Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ Удмуртия татарлары 2 нче басма ISBN 978-5-93091-337-8 "Фәнни экспедицияләр чираттагы китап Удмуртия без, алар ның көнкүреше, го бай мәгъ лүмат бирә. Бу җые төбәк нең тарихи шәхесләре ук анда төбәкнең халык ав ның кул эшлә ре, шәмаиллә Г. Ибраһимов исемен дәге Т нәренең тикшеренү-эзләнү рын табар һәм андагы язм ышанабыз. 978-5-93091-337-8 КЕРЕШ Һәр төбәкнең табигать тә, анда яшәүче кешеләр дә, аларның ышанулары һәм дөньяга карашлары да йогынты ясый торган язмышы, йөзе, рухи үзәге-асылы бар. Шушы үзенчәлекне тою-аңлау өчен, әлеге төбәктә яшәү, һич булмаса, андагы тормышны өйрәнү һәм халык белән аралашу кирәк. Болар төбәкнең хәзерге хәлхаләтен күзалларга мөмкинлек бирә. Үткән-тарих исә күпмедер күләмдә чыганакларда саклана; аларны археологик тикшеренүләр үткәреп тергезәләр; архив документларыннан һәм тарихи һәйкәлләрдән, ташъязмалардан эзлиләр. Археолог-галимнәр борынгы кешеләр турында мәгълүмат сакланган урыннарда разведка уздыра, казу эшләре оештыра һәм, табылдыкларга нигезләнеп, бик ерак тарих хакында төгәл мәгълүматлар китерә. Археологик тикшеренүләр вакытында эралар-чорлар да, шул заманнарда билгеле бер урында яшәгән кешеләрнең кайсы халыкка каравы, көнкүреше, һөнәрләре, нинди технологияләргә ия булуы, ышанулары да, күпмедер күләмдә зәвыгы, мәдәни казанышлары да ачыклана. Алар язма тарихи чыганаклар булмаган ерак заманнарны кабат күзалларга мөмкинлек тудыра, архив материаллары, документлар, эпиграфик һәйкәлләр һ.б. исә безгә якынрак чорлар хакында сөйли. Алар да күрсәтә алмаган бик күп сәхифәләрне шәҗәрәләр һәм гаилә истәлекләре дә; төбәк кешеләре хәтерендә буыннан-буынга тапшырылып килгән мифлар һәм легендалар, җырлар һәм бәетләр дә; халыкның тел-сөйләм, әдәби фикерләү хасиятләре, көнкүреш һәм мәдәни үзенчәлекләре; матди һәм мәдәни кыйммәтләр дә үзендә саклый. Боларны күрә, аңлый, өйрәнә һәм аңлата белергә генә кирәк. Гаҗәеп күренеш: археологик һәм тарихи чыганакларда сакланмаган мәгълүматлар еш кына кешеләр хәтерендә, * * * Әлеге китап Удмуртия Республикасының Балезино, Глазов, Юкамен районнарында көн күрүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен, халык авыз иҗатын, кулъязмаларын барлау-тикшерүгә багышлана. 2010 елгы статистик мәгълүматлар буенча, Удмуртиядә яшәүче татарлар саны 98 831 кеше тәшкил итә. Тарихчылар күрсәтүенчә, Удмуртиядәге татар-нократ сөйләше вәкилләренең ерак бабалары Болгар дәүләте составында булган, алар төньяктагы халыклар белән мех һәм башка товарлар алышып сәүдә иткәннәр, төньякта үзләренең факторияләрен булдырганнар. Монгол яуларыннан соң Болгар дәүләте халкының тынычсыз көннәре башлана. Халык төньякка, көнбатышка, көнчыгышка күчеп китә башлый. Борынгы удмурт җирләренә дә аларның шулай килеп төпләнүләре ихтимал. Удмуртиянең кайбер авылларында яшәүче татарлар биредәге удмуртлар һәм бисермәннәр белән аралашып көн иткәннәр. Фәнни әдәбиятта бисермәннәрне удмурт халкының бик үзенчәлекле бер * * * ҺӘР ТӨБӘКНЕҢ ҮЗ СЕРЕ Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать ин ституты директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөг алл им улы Миңнуллин, чыл ты ратып, Институт галим нә ре нең Удмур тия якларына экспе ди ция гә чыгу нияте барлыгын әйткәч, күңелгә җылылык иңде, якташларым өчен горурлык хисе уянды. Егерме елдан артык гомерем бу якларда үткәнгә генә туган хисл әр түгел ул. Халкыбызга Удмуртия татарлары турында инде күптәннән аваз саласы килә иде. Һәр төбәктәге татарларның үз хасиятләре, серләре, тарихы бар. Халкыбызның тарихи мәркәзеннән еракта булуга карамастан, милләттәшләребез га сырлар буе рухи кыйблабызны югалтмыйча яшиләр икән, бу - бәян ителергә лаеклы мәгъ лүмат. Һәм ул киләчәктә дә без нең бербөтен милләт булып сак ланып калуыбызның нигез ташларын тәшкил итә. Удмуртиядә бүген бик күп мил ләт вәкилләре көн күрә, шуларның 100 меңе чамасы - татарлар. Гадәттә, бүген, күркәм миллилек мохите үрнәге буларак, татар авыллары тормышын күрсә тәләр. Әйе, Чувашия Рес публикасы, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе кебек төбәкләрдә татар авыллары бихисап күп бу лып, алар хәтта аерым татар районнары булып та оешкан. Бу очракта аларда милли тор мышның кайнап торуы аңла шыла да - үз өйләре, үз көйләре. Ә Удмуртия татарлары бу ка гый дәгә туры килеп бетми: би редәге милләттәшләребезнең бары 14 проценты гына авыл җирле гендә яши, ә 86 проценты шау-шулы шәһәр мохитендә, башка милләтләр арасында гомер ки черә. Шуңа да карамастан, Уд муртия татарларының телне, динне, гореф-гадәтләрне кадер ләп саклаулары, алардагы миллилек хисе бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Моның сере нидә соң? Бәлки бу серне чыгышлары белән Актаныш, Минзәлә як ларыннан булган Камбарка, Сарапул шәһәрләре ТЕЛ, ГАДӘТ ВӘ ӘХЛАК АЛМАШЫП Татар һәм удмурт тарихыннан уртак сәхифәләр Марсель Әхмәтҗанов Татар һәм удмурт халыкларының тарихи элемтәләре турындагы мәгълүматлар XIV гасырның соңгы чирегеннән күренә башлый. Бу вакытларда әле татарлардан төньякта яшәүче удмурт һәм коми халыклары бер-берсеннән аерылган мөстәкыйль халыклар булып саналмаган, урыс халкы аларны зыряннар дип атаган. Зыряннар XIV гасырда Бөек Новгород феодалларына ярым бәйле рәвештә яшәп, аларга кыйммәтле җәнлек тиреләре белән ясак түләгәннәр. XIV йөздә Бөек Новгородтагы урыс боярлары зыряннарны тәмам үзләренә тулы коллыкка төшерү чарасына керешәләр. Алар моңа мәҗүси зыряннарны көчләп чукындыру аркылы ирешергә булалар. Новгородлылар зыряннарга, пермякларга, югрыларга каршы кораллы көчләр җибәргән. Алар ярдәмендә Стефан Пермьский исемле миссионер Нократ һәм Идел якларында яшәүче зырян-пермякларның изге урыннарын, агачларын, йортларын җимереп, Чердыннан төньяктарак яшәгән җирле халыкларны христиан йолаларын үтәргә мәҗбүр иткән. 1383 елда, аларны ныклап христианлаштыру нияте белән, Пермьдә епархия үзәге оештырыла. Шуңа таянып, Стефан Пермьский зырян, пермяк кавемнәренең борынгы традицион ышануларын җимерү максатында кыргыйларча эш алып бара. Ләкин 1396 елда зырян, пермяк кавемнәре бу христианлык тарату оясын туздырып, епископ Стефанны үтереп ташлыйлар. Аларның баш күтәрүе Бөек Новгородтан җибәрелгән гаскәри көч белән генә бастырыла. Шул вакытта зырян һәм пермякларның бер өлеше, туган җирләрен ташлап, Алтын Урданың Болгар Олысына - татарлар, марилар (чирмешләр) янына килеп утыралар. Бу җирләр, нигездә, Чыпца елгасы буйла Тел, гадәт вә әхлак алмашып 31 ры, аларга яңа ватан булып китә. Чыпца елгасының Нократка койган тамагыннан ерак түгел Турна-кала исемле татар авылында 1323 елда куелган, бу җирләрнең Болгар Олысыныкы булуын раслаган язулы ташбилге дә сакланган. Турна-кала соңрак Болгар биләмәсендәге татар авылы булып китә. Бу ташбилгедән бер чакрым чамасы читтә, Нократ авылында, тагын 1504, 1522, 1555 елларда куелган татар-мөселман кабер ташлары сакланган. Әлбәттә, хәзер Нократ җирләрендә яшәүче Болгар дәүләте кавеменнән булган бисермәннәр яки чувашлар XIV гасыр документларында да искә алыналар. Тик соңыннан чуваш этнонимы кулланылыштан төшеп калып, алар хәзер бисермәннәр яки почырманнар дип аталалар, инде бүгенге көндә, күбесе удмурт кавеме белән кушылып, югала бара торган милли азчылык вәкилләре булып яшиләр. Бисермәннәр арасында Касыймов, Апачев/Абашев кебек Нократтагы атаклы татар фамилияләренә күчеп киткәннәре дә бар. Кыскасы, бисермәннәр нигездә татар белән аралашып яшәгәннәр, татарлар аларны "йотмаганнар". Казан ханлыгы яулап алынган вакытларда йөзләгән татар авыллары яндырылган, җимерелгән, халкы үтерелгән яки әсир ителеп, коллыкка сатылган, чукындырудан баш тартканнарын, төрмәләрдә җәзалап үтергәннәр, нәтиҗәдә Казан тирәсендәге күпчелек авыллар урынында кара күмер генә калган. Исән калып котыла алган татарлар Нугай Урдасы биләмәләре булган Агыйдел, Дим, Сөн, Зәй буйларына качып китеп, шунда төпләнгәннәр. Казан ханлыгының бушап калган җирләрен монастырьларга, алпавытларга, стрелецларга, урыс хакимиятенә хезмәткә күчкән татар морзаларына бүлеп бирә башлыйлар. Шулай ук Касыйм һәм Төмән татарларын, нугайларны, мордва, чуваш, мари, удмуртларны (арлар дип тә әйтәләр), соңрак әсир полякларны, литвалыларны, кырымлыларны, төрекләрне дә шул җирләрнең хуҗалары итеп утырталар. Ләкин бу халыкларның күбесе (мәсәлән, мордвалар, марилар) үзләренең әүвәлге ватаннарына качып киткән. Татарстан җирләрендә төпләнеп калган удмуртларның, мариларның күбесе әле хәзер дә татарча яхшы сөйләшә белә. Шул ук вакытта ХХ йөзнең икенче яртысында бары Татарстанда гына удмурт, мари милли мәктәпләре эшләп килде. Тарихта XIV гасырның соңгы чирегендә Пермь якларында яшәгән удмуртларның бабалары - зыряннар өчен епископ Стефан 32 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Пермьский, 24 хәрефле алфавит төзеп, зыряннар теленә христиан дине уку әсбапларын тәрҗемә иткән, дигән сүзләр булса да, алардан бер генә үрнәк тә калмаган. Борынгы зырян-пермякларның изге урыннарын җимергән, хурлаган кеше турында җирле халык бер хатирә дә сакламаган. Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядәге XIV, XVI гасыр борынгы болгар һәм татар ташъязмалары сакланган җирләрдән ерак түгел, Глазов төбәгендә борынгы төрки язулар белән бизәлгән көмеш савыт тоткасы табылу да төрки мәдәни ареалның чикләренә туры килә. Удмуртларның татар мәдәнияте белән бәйле иң якты сәхифә ләре XIX йөзгә карый. Татарстан Республикасының Мамадыш төбәген дәге Чиялек (Никифиров) авылында туып үскән керәшен татары Борис Гаврилович Гаврилов (1847-1891) тарафыннан беренче удмурт әлифбасы төзеп бастырыла. Аның удмурт этнографиясенә багышланган зур күләмле "Поверья, обряды и обычаи вотяков Мамадышского уезда, Урясь-Учинского прихода" исемле хезмәте кыйммәтле бер фәнни-тарихи чыганак булып санала. Борис Гаврилов 1873-1874 елларда, Казан һәм Вятка губерналарында яшәүче удмуртларның телләрен өйрәнү өчен, Казан епархиясеннән фатиха алып, удмурт халкының риваятьләре, сөйләкләре һәм йола тасвирларын туплап кайта. Удмурт һәм урыс теленә тәрҗемәләрдә алар 1880 елда нәшер ителә. Христиан китапларының берничәсен ул татарчадан удмурт теленә тәрҗемә итеп бас тыра. Б. Гаврилов шул ук вакытта удмурт авылларында ачылган миссионер мәктәпләрендә укытучы булып та эшләгән. Мәсәлән, аның 1867 елда Ошма дигән удмурт авылына (Казан өязендә) укытучы итеп билгеләнүе мәгълүм. Ләкин бу заманда Татарстан җирендә Ушма (Ошма) дигән удмурт авылы юк, мәгълүматны язучыларда ялгышлык киткәнгә охшый. Б.Гаврилов 1885 елдан, ягъни гомеренең соңгы елларында, Татарстанның хәзерге Алабуга төбәгенә карый торган Үмәк дигән татар-урыс катнаш авылында рухани (поп) булып эшләгән. Ихтимал, бу авылда әлеге гыйлем иясенең кабере дә сакланып калгандыр әле. Нократ татарлары тарихыннан Нократ елгасы буйларында яшәүче татарларның иң борынгы тарихлары Карабәк һәм аның нәселләреннән Касыймовлар, Тел, гадәт вә әхлак алмашып 33 Дәүләтьяровлар, Мөрсәлимовлар, Байкиевлар, Апачевлар, Янчуриннар, Хуҗасәетовлардан калган борынгы шәҗәрәләр һәм аларга урыс патшалары биргән ярлык-грамоталар аркылы шактый тулы чагыла. Үкенечкә каршы, аларның нәселләренең XVIII-ХХ гасырларда бүгенге Удмуртия җөмһүрияте җирләрендәге таралышы, язмышлары турында татарлар үз куллары белән язган чыганаклар, тарихлар фәнни әйләнешкә әлегә кадәр бик сирәк керде. Бу өлкәдә Кистем авылында яшәүче яшь галим Илмир Касыймов төзегән шәҗәрәләр һәм җирле татар авыллары мәдәни тормышына караган язмалар аерым игътибарга лаек. Ләкин менә тарихчы Габдулла Ушмавиның үткән гасырның 50 нче елларында Казан галимнәренә җибәрелгән күләмле генә язмалары билгесезлектә югалган. 1974 елның март айларында Габдулла ага, минем шәҗәрәләр белән кызыксынуымны ишетеп, үзенең Татар Парҗысы авылы тарихына багышланган кулъязмасын биргән иде. Ул чагында бу кулъязманы мин үземнең бер фәнни хезмәтемдә искә алып кына үттем, чөнки киң итеп файдалану өчен өстәмә язма чыганаклар җитми иде. Инде хәзер бай гына тарихи материал туплангач Габдулла Ушмави хезмәтенең дә тарихи кыйммәтен бәяләргә мөмкин булды. Кем соң ул Габдулла Ушмави? Ул хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Мамадыш төбәгенә керә торган Түбән Ушма авылында 1890 елның 14 июлендә туган, 1988 елда Глазов шәһәрендә үлгән. Атасы Хәмид (1860-?) бине Муса (?-1885) бине Әмир бине Әмин бине Ресмәт әл-Ушмави, әл-Казани, әл-Болгари, шулай ук, Түбән Ушмада гомер иткәннәр. Хәмид Түбән Ушмада Һадиулла бине Әхмәд бине Йанкылыч әл-Ушмави мәдрәсәсендә укыган. Габдулла Ушмави яхшы дини белем иясе, Уфада Хәсәнгата Габәши тарафыннан имтихан кылынып имам хатип һәм мөдәррислеккә указ алган. 1916 елда Герман сугышына җибәрелеп, анда яраланып кайта, укытучылар курсына йөреп, укыту эшенә керешә. Ләкин идеология өлкәсендәге буталчыклыктан туеп, урман эшенә күчә, 1948 елда пенсиягә чыга һәм Глазов шәһәренә барып урнаша. Ул 1914 елдан бирле татар авыллары тарихлары буенча материаллар җыйнап Мамадыш, Ишки һ. б. авылларның (барысы - 14 авылның) тарихын язган. Бу тарихлардан аерым фрагментлар 34 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары аның "Түбән Ушма тарихы"на да килеп керә. Андагы мәгълүматлар буенча Идегәй би Түбән Ушма авылы тирәсендә тукталган, анда аның Габделкотдус (Котыш) исемле улы яшәгән. Бу мәгълүматлар тарихыбыз өчен кыйммәтлеләр. Ә бу хезмәттә Габдулла Ушмавиның Татар Парҗысы авылы турындагы язмалары игътибар үзәгенә алынды. Әлеге авторның нинди идеологик дәверләрдә яшәп, нинди басымнар кичереп язганы болай да мәгълүм. Мәсәлән, ул борынгы Нократ татарларында зур би булып торган Касыймов шәхесе турында бер сүз дә язмый, фәкать аның ХIХ гасыр ахырларында 7-8 буынлы шәҗәрәләр төзеп яшәгән нәселләре хакында гына мәгъ лүмат бирә. Фән өчен болар да бик әһәмиятле. Габдулла Ушмави XVI-ХIХ гасырларда Нократ елгасы буйларында татар авылының нинди кыенлыклар кичереп яшәвен, үзенең диненә турылыклы булып калуын, татар-удмурт мөнәсәбәтләрен, мәгърифәт халәтен кызыклы итеп тасвирлый. Совет хөкүмәтенең ислам руханиларына карата аеруча шәфкатьсез мөнәсәбәттә булуын искә алсак, аның руханилар тормышы, мәчетләр эшчәнлеге турында дәшми калуының сәбәпләре бик ачык аңлашыла. Туплаган кадәрле тарихи мәгълүматлары һәм нократ татарларының XVIII-ХIХ гасыр шәҗәрәләрен теркәп калдыруы гына да Габдулла Ушмавиның милли тарихыбыз өчен кыйммәтле эш башкаруына дәлил булып тора. Инде хезмәтнең үзе белән якыннанрак танышыйк. "Башлангыч сүзе"ндә автор менә ниләр яза (мин аның стилен сакларга тырыштым. - М. Ә.): "Дөньяда, ничек кенә булмасын, һәр нәрсәнең башлану тарихы булган шикелле, беткән нәрсәләрнең дә бетү, юкка чыгу тарихлары да буладыр. Тарихи хәлләрнең сүзләр вә эшләрнең дөньяга килеп чыгуына табигый рәвештә адәмнәр сәбәп буладыр. Шуның өчен тарих фәне алдагы көнгә, тормышка кирәк нәрсәләрне белү, өйрәнү өчен бик файдалы фәндер. Менә безнең бабайлар кайдан килгәннәр икән, ниләр эшләп йөргәннәр икән, ничек торганнар икән, дип, күп гыйбрәт, акыл, белем, аң алырга мөмкинлек бирә торган фәндер. Дөньяда күп шәһәр һәм авылларның тарихлары мәгълүм булса да, бер дә тарихлары мәгълүм булмаган, бик иске заманда ук була башлаган авыллар да бардыр. Тел, гадәт вә әхлак алмашып 35 Тарихны, әлбәттә, ясап язып булмыйдыр, фәкать, булса, иске язмалардан карап, яки колакка бабайлардан ишетелеп калган сүзләргә карап, шул язмаларга, ишетелеп калган сүзләргә күршедәге шәһәр һәм авыл тарихларыннан дәлилләр эзләп языладыр, яки иске нәрсәләргә карап языладыр. Татар Парҗы тарихы да менә шушы рәвештә җыелып, 1958 елда февральдә тәмам итеп, яңа хәреф белән яздым. 53 нче елда кыс карак рәвештә иске хәреф белән язып, Казанга, Академия Наукка җибәргән идем. Т. Парҗыда торучы язучы Габдулла Хәмит улы Ушмави. 1958 ел, май. Бу китапка язылган нәрсәләр 1. Т. Парҗының утырган урыны хакында 2. Т. Парҗыга беренче килеп утыручылар вә кайдан килүләре хакында 3. Парҗы дип ник аталган 4. Парҗы елгасы 5. Ни өчен күчеп килгәннәр вә кайчан килгәннәр 6. Парҗыга татарлар килүе 7. Татарлар килгәч, удмуртлар ни эшләгәннәр 8. Парҗы татарлары белән удмуртларның аерылышулары 9. Беренче укытучылар, 7 еллык мәктәп салыну 10. Бөтен колхозны электр белән яктырту 11. Укып һөнәр алган кешеләр 12. Нәсел шәҗәрәләре 13. Кече Парҗы тарихы 14. Кече Парҗы дип аталуы 15. Кече Парҗыга ник күчеп килгәннәр 16. Кече Парҗыда укып һөнәр алган кешеләр 17. Кече Парҗының нәсел шәҗәрәсе Бу тарихны җыеп язучы Габдулла Хәмид углы Ушмавидыр. Төп чыгышым - Татарстанда; Мамадыш районы, Түбән Ушма авылында крестьян гаиләсендәдер тумышым. Язучылар ел саен язу кагыйдәләрен үзгәртеп барулары сәбәпле, кагыйдәләрне хәтердә тотып бетереп булмыйдыр. Шуңа күрә ялгышларым күп булырга мөмкин.Укучылар гафу итәр, каләмнәре белән төзәтерләр. Хәмитов Г. 1958 ел, май. 36 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Тат. Парҗы тарихы . . . . . . . . . . . . 1. Т. Парҗы урыны. Удмурт җөмһүриятендә, Глазов районында ст. Глазовтан 18 километр төшлек тарафында, иске заманда Казанга ат белән йөри торган юл өстендә, Парзи елгасына утыргандыр. Беренче тапкыр Парҗыга кемнәр вә кайчан килгәннәр? Парҗы авылына иң элек килүчеләр хакында менә шул хәбәр бар. Атогородта (Бу авыл Отогурт дип атала. - Г. Ушмави искәрмәсе) Мария Николаевна дигән Баженова фамилияле бер карчык бар. Бу карчык 1885 елларда туган булып, шактый гына аңлы да уяу кешедер, күргән-ишеткән нәрсәләре хакында дәмсе белән сөйлидер. Ир кешесе дә укытучы булган икән. "Менә бу карчык болай сөйли", - дип, минем иптәшемнең атасы әйтә иде. Парҗыга 1-й килеп утыручылар Адәм авылыннан булган, дип. Адәм авылы Чепса (Чыпца) елгасының уң ягында, Глазовтан ерак түгел бер авыл икән. Әле бу вакытта, "Адәм" авылыннан 1 нче кил гән вакытта удмурт халкы динсезләр булып, фәкать ата-бабадан калган гореф, гадәт, җола, келәүләр белән генә маташалар икән дип карчык сөйләгән иде. Карчык бу сүзләрне 1953-1954 елларда сөйләде. Тагы шул сүзләрне дә әйтте, ул вакытта, ягъни динсез вакытларында - ата-бабадан калган гадәт белән маташкан вакытларында басуларында келәү итә торган агачлыклары булган, җәй көннә рендә шул агачлыкка барып, хайваннар суеп, иске гадәт белән келәү иткәннәр икән, ягъни гыйбадәт кылганнар. Бу басулардагы иске вакытта халыкның келәү итә торган урыннарын "Кирәмәт" дип атап йөрткәннәр. Бу вакытта һәр авылның каберлеге дә үз басуларында булган. Удмурт халкы XVI-XVII гасырларда чукындырыл ып, христиан диненә кертелә башлагач, үлекләрен кайда чиркәү бар, анда илтеп күмәргә башлаганнар да, иске гадәт тә әкренләп беткән. Парҗы дип ни өчен аталган? Парҗы авылы буласы урынга иң элек Адәмнәнме, йә башка җирдән булса да башлап килүче Парзи исемле кеше булырга кирәк, башлап килүченең исеме авылга исем булган, соңра авыл исеме белән елга да Парҗы елгасы дип аталып калган. Парҗы елгасы Бу елганы борын заманда Чибашур дип атап йөрткәннәр. Удмурт халкы Чибашур диләр икән, ягъни матур елга дигән сүз Тел, гадәт вә әхлак алмашып 37 буладыр (чибәр дигән сүз удмурт белән татар арасында уртак сүз булып, әз генә аерма белән татарлар "чибәр", арлар "чибер" диләр. - Г. У. искәрмәсе). Чөнки тарих галимнәренә мәгълүм ки: һәрбер җиргә, суга, күлгә, урманга, шәһәргә, тауларга исем кушылмыйдыр, иң элек шул урыннарда кешеләр йөрмичә. Беренче тапкыр урыннарга кем булса да килеп йөрсә, йә килеп утырса, шул кешенең исеме, яки хайванның исеме исем булып каладыр, яки ул урынга якын шәһәр, яки тау исемнәре булып каладыр. Яки мәшһүррерәк исемнәр табылу сәбәпле, искерәк исемнәр онытылып та каладыр. Удмуртлар авылларны күбрәк елга исеме белән атап калдырганнар. Хәзерге көндә "Верх. Парзи" дип языла торган авыл бик иске вакытта Чибашур дип йөртелгән. Йәгъни Парзи елгасының борынгы замандагы исеме белән атап йөрткәннәр. Адәм авылыннан Парзи исемле кеше Парҗыга килеп утыргач кына, Парҗы елгасы дип атала башлаган. Чибашур авылын елга башында булганга күрә генә Югары Парҗы дип яза башлаганнар, ягъни, Парҗы авылы утырган елга башындагы авыл, дигән сүз буладыр. Әле дә бу Югары Парҗыны удмуртлар үзләре генә сөйләгәндә Чибашур дип сөйлиләр. Адәмнән ни өчен күчеп килгәннәр, вә кайчан килгәннәр Адәм авылыннан күчеп килүләренә сәбәп нәрсә икәне ачык мәгълүм булмаса да, бөтенләй билгесез дә түгел. Чөнки дөньяда бик иске заманнардан ук шәһәрләрнең һәм авылларның күбәюенә сәбәп булган нәрсәләр адәмнәрнең тормышларына кимчелек китерә торган нәрсәләр чыгуыдыр. Кешеләрнең искедән үк тора торган җирләрендә тормышка беренче зарар китерә торган нәрсә итеп җир искерүе, азаюы һәм урман юклыгы, яки ераклашуы саналган. Аның өчен кешеләр бик иске заманда җир белән урманны тормыш алып бара торган беренче нәрсә итеп санаганнар, хайван асраганнар, шуннан тормышка кирәк бар нәрсәне дә ясаганнар, аларга башка бер нәрсә дә кирәк булмаган. Уку, язу кирәк булмаган, тамгалар белән генә аны-моны санаган вакытларында шома таякларга киртекләр ясап хисаплаганнар. Шәһәрләргә барырга хаҗәт төшмәгән (әле мин кечкенә вакытта да таяк киртләп хисап алу, санау бар иде. Безнең авылда Гәрәй абзый яз көне хайван көтәргә алганда, өч таяк 38 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары тотып, йорт саен кереп, ничә хайваның бар, дип сорап, бер таякка сыер, икенче таякка сарык, өченчесенә кәзә (кәҗә - М.Ә.) санын алып йөри торган иде. 1900 елларда), чөнки алар бөтен тормышка кирәк нәрсәләрне үзләре ясаганнар. Тырышрак кешеләр бай булганнар. Баеракларга тагын яхшырак урын кирәк булганда Адәм авылыннан көчлерәкләре Парҗыга яхшырак җир эзләп килгәннәр булса кирәк. Менә шулай тыныч кына торганда, ни булса да бер сәбәп белән күчеп китеп, Парҗы авылын дөньяга китереп чыгарганнар... Парҗы удмуртларының динсез булып, фәкать иске ата-бабаларыннан калган гореф-гадәт, җола, келәүләр белән генә маташканнары мәгълүм. Моның галәмәтләре: 1. Исемнәре ничек туры килсә, аның белән балаларын атаганнар. Мәсәлән: Парза, Ато, Килән, Ахикбай, Мешкән, Кибә шикелле исемнәр. 2. Христиан диненең исемнәре - Иван, Питр, Симен шикелле исемнәр - чукындырылгач кына кушыла башлаган. Парҗыга татарлар килүе Парҗыга татарлар килүе, кайдан килгәннәр, килүләренә нәрсә сәбәп булган вә кайчан килгәннәр. Парҗыга татарларның кайдан килүләре хакында Парҗы картларының ата-бабаларыннан калган сүзләре вә хәбәрләренә караганда, Парҗыга беренче тапкыр татарлар килүе Кожя авылыннан икән. Бу Кожя авылы борынгы Вятка губернасы, Глазов өязе (Удмурт җөмһүриятендә) Балезино станциясеннән ерак түгел Чепса (Чыпца) елгасының сул ягында урнашкан. Менә шушы авыл бик иске вакытта татар авылы булган икән. Татарларның бу авылдан күчеп китүләренә сәбәп - XVI гасырның соңгы яртысында Иван Грозный законы белән дингә кысу тынычсызлыгы. Кожядан берничә гаилә татар Парҗы авылына, удмуртлар янына урман арасына поплардан качып килеп утырганнар. Адәм поселкасындагы удмуртлар килеп, Парҗы авылы ясап, XVI гасыр ахырында Кожядан татарлар килеп, удмурт белән татар катыш авыл булып калган. Соңыннан бу Парҗыга башка урыннардан да берничә татар семьясы килеп утырган булырга кирәк. Нократтан һәм Әгерҗедән, Татарстаннан килгәнне әйтәләр. Тел, гадәт вә әхлак алмашып 39 Парҗыга татарлар килгәч, удмуртларның яхшырак тормышлылары, татарларны яратмыйча, башка авылларга күчеп киткәләгәннәр. Мәсәлән, Парҗыдан Ото исемле кеше белән Килән исемле кеше Оть авылына китеп, Отогорд дигән авылны ясаганнар. Азикбай дигән кеше күчеп, Азикбай авылын ясаган вә башка иске авылларга барып кушылып утырганнар. Удмуртлар үзләре сөйлиләр, фәлән авыл да Парзидан күчеп киткән, төгән авыл да Парзидан күчеп киткән, диләр. Глазов өязендә ст. Балезинога ерак түгел Чепса (Чыпца) елгасының уң ягында Ужа дигән удмурт авылына 1570-1580 елларда бик зур гына чиркәү салынып, анда дүрт миссионер поп килеп, шул тарафтагы удмуртларны, бер уңайдан, туры килгән мөселман татарларны да чукындыра башлаганнар. Менә шул заманнарда Кожя авылы мөселман татарларына да бу чукындыру афәте килеп баскан. Тормышлары тынычсызланган. Соңра Кожя татарлары бу тынычсызлыктан качып, кайсы кайда киткәннәр. Чөнки Кожя Ужадан ерак түгел. Берничә семья Парҗыга да килгәннәр. Кожядан күчә алмыйча калганнары, чукындырылып, керәшен булганнар да, бисермән дип аталып, удмуртлар белән катышып, бөтенләй йотылганнар, югалганнар да удмурт авылы булып калган. Удмуртлар XVI гасырның ахырына кадәр язычник, ягъни динсез каүм (кавем. - М. Ә.) булганнар. Россия хөкүмәте удмуртларны христиан диненә кертергә башлаганда, беренче эшен менә шушы Ужа авылына чиркәү салдырып башлаган. Бу хәбәрне Глазов шәһәрендә торучы Михаил исемле поп сөйләде. 1958 елда, июньдә. Хәзер мин 70 яшьтә, ди. Ул болай дип сөйли "Мин село Балезинода школьник вакытымда г. Вяткадан архейри (архиерей. - М. Ә.) килеп, шушы Ужа чиркәвенең башлануына 300 ел тулуына моливын (юбилей) ясаган иде. Димәк бу поп ул вакытта 10 яки 15 яшьләрдә булса, чиркәү башлануына 4 гасыр туларга якын буладыр". Бисермән дигән сүз - удмуртлар мөселман дигән сүзне үзгәртеп бисермән дип, кайсылары бичерман дип, кайсылары почырман дип тә әйтәләр. Ягъни аларча "чукындырылган мөселман" дигән сүз буладыр. Удмуртлар татарларны "бигер" дип, кимсетергә теләгәндә әйтәләр. Болгар дигән сүз була, ягъни Шәһри Болгар кауменнән дигән сүз буладыр. Нитәки удмуртларны кимсетелгән урыннарда "ар" дип, "вотяк" дип тә әйтәләр иде. 40 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Кистем авылына да поплар килеп, дингә кыстап йөри башлаганнар. Кистем авылы зуррак та булып, татарлар поплардан курыкмыйча, дингә көчләүчеләрне кыйнап, кисеп җибәргәләгәннәр икән. Соңра кыйнаучылар базарларда, җыеннарда (ягъни кунак атналарына башка авылларга кунакка барган вакытларында): "Ну соң, иптәш, мин фәлән пупны кистем (ягъни кыйнадым)", - дип мактанганнар икән. Шуннан соң кунак итүче хуҗалар берсенә берсе, сезгә кайсы авыллар килде, бездә "кистем"нәр бар, диләр икән. "Кистем" дип мактанган сүзләре авылга исем булып калган. Һәм авыл исеме елгага да исем булган, - дип Урьякала авылының Талиб Рәхим углы Касыймов дигән карт сөйләгән иде. Бу карт 75 яшендә 1954 елда үлде. Укый-яза белә иде, ата-бабаларыннан ишеткән тарихи вакыйгаларны күп сөйли иде. Уръякала авылының халкы, яртысы чукындырылып, бисермән булып калганнар. Мөселманнарны чукындыру кыенрак булган, чөнки алар динле, ә удмуртларны чукындыру асат (ансат. - М. Ә.) булган, динсез булганнары өчен. Удм. Парзи авылыннан Герасим Александрович Жуйков дигән карт 1957 ел җәй көнендә үземә сөйләде. 1957 елда тимерчедә идек. Ул болай ди: "Безнең Парзяга татарлар килгәч, удмуртларның яхшылары китеп беткәннәр. Парзяда начарлары гына, бурлары (караклары. - М. Ә.) гына калган", - ди. Шулай дигәч, тимерче Егор бабай: "Үзебезне бигрәк тә бетердең ич", - диде. Егорга ул: "Карт бабайлар шулай әйтәләр иде", - дип җавап бирде. Нәтиҗә: Парҗыдан күчеп китүләре дөрес икән. Бу карт ул чакта 70 яшьләрдә иде. Янә Григорий Андреевич Владыкин дигән карт сөйләде: "Безнең Филипп бабай Баләзинәдән килгән бабай. Килгәндә Парзыда удмуртлар 5 кенә гаилә булганнар. Әти Андри 1860 елда Парзыда туган". Димәк, удмуртлар XIX гасыр урталарында Парзыдан күчеп китми калганнары 5 семья гына калган икән. Григорий Андреевичка бабасы сөйләп калдырган. Авыл җыелышларында бер дә киңәшкә килми торган, киреләре генә калган икән. Бер дә киңәшкә килмәгәндә, татарлар удмуртларны кыйныйлар икән дә, соңыннан (киреләр. - М. Ә.) риза булалар икән. Бу сүзне татар картлары сөйлиләр. "Күп вакытларда килешеп, кунакларга йөрешеп, бәйрәмнәрне бергә ясый торган идек", - дип сөйлиләр. Патша хөкүмәтенең дә күбрәк әһәмият биргән эше бөтен Россиядә халыкны христиан диненә кертү, чукындыру булган. Бигрәк Тел, гадәт вә әхлак алмашып 41 тә мөселманнарны чукындырырга тырышкан. ХIХ гасыр башларында патша хөкүмәте, хөкүмәткә кайбер файда яки зарар якларын күзәтеп, мөселманнарга тыштанрак кына булса да дингә иркенчелек биргән булып, кайсыбер урыннарга мәчетләр салырга рөхсәт итә башлаганнар. Кистем авылына да мәчет салынып, мөселманнар мәхәлләсе ачылгач, бу Парҗыдагы мөселманнар да Кистемгә ияр гәннәр. Парҗы удмуртлары, чукынып, чиркәүгә ияргәннәр... Шулай булса да Татарстанда соңгы елларда да чукынмаган удмуртлар күп иде әле. (Алар хәзерге Балтач, Кукмара районнарында сакланганнар.) ХIХ гасырда Парҗы авылы да бик наданлыкта көн иткән. ХIХ гасыр урталарында Җөрек авылыннан (Киров өлкәсе, Малмыж районы авылы) Насыйбулла бине Гыйсмәтулла бине Фәй зулла дигән кеше Парҗыга укытучы булып килгән. Н. Фәйзул лин Парҗы татарларының дини эшләрен эшләгән. Бу вакытта уку-укы туга кирәкле әсбабларның, шартларның булмавы сәбәпле, Н. Фәй зуллин да зур эш эшли алмаган. Парҗының татарлары да, удмуртлары да: "Безнең авылда ике генә адрес яза белүче кеше булган, башка язу белүче булмаган", - диләр. 1. Фәйзуллин Сафиулла дигән укытучы, Насыйбулланың улы. Бу кеше армиядә әзрәк өйрәнеп кайткан була. 2. Әюб Сәфәр углы Чәчәков дигән кешедер. Бу кеше Глазовта байлар хезмәтендә йөреп, почта хезмәтендә дә йөреп самоучка, бераз гына язу өйрәнгән булган. XIX гасырда Парҗы халкының хайваннары күп булган. "Җәй көнендә хайваннарны басуга көтүчесез генә җибәрә идек", - дип сөйлиләр картлар. Басу өчкә бүленеп, араларында киртә тотылган. Бу киртәне йорт башыннан бүлеп тотканнар. Парҗы татарлары иген эшләре бетеп торган араларда, удмурт авылларында йөргәләп, алыш-биреш белән канәгатьләнгәннәр. "Удмуртлардан атлар, колыннар алып суеп, гел ит кенә ашап тора идек, - дип сөйлиләр. - Эш юк иде, акча табуы кыен иде, - диләр. - Өске киемнәр начар, алача штан, кыш көннәрендә бик читен була иде", - дип сөйлиләр. Соңгы елларда Парҗыга да Татарстаннан итек басучылар, китап сатучылар, көмешчеләр килеп йөри башлаганнар икән. Чын бәдәви халык шикелле яшәп кенә торган Парҗы татарларында да мәдәният чаткысы беленә башлады. ХХ гасыр башларында Парҗыга яхшырак укытучылар килеп укыта башлаганнар. 42 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Татарларга бераз җан керә башлаган, хәрәкәтләнә башлаганнар. Ниһаять, Кистем безгә ерак, үзебезнең Парҗыга мәчет салырга кирәк, дип, патша хөкүмәтеннән рөхсәт сорый башлаганнар, ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән. Парҗы удмуртлары ислам диненә керерләр, дип, урыс хөкүмәте курыккан. Парҗы татарлары белән удмуртларның аерылышулары Дөньяда Татар Парҗысы һәм Удмурт Парҗысы дигән авылларның килеп чыгуы. Парҗы мөселманнары һаман да рөхсәт сорауларыннан туктамаганнар. Бу эш 1900-1902 елларда буладыр. Ахырда 1903 елларда патша хөкүмәте, удмуртларны 1 яки 2 чакрым читкәрәк аерып утырту шарты белән, мәчет салырга рөхсәт бирәдер. Бу вакытта Парҗы удмуртлары 14 семья (174 душ) булганнар икән... Менә шушы кешеләр Удмурт Парҗы авылын дөньяга китереп чыгарганнар, Парҗы авылындагы татарлардан аерылып. Парҗыдан бер чакрым түбәнрәк Парҗы елгасы буена, сул ягына утырганнар, 1904-1905 елларда. Шул ук елда Парҗы авылы Татар Парҗысы дип аталып калган. Миссионерлар өйрәтүе буенча патша хөкүмәте, татарлар удмуртларны күчерә алмаслар да, мәчет сала алмаслар, дип уйлаган. Күчерү расхуды татарлар өстеннән булган. Басуларында удмуртлар теләгән яхшы урыннан гына җир кисеп бирү шарты булган. Татарлар һич нәрсәгә карамыйча барча шартларга риза булып, удмуртларны күчерүгә, бер очтан мәчет тә сала башлаганнар. Башы булган һәр нәрсәнең аягы булган шикелле чукындыру мәдәниятенең дә актык көннәре җитә. 1905 ел килеп баса да, Русиядә хисапсыз еллардан бирле тулган чуаннар тишелә башлый. Кайдадыр эшчеләр тавышлана башлыйлар. 1906 елда мәчет салынган. Хәзер яңа закун буенча удмуртларны күчермичә дә мәчет салырга рөхсәт ителә, диләр. Ләкин инде соң була, күчерелгән булалар. Менә патша хөкүмәте динне ничек саклаган. 1905 елдан соң Русиядә мәгариф (аң, белем, укыту) мәдәнияте башланадыр. Дин белән шөгыльләнү дә бер тәртипкә салынып китә. Тат. Парҗыда халык 38 гаилә Касыймов фамилиясендә йөриләр, ләкин алар үзләре бер нәсел түгел, барысы сигезләп нәсел булалар. Бу Касыймов фамилияләре ата-бабадан килсә дә, аларның бер нәсел булулары күрсәтелмидер. Чөнки бу Касыймов фамилиясендә Тел, гадәт вә әхлак алмашып 43 йөри торган алты авыл халкы язылалар: 1) Тат. Парҗы, 2) Кече Парҗы, 3) Падера, 4) Биктеш, 5) Кистем, 6) Калибыр (Ахмедеево). Менә бу авылларда Касыймовлардан башка фамилиядәге кешеләр бик аз гынадыр. Тат. Парҗыда Бузиковлар 5 гаилә, Фәйзуллиннар 2 гаилә, Абашев 1 гаилә, Рәхимов 1 гаиләдер (1958 ел). Бу Касыймов фамилиясендә кайсы авылларда "бисермән"нәр бар, дип ишетеләдер. Минем уйлавымча, бу Касыймов фамил иясендә бу кадәр күп авыллардагы халыкның язылуы (булуы) шуннан калган булырга кирәк. Бик иске заманда бу кешеләрнең бабалары бер Касыймов фамилияле алпавыт яки "помещик"ның крестьяны булып, бай фамилиясе крестьяннарга да фамилия булган булыр һәм авылларына да исем булган булыр. Шул сәбәп белән төрле нәсел булсалар да бу фамилиядә булып калганнар. Моның шикелле факт (мисал)лар бик күптер, тарихчыларга мәгълүмдер. Инде бу урында Тат. Парҗыдагы татарларның нәсел шәҗәрәләрен язамын, ләкин ир балалары гына. Ир балалары булмаганнар бетеп калалар". Татар Парҗысы авылындагы Касыймовлар нәселләренә мөнәсәбәтле шәҗәрәләр Удмуртиядәге Глазов районы Татар Парҗысы авылындагы Касыймовлар нәсел шәҗәрәләрен җиде төркемгә берләштереп карарга мөмкин. Габдулла Ушмави аларның атаклы Карабәк нәселе булуларын күрсәтми, төрле очракларга бәйле рәвештә Касыймов фамилиясе алганнар, дип аңлата. I төркем Касыймовлар Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Хәсән II буын 2. Хөсәен 1 III буын 3. Заһидулла 2 4. Мөхәммәтҗан 2 IV буын 5. Кәлимулла 3 44 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 6. Әхмәтҗан 4 7. Зәйнулла 4 8. Нигъмәтулла 4 V буын 9. Мәгъфүр 5 10. Равил 5 11. Рафиз 5 12. Матигулла 7 13. Летфулла 7 14. Мәнсур 7 II төркем Касыймовлар АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. Йоныс II буын 2. Йосыф 1 III буын 3. Гобәйдулла 2 IV буын 4. Шәрәфетдин 3 5. Сәйфулла 3 V буын 6. Идрис 4 7. Касыйм 4 8. Һибәтулла 5 VI буын 9. Габделфәрд 6 10. Габделхак 6 11. Нәҗип 6 12. Хикмәтулла 6 13. Рамазан 7 14. Гыйльфан 7 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 45 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 15. Фәиз 8 16. Гәрәй 8 17. Гайсә 8 VII буын 18. Фазылҗан 13 19. Шәрифҗан 13 20. Равил 13 21. Кәрим 14 22. Әнгам 14 23. Хәлил 14 24. Сәлим 14 25. Заһир 14 VIII буын 26. Басыйр 17 27. Габделбәр 17 28. Габдулла 17 29. Сөнгатулла 17 30. Гыйниятулла 17 III төркем Касыймовлар Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе I буын 1. Гомәр II буын 2. Шәми 1 III буын 3. Госман 2 4. Галиулла 2 IV буын 5. Локман 3 6. Әхмәт 3 7. Фазулла 3 8. Ясәви 4 46 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 9. Әүхәди 4 V буын 10. Зәйнулла 5 11. Габделхәй 6 12. Зариф 6 13. Зәки 7 14. Шәяхмәт 7 15. Габделәхәт 8 16. Гайнулла 9 17. Фәтхулла 9 VI буын 18. Нәкыйп 10 19. Фатыйх 10 20. Равил 11 21. Гайнулла 12 22. Сәмигулла 12 23. Васыйл 16 24. Гыйниятулла 17 25. Шәйхулла 17 VII буын 26. Ринат 22 27. Азат 22 IV төркем Касыймовлар АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. Рәхимулла II буын 2. Һибәтулла 1 III буын 3. Гыймадетдин 2 4. Идрис 2 5. Сәйфетдин 2 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 47 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 6. Бәдретдин 2 IV буын 7. Габделхак 3 8. Зәйнулла 3 9. Ясәви 4 10. Гыйльметдин 5 11. Лотфулла 6 12. Яхъя 6 V буын 13. Габделфәрт 7 14. Лотфулла 7 15. Гайнулла 8 16. Габделкави 9 17. Габделбари 9 18. Нәкыйп 10 19. Нәҗип 10 20. Нурулла 10 21. Мәгъфүр 11 VI буын 22. Габделбәр 13 23. Һади 16 24. Һабил 16 25. Рәшид 16 26. Рәфгат 17 27. Рафикъ 17 28. Равил 17 29. Фатих 18 30. Рашат 18 31. Фәрид 18 32. Якуб 18 33. Рифгат 19 34. Рафикъ 19 35. Мәлик 20 36. Заһир 20 37. Таһир 20 48 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары V төркем Касыймовлар АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. Муса II буын 2. Габделхаликъ 1 III буын 3. Рамазан 2 4. Мирас 2 5. Мәсгуд 2 IV буын 6. Шәмсетдин 3 7. Ясәви 3 8. Шәрәфетдин 3 9. Шәгъбән 3 10. Галим 4 V буын 11. Галәүтдин 6 12. Миңнулла 6 13. Исмәгыйль 6 14. Садретдин 7 15. Габделхәй 8 16. Бәдретдин 9 17. Хатим 10 VI буын 18. Варис 11 19. Вагыйз 11 20. Зәки 11 21. Рашид 13 22. Фәрид 13 23. Мөдәррис 14 24. Габделхак 14 25. Газимҗан 14 26. Камил 15 27. Нәҗиб 16 28. Радик 17 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 49 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе VII буын 29. Равил 23 30. Рәшид 23 VI төркем Касыймовлар Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе I буын 1. Сәйфулла II буын 2. Фәйзулла 1 3. Гобәйдулла 1 4. Гайшә 1 III буын 5. Мәүлүд 2 6. Габделвахит 2 7. Заһидулла 3 8. Зәйнелбәшәр 3 9. Заһретдин 4 IV буын 10. Фәхретдин 5 11. Габделкадыйр 6 12. Шәмсетдин 7 13. Габделхак 7 14. Габделбәр 8 V буын 15. Галиулла 10 16. Гәрәй 11 17. Зәйнетдин 11 18. Хәмидулла 11 19. Минхан 12 20. Әхәт 13 21. Зиннәтулла 14 22. Мөэмин 14 50 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары VII төркем Касыймовлар АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. Габделрәшит 2. Әбүбәкер II буын 3. Кәрим 1 4. Сәгыйть 1 5. Мөстәкыйм 1 6. Ибраһим 1 7. Бәдретдин 2 8. Фәхретдин 2 9. Хисаметдин 2 III буын 10. Ризван 3 11. Ногман 3 12. Вильдан 3 13. Гыйльман 3 14. Гыйльфан 3 15. Фазлыйәхмәт 4 16. Шәфгытдин 4 17. Нәҗметдин 4 18. Гали 4 19. Галим 5 20. Нәҗметдин 6 21. Шәрәфетдин 6 22. Исмәгыйль 8 23. Әсхәтулла 9 24. Вәлиулла 9 IV буын 25. Гайнан 10 26. Ф.-Гайан 10 27. Һади 12 28. Ахунҗан 13 29. Сәлимҗан 13 30. Зәкиҗан 13 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 51 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 31. Сафа 14 32. Хаҗиәхмәд 15 33. Әсгадулла 15 34. Идрис 16 35. Әхәт 16 36. Зиннәтулла 17 37. Харис 17 38. Гыйлаҗ 18 39. Шәриф 18 40. Сафьян 18 41. Нәгыйм 19 42. Хәлим 19 43. Гаязетдин 20 44. Ахунҗан 20 45. Шәмсетдин 21 46. Харис 22 47. Варис 22 48. Вагыйз 22 V буын 49. Нурислам 25 50. Динислам 25 51. Хәлил 25 52. Рамил 26 53. Зәки 31 54. Рифгат 31 55. Яхъя 32 56. Габделхәй 32 57. Равил 32 58. Әкрам 34 59. Мөбарәк 34 60. Лотфулла 36 61. Нафил 36 62. Мансур 36 63. Фәрид 38 64. Әгъзам 41 52 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе 65. Равил 41 66. Ринат 41 67. Хәмил 42 68. Наил 42 VI буын 69 Вил 60 Татар Парҗысы авылындагы Бузиковлар нәселе шәҗәрәсе Бу фамилиянең башында торучы баба, Татарстан Респуб лика сының Әтнә төбәгендә Иске Мәңгәр авылы янындагы XVI гасырның беренче яртысында куелган каберташка нигезләнеп, Бүзнак солтанга барып тоташа, дип фараз ителә. Бүзнак солтан Тугаш углы 1543 елда вафат булган. Касыймовлар шәҗәрәсе борынгыдан килгәнлеккә шөбһә булмагач, бу фамилиянең дә бабасы шулай борынгы абруйлы зат булырга тиеш. I төркем Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Габид 2. Мостафа II буын 3. Әхмәр 1 4. Биктимер 2 III буын 5. Сабит 3 6. Исхак 4 7. Йоныс 4 8. Мәүлүд 4 IV буын 9. Садыйк 5 10. Хатим 6 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 53 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 11. Камалетдин 7 V буын 12. Хафиз 9 13. Габделбәр 9 14. Мөх.-гали 9 15. Фәтхулла 9 16. Әхәт 9 17. Лотфулла 9 18. Габдулла 9 19. Габдулла 10 20. Габделхак 10 21. Гыймадетдин 11 VI буын 22. Хикмәт 19 23. Нурислам 20 24. Әмир 21 25. Мирза 21 II төркем Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе I буын 1. Габдулла II буын 2. Фәтхулла 2 III буын 3. Габид 2 IV буын 4. Камалетдин 3 5. Шакир 3 V буын 6. Сәлахетдин 5 VI буын 7. Сәгыйть 6 54 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе 8. Лотфулла 6 9. Равил 6 VII буын 10. Равил 8 Татар Парҗысы авылына якын күрше булган Кече Парҗы авылы татарларының нәсел шәҗәрәләре Габдулла Ушмави кулъязмасында урын алган. Нәзир Мөэмин улының шәҗәрәсе I нәсел Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Мөэмин II буын 2. Нәзир 1 III буын 3. Бәшир 2 4. Фәтхетдин 2 5. Галиулла 2 6. Әзһәр 2 7. Әхтәм 2 VI буын 8. Мөхәммәди 3 9. Исмәгыйль 3 10. Ибраһим 3 11. Гыйльман 4 12. Госман 4 13. Шәфгытдин 5 14. Габделҗәббар 5 15. Мәкәй 6 16. Рамазан 7 17. Исмәгыйль 7 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 55 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе V буын 18. Халид 8 19. Фәхретдин 8 20. Әүхәд 8 21. Камалетдин 9 22. Заһретдин 9 23. Бәдретдин 9 24. Шәмәрдән 10 25. Шаһиәхмәт 10 26. Йосыф 11 27. Ягъкуб 11 28. Солтан 12 29. Фәхретдин 13 30. Һашим 14 31. Габделхәй 14 32. Мөэмин 15 33. Сафа 16 34. Габдрахман 16 35. Әбрар 17 VI буын 36. Габделфәрд 18 37. Равил 20 38. Рафиз 20 39. Рафаил 20 40. Әсгатулла 21 41. Зәки 21 42. Гайсә 22 43. Нурислам 23 44. Шәйхелислам 23 45. Нургаян 23 46. Әхәт 25 47. Варис 26 48. Исмәгыйль 26 49. Һади 27 50. Габделхак 28 56 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 51. Наил 28 52. Гайса 29 53. Минхан 29 54. Мөдәррис 29 55. Рәхимҗан 30 56. Шәрифҗан 30 57. Таһир 30 58. Газимҗан 30 59. Нәҗип 31 60. Рафикъ 31 61. Риза 33 62. Равил 34 63. Яхъя 35 VII буын 64. Касыйм 36 65. Камил 40 66. Һади 40 67. Нәкыйп 40 68. Азат 40 69. Рәшит 40 70. Таһир 42 71. Рафил 52 72. Рәшит 59 II нәсел Рәхим белән Мәмеш - бертуганнар, диләр АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. ? II буын 2. Рәхим 1 3. Шәмсетдин 1 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 57 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе III буын 4. Фәтхулла 2 5. Һибәтулла 2 6. Хисмәтулла 3 7. Сәйфулла 3 8. Мөхәммәтҗан 3 IV буын 9. Гобәйдулла 4 10. Шәрәфетдин 4 11. Сабит 4 12. Әхмәдулла 5 13. Сәгыйть 6 14. Сабит 6 15. Фәтхулла 7 16. Әхмәтҗан 8 V буын 17. Сәгыйть 9 18. Идрис 10 19. Галиулла 10 20. Габделкаюм 11 21. Төхфәтулла 12 22. Гобәйдулла 12 23. Мөхәммәд 13 24. Рәфгат 13 25. Фатыйх 14 26. Садыйк 14 27. Хәниф 14 28. Мансур 15 29. Самигулла 16 VI буын 30. Нәҗип 18 31. Һади 18 32. Нәкыйп 18 33. Гайнулла 19 34. Гыйниятулла 19 58 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-ан Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртиб 35. Нигъмәтулла 19 36. Миннеш 20 37. Хәбибулла 21 38. Сәлахетдин 21 39. Газимҗан 21 40. Габделбәр 21 VII буын 41. Рафаил 30 42. Риза 30 43. Нурислам 31 44. Равил 32 45. Нәҗип 33 46. Хаҗиәхмәт 33 47. Әхәт 33 48. Рафис 36 49. Васил 36 50. Муллаҗан 37 51. Нәҗип 37 52. Фәттах 38 53. Габделхәй 38 54. Имин 38 55. Шәкерт 38 56. Нигъмәт 38 57. Рәфгат 39 58. Рәхимҗан 39 59. Рәшит 39 VIII буын 60. Кәрим 52 61. Сәлим 52 62. Кәбир 53 63. Хәлил 54 III нәсел Хисмәтулла хатыны Камиләгә ияреп килгән бала Гобәйдулла. Тел, гадәт вә әхлак алмашып 59 Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Гобәйдулла 2. Габҗәлил II буын 3. Сөнгатулла 1 4. Әсгатулла 1 5. Рәхимҗан 1 Хисмәтулладан туганнар - Сәгыйть, Сабит; Сәгыйтьтән туган - Мөхәммәт һәм Рифгат. IV нәсел Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Габделхани II буын 2. Төхфәтулла 1 3. Гобәйдулла 1 4. Вәлиулла 1 III буын 5. Әлтаф 2 6. Лотфулла 2 7. Гыйльмулла 2 8. Заһидулла 3 9. Насыйбулла 3 10. Кәлимулла 3 11. Сафиулла 4 12. Бәдретдин 4 13. Ибраһим 4 IV буын 14. Мансур 5 15. Хикмәтулла 6 16. Фәйзулла 6 60 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 17. Нурулла 8 18. Сөнгатулла 9 19. Әсгатулла 9 20. Ихсан 10 21. Ибраһим 10 22. Фатыйх 10 23. Зиннәтулла 11 24. Закир 11 25. Гайнетдин 11 26. Зәйнетдин 11 27. Муллаҗан 13 V буын 28. Һади 17 29. Рәфикъ 17 30. Мансур 18 31. Яхъя 18 32. Габделхәй 18 33. Равил 19 34. Әхәт 19 V нәсел Фәйзулла бине Шәмсетдин бине Габсәлам АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт I буын 1. Габсәлам II буын 2. Шәмсетдин 1 III буын 3. Фәйзулла 2 IV буын 4. Вәлиулла 3 5. Муса Тел, гадәт вә әхлак алмашып 61 Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе V буын 6. Галиулла 4 7. Хисмәтулла 5 VI буын 8. Камалетдин 6 9. Рамазан 6 10. Сибгатулла 7 11. Лотфулла 7 12. Һидиятулла 7 13. Сәмигулла 7 VII буын 14. Сәет 8 15. Васил 8 16. Габделхак 8 17. Шамил 8 18. Харис 8 19. Бари 8 20. Ясәви 9 21. Нәҗип 9 22. Гыйбади 9 23. Рәшид 9 24. Габделхәви 10 25. Габделхәй 10 VIII буын 26. Варис 20 27. Харис 20 28. Равил 24 29. Рафаил 24 VI нәсел Кече Парҗыда 6 нчы нәсел - Чистай өязеннән Чаллыбаш авылыннан килгән нәселдер. Бу нәсел Кече Парҗыга килгәч, фамилияләрен дә Касыймов, - дип яза башлаганнар. Үзләренең фамилияләре Шәмсетдинов икән. Газимҗанның анасы Мәликә, Дәүләтшадан аерылып, Татар Парҗысына килеп, Камалетдин 62 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бузиковка никахланган, фамилиясен Бузиков дип яза башлаганнар. Шәмсетдинов Дәүләтшаның Яхъя дигән улы Касыймов булып, Газимҗан дигән улы Татар Парҗысында Бузиков булып йөриләр. Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I буын 1. Шәмсетдин II буын 2. Дәүләтша 1 III буын 3. Яхъя 2 4. Газимҗан 2 IV буын 5. Нургаян 3 6. Һади 4 7. Ягъкуб 4 Искәрмә Габдулла Ушмави китабына кергән татар шәҗәрәләре, Татарстаннан читтә, Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә яшәгән татар халкы вәкилләренең гомуммилли мәдәният кысалары эчендә әле ХХ гасырда да борынгы традицияләрне саклаганлыкларын күрсәтәләр. Аларның нәсел таблицаларында руслашу билгеләре Татарстандагы халык дәрәҗәсендә үк күзгә ташланмый. Аларда православие, католицизм тәэсирләре бик аз сизелә. Габдулла Ушмави язмалары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мира сүзәгендә 99 коллекциядә, 1 тасвир, 176 сан берәмлеге булып саклана. Аерым сәбәпләр аркасында Габдулла Ушмави Касыймовлар нәселенең борынгы тарихларын күрсәтмәгән. Шәҗәрә текстының кайбер версияләре минем кайбер хезмәтләремдә дөнья күрделәр инде. Бу вариант Касыймовларның 600 ел дәвамында яшәгән урыннарында нәселләре дәвам итүен күрсәтә һәм, Габдулла Ушмави Тел, гадәт вә әхлак алмашып 63 китабы белән берлектә, татар этник тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып санала. Карабәк нәселенең Ильмир Касыймов тарафыннан эшләнгән шәҗәрәсе (текст оригинал телендә бирелә) Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе I поколение 1. Гази Мансур II поколение 2. Шаги Мансур 1 III поколение 3. Газым бий (Казый) 2 IV поколение 4. Касыйм (упомин. в 1551 г.) 3 5. Ишамайка (умер бездетным) 3 V поколение 6. Бажен бий 4 VI поколение 7. Третьяк 6 VII поколение 8. Шагум 7 9. Семен 7 VIII поколение 10. Маметали 8 11. Маматкул (Из Карино переехал в Кестым) 8 12. Байрамали 8 13. Малик 9 14. Нияз 9 15. Юнус 9 16. Зянбулат 9 17. Валей 9 18. Юсуп 9 IX поколение 19. Мирас 10 20. Мавлямберды (из Карино переехал в Кестым) 10 64 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 21. Алмамет 10 22. Саиткул 11 23. Максют 13 24. Ибрашь 14 25. Назар 14 26. Якуп (Ибрашь, Назар, Якуп из Карино выехали в д. Шашинскую Алатской дороги Казанского на местничества) 14 27. Ишман (Из Карино переехал в д. Аднагулово Уфимского наместничества) 17 28. Талмет 18 X поколение 29. Багыш (Бавлюш, Мавлюш) 22 30. Курбанай 22 31. Исмай (из Карино переехал в Кестым) 23 32. Исмаил 28 33. Ефар 28 34. Миней 28 35. Муртаза 28 (Все они выехали в Оренбург в 1749 году) XI поколение 36. Филимон 29 37. Ягуда 29 38. Мусалям 29 39. Рамазан (1730-1792) 29 40. Ибрагим 30 41. Мавлюкай 30 XII поколение 42. Салих 38 43. Зягфар 38 44. Саит 39 45. Сагит 39 46. Салих 39 47. Мустаким 39 48. Мухаммат (род. в 1753 г.) 40 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 65 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 49. Губайдулла 42 50. Файзулла 42 51. Гали 42 XIII поколение 52. Сабит 45 53. Габидулла 46 54. Ахмадулла 46 55. Хамит 47 56. Сабит 47 57. Губайдулла 49 58. Назыр 49 59. Амир 49 60. Баязид 49 XIV поколение 61. Абдрахим 53 62. Абзялиль 58 63. Сайфулла 58 64. Хамидулла 60 65. Гибадулла 60 66. Тагир 60 67. Насыр 62 68. Забир 62 69. Назир 62 70. Губайдулла 62 XV поколение 71. Бахаутдин 72 72. Тахаутдин 72 73. Сабир 73 74. Кабир 73 75. Курбангали 74 76. Ваккас 74 77. Халит 74 78. Габбас 74 XVI поколение 79. Шакир 76 66 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт 80. Габдулла 76 81. Галим 78 82. Шамсутдин 78 83. Шарафутдин 78 84. Валиулла 79 85. Габдулхак 79 86. Газизулла 79 87. Юсуп 79 88. Набиулла 79 89. Галиулла 79 90. Губайдулла 79 91. Исмагил 80 92. Зайдулла 80 93. Сафиулла 80 94. Сайфулла 81 95. Идаят 81 96. Габдулла 81 97. Хафиз 83 98. Фатих 83 99. Гариф 83 XVII поколение 100. Кадыр 84 101. Исмагил 86 102. Мухаммедзян 86 103. Мукмин 86 104. Ахмедзян 86 105. Лутфулла 87 106. Самигулла 90 107. Газизулла 90 108. Муса 90 109. Мустафа 90 110. Габдулла 90 111. Валиулла 93 112. Файзулла 95 113. Лутфулла 95 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 67 Ата-ана әртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе 114. Ибрагим 96 115. Мукмин 96 116. Шайхинур 96 117. Гайнулла 97 118. Зиннат 97 119. Мухамедзян 98 120. Камалтдин 98 121. Гусман 98 122. Мурас 98 123. Валиулла 98 124. Валиулла 100 125. Ахмед 102 126. Шаяхмет 103 127. Габдулхак 103 128. Ясави 103 XVIII поколение 129. Закир 105 130. Шамиль 106 131. Равиль 106 132. Салим 111 133. Шамиль 111 134. Тахир 111 135. Минсара 114 136. Мастюра 114 137. Зухра 114 138. Ринат 114 139. Муса 114 140. Тахир 114 141. Лутфулла 115 142. Мансур 115 143. Эрнест 117 144. Радик 117 145. Рафаил 117 146. Рафис 117 147. Эдди 118 68 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-а Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исем саны тәрти 148. Рута 118 149. Гесс 118 150. Гим 118 151. Мелс 118 152. Габдулла 118 153. Чикис 118 154. Фатхулла 118 155. Раиса 118 156. Раида 118 157. Тахир 121 158. Ильмир 121 159. Насия 121 160. Гульзямал 122 161. Тавис 122 162. Мансур 122 163. Ильдар 123 164. Марат 123 165. Фатхулла 126 166. Габдулла 127 167. Мухамедзян 127 168. Муса 127 169. Нурислям 128 170. Нургали 128 171. Зиннатулла 129 172. Хазиахмед 131 173. Хузяахмед 131 174. Зиннатулла 131 XIX поколение 175. Тахир 134 176. Анвар 138 177. Эльза 140 178. Ильмир 140 179. Гульнара 142 180. Гулия 143 181. Раиль 143 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 69 Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе 182. Лилия 144 183. Алсу 144 184. Руслан 145 185. Ильяс 145 186. Ильнур 148 187. Альберт 150 188. Рустам 151 189. Реваль 157 190. Ринат 157 191. Рашит 157 192. Рамис 158 193. Фанис 158 194. Раис 158 195. Ильяс 158 196. Маннур 163 197. Айнур 163 198. Альберт 165 199. Диля 166 200. Руслан 167 201. Гусман 174 202. Нурулла 174 XX поколение 203. Рустам 192 204. Руслан 194 205. Васил 194 206. Сария 195 207. Мирия 195 208. Рамиль 196 209. Айнур 205 210. Марат 205 211. Ильнур 205 212. Зиннур 205 Искәрмә Шәҗәрә текстының бу версиясе Кистем авылында яшәүче Ильмир Касыймов тарафыннан Киров шәһәрендәге архив материаллары нигезендә 2006-2007 елларда төзелгән. 70 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ильмир Касыймов бу шәҗәрәне "Родословная потомков арских князей - Касыймовых из рода Баяз, живущих в д. Кестым Балезинского района Удмуртской Республики" дип атаган. Аннан алынган күчермә компьютерда җыеп бастырылган һәм ул Казандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 99 колл., 1 тасвир. 406 санлы эш берәмлеге буларак саклана. Бу текст Удмуртиядә яшәүче Гыйльман Касыймов төзегән шәҗәрәгә якын, ләкин аермалары да шактый. Аларда Нократ татарларының Татарстанның хәзерге Әтнә төбәге Шашы һәм Оренбург ягындагы Каргалы, Тәтер-Арслан, Яшерган авылларына да килеп утырулары теркәлгән. * * * Карабәк нәселләре хәзерге Удмуртиянең төньяк-көнбатыш җирләренә XIV гасырның ахырында килеп утырган. Бу җирләр әле Алтын Урданың Болгар олысы биләмәләре булып, удмуртларның бабалары да ул вакытларда коми халыклары белән янәшә, төньякта яшәгәннәр. Карабәк яшәгән төп регионда марилар да килеп урнашканнар. Хәзерге вакытта Карабәк нәселләре Балезино, Глазов районнарындагы татар авылларында яшиләр. Шулай ук Карабәк нәселеннән булган затлар Татарстанның Әгерҗе, Арча, Актаныш, Менделеев, Алабуга якларыннан Ижау шәһәренә дә күпләп килеп, төпләнеп калганнар. Ризаэддин Фәхретдин архивыннан Кара бик шәҗәрәсе Ул олуг Сократ хәким нәселе. Әүвәл Сократ хәким, Искәндәр шаһ берлә мәңү суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабамыз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз солтан, аның углы Әлвар солтан, аның углы Бирде солтан, аның углы Габдерахман солтан, аның углы Баҗтан солтан Рум вилайәтеннән килеп, Йаекга, Сакмар тамагында күп рузгар иткәннәр. Баҗтан солтанның углы Балым бик, аның углы Калдар бик, аның углы Күкчә тархан, икенче Ханбар биктер, Ак Идел буенда Нәксадә рузгар иткәннәр. Кара бикнең углы Ханбар бик. Аның өч углы бар ирде: бере Нар бик, икенче Ишем солтан, өченче Кара бик. Килеп Өчпүләдә йорт иткәннәр. Ул Кара бик агаларына үңгесе тартып китеп, Калталы Иван - карт Иванга, сар Тел, гадәт вә әхлак алмашып 71 Иван Вачилийгә килеп, баш салып, андин соң ул олуг бабамыз Кара биккә падишаһымыз Калталы Иван Вачилий йарлыкаган Нократ йирен биргән. Ул Нократта һич мөселман юк ирмеш иде. Ул йирнең исеме шәрифе Нократ улсын дийү ат биргәннәр. Сократ хәкимнең ыруг-нәселләре ул йирдә мәкам идеке өчен падишаһдан биклек үтенеп йарлыкаш бабамыз Кара бикне падишаһ Калталы Иван йарлыкап Чүпче дигән суы буен башындин тамагына тигрү ары вә урысы берлән, татары вә чирмеше берлән крәстийәнгә биргән, ике яга йылгасы, торуг агачы берлә, ятыр кискәсе берлә, йөгерек камасы берлә, кондозы вә сусары, тиене берлә, киеге-кошы берлә, аю-бүресе берлә, балыгы-чабагы берлә бирептер. Ул йарлыкап биргән йарлыкашны бабамыз Бичура биккә тигрү вә ашаганлар... Кара бикнең фәриглары. Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе ХI буын 1. Кара бик XII буын 2. Пакачир морза 1 3. Мөхәммәт бик 1 4. Гали бик 1 XIII буын 5. Алиш (баш) бик 6. Әлсуфый бик XIV буын 7. Чуваш бик 8. Суфый солтан 9. Банша суфыйан 10. Сәйтәк бик ХV буын 11. Бики бик 12. Урак морза 13. Йосыф бик 14. Шыгайыб бик 15. Җансәет 72 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары АтаТәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны тәрт XVI буын 16. Пәйке морза 11 17. Дәүләтъяр морза 12 18. Айбулат морза 12 19. Айкилде морза 12 20. Йанкай бик 13 21. Азамат бик 14 22. Гали бик 14 23. Байсәет 15 XVII буын 24. Дусмөхәммәт морза 16 25. Ишмөхәммәт морза 16 26. Йанкилде морза 19 27. Мәкәй бик 20 28. Җәнә(й)? бик 21 29. Айдар хафиз 21 30. Хуҗа бик 21 31. Хуҗасәед 23 XVIII буын 32. Азлы морза 24 33. Ает морза 24 34. Йәрмәк морза 24 35. Илмәк морза 25 36. Килмәк морза 25 37. Салих морза 26 38. Ишмәт бик 27 39. Туймәт бик 27 40. Котлыш бик 28 41. Кишет бик 29 42. Туймәт 29 43. Корбан би 30 44. Коташ би 30 45. Килдийар би 31 46. Җан морза 31 47. Котлы би 31 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 73 Ата-ана ртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны тәртибе 48. Байкилде би 31 49. Кодаяр би 31 XIX буын 50. Сәет морза 32 51. Габдерахман морза 32 52. Мокай морза 33 53. Ибраһим морза 34 54. Исмәгыйль морза 34 55. Әҗкә морза 35 56. Ырыс морза 36 57. Колмак морза 36 58. Таһир морза 37 59. Туймәт морза 37 60. Дәүләтъяр морза 37 61. Рахманкол морза 37 62. Ибәле бик 39 63. Чирүви бик 39 64. Бикмәт бик 39 65. Мишүй бик 39 66. Баймәт 42 67. Бикчәнтәй бик 42 68. Дүскәй бик 42 69. Өркәч мулла 43 70. Бәйрәш 43 71. Биккенә 44 72. Табынчы бик 44 73. Мисин бик 44 74. Биктимер хафиз 45 75. Хәсән бик 45 76. Хөсәен бик 45 77. Котлы бик 46 78. Уразай 46 79. Бикмәт бик 46 80. Йөрмәк морза 49 81. Илмәк 49 74 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-а Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исем саны тәрти XX буын 82. Мөэмин морза 50 83. Сөбханкол морза 51 84. Хәсән морза 52 85. Морат морза 53 86. Гали 54 87. Солтан 55 88. Давыт морза 56 89. Илимин морза 60 90. Габдерахман морза 61 91. Уразай би 66 92. Котлы би 66 93. Үрмәк морза 81 94. Мамай морза 81 XXI буын 95. Нигъмәтулла 82 96. Туйкилде 82 97. Сөләйман морза 84 98. Рахманкол морза 85 99. Мостафа 86 100. Монасиб 86 101. Мостай морза 87 102. Исхак морза 88 103. Сөләйман морза 88 XXII буын 104. Гобәйдулла 95 105. Рәхмәтулла 96 106. Муса 96 107. Габдессәләм 98 108. Хәнәфийә 98 109. Бакый 98 110. Мортаза 98 111. Корбангали 102 112. Баязит 102 113. Әбли морза 103 Тел, гадәт вә әхлак алмашып 75 Ата-ана әртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе XXIII буын 114. Зәйнулла 104 115. Йосыф 105 116. Йагкуб 105 117. Мөхәммәтҗан 105 118. Ислам 105 119. Исхак 105 120. Мостафа 106 121. Рәфыйк 106 122. Мөхәммәтгата 111 123. Габделкәрим 111 124. Габденасыйр 111 125. Әмир морза 111 126. Гыйбадулла 112 127. Ваһап 112 128. Нигъмәтулла 112 129. Гафур 113 130. Хаммат 113 131. Хәбибулла 113 XXIV буын 132. Хужа Әхмәт 120 133. Әхмәтҗан 120 134. Мөхәммәтҗан 120 135. Шаһиәхмәт 120 136. Мөхәммәтсадыйк 120 137. Зиннәтулла 121 138. Искәндәр 121 139. Мөхәммәтзариф 124 140. Әхмәр морза 125 141. Дийар 129 142. Мозаффар 129 143. Әхмәт 129 144. Мохтәр 129 145. Вәли 131 146. Шаһи 131 76 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны тәртибе XXV буын 147. Гобәйдулла 133 148. Кәлимулла (туган 1871 нче мәсихияттән (Мила ди ел исәбе буенча. - М. Ә.), Ижевск завутта) 133 149. Вәлиулла (туган 1873 нче елында, Сарапул өйәзе Вәткә губирнасы) 133 150. Габделбәшир морза 140 151. Мостафа 142 152. Мәхмүт 143 153. Мәдийар 143 154. Галиәкбәр 144 XXVI буын 155. Гали 150 156. Гайнулла 150 157. Габделхалик 150 158. Габделлатыйп 150 XXVII буын 159. Нәҗметдин 155 160. Камалетдин 155 161. Хөснетдин 155 162. Җамалетдин 155 163. Таҗетдин 155 164. Илйас 157 165. Муса 157 166. Каһарман 157 167. Лотфи 158 XXVIII буын 168 Таҗетдин 161 Асылдан күчереп алдыкы 1895 нче мәсихийәттә нуйәбер 28 нче көнендә. Искәрмәләр Кара бик (Карабәк - М. Ә.) шәҗәрәсе татар халкының тарихында зур кыйммәткә ия документ. Аның ике дистәдән артык варианты бар. Тел, гадәт вә әхлак алмашып 77 Кара бик шәҗәрәсе татар кабиләләренең (угыз-кыпчакларның) XIV гасыр ахырында Кырым һәм Кавказ якларыннан Алтын Урданың Болгар олысына килеп утыру тарихын тасвирлый. Болгар олысына урыс ушкуйниклары походлары бер-бер артлы кабатланып торып, Олысны хуҗалык ягыннан тәмам аяктан егалар. Болгар шәһәре халкы Сарай шәһәренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шул сәбәпле күпсанлы татар кабиләләре Урта Идел һәм Урал буйларына ярдәмгә килеп, анда яшәп калалар. Алар җирле татарлар, болгарлар һәм аз санлы иштәкләр белән тәмам кушылып бетәләр. Бу процесс Көньяк Уралдан алып хәзерге Нократ һәм Идел буйларын колачлый. Урал һәм Идел буе татарлары этник тарихында бу иң әһәмиятле вакыйга була. Татар халкында бу дәвердән дистәләгән нәсел тарихлары сакланган. Алтын Урда таркалган дәвердә Нократ буендагы татар бәкләре, Мәскәү кенәзлеге йогынтысына эләгеп, урыс хезмәтенә күчәләр. Р. Фәхреддиннең Кара бик (Карабәк) шәҗәрәсе текстында әйтелгән "Сократ хәким нәселе" дигән тәгъбир Алтын Урдада таралган бер тарихи концепциянең эзе булып тора. Алтын Урда идарәчеләре арасында дәүләтнең башлангычын антик цивилизация белән бәйләү тенденциясе таралган. Анда хәтта Чыңгыз хан нәселен дә мөселман пәйгамбәрләре һәм Александр Македонский (Искәндәр Зөлкарнәйин) нәселенә илтеп ялгаганнар. Шәҗәрәдә искә алынган топонимик һәм гидронимик атамалар (Сакмар, Нократ, Йаек (Урал), Ак Идел; Өчпүлә - Башкортстанда Дүртөйле районына караган Эчбүлә авылына туры килә) әлегә хәтле сакланалар. Шәҗәрә тексты атаклы галим Ризаэддин бине Фәхретдин архивында сакланган (С.-Петербург шәһәрендәге Көнчыгышны өйрә нү институты архивы, 131 фонд, 1 тасвир, 5 эш берәмлеге). Әлеге текст беренче мәртәбә тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов тарафыннан табылып, аңа тарихи анализ ясалган (Усманов М. А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. - Казань, 1972. - Б. 181-187). Текст архивтагы нөсхәдән алынды. ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНЕҢ РАУШАН КӨЗГЕСЕ Айдар Гайнетдинов Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ тының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Удмуртия Республикасының татарлар яшәгән төбәкләрендә тупланган күп кенә фольклор, музыкаль, археографик, сәнгатькә караган материаллар саклана. Алар, нигездә, төрле елларда оештырылган фәнни экспедицияләр вакытында җыелганнар. Удмуртиянең татар районнарына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1956 елның июль-август айларында оештырыла. Аны Хәмит Ярми җитәкли, хезмәткәрләрдән Халидә Гатина, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Шәех Зәбиров катнаша. Галимнәр, ике төркемгә бүленеп, Глазов, Юкамен, Балезино районнарында булалар. Шул рәвешле, фән өчен кирәкле күп кенә материал туплыйлар. Х. Ярми белән Х. Гатина Татар Парҗысы, Кистем, Паюра, Әхмәди авылларында булып, барлыгы 1232 кыска җыр, 4 сюжетлы җыр, 27 халык уены, 1 бәет, 16 табышмак һәм мәкаль язып алып кайталар. Х. Мәхмүтов белән Ш. Зәбиров Дасис (Засеково), Иманай, Кече Вениш (Малый Вениж), Олы Палагай, Пүчинкә, Тегермән (Татарские Ключи), Татар Парҗысы, Кистем, Паюра авылларыннан барлыгы 2021 кыска җыр, 2 сюжетлы җыр, 61 халык уены, 3 бәет, 148 табышмак һәм мәкаль, 1 әкият, 4 авылның тарихын язып алалар. 1956 ел экспедициясе вакытында фольклор әсәрләрен барлап, язып алырга ярдәм иткән бер кеше дә онытылмаган, исемфамилияләре үзләре тәкъдим иткән текстлар янәшәсенә теркәлеп куелган, һәм алар Институтыбызның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Халык күңеленең раушан көзгесе 79 Удмуртиягә халык авыз иҗатын гына түгел, диалектологик материаллар җыю, ягъни бу төбәктә яшәүче татарларның сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнү өчен телче галимәләребездән Ф. Баязитова, Д. Рамазанова, Т. Хәйретдинова да берничә тапкыр фәнни экспедициягә чыгалар. Әмма 1956 елдан бирле фольклор материаллары һәм 2001 елдан бирле диалектологик материал җыю өчен Институтыбыздан Удмуртиягә баручы булмаган. Бу төбәктә археографик материал, ягъни борынгы кулъязма һәм сирәк китаплар җыю, гомумән, башкарылмаган. Анда бару да хәзер безнең өстебездә фарыз гамәл кебек тора иде. Шуны да әйтергә кирәк: Институтка директор итеп К. М. Миңнуллин билгеләнгәннән соң, фәнни экспедицияләргә аеруча нык игътибар бирелә башлады. Шул сәбәпле, халкыбызның рухи хәзинәсеннән яңа энҗеләр туплана бара. Сәфәребезнең башы булган Балезино районы хакимияте безгә ва кытлыча яшәү һәм эшләү өчен бөтен уңайлыкларны тудырды. Шуңа күрә җирле җитәкчелеккә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Вакытны әрәм итмичә, без шул ук көнне Балезино авылында районның татар активистлары белән очрашып, алар белән бергәләп уйлашып, киңәшләшеп, йөрү маршрутларын билгеләдек. Активистлар арасыннан Кистем авылында яшәүче Илмир Касыймов белән Мирия Касыймова татар халкы өчен аеруча янып торучы, акыллы, белемле, ярдәмчел, кунакчыл яшьләр булып чыкты. И. Касыймов Кистем авылында имам-хатыйп икән, шул ук вакытта ул мәктәп музеен да җитәкли. Ул Казанда Татар дәүләт гуманитар институтын, шулай ук Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган. Казанда бераз эшләгәч, үз төбәгендәге милләттәшләренә хезмәт итәр өчен, туган ягына кайта. Мирия Касыймова исә әлегә Глазов шәһәренең педагогика институтында укуын дәвам итә. Киләчәктә ул да, авылдашы Илмир Касыймов кебек, тарихчы булырга әзерләнә. Икенче көнне районның Кистем авылына юл тоттык. Биредә Илмир Касыймов үзе җыйган археографик материаллар белән таныштырды, кайбер борынгы кулъязмаларны Институт архивына тапшырырга да ризалашты. Алар арасында догалыклар, багышлаулар, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, дини риваять текстлары, хатлар һ. б. бар. Мөнәҗәтләргә килгәндә, бу төбәктә хәзер дә бик популяр булган Шәехбаба хакындагысы аеруча кызыклы. Шәехбаба турында мәгълүмат 2009 елда "Мәдинә" нәшрият йортында 80 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары чыккан "Ислам на Урале" дип аталган ислам энциклопедиясенә дә кертелгән. Шәехбаба Дербент янындагы Маграка авылында туган. Аның бабасы Шәехкорбан милләте буенча төрек булган. Рус-төрек сугышыннан соң ятим калгач, Шәехкорбанны Шәехмәхмүд исемле бер кавказ кешесе үзенә уллыкка алган. Шәехбабаның ни рәвешле Дагыстан җирләреннән Удмуртия якларына килеп чыкканлыгы бик гади аңлатыла. Ул имам Шамил белән бергә рус гаскәренә каршы көрәшкән. Дербенттагы баш күтәрүдә катнашканы өчен аны кулга алалар һәм Пермь шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Соңыннан, Шәехбаба Казан губернасы, Свияжск өязе, Мулла иле авылына озатыла. Биредә ул, ишан Вәлиднең кызы Фатыймага өйләнеп, тормыш кора. Хатынының туганнары Кистем авылында яшәгәнлектән, бу авылга ул еш кунакка килгән. Шунда һәм якын-тирә авылларда ул ислам динен, төгәлрәк әйткәндә, суфыйчылык тәгълиматын тарату белән шөгыльләнгән. Шул сәбәпле, халык күңелендә Шәехбаба изге-әүлия кеше буларак истә калган. Ул үзе суфый булганлыктан, Кистем авылына суфыйчылык элементларын алып килгән. Авыл имамы сөйләвенчә, кайбер өлкән яшьтәге картлар, азан әйтелгәннән соң, баш бармакларын үбеп, мыекларын һәм кашларын сыпыралар. Янәсе, йөз нурлансын өчен. Кайбер мәҗлесләрдә әбиләр "Аллаһ" дип аяк тибеп утыралар. Бу рәвешле алар ишанга тапшырылалар икән. Шулай ук карчыклар түгәрәкләшеп утыралар, аннары, "уф" дип, аркаларына авалар, ягъни бу да ишанга тапшырылу була. Шәехбабаның могҗизалары хакында авылда төрле риваятьләр йөри. Аларны безгә И.Касыймов сөйләде. Мәсәлән, бу әүлия тәһарәт алырга чыккач, юкка чыга торган булган. Җир сөргәндә, башка кешеләр кебек, ул да бер үгез белән чыккан. Басу янындагы агачлар арасыннан икенче үгез килеп чыгып, шул икесе белән җир эшкәрткән. Имам Шамил гаскәрендә сугышып йөргәндә, әсирлеккә төшкәч, "Аллаһ" дип өрә торган булган, шунда ук богаулары өзелгән имеш. Шәехбаба өч яклы өй төзеп калдыра һәм әйтә: "Килер бер көн, монда минем өченче балам килер". Аның Фатыймадан ике улы гына булган. Чыннан да, Кавказ якларында аның өченче баласы табылып, бирегә килеп чыга. Көннәрнең берендә халыкны дин гә чакырырга дип сәфәргә чыкканда: "Мин бүтән кайтмам, Пермь шәһә рендә үләрмен, минем җәсәдемне зиратка алып кергәч, күгәрчен Халык күңеленең раушан көзгесе 81 кайда кунар, шунда күмәрсез", дип әйтеп чыгып киткән. Шул рәвешле туганнары аны җирлиләр дә имеш. Шәехбаба мөнәҗәте шактый күләмле әсәр булганлыктан, монда бер өзеген генә тәкъдим итәм: "...Кечеклегдин бәне сәүдең, Олуг булгач, җәза кыйлдың, Кә безләргә сабак бирдең, Шәриф кәгъбәм - Шәехбабам. Бу дөньяның мәгашендин Кыйлалмадым сиңа хезмәт. Кә безләрдин бәхил булсаң, Сиңа җәннәт, Шәехбабам. Кә безләрдин бәхил булсаң, Хәер-догаңны һәм кыйлсаң, Ходаем һәм гата кыйлсун Сиңа җәннәт, Шәехбабам. Шәехбабам, синең йөзең Күрә алмады бәнем күзем, Синең булды гомерең озын, Шәриф кәгъбәм - Шәехбабам. Кә безләрдин тәмам улды, Кә Газраил җанын алды. Кә безләрне күрә алмады, Бәхил булгыл, Шәехбабам..." Мөнәҗәт ахырында "Язгучы Габдулла Кәчимов" дип язылган. Бу - күчереп язучының исеме булса кирәк. Материаллар арасында гарәп графикасында язылган 7 хат та бар. Аларның берсе бик кызыклы, чөнки ул юморга бай кеше тарафыннан язылган. Хат авторы бер таныш абыстаена "Мәүлет" исемле китапны укырга биреп торуын сорап: "Шул үтенечемне кабул итсәң - бак, кабул итмәсәң - ерт, утка як", - дип яза. Хат ахырында түбәндәге шигъри юлларны да өсти: 82 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бирүр микән, диб исәбләб. Мәрхәмәтеңнән булыр иде, бирсәң". Кистемдәге эзләнүебезне дәвам иткәннән соң, тагын ике хат табылды. Аның берсе латин графикасында Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче Мәүлет исемле егет тарафыннан язылган. Яшь булуына карамастан, ул үзенең сагыну хисләрен төрле чагыштырулар кулланып, бик матур итеп тасвирлап яза белгән: "...бу җәйге җәмле кенләрдә яшь кенә күңелем терлесен уйлап, ялгыз башым терлесен уйлап тырганда, сайри кышлар, былбыллар, иртә тау җилләре искәндә, туганларым, мыңлы су өстендә Финзалив дигән күлләрдә параходлар шулхәтле мыңлы кычкыралар, мин сакта тырганда, таң җилләре искәндә шул мыңлы таушларны тыңлим. Шул мыңлы гына таушларга яшь күңелем бик мыңайды да, алдым каләм, яздым сәлам дигәндәй..." Хәзерге көндә шул рәвешле хисләргә бирелеп, армиядән хат язучы егетләр калмагандыр инде мөгаен. Шулай ук Кистем авылы материаллары арасында кирилл хәрефләре белән язылган бер бәет тә килеп чыкты. Ул да, ярты гасыр элек үк язылганлыктан, игътибарга лаек. Текстыннан аңлашылганча, бер ир су коенырга киткән җиреннән фаҗигале рәвештә (суга батып) вафат була: "Ходай кушкандыр шунда барырга, Горный суында җанын алырга. Суларга карыйм тәрәзә ачып, Ходай кушкачын булмайдер качып". Кистем электән үк бик дини авыл булганлыктан, биредә бик күп догалар табылды. Алар арасында ниндиләре генә юк: авырганда укыла торганнары, бөти кебек язылганнары, багышлаулар, сихер кайтару догалары һ. б. Шулардан бер дога эче буш калдырылып киселгән зур бер квадрат кәгазьдә язылган. Шуны чирләгән кешенең башыннан кидереп, бөтен тәне буйлап төшереп, аягыннан салдырсаң, шуннан соң кеше сихәтләнә, дип ышанганнар. Шулай ук мөһергә охшаш рәсем эченә язылган дога да кызыклы. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлек мөһере ясалган бер кәгазь кисәгеннән гыйбарәт. Әгәр аңа иртәнге тәһарәт белән карасаң - Аллаһы Тәгалә кичкә кадәр бәла-казалардан саклар, кичке тәһа рәт белән карасаң - иртәгә хәтле саклар, шунда үлеп китсәң - шәһидләрдән булыр, иман белән күчәр имеш. Халык күңеленең раушан көзгесе 83 Бу авылда гарәп телендә язылган ике борынгы кулъязма китап табылды. Аның берсе ата-анага яхшы мөгамәлә, икенчесе кәсеп итү хакында. Монда басма китаплар да шактый очрады. Әмма аларның күбе се тулы түгел иде: йә башы юк, йә ахыры юк. Шуңа күрә андый китапларны без күп җыймадык. Беренчедән, аларда басылган әсәрләрнең тулы вариантлары Институт архивында шактый күп инде. Икенчедән, кешеләр үзләре ул китапларны өйләрендә кадерләп тотса, әби-бабалардан калган, татар халкы мирасына караган истәлекләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, сакчыл караш уята, димәк, бу менә дигән тәрбия чарасы булып та хезмәт итәргә мөмкин. Шул сәбәпле, борынгы басма Коръән китабын да хуҗаларында калдырдык. Бу изге китап һәр мөселман йортында сакланырга тиеш. Дасис авылындагы бер йортка кергәч, хуҗалары ХХ гасыр башында басылган Коръәнне алып китүләрен бик үтенгәч кенә, Институт архивына куярга ризалашып алырга туры килде. Тагын бер басма китапны, ахыргы битләре булмаса да, архивыбызга алып китәргә булдык. Чөнки ул гарәп дин эшлеклесе һәм фәлсәфәчесе Имам Газалинең сирәк басмалардан саналган "Әййүһәл-вәләд" ("Әй, сабый") хезмәтенең 1883 елда басылган татарчага тәрҗемәсе. Безнең әби-бабаларыбыз шундый китаплардан үгетнәсыйхәтләр укып тәрбияләнгәннәр бит. Бер Коръән китабының ахыргы ике битенә тап булдык. Анда китап иясе Закир (Мөхәммәдзакир), үз-үзенә нәсыйхәт биреп, түбәндәге тәрбияви сүзләр язып куйган: "Әй, Закир, бигрәк әдәбсез син, элек инсаф ал, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур. Әүвәл әдәб-инсафлы булурга үгрән, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур". Ике көн буе Кистем авылында эшләгәннән соң, Паюра авылына юл тоттык. Иң әүвәл авылның карт имамы, аксакалы Риза хәзрәт Интинтеев янына бардык, ул безгә әнисеннән калган догалар, Коръән сүрәләре язылган дәфтәр, миһер-шәриф, аятьләр язылган кулъязма битләр тапшырды. Авыл мәчетеннән дә бераз табышларыбыз булды. Алар арасында бер шәкерт дәфтәре аеруча кызыклы. Анда мәдрәсәдә укытылган төрле дини әсәрләр урын алган. Шулай да, шәкертләр арасында телдән-телгә сөйләнелеп йөри торган түбәндәге шаян шигъри юллар да язылып куелган, бәлки, аларны дәфтәр иясе үзе үк иҗат иткәндер: 84 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары "Бу китаб иясе Кызыл чапан киясе, Бик зур мулла буласы, Хур кызларын кочасы". Дәфтәрдәге язмалардан аңлашылганча, аны Шәмсетдин Шәрәфетдин улы 1898 елда Паюра мәдрәсәсендә укыганда язган. Башка битләрдә 1906, 1907 ел даталары тора. Бәлки, шәкерт бу еллар дәверендә мәдрәсәдә укыган булгандыр. Тагын бер кыйммәтле табыш булып Габделбәр Ситдыйк улы Кәчимовның 1910 елда үз кулы белән язган дәфтәре саналырга хак лы. Анда догалар, дини әсәрләрдән тыш, бик күп мөнәҗәт ләр, шигырьләр урын алган. Шигырьләре Касыйм бине мулла Җәмалет дин Бикколовның балалар өчен язылган "Нәмунәи тәрәккый" кита быннан күчерелгән булса кирәк. Шулар арасында "Сука, йир, мужик" исемле шигырь бик үзенчәлекле: "Сука йорт-йир салдырыр, Яшь киленләр алдырыр, Анбарларны тултырыр, Кышка кибән калдырыр. Сука илә йир казырмыз, Йирдән алтун алурмыз, Йирегезне сатмагыз, Игүн сачмай калурмыз. Йирдер безнең анамыз, Куйнында аның торырмыз, Анамызны саткан соң, Ничүк адәм улырмыз. Безнең барча атайлар, Йир үстендә яшәгән, Гакыллы адәм улурму Анасун сатуб ашаган? Йирдән чыгар ашымыз Йирдә торур башымыз". Бу шигырендә автор җирнең кадерен белергә, һичкайчан аны сат маска, сука белән җирне эшкәртеп иген үстерергә, кыскасы, авыл хуҗалыгына карата игътибарны арттырырга өнди. Шулай ук бу юлларны авылдагы йортларын, җирләрен сатып, шәһәргә кү че - неп китүчеләргә карата әйтелгән сүзләр дип тә аңларга була. Бүгенге көн өчен дә алар бик актуаль булып кала, әйтерсең боларны язучы безнең заманга атап язган. Халык күңеленең раушан көзгесе 85 Габделбәр Ситдыйк улы Кәчимовның авыл хуҗалыгы темасына караган шигырьләре байтак. Мәсәлән, сыер, ат, балык, арыш турында. Фәндә аларның күбесен бәетләргә кертеп карыйлар. "Арыш бәете"ннән өзек: "Әй, арышым, арышым! Синдә бәнем табышым, Синдән башка юкдыр бәнем Бу дөньяда тормышым. ...Көмеш башак, җәүһәр бөртек, Ука кеби саламың. Бөтен дөньяны туйдырдың, Сиңа булсун сәламем!" Бу бәет "Татар халкы иҗаты" күптомлыгының "Бәетләр" томында да бирелгән, ләкин без язып алган вариант китаптагыдан бераз аерыла. Рус-япон сугышы хәлләрен, анда катнашучыларның уй-киче решләрен тасвирлаган "Сугыш бәете" дә әлеге дәфтәрдә язылган. Аны Габделбәр Кәчимов үзе иҗат иткәнме, юкмы - монысы билгесез. Әмма бу әсәр татар халкы иҗатын тагын бер бәеткә баетты, чөнки моңа кадәр билгеле булган сугыш бәетләре арасында андый вариант юк. Бу - Удмуртиядә яшәүче татарлар күзлегеннән чыгып иҗат ителгән әсәр. Аны фәнни әйләнешкә кертү зарур. Габделбәр Кәчимов дәфтәрендә мөнәҗәтләр дә шактый. Мәсәлән, кунак килгәндә, имтихан мәҗлесендә укыла торганнары, ахирәт хәлләрен тасвирлаганнары һ. б. бар. Палеографик билгеләре буенча XVIII гасырга караган кулъязма китап та табышларның кыйммәтлесе булды. Анда иман нигез ләре, исламда мәҗбүри үтәлергә тиеш булган фарызлар хакында сөйл әнелә. Паюра авылында табылган кулъязмалар арасыннан бик күп халык авыз иҗаты әсәрләре чыкты: мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар һ. б. Туган як темасы, һәрвакыт диярлек, татар халкы иҗатында зур урын биләгән. Нинди генә жанрны алсаң да, анда шул тема чагылыш таба. Төрле сәбәпләр аркасында туган ягын калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең йөрәкләреннән күз яшьләре белән чыккан моңсу җырлары берәүне дә битараф калдырмый: 86 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Туган илләрем күреб туймадым, Чит илгә яз (язылган) минем туфрагым". Якты дөнья белән хушлашу, балалар һәм туганнар белән бәхилләшү рухында язылган бик кызганыч бәетләр табылды: "...Өйдән чыкганда ашыктырмагыз, Бик җылашмагыз, зинһар, чыдагыз! Каберләремне киңрәк казыгыз, Ак таш утыртыб исемем языгыз, Чардуган корыб нурландырыгыз, Агач утыртыб куандырыгыз! Яфраклар ярса, кошлар сайраса, Рухым шатланыр, догалар барса..." Моңа охшаш тагын бер бәет табылды, ул кечкенә бер кызның үлем түшәгендә ятканда үзе тарафыннан сөйләнелә: "Зифа буйларым үлчәб алырсыз, Җуыб пакьлагач, кәфен салырсыз, Хушландырырсыз зифа буйларым, Якты дөньяда актык туйларым. Тәнем юганда өстем ачмагыз, Кәфенгә салгач, хушландырыгыз, Тәнем киселгән, хаты (каты) тотмагыз, Кире кайталмам, ашыктырмагыз!" Удмуртиядә яшәүче татарлар электән үк дини булганлыктан, әлеге авылда бик күп мөнәҗәт дәфтәрләренә тап булдык. Аларда, нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр, ахирәт тормышы, изге гамәлләр кылырга өндәү хакында сөйләнелә. Паюра авылында шулай ук 1906 елгы көндәлек дәфтәре табылды. Аның иясе үзе өчен мөһим булган вакыйгаларны теркәп барган. Кызганыч, ул үз исемен генә бер җирдә дә әйтеп узмаган, шуңа күрә бу дәфтәрдәге язмалар кемнеке булганлыгы ачыкланмыйча калды. Авылда Коръән китабына зур игьтибар биргәннәр. Аны ХХ гасыр урталарыннан соң да күчереп язганнар. Шул рәвешле кү бәйткәннәр, һәр кеше үзендә булдырырга теләгән, хәтта совет хөкүмәте динне тыйган заманда да моны эшләргә курыкмаганнар. Кулъязма китаплардан тыш, фотога алу юлы белән ясалган китаплар да табылды. Алар инде, билгеле, борынгы түгел. Ләкин бу күренеш татар халкының төрле юллар белән үз китапларын саклап калырга тырышулары хакында сөйли. Халык күңеленең раушан көзгесе 87 "Васыятьнамә", "Сабырлык хаты" исеме астында төрле мөрәҗ әгатьләр, дини өндәмәләр язылган кәгазь битләре күп очрады. Җирле халык, дингә ышанган кебек үк, төрле ырымнарга да ышанган, аларны дин белән, ягъни төрле догалар белән катыштырып укыган, чөнки ырымнар электән үк татарлар тормышында мөһим урын тоткан. Табылган ырымнардан бер өзек китерәсе килә: "...Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Иртә тордым илән белән, йөземне юдым бал белән, иртә тордым, казан астым, үдвә тәмле акрын яны ны казан кайнады. Ул фәләнне күрмәсә, шулай кайнасун, янсун! Язгы кыяшы эсселеге һәр баушым булса, кичүгә кәбдрә. Ул фәләнне күр мәсә, шулай кибсүн, корысын! ...Айлар айга әйләнсүн, көнләр көнгә әйләнсүн, баш-күзе миңа әйләнсүн, теле-сүзе миңа үтмәсүн, әйтер сүзе әтә алмасун, бирахмәтикә йә әрхәмәр-рахимин..." Бу авылда "Нәсаих нафига", "Намаз хуҗасы", "Гыйбадәте исламия", "Әл-мөртәаб", "Хисаб кагыйдәләре", "Хисаб мәсьәләләре" исемле басма китаплар да табылды. Археографик материал эзләү өчен, алга таба Татар Парҗысын сайладык. Исеменнән аңлашылганча, биредә татарлар яши, борынгы кулъязмалар да күптер, дип уйлаган идек. Һәм ялгышмаганбыз. Чыннан да, материал җитәрлек җыелды. Мәсәлән, ХХ йөз башына караган шәкерт дәфтәренә, иман нигезләренә өйрәткән сөаль-җавап китабына, төрле догаларга һ. б. га тап булдык. Шулай ук анда кулга кергән табышлардан Палагай авылы кешеләренең тормыш-көнкүрешен яктырткан елъязма да кыйммәт ле са нала. Ул 1903-1904 елларны үз эченә алган. Елъязма да авыл кеше ләренең кайчан чәчүгә яки уракка чыкканнары, ул эшләренең кайчан төгәлләнгәне, ни кадәр уңыш җыелганы, шулай ук кайчан сабантуй уздырганнары, һава торышы нинди булганы һ. б. хакында тәфсилләп теркәлгән. Андагы язмалар күрсәткәнчә, элек сабантуйларны яз көне, апрель аенда уздырганнар. Мәсәлән, 1904 елда Тегермән, Тутай, авылларында 19 апрельдә дүшәмбе көн, Палагай авылында 21 апрельдә чәршәмбе көн, Кечкенә Палагай авылында 22 апрельдә кече атна көн (пәнҗешәмбе) үткәрелгән. 23 апрельдә инде сабан чәчәргә чыкканнар. Татар Парҗысы авылында зиратка бару, мәет күмү мәсьәләләре хакында хәдисләр, мөселман галимнәре сүзләре китерелгән бер кулъязма бит табылды. Ул нинди дә булса берәр фикыһ буенча 88 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары китап ның бер фрагменты булса кирәк. Кәгазе һәм су билгеләре буенча XIX гасырга карый. Авылда бик күп халык авыз иҗаты әсәрләре табылды: мөнә җәтләр, бәетләр, җырлар. Алар борынгы түгел, ХХ гасыр урталарыннан соң язылган, күбесе кирилл имлясында, тик шулай да фольклористика фәне өчен аларның әһәмияте бик зур. Хәзерге заманда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю кыенлашканнан-кыенлаша бара. Шуңа күрә фольклор әсәрләрен язма чыганаклардан гына эзләргә кала. Табылган дәфтәрләрдә Татар Парҗысы авылы турындагы җырлар да очрый: "Парҗы авылы урнашкан Корзинка елгасында, Рәхәтләнеп чәйләр эчик Бу фани дөньясында. Парҗы урамы бик ямьле, Мәчете бик күңелле, Кире кайтарып булмый бит Үтеп киткән гомерне". Шулай ук сыер савучылар хакында җырлар да кызыклы: "Яшьлек елларыбыз үтте Ферма юллары таптап, Тыныч екы екламадык Сәгать-минутын саклап. Трактор да булдык без, Машина да булдык без, Ат урнына да җигелдек, Барсына да түздек без. Сыерларны сауган чакта Тала иде беләкләр, Тибеп ычкындыралар дип, Тибә иде йөрәкләр". Бәетләрдән "Әнинең бәете", "Җәмилә бәете", "Миңсылу бәете", "Гыйнәят бәете", "Миңшәкерт бәете", "Рәймә бәете", "Зәйнәп тәтәй бәете" һәм тагы дистәдән артык мөнәҗәт табылды. Боларны һәм югарыда телгә алынган җырларны Татар Парҗысы авылында яшәүче Бузикова Кәшифә Гайнан кызы иҗат иткән. Бу авторның китабын да бастырып чыгарганнар. Басма китаплардан күренекле галим Җамал Вәлидинең 1918 елда басылган "Татар теленең кагыйдәләре" исемле китабын Халык күңеленең раушан көзгесе 89 табып алып кайттык. Шулай ук 1858 елда чыккан атаклы "Мөхәммә дия" китабын, ахыргы битләре җуелса да, анда китап ияләре язган язмалар күп булганга, әһәмиятле табышлардан саналырга мөмкин. Ул китапны укыган һәр кеше үзе турында мәгълүмат калдырган. Шуннан соң Уръякала (Гордино) авылында булдык. Монда, мөселман татарларыннан тыш, керәшен татарлары, удмуртлар, бисермәннәр дә яшәгән. Бүгенге көндә авыл буш диярлек инде, бик күп тузган тораклар, ташландык йортлар күзгә ташланып тора. Авылда мәктәп тә, мәчет тә, клуб та юк, фәкать бер кибет кенә бар, анысы да җимерек хәлдә диярлек. Авылның үзәк урамына бетон плитәләрдән юл җәелгән. Ул моннан ярты гасыр элек салынган булган, авыл халкы пычрак юллардан интекми. 9 июнь көнне Әхмәди авылында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмнән алган тәэсирләребез белән икенче көнне дә бу авылда эшләргә булдык. Биредә палеографик һәм су билгеләре буенча XVIII гасырга караган өч борынгы кулъязма китап табылды. ХХ йөз башына караган ике кулъязма китап та бар. Аның берсе тарих һәм география буенча, икенчесе "Кырык хәдис" әсәре һәм ир-хатын мәсьәләләренә багышланган язмалардан гыйбарәт. Болардан тыш, төрле догалар, багышлаулар табылды. Бу инде авыл халкының электән үк дини булганлыгын күрсәтә. Шулай ук дәфтәргә күчерелгән Йәсин сүрәсе табылды. Ул үзе борынгы булмаса да, күчерелү рәвеше үзенчәлекле: гарәп сүзләре анда гарәпләрдә кабул ителгән формада түгел, бәлки ничек ишетелә, шул рәвешле язылганнар. Ике китап тышлыгы табылды. Аның берсендә түбәндәге сүзләр язылган: "Кешенең гаебе булса, көлмә, зинһар! ...Кешедән көлгән адәмнең улындаен һич эш килмәз". "Гаҗәб хикмәт, гаҗәб халәт, назыр кыйлсаң бу дөньяга Фәкыйрә игътибар юкдыр, әйләрләр гыйззәт байга. Язгучы Хәлимә Хәмзина". Әхмәди авылында түбәндәге басма китаплар табылды: "Рәһ бәрел-ислам", "Мөгаллимел-гыйбадәт", "Мохтасар тарих мөкад дәс", "Нәмунәи тәрәккый", "Гыйльме хәл" (намаз кыйсеме), Ризаэддин Фәхретдиннең "Әдәбе тәгълим", Зыя Камалиның "Фәлсәфәи гыйбадәт" хезмәтләре. 90 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Шунысын да әйтергә кирәк, бу авылда табылган борынгы кулъязма һәм сирәк китапларның күбесе, заманында, Габделхак Мәсгуд Юкиновныкы булган. Әхмәдидән Иманай авылына юнәлдек. Бу авыл да яртылаш бушап калган инде, аны да бетү ягында дияргә мөмкин. Биредә архео график материал күп табылмаса да, шактый борынгы һәм кыйм мәтле китаплар кулыбызга килеп керде. Мәсәлән, палеографик билгеләре буенча XVIII гасырга караган кулъязма Коръән җыентыгы. Шулай ук кулъязмалардан XIX йөзгә караган шәкерт дәф тәре, хәдисләр китабы, гакыйдә мәсьәләләренә багышланган китап табу бәхетенә ирештек. Иманай авылыннан чыгып киткәндә шундый хәбәр ишеттек: бу авылда яшәүче берәүнең борынгы кулъязмалары күп булган, ул аларны кая куярга белмәгәч, тартмасы белән зиратка илтеп күмгән. Шулай итеп, никадәр хәзинә, ягъни халкыбызның зур мирасы юкка чыккан. Әйтәсе килгән сүз: борынгы кулъязмаларны, иске китапларны зиратка күмү - ул бик начар гадәт, болай эшләргә һич тә ярамый. Һичьюгы мәчетләргә, музейларга тапшырырга кирәк. Чөнки без экспедицияләрдә йөргәндә, борынгы кулъязмалар, иске китаплар эзләп мәчетләргә кермичә калмыйбыз. Муллалар, гадәттә, безгә якты йөз күрсәтеп, аларны мирасханәбезгә бүләк итеп җибәрәләр. Эшебезне дәвам итеп, Дасис авылына барып чыктык. Биредә борынгы язмаларны бик озак эзләргә туры килсә дә, тырышкан тапкан, ташка кадак каккан дигәндәй, берникадәр материал табу бәхетенә ирештек. Мисалга, гарәп телендә язылган борынгы ка сыйдәне китерергә мөмкин. Ул әле җентекләп өйрәнүне сорый. Шулай ук бу авылда кызыклы гына ике хат табылуны да исә алып узарга кирәк. Аның берсен гражданнар сугышында катнашучы язган булса кирәк. Хатны Гайнеша исемле кеше 1917 елның 27 июлендә Киев шәһәрендә язган. Кызгыныч, хат бик начар сакланган, дымнан артык зыян күргән, шуңа күрә кайбер җөмләләрне генә укып була. Ул: "Бик зур сугышлар булды, Ходайның... белән сау-сәламәт калдым" дигән сүзләр яза. Икенче хатны армия сафларында хезмәт итүче бер ир үзенең гаи ләсенә атап язган. Хат болай башланып китә: "Сезгә гыйззәтлү, бөкрәйүб, кәкрәйүб, кан-күз белән йулаб, зарланыб калган карчыгыма бик сагыныб, алкынлы-ялкынлы сәламләремне язам. ...Без кә Халык күңеленең раушан көзгесе 91 Урал итәгендә Кама буен уралган таш-таулары арасында әче суук ларга чудаб хезмәт итүче карт әткәгездән бик сагынуб вә бик сар гайуб алкынлы-ялкынлы сәламләремне язам". Хатның икенче яртысы ертылып югалган, шуңа күрә хат авторының исемен, фамилиясен белеп булмый. Басма китаплардан 1907 елда нәшер ителгән, ике томнан торган Коръән китабы табылды. Хуҗалары аны бик кадерләп саклаганнар. Шулай ук билгесез авторның шигырьләре һәм җырлары тупланган басма җыентыкка да юлыктык. Анда Г. Тукайга багышланган шигырьләр дә урын алган. Кызгыныч, җыентыкның шактый күп битләре югалган. Шулай булса да, аның һәр бите тарих өчен әһәмиятле. Ниһаять, Палагай авылына да килеп җиттек. Бу авыл ике өлештән тора: Зур Палагай һәм Кечкенә Палагай. 70 нче елларда аларны бергә кушалар һәм зур бер авыл хасил була. Бу авылда палеографик һәм су билгеләре буенча XVIII гасырда, шулай ук ХХ йөзнең 80 нче елларында күчерелгән кулъязма Коръән таптык. Димәк, бу якларда Коръән күчерү традициясе әле ХХ гасыр ахырына хәтле дәвам иткән. ХIХ йөз ахырына караган, берничә хезмәттән торган шәкерт дәфтәре дә табылды. Иман мәсьәләләрен үз эченә алган кулъязма китап та кыйммәтле табышлардан булды. Аны заманында Нурулла Гариф улы Абашев күчереп язган булган. Шулай ук кулдан язылган мәшһүр "Бәдәвам" китабы игътибарга лаек. Аны Мифтахетдин Абашев әл-Палагави күчереп язган. Төрле авырулардан шифа табу өчен укыла торган догалар дәфтәре 1920 елда Шаһисолтан Гариф улы Абашев тарафыннан күчереп язылган. Шушы ук елда күчерелгән, шигъри юллар белән язылган "Мәгъшукнамә" әсәрен дә алып кайттык. Догалар, багышлаулар язылган кәгазьләр бик күп булды. Фольклор әсәрләреннән бер җыр дәфтәрен китерергә була. Анда шундый өзек бар: 92 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бу дәфтәрдәге бөтен кыска җырларның үзенчәлеге шунда - алар барысы да сагыну хакында. Табылган материаллар арасында Таифә Абашева (Лотфулла мулла кызы) язган мөнәҗәтләр, догалар шактый. Ул, үзе үлгәч, дәфтәрендәге догаларны укып, үзе рухына багышлавын үтенеп, түбәндә ге сүзләр язып калдырган: "Бу дөньяда мәңге йөрмәс минем җисемем, Һәм телләрдә мәңге йөрмәс минем исемем, Әмма ләкин сез туганлар дәфтәренә Язылуб калсун минем исемем. Таифә Абашева". Икенче бер җирдә Таифә Абашева 1979 елның 17 февралендә гарәп графикасында бик матур шигъри юллар язган (күчереп алган булуы да ихтимал): "Яшәр идем тып-тыныч дөньяда михнәт булмаса, Саф күңелемнең саф йиринә кайгы-хәсрәт тулмаса. Дөньяны да сөяр идем, вафасызлык кылмаса, Бизмәс идем дөньясындан кайгы-хәсрәт булмаса. Һич уйламай яшәр идем, ай-вай, курку булмаса, Үләр идем үлгәндә дә шад, үлгәч газаб булмаса". Аның язмаларында, әйткәнебезчә, бик күп мөнәҗәтләр урын алган, аларда иман, ахирәт, үлем темасы бик калку бирелгән. Әсәрләрнең күбесен Таифә Абашева үзе иҗат иткән булуы да мөмкин. Мөршидә Абашева тапшырган материаллар арасында тагын бер мөнәҗәтләр дәфтәре бар иде. Анда да шул ук ахирәт көненә әзерләнү, яхшы гамәлләр кылуга чакыру темалары урын алган. Мисал: "Сәдәка бир ятимләргә, Икенче бир фәкыйрьләргә, Өченче бир галимләргә - Ходаның сейгән колларыйна. Сәдәканы бирегез Үзегезнең сейгән малдан, Кыямәт көн җәннәтләргә Юмартлар керүр алдан". Бу дәфтәрдә 41 ясинны багышлау догасы да китерелгән. Ул да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Һәр укыган ясинны берәр дини шә хескә, яки төркемгә багышлыйсы икән, ә иң соңгы ясинны, ягъни 41 нчесен, укыган кеше үзенең вафат булган туганнарына Халык күңеленең раушан көзгесе 93 багышлый. 39 нчы ясинны барча газизләргә, изгеләргә һәм "66 гаиб ирәнләргә, 72 пәһлеван-шәһидләргә" дип язылган. Мондый гыйбарәләрне башка багышлауларда очраткан юк иде әле. Борынгы басма китаплар Палагай авылында шактый күп булып чыкты. Биредә яшәүче Абашева Мөршидә ике зур капчык борынгы китаплар тапшырды. Анда кырыктан артык берәмлек борынгы кулъязма битләр, кулъязма һәм басма китаплар булуы ачыкланды. Әйе, басма китаплар күп табылды, дип әйтергә мөмкин, шулардан татар телендә язылганнары: "Бакырган китабы", "Ахырзаман китабы", "Әхтәри кәбир", "Кисекбаш китабы", "Фәрехнамә", "Рәхәти дел", "Йәнки тәфсир һәфтияккә тәфсир бәян", "Әл-иткан фи тәрҗемәти Коръән", "Кыйссасел-әнбия" һ. б.; гарәп телендә: "Фикыһ Кәйдани", "Бинаъ әл-ислам", "Мохтасар Кудури", "Тәнб иһ әл-гафилин", "Шәрхе гайнел-гыйлем", "Җамигъ әр-румуз" һ. б.; фар сы телендә: "Фарыз гайн", "Хәмде бихәд". Басма газета-журналлар да шактый җыелды. Мәсәлән, "Дин вә мәгыйшәт" газетасының 1914 елгы саны, "Ислам мәҗәлләсе" журна лының 1926 елгы бер саны һ. б. Палагай авылында барлыгы 7 кулъязма китап, 59 кулъязма бит, 8 кулъязма дәфтәр, 40 басма китап, 3 газета-журналга тап булдык. Бу бик зур күрсәткеч, әлбәттә. Безгә Пүчинкә авылына да барырга киңәш иттеләр. Анда, янә се, бик күп борынгы кулъязмалар саклана икән. Инде көн кичкә таба авышса да, башка экспедиция әгъзаларыннан аерылып, мин шул авылга юл тоттым. Авылга килеп керүгә мәчете игътибарны җәлеп итте. Авыл имамы Надир хәзрәт Бузанаков, безне якты йөз белән кар шы алып, мәчеттә сакланучы борынгы кулъязмалар һәм сирәк ки таплар белән таныштырды. Имам аларның бер өлешен Институт архивына тапшырырга ризалашты. Үзенең дә мәчеттә бу материаллар белән китап музее оештырырга нияте булган икән. Казанда Институт архивында алар күбрәк файда китерер, дип уйлап бер дә ялгышмады хәзрәт, чөнки анда аларны Казан галимнәре тикшереп, өй рәнеп, шулар нигезендә күпме фәнни хезмәтләр язачаклар әле. Пүчинкә авылында татарның традицион культурасына караган һәм безнең өчен әһәмияте зур булган кулъязма китаплар, текстлар барлыгы ачыкланды. Шуларның иң борынгысы һәм кадерлесе дип "Кыйссаи Йосыф" поэмасы язылган кулъязма китапны атарга мөмкин. Палеографик һәм су билгеләре буенча ул XIX йөз башына карый. 94 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Шулай ук биш хат табылды, шуларның берсе 1939 елда Кызыл армия сафларында хезмәт итүче Ш. Бузиков тарафыннан язылган. Кыска җырлар да табылды. Менә шуларның берсе: "Мөселманнар, ал яхшы, Алдин кызыл гөл яхшы, Алтун-көмеш чыкган җирдән Туган-үскән йир яхшы". Палеографик һәм су билгеләре буенча ХIХ гасырның икенче яртысына караган борынгы кулъязма китаплардан фал ачу хакында ике хезмәт табылды. Алардагы юрау системасы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Беренче фал хәрефләргә бәйле, ягъни кеше берәр хәрефнең ниндие чыгуга карап, фал ачыла. Мәсәлән, әгәр "б" хәрефе булса, нәтиҗә түбәндәгечә була: ""Б" килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылуб сән бу фалның яхшы килде, файда күргәй сән, һәр нә морадың булса, хасыл булгай. Падишаһ вә бикләрдин гыйнаять күргәй сән вә кинәлек кешиләрдин мәнфәгать күргәй сән. Әгәр сәфәрдин булса, юлда бераз хәвеф хәтәр бар, әмма соңы хәер булгай..." Мәсәлән, "җ" хәрефе туры килсә, начар булырга тиеш икән: ""Җ" килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылыб сән хәвеф эчендә улгай сән. Әгәр сәфәрдин булса, яман торур. Сабыр кыйлмак кирәк. Падишаһ вә бикләр кашыйга бармак хуш улмаз, күб зәхмәтләр күргәй..." Икенчесе исә көн һәм сәгатьләр үзенчәлекләрен исәпкә алып ачыла торган фал. Әле ул җентекләп өйрәнүне сорый, чөнки бүгенге көнгә кадәр фалның мондый төрләре татар галимнәре тарафыннан һаман өйрәнелмәгән. Югарыда әйтелгән фал ачу китабын 1903 елның 19 октябрендә Мөхәммәдхәррас бине Әхмәдвәли язган. Китап ахырында ул үзенең һәм атасының исемен язып куйган. Шулай ук үзенә хәер-дога кылуларын сораган: "Без фәкыйрьне, зинһар, хәер-догаңыздан мәхрүм итмәңез, һәр ничек булса да "догаил-гаиб лигаиб мөстәҗабә" дигән. Мин бәгъде Хак Сөбханә вә Тәгалә һәр каюмызга хәсән хатимә мияссәр әйләсүн! Әмин! Йә, мөҗибес-саилин! Дәхи, тарафәйндан мәхәббәт берлә бер матур кызга фатиха кыйлыгыз, зинһар, без фәкыйрьгә!" Пүчинкә авылында бихисап күп халык авыз иҗаты әсәрләре: җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, хикәятләр табылды. Халык күңеленең раушан көзгесе 95 Җырлардан түбәндәгеләрен бу китапны укучыларга да тәкъдим итәм: "Әй, туганлар, туганлар, Алар бездин туйганлар. Алар бездин туймас иде, Ашлы-сулы булганлар. Алар бездин туймас иде, Зур корсаклы булганлар". Кайбер жырларда Казан шәһәре дә телгә алына: "Казан каласын, таш, диләр, Баруб күргән юк әле, Анадан тугандан бирле Рәхәт күргән юк әле. Алмачылар алма сата Казан калаларында, Хатын алмый акыл керми Ата балаларында". Кызыклы материаллардан тагын "Бибигайшә бәете"н әйтеп узарга мөмкин. Ул "Татар халкы авыз иҗаты" күптомлыгының "Бәет ләр" томына кертелгән "Бибигайшә бәете"ннән аерылмый гына түгел, хәтта бөтенләй охшамаган. Бу бәет Пүчинкә авылында яшә гән Биби гайшә Борһанетдин кызы турында: "Борһанетдин әткәйне чакырсаңчы тиз барып, Бу Газраил күб йеридер бар кешедән җан алыб. Аккош оча талпынуб, очуб бара җилкенүб, Бибигайшә үлеб китде "әткәем" дип тилмерүб. Пүчинкәдүр илләрем, калды йөргән йирләрем, Әй, әнкәем, хәлүм начар, бик каты бит тирләдүм". Тексттан аңлашылганча бу кызны ирексезләп бер карт муллага кияүгә бирәләр, соңыннан ул фаҗигале рәвештә үлеп китә. "Бибигайшә бәете" язылган китапта Нократ хакында озын бер шигырь дә урын алган. Ул ХХ гасыр башында язылган. Аның кыскача эчтәлеге болай: Глазов өязеннән бер фәкыйрь кеше Нократ шәһәренә сәфәргә чыга, шунда ул Һади муллага керергә була. Мулла өйдә булмаса да, абыстае аны бик хөрмәтләп кунак итә. Аннан соң башка муллалар да бер-бер артлы бу кешене кунак итә башлыйлар. Муллалардан Һади, Сәлах, Таһир, Нәҗип, Әхмәдсиддыйк, Зариф, Гариф хәзрәтләрнең исемнәре телгә алына, аларга бераз 96 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары характеристика бирелә. Мөсафир нинди генә ризыклардан авыз итми, хәтта киткәндә үзенә бик күп итеп сәдака, бүләкләр биреп җи бәрәләр. Үзенең күргәннәрен бу фәкыйрь кеше юмор белән һәм төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тасвирлап, шигъри юлларга сала. Динмөхәммәд Нурмөхәммәд улы елъязмаларының табылуы безнең өчен куанычлы булды. Аларга аерым тукталасы килә. Әлег е елъязмаларда төрле хронологик материаллар очрый: һава хәл ләре, аерым кешеләрнең туу-үлү даталары, сезонлы хуҗалык эшләренә керешү, бәйрәмнәр һ. б. мәгълүматлар. Боларны язучы 1899 елның 10 февралендә туган. Елъязмаларда, 1940 елдан башлап, 1965 елга кадәрге чордагы вакыйгалар теркәлгән. Алар әле бик җентекләп өйрәнүне сорый. Анда Удмуртия төбәгендә кайсы елны ачлык булган, кайчан чәчүгә яки урып җыю эшләренә чыкканнар, сабантуйларны кайчан үткәргәннәр һ. б. мәгълүматларны белергә мөмкин. Галим М. Әхмәтҗанов фикеренчә, мондый төр язулар дәүләтчелек сакланганда туган гадәт була. Ул Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач та дәвам иткән. Галимнең "Татар кулъязма китабы" исемле хезмәтендә язылганча, XVII гасырда татар хал кының, дине белән бергә, әдәбияты, фәне, теле, фольклоры да каты кысулар астында үскән. Казан алынганнан бирле туктаусыз милли-колониаль изү шартларында яшәү татарның күп кенә рухи казанышларының югалуына китергән. "Бары XVII гасырның соңгы чирегендә генә татар мәдәни тормышында яңарышка омтылыш бил геләре сизелә башлый. Шуның бер чагылышы булып елъязмалар алып баруга халыкның игътибары үсүе тора. Елъязмаларда XVII гасырга хәтле булган дәвер бик аз чагыла. XVIII гасырда елъязмаларда тар община, табигать һәм гаилә хроникалары күренә башлый. XIX гасырга кергәч, хроникаларда әлеге тема өстенлек ала. XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында яңадан иҗтимагый тормыш темасы өстенлек ала һәм фәнни ачышлар, сәүдәгә, техникага кагылышлы мәгълүматлар өстәлә", - дип яза Марсель ага. Күргәнебезчә, елъязма язу традициясе әле ХХ гасыр урталарыннан соң да дәвам иткән. Удмуртиядә ХIХ йөзнең икенче яртысына караган медицина һәм кә лям (фәлсәфә) буенча хезмәтләргә тап булу да, нур өстенә нур өстәде. Археографик материаллар шактый туплану сәбәпле, барысын да бу мәкалә эчендә генә тасвирлап, сөйләп бетерү мөмкин түгел. Халык күңеленең раушан көзгесе 97 Алар барысы да бик кадерләп саклана. Чөнки, беренчедән, алар татар халкының кыйммәтле мирасын тәшкил итә, икенчедән, бу материалларны җыю өчен институт хезмәткәрләре тарафыннан күп тырышлык куелган. Теләгән кешегә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә бу байлыкны килеп карау, танышу, өйрәнү мөмкинлеге бар. Җыелган материаллар арасында, сирәк китаплар, борынгы кулъязмалардан тыш, әлегә кадәр билгеле булмаган әсәрләр дә шактый. Шулай ук алар аша кайбер борынгы әдипләрнең исемнәре ачыкланды. Димәк, бу экспедицияне, бик уңышлы булды, дип санарга тулы хакыбыз бар. Безнең арада фольклор, археография, тел, сәнгатькә караган материалларны җыючылар да бар иде. Халык хәтерендә калган фольклор әсәрләрен, йолаларны, көйләрне, әлегәчә сакланган борынгы китапларны, төрле бизәкләр чигелгән тукымаларны һәм, гомумән, татар халкының мирасына караган һәр нәрсәне өйрәнергә тырыштык. Борынгы кабер ташларын табарга ярдәм итүчеләр дә булды. Кыскасы, юлларыбыз һәрвакыт уңды, яхшы каршы алдылар, ә иң мөһиме, бик күп археографик хәзинә алып кайттык. Әле бу соңгы фәнни экспедиция түгел, бу төбәккә тагын барырбыз, дип өметләнеп калабыз. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ тының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әле тагын төрле кешеләр тарафыннан җибәрелгән фольклор материаллары да саклана. Галим нәр һәрвакыт газеталар, радио аша халыкка мөрәҗәгать итеп, үзләре белгән халык авыз иҗаты үрнәкләрен, борынгы кулъязмаларны һәм китапларны Институтка җибәрүләрен үтенәләр. Шул сәбәпле, илнең төрле почмакларыннан, нигездә хатлар аркылы, күп кенә материаллар килә. Алар арасында Удмуртиянең Вот кинск шәһә реннән җибәрелгәннәре дә бар. Ә инде безнең белән турыдантуры элемтәгә керә алмаучылар үзләрендә сакланган рухи хәзинәләрне Институтның Кремль территориясендә урнашкан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә җибәрә яки китереп бирә ала. ТЕЛ - МИЛЛӘТНЕҢ ҖАНЫ (Татар теле урта диалектының нократ сөйләше) Дария Рамазанова, Миңнира Булатова Татар теленең диалектологик атласын төзү барышында татар диалект теленең үзенчәлекләргә, борынгы күренешләргә бай булуы ачыкланды. "Татар халык сөйләшләре" (ул 2 китаптан тора) тупламасында 56 сөйләш тасвирланды. Тел - тарих көзгесе, дигән гыйбарә халыкның теле белән тарихы аерылгысыз бәйләнгәнне белдерә. Борынгылыкны аеруча яхшы саклаган кайбер сөйләшләр татар халкының теле, аның тарихи формалашуы турында гаять әһәмиятле булган фактларны үзләрендә саклап киләләр. Менә шундыйларның берсе - татар теле урта диалектының нократ сөйләше. Ул Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә Чыпца елгасы бассейнында таралган. Шунысы әһәмиятле, нократ татарлары Идел буе татар теленә хас үзенчәлекләрне үз иткәннәр һәм теге яки бу күләмдә аларны сак лап киләләр. Болгар дәүләте һәм аның дәвамчысы Алтын Урда чорларынд аг ы төр ки тел (В. Хаков, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй кебек танылган галимнәр фи керенчә, ул тел хәзерге татар теленә бик якын булган) авазлар составы ягыннан, сузыкларның кулланылышы белән борынгы төрки телдән аз аерылган. Нократ сөйләше вәкилләренең бабалары шушы борынгы чорга хас телне үзләре белән алып китәләр. Башка телләр чолганышында, төп татар халкыннан аерылган хәлдә яшәү нә тиҗәсендә, әлеге борынгы телгә хас авазлар системасы алар ның телендә хәзергә кадәр сакланып килә. Идел буе төрки теле исә фонетик яктан шактый зур үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, Тел - милләтнең җаны 99 а авазы иренләшү төсмере ала, о-ө, у-ү авазлары үзара алмашыну кичерәләр. Борынгы төрки телдәге о, ө авазлары урынына у, ү, ә у-ү урынына о, ө әйтелә башлый. Берничә генә генә мисал китерик. борынгы: хәзерге: кол - рука кол - раб кул - раб кул - рука көл - озеро көл - зола күл - зола күл - озеро Борынгы төрки телдә хәзерге э авазына охшаш аваз хәзерге татар телендә ә яки и авазына, ә борынгы и авазы хәзерге телдә е(э) авазына күчә: кэлiн - килен, бэрi - бире. Шунысы игътибарга лаек: авазларның бу рәвешле күчеше Идел-Урал төбәгендәге төрки телләргә, ягъни татар һәм башкорт телләренә генә хас. Әлбәттә, озак еллар буе барган мондый күчешләр төрле төбәкләрдә төрле дәрәҗәдә була. Мәсәлән, татар телендәге йүгерү, йүгән, йүткерү кебек очраклар, пермь сөйләшендәге оторау - утрау, төгөрик - түгәрәк, бөрлигән - бөрлегән, кәрәк - кирәк һ. б. Мишәр диалектындагы орлау - урлау, нә - ни, Урал төбәгендәге татар сөйләшләрендә кәбән - әд. кибән, кәштә - киштә, кәм - ким кебек күренешләр. О, ө - у, ү ике яклы күчешнең төрле сөйләшләр дә төрле дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр. Сүз уңаеннан күрсәтеп үтик, татар телендә борынгы төрки авазлар системасы шактый тулы хәл дә сак ланып калган сөйләшләр дә бар. Мәсәлән, бараба диалектында (Новосибирск өлкәсе), том диалектының калмак сөйләшендә сузык аваз ларның башка төрки телләрдәге һәм борынгы төрки телдәге кебек кулланылышы сакланып килә. Менә шушы күренешләрнең чагылышы буенча без өйрәнә торган нократ сөйләше дә үзенчәлекле урын алып тора. Нократ сөйләшенең үзенчәлекле авазлар системасы татар те ленең авазлар системасын тарихи планда өйрәнү өчен бик әһәм иятле. Атаклы тюркологлар (В. В. Радлов, В. А. Богородицк ий, Җ. Җ. Вәлиди һ. б.) татар-башкорт сузыклар шкаласына гомум төрки аспекттагы тикшеренүләрендә игътибар иткәннәр. Сузык лар кичерә торган үзгәрешләр башка төрки телләрдә дә күзә телә. Мәсәлән, үзбәк телендә беренче иҗектәге а авазының көчле иренл әшүе билгеле, бу күренеш хәтта орфографиядә дә чагылыш тапкан: Фон < фан - фән, азәрбайҗан телендә, татар телендәге кебек, ә авазы кулланыла, әмма 100 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары ул әлегә язма телдә чагылыш тапмый, уйгур теленең авазлар системасы татар теленекенә бик якын һ. б. Сүз башындагы а авазы урынына о сузыгын куллану себер татарларының тубыл-иртыш диалекты тевриз сөйләшендә шактый актив: ол'апкыч - алъяпкыч, от - ат, попай < пабай - бабай, ос - аз, обый - абый, Ойничамал - Гайниҗамал, опарам < аппарам - алып барам һ. б. Мондый күренеш эчкен сөйләшендә дә очрый. Ләкин нократ сөйләшендә а авазы иренләшү төсмере булмаган ачык аваз, ягъни алар Идел буеннан күчеп киткәндә а авазы әле иренләшмәгән булган. Шуны да әйтик, борынгы чорда төп татар халкыннан аерымланып, изоляциядә формалашкан касыйм, пермь, керәшен сөйләшләрендә дә а авазы борынгы әйтелештә (ачык итеп әйтү) сакланып калган. О, ө - у, ү авазларының ике яклы күчеше мәсьәләсенә килгәндә, бу үзенчәлек татар теленең архаик сөйләшләренең барысында да, нигездә, татар әдәби телендәгечә. Күрәсең, әлеге күчешләр элегрәк башланган. Чөнки борынгы төрки телдә үк бер үк сүзне о белән дә, у белән дә әйтү очраклары теркәлгән. Нократ сөйләше э ~ и ~ ә ~ е күчешләренең стабильләшмәгәнлеге белән аерылып тора, дияргә мөмкин, тик шулай да әлеге сөйләштә и, э(е) авазларының кулланылышы, нигездә, борынгы төрки телдәгечә. Шулай итеп, нократ сөйләше татар диалект системасында үзенчәлекле урын тота торган уникаль сөйләшләрнең берсе. Кызганычка каршы, ул югалуга бара. Нократ сөйләшен өйрәнүнең бай тарихы бар. Аның турында мәгълүматлар фәндә урта диалект сөйләшләре арасында иң беренче билгеле була. 20 нче еллар азагында күренекле галим Җ. Вәлиди Нократ иленә диа лектологик экспедицияләр уздыра һәм нократ сөйләше турында тирән күзәтүләр, әһәмиятле мәгълүматлар язып калдыра. Алар "Труды общества изучения Татарстана" (1930, 135-144 б.) дигән жур налда "Наречие каринских и глазовских татар" исемле, бай эчтәлекле мәкалә булып басылып чыга. Л. Җәләйнең "Татар диалекто ло гиясе" дигән китабында да (Казан, 1947) нократ сөйләше турында материаллар, фәнни күзәтүләр китерелә. Нократ сөйләше бик әтрафлы итеп, тиешле фәнни югарылыкта һәм бөтен тулылыгы белән күренекле телче Н. Б. Борһанова Тел - милләтнең җаны 101 тарафыннан тасвирлана [Говор каринских и глазовских татар (Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. - Казань, 1962)]. Автор әлеге сөйләш турында кандидатлык диссертациясе яза һәм аны уңышлы яклый. Әлеге сөйләш Ф. Й. Йосыпов, Ф. С. Баязитова, Т. Х. Хәйретдинов а, Д. Б. Рамазанова тарафыннан да өйрәнелгән, мәкаләләре басылган. Ф. С. Баязитова нократ якларына аеруча күп экспедицияләр уз дыра, сөйләшнең грамматик төзелеше, лексик системасы буенча бай материаллар туплый һәм "Нократ татарлары" дигән китап тупл ап чыгара. Ф. Й. Йосыпов та әлеге сөйләш турында фән өчен әһә миятле мәкалә бастыра. "Татар халык сөйләшләре" (Казан, 2008) дип аталган 2 китаптан торган хезмәтнең беренчесендә нократ сөйләше Ф. С. Баязитова тарафыннан тасвирланган. Түбәндә татар теле урта диалекты нократ сөйләшенең фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре һәм аларның сөйләү үрнәкләрендә (материалларында) чагылышы бирелә. Нократ сөйләшенең үзенчәлекләре Инде әйтеп үтелгәнчә, нократ сөйләшенең сузык авазлар системасы татар теле сузыклары системасының формалашу тарихын өйрәнү өчен дә бик мөһим. Чыннан да, сөйләштә сузыклар кулланылышы катлаулы күренешләр системасын тәшкил итә. Сузыклардан а авазының, телнең реликт (касыйм, керәшен, пермь, подберезье, мордва-каратай) сөйләшләрендәге кебек, иренләшү төсмере булмаган, ачык аваз булып әйтелүе Идел-Урал төрки (татар, башкорт) телләренең тарихын ачыклау өчен әһәмиятле булып тора: таш әд. таош, язылышта таш, салма - әд. саолма, язылышы салма, аwыл - авыл, калдыралар - калдыралар. Қ, ғ авазларыннан соң беренче иҗектә килә торган а авазы ә ава зы булып әйтелә: гәлим - галим, Гәлийә - Галия, кәйа - кайа (язы лышы - кая), кара кычыткан - кычытканның бер төре. Ә авазы, Н. Б. Борһанова билгеләп үткәнчә, ике вариантта күзәтелә. Беренче вариант татар әдәби телендәгечә киң әйтелешле. Ул, нигездә, гарәп-фарсы алынмаларында күзәтелә: кәбен - никах, кәгәз - кагазь, сәгәт - сәгать, сәләм - сәлам, шимбә, Сәлимә, Мәдинә, Нәҗибә, Гөлфирә, Әминә, Нәйлә - Наилә, Рәисә, кәйер - хәер, чилсәwит - сельсовет һ. б. Шулай ук кайбер башка сүзләрдә: әбкуой - әбекәй, әнкуой - әнкәй, кәзә - кәҗә һ. б. 102 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Икенче вариант тар әйтелешле ә авазын тәшкил итә. Ул яңгырашы белән рус телендәге э авазына якын тора (биредә без дә аны э дип билгелибез), сүздә теләсә кайсы позициядә күзәтелә. Мәсә лән: бикэ - бикә, кэмэ - көймә, чэчкэ - чәчкә, килэлэр - киләләр, эшлэмэгэ < эшләмәгә - эшләргә, белэ - белә, эсти - истә, эке - ике, тэңкэ, йерилэр - йөриләр, билгелэрлэр - билгеләрләр, күкэйлэр - күкәйләр, исемэ - исемә, сүлэшэсең - сөйләшәсең һ. б. Тар әйтелешле э авазы татар теленең көнбатыш диалекты сөйләш ләрендә әдәби и авазы урынында күзәтелә. Мәсәлән: эртә - иртә, кэрәк - кирәк, эрләр - ирләр, бәйремнэр - бәйрәмнәр. Нократ сөйләшендә ә авазының тараюы тагын да көчәергә һәм ә и тәңгәллегенә әйләнергә мөмкин: безги - безгә, йиткези - җитк езә, бәйримги - бәйрәмгә, тенни < тенли - төнлә, ийдин-ийги - өй дән-өйгә, тэрэзлэрги - тәрәзәләргә һ. б. Бу күренеш чыгыш килешендә актив: бердин - бердән, синдин - синнән. Материаллар шуны күрсәтә, ә авазының тараюы (ә > э, ә > и), нигездә, тар әйтелешле сузыклардан соң күзәтелә. Ә авазының тараюы ягыннан да нократ сөйләше пермь, касыйм сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. Мәсәлән, касыйм сөйләшендә: 'ири' - кирәк, 'иси - кисә, бели - белә. Пермь сөйләшендә: күгерчин - күгәрчен, бөрлиген - бөрлегән, мелиш - миләш һ. б. Ә авазының күчешләре нократ сөйләшендә еш кына әдәби әйтелеш белән чиратлаша. Бу, аеруча, Биктеш, Кистем, Уръякала, Паю ра, Татар Парҗысы, Әхмәди авылларында (ягъни, Глазов, Балезино районнарында) күзәтелә. Ә Нократ (Карино) авылында борынгы сузыклар системасына якын булу шактый ныклы системалылык саклый. Юкамен районында исә ә авазын әдәби телдәгечә куллану Н. Б. Борһанова өйрәнгән вакытта ук, ягъни 60 нчы еллар элек үк булган. Ә авазының күчешләре и авазының тәңгәллекләре белән дә туры килә. Билгеле булганча, борынгы төрки телдәге и авазына хәзер ге татар телендә еш кына ә авазы, ә борынгы *э авазына и авазы туры килә, шуннан э ~ и ~ ә ~ э күчешләре килеп чыккан. Бу язмада әлеге күчешләрдән төрле тәңгәллекләр теркәлгән. Билгеле булганча, сөйләү телендә даими рәвештә теге яки бу үзгәрешләр булып тора. 50-60 ел эчендә дә шактый үзгәрешләр барлыкка килгән булырга мөмкин. Тел - милләтнең җаны 103 Сөйләштәге и авазы күбесенчә әдәби э(е) сузыгына тәңгәл килә: ит - әд. эт (собака), из - эз, ичэге - эчәге һ. б. Н. Б. Борһанова, нократ сөйләшендә э(е) авызының киң һәм тар вариантлары бар, дип күрсәткән. Тар э(е) авазы әдәби е сузыгына туры килә: бер, эш, эз, беренче, үсеп, әле, иде, йәбеште - ябышты, тегесе, кеше, кем, үзебез һ. б. Киң әйтелешле э (е) авазы: күбесенчә тамыр сүзләрдә, әдәби тел дәге и урынында күзәтелә бэр - бир, кэл - кил, кэт - кит. Күзәтүләрдән мәгълүм булганча, ә авазының тар варианты әлеге киң әй те лешле э (е) авазына тәңгәл килә: бэр - 1) бир, 2) бер; кэрэк - кирәк, кэлгэлэгэндә - килгәләгәндә һ. б. Дифтонглар Сөйләшкә хас иренсезләштерү өй дифтонгын куллануда да чагылыш таба. Бу сөйләшкә өй урынына ий дифтонгын яисә э(е) монофтонгын куллану хас: ий/өй - өй, тейәп < төйәп - төяп. Шул ук вакытта өй > ү тәңгәллеге дә актив: сийәк/сүwәк - сөяк, кийәндә/күwәндә/күwәндә - көянтә, тиймә/түмә - төймә. Билгеле булганча, өй > ий (сийләшә - сөйләшә, ий - өй, кийәнтә - көянтә һ. б.) күренеше урта диалект сөйләшләренә хас. Ул тагын көнбатыш һәм урта диалектлар вәкилләре катнашлыгында фор малашкан катнаш сөйләшләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, чистай, стәр летамак, волгоград сөйләшендә: ийалды - өйалды, үрэнер - өйрәнер. Нократ сөйләше урта диалектның фигыль кушымчаларында, күрсәтү алмашлыкларында -ый/-ий дифтонгы урынына -ай/-әй дифтонгы кулланыла торган сөйләшләрнең (керәшен, минзәлә, касыйм, бөре, златоуст, тепекәй, кормантау һ. б.) берсен тәшкил итә: йылай - елый, бармай - бармый, андай - андый, мындай - мондый һ. б. Дифтонглар өлкәсендә сөйләштә тагын бер уникаль күренеш бар: әдәби телдәге -ау/-әү дифтонгы, норлат, пермь сөйләшләрендәге кебек, тар вариантта әйтелә: шаршу/шаршоу - чаршау, бызоу/бызу - бозау, чылгоу/чылгу - чолгау, йәйәү/йәйү - җәйәү, языла җәяү, йалкулык - ялкаулык, ашу - ашау (Ашу йаса әле иткэ - эткә). Шунысын күрсәтеп үтәргә кирәк, ау > у варианты чагыштырмача сирәгрәк очрый. 104 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Әдәби -у/-ү сузыклары урынына -ыу/-еү дифтонглары әйтелү очраклары бар: кеүренмәй - күренми, кеүтэрэ - күтәрә һ. б. Сузыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр Нократ сөйләшендә палаталь гармониянең бозылу очраклары еш күзәтелә. Мәсәлән: элгаре - элгәре, экы - ике, тәбәгый - паштет, эшлэды - эшләде, йылайсин - елыйсың, казрәт - хәзрәт, куркэ - күркә, алйәпкыч - алъяпкыч. Бу күренеш грамматик күрсәткечләр ялганганда еш күзәтелә: барыбез - барырбыз, ашарсин - ашарсың, син ук - син үк, сал кын генә - салкын гына, һ. б.; югарыда әбкуой - әбекәй, әнкуой - әникәй, Шамкуой - Шамилкәй кебек очракларны күрсәтеп үткән идек. Палаталь гармониянең бозылу очраклары алынма сүзләрне үз ләштергәндә дә була: кургит (удм.) - тавык куначасы, мажес (удм.) - тырма, пубрик (рус. погреб) - кар базы, мәтыга - мотыга, мәтча - матча һ. б. Сузык аваз тәңгәллекләре: э ~ и: мэн - мин, чэтендә - читендә, чэтек/чәтек - читек, бэлчән - билчән, келим/килем - әд. киндер; ы ~ а: кашыга - кашага; ө ~ ү: көп - күп; и ~ э(у): чилтәр - челтәр; и ~ ү: тигел - түгел, изем - үзем; и ~ у: мича < муча - мунча; мичак < муенчак; э(е) ~ ү: беген/беөген - бүген; о ~ у: зор - зур; ө ~ а: мотор - матур; у ~ а: мутор - матур, коштон - диал. куштан, көяз, Кузон - Казан, зурут - зурат; у ~ ы: йодырук - йодрык; ү ~ ә: сүндәрә - сәндерә; и ~ ә: бирни - бирнә, сиксин - сиксән. Алынмаларда: ырадийу - радио, колош - галош, кунсирт - концерт һ. б. Сөйләштә арткы рәт сузыклар белән әйтелә торган аерым сүзләр нечкә әйтелергә мөмкин: йәбешә < йабыша - ябыша, күнәч - куныч, бәчкеч - баскыч. Киресенчә, алгы рәт сузыклар белән әйтелә торган сүзләр калын әй телә. Бу күренеш Дасис (Засеково), Уръякала (Гордино) Тел - милләтнең җаны 105 һ. б. авылларда, дөресрәге бисермән авылларында, шактый актив күзәтелә. Мәсәлән: алы - әле, сылгы - сөлге, аби - әби, быз гына - без генә, кышы - кеше, бызга - безгә, ылыкылар - элеккеләр, хайырлы сагат булсын, ыранйымагыз. Анийым айтыр иды, уналты кыз тут'у (ана чеби) бар дип. Чыгындар - чөгендер һ. б. Мондый очракларда сингармонизм законы да бозылучан була: әйбатлап - әйбәтләп. Сузыклар төшү: Ы: лыс - ылыс, чәге - эчәге һ. б. Сузыклар өстәлү: Аст, өст, арт бәйлек сүзләрдә т авазы саклана: эстегә - өскә, астыга - аска һ. б. Сүз башында: энечкэ - нечкә. Э(е) авазының киң варианты әдәби теледәге и авазына туры килә: эт - ит (мясо), энде - инде, эке - ике, семез - симез, керпеч - кирпеч, эл - ил, элек - иләк, нечә - ничә, этек - итек, эски - иске. Сөйләшкә иренсезләштерү хас: тырдык - тордык, тырмыш - тормыш, келә - көлә, ызата - озата һ. б. Шуның белән бергә, бер төркем сүзләр, киресенчә, иренләшкән вариантта әйтелә: кор - кыр (поле), кор төп - басуның ерак башы, коз - кыз, козом - кызым һ. б. И ~ ә: пилмин - пилмән, тегермин - тегермән, пирәмәч - пәрә мәч һ. б. У авазының әйтелеше һәм кулланышы, нигездә, әдәби телдәгечә, ягъни сүздә - беренче иҗектә, исем фигыль формасында икенче яки соңгы иҗектә дә кулланыла: тукта, куйа - куя, була, салу, калу, бару һ. б. Шул ук вакытта, у авазын икенче яки өченче иҗектә куллану очраклары да бар: булумады - булмады, тулумады - тулмады, йыдырук - йодрык, кызамук - кызамык. Нократ сөйләше өчен үзен чәлекле күренешләрнең берсе сүз азагындагы ы урынына да у авазы куллану. Мәсәлән: сару - сары, кыру - коры, тулу - тулы һ. б. Сорау кисәкчәсендә дә шул ук үзенчәлек күзәтелә: кырауму - кыраумы, даламу - даламы, карайму - карыймы һ. б. Сүз азагында у ~ ы күренеше татар теленең бараба һәм том диалектларында да бар: тару - тары, олу - олы, кату - каты, табанну - табанлы һ. б. Бу диалектларда да авазларның борынгы төрки системасының хәзерге татар әдәби системага күчү процессы бара. Нократ сөйләшендә борынгы дифтонгонид уо авазы сакланган. Ул кайбер сүзләрдә, иркәләү-кечерәйтү кушымчасында күзәтелә: 106 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары әбкуой - әбикәй, әнкуой - әнекәй; йуоwан < йуwан - юан, йуок < йук - юк һ. б. Тартык авазлар системасы Нократ сөйләше тартык авазлар һәм аларның артикуляциясе белән татар әдәби теленнән аерылмый. Үзенчәлекләр төрле комбинатор үзгәрешләргә, аваз тәңгәллекләренә кайтып кала. Сөйләшкә тирән тел арты қ, ғ авазларын куллану хас: тырдык - тордык, кычыткан - кычыткан. Глазов, Балезино, Юкамен районындагы авылларда тирән тел арты қ, ғ авазлары урынына тел арты к, г авазлары әйтелү очраклары бар: кай ки - диал. кайки - каядыр, чыгардылар - чыгардылар, (язылышы - чыгардылар). Тирән тел арты қ авазы гарәп-фарсы алынмаларындагы х тартык авазы урынына да әйтелә: кәтлек - хәтле, акыры - ахры, Каҗи (Хаҗи) бабай, Миңнекан - Миңнехан, Кәмдийә - Хәмдия һ. б. Кайбер очракларда сүз уртасындагы қ, ғ авазлары урынына аттракция әйтелә: Рә'мәт сезги (рәхмәт сезгә), бушлатыгыз йылы булды. Ә'мәр тигермэни - Әхмәр тегермәне, күлми' - күлмәк һ. б. Нократ сөйләшенә, көнбатыш һәм себер татарлары диалектлары кебек үк, й-лаштыру хас: йәшел - яшел, йәйеү/йәйү - җәяү. Шуның белән бергә, сүз башындагы й тартыгын җ элементы бе лән әйтү очраклары да күзәтелә. Мәсәлән: йҗиралмы < диал. җиралма - бәрәңге, җинаклап - җыйнап. Мондый күренеш әдәби тел йогынтысы белән аңлатыла булса кирәк. Алынмалардагы тәңгәллекләр дә, нигездә, урта диалект сөйләшләрендәгечә: в > б: йәнбәлит - инвалид, в > м: минек < веник - себерке (каен), в > о: агус - август һ. б. Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тартык авазлар тәңгәллеге: й ~ д: йетдом - детдом, к ~ т: келәү - теләү, искалык - истәлек, х ~ к: Орхийә - Оркыя, сәдәха - сәдака, з ~ д: эзән - идән, казак - кадак, ғ, г ~ қ, к: бәргем - беркем, багыт - вакыт, бетәгә - бүтәкә; сәтәгә - сәдәка, Тел - милләтнең җаны 107 ғ, г ~ һ: шәгәр - шәһәр, кәгәр - каһәр, м ~ н: белем - белән, былым - болын, тетем - төтен, үләм - үлән. Саңгырауларны яңгыраулаштыру: г ~ к: бәргем - беркем, б ~ п: бешү - пешү, бычкы - пычкы, д ~ т: дегел - түгел, дастымал - тастымал, дагын - тагын, дары - тары, дабын - табын. Касыйм, бәрәңге сөйләшләрендәге кебек, нократ сөйләшендә дә ң авазы урынына тел очы н тартыгы әйтелү шактый актив күзәтелә. Бу күренеш аеруча иялек килеше кушымчасында очрый: кэленнен - киленнең, анын - аның, йылнын - елның, әнинен - әнинең, арпанын - арпаның, каласын - каласың. Кайбер сүзләрдә: аннамай - аңламый, мен - мең, йанак - йаңак (язылышы - яңак). Кире ассимиляция очраклары күзәтелә: бачкыч/бәчкеч - баскыч; бел мәгәмбез - белмәгәнбез, шыршы - чыршы, шаршау - чаршау; Шәм шыйамал - Шәмсеҗамал. т, т' ~ ч: т'аршау/т'аршоу - чаршау, тишмә - чишмә, т'ашка - чашка һ. б. т һәм к/г авазлары урынына бугаз авазы әйтелү очраклары күзәтелә: у'мурт - удмурт, балы' - балык, йымша' - йомшак, за'лы - затлы. Тартыклар өстәлү: қ/к: кәтлек - хәтле, чырак - чыра, г: миңга - миңа, ангар - аңа, сиңга - сиңа, җиңгел - җиңел, б: бимә/бемә - өмә; Авазлар төшү. Сүз башындагы позициядә й сонанты төшә: има < җыйма - җыярга; иштырдык - җыештырдык, өртү < йөртү (тагу); ибәрешкән < җибәргән - ычкынган, суwәсе < су ийәсе - су анасы. н: белә - белән, күптә йук < күптән йук - күптән түгел, л: у - ул, р: биресенме - бирерсеңме, н: мичак < минчак - муенчак, мича - муча, мичала - мунчала, һ: әр кайсы - һәркайсы. Тартыкларның редукцияләнүе һәм төшүе: г > w: йыwартын < йугартын - югарыдан, 108 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары г > о: тее - теге, күрмэмбез < күрмәәмбез < күрмәгәнбез. Метатеза: бәрйем - бәйрәм, кулып - клуб, әрйән - әйрән, кырйык - койрык, карйак - кайрак. Сүз төркемнәре өлкәсендәге үзенчәлекләр Исемнәр. Нократ сөйләшендә исемнәрнең иркәләү-кечерәйтү формасы куой кушымчасы белән ясала. Камкуой - Камилкәй, Шамкуой - Шамилкәй һ. б. Бу кушымча сингармоник законга буйсынмый. Туганлык атамаларында -ч иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялгана: бабач - әтисенең, әнисенең бертуган олы ир туганы; апыч - абыкай (Мәүләт апыч анда эшли). Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеше -га/-гә кушымчасы белән ясала: эстегә (өстенә) бушлат калдырдылар, бабамга - бабама һ. б. Өстәмә тартым кушымчалары ялгану: Икесебез дә арыклар идек - Икебез дә ябык идек. Чыгыш килеш кушымчалары тар һәм киң вариантларда әйтелә: киндердән/киндердин, синдән/синдин һ. б. Тартышлы исемнәрнең чыгыш килешендә, әдәби телдән аермалы буларак, охшашлану күзәтелми: атларындан - әд. атларыннан, мындан - моннан, андан - аннан һ. б. I зат тартым кушымчалы исемнәрнең иялек килешендә н авазы төшә: Әтийемең әнисе сийләгәләгән. - Әтиемнең әнисе сөйли иде. Саннар Кешене белдерә торган сүзләр, саннар белән ачыкланып килгәндә, күплек кушымчасы алалар: Тугыз балалар (бала) эчендә Бер без бәкытсез булдык (хал. җыры). Ике киленнәр (ике килен) б елэ тырдык, берги тырдык. Әнәйесе эки ыланнар (ике олан) белә калды. Әки малайлар анда. - Анда ике малай. Хәмидә аппакның ике туганнары (туганы) бар Казанда. Аергыч ролендәге саннарга -сы/-се тартым кушымчасы ялгана: Берсе малайы (малайларының берсе) мим (минем) белән бер йылнын. Берсе малайым - калада, берсе козом - йанымда. Моңа охшаш күренеш күрсәтү алмашлыклары өчен дә хас: Мынсы урамда әтәйләре тыра. - Бу урамда әтиләре тора. Ул тегесе аwылда тырайде. Тел - милләтнең җаны 109 Алмашлыклар Зат алмашлыклары: мин/мэн, син/сэн, ыл/ул/у, без, сез, алар. Нократ сөйләшендә I зат мин алмашлыгының иялек килеше минем, минең формаларында килә. Иялек килешендә килгән минем алмашлыгы, кыскарып, мим формасында да әйтелә: Берсе малайы мим белән бер йылнын. - Малайларының берсе минем белән бер елгы. Мин, син алмашлыклары юнәлеш килешендә миңә/мийә, сиңә/ сийа формасында әйтеләләр. Сиңә утырып йеремәгә насилка инде. - Сиңа утырып йөрү өчен носилка инде. Мийа элле йиде. - Миңа илле җиде (яшь). Без зат алмашлыгы иялек килешендә безнең/безен вариантларында кулланыла: Безен әнки белән туган Хисаметтин бабайга пле мянница ул. Күрсәтү алмашлыклары. Нократ сөйләшендә шул һәм аның нигезендә ясалган башка формалар кулланылмый: ул/у - 1) ул; 2) шул, алай - 1) алай, 2) шулай; андай - 1) андый, 2) шундый һ. б. Мәсәлән: Андай (шундый) тырмышта тырдык. Алай дип сүләдек (шулай дип сөйләдек). Ул ук арада без ди килдек. (Шул арада ук без дә килдек). Ул ук чакта арулама йәбештеләр өйне. У йакта уорман булганда (Ул якта урман булган). Менә башы бар. Ана кычыткан, йаман парлай (чага) ул. Ана, мынау/мына, теге/тее/те, у/ул, бу һ. б.: Монау бармакка нәрсәдер чыкты. Алмашлыкларның төрләнеше. Чыгыш килешендәге күрсәтү алмашлыкларына -тын форманты ялгана: анан тын күренмәй. - Аннан күренми. Мынан тын йырак жуок. - Моннан ерак түгел. Билгесезлек алмашлыклары. Кай ки - каядыр: Малларны кай ки салдылар (куйдылар). Ни ки, чәй бэрде. - Ничектер, чәй бирде. Кемсә - кемдер: Мужет кемсәләрнен чийә бардыр аwылда. Ни кей бетергән булган - Ниндидер (вуз) бетергән булган. Кергәчтен ка ки урнаштык - Кергәч, каядыр, шунда урнаштык. Сорау алмашлыклары: нинди, касы, ни/нә/нәстә, ничә/нэчэ, кайа ки һ. б. Нинди йассы (киң) суларыбыз. 110 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Рәвешләр Вакыт рәвешләре нократ сөйләшендә дә, нигездә, татар әдәби телендәгечә ясалалар: йәйен - җәен, кезне - көзен, кез кене - көз көне һ. б. Шуның белән бергә, сөйләштә диалекталь вакыт рәвешләре дә бар. Кошкосын - кышын: Кошкосын олымда тырам. Кезне йәйү барма булмай. - Көзен җәяү барып булмый. Тенен дә, кенен дә ийемдән сагынам. - Төнен дә, көнен дә өемне уйлыйм. Йәй буйы ийдә тырмады ул. Фигыльләр. Затланышлы формалар Хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчасы киң вариантта, ягъни -ай/-әй дип әйтелә, зат кушымчалары I-II затларда зат алмашлыклары белән тәңгәл килә: мин йылай-мин без йылай-без син йылай-син сез йылай-сез ул йылай алар йылай(лар) Мәсәлән: Кычкырып йылаймин (елыйм). Сэн бэлэсэн - син беләсең. Кәрәксенмәйләр - кирәксенмиләр. Ынытамин ич - онытам бит; Йаз көне май айында инешкә тешеп ботка бешереп, кешеләргә айырып (бүлеп) ашатабыз. Билгеле үткән заман сөйләмдә ике форма белән белдерелә. 1) Традицион форма -ганда/-гәндә кушымчасы белән ясала: Алар кичә кансирт салганда (куйдылар). Татарстаннан килгэндэ (кил де) кунаклар. Сания аппак үлгәндә (үлде). 2) -ды/-де формасы: Нә китирдэмдер инде, йанйаулыкмы. - Нәрсә дер китердем инде (бүләккә), кулъяулыкмы. Кийеүгә беренче кенне бәләкәй (мендәр) алып керетте. Нократ сөйләшендә нәтиҗәле үткән заман (-ганмын, -гансың), күпчелек төрки телләрдәгечә, -ып/-еп кушымчасы белән ясала, -мин, -син, -без, -сез кушымчалары белән төрләнә. Адрисын йазмапмин (язмаганмын). Мин кебек картайыпсин, дип әнәй. - Минем кебек картайгансың, ди әни. Бу форманың юклыгы -мап/-мәп кушымчасы белән ясала: Без курыкмапбыз - без курыкмаганбыз. Тел - милләтнең җаны 111 Сөйләштә әдәби -ган формасы да кулланыла. Бу әдәби тел йогынтысы белән аңлатыла булса кирәк. Мисаллар: Көп булгансыз ич инде. III затта нәтиҗәле үткән заманның әдәби формасы кулланыла: Абычы (абыйсы) белэн экү (икәү) калганнар. Күптән үткән заман, әдәби телдәгечә, -ган иде формасы белән белдерелә: Әнәй сүлэгэн иде - әни сөйләгән иде. Шул ук вакытта әлеге мәгънә -ганда иде конструкциясе белән дә белдерелә: Бирелгәндә иде (бирелгән иде) зимилны участка. Беренче әбийебез Палагайдан (ав. ис.) иде, үлгәндә (үлгән) иде инде. Дәвамлы үткән заман -ә иде формасы белән белдерелә: Май түгә ләр (сибәләр) иде, йәй әйбәт булсан, дип, сыйыр май беле ашаталар иде. Ботканы т'ашкаларга салып ашап утыра идек. Бу форма, көнбатыш диалектындагы кебек, иң актив форма булып тора. Кабатлаулы үткән заман, урта диалектның күпчелек сөйләшләренә хас булганча, -ыр иде формасы белән белдерелә: Зур-зур ипи күмәч салыр иде әни. Сарык тиредән ыйык кебек тегәрләр иде. Сөйләштә аналитик үткән заман формаларының берсендә булган -адыр иде конструкциясен кулланылу очраклары күзәтелә: Качма (качарга) булдырган чакта туп уйнайдырыйык. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль әдәби телдәгечә ясала: Булышырсин - Булышырсың. Былар калырлар энды, папыкайым. - Болар калырлар инде, әтекәйем. Мэн иртәгә килермин. - Мин иртәгә килермен. Мисаллардан күренгәнчә, зат кушымчалары үзләренең чыганак формаларын саклап киләләр. Шулай итеп, нократ сөйләше материаллары фәндә урнашкан I төр зат кушымчалары зат алмашлыкларыннан килеп чыкканнар, дигән фикернең чынбарлыкка туры килүен исбатлый. Кабатлаулы үткән заман (әд. -а торган иде) нократ сөйләшендә -гала/-гәлә кушымчасы белән ясала: Зур әни дигәләде әнкуой. - Зур әни дип әйтә торган иде әнием. "Шушма" йыруwын бийатам йырлагалады иде. - "Шушма" җырын каенатам җырлый торган иде. Урман дан кергәләмәде ул. - Урманнан кайтып керми торган иде ул. Кул хузга йер биргэлэделәр. - Колхозга җир бирә торганнар иде. Теләк фигыльләр. Теләк наклонениесе әдәби телдәге -ыйм (әле), -ыйк (әле) кушымчасы белән ясала, тик сөйләшкә аның киң варианты хас: йәбе Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары шәйем әле - ябышыйм әле. Берне йырлайыг әле "Шушма" кийенә. - "Шушма" көенә берне җырлыйк әле. Нократ сөйләше эчке теләкне белдерә торган -асы/-әсе + килфор масы белән дә татар әдәби теленнән аерылмый: Йаман сүлэсем килэ. - Бик сөйләшәсем килә. Сөйләштә тагын мондый теләк формалары бар: -асы+иде: Акрынырак кайтасыйы. Сабан туйны күрәсе иде. Ният, ниятле теләк -ма + кели конструкциясе белән белдерелә: Мында тырма келәй. - Монда тормакчы була. Урта диалект сөйләшләренә хас -ырга + итә конструкциясе дә күзәтелә: Ул кичне кайтмага ителдек (кайтмакчы булдык). Эшнең үтәлү дәрәҗәсе нократ сөйләшендә дә, әдәби телдәге кебек, -гала/-гәлә, -гыла/-гелә кушымчалары белән ясала: Сабан йегермәгә баргаладым. - Сабантуйда йөгерү ярышына бара торган идем. Мин уйнагаладым. - Мин уйнаштырдым. Кузниста эшләгеләде (эшләштерде). Билгеле булганча, әд. -ыштыр/-ештер кушымчасы структур яктан икегә бүленә: -ыш/-еш һәм -тыр/-тер. Хәзер инде бу кушымча катлаулы булып саналмый. Нократ сөйләшендә исә әлеге кушымчаның беренче элементы гына кулланыла: Караштым аwылга, кеүренмәде. - Караштырдым авылга (таба), күренмәде. Анда йырак йук (түгел), ийдәнтын караштым (өйдән караштыргаладым). Минем әби укыша иде (укыштыра иде). Бакчаныму багышасың килә. - Бакчаны күрәсең киләме? Гомумән, нократ сөйләшендә -ыш/-еш кушымчасы еш кулланыла. Ләкин кайбер очракларда алар эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерми: Ибәрешкән (< җибәрешкән; - ычкынган) ул, менә башы бар. Тилевизырдан тыңнашам. Тилевизыр багышам (карыйм). Әнәй тегешеп тыра иде. Нократ сөйләше - инфинитивның борынгы -мага/-мәгә формасын саклап килгән сөйләшләрнең берсе. Мәсәлән: Соңра эшлэмэгэ йәбеште Чилсавиттә. Порно йапмага кэрэк. - Төтенне ябарга кирәк. -ма/-мә формасы да инфинитив буларак кулланыла: Ашама йок, эшки барабез. - Ашарга юк, эшкә барабыз. Ат туwарма булдырамин. - Ат туарырга булдырам. Има телибез. - Җыярга телибез. Нократ сөйләшендә, урта диалект сөйләшләрендәге кебек, -асы/ -әсе формасы төрле мәгънә төсмерләре белдерә. Тел - милләтнең җаны 113 1) Инфинитив, максат: Сиңа кулыбка түләп керәсе (керергә). Зур пич йагасы (йагарга кирәк). Урасы ич кул белин. - Кул белән урырга бит. 2) Инфинитив, тиешлек: Нәзерне әйткәч, бирәсе була. Әгәр дә ки йасасы булса, йасап биребез. 3) Теләк, эчке теләк: Горотка барасым килмәй тырыга. Хәл фигыльләр -ып/-еп формасы: Бытканы анда (шунда) ук бешереб ашайлар. Нәзер әйтсә, әбиләрне китереп укыта иде, аwыртуларым бетсен, дип. -ып/-еп формасының юклыгы -майчы/-мәйче, -мыйчан/-мичән кушымчалары белән ясала: Нәзерне әйткәч бирәсе була, бирмичән ыриза булмай. Кулып ачылмайчы тырды бит. -ганчы/-гәнче формасы һәм аның вариантлары: Әбиләре бу кешем туганчы үлгәндә. - Әбиләре бу ирем туганчы үлгән иде. -ганчы/-га кәдәр: Үскәнчегә кәдәр чапмайлар печинне. -гач/-гәч: Нәзерне әйткәч бирәсе була. Кайткач та төш күрдем. -гачтын/-гәчтен: Күмгәчтән йиралмалар үсеп китте. -гачын/-гәчен: Миңнэре булгачын, Гелчирә иде, Миңнеҗамал, дип салдылар (куштылар). -ганның соңгра: Кызны китергәннең соңгра мулла алып киләләр кәбин салмага (никах укытырга). -мастан/-мәстән, -мастан элек (яки алда)/-мәстән элек (яки алда): Сугыш чыкмастан алда ийләнгән ул. Теркәгечләр Исә теркәгече модаль сүзләр, сорау алмашлыклары белән килгәндә төрле модаль мәгънәләр белдерә. Мәсәлән: Алай йересе исә, минең бер дә баш-акыл йук. - Шулай йөрисе булса, минем бер дә зиһенем юк. -ды+исә: Уңайланмадисә, балничага барыбез. - Төзәлмәсә, хаста ханәгә барырбыз. Исә теркәгечен кабатлап куллану очраклары күзәтелә: Бар исә алып, йуг исә табып, алай (шулай) тырмыш иттек. - Булса алып, булмаса юнәтеп, шулай тормыш иттек. Бар исә киде, йуг исә йук. - Булса киде, булмаса юк. 114 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бәйлекләр Бәйлекләрнең составы һәм функцияләре ягыннан, нократ сөйлә ше әдәби телдән, нигездә, аерылмый. Шулай да, кайбер үзенчәлекләр табыла. Мәсәлән, өчен бәйлеге, сәбәпне түгел, бәлки максатны белдерә: Пийала эчен барма чыккан икән. - Банкаларга барырга чыккан икән. Бели/белә - белән: Ат бели кутэрэлэр. - Бәрәңгене ат белән өяләр. Сыңгра - соңыннан, соң: Укып чыкканнан сыңгра эшлэмэ йәбеште. - Укып чыкканнан соң эшли башлады. Күләм-чама бәйлекләре: кәдәр - кадәр, тәкле/тэкле: Кичэ тэкле уйнай балалар. Астысына тәкле агып чыккан суwы. Чагыштыру бәйлекләре сөйләштә, әдәби телдәге кебек, иялек килешен түгел, бәлки баш килешне башкаралар: Мин (минем) шикелле малайлар да йергәләделәр (йөрделәр). Син кебек бергем дә (дога) укучылар йук, диләр. Сез дә без кебег икән, без дә сез кебег икән (сөйләшү турында). Без кебеге эйеннән чыкмай. - Безнең кебеге өеннән чыкмый. Диалекталь бәйлек сүзләр: сартын - турында, буенча. Мәсәлән: Морсәлим сартын сүләп бирер барсагыз. Бик л'акытлар (яхшылар), дин сартыннан да аңлата. Модаль сүзләр Нократ сөйләшендә түгел сүзе урынына йок(қ) лексемасы кулланыла. Мәсәлән: Кәйер эстәп (яшәдек), беркем ишана тырган йок (ышана торган түгел). Үги йок, үзенеке. - Үги түгел, үзенеке. Мулла йуг иде (түгел иде) ул, ну укымышлы кеше иде. Күптә йук (күптән түгел) йереп кайталар. Шай/шәй - ахрысы: Үләм шәй инде, ди әнки. Белмәгәмбез шәй. Алай шай. - Шулай ахрысы. Кисәкчәләр. -мы/-ме/-му/мү/-мый/-ми сорау кисәкчәсе җөмләдәге логик басым төшкән сүзгә ялгана: Ачмы йатма мында келәйсең. - Монда ач ятмакчы буласыңмы? Алгамы барабыз, арткамы калабыз. Туwыпбез инде дэ аларны белмэйми? Үзенәме чакырды? Кирәк сүзе кэрэк/кәрәк/кирэк вариантларында әйтелә һәм фигыль кебек төрләнә. Мәсәлән: Кэрэксенмәйләр - кирәксенмиләр. Тел - милләтнең җаны 115 Синтаксик үзенчәлекләр Компонентлары нисбәтлелек мөнәсәбәтендә булган исем-исем сүзтезмәләр грамматик күрсәткечсез формалашалар: аwыл калык - авыл халкы, әүлийә кәбер - әүлия кабере, Кырбан бәйрәм - Корбан бәйрәме, алар җанга (алар янына) барамин, Чүпче йылга - Чыпца елгасы. Тау биттә - тау битендә, Чима майлар эчертэлэр. - Көнбагыш майлары эчертәләр. Шул ук типтагы сүзтезмәләрдә, киресенчә, икенче тартым кушымчасы ялганып килү очраклары бар: сет эстесе - сөт өсте, бидай ынысы - бодай оны, кайын утынысы - каен утыны һ. б. Өстәмә тартым кушымчасы -ныкы/-неке кушымчалы сүзләргә дә ялгана: Безнекесе терек - безнеке исән (песи турында). Нократ сөйләшендә -ныкы/-неке кушымчасының тарихи яктан тулы булган варианты әле дә кулланыла, тик анда иялек килеш кушымчасының ң авазы урынына н әйтелә: Безненкесе йоwалды - безнеке югалды. -ныкы/-неке кушымчасы урынына -ның/-нең кушымчалы форма кулланылу: Йегерме бэшенче йылның мэн. - Мин 25 нче елныкы (туганмын). Гәлийә белә без бер йылның. Мисаллардан күренгәнчә, икесе дә нисбәтлелекне белдерә торган формантларны алмаш куллану аеруча туган ел турында сөйләшкәндә күзәтелә. Ияртүчесе фигыль булган сүзтезмәләрдә кайбер үзенчәлекләр бар, кайбер фигыльләр башка килешләрне башкаралар. Сагыну - уйлау фигыле чыгыш килешен башкара: Усал ийемнән дә сагынамин. - Иске, начар өемне дә уйлыйм. Аналитик төзелешле җөмләләр нократ сөйләшендә шактый актив күзәтелә. Мәсәлән: Кайа кәтле барамин, анда илтэмэн (капчыкны) - Кая кадәр бара алам, шунда хәтле (капчыкны да) илтәм. Кая йебәрделәр, анда (шунда) бардым. Икеләнү, шөбһәләнүне белдерү өчен бул фигылен куллану: Ни кей бешергән дә булыр. - Берәр нәрсә пешергәндер. Күз теште акыры (ахыры). Сөйләштә бу мәгънәне белдерү өчен күбесенчә -дыр/-дер кушымчасы кулланыла. Нократ сөйләшенең лексик үзенчәлекләре XX гасыр азагы һәм XXI гасыр башында лексикологик эзләнүләр өлкәсендә зур эшчәнлек күзәтелә. Татар теленең төп сүзлек 116 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары фонды формалашуын, татар лексикасын тематик һәм лексик-семан тик, семасиологик, тарихи генетик аспектларда өйрәнү буенча шактый зур эш башкарылды. Лексикологик тикшеренүләрнең дә халыкларның килеп чыгышы, аларның матди һәм рухи мәдә ни ятенең формалашуы мәсьәләләрен өйрәнү өчен бай һәм ышанычлы мате риал булуы ачыкланды. Нократ сөйләшенең лексикасын өйрәнү шулай ук бик әһә миятле. Беренчедән, анда борынгы чорга бәйле сүзләр һәм формалар, Идел буе фин-угор халыклары белән уртак сүзләр яки формалар сак ланып килә. Мәсәлән: зорот - зурат, мутор - матур, Кузан - Казан һ. б. Бу сүзләр удмурт һәм чуваш телләрендә дә шулай ук әйтел әләр. Икенчедән: бикэм, бикэчэм, җанагай терминнары сакланып килә ләр. Бикэм - иренең апасын, бикэчэм - иренең сеңлесен белд е рәләр. Татар халкында бу ике туганга карата махсус атамалар кулл ан ыла (тута, апа; каенсеңел). Күрәсең, нократлыларның бабалары күчеп киткәндә, туганлык атамалары системасы формалашып җит мәгән бул са кирәк, ә яңа чолганышта (мәсәлән, удмуртларда) ире нең олы һәм кече кыз туганнарын индивидуальләштерүнең башкарак закончалыклары яшәп килгән булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, нок рат сөйләшендә бу атамаларның формалашуы татар теленең бер сөйл әшендә дә булмаган чара - грамматик күрсәткечләр (-м, -чем һ. б.) белән башкарылган. Өченчедән, нократ сөйләшенә удмурт сүзләре үтеп кергән: нурды/норды - курпы, мәжес - тырма, машталау - печәнне өемнәргә салуның бер ысулы (тат. киштәләү), кучак - тәрәз төбе, коркапрум - өй туе, пут/пыт - алабута, зәлкә - сыерчык, козулы - парлы, җөпйукалау - җыю һ. б. Дүртенчедән, нократ сөйләшендә кайбер реалияләрне атау өчен җирле сүзләр ясалган: ачкычбау - әд. хәситә, арапа (гарәфә) кен - бәйрәм алды көне; кизүлэмэгэ - аш-су тирәсендә, йортта эшләү, убраз - тәре, кучак тэмир - тәрәзә тоткасы һ. б. Бишенчедән, бер төркем сүзләрнең мәгънәләре семантик күчеш кичергән: тастымал - табын, саламат - оннан пешерелгән ботка, бешем - пешерелгән ризык, йабыгу - сагыну. Нократ сөйләшенең лексикасы буенча бай материалны Ф. С. Бая зитованың хезмәтләреннән һәм "Татар теленең зур диалектологик сүзлеген"нән табарга мөмкин. Бу язмада сөйләшкә хас лексиканың кайбер тематик төркемнәренә аерым штрихлар гына тәкъдим ителә. Тел - милләтнең җаны 117 Туганлык атамалары Күп гасырлар элек, төп татар халкыннан аерылып, башка телләр чолганышында формалашкан сөйләш буларак, нократ сөйләшендә туганлык атамалары өлкәсендә дә үзенчәлекле күренешләр табыла. Кан туганлык атамалары: әнәй - әни, әтәй - әти, бабач - бабай (Галим бабач), аппак - әти яки әнинең өлкән кыз туганнары (Камилә аппак ийдә йок, Минсылу аппак киткәндә). Апа/тәтәй - олы кыз туган, апа: Гәрифәттәй ийдәмү? Әнинен удалаган (сынаган, төпләнеп үсеп китсә, ирем сугыштан исән кайтыр дип юраган) шыршысы. Әбине туып-үскән авыллары исеме белән аеру гадәткә кергән: Пайура әби, Иманай әби һ. б. Әтийемең әнисе арча (удмурт телендә) сийләшкәләгәннәр (сөйлә шә торган булганнар). абзый/апач (абыи + -ч) Сания аппак үлгәндә (үлгән иде), тепчек (бала), энем, майбыр - яратып эндәшү сүзе. Гомуми туганлык нократ сөйләшендә түбәндәге сүзләр белән белдерелә: туган-карындаш, туган, йәwер, нәсел-нәсәп һ. б.: Туган была (белән) туган күрешеп булмай. Нәсел-нәсәпне дә сырамапбез; агыч < ага + -ч 1) бабайның яшьрәк ир туганы, 2) бабайга яратып эндәшү формасы; бертуган төгел, туганның ыланнары. Никах туганлыгы атамалары. Билгеле булганча, бу төркем атамалар кан туганлыгы атамалары нигезендә ясала. Тик алар никах туганлыгын гомуми рәвештә белдерә торган каен сүзе белән ачыкланып киләләр. Каен компоненты күпчелек төрки телләргә хас, шул исәптән татар теле өчен дә. Әмма татар теленең урта диалектка керә торган күпчелек сөйләшләрендә никах туганлыгын белдерә торган гомуми төшенчә ролендә би/бий компоненты кулланыла (бийанай, бийатай һ. б.), ә каен атамасы соңрак, йомышлы татарлар теле (алар, нигездә, мишәрләрдән торган) һәм әдәби тел йогынтысы белән кер гән. Нократ сөйләше дә шушы бийсистемага караган. 118 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Әлеге система, нигездә, Идел-Урал төбәгендә таралган төркиләр - татар һәм башкорт теленә хас, чуваш телендә исә би системага хас кайбер атамалар (мәсәлән, И. Золотницкий сүзлегендә) булган булса кирәк, әмма хәзерге чуваш сүзлекләрендә алар күзәтелми ("Чувашча-русча сүзлек"). Күрәсең, туганлык атамаларына хас тотрыклылык сыйфаты кыпчаклар өчен характерлы булган каен системасының сакланып калуына китергән. Ани/ан'и - иренең олы ир туганының хатыны. Бикэм - иренең апасы, бикэч/бикэчэй - иренең сеңлесе. Бийагай - иренең абыйсы. Кайынанай - хатынының әнисе. Кийәү/кийөү - кияү, балдыз - хатынның сеңлесе: Катыны үлгәчтен балдыз алган. Ир/эр кеше - ире; апа - иренең апасы. Зур җиңги - берничә җиңги булганда, иң олысына эндәшү сүзе. Әби, бабай - әд. (хатынының әнисе һәм әтисе). Кешене сурәтли/тасвирлый торган сүзләр: арык - ябык, арыгайу - ябыгу, ногыт үсү - зур гәүдәле булып үсү; башы китү - акылга зәгыйфьләнү (укымышлы кеше иде, саңыннан башы китте), ну гай - акылы җитмәү, томана (Без кебек нугайларга инде йарай), тотык - зәхмәт һ. б. Соматизмнар: айакың ырчыгы - шайтан сөяге. Чагыштыр: шушы ук сүз пермь, норлат сөйләшләре өчен характерлы. Сома тизм нарның зур күпчелеге Казан арты сөйләшләре белән бертөсле. Кешене тасвирлау: күзсез - сукыр, кылакай - чукрак, төп күзсез - тома сукыр. Төп күзсез иде тумыштан. Пәнбәмөт, айаклары кәкре иде, күзе дә сыңар иде. Кычытканнау - бүре уы (кычыткан бизгәге) белән авыру. Йорт һәм җиһазларны белдерә торган лексика составында, төрки сүзләрдән тыш, рус һәм удмурт алынмалары да күзәтелә. Татар сүзләре: сирик - почмак, чүмпич - тимер пич (чүмпич ийдә йана, йылы), йугаргылы-түбәнгеле ий (чагыштыр: калмак сөйләшендә дә шулай ук), пәтери - чорма, сарай - өйалды, чулун - чолан, ий утырту - өй салу, урын-әйләнә - урын-җир, чүмәлә - гөнҗәлә, карлан - көянтә. Рус алынмалары: булат - сәндерә (Булатка мендем дә йаттым), бырыс - матча, пут - мич төбе, әwен ий - әвен, гүлмич - идән асты. Тел - милләтнең җаны 119 Удмурт сүзләре: кучак - тәрәзә (Галим бабач әнде, ийе карангы, кучагы андый гына), пүкән - урындык, чидун - утлык, мушко - аркага асып йөри торган, үрелгән әрҗә сыман корзина һ. б. Рухи мәдәният белән бәйле сүзләр: ыйалу - тел яшерү (Кешегә кеүренмэйбез, ыйалабыз), аулак утырма - аулагыйда җыелып утыру, аулагаш - аулагыйда пешерелгән ризык; Сабанту - Сабан туе, сабан чабышы - Сабан туйда ат чабышы; корбан чалу; коркапрум - өй туе һ. б. Аш-су белән бәйле сүзләр бай гына төркемне тәшкил итәләр. Алар арасында йола ризыклары исемнәрен аерып күрсәтергә мөмкин: киймак - майлы табада, уртасын тишек итеп пешерелгән камыр ашы, чепчиги - чәкчәк, тәбәгый - кексны хәтерләткән, табада пешерелгән камыр ашы; эч чэрекле кабарчы - өчпочмаклы формада пешерелгән кош теле. Көндәлек ашлардан нократ якларында иң беренче шангины атыйлар, беккән, пирашкилар һ. б.; пилмин тату - пилмән ясау, йумалдан - төчегә; үрә, пүрә - ярмалы аш. Кием-салым атамалары: казаки йака/качтум йака - костюмныкы рәвешле яка, чэтек - читек, калфак - бәйләгән башлык, изү - муенга тага, күкрәккә киелә торган, тәңкәле бизәнү әйберсе, мичак - муенса (Гәрәбә мичакларым эч баш), йезек, тәңкәле йезек - йөзек, белэзэк - беләзек; чулпыны чәчүргечкә салалар, акытны (ахакны) салалар (куялар) иде мичакка (муенсага). Мифик җан төрләре: өй әби, абзар әби, мича әби һ. б. - йорт иясе. Сүwәсе - су анасы, абзар байы - абзар иясе. Үсемлекләр. Чыпчык йапрак - бака яфрагы (подорожник), кычыткан, кучкалак/кузкылак/кускылак - кузгалак, пут/пат - алабутаның бер төре, кәзәсакал - кәҗә сакалы, пастернак (кәзәсакал ул, тигезмәгез, аwыз чэтегез бызыла); әче какы, йөннө күшә - йонлы күшә (йоннө күшә, тебендә андый мол'о (бәрәңгесе бар); ак билчән/белчән, кара белчән/билчән; чимә - көнбагыш, кадаwыч - энә (гөл җимештә), кушман - ачы торма (шулай ук норлат сөйләшендә дә); йиралма - бәрәңге, йералма геле - юкә гөле; чимә май - көнбагыш мае; пешник < пестик - нарат үләне (хвощ полевой) һ. б. Боро - виктория җиләге, камыр - боярышник, шаган агач йеләк - гөлҗимеш (җимеше), чык су - таң суы. Хайваннар дөньясы: зәлкә - сыерчык, корбет - урман бете (клещ), куоскук - озынборын (комар). 120 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары НОКРАТ СӨЙЛӘШЕННӘН МАТЕРИАЛЛАР Авыллар тарихыннан Меөрсәлим бабай Каринодан (ав. ис.) килеп утырган. Метиковмы булган. Амиров Казандан килгән. Тайып Абашев Палагадан (ав. ис.) диләр иде. Мерсәлим сартын (турында) сүләп бирер барсагыз. Сәксән йәш булды, башы китә (акылы җиңеләя) диде аның. Мулла йуг (түгел) иде, ну укымышлы кеше иде. Иманай, бик карт бабай. Шәфи исемне бабай кой күздән (кое авызыннан) тартыб алган. Әтийемең әнисе арча (удмурт телендә) сийләшкәләгәннәр (сөйләшә торган булганнар). Палагайда башта йалгыз абый тырган. Йыртнын урыннары калганда әле. Пал удмурт дигән сүз, агай - абый. Чишмә күз булганда, нарат чишмәсе, нарат астында чишмә күз. Шымырт, миләш анда күб ускәндә. Хәмидә аппакның ике туганнары бар Казанда. Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Кушаматлар Каку, Шикәр, Парҗы, Кара, Туркет, Пигамбәр, Чайан, Дуwэт, Эдак, Хазяин, Сәрмән, Чорт, Җәләл Апай, Кусоп, Кәкре һ. б. Әйтеп яздыручы: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1940 елгы. Балезино районы Паюра авылы Тормыш-көнкүреш - Үләм шәй (ахры) инде, ди әнки. - Wакытмы йитте инде сиңа? - Йалгыз каласин. - Элек чакта кич-иртә дә йырттагы эшкә йарый иде. Анданмын дан гына эшләсә дә булыша иде. Печәнгә барам, без кебекләргә чалгы инде, кеше йалласан кешеги түлэси була ич. Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Бэшекти үскэндэ безен малайлар. Дүрт агачка кэндэр куйган да бэшэк булганда. Балага сусук (имезлек) бэрәдек мәрләгә әпәй салалар. Бер кулда бәбәйненке арканы (бавы), бер кулда мажиш (тырма), пэчин ийарга кор төпкә кэтэбез. Дастышал (яулык) да йуг иде башымга. Бэшеккә йә кайчы, йә пычак сала идек. Күз тисә, Тел - милләтнең җаны 121 дастымаллар (чүпрәкләр, тузган әйберләр) тетемлән (яндырып) те тәс ли иделәр. Әм (им) булсын, әм булсын, күз тешкән бетсенкитсен, башка йыламасын, дип. Арпаны да әмләйләр, арпа бетсен, кыйаш чыксын, әм-әм, арпа булшы чыкмасын, дип. Мийа күземә йылан карак булды, күршедә имни тырган әби бар ийе, әмнәде дә бетте. Аны йә йыланнын кабыгы белән өшкерәләр. Бүсер булса, акри-пакри, кырык агачнын тамыры кырый, бетсен- китсен, дип имләйләр. Сөйләүче: Касыймова Наилә Лотфулла кызы, 1934 елгы. Балезино районы Кистем авылы Печән җыйганда Инаг-инак (җыйнак итеп) эйеп калдыралар, сыңра астыга тайак ты гып атнын делбэгэсе белэн эләктереп алып баралар. Йукалап (җыеп) баралар чүмэлэгэ. Зурутка (зуратка) печэн биреп беллэрем калмады. Туwыпбез ин де дэ аларны белмэйми? Машталай (тырмалый) идек мажиш (тыр ма) белә. Кэпсэ ки (кипсә) ала идек. Аркылы агачка чүмәлә пе чин тутырабыз, зурутка ийәбез печэнни. Нурды (удм. курпы) чапмага барабыз. Сөйләүче: Касыймова Әкълимә Гыймран кызы. 1933 елгы. Балезино районы Кистем авылы Өмәләр Нэрсэ эше бар, эшлэйлэр, чәамәга пешерәләр ондан, сэгез чирек аракы чыга. Ий куйма йәбештеләр, фундамит йасаганда, бырыс (матча) китергәндә. Дүрт чирегенә (почмагына) укый укыма белгән кеше. Бемэ йасайлар иде. Ийгэ кергэндә тибикмэк ашата идек ыланнарга, мандырып, зур табага май салалар да, дабын (табын) ашасын. Йабу бемә дә бар иде. Сөйләүче: Габитова Әдия. Балезино районы Кистем авылы Туйлар Козынны биресенме безен малайга, дип сүләшкәндә. Сүзләре килешкәнчә инде ийдәге әбиләр, бабалары хабар итәләр. Селгеләр, ниләр бүләк итәләр (килешкәч). 122 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Кәбен салгач куймак, беккән, тәбәгыйлар пешерәләр. Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Кийәүгә чыкканда бер кенне кереттеләр, бәләкәй (мендәр) салып кереттеләр, чәй кайнатып. Бийатам да, бийемем дә йәшел печинне йәйеп кереттеләр. Тупсаны атлаганда, бачкычны менгәндә сарайга тек печэн, топсасын басасын микән, бәләкәй салалар. Әйдә гез, текле айакларыгыз белин, дип әйтә. Бал да, май да капты ралар. Апкереп қā ки урнаштык. Кэч кәбен салдылар мулланы чакырып. Кизүлеймен дә (аш-су әзерлим). Кәбен салганда пич арада тик тырдым. Эстемгә ал'апкыч та, йаулык та салдым. Әтәй ыриза булмай тыргандыр. Әле кейем китэрэлэр иде туйлар узгач. Кашыгалар, тартулар (бүләкләр) карындашыңа айырасың (бүләсең) инде селгеләр. Ни ки бирдемдер инде, йанйаулыкмы (кулъяулыкмы). Бийатайдан ыйалып йердек, йегерме йыл тырдым, бийем белән утыз йыл тырдым. Иңгәйнең (җиңгинең) бәбәйен бактым. Ий (өй) урын бэреп чыгарды бийатам. Шанги (пәрәмәч), кабарчы (кош теле), беккэн, тәбәкмәк (табада пешкән затлы камыр ашы) бешереп, бесмела белән суйган эт бешерделәр. Безди башта чәй эчәләр, анан ары аш куйалар. Безди ычысын (өчесен), йедесен, кырыгын, элле берен, йыл тәүлекне итәләр, хот' ничэ йыл ит! Сөйләүче: Касыймова Зөләйха Хафиз кызы, 1934 елгы. Балезино районы Кистем авылы Йаңгызым идем. Шәкерт бийагайлар алмага тештеләр. Шундан кыда йасадык йак-йакта (кызны килешкәч, якын туганнар җыелып ясала торган кечкенә мәҗлес, ике якта да була). Зоры туй була. Печән йәйеп, байыңа (иреңә) тотолоноп керттелэр. Тырыга ийебез йуг иде. Әби, бабамга кайтып керепбез. Бер сөрэк (чүпрәк) бэрделэр. Бийем кеше әйдәгез, әйдәгез, диде, эстил әзер инде. Ул (шул) кеннүк (көнне үк) кәбен салдырдык (никах укыттык). Башта парлыны кертәбез, аш-су кизүләйлэр. Андан симйәне, хуҗа ны чакырабыз. Мулла укый. Балдан чепчиги (чәкчәк), кыймак (клин дер рәвешле камыр ашы) майда пешкән, кабарчи (чәй Тел - милләтнең җаны 123 токмачы) күкәйлэр мелэ була. Шанги упши аш ул, алдан шангины, сыңра беккенне пешерәсин кишырмы белэн. Сөйләүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1942 елгы. Балезино районы Паюра авылы Йолалар Исем саласы (кушасы) ич малайга (балага), Нигматулла булган. Үлгәч әйбатлап инаклап күмәбез. Хайырлы сагат булсын, ранҗымагыз. Армийга киткәндә ын тыткаларсын инде, исән-сау кайтсын инде, дисен, ынны бырар аби кешегә бирасын, хайыр булсын, дисен. Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы Киленне ишектән кертәләр дә битен йудырталар, суын гелбәчкә түктерәләр. Сөйләүче: Абашева Миңсара Камалетдин кызы, 1930 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Абзар әбиләргә, дип, йыл сыйын йасин укыта идек. Эч малай заттык салдатка. Ынга йабышып (берәр җиргә киткән дә кулны онга тыгу, исән-сау әйләнеп кайтсын дип) салдатка ки тәр гә чыкканда. Исэн бырылып кайтты да йәшләр йукаланалар (җыелалар; удмурт сүзе). Эчең әчеткән (пошкан) сайын ни ки (нәрсә дә булса) йырлайсын ул. Бийешеп, дырлап (җырлап) йерүләр бар ийе. Миңнәре булгачын, Гелчирә иде, Миңнеҗамал дип салганнар. Сөйләүче: Әхмәтҗанова Мәдинә. Балезино районы Кистем авылы Сабан туе Сабан чабу, дибез, ат чабышы. Сабан чабу, сабан йегерү, керәш була, кәнсирт салалар, шистка да менэлэр. Аулагый булгалады, йырлашалар. Бизәнү әйберләре, кием-салым. Чулпы булганда. Мычак (муенса) муйныбызга салы йердек. Акы ты (ахагы) ай (ай рәвешле) була, уртасында. Без алты баш (к еше) идек, үстек, арттан-арттан (бер-бер артлы) үлделәр. 124 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Айагыма кима (кияргә) бырнарса да йук. Ылыкы чабата булган. Айакка куты (коты) кигән, туз айак кийымы ул. Килем ырлыгыннан байрамда бышырганнар. Килемне талкыда теwәләр, ашаулык, чаршау, чыбылдык, урын әйләгәннәр. Wак-wак ситчыларны теккалайлар мутор (матур) булсын дип. Зийаклар тегалар, йефәк былган ул. Киндернеке потнор (озын кунычлы оекбаш) кигаладылар, нуски кыбык. Кымнын кочо (кемнең көче) ничек йита. Кашамбир йаулык, зур шал', йефәк шал'. Кашпу, әл дә аны арлар кигаладылар. Касита кигаладылар алга, танкалар была. Мәрҗәм тү мә бусир (бисер), кызыл. Марҗам (мәрҗән) акут (ахак) бар, аниемен (әниемнең) дә бар иде. Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы Әнием киндер суккалады, күлмәкләр. алйәпкечләр теккәләгәндә. Күлмәк буй (кыса) була, итәген йалгап тегәләр. Балайтәкле күлмәкләрем бар, менә элгече. Чабата үрү былган, бабач бар иде, мутор үргәләгәндә (үрә иде). Нуски, бийәләй кигәләделәр, беләзеген мутор бәйләйләр, ыйыкнын күнәче (кунычы) мынан тын. Чабата, килемдән суккан ыштыр, айак башка чырмай. Сарык тирене иләрләр иде әчетеп, тиредән ыйык кебек тегәрләр иде. Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы. 1927 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Йетендән эсте кийем йасайлар иды. Килемне йәйеп киптерәләр, теwәләр, йегерләйләр кабада, ырчык белэ экы (ике) катлыг итәбез. Кәбен салганда кәбен кийем китэрэлэр. Чабата кийәбез. Йүкэне йыртып алалар, чиктан (шөшле) белә керетеп-керетеп үрәбез. Бичерман чабата була. Ыштыр киндердин чылгыйбыз, арканнары (киндерәсе) эшкэн була, табанына печэн саласин. Айакка дагын ийыкбаш, кийез ката, кизитек, киндер ийек (оек), чүчинкә, кез кенне кулош кигәндә. Башка йаулык бәйләгәндә, мамык шәл, кәшәмир йаулыклар була иды, бәйләгән шарыф салалар. Балайтэкле күлми'лэр, әнәй тегешеп тыра иде, эчки күлми'лэр, йыклай тырган кулми'лэр. Тел - милләтнең җаны 125 Чулпы мийә бийем бәрде, бер пара, парасы белән. Сыргам бар парасы белән. Белэзек, йезек бар иде, тәңкәле йезегем. Кәситә булгылаган шай, без гемердә йуг иде. Сөйләүче: Бузикова Таифа Гайнан кызы, 1929 елгы. Глазов районы Татар Парҗысы авылы Аш-су Кыймак, күзикмәк була, кабарчы (кош теле, чәй токмачы), кыймак wак-wак. Зур-зур ипи күмәч салыр иде әни. Пирәмәч ачы камырдан була, эстегә йералма бытка йаккалаганда. Табагый анын зур булгалады. Чепчәгине Паюра, Әхмәди аwылларында да әй тә ләр. Кот' (< рус. хоть) ней да пышерми (< пешермә - пешерергә) була. Безди дэ пилмин тыталар, аш шулпа йасыйлар йарма булса, йармалы аш. Балиш, кул'аш - итле бәрәңге, быккан (әд. бөккән), кал'агалы беккән - эченә шалкан тыгып пешергән бөккән. Безди кушман (ачы торма) субырнысы (төнәтмә) булган. Сөйләүчеләр: Балтачева Зөһрә Гыйлемдар кызы, 1950 елгы; Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы Кыймакны табада пич алнында апарадан гына әчетеп пешерәсин. Изә идек тә, пичне тарткачтын ташка (кисәү агачы) белән, тәбәгине пешерә идек кабартып. Сыра йасаганда чүпрә, песук кирэк, бузаны урыслар, квас, диләр. Буткаларны пыруса (тары) белән бешерәләр. Бездә тәбикмәк пешерәбез, май белн майлап тәмне була. Сыңра белен йасайлар иде, шанги йиралма бели. Беккән ит бели бәрәңгедән, гүләш тә ит бели йиралмадан, бәлеш тә барыбер йиралма белэн, эт белэн. Бәлеш йапкычын, бәлешненке кабыкларын йарата иде әнәйем. Тәптәне (черек бәрәңге күмәчен) дэ элке тәмне диб ашаганда (ашадык). 126 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Солдатка озату Сабий чакта бер теш күрдем, Йәшел картуз башымда, Шул тешләрем раска килде, Унсигезенче йәшемдә. Әнки, ашың бешәр булса, Балаларың җыйылыр; Бар да булып, мин булмасам, Күзеңдин йәш кыйылыр. Элек йырлап зата идек. Эртә затабызлар. Солдатка китүче иптәшләре белән күпергә тешәбез. Чепса ага. Шунда селге муйнысына салалар. Маратка тужы селге салып йебәрдем, ийгә калдырабыз, кем акча бири, кем селге бири. Булышалар, сәдәка утыртабыз эстилгэ, алар учлайлар аны. Бер бабач, алар киткәчен укыйлар. Йеде йасин да укытабыз, кайтсын, дип. Тәтәсе (апасы) агач астына калыб үлде. Йер хуҗаларына, абзар хуҗаларына дип, тәсбих тартам. Тешлек салдырып бэрдем, мин үзем ишанамын. Баш кастасы белән үлгэннэр элке. Сөйләүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1940 елгы. Балезино районы Паюра авылы Яңгыр боткасы Кыйаш чык, кыйаш чык! Майлы батка казанда, Сетле кәҗә абзарда. Әйтеп яздырды: Касыймов Рәиф Хәнәфи улы, 1962 елгы. Балезино районы Әхмәди авылы Кырбан чалу була иды йаз кене май айында. Инешкә тешеп, бытка бешереп, кешегә айырыб ашатайбыз. Корбанны йаз көн, йаңгырлар булсын, дип. Сарыг алалар, ашын пешерәләр. Май түгәләр иде, йәй әйбәт булсын, дип. Сийыр май беле ашаталар иде бытканы. Кем нәзер әйтсә, әбиләрне китереп укыта инде, аwыр туларым бетсен, дип. Кез кен каз чалалар иде, корга чыгаралар иде. Корбан чалуның урыны бар, шыршы йанда. Анда ук бешереп ашайлар иде, ысписиал'ный. Анда зур нарат үсә әл дә, Түбән аwылда. Тел - милләтнең җаны 127 Уеннар Күпергә тешэ идек, кыруг уйнай идек үтә (бик). Басару, басару Басар эчен килгән у Утырышалар иде. Таш йугатыб уйнайлар. Пилминнэр тыта (пил мән ясый) идек, кем эт (ит) кэтерэ, кем ын. Кулымдагы йезегемнен Исемнәре Гөлтуташ. Гөл булсак айырылмас идек Гөл тамырлары тоташ. Кем таптаса, шулар йусын, Кылубның эзәннәрен; Былбыл кышларга ышасын, Миндән калган йәрләрең. Урманда утын чапканда, Балтам йугалса иде. Балталарым йугалганчы, Башым йугалса иде. Алай да үтә гомерләр, Былай да үтә гомерләр. Кычкырып йырлап җибәрсәң, Күтэрели кеңелләр. Катмалда исемә дә тешмәй ич, үтә йырлаймин. Җырлап күрсәтүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1942 елгы. Балезино районы Паюра авылы Бәеттән өзек 128 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Мифик җан ияләре турында Анан тын йермәгез, су әбиләре (су анасы) кыркытмасын нар, дип әйтәләр иде. Абзар әби күренмәй ич, ди. Абзар бай йаратмаган, диләр. Абзар әби йаратмаса йынын утай. - Абзар иясе яратмаса (терлекнең) йонын йолка. Суwәсе (су иясе) әдәмне дә тарта суга. Чупа бабай (Чулпан ата) сарыкларның хуҗасы, Селәйман казларның, Зәңки бабай - ынтып мин. Сөйләүче: Бузикова Таифә Гайнан кызы, 1929 елгы. Глазов районы Татар Парҗысы авылы Ышанулар Ылыкылар (элеккеләр) белгән, үзенен теле бар ич аларнын, арпанын, бизгәкнен. Анын үзенен теле бар. Кызамук белэ чирләде, бер телен белгән абины кэтерделэр дә бик килеште. Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы. 1933 елгы. Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы Абзар әби күренмәй ич ул. Йаман эрәнҗеп (авырып) тырамын, күз белән эрәнҗимен. Өшкер гәләделәр. Ылык (элек) чакта әнийем йанына килгәләй иде ләр, башны үлчәгәләделәр. Алай (шулай) йерәсе исә, минең бер дә баш акыл йук (башым эшләми, зиһенем юк). Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Абзар бай (иясе) йаратмаган, диләр. Бала аwыртса, карт керәшен әбине чакыра идек. Ипине, пумаланы гелбәчтән алып чыгалар, әйдә безнен белә бергә, үпкәләшеп калма, диләр базар байына. Мунча әби, мунча бабай була. Кергәндә мунчага сүләшеп керәсе, куркытырсыз, диләр. Сәдәка биргәннәр. Бала китермә (тудырырга) әбиләр килә. Хайwан тудырганда да мулланы китерәләр иде. Тел - милләтнең җаны 129 Кемгә баш акылын бирә, кемгә эт акылын бирә. Йәшеннәп йаңгыр йауганда ак шыршы астына кергәннәр. Бисмилла әйтеп култыг астыгызны сыйпаштырыгыз, дигәндә әбиләр. Абзар әби, өй әби бар. Сийырыбызны абзар әби йаратмаган. Мил лек йасамайык, сатма бардык, алмадылар. Мича әбине дә сийлиләр, бисмилланы әйтеп кер, дип. Сөйләүче: Абашева Миңсара Камалетдин кызы, 1930 елгы. Юкамен районы Палагай авылы Арпа чыккан күземэ. Әбиләр имнәйләр: им булсын, ийем булсын, ай да кайта, йыл да кайта, ай да кайтсын, йыл да кайтсын, бетсен, китсен, дип. Сөйләүче: Бузикова Таифа Гайнан кызы, 1929 елгы. Глазов районы Татар Парҗысы авылы Шушма җыры 130 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Без әнкәйдин тугыз тудык, Тугызыбыз да таралдык; Тугыз балалар эчендә Бер без бәкытсыз булдык. Без андай малай түгел, Без мындай малай түгел; Кайа барсак та ки сийышабыз, Күпчәргән (күгәргән) калай түгел. Агыйделгә басма салдым, Басмагыз, бегелмәсен; Исегезгә тешермәдем, Үзәгем эзелмәсен. Җырлап күрсәтүче: Касыймова Наилә Лотфулла кызы, 1934 елгы. Балезино районы Кистем авылы Тормыш-көнкүреш. Гүрйә калада нукратлар Туктамыш канга бой биргэннэр. Аннан аларга Чипса буйларын биргэннэр. Әwәле ачкыч бау (хәситә) камыт кебек кийеп, тэңкэлэр тагып. Бәрхәт камзул укалар белэн йасаганны, эзүләрен. Калпаклар терлетерле: кукушкасы түбәтәй кебегрәк, энҗеләр белән чиккән, йассы. Алдылык була, эзү дә диләр. Алдылык дип күкерәкне дә әйткәннәр, алдылыкта тәңкәләр дә була, ука белән чиккән. Терледән-терле догалар теккән бетү була. Карчыга килгән киртэгэ, Канатларын йәйгән китиргэ; Бер йырлаймин, бер йылаймин, Ич белмимен нихэл итиргэй. Аwадан ичкан аккошның Аwызындин тама балаwыз; Безнең өчен кемнәр йылар, Булса иде үз анайыбыз. Күгәрчен күкәй салмасын, Бала да чыгармасын. Эризыгың чәчелсә дә Туфрагың алынмасын. Селге биргәндә акча салалар патнуска, йегерме сум салалар бер селгегә. Сурама кэлгэндә башка йелэн йабып тырасын. Алдым Тел - милләтнең җаны 131 бирдем шушы булсын, wәгъдә бүләк шул булсын, дип бирэ селгене. Баш акчасын бирэлэр йегет йактан, кызны саттың була энде. Йыртысла (йорт сырасы) утыртып, кабарчы пешереп, бутка бутап кунак итәсин. Белемгә йергелэгэннэр йәш йегетлэр, кийөү йегетлэр. Атларга терле селгеләр асып, кулкуллар тагып кызга баралар, затып баручының йыртына белемгэ керэлэр. Тигэн кәрендәшләрең затып бара кызны күмә белин абысталар, йеңгэлэр. Атайлар да тагын элте реп кэтэләр, табикмәкләр кисэлэр. Кэлен кеше кыймак элтэ, бал, май, кийөү йагындагыларга. Бикэчәлэрем (каенсеңелләрем) бар элекке иремнең биг әйбәтләр. Абзыйларыннан калдык ылан да йук, алай да йараталар. Йәштин үк дустымнар идек, дустым булып йәшә дек. Энде картайдык, зур картайгас чәчләр дә картайа икэн. Туганлык атамалары. Абыз йеңги, дип, олы киленгә кечерәкләр әйтәләр. Анйам бар иде минем Эләсил (< Ильяс иле - Карийно авылының бер өлеше) дигән тышта. Анамның абзыйының катынын анйам дигэлэдем, ә ул абзыйым мина бабача тийә. Әтинең абзыйы - бабача, энесе - абзый, апасы - апай, апасының ире - бабача, әтинең сеңлесе - абыс-тасы дигән сүз, анынкы эре - йезни. Әнинең абзыйы - бабач, бабачнынкы катыны - анйа дибез. Эрененке абзыйы мулла бийагай, катынына абыз йеңги дигэлэдек. Ир кешемненке энесе булса, мулла җанагай, катыны - кэлен. Ир кешемненке апасы туганым абыстай, бикэм дилэр (эндәшкәндә), ире - мулла бийагай, сеңлесе - туганым. Кайнананың, бездә бийанай ич, апасы - абыстай, йә абыз бикэ, ир кешесе - мулла бийагай. Сөйләүче: Касыймова Тәкмилә. Киров өлкәсе Яңа Слобода районы Нукрат (Карино) авылы. 1979 ел Өмәләр Каз биме (өмә) йасайлар инде, аны суйып, казларны йума тешэ идек. Сыңра йегерли идек, аны дагын йума тешэ идек кү перлэргэ. Йелле этеп кэптереп киндер суга идек. Казны йуга чын урам әйләнә идек, ат беле йери идек. Күтәреп дегел, кушуфка булды, чана дегел. Йегетләр дә керә үзеңнең тигән (туган). Тимә гән кеше килмәй ич ул. Ботка ашагач бийәйләр, йырлайлар. Ка натын кисеб алабыз. Кәләмен (каурыен) сызган кеше сыза, без йандырдык, безне рәнҗетмейләр иде эшлэтэп. Йоны да йе тэр лек булды. Алла казларны күп бирсен дип. Кәләм дибез, кой мак ларны майлайбыз. Канат белен эйдэн себерэбэз. Бу йыл каз ларыбыз сийырга (с уярга) 132 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары табылды аз. Йолыкма йеңел булсын дип гурласыннан өрәләр дә бәйләп салайдек. Шар инде ул, аны шартлаталар бала-чагалар. Пуйон (казның койрык астындагы май бизе өстенә үскән мамык) өреп төрле-төрле буйауларга буйап сала идек, мамыкланып матур булып тыра. Кайсы баланың күк рә генә тегеп куйа кабартып, буйап. Айак кийеменә дә куйабыз. Глазов районы Паюра авылы. 1990 ел Ырымнар Куркылык койалар. Кургаш эретәсин, суга саласин. Нәрсәдән ку рыккан, шул тэшэ: итме, әтәсме. Йөрәк сабырчыклана. Кил котым, кил котым, энзе кебек тезелеп, йефәк кебек сузылып, дип әйтә син. Алла мөсалли галәм мөкәммәди йагалә али мөкәммәт. Безнең карчык анйыбыз бар иде, ул койа иде. Аның эр кешесе Даут бабач. Су салучысы, су ташучысы була, ул йуган суны бер ару йергә түгэлир. Аны бүләкләсе була, сат астыларга түгәбез. Ике күwән тә китерэсин, бетмәй у, кала. Калганы мишалами нәрсәгә тотсаң да. Суның эсенә дастымал йабып нэ ки укышып кайтасин, сүлэш мис ин. Күмгән чакта дускага салгач садака бирэлэр, дуска эстегә тастар йабалар, аны дүрт кеше тытып тырасы. Тәлил әйткәч ирләргә акча айыралар (бүләләр). Көр'ән укыган өчен дә айыралар. Көзнөң көзө, мине чакыра. Тотыкка (бозыкка) ләктеме инде. Тотык дибез, тотылуга ләкте. Читкә кереп симәгез, ул тотык дийә иде әбкуй. Анда ташланган әйберләр була. Ә йулның уртасында бернэ дэ йук. Балезино районы Кистем авылы. 1993 ел Он тотмага кайттым, дип, әни садака күтир (дога кыл), дип кайтып китэ ул. Йулга чыкканда садака күтирибез инде без, изге йулларга, дип. Он салабыз инде, ул аны тота энде йулга чыкканда, ул онны бер карчыкка бирибез. Глазов районы Паюра авылы. 1990 ел Туй турында Башта кыз ий йакта булды туй, сыңра ыл йакта. Орлаган кебек кенә алып киттеләр. Кызым кэткэчен ылым җамагат алды. Кызга ийгә кырмага, түшик, йурган, мәләкәй (мендәр) кәстәрлисең. Ылым тауфиклы. Әни, җамагат аламин, син дә аwыртасин, диде. Ки лен не Тел - милләтнең җаны 133 кертәсин, печәнгә баскалап керә, йеңел айагы белән. Ки лэн не эшләмә аласин ич аны. Җиңгелеләр (кыңгыраулар) белән җыр ла шып җөрөйләр, беләбез инде, кыз урлаганнар, дип, карарга чыга быз. Күремчеләр (шаһит) була инды кыз йактан, йегет йактан да. Имеш, печән кебек йәшәреп торсын, дип, печән сибеп кертәләр татарлар килэнне. Арларны белмәйем, алар мәләкәй салалар шай. Бал ширбәте эчерәләр дустыгандан. Кыз гына эчэ, төпле булсын, дип эче рэлэрдер инде, элекке инде бу, элекке. Намаз укыталар. Намазлык өстендэ утырасың инде, беләсинме, йукмы. Йыртка чыгу энде безнекенчә ийеңнән чыккач, бөтэн (бүтән) ийгә кергэч йыртка чыгу була. Кыз энде шаршау артында утыра кийәwе белән, саклаб утыра. Алар почмакта утыралар. Йегетнең әтисе бара әйтергә, йанында бер кеше бара, кызыгызны алдык, дип. Йаучы - алдын килеп йөрү че. Кызыгызны сырама килдем, алай, алай (шулай) бирмисезме? Аталары әйтмә баргач, кызыгызны керттег инде, дип, кыз ның әнисе сөлге бирә. Иртәгесен икенче көнне үк туйга баралар, әзерләнгәнме, йукмы, эченче көнне йегет йакка киләләр. Кийемнәрне китергэч, әйберләрне элгәч, ийне кыруг эләләр иде әйберләр. Эстәл дә ашаулыклары була, кучакка (тәрәзәгә) үзләре читсыдан теккәндә (теккән) була иде, үзләренә йокларга чаршау эләләр. Йегет, йактан туй беткәч өчөнчө көнне кодага киләләр картлар, йәшләрнең туйлары бетте инде, картлар йерәй, таңда йегет йакка киләләр. Бирнә дип бөтен туйчыларга әйбер биреп чыгалар, әтиләре-әниләре бирә кыз йактан да, ыл йактан да. Читчымы, йаулыкмы, йакыннарына күлмикләр бирәләр. Кыз әнкәсе кодага килгәндә белем пешереп ки терәләр. Кийәүнең әңкәсе бәлиш пешереб илтә камырга тоткан, кийәү белем дип әйтәбез. Йетез булсын дип кийәүгә белем илтәбез. Кийәү бүлэге алып бара кийү, кемгә бырушка, гырибинка, кемгә мичак (муенса) та, карандаш та бала-чагага. Зурларга эстәл артында айыралар (тараталар). Килен (алып килә) ике мәләкәй (мендәр), зур йастык, йурган, палазы бармы дип сурыйлар иде, җә җәймәсе үзе сукканы. Эстәлгә иң беренче май тутыралар. Май ашаганда акча саласың, румкылар салмыйлар (куймыйлар) эды. Зур таз (поднос) тотып килә иде дә, аңа бүләген сала. Киленгә була ул бүләге. Аннан эстәлгә чәй ашауларын тутыралар, пирушки, кабарчы (кош теле) зур итеп пешерәсең, сындыргалап ашайсин. Менә сиңа кода (туй). 134 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Тырмышка чыкмас элек сеңелесе wафат булган. Мин апа әйттем бикэмне. Җиңги - тырмышка чыгып килгән килен чаклар (кечкенә) өчен җиңги, зурлар өчен килен. Уникенче җан булдым. Әтийем, ән кийем, мәрхүмәкәйләр, биг әйбәтләр иде. Әнә әнки ич инде ул бийем. Мулланур абый ир кешемнән (иремнән) зур ул. Ул башка тыра иде инде. Ул безгә көн алмаш килә иде. Нәwәл апаның әнисен абыстай әби әйткән мин, карчыг иде инде, абыстай әби мин эчен. Киленнең кизүләп (ашарга әзерләп) җергәнен бик җаратамын, аның хатлек җирдән суын китерә, чиләге тулайым (туп-тулы), суы да түгелми. Утырта, такта да, чүмеч тә тими. Мона мин балаларыма әйтәм, дым-дат (дөбер-шатыр) итмәгез, дим. Йаңыдан Зарт тин мәрхүм, Гемәребез, җанагайлар (иремнең энеләре) былар. Уҗыларым (иремнең сеңелләре) Гөлҗиһан, Маһинур, эй аллам, барсы да мәрхүм. Мин Мулланур абый белән сийләшмәдем, ул эр кешемнән ылы кеше ич. Әтки белән дә сийләшмәдем. Үтә (бер дә) сүләшмәдем. Минем әнийем әбилек ийе, баланы кабул итә, соңгысын баламны әнийем кабул итте. Балага чирлисен. Туа. Кен дек не кисә, баланы ала да йуа. Чүпрәккә төрә, үземне карый. Сыңгылыгын ала, йуа, иске трапкага төрә, чабатага куйды мәрхүмәкәй. Сыннан инде, бушагач, чабатаны йаңыдан тереп зират буйына, эченә түгел, кайда мәйетләрне күмәбез, күмә. Үземнекесе булмагас, белмим. Сөйдәүче: Фәрхениса әби Сабрекова, 1910 елгы. Глазов районы Дасис авылы. 1990 ел Килде ул, бабай, ди, Гөлбикәне сырага килдем. Утын сапмаг илтәм. Бездә пис йагар инде ул. И ани козды (кызды) ис, йук-бар нәрсә аңгар коз бирмә келәгән ди, әтине туздыра гына. Аларнын бернәрсәләре йук, бер өйләре генә, ди. Алай иде. Сигез таwыклары бар иде, берсен никаг ашка салдылар. Без бит кич сийләшеп утырдык, бабай бирер, әби бик кызу, бирер микән. Мынын апасы чишмәдә кетеп тыра. Сындан сийләштек, алай гына булмый ул кешенекен патхутын табасы була, кешенең әле канатының астына ничек керәсе була. Әйдә, утын сапма дәшерсен. Үземне алып килде. Мында килдек. Әнки ашау алып килде, пирәмәчләр пешергән, беккән салган, чәйләр салган, мына былай чыкыр, чәйләр әзер. Сыгра, син, ди, килен бөген анда мунса йагарлар микән. Иртэгэ без сине кертмэгэ келибез. Йагарлар, дийәм. Йактылар, мунса кердек әниләр, апалар белән. Чәчем йаман кодра (бөдрә). Вынучка да Тел - милләтнең җаны 135 миңга барган (охшаган), чәче кодра. Мин мунчадан кайткан wакытта мында сарай тептә сийләшеб утыралар. Бу кийемен беләнме син барасин. Ыризалашмага кердем өйгә, әни йокламаган. Йә, әни, әти, ыриза булыгыз, мин китэм, тыныч тырмышларыбыз булсын, дип. Йакшы тырма йазган булсын. Мындагы кебек үк ашау-эсү белән, мал белән тырсын, диб әйтеп теләк теләгез, дип әйтеп сыктым. Апам йылай, ул сирле иде, аркасына гурбун (бөкре) сыкканда иде, энем йылай, Мәймүнә килен дә йылай йаман, нисек тырмыш төзәрсен анда, диләр. Булыштылар, өй дә салдык, мунса йеткердек. Ике козлар тырдылар маллар карап. Мында килеп кердек, каршы алдылар. Комган тыткан, сөлге салган, битне йуwып кертәләр ис, алай безнең гәдәт. Капкадан кергән wакытта ун айакны атлап керәсе була. Кийэүдэн алдарак керергә тырышасы була. Анасы чыкты алай, икебез дә битләребезне йуабыз, ул су куйа безгә, сертендек, атлап кердек. Әңки әйтә, килен, килен, алда Гаптелхак узсын, син тырыбрак тыр, ә мийа әйткәннәр иде инде, син алдынырак кер, дип. Самаwырлар кайнаб утыра. Самуарыбыз өчәү, күмерле. Әле лампа белән сыра йагып утырдык, паласлар суккаладык, әле ике киләбем бар әле, бүрәнәгә затабыз, киндер суга торган ыстан бар. Чәй эчтек. Көн йакты булды. Гаптелхак мулла эчен барды. Әниләр менделәр, без пич йагып кизүләштек, ашлар пешергәләдек. Мулла килеп керде, никах салды (укыды). Нихак салган wакытта беркайда да бәйләгән калмасын, бар да сүтелеп тыра. Пич йанына барып терәлдем. Чәчләремне сүтеп терәлеп тырам. Пич алды йакта алай тырамын. Ни дийэм, сийә келке, мулла бар ич, дийэм. Хәзер алай йуг инде, ну никах салалар барыбер. Мулла бабай сырай, эриза булып алдыңмы, Сәлим кызы Гөлбикәне? Алдым. Сәлим кызы Гөлбикә, эриза булып бардыңмы Гаптелхакка? Бардым, дидем инде әкерен генә. Әни әрләй мине, эриза булып бардым, дидең дип. Кыдагый, ырышма, ырышма алай, чит итмәм, йакшы тытармын, ди әнки. Горобы (бөкресе) бар инде аныкы, сугышка йерешмәде ул. Алтын балдак кебек йегетләрем бар иде, сугышта калдылар. Әнинен ике быратлары калды. Безнең әнинен җиденче бала туды. Минем артыннан һаман йөри инде. Кайа син барма келәйсен, ди, әни әйтә, тырактыр эшләдем. Әти затына барсам тагы биш йыл тырасым бар. Алла кайсы йакшы, ансын бирсен. Онно тыталар (онга кул тидерәләр). Менә былай ипине селге белән тытканда була. Ул ипине йә бер исә тешләтәләр, йә бер исә тытынып кереп китәләр. Туйда 136 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары да алай, килен белән кийэүгә ипи тешлэтэлэр. Кайа булса, киткэндэ ын тыталар. Туй ике йаклы була. Баштук кыз эчен баралар, икенче көнне малайда. Анда туйга килгән кешеләр бар да килә туйга. Коз йактан бер иптәше була, дүртэү киләләр. Кем синең җан тартымлы иптәшең, аны алабыз бергә дип. Бийатай, бийем, диб әйттек. Элек мында ар, татар бергә булган, ар керәшеннәр киткән. Килен эчкә хәтле дә йөрөй, ике йыл дә йөрәй, эндәшмәй. Ике-өч йыл тыргач бийатаймы, бийемме алырга куша. Йаулыкны алганда киленнең башындан, йитте инде битенне ач, диләр, булса тәңкә бирә. Зурысы малайны тудырганчы бер кем белән дә силәшмисен. Рухи дөнья, йолалар Эштән кайттым, аwыртам тесле. Бәрәңгене төйгән, сөт өсте салып сыйыклаган, миңә әйтерләр иде алдан сиздермәгез, аwыр була, дип. Әни әбилек булып йергәләде, бала алып йергэлэде. Берсенеке гел баласы үлеп тырды, саттылар әнигә, әнинең балалары тырганда, ә бу Мәтлүфәнең балалары үлгәндә. Мәгридә әбү бу баланы сиңгә бирмәгә келимен, ал инде, ал әтә, коз, ике малай үлгәннәр инде. Алган әни. Хәмидә исеме кушкан, бала әнисе белән тырды. Менә былай йилпуч була иде, Рәкиләнең баласы йаман йылаг иде, усал (начар) иде, начар (зәгыйфь) гына туды ул. Аны йилпүскә салып ипи салган пискә өч кат төртеб алдылар, име-йомы шул булсын, дип, йылагы бетсен, дип, шайтан басканы бетсен, дип. Мона йыклаганда эндәшмәгә дә булмый, аwыр була, эскә шайтан тешкән әйтәсен. Аулаг өй дип, кунакка баргач әниләр, козлар киләләр, йегетләр дә киләләр, утырдылар сөйләшеп. Коз йегерләүче була, кайсынын мунсаларда йегерләп йергэлэделәр. Куптилка лампа белин күз бетереп утыргалаганбыз. Әле менә күптин йуг ич. Салкын чишмәләргә барып Атлар эчерсәң иде; Иптәйшкәйем синен белэн Гөмер кичерсән иде. Кием-салым Кызны биргәндә чулпысы дүрт булса, болар пара торыр, тигез гөмер итәр, диләр. Алар чылт-чалт, чылт-чалт эндәшерләр иде. Белэзеклэр булыр иде кашлы. Әнийнекен мин йуалттым песән сапкан Тел - милләтнең җаны 137 сагында, өч бармак йассылык иде, йаман матыр иде. Кемеш, кашлы кызыл, зәнгәр йә бер исә йәшел, кызыл әбәзәтелни булгалады. Элэк терэ тырган йуг иде, былай гына кийэ, сала. Мин Зуринга эч бүрәнә (тукыган паласны үлчәү берәмлеге) киндер суктым, анын эчен дип, әни әрләде. Эч бүрәнә әнә бу паластан ызын була. Алкам йук, менич (менә ич) йабылып бетте инде ачыклары (тишекләре), кылаг ачыклар йабылды, минең әле алтын алка да бар кашлы, элгечле. Тәңкә булганда (булган), Шамшинур җиңгинең бар иде тәңкәсе. Шылык-шылык, шөл-шөл итеп барыр иде артта су эчен барганда. Кош кене бик йерткэлэмэделэр, җәй көне йалангач барганда тагып йергеледеләр. Каситаны (хәситәне) бисерман йертэ, үз лэре урысча сөйләшә, үзләре урыс дине тыта. Бик йаман пыразник булса, касита кийэлэр. Илин дин, эйтэлэр, менә аларның паска йитә, касита кийэлэр. Кайсы айаклы чулпы тага иде, уртасында чулпы, сыгра (соңыннан) тәңкәләр тезгәндә, айак диләр. Кайсы эч айаклы була. Бийатай, бийем диб эйттек, арча сийләшәләр иде. Ар, татар берги булган. Ар керәшеннәр киткэн. Бер йыл эндэшмэдем, бәйләргә йаулык бирэлэр иде, эчкә хәтле дә йерәй, ике йыл да. Бийатай, килен безнеке әллә күзсез, әллә ничек ди дә алалар йаулыкны. Болай бэйлэмэгэ ике-эч йыл тыргач бийатаймы, бийемме алырга куша йаулыкны. Сигбәт бабач (әтинең олы ир туганы) белэн бер-ике кен генә сөйләшмэдэм. Килгэндә, ийдән алып килэсин йаулыкны, бар булса, бирэлэр. Йаулыкны алганда киленнең башыннан, йитте инде битенне ач, диләр. Йабынмыйчы йерәсең. Зурысы малайны тудырганчы бер кем белән дә сөйләшмэдем. Күкрэк тегәрләр ийе. Ими элэпкече (алъяпкычы) инде аwырлы булгачтын, зурлар алдындан үткэлэделэр кулны аләпкыч астындан тытып. Сөйләүче: Бикмансурова Гөлбикә Сәлах кызы, 1924 елгы. Юкамен районы Пүчинкә авылы. 1992 ел Сырамага бармадылар, урынтын керттеләр, сыңра әйтмәгә барды эр кешемнең атасы, җәмәгате белэн, кызлары бардылар, туганнары ике пар ат белән кэлештелэр, күлмәк бирәләр, сөлге. Бийатай йазулар алып килделәр, унҗиденченең мин. Кәбен салдылар (никах укыттылар). Китерә дә печән йәйәләр дә кертәләр. Битен йуалар ийе, комган бели су чыгардылар, бэтемне йудылар, сөлге бирде бийем, алай керттеләр. Монда электән кермә йеткәчтен бэтне 138 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары йудыралар. Андагы гадәте бетсен, монда йакшы гадәтләнсен дип. Керттеләр бэтемне йуып, чаршау артынга утырттылар. Аска бәләкәй (бәләкәй) салдылар, ул бәләкәй үзеңә була. И Алла, йеде йыл ийалдым (тел яшердем) әле мин. Кәбен салганчы иптәш кыз беле утырып тора, чыбылдык эстесе йабу, түгэрэк. Эчэнэ кэрэлэр. Эстил артына кешене чакырасин, мулла укый. Без бергэ утырдык сәкедә. Касы эңелчи (икенче) ир кертэлэр. Ризы булып аласыңмы? Аламин. Никах керә, чәч сүттеләр иде, йабынып утыра идек челтәр шәл белэн. Кәбен салган чакта гадиналарың (штан бавың) йебәргән булсын, ыштан баwын чиштерәләр, никах керсен, керми калмасын, дип, чәчне дә сүттерәләр иди. Кәбеңгә әйбир бирәләр, бер йаулык, бер шәл, бер күлмик, кәбен әйбир киленгә бирәләр. Бикэчем йаман усал иде, аның батинкасын салалар миңа кәбенгә. Кийәүгә кийәү күлмик бирәләр. Элек читек бирәләр. Киленне котлап бирәләр. Күреш еп әйбир бирәләр, менә күрешэсин, йаулыкны бирэлэр. Әтий емнең нәсел тамыры була, бийатай йагыннан килделәр, бар да бирәләр әйбир. Шэрбэт су эчерделәр эченә тәңкә салып, акчамы инде бертөрле көмешме салып, Чәйләттеләр, төрле-төрле ашаулар була. Минем бийатай качтырмады, әтийең булмагач, әти урынына күрәсең, диде, ийалдырмады. Нәкыйп бийагай белән тырдык, ийалдым. Башкаландык та әйтте, килен рәхмәт, инде битеңне ач, дүрт митер читсе бирде, очрашмай, сүләшмәй булмас, диде. Ийалып бер сүз әйтмәйсәң, бергә эшләйсәң. Алапкыч, йиңне озын тектерәләр ийе, беләкне дә күрмәссең. Бийатай әйтеп кайткач, кәбен салдылар, ул сүләшеп кайткан туй йасамага. Кыз йакка баралар туйга. Арт кода, ал кода була, туйдан сыңра. Ал кода кыз йакта, ал кода кийәүнең булма тийеш. Кийәү белем ашаталар кийәүгә, кызга. Ол йактан йак шы ыннан тәбәгый элтэлэр. Кызның байы (өлеше) бирәсин, каз, кемнең нийе бар. * * * Әнисе бар иды малайныкы. Кен белә белмәймин. Әнкайы сырама килде. Мин козны сырама килдем. Чәй пешереп, кечкенәрәк никаг ашы йасадылар. Мулла кеше укыды. Пич алды йагында булдым, сәкегә утырып тордым. Мына былай күлмәк бауларыгызны сүтегез диделәр миңа. Азрак кизүләдек. Тагын анда да чакырдылар. Азрак кичеккәч зур туйлар йасайлар аракылар были, эчешеп йырлайлар. Кода алай ук килә сырарга, бүләк биреп җибәрә, сылгы, диләр. Нинди исә дә йарай, сун айбатыракны биралар, намазлык Тел - милләтнең җаны 139 та намаз укымага. Чыпчаги бал белин ничек булса йасайлар шай. Йасагалаганнар булыр. Мәәр кийем китерәләр, шәлләр, йаулыклар, күлмәкләр, байларның камзул була, билле булгалай иде. Кыйбатлы ситса, бәрхәт камзул булыр иде, җиңсез. Укалы камзул, сатин, атлас, әдрәс тә булган. Алы гына сутып ташлапмин ич ситсы алапкеч. Глазов районы Дасис авылы. 1990 ел Бизәнү әйберләре. Камзул кийэлэр иде эстэгэ. Элек wахытта мындый кийем йуг иде ич. Әдәп сакладылар, айакларга ойыклар кимәйче кермиләр. Әтийем, башыгызга йабыгыз, дийер ийе. Шәл йаба, йаулык йаба, йәй кен нечкә шәл. Челтәр була иде, кәшәмир була иде, йефәк тә була. Хәситә кийеп йергэлэгэннэр, тәңкәләр тагып. Бетү йазасин да мун'ыга тагасин, чәч артына. Тәңкә кемеш тин йасаган, уртасында каш мутордан (матур), йалтырап тора торган. Тәңкә тагып чыккалаганнар кутыртлап (көязләнеп). Чәчкап булганда тәңкәләрдин тезгэн. Күлмәкләрне чеметеп-чеметеп теккәндә, тасма тотканнар. Куштан булып йерелде ул азрак йәш wакытта. Ал'апкыч балайтәклесе була. Кимәле алйапкыч аллы-артлы була, баштин кийеп мондан түмэлип саласин. Эр кешем (ирем) куштан иде, алай да йарата иде мин теккәнне дә. Легенда. Тау битендә чиркәү бар иде, аның артында татар зираты иде. Урайчиновның катыннары, зираттагы үлекләргә кор'ән укырга дип, безнең аwылга безгә киләләр иде. Урйа Калада мулла булып тырды Тайып бабай. Ул Биктэштэге (ав. ис.) кийәwенә Зин натуллага сүләп калдырган. Йунданы (ав. ис.) нигез салучылар Гурйа Каладан күчкән кешеләр. Йунданын кыйбыла йагына чыгалар, анда йерне баккалайлар. Чишмәсе дә бар, безгә килешә, диләр. Анда йуwынайык, намаз укыйык, аннан Йунда булып калган, йуwындык сүзенә бик килешә. Аларның мөсөлманнар икэнен зират та күрсэтэ. Йундада бичерманнар Урйа Каладан күчкән, анда татарча шүләшүчеләр дә бар иде, үлделәр инде кәзер. Гүрҗи дигән аwыл бар. Урйа Кала артында, тужы бисермән. Тукый мөсөлман аwыл, ул аwыл беткәндә (беткән), йук ул. 140 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия т Яшь кызлар бәйете Тел - милләтнең җаны 143 истем буйы, Кистем буйы, Кистем буйы гел нарат, йгә китсәм, йылап киләм туган илемә карап. әхетле булган кешеләр киләләр дә китәләр, езнең кебек бәхетсезләр мәңгелеккә түзәләр. Суга батып үлгән Гасанша Ибраим бәете 144 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия Йыкы күрмәдем озын төн Тәгәм җыймадым йакты Белмим инде ниләр эшлә Кулларым бармый берни Ун көнгә хәтле су төптә й Ун көннәрдән соң су өскә Өскә калыккач, безгә әйт Судан чыгаргач, күрсәтмә Балалар сорый аны карар Тәхәт тоталмый җылый а Бабайлар килде аны илте Йуып гәфеннән аны күмә Бабайлар җылый балалар Сабыр итегез, дийеп алар Балалар моглы йәтим кал Әтийебез, дийеп кемгә ка Аның буйлары күз аллар Әйткән сүзләре әл дә хәт Кигән кийеме калды чүлә Әйткән сүзләрен сагыны Ничек соң инде әйтийем Сабырын бирсен бер Ход Юач мулла бәете Тел - милләтнең җаны 147 Телегезне һич урында сакланыгыз, Олыларга йаман сүз какмайсыз. Ходаһ җаныгызны бирсен сәләмәт, Аманатдер-аманатдер - аманат. Хатын-кызга будыр сүзебез, Тубал тик булмасын сезнең күзегез. Олылар алдин атламагайсыз, Аларга сүз каршы сез йул тапмагайасыз. Беләсез бит Кодай сәбәп әдәбен, Әдәпле бул, әдәпле бул, әдәпле. Касыймова Нәсимә Якуп кызыннан (1945 елгы) күчереп алынды. Балезино районы Кистем авылы Утырганда (утырмада) шәлләр бәйли идек. Глазга (шәһ.ис.) илтеп сата идек, кемгэ дә булса заказ була иде. Эшсез торылмады, йәш тин үк эшлидек. Ул wакытта колхоз бик начар иде. Балаларга сөйләдем әле: ризыгы да йук чагы да булды. Соңра колхоз, ашлык уңды, аны тартмага барасың, мондан дүрт чакрым йәйәү арка га кийеп тегермэн тартма бардык та, бер дә тарталмадык. Ул wакытларда атлар бар иде колхозда. Бик күп читтэн ат белән тегермэн тарт мак килгэннэр. Безгә бер дә тегермен табылмады ич. Аннантын бардык алты чакрымдагы, тегермэн тарттык. Тегермэн кәдәр болыныннан күтереп бардык йэшел үлэн - анис дип әйтэбез. Анисны йыштырып ашадык. Ашлык тарттырып боламак ашамак йазсын инде, пэчэн ашап йөрмиг инде, дидек. Аллаһка дога кылабыз. Шылай йөр гэлэдэк. Бер грамм да айак басарлык йернэ буш калдырмайлар иде - урак урдык. Соңра комбай йук иде, трактор берөү бар иде. Ул комбайны сәгәт 3 тә урак урабыз. Кем күбрәк урак уралар, шуңа күбрәк - 200 грамм бирәләр. Алай эшлэдэк, ни күрмэдек. Сөйләүче: Бузикова Таифә Гайнан кызы. 1929 елгы. Глазов районы Татар Парҗысы авылы Минем үзем дә Казан йактагы тамырым. Менем бабай Казанд ан булган: бабайның бабайы - Чистайдан. Монда ике километр аwыл бар ийе. Ул аwылга мулла булып килгэн ийе әтисе. Әтисе Шәмсетдин булган, малайы - Дәүләтша булган. Ул Дәүләтша бабайның 148 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары малайы булган минем әти, Галимҗан исемле. Монда тордылар, мон да үлде инде. Менә алай булган. Сөйләүче: Бузиков Ади Галимҗан улы. 1932 елгы. Глазов районы Татар Парҗысы авылы Җырлар Йалгыз кайын үсми, диләр, Йалгыз кайын күллэрдэ. Йалгыз кайыннардан йалгыз Мин бүгенгэ кэннэрдэ. Түбән йакка төшкэн чакта Таптым карның кәлләмен. Кем айырылмый, шулар белми, Айырылуның хэллэрен. Әнә килә автомобиль, Әнә килә каршыма. Йулларыңа сачәк булып Мин үсәрмен, таптама. Агыйделгә төштең инде, Төштең инде, йөз инде. Син минеке түгел инде, Өметеңне өз инде. Ап-ак итеп кер йуган да Коймага элеп куйганнар. Сагынганда сэйлэшергэ Йуг ич безнең туганнар. Күрше әби сөйләде. Йегермэ йэдэ кешене сугышка озатканнар аwылдан. Чапай (кушаматы) Фаткулла йэдэ балалы булган. Аwылдан йырлап чыкканнар. Монау йыруны Фаткулла йырлаган, зыйарат йаныннан машинага утырып апкитәләр, барысы да. Сугышта беткән Фаткулла. Катыны йэдэ балаларын үстергэн, кеше иткэн. Фаткулла кулын селкеп шушы йулларны йырлады, ди, йаман кычкырып: Тел - милләтнең җаны 149 Без илләрдән чыккан чакта, Күтәрелде бураннар. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар! Сөйләүче: Касыймова Әминә Галим кызы. 1925 елгы. Балезино районы Кистем авылы Без үстек әнкәйнең биш бала, йеде тапкан, икесе үлгэннэр. Урта ча тормышта әни дә, әти дә эшләде. Тормыш йаман аwыр иде. 1936 йылда умбер йәш булдым. Заманнар аwыр: ипи йук, урожай булмады. Без умбер йәшлек балалар җыйылып киттек. Укуларны ташлап, Кировка йөрдик. Вагоннарга тутырып Бале зинога ки тереп, сельсоветта, больше барма, диделэр. Ә ашасы килә, Кировта тамак туйа. Безнең абый, 1923 йылгы, соңра эшлэмэгэ китте. 1941 йыл етте. Укуларга бер барабыз, бер бармайбыз. Сугыш башланды. Уналты тулмаган балаларны (безне - ун кешене) сельсоветтан чакырталар, бардык ике кыз, сигез малай. Шуннан, военный заводка озатабыз, диделәр. Грузовой машинага тутырып Ижевскига илттеләр, баракка 74 нче заводка. Ул баракка салдылар. 86 нчы цех 74 нче заводта эшләдек. Өч ай эшлэдек, ашама йук, йугаллтык әй берләребезне. Төп тел - арча да, урысча да белмибез, татарча гына беләбез. Өч ай йетте. Монда эшлэү, йәшэү аwыр иде, йабыгып беттек. Мондан качабыз, булдырмыйбыз, дидек <...> Сөйләүче: Касыймова Әминә Галим кызы. 1925 елгы. Балезино районы Кистем авылы Шулай итеп сөйләү үрнәкләрендә (материалларында) күренгәнчә, Удмуртия Республикасындагы татарлар милләтебезгә хас гореф-гадәт, йолаларны ихтирам итеп, туган телдә аралашып гомер кичерәләр. Татар диалектологиясендә бу төбәк татарларының сөйләше татар теле урта диалектының нократ сөйләше дип билгеләнә. Сөйл әшн ең фонетикасы, сүз төркемнәре һәм аларның грамматик кате го рияләре, лексик составы, нигездә, татар әдәби телендәгечә. Удмуртия җирлегендәге татарлар сөйләшендә борынгы һәм иске татар язма әдәби теленә хас булган үзенчәлекләр ныграк сакланып калган. "ЧИШМӘ КҮЗЛӘР КҮП БЕЗДӘ" Удмуртия татарлары сөйләше Флера Баязитова Удмуртия татарларының сөйләше фәнни әдәбиятта нократ сөйләше төркеменә керә. Нократ сөйләше вәкилләре барлыгы кырыкка якын авылда - Нократ (Вятка) елгасының бер тармагы булган Чыпца елгасы бассейнында яшиләр. Шуның өчен аларны, кайбер очракта, Чыпца буе татарлары, дип, яки, нократ татарлары, дип тә атап йөртәләр. Хәзерге административ бүленеш буенча бу территория Киров өлкәсенең Слобода районын, Удмуртия Республикасының Юкамен, Глазов, Балезино районнарын колачлый. Тарих һәм археология материаллары күрсәткәнчә, Нократ татарлары яши торган җирләр борынгы чорда Болгар дәүләте составына кергән, ягъни татарларның борынгы бабаларының (болгарларның) авыллары монгол яуларына кадәр үк булган. Шуннан соңгы чорда исә болгарларның төньякка, борынгы удмурт җирләренә күчеп утырган булулары мөмкин. Киров өлкәсенең Слобода районына караган Нократ (Карино) авылы элек бик зур булган, үзе берничә авылны (Олы ил яки Югары авыл, Түбән авыл, Ильясавыл) берләштергән. Югары авыл үзе дә Дәүләтьяр һәм Митюк авылларына, Түбән авыл исә Арслан, Абаш, Касыйм, Юач авылларына бүленгән булган. Нократ буенда яшәүче татарларның икенче зур төркеме - Чыпца елгасының югары агымында, Удмуртиядәге авылларда яшиләр. Биредәге авыллар арасында иң зурысы - Кистем авылы, ул Балезино районына карый. Тарихи материаллардан күренгәнчә, Кистем авылының халкы, җир аз булу сәбәпле, Киров өлкәсендәге Нократ (Карино) авылыннан аерылып чыгып, әлеге урынга килеп утырган. Бу авылның "Чишмә күзләр күп бездә" 151 сөйләше дә шул ук Нократ авылы сөйләшеннән аерылмый диярлек. Фәндә ул нократ-кистем сөйләше дигән исем астында да билгеле. Удмуртиянең кайбер авылларында яшәүче татарлар биредәге удмуртлар һәм бисермәннәр белән аралашып көн иткәннәр. Бисермәннәрнең фамилияләре дә төрки-мөселманча: Бекмансуров, Бекмаметов, Балтачев, Касыймов, Абашев, Сабреков һ. б. Шуннан чыгып, элек алар мөселман булганнар, дигән нәтиҗәгә килүчеләр дә бар. XVII-XVIII гасырларда бисермәннәрнең бер өлеше христиан диненә кертелә. Шуннан соң бисермән-христианнар удмуртлар белән, ә бисермән-мөселманнар татарлар белән аралашып, берберсенә кушылып киткән булырга мөмкин. Удмуртия Республикасында яшәүче татарларның бисермәннәр белән аралашуы аларның теленә дә йогынты ясамый калмаган. Мәсәлән, Удмуртиянең төньягындагы татар авылларыннан тел үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре, йолалары ягыннан күрше бисермәннәр белән бик күп уртаклыклары булган бер төркем авыллар бүленеп чыга: Тегермән авыл (Тат. Ключ), Дасис (Засеково), Атабай (Богошур), Иманай, Пүчинкә, Биктәш, Уръякала (Гордино), Әхмәди (Ахмадеево), Татар Парҗысы, Палага (Палагай) һ. б. Нократ сөйләшенең өйрәнелү тарихы Нократ татарларының тел үзенчәлекләре фәнни яктан шактый тирән өйрәнелгән. Бу сөйләшне күренекле тел галимнәре Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, Н. Борһанова, беренчеләрдән булып, язып, өйрән еп калдырганнар һәм ул хезмәтләр зур әһәмияткә ия. Соңгы елларда да әлеге төркем татарларның тел үзенчәлекләрен, аларның бүгенге көндәге торышын һәм сакланышын, халыкның гореф-гадәт һәм йолаларын өйрәнү дәвам иттерелде, алар хакындагы мәкаләләр дөнья күрде, магнитофон тасмасына күп кенә тел байлыгы яздырып алынды Нократ сөйләше урта диалектның бик кызыклы, борынгылыкны шактый яхшы саклаган бер сөйләше булып санала. Бу сөйләштә тарихның тирән катламнарын ачарга ярдәм итә торган фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр сак ланып калган. Йолаларга, мифологиягә һәм ырымнарга караган сүзләрдә, кием-салым атамаларында, туганлык мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләрдә татар теленең казан арты, пермь татарлары, 152 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары керәшеннәр, касыйм татарлары сөйләшләре белән (шулай ук мишәр диалекты сөйләшләре белән дә) уртаклыклар күзәтелә. Кызганычка каршы, нократ татарларының шундый бай, җирле үзенчәлекләрне нык саклаган һәм тарихи яктан гаять кызыклы сөйләше бүгенге көндә өлкән буын кешеләре сөйләшендә генә сакланган. Чөнки күпчелек татар авылларында туган тел, татар теле укытылмау, яисә аны тиешле югарылыкта алып бармау сәбәпле, балалар, гомумән, яшь буын туган телне аңлаудан һәм җирле телдә сөйләшүдән, аның үзенчәлекләрен тоюдан мәхрүм ителәләр. Элек-электән казан татарлары белән тыгыз бәйләнештә яшәгән нократ татарлары соңгы чорларда нык ассимиляцияләнү, ягъни бүтән халыклар йогынтысында эреп югалу алдында торалар. Нократ сөйләшенең грамматик үзенчәлекләре Фонетик үзенчәлекләр Сузыклар. Нократ сөйләшендә унике сузык аваз бар. Аларның сигезе (а, ә, и, ы, е, у, ү, е [э]) әдәби телдәге авазлар, ә калган дүртесе ( әˆ , у°, уө, оү) әдәби телдә кулланылмыйлар. А авазы барлык очракта да, әдәби телдән аермалы буларак, ачык, иренләшмәгән аваз булып әйтелә: алма, бабач - әд. абзый, йанйаулык / йанйаулык - кулъяулыгы, башбата - кабер ташы һ. б. А авазының ачык, иренләшмичә әйтелүе ягыннан нократ сөйләше татар теленең пермь, касыйм татарлары, казан арты - дөбъяз, керәшен татарлары сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. Ә авазының нократ сөйләшендә ике варианты бар: әдәби телдәге кебек киң әйтелешле ә һәм тар әйтелешле .әˆ. Әдәби телдәге кебек киң әйтелешле ә түбәндәге очракларда күзәтелә. Аерым сүзләрдә: кәзә - әд. кәҗә, әнкуй - әнкәй, әбкуй - әбкәй, әткуй - әткәй, кәбен (салу) - никах уку һ. б. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма сүзләрдә: кәгәз - әд. кәгазь; кәләм - каләм; сәгәт - сәгать; сәләм - сәлам; шимбә, нәкәс - бик һ. б. Ялгызлык исемнәрендә: Эрәшидә, Нәфисә, Бәлхисә, Тәкмийә, Сәлимә, Мәдинә, Галийә, Гәйшә, Фәрдәнә һ. б. Нократ сөйләшендә кулланыла торган тар әйтелешле әˆ артикуляцион һәм акустик яктан рус телендәге ачык э (эт дигән сүздәге кебек) авазына якын тора. "Чишмә күзләр күп бездә" 153 Тар әйтелешле ә ˆ авазы сүзләрдә төрле фонетик шартларда килергә мөмкин: ә ˆйбер - әд. әйбер, әә ˆˆйтә - әйтә, түмә ˆ - төймә, ип тәә ˆˆш лә ˆ р - иптәшләр, белмәә ˆˆделәр - белмәделәр, күмә ˆ - көймә, пәә ˆˆрәә ˆˆвез - пәрәвез. Мондый үзенчәлеге белән нократ сөйләше татар теленең Рязань өлкәсендә таралган касыйм сөйләшенә якын тора. Кайбер очракларда әәˆˆ авазының тараю дәрәҗәсе бик көчле була һәм ул тар и сузыгын хәтерләтә: хәзер кери - әд. хәзер керә, ашама пеши - ашарга пешә, килилир - киләләр. Шул ук күренеш чыгыш килеш кушымчасында да чагыла: сәгәттин артык - әд. сәгатьтән артык, читтин килделәр - читтән килделәр, синдин йабыгам - сине сагынам. Әдәби телдәге киң ә авазы урынына тар әˆ авазын әйтеп сөйләү барлык авылларда да бер төсле түгел. Ул, нигездә, нократ урынчылыгында бик актив, ә кистем урынчылыгында әлеге күренеш тотрыклы түгел, ягъни бер үк сүз төрле кеше сөйләшендә ачык ә белән дә, тар әˆ белән дә әйтелергә мөмкин: тәрәзә/т әˆ р әˆ з әˆ , нәрсә/ н әˆ р с әˆ , сәләм/с әˆ л әˆ м һ. б. И авазының нократ сөйләшендә ике варианты бар: озынрак әйтелә торган и һәм кыскарак әйтелә торган и. Озын и сузыгы әдәби телдәге -өй, -ый дифтонглары урынында кулланыла торган -ий дифтонгында чагылыш таба: ий - әд. өй, сийләде - сөйләде, сийәк - сөйәк (граф. сөяк), ийләнә - өйләнә, ийрән - өйрән. Кыска и сузыгы түбәндәге очракларда кулланыла: а) зат алмашлыкларында: мин, син; ә) иде, икән ярдәмче фигыльләрендә һәм ич, дип, ки, исә сүзләрендә; б) гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә: Гиззәт, шимбә, сишәмбе, Бибиҗамал; в) рус теленнән кергән сүзләрдә: Чипча - Чыпца (елга), лечебнича - лечебница, ударнича - ударница, гачинча - күчтәнәч; г) чыгыш килеш кушымчаларында һәм фигыльләрнең зат кушымчаларында: синдин - әд. синнән, кешедин - кешедән, кайа барасин - кая барасың, суга утырыпмин ич - суга утырганмын ич; д) тагын түбәндәге сүзләрдә: ит - әд. эт, ире - эре, инә - энә, ишаныч - ышаныч, ийат - ойат, иләк - җиләк. Э (е) авазының нократ сөйләшендә шулай ук ике варианты бар: тар һәм киң әйтелешле очраклары. 154 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Тар әйтелешле э (е), гомумтатар сүзләрендәге кебек, тамыр һәм кушымчаларда, сүз башында һәм сүз ахырында килә ала: эшче, беренче, беттегесе (әд. барысы да) эш, элеш һ. б. Тар әйтелешле э (е) әдәби телдәге ирен-ирен ө авазы урынына да кулланыла, ягъни күпчелек очракта ө - э (е): кен - әд. көн, тен - төн, сет - сөт, тетен - төтен, серен - сөрем, келешә - көлешә. Киң әйтелешле э (е) авазы әдәби телдәге и авазы урынына кулланылырга мөмкин: экмәк - әд. икмәк, эт - ит, эке - ике, бэш - биш, кэлгән - килгән, эшек - ишек, керпеч - кирпеч, эзән - идән һ. б. Шулай итеп, нократ сөйләшендә сузык и, э, е авазларының төрле вариантлары кулланыла һәм бу күренеш татар телендә сузыкларның эволюциясе һәм үсү юллары тарихы белән аңлатыла ала. Ы - иренләшмәгән, арткы рәт, түбән күтәрелештәге кыска сузык. Сөйләштә бу аваз әдәби телдәге о авазы урынында да кулланыла: сыра - әд. сора, йымырка - йомырка, ызын - озын, ылы - олы, йызак, - йозак, былын - болын, йыкы - йокы. Кайбер очракларда ирен-ирен у авазы да ы авазы белән алмаштырыла: ыл - ул, мынча - мунча. Нократ сөйләшендә иренсезләшкән ы сузыгы урынына көчле иренләшкән о авазы әйтеп сөйләү очраклары да бар. Бу үзенчәлек күбесенчә тирән тел арты қ һәм тел арты к тартыклары булган сүзләр өчен хас: коз - әд. кыз, кош/кош - кыш, коз-коркон - кызкыркын, коп-козол - кып-кызыл һ. б. Көчле иренләшкән о авазы алынма сүзләрдә дә күзәтелә: л'ого (удм.) - тигәнәк, кот'ор (удм.) - тирә-як, әйләнә, копкозо (удм.) - чабата киндерәсе, токма (удм.) - юкка, бушка. Ө - алгы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы, нократ сөйл әмендә сирәк кулланыла. Күпчелек очракта ул иренсезләшкән кыска е сузыгы белән алмаштырыла: элеш - әд. өлеш, кен-тен - көн-төн. О - арткы рәт, түбән күтәрелештәге ирен сузыгы, сөйләштә ул күпчелек очракта иренсезләштерелә: бызылмай - әд. бозылмый, былай - болай, кыдача - кодача, ызак/ызак - озак, ыйык/ыйык - оек, сылы - солы, кыры/кыры - коры. Кайбер очракларда о-ы, ө-е авазлары бер үк кеше сөйләшендә параллель кулланылырга да мөмкин: он/ын, ол/ыл, соло/ сылы, серен/сөрен - сөрем, төпле/тепле - бикле, көмөш/кемеш һ. б. У - арткы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы. Нократ сөйләшендә аның тар һәм киң вариантлары бар. "Чишмә күзләр күп бездә" 155 Тар у авазы әйтелеше ягыннан әдәби телдәге у авазыннан аерылмый. Ләкин, әдәби телдән һәм татар теленең башка сөй ләшләреннән аермалы буларак, бу аваз сүзнең беренче иҗегендә генә түгел, алдагы иҗекләрдә дә һәм сүз ахырындагы ы сузыгы урынында да кулланылырга мөмкин: усал - әд. начар, дуйын - күп, уйнай - уйный, кыру кен - коры көн, сару - сары, бушайму - бушыймы, йыру - җыр, булумады - булмады, тулумады - тулмады. У авазының киң әйтелешле варианты (у°) у һәм о авазлары урталыгында торган дифтонгоид характердагы аваз у° - иркәләүкечерәйтү кушымчасы булган -ку°й составында һәм -йу° күтәрелеш дифтонгында күзәтелә: әбку°й - әд. әбекәй, әнку°й - әнкәй, апку°й - апакай, Камку°й - Камилкәй, Шамку°й - Шамилкәй, Ыразку°й - Разинкәй, Мәдку°й - Мәдинәкәй, uy°waui - юаш, uy°waH - юан, йу°к - юк. Ү - алгы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы. Нократ сөйләшендә ү сузыгының ике варианты бар: тар һәм киң әйтелешле ү. Тар әйтелешле ү артикуляцион яктан әдәби телдәге ү авазыннан аерылмый: үчләй - әд. үлчи, түнгәк - түмгәк, чүпләшмә - сугу (ашлык сугу), кизүләмә - өй эшләрен эшләргә. Ү авазының киң әйтелешле варианты (ү°) ү һәм ө авазлары урталыгында торган дифтонгоид характердагы аваз. Ул сүзләрдә р авазы алдыннан килә: үөрә - әд. үрә, үөрмәкүч - үрмәкүч, үөрзәк - үрдәк, куөрә - күрә. Нократ сөйләшендә рус теленнән кергән э, е авазлары күзәтелми. Ул авазларга сөйләштә и авазы, ә басым астында килгәндә тар ә тәңгәл килә: иниргийе - энергия, икран - экран, личибнича - лечебница, иликтыр - электр, Чипча - Чыпца, нивиста - невеста, канфәт - конфета һ. б. Рус теленнән кергән о сузыгы нократ сөйләшендә көчле иренләшкән дифтонгоид характердагы аваз - оу: оутчоут - отчет, woym - вот, коулхоуз - колхоз, коурым - корм, поулоужение - положение, моутоур - мотор. Нократ сөйләшендәге мондый күренешне шул төбәктәге рус сөйләшенең йогынтысы дип карарга мөмкин. Чөнки рус теленең нократ сөйләшендә дә басымлы иҗек алдыннан килгән о авазы оу булып әйтелә: коурова, хоурошо, доумой. Дифтонглар. Нократ сөйләшендә әдәби телдәге -өй дифтонгы иренсезләштерелеп -ий, э(е) булып әйтелә, ә кайбер очракларда 156 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары ү монофтонгы белән дә тәңгәлләшә: сийәк/сүwәк - сөйәк (граф. сөяк), ий/өй - өй, сийлә/сүлә - сөйлә, кийәндә/көwәндә/күwәндә - көйәнтә, ийрән/эwрән/үрән - өйрән, түмә/тиймә - төймә, сүкемсез/ сикемсез - сөйкемсез. Сүз ахырындагы -ый/-ий дифтонгларына сөйләштә -ай/-әй дифтонглары тәңгәл килә: андай - андый, мындай - мондый, йылай - йылый (граф. елый), бармай - бармый, танымай - танымый, чыдай - чыдый, сийлай - сыйлый, печәй - песи. -у°й төшерелмә дифтонгы исемнәрдәге иркәләү-кечерәйтү кушымчасында күзәтелә: әбку°й - әбекәй, әнку°й - әнкәй, Шамкуй - Шамилкәй. Әдәби телдәге -ау дифтонгы сөйләштә тар -оу дифтонгы белән тәңгәлләшә: бызоу - бозау, кыроу - кырау, ашоу - ашау, чолгау - чолгау, кыңгыроу - кыңгырау. Мисаллардан күренгәнчә, -оу дифтонгы сөйләштә бары тик сүз ахырында гына килә ала. Тартыклар. Нократ сөйләшендәге тартык авазлар, составы һәм артикуляциясе ягыннан, нигездә, әдәби телдәге авазлардан аерылмый. Монда мисал итеп юкамен һәм бисермән-керәшен урынчылыкларында тирән тел арты һәм тел арты тартыкларының параллель кулланылуын күрсәтеп үтәргә мөмкин, ягъни қ/к, қ/г, кат/ кат - әд. хат, Гали/Гали, камыр/камыр. Сөйләшкә түбәндәге аваз тәңгәллекләре хас: м - н: белем - әд. белен, тетем - төтен, болом - болын; н - м: серен - әд. сөрем; б - п: бычҗы - әд. пычкы, бетү - пешү, бычак - пычак, бугрәп - рус. погреб; д - т: дегел - әд. түгел, дастымал - тастымал, дагын - тагын, тары/дары - тары; з - д: эзән - әд. идән, казак/казак - кадак, йаз (фарсы - йад) итү - искә алу, үрзәк - үрдәк; қ/к, һ - ғ, г: бетәгә - әд. бүтәкә, багыт/багыт - wакыт (граф. вакыт), кургыту - куркыту, кәгәр - каһәр, шәгәр - шәһәр; г - ң: йагадан/йагадан - йаңадан (граф. яңадан), өстөгә/эстегә - өстеңә: Эстегә калат кий. - Өстеңә халат ки; н, м тартыкларына беткән сүзләр чыгыш килешендә килгәндә кушымчалардагы д тартыгы саклана: Уйындан - әд. уйыннан (граф. уеннан), к ийемдән - кийемнән (граф. киемнән), синдән - синнән, миндән - миннән, андан - аннан, урмандан - урманнан, боломдан - болыннан. "Чишмә күзләр күп бездә" 157 Нократ сөйләшендә тел уртасы й авазы бик актив кулланыла. Ул әдәби телдәге җ тартыгы урынына сүз һәм иҗекләрнең башында да, ахырында да килергә мөмкин: йиңгәй - әд. җиңги, йетен - җитен, йеде - җиде, йәйәү - җәйәү (граф. җәяү), мырйа - морҗа, йул - җул (граф. юл), йыру - җыру, йетмеш/йе'меш - җитмеш, йемеш - җимеш, йәйге - җәйге, йәймә - җәймә. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма сүзләрдә әдәби тел дәге кебек җ тартыгы саклана: җан, җомга/җомга, Җийанша - Җиһанша, җомак - оҗмах, йемеш - гөлҗимеш. Удмурт теленнән кергән сүзләрнең дә кайберләрендә шулай ук җ тартыгы күзәтелә: пугриҗ - кыяр, кыҗылы - очкын, Парҗы - авыл исеме, Гурҗушур - авыл исеме. Арткы рәт сузыклары белән янәшә килгәндә л тартыгының неч кәрүе түбәндәге сүзләрдә күзәтелә: шал' - әд. шәл; Гул'бикә - Гөлбикә, гул'бәч - гөлбәч (әд. идән асты), ыл'ык - элек, ыл'гыл'аганда - элгән, ыл'ыш - өлеш, Пал'ага - Палага (ав. исеме.). Кайбер сүзләрдә әдәби телдәге ч тартыгы урынына нечкәртелгән т'(ти) кулланыла: тишмә - әд. чишмә, т'аршу/т'аршоу - чаршау, т'ашка - чашка, он т'апена (удм.) - он боламыгы. Сүз һәм иҗек ахырында тирән тел арты қ тартыкларына аерым очракларда йомык аваз' (хәмзә) тәңгәл килү күренеше күзәтелә: йы'ла - әд. йокла, балы' - балык, би' йыра' - бик йырак (граф. ерак), суwы' тиде - суык тиде, чи'ләwе' - чикләвек. Сирәк очракларда йомык аваз' (хәмзә) тел алды д, т тартыкларын да алмаштыра: ира'лар - әд. ир-атлар, за'лы - затлы. К - т: искалекка - әд. истәлеккә, келә - телә. Д - к: дустәнәч - әд. күчтәнәч. Аваз өстәлү, б: бемә/бимә - өмә; ы, ә: эрәкмәт/эрәхмәт - рәхмәт, ылампы - лампа, ышкап - шкаф, ыстанча - станция. Аваз төшү. Сөйләштә г, й, н тартыкларының төшеп калу очраклары күзәтелә, г төшә: тее - әд. теге, теенди - тегенди, нии - нигә. Й төшә: каа барасин? - кая барасың? Н төшә: мича - мунча, мичала - мунчала. Аерым очракларда сүзләрдә иҗекләр һәм берничә аваз төшеп калырга мөмкин: кычра - әд. кычкыра, кырыша - кычкырыша, эшелми - ишетелми. Метатеза. Метатеза күренеше (ягъни авазларның һәм иҗекләрнең урыннарын алмаштырып сөйләү) түбәндәге бер төркем 158 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары сүзләр дә күзәтелә: әрйән - әд. әйрән, кырйык/кырйык - койрык, саумар/самырау - самовар, карйак/карйак - кайрак, үчләмә - үлчәргә, бәрйәм - бәйрәм. Югарыда күрсәтелгән фонетик үзенчәлекләрдән тыш, нократ сөйләшендә тагын кайбер борынгы күренешләрнең саклануын да искәртеп китәргә кирәк. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә: арткылы/ арткылы - аркылы, астылы-эстеле - аслы-өсле. Биредә т тартыгы саклану тарихи яктан борынгылыкның чагылышы дип карала. Билгеле булганча, татар әдәби телендә у сузыгы сүзнең беренче иҗегендә генә кулланыла, ә нократ сөйләшендә кайбер сүзләрдә икенче иҗектә дә килергә мөмкин: булумады - булмады, тулумады - тулмады. Морфологик үзенчәлекләр Исемнәр. Нократ сөйләшендә иркәләү кушымчасы әдәби телдәге кебек -кай/-кәй итеп түгел, ә ку°й формасында әйтелә һәм сүзнең беренче иҗегенә кушыла: Камкуй - Камиләкәй, әтку°й - әткәй, әңку°й - әнкәй, җанкуй - җаныкай, Бибкуй - Бибкәй. Исем, алмашлык, сыйфат һәм саннарга өченче затта икешәр зат тартым кушымчасы ялгап сөйләү үзенчәлекле: арыш ынысы - арыш оны, икесегез - икегез, барсыбызны - барыбызны, берсебез - беребез, өчесебез - өчебез, сет эстесе - сөт өсте. Исем белән исем янәшә килеп ясалган сүзтезмәләр бу сөйләштә күп очракта кушымчасыз гына кулланылалар: сабан туй/сабан ту - сабан туе, печәй бала - песи баласы, йералма баз - бәрәңге базы, аwыл калык - авыл халкы, ылы йул кайын - олы юл каены, Казан кала - Казан каласы, Мазар тау - Мазар тавы, тау бит - тау бите, әүлийә кабер - әүлия кабере, корбан бәйрәм - корбан бәйрәме, аwыл йак эниш - авыл ягы инеше, Чүпче йылга - Чыпца елгасы һ. б.; Сабан ту тay биттә сабан тулар булгалады. - Сабан туе тау битендә сабан туйлары була иде; Чүпче йылга арйагында ГурийәКала аwылы. - Чыпца елгасы аръягында Уръякала авылы. Иялек һәм төшем килешендәге исемнәр һәм алмашлыкларга -кысы/-кесе кушымчалары ялгап сөйләүне нократ сөйләшенең төп морфологик үзенчәлекләреннән берсе дип әйтергә мөмкин: безнекесе бакча - безнең бакча, кызымныкысы шал' - кызымның шәле, аныңкысы бар - аныкы бар, анынкысы йаwлык - аның яулыгы, синенкесе сабын - синең сабының, безненкесе йералма - безнең бәрәңге. "Чишмә күзләр күп бездә" 159 -ныкы(сы)/-ныңкы(сы) формасындагы тартым кушымчасы алган исемнәр һәм алмашлыклар, исемнәр алдыннан килгәндә, аергыч ролен үтиләр: минеңкесе кыз - әд. минем кыз, безнекесе аwыл - безнең авыл, күршенеке малай - күрше малае, аныңкысы йаwлык - аның яулыгы, безнеңкесе йералма - безнең бәрәңге, Казанныкы катын - Казан хатыны, аwылныкы кызлар - авыл кызлары. Әдәби телдән аермалы буларак, сан һәм исем сүз төркемнәре янәшә килгәндә, исемнәргә күплек кушымчасы -лар/-ләр ялгана: Беш кешеләр тороп китте. - Биш кеше торып китте; Ике казлар бирдем. - Ике каз бирдем; Кош көн кызларга кәбен салгаладым. - Кыш көне өч кызга никах укыдым; Мин ике ирнең алты балаларын үстергәндә. - Мин ике ирнең алты баласын үстердем. Алмашлыклар. Нократ сөйләшендә шул күрсәтү алмашлыгы кулланылмый, аның урынында ул, бу, алай, былай, андай (әд. шул, шушы, шулай, шушылай, шундый) алмашлыклары кулланыла. Мисаллар: Андай йил (әд. шундый җил), бер дә барма булмай. Ул ук кешеләр (шул ук кешеләр) барды бүген дә калага. Алай йылай абыстам (шундый елый апам). Ул ук йиргә (шул ук җиргә) килеп чыктык урманда. Нократ сөйләшендә тагын түбәндәге алмашлыклар кулланылуын күрсәтеп китәргә мөмкин: беттегесе - әд. бөтенесе; кемки - кемдер; ники - нидер, нәрсәдер; кайки/кайки - кая да булса. Мисаллар: Беттегесе безнең йәwер бу тирәдә; Кемкидә бардыр ул йырулар; Ники йазма таптыгыз шәт? Кемки әүлийә кабере бар безнең зиратта. Затланышлы фигыль формалары Фигыльләр. Хикәя фигыльләр. Нәтиҗәле үткән заман белдерү өчен, -ып/-еп формалы фигыльгә зат кушымчалары ялганып ясалган фигыль формалары актив кулланыла. Фигыльләрнең мондый формалары татар теленең мишәр диалектында һәм себер татарлары сөйләшләрендә күзәтелә. Ләкин биредә, башка сөйләшләрдән аермалы буларак, зат кушымчалары булып зат алмашлыгы үзе кабатланып килә. Мисаллар: Tee китапны мин ынытыпмин ич; Йыклап китеп мин, сез кайтканны сизмәпмин; Ызак, тырыпсыз икән Нухратта; Арыпсин инде, утыр чәй эчмә; Йаман шәп бешерепсин, ди, бийагай әйтә, йаман тәмле булган, ди. Син торган кеше булдырмапсин дә, ниги йәш килен кеше 160 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары булдырган, ди; Андай тәмле йыклап мин; Ничек чыдапбыз йәш килен чакта. Төрләнеш үрнәге: мин барыпмин - мин барганмын, син барыпсын - син баргансың, ул барган, без барыпбыз - без барганбыз, сез барыпсыз - сез баргансыз, алар барган(нар). Мисаллардан күренгәнчә, -ып формасы I һәм II затларда гына килә, III зат -ган формасы белән белдерелә: ул алган, алар алганнар. III затта үткән заманның -ып формасы белән ясалуы сирәк очракларда гына күзәтелә: Метик кенә йымырка салыптыр; Соңра күреп микән сон? Алай булып энде. Нократ сөйләшендә -п формалы фигыльләр юклык кушымчасы да (-ап/-әп) алалар: Самwарны сулы куймапмин ич; Йәшмәпсез бит мине кунакка; Ашамапсин ич коймакны. Юклык формасының I зат күплеген бармамбыз формасында (ике катлы зат кушымчасы белән) ясау да нократ сөйләшендә бик актив күренеш: Экәү йермәмбез инде сет эчен; Аларда ызак, утырмамбыз; Бик тиз кайтмамбыз, диде; Күп арчымамбыз борангыны. Төрләнеш үрнәге: мин алмам, син алмассин - син алмассың, ул алмас; без алмамбыз - без алмабыз, сез алмассез - сез алмассыз, алар алмас(лар). Күптән үткән заман формасы -гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчалары ярдәмендә белдерелә: Ул кайткалады мени йәй кен; Чәчү гә чыкканчы булгалады сабан туй; Уналты йәштән кийәүгә биргәләделәр козларны; Эшчән козлар, кулбашлылар, дип, безгә йаучыга килгәләделәр; Мин үзем Биктәштән, бу авылга тормышка чыккаладым; Мин ул китапны укыгаладым. Хикәя фигыльләрнең кабатлаулы үткән заман формасы сыйфат фигыльнең -ыр/-ар формасы һәм иде, ыйы ярдәмче фигыле бе лән ясала. Юклык (-маq) кушымчасы фигыль нигезенә, ә зат кушымчалары иде ярдәмче фигыленә һәм, күпчелек очракта, төп фигыль гә дә ялгана ала. Мисаллар: Кистемгә утырмага барыр идек тү wенчекләр белән; Йыгырлагач киндырны сугарсын иды, тукмакларсын иды, талкырсын иды тузан ычында; Сонгра куршыларынны чакырырсын иды; Сылгы бирырсын иды бул'акка; Чепчәгине майга салып пешерерсен иде. Кабатлаулы үткән заманның -ыр/-р + -ыйы/иде формасын куллану ягыннан нократ сөйләше урта диалектның казан арты, бәрәңге, ке рәшен, минзәлә сөйләшләренә якын тора. "Чишмә күзләр күп бездә" 161 Хикәя фигыльләр өлкәсендәге диалекталь үзенчәлекләр зат кушымчаларының формалашуында да чагыла. Мәсәлән, I һәм II зат ларда хәзерге заман формалары: -мин, -без; -син, -сез: Казанч а сүләшмә булдырмыймын; Бармаймин, утка салсагыз да кайт маймин ди абыстам; Мича йагучыга селге саласин; Кайткач әйтә мин, абыстай, кийәwеңне күрдем, кулына тайак тоткан, димин; Бawыp турайсин, ит турайсин; Чәчүгә чыкканда чәчү йомыркасы пешерәмин, оланнарны ашатамин. Кучактан (тәрәзәдән) чыгамин да китәмин (чыгам да китәм). Сыйыр асыраймин (асырыйм). Төрләнеш үрнәге: мин бармаймин - мин бармыйм, син бармайсин - син бармыйсың, ул бармай - ул бармый; без бармайбез - без бармыйбыз, сез бармайсез - сез бармыйсыз, алар бармайлар - алар бармыйлар. Затланышсыз фигыль формалары Инфинитив. Нократ сөйләшендә инфинитивның түбәндәге формалары бар. -ма/-мә кушымчасы белән ясалган инфинитив. Ул форма сөйләштә актив кулланыла һәм үзенең мәгънәләре, функцияләре буенча әдәби телдәге төрле сүз төркемнәре урынында килә: а) әдәби телдәге -ырга/-ергә формалы инфинитив: Мин сий ләшми йаратам; Алдашма биг оста; Туй багышма йердем; Чәй эчмә утыр; Чөгендер алма чыктым; Бийем тәбәгый бешермә чыкты. б) -ма/-мә + тели формасы әдәби телдәге -ырга/-ергә + тели яки -макчы/-мәкче + булу формасына туры килә: Кемгә кат йазма телисин? Калага барма телим; Йегер йегерләмә телим. в) -ма/-мә формасы йабышу (әд. башлау), булдыру, белү фигыльләре белән килгәндә -а, -ә/-ый, -и формалы хәл фигыль мәгънәсендә кулланыла: Абыстай йылама йабышты; Әйтмә булдырасинмы арча; Былыт келмә йабышты; Йуwышма йабышкан, cywы аз гына; Гурийә-Кала аwылына барып кайтма йулны белерсинме. -ма/-мә формалары белән җөмләдә ия, тәмамлык һәм аергыч мәгънәләре дә белдерелергә мөмкин: Безгә укыма (уку) булмады энде. Бырын астыбызга йеткән печән чапма (печән чабу). Ашама (ашарга) йетте кәзер, чыгып китмә кызым. Алар анда йыру әйтмә (җырлаганны) тыңнашып тыралар. Бер тапкыр кырт чакты, суга сикермә (сикерергә) булдым. Безгә кумма (кунарга) керделәр. 162 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары -ма/-мә кушымчасы белән ясалган инфинитив урта диалектның тау ягы норлат һәм тау ягы керәшен сөйләшләре өчен характерлы. -мага/-мәгә кушымчалы инфинитив әдәби телдәге төрле фигыль мәгънәләрендә кулланылырга мөмкин: а) -ырга/-ергә формалы инфинитив мәгънәсендә: Урманга кит те утын чапмага; Бармага-кайтмага йакын; Кызым калага укымага барды; Әткуй урманга шымырт агач кетермәгә барды; Мин чирләмәгә йабыштым. - Мин чирли башладым; Ашама-эчмәгә чимийәгә йасадым; б) -а/-ә, -ый/-и формалы хәл фигыль мәгънәсендә: Йаңгыр йawмaгa йабышты; Мин рәсем йасамага белмәйем; Печән чапмага булдырасынмы; Болом саламат (болында боламык) пешермәгә булдырмаймин хәзер; в) -ып/-еп формалы хәл фигыль мәгънәсендә: Бу кучакны тәрәзәне ачмага булмай; Мында качилка белән чапмага булмай былымны. -мага/-мәгә (бармага) кушымчалы инфинитив урта диа лектның характерлы морфологик үзенчәлеге санала. Бу форма урта диалектның касыйм, гәйнә, бәрәңге, казан арты-балтач сөйләш ләрендә дә актив кулланыла. Мамадыш һәм минзәлә сөйләшләрендә бу форма алмага фигыле белән генә очрый. -асы/-әсе формалы инфинитив әдәби телдәге -ырга/-ергә формасы белән туры килә: Әллә сезне тыннашасы, әллә чыгып кизүләсе; Уттан бик таза сакланасы; Аш казанга су саласы; Миңа кәзер калага китәсе; Килынны кийашка каршы яктан кыртасы дип силәрләр иде; Алмаш кизү кизүләсе киленнәргә. Икмиген бешерәсе, шангийын бешерәсе, табикмәк бешерәсе. Кунакка муча йагасы, пич каршында тәбик (тәбикмәк) пешерәсе. Чишмәкүзгә (чишмәгә) таудан гына төшәсе. Баланы тугач зак тотасы дегел, әби (йорт анасы) алыштыра аны. Ат саласы (исем кушасы) тиҙерәк. Эч кендән артык тотасы дегел. Колагына кычкырасы эч тапкыр атап. Кырдан кайтасы, тәкә суйасы, пуминкага барасы дип сөйләшәләр бичырманнар. Йегерләсе куб ийе элек. Казботка пешерәсе каз утаучыларга (каз йолкучыларга). -асы/-әсе формасы иде һәм теләү сүзләре белән килгәндә көчле теләк мәгънәсе белдерелә: Укысы иде безгә ул китапны. - Укырга иде безгә ул китапны; Ыстанчага китәсе телим. - Станциягә китәргә телим. "Чишмә күзләр күп бездә" 163 -асы/-әсе формалы фигыльләр урта диалект сөйләшләренең барысында да диярлек табыла һәм бу үзенчәлек урта диалектның төп билгеләреннән берсе булып санала. Сыйфат фигыль формалары, әдәби телдәге кебек үк, берничә төрле. а) -ган/-гән, -кан/-кән формасы: Үрәнмәгән эш. - Өйрәнмәгән эш; Калган ашлыкны суwыртма йабыштык. - Калган ашлыкны суырта башладык; Быйыл укыган бик кәрәк. - Хәзер укыганнар бик кирәк. б) Сөйләштә сыйфат фигыльләрнең -асы/-әсе формасы актив кулланыла. Ул биредә әдәби телдәге -ачак/-әчәк формасын да алыш тырып килә: Дүшәмбе кен туй буласы. Тәтә каладан беген кай тасы. Эштән кайтасы кешем бар. в) -ыр/-ер/-р формалы сыйфат фигыль, нигездә, ике яшәр бала кебек сүзтезмәләр эчендә генә кулланыла: Эке йәшәр тай йегеп калага йердем. Алтмыш йәшәр карт инде мин. -ыр/-ер формалы сыйфат фигыльләр борынгы чорда актив кулланылган булырга тиеш. Мәсәлән, XIV йөз әсәре "Кыйссаи Йосыф" поэмасында түбәндәге юллар бар: Газиз Йосыф унбер йәшәр иде. Шушы ук форма әйтемдә: Алты йәшәр йулдан кайтса, алтмыш йәшәр хәл белә килер. г) -учы/-үче формалы сыйфат фигыль нократ сөйләшендә шактый актив кулланыла. Ул әдәби телдәге формадан аерылмый, ләк ин аерым очракларда мәгънәләре ягыннан кайбер үзенчәлекләр күзәтелә. Мисаллар: Иргә баручы кызның (бара торган кызның) арабасы wатылгалаган. Ипи kywac белән өйгә керүче (өйгә керә), диләр ийе өй әбине. Син кайчан кайтучы булырсин? Йаман сөйләшүче (сөйләшә торган) ийем мин. Чигешүче (чигүче) ийек бийемем дә, үзем дә. Өй саклаучы кала бит, гүчтинәч алып кайтасы. Нократ сөйләшендә татар теленең башка диалектларында табылмаган -ганда формалы фигыльләр дә кулланыла: Ике улы сугышта йугалганда; Мында балалар кечкенәдәнтен арча (удмуртча) ирәйгәндә; Син аwыл кейләрен йырлаганда; Атны бик матурлаганда була туйга барганда; Минем әле чалгы да саплаганда йук; Учителләр идә йук кеткәндә; Мырйа ачык торганда; Шакмаклап сукканда була йулашаулык; Киленнең әйләнәсе тулганда (Килен юанайган, ягъни бала көтә). -ган/-гән формалы фигыльләр урынына -ганда/-гәндә формаларын куллану нократ сөйләшенең төп үзенчәлекләреннән берсе булып тора. 164 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Хәл фигыльләр. Аларның актив кулланыла торган формалары түбәндәгеләр: -гачын/-гәчен: Кода узгачын кыз белән кийәүне кунакка чакыралар; Туй йегетләр, туй кызлар кызны йәрәшкәчен, селге биргәчен дә туйны хәстәрләмә йабышалар; Кыз йак селге биргәчен, ол йак, башакча биргәләгән; Кар беткәчен дә сабан туйы булгалады; Poшпo (рождество) йеткәнен чана шугаладык; Каз буткаларны ашап бетергәчен уйнагаладылар. -ганның сонгра, соңра, соңгра (барганның сонгра) формасы -гач/-гәч формалы хәл фигыль мәгънәсенә туры килә: Килен төшкәннең сонгра килен мича йагалар; Сөлге алма килгәннең соңра ол йактан кийем китерәләр; Бер ай ашатканның соңра каз кукай салма йабыша; Кийәү күрешмә кереп чыкканның соңгра, кайнана керә килен аwызландырмага; Килен салмасын йәйеп бетергәннең соңра бер сабый баладан йырттыралар. Нократ сөйләшендә хәл фигыльләрнең -мастан/-мәстән, -мастан алда/-мәстән алда, -мастан элек/-мәстән элек формалары да еш кулланыла: Бай катын канатны үзе кулы белән бирми, кеше күрмәçтән бәреп калдыра канатны (ырым); Ат белән барганда кийәү аттан төшә капкага йитмистән алда; Пешеп йитмәстән алда йийып кайткаладылар кор бороны. ~ыш/~еш кушымчалы фигыльләр. Нократ сөйләшендә -ыш/-еш кушымчасы, еш кына, фигыльнең тамырына ялганып килә һәм бернинди мәгънә төсмере өстәми: Йуwышмага (кер чайкарга); Сагыз чәйнәшмәгә йарамай; Тегешмә (тегү тегә) беләм; Эзән (идән) йуwышам; Сайрашма (сөйләшергә) керделәр; Ул йәшләргә әйтәсин, көлешәләр, йукка әйтәсин, дилир, тыннашмайлар; Бейем иртүк тора да йамашып утыра, бәйләшеп утыра; Кучак астында (тәрәзә астында) тыннашып йөрибез чибитйада (яңа елда); Әни андай тегешүче булгалаган; Йәш киленга су өчен барасы, пичләр йагышасы була; Каз йуwышалар чишмә күздә. Теркәгечләр. Нократ сөйләшендә кушма җөмләләрдә дә, гади җөмләләрдә дә ки теркәгече актив кулланыла һәм сөйләмгә төрле мәгънә төсмерләре өсти. Кушма җөмләләрдә ки теркәгече иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара буларак килә һәм әдәби телдәге әгәр теркәгечен алыштыра. Шулай ук -са/-сә формалы шарт фигыль мәгънәсен дә өсти: Китап ки бар (булса); Искерсә ки (әгәр), таш та тишекләнә "Чишмә күзләр күп бездә" 165 икән; Казан йакка барсаң ки, безне аңламаслар; Кайтмаса ки, бармаса ки, түwенчеген түнеп куйсын; Кийәү кергәндә алдан коз эндәшсә ки, козның сүзе өстен була, малай эндәшсә ки, малайның сүзе өстен була; Вирба (тал ботагы) белән суккаласа ки, оланның йылагы бетә. Гади җөмләләрдә кулланылган ки теркәгече шулай ук сөйләмгә төрле мәгънә төсмерләре өсти: а) чамалау, билгесезлек мәгънәсен бирә һәм әдәби телдәге бугай, шикелле сүзләренә һәм -дыр/ -дер кушымчаларына туры килә: Каа (кая) китсен йанйаулыгың (кулъяулыгың), кучаг (тәрәзә) аска төште ки; Кем ки әби йырлап бездә; Нәселтамыр ни ки булса да китерә әйбер, тапийын кытлап; Кем ки бийи, сөлге айыралар (бүләк итәләр); Анда кем ки әүлийә үлгән инде. б) сорау алмашлыклары белән килгәндә сөйләмгә билгесезлек төсмере өстәлә: Каа ки барасыңмы беген? Каа ки киткән булыр чебиләр; Ни ки йазма таптыгыз шәй; Ка ки аулаги булса керә идек. - Кайда да булса аулак өй булса керә идек. в) шарт фигыльләр янәшәсендә килә һәм шарт мәгънәсен көчәйтә: Бала йыласа ки, артыш йандырып төснилэр; Ыҗан (эч авыр туы) булса ки, йылама йабыша ол-кыз; Үлсәң ки, йумага кирәк; Paштywaдa карт таwык тотса ки, картка китә; Кем булса да үлсә ки, койаш туганчы йумага су китерәләр; Катыннар үлсә ки, өче сендә катыннар була үлек ашында; Йаңгыр йаумаса ки, тәкбәр төше рәләр; Бәбәй йыласа ки, таңсу (таң суы) алдыралар. Нократ сөйләшендә, әдәби телдән аермалы буларак, исә теркәгече дә бик еш кулланыла: Салкын су кирәк исә кертмә булдырырыңмы? Йаңгыр йауды исә, әйберләрне өйгә керт. - Яңгыр яуса, әйберләрне өйгә керт; Сабан туй исә күрше awыллap килә ийылып. - Сабан туе булса күрше авыллар җыелып килә; Иртэ тырдым исә, сине уйатам. Хатны биг усал йаздым, танырсыңмы исә? - Хатны бик начар яздым, танырсыңмы икән? Эр кешеләребез кәбен кийем бирә инде, күлмәг исә, йаулыг исә, читекләр исә. - Ир ягы кәбен киеме бирә, күлмәкме, яулыкмы, читекләрме; Каршыга кем килә исә, йомырка бирмә кушкаладылар кайwан куганда. - Каршыга кем дә булса килсә, хайваннарны көтүгә куганда йомырка бирергә кушалар; Йыл килешмәде исә, айак алыштырабыз, алыштырырга булса. Исә теркәгече еш кына ки теркәгече белән янәшә килә ала: Ол (малай, ул) йактан кийем китерәләр исә ки, коз йактан да кийем 166 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары китергән; Коз йактан ун кеше бара исә ки, ун чепчеги (чәкчәк) йасап илтәләр; Дүрт кеше йуwалар исә ки, дастар башы тоталар; Кем туй итә исә ки, ул бүләк айыра (өләшә); Менә мин туй итәм исә ки, илле кеше килә исә ки, илле кешегә бүләк айыралар; Суга йакын кэлдик исә ки, киленне суга кертә идек тартып; Эче аwырта исә ки, йаман йылай ол-кыз. Шай (< рус. чай) модаль сүзе фараз итүне белдерү өчен кулланыла: Унны шай бетергән (бетергәндер) ул; Мында күршегә генә чыккаладым, ызак тырдым шай; Уйлаганга шай йокыга кырмыйсын (талмыйсың); Шай акыл'тылатып (алҗытып) бетердем тәтәне; Кем ки килә шай, карылдым (тончыктым); Нухрат сөлге, дип әйтәләр, нухратлар шай аны сукканнар; Гыби (гөмбә) белән кукыли (бөккән) пешерәсин шай; Бәлеш кабык ашаганга шай, чәй күп эчтем йаман. Максат мәгънәсе, әдәби телдән аермалы буларак, өчен/ычын бәйлеге белән белдерелә: Коз алучылар коз эчен баралар чиңгелеләр (кыңгыраулар) тагып; Бикәчәме су йулын күрсәтә, бидыра-күwәндә белән су эчен бара йәш килен; Килен иртә белән су ычын барса, ыланнарга садап айырыр иды; Лафкага икмәк эчен барасы; Салам эчен барганнар; Артыш өчөн без кырга барайык. Нократ сөйләшендәге урынчылыкларга хас үзенчәлекләр Тарихи сәбәпләр аркасында, татар халкының төп өлешеннән территориаль яктан аерымланып, удмуртлар һәм руслар арасында яшәп калганлыктан, нократ татарлары сөйләшендә (шулай ук аларның гореф-гадәтләрендә дә) җирле халыклар белән уртаклыклар барлыкка килгән. Тел үзенчәлекләрен лингвистик география методы белән өйрәнү процессында, нократ сөйләшенә хас дүрт урынчылык булуы ачыкланды: 1) Нократ урынчылыгы. Ул Киров өлкәсе Слободской районындагы татар авылларын үз эченә ала; 2) Кистем урынчылыгы. Ул Чыпца елгасының югары агымындагы Кистем, Паюра (Падера), Биктәш, Әхмәди авылларын (Балезино районы) һәм Татар Парҗысы, Пүчинкә авылларын (Глазов районы) берләштерә. 3) Юкамен урынчылыгы. Ул Глазов (элеккеге Юкамен) районы татар-бисермән авылларыннан Дасис (Засеково), Тегермән авыл "Чишмә күзләр күп бездә" 167 (Тат. Ключ), Атабай (Богошур), Иманай (Иманаево), Шәфидә (Шафеево) яшәүчеләргә хас. 4) Бисермән-керәшеннәр урынчылыгы, ул Бурча районы Яр (Ярово), Глазов районының Тегермән авыл (Тат. Ключ) һ. б. кайбер авылларда яшәүче бисермән-христианнар сөйләшенә карый. Нократ һәм кистем урынчылыклары арасында аермалар зур түгел. Алар, берникадәр, фонетикада, морфологиядә, лексикада күзәтелә. Сүз башында тел уртасы й авазы өстәлү нократ урынчылыгында аеруча актив: йертә - әд. иртә, йере - эре, йез - эз, йезгәләй - өзгәли, йертейпейе - иртәнге аш. Кистем урынчылыгында мондый әйтелеш сирәгрәк очрый. Нократ урынчылыгында иркәләү кушымчасы әдәби телдәге кебек -кай/-кәй итеп түгел, ә ку°й формасында әйтелә һәм сүзнең соңгы иҗегендә кушыла: Камку°й - Камилкәй, Шамку°й - Шамилкәй, әтку°й - әткәй, әнку°й - әнкәй, җанку°й - җаныкай, Бибку°й - Бибкәй. Нократ урынчылыгында, кистем урынчылыгы белән чагыштырганда, тел арты ҳ/х авазы системалы төстә кулланыла: хат, хәл, бәхет, нухрат. Ә кистем урынчылыгында ҳ/х - қ/к күренеше активрак: калык - әд. халык, көрмәт - хөрмәт, кәзер - хәзер, Шәйкулла - Шәйхулла, Рәкимҗан - Рәхимҗан. -мастан формасындагы хәл фигыльләрнең актив кулланылуы ягыннан да нократ урынчылыгы берникадәр аерылып тора. Нократ урынчылыгында -мастан формасы: а) эш яки хәлнең сәбәбен, мак сатын белдерә ала: Баш аwыртмастан (авыртмаска) чәй эчәбез; Серен (сөрем, ис) тимәçтән мырйаны ачтым; Сыйырларны суга җибәрмәстән (җибәрмәс өчен), көтүчеләр алга киттеләр. б) элек, алдан сүзләре белән килгәндә эш яки хәлнең вакытын белдерә, ягъни -ганчы формалы хәл фигыль урынында кулланыла: Ынытмастан элек (онытканчы) мынсын йаз. Коз алма баралар йертә таңнан, халык, урамга таралмаçтан элек (таралганчы). Кәбен булмаçтан алда (никах укытканчы, укытыр алдыннан) кыз ийендә тенге туй була. Казлар төшмәçтән элек (төшкәнче) ташыйбыз суны. Коз йактан кийаш байымаç элек (кояш баеганчы) чыгалар, кийаш байыгачын чыгармыйлар. Чәчүгә төшмәçтән элек (төшкәнче) сабан туй булгалады. Зиратка кырык адым йитмис элек (җиткәнче) ойалып узайык. Печин чапма чыкмастан элекеләрдә (чыкканчы) әүлийә кабергә 168 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары корбан чалгаладылар. Күммәçтән алда (күмгәнче) үлек булган өйгә илтеп баралар ризыклар, андай гадәт. "Татар теленең диалектологик атласы"нда чагылдырылган лексик материаллар буенча да нократ һәм кистем урынчылыклары берникадәр аерылалар. нократ Кистем Әдәби урынчылыгы урынчылыгы морйа пич мич мәләкәй бәләкәй мендәр әрҗә сондок/сандык сандык атланмай аталамай атланмай алчүпрәк алйапкыч алъяпкыч ачкыч бау кәсипә чабата киндерәсе бабача бабач әтидән олы ир кешегә эндәшү сүзе аба/абый апыч олы ир туганына эндәшү сүзе утлык сызгыч шырпы Юкамен урынчылыгы түбәндәге үзенчәлекләре белән берникадәр аерымлана: ә, э сузыклары нократ сөйләше өчен характерлы булса да, бу урынчылыкта алар чагыштырмача сирәгрәк кулланылалар (мәсәлән, Бурча, Палагай, Уръякала авылларында): бикәчәй - әд. каен сеңел; бикәм - иренең апасы, бэләм/бэлим - беләм, бэш кешеләр - биш кеше. Тирән тел арты (увуляр) қ, ғ, ҳ тартыклары бу сөйләштә кулланылмыйлар. Алар урынына, мишәр диалекты сөйләшләрендәге кебек, тел арты к, г, х тартыклары әйтелә: кар - кар, колончак - колончак (граф. колынчак), сагат - сәгәт (граф. сәгать), хат/кат - хат, Гали - Гәли (граф. Гали). Кайбер авылларда (мәсәлән, Палагай, Уръякала һ. б.) қ/к, ғ/г, ҳ/х күренеше күзәтелә: кыз/кыз, Гариф/Гариф, бого/бого - чиләк тоткасы. Алгы рәт сузыкларын арткы рәт сузыклары белән алмаштырып сөйләү бу урынчылыкта системалы төстә күзәтелә: a - ә: там - әд. тәм, айбыр - әйбер, мактап - мәктәп, тараз - тәрәзә, наста - нәстә (әд. нәрсә), айлана - әйләнә, байрам - бәйрәм; "Чишмә күзләр күп бездә" 169 ы - э(е): кым - әд. кем, ыл'ык - элек, тышым йук - тешем юк, кычкына - кечкенә, ындаш - эндәш, быркым - беркем, ычым йана - эчем яна, читын - читен, кыра - керә; о - ө: йогормо оч - әд. йегерме өч (граф. егерме өч), котоп тор - көтеп тор, кон - көн, тон - төн, корпа - көрпә, комош - көмөш (граф. көмеш), coт - сөт; у - у: кур - әд. күр, тубан - түбән, угыз - үгез, кукай - күкәй, курсата - күрсәтә, кумыр - күмер, куз - күз. л һәм т тартыкларының нечкәрүе (палатальләшүе) башка урынчылыкларга караганда ешрак күзәтелә: Л'амига - Ләмига, ал'а кайда - әллә кайда, ыл'ык - элек, каз m'ymy - каз бәбкәсе, интернат - интернат. Сирәк очракта: сыз'ык/соз'ок - сызык. Аңкау гармониясенең бозылуы, ягъни сүзләрнең калынлынечкәле булып кулланылуы, шулай ук, башка урынчылыклар белән чагыштырганда, активрак: китыр - әд. китер, бишенче кын - бишенче көн, алерак кына - әлерәк кенә, ышым - эшем, тәмны - тәмне (әд. тәмле), мескенкайым - меçкенкәйем, пескайым - пескәйем (граф. пескәем). Сүз башында й/җ икесе параллель кулланылырга мөмкин: йылы/җылы, йил/җил, йерәк/җөрәк/җорак - әд. йөрәк, йанагай/ җана гай (иренең энесе). Сүз һәм иҗек ахырында н - ң күренеше актив: тыннаш - тыңна (әд. тыңла), тунам - туңам, монно - моңно (әд. моңлы), ун йак - уң як, безнен - безнең; Алтын алкаларым сынды, алырсын (әд. алырсың) микән алка. Булырсын микән үземә, калырсың микән йат ка [җыр]. Хәл фигыльнең -мача/-манчы формалары кулланыла: кайткаламачы йергән - кайтмыйча йөргән, кинаманчы илтәм - кыйнамыйча илтәм. -ып/-еп/-п формалы нәтиҗәле үткән заман бу урынчылыкның Палагай, Бурча, Уръякала авылларында гына очрый: Сүткәләпсин түwенне - әд. сүткәнсең икән төенне; Онотопмин ипине пистә - Онытканмын икән ипине пичтә; Усал масырупка алыпсыз. - Начар иттарткыч алгансыз. Зат һәм күрсәтү алмашлыклары янында кебек, өчен, белән, төсле, шикелле бәйлекләре килгәндә иялек килеше кушымчасы ялганмый: без өчен - әд. безнең өчен, сез шикелле - сезнең 170 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары шикелле, мин кебек - минем кебек, бу кебек - моның кебек, бу белән - моның белән, мин кебек силәшүчән - минем кебек сөйләшүчән. Зат алмашлыклары исемнәр белән янәшә килеп ясалган сүз тезмә ләрдә дә алмашлыкларга иялек килеше кушымчасы ялганмый: без аwыл - безнең авыл, сез йак - сезнең як, без ул белән киттек; сез без йаннан уздыгыз - сез безнең яннан уздыгыз, үзебез йак киләре (көйләре). Инкарь итүне, кире кагуны белдергән түгел сүзе урынына юкамен урынчылыгында йук (юк) сүзе кулланыла: эссе йу'мы? - әд. эссе түгелме? Бер кым да тыныч йук - Бер кем дә тыныч түгел; Кибет ачы' йу'мы? - Кибет ачык түгелме? Толос аwыл Пүчинкәдән йырак йук, мындантын киткән. - Тылыс авылы Пүчинкәдән йырак түгел, моннан күченеп киткәннәр; Казан кышылар мында күп йук. - Казан кешеләре монда күп түгел. Чыгыш килешендә -дан/-дән + -тын/-тен кушымчалары ялгану юкамен урынчылыгының характерлы үзенчәлеге: кечкенәдәнтен (кечкенәдән) арча ирәндек. Йырактантын (ерактан) айбат курам, йакындантын (якыннан) курмим инды. Казандантын (Казаннан) килгәннәр. Мәскәүдәнтен (Мәскәүдән) армийага китты малайым. Каладантын (каладан) кайтып киласинмы? Монантын (моннан) ничә чыкырым була Палагайга. Аннантын (аннан) йырак була кайтма. Мичадантын (мунчадан) йалан айак кайткан. Монантын (моннан кадәр) коткузы (удм. чабата киндерәсе) була чабатаның. Юкамен урынчылыгының лексикада да берникадәр үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, "Татар теленең диалектологик атласы" материаллары буенча әлеге урынчылыкка түбәндәге диалекталь сүзләр хас: бәкәй - әд. бәрән, саулык - ана бәрән, кукай/күкәй - йомырка, киндрә - киндер, шылан агач - гөлҗимеш, тезкапкач - тез башы. Чыпца төбәгендәге башка урынчылыкларга исә боларга түбәндәге сүзләр туры килә: сарык бала, мие, йымырка/йоморка, шыган агач, тезтәбәч (Кистем), тез т'aшa. (Нократ) Бисермән-керәшеннәр урынчылыгы күп яктан юкамен урынчылыгына якын. Бисермән-керәшеннәр урынчылыгында, и сузыгыннан кала алгы рәт сузыклары (ягъни нечкә сузыклар) юк: йта - әд. әйтә, айбыр - әйбер, корпа - көрпә, бутан - бүтән, токорма - төкермә, йорак - йөрәк. "Чишмә күзләр күп бездә" 171 Сүзләрдә авазлар гармониясе бозыла, ягъни сүзләр калынлынечкәле булып әйтеләләр: икы - әд. ике, җиды - җиде, балиш - бәлеш, сийына - сәйенә (граф. сөенә), абилар - әбиләр. Нечкәртелгән л' тартыгы еш кулланыла: кыл' - әд. көл, ыл'ык - элек, был'а - белән, кул'мак - күлмәк, ул'ык - үлек, кил'ап - киләп, ыл'ган - элгән, мил'л'ык - миллек (әд. мунча себеркесе), ышл'амага - эшләргә, ал'апкыч - алйапкыч (граф. алъяпкыч), ыл'ыш - өлеш. -йым/-йем кушымчасы белән тартымлы сүзләр ясалу күбрәк күзәтелә: кызыйым - әд. кызым; барангыйым - бәрәңгем; мичайым - мунчам; акчийын кайа - акчаң кая; барангы пичийымда (пичемдә) пыша; Фанийайымны кытам (көтәм). Теләкне кыла/келә, телә, -ма кыла формалары белән белдерү: Бызныкы малай Ундри салма кылады исымны (Безнең малай исемне Андрей дип куштырырга теләде); Синга йебарымын дип клаган идым (Сиңа җибәрергә теләгән идем); Шанги пышырма кылады килыным (Киленем шәңгә пешерергә теләде). Нократ сөйләшенең лексик үзенчәлекләре Нократ сөйләшендә әдәби телдә булмаган бик күп сүзләр табыла. Аларның күпчелеге төрки-татар сүзләре, шулай ук башка телләрдән кергән алынма сүзләр дә байтак: а) әдәби телдә булмаган сүзләр: беме - әд. өмә, быйыра - җилен: Кәзәләрнең быйыралары бызылган; Чипча йуwачта ( теге ягында) безнең былымнар; Йәwерләре (нәсел, токым, нәсел-ырулары) белән кулбашлы (кул эшенә оста) алар; Карчык кола кай (саңгырау), колагы эшитми; йанйаулык - кулъяулык: Йанйау лыгың ны (кулъяулыгыңны) алмапсын бит; Бездә сезгә йабыгыч (күңел сез) түгелме; Таш башбаталар (каберташлар) бар безнеке зиратта; йулашаулык - кеч-кенә, юлга алып йөрү өчен әзерләнгән ашъяулык; аш айыручы - аш бүлүче; бишек астылык - бишеккә салу өчен әзерләнгән кечкенә матрац; чәй табак - чәй тәлинкәсе; йорт ысла - өй сырасы һ. б.; б) әдәби телдә булып та, мәгънәсе ягыннан аерыла торган сүзләр: тепле - әд. бикле: Чумаданың тепләгәнме (бикләгәнме)? Йалгыз тормага бик усал (читен); йабыгу - Сәгәте ай тик, айы йыл тик, ул кәдәрле синдин йабыктым (сагындым); Былай усал ашагачын, Нухраттан йалыгып (ябыгып) кетәрсин әле; Туктамайчы заман (бик тиз) барса, хәзер барып җитә. 172 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Алынма сүзләр. Рус теленнән кергән сүзләр, татар теленең башка сөйләшләрендәге кебек, фонетик яктан үзгәртелеп кабул ителгәннәр: ыстанча - рус. станция, ычтина - рус. стена, ылча - рус. улица, гүчнич - рус. гостинец, кузнич - рус. кузнец, путулук - рус. потолок, убит - рус. обед - төшке аш, кумбай - рус. комбайн, кучак - рус. косяк - тәрәзә, даступ - рус. заступ (тимер көрәк), бугур - рус. бугор, пубрик - рус. погреб. Күп гасырлар буе удмуртлар белән аралашып яшәү нәтиҗәсендә бу сөйләштә удмурт теленнән кергән сүзләр дә күп. Өй һәм хуҗалык әйберләре: пәтери - удм. патра, диал. петра (чорма); чиду°н - удм. пудо сюдон (утлык), кургит - удм. куреггид (җылы абзар), удм. пуйы - лампа куыгы, гөлбәч - удм. гүлбеч (идән асты), удм. мажес (кул тырмасы). Үсемлек атамалары: пугриҗ - удм. огреч (кыяр), пу°т - удм. пот (алабута), гомо - удм. гумы (үлән), быры - удм. боры (җир җиләге), геби - удм. губи (гөмбә), нанай - удм. печин (эт эчәгесе), шырбыҙ (удм.) йафрак (бака яфрагы), кыйбуды (шайтан таягы). Хайван һәм бөҗәк атамалары: удм. папа (күбәләк), кошо - удм. кочо (саескан), кара зәлкә - удм. зиллекей (сыерчык), чунәри/ чурә ни - удм. чонари (үрмәкүч), куҗылы - удм. кузъыли (кырмыска). Биредәге авылларның топонимикасында татар һәм удмурт сүзләре белән ясалган күпсанлы географик атамалар таралган. Мәсәлән, кыр исемнәре: ачкон'ук, кат'кыз, суганбыр; чокырлар: гундырлут чокор, гондыр аджон, лепетешур, сорот, кондор һ. б.; урманнар: карйол урман, душко урман, йыбык урман һ. б. Туганлык терминнарыннан гаиләдә эндәшү сүзләре: Бийем (кайна нам), самрау куйдым, чәй әзер. Бикәчәм - иренең сеңлесе. Абыз бикәм - иренең апасы. Мулла бийагам - иренең абыйсы, мулла җанагай - иренең энесе. Бабач - абзый, әтисенең абзыйсы. Амма - бертуган апасы яки үзеннән олы хатын-кыз. Амыкуй - бертуган апасына эндәшү сүзе. Зур килен, урта килен, йәш килен - кайнана булган кеше киленнәренә шулай эндәшә. Аш-сулар: кабарчы - йомыркага камыр басып, май эчендә пешерелгән күзикмәк. Колак кабарчы - кош теле формасындагы камыр ашы. Тәбәгый - төче камырдан пешерелгән баллы ашамлык. "Чишмә күзләр күп бездә" 173 Йоморка сытасин, йемеш саласин, май саласин, писүк саласин, он саласин. Тәбәгый кабарып пешә инде. Бабай котлайлар без нен тәбә гый белән. Кабарып пешә, күзләреннән майлар чыгып тора. Минем бикәмем (иремнең апасы) бе лән бикә чәм (ире нең сеңле се) гомбагаш май, чима май йараталар тәбә гый пешермә. Чепчә ги, чепчәк - чәкчәк. Туй өстәл гә кыз китерә инде чепчәги. Шанги (рус.) - бәрәң ге пә рәмәче, т'an-т'an шанги - әче камырдан пешерелгән бә рәңге пә рәмәче, йумал шанги - төче камырдан пеше релгән бәрәңге пәрә мәче. Йил ләткән каз - каклаган каз. Йола терминнары: атбакчы - ат багучы, ягъни туйда атларны карап саклап тору өчен куелган кеше, кучер: Атбакчыга зур селте бирилир, кайнананың энесе була атбакчы. Атбакчы атлар йанында торма тийеш була; Кызйәмшик - кыз + рус. ямщик - туйда кыз утырган көймәле атны тотып баручы: Кызйәмшик кыз алма барганда ат багып бара; Кызалдычы - кызны кияү йортына озата баручы: Алып китәләр кызны йырлашып кызалдычылар; Кийәүсакчы - кияү егете: Кийәүсакчы белән кийәү йәнәшә утырып боргаладылар; Кизүче - туйда аш-су әзерләүче, өстәл янында хезмәт күрсәтүче: Кизүчеләр күп булган туйда. Акашка - язгы чәчү алдыннан кырга чыгып үткәрелә торган йола. Сабан чабучылар - сабан туенда катнашучылар. ГАИЛӘ ЙОЛАЛАРЫ ҺӘМ ЙОЛА СҮЗЛӘРЕ Туй итү, өйләнешү Нократ татарларында өйләнешүләр күпчелек очракта, яучы җибәреп, ике гаилә арасында сөйләшеп, килешеп хәл ителгән. Шул ук вакытта, аерым очракларда, кызны көчләп кияүгә бирүләр дә, ата-ана ризалыгыннан башка гына урлап алулар яки ябыштырып чыгарулар да булгалаган. Бу соңгысы бигрәк тә бисермәннәр белән катнаш булган авыллар өчен хас күренеш санала. Яучы килү, кыз ярәшү Йаучы Йаучы итеп егетнең берәр туган тиешле кешесен, яки авылда яучы булып танылган, шул эшне башкарып чыгардай тел остасын җибәрәләр. Яучы булып килгән кешегә, гаилә абруен саклау йөзеннән, беренче кат килүдә үк ризалык биреп бетермиләр. 174 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Йаучы килә, йаучылай. "Туктале, бикэмнәрем белән киңәш итийем", - ди әнийем. Бер сорау гына йитмәй, бэш кат, алты кат йөрделәр. "Йук, бирмамбыз али пычтик", - дилир. Яучы дагы килә. Козның әти-әнисе сорай: "Тормошлары арумы", "Йарар, андай булгач бирәбез, нигә бирмимбез, биребез", - диләр. (Кистем) - "Коз сорамага кэлдем. Тана кереп калган", - ди. "Безнең олыбыз бар, синең козың бар. Алар бергә танышканнар булыр", - ди. (Палагай) - Сорама килеп алгалаганнар кызны. "Без кызыгызны сорама килдек". Кыз үзе йаратмаса да барасы була инде ата-ана биргәчен. - Утыргач, сүлэшкэч әйтәләр: "Безнеке үгезебез бар, сезнеке танагыз бар. Аларны бергэлэштерэсе", - дигәннәр. (Атабай) Кыз бирү, туй итү көннәре - Май айында биргаламаганнар козны. "Майатса итеп торор", - дигәннәр. Апырилдә, мартта актык айлар, начар айлар, дип биргаламаганнар. Ике коз булса, бер йорттан икесен берйулы бирмэгэ йарами, дигәннәр. - Кече атнада туй йасама йарамай, шишәмбе йарамай. Сәфәр ай - хәтәр ай, туй йасама йарамай. Туйны йомгада, шәршәмбедә йасагаладыләр. (Биктәш) Көн утырту Көн утырту - туйның көнен билгеләү. "Йә, көн утыртмага килербез әле ат белән". Көн утыртма киләләр. Ул көнгә туй дип. Килешеп китәләр. Бороңгылар селге бирде, намазлык. Рәхмәт әйтеп китәләр. Алдан көн утыртып китәләр, ул көнгә килерсез, белерсез үзегез, дип. (Нократ) Сүзгә салу Сүзгә салу - ике гаилә арасында сөйләшү-килешүләрне башлап җибәрү. "Чишмә күзләр күп бездә" 175 - Сүзгә салдылар, бирделәр. Туйы булды. Данлыклы кыз иде. Кем ки кәрендәш-ырулуы, алар килә сүзгә салма. Үзенең тигән кешеләрен китерә. Сүзгә салып киткәннәр дә соңра туйга килешкәннәр. - Сүзгә салгачын, сөлге биргэчен, кызаш дип, ашка йермә йабыша. (Нократ) - Сүзгә салгачын элек тәбәгый илтәләр иде коз йакка. Аны инде йегет йагы, кызлар илтеп баралар. Йул ашаулыкка түнәп илтәләр. (Татар Парҗысы) Сүз куймага килү Сүз куймага килү - вәгъдәләшергә килү. - Сүз куймага килерсез, ди. Сөлге биргэлэгэннәр сүз куйганда. (Палагай) Киңәш Киңәш - туй алды мәҗлесе. Анда ике якның да туганнары, атаанасы була. - Туйга дүрт-биш көн калганда чакыралар коз йакка киңәшкә. Качанга туй итәргә, ничә кызу алырга туйга. Нәкәс күп кызулар, йә ун кызу, йә унике кызу кунаклар була. (Нократ) Кыз килешү - Коз килышабыз дип, насылы-тамырын чакырып, козны килышып киталар, чай куйалар, аш. (Атабай) - Килешмэгэ килгәч әткуйга күлмәк, әнкуйга күлмәк бирәсе була. Бүләкләр бирәсе була аларга. Козныкы урын әйләнәләрен биреп йибэрэсе була. (Нократ) - Козны килештерәләр. "Сезнең танагыз бар, безнең үгез бар. Килештерик", - диләр. Кат-кат йөргәннәр кайсы. Коз килешәбез дип, нәселе-тамырын чакырып, козны килышып кайталар. (Уръякала) 176 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Тегермән авылы бисермәннәре сөйли: - Ыл'ык сырап йырайлар. Сонгра туй йасайлар. Ничек торорга, алдагысын кым был'а. Кулмак лар бирәләр. Абига да, бабамга да. Кызга пударык тутырасын инды. Ол'ык пударык бик йуг ич. Узы да был'майчы бара, ал'л'а тыра, ал'л'а йок. Ыл'ык туйда йаш килыннар утырмады. Кайа ки. Ана почмакта. Йанаша утыргаламадылар. Йа бытты шай. Туйда бутка, итләр, ашау, эчкы куп. Ыл'ык чай китыралар, чай ычыралар. Сонгра ашау. Кабарчы, пирамач, ит был'и быкканнар да куп. Сөлге бирү Сөлге бирү - кызны ярәшкәч, вәгъдә билгесе итеп, яучыга кызыл башлы сөлге биреп җибәрәләр. Сөлге бирү өчен иң уңышлы көн дип җомга көнне исәплиләр. Сөлге бирү - кызның язмышы хәл ителде, соңгы сүз әйтелде, дигән мәгънәне белдергән: - "Йеңел көн - йомага көн. Йомага көнне сөлге алырга килерләр", - диләр. Ул туй башлау инде сөлге алу. Асалы кызыл башлы сөлге бирәләр. Нухрат сөлге дилир. Кыз белми дә кала, сөлге биреп йибэрэлэр. Кыз сорама килгән кешегә алай матурлап суккан сөл ге биргәләделәр. - Әнийем әйтә: "Бар, - ди, - абыстаңны чакырып китер, сөлге бирәм, йаучы килде", ди. Бардым абыстамны чакырма. Абыстам мулла өйендә кизүлэй, корбан бәйрәмдә бу. "Әнийем сине чакырма йибэрде. Сөлге бирә әнийем", - димин, - "сине бирәләр", - димин. "Кемгә бирәләр, аның хатыны бар ич", - ди абыстам. "Бармаймин, утка салсагыз да бармаймин, кайтмаймин да өйгә", - ди абыстам. Абыстам бармаймин, кайтмаймин, дип әйтте. "Ай, - ди әни, - менә хәзер кайтсын. Кайтмаса ки, бармаса ки, түwенчеген түнәсен дә чыгып китсен". Кызтерлеген инде түнәсен. Элек түwенчек дигән сүздән куркалар иде кызлар. (Нократ) - Әби әйтте: "Син сөлгеңне бир, барыр. Бармай чарасы булмас. Аркан белән дә өстерәп илтербез", - ди. "Чишмә күзләр күп бездә" 177 Таки сөлге бирәләр. Аның хәдәре күз йәше түгә абыстам. Әни көн дә бакма барды. "Тышым җәймә булса да, эчем бекмә берә", - ди. - Дагы кызданмы сорармин, ди әнийем. Үзем бирермин сөлге, ди. Барыр, ди. Бармаса, делбигэ белән бирермин, ди. Йаучы сөлгене селкетеп китә, кызны бирделәр, дип. - Йегетнең анасы сөлге алма килгәндә падарыклар белән бара, кәнфитләр, коймаклар белән бара, бер секере икмәк белән бара. Арыш ондан пешерә. Секере икмәкне кызның анасына бирә. (Нократ) - Дүрт кешеме, алты кешеме килә сөлге алмага. Коймаклар белән киләләр. Кабарчы утырта, сыйлайлар. Табакка салып сөлге бирәләр. Кызыл башлы озон сөлге бирәләр, кыз үзе суккан була. Аны китереп бирәләр табакка салып. Аңар акча салалар. - Сөлгене табакка салып козның әнисе бирә. Сөлгене берне генә бир миләр. Әрбер килгән кешегә сөлге бирәләр, алар кызга тәңкә би рә ләр. Кыз тәңкәне дастымал белән тотып ала, буш кул белән алмый. (Кистем) Ярәшелмичә кияүгә бару Кызны яучыламыйча гына, ата-ана рөхсәтеннән башка гына өйләнешү очраклары түбәндәге сүзләр белән белдерелә: Йөгереп китү Йөгереп китү - ябышып, качып кияүгә чыгу. - Кайсы козлар сорамыйча да йөгереп киткәләделәр. Андай йөгергән козлар йаман күп булгалады. (Паюра) Йегертү, йөгертеп алу - ябыштырып чыгару. Урынтын чыгу - качып чыгу. Ырланып китү Орлау, коз орлау, ырланып китү - кыз урлау, урланып китү. - Мин ырланып киткән, миңа йаучы килмәде, сөлге бирмэдэм. Аналтладым мин ул әрни, йаратмас башладым. (Шәмәрдән) - Чишмә күзгә төшкән җирдә орлагалаганнар козны. Эшчән коз, дип, эшлэмэгэ кеше кирәк, дип. (Пүчинкә) 178 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Урынтын чыгучылар да булган, ата-анага әйтмичә дә. ( Кис тем) Кыз алу - Коз алма баралар йэртэ таңнан, калык урамга таралмастан элек. Йэшлэр коз алма баралар. - Җанагам коз алмаган йегет, бийагамдан кечесе. Кизүче йук, даwай кыз ал, дигән әтиләр. (Кистем) - Зурсы улым катын алды, катын усал табылды. (Атабай) Пыртуска керү Пыртуска керү (< удм. пыртос) - йортка керү, кыз өенә килү. - Пыртуска керүне элек тә мактамаганнар, әле дә мактамыйлар. Пыртуска керү кыз өйенә керү була. Кеше әйтә инде: "Йүнне булса, пыртуска кермәс иде", - диләр. (Биктәш) - Пыртуска кергән ийе бер бичырман Кул'лубер аwылда. Пыртус кертте бу катын, икенче ирне. Беренче бабачы сугышта йугалган да. (Татар Парҗысы) Әйтмә бару Әйтмә бару, әйтмәгә бару - уллары кызның ата-аналары белән сөйләшмичә, алар рөхсәтеннән башка гына кыз алып кайтса, егетнең ата-аналары кыз өенә сөйләшергә, килешергә баралар. - Әйтмә баралар козно йогортып алсалар. "Козогызны без керттек", - дип. Аларга сөлге биреп йибәрәләр әйтмә барган кешегә кем булса да. Без гумердә йогырып китү булды. Менә бийагамның кызы бу, чапмаган кыз йогортып алма келиләр. (Биктәш) Никахлашу, дини йоланы үтәү Өйләнешүне дини йола буенча никах укытып беркетәләр. Ул кәбен, кәбен салу дип әйтелә. Кәбен - фарсы теленнән кергән сүз. Татар халкының башка төркемнәрендә, мәсәлән, Пермь крае, Мари "Чишмә күзләр күп бездә" 179 Республикасындагы Бәрәңге районы татарлары, керәшен татарлары сөйләшләрендә дә кәбен сүзе кулланыла. Кәбен салу, кабын салу Кәбен бу очракта, дини йола буенча никах укыту, дигәнне белдерә. - Козны сүзгә салгачын кәбен салып биргәләгәннәр. Кәбен салма тырышалар туйда. Кәбен салган тошка кеше йокалайлар. Сездә алай йу'ми? (Палагай) - Кабын салганда бийым-бийатага кулмак бирә. Кабын салма картларны чакырасин, муллаларны чакырасин кабын салма. - Кабын салганда, кабын салмас ыл'ык, йаулык йабалар абилар, айбат йаулык. - Кызны орлап ала. Кыз йарата, ата-ана йаратмай. Чэттә кәбен салалар, абзи-йеңгәләрне китереп кәбен салма тырышалар. Кәбен салганын кийәү белән кыз ана ийенә киләләр. (Пүчинкә) - Кәбен саласы көнне йезнэйне күрдем. Бүрәнә өстенә утыра, кулына тайак тоткан, башына малахай бүрек кигән. Моно ничек йезнэй дип әйтмә кирәк. Кычкырып йылап кайтам. Кайткач әйтәмин, абыстай, кийэwеңне күрдем, кулына тайак тоткан, димин. Абыс тай дагы йылама йабыша. Кәбен салдылар, туй булды. Хакимйан абам кәбен салды, тумарак кеше ул безги. (Нократ) Кәбенле булу - кияүле булу. - Кош кон кәбенле булдым, йеде бала китердем. (Палагай) Никах, никах салу Никах - гарәп теленнән кергән сүз, дини йола буенча никах укытып өйләнешү. - Никах укыганда пич арасыннан гына килеп караштым. Минеке кийәү кайсы була икән, дип. Әбекуй, әтекуй алай әрләделәр үземне. (Нократ) 180 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Малай арны алса, никах салдырмага була. Коз арга барса, никах салдырмага йарамый. (Биктәш) Туй мунчасы Никах көне алдыннан кыз ягында да, егет ягында да мунча кереп аруланалар. Кәбен мича Кәбен мича - кәбен укытыр алдыннан ягып әзерләнгән мунча. - Кәбен мичаны тегел-тигез кеше йага, аталы-аналы кеше йага. Кәбен мичада кызның чәчләрен тарап үрәләр. Тегел-тигез кеше тарап үрә. (Шәмәрдән) - Йэшлэр-кызлар ийылып кызның актык көнен уйнайлар. Ул көнне йегет тә, кыз да үз ийлэрендә кәбен мичага керәләр. (Нократ) - Танда туй дигәндә мичага кергэлэдек дустымым белән. Серен тиде, айындым сәйәт эчтә. Эссе су арындыра башны, кирэг эссе су серен тигәндә. Эссе су түгәсе башына, бармак чыдай торган эссе су. Кара мича тетем чыгып йана ич, төннеген, ишеген ачасы ич. - Козны бүген илтилир ич инде, сонгра анда кәбен салдыралар. Төнлә үк мича йагалар. Кеше күргәләгәнче кийәү белән кыз мича кереп чыгалар. (Шәмәрдән) Кэлин мича Кэлин мича - кияү йортына килен төшкән көнне ягыла, анда егет белән кыз бергә юыналар. - Кыз белән кийэүне уйатып йибэрэлэр иртүк мичага. Кэлин мича йагалар. Менә үземнең мучайым бар, башуwарлык йасап куйдым кэлин мичага. Ат корйок чаклы чәче. (Тегермән ав.) "Чишмә күзләр күп бездә" 181 - Кэлин кертүче кеше кэлин керткән көнне мича йага, кэлин мича дип, кич йиткэч. Мучадан чыгучыларга йумал белен тәбик түккелэйбез. (Татар Парҗысы) Кийәү мунча Кийәү мунча - кияү хөрмәтенә ягылган мунча. - Кийәү кермә килгәндә кийәү мунча йагалар иде. Ак киндер җәйәләр иде мунча сарайга, мунча киндер дип әйткәләделәр. Кийәү мунча йаккан өчен сабын йә ойок булгалады мунча йагучыга. Мунча кучак төпкә салып, калдырырлар ыйы. Мича йагучы Мича йагучы - яшь килен мунчасын ягу өчен махсус билгеләнеп куелган кеше. Кияү булган кеше мунча ягучыга дип бүләк калдырырга тиеш була. - Мича йагучыга селге саласын. Килен белән кийәү мичага барса, сөлге белән сабын салып калдыра мича йагучыга мича сарайда калдыра. (Падера) - Кабын салгач, килын былан малай киталар кабын мича кырмага. Сакы астына салып калдыралар ойок йә сабын. Алар, мича йаккан ычын, дип салалар. (Дасис) - Кызлар мича йаккалаганнар кийәү белән киленгә. Мича йагучыга бүләк салып калдыргалаганнар мичасына, сабынмы, сөлгеме. Ни ки әзерәк бүләк. Мунчага барганда ырымлау: - Мичага иң элек үзең барма, кийәwең барсын. Кийәү өстенә син барып керәсе була. Син кийәү өстенә барып керсәң, гумерең буйы кийэүне йиңеп торасың, дигән сүз була. (Атабай) Туйда катнашучылар Туйларда кызның һәм егетнең әти-әниләре, ягъни кодакодагыйлар төп игътибар үзәгендә булалар. Болардан башка, туйларда һәртөрле хезмәт күрсәтүчеләр һәм туй кунаклары да күп була. Алар ның һәркайсының үз вазифалары һәм атамалары бар. 182 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Кода, оло кода Кода, оло кода - кызның һәм кияүнең аталары. Кодагый - кызның һәм кияүнең әниләре. Кодача - кияү һәм килен ягындагы яшь кыз туганнары. - Аты була инде кайсысының бэш, кайсысының ун була. Чаналарында эчәр-дүртәр кеше була. Кодагыйларны, кодачаларны алдан кертәләр каршы алып. Кечкенә йа'лар арттан керәләр. Кеше күп җыйылган була. Кодачалар-кодалар эч эстэл булалар. Ашагач-эчкәч җырлый башлыйлар, бии башлыйлар, герли башлыйлар. Кыз-ка тын кайсысы бийешмэгэ чыга. Икенче ийдә була бийешүләр (Бурча) - Менә йералма утыртып беткәчтен дә туй буласы бар. Кем ки әби йырлап бездә: Ишегалдымда миләшем, Бисмилласыз капмагыз. Кызыбыз сезнең кулларда, Кодачалар, какмагыз. (Уръякала) Атбакчы Атбакчы - ат багучы, туйда атларны карап, саклап тору өчен куелган кеше, кучер. - Кийэүгэ пар ат йигэлэр дә пар селте элэлэр атларга. Капка теп тә туктай. Кейэүне каршы алма чыгалар. Эшиктэн керәләр. Атбак чы атлар йанында торма тийеш була, күми йанында тора. Чәй эчмэ дә кергезмилэр атбакчыны. Атбакчыга зур селте бирилэр. Атның башына элеп йибирилир. Кайнананың энесе була атбакчы. Атлар ның арабаларын аналтлап кайтты кайсы туйдан, атбакчы карамады, дилир. (Нократ) Козйәмшик Козйәмшик, кызйәмшик, йәмшик - туйда яшь килен утырган көймәле атны тотып баручы, кучер. - Кызйәмшик кыз алма барганда ат багып бара. Аңар зур селге бирилир. - Козйәмшик козны китыра, ангар быр сыл'гы биралар. - Йакын кешесен йәмшиг итеп элти, эки кызйәмшик була. "Атбашка дип экисини ди сөлге сала. "Чишмә күзләр күп бездә" 183 "Ай, йакшы селге салган ич атбашка", - дилир. Атны йәмшик тота, коз утырган атны. Элек wахытта кошлокта туй итилир ийе, эш беткәч кенә. (Нократ) Күми птич Күми птич - яшь килен алырга барганда көймәгә кечкенә кыз белән малайны утырталар. Аларны "күми птич" дип әйтәләр. - Күми птич дип ыл йактан кызны алып китмә килгәндә кечкенә балаларны утыртып килилэр күмигэ. Бер ыл, бер кызны утырталар. Алар га бирнә айыралар йанйаулыклар айыралар. - Ол йактан китерә бер ол, бер кыз. "Күми птич булдың", - дип аларны чеметкәлиләр. Алай йоласы. (Нократ) Кимә төп, күми төп Кимә төп - кыз ягыннан туйга килгән яшь кыз яки малай. - Кимә төп итеп җибәргәләделәр мине Кул'л'убергә, Әхмәди аwылга бардык. Баргачтын ук тасма бирделәр чәч үрмә. Йаман күп кийәү йегетләр җыйылдылар. Апама камыр басырга биргәләделәр. Ыклаwык китереп бирделәр камыр җәймәгә. Токмач басмага остайы апам. Зур итеп җәйде, ул камырны бикәчәйе килеп йыртып куйды. Анга сөлгө бирәсе була икән. Кул'л'убер йегетләр әйттерәләр дә сиптерәләр генә. Минем башымда ак челтәр шәл ийе. Бер йегет алай йырлагалады: Берәү-икәү-өчәү-дүртәү Бишәү-алтау-унике. Ак челтәр шәлле кодача Синеке түгел, минеке. Алай ойалып, йатсынып утырдым туйда. (Кистем) Күми төп - кызны кияү йортына озатып, аның белән бергә туй көймәсенә утырып килүчеләр. - Ат белән килгәндә коз йанында затып килә инде ике коз. Аларны "күми төп" диләр. Кайсы берне китерә, кайсы икене. Күми төпл әр козның ашаулык-сөлгелэрен эләләр, эстинэгэ тәршу элэләр. (Нократ) 184 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Күмә артчылар, күмә артычылар, күмигэ йабышып килүче ләр - кызны кияү йортына озатып баручы туганнары, дуслары. Алар үзләре бер атка утырып, кыз утырган туй көймәсе артыннан киләләр. - Күмигэ кыз йанга ике мәләкәй куйалар, икенче атка кызның әрҗә-таз салган була. Ул атка утырып барганнарны күмә артычылар диләр. Күмә ишегалдына кергэчен күмә артчылар дә килеп йетэ. (Нократ) - Күмә артычылар булгалады. Күмә артыннан бара кыз йак тагылар ол йакка. Күмә артычыларны, күмигэ йабышып килү челәрне табаклыкка кертеп утырталар. Монда дагын хөрмәт лиләр аларны. (Нократ) Кыз озатучылар Кыз озатучылар - кызны озатып башка авылга туйга килүчеләр. - Кызны алып китилир. Кызны озатып тагын ул аwылга барасы була артыннан. Иптәшләре озатып бара. Кыз озатучылар була инде. - Кызны затып килүчеләр йегетләрне белемгә чакыралар. Белем бетерәләр дә белемгә чакыралар. (Кистем) Урын җәйүче - Урын җәйүчегә әйбер бири, селге. Нәстәгә кәле йитә. Тегелтигез кешегә урын йәйдерәләр. - Кызлар талашалар урын җаймага. "Мин җайам, йук, мин", - дигэлэделэр. Пирбуй кич йоклагач, кил'ын урын астына йаулыкмы, сабынмы салып калдыра. (Шәмәрдән) Кызалдычы Кызалдычы, кыз алдыннан баручы - кызны кияү йортына алып киткәндә, кыз утырган көймә алдындагы атка утырып, кызны озата баручы иптәш кызлары, туганнары. - Алып китәләр кызны йырлашып кызалдычылар, йакын кешеләре, сеңелләре, абысталары. Кызалдычыларга өй сайын бидыра белән ысла чыгаралар, йорт ысла. Кызалдычының өйе сайын йорт ысла белән сыйлай. "Чишмә күзләр күп бездә" 185 - Кызның йакыннары, кардәш-кабиләләреннән йәwереннэн кызалдычылар булып бара күмәдә. Алар белемгә чакыра кызларны. (Нократ) - Күми әстени чаршауны йабаләр. Коз йанына утыра йакын туганнары. Коз алдычылар дилир аларны. Коз алдычылар парлы булсыннар. Коз белән сәгиз була. (Нократ) Кийәү йегетләр - Кийәү йегетләрне бийетеп сөлге айыралар ыйы туйда. Мин кийәүгә чыгам исә, кийәү йегетләр килә. Аларга муйыннарына сөлге элдереп, унмы анда, унбишме була, бийештереп бирилир. Алай иде без кийәүгә баргалаганда. Аннан соңра калган кешеләргә айыралар сөлге. Муйыннарына элдереп, бийештереп бирилир йегетләргә. Кийәү йегетләр, ул сөлгене муйыннарына элеп, кереп-чыгып йөриләр туйда. (Татар Парҗысы) Кийәүсакчы, йансакчы Кийэүсакчы, йансакчы - кияү егете. - Кийэүсакчы белән кийәү йәнәшә утырып баргаладылар. Ат капка төптә туктый. Кийэүне каршы алма чыгалар. Кийэүсакчы рөх сәт сорый, кермә буламы, дип. - Йансакчы дип тә әйтәләр аны, кийэүсакчыны. Йансакчы саклап тора, кийәүнең кыз белән сөйләшеп чыкканын саклап тора. Келәт тептэ тора йансакчы инде, кийәүсакчы тора. (Шәмәрдән) - Кийәүсакчыга бирәләр комган, сөлге, күлмәг-ыштан. Аны ырлайлар туйда. Ырласалар ки йолыб ала кийәүсакчы. Йегетен дә саклый, комганын да саклый. (Бурча) Сандык сакчы Сандык сакчы, әрҗә сакчы - кияү йортына килен төшкәндә, кызның сандыгын илтә баручы кеше. - Кыз артыннан сандык салалар. Аның өстенә утыралар йәш йегетләр. Аларны "сандык сакчы" диләр. Дүрт йегет булса, сандыкны бирмәйлэр, акча бирмэйенче. Сандыкта киленнең коймагы, бал-майы, кийемнэре була. Андай әйберләре була. (Нократ) 186 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Кызның сандыгы була. Сандыкны йәмшик саклап алып килә. Сандык өстенә утырып килгән кеше саклай. Акча бирмийенче сандыкны бирмей. - Күмә артыннан дагын бер ат белән әрҗәне илтәләр малайлар. Кыз тәршу астында утыра келәттә. Киленнең айаг астысына әрҗәсен салалар. Әрҗәне келәткә кертеп салалар әрҗә сакчылардан алып. Алар әрҗәне бирмэйенче торалар малайлар. Йанйаулыклар бирә ләр әрҗә сакчыларга. (Шәмәрдән) Кэзүче Кэзүче - туйда аш-су әзерләүче, өстәл янында хезмәт күрсәтүче, өй эшләрен башкаручы. - Кэзүчелэр күп булган туйда. Кешенең алдысына куйма кэрэк. (Иманай) - Tawыk тутыралар иде йоморка белән. Таwыклар зур-зур булалар иде тутыргачын, пешергэчен. Аны кискели. Пычагын сала таwык йанга. Кэзүче кеше кискели тавыкны. Чепчеги сала иде, кабарчы коймак. Аг ашау инде. Калганы кара он белән бешерэ иде. Эт белән бәлиш бешерәләр иде табада. Бөккәне ике була. - Туй беткэчен кэзүче йywa эзэн. Ком кертә, шатыр-шотыр ышкып йywa. Алдан пакач су белән ышкып йywa да, сонгра ару су белән йywa эзэнен. Йаман сары, мутур була иде. Өй сирәктә үрмә кәчләр, чүрэнилэр калмасын дип, путулукларны дә йywa кул йетсә. Эзэн сарай йywa да кизүче, дагын кайтып китә. (Паюра) Туй йегетләр, туй кызлар Туй йегетләр, туй кызлар - туйда катнашучы егетләр һәм кызлар. - Туй йегетләр, туй кызлар булгалады туйда. Алар кызны йәрәшкәчен, селге биргәчен дә туйны хәстәрләмә йабышалар. Туй "Чишмә күзләр күп бездә" 187 йегетләр туй алашаны кийендермэ йабыша. Туй кызлар кызашка йөрмә йабыша. (Нократ) Туй багышма баручылар Туй багышма баручылар - туй булган йортка карарга килүчеләр, күршеләр, авыл халкы. - Туй багышма баручылар өй тулы, сарай тулы була, урам тулы халык була. Беген туй, ди, багышма барабыз, ди. Туй багышма андай куп халык ийыла. Йәйге кенне ишегалдына килә халык. - Зур шәлен йабына, камзул кийэ. Туй багышма барырсың иде йаман күп. Туй багышмага дип әллә кайларга баралар. (Дасис) Туй кунаклары - Кәрендәш-ыруигын йәwер-тамырын, күрше-карасын, катын алмаган йәшләрне, йәмәгәтсезләрне чакыра. Йәш-үлэн керә. Йырлашма-бийешмә йабыша. (Уръякала) Туй сыйлаучылар Туй сыйлаучылар - туйда кунакларны хөрмәтләп, карап, сыйлап йөрүчеләр. - Туй сыйлаучылар йырлайлар: Кайан килдегез сез безгә Батмайынчы диңгезгә. Кадерле кунак сез безгә Ни хөрмәт итик сезгә. Бийек тауларның башында Угол'ни колашалар. Уйнагыз да, йырлагыз да Кадерле кодачалар, - дип сыйлыйбыз кодачаларны. Алар йырлай: И илдек без, илдек без Идел кичеп килдек без. Идел кичеп, сулар эчеп, Күрешер өчен килдек без. (Әхмәди) 188 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Кызны кияү йортына алып китү. Туй атлары, туй көймәсе Кызны кияү йортына өсте ябулы арбага, көймәгә утыртып алып китә торган булганнар. Нократ сөйләшендә аны күми, күмә дип әйтәләр. Күми, күмә Күми, күмә - көймә, өсте ябулы арба, чана. - Кәбен салгачын кызны алма киләләр ыл йактан, күми белән киләләр. Тәршу коралар күмигә, кызны кертеп утырталар, икенче атта әрҗәсе була. - Уналты йәштән кийәүгә биргэлэделэр. Әнийемне биргәннәр, уналты йәштән. Дастымалдан мын'улар йасап уйнагаладык. Күмидэн башын тыккан да әнийем: "Мынуларымны китерегез", - дигән. "Кукука китер" дигән. Күмидэн кычкырган алай, балайа-йым йәш булгалаган алай. - Күмигэ менгәндә эки мәләкәй куйалар. Анда басып күмигэ кересин. (Шәмәрдән) Туй алаша, туй атлары - Туй алашага туй йегетләр селгеләр элгелэгэндэ. - Туй атларын парлап йиккэлэделәр. Туры ат, кара атларны икесен пара йиккэлэделәр. Йанйаулыклар асып. Атлар күп булгалады. Атың йук - канатың йук, дигәләделәр. Атларны бизәү: - Бер арбага, бер чанага ике ат җигәләр, чиккән йаулыклар элгән дә була. Зур туй булса, биш-ун ат була. Чиңгелелэр салып киләләр атларга. Пара атлар йигэлэр. Ике йәмшик була. Атның эшлийәлэре йалтырап тора. Селге куйа дуга башына. Коңгыраулар тагалар. Атлар сикереп кенә тора коңгырау талкышына. "Чишмә күзләр күп бездә" 189 - Күбрәк парлы атлар йигэлэр, җыңгырлар салып. Дуга җиңгеле белән киләләр. Дугаларны матурлаганда алай җиңгелеләр салып. (Иманай) - Козны алучылар коз эчен баралар инде, чиңгелелэр салып баралар. Аты була кайсысының биш, кайсысының ун була. Касим бабача, Дәүләт бабача ат җигеп биргәләделәр. Безнең Нухратта ике ылча Касимовлар, теге ылча Арслановлар, бу йагында Абашевлар, йугары аwыл Деветьяровлар. Атлар урамнарны кутыртлап чабалар, коз алучылар күми белән киләләр. (Нократ) Коз алмага килү - Коз йактан койаш байымас элек чыгалар, койаш байыгач чыгармилар. Ол йактан койаш байыгач кына китәләр, кунып кайталар. - Коз алмага бара кош көн атлар белән. Элек wакытта кошлокта туй итәләр ийе. Эш беткәч кенә. Атларны кийендереп күми белән коз алма баралар йертә таңнан. Халык урамга таралмастан элек. - Кәрендәш-ырулары ийылышып килилир кызны алмага. Музиканнар, гармуннар белән йаман күп атлар белән килилир, кода итилир. - Ике ат йанаша, берсе алда, алай йигеп барырлар ыйы атларны. Җиңгелеләр белән, сөлгеләр салып. Йаман йәмле булгалады. Чанага матур бәләкәйләр салып, матур йурганнар йабынып баргаладылар туйларга кош көн. (Атабай) - Пара ат җигеп, пара җиңгелеләр элеп туйлар килә. Капка төбенә чыгып каршы алайык, багыша йык. Йабу өстөнә менеп баскалап туй багышалар. - Җиңгелеләр тагып пар атлар белән баралар. Барып капка төбенә туктайлар да җырлап торалар. - Кодачалар, кодагиларны алдан кертәләр. Коз әзерләнә, кийенә. Ничек сын булыр җырлары: 190 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Тартма-тартма бала-игыз И килдек без, килдек без, Бал эчәргә без килдек. Идел буйлап килдек без. Кара шәлне йалтыратып Идел буйлап сулар эчеп Коз алмага без килдек. Коз алмага килдек без. (Әхмәди) Килен төшергәндә ырымнар, йолалар Атны койаш йагына әйләндерәләр - Күми ишегалдыннан чыкканда атны өч кат туктаттыргаладылар. Атны койаш йакка таба әйләндереп, койаш ничек әйләнә, алай әйләндереп алып киткәләделәр койаш йакка. (Нократ) - Кил'ынны кийашка каршы кыртасы дип силашалар иды. Атны бик матурлаганда булган туйга барганда. Шелийә чуклы-чуклы булыр иды, чыбарлаганда. Кыңгыраулар булыр иды дугада. Гармушка былан барганнар коз китырмага. (Дасис) - Алып китилир кызны. Күми белин китилир. Койаш чыгышка әйләндереп кертәләр атларны. Арба, чана wатылмасын - Араба waтылca, араба чүләре чыкса әйтәләр: "Ай, тормошлары тормош булмас", - дилир. Атны эч кат тарттыргаладылар козны алып киткинди. Туры барсын ат, чыгымламасын. Капкадан чыкканда ук эч кат тарттыргаладылар. Сыразы алып китмиләр. (Нократ) Яшь киленне көймәдән төшерү Мәләкәй өстенә төшерәләр - Атны керткәндә күми белән кайтып керәләр ол йакка. Әрҗәне алалар. Әрҗә эстенэ эки мәләкәй куйалар. Мәләкәй эстенэ басып тешә килен. (Нократ) Уң йакка төшә. - Кыз утырган күмә ол йак ишегалдына кергэчен әрҗәне алып куйалар. Әрҗә эстенэ кызның эке мәләкәйен куйалар, аның эстенэ буйалмасын эчен печин салалар. Кыз уң йакка тешә. (Нократ) "Чишмә күзләр күп бездә" 191 Киленне кияү йортына кертү Печин сибү Печин сиби - печән сибеп бара. - Кэлин кергәндә бер кеше кэлин алдыннан печин сиби: "Хайчуанлы, тywapлы йорт-җирле, бай торсоннар", - дип. Экинчи кеше комган белән су сибеп йөри. Алдыннан печин сиби, артыннан су сиби. Кергич инде бәләкәйгә утырталар киленне, агач сәкегә түргә. Дога кылалар. (Пүчинкә) - Киленне печин сибеп керттеләр, ишек алдыннан йабышып өйгә кадәр печән сибеп керттеләр киленнәрне элек. Килен алдыннан сибеп баралар печән. - Кылуптантын мине алып керде кийәwем. Тәтәйе чыккан капка төбөнә печән җәйеп. Кермим мин әйтәм капкадан. Тәтәйе әйтә: "Бәхытенне киметәсин, бәхытенне киметәсин". Алай керттеләр, печән сибеп. - Печин чәчеп керәләр киленнең айак эзенә. Әллә нигә печән си беп керәләр ийе. Кертәләр дә бәләкәйгә утырталар киленне. (Уръякала) Киленнең битен йудыру - Каршы чыгалар. Капкадан кергәч, сарай ишек төбендә битен йywapгa комган алып чыгалар. - Битен йуган суны баскыч астына түгәләр: "Бу йортта гумер итсен", - дип. Мин йудым битне дә сарай тепкә түктем суны. Комган белә бит йумага чыгаралар. Cywын әллә кая түгәләр, алдашмага белмәйем. - Чанадан төшү белән бийем каршы чыкты комган белән, сөлге белән. Битне-кулны йуwып, битне сөртеп кердем. "Битеңне кулдастымалга сертмә, җантартымсыз буласың кешегә", - дидилэр. (Тегермән авылы) - Табак тоталар. Комган алып чыгалар. Битен йуwып кертәләр. "Уң айагың белән атлап кер", - диләр. "Йылаган күз йәше белән кермәсен", - дилир. 192 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Кергәч тә бит йуган суын гөлбәчкә кертеп түктеләр: "Бу йортта хуҗа булып торсон" - дип. - Битен йудырталар, cywын куйкы астына түгәләр. Битен йудырта. Агач шәйкә, битен йумага: "Урында булсын, китмәсен", - ди. Кем каршы алма чыга, алай киленнең битен йудыртып кертә. (Пүчинкә) Араларына кеше кермәсен - Киленне кертә, килен артыннан малай керә. Араларына кеше кермәсен. Киленне бәләкәйгә (мендәргә) утырту - Киленне кертәләр дә сәке өстөнә бәләкәйгә утырталар. Киленне зурлап бәләкәй өстөге утырталар иде йәш киленне. (Шәмәрдән) Бийем (каенана) йаулык йаба - Киленне кече йакка кертәләр, мәләкәй өстенә утырталар. Ул мендәр анарга була. Бийеме киленгә йаулык йаба. "Йакшы торыйк, тынычлап торыйк", - дип. (Кистем) Киленнең урын-җирләрен кертү - Кызның ике мендәр, бер йастык, йурганы, комганы, тубалын салалар. Урын әйләнәсен кертеп салалар келәткә, келәте булмаса каршы ийгә. Тегел-тигез кешегә урын йәйдерәләр, ул аннан соңра уйата да, аларны мичага йибәрәләр. (Палагай) Киленне келәткә кертү - Кэлинне кош көн булса да келәткә кертә. Әрҗәсен кертәләр кэлиннең. Ул әрҗә йанында басып торма тийеш була айакка. - Келәттә йилэн йабынып тора кэлин. Әрҗә йанында тора. Эки көн туй булса, эки кен әрҗә йанында тора. Мәләкәйләре, йурганнары тора анда. Ни сартын алай тора йәш килен? Бабалардан калган. - Без балалар идек әле дә. Кэлин келәттә йабынып тора йилә нен. Әрҗәсе йанына китереп салдылар кэлинне. Без сорайбыз кой мак. Кэлин үзе белән китерә. Бер йиңгәсе алчүперәген бәйли, коймакны сала. Балаларга коймак айыргалый. (Нократ) "Чишмә күзләр күп бездә" 193 Кийәүне келәткә кертү - Кийәүсакчы кертә инде кийәүне келәткә. Кайсы алдан эндәшә: "Исәнмесез, нихәл?" - дип, сүзе өстен була. Коз эндәшсә ки, козның сүзе өстен була. Малай эндәшсә ки, малайның сүзе өстен була. - Келәткә керткэлэделэр киленнәрне. Абыстай келәттә тора. Көн дәше үлә туй көнне. Кийәү кергән инде. "Тәкмилә, Зари үлде ич", - ди. "Үзең дә җәһәннәмгә олак", - дип әйткән абыстам. "Тәкмилә, алай дип әйтмә, мин сине гөлләр кебек тотармын", - ди икән кийәү. Туй көнендә, ди абыстам, әллә бакчадан гына китим микин өйгә, ди икән. Әни микән кыйнар инде, ди икән абыстам. Алай итеп абыстам калды. Таки тордо ич. Йеде йылдан бер кыз тапты абыстам. Оланны йараткалады карты. (Нократ) Яшь киленне аwызландыру Кыз аwызландыру Кыз авызландыру, аwызлыкландыру - кияү йортына аяк басып кергәч, яшь киленгә баллы су яки бал каптыру. - Кайнанасы келәткә тешә кабарчы, ширбәт белән кыз аwызландырмага. Кэлин аwызландырма керә кайнанасы. Кабарчы чәй табакка сала, чәйнүктә шәрбэт, йумал су. "Йортлы-җирле, ыризыклы бул", - дип кабарчыны сындырып каптыра. Ширбәт су, йумал суны каптыра эч мәртәбә. Йумал суның калдыгын инде йәшлэргэ бирә. Йәшлэр эчэ калганын. "Безгә дә йоксын, без дэ йакшы торыйк, тынычлап торыйк", - дип. Бийем булучысы киленгә йемеш cywы эчерә килен кергәчен, ашызландыра. "Тәүфикле, бәхетле булып гомер итегез, озын гомерле булыгыз", - дип, тәүфик теләрләр иде. (Кистем) Тел ачтыру - яшь киленне сөйләштерү йоласы. Шул йола башкарылганнан соң, килен кеше үзенең кайнанасы белән ачылып сөйләшеп китә, ә кайнатасы, бийагасы (иренең агасы) белән сөйләшми, тел яшерә. 194 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Кэлин төшкәннең икенче көнендә кэлинне тел ачтыру була. Бийанай тәбәгый пешерә дә "кабарганмы?" - дип сорый. Кэлин "кабарган", - дип әйтсә, анда сүләшеп китә. - Кэлин тешкәйнең сонгра кэлин мича йагалар. Мичага кердег инде кэч, тәбәгый салган пичкә. Бийем мине пич алдына илтте, пичне ачты ди: "Кэлин, тәбәгый кабарганмы?" - диде. "Кабарган", - дидем. Башы ма йаулык салды. "Кэлин сүлэш", - дип башына шал' сала кэлин нең. - Мине дә бийем кеше ачтырды. "Менә алйапкыч булыр", - диде. Алйапкычлык ситсы булды. Мин аңа тел ачтым, табакимак пешердем, чәй эчтек. (Татар Парҗысы) Яшь киленнең кияү өендә үзен тотышы Ойалу Ойалу - яшь килен кайнатасы һәм киявенең ир туганнары белән әдәп саклау йөзеннән сөйләшми, алар алдында аяк өсте тора. - Бийагадан, бийатадан ойала, сөйләшми. Бийата сөйли, кэлин тыңлашып тора. Җанагасы белән сөйләшә. Бийатасы, бийагасы кергәчен айакка тора. Ылчага чыкса, зур кәшәмбир шал' йабына. - Килен бийатай белән сөйләшмәгән, ашашмаган, кийенеп йөргән. (Әхмәди) - Бийаталы-киленле алай печингэ йердек. Бит йапканда, сүл эшмэдек. - Әрҗәне келәткә кертеп салалар кэлин йанына. Әрҗә йанында торасин инде ойалып. Ойалган көйө торасин, беркемгә дә күренмәйсин. Йилэн йабынып бөркәнеп торасин. Чәй эчмэ генә кертеп чыгаралар өйгә. Әрҗә йанында кэлин эки кен тора, кен озон. Тәршу артында тора. Кошкон булса да тора. Өйгә кермә йарамай, ойалып торма тийеш була. (Нократ) - Кэлин битен күрсәтмәде бийана-бийатага. Картлар йулда очраса, арты белән боролып ойалышып кала торган ыйы картлардан. Элек йаман әдәпле ийе калык. "Чишмә күзләр күп бездә" 195 - Бийем белән сөйләшә, бийәтәй белән - йук. Бийагай белән сөй ләшми, җанагай белән сөйләшә. "Ата - беләк, ана - йөрәк", - дигәннәр әwәле. Бийем белән сүләшә, бабам кышылар белин сүләш мәделэр, ашйакта аша, дилар. (Атабай) - Зурларга эндәшмиләр. Әбиләр белән сөйләшәләр, бабам кешеләрдән качып йөриләр киленнәр. "Бабам керә икән", - дип әйтеп, айакка тороп баса икән киленнәр. Бийата кешегә телен ачмады, аның алдында кычырып сөйләшү булмады без белдектә. (Атабай) - Битләрен күрсәтмәделәр. Бабаларны, ололарны зурлатып, ойалып йөргәләделәр, качып йөрделәр. - Башны, битне йабып ойалып йөрдөм. Ирдән зур ир-атларга йөзне күрсәтү йуг ыйы. И су буйына төшеп йырлай торган ыйым. Байым төшкән артымнан. "Иртәгә үк битеңне ач, кемнән ойаласин, кычырып йырларсин", - дигәләде. - Йалангач айак идәнгә баскаламадылар, айакларын, балтырларын күрсәткәләмәделәр. "Риза булырсинмы, ойогымны саласы идем", - дип рөхсәт сорап салдым, бикәмдән рөхсәт сорадым. "Сал, сал, ни ки салмассин", - ди. Кәзерге калык аны тыннашмай. Шал' бәйләп битен күрсәтмәй йөрделәр киленнәр. Күршекарада йәш йегетләр булса, килен сөйләшмәде, бийага белән сөйләш мәде. (Уръякала) - Ойалып, качып йөрдем кийәү йактан тийә торган кешеләрдән. Бөтенесеннән ойалып, качып йөрдем үземнән зур кешеләрдән. Озак йөрдек ойалып. Элек тәртипле булгалады киленнәр. Хәзер карт йаклар да йуг ич инде. - Почмакка барып ашай иделәр киленнәр. Шал' йабынып. Бийата белән, бийага белән сөйләшкәләмәделәр киленнәр. Җанага белән сөйләшкәләдек. Почмакта ашагаладык. Бийагайым белән сөйләшкәләмәдем. Бийемем белән шанги бетерешә, бөккән бетерешә идек. - Бийагадан ойалма кушкан. Ойалма кушкач, ойаласы була. (Татар Парҗысы) 196 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Туйдан соң яшь киленнең үз әти-әнисе йортына кунакка баруы Айкасына бару Айкасына бару, кече атнага бару - яшь киленнең, үз әти-әнисе чакыргач кына, үзенең туган йортына кунакка килүен шулай әйтә ләр. Яшь килен янына аның иптәш кызларын, туганнарын да чакыралар. - Кода узгачын кыз белән кийэүне кунакка чакыралар. Айкасына кунакка бара кийәү белән кыз. Ат белән барганда кийәү аттан тешә капкага йитмистэн алда. Атны туктаталар ылча башына. Кыз үзе генә ойалып керә. Арттан кийәү керә. "Рөхсәт бармы мыңа кермэгэ?" Кийәү инде рөхсәт сорап кына керә капкадан. - Кече атнага барганда тәбәгый алып бара кэлин үзенең айкасына. Тәбәгый алып бара, бәлеш белән кайта. Ул бәлешне ашама ку наклар чакыра. (Нократ) Кече атна затма - кызны ата-ана йортыннан озатып җибәрү мәҗ лесе. - Кече атнага бикәчәләре белән бара кыз. Кече атна затма дагын кунаклар чакыралар. Коз инде йабыгып кайта анасындан, атасындан. Барсындан да йабыгам ди, әнийемдэн дә, әтийемдэн дә, ди. Электән үк дустымнар иде, сырларыңны бергә сүлисең, сүтәсең сырларыңны. (Нократ) Яшь киленгә су юлы күрсәтү Су йулын бикәчәме - кияүнең сеңлесе күрсәтә. - Бикәчәме су йулын күрсәтә. Бидыра, күwәндә белән су эчен бара йәш килен. Сабын айыра, йанйаулык айыра бикәчәме. Йәш килен сәдәп өләшә балаларга. Су китерттергәннәр, кийәнтә эстени әйбер салгалаганнар. (Шәмәрдән) - Мин унйеде йәштә чыктым кийеүгә. Су эчен тештем. Чиккән бычма'лы бурдушай шал' йабынып. Буш бидыра, кийәнтә төшерә "Чишмә күзләр күп бездә" 197 безнең йаман шәп. Ани тешкэн, бабачның катны, берсе күрше катны. "Кем йибэрде сине су эчен?" Берсе су тутырып бирде, берсе йилкэмэ салды. Чишмә күзләр күп бездә, аллыл йак чишмәгә баргаладык. Су буйлары, су буйлары Сулар ага, сулар ага, Су буйлары гел нарат. Сулар ага болганып. Суга барсам йылап кайтам Шул суларда битем йудым Су агымына карап. Йалгыз башым моңланып. Ынылды инде җырулар. Без Ыҗбык cywы дибез, чишмә күз йегрә. Шумпыл-шумпыл су ага. Йәйәүле йермегә л'аба йасайлар энишкэ. Мына бидыраларымны йудым, шабалкам калган, шабалкам эчен кайтам ийгә. (Әхмәди) Көйәнтә өстенә бүләк салу - Йәш килен су өчен бара иртә белән. Йәш киленгә көйәнтә өстөгә бүләк салалар. - Су өчен барма чыктым да мин качма келим инде. И, килен кача, дип минем арттан йүгереп чыктылар инде. - Киленне су өчен йибәрәләр чишмә күзгә. Аның суын котлап, су китергән өчөн дип, көйәнтә өстөгә йаулык салалар. Ситсылай да салалар кайсы кешеләр. Су көйәнтә өстөгә салалар иде алай. Су өчөн баргач, йәш киленнең айагын чылатырлар ыйы. - Барып төшкән көнне кунак итәләр киленне, су өчен генә барып кайта, суын гына китереп куйа. Бүтән эш кушкаламадылар. Күп эшләтсәң, имеш, аның йыл буйына да эше бетми. (Кистем) Садап айыру Садап айыру - сәдәп өләшү. - Кил'ын ирта былан су эчен баргач, ыланнарга садап айырыр иды. Кыз баласы су йулын курсата. Капка тыбына чыккач та, балаларга садап айырып бирып йибарды килын, садап биргалады. 198 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары - Садап бирмаса, айагына су тугалар иды. "Тукма, тукма, садап бирәм", - диләр. - Килын су ычын тыша дип, артыннан йугырып тышалар иды. Чишмабыз зур, айбат иды. (Атабай) Килен хезмәте Кизүләмә чыгу Кизүләмә чыгу - өй эшләрен эшли башлау. - Кизүләмә йабыша икенче көнне. Алчүперәкләр бәйләп ки зүлей. Эки кат йабына башына. Безнең утыз ике баш чимийәбез ийе. "Әйдә, килен, үрәнәсе", - ди бийеме. Ашамага аныклана, сыйыр саума, кашыг-айаклар йума йабыша. "Беребез карый, беребез сабый", - ди, - "үрәнәсе", - ди. "Йергән этнең йоно шыма", - дигәннәр усал бийемнәр. - Кизү кизүлэсе кэлингэ. Ипи пешерә дә камыры кала. Аны әwәли чепчеги кебек. Чумар аш, ди. Борчак белән пешерә. - Кәлиннән чай парлаттыралар, ашаулар өстәлгә салдыралар. Ашамалар әзерли. Кызыл ашаулык кертеп җәйә килен, кызыл селтеләр элеп куйа. Ойалып йөри инде кэлин. Түбән ийдә, аш ийдә тор галады кэлин, йугар ийгә самрау мендереп бирә. - Туй беткәч, кэлин кизүлэмэ чыга тешкән ийендэ. Кизүлэмэ чыкканда бер селге элэ, ашаулык, дастымал куйа, чәй сала, сетестесе җыйа, эзэн себерә. Пирбуй ук чәй салдыралар чәйнеккә. Чәй парлайсин. Кизүигенең башы андай була. Койаш тугачка калсаң, бейемнэр сине бешерэ. Эртэ тора идек. Менә Гөлсемкуйыма кушар идем сүләмә, ул кизүләмәгә оста йәштән үк. (Шәмәрдән) Кизү салу Кизү салу, алмаш кизү кизүләү - бер йортта берничә килен булганда, үзара килешеп, өй эшләрен чиратлап башкару. - Алмаш кизү кизүлэсе киленнәргә. Икмиген бешерэсе, шангийын бешерэсе, кизүкгеңә кили икән, тәбикмәк бешерэсе. "Чишмә күзләр күп бездә" 199 - Кизүнең танда икмикки, шангига дип оннар илип куйган йәш килен. Экинчи көнендә казан асты, аш йеткерде, ак бодай ононнан кабарчы пешерде. - Ике кеше йал итә, берсе кизүлэй. Алмаш кизү кизүлэй. Өч килен, икесе йегерләп утыргалаганнар, берсе кизүләде. - Алмаш кизү кизүләйлэр. Алдан зур кэлин кизүлэй. Танда икенче кэлин, өченче көнне өченче кэлин. Мичасын да алмаш йага кэлиннэр, й'мә'не дә алмаш пешерәләр. (Иманай) Камыр басу, токмач җәйү - Камыр басарга кушалар. "Ипиле торсон" - дип, токмач җәйәргә кушалар. Токмачны сакласы була. Йыртмага булдырса, бер селге бирәсе була, кәрикә токмач кистем мин. - Кизүләмәгән киленне йаратмайлар. "Йаман йалкау минем киленем", - дип сүләмә йабышалар. (Паюра) Пич йагу: - Пички киптермә бәрәләр иде итекләрен дә, чабаталарын да. Ирти торосин килен кеше, пичтин итеген, чабатасин аласин. Кем йоклай, аның итеген урнысына илтеп куйасин. Алай илтеп саласы була. Киленнәр алай эшләгәләделәр. Бийагайның катынын йиңги дип әйтәйем. Алданрак мин торайым, йәш килен. Битләремне йукгып, пич йагайым. Чәй кайнагач торалар ыйы. Ипи басу: - Сәкеләре бийек, кашн'асы бийек, ипи пешермә булдырмаймин. Ипи басмага бийемем өйрәтте. Су сала иде, он сала иде. Болай күтәр дә куас читендән тагы бас, дип әйтә иде. Ипи бешермә өйрәтте бийемем. - Ипи чылата торган кашн'а булгалады. Ипи калак белән камыр чылатасин да йабасин. (Уръякала) Пичкә ипи салу - Пич йагып, күмерен тәртешкә белән тартып, пумулу белән пу мулулайсин иде. Пудка салып пешергәләдек ипине. Ипи секерене пуд өстөгә салып пешергәләдек. Ипине әшәләйбез дә ашаулыкка салабыз. Анда сунгра ипи көрәккә салып, пуд өстөгә салып 200 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары пешерәбез ипи секерене. Пички салган wакытта ашаулыктан күтәреп ипи көрәккә салгаладык. Сигезәр ипи секере пудка тутыргаладык. (Уръякала) Көлчә пешерү - Таба белән көлчә пешергәләдек ипи камырдан. Пич каршында пешереп, катыкка манып ашайлар да китәләр. (Атабай) Тәбик пешерү Тәбик пешерү - коймак пешерү. - Зур пич йаккачтын пич каршында тәбик пешермәгә кушалар ыйы йәш киленнәргә. Ул табагач өстөгә тәбик пешергән өчен йә бер кийем ойок, йә бер йаулык салалар иде килен котлап. Бийем кеше сала иде. Бийемем биргән йаулык дип әйткәләделәр киленнәр. (Кистем) Эзэн себерү Эзэн себерү - идән себерү. - Даwай эзэнне себер, диләр. Эзэнне себермә йабыштым, бар да тетәләр генә чүбемне. Дагын себеремин, дагын тетәләр чүбемне. Аларга дагын йанйаулыклар бирэсин, акчалай бирэсин. Бездә идән сыбыртмаганнар. "Сыбырышып торор" - ди. (Нократ) Айакта тору Айакта тору - аяк өсте торып хезмәт күрсәтү, олыларны ихтирам итү. - Унсигез йыл айакта тордом кайната-кайнана алдында. Утырып ашасы тегел, айактантын тордолар киленнәр. Чәй сала чәйнеккә, суга бара, ашама кертә. Кәзәңкеле өй була иде. Кәзәңкә йакта ашай-эчэ идең. - Йәш киленнәр камзул кийеп, шәл йабып йөргән печин чапканда. Суга барасы, пичләр йагышасы, идэн-йалдысын себерәсе була. Хайwаннарын эчерэсе-ашатасы була. Бийеме булса, бийемен йаман бага. Ту'та, утын кертеп пичне йагайым да керәйем, аги пичне йагасы, аши пичне йагасы. Без ундүрт җан булыпбыз бер идә. "Чишмә күзләр күп бездә" 201 - Мин дүрт ирләр эстенэ бардым. Бийатай, бийагай бар. Миңа сөйлэшмэгә өрөхсәт йук. Бийем-бийатайның урынын йәйгәләделэр, йигаладылар. Асалаган селгеләр булгалады, андайларны элгэлэде. - Йугарылы-түбәнтеле өй иде. Кэлин йугары өйгә самавырны мен дереп бирә. Кэлин кашык-айаклар йywa, камыр баса. Чимийә күп булгачтын казанда пешерәсе була ашны, агач аштабакта аш булган, ашамасы утырта. - Түбән өйдә аш пешерәләр, чәй кайнаталар. Ашама утыргачтын бийем белән бийатага ашама мендерәләр йугаргы өйгә. Киленнәр алай ашама пешергәләделәр кизүләп. - Йугарылы-түбәнтеле өйләр булгалады. Бийемнәр йугаргы өйдә булса ки, киленнәр мендереп бирәләр самаwырны. Урыннарын йәйеп бирә, урыннарын иштыра килен бийем-бийатаның. Шәңгә йасайлар, шоморттан бөккән, балан бәлеше, ит бәлеше, кабак бәлеше салалар. Йәш-үлән аны йасама булдырмый инде. - Кайнатам-кайнанам белән тордок. Җанагаларым бар иде. Берсе унбер йәшәр иде. Бикэчэй бар иде. Бик тywap2 күп иде. Бик йырактан су ташыгаладык ич бидыра белән. Менә кер уамин да, ашимин да йатамин. Көлсу белән кер уwасин, энишкә төшеп китәсин. - Пул кэндэрлэр йәйгэлэмэдек эзэнгэ, эзэнне көн дэ йугаладык. Йәш киленгә суга барасы, пичләр йагышасы, идән-йалдысын себерәсе була, хайwаннарны эчерэсе-ашатасы. Мына идән йуwып алырмын, дип калган ийым иртән ук тороп. Йомага белән шишәмбе кен йарамый кер йywapгa. Йул чыкмага йарый. Пигамбәр йулга чыккан кен ул. (Биктәш) Яшь киленнәрнең гаиләдә эндәшү сүзләре Гаиләдә тынычлык, татулык саклау йөзеннән, килен булып төшкәннең беренче көннәреннән үк, яшь килен үзен тыйнак, түбәнчелекле итеп тота һәм һәркемгә борынгыдан килгән эндәшү сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Нократ татарларында төрки халыкларга хас булган бикә, абыз кебек олылау, титул сүзләре туганлык мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр булып киткәннәр. 202 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бийем - килен кеше үзенең кайнанасына шулай эндәшә: Бийем, самрау куйдым, чәй әзер. Абыз бикәм - иренең апасы. Бикәчәм, туга ным - иренең сеңлесе. Мулла бийагам - иренең абыйсы. Мул ла җанагай - иренең энесе. Абыз йинги, туганым йинги - ире нең өлкән абыйсының хатыны. Абыстай, абыз тутай - бертуган апасы. Бабач - абзый, әтисенең абзыйсы, зур яшьтәге кешеләр. Ани - абзыйсының хатыны. Амма - бертуган апасы яки үзеннән олы хатын-кызга эндәшү сүзе. Амыкуй, диләр бик йараткан абыс тасына. Апыч - абый. Тәтә, түтәй - апа. Аппак - апа. Кәмлә аппак килә. Зур анам - бер кеше ике катын алса, элке катынны зур ана дип әйттеләр. Кэлин-кэлиндэш (Кэлин-кэлиндэшнең башы сыймай, ә көндәшләр сыйалар, диб әйтәләр иде). Зур килен, урта килен, йәш килен - кайнана булган кеше киленнәренә шулай эндәшә. Мәгълүмат бирүчеләр исемлеге ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ Илсөяр Закирова Бу "йомгак" быел да безне яңа юлларга, яңа сәфәргә алып китте. Без дигәнем - Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре - фольклорчылар, диалектологлар, гамәли сәнгать һәм музыка белгеч ләре, археографлар. Экспедициягә чыккан фольклорчылар халык авыз иҗаты материалларын - риваять-легенда, әкиятләрне, мә каль-әй тем нәр, мөнәҗәт-бәетләрне, җыр текстларын, йола фольк лорына кара ган үрнәкләрне, мифологик хикәятләр һәм ышануларны язып ала; музыка белгечләре халкыбызның җыр-моңын, мөнә җәт-бәетләрнең көен, Коръән сүрәләренең мәкамен яздыра, музыка коралларын өйрәнә, халык талантларын барлый; диалектологлар аерым бер төбәктә яшәүче халыкның тел үзенчәлекләрен өй рәнә. Археографлар борынгы һәм кулъязма китапларны барлый, каберташ язмаларын укый. Халкыбызның милли киемнәрен, ювелир сәнгатен, кул эшләре үрнәкләрен, тимерче, балта осталарының эш ләрен гамәли сәнгать белгечләре өйрәнә. Галимнәр халыкның үткәнен, бүгенгесен барлый, һәрбер табылган материал фото- һәм видеоязмаларга, диктофон язмаларына теркәлә, белгечләр тарафыннан өйрәнелә, анализлана. Ахыргы максат - аларны китап рәве шендә яңадан халыкка кайтару. Удмуртиядә татар авыллары шактый. Ижевскиның (Ижауның) үзендә дә татарлар тупланып яшиләр. Эшебезне биредәге иң зур татар авылы Кистемдә башлап җибәрдек. Кистем авылында хәзерге вакытта 300 дән артык хуҗалык бар, аларда 805 кеше яши. Ул элек-электән бу якта яшәүче татарларны берләштереп торган рухи мәркәз ролен уйнаган. Мәсәлән, инкыйлабка кадәр Глазов байлары үзләренең рухи ватаннары дип Тәгәри китте йомгагым 205 Кистемне санаганнар. Үзләрен бары Кистемдә җирләргә васыять иткәннәр. Халык хәтере Кистем зиратында җирләнгән беренче кеше нең - Сандугач абыстайның да исемен онытмый. Авылның, дөресрәге урамнарның урнашуы да шактый үзенчәлекле. Урамнар төркемләнеп урнашкан 2 шәр, 3 әр йорттан гыйбарәт. Бу аерым бер нәсел-ыруның бергәләшеп урнашуы белән аңла тыла икән. Кистем халкы үзләренең килеп чыгышын Нократ ягы белән бәйли. "Безнең бабаларыбыз Нократтан килгәннәр", - дип сөйлиләр. Беренче килеп утыручылар Баяз Пинекеләр булган. "Пи" ыру яки токымны аңлата, үзе аерым нәселләргә бүленә. Кистем халкы ике "Пи"дән башланган. Икесенең дә фамилияләре - Касыймовлар. Информантлардан материал туплый башлагач, бөтен кешенең Касыймов фамилияле булуын үзебез дә күрдек. Башка авылларда да әлеге фамилия еш очрый. Ул теге яки бу кешенең, еш кына тулаем авылның да Кистемнән килеп урнашуына бер дәлил булып чыкты. Кистемдә мәгълүматлы информантлар, кызыклы шәхесләр белән таныштык. Безне авылның мулласы Илмир Касыймов каршы алды. Төбәк тарихын яхшы белү өстенә, ул безгә авыл халкы белән аралашырга да ярдәм итте. Кистемнең икенче бер күркәм гаиләсе - Ринат абый һәм Светлана апа белән аларның кызлары Мирия таныштырды. Мирия дә тарихчы. Беренче соравыбыз исеме турында. Бу матур яңгырашлы, әмма бер дә ишетелмәгән исемне кем тапкан, дип сорыйбыз. Әби се кушкан исем икән. Яңгырашлы гына түгел, мәгънәле дә булс ын, дип, кызга Миһрия исеме биргән. Миһрия исеме - миһер ди гән фар сы сүзеннән. Берничә мәгънәсе бар - шәфкать, дуслык, мәхәб бәт һәм кояш. Миһрияне телгә җайлырак яңгырашлы Мирия алыштырган. Мириянең туган як тарихын өйрәнүе очраклы түгел. Авыл музеен аның әбисе Касыймова Хания Ибраһим кызы ачып җибәр гән булган. Мирия Удмуртия татарларына XX йөз башларына кадәр үк килеп җиткән суфыйчылык юнәлешен өйрәнә. Фәнни конф еренц ияләрдә-симпозиумнарда чыгыш ясый. Кыз спортның да тарих белән бәйле төрен сайлаган, ул - укчы. Мириянең әтисе Ринат абый белән әнисе Светлана апа сәнгать кешеләре, авылның Мәдәният сараенда эшлиләр. Икенче кызлары Сәрия дә музыка өлкәсен сайлаган, Глазов педагогика институтының музыка факультетында белем ала. 206 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Авылның кунак каршылау йолалары белән шушы ике гаиләнең йортында "таныштык". Илмирның әти-әнисе, хатыны Зөһрә, Светлана апа белән Ринат абый безне иң кадерле кунаклары итеп каршы алды. Кистем авылының гасырлар дәвамында формалашкан кунак каршылау, кунак сыйлау традициясе бар. Озын өстәл тирәли, ир ләр - бер якка, хатын-кызлар икенче якка тезелеп утыралар. Табын га башта кабарчы, табиг, чәкчәк кебек камыр ашлары, җиләкҗимеш кай натмалары, конфет, бал кебек татлы ризыклар белән чәй чыгаралар. Балан, ирга бәлеше куела. (Һәрбер йортның бакчасында балан үсә. Балан бәлеше еш пешерелә биредә). Һәм, шуны да әйтеп китәсе килә, эчлеге арыш оны белән баланны мичтә пешереп әзерләнгән "дөрес" балан бәлеше бу. Чәйдән соң табынга аш чыга. Олы табак белән чыгарылган ашны табынчы бүлә. Аштан соң куелган ит янына өстәлгә бәлеш китерәләр. Бу якларда авыллар арасында кунакка йөрү, кунаклашу вакытлары бар. Кардәш-ыруны мал суйган көнне кунакка "ит ашарга" чакыралар. Кистем халкының теле әдәби телдән шактый үзенчәлекле. Иң бе ренче аерма изафә бәйләнешләрдә күренә. Мәсәлән: каз өмәсе түгел, каз өмә, каен агачы - каен агач. Лексикада да аермалыклар бар: Су иясе - Су әси. Удмурт теленнән кергән сүзләр дә очрый: күбәләк - җан папа (папа - удмуртларда, бөҗәк дигән сүз). Экспедициябезне Паюра (Падера) авылында дәвам иттек. Паюра Кистемнән күчкән авыл икән. Авылның табигате бик матур, бормаланып аккан елгасы бар. Тәрәзәдән урманнары, таулары, болыннары күренеп тора. Урамнар киң, чиста, йортлар зур, төзек. Авыл халкы матур яши. Паюраның бер бизәге - "Очрашу" ансамбле. Өлкән апа-әбиләр ансамбльгә берләшеп, халыкның җыр-моңнарын саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өчен зур эш башкаралар. Алар татар халык җырлары, үз төбәкләренең җырлы биюләре белән, тамашачыларның мәхәббәтен яулаганнар. Тормыштан ямь табып, күңелле итеп яши белә ансамбльдә катнашучылар. Конкурсларда призлы урыннар да алып кайталар икән. Балезино районында урнашкан өченче авыл - Гордино. Авылның татарча исеме Уръякала (Гурья Кала дип тә атыйлар, ә арлар Гурья Кар диләр). Удмурт телендә кар сүзе крепость, кальга, каланы аңлата. Ә авыл исеменә кала сүзе килеп керү аның борынгылыгын исбатлаучы бер дәлил. Тарихчылар да әлеге авылда борынгы Тәгәри китте йомгагым 207 кала эзләре саклануын язалар. Авылның тирә-ягында берничә иске зират бар. Авыл эчендә урнашкан каберне, Уръякала халкы гына түгел, бөтен тирә-як авыллар "Әүлия кабере" дип саный. Әлеге кабер янында дога укыйлар, сәдака бирәләр, корбан аенда корбан чалалар. Аның болгар чорына каравы, болгар кешесенеке булуы турында легендалар сөйли. Тарихи китапларда да әлеге кабер турында мәгъ лүмат бар икән. 1323 елда вафат булган болгар кызы Йәхәм ис тә легенә куелган кабер ташы шулай ук күп риваятьләргә кергән. Хәзер ге вакытта ул Ижау шәһәрендәге музейда ябык фондта сак лана, диделәр. Бу таш әлеге җирләрдә яшәүче халыкның Болгар дәү лә тенә мөнәсәбәтле булуы белән дә изгелеккә дәгъва кыла ала кебек. Уръякала авылында татарлар белән арлар аралашып яши, катнаш гаиләләр күп. Авыл кешеләре ике телне дә туган теле дип саный, икесен дә яхшы белә. Халык нигездә ислам динендә булса да, кайбер христиан бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Мәсәлән, Рошпода (Рождествода) Уръякалага якын-тирә авыллардан кунаклар җыела икән. Әхмәди, Паюра, Биктәш халкы Уръякалага кунакка җыелу вакытын нәкъ шушы бәйрәмгә көйли. Уръякала табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Халык та табигатьтән аерылмаган. Әмма бу да авылны саклап кала алмаган. Буш-ятим өйләр бик күп. Анда, нигездә, өлкәннәр гомер кичерә. Буш йортларның тәрәзәләрендә челтәрләре әле дә эленеп тора, тәрәзә төпләренә ясалма гөлләр утыртканнар, өстәлләрендәге чәйнек-чынаякларына кадәр күренә. Хуҗасы бер-ике сәгатькә, йомыш белән генә чыккан диярсең... Әхмәди авылына бирегә беренчеләрдән булып күчеп килгән Әхмәди бабайның исемен биргәннәр. Авыл XIX йөз башында Кистемнән күчеп килгән. Хәзергә кадәр бу ике авыл арасында туганлык мө нәсәбәтләре саклана, дус-туганнар кунакка йөрешә. Кунакка баручыларны "Шулпа ашатсалар - өч көн, ботка ашатсалар - җиде көн кунарсың", - дип озатканнар. Әхмәди авылы мулласы Раиф әфән де бу гыйбарәнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлата. Халык элекэлек тән мал асрап яшәгән. Ит гаиләнең көндәлек төп ризыгы саналган. Ә ярма, бигрәк тә дөге ярмасы, тансык ризык, кунак ризыгы булган. Читтән китерелгән бу ярманы һәр кеше ала да алмаган. Шуңа күрә ботканы, затлы сый буларак, кадерле кунаклар өчен генә пешергәннәр. 208 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 10 июньдә Әхмәди авылында Сабан туе бәйрәме булды. Көне буе килеп-килеп коеп яуган яңгыр да куркытмады Сабан туе кунакларын. Яңгыр яуганда ышыкланып торган халык, кояш чыгуга мәйданга ашыкты. Сабан туе матур, оешкан төстә узды. Ул чын халык бәйрәме иде. Һәр кеше бәйрәмнең үзәгендә кайнады: җырлады, биеде, аркан тартышты. Сабан туе ат ярышы, ягъни "Сабан чабу" белән башланды. Ул арада мәйдан сәхнәсендә авылның һәм районның талантлы яшьләре, балалар концерт башлады. Аларны өлкәннәр алыштырды. Атлар килгәннән соң, биек колгага менү ярышы башланды. Капчык белән сугышу, аркан тарту кебек ярышларда да авыл халкы да, килгән кунаклар да теләп катнашты. Һәр ярышны балалар башлап җибәрә, аларны үсмерләр, үсмерләрне хатын-кызлар алыштыра. Иң соңыннан ир-егетләр көч сынаша. Шул рәвешле бер кеше дә читтә калмый. Һәр ярыш җиңүчеләрнең дәртле биюе белән тәмамлана. Аларга җиңелүчеләр кушыла. Мәйдан эчендәге халык дәррәү кубып биеп ала. Яңа ярыш башланып китә. Сабан чабу, дип, ат чабышын да, Сабан туенда йөгерүне дә атыйлар икән. Балалар, хатын-кызлар, ир-егетләр төркемләшеп йөге рәләр. Йөгереп килеп җиткән бер төркемне икенчесе алыштыра. Ямь-яшел болын өстеннән элдерткән балаларга әти-әниләре көч өсти. Затлы туфлиларын салып калдырып йөгергән чибәр хатынкыз ларны мәйдан аеруча алкышлый. Көрәшне 4-5 яшьлек "егетләр" башлап җибәрә. Иншаллаһ, 15-20 елдан алар менә дигән көрәшчеләр дә булырлар әле. Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге - "Сабан боткасы" пешереп бөтен кешене сыйлау иде. Сабан туена бөтен халыкка җитәрлек ботка пешерү - Әхмәди авылының электән килгән йоласы икән. Урман буенда унлап казан асып, ир-егетләр сабан боткасы пешерә. Шунда ук күмер самавырларында чәй кайный. Сабан боткасы белән сыйланган халык яңа көч-дәрман белән мәйданга ашыкты. Кичкә кадәр дәвам иткән Сабан туе кешеләрнең рухын сафландыра, көч-дәрт бирә, ел буена җыелган тискәре уйларын тарата, күңелләрен пакьләндерә. Халык уңай энергия ала. 14 июньдә тагын бер зур бәйрәм - Ижау шәһәрендә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Шәһәрдә яшәүче татарлар белән аралашу да милләттәшләребезнең рухи дөньясын, тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Халык бердәм яши. Мал, байлык артыннан куып, рухи ихтияҗларын онытмыйлар. Булга Тәгәри китте йомгагым 209 ныннан ямь табып, шөкерана кылып көн итә биредәге милләт тәшләребез. Удмуртия Республикасында яшәүче милләттәшләребезнең фольклор үрнәкләре дә кызыклы һәм гыйбрәтле. I. МИФОЛОГИК ОБРАЗЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР Хозыр Ильяс "Юлга чыкканда, Хозыр Ильяс, мине исән-сау йөртеп китер, дип сорыйлар". Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). Кистем "Бер заман Әсма апайның сарыклары югалган. Бу урам буенча эзләп йөри икән. Бер заман артыннан ак киемле бер карт килеп чыккан. "Ни өчен елыйсың, кызым?" - дип сораган. Бу әйтә. "Кызым, елама", - ди карт. - "Бар, - ди, - урамга кер. Шул урамда, абзарда синең сарыкларың", - ди. Бу шул сүзләрне әйтә дә югала. Хозыр Ильяс ак киемле, ак чапанлы була. Ул ярдәм сораган кешегә, Аллаһыга ышанган кешегә күренә. Гайбәтчеләрне, начар кешеләрне яратмый". * * * "Яхшы атлар, кошевкалар белән чабышып йөри икән ул. Төнлә атларда чабыша. Төнге 12 дә. Бар аны күргән кешеләр". Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). Балезино Акшам бабай "Кояш батканнан алып, кояш чыкканчы вакыт - Акшам бабай вакыты. Бу вакыт - вакыт арасы. Кояш баегач тәрәзәдән карарга ярамый. Акшам бабай күзне алырга, куркытырга мөмкин. Акшам бабай удмуртларда да бар. Ул да Акшам дип атала. Удмуртлар аны үтә күренмәле итеп күз алдына китерә. Ул аларда "ак" образ". * * * "Кистемнең фермалар артында Кара күл һәм Әүлия чишмәсе булган. Анда бер ия булган. Бу ияне Акшам бабай дип тә уйлыйлар. 210 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ул кешеләрне адаштыра яки кулыннан тотып Кара күлгә өстери, ди, батырыр өчен". Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). Кистем "Кич балаларны Акшам бабай белән куркыталар. Акшам бабай алып китә, дип. Кич суга барырга ярамый. Су керергә, межага керергә ярамый. Вакыт араларының тыюлары күп". Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). Кистем "Эңгер-меңгердә тәрәзәдән карамагыз, урамга чыкмагыз, куркырсыз, диләр иде әбиләр". Митякова Мәдинә Габдулла кызы (1950 елгы). Иманай Зәнки бабай "Сәдака китергәндә Зәнки бабай, Су газизләре, йер (җир) газизләрен искә алып дога кылалар. Элек алар күренеп йөргәннәр. Хайваннарны көтүгә чыгаргач, Зәнки бабайга атап дога кылыр өчен, сәдака бирәләр. Хайваннар әйбәт йөрсен өчен". Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). Кистем "Һәрбер хайван исән-имин йөрсен өчен сәдака бирәләр: Ат өчен - Елкы бабайга, Сыер - Зәнки бабайга, Сарык - Чупа бабайга, Каз - Сөләйман бабайга". Бузикова Фәйрүзә Гайнан кызы (1936 елгы). Татар Парҗысы Су иясе "Суәси - ягъни су анасы бар, дип сөйлиләр. Ул кешене суга тарта. Обедта - сәгать 12 дә коенырга ярамый. Бу вакытта су коенсаң, суәси тарта, дип әйтәләр. Суәси чишмәгә бассаң да тота. Тотса, укыйлар, карчыклар укый, ташланалар". Тәгәри китте йомгагым 211 "Чуан чыкса, су газизләренә сәдака кирәк". * * * "Төш түрдә - көндезге 12 дә суга төшәргә ярамый, коенырга да, кер юарга да, су алырга да ярамый. Суәси алып китәр, диләр". Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). Кистем "Суны болгатма, ярамый. Суны болгатсаң, суәсинең йорты бозыла". Касыймова Алсу Муса кызы (1981 елгы). Кистем Су бай. "Бер күренде миңа. Яман зур балык булып сикерде. Чум гач су өстенә яман кара сачы чәчелде, чәче су өстенә җәелде дә, су караңгыланды". Тютина Нәкыя Нотфулла кызы (1935 елгы). Уръякала "Су әби бар ул. Суга тартып төшерә кешеләрне". Митякова Мәдинә Габдулла кызы (1950 елгы). Иманай Урман иясе "Элек анда урман булган. Хәзер юк. Әбиләр, урман иясе яшәгән, дип сөйлиләр. Ул адаштыра. Кеше урманда йөргәндә бик тиз караңгылана. Юл юкка чыга. Бөтен якта агачлар үсә. Кеше кая барырга белми. Андый вакытта аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк: "Мине адаштырма", - дип. Киемнең эчен тышка алмаштырып кияләр. Урман иясен үзен күрмиләр. Ул атналар буе йөртә. Кеше аңсыз кайтырга мөмкин". Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). Кистем "Урман бабай адаштыра ул. Якты җирдә дә адаштыра, хайваннарны да тота, җибәрми. Укытасы була. Кеше адашса, абызлар тырыштыра, чыгаралар". 212 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Өй иясе. Йорт иясе "Яңа өй салгач, әбине күчерәләр. Мич тарта торган помело белән күчерәләр. Яки, яңа өйгә аерылып чыкканда, үзләре белән песи алып чыгалар. "Песи белән бергә торсак, тату тораек, син дә безнең белән бергә тор", - диләр". * * * "Иске йортларны, ташландык йортларны җимерә ләр. Аларда Өй әбиләре кала. Бу әбиләрне балчык-җир белән күмәләр, урнаштыралар. Әгәр әби не урнаштырмаган җирдән берәр әйбер алсаң, яныңдагы кешегә "әйдә, киттек!" - дип әйтсәң, Өй әби үзен чакыралар дип белеп, арттан килә икән. Әби кайткач, өйдәгеләр йоклый алмый. Савыт-саба чылтырый, ишекләр ачыла-ябыла, аяк тавышлары, сөйләшкән тавышлар ишетелә. Андый вакытта яңа килгән Өй әбине: "Әйдә барабыз, торган урыныңа", - дип, илтеп урнаштыралар. Бер өйдә ике Өй әбие сыешмый, ызгышалар". Касыймова Сания Габдулхак кызы (1959 елгы). Кистем "Йорт салгач, тартмага утыртып идән астына кертеп салалар Өй әбисен. Бер йортны сүтеп, аның урынына икенчесен салса, Өй әбине китерергә кирәкми. Ике Өй әбие кыйнашалар, ди". * * * "Бала еласа, Өй әби алыштырган, диләр. Догалар укыйлар". Касыймова Алсу Муса кызы (1981 елгы). Кистем Азбар иясе (Абзар иясе) "Азбар иясен бабамның әтисе күргән. Азбар иясе ат өстендә утырган, ди. Ак киемле, ак сакаллы, ак мыеклы, кечкенә буйлы. Атның ялын үреп утырган. Атны Азбар иясе яратмаса, ат тирләп чыга, ябыга. Яратса, чәчен үрә икән". Касыймова Фәнзилә Нурулла кызы (1962 елгы). Кистем Азбар бай. "Хайваннарны беренче азбарга керткәндә әйтәләр: "Син дә яратып тот, мин дә яратып китердем", - дип". Тәгәри китте йомгагым 213 II. ИМ-ТОМ, МАГИЯ, БАЛА БАГУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЫШАНУЛАР "Балаларны артыш яндырып, аның төтене белән төсниләр (төтәслиләр): Ай да кайта, Көн дә кайта, Кояш та кайта, Балам ... да кайт". * * * "Артыш агачын яндырып, өйне чистарталар. Төтене белән өйне әйләндереп чыгасың". * * * "Тәнгә чуан чыкса, су газизләренә сәдака бирергә кирәк". * * * "Курыкканнан кургаш коялар. Курыккан кешене матча астына яки бусагага утырталар. Нәрсәдән авырганы чыга". Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). Кистем * * * Күз тиюне түбәндәгечә имлиләр: "Бу балага яман күз төшкән. Ул күз төшүләре, яман күзләре, авырулары бетсен. 214 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары "Тота, диләр, ул вакытта да әйтәләр: кырык агачның тамыры ничек корыган, бу авырту да шулай корысын, диләр". Касыймова Сания Габдулхак кызы (1959 елгы). Кистем "Өй әби балаларны алыштырмасын, дип, бала янына пычак салалар. Бала бик еласа, Өй әби алыштырган, диләр. Догалар укыйлар. Мунчада баланың киемен дә калдырырга ярамый". Касыймова Фәнзилә Нурулла кызы (1962 елгы). Кистем "Баланы алыштырып китмәсен, дип, аның исеме алдыннан "миң" сүзе кушалар. Мәсәлән: Миңлеайгөл, Миңлеилдар". * * * "Яңа туган баланы мунчага әби йөртә. Балага исеме белән дәшәргә ярамый. Балага: "Аю балам, куян балам", - дип дәшәләр". "Яшен яшьнәгәндә култык асларын, тез асларын сыпырырга кирәк. "Бисмилла" укырга". Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). Кистем "Яшен бәргән урынны кара сыерның сөте белән сүндерәләр. Кара сыер сөте белән әйләндереп алырга кирәк". * * * "Адаштыра торган җирдә киемнең, яулыкның тискәре ягын кияргә кирәк. Аннары чыгара". * * * "Боз яуса, мичтән ипи ала торган көрәкне чыгарып бәрәләр". Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). Балезино "Чүп әни" йоласы "Бу йола Уръякалада бар. Бала бик елак булса, алдан күрше белән сөйләшеп куялар. Ишек төбенә чүп өеп куялар. Бала Тәгәри китте йомгагым 215 ны шул чүп өстенә чыгарып салалар. Алдан сөйләшеп куйган күрше хатын шул вакытта килеп керә дә: "И, бу кемнең баласы икән? Исеме ничек икән? Исеме фәлән булсын", - дип, үзе исем бирә. Кире шул өйгә кертеп бирә. Бу хатын Чүп әни була. Әнисе кебек була". * * * "Бала еласа, белгән кешеләр баланың чүпрәген (пеленкасын) алган, аны идән астына, мич астына куеп калдырган. Әгәр бала чүпрәге икенче көнгә кузгалган булса, балага җен тигән, диләр. Куз галмаса, тимәгән була. Алмаштырган булса, баланы идән астына алып төшеп, җен баласын биреп, үз баласын алып менә". * * * "Тота торган җирләр була. Андый җиргә тоз, акча илтеп ташлыйлар. Бу "ташлану" дип атала. Болай дип әйтәләр: Име-томы шул булсын, Бүтән миннән көтмәгез, Шуңа риза булыгыз". * * * ""Чобан" дисәң - "чыгам" дип тора, "сыткыч" дисәң - бетә". * * * "Бәби еласа, мәче койрыгын суырырга биргәннәр". Касыймов Илмир Харис улы (1979 елгы). Кистем "Великий четверг капкаларга артыш агач тутырабыз. Дошман, авырулар кермәсен, дип". Тютина Раида Леонидовна (1961 елгы). Уръякала "Артыш - шайтан кертми өйгә. Аны ишек өстенә кыстырасың". 216 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары III. РИВАЯТЬ-ЛЕГЕНДАЛАР, СӨЙЛӘКЛӘР Кистем тарихы "Безнең бабалар Нократтан килгәннәр. Беренче килгән Корбангали бабам булган. Улы - Сәфиулла бабам булган. Башта Уҗага килгәннәр. Анда базар булган. Базарлы-чиркәүле зур авыл булган. Уҗа - Балезино авылы ул. Соңыннан су эзләп килгәннәр дә, монда килеп урнашканнар. Урман чабып урнашканнар". Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). Кистем "Кистем" исеменең килеп чыгуын берничә төрле аңлаталар. "Берничә ир-ат агач чапканда бер ар кешесе сораган: "Авы лыгызның исеме ничек?" Берсе агач чапканда, агач кискәнен әйтеп: "Кистем", дип кычкырган. Теге ар кешесе авылның исемен Кистем дип аңлаган. Икенче мәгънәсен удмурт теле белән бәйләп аңлаталар. Удмуртча ул куяннар яши торган җирне аңлата. Кистем - чик дигән сүз. Болгар җиренең чиге дип аңларга була. Авылда Иске Казан юлы дигән урын бар. Анда 1870 елларда зур хәзинә дә табылган. Кистем аша Сибирский тракт та узган. Бу юлдан Екатерина II үткән, дип тә сөйлиләр. Бу юл хәзер юк. Әмма анда бик адаштыра". Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). Кистем Ат караклары "Бу якта бик хәйләкәр ат караклары яшәгән. Бабайлар атны алып киткәннәр. Арттан полиция килгән. Полиция караклар артыннан килеп керсә, ат беркайда да юк. Бөтен җирне тентеп эзләгәннәр. Өйдә ирләр чәй эчеп утыра. Атны бәйләп полатька (сәндерәгә) менгереп салганнар. Полиция анда дип уйлый да алмаган. Атны, алып кайтканда, чабата киертеп кайтканнар. Юкә чабата булгач эт тә ат исен сизми. Бабам шулай сөйли иде". Зур адәмнәр - алыплар турында "Минем Шәмсия әби бар иде. Ул безгә сөйли иде. Элекке заманда Уръякала артындамы, Гординодамы шунда, озын-озын адәмнәр Тәгәри китте йомгагым 217 булган. Великаннар ягъни. Зур-зур ташларны Чепца (елга) аркылы ыргытканнар. Аларны "зур адәмнәр" дип атаганнар. Алардан халык бик курыккан. Газиз бабай да сөйләгән иде. Акбур ташыганда, казыганда сөякләр тапканнар. Берцовый сөяк үзе 2 метр булган. Бригадир күмдергән. Каргышы, җене тияр, дигән. Күмгәннәр инде. Бер кешегә дә сүләмәгез, дигән. Үләр алдыннан сөйләгәннәр. Ул сөякләрне тапкан кешеләр бөтенесе авырган". * * * "Уръякала-тауда зур адәмнәр яшәгән. 2,5-3 метрлы булганнар. Алар икесе Чепцаның ике ягында торып, бер-берсенә туп белән бәрешеп уйнаганнар". Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). Балезино Җеннәр турында "Берәү Уръякалада Рошпо (Рождество) вакытта туры килгән. Машина белән бара икән. Бер заман машина туктый. Бер нәрсә эшләп тә булмый. Бармый машина. Бер заман атлар килә. Тройкалар җигелгән. Җырлашып, кыңгыраулар белән киләләр. Җил-давыл булып үтеп китәләр дә юкка чыгалар. Алар киткәч, җил дә бетә. Машина да кузгалып китә". Касыймов Ренат Габдулла улы (1964 елгы). Кистем * * * "Кара күл булган. Хәзер ул кипте инде. Элек Чепца аккан түбәнгә. Кара күл белән җир астыннан кушылган булганнар. Ул күл зур түгел. 2-3 метр диаметрлы булган. Куаклык эчендә, кырыенда чирәм селкенеп торган. Анда керергә кушмыйлар. Әти әйтә иде, кич алтыда ул күлдә прилив була, дип. Суы күтәрелә торган булган. Әти бервакыт судан озын муенлы бер баш чыкканын күргән. Кәл тә башына охшаган бу баш бер яктан икенче якка караган да, кире чумган. Бу 30 нчы елларда була. Соңрак күрмәгәннәр". "Ферма ягында элек зур сугыш булган. Анда хәзер дә уклар табалар. Ул җирдән юлдан үткәндә, Кистем ягына үткәч тә, кире якка үткәч тә, туктап пычак белән юлны кискәннәр (пычак белән юлга 218 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары аркылы сызганнар), арттан килмәсеннәр, дип. Граница билге ләгәннәр. Ул 7 нче кулон дигән җир, 7 нче күпер". Касыймова Илсөя Хәкимҗан кызы (1938 елгы). Кистем "Авылга керә торган юл буенда наратлар үсә. Ул наратларны авылның яшь егетләре утырткан. 1941 елны сугышка киткәндә әйтк әннәр: "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, бу наратларны саклагыз", - дигәннәр. Ничә егет икәнен дә хәтерләмиләр. Ул вакытта нарат утырткан егет ләрнең берсе дә кайтмаган. Наратлар егерме өч, берсе аерымрак үсә". Касыймов Илмир Харис улы (1979 елгы). Кистем "Иманай авылына кергәндә юл буенда кабер кала. Бер бабай булган. Аның бер кешесе дә булмаган. Бик салкында үлсәм, якын гына җирләгез, еракка зиратка илтмәгез, дигән. Юл буена җирләгәннәр. Ул, мине зиратта бер кем дә искә алмас, монда юлдан үтүчеләр дога кылып үтәрләр, дигән. Исеме Аслый бабай булган диләр. Аны юлчы дип тә сөйлиләр". ҖЫРЛЫ ТӨБӘК Удмуртия татарларының халык иҗаты Ленар Җамалетдинов Без, әлбәттә, "халык телендә элек әкиятләр күп булган" дибез. Әмма халык авыз иҗатындагы бу әсәрләр һәр җирдә дә булмаган шул. Әнә бит, Удмуртия Республикасында 1956 елда эшләгән экспедициядә 11 авылда булып, нибары бер әкият алып кайткан! Бу бит моннан 56 ел элек! Әйе, әкият дигән хәзинә ул - төбәге-төбәге белән генә. Әйтик, Татарстанда әкиятле як дип Теләче, Апас, Буа төбәкләре санала. Шул ук вакытта әкиятсез төбәкләр дә бар. Әмма шулай да узган гасырның 60 нчы еллар азагында Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән Рәйханә Назарова дигән ханым Татарстан Язучылар союзына "Алтын кош" дип исемләнгән озын гына бер әкият язып җибәрә... Әлеге әкият шагыйрь Рәшит Гәрәй кулына килеп кергән. Чөнки текстның азагында карандаш белән "Укыдым. Р. Гәрәй" дигән тамга бар, күрәсең, әкият язылган дәфтәр авторга кире кайтарылган. Рәйханә ханым бу юлы үзенең әкиятен ул вакыттагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына җибәрә. Аның хатында мондый юллар бар: "Бу әкиятне кечкенә чагымда тыңласам да, бик яратып искә аламын. Мин бик күп китаплар укыдым, төрле милләтләрнең әкиятләрен. Бу әкиятемне бер китапта да очратмадым. Мин аны баш каларның да белүен телим. Әгәр яраклы дип тапсагыз, китапка кер түегезне үтенәм". Хатның язылу датасы күрсәтелмәгән, әмма бу язышу 1968 елда булгандыр мөгаен, чөнки дәфтәр төрелгән соры кәгазьдә, ул чорда Институтның гыйльми сәркәтибе булып эшләгән И. Надировның "4.01.69" диелгән култамгасы бар. 220 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Әкияткә бәйле тагын ике сорау туа. Бу сорауларга инде Рәйханә ханым хатларыннан җавап таба алмабыз. Институттан әкият язылган дәфтәрен алу турында хәбәр ителгәч, Рәйханә ханым рухланып, тагын бер әкият язып җибәргән. Монысын ул "Бер тәпәч" дип атаган. Ихтимал, аңарда әкиятләр әле тагын да булгандыр. Әмма информант әлеге әкиятләрнең кайда, кайчан һәм нинди шартларда кем тарафыннан сөйләнгәнен хәбәр итмәгән. Шуның өстенә Рәйханә ханым үзенең җирле кешеме, булмаса, кайсы төбәктән икәнен дә әйтмә гән, бары тик "Воткинск шәһәрендә 1939 елдан башлап яшим" ди гән җөмләсе генә бар. Әкият Удмуртиядән килгән икән, без аны бу җыентыкка кертергә булдык. Исемен исә үзгәртергә туры килде. Сәбә бе - "Алтын кош" исемле әкиятнең булуында түгел, бәлки бу исем нең информант бәян иткән эчтәлекне иңләмәвендә. Шуңа күрә аңа "Сабыр сеңел" дигән исем куелды. Сабыр сеңел Берничә йөз еллар элек бер кечкенә шәһәрдә өч улы һәм кече кызы белән бер карт яши. Кече кыз була шулкадәр чибәр: йөзе кояш кебек нурлы, алтын кашлы һәм алтын чәчле була. Бу бабайның тагы була бер яраткан алтын кошы һәм алмачуар айгыры. Бабайның хәле көннән-көн авырая, куллары хәлсезләнә, сөйләше загыйфьләнә. Көн дә көтә алсу таңнарның атканын һәм гомеренең актык минутлары җит кәнен. Көннәрнең берендә бабай өч улын да янына чакыра. - Улларым, - ди, - минем сезнең белән саубуллашу көннәрем килеп җитте. Сау булыгыз, рәхәт яшәгез, әмма минем васыятемне үтәгез, - ди. - Улларым, васыятем шул: сеңлегезне һәм алтын кошны, алмачуар айгырымны күзегезнең карасы күк саклагыз. Кешеләрдән сеңлегезне көлдертмәгез һәм алтын кошны, алмачуар айгырымны ерткыч куллардан саклагыз, - ди. Уллары аталарының васыятен үтәргә вәгъдә бирәләр. Кояш алсу чаткыларын җир йөзенә сибеп, әкрен генә батканда, кошларның да моңлы сайрау тавышлары тынганда, бабайның гомере өзелә. Аталары үлгәч, өч улы күз яше түгәләр. Иркәләнеп кенә үсә торган чагында кече кызына бу кайгы бигрәк тә авыр була. Алтын кош та сайрамый, алмачуар айгыр да хуҗасын көтеп кешнәми. Алар да сизә кайгылы көннең килгәнен. Җырлы төбәк 221 Аталарын күмгәч, бик авыр була. Хуҗалык белән эш итү кече се ңелләренә тапшырыла. Өч туган, өч ир бала аучылык белән шөгыльләнәләр һәм шуның файдасы белән көн күрәләр. Ауга чыкканда өч абыйсы да күбрәк ау тотсалар, кече сеңелләренә күбрәк бүләк алырга вәгъдә бирәләр. Аларның көннәре шулай итеп үтә. Көннән-көн аулары арта, сеңелләренең бәхетле булуына шатланалар. Сеңелләренә алар нинди генә бүләкләр алмыйлар. Күлмәкләре дисәң, күлмәкләре шундый, патша-падиша кызлары гына кия торган күлмәкләр, аягында төр ле матур башмаклар, муенында җем-җем иткән йолдызлар күк төймәләр... Һәммәсенең чуты-чамасы булмый. Кошның да азрак кайгысы басыла төшә, сайрый башлый. Ул да шатлана. Абыйлары сеңелләрен бик хөрмәтлиләр, шулкадәр яраталар. Алмачуар айгыр да көчле тавышы белән кешни башлый. Бөтен йорт эшләрен башкару сеңелләренә авыр икәнен исләреннән чыгармадылар. Сеңелләренең эшен җиңеләйтү өчен, өчесе дә өйләнергә уйладылар. Көннәрнең берендә өчесе дә бер көнне өйләренә өч килен алып кайталар. Өч киленнең дә каен сеңелләренең шулкадәр чибәр булуына исләре китеп, һәммәсенең дә күңелендә көнчеллек туа. Өйләнсәләр дә, абыйлары сеңелләрен һичкайчан онытмыйлар, элекке шикелле бүләкләр вәгъдә итеп, аның белән исәпләшеп, юлга, ауга чыгалар. Сеңелләре исә һәрвакыт юл кирәкләрен хәзерләп, абыйларын озатып кала. Аудан кайткач, яхшы бүләкләрне аңа, сеңлесенә бирәләр. Кызның җиңгәләре күңелендә көнчелек көннән-көн көчәя. Әмма берсе дә иренә бу уйны әйтергә курка, әйтмичә әрниләр. Ел тулганда, өч килен бер көнне өчесе өч ир бала таба. Балалары аталары шикелле чибәр булалар. Шулай да, каенсеңелләре кебек булырга ерак инде. Балалары булса да, сеңелләрен ярату кимеми, элеккечә зурлыйлар, шәфкать итәләр абыйлары. Көннәрдән бер көнне өч хатын бергә җыйналып киңәш итәләр: ничек итеп ирләрен сеңелләреннән читләштерергә. Үзләрен яратырга мәҗбүр итәргә. Күп уйлаганнан соң, бер фикергә киләләр: алтын кошны үтерергә дә "сеңелегез үтерде" дип әйтергә. Бу көнне аучыларга ау бер дә бәхет китерми. Сеңелләренә биргән вәгъдә дә үтәлми. 222 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ирләренең каршысына өч хатын да елап чыгалар: - Менә сезнең сеңелегезнең яхшылыгы бүген башланды. Алтын кошны үтерде ул, - диләр. Абыйларының: "Нигә үтердең?" - дигән сорауларына "Мин үтер мәдем, абыйларым", - дип әйтергә булдыра алмый. Шулай итеп, сеңелләре абыйлары алдында хыянәтче, кош үтерүче булып кала. Абыйларын, элеккечә, юлга барын да әзерләп озата, шат күңел белән каршы ала. Күңелендә авыр тойгы булса да, абыйларына әйтми, күңелендә яшереп тота. Абыйлары элеккечә бүләкләр алып кайталар, алтын кошны үтерүче булса да, сеңелләрен элеккечә яраталар. Кызның җиңгәләре тагы нык көнләшәләр. Алтын кошны үтереп тә, абыйларының кызга ачуланмауларына бик ачулары килә. Көннәрнең берендә кызның абыйлары атсыз гына ауга чыгалар. Алмачуар айгыр, нидер буласын сизгән кебек, хуҗалары артыннан шулкадәр барырга теләсә дә, бикләп, утарда калдыралар. Хатыннар атның өйдә калуына шатланалар һәм, бүген үк атны үтереп, сеңелләреннән котылырга телиләр. Ирләре күпме юл үткәндер, хатыннары уйлаган начар уйларын башкара башлыйлар. Атка ашарга биргәндә агу салып ашаталар да, бик нык итеп, утарны бикләп куялар. Ат агулы ашамлыкны ашаганнан соң никадәр ярдәмгә чакырса да, ярдәмгә беркем дә килә алмый. Шулай итеп, ат үлә. Хуҗалары көн буе күпме тырышсалар да, бер җәнлек тә аулый алмыйлар. Кояш байый, төн җитә. Шулай итеп, болар урманда кунарга мәҗбүр булалар. Бик кәефсезләнәләр бүген, ни өчендер, сеңел ләренең бәхете юклыгына. Бер бүләксез ничек кайтып керергә өйгә. Авыр булса да иртән үк өйгә кайталар. Каршыларына өчесенең дә хатыны елап чыга. - Менә сезнең сөйкемле, чибәр сеңлегез нәрсәдер эшләтеп айгырны үтерде, - диләр. Абыйларына "мин үтермәдем, кадерле абыйларым", дип тагы әйтә алмый кыз. Үз кулы белән эшләмәгән гаепне үз өстенә ала. Абыйлары бу хәлгә дә ачуланып сүз әйтергә булдыра алмыйлар. Әтиләренең васыятен онытмыйлар. Алтын кошсыз да, алмачуар айгырсыз да яшәргә булалар. Сеңелләреннән башка, бәхетле булып яши алмауларына ышаналар. Җырлы төбәк 223 Абыйлары сеңелләренә бер авыр сүз дә әйтмәүләренә кызның җиңгәләре елан шикелле зәһәрле агуларын чәчәләр. Ни генә эшләтеп булса да, бу каенсеңелләреннән котылу юлын уйлыйлар. Кошның үлеме дә, атның үлеме дә, күп вакытлар үткәч, онытыла төшә. Көзге көннәр җитә. Җәнлеккә аучылык өчен иң бай вакыт бу. Бер көн үтә, ике көн үтә, өченче көндә бер табышсыз кайтырга мәҗбүр булалар. Үзләренең йөрәкләре әрни. Нәрсәгә әрнегәнен белмиләр. Өч көн йөреп тә, бер җәнлек тә аулый алмый кайтуларына дип уйлыйлар. Ерактан ук күрәләр, өчесенең дә хатыны капка алдында басып торганын. Ничек тә кызны бу йорттан юк итү өчен күп планнар корганнан соң, үзләренең газиз булган балаларын үтереп, капка алдында, кулларына үле балаларын тотып ирләрен каршы алалар. Бу хәл кызның өч абыйсының да ачуын кабарта. Һәркайсы үз улын шулкадәр ярата иде, өйдә вакытта улын иркәләп, сөеп вакытын үткәрә иде. Олы абыйсы энеләренә әйтә: - Туганнар, бу хәлне минем йөрәгем кичерә алмый, - ди. Алтын кошны да үтерде, алмачуар атны да үтерде, сөекле улларыбызны да үтерде. Сеңлебез сөекле һәм чибәр булса да, әткәбезнең васыяте булса да, без аңа җәза бирергә хаклыбыз, - ди. Кызның җиңгәләре дә елый-елый җәза бирүләрен сорыйлар: - Без сезнең сеңлегез белән бергә яши алмыйбыз, кая булса да куегыз, - диләр. - Кадерле улларыбызны үтерде, алтын кошны да, атны да. Ул, озакламый безнең өчебезне дә үтерер. - диләр. Олы абыйсы сеңлесен чакырып ала да: - Кадерле сеңлем, нигә син андый җинаять эшләдең? - дип сорау бирә. - Нинди гаепләре бар иде безнең кечкенә улларыбызның, нигә син аларны үтердең? - дип сораса да, бер җавап та ишетә алмады. - Шулай булгач, кадерле сеңлем, мин, синең олы абыең буларак, сиңа үзем җәза бирәм, - диде. Сеңлесе һаман да эндәшмәде, башын гына иде. Абыйсы атка утыртып алып чыгып китә сеңлесен зур урманга. Күп юллар үткәч, түгәрәк кенә күл буенда бер алма агачы үсеп утыра. Алмалары пешеп, җиргә төшәрдәй булып торалар. Атны туктатып, сеңлесенең арбадан төшүен сорый. Аннары сеңлесенә кычкыра: - Үрел дә әнә шул алманы ал, - ди. 224 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Сеңлесе алмага үрелгәч, абыйсы тиз генә кылычын ала да ике кулын чабып өзә. Сеңлесе һушсыз булып егыла. Агач яфраклары белән сеңлесен каплый да өенә кайтып китә бу. Кыз күпме вакытлар яткандыр, белми. Мылтык тавышына сискәнеп, сикереп торырга уйлый. Ә куллары торырга ярдәм итми. Нәрсәләр булганын: әтисен, алтын кошны, алмачуар айгырны, балаларның үлемен, барысын да күңеленнән күз алдына китерә. Бер гаепсезгә абыйсы аның ике кулын да чабып өзде ич, үксепүк сеп ачы кайнар күз яше белән елый. Көмештәй яшь тамчылары чәчәк ләрне чылата. Ерак түгел бер каен янында аучы басып тора. Кызга күзе төшә. Кызның нурлы йөзе бөтен күл буен балкытып, яктыртып тора, нәкъ иртәнге кояшның алсу нурыдай. Аучы әкрен генә атлап, кызның каршысына килеп баса, һәм, кулларының юклыгын күргәч, йөрәге әрнеп куя. Аучы сорый, аның нигә шулай кулсыз калганын, кемнәр ерткычларча кулын чабып өзгәнен. Кыз барын да сөйләп бирә, бер гаепсезгә абыйсы кулып чабып өзгәнен. Өч җиңгәсенең бөтен гаепләрен үз өстенә алып, алар күрәсе җәзаны үзе алганын. Аучы егет сорый: - Син миңа гомерлек иптәш булырга телисеңме? - ди. Кыз нәрсә дип җәвап бирергә дә белми. - Мин бит сиңа иптәш булырлык тиң түгел. Мин бит, кулларым булмагач, бер нәрсә белән дә ярдәм итә алмаячакмын. - ди. - Синең миңа бер эш белән дә ярдәм итүең кирәкми, бары синең нур лы йөзең белән үзең генә кирәк, - ди. Бик үтенгәч аучы егет, кыз каршы килә алмый. Шулай итеп, егет кызны алып кайта өенә. Аучы егетнең анасы гына була, башка беркеме дә булмый, туганнары да. Анасына бар хәлне яхшылап сөйләп бирә бу. Куллары булмаган кызны алып кайтуына хәтере калса да, дөньяда бу кыз кебек чибәр кыз булмавына ышана һәм риза була гомерлеккә килен итәргә. Бу кыз аучы егет белән яши башлагач та, тормышлары яхшыра башлый. Егетнең авы көннән-көн бик күп файда китерә. Егет тә, кыз да, аналары да шулкадәр шатланалар... Шулай матур гына яшәгәндә, егетне хөкүмәт аучылыгына алып, ерак юлга озаталар. Вакытын тутырып кайтырга өч ай кала, кыз үзе шикелле, алтын чәчле, алтын кашлы, зәңгәр күктән аерып алмаслык зәң гәр күзле, ап-ак йөзле бер ир бала таба. Җырлы төбәк 225 Аучы егетнең анасы шулкадәр шатлана. Ничек итеп бу шатлыкны улына хәбәр итүне кайгырта башлый. Ул вакытта хатлар хәзерге шикелле тимер юлларда поезд белән йөрми. Егетнең анасы, бер картны яллап, хат язып, улына шатлыклы хәбәрне җибәрә, ат белән. Көн кичегә, караңгылана төшә. Бу карт кечкенә генә шәһәрдә кунарга була. Бер иске генә ярым җимерек йорт янына туктап хуҗа хатыннардан, төн кундырып чыгаруларын сорый. Хуҗалар риза була. Ашагач-эчкәч сорыйлар моңардан кая барганын. Бабай барын да сөйләп бирә. Аучы егетнең урманнан ике кулы киселгән, алтын чәчле, алтын кашлы, якты кояш кебек нурлы йөзле бер кызны өенә алып кайтуын. Әнисенең рөхсәте белән бу кызга өйләнүен. "Егет еракта ауда булу сәбәпле, менә мин аңа хат илтәм, - ди. - Чибәр кызның үзе кебек чибәр улы туды", - ди. Бабай йокыга киткәч тә, хуҗа хатыннар киңәш итәргә җый налалар. "Бабайның сүзе буенча, бу кызның каенсеңлебез булуына һич шик юк" - диләр. Болар бабайның кесәсеннән хатны алып укыйлар. Егетнең анасы яза: "Улым, безнең өйгә икенче нурлы кояш туды: анасыннан да чибәр ир бала. Улым, тизрәк кайт", - дигән. Бу хатны ертып ташлыйлар да, икенче хат язалар: "Улым! Ир бала туды, урмандагы ерткыч хайван шикелле, олы күзләре баканыкы кебек, карарга да куркыныч, ни эшләтим инде". Бабай бу хатны илтеп тапшыра. Аучы егет укый да: - Бу хатны кем язды? - дип сорый. - Әниең язды, тизрәк сиңа тапшырырга җибәрде, - ди бабай. Хатка язган сүзләрнең дөресме-түгелме икәнен сорамый, "анаң язды" дигәч, ышана. Каршы хат яза улы: "Әни, ничек булса да, ни туса да, түз инде, кайткач мин үзем хәл итәрмен, кызны да, баланы да бер нәрсә дә эшләтмә, яшәсеннәр", - дип. Бабай кайтканда тагы кызның шул ук җиңгәләренә кереп, төнне аларда йоклап уздыра. Кызның җиңгәләре, бабай йоклагач, тиз генә хатны алып укыйлар да тагы җавап язалар: "Әни, миңа кулсыз хатын кирәк түгел, бу хатны алу белән, аны баласы белән бергә чыгарып җибәр", - дип язалар да, кире конвертына салып, ябыштырып куялар. Кыз белән анасы, түземсезлек белән яхшы хәбәр көткәндә, бабай шушы хатны алып кайтып тоттыра. Анасы ачып укый башлый, 226 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары кычкырып. Улының һәрбер сүзе, үткен пычак булып йөрәгенә кадала. Кыз, абыйларына сүз әйтә алмаган күк, моңа каршы бер сүз әйтә алмый. - Әни, ярый, мин китәм чыгып, рәхәт яшәгез, - ди, - булмаган бәхетемне якты дөньяның күпме юлларын таптап эзләсәм дә таба алмамын. Әйе, әнием, минем кулларым юк, мин беркемгә дә кирәкле һәм яраклы кеше түгелмен. Яшәгән көннәрем өчен һәм күрсәткән хөрмәтләреңә зур рәхмәт. Әнием, бәгърем, баланы гына яхшылап төреп бир инде, - ди. Анасы бик матур итеп төреп бирә дә, икесенең дә алма кебек алсу битләреннән үбеп, озатып кала. Кыз беләкләре белән баласын кочаклап, авылдан-авылга, урманнан-урманга йөреп, нәрсә туры килс ә шуның белән тукланып, кайда төн җитсә шунда йоклап, гомерен үткәрә. Бала, шулай яшәүгә карамастан, көн үсә, төн үсә, ныгый. Кызу көннәрнең берендә моның баласы су эчәргә сорый. Су тирән була, тирә-якта беркем күренми, елганың ярлары биек, кыяланып тора. Бик интегеп төшсә дә су буена, балага ничек су эчерүнең чарасын таба алмый. Бик күп азаплангач, беләкләре белән тотып, баланың башын суга ия. Баланы кире күтәрим дигәндә, кулларының көче җитми, баланы суга төшереп җибәрә. Ярдәм сорагандай, як-ягына карый. Караса, биек ярның башында бер карчык басып тора. Кычкыра: "Ике кулыңны да суга тыгып, тартып ал баланы", - ди. Ике кулының юклыгын да уйлап тормастан, балага кулын суза. Судан баласын тартып ала да, кулының бармаклары беләкләренә ялганганын күреп, шатлыгыннан, һушын югалта яза. Азрак вакыт үткәч, аңына килеп, бармаклары белән баланың чәчләрен сыйпап сөя, кысып кочаклый. "Улым, син минем кадерлем, син суга төшеп, мине ике куллы иттең ич, - ди. - Үзең дә котылдың, гомер буе интегергә калган әниеңне куллы, бармаклы иттердең". Карчыкның сүзе, колак эчендә яңгырагандай була яңадан. Әмма тау башында инде карчык күренми, рәхмәт әйтергә кеше дә юк. Карчык күренде дә, юк та булды. Күп вакыт та үтмәстән, аучы егет, чибәр хатыны һәм әнисен сагынып, өенә кайта. Ашыга-ашыга өенә керсә, өйдә бер әнисе елап утыра. - Улым! Нигә син шундый начарлык ясадың? Нигә хатыныңны, балаң белән куарга куштың? - дип, үксеп елый. Җырлы төбәк 227 Аучы егет аңламый тора. - Әни! - ди. - Мин бит сиңа "ерткыч хайван кебек булып туса да, мин кайтканчы тот, бер нәрсә дә эшләмә, бер кая да чыгарма! - дип яздым, - ди. Анасы бу сүзләрне ишеткәч, артына егылып китә язды. - Улым! Мин бит сиңа яздым: "Анасыннан да чибәр, якты кояштай йөзле, алтын чәчле, алтын кашлы, зәңгәр күктән дә зәңгәррәк күзле улың туды. Улым, тизрәк күрергә кайт", - дип язган идем. Бу нинди намуссызлык, хат илтүче үзе укый-яза белми. Бу хат безнең дошманыбыз кулына кергәндер. Мескен кадерле киленемне, кече улымны шулай куып чыгарырга мәҗбүр итүче дошман кем икән ул, улым? - диде. Аучы егет, күп уйлап тормый, мылтыгын иңсәсенә аса да, эзләргә һәм табарга ант биреп, әнисе белән саубуллашып, юлга чыга. Көн артыннан көннәр үтә, төн артыннан төннәр үтә, айлар үтә. Һаман да табу ышанычын югалтмый бу, эзләвен дәвам итә. Очраган һәрбер юлчыдан сорый. Беркем дә күрмәгән ике кулы булмаган ананы. "Куллы ананы күргәнебез бар, кулсыз ананы күргәнебез юк", - диләр. Менә яланга туктый бу. Су эчәсе килә моның, сусый. Якында чишмә юк микән, дип, эзләп китә. Ерак түгел чылтырап аккан бәләкәй генә чишмәгә килеп җитә бу. Ятып учы белән су эчә дә шушы чишмә буенда ял итеп, йоклап алмакчы була. Күзен йомып өлгерми, әкрен генә чыбыкларның сын ганын ишетә. Күзен ачса, чишмәгә баласын кулына тоткан ана якынлашып килә. Телсез кала бу, бер сүз әйтә алмый. Күзен бер йома, бер ача, күңеле ышанмый да: каршында, улын күтәреп, хатыны басып тора. Уйлый: минем хатынымның бит куллары юк иде, моның ике кулы да бар. Шул вакытта уе белән башы чуалганда, ана аучы егетнең муенына ташлана. - Син ничек монда? Безне эзләсәң, без - синең каршыңда. Мин - синең хатының, менә синең улың, - дип, улын атасының кулына тоттыра. Атасы улын ничек кенә иркәләргә дә белми, коча, үбә. Улы инде үскән була. Кулына карый хатынының, ике кулы да, бармаклары да чын, табигый бармаклар. Шатлыгы йөрәгенә сыймый, ничек сорарга белми. 228 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Хатын иренең бу уен аңлап ала да үзе сөйли башлый: - Син минем кулларым, бармакларым ялганганга көенәсеңме, әллә шатланасыңмы? - ди. - Курыкма, кулларым да, бармакларым да үземнекеләр. Бәлки син бу кулларымны кисмәссең һәм бер кемгә дә кисәргә рөхсәт итмәссең бит? - Син сөйлә миңа ачыктан-ачык, ничек куллы булганыңны? Бәлки мин бу хәлне, сезне төшемдә генә күрәмдер, - ди. - Юк, төшең түгел, чын дөреслектә, без синең белән бергәбез. Тыңла, сөйлим барын да ничек булганын, - дип, барын да сөйләп бирә. Шулай утырганда алтын кояш, нурлы чаткыларын соңгы тапкыр җир йөзенә сибеп, байый. Кояшка тиң булган, кояш кебек көләч йөзле ана баласы белән кечкенә болында кала. Караңгы төшә, җемҗем итеп, йолдызлар һәм якты ай калка. Чылтырап аккан чишмә буенда өчесе төн уздыралар. Таң пәрдәсе ачылгач, яктыра башлагач, йокыларыннан уянып кошлар сайрый башлагач, өйләренә кайтырга чыгалар. Өйләренә кайтып кергәч, аналарының шатлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп аңлатырлык булмый. Шатланып матур гына гомер иткәндә, хатын сорый иренең абыйларына алып баруын. Әйтә: "Мин аларны бик сагындым, бик күрәсем килә", - ди. Сеңлесенең кулып чабып өзгән көннән үк абыйларының тормышлары авырая башлый. Аучылыклары бер дә бәхет китерми, көн нән-көн фәкыйрьлеккә, юклыкка чумалар. Аучылыктан башка бер һөнәр дә белмиләр. Атасыннан калган йортның да почмаклары җи мерелә башлый. Көннәрдән бер көнне, көн кичеккәч, юлчылар кунарга сорыйлар киленнәрдән. Киленнәр өчесе дә риза булалар. Ирләре өйдә булмый, ауда була. Юлчылар өйгә кергәч, киленнәр бу яшь, чибәр анага һәм аның баласына сокланып карыйлар. Алар берничек тә ышанмыйлар каенсеңелләре булуына, төсе шулкадәр ошаса да. Үлгән сеңелләре терелергә тиеш түгел, ике кулын да кисеп өзгәч, ул ничек яшәсен, ди. Ә бу апаның ике кулы да бар. Дөньяда була инде охшаш кешеләр, дип, күңелләрен юаталар. Озак та үтми кызның абыйлары кайта. Ябыкканнар шулкадәр, күлмәкләре ерткаланган, хәлсезләр. Әгәр юлда очрасалар, кыз үзенең абыйларын берничек тә танымас иде, үтеп киткән булыр Җырлы төбәк 229 иде. Өй ләренә кайтып кергәч, таныды инде. "Абыйларым сез минем", - дип кычкырып, кочаклыйсы килсә дә, тавышы чыкмый, тамак тө бендә тукталып кала. Йөрәге ярсый, елыйсы килә, шулай да сиздерми, түзә. Абыйлары: "Кунаклар бар икән, исәнмесез", - дип, исәнлә шәләр. Күзләре бу апа белән балага текәлә, сеңелләренә шулкадәр ох ша талар. Сеңлебез дип әйтергә кыймыйлар, чөнки бу апаның кул лары исән. Шулай да шикләнәләр, сеңлебез түгелме икән, дип, кү ңел ләреннән һәркайсы үз-үзенә сорау бирә. Кичке аш әзер була. Кунакларны да ашарга утырталар. Аш артыннан чәй әзерлиләр. Чәй эчеп, өстәл җыйналгач, сүзгә күчәләр. Кызның иң олы абыйсы әйтә: - Сөйләгез, - ди, - тормышыгызда ниләр булганын. Көннә регезнең ничек үткәнен. Кыз әйтә: - Мин сөйлим, әмма мин сөйләгәндә, минем сүзләремне "дөрес түгел" дип әйтүче булса, шуның өчен аңа үлем җәзасы бирергә риза булсагыз гына сөйлим, - ди. Бар да риза булалар. Кыз сөйли башлый: - Булган, ди, бер шәһәрдә өч ир туган һәм аларның бер сеңелләре. Абыйлары өйләнә. Бу кызның җиңгәләре абыйларының үз сеңелләрен яратуына бик көнләшәләр. Көннәрдән бер көнне абыйлары сеңелләреннән үч алсын өчен, өч җиңгәсе бер булып, алтын кошларын үтерергә булалар һәм үтерәләр. "Үтерәләр" сүзен ишетү белән, өч килен дә бер тавыштан кычкыралар, "дөрес түгел, ялган" дип. - Ярый, монысы ялган булсын сезнеңчә, дәвам итәм, - ди, - аларның бер алмачуар айгырлары да була. Абыйлары, сеңелләренә алтын кошны үтереп тә сүз әйтмәгәч, өч җиңгәсе, тагын бер булып, агу эчереп, айгырны үтерәләр. Сеңелләре әйтеп өлгерми, өч җиңгәсе, беравыздан, тагын кычкыралар, "дөрес түгел", дип. Абыйлары бер сүз дә дәшмиләр, нәрсә әйтергә дә белмиләр. - Туганнар нигә алай тавышланасыз, сүзне бетерергә рөхсәт итегез, - дип, сүзен дәвам итә сеңелләре. - Җиңгәләре алтын кошны үтереп тә, атны үтереп тә, абыйлары сеңлесенә бер сүз дә әйтмәгәнгә, бер җәза да бирмәгәнгә йөрәкләре ярсый. Актык чиктә, үз лә реннән туган балаларын үтереп булса да, каенсеңелләреннән 230 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары котылырга телиләр. Һәм өчесе дә, балаларын үтереп, каенсеңелләреннән котылу дәрәҗәсенә җитәләр. - Бу сүзләрең синең бар да ялган! Ялган! - дип кычкыралар. - Абыйларым, мин сезнең сеңлегез, мин исән. Абыем-бәгърем, син минем кулларымны чабып өздең, боларның зәһәрле-ачулы сүз ләренә ышанып. Табигать миңа куллар бирде, мине кызганды. Абыем, мин сине кичерәм, гафу итәм. Мин сезнең каршыгызда гаеп ле түгел, һәм беркайчан да гаепле булмадым һәм булмам да. Сез гаепле түгелсез, сезнең дә йөрәгегез саф. Җиңгәләрем генә, ни өчендер, яратмадылар, күрә алмадылар. Өч абыйсы да сеңлесен кочаклап үбәләр, тормышка чыгуы, бала сының тууы һәм шулкадәр матур булып үсүе белән тәбриклиләр. Кызның җиңгәләренә үз җинаятьләре өчен җәза алыр көн җитә. Аучы егет аптырашта кала, ни уйларга да белми. Хатыны булса да, башыннан үткән бу хәлләрне ул аңа сөйләмәде. Йөрәгендә яшереп саклады. Инде менә алтын кошны, алмачуар айгырны, үзләренең сөекле балаларын кызганмыйча, якты дөньядан җир астына озатырга намусы җиткән аналарга һәммәсе белән дә саубуллашу сәгате җитте. Алар ирләреннән һәм каенсеңелләреннән гафу итүләрен күпме генә үтенсәләр дә, берсе дә риза булмый. Өч туган ир һәм сеңелләре үзенең ире - аучы егет белән, шулай ук сөекле уллары белән бәхетле булып яши башлыйлар. Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәреннән Рәйханә Назарова язып җибәргән, 1968 ел. Удмуртия татарларында фольклорыбызның башка жанрларын үз иткән кешеләр шактый булган. Мәсәлән, алда телгә алынган экспедиция вакытында Балезино районының Кистем авылында яшәүче Маһинур Касыймова (40 яшь) 181 кыска җыр яздырган, шул ук авыл кызы Мәдинә Касыймова (20 яшь) 114 җыр тәкъдим иткән. Шушы ук нәселдән Саимә (23 яшь), Фатыйма (18 яшь) һәркайсы 80 шәр җыр яздырган. Гомумән алганда, галимнәр Кистем авылыннан 594 дүртьюллык җыр алып китә. Паюра (Падера) һәм Әхмәди авылларында тупланган җырларны да кушсаң, бер Балезино районында гына да 1260 дүртьюллык җыр тупланган, ә Удмуртия буенча бу жанр әсәрләре, алдарак әйткәнебезчә, 3634 данә тәшкил итә. Җырлы төбәк 231 Халык лирикасының тагын бер популяр төре - уен җырлары, аларның бер өлешен бию такмаклары дип атарга да мөмкин. Бу җыр лар яшьләрнең кичке уеннары вакытында язып алынганнар. Алар шактый - 88 данә тупланган. Биредә шуларның берничәсе белән танышып узыйк. Бииләр, бииләр Сатин күлмәк киң кирәк, Алмагачы утыртканнар Сөйгән ярың тиң кирәк; Карурман читләренә; Сөйгән ярларың тиң булгач, Алсу алма суы тамган, Бу дөньяда ни кирәк? Җаныем, битләреңә. Кушымта: Кушымта. Бииләр, бииләр, Бию көен белмиләр. Егет булса шундый булсын - Ике күзе ут булсын. Ике күзе ут булмаса, Бар булганчы юк булсын. Юкамен районы Пүчинкә авылында Х. Гатина язып алган. 1956 ел Кушымта. Бас эзенә генә Килсен болыт, яусын яңгыр, Беләзекләрем бөгелми, Китсен болын буйлата. Беләгем бөгелсә дә. Сезнең белән дус булулар Аерылырга туры килде, Китсен гомер буйлата. Үзәгем өзелсә дә. Кушымта: Кушымта. Бас эзенә генә, Кара күзенә генә, Карасаң күзенә генә - Булыр үземә генә. Карлыганнар алыр идем - Юкамен районы Максут Тия ул тешләремә. (М. Венеж) авылында Сары сандугачлар булып, Маһинур Абашевадан (22 яшь) Х. Мәхмүтов һәм М. Зәбиров Керәсең төшләремә. язып алган. 1956 ел Кушымта. Басар, басар... 232 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Су буена төшкәнем юк - Сәгать суга унбергә Үсә микән гөлләрем. Телефон белән бергә. Үссә дә үсә гөлләрем, Син дә телә, мин дә телим Үтә яшь гомерләрем. Икәү булуны бергә. Кушымта. Кушымта. Юкамен районы Максут (М. Венеж) авылында Маһинур Абашевадан (22 яшь) Х. Мәхмүтов һәм М. Зәбиров язып алган. 1956 ел Алдарак әйткәнебезчә, Удмуртиядә эшләгән экспедиция материаллары арасында сан ягыннан иң күләмлесе - кыска җырлар. Гадәттә, "Агыйделнең аръягында...", "Аклы ситса күлмәгемне...", "Иртән торып, тышка чыксам..." һ. б. шундый трафарет фразалар белән башлана торган дүртьюллыклар аеруча күп була. Биредә дә бу үзенчәлек саклана. Без, әлеге кыска җырларда кеше исемнәре кулланылышын күрсәтү йөзеннән, "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре..." дип башланган җырларны сайлап алдык. Язып алучылар: Х. Ярми, Х. Гатина, Х. Мәхмүтов, М. Зәбиров. Удмуртиядә тупланган кыска җырларның бу төркемендә кеше исемнәренең кайсылары кулланылган соң? Кызыксынучылар өчен аларны бер урында тезеп күрсәтү артык булмастыр кебек. Алар түбән дәгеләр (берничә җырда кулланылган исемнәр курсив белән бирелә): ир-ат исемнәре - Азат, Барый, Габделхак, Габделхәй, Габдулла, Газизулла, Газыймҗан, Гайнан, Гафур, Гыйльми, Зиннәт, Иб рай, Идрис, Илгизәр, Имани, Исмәгыйль, Йолсым, Кабул, Кәбир, Ман сур, Миннехан, Миркасыйм, Мөбарәк, Мөхәммәт, Мөхәррәм, Нур гали, Нургата, Нургаян, Нурислам, Нуркадыйр, Нурулла, Пи гам бәр, Рәҗәп, Рәсим, Сабирҗан, Сафуан, Сәет, Такташ, Тәл гат, Хаҗи, Харис, Хисами, Шәйхелислам, Шәйхенур, Шәйхулла, Ярулла, Яхъя; хатын-кыз исемнәре - Асия, Асыл, Балдыз, Бибисара, Вәкилә, Газия, Гөлбаян, Гөлҗамал, Гөлзадә, Гөлзәйнәп, Гөлкәй, Гөл сем, Гөлсинә, Гөлтуташ, Зәйнәп, Зөбәйдә, Кадерле, Маһинур, Мәдинә, Мәрфуга, Мәрьям, Мәүдүдә, Мәүзүдә, Мәүлидә, Минниса, Минхәят, Мөнәвәрә, Җырлы төбәк 233 Мөршидә, Наҗия, Нурзадә, Нәсимә, Нәфисә. Өммегөлсем, Рауза, Рәисә, Рәкыя, Рәмзия, Рәшидә, Рузалия, Сандугач, Саҗидә, Сәлимә, Тәскирә, Фариза, Фатыйма, Фәйрүзә, Фәта нәт, Хәдичә, Хәлимә. Кеше исемнәре кулланылган җырлар тупланмасы белән махсус эш итмәсәң, беренче карашка җырларда хатын-кыз исемнәре ир-ат исемнәренә караганда күпкә артык булып тоела. Әмма чынбар лыкта алай түгел икән. Удмуртия Республикасында яшәүче милл әтт әшләребез даирәсендә тупланган материаллар күрсәткәнчә, "ку лымдагы йөзегемнең исемнәре" дип башланган җырларда фай даланылган кеше исемнәре фондында ир-ат һәм хатын-кыз исем нәре тигез. Түбәндә урнаштырылган 126 кыска җырда ир-ат исем нәре 47 данә булса, хатын-кыз исемнәре ("балдыз"ны исәпкә алмаганда) 48 данә. Кайбер исемнәр берничә җырда кулланылган. Биредә китер елгән әлеге кыска җырлар арасында бер үк исем (кеше исеме) кулланылган берничә текст очрый икән (мәсәлән, Мәрьям, Нәфисә һ. б.), димәк, алар (ошбу текстлар) - төрле җырлар. Төрле булганга күрә, бу исемнәр кулланылган җырларның барысы да бирегә кертелде. Ә сүзгә-сүз тәңгәл килгән текстлар, гәрчә алар төрле авылларда язып алынган булсалар да, биредә бары бер урында гына (бер данәдә генә) күрсәтелде. Бер үк исем кулланылган җырларның эчтәлеге исә төрле булырга да мөмкин: әйтик, берсе мәхәббәт җыры булса, икенчесе тормыш-көнкүреш темасына багышланган булуы ихтимал (мәсәлән, Нур гата). Алай гына да түгел, төрле авыл материалында бер үк исем ярдәмендә, хәтта бер үк мәсьәләгә карата, капма-каршы фикер дә белдерелергә мөмкин (мәсәлән, Пигамбәр). Менә шундый очракларда инде, бер үк исем кабатлануга карамастан, әлеге җырлар бу тупламга икесе дә урнаштырылды. Кызыксынган укучылар, аларны эзләп табып, таныша алалар. Халык үзенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен, шулай ук әрнүле хәлләрен җыры аша да белдерә. Җырда әйтеләсе фикернең соңгы сүзенә рифма итеп кеше исемен файдалану үзе бер традициягә әверелгән. Ә бу исемнәр исә җырчының йөзегенә "язылган". "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре..." дип башланган җыр лар кешенең нинди генә рухи халәтен чагылдырмый: анда аның тор мыш тәҗрибәсе, киләчәккә өмет-хыяллары, якын кешесенә изге теләкләре, сөеклесен сагынуы, аны мактавы, аңа соклануы, аерылышу сагышы, урынлы киңәшләре, үтенече, таләбе, ә кайвакыт 234 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары кайгы-хәсрәте, ачынуы, хәтта өметсезлеккә бирелүе, әмма кыенлыкларны җиңәргә омтылуы, сабыр итүе һ. б., һ. б. сурәтләнә. "Кулымдагы йөзегем"ә исем куйганда исә 8-7 үлчәмендәге җыр өчен кешенең исеме өч иҗекле булырга тиеш. Бу очракта ул үз урынына бик җайлы "кереп утыра". Ә тиешле исем ике иҗекле генә булса, нишләргә? Моның да юлын тапкан халык. Әгәр исем сузык авазга башланса, җырлаганда ул аны өч иҗекле итә: Яхъя = "Исемнәре Я-хы-я", яисә Ибрай = "Исемнәре И-бы-рай". Әгәр ике иҗекле исем тартык авазга тәмамланса? Бу очракта җырчы ритм мәнфәгатендә кеше исеменә тартым кушымчасын өсти. Мәсәлән: "Исемнәре Тәлгатем". Кыенлыктан чыгуның тагын бер кулай ысулы барлыгы ачыкланды: "Исеме матур - Кәбир", - дип тә җырлый икән халык. Бу очракта хәтта җырның мантыйк ягы да "рәтләнә" (йөзек берәү генә ич, ә "исем нәре" сүзе күплек санда), ягъни җөмлә грамматик яктан да тө зекләнә. Хәер, ике иҗекле исемнәр белән бәйле "ритм кризисыннан" чыгуның башка ысулларына да тап булдык без. Халык кыенлыктан котылуның башка юлларын да белә икән. Менә алар: "Исеме Рәҗәп түгел", "Исеме Хаҗи иде", "Исеме Гөлсем дисең", "Исемен Сәет куштым" (һ. б. дип куярга да мөмкиндер). Әйдәгез, кыска җырларның шушы үзенчәлекле төркеме белән якыннан танышыйк әле. Кыска җырлар ҮТКӘННӘРГӘ КАЙТУ 1956 елгы экспедиция көндәлегеннән Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Без 7 нче вагонда, 33, 34 нче урыннар. Вагондашлар бар да йоклый. Ара-тирә Шәехнең йокы аралаш канәгать мырлавы ишетелә. Кичә бик нык арылган, минем дә йокы килә. Ләкин йокламыйм. Үткәннәргә кайту 353 Җай гына селкенә вагон, Тәгәрмәчләр бара шаулап. Йомылалар арган күзләр, Йомылалар йокы даулап. Ләкин күңел риза түгел Күзләрнең бу таләбенә. Валлаһи, бу юл йөргәндә Йокы килү бәла генә. Яктыра. Шәмәрдән, Кукмара, Вятские Поляны станцияләрен үтәбез. Ниһаять, Вятка елгасы күренде. Аның аша салынган озын тимер күпердән чыгабыз. Вятка суы, ничектер, соры, болганчык ши келле. Ахры, яңгыр яугангадыр, юкса, безнең Мамадыш янында ул зәп-зәңгәр булып ялтырап тора. Хәзер йокларга да була. Әле генә Шәех йоклап төшкән, хәтта суынырга да өлгермәгән урынга менеп ятам... ...Йокы туйды. Тамакны да туйдырдык. Әгерҗе дә артта калды. Менә Ижевск. Вокзалы бик иркен һәм матур. Дөрес, вокзал тирәсен дә бер катлы агач өйләр генә күренә. Ләкин Ижевск бик зур, матур шәһәр икән. Без аны, поезд кузгалып киткәч, вагон тәрәзә сеннән карап бардык. Кичен сәг. 10 яртылар тирәсендә Глазовка килеп җиттек. Гостиница вокзал янында гына икән. Кундык... 28 июль, 1956 ел. Без Глазовта. Бик зур һәм матур шәһәр. Бертуктаусыз автобуслар йөреп тора. Күп кенә яңа йортлар төзелә. Дөресен әйтергә кирәк, минем мондый зур район үзәге күргәнем юк иде. Райисполкомда булдык. Документларны рәтләдек, Хәмит абыйларга хат калдырдык. Эш бетте. Такси белән Юкаменск район үзәгенә килдек. Райисполком председателе урынбасары ип. Сабриков белән таныштык. Ул бик ачык абый, татар, Ижевскида туып үскән. Аның белән бергәләп, якынча гына үзебез йөрисе маршрутны билгеләдек. Ул берсекөнгә Засековога бара икән, безне дә үзе белән алырга булды... Юкаменск районында татар авыллары 19-20, аларда райондагы барлык халыкның 29%ы яши. Юкаменскиның үзендә татар мәктәбе юк. Китап кибетенә кереп чыктык. Кибетче апа татар китапларына сорау аз булудан зарлана. Башлыча, дәреслекләр һәм балалар өчен язылган китаплар сатыла икән. 354 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 30 июль, 1956 ел. Райисполком машинасы белән Дасиска (Засековога) барырга чыккан идек, ләкин, юл пычрак булу сәбәпле, Иманай авылы аша үтәргә туры килде. Хәзер шуннан ат белән Засековога китәбез. Дасис (Засеково), Иманай, Норык (Верх. Дасис) - өчесе бергә "Үрнәк" колхозына берләшәләр. Авыл советы председателе - Ибраһимова Таифә Ибраһимовна, секретарь - Сабриков Хәбир Ситдыйкович, колхоз председателе - Абашев Зиннәт Зәйнуллович, библиотека мөдире - Балтачева Антонина Афанасьевна. Авылда җидееллык мәктәп. Директоры - Сусаева Ольга Григорьевна. Клуб юк. Хәзерге вакытта өйдә: укытучы Абашева Заһирә Мифтаховна. Кирәкле кешеләр: 1. Балтачев Маннаф Сәгыйтович, 1872 елгы. Правлениедән сул якта, 4-йорт. 2. Балтачев Ханнан Галләмович, 1888 елгы. Вундыр урамы. 3. Әмиров Шәкүр Идрисович, 1899 елгы, правление артындагы тыкрыктан өченче йорт, сулда. Бәет булырга мөмкин. Авыл электрлаштырылган һәм радиолаштырылган. 31 июль, 1956 ел. Дасис (Засеково). Кичә авыл активы белән танышкач, Маннаф бабайларга квартирга урнаштырдылар. Семьяда өчәү: бабай (күзләре күрми), аның килене Гаҗилә апа (начар ишетә) һәм малае Таһир. Бабай үзе бик боевой егет күренә. Көр күңелле, күп сөйләшә, азгын анекдотлар сөйләргә әвәслеге зур. Апа да бик ачык хатын. Бире дә халык, ничектер, сузып сөйләшә. "Контургамы бара-сың-ң-ң?" һ. б. "Ырга-ергә" кушымчасына беткән фигыль формасы "мага-мәгә" белән йөртелә. "Т" авазы күп вакыт "к"гә күчә. "Бик" рәвеше "яман" сүзе белән алышынган; "яман усал", "укымага келәми", "яман озын" һ. б. Кичә кичтән радиоузелга кызларны җыеп, алар белән сөйләштек. Җыр дәфтәрләре һәм үзләре белгән җырларны язып китерергә вәгъдә биргәннәр иде, бүген иртән без торганчы 3-4 истәлек дәфтәре калдырып чыкканнар. Бүген, иң элек, Галия апаларга төштек. Ул 1895 елда Казан губернасының Күкчә авылында туган. 1921 елгы ачлык вакытында Үткәннәргә кайту 355 тегүче абыйсына ияреп бу якларга килгән һәм тормышка чыгып калган. Туган якларын бик сагына. Үзе ачык, үткен, сүзгә оста хатын. 80 ләп җыр һәм берничә әйтем яздырды. Төштән соң Ханнан исемле картка кереп чыктык. Авыл тарихы турында кайбер нәрсәләр сөйләде. Мондагы картлар арасында әкият ише әйберләр сөйләү хас түгел ахры. Кич белән кызларның истәлек дәфтәреннән шактый җыр яздык. Почтада эшләүче Хәйретдин абый керде, аның белән райондагы татар авыллары турында гәпләшеп утырдык. Биредә күңелсез түгел. Халык ачык. Казанга бик хөрмәт белән карыйлар. Казаннан радиотапшыруларны тыңларга "яман" яраталар. Без хәзер Шәех, мин һәм Заһирә апа (укытучы) авыл советында утырабыз. Җирле вакыт белән 22 сәгать (Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алда йөри). Инде караңгы төште. Бүген көн матур гына иде. Җилле булса да, һава аяз торды. Хәзер салкынайтты. Урамнарда бер кеше дә күренми. Бүген кич кызлар җырлар язып китерергә булганнар иде, әлегә тавыш-тыннары юк. Безне кичә Иманайдан ат белән китергән егет - Басыйр, удмурт теле турында сүз чыккач, мондый вакыйга сөйләде. Бер удмурт базарга он сатырга бара икән. Басыйр юл буенда гына печән чаба. Моңа он кирәк. Удмурт белән сатулаша башлый бу. Соңыннан ниндидер бәягә килешәләр. Удмуртча чалгы "литовка" икән, Басыйр ялгыш удмуртка печән арасыннан "литовка"ны алып чыгыйм, диясе урында, "винтовка"ны дип ычкындырган. Шуннан ул печән арасына кереп кенә киткән, давай удмурт атын кыйный-кыйный чаптырырга! Галия апа кызык кына бер җыр әйтеп куйды. Имештер, бер бай уракчыларына аш ашаткач, чәй эчермәгән. Уракчылар эшкә киткәндә тәрәзә турыннан болай җырлап үткәннәр: Безнең авыл зур авыл, Капка саен каравыл, Аш артыннан чәй эчмәгәч, Нигә кирәк самавыр. Ярый. Язуны шушында туктатып торам. Кызлар җыела башлады. Кызлар (Мәдинә, Людмила, Сания) берничә уен җырлары язганнар. Алар хәзер үзләре бер өстәл янына утырып җырлар язалар. 1 август, 1956 ел. 356 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Талда яфрак, бездә сагыну, Сездә нинди хәлләр бар? Бу җырны Мәдинә исемле кыз яздырды. Без бүген җәяүләп кенә Иманай авылына килдек. Әлегә укытучылар күренми. Закир бабай калага киткән. Биктаева Мәдинә Габделгазизовна, 1940 елда туган, 9 кл. белемле, комсомолка. Рәхимә (укытучы) берничә җыр дәфтәре китерде. Алардан сайлап бераз җырлар күчердек. Дасиска кайттык. Документларны оформить иттек. Ат белештек. Иртәгә Максутка (М.Венежга) китәбез. Кайткач Маннаф бабай белән сөйләшеп утырдым. Бабай бик горур, көнче. Ханнан бабай авыл тарихын синнән күбрәк белә, дигәч, тиресеннән чыгардай булды. "Врет он, вот и вче", яисә "ул миннән ишеткәнне генә сөйли" дип, Ханнанның "дәрәҗәсен" төшерергә тырыша. Элек Маннаф бабайны "Ата каз" дип йөрткәннәр. Бу авылда өйләр бик зур итеп салынган. Урманлык булу тәэсиредер. Сарыкларның, кәҗәләрнең муе нына кечкенә кыңгыраулар та галар. Кичә кич көтү кайтканда шакк аттым. Кәҗәләр кычкыра, сар ыкл ар кычкыра, көтүчеләр кычк ыра, бала-чагалар кычкыра, өстәв енә берьюлы 100 дән артык кыңг ы рау шалтырый, тузан. Чын пәри туе иде. Маннаф бабай кыңгырау та гуны болай аңлата: "Имеш, элек пастух булмаган. Мал урман эче нә кереп киткәч, кыңгырау авазы бе лән барып тапканнар". Дасис (Засеково) авылы, карт ларның (Ханнан бабай, Ман наф бабай һ. б.) сөйләве буенча, чит тән күчеп утырган. Бу хәл Екатерина II заманында булса кирәк. Татарларны көч ләп чу кындыра башлагач, Малмыж өязе нең Балтач авылы кеше ләре башта Вятка губер на камен районы, Дасис (Засеково) авылы. сының Слобод ской өязе нә, Дун . Мәхмүтов Балтачева Гаҗиләдән ырлар яза ды дигән авылга, аннан би ре гә Үткәннәргә кайту 357 күчеп утырганнар. Бу тирә ләрдә кап-кара урман булган. Имештер, элек бу якларга 4 өй генә күчеп килгән... "Безнең бабам әйткәләде, монда 15 өй вакытын беләм, дип", - ди Ханнан бабай. Маннаф бабай әйтүенчә, Балтачтан килүчеләргә Дундыда җир килешмәгән. Күчеп килүчеләрнең берсе - Маннаф бабай ның бабасының бабасы Мисял булган. Җир бүлеп йөрүче межовой урыс, бу күчеп килгән кешеләр белән бергә, чишмә-күзгә килеп чыккан. Кулында балтасы икән, чапкан бу агачка: "Менә сезгә межа, я засек здесь", - дип. Шуннан Засеково киткән, ди. Авылдагы бөтен кеше диярлек Балтачев фамилияле. Бу Балтач дигән авылдан күчкәнгә икән. Элекке вакытларда ук бу якларга Казаннан тегүчеләр, башка һөнәрчеләр килеп йөргәннәр. Аларның кайберләре монда торып ук калганнар. Тимер юл Глазовка 55 еллар элек килеп җиткән, ә аңа кадәр болар Казанга бару өчен Каравыл дигән җиргә чыга торган булганнар. Аннан Казанский тракт үткән, тракт буенча подводалар белән Казанга йөргәннәр. Хәзерге вакытта Иманайдан ерак та түгел Җуам исемле керәшен авылы бар. Ул авылда элек татарлар булган. Екатерина II аларны көчләп чукындырган. Шул чакта бу авылдан Иманай атлы берәү качып киткән. Ул вакытта монда бик куе урманлык булган. "Инде 10 чакырым киттем, хәзер 10 ат белән кусалар да тота алмаслар, котылдым, денемне ташламадым", - дигән Иманай. Ул урман эчендә үзе генә 3 ел качып яткан. Шуннан бу урынга башкалар да күчеп утырган. Авылга Иманай исеме бирелгән. Дасис (Засеково) авылында язылды: 402 җыр, халык уеннары - 7, бәет - 1, мәкаль-табышмак - 15, әкият - 1. Иманай авылы - 50 җыр, 1 халык уены. 2 август, 1956 ел. Иртән көчле яңгыр ява башлады. Сәгать 9 ларда, яңгыр туктала төшкәч, ат белән Максут (Малый Венеж) авылына киттек. Юлда бик күңелле булды: урман арасыннан, Убыть елгасы буеннан бардык. Килеп җитәрәк яңгыр ява башлады. Чыландык. Правлениедә кеше күп иде, ләкин председатель Юкаменга киткән. Газимҗан абыйларга урнаштык. Ике улы бар (Мөдәррис һәм Мөкаддис). Бик ачык кешеләр. Бер-ике сәгать ял иттек. Хәзер правление тирәсенә чыгабыз. 358 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Максут (М. Венеж) Бадера авыл советына керә. 60 хуҗалык. "Красная звезда" колхозы. Колхоз председателе - Гобәев Галибай Дәүләтбаевич. Парторг - Васильев Виталий Николаевич. Авыл советы председателе - Абашев Габдулла Ахметзянович. Завклуб - Арсланов Наил Габделбариевич. Абашева Һәҗәр Шәймулловна - бухгалтер. Авылда башлангыч мәктәп. Әмиров Гата Габделхакович - укытучы, хәзер авылда. Яшьләр арасыннан җырга оста кешеләр: 1. Абашева Маһинур Габдулхаковна. 2. Абашева Рауза. 3. Абашева Хөсния Каюмовна. 4. Имаметдинова Зәкия Габдрәшитовна. Олылардан: 1. Абашев Камали Голдышин (җырлар, клуб янындарак). 2. Абашев Сәхәветдин Гыймаевич. 3. Абашев Шәйдулла Хисамович, гармонист, үткәнне белә. 4. Абашев Хөрмәт. 5. Абашев Каюм. Шәйдулла бабай янында булдык. Максут авылы Палагай авылыннан күчеп утырган. Беренче күчеп килүчеләр Максут һәм Кыйл мит исемле кешеләр булган. Хәзер авылның бер өлешен Максут нәселе, бер өлешен Кыйлмит нәселе дип йөртәләр. Палагай үзе Нократтан күчкән булса кирәк. 3 август, 1956 ел. Максут. Ак дәфтәргә 85 җыр күчердем. Камалетдин бабайдан 16 җыр язып алдым. Аннан чыккач урам буйлап төшеп барганда, бер өйнең тәрәзәсеннән берничә хатын-кыз күренде. Миңа күрсәтеп нидер сөйлә шәләр. Тәрәзәгә барам. "Нәрсә дисез?" - дип сорыйм. Ниндидер җыр турында әйтәләр. "Аллага тапшырып" кереп киттем. "Үзе гез чакырып керттегез, җыр җырламасагыз, чыкмыйм", - дим. Көлешәләр. Өй түрендә сәке. Сәке янында өстәл. Өстәл артында 45-50 яшьләр тирәсендәге 3 апа һәм 1 абый утыра. "Ерактан колагым ишетми", - дигән булып араларына ук кереп утырдым. Үзебезнең эшне әйттем, "Татар халык иҗаты" китабын чыгарып күрсәттем, Камалетдин бабайның бер-ике "хикмәтле" җырын укып җибәрдем. Арадан Хәят исемле бер апа, артык назландырмыйча гына, җырлар Үткәннәргә кайту 359 әйтеп торырга кереште. Сөйләшәбез, көлешәбез, шулай итә-итә 32 җыр булды. Квартирга кайттым, күңел күтәренке генә иде, өстәвенә, бабай ның олы улы Мөдәрриснең яшь ярымлык малае Рәсим көлдереп үтерә язды. Күз алдына китерегез: яшел чирәм үскән киң ишегалды. Ишегалды уртасындарак ике бүрәнә. Бүрәнә өстендә тормыштан һәм үзләреннән бик канәгать ике егет утыра. Алары - Шәех белән мин. Көннең кояшлы, җылы, җиләс булуын да өстәргә кирәк. Бездән ерак та түгел, кулына ипи сыныгы тотып, башына яулык бәйләсә дә, малайлар сафына керүче кечкенә генә бер бала басып тора. Нәни генә аякларын як-якка җәйгән, ипи тоткан уң кулы бераз арткарак киткән, сул кулын "ау бул" дип безгә селки, дөресрәге 360 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары без "ау бул", "ау бул" дип утырабыз, ул кулын селки. Елмаюлы йөзе, борын тирәсе бик үк чиста булмауга да карамастан, айның ундүртенче кичәсе кебек балкый. Бу күренеш озакка барыр идеме, белмим, әмма якында гына чирәм чүпләп йөрүче, түшеннән җоннары йолкынган бер ак тавыкка малай кулындагы ипи сыныгы шактый кызыктыргыч тоелды бугай, ул башта сак, аннан шактый кыю адымнар белән малайга якынлаша башлады. Кара аксак тавык та аңа иярде һәм, "аксак күп йөрер" дигән мәкальнең дөреслеген тагын бер кат раслап, малай кулындагы ипигә беренче булып килеп җитте. Аның чукуы көчсезрәк булдымы, малай ныграк тоткан идеме - ипи кисәге ычкынмады. Кара тавыкның икенче һөҗүменә ак тавык та өлгерде. Ике тавыкның берьюлы чукуыннан малай артка егыла язды. Ипи кара тавыкка эләкте. Муенын алга сузып, канатларын җәеп йөгереп караса да, аксак аяклар сынаттылар, башка тавыклар аны куып җитеп, зур батырлык күрсәтеп алган табышын талап алдылар. Бу минутта малайчыкның йөзендә елмаю урынына курку, гаҗәпләнү, ачыну билгеләре чыккан иде. Мин бер генә кино, цирк яки театр да болай көлүемне хәтерләмим. Шәех турында әйтеп тә торасы юк. Ул, го мумән, көләргә бик сәләт егет. Бу минутларда аның бүрәнә өстенә ятып, бөтен зур гәүдәсе белән селкенә-селкенә, куллары белән әле башын тотып, әле йөзен каплап һәм шул ук вакытта "их-их", "кых-кых" кебегрәк авазлар чыгарып көлүен күргән кеше, һичшиксез, бу егет нормаль ук түгел, дип уйлаган булыр иде. Мин, билгеле, алай уйламадым... Кич белән клубка бардык. Шәех күп кенә уен җырлары язды. 4 август, 1956 ел. Колхоз идарәсенә барып документларны рәтләдек. Хәмит абыйларга хат яздым. Төштән соң урманга бардык. Андагы кура җиләге - исәпсезсансыз, тамып-тамып торалар. Шәех башта утырган җирдән ашарга дип йөри иде, соңыннан ятып ашарга кереште. Урманда адаштык. И, йөрибез, йөрибез - юк. Мин бик биек агачка да менеп карадым. Җирдән бер 3-4 м күтәрелдем - берни күренми. Менүем бушка китмәсен дип, Шәехтән фотога төшерергә сорадым. Ләкин рәтле чыгачагына бер генә тамчы да ышанмыйм, бик теләр-теләмәс кенә төшерде. Хәер, аны гәепләп булмый. Урман уртасында адашып калган кеше, һәрхәлдә, фото турында уйламый. Җитмәсә, кайтып җитәргә вакыт. Кич белән кантурга керәсе бар. Үткәннәргә кайту 361 Менә бервакыт урман эчендә шылтыр-шылтыр, челтер-челтер кыңгырау авазлары ишетелә башлады. Көтү! Шәехнең йөзе яктырды. Аяклары тибеш-тибеш атлый башладылар. Аның артыннан җитү өчен миңа ул әйләнеп үткән чокырларны сикереп кенә чыгарга туры килә. Бер сикергәндә расческам төшеп калган. Әйбәт иде, эх!.. Көтүчеләр удмурт малайлары булып чыкты. Сиздермәскә тырышып, юлны сораштык. Ләкин Шәех һаман тыныч түгел. Фотога төшер, дигәч, үз күзем белән авылны күрим әле элек, ди. Кайтып җиттек. Все в порядке! 5 август, 1956 ел. Палагайга килдек. Зур Палагай авылы, "Трактор" колхозы, 91 хуҗалык, җидееллык мәктәп, сельпо, детдом (50-60 бала). Авыл советы председателе - Абашев Нәкыйп Зиннәтович. Колхоз председателе - Абашев Малик Мөхәммәтясәвиевич. Сельпо председателе - Абашев Гыйлаҗетдин Сәлахетдинович. Детдом директоры - Шнякина Надежда Макаровна. Мәктәп директоры - Кутуева Разия Нәҗиповна. Абашев Габделхәй Хуҗиәхмәтович, татар теле һәм әдәбият укыта. 1. Абашев Хисаметдин Низаметдинович, скрипач, бездән 3 өй аша. 2. Абашев Солтангәрәй Мөхәммәдиевич, үткәнне сорарга. 3. Абашев Лотфулла Әхмәтшевич. Юкамен башында. Авылда радиоузел һәм электричество бар. Радист - Абашев Талип Дамиевич. Мәхмүдә апаларга квартирга кердек. Аннан Хисаметдин абыйга бардык. 56 яшьтә, яшь ярымнан сукыр калган, скрипкада оста уйный. Аңардан 46 җыр язып алдым. Иртәгә тагын кереп чыгарга, фотога төшерергә кирәк булыр. Хәзер кичке сәгать 9 (Казанда - 8). Мин өйдә, ачык тәрәзә янында утырам. Шундый рәхәт җил исә... Кәеф яхшы. Ак дәфтәргә 50 гә якын җыр күчердем. Шәех журналлар караштырып утыра. Йөзе болытлырак. Нигә икән? Ә-ә! Өстәлдә кәҗә сөте бар, безгә дигән. Ул кәҗә сөте яратмый. "Апа, бу сөтеңнең берәр чокырын сыер сөте белән алыштырып кайт әле", - дим. Апа риза була. "Кирәкмәс, юк" кебек сүзләр әйтсә дә, Шәех тә бу тәкъдимгә бик риза. Ул хәзер күңелле сызгыргалый. Сөт эчкәч, клубка, яшьләр янына чыгабыз. 362 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Хисаметдин абый вакыт-вакыт үз уенына үзе кушылып җырлап җибәрә. Аның тавышы әллә ни матур түгел, әмма чиста: "Кара гына урман, караңгы төн..." ...Бүген тагын Лотфулла абыйларга барып утырдым. 10 лап җыр яздым. Бик кунакчыл кешеләр булып чыктылар. Чәй эчеп, иркенләп сөйләшеп утырдык. Ул авыл тарихын әллә ни әйтә алмады алуын. Зур Палагай авылы Нократ ягыннан күчеп утырган булса кирәк. Сәбәп һаман шул - Екатерина II көчләп руслаштыра башлагач. Авылдан ерак түгел "Иске йорт" дип аталган урын бар. Имештер, шунда, иң элек, өч улы белән Янбулат исемле кеше килеп утырган. Иске йорт янында кечкенәрәк кенә тау бар, ул Янбулат тавы дип йөртелә. Янбулатның бер улы Абаш исемле икән. Шуннан Абашев дигән фамилия киткән. Максуттагы кебек үк, бу авылда да күпчелек кешеләр Абашевлар. Үткәннәргә кайту 363 ...Зур Палагай авылы янында ук, су аша гына, Кече Палагай авылы бар. Бу авылга башта, Лотфулла абый әйтүенчә, Палаг дигән кеше килгән. Кече Палагайдан кешеләр Зур Палагайга күчкәннәр. Кичә кичтән, көтмәгәндә генә, безгә бер абый килеп керде. Ул район юл бүлегендә эшләүче Нәкыйп исемле кеше булып чыкты. Бераз "кәккән" иде, шуңа һәрбер сүзен чистая монета итеп кабул итәргә ярамый. Гәрчә изге ният белән сөйләсә дә!.. Имештер, "Иске йорт"тан, чукындыра башлагач, бөтен кеше качып беткән. Бары бер генә хатын чукынырга риза булган. Аңа чукындырганда Пелагея дип исем биргәннәр. Пелагеядән Палагай килеп чыккан. Бу якларда һәр кеше бер сүзне әйтә: "Без кара халык". Элек, 1917 нче елга кадәр монда, имештер, русча грамоталы бердәнбер шәкерт булган. 19 нчы гасырларда гына, имештер, бирегә беренче самовар килеп чыккан. Аны Мәкәрҗәдән бер бай алып кайткан. Кайткач, башта авыл кешеләре самоварның утлыгына су, су саласы җиренә ут салып азапланганнар икән. Биредә озак вакытлар чыра яндыру булган. Беренче керосин лампасы кайткач, аны карарга бөтен авыл җыелган. Нәкыйп абый бу нәрсәләрне бик бутап, ләкин ялкынланып сөй ләде. Әйтерсең, ул аларның барысын да үз күзе белән күргән. Аннан "әйдә, клубка чыгабыз" дип йөдәтә башлады. Анда менгәндә дә әллә нинди хыял-фантазияләр белән тәңкәгә тиде. Имештер, ул, клубка менгәч, яшьләргә үзе аңлата, һәркем үзе белгән җырны яза да почта ящигына (!) сала. Почтальонны алдан кисәтеп куябыз. Почта ящигында бер кочак җыр була! Аны бергәләп разбирать итәбез! У-у-у, эшләр гөрләячәк! Иртәгә председательдән ат алып, "Иске йорт"ка, Янбулат тауларына барабыз!.. И "кәккән баш", нәр сәләр эшләргә генә сәләтле түгел ул! Клубка менгәч 42 яшьлек абые быз 22 яшьлек егеткә әйләндемени! Бик үк хуш булмаган тавыш белән җырлый, бии... Кичә кич авыл советына берничә кызны җыеп сөйләшкән идем, Шәех бүген аларны фотога төшерде. 7 август, 1956 ел. Бүген, колхозның "Маяк" исемле айгырын җигеп, Пүчинкәгә китерделәр. Колхоз председателе ип. Касыймов бик боевой, эшлекле кеше. Молодец! Хотя аның бер кулы юк. Сабира апаларга квартирга кердек. Карты Ибәтулла исемле. Бу юлларны аларга кергәч яздым. 364 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 8 август, 1956 ел. Пүчинкә, Юкамен районы. "Большевик" колхозы; Ежово авыл советына карый. Авылда 7-8 елдан бирле радио һәм элек тричество бар. Җидееллык мәктәп. Зур гына медпункт. Уку өе. Клуб. Колхоз председателе - Касыймов Насыйх Вәлиевич. Авыл советы председателе - Есинеев Әхмәдулла Нигъмәтуллович. Клуб мөдире - Арсланова Мәрзия Гатаулловна. Мәктәп директоры - Гатауллин Мирзаян, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Кичә кич мунча кергән идек, бик яхшылап йокладык. Иртән коедан су алып юынып йөргәндә өйдән Ибәтулла бабайның тавышы ишетелә: - Айдагез, ашамага керегез, ашамага-эчмагә... - Апа, сабын алып кайтыгыз әле. Ике кисәк алсагыз да ярый. - Икенеме алыйм?.. Биредә "китте" диясе урынга "барды" дип сөйләшәләр: - Апа, бабай кая китте? - Казларны кумага алып барды. ...Мехәматхан абый өйдә юк. Калага барган. Иртә белән өйдә утыра идем, тышта Шәехнең көлгәне ишетелә. Көлүнең көчле яңгыравына карап, гәүдәсенең селкенү дәрәҗәсен билгеләгәч (ә Шәехнең гәүдәсен селкетмичә көлгәнен һичкайчан күрмәссез!), ниндидер бер кызык вакыйга булганын төшендем. Гәүдә баштан алып билгә кадәр селкенә иде. - Менә җүләр, кых-ких-ках-ха, - бу Шәех. Ул өйгә керә. - Нәрсә булды? - Мине әтәч талады. Кых-ких-ках-ха-хах! Менә җүләр! Кых... Ибәтулла бабай да эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала һәм картларча көчсез, ләкин шул ук вакытта бу яктагыча калын итеп "Хы-ха-хе" кебегрәк авазлар ярдәмендә көлеп туйгач, үзенең һәр минут ярым саен әйтә торган "ый, Аллам"ын әйтә дә, әтәчнең балаларны чүкергә бик әвәс булуын куанып сөйли. Әтәч Шәех өйгә керергә теләгәндә башта ишек төбенә килеп биеп торган да, аннан чукымага ябышкан икән. Ый, Аллам! 9 август, 1956 ел. Бүген көн бик күңелсез, җил, салкын, вак кына яңгыр сибәли. Иртә белән Рәисә Таушова дигән кыз җырлар дәфтәре һәм, үзе язып, җырлар китерде. Үткәннәргә кайту 365 Без ашап утырганда, бик ачуланып, бабай кайтып керде. Ничек ачуланмасын: апа казларны әле өйдән чыгармаган да, ә бабай инде сазга (болынга) төшеп, казлар ничек йөри икән дип, аларны эзләп азапланган!.. - Кафыр, бөтен казларыңны бәреп үтерермен! - Бәреп үтерсәң, итен үзең үк ашамага келәрсең ич! Мондый "тимер логика" каршында гаҗиз калган бабай казларга әле генә чыгарган "үлем җәзасын" саз буена "сөрген" белән алыштырды һәм бераздан, каурый канатларны куа-куа, шул тарафка юл алды. ...Канцеляриягә барып, райисполкомга хәбәр иттек - үзебезнең кайдалыкны. Тиздән Хәмит абыйлар Глазовка килеп җитәргә тиеш. Мәктәпкә кердек. Хәтимә Касыймова исемле укытучы кыз белән таныштык. Ул хәзер безгә җырлар язып утыра. Әти-әнисе Глаз ов районының Татар Парҗысы авылында яши. Безнең ул авылда буласыбызны белгәч, "квартирга безгә керерсез" дип, вәгъдә алып куйды. "Әтием Галәветдин мәкальгә оста" дип тә "кызыктырды". Авыл кызлары: 1. Әкълимә Шәетовна Есинеева. 2. Рәисә Әгъләмовна Таушева. 3. Рәшидә Әхәтовна Есинеева һ. б. Кызлар барысы да җырлар язып китерделәр. Молодцы! Иртәгә Тегермән авылына китәргә исәп. Бу районда, күп дигәндә, 3-4 көнлек эш калды. Юкамен районындагы татар авыллары: 1. Дасис (Засеково) - булдык. 2. Мөрсәлим (Норык, В. Дасис). 3. Иманайда булдык. 4. Максут (Малый Венеж) - булдык. 5. Кишур. 6. Яңа юл (Тутаево). 7-8. Зур Палагай - булдык. Кече Палагай. Икесе бер авыл диярлек. 9. Пүчинкә - булдык. 10. Тегермән (Тат. Ключи) - булдык. 11. Байгазы (Мамлей) - 10-15 йорт. 12. Мостай - кечкенә, татар һәм бисермән. 13. Атабай (Рахматово). 366 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 14. Мулла авыл (Муллино) - кечкенә. 15. Шафи авылы. 16. В. Пажма } - татарлар берничә генә йорт. 17. Н. Пажма 18. Югары Кушупи } 19. Түбән Кушупи - кечкенә авыллар. Районда ике җидееллык мәктәптә (Зур Палагай һәм Пүчинкә) татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар язучыларының портретлары, татар теле буенча таблицалар юк. Татарча дәреслекләр соңга калып кайта (Зур Палагай укытучысы Абашев Габделхай Хуҗиәхмәт улы сөйләвеннән). 10 август, 1956 ел. Бүген иртән Тегермән авылына килдек (рус ча - Тат. Ключи). Дәрәҗә бар! - Колхоз председателе үзе тарантас башына кучерга утырып алып кайтты. Квартирга Галиулла исемле кешеләргә урнаштык. Арсланов Галиулла, 55 яшьтә. Искечә укымышлы. Бик күп китаплары, үзе язып алган җырлары бар. Галиулла абыйдагы "Җир байлыгы" исемле китапта табышмак, мәкальләр күп. Пүчинкә белән Тегермән икесе дә бер колхоз составында. "Боль шевик" колхозы. Ежово авыл советына карый. Начальство Пүчин кәдәге кебек үк. Авылда 82 хуҗалык, башлангыч мәктәп, радиоузел, электростанция. Халыкның 8-10 проценты бисермәннәр. Колхоз идарәсендә утырабыз. Җирле вакыт - 6 сәг. 45 мин. Беркем дә юк. Җыен кирәк кешеләр районга китеп беткән. Тегермән бу районда соңгы авыл. 10-12 августта эшләсәк, 13 ендә Глазовка китәргә була. Ләкин Хәмит абыйлар соңлады. 15 көннән сезнең янга җитәрбез, дигәннәр иде - бүген аерылышканга нәкъ 15 көн тулды. Әле алар Глазовка да килмәгәннәр. Алда 18 эш көне. Әгәр хәбәр килмәсә, 14 августта Глазовка китәбез. Хәзер берәр көннән мондагы һәр көн - бушка узган көн булачак. 11 август, 1956 ел. Тегермән авылы, иртән канцеляриягә килеп, завклуб Нафыйк абый белән сөйләштем. Җырга оста кызлар: 1. Арсланова Әсма Ногмановна. 2. Арсланова Фәүзия Бәдретдиновна. Үткәннәргә кайту 367 3. Арсланова Мәрьям Йосыповна. 4. Арсланова Таифә Гыйләҗевна. 5. Арсланова Фәүзия Габделбәровна. 6. Таушева Лима Нәфыйковна. Иртәгә Глазовка китәбез. Тегермәндә телефон эшләми. Юкамен районында эш бетте. Халык сүзләре 1. Суйган да куйган; бер тамчы су төсле. 2. Тукмак тисә, тик торыр. 3. Авызына йөзек яшергән. 4. Уклау йоткан. 5. Ялан-ялан майлы бутка булмый. 6. Капкан саен калҗа булмый. 7. Карама көленә утыртты. 8. Гүр тишегенә кергән. 9. Майламыйча тәгәрмәч әйләнми. 10. Башы-аягы бер казан. 11. Пычагы майда йөзә. 12. Койрыгы пешкән мәче төсле. 13. Җил уңаена кабык сөямә. 14. Аның әтәче кубыз уйный. 15. Дуга белән печән чаба. 16. Кыйланышы кырга сыймый. 17. Кысыр хатыннан бала таптырма. 18. Ияк биетү (ашау). 19. Аның мәчесе дә куян тота. 20. Тере саескан очыра. Биредә килеш кушымчаларын төшереп тә сөйләшәләр. Кичә безгә бер апа кергән иде. Абыйга "Без өчен булса, самавыр куеп йөрмә", - ди. Яшьләр арасында мондый түгәрәк уены да бар: Әйдә, әйдә мин белән, Әйдә, әйдә мин белән, Әйдә, әйдә мин белән дә, Яхшы сүзләрең белән. "Түгел" ярдәмче сүзе урынына "юк" кулланыла. Мәсәлән, "Биредә суык түгел" диясе урынга "Биредә суык юк" диләр. Бүген Шәех, Пүчинкәгә барып, документларны рәтләп кайтты. Мин әле генә правлениедән ат белешеп төштем. 368 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Иртәгә юлга! Хуш, Тегермән! Хуш, Юкамен! Мондый решение өчен Хәмит абый мине асармы-кисәрме, әллә рәх мәт әйтерме - бар да булуы мөмкин. Ләкин мин үземчә дөрес эшлим. Хәзер настроение чемоданное. Әйберләр әзерләнгән. Эш бет кән. Кич белән клубка чыгып керәсе булыр. Кичә Шәех үзе генә чыккан иде, кызларны бик мактап кайтты. Берәрсенә күзе төшкән ахры. "Бүген мин дә чыгам әле" дигәч, "чыкмасаң да ярый" дип тора. Язуны шушы төштә туктатып торырга кирәк. Кызыклар булса, соңыннан искә төшерермен әле. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы оештырган фольклор экспедициясенең икенче отряды 29 июльдән алып 13 августка кадәр Юкамен районында булды. Барысы 15 көн. Отряд түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итте: 1. Казан - Глазов (УАССР). 2. Глазов - Юкамен (43 км, 2 кич). 3. Юкамен - Дасис (Засеково) (15 км, с. 30/VII - по 1/ VIII). 4. Дасис (Засеково) - Иманай (3 км, с 1/ VIII - по 2/ VIII). 5. Иманай - Максут (М. Венеж) (9 км, с 2/ VIII - по 5/ VIII). 6. Максут (М. Венеж) - Олы Палагай (12 км, с 5/ VIII - по 7/ VIII). 7. Олы Палагай - Пүчинкә (5 км, с 7/ VIII - по 10/ VIII). 8. Пүчинкә - Тегермән (Тат.Ключи) (3 км, с 10/ VIII - по 3/ VIII). 9. Тегермән (Тат.Ключи) - Олы Палагай - Глазов. Барысы 6 авыл, 14 эш көне. Юкамен районында җыелган материаллар: 1. Җырлар - 1115. 2. Халык уеннары - 54. 3. Әкият - 1. 4. Бәет - 3. 5. Табышмак, мәкаль - 139. 6. Авыл тарихы - 6. Биредәге бисермәннәр (удмурт керәшеннәре) кайчандыр татарлардан килеп чыкканнар, дигән караш бар. Аларда хәзер христиан һәм мөселман диннәрен бергә тотуны очратырга була. Юкамен районында Пүчинкә дигән татар авылы һәм Сидоровка дигән рус-бисермән авылы бар. Һәр ике авылда Есинеев дигән фамилия күп. Үткәннәргә кайту 369 Пүчинкә авыл советы председателе Әхмәдулла Есинеевка 1938 елда 110 яшьлек бер бисермән карчыгы сөйләгән. Бу карчык әле 3 яшьлек сабый вакытта аның бабасының атасы Пүчинкә авылында мөәзин булган. Фамилиясе Есинеев. "Ул вакытта чукынырга телә мәгән татарларга тоз сатмаганнар. Шуннан соң бу мөәзин авылдан 12 мужикны ияртеп Учалыга киткән, 12 подвода белән. Ярар, болар тоз төяп кайтып барганда, бер поселокта камап ала боларны жандармерия. - "Сез татарлар бит?!" - "Ие!" - "Контрабанда белән заниматься итәсез, хәзер акт төзибез!" Мужиклар бик куркуга төшәләр. Мөәзинне сөйләшергә җибәрәләр. Мөәзин жандармнарга ялына башлый. "А вот что, милый человек, принимайте христианс кую религию, - диләр аңа, - акт та төземәбез, тоз да үзегезгә булыр". Мөәзин хитриться итергә кели. Мужикларга бара да әйтә: менә шулайшулай дип әйтәләр, алдалыйк боларны. Тыштан риза булган кебек торыгыз, ә эчтән һәрвакыт "Алла, Алла" диегез. Чукын ган булырбыз да, бетәр. Авыл ерак, берәү дә белмәс. Чукыналар поп янына барып. И кайталар болар, шатлана-шатлана. Алдаладык урысларны, дип. Ул арада алар кайтып җиткәнче әллә кайчан хәбәр итеп куйганнар икән: "Менә андый-андый авылның могометаннары рус религиясен кабул иттеләр, чиркәүгә йөрергә заставить итегез", - дип. Боларны урядниклар, полицейскилар көтеп тора икән. Халыкка да беленә бит инде. Халык күтәрелеп килә боларга: кем сәнәк тоткан, кем гер тоткан. Мужиклар безгә "мөәзин кушты" диләр. Шуннан мөәзинне яндырмага келиләр, урядниклар гына аерып кала. Бу әлеге мужиклар Пүчинкәдә калырга куркалар, 3 чакрымдагы Сидоровка исемле рус авылына күчәләр. Сидоровкада хәзер руслар белән бергә Есинеев фамилияле бисермәннәр, ә Пүчинкәдә Есинеев фамилияле татарлар бар". 13 август, 1956 ел. Тегермән авылы, Юкамен районы. Бүген иртүк Глазовка китәргә тиеш идек, ләкин көн бик ямьсез, яңгыр ява. Һава ачылу белән немедленно юлга! Хәзергә, тик утырганчы, ак дәфтәргә җырлар күчерә торырга кирәк. Яңгыр түгел, таш яуса да, өйләдән соң китәбез. Обедтан соң ат белән Олы Палагай авылына килдек. Юл шундый пычрак. Алгы ике тәгәрмәч балчыкны пулемет күк сиптереп кенә тора. Авылга килеп җиткәнче сап-сары саз булып беттек. Ярый әле плащлар яхшы! Палагайда Юкаменск - Глазов маршрутында йөрүче таксига утырып Глазовка киттек. Ул таксидагы халык - энә төртер урын 370 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары юк. Бераз баргач, машинаның бензины бетте. Юл тау астына иде, бер-ике егет, төшеп, таксины бераз этеп бардык. Шул ходка ул 200-300 метрлар барды. Аннан соң бер мотоциклисттан ике банка бензин алып, юлны дәвам иттек. Ул бензин бетүгә бер машина очрады. Инде эшләр рәтләнде, дип кенә торганда, машина тагын туктады. Алда күпер, ә күпернең бер башы җимерелеп төшкән икән. Ул җимерелгән урынга такталар тезеп, мең бәла белән машинаны чыгардык. Ниһаять, без Глазовта, гостиницада. Ишек төбендә бер абый белән бер апа тора. Тукта, тукта! Ир кешенең өстендә безнең академия плащы бит!.. Әйе, болар Хәмит абый белән Халидә апа булып чыкты. Алар әле яңа гына Нократтан килеп төшкәннәр. Гостиницада урнаштык. Хәмит абый обстановканы бераз аңлый башлады. Ул башта безне күргәч, бик аптырап, ризасызланып киткән иде. Кич белән соң гына шәһәрне карап йөрдек. Ресторанга кереп чыктык... һәм кайтып йокладык. 14 август, 1956 ел. Глазов. Иртән торгач парикмахерская һәм ашханәдә булдык. Аннан Халидә апа белән Шәех бер җырчы апага, без Хәмит абый белән райисполкомга киттек. Райисполком председателе - Ворончихин. Секретарь - Миронов Василий Петрович. Райисполкомда секретарь белән озак кына сөйләшеп утырдык. Глазов аша тимер юл өчен, как будто, Глазов һәм Малмыж купецлары арасында бәхәс булган: тимер юл кайдан үтәргә тиеш? Глазов ашамы, әллә Малмыж ашамы? Глазов купецлары җиңеп чыккан. Маршрутный листка печать бастырдым. Ләкин бүген Тат. Парҗыга китеп булмас. Без хәзер гостиницада, үзебезнең бүлмәдә (№ 8). Хәмит абый һәм Шәех йоклый. Әле генә магнитофон эзләп радиоузелга звонить иттем. Хәзер шул ук мәсьәлә буенча Дворец культуры белән сөйләшәм. Кич белән Зәки Дәүләт дигән кешеләргә барып кайттык. 15 август, 1956 ел. Глазов. Гостиница. Кичә райисполком секретаре Миронов машина вәгъдә иткән иде, нигәдер, килми әле. Көтәкөтә ялыгып беттек. Хәмит абый мондый бер такмак та чыгарып куйды: Үткәннәргә кайту 371 Бу Миронның машинасы Килми бит, понимаешь". Бу машина, чыннан да, килмәде, дөресрәге ул килергә тиеш иде, без көтеп тормадык. Таксига утырып, Татар Парҗысы авылына килдек. Район үзәгеннән 18 км. Авыл матур гына. Квартирга Хәтимәләргә кердек. "Первомай" колхозы Татар Парҗысы, Кече Парҗы һәм Удмурт Парҗысы авылларын берләштерә. Авыл советы председателе - Касыймов Муллаҗан Ибраһимович. Колхоз председателе - Касыймов Фәттәхетдин Сәлахетдинович. Библиотека мөдире - Лошкина Люд-мила. Җидееллык мәктәп директоры - Ушаков Анатолий Петрович. Рәхимов Нургаяз Харисович - татар теле-әдәбияты укыта. Завклуб - Касыймов Зәки Сафа улы. Авылда 65 йорт. Медпунктта 2 кеше эшли. Кече Парҗы авылы; 46 йорт. Касыймов Сәгыйть Хисмәтович - истәлекләр. Касыймов Кәлимулла Гобаевич - авыл тарихы. "Балык, кап, кап! Яр башында Касыймова Әдия Әхмәтовна, бәет. ялтырап ят!" 16 август, 1956 ел. Татар Парҗысы Уңнан: Х. Мәхмүтов, Х. Ярми, Х. Гатина. Балезино районы, авылы. Бүген иртән торгач, күрше Татар Парҗысы авылы тирәсе авылга - Кече Парҗыга бардык. Сәгыйть абый да, Кәлимулла абый да калага "барган". Кәлимулла абыйның кызлары өйдә иде. Наҗия һәм Нәсимә - игезәк кызлар. 1929 елда туганнар. Наҗия Глазовта, кияүгә чыккан. Алардан 15 ләп җыр яздым. 17 август, 1956 ел. Татар Парҗысы. Бүген иртәрәк тордык. Автомашина белән Глазовка кайттык. Райисполкомга кереп чыктык һәм такси белән Балезино районының Кистем авылына килдек. Кистем авылы, Киров исемендәге миллионер колхоз, Балезинодан 7 км. 372 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Колхозда 4 кырчылык һәм 1 терлекчелек бригадасы бар. 230 хуҗалык, җидееллык мәктәп, балалар йорты, больница (медпункт), клуб, библиотека. Җитәкчелек: авыл советы председателе - Касыймов Шәрә фетдин, колхоз председателе - Касыймов Вәлиулла. Мәктәп директоры - Касыймов Насыйбулла. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Тимербулатова Суфия. Библиотекага кергәч, күңелгә рәхәт булып китте: Стенада М. Гафури, Ш. Камал, Г. Камал, К. Насыйри, Һ. Такташ портретлары эленеп тора. Библиотекада 812 татарча китап бар. Без керү белән клубка яшьләр кереп тулды. Чиста киенгән чибәр-чибәр егетләр, кызлар. Бик ачык, үткен күренәләр. Клуб мөдире Әминә Касыймовага үзебезнең максатны аңлатам. Яшьләр "Ялантау кешеләре"нең икенче китабын бик көтәләр. Берсе Хәмит абыйдан сорап та куйды: - Ә шулай да белмисезме, Камил җиңеп кайтамы анда? Библиотекага "Совет Татарстаны", "Татарстан яшьләре", "Совет әдәбияты", "Чаян" һәм "Агитатор блокноты" килә. Яшьләр татар китапларын бик яратып укыйлар. Мин Әминәгә библиотека укучыларыннан берәрсенең карточкасын бирүен сорадым. Ул сайламыйча гына 2 карточканы (формулярны. - Ред.) алып бирде: 1) Касыймова Мәрзия Газыймовна, 7 кл. белемле. Менә аның быел укыган китаплары: 1. К. Нәҗми - "Весенние ветры". 2. Ш. Камал - "Сайланма әсәрләр". 3. Г. Камал - "Сайланма әсәрләр". 4. "Үсү юлы" - 8 нче китап. 5. Г. Гобәй - "Замана балалары". 6. М. Әмир - "Ялантау кешеләре". 7. Р. Саттаров - "Яшьлек дәрте". 8. М. Әмир - "Сайланма әсәрләр". 9. К. Нәҗми - "Якты сукмак". 10. М. Гафури - "Кара йөзләр". 11. Н. Исәнбәт - "Хуҗа Насретдин". 2) Касыймов Нурулла Мәүлүтович, VII класста укый. Ул укып чыккан китаплар: 1. К. Нәҗми - "Язгы җилләр". Үткәннәргә кайту 373 2. П. Неруда - "Уянсын икән урман кисүче". 3. "Кызым, сиңа әйтәм" (""Чаян" көтепханәсе"). 4. М. Бубеннов - "Ак каен". 5. М. Әмир - "Ялантау кешеләре". 6. Г. Хуҗи - "Идел хикәясе". 7. Г. Бәширов - "Безнең заман". Кич белән клубка чыктык. Күп кенә кызлар җыелган иде, аларны изба-читальняга чакырып бик күп җырлар яздык. Биредә кызлар (Зөләйха, Мәдинә, Фатыйма һ. б.) бик акыллы, культуралы күренә. Зөләйхадан бер дигән артистка чыгар иде. 18 август, 1956 ел. Бүген председатель, "Победа"сы белән, Бале зинога алып барды. Райисполкомга һәм райкомга кереп чыктык. Тиз генә кибетләргә барып килдем. Аннан авылга кайттык. Авыл советы председателе белән таныштык. Хәзер сәгать 12 тула. Библиотекага барып, бераз эшләп кайтырга кирәк. 1. Касыймов Равил Лотфуллович, 1931 елгы (җырлый да, гармунчы да). 2. Касыймов Муллаҗан Мөхәммәтҗанович (оста уйнаса кирәк). 3. Касыймов Азат Зәйнуллович, гармунчы. 1. Ситдыйкова Галия Зиннәтулловна, җырчы, детдомда тәрбияче. 2. Касыймов Нотфулла Хафизович, 1929 елгы, скрипач. 3. Касыймов Газимҗан. Бүген кич клубта булдык. Зур якта - танец, уку залында репетиция бара. Авыл яшьләре А. Фәттәхованың "Далада" исемле пьеса сын куярга әзерләнә. Китап артыннан барганда сөйләшүләрендә бернинди кытыршылык сизелми. Димәк, әдәбият күбрәк укыганда яшьләр чиста гына сөйләшә алалар. Көндез кайбер "маҗаралар" булып алды. Өйдә кандала күп, йок лап булмый. Монда әле иске нәрсәләр куелган тагын бер бүл мә бар. Квартир апасы Гөлҗиһаннан бу бүлмәне юдырттык. Ул моңа риза ук түгел, әйберләрен кымшатасы килмичә "мыжлап" (Хәмит абый термины) йөрмәсенме! Бүлмәнең уртасында ук Нух пәйгамбәр заманыннан калган тәрәзәләр тора. Мин, Хәмит абый һәм Шәех шул тәрәзәләрне почмакка күчереп азапланганда Шәех аягы белән ялгыш бер шешәне аударды. Моны кухня ягында йокымсырап ятучы Гөлҗиһан ишеткән. Менә ул килеп керде бервакыт. Керде дә, Хәмит абый белән Шәехне эткәли, тәрәзәләрне үзе күчерә башлады. "Кергән чакта "борчымабыз" дигән идегез, апты ратып бетердегез 374 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары инде", - дип "мыжлый". Аннан кызып китте Хәмит абый... Шул чакта, ярый әле, ат белән салам китерделәр. Аны бүлмәгә ташыдык. Урыннарны бик әйбәтләп җәйдек. Кандалалар безнең бу "бөек күченеш"не сизми калдылар. Төнлә тыныч йокладык. 19 август, 1956 ел. Бүген иртә белән мәктәпкә барып утырдык. 45 җыр күчердем. Бөтен көн җыр язу белән үтте, беркая да бармадым. Бертуктаусыз яңгыр ява. Кич белән клубка да чыгып булмады. Бу көннәрдә колакка чалынган тел үзенчәлекләре: - Яшь-үлән халык - яшьләр. - Шелеп - йомычка. - Тавыш итәсез - тавышланасыз. - Алла, күп әйттем шәй? - Ярар эчкә - ярый, ярар. - Оныткаладым - оныттым. "Өй" дифтонгы урынына "и" килә (силәгән идем). - И куйдык - өй күтәрдек. - Пьеса салдык - пьеса куйдык, уйнадык. - Беттеге - бөтенесе. - Мин дә мэкән әллә берне яздырып калдырыйм? (җыр турында) - Ничек үрәндек, алай булды. 20 август, 1956 ел. Кистем. Бүген көн бераз матурланырга исәпләп тора. Күк йөзен, тоташтан дип әйтерлек, болыт капласа да, атналар буе җир йөзен күрә алмыйча тилмергән кояш болытлар арасындагы ертыклыктан җиргә карап елмая. Дөрес, аяк асты бик пычрак. Без Шәех белән урам аша үткәндә сазга чумып беттек. Хәзер мәктәпкә килдек. Укытучылар бар да җыелган иде, инде алар таралыштылар дияргә була. "Учительская"да утырып бераз эшләп алырга кирәк. Байтак җырлар күчердем. Исәп-хисапларны бераз тәртипкә китердем. Хәмит абый берсекөнгә Молотовка китәргә тиеш, ә без Падера, Биктәш, Әхмәди авылларында булачакбыз. Алда 7 эш көне бар әле. 28 августта Казанга кайтырга чыгабыз. Быел экспедиция артык күңелле булмады. Сәбәбе - көннәр ямьсез, материал аз очрый. Казанга кайтасы килә. Үткәннәргә кайту 375 Өйләдән соң фатир хуҗасы Гөлҗиһан ападан җырлар яздым. Бу хатын үзе, беркатлырак күренсә дә, бик күп җырлар белә икән. Арада гаҗәп яхшылары бар. 21 август, 1956 ел. Бүген, иртән торгач, правлениега барып Хәмит абыйның лекция укыячагы турында белдерү яздырдым һәм сельпо председателеннән шикәргә язу алып кайттым. Аннан Шәех белән Уръякала (Гордино) авылына барып кайттык. Чыпца елгасы бик матур. Киңлеге 15-20 метрлар. Ә тирәнлеге - 3-5 метр чамасы, диләр. Безне агач аяклы паромщик көймә белән икенче якка чыгарып куйды. Көн матур гына булуга да карамастан, аяк асты бик Ямьле Чыпца буйлары. былчырак. Мең бәла белән Шәех Зәбиров (уңда) һәм Х. Мәхмүтов конторага (үзләре "теплушка" ди ләр) килеп җиттек. Уръякала авылы "Коммунар" колхозына керә икән. Правление 3 чакрымдагы Подгорная дигән авылда. Председателе - Русских Веньямин Анисимович. Бу авылда колхоз председателе урынбасары - Тютин Габдулла Камалетдинович. Авылда 96 йорт. 60 лабында - татарлар, калганында - удмурт һәм бисермәннәр яши. Башлангыч мәктәп (татар телендә) эшли. Безгә кирәкле кешеләр юк бугай. Ике картны әйттеләр әйтүен: 1. Тютин Гыйльметдин Галләмович, 70 яшендә . 2. Гафуров Сафиулла. Хәмит абыйның Мулла пи (малае) Сапи дип исе китә торган кешесе. Ул кеше Мулла пи генә түгел, элек үзе дә мулла булган ахры. Авыл халкы бар да эштә. Без Гыйльметдин бабайларга килгән идек, ул өйдә юк. Хәзер бакча башындагы чирәмлектә аны көтеп ятабыз. Мин көндәлек язам, Шәех йоклый. Бабайга тагын бер кереп чыгабыз да, өйдә булмаса, юл өстендә теге мулла пигә сугылып, Кистемгә кайтып китәбез. Тор, Шәех! Кистемгә кайттык. Кич белән Хәмит абый "Герой-шагыйрь Муса Җәлил" дигән темага лекция укыды. 376 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 22 август, 1956 ел. Бүген иртән сәг. 5 тә торып конторага бардым. Документларны рәтләдем, ат белештем. Бүген Хәмит абый Молотовка китә. Халидә апа минем отрядка күчә. Шәех белән бергә (икебез генә) 238 км юл үттек. Көндез сәг. 12 дә ат белән юлга чыгып киттек. Балезинога барып җиткәнче көн бик матур торды. Берничә мәртәбә туктап фотога төштек. Хәмит абый Балезинода төшеп калды. Станцияне чыгып кына җиткән идек, яңгыр яварга тотынды. Без барабыз, безнең өстән болыт бара. Коя гына инде; сәгать ярымнар шул яңгыр астында бардык. Падера авылына килдек. Колхоз идарәсенә тукталдык. Кистемнән безне бик яхшы айгыр җигеп китерделәр, бөтен халыкның күзе шунда. - Бу үзегезнең атмы? - дип сорыйлар. Бер-икесенә "үзебезнеке" дип тә ычкындырдым. "О-о-о!", - диләр. Квартирга контора янына гына урнаштык. Семья составы: Фариза апа, кызы Фатыйма, киленнәре Фәридә, Фәридәнең кызчыгы Әлфия. Квартир чиста, иркен, җылы. Без урнашып бераз торгач, Халидә апа кайтып җитте. Ул Балезинода Хәмит абыйны озата калган иде. Фатыйма бик җитез кыз булып чыкты. Әллә кай арада әллә кемнәрдән җыр дәфтәрләре табып кайткан. Очып йөри диярсең. Үз исеме кергән җырдагы шикелле: Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Фатыйма; Бир сәнә, кош, канатыңны, Бер әйләнеп кайтыйм ла! Фатыйманың мондый ихласлыгына күңеле булган Шәех аны һәм иптәш кызын татарча киемнәрдән фотога да төшерде. Кичтән яңгыр яуды. Клубка чыгып йөрмәдек, бераз җырлар күчереп утыр дык та, йокладык. 23 август, 1956 ел. Иртән торгач, Фатыйма (уңда) иптәш кызы җырлар күчердек. Төштән соң мәктәпкә Үткәннәргә кайту 377 барып эшләдек. Нигәдер, бу арада көндәлек язасы килмәде. 25 август, 1956 ел. Кичә кичтән ятканга, бик иртә уяндым. Правлениегә кергән идем, әле председатель кил мә гән. Анда бераз утырдым да өйгә чыктым. Председатель килгәч, мине чакыртырга булдылар. Падера авылы, "Первое мая" колхозы. 120 хуҗалык. Чигү чигә, челтәр бәйли Падера гүзәлләре, Җидееллык мәктәп. Тиздән алар егетләрнең үзәген өзәр әле Директор - Касыймов Иб раһим Лотфулла улы. Зав клуб - Насыйпов Габделбәр Ишморат улы. Файзуллин Лотфулла Исмәгыйлович, карт. Инсентеев Ахунҗан - колхозда бухгалтер. Касыймов Зиннәтулла - колхоз председателе. Әхмәди авылына килдек. Ат белән Локман абый китерде. "Йолдыз" колхозы, 64 хуҗалык. Башлангыч мәктәп. Травмпункт. Клуб (Касыймов Абдрахман). Колхоз председателе - Фәйзуллина Нәҗибә Лотфулловна. Бухгалтер (партоешма секретаре) - Касыймов Ахунҗан Шаһбанович. Сөйләшәсе кешеләр: 1. Касыймов Ярулла 2. Касыймов Габдулла 3. Тютин Нәҗметдин. 27 август, 1956. Бүген Әхмәдидә соңгы көн. Юлга әзерләнәбез. Бөтен киемнәрне юып-чистартып, рюкзакларны тәртипкә китереп куйдык. Колхоз белән исәп-хисапларны рәтләдем. 28 август, 1956 ел. Бүген колхоз машинасы икмәк төяп Балезинога бара икән - аның белән сәгать 8 гә район үзәгенә килдек. Без хәзер станциядә - вокзалның көтү бүлмәсендә утырабыз. Шәех белән яңа гына ашханәгә барып килдек. Ул, әнә, диванда чырайларын сытып бик кәефсез генә утыра. Поезд килергә әле 7 сәгать вакыт бар шул! Әгәр билетлар ала алсам, минем, отряд җитәкчесе буларак, вазыйфаларым бетә. 378 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Мең бәла белән плацкарт вагонга 3 билет алдым! Халык бик күп иде - командировкада йөрүчеләре дә байтак. Милиционер: "Командировочные, в живую очередь!" - дип, безнең халыкны кыса башлагач, начальник станции янына кердем. Ул удостове рение читенә резолюция салды. Аннан инде милиционер белән исәпләшеп тормадым. Бик күп энергия салып булса да, кассага үттем һәм билетлар алдым. Вагонда чып-чыннан да кыямәт иде. Ике урынны безгә кадәр кереп өлгергән кешеләрдән бушаттырдык, әмма Шәех урынына бик усал хатын менеп яткан. Баласы бар каһәрнең! Төшми - и шабаш. Шуннан Шәехне үз урыныма яткырдым да, рус әйтмешли, бодрствовать итә башладым. Утырырга урын юк, аяк өсте барам... Бер өч сәгать шулай азаплангач, Шәехне уятам: Давай, - мин әйтәм, - тор. Берәр сәгатьтән берничә плацкарт бушый, үзеңә урын алып кал, - дим. Аннан урынга менеп ятам һәм йоклыйм. Иртә белән вагон бераз бушаган иде. Шәех тә урнашкан. Алар Халидә апа белән әле йоклыйлар. Кайтабыз. Казан һаман якынлаша. ТАРИХЫН ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ, КИЛӘЧӘГЕН ҮЗЕБЕЗ ТӨЗИБЕЗ Удмуртия Республикасында яшәүче милләттәшләребезнең үткәне һәм бүгенге проблемалары турындагы язмаларны Ижауда чыга торган "Яңарыш" газетасы да даими биреп барырга омтыла. Форсаттан файдаланып, шул газета дан да берничә авторның язмасын тәкъдим итәбез. Алар ны Ижау шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә ха ным Хәкимова туплап җибәрде. Удмуртия Республикасында яшәүче милләтләр арасында татарлар сан ягыннан өченче урынны тәшкил итә. Бүгенге көндә Республикада 100 меңгә якын татар яши, дип исәпләнсә, шуның 70 меңе Ижауда гомер итә. Күп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жирләр Алтын Урданыкы булган, аннары - Казан ханлыгына кергән. Аннан соң хәзерге Удмуртия җирләре барысы да татар морзасы Яушев кул астында була. 1720 елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Тәвкилевка саталар. 1760 елда Ижауда тимер кою заводы, ә 1807 елда корал заводы да төзелә. Татарлар, башка халыклар белән беррәттән, Иж заводына нигез салуда, аның үсешенә, Ижауның шәһәр буларак төзелүенә дә бик зур өлеш керткәннәр. Алар арасында табиблар, корал осталары, сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә булганы билгеле. Завод эшләренә халыкны, хәрби хезмәткә җибәргән сыман, мәҗбүри алганнар, татарлар иң күбе Әгерҗе, Иж-Бубый, Иж-Бәйки авылларыннан килгәннәр. Иж заводы хәрби гарнизонының иң беренче табибы да Габделкафи исемле татар кешесе булган. Корал заводы эшчеләре арасындагы Габдиковлар нәселе әнә шул исемгә бәйле. Бу нәсел башлануга инде 200 елдан артык. 380 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ижауда татарларны аек һәм намуслы эшчеләр булганнары өчен хөрмәт иткәннәр. Татар эшчеләре авырлыктан курыкмаганнар, кайда көч, чыдамлылык кирәк - шул эшкә барып тотынганнар, тырышлыклары белән дан тотканнар. Тимер заводының да, корал заводының да төрле цехларында эшләгәннәр, аларның күпләре кафтанчы исеменә лаек булган. Бу исем Иж корал заводында иң югары бәя булып саналган. Бәширов дигән эшче, мәсәлән, революциягә кадәр - кафтанчы, Советлар вакытында шул ук корал заводында Хезмәт Герое исемен яулый. Заводта эшләүче татарлар йодрык сугышларында (кулачные бои) иң көчлеләрдән саналганнар. Колчакның Ижау дивизиясендә мөселман батальоны оештырганнар. XVII гасырда татарларга Ижауның иң начар, бернинди дә уңай лыклары булмаган, язын һәм көзен су баса торган сазлык лы жирләрендә генә яшәргә рөхсәт ителгән. Бик тиз арада татарлар бу сазлы җирләрне экзотик әкияткә әверелдерә торган булганнар. Ижауда татарлар, беренчеләрдән булып, яшелчә үстерә башлыйлар, җиләк-җимеш, татлы ашамлык кибетләре ачалар, ә йортларын агачтан сырлап эшләнгән, буялган бизәкләр белән матурлый беләләр. Тышкы бизәкләрдә европалылар күзенә ят булган яшел һәм зәңгәр төсләргә өстенлек бирәләр, алар арасына аз күләмдә сары, ак һәм кызыл төсләрне кушып җибәргәннәр. Татар мәктәпләре салу, аларны китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итү, укытучыларга эш хакын түләүне дә Ижаудагы татар эшмәкәрләре тулысынча үз өсләренә алганнар. Ижауда татар бистәсен, зират урынында тимер кою заводының яңа цехларын төзүдә дә татарлар актив эшлиләр. Мәчет салып куялар, беркадәр вакыттан соң аны сүтеп, икенче урынга күчереп төзиләр. Халык исәбен алу нәтижәсе буенча, Ижауда, 1887 елда 570 татар яшәгән. Туган якны өйрәнүче Гата ага Кутузов (1907-1997) гомере буена Ижау татарларының тарихын өйрәнгән. Аның гаҗәеп зур эше - Иж заводының, татар бистәсенең 1917 елга кадәр булган карта-схемасы. Бу карта-схемада татар бистәсенең бөтен урамнары, һәрбер йорты, һәр йорт хуҗасының исеме, ул йортта яшәгән кешеләрнең нинди эш белән шөгыльләнгәннәрен аңлаткан билге тора: чүкеч билгесе икән - димәк, бу йорт хуҗасы корыч кою заводында эшләгән, бизмән-үлчәү булса - сатучы икәнлеген аңлаткан, икмәк - ипи пешерүче, ат башы рәсеме - ат сатучы, фотоаппарат - фотограф һ. б. Бу карта-схеманы төзү өчен Гата ага хәзерге татар Тарихын үзебез язабыз, киләчәген үзебез төзибез 381 бистәсен күп еллар дәвамында өйрәнгән, бик күп кешеләр белән очрашып, җентекләп материал туплаган. Моннан тыш, Гата ага ре во люциягә кадәрге Ижауда яшәгән татарларның иң таныл ган нарының (Габдиков, Бәширов, Гатиятуллин, Фәйзуллин, Кәри мов, Ханов кебекләрнең) шәҗәрәләрен (утызга якын) төзегән. Резедә Әхмәтвәлиева, УР Кузебай Герд исемендәге Милли музейның фәнни хезмәткәре * * * 1970 елларның уртасына кадәр - Зур һәм Кече Палагай авыллары булган. Хәзер дә еш кына Зур Палагайда яшәүчеләр кечесен "Аръяк Палагай" диләр. Дөрестән дә, бу ике авыл әле дә булса үз урыннарында утыра, тик документлар буенча алар бер авыл - Палагай, дип язылалар. Палагай авылын һәм Юкәмен төбәгендә урнашкан авылларның күпчелеген нигезләүчеләр, галимнәр язуы буенча, "бисермән" исеме белән аталган төрки яки удмурт телле этник төркем (таифә) булган. XVII-XVIII гасырларда Чүпче (Чыпца) елгасы буенда яшәгән бисермәннәрне, арларны (алар барысы да ул вакытта мәҗүсилектә булганнар) һәм татарларны чукындыру башланган. Чукындырылган бисермәннәр ар теленә күчәргә мәҗбүр булганнар: чукындырылмаганнары үзләрен "татар" дип атаганнар. Соңгыларының авылларында мәчетләр төзелгән. Мәсәлән, архив документлары буенча Палагайда 1797 елда мәчет булганы мәгълүм. Рус галиме П. Н. Лупповның "Документы по истории Удмуртии XV-XVII вв. - Ижевск. 1958" китабында Чүпче (Чыпца) удмуртлары, татарлары, чувашлары (бисермәннәре) арасында 1615, 1629, 1646, 1662 һәм 1678 елларда үткәрелгән халык исәбен алу мәгълүматлары бирелгән. Убыть елгасы буена беренче күченүләр 1646 елда булган (док. № 59, 240 бит). Хәзерге Глазов төбәгендә Югары, Урта, Түбән Убыть авыллары булган, Югары һәм Урта Убыть авыллары бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Хәзер алар ар телле авыллар. Шул ук документларда "Убыть елгасында ике буш хуҗалык Ивановскаяда, бер буш хуҗалык Кунасевскаяда язылган, һәм шушы хужалар, 17 ел элек, каралтыларын ташлап, Казан өязенә киткәннәр". (Бәлкем, шул авылларда торучы гаиләләр татар телле кешеләр булгандыр, югыйсә алар Казан өязенә китәргә мәҗбүр булмаслар иде). 382 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары 60 нчы документта ("Приставные дворы в Каринской и Верхочепецкой волости у удмуртов и бесермян по переписи ... 1662 г.". Луппов П. Н. 1958. - 251 бит) Убытьтан югарырак яңа пүчинкә күрсәтелгән. П. Н. Луппов бу документның искәрмәсендә, "өстәп куелган" хуҗалыкларны (приставные дворы), искесеннән аерылып чыгып, шул ук авылда яңа үзләштерелгән җирдә салынган (на выселках, починках) крестьян хуҗалыклары, дип аңлата. 1678 елны (16 елдан соң) күчереп язучылар Михаил Воейков һәм Федор Прокофьев Убыть елгасы буенда Җанбулатко Бекбулат улы Бединов хуҗалыгын күрсәтәләр (док. № 61, 288 бит). Аның оныклары - Абаш балалары (Абашевы дети) "Ешмеметко, Ермеметко өйләнгәннәр, Зямаметкога 20 яшь; Дахтубайко Тубач улына 15, Бегенкога 13, Шахмаметкога 10 яшь", диелгән. Мөгаен, бу пүчинкә Бединовныкы булган (беренче хисапта Бедаков дип язылган булса да, бу бер үк кеше булырга тиеш, чөнки күчереп язучылар исемнәрне ишетелгәнчә генә язганнар). Шулай ук Бединов гаиләсенең яшәү урыннары да алышынган булса кирәк. Ике язманы чагыштырганда, 1678 елда Абашко һәм Тюбачко күренмиләр, балалары гына эләккән. Күрәсең, Бединов үз урынын ике мәртәбә алыштыра: бер улы үлгәч - бер мәртәбә, тагын бер мәртәбә икенче улы вафат булгач. Ә 1678 елны Убыть елгасының 3-4 чакрым югары юнәлешендә Тутаев пүчинкәсе үсеп чыга, андагы 5 хуҗалыкта 22 ир-ат яшәве язылган була. Өлкәннәр сөйләвенчә, Палагай авылының беренче урыны "Ала баш" аймагында (аймак = урочище) булган. Соңыннан, Нарат чишмәсеннән югарырак урманны чистарткач, Җанбулат үзенең пүчинкәсен шунда күчерә. Аның тегермән буасы әле дә сакланган. Әле 1940 елларның азагында картлар безгә, анда бер пар ташлы тегермән булган, дип сөйлиләр иде. Шуның янындагы нарат урманы үскән тауны бүген дә "Җанбулат тавы" дип йөртәләр. Каюм Габид улы Абашевның (1865-1949) оныгы Мәлик Садретдин улы, Нарат чишмә белән Җанбулат тау арасында үскән нарат урманының югары башында татар зираты бар, дип сөйләде, ул аймакны аңар Каюм бабае күрсәтеп калдырган. Димәк, ул Бединовның икенче пүчинкә урыны булган. Ләкин Җанбулат үзенең гаиләсе белән, нигәдер, башка урынга күчәргә мәҗбүр булган. Бәлкем, На Тарихын үзебез язабыз, киләчәген үзебез төзибез 383 рат чишмә суын борынгы кешеләр "начар су" дип санаганнардыр, чөнки авылдашларым Нарат чишмә суын хәзер дә бик эчмиләр. Бу суны эчсәң, чиргә сабышасың, дип куркалар. Җанбулатның яңа авыл урыны "Поршай" аймагына якын урнашкан булган. Риваятьләр буенча, Поршай аймагында чишмә суы азайгач, авыл дашлар Убыть елгасының сул ягында бик көчле чишмә янында яңа урын табалар. Бу яңа авылны нигезләүче Палаг (Малаг дип тә әйтәләр) исемле бер чибәр һәм кыю, ай йөзле кыз булган, диләр. Һәм яңа авылны шул кыз исеме белән "Палагай" дип атаганнар имеш... Палагайның төп халкының күбесе Абашевлар (1811 елгы хисап алулар буенча Палагай булачак урында бер гаилә Касыймовлар да яшәгән булган, авылда аларның токымнары бар). Димәк, Палаг шушы авылга нигез салучы Абашевларның бер баласы булырга тиеш. 1794 елгы архив документында шундый юллар бар: "Губайдулла Касимов из д. Кестымской (по состоянию на 23 июня 1794 года), у него жена Тутья Баязитова, дочь 22 лет, ...из деревни Палагинской". Димәк, 1794 елда ук пүчинкәнең исемен "Палагинская" дип язганнар. (Бу мәгьлүматлар Глазов пединституты доценты Д. Г. Касыймовадан алынган). Удмурт галимнәренең фикере буенча бисермәннәр ар телле төркем булганнар (Атаманов. 1988, с. 17-18). Ә татар галимнәре бисермәннәрне "татар-төрек телле таифә" дип саныйлар. Удмурт галимнәренең фикерен дөрес дип алсак, Палагай авылының исеме (этнотопонимы) менә болай килеп чыккан дип әйтергә була: бу топонимны икегә бүлик: беренче өлеше "Пал" - удмуртча берничә мәгънә аңлата, берсе - "як" (сторона) дигән сүзне яисә нәрсәнең булса да яртысын ("палкышно" - тол хатын, "палпиосмурт" - тол ир кеше) белдерә. Икенче яртысы - "агай", "абый = абзый", ягъни өлкән туган мәгънәсендә. Кыска гына бер хикәяткә игътибар итик: Замаметко Абаш улы әле генә ерак юллардан кайтып, Ермеметко абыеннан Тубач улы Дахтубайко абзые турында кызыксына. Зямаметко ар телендә аңардан: "Починкае, пал агае доры мыниз" ... ("Пүчинкәгә тол абзые янына ... китте"), дигән җавап ишетә. Вакытлар узгач, бу әңгәмәдә яңгыраган "Пал агай" сүзләре бергә кушылып, яңа пүчинкәнең исеме булып калуы да ихтимал. 384 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Менә инде ике гасырдан артык минем туган авылым Палагай үз исемен (топонимын) югалтмый. Хәзерге заманда Палагайны "саф татар авылы" дип әйтүе кыенрак, чөнки бирегә бисермән, удмурт, рус, украин һәм башка милләтләр дә килеп төпләнеп яшиләр. Азат Галиев * * * Байсар авылында 12 ел дәвамында "Каз канаты" ансамбле эшләп килгән. Өлкәннәр белән беррәттән, анда яшьләр, балалар да йөргән. Үзешчән артистлар үз чыгышлары белән Татарстан авылларына да чыга торган булганнар. Концертлар гына түгел, спектакльләр дә куйганнар алар. Әмма ул таркалган. Сәбәбе - яшьләрнең, эш эзләп, шәһәр гә китүе. "Бүгенге көндә безнең авылда мәктәп яшендәге ике генә бала калды. Шулай да без бирешмибез. Кайчандыр ансамбльгә йөр гән үзешчән артистларыбыз белән бәйрәм-кичәләр оештырабыз. Авылда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Максатыбыз - булдыра алган кадәр үз сәнгатебезне, мәдәниятебезне саклап калу", - ди Кыяс райо ны ның мәдәни үзәге рәисе Мәсхүдә Бәхтиева. Халкыбыз тарихын барлау максатыннан өч ел элек клуб каршында музей эшли башлаган. Авыл халкы тарихны чагылдыручы төрле экспонатлар алып киләләр. Иң түрдә самавыр, үз заманындагы пластинкалары белән патефон, әбиләребез чорында кулланылган сандык тора. Шулай ук халкыбызның милли киемнәре дә музейга куелган. Мәсхүдә ханым палас туку станогында эшләп тә күрсәтте. Авылга беренче килеп төпләнгән гаилә, басудагы чәчү һәм урыпҗыю вакытларын сурәтләгән фоторәсемнәр тупланган альбом да кадер ле бер тарихи эскпонат булып тора. Тауҗамал - Кыяс районында бердәнбер мәчетле авыл. Изге йорт 2001 елны ачылган. Авылда ике йөзгә якын халык исәпләнә. Клуб мөдире Тәнзилә Илалетдинова: "Халык бездә тату яши, йолаларыбызга тугры кала. Һәр бәйрәмне татар телендә уздырабыз. Концертларга кеше бик теләп йөри, яраталар, мактыйлар", - ди. Биредә шулай ук халкыбызның зур бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр е сак ланып килә. Байсар һәм Мүшек авыллары белән дә дуслыклары, элем тәләре нык икән. Корбан гаетен, Өлкәннәр көнен дә өч авыл халкы бергәләп уздырган. Мондый дуслыкка, әлбәттә, сокланмый мөм кин түгел. Эльвира Хуҗина Авторлар турында кыскача белешмә Миңнуллин Ким Мөгаллим улы - филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Шәрипов Ирек Илдус улы - Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры. Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы* - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Баязитова Флера Сәет кызы - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Булатова Миңнира Рәхим кызы - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Гайнетдинов Айдар Марсель улы* - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре. Җамалетдинов Ленар Шәйхи улы* - филология фәннәре кандидаты. Закирова Илсөяр Гамил кызы - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Каюмова Эльмира Ринат кызы* - сәнгать фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы* - филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Нуртдинова Дания Рамил кызы* - Казан (Идел буе) Федераль универститеты Филология һәм сәнгать институты студенты. Рамазанова Дария Бәйрәм кызы - филология фәннәре докто ры, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти тутының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хез мәткәре. Фаррахова Илүсә Рәсим кызы* - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты. Шкляева Людмила Михайловна - сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре.