем гомерем, туганнан бирле барлык казгануларым, чынга ашмый калган өметләрем, сиңа булган рәхмәтләрем сыгылып чыккандыр... Яшьти! Синең белән бер елда бу дөньяга килүем белән, бергә үсүебез, бергә яшәвем белән мин бәхетле һәм миңа күпме аяк чалып маташкан язмышны гафу итәм. Мин язмыш белән көлеп кенә сөйләшәм хәзер. Хатым бик буталчыктыр. Аклана алмыйм. Бозауны тартып чыгарган кебек авыр туды. Җитмәсә, теге кызыл ыштанлы малай кебек, Раушания чәрелдәп килеп керер кебек. Төне буе интегеп яздым. Бу хат өстемдә бик авыр йөк иде. Ничекләр языйм икән, дип күпме вакыт баш ватып йөрдем. Язучы халкына Ходай ярдәм бирсен. Ничәмә-ничә көннәр ул ак кәгазь битеннән, аның янындагы ручканы тотудан куркып йөргәнемне очрашкач сөйләрмен. Китап язуны татлы газап, дип сөйләде телевизордан бер кеше. Күзгә карап алдаша. Нинди татлы булсын ул! Әрем, гәрчич ачылары килә ул газаптан. Шушында туктыйм. Хуш, дустым. Фатыйма апага, Венерага, балаларыгызга вә оныкларыгызга бездән күп сәлам. Арслан. Раушания дип тә куям. Аның шәүләсе артымда иелеп, колагыма сулышын өреп торды. * * * Кичке тугызда ишек кыңгыравы шалтырауга, Арслан берәрсенең малы чирләгәндер, дип йөгереп чыгып ишекне ачуга, егылып китә язды. Каршысында елмаеп Зиннур басып тора иде. Алар өйгә керделәр. Зиннур өс-башын салгач, Раушания белән кочаклашып күреште. Аннары Арсланны кысып кочагына алды. Ихтыярсыздан күзләренә яшь бәреп чыкты. - Ник елыйсың, Зиннур? - диде Арслан, елмаеп. Зиннур нишләп йомшаганын үзе дә белмәде. Ул Арсланны әзгә генә кочагыннан ычкындырып торды, сүзләрен дулкынланудан туктый-туктый, өзә-тәтә генә әйтте: - Дустым... яшьти... Син бит бер генә... Синең кебек бүтән якын кешем юк бит минем. Син башкача эшли алмый идең. Мин синең җаныңны әле аңлап бетереп кенә киләм... Кул юган арада өстәлгә кайнарланган ит тә, савыты белән каймак та, чөгендер катыгы да, башкасы да тезелгән иде. Ике якның да хәл-әхвәлен белешә-белешә сыйланырга тотындылар. - Ник кайтканымны нигә сорамыйсыз? - диде Зиннур, көлемсерәп. - Кунакка кайт, дип чакырдык лабаса. Кунакка кайткансыңдыр, - дип җавап бирде Арслан. - Юк, яшьти, кунакка кайтмадым, сине алып китәргә кайттым. - Кая алып китәсең син минем куянымны? - Операциягә. Мәскәүгә китәбез. - Сөйләмә юкны, - дип каршы төште Арслан. - Акча тиешле урынын тапты. - Хакын үзем түлим. - Мин синнән моннан соң да акча ала алмыйм, Зиннур. Гафу ит. - Аласың, яшьти, аласың! Ул турыда сөйләшеп тә тормыйбыз. Мин Мәскәү хирургы белән сөйләштем. Килеп җитегез, диде. Арслан белән Раушания бу көтелмәгән хәлдән аптырап, сүзсез калдылар. Зиннур аларның халәтен аңлады, билгеле. - Безнең гаиләгә шушы яхшылыкны эшләргә рөхсәт итегез. Мин бит кызыктан гына кайтмадым. Без операцияне бергәләп җиңеп чыгарга тиеш. - Сезгә шулкадәр чыгымнар ясау... бу бит, - дип Арслан сүз башлауга, аны Зиннур шундук туктатты: - И, яшьти, акча ни соң ул? Ул бит табылып торырга, бетеп торырга тиешле кәгазь кисәге. Алар барлык медицина документларын кат-кат күздән үткәрделәр. Арслан иртүк, агрофирма директорына хәлне аңлатып, ял алды. Район больницасына барып юллама яздырдылар. Таксист Илшатка шалтыратуга, ул кырык биш минуттан килеп тә җитте. Кичкырын Мәскәүгә очтылар. Икенче көнне алар медицина үзәгендә иделәр инде. Хирург Арсланны палатага тикшерергә салды. Әле өч-дүрт көнсез операция булмас, тере үпкә килү тоткарланды, диде. Анализлар ярап бетмәсә, озаграк та көтәргә туры килүе бар, дигәч, Зиннур Питерга очты. Даими элемтәдә торырга килештеләр. * * * Раушания, иртәнге савымнан кайтып ишегалдына керүгә, елмаеп җибәрде: сыерчыклар килгән ләбаса! Берсе ояның түбәсенә баскан, икенчесе янәшәдәге юкә ботагына кунган да ерак җирләрдән исән-имин кайтып җитү шатлыкларын бар дөньяга яңгыраталар. Шул үзебезнең сыерчыклар бугай инде. Арслан булса, күрү белән төп-төгәл әйтер иде. Кичә кич тә, бүген иртән дә телефоны җавап бирми. Раушания Зиннурга да шалтыратты. Ул да аптырап беткән. Врачы да җавап бирми ди. Раушаниянең күңеленнән тынычлык югалды. Өйгә кергәч тә, бер эшкә тотынасы килмичә утырды. Җылытмыйча, берни капмыйча бер йомры салкын чәй эчте. Чәй салкын булса да, йөрәгенең януын басмады. Колак мендәрен генә ыргытып диванга ятты. Кулларының, аякларының, бөтен гәүдәсенең кургаштай авырлыгына хәйран калды. Аның бармагын кыймылдатырлык та хәле юк иде. Тормакчы булды - кузгала алмады. "Нәрсә соң инде бу? Әллә инфарктның шушылай итеп килә торганы да бар микән?" дигән уй котын алды. Авырайган күз кабаклары үзләреннән-үзләре йомылды... Ахрысы йокыга китеп бара идеме, әллә йоклаган да идеме, ишек тавышына күзен ачты. Ишектән көлә-көлә Арслан кереп килә иде. Раушания җил күтәргән кош мамыгыдай җиңеллек белән сикереп торды. Аның бөтен йөзенә, бөтен гәүдәсенә ялкын капты. Арслан кулындагы зәңгәр сумкасын дөпелдәтеп идәнгә ташлады да аны кочаклап алды. - Ничек сагынганымны белсәң, Раушаниям! - дип пышылдады ул. - Мин дә... - диде хатыны, аны иңбашларыннан иркәләп. Аннары бер-берсенең кочакларыннан чыгып, күзгә-күз карашып тордылар. Бу вакытта алар бер-берсенең йөзләреннән, карашларыннан үзләре теләгәннәрнең барысын да укыдылар, шуңа күрә сүзләргә урын юк иде. Күзләрен күзләрдән алмыйча гына диванга утырдылар. Шунда гына Раушания түзмичә сорап куйды: - Кичәдән бирле шалтыратып үлә яздым... Телефоның эшләмимени? - Эшли, - диде Арслан, елмаеп. - Син дә ныграк сагынсын әле, дип, юри өзеп куйдым. Раушания ачуланган булып диван сыртындагы юка зәңгәр косынкасын аңа селтәп алды. - И, шушы шаяртуларыңны! - Чамала, операциядән кайткан кешегә канат җиле дә ярамый! - Йә, сөйлә, хәлең ничек? - диде Раушания, аның кулларын кулына алып. - Кулдан сизелмимени? - Арслан хәйләкәр елмайды. - Кулларың ут кебек. - Үзем дә шулай, Раушаниям. Раушания түземе бетеп диваннан тормакчы булды, ләкин Арслан аны иңбашына басып урынына утыртты. Аның йөзе гаять җитди төскә кергән иде. - Кыймшанма. Мин сөйләгәнне бүлдермичә тыңла гына! - диде Арслан, ничектер серле итеп. - Мин сиңа үзем күргән, үзем аңлаган нәрсәләрне сөйләп бирәм. Бүлдермичә тыңла гына. Миңа җиде сәгатьтән артык операция ясадылар. Җиде сәгать буе наркоз тәэсирендә мин галәмдә йөрдем... - Галәмдә?! - Мин сиңа тыңлап кына торырга куштым. Хәтерлисеңме Шәкуров абыйның әйткән сүзләрен? Һәрбер кеше - галәмнең бәләкәйләтелгән күчермәсе, ди торган иде ул. Галәмнең йөрәге - бергәлек, дип аңлатты. Менә мин галәмдә... Дөнья апак. Ә эчемдә курку. Коточкыч курку! Ниндидер тетрәндергеч тавыш ишетелә... Җыр да түгел, моң да түгел, кыргый җәнлекләр үкерүе дә түгел... Бөтен яктан килә шул куркыныч тавыш. Мин тыным-көнем бетеп чабарга тотындым. Һич югы берәр генә адәми зат кирәк! Таяныч кирәк! Әле уңга чабам, тыным бетеп егылам, теге куркыныч тавыш бөтен тәнемне куыргандай өстемдә яңгырый. Качарга, качарга, дип сикереп торам, гел кире якка йөгерәм, кычкырам, берәрсе ишетсен дип, әмма теге тавыш мин кычкырган саен көчәя... Тамакларым кипте, эчем ут яна, ап-ак тузаннан башка берни дә юк. Ниһаять, мин аңладым: мин берүзем! Кешеләр мине ташлап киткәннәр! Нишлим мин берүзем?! Ник кирәк мин берүзем?! Бөтен нәрсәнең мәгънәсе югалды. Мин иң куркыныч нәрсәне - адәм баласының берничек тә аңлата алмастай ачы ялгызлыгын кичердем. Йә Аллам! Моннан да куркынычрак ни бар? Бу куркыныч белән чагыштырганда, җәһәннәм дә әйбәтрәктер, ни әйтсәң дә анда кешеләр бар. "Ә" дигән арада барысы юкка чыкты, мин үзебезнең ишегалдында, яңа яуган, хуш исле ак кар өстендә басып торам. Шунда галәмнән җиргә кадәр яшен уты ялтырап алды, күк күкрәде. Нәкъ шул яшен уты уйнаган урында син басып торасың... Раушаниям! Минем шул чакта шатланганымны белсәң! Юк, шатлык кына түгел иде бу. Мин бик зур әйберне аңладым. Хәзер әйтәм. Мин еш кына язмышка үпкәләп йөрдем, аның белән көрәшеп тә карадым. Мин ялгышкан булганмын. Минем язмышым син икән бит, Раушаниям! Син бүләк иткән балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Син һәм мин. Бөтен бәхет, бөтен мәгънә бергәлектә. Галәм миңа шуны аңлатты... Син дә аңладыңмы? - Аңладым, Арслан. Раушания өстәл әзерләргә керешүгә, Арслан аңа якын килеп, иңбашына кагылды: - Иртәгә Зиннур белән Фатыйма апа кунакка килә. Берсекөнгә балалар белән оныклар кайтачак. Дөрес эшләгәнменме чакырып? - Юкка гына галәмдә йөреп кайтканмыни син! - диде Раушания, шатланып. - Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде ул! Алар табындагы ризыклардан авыз итә-итә, кунакларны каршы алу, аларга ничегрәк сый-хөрмәт күрсәтү турында сөйләшә башладылар. "Иң шәп хикәя" конкурсына Рүзәл Мөхәммәтша ТЫРЫЙК ХИКӘЯ Сикорскийның бу кадәр котырынуын беренче тапкыр күрдем. Нота алмыйча җырлаган солистларны моңарчы да пыр туздыргалады ул, анысы. Әмма болай кабару, болай бүртенү - чырае тимгелләнеп чыкты хәтта! Юк, булмады. Үзем дә инде... Дүртенче актны тәмамлыйм дип төне буе керфек какмый уздырдым, кызарынган күзләрне яздырып, зиһенне айнытып җибәрү өчен, салкын су сиптем дә (булышкан кебек иде) шул шәптән иртәнге унга репетициягә барып утырдым. Аңлаган кеше аңларлык инде: әүвәлге тактлар уйналуга, оркестрда киеренкелек сизелде - баксаң, бик күп урында кабатлау тамгаларын куярга онытканмын икән. Канаты сынган каракош сыман авыр ухылдап баш очымнан узган партитурамны хәтерләүгә, йөрәгем әле дә жу итеп китә. Әсәрне шунда ук тиз-тиз төзәтергә-үзгәртергә туры килде. Бергә-бер охшаш вакыйганы миңа кадәр дә кайсыдыр композиторның кичерүе искә төште... Касыймовлар урамына борылуга, телефон шалтырады. - Да, Сергей Валерьевич? - Син аңларга тиеш бит инде, - оркестрның сәнгать җитәкчесе сихәтле кытай чәе эчкәнме - тынычланган иде. - Безнең вариантлар күп түгел. Йә шушы әсәреңне эшләп бетәрбез. - Ул бераз тынып торды: - Йә к чёрту. - Тырышам ласа, - дидем, борчылуымны яшермичә: күпме тир түгеп башкарган эшне өстәл астына тыгып куясы килми иде. - Бер ай калды. - Анысы да юк инде... - Опера да юк. - Булачак. - Син хәзер фәкать шуның белән яшәргә тиеш. Бөтен дөнья алдында хур каласың килмидер, шәт? - Шушы арада тәмамлыйм. - Хуш. Килешүдә "Казан көзе" фестиваленә өлгертү шарты тора, юкса! Сентябрьгә! Башына тай тибеп: "Универсиада кысаларында күрсәтәбез" - дигәненә мин гаеплеме әллә? Икегә ярылыйммыни? Берәвем клавир язганда, икенчем оркестровка ясар иде. Их! Тыкрыкны узып киткәнмен. Хәзер ничә йортны урап киләсе булачак. Ул арада яңадан телефон шалтырады. Тагын нәрсә лыгырдар икән дип төребкәгә үрелсәм, гаҗәпләнә калдым: экранда мин көткән фамилия урынына "Аида" исеме күз кысып-кысып ала иде. Җавап бирергә өлгермәдем - подъезд төбенә килеп туктауга, телефон бырылдамый башлады. Озакламый ян көзге аларның (хатын Әмирне дә иярткән) миңа якынлашуын чагылдырды. Малай кулына йомшак куян тоткан иде. - Бусы нинди дурацкий хайван тагы? - дидем мин, ишектән чыга-чыгышка. - Машина-танк беткәнмени? - Үзең син хайван, - диде Аида коры гына. - Танышуыбызның бер еллыгына бүләк иткән тырыйгың ул, Әмирнең яраткан уенчыгы. - Ә, тырыйк, - дигән булдым мин, төп башына утыруымны битараф интонация артына яшерергә тырышып. Хактан да, ГУМнан ат бәясенә алган идем аны. - Сәлам, җегет, нихәл? Әмир, исәнлегемне алмыйча, әнисенең итәк астына посты. - Гозерем бар, - диде Аида, гаять җитди рәвештә. Аның шулай сөйләшүе мине һәрвакыт куркыта иде. (Хатын-кызга, гомумән, җитди булу килешми.) Бу юлы да шөбһәләндермәде түгел. - Башта өйгә керик, чит кешеләр түгел бит. - Хәзер чит кешеләр инде, - дип кырт киссә дә, эчкә узарга карышмады. * * * - Ике генә көнгә, - дип, иманыма кайтарырга тырышты ул. - Нинди ике көн! - Яңа кайнап чыккан чәйгә пешә яздым. - Сыңар секундыма кадәр санаулы! Әрәм киткән һәр мизгелем баш бәһасе тора. - Китапча сөйләмә миңа, яме? - Бер айдан премьера. Эпилогка тотынмаган да әле. Нинди бала карау? - Нишлим соң? - Әниең карасын! Аида өнсез карашын миңа батырды, күзендәге салкынлык җаныма күчкәч, берни булмагандай, тын гына: - Тилеме син? - дип сорарга базды. Учымның маңгаема төшеп ут чәчүе анык җавап иде, минемчә. Тиле шул! - Динәгә калдыр, алайса. Аның, сорап алгандай, ялда чагы. - Төркиядәме? - Тфү, каһәр... Кирәк чакта дус табыла, ди. Мин хатын ягына шаккатам. Әтисе полковник аның. Мәскәүдә яши. Хәер, Аидага ышансаң, озакламый "яши иде" дип үзгәртәсе булырга охшый. Инсульт бәргән. Хәле авыр икән. Әнисе, чабуына ут капкандай, иң беренче поездга утырып, төннең кыл уртасында юлга чыккан. Пычагымамы? Канун сезне аерган лабаса. Бетте! Сез бер-берегезгә беркем түгел! Сезнең бер-берегез алдында һичнинди җаваплылыгыгыз юк! Тормышның арт шәрифенә тибә-тибә рәхәтләнеп яшәгез! Икегез ике якта. Берәрегез кая да булса (әйтик, бакыйлыкка) җыена икән - җыенсын, бу - икенчегезнең эше түгел инде. Кысылмагыз! Әнисенә шуны гына аңлатасы, югыйсә... - Бәлки, бармассың? - Ничек инде? - Аида чын-чынлап аптырады. - Әтием бит ул минем... Аида үзенең иң куркыныч коралын эшкә җикте - елый башлады. Иң тәмләп, иң яратып башкара һәм, ник яшерергә, каршы якның (минем) берсүзсез капитуляциясе белән тәмамлана торган, мең кабат сыналган һәм мең кабат үзен аклаган ышанычлы чара бу. Күз яшен күралмыйм шул... Дөресе, куркам. Борын яфрагын сыйпап иягенә агып төшкән арада утка әверелгән тамчылар санап-санап җаныма тамар, калебемне өтәр, бәгыремне көйдерер кебек. - Әтием бит ул минем... Мин җәһәт кенә Әмиргә карап алдым. Ул, барсеткамның эчен чыгарып, документларым белән мәш килә иде. Аида, соңгы һөҗүмгә күтәрелеп, бәхәскә симез нокта куйганчы, малайның кулыннан мөһим кәгазьләремне тартып алдым, авызын турсайтырга өлгергәнче, телевизор кабыздым - ул берсүзсез бу тәкъдимгә күнде. Экран Татарстан турында мультфильм күрсәтә иде. - Поезд ике сәгатьтән кузгала. Иртәгә барып җитәм. Берсекөнгә кичке уннарда кайтырга утырам. Шимбә иртәнге җидедә Казанда булачакмын. Мин киттем. - Алай итмә инде... Аиданың теле зәһәр иде. Ул, һәр әйткән сүзенә агуын сеңдереп, кабаланмыйча, каушамыйча гына, минем йөрәк тамырына төкерде: - Син ике ел әти була алмадың. Һич югы, ике көн әти булып кара инде. Хатынның баланы кочаклап нидер аңлатканын мин шыр аек исереклек аша гына абайлап калдым - әле әйткәне каныма таралып, гәүдә-сынымны, аң-зиһенемне йомшарта төшкән иде. Фатир ишеге ачылып, Аиданың подъезд караңгылыгына кушылуын да чамаладым гына, анык күрмәдем. Ишекнең шап итеп ябылганы да ишетелмәде. Йөземә бәргән салкын җил генә айныткандай булды. Янымда зыр килеп Әмир бөтерелә иде: - Әньем кадя? - Китте. - Кадя тикке? - Мәскәүгә. Малай тырыйгын кочаклап диванга чүмәште: - Әньем мәчкәүгә тикке. Нишләтәсе инде сине? Дөнья кадәр эшем өелгән ләбаса. - Йокың киләме? - димен. - Як, дим, - ди. - Ашыйсың киләме? - Ие, дим. Кухняга чыгып, гарнитурга чумдым: кытай токмачы, каһвә, он... борай! Хәзер ботка пешерермен. Аннары йоклатырга салырмын. Аннары эшләрмен, дип ниятләдем. Кичке шәфәкъ нурында алсу корсагын җылытып утырган сусыл алманы тәрәзә төбеннән йолкып Әмиргә суздым: - Кимерә тор. Ботка пешүгә, Әмир чын холкын ачып салды. Башта калак очы белән генә чемченеп авыз итте дә, "бу - пеш" дигән нәтиҗәгә килеп, сыйны бер читкә этеп куйды. Кашык белән туглый-туглый, өрә-өрә суытырга керештем. Барыбер читкә тибәрде: - Як, ачамим, дим. - Ашыйсың, - димен. - Ачамим, дим! - Ашыйсың да йоклыйсың, дим! - Як! Йокамим, дим! - дип, үз хакын хаклады ул, әмма куллары белән артыграк ярдәмләшеп ташладымы, тәлинкә идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Төер, бугазымны көйдереп, эчкә үтсә дә, дәшмәдем. Икенче тәлинкәгә ботка салып, Әмирнең борын төбенә терәдем: - Ашамыйча гына кара! - Мондый чакта тавышымның үзеннән-үзе бөердән чыга торган гадәте бар. Әмир шым булды. Ваннага юнәлгәндә, артта эленеп калган тавышның өрфиядәй кайтавазын отып калдым: - Бавыбеү ачамим, дим. Идәнне сөртеп, чүпрәкләрне чайкап чыгуга, боткадан җилләр искән иде. Әмма җиңү тантанасы озак дәвам итмәде, фанфаралар сугарга әзерләнгән күңел барабаны, таяк очы белән кагылырга да өлгермәстән, урталай умырылып чыкты. Бала, сәмави нурлар уйнаткан карашын миңа төбәп, сөенечен уртаклашты: - Тывыйк ачап бетеүде. Тырыйк боткага баткан иде. Мин ачуланырга уйламадым да. Һәм ачуланмас та идем. Күзем кер юу машинасына төшмәсә: порошок сала торган тартма авызыннан, күбекләнеп-күбекләнеп, борай боткасы ташып чыккан иде. - Их, анаңны-ың... баласы! - Тывыйкка симады, дим, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте ул. - Хәзер үк ычкын моннан, чучка! - дип җикерендем. Әмир утыргычта килеш сикереп торды да, миннән калышмыйча: - Як! - дип кычкырды. - Син ыскын, дим! - Телләшмә! - дидем мин. - Як! - диде ул. - Аһ, әле син!.. - Як! - диде ул, тавышын аз гына да киметергә уйламыйча. Бу вакытка бар хисем, вөҗүд капкачын дөбер-шатыр китереп, кайнап чыгарга өлгергән иде инде. Мизгел эчендә хәтеремнән мәңгегә җуелачак "энҗедәй" сүзләрне уңга-сулга таратып, Әмирне сукыр көчектәй якасыннан умырып алдым да залга томырдым. Ниһаять, түзмәде - үкереп елап җибәрде ул. Мин кер машинасын тазартуга, бала тынычланган, басылган, әмма үксүеннән туктамаган иде әле: ничек аунап калган булса, әлегәчә шулай ауный бирә. Шырпы кабы кадәр учы белән паласны сыпыра. Һәм үкси... Бертуктаусыз. Йөрәгем чәнчеп куйса да, янына барырга, кочакларга, юатырга, тынычландырырга көч тапмадым. Бозылмасын әле. Иркәләнмәсен. Ялгышын аңласын. Үзе килеп җитәр! Ваннага кереп, тырыйкны чайкадым, киптерергә элдем. Ботка ашадым. Ләкин бөртегенең дә тәмен сизмәдем. Әйе, ашау түгел, савыт төбендә калган тәгамне ашказанына бушатып кую иде бу. Өстәлне җыештырып, залга чыкканда, Әмир тирән йокыга талган иде инде. Аны сак кына диванга күчереп, үзем яңадан кухняга күчендем. Синтезаторны кабыздым, колакчыннарны кидем һәм, агачтан купкан яфрактай, фанилыктан арынып, илаһият дөньясына җилпендем. * * * Иртән түшәм җимерелеп төшүгә уяндым. Әмир басылмаганмы? Кайда ул? Пыяла тузаны өргәннәрмени - күз кабагын каерып та ачып булмый, яшьләндерә. Кулымны диварга терәүгә, фатир чайпалып торудан тукталган кебек булды, ул арада җанга җылы йөгерде: бәхеткә, малай, кулына иске ботинкамны тотып, каршымда басып тора иде. - Тывыйк кадя, дим? - диде ул иң беренче сүз итеп. - Әтигә сугарга ярамый, - дидем мин. Игә килеп бетмәгән килеш, сыңар ботинкамны тартып алдым. Күпме йокладым соң? Бер сәгать? Сәгать ярым? Чытырманга әверелгән чәчләремнән юл шакшысын кагып төшердем. - Моннан ары алай итмә. Таралып төшкән башымны куш учлап җыярга тырышып ваннага титакладым. Юк, дөнья һаман йөзә иде әле. Һаман сыеныр яр тапмаган. Тырыйкның колагын ычкындырганны Әмир түземсезләнеп көтте. Идәнгә егылып сыртын сындырырга бирмичә, очып барган шәптән куенына салды: - Тәпәт. - Исән бул. Дегеттәй куе каһвә эчкәч кенә хәл керде. Әмиргә өстенә колбаса салынган икмәк телеме суздым: - Утырып аша. Үзем кичәге караламаларны алып залга чыктым. Бөгәрләнеп-тетелеп беткән нәүмиз кәгазьләрне тәртипкә китереп, язганнарымны хәлдән килгәнчә (тавышым әлләкем түгел) көйләп карадым: "Син кай чорда калдың, исәнме син, ни хәлләрең синең, Ватаным?" Тагын бер көйләдем. Тагын бер. Җелекләремә үтте, чигәгә бәрде моң. Йөрәктә нәрсәдер бертуктаусыз канат кагынды. Ярабби... Мин яздыммы моны? Чынлап, минме? Төн галәмәте инде бу. Барлык ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кара упкынга чумгач, тормыш иярләрен сала гүя - шәрәләнеп кала, кыргый сафлыгына, гыйффәтлелегенә кайта. Мондый чакны тыңларга өйрәнергә кирәк. Караңгы тынлык, ишетә белсәң, гаҗәеп тирән моңнар саклый ул. Җаның теләгән кадәресен сабыр гына үзеңә эрләп ал, тудырасы әсәреңнең тукымасына үр. Мең рәхмәт, мең шөкер, Ярабби! Илаһи могҗизаңны дөньяга таратыр өчен мин фәкыйреңне сайлаганыңа мең рәхмәт, мең шөкер! Күңелемә юшкын утыртма. Илһамсыз калдырма. Моңнан мәхрүм итмә. Колак салчы, дөнья, әгәр дә инде колак шәрифләрең булса: "И ханбикәбез, чү, елама, зинһар, сөрт күз яшеңне син - әле өмет бар..." Гап-гади сүзләр аһәңен дә музыка күккә, Тәңре катына күтәрергә, мәңгелекнең сәмави төсләренә манарга мөмкин. Колак салчы, җиһан: гени-аль-но лабаса! Дөрес, үземне фирдәвес багы катында тоеп, әллә ни озак юанырга туры килмәде - бусагадан үсеп чыккан һәм көрән-сары тап өстендә бии-бии әледәнәле ыштан төбен кармалаган Әмир җиргә тиз тартып төшерде: - Мин кака иттем. Ярабби, тагын ике көн, ике көн бар бит әле! * * * Бүген июньнең егермесе. Кичатна. Ипотека түләр вакыт җитте. Өлгермәсәм? Нәрсә була әле өлгермәсәм? Әллә чират берничә баскыч артка тәгәри, диделәр, әллә, гомумән, чираттан төшеп калачакмын - нечкәлекләрен хәтерләмим. Барыбер түгелмени? Өлгерергә кирәк! Уйларымны ай саен шушы урынга җиткәч бүлеп, түлисе сумманы вакытында түләп барырга тырышам. Шөкер, бу юлы акча күп. Опера өчен аванс бирделәр. Кенәгәдән фонд кесәсенә күчерәсе генә. Машина, банк ишегалдына үтеп, биниһая зур, мәһабәт бина каршына җиткәч каушый төште; җете кызыл "Дэу Матиз" янындагы буш урынга сыенгач, тимер үпкәсеннән соңгы сулышын сыгып чыгарды да тынып калды. Ишекне ябып, күккә тигән йортны күздән кичердем: монда нинди генә кешеләр йөрмидер, аларның башыннан нинди генә хәлләр кичмидер, нинди генә гамәлләр кылынмыйдыр, нинди генә акчалар аякланмыйдыр! Бу - коры цифрлар һәм коры цифрлар тулы үле кәгазьләр патшалыгы. Мескеннәр! Ул кәгазьгә Илаһның бер нуры булып шигырь дә тамарга мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер көйләве булып җыр ноталары да сибелергә мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер карашы булып табигать сурәте дә төшәргә мөмкин иде ләбаса! Ә алар гомер буе үз өстендә җылысыз, җансыз һәм, һичшиксез, Илаһсыз цифрлар сакларга хөкем ителгән. - Кава, кава! Акбаус! Бу - акбаус! - дип сөрән салды Әмир. Каршыдагы таш кыяда, чыннан да, астан бәреп торган фонтан җиленнән хушланып, мәгърур җанвар истирәхәт кылып утыра иде. - Каян беләсең аны? - Мутикта бау акбаус. - Әмир шул арада туфракка тезләнде һәм, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: - Менә мындый акбаус. - Әйе шул, - дип көлдем мин. - Маладис, әйдә, эчкә узабыз. - Як, - дип кырт кисмәсәме шунда! - Мин акбаус кавыйм. - Карадың бит инде. Әтинең эше бар. Әйдә, киттек. - Як! - дип янә кәҗәсен чакырды. - Акбаус кавыйм. - Чыккач карарсың. - Як! Менә мындый акбаус. Ул кабат туфракка тезләнде һәм кабат, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты. Бу юлы минем көләсем килмәде инде. Ай-ваена, бәбәкләреннән атылып чыккан яшьләренә карамыйча, малайны култык астына кыстырып, ишек катына юнәлдем. Кассага җиткәндә дә тынычланырга уйламый иде әле. Ярдәм эзләп ян-якка бактым: аулактарак, бәхеткә, калын күзлекле, яңагы эчкә суырылган берәү - сүсәргән портфель тоткангамы, сул ягы җилкәсе-ние белән асылынып төшкән бер абзый - уң табанын тупсага кашып тора иде. Бармак кагып "нельзя!" әйтүен үтендем. (Мәйданчыкта тәртипсезләнгән, тыңлаусызланган чакта берәр апа-мазар шулай дисә, Әмир күз ачып йомганчы басыла иде. Дөрес, тәэсире биш минутлык кына. Ләкин хәзер миңа биш минут муеннан җитәргә тиеш.) Ләкин әллә абзый үзе шундый иде, әллә ышанып тапшырган роленә артык бирелде, аның борын сеңгергән арада: - Нерр-зя! - дип җикеренүе булды, Әмир, ботыма чат ябышып, икеләтә, нинди анда, өчләтә куәт белән чәрелдәп елап җибәрде. Мин кенәгәне кассада утырган мөлаем туташка сузганда да бала тынычланып бетмәгән иде әле. Ботымны ычкындырмаган килеш, зыр әйләнәәйләнә, тирә-юньне җентекләп күзәтүдә булды: - Аби як, аби як. - Паспортыгызны мөмкинме? - диде кассир кыз. - Рәхим итегез. Әмирнең үз хәле хәл: - Аби тикке. Паспортымны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзен, мөгаен, дөнья бизәгенә санаучы кыркын кайгымны уртаклашты: - Сезнең паспортыгыз гамәлдә түгел. - Ничек? - Аби чучка, - диде Әмир. - Анда хөкүмәтнең 828 нче карарында каралмаган язмалар бар. - Нинди язмалар? - дидем мин, кыза баруымны яшермичә. - Бернәрсә юк анда. Ни аяныч, пыялага терәп күрсәтелгән документның икенче битендә, чыннан да, зәңгәр йоннарын төрле якка тырпайтып, кылый күзле, ватык борынлы, ямьшәйгән чәһрәле тәлинкә ясалган иде. - Койа-а-а-ч, - дип канәгать сузды Әмир. - Анаңны-ң... баласы! - Янә кассирга борылдым. - Миңа кичекмәстән акча күчерергә кирәк. - Бу мөмкин хәл түгел. - Сез мине, бәлки, дөрес аңламагансыздыр. Кабатлыйм: миңа акчаны күчерергә генә кирәк. - Бик яхшы аңлыйм. Ләкин паспортыгыз бозылган. Алыштырыгыз. - Чыраем төшкән сәхифәсе бармы? Бар! Теркәлү бите бармы? Бар! Татарча кушымтага бәйләнер идегез инде, анысы миндә болай да юк. Ни җитми тагы? - Гафу итегез. Һичничек булыша алмыйм. Сау булыгыз. Иң элек үз иманымны дер селкеттем: идиот! Егерме беренче гасырда кем кенәгәдә акча саклый инде? Банкоматка гына барыр идем, юкса... Урамга чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин авыр көрсенергә өлгергәнче, ул фонтан янында таптана иде инде: - Бу - акбаус! Күңелсез тойгылардан арындырып телефон шалтырады. Һәм, күңелемне умырып алып, тагын да күңелсезрәк тойгыларга илтеп ташлады. - Добрый день, Сергей Валерьевич. - Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм? Кәефсезлегемне яшерергә теләп: - Әлбәттә, - дидем. - Шулай, дөрес. - Бәдрәфкә керергә дә вакыт юк. - Арттырыбрак җибәрдем, билгеле. Аның каруы, әйткәнем маэстрога ошады. - Дүртенче акт тәмаммы? - Тәмамлап маташам. - Һаманмы? - Бүген бетерәм. - Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз. Бөтен дөньяңны оныт. Кояшны күрмә. Көнне төнгә ялгап яз, яз, яз! Юкса, харап булабыз, - дип авыр көрсенде ул, төребкәне куйганчы. Таң калмалы: шушы мәлдә, күк капусы ачылгандай, якын танышым искә төште. Язучы Морат абый Дусай. Хәер, язучы, дип... Аның күптән смс-хәбәрдән башка һичнәрсә иҗат иткәне юк инде. Бәлки, ул хаклыдыр да. Җәмгыять басма сүзне санламаган, кирәксенмәгән гүзәл бер чорда типография буявы исраф итүдән ни файда? Сыра рекламаларына күбрәк калыр. Кәгазьгә дә экономия. Шагыйрь юкта ярамаган тагы, дип, әдәбият бакчасын эт эчәгеседәй баскан мөтәшагыйрьләр тантанасына кушылу, уйлап карасаң, мондый хәлдә әдәпсезлек, җинаятьтер дә әле ул. Кыскасы, Морат Дусай, кайсы яктан карасаң да, шәп кеше. Өстәвенә, дусише, таныш-белеше бихисап. Ихтимал, аның хәлен белергә вакыт җиткәндер? - Әссәлам! - дип ирен кымшатуга, абзый кеше гозеремә төшенде. - Син Алсуга бар, - диде ул. - Имәнлек урамындагы паспортный столга. Морат Дусайдан, диярсең. Булышмый калмас. Тумаган тайның билен сындырудан куркып, куанычымны гап-гади "Рәхмәт!" сүзенә сыйдырдым. Җәһәт кенә эшләнсә, ипотеканы бүген түләп котылам әле мин. Марио Дзафред операсында Гамлетка күренгән өрәк сыман, көн узмышым күз алдыма килеп басты: хәзер тиз генә Алсуга барырга кирәк... барсеткада ярашлы фото бар бугай... аннары - өйдә капкалап алырга, Әмирне ашатырга, аннары - оркестрга... Шуннан кайтышлый янә банкка сугылырмын. Кассир авып китсен әле! Дөрес, яңа корган ниятләремә җитди үзгәреш кертергә туры килде. Мин иң элек өйгә кайтырга, аннары гына башка эшләрне карарга уйладым. Чөнки миңа, гөрләвекләр агызып, лычма Әмир якынлаша иде: - Тывыйк чәп-чәп итте. Чигә турысында йөрәк тибеп алгандай булды. - Ә син нишләдең?! - дидем мин, арт санына берне чәпәп. - Беүничәүмәдем. Җавабыннан җен ачуым чыкты. - Җиттеме сиңа, юкмы? Кеше шикелле генә була беләсеңме син! Әнисе кайчан кайта моның? Кайчан котылам мин бу тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьтән? Кайчан арт төртәм дә җиң сызганып эшемә керешәм? Валлаһи, гарык, туйдым! Бала караудан туйдым! Сикорскийның ми бораулавыннан туйдым! Бу каһәр суккан илдә беркайчан да бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасыннан туйдым! Туйдым! Бөтен дөньясы бугазда буылып тора. * * * Морат Дусай өйрәткән тылсымлы сүз моңарчы төксе генә утырган Алсуның күз читендәге сыңар җыерчыгын тарттырып алды: - Хәзер эшлибез аны, берәр сәгатьтән керерсез. Урамга чыгуга, Әмирнең машинага утырасы килде. Каш читеннән йөгергән тир бөртеген бармак очы белән сытып, арткы ишекне ачтым: - Утыргычларга басма. Ләкин Әмир үзгә фикердә иде - йөртүче ишегенә төртте: - Мында, дим. Күндем. Урнаштык. Тагын күпме вакыт әрәм узачак... Сәйдәш теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда иҗат итә алган, дип язалар. Янында оркестр шыңшып торамы, кемдер инструмент көйлиме, акырабакырамы - барыбер: ул, музыка сихеренә бирелеп, безнең ише гади кешеләр таптап йөргән җир-туфрактан куба, ниндидер бер илаһи халәткә күчә торган булган. Аңа уен коралы да кирәкмәгән, ноталарны язып барырга кәгазь-каләм юнәтсә, шул җиткән. Гаҗәп бит, ә? Клавишларсыз гына музыка язып кара әле син? Вакыт-вакыт бармак белән ритм сугып кына? Менә болай... Тек, тек-тек, тек. Туктале, тукта... Тек, тек-тек, тек-тек. Тек, тек-тек! Үз ачышымнан үзем каушап, калтырана-кабалана бардачокка үрелдем, аннан куен дәфтәре белән карандаш тартып чыгардым. Либретто тексты, нигездә, унлы-тугызлы үлчәмдә язылган: "Тек-тек... тек-тек... меңәр елга җитәр тарих әнә шулай башланды..." Әмир әче итеп сигнал кычкыртты. Йөрәгем машина идәнендә чәбәләнгән вакытта ул чәрелдәп көлә иде инде. Мин тиз игә килдем. Озакламый "дворниклар" тәрәзәне сөртергә кереште, аварийка төймәсе челт-мелт килә башлады, магнитоладан ике әңгәмәдәшнең кызу бәхәсе чәчрәде. Канат җиле белән машина түбәсен сыпырып, пырхылдап очкан күгәрченнәргә, ыгы-зыгылы хәрәкәткә, йортның беренче катына этешә-төртешә сыешкан-сыенышкан офислар ишегенең шатор-шотыр ачылып-ябылуына карап торганда... кинәт сүндем гүя: җиһанны баскан миллион авазларның кайсын урап, кайсын үтәли тишеп, әллә кайдан очкан моң күкрәк турысына китереп бәрде. Ярабби! Тынлыкта гына түгел, миңгерәйткеч шау-шуда да моң бар икән ләбаса! Ишет кенә! Күчереп язарга өлгер генә! Дөньялыкның үз ярына кайтыр вакыты җиткәндә, мин тәүге мәртәбә хатынкыз тәмен тойган үсмердәй эреп, бушанып, сафланып калган идем... Алсу гына куандырмады: - Сез аерылышкан икән бит? - Шуннан? - Таныклыкның күчермәсе кирәк. - Нәрсәгә? - Паспортка мөһер сугарга. - Болай гына сугып булмыймы? - Номерын беләсезме? Каян белим инде! Миндә ул кәгазьнең әсәре дә юк. Мин, гомумән, мәхкәмәдә катнашмадым. Аида үзе генә әвеш-тәвеш китереп кайтты, бу мәсьәләдә алар азау теше ярган нәсел, тәҗрибәле. - Ул таныклык хатыныгызда... - Туташ кыенсынып куйды. - Иске хатыныгызда бардыр. Кесәдән телефон чыгарып, Аиданы җыйдым. Йә, чакыр, чакыр. Болар зиратта укмы инде әллә? Өчәүләшеп кабергә үк кереп ятканнармы? Тотмый! Җанымның тупаслыгыннан эсселе-суыклы булып киттем. - Кайчан аерылыштыгыз соң? - Айдан артты бугай. Алсу, мине ихлас кызганып: - Утырыш беркетмәсен архивка тапшырганнар инде, димәк, - дип ямансулады. - Сезгә архивтан белешмә алырга кирәк. - Нинди белешмә тагы? - Рәсми рәвештә аерылышуыгыз турында. - Сезгә китерергәме? - Юк шул. Аннары ЗАГСта таныклык бирерләр. - Анаңны... себерим! - дидем бугай мин. "Себерим", - дидем бугай. Аннары, карашымны гаҗизлек сөреме каплавын сизеп: - Карале, - дип өстәдем. - Син аны миңа бу килеш кенә биреп тор. Ярты сәгатьтән кире кайтарам. Ләкин: - Юк, - дип өзде туташ. - Анысына ук бармыйм. Эзегез югалса? - Кая китим мин?! - Юк, - дип өзде туташ. Урам якта Әмир сабырсызланып сигнал бирә башлады. "Астын юешләтмәгән булса ярар иде", - дип уйлап куйдым. Куак артына барып килергә онытылган бит... Сәгатькә күз салганны күреп, Алсу да саубуллашырга ашыкты: - Эшне кызурак тотыгыз, зинһар, миңа проблемалар кирәкми. * * * Тырыйк кайчандыр бик матур иде, билгеле. Ап-ак иде. Йоп-йомшак иде. Җырдагыча: "Койрыгы кыска гына, колагы җиргә тигән..." Нинди бүләк алырга кирәклеген беләммени? Көне килеп терәлгәч, җир җимертеп эзләдем. Нәрсә алырга? Ниндине? Нигә? Барыбер түгелме? ГУМда гына: "Ярамаган тагын", - диярлек уенчык табылды... Мин: "Тырыйк-тырыйк", - дип сөйләнеп, куянны алда сикерткәндә, и күңеле була иде баланың! И куана иде шуңа, нарасый! Исеме шулай ябышып калды... Тырыйк тузган инде. Бала-чага теленнән төшмәгән табышмактагыча, җәйгә әзерләнә, ахры - аңа шулай яхшырак - төсен алыштыра башлаган: илаһи сафлыгына язмышның кара тыны сеңгәнме, тормыш тузаны кунганмы - көлсуланган, төерләнгән, тупасланган. Өзелгән уң колагын әнисе, рәхмәт яугыры, чем-кара җеп белән шытырдатып тегеп куйган. Тырыйкның бер күзе уңган, икенчесе, гомумән, чуар төймә генә - тутырып карасаң, беркадәр куркыныч хәтта: уң күзе - түшәмгә, сул күзе идәнгә багып тора. Нишләп ярата ул аны? Белмим. * * * Белешмә иртәгә генә әзер булачак. Әле анысына ничек күнде. Яхшы гына марҗа: киң, зур, күп. Күзен дә йоммый: - Ике атнадан! - дип тора. - Әзер кәгазьне тартып чыгарыр өченме?! Әңгәмәдәшемнең: "Яшь кеше, чиратны тоткарламагыз!" - дип оран салырга әзерләнгәнен күреп, мин, беткән баш беткән, дигәндәй, учлап борчак сиптем: - Морат Дусай җәһәт эшләп бирерсез дигән иде. Апаның күз карасына нур кунды. Күпме сөзеп карап торгандыр, аякларым калтырана башлаган иде инде, кинәт, кистереп: - Иртәгә килерсең, - диде. Һәм, нишләптер, күкрәген капшап куйды. Архивтан кайтканда, Әмир камыр булган иде инде, кочагыма шудырып, диванга кертеп салдым гына. Үзем, колакчыннарымны киеп, синтезатор алдына чүмәштем... Күпме вакыт үткәндер, белмим, линолеум идән буйлап нәни аякларның шап-шоп йөгергәне ишетелде һәм ишек уемында бала пәйда булды: - Тывыйк кадя, дим? - Белмим, - дидем, эштән аерылмаска тырышып. - Тывыйк биү! - Эзлә, кая куйдың соң? - Бе-мим, - диде Әмир, басымны беренче иҗеккә ясап. - Мин дә белмим. - Гаять җитди халәттә булгангамы, сүзләрем телеграф хәбәре сыман кыска һәм коры чыкты. - Әти эшли. Бар, тракторларыңны ватып уйна. Әмма Әмир: - Як, дим! - диде, үҗәтләнеп. - Тывыйк кадя? Бәй, мин аны машинадан алып кермәдем дә бит! Өстәлдә аунаган телефон канәгатьсез бырылдый башлады. Аида шалт ырата, ахры, дип уйладым гына, каһәр, Сикорский булып чыкты. Төребкәне алганчы, Әмир тагын бер кат: - Тывыйк кадя? - дип карашын миңа батырды. - Эш барамы? - диде Сикорский. - Әкренләп. Җавап маэстроның күңеленә хуш килмәде, ахры: - Син ут уйнатырга тиеш! Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз. - Тывыйк кадя, дим? - дип үҗәтләнде Әмир. - Ычкын! - дидем мин аңа. - Что? - дип аңышмый калды маэстро. - Сезгә әйтмим, - дип ачыклык керттем. - Тывыйк кадя, дим?! - Иртәгә тугызда матбугат конференциясе, - диде Сикорский. - Хәтерлим, - дидем, тешне шыгырдатып. - Тывыйк кадя, дим! - Күрешербез, - дип, маэстро ярык мичкәдәй мәгънәле әңгәмәгә нокта куйды. - Ычкын моннан! - дип, бар ачу-нәфрәтемне Әмиргә иштем мин, бәбәкләрем акайды: - Эшләп утырганда, әтигә якын киләсе булма! Телефоннан сөйләшкәндә, якын киләсе булма! Сезнең өчен чәчем белән җир себерәм бит! Кеше хезмәтен белмәгән ишәкләр! Күз алдымнан югал, бәреп үтергәнче! Машинадан тырыйкны алып кергәндә, Әмир балкон ишеге төбендә үксеп утыра иде. Кызарынган, шешенгән... кызганыч. Кулымдагы уенчыгын күреп, каршыма йөгерде ул. Минем аны кочаклап аласым, юатасым, кысып-кысып сөясем килде - кочаклатмады: йомшаккаен тартып алды да, тотлыга-тотлыга сөйләнеп, янә почмагына посты: - Тыв... выйк... тыв... выйк... ми... йе... ке... "Тагын бер көн! Аннары бетә", - дип, хисләремне басарга тырыштым. Аяклар үзеннән-үзе кухняга илтте. Синтезаторны җайлап куйдым, колакчыннарны кидем. Нигә? Барыбер ике нота да ялгый алмаячакмын бит... * * * Ул бүген дә миннән алданрак уянды. Томан аша гына аның әле торып утыруына, аннары, аптырагач, яңадан сузылып ятуына игътибар иттем. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. Ул миңа ике тамчы судай охшаган: сумала сылагандай кап-кара чәч, уймак кадәр борын, озын керфекләр, күзләрендә - күкнең илаһи зәңгәрлеге... Холыкфигыле генә әнисенеке. Ипотекасына, операсына, дөньясына төкереп, үзе генә аңлаган телдә тырыйк белән гәпләшеп утыра. Кем булыр ул? Нишләр? Ни көтә аны? Егерме бере. Җомга көн. Мин бүген аерылышу турында таныклык алырга барам. - Хәерле иртә, - дигәнем, уенга алданган баланың битарафлыгына бәрелеп, янә үземә кайтты. Киреләнә-киреләнә, талаша-талаша иртәнге чәйне эчкәч, Матбугат йортына - пресс-конференциягә юнәлдек. Әмирне "Идел" журналы кызларына тапшырып, сәгать ярым ут йоттым (ләчтит сату шуның кадәр барды). Малай үзен тәртипле тотамы икән инде, редакциянең астын-өскә китермиме, хур итмиме? Ниләр сөйләгәнемне дә анык хәтерләмим. Иң мөһиме: "Төп теманы ачар өчен мин, билгеле, татар классик сәнгате традицияләренә таянырга тырыштым", - дип әйтергә онытмадым. Хәер, борчылырга җитди сәбәп юк: журналистлар минем фикерне барыбер үз сүзләре белән алыштырып куячак. Ул арада Әмир Энҗенең кашын ярырга, Рәисәнең алкасын умырып төшерергә, ә Ландышны каһвәгә пешерергә өлгергән... Архивта белешмәне әзерләп куйганнар иде. Мин, кат-кат рәхмәт әйтеп, Җәлил урамындагы ЗАГСка очтым. Төштән соң паспорт алырга да өлгерәчәкмен әле. Аннары инде банкка гына сугыласы. Тәртип! * * * - Ул телефон нәрсәгә сиңа? - дидем мин, Аиданы ишетүгә. - Ник алмыйсың? - Әти исән-сау. Вакытында ярдәм күрсәткәч, хәләйде. Шуңа идемме? Кыенсынып куйдым: - Шуңа. - Бүген кич утырып китәм. - Әниең? - Алар яңадан кавышыр төсле... Авызымнан аңлаешсыз авазлар коелды. - Кәкре каенга күп терәттең инде, әйт, нәрсә иде? - дип кайтып сорады Аида. Гаҗәп: аның сүзләрендә һич салкынлык тоймадым, киресенчә, тавышы гаять җылы кебек тоелды. - Чынлап, шул гына, - дип ялганга бардым. ЗАГС төшкә ябылып, безне, эчтәге халыкны, өстән бикләп киттеләр. Авырлыгы җанга басып торган бина астында бер сәгать буе ничек түзәрсең? Бер сәгать! Хәзер бу сүз "Мәңгелек!" сыман куркыныч яңгырый. Мин гүзәл орнаментлар белән бизәлгән келәм буйлап таныш баскычлардан үттем. Таныш култыксаларга орындым. Адәм белән Һәваны пар итәрлек никах йортының таныш һавасын, исен суладым. Ярабби! Барысы да шул ук икән ләбаса! Баш очында шул ук люстралар балкый. Шул ук шәмдәлләргә электр уты эленгән. Шул ук тәрәзәләр шул ук чаршаулар артына йөзен яшергән. Ләкин шул ук кызыл ишекләр ачылмаслык итеп ябылган. Һәм шул ук көзгеләр, каш җыерып: "Монда нишләп йөрисең тагы?" - дигәндәй, сүзсез генә мине битәрли... Әйе, дүрт ел элек шушы бинада ЗАГС хезмәткәренең: "Ризамы?" - соравына без, әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләрдә йөзгән ике кеше - ике шундый төрле, үзгә, бер-берсенә һич охшамаган кеше: күк белән җир, ут белән су, ай белән кояш - бер-беребезнең дымлы күзләренә багып, беравыздан: "Әлбәттә", - дип җавап кайтардык. Бала дивар буйлап агып төшкән көзгеләрне мыскыллап изалана: борын яфракларын киңәйтә, күзен акайта, авызын чалшайтып тел күрсәтә. Әмиргә ике яшь тулып узды. Әмир өчкә якынлаша. Ике ел семиминима кебек узды да китте. Ул арада нәрсәгә ирештем соң? Нәрсә таптым? Нәрсәне югалтып маташам? Бармак белән тез капкачына суккалап, кичә язган теманы искә төшергән арада, кабинет ишеге ачылды. - Гозерегез? - дип чакырып алдылар. - Таныклык кирәк, - дидем мин, сагышлы елмаеп. - Яхшы, - диде мөлаем кыз, белешмәне җәт кенә папкасы эченә шудырып. - Ике атнадан килерсез. Мин берничек тә ике атна көтә алмый идем. Миңа бүген үк торак фондына акча күчерергә кирәк иде. Бүген үк! Шөбһәләнеп: - Бәгырем, мин Морат Дусайдан идем бит, - дидем. Чибәр затка яшен суктымыни - сикереп тә торды, яңакка чалып җибәргәндәй: - Тем более, - дип, чырылдап, бүлмәдән чыгып та китте. - Йывый, - дигән нәтиҗәгә килде Әмир. ЗАГСның авыр ишекләрен ачып җибәрүгә, үземне амнистия буенча азат ителгән кабахәт сыман тойдым. Дөрес тә түгел сыман, яхшы да түгел, ярамый да, кыен да. Ләкин барыбер рәхәт, коточкыч рәхәт! Урамда бүген җиләс иде... * * * Балалар кафесында Әмир гөбәдиядән йөзем чокып утырганда, мин Морат Дусайны җыйдым: - Әссәлам, абзый! Телефон төребкәсе: - Вәгаләйкемәссәлам, энекәш, - дип җавап бирде. - Паспорт алдыңмы? - Юк әле, - дип авыз эчемнән ботка пешердем. - Нишләп алай? - Әй, - дип аклангандай иттем дә шүрәлене мөгезеннән алдым: - Артык акчаң бармы? Ул каһкаһәле көлде: - Артык акча, дип... күпме кирәк? Сумманы атагач, Морат абый бераз дәшми торды. Аннары: - Сугылырсың, - диде. Күпме вакыт тинтерәткән мәсьәлә сыңар сүз белән хәл ителде. Мин җиңел сулап куйдым: борчылуым юкка булган лабаса. Барысы да юкка булган... Әмир, шоколадка буялган учын каш турысына күтәреп: - Әппәү, - дип бит сыпырды. * * * Банктан чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин күкрәк тутырып суларга өлгергәнче ул фонтан янында таптана иде инде: - Бу - акбаус! Борчулы тойгылардан арындырып, телефон шалтырады. Ләкин бу юлы тагын да борчулырак тойгыларга ташлый алмады ул. - Добрый день, Сергей Валерьевич! - Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм? - Әлбәт-тә... - дигәннән соң, күпмедер пауза алып: - Юк, - дип өздердем мин. - Что? - дип тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ахры - тыңлап бетермәдем, сүндердем. - Улым, суга төшеп китә күрмә. Әмир җәт кенә юлга тезләнде һәм, сул кулын асфальтка салган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: - Менә мондый акбаус. - Әйе шул, - дип көлдем мин. - Маладис, улым. - Мин акбаус кавыйм, - диде ул. - Кара. - Менә мындый акбаус. - Әйе, улым, маладис, - дидем мин. Ул, һичшиксез, миннән яхшырак, миннән иманлырак, миннән гыйлемлерәк булырга тиеш. Ул мин кылган хаталарны беркайчан да кабатламаска тиеш! Ярабби, Ярабби! Бәхет казаны чайпалмасын, саф күңеленә кара дегет таммасын, күзләрендәге нур сүнмәсен. Ярабби, Ярабби! Юлларын ак ит, гомерен хак ит... Улым... Ул ныклы адымнары белән өч яшенә атлый. Өч яшь! Өч ел! Кайда идем мин моңарчы? Нишләп йөрдем? Улым... Ул бүгенге кебек булмаячак инде. Бер айдан бүгенге кебек булмаячак. Бер атнадан... Ул күз алдында, менә хәзер, шушы мизгелдә үзгәрә бара: чәче куера, буе тартыла, кимерчәге ныгый. Ул - минем дәвамым, минем каным. Ул - үлемсезлеккә дәгъвам. Ул - улым... Алты тулуга карамастан, табигый, көн яп-якты иде әле, беркайчан да караңгы төшмәячәк, беркайчан да кич җитмәячәк кебек иде. Кояш "Кырлай" бакчасына җемелдәвекләрен сипте. - Синең морожный ашаганың бармы әле? Әмир тырышып-тырышып хәтерендә казынырга кереште. - Шундый тәмле ул, ашаганың бармы? Ахыр чиктә, түзмәде - басымны беренче иҗеккә ясап: - Бе-мим, - дип таныды. - Юктыр, - дип елмайдым мин. - Өйләнгәнче әниең күрсәтми әле аны сиңа. "Салкын тияр, тамагы шешәр..." Без яшеллек эчендә утырган паркка күмелдек. Уйнамаган уен, йөреп карамаган ат, машина калмады. Әйләндек, бөтерелдек, куыштык, узыштык! Отыры Җир шары үзе коточкыч зур карусель кебек тоела башлады миңа. Әмир куанычыннан нишләргә белмәде: тупырдады, сикерде, көлде! Ул көлгән саен иртә җыерчыкланган маңгай сырларым тигезләнә, берән-сәрән баш төрткән чал чәчләрем кими, күз агын челтәрләгән кан тамырчыклары тарала бара иде гүя... Чираттагы шешә суын каплаганнан соң, Әмир, һич чыдый алмыйча, тыпыртыпыр бии башлады: - Печтәм, печтәм, печтәм! Улымны кочып алдым да, чалбар изүен чишеп, мөллиен дөньяга чыгардым: - Өскә каратып си, улым! Йолдызларны чылатырлык булсын!.. * * * Безнең бер төн калып бара иде... Машинаның тышкы ягында хөкем сөргән шушы бер төн. Нибары. Артта Әмир мышный. Керфекләре йомылган. Башы сул иңенә салынган. Тәне изелгән. Хәзер кайтып җитәбез. Рәхәтләнеп диванны тутырып йокларсың. Тәрәзәгә сыланган яктылыкны кичеп, Касыймовлар урамыннан ишегалдына борылдым. Туктадым. Монда аулак урын. Тыныч. Подъезд төбендә таптанган адәмне күреп: "Кем булыр бу?" - дип шикләнергә өлгермәдем, үзе шашкан кыяфәттә каршыма килеп, алгы ишеккә ябышты: - Ул телефон нәрсә өчен сиңа? Җанымны чыгара яздың бит, сволочь! Аиданы тавышыннан танымаслык түгел иде. - Чү, чәрелдәмә, баланы уятасың! - дидем мин, мөмкин кадәр сабырлык сакларга тырышып. Куркудан башы-күзе тонган хатын: - Кайда ул? - дип ачыргаланды, аннары, җавабымны да тыңлап тормастан, машина ишеген бер-бер артлы дөбер-шатыр ачып-яба башлады. Үзгә вакытта мин бу хәлне бик авыр кичерер идем, билгеле. - Йоклый, - дидем. Аида баланы кулына алды, аны бертуктаусыз үбәргә, сөяргә, кочакларга кереште һәм, ниһаять, үкереп елап җибәрде. Дөньяда инкыйлаб кылынганын аңышып бетмәгән Әмир теләр-теләмәс кенә күзләрен ачты, озакламый аның бөрешкән ирененә елмаю кунды: - Әньем. - Кайтуың иртәгә иде бугай, - дидем мин, сүзләремнең гарип җөмләгә оешуын абайламыйча. Җавап авызымны тиз япты: - Синнән сорармын! Аида Әмирне җиргә төшерде, аның битенә, кашына тамган күз яшьләрен сөртте, киемен рәтләде: - Әйдә, өйгә кайтабыз. Сиңа шундый матур күлмәк алдым. - Әтьем, тиккек, - дип миңа кулын сузды Әмир. Бугазыма төер тыгылды. - Юк, - диде әнисе. Аның фикере катгый иде. - Әти кайтмый. - Бәлки, өйгә кереп чыгарбыз? - Метрога өлгерәсе бар. - Әтьем, тиккек. - Үзем кайтарам. - Кирәкми. - Әтьем, тиккек. - Юк, әтинең эше күп, эшләсен. Алар акрын гына миннән ераклаша башлады. - Әтьем! - дип кыбырсыды сабый. Алар шәһәр яктылыгында йөзеп бара иде. Әмир: - Әтьем! - дип еларга ук кереште. Мин, ялгыш хәрәкәтләнеп, нәрсәгәдер басканымны сиздем. Аяк очында куян баласы ауный иде. Машина ишеген ябып, озынколакны кулга алдым, тузанын каккаладым. - Әтьем! - дип өзгәләнде сабый. Башны күтәрсәм, ни күрим: каршыма Аида ыжгырып килә иде. Мин дә, ирексездән, аңа томырылдым. Күзгә күз терәлгәч: - Нигә көйсезләнә, дисәм, - диде ул, уенчыкны кулымнан умырып. - Тырыйгы икән бит... Мә, - дип Әмиргә борылды: - Башка югалтасы булма. Малай шунда ук тынычланды. Алар кабат яктылыкка китте. Мин берьялгызым караңгылыкта калдым. Казан, ноябрь, 2015, июль, 2016, февраль, 2017 "Иң шәп хикәя" конкурсына Гомәр Даутов ДӨРЕС ЯШӘ ХИКӘЯ Без, кешеләр, җәмгыятьнең канун-тәртип кысаларында, күренмәгән, әмма барлыгын һәр минутта сиздереп торган читлек эчендә яшибез. Марсель ГАЛИЕВ ("Мәдәни җомга", 2014, №21) Дөньядагы иң үҗәт әйбер нәрсә? Моңа төрле кеше төрлечә җавап бирер. Илдарның сораштырып караганы булды. Чиновник булып, бушка бер генә кәгазьгә дә кул куймаучы берәү, пафослы итеп: "Намус", - диде. Бәлки ул хаклыдыр, бәлки ул чыннан да борчыладыр, ләкин яшәргә кирәк бит, менә аңла инде. "Сез", диде кафедраның ассистенткасы булган яшь кыз Гөлнара аңа карап, берәр эш кушсагыз, өзмисез дә, куймыйсыз да. Ул да хаклы. Кафедра мөдире буларак, Илдар кушылган эшнең башкарылышын контрольдә тотарга тырыша, бар андый гөнаһ. Ләкин Гөлнара мөдирдән дә таптырганнарын, аның да борчылганын белми. "Әллә тагын", дип көлемсерәде дворник Камил, кесәсеннән сигарет алып капты да, сорау турында шундук онытты. Әмма Илдар тәгаен белә, дөньяның үҗәте - ул будильник. Ул шулай ясалган, алай гына да түгел, кеше үзе үк аның үҗәт булуын таләп итә. Аны башта 6:20, аннан 6:30, аннан ... куялар. Чөнки кеше табигый халәтеннән, үзе белән үзе калып, үзе булып яшәвеннән ясалма тормышка атларга теләми. Моны әнә шул уч төбе хәтле генә булган кесә телефоныннан ишетелгән тавыш эшли. Ул тавыш һәрвакыт колакны яра, нинди генә көй куйсаң да, иртән уятканда анда тимер чыңы була. Торырга кирәк икәнлеген дә аңлыйсың, торачаксың да. Ләкин кеше шундый инде, ул һәрвакыт, һәркайда, кемне дә булса гаепли. Иртән исә һәрвакыт будильник гаепле. Әлегә син өйдә, эленке-салынкы йөрергә дә, футболканы күтәреп кашынып алырга да була. Киенә башлауга инде син үзеңне тәртипкә кертә башлыйсың. Кофе эчеп, балконга чыгып сигарет тарту - бүгенге көндә синең соңгы тапкыр үзеңне-үзең көйләп, үзеңчә кылган гамәлеңнең соңгысы. Аннан, чалбар һәм ак күлмәк киюгә, җәмгыять, кайчандыр, кемдер урнаштырган тәртипләрне үти башлыйсың. Әгәр мөмкин булса, Илдар эшкә шушы футболкасын, джинсы чалбарын киеп барыр иде. Уңайлы алай. Ярамый. Берәү дә ярамый дип әйтмәячәк, ләкин ул "ярамый" һавада эленеп тора. Ул канга, аңга сеңгән, ник ярамаганын да аңлатып булмый, ләкин шулай кабул ителгән: син укытучы һәм костюм-чалбардан булырга тиеш. Кызык, Илдар сигаретын сүндереп көллеккә кадады да аска карады. Дворник Камил дә төпчеген ташларга чүп савытына бара иде, - кызык, костюм белән чалбар кайсы халыкның киеме икән? Мондый уңайсыз киемне кем уйлап чыгарды икән? Кайдандыр укыганы бар иде: астыртын, уйларны башкаларга белдерергә яратмаучылар күлмәкләрен соңгы төймәсенә хәтле эләктерәләр икән. Мәсәлән, Сталин. Аның һәр рәсемендә киеме һәрчак муеныннан ук төймәләнгән. Иртәнге якта шәһәр урамнары машиналар белән тулып, ашыгып аккан елганы хәтерләтә. Яки ат көтүен. Дөрес, ат көтүенең чабышы күпкә матуррак: ялларның җилфердәве, вожакның гырылдап кешнәве, йөзәрләгән тоякның дөпелдәве кыргый табигатьнең куркыныч куәтен, дәһшәтен гәүдәләндерә. Гаҗәп, ләкин атларның күзләрен агартып өскә килүе ни өчендер Илдарны куркытмый, киресенчә, аларга каршы торырдай көч уянганын сизә, канның йокымсырап агуыннан тараеп калган тамырлар бер мизгелдә чытыр-чытыр килеп киңәеп бүртәләр, тамактан куе ырылдаган аваз килә башлый. Бәләкәй чакта әнисенең эш атын колхоз дворына илтергә атлангач та, соңрак, өйләнеп, хатынының авылында чират буенча көтүгә чыккач та, атның характерын аңлап, аны үзенә буйсындыру өчен Илдарга ике-өч минут вакыт җитә иде. Машина да, машина агымы да андый түгел. Атлар бөтенесе бер ыргымда чапсалар, юлның урта рәтендә һәрвакыт ике куллап рульгә ябышкан, алгы тәрәзә аша чыгып китәрдәй булып юлга текәлгән бер хатын-кыз булмыйча калмый. Ул хәрәкәтнең бердәмлеген, тизлеген боза, әйләнә-тирәдәгеләрне борчылырга, як-якка карана-карана күченергә, кагыйдә бозарга мәҗбүр итә. Алда иренеп кенә тәгәрәгән "Киа Спортаже" машинасына килеп терәлгәч, узарга мөмкинлек эзләп Илдар ян көзгегә күз төшерде, әз генә бушлык күренүгә рульне сулга борып, газга басты. Ай, ярата ул капот астында 107 ат көче булган машинаның тонык ырылдап тизлек җыюын! Куәт, теләсә нинди формада - көрәшченең ыргым ясавында, арысланның корбан муенына сикерүендә, аслыөсле болытларның күкрәвендә - теләсә нинди формада матур. Узып киткәндә, "Киа"га күз ташлады, юк хатын-кыз түгел, утыргычка ярым ятып, колагына телефон терәгән тук һәм канәгать кыяфәтле ир-ат. Кесә телефоны дөньяны үзгәртте дип саный Илдар. Җәмгыять тормышына кыяр-кыймас кына, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә килеп керде дә, тиз арада китапны да, хат язышуны да, телевизорны да этеп чыгарган котсыз монстрга әверелде. Хәзер дөнья кесә телефонына бәйле, аның тирәсендә әйләнә. Ул, көйсез яшь бала кебек, бөтенесен үзенә каратты, көнче хатын кебек башка рәхәтлекләрдән аерды, усал хаким кебек үзенә буйсындырды. Ләкин телефон һәм аның аша халыкның аңын яулап алган интернетның бер көчсез ягы бар: әгәр үзең аңа барып бәйләнмәсәң, ул үзе килеп ябыша алмый. Ләкин кеше кулын суза икән, ул аны башы-аягы белән йота: интернетка чыккан яңалыкларга комментарийлар бирү ул яңалыкларны анализлап түгел, сүз осталыгында ярышуга китерә, мәгънәле сүз түгел, урынлы әйтелгән мәгънәсез сүз ярдәмендә оппонентыңны көлкегә калдырырга тырышуга әйләнә. Яңалыклар тиз алышына, баш мие аларны хәтерләп калмый, шунда ук икенчесенә күчә, шулай итеп, мөһим әйберләр күзгә ташланмый кала. Илдар салмак кына уң полосага күчә башлады, менә, ниһаять, аның борылышы. Кечкенә, җыйнак гәүдәле Һади Әхәтович инде чыгып баскан, һәрвакыттагыча төгәл һәм пөхтә киенгән! - Исәнмесез! - Сәлам! Килеп җиттеңме? Кузгалуга, Илдар, әрсезләнеп, машинаның борынын тыгыз агымга терәде. Шулай итмәсәң булмый, араларына кертәләр, беркая да баралмаслар. - Бүген унике кеше, - дип тавышын күтәрергә мәҗбүр булды ул усалланган башка машиналарның клаксон тавышларын җиңәр өчен, - бүген күбрәк. - Яхшы. Унике тек унике. - Һади Әхәтович ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, сугыш башланган елны туган кеше димәссең, яхшы сакланган. "Гомер буе эштә ватылмаган шул", диярләр иде Илдарның авылдаш агайлары, аның фән докторы, профессор икәненә ишарә ясап. Ләкин ул агайлар, чыннан да, эштән ватылып, чамасыз аракы эчеп, җир куенында яталар шул, авыр туфраклары җиңел булсын. Кафедра белән дәүләт имтиханнары бара торган аудиториянең ишекләре янәшә. Бүген имтихан бирергә тиешле кызлар төркеме комиссия рәисе белән Илдарны күргәч, дулкынланып чайкалып алды. Исәнмесез, исәнмесез... Һәрбересе исәнләшеп калырга тырыша, күзләрдәге тугрылык һәм бирелгәнлектән үзеңне илаһи зат итеп сизә башларсың. Әгәр хәзер шаяртып маңгайларына чиртсәң, кызлар моны бик тә нечкә юморга санап, елмаеп җибәрәчәкләр, берәү дә үпкәләү турында уйламаячак та. Ләкин Илдарның сынаганы бар, белемнәренең түбән, юк, җитәрлек, юк, хәтта җитәрлек түгел, ә бишлелек булмавына шик кенә белдерсәң дә, аскы иреннәре калтырап алачак, аннары каяндыр - күзләренең төбеннән, кара болыт кебек ачу катыш нәфрәт болыты күтәреләчәк, нечкә кашлар сыначак... һәм яңгыр булып явачакмы бу болыт, күк күкрәп, яшен яшьнәячәкме - моны бер Алла гына белә. Шуңа иң әйбәте - кагылмаска, исәнләшергә, будильник кертеп җибәргән дөнья тәртипләренә буйсынып яшәргә. Кафедра аларны ассистент Гөлнараның: "Исәнмесез, Һади ага, исәнмесез, Илдар абый", дигән яңгыравык тавыш белән каршы алды. Тал астыннан аккан инешнең тып-тыгыз чылтыравы кушылды: - Ничек килеп җиттегез? - монысы лаборант Тамчыгөл. Гөлнара кебекләрне борынгы бабаларыбыз тулы, матур гәүдәле булганга "Алма кебек" дип яки "Тутырган тавык кебек" дип йөрткәннәр. Яратып әйткәннәр. Мондыйларны әтиләр бик теләп килен, егетләр хатын итеп алган. Мондыйлар баланы күп һәм тиз табарга сәләтле; коры яшен кебек чатырдап тора - эшен дә эшли, сүзен дә сөйли, кирәк булса, килештереп елап та ала. Гомумән, хатын-кыз булган җирдә күз яше булмый калмый инде ул. Елыйсы килгәннән дә түгел ул, болай, дөньяны төрләндереп алыр өчен. Әгәр комиссиядә артык гадел булып кыланырга яратучы булмаса, билгеләр куйганнан соң, барың бергә җыелып төшке ашка бару күңелле. Студентлар канәгать, аларның канәгатьлелегеннән укытучылар да канәгать. Яшьләрнең сөенечләре үзләренчә, алар үзләре өчен куаналар, шатлыклары күзгә-йөзгә чыга. Илдарның игътибар иткәне бар: кеше олыгайган саен хисләрен яшерергә тырыша. Йә кирәк урында, кирәк кешегә күрсәтергә. Өлкәннәр өчен инде берсе дә яңалык түгел, бу кызлар өчен исә барысы да беренче тапкыр табылган хисләр, шуңа күрә алар белән идарә итә белмиләр. Тырышмыйлар да. Бүгенге составны Илдар "хәерхаһлы" дип атый. Үзен гаделлеккә хезмәт итүче дип санап, студентларның һәр җитешсезлегенә яки тулы булмаган җавабына усал эт кебек ырлап ябышучы юк. Хәлгә керүнең нәрсә икәнлеген беләләр, җавап бирүче дә моны тиз аңлый, тиз арада каушау аркасында каядыр югалган мәгълүматын тартып чыгара, укытучыларның хуплап баш селкүләрен күргәч, ышанычы арта. Комиссиягә генә түгел, башка җирдә дә кешеләр берберсенә хәерхаһлы булса, яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде. Бүген күңелләр күтәренке. Һади Әхәтович итагатьлелекнең үзе: ишекләрне ачып, хатын-кызларны уздырып бетергәч кенә керә. Өстәл артында да шаян сүзләр күп иде. Илдар да калышмады, кәеф шәп, әледән-әле үткен сүзләр ычкындыргалады, ләкин будильник иртән кагыйдәләрдән, кысалардан чыкмаска кирәклеген юкка гына кисәтми бит. Илдар декан ханымның басынкы утыруына игътибар итте: - Берәр проблема юктыр бит? Күңелсез утырасыз. - Не спрашивайте, - декан татарча яхшы белсә дә, сүзен үтемле җиткерәсе килгәндә, фикерне анык итәр өчен русчага күчә, - не спрашивайте, а то и у вас появятся. Өстәл гөр итеп көлеп куйса да, Илдарга кинәт бик күңелсез булып китте. Мәрзия Фазлыевна акыллы ханым, моңа кадәр башка факультетка җитәкчелек итеп, инде аларга декан булып билгеләнүенә әле бер генә ел. Шул вакыт эчендә кафедра әгъзалары белән уртак тел табып, кеше белән эшләүдә алтын урталыкны күрүче, шәхси ирекне танучы һәм хуплаучы буларак танылды. Шуңа күрә аның сүзләреннән соң Илдар үзен ярамаган эш кылган укучы итеп сизде. Балачакта, бервакыт, кунакка барган чагы искә төште. Телевизор карап утырган җиреннән алгы бүлмәгә чыкса, туганнан туган абыйсы белән җиңгәсе кочаклашып үбешеп торалар. Ярамаган вакытта, ярамаган җиргә барып чыгу бик уңайсыз икән ул. Хәзер дә шул хис биләде. Чыкканда Мәрзия Фазлыевна үзе эндәште: - Сезнең кайбер шаяруларыгыз бөтен кысалардан чыгып китә. Шуны күз уңында тотыгыз әле. Шайтан икән, Илдар уңайсызлану хисен җиңеп, елмаеп куйды. Менә бит, кычкырмады, йөзне ертып әйтмәде, әмма үз тапкырлыгыннан үзе исергән Илдарны үз урынына кайтарды. Беркемгә дә сиздермәслек итеп Илдарга кисәтү белдерде, ничек тәэсир итәсен аңлап, каты итеп белдерде һәм үзе үк йомшартып та куйды. Илдар сәгатькә күз ташлады. Кичкә хәтле әле озак, бүтән онытылып китәргә ярамас. "Иң шәп хикәя" конкурсына Наилә Харисова КЫЙБЛА ХИКӘЯ Кешеләрне аңлавы авыр хәзер. Әллә мин дөньядан артта калдым инде. Кыйбла бары берәү генә булырга тиеш кебек иде бит. Аны сумнарда да, килограмм яки чакрымнарда да күрсәтеп булмый иде. Аның исеме дә ИЗГЕЛЕК дип аталырга тиеш иде. Ә хәзер һәркемнең үз Алласы. Кем аны БАЙЛЫК дип, кем МИН дип атый. Кем өчендер ул дәрәҗәле урын, кем өчендер мизгеллек рәхәт чигү... Шулар өчен адәм баласы барысына да әзер. Соңгы вакытта БАЛА дигән кыйблага табынучылар күбәйде бугай, һәм ул барысын да колачлый: бала дигәндә минминлек тә онытыла, байлыкның да нинди юл белән килгәне мөһим түгел. Язылмаган кануннарны гына түгел, язылганнарын урап үтүчеләр дә күп... ...Казан вокзалына "Мәскәү - Ижау" поезды китәргә берничә минут кала гына йөгереп барып җиттем. Мин вагонга атылып килеп кергәндә, утырасы пассажирлар урнашып беткән иде инде. Проводник хатын, купе ишекләрен ачып, озатучыларга вагоннан чыгарга кушып йөри. Мине күрүгә, канәгатьсез чырай белән генә: - Поезд өч минуттан кузгала! - диде дә, билетымны да карап тормыйча, купега таба уздырды. Менә мин кайтасы купе. Ишек төбенә килеп җиткәч, туктап, башымны күтәреп, тагын номерына карап алдым. Әйе, алтынчы, минеке. Мәскәү белән Ижау арасын еш таптаганга, купе номерларына карата миндә кызык фикер урнашкан иде инде. Алтынчы купеда минем бер дә тыныч кына кайта алганым юк. Нинди дә булса йә көлкеле, йә кызганыч хәлгә юлыгам. Башымнан: "Бу юлы нәрсә булыр икән?" дигән уй йөгереп узды. Ул арада ишектән дүрт-биш яшь чамасындагы кызчык чыгып чапты. Аның артыннан бер яшь ир-ат күренде. Миңа карашы белән дә тукталып тормыйча бәрелә язып узды. Аның: - Лиза, остановись! Тебе нельзя одной ходить по вагону! - дип кычкыруын кызчык ишетмәгәндер дә. Ул вагон ишеген җиңел генә ачып, аргы якта югалырга өлгергән иде инде. - И-и-и! Тотарсың аны тотмыйни алай гына! Терекөмеш белән бер бит ул. Мин кеткелдәп көлгән тавышка борылып карадым. Купе ишегеннән башын чыгарып, яулыгын өчпочмаклап бәйләгән бер әбекәй коридордагы чабышны күзәтә икән. Ул чыккан ишектән мин кердем. Керүгә, ярыйсы ук карт күренгән әбинең, җилкәсеннән кочып утырган бер ханым урыныннан торып басты. - Әйттем бит, әнкәй, Ходай бер җаен бирер әле, дип. Хәзер, сөйләшеп карыйм. Аннары ул, русчага күчеп, әнисенә астагы урынга билет ала алмавын, аның яшендә өскә күтәрелү бик авыр буласын тәфсилләп аңлатты, мөмкин булса, астагы урынымны әбигә бирүемне үтенде. "Минем дә яшь кыз чагым күптән узды инде. Минем яшьтәгеләргә без үскәндә күптән әби дип эндәшәләр иде". Мин, әлбәттә, шулай дип уйладым гына. Каршымда яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләгән мөлаем татар карчыгы утыра, сабыр гына минем сүземне көтә иде. Кайткан саен ак яулыгын җилфердәтеп капка төбендә озатып калучы әнкәем күз алдыма килде. - Борчылмагыз, үзем менәрмен өскә. Миңа бер дә кыен түгел, - дидем. - Әй, Ходайның рәхмәте төшкере, үзебезнең кеше икән бит. Миһербанлы бәндәләр белән юлдаш иттең, Аллакаем. Мең шөкер, мең шөкер! - дип тәкрарлады әбекәй. Озатучы кызы да май кояшыдай елмаеп җибәрде. - Бик зур рәхмәт инде. Сез, зинһар, әнкәйгә күз-колак булыгыз инде. Русчасы да чамалы, кыюлыгы да. Сабырлыгы гына чиксез безнең әнкәйнең. - Ярар, ярар. Бергә-бергә бик күңелле кайтып җитәрбез. Кая кадәр кайтасың, әбекәй? Әбекәй өчен кызы җавап бирде: - Арчага кайта. Аннан энекәшләр, каршы алып, авылга кадәр озатып куялар аны. Сез үзегез кая кайтасыз соң? - Мин ахыргача - Ижауга чаклы. Арчада үзем карап озатырмын әниегезне. Тыныч булыгыз, - дидем. - Кызым, бар, төш инде. Поезд китеп бармасын тагын. Бар, бәбекәем! Күршеләрем дә бик әйбәт туры килде, Аллага шөкер. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса. ...Поезд кузгалды. Шаян кызчык артыннан чыккан әби дә әйләнеп керде. Проводник та, үзенә тиешлесен эшләп, урынына кереп китте. Ара-тирә ачылып ябылган ишекләрнең "дык-дык" килеп бер-берсенә бәрелгәнен, күрше купедагы пассажирларның мыдыр-мыдыр нидер сөйләшкәннәрен исәпләмәгәндә, вагон эче тынып калды. Барысы да юл шартларына, сәгатьләргә сузылачак сәфәрне бергә узасы күршеләренә җайлаша торгандыр. Миңа да озак кайтасы. Өс-башымны алыштырып, урыныма үрмәләдем. Озын юллар сизелмичә узсын өчен, Ходай дөньяга китапны бар иткән. Мин, гадәттә, юлга өйдә укырга көч табып булмый торган авыррак, тик укылырга тиешле китапны алам. Башка шөгыль булмагач, юлда барыбер укыйм мин аны. Алырга оныткан булсам, вокзалдагы киосктан тузга язмаган меңнәрчә 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять ОСТАЗ ВӘ МӨГАЛЛИМ (УКЫТУЧЫ) Остаз вә мәктәп җитәкчеләре - сезнең эшегезне юлына куючылар вә сезнең өчен хәсрәт чигүчеләр булып, аларның сезнең өстегездә олы хаклары бардыр. Шуның өчен аларның кушканнарын җиренә җиткерүдә кимчелек эшләмәгез вә тыйган эшләрендә әвәләнмәгез! Сөйләшкән вакытыгызда алар белән әдәпле сөйләшегез, артык кычкырмагыз, аларны алдап вә бер кешене гайбәт итеп бер дә сөйләмәгез! Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз - бөек аталарыгыздыр. Сез дә боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның табибларга тапшырылуы кебек, барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның теләкләренә каршы килмәгез! Мөгаллимнәрегезгә түбәнчелекле булыгыз, каршыларында әдәпле утырыгыз, нәсыйхәтләре белән гамәл кылыгыз, саваплы булыр өчен, хезмәтләрен җиренә җиткерегез, аларга ялыныгыз, башка урында ялыну - мөэмин-мөселманга хас булмаган хәлдә, гыйлем өйрәнү тугрысында ялыну - мөэмин-мөселман сыйфатыдыр. Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул хәленчә калдырып китмичә, бәлки, әдәп вә сабырлык белән: "Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем", - дип кайтарып сорагыз! Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләре яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз, әгәр дә берәр төрле сүз сорасалар, сүзегезне үлчәп кенә, яхшы җавап бирегез! Дәресләрне бертөрле тәмамлагач, мәктәптән аерылганыгыздан соң, мөгаллимнәр вә мәктәп җитәкчеләренең вә мәктәпне тәрбия итүчеләрнең хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз, очраган вакытларында хөрмәт күрсәтүдә кимчелек җибәрмәгез. Һәр намаз соңында алар өчен хәер-догада булыгыз! Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең "Нәсыйхәт" китабыннан китапларның берсен эләктерәм. Андыйларның бер яхшы ягы бар: мәгънәләре ташкаүлчим булса да, алар тиз укыла. Вакыт та тиз үтә. Тик бу юлы китап укырга туры килмәде. Астагы икенче әбием керәшен булып чыкты. Ике татар карчыгы, берсе - йомшак Арча акценты белән, икенчесе чатнап торган керәшенчә көйләп, бик күңелле сөйләшеп утыра башладылар. Сөйләшә торгач, икесенең дә Мәскәүгә, балаларына кунакка барганлыгы ачыкланды. Мин кулдагы китапны яптым да аларның сөйләшүләрен тыңлый башладым. - Мине озата килгән олы кызым Гөлсем кызы белән кияве янында яши. Бәләкәчебез быел укырга керде. Гөлсем шуны укырга йөртә. Дәресләре беткәч, тагын әллә кайларга алып бара. Музыкага өйрәтергә, аннан гимнастикага диме шунда. Кич җиткәч кенә кайтып керәләр.Тумас борын әллә нәрсәләргә өйрәткәч, үскәч кем булыр инде ул бала? Безнең төшкә дә кермәгән тормыш инде. И-и-и, ахирәткәем, ул торган урыннарын әйтерсеңме, ул тормышлары - оҗмах инде. Өстәлләрендә булмаган ризык юк. Яши беләләр хәзерге яшьләр. Мине дә бик һәйбәт кунак иттеләр. Гомерләре рәхәттә узсын үзләренең дә, - дип тәмләп кенә көйләде Әнисә әбекәй. Ул арада пышылдап кына догасын укып алды: - Йә, Раббым! Балаларыма хәерле гомер, хәерле сәламәтлек насыйп ит. - Шулай-шулай, карендәшем. Әткәсе-әнкәсе кайда соң ул баланың? - Алар сату-алу эшендә бугай: көне-төне кайтып кермиләр. - Рәхәт җәшим дисәң, шулай тырышмый булмый шу-ул. Менә минем улым Бәчели дә көн чаба, төн чаба. Алны-җалны белми эшли. Стройкада. Әле теге, әле бу байга өй сала. Оста булгач, чакырып кына торалар үзен. Хәзер аларны бай димиләр бугай инде. Алигар диләр бугай. Ие-ээ. Ул Мәскәүнең кансасы җук бугай аның. Каян табыладыр шулхәтле алигар. Һәрберсенең җорты безнең авыл клубыннан зур. - Малаеңныкы да шулай зурдыр инде, алай кулы эш белгәч. Аннук түтинең җыерчыклы йөзеннән бер мизгелгә генә елмаю качып торды. Икенчесендә инде баягыдан да яктырак булып балкыды. - Ару, карендәшем, ару. Үзе салып керде инде. Хатыны белән бергә җиткерделәр. Бераздан Әнисә әбекәйнең кызы калдырган сумкадан термос белән чәй, камыр ризыклары өстәлгә чыгып тезелде. - Төш, кызым, барыбер йокламыйсың, - диде Әнисә әби, миңа кыстатырга урын калдырмыйча. Төшеп, мин дә юлга дип алган ризыкларымны өстәлгә урнаштырдым. - И-и-и, сез бер айлык җулга чыккандай кылангансыз икән. Минем... - Бернәрсәңне дә чыгарма хәзергә. Чыкканы барыбызга да җитәр. Утыр җайлап, менә өчпочмагыннан да авыз ит, итеннән дә. Кыенсынма, кара аны. Җимешләр салып ясалган тәмле чәй эчелде. Гөр-гөр килеп балаларны, оныкларны сөйләү-мактау дәвам итте. Мин, яшьрәк кеше буларак, өстәлне җыештырып, ашалмаган ризыкларны төрештереп куйдым да калактыр, чынаяктыр кебек нәрсәләрне юарга чыгып киттем. Мин кергәндә, Әнисә әби ятагына бик җентекләп намазлыгын җәеп маташа иде. Ул арада Аннук түти дә сумкасы төбеннән төргәк алды, төргән чүпрәген ачып, кечкенә иконасын чыгарды һәм баш очына салынган мендәр өстенә урнаштырды. Әнисә әби моны күрүгә башта өнсез калгандай булды. Аннары эченнән генә нидер укынгандай итте. Миңа борылып: - Кызым, бик авыр булмаса, юына торган җирләренә мине озатсана. Намазымны укыйм да ятыйм инде. ...Әбекәй намазлыкка менеп матур гына урнашты. Намазын укый башлады. Тик күңеле тыныч түгел икәнлеге сизелә. Бераз укый да көрсенеп ала, бераз укый да көрсенеп ала. Түзә алмады, ятарга әзерләнеп йөрүче Аннук түтигә дәште: - Теге нәрсәңне алып куйсаң иде. Намазым дөрес булмый юкса. Моңарчы бик ипле генә тоелган түтиебезне алыштырып куйдылармыни: - Нишләп алып куйыйм мин аны. Ул мине гомер буе саклады. Бүген дә саклый, Кодай насыйп итсә, җәренгәгә дә саклар. Шулай дисә дә, Аннук түти иконаны сөлге белән яртылаш каплап куйды үзе. Тик барыбер Изге Мәрьям ананың бер күзе күренеп калды. Әнисә әби, эшен дәвам итмәкче булып, намазлыгына иелде. Күзләрен йомып, кулларын күкрәгенә куеп пышылдап дога укуын дәвам итте. Мин дә, ике карчыкның әлеге алышы нәрсә белән төгәлләнер дип, кызыксынудан бигрәк, куркып, күзәтүемне дәвам иттем. Юк эшемне бар итеп, урыныма менми торырга булдым. Бик нечкә, күңел кыллары аша үтә торган мәсьәләгә кагылдылар бит. Әнисә әби барыбер намазының ахырына барып җитә алмады, тагын телгә килде: - Капла әле шул нәмәрсәңне. Әнә, сыңар күзе белән миңа карап тора бит. - Әйтмә дә, сүләмә дә! Синең үз Кодаең, минем үземнеке. Мин синекенә тимим бит, син дә минекенә тимә. Мин, авызымны ачып, берни дә әйтә алмадым. Һәркайсы үзенчә хаклы иде. Бераз сүзсез утыргач, урыныма менеп киттем. Әбиләр дә урыннарына яттылар. Вагондагы ут сүрәнләнде. Озак кына борсаланып яткан Аннук түтинең, мес-мес килеп, йокыга киткәне ишетелде. Әнисә әби бик тирәннән килгән пышылдау белән һаман догаларын укый. Күргәннәрем мине ярыйсы ук әсәрләндергән иде. Йоклап китә алмый озак яттым. Тик арыганлык үзенекен итте. Йокы аралаш станцияләргә туктаганны сизеп бераз ятсам да, барыбер йокы дигәне үзенең тирән упкынына алып кереп киткән. Кайсыдыр станциядә составның көзән җыергандай тартышуына уянып киттем. Тәрәзә аша вокзалдан төшкән ут купены яп-якты иткән. Аннук түти балаларча изрәп йоклый. Ишек артында гына вагон буйлап йөрүчеләрдә аның гаме юк. Үземнең киштә астына да күз салдым. Әнисә түти урынында юк. Башта йомышы белән чыгып киткәндер дип көттем. Ярыйсы гына вакыт үтте. Поезд да кузгалып китте. Мин купедан чыгып көтә башладым. Аптырап тагын күпме торыр идем микән, яныма проводник хатын килеп басты. - Әбине югалттыгызмы әллә? - Әйе, - дим. - Кайда соң ул? - Менә бу купеда, - диде проводник, күрше купега төртеп күрсәтеп. - Буш ул әлегә. Иртән утырырга тиешләр. Әбиегез ике сәгатьләп монда инде. Үз урынына чыгарыйм дип ничә килсәм дә - намазда. Мин үзем яртылаш татар. Мишәр әбием намаздагы кешене борчырга ярамый, гөнаһ була ди торган иде. Менә әбинең намазы беткәнен көтеп йөрим инде. Башта бик тәкәллефсез күренгән бу ханымның шулай сөйләшеп китүе гаҗәп тә, күңелне нечкәрткеч сөенечле дә иде. - Рәхмәт инде, рәхмәт, - дидем мин, башка сүз таба алмыйча. - Кереп ятыгыз, үзем карармын. Миңа барыбер аннан соң урын-җирне алыштырырга кирәк. Яңа пассажирларга изелгән урын калдырып булмый бит. Мин тынычлап кереп яттым. Озак та үтми йоклап та киткәнмен. Тимер юл вагоннарының мәңгелек символы булган пыяла стаканнар металл челтәр ояларына бәрелеп чыңлаган тавышка күзне ачсам, тышта көн икән инде. Проводник хатын кайнар чәйне өстәлгә куйды да хәерле иртә теләп чыгып китте. Ни күзем белән күрим, аста Әнисә әбинең ак яулыгы чайкала. Үзе кыштыр-мыштыр сумкасыннан юлга салынган тәмлүшкәләрен чыгарып өстәлгә тезә. - Әйдә, Анный ахирәт, шушы ризыклар белән чәй эчеп куйыйк әле. Иртән чәй эчмәсәм, кеше түгел мин үзем. Син дә шулайдыр инде. Әйдә, җитеш, гөбәдияне кызым юлга чыгып китәр алдыннан гына пешергән иде. Сбижидер әле. Аннук түтинең җавабы ишетелми. Әнисә әби тагын бераз гөрләде-гөрләде дә туктап калды. Мин уянганымны сиздермичә ятуымны беләм. Чәйгә дә кагылучы юк. Сирәк-мирәк, чиратлашып, әбиләрнең көрсенеп алулары гына ишетелә. Тынлыкны Әнисә әби бүлде: - Син, ахирәт, миңа кичәге өчен ачуланма инде. Сиңа дошманлыктан түгел инде ул. Канга сеңгән нәрсә бит инде, нишләтәсең? Төн буе бер гаепсезгә сине рәнҗеттем, ахры, дип, үземә урын таба алмадым. Аллаһы Тәгаләмнән: "Гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла", - дип сорап чыктым. Аннук түти дә авыр итеп көрсенде. Күрәсең, аның да әйтер сүзе бар. Башлап кына китә алмый. Беренче булып пыяла стаканнар телгә килде. Берсе, урыныннан күчкәнне сиздереп, челтерәп алды. Аның тавышына Аннук түти кушылды. - Суынып бетәләр бит инде. Әйдә, эчәек. Суык чәйнең тәме буламыни аның?! Мин җиңел сулап куйдым. Аллага шөкер, әбиләрем килешү юлында! - Мин үзем дә кенәген олы гөнаһы җыйдым, дип, Кодаемнан кичерүен сорадым. Син дә ачу тотма инде миңа. Җаныма урын таба алмаган чакларым иде шул, карендәшем. Бер дә юкка рәнҗеттем сине. - Иий! Берәүнең дә кайгы-хәсрәт капчыгы буш түгел. Көн-таң атса, баш очында борчу көтеп кенә тора... - Ай-һай-һай, балаңа килгәне угата авыр шул! - Соң, нинди борчуларың бар, сөйлә инде, булыша алмасам да, бүлешә алырмын, - диде кечелекле Әнисә әби. - ...Әйттек без Бәчелигә, әйтмәдек түгел. Үзебезнең ишене сайла, дидек. Үзенекен сөйләде дә катты бит, туганый, ни хәлләр итәсең... Масквага укырга җибәрдек. Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Бер җәй кайтмады, ике җәй кайтмады. "Сезнең акчага яшәп булмый монда, акча эшлим", - диде. Ә үзе монда укуын бөтенләй ташлап, шул алигарларга өй салып йөри икән. Марҗыйның атасы төзүчеләрнең башлыгы, черегән байлар икән. Бәчели шул Марҗый белән торып ята икән. Менә бит ул! - Соң, ул Марҗый белән үзегезчә никахлашып яши торгандыр бит? - Ул безгә генә Марҗый. Мария Петровна инде ул, урыс кызы. Динебез бер булса да, Бәчели алар өчен барыбер татар. Лиза кызыбыз тугач кайттылар инде. Шунда чиркәүдә кәбен дә кылдык, бурычка батып, туен да ясадык, үзебезчә барысын да эшләдек. Кыяматлыклар да утырды, бөркәнчек тә ачтык. Җырулар да җырладык. Кодалар гына килмәде. "Бездән килеп кыз сораучы юк әле", - дигәннәр, имеш. Ә борын төпләрендә бала тапканчы яшәп ятканда, сорарга да кирәк булмаган. Тиң итмәделәр инде безне. Бик байлар, һавалылар алар. Бәчелигә шаукымы тимәсә, "теләсә нишләсеннәр", дияр идең, бала кызганыч шул, бала... - Бик кыерсыталармыни соң? - Бик дип... Үз кулы белән салган йорт хатын исемендә. "Материал алырга акчаны без бирдек", - дип әйтәләр ди, әнәтерә. Бирсә... кызы, оныгы шунда тора бит. Әле ул хатын белән торган өчен акча өстәп түләсәләр дә таман гына булырые... Һии, шоннык... Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул Бәчели, үзе дә ялгышты. Алай тиеш түгелие. Аннук түти кичәдән бирле арына алмаган уйларын тезеп сөйләде дә сөйләде. Берара үзе мышкылдап елап та ала. Оныгы турында сөйли башласа, келтерәтеп көлә, сүз арасында бәгырьләрне өтеп алырлык итеп үзенең "Айһай-һаай!"ларын кушып җибәрә иде. - Шуларны күреп, җөрәкләрем җанып, берничек тә балама булыша алмыйча кайтып барам, менәтерә, туганый. Лиза баламны угата жәллим. Сабый аңлап та бетерә алмый бит әле. Һаман "мама, мама", ди. - Иии, алдан ук артык кайгырма әле. Гел әйбәт кенә булыр, менә күрерсең. Терелеп кайтыр әнкәсе, акыл да керер. Адәм баласы бит ул да. Абыныр да, сикереп тә торыр. - Ай-һай-һай! Моңарчы кермәгән акыл хәзер генә керер микән?! Бәчелинең дә өмете барга охшамаган. Быбши наркоманнар булмый, дие. Күпме акчалар түкте инде. Ата-анасы да үкенә хәзер. Терсәк якын да - тешләп булмый шул. Ир сүзен башлап аяк астына алар салып таптады. - Нигә баланы үзең белән алып кайтырга итмәдең соң? Улыңа җиңелрәк булырые. - Бәчелинең җибәрәсе килмәде. "Аңа карап онытылам. Ул да булмаса, акылдан язам мин", - ди. Әбиләр тынып калды. Сөйләгәннәрен йомгаклагандай, бераздан Аннук түти генә: - Борчу балаңа килсә, бик ачы икән шул. Булышырга көчтән килми - шунысы җаман, - дип куйды. Әнисә әби бу юлы берни дә әйтмәде. Ул үз уйларына кереп чумган иде бугай. Озак кына сүзсез барганнан соң, иңрәгән аваз белән, әйтеп салды: - Әле синекеләрдә тән сырхавы гына икән. Күңелләре таза булса, дәвасын табарлар. Аннары Әнисә әби, ачынып, үзенең оныгы турында сөйләде: - ...Байлыкларына төкерәм мин аларның. Бер рәхәт күргән кеше дә юк ул патша сарае хәтле өйдә. Үзләре иртәдән төнгә кадәр өйгә кайтып кермиләр. Кайтсалар да, сүзләре гел шул акча, тауар турында гына: кайдан алырга да күпмегә сатарга? Ничек сатса, күпме файда кала? Балаларыннан ник кызык өчен генә бер сорасыннар: "Хәлең ничек, балам?" - дип! Ник башыннан бер сыйпасыннар! Күңелемне иң җәберләгәне шул булды: кияүнең карап үстергән әбисен, эшкә ярамый башлагач, картлар йортына урнаштырганнар. "Йөрәгеңә йон үстеме әллә синең?" - дим оныгыма. "Мин аны карап өйдә утыра алмыйм", - ди. Кияү ничек рөхсәт иткәндер. Югыйсә, әнисе үлгәч, җиде яшьтән карап үстергән бит ул аны. Гөлсемгә әйттем: "Ул мескен карчыкны картлар йортында тилмертсәгез, минем бәхиллегем юк. Боларда иман калмаган. Картайган көнеңдә сине дә шул язмыш көтмәсен", дидем. "Кайтартам, үзем карыйм", - дигән булып калды. Бала ясаган ялгышларны, ата-ана төзәтми, кем төзәтсен. Иий, заманалар! Балакаема - Гөлсемемә бик авырга киләчәк инде, нишлисең. - Нигә, ире юкмыни Гөлсемеңнең? - Пенсиягә чыгып, оныгы артыннан күп чаба башлагач, өенә вакыты тимәде. Кияү белән аралары бозылды. Ир-ат бала-чага белән бер бит ул. Үз баласыннан да көнләшә икән. Ул арада күршедәге ялгыз марҗага ияләшкән. Аерылыштылар инде. Фатирларын саттылар. Гөлсем үз өлешен кызына бирде, үзе бернәрсәсез дә калды. Ходай гомернең хәерлесен бирсен инде, - диде Әнисә әби, көрсенеп. - Кемнең ялгышыдыр инде - бер Кодай гына белә, - диде Аннук түти. Шуннан соң купеда бик озакка тынлык урнашты. Поезд тигез генә тыкылдап алга чаба. Тәрәзә артыннан әле агачлар, әле йортлар, әле чиксез кар даласы йөгереп уза. Поезд тәрәзәсеннән сүзсез озак карап бара башласаң, уйлар ничектер үзеннән-үзе фәлсәфәгә кереп китә. Башка бер-бер артлы Кешелек мәңге җавабын таба алмаган сораулар килә. Фани дөньяның вак-төякләрен калдырып, мәңгелек кыйммәтләр турында уйлый башлыйсың. Үз-үзеңдә актарынасың. Әле генә сине борчыган нәрсәләр чүп кебек кенә тоела башлый. Юлдашларымны - инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй, гади җир кешеләрен - бүген нәкъ менә шундый уйлар борчый иде. Бездән соң кемнәр кала җир йөзендә? Әле кайчан гына кушучтан чак кына зур булган сурәт-икона тудырган бәхәс инде онытылган. Кем нәрсәгә табына - анысы көндәлек ыгы-зыгыдан аерылып, күңелнең түренә күчкән. Бу сөйкемле ике карчыкның уенда бөтенләй башка нәрсә: эчтән генә һәр икесе үз ходайларыннан балаларына иман-тәүфыйк, тормышларында җиңеллекләр телиләр, аларга ике дөнья рәхәтен сорыйлар. Кайсы нинди булуга карамастан. Нинди булса да бала - бала шул! Минем аларга: - И әбекәйләрем, сезнең табынганыгыз - бөтенләй сез уйлаганча Аллаһ түгел, ә йөрәк-бәгырегездән өзелеп төшкән балаларыгыз бит. Адәмнәр кылган гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен дип түгел, балама рәхәт булсын дип эшләгәнгә, аларны һәрнәрсәдән артыграк, чаманы белми яратканга, балаларның күңелләре шулай мәрхәмәтсезгә әйләндеме соң әллә? - диясем килде. Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел УЛ - КИЛӘЧӘК ШАГЫЙРЕ Бөтен мәктәбебез белән Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен ярыша-ярыша яттан сөйләгән, аларның каһарманнары белән әсәрләнеп йөргән чакларыбыз истән чыкмый. Күрше карчыгының ак әтәчен урлап, ачы каргышы төшеп, дененнән язган "Нәни разбойник"ның коточкыч фаҗигасен аңламыйча, гыйсъянчылык романтикасы чын-чынлап котыртып әсәрләндергән, исәрләндергән чаклар... Чемберлинның "анасын сатып", йодрыгын күрсәткән кыю каһарман инде барыбызга да идеал булган ул еллар. Шөкер, озакка сузмыйча, "Газраилләр"е, "Җир уллары" фаҗигаләре, "Такташ үлде", "Урман кызы" кебек күңелнең түренәрәк үтеп, акыл-зиһенне уяткан чын шигъриятне тоемларга һәм, ниһаять, танырга өйрәнгән мизгелләр. Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н бөтен өй эчебез белән, күрше-күләнне җыеп, кычкырып укыган кичләр. Әткәм - сугыш гарибе, тарих укытучысы - унбер бала атасының "Моабит дәфтәрләре"н яттан белүе үземә дә күчкән алтмышынчы еллар. Ибраһим Гази, Нәби Дәүлинең сугыш кырындагы һәм әсирлектәге фаҗигаләрне, бөтен дөреслеге белән язган "әдәби репортажлары", хикәяповестьлары. Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмирнең кирпеч калынлыгы "Алтын йолдыз"ы, "Ялантау кешеләре" һ.б. дистәләрчә язучы, шагыйрьләрнең китапларын көтеп алып укыган үсмерчаклар. Көндез - балалар өчен, кичен зурлар өчен һәр атнаның өч көнендә күрсәтелгән кинофильмнар безне үзебез яшәгән дөньяны танып белергә өйрәткәндер. Без китаплардан, кинофильмнардан батырлыклар кылырга яратылган әти-бабаларыбызны эзләдек. Үзебез дә аларга охшарга тырышып үстек. Уйнаган уеннарыбыз да "Таш каланы алу", "Ярдан сикерү", "Кылыч сугышы", "Окоп-штаблар төзү" уеннары иде. Авыл клубындагы ике шкафка тезеп тутырылган китаплар кулданкулга күчеп тузып бетте. Озакламый клуб шкафындагы китаплар махсус төзелгән китапханәләргә күчте. Дәүләтебез ул китапханәләрне йөзәрләгән, меңәрләгән өр-яңа китаплар белән тутырды. Авыл китапханәләрендә яздырып алынган газета-журналлар саны ике дистәдән артып китә иде. Китапханәче Кифая апа, Рафис абый, соңрак Алабугада махсус белем алган Флүдә апалар өр-яңа китапларны, "Казан утлары", "Азат хатын" журналларын кычкырып укуны оештыралар иде. Авыл мәктәбе, авыл китапханәсе, укытучыларыбыз безнең иҗади дәртебезне уятуда төп сәбәпчеләр булды. Мең рәхмәт аларга! Алтмышынчы елларның җылымса җилләре тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган егет-җилкенчәкнең иҗади дәртен тагы да көчлерәк уяткан икән. Сугыш чоры балалары язган беренче әдәби әсәрләрнең үк һәркемне сискәндереп җибәрерлек тәэсирле булуының төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен. Җитмешенче еллар башында яшь шагыйрь Рөстәм Мингалимовның "Эзләр" исемле беренче җыентыгы да нәкъ шундыйлардан иде. Әлеге җыентыкны бер тында укып чыктым да шагыйрьнең олылыгын акылым белән дә, күңелем белән дә тойдым. Шул сәгатьтән аның иҗатын үземә гомерлек юлдаш иттем. Шөкер, үзе белән дә якыннан танышып, аның киңәшләре белән әдәби иҗатка кереп киттем. "Эзләр"дә сугыш ятименең, аның чордашларының коточкыч афәтләрдән сакланып калу өчен кылган гамәлләре, кичерешләре, газаплы хисләре язылган эзләр булып сурәтләнә. Кырыс реализм дип атала икән шундый сурәтләү ысулы. Башкача була алмый - эчтәлеге, чынбарлыгы кырыстан гына торсын да? "Эзләр" җыентыгындагы шигырьләре шагыйрь исеменнән: "Мин дөньяга килдем, минем үз дөньям, шигъри дөньям бар. Мин үз дөньям белән бөтен кешелекне яман чирләрдән, салкын җилләрдән, вәхшилектән саклаячакмын", - ди кебек. Шул фикерләрнең гомумиләштерелгән йомгагы булып "Кулым ныгысын әле", дигән шигырь тора. Юк, юк, кулы ныгыгач, дөньяның бар малын, мөлкәтен бармакларын батырып көрәп алырга хыялланмый ул. (Уйлап кына кара, бүгенге көннең әхлакый йөзен илле ел алдан күргән түгелме соң булачак Халык шагыйре?!) Аның ныклы кулы әнкәсен, гаиләсен, инде күргән-кичергән кимсетүләрдән аралап калу өчен дә, үз кавеме, милләтенең бу якты дөньядан бер эзсез югалмавы өчен дә кирәк. Ни кызганыч, тәкъдирендә газаплар кичәргә дучар ителгән ыру-кавемне көн саен кабатланып торган кырыслыклар сагалап тора шул. Кулы нык булса да, әткәсен сугышта һәлак булудан йолып кала алмый бала, ата-бабасы гасырлар буе көн иткән туган авылы Йолдызны да саклап кала алмый шагыйрь. Иделне буып, электр станциясе төзелгәч, су астында калачак авыл күченеп тарала. Мондый язмышка милләтнең "тал бишеге" булган дистәләрчә, йөзләрчә татар авыллары дучар ителә. Аэродром иде безнең урам - Казлар күтәрелде каңгылдап. Бүрәнәгә утрып уйлаштык та, Мин китәргә булдым авылдан. ("Авылдан хат"). Шагыйрьнең тормыш юлын беләсең килсә, аның дүрт томлыкка тупланган иҗаты белән тулысынча танышып чыгарга кирәк. Кулы ныгыган саен, ул тагы да авыррак ташлар актара, иҗаты үскән саен, эзләре тирәнәя, адымнары киңәя. Ә фәлсәфи шигырьләре, соңрак драма әсәрләре милли әдәбиятыбызны тагын да баетырлык дәрәҗәгә җитә. Рөстәм Мингалимнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре, пьесалары үз вакытында әдәбият белгечләренең игътибар үзәгендә булдымы, юкмы - бүген исә аларга мөрәҗәгать итүчеләрнең кимегәне юк. Республикабыз мәктәпләрендә үзешчән театрлар аның "Шүрәлеләр үч алмый", "Сихерләнгән урман" кебек пьесаларын "сәхнәләштерүгә" алыналар. Аның әкият-пьесалары, чит телләргә тәрҗемә ителеп, курчак театрлары сәхнәсендә уйналды. Ә зурлар өчен язылган, җитди конфликтларга корылган пьесалары турында андый сүзне әйтеп булмый әлегә. Әйе, пьесаларның сыйфаты һичбер хилафсыз. Әнә Кәрим Тинчурин театры (режиссёры - Р.Заһидуллин) "Өченче бүлмәдә эт яши"не сәхнәгә кабаттан кайтарды. Дәүләтнең бер күзәнәге булган гаилә, шул исәптән милли гаиләләрнең "төзеклеге", тулылыгы бүгенгә караганда да актуаль бит. Дөресрәге, һәрчак актуаль булачак. "Кайда сез, ирләр?", "Кунак кызы гел килмәс" спектакльләре дә Әлмәт, Камал театрларында уңыш казанган иде. Ә менә "Тау артында илле бүре", "Дүрт кешелек урындык"ны элек тә, хәзер дә нигәдер сәхнәләштерергә алынмыйлар. Юкса, бөтен дөньясы коррупциягә, ике төрле стандартларга корылган, кавемчелек биләп алган, базарлары ялган ризык, ялган дарулар белән туган бүгенге заманда олы сәхнәне, олы экраннарны көтәләр бу пьесалар. Рөстәм Мингалим иҗатына әлегәчә тулы бәя бирелмәде, дип әйтү гадел булмастыр. Бәя бирүне, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган фәнни мәкаләләр дәрәҗәсендә дөньяга чыгуны, әлбәттә, һәр иҗатчы көтә, шуны көтеп яши. Әмма хак бәяне бары галиҗәнап вакыт үзе генә бирә ала. Күпсанлы укучылар, тамашачыларның бәясенә дә өметләнә иҗатчы. Ни дисәң дә, ул үзенең әсәрләрен, әдәбият, сәнгать белгече ничек бәяләр, дип түгел, ә укучыларына юллап иҗат итә ич. Йә, бу хакта сүз куертасы юк. Әдәбият, сәнгать белгече дә шул ук укучы, тамашачы бит инде. Укучылар арасында танылу өчен трибуна булырга, радио-телевидение аша чыгышлар ясарга кирәген дә белеп тора иҗатчы. Экраннарга, радио эфирына чыгарга һәрчак әзер иде Рөстәм абый. Үз иҗаты белән дә, бигрәк тә үзе табып-барлап торган шәкертләрен дөньяга чыгару теләге белән дә... Алабугада яшәп иҗат итүче, сукыр шагыйрь Фазыл Шәехнең моңарчы беркем дә күрмәгән, ишетмәгән шигырьләрен үзе туплап, үзе редакцияләргә илтеп бастырды. Үзе үк, артыннан йөреп, китап нәшриятында җыентык бастырып чыгарды. Аның "Көзге күкрәү" исемле тәүге китабын Татарстан радиосы аша үзе һәм артистлар укуында халыкка җиткерде. Актанышта "Агыйдел дулкыннары" иҗатчыларының, барлыгы 25 кешенең, иҗат үрнәкләрен Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгаргач та нәкъ шулай булды. Язучылар берлегенең 70-80нче еллардагы идарә әгъзалары, бигрәк тә әдәби киңәшчеләре яшь иҗатчыларны барлау, остазлык итүне изге бурычлары дип күрәләр иде шул. Таңнан торып озын юлга чыгып китә идем. Казанга иртәнге сәгать 7дә барып җитү белән, Язучылар йортының икенче катындагы кырый бүлмәгә үтеп керүгә, күзлеген текә маңгаена күтәреп, Рөстәм абый торып басар иде дә: - Килеп җиттеңме, дустым? Тагы ниләр язып алып килдең? - дияр иде. Эш күплектән сөенә иде. Чип-чиста иҗат үрнәкләрен үзе үк бүлмәсенә кергән бер язучыга кычкырып укыр иде, үзен бик бәхетле санар иде. Миңа карата аеруча игътибарлы булды ул. Моңа үземнең дә аның иҗатын үрнәк итеп, шигырьләрен күп еллар сәхнәдән сөйләвем тәэсир иткәндер, бәлкем. "Иртәгә" исемле поэмасын тулы килеш яттан сәхнәдән сөйләвемне үзе дә тыңлап, берчак: "Кара әле, әйбәт кенә язабыз икән бит!" - дип куйган иде. - Бик әйбәт язасыз, Рөстәм абый, тамашачылар күп тә бит, укучылар азайганнаназая, - дим аңа. - Димәк, тамаша кирәк халыкка, сәхнәдән укыганны тыңларга. Әйе, Рөстәм абыйның иҗаты кабат сәхнәгә кайтты. Әйткәнемчә, аның балалар өчен язылган пьесалары мәктәп, курчак театрлары сәхнәсеннән төшкәне дә юк анысы. Менә көтмәгәндә-уйламаганда, шагыйрьнең моннан 40-50 ел элек язган шигырьләрен Дәүләт фольклор ансамбле репертуарына керттеләр. Ансамбльнең һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, чын-чынлап зыялы иҗатчыбыз Айдар Фәйзрахманов аның фәлсәфи шигырьләреннән менә дигән композиция төзеп, "музыкаль-әдәби театр" оештырган. "Олы юл әйтте" беренче карашка фәкать мәхәббәт шигыре кебек, ә чынында - татар халкының мең еллык дәүләтчелеге тарихы турында шагыйрьнең уйланулары бар анда. Нинди моңлы көйләр, җырлар белән урап алган аны Айдар. Ул шагыйрьнең иҗатын тулысынча белә инде. Күрәсең аңа да, "Иртәгә" поэмасындагы "Халкы булгач, аның инде юлы булырга тиеш", дигән юллары нык тәэсир иткәндер. "Иртәгә" поэмасы - шагыйрьнең иң югары биеклеге. Ул туксанынчы еллардагы яңарышларны дистә еллар алдан ук күрә. Әйе, "Кулым ныгысын әле" дигән яшүсмер шагыйрь, үз иҗатының биеклегенә күтәрелгәч, туган халкына, милләткә нәкъ Тукайча: "Безгә музейга иртәрәк, музей ул үле кораллар өчен. Без бит әле тере. Безгә заман тизлегеннән калмас өчен үрә торып баскан ат кебек ярсу, гайрәтле, көчле булырга кирәк", дип чакыра. Олы юл монологын тыныч кына, пышылдап кына укый А.Фәйзрахманов. Әмма ул пышылдауда күпме кысылган энергия, тартылган җәя киеренкелеге, уй-фикерләрнең тыгызлыгы бар. Афәрин, Айдар, афәрин, Рөстәм абый. Поэмалар турында сүз чыккач, аның элегрәк иҗат ителгән "Минем дәүләтем", "Күз карасы" поэмалары да "Иртәгә"гә аваздаш, аңа килү адымнары буларак кабул ителүен танырбыз... Ил-көн сәхнәсеннән совет идеологиясенең сәясәте төшкән көннәрдә күп кенә шагыйрьләрнең "кызыл" шигырьләрен "эзли" башлаучылар күбәйде. Р.Мингалимнең: "Бигрәк каты кыздырасың, кояш, әллә син дә коммунистмы?" дигәнрәк шигъри юлларына кызыл чүпрәк эләргә теләүчеләр дә табыла. Әмма ул чүпрәк анда ятмады. Чөнки Рөстәм абыйның әлеге шигъри юллары дәүләт идеологиясен йөгәнләгән партиядән каһкаһәләп көлүе икәнен аңлаучылар күбрәк иде. "КамАЗ" удар төзелешенә багышлап язылган "Күз карасын" да кызарта алмадылар. Чөнки Рөстәм абый "Кулларым ныгысын әле", дип язганчы ук, кечкенә генә гәүдәсенә, арык иңнәренә авыр капчыклар күтәреп вокзалларда йөкче булып эшләгән, Казакъстан далаларында чирәм җир күтәреп, тир түккән ир-егет иде. Ул ил төзелешендә барган һәр яңалыкны кол көненә төшкән халыкны авыр кул хезмәтеннән арындыру, гади халыкның тормышын яхшырту чарасы булмасмы дип кабул итә иде. Хезмәтнең яшәү чыганагы, хезмәтсез алгарыш булмавын коммунистлар идеологиясеннән түгел, ә әнкәсе вәгазьләреннән, үзе тапкан хәләл тәгамне татыганнан чыгып белә иде. Рөстәм Мингалим остаз буларак беркайчан да үз шигырьләрен мисалга китерми. И.Юзеев, Ә.Давыдов, С.Хәким, Г.Афзал, Х.Туфаннарның, үз замандашларының иҗатларын үрнәк итеп тәкъдим итәр иде. Иҗатчының иң олы миссиясе хаклыкны, фәкать дөреслекне язу, дия иде. Шигырьләр хис белән языла, әмма аларда акыл югалмасын, дия иде. Моның өчен иҗатчылар бер-берсе белән иҗади хезмәттәшлектә булырга, бер-берсенә ихластан игътибарлы булырга тиеш, дия иде. Мин үзем язганнарны Әнвәр абый Давыдовка укып күрсәтмичә бастырырга бирмәдем, ә Илдар Юзеев белән бер-беребезгә укымыйча бер генә шигырьне дә, хәтта балалар өчен язган шигырьләребезне дә бастырмыйбыз, дия иде. Шуңадыр да аның иң әүвәл иҗатташлары алдында абруе зур, дуслары ихлас булдылар дип беләм. Иҗат кешесенең тормыш коллизияләре катлаулырак. Туа-тумышка ятимлек ачысын татыган Ир-Ата, кызлары Айсылу белән Алсуның үзенә охшап талантлы булуларына, музыкада, әдәби иҗатта, рәсем сәнгатендә зур биеклекләр яуларга сәләтле булуларына куанып, гомере буена аларга ярдәм итәргә тырышты. Көтмәгәндә-уйламаганда хасил булган каты авыру да аны ул омтылышларыннан, теләкләреннән чигендермәде. Дистә елга сузылган авыру аны олы иҗатыннан аера алмады. Шулай яшәде, шулай иҗат итте. Вакыт үткән саен, гел яңача ачыла барачак иҗатына һәрчак ихтыяҗ туып торачак. Халык шагыйре булып, киләчәк шагыйре булып китте ул безнең арабыздан. Рухы шат, җаны җәннәттә булсын. Шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңаеннан, сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, аның "Иртәгә" исемле поэмасын тәкъдим итәбез. Мөхәммәт МИРЗА Рөстәм Мингалим ИРТӘГӘ... ПОЭМА Нидер кала дөнья тизлегеннән, ...Ниләр кала шулай, кемнәр кала? Кырга яфрак кебек ягылып, Көйләр кала микән, илләрме? Канатсыз кош булып Мөмкин түгел җиңел генә бару Утырып кала, Дөнья тизлегенә ияреп. Ятып кала Бүген алган тизлек бүген ярый, - Башсыз яу булып... Яңа тизлек кирәк иртәгә. Кала соңгы тапкыр үрә баскан, Гел үзгәреп очкан дөнья белән Ак күбеккә баткан ат булып... Әй китәргә ерак! Китәргә! Дусың булып кала кулын болгап, Бүләгем бар ерак ул көннәргә, Кала арттан аткан ят булып. Илтә барам Тукай якларын, Истәлекләр Мәгъсум Харисов УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Арба төбендә пычак Ул елларда һәр авыл-колхозда балалар бакчасы ачыла иде. Буа мәктәпкәчә тәрбия училищесын тәмамлаучы ир-ат тәрбиячеләрне балалар бакчасы инспекторлары итеп файдаланырга тиеш булсалар да, безне, ир-егетләрне, авылларга укытучы итеп җибәрделәр, чөнки бу елларда укытучылар да җитешми иде. Педучилищены тәмамлау алдыннан өченче курс студентларын ТАССР Мәгариф министрлыгы төрле районнарга эшкә билгеләде. Районнар исемлеген күрсәтеп, безгә эш урыны сайлау мөмкинлеге бирделәр. Мин дигән "акыллы баш" ул вакытта болай фикер йөртте: "Яшь вакытта, өйләнеп гаилә корганчы, үзебезнең яклардан читкә китеп, Кама буйларын күреп кайтырга!" Ул вакытта иң кулай район дип Кама буендагы Яр Чаллыны сайлап, эшкә шунда билгеләүләрен үтенеп гариза яздым. Ләкин мине гаризамда күрсәтелгән районга түгел, ә Тәкәнеш (ул вакытта шундый район бар иде) районына билгеләгәннәр булып чыкты. Тәкәнеш районына һич тә барасым килмәде. Иң якын дусларымнан берсен, Апас районының Күкшим авылыннан Әхмәтов Газиз Галимҗановичны, эшкә Дөбъяз районына билгеләгәннәр иде. Ул үзе белән мине шунда китәргә күндерде. Әнкәй яңа күлмәк текте, йокы әйберләре сырды. Мин тёс тактасыннан кечкенә юл сандыгы ясап, аны карага буядым. (Ул сандык хәзер дә саклана). 1937 елның 13нче августында мине әткәй Тәтеш пристанена ат белән илтеп куйды. Менә шул Тәтеш пристаненнан башланды тормыш белән танышу сәяхәтләрем... Билгеләнгән көнне Тәтештә Газиз белән очрашачак "Крестьян йортына" килеп җиттем, ул әле килеп җитмәгән икән. Әткәй, атын ял иттергәч, саубуллашып авылга кайтып китте. Өйдән аерылганда алай ук күңелсез булмаган иде, әткәйдән аерылып ялгыз калгач ямансу булды. Көтеп-көтеп тә Газиз килмәгәч, иртәгесен пароход белән Казанга юл тоттым. Ялгызлыктан кәеф кырылды. Әллә нинди уйлар килеп, башым катты. Идел ярларының матурлыгы да, пристаньнардагы сәүдә ыгы-зыгысы да, пароходтагы пассажирлар да минем өчен юк кебек. Ниһаять, ящиклар, мичкәләр арасында Казанга килеп төштем. Иделдән Яңа бистәгә 3 чакрым чамасы. Пристаньнан Казанга трамвай белән килеп җиттем. Инде кая барырга?! Дөбъяз ягына баручыны кайдан табарга?! Мин шуны гына беләм: Караваево ягыннан китә, имеш. Кремль янында күпердән Казанны чыккач авыллар, буш кырлар аша шул елларда гына сафка бастырылган трамвай белән Караваевога килдем. Байтак вакыт эзләгәч кенә Дөбъяз ягына баручы бер олаучы таптым. Кояш баер алдыннан без юлга чыктык. Юлда барганда олаучым миннән кая баруымны, нишләп йөрүемне бик җентекләп сорашты. Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Үргә каршы булса да, ул да арбага менеп утырды. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды. Боларны костюм якасына башны тыгып, йокымсырап барган булып ихтыярсыздан күзәтәм. Минем костюм кесәсендә дә кечкенә чалгы пәке бар, ләкин аның белән ни эш корасың?! Олаучының яхшы каеш чыбыркысы арбада сузылып ята. Ул-бу була калса, чыбыркыны кулга төшерү бик җай. Олаучым торган саен борчыла, ат сбруен рәтләгән була, әле арбаның бер, әле икенче ягына чыга. Менә ул хәзер арба үрәчәсе яныннан ук бара. Кулы пычак янында ук. Ул пычакны кулына ала. Мин кинәт кенә чыбыркыны кулга алып, атка селтәнәм. Ат кинәт сикереп чабып киткәнлектән, олаучым арбага ава, ләкин утыра алмый кала. Олаучым арба артыннан шактый чабып, атны куаламаска кушса да, мин аны арбага йөз метрлар чамасы якын җибәрмәдем. Ул кулындагы пычагын да ташлады. Кыңгырау тавышлары ишетелде. Арттан биш-алты олаулы килә иде. Мин иркен сулап куйдым. Олауларның бер-икесе мине узып та китте. Мин чыбыркыны кулдан ычкындырмадым. Атны куып, башкаларына узарга ирек бирмәдем. Олаучым минем янга килеп ауды. Ул шактый өшәнгән. Урманны чыгып күпме барганбыздыр, рус авылына килеп кердек. Олаучым булган хәлне үзенчә аңлаткан булды. Имеш, ул пычак белән чыбыркы саплык кына кисмәкче булган. Бу рус авылыннан соң үзләре авылы Әлдермеш булачак, үзләренә алып кереп кундырачак, аннан иртә белән Дөбъязга озатачак, имеш. Бу сүзләргә ышанмадым, билгеле. Капка төбендә тәмәке тартып торучы карт турысында атны туктатып, әйберләремне алып, төшеп калдым. Рус бабай мине үзләренә кунарга алып керде. Булган хәлне сөйләп бирдем. Карт, башын селкеп торып, бик гаҗәпләнде. Ул урманда берничә кешенең талануын, ике кешенең үтерелүен, шуңа күрә олаучыларның урманны ялгыз чыкмыйча, 5-6 олау булып, бергә генә чыгуларын сөйләп бирде. Бәлкем, минем олаучым да, пычак белән мине куркытып, әйберләремне таламакчы булгандыр, дип уйларга бик мөмкин. Иртә торып, узгынчы олаучылар белән Дөбъязга юл тоттым. Район үзәге Дөбъяз зур гына татар авылы икән. Минем белән Тәтештән үк бергә килергә тиешле Әхмәтов Газизне РОНО тирәсендә бер тәүлек көтсәм дә, ул күренмәде. РОНО мөдире янында булдым. Ул миңа берничә авыл мәктәбенә китәргә тәкъдим итте. Үз йомышы белән мөдир янына кергән Чуашиле башлангыч мәктәп директоры үзләре мәктәбенә димләде. Алар мәктәбенә ике укытучы кирәк икән. Үзем өчен генә түгел, Әхмәтов Газиз өчен дә шул мәктәпкә приказ алып, аның килүен көттем. Ниһаять, ул килде. Көчле яңгыр яуганлыктан, вакытында юлга кузгала алмыйча, соңга калган икән. Район үзәге ашханәсендә Чуашиле юлаучыларын табып, юлга кузгалдык. Олаучыбыз сүзчән кеше булып чыкты. Юл буе сүз өзелмәде, ул сорашты, без сораштык. Ниһаять, алдыбызда Чуашиле авылы. Табигате матур, ярымай формасында әйләнәсен урман чолгап алган. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш-елгачык ага. Ярларында эре өянкеләр. Олаучыбыз тәкъдиме белән, вакытлыча дип, бер ялгыз әбигә фатирга кердек. Юынып, кырынып, тамак ялгап, өс-башны рәтләгәч, мәктәпкә киттек. Мәктәп мөдире Мөхтәрев Зариф безне ачык йөз белән каршы алды. Мәктәп бинасы манарасы төшерелгән мәчет икән. Эчтән такта стена белән класс бүлмәләре ясалган. Мөдиребез мәктәбе белән таныштырды. Фатир белешү өчен авыл советына киттек. Авыл советы, колхоз идарәсе элекке мулла йортына урнашканнар. Мәктәп мөдире һәм авыл советы рәисе тәкъдиме белән Әминә исемле ялгыз апага фатирга урнаштык. Авыл белән танышканда күзгә шул чалынды: авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп, почта, кибет - һәммәсе бер тирәдәрәк. Авыл халкы да бик әйбәт, ягымлы, олысы-кечесе, хатыны-кызы - һәммәсе дә исәнләшәләр, ачык йөзлеләр. Җае чыкканда сорашып, хәл-әхвәл белешергә телиләр. Без, билгеле, йорт төзелеше, урам күренеше, халыкның кием-салымына да игътибар иттек. Безнең яктагыдан аермалы буларак, монда өйләр эчкәрәк салынып, тәрәзә каршында рәшәткәле биек койма капка белән тигез итеп эшләнгән. Авыл халкының аягында чүәк яки резина галуш. Ак йон оекбаш. Ирләрнең чалбар балагы оекбаш кунычына кыстырылган. Ирләрнең билендә эзәр, башларында түбәтәй. Ә хатыннар яулыкны башларына ике кат - берсен муеннан, икенчесен шуның өстеннән баш артына - бәйлиләр икән. Без аларны ничек күзәтсәк, алар да безне шулай ук, хәтта артыграк та күзәткәннәр һәм сынаганнардыр - без бит аларның балаларына белем һәм тәрбия бирүче кешеләр. Кичен клубка чыктык. Клублары авыл өйләреннән җыеп салынган иркен генә агач бина. Эш өсте булуга карамастан, клуб яшьләр белән тулы. Яшьләр түгәрәк әйләнә ясап җырлыйлар. Уртада гармунчы сыздыра. Аның янында бер пар, башкаларга кушылып, алар да җырлый. Без буш урыннарга барып утырдык. Ләкин авылныкылар "ятларны" бик тиз күреп алдылар. Егете-кызы безне уенга чакырдылар. Без бу кичне уенга кушылып, үз булып китә алмадык. Ни әйтсәң дә, Тау ягы гадәте үзенекен итте. Уеннар, эш өсте булгангадыр, бик озынга сузылмады. Яшьләр тарала башлады, без дә кайтыр юлга чыктык. Фатирыбызга кайтып җитәрәк, безне ике шәүлә куып җитеп, икебезне дә култыклап та алдылар. Болар кызлар булып чыктылар. Фатирыбыз капка төбендә юкны-барны сөйләшеп, байтак торгач, озатып куюларын өмет итеп тә бездән өметле сүз чыкмагач, хәерле төн теләп, алда очрашуны теләп, китеп бардылар. Кызларның бу кадәр кыю булуларына исебез китте. Безнең тау ягы кызлары болай кыю түгелләр. Без ул кызларны иртәгесен һәм аннан соң да күрдек. Мине култыклаганы идарәдә хисапчы, ә икенчесе колхозчы звеновод икән (Шиһапова Мәрьям, Маһирә). Бу кызларны көндез күргәч, Газиз дустымның кәефе бераз кырылды, кызы шадра битле, үзеннән олырак яшьтә булып чыкты. Бу як кызлары "хуҗасыз" егетләрне шулай кулга төшерәләр, шулай "акылга" өйрәтәләр икән. Көннәр үтү белән без авыл гадәтенә ияләшә төштек, аны үзләштерә дә башладык. Бу якта, гадәт буенчадыр, кызлар һәм егетләр булып дүртенче-бишенче класстан сөелә, сөешә башлыйлар икән. Авыл белән танышып, урманнан чикләвекләр җыеп, колхозчылар белән агитатор булып аралашып йөри торгач, беренче сентябрьда укуларны башлап җибәрдек. Мәктәптә 5 класс. Дүртенче классларны Шәрәф Шәрәфиев укытачак. Ул Чуашиле күршесе Айбат авылыннан йөреп укыта. Абыйлары белән бергә яши. Уртачадан калкурак буйлы, өйләнмәгән егет. Махсус педагогик белемле. Үзен һавалырак тота, белемлерәк һәм тәҗрибәле укытучы булуын күрсәтергә теләве ачык сизелеп тора. Әхмәтов Газиз өченче классларны, мин икенче классны укытачакмын, керәшен татары Зоя Волкова беренче классларны укытачак. Ул үзенең сабырлыгы, аз сүзлелеге һәм һәрчак көлемсерәп торуы белән истә калган. Ул бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшмәс, шаркылдап көлмәс. Үз эшенә җитди караучан тырыш кына кыз булып чыкты. Теләүчеләр булса да, ул авыл егетләре белән аралашмады, әллә аларны тиңсенмәде, әллә башка бер сәбәбе булдымы... Мәктәп мөдиребез Мөхтәрев Зариф өченче классны укытырга тиеш. Менә шушы 5 укытучыдан торган коллективта беренче педагогик эшем башланды. Сагынам мин беренче коллегаларымны, ләкин аларның язмышларын белмим. Беренче мәртәбә класска кереп, хуҗа булып, балаларга белем бирүләре кызык та, романтикалы да булып тоела иде. Ләкин шунысы бар: нинди педагог булып җитешермен, бу җаваплы эшне ничек башкарырмын дигән җитди уйлар да борчый, уйландыра. Чөнки чын педагогик белем алмадым. Мәктәпкәчә тәрбия училищесында, укытуга - дәрес бирүгә түгел, ә тәрбия бирү мәсьәләсенә басым ясала. Өлкән яшьтәге тәҗрибәле остазлар да юк. Мәктәп мөдиребез баштарак минем дәресләремдә утыргалап, дәрес бирүемне анализлап, планнарымны караштыргаласа да, соңга таба онытты. Үзенең "өйрәтүенә", минем "өйрәнүемә" тәмам ышанып җитте булса кирәк. Мин бүген дә шуны әйтә алам, укыту-тәрбия эшемнең сыйфаты ничек булгандыр, ләкин хәлемнән килгәнчә, иренмичә, тырышып, бар белемем һәм осталыгымны куеп, укучыларымны яратып хезмәт иттем. Укучыларымның әти- әниләре мине ихтирам иттеләр. Укучыларның хәлен белергә баргач та, якын күреп каршы алалар, чәйгә кыстыйлар иде. Ирексездән, кесәгә кипкән урман чикләвеге тутырып җибәрәләр. Чуашиле авылы халкы аяк киеме тегү белән дә шөгыльләнә икән. Күпчелек ата-аналарны кыш көне тегү өстәле янында күрәсең. Алар буш вакытларында Казан аяк киеме предприятиеләре заказын үти. Үзләре дә күн аяк киеме киюне хуп күрәләр. Чабатаны кыр эшләрендә генә күрергә була. Кайбер вакытларда мондыйрак сөйләшүләр дә була: - Син, мөгаллим, кайсы яктан? - Тау ягы. Буа районы. - Ә, алайса, икмәкле як, чабаталы як, - дип үртәп тә куя. - Шулаен шулайдыр да, безнең авыл халкы да чабата кими. - Булмас, аяк киеме тегә белмәгән кеше чабата кими ни кисен?! - Безнең авыл халкы да аяк киеме тегә. - Булмас, булмас, Тау ягы бит, - дип, көлгән була. Мин абзыйны урыныннан торырга үтенәм дә, кулындагы эшен алып, аның урынына утырам һәм җайлап кына аның эшен дәвам итәм. - На самом деле! Син безнең һөнәрне беләсең икән, молодец! - дип, кулын бирә. Бу авылның тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр гаиләнең кушаматы бар. "Бачала Барие", "Чәүкә Сөнгате" формасында сөйләшәләр. Гайбәт сөйләмиләр, кешене мыскыл итеп көлмиләр. Җыр-биюгә оста булулары белән дә безнең Тау ягы халкыннан аерылып торалар. Укытучыга авторитет кирәк, аны ничек яуларга?! Мәктәптә тырышып эшләү өстенә һөнәр белүең, үз-үзеңне җәмгыятьтә тотуың, сөйләү алымың, киенү рәвешең, кешеләргә карата һәрьяклы мөнәсәбәтең, гадәтләрең (тәмәке тарту, аракы эчү) - һәммәсе дә зур урын тота. Соңгысыннан башласак, шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчеп, исереп йөрмәдем, сүгенә белмим. Заманча киенергә тырыштым. Вак сырлы кара вельвет толстовка киеп, ачык якасыннан галстукны күрсәтеп, чәчне янга тарап, галифе белән хром итек кисәң, шәт, кеше синнән өмет өзмәс. Кызлар да күз салмый калмас. Агитатор булып, эчтәлекле генә әңгәмә үткәрсәң, әзерләнеп лекция, доклад укысаң, кешеләр игътибарсыз калмаслар. Бригада газетасын тормышчан, художестволы итеп чыгарсаң, аның яныннан кешеләр битараф үтмәс. Кызлар янында әдәпле сөйләшү, үзеңне тыйнак тоту, аз гына гармун кычкырта белү дә авторитетыңны югары күтәрә. Менә бу сыйфатларны мин үземдә тәрбияләргә тырыштым, ә үземә өлге итеп әткәй-әнкәйне алдым. Яшь кешене эш арытмый. Эштән соң клубка чыгарга да, аулак өйләргә йөрергә дә вакыт кала. Авыл гадәтенә дә өйрәнәсең. Безнең кебек "килмешәкләргә" кунак кызлары янында куна калу да куркыныч һәм оят түгел. Аулак өйләрдә "җәза биреш", "кәбестә сатыш", "йөзек салыш" һ.б. уеннар - һәммәсе истә. Бар иде шундый чаклар. 1937 елның 12 декабрендә СССР Верховный Советына сайлаулар булды. Яшерен тавыш бирү белән беренче сайлау булганлыктан, сайлаулар бик зур әзерлек белән үтте. Сайлау системасын башта агитаторларның үзләренә сеңдерделәр. Үз чиратыбызда без сайлаучыларыбызны ун йортлыкларда өйрәттек. Һәр яңалыкны башта халык авыр кабул итсә дә, сайлаулар бәйрәм төсе алды. Уку елы тәмамланды. Хөр күңелле һәм кунакчыл ата-аналар, дуслашырга әзер торган егетләре-кызлары күңелгә якын булса да, сагындырды туган як, әти-әниләр, туганнар сагындырды. Дөбъяз РОНОсына, эштән азат итүне сорап, үтенеч бирдем, ләкин мине эштән азат итмәделәр. Җәйге каникул вакытында, авылга кайтып атна-ун көн торгач, Хәлилрахман абый янына Горький шәһәренә кунакка барып, анда бер ай чамасы тордым. Горький шәһәре миңа бик ошады. Берәр профессия алып, шунда эшкә калырга да теләк туды. Бу үткән бер елда мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Әти-әнидән, туганнардан аерылып, читтә дөнья белән танышып йөрү - үзе бер гомер. Халык белән аралашу, аларның уйфигылен белү, кайгы-шатлыкларын уртаклашу, аларның эчке дөньясын белү - үзе бер гомер. Мәктәптә алган теоретик белемеңне практикада сынап карыйсың, үз көчеңә ышанып, иҗади эш алымнары кертәсең. Үз профессияңне дөрес сайлау һәм сайламауга ышанасың. Гомумән, бу бер елда дөньяны үземчә танып белә башладым - һәрьяклап шомардым. Ир-егетлеккә тагын бер адым атладым. Шунысын ачык итеп әйтә алам: мәктәп бусагасын беренче атлап кергән яшь укытучыга остаз кирәк. Яшь укытучы остазлык ярдәменә мохтаҗ. Чуашиле мәктәбендә мин үземә хәтле кемдер укырга-язарга өйрәткән балаларны укытуны гына дәвам иттем. Укый белгән баланы йөгерек укырга, хәреф таныган баланы дөрес һәм матур язарга гына өйрәттем. Математикадан дәреслек буенча укытылгандыр инде! Мин нинди методик ярдәмлекләрдән файдаландым икән? Белмим! Кем ярдәм итте икән?.. Мин укучыларның йөгерек һәм сәнгатьле укуларына игътибар иттем. Училищеда минем кычкырып укуымны яраталар иде. Бәлкем, укучыларым да яраткандыр. Укучыларымның уку тизлеге артуын, мәгънәле укуга омтылышлары арта баруын күреп шатлана идем. Күчереп язу да укучыларның язу күнекмәләрен арттыра. Укучыларның изложениеләрен тикшерү үзенә күрә бер ләззәт бирә. Берничә генә җөмләдән торган язма эштә укучыңның омтылышы, фантазиясе, хыялы чагыла кебек. Шунысы кызык: бер үк яшьтәге балаларның төрлечә фикер йөртүләрен күреп, хәйран каласың. Минем эшемә мәктәп мөдире үзенең РОНОга җибәргән отчётында ничек язгандыр, анык әйтә алмыйм. Ләкин соңгы педсоветта, аның: "Безнең коллективта начар эшләүче булмады, тырыштык, рәхмәт сезгә", - дигән сүзләре генә истә калган. Мин Аны очраттым... Мин 1938-39нчы уку елында Дөбъяз районына кабат эшкә китмәдем. Аның сәбәбен болайрак аңлатып булыр иде. Беренчедән, мин дөнья белән тәмам "танышып" җиттем, дип уйладым. Торган җиргә караганда туган җир якынрак булуына ышандым. Дусларга караганда туганнар якын. Икенчедән, әгәр дә җае чыкса, Хәлилрахман абый үзе янына Горький шәһәренә курска укырга яки эшкә чакырырга тиеш иде. Ни сәбәптәндер, ул миңа чакырып хат язмады. Ә көзен Буа районы мәктәпләренә эшкә керергә соңга калган булып чыктым. 1938 елның декабрь аенда Буада бергә укыган Шиһапов Ризатдиннан үзләре укыта торган Суыксу НСШна (Неполная средняя школа) укытырга урын булуын белдереп, чакырып язган хат алдым. Суыксу авылы миңа таныш түгел. Суыксу - районыбызда иң зур авыл, "Париж" дигән кушамат та йөртә. 600 йортлы, берничә мәчетле-мәхәлләле авылның мәктәбе берничә бинага урнашкан. Төп бинада югары класслар, ә башка мәчет биналарында түбән класслар укый. Төп бинасы революциядән соң салынган типовой бина булып, дирекция, учительская шунда урнашкан. Мин мәктәп директоры Сүнәев Зариф Гарипович янында булдым. Ул минем белән әңгәмә үткәрде - нәрсәгә сәләтле икәнлегемне белергә теләде. Соңыннан мине эшкә алачагын әйтеп, РОНО мөдире исеменә (Хөсәенов) гариза язарга, мөдир белән үзе сөйләшәчәгенә ышандырып, иртәгәдән үк, ягъни 16 декабрьдан ук, Яшел мәчет бинасында икенче классларда икенче сменада укыта башларга кушты. Эшкә урнашу турында приказны Буадан үзе алып кайтачак икән. Мин - яңадан укытучы. Быелгы уку елында зур коллективта эшләячәкмен. Авыл, укытучылар коллективы, класс белән минем үземә танышырга туры килмәде. Эресеннән алып вагы-төягенә кадәр Зариф абый үзе таныштырды, күрсәтмә бирде һәм хәтта таләп итәчәген дә кисәтеп куйды. Аның сөйләве-киңәше буенча фикер йөртеп карасаң, минем педагоглык стажым бик кечкенә икән әле. Ул башта авылга, аның халкына гомуми характеристика бирде. Укытучылар коллективы алдына нинди бурыч куелуын искәртте. Аның сөйләвенчә, авыл халкының мәктәпкә карашы, балаларын укырга йөртү бик үк әйбәттән түгел. Ата-аналар белән системалы эш алып барылганда гына укучыларның мәктәпкә йөреше, өлгереше юлга салыначак. Ата-аналар белән катырак булырга, таләпчән булырга киңәш биреп, эшемдә уңышлар теләп, озатып калды. Ул миңа педагогик таләпләрне ничегрәк тормышка ашырырга күрсәтмә бирде. Киңәш-табышны мыекка чолгап, зур дәрт белән Шиһапов Ризатдин фатирына кайтып киттем. Шиһапов белән бергә педучилищеда укыган Василий Иванович Козлов та тора икән. Без - өч дус очраштык. Училище хәлләрен искә алдык, бүгенге көн темасына кайтып төштек. Яшьләр авызында ни булыр дисез?! Шул - кызлар. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз хәлләрен сөйлиләр. Козлов үзләре ягы кызы Ахметкина Лида белән ныклы бәйләнештә икән. - Пожалуй мин аңа өйләнермен дә, - дип куя. - Да, шундый кыз булганда нигә өйләнмәскә! - дип куәтли Шиһапов. - Ә синең эшләр ничек, бар да җайдамы? - дип сорый Шиһаповтан. - Безнең ара өзелде, башкага кармак салырга йөрим дә, әлегә бик чиртми. Көндәлек дәрес планнары төзеп, юк-барны сөйләшеп үтте кичебез. Иртә белән, Шиһаповка ияреп, мәктәпкә киттем. Аның ике дәресендә утырдым. Укучыларның мишәр акценты белән җавап бирүләре миңа кызык тоелды. Фатирыма кайтып чәйләдем дә Суыксу урамнары буйлап, яңадан Яшел мәчет бинасына урнашкан мәктәпкә юл тоттым. Авыл зур булганлыктан, ят кеше авыл халкы күзенә бик үк чалынмый. Шулай да: "Күрегез, урамыгыздан яңа укытучы уза!" - дигән хис белән мәктәпкә барып кердем. Минем белән бер сменада, янәшә бүлмәдә ниндидер кыз укытачак икән. Миңа бу турыда хәбәр иткәннәр иде. Кем икән ул? Ниндирәк икән? Төсе?!.. Акылы?! Классны миңа үзем белән бергә эшләячәк Фәезова Зәкия Камалетдиновна тапшырачак, укучылар белән таныштырачак. Фәезова эшчәнлеге турында кичә Сүнәев шактый тулы мәгълүмат та бирде кебек. Шиһапов белән Козлов та кичә бу кызны телләренә алдылар. Ниһаять, Зәкия Камалетдиновна учительскаяда минем каршымда утыра. Ул мине класс журналы буенча укучыларым белән таныштыра. - Әлегә авыр укый. - Саннарын бутый. - Каллиграфиясе начар. - Әнисе авырый. Аның аңлатмасын дикъкать белән тыңлаган булам. Мине бу минутларда укучылар түгел, ә Зәкия үзе кызыксындыра иде инде. Такта белән генә бүленгән классларда дәресләр башланып китте. Тәнәфес вакытларында учительскаяда без бик сирәк очраша идек. Дежур торганда бер-берең белән очрашмыйсың икән ул. Яңа ел җитеп килгәнлектәндер, мәктәптә һәм авыл клубында концертка әзерләнәләр һәм пьеса кую өчен репетицияләр үткәрәләр. Коллективка мин дә кушылып киттем. Бергә җыелгач, кызлар да, егетләр дә шактый ишле икән без. Мәктәп директоры Сүнәев Зариф Шәрипович үзе җитәкчелек итә. Мондый очрашулар яшьләрне ялыктырмый, ә киресенчә, бер-берсенә якынайта гына. Мин яңа фатирга чыктым. Буа районында экономик яктан иң таза "Татарстан" колхозы председателе Әбелханов Кәбирне Буада яңа оешкан РТСка директор итеп алдылар. Аның әнисе ялгыз калган. Шуңа иптәш булсын өчен мине фатирга аларга керттеләр. Фатир мәктәп каршында гына. Бер атна эчендә авылга, мәктәпкә, коллективка ияләшеп тә киттем. Класстагы эш тә әкренләп җайга салына. Эштән тынып калган арада күңел җилкенеп куя. Күңел кемнедер юксына, кемнедер көтә. Яңа коллективтагы кызларның иясез кебек күренгәннәренә күңелдән генә характеристика бирү, чагыштыру, бизмәнгә салу башлана. Василий Лида белән һәрвакыт бергә. Шиһаповның өмете берничәдә. Ә минем таныш кызлар еракта - төрле районнарда, тик хатлар аша гына хәбәрләшергә мөмкин һәм хатлар аша гына хәл-әхвәл белешеп торабыз. "Җәйгә туй ясарбыз", - дип торучы Вәлиева Мәрзия дә, күз алдындагы, янәшәдәге кызлар алдында ничектер күләгәләнеп югала бара. Һәр педсоветта уңай яктан телгә алынган, аның эш стилен үрнәк итеп тәкъдим ителгән укытучы Фәезова Зәкия минем белән бер сменада янәшә класста гына эшли. Ул кызга мин беренче күрүгә үк игътибар иткән идем. Эш вакытында төрле сәбәпләр табып, аның белән якынаерга җай эзләдем. Дөресрәге, мин аңардан укыту серләренә төшенергә теләдем. Ул һәр соравыма чын күңелдән җавап бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Дәрес планнары төзешүдә, укучыларның язма эшен тикшереп анализлауда, практик эш белән ярдәм итте. Чуашиле авылы балаларының саф татарча сөйләшүләреннән соң бу укучыларны сәнгатьле итеп, саф татарча сөйләшергә өйрәтүе бик кыен булды миңа. Мишәр акценты язма эшләрдә дә бик ачык чагыла. Ул ничек сөйли - шулай яза, җирле сөйләм сүзләрен куллана. "Әтәч" сүзе урынына "кучат" сүзе куллана. Укучылар коллективын туплау да бик кыен булды. Аларны төрле укытучы укыткан, төрле метод һәм алым кулланганнар. Ачу килүне балаларга кычкырып, аларны әрләп кенә басып булмый, чөнки такта белән бүленгән класста иң алдынгы укытучы Зәкия укыта. Ул бер дә кычкырмый, аның мәсьәлә аңлатуы, җавабы аерым ачык ишетелеп тора. Ир-егет булып, оялмыйча ничек тавыш күтәрәсең?! Мәктәпнең завучы Билалов һәм мәктәп директоры Зариф абый дәрестә еш кунак булалар. Мин аларның дәресемә керүләренә ияләшә дә башладым. Төпле анализ ясыйлар, үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр. Аларның педагогик өйрәтмәләре, шул ук вакытта таләпләре без яшьләрне "шомарттылар". Без ул вакытта бик яшел булып, эшлекле тәкъдимнәргә, ярдәмгә мотаҗ булганбыз. Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек. Ниһаять, без бер-беребезне аңладык, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез ачыкланды. Мин кызлар белән хат язышудан туктадым. Безнең берберебезгә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләвебез бушка китмәде, минем эшләр дә җайга салынды. Дәресемдә булучылар минем классның алга китешен ачык әйттеләр, эшемнән канәгать булдылар. Эшемә уңай бәя бирү мине канатландыра. Суыксу мәктәбендә ярты ел эш дәверендә яхшы ук педагогик тәҗрибә тупладым. Моңа Зәкиянең өлеше бик зур. Зәкиядә үземне җәлеп итәрлек түбәндәге сыйфатларны күрдем: ул тормышка аек карый, эшне яратып, җиренә җиткереп, иҗади рәвештә вакытында башкара, романтик күңелле, хыялга бай булуы белән аерылып тора. Ул кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә омтыла. Үз фикерләре белән уртаклаша. Ялганны, кылануны, икейөзләнүне яратмый. Юкка-барга көнләшми, гайбәт сөйләүне, алдашуны белми. Эч серен яшермичә сөйләве, кирәк вакытта серне саклый да белүе кебек көчле ихтыярга ия булуы белән ул мине үзенә җәлеп итте. Тез астыннан узган калын толымлы коңгырт озын чәчләре, зәңгәрсу соры күзе, мөлаем йөзе үзенә тартып тора. Өстенә пөхтә киенеп йөрүе, матурлык өстенә ямь өстәп, үзенә гашыйк итте. Кичләрен концерт һәм спектакльләргә әзерләнү, кино караулар, бер мәктәптә янәшә классларда укытулар безнең арабызны тагын да якынайтты. 19381939 уку елларын уңышлы гына тәмамлап, вәгъдәләр куешып, җәйге каникулга таралдык. 1939 нчы елның җәендә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе каршында педучилище күләмендә экстерн имтиханнар тапшырып, башлангыч класс укытучылары булырга хокук бирә торган аттестат алдык. Мәктәпкәчә тәрбия педучилищесы укытучы булырга хокук бирми, ә Зәкиянең белеме урта мәктәп күләмендә иде. Дөрес, ул Казан финанс-экономика институты каршындагы рабфакта да укыган булган, ләкин авыру сәбәпле, институтта укуын дәвам итә алмаган, мәктәптә эшли башлаган. Ул тумыштан укытучы, тумыштан педагог иде. Зәкиянең педагоглык даны Суыксу мәктәбе стеналарыннан үтеп, район, республика һәм ил күләменә таралды. 1939 нчы елның җәендә Советлар Союзы буенча алдынгы укытучыларны беренче мәртәбә орден һәм медальләр белән (800 укытучыны) бүләкләделәр. СССР Верховный Советы Президиумының 1939 ел 3 нче июль Указы белән Буа районыннан Фәезова Зәкия Камалетдиновна, Татарстанда беренчеләрдән булып, "За трудовое отличие" медале белән бүләкләнде. Сөйгән кызыңның - булачак тормыш иптәшеңнең шундый зур бүләккә лаек булуы мине бик шатландырды. Дөресен әйтергә кирәк, бу хәл минем үземә дә зур җаваплылык йөкләде. "Кызый, бүләкләнүең белән бик һаваланма, мин дә эшемдә синнән калышмам", - дип, тыштан аваз салмасам да, эчемнән: "Мин дә үземне нәрсәгә сәләтле икәнемне күрсәтермен әле", - дигән уй-теләк уянды. Мин гомерем буе күңелемнән Зәкия белән ярышып эшләдем һәм яшәдем. Зәкиянең, Мәскәүгә барып, ил старостасы М.И.Калинин кулыннан медаль алып кайтуын Буада каршыладым. Авылларына кайтып атна-ун көн үткәч, ул Моркваш ял йортына китте. 1939-40нчы уку елларында Зәкияне Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә химиябиология укытучысы итеп күчерделәр. Миңа Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбендә буш урын булмады, ә Суыксу авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып каласы килми. Моның сәбәпләре бар: беренчедән, Зәкиядән аерылу, икенчедән педучилище образованиесе була торып, башлангыч классларда укыт, имеш?! Мин дә Суыксудан китү өчен РОНОга гариза бирдем. Үтенечемне канәгатьләндерделәр, мине Яңа Чәчкап җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мәктәп директоры Садыйков Сабир Садыйкович миңа электән таныш. Беренчедән, ул колхозлашу елларында безнең Казма авылында райком вәкиле, икенчедән, мин Килдураз җидееллык мәктәбендә укыганда шул мәктәпнең директоры иде. Мәктәпнең завучы Әхмәтов Газиз, рус теле укытучысы Мушкеев, немец теле укытучысы Кузьмин, тарихтан Галиев Харис (Кайбыч районы, Урсак авылыннан), физикадан Садоров Тәүфикъ һ.б. эшли иде. Ана теленнән Кәшә кызы Хөсәенова Шәмҗиһан укыта иде. Шулай итеп, мин 1939-40 уку елында Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытучысы булып эшләдем. Минем фатир хуҗасы Бикмуллин Сөбеханкол Яңа Чәчкап авылында бердәнбер ялгыз хуҗалык булып яши. Без дөнья хәлләре, колхоз тормышы, киләчәк турында кызып-кызып бәхәсләшә идек. Бик тә үзсүзле карт булганлыктан, мин ярты кыштан соң фатирга Сәлахов Гарәфләргә күчтем. Биредә фатир хуҗалары яшьләр булып, көн күңеллерәк үтә иде. Яңа Чәчкап авылында да концертларга, спектакльләргә катнашырга туры килде, ләкин төп эшне җиренә җиткереп башкаруны асыл бурычым итеп куйдым. Кайда гына эшләсәм дә, намус кушканча эшләргә тиеш. Минем эшем укытучыларның август конференциясендә тәнкыйтьләнсә, Зәкия күзенә ничек күренермен, коллективым алдында ничек җавап бирермен! Дөресен әйтим, училище күләмендәге белем белән җидееллык мәктәптә математика укытуны миңа ничек тапшырганнардыр,гаҗәп. Димәк, ышанганнар, димәк, шул ышанычны акларга кирәк! Укытучы кайда гына эшләмәсен, ул - җәмәгать эшлеклесе. Агитатор, пропагандист, докладчы, редактор, артист - һәммәсе дә авыл укытучысы. Ара ераклыгы Зәкия белән безнең эшебезгә комачауламады, мәхәббәтебезне сүрелдермәде. 1939нчы елны Зәкияне Буа район Советына депутат итеп сайладылар. Зур җәмәгать эшләре тапшырылу Зәкиянең район укытучылары алдында авторитетын күтәрә һәм аңа бик зур җаваплылык йөкли. Мин Зәкиянең даны күтәрелүгә бик шат. Ләкин шунысы бар: профессиональ белемеңне күтәрми торып, яхшы укытучы булып булмый, иҗтимагый политик белемеңне тирәнәйтми торып, җәмәгать эшлеклесе булып булмый. Педагогия институтына укырга керергә! Безнең алга тормыш әнә шундый катлаулы бурыч куйды. Институтка имтиханнар тапшыру өчен әзерләнә башладым. Ләкин нинди факультетка имтихан тотасымны тәгаен генә белмим әле. Мин үзем тарих укытучысы булырга хыялланам. Өйләнү - түгел сөйләнү Вәгъдә - иман, диләр. Иман - ул ышану, үзеңне һәм иптәшләреңне ышандыру. Ышану - тәвәккәлләү. Тәвәккәлләү - кыю рәвештә бәхеткә таба адым атлау. Югарыдагы принципларны чын мәхәббәт ияләре генә үти аладыр! Характерларны, карашларны сынаганнан соң гына, югарыда санап киткән принцип шартларында, бер-беребезгә ышаныч нигезендә өйләнештек без. Күрешеп, бергә 5 ай эшләү һәм бер ел аерым эшләү дәвамында бер-беребезне өйрәнү, сынау безгә өйләнешергә, тормыш корырга җитәрлек вакыт булды. Мин, әдәбият укытучысы буларак, өлкән класс укучылары белән мәхәббәт темасына әңгәмә алып барганда, алар: "Мәхәббәт - бер-береңне ярату", - дип җавап бирәләр. Ә яратуны тышкы матурлыкка, мутлыкка, көязлеккә кайтарып калдыралар. Мәхәббәт күзне сукырайта, колакны саңгыраулата, диләр. Шулайдыр! Ләкин мәхәббәтең төшкән кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак хатынымны һәрьяклап өйрәндем. Зур коллективта макталган, эше белән үрнәк булган кыз, тормышка чыккач та югалып калмас, тормыш авырлыкларын бергә тартырбыз дип, эшен яраткан кешенең тормышы да яхшы булыр дип, мин аңа өйләнергә катгый карар кылдым. Без 1939 елның 13 нче маенда өйләнештек. Шул елларның модасыгадәте буенча, икәү үзара сөйләшеп ризалашканнан соң, Зәкияне, җәйге каникулда авылына кайтып киткәнче, Түбән Наратбашы авылындагы Гыйлаҗ абый һәм Зәйтүнә апалар өеннән гади җигүле ат белән Казмага алып кайттым. Менә шулай гап-гади генә булды безнең өйләнешү. Гади генә булса да, болай өйләнешү чорына, заманына карата законлы төс алып, үзенә күрә бик килешеп тора иде. - Фәлән кыз алып кайткан... - Фәлән кияүгә киткән... - Фәлән фәләнгә өйләнәчәк, туй булачак икән! - кебек сүзләр авыл халкына таралып, берәр атна сөйләнә дә, шуның белән эш бетә. Кода-кодагыйлар да алдан ук имеш-мимешләрне ишетеп торганга, бик тиз арада килешеп, туй итү хәстәрен күрә башлыйлар. ЗАГСта язылышып, юридик яктан формальләштерү дә бик гади һәм иркен иде. Бусын инде без 1939 елның 8 нче июнендә эшләдек. Өйләнешкәннән соң бер атна, бер ай, хәтта бер ел үтеп, бала дөньяга килеп, аңа исем кушарга кирәк булгач та ЗАГСта язылышу гадәте бар иде ул заманнарда. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ЗАГСта язылышу вакыты катгый күрсәтелмәсә дә, "характерлар туры килмәде" һәм башка шундый сәбәпләр белән яшь гаиләнең таркалуы бик сирәк күренеш иде ул елларда. Мәсәлән, мин үзебезнең нәсел-ырудан хатынын аерган, яки ирдән аерылган кешене белмим. Авыл халкы арасында да андый яман гадәт юк диярлек. Өйдәгеләр Зәкияне күреп белмәсәләр дә, минем аңа өйләнүемә хәер-фатихаларын бирделәр. Элекке вакытны искә алып, "Кәшә авылы кызлары белән безнең нәсел бәйләнгән Тәчә әни бик акыллы кеше булган", - дип, Казма белән Кәшә бәйләнешен яхшыга юрадылар. Зәкия дә, үз хәл-әхвәлен белдереп, әти-әниләренә хат язды. Хатының эчтәлеге болайрак истә калган: "Мин быелгы җәйге каникулда, авылга үткән ел Сабантуенда бездә кунак булып киткән Мәгъсум белән кайтырмын. Үзегез беләсез, минем яшьтәшләр тормышка чыктылар. Мин дә Мәгъсумга тормышка чыгам. Минем Мәгъсумны тормыш иптәшем итеп сайлавымның төп сәбәбе шунда: аның характеры, әти, синең характерыңа охшаган. Ул да синең кебек күпне белергә, күп укырга ярата. Ул да синең кебек киң күңелле, сабыр, күп сөйләми. Эшен яратып башкара. Аның турында күп язмыйм, күреп сөйләшкәч, аңа бәяне үзегез бирерсез. Минем аның белән тормыш коруыма хәер-фатихагызны бирүне өмет итеп калучы кызыгыз Зәкия", формасындарак язган иде. Аның шулай әтисен искә алып, аның белән чагыштырып язуы әтисенең күңелен йомшатуы өчен кирәк булгандыр, бәлкем. Әткәй, Кәшә авылына барып, кодалашып, аларны туйга чакырып кайтты. Шунысы кызык: Зәкиянең әти-әниләре, туганнары, якыннары Кәшәдә: "Зәкиябезне бер Буа мишәренә биреп җибәрәбез - хәерлегә булсын инде..." дип сөйләшәләр икән. Казмада да: "Мәгъсум сары чәчле, зәңгәр күзле Сембер мишәр кызы алып кайта - хәерлегә була күрсен..." дип уфтаналар икән. Казмада туйга әзерлек башланды. Һәр чорның үзенә күрә гадәтләре, кыенлыклары була. Туй үткәрү өчен азык-төлеккә кытлык булмаса да, аракы табу мәсьәләсе кыен иде. Хәстәрлеген күргәч, ул мәсьәлә уңай хәл ителде: Түбән Наратбаш, Черкен, Казма авылы кибетчеләре өлеш чыгардылар. Ул заманда да бирнә биреш гадәте бар иде. Бирнәгә бирү өчен ситса табасы (кием-салым турында сүз дә юк) проблема иде. Тирә-як авыл кибетләрен йөреп чыкканнан соң, атка атланып, Чувашия авылларына чыгып киттем. Байтирәк авылы кибетеннән гади ситса сатып алып кайттым. Ул ситсаның матурлыгы ни дәрәҗәдә булгандыр, әмма дә ләкин әбием (Зәкия әнисе) шул ситсадан үзенә күлмәк тегеп киде. Ул, еш кына: "Кияү, син биргән ситса күлмәгем, бигрәкләр дә үземә килешә инде", - дип мактап киеп, өстендә туздырды. Әйтерсең лә мин аңа япон ефәге алып биргәнмен. Шул ук кибеттән ике гади пыяла ваза, бер утыртмалы унлы керосин лампасы сатып алдым. Ул утыртмалы керосин лампаның кирәклеге һәм дәрәҗәсе хәзерге бәллүр люстралардан күпкә артык булгандыр безнең өчен. Чөнки андый утыртмалы лампа безнең авылыбызда һәм без эшләп киткән авыл укытучыларында да күренми иде. Лампаның утырткычы-подставкасы тонык пыяла булып, аңа төсле буяулар белән матур чәчәкләр төшерелгән. Көндез кояш яктысында бер төсле күренсә, ут алгач, ут яктысында үзенә генә хас бер матур төскә керә. Без, шул искиткеч матур лампа яктысында илһамланып күпме китап укыганбыз да, күпме язганбыз. Күпме укучыларның язма эшләрен тикшереп, аларны, грамоталы итеп, тормыш юлына бастырганбыз. Ә вазаның берсе әле дә исән. Мин Казмага кайткач, чәчәккә охшатып ясалган пыяла вазадагы нигъмәтне авызыма алмыйча калмыйм. Ул ваза - безнең яшьлек хатирәсе. Һәр ике якта да туйлар үтте. Туйга Зәкиянең Ташкенттагы апасы белән җизнәсе (Нурмөхәммәт һәм Гөлсем) дә кайттылар. Туйлар үтеп киткәч, эшкә урнашу, тормышка әзерлек мәсьәләсе башланды. Безгә бер мәктәптә эшләргә кирәк. Зәкия Түбән Наратбашы мәктәбендә биология, ә мин Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытам бит әле. РОНО мине дә Түбән Наратбаш мәктәбенә күчерде. Без быелгы уку елында Түбән Наратбашында фатирда торачакбыз, Зәкия белән бергә эшләячәкбез. Буа универмагыннан тимер карават, сырган матрас сатып алдык. Икебезгә дә өйдән бирелгән урын-җир, вак-төяк савыт-саба белән тормышны башлап җибәрдек. Без эш дәверендә кайда күчеп йөрсәк тә, алар бездән калмадылар. Без өйләнешкән елны Зәкиянең олы энесе Әнвәр Фәезов Тимерчән мәктәбендә укыта иде. Зәкиянең хатын алып укыгач, әти-әниләре кызларының иргә чыгуына ничек караганнардыр, алар исән вакытта бу турыда ләм-мим сүз кузгатмадылар. Әмма Әнвәрнең, ризасызлыгын белдереп, бик каты елаганын искә алып сөйлиләр иде. Вакытлар үтү белән Әнвәрнең безгә карата үпкәсе язылды - таралды. Без бер-беребезне бик тиз аңлаштык. Берберебезгә ихтирамыбыз зур. Кунак булып Кәшәгә баруыбызны бабай белән әби көтеп алалар, хәл кадәренчә кунак итәләр һәм ярдәм итәргә тырышалар иде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Зәкия безнең йортка килен булып төшкәч, аны суга да җибәрмәделәр, идән дә юдырмадылар, мунча да яктырмадылар, йокысыннан аерып, көтү дә кудырмадылар, камыр да издермәделәр. Гомумән, әнкәй: "Чит җирдә, ят кешегә бик читен ул, ияләшкәч үзе кул арасына кушылып китәр әле", - дип, бер эшкә дә кушмады һәм анардан эш тә таләп итмәде. Акыллы иде, алай гына да түгел, бик тә шәфкатьле, ярдәмчел иде безнең әнкәй. Килен дип, ят кеше баласы дип, аңа бигрәк тә игътибарлы булды, гомеренең соңгы көненәчә Зәкияне кызыдай яратты. Шулай итеп, 1940 елның җәе Казма белән Кәшә арасында кунакка йөреп үтте. Кәшә белән Казма арасы 50-60 км булса да, юл ерак, ат юк (тимер юл турында ул вакытларда сүз дә юк иде), машина юк дип тормадык, җәяү дә, велосипед белән дә юлга чыктык. Яшьлек ерак араларны якынайта, яшьлектә ару-талуны белмисең икән. Бигрәк тә - икәү булганда!.. Күңелең күккә ашып, хыял чиксезлегендә очканда, киләчәкне романтик күз алдына китереп, бер-берең янәшәсеннән атлаганда арырга мөмкинме соң?! 1940-1941нче уку елларында мин дә Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә күчтем. Рәйсә әби Минкашеваларга фатирга урнаштык. Фатирыбыз алты почмаклы агач өй булып, зур ягына без урнаштык, ә кече ягында үзләре торалар. Гомумән, фатир заманына күрә әйбәт иде. Мин бу мәктәптә дә математика укыттым. Көндез мәктәп эше, кичен өйдә бергәләп дәрескә әзерләнү, дәфтәр тикшерү һәм киләчәк тормыш турында хыяллану белән көн, ай үтелгәне сизелми дә кала. Дөньяга киләчәк балага исем эзләү, аны ничек итеп киендерү, тәрбияләү турында хыял диңгезенә чумасың. Без алдан ук, ир бала булса - Ренат, кыз бала туса - Наилә дигән исемнәрне хуп күрдек. Апрель аенда Зәкия декретный отпуск алып, бераз ял итү өчен әти-әнисе янына Кәшәгә китте. Язгы ташу һәм юл булмау сәбәпле, шунда бала таба. Беренче балабыз 1941нче елның 29 нчы апрелендә иртә белән туа. Әнисенең һәм баланың исәнлеге турында миңа телеграмма килде. Мин 1 Майга каршы, мәктәпнең атына атланып, 50-60 километр ераклыктагы Кәшәгә киттем. Бала тапкан ананы һәм яшь баланы шул ук вакытта алып кайтырга мөмкин булмады, шунлыктан, туу турындагы таныклык та Кәшә авыл советында язылды. Зәкиянең әтисе авыл советы председателе булып эшләгәнлектән, оныгының туу таныклыгына истәлек өчен үзенең имзасын куясы килә. Менә шулай итеп әти-әнисе Буа районы Казма авылы гражданнары булсалар да, Ренат Ульяновск өлкәсе Кәшә авылында туган булып санала. Ул вакытта Кәшә авылы Куйбышев өлкәсе, Богдашкин районында санала иде әле. Дөньяга тагын бер Харисов килде. Беренче баланың ир бала булуы сөенеч өстенә сөенеч була, күңел ир бала көткән иде, һәм ир бала туды да. Бала туу турындагы таныклык белән Буа кибетеннән бала приданы сатып алдык һәм шул придан белән төреп, киендереп үстердек улыбызны. Мин яңа коллективка тиз үк ияләшеп киттем. Мәктәпнең директоры Шәмсетдинов - урта яшьләрдәге төпле генә кеше булып, коллективны үз кулында тота һәм коллектив эшчәнлегенә зур йогынты ясый алырлык ихтыяр көченә ия иде. Мәктәпнең завучы Браматкина Лидия - исеме районда танылып өлгергән алдынгы укытучы. Үзе рус телен җиренә җиткереп укытуы белән бергә, башка фәннәрдән дә яхшы ук хәбәрдар иде, дәресләргә анализны теоретик һәм педагогик яктан да нигезле ясый иде. Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбе дә элекке мәчет бинасына урнашкан, классларның кысанлыгы, караңгылыгы, хәтта һава җитмәве кебек уңайсызлыклар сизелеп тора. Коллектив бер максатка омтылып, тату яшәгәндә эштә әллә нинди көтелмәгән уңайсыз хәлләр булмый. Ә коллектив уңышында үз өлешең барын да тоеп эшләгәндә күңел күтәренке була. Без тырышып эшләдек. Тырышып эшләргә намусыбыз мәҗбүр итте. СССР Верховный Советы Президиумы указы белән бүләкләнгән Зәкиягә үз эшендә һич тә сынатырга ярамый. Ә миңа?! Миңа бигрәк тә. Менә шундый хәлләр безне барлык көчебезне куеп, тырышып, үҗәтлек белән эшләргә мәҗбүр итте. Бу елларның тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел. Элек укытучы кадрлар җитешмәгәнлектән, укытучыларны Кызыл Армия сафларына чакырудан вакытлы рәвештә азат итәләр иде. Халыкара хәлнең киеренкелеген искә алып, 1939-40 елларда яшь ир укытучыларны армия сафларына алдылар. Суыксуда бергә эшләгән Шиһапов Ризатдин, Василий Козлов, Түбән Наратбашы мәктәбеннән Бакиров (элекке директор), соңга таба Шәмсетдинов Ш., география укытучысы Габделҗанов, Галиев Гариф (Браматкина ире) һ.б. армиягә чакыртылдылар. Мәктәпләрдә ир-егет укытучыларның сафлары сирәгәя төште. Халыкара хәлнең кискенләшүе илнең хуҗалык тармагына гына түгел, ә укыту-тәрбия эшенең барышына да зур йогынты ясады. Колхозда бер квадрат метр җирне дә кысыр калдырмау, чәчелгән игенне эшкәртү, үскән икмәкнең бөртеген дә югалтмау өчен көрәш барды. Эшкә 20 минут соңгарсаң, эштән чыгаруга кадәр каты чара билгеләнде. Бер кило ашлык югалту җинаять саналды. Дәүләт, колхоз милкенә сакчыл караш һәм җаваплылык бөтен катгыйлыгы белән куелды. Без - укытучылар да - конвейерга баскан эшче кебек, мәктәптә һәр минутны әрәм итмичә, рациональ файдаланып, дәрес бирергә тырыштык. Ил алдындагы бурычны истә тотып, аны тормышка ашыру өчен барлык көчебезне куеп эшләдек, шул юнәлештә агитаторлык бурычын югары хис белән үтәргә тырыштык. Ул елларны кемнең кем булуына карамастан, хезмәт дисциплинасын бозуларга каршы бер үк таләпчәнлек куела һәм бер үк җаваплылык сорала иде. Кайда эшкә гадел таләпчәнлек куелса, шунда эшнең нәтиҗәсе дә әйбәт, коллективта оешканлык та була. Бу еллар безнең буын кешеләрен эш вакытының минуты белән хисаплашырга, эшнең нәтиҗәлелеге өчен көрәшергә, үз мәнфәгате өчен генә түгел, бәлки коллектив мәнфәгате өстенлеге һәм авторитеты өчен көрәшергә, битарафлыкка, әрәм-шәрәм итүләргә каршы аяусыз булырга өйрәтте. Кырда бер килограмм икмәк югалтуны, эш өстендә дилбегә өздерүне, тәртә сындыруны, укучының бер бит кәгазь ертуын безнең күңелләр тыныч кабул итмәде. Үтә сакчыллык, уяу булу хасияте тәнебезнең һәр күзәнәгенә сеңде. Ул заман укытучыларының чәчләре шуңа да иртәрәк агарды, күз төпләренә җыерчыклар иртәрәк ятты. Ул заманнар артта калды. Ул вакытларда безнең экономикабыз безне шулай сак, саран эш итәргә мәҗбүр иткәндер. Ләкин икмәк бөртегенең кадере бүген дә шул ук бәядә. Безнең яшәешебезнең төп критериясе бүген дә икмәк белән үлчәнә дисәк тә һич хата булмас. Түбән Наратбашы мәктәбе Зәкия белән миңа коллективта үз урыныбызны табарга, башкалар эшенә сукырларча иярмичә, алар эшенә азмы-күпме бәя бирергә өйрәтте. Яшь укытучыга һәрвакыт аңардан өйрәнерлек тәҗрибәле укытучылар кирәк. Бигрәк тә синең эшеңә контроль итә алырлык белемле, тәҗрибәле, авторитетлы завуч һәм директор булу зарури. Сугышка кадәр "Коммунизм" колхозы элек Каганович исемен йөртә иде. Ул Буа районында алдынгы колхозлардан саналып, аның председателе Җамалиева Фатыйма СССР Верховный Советы депутаты булды. Шушы елларда тракторчы Галимов Ленин ордены белән бүләкләнде. Шушындый данлыклы кешеләр белән алдынгы колхозда агитатор булып эшләү безгә өстәмә рухи көч тә бирә иде. Районда беренче булып, бу колхозда сарык фермасы төзелде, атлар өчен яңа конюшня салынды. Колхозның төп тарту көче - атлар. Алар көрлеге, эрелеге белән, дирбияләренең яхшылыгы белән районда данлыклы иде. Шунысы истә: бу колхоз ул елларны күл аръягына карбыз чәчеп, аннан мул уңыш алды. Колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирүдән калган уңышны Буа базарында саттылар. Һәвәскәр бакчачы Кәлимулла карт кавын да үстерә иде. Ул вакытларда дан тоткан колхоз, Җамалиева Фатыйма район советы башкарма комитеты председателе булып киткәч, елдан-ел артка кала башлады. Сугыш башлану. Медаль булышты Горький шәһәрендә минем бертуган апам Мәсрура яши. Хәнәфия абый уллары Хәлилрахман һәм Хәбибрахман да, шунда китеп, эшкә урнаштылар. Әтиемнең апасы Өммеһани уллары Мирзакрам белән Исмәгыйль абыйлар, авылдашлардан Әһлулла абый мине дә Горькийга эшкә чакыралар. Без Зәкия белән икебез дә үз эшебезне яратабыз. Безнең инде ярыйсы гына педагогик эш стажыбыз да бар. Эшне ташлыйсы килми. Алар безне төрле яктан ышандырырга тырышалар. - Син училище белеме белән курсларда укып, тиз үк башка профессия үзләштерә аласың. Ир-егетнең эше заводта, ул җаваплырак, катлаулырак эш башкарырга тиеш, - диләр. - Күпме хезмәт хакы аласың? 42 сум?! Заводта өчләтә, дүртләтә акчаны күбрәк эшлисең. - Әнә, кара, Хәлилрахман абыеңа. - Да, брат, мин 4 класс белем белән дә 110-130 сум зарплата алам, - ди Хәлилрахман абый. - Син инде ничәнче мәртәбә эш урыныңны алмаштырдың? Нинди квартирда торасың?! - Минем квартирны күрсәң, исең китәр, - дип куя Әһлулла абый. "Барысын да кадрлар хәл итә" лозунгы яшәгән вакытта яңа квалификация үзләштерүе артык читен булмас иде, әлбәттә. Зәкиягә дә эш табачакларын ышандырып үгетли торгач, без җәй көне Горький шәһәренә семья белән кунакка барырга булдык. Минем Горький шәһәрендә айлап торганым булса да, Зәкиянең, әнкәйнең булганнары юк. Әнкәй апамны, аның 7 айлык улы Сәгыйтьне бик сагына. Хәнәфия абыйлар кызлары Разияны безгә ияртеп, абыйлары янына җибәрәләр. Безне әткәй ат белән Буа автостанциясенә илтте. Буадан 24-26 урынлы кечкенә автобуска утырып, җәйге кызу көндә ерак сәфәргә кузгалдык. Уйлап карагыз, ай ярымлык бала белән 120 километрлы тузанлы дыңгырдык юлны автобуста үтүнең ни икәнлеген! Безгә бу вакытта беркем дә "ярамый" дип, киңәш бирмәгән, күрәсең. Ул вакытларда баланы урак өстендә кырда, ындырда табу гадәти күренеш булып, атна-ун көннән анасы хуҗалыкта теләсә нинди эш башкарган. Шул күзлектән карап фикер йөрткәндә, ай ярымлык бала "карт" бала булып саналгандыр инде... Исән-имин Казанга килеп җитеп, Мәҗитова Әминә апаларда бер кич кунып ял иткәннән соң, пароход белән Горький шәһәренә юл тоттык. Зәкия белән минем Казанны күргәнебез булса да, әнкәй белән Разияның беренче күрүләре. Хәзерге Кави Нәҗми һәм Бауман урамнарындагы мәһабәт йортлар, халыкның күплеге аларны хәйран калдырды. - Бу тамаша халыкны ничек туйдыралар икән дә, кайда гына урнаштырып бетерәләр икән?! - дип аптырыйлар. Алар өчен пароходта баруы да бик күңелле. Әнкәй белән Разияның Иделне дә беренче күрүләре. Аерым каютада булмасак та, пароходта бала өчен артык кыен булмады. Җәйнең матур вакытында пароходта йөзүләре бик күңелле. Алдан хәбәр итмәгәнлектән, безне Горькийда каршы алучы булмады. Без Мирзакрам абыйларга юл тоттык. Алар безне ачык чырай белән каршы алдылар. Иртәгесен Разияны абыйларына, Мызага озатып, үзебез Идел аръягындагы пыяла заводы барагында торучы Мәсрура апа янына киттек. Мөстәкыйм җизнинең военкомат аша берничә айга сборга алынуын хат аша белгән идек. Яшь баласы булганлыктан, апа әлегә эшләми. Туганнарга, авылдашларга барып-килеп йөргәндә шәһәр белән дә танышасың. Шәһәр Казаннан матуррак, зуррак күренә. Аның автомобиль заводы үзе генә дә ни тора - бөтен бер шәһәр. Элекке ярминкә урыннары, Ока аша салынган күпер шәһәргә матурлык өсти. Идел ярындагы крепосте - Кремльнең тышкы һәм эчке күренеше Казанныкыннан кайтыш күренә. Горький шәһәренең Казаннан өстенлеге шунда: кибетләрендә куллану товарлары һәм азык-төлек күбрәк, төрлерәк. Алдагы якшәмбедә безнең хөрмәткә Мирзакрам абыйлар кунаклар чакырырга тиеш булып, чакыру кәгазьләре дә җибәрделәр. Мин якшәмбе көнне иртүк Хәлилрахман абыйларга киттем. Ул килергә чыкканчы мин анда барып җитәргә тиеш идем. Кызганычка каршы, мин аны очрата алмадым. Разияның әйтүе буенча, аны каядыр чакырганнар. Мин, Разияны ияртеп, кайтыр юлга чыктым. Трамвай тукталышында халык төркеме радио тыңлый. Бу белдерү В.М.Молотовның Германия фашистларының СССРга каршы сугыш башлавы турындагы хөкүмәт белдерүе иде. Менә шул белдерүдән соң шәһәрнең тынлыгы югалды. Халык йөзендәге елмаю качты, халык кырысланды. Шәһәр халкы кибеттән күзенә күренгән, сатылышта булган товарны ташый башлады. Без кайтканда Мирзакрам абыйга фронтка китәргә повестка килгән иде инде. Кунак җыю шатлыгы кинәт кенә сугыш кайгысына әйләнде. Туганнар белән аралашу, шәһәр белән танышуны онытып, өйгә кайту хәстәрен күрә башладык. Тимер юл вокзаллары пассажирлар өчен ябык, билетлар сатылмый. Пароходка түбән агымга таба билетлар сатылса да, кассага баш тыгарлык түгел. Ул вакытта орден, медальле кешеләр өчен бик зур өстенлекләр бар иде. Орден, медальләрнең дәрәҗәсенә карап акча түләнә, чиратсыз әйбер сатыла. Зәкиянең "За трудовое отличие" медале книжкасы ярдәме белән мин чиратсыз, көч-хәл белән Тәтешкә кадәр билет алдым. Без пристаньда. Пароходларның күплегенә исең китәр. Әйтерсең лә бөтен Идел пароходствосыннан бергә җыйнаганнар. Үзебез утырырга тиешле пароходны озак эзләргә туры килде. Ниһаять, табып, кереп урнаштык. Ыгы-зыгы, кычкырыш, орыш, елау. Пароход кузгалгач, халык та тына төште. Барысы да җайлашты кебек, ләкин бу тышкы тынлык кына, бу дәһшәтле көннәрдә, минутларда күңелләр тынычлана аламы соң? Һәркемнең үз кайгысы. Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. "Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде", - дип елый. Бу көннәрдән һәркем өчен кайгыны немец фашистлары китерде. Бу минутларда кайгы аерым кешеләргә генә түгел, ил өстенә төште. Икенче көнне безнең билетларыбызны тикшерделәр. Шушы ыгызыгыда тикшерүнең бер дә кирәге юк кебек. Бәлкем, кирәк тә булгандыр. Без үзебез утырырга тиешле пароходка утырмаганбыз булып чыкты. Безгә штраф түләттеләр, ярый әле, куып төшермәделәр, шунысына шатландык. Горькийга барганда киң Идел өстенә карап, ярларындагы урман-болыннарны күзәтеп, акчарлаклар шавын тыңлап барсак, кайтканда исә алмаштырып куйганнармыни Иделне - су өстендә ямь беткән. Акчарлаклар кычкырмый, ә чырыйлап акыра кебек тоелды. Юлаучылар йөзендә елмаю күрмәссең, моңсу йөз, күз яше. Тәтеш пристанена килеп төшсәк, монда да шул ук ыгызыгы. Бер ишеләре гармунга кушылып үзәк өздергеч җыр сузса, икенчеләре күз яше коя. Елашып саубуллашулар. Озатырга килүче олауларның саны юк. Көтмәгәндә мин авылдашыбыз күрше Җиһанша абыйны очраттым. Ул Галиуллин Карибулланы фронтка озата килгән. Ул безне үзенең олавы янына алып китте. Без олаучыны Идел буенда пристаньда ук табуыбызга бик шатландык, уңай булды. Карибулла абыйны озаткач, юлга чыктык. Юлда олаулар, олаулар. Каршыга - фронтка китүчеләр, Буа ягына исә озатып кайтучылар агыла. Без авылга кайтып ирештек. Миңа военкоматка комиссиягә барырга повестка килгән булган. Авыл советыннан өйдә юклыгымны военкоматка хәбәр иткәннәр. Тормышны ничек җайларга, әгәр мине фронтка алсалар, Зәкияне кая калдырырга?! Әти-әниләр белән озак киңәшкәннән соң, Зәкияне буш урын булганда Казма авылы башлангыч мәктәбенә эшкә урнаштырырга дигән карарга килеп, Буа РОНОсына гариза бирдек. Казма мәктәбе мөдире Гатауллинны сугыш башлану белән фронтка җибәргәннәр. Зәкияне РОНО Казма мәктәбенә мөдир итеп билгеләде. Әтиәниләр, сеңел булган йортта Ренат ялгыз калмас, сыерлы йортта тамагына сөт тә эләгер. "Ирек" колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх абый да фронтка китеп, колхоз хисапчысыз калган. Уку елы башланганчы, вакытлы рәвештә, мине идарә хисапчылыкка чакыра. Шушы мәхшәр заманында эшләмичә, комиссиягә чакыруларын көтеп, кул кушырып утыр аторган чакмы?! Булышу нияте белән "Ирек" колхозына хисапчы булып эшкә кердем. Авылда кызу урак өсте. Эш куллары җитми. Ирләрне, комиссиядән үткән таза атларны фронтка алалар. Колхоздагы радиоалгычны районга илтеп тапшырганнар. Колхозның автомашинасын шофёры Шиһапов Сахабетдин белән фронтка озатканнар. Урып-җыюда булышырга солдатлар китерделәр. Аларны азык-төлек, фатир белән тәэмин итәргә кирәк. Район заданиесе буенча окоп казу өчен кешеләр туплап җибәрергә кирәк. Авылда-тылда да фронт кебек. Оборонаны ныгыту эшләренә кеше туплаудан да читене юк. Авыл халкының эшкә яраклы кешеләренең исемлеген көн саен барларга, "окоп" эшенә кеше җибәрергә кирәк. Планны үтәү - закон. Колхоз рәисе Мөхитов Салих та фронтка киткәнлектән, "Ирек" колхозына җитәкче итеп Черкеннән Фәсхетдинов Фәйзрахманны китерделәр. Ул, үзен чит авыл кешесе дигән булып, барлык эшне миңа йөкли. Авыр иде бу вакытларда һәркемгә. Әнкәйне дә Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Алты солдат фатирга керде. Өйдә хозяйка булып Зәкия калды. Соңга таба апа да баласы белән Горькийдан безгә кайтып төште. Аның каенанасы-каенатасы Карлыныкылар. Әткәй колхозда атлар карый. Энем Мирзагабдуллага әле - 15, сеңлем Һаҗирәгә - 13, энем Фатихка - 11нче яшь кенә. Ярый, өскә снаряд, пуля яумый. Көне-төне эштә. Түзәргә туры килә, вакыты шундый. Миңа, военкоматка комиссиягә чакырып, повестка килде. Ныклап тикшергәннән соң, "хезмәт армиясенә генә ярый" дигән элекке күрсәтмә-нәтиҗәне бозып, "годен к строевой службе" дигән нәтиҗә ясап, повестка көтәргә кушып җибәрделәр. Дөрестән дә, "кулак токымы" буларак кыйналганнан соң, минем уң күзем начар күрә иде. Шуңа да мин чираттагы армия хезмәтенә алынмый калган идем. Август ахырында фронтка китәргә повестка килде. Алдан әзерләгән сохари, киемнәрне төяп, билгеләнгән тавыкны суеп, капчыкка салып, елаш, ыңгырашу, саубуллашулардан соң, авылдан берүзем чыгып киттем. Авылда мине озатырлык яшьтәшләр дә, кордашлар да юк. Карты - карт, яше - яшь. Мине әткәй ат белән озата барды. Кичкә кадәр военкомат янында боерык көтеп торсак та, бу кичне безне, кабат чакырганчы дип, авылларыбызга тараттылар. Авылга кайту бик күңелле, ләкин, белмим күпме вакытка?! Мин повестка алып та 3 мәртәбә авылга кайттым. 1941 елның 22 октябрендагы чакыруда безне фронтка озаттылар. Ул көнне Буа районыннан 22 кеше чыгып киттек. Черкен авылыннан Шәрәфетдинов Гайнетдин ("Искра" колхозы хисапчысы), Фроловодан Лаврентьев (мәктәп директоры), Бик-Үти авылыннан Шиһапов Шакир ("Спартак" колхозы хисапчысы), Аксу авылыннан авыл советы секретаре Зиннәтуллин Галимулла, Исәк авыл советы секретаре Мәрданов Галимҗан, Югары Лашчы авыл кибетчесе Хәйретдинов Изахетдин. Калганнарыбыз Буа аръягыннан чувашлар, руслар булып, барыбыз да язу-сызуда эшләгән кешеләр булып чыктык. Канаш аша Казанга киттек. Казан военкоматында 3 көн торганнан соң, безне Васильево тимер юл станциясенә китерделәр. Васильевода 40-41 градус суыкта, ягылмаган бинада көн үткәрүләре, зәмһәрир суыклары, ай-һай ла, үзәккә үткән иде. Идел суы катып, Югары Осланнан ат белән йөри башлагач, Васильевога ат белән әткәй миңа азык китерде. Шул вакытта ашаган пилмәннәрнең тәме әле дә авызда кебек, әйтерсең лә гомердә беренче пилмән ашау. Мин Васильево станциясе янындагы кибеттән улым Ренатка кара йомшак хром аяк киеме сатып алып, әткәй артыннан җибәргән идем. Озак та үтмәде, Зәкия миңа Ренатның фоторәсемен хатка тыгып җибәрде. Башында ак йон башлык, өстендә Зәкиянең үзе теккән пальтосына кулдан бәйләнгән ак яка уралган, аягында оекбаш өстеннән мин җибәргән аяк киеме, тулы бит, түгәрәк йөз. Мин ул карточканы блокнот эчендә бик кадерләп кенә йөрттем. Туган җир, авыл, әти-әни, туганнар, улым һәм әнисе Зәкия искә төшкән вакытларда шул фотога карап, сагынуымны, авырлыкларны, хәсрәтләремне басарга тырыша идем. Һәркем сугышка киткәндә дулкынлана. Сугышның һәр минуты куркыныч, менә шуны йөрәгең белән сизә торып, яу кырына чыгып киткәндә, барлык якыннарың белән саубуллашасың, бәхилләшәсең, хәтта васыятьләр әйтеп-язып калдырасың. Мин дә фронтка чыгып киткәндә, әллә исән-имин кайта алам, әллә юк, дип, Ренатка васыятьнамә язып калдырган идем. Ул дулкынлану көннәрендә мин васыятьнамәне нинди эчтәлектә язганмын, һәрхәлдә, яхшылыкны, изгелекне, кешелекле, гыйлем иясе булуны, бигрәк тә әнисенә карата мәрхәмәтле, әнисенең төп таянычы булуны теләп язганмындыр, дип уйлыйм. Менә шушы юлларны язганда сандык төбеннән шул альбомны алып карасам да, васыятьнамә язылган битләрне тапмадым. Зәкия дә бу турыда бернәрсә дә белми. Васыятьнамәнең юклыгы гаҗәп! Тәүфикъ абый фронтка киткәндә аның артыннан Казанга азык-төлек җибәргәннәр иде. Тәүфикъ абый аны Казанда Садыйкова Хәдичәбану апаларга калдырган. Миңа ул турыда хат аша хәбәр итсәләр дә, адресы күрсәтелмәгән иде. Хат ул елларда бик тиз йөри иде. 1930 нчы елны әткәй Сария белән мине Казанга укырга кертергә алып килгәндә без Хәдичә апаларда булган идек. Хәтерне җигеп, шул фатирны эзләргә туры килде һәм таптым да. Өйдән килгән азыкның тәмен үзе ачлы-туклы торган кеше генә чын мәгънәсендә аңлый алыр. Бик тәмле иде ул азыклар. Минем өчен генә түгел, ә башка милләт халыклары да бик мактап ашадылар һәм бик еш искә төшереп сөйләделәр. Менә шул чакларда авызга су килә иде. 1942нче елның 23нче февралендә - Кызыл Армия туган көнне - 689нчы артиллерия полкы каршында без Хәрби Ант бирдек. Хәрби Ант бирү - фронтка җибәрелү вакыты якынлашуына ишарә. Озак көтәргә туры килмәде, безне март урталарында фронтка озаттылар. Хәрби хәзерлек дигәннән, без Морзе алифбасын, телефон аппаратын, элемтә үткәрүне, команданы кабул итү һәм тапшыруны, полевая радиостанция белән эш итәргә өйрәндек. Чын радистлар булмасак та, вакытына күрә безне дә дивизионда радистлар дип йөртәләр иде. Артиллеристлар исә үзләренең гаубица-пушкаларын сугышка - позициягә әзерләү, маскировать итәргә, дөрес прицел алырга, тиз арада заряжать итәргә өйрәнделәр. 152 миллиметрлы гаубица-пушка 40-43 килограммлы снарядны 10-12 километр дистанциягә кадәр, хәтта аннан да ераграк ата ала. Әмма сугыш вакытында фронтның алгы сызыгыннан 6-7 километр тылда урнаштырыла. Гаубица-пушканы чылбырлы тракторлар тартып йөри. 1942 нче елны каршы алу нык истә калган. Яңа елны артпостта каршыладык. Солдатлар үзара акча җыеп, Васильево пекарнясыннан берәр икмәк сатып алып, аны ике сәгать эчендә (1100-1200гp.) ашап та бетердек. Ә кайберләребез бер ашауда ашап бетерде. Бу - безнең ни дәрәҗәдә тук торуыбызга бер дәлил. Тамак тук булса, беркем дә: "Безне тизрәк фронтка җибәрегез", - дип әйтмәс иде, тизрәк фронтка җибәрүне үтенмәс иде. Ә без үтендек. Әдәби хәзинәләребез Зәки Вәлиди Туган ХАТИРӘЛӘР Дивана Муллагол Анам фарсычаны бары тик аралашу теле буларак кына түгел, шагыйрьләр теле буларак өйрәнгән, XII йөзнең Иран суфи шагыйре Аттар белән XVIII йөздә яшәгән Бохарада түркчә белән рәттән фарсыча язучы суфи Аллаһиярның үгет-нәсихәт бирүче мистик фикерләрен укып та фарсы теленә гашыйк иде. Мин сабый чакта безнең өйгә бик еш килеп йөри торган Муллагол Дивана исемле берәү бар иде, ул дәрвиш илле яшьләрдә булгандыр, анам Муллагол дәрвишнең нык тәэсирендә булгандыр, дим. Санкем-кыпчак ыруыннан булган ул дәрвиш Төркестан (Сыр-Дәрьяда "Яси") шәһәре тирәсендә яши иде булса кирәк, безнең тарафларда бик мәшһүр булмаган Ясәви тарикаты әгъзасы иде. Кычкырып дини шигырьләр укый, башын алга, артка ташлап бии. Накшбәнди тарикаты әгъзасы булса да, атам зикерләрен авыз эченнән генә, тавышсыз гына укый торган иде. Башкаларның "йа-һу" дип аталган зикер (Аллаһның исемен кабатлау) кылуларын атам рәхәтләнеп тыңлый иде. Намаз тәмамлангач, ул Муллаголга гарәп телендә, суфи дусларын искә алып, "йа ху" дип сикереп, бөтерелеп биергә куша иде. Биюгә охшаган бу сикерүләр башны алга, артка атып, сәер хәрәкәтләр ясап, фарсыча "әррә", ягъни "пычкы зикере", түркчә "чапкын" дип кычкыралар. Муллаголның мәчеткә бармыйча, өебездә кылган намазларыннан соң зикер итүләре анама бик тә ошый иде. Анам бу дәрвишнең түркчә вә фарсыча укыган шигырьләрен яттан белә, миңа да ятларга куша, кайберләрен дәфтәренә дә язып куя торган иде. Болар дини, әхлакый шигырьләр иде. XII йөзьелның бөек түрк суфые Әхмәт Ясәвидән анам күчереп алган суфичылык шигырьләре гаҗәеп дулкынландыргыч гүзәл иде. Мәсәлән: Юлын тапкан изгеләрдән юл сорасам, Аларның тезенә башымны куеп, йөземне сонсам булмасмы? Биек тауларның түбәсенә менеп дәрвиш булсам. Болытларны болгатып, мул яңгырлар яудырсам. Корырга йөз тоткан агачларны терелтеп, багъ ясасам булмасмы? Шоңкар кошы кеби болытларга орынсам. Аска томырылып, җәнлекләр ауласам, аучы булсам. Чыпчыкларга кушылып, Аллаһның исемен туксан мең кабатласам. Былбылларга кушылып, уңга, сулга очсам булмасмы? Һич онытасым юк. Муллагол бер бәйрәм көнне безгә килде. Пәйгамбәр турында бу хикәятне барысы да белә. Хикәтнең эчтәлеге болай. Бер бәйрәмгә бай балаларының матур итеп бизәлгән дөяләргә атланып килгәнен күреп, бер ятим бала: их минем дә дөям булсын иде, дип җылый икән. Бу фәкыйрь ятим баланы сөендерер өчен, пәйгамбәребез дүрт аякланып дөя булган да, ятимне сыртына атландырган һәм халык арасында дөя кебек чаба башлаган. Әбү Бәкер моны күреп әйткән: бу эш сезгә килешми, дигән. Алайса, дигән пәйгамбәр, бала астындагы дөяне сатып ал да, бала пәйгамбәрне азат итсен. Әбү Бәкер балага алты данә әчтерхан чикләве биреп, "дөяне" сатып алган, пәйгамбәрне азат иткән. Муллагол да мәчет янына тупланган җәмәгать янында мине иң өстенә атландырып, шушы хикәятне җырлап күрсәтте. Атам алты чикләвек биреп дөя вазифаларын башкарган Муллаголны азат итте. Шәмес-и Тәбризигә нисбәт ителгән бу түркчә шигырьне атам миңа укый иде. Белсә иде ул сабый, ул дөянең йөгене, Ун сигез мең галәмне бирсә дә бирмәс иде, йа. Бу бер кече театр парчасы кебек иде. Әлеге ятим сабый бала үзенең астында кем булганын белми. Белсә иде, бөтен дөньяны, хәтта галәмнәрне бирсәләр дә сатмас иде, шушы мәгънәне аңлагач, мин җылый башладым, чөнки Муллагол пәйгамбәр иде, атам - Әбү Бәкер сыйфатында гына иде. Муллагол кайбер дини шигырьләрне курай уйный-уйный, җырлый-җырлый сөйли. Ул Ислам йолаларын шушы шәкелдә сабыйлар һәм олылар каршысында җанландыра иде. Аның өйрәтүенә күрә, фарсыча шигырьләр сөйләүче мәшһүр суфи Шәмс-и Тәбризи шул ук вакытта түркчә шигырьләр дә сөйли, биюләр дә башкара, мөселманнарны алгысыта, дулкынландыра торган була. Муллагол Урыс-Япун сугышында һәлак булды. 1918 елда түнтәрелеш (иһтилал) заманасында бер бүлек гаскәр белән өйгә кайткан идем, шунда Муллаголга кагылышлы бер дәфтәрнең бездә сакланганын күрдем. Атам белән анам Муллаголдан ишеткән фарсыча, түркчә шигырьләрне шушы дәфтәргә терки барганнар, ул һәлак булганнан соң, хәтерләрендә сакланганнарын да өстәгәннәр. Бу шигырьләрне атам Муллагол белән берлектә сөйли иде, күбесен ялгыз калганда исенә төшерә иде. Алар - шулкадәр шомаҗанлы шигырьләр иде ки, алар инсанның хәтеренә җиңел кереп утыра, үзләреннән үзләре күңелеңә кереп, шунда кала торган әсәрләр. Муллаголның сәер гадәтләре дә бар иде. Мәсәлән, бервакыт ул атамның ниндидер бер нәрсәсен чәлдерде. Атам "алса, алсын" гына диде. Ләкин атамның Мәккәдә кемдер бүләк иткән көмеш кесә сәгате югалды. Атам Муллаголны тоткан да чабаклаган. Эре гәүдәле булуына карамастан, "алмадым, чәлмәдем, муллам, дустымның малы дип кенә, бик ошатканга гына алганыем", дип җылый бичара, үзе һаман сөйләнә: "алтынчы алтынны никадәр кыйнаса, алтын матурлана гына бара", дип фарсыча шигырь укый башлады. Чыннан да Муллагол карак түгел иде, фәкать ул якыннарының, дус күргәннәренең генә әйберләрен сорамыйча алгалый торган иде. Ул безгә яз айларында килеп чыга торган иде. Өебезнең мәдрәсә тарафындагы "алачык" дип атала торган җәйлек бүлмәдә яши иде. Җәйге ашханәбез дә шунда иде. Без - бала-чага да җәен шунда яши идек. Муллагол бер килешендә анам аның хөрмәтенә кәҗә суйдырды. Казанга салыр өчен ит турый башлады. Муллагол, зур гына бер кисәк итне алып: "бусы Маһмайга", дип эткә ташлады. Анам кулындагы чүмече белән Муллаголның башына сукты. Муллагол шушы вакыйгага туры китереп фарсыча шигырь сөйли башлады һәм, бездән 150 чакрымда булган хатынына мөрәҗәгать итеп: "Рәхинә-ә, остазбикә мине кыйный!" дип кычкырды. Аның бу чүмеч вакыйгасында сөйләгән шигырен анам онытмаган, Муллаголның дәфтәренә ул шигырь анам кулы белән язып куелган. Мәгънәсе: "хуш ис мине ашханәгә чакырды, ул минем башыма чүмечен кундырды". Бу шигырь мизгелдәк буларак шундук чыгарган шигырь түгел икән, шушы вакыйгага туры китереп, ул ятлаган меңләгән шигыре арасыннан сайлап алып сөйләгән икән. Коръән аятьләрен дә ул шулай оста куллана иде; мин дә аңа охшарга тырышып карыйм. Муллагол мине бик ярата иде. Сабый чагымда ул миңа түркчә, фарсыча әхлакый шигырьләр ятлата иде. Мисалән: - Килгән кунакны ачык йөз белән каршыласаң, Аллаһ сиңа чиксез нигъмәтләр бирер. И олан, инсаннарны телең белән рәнҗетмә, юкса син Аллаһны үзеңнән биздерерсең... Һавадагы кошларга балыкны җим буларак биргән Аллаһ, бәләкәй бәндәсенә дә хөкемдарлык дәүләте бүләк итә алыр. Ләкин ул соңгы шигыренең мәгънәсен сөйләмәде. "Зур үскәч, аңларсың" гына диде. Мин дә артыгын сорашмадым. 1918 елда Башкортстанда хөкүмәттә рәислек кылганымда атам сорады: "хәзер Муллаголның шигырен аңладыңмы инде?" диде һәм шигырьне яттан укыды. Аның авызыннан чыккан парчаларны мин Иран әдәбиятын бик мөкәммәл белгән азәрбайҗан кешесе Ахунд Йосыф Талипзадәгә (1922) сөйләп күрсәттем, ул миңа бу шигырьләрнең XII-XIII йөздә яшәгән Иран шагыйре Аттардан вә Җәләлетдин Румидан алынганлыгын аңлатты. Муллагол тарихтан да хәбәрдар иде. Мәсәлән, Сәлҗук хөкемдары Санҗар белән Караханлы Арслан Хакан ул заман Сыр-Дәрья елгасы буйларын мәркәзгә әверелдермешләр икән. Түрк суфие (мистигы) Шәех Әхмәт Ясәви янына йомыш белән килгәннәр капка боҗрасын какса, остаз һәрвакыт чыга икән, җиргә тезләнеп баш орып, шәехнең аягын үпкәннәр турында Муллагол бер шигырь сөйләде. Мин моңа уйдырма дип ышанмадым. Әмма бу шигырь Руми иҗатыннан булып чыкты. Бик яшь булуыма карамастан, Муллаголның миңа өйрәткән шигырьләрен ул чагында җитдигә санамадым, баксаң, ул аларны бөек шәхесләребезнең иҗатыннан алган икән, шуны белдем. Остазым Зәки Хәлфә дә, мин дә, анам Муллаголның башына чүмеч белән суккан чакта ватанында, ягъни ерак-еракларда калган хатынына ишеттерергә теләп кычкырганын уен, кылану гына дип аңладык, "карак" дип үзенә яманат тактык. Атам исә аны галимгә, әүлиягә саный иде, миңа аның "алкышын" ягъни догасын кабул кылырга киңәш итте, Муллаголның каргышыннан, бәддогасыннан саклануымны теләде. Мин аны күрше авыллардагы дусларына үз атым, үз арбам белән йөртә идем. Шул чакларда Муллагол миңа фарсы вә Чыгытай әдәбиятын өйрәтте. Суфичылыкның Исламият түренә, халыкның эченә ничек үтеп кереп, киң җәелгәнен аңларга миңа ул ярдәм итте. Ул ихлас булмаганнарга катгыян якынаймады. Атам да дин юлында артыгын кыланганнарны каты тәнкыйтьли иде. Мәсәлән, атам мине иртәнге намазга уятырга кушмый иде. "Ул әле сабый гына, намазның тәмен дә белми әле ул, нигә аны ирексезлисез!" ди иде. Янә бер хикәя: үземне белә башлаганнан бирле "агай" дигән кунагыбыз өебезнең диварына зур бер такта элеп куйдырды. Моның кыр-кырларында Ясәвидән, Аттардан вә башка суфый шагыйрьләрдән алган түркчә, фарсыча шигырьләр беркетте. Урта өлешләрендә исә, хәтеремдә сакланганча, өч дәрвишнең башы ясалган иде, аларның күзеннән зәңгәр чишмәдәй яшьләре ага, күл хасил итәрлек, авылны басарлык күз яшьләре. Бу дәрвишләр "аһ-ун мин әл-ишык", ягъни "аһ, бу гыйшык, Аллаһ. Аллаһ", дип акыралар үзләре. Мин Муллаголдан сорадым: - Агам, бу ни? Алла уртада юк, аның кайда булганы да күренми. Алар Аллаһка гыйшык тоталармы? Алла бит ул Ләйлә түгел, Мәҗнүннәр Ләйләгә гашыйк булсын! Күз яшьләре елгалар хасил итәрдәй булырмы? Болай сорасам, атам мине чабаклаган булыр иде, "син дуңгыз", дип ачуланыр иде, - дидем. Муллагол хафада иде: - Мелла, син ни сөйлисең? Бала кешедә суфичылыкны аңлау кабилияте юк! Суфичылыкны аңлавы бик авыр. Алла аны шулай яраткан инде. Бала зиһенле була ала, суфый була алмас, бала старшина була алыр, шәех яки мөрид, суфи була алмас, - диде. Атам аның бу сүзләренә һич тә каршы төшми иде. Муллагол Исламияттә "голамә -и русум" дип аталган муллаларны һич сөйми иде. Муллалыктагы артык рәсмият (артыгын кылану, фанатиклык) йөзеннән агам Хәбиб Нәҗҗар вә авылыбыздагы Бохара тибындагы кадимче Кәшшаф муллага һич якынлашмады. Дивана Муллагол һәлак булганда, миңа нибары 14 яшь иде. Һәлак булганнан соң, ул миңа ятлаткан шигырьләрне анам-атам ярдәме белән тикшердем, өйрәндем. Атам-анамның эчке уйларын мин фәкать 1918 елда Муллаголның атам-анам кулындагы дәфтәреннән вә ян-якларга атам тарафыннан язылган искәрмәләрен якыннан өйрәнгәч кенә аңладым. Урысча өйрәнүем Алты-җиде яшьләремдә мин гарәпчә-фарсыча белән берочтан урысча да өйрәнә башладым. Бу өч телне яшьли тирәнтен өйрәнүем миңа тормыш юлымда бик нык ярдәм итте, бик күп вакытымны янга калдырды. Бәлигъ булгач, тел өйрәнәсе урында мин башка бер мөһим эшләр белән мәшгуль булдым. Ни өчен мин бик иртә урысча өйрәндем? Атам гаскәрдә чагында урысча белмәгәннән иза чиккән. - Углым булса, мин аны иң беренче чиратта урысчага өйрәтәчәкмен, - дип ул ант иткән. Атам сөйли иде: - "Төшләнү" дигән нәрсә бар. (Җенси өлгергәнлек чорында ир-егетнең йокыдагы төшләнүе. - Р.Б.) Төшләнгән кеше госел тәһарәте алырга тиеш. Төнлә төшләнгәннән соң, госел тәһарәте алып маташканда, казармада кизү торучы субай мине күреп алды да аерым бүлмәгә ябып, идәнгә яткызып, өстемә ком тутырылган авыр капчык бастырып куйды. Урыс гаскәрендә хезмәт итүче дагыстанлы субай, сәгатьләр буе интегеп ятучы солдатны күреп: - Бу ни? - дип урыс субаеннан сорый, урыс субае эшне аңлатып биргәч, дагыстанлы: - Алайса, бу солдат җәзасын минем янда узар, бир аны миңа, ди. Дагыстанлы субай атамны үз бүлегенә алып китә. Урысча белмәгән атам аның белән фәкать гарәпчә генә аңлаша. Җәза вакыты узгач, дагыстанлы атамны кире үз бүлегенә кайтара һәм әйтә: - Бу яхшы егет, син моннан чавуш (кече командир) яса, ди. Шуннан атам чавуш булып китә. Әмма урысча белмәү сәбәпле, байтак кыен күрә. Хезмәттән соң атам мәмләкәтенә кайтып өйләнә вә: - Балам угыл булса, иң башта аны урысчага өйрәтәчәкмен, - дип ант итә. Авылыбызда урысча мәктәп юк, күрше Макар авылында гына бар иде, әмма атам мине анда җибәрергә теләмәде, үз мәдрәсәсендә, урысча шәһәр мәктәбен Русиядә бетергән Габдеррахман Миңлебаев исемле бер татар бар иде, мине урысчага өйрәтер өчен шуны куйды. Ахмар авылында атамның бер дусты яши иде, шуның улы да урысча шәһәр мәктәбен тәмамлаган икән, аның исеме Шаһибәк Үзбәков иде, ике елдан соң Шаһибәк Үзбәковны атам үз мәдрәсәсенә урыс теле укытучысы итеп чакырды. Габдеррахман киткәч, бу зат миңа урысча дәресләр бирде. Унбер яшемдә чакта Шаһибәк мәктәптә узган башка дәресләрне дә урысча өйрәтеп, язга чыккач, миннән имтихан алырга булды. Кышын Макар авылындагы мәктәпкә берничә тапкыр барып килдем. Көзен шунда (Макар авылында) имтихан тапшырдым. Мәктәпнең мөгаллиме Мифтах Карамышев имтихан тапшыруым турында шаһәдәтнамә дә бирде. Дүрт ел дәвамында хосусый дәресләрдә урысчаны үз укучыларыннан яхшы өйрәнгәнем турында да әйтте һәм мине Эстәрлетамакка урысча укырга җибәрергә кирәк, дип киңәш итте. Мин үзем дә шуны бик тели идем. Ләкин атам-анам мине урыс мәктәбенә бирергә риза булмады. Әмма кадимче Кәшшаф мулланың: мулла ага углын урыс мәктәбенә бирә икән, дигән сүзе мине Эстәрлетамакка бару шатлыгыннан да мәхрүм итте. Көз кергәч (1902), мине Үтәктәге агамның мәдрәсәсенә җибәрделәр. Үтәктә укуым (1902-1908) Бу авыл безнекеннән 14 чакрым ераклыкта урнашкан һәм агамның авылы безнекеннән нык аерылып тора иде. Мин агамның өендәге бик бай китапханәсендә еш кына куна кала идем. Кафи Сатлык угылларының бишесе дә имам вә өч кызының кияве дә имам иде. Олы углы Хәбиб Наҗҗар исеме аталган Кучкар Әмирханның бай сәүдәгәр углы тарафыннан Казанга җибәрелеп, ул заманның иң бөек остазы вә фикер иясе, мәгълүм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанида укыган, соңра аның мәдрәсәсендә шөһрәтле бер хәлфә, ягъни мөдәррис дәрәҗәсе алган, Ислам тарихына кагылышлы "Мифтах эл-Тәварих", ягъни "Тарихларның ачкычы" исемле татарча әсәрен язып бастырган вә Ислам метафизикасына кагылышлы танылган мәдрәсә китапларына гарәпчә аңлатмалар бирүче дә ул. Гарәпчә аңлатмаларын, язучыларның тәрҗемәи хәлләрен, китапларын ул төзәтмәләр ысулы белән язган. Ул аңлатмаларының күп өлешен агамның аркадашы Хәмид Шәңгәрәй белән берлектә язган. Агамның гарәп әдәбиятыннан тәрҗемә иткән "Кальюби" турындагы мәзәкләре дә басылып чыкты. Хәбиб Наҗҗар сәясәттән дә хәбәрдар иде. Кырымлы мөселман түрк адәме Исмәгыйль Гаспралы бастырып чыгарган "Тәрҗеман" гәзитәсен беренче саныннан ук, ягъни 1883 елдан ук укый башлый. Суфилыкта заманның тәрәккыйпәрвәр (алгарышны яклаучы) шәехе булган "туңгатар" ыруыннан Шәех Зәйнулланың мөрите иде. Бу зат, ягъни Хәбиб Наҗҗар, Төркиядән дә гәзит-журналлар алдыра иде. Ул да, минем атам кебек, гарәп теле һәм бу телнең фәлсәфәсе вә әхлакый әсәрләре белән мәшгуль иде. Ләкин дөньяга карашлары белән туры килмәгән нокталары да бар иде. Әмма шуны да искәртеп узарга кирәк: агам Наҗҗарның карашлары атамныкына караганда заманчарак иде. Бөтен дөньяның түгәрәклеге турында ул Фламмарион әсәрләренең тәрҗемәсеннән укып белә иде. Ул - астрономия һәм математиканы заманча аңлый торган кеше. Атам исә XII гасыр Ислам фикер иясе әл-Газзали карашларында тора. Җир җисеменең түгәрәк-йомры булуын да, ягъни җир шарыннан бәләкәй вә җиргә якын кояшның җирдән зур икәнен дә, кояш белән айның ничек тотылганын да белә, ләкин атам җир шарының әйләнгәненә ышанмый иде. Газзали, Птоломей тәэсирендә, ул аңа инанган һәм геоцентрик фикер ягында. Атам вәгазьләрендә дә Газзалиның "Их-йа әл-улум әл-дин", ягъни "Дин фәнен терелтү" исемле әсәреннән алынган өлешен дулкынланып аңлата иде. Бу әсәрнең кайбер өлешләрен йокларга яткач, йокы чакыру өчен укый торган иде. Атамнан: - Һәм җанны дулкынландыра, һәм йокыны китерә торган ул нинди әсәр? - дип сорый идем. Ул: - Бу әсәрдә икесенә дә ярый торган урыннар бар, улым, - дияр иде. Соңыннан француз галиме Г.Боскуитнең шул турыдагы әсәрен укыгач, мин атамның хаклы икәнен аңладым. Газзалиның кабатланып торган серле саннар белән мәшгуль булганын мин ун яшемдә үк белә идем, аның кайчан вафат иткәнен дә (һиҗри, 505-милади, 1111) белә идем. Газзали кебек, Пәйгамбәребез кебек, атам да 63 яшендә үләргә теләде. Атамның теләге кабул булмады, большевиклар кул астында күп җәфалар күреп, ул 80 яшендә вафат булды. Атам да кырымлы мөхәррир Гаспралының гәзитәсен һәрдаим алдырды. Әмма ул һәрвакыт мөһим хәбәрләрне генә укый иде, чөнки алдынгы, заманави фикерле мәкаләләрне ул яхшы аңламый, игъландагы рәсемнәргә, мәсәлән, чәч ныгыта торган дару игъланында чыккан Анна Шилак исемле озын чәчле хатын өндәмәсенә хакыйкатән ышана иде. Атам үз мохитенең әгъзасы буларак, дини фанатизмнан ерак кеше иде, ләкин ул шулай да үз кирелегенә тарта иде. Ә Хәбиб Наҗҗарның мохите мөнәввәр кешеләр (зыялылар) белән әйләндереп алынган иде. Шуңа күрә мин атама караганда агама ныграк тартыла идем. Атамның шәхсияте Атамны урап алган мохитне мин бик төшенке сүзләр белән тасвирладым шикелле. Холыклары, дөньяга карашлары белән нык аерылсалар да, агам белән атам бик дус иде. Агам Мәрҗанинең ике хәлфәсе Габбас белән Садри илә бергә Казанда гыйлемдә алда барулары белән бергә, кайнап торган тормышта яшәгәннәр: күп эчәләр икән вә гауга чыгаручылар рәтендә булганнар, имеш. Кемдер боларга багышлап икеюллык такмак та чыгарган: Наҗҗар, Габбас һәм Садри - Шәкерт икән үзләре; Типтерәләр бик оста, Тәтәйләрдә күзләре. Истанбулга китеп тә Габбас бу типтерүләрен ташламаган, анда да ул тәнкыйть-сатира утына тотылган, имеш. "Шөһрәте" шушы тәнкыйтьләр аркасында Истанбулга кадәр барып җиткәнгә күрә, Наҗҗар исә, авылына кайтып, имам булды һәм, ниһаять, шәехлеккә җитте, әмма аның тормышы минем өчен үзенә күрә бер табышмак вә серле иде. Аның өендә яшәгәнемдә "гаҗәп, мулла абзый хәзер дә эчәме икән?" дип уйладым. Минем атам бик гади, бик самими бер инсан иде, аның миңа аңлашылмаган һич тә серле-сәер гадәтләре юк. Агам Наҗҗар шәкертләренә югарыдан бага, артык кырыс иде, атам исә, абруе булуына карамастан, шәкертләренә вә балаларына иптәш-аркадаш, чын-чынлап ата була белде. Берәр гаебең чыкса, һичшиксез, җәзасын бирер, ләкин күп вакытта ул синең хата эшләгәнеңне күрмәмешкә салыша. Гомерендә ул авызына хәмер алмады, гаиләбездә намаз мәҗбүри иде, әгәр дә үзе өйдә юкта намаз калдырганыбызны белсә (ул һәрвакыт белә иде), битәрләми. Өйдә катгыян тәртип куелган. Гаиләбездә вә хайван көтүе көткәндә, ул безне бик каты тота иде. Үз ияренә "күпчек" куя, безгә исә, хәтта илле чакрымга йөрсәк тә, каты күн белән тегелгән ияргә йомшак берни куйдыртмый иде. Кичләрен йокларга ятканда да, көтүдә йөргәндә дә, өстебездә юка чикмән булыр иде. Язын ялланган чабаннар була торып, югалган яки чирләп егылган сыер яки куйлар өчен чабаннар түгел, без, аның уллары, җавап бирәсе. Курадагы атларыбыз биштән артмый иде. Кичен "куналга", ягъни бу атларны печән мул үскән җиргә утларга җибәрәбез. Кача торган гадәте булган атны озын аркан белән казыкка бәйләп куябыз. Һәм төнлә торып, казыклар белән атларны икенче урынга күчерәбез. Иртәнге намаздан соң атларны курага алып кайтабыз. Кояш чыкканчы йоклап, атларны соңга калып китерсәк, атабыздан бик каты эләгә иде. Атам борынгы гореф-гадәтләргә бик нык бәйле иде. Мишәр, типтәр, татарларда булмаган гадәтләр мәсьәләсендә ул үзенең ярдәмчесе имам Кәшшаф мулла белән һәрвакыт бәхәскә керә иде. Бу зат атам хакында, аның артында "ул шәригать урынына законны хуп күрә", дип сөйләнә икән. Бохарада укыган Кәшшаф мулланың "закон" дигәне, ягъни урысның рәсми кануннары турында, дип әйтүе инде. Башкортларның шәригатькә бик туры килмәгән гадәтләре бар, янәсе. Мирас мәсьәләләрендә вә "инчи" дип аталган бер гадәт хакында да һәм әчебал исерткече турында да бәхәсләр була иде. "Инчи" - мал вә мөлкәтнең гаилә әгъзалары арасында (хатын белән ирнең тигезлеге) нигезендә бүленүе, шуңа күрә хайваннарның аерым тамгаланышы димәктер. Дини корбан вә мөсафирның тамагын туйдыру, хайван чалганда зәкят бирү вә мирас эшләрендә "инчи" гаилә тормышын тәртиптә тоту өчен эшләнгән низамдыр (кагыйдә, тәртип). Авылыбыз умартачылык, әчебал ясау белән дан тота иде, әчетелгән балны еш кулланалар. Туганыбыз Әһил мулла исемле бер картрак имам күпвакыт исерек була иде һәм исерек килеш халыкка намаз укыта. Кәшшаф мулла: - Бу хәлдә намаз укылмас! - дип лаф ора. Атам исә шулвакыт: - Шикләнгән кеше намазын өендә укысын яки казага калдырсын! - ди иде. Анам да атамнан качырып кына әчебал куя иде, үзе дә бераз эчә торган иде. Атам әчебал куелган тәпәнне күрә, әмма күрмәмешкә салыша иде. Атам умарталардан алынган балның "бал ипие" дип аталган өлешеннән балавыз-шәм ясарга ала иде, балданкәрәздән бушаган савытны чайкый һәм: - Бар, чыгарып түк, - дип анама бирә. Анам аны түкми, тәпәнгә чыгарып сала. Иң куәтле бал шуннан ясала. Атам моны да күрмәмешкә, белмәмешкә салыша иде. Кәшшаф мулла бөтен халык хөрмәт иткән атам турында: - Мулла агамның өендә хәрәм бал һич кимемәс! - дигән. Кәшшаф мулла исә шәригать кануннарын хәрефен-хәрефкә җиткезеп тотарга куша. Аның типтәр, мишәрләр арасында мөритләре (иярченнәре) бар иде. Алар атам хакында гайбәт тараталар. Атам авыл тормышында да иске гадәтләрне тотканына күрә, кайбер четерекле мәсьәләләр өскә калка иде. Авылның төп шөгыле - хайван асрау, көтүлекләрне карау, мал утлату җирләре белән тәэмин итмәк. Игенчелек - бишмәт белән җилән итәгенә салынган тарыны кул белән чәчеп иген басуы ясау ул. Еллык уңышның орлыгы ике-өч итәктән артмый. Икмәк чәчелгән җирне хайваннардан саклар өчен, киртә коралар, барысы да шулай эшли иде. Мишәрләр килеп утыргач, урыс ысулы белән авылны киртә белән әйләндереп алдылар. Бу киртәне урыслар укалча (околица), диләр. Бөтен көтүлекләр дә киртә эчендә калды, алар чәчүлек җиргә әверелде. Менә шунда хайван симертүчеләр белән игенчеләр арасында бәрелешләр була башлады. Көзен таулардан, җәйләүләрдән төшкән хайваннарыбыз иген басуларына ябырыла, рәхәтләнеп утлыйлар иде. Хайваннарның каршысына мишәр, татар һәм урыслар тезелде. Мишәрләр белән урыслар безнең кышлык абзарларыбызны бәрәңге, икмәк өчен куллана башладылар, безнекеләр бу бәрәңгене ашамый: - Ул - тиреслектә үскән пычрак ризык, - диделәр. Мишәрләр дә, урыслар кеби, яшелчә утырталар да киртә белән әйләндереп алалар. Бакчасыннан бер кыяр чәлдергәнем өчен күршебез Ситдикъ-мишәр мине кыйнады, атама әйткән: - Улыңны караклыкка өйрәтәсең! - дигән. Күршеләр белән ике арада хәтәр мәсьәлә калыкты. Хәлбуки, тарлауда үскән кыяр, ногыт борчагы өчен балалар кыйнауны атам аңламый иде. Ләкин атам бөтен күчмәләрнең иске йола-гадәтләренә тугры калса да, тормыш биргән шартларга ярашырга "башка бер йолалар белән мәҗбүрән яраклашырга" дигән фикердә тора иде. Ягъни тормышта ярашу-яраклашу - төп күчәр - шәригать түгел, йола тора. Бу юнәлештә ул бары тик Кәшшаф муллага гына түгел, агам Хәбиб Наҗҗарга караганда да тәрәккыяткә тугры иде. Еллар кичте. Ул хайван утарларын бәрәңге утыртыр өчен кулланды. Безгә дә эре-эре бәрәңге ашатты. Ул анда хәтта кәбестә дә үстерде. Үз туганнарын да бәрәңге утыртырга өндәде. Ул бакчасына җимеш агачлары утыртты, эшкә кулы ятмаган Кәшшаф мулланы узып китте. Үсә төшкәч, мин атамны тарлавыбызны биш-ун дисәтинәгә киңәйтергә күндердем. Печәнне без элеккечә урак белән урып ала идек, ләкин урак уру ул билгә төшә. Бу эшне без татарлар, урыслар белән бергә эшли идек. Тора-бара кардәшләрем дә урак белән эшләргә ияләнеп китте, машинага да күнектеләр. Әүвәлчә малларыбызны кышын ачык һавада, ачык түбәле абзарларда (киртәдә) кышлата (ашата) башладык. Тора-бара мишәрләрнеке кебек "абзарлар", "сарайлар", ягъни амбарлар, лапаслар салырга өйрәндек. Өебез янында гына ике кечкенә йорттан торган башкорт мәктәбе тора-бара татар салаларындагы кебек мөкәммәл мәдрәсә шикелле булды. Ягъни атам мин сабый чакта кыска вакыт эчендә урта гасырда калган авылыбызны тулысы белән заманчалаштырды. Унсигез яшемдә авылыбыздан аерылып, укырга дип еракларга киттем. Бер ел кебек тә тоелмаган ун ел эчендә хәятебездә йөз еллар күрелмәгән түнтәрелешләр, инкыйлаблар булды. Бу хосуста атамның: - "Дин" илә "тормыш" эшләрен аеры тота белергә вә "хәят" эшләренә шәригатьне катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, - дигәне исемдә калган. Атамның мәдрәсәсе Атамның мәдрәсәсе дүрт йорттан гыйбарәт. Йөз илле, бәлки дә йөз шәкерте булгандыр. Бу шәкертләрнең күбесен тау башкортлары, ераклардан килгән балалар тәшкил итә. Болар дүрт ай укыганнан соң, кар эрегәнче үз авылларына кайтып китәләр иде. Мәдрәсәдә чакта атамнан качырып кына алар әчетергә бал куя иде, башкортча эчү мәҗлесе коралар иде. Пәнҗешәмбе көн кичләрен көрәш, бию оештыралар. Араларында гаять каты тәртип булыр иде. Әчебал гамәленә кагылышлы хәбәрләр атама барып ирешми иде, мин дә бу эшләр турында атама әләкләми идем. Монда көз көне, мәдрәсә ачылыр-ачылмаста, казый сайлау була торган иде. Казый буласы шәкертне ак кәҗә тиресенә утыртып, тирене дүрт кеше дүрт яктан тотып, шәкертне югары күтәрәләр, башка шәкертләр кәҗә тиресенә утырган шәкертне чеметәләр, хәтта кайчакларда без белән төрткәләп, шәкертне җылаталар. Әмма ул соңыннан үч ала торган иде. Бу борынгы түркләрнең "хан күтәрмәк" йоласы иде. Соңрак белдек, мәдрәсәләрдә казый сайлау гадәте ул Хорезмнан килә икән. Мәдрәсәнең рәсми мөдире минем атам булса да, чынлыкта гамәлләр сайлап куелган "казый" кулында иде. Мәдрәсәнең эчке хәлләре турында мәдрәсә хуҗасына җиткерү - аның вазифасы. Атамның вазифасы казыйдан ишеткәннәргә колак салмау, ишетмәгәнгә салышу иде. Бу тәртиптәге мәдрәсә тормышы җәмгыятебезнең вә аның тарихының тач көзгесе иде. Монда "Ысулы җәдит" дигән яңа тәрбия ысулының әсәре дә юк иде. Атам математика һәм география өйрәнергә теләгәннәргә Зәки Хәлфә исемле бер ярдәмчене вазифага куйды. Теләгәннәргә урысча өйрәтерлек шәкертләр бар иде. Ләкин атам мәдрәсә янында урысча укытыр өчен башлангыч мәктәп ачарга, дигән урыс хөкүмәте тәкъдименнән катгыян баш тартты. Мин дә мәдрәсә каршында авыл китапханәсе ачтым. Төбәгебезгә хөкүмәт комиссары (земский начальник) сыйфатында җибәрелгән хокукчы башкорт Солтанов, Уфадагы мөфти Солтановның углы килде. Хөкүмәт табибы булып күндерелгән татар кызы Зәйнәп Габдеррахманова - Петербург университетында укучы. Һәр икесе дә безгә еш-еш килә иде, сәясәт вә мәгариф эшләре турында әңгәмәләр коралар. Урта гасыр күчмәләре зиһенендәге авыл имамы булган атамның ислахчы (реформатор) дәрәҗәсендә үсүендә, бәлки, бу ике затның да йогынтысы зур булгандыр. Мин атамның мәдрәсәсендә үзлегемнән гарәпчә һәм дини дәресләрне Зәки хәлфәдән вә Кәшшаф мулладан - фарсыча, Габдеррахман вә Шаһибәктән урысча вә математика өйрәндем. Ләкин иң күп зәвыклы гамәлләрем шәкертләрнең пәнҗешәмбе көнне һәр ахшам оештырылган көрәшләрдә тимербаш кебек катышуым булды. Бал мәҗлесләреннән дә мин баш тартмадым. Ут сүндереп, йокыга киткәнче халык хикәяләрен тыңлаудан мин зәүкый ләззәт ала идем. Тагын анам турында 1918 елда Оренбургта советлар зинданында да утырып чыктым, 1944 елда Төркиядә Исмәт паша мине өтермәгә яптырды, укылачак һәр шәйдән мәхрүм калдырдылар. Шул вакытта анамнан өйрәнгән шигырьләр һәм Ясәвинең "Шәб-и Йәлдә" исемле мөнәҗәте мине коткарды, мин шуларны үземә сөйләп исән калдым. Шунда мин анамның миңа карата тәэсиренең никадәр куәтле булганын аңладым. 1944 ел вакыйгалары заманында атамның истәлекләре күптән онытылган иде инде, фәкать "хафыза фәрештә" дип аталган әсәрдән төшкән хыялый фәрештә анам кыяфәтендә яныма килә иде. Мин ватанымдагы кебек, анамны кочаклыйм, анамнан хуш ис бөркелә, аның үзенә тарту көче - шигырьләр белән тулы әхлак нәсыйхәтләрендә иде. Минем анам тормышта һичбер вакыт гөнаһ кылмады һәм аның миңа булган чиксез самимилеге гомерем буе миңа иярә килде, рәхмәт. Аның миңа фарсыча, түркчә өйрәткән шигырьләре бары тик әхлакый вәгазьләрдән генә тормый, алар арасында әдәби эстетик әсәрләр дә бар иде. Аның миңа Нәваидан ятлаткан газәлләре, соңыннан бу шагыйрьнең шигъри диванын баштанаяк укыгач, күрдем ки, алар сайланма парчалар булган икән. Анама боларны кем өйрәтте икән? Белмим. Чөнки "Диван"ның бу парчаларын берләштергән өлешләре безнең китапханәдә юк иде. Башка яннан караганда, ул өйрәткән әхлакый шигырь вә хикәяләр дә бер хрестоматия рәвешендә бергә тупланган әсәрләр иде. Аларның күбесе анамның хәтерендә саклана. Болар башлыча Аттардан, Җәләлетдин Румидан, Нәваидан, Ясәвидән, Аллаһыяр Суфидан алынган парчалар. 1957 елның башында Пакистандагы Лахор университетының кунагы булдым. Фарсы әдәбияты профессоры, дустым Мөхәммәд Бәкир сөйләде миңа: имеш, ХIХ гасырда Хәйдәрабадның гаскәр башлыкларыннан берсе, бохаралы үзбәк, үзенең улын нәкъ анам мине укытканча укыткан икән. Моны ишеткәч, мин хәйран калдым: түркләр арасында бу укыту системасы ничек киң таралган булган икән. Миңа өйрәтелгән шигырьләрнең фарсыча булганнарының кем әсәрләре икәнен анам да белмәгәндер дип уйлыйм. Боларның сайланма парчалар булганын һәм анамның ул шигырьләрне саф фарсыча әйткәнен һәм мине дә дөрес аһәң белән сөйләргә өйрәткәнен шунда аңладым. Икенче тапкыр күрешүебездә Иран хөкемдары Мөхәммәд Риза Шаһ фарсычаны кайда өйрәнгәнем турында сорады. Анам өйрәтте, дигәч, ул: анагыз Иранлымы, диде. Чөнки минем фарсыча аһәңем Бохара таҗикларыныкыннан аерылып тора икән. Ихтимал, атамның гарәпчәсе кебек, анамның фарсычасы да Күзән угыллары вә Сатлык угылларын укыткан, XVIII гасырда мөгаллимлек кылган Дагыстанлы осталар тарафыннан гүзәл яңгырашлы фарсыча булгандыр. Миңа Урта һәм Якын Шәрыкның тарихын бик якыннан өйрәнү, ул илләрдә самими дуслар табарга мөмкинлек биргәне, фарсы теленә гашыйк иткәне өчен анама чиксез рәхмәтлемен. Анамның сәясәттән һичбер хәбәре юк иде. Килгән гәзитәләргә карамый да. Аларның сәхифәләрендә Аллаһның исеме булмагае, дип, ул аяк астында калмасын өчен яки гәзитләргә берәр нәрсә төрмәгәйләре, дип, бер читкә җыеп куя. Бик диндар иде. Намазын калдырмас, атам кеби, көн туганчы ятагыннан тора. Шигырьдән ләззәт алган анамның сөйләм аһәңе бик тә гүзәл иде. Ул һәр сүзен мәкаль белән ныгыта, сүз арасына берәр мәзәк кыстырып, бик матур сөйләшә иде. Анамның бер шигыре вә Фрейд Анам яза белә иде. Шәкертләренә догалар язып, шул догаларны шәкертләренә укыта иде, ләкин ул беркайчан да хат язмады, бары тик 1908 елда атамның миңа ачуы чыккач, Казанда чагымда ул миңа бер-ике хат язган иде. Шулар белән рәттән анамның атама язган шигырьләре дә бар иде. Атам шул шигырьләрне китаплары арасына кыстырып куя торган иде. Бездә "мал инчисе" дигән йола бар, шул йола аркасында ара-тирә гаугалар чыга тора иде. Бирнә буларак, киленгә иярә килән малларны "төркән" (түркүн), диләр. Анам иярә килгән малларын аеруча ярата. Бирнә буларак килгән хайваннарның берсен, анама әйтмичә генә, сатып җибәргәннәр. Моны белеп алгач, анам атама бик нык үпкәләде. Ул вакытта атам, куркытыр өченме, анам өстенә икенче хатын алып кайтам, дигән. Шул сәбәпле анам бер шигырь язган: Мәгънәсе: "синнән башка сөеләчәк ярмы бетмеш, дидең. (Бүгенгә кадәр) башкаларны яр итмәмеш син, әллә син алышындыңмы? Якын (кызыл) иреннәремнең тәмен алмыш кеби, мөһремне бозган да синсең, чит-ят бәндәме син, бу шаярту сүзең түгелме?" Ихтимал, соңгы ике юл башка бер шагыйрьдән алынгандыр, әмма анам ул юлларны нәкъ үз урынында кулланган. Мәгънәсе ачык аңлашыла торган бу шигырь хәтеремә кереп калган. Ләкин сабыйлыгымда мин ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә һич тә дикъкать итмәгәнмен. Без бала чакта ата белән ана арасында җенси мөнәсәбәт булганы турында башыбызга да китерми идек. Хәлбуки, алар безгә җенси мөнәсәбәтләрне тәртипкә салган Ислам тәгълиматын укыталар вә сыерлар кысыр калмасын дип, кайчак без күреп торганда, хайваннарны аталандыралар яки кышын өй эчендәге җылыга алып кереп, сарыкларны бәрәннәтәләр, җәен курада бияләрне колынлатканны үз күзләребез белән күреп тора идек. Бу эшләр безгә гапгади, табигый гамәлләр булып аңлашыла иде. Бу мәсьәләдә анабызның шигырен гүзәл бер парча буларак ятлый идем. Бу яки моңа охшаш шигъри парчаларны кыз кардәшем Сара белән бергә сөйләгән чаклар да булды. Фәкать Веналы философ доктор Фрейд өчен бу алай ук гади түгел иде булса кирәк. 1935 елда Вена шәһәрендә укыган чагымда профессор Стрегезовскийның "Сәнгать тарихы институты"нда Шәрекъ семинары уза торган иде, институтка якын булсын дип, Берггассе урамы, 9 нчы йортта бер бүлмә алган идем. Мин яшәгән катның астында бер институт эшләгәнен белә идем, әмма Фрейдның "Психоанализ институты" икәнен белми идем. Беркөнне хуҗа хатын: - Сездән аскы катта торучылар зарланалар, сез төннәрен идәнгә каты басып йөрисез икән, сез, зинһар, аягыгызга йомшак башмаклар киеп йөрегез, - диде. Мин дә аның сүзен тыңлап, ярар, дидем. Ләкин һәркөн бу турыда оныта идем, тегеләр тарафыннан һәркөн шикаять килә. Бер кичне хуҗа хатын: - Сезне профессор күрергә тели, - диде. Фрау-хатын бу затның доктор Фрейд икәнен, астагы институтта тиз ватыла торган бәгъзе сизгер-назик әсбаплар барын да сөйләп бирде. Фрейдны күргәнем юк иде. Сүриядә туган әрмән студенты бу Фрейдның лабораториясендә эшли икән, ул миңа Фрейдның кайбер китапларын укырга бирде. Барсын да укып чыктым, әмма әсәрләрнең фәлсәфәсен бер дә ошатмадым. Мин дә Фрейдка: - Мин - Азия далаларыннан килгән кешемен, аяк атлауларымны шушы шартларга күнектерә алмыйм, - дидем. Фрейд мине бүлмәсенә чакырды һәм без әңгәмә кордык. - Сезнең алты-җиде яшьлек кыз баланың үз атасына җенси теләк белән бакканы турында язганнарыгыз башкорт вә казакъларга кагылмый, - дип, мин анамның әлеге шигырен сөйләп бирдем. Шигырь "мөһремне боздың" сүзе белән җенси мөнәсәбәтләрне тасвирлавын һәм, Фрейдның әсәрләрен укыгач кына, мин шушы сүзнең нинди мәгънәдә икәнен аңлаганымны докторга әйттем. Моннан соң да без Фрейд белән берничә тапкыр очраштык. Гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, борынгы угызларда җенси мөнәсәбәтләрне аңлау дәрәҗәсе башка мөселманнардан һәм гарәпләрдән аерылып тора, дип язып калдырган. Һеродотның борынгы эскифләрдә җенси мөнәсәбәтләр турында язганнары белән Фрейдны таныштырдым. Икенче күрешүебездә боларны доктор Фрейдка аңлатып бирдем. Хәтта мин аңа: - Сез брошюраларыгызда бик мөһим вә бик кызыклы психо-анализыгызны фәлсәфәгә күчерүегез белән, шул брошюраларыгыз тәэсирендә язылган романнарда, һич оялмыйча, кыз баланы шәрә хәлендә ачкыч тишегеннән карап торган абыйсы турындагы хикәяләрне җенси азгыннар (маньяклар) укыячак, сез әнә шундый әсәрләргә ризык бирәчәксез, - дидем. Бу сүзләремә Фрейд һич кызып китмәде. Ул минем белән бу хосуста җентекләбрәк сөйләшергә теләгән иде, ләкин Австриядән Алманияга күчеп китүем аркасында, без кабат күрешә алмадык. Агам Хәбиб Наҗҗар биргән тәрбия Агамның мәдрәсәсе җиде йорттан гыйбарәт иде; аның өч йөздән артык шәкерте бар иде. Атамныкыннан аермалы буларак, шәкертләр елга алты-җиде ай укыйлар. Җәй айларында да укуын дәвам иткән шәкертләр бар иде. Мин исә бу мәдрәсәгә көз килеп, иртә җәйдә авылыбызга кайтып китә идем. Чөнки авылда мине күнегелгән кайбер эшләрем көтә иде. Мәсәлән, яз көне хайваннарны утарга куабыз, көтүләрне урмандагы курабызга күчерә идек, аларга күз-колак була идек. Атам да хайваннарны багар өчен мине укудан иртәрәк кайтырга мәҗбүрли иде. Шулай итеп, мин март урталарында өйгә кайтып китә идем. Мәдрәсәдә укуым, күп булса, дүрт ай дәвам итә иде. Ләкин мәдрәсәдән аерылып китүем сәбәпле, укуым артта калмасын дип, атам миңа үзебезнең өйдә дәресләр бирә иде. Үтәк мәдрәсәсендә укыганда, гарәп әдәбиятыннан хәбәрем булмады. Агам миңа гарәп әдәбиятын үз өендә укытты, чөнки минем күп вакытым агамның өендә уза торган иде. Үз баласы булмаганлыктан, агам мине үз сабые кебек, яратып-сөеп укытты. Аеруча матур сөйләм буенча гарәпчә "бәян-у бәди" фәнен, галимнәрнең вә мәшһүр шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәтте: ибн Халликан, Ташкүперзадә, Һиндстанлы Габдулхай әлЛукневилар язган әсәрләрен вә атамның дусты Морад Рәмзи тарафыннан язылып, нәшер ителгән Урта Азия суфиларының тәрҗемәи хәлләргә кагылышлы "Рәшәхат" исемле әсәренең гарәпчәгә тәрҗемәсендә өйрәтте. Мин бу тәрҗемәи хәлләрне гарәпчәсе белән фарсычасын чагыштырып укудан ләззәт ала идем. Берзаман атамның мәдрәсәсендә укыган Шаһибәк Үзбәк агамның мәдрәсәсенә күченеп килде. Мин аннан урысча өйрәнүемне дәвам иттем. Ул соңыннан башкорт урдасында субай хезмәтенә күчте. 1919 елда Советлар белән солых төзелде. Без моңа риза булмадык. Минем киңәшне тотып, Шаһибәк Украинага, генерал Врангель гаскәренә китте. Соңыннан Кырым сугышларында яраланып, Истанбулга күчте һәм шунда вафат булган дип ишеттем. Менә шушы Шаһибәктән мин Үтәктә урысча өйрәндем. 1904 елда Рус-Япун сугышында, Русияның җиңелүенә сөенеп, агам һәркөн Эстәрлетамакка бер җайдакны җибәреп, телеграф хәбәрләрен, сугыш бүлтиннәрен кайтарта иде. Урысча язылган ул кәгазьләрне мин аңа укып бирә идем. Бу эш минем урысчамны ныгытса, сәяси мәсьәләләргә кызыксынуымны да арттыра иде. Монда (Үтәк авылында) Туктамыш углы Гәрәй исемле бер тегүче бар иде. Урысчасы яхшы, күп китап укыган бер зат. Агам миңа аның белән бергә эшләп, урысчамны яхшыртырга тәкъдим итте. Мин Гәрәй белән бергәләп Пушкинның "Пугачёв гыйсъяны" дип аталган тарихи әсәрен вә Пушкинның Коръәнгә ияреп, Пәйгамбәребезнең тормышын аңлатып язган шигырьләрен ул вакытта әдәби тел буларак кулланганыбыз - чыгатай түркчәсенә тәрҗемә иттем. Агам бу тәрҗемәләрне дикъкать белән укып чыкты. Бик яхшы аңлашыла, диде. Соңра агам Пушкинның "Бөек Пётрның гарәбе" исемле әсәрен тәрҗемә иттерде вә: "бу гарәп чынлыкта Коръәнне яраткан икән", диде. Үтәктә укыганда күп вакытымны агам өендә үткәргәнем турында язган идем инде. Аның бик күп хайваннары, мал тотмак өчен абзарлары, араннары бар иде. Мин кышларын атларга печән таратудан күп ләззәт ала идем. Җәен хайваннар өчен киптерелгән печән арасында кипкән җиләкләр табыла иде. Абзарга тупланган кипкән печән арасыннан аралап, җиләкләрне авызыма кабам, үзем җиләк ашыйм, үзем керткерт печән күшәүче хайваннарга карап рәхәтлек кичерәм. Чыннан да, мин бу малларны бик ярата идем. Укырга бармасам, агам: - Барыгыз, ул араннар арасындадыр, алып кайтыгыз, - ди икән. Мин математика белән мәшгуль һәм агамның Истанбулдан кайтарткан китапларын укыйм. Эрнест Ренанның, америкалы др. В.Р.Дрэперның, алман Шопенгаурның әсәрләрен йотлыгып укыйм, дин вә фән мәүзугъларына язылган әсәрләрне, дин вә Ислам җәмгыяте мәсьәләләренә кагылышлы мисырлы Мөхәммәд Габду вә Фәрит Вәҗди кебекләрнең гарәпчә әсәрләрен 16-18 яшемдә үк укып чыктым. Ренан вә Дрэперга каршы язылган инкарьлардан соң, аларның әсәрләрен якыннан укыйсым килде. Төркия матбугатының тәэсире илә, тәмәке тарту теләге уянды. Беренче тапкыр тарткан тәмәке төпчеген табып, хуҗабайның икенче хатыны иренә тоттырган. Шул сәбәпле, агам мине таяк белән кыйнады. Барыбер мин ара-тирә тәмәке тарткалый идем. Җәй айларын ничек үткәрәм Яз җиткәч, мәдрәсәдән авылыбызга мал карарга кайтам. Чөнки март башында җәен әзерләгән печән бетә, урманга барып, нечкә таллы агачларның ботакларын сындырып, хайваннарга ашатам. Кар эрегәч, хайваннарны кардан арчылган җирләргә куып кертә идек. Үзебез дә кардан ачылган җирләрдә төртеп чыккан "сарана" дип аталган кыргый бәрәңге һәм башка бер үлән тамырларын җыеп, пешереп ашый идек. Мәдрәсәдә бурсып ятканга караганда, табигать һәм маллар-хайваннар белән якыннан аралашу мең өлеш яхшырак иде. Апрельнең беренче яртысында татар авылларында чират белән тәртип ителгән Сабан туе дигән игенчеләр бәйрәменә, майның ахырларында башкорт авылларында җыенга җыелалар һәм без бу бәйрәмнәрдә атларыбыз белән узыш ярышы оештыра торган идек, көрәш карыйбыз, мин һәрвакыт көрәшкә керә идем. Тагын апрель ахырларында бал кортлары белән мәш килә идек, йөздән артык ояны берләштергән умарталык бакчасы авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Карлы Бүләктә иске җәйләү вә мазарлык (каберстан) янында урнашкан. Анда алачык дип аталган җәйлек йорт та бар. Кышын умарталарны саклар өчен, "ызба" дигән йорт салып куелган. Биек агачларның югары очындагы ботаклары арасына урнаштырылган умарталарыбыз, бал корты күчләрен тотар өчен куелган, нарат агачларын чокып ясалган чолыклар бар. Умарталар бездән йөз чакрым аралыкта куелганнар. Болар безнең борынгы ата-бабаларыбыздан мирас буларак калган. Бу чолыкларны апрель аенда өчәүләп чистартабыз да буш кәрәз куябыз, кыргый кортлар шуңа бал җыя башлый. Бу эшне без өчәү: Нурмөхәммәд, Ибраһим Качкынбай кебек иптәшләрем белән башкарабыз. Ибраһимнарның чолыклары да безнеке кебек күп иде. Бу вакытта җылкыларыбыз (болар дүрт төркемгә аерылган, өйрәтелмәгән яшь тайлар) күптән җәйләүләрдә утлый. Ләкин тора-бара басуларыбыз, көтүлекләребез урыс хөкүмәте тарафыннан казна файдасына тартып алынды. Шуннан соң безнекеләр җәйләү тормышын ташладылар. Бары тик авылдагы өйләребез янында "Хан җәйләве", "Карлы Бүләк" тавындагы җәйләү белән алачык кына калды. Хайваннарыбыз исә җәйләү тормышыннан ваз кичмәде. Алар апрель башында бездән рөхсәт сорамыйча гына, Мәсим, Акбиек җәйләүләренә китәләр һәм шунда көзгә чаклы утлап йөриләр. Бу иске җәйләүләребез Ибраһим Качкынбайларның, ягъни "Алакуян" дип аталган авыл халкының мөлкәте иде. Авылыбызга күчеп килгән мишәрләрнең, игенчелек белән мәш килгәнгә күрә, тормышы безнеке белән чагыштырганда яхшырак иде. Игенне мул чәчәләр, яшелчә үстерәләр, ел буена авылда калган хайваннарын кышын түбәле абзарларга ябалар һәм җитештергән нәрсәләрен сатып, яхшы яшиләр. Безнең ыру игенне, әйткәнемчә, бер итәк тарыдан җыеп ала. Хайваннарыбыз исә киртә белән әйләндереп алынган ачык һавада кышлый. Маллар җәен таулар арасына күчә, гаиләбезнең җылкыларын көткән кеше мин. Иген эшләрен һич сөймәдем. Хайваннар өчен печән чабу минем өчен бер бәйрәм. Игенне урак белән уру бик җайсыз, ул билгә төшә. Бөтен эшебез урманда. Бездән 35 чакрым ераклыкта "Айгыр үлгән" дигән урын бар, искедән безнең ыруыбызга тиешле булса да, ул казнага тартып алынган. Казна безгә һәр елда бер микъдар урман бирә, без урманны кисеп, авылга алып кайтып, базарларга алып чыгып сатарга тиеш. Юкә агачын суга батырып җебетергә куябыз, аннан соң мунчаласын төшерәбез дә базарга алып чыгып сатабыз. Бу эшләр беткәч, печән чабу вакыты килеп җиткәнгә чаклы мин янә "Акбиек" тауларына, таулар арасындагы җәйләүләрдә хайваннар көтәм, аларга тоз бирәм, хатыннар әзерләгән кымызны эчәм, маллар артыннан чабам, җәйләүдәге уеннарда катнашам. Хәзерендә "тәкә заманы" дип аталган сарык чалу вакыты килгәнче, атам-анам килеп, хайваннарыбызны караган чабаннар гаиләсендә кунак булып калабыз. Ул заманның иң зәвыклы эше - умартачылык. Юан нарат агачлары арасында чокып ясалган умарта оялары - чолыкларга кыргый күчләр оялап, бал җыя. Йөз чакрымга таралган шул чолыкларны атка атланып әйләнеп, карап йөрибез, ун-унбиш чолыкны карар өчен, ат өстендә 30-40 чакрым ара узарга кирәк. Һәр елда 15 көн дәвамында "биләмә карау" эшен дустым Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. (Биләмәләр карау. Бу җирләр бу нәселнең биләмәләре булган - Р.Б.) Тукай һәм татар әдәбияты ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР Сафиуллина Флёра Садри кызы (1938-2011) - ярты гасыр аннан белем алган укучылары күңелендә тирән белем иясе булып сакланган педагогтыр. Телче галимә булуына карамастан, әдәбиятны чиксез сөйгән, аның белән тирәннән таныш, яңа китапларны укып барган һәм һәрберсенә карата үз бәяләмәсен булдырган, бик күп әсәрләрне һәм авторларны тел белемендә фәнни әйләнешкә керткән бер зат иде ул хөрмәтле Флёра апабыз. Теге яки бу язучы белән очрашса, сүзе һәрчак иҗат турында барыр. Яңа хезмәтләрдән тапкан һәр матур җөмләгә, һәр яңа образга, көтелмәгән әйтемнәргә балаларча куаныр, хәтереңдә калырлык итеп, шулар турында сөйләр иде ул. Казан дәүләт университетында укытканда, әдәбиятчы һәм телче галимнәр арасында шулкадәр тыгыз бәйләнеш, эчке дуслык һәм гыйльми хезмәттәшлек иде ки, аларның йә тегеләрен, йә боларын үз фәннәре һәм өлкәләре белән генә бәйләп тә булмый иде. Флёра апаның дәресләрдә китергән мисалларыннан бигрәк тә Мөхәммәт ага Мәһдиевнең иҗатына мөкиббәнлек тоела иде. Ул Ә.Еники, А.Гыйләҗев һәм башка күренекле әдипләр прозасын бик яхшы белә иде. Фәнни мәкаләләреннән галимәнең егерменче гасыр башы прозасын укыганы, шуннан, әлбәттә, барыннан да бигрәк Ф.Әмирхан белән Тукайны ныклап өйрәнгәне күренә иде. Филология фәннәре докторы (2000), профессор Ф.С.Сафиуллинаның татар теленең төрле өлкәләренә караган 500дән артык хезмәте калды. Ул бигрәк тә җитмешенче елларда татар шигъриятендә тасвир тудыру чараларын өйрәнү эше белән ныклап шөгыльләнә һәм шул уңайдан Тукай мирасына да еш мөрәҗәгать итә. Әнә шул чакта ул аның талантына, тел осталыгына таң кала һәм шуннан бирле Тукайга аеруча еш таяна башлый. Моңа галимәнең һәм стилистикага, һәм морфологиягә, һәм лексикага караган язмаларыннан бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, галимә "Тел дигән дәрья бар" китабына (1979) кергән "Сүзләрне төркемлиләр" язмасында хистойгы белдерүче сүзләргә мисалларның өчесен Тукайдан ала, "Башы - бер, мәгънәсе - мең"дә мәгънә күчешләренә аннан ике мисал китерә, башка авторларның да Тукайга мөнәсәбәтле юлларын цитата итә. Китапка кергән соңгы мәкаләдә Флёра апа Тукай шигъриятенә бәйле түбәндәге юлларны нәтиҗә рәвешендәрәк яза: "Г.Тукайдагы милли агачлар, эш агачы, гомерем таңы һ.б. тезмәләр /.../ тел осталарының әдәби телгә керткән яңалыгы, аларга кадәр беркем дә игътибар итмәгән бизәкләр, төсмерләр булып тора". Галимә башка хезмәтләрендә дә Тукайдан өзекләр китерү белән генә канәгатьләнми, аның теге яки бу сүзләрне куллануына мөнәсәбәттә, төрле гомумиләштерүләр ясап бара. Мәсәлән, омонимнар Тукай әсәрләрендә аеруча күп, анда көтелмәгән мәгънә төсмерләре чагыла ("Аттым карга, төште карга"); антонимнарны контрастлар чарасы буларак куллануның матур үрнәкләрен Тукай әсәрләреннән дә табарга була ("Тәмле дә, тәмсез дә тел"), дип белдерә. Җитмешенче елларда заман сүзлекләре төзү, шул исәптән Тукай мирасын да сүзлекләр аша яктырту кирәклеге мәсьәләсе күтәрелгәч, Флёра Сафиуллина, беренчеләрдән булып, бу эшкә дә алына. Галимә үзе яисә шәкертләре белән берлектә төзегән антонимнар, фразеологик әйтелмәләр һәм башка тематик сүзлекләрдә Тукай әсәрләреннән дә мисаллар китерелгән. Флёра Сафиуллина җитмешенче еллар башында Тукай теленең сүзлеген төзү проблемасын күтәреп чыга, соңрак ул КФУда үзе җитәкләгән кафедра хезмәткәрләре белән Тукай әсәрләрендәге лексик катламнарның ешлык сүзлекләрен төзү эшенә керешә. Бу татар тел белемендә әлеге тип белешмәлек төзүнең беренче тәҗрибәсе була. Галимә Л.М.Ризванова белән берлектә язган мәкаләсендә хезмәтне шактый тәфсилле яктырта. Фәнни эзләнүләрнең төп материалы сыйфатында галимнәр тарафыннан Тукайның башлангыч һәм соңгы чор иҗатлары алынган, 13675 сүздән торган 116 шигырь компьютерга кертелгән икән. Тукай иҗатын яңа технологияләр ярдәмендә өйрәнүчеләргә "Лингвист" программасы анализы шушындый нәтиҗәләр бирә: шагыйрьнең 1905-1906 еллардагы шигырьләрендә 4042 сүз кабатланмаса, 1912-1913 ел аралыгында язганнарында 3257 сүз кабатланмый. Бу аермалыкның сәбәпләре ахыргача ачыкланмаса да, әйтик, ике чорга караган әсәрләрдә лексемалар санында чагыштырмача төрлелек, телдәге үзгәрешләр, ягъни аның гадиләшүе, синонимик рәтләрне баетып торган гарәп-фарсы алынмаларының кимүе һ.б. күрсәтелмәсә дә, галимәләр кызыклы гына нәтиҗә ясый: сүзләрнең 1,7-2 тапкыр гына кабатлануы Тукайның сүз сайлауда үзенчәлекле шагыйрь булуын күрсәтә. Хезмәттә шулай ук бер генә тапкыр кулланган һәм күп кулланган сүзләр дә исәпкә алына, аерым төшенчәләрнең Тукай иҗатына хас ешлыгына хәзерге поэзиядәге ешлыгы янәшә куела. Авторлар ярдәмче сүзләрнең кулланыш активлыгын, гомумән, сөйләм үзенчәлеге белән аңлата. Мәкаләдә бүгенге укучыга аңлашылмаган сүзләрнең актив һәм пассив чорлары билгеләнә; еш кабатланган сүзләр ярдәмендә әсәр тематикасын ачыклауның шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында шәрехләү мөмкинлеге тудыруы әйтелә. Бу хезмәт бүгенге тел галимнәренең өстәл китабы булырга тиеш дигән карашта торам. Аның нәтиҗәләре заман шагыйрьләренең иҗатын бәяләгәндә дә кулланыла ала. Ф.С.Сафиуллина тарафыннан шагыйрь иҗатына мөнәсәбәттә язылган икенче мөһим мәкалә - "Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле". Анда сүз Тукай телен өйрәнүнең торышы, аны яктырткан хезмәтләр, Тукайның әдәби телгә кагылышлы фикерләре, үз поэзиясенә тәэсир иткән шартларга бәйле әйткәннәре хакында бара. Галимә, Тукай җанлы сөйләмнең синтаксик калыпларын прозасында һәм публицистикасында аеруча актив кулланды, дип белдерә. Хезмәттә Тукай синтаксисының эмоциональлеге, аның сөйләменә хас әдәби алымнар, синтаксик төзелешнең нәфис текст яңгырашына тәэсире, әсәрләрендә тойгылы җөмләләрнең ешлыгы, төрле тип кабатланулар, алар башкарган функцияләр һ.б. бик күп проблемаларга тукталына. Димәк, чыннан да, язманы Тукай әсәрләренең телен чагылдырган иң кызыклы һәм мөһим хезмәтләр рәтендә өйрәнү кирәк. Флёра Сафиуллина Тукай иҗатында халыкның җанлы сөйләменә хас төзелмәләрнең, җөмлә калыпларының активлыгы, беренче чор әсәрләренә язма әдәби тел тәэсиренең зурлыгы һ.б. турында кызыклы нәтиҗәләр ясый. Ул, Тукай, татар милли әдәби теленең лексик, фонетик, синтаксик нормаларына нигез салып, җанлы сөйләм гыйбарәләрен үзенең иҗатына бөтен тулылыгы белән алып керде, дип саный. Флёра Садриевна Сафиуллина бөтен гомерен, кайвакыт хәтта тәүлекләрнең һәр сәгатен-минутын фәнни эшкә сарыфлаган фидакарь хезмәтчәннәрнең берсе иде. Озакка сузылган авырудан соң вафат булуына карамастан, аның арабыздан юкка чыгуын суга төшеп югалуга тиңләрлектер. Остазыбыз хакында сөйләгәндә, күңелгә "нибары" төшенчәсе килә. Әйе, нибары... Аңа нибары 74 яшь иде! Бу - фән белән шөгыльләнүче өчен әле зур сан түгел, ул - чын галимнәрнең бик эшлекле чорыдыр. Фәнни эшчәнлек һәм педагоглык юлы көтелмәгәнчәрәк киселсә дә, ул мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дистәләгән ярдәмлекләр, күпсанлы дәреслекләр, 100 монография һәм башка төр хезмәтләр язып өлгергән икән. Бу кадәр мирас калдырган олы шәхеснең исеме онытылмасын, аның эшен йөзләрчә укучылары дәвам итсен, анда белем алган студентлар әлеге тирән белемле галимә хакында үзләре укыткан балаларга да сөйләсеннәр иде. Флёра апа үз фәнни мәктәбен, гыйльми юнәлешен булдырган, Татарстанда гына түгел, дөньяда да әзме-күпме таныла алган сирәк галимнәрнең берсе иде. Тагын мөһим бер нәрсә: ул үзенең фәнни эзләнүләрендә шул киң мәйданга, дөнья халыкларына Тукайның якты исемен, иҗатын да илтте. Татар хикәяләре хәзинәсеннән Флүс Латыйфи СЕБЕР ХИКӘЯТЕ ХИКӘЯ Менә икенче көн инде без Төмән автовокзалында бәйләп куелган эт хәлендә. Атна буе туктамый коеп яуган яңгыр, районнарны өлкә үзәге белән тоташтыручы, болай да сазламык юлларны үтә алмаслык баткакка әйләндергән дә куйган. Багана башына эленгән әлүмин чиләкне хәтерләтүче зур динамик дөмберди башлауга, йөрәкләр өмет белән кысыла, күзләргә нур иңә. Менә-менә хәзер безнең маршрутны игълан итәрләр, автобусның йомшак урындыкларына кереп утырырбыз, ул безне бәллүләтеп кенә тайга кочагына сеңгән, галәмәт зур күлләр буена сыенып утырган Каскара авылына илтеп куяр дип хыялланабыз. Ул авыл инде безгә ниндидер бер оҗмах түре, ымсындырып торучы җәннәт кочагы сыман булып тоела башлаган иде. Әмма иртәдән бирле бер үк сүзләрне кабатлаудан туйган диспетчерның карлыккан тавышы сөендерерлек хәбәр китерми. Теге яки бу автобусның маршрутка чыкмаячагын игълан итүгә, динамиктан калайга чүкеч белән суккандагыдай ямьсез, чыкырдаган тавыш яңгырап куя. Өметләр тагын өзелә. Шунысы гаҗәп: автовокзалда халык кимеми генә түгел, һаман арта бара. Берәүләр, иртәгә килербез инде, дип, кулын селтәп китә тора, әмма аларны икенчеләре, өченчеләре алыштыра. Безнең шикелле үк, бәлки, бүген юлга чыга алырбыз, дип яшерен өмет саклаганнар байтак икән шул. Безгә исә ничек тә тизрәк авылга барып җитәргә кирәк. Юкса ничәнче көн эчтә бүреләр улый. Казаннан чыгып киткәннән бирле поездда аннан-моннан, коры-сары белән тамак ялгап килгәнгәме, иң олы хыялыбыз - утырып бер кайнар аш ашау иде. Алай-болай автобус-фәлән яисә юл уңаена баручы машина туры килмәсме дип, еракка, читкә китеп тә йөри алмыйбыз. Автовокзалның көн буе халык кайнаган шыгрым тулы буфетына сугылгалыйбыз сугылгалавын. Ә анда кофе, пешкән йомырка, бәясен күрүгә үк чәчләрең үрә торырлык кыздырган тавык, шикәргә катырган коржик ише нәрсәдән гайре әйбер юк. Студент кесәсе генә күтәрерлекмени?! Кофе дип аталган болганчык суы гына да егерме тиен тора бит аның. Ә безнең кесәләрдә инде байтактан җилләр уйный. Юлга чыгар алдыннан группа җитәкчебез Госман Җаббаровның: "И ул Себер халкының кунакчыллыгы! Анда барып эләксәк, мантыйбыз инде без. Өйдән-өйгә кунак булып кына йөрерсез. Гомердә күрмәгән кадер-хөрмәт, нигъмәтләрдән сыгылып торучы табыннар барысы да сезнеке", - дип, теш суларын суырып әйткәненә чын күңелдән ышанып, без җүләрләр поездда тугарылып фарсит иткән идек шул. Поезд чакрым саен диярлек туктый. Туктаган саен станциягә төшәсең. Ә анда ширбәтле туңдырма, баллы, газлы лимонад, учма-учма җиләк сатучылар өере. Иркенлеккә чыккан студент нәфесен тыя беләмени?! Ә хәзергә автовокзалга каршы якта гына урнашкан, кыйшайган вывескалы, безнең яклардагы авыл лавкаларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган кибеттәге килька консервасы белән канәгатьләнергә туры килә. Группадашыбыз Нурия әйтмешли: "Иртәнгә томат соусындагы килька, төшке ашка килькалы томат, кичкә томатлы килька". Кыскасы, һаман бер балык башы. Тышына берничә вак балык сурәте төшерелгән бу юка калай банкаларны күрүгә үк, эчебез борып авырта башлый. Нишләмәк кирәк, студентның башы белем белән шыплап тутырылган булса да, кесәсе такыррак шул. Шулай күпме яткан булыр идек, билгесез... "Болай булмый, тотам да обкомнарына барам. Без дә үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрмибез. Бәлки, ярдәм итәрләр..." - дип, чарасызлыктан үртәлеп чыгып киткән Жаббаров кош тоткандай канатланып кайтты. Күзләре очкынланган, әле автовокзалдан чыгып киткәндә генә төрлесе төрле якка тырпайган бөдрә чәчләре яхшылап таралган, муенындагы галстугы тураеп үз урынына утырган иде. Сөенмәслекмени, без барасы якларга нефтьчеләр машинасы чыгып китәргә тиеш икән. - Әйберләрегезне җыеп куегыз, таралып йөрмәгез. Озакламый машина киләчәк, - диде ул, боерык бирүчән кискен коры тавыш белән. Кыяфәтенә Ватерлоо сугышында җиңеп кайткан француз генералы чалымнары кунды. Хәер, генерал булмагае, ник генералиссимус булмый, без аны кочаклап күккә чөяргә әзер идек инде. Кәсебенә керешсәң, була икән. Бер-ике сәгать үттеме-юкмы, күзләребезгә ышанмадык, автовокзал янына гөрелдәп, чыннан да, хәрби походка әзерләнгәндәгедәй, арткы тәгәрмәчләренә калын чылбыр чорнаган, өсте бөркәүле зур "Урал" вездеходы килеп туктады. Җаббаров, безгә эре генә караш ташлап, кабинага кереп утырды. Без капчык-чемоданнарыбыз белән машина әрҗәсенә үрмәләдек. Себер якларына җыр, әкият, бәет, табышмак, мәкаль, әйтем, кыскасы, халык иҗаты үрнәкләре җыярга экспедициягә чыккан Казан студентларының, ягъни без фәкыйрьләрегезнең сәяхәте әнә шулай башланды. Без дигәнем исә, тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, башта үземне әйтим әле, миннән, янә тагын дүрт студенттан - Харис, Миңнурый, Фидания белән Нуриядән һәм группа җитәкчебез аспирант Җаббаровтан гыйбарәт иде. Без килеп җиткәндә, көн сүрелә төште, җәйге кояш та тәмам арып, офыктагы агач башларында ялкау гына тәгәри башлаган иде инде. Салулый-салулый, сикәлтә саен телләребезне тешләргә мәҗбүр иткән машина да, ниһаять, күңеллерәк гөрелдәргә кереште кебек. Алдыбызда куе таллыклар арасына ташланган сихри көзгедәй ялтыраучы озын күл буенда таралып утырган зур, төзек авыл пәйда булды. Йөзләребез бердән яктырып китте, эчкә җылы йөгерде. "Машинадан сикереп төшәрбез дә тымызык күлгә чумарбыз. Юлдагы талчыгу да, ару да юып алгандай юкка чыгар, эче эчкә ябышкан ашказаннарыбызга җылы ризык керер". Шуларны уйлап, һәркайсыбыз ләззәтле минутлар кичерде бугай. Хәтта юл буе Харисның беләгенә чатырдап ябышып килгән Фидания дә торып, кузовны кабинадан аерып торган биек тактага килеп ябышты. Теләгебезгә ирештек ул көнне. Аксыл комлы яры белән ерактан ук күңелләрне ымсындырып килгән тирән күлдә дә коендык, чын Себерчә уттай кыздырылган мунчасына да кердек, туйганчы җылы аш ашап, иртәгесе көнгә планнар корып, йокларга яттык. ...Авыл җирендә таң тиз ата. Без торганда, йорт хуҗаларыбыз Шәмсетдин бабай белән аның корткасы Хәдичә әбинең эшләп алҗып, инде икенче тапкыр чәй табыны янына утырулары икән. Без дә авыл малайлары түгелмени?! Сикереп тордык та күлгә йөгердек. Чистарынып, сафланып кайтканда, өстәлдә чын бәйрәм сые әзер иде инде. Менә сиңа Хәдичә әби! Ниләр генә юк бизәкле ашъяулык өстендә. Әле иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтыраган яшь кыяр, яшел суган кебек нәрсәләрне әйтеп тә тормыйм, аның янында каймакка салынган, Себерчә әйткәндә, тукмак җиләк, парын бөркеп утыручы ит, ярмаланып торган бәрәңге һәм башкалар, һәм башкалар... Оятыма көч килсә дә әйтим, филология бүлегендә укып йөреп тә, әле исемнәрен белмәгән ризыклар, тәм-томнар бар икән! Тамакка бик үк хирыс булмаган кызларыбыз да, патшабикәләр шикелле ялындырып тормады, өстәлдәге сыйлар берәм-берәм эреп юкка чыга барды. Хәдичә әби белән Шәмсетдин бабай бездән бик канәгать иде күрәсең. Бабайның күзләре хәйләкәр елтырый, битендәге һәр җыерчыгыннан мәрхәмәт һәм миһербан бөркелгәндәй тоела. Ул, көмеш агы кунган сакалын сыпыра-сыпыра вәкарь белән генә һаман сыйлый да сыйлый: - Үз балаларым кебек якын тоелдыгыз әле миңа... Меңәр чакрымнар үтеп, Казаннан ук килгәнсез бит. Яле, оланнар, ит белән картупына да җитешең. Көне буе йөрисегез бар. Ризык җыеп чыгыгыз. Эсседә ашалмый ул... Хәдичә әби исә күп сөйләшми. Аркасына җәеп бәйләгән чигүле ак яулыгының чите белән тыйнак кына бит очларын сөртеп ала да әле беребезгә, әле икенчебезгә елмая. Шундый ерактан килгән кунакларга сыеның ошавы күңеленә бик хуш килде бугай аның. Ә безгә нәрсә?.. Студент корсагы резин туп бит ул, күпме тутырсаң да сыя. Тулай торактагы кефир малайлары дип башыңа да китермәссең... Аспирант Җаббаров кына бик белдекле кеше шикелле үзалдына елмаеп, нәзберекләнеп утырган була. Тәмам хушланып, әби белән бабайга рәхмәт укый-укый, өстәл яныннан кузгалдык. Инде эшкә тотынсак та ярый. Парлашып бүлештек тә, жирәбә салып, авылның кайсы урамы кемгә туры килүен билгеләдек. Миңа Нурия белән күл буендагы түбән оч урамы эләкте. Дөресрәге, Нуриянең минем белән чыгуын бик-бик теләсәм дә, аңа бу хакта үзем әйтмәгән идем. Җаббаровка рәхмәт, ул, уйларымны сизгәндәй, каш астыннан сынап карап алды да тамак кырып куйды, кычкырып әйтте: - Син инде, әлбәттә, Нурия белән чыгарсың, - диде. - Сез әйткәч, шулай итәрбез инде, - дигән булдым мин, битараф тавыш чыгарырга тырышып. Әллә нишләп кенә битем кызара башлады. Сиздермәс өчен дәфтәр тышына иелеп, исем-фамилиямне язарга керештем. Җаббаровка ачуым да килеп китте әле. Бу хәтле кычкырып әйтмәсә ярамыймыни?! Нуриягә карата булган хисләремне минем беркемгә дә, хәтта аның үзенә дә белдергәнем юк иде канә. Хәер, Нуриянең миңа карап елмайганын күргәч, барысы да онытылды тагы. Көне буе аның белән бергә булачагыбызны күз алдына китерүдән, башларым әйләнеп китте. Тук тамакка бераз авырая төшсәк тә, кәгазь-каләмнәребезне алып, түбән очның иң аргы башына ук чыгып киттек. Шуннан килә-килә, әбәткә чакырып калган Хәдичә әби янына төшке ашка кайтып җитү иде исәбебез. ...Авыл кырыендагы беренче йортның капкасын шакыдык. Әллә көтеп үк торганнар инде, безне йорт хуҗабыз шикелле үк сирәк сакаллы, бәйрәм көннәрендәгечә, башына кара түбәтәй, әле генә үтүкләнгән ак күлмәк өстеннән камзул да киеп җибәргән бер карт каршы алды. Тирән җыерчыклар белән чуарланган көрәктәй ике кулын биреп күрешкәч, күптән көткән кунакларыдай күреп безне ак өйгә чакырды. - Бергә-бергә шунда чәй янында гәпләшеп утырырбыз. Карчыгым да күптән көтә инде сезне... Сүз иярә сүз чыгар... - Юк, юк, бабай, рәхмәт!.. Без озаклап, чәйләп утыра алмыйбыз шул. Йөрисе җиребез дә күп. Аннан... Әле без яңа гына өстәл яныннан кузгалдык, - дип такмаклады каушап калган Нурия. Дөресен генә әйткәндә, икебезнең дә бер генә кабар җиребез дә юк иде. Бөтен теләгебез тизрәк халык иҗаты хәзинәләрен җыя башлау, әле бер генә хәреф тә төшмәгән дәфтәрләребезгә моңарчы адәм колагы ишетмәгән борынгы җырлар, кинаяле такмаклар, тылсымлы әкиятләр, дастаннар теркәү, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар дөньясына чуму. Икебез дә тизрәк әнә шул сафландыргыч чишмәгә кушылырга хыялланабыз. Авылдагы һәр өйдә таныш булмаган моңнар, риваятьләр, һәр бабай, һәр әби хәтерендә алтынга тиң шундый хәзинә бөртекләре сакланадыр сыман тоела иде безгә. Кеше аягы басмаган ерак Себер авылларында ни генә булмас дисең! - Бабай, чәй эчеп тормыйча гына сөйләшик инде. Казаннан ук җырлар, әкиятләр язып алырга килдек бит, - дип дәвам итте Нурия, үрсәләнеп. Ачык, мәрхәмәтле йөзле бабаебызны көтмәгәндә алыштырып куйдылармыни. Ул кинәт кенә кырт кисте дә куйды: - Сөйләй алмаем сиңа, йөрәгем. Хәтерем дә тишек инде. Хәтерләмәем. Әнә кәмперемнән сорап караң... Бабайдан картрак күренсә дә, җитез хәрәкәтле, бәбәй итәкле киң күлмәк өстеннән озын яшел казакиен да киеп җибәргән карчык инде баскыч төбенә чыгып баскан икән. Ул сүзгә кушылды: - Сиңа әйтәм, нигә ишегалдында сөйләшәсең, нигә өйгә чакырмыйсың? Самавырым суынаты бит инде. - Әби, ичмасам, сез белмисезме соң? Безгә... ни, җырлар кирәк иде бит, - дип эндәште аңа Нурия. - Хаҗәтен белгем киләте. Нигә соң ул? - Без шуларны җыеп йөрергә дип килгән идек. - Ярар, балалар, уйлашырбыз. Башта сыйдан авыз итик тә. Ах, шул сый дигәннәрен. Ансыз гына булмыймыни инде. - Юк, әби! Рәхмәт! Чәй эчеп тормыйбыз инде, - дидек без икебез беравыздан. - Һич югы, яшь чакларыгызда яратып җырлаган бер-ике җырны әйтсәгез, безгә шул да ярап торыр иде. Йә бию такмаклары... Ярамаган сүз әйтмәдек бит инде. Аңламассың бу Себер кешеләрен. Әбекәебез безгә чын-чынлап үпкәләде. Иреннәре кысылды, битендәге җыерчыклар тагын да тирәнәя төште. - Нинди сүз ди ул. Карт башың белән көпә-көндез урамда җырлап утыру. Сез инде үпкәләмәгез, белмибез без. - Аннары, картына карап, тагын өстәде. - Аяк-уенга да үнәребез юк. Безгә хушлашып чыгып китүдән башка чара калмады. Күңелебез шактый ук төшәргә, баш өстебездәге алсу хыялларыбыз тарала башларга өлгергән иде инде. Тагын ни булыр икән дип, кыяр-кыймас киттек өй борынча. Яшьләр күбесе эштә, күрәсең. Гадәттә, карт-карчык каршы ала. Керәбез, сәлам бирәбез. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар һәм... өстәл янына чакыралар. Җыр, әкият, мәзәк турында ишетергә дә теләмиләр. Бу турыда сүз чыккач: "Әй, кара син аны! Хәзер шуны җыеп йөриләр икән", - дип тел шартлаталар, бот чабалар, гаҗәпләнәләр. Ә үзләре ник бер нәрсә сөйләсеннәр. Бар сүзләре шул: - Үнәрем юк шул, балам. - Белмәем... - Хәтерем тишек иләк кебек. Чираттагы өйдән чыгып, Нурия белән бер-беребезгә карашып торгач, аптырап, кулларымны җәеп җибәрдем. - Каскара авылы картлары җыр белми икән, ә?! - Шулай икән шул. Гомереңдә уйламассың, - дип, сүзләремне куәтләде Нурия. - Безнең авыл картлары алтын икән. Шулай карашып тордык та, өйдән-өйгә йөрмәс булып, авыл кырыендагы Пыктын Карагае дигән күл янына төшеп киттек. Себер кояшы көньякныкыннан ким кыздырмый икән. Рәхәтләндек бер, ичмасам. Ничә көн кояш күрмәгән тәннәребез, кызарып, ачыта башлаганчы кызындык, су коендык. Көн кичкә авышкач кына: "Госман Җаббаровка ни әйтербез икән?" дигән уйга төшеп, кайтырга чыктык. Бик тә ашыйсы килә иде. Иртәнге сый-хөрмәтләр искә төшеп, авыздан сулар ага хәтта. ...Капка төбендә Шәмсетдин бабай каршы алды. Койма янындагы калын бүрәнәдә, черем иткәндәй, оеп утыра иде. Безне күргәч, үзе яныннан урын күрсәтте. - Йә, оланнар, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Ничек сыйладылар?.. - дип тезеп китте ул ашыкмас тавыш белән. - Булмады ла, бабай... Берни язып ала алмадык. Шәмсетдин карт, ышанмыйча, бер күзен кыса төшеп, безгә карап торды. - Ничек? Аит Сәйдулласы да берни сөйләмәдеме? Аның соравына сорау белән җавап биргәнебезне сизми дә калдык. - Кем соң ул? - Соң, беренче булып шуларга кергәнсездер ләбаса. Түбән очның иң кырыйдагы йорты. Авылда беренче ерауцы, аяк-уен остасы иде бит ул яшь чагында. - Шуларга кердек, - дип сузды Нурия. - Берни дә сөйләмәде бит. - Чынлап та аларның өенә кердегезме? - дип төпченүен дәвам итте бабай. - Ю-у-к! Өйләренә үк кермәдек, анысы. Ишегалдында гына сөйләштек. - Чакырмадымыни? - Нишләп чакырмасын?!. Чакырды... Үзе дә, карчыгы да... Чәй эчәргә чакырдылар. Сыйдан авыз итегез, дип теңкәгә тия яздылар, - диде үпкәләгән сыман иттереп Нурия. - Без бит тамак туйдырып барган идек... Шәмсетдин бабай, нидер уйлагандай, колак артын кашып куйды да картларча кеткелдәп көлеп җибәрде: - И балалар, балалар! Үзегезне аштан өстен куйгансыз бит. Бергәләп ризык җыймагач, сыен авыз итмәгәч, ишегалдында сезгә кем җыр җырласын да, кем әкият сөйләсен ди инде. - Хәзер нишлик соң инде, бабай? Җавап көтеп, икебез дә аңа текәлдек. - Нишлик-нишлик, - дип үртәгәндәй кабатлады Шәмсетдин бабай. - Иртәгә барасыз да яңадан керәсез. Аш ашка, урыны башка. Бераздан Харис белән Фидания дә кайтып керде. Аяк атлашларыннан ук сизеп торам, безнең шикелле үк берни дә кыра алмаганнар. Бары тик Госман Җаббаров белән Миңнурый гына, дәфтәрләрен уалыр дип курыккандай, кадерләп тотып, яныбыздан үтеп киттеләр. Ярар, иртәгәге таңны аттырсак, без дә ак сакаллы карт булырбыз дип, йокларга яттык. Ә иртән, Хәдичә әбине үпкәләтмәс өчен, берәр чынаяк кына чәй эчеп, кире Сәйдулла бабайларга юл тоттык. Кичәге хатаны кабатларга ярамый иде безгә. - Хәерегез белән киләсез, - дип, елмаеп каршы алды ул. - Кире безгә керәсезегезне сизенгән идем мин. Җыясы ризыгың булса, тешеңне сындырып керер, ди бит. Нурия белән икебезнең дә колакларыбыз торды. Кара син бабайны, бүген беренче сүзеннән үк мәкальләр сибә түгелме?.. Шатланып авызымны ерырга өлгермәдем, җилкәмә Нуриянең йодрыгы килеп төртелде. - Кичә мин сөйләшкән идем. Инде бүген сөйләшүне син алып барырсың, - дип пышылдады ул. Ризалыгымны белдереп, бабайга сиздерми генә аңа күз кысыйм дип борылган идем, кыз җиңемнән тартты, теш арасыннан ысылдап чыгарды: - Минем белән түгел, бабай белән сөйләш!.. Картыбыз ашыкмый, салмак кына атлап килеп күреште, кулларыбызны сыйпап торды. Хәер... бу юлы да кичәге шикелле башлады: - Ягез инде, без картлар янына килгәнсез икән, өйгә үтик. Әбиегезнең самавыры суынып өлгермәгәндер әле. Карышып тору кая! Чакырмаслар инде дип, куркыбрак та килгән идек әле. Әдәп өчен икенче тапкыр әйткәнне дә көтеп тормастан, ашыга-ашыга аякларыбызны салып эчкә үттек. Әллә Себер картлары самавырсыз яши алмый инде. Чынлап та, түрдәге өстәлдә самавыр җырлап утыра. Аның янында эреле-ваклы чынаяк-касәләр, өсте чигүле сөлге белән капланган савыт-саба иде. - Йә, утырыйк, балалар. Бүген дә шул җыр эзләп йөрүме? - Әйе шул, бабай, - дип, инициативаны үз кулыма алдым. - Халык җырлары... алар бит безнең халыкның "мәңге күгәрмәс вә тутыкмас җәүһәрләре"... Шул вакыттагы сөенүемне күрсәгез!.. Нурия алдында авторитетым бердән күтәрелеп киткән кебек булды. Ишетсен әле абзагызның ничек итеп сөйләшүен. Университетта алай-болай гына укытмыйлар икән. Габдулла Тукайның мәшһүр сүзләрен ничек оста китереп "сыладым". Бабай, ризалыгын белдереп, ике куллап юка сакалын сыпырып алды. "Кһым, кһым" дип, тамагын кырып куйгач, чаршау артында кыштырдаган карчыгына эндәште. - Сиңа әйтәм, чык инде монда. Менә бит кичәге кунакларыбыз килгән. Озак көттерми карчыгы да күренде. Тышына чык типкән балчык чүлмәкне киндер сөлге белән сөртә-сөртә, кичәге сөйләшү булмаган да кебек киң итеп елмайды: - Менә баздан шомырт суы алган идем әле. Сөйләшкәндә тамак кибүчән, - дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл янындагы эскәмиягә килеп утырды. Авызыбыз бер пешкән бит. Бүген инде без кыстатып тормадык. Студентлар әйтмешли, өстәлдәге сыйны урдык кына. Әмма чама ягын да онытмадык. Әле тагын башка кешеләргә дә керәсе булыр бит.... Бары тик шуннан соң гына язарга әзерләнеп, дәфтәрләребезне чыгардык. - Йә, ни эшкә инде ул безнең җырлар? - Бабай тагын соравын кабатлады. - Ни эшкә дип, белә торгансыздыр инде... Аларны җыеп, китап чыгаралар, тарихны өйрәнәләр... - Әйе, бабай, әле халыкта җыеп алынмаган меңнәрчә җыр, әкият, мәкаль, бәет булырга мөмкин. Киләчәк буыннар өчен югалырга тиеш түгел, хәзинә алар, - дип сүзгә кушылды Нурия. Сөйләсә, сөйли белә дә инде! - Ә-ә... анысы кызык икән... Ерлар күп инде ул, аларны ницек хәтерләп бетермәк кирәк. Үзегез ниндиләрне беләсез соң? Нәпример, уен ерларыгыз ниндирәк, - диде бабай. Көлемсерәгән күзләре миңа текәлгән иде. Кирәк чагында ник берсе искә төшсен икән. Үземнең туган авылдагы ял кичәләрен искә төшереп карыйм, күз алдына университет дискотекалары килә. Җыр җырламыйбыз икән ләбаса. Күбрәк тыңлыйбыз гына микәнни соң? Өмет белән Нуриягә карыйм. Ул, исе китмәгән кыяфәт белән, дәфтәренә нидер язып утыра. Әллә мин җырлаганны язмакчы ук инде. Тавышым юк минем. Хәтта әни дә: "И бала, бигрәк тавышың юк инде. Җырлаганың тавык җырлаган кебек кенә", - дип жәлли мине. Ну монда сынатырга ярамый. Бабайның телен ачасы бар ич әле. Шулвакыт кылт итеп хәтеремә бер җыр килде. Кычкырмасам җырлый алмыйм мин, күкрәгемне тутырып тын алдым да, түшәмдәге такта ярыкларына карап, тамак төбе белән бар көчемә кычкырып җырлап та җибәрдем: Комбинезон алган, диләр, Шинелен салган, диләр. Шинелен салса да, солдат Гадәте калган, диләр. Башка куплетларын бик белеп тә җиткерми идем. Җырлый башлагач, үзе чыга икән. Бер генә кавым да туктап тормыйча дәвам иттем: Шинелен салган, диләр дә, Шинелен салган, диләр. Әллә каян күренеп тора, Солдатта булган, диләр. Булдырдым бит әй, гомердә җырламаганны җырладым дип, Нуриягә караган идем, аптыраудан каттым да калдым. Миңа арты белән борылган кызыйның иңнәре дерелди. Җитмәсә, авызын кулы белән каплаган. Әллә елый, әллә көлә. Хәер, бу минутларда аның бәясе әллә ни кирәк түгел иде миңа. Иң мөһиме - картлар. Алар ни әйтер!.. Бабай исә рәхәтләнеп елмая, күзләрендә шаян очкыннар биешә. Ул мин җырлаганнан бик канәгать калган иде бугай. Әбигә карап күз кысып та алды әле. - Маладис, егет икәнсең, - диде ул. - Монысын радиодан безнең дә ишеткән бар анысы. Тагын берәрне җырлап күрсәтсәң, бигрәк тә шәп булыр иде. Инде чирканчык алынган, күп уйлап тормый, икенчесен дә әйттерә башладым: Утыр әле яннарыма, Ял булсын җаннарыма. Син утырсаң яннарыма, Ял була җаннарыма. Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, күзләремне уйнатам, көй ритмына аякларым белән идәнгә дә тибеп куйдым. Тагын да дәртләнебрәк җырлыйм диеп, тәмам азартка кереп барганда, Нуриянең пырхылдап көлеп җибәрүе тукталып калырга мәҗбүр итте. Борылып аңа карадым. Ул исә битенә дәфтәрен каплаган, иңсәләре дерелдәпме дерелди. И рәнҗедем аңа шул вакытта. Әллә үзен концертта дип белә микән, чытлыкланып утырырга. Үтергеч караш ташлап, шуны әйтергә авызымны ачмакчы идем, әби кулыма тустаган китереп тоттырды. - Тамагың кипкәндер, улым, эцеп йибәрең әле... Шомырт исе аңкып торган ширбәтне йотып куйгач, ачуым басыла төште тагы. Әле һаман пырхылдаган Нуриягә: - Соң, алай булгач, үзең җырла, - дип кенә әйтә алдым. Җырга минем кебек кенә түгел инде ул. Анысын яхшы беләм. Сәхнәләргә чыгып басса,сандугачлар бер якта торсын. Тик аңа җырларга туры килмәде. Сәйдулла бабай егерме яшьлек егетләр шикелле итеп кәләпүшен кыңгыр салып куйды, камзулын җилбәгәй җибәрде дә Нурия каршына килеп басты һәм, үзе әйтмешли, "ерлап" та ебәрде: Карагай ла башы кәвеш-кәвеш, Сызылып ла килә бер тавыш. Бармаккаең камыш, йөзең кояш, Акылларың камил, үзең яшь. Ашыкмыйча гына, көйнең һәр бормасын җиренә җиткереп, моңның чын тәмен белеп, һәр сүзенең мәгънәсен йөрәге аша үткәреп, яшерен дәрт белән җырланган бу җыр икебезне дә телсез калдыргандай булды. Нуриягә генә кара син! Әйтерсең лә үзенә атап җырлыйлар. Битләре үк алланып китте. Җитмәсә, көязләнеп, бабайга елмаеп утыра. Мин җырлаганда борылып та карамаган иде. Әсәрләнеп, дәфтәргә теркәп барырга да оныта язганбыз. Тиз генә каләм-дәфтәргә ябыштык. Хәер, инде бабай безнең турыда үзе үк оныткан иде, күрәсең. Әллә Казан хәтле Казаннан килгән студентларның һәр сүзен кәгазьгә теркәп утырулары күңеленә хуш килде, әллә егет чакларына кире әйләнеп кайтты, бабабыз, карчыгы янына барып, инде аңа атап җырлый башлады: Кимә итек, ки читек, Аякка җиңел итеп. Аргы урамдин ярлар сөйдем, Бирге урамга үч итеп. Аңа калтырап чыккан тавышы белән, әмма ниндидер борынгы көйнең бормаларын үзенчә бик рәвешенә китереп, әбиебез дә кушылды: Агыйделкәйләрнең аръягында Ат аунаган кара җирләр бар. Чакырсам бармаң, кулың салмаң, Күңелкәем калган ярым бар. Бабай да җавапсыз калмады. Салмак хәрәкәтләр белән идән уртасында түгәрәк ясап җырлый башлады: ...Үзем дә лә генай сөйгән ярны, Күз күрмәгән якка озаттым. Әби башына чөйгән яулыгының бер чите белән йөзенең яртысын каплады, оялчан кызлар шикелле иттереп, сузып кына җавап бирде: Зәл килә сәлки, Садрый сәлки, Камзуллары яшел гарнатур. Сән сорамайсың, мин әйтмәем, Сәлам дигән сиңа бер матур. Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул. Йөрәгендә бәргәләнгән хисләренә урын таба алмыйча, урамнан бер җырлап үткән егет моңнарына барысы да: сөю-сагыну да, юксыну да, очрашырга чакыру да, кыскасы, яшерен мәхәббәтнең бөтен чалымнары да сыйган. Егет-кызлар җыр белән аралашкан, аларның җаннары, күңелләре шул моң дулкынында тирбәлгән, шул моң дулкынында табышкан, кавышкан. Их, Нурия белән дә шулай җырлашып аңлашырга иде, дип уйлап куйганымны сизми дә калдым. Күңелдәге хисләрне тел белән әйтеп бирүгә караганда, җыр аша сиздерү мең мәртәбә отышлырак, үтемлерәк, тылсымлырак булып тоела башлаган иде инде. Кеше күңеле җыр белән яшәргә тиеш икән! Ә менә мин үзем ни эшләргә тиеш соң? Җырлый белмәгәч нишлим?! Аннан... Безнең заман җырлары тозсызрак икән шул. Аларда сагыштан саргайган ике йөрәк кенә аңлый алырлык яшерен мәгънә, сер юк кебек тоелып китте. Сөйгәнең каршына килеп: "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", дип җырламассың бит инде. Шашкан икән бу диярләр... Бер-ике тапкыр самавыр яңарттык без ул көнне. Әби белән бабайның хәтерләре бер дә тишек түгел икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, аларның бер такмаклары икенчесен хәтерләтте, бер бәеттән икенчесенә күчтеләр, авылда төрле елларда булган вакыйгаларны, аларга карата кемдер чыгарган такмак-бәетләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кеше халәтенә җырның ничек тәэсир иткәнен үз күзләребез белән күрдек без. Сәйдулла бабай белән карчыгы, бердән, яшәреп киткәндәй булдылар. Әйтерсең лә җилкәләренә заман, чорлар авырлыгы белән басып торучы сигез дистәгә якын ел чалымы да, битләрендәге җыерчыклары да юкка чыкты. Аларның гәүдәләре тураеп китте, күзләреннән яшьлек нуры бөркелгәндәй булды. Себернең адәм генә түгел, киек җанвар адашырлык кара урманнары арасына кереп поскан татар авылларының чал үткәнен безнең алда яңарттылар, җырлары белән безне дә шул чорга алып кереп киттеләр алар. Иртән килгән җиребездән без төш вакыты җиткәнне дә, кояшның кичлеккә авышканын да сизмәгәнбез. Яза-яза кулларыбыз арыды, дәфтәрләребез тулды. Инде Сәйдулла бабай сүзне үзе очлады: - Менә шулай, оланкайларым. Килгәнегезгә рәхмәт. Яшь чакларыбызны искә төшердегез әле, - диде ул. Аннан соң, карчыгы белән күзгә-күз карашып алгач, ягымлы көлемсерәп өстәп куйды. - Дөресен әйткәнгә үпкәли күрмәгез тагын, кичә кергәндә, бик эре нәрсәләр икән дип хәтер кала язган иде. Ялгышканбыз... Бүген сөендердегез тагы... Инде сезнең җырларны да тыңларга насыйп итсен. Җырлап яшәгез, оланнар, - диде. - Кеше күңелендә җырга сыймаган бер генә нәрсә дә юк. Мөхәррир сорау бирә МИЛЛӘТ КИЛӘЧӘГЕН КАЙГЫРТЫП... - "Балаларны кем һәм ничек укытачак - тәрбия бирү юлы белән укытуның иң төп шарты менә шунда", - дигән педагог Шалва Амонашвили. Бүген без әлеге тәгълиматка тугърымы? "Ничек" укытучы "кем"нәрне әзерләү дәрәҗәсе заман таләпләренә җавап бирәме? Фәйрүзә МОСТАФИНА, Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты: - Һәр елны һәм быел, 2017 елда да, абитуриентларны укырга кабул итү бара. Мин һәр көнне диярлек, югары курс студентлары белән бергә, шунда булам: аларның тышкы кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотуларына карыйм. Алар белән сөйләшәм, сораулар бирәм: "Ни өчен безнең вузны сайладың? Укытучы хезмәтенең мәгънәсен син нәрсәдә күрәсең? Һәм, гомумән, тормышның мәгънәсе нидә?" һәм башкалар. Аларның уйланып калуларын, беркадәр тынлыктан соң тирән, кызыклы фикерләр әйтүләрен күреп, чынлап та, шатланып куясың. Мондый көн чын мәгънәсендә бәйрәм кебек! Бу сөйләшүләр яңа көч, үзебезнең дөрес юлдан барганлыгыбызга ныклы ышаныч өсти, әлеге эшне дәвам иттерергә кирәклеген төшендерә. Чөнки безне уратып алган мохиттә, бөтен дөньяда төрле карашлар яши. Күпләр кешенең уңышларын бары матди байлыкта гына күрә; шуңа күрә яшьләр үзләренә үрнәк итеп матди байлыкка ирешкән кешене ала. Бөтен дөньяның үзәгендә кеше шәхесе тора һәм аны тәрбияләүне безнең педагогика тормышка ашырырга тиеш, чөнки педагогика ул барыннан да элек - үзеңне тәрбияләү. Белем бирү системасын модернизацияләү - бүгенге көн таләбе һәм ул укытучыларны, тәрбиячеләрне хәзерләүче вузлардан түгел, ә балаларга белем бирүче мәктәпләрдән башланды, ягъни арбаны аттан алгарак куйдылар. Нәтиҗәдә, ситуация тагын да начарланды: педагогик вузлар санын кыскарта, аларны классик университетлар белән берләштерә башладылар һәм шундый сорау килеп туды: "Кайда яхшырак хәзерлиләр?" Ә "Ничек яхшырак хәзерләргә?" дигән сорау төшеп калды. Шунлыктан хәзерге вазгыять безне эшебезне үзгәртеп корырга мәҗбүр итте. Иң элек без үз алдыбызга шундый сорау куйдык: безнең эшнең мәгънәсе нидә? Бу сорауны әйтү генә җиңел, ә чынлыкта тормышка ашыру шактый катлаулы. Мин бүген шатланып әйтә алам: үзебезнең коллектив белән чын күңелдән горурланам. Ул үзенең эшен яңача үзгәртеп кора алды: яңа ФГОС буенча эшли. Ә яңа ФГОС ул - яңача фикерләү, эшнең мәгънәсен, эчтәлеген яңача, проблемалы итеп аңлау һәм тормышка ашыру. Безгә, вуз укытучыларына, хәзер мәктәп белән бергә яңа стандартларны өйрәнү генә түгел, ә нәтиҗәле эшләүнең нигезен, ачкычын табу кирәк. Ә ул укыту технологиясен формаль үзгәртү генә түгел, ә укыту эшчәнлегенең эчтәлеген үзгәртү булырга тиеш. Үз предметыңны тирәнтен белми торып, студентларны ул предметка өйрәтеп булмый. Шул ук вакытта укытыла торган предметны тулы бер мәгълүмат бирү итеп кенә түгел, ә аны белем белән бергә профессиональ тәҗрибә дә бирә торган бердәм система итеп тә карарга кирәк. Вуз укытучысы белән студент арасында тыгыз иҗади бердәмлек булдыру кирәк, чөнки ул - безнең уртак эшебез. Шуның нәтиҗәсендә, безнең вузның структурасы, методик эшчәнлеге, фәнни, укыту эшләре, тәрбия бирү, практиканы һәм рекреацияне оештыру, укытучылар белән студентлар арасындагы мөнәсәбәт тә яхшы якка үзгәрде. Хәтта лекциягә чакыручы кыңгырау да Булат Окуджава җыры итеп үзгәртелде. Безнең илебездә талантлы, оригиналь һәм үзенчәлекле педагоглар күп. Үзләреннән якты мирас калдырган бөек педагоглар белән беррәттән, бүген әле исән булган педагоглар да төрле могҗизалар эшли; аларның кайберләре безнең коллектив әгъзалары ук булып беттеләр диярлек: М.П.Щетинин, Ш.А.Амонашвили, Е.А.Ямбург, И.С.Фишман, Т.Н.Галиуллин. Бездә яңа стандартларны өйрәнү буенча семинарлар системалы рәвештә даими оештырылып килә. Һәр уку елы ахырында үзебезнең вузны үстерү буенча дәрес-уеннар үткәрелә һәм шунда һәр кеше үзе алдында торган бурычын яхшырак күзаллый башлый. Вузның уку-укыту эшчәнлегендә нәрсә үзгәрде соң? Чаллы дәүләт педагогика университеты үзенең эшчәнлеген профессиональлекнең югары стандартына ирешүгә юнәлдерде. Бу, вузны тәмамлаучыларның шәһәр һәм төбәкнең эшкә урнашу базарында көндәшлеккә сәләтле булуларына ирешү өчен, укуукыту процессына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Университетта булачак белгечләрне тәрбияләүнең максаты - студентларның рухи кыйммәтләргә ирешү өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри педагогик белгечлек, гражданлык, гаилә кыйммәтләре, идеал һәм этика нормалары өлкәләрендәге карашларын формалаштыру. - Милли белем бирү - муниципаль белем бирү системасының өстенлекле юнәлеше, дибез. Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатенең киләчәген тәрбияләүдә сезнең район мөгаллимнәре кайсы өстенлекле юнәлешләргә таяна? Наталья КАРПОВА, Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе: - Теләче муниципаль районы мәгариф системасында милли мәгарифне үстерү өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Милли мәгариф системасын камилләштерү, укучыларга туган телдә сыйфатлы белем бирү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан, районыбызда зур эшләр башкарылды. Шуларның барлык муниципаль берәмлекләргә кагыла торганнары: - 2030 елга кадәр "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе" кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча муниципаль "юл карталарын" гамәлгә ашыру; - милли мәгариф өлкәсендә методик эшне көчәйтү; - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында дәвамчанлыкны ныгыту; - туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмаларында белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү. Республика укытучыларының август киңәшмәсендә ел саен муниципаль берәмлекләр рейтингы буенча эшчәнлеккә анализ ясала. Теләче муниципаль районы соңгы өч елда беренче унлыкка керде. Узган ел без, 2нче урынны алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Милли мәгариф үсеше өчен" II дәрәҗәдәге дипломына лаек булдык. Билгеле, Мөслим, Саба, Актаныш, Арча кебек танылган районнар белән ярышу өчен зур тырышлык таләп ителә. Бүгенге җәмгыятькә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, хезмәттәшлек итүгә әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә бүген мәктәп укучысын тормышның төрле шартларында югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтәге кискен көндәшлек шартларында үз урынын таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү мөһим. Укучының рухи үсеше дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Ана теле - милли үзаң тәрбияләүнең нигезе. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм җәмгыять бергәләп эшләгәндә генә, нәтиҗәләргә ирешеп була. Республикабызда, районыбызда туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар булдырылган. Законнарыбыз, программаларыбыз бар, милли мәгарифне үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укыту концепцияләре дә булдырылды. Яңа стандартларга күчү шартларында туган телне саклау һәм үстерү юнәлешендә эш алып бару, һәр баланың үз ана телендә белем алу хокукына нигезләнеп, милли үзаңлы, төпле белемле, иҗади фикерле, әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү - төп бурычларыбызның берсе булып тора. 2016-2017 уку елында район буенча күрсәткечләр түбәндәгечә булды: барлыгы 27 мәктәп (1343 укучы). 22 татар мәктәбе (657 укучы), 4 рус мәктәбе (140 укучы), 1 рус-татар мәктәбе (546 укучы). "...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер. Бары тик шундыйлар гына укытучы була ала", - дигән күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин. Әйе, укытучы үз фәне өлкәсендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар булганда һәм шул яңалыкларны дәресендә урынлы файдаланганда гына уңышка ирешеп була. Районда барлыгы 33 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Барысы да югары белемле. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Укучыларыбыз республика олимпиадаларыннан ел саен мактаулы урыннар алып кайта. Укучыларыбыз татар теленнән үткәрелгән халыкара олимпиадаларда да актив катнашалар. 2015 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Анюта Порферьева 3нче урынны алды (укытучысы - Гөлназ Афзалова), 2016 елда "Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче" номинациясендә Теләче урта мәктәбеннән Алинә Фәсхетдинова (укытучысы - Зөлфия Әсәдуллина) җиңүче булды. Быел әлеге олимпиадада 10 укучыбыз катнашып, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарын алып кайттылар. "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә дә сынатмыйбыз. Узган уку елында Иске Жөри мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илсаф Тимербаев (укытучысы - Резидә Сәлимова) "Яшь шагыйрь" номинациясендә 2нче урынны яулады. Аннан алдагы елда шул ук укучыбыз 1нче урынны алган иде. Бу уку елында Арчада үткәрелгән зона ярышларында 12 укучыбыз катнашты. Республикабызда үткәрелгән туган тел форумында ике укучыбыз "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булып бүләкләнделәр. Алар Баландыш төп мәктәбеннән Нурфия Заһидуллина (укытучысы - Әлфирә Заһидуллина) һәм Караширмә башлангыч мәктәбеннән Зәлия Абдуллина (укытучысы - Светлана Ибраһимова). Укучыларыбыз шулай ук ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурсларда актив катнашалар, мактаулы урыннар яулыйлар. Әлбәттә, уңай эшләребез белән бергә, хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Район үзәгендә бер генә мәктәбебез бар, ул - рус-татар мәктәбе. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп бинасы төзеп чыксак, бик яхшы булыр иде. Мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе бирүгә, милли традицияләребезне торгызуга тагын да зуррак игътибар итсәк иде. Шуның белән бергә иҗади түгәрәкләр эшчәнлеген дә активлаштырырга кирәк дип саныйм. Булачак язучы-шагыйрьләребезне без үстерергә, якташ язучыларыбызга алмаш булдырырга да тиешбез. Милли мәгариф - милләтнең яшәешен, үсешен һәм алгарышын билгеләүче, тел, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклаучы төп корал. Алга таба да милли мәктәпләребезне, туган телне саклау буенча зур хезмәт сорала. - Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Арча педагогия көллияте нигезендә тикмәгә генә ачылмагандыр... Бай тарихка ия белем учагы булачак укытучыларга "педагоглык орлыгын" салганда, нинди алымнар куллана? Аерым проектларга тирәнрәк тукталсагыз иде. Гөлнара ГАРИПОВА, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры: - Зур елгалар чишмәләрдән башланган кебек, һәр эшнең башлангычы бар. Арча педагогика көллияте тарихы да бу очракта искәрмә була алмаган. 87 ел элек Арчада педагоглар әзерләүче уку йорты ачарга дигән карар кабул ителә. Бу изге эш югалып калмый, бүгенге көндә дә дәвам итә, мәгърифәт учагын сүндермичә саклаучы Арча педагогика көллияте - Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге буларак чәчәк ата. Зур үсеш юлы үтеп, заманча милли-мәдәни белем бирү үзәгенә әйләнгән борынгы уку йорты бервакытта да үз кыйбласыннан тайпылмый. 85 ел буе педагогик кадрлар әзерли. Булачак укытучыларга ныклы, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү, уку-укыту эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, укучыларның иҗади сәләтен үстерү, сайлаган һөнәрләренә кызыксыну һәм аңлы мотивация булдыруны максат итеп куеп, милли мәктәпләр өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгара. Белем һәм тәрбия бирү мәйданындагы казанышларын истә тотып, 2013 елда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме, Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге ачылды. Милли кадрлар дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз соң? Алар ничек тәрбияләнә? Беренчедән, алар - республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан килгән студентлар. Бүгенге көндә бездә Татарстанның 15 районыннан, Казан, Чаллы, Самара шәһәрләреннән, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Свердловск өлкәләреннән килгән 800 студент белем ала. Аларның кайберләре йөрәк кушуы буенча килсә, икенчеләре гаилә традицияләрен дәвам итеп, укытучылар династиясен тулыландыра, өченчеләрен исә балаларга булган мәхәббәт монда китерә. Икенчедән, үз һөнәренә тугрылыклы, тәҗрибәле, иҗади эшләүче педагоглар. Көллиятнең кадрлар потенциалы югары: укыту-тәрбия эшен югары һөнәри белемле 76 укытучы тормышка ашыра. Өченчедән, 5 төрле белгечлек буенча укучы студентлар; заман таләпләренә туры килерлек төрле педагогик технологияләрне гамәли кулланып, уңышлы эшләүче 7 кафедра, 6 секция. Дүртенчедән, белем бирү проектларын берләштерүче ресурслар үзәге эшчәнлеге программасын тормышка ашыручы укытучылар һәм студентлар. Бу проектларның гомуми бурычы: "Этномәдәни, полилингваль шартларда белем һәм тәрбия бирү аша педагогик кадрлар әзерләү". Нинди проектлар соң болар? 1 нче проект. Татар һәм рус телләрен камил белүче милли педагогик кадрлар. Көллияткә килгән студентлар поликультуралы мохиткә эләгә, чөнки бездә белем һәм тәрбия бирү татар һәм рус телләрендә алып барыла. Бер үк вакытта татар һәм рус телләрендә алып барылган класстан тыш чаралар, акцияләр, класс сәгатьләре, концертлар төрле милләттән булган студентларда ике дәүләт телен дә камилләштерүгә юнәлдерелә. 2 нче проект. Педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары. Арча педагогика көллиятендә белем алган кичәге гимназист - безнең бүгенге студент. Ә моның тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: педагогика, психология нигезләрен тирәнтен белүче, педагогик культурага ия булган белгечләр әзерләү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булуын истә тотып, 2013 елның 2 декабреннән Арча педагогика көллияте базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары ачылды. Бу проектның үсеш баскычлары: мәктәп гимназия сыйныфлары көллият югары уку йорты. Миссиясе (вәкаләте): Татарстанның милли педагогик элитасын булдыру. 3 нче проект. ТР мәктәпкәчә белем оешмаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү һәм методик ярдәм оештыру. Кыска срокларда рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү. Бу проект милли мәгарифнең 2010-2015 елларга кабул ителгән "Киләчәк"("Будущее") программасына нигезләнә. Нәтиҗәсе - 970 рус телле тәрбияче бу курсларны үтте. 2016 елда рус телле тәрбиячеләр катнашында инде өченче тапкыр үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм һөнәри бәйге проектның дәвамы булып тора. Ресурслар үзәге - 2015 елдан рус телле тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү курслары юнәлешендә инновацион мәйданчык. 4 нче проект. Мин - әйдаман. Студентларны шәхес һәм профессионал итеп формалаштыруда көллият базасында эшләп килүче "Факел" ("Гөлстан") әйдаманнар клубының роле зур. Бу клуб һәр яшүсмернең иҗади сәләтен ачуга, яшьтәшләре алдында үзбилгеләнүгә мөмкинлек тудыра. Халык алдында чыгыш ясарга, актёрлык осталыгы нигезләрен һәм сәламәтләндерү лагерьларында балаларның иҗади эшчәнлеген оештырырга өйрәтү көллиятне тәмамлаучыларның киләчәктәге уңышлы педагогик эшчәнлегенә нигез булып тора. Безнең һәр студент шушы клубта чыныгу ала. Балалар иҗтимагый оешмалары лидерларын, балалар ялын оештыручыларны әзерләүче бу клуб республикада бердәнбер. Арча педагогика көллияте - милли кадрлар әзерләүче уникаль уку йорты. 2011 елда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен татар телендә аралашучы тәрбиячеләр әзерләү эше кабат торгызылды. Шуны истә тотып, көллиятебездә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен ике телне дә яхшы белгән тәрбиячеләр әзерләү эше башланды. Бүгенге көндә әлеге белгечлек буенча 7 төркем укый. Аларны яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән эшләргә әзерлекле кадрлар итеп җитештерү өчен күп көч куела. Матур башлангычларыбыз, яулаган үрләребез безне яңа биеклекләргә рухландыра. 2015 елда, милли бәйге нәтиҗәләре буенча, без "Россиянең иң яхшы көллиятләре" исәбенә кертелдек. Ә 2016 елда югары сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән өчен, "ТРның иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләндек. Без заман рухында үсәргә, әзерләгән белгечләребезне кабул итүче белем бирү оешмалары белән бер югарылыкта булырга омтылабыз. Нәкъ менә шул максатны күздә тотып, "Мәктәпкәчә белем", "Башлангыч белем", "Сәламәтлек саклау технологияләре"нең махсус лабораторияләрен булдырабыз, җиһазлыйбыз. Үткән ел, сынап карау максатыннан, "Сәләт" белем бирү проектын гамәлгә керттек. Бу безгә КФУ һәм Сәләтне үстерү үзәге белән онлайн-дәресләр, очрашулар, вебинарлар, видеоконференцияләр үткәрергә мөмкинлек бирде. Әлеге идеяне киңәйтеп, быел тагын бер конференц-залны кулланылышка керттек. Бу безгә Самара, Димитровград, Владимир шәһәрләре, Кырым Республикасы, Алтай, Төмән, Әстерхан өлкәләре милли мәктәпләре һәм татар диаспоралары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә. Проектлар дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш чыганаклар белән тормышка ашырыла. Безне борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Шуларның берсе - урта һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен татар телендә чыккан дәреслекләрнең булмавы. Әгәр төрле фәннәрдән татар телендә дәреслекләр булса, укытучыларның да эше күпкә җиңеләер, студентларның да кызыксынуы артыр иде дип уйлыйбыз. - Сезнең гимназия - сәләтле балалар өчен. Әлеге укучылар аерым шартларда белем һәм тәрбия ала. Башка мәктәп-гимназияләрдән аерылып торган шартлар, күрсәткечләр турында сөйләсәгез иде. Заманча мәгариф шартларында милләтнең заманчалашуы нидән гыйбарәт? Рамил ГАРИПОВ, Актаныш сәләт гимназиясе директоры: - Гуманитар гимназия киләчәктә татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен сәләтле балалардан элита формалаштыру максатыннан булдырылды. Бүген бу уку йортында 160 бала, шул исәптән Россия Федерациясенең 8 субъектыннан - Оренбург, Свердловск, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Пермь һәм Красноярскидан килгән балалар белем ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәк: кыска вакыт эчендә гимназия уку һәм тәрбия өлкәләрендә зур уңышларга иреште. Гимназия укучылары күп кенә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулый. Моннан тыш, 2016 елда Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе арасында 1нче урын яулады, ә 2017 елда Татарстан Республикасының олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр арасында 9нчы урынны били. Бүген гимназия берничә юнәлеш буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәпнең сәләтле балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә фәнни олимпиадаларда призлы урыннар санын арттырып бара. 2015-2016 елларда укучылар республика олимпиадаларының йомгаклау этабында - 17, ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында 4 призлы урын яуладылар. 9нчы сыйныф укучысы Эльмира Вафина 2016 елда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призёр исемен алды. Аннан алдарак, 2015 елда, 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булган иде. Укудан тыш, укучылар 3D-модельләштерү, робототехника кебек түгәрәкләрдә шөгыльләнә, төрле иҗади проектларда катнаша. Гимназиядә "Хәзинә" хореография коллективы эшли, алар инде күп тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулады. Шулай ук гимназиядә "Ак нур" вокаль ансамбле дә эшләп килә. Гимназия-интернатта 2014 елда укучыбыз Айдар Шәйхин һәм тәрбияче Ленар Хөсәенов башлап җибәргән "Гыйлем" проекты хәзер республика күләмендә танылу тапты. Проектның максаты - татар телендә фәнни контент булдыру, татар телен фән теле буларак үстерү. "Гыйлем" хәзер Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли. Гимназиянең үзендә исә "Шәкерт.татар" порталы уңышлы эшләп килә, анда төрле видеоматериаллар, укытучыларга һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә ярдәмгә ачык дәресләр һәм методик эшкәртмәләр урнаштырыла. Гимназия ирешкән уңышларның сере гади - мөгаллимнәрнең, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте, белем алу процессында катнашучы һәр кешенең индивидуаль һәм бөтен илнең уңышы өчен тырышуы. Әлбәттә, һәрбер эшнең үз авырлыклары була. Безнең эшебезнең дә билгеле бер катлаулы яклары бар. Беренчедән, башкаладан һәм зур шәһәрләрдән еракта урнашуыбыз. Әгәр дә без мәгарифтә югары күрсәткечләргә ия булырга телибез икән, безгә дә, укучыларыбызга да һәрчак "трендта" булырга, барча яңалыкларны белергә, вуз профессорлары һәм укытучылары белән эшләргә кирәк. Проблеманы чишәр өчен, заманча технологияләрне кулланабыз - безнең үзебезнең видеоконференция залыбыз бар, анда укучыларыбыз вуз профессорлары белән шәхсән аралаша һәм белем ала. Хәлбуки, укытучы белән җанлы аралашуны берничек тә алыштырып булмый. Шуңа да без Казандагы Республика олимпиада үзәгенә рәхмәтлебез, алар уку елы дәвамында бөтен фәннәр өчен уку-әзерлек җыеннары оештырды. Без бу җыеннарда катнашырга тырышабыз һәм укучыларыбызны анда барырга актив рәвештә өндибез. Бүгенге көндә республикабызда сәләтле балалар белән эшли торган 15 махсуслаштырылган мәктәп-интернат бар, без дә бу исемлеккә керәбез. 2017 елдан башлап без сәләтле балалар белән эшли торган республика мәктәп-интернатлары челтәре өчен уку-әзерлек җыеннары үткәрә башладык, анда без "олимпиадник" укучыларны һәм аларның укытучыларын чакырабыз. Мондый җыеннар алга таба дәвам итәр һәм мәгарифнең сыйфатын яхшыртуга үз өлешен кертер дип ышанып калабыз. Беләсезме, безнең гимназия-интернат башка бик күп мәктәпләрдән нәкъ менә белем бирүгә һәм белем алуга үзгә төрле мөнәсәбәте белән тулаем аерылып тора да инде. Без эшебезне татар милли педагогикасы кыйммәтләре нигезендә алып барабыз, нигез ташы итеп без 4 кыйммәтне алдык: белем, хезмәт, җаваплылык, әхлаклылык. Ягъни, безнең һәрбер укучыбыз, яхшы белем базасына ия булудан тыш, бу белем белән бергә өстенә төшкән җаваплылыкны, ата-аналары, укытучылары, Туган ягы һәм халкы каршындагы җаваплылыкны аермачык итеп аңларга тиеш. Укучыларыбыз хезмәт сөяргә, кечеләргә - кече, олыларга олы итеп карарга тиеш. Барыбыз да халкыбыз, районыбыз, авылыбыз өчен ни дә булса эшләргә бурычлы бит. Кемдер мондый хезмәтне олимпиадаларда җиңеп, туган ягын данлауда күрсә, башкалар милли мәдәниятне үстерү һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен, искиткеч проектлар уйлап таба. Ә иң мөһиме, әлбәттә, әхлаклылык. Әхлаклы надан үзенең белемсезлеге белән үзенә генә зыян салса, әхлаксыз галим бөтен кешелеккә кайгы китерергә сәләтле. Халык алдында җаваплылык хисе ничек тәрбияләнә соң? Гимназиябездә белем алу, яшәү һәм туклану тулысынча түләүсез. Әмма моңа алмашка без укучыларыбыздан белем алуларын сорыйбыз. "Балалар, аңлагыз, сезнең төп бурычыгыз - белем алу. Республикабыз һәм бөтен Татарстан халкы сезне җирдә эшләүдән азат итте, чөнки сез, бөек галимнәр булып, билгеле һәм билгесез игелекләрегез белән халкыгызга хезмәт итәрсез, уңыш җыюның яңа ысулларын уйлап чыгарырсыз, табигатьне һәм мәдәниятне сакларсыз, аларны үстерерсез", - дибез. Гимназия-интернатның уку планы һәрьяктан үскән шәхесләр, республиканың лидеры һәм алга этәрүчесе булырга әзер ихлас ватанпәрвәрләр тәрбияләүгә юнәлтелгән. Сер түгел, безнең укучылар башка мәктәп укучыларына караганда күбрәк укый. Кайбер ата-аналарның хәтта, гимназиягә килеп, балаларының башка күрше малайлар кебек урамда уйный алмавына зарланганнары да булды. Чөнки гади мәктәптә көндезге 2ләрдә үк кеше аз калса, бездә кичке 4-5ләрдә дә тормыш гөрли. Монда шуны гына әйтәсе килә: бүгенге мәгарифтәге чынбарлык шундый ки, сыйфатлы белем алмаган укучы БДИны яхшы бирмәячәк, димәк, яхшы уку йортына да керә алмаячак. Без бу очракта ата-аналар ягында торабыз, без һич кенә дә аларның дошманнары түгел. Әмма без авылда урнашканга күрә булса кирәк, ата-аналарның белем бирүгә карата карашы үзгәрәк. Шулкадәр тырышып уку сәламәтлеккә зыян салмасын өчен, гимназия-интернатта чып-чын медицина программасы эшли. Мөгаен, безнең кебек мәктәп республикада башка юктыр, чөнки бездә 4 медицина хезмәткәре бар: 3 шәфкать туташы һәм 1 табиб. Без даими рәвештә укучыларның сәламәтлегендә мониторинг ясыйбыз, ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары барлык укучыларга күчмә диспансеризация оештыра. Педагогик эшчәнлегебезнең географиясе шактый киң. Татарстан Республикасы районнары һәм Россия Федерациясе субъектларыннан тыш, безнең гимназияне Таҗикстан, Казакъстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән укучылар тәмамлады. Хәзер без Кытайда яшәүче татар баласын укырга алырга җыенабыз, ул да, аның әти-әнисе дә бездә укырга тели, әмма, кызганыч, бала рус телен белми. Аллаһы бирсә, рус телен белмәгән чит ил татарлары өчен озак вакытка исәпләнгән әзерлек курслары ачарга планлаштырабыз. Гимназия-интернатта татар телендә белем бирәләр, шуңа кайчак ата-аналардан "нигә безгә шулкадәр күп татар теле, без бит болай да саф татар районында яшибез", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма монда шуны искәртеп үтәсем килә: татар телен белү балаларыбызга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә, булыша гына. Икенчедән, нинди генә телне куллансак та, бу белем дәрәҗәсен төшерми, предметны аңлауга зыян салмый. Мисалга, гап-гади татар мәктәбеннән килгән укучыбызны искә төшерик: ул 11нче сыйныфта тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды, имтиханнарсыз теләгән югары уку йортына керә алды. Без - татар гимназиясе, димәк, укучыларыбыз татар телен камил дәрәҗәдә белергә тиеш, шулай ук без рус һәм инглиз телләрендә камил сөйләшергә бурычлыбыз. Телләр белү кешегә зыян китерми, ә инде үз телеңне, милләтеңнең тарихын һәм мәдәниятен белү, гомумән, һәр кеше өчен мәҗбүри булган канун. - Сезнең мәгариф үзәге - Казанда һәм Татарстанда чит илләр белән тыгыз багланышта эшләгән белем учакларының берсе. Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыруыгыз, милләтебезне төрки дөньяда лаеклы, абруйлы рәвештә тәкъдим итүегез дә моңа дәлил булып тора... Рәмзия ВӘЛИУЛЛИНА, Казан шәһәре Совет районы 178нче мәгариф үзәгенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы: - Безнең мәгариф үзәге - иң яшь белем учакларының берсе. Шулай да ирешелгән уңышлар байтак инде. Сез атаган әлеге конференция, аның проекты хакында аерым сөйлисем килә. 2014 уку елында "Мәгариф учреждениесендә милли мәдәниара милли ресурс үзәге булдыру һәм аны камилләштерү" буенча проект эшләнде һәм Татарстан Республикасы грантына ия булды. Проект Сочида һәм Мәскәүдә булып үткән Беренче Бөтенсоюз проектлар конкурсында ун иң яхшы топ проектлар исемлегенә кертелде һәм дипломга лаек булды. Проектның максаты - һәрбер халыкның телен, мәдәниятен, рухи кыйммәтен киләчәк буынга тапшыру, толерант шәхес формалаштыруга булган омтылышын яклау. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, Мәгариф үзәге Казанның төрле район мәктәпләре белән генә түгел, ә Татарстан районнары һәм чит илләрдәге безгә якынрак урнашкан төбәкләр белән элемтәдә тора, эшчәнлек алып бара. Бу эштә, татар теле укытучылары белән беррәттән, рус теле һәм өстәмә белем бирү педагоглары да актив катнаша. Мәгариф үзәге белән Кыргызстан Республикасы арасында дуслык күпере булдырылды. Әлеге аралашу патриотизм, толерантлылык, дуслык, кешеләргә карата ихтирам, актив тормыш позициясе булдыруда ярдәм итә. Проект кысаларында 2015-2016 уку елында Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу конференциядә Татарстан районнары гына түгел, хәтта Саха-Якутия, Кыргызстан, Чувашия, Ростов-на Дону, Бишкектан килгән катнашучылар да бар иде. Жюри составында булган Казан федераль университеты галимнәре, Татарстан Республикасының атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлеге әгъзалары конференциядә катнашучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Әлеге зур чараның онлайн-режимда уздырылуы Ч.Айтматовның туганнан туган абыйсы белән, язучының әнисе ягыннан туганы белән очрашырга, Бишкәк шәһәрендәге 3нче гимназия директоры А.А.Дәүләтованың Кыргыз иленең бөек улы булган Айтматов турында шигырьләрен тыңларга мөмкинлек бирде. Рус, татар һәм кыргыз телләрендә яңгыраган төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр, милли костюмнар, җырлар, биюләр, Мәгариф үзәгенең халык театры спектакле, Ч.Айтматов әсәрләре буенча буктрейлерлар - барысы да конференцияне оештыручылар һәм катнашучыларның зур хезмәте. Мәгариф үзәгендә 2013 елдан бирле эшләп килгән Ч.Айтматов тормышы һәм иҗатына багышланган "И дольше века длится день..." ("Гасырдан да озын көн...") дип исемләнгән музейда язучының костюмнары, көндәлек кирәк-ярак әйберләре, китаплары саклана. Музейда дәресләр үткәрү, балалар арасында экскурсоводлар әзерләү традициягә әверелде. Моннан тыш, музейда 7-11нче сыйныфлар арасында Ч.Айтматов иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресләре үткәрелә. Быелгы уку елында Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге мәктәп укучылары белән элемтәгә керү, Кыргыз балалары һәм яшүсмерләренең "Сейтек" Милли үзәге белән дуслык күперен тагын да ныгыту максат итеп куелды. Мондый халыкара очрашулар оештыру, аралашу, мәдәниятне, сәнгатьне өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр булдыра, төрле милләт балалары белән аралашырга, дус булырга өйрәтә. Әлеге чаралар халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә, бәлки, халыклар арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын да күрсәтеп торучы бер дәлил буларак та кирәк. Мөгаллим мөнбәре ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ - БАЛА КҮҢЕЛЕНӘ ӘХЛАК КАНУННАРЫН ЯЗУЧЫ Милләтебезгә куәт бирүче учак Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы, үзенә генә хас эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен тикшереп карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның "үз технологиясе" туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, ШӘХЕС тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз. УКЫТУЧЫ турында бер хикәят хәтергә килде. Укучылары үз Укытучысыннан аның төп вазифасы турында сорыйлар. Укытучы җавап бирми, балаларны тауларга алып чыгып китә. Бераз йөргәннән соң, боларның тамаклары кибә. Эчәргә яраклы су чыганагы эзли башлыйлар. Тирә-якта берни табылмый. Кабат Укытучы янына кайталар. Акыл иясе - Укытучы - балаларга тау артында үзәндә чишмә барлыгын әйтә. Балалар туйганчы салкын су эчәләр. Укытучыны да онытмыйлар: аңа да салкын чишмә суы алып киләләр. Карасалар, Укытучының алдында туп-тулы сулы савыт утыра. - Сез ни өчен безгә бу суны бирмәдегез? - дип, гаҗәпләнеп сорыйлар балалар. - Мин үз бурычымны үтәдем, - дип җавап бирә Акыл иясе. - Башта мин сезне сусаганчы тауларда йөрттем, аннары су чыганагы эзләргә мәҗбүр иттем. Чишмәгә юлны күрсәтеп, кыенлыкны чишәргә булыштым. Үзем белән су алуым юкка түгел: моның белән үзең турында алдан кайгырта белергә өйрәнү кирәклеген искәртергә теләдем. - Димәк, Сезнең төп вазифагыз - проблеманы тудыру, аны чишәргә булышу һәм үрнәк күрсәтү? - Юк, оланнар, минем төп бурычым - сездә кешелеклелек һәм киң күңеллелек тәрбияләү. Кайгыртучанлык күрсәтеп, миңа эчәргә су алып килүегез минем үз бурычымны әлегә кадәр төгәл башкара алуым турында сөйли... ХХI гасырда татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп вазифасы нәрсәдә соң? Акыл иясе - Укытучы мисалыннан күренгәнчә, бүгенге укытучы алдында да йөз, мең еллар элек куелган бурыч тора: кешелекле, игелекле ШӘХЕС тәрбияләү. Заман үз таләпләрен өсти: укучы шәхесе гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган хәлдә, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә дә ия булырга, үз-үзен үзгәртүгә сәләтле булырга да тиеш. Башкача әйткәндә, үз үсеше белән идарә итә белергә тиеш. Шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү өчен укытучы үзе һәр өлкәдә компетентлы, интеллектуаль үсешкә, педагогик этикага, культурага ия булырга, корпоратив фикер йөртә белергә тиеш. Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы кайсы юллар белән тормышка ашыра ала соң? Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе эшчәнлеге "Татарстан Республикасында 2030 нчы елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе" нигезендә оештырыла. Системалы-эшчәнлекле технологияләр кулланып, укучыга рухи-шәхси якын килү аша укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү, милли үзбилгеләнүгә сәләтле шәхес тәрбияләүгә йөз тотып эшлибез. "Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин", - дип яза шагыйрә Клара Булатова. Әдәбият укытучылары элек-электән мәгърифәтле, зыялы катлау булдылар. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шулар рәтендә. Укытучыларыбыз эшчәнлеген дөньяны яктыртучы кояш белән дә, милләтебезгә куәт бирүче учак белән дә тиңләргә була. Көннәр буе компьютер артында мавыктыргыч уеннар уйнап вакытын сарыф итүче балаларны китап укуга җәлеп итәр өчен, әдәбият укытучысының кояш кебек яктыртуы, учак кебек җылытуы шарт. Китап уку ләззәтен бернинди башка мавыгу да алыштыра алмый: әсәр буенча төшерелгән фильм карау да, заманча техника ярдәмендә аудиокитаплар тыңлау да... Язма сүзнең үз тәме, үз кыйммәте бар. Әгәр укытучы үз үрнәгендә балаларга "китап уку чире" йоктыруга ирешсә, ул белем алуга сусау хисе уята алган дигән сүз. Теләк булса, нәтиҗә булачак. Һәр укытучы - үз фәненең патшасы "Әдәбият" сүзенең нигезендә "әхлак" төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк. Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Бүгенге укучының зәвыгы нинди? Аны нәрсә кызыксындыра? Шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә торган, иҗадилыкны үстерә торган нинди алымнар табарга? Заманча гаджетлар белән коралланган баланы китап укуга ничек җәлеп итәргә? Һәр педагогның, дәрескә әзерләнгәндә, үзенә үзе бирә торган сораулары шулар. Минемчә, шәхес үсешен күздә тотып оештырылган дәресләр укучы күңеленә барып җитә, гомерлеккә хәтеренә уелып кала. 5 нче сыйныфта Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыйбыз. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә-ничә буын нәниләрнең төшләренә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: "Сез ялгыз гына урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Берзаман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән". "Штурм" (ми штурмы) алымын кулланып, төркемнәрдә эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар... Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: "Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Нияз абыйга тапшырам", - дип тәкъдим кертә. (Нияз абый - тире җыючы.) Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели... Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый - шуңа күңел сөенә. Проблемалы ситуацияне чишкәндә, төрле вариант җаваплар тыңлана, ләкин укытучыларга балаларны сабыр итеп тыңлап бетерү, идеяләрне хуплый белү, мактапүстереп тору сыйфатлары җитеп бетми. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә, дип саныйм мин. Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны - чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. "Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?" Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап, юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар - тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк! Югары сыйныфларда тикшерү өчен тагын да тормышчанрак темалар алырга була. Г.Исхакыйның "Кәләпүшче кыз" әсәре буенча эшләгәндә, әни-кыз мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып булуы турында сөйләшергә, Камәрне ялгыш адымнан саклап калу өчен, кызга киңәшләр бирергә, Вафаны "акылга утыртырга" мөмкин. Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрендә - Айдар-Вәсилә-Госман, М.Фәйзинең "Галиябану" әсәрендә Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль "мәхәббәт өчпочмагы" заманча, үзенчәлекле чишелеш таба ала. И, балалар! Тормышыгызда очраган киртәләрне дә акыл белән уза алсагыз иде! Әнә бит, Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре героинясы Галия соңгы хатын язып төгәлләде... Сез аңа нинди киңәш бирерсез? Искәндәр каршыгызда утыра. Аңа әйтәсе сүзегез юкмы? Барыбызга да билгеле хикәя - Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да тыныч кына уйланып утыра... Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган... Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: "Матур Бәдретдиннең әнисе!" - дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек... Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында... Ышанам... Федераль стандартлар нигезендә, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрде. Фән ияләре, укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачак. Тәҗрибәле, абруйлы укытучы, югары квалификацион категорияле белгеч Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы дәрес бирә. Класстан тыш уку өчен Рөстәм Мингалимнең "Өченче бүлмәдә эт яши" әсәре алынган. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үзенә куелган бурычларны башкара. Әсәр өстендә эш фәннитикшеренү эше юнәлешендә бара. Бер төркем - символларны, икенчесе - саннарның әсәрдәге вазифасын, өченчесе - образлар бирелешен, һ.б. тикшерәләр. Дәрес ахырында укытучы сорау куя: өченче бүлмәдә кем яшәргә тиеш? Укучылар гаилә кыйммәтләре турында өлгергән фикерләр әйтәләр. "Өченче бүлмәдә эт түгел, бала яшәргә тиеш!" "Гаилә бәхете - бала белән!" "Гаиләдә өч буын яшәгәндә генә тулы бәхетле гаилә булырга мөмкин!" Бу фикерләрне балалардан ишеткәч, күңелдән җылы дулкын йөгерә. Димәк, укытучы үз бурычын үтәгән. Ибраһим Газинең "Өч Мәхмүт" хикәясен укыганнан соң, Зөлфирә Нәсиховна 6 нчы сыйныф укучыларына өй эше итеп классташлары турында инша язарга биргән. Дәрес бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды: "Өч Лилия" хикәясе укучыларның берберсенә мөнәсәбәтләрен уртага салып сөйләшергә мөмкинлек тудырды, кызларның моңа кадәр беркем белмәгән якларын ачыкларга ярдәм итте. Язмалар кызларның яхшы сыйфатларын санауга кайтып калмаган. Үтемле итеп тәнкыйтен дә әйтә беләләр, киңәшен дә бирәләр балалар. Өч Лилиянең берсе үзе турында бик тыйнак язган. Эләкте дә соң Лилиягә сыйныфташларыннан! Тиз арада аңа үзтәрбия планын төзеп тә бирделәр. Гап-гади өй эше балалар күңеленә күпме шатлык китерә алуына инандык. Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасын укыганнан соң, укытучы гаиләдәге өч буын вәкилләренең "мәхәббәт" төшенчәсенә нинди аңлатма бирүләрен язып алырга куша. Интервью алу укучыларга ошый. Мәгълүматның күплеге, төрлелеге укытучыны стандарт булмаган төрдәге дәрес - буыннар очрашуы уздыруга этәрә. Дәрестә егет белән кызның очрашу, ярәшү, армия сафларыннан көтеп алу тарихларын ишеттек, төрле чорларда яңгыраган мәхәббәт җырлары җырланды. Парлы бәхет, тугрылык, гаиләдә җаваплылык хисе турында мондый сөйләшү, әлбәттә, бик урынлы булды. Педагогның осталыгы, тәҗрибәсе, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алуы шундый дәресләрдә күренә дә инде. Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Һәр укытучы - үз фәненең патшасы! Заман укучысына - заманча дәрес Укучыларның дәрестә нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның күп төрле ысуллары бар. Соңгы елларда укучылар үз иткән гаджетларны дәресләрдә максатка ярашлы итеп файдалану тенденциясе барлыкка килде. Кул астында булган айфон, смартфоннар ярдәмендә тиз арада интернетка кереп, кирәкле мәгълүматны табу укучыны дәрестән читкә алып китми, киресенчә, булган осталыгын файдаланып, оператив рәвештә мәгълүмат белән эш итәргә ярдәм итә. Дәресне оештыру, тестлаштыру, мониторинг өчен электрон белем бирү сервисларыннан файдаланабыз. Федераль стандартлар таләбе нигезендә белем бирүне кызыклы, максатчан итәргә мөмкинлек тудыручы сервислар татар теле дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә файдаланыла. Wizer сервисы дәрестә күпкырлы эш төрләрен тиз генә планлаштыру өчен кулай булса, Plickers - тест формасындагы биремнәрне тиз генә бәяләү, статистика өчен кулланыла. Аның өчен укытучының смартфоны, интернетка ялганган компьютер булу җитә. Ләйсән Яхина татар теле укытучылары арасында беренчеләрдән булып бу кушымталар белән эшләүне үзләштерде, укытучыларга мастер-класслар күрсәтте. Бу эш төрләренең дәрестә укучы эшчәнлеген активлаштыру ягыннан да кулай булуы бәхәссез. Л.Яхинаның дәресләрендә Linoit.com интернет сервисы виртуаль онлайнтакта ролен үти. Дәрес вакытын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган әлеге сервис алдан беркетеп куелган документларны, видео, аудиоязмаларны күрсәтергә ярдәм итә. Аның learningApps сервисы ярдәмендә укучылар белән берлектә интерактив уеннар төзү буенча да тәҗрибәсе зур. Kahoot - онлайн викторина, тест һәм сорауларны фото, видеоматериаллар кулланып төзергә мөмкинлек бирүче сервис. Укучылар үз планшетлары, смартфон, ноутбуклары аша биремнәрне башкара ала. Аның өчен интернетка керергә, сервисны ачарга, PINкодны кертергә генә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле итү, белем сыйфатын күтәрү максатында Венера Шаева Kahoot кушымтасы белән уңышлы эшләп килә. Класстан тыш чараларның интерактив формаларын кулланылышка кертү ягыннан да В.Шаеваның эш тәҗрибәсе район укытучылары арасында игътибарга лаек. Бүгенге үзгәрешләр чорында укучы эшчәнлеген оештыру белемне үзлектән табуга юнәлдерүне таләп итә. Аның иң отышлы алымы - "Перевёрнутый класс" моделе, ягъни укучыга үзләштерү өчен материалны дистанцион формада алдан биреп таныштыру, дәрестә укучыга таныш материал өстендә эшләүне күздә тоткан катнаш дәрес моделе. Бу модель укучының белем алуга карата җаваплылыгын арттыра, шәхси үсешен тәэмин итә, метапредмет күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге модельне куллану өчен, укучының интернетка чыгу мөмкинлегенә ия шәхси компьютеры булу шарт. Әдәбият Эльмира Тимергалиева укучылары белән. укыту буенча "Үрнәк программалар" дәреслектә булмаган әдәби әсәрләрне укуны күздә тота. Аларны укытучы дистанцион формада өйдә укырга бирә, дәрестә укучылар бирем эшлиләр. Гөлнар Нәҗмиева, Дилбәр Гарифуллина, Сөмбел Григорьева үз иткән бу дәрес моделен башка укытучылар да кулланылышка кертә башлады. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла. Хәзерге заман укытучысы мәгариф системасында барган модернизация процессыннан читтә кала алмый. Мәгарифнең киләчәген электрон форматта дәреслекләрдән башка күз алдына китереп булмый. Республикада беренче булып, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан 5-9 нчы сыйныфлар өчен "Татар теле", 5-11 нче сыйныфлар өчен "Татар әдәбияты" электрон дәреслекләре төзелде. Электрон дәреслекләр өстендә 14 укытучыдан торган махсус төркем эшләде. Материаллар тупланып, махсус программага урнаштырылды. Дәреслек укучыларга үзлектән белем алу мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Биредә тема буенча дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүмат тупланып бирелә, үз белемеңне тикшерү өчен биремнәр, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, онлайн-тестлар урнаштырылган, Интернет-чыганакларга сылтамалар бирелгән. Әдәбият буенча видеофильмнар карарга, аудиоязмалар тыңларга мөмкин. Электрон китапханә белән эш итәргә була. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртипләрен кулланырга мөмкин. Электрон уку әсбабы белән эш йөртү хисабына, беренчедән, укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа. Икенчедән, укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана. Болар - укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре. Электрон дәреслек булу педагогның көндәлек хезмәтен җиңеләйтү, тупланган барлык материалларны системага салу, инновацион эш формалары аша уңай тәҗрибәне тарату өчен дә кулай. ФГОС шартларында белем бирүне тормышка ашыруда компетентлы якын килүне күздә тотып төзелгән проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды. Гомумән, әдәбият фәнен укыту заман технологияләреннән башка мөмкин түгел. Әгәр заман баласын үзе яшәгән заманнан аерып куйсак, уңайлы мөмкинлекләрдән читләштерсәк, укытуда югары нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз. Чамасын белеп, нәтиҗә булырлык итеп файдаланганда, интернет чыганаклар һәм электрон укыту әсбаплары әдәбият укытучысының ярдәмчесенә әвереләчәк. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәләр. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү, аң үсешенә уңай тәэсир ясап, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Татар телендә - дөнья киңлегенә Соңгы елларда зур тизлек белән үскән Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Укытучыларның эш тәҗрибәсе, методик табышлары белән бөтендөнья киңлегендә уртаклашу, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын уртак мәгълүмат мәйданчыгына берләштерү максатыннан, район методик берләшмәсе сайты булдырылды. Интернет-проектның идея авторы - Шәймәрданова Нурания Әзһәм кызы. Сайтның администраторы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы даими рәвештә аны тулыландырып тора. Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә, бердәм республика тестлаштыруы, төп дәүләт имтиханы, БРИга әзерлек эшенә, педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү - болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре. Сайтта берләшмә әгъзалары, аларның эшчәнлеге, укытуның яңа формалары, яңа технологияләр турында мәкаләләр, районда үткәрелгән чаралар турында соңгы мәгълүматлар, фото, видеорепортажлар белән танышырга мөмкин. Яшь белгечләргә методик ярдәм бүлеге материалларга бай. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында тиз арада популярлык казанган бу сайт берничә ел рәттән "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесендә җиңү яулады. Болардан тыш, һәр укытучының шәхси сайты булдырылды. Гөлназ Җәлилова, Гөлнара Хәкимова, Раушания Дәүләтова, Чулпан Ситдикова, Гөлназ Гайнетдинова, Гөлчәчәк Даутова, Венера Шаева, Гөлшат Якупова, Дилбәр Гарифуллина, Гөлнар Нәҗмиева, Наилә Шәфигуллина, Ләйсән Яхина, Эльвира Ситдикова, Ләйсән Сафина сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. Сәләтле укытучыдан - сәләтле укучыга Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслим данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар, бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында һөнәр үзләштерәләр. Әлеге фактлар укучыларыбызның интеллект дәрәҗәсе, компетентлыгы турында сөйли. Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында, һөнәри бәйгеләрнең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән компетентлы белгечләр булуын раслый. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булу шарт. Ә компетентлы педагог - укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә. Ак җилкән Яшьлек җыры Татар әдәбиятының киләчәге мәктәпләребездә тәрбияләнә. Укучыларыбызда әдипләребез иҗатына мәхәббәт уятуда, бүгенге көн язучы-шагыйрьләр белән очраштыруда ана теле укытучыларының өлеше бәяләп бетергесез. Мөгаллимнәребез безнең белән һәрдаим тыгыз элемтәдә эшли, әдәбият дәресләрендә безгә катнашырга, язучы сүзен киләчәк буынга җиткерергә мөмкинлек бирә. Рәхмәт аларга! Шундый очрашулардан сәләтле укучыларның шигырь-хикәяләре дә безгә еш ияреп кайта. Бу санда тәкъдим ителә торганнары - әнә шундыйлардан. Редакция БӘХЕТ АЛМАГАЧЫ ХИКӘЯ Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. "Әткәм төсе", дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән. Быел да безнең күңелләребезгә дәрт, шатлык өстәп, алмагачыбыз кабат чәчәк атты. Бакчадан керәсе дә килми. Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Бал кортларының чәчкәдән чәчкәгә кунып, күңелле безелдәүләрен ишетү ни тора! Яныма Зур әниемнең килеп басуын сизми дә калганмын. Күзләрендә яшь тамчылары, ә йөзендә шатлыклы елмаю. Мөгаен, алмагачның быел да шау чәчәккә күмелеп утыруына куана торгандыр. "Бу алмагачны Зур әтиең вафатына бер ел кала утырткан иде, улым", - дип башлап китте сүзен Зур әнием. "Алмалары бик тәмле була, дип саттылар, әйдә, үссә, оныкларыбызга бер куаныч булыр, әнисе", - диде. Ул елны кыш бик салкын килде, туңгандыр инде, бичаракай, дип уйладык. Яз җиткәч, ни хикмәт, янындагы карт алмагач туңса да, яше яфрак ярды, үсте, ныгыды. Алмаларыннан гына авыз итә алмады шул Зур әтиең. Янәшәбездә икәнлеген белгертеп, һәр елны безне сөендерә". Менә нинди серле көчкә ия икән алмагачыбыз! Зур әтием истәлеге... Һәр кешенең үзеннән соң җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Минем Зур әтием изге күңелле, тәмле телле булгандыр, чөнки алмагачның алмалары тәмле, хуш исеннән башлар әйләнә. Тирләп-пешеп су коенып кайтып керүем булды, юл уртасында торган бер кәрзин алмага чак кына абынып егылмадым. Елмаеп әнием каршы чыкты. - Кайттыңмы, балам! Әйдә, без синең белән бер җиргә барып килик әле. Тәмле алмаларны да алырбыз. Ризалашмый булмады. Әниләрнең җылы карашлары әллә нинди бозларны да эретергә сәләтле бит ул! Безнең авыл бик зур. Хәтта аның бөтен урамнарын йөреп тә чыга алганым юк. Вакыт бар үзе. Үсә-үсә һәр тыкрыкны, һәр очны өйрәнеп бетерермен әле. Югары очта яшел капкалы зур өйгә кердек. Этләре дә бар икән. Тик ул безгә өрмәде, койрыгын болгый-болгый, читтән генә күзәтеп тора. Хуҗалары усал түгел, димәк. Зур әниемнән ишеткәнем бар: "Малы хуҗасына охшамаса, харам була". Ишегалдында миңа таныш түгел апа чәчәкләргә су сибеп йөри иде. - И, Сәлимә килгән икән, күрми дә торам, нигә ят кешеләр кебек басып торасыз, өйгә керик, - диде. Өй эчендә тынлык хөкем сөрә. Бар җирдә дә тәртип. Яңа пешкән тәмле калач исе бөтен өйгә таралган. Бер бүлмәгә кердек. Караватта минем яшьләрдә бер малай ята. Зур зәңгәр күзләре белән тутырып каравы булды, мине ниндидер курку биләп алды. - Исәнмесез, Сәлимә апа! Бүген сез үзегез генә түгел. Бу улыгыз Илһамдыр инде? Кем ул? Нигә ул мине белә, ә мин аны юк?! - Менә Илһамның да синең белән танышасы килде. Ул - синең яшьтәшең, Рөстәм. Сиңа күчтәнәчкә алмалар да алып килдек, - диде әни. Мин, үзем дә сизмәстән, кәрзиндәге бер алманы алып, Рөстәмгә суздым. Рөстәм, зур бүләк алган кебек, алмага бик озаклап карап торды, аннан соң аның бер кырыеннан тешләп тә алды. Тәмле итеп әкрен генә ашады ул алманы. - Рәхмәт, Илһам! Минем әле беркайчан да мондый тәмле, мондый хуш исле алма ашаганым булмады. И, юри генә әйтте инде ул. Алма алма инде. Җәй көне ниндиләрен генә ашамыйбыз без аның: яшелен, сарысын, кызылын. Тагын килергә вәгъдә биреп, без әни белән кайтып киттек. Юлда кайтканда, әни миңа Рөстәм турында сөйләде. Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала икән. Әти-әнисе аны бик яраталар. Тик менә ничек ярдәм итәргә генә белмиләр: уллары кечкенәдән үк йөри алмый. Мин яткач та йокыга китә алмадым. Кара әле, әгәр Рөстәм йөри алса, минем белән бер сыйныфта укыр иде, бергә балыкка, су коенырга йөрер идек. Бәлки, җан дуслар да булыр идек. Миңа Рөстәм кызганыч булып китте. Алай гына да түгел, күземә яшь килде. Зур дөньяның матурлыгын, табигать хикмәтләрен ул күрми, белми үсә бит инде! Иртә белән әниемнең, табада тәмле исләр чыгарып, коймак пешергән тавышына уянып киттем. Нинди бәхет! Әти-әниең яныңда, ә син шул гаиләнең кечкенә кояшы. - Әни! Мин бүген Рөстәм янына үзем генә барсам буламы? - Күңелең ни кушса, шуны эшлә, улым! Барып кайт, балам, бар. Дүрт аяклы шаян дустым мине тагын капка төбендә каршы алды. Өйдә кеше күренми. Таныш ишекне ачканда, Рөстәм өстәл артында кәгазьгә нәрсәдер язып утыра иде. - Дустым килгән икән, нигә ишек төбендә торасың, уз, әйдә. Мин аның янәшәсендәге урындыкка килеп утырдым. - Дустым, әле генә сине уйлап утыра идем. Менә сиңа багышлап бер шигырь дә яздым. Тыңла әле. Ул укыды, ә мин, тын да алмыйча, тыңладым да тыңладым. - Син чын шагыйрь бит! Ә мин шагыйрьләрне шәһәрдә генә яши дип белә идем. Ә алар авылда да була икән! Рөстәмне укырга-язарга әнисе өйрәткән. Ул укытучы икән. Алар башта шәһәрдә яшәгәннәр. Әти-әнисе эштә булганда, әбисе караган. Былтыр әбиләре үлеп киткән. Шулай итеп, без Рөстәм белән дуслаштык. Мин көн дә аның янына хәл белергә йөри башладым. Ә бер көнне үзебезнең очтагы дусларыма да Рөстәм турында сөйләдем. Уйлаштык та, әниләребездән рөхсәт алып, Рөстәм янына бергә барырга булдык. Безнең авыл башында алма бакчасы бар. Элек аны каравылчы саклаган, ләкин хәзер ташлаганнар. Алмаларыннан бөтен кеше авыз итә ала. Менә шул бакча тирәсендә телеңне йотарлык җиләкләр үсә. Без, үзебез генә белгән урыннан иң эреләрен җыеп, рәхәтләнеп сыйланабыз. Гадәттәгечә, безне Актырнак каршы алды. Нигә сез күбәү дигән кебек, койрыгын болгый-болгый, янымда бөтерелде. - Менә, Рөстәм, сине очыбыздагы дусларым белән таныштырасым килә. Без, көлешә-көлешә, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Көтү керер вакыт җиткән ләбаса! Мәктәптә укулар башланды. Рөстәм белән дуслыгыбыз турында сыйныф җитәкчебез Миләүшә апага сөйләдек. Миләүшә апа Рөстәм белән инде танышып та өлгергән булып чыкты. Сөмбелә бәйрәме якынлашып килә иде. Без җырлар, биюләр өйрәнәбез, залны бизибез. Бәйрәмебезгә Рөстәмне дә чакырасыбызны Миләүшә апага әйткәч, ул да безнең фикерне хуплады. Бәйрәм күңелле үтте. Әти-әнисенә һәм Рөстәмгә дә бик ошады. Алар безгә бер хәбәр җиткерде: тиздән Рөстәм дәваланырга китә. Без моңа бик шатландык. Киткәндә, дустым миңа алмагач рәсеме төшерелгән дәфтәр биреп калдырды. Анда аның үзе язган шигырьләре тупланган иде... ...Алмагачлар чәчәк аткан вакыт. Бакча тирәләрен җыештырып йөрим. Капкадан берәү кереп, бакчага чыкты. Рөстәм кайткан! Үз аягында йөреп, безгә килгән! - Менә, дустым, безне дуслаштырган алмагачны үз күзем белән күрәсем килде. Сине дә бик сагындым. Көлешә-көлешә, дусларыбыз янына ашыктык. Ә көз көне Рөстәм безнең белән укырга килде. Нурфат НУРЕТДИНОВ. Алексеевск районы, Кыр Шонталысы ЙӨНТӘС ХИКӘЯ Карлы-буранлы озын кыш үтеп, яз җитте. Табигать, ак юрганын салып, яшел хәтфә җәймәсен ябынды. Болыннар берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизәлде. Ерак илләрдән, бала чыгарырга дип, кошлар кайтты. Башта кара каргалар күренде, аннан тургай, сыерчыклар, кыр үрдәкләре һәм башкалар... Үтеп барышлый, хәл җыярга дип, кыр казлары да тукталдылар. Бик матур шул ул Рәсимнең туган ягы. Авыллары урманга терәлеп үк тора. Урмандагы байлыкларны санап та бетерерлек түгел. Җиләк, чикләвек өлгергәндә, бала-чага урманнан кайтып та керми. Өлкәннәр дару үләннәре җыя, печән әзерли. Урман аланында колхозның умарталыгы урнашкан. Анда эшләүче Вәли бабай балачаганы бал белән сыйларга ярата. Шулай да, умарта кортлары вакыт-вакыт котырып алганлыктан, Рәсим әтисеннән башка ул тирәгә бармаска тырыша. Әтисе дигәннән, зур кеше ул - урманчы булып эшли. Урмандагы агач һәм җәнлекләрне бик яхшы белә. Вакыты булганда, Рәсим дә, эте Актүш белән, аңа ияреп йөрергә ярата. Рәсимнәрнең бәрәңге бакчасы яныннан башланган сукмак буйлап атласаң, каенлыкка килеп чыгасың. Анда гөмбә күп. Каенлык кыяклы күлгә барып тоташа. Биредә кыр үрдәкләре хуҗа. Әтисе аларга исемнәре белән эндәшә. Рәсим суга ипи кисәкләре тондырса, үрдәкләр ярыша-ярыша җим чүплиләр. Бәбкәләре дә әниләре артыннан суга чумган булалар. Күлнең суы бик салкын, шунлыктан әтисе Рәсимгә су коенырга рөхсәт итми. Урманда Рәсимгә имәнлектәге болын бик ошый. Баласы белән пошины, кыр кәҗәләрен, кабан дуңгызларын очратырга була монда. Кыш көне еш кына куян, бүре, төлке эзләренә дә тап булалар. Әтисе белән булганда, Рәсим бернидән дә курыкмый. Мылтыгы да бар әтисенең, тик аның атканын бер дә ишеткәне юк әле Рәсимнең. Малайның мылтыкны тотып карыйсы килсә дә, әтисе рөхсәт итми. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды. Бер-ике умарта оясын туздырып ата да юк була. Саклап торып та карадылар, кем икәнлеген барыбер белә алмадылар. Авыл читендә яшәүче Сәлимнәрнең бәйдә торган этләрен кемдер ботарлап ташлагач һәм урманга ландыш чәчәкләре җыярга барган кызларның безнең якларда моңарчы күренмәгән бик зур, аюга охшаган сәер хайван күреп бик нык куркулары билгеле булгач, эшнең җитдилеге аңлашылды. Урманга ялгыз барып йөрүләр бетте. Бала-чаганы урманга бөтенләй җибәрми башладылар. Котырып уңган җир җиләкләре үзенә тартса да, авылның бер генә кешесе дә урманга барырга батырчылык итмәде. Өлкәннәр очрашсалар, үзара шул турыда гына сөйләштеләр. Урманга гына түгел, авыл урамнарына чыгып йөрү дә куркыныч була башлагач, аучыларны чакырдылар. Ерткыч бик хәйләкәр булып чыкты. Өч көннән соң гына эзенә төштеләр аның. Максатлары, тотып алып, Иделнең аръягындагы тыюлыкка җибәрү булса да, ярсыган ана аюны җиңел генә кулга төшерү барып чыкмый. Аучыларның берсенә ташланган ерткычка атарга мәҗбүр булалар. Иң аянычлысы шул: аюның баласы барлыгы ачыклана. Соңыннан бала иярткән аюның боз кузгалыр алдыннан Идел аша чыкканын күрүчеләр дә табыла. Аларның тыюлыктан килгәнлегенә шик калмый. Боз киткәч, алар кире үз якларына чыга алмыйлар. Аю баласын әтисе өйләренә алып кайткач, Рәсим бик сөенсә дә, Актүш алай ук җылы каршыламады. Җай чыкканда, Йөнтәсне үртәргә генә тора, күрми калсаң, тешләп алырга да күп сорамый. Шунлыктан Йөнтәс күбрәк Рәсим һәм авылның калган малайлары тирәсендә бөтерелде. Алар йокыдан торганчы ук, малайлар Рәсимнәрнең капка төбенә җыелалар да, бүрәнәгә тезелеп утырып, яңалыклар сөйләшәләр. Йөнтәскә ярарга тырышып, берсеннән-берсе уздырып, күчтәнәчләр алып киләләр. Кайсы - конфет, кайсы - прәннек дигәндәй. Шулай да аю баласы Рәсим абыйсын күбрәк ярата. Рәхәтләнеп яшел чирәмдә ауныйлар алар, куышып уйныйлар... Аю баласы бик тиз үсте. Көннәрнең берендә малайлар белән уйнаган җирдән Йөнтәс юкка чыкты. Эзләп-эзләп карасалар да, аны таба алмадылар. Рәсим төне буе йокламыйча көтте дустын. Иртә белән генә кайтты аю баласы. Бик ачыккан иде ул. Рәсим биргән сөтне эчте дә рәхәтләнеп йоклап китте. Йөнтәснең югалып йөрүләре тора-бара ешайды. Авыл халкының кош-кортлары югала башлагач, Рәсимнең әтисе Йөнтәсне иреккә бөтенләй чыгарудан туктады. Аю баласы читлектә боекты, ризыктан баш тартты, бик ябыкты. Озак уйлаганнан соң, аны тыюлыкка илтергә булдылар. Аңа анда бернинди дә куркыныч янамаячак. Шулай да якын дустыннан аерылу бик читен булды Рәсимгә. Тыюлыкка аю баласын илткәндә, ул да әтисенә ияреп барды. Соңыннан да, андагы хезмәткәрләрдән Йөнтәснең хәлен белешеп тордылар. Бик җиңел ияләшкән ул андагы шартларга. БАСЫМ ӘКИЯТ Яшәгән ди китаплар һәм дәфтәрләр арасында бер Басым. Аңа анда бик күңелсез булган. Чөнки ул анда берүзе генә яшәгән, йөзгә дә бик ямьсез икән. Аны куйганда, бер малай бозып, ямьсезләтеп бетергән. Аның белән берсе дә уйнамаган. Басым "А" хәрефе белән дуслашырга теләгән. Ә "А" хәрефе аңа: "Син миңа ошамыйсың, син куркыныч. Минем янга бүтән килмә. Безгә мондый Басымнар ошамый", - дигән. Ә Басым: "Ә мин матур басым булып килсәм, сез мине алырсызмы?" - ди икән. Хәрефләр җавап бирмәгәннәр һәм Басым бик күңелсезләнеп кенә өенә кайтып киткән. Менә шулай итеп ул китаплар арасында яшәп калган. Беркөнне китаплар аңа: "Син монда яшәгәч, бездән барысы да көләләр, бездән кит!" - дигәннәр. Мескен Басымга моннан да китәргә туры килгән. Шуннан ул, башын иеп, журналларга мөрәҗәгать иткән. Журналлар да аңаран баш тарткан. Дәфтәрләргә дә эндәшеп карый, ләкин алар да аннан йөз чөергән. Шулай итеп, кайгыра-кайгыра көннәрен уздыра Басым. Ләкин беркөнне моңланып утырганда, моның башына бер уй килеп төшә. "Туктале, - ди ул. - Нишләп соң әле мин табибларны онытып җибәрдем соң?" Һәм шунда ук җыенып, табиб янына китеп тә бара. Хәлне сөйләп биргәч, табиб үзенең берничек тә файда итә алмавын әйтә. Күңелсезләнеп кенә кайтып барганда, аңа күрше шкафтагы китапларда яшәүче басым очрый һәм хәлен сораштыра башлый. Хәлне аңлатып биргәч, ул аңа якындагы бер авылда табиб барлыгын әйтә. "Мин сиңа, һичшиксез, ярдәм итәрмен, чөнки ул цифрларны һәм хәтта хәрефләрне дә яңарта ала. Шулай булгач, сиңа да ярдәме тими калмас", - ди. Табибка кергәч, Басым үзенең баштан үткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Табиб та аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтә. Элеккеге ямьсез Басымның шулкадәр матураеп, үзгәреп кайтуын күреп, барча китаплар, журналлар хәйран калалар. Барысы да аны үзләренә яшәргә чакыралар. Күпме генә чакырсалар да, сагынган туган йортына, дәфтәрләр һәм китаплар арасына кайта. Беркөнне дәрес әзерләп утырганда, үзе бозган Басымның үзгәрүен күреп, хуҗа малайның исе-акылы китә. Һәм үзенә бүтән бервакытта да басымнарны бозмаска, хәрефләрне матур язарга сүз бирә. Шуннан бирле малайның дәфтәре гел мактау тактасыннан төшмәгән ди. Элина ГӘРӘЕВА. Ютазы районы, Димтамак Яратам мин Яратам мин көзге табигатьне, Алтын яфрак түши җир өстен. Басуларда гөрләп авыл халкы Хезмәт куя туган җир өчен. Яратам мин кышкы табигатьне, Саф һавалы иркен урманын, Агачларга сарган ак бәсләрен, Ак мамыктай җепшек буранын. Каләм тибрәтүчеләр Хөрмәтле каләм тибрәтүче дусларыбыз! Узган елның 27 сентябрендә игълан иткән "Каләм тибрәтүчеләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды, ләкин бәйге тукталмады, ярты ел саен яңа җиңүчеләр билгеләнәчәк. Шунысы куанычлы: бу вакыт аралыгында редакциянең электрон почтасына һәм социаль челтәрләр аша бик күп шигырь һәм хикәяләр килде. Дөрес, алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләр булды. Кайберләре инде өлгереп килгән шигырь, хикәяләр булса, әле әдәби әсәр таләпләренә җавап биреп бетермәгән язмалар белән дә очрашырга туры килде. Без, мөмкин кадәр таләпчән булып, әлеге язмалар арасыннан яхшы дип табылганнарын сайлап алдык, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге әсәрләрне журналда бастырырга лаек дип тапты. Без укучыларыбызга зур рәхмәтле! Яңа әсәрләр көтеп калабыз. Редакция Халык әйтсә, ни әйтә ХИКӘЯ "Сүз әйтәсең килсә, кем тыңлавын кара". Татар халык әйтеме. Район үзәгендә кирәкле эшләремне тәмамлагач, арып-талып автобус вокзалына килдем һәм кайтыр якка билет алдым. Автобусым кырык минуттан гына кузгаласы. Вакыт тизрәк узсын өчен янәшәдәге киосктан берничә гәзит, журнал сатып алдым да, вокзал эченә кереп, бер эскәмиягә җайлаштым. "Вокзал" дигәнең - алтыга-сигезле бүлмә. Шунда рәт-рәт эскәмияләр тезелгән. Кассасы да ишек төбендә генә. Миннән тыш тагын сигезтугыз кеше, автобус көтүчеләр, вакыт уздырып "җәфаланалар". Кем кесә телефонында нәрсәдер яза, кемдер танышын очратып, сөйләшеп утыра, кемдер йокымсыраган... Бераздан яныма, җитмешне узган, пөхтә генә киенгән өч бабай килеп утырды. Гәзитләремне укысам да, күршеләремнең әңгәмәсенә колак салдым. Сөйләшүләре буенча икесе - Усман белән Салих - авылдашлар, ә Рәҗәб күрше авылдан булып чыкты. Әле вокзалга килгәч кенә очрашканнар икән. Авылдашлар Рәҗәбне күрүләренә бик шат иделәр, ахрысы, хәл-әхвәл сорашып, яңалыклары белән бүлешеп, байтак кына утырдылар. Аннары Усман бабай йоклап китте кебек, тынып калды. Ә Салих бабай: - Авылыгыздагы күлдә быел батучылар булмадымы соң? Ел да бер кешене "йота" торган иде, - дип сорады. - Былтыр кыш күл өстендә корбанга сарык чалганнан соң, Ходайның рәхмәте, бәла-казадан баш тынды әле, - дип җаваплады Рәҗәбе. - Ярар икән, бик әйбәт... - Алай да авылыбызда бер могҗиза булды бит әле, ишеттегезме? - диде Рәҗәб бабай, җанланып. - Нәрсә? Нәрсә булды? - дип, Салихы бар игътибарын аңа юнәлтте. Рәҗәб бабайның сүзләре мине дә нык кызыксындырды. Кулымдагы журналымны читкә куеп: "Нәрсә булды"? - дип сораудан чак тыелып калдым. Күзем кәгазьдә булса да, үзем колакка әверелдем. Ә Рәҗәб карт, хәбәрне иң беренче булып иптәшенә җиткерүенә бик тә канәгать булып, сөйләп китте... - Колхоз рәисебезнең сарай эче убылды! Ун метрлап җир астына төшеп киткән. Ә чокырының киңлеге биш-алты метрлап икән! Кичә өч машина рәискә килеп, күмеп киттеләр... - Ә-ә-ә?! Менә сиңа "мә"! - дип сузды Салих карт. - Алай да була икән. Ә җир убылган чакта, колхоз рәисегез сараенда нәрсә эшләде икән? Тирес түккәнме? Чокырга төшеп калганын кешеләр кайдан белгән? Шунда ук үлгәнме? - Кем үлгән? Ничек үлгән? - Рәҗәб бабай аптырап китте. - Син кайсы колагың белән тыңладың соң? Сарай эче убылган. Җир астына төшеп киткән, дидем бит! Мин сиңа "үлгән", дигән сүзне әйттемме?! Салих карт бертөрле югалып китте: - Нигә, үзең бит, рәисне килеп күмеп киттеләр кичә, дидең. - Юк! Мин сиңа, колхоз рәисенең сарай эче убылып төшкән дә, шуны килеп район үзәгеннән өч машина күмде, дидем! - Рәҗәб карт кызып китте. Салихына үпкәләде дә төсле. - Ә-ә-ә! Мин дөрес ишетмәгәнмен икән! - дип, Салих бабай аны йомшартырга тырышты. - Китсәнә! Ишетер-ишетмәс колагың белән эчемне пошырып утырасың. Усманга сөйлим әле. Һәм Рәҗәб янәшәсендәге картның тубыгына төртте. Йокымсырап утырган Усман бабай, аның соңгы сүзләрен ишетепме, тубыгына төрткәнгәме, сискәнеп куйды. - Сөйлә әле, сөйлә, - диде ул канәгатъ тавыш белән. Рәҗәб бабай хәбәрен яңадан сөйләп китте: - Бу атнада авылыбызда, колхоз рәисенең сарай эче убылып, җир астына киткән иде. Шуны күмәр өчен район үзәгеннән өч машина килде. Байтак эш булган: чокырның тирәнлеге унбиш метр булса, киңлеге сигез-тугыз метрга җиткән, диләр... - Бәла аяк астында шул! - дип, Усман бабай Рәҗәб картның сөйләвен өзде. - Сарае янып беткәнме соң? - Янып беткәнме? Нәрсәсе янган?! - Соңгы сорауны ишеткән Рәҗәб карт тәмам кызды. Усманның да авылында булган хәлне дөрес аңламавына үртәлеп, Рәҗәб үзен көч-хәл белән тыеп тора алды. Матурлап киселгән сакалы дер-дер калтырый башлады, кулындагы таягын әле сулына, әле уңына күчереп, идәнгә шакылдатып алды, чырае бер агарды, бер кызды. Ә Усман бабай күршесенең бу кыланышына аптырады гына: - Ния? Өч машина килде, дидең дә инде! Районнан авылга пожар сүндерү машинасыннан башка нинди машина килсен тагын?! Юмор-сатира МАЙМЫЛ ХИКӘЯ Гараскуп та гараскуп... Аждаһа елы... Арыслан ае... Бәрәне, балыгы, бозавы - кемнәр генә юк! Кайсысы уйлап чыгаргандыр боларны. Баш катыралар инде шунда. Нәрсә, былтыргы әтәч елында гел кычкырып-шапырынып, җир тырнап яшәдекме әллә, инде килеп быелгысында - маймылныкында барыбыз да агач башында сикерешеп йөрербезме? Ышанмыйм ул нәмәкәйгә... Алай дисәң - кайберәүләргә бигрәкләр дә мач килә инде менә ул. Әнә, аргы оч Сафураны гына ал - холкы-фигыле нәкъ менә Аждаһаныкы! Елан елында туганга шундый икән лә ул. Тагын килеп күрше Садыйкка кара инде - сарык та сарык, Садыйк та сарык - бәрән аенда туганга шулай ул. Каршыдагы Наилме - киребеткәнлеге шул үгезбозау йолдызлыгы астында дөньяга килүе аркасында! Тагын кем, әй-лә, үземнең Мәликә апаны гына ал - арыслан йолдызлыгыныкы ул. Чамалыйсызмы - арыслан кебек гайрәтле, кыю, башбирмәс, барысын да үз кулында йөгәнләп тотучы дисезме?! Юк шул - бик тыйнак ул минем апам, гел шунда йортҗир тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөреп маташкан хатын - кая инде аңа башкалар өстеннән баш булу?! Әһә - алдалый гараскуп, димәк! Тик... күптән түгел генә белдем - кысла икән лә апам. Кара ничек тәңгәл килүен әйт әле - койган да куйган кысла! Әтиләр аны нәкъ бер айга соңартып яздырганнар - шул гына... ...Башкаларга ярты-порты гына туры килгән гараскуп минем туганнан туган сеңелкәш Алиягә пачти 100 працыйнт тәңгәл. Маймыл елына кердек бит - шуннан искә төште әле. Елның башында - Сукояр йолдызлыгы астында туган ул. Дөп-дөрес, бу юлы ялгышмадыгыз - бертуктаусыз авызыннан су коеп, әй-лә - бик матур сөйләп, елмаеп-көлеп кенә торучы, башкаларны татлы сүзләре белән авызына каратып, үзе сөйләгәнгә, уйдырма булса да, үзе дә ышанучы бәндә инде ул. Шул татлы теле аркасында гына инде зур дәрәҗәләргә ирешүе дә! Начар түгел ич, дисезме?! Бәлки, шулайдыр да. Тик ...бер генә дә сабыр түгелләр инде ул маймыл елында туганнар - эшне башлыйлар да, ошамаса, ташлыйлар! Агач башына да менеп китәләр. Сүзем сеңелкәш турында иде бит әле. Аның теле бик иртә ачылып, өч-дүрт яшендә инде өйдәгеләрне генә түгел, бакча балаларын да, урамдагы авыл абый-апаларын да бертуктамый сөйләп һәм сораулар яудырып, ардырып-аптыратып бетерә иде. Мәктәптә инде - бигрәк тә! Башкаларны такта янына чыгара алмый аптырыйлар, бу үзе атлыгып тора - кире урынына утыртып булмый. Хәтере шәп булганга, өйдә дәрес карауның ни икәнен белми үзе. Белмәгән җирендә бетмәс-төкәнмәс фантазиясен эшкә җигә! Ярый ла гуманитар фәннәрдән генә булса икән?! Такта янына чыга-чыгышлый, Пифагор теоремасының да үзе минут эчендә уйлап тапкан 51нче исбатлау ысулын сөйли башлый. Белмәгән булсагыз белегез - Пифагор теоремасының чыннан да 50 исбатлау ысулы бар. Соң, сугыштан яраланып кайтып, укытучы булган Хәмзә абый аның бит дәреслектәге бердәнбер ысулын гына белә. Ә Алия фантазиясендәге 51енчесе, чынлап та, кай ягы беләндер дөреслеккә охшаган. - Булды, Алия, молодец! Утыр, "бишле" сиңа! Сыйныфтагы тагын 32 укучы Пифагор теоремасының бу 50 исбатлау ысулы турында беренче тапкыр ишетә. 50 түгел - ник 100 булмый шунда - аларга барыбер! Пифагоры үзе бөтенләй тумаган булса, тагын да шәп буласы иде дә бит - изалануы әзрәк булыр иде бу геометриясеннән. Андый эпизодлармы... буа буарлык! Үзе ышанмаганнарга да башкаларны ышандыра ул. Кыскасы, чамалыйсызмы - мәктәпне ничәлегә бетергәнен?!. Кәнишне, Казанга килеп, физматка кереп булмый матур сөйләү осталыгы белән генә. Ансат кына, аз гына да укымыйча да - укып йөргән булып маташтыручылар институтына барып керде - шул "пед"ка инде - татар теле факультетына. Соң, ул татар телен татар баласы 1-2 яшьтән үк белә ич инде - тагын 5 ел нинди яңалыклар күрә-белә алды да нәрсәгә генә өйрәнде икән?! Белмим. ...Аның теле һәм фантазиясе белән соң?! Балалар әдәбияты турында сорасалар - күргән мультфильмнарын искә төшереп сөйли икән бу институтта. Башкалар авыз ачып тыңлыйлар ди - кара, нинди шәп китаплар бар икән нәниләр өчен - ә күбесе аларны уку түгел - барлыгын да белми, имеш! Ул гынамы соң? Авыл мәктәбендә чит телнең әлифбасын да өйрәнмәгән кеше инглиз телен дә яхшы белә икән - һәрхәлдә диплом кушымтасында шундый билге тора. Дус булмаган кыз-егете, таныш булмаган кешесе калмады, ахры, Казанда укыйм дип йөргән чакларында. Концерт-театр фәләнгә барса, бер чәчәк тотып менә дә бу тамаша беткәч сәхнәгә - шундый татлы итеп мактый җырчы-әртис халкын! "Ник кенә хәләл акчамны туздырып шушы җырлый белмәгән бәндәне тыңларга килдем?!" - дип сөмсере коелып утырган тамашачылар дәррәү хуплап кул чаба. "Кара, шәп җырчы икән бит бу, без үзебез көйләр дәрьясы тирәнлеген аңламаучы мәхлуклар икәнбез!" - дип уйлый, мөгаен, алар шул чакта. Алия шуннан бу әртиснең аһирәте - аңа бушлай чакыру билеты һәрчак табылачак! Ул гынамы әле? Чираттагы гәҗитләрнең берсендә Алиянең теге әртисне үтереп мактаган язмасы басыла (үзләрен мактаган язмаларны бигрәк ярата инде сәхнә кешесе). Соң, Алия үзе андый пүчтәккә вакытын сарыф итәме инде?! Сөйләү белән язу - икесе ике нәрсә алар. Язарга куш инде син группадашы Мәүлетҗанга. Телсез кебек ул - бер генә дә сөйләшкәнен ишетмәссең. Ә менә язулары?! Алия кешене сөйләп ышандырса, бусы - язып. Шул теге концерт-спектакльләрдән кайтышлый Мәүлетҗан бүлмәсенә керә дә Алия - супер тамаша турында борчак шыттыра. - Әйдә әле, - язып чыгыйк бу турыда, башкалар да карамый калмасыннар шундый шәп нәрсәне, - ди. - Иртәгә кич кафеда тагын бер карап чыгарбыз ул язманы! - дип тә кыстыра. Группалары бер көтү кызлардан гына торса да, берсе дә өнәми йомыкый Мәүлетҗанны. Шуңа да Алия белән кафеда утыру мөмкинлегенә тегесе бик шат инде. Алиягә дә кулай - Мәүлетҗанның күңелен күрде, әртис белән танышты. ...Тагын кафеда да сыйланып чыкты. Мәүлетҗан егет кеше бит - Алия түләмәс ич инде. Һай, кара, бик күп нәрсәләргә өйрәнгән икән ич Алия - иң мөһиме - башкалар белән аралашырга. Тагын әле - юри-мури гына түгел, "югары белем алды" дип язылган, диплом дип аталучы катыргы хуҗасы булды. Начармыни?! Шәп! Нинди перспективалар ача ул катыргы. Үземнән беләм - башың шыр тиле булса да, "бу катыргы хуҗасы - акыл иясе!" дип ышандыра алучы тылсым көче кодрәтеннән килә ул нәрсәнең! Кайда гына эшләп карамады, нинди генә түрә урыннарын биләмәде ул. Кочаккочак мактау кәгазьләренә күмелеп, нинди генә исемнәр алмады. Шулай сикерә-атлый мәгариф өлкәсенең иң югары даирәләренә хәтле барып җитте. Онытып та җибәргәнмен. Институтны тәмамлагач, аспирантурада укып карады, диссертация дә яза башлаган иде әле ул. Үзен институт бетерүе белән котлап шалтыраткач, ул миңа горур гына: - Мин инде яңадан укырга кердем - аспирантурага! - дигән иде. Икенче тапкыр тулай торагында очратканда, тирләп-пешеп китап язып ята бу. Укытучылар өчен дәреслек әсбап икән! Ничек укытырга кирәклеге турында бик тә мөһим китап. Институтны бетереп, бер көн укытучы булып эшләп карамаган кызчык мәктәп укытучыларын ничек укытырга кирәклеген өйрәтергә җыена шулай. Ярый инде, аның шул маймыл холкына бу шөгыль бик күңелсез булып тоелды да, ничек тиз башлаган булса, шулай тиз генә ташлады да китап язу уенын. Бер очтан аспирантурасын да. - Әй, күңелсез бу Казанда, күрәсе бар кызыкны күреп бетердем монда! - дип, башка шәһәргә үк китеп барды. ...Инде менә кире Казанга күченгән - тегендә-монда гына түгел - министрның үзе янына. Тик... ал да гөл генә булмый ул тормыш дигәнең. Бер алдын, биш артын күрсәтә ул. Чит илгә командировкага киткән идем - эш буенча. "Тиз кайтып җит, кияүгә чыгам!" - дип шалтырата. Фотоларын да җибәргән - туй күлмәген сайлыйлар икәүләшеп. Кияве кем диген - бөтен тирә-як авыл егетләренең асылы, җитмәсә прсидәтел малае. Шундый да пар килгәннәр болар! Тик... фотода гына! Туйга кайтып җитә алмадым. Хәер, туй булмаган да икән - боларның юллары инде аерылган булып чыкты. Арты хәерле булсын - чын туй көннәре алда әле, дим. Тик... Бер-ике айдан мыштым гына икенче берәүгә кияүгә чыгып та куйган бу. ...Беребез дә белмәгән бәндәгә! ...Ап-ак туй күлмәге дә кимичә! ...Туй да уздырмыйча! ...Хәтта "ЗАГС" кәгазенә кул да куймыйча! Әллә ничек булып китте ишеткәч - күңелемә ошап җитмәде. ...Бер айлык чагында әнисе институтка имтиханнар тапшырырга китеп барган иде - Алияне мин күтәреп калдым. Күз алдымда үсте, кем әйтмешли, "кеше булды". Горурланып туй өстәле түрендә утырырга хыялланган идем - барып чыкмады. Ярый инде, буласы булган, буявы сеңгән, диләрме әле?! Аның каравы - әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде. ...Хәләл җефете эштә булган, моны "скорый"да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән. - Коридорда каталкада барганда очып кына чыкты ул минем - ярый әле янымда атлап-чабып баручы врач тотып калды, - ди. - Кертеп салдылар шуннан палатага сабыем белән, ә күрше палатада бер хатын кычкыра - бөтен бүлнисне җыеп, - дип дәвам итә сүзен. - Ник шулкадәр кычкыра? - дип сорыйм. - Бәби табарга азаплана. - Бәби табу шулай авырмыни ул? ...Күз тимәсен чибәрлегенә, башларына саулык, телләренә ачкыч бирсен дә, үзе кебек үк бер шәп егет пары булсын иде, Ходаем! Барыбыз да шуны гына телибез! .................................................................. Өч көн элек шалтырата Алиям: - Кара әле, абыем, без... ни... кызны кияүгә бирдек. Җавап бирерлек сүз тапмадым. Хәер, сүзләр кирәкми дә иде. ...Бүген аның туган көне. Ике ай элек шалтыратканда: "Туган көнемә чакырырмын!" - дигән иде. "Хәләл җефетем әнием үстереп җибәргән казны каклый - нәкъ минем юбилейга әзер булачак, быел бит минем ел!" - ди. Көттем. Иртәдән. Шалтыратмады! Хәер, шалтыраткан көнендә үк оныткандыр инде ул минем турында. Мин генә ышандым. Эт бит мин - теге шул гараскуп дигән нәрсә буенча, дим - кешеләргә ышанып яшәүче мәхлук. Ышансаң - ышан, ышанмасаң - ышанма бу гараскупларга! 2016 елның 31 гыйнвары - Маймыл елының Сукояр йолдызлыгы ае, төнге сәгать 12 тулып килә! Туган көнең, туган сәгатең белән, сеңелкәем!