ГАЯЗ ИСХАКЫЙ МИЛЛИ КУӘТЛӘР БАРДЫР ISBN 978-5-93091-447-4 Татар халкы тарихында, аның сәяси һәм мәдәни барышында Гаяз Исхакый (1878 - 1954) шәхесе аерым урын тота. Исхакый - татарларны милләт буларак саклап калу һәм үстерү идеясен формалаштырган фикер иясе. 1906 елның 18 маенда чыга башлаган "Таң йолдызы" газетасында ул кавемдәшләренә: "берләшегез дә берләшеп тырышыгыз, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үзегезнең хакыңызны"*1 дип эндәшә. Шул ук елның җәендә Мәкәрҗә ярминкәсендә узган "Мөселман иттифакы" партиясенең III корылтаенда Г. Исхакый әлеге фикерне кавемдәшләре өчен көрәш шигаре итеп күтәрә: "Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!" Шунысы шиксез: Г. Исхакый үзе шушы шигарь белән яши, бөтен гомерен, аның һәр минутын сөекле халкының бәхете, якты киләчәге өчен тартышуга багышлый. Әлеге идея ярдәмендә ул таралган, бүлгәләнгән татарны берләштерергә, уртак көч, бер йодрык, бердәм агым итеп алгарыш юлына чыгарырга мөмкин дип саный, шуңа ышана, шул берләшүгә, алгарышка хезмәт итәчәк чараларны эзли, таба, яңгырата. Бу идеяне тормышка ашыру өчен, ул үзе публицистик мәкаләләр яза, газеталар чыгара, төрле дәрәҗәдәге очрашуларда (корылтайлардан алып - мәҗлесләргә кадәр) ялкынлы чыгышлар ясый, шулар ярдәмендә кавемдәшләренең аң-фикерен кузгатырга, үзгәртергә омтыла. Сәясәтче һәм нашир булудан тыш, мөгаллимлек, остазлык, тәнкыйтьчелек вазифаларын башкара. Ул матур әдәбиятны, сәнгатьне киң халык катлаулары өчен иң тәэсирле, үтемле бер көч дип исәпләп, язучылыкны да шушы көрәшнең аерылгысыз өлешенә әйләндерә... Гаяз Исхакый - ХХ гасыр башында татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән, аны дөньяви әдәбият итеп формалаштырган, әдәбият ярдәмендә үз халкы белән ачыктан-ачык ихлас сөйләшү алып барган классик язучыбыз. Шунысын да искәртергә кирәк: Гаяз Исхакый татар халкы арасында ХХ гасыр башында язучы буларак танылу ала. 1905 елгы демократик үзгәрешләр дулкынында Гаяз Исхакый татар милли-сәяси хәрәкәтенең авангардына баса, татар халкының яңарыш хәрәкәтен җитәкли, аның барыр юлын билгеләүче әйдаманга әйләнә. Халык аны үзенең сәяси, иҗтимагый эшлеклесе, лидеры, сәяси юлбашчысы дип таный. Турыдан-туры җиткерергә теләгән фикерләрен, өндәмәләрен ул публицистик язмалар калыбында да бастыра башлый. Россиядәге революцион үзгәрешләр нәтиҗәсендә Исхакый 1919 елда чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр була. 1954 елда йөрәге туктаганчы алып барган тынгысыз һәм гаять нәтиҗәле иҗтимагый, сәяси эшчәнлеге дә тарихи өермәләр вакытында үз милләтен саклау һәм яклауга юнәлтелгән булып, ул татарның иң абруйлы, фикерле, эшлекле мөһаҗире булып таныла. Башта Харбинда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә яши, дөнья буйлап милләттәшләре яшәгән җирләргә сәяхәт итә, татар мөһаҗирләрен берләштерергә омтыла. Кайда гына төпләнмәсен, татар оешмалары төзи, газеталар чыгаруны юлга сала, чыгышлар ясый, милләтенең кайчан да булса иреккә чыгасына өметен җуймый. Аның публицистик язмаларын ике зур тема берләштерә: беренчесе - миллият-каумият, милли-мәдәни үзбилгеләнү һәм үзаң, татар халкының үсеш юлы; икенчесе - дәүләти строй, аның нигезләре, дәүләтчелек. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентыкка язучының 1905-1936 еллар аралыгында беренче темага язылган аерым бер мәкаләләре тупланды. Җыентык укучыга төрки-татар дөньяс ының мәдәни-мәгънәви юлбашчысы булган Гаяз Исхакыйның татар халкын мәдәни үстерү программасын, бу хактагы караш-фикерләрен, эш-гамәлләрен аңларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Әле татар телендә газета-журналлар чыга башламаган бер вакытта, "Ике йөз елдан соң инкыйраз" (1902 - 1904) повестенда яшь әдип татарның милләт буларак югала баруы хакында чаң кага, аның үсешен тоткарлый һәм һәлакәткә китерә торган биш сәбәпне атый: татарда тормыш тоткасы иске карашлы руханиларда, бигрәк тә ишаннарда булуы; мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы, булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышта яраксызлыгы; милләткә хезмәт итүче зыялыларның, бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; яшьләрне рус мәктәпләрендә укытуга каршы килү; эш-гамәлләрнең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Бу күренешләрне ул җәмгыятьнең чире, авыруы дип бәяли; шушы чирне татар халкының үзенә күрсәткәндә, аңлатканда гына, дәваларга мөмкин дип, бу юлда каләм көченә таянырга чакыра. Исхакый алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга, һөнәр мәктәпләрендә һәм университетларда укырга, мәгариф һәм мәдәниятне, сәүдә һәм икътисадны үстерергә өнди. Шушы фикерләр аның публицистикасында да кызыл җеп булып сузыла һәм күпсанлы язмаларын бер үзәк - милләтне, милли үзаңны саклау тирәсенә җыя. Беренче карашка үзгәрәк темаларга иҗат ителгән кебек тоелган язмаларда да миллияткә кагылмыйча калмый. Мәсәлән, 1911 елда Төркиядә укылган "Татар әдәбияты турындагы доклад"ында да ул миллилекне саклау хакында сөйли: "...максат - татарларны, татар булып калган хәлдә ауропалаштыру, ягъни татарларны, тумыштан килгән миллилекләрен саклаган хәлдә, Ауропа мәдәнияте эченә кертүдер" (VI, 196). Бу фикер аның күп кенә язмаларында кабатлана. Әдипнең публицистик мирасында турыдан-туры миллилекне саклауга, милли үзаңны ныгытуга багышланган язмалар да аз түгел. Әйтик, "Элгәре һәм хәзер" (1913) - шундыйлардан. Автор сүзне ерактан - төрки-татарларның борынгы тарихыннан ук башлап китә; бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, кайгылы-ш атлыклы сәхифәләрне күздән кичерә. Ул аларның үз асылларын җуя башлауларын Европага һөҗүмнәре нәтиҗәсе итеп күрсәтә: чит кавемнәр белән аралашу, тел, дин, гадәт, мәдәният алмашу - миллилекне көчсезләндерә. Исхакый фикеренчә, XIX гасырның икенче яртысында татарлар миллилекне саклар өчен кирәк булган кайбер шартларны әзерләп-үстереп җиткерәләр. Язучы аларны санап та уза: болар - татар авыллары, татар шәһәрләре, татар мәдрәсәләре, татар сәүдәгәрләре, татар мирзалары. ХХ гасыр башына күчеп, яңалыкларны күздән кичерә: "Илле ел моннан элек үзләре түгел, исемнәре дә ишетелмәгән җәмгыятьләремез, әдәбиятымыз, матбугатымыз, театрымыз, музыкамыз, үзенә аерым бер урын тоткан хатыннар хәрәкәтемез үзләренең кыйммәтләре, үзләренең бер халык, бер милләт булып яшәүгә хезмәтләре берлән" (VI, 215) татар дөньясының якты киләчәге нигезләрен тәшкил итәләр. Болар барысы да - берләшү, тырышу, тартышу җимешләре! "Тәрбиядә берлек" (1914) мәкаләсе ул заман татар җәмгыятендә бәхәсле булган төркилек һәм татарлык соравына ачыклык кертә, татар үзаңын тәрбияләү, ныгыту хакында сөйли. "Шул динле, иманлы вә татар әдәбиятының, татар матбугатының сердәш шәкертләре булган мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, башларындагы халыкларына мәхәббәткә, күңелләрендәге киләчәккә өмидне кушып, "без - төрле халык, бер милләт" дигән уйны йирләштерә алсалар, бу көнге беренче вазифаларыны үтәгән булалар. Мәктәпләребез шул юлга, гомумән, кереп китә алса, без - Идел буе татарлары беренче адымны атлаган булабыз" (VI, 255). Бу урында искәртеп китәргә кирәктер: Исхакый "төрек" атамасын бездә бүген "төрки" булып йөргән мәгънәдә куллана, татарларны олы төрки (төрек) дөньяның бер өлеше, бер милләте буларак карый, шушы фикерен һәрдаим ассызыклап килә. Исхакый татар дөньясының төрле катлауларын, сыйныфларын бер максат тирәсенә берләштерү турында хыяллана, язмаларында шуны татар җәмгыятенә ишеттерергә, төшендерергә омтыла. "Мирзаларымыз" (1914) мәкаләсе шундыйлардан - халыкның әйдаманнары, югары катлау зыялылары, элита булырга тиешле кешеләр белән татар халкы арасындагы упкын, аның барлыкка килү сәбәпләре хакында уйланып язылган. Автор фикеренчә, хәзер хәл үзгәргән: халык мирзаларга "кул суза", аларны үзенең якты киләчәккә омтылган тартышу сафларында, милли музыканы, театрны, гыйлемне үстерүнең башында күрергә тели: "Безнең әдәбиятымыз, безнең музыкамыз, безнең театрымыз халкымызның тойгысы нечкәрү, халкымызның мәдәни шомалыгы арту, халкымызның төшенчәләре биегәюгә хезмәт итәчәк бу юлда, шөбһәсез, укыган сыйныфымыз, мирзаларымыз алда торырга, алда барырга кирәк иде" (VI, 310). Шул рәвешле, татар халкының мирзалар катламын да язучы миллият, татар халкының киләчәктә башка милләтләр арасында лаеклы урын яулавы өчен уртак тартышка кушылырга чакыра, инде бу катлауны "өзеп ташланган" тарихи күренеш дип белдергән фикердәшләренә моның кирәк һәм мөһим икәнлеген аңлата. Бу юнәлештәге программ язма дип "Сүз" газетасының 1916 елгы 24 апрель санында басылган "Безнең юлымыз"ны күрсәтергә кирәк. Анда Исхакый элегрәк әйтелгән, татарларның, үз милли үзаңын саклап, Европа мәдәниятен кабул итү кирәклеге фикерен кабатлый да, моның милләткә хезмәттә иң беренче алда тотылган максат булырга тиешлеген әйтә: "Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез. Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип катгый итеп әйтәмез" (VII, 225). Шунысы кызык: әлеге язмада Исхакый тагын бер фикерне калкуландыра, мисаллар китереп исбатлый: ул - татарларның үз үсешендә бары тик үз көчләренә генә таяну кирәклеге. Әлеге фикер Исхакыйның шушы, халкыбыз таянырга тиеш дип санаган "матдимәгънәви көчләр хакында" туктаусыз сөйләп, язып торуының сәбәбен дә ачык аңлата. Шундый көчләрнең икесе - хатын-кызлар (мөслимәләр) һәм мәктәп-мәдрәсә, мөгаллимнәр-мөгаллимәләргә мөрәҗәгать, аларның татар җәмгыятендә әһәмиятен билгеләп халыкка эндәшү рәвешендә язылган "Съездлар алдында" (1917) дигән язма 1917 елның 24 - 27 апрель көннәрендә оештырылган Россия мөслимәләренең съездын һәм 1917 елның 16 апрелендә Петроградта уздырылган Бөтенроссия мөселман мөгаллимнәр киңәшмәсен каршылап, хуплап тәкъдим ителә. Аның беренче өлешендә Исхакый төрки-татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге роленә киң итеп туктала, аларны - миллилекне, милли үзаңны, телне, дин-иманны, мәдәниятне, йола-гадәтләрне саклаучылар дип олылый. Үткәреләчәк съездның "хөр Русиядә хөр мөселман хатыннарының урыннарын тәгаенләр өчен, аның хокукын билгеләр өчен" кирәк булуын искәртә. Икенче съезд - мөгаллимнәр, мөгаллимәләр съездының мөһим леге, автор фикеренчә, яшь буынны ничек тәрбияләү юлларын ачыклау, сузу белән билгеләнә. Татар халкының язмышы, аның киләчәге мәсьәләсе Г. Исхакый ның мөһаҗирлектәге публицистикасының да үзәгендә тора. Берлинда, аннары Варшавада татар телендә нәшер ителгән "Милли юл" журналының беренче саны (1928, 23 декабрь) басма редакторы Г. Исхакыйның "Элек сүз" дигән программ мәкаләсе белән ачыла. Анда татарча газета булдыруның максатын билгеләп, әдип болай дип яза: "Без Идел-Урал буенда вә Кырымдагы төрек-татарларның милли байрак тирәсендә берләшүләренә хезмәт итәчәкмез. Шулай ук мәмләкәт тышында төрле йирләргә сибелгән вә төрле мәдәниятләрнең тәэсире астында калган мөһаҗирләремезне, бигрәк тә Аурупаның төрле шәһәрләрендә укуда булган яшьләремезне милли рухымыз берлә сугарып берләштерергә тырышчакмыз. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакмыз" (X, 6). Чыннан да, татар телле матбугатта язмалары белән Г. Исхакый милли вазгыятьне аңлату эшен дәвам итә. Күбрәк иҗтимагыйсәяси кимәлдә, ул Советлар Россиясендәге хәлләрне күзәтә, күләмле аналитик язмалар әзерли ("Русиянең киләчәге", 1929 һ.б.). Мөһаҗирлектәге яшь буынны милли кыйммәтләрдә тәрбияләүгә игътибар итә ("Яшь буынның милли тәрбиясе", 1930). Тарихи хәтерне кайтаруны киләчәккә нигез итеп карап, татарларның тарихын өйрәнүдән дә туктамый ("Идел-Урал", 1933 елда Берлинда татар телендә, Парижда рус һәм француз телләрендә, алга таба Токиода япон (1934), Варшавада поляк (1938) телләрендә дөнья күрә). Соңгы хезмәтендә Исхакый татарларны борынгы төрки цивилизациянең варисларыннан дип, Болгар дәүләте, Алтын Урда, ханлыклар дәверен күзәтеп бара; термин буларак "төркиләр" төшенчәсенә мөрәҗәгать итә, Алтын Урданы "төрки-монгол яки төрки-татар ханлыгы" дип исемли, Казан ханлыгы чорыннан алып "төрки-татар", "Казан татарлары" дигән исемнәрне файдалана. Аннан соңгы дәвер өчен "төрки-татар" атамасының кулай булуын әйтә. Исхакый татар тарихын туктаусыз көрәш тарихы итеп карый, шул юлдагы мөһим күренешләргә, вакыйгаларга, аерым шәхесләргә тукталып бара. Бу күләмле хезмәттән аның үз халкының киләчәгенә өмет белән каравы да аермачык. Тел Кем ул, аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? Г. Тукай Шунысын да аерып әйтү зарур: әле генә мәйданга чыккан татар вакытлы матбугатында Гаяз Исхакыйның беренчеләрдән булып дөнья күргән мәкаләсе тел мәсьәләсенә багышланган була (Тел, 1905). Язучы аерым бер зыялыларның татар телен "әдәби тел" һәм "халык (гавам) теле" дип аерырга тырышуларын киләчәктә татар җәмгыятенә зур зыян салырга мөмкин булган проблема итеп күтәрә. Үз фикерләре дәлилле булсын өчен, төрек һәм рус мәдәниятендәге охшаш хәлләрне телгә ала. Ул халык теленнән аерым булган "әдәби тел" тудыруның, шул телдә әдәби әсәрләр, китаплар язып бастыруның "безнең әдәбиятыбызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән аерырга, халкыбызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә" (VI, 16) башлауга китерүеннән шикләнә, шул турыда каләмдәшләрен кисәтә. Мөһаҗирияттә Г. Исхакый татар теле һәм төрки телләр, алардагы реформалар, уртак төрки тел, яңа әлифба булдыру кебек көн кадагына суккан мәсьәләләргә бик тирән аналитик буларак якын килеп, күләмле хезмәтләр яза. Шуларның берсе "Бөтен төрекләр өчен уртак төрек теленең барлыкка килүе мөмкинме?" дигән баш астында "Төрек йорты" журналының 1925 елгы 13 октябрь һәм 14 ноябрь саннарында төрек телендә басылган. Язма Исхакыйның тел мәсьәләсе белән җитди, фәнни нигездә кызыксынуы һәм шөгыльләнүе турында сөйли. Автор төрки телләрнең ике канатын - көньяк (төрекләр, азәрбайҗаннар) һәм төньяк- көнчыгыш (үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кара кыргызлар, татарлар, башкортлар, нугайлар) аера. Әмма аларның бер тел - төрки тел булуын ассызыклый. Әлеге аерманы әдип, нигездә, башка мәдәниятләр һәм телләр йогынтысы белән аңлата. Моның өчен төрки халыклар тарихына кереп китә, бик күп мисаллар китереп, бу мотивны урта гасырлардан ХХ гасыр башына кадәр китереп җиткерә. Язманың аерып куелган икенче өлешендә автор, И. Гаспралы ның "Телдә, фикердә, эштә берлек!" шигарен искә төшереп, XIX гасыр ахырында төркиләрнең берләшү, яңарыш хәрәкәтенең эчтәлеге һәм әһәмияте хакында сөйләп уза. Исхакый тел мәсьәләсенең татарлар һәм төркиләр өчен иң әһәмиятле - миллият, милли үзаңны, милли үсеш юлын билгеләүнең аерылгысыз - өлеше итеп карый. Шуңа күрә әлеге өлкәдә формалашкан дүрт тәгълиматны күзәтеп уза: төрек сүзен милләт атамасы буларак карау; кайбер төрки халыкларның килеп чыгышы "төрки түгел" фикере; кайбер төрки халыкларның генезисын монгол, фин-угорлардан эзләү; барлык төркиләрне, тел-сөйләш аермаларына карамыйча, бер телле дип санау. Исхакый соңгы фикер яклы булуын ассызыклый, аның киләчәктә төрки халыкларның үзләре тарафыннан да кабул ителәчәген фаразлый. Шушы аналитик контекстта әдип үзен борчыган төп сорауларны куя: "Хәзер без - төрекчеләр - бүгенге төрекчелек вазифасын ни рәвешле күз алдыбызга китерәбез? Бүген нәрсә эшләргә телибез? Безнең максатыбыз - төрек берлегедер. Ләкин безнең теләгебез - бөтен төрек кабиләләре өчен уртак бер мәдәният, гомуми бер мәдәният барлыкка китерү. Моның өчен бердәнбер юл - телебезне берләштерүдер. Тагы да дөресрәге, безнең максатыбыз - аз гына белем алган кешеләр дә аңлар дәрәҗәгә килгән, югары үсеш алган гыйльми һәм әдәби төрек телен барлыкка китерү" (IX, 322). Шул рәвешле, күләмле язманың калган өлеше хәзер төрки дөнья ны, андагы аерым милләтләрне берләштерү һәм үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлатып язылган. Беренче бурыч - телне берләштерү дигән Исхакый икенче бурыч итеп бер сәяси, фәнни, мәдәни үзәк булдыруны күтәрә. Аның фикеренчә, ХХ гасыр башына гаять зур төрки дөньяд а һәм гыйльми, һәм сәяси булып, "милләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен милли максатлар тирәсендә туплый" алган ике үзәк хасил була (Шунда ук). Аның берсе - Истанбулда, "көньяк төрекләренең мәркәзе"; икенчесе Россиядә, Казанда, "һәм ул соңгы егерме биш-утыз ел эчендә Русиядәге бөтен төрекләрнең мәгънәви мәркәзенә әверелде. Бөтен фикри хәрәкәте, бөтен гыйльми хәрәкәте башта Казанда барлыкка килә дә соңыннан Төркестанга, Казакъстанга, хәтта Кытай Төркестанына да барып җитә. Казан бөтен төньяктагы төрек өлкәләренә гыйльми, фәнниәдәби китаплар бирә. Казан бөтен төрек кабиләләренә мәктәп нигезләрен эшли, укытучылар җибәрә. Казан бөтен төрекләргә меңнәрчә, йөз меңнәрчә дәрес китаплары әзерли. Казан милли театр куя, милли музыканы барлыкка китерә. Боларның бөтенесен бөтен кабиләләргә тарата. Казан татар теле - чыгтай шивәләренең иң искесе һәм иң эшләнгәне. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар өчен иң якын тел. Шуның өчен дә бу дәвердә Русия төрекләре арасында Казан мәркәз булачак, андагы кабиләләрнең телләреннән тупланган уртак бер әдәби тел барлыкка киләчәктер" (IX, 323). Әмма, Исхакый фикеренчә, Беренче бөтендөнья сугышы һәм революция ике мәркәзне дә югалтуга китерә, башка бер урында яңа бер мәркәз тууга да юлны кисә. Инде автор әлеге үзәкнең нинди нигезгә корылырга тиешлеген билгели башлый. "Иң башта академия корылырга тиеш. Бу академия, гыйльми буларак, төрекчелек нигезләрен тикшерергә, өйрәнергә тиеш, һәм бөтен фәнни реформалар төрек телендә алып барылырга тиеш. Икенчесе, бөтен төрек кабиләләренең тел белгечләреннән, әдипләреннән торган Төрки тел комиссиясен оештырырга кирәк. Бу комиссия, тел мәсьәләсендә тиешле карарлар алып, телне үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Бөтен кабиләләр өчен уртак булган сүзләрне, кәлимәләрне туплап, мөкәммәл бер сүзлек әзерләнергә тиеш. Өченче, бу юнәлештә эшләгән бер нәшрият барлыкка китерергә кирәк. Бу нәшриятның беренче вазифасы - бөтен төрек кабиләләрендә уртак булган легендаларны, хикәяләрне, әкиятләрне, халык җырларын төрек телендә бастырып чыгарыру. Дүртенче, бөтен төрек кабиләләре аңлый алырлык бер телдә төрек тарихы, географиясен бастырып чыгарырга тиеш, урта мәктәпләр өчен дәрес китаплары әзерләп чыгарырга кирәк. Бишенче, төреклек нигезләрен гыйльми һәм фәнни нигездә тикшерү, өйрәнү белән генә канәгатьләнмичә ("Төрек йорты" кеби), халык арасында фикер таратуны максат итеп куйган атналык яисә көндәлек бер төрекчә гәзитә бастырылырга тиеш. Алтынчы, бердәнбер мөстәкыйль Төркия дәүләте башка дәүләтләрдә яшәгән төрекләрнең милли рухларын саклап калу эшен үз кулларына алырга тиеш. Кирәк Милләтләр лигасында һәм кирәк Аурупаның иҗтимагый фикере каршысында төрек азчылык хокукларыннан мәхрүм ителмәве өчен тырышырга тиеш" (IX, 325 - 326). Гаять ачык, акыллы бу программаны шәрехләү дә таләп ителмидер. Исхакый төркилек һәм миллият мәсьәләсендә бик көчле аналитик булып, әлеге язмада үзенең энциклопедик белемлелеген, тирән фикерләвен һәм фикеренең сыгылмалылыгын, вазгыять үзгәрүгә бәйле актуальләшүен дә күрсәтә. Тел һәм миллияткә кагылышлы тагын бер язма "Гарәп һәм латин әлифбаларын чагыштыру" исеме белән "Төрек йорты" журналының 1926 елгы 6 февраль санында дөнья күрә. Язма төрки әлифбаны латинга күчерү мәсьәләсенә кагыла. Анда Исхакый Төркиядәге, Россиядәге латинчыларга каршы мондый алты дәлил китерә: "без гарәп әлифбасын инде мең елдан артык кулланганга күрә, бу әлифба милли традициябез хәленә килгәндер, һәм моннан ваз кичү - милләтнең бер ягын кыру, димәктер"; "мең ел дәвамында гарәп әлифбасы белән бөек бер төрек әдәбияты барлыкка килгән. Латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, болар илле елдан соң, хәзер орхон-уйгур язуы белән язылган китапларыбыз кебек, бары тик белгечләрнең кулларында калачактыр, һәм халкыбызның тарихи бөеклеге билгесез калачак"; "кул эшләре сәнгатебезнең нигезен ватып ташлаячакбыз"; "гарәп әлифбасы - бөтен төрек кабиләләрен бер-берсенә бәйләгән җепләрнең берседер. Төркиядә нәшер ителгән төрекчә китапның бөтен төрек өлкәләрендә укыла алуы гарәп әлифбасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төрек кабиләләренең кайсысы булса булсын, латин әлифбасының кабул ителүе бу берлекне кырачак һәм мәдәни берлегебезгә зыян итәчәктер"; "латин әлифбасы кабул ителгән вакытта бу әлифба һәр өлкәдә аерым җирле шартлар һәм тәртипләрнең тәэсире белән ясалачак (...) һәр кабилә аерым мәктәпле, аерым әдәбиятлы кечкенә бер милләт булып калачак, һәм күршедәге кабилә аерымлыкларын игътибарга алмыйча, көчле бер мәдәнияткә ия булган милләтләр тарафыннан мәдәни яктан җиңеләчәктер, эриячәктер, бетәчәктер"; "төрек милләтенең күпчелеге мөселман булганга күрә, Коръән һәм догалар гарәп хәрефләре нигезендә булачак. Моның өчен балаларыбызга гарәп әлифбасын да өйрәтергә тиеш булачакбыз һәм уку-укыту системасында бер әлифба урынына ике әлифба кирәк булачактыр" (IX, 341 - 342). Баку Тюркология корылтае алдыннан, әлеге дәлилләр ярдәмендә кавемдәшләрен латинга күчүдән кисәтергә теләп язылган бу мә ка ләдәге фаразларның чынга ашканлыгы бүген инде бик ачык күренә. Белем-мәгърифәт мәсьәләсе Караңгыда идек, "Таң"ны аттырган кем? Г. Тукай Казан укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Исхакый 1902 елда Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Биредә ул татар җәдит мәктәбе белән якыннан танышу мөмкинлеге ала һәм монда да күп кенә заман таләпләренә җавап бирмәгән күренешләр белән очраша. Шушы тәҗрибәсе аңа, беренчеләрдән булып, мәктәпнең рухын тамырдан үзгәртү, аны "мөселман" тәрбияләүдән - "татар" тәрбияләү мәйданына күчерү кирәклеген яңгыратырга ярдәм итә. Бу юлдагы иң кызыклы язмаларның берсе - "Мөгаллим вә мөгаллимәләребезнең бу көнге вазифалары нәрсә?" (1913) мәкаләсе Петербургта узган (23..1913-4.01.4) Бөтенрусия мөгаллимнәренең беренче съезды уңае белән язылган. Исхакый җәдит мәктәп-мәдрәсәләрен "мөселман" тәрбияләүне алга куюда тәнкыйть ли, аларның төп бурычы - "татар" тәрбияләү дип белдерә: "Ләкин хәзерге замана бездән мәдәни мәсьәләләрнең иң төбе - балаларыбызны бертөрле тәрбия биреп, милли рухта җиткерү булганга, мәктәпкә күз карашыбыз, мәктәптән теләвебез мәгълүм бер юлга керми хәле бармы? Хәзерге мәктәпнең вазифасы - безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр. (...) Мәктәп, өч-дүрт ел укыганнан соң, тәмам татар баласы йитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын" (VI, 232). "Нәрсә соң ул милли тәрбия?" дигән сорауга да күп кенә язмаларда җавап бирелә. Әйтик, "Тукай мәктәптә" (1914) мәкаләсендә Г. Исхакый милли тәрбиянең - баланы тормышка әзерләү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, рухи тәрбия бирү, уйларга өйрәтү, әхлакый тәрбиянең - мәрхәмәтлелек тәрбияләү, эстетик зәвык булдыру икәнлеген берәм-берәм санап уза. "Милли көй вә музыкабыз" (1914) язмасы сәнгать төрләрен, тел һәм әдәбият белән янәшә, милли үзаңны үстерүдә, балаларны татар итеп тәрбияләүдә беренче дәрәҗәдә әһәмиятле чаралар дип билгели. Ул: "Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкабыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр" (VI, 279) дигән раслау белән башланып китә. Шунысы кызык: Г. Исхакый, беренчеләрдән булып, татар мәктәпләренә милли музыка дәресләре кертү хакында сүз башлый. Аның фикеренчә, көй-җыр - бала өчен миллилекнең, мәдәнилекнең нигезе. Исхакый театр сәнгатенең мөһим көч була алуын аңлап, милли театр репертуарына да еш мөрәҗәгать итә. Үзе дә драма әсәрләре язып, аларда публицистикасында белдерелгән идеяләрне яңгырата. Әйтик, "Алдым-бирдем" (1907) комедиясендә ул тормышны үзгәртүне шәхес азатлыгына ирешүдән башларга чакыра. Символик рәвештә "Тартышу" (1908) дип исемләнгән драмасында татар дөнья сын үзгәртү өчен тартышуга чыккан яшь геройлар тудыра, алар үрнәге халык массаларын көрәш юлына чыгарырга сәләтле дип белдерә. Ул матбугат битләрендә татар театры турындагы язмаларын да дәвам итә. Әйтик, 1915 елның 27 декабреннән 1916 елның 5 гыйнварына кадәр Мәскәүдә Халык театрлары эшлеклеләренең бөтенроссия корылтае була. Исхакый "Сүз" газетасының 1915 елгы 30 декабрь санында "Милли җитешсезлегемез" дигән мәкалә белән чыгыш ясый. Исхакый татарча тәрбия бирүдә хатын-кыз укытучыларга, мөгаллимәләргә өстенлек бирә. Бу фикер аның укыту-тәрбия турындагы һәр язмасында диярлек калкуландырыла. Еш кына әлеге фикер хатын-кыз мәсьәләсе белән дә кушылып китә. Төрки дөньяда хатын-кызларның һәрвакыт актив, ирләре белән янәшә торып тартышучы, тормышны үзгәртүчеләр булуы Исхакый тарафыннан тарихи мисалларда күрсәтелә. Бу юнәлештә иң соңгы язмаларыннан берсе - "Төрек хатыны" исеме белән "Төрек йорты" журналының 1926 елгы 5 гыйнвар санында дөнья күрә. "Үзебезнең риваять, хикәя вә әкиятләребез төрек хатынын алдан күрүчән, ватанпәрвәр, фидакяр, гаиләсе өчен һәртөрле авырлыкларны җиңәргә әзер, аналык вазифасын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыкны кирәк вакытта сугыш мәйданында һәм корал куллануда да күрсәтә алачагына ишарә итә" (IX, 327) дип, язучы бик күп мисалларда хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында сөйли, татар дөньясын үзгәртүнең бары тик хатын-кыз ярдәме, катнашы белән булырга тиешлеге, була алуын искәртә, бу юлда беренче башкарылырга тиешле бурычларны билгели. Гомумән алганда, Г. Исхакыйның хатын-кызларны милли кыйм мәтләрне саклаучы дип каравын да искәртергә кирәк. Бу, бигрәк тә, аның 1910 еллардан соң иҗат ителгән "Остазбикә" (1910), "Сөннәтче бабай"да (1911) хикәя-повестьларында күзгә ташлана. Мөһаҗирлектә Г. Исхакыйның "Татарның кызы" (1943) романы языла, анда инде татар милләтенең, халыкның үзгәрү-үсү көче - аның гасырлар буе камилләшеп килгән традицияләрендә, яшәү рәвешендә, аң һәм фикерләү үзенчәлегендә булуы ассызыклана. Башка халыклар тормышы контекстында язучы татарның тормыш итү-көнкүрешенең, гаиләсенең, андагы үзара мөнәсәбәтләрнең, көнитештәге бик вак кына детальләрнең дә матурлыгын, әһәмиятен идеаллаштыра, аларны хатын-кыз булдырган, саклаган, буыннан-буынга тапшырган асыл кыйммәтләр дип бәяли. Әдәбият Тугры сөйлә, тугры яз - хәвеф итмә һичбер кемсәдән, Сабыр бул! Чөн төшмәмешдер эшләрнең сәһле сиңа! Г. Тукай Беренче әдәби әсәрләреннән булган "Бай углы" (1897 елда языла, 1903 елда басыла) повестенда язучы әсәренең максатын болай дип билгели: "Милләтемездә шул мәсьәләне ислах фикере уянмасмы дип, мин шул эшләремезне булдыра алдыгым кадәр күрсәтмәк эстәдем. Җәнабе хак һәрберемезгә хак фикерләр биреп, хәмияте миллиямезне уяндырып, ватаныбыз, милләтемезнең файдасына тырышырга насыйп итсен!" (I, 114). Әлеге сүзләр яшь әдипнең әдәби сүзгә нинди зур бурыч йөкләвен күрсәтеп торалар. Алдарак телгә алынган "Тел" (1905) мәкаләсендә әдип әдәбиятка кагылышлы фикерләрен дә ачык җиткерә: "...без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкыбызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юл башчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу - бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер" (VI, 15). Өзектән күренгәнчә, Исхакый әдәбиятка җәмгыятьтәге әһәмиятле, ләкин кешеләр игътибарыннан читтәрәк калучы, яки җәмгыять әгъзалары күреп бетерә алмаган киң һәм актуаль мәсьәләләрне яктыга чыгаручы, шулай җәмгыятьне хәрәкәт итәргә, әлеге мәсьәләләрне чишәргә чакыручы көч итеп карый. Г. Исхакый әдәбиятның нинди булырга тиешлеге хакында да һәрдаим сөйләп тора. М. Гафуриның "Үги балалар" китабына рецензиясендә (1908) әдәбиятны "тормышның көзгесе" дип атап, китаптагы чынбарлыкка туры килмәгән урыннарны тәнкыйтьләп уза. Шул ук елны Ярулла Вәлинең "Җанлы җеназа" китабына язган тәнкыйть мәкаләсендә дә тормышта була алмый торган хәлләр турында язуны хата дип искәртә дә, әдәбият хисләр ярдәмендә кешеләргә фикер тарата, уйларга, үз тормышын анализларга өйрәтә, үзгәрергә мәҗбүр итә дип ассызыклый. Аныңча, язучылык таланты - тормышны тирән аңлау һәм киң гомумиләштерүләр ясауда. Каләм әһеле җәмгыятьтәге кимчелекләрнең сәбәбенә кадәр төшеп җитәргә, шул сәбәпне башкаларга күрсәтеп, җәмгыятьне әлеге тискәре яклардан арындыру өчен көрәшергә, сүзе, фикере, үткен акылы белән милләтне үз артыннан ияртергә тиеш. Сәнгать - фикерләү, җәмгыятьне бәяләү, тормышны аңлау һәм аңлату коралы, язучы - тормышны чын итеп сурәтләү остасы диюе белән Исхакый каләмдәшләрен көрәшергә өнди, талантлы әдип халыкка идеяләр, лозунглар җиткерә, уртак максатны күрсәтә ала дип саный. "Граф Толстой" (1908) дип аталып, Л.Н. Толстойның 80 еллык юбилее мөнәсәбәте белән язылган мәкаләсендә әдип татар мәдәниятен үстерүнең аерым бер сукмакларын барлый; рус әдибенең татар җәмәгатьчелегенә хикәяләре аша гына билгеле булганлыгын искәртеп, Толстой шәхесен исә бары тик зур романнары ("Война и мир", "Анна Каренина", "Воскресение") белән танышкач, фәлсәфи-эстетик хезмәтләрен укыгач кына аңлау, тану, бәяләү мөмкин дип белдерә. Толстойның фәлсәфи идеяләрен, әдәбият фәне хакындагы фикерләрен, безнең милләт өчен кирәкле, файдалы дип, тәрҗемә итәргә, таратырга чакыра. 1911 елда Төркиядә укылган "Татар әдәбияты турындагы доклад"ында да Исхакый үзенең татар әдәбиятына кагылышлы карашларын бик ачык билгели: "...татар әдәбияты гомуми юнәлеше белән һичбер заман "сәнгать сәнгать өчен" төшенчәсен кабул итмәгән вә тагы да "сәнгать бер мәсләккә хезмәт итү өчендер" кагыйдәсенә буйсынуы булгандыр. Бу җәһәттән татар әдәбияты һәрвакыт бер фикерне куәтләүче, шул фикернең көрәшүче гаскәре булган" (VI, 198). Шул рәвешле, Исхакый татар әдәбиятын милли мәнфәгатьләргә, милләтнең рухи-мәдәни күтәрелешенә хезмәт итәргә тиеш дип каравын белдерә. 1913 елны "Сәнин" ("Мәдәният") исемле төрек газетасына биргән интервьюсында Г. Исхакый әдәбияттагы өч чалымны күрсәтә: демократлык, сугышчанлык һәм максатчанлык. Демократлык, дигәндә, әдип, беренчедән, халык телендә язылу, милләткә якын тору, аңа хезмәт итүне, икенчедән, "үз тормышыбыздан, халык тормышыннан, гавам хәятыннан алынуны", ягъни татар дөньясын үсеш күзлегеннән чыгып тасвирлауны, өченчедән, халык мәнфәгатьләрен якларга, фикерен яхшыртырга, зәвыгын үстерергә тырышуны күздә тота. Әдәбиятны нинди дә булса мәгънәви фикернең, иҗтимагый идеянең солдаты дип атап (сугышчанлык), язучылык миссиясен җәмгыятьтә һәм шәхси тормышта җаһиллеккә каршы һәм тәрәккый яклы булуда (максатчанлык) күрә*1. Исхакый милләткә хезмәт итә торган әдәбиятны гына игътибарга лаеклы саный. Тәнкыйть эшчәнлегендә, хәтта поэзияне, Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗатларын бәяләгәндә дә, шушы яктан якын килә. "Милли фаҗига" (1914) мәкалә-тәгъзиясе Тукайның вакытсыз үлеменә нисбәтле сызлану белән сугарылган. Милләтебез үзенә бирелгән табигать бүләген бәяли, тиешле хөрмәт күрсәтә алмады, нәтиҗәдә Тукай бик иртә арабыздан китте дип, Исхакый Тукай яшәгән тирәлек, җәмгыятьнең аның иҗатына тәэсире хакында сөйли. Апрель башында "Ил" газетасында дөнья күргән әлеге мәкаләгә җавап биргәндәй, Г. Ибраһимов "Йолдыз"ның шул ук елгы 2 сентябрь санында "Талант трагедиясе" дигән язма белән чыга. Тукайның тумыштан бирелгән таланты ачылмады дип, автор моның сәбәпләрен татар хәятында, әдәби мохитнең тарлыгында, табигатьтән читләшүдә, урынсыз мактауларда таба. Моның белән килешмәгән Исхакый "Тукай мәрхүм" (1915) мәкаләсен язып, шагыйрьне "шәһәрнең мәктәпләрендә, мәдрә сәләрендә, китапханәләрендә падишаһлык сөргән", "авылның мөгаллиме, мөгаллимәсе, шәкерте", хәтта "авылның урамына тәэсир иткән Тукай" дип атый, аның халыкка тәэсире арта, тирәнәя генә барачагын фаразлый, "Тукай - безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе", "Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтебезнең бөеклеге, олуглыгы белән мөнасиб" (VII, 56), ягъни тәңгәл дип, XX гасыр башының зур шагыйре иҗатын җәмгыять, чор җимеше һәм шул җәмгыятьне үзгәртә алырлык көч итеп бәяли. "Милли юл" журналының 1929 елгы 8 нче санында басылган "Толстойның татар әдәбиятына тәэсире" мәкаләсе язучының үз иҗатына карашын белдерүе, үз каләме тәэсир ясаган авторларны барлавы ягыннан кызыклы. Мөһаҗирлектә дә Исхакый татар әдәбиятын үстерү, Татарстанда сүз сәнгатенең миллилеген саклау турында борчыла. Шундый язмаларының берсе "Яңа милли юл" журналының 1937 елгы 8 нче санында "Татарстанда әдәбият вә матбугат" исеме белән дөнья күрә. Анда язучының туган җирендәге әдәби мохит, мәдәни вазгыять белән яхшы таныш булуы күренә. Бер яктан, ул "Бер халыкның әдәбияты өчен, шул халыкның үз тормышыннан мәүзугъ алыну гына түгел, әсәрдәге фикер мәгънәсенең дә шул халыкның үз тормышы шәраите (шартлары) эчендә баруы, укучыга һичбер нәрсәнең, һичбер моназараның чит-ят, чирканыч булмавы кирәк икәнен сизгәли башладылар" (XII, 113) дип, татар әдәбиятының халыкчылык нигезенә кайтачагына ышаныч белдерә. Икенче яктан, совет идеологиясенең моңа ирек бирмәячәген күрсәтә: "...советчы төрек культуры тудыру, советчы төрек-татар әдәбияты, төрек-татар театры вөҗүдкә китерү һичбер вакыт тормышка ашмаячактыр". Шунда ук мәдәниятне үстерүнең бердәнбер юлын тагын бер кат ассызыклап уза: "Бер халыкның культуры фәкать милли нигездә генә яшидер, милли нигездә генә үсәдер, тәрәккый итәдер, милли нигездә генә ул үзенең хосусиятен саклап, үзенең мәгънәви куәтен югалтмаенча, дөнья культуры эченә кыйммәте, кадере бар бер барлык булып керә беләдер" (XII, 116). Бу сүзләрне дөньяви татар әдәбиятын тудыручыларның, үстерүчеләрнең беренчеләреннән булган әдипнең каләмдәшләренә васыяте дип тә карарга мөмкин. Үз чиратында, татар милли әдәби традицияләрен мөһаҗирлектә саклауга ул әдәби әсәрләре белән дә хезмәт итә. "Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышының мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь революциясеннән соңгы әдәбияты бызны милли-мәгънәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барысы Г. Исхакыйның XX гасыр татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели"*1. Татарлыкны - шәхесләр үрнәгендә ныгыту И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа! И мосаувир! Кемгә биргән пакъ вә чын сүз кибриа! Г. Тукай Г. Исхакый үз кавемдәшләре, татар халкы өчен тартышу юлын сайлаган, милләтенә акылы-фикере, матди байлыгы, сәләтеталанты, оештыру эшчәнлеге һ.б. сыйфатлары белән хезмәт иткән шәхесләргә игътибарлы була. Аның язмалары арасында үрнәк итеп кую, киңәш бирү, хаталарны күрсәтү, дусларча "чеметеп алу" да, карашлар тәңгәл килмәгәндә, усал тәнкыйть тә бар. Бу эшчәнлек юнәлешен ул мөһаҗирлектә дә дәвам итә. "Төрек йорты" журналының 1925 елгы 11 нче санында төрекчә нәшер ителгән "Габделкаюм Насыйри" (Тууының 100 елы мөнәсәбәте илә) язмасы бөек мәгърифәтче эшчәнлегенә колачлы бәя биргән язма булып чыккан. Автор сүзен ерактан башлый: татар ларның Казан бәйсезлеген югалтканнан соңгы мәдәни хәле, XVII, XVIII, XIX гасырлардагы үзгәрешләр күздән кичерелә. Автор XIX гасырның икенче яртысындагы мәдәни күтәрелешне Каюм Насыйри исеме белән бәйли һәм аны милләте өчен дөрес юнәлеш табучы дип олылый. Аерым алганда, ул К. Насыйриның, университет, рус галимнәре белән бергәләп, фән һәм мәгърифәт юлында эшли башлавын татарларга яңа мөмкинлекне: миллиятне, милли асылны саклап, Европа мәдәниятен, Европа рәвешендәге фикерләүне - кабул иттерү дип ассызыклый. Исхакый мәгърифәтченең календарьлар нәшер итүен, газета чыгарырга омтылыш ясавын, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору эшенә керешүен, Европа мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең (математика, медицина, тарих, география һ. б.) дәреслекләрен тәрҗемә итеп, халык күзаллавына яраклаштырып әзерләвен, рус теленең грамматикасын һәм русча-татарча сүзлек төзүен һ.б. хезмәтләрен күзәтеп уза. Автор К. Насыйриның татарларны милләт итеп формалаштыруның чишмә башында торган шәхесләрнең берсе булуын әйтә: "Тормышының алдагы елларында өммәттән милләткә әверелдерү өчен тарихка, риваять, легендаларга, аеруча телгә булган ихтыяҗны әйбәт аңлаган һәм шул сәбәпле "Ләһҗәи татари" исемендә төрекчә бер сүзлек китабы мәйданга килгән, һәм иске әкият, хикәя һәм халык җырларын туплаган "Фәвакиһел җөләса" исемле зур әдәби әсәр иҗат иткәндер" (IX, 307) дип, ХХ гасыр башы яңарышының К. Насыйри эшен дәвам итүчеләр тарафыннан тормышка ашырылуын билгели. "Яңа милли юл" журналының 1933 елгы 4 нче санында "Бөек остаз Исмәгыйль бәк" язмасы дөнья күрә. "Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбиятны мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның - һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исмәгыйль бәктән башланып китәдер" (X, 416), дип, Г. Исхакый аңа төрки дөнья яңарышының беренче карлыгачы буларак ихтирам күрсәтә. Шунысын да әйтергә кирәк: И. Гаспралының вафатыннан соң Г. Исхакый "Ил" газетасының 1914 елгы 25 сентябрь санында шул ук исемдәге тәгъзия бастырган була. 1933 елгы мәкалә аны кабатламый. "Яңа милли юл" журналының 1935 елгы 6 нчы санында Йосыф Акчураның вафатына "Мәрхүм Йосыф Акчура бәк" дигән тәгъзия басылган. Автор язмасын "еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты хәбәре" килүдән башлый (XI, 54). Аның биографиясен күп кенә ваклыклары белән сөйләп узганнан соң, Исхакый аның күзаллавына, аңына иң зур тәэсир ясаган вакыйганың Россиядәге 1905 елгы революция булуын билгели, Төркиягә әйләнеп кайткач эшчәнлеген: "Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрле-төрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси (мәдәни) берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясе"н эшләү дип бәяли, шушы юнәлешнең "эшчесе, мөгаллиме, байракдары", аның тудыручысы, яшәтүчесе, юлбашчысы дигән сүзләр куллана (XI, 61). Исхакый Акчураның әйдаман булып җитешү сәбәпләре хакында уйлана. Үзе яраткан формада, ягъни санап барып, бу хәлне түбәндәгеләр белән аңлата. Беренчедән, аның төркичелек идеясенә тугры калуын, гомере буе шул бер максатка хезмәт итүен билгели. Икенчедән, бу юлга зур әзерлек узып килгәнлеген әйтә, ул узган зур сынауларны да берәм-берәм күздән кичерә, шулар аны "киң төрекчелек" фикеренә китерде дип саный. Тагын бер сыйфат буларак Акчураның "эшлеклелеген", тырышлыгын, эшкә чумып яшәгәнлеген билгели. Бу эшлеклелекнең "шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен" булуы аны үз мохитендә югары күтәрә дип ассызыклый. Шәхси сыйфатларыннан, әхлаклы, якты, ярдәмчел, тынычсабыр, изге күңелле, намус белән гамәл кылучы булганлыгы аерып искәртелә. Язма гаять тирән бәяләмә белән төгәлләнә: "Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте" (XI, 65). "Милли байрак" газетасының 1936 елгы 17 гыйнвар санында басылган "Шиһабетдин Әл-Мәрҗани хәзрәтләре" мәкаләсе бөек шәхеснең 120 еллыгы уңаеннан язылган була. Г. Исхакый Мәрҗ ани калдырган мирас турында уйлана, хәзрәтнең тарих белән шөгыльләнүенә аерым игътибар бирә. Ул аны болай дип бәяли: "Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән безнең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мөселман ясауда беренче баскычны атлаучы булды. (...). Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнең бергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул - милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер" (XI, 108). Ризаэтдин Фәхретдиннең вафатыннан соң Исхакый бер-бер артлы берничә мәкалә нәшер итә. "Яңа милли юл" журналының 1936 елгы 6 нчы санында "Мөфти хәзрәтләре вафат" дигән тәгъзия чыга, анда Исхакый Фәхретдиннең тормышын-иҗатын анализлый. "Милли байрак" газетасының 1936 елгы 12 июнь санында "Олуг мөфти Ризаэтдин хәзрәт вафат" дигән мәкалә дөнья күрә. "Яңа милли юл" журналының 1936 елгы 7-8 нче саннарында "Мөф ти Ризаэтдин хәзрәт" мәкаләсе нәшер ителә, анда Исхакый Фәх рет дингә багышланган җыентыкка материаллар туплау хакында да әйтә. Бу шәхеснең дә башкараган хезмәтләрен Исхакый бөтен төрки дөнья, аның алгарышы, яңарышы өчен мөһим гамәлләр дип атый. Исхакый күп шәхесләр - төрки дөньяда гына түгел, гомумән, кешелек цивилизациясендә тирән эз калдырган затлар хакында күпсанлы мәкаләләр яза. Аларның фидакярлеген үз милләттәшләренә үрнәк, идеал итеп куеп, ул, әйтерсең лә, һәркемне уртак эш өчен яшәргә өнди. Бер үк вакытта аларның фикерләрендә, күзаллауларында, гамәлләрендә үз кавемдәшләрен якты киләчәккә якынайтырлык билгеләр, тәкъдимнәр, киңәшләр эзли, шулар белән илһамланырга, фикердәшләрен дә илһамландырырга омтыла. * * * Гаяз Исхакый - гаять зур публицистик мирас калдырган әдип, аның зур күпчелеген иҗтимагый-сәяси материаллар алып тора. Бу аңлашыла да. Патша Россиясендә "Таң йолдызы", "Тавыш", "Ил", "Сүз" кебек газеталар чыгарып, ул үз милләттәшләре белән һәм сәяси, һәм мәдәни иң актуаль сорауларны уртага салып сөйләшә. Милләт булып алга атлау өчен - халыкка аң-белем бирү, аның аңын активлаштыру, җәмгыятьтәге тискәре сыйфатлардан арынып, уңай үрнәккә йөз тоту, моның өчен актив көрәшкә-тартышуга кушылу кирәк дип өнди. Мөһаҗирлектә дә милләт яшәеше турында кайгыртуын дәвам итеп, Г. Исхакый үзенең тырышлыгы һәм фикердәшләренең матди ярдәме белән 1928 елны "Милли юл" журналын ача (1930 елга кадәр чыгып килә); 1939 елга кадәр басма "Яңа милли юл" исеме астында Берлин шәһәрендә нәшер ителә. Әдип 1935 - 1945 елларда Мукден шәһәрендә "Милли Байрак" газетасын оештыруда катнаша һәм башта аның мөхәррире дә була. Галимнәр Исхакыйның мөһаҗир лектә 180 ләп публицистик мәкалә язганлыгын күрсәтәләр. Бу чорда Г. Исхакый татарны халык, милләт буларак саклап калачак, яшәтәчәк, үстерәчәк көчне, беренче чиратта, халыкның үзендә, аның мәдәният ендә, әхлагында, гадәтендә, акылында, дөньяга карашында - миллияттә таба, шуны югалтмау өчен тартышырга чакыра. "Нур"ның 4 нче нумирында "Мәкәрҗәдә" мәкаләсендә тел мәсьәләсе өстән-өстән генә булса да мәйданга куелмыштыр. Бу мәсьәлә - бүгенге көндә, минемчә, бик зур һәм кирәкле эштер. Халкымызның киләчәгенең ничек булачагына мәсьәләнең алай йә болай хөкем ителүенең күп катышы булачактыр. Чөнки без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкыбызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юл башчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу - бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер. Бусы мәсьәлә[нең] мәгънәви тарафы булганга һәм бу эш, ягъни әдәбиятның нинди - ник файдалы, нинди - ник зарарлы булуын уйлау вә сөйләү гәзитәләрдә кыска мәкаләләр берлән генә бәян мөмкин булмаганга, мәсьәләнең тыш тарафы булган "тел" мәсьәләсе хакында бераз язмакчы булам. Гәзитәнең нинди телдә язылуы, бер әдәби китапның, фәнни рисаләнең нинди шивәдә язылуы - һәрвакыт биреләчәк сөаль булдыгы кебек, халыкның, бигрәк укучы халыкның, башын вата торган мәсьәләдер. Бу мәсьәләнең баш ватуы - табигыйдер һәм халкымызның алга баруының фәннилеген белгертә торган шатлыклы бер зур эштер. Тел хакында бик күптөрле фикерләр барлыгы һәр кешегә мәгълүм булган кебек, шул фикерләрне хак дип үзләренә мәсләк итеп алган мөхәррирләр вә шул мәсләкләрендә яза торган язучыларымыз бардыр. Мин дә, шул язучыларның берсе булдыгы кебек, үзем бер мәсләк алып, шул мәсләкне хак дип тәмам ышанып, шул мәсләгемдә генә халыкка хезмәт итә торган бер мөхәррирмен. Тел хакындагы минем мәсләгем күп кешеләрнекенә, хосусән, язучыларымызның мәсләкләренә, башкадыр. Мәкаләдә күрелдеге кебек, "әдәби тел" һәм "гавам теле" кебек ике, ялган аерма ясаучылар, безнең карендәшләремез - госманлы төрекләре арасындагы кебек, бездә дә күрелә башлады. "Әдәби тел"дә китаплар мәйданга чыкты. Төрек әдәбиятын төрек рухыннан аерган төрек телендә качырган, төреклекне белмәгән госманлы мөхәррирләрнең шәкертләре безнең әдәбиятымызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән аерырга, халкымызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә башладылар. Бу язучылар бәлки үзләренең халыкка зарар итүен дә аңламый торганнардыр, бәлки файда итәмез дип уйлый торганнардыр. Ләкин тарих вә фән шаһиттыр ки, болар хата итәләр, төрекләрнең, госманлыларның хәле, русларның, западникларның эше безнең дә "госманлылар"ның мәсләкләре кая кадәр баралачагын бик ачык белдерәдер. Бервакыт төрекләр безнең әдәби телемез госманлы теле дип, телләренә әллә никадәр фарси, гарәби, француз сүзләреннән уйдырма ясап, әдәбиятларыны шул хәерче капчыгы берлән изделәр. Ләкин ни булды? Шул мөхәррирләрнең госманлы телендә язылган бер рисаләләрен, бер фарси, бер гарәп аңлар дәрәҗәгә китерделәр, ләкин төрек нишләде? Төрек, ягъни кауме төрек, гүя Истанбулда мәтбага юк кебек, бу китапларны, бу госманлы әдәбиятын белмәде дә, аңламады да, төрек булды да калды. Төрекләрнең җитди мөхәррирләре төрекчә яза башладылар. Төрек рухын куйдылар, төрек китап күрде. Төрекнең үз әдәбияты булды, халык аңлый башлады. Русларның западниклары әдәбият французча булсын, рус теле тупас, язуны кабил түгел, әдәби тел безнең өчен гареби телләрнең берсе булырга тиеш, диделәр. Шулай иттереп, русларның бик күп мөхәррирләре французча да язганнар. Ләкин халык, рус халкы нишләгән? Рус халкы рус халкы булган да торган. Ул алар язган китапларны аныкламаган да, укымаган да! Берсе безгә үзенең гадәтләре, табигатьләре, дине берлән якын булган вә икенчесе үзенең экономический положениесе берлән безнең берлән бер булган рус [һәм] төрек кавеме тарихи бу хатадан үткәннәр. Безгә дә яңгыдан шул хатаны тәкрар кылырга кирәкме, түгелме? "Әдәби тел" тарафдарларыннан сорыйм: әгәр алар һәр эшләрендә төрекләрнең госманлы мөхәррирләренә иярсәләр - кирәк дияргә тиеш, әгәр иярмәсәләр - моннан соң әдәби телне, Истанбул талчугыннан эзләмәенчә, Казан татарларыннан, Алтавыл мишәрләреннән, Уфа башкортларыннан, Оренбург кыргызларыннан эзләргә тиеш. "Бурыч"ны "форыж" дип, "пәрдә"не "фәрдә" дип, "улыр"ны "улур" дип язу әдәби язу түгел. Әдәби дип мәгънәсе ап-ачык иттереп аныклана торган һәр гыйбарәгә әйтелә. Бер мәкалә әдәби булыр өчен, башында "сайә вә ийәи падишаһидә" дип башлап, ахырында "бәндәләре" гыйбарәләре берлән бетерелү кирәк булмаенча, ни хакта язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аныклатырдай булу берлән буладыр. Шуның өчен мин әдәби телне үз телемез димен, үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын. Минем мәсләгемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер. "Әдәби тел"дә язылган китапларны "әдәбиләр" үзләре генә укыячаклар, халыкны әдәбияттан мәхрүм итәчәкләр. "Әдәбил әр"нең җавапларын көтәм. ГРАФ ТОЛСТОЙ Рус гәзитәләренең һәммәсе дә Толстой хакында, аның сиксән яшьлек бәйрәме хакында мәкаләләр язалар. Толстойның сиксән яшь тулган көнен бөтен дөньяның бер әдәби бәйрәме ясау хакында фикерләр бәян кылалар. Бәйрәмнең ничек ясалырга тиешлеген сөйлиләр, язалар. Петербург, Мәскәү вә башка зур шәһәрләрдә Толстой бәйрәме комитетлары ясала, бәйрәмнең программалары корыла. Чит мәмләкәтләр дә тик ятмыйлар, алар да Толстойны беләләр, алар да Толстойның дөньяда бик сирәк тора торган кешеләр җөмләсеннән идекен, үзенең каләме берлә бине бәшәргә зур хезмәт иттекен хәтерләреннән чыгармаенча, Толстойның бәйрәмен бөтендөнья бәйрәме ясарга тырышалар. Аурупаның бик күп шәһәрләрендә, хосусән, Америкада, Толстойның бәйрәменә бик чын күз берлә карап, бәйрәм өчен анда да комитетлар ясыйлар, бәйрәм өчен хәзерләнәләр. Бәйрәмнең ничек ясалуы хакында әлегә кадәр ачык мәгълүмат булмаса да, бәйрәм өчен проектлар күптән гәзитәләрдә бихаккый бәхәс кылына. Шул проектлар да төрле яктан мөляхәзә кылына. Бәгъзе кешеләр Толстойның мөхәррирлек хакын сатып алып, шул көннең хөрмәтенә Толстойның мөхәррирлек правосын бөтен бине бәшәргә бүләк итмәкче булалар, ягъни Толстойның үзеннән дә, аның варисларыннан да сорамаенча, Толстойның әсәрләрен теләсә кемгә бастырырга ярый торган итмәкче булалар. Буның саясендә Толстойның әсәрләре өчен мөхәррирлек гонорары түләргә тиеш булмаганга, аның әсәрләре очсыз сатылып, халык арасында күп таралырга сәбәп булыр. Шуның аркасында Толстойның фикри әдәбиясе берлә танышу җиңгел юл дип уйлыйлар. Бәгъзеләре шул көн хөрмәтенә Толстой исеме берлә аталган ибтидаи мәктәпләр ачуны мәслихәт күрәләр. Гыйлем тарату, балалар укытуда бик күп гайрәт кылган графның бәйрәмендә мәктәпләр хәзерләргә кирәк, шул көннең хөрмәтенә әллә никадәр балаларга мәктәпләр ишеге ачарга кирәк, диләр. Бәгъзеләре, Толстой әсәрләренең барысын да бергә җыеп бастырып, очсыз бәһадан сатты рыр га кирәк, шулай итеп, аның фикеренең киңрәк таралуына хезмәт итәргә кирәк, диләр. Ләкин Толстойның әсәрләренең бик күбесенә Русиядә басылырга, сатылырга рөхсәт бирелмәгәнгә, бу фикер мәйданга чыгарылмас, диләр. Тагы моңарга башка әллә никадәр проектлар тәкъдим итәләр. Озак үтмәс, бу проектлар гәзитә битләрендә дә мөляхәзә кылынып беткәч, Толстой бәйрәменең комитетлары, мәҗлесләренә күчеп, бәйрәмнең ачык программасы да игълан кылыныр. Вакыты йиткәч, бәйрәм ясалыр. Ләкин безнең гәзитә укучыларымыз, безнең мескен, һәрнәрсәдән мәхрүм татар балаларымыз, бу бәйрәмнең программасын мөляхәзәдән элек, Толстой кем соң, дигән сөальне бирәчәкләрдер. Аның әдәбият галәменнән бик ерак башы Толстойны әллә нинди бер зур генералдыр, фәләндер, дип генераллар арасыннан эзли башлаячактыр. Вакыйгъда, шулкадәр бөтен Русия, бөтен Аурупа, Америка хәтле бөтен галәме сиксән яшен бәйрәм итәргә хәзерләнә торган Толстой кем? Ул генералмы, әллә ул, Порт-Артур сугышында бик егетлек күрсәтеп, медальләр, орденнар алган бер каһарманмы? Юк, түгел. Толстой япун сугышына бару, ул сугышка баручыларның да, сугышчыларның да дошманы. Ул сугышны нинди генә булса "үтерешү генә" дип карап, сугыш фикере берлә сугыш кылучыдыр. Соң, алай булгач, ул әллә министр-фәләнме? Юк, түгел! Толстой министрлар, губернатор вә һәртөрле чиннар, чиновниклар, мәхкәмәләрне бәшәр сәгадәте, рәхәте өчен зарар итүчеләр, бәни бәшәрне алга баруыннан тотып торучылар дип уйлап, алар берлән дә каләме, фикере берлә кешенең - "личность"ның хөррияте өчен тырышучыдыр. Алай булгач, Толстой әллә руханилар башлыгы митрополит фәләнме? Юк, түгел, (Толстой христиан диненең официальный гадәтләрен, гыйбадәтләрен инкяр кылучы, шуңарга мәҗүсилек дип караучы, шуның берлә тартышучы, рәсми христианлыктан чыгарылып, дәһри исеме бирелмеш бер кешедер). Соң, алай булгач, Толстой кем? Әллә бик зур баймы? Юк, түгел. Толстой - милекне яратмый торган вә мөлкәткә урлау дип карый торган бер кешедер. Алай булгач, Толстой кем соң? Толстой - баш берлә уйлый торган, уйлаганын беркемнән дә курыкмый, бик матур иттереп яза торган бер мөхәррир. Толстой - дин мәсьәләсендә рәсми христиан мәзһәбенә, әхлак мәсьәләсендә казенный әхлакка, мещан әхлагына, социальный экономия мәсьәләләрендә иске фикерләргә каршы килә торган бер философтыр. Толстой - әдәбият галәмендә, рус әдәбиятында көндәше бик аз күренә торган бер художниктыр. Менә бу көннәрдә бөтен мәдәни галәм шул христианлыктан чыккан, дәһри дип игълан кылынган Толстойның бәйрәмене итәргә хәзерләнәләр. Аның язган әсәрләренең кыйммәтене аңлаганлыкларыны, аның өйрәткән идеясене тәкъдир иткәнлекләрене, аның әдәбият галәмендә тудырган матур, мәгънәле әсәрләрен онытмаганлыкларыны белдерергә, шул әсәрләр, шул фикерләрнең тууы шатлыгына бәйрәм ясарга хәзерләнәләр. Соң Толстой шундый бөтен дөнья бәйрәм итәрлек мөхәррирме? Әйе, Толстой кебек письменосец, дөрест теле, татлы тасвиры, матур мисалы, мәгънәле, әхлаклы нәрсәләр язучы, түгел рус мөхәррирләре арасында, Аурупа мөхәррирләре арасында да бик аздыр. Аның "Война и мир" ("Сугыш һәм солых"), "Анна Каренина", "Воскресение"се бөтендөнья әдәбиятында беренче дәрәҗәдә булдыгы кебек, бөтен мәдәни халыкның телләренә тәрҗемә кылынмыштыр. Толстой үзенең бу әсәрләре берлә бөтен дөньяга каршы үзенең художниклыгын, үзенең чын әдиплеген исбат итмештер. Моңарга башка христианство хакында, фәлсәфә хакында вә башка мәсьәләләр хакында әллә никадәр китаплары, рисаләләре бардыр. Ләкин безнең татар галәме Толстойны беләме? Безнең татар әдәбияты Толстой берлә танышмы? Әйе, беләдер. Ләкин безнең Толстойны белүемез дә үземезгә бертөрле - "татарча" булганга, шөбһәсез, чын Толстойны без белмимез. Бервакытны Толстой рәсми христианлыктан чыгарылгач, безнең татарлар, Толстой мөселман булган икән, дип йөргәннәр иде. Әлбәттә, бу сүзне дә хәрчәүнәдән-хәрчәүнәгә сөйләп, бик кабартып, бик күп кешегә Толстойны танытканнар. Күп кешегә Толстойның әсәрләрен укырга да сәбәп булганнар иде дә, Толстой мөселман булганы юкка, болай тану - шөбһәсез, безнең наданлыгымыз. Аның кем идекене белмәвемездән генә килгәнгә, буңарга белү диярлек түгел иде. Әдәбият галәмемез Толстойны алай да белми иде. Әдәбиятымыз арасында Толстой бөтенләй үк юк булмаса да, аның әсәрләренең тәрҗемәсе бик аз булганга, болар Толстой берлә танышырга җитәрлек түгелдер. Бу тәрҗемә Толстойның кечкенә әсәрләре булганга, Толстой фәлсәфәсе хакында, әлбәттә, ачык бер фикер алырлык түгелләрдер. Толстойның әсәрләреннән "Суратская кофейня" дигән бер кечкенә әсәрен иң әүвәл 1900 елларда Мәхмүт әфәнде Алмаев тәрҗемә кылган булса да, үткән елны Хөсәен әфәнде Әбүзәров та шуны тәрҗемә иткән булса да, икесенең дә тәрҗемәләре әлегә кадәре матбугат мәйданына куелганы юктыр. Аннан башка "Беренче аракы ясаучы" дигән пьесасын Садри әфәнде Максудов тәрҗемә кылган булса да, ул да цензор рөхсәт бирмәгәнгә басыла алмаган иде. Мин школада вакытта школа иптәшләремнән бер егет берлә Фуад әфәнде Туктаров "Карма" дигән әсәрен тәрҗемә кылганнар иде. Һәм дә минем тәрҗемәм - Гогольнең әсәрләреннән "Борынгы алпавытлар" берлә бергә бастырырга миңа тапшырганнар иде. Ул вакытларда китап бастырулар бик авыр булганга, мин үзем бастыра алмасам да, бераз еллар үткәч, "Әл-гаср әл-җәдит" журналында басылган иде. Тагы шул арада кем тарафыннандыр тәрҗемә кылынып, "Алла белә, тиз әйтми" исемле бер хикәясе басылып таратылды. Моннан кала безнең татар әдәбиятымызда Толстойның бер әсәре дә юктыр. Аның кемлеге хакында да, аның фикере, фәлсәфәсе хакында да бер рисалә дә юктыр. Шулай булгач, без, татарлар, үземезнең ватанымызның иң зур мөхәррирен, иң зур әдибен иң аз белүчеләр, аның хезмәтен иң аз тәкъдир кылучылар булып каламыз. Шулай булса да, безнең халык, безнең әдәбият галәмемез Толстойның бу бәйрәменә кушылырга телиме? Кушылырга теләсә, ничек бәйрәм итмәкче була? Моңганча укыган гәзитәләремә карап хөкем иткәндә, аларның шул мәсьәлә хакында бер сүз язмауларын хәтергә китергәндә, әлбәттә, юк, без бәйрәмгә кушылмыймыз, кушылырга теләмимез, дип җавап бирергә тугры килә. Ләкин бу җавап тугры булса да, мин бу җавапны бирмәскә телим һәм дә үз тарафымнан без Толстой бәйрәменә кушылырга, аның бәйрәмен бәйрәм итәргә тиеш, димәкче булам. Соң без ничек бәйрәм итәргә тиеш? Бу мәсьәләгә ап-ачык җавап бирә алмасам да, хәзердән Толстойның безнең халыкка файдалы әсәрен тәрҗемә кылырга тотынырга тиеш вә мөмкин кадәр бәйрәм көне - августка кадәр тәрҗемәне бастырырга тырышырга тиеш, димәкче булам. Тагы шуның өстенә шул тәрҗемә кылучылар, бастырырга хәзерләнүчеләр Петербургтагы "Комитет почина" исемле Толстой бәйрәменең баш комитетына мөрәҗәгать кылырга тиеш, дип беләм. Әгәр тәрҗемәдән соң бастыручылар табылмаса, шөбһә юк, комитет үз акчасына да бастырып таратыр иде, дип уйлыйм. Шулай булгач, эш нидә кала? Эш тәрҗемәчеләрдә кала. Безнең татар язучылары арасында тәрҗемәчеләр бармы? Әлбәттә, бар. Араларында бик начарлары бик күп булган кебек, бик оста тәрҗемә кылучылары да юк түгел. Менә шундый яхшы тәрҗемә кыла белүчеләр, Толстойның фикерен файдалы дип ышанучылар шул эшкә тоты нырга тиештер. Шулай итеп, юбилейга кадәр берничә әсәрен тәрҗемә кылып, таратып, халкымызны чынлап Толстой берлә таныштырырга хезмәт итәргә тиештер. Менә шул көндә безнең татар балаларының Толстойның китапларын укулары, аның фикерләре берлә фикерләнүләре безнең Толстой бәйрәмемез булыр, безнең Толстойның сиксән еллык юбилейсенә кушылуымыз булыр. ЭЛГӘРЕ ҺӘМ ХӘЗЕР Элгәре бер кавем, бер милләт булып тору хәзергегә караганда бик күп ансат иде. Йир-су, әлхәмделилля, һәр йирдә киң иде. Табигать ашлана-ашлана арымаган, йир ашлык үстерә-үстерә җончымаган. Урман күп, болын-ялан мул, су буе, урман эче файдалызарарлы әллә никадәр киек хайваннар берлән тулган. Күлләр, баткаклыклар, тугайлар, утраулар кош-корт берлән капланган иде. Ашау-эчү мәсьәләсе хәзерге кебек җан мәсьәләсе түгел. Туклык ул кадәр һәркемнең идеалы гына булырлык ерак түгел иде. Табигать үз йимешен, яшелчәсен юмартча үстерә, үзе атын, сыерын, сарыгын, кәҗәсен, тәкәсен симертә иде. Шуларның итләре, майлары азык була. Йоннары, тиреләре кием-салым, мендәрюрганга әверелә иде. Халык табигатькә якын торганга, кием-салым да үзләре күргән нәрсәләрдән үрнәк алыбрак эшләнгәнгә, кешенең киеме берлән боланга охшавы, аю төсле булуы беркемне дә көлдерми, беркемгә дә гаҗәп тоелмый иде. Ашау-эчүдә дә тәмнәр-татлар хәзерге кеби төрлеләнмәгәнгә, аш хәзерләү дә авыр түгел иде. Майлы шурпа пешерә белү, сөттән куе катык, кызыл корт, май ясый ала белү - хатыннарны уңган дәрәҗәсенә мендерә иде. Илне, йортны саклау, өйрәнгән болыннар, күргән урманнар, суларда хуҗалыкны башкаларга бирмәү вазифасы, әлбәттә, ирләрнең җилкәсенә төшкән вә шуның өчен аларны төрле кораллар ясарга өйрәнергә мәҗбүр иткән иде. Ләкин ул вакыттагы кораллар да зур ташлар, агач җәяләр, соңга табарак кына кылычлар, хәнҗәрләр генә булганга, аларны эшләү дә ул кадәр мәшәкатьле, тормышның башка ягына зур тәэсир итәрлек түгел иде. Һәр төрек карты шуларны ясый белә, һәр төрек егете шуларны истигъмаль итә ала. Һәр төрек, кирәк булганда, шуларны күтәреп, дошманга каршы чыга. Илне яудан саклый, илен киңәйтә, урманын, суын, болынын озайта иде. Хатыннарның табигатьләрендәге бик зур урын тоткан матурны сөю тойгысы да күбрәк аларның күзләрен тирә-яннарындагы сулар, урманнар, кошлар, кортлар, үләннәр, чәчәкләр, күбәләкләргә таба төшерә, шуларның матурлыгыннан ләззәтләндерә, шулардан үрнәк алдырып, күркәм нәрсәләр ясарга гайрәтләрен бора иде. Аларны үләннәрдән, җитеннәрдән, йоннардан киндерләр, паласлар тугыта, аларны бизәкләргә, челтәрләргә, чигәргә, чүпләргә өйрәтә иде. Шомырт кеби кара күзле, озын кара сачле кызлар, атка менеп, көтү куганда очраса, йөрәкне еш-еш типтерә торган батыр егетләргә якалар чигәләр, сөлгеләр чүплиләр, яулыклар челтәрлиләр иде. Дошманның угына, кылычына күкрәк киереп барганда, күз алдында калкан булып, аны саклый торган, яралану-үлемне оныттырып, аны баһадирлыктан баһадирлыкка итә торган зифа буйлы, күркәм сынлы кызларга батырлар бөтен һөнәрләрен, белемнәрен җыеп, челтәрләр, алкалар, беләзекләр ясыйлар. Аларны сач такымнар, чулпылар, дәүвәтле касбаулар берлән бизиләр иде. Ул чакның ерчысы шул кызларның йөзе ай кеби нурлылыгын, сүзе бал кебек татлылыгын, күзе урман эчендәге караңгы күл кебек тирәнлеген көйли, сугышта дошманны куян кебек качырган иярле атлар, бизәкләгән, чәчәкләгән кылычлар алып кайткан егетнең батырлыгын көйли иде. Дөрест, ул вакытта да кайгылар, бәхетсезлекләр булган. Ил өстенә җау килә, йортның-йирнең яме китеп, иске төрек хатынын, баласын-чагасын ташлап сугышка чыга иде. Бөтен йорт, бөтен ил өмид берлән өмидсезлек арасында кала иде. Ләкин караңгы болытлар бик тиз агып бетә. Җиңү ерларын ерлап, яралар берлән бизәкләнеп, ирләр, егетләр кайтып киләләр. Илгә шатлык ямен китерәләр иде. Шуннан соң башланган туйлар, мәҗлесләр һәммә кайгыны оныттыра, күз алдыннан озата иде. Кымыз кәефне китерә, әче бал телне ача, тамакны ерларга кытыклый, батырлар җиңүләрен ерлыйлар. Шул җиңүне бөтен илнең өстеннән бер вакытта да китмәсен, йиремездә, нигеземездә күмелеп калсын, дигән кебек, таза аяклары берлән йиргә таптыйлар, бии ләр. Курай, сорнай аларның бетерә алмаган нечкә мәгънәләрен әйтешеп куя. Кызлар, хатыннар, сөйгәннәре берлән күзләр кысышып, тагын сугышуга дәрт вә гайрәт бирәләр иде. Сөт-катык күп, ит-май мул, абыстайлар таза, нык. Сугышта вә яуда үлгәннәр йиренә бер урынына өч туа, халык арта, көчле эшче, аучы, сугышчы күбәя. Кояш һәркөн чыгып, илгә рух-җан бирә. Тук тормыш тонык кына үз юлыннан ага. Ләкин кояш төрекләргә җинаять итә икән. Алар аңарга гыйбадәтләре өчен, аны сөюләре өчен, ул үзләрен генә саклый, төрекләргә генә яктылык бирә, аларга гына көн күрсәтә, дип игътикадлары дөрест түгел икән. Кояш төрекләргә тереклек биргән кебек, аларның илләрендә мал-туар, кош-корт, үлән, чәчәк үстергән кебек, башка илләргә дә шул хезмәтне итә икән. Шул алдану-хурланудан, шул көнләүдән төрекләр чыдаша алмаенча, башка илне бетереп, кояшның йомшак елысын, мәхәббәтен үзләренә генә калдырыр өчен, үзләренең көндәшләрен бетерер өчен, башка илләрнең өстенә атылалар. Сулар, елгалар кичәләр, таулар, болыннар үтәләр. Әллә никадәр илне бетерәләр. Әллә никадәр милләтне мәхкүм итәләр. Дөньяның астын өсткә китерәләр. Сасып, череп яткан Бизансы мәмләкәтен, картаеп бетеп, ыңгырашып яткан Рума дәүләтен себереп ташлыйлар. Шуннан соң, тарих бабайның кушуы буенча, күрмәгән вә уйламаган йирләргә хуҗа булалар. Ишетмәгән, белмәгән халыклар берлән күршеләшәләр. Колакка кермәгән, борынга исе сугылмаган гадәт вә диннәр берлән кодалашалар. Төрек халкы тарала. Бер ботагы анда, бер ботагы монда таба үсә башлый. Бер төрлесе гарәпләр берлән күршеләшеп, алардан үрнәк алырга керешә, бер төрлесе фарсыларның хуҗалары булып алып, аларның гадәт вә диннәрен кабул итә. Бер төрлесе славяннар берлән күршеләшеп, алар берлән дуст вә дошман мөнәсәбәткә керешә. Боларның һәммәсенә дә тирәюньнең тәэсире булганга, һәммәсенә дә күрше-фәләннең бәрелешесугылышы булганга, төпләре бер булса да, еллар, гасырлар үткән саен, бер-берсеннән ерагая баралар. Үзләренең табигатьләрендәге иярченлек боларның араларын тагы да озайта төшә. Гарәп иярченнәре үзләрен гарәп дип, фарсы иярченнәре фарсы дип, элгәреге туганнарын танымас дәрәҗәгә йитәләр. Киң сахралардагы кыргызлар, Идел буена хуҗа булып утырган татарлар гына шул иярченлек бәласеннән бераз котылып калалар. Яннарында дин, гадәт җәһәтеннән үзләрен ияртеп, җиңеп китәрлек милләт булмаганга, миллият, каумиятләрен башка төрекләргә караганда ныграк саклый алалар. Шул хасиятләре аларны бөтен төрек әкъвамы арасында беренче уларак төрек рухының сакчысы иттереп танытырга сәбәп була. Шул ук хасият аларның җилкәләренә бик зур йөк, төрек әкъваменең төреклек рухын саклап, Аурупа мәдәнияте берлән ашлану йөген тага. Моңача кадәр һәр халык, дустлык, дошманлык мөнәсәбәтендә үзенең киемен киенеп, гадәти диненә бөркәнеп кенә мәйданга чыкканга, халыкларның бер-берсенә бәрелешләре-сугылышлары да өстке кат эшләрендә генә булганга, һәр халыкның мәгънәвияте, эчке тормышы үзеннән-үзе бер юл берлән акканга, әлбәттә, "үзлекне саклау" авыр булмаган. Ләкин бу көнге көндә Аурупадан килә торган зур мәдәни агу бөтен тамырларымызга кадәр барып йиткәндә, аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда, аның вәхши пычрагы, әхлаксызлыгы, сатлыклыгы һәркөн искедән калган әхлактагы ныклыгымызның кырыйларын кимерә торганда, аның техникасы, тиҗарәте, экономиясе, сәясәте Дәҗҗал адымнары берлән җимерелеп өстемезгә килгәндә, шуларга каршы тору куәте бөтен төрек халкында вә хосусән, безнең Идел буе татарларында бармы? Әллә таш кебек каты, тимер кебек нык, эреми, тузмый торган шул халыкны эретергә Аурупада дәва, кислота табылдымы? Безнең хәзерге тырышуларымыз, безнең милләт, каумиятемезне саклар өчен эшләнгән вә эшләнәчәк эшләремез суга салынган бер бөртек тозны эремәсә иде дип Алладан сорау, пәйгамбәрләрдән ярдәм теләү, хуҗалардан мәдәд эстәү генә түгелме? Йитмеш миллионлы төрек халкы исеменнән шул коточкыч сөальгә җавап бирергә мәгълүматым да, көчем дә йитмәсә дә, Идел буе төрекләренең тамырларының һәр селкенүен, йөрәкнең һәр тибүен иң якыннан тыңлап, күреп, белеп торганга, аларга гаид кыйсемдә бөтен канәгате вөҗданиям берлән "бар" дип җавап бирәм. Идел буенда гарәптән агып килә торган икенче туфан да басмаслык көч бар. Идел буенда шул зур агымның эченнән энҗесен таштан, алмазын пыяладан, сөтен судан, дәвасын агудан аерырлык аңлау бар. Идел буенда шул "бар"ны нигезгә салып, икенче, өченче "бар"ларны тудырырлык, өченче, дүртенче "бар"ларны үстерерлек, чәчәкләндерерлек хәзерлек көч бар, бар. II Шул "бар"ларның барлыгын сукыр күрсен, чукрак ишетсен өчен, гафуыгызга таянып, сезне татар тормышының артына таба еракка түгел генә алып китмәкче буламыз. Хәтереңездән XIX гасыр ның ахыргы яртысының кәгъден ачыңыз! Менә татар авыллары, татар шәһәрләре, менә татар мәдрәсәләре, менә татар сәүдәгәрләре, менә татар мирзалары... Менә... менә шулар берлән "менә" бетте. Татар тормышы менә шул өч-дүрт "менә" өстендә генә торганга, шул өч-дүрт "менә" аркасында гына җанлылыгын белгертә алганга, шул "менә"ләрнең шул вакыттагы хәлләренә берәм-берәм рәхим итеп күз салыңыз әле. Мәдрәсәләремез... авылларда, шәһәрләрдә гайрәтле бабаларымыз тарафыннан дин сакларга дип салынган мәдрәсәләремез, дин саклар уе, фикере берлән шуңарга ягарга салам, тишек-тошыгын ямарга балчык, тәрәзәсен куярга карындык китереп, халкымыз тарафыннан каралган мәдрәсәләремез шул гасырның ахырына таба эчтән-тыштан бөлгән иде. Сасы һавада ач-мохтаҗ көенчә шәкертләрне укырга, белергә дәрт бирә торган идеясе, әйтеп бетермәслек мәшәкатьләр аша үткәрә торган дингә хезмәт фикере үзенең элгәреге һәркемне кызыктыра торган ялтыравыгын бетергән, тутыккан иде. Мәсҗед картларын төрле мәшәкатьләр берлән мәдрәсәләрне карарга төртә, димли торган шәкертләргә "йир фәрештәләре" дип карау да әллә нигә сүнгән, яктылыгын бетергән иде. Халык берлән муллалар арасында зур бер аңлашылмау, бер-берсеннән разый булмау фикере туганга, ике тараф та аптыраган көенчә калган иде. Муллалар алдында шәригать сүзе, әмере иске муллалар алдындагы кыйммәтен югалтканга, алар вакчыллыкка салышкан, үзләренең дәрәҗәләрен үзләре төшереп, шул зур урынны тәмам былчыратканнар иде. Гавам халкы үзенең тезгенен югалтып, юлбашчысына ышанычы беткәнгә, дөнья вә ахирәт таулар тоттыра торган ишаннарның тозагына ау булганнар иде. Вакытында бөтен Төркестан сату-алуын, бөтен Кытай, Русия тиҗарәт мөнәсәбәтен кулларында тоткан Казан, Оренбург, Каргалы, Сибирия сатучылары, хакыйкадә Азия берлән Аурупаны мәдәни җеп берлән бәйләү вазифасын үти торган Идел буе сәүдәгәрләре дә мәгънән вә маддәтән үлү дәрәҗәсенә килгән иде. Йөзәр ел килгән фирмалар беткән, миллионнар берлән эш иткән сатучыларның исемнәре генә калган. Казан сатучысы вак-төяк кырык тартмачы шурум-бурумлык дәрәҗәсенә төшкән, шуның хакында аның тиҗарәт галәмендә кыйммәте, абруе беткән иде. Мирзаларымыз - русларга Лермонтов, Тургенев, Державин кебек шагыйрьләр, әдипләр, князь Чыгытаев, Менделеев, Барановский кебек голәма, иксез-чиксез сәясәт әрбабы түрәләр бүләк иткән бу алдагы сыйныфымыз да бетү хәлендә иде. Аның берлән татар тормышы арасында күпер булмаганга, аларны бер-берсенә бәяли торган гам бер хис булмаганга, мирзаларымыз мәгънүвияттә рус галәменең артыннан бара-бара тәмам халыкларыннан аерылганнар иде. Болар татар диюне үзләренчә кимчелек санаганга, исемнәрен Фёдор, Пётр, Мария, Настяга алыштырганнар, русларның бөтен мәгънүвиятенең колы булганга, үзләренең вөҗданы миллияләрен югалтканнар иде. Шуның өстенә кан җәһәтеннән дә бер-берсенә катышып кына килгәнгә, үз халкыннан таза, нык кан берлән ашлану булмаганга, җисмән дә бик зәгыйфьләнгәннәр иде. Авыллардагы игенче, мал асраучы халкымыз да сукалары, тыр малары начарлыктан, мал-туарларының нәселе картаюдан, иген игү хакында яңгы белемнәре юклыктан көннекен-көнгә генә җиткереп килә алалар, көннән-көн ярлыланалар, ябыгалар, көннән-көн икътисади кыйммәтләрен югалталар иде. Һичбер йирдә, һичбер урында һичбер төрле халкына хезмәт итәргә теләүче мәдәни җәмгыятьләр юклыгын хисапка алсак, китап эшемез догалыклар, бөтилекләр, шәмаилләр бастырудан бик аз узганын тыксак, шуның өстенә татарларның бөтен мәдәни эшләренә Ильминскийның фагыйле мохтар икәнен кушсак, манзара тәмам була. Бу вакытта Идел буе буйдан-буйга өмидсезлеккә баткан, буйдан- буйга кая барырга, нишләргә дигән сөальләргә җавабын югалткан, аптыраган иде. Ул тартынмый, тартышмый, тартышмый торган тук бер җисемгә әверелгән, тыпырчынулар, кыбырчынуларында мантыйкны югалтып, гакылдан язган хәлгә килгән иде. Анын мантыйксыз селкенүләре, мәгънәсез ыңгырашулары күршеләремезгә аның шул хәрәкәтенә үләр алдыннан булган җан тартышу, көзән җыеру дигән фикерне бирдергән вә аларны үлә торган кешегә кирәкле нәрсәләр - кәфеннәр, каберләр хәзерләргә тотындырган иде. Калебемезне җәрәхәтли торган шул манзараны югалтыр өчен, рәхим итеп күзеңезне йомыңыз! Хәзер басып тора торган урыннарыңыздан бу көнге татар галәменә бер мәртәбә күз ташлаңыз? Баягы тирес башындагы карындык тәрәзәле мәдрәсәләр янында яшел башлы, зур тәрәзәле бер бина күрәмсез? Ул мәктәп, аның эченнән гөрләп чыга торган тавыш - милли шагыйрьләремезнең шигырьләрен балаларың көйләүләре. Шуннан, бер буйдан, инде күзеңезне авылның урамы буйлата да йөртеп чыгыгыз! Койма яннарына сузылып-сузылып куелган авыл, пәри арбасы кебек нәрсәләр - алар авыл халкының урак машиналары. Шуның янында йомарланып кына, качып кына торган кеби, улсы - сабан. Менә авылның яшүсмерләре шуларга атлар җигеп, матур кырда саф тавышлары берлән Тукайның "Сөялгәнсең... "нәрен ерлый-ерлый урак уралар. Авылның таза, нык кызлары, тулы башлы көлтәләрне бәйләргә күңеллерәк булсын өчен, көмеш кебек шылтыраган тавыш лары берлән Сәгыйтьнең "Авыл"ын көйлиләр. Бу - мәктәп бер авылда гына, йөз авылда гына, мең авылда гына түгел, бу мәктәп - хәзер өч мең авылда. Боларның башларына утырган мөгаллимәләремез, мөгаллимнәремез һәммәсе дә халкына хезмәт уе, фикере берлән эшкә керешкәннәр. Шул уй, шул фикерне тормышка татбикъ итәләр. Моннан соң баягы сату-алу дөньясына таба күз салсак, монда да манзаралар башкарган. Русиянең бөтен эчләренә Финляндия, Архангельдан алып Владивостокка кадәр татар сатучылары, татар сәүдәгәрләре таралган. Болар иске замандагы кебек зур-зур кәрваннар йөртмәсәләр дә, иске замандагы миллион ияләре байларымыз берлән тиндәш була алмасалар да, болар сан җәһәтеннән элгәрегедән меңәр-меңәр мәртәбә үтеп киткәннәр. Болар эшне йөртү ягыннан да үзләренең бабаларыннан узып китеп, тиҗарәт галәменең падишаһлары яһүдиләр артыннан баралар. Банкларга катнашалар, ширкәтләр ачалар, банклар ясыйлар. Мирзаларымызда вә бүтән, укыганнарымызда да тәмам башка төс. Алар да халык берлән үзләренең арасын бәйли торган, халык берлән араларындагы төпсез чокырны бетерә торган күперне тапканнар. Алар да хәзер татар әдәбиятын укыйлар, татар театрын җентеклиләр. Алар да һәр мәдәни эшемез, хәрәкәтемезгә катышалар. Әбиләре ерактан гына лорнет аша гына караган крестьян балаларына туташларымыз, бикәләремез мәктәпләр ачалар, үзләре укыталар, үзләре эшкә өйрәтәләр, үзләре мәсърафын тоталар. Халык өчен театрлар ясыйлар, театрлар уйныйлар. Халык арасына үземезнең милли мәдәниятемезне таратырга хезмәт итәләр. Менә шул "бар"лар гына да татар тормышын сәламәтлек юлына алып чыгарга җитәрлек булса да, калган "бар"ларымыз болардан ун дәрәҗә күп, ун дәрәҗә куәтле булганга, аларны хәзергә калдырып торамыз. III Илле ел моннан элек үзләре түгел, исемнәре дә ишетелмәгән җәмгыятьләремез, әдәбиятымыз, матбугатымыз, театрымыз, музыкамыз, үзенә аерым бер урын тоткан хатыннар хәрәкәтемез үзләренең кыйммәтләре, үзләренең бер халык, бер милләт булып яшәүгә хезмәтләре берлән теге "бар"лардан ким дип хисап итәсезмени? Бу көнге көндә бөтен шәһәрләремездә, зуррак авылларымызда, мөселман халкының азмы-күпме җыелган йирләрендә - һәммәсендә дә төрле төстә, төрле юлда, төрле максатка хезмәт итә торган җәмгыятьләремез бар. Теләсә җәмгыяте хәйрия булсын, теләсә музыка һәвәскәрләренең түгәрәге булсын, теләсә әдәбият сөючеләр җәмгыяте булсын - һәммәсе дә безгә хезмәт итәләр, һәммәсе дә шул ук үсеп килә торган миллият, каумият нигезен ныгыталар, һәммәсе дә шул нигезгә рух, халыкның үз рухын салалар, халыкның үз төсе берлән буйыйлар, халыкның үз исен сибәләр. Элгәреге бабайларымыз барган бер йирләренә, мөселман кардәш-кабилә җыела башлаган бер урынга мәсҗед салсалар, хәзерге абзыйларымыз урынлашкан һәр йиргә җәмгыятьләр ачалар, җәмгыятьләр үстерәләр, җәмгыятьләргә балалар тәрбиясен йөкләтәләр, шуларга тәэминат табалар. Шулар янында йөзне көлдерерлек, милли тойгыларны һаваландырырлык мәктәпләр тәэсис итәләр, кыйраәтханәләр, китапханәләр ачалар. Шул җәмгыятьләр аркасында халкымызны җыелып, җыелышып, сөйләшеп, киңәшеп, халык эшен күрергә өйрәтәләр, халыкны мәдәни хезмәтләргә алыштыралар. Киләчәк өчен халык хезмәтчеләре хәзерлиләр. Русиянең төрле почмакларында гайн заманда мәйданга чыга торган һичбер йирдән тәгълимат алмаенча, үзеннән-үзе үсеп, үзеннән-үзе юлын, сукмагын ачып, бер ноктага таба, бер олуг юлга таба бара торган бу җәмгыятьләр безнең мәдәни үсүемезнең нәтиҗәсе, эчләремездә сакланып яткан, арымаган-талмаган милли куәтемезнең чәчәкләнүе, йимешләнүе түгелмени? Әдәбиятымыз "Ахырзаман", "Бәдәвам" китаплары берлән башланган, "Фәзаил эш-шөһүр", "Бакырган" китаплары берлән үстерелгән әдәбиятымыз - Иранның черегән, арыган, талган, җиңелгән вакытында йөзен чәүргән "теге дөнья"ны гая әмәл итүгә ияргән әдәбиятымыз - бу көнге көндә чит илләрдән килгән корыган зәгъфранга охшыймыни? Әдәбиятымыз мәйданга чыгар-чыкмас, аның беренче эше һәм дә уйлап, план берлән түгел, үзеннән-үзе килеп чыгып эшләгән эше, табигый бер хәрәкәте әдәбиятымызга гая әмәл, идеал тәгаен итү булды. Ул аны гәзитәләр, журналларда озын мөзакәрә, моназаралар соңында гакыл берлән уйлап, мантыйк берлән үлчәп, бу кирәк, бу кирәкми юллары берлән түгел, тагы ук табигый юл берлән, иң дөресе, милли йөрәк берлән генә хәл итте дә куйды. Ул идеалда без - бер халык, без - бер милләт! Менә шул идеалның төртүе, хәрәкәтләндерүе буенча әдәбиятымыз иң әүвәл чит илләрдән килгән милли тойгымызны мыскыллый торган, төреклекемезне ваксыта торган "китап әйткән" фикере берлән тартыша башлады, дөньяда торатора арыган фарсылар, дөньяның татларын татый-татый тәмнәре бозылып беткән гарәпләрнең такмазаларына каршы сугыш ачты. Ул уйламаенча, төшенмәенчә генә, тагы да йөрәк берлән генә черегән фарсы, мөнкариз булган гарәп берлән таза төрек, нык татар арасы уйда, фикердә, планда һичбер төрле берлек булмауны аңлап, үз юлына, үз төреклек юлына басты. Гарәпләрнең, бигрәк фарсыларның хатын-к ызга "аурәт" (гаурәт) дип карауларын, Чыңгыз, Тимер, ИбнеСина, Улугбәк Мөхәммәтфатих, Сөембикәләрне тудырган әбиләренә каршы хөрмәтсезлек, әдәпсезлек дип ышанганга, шул вәхши караш берлән тартышырга кереште. Шул "аурәт"не кеше ясар өчен, бөтен искеләр берлән сугыш ачты. Башымызны күкләргә кадәр күтәреп, тавышымызны гарше көрсигә кадәр йиткереп әйтә аламыз: әлхәмделилля, әлхәмделилля, татар әдәбияты шул беренче сугышында, татарлык- төреклек беренче сугышта җиңде. Әдәбият татар хатынының урынын кая икәнлеген, әдәбият татар хатынының роле вә вазифасы мөкатдәс икәнлеген сукыр күзгә күрсәтә алды. Шуның аркасында татар хатынына мәктәптә генә түгел, театрда да, сәхнәдә дә, тормышта да кадерле, гыйззәтле урын билгеләде. Аның татар дөньяс ына чыгуына, татар дөньясына татар хатыны булып чыгуына юл ачты. Татарлык-төреклек рухын саклауда аның бурычы, аның хезмәтенең үлчәвен күрсәтте. Татар хатыны да бурычлы калмады. Ул яшь әдәбиятымызны күкрәгенә алып кысты, йөрәгенә салып елытты. Шул ук идеал, шул ук әмәл аңарга урын да таптырды. Әдәбиятымыз Кара диңгезнең теге ягындагы кардәшләремезнең әдәбияты кебек, баса торган урынын таба алмаенча, дошманнан саклый торган кальгәсен белмәенчә, елтыраган бер пәри утына таба йөгерә торган кызганыч хәлдә калмады. Ул, килеп чыккач та, халыкның арасына басты. Шуның теле берлән сөйләде, шуның ерын ерлады, шуның уен уйлады, шуның көче берлән көчләнде. Ул халкымызның шул кыска вакытында гына ясаган мәдәни кыйммәтләренең бик күбесеннән узып та китте. Аның әдипләре, шагыйрьләре, мөхәррирләре үз арамызда гына түгел, бөтен төрек дөньясында хөрмәтле урын тоттылар, рус, француз, немец әдәбият галәменең дикъкатен җәлеп иттеләр. Нинди ноктаи нәзардан каралса да, нинди генә тирә-юньгә төшсә дә, әдәби кыйммәтләрен югалтмый торган, дөньяның нинди зур әдипләренең әсәрләре берлән чагыштырылса да, милли һавалылыкымызны күтәрә генә торган, үлми, суга батмый торган үрнәкләр мәйданга китерделәр. Бөтен хәрәкәтемезгә, бөтен эшемезгә ямьле, күркәм, матур мәгънәви бер куәт бирделәр. Дорфа тормышымызның өстенә аллы-гөлле өмидле чәчәк сиптеләр. IV Театрымыз пьесаларымыз азлыгыннан, драмалар язучы мөхәрриремез юклыгыннан читтән килгән чүп-чарлар берлән маташырга мәҗбүр булса да, театрымызда култыклап алып барыр өчен, театрның кыйммәтен аңлап, аңарга матди вә мәгънәви ярдәмнәр итүчеләрне ул төшендә дә күрмәсә дә, берничә каһарман кызларымыз, егетләремезнең арымаган-талмаган беләкләре өстендә ул да хәзер "милли бар"ларымыз арасына керергә хак казанды. Алты-җиде елгы шәһәрдән-шәһәргә сөрелү, сөйрәлү хәлен үтеп, күчмәлек баскычыны атлап, "Сәйяр труппа" исемендә беркегән вә исеменнән урыны юклыгы күренеп торган труппамыз үзенә оя корды вә милли "бар"ларымыз арасында нык урын тота алды. Ул бөтен Русия татарларына, Төркестанына, Идел буена, Сибириясенә, кыргыз сәхрасына, театрның нәрсә икәнен төшендә дә күрмәгән, өнендә дә уйламаган меңәр-меңәр милләттәшләренә, театрның нәрсә икәненнән аңлатып, беренче дәресне бирде. Театрның мәгънәви тормыш өчен, милли тормышта кирәкле бер багана икәнен исбат итә алды. Үзенең артист вә артисткаларының вазифаларын мөкатдәс белеп хезмәт итүләрен милли бер эш дип карауларыннан ул театрның мәгънәви кыйммәтен арттырды, аны дәресханәгә әверде. Анда бару бозыклык түгел, театр тыңлау усаллык түгел икәнен сукырга да, чукракка да исбат итә алды. Вә театрымызның тәрәккыйсе өчен иң кирәкле булган әфкяре гомумиямезнең шуңарга дуст күз берлән каравын ясата алды. Ул яшь театр шул беренче вазифаны үтүе берлән генә дә калмады. Ул сәнгать юлында да зур-зур адымнар атлады. Үземезгә үз тормышымыздан үз типларымызны ясап бирде. Габдулла Кариев, Гөл сем ханым Болгарская, Гыйззәтуллина кебек яратылышыннан артист булып туган ханымнар вә егетләрне сәхнәмезгә ташлады. Алар дан безгә гомергә онытылмаслык милли байлыклар, милли типлар ясатты. Габдулла Кариевның Мөхәммәтҗан кари ("Казан шәһәрен ең серләре"ндә), Гөлсем ханым Болгарскаяның Мәрзиясе ("Мөгалл им"д ә), Гыйззәтуллинаның Галиясе ("Алдым-бирдем"дә) безнең театрымызның нигезе утыртылачак классически типларымыз түгелмени? Ул икенче дәрәҗә артистларымыз, артисткаларымызның гайрәте, дәрте аркасында уенда, кыланышта, үзен тотышта театрымызны әллә никадәр алга таба сөрмәдемени? Театрымызга тәрәккый өчен кирәкле булган милли рухны саклый алмадымыни? Гримнарын кесәсенә төяп, театр өчен кирәкле киемнәрен култыгына кыстырып, уникенең берсе юк чакта мәйданга чыккан театрымызның бу көнге урыны, аңардан никадәр хезмәтләр көтсәк тә, өмидемез буш чыкмаячагына ышанычымызны ныгайта, унунбиш елдан үз артистларымызны үземезнең милли театрымызның бинасында күрү уйларын булган кебек иттереп күз алдымызга бастыра. Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипалатта, Ташкентта, Бохара, Хива, Сәмәркандта егерме елдан соң милли театрханәләремезнең өстендә җилбер-җилбер җилберди торган нечкә җефәк театр байракларымызны күз алдымызга китереп утырта. Аның саллануыннан килгән нәзек, нечкә хәрәкәтне колакларымызга китереп бәрә, аның йомшак саллануы күземезне, йөземезне, матурлыкка сусаган йөрәкемезне сыйпый-сыйпый сөя. Музыкабызны олуг юлга алып чыгып, шаэненә муафыйк урынга куяр өчен, никадәр саглям кулларга, иге-чиге белми кайный, таша, дулый торган йөрәкләргә мохтаҗ булса да, еллар үткәннең соңында бөтен милләтенең кыйблагяһи була торган шул мөкатдәс урын әлегә буш торса да, аның тууы, үсүе өчен дә хезмәтләр башланды. Аның да орлыгы халык арасында чәчелде, сибелде. Бөтен шәһәрләрдәге кечкенә музыка җәмгыятьләре, музыка һәвәскәрләренең оркестрлары шул чыгачак милли музыкамызга юл хәзерлиләр. Аның пакь күңелен былчыратмасын өчен, музыкамызның ямьсез урыннардан алган кытыршыларын кыралар, шомалыйлар, аның юлына фонарьлар тагалар. Хатын-кыз хәрәкәтемезгә вә аның алган юлына бер мәртәбә генә күз ташлагыз. Аның беренче адымы - мәктәпкә таба атлау, беренче хәрәкәте китапка таба сузылу булмадымы? Бөтен шул хәрәкәтемезнең иң зур гамәлләрен, факторларын күздән бер кичереңез: болар арасында модага гашыйк булу, тансалар өчен гакылдан шашулар күрәсезме? Шатланып, һаваланып, йөрәкемезне сугып "юк" дип җавап бирәмез. Хатын-кызларымызны хәрәкәткә китергән гамәлләрнең иң зурысы аларның үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды. Авыр юлны үтәр өчен алар тәрәзә артындагы тәрбия ярамаганны күрделәр. Яңгы замананың алардан теләгән бурычларын үтәр өчен ачык дөнья, һавалы өйгә ихтыяҗларын сизделәр. Тәрәзәне ачтылар, пәрдәне күтәрделәр, акрын гына басып мәйданга чыктылар. Беренче эшләре уку булды. Үз мәктәпләремезгә тулдылар, рус мәктәпләренә чаптылар, китап кибетләремезне ябырып алдылар. Театрымыздан алынган файдага сөлек кебек ябыштылар. Гимназияләргә, курсларга киттеләр, китәләр, укыдылар, укыйлар. Мода өчен, кеше шулай дисен, болай дисен өчен түгел, үзен ныгытыр, кеше итәр өчен, үзенең халкына хезмәт итәр өчен авылларга киттеләр вә шәһәрләргә таралдылар, мөгаллимә булдылар, сабак абызтайга әверделәр. Балаларымызның тәрбиясендә зур роль тоттылар. Көннән-көн үзләренең тормышымызга тәэсирен күбәйтәләр, көннән-көн аларның тәэсире аркасында тормышымыз ямьсез, дорфа якларыннан пакьләнә, арулана. Халкымызны җыелыш йирләрендә кеше төсле йөрергә өйрәттеләр, халкымызны уйлаганда, сөйләгәндә йомшаклык, назиклеккә алыштырдылар, алыштыралар. Матбугатымызга катыштылар, аңарга йөрәк тавышы куштылар, аңарга ямь бирделәр. Зур мәктәпләрне укып бетергән, укый торганнарымыз да милли юлдан аерылмадылар. Алар да үзләренең төп бурычлары халыкларына хезмәт итү икәнен хәтерләреннән чыгармадылар. Алар да, сызганып, шул юлда эшкә керештеләр. Менә шуларның һәммәсе дә, берәм-берәм генә тотканда, кечкенә-к ечкенә эшләр булса да, болар берәм-берәм бик көчсез генә нечкә милли җепләр генә булса да, шуларның җыелышыннан таза, нык аркан була. Нинди йөкне дә өстерәргә чыдарлык, нинди таулар, ташлар арасыннан сөйрәгәндә дә сүтелмәслек аркан була. Шуларның бергә тугылуларыннан, чигелүләреннән, бизәкләнүләреннән милли чигеш чыга. Дорфа, тупас тормышымызны бизәргә җитәрлек, сусаган йөрәкемезнең сусымын кайтарырлык, матурга мохтаҗ күземезне сөярлек ямьле, милли, күркәм бизәк чыга. Менә шул көчкә таянып, шул матурга сөенеп, алга таба атлыймыз! Атлаган саен көчемезне күбәйтеп, баскан саен күркәмлегемезне матурайтып атлыймыз. МӨГАЛЛИМ ВӘ МӨГАЛЛИМӘЛӘРЕБЕЗНЕҢ БУ КӨНГЕ ВАЗИФАЛАРЫ НӘРСӘ? Бу көнге көндә мәктәп тирәсендә йөрүче укытучы, тәрбия итүчеләрнең башын ваткан беренче мәсьәлә - мәктәпләрнең эчке программасы, иң дөресте, мәктәпнең рухы мәсьәләседер. Безнең ысулы җәдидә мәктәпләребез нәрсә мәктәпләре, кем мәктәпләре, алар балага нинди тәрбия бирергә, нинди тойгы уятырга кирәк? Бу сөальләрне хәзер куяр һәм дә шуларны хәл итәр вакыт җитте. Моннан элек ысулы җәдидә мәктәбе "ысулы җәдидә мәктәбе" иде. Шул сүз үзе тәгъриф, үзе бәян иде. Шуңарга башка аңлату, сорау килми, башта ябык мәсьәләләр калмый иде. Анда болар Коръән укыйлар, намаз өйрәнәләр, хисап, җәгърәфиядән мәгълүмат алалар. "Әс-сабах әл-бала", "Ямән илләрендә Вәйсел-Карани" мөнаҗәтләрене укыйлар иде. "Мөхәммәдия", Тукай, Сәгыйть берлә аз гына танышалар, башкаларына шуларның вак-төякләреннән кечкенә генә хәерче капчыгы ясыйлар иде. Ләкин болардан чыккан нәтиҗә дә үзләре кебек була иде. Укып чыккан балаларның мәгънәви шәҗәрәләре, сөннәтче бабайның шәҗәрәсе кебек, бер татар дөньясына, бер фарсы галәменә, бер гарәп йортына сикереп йөргәнгә, төпле бер хис, баланың киләчәк тәрбиясенә нигез булырлык бер тойгы бирелми иде. Бала, ул да түгел, бу да түгел, мөселман була да гына иде. Ләкин хәзерге замана бездән мәдәни мәсьәләләрнең иң төбе - балаларыбызны бертөрле тәрбия биреп, милли рухта җиткерү булганга, мәктәпкә күз карашыбыз, мәктәптән теләвебез мәгълүм бер юлга керми хәле бармы? Хәзерге мәктәпнең вазифасы - безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр. Шуның өчен андагы укыту теле, андагы тәрбия, андагы җырлар, көйләр - һәммәсе шуңарга хезмәт итәргә тиештер. Русиянең төрле тарафына таралган халкыбыз төрле шивәдә сөйләшәләр, Нижгород, Пенза мишәрләре хәтта сөйләшә дә түгел, әллә ни татарчага охшаганрак иттереп акырышалар гына. Мәктәп, кайда булса да, шул төрле төстә сөйли торган таркау халыкны бер телдә, бер шивәдә сөйләшергә өйрәтергә тиештер. Шуның өчен мөгаллимә, мөгаллим, үзе кем булса булсын, сыйныфта мотлак әдәби телебез - Казан шивәсендә сөйләргә вә Казан шивәсендә укытырга тиеш. Ул гына да түгел, мишәр авылларында мөгаллимә, мөгаллимнәр һәрвакыт балаларга аларның аталарының теле совсемга татарча түгел икәнлегене аңлатырга, вә аларның бозган русчалары берлә сөйләшү гаеп икәнне күрсәтеп торырга тиеш. Мәктәп балаларга әдәби телне кертә алмаса, ул үзенең иң зур бурычыны үти алмаган була. Шул бурычны үтәр өчен иң тугры, иң дөрест юл - дәрес китапларының татарчасыны сайлау һәм дә балаларны татар әдәбияты укырга алыштыру, балалардан Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевләрнең шигырьләрене бикләтү, "Әс-сабах әл-бала", "Ямән илләрендә Вәйсел Карани" урынына Тукайның "Ана теле"не, "Тәәссер"ене, Сәгыйтьнең "Авыл"ыны җырлату, көйләтүдер. Бала, өч-дүрт ел мәктәптә укыганда, үзенең телене тәмам төзәтеп бетерсен. Аның берлә генә дә калмасын, балаларның кызлары үзләренең бала вакытларындагы алган шул хасиятләрене, балаларына бирер дәрәҗәдә иттереп, күңелләренә сеңдерсен. Кызларда иярченлек куәсе артыграк булганга, алар һәрнәрсәне җиңгелрәк кабул итә алганга, бу эштә мөгаллимәләрнең бик зур хезмәтләре булуында һич шөбһә юктыр. Кыз балалар мөгаллимәләрнең сүзләрене, кыланышларыны, йөрешләрене - һәммәсене күчереп алырга гына торалар. Һәм дә алалар да. Мөгаллимәнең саф телдәге сүзе балаларның миләренең эченә кереп калачактыр. Шуның өчен мөгаллимәләребезнең бу эштәге бурычлары мөгаллимнәр берлә бер дәрәҗәдә булса да, алар китерәчәк файдалар мөгаллимнәрдән ике-өч дәрәҗә артыктыр. Мәгълүм ки, бер милләтнең тел вә шивәсенең сафлыгы хатыннарда саклана. Ирләр, төрле йирдә йөри-йөри, төрле кешеләргә очрый-очрый, төрле агымнарга бәрелә-бәрелә, аннан- моннан ят нәрсәләр эләктерәләр. Муллалар тирәсендә йөри торганы гарәпчәләштергән була. Мирзалар, руслар тирәсендә маташканы русча кушкалаган була. Чит илләрдә йөргәннәре төрек, кайсы сарт тәэсиренә төшкән була. Хатыннар өйдә торганга, хатыннар искедән килә торган әбиләрнең хикәяләрене колактан-колакка ишетеп килгәнгә, алар бар иске байлыкны саф көенчә саклый алалар, саклыйлар. Шуның өстенә, хатыннардагы матурны сөю, килешмәгәнне тою хисе артыкка күрә, аларның телләре ямьсез, дорфа гыйбарәләргә әйләнмәгәнгә, алар, күп вакыт "әй, бик мәхәббәтсез лә" дип, телне саклап кала алалар һәм калалар. Шул ноктаи караганда, авылларда, хосусән, мишәр авылларында, ире-кызы бергә укытыла торган мәктәпләрдә мөгаллимәләргә әһәмият бирә төшәргә, кайсысын алырга дигән фикер булганда, мотлака, мөгаллимәгә артыграк бирергә тиеш. Ул гына да түгел, мөгаллимә хатын кеше булганга, табигать аның күңеленә бала сөюне, бала тәрбия кылуны туганда ук сибеп тудырганга, мөгаллимәнең тәрбия ягы шөбһәсез мөгаллимнән әллә ничә мәртәбә артык булачактыр. Мөгаллим күп вакытта, бик яхшы укытучы булса, бик начар тәрбияче дә булып чыга. Мөгаллимәдә мондый кимчелек юк диярлек дәрәҗәдәдер. Мөгаллимә балаларда йомшаклык хисе уяткан кебек, мөгаллимә, күркәм тавышлы булса, балаларда музыка сөю тойгысыны әллә никадәр үстерәдер. Шуның өчен милли рухны кертүдә мөгаллимәләрнең урыннары мөгаллимнәрнең урыннарыннан тагы хөрмәтледер, тагы зурдыр. Бу көнге көндә эшләнәчәк эшләрнең иң кирәклесе вә иң йиңеле - менә мәктәпләребездә шул тәрбиянең нигезене нык йиргә кую вә мәктәпләребезнең чынлап милли мәктәп булуларына хезмәт итүдер. Мәктәп, өч-дүрт ел укыганнан соң, тәмам татар баласы йитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын. Шул эшне эшли алсак, безнең милли мәдәниятебезнең нигезе бик нык йиргә утыртылган була. Безнең милли мәдәниятебез туфанда да, давылда да ватылмый, кырылмый торган тораташ була. Мөгаллимәләр, мөгаллимнәрнең бу көнге вазифалары шул! Аларның хезмәтләренең иң мөкатдәс ноктасы - шул. ТӘРБИЯДӘ БЕРЛЕК Киң Русиянең очсыз-кырыйсыз кыргыз, Төркестан сәхраларына, күккә ашар өчен тырышкан Алтай, Урал, Кавказ, Җардаг тауларының башларына, итәкләренә, шаулый-шаулый, һаваланып ага торган Идел вә Кама буйларына сибелгән без-төрек-татар балалары таркау бер хәлдә гомер итәбез. Чуалчык бер тарихның боерыгыны, әмерене тормышка татбикъ итәбез. Киң сәхрадагы кыргыз, башкортның табигатьтән, тирә-юнендәге яшелле-күлле яланнарыннан алган күңел азыгы Кавказ, Урал, Җардаглар башындагы туганнарының алган хиссиятенә башка булган кебек, Иделнең бернигә карамый, көнне белми, төнне сизми, каршы килгән йилне дә искә алмый, көчле агымы буенда утырган Идел буе татарларының тойгылары, төшенмәләре икесенә дә башкадыр. Бу башкалык халыкның эчке тормышының тәрҗеманы булган ерда-музыкада ап-ачык күренә. Бу башкалык тормыш өчен тартышуда, көчләрне йөрәктә йөртүдә үзенең аермасыны ап-ачык таныта. Без, бер халык, бер милләтнең баласы, төрле көйләрдә үзебезнең кайгышатлыгыбызны көйләгән кебек, без, шул ук бер халык, тормыш тартышуы хакында төрлебез төрле сугыш урыннарын тотабыз, төрлебез төрле-төрле мәдәни баскычларда торабыз. Берлек эчендәге төрлелегебез моның берлә генә дә бетми, без, үзебез ярлы булып, күршеләребездән гыйльми, мәдәни тәрбия алганда, төрлебез төрле күршеләрнең шәкерте булганбыз. Төрле-төрле яктан гыйлем, мәгариф, тәрбия дәресләре алганбыз. Кырым татарлары башларыннан аякларына кадәр иске Бизансон, иске Багдад, яңа Париждан тупасча ясалган госманлы мәдәниятенең тәэсиренә басканнар. Кавказлы, төркестанлылар черегән, сасыган, тыштан мәһабәт, эчтән буш иске Иран мәдәниятенә кол булганнар. Идел буе татарлары, киң сәхраларның кыргызлары, башкортлары азмы-күпме рус мәдәниятенең артыннан өстерәлергә мәҗбүр булганнар. Бу төрлелек әле моның берлә генә бетми. Идел буе татарлары үз эчләрендә мишәр, типтәр, башкортка бүленгән кебек, кавказлылар - тауның аръягы, бире ягына, төркестанлылар - үзбәк, таҗикка, кыргызлар кырык ыругка бүленәләр. Бу бүленү, бу төрлеләнү безнең бөтен мәдәниятебезгә, бөтен тарихи барышыбызга хөкемене иҗра иткәнгә, безне - утыз миллионлы төрек-татар кавемен - үзенең күплеге берлән Русиядә руслардан кала икенче гонсырны ясаган шул халыкны дәрәҗәсеннән төшертә, аның ролен кечкенәләтә, аның хөкүмәт вә рус әфкяре гомумиясендәге кыйммәте мәгънәвиясен азайта. Аның берлә генә дә калмый, ул үз эчебездә, үзебезнең өй эшләребездә зур тәэсир ясый, мәктәп-мәдрәсәләребезне, рухани идарәләребезне, әфкяре гомумиябезне бүлендерә, төрлеләндерә. Әдәбиятыбыз, матбугатыбызның таяначак куәтене кечкенә итә. Идеалларыбызны вә шуңарга йитәргә тоткан юлыбызны чуалта. Бу чуалу, бу төрлеләнү тарих бабайның әмере буенча эшләнгәнгә, моны бердән юлга салу да "шулай булсын, бөтен мөселман берләшсен - йә, җәмәгать, дога кылыйк" дию берлә генә була торган эш түгелдер. Әүлияләр, шәехләребез никадәр халыкның эчке тормышына тәэсир итә алсалар да, Азәрбайҗан татарын иртәгәдән алып кыргыз үләңен ерлатырга, Казан татарын азәрбайҗан йоласын үзләштерергә көчләреннән килми. Алар да тарихның алдында баш ияләр. Тик моны бер юл гына беркетә ала, ул да - акрынлап мәктәпләрне берләштерү, мәктәпләр аркылы әдәби телне берләштереп, чуалчык әдәбиятны зур халыкның зур әдәбияты ясау. Моның планын уйлау никадәр йиңел булса, татбикаты да шул дәрәҗә авыр, укыганнарыбыз аңлап, һәммәсе үз вазифасы башында була алмаса, хәтта мөмкин дә түгел. Бөтен төрек-татар әкъвамының мәктәбенең башындагы гаясы, идеалы шул мәктәпләрдән эшлекле, булдыклы мөселман төрек-татар йитештерү булганга, без Идел буе татарларының вазифасы - мәктәпләребезне шул гаяга таба чөерү вә тәрбияләребезне шул юлга таба сугудыр. Бу көнге көндә Идел буе мәктәпләре, үзләренең әлифбалары, гыйльме хальдәге намаз фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре берлә бертөрле булсалар да, рухи җаны берлә кырык төрледер. Аларның бер бүлегендә дә милли шагыйрьләребез, мөхәррирләребезнең фикерләренә, уйларына зур әһәмият бирелеп, татар әдәбиятына таныш егетләр хәзерләргә ярдәм ителә, бертөрлесендә гарәп шагыйрьләре, фарсы көйләре көйләтелеп, нә Тукай, нә милли әдәбияттан бернәрсә бирелми, бертөрлеләрендә, хәтта үзебезгә дошман иттерелеп, Батый, Чыңгыз, Аксак Тимерләр кебек тарихи каһарманнарыбыз былчыратылып күрсәтелә. Шул төрлелекне, шул башбаштаклыкны бетерергә безнең Идел буе татарларының хәзер көченнән килә. Идел буе һәм чит авыллардагы мөгаллим вә мөгаллимәләребезнең шул берлекне утырта башларга көче, куәте, фикере җитә. Дөрест, төрле тәрбия күргән мөгаллимнәр - аннан-моннан мәгълүмат чүпләп каһарманча укытырга тотынган мөгаллимнәр үзләре дә тәрбиянең төпле-башлы бер мәктәп-мәдрәсәнең балалары, шәкертләре түгел, алар үзләре дә төрле төстә, төрле юлда укыган, өйрәнгән, башларына төрле хәерче капчыгы тутырган укытучылар гына, ләкин аларның рухы, фикере-идеясе бер: аларны шул авыр юлга салган нәрсә - халыкка хезмәт итү уе, аларга салкын авыл мәктәбендә рәхәт биргән нәрсә - татар кавеменең киләчәге вә шул якты өмиднең җылысы, аларны рухландырган, көчләрен күтәргән нәрсә - шул татар халкының киләчәгенә ышану, шуның кеше булып, мәдәни халык булып зураюына иман, игътикад итү. Шул динле, иманлы вә татар әдәбиятының, татар матбугатының сердәш шәкертләре булган мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, башларындагы халыкларына мәхәббәткә, күңелләрендәге киләчәккә өмидне кушып, "без - төрле халык, бер милләт" дигән уйны йирләштерә алсалар, бу көнге беренче вазифаларыны үтәгән булалар. Мәктәпләребез шул юлга, гомумән, кереп китә алса, без - Идел буе татарлары беренче адымны атлаган булабыз. Беренче адым - мөгаллимә вә мөгаллимнәрнең кулында. Без аларның вазифаларын аңлауларына ышанабыз, алардан көтәбез. Өмид берлән көтәбез. МИЛЛИ КӨЙ ВӘ МУЗЫКАМЫЗ Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкамыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Бөтен халыкның әхвале рухиясенең бер төрлегә агуына, кайгыны-шатлыкны бертөрле моңнар, көйләр берлән аңлатуына хезмәт итә торган музыкамыз бездә кирәк дәрәҗәсендәме? Милли тормышның шул зур гамәле тарих бабайның үзенә йөкләткән бурычын үтәр дәрәҗәдә көчлеме?.. Безнең бабайлар киң сәхралардан озын көйләр, бормалыбормалы су буйларыннан әйләнмәле-бәйләнмәле моңнар алып чыктылар. Каспий, Кара диңгез суларында аларны юып, Урал, Кавказ тавы җилләрендә аларны селкетеп, бер безгә генә түгел, бөтен Русиягә мирас иттеләр. Бабайларның очын белми торган көйләре, әбиләрнең бәгыренең иң төбеннән чыккан моңнары бер безгә генә түгел, күршебез рус халкына*5 да азык булды, рус музыкасын, көен, җырын үз исенә буяды, аңарга татар рухын кертте, татар күз яшен сеңдерде. Ләкин бу зур мәдәни хезмәт, халкыбызның тормышындагы үзгәрешләр аркасында, көннән-көн кимеде, көннән-көн халкыбыз күршесенә хезмәт түгел, үзе музыканы бурычка алырга мәҗбүр булды. Башкорт, кыргызларга башка, татар, мишәр бүлекләребез үзенең көйләренең рухына кадәр югалтты, аның музыкасындагы көче русларның такмакларын татарчалаштырудан үтми башлады. Бу көнге көндә сөеп тыңлый, җырлый торган моңнарыбызның иң матур, нечкәләре - башкорт көйләредер. Казан көйләре - иске ханнардан калган моңнар яисә тәмам онытылып беткәннәр, яисә бетеп баралар. Бу гайре табигый эшнең сәбәпләрендә, әлбәттә, бер гайре табигыйлек тә эзләргә тиештер. Ул гайре табигыйлек - татар тормышының ханнардан соңгы гасырының бик авыр булуыдыр. Ул вакыт татар мескен музыка тудыру түгел, үзенең барлыгын сакларга, көчен, куәтен сарыф кылырга мәҗбүр иде вә шуның хакында мәгънәви ярлыланмау ихтималы юк иде. Бу чит сәбәпләргә башка, татар тормышының үз эчендәге сәбәпләр дә юк түгелдер. Голәмәбезнең, муллаларыбызның музыканы сөймәүләре, музыканың, көйнең, моңның зур бер гамил икәнлеген аңламаулары да зур бер тәэсир калдыргандыр. Хосусән, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә музыканың булмавы, шуның аркасында баланың күңеле көй-моңны бик җиңгеллек берлән ала торган вакытында музыканың харам ителүе, шөбһәсез, шул ярлылануга сәбәпләр булгандыр (әле күптән түгел мәдрәсәләрдә хозур ясаганда, җәй көннәре компаниягә кырга чыкканда, мең төрле хәйләләр берлән музыкантларны яшерәләр иде, мәдрәсәнең тәрәзәләрен туннар, толыплар берлән томалап, мескен ач шәкертләр челтерчелтер итә торган кубыз көйләренә моңланалар иде). Татарның үз атасыннан, үз анасыннан туган үз баласының үги иттерелүе, үзенең бәгыреннән кайнап чыккан көенең, моңының харам иттерелүе милли мәдәниятнең җимерелүенә никадәр иблис хезмәтен иткәнлеге, әлбәттә, мәгълүмдер, моның хакында хәзер сөйләп торасы да юк. Милли көйләребез, моңнарыбызның, үз өеннән куылганның соңында, фәхешханә почмакларында, сыраханә былчыракларында урын-йир эзләргә мәҗбүр булуы шул җинаятьнең никадәр зур икәнлегенә иң ачык дәлил түгелме?.. Үлгәннең соңында тәүбә кабул булмый, буласы эш булган, бабайларыбыз безнең искедән килгән байлыгыбызны саф көенчә безгә бирә алмаганнар, урыннары оҗмахта булсын! Ләкин вазифаларын - бабалык вазифаларын үти алмаганнар. Хәзер без яңа мәсьәлә, зур хезмәтләр алдында басып торганда, мәгаттәәссеф, көебез, моңыбызның зур бер хезмәткә мохтаҗ икәнлеген, тормышыбызның шул почмагы да бик ямьсез, җимерек икәнлеген күрәбез вә бөтенләй җимерелмәсен өчен яңа вазифа, бурыч алдында катып калабыз. Көйләребез, моңнарыбыз онытылды, онытыла, көйләребез, моңнарыбыз бозылды, бозыла, иң авыры - балаларыбызга милли көйләребез, милли моңнарыбыз көннән-көн асылында үзгәртелеп бирелә, көйнең рухы сакланмый, пакьләнми, ул гына да түгел, көйгә әһәмият бирелми, милли тәрбия өчен, милли хисне саклар өчен иң зур гамил булган көйгә, моңга мәктәпләребездә, мәдрәсәләребездә һичбер төрле кыйммәт куелмый. Иң монтазам мәдрәсәләребездә дә көй-моң дәресләренең булмавы, мәктәпләребездә милли көйләр, моңнарның читтә тотылуы моның тугрылыгына зур дәлил түгелме? Ләкин үткәрә торган вакытыбыз бу мәсьәләдә мосаһәләгә йир калдырмый, музыкага, көйгә чынлап карарга, аның милли тор мышыбыздагы урынын, йирен тәгаен итәргә вакыт йитте, мәктәпләребездә уку-укыту дәресләре никадәр кирәк булса, милли тәрбия өчен милли әдәбият берлән бер дәрәҗәдәге милли көйләр, моңнарыбызга өйрәтү дә шул дәрәҗәдә кирәктер. Буны мосаһәләгә, эшкә алмауга урын калмады. Мөгаллимнәр, бигрәк мөгаллимәләр, мәктәпләрдә шул мәсьәләгә әһәмият бирергә тиештер. Мөгаллимнәр, хосусән, мөгаллимәләр, мәктәпләрдә милли көйләр өйрәтүне бер дәрес итә алмасалар да, иске "Әс-сабах әл-бала"ны җырлаучыларны, минемчә, уку гадәтләреннән файдаланып, иске көйләребез, җырларыбызны мәктәпкә сугарга тиештер. Баланың күңеленә көй берлән бергә керә торган мәгън әле сүзләр мәңгегә күңелендә калганын уйлап, мөгаллим вә мөгаллимәләр шул мәсьәләдә шагыйрьләребезнең матур ерларын сайларга тиештер. Хәзерге көндә иксез-чиксез шагыйрьләребез арасында һәртөрле милли көйләребезгә килә торган сүзләр табу авыр булмаса кирәк. Балага моңлы көй берлән матур шигырь дә бергә бирелсә, шөбһәсез, бу балага милли нигез бик нык утыртылган буладыр. Ул гына да түгел, көй, җыр баланың күңелен нечкәртә, аңарда назиклекне тоя торган хисне үстерә, матур, ямьлелекне аерыр өчен үлчәү бирә, аны нечкә күңелле, шәфкатьле, шигырь вә шигъриятне аңлый торган кеше итә, аны мәдәни бер кеше ясап, безгә багышлый. Бу хезмәт - шул кечкенә-кечкенә балалардан аңлы, назик туташлар, егетләр җитештерү, аларны тупас татар тормышыннан киләчәк тормышка яраклы иттереп яңадан тудыру мөгаллим һәм мөгаллимәләребезнең кулындадыр. Аз гына гайрәт иткәндә, сез, мөгаллимнәр, хосусән, мөгаллимәләр, шул юлда тарихта онытылмаслык хезмәт итәчәксез! Үзеңезнең шәкертләреңезнең күңелләрендә каберенә кадәр алып бара торган ихтирам казаначаксыз! Бөтен милләт алдында зур бер хезмәт иткән, милли байлыкларын танытуда зур бер каһарманлык күрсәткән булачаксыз! Мөгаллимәләр! Шул матур мәгънәле, файдалы эшкә хатын-кыз сафлыгы берлән катнашып, шул зур вазифаны өстеңезгә алыңызчы! Сезнең бит бу вазифаны үтәрлек көчеңез бар, сезнең бит матурны ямьсездән аерырлык талантыгыз бар, сезнең бит балаларның кеше булуын күрүдән алган мәгънәви ләззәтне тәкъдир итәрлек назиклегеңез бар, татар баласыннан мәдәни, милли, назик татар тудыру сездән генә булса була, сездән генә шул хезмәтне к өтелә. МИЛЛИ ФАҖИГА Шагыйрьдәге шигърият куәсе табигать тарафыннан балага туган чакта ук бүләк ителеп бирелгән була. Шагыйрь туганда ук шагыйрь булып туа, шагыйрь үскәндә үк шагыйрь булып үсә, бала вакытта да, зурая төшкәч тә, үсеп җиткәч тә, ул һәрнәрсәгә шагыйрь күзе берлә карый; картаеп бетеп, чәчләре агаргач та, тешләре төшеп, билләре бөкрәйгәч тә, ул үзенең аерым карашыннан аерыла алмый. Табигатьтәге һәр эш, һәрнәрсә шагыйрьгә икенче төстә күренә, икенче истә тоела, икенче зурлыкта сизелә. Кояш батуы, гади кояш батуы - дөньяның һәр почмагында Алла биргән һәр егерме дүрт сәгатьтә бер була торган шул гади хәл - шагыйрьгә бөтенләй башкача сизелә. Ул анда гади кешенең хәтеренә дә килмәгән әллә никадәр бизәкләр таба, җентекләп караучы да күрә алмый торган буяулар, сызыклар таный, ул анда кырык төрле шәүләләрнең бергә-бергә җыелуыннан, бер-берсе берлә ишелүеннән, үрелүеннән нур йомгагы чыгара, ул аның болытларга шәүләләнүеннән, аларны тишеп-тишеп челтәрләвеннән, аларны бер кызартып, бер күгәртеп, бер зәңгәрләтеп, бер сарыгайтып кочуыннан, үбүеннән нечкә-нечкә мәгънәләр чыгара, без аңламый торган серләр таба. Иң зурысы шул: ул алардан әллә никадәр ләззәт-тат ала. Ул аларның матурлыгына чумып, матурдан матур дөньясында гизә, йөзә. Кечкенә генә бер баланың күзен чытыбрак карап торуыннан, ул баланың бөтен башын, битен күреп ала, аның башындагы уен, күңелендәге кайгысын ачык китаптагы кебек укый, аның уеның кая таба, ничек ки тугры бормалануларын, җәйге яшел үлән өстендә бормаланган сукмакларны күргән кебек күреп тора. Шагыйрь матур кызның кечкенә генә елмаюыннан, күзенең кырыйлары гына селкенеп, күзенең нурланып китүеннән дөньяга сыймаслык өмидләр тудыра. Үзенең өмиденең артыннан куәтле шагыйрь канаты белән оча-оча күкләргә чыга, дөньяны үтеп, фәрештәләр арасында гизә, үзенә шул өмидне тудырган кызны, үзе берлә бергә очыртып, аны күтәргәннән күтәреп, гарешкә менгереп куя. Аны ул сын ясый, аны Тәңрегә әвәрә, ул аңа табына, уйнап кына түгел, чын мөселман кеше әхлагы берлә Аллага табынган кебек табына, шул үзенең сөйгәненнән көч ала, үзенең сөйгәненнән илһам ала, үзенең сөйгәненә үзенең олуглавын, сөюен, табынуын, гыйбадәтен сөйли. Аңарга зикер әйтә. Ул шул зикерне уттан кайнар сүзләр, кылычтан үткен җөмләләргә куеп, мәйданга ата, шигырь тудыра. Шагыйрь кечкенә бер илтифатсызлыкны үзенең сөйгән, ышанган кешесеннән күргән нәни генә бер җиңелчә карауны бөтен дөнья җыелып мыскыл итүдән зурга саный. Эчендәге бөтен көче, куәте берлә шуңарга хурлана; бар күз яшен җыеп еглый, белгән догаларын укып, тылсымнарны кыйлып, ләгънәт яудыра. Йирдәге үләннәрне көйдерерлек иттереп, күктәге йолдызларны сүндерерлек итеп, нәләтләр яудыра. Тавышына Исрафил сурының көчен кушып, ул шул нәләтне бөтен дөньяга кычкыра. Йөрәкләр дә шу иттереп куркыта торган ачы тавышы берлә кычкыра, еглый, ачы күз яшенә батып, манчып, ул ләгънәт догасын безгә тоттыра, ләгънәт шигырен мәйданга ата. Шагыйрь - шагыйрь ул, һичбер вакыт һичбер нәрсәне, һичбер хәлне, һичбер бизәкне, һичбер төсне гади кеше күрә торган төстә, хәлдә күрми, һәрнәрсәнең буявын арттырып, куелатып, төсен көчләндереп, без һич күрми торган йирләрен күтәртеп, кабартып күрә. Шагыйрь кечкенә генә тормыш ваклыкларыннан зур бер манзара китереп чыгара, шагыйрь ул бәләкәй генә вакыйгалардан, фактлардан киң, зур бер хәятның төрлеләнүен, биекләнүен, үсүен күз алдына китереп куя. Шагыйрь - шагыйрь ул; аның алдында байлык, ярлылык, дәрәҗәлек, түбәнлек, матурлык, ямьсезлек, яхшылык, начарлык, назиклек, дорфалыкларның мәгънәсе, эчке каты - бөтенләй башка, ул нәрсәләрнең кыйммәте, базары, хасияте - бөтенләй башка. "Гакыллы" халык алдында иң шәп хисап ителгән акча шагыйрьнең җирәнүен уята. "Гакыллы" халыкның идеалы, гаяи әмәле булган "тук" тормыш шагыйрьнең саруларын кайната. "Гакыллы" кешенең күз нурын ала торган дәрәҗәле булырга кызыгу шагыйрьне шаркылдатып, рәхәтләндереп көлдерә. Шагыйрь - шагыйрь ул, "гакыллы" кеше күзе берлә караганда, гакылсыз ул, ахмак ул. "Гакыллы" кеше күзе берлә караганда, практический тормышның теге ягына чыгып утырган чудак ул. Менә шундый кимчелекләре, шундый артыклыклары берлә табигать безгә дә, татар дөньясына да, татарның Идел буена да бер шагыйрьне тудырып җибәрде. Аңа Габдулла исеме кушып, йөрәгенә шагыйрьлек куәсе тутырып, аны табигатьтә булган көенчә тормышымызга атты. Бөтен татар дөньясына: "Мәгез, сезгә дә чын бер алмаз бирим, ләкин, сырлавы-кырлавы сезнең эш", - дип яратылган көенчә бүләк итте. Татар тормышы Габдулла малайны кулдан-кулга йөртеп, берничә мәртәбә Печән базарына чыгарып саттырып, сасы бер мәдрәсәдә тончыгып беткән "гыйлемнәр" укытып, Казанның былчырагыннан туйганчы коендырып, чумдырып, татарның матбугат галәмендә өстерәттеп, сөйрәтеп, яңадан табигатькә кайтарып бирде. Ләкин шул өстерәлүләр, сөйрәлүләрдә Габдулла үзенең мыскыллап караган төсенә буяп, әллә никадәр шигырьләр калдырды. Бер чумып, бер батып үткәргән кыска гомеренең матур чакларында матурлыгы берлә дөньяның беренче дәрәҗә шагыйрьләреннән ким түгел кыйммәте шигърияле шигырьләр бүләк итте. Бу көн Габдулла юк. Ул үлде. Аның үлгәненә ел да тулды. Аның иткән хезмәтләрен санарлык вакыт җитеп бетмәсә дә, аның бүләк иткән байлыкларын киштәсе, шүрлеге берлә белергә вакыт җитмәсә дә, аның тормышына бер карарга, аның шагыйрьчә тормышына карарга вакыт җитте. Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Татар тормышы шул чын алмазны үзендә бар бөтен куәте берлә ялтырарлык иттереп кырлый, сырлый белдеме? Татарның аңлы кыйсеме шул алмазның урыны милләтнең йөрәге тибә торган кадерле йирдә икәнен аңлап, аны урынына куя белдеме?.. Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы? Татарның аңлы кыйсеме аның зур көчен әрәм итмәдеме, исрафка сарыф итмәдеме? Шагыйрьнең шигырь куәте үсүе өчен аның балалыгында йомшак, татлы ана сөюе аны чолгап алырга кирәк, шагыйрьдән ачык күзле, өмидле шагыйрь ясар өчен аналык шәфкате, аның бала чагындагы бөтен җәрәхәтләрен сөю берлә юарга кирәк. Мескин Габдулламыз нә ана шәфкатен күрә алды, нә анасының кочагында ауный-ауный үсә, киерелә алды. Шагыйрьнең шигърият куәсенең үткерләнүе, чарлануы өчен шагыйрьнең егетлеге, шагыйрьнең яшүсмерлеге, мәхәббәт-гыйшык арасында үтәргә кирәк, шагыйрьнең шигыре ... нечкә кылычтан үткен булсын өчен, аның күңеле Мәҗнүндәге мәхәббәт куәсеннән артык көч берлә гыйшык утында янарга кирәк. Шагыйрьнең шигыре матур, татлы, ямьле булсын өчен, аның яңаклары, күзләре, иреннәре, сөйгәненең үбүләре, кочулары берлә бизәкләнергә кирәк. Балалыгында шәфкать күрсәтмәгән татар тормышы Габдулланың егетлегендә дә аңарга мәрхәмәтен ачмады. Бүгенге көндә Габдулланың шигырен укый-укый еглаучы татар кызларының берсенең дә пакь мәхәббәтен аңарга татырга насыйп итмәде; аның нечкә шагыйрь күңеленең яшерен почмакларын ачарлык иттереп, аның бөтен күңеленә кереп утырырлык иттереп, аның бала вакыттагы өшеп туңган йөрәген елытырлык иттереп бер пакь кызга, бер ак хатынга очратмады. Ул ятим үсте. Ятим яшәде. Ятим үлде. Ул ялгыз яшәде. Ялгыз үлде. Менә бу кечкенә генә кебек вакыйга - Габдулланың тормышының кечкенә генә бер сызыгы аның бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды. Иң зурысы: аның куәи шигъриясе ачылып йиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды. Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк елысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызының аны "шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнаплары" димәенчә, Габдулла гына дип карамавы үтерде. Габдулланың хосусый хәятының гына түгел, әдәби тормышының да фаҗигасы менә шунда. Габдулланың кадерле гомерен былчырак урыннарда үткәрүенең сәбәбе дә, Габдулланың үзе һич кыйммәт бирмәгән кешеләр берлә уралып, чолганып, әвәрә булып йөрүенең башчысы да менә шунда - суык йөрәкне елытырга урын юклыгын, шул туңган бәгырьне эретерлек сөйгән юклыгын Габдулла, шагыйрь Габдулла моны сизә иде. Сизә генә түгел, шул авыр хиснең астында изелә иде. Шул сизү аның йөрәген ашаганны тоймас өчен, ул үзен үзе онытырга, сонгый иттереп онытырга мәҗбүрият хис итә иде, оныта иде. Мәгаттәәссеф, күп вакытта үзенең бөек шагыйрь Габдулла икәнен дә онытып җибәреп, тозсыз, татсыз шигырьләр дә язып ташлый иде. Мәшһүр мөхәррир Ибсен үз-үзенә: "Олуг кеше - кем?" - дип сөаль бирә дә, үзе шуңарга: "Олуг кеше - бәхетле кеше, олуг кеше - язмыш аңарга ярдәм иткән кеше", - дип җавап бирә. Безнең Габдулламызга да язмыш ярдәм иткән булса иде, язмыш аны Казанның сасы номеры урынына пөхтә генә, ару гына, җанлы гына ояга утырткан булса иде, аның тирә-юнен йомшак табигатьле хатыннар белән чолгап алып, үзе сөйгән кара күзле, кара кашлы бер кызны аңар йөрәк иптәше иткән булса иде. Габдулла ниләр-ниләр эшләмәгән булыр иде?! Габдулла татар шигырен нинди- нинди кыйм мәтле әсәрләр берлә бизәкләмәгән булыр иде?! Габдулланың бу яктан бәхете булмады. Шул сәбәптән без Габдулланың тудырганыннан кыйммәт ягыннан әллә ничә өлеш кыйбатлы әсәрләрен күрә алмадык, күрә алмаячакмыз. Табигатьнең биргән алмазыны кырлый, сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә йиргә күмдек. Габдулланың йөрәк елысына туймауда, Габдулланың куәи хосусиясенә йомшаклык, нечкәлек бирмәүдә мин хосусый бер-бер хатынны, йә бер кызны, яисә бөтен татар дөньясының хатын-кызын гаепли дип уйланылмасын. Бу фаҗигада гаеп кенә бар, гаепле юк. Гаепле булса - татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше... Бу - безгә каршы язмышның ыржаеп көлүе, безне мыскыл итүе; бер татарның әдәбиятын ясаучы, бер нигезен салучы Габдулланың хатын-кыз мәхәббәте дигән җитмеш төрле авырудан дәва булган даруның юклыгыннан җимерелүе - моңанчыга кадәр безнең хатын-кызга каршы иткән золымымызның җәзасыдыр. Иске гаепләремез өчен тарихның безнең яңакка ялтыратуыдыр. Татарның тупас, дорфа тормышына матурлык, ямьлелек, күркәмлек тудырыр өчен яратылган Тукай ямьне, тәмне күрмәенчә, ач-мохтаҗ, ялангач, ялгыз көенчә үлде. Татар тормышындагы суык тан - зәмһәрир суыгыннан туңып-катып үлде. Суык калебне елытырлык, туңган күңелне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, үлгән өмидне тудырырлык, үстерерлек матур, ямьле шигырьләр бүләк итеп үлде. Киләчәктәге буынның шагыйрьләре туңмасын, өшемәсен өчен елы тудырып, кояш чыгарып үлде. Язгы көндә, агачлар яфрак атканда, гөлләр чәчәк чыгарганда, кояшның нуры көлә-көлә бөтен дөньяны үпкәндә, аның елысы, сөя-сөя, Татарстанның болыннарын, яланнарын, урманнарын кочканда, суыктан, эчке суыктан туңып үлгән Тукайның фаҗигасын без һичбер вакыт хәтердән чыгармаячакмыз. Һичбер вакыт шул фаҗига өчен еглаудан күземезне алмаячакмыз. Чөнки Тукай фаҗигасы - безнең фаҗигамыз, чөнки Тукай фаҗигасы - милли фаҗигамыз. МИРЗАЛАРЫМЫЗ Безнең мирзаларымыз - элгәредән рус мәктәпләрендә укып килгән интеллигентларымызның - үзләренең милли вазифаларыны тутыра алмаганнарында хәзер беркемнең дә шөбһәсе юк. Халкымыз мәгарифкә, гыйлемгә иң мохтаҗ вакытта, халкымыз бөтен тарафыннан томаланган кара болытлар астында һавасызлыктан тончыгырга җитешкән чакта шул халыкның өстенә басып тора торган мирзалары, укыганнары шул фаҗиганы күрмәделәр, дөресте, күрә алмадылар. Шул йөдәгән, йончыган халыкка барып, үзләрендә кирәкмәгәнгә сакланып тора торган гыйлем, мәгариф нурыны аз гына да сибә алмадылар. Бер тарафта халык йөдәде, йончыды, авыруыннан коты очып акырды, бакырды. Икенче тараф шул авыруга ярый торган даруны кулына тотып, халыкка арты берлән әйләнеп, эш юкка эч пошу авыруына сабышты. Шуны язар өчен эт артыннан, рус галәменең былчырагы артыннан чапты. Тончыгучы халык нәзакәт берлән генә "мирза әфәнде, бик авырыйм, ярдәмдә булынсана" диярлек тәрбия күрсәтә алмады. Мирза әфәнде дә: "Ник соң монда бу кадәр сасы, ник соң бу һавасызлык, тукта, тор әле, элгәре тәрәзәне ачыйк, аннан соң авыруны карармыз, йә әле, бисмилләәһир-рахмәәниррахим", дип, тәрәзә ачарлык халкына мәхәббәт күрсәтә алмады. Тамырларыннан бер кан ага торган, бер бабаның, бер ананың балалары, бер тарихның үксезләре берсе бер якта эшләүче юкка ярлыланды, фәкыйрьләнде, искедән калган бабалар байлыгыны базарга чыгарып бетерде, икенчесе эшләргә урын юкка, белгәннәрене тормышка чыгарырга җае юкка бар көчене, куәтене йә юкка борды, яисә, рус галәменә кереп китеп, аның хезмәтенә мохтаҗ түгел халыкка көчләп-көчләп куәтене бирмәкче булды. Алар аны ят күрмәсен өчен, исемене Пётр итте, Фёдор итте. Үзенең татарлыгыны яшерде. Руслар алдында алардан да русрак күренергә тырышты. Шуны күреп, теге халык тагы курыкты, тагы ныграк тәрәзәне томалады. Ишектән, тишектән җен-пәри кермәсен өчен, тишектошыкны аятьләр укып сызды, тагы ятты. Һава бөтенләй бетте. Өй эчендә торырлык калмады, бик күп кеше һавасызлыктан авырып китеп, саташа башлады. Бик күбесе башларының уйлар куәтене югалттылар, кайберсе, шул тончыгуга чыдый алмаенча, пәриләр, җеннәр керсә керсен дигән кебек, ачудан тәрәзәне тибеп ваттылар. Кечкенә төнлек тәрәзәсеннән аз гына һава керде, аннан өйнең тышы күренде, тәрәзәнең янынук килгәннәре тыштагы яктан үзләренең агайэнеләрен - мирзаларны - күргәч, тагы татарчалашып: "Килеңез, килеңез, ишекне ачыңыз, тончыгалар, тончыгалар", - дип кычкырды. Уйламаганда ишетелгән шул тавыш мирзаларга ят тоелды, кайберсенең ачуыны китерде, шул тавышны ишеткәндә, йөзенә аңлаган галәмәт чыкканны күрше руслары күреп, моның татарлыгында шөбһә итмәсеннәр дип, тагы ераграк китте. Кайберсенең күңелендә шул әче тавыш вөҗдан газабы уятты, ул йөзе, чырае сытылып, тегенең янына килеп: "Ә, аңладыңмы, егет, йә, тормыш өйрәттеме? Кил менә монда, йә ... тукта әле, нишлик... йә...хәзер әйтәм. Син бик тупас, дорфа. Фу! Фу!... Бераз нәзакәткә өйрән соң?" Халык баласы шул дорфалыкларны, кимчелекләрне кабул итеп, мирзаларны юлбашчысы иттереп алга таба атламакчы булды, ләкин, элгәре ышанмау үзәккә үткәнгәме, ул беренче адымнан соң ук: "Кая алып барасың?" - дип сорады. Мирза, ул сөальне көтмәгәнгә, ык-мык килде. Халык аны читтә калдырып, үзе китте юл эзләргә, үзе сукмак сугарга тотынды. Моннан гомум өчен файда булдымы, зарармы? Улсы башка мәсьәлә. Аны ачып карау минем бу мәкаләдә тоткан ноктам түгел. Ләкин шунысы хәзер тәмам ачык мәгълүм: мирзаларда шул вакытта җитәрлек куәт булмаганга, укыган дигән халкымызда шул кайнаган халыкны, шашкан халыкны алып барырга куәт, халык аңлый торган юлны белү булмаганга, алар үзләренең юлбашчылык рольләрене үти алмаганнар, алар үзләренең бөлгәнлегене белдергәннәр. Шуннан соң гына берләшкән, тиң күрешкән шул ике бүлек бик тиз аерылдылар, бик тиз үз юлларына киттеләр. Хәзер бөтен татар хәрәкәтендә мирзалар йә бар, йә юк дәрәҗәсендә. Булганнары да үзләренең тоткан урыннарына муафыйк дәрәҗәдә роль уйный алмыйлар. Алар халык кешеләренең артыннан баралар, хәрәкәтнең койрыгында селкенәләр. Шул гайре табигый төсле күренгән роль бүлешү, төптән карасаң, бик табигый: халык теге вакытта мирзалар аларны ташлап киткән өчен, хәзер үзе аякка баса башлагач, аларны түренә утыртмыйча, алардан иске гөнаһларының үчен ала - бу шулай булырга тиеш иде, шулай булды. Ләкин асыл мәсьәлә анда түгел, асыл мәсьәлә - ник халык берлә укыган сыйныф берсен-берсе аңлашмас дәрәҗәдә аерылдылар, ник хәзер дә, арада коймалар җимерелгәннең соңында, берсенә-берсе шөбһәсез иттереп карый алмыйлар? Бездә бит боларның бер сыйныфы коллар, икенчесе бәкләр булмаган. Бездә бит крепостной право булмаган! Бездә бит боларның берсе - законның өстендә баш булып торган түрә, берсе - тегеләрнең камчысы төшәр өчен генә яратылган мәхлуклар булмаган. Шулай булса, шул зур аерманың сәбәпләре ни? Болар икесе ике төрле рухани гамилләрнең астында яшәгәннәр. Болар икесе дә бер-берсен аңламый торган, берсе-берсене истисна итә торган тәрбиядә үскәннәр. Халыкның бөтен эчке тормышы муллалар, суфиларның монополиясенә бирелгән, аларның рухани тәрбияләре сөннәтче бабайның шәҗәрәсе буйлап килгән, мирзаларның тәрбиясе, үсүе, идеаллары "Онегин" булуга таба борылган. Аларның рухани тәрбияләре рус әдәбияты, рус музыкасының кочагына атылган. Шул ике юлдан бара торган халык киткән саен ерагая барганнар, киткән саен аерыла төшкәннәр. Бер мәсләкнең ике завиясе берлә бара торган юлчылар кебек, кушылмаска, берләшмәскә дип киткәннәр. Ләкин шул ихтыярсыз аерылышуга чынлабрак карасак, шул бүленүне ике тарафта бетерергә тырышсак, бу яктан ары якка чыгарга күпер тапмас идекме? Шул күпер элгәредән булмаганмы? Булган. Моңгаенчага кадәр шул күпер ябылып торган булса да, хәзер инде халык тарафыннан ачылды. Ул тарафтан да ачылып, аннан да халыкның йөгереп бара торганына каршы-каршыга килү башланырга кирәк. Безнең әдәбиятымыз, безнең музыкамыз, безнең те атрымыз халкымызның тойгысы нечкәрү, халкымызның мәдәни шомалыгы арту, халкымызның төшенчәләре биегәюгә хезмәт итәчәк бу юлда, шөбһәсез, укыган сыйныфымыз, мирзаларымыз алда торырга, алда барырга кирәк иде. Шул мәсьәлә башлангач та, алар шуның уртасында, үзәгендә булырга тиеш иде. Консерваториядә укыган бер туташымызның музыкамызга хезмәте бөтен татар дөньясында чыга, үсә торган музыканың теориясен белмәүче музыка сөючеләрнең хезмәтләреннән әллә никадәр артык булачак. Театральный школа бетергән бер туташымызның театр башында булуы татар театрының әллә никадәр хиссиятен күтәрәчәк, татар типлары тудыруга әллә никадәр зур хезмәт итәчәк, тарих вә филология фәннәрен университетта бетергән бер мирзаның әдәбиятка якын торуы, шул юлда хезмәт итүе әдәбиятымызның әллә никадәр яңгы азык алуына сәбәп булачак, яңгы юлларга керүенә хезмәт итәчәк. Шунысын онытырга ярамый, бу күпер - соңгы күпер, бу кул сузу - соңгы кул сузу. Халык тарафыннан башланган шул эшнең дә үзләренә файдалыгыны теге тараф аңламаса, үзләренең шул бер бүлек булып торулары эчендә халыктан килгән таза, нык канны алырга ихтыяҗлары бар икәнен белмәсәләр, сәяси вә мәдәни хәрәкәтләремездә мәгълүб булган кебек, бусында да җиңеләчәкләр, арттан килә торган көчле халык балалары бу юлда да аларны таптап китәчәкләр. Аларның үскәннәре, яшәгәннәре татар тормышында һичбер эз калдырмаенча бетәчәкләр, китәчәкләр. Имтихан башланды. Ләкин мирзалар, укыганнарымыз арасында шул эшләргә ярарлык шул авыр вазифаларга кушылырлык кешеләр бармы? Аларда шул зур хезмәтләрнең йөген күтәрерлек мәгънәви көчләр, куәтләр бармы? Бу сөальләрне мин куймыйм, моны тормыш куя. Бу сөаль генә дә түгел, бу - имтихан! Шул имтиханны тоту-тотмау аларның киләчәктә татар тормышындагы рольләрен билгеләячәк, аларның урыннары түрдәме, ишек төбендәме, ишегалдындамы икәнне тәгаен итәчәк. Күпер ачык, юл иркен, боерсыннар! БЕЗНЕҢ ЮЛЫМЫЗ Киң Русиянең өлкәләренә җәелгән төрек-татар баласының без киләчәктә мәдәни бер милләт булып яшәвен күрәсемез килә. Күп миллионнарга саны ирешкән бу халыкны, мөселман динендә улдыгы хәлдә, каумиятен югалтмадыгы хәлдә, Аурупа мәдәниятен кабул итеп, шул мәдәниятне үз рухына сугарыр, шул мәдәнияттән үзенең хәятына кирәкле көчләрне сайлап ала белер дип ышанамыз. Киләчәктәге тормыш тартышлары элгәреге замандагыга караганда йөз мәртәбә, мең мәртәбә авыр буласын күземез берлән күреп торганда, иске замандагы кебек, үземезнең иске-москы мәгълүматымыз, иске-москы мәдәниятемез, чери башлаган йоламыз, черегән гадәтемез берлән генә күрше милләтләр алдында үземезне сакларга көчемез йитешүенә инанмыймыз. Күрше халыклар эчендә эреп бетмәс өчен, тирә-юнемездән дөбердәп килә торган Аурупаның мәдәнияте, гыйлеме, тиҗарәте, һөнәре, әдәбияты, музыкасы, фәхеше, ялганы, шарлатанлыгы алдында күмелеп калмас өчен, без күршеләремез коралланган корал берлән кораллануны лязем табамыз. Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез. Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип катгый итеп әйтәмез. Менә шул юлга хезмәтне милли хезмәт итеп таныймыз, шул юлда тырышып көч сарыф итүне җәмгыятькә хезмәт дип аңлыймыз, шул юлда сарыф иткән көчләрне, түгелгән гайрәтләрне тәкъдир итәмез. Шул юлда хезмәт иткән затны - кирәк ул бер мөгаллим булсын, кирәк ул бер мөдәррис булсын, кирәк ул малы берлән халкына хезмәт итә торган аңлы мөселман булсын, кирәк милли сәхнәсен тудырырга тырышучы бер артист булсын, кирәк милли моңны бүләк иттереп калдырырга тырышучы музыкант булсын, кирәк халыкның рухында исламиятнең нигезләрен ныгытучы имам булсын - безнең сафдашларымыз, безнең иптәшләремез, безнең берлән бергә баручы юлдашларымыз дип беләмез. Кулымыздан килгән мәгънәви көчне аларга бирергә тырышамыз, эчемездән генә булса да аларга рәхмәт тавышларын әйтеп торамыз. Ләкин шул милли гаягә омтылганда, шул милли киемне төзәтергә тырышканда, ямауга куелачак материалларны без бик нык күздән кичерү, милли күздән кичерүне лязем табамыз. Шуның өчен бара торган юлымыздагы һәммә борылгычларда, юлның һәммә аерылышларында туктап торып, кайсысы безнең максатка илтә, кайсы кара урманга кертә, кайсы караклар, качкыннар оясына төртелә дип тукталып торамыз, торырга мәҗбүрият хис итәмез. Шуннан соң юлның матураеп ком сибелүенә карамаенча, юлның буендагы утыртылган агачларның матураеп, күләгә биреп тору ларына гына кызыкмаенча, бабайлар кайдан йөрделәр икән, ничек хәрәкәт иттеләр икән дигән уйга төшәмез. Аларның исләрен иснимез, аларның тарихи вакыйгаларын хәтерлимез. Күз алдымыздагы Касыйм ханнары, мирзаларының рус князьләренең бармак ишарәләре берлән хәрәкәт итүләре, Казан халкының җиңгелгәннән соң, керпе кебек бөтәрләнеп ятып, үз эчендәге куәт берлән генә, күршеләргә һичбер төрле таянмаенча, үзен үзе саклавын хәтерлимез. Шуннан соң чыккан нәтиҗәләрне күздән кичерәмез. Касыйм мирзаларының халыкларына иткән хезмәтләре - Казан, Әстерханны руска алып бирүе... Казанның иткән хезмәте - үз эчендә үзен үзе динендә, үз милләтендә саклап килүе. Тарихның башка сәхифәләрен ачамыз. Күз алдымызга төрек йилкәсенә арка таянган Багдад хәлифәте, чит мәмләкәтләргә арка таянган төрекләрнең әхраре фиркасе, дахили идарәсендә күрше кавемнәрнең ишарәсе берлә йөрүче милләтләр килә. Нәтиҗә һәммәсендә дә бер. Шуннан үземез өчен бер фикер чыгарамыз: безгә үземезнең мәдәни яшәвемездә үз көчемезгә генә ышанырга кирәк, үз халкымызның гына матди-мәгънәви көче берлән барырга тырышырга кирәк. Менә шул ноктадан карап, без күршеләремезнең карагруһларына арка таянып эшләргә теләгән бүлекне, халыкны иң әүвәл хата итә дип, юлыннан чәвермәкче буламыз. Шул юлда гыйнад итсә, тискәрелек күрсәтсә, халкыбызга хыянәт итә дип ышанамыз. Казан тирәсендәге муллаларның, үрәдник-фәлән берлән танышып, донослы юлга кертеп йибәрүләрен, сагыяләрен без милли җинаять итеп хисаплыймыз. Безнең бер милләт булып яшәвемезгә дошман даирәләргә арка таянып, иптәш булып мәйданга чыгарга теләгән фиркаләргә, бүлекләргә сатлык-хаин дип ышанамыз, иман итәмез. Шундый бозыклыклар халык арасында җәелмәсен өчен, аларны мөмкин кадәр баштан ук бетерергә тырышамыз, чит көчкә таянып түгел, халкыбызның милли аңына таянып, шуларның дошман көчләре, иң тугрысы, безгә дошман көчләрнең кораллары икәнен күрсәтергә, аңлатырга тырышамыз, шуны аңлатуны үземезнең милли бурычымыз дип ышанып эшлимез. Безнең фикеремезчә, әле безнең милли могадәләмез савыгып йитмәгәнгә, милли күземез үткерләнеп өлгермәгәнгә, һәрбер хәрәм эшне кычкырып әйтеп, халыкның дикъкатен җәлеп иттерүне лязем табамыз. Без, әле халык үзенең аңы берлән кайсысы яхшы, кайсы ярыйсысын, кайсысы начар икәнен аерып бетерерлек хәлгә килмәгәнгә, халыкның шул аңын бутый торган һәрбер хәрәкәтне тәнкыйть итәмез. Белгәнемезне әйтәмез, гыйнад иткән кешеләрнең алган юллары милли юлга зарарлы икәнен кычкырып әйтүдән һичбер тартынмыймыз. Шуның өчен милли агачымызның тамырын кисәргә җыелган берничә хаиннең балтасына, кемгә генә сап булырга теләсә дә, аның былчырак максатка хезмәт итүен белдерәмез, игълан итәмез, халыкны агяһландырыр өчен шулай итүне үземезгә лязем табамыз. Шул эшләрне һичбер кешегә шәхси дошманлыктан яисә бербер төрле зурмы, кечкенәме матди мәнфәгать артыннан эшләмимез, милли идеалымызны саклау өчен лязем дип ышанганга, вөҗданы миллиямезнең кушуы буенча эшлимез. Милләтемезнең киләчәге алдында өстемезгә фарыз булган бурычны үтимез. Киләчәк буынның ләгънәтеннән котылыр өчен, хәзерге буынның саңгырау колагына азан кычкырамыз. Әлхәмделиллаһ, моңганчы караңгы көндә дә, карлы-бозлы ягъмур яуганда да без азан вакыты йиткәнен онытмадык. Аллага шөкер, нинди авыр көннәрдә дә дошман көчләре алдында тибелеп-сыгылып, милли рәзаләт япмадык. Халкымызга иманымыз - алган юлымызның тугрылыгына иманымыз безне киләчәктә дә шул сәфаләт, рәзаләттән сак лаячактыр. СЪЕЗДЛАР АЛДЫНДА Бу көнге номер гәзитәмездә бердән ике съездның игъланы басыладыр. Берсе - бөтен Русия мөселманнарының съезды, икенчесе - мөгаллим, мөгаллимәләр съезды. Боларның икесе дә - безнең мәдәни, сәяси тормышымызда бик зур урын тоткан ике бүлегемезнең съездларыдыр. Боларның икесенең дә иткән мөзакәрәләре бөтен Русия мөселманнары өчен фәүкылгадә әһәмиятледер. Боларның икесенең дә чыгарган карарлары - Русия мөселманнарының хәятларына, бөтен тамырларына кадәр тәэсир итәчәк карарлардыр. Шуның өчен бу ике съездга да зур дикъкать белән хәзерләнү, зур көч белән кушылу - әһле булган һәр мөслим, мөслимәнең бурычыдыр, вазифасыдыр. Иң әүвәл мөслимәләр съездын алыйк: моның никадәр зур икәнен, бу съездның никадәр әһәмиятле икәнен сөйләп торасы бармы? Бар шул. Бу никадәр бәдиһи булса да, сөйләп торасы бар шул. Һәркемгә мәгълүм: безнең төрек-татар хатыны һичбер вакыт изелеп, кол булып тормаган. Безнең бабайларымыз, Урал елгасын үтеп, атларын йөздереп, Иделне кичеп, Аурупага аяк басканда, Аурупадагы бөтен халыкларга үзләренең баһадирлыкларын танытканда, алар белән бергә, безнең әбиләремез дә бар иде. Безнең батыр бабаларымызның янында, бер адым калмаенча, алар да хәрәкәт итәләр иде. Карпат таулары йомры тояклы төрек атының аяк астында тапталганда, Балкан таулары төрек угланнарының сукмаклары белән бизәкләнгәндә, саф башында безнең хатыннарымыз, кызларымыз да бергә иде. Искиткеч баһадирлык белән үзенең флагын күтәрер өчен никадәр тырышса да, рус гаскәре аяк эзен күрмәгән Маҗарстанда төрек байрагы җилбердәгәндә, төрек-татар хатыны ире, угылы белән бергә иде. Русиянең бөтен вилаятләрен татар гаскәре биләгән чагында, Русиянең бөтен әтрафында татар кануны хөкемен йөреткәндә, татар-т өрек хатыны ире белән бергә иде. Кайгысында, шатлыгында бергә иде. Сугышында, солыхында бергә иде. Казан ханлыгы заманында татар хатыны ире белән бергә гаскәр иде. Ире кебек бергә идарә башында иде. Ире кебек хан да иде. Казанның соңгы гакыллы ханнары Сөембикә булса, Казанның кальгә өстендә, кальгәсе эчендә дә руслар белән сугышкан, актык канына кадәр сугышканнар да татар хатыннары иде. Ирләре белән бергә шәһит булган татар хатын баһадирлары иде. Казан мәгълүб булып, русларның залим түрәләре итмәгән җәбер, кылмаган золымны калдырмаганда, татар хатыны ире белән бергә иде. Ул ире белән бергә төрмә дә күргән, җәбер дә күргән, ире белән бергә дар агачына да асылган иде. Шуның өчен дә төрек-татар хатыны һәрвакыт үзенең вазифасы башында була белгәнгә, төрек-татар хатыны, һәрбер авырлык алдында башын имәенчә, иманын зәгыйфьләндермәенчә, Алланың боерганын күрергә разый булганга, күргәнгә, без бер милләт булып, без бер дин әһеле булып яши алган идек. Хатыннарымыз, аналарымыз, әбиләремез безнең милли барлыкларымызны үзләренең җаннары, тәннәре белән саклап килә алганга, килгәнгә, без аерым бер мәдәният белән яши торган миллиятләремезне саклый алдык. Аларның ныклыклары аркасында рус диңгезендә эреп бетмәдек. Аларның солбиятьләре аркасында христиан галәмендә изелеп юк булмадык. Хатыннарымыз безне сакладылар, безнең гореф-гадәтләремезне, безнең җолаларымызны, безнең милли симамызны сакладылар. Безнең телемезне, безнең көемезне, безнең моңымызны кара көннәр, йолдызсыз төннәр арасыннан өстерәп килделәр. Бу көн әдәбиятымыз мәйданга чыкса, бу көн музыкамыз, көемез юлга салынса, бу көн телемез әдәби хәленә китерелсә, боларның иң төп хезмәтчеләре, боларның иң баш каһарманнары - хатыннарымыздыр. Алар шул милли, мәдәни хезмәтне бөтен тарафтан килгән салкын, суык җил искәндә эшләгәннәр, алар шул вазифаны золымҗәбернең иң модадагы вакытында, мөселманнарны мыскыл итү, тәхкыйрь итүнең түрәләр кашында иң файдалы бер кәсеп итеп танылган вакытында эшләгәннәр. Ләкин вазифа, бурыч әле аның белән генә бетмәгән. Татартөрек хатыны алдында тагы зур бурыч туган. Ул да - хөр Русиядә хөр гражданка булу, була белү. Хөр Русиядә үзенең хокукы өчен хөрчә тартышу, үзенең истикъбале, үзенең киләчәге өчен хөрчә бина төзү. Менә шул мәсьәләләрне мөзакәрә өчен, шул мәсьәләләр хакында карар чыгарыр өчен, менә шул мәсьәләләр хакында бергәбергә эшләр өчен, шул Русия мөселманнарын бер байрак астына җыяр өчен, мөслимәләр Казанда съезд ясыйлар. Хөр Русиядә хөр мөселман хатыннарының урыннарын тәгаенләр өчен, аның хокукын билгеләр өчен съезд ясыйлар. Моңарга сөенмәскә мөмкинме? Русиядәге мөселманнарның киләчәген парлак күрәсе килгән һәрбер кеше яртымыз булган хатыннарымызның шул мәдәни, сәяси адымнарына сөенмәскә мөмкинме? Русия мөселманнарының өстенә төшкән зур сәясәт йөген хатыннарымыз да, тартышыр өчен, бергә җыелуларына, бергә тартыр га тырышуларына сикерә-сикерә шатланмаска мөмкинме? Чын мөселман кешегә, йөрәгендә төрек каны тибә торган, тамырларында бабаларның хәләл каны ага торган төрек-татар угылына мөмкин түгел шул зур туй алдында биемәскә, мөмкин түгел. Без дә бөтен саф күңелле мөселманнар белән бергә, без дә бөтен хәләл канлы төрек-татар угыллары-кызлары белән шул зур эшкә сөенәмез. Алдан ук эштәге ханымнарымызны тәбрик итәмез. Алдан ук аларга муаффәкыять телимез. Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр съезды роле кечкенәмени? Моңанчыга кадәр татар-төрек дөньясының рухын ашландыручылар кемнәр иде? Моңанчыга кадәр төрек-татар баласына үзенең газыймәтле тарихын сөйләүче, үзенең парлак киләчәгенә өмидләндерүче кемнәр иде? - Мөгаллим, мөгаллимәләр иде. Авылларда, шәһәрләрдә мәктәпләр ачучы, бөтен караңгы почмакларда гыйлем шәмен яндыручылар кемнәр иде? - Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. Кара көч белән тартыша-тартыша, ачлык-мохтаҗлыкта изелүчеләр, тирә-юньдәге кара пәрдәне үтә алмаенча туңып үлүчеләр, чахоткага эләгеп, чәчәк вакытларында шәһит булучылар кемнәр иде? - Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. Залим түрәләрнең, дуңгыз инспекторларның, ахмак чиновникларның капризлары, хөкемнәре белән авылдан-авылга куылган, өлкәдән-өлкәгә сөрелгәннәр кемнәр иде? - Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. Менә хәзер шулар безнең мәдәни, милли хезмәтчеләремез, тарихның өстләренә йөкләгән мәсьәләләре хакында съезд ясыйлар. Үзләренең хокуклары хакында, үзләренең укытулары, тәрбияләре хакында киңәш мәҗлесе ясыйлар. Моңанчыга кадәр халкымызны гыйлемле, белемле итеп торган остазларымыз, хәлфәләремез, мөгаллим, мөгаллимәләр киләчәк тормышта, хөр Русия тормышында яшь буынны ничек тәрбияләү хакында съезд ясыйлар. Элгәреге караңгы көннәрдә үз вазифаларын үти белгән мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, кояш чыгып, көн яктыргач, ничек эш башлау хакында программа төзиләр. Залим, җәбер идарә астында вазифалары башында була белгән мөгаллим, мөгаллимәләр яңгы дөньяда саф башында булырга ашкыналар, милли нигезне тудыруга беренче ташны салу мөсабәкасынә үз өстләренә төшкән бурычны үтәр өчен чабышалар. Рәхим итеңез! Мәктәп-мәдрәсә сезнең хезмәтеңезне көтеп тора. Киләчәк буын сезгә таба өмид күзен текәп тора. Бөтен халыкка игълан ителгән хөррият безнең мөселманнар өчен фәгыйлияткә чыгып урынлашуында сезнең шифалы кулларыгызга карап тора. Яңгы гына күтәрелгән милли хәрәкәт байрагы җилбер-җилбер җилбердәсә дә, күтәргән агачы ныгуны, шуны ныклап йиргә утыртуны, милли тупракка утыртуны сездән көтеп тора. Бөтен эшеңезгә муаффәкыять телимез. Милли хезмәтеңездә рухаи без дә сезнең белән бергә! ГАБДЕЛКАЮМ НАСЫЙРИ (Тууының 100 елы мөнәсәбәте илә) Шималь төрекләренең фикерләү рәвешенең үзгәреше, схоластик бер фикердән аурупача бер фикергә алышуы өчен Каюм Насыйри көрәшкән XIX гасырның икенче яртысында Идел-Урал буйларының милли һәм иҗтимагый вазгыяте гаять катлаулы иде. 1552 елда югалтылган бәйсезлек белән бергә шималь төрекләренең зыялылар катламы да бетерелгән, байлары, галимнәре, мирзасы кылычтан уздырылган һәм бөтен дәүләт оешмалары, диваннары таркатылган, җамигъ мәчет-мәдрәсәләре җимерелгән, сәяси генә түгел, хәтта дини оешмалар коруга һәртөрле киртәләр куелган иде. Шундый сәбәпләр аркасында халык тулысынча җитәкчесез ташланган. Русиягә каршы гасырлар буенча дәвам иткән баш күтәрүләр өчен "юл ачыла". Милләтнең икътисади көчен бетерү өчен, шималь төрекләре аристократиясенең җирләре бары тик христианлыкны кабул итү шарты белән генә үзләренә кайтарылган, шул рәвешчә аристократиянең бер өлеше, христиан динен кабул итеп, халыктан ераклашкан, христианлыкны кабул итмәгән өлеше, мал-мөлкәте тартып алынып, икътисади яктан көчсезләндерелгән, сәяси хокуклары да юкка чыгарылып, гади халык - крестьяннар дәрәҗәсенә төшерелгән иде. XVII һәм XVIII гасырларда госманлы падишаһлары үз ватандашлары булган рум (грек), болгарлар һәм әрмәннәргә төрекләрдән артыграк хокук һәм төрле ташламалар биргән бервакытта рус идарәсе Идел-Урал төрекләрен бөтен мәдәни хокуклардан мәхрүм итеп, аларны тулысынча руслаштыру, христианлаштыруны максат иткән иде. Моны тормышка ашыру өчен, патша хакимияте алдында Идел-Урал буйларында зур миссионер җәмгыятьләре корылган һәм хөкүмәт куәте белән, җәбер һәм басым ясау сәясәте белән йөз меңнәрчә төрек христианлаштырылган иде. Хәтта Казан ханлыгының мәркәзе булган Казан шәһәренең төрек-татарлары үз шәһәрләрендә яшәү хокукларыннан да мәхрүм ителгән иде. Бу җәбер һәм изү милләтнең рухына гаять тискәре тәэсир ясаган һәм, милләтнең аякта калуы өчен, яшәешен дәвам иттерү өчен, ул кара-каршы сугыш һәм көрәш башлап җибәрергә мәҗбүр була. Русларның ул заманнарда алып барган сәясәтләре христианлаштыру булганы өчен, халыкта христианлыкка каршы нәфрәт хисе уянган, нәтиҗәдә ислам диненә тартылу көчәйгән. Мәмләкәттә дини оешмалар җимерелүе һәм мәдрәсәләр наменә һичбер шәй юкка чыгарылганы өчен, табигый, халык, бәйсезлеген саклап калган кардәш төрек кабиләләренә сыенып, Төркестан һәм Бохара мәдрәсәләрендә алган белем һәм мәгърифәтне үз ватанына алып кайткандыр. XVII һәм XVIII гасырларда исә Бохарада тулысы белән Урта гасырларга хас карашлар һәм схоластик фикерләү рәвеше хөкем сөргәнлектән, болар Идел-Урал буйларына да зәһәрле җимешләр алып кайта башлаганнардыр. Дин әһелләре, халыкның үз арасыннан чыкканлыгыннан һәм дин наменә русларга каршы актык көрәшкә әзер булганлыгыннан, халык арасында олы хөрмәт казанган һәм бик тиз халыкның әйдәп баручы лидеры булгандыр. Ләкин шул ук вакытта үзенең ялгыш фикерләрен дә халыкка тарата башлагандыр. Бөек Катерина, Көнчыгыш сәясәте өчен, аеруча Кырымны кулга төшерер өчен, Идел-Урал төрекләренең диннәрен, ягъни исламны канунан таный, һәм дини оешмага - Оренбургта мөфтилек оештыруга һәм Казанда мәчет бинасына, һәм Казан төрекләренең шәһәргә әйләнеп кайтуына рөхсәт бирелгәндер. Бу ташламалардан күбрәк файдаланган голәмә сыйныфы булган, һәм болар гади халыкның уй-фикерләренә хаким булганнардыр. Аксөяк катлавы, кыйблаларын рус галәменә борганы өчен, гади халык белән мөнәсәбәтләрен саклап һәм халыкка җитәкчелек итә алмагандыр. Катеринаның биргән хокуклары белән Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге халкы икътисадән файдаланган һәм сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган. Ул вакытларда Русия дәүләтенең идарә итү рәвеше феодаль бер рәвештә булганлыктан, крестьяннарның зур бер өлеше аксөякләр сыйныфының колы һәм крепостной крестьян булганлыктан, бу бөек авыл халкының бернинди дә икътисади әһәмияте юк иде. Сәүдәгәрләр сыйныфы исә күпсанлы сыйныф иде. Мәйданы буш булган Казан сәүдәгәрләре, Русиянең Төркестан һәм Кытай белән булган кәрван сәүдәсен тулысы белән үз кулына алып, зур байлыкка ия була һәм милләтне дә баета башлагандыр. Авылларда - мәчетләр, шәһәрләрдә мәдрәсәләр ачып, халыкны тулысы белән дини бер оешмага бәйләгәндер. Бу оешмаларның рухын шул Төркестаннан әйләнеп кайткан схоластик рухлы галимнәр булуыннан, милләтнең дәвами яшәешенә русларның руслаштыру хәрәкәтен тоткарлау сурәте илә ирешкән булса да, алар халыкны тәрәккыяткә һәм бөекләтүгә таба алып бара алмаганга күрә, халык ул вакытлардагы Аурупа, хәтта Төркиядәге гыйльми һәм фәнни тәрәккыяттән мәхрүм калдыргандыр. Севастополь җиңелүе Русиядә зур фикри агым ачкан, рус аристократиясе мәмләкәте реформалар уздыруның "яшәү һәм үлем мәсьәләсе" булганын аңлаган, һәм Александр II нең реформалары дәвере башлангандыр. Бу агым, әлбәттә, рус матбугатында бәхәсләргә сәбәп булганлыктан, руслардагы гаребчелек һәм консерватизм юнәлешләренең чагылышы Казанга кадәр киткәндер. Бүген тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте илә телгә алынган Габделкаюм ән-Насыйри русларның "милли юл эзләнешләреннән" тиешле гыйбрәт алган һәм бу фикерне Идел-Урал буе халкына төшендереп, милләте өчен дөрес юнәлешле тынычлыкка куйгандыр. Тәрбияне һәм гыйлем алуны схоластик мәдрәсәләрдә алган, чыгарма буларак, шул ук русча да белем алган бу егет тирәсендә бер яктан - гади халыкка Урта гасырларга таба юнәлешләр биргән дин голәмәсе катлавы, икенче тарафта милләттән һәм диннән бихәбәр булган, тулысынча руслашкан мирзалар булган иде. Боларның һичберсе, игътибарын җәлеп итә алмаганы өчен, [ул] карашларын аурупача фикерләү чыганагы булган Казан шәһәренең бер тарафына, Истанбулча әйтелгәндә, Казанның Бәйогълуына таба юнәлтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Истанбулны Истанбул һәм Бәйогълу өлешләренә бүлгән күперләр бер яңа, модерн фикерләрне Урта гасыр фикерләреннән ничек аерып куйган булсалар, Казандагы Болак каналы өстендәге күперләр дә шул ук хезмәтне башкаралар иде. Ләкин Казандагы Бәйогълу белән Истанбулдагы Бәйогълу арасында зур бер аерма бар иде. Истанбулның Бәйогълу халкы күпчелеге - Аурупадагы маҗаралардан, бер төркем җинаятьләрдән качып котылу өчен күчеп килгән төрле милләтләргә караган бер космополит төркемдер. Бу төркемдәге халык турында Клод Фаррер тагы да әйбәтрәк аңлатма биргәндер. Хәлбуки Казандагы Бәйогълуда 1804 елыннан бер университет барлыкка килгән, монда бер губерниянең мәгариф идарәсе тупланган, һәм хакыйкый рус галимнәре эшли башлаган. Үзен борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен бу университетка мөрәҗәгать иткән яшь Каюм анда төрек дусты Радлов, азәрбайҗанлы мөдәррис Казыймбәк белән таныша. Болар илә озын-озак сөйләшүләр, аралашулардан соңра, Габделкаюм ән-Насыйриның үз юлы булгандыр. Ул да - миллиятне саклап, Аурупа мәдәниятен кабул итеп, Аурупа рәвешендәге фикерләүне кабул иттерү. Бу теләккә ирешүне максат итеп куйган Габделкаюм әнНасыйри эшкә керешкән. Фәкать Казаннан Аурупага таба эшләячәк гыйльми, фикри сәяхәтнең юлларын табу өчен, бик зур авыр лыкларга очрагандыр. Үз милләтенең дәвамлы яшәешен, мәңгелеген максат итеп куйган бу беренче хәрәкәтендә голәмә сыйныфының тәэсирендә калган халык тарафыннан [ул] кимсетелә, һәм аңа "Рус Каюм" дигән исем дә тагыла. Бер яктан, халыкның яшәү рәвешен яңа нигезгә корырга теләгәнгә күрә, руслашкан космополит мирзаларда да ярдәм-яклау күрмәгәндер. Бу авырлыкларга карамастан, Габделкаюм ән- Насыйри ярым гасырга якын булган гомерен бу максатка ирешүгә багышлаган һәм, бернинди ярдәм, уңай караш тоймыйча да, эшчәнлеген дәвам иткәндер. Габделкаюм ән-Насыйри, халык арасындагы хорафатларга чик кую максаты илә, астрономия фәненә нигезләнгән мәгълүматларны эченә алган календарьлар бастырып чыгара башлаган, һәм бу эшне утыз елга кадәр дәвам иттергәндер. Моннан тыш халык арасында аң-белем тарату өчен бер гәзитә дә нәшер итәргә омтылыш ясап карагандыр. Ләкин хөкүмәтнең бу эшне башкару өчен рөхсәтен ала алмагандыр. Габделкаюм ән-Насыйри мәктәп һәм мәдрәсәләрнең үзгәртеп кору эшен дә башлаган һәм Аурупа мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең (математика, медицина, тарих, география һ. б.) дәреслекләрен җирле төрек шивәсенә тәрҗемә итеп бастыргандыр. Каюм ән-Насыйри русча белем алу тарафдары булганлыктан (ул вакытларда халык арасында русча белем алу хәрәм санала иде), русча грамматика һәм русча-татарча сүзлек төзегәндер. Тормышының алдагы елларында, өммәттән милләткә әверелдерү өчен, тарихка, риваять, легендаларга, аеруча телгә булган ихтыяҗны әйбәт аңлаган һәм шул сәбәпле "Ләһҗәи татари" исемендә төрекчә бер сүзлек китабы мәйданга килгән, һәм иске әкият, хикәя һәм халык җырларын туплаган "Фәвакиһел җөләса" исемле зур әдәби әсәр иҗат иткәндер. Габделкаюм ән-Насыйриның хезмәте гаять уңышлы булып чыга. Ул башлаган реформалар юлында Һади Максуди, Шакирҗан Таһири кебек педагогия галимнәре җитешкән һәм мәгариф өлкәсендә Каюм башлап җибәргән үзгәртеп кору хәрәкәтен дәвам иттергәннәр, уңышларга ирешкәннәрдер. Ләкин бу уңышлар Габделкаюм ән-Насыйриның олыгаюы һәм хәтта үзен күрергә килгән укучыларны таный алмау вакытларына туры килгән. Каюм укучысына: "Мин ялгыз гына эшләгән вакытларда сез кайларда идегез? Хәзер исә әсәремнән файдаланыргамы килдегез?" - дип, ризасызлык белдерә. Шул сәбәп белән шималь төрекләренең XIX гасыр ахырына һәм XX гасыр башларындагы Ренессансы һәм Яңарышы дәверендә Габделкаюм ән-Насыйри дөньяви булган сурәттә хәрәкәт иткән һәм яшьләргә ярдәм итә алмагандыр. Киресенчә, консервативларча яңа ысул белән укытуга каршы көрәш ачкандыр. Каюм Насыйри кырык ике китап белән берничә тәмамланмаган кулъязмалар калдыргандыр. Мәктәп китаплары бүген үзләренең әһәмиятен югалтсалар да, "Ләһҗәи татари"ы, "Фәвакиһел җөләса"сы Каюмның йөзенче туган елы билгеләнгән вакытта да кыйммәте сакланган әсәрләр булып калды һәм, төрек милләте яшәгәндә, Каюмның хатирәсе илә бәрабәр мәңгегә калачак. Төрек теле икегә аерылган: көньяк һәм төньяк-көнчыгыш сөйләшләре. Беренче өлешенә Төркия төрекләре, Русия вә Иран азәрбайҗаннары керәдер. Икенче өлешнең башлыча кабиләләре: үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кара кыргызлар, татарлар, башкортлар, нугайлардыр. Беренче төркем белән икенчесе арасындагы сөйләш аермасы - соңгы гасырларда мәйданга килгән бер мәсьәлә түгелдер. Моннан бер мең ел элеккеге тарихи дәверебездә бу икелек бар иде инде ("Диване лөгатет-төрк" әсәрендә бу аермалар турында сөйләнелә). Бу бүленеш - географик яктан "көньяк" һәм "төньяк" дигән атамадан хасил булган ясалма бүленештер. Чөнки төрек кавемнәрнең иң ерак төньякта яшәгән Алтай татарлары бүген, Себер татарларыннан бигрәк, Анатулы төрекләренә якын бер диалект белән сөйләшәләр, ә Добруҗада яшәгән төрекләр диалекты, киресенчә, Анатулы диалектыннан күбрәк, Табул өлкәсендә яшәгән төрекләрнең диалектына якындыр. Бу сөйләш һәм диалект (шивә) аерымлыкларына игътибар итмичә, бу кабиләләрнең телләре - уртак бер төрек теледер. Мәсәлән, үсемлек һәм хайван исемнәренең күпчелеге уртак булган кебек, көндәлек тормышта кулланылган фигыльләр дә шулай ук уртак. Бөтен кабиләләр өчен морфология һәм синтаксис кагыйдәләре дә уртактыр. Һичбер кабиләнең телендә мөзәккәр һәм мөәннәс аермасы юк. Һәр кабиләләрнең диалектында (шивәсендә) күплек билгесе "ләр"дер. Бөтен кабиләләрнең диалектында сингармонизм кагыйдәсе гомумидер. Моннан башка Адана вилаятенең бер авыл кешесе Казан вилаятенең бер авылына бара калса, башта атналар дәвамында, аңлашу өчен, бераз кыенлык чигәчәк. Ләкин берничә ай үткәннән соң, тулысы белән бер Казан татары кебек сөйләшә башлаячактыр. Һәм, киресенчә, Себернең Кызылъяр вилаятендә яшәгән бер төрек, Конья яисә Манисага киткән очракта, берничә ай эчендә тулысы белән телне өйрәнә алачактыр. Беренче дөнья сугышы вакытында Русиядә әсир төшкән гаскәриләрнең төньяктагы төрек авылларында җиңел генә аңлаша алулары бу фикерне күп тапкырлар исбатлыйдыр. Ләкин Истанбулда яшәгән бер хәрби офицер төньякта яшәгән төрекнең телен аңлауда, үзбәкчә сөйләшүдә авырлыклар белән очрашачак. Бу авырлыклар Истанбулда яшәгән хәрбинең телендәге гарәпчә һәм фарсыча сүзләр барлыкка китергәндер. Ике сөйләш арасында, морфология һәм синтаксис күзлегеннән, кечкенә генә бер аерманың булуын кире какмыйбыз. Моның иң ачык мисалы итеп фигыльләрнең төрләнешен китерергә мөмкин. Мәсәлән, "килмәк", "китмәк" фигыльләренең хәзерге заманда төрләнеше көньяк диалектында "киләйурым, киләйурсың, киләйур; китәйурым, китәйурсың, китәйур" булса, төньяк диалектында - "киләм, киләсең, килә, китәбез, китәсез, китәләр". Икенче әһәмиятле мәсьәлә - кайсыбер әйтелештәге аермалыклардыр. Мәсәлән, көньяк диалектында гарәпчәнең "фәтхә"се кеби сузык авазны белдерү өчен кулланылган ә төньяк диалектта тулысы белән и гә әйләнгән. Көньякта - "сән", төньякта "син", "гәл", "гил" кеби. Кайсыбер тартык авазларның әйтелешендә дә аермалыклар бар. Мәсәлән, көньякта т хәрефе язылып та, [д] итеп укылган сүзләр төньяк диалектта һәрдаим [т] булып кала. Көньякта [в] авазы төньякта [б] булып килә. Мәсәлән, Анатулы төрек телендәге "вар, вирдем" сүзләре төньякта "бар, бирдем" шәкелендә әйтелә. Кайсыбер сүзләрнең мәгънәләре дә бераз үзгәргән. Мәсәлән, "япмак" төньякта "капамак" мәгънәсендә кулланылыр. "Уйнамак" көньякта "танец итмәк" мәгънәсендә кулланылган кеби, төньякта "икеләнмәк" димәктер. Мондый кечкенә һәм әһәмиятсез аермалыклар, әлбәттә инде, бу диалектларның мөстәкыйль бер тел булулары фикеренә каршы килми, һәр телдә дә мондый үзгә аермалыклар бар. Төньяк француз диалекты белән Марсель диалекты арасындагы булган аерма боларның аерым бер тел булуын ачыкламаган кеби, безнең телләребездәге кечкенә диалект аермасы да әһәмиятле түгелдер. Фәкать төрек теленең башына килгән фәлякәт телнең үзендә, яисә кабиләләрнең кайсыбер сүзләре төрле-төрле әйтелешләрендә, яисә сүзләргә башка төрле мәгънә бирүләрендә түгелдер. Телебез башка телләрдән үтеп кергән сүзләр, чит телләрнең тәэсирендә калып, диалект һәм сөйләш аермалыклары моның нәтиҗәсендә тагы да тирәнләшкән. Төрекләр Анатулыга, Азәрбайҗанга килгән вакытта, гарәпләрнең, иранлыларның камил телләре, камил әдәби телләре бар иде. Үзгәлекне саклауда һичбер фанатизм көченә ия булмаган төрек зыялылары бу телләрнең тәэсире астында калганнар. Гарәп һәм иран әдәбиятыннан алынган фикерләрне, әсәрләрне төрекчәгә тәрҗемә итә башлаганда, шул ук сүзләр һәм кәлимәләрне куллана башлаганнардыр. Гарәп һәм фарсы сүзләрен бары тик аерым-аерым итеп кенә түгел, ә сүзтезмә буларак куллана башлаганнар. Гарәп һәм фарсы кагыйдәләренә капитуляцион хокук биреп куллана башлаганнардыр. Еллар үтү белән чит телләр тәэсирендә калган көньяк сөйләшенең Истанбул теле тулысы белән төрек рухын югалткандыр. Шималь диалектларының географик халәте телнең чиста сакланып калуына берникадәр ярдәм иткәндер. Ләкин үзбәк кабиләсенең теле фарсы теле тәэсирендә калган һәм Урта гасырларда Бохара кебек төрек галәменең гыйльми мәркәзе булган бер шәһәрдә рәсми һәм гыйльми тел тулысы белән фарсылашкандыр. Төрек кабиләләре гарәп һәм иран илләреннән никадәр еракта яшәсәләр, төрек теленең үзлеген, чисталыгын саклап калуда шулкадәр уңышка ирешкәннәрдер. Хәзерге вакытта төрекчәнең иң әйбәт сакланып калган төркеме - казакъларның, кыргызларның аралашулары төрекчәдер. Идел-Урал буе төрекләре телләренең үзлекләрен гарәпчә һәм фарсының тәэсиреннән саклап кала алсалар да, соңгы гасырда башка бер чит телнең тәэсирендә калдылар. Ул - рус теледер. Идел-Урал төрекләре (татарлар, башкортлар, нугайлар) 1552 ел дан башлап руслар изүе астында яшәргә мәҗбүр калганга күрә, 400 елга якын ул территориядәге төрки телләр дә әкренәкрен рус теленең тәэсирендә калдылар. Махсус рәвештә мәркәздән - Казаннан, Бакчасарайдан ерак, рус галәменә якын булган кабиләләр өчен бу фәлякәт арткан һәм куркыныч хәлгә килгән. Мәсәлән, Литва татарлары телләрен тулысы белән югалтканнардыр һәм җирле белоруслар телендә сөйләшә башлаганнардыр. Идел елгасының югары өлешендә һәм мәркәздән еракта калган Кострома өлкәсе төрекләре дә шул ук хәлдә калганнар һәм ана телләрен рус теле белән алыштырганнардыр. Нижний Новгород, Тамбов, Пенза өлкәсе төрекләренең хәле дә бик мөшкелдер. Болар да телләрен югалта башлаганнар. Бу һәлакәт Кытай Төркестанында кытай теле кабул итү, Иран Азәрбайҗанында фарсылашу, Әфганстанда әфганлашу рәвешендә дәвам итә. Русия төрекләре арасындагы милли уяныш хәрәкәте бу фәлякәтне бетерү юлында бик күп тырышты. Кыска бер вакыт эчендә барлыкка килгән әдәбият һәм яңа мәктәпләр төрекләрне руслашудан берникадәр саклаган. Ләкин, кызганычка каршы, бу милли хәрәкәт тулысы белән үз максатына ирешеп өлгермичә, рус инкыйлабы башланып китте. 1917 елгы рус инкыйлабының беренче көннәрендә Русиядә яшәгән бөтен кабиләләрнең вәкилләре, милли мәсьәләләрне хәл итү өчен, зур бер конгресс оештырганнар иде. Төрек сүзенең әйтелеше бары тик Мәскәүдә оештырылган шул конгресста рәсмиләштерелде, һәм бу конгресста булып узган бөтен сөйләшү-бәхәсләр һәм алынган карарлар төреклек нигезендә булып узды. Уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләсендә конгресс кабул иткән карарда түбәндәгеләр әйтелгән иде: "Башлангыч мәктәпләрдә уку кабиләнең үз телендә алып барылырга тиеш, урта һәм югары уку йортларында уку-укыту һәм тәрбия исә бөтен төрек кабиләләренә уртак югары төрки телдә булырга тиеш" диелгән иде. Моннан соң дәвам иткән бөтен көрәш юлыбыз миллият һәм төркичелек нигезләрендә дәвам иткәндер. Азәрбайҗанда (мөсавәтче) һәм шимальдә (төрекче), Казакъстанда (Алаш Урда) һәм Кырымда (истикъляль) фиркаләре милли хәрәкәт байракларын үз кулларына алганнар. Бу төрекчелек хәрәкәте аерым кабиләви хәрәкәтләрне җиңеп, төрекчелек бөтен кабиләләр өчен бердәнбер кыйбла рәвешен алды. Кызганычка каршы, вакыйгалар төрекчелек юнәлешенең үсешенә, алгарышына киртә булды. Төрек кабиләләре, бер-берсеннән бик ерак урнашканга күрә, сәяси хәрәкәтләрне идарә итә алырлык бер мәркәз оештыра алмадылар. Төрекчелек юнәлеше, һәр җирдә аерым-аерым көрәш алып барырга мәҗбүр калганга күрә, җиңелүгә дучар булды. Һәм һәр кабилә үзе генә, ялгыз калды. Бу төр сәясәтләр тагын берничә ел дәвам итсә, берникадәр вакыттан соң ул җирләрдә яшәгән төрекләрне бер-берсеннән ераклаштыру өчен кулланылган ысулларның милли үзенчәлегебез өчен зарарлы нәтиҗәләр бирүе мөмкиндер. Бу төр куркынычлар Иранда да бардыр. Иранның хәзерге яңарыш тарафдарлары азәрбайҗан төрекләре булуына карамастан, Иран Азәрбайҗаны белән Русия Азәрбайҗаны арасында булган чик бер халыкны тулысы белән икегә аерган. Моның нәтиҗәсендә Иран Азәрбайҗаны белән Русия Азәрбайҗаны арасында бүген зур бер аерма барлыкка килде. Патша заманында яңа азәрбайҗан матбугаты Иран Азәрбайҗанында зур бер теләк һәм кызыксыну белән укыла иде. Баку, Гәнҗә матбугаты Иран Азәрбайҗаны өчен һәрвакыт юл күрсәтүче булып тора. Иран революциясе елларында бу матбугат мөһим бер роль тоткан һәм, Иран тәрәккыятенә хезмәт итеп, Иранда төрекчелек фикерләренең таралуына сәбәп булган. Рус Азәрбайҗанының кыйбласы һәрвакыт Төркия булганга күрә, Баку матбугаты Иран Азәрбайҗанына да Төркиягә таба юл күрсәтә иде. Бу төр хәрәкәт дәвам иткән булса, Азәрбайҗан төреге белән Анатулы төреге арасында мәдәни берлек барлыкка килер иде. Бу исә, үз чиратында, сәяси берлек нигезләрен барлыкка китерер иде. Азәрбайҗанда идарә коммунистларның кулына күчкәннән соң, рус изүеннән арыган-талган, туйган Иран Азәрбайҗаны, үзенең яңа бер куркынычлар белән очрашачагын күреп, аңлап, иранлыларга таба йөз тотарга мәҗбүр булды, һәм: "Без иранлы, азәрбайҗан түгел!" - дип аваз салырга, кычкырырга мәҗбүр булды. Моннан файдаланырга тырышкан Иран бюрократиясе азәрбайҗанлыга: "Син азәрбайҗан түгелсең, син иранлысың. Син сөнни түгел, шигый!" - дип кычкыра башлады. Төрек телендә белем алу бетерелде, һәм бүген Иран Азәрбайҗанында фарсы теле куәтләнде һәм куәтләнүен дәвам итәдер. Әфганстан исә, Төркестаннан килгән большевизм юнәлешеннән үзен саклап калу өчен, Мәзари Шәриф тарафларында төрекчә дәрес биргән мәктәпләрнең ачылуына киртәләр кора һәм төрек кабиләләре арасында әфганчылык сәясәтен алып бара. Кытай Төркестанында да вазгыять мөшкелдер. Мондагы беренче милли хәрәкәтләр шималь төрекләре тарафыннан башлатылды. Мәшһүр Казан галимнәреннән Габдулла Буби әфәнде Голҗада хатынкызлар өчен беренче педагогика училищесын ачып җибәрде һәм башка шәһәрләрдә күп санда мәктәпләр ачты. Ләкин мондагы хәрәкәт мөстәкыйль рәвештә дәвам итү өчен гыйльми һәм фәнни мөмкинлекләргә ия булмаганга һәм бу хәрәкәтнең таянычы булган Идел буйлары да авыр хәлдә булганга күрә, бу милли хәрәкәт сүнә башлады. Кытай хөкүмәте, үзен большевизм пропагандасыннан саклап калу өчен, төрек галимнәренә һәм төрек мөгаллимнәренә үзенең чикләреннән үтеп керүне тыйды. Төрек галәменең күпчелек өлешендә бу фәлякәтләр дәвам иткән очракта, вакытлыча безнең күзләребез бары тик Төркиядә иде. Икенчедән исә, Төркия, Төркия булудан бигрәк, Госманлы императорлыгы һәм мөселман хәлифәте дә иде. Дөнья сугышында катнашуы исә төрекчелек фикеренә түгел, ә исламчылык идеалларына таба юнәлгән иде. Төрек гаскәрләре Чанаккаладан соң Мисырга таба хәрәкәт итү өчен туплана. Кавказ чикләре исә буш кала. Бу сәбәпләр аркасында Көнчыгыш чикләрдә яшәгән төрекләр рус казакларының һәм әрмәни күңеллеләренең золымы астында калырга мәҗбүр булды. Дөнья сугышы вакыйгалары күрсәтте ки, ислами берлек, исламчылык фикере - хакыйкатән һәм тормышка ашуы мөмкинлегеннән бик ерак, госманлылык исә вакыты күптән узган бюрократия фикере, имеш. Азатлык сугышлары - дәүләтне яшәтә белгән яңа фикер, төреклек һәм төрекчелек фикере, имеш. Госманлы императорлыгының һәм ислам хәлифәтенең таркалуыннан соң, яңа Төрек республикасы барлыкка килде һәм дөньяга хак хәятны исбат итте. Үзенең милли максаты, милли идеаллары тирәсендә тәрәккыятен һәм үсешен башлатып җибәрде. Бу инкыйлаб, бер яктан, эчке фикер юнәлешенең нәтиҗәсе булуы кеби, тышкы сәяси хәлләргә дә ияргәнгә, яңа җөмһүрияттә императорлык һәм хәлифәлек фикерләре кайсыбер кешеләрнең уй-фикерләрендә яшәве дәвам иткәнгә күрә, төрекчелек идеалы башка фикерләрне тулысы белән бетерә һәм җиңә алмады. Госманлылык һәм исламчылык юнәлешләре хәрабәләреннән ватанчылык туды. Ватанчылар исә төрекчелек фикерен бөтен Анатулыга таратыр га теләделәр, һәм Анатулыдан читтә яшәгән төрекләр белән һич тә кызыксынмадылар. Шөкер, бу ватанчылык Төркиядә бик алга китә алмады. Төркия җөмһүриятенең эчке сәясәтендә төрекчелек зур урын тотты, һәм җөмһүрият төрекчелек нигезендә корылды. "Төрек учаклары" да җөмһүриятнең нигезле көчләре арасына кертелде. Җөмһүрият төрек мәдәниятен үзенең канаты астына алды, һәм бөек төрекчелек фикере өчен киң көрәш мәйданын ачып җибәрде. Милли чикләр тышында калган төрекләрдә милли фикер бүгенгә кадәр әле тиешле нәтиҗәләр бирмәсә дә, орлыклар анда яшәүче төрекләрнең йөрәгенә салынган, һәм милли барлыгыбызның иң-иң мөһим гамәле булган төрек теле яши, үсә һәм үсешен дәвам итәчәктер. * * * XIX гасырның азакларында төрек зыялыларына төрек берлеге фикере килде. Русия төрекләре арасында төрек берлеге фикере русларның Госманлы императорлыгында яшәгән славян халыкларын үзенең канаты астына алуга каршы реакция буларак мәйданга килде. Төрек галәменең мәркәзендә урнашкан Кырым ярымутра вы төрекләре XVI гасыр башларында төньяк төрекләре белән көнь як төрекләрен берләштерү өчен күп көч куйды. Боларның бер угылы булган Исмәгыйль бәк Гаспринский "Фикер берлеге, тел берлеге" шигаре белән бөтен кабиләләр тарафыннан аңлашылырлык бер телдә "Тәрҗеман" гәзитәсен нәшер итә башлады, һәм бу гәзитә утыз еллык нәшрият тарихы дәвамында шул төрки берлек фикерен җәелдерү өчен хезмәт итте. Ләкин бу вакытларда Төркиянең идарәсе төреклек хисләреннән тәмам мәхрүм булган Габделхәмитнең кулында иде.Фикер һәм сүз хөрлеге катгый бер рәвештә тыелган булганга күрә, Кырымның бу авазы Төркиядә көчле тәэсир ясамады. Ул вакытларның төрекчеләре Нәҗиб Гасыйм бәк, шагыйрь Мөхәммәд Әмин бәк, Әхмәд Мидхәд әфәнде, Әхмәд Хикмәт бәк һәм башкалар төрекчелек хәрәкәтенең мәмләкәттә таралуына ярдәм итә алмадылар. Төркиянең рәсми һәм рәсми булмаган бөтен матбугаты иске рухта һәм телдә басылып чыгуын дәвам итте. Төркиянең госманлы шагыйрьләре, әдипләре - Габделхак Хәмите, Халит Зыясы, Тәүфикъ Фикрәте, Җәнаб Шиһабетдине рухи һәм мәгънәви яктан төрек рухыннан, төрки фикердән бик ерак булган әдәби әсәрләрен төрекчәгә тулысы белән чит булган госманча язарга дәвам иттеләр. Шуңа күрә дә төрек яшьләренең милли тәрбиясендә юнәлеш бирүче көч була алмадылар. Беренче Төркия ихтиляле дә төрекчелек фикеренең җәелүенә бик ярдәм итә алмады. Киресенчә, Төркиянең зыялы төркеменең күпчелеге госманлылык, исламчылык юнәлешләренә әһәмият биргәннәре өчен, төрекчелек юнәлеше бик аз үсеш алды. Телдә дә бу юнәлешнең тәэсире бик аз булды. 1909 елда Истанбулда төзелгән "Төрек оешмасы", 1910 елда барлыкка килгән "Төрек йорты" журналы, болардан соң барлыкка килгән "Төрек учаклары" төрекчелек фикерен, телне төрекләштерү мәсьәләсен күтәреп чыксалар да, төрекчелек юнәлеше, башка мәмләкәтләрдәге милли юнәлеш кеби, беренче урынга чыга алмады, һәм мәмләкәтнең эчке һәм тышкы сәясәтендә, кирәк халыкка һәм кирәк хөкүмәткә, үзенең фикерен тиешле рәвештә аңлата алмады. Төрекчелек юнәлеше белән бер үк вакытта исламчылык, госманлылык һәм ватанчылык юнәлешләре дә яшәүләрен дәвам иттеләр. Нигездә, төрек зыялылары арасында төрекчелек хакында дүрт фикер бардыр. Беренчесе - төрек кабиләләренең һәрберен аерым бер милләт итеп кабул итү, кабилә исемен милләт исеме буларак кабул итү һәм кабиләнең телен мөстәкыйль тел буларак кабул итү. Элек Русиядә яшәгән кабиләләрнең руслашкан морзалары бу фикердә торалар иде. Рус хөкүмәте, рус халкы да бу фикернең тарафдары иде. Госманлылык юнәлеше тарафдарлары да мәсләк ягыннан руслар белән уртак фикердә иделәр. Икенчесе - төрек кабиләләренең кайсыберләрен төреклек белән бернинди мөнәсәбәте булмаган башка халыклар эченә кертү. Бу фикернең тарафдарлары Иран азәрбайҗанлылары арасында бик көчле җәелеш тапкан. Быел Берлинда "Без төрек түгел, иранлымыз" дигән идеяне яклап нәшер ителгән ике рисалә бу фикерне чагылдыра. Өченче фикер - төрек кабиләләренең берсе яисә берничәсе төрек булуны кабул итә, ә калган башка кабиләләр монгол, финугор булуны дәгъва итә. Бу фикер элек вакытларда Төркиядә дә бик таралган иде. Бу фикер буенча азәрбайҗанлылар да фарсы асыллы булып чыга. Шималь төрекләре, төркестанлылар - монгол, финугордыр. Истанбулның иске журналистларыннан "Тасфире әфкяр" гәзитәсенең баш мөхәррире, мәрхүм Әбүззыя Тәүфикъ бәк - бу буш, ялган фикерне алга сөрүче, ә Сөләйман Назыф бәк фикернең атасы ("имам әгъзам"ы) иде. Дүртенче фикер - бөтен төрек телендә сөйләшкән кабиләләрне, боларның монгол, фин, рум, фарсилар белән булган бәйлелекләрен игътибарга алмыйча, төрек итеп кабул итү һәм боларның телләрен, диалект һәм сөйләш аермалыкларына карамыйча, бер тел итеп кабул итүдер. Бөтен дөньяның тюрколог-галимнәре бу соңгы фикердәдерләр. Аурупаның тюрколог галимнәре - Айдын төреге белән Тәбриз төреге, Сәмәрканд төреге, Бакчасарай һәм Казан төреге арасында аерма күрми. Боларның төрек һәм телләренең төрек теле булуында һич тә шик юктыр. Ләкин Идел буйларында, Төркестанда, Азәрбайҗанда, Төркиядә бу фикернең дөреслегенә шөбһә иткән зыялылар хәзер дә бар. Һәм үзләренең хаталы булуларын хәзер дә яшермиләр. Ләкин тел белеме, тарих төрек кабиләләрендә үсеш алган саен, бу дүртенче фикернең тарафдарлары артачактыр. Киләчәктә тәмамән башка милләтләр тарафыннан ассимиляцияләнмәгән бөтен төрек кабиләләренең барысы бу фикерне кабул итәчәкләр һәм бу фикерне үзләренең тормыш максаты итеп кулланачаклардыр. Хәзер без - төрекчеләр - бүгенге төрекчелек вазифасын ни рәвешле күз алдыбызга китерәбез? Бүген нәрсә эшләргә телибез? Безнең максатыбыз - төрек берлегедер. Ләкин безнең теләгебез - бөтен төрек кабиләләре өчен уртак бер мәдәният, гомуми бер мәдәният барлыкка китерү. Моның өчен бердәнбер юл - телебезне берләштерүдер. Тагы да дөресрәге, безнең максатыбыз - аз гына белем алган кешеләр дә аңлар дәрәҗәгә килгән, югары үсеш алган гыйльми һәм әдәби төрек телен барлыкка китерү. Француз теле көньяк, төньяк һәм бретань диалектларына бүленсә дә, гомуми бер француз теле барлыкка китерүе кеби, алманнарның Плат Дойч, Бавар, Пруссия, Саксония диалектлары булуына карамастан, бөек алман ("Hoch Deutsch") теле барлыкка китерелгән. Гарәпләрнең, гарәп телендә берничә сөйләше булуын игътибарга алмаганда, бер әдәби гарәп телен барлыкка китергәннәре кеби, безгә дә, төрек кабиләләре арасындагы сөйләш һәм диалект аермаларына әһәмият бирмичә, югары бер төрек теле барлыкка китерергә кирәктер. Башка милләтләрнең диалект аермаларына әһәмият бирмичә, камил бер әдәби тел барлыкка китерү юлында гамәлләрен күздән кичергән очракта, беренчеләрдән булып, әлбәттә, гыйльми, әдәби мәркәз өчен тырышлыклары күзәтелә. Французларның әдәби тел барлыкка килү, Парижның гыйльми һәм әдәби мәркәз булып формалашуында Парижның кечкенә кабилә мәркәзләреннән тагы да куәтле булып бөтен әдәби, гыйльми көчләрне үзенең тирәсендә туплый алуында Сорбонна университетының роле бик зур. Алманиядә дә шундый ук хәл. Пруссиянең гыйлем, гыйрфан әдәбияты бөтен кечкенә кабилә хәрәкәтләрен җиңеп чыккан. Берлин бөтен кабиләләрнең әдипләре, мөхәррирләре, ша гыйрьләрен җәлеп итәрлек көчкә ия булган. Бу гыйльми мәркәзләрнең шул ук вакытта сәяси булулары һәм милләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен милли максатлар тирәсендә туплый алулары, икесенең дә милли максатларга хезмәт итүләре бу эшне бик тә җиңеләйткән. Безнең дэ хәрәкәтебез бу юлда булырга тиеш һәм булачактыр. Безнең дә гыйльми, әдәби мәркәзебез бөтен халыкларның бөек гыйльми һәм әдәби көчләрен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә көчле булачак, һәм шул мәркәз тирәсендә бөтен кабиләләрнең гыйльми һәм әдәби хәрәкәтләре т упланачактыр. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә без төрекләрнең вазгыяте бик тә авыр. Чөнки элеккеге вакытларда төрек галәме бик тә зур иде. Буның өчен булачак мәркәз белән бөтен төрек дөньясы арасында географик ераклык бик тә зур булганга күрә, бу хәрәкәтнең мәркәздән тирә-якка таралуы өчен озак вакыт кирәктер. Икенчесе, кызганычка каршы, мәркәзебезнең тирә-якка җибәргән гыйльми һәм әдәби нурларының төрек илләрендә таралуына каршы һәрвакыт тышкы киртәләр чыгып торды, һәм бу киртәләр, кызганычка каршы, дәвам итәчәктер. Истанбул яисә Әнкараны мәркәз итеп кабул итсәк, Истанбулда, Әнкарада милләтне борчыган вакыйгаларның, бер хәрәкәтнең төрек рухын сеңдергән яисә тетрәндергән әдәби бер әсәрнең, бер театрның Казанга, Сәмәркандка, Тәбризгә, Мәзаре Шәрифкә, Алма-Атага, Әстерханга, Бакчасарайга барып җиткәнчегә кадәр атналар, айлар үтәчәктер. Моннан башка, һәр тарафта бу хәрәкәт дошман милләтләрнең цензурасы аша узачактыр. Менә мондый сәяси киртәләр, безнең төрки берлегебез өчен авырлыклар чыгарып, хәзергә кадәр безнең югары бер тел барлыкка китермәвебездә роль уйнагандыр. Шуңа күрә дә Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан төрекчеләр төрек милләтенең тәрәккыяте һәм үсешен күздә тотып, ике төрек мәдәнияте барлыкка киләчәктер, һәм төрек теле, төньяк һәм көньяк дип аталып, икегә аерылачактыр, һәм ике мәркәз тирәсендә кардәш, ләкин төрле-төрле үсеш юлы булган ике төрек мәдәнияте барлыкка киләчәк, дип уйлыйлар иде. Бу фикер ул вакытларда хыял түгел иде. Бу тормышыбыздагы чынбарлыктан чыгарылган бер хөкем иде. Истанбул көньяк төрекләренең мәркәзе булгандыр. Бу мәркәз тирәсендә бөтен Анатулы, Кырым, Азәрбайҗан тупланган һәм тупланачак. Русиядә, Идел буйларында, яңа мәркәз барлыкка килгәндер. Бу мәркәз - бик яшь һәм шул ук вакытта күп эшләгән Казандыр, һәм ул соңгы егерме биш-утыз ел эчендә Русиядәге бөтен төрекләрнең мәгънәви мәркәзенә әверелде. Бөтен фикри хәрәкәте, бөтен гыйльми хәрәкәте башта Казанда барлыкка килә дә соңыннан Төркестанга, Казакъстанга, хәтта Кытай Төркестанына да барып җитә. Казан бөтен төньяктагы төрек өлкәләренә гыйльми, фәнни-әдәби китаплар бирә. Казан бөтен төрек кабиләләренә мәктәп нигезләрен эшли, укытучылар җибәрә. Казан бөтен төрекләргә меңнәрчә, йөз меңнәрчә дәрес китаплары әзерли. Казан милли театр куя, милли музыканы барлыкка китерә. Боларның бөтенесен бөтен кабиләләргә тарата. Казан татар теле - чыгтай шивәләренең иң искесе һәм иң эшләнгәне. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар өчен иң якын тел. Шуның өчен дә бу дәвердә Русия төрекләре арасында Казан мәркәз булачак, андагы кабиләләрнең телләреннән тупланган уртак бер әдәби тел барлыкка киләчәктер. Бу мәркәз шәһәр һәм өлкәгә булу игътибары белән, бәлки, Төркестанга күчәчәк, Сәмәркандта, Ташкентта берләшәчәк, ләкин чыгтай диалекты нигез буларак сакланачак дип әйтелә иде. Һәм моның дөреслегенә ышанычыбыз зур иде. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы һәм аннан соң барлыкка килгән большевиклар революциясе безнең бу фикеребезгә балта чапты. Иң башта Истанбул, шөбһәсез, көньяк төрекләренең мәркәзе булу көчен югалтты һәм югалтуын дәвам итә. Истанбул матбугаты һәм Истанбулдагы нәшрият бүген Төркиянең бөтен гыйльми, әдәби, сәяси хәрәкәтләренә җитәкчелек иткән көч булудан бик еракта. Еллар үтү белән, бу вазгыять Истанбул өчен зарар китерә башлаячак. Якын киләчәктә Истанбул Төркиянең һәм Анатулының бер порты булып кына калачак. Алмания өчен - Гамбург, Франция өчен Марсель нәрсә булса, Истанбул да Анатулы өчен шул ук булачак. Ләкин гыйльми, әдәби, сәяси мәсьәләләрдә фикерен, уйларын Төркиягә һәм бөтен төрек галәменә тарата алу көченнән мәхрүм калачак. Төркиядә хәзер яңа бер мәркәз барлыкка килә. Ул мәркәз көннән-көн үсәчәк. Ул мәркәз Төркиянең йөрәгендә урнашканга күрә, андагы бөтен хәрәкәт, бөтен юнәлешләр төрекчә булачак. Соңрак Көньяк Төркиянең бу мәркәзе башка төрек кабиләләренә тагы да якынрак булганга күрә, рухан бу мәркәз көнчыгышка таба йөз тотачак. Өченче мәсьәлә, хәзер Русиядә төрекләр арасындагы иске мәркәз юк ителде. Казанның Идел буендагы бөтен гыйльми мәркәзләре тар-мар ителде, юкка чыгарылды, бүлгәләнде. Егерме биш-утыз миллион төрекнең бу гыйлем-мәркәзендәге мәктәпләр, матбугатлар, мәдрәсәләр, меңләгән китап нәшер иткән ширкәтләр ябылды. Казанның Төркестан, Казакъстан, Кытай Төркестаны белән булган сәүдә юллары тулысы белән киселде, икътисади көче бетерелде һәм бөтен оешмалар вилаять эчендә генә көчкә ия була башлады. Идарә итү тулысы белән кулыннан тартып алынды. Моннан тыш төрек иленең башка бер җирендә дә бер мәркәз барлыкка килмәде, барлыкка килү мөмкинлеге дә юк. Шуның өчен Русиядә яшәгән төрекләр мәркәздән мәхрүмнәр. Һәм бу вазгыять бу рәвеш дәвам итсә, алда мондый бер мәркәз оештыру да бик авыр булачак. Шуңа күрә дә төрек милләтләренең ике мәркәз тирәсендә тупланулары, ике әдәби тел барлыкка китерүләре бик тә авыр, бәлки дә, бөтенләй мөмкин булмас. Моның өчен төрек милләтенең зыялылары тел мәсьәләсендә бәхәсләшкән вакытта, унбиш ел элек кебек түгел, ә бөтенләй башка вазгыятьтә. Ул да - шулдыр: Сәяси һәм икътисади күзлектән, төрек милләте ике мәркәз оештыру сәләтлелеген югалткан. Югарыда әйтеп үтелгәннәрнең нәтиҗәсе буларак, бер генә мәркәз мәйданда калгандыр, һәм бу бер мәркәз, мөстәкыйль буларак, төрекчелек максатына таба бара алырлык хәлдә. Шуңа күрә дә ике мәркәз кору һәм, ике әдәби тел барлыкка китереп, ике мәдәният кору фикере турында сөйләшүнең кирәге бармыдыр? Юктыр. Моның өчен тарихның безгә биргән мөмкинлекләреннән файдаланып, бары тик бер мәркәз оештыра алачакбыз. Яисә бер мәркәз дә оештыра алмыйча, киләчәгебезне аңлы бер юлга юнәлтмичә, башка милләтләр эчендә эреп китәчәкбез, юкка чыгачакбыз, бетәчәкбез. Әлбәттә, төрекчелек моны кабул итәчәк түгелдер. Бу фәлякәттән, бәладән милләтне саклап калырга тырышачак. Моның өчен кирәк булган беренче мәсьәлә - үзебезнең максатыбызга ирешү юлында Төркиядә гыйльми, мәдәни, әдәби төрек мәркәзе барлыкка китерү тора. Бу мәркәз Истанбулдан никадәр ерак булса, госманлылык тәэсиреннән дә шулкадәр ераграк калачак. Никадәр Анатулының көньягында булса, Азәрбайҗанга һәм Төркестанга рухи яктан һәм аралык ягыннан да якынлашачактыр. Шуңа күрә дә төреклекнең гыйльми, мәдәни мәркәзенең Әнкарада, Сиваста, Эрзерумда оештыру читтә яшәгән төрекләр өчен дә файдалы булачак. Истанбул университетының Әнкара яисә Амасьяга күчерелүе төрекчелек юнәлеше өчен дә файдалыдыр. Ләкин, кызганычка каршы, Төркия тәмам солых дәверенә кермәве өчен, мондый мәркәз тагы да оештырылмады. Хәтта гыйльми мәркәзнең Истанбулда калуы яисә Анатулыга күченүе турында Төркиядә тагы да катгый бер карар юктыр. Ләкин бу хәзердә хәл ителергә, соңга калмаска тиеш. Бу мәркәз нинди нигезләрдә корылырга тиеш соң? Иң башта академия корылырга тиеш. Бу академия, гыйльми буларак, төрекчелек нигезләрен тикшерергә, өйрәнергә тиеш, һәм бөтен фәнни реформалар төрек телендә алып барылырга тиеш. Икенчесе, бөтен төрек кабиләләренең тел белгечләреннән, әдип ләреннән торган Төрки тел комиссиясен оештырырга кирәк. Бу комиссия, тел мәсьәләсендә тиешле карарлар алып, телне үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Бөтен кабиләләр өчен уртак булган сүзләрне, кәлимәләрне туплап, мөкәммәл бер сүзлек әзерләнергә тиеш. Өченче, бу юнәлештә эшләгән бер нәшрият барлыкка китерергә кирәк. Бу нәшриятның беренче вазифасы: ул бөтен төрек кабиләләрендә уртак булган легендаларны, хикәяләрне, әкиятләрне, халык җырларын төрек телендә бастырып чыгарырга тиеш. Дүртенче, бөтен төрек кабиләләре аңлый алырлык бер телдә төрек тарихы, географиясен бастырып чыгарырга тиеш, урта мәктәпләр өчен дәрес китаплары әзерләп чыгарырга кирәк. Бишенче, төреклек нигезләрен гыйльми һәм фәнни нигездә тикшерү, өйрәнү белән генә канәгатьләнмичә ("Төрек йорты" кеби), халык арасында фикер таратуны максат итеп куйган атналык яисә көндәлек бер төрекчә гәзитә бастырылырга тиеш. Алтынчы, бердәнбер мөстәкыйль Төркия дәүләте башка дәүләтләрдә яшәгән төрекләрнең милли рухларын саклап калу эшен үз кулларына алырга тиеш. Кирәк Милләтләр лигасында һәм кирәк Аурупаның иҗтимагый фикере каршысында төрек азчылык хокукларыннан мәхрүм ителмәве өчен тырышырга тиеш. Русиядә, Иранда, Әфганстанда, Кытайда яшәгән милләттәшләребезнең көчләп руслаштырылуы, иранлаштырылуы, кытайлаштырылуына каршы катгый чаралар кабул итәргә тиеш. Төрек зыялылары үзебезнең киләчәк мәсьәләсе илә бу юнәлештә аңлы рәвештә хәрәкәт итә башласа, кыска бер вакыт эчендә рухи яктан бер булган төрек кабиләләре тел буенча берләшәчәктер, һәм уртак төрек мәдәнияте тиз арада үсеш алачак. Моның нәтиҗәсе буларак, берлегебезнең нигез ташлары салынган булачак. Кызганычка каршы, моның әһәмиятен бүген аңлап бетерә алмасак һәм тиз арада хәрәкәткә күчә алмасак, төрек кабиләләренең зур өлеше якын бер арада руслашачак, фарсылашачак, кытайлашачак. Миллиятне югалтачак һәм, моның нәтиҗәсе буларак, киләчәкне һәм миллиятне саклый белгән өлеше дә үзенең тәэсири көчен югалтачак. Шуңа күрә дә төрек милләтенең акыллы, аңлы төрекченең вазифасы - бу мәркәзне оештыру өчен тырышу. Төрек яшьләренең вазифасы - бу төрки берлекне барлыкка китерү өчен, кабиләләрнең шивәләре, сөйләшләре белән мәшгуль булуда һәм төрле кабиләләрнең сөйләшләрен өйрәнүдәдер, берләштерүдәдер. ГАРӘП ҺӘМ ЛАТИН ӘЛИФБАЛАРЫН ЧАГЫШТЫРУ Төрек галәме гаять бөек мәгънәви инкыйлаб дәверен кичергәнгә күрә, әлбәттә, бөтен мәгънәви кыйммәтләрен яңадан күздән кичерү һәм аларның иске бәһаләрен яңадан бер тапкыр тикшерергә кую кирәк. Төрек мәдәнияте һәр тарафтан күгәрекләр белән капланган булганга күрә, бу тикшерү дә бик киң планда булачак һәм иҗтимагый тормышыбызның бөтен яклары, шул исәптән телләр дә, бу тикшерүдән узачак. Икътисадыбыз һәм мәгънәви кыйммәтләребез дә бу тикшерүдән, җентекләүдән читтә калмаячак. Моның өчен төрек галәменең һәр тарафында ашыгыч бер мәгънәви хәрәкәт дәвам итә һәм бөек төрек галәменең һәр кабиләсе - үзенең өлешенә төшкән вазифасын үтәүдә. Төркия төрекләре мөстәкыйль булганга күрә, башка төрек өлкәләрендә җитәрлек дәрәҗәдә булмаган мөмкинлек һәм шартлар тулысы белән Төркиядә бар. Матди һәм мәгънәви яңарыш өчен бернинди дә киртәләр юк. Шуңа күрә дә мәгънәви яңарыш юлында Төркиянең бөтен арыкдашларына юл күрсәтүе табигыйдер. Төрек милләте алдында хәл ителмичә, шактый соңга калынган берничә милли, мәдәни мәсьәләләр бар. Боларның иң зурысы - телне чистарту һәм имля мәсьәләләре. Без яшәгән дәвер - демократик бер дәвердер. Бөтен икътисади, сәяси, гыйльми эшләр халык белән бергә тормышка ашырылды. Бу - ярдәмнәре белән халык арасында арадашчы вазифасын тормышка ашырган органнарның иң күп эш күрсәткән дәвере, һәм бу арадашчы күрсәткән куәтнең иң зурысы, иң тәэсирлесе - шөбһәсез ки, халыкның теледер. Шуңа күрә дә инде халыктан куәт алган демократик хөкүмәтле бөтен милләтләр телләрен Урта гасырлардагы кебек кечкенә бер катлауга гына хезмәт итүдән коткарганнар һәм телләрен халыкларның иң гадие аңлар дәрәҗәгә китергәннәр һәм моннан бик зур файда алганнар. Милләтнең мөшкел вакытларында бөтен милли куәтләрен бер фикри юнәлеш тирәсендә тупларга һәм дәвамлы тормыш ыгы-зыгысында матди һәм мәгънәви көчләрне тиз арада сәфәрбәрлек хәленә куюның серен тапканнар һәм шуңа күрә дә Урта гасырларга хас бер мәдәният белән коралланган Шәрыкка каршы зур җиңүләргә ирешкәннәр. Төркия җөмһүрияте, Көнбатышның халыкчылык фикерен гаять аңлы рәвештә кабул иткәне өчен, бу халыкчылыкны бары тик сәясәт һәм икътисадта гына кулланмаячак. Төрек милләтенең мәгънәви байлыгын бөтен милләтнең куллана алырлык уртак малы итәр өчен гайрәт сарыф итәчәктер. Тагы да дөресе, дәүләтнең мәгарифен, гыйлемен, әдәбиятын, матбугатын халыкка таба хәрәкәт иттерәчәктер, һәм бу эштә иң зур ярдәмчебез - телебез, төрек телебез булуыннан, беренче буларак, бу тел мәсьәләсе мәйданга куелачактыр. Шуны да билгеләп үтәргә тиешбез ки, хәзер язган телебез дә төрек теле түгел. Бу - төрек милләтенең сарай тирәсендә тупланган азчылыгының берничә телләрдән (зәбаннардан, ләнгажлардан) алып уйлап чыгарылган бер акылсыз, жаргонлы бер телдер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бу телнең укучылары мәмләкәтебездәге игъдадия тәрбиясен тәмамлаган берничә мең кеше белән генә чикле, һәм бу тел бары тик милли арыкдашларыбызга түгел, асыл Анатулы халкына да тулысы белән читтер. Моның өчен халкыбыз белән зыялы катлау арасында мәгънәви мөнәсәбәтләргә ярдәмче, арадашчы булган телебезне халкыбыз өчен дә аңлашылыр дәрәҗәгә китерелүе табигый түгелме? Бу хакта бәхәс һәм тартышулар дәвере күптән узды түгелме? Ләкин шул телне халыкчан итеп үзгәртү, халыкны әдәбиятка, гыйлемгә тарту юлында мәктәп һәм тәрбия мәсьәләсенә килик. Авылларда ун мәктәп корып, боларның арасында бер әдип, бер язучының әдәбият галәменә карышмасы, шөбһәсез ки, телнең чистаруы дип ун ел кычкыруга караганда, тагы да файдалырак булачак. Ләкин мәктәпләребезне авылларга таба хәрәкәт иттергән вакытта, балалар тәрбиясе, белеме мәсьәләсе каршыбызга килеп баса һәм монда да хәзерге телебезнең авыл халкына яраксыз булуы мәйданга чыга; мөгаллим мөшкел бер вазгыятьтә кала, һәм авыл балалары да кирәк кадәр файдалана алмыйлар, һәм бу кимчелекләрне күргән мөгаллимнәребез һәрвакыт дөрес юл эзлиләр. Даимән авыл халкын иң кыска юлдан мәдәнияткә алып бару чараларын эзлиләр. Боларның бүгенгә кадәр эшләү тәҗрибәләреннән алынган нәтиҗәләр шулдыр: телебезне чистартырга, имлябызны үзгәртергә, әлифбабызны гамәли рәвешкә кертергә [кирәк]. Бу бөек юнәлештә һәрдаим фикер йөртәләр, эзләнүләр алып баралар. Ләкин мәсьәлә һаман да иске хәлендә кала. Кайбер фикер ияләре, бу мәсьәләләрне берьюлы хәл итү өчен, бөтен хәрефләребезне үзгәртергә кирәклеген күтәреп чыгалар. Кайберләре дә бездәге гарәп хәрефләрен үзгәртергә тиешле дип чыгалар. Шул ике юнәлешнең дә кирәк Төркиядә һәм кирәк милли чикләр (Төркия) тышындагы төрекләр арасында тарафдарлары һәм каршылары булганга күрә, без дә бу хакта үзебезнең фикеребезне уртага куярга телибез. Бүгенге көндә бөтен төрек галәме кулланган әлифба төрекләрнең милли әлифбалары түгел. Ислам диненең тәэсире белән, төрекләр, әкрен-әкрен үзләренең милли Орхон язуларыннан ваз кичеп, гарәп әлифбасын кабул иткәннәр. Гарәп теле өчен соң дәрәҗәдә туры килгән бу әлифба безнең төрек теленең ихтыяҗларына туры килми, һәм моның өчен, телебездәге кайсыбер махсус авазларга алмаш буларак, галимнәребез яңа хәрефләр уйлап чыгарырга мәҗбүр булганнар. Болар арасында иң күзгә ташланганнары - г, ң, җ, ч хәрефләредер. Бик күп кенә авазларыбызга туры килгән хәрефләр тагы да уйлап чыгарылмаганга күрә, имлялар буталчык бер хәлгә килгәннәр. Шуңа күрә дә ашыгыч рәвештә имля мәсьәләсе мәйданга килгәндер. Һәркемгә мәгълүмдер ки, әлифбаларда: 1) һәр авазга туры килгән махсус бер хәреф булырга тиеш һәм һәрбер хәрефнең бары тик бер авазны белдереп килүе кирәкле; 2) хәрефләр гади, укылышлы, язуы җиңел булырга тиеш; 3) типография һәм язу машиналары өчен хәрефләрнең уңайлы булуы шарт. Гарәп әлифбасы гарәп теле өчен бу шартларның күпчелеген үз эченә алганга күрә, бу хәрефләр гарәпләр өчен идеаль әлифбага бик якын һәм Җир шарының әлифбалары арасында, шөбһәсез ки, иң мөкәммәледер. Шуның өчендер ки, гарәп әлифбасы исламият белән бергә бөтен Шәрык милләтләренә гомум бер әлифба булгандыр. Безнең төрек теленә килгәндә, бу әлифбаның, табигый, бик күп кимчелеге бар. Бу кимчелекләрне күрсәтер өчен башта төрек телендәге авазларны күрсәтеп үтәргә кирәк. Безнең төрек телендә самит авазлар (консонанслар) - егерме икедер. Болар: [б], [п], [т], [җ], [ч], [ж], [с], [ш], [г], [къ], [кь] (латинчада каршылыклары юк), [л], [м], [н], [в], [е], [һ], [д], [р], [ф]. Сузык авазлар (вокализм) да тугыз: [а], [ә], [о], [ө], [у], [ү], [и], [е], [ы]. Төрек телендәге бөтен авазлар утыз бердер. Бу, нигездә, бөтен төрки кабиләләрнең телләре һәм диалектлары өчен уртак. Димәк ки, төрек телләрендә һәрбер сүзне дөрес язу өчен утыз бер хәрефкә ихтыяҗ бардыр. Бу көнгә кадәр безнең бу ихтыяҗыбызны гарәп әлифбасы ярдәмендә тәэмин иттек. Гарәп әлифбасының бөтен хәрефләре егерме сигездер. Ләкин егерме сигезнең арасында безнең телебездә һич тә авазлары булмаган хәрефләр бар: с, т, за, дад, зәл, ха, айн. Димәк ки, безнең гарәп әлифбасында үзебезнең тартык авазларыбызга бары тик унсигез хәреф бар. Тугыз сузык авазыбызга каршы да бары тик өч (әлиф, уау, йа) сузык хәреф бар. Бу рәвешчә, без унбер хәреф өчен каршылык таба алмаячакбыз. Иске дәвердә йомшак г, ң, п, ч, ж хәрефләре уйланып чыгарылганга күрә, кимчелек буларак, бары тик сузык хәрефләребез генә калган. Ягъни гарәп әлифбасын кулланган дәвердә без алты хәреф уйлап чыгарырга тиешбез (бөтен анализымны гарәп әлифбасы белән төрек әлифбасын аерма рәвешендә ясыйм). Мәсьәлә бу рәвештә кабул ителсә, хәзерге вакытта кулланылган әлифбаның шәкелен саклап, алты яңа сузык хәреф ясый алсак, төрек теленең, төрекчә сүзләрнең имлясы хәл ителгән булачак. Гарәп, фарсы сүзләренең язу ысулы йә иске телләрдәге рәвешен саклап калачак, йә дә сузык авазлар төрекчә язылачак. Икенче ысул - радикаль ысул булып, әлифбабызның уңнан сулга язу тәртибен үзгәртеп, сулдан уңга таба язу мөмкинлеге булган яңа бер әлифба кабул итәргә тиешбез. Матбугатта күп тапкырлар телгә алынган латин әлифбасы белән алмаштырырга мөмкин. Ул заманда түбәндәге проблемалар килеп чыгачак: латин әлифбасында егерме алты хәреф бар. Боларның егермесе тартык, алтысы исә сузык: у, u, о, i, е, а, х, w, z, g, у хәрефләренең каршылыгы безнең төрек телендә юк. Безнең телебездәге күп кулланылган [ч], [ш], [җ] авазларыбызга каршы бу әлифбада гади хәрефләр юк. Боларны да уйлап чыгару мәҗбүрияте хасил булачак. Димәк, латин әлифбасы безнең утыз бер авазыбызга каршы егерме бер хәреф бирәчәктер. Ун авазыбыз өчен хәреф юк. Шул хәлдә латин әлифбасы кабул ителсә, яңа латин әлифбасында ун яңа хәреф уйлап чыгарырга тиеш булабыз (ягъни [х], [ч], [җ], [къ], [гь], [кь] тартык авазларын белдергән хәрефләр кирәк) һәм дә дүрт сузыкка. Болар төрек сүзләре өчендер. Гарәпчә, фарсычасы күп булган Истанбул сөйләме өчен [с], [т], [дад], [зәл], [ха], [айн] авазларына каршы да тагын сигез яңа хәреф уйлап чыгарырга мәҗбүр булачакбыз. Шуңа күрә дә латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, көньяк төрекчәсе өчен өстәмә унҗиде яңа хәреф уйлап чыгару кирәк булачак. Матбага һәм язу машиналары өчен латин әлифбасын кулланган заманда шималь төрекләренә утыз бер кечкенә хәреф (юл хәрефе), утыз бер баш хәреф - барлыгы алтмыш ике, госманлы төрекчәсендә 38+38=76 хәреф кирәк булачак. Матбага хәрефләре бүгенге көндә шимальдә җитмеш тугыз шәкелдәдер (шималь төрекләренең бер белгече Габдрахман Бурнаши бу хәрефләрне илле алтыга кадәр киметкәне турында газеталарда укыдык. Ләкин ни рәвештә булганын күрә алмадык). Монда да түбән-югары шул ук рәвештә. Хәзер бу ике әлифбаны техник яктан чагыштырып караган вакытта, латин әлифбасы тагы да кулайрак кебек күренә. Аеруча матбага машиналары өчен уңайлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Латин әлифбасының безнең өчен күзгә ташланган иң зур кимчелеге - безнең бөтен ихтыяҗларыбызны үти алмавыдыр. Латин әлифбасы гарәп теле өчен һич тә туры килми. Безнең телебездә дә бик күп гарәп сүзләре булганы өчен, без авыр хәлдә калырбыз һәм имля мәсьәләсен бу рәвешчә һич тә хәл итә алмаячакбыз. Гарәп әлифбасы калса, ни рәвештә үзгәрешләр уздырырга кирәк булачак? Бу мәсьәләдә ислахчыларның фикере будыр: иң башта бөтен тәгълим-тәрбия китапларыбыз аваз методына нигезләнеп язылырга тиеш һәм бөтен төрек сүзләре аваз имлясына буйсынырга тиештер. Икенчедән, төрек әлифбасы гарәп әлифбасыннан аермалыдыр. Беренче елгы тәгълим китаплары бары тик төрекчә булырга тиеш. Өченчедән, гарәп әлифбасының шәкелен саклап, яңа сузык (тавышлы) авазларга хәрефләр уйлап чыгарырга кирәк. Дүртенчедән, матбага һәм язу машиналары өчен үзеннән соңгы хәрефкә кушылып языла торган, кушылмый языла торган һәм ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр рәвешенә кертергә кирәк. Беренче бүлектә күрсәтелгән төрек сүзләренең аваз имлясына иярергә тиешлеге мәсьәләсе, кызганычка каршы, Төркиядә әлегә кулланылмагандыр, һәм бөтен укыту ысулы гаять читендер. Ләкин бу шималь төрекләрендә һәм Кырымда тулысы белән кулланылган. Төркестан һәм Кавказларда кулланыла башлаган. Бу ысулны куллану нәтиҗәсендә уку-язуга өйрәтү соң дәрәҗәдә кулайлаштырылды. Русия төрекләре арасында укый-яза белүчеләр саны бик җиңел генә таралыш алды. Бу мәсьәләнең нигезләрен моннан утыз ел элек кырымлы Исмәгыйль бәк Гаспринский салып калдырды һәм "Хуҗаи сыйбиян" исемле бер әлифбасы белән Русия төрекләре арасында аваз методының нигез ташларын салды. Шимальдә бу юлда Һади Максуди, Шакир Таһири, Мөхетдин Корбанколый бәкләр бик күп көч сарыф иттеләр, һәм чыннан да, бу аваз методы тулысы белән мәмләкәттә таралуында үзләреннән өлеш керттеләр. Гарәп әлифбасының төрек әлифбасыннан аерылу мәсьәләсе дә читтәге төрекләр арасында күптәннән кабул ителгәндер. Андагы башлангыч мәктәпләрнең беренче сыйныф китаплары бары тик төрекчә сүзләрдән туп лангандыр. Төрекчә укып-яза белүдән элек барыннан да бигрәк Коръән һәм "Аятел Шәрифә"ләр тәгълиме бетерелгән (укылган). Мәктәп программаларында да гарәп әлифбасы, гарәпчә уку-язуны өйрәнү икенче сыйныфта гына башлангандыр. Бу эшләр, большевик идарәсеннән элек, мәктәпләребезнең программасына үзебез хуҗа булган дәвердә, үзебезнең педагогларыбыз тарафыннан эшләнгән. Төрек теленә мохтаҗ сузык хәрефләрнең барлыкка килүе (иҗады) хакында һәр җирдә бик күп эш эшләнгән. Төркиядә, Азәрбайҗанда, Идел буйларында бу юнәлештә бик күп тәҗрибәләр ясалган. Гарәп әлифбасының әлиф, уау, йай хәрефләреннән тугыз сузык хәреф чыгару өчен күп тырышлык куелган. Ләкин һәрбер белгеч үзенә махсус галәмәтләр куйганга күрә, моның киң таралыш табуы бер милли оешманың әмере һәм фәрманына бәйледер. Үзеннән соңгы хәрефкә кушылып языла торган, кушылмый языла торган һәм ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр рәвешенә кертү юлында күп тәҗрибәләр эшләнүе билгеле. Доктор Исмәгыйль Хаккый бәк бу юнәлештә еллар дәвамында көч түкте. Гаскәриләрне әзерләгән мәктәпләрдә гаскәри әмерләр, фәрманнар өчен, Әнвәр пашаның әмере белән, ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр (хуруф-и мөнфәридә) системасы кабул ителде. Русиядә Закир Рәмиев әфәнде кушылмый языла торган хәрефләр (хуруф-и мөнфасыйла ысулы) белән бер әлифба китабы нәшер итте. Сугышның беренче өлешендә матбага остасы, казанлы Мөхәммәд Идрис язу машиналары өчен хуруф-и мөнфәридәләр әзерләгән иде. Хәтта бүген дә Казанда Габдрахман Бурнаши бу мәсьәлә белән шөгыльләнә. Гәзитәләрдә язылганча, гарәпчәнең шәкелен үзгәртмичә, матбага һәм язу машинасы өчен хәрефләребезне илле алтыга кадәр төшергән. Ләкин бу омтылышларның һичберсе уңышлы дәрәҗәдә түгел. Күпчелеге гаять тупас, гаять авыр укылышлы булган. Һәм бу хәрәкәтләрдәге уңышлар да дәрәҗәле бер гыйльми оешмаларның даими эшчәнлегенә баглыдыр. Болар барысы да бары тик техник сорауларга җавап буларак яңгырый. Ләкин хәреф мәсьәләсе бары тик техник бер мәсьәләме? Милләтләр үзләренең милли оешмаларында иске традицияләренә һәм иске архитектура ядкярләренә шулкадәр әһәмият биргән чагында, без меңьеллык әлифбабыз турында бары тик техника җәһәтеннән генә сүз алып барачакбызмы? Шөбһәсез, бу мәсьәлә - безнең мәдәни мәсьәләбез, һәм бу мәсьәләгә безгә киң милли планда якын килү мәҗбүридер. Әгәр дә инде әлифба безнең милли мәдәниятебез мәсьәләсе икән, ул вакытта без үзебезнең милли мәдәнияттән көткән максатыбызны ачыктан-ачык күрсәтергә тиешбез. Моның өчен без миллияткә булган мөнәсәбәтебезне ачыкларга тиешбез. Миллият хакында ике концепция бар. Беренчесе - миллиятне бер иҗтимагый рамка буларак кабул итеп, бөтен матди һәм мәгънәви яңарышны миллиятнең традицияләренә туры китереп, тәрәккыяткә таба юл алу. Икенчесе исә - миллиятне вакытлыча гына бер дәвер итеп карап, башка милләтләр белән аермалы иткән үзенчәлекләрен калдырып, милләтне космополитик бер группага әйләндерергә тырышу. Аурупа милләтләре беренче карашны кабул иткәннәр һәм бөтен матди һәм мәгънәви яңарышны үзләренең традицияләре эчендә - үзләренең фикерләү рәвешләренә туры китереп тормышка ашырганнар, һәм шуңа күрә дә Аурупада французлар мәдәнияте, алман мәдәнияте кеби төрле-төрле йөзле, исле, башка төрле төсле мәдәниятләр мәйданга килгән. Икенче фикернең тарафдарлары - XIX гасырның соңнарында мәйданга килгән рус нигилистлары һәм Госманлы императорлыгы дәверендә Төркия мәгънәвиятенә хаким булган госманлы зыялы группасы һәм Урта гасырлардагы ислам голәмәсе. Үлемнән соң яңадан терелгән, Госманлы императорлыгы хәрабәләреннән мәйданга килгән Төркия бүгенгә кадәр бөтен эчке һәм тышкы сәясәтен беренче караш нигезендә корды һәм үзенең сәяси, икътисади дәгъвасында миллиятчелек һәм төркичелекне нигез итеп кулланган иде. Табигый, шулкадәр кан бәһасенә адынган бәйсезлекне яңа Төркия фикер мәйданында да саклаячактыр. Кирәк Шәрыктан һәм кирәк Гаребтән килгән һәрбер яңалыкны үзенең милли күзлегеннән анализлаячак һәм төркичелек үлчәве белән тартачак. Бу ноктаи нәзарда латин әлифбасын тикшергән вакытта, безнең алдыбызга берничә сорау килеп баса. Беренчесе - латин әлифбасын кабул итү безнең хәрефләребезнең юкка чыгуына борчылу буларак галимнәребез тарафыннан чыгарылган бер мәсьәләме, әллә читтән кергән бер фикерме? Җавап буларак, мәсьәләнең тарихына күз ташласак, гарәп хәрефләренең төрек телләренә туры килмәгәнен мәйданга аткан кешене без Русиядә күрәбез. Ул да - Өченче Александрның төрекләрне көчләп руслаштыру сәясәте дәверендә рус миссионерларыннан мәшһүр Ильминский, патшаның иң күренекле киңәшчесе Победоносцевның ярдәмнәре белән, гарәп хәрефләренең төрек теленә туры килмәгәненә дәлил күрсәтеп, кыргызказакъларга рус әлифбасы нигезендә бер әлифба тәкъдим итә. Ул бу әлифба нигезендә кыргыз телендә башлангыч мәктәп өчен миссионерлык оешмасы хисабына китаплар да бастырып чыгарган һәм бер кыргыз шагыйренең шул хәрефләр нигезендә бастырып чыгарган китабын халык арасында тараткан. Ильминскийның максаты - бу эшләр белән бөтен гыйлем һәм китап басу мәркәзе булган Идел буе, Төркестан һәм Төркиядән сигез миллионлы кыргыз-к азакъ кабиләләрен аеру һәм аларны русларның рус булмаган христианнар өчен әзерләнгән йолаларына ("горфан мәркәзенә") бәйләү иде. Фикер дәшләребезнең тырышлыгы һәм бердәмлеге аркасында бу эшләр нәтиҗә бирмәде. Казакъстанда рус хәрефләре кабул ителмәде. Киресенчә, казакъ-кыргызларда тискәре хәрәкәт барлыкка килде. Йөзләгән, меңләгән кыргыз укучысы шималь төрекләренең мәктәпмәдрәсәләрен тутырды. Теленә, әлифбасына милли бер фанатизм белән сарылды, һәм бөтен төрек телләренә уртак булган гарәп әлифбасына казакълар һәм кыргызлар тагы да ныграк бәйләнделәр. 1905 елның кечек революциясеннән соң Русиядә яшәгән бөтен төрек кабиләләре зур бер хәрәкәткә килделәр һәм үзләренең миллиятләре, төреклекләре тирәсендә туплана башладылар. Бу хәрәкәт никадәр җирле көчләр ярдәмендә тормышка ашырылса да, рус хөкүмәте бу хәрәкәтнең башлангычы Истанбул һәм Төркия дип фараз кылды, һәм Русиядә реакция башланып, Столыпин хөкүмәте җитәкчелеккә килгәннән соң, бөтен төрек өлкәләрендә тәгълим-т әрбиянең миссионер Ильминский әзерләгән әлифба белән укылырга тиешлеге хакында бер әмер бирелде. Ләкин ул фәрман да, милләтнең бердәм каршы килүе сәбәпле, тормышка аша алмады. Моннан соң Русиядә бу хәрәкәт тукталды. Бары тик Төркиянең арнаутлыгында Австрия, Италия миссионерлары арнаутларны төрекләрдән мәдәни яктан аерып алу өчен латин хәрефләре белән белем бирә башладылар һәм арнаутлар, латин әлифбасы ярдәмендә шактый тиз вакыт эчендә Аурупа мәдәниятенә кушылачаклары фикерен уртага куеп, зыялы катлау тарафыннан шул әлифбаны кабул иттерделәр. Нәтиҗәдә Арнаутлык дәүләте барлыкка килде. Шул ук заманда латин хәрефләренең тарафдарлары төрек галәмендә мәйданга чыкты. Төркиядә боларның әйдәп баручысы "Танин" мөхәррире Хөсәен Җаһид бәк иде. Азәрбайҗанда - Шаһтәхтинский, шимальдә шагыйрь Сәгыйть Рәми иде. Ләкин болар һичбер җирдә үзләренә тарафдар таба алмадылар. Бу юнәлешне бөтен төрек илләре, фикердәшләре бер футуризм кеби кабул иттеләр. Латинчылык көчле бер куәт белән 1923 елда тагы бер мәртәбә Русиядә бар лык ка килде. Азәрбайҗан большевиклары арасында Агамалыуглы исемендәге бу вакытка кадәр гыйлем һәм фән белән шөгыльләнмәгән бер әфәнде латинчы буларак чыгыш ясый башлады. Большевиклар партиясенең ярдәмнәре белән гарәп әлифбасының тискәре яклары турында пропаганда башлатып җибәрде, һәм Азәрбайҗанда латин әлифбасы кабул ителде. Азәри теле өчен әрмән, грузин, рус, латин әлифбаларыннан оешкан бер әлифба барлыкка китерделәр һәм тормышка ашыра башладылар, һәм мәдәни, һәм тел ягыннан Төркиягә иң якын булган азәри төрекләре арасында латин әлифбасы беренче буларак кулланыла башлады. Моннан соң 1924 елда Татарстан белән Казакъстан арасында географик күпер вазифасын үтәгән башкорт большевиклары арасында латинчылар барлыкка килде. Милләт мәсьәләсендә үзгәлеге өчен Төркиянең беренче бәйсез хөкем йорты тарафыннан үлемгә дучар ителгән Шәриф Манатов исемле берсе латин әлифбасы тарафдары булып чыкты һәм башкорт большевикларына латин әлифбасын кабул иттерде. Узган ел Русиядәге бөтен төрек өлкәләрендә бу хакта шактый гына пропаганда алып барылды. Ләкин Татарстан, Кырым, Төркестан, Казакъстан, латин әлифбасын кабул итмичә, баш тартты. Хәзер дә берничә атнадан соң Бакуда оештырылачак Тюркология конгрессында бу мәсьәләдә дә фикер алышу булачактыр. Димәк ки, тышкы (Төркиядән читтә) төрекләрдә бу хәрәкәт - милләтнең үз фикри юнәлешенең нәтиҗәсе түгел, киресенчә, милләт идарәчеләренең төрле-төрле сәяси сәбәпләрдән чыгып кабул иттерергә теләгән бер фикередер. Соң заманнарда Төркиядә латинчылар көчәеп китте, матбугатта пропаганда алып барылды. Мәсьәләнең никадәр җитди булуын аңлар өчен, Васыйф бәк дәверендә бу хосуста мәгариф вәкаләте мөгаллимнәр арасында бер анкета да уздырды. Ләкин нәтиҗәдә Төркиядәге мөгаллимнәрнең йөздән туксан җидесе латин әлифбасына каршы булуы аңлашылды, һәм шуңа күрә дә бу мәсьәлә туктатылып торылды. Хәзердә гарәп һәм латин әлифбалары турында шул миллиятчелек, төркичелек күзлегеннән нәшер ителгән дәлилләрне тикшерү өчен мәйданга куябыз. Реформаторларның фикерләренчә, без гарәп әлифбасын инде мең елдан артык кулланганга күрә, бу әлифба милли традициябез хәленә килгәндер, һәм моннан ваз кичү - милләтнең бер ягын кыру, димәктер. Икенчесе, мең ел дәвамында гарәп әлифбасы белән бөек бер төрек әдәбияты барлыкка килгән. Латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, болар илле елдан соң, хәзер орхон-уйгур язуы белән язылган китапларыбыз кебек, бары тик белгечләрнең кулларында калачактыр, һәм халкыбызның тарихи бөеклеге билгесез калачак. Бүгенге фикер, гыйлем, әдәби юнәлешләребез илә үткәнебез арасында бөек аермалар барлыкка киләчәк. Өченчесе, бездә хаттатлык сәнгате бик җәелгән. Бу юлда мәйданга китергән матур әсәрләребез дә күп. Бу язуыбыз безнең нәккашыбызга, келәм тукымачылыгыбызга, алтын әйберләр әзерләү сәнгатебезгә бөек тәэсирләр ясаган, һәм Шәрык мәгъмулаты исемендә гаять гүзәл бер сәнгать барлыкка китергән идек. Бу сәнгать белән аурупалыларны да хәйран калдырган идек. Латин хәрефләрен кабул итү белән бөтен бу кул эшләре сәнгатебезнең нигезен ватып ташлаячакбыз, һәм нәтиҗәдә бу сәнгатебезне югалтырга мөмкинбез. Дүртенчесе, гарәп әлифбасы - бөтен төрек кабиләләрен бер-берсенә бәйләгән җепләрнең берседер. Төркиядә нәшер ителгән төрекчә китапның бөтен төрек өлкәләрендә укыла алуы гарәп әлифбасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төрек кабиләләренең кайсысы булса булсын, латин әлифбасының кабул ителүе бу берлекне кырачак һәм мәдәни берлегебезгә зыян итәчәктер. Бишенчесе, латин әлифбасы кабул ителгән вакытта бу әлифба һәр өлкәдә аерым җирле шартлар һәм тәртипләрнең тәэсире белән ясалачак һәм бер кабилә тарафыннан кабул ителгән әлифба башка кабиләләрнең әлифбасына башка булачактыр, һәр кабилә язганны нәшер иткән бер китап бары тик шул кабиләдә укылачактыр, һәм күрше кабиләләргә тәмам чит булачактыр, һәм бу рәвешчә, һәр кабиләнең күрше кардәш кабиләсенең гыйльми куәтеннән файдалану мөмкинлекләре булмаячак, һәм һәр кабилә аерым мәктәпле, аерым әдәбиятлы кечкенә бер милләт булып калачак, һәм күршедәге кабилә аерымлыкларын игътибарга алмыйча, көчле бер мәдәнияткә ия булган милләтләр тарафыннан мәдәни яктан җиңеләчәктер, эриячәктер, бетәчәктер. Алтынчы, төрек милләтенең күпчелеге мөселман булганга күрә, Коръән һәм догалар гарәп хәрефләре нигезендә булачак. Моның өчен балаларыбызга гарәп әлифбасын да өйрәтергә тиеш булачакбыз һәм уку-укыту системасында бер әлифба урынына ике әлифба кирәк булачактыр. Латин әлифбасының уңайлы ягы бары тик техник яктан гына. Ләкин Русиядә яшәгән бөтен кабиләләргә латин әлифбасы кабул иттереләчәк булса, бары тик көньяк төрекләренең (Анатулы һәм Иран азәрбайҗаны) гарәп әлифбасы белән калуы тагы бер милли мәсьәләне мәйданга чыгарачактыр. Ул да - төрек милләте мәдәниятенең ясалма рәвештә ике өлешкә бүленүе, якын киләчәктә бу ике зур төркемнең бер-берсеннән аерылуы, ераклашуы. Бу мәсьәлә бүген ул кадәр әһәмиятле түгел. Баку Тюркология конгрессында латин әлифбасы кабул ителеп, биш-ун ел эчендә Русиядә кулланылышка керсә, көньяк төрекләрендә бу мәсьәлә гаять мөһим бер милли мәдәният мәсьәләсе буларак алдыбызга килеп басачак һәм безнең хәл итүебезне таләп итәчәктер. ТОЛСТОЙНЫҢ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА ТӘЭСИРЕ Үткән ел көз Толстойның тууына 100 ел тулу уңгае берлә Толстой хакында бөтен телләрдә бик күп китаплар, мәкаләләр язылды. Безнең большевик матбугаты да большевикның иң зур дошманы булган Толстойны - Столыпинның дүрт-биш йөз кешене асуынаастыруына каршы "Не могу молчать!" ("Дәшми түзә алмыйм!") дип, дөньяны шаулатып, Русиядәге сәяси үлем җәзасына каршы бөтен дөнья балаларын күтәргән Толстойны олугладылар. Кеше үтерүне чебен үтерү дәрәҗәсендә күрмәгән большевиклар - ун еллык гомерләре(н)дә иң азы 10 миллион халыкның төрле җәза вә җәфалар берлә үлүенә вә үтерелүенә сәбәп булган большевиклар - буржуаның буржуасы булган граф Толстойны күтәрергә вә зур итәргә мәҗбүр булдылар. Ник? Чөнки Толстой Аурупа әфкяре гомумиясендә шундый зур урын тоткан ки, аңарга хөрмәтсезлекне бөтен дөнья вәхшилек вә барбарлык дип аңлаячак иде. Шуңа күрә большевиклар, мадам ки Толстой үлгән, мадам ки Русиядә Толстой хакындагы ялганнарга каршы чыгып язарга, сөйләргә имкян юк [дип уйладылар]. Ник Толстойны ярты большевик итеп куймаска? Һәм шулай иттеләр дә. Безнең татар коммунистларына да бит Мәскәүнең койрыгыннан кулны ычкындырырга ярамый. Үз юллары юк, күзләре сукыр булганга, хәзер юлны югалталар вә адашалар. Шуның өчен алар да Толстой хакында русчадан тәрҗемә мәкаләләр яздылар. Аның рәсемнәрен төшерделәр. Үзләренең мәдәнилекләрен күрсәтергә тырыштылар. "Безнең юл" да артта калмады. Ул да язды, сызды. Журналның 8 нче номерындагы Толстойга багышланган мәкаләнең башына "Толстой үлүгә йөз ел тулу уңае берлә" дигән хатага, Толстой 1728 елда туды дип, аны 200 ел яшьле итүгә дә бәхәс итеп тормыймыз. Коммунист булган кеше бит андый вак-төяк тарихи цифрлардан югары тора. Бигрәк тә ул татар коммунисты булса. Аңарга инде ул закон язылмаган. Ләкин шулай булса да, татар мәдәнияте исеменнән сүз сөйли торганнар[а] Толстой кебек бөтен дөнья күләмендә зур, танылган бер кеше турында бераз саграк булырга кирәк иде. Толстойның татар матбугатында бәхете бигрәк юк инде. Ул үлгән вакытларда (охранкада хезмәте өчен патша тарафыннан мөфти иттерелеп куелган, 17 нче ел ихтиляленнән соң милләтчеләр тарафыннан себереп чыгарылган, бүген большевик ЧКасында хезмәт итә торган) Сафа Баязидов үзенең "Нур" гәзитәсендә "Җуан Арыслан үлде" дип язып чыгарган иде. Ярый әле татар большевиклары берничә ел эчендә үзләренең остазларыннан үсә төштеләр, һәр яшел каз ... булмаганы кебек, һәр лев нәкъ тә арыслан булмаганын белгәннәр. Монысына да рәхмәт! Без Толстой хакында татар большевик малайларының Маркс әйткән, Ленин тәфсир иткән дигән лыгырдамаларына туктап тормыймыз. Андый большевик такмазасы бит ул һәрбер эшкә, һәрбер нәрсәгә китерелә торган вә үз уе, үз фикере булмаган мескиннәр өчен ясалган схоластик формулалар гына. Без, Х. Вәли дигән әфәнденең "Толстойның татар әдәбиятына тәэсире" хакындагы мәкаләләренә туктап, шуларга берничә төзәтүләр генә кертмәкче буламыз. Шуны әйтергә кирәк ки, бу егет һичбер лыгырдап тормаенча, әллә нинди ялган күзлекләр кигән булып кыланмаенча, туп-туры мәүзугъны ала да тәхлиленә керешә вә бу юлда тәмамән аурупалы кебек объектив булырга тырыша. Большевиклар арасында бик сирәк очрый торган бу ак карганың кайдан чыгуына гаҗәпсенүемезне изһар итеп, вазифамызга башлыймыз. Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк ки, Х. Вәли мәкаләсендә күрсәтелгәнчә, "Сәлимә..."не язучы Гафил бине Габдулла берлә "Рәхмәте иляһия"не язучы Муса Бигиев арасында һичбер мөнәсәбәт юктыр. Боларның икесе дә хәзерге көндә исән булганга, моны мәүзугъ мәсьәлә иттереп торырга да урын юк. Икенчедән, "Сәлимә..."не язучы мөхәррир һичбер вакыт рус әдәбияты берлә мәшгуль булган кеше түгел. Толстойның, бәлки, һичбер әсәрене укый да алмагандыр. Аның бөтен мәнбәгъләре гарәпчә, фарсыча, төрекчә берлә бетә. Русчадан, үз тәгъбиренчә, "казынгаласа да", болар да тарихи әсәрләр өчен генә. Шуның өчен ул затны "татар әдәбиятына толстойчылыкны кертүче" дип санау - тарихан хата. Инде Х. Вәли әфәнденең дидеге кебек, Гаяз Исхакыйның әсәрләренә Толстойның тәэсирләренә килсәк, монда да бик күп изах ителәчәк нокталар бар. Миңа, гомумән, рус әдәбиятының, әлбәттә, тәэсире бик күп булгандыр, ләкин минем авызлануым рус әдәбияты берлә түгел (дә), госманлы төрек әдәбияты берләдер. Үземнең "Утыз елым" дигән хатирәмдә мин бу хакта бик озын мәгълүматларны биреп киләм. Ләкин әле ул әсәрем басылмаган булганга, укучыларга мәгълүм булмаган мәгълүматларын да бераз тәкърарларга мәҗбүр булам. Әүвәлән минем "Тәгаллемдә - сәгадәт...", "Кәләпүшче кыз", "Бай углы", "Өч хатын берлә тормыш" әсәрләрем рус әдәбиятлары берлә таныш булмаган дәверемдә язылган. Ул вакытта минем укыган әдәбиятым - госманлы әдәбияты вә төрекчә аша тәрҗемә француз әдәбиятыдыр. Жюль Верн, Виктор Һюго, Мопассан, Доде вә Дюмалар берлә мин төрекчәдән таныштым. Икенчедән, "Теләнче кызы"ның басылуы бик соң булып, бигрәк якын дәвердә булса да, аның минем башымда эшләнүе дә беренче дәверемдәгедер. Ул вакытта миңа иң зур тәэсир итә торган төрек мөхәррире Нәсиб Вәҗиһи бәк иде. Аның "Чубан кызы" дигән сентименталь әсәре миңа тәэсир итеп, минем башымда "Теләнче кызы"н 1898 елларда гәүдәләндергән иде вә шул хикәяне үземнең ул вакыттагы гадәтем буенча иптәшләремнән мәрхүм Хөсәен Ямаш, мәрхүм Хөсәен Әбүзәр, Садри Максуди, Гомәр Тәңреколларга әллә ничәшәр мәртәбә сөйләгән дә идем. "Теләнче кызы"ның беренче бүлегенең язылуы да рус әдәбияты берлә бик аз таныш була башлаган дәверләремдә язылган иде. (Кулымда әсәрләрем булмаганга, тарихын катгый күрсәтә алмыйм. Икенче-өченчеләре бик соң.) Шуның өчен бу беренче дәвер әдәбиятыма, гомумән, рус әдәбиятының тәэсире гаять аз булган дигән фикердәмен. Инде минем Толстойны укуыма, сөюемә килсәк, минем Толстойны бик күп укуым хакындагы риваять вә шуңарга мәкаләдә дәлил иттереп алынган Җәмаледдин Вәлидинең Гаяз әфәндегә Толстой вә Достоевскийларның зур тәэсире күренә дигән казыядә дә бик күп төзәтеләчәк нәрсәләр бар. Әүвәлән Толстойны мин бервакытта да башка рус мөхәррирләреннән артык укымадым вә аны бервакытта да "фәна фи-Толстой" булып сөймәдем. Мин үзем табигатем буенча бер нәрсәне сөйсәм, даимән фәна фи-Аллаһы дәрәҗәсенә ирешми калмыйм. Толстой миңа һәрвакыт ят булып килде, аның чуалчык фәлсәфәсе, аның мәдәниятне инкяр итеп маташуы, аның ишан булып кылануы, аның "Kreutzer Sonate"дагы адәмнең адәмлеген инкяр иткән булып маташкан мораилыгы табигатьтән бирелгән минем туп-туры иттереп уйлый торган башым вә нәселдән килгән төрекчә сизүем, хис итүем берлә һичбер вакыт үзләшә, берләшә алмады. Толстойны хөрмәт итсәм, әдип уларак хөрмәт иттем. Толстойчы булмадым. Безнең арамызда ул вакыт Толстойчы диеләчәк бер кеше булса, ул да мәрхүм Хөсәен Ямаш иде. Аның мистик рухына, сөйләгәне берлә кылганын һичбер вакыт бер юлга сөрә алмаган башына Толстойның керделе-чыктылы, тәүбәче, елак фәлсәфәсе хуш килә иде. Бәгъзән минем Толстойдан көлүемнән мәрхүм рәнҗи иде. Хосусән минем "Kreutzer Sonate"дагы фикерне картлык галәмәте генә дип каравым аны бик кәефсезләндерә иде. Достоевскийга килгәндә, бу мөхәррир кадәр миңа тәэсир итмәгән һичбер рус язучысы юк. Мин Достоевскийны сөймәгәнгә түгел, мин аңарга чиркәнмәенчә якын килә алмыйм. Аны уку минем рухымны гына рәнҗетми, ул миңа җисмани авыру да бирә. Мин, аның китабы эченә кереп киткәч, үземне үзем әллә нинди һавасыз бер бина эчендә кебек, балык мае тутырылган мичкәгә чумдырылган кеше кебек хис итәм. Аның славянча иттереп "душа", "душа"... дип, "грех" дип кыйлануларыннан чирканам. Аның мораилыгыннан җирәнәм. Мин, һичбер вакыт үземне үзем көчләмәенчә, аның бер әсәрен укып чыкканымны хәтерләмим. Хәзер Достоевский дигән сүзне ишетсәм, күңелем өшеп китә. Минем рухыма иң якын рус язучылары, иң сөйгәннәремнең берсе - Тургенев, икенчесе - Чехов вә өченчесе дә - Гогольдер. Беренчесенең Аурупа мәдәнияте берлә сугарылган татар рухында мин үземне үзем таныйм. Икенчесенең һичбер төрле славянча ялганы вә ядкярлеге берлә пычранмаган рухында үземнең туг рылык сөюемә азык табам. Өченчесенең юморында бабамыз Хуҗа Насреддиннан килгән юморчылыкта мөштәрәк нокталар табам. Шулай булгач, Җәмаледдин Вәлидинең минем хакта "ул философ Толстойны әдип Толстойдан артык күрә" дигән сүзе - минем бөтен әдәби дәверем өчен хата. Мин Толстойның "Анна Каренина", "Война и мир"ларының берәр башын гына да Толстойның вак-төяк чиркәү лыгырдауларына алыштыра торган кеше дә, язучы да түгелмен. Гомумән, минем иң нәфрәт иткәнем мораилык булганга, рус язучыларының иң мораилары булган бу затларны, әлбәттә, сөя алмый идем. Шулай булгач, ничек соң фәлсәфә берлеге килгән? Әхлак, вөҗдан, намус, тугрылык вә хезмәт минем элекке әсәрләремдә маяк булып барганнар; вә алар кайдан алынганнар димәкче буласызмы? Татар хәрәкәтенең юлын күрмәгән, белмәгән кешеләр мондый ахмак сөальне бирү ихтималлары юк түгел. Ләкин безнең балалыгымыз, яшьлегемез үткән, фикерләремез, тойгыларымыз гәүдәләнгән вакытларны, мохитне белгән кешеләр мондый сөальне бирмәсләрдер дип беләм. Бирәләр икән, менә аның җавабы: ул фикер вә фәлсәфәләрне без мөстәкыйлән үземезнең остазбикә әбиләремездән, әниләремездән алдык. Без аларны әниләр, әбиләрнең "Дәррәтел-җалис", "Нәсыйхәтес-салихин", "Тәнбиһел-гафилин" кебек вәгазь китапларыннан, хатыннарга сөйләгән вәгазь-нәсыйхәтләреннән алдык. Без алар берлә, Төркестанның инкыйраз дәверендәге тәсаувыф әдәбияты берлә сугарылдык. Шул моральне һичбер Толстойны белмәгән, укымаган Гафил бине Габдулла үзенә бертөрле төскә кертсә, мин үзем бертөрле төскә керттем. Аны үземчә "чәйнәп", үземчә һазым итеп, үземчә эш иттем; шуның өчен миңа Толстойның тәэсире бөтен дәверләрем өчен Тургенев, Гоголь, Чеховларныкыннан ким дип уйлыйм вә үземне һичбер вакыт "толстойчы" булу дәрәҗәсенә төшкәнемне, Аллага шөкер, белмим. Картая-картая гакыл, фикер зәгыйфьләнеп, баш эшләми башлагач, бәлки, ясап куелган, талчукта йөри торган берәр фикерне алырга мохтаҗ булырмын. Имам Әгъзам әйткән икән, әмма мин дигән икән, Маркс сөйләгән, Ленин лыгырдаган икән дип, рухан үлеп, фикрән кол бәндәләр кебек, бәлки, мин дә "бәндә" булырмын. Ләкин хәзергә әле, Аллага шөкер, үз фикеремә үзем хуҗа, үз тойгыма үзем ия. Үзем белгән юлдан үзем йөрим. Дөньяның мәгънәви талчугындагы төрле яһүди кибетләрендәге "иске"ләрне алмыйм, сатмыйм. Үземнең халкымның бөтен яңа агымнарын гәүдәләндергән кебек, тарихын, аның иске тормышын җанландырырга сөйсәм, искелекне сөюемнән түгел, халкымның "үзлегене" сөюемнән, аны эзләнүемнән генә шулай эшлим. Мин аның иске тирән катлавында, рус тәэсире булмаган даирәләрендә төрек-татарның "үзен", "үзлеген" табам, таныйм дип уйлыйм вә, аны табу вә тануның урыны аның үз кырында гына мөмкин булганга күрә, Х. Вәли әфәнде кебек әдәбиятта казына торган егетләремезгә шул юлны тәүсыя итәм. Әгәр ул Идел буе әдәбиятының яңа дәверенең Төркестанның тәсаувыф әдәбияты берлә багланган йепләрен күрә белгән булса иде, әгәр ул безнең Идел буе төрек-татарының мәгънәви барлыкларын, морален, әхлагын, дөньяга карашын русларның тәэсиреннән башка мөстәкыйлән тәмамән эшләнеп беткән икәнен сизә белсә иде, ул Гафил бине Габдуллаларны Толстой койрыгына тагарга мәҗбүр булмас иде. Мине дә Толстой өмәчесе итмәс иде; минем дә, Тукайның да, Гафил бин Габдулланың да үз йиремездә, үз туфрагымызда үскән үз милли җимешемез икәнен ап-ачык күрер иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, безнең тикшерүчеләремезнең иң күбесе шул тугры юлдан адашып, русларның мәшһүр Иловайскийлары тарафыннан мәйданга атылган: "Татарның бернәрсәсе булмаган, бернәрсәсе юк, бернәрсәсе дә булачак түгел; ул рус булыр өчен хәзерләнгән бер чи таслак кына", - дигән фикердән чыгалар да үз бакчамызда үскән, үз малларымызның нәселене, төбе-тамырыны табар өчен, күрше рус авылының түтәл-бакчасын, дуңгыз аранын да, чиркәвен дә, кабагын да тентеп бетерәләр. Ничек булса да, шул чиркәүгәме, кабаккамы, җүләрләр йортынамы илтеп, татарның ашларыны-эшләрене илтеп бәйләүдә бер батырчылык күрәләр. Бу бит гыйлем, фән ягыннан бик зур хата булган кебек, бик зур реакционерлык та икәнен игътибарга алмыйлар. Шуның өчен үз халкына дошманлыкны мәсләк итеп куймаган кешеләр, коммунист булсалар да, тарихымызга, халкымызга, әдәбиятымызга, мәгънәви барлыкларымызга караганда, иске вә яңа Иловайскийларның күзлегеннән карамаенча, фәнни, гыйльми ноктадан карарга өйрәнергә кирәк. Шул барлыкларымызга Иловайскийларның сөю-сөймәүләренә әһәмият бирмәенчә, үзеннән-үзең хак, бәһа бирергә кирәк вә үз базарыңа үзең хуҗа булырга кирәк. Матди коллык никадәр начар булса, мәгънәви коллык бит аннан йөз мәртәбә начар. ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА ЕГЕРМЕ БИШ ЕЛ ТУЛУ МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ Үзләренең шәхси кабилиятләре берлә бер-берсенә охшауохшамауларына карамастан, шагыйрьләр үзләренең багланган мәктәпләре игътибары берлә икегә бүленәләр. Бер төрлесе - үзен үзе тирә-юненнән аерып алып, үзен чорнаган мохиттән рухан аерым була ала торган, үзенең төшенчәләре, хиссиятләре эчендә генә тәҗәрред итә ала торган, вә бу вакытта гына шигырь ярата ала торган шагыйрьләрдер. Икенчесе - үзен тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше итеп хис итеп, шуның бөтен күңел алышуларына, үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, аның шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шул шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр. Беренчеләре үзләренең шәхси рухының тирәнлеге, сайлыгы, кабилиятенең көченә карап зәмин - заман берлә багланмаган вә һәрберсе аерым бер шәхсиятнең төсе, исе килә торган индивидуаль шигырьләр мәйданга ташлыйдыр. Бик күп вакытта мөҗәррәд мәүзугъларда яисә бөтен адәмчелек өчен уртак булган мәүзугъларда язып, язу теле игътибарга алынмаганда, безгә бәйнәлмиләл шигырьләр бирәдер. Икенч еләре - туган халкы, аның тирә-юне, яшәгән мохитенең шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәрҗеманы булып, шул халык ның шатлыгын, кайгысын, өмиден сөйләүче, үз мохитенең иҗтимагый омтылышларын төсләндереп яшәүче, җәмәгать эшлә ренең һичберсе яныннан күз йомып, колагын тыгып үтә алмаучы җәмәгатьче шагыйрьләрдер. Бу төрлесе, үзенең көче, кабилиятенең зурлыгы-кечкенәлеге, тирәнлеге-сайлыгына карап, яшәгән мохитенең термометры ролен уйнап килеп, үзенең шул термометр дәрәҗәсенең нечкәлектупаслыгына карап, халыкның күзеннән кан-яшь агуын, йөрәк тибүен җырлап торадыр. Бездә Сәгыйть Рәми беренче групптан булса, Габдулла Тукай - менә соңгы төстәге шагыйрьдер. Үз мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымнарга тугры юл күрсәтергә теләүче хезмәтчесе - милли шагыйредер. Шагыйрьлегенең әүвәлге дәверендә үк ул, үзенә үзе шул хакта сөаль биреп, шул сөальгә үзе үк тә җавап бирәдер: Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар! Минчә монда ямь дә бар, ләззәт тә бар һәм тәм дә бар! - ("Ләззәт вә тәм нәрсәдә?") ди. Гомере буена менә шул милләткә хезмәт аның бөтен иҗатында Тимер Казык йолдызы булып, аның кыйбласы булып барадыр. Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт җырын җырлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп, үзенең иҗатын шул милләтчелек калыбына сугып киләдер. Ялгыш кына да, каләме шуып китеп тә ике юллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр. Менә шул җәмәгатьчелеге аны бик тиз көндә ул вакытның иң зур ихтыяҗлары булган тәрбияви шигырьләр язарга аннан таләп итәдер. Ул, милли вазифа башындагы гаскәр кеби, берсе артыннан берсе балалар өчен, кыйраәт китаплары өчен йә тәрҗемә, йә оригиналь бик күп шигырьләр, әфсанәләр, хикәяләр мәйданга китерәдер. Ул бу бүлек шигырьләрен үзенең ана теленә һимнә язу берлә башлыйдыр. Аны иң кечкенә балалар аңларлык дәрәҗәдә садә итеп эшләп, безгә телемезнең кадерехөрмәте хакында моңарчы тиңе күрелмәгән һимнә багышлыйдыр: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. ("Туган тел") Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь парчасы Тукайның тәрбияви шигырьләренең иң кыйммәтлеседер. Моның аркасындадыр ки, бу шигырь бөтен мәктәпләремездә милли һимнә төсен ала алмыштыр, вә бу шигыре Тукайны мәңгегә безнең балаларның иң сөйгән бер җырчысы итеп куймыштыр. Ул дәвер безнең мәктәпләребезне яңа юлда миллиләштерү, мәктәпләребезнең эченә үзебезнең милли мәгънәвиятебезне җирләштерү булганга, бу юлда бик күп дәреслекләр, кыйраәт китаплары хәзерләнеп ятып, төрле төстәге садәчә язылган тәрбияви шигырьләргә ихтыяҗ бик зур хис ителеп, һәрбер китапчы Г. Тукайга шигырьләр сорап мөрәҗәгать итеп торганга, бу вазифаны үти алучы иң муафыйк бер кеше булып чыккандыр. Бик күп чагында мәүзугъ эзләп торырга да вакыт булмаенча, рус әдәбиятында язылган шигырьләр, әфсанәләрнең мәүзугъларын алып, аларны үзебезнең калыпка салгандыр. Шулай итеп, Тукайның мәҗмугасында очрый торган Пушкиннан, Лермонтовтан, фәләннән кеби бәгъзе шигырьләр җирләшкәндер. Бу шигырьләрне эшләүдә Тукай бер тиенгә бер тиен тәрҗемә итмәү берлә генә калмаенча, боларны вәзен ягыннан да, аңлаешы ягыннан да тәмамән милли төскә куеп, аларны үзгәрткәндер. Вә алар да укучының милли зәүкын кытыршыландыра торган бернәрсә дә калдырмагандыр. Ул вакытыбыз үзебезнең мәдәни истикълялебезне кору дәверебез булып, руслыктан мөмкин кадәр озаклаштырырга омтылу чагыбыз булганга, Тукайның бу төстәге шигырьләр язуы охшап бетмәгән даирәләр дә аз булмагандыр. Бу даирәләр бу кадәр күп рус исемнәре берлә Тукай шигыренең бәйләнүен, Тукайның ул вакыттагы милли шагыйрьлек исеменә мөнасиб күрмәгәннәрдер. Мәҗмугалар, гәзитәләр, аерым рисаләләр аша гына Тукайның иҗатларын сөргендә тәгъкыйб итеп ятучы, бу сәтырларны язучы да, 1912 елларда Фатих Әмирхан аша Тукайга, шул хакта сак булуын тәнбиһ итеп мәктүбләр язган, нәсыйхәтләр биргәндер. Моның кеби язучылар бер генә, ике генә булмаган кеби, Тукайның дуслары үзен хөрмәт иткән кешеләре тарафыннан булганга, Тукай да боларны әһәмиятсез калдырмаган. Соңгы дәверендә чын мәгънәсендә мөстәкыйльлек юлына кергәндер. Икенче яктан, Тукайның болай бик тиз рәвештә халык шагыйре булып өлгерүе кайбер тар күңелле даирәләрдә аңарга каршы көнләшү уе уяткандыр. Бу хәрәкәтнең башында булган мөхәррир Галимҗан Ибраһимов аны ул заманның беренче группка кергән шагыйрьләре Сәгыйть Рәми, хосусән Дәрдемәнд берлә чагыштырып, Тукайны шагыйрьлек тәхетеннән төшерергә маташкан. Аның йиренә үзе бай, үзе нашир, үзе шагыйрь Дәрдемәндне мендерергә тырышкандыр. Шул вакытларда рус әдәбияты, рус шигыре астында тәрбия ителеп, милли мәсьәләләргә феодализмның калдыклары дип карый торган, милли әдәбиятка марксизм ноктасыннан дигән булып, милләтсезләнү бакышы берлә карарга өйрәнгән яшьләр группы, башларында Хөсәен Ямаш булдыгы хәлдә, Тукайны кечеләндерергә, Тукайны дәрәҗәсеннән төшерергә бер кампания ачалар, вә аны гади бер тәрҗемәче, гади бер такмакчы итеп күрсәтергә теләп, Сәгыйть Рәмине күкләргә күтәрәләр. Ләкин бу групп үзләренең шул тәнкыйтьләрен язарга ул вакытның шактый бай милли матбугатында урын да таба алмыйлар. Тукайның дәрәҗәсе, хөрмәте Тукайга каршы чыккан бу агымның язуларына милли матбугатның ишекләрен тәмам каплый. Бу яшьләр рус гәзитләрендә русча итеп тәнкыйтьләр берлә чыгалар. Русча укый, русча белә торган мохиттә генә аз-маз үзләренә иярченнәр таба алалар. Ләкин халкыбызның киң укучы катлавында һичбер эз калдыра алмыйлар. Тукай бу агымнарга каршы нә моназара берлә чыга, нә дә аңарга көндәш булып чыгарырга теләгән Дәрдемәнд, хосусән Сәгыйть Рәмигә каршы үзенең мөнәсәбәтен боза. Ул Сәгыйтькә дус кала, Дәрдемәндкә каршы хөрмәтен киметми. Ләкин үзенең тәнкыйтьчеләренә берничә шигырь берлә бик оста җавап бирә. Ул берсендә: Куркмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк, Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак. Ошбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад, Нык үзенә игътимады һәм сүзенә - игътикад. Тик китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк, Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк! - ("Интикадка мөтәгалликъ") ди. Моның берлә бу тәнкыйтьләрнең мәгънәсен безнең татар тормышында ят булган килмешәк фикерләр берлә кылынганын укучыга белдереп, үзенең элекке алган юлында дәвам итә. Галимҗан Ибраһимовның тәнкыйтьләренә каршы ул тагы катгыйрак итеп, тагы кабарак шигырьләр кулланып җавап бирә, үзенең "Мөнтәкыйдкә" дигән шигырендә: Һәм дә моның берлә ул Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәми кебек шагыйрьләр - бик аз итеп су килә торган инешкә корылган су тегермәннәре - һавада бушлык вакытында аз-маз тартып, шигырь чыгарып торган кеби, илнең өстеннән әле төньяктан, әле көньяктан, әле сулдан, әле уңнан исә торган каты җилгә каршы корылган җил тегермәне дә (Тукай үзе дә) ашлык тартып шигырь чыгарып торадыр. Болар арасында бер-берсенә каршы көндәшлек юк. Тормышта су тегермәне үз урынында, җил тегермәне үз урынында булган кеби, халык шагыйре үз йирендә, индивидуалист шагыйрь үз йирендәдер. Аның койрыгының урыны артында булып, ялы алдында булса, анда тәнкыйть итәрлек нәрсә юктыр, бу табигый хәлдер, димәкче була. Безнең халыкның милли хайваны булган куйның койрык мае ул шеш түгелдер. Ата-бабаларымыз мең елдан бирле авызынборынын майландырган, анаң-әбиеңнең мең елдан бирле пәрәмәче, сумсасы, бәлеше, чәкчәге, катламасы, боткасының иң кирәкле матдәсе булган куй маедыр. Аны куллану урысның балык маен белмәгәнлектән килеп чыккан бер хасталык түгелдер. Милли тормышыбызның, милли хуҗалыгыбызның агымыннан килеп чыккан, милли ихтыяҗыбызны тутыручы бер нигъмәтебездер. "Мөхәммәдия", "Бакырган"нардан өлге алып, шигырь язып, халыкның моңы-көене җырлау рус әдәбиятын, тарихын белмәүдән килгән наданлык түгелдер. Бу көнебезне үткән көннәребезгә баглау, тәрәккыятебездәге табигый үсүне саклау гынадыр дигән сүзләрдер. Тукайның бу җавабы ул заманның укучысын да гакыл берлә, гыйлем берлә үлчәп, аңлап түгел, хис берлә сизеп, зур мәкъбүлияткә кичәдер. Вә "Мөнтәкыйдкә" дигән шигырен һәрбер вакытта сөйләтәдер, җырлатадыр. Ләкин бу җаваплар бу көн дә гыйльмән дөрест вә тугрыдыр, вә киләчәктә дә бу җаваплар тугры булып калачаклардыр. Тукай, шул тәнкыйтьләргә карап, үзе дигәнчә, үзенә ышанычын, үзенең халыкчы шагыйрь булу игътикадын сындырып, беренче групп шагыйрьләр мәсләгенә күчәргә теләсә, күчә алыр идеме? Ул Сәгыйть Рәми кеби бер "Мин" шигырен тугдыра алыр идеме? Югарыда сөйләп киткәнчә, "сәнгать - сәнгать өчендер" мәсләгенә кереп китеп, чын бер шагыйрь булыр өчен беренче шарт - үзенең бөтен тормышы, тән авырлыгыннан ычкынып, күкләрдә оча алу, йолдызлар берлә узыша алырлык рухан тәҗәрред итә ала белүдер. Үз милләтенең үксез тормышына үзенең ятимлеге берлә, җүде берлә багланган Тукай, татарның бу көнгә кадәр бар, бер булып килүеннән беренче рольне уйнаган, меллалыгы, остабикәсе берлә, каны-җаны берлә берләшеп беткән мелла малае Тукай, "Мөхәммәдия"нең мисраглары, "Сөбәтел-гаҗизин", "Бәдәвам", "Бакырган"ның моңнары-зарлары, нәсыйхәтләре, шатландырулары, өмидләндерүләре, оҗмахлары, тәмуглары берлә рухының кырык катында кырык төрле җепләр берлә чәбәләнеп беткән Тукай, тагы бүгенге кайнаган Казанның матбугатына, көлке мәҗмугаларына, милли театрларына, милли җырлары кичәләренә, куй майлы пәрәмәчле, пилмәнле дуслар мәҗлесләренә, Печән базарының үзенә, махсус исенә, сасысына баш-аягы берлә чумган Тукай фанна фиш шигъри булып тәҗәрред итә алыр идеме? Аркасына мең төрле җеп берлә тагылган шул вакытның милли йөге, меңәр потлык милли мәсьәләләре аны күкләрдә очып, Зөһрә йолдызның нуры берлә җылытып, бер кызның күзенең тирәнлеген язарга имкян бирә алыр идеме? Юк. Тукай әгәр дә бу юлга чыгарга теләгән булса иде, ул, тутый кошның йөрүенә иярергә теләгән саескан кеби, үз йөрүен дә онытачак, тутый йөрүен дә кулда итә алмаячак иде. Бәрәкәт боерсын, Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга бора алмадылар. Тукай үз юлыннан баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды. Ләкин Тукай үзлеген идракъ итеп йитмәгән, руслашуны тәрәккый итү дип аңлаган мохитнең зарарлы һөҗүменнән үзен үзе үзенең игътикады, иманының ныклыгы, халкын сөюнең тирәнлеге берлә коткарып алдырырга өлгерә алмады. Ул икенче бер дошманның һөҗүменә мәгъруз калды. Аның үксез тормышының мирасы булган үпкә хасталыгы аңарга һөҗүмен куәтләтте. Әллә нинди күзгә күренмәгән үпкә хәшәрәте аның тәнен кимерүгә тотынды. Болар аның тәнен кимерү берлә генә калмадылар, аның рухына да һөҗүм иттеләр. "Таза тәндә таза җан" дигәнчә, аның хаста тәне җанын да хасталыкка өстерәде. Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам. Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим... - ("Бер татар шагыйренең сүзләре") дип башлаган батыр шагыйрьнең җырларына яңа аһәң керә, аны моңлык кабалый башлый. Бу халәт аның шигъри куәтен зәгыйфьләндермәсә дә, билгакес, аның бу шәхси дәрте, бу кайгысы, аның сазын тагы нечкә кылларында уйнатып, аның шигырьләрен тирәнәйтсә дә, аңарда киләчәк өчен бер курку ята. Аңарда шәхси өмидләр сына башлый. Ул: Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы, - ("Өзелгән емид") дип зарланып куя. Моның артыннан өмиде азаюы үзенең рухына начар тәэсир итеп, ул тагы: Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне; Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне. Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамны көтәм инде, Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде? - ("Теләү бетте") дип еглап җырлый. Татарның иң зур шагыйре булып өлгергән Тукайның шул күз яшьләре укучы алдында куркынычлы киләчәктән бер хәбәр кеби каршы алынмый. Аның бу шигырьләре шагыйрьнең күңеле нечкәреп киткәннән килгән күңеленең гади бер сыкрануы кеби генә каршы алына. Хаста Тукайны карату, аның эчен кимерүче авыру берлә чынлап тартыш башлау вакыты җиткәнлеген беркем дә күз алдына китерми. Тукай тирәсендә йөргән төрле-төрле дуслары, мөридләре, иптәшләреннән мөрәккәб тугрысы эшсез бер гөруһ та, киң катлау халык та фаҗиганың тирәнлеген аңламый. Ул тагы көннең гайбәте, көннең мәсьәләсе берлә Тукайның ул шигыренең мәгънәсен оныта. Тукай үзе дә, шуңарда туктамаенча, тагы икенче рухта шигырьләр дә яза. Ләкин вакыт, форсат бар чагында Тукайны кымызга җибәрү, Кырымга озату, бигрәк тә Тукайны сарыпсыз хәяттан тартып алып, аның шәэненә муафыйк исәнлеге-саулыгы өчен кирәкле тормыш корырга, корышырга тәшәббес эше башланмый. Аның шигырьләре инде китапчыларга, наширләргә меңәрлемеңәрле табышлар китерсә дә, Тукайның Уфа, Әстерханга кадәр сәяхәтенә дә акчасы булмый. Казанның үзендә меңәр-меңәр акчалар су кебек акса да, Идел буе сәүдәгәренең көннән-көн баеп, милли эшләргә бик юмартча кылана торган чаклары булса да, Тукайны Кырымга күндерү, чынлап карату кеби эшләр һәммәсе дә акчасызлык сылтавы берлә туктап кала. Табигый, бу эштә Тукайның үзенең кешедән акча алуга һич тә разый булмавы, үзенең нашир эшен юлга куярлык тормыш тәҗрибәсе булмавы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә бөтен төрек-татар дөньясы алдында Тукай, җилдә яна торган шәм кеби, көннән-көн эри, көннән-көн аның киләчәктә яначак уты кими, көннән-көн актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбир иң соңгы вакытка кадәр кичектерелә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби, берничә ел элек җырлаган, көйләгән: И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы, - ("Өзелгән өмид") дип алдан хәбәр бирүе дөрескә чыга. Габдулла Тукай 2 апрель (иске стиль) Казанның бер хастаханәсендә вафат итә. Вә безгә моңарчы бик зур милли байлык булып килгән шигырьләр мәҗмугасын мирас итеп калдыра... Бу шигырьләрнең кыйммәте, аларның безнең яшьлегебезгә никадәр хезмәт итүе әлегә үлчәнеп җиткәне, тәкъдир ителеп өлгергәне юктыр. Ләкин Тукайның шигырьләрендәге шул садә, матур теле, аның шарлап ага торган су кеби шигырьләренең табигый юлда, милли төстә агуы безнең яшьлегебезнең үз теленә мәхәббәт куюына сәбәп булды. Безнең халкыбызның туган иленнән читтә яшәүче яшьлегенә, үзенең ана телен саклавына бик зур бер милли корал булды. Шуның өчен Тукайның телебезгә хезмәте - күзгә күренгән иң зур мираслардан берседер. Моны иҗекләп бирү телчеләребезнең җентекләүләрен көтеп торганга, бу хакта сүзне озайтмыйбыз. Тукай вафатының 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл урыслык хакиме сөргән үксез почмагында ятим яткан кабере алдында тезебезне чүгәбез. Исән вакытында кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен танымаган милләтенең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен газиз рухына сонабыз. БӨЕК ОСТАЗ ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК Әйе, Исмәгыйль бәк олуг иде. Аның эшләгән эшләре, аның кылган хезмәтләре дә олугтыр. Аның чәчкән орлыкларыннан үсәчәк җимешләре дә зурдыр. Аның утырткан гөлләреннән атылып чыккан чәчәкләр дә матурдыр, гүзәлдер. Аның нигезен салган бинасы сагламдыр, тазадыр. Аның иткән хезмәтләре, аның башлап юл биреп җибәргән эшләре шулкадәр күп, шулкадәр төрледер ки, алар хакында вакыты берлән җилд-җилд китаплар язылса да, аларның кыйммәтләре үлчәнеп бетәчәк түгелдер. Русия мөселманнарындагы нинди генә мәдәни, милли, мәгънәви бер хәрәкәтне алмаңыз, аның башында торучысы, аны иң әүвәл башлап борып җибәрүчесе Исмәгыйль бәктер. Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбият мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның - һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исм әгыйль бәктән башланып китәдер. Аның үткен күзләре таулар, елгаларны үтә торган, вакытзаманның ашасыннан үтеп чыга торган бакышы берлән Русия исламнарының тормышын вакларына кадәр бердән күрде. Кая таба барса - ни юлга барып чыгачагын, кайсы тарафка йөрсә, нинди куркынычларга очраячагын бердән сизеп алды. Халыкның көче, хасталыгы ни тарафыннан төзәлүе, дәвалануы ни төстә икәнен зур йөрәге берлән тойды. Шул бакыштан соң аның чыгарган фикере, иң дөресте, аңарга шул вакытта бирелгән илһам "бу халыкның яшәеше, бу халыкның киләчәктәге сәгадәте өчен милли мәдәниятне сипләргә тиештер" дигән казыя булды. Ул, шул лозунгны үзенең бөтен тормышының идеалы итеп алып, шул лозунгны үзенең ачылып килә торган байрагына язды. Исмәгыйль бәк баягы кебек бакышы берлән төрек-татар милләтене сипли торган көчләрнең Гаребтә икәнен сизде. Ул "Гаребкә таба!" дип, яңгы бер илһам алды. Яңгы бер әмер бирде. Шул фикерне аңлатыр өчен, зур бер мөнбәргә ихтыяҗ барлыгын сизде. Шуның өчен ул, гәзитә ясауга бөтен көчен борып, "Тәрҗеман"ны мәйданга чыгарды. Ул, тәкъдирнең кушуына буйсынып, бөтен төрек-татар аңлый торган дип уйлаган бер телдә язарга кереште, үзенең баягы фикерен халык арасында аңлатыр өчен язарга, сөйләргә кереште. Бөтен көчен-куәтен мәктәп ислях итәргә куйды. Ибтидаи мәктәпләрне ислях итү уены фәгыйлияте белән мәйданга ташлады вә тиз заманда шул фикер янында әлеге мәдрәсәләр, шәкертләрдән үзенә иптәшләр, фикердәшләр табып алды. Мәктәпләр исляхы искиткеч бер куәт белән Идел буенда вә Кырымда тарала башлады. Вә шул фикерне таратыр өчен Әхмәд бай, Гани бай кебек фидаи байлар, Һади Максуди, Галимҗан әлБаруди, Габдулла Буби кебек тырыш, уңган педагоглар, мөгаллимнәр җитеште. Үзеннән-үзе үсеп, мәктәп мәсьәләсеннән мәдрәсәгә күчелде. "Хөсәения"ләр, "Галия"ләр, "Мөхәммәдия"ләр, Буби мәдрәсәләре дөньяга чыкты. Төрек-татар тормышын сипләүдә Исмәгыйль бәк мәктәп, матбугатка башка, яңгы гамил эзләргә кереште. Яңгы буынның без теләгәнчә үсүе өчен гаиләнең нык, мәдәни таза булуы кирәклеге фикеренә килде вә, шундый нык, мәдәни гаилә ясар өчен, аналарның урыннары хөрмәтле булуны лязем тапканга, Шәрык халкындагы хатын-кызга карашны үзгәртүне, хатын-кызны ябуны бетерүне беренче дәрәҗә фарыз тапты. Вә үзенең мөнбәреннән хатынкызның ачылуы, тәрбияле булуы хакында беренче сүзне әйтте. Вакыт үтте, заман кичте, мәктәпләр тәрәккый итте. Мәдрәсәләр эшләтелде. Укучы күбәйде. Гәзитә сәхифәләре кыска булып китте, Исмәгыйль бәк китаплар нәшеренә кереште. Уку-укыту, гыйлем, мәгариф базарга чыкты, Исмәгыйль бәкнең сүзе Русия исламнарының тормышында зур бер гамил булды. Аның әйткән сүзе, язган эше иярченнәр тудыра башлады. Төрле йирдә язучылар чыкты. Болар һәммәсе дә исемнәре, иярләре белән аерым булса да, Исмәгыйль бәккә эштә, уйда башка- башка кебек булсалар да - һәммәсе дә аның ачкан йирен бизәкләргә, чәчәкләргә генә тотындылар. Аның биргән фикерен тәфсилләргә, аның аткан сүзләрен тормышка татбикъ итәргә генә керештеләр. Исмәгыйль бәк тагы Русия исламнарының тәшәббесләренә бер бакыш ясады. Төрле йирдә төрле көчләр туганын, аларны бертөрле юлга салып барыр өчен җәмгыятьләр кирәклеген хис итте. Җәмгыяте хәйрияләр ясарга дигән әмерне бирде. Берничә ел үтте. Русиянең мөселман тора торган бөтен шәһәрләрендә җәмгыяте хәйрияләр ясалып, фәкыйрьләр, ятимнәрнең тәрбиясенә, укытуына кереште. Алар аз күрелгән йирләрдә шул бабаның тәүсыясе буенча "Тәрәккыюне ислам" вә "Нәшере мәгариф" җәмгыятьләре мәйданга китерелде. Хөррият манифестыннан соң бөтен төрек-татар дөньясы хәрәкәткә килде, бер "Тәрҗеман" йиренә утыздан артык гәзитә-журнал мәйданга чыкты. Бер "Тәрҗеман" фикере урынына кырык төрле яңгы уйлар, яңгы фикерләр, яңгы мәсләкләр мәйданга атылды. Мәдәни хәрәкәтене башлап кына килә торган халкымызны тарих мәдәни сабый көенчә сәяси роль уйнарга кушты. Исмәгыйль бәк, "Тәрҗеман" баба сыйфаты берлән, элгәреге кебек бөтен халыкны бер юлдан алып бару уена тотынды. Әфкярдагы тузынкылыкны күреп, мәсләктәге аермаларны сизеп, Исмәгыйль бәк тиз сәяси рольне ташлады. Ул бөтен Русия мөселманына каршы сәяси юлда уңга таба, шуннан узылмасын, дигән мәшрутиять чиген сызды да яңгыдан үзенең хезмәтенә кереште. Инде Исмәгыйль бәк безнең арамызда юк. Ул дареррәхәткә китте, ләкин аның чәчкән орлыклары, утырткан чәчәкләре, ашлаган йимешләре бөтен Русия буена таралып калды. Меңнәр, миллионнар шәкертләре аның башлаган эшен алып барырга, аның тудырган эшләрен үстерергә булып аны озатты. Шундый зур бер бабасы булганга һавалана-һавалана, эшнең ахырына барып чыгачагына ышанып, бил баглап кереште. Һәр хәрәкәтендә шул каһарман бабасын үрнәк итеп тотарга, шул җанлы иманнан ясалган бабасының сызган юлыннан аерылмаска булып тотынды. Исмәгыйль бәк үлде. "Тәрҗеман" бабаның рухы бөтен татар хәрәкәтендә падишаһлык сөрергә булып туды. МӘРХҮМ ЙОСЫФ АКЧУРА БӘК Март аеның ахыр көннәрендә Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татарларының милли мәркәзе корылган Мукден шәһәренең дә иң җилле, давыллы, буранлы, туфраклы чагы. Корылтай бик күп эшләр калдырып киткәнгә, милли эшкә баткан көннәрем. Менә шундый авыр көннәрнең берендә, Ерак Шәрыктагы милли тартышчыларыбызның уңышларыннан мәгънәви көч алып килгән көннәрендә, еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты хәбәре килә. Бу кара хәбәр шулкадәр көтелмәгән чакта, шулкадәр Йосыфның кирәкле чагында килеп чыга... Мин хәбәрне укыр-укымас катып калдым. Йосыф вафат икән, Йосыф милли тормыш җәбһәсеннән алынган! Шул кара хәбәр алдында салкын канлыгымны саклый алмавымны сизенәм. Ләкин милли мәҗбүрият милләттәшләр берлә милли кайгыхәсрәтне бүлешергә куша. Фәлән көнне мәкалә китәргә, фәлән көнне җитәргә дигән мәҗбүрият мине көчләп язу өстәленә утырта... Утырам... каләм йөрми, язу язылмый, башымнан чыгачак фикер-уй урынына күздән яшь түгелә, кайнар тозлы яшь түгелә - күз уңы караңгылана... Аерым яза алмыйм... Иртәгә, иртәгә... Иртәнге кояш. Халык йоклый. Японнарның Мукденны алган вакытындагы шәһидләренең кабере генә иртәнге кояшта ялтырап, берләшкән милләтнең нинди могҗизалар эшләвенә җанлы шаһит булып юл күрсәтә кеби басып тора. Мин, шуңарга карап, безнең төрек берлеге коручыларыбызны берсе артыннан берсен күз уңымнан үткәрәм: Исмәгыйль бәк, Зыя Күк Алып, Әхмәд Хикмәт бәк, Йосыф Акчура... Йосыфның исеме берлә үк аның хәзерге төреклек дөньясындагы урыны, аның эшләре, аның мәгънәви мирасы күзне каплый. Шәхси кайгыга икенче милли кайгы катыша. Аның урынын кем тотачак? Бу мөһим ноктада каравылыны алыштырырга милли көч бармы? Дошман шуннан акын япмаячакмы төшенчәсе кайгыны тагы куерта. Кайгылы фикерләр берсе артыннан берсе килә генә тора. Йосыф Акчура кем соң? Ни эшләде? Ник аның урынын тотарлык кеше булмасын? Боларга мин гыйльми тәхлил бирүдән хәзер гаҗизмен. Арыган башым, сәгатьләр буе корымый торган күз яшем моңа киртә булалар. Мин ялгыз йөрәгемнән чыккан кайбер сызлануларны, кайбер өзек-өзек фикерләрне күз яшенә манчып кына бирә алам. Аны да тулы түгел, тәмам түгел, тәмамларга имкянем юк, шуңарга, укучы, мине ертык-ертык фикерләрем өчен гафу ит, син дә, Йосыф, кичер! Йосыф Акчураның төрек милләтчелеге ягыннан кыйммәте нидә? Бу сөальгә җавап бирү кечкенә бер мәсьәлә түгел. Моның хакында киләчәктә зур китаплар язылачак. Йосыфның бөтен эшләре, әсәрләре, тормышы тәхлил ителәчәк. Ләкин болар әле - киләчәк эше. Бүген бик кыска гына аның кыйммәтен эзләүнең юлларын тикшерергә материал булачак берничә фикер генә әйтеп китәргә уйлыйм. Йосыфның тормышын, аның биргән җимешләрен, калдырган мәгънәви мирасларын тикшергәндә башлап китәчәк нокта аның тууы, үсүе, тәрбияләнү мохите булачак. Бу яктан караганда, Йосыфның балалык, яшүсмерлек, егетлек тормышы бик төрле-төрле вә бик кызыклы. Ул Сембер губернасы фабрикантларыннан уңган бер фабрикант гаиләсендә туа. Аның анасы Казанның бик искедән килгән мәшһүр гаиләләреннән, Юныслардан. Атасы ягыннан Сембер тирәсендәге татар фабрикантлары Акчуралар, Дибердиләр берлә катнашып, чолганып беткән, анасы ягыннан Казанның зур сәүдәгәр гаиләләре Юныслар, Апанайлар, Казаклар берлә кырык яктан бәйләнеп беткән. Менә шул чуар мохиттә Йосыфка, теле ачылганда ук, рус гувернанткалары аша русча өйрәтәләр. Русчаны яхшы сөйләсен, руслардан оят булмасын дип, русча гына сөйләтәләр. Аз-маз йөри-күрә башлаган дәверендә аның мохите - руслар берлә бик катыша торган киң куллы, егет табигатьле Сембер мишәр фабри кантларының йорты, икенче яктан - вакчыл табигатьле, дини күренергә теләүче, риякяр, саран, гатырша майлы Казандагы әбиләре, туталары, абыйлары, агайларның Казандагы тормышы. Шул ике бер-берсенә охшамаган тормыш Йосыфны бер якка да борып, ватып өлгерә алмый. Аның әтисе фаҗигалы рәвештә вафат итә. Анасы җиде яшьлек улы Йосыф берлә Төркиягә күчеп китә, тугрысы, качып китә. Атасы үлгәннән соң калган мирастан файдаланыр өчен, бурычлар мәсьәләсен сылтау итеп, якын кардәшләре яшь бала, бер яшь тол хатынның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, аларны бик аз акча берлә Истанбулга китәргә мәҗбүр итәләр. Төркиядә өченче төрле мохит: зур төрек шәһәренең чыгырдаган төрек мәхәлләсендә - Ак сарайда үсү дәверендә менә Йосыф өченче төрле шул мохит эченә төшә. Бусы - менә әүвәлгеләргә караганда байлык ягыннан зәгыйфьрәк булганы кебек, тирә- юне ягыннан кардәшсез, кабиләсез, горбәтле бер тормыш. Ул гына түгел, монда аның анасын, бай хатыны дип белеп, куркытып, бер чиркәскә кияүгә бирәләр. Йосыфның күңеле кырыла, өй эчендәге гайре табигыйлек балага авыр тәэсир калдыра... Йосыфны монда мәктәпкә дә бирәләр. Төркиянең камчылы, чыбыркылы, хуҗалы мәктәп тормышы, аның артыннан ятып, кунып укый торган хәрбия мәктәбе. Пәнҗешәмбе көннәре, бәйрәмнәрне әнисе янына барып кунулар. Төрек, арнаут, гарәп, грек мәктәп аркадашлары. Икенче яктан - төрле сәбәптән Идел буеннан качып чыккан татар гаиләләре эчендә казанча мәҗлесләр, бәйрәм ашлары, пәрәмәчләре, пилмәннәре, бәлешләре, гармунда уйналган "Тәфтиләү", "Сакмар" көйләре. Мөһаҗир абыстайларның бер-берсе берлә еглап-еглап туган илне, Иделне, ягъни Казанны сагынып сөйләгән сүзләре, хикәяләре! Кара йөрәк руска күз яшьле бәддогалар. Сизгер күңелле, үткен зиһенле Йосыфның кечкенәдән кайгыны белгән, кечкенәдән кырылган күңеленә болар зур тәэсир калдыра. Ул вакыттагы Истанбулның гыйзамәтле Солтан Габделхәмид дәверенең бай, мул тормышы, сәяси бик кысынкылыклы тормышы Йосыфның рухын кысып алып килә... Яшүсмерле Йосыф матураеп җитеп, мәктәбендә яхшы укучы, иптәшләре арасында хөрмәт ителүче Йосыф булып өлгерә алмый, тагы бер каза! 1895 елны Истанбулдагы зур зилзиләдә Йосыфның анасы өйләренең матчасы астында калып вафат итә. Йосыфның үскән йорты да, анасының фаҗигалы үлемен хәтерләтеп, үзенә ят була. Ул инде үз йортына үзе керә алмый. Анда бәйрәмнәр итә алмый. Ул гариб, ятим булып кала. Мәктәбе хәрбия аның һәрбер нәрсәсе - өе, йорты, гаиләсе була. Төрек гәнчелегенең дәрде, кайгысы, омтылышы аның дәрде, кайгысы була. Ул хәрбияне тәмам итеп, забит була. Әркяне хәрбия мәктәбенә керә, ләкин Йосыф элек йөз башы, ун елдан мең башы, тагын ун елдан паша булып, ун елдан тәкагыдкә чыгып, бугаз эчендә картлыгын кичерә торган камырдан ясалмаган. Ул эзләнә, арана-тарана. Яшьләр арасындагы солтан Габделхәмид дәверенең кысынкылыгыннан милләт вә дәүләтне коткарыр өчен корылган яшерен җәмгыятькә керә. Шунда эшли һәм дә алынган эшен эш итеп тутырып эшли. Аларны төрмәгә ябалар. Үлем җәзасына хөкем итәләр. Аннары солтан Габделхәмид, гафу итеп, гомерлеккә Траблусел-гарб вилаятенең иң ерак бер йиренә сөргенгә күндерә. Бу вакыттагы Траблусел-гарбнең вәлисе, баш команданы мәрхүм Рәҗәп пашаның боларны Сахраи кәбир янындагы Физан шәһәренә җибәрергә гаскәре дә юк, теләге дә юк. Пашаның фикеренчә, Траблусел-гарбне итальяннар алырга хәзерлек күреп яталар. Боларга бирмәслек итәр өчен бу өлкәнең гаскәри хәлен төзәтергә кирәк, менә шул яшь ватанпәрвәр забитлар бик күп эшкә яраячаклар, ул Мабәянга (сарайга) яза, сыза, Йосыфларны ант иттереп, эшләмәгән гөнаһларыннан тәүбә иттереп, забит иттереп эшкә кушалар. Анда алар ватанның бер кисәге - Траблусны саклар өчен бик тырышып эшлиләр. Йосыф бәк зур яраклылык күрсәтә. Йирле әсирләр арасында, гаскәр эчендә хөрмәт казана. Ләкин ул яшь, әле аның укыйсы, тәхсилен тәмамлыйсы килә. Ул үзенең мәктәп, төрмә, сөрген аркадашларыннан Фәрид бәк берлә, үзләренең яшендә бик күп кызлы мир алаеның ярдәме берлә француз пароходына утырып, качып, Франсәгә китә. Анда укырга тотына, Сәяси-политик мәктәбенә керә. Франсәдәге төрек сәяси качакларының әгъзасы булып, шуның кайгысына, дәрденә катыша. Гәнч төрекләрнең башы Әхмәд Риза бәкнең "Мөшавәрәт" гәзитәсенә язулар языша. Үзенең Русиядә калган кардәш кабиләләрен табып алып, андагы анасының мирасын алып баруны ерак кардәше Йосыф Апанайга тапшыра. Ул да, һәрбер айны вакытында акча җибәреп торып, Йосыфның укуына тоткарлык ясамаска тырыша. Мәктәп тәмам була. Йосыф Төркиягә кайта алмый. 1903 елларда Русиягә кайта. Ул Сембер губернасында якын кардәше Йосыф Дибердиләрдә яши, яшь Акчура булып китә. Казанга йирләшә. Япон сугышыннан соң чыккан бөтен милли хәрәкәткә катыша. Казанның беренче татарча гәзитәсе "Казан мөхбире"ндә мәсьүл кятиб була. "Мөселман иттифакы"н ясаучылардан берсе була. "Мөселман иттифакы" русларның кадет партияләре берлә бергә барганда, рус сәяси тормышы эченә дә керә. Казан төрмәсендә дә утыра. Думадагы мөселман фракциясендә дә эшли. Кырымга барып, Исмәгыйль бәк янында "Тәрҗеман" гәзитәсендә дә эш күрә. 1908 елда 23 июльдә Төркиядә гәнч төрекләр инкыйлабы була. Солтан Габделхәмид мәшрутиять игълан итәргә, бөтен сәяси сөрелгәннәргә иленә кайтырга рөхсәт бирергә мәҗбүр иттерелә. Йо сыф Төркиягә ашыга. Анда инде аның сөрген иптәшләре, Париж аркад ашлары - һәммәсе эш башында. Әхмәд Риза бәк - милләтнең иң хөрмәтле бер кешесе, Мәҗлесе мәбгусанның рәисе, Йосыфка бөтен ишекләр ачык. Боер, эшлә! Ләкин Йосыф хәзер Траблуста, Парижда аерылышкан иптәшләренең таныган Йосыфы түгел. Ул инде аннан бирле бик күп үскән. Буйга түгел, иңгә үскән. Аның өчен "мәшрутиятьле, госманлы солтанлы", "мәшрутиятьле ислам хәлифәте" хәзер идеал түгел. Ул инде Русиядәге Беренче рус инкый лабын, аның егылуын күргән, ул инде "Русия мөселманнары итти факы" исемендә ясалган сәяси оешманың, Йосыфның бик күп куәтен, гайрәтен алып эшләгән эшенең "үлек бала" булып чыкканлыгын күзе берлә күргән, инде ул Русиядә яшәүче төрек-татарның алган юлы "үзлеген эзләү", "үзлеген табу", "үзлеген үз итү", ягъни милләтчелек, төрекчелек икәнлеген аңларлык бик күп дәлилләр күргән. Аның күз уңында татар әдәбияты, татар театры, татар матбугаты, татар китапчылыгы туып, үсеп, гөрләп киткәне басып тора. Ул инде Бакчасарайда 25 ел яшәгән, үскән "Тәрҗеман"ның туганыннан алып үсеп җиткәненә кадәр барган бөтен тормышын тикшергән, бөтен юлларын күздән кичергән. Инде ул Кырымның, Кавказның милли хәрәкәтен, Төркестанның уянуын бик якыннан күргән. Киң төрек галәменең шаулап күтәрелүе, уянуы, милли уянуы инде аның күз уңыннан үткән. Аңарга инде "Иттихады тәрәккый"ның программы тарчылык итә. "Иттихады тәрәккый"ның "госманлы ватанчылык" шигаре аны канәгатьләндерми. Аның бөтен дуст-ише "иттихады тәрәккый"да зур урын тотучылар булып, үзен эш өчен бик кирәксенсәләр дә, бик чакырсалар да, Йосыф фиркагә керми. "Иттихады тәрәккый"га мохалиф икән дип уйлап, аны "Әхрар" фиркасе үзенә алырга бик тырышса да, аңарга да керми. Эш эшләр өчен хөкүмәт фиркасе булган "Иттихады тәрәккый"га якын булуның файдалыгын белеп, мәрхүм Тәлгать пашаның димләве вә исрары берлә керергә разый булып, бер мәртәбә мәркәзгә барса да, фирканең антында "Фирканең бөтен боерыкларына буйсынырмын, бөтен теләкләрен мөкатдәс санармын" дигән маддәсенә "Вөҗданыма мохалиф булмаса" дигән җөмләне катыштыруны сорый вә, шуны "Иттихады тәрәккый" мәркәзе кабул итмәгәч, ул: "Мин вөҗданыма хилаф хәрәкәт итә алмыйм, уңайсызлык туадыр", - дип, фиркагә язылмый, госманлы дәүләтчелеге сахәсендә түгел, милләтчелек сахәсендә эш эшләргә тели. Ул төреклек, төрекчелек, киң төреклек фикерен таратырга, аңлатырга тели, мәшрутиятьле, госманлы дәүләтен төрекчелек фикерен таратыр өчен бер мәйдан итеп кенә карый, ул төрекчелек байрагын күтәрергә хәзерләнә. Ләкин мәшрутиятьле, госманлы дәүләтендә хаким милләт төрекләр булса да, Йосыф бәкнең ватаны алдында иткән хезмәтләре инде тәкъдир ителерлек булса да, хөкүмәт даирәләрендә бик күп аркадашлары булса да, аңарга төреклек фикерен аңлату бик авыр була. Күпчелек аны аңламыйлар, кайберләре аңарга дошманча "мәмләкәтне бүләргә тели" дип карыйлар, иң якын дустлары Йосыфның бу үзенчә "кылынгычлыгы" дип көлеп карыйлар. Йосыф ул вакытның куәтле Төркиясендә үзенең фикерен тарата торган бер мәҗмуга чыгарырга җитәрлек матди көч таба алмый, ул "Төрек дәрнәге" исемендә бер оешма корып карый, аны эшләтеп китә алмый. Төреклек өчен бер мәҗмуга чыгарырга тели, уйлый, акчасызлыктан вөҗүдкә чыгара алмый. Йосыф Идел-Ураллы булмаган булса иде, Йосыф 1903 тән алып 1908 гә кадәр Идел буенда бик күп эшләмәгән вә шуның аркасында зур хөрмәт казанмаган булса иде, бәлки, Йосыфка үлгәнчә бу мәҗмуганы чыгарырга имкян тумаган булыр иде. Бәлки, Йосыф Акчура да, бүгенге без күргән төрекчелек остазы Йосыф Акчура да булып өлгермәгән булыр иде. Иттифакый бер вакыйга әхвәлне үзгәртә, Оренбург миллионеры Мәхмүд бай Хөсәен вафат итә. Аның хаҗга дигән бәдәл акчасын алып Каргалының тәрәккыйпәрвәр имамы Хәйрулла хәзрәт Госман дигән кеше Истанбулга килә вә, мәрхүмнең рухына саваплары барып торсын өчен, берничә мең сумлык сәдака калдырырга теләүне Йосыфка сөйли, киңәш итә. Йосыф "Төрек йорды" мәҗмугасы фикерен аңлата . Вә акчаны шуңарга бирүне файдалылыгына ышандыра. Хәйрулла хәзрәт берничә мең тәңкә акча бирә. "Төрек йорды" чыга башлый. Йосыф үзенең гаясе - төреклекне таныту эшенә бил баглап, сызганып эшкә керешә ("Төрек йорды" 1910 елның ноябрендә чыга башлаган булырга кирәк). Бу мәҗмуга Йосыфның үзе, дусты, дошманы уйламаган төстә мәгърүф булып китә. Һичбер көтелмәгән рәвештә төрек яшьлегенә тәэсир итә. "Төрек йорды" бик тиз көндә Төркия яшьлегенең юлбашчысы булып өлгерә, аның тәэсире берлә төрек яшьлеге милли бер гәүдәләнүгә омтыла вә "Төрек учаклары" мәйданга килә. Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрлетөрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясе эшләнә башлый. "Төрек йорды"ның тудыручысы, яшәтүчесе, шул харси төрек берлегенең эшчесе, мөгаллиме, байракдары булып таныла. "Төрек йорды"ның фикере Төркиядән читтә яшәгән төрек дөньясына да бик зур тәэсир итә, вә бу илләрдәге милләтчелек агымының зур бер өлеше "Төрек йорды"н үзенең идеология, юлбашчысы итеп кабул итә. Әгәр Балкан сугышлары, аның артыннан килгән Дөнья сугышлары башланмаган булса иде яисә берәр ун ел соңрак калган булса иде, төрек харси берлеге бөтен төрек дөньясында - Русиядә, Иранда, Төркестанда, Чинда гәүдәләнеп өлгереп, бәйнелдаввәл бер милли оешма хәлен алып җитәчәк иде, дөнья сәясәтендә зур роль уйный торган бер куәт булып өлгерәчәк иде вә Дөнья сугышыннан төрек илләре хәзерге ягланлачак төстә чыкмаячаклар иде. Дөнья сугышы "Төрек йорды"ның укучысының зур күпчелеген сонгый рәвештә үзеннән аерып алса да, "Төрек йорды" бөтен сугыш вакытында яшәде. Ләкин иттифакчылар Истанбулга кереркермәс "Төрек йорды" вә "Төрек учаклары"н яптылар. Йосыф бәкне тәүкыйф иттеләр, "учак"лар рәисе Хәмдулла бәк Анатолига качты. Ләкин бу агымның тудырган милләтчелек, төркичелек фикере Мостафа Кәмал пашаның Төркияне бүлүдән саклап калыр өчен ачкан истикъляль сугышларында бик зур роль уйнады вә яңа Төркияне сәламәт истикъляль юлына алып чыгуда, яңа Төркияне төзүдә исәпсез-хисапсыз хезмәт итте. Истикъляль сугышы елларында Анатолига Йосыф бәк тә, бик тиз качып барып, "Төрек йорды"н яңадан чыгара башлады вә яңа Төрек җөмһүриятенең корылышында зур мәгънәви көч булып катышты. Ләкин алга куелган гаясенең Төркиядәге кыйсеме тәмам булынганга, киң төрек дөньясы өчен, аны дәвам иттерергә яшь Төркиядә сәяси әхвәл мөсагадә итмәгәнгә, "Төрек йорды" вә аның баласы "Төрек учаклары" яши алмады. Йосыф бәк үзенең милли вазифасының зур бер өлешен үткән икәнлеген хис итеп, төрекчелекнең икенче сафында ачылган Мостафа Кәмал пашаның үзенең юлдашчылыгында дәвам итә торган төрек харсын төрекләштерү, госманлы телен төрекләштерү, дөньяга карашны төрекләштерү сафларында бил баглап эшкә кереште, ул тарих әнҗеманында әгъза вә рәис булды. Ул "Тел саклау"да әгъза булды, ул бу ике җәмгыятьнең дә гыйльми эшләрен алып баруда һичбер армый-талмый торган эшче булды. Шул милли вазифаларының башында булганы хәлдә вафат та итте. Йосыф бәккә үзенең төреклек омтылышын зур күләмдә күрергә насыйп булмаса да, ул аның үрнәген күреп үлде. Үзенең утыз-утыз биш ел эшләгән эшенең юкка китмәгәнен күреп, вөҗданы тынычлык эчендә вафат итте. Төрек хәрәкәтенең зурзур ташларын салышып вафат итте. Төрек милләтенең харси берләшүенең һәрбер адымына үзенең исемен язып китте. Истанбулда 11 мартта вафат итеп, 13 мартта күмелгән Йосыф Акчура бәк, үзеннән элек яшәгән төреклекнең төзүчеләре, коручылары, мәгънәви берлекне тудыручылары арасына кереп, Исмәгыйль бәкнең янында урын алып, эшне дәвам иттерүне фикердәшләренә васыять итеп, арабыздан китте. Шөбһә юк, аның исеме киң төрек дөньясында Исмәгыйль бәк исеме берлә бергә барачак вә бөтен төрек илләренең яңадан тууларында Тимер Казык йолдызы ролен үтәп китәчәк. Йосыф Акчура бәк бөтен төрек илләрендә уртак бер юлбашчы булып, төреклекнең уртак бер остазы булып хисап ителәчәк. Сембер губернасының бер фабрикасында туган бер баланың бу кадәр киң төрек дөньясында бу дәрәҗәдә зур роль уйнавының сәбәбе нәрсә? Киң төрек дөньясында чыккан бик күп милли хезмәтчеләр, шагыйрьләр, әдипләр, сәясиләр, зур пашалардан Йосыфның аермасы кайда? Ул ничек бу дәрәҗәгә иреште? Иң беренчесе, Йосыфның алган төрекчелек кыйбласы тугры иде. Ул, шул юлдан язмаянча, гомер буе бер максатка хезмәт итте, юлыннан сапмады. Икенче, ул бу юлга хәзерләнеп, тәҗрибәләр үтеп кереште. Беренче рус ихтиляле аңарга зур бер мәктәп булды. Ул Русиядә төрек-татарларның уяну дәверләренә вә бик кызу төзелешү, алышыну чакларына очрады вә үзенең фикерләренең бик киң рәвештә тормышта сыналуга куелуына шаһит булды. Аның Аурупа мәгънәсендәге либерализм фикере, русларның либераллары берлә бергә эшләп була дигән игътикады 1905-1906 еллардагы Русия ихтилялендә бик тиз һавага очты һәм дә рус либералларының бик ахмак рәвештә төрек-татар милләтенең һичбер хакын та нымауларына бәрелеп очты. Реакция буларак Йосыфта милләтчелекне - төрек-татар милләтчелеген көчәйтте. Йосыфның зур катышы берлә эшләнеп, зур сәяси өмид берлә алып барырга тырышылган "Мөселман иттифакы", аның баласы "Мөселман фракциясе", ягъни халыкны берләштерүдә ябыштыручы куәт итеп, цемент итеп исламият кенә алынып та эшләнгән сәяси оешмасы көтелгән өмидне тутыра алмады. "Мөселман иттифакы" ни дә фикри юлбашчылык итә алды, ни дә тормышта бер роль уйный алды. Аның арка таянырга теләгән гыйльми сыйныфы, байрак сыйныфы үзенең милли вазифасын аңлаудан түбән булды. Билгакес, эшлекле сәүдәгәр, ярты зыялы тәрәккыйпәрвәр көчләребезне рәнҗетүгә генә сәбәп булды. Милли көчне парчалады. Вә аның эчендә мөтәгассыйб байларга таянып, шәхси мәнфәгатьләрне генә күздә тоткан типларның хөкем сөргәнен вә шул сәбәптән Исмәгыйль бәкнең үзен үзе шул хәрәкәттән читкә алуын Йосыф күзе берлә күрде. Вә бу фикернең дә төрек илләренең уянуында роле бик азлыгын сизеп, 1908 елны Төркия инкыйлабына кадәр боларга бәһа тәгъйин итеп куя алды. Нәтиҗәдә мәшрутиятьле Төркия туфрагына аяк басканда, Йосыф инде француз ихтиляленең матур либерализм фикереннән айныган, исламият нигезендә мөселманлык хәлифәсе ясауның вакыты кичеккәнен ачык күргән, дәүләтне алып бара беләчәк куәт - ялгыз милләтчелек дигән фикергә бик нык иман итеп өлгергән иде. Төрек милләте Истанбулда гына түгел, Анатолида гына түгел, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырым, Себер, Иран, Шәркый Төркестанда... икәнлекне күреп, милләтчелекне фәнни рәвештә киң төрекчелек төсенә куеп өлгерткән иде вә гаясен шул таркау төрекләрне берләштерү дип сызып куеп өлгергән иде. Менә аның шул төрекчелеге, киң рәвештә төрекчелеге, Йосыфка киң төрек дөньясында хөрмәт казандырды вә аңарга ап-ачык бер төс бирде. Йосыфның болай зур урын тотуында, хөрмәтле бер йир казануында икенче бер гамәл дә зур роль уйнады, ул да - Йосыфның эшлеклелеге. Йосыф фикер сөйләп, матур сүз таратып йөрүче бер кеше түгел иде. Ул үзенең ышанган фикеренә кулы берлә, теле берлә, каләме берлә эшләүче иде. Ул эшнең вагыннан, эресеннән тартынмый торган милли эшче иде. Ул көненә биш-алты сәгать мәктәптә дәрес бирә, аннан соң биш-алты сәгать язу өстәлендә язу яза. Аннары берничә сәгать кирәкле китаплар актарып комиссияләр, әнҗеманнар өчен материал хәзерли иде. Көнен эшли, төнен эшли торган фәүкылгадә вазифаишенас эшче иде, ул бөтен гомере буенча йә хәрбиядә, йә дарелфөнүндә мөдәррис иде. Һичбер вакыт дәресен калдырмый, ул мәбгус көенчә Мәҗлескә килми калмый, башкаларны көттерми, эшләнәчәк эшне башкалардан көтеп тормый, башкаларның ярым-йорты эшләгән эшләрен эш төсенә, башкаларның ачылып бетмәгән фикерләрен ачып бирә, ярдәм итә, юлбашчы була иде. Шуңарга күрә һәрвакыт эшкә чумган, баткан хәлдә иде. Аның эшлеклеген белеп, эш эшләүне сөймәенчә генә исем алуны сөючеләр аның бу хосусиятен бик оста иттереп сүи истигъмаль дә итәләр иде. Берсе, аркадаш дип, икенчесе, хуҗам дип, өченчесе, остаз дип, "бер шәй яздым, сезнең күздән кичермәңезне чок рәҗаи идәюрем" дип, язылачак нәрсәнең исеме вә берничә юлы язылган буш кәгазьләрне биреп йөдәтәләр иде. Йосыф аларга үзләре яза алмаган мәкаләләрне, мәгърузәләрне язып бирергә вә аңарга шул әфәнденең исемен куярга тиеш иде. Ул шуны берне түгел, унны, йөзне чыраен сытмаенча эшли иде. Ул мәбгус булганга, Мәҗлесе мәбгусыннан үтәчәк бөтен низамнамәләрне алдан укый, моталәга итә, аларга тәсхих ясый, аларны аңлатырлык нотыклар хәзерли иде. Шул эшлеклеге һәм дә шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен эшлеклеге, аны үзенең яшәгән мохитендә дә кеше буе, кул сузымы югары итеп куя вә аны киң төрек дөньясында күренерлек пьедесталга утырта иде. Болардан да мөһиме, Йосыф төрек дөньясында бик аз игътибар ителә торган, мохитендә бик аз очрый торган иҗтимагый әхлакка сахиб, садыйк кеше иде. Ул озын тормышында яшьлегенең бик авыр вакытларында, Габделхәмид дәверендә, Русиядә төрле сәяси тартышларны алып барганда да, соңгы дәверендә дә рәкыйбенә каршы, хәтта дошманына каршы да әхлаксыз бер хәрәкәт эшләмәгәндер. Ул үзенең куәтеннән файдаланып һәрвакыт золым ителгәнгә ярдәмгә килсә дә, үзенең дошманына каршы һичбер вакыт үзенең сәяси куәтен кулланмагандыр, һичбер кем хакында хөкүмәткә, фиркагә шикаятьтә булмагандыр. Ул, үзенең алып барган җәмгыятьләрендә, мәҗмугаларында, әнҗеманнарында эшнең иң авырын өстенә алырга разый булса да, имкяне булса, боларны мәгашсез эшләргә тырышкандыр, имкяне булмаса, мәгашнең иң азы берлә канәгатьләнгәндер. Фәкыйрь милләтнең милли эшчесе дә фәкыйрьлеккә канәгатьләнергә тиеш, дигән фикердә булгандыр вә моны үзенә татбикъ итәргә тырышкандыр. Йосыф үзенең хезмәт аркадашларына, үзенең фикер иптәшләренә кайвакытларны гасабыйлыктан, фәләннән килеп чыгып, трат-прат иткәләсә дә, ул һичбер вакыт вафасызлык итмәгәндер. Авырлыкка төшкән аркадашына, фикердәшенә һәрвакыт ярдәмгә килгәндер. Аның кайгыхәсрәте өчен һәрвакыт янгандыр, көйгәндер. Үзенең дәрәҗәсе күтәрелеп, иҗтимагый баскычның югары басмакларына менгән чакларында да үзеннән түбән баскычта калган иптәшләреннән, фикердәшләреннән һичбер вакыт йөз чөермәгән, югарыдан карап, аларга күңел рәнҗетә торган мөгамәләдә булынмагандыр. Йосыф шәхси тормышында да, җәмгыять эшендә дә, дустына каршы да, дошманына каршы да һәрвакыт намусча мөгамәлә иткәндер. Аның озын тормышында бу яктан бер тап, бер кер юктыр. Пылчыраклы, керле дөньяның әрчелмәгән урамнарыннан, тазартылмаган юлларыннан авырлы-җиңелле тормышны озын еллар өстерәп барганда да, Йосыф, тирә-юньнең пылчырагыннан үзен үзе саклый алып, үлгәндә дә тугандагы кеби ак-пакь көенчә Тәңренең каршына юнәлде. Һәм дә Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп, бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте. Без төрекчеләрнең дә хәзер бурычы - аның газиз җанын тынычландырыр өчен, шул милли вазифаны булдырырга җигелү, шуны гәүдәләндерүгә бөтен көчне сарыф итү, шуның өстен табигый юлыннан алып барып, тизрәк егеткә ирештерергә тырышу. Йосыф, тыныч бул! Уянган төрек милләте тарихына каршы, киләчәгенә каршы вазифаны үтәячәк. Синең идеалың - берләшкән төрек дөньясы - тиздән аякка басачак. ШИҺАБЕТДИН ӘЛ-МӘРҖАНИ ХӘЗРӘТЛӘРЕ Бу ел Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтенең тууына 120 ел тулды. Шул мөнәсәбәт белән милли матбугатыбыз Шиһаб хәзрәт Мәрҗанигә багышлап шактый мәкаләләр язды. Аның безнең Идел-Урал төрек-татарының уянуында уйнаган ролен күрсәтеп китәргә теләде. Үзенең бердәнбер калган, бик мәһабәтле, чалмалы рәсеме белән алдыбызга басып торучы Шиһаб хәзрәт Мәрҗани соң кем иде? Илебездә ун-унбиш меңгә саннары җиткән шундый ук меллалардан аның аермасы кайда? Аның тууын, бәйрәм булуын матәм көне итәрлек ул нинди эшләр кылды? Нинди мирас кылдырды? Бу сөальләргә тулы җавап бирерлек Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән Казанда аның шәкертләре тарафыннан җиде йөз битлек зур китап нәшер ителгән иде. Вә шул китапта мәрхүмнең милли эшләребездәге вә дини сахәдәге хезмәтләре белән бергә тулы тәрҗемәи хәле дә язылган. Вә аның хакында хатирәләр дә кертелгән иде. Бу китап мөһаҗәрәткә чыга алдымы-юкмы, мәгълүм түгел. Мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең тәрҗемәи хәле хакында тулы мәгълүмат алырга теләүчеләрне шул китапка мөрәҗәгать итәргә үтенеп, Шиһаб хәзрәтнең дәвере хакында гына үземнең хәтеремдә калганнар белән генә бүлешмәкче б улам. Шиһаб хәзрәт Мәрҗани Бохараның иң тәгассыб дәверендә анда тәхсил итә. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанидә уйлау, мөхакәмә итү куәте бик зур булганга, ул Бохарада укыган чагында ук һәрбер мәсьәлә хакында "китап шулай әйткән" диеп кенә канәгатьләнми. Ул ник шулай әйткән? Моның сәбәбе нәрсә? Бу китапның әйткәне исламиятнең рухы белән оеша аламы? Бик, бик, бик күп үзенә сөальләр биреп, шуларга җаваплар эзләгән вә һәрбер дини мәсьәләне бик зур тикшерүләр ашасыннан үткәрергә тырышкан. Үзенең остазлары, сабакташлары белән шул нигездә бик күп моназаралар ясаган. Аның шулай һәрбер дини мәсьәләнең төбенә төшеп җитеп белергә теләве, бер тарафтан, үзен тиз шәрикләреннән югары күтәргән булса, икенче яктан, һәрнәрсәгә "китап әйтә" дип ышанучы тәнкыйтьчеләрнең кәефен бик бозган. Ул дәвердә Бохараның уку-укыту эшләренә остазыбыз мәрхүм шулай әйтә иде, фәлән галим фәлән китабында шулай дип әйткән, Монсыйф рәхмәтуллаһ галәйһи шулай дип әйтте төсендә коры тәкълидчелек ысулы хаким булганга, күпчелек Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу җентекләүчәнлегенә каршы булган. Мәрхүмнең шул инә белән кое казуында мөҗтәһидләр, остазлар, олуг галимнәргә хөрмәтсезлек ясау төсен бирергә теләү вә Шиһаб хәзрәтне төрле ят мәзһәблек белән гаепләүләргә кадәр барып җитә. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу тикшерүчәнлеге иске заманның мөтәгасыйб меллаларында бик зур корал булган иҗтиһад коесы хәзер ябылган (ягъни Коръән, хәдистән үз башыңа уйлап төшенеп, хөкемнәр, фәтваләр чыгару) дигән сүзләренә барып бәрелеп, иҗтиһад ябылганмы, юкмы дигән ысулы фикъһенең бер мәсьәләсе яңадан җанлана. Шиһаб хәзрәт иҗтиһад ябылмаган дигән фикердә булып, шул дәгъвасын бик каты исбат итәргә тырыша. Бохарада ул вакытта ук аңа могътәзилә, шигый мәзһәбәлек дигән кушаматлар тагыла. Берәүне могътәзилә (ягъни тугры юлдан тайпылучы), шигый дип әйтү хәзерге көндә большевикта "милләтче", "тайпылучы" дигән кебек зур бер гаеп саналганга вә бу гөнаһлар төрмәләргә ябылыну гына түгел, дар агачына асарга да юл ачканга, Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең мондагы вазгыяте авырлашканнан-авырлаша. Шуның өстенә тагын яңа бер уңайсызлык килеп чыга. Ул вакытның төрек солтаны - солтан Габделмәҗид, русларның бөтен Төркестанны алып бетерергә кис тереп куюларын күреп, Бохара әмиренә мәсьәләне аңлатырга бер һәйәтне күндерә. Ул вакытта бик куәтле булган Төркиянең Төркестан [химая сенә] рәсми юл ачар өчен, бу һәйәт Бохара әмирлегенең төрек солтаннарын хәлифә итеп танып, мәсҗедләрдә солтаннар исеменә хотбә укуларын вә Бохара әмирлегенең сүздә генә булса да Төркиянең мохтар бер өлкәсе икәнен игълан итүләрен мәслихәт бирәләр. Бу план, бәлки, ул вакытларда русларның Төркестанга йирләшүләренә бик зур шөбһә белән караучы инглиз дәүләтенең киңәше белән дә эшләнгәндер. Ләкин Бохараның сараена, хосусән аның эшләренә хаким, дөньяның барышыннан җаһил голәмә сыйныфы Төркия хөкүмәтенең шул кардәшлек хәрәкәтенә Бохараны мөстәкыйль итү, әмирне тәхкыйрь итү төсен бирәләр. Рус хөкүмәтен ең агентларының коткысы белән килгән илче һәйәтен үтерүне таләп итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Төркестанның җәгърафи вазгыятен вә гаскәри хәлен күреп, Русиянең планнарына вакыйф булганга, Төркия һәйәтенең бу эшен зур дустлык, төреклек эше, мөселманлык сәясәте дип карый вә Төркия белән аңлашуның кирәклеген сөйләп аңлата. Ләкин Мәрҗани хәзрәтләренең дошманнары бу эшне Бохараның да, әмирнең дә дәрәҗәсен төшерер өчен, Бохара голәмәсенең дә хөрмәтен бетерер өчен эшләтелгән вак мәсьәлә төсен бирәләр вә бу "килмешәк нугай"ның "Бохараи Шәриф"не мыскыл итәргә теләвенә катгый чаралар алырга хөкүмәтне дәгъвәт итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең вә төрек һәйәтенең русның гаскәренең куәте зурлыгы хакында китергән дәлилләрен бердән җимерер өчен "Бохари мөхафүзәи билмәликяи" дигән бер җөмләне (ягъни "Бохараны фәрештәләр саклыйдыр") пәйгамбәр галәйһиссәламнең хәдисе кебек йөртәләр. Мең бәла белән Төркиянең һәйәте башын коткарып кайтып китә ала. Шиһабетдин әл-Мәрҗани Бохарадан качарга мәҗбүр була. Ул Сәмәрканд китапханәләрендә Сәмәркандның иң парлак вакытыны - Шаһрух Олугбәк дәверләрендәге голяматларның китапларын укып, гыйлемен күбәйтеп, күз карашын киңәйтеп, туган иле Казанга кайта (1849 ел). Ул дәвердә Казанның сәүдәгәр сыйныфы шактый куәтле була. Голәмә сыйныфы Бохараның тәкълидчелегенең шәкертләре булалар. Казанда сүзе үтә торган бай ул вакыт Озын Ибрай кушаматы белән танылган Ибраһим бай Юнысов була. Ул вакыттагы гадәт буенча, Бохарадан яңа кайткан дамелланы сынар өчен, аның гыйлемен белер өчен, Казан байлары берсе артлы берсе голәмәләр мәҗлесе ясыйлар вә, шуннан яңа дамелладан (Шиһабетдин әл-Мәрҗанидән) сүз соратып, моназаралар кылдыралар. Шул моназараларда өстен чыгуын күреп, йорты башкаларныкыннан зур булсын, аты башка байларныкыннан юртак булсын, сүзе башкаларныкыннан өстен булсын, дигән табигатьтән булган Озын Ибрай мулла да, башка муллалардан галим булсын, дип, Шиһаб хәзрәтне үз мәхәлләләренә имам-мөдәррис итеп ала. Вә аңарга мәдрәсә салдырып бирә. Шиһаб хәзрәт имам булып дәрес әйтергә тотына вә дәресләрен үзе дөрест дип тапкан тәнкыйть ысулында җентекләү юлында алып бара. Бик тиз аның шөһрәте таралып, мәдрәсәсенә йөзләп шәкерт тула вә шул ук нисбәттә аның дошманнары күбәя. Озын Ибрай, бай булгач, ни кылсаң да ярый, дигән бер байгура булганга, Шиһаб хәзрәткә сәдакага кызыгып йөри торган бер муллага кыла торган бөтен ваклыкларны кылдырмакчы була. Вә аны, минем мәдрәсәдә торсаң, минем мәхәлләмдә имам буласың, минем акчамны ашыйсың, дип, үзенә сәҗдә кылдырырга маташа. Шиһаб хәзрәт, Казан меллаларының байлар алдында хезмәтче кебек кылануларыннан хурланып, әһле гыйлемнең хөрмәте, дәрәҗәсен күтәрү вакыты җиткәнлеге фикерендә була. Ул вакытларда Казанда бик күп була торган мәҗлесләрдә голәмәләр табынын, көрпәләр җәеп, идәнгә ясау, байлар табынын, аяк бөкләп утыру уңайсыз дип, өстәл тирәсенә корулар гадәт була. Голә мәләрнең мәҗлескә алдан килеп, байларның килүен көтеп тору да гомуми бер хөкем хәленә кергән була. Кайсы бай никадәр озак көттерсә, шул бай иң шәбе саналганга, голәмәләр берничәшәр сәгать шул байгураларны көтеп торырга мәҗбүр булалар. Һәр эштә беренче булырга теләгән Озын Ибрай монда да иң көттерүче була. Шиһаб хәзрәт беренче мәҗлестә үк байларга корылган өстәл табынына барып утыра, хуҗаның: "Хәзрәт голәмәи табыны идәндә", - диюенә, "Байларның аяк астына тезләнеп утырырга, голәмәи байларның хезмәтчесеме?" - дип җавап бирә вә шул өйнең иң түр мәҗлесенә утыруны гадәткә кертә. Байларны көтәргә дә разый булмый: "Минем дәресем бар, минем мәхәллә хезмәтем бар. Ашыгыз булса, бирегез", - дип кысрыклый. Вакытында килмәгәннәрне көтмәүне гадәт иттерә. Дәрес вакытында һичбер мәҗлескә бармый. Боларның барысы да Казанның иске байларына, хосусән Озын Ибрайга бер дә охшамый. Ул Шиһаб хәзрәтне үзенең кәефенә баглы тотмак була. Вакытлы-вакытсыз аны ашка чакыра, мәдрәсәгә керә, дәресенә катыша, фәләнне укытма, фәләнне укыт, дип, үзе белмәгән эшләр белән Шиһаб хәзрәтнең башын катыра. Табигый, төрле надан меллалар да бик күп коткы тараталар. Шиһаб хәзрәт белән Озын Ибрайның арасы ачыла. Шиһаб хәзрәт Озын Ибрай салган мәдрәсәне бөтен шәкертләре белән ташлап чыга. Озын Ибрайның мәдрәсәсе буш кала. Мәрҗани үзенә хәзерге "Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсе" дигән мәдрәсәне салып дәресен дә дәвам итә. Ләкин Озын Ибрай вә аның янындагы коткычылар бу эшкә көфрани нигъмәт төсен биреп, Озын Ибрайга үч алырга юл ачалар. Шиһаб хәзрәтне гаеплиләр. Губернатор-фәлән белән дустлыгыннан файдаланып, Озын Ибрай хәзрәтенең указын алдырта. Ләкин боларның берсе дә Шиһаб хәзрәтнең дәрәҗәсен дә төшерми, эшеннән дә туктата алмый. Ул һаман гыйльми хезмәтендә дәвам итә. Ләкин аның тирә-юнендә дидәи куди бер дә өзелми. Берсе, Шиһаб хәзрәт "шигый", ди, берсе "бәдмәзһәб", ди. Шиһаб хәзрәт, эт өрә, кәрван йөри, дип, мәдрәсәсеннән башка тарих белән дә мәшгуль була. Ул илебезнең тарихын язарга материал җыя. Тарихи йирләребез Болгар, Биләр хәрабәләренә сәяхәтләр ясый, иске китаплар, кулъязмалар җыя вә шул эштә Казан дарелфөнүне янындагы "Тарих җәмгыяте" әгъзалары мөстәшрикъләр белән танышу, аларның мәҗмугаларында Болгар тарихыннан мәкаләләр бирә башлый. Шул дәвердә төрек телендә, соңыннан бик зур хезмәт иткән нимес мөстәшригы Радлов Казанга мәгариф мәэмүре булып йирләшә. Ул Шиһаб хәзрәт белән бик тиз танышып китә вә аңардан Казан шивәсен өйрәнүдә бик күп ярдәм күрә. Казан төрек-татар уянуында шактый зур роль уйнаган Казан Учительский школасын Радловның ачуында да (Радлов - шул мәктәпне коручы һәм дә беренче мөдире) Шиһаб хәзрәтнең киңәше, фикере бик зур роль уйный. Шиһаб хәзрәт безнең гыйльми тормышыбызны үзгәртер өчен мәдрәсәләребез, мәктәпләребезне ислях итәргә вә Аурупаның фәннәрен укытырга кирәк, дип ышанганга, татар балаларына Учительский школа ачуны сөенеч белән каршы ала вә шул мәктәпкә милли-дини тәрбиясе җитешкән яшьләрне укытыр өчен, үзенең мәдрәсәсенең дәрдле шәкертләрен школага укытырга кертә. Үзе дә шул школага дин мөгаллиме булырга разый була. Идел буендагы мәгълүм мөгаллимләрдән Шакирҗан Таһири, Шиһабетдин Газиз (календарьчы), Фәсыйх Мөхетдин, Мәхмүдов - Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең шәкертләредер. Тормышының соңгы елларында мәдрәсәне тәмамән юлга куеп бетергәч, Шиһаб хәзрәт вакытының зур өлешен китаплар язарга сарыф итә. Аның төрле шәригать мәсьәләләре хакында язган бик күп китапларыннан башка "Вафийәт әл-әсляф" исемендә гарәпчә алты җилдлек, "Мөстафаделәхбар фи әхвале Казан вә Болгар" исемендә төрекчә тарих китаплары зур әсәрләреннәндер . "Вафийәт әл-әсляф"ның "Мөкаддимә"се генә басылгандыр. Зур өлеше революциягә кадәр басыла алмаганы хәлдә иде. Китапның асыл нөсхәсе революциягә кадәр ышанычлы йирләрдә дә саклана иде. Хәзер ни хәлдәдер, мәгълүм түгел. Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән безнең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мөселман ясауда беренче баскычны атлаучы булды. Милли тарихыбызга бик зур хезмәт куеп, мәрхүм Исмәгыйль мирза Гаспралының мәктәпләребезне ислях, тормышыбызны җәмгыятьләштерү хәрәкәтенә киң зәмин хәзерләде. Исламиятнең һәртөрле мәдәни, мәгънәви алга китәргә һичбер каршы түгеллеген киң катлауга аңлатып, безнең яңа дәверебезнең башлаучысы эшен эшләде. Шиһаб хәзрәт Мәрҗани исламиятне тормышка вә дөньяга уйгын бер тәгълим икәнне өйрәтеп, тәрәккый программаларның беренче остазы булды. Үзеннән соң килә торган Галимҗан хәзрәт Баруди, Риза хәзрәт Фәхретдин, Бубилар кебек олуг галимнәребезгә шул юлда хезмәт итәргә мәйданны ачты. Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнең бергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул - милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен, аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер. Шуның өчен без аның бу туган көнен бәйрәм итәбез. Шуның өчен Шиһаб хәзрәткә милләтебезне төзүчеләр, коручылар уртасында зур хөрмәтле урын бирәбез. Бүгенге көндә илебездә хөкем сөргән милли-дини сафыбыздагы авыр үр көннәрдә вә ерак Шәрыкта иң кирәкле миллидини эшләребезне эшләргә сарыф итәр өчен кирәкле кыйммәтле вакытларыбызны ахмак байгураларыбызны көйләргә, хәерхаһ итәргә мәҗбүр булуларыбыз белән, аның башына килгән шул мәгънәсез байгуралар белән тартышын чагыштырып, аның бу ахмакларны җиңеп чыгуыннан көч алабыз вә, бүгенге көнне бөтен аңлы милләтчеләребез белән бергәләп мәрхүмнең туган көнен бәйрәм иткәндә, аның милли эшенә комачаулаучы ахмаклар, җүләрләр, сатлыкларның һәрбер аңлы милләтче тарафыннан чиркану, рәнҗү белән хәтерләнүен күреп, безнең Ерак Шәрыкта милли эшебезне эшләүгә комачаулык эшләүче хаиннәрнең дә, милли кәрванның күбәячәгенә таяк тыгарга маташучы вак-төяк байгурачыларның да киләчәктә шул ук хис белән зикер ителәчәкләренә охшатып, мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең рухына вә ярдәмчеләренең рухына дога кылабыз вә аларны милләт белән бергә, хәер белән зикер итәбез. МӨФТИ РИЗАЭТДИН ХӘЗРӘТ Мәҗмугабызның бу нөсхәләрен мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин хәзрәткә багышлап чыгарабыз. Ризаэтдин хәзрәт үзенең илле еллык хезмәтен һәрвакыт ачык итеп алып барганга вә аның бик күп әсәрләре калганга, аның хакында туеп мәгълүмат бирү бер дә уңайсыз булмаска тиештер. Ләкин мөһаҗәрәтебезнең илебез берлә ачыктан-ачык мәдәни мөнәсәбәт йөртүенә большевик хөкүмәтенең манигъ булуы безнең бу мәдәни эшебезне тулы көенчә алып барырга киртә булып киләдер вә безне бары мөһаҗәрәттә табуы мөмкин булган мәрхүмнең әсәрләре, язулары вә мәктүбләре берлә генә кифаяләнергә мәҗбүр итәдер. Бу гайре табигыйлек, мәрхүм хәзрәтебезгә каршы булган милли вазифабызның ярты-йорты гына уты алынуына, шул бөек милли хезмәтчебезне бөтен зурлыгы, олуглыгы, киңлеге, тирәнлеге берлә милләтебез алдында тулы көенчә күрсәтә алмавыбызга сәбәп буладыр. Болар бөтен мөһаҗәрәтебез өчен уртак манигълар булып, "Милли юл"ның үз көче берлә генә аны үтеп китәрлек имкяне булмаганга, кирәк мәрхүм хәзрәтнең дустлары, кирәк милли кыйммәтләребезне тулы итеп күрәсе милләттәшләребез, шул мәҗбүри ноксаннарыбыз өчен безне гафу итәрлек дип өмид итәбез. "Милли юл" кулында булган имкян, урталыкта булынган әхвәлнең мөсагадәсе даирәсендә бөтен мөһаҗәрәтебез өчен фарз кифая булган шул милли фарзны үтәргә, моның берлә бөтен мөһаҗәрәтебезне зур бер милли гөнаһтан коткарырга тырышты; ләкин эшләгән эшебез берлә Риза хәзрәт хакында аңлатыласы, белдереләсе, языласы нәрсәләр тәмамән тутырылды дигән фикердә түгелбез. Билгакес, кулыбыздагы материалның азлыгы, рәсми мәгълүматыбызның җитешмәслеге бик күп кирәкле нокталарның ачылмаенча калуына да сәбәп булды. Бәлкем, мәрхүм хакында кайбер мәгълүмат тулы көенчә бирелмәү берлә генә калмыйча, хаталар да кереп киткәндер. Боларны төзәтүләр, боларның ачык булмаганнарын ачык итеп язуларын киләчәккә калдырабыз вә мәкаләләребездә очраган хаталарны белгәннәрдән тасхих итүләрен үтенәбез. Эшебез зур бер милли вазифаны үтәү булганга, бөтен тасхихларны "Милли юл"ның киләчәк нөсхәләрендә нәшер итәргә тырышачакбыз. Фәкать бу тасхихлар, мәрхүм мөфти хәзрәтләребезнең тәрҗемәи хәле, эшләгән эшләренең тарихы, әсәрләренең язылышы, басылышы, якыннары вә әкърибалары, мохите тирәсендә булырга тиештер. Мәҗмугабызга иштиракъ иткән мөхәррирләрнең карашлары берлә моназара төсендә булмаска тиештер. Мәрхүм мөфти Ризаэтдин хәзрәт безнең уяну дәверебезнең бик зур бер симасы булганга вә аның эшләгәнен яктырту, - сәяси фикерләр башкалыгына карамаенча, аның дәвердәшләренең уртак вазифаларыдыр. Бу олуг милли хезмәтчеләребезгә хөрмәтен, шул бөек вазифабызның җитдилеген игътибарда тотып, бөтен язучыларыбыздан вак-төяк шәхси капризларга бирелмәенчә, минем фәлән сүзем калмасын, минем фәлән җөмләмнең фәлән сүзе юл башыннан булсын, фәлән йирдә кечкенә өтере генә куелмасын, нокта төртелсен кеби вак-төяк шартлар берлә җитди эшне ваксытмауларын вә табигый көенчә генә уртак эшкә ярдәм итүләрен риҗа итәбез. Кайбер матбагадагы җитешсезлекләр мәкаләләребезнең йирләштерелүендә үзебез теләгәнчә итеп идарә итәргә имкян бирмидер, мондый ноксаннарыбыз - милләтебезнең матди фәкыйрьлеге берлә баглы эшләрдер. Каләм тибрәтүчеләрнең шуларны игътибарга алып хәрәкәт итүләрен, мәрхүм Ризаэтдин хәзрәтнең үз йөзен үзе төсендә күрсәтергә, танышырга кирәкле булган нокталарына гына әһәмият биреп, вак-төяк җитешсезлекләребезне бармак аша карап мөгамәлә итүләрен риҗа итәбез. * * * Мәрхүм Риза хәзрәт - безнең Идел буе төркенең фикри хәрәкәтен, бер тарафтан, Курсавилар, Мәрҗаниләр, Габделкаюм Насыйрилар берлә, икенче яктан, Идел-Урал истикъляль агымы берлә баглаучы бер тарихи шәхсыятьтер. Аның кыйммәте безнең үткәнебезне белер өчен генә түгел, киләчәгебездәге барачак юлыбызны, кыйблабызны тәгъйин итәр өчен дә бик зурдыр. Риза хәзрәт мәрхүмнең истикъляль тарафдары булуы шәхсыятьне хөрмәтләндерә торган бер эш булса, аның шул сәяси истикъляльне таяндыра торган мәдәни истикълялебез өчен гомерен сарыф итүе, милли мәдәниятебезне ныгыту, тазарту өчен илле ел бер буйдан эшләве, шул истикъляльнең яшәве өчен кирәкле зәминне хәзерләү - һичбер язып бетермәслек бер милли хезмәттер. Безнең Идел-Урал дәүләте төзүебез вә безнең Идел-Урал истикълялен вөҗүдкә чыгаруыбыз шартлары искедәге Кара тау мәмләкәте, хәзерге Албания мәмләкәтенең истикълялендәге шартларга тәмамән башкадыр. Идел-Урал мөстәкыйль милли дәүләт ясар өчен, аны үз башына яшәтә беләчәк матди вә мәгънәви вазгыяте тәэмин ителгән булырга тиештер. Идел-Уралда әллә ничә гасырлар зурзур төрек дәүләтләренең яшәве (хәзер Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан ханлыклары) - үзеннән-үзе монда мөстәкыйль бер дәүләт төзелешкә һәр бакымдан имкян зурлыгыны күрсәтә торган дәлилдер. Руслар алганның соңында дүрт йөз ел эчендә кылмаган җәберзолымлары берлә Идел-Урал төрек-татарының мәдәниятен җимерә алмадылар. Халыкның фикерендә үзен үзе тәмамән башка бер мәдәният баласы, башка бер халык итеп күрүен аз гына да киметә алмаулары - үзеннән-үзе Идел-Уралдан мөстәкыйль төрек мәдәниятенең яшәп килүенә аяклы дәлилдер. Мәрхүм мөфти Риза хәзрәт гомере буенча менә шул мәдәниятебезнең истикълялене сакларга тырышкандыр. Гомере буенча аның мәдәниятенең бүленмәгән бер өлеше булган мөселманчылыкны чертүдән саклар өчен, Идел буе мөселманының динчелегенә ябышкан ишанлык, мөтәгасыйблык кеби төрле-төрле паразитлардан пакьләргә тырышкандыр. Озын тарихлы милли мәдәниятебез үз эчендә генә кысылып калып, буылып китеп, һавасызлыктан корымасын, коргаксымасын өчен, ул безнең төрек мәдәниятенең төбен-тамырын саклап, аны Гареб мәдәнияте берлә ашлау кирәклегене аңлап, шуны билфигыль татбикъ итәргә керешкәндер. Шул эштә бик зур үрнәк булып, Аурупа мәдәниятенең кәләпүшле, калфаклы көенчә милләтебез эченә сугылуына сәбәпче булгандыр. Боларның икесе берлә дә милли мәдәниятебезне сипләп, аның үсүе, куәтене, аның җилгә-давылга каршы таянуы көчене ныгытырга хезмәт иткәндер. Моның берлә Риза хәзрәт безнең Идел-Урал дәүләтенең мөстәкыйль яшәве өчен кирәк булган иң зур гамәлләрдән берсе булган мәдәни истикълялебезне ныгыткан вә безнең киләчәк мөстәкыйль дәүләтебезнең төп баганаларын вакытзаманның какшатуыннан, рус-улакның җимерү-ватуыннан сакларлык хәлгә китерергә иҗтиһад иткәндер. Мәрхүм Риза хәзрәтнең хезмәте - ялгыз безнең өчен, Идел буе төреге өчен генә түгелдер, бөтен төрек илләренең сәламәтлеге, бөтен төрек кабиләләренең уртак мәдәниятләренең мөхафәзәсе өчен кирәкле булган бер хезмәттер. Бу юлда мәрхүм Риза хәзрәт - фикри төшенчәсе, эше берлә төрекче булган кеби, калдырган мирас ягыннан да уртак төрекчелекнең мәгънәвиятене яратучысы, сакчысыдыр. Идел елгасы безнең төрек илләре берлә рус илене җәгърафи бүлүче бер чик кенә түгелдер. Идел елгасы - төрек мәдәнияте берлә рус мәдәниятен бер-берсеннән аера торган мәгънәви бер чиктер. Идел буе төреге үз илен, Идел-Уралны гына рус һөҗүменнән сак лау чы бер төрек-татар гаскәре генә түгелдер. Ул - уртак төрек мәдәниятен рус мәдәниятенең һөҗүменнән саклаучы, төрек мәдәниятенең сакчысыдыр. Казан, Әстерхан ханнары мөстәкыйль чакта, бөтен төрек илләре Төркестан, Кырым, Кавказ, Сибирия, Госманлы императорлыгы, русларның һөҗүменнән генә түгел, үзләренең милли мәдәниятләре дә тулы мәгънәсендә мөхафәзә астында булгандыр. Руслар төрекләрнең чикләре Идел елгасыны кичеп чыкканның соңында гына Сибирия, Кырым, Кавказ, Төркестан, Төркия мәмләкәтләренә һөҗүмгә күчкәннәр. Моннан соң гына бөтен төрек илләренең генә түгел, уртак төрек мәдәниятендә хәтәрле вазгыять сукканнардыр. Бөтен төрек илләренең сәяси истикъляльләре, төрек мәдәниятенең үзенең үзлегене тулы көенчә саклый белүе, гәнәдә Идел буе төрегенең сәяси истикълялене алуына, уртак төрек мәдәниятен Идел буе төрегенең кылычы берлә саклавына баглыдыр. Шуның өчен Риза хәзрәтнең Идел буе төрегенең мәдәниятен ныгытырга чалышуы - хатирәле урындагы бер кальганы ныгытырга тырышуы кеби бер эштер. Аның калдырган мәгънәви азыклары - киләчәк гаскәребезнең мәгънәви азыклары, киләчәк гаскәребезнең мәгънәви ачлык вә сусауны кандырыр өчен ясалган хәзерлекләредер. Дошманга каршы торганда мөкавәмәт итәр өчен бирелгән коралларыдыр. Менә шул ноктадан чыгып, мәрхүм мөфтиебез Риза хәзрәт - гомерендә бер мәртәбә дә дошманга каршы утлы корал кулланмаган булса да, руслар тарафыннан сугыш сафы башында шәһит ителгән мәрхүм мөфти Чәләби Җиһан кеби үк төрек милләтенең мөхтәрәм мөҗаһиддер. Безнең милли тормышыбызны коруда бик зур хезмәт иткән Исмәгыйль бәк Гаспралы, Йосыф Акчура, Каюм Насыйри кеби безнең милли йортыбызны корышучы, төзешүче милли мөһандисебездер. Мәрхүм Чәләби Җиһанның Истанбул дарелфөнүн талибәсе булып, фәсле булуы, Йосыф Акчураның Париж дарелфөнүн шәкерте булып, башында шапкасы булуы, Габделкаюм Насыйриның ил җимеше булып, башында камчат бүрек булуы, авыл мәдрәсәсендә генә тәхсил күргән Риза хәзрәтнең башында чалма булуы боларны бер-берсеннән аера торган нәрсәләр түгелдер. Боларның эчләре, рухлары, омтылышларының берлеге, кыйблаларының бер тарафталыгы боларны бер милли көч иткәндер, бер милли көч итеп, безгә таныткандыр. Киләчәк тарихыбызга да болар бер милли юлның юлчылары, бер милли кыйбланың имамнары булып, бер йорт төзүнең мөһандисләре булып, безнең милли тарихыбызга керәчәкләрдер вә безнең яшьлегебезгә үрнәк булып китәчәкләрдер. Боларның барысы да безнең киләчәгебездә милли газизләребез булып әвереләчәктер. Мөфти Риза хәзрәтнең аермасы шунда, ул бу дәрәҗәгә монтазам мәктәп күрә алмаенча, үз тырышлыгы, үз казануы берлә генә ирешкәндер. Үз-үзен идарә итә белүе берлә генә дөньяның җилле, давыллы көннәрендә кызыл руслыкның иксез-чиксез вәхши золым-җәбере алдында башын югарыда тота алып, соңгы сулышына кадәр үзенең иман иткән милли сафы башында калгандыр. Бу мәдәни җәсарәте берлә чит халыкларны хәйрәткә калдырып, безнең Идел-Урал төркенең мәгънәви кыйммәтен тагын күтәргәндер. Төрек балаларында төрек горурыбызны охшап милли вазифасын тулы көенчә үтәгән милли каһарманыбыз булып рәхмәтенә кавышкандыр.