М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина ӘДӘБИ ӘСӘРГӘ ЛИНГВИСТИК АНАЛИЗ ЯСАУ (татар әдәбияты һәм фольклоры мисалында) КЕРЕШ Әдәби әсәрнең теленә комплекслы анализ ясаганда, тел чаралары, сәнгатьчә сурәтләү алымнары, лексикфразеологик, фонетик һәм грамматик чараларны ачыклау үзәккә алына. Әдәби-нәзари өйрәтүләр, заман үзгәрешенең, фәлсәфи фикер үсешенең яңа юнәлешләре ачылу, тел үзенчәлекләрен ачык лау татар телен, әдәбиятын яңача өйрәнүгә юл ача. Милли мирасны барлау, халыкның үз үткәне, мәдәни байлыгы, туган теле белән кызыксынуы арту тел күренешләренә яңача якын килергә мөмкинлек бирә. Татар әдәбиэстетик һәм иҗтимагый фикерендәге яңарыш идеяләре, шулай ук әсәрне бербөтен итеп карау, төрле мөнәсәбәтләрне ачыклау прозага, поэзиягә анализ ясауның заманча критерийларын алга чыгарды. Гомумән алганда, мәдәният, әдәбиэстетик фикер үсешен күзәтү, аңлау, тел үзенчәлекләрен барлау, өйрәнү - әдәби әсәргә лингвистик анализ ясаганда бик мөһим. Әдәби әсәрнең телен (Г. Тукай, К. Тинчурин, Ф. Әмирхан, Ә. Еники, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев, М. Хәбибуллин, И. Юзеев, Р. Гаташ, Т. Га лиуллин һ. б.) бер системага салып тикшерү кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Әдәби әсәрне тикшерү коралы ул - поэтика һәм стилистика. Моның һәркайсы ике тармакка бүленә: әдәбият поэтикасына һәм лингвистик поэтикага, әдәбият стилистикасына һәм лингвистик стилистикага (А.А. Потебня. А.М. Пеш ковский, Л.В. Щерба, В.В. Виноградов, А.Н. Гвоздев, А.И. Ефимов, В.П. Сухотин, Г.Я. Солганик, Ю.М. Лотман, И.Р. Гальперин, В.М. Жирмунский, А.И. Горшков, Н.С. Валгина, Н.А. Николина, Л.Г. Бабенко һ. б., В.Н. Хангилдин, Х.Р. Кур батов, М.З. Зәкиев, В.Х. Хаков, Ш.С. Ханбикова, С.М. Ибраһимов, М.Х. Бакиров, Ф.С. Сафиуллина, Г.Ф. Саттаров, И.Б. Бәширова, Ф.И. Урманчеев, Р.С. Абдуллина, М.М. Шәкүрова, А.Ф. Йосыпов һ. б.). Лингвистик поэтика прозада, драматургиядә, шигъри әсәрләрдә тел чараларын куллану үзенчәлекләрен тикшерә. Төрле жанрларга караган әсәрләрдә тел чараларының ничек кулланылышы, текст төзелеше, сөйләм культурасы турында татар тел галимнәреннән Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков, С.М. Ибраһимов, Ф.С. Сафиуллина, И.М. Низамов, И.Б. Бәширова һ. б. ның хезмәтләре бар. Тел үзенчәлекләрен ачыклау әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау ихтыяҗын тудырды. Беренчедән, әсәрләрнең лексик-семантик, стилистик якларын тикшерү, бөтенлектә бәя бирү кызыклы күзәтүләр ясарга, әсәр язылган чорда татар мәдәниятенә хас күренешләрне барларга, тарихи үзенчәлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Икенчедән, филологик анализ исә сүзләрнең этимологиясенә, беренчел һәм икенчел мәгънәләренә, синонимик, антонимик, омонимик, фразеологик мөнәсәбәтләргә керү үзенчәлекләренә туктала. Болардан тыш, текст белән эш иткәндә башка киңлекләр дә ачыла: текстның семантик һәм хисси-эмоциональ кырын билгеләү, абзацара бәйләнешне ачыклау, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчә лекләрне күзәтү, стилистик ялгышларга күзәтү ясау мөмкинлекләре туа. Өченчедән, татар теле - бәйләүче чараларга бик бай тел, шуңа күрә әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, сүзтезмәләргә һәм аларн ың синонимлыгына да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Сүзтезмәләрне сөйләмдә куллану һәм аңа бәйле күре неш ләрне өй рәнү стилистиканың бик тә әһәмиятле мәсьә лә лә реннән санала. Дүртенчедән, әдәби әсәргә анализ ясаганда, туган төбәкнең ономастикасын да җентекләп тикшерергә тулы мөмкинлек бар. Соңгы елларда кеше исемнәре, фамилияләр, кушаматлар, нәсел шәҗәрәләре белән кызыксыну көчәйде. Аннары татар теле һәм әдәбияты дәресләренә (аерым алганда, дәреслекләрдә бирелгән текстлар белән эшләгәндә, дәрестән тыш уку дәресенә, татар теленнән факультатив дәресләргә һ. б.) филологик анализ элементларын кертү, тарихи экскурс ясау һәм билгеле бер чор татар әдәбиятына, мәдәниятенә һәм тарихына хас үзенчәлекләргә тукталу укучының акыл куәсен арттыра гына. Текст теориясе рус тел белемендә - 1920 еллардан (М.М. Бахтин, В.Б. Шкловский, В.Я. Пропп, Б.В. То - машевский һ. б.), татар тел белемендә 1970 еллардан (М.З. Зәкиев, Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков, С.М. Ибраһимов, Ф.С. Сафиуллина, С.Ш. Поварисов, И.Б. Бәширова һ. б.) өйрәнелә башлый. 1990 елларда Ф.С. Сафиуллинаның "Текст төзелеше" дигән китабы дөнья күрде. Автор әлеге хезмәттә сөйләмнең иң зур берәмлеге булган текст төзелешен өйрәнә, текстка билгеләмә бирә, аның төп үзенчәлекләрен, категорияләрен, текст оешу закончалыкларын үзәккә алып тикшерә: "Текст - сөйләмнең аралашудагы иң зур берәмлеге. Текстны барлыкка китерүче билгеләр арасында төгәлләнгәнлек, мәгънәви бөтенлек, композицион-структур оешканлык, текст элементларының үзара тыгыз бәйләнеше, текстның атамасы булу, текстның язма хәлдә булуы шарт" [49: 10]. Текстның бай сүзлек хәзинәсендә төрле-төрле мәгънә төсмерләрен бирүдә, стиль үзенчәлекләрен барлыкка китерүдә фразеологизмнарның, синонимнар, тел-сурәтләү чаралары, чагыштырулы төзелмәләр, сүзтезмәләр синонимлыгы, актив һәм пассив төзелмәләр, тиңдәш кисәкләрнең стилистик кулланылышы һәм аларның тоткан урыны гаять зур, абзацара бәйләнешләр, текстның хисси-халәт кырын билгеләү бик мөһим. Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә һәм сәнгатьчә яңгырашына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, текстта эчтәлекне төгәл һәм дөрес чагылдырырга ярдәм итәләр, телдән файдалану мөмкинлекләрен арттыралар. I бүлек ӘДӘБИ ӘСӘР ТЕЛЕНӘ БӘЙЛЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ Әдәби текстка лингвистик анализ ясауның бүгенге көндәге торышы Әдәби әсәр теленә бәйле мәсьәләләрне өйрәнү, стилистика, стилистика һәм синонимнар арасындагы нисбәт мәсьәләләре рус тел белемендә - А.А. Потебня, А.М. Пешковский, Л.В. Щерба, В.В. Виноградов, А.Н. Гвоздев, А.И. Ефимов, В.П. Сухотин, Г.Я. Солганик, И.И. Ковтунова, И.Р. Гальперин, Ю.М. Лотман, А.И. Горшков, Н.А. Николина, Л.Г. Бабенко һ. б., татар тел белемендә С. Кукляшев, К. На сыйри, В.Н. Хангилдин, Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков, Ш. Ханбикова, М.З. Зәкиев, С.М. Ибраһимов, Ф.С. Сафиул лина, Г.Ф. Сат таров, И.Б. Бәширова, Р.С. Абдуллина, М.М. Шә күрова, Х.Х. Кузьмина, А.Ф. Йосыпов һ. б. хезмәтләрендә яктыртыла. XX гасырның 20 - 30 нчы елларында рус тел белемендә текст, стиль мәсьәләсе зур кызыксыну уята. Һәм бу өлкәдә А.М. Пешковский, Л.В. Щерба, В.В. Виноградов, Г.О. Винокур, Б.В. Томашевский, А.И. Ефимов кебек тел галимнәренең хезмәтләре дөнья күрә. Аларда әдәби форманы эчтәлектән аерып өйрәнү, стиль төшенчәсе (Г.О. Винокур, В.В. Виноградов, М.М. Бахтин һ. б.), синонимика (А.М. Пешковский, А.И. Ефимов) кебек мәсьәләләр күтәрелә. Л.В. Щербаның "Опыты лингвистического толкования стихотворений" дигән хезмәтендә (1922) рус теле эле(сүзләр, төрле конструкцияләр, басым, ритм һ.б.) турында фикерләр дә бар. Филологик текстны өйрәнүнең синтаксик аспектын Г.Я. Солганик, И.И. Ковтунова, А.И. Овсянникова, Л.Г. Ба - бенко һ. б. җентекләп тикшерә. Соңгы елларда Н.М. Шанский филологик анализны уку-укыту барышында лингводидактик алым буларак та өйрәнде: текст белән танышу, анализ (укуанализлау), синтез (уку-текстны җыю), текстны анализлауда интерпретаторның роле һ. б. [153]. И.Р. Гальперин текстның лингвистик ягын өйрәнә, текстка тулы билгеләмә бирә: текст ул - төгәлләнгәнлеккә ия булган, язма документ буларак объективлашкан һәм әдәби эшкәртелгән сөйләм процессының нәтиҗәсе, үзара лексик, грамматик, логик, стилистик чаралар белән бәйләнгән берәмлекләр тезмәсеннән төзелгән әсәр, синтаксик берәмлек. Ул текстның категорияләрен икегә бүлә (семантик категорияләргә, структур категорияләргә) һәм текстка гына хас булган түбәндәге билгеләрне күрсәтә: чикләнгәнлек, информативлык, билгеле бер жанрга карау, тәмамланганлык һ. б. И.Р. Гальперин текстны күләм-прагматик һәм контекст-вариатив дигән төрләргә бүлә, текстта сөйләмнең өч төрле актын билгели: автор сөйләме, чит сөйләм һәм уртак сөйләм [108: 18]. Тематик абзацларның төзелешенә килгәндә, Н.С. Валгина аларның аналитик-синтетик, синтетик-аналитик һәм рамкалы (кысалы) төрләрен тикшерә [101: 62]. Г.Я. Солганик текст эчендәге чылбырлы бәйләнешне (тәмамлык - ия; хәл - ия; тәмамлык - тәмамлык; ия - тәмамлык һәм ия - ия) һәм параллель бәйләнешләрне (бертөрле грамматик төзелештәге җөмләләрне) өйрәнә [132: 238]. В.В. Одинцов текстны төзүче дүрт логик бердәмлекне аерып күрсәтә: характеристика һәм статик (тасвирламалы) бердәмлек, динамик (хикәяләүче) бердәмлек һәм хәбәр [126: 98]. Е.И. Никитинаның "Русская речь: для 5 - 7 классов средней школы" (1992) дигән китабында мәктәптә текст белән эшләү алымнары күрсәтелгән: текстның төп идеясе ачыкланган, тексттагы җөмләләрне бер-берсе белән бәйләргә өйрәтү ысуллары, төрле биремнәр, күнегүләр урын алган, лингвистик һәм морфологик чаралар барланган, сөйләм стиле, төрләре турында мәгълүмат бирелгән [123: 16]. Л.Г. Бабенко, әдәби текстны тикшергәндә, төрле үзенчәлекләргә туктала, төп геройны үзәккә куя. Хезмәттә прагматиклык, концептуальлек, эчке һәм тышкы бәйләнеш, текстны интерпретацияләү алга чыгарыла [1: 60]. Соңгы елларда әдәби текстка лингвистик анализ ясауга караган хезмәт ләр арасында Л.Г. Бабенко һәм Ю.В. Казаринның "Лингвистический анализ художественного текста" (2003) дигәне аеруча игътибарга лаек. Авторлар текстның семантик кырына һәм аңа анализ ясауга җентекләп тукталалар: текстның семантикасын өйрәнү аспектлары, концептуаль, денотатив, эмотив кырлары яңача анализлана [92: 49]. Е.А. Быстрова, С.И. Львова, В.И. Капинос, М.М. Разумовская һ. б. сөйләм төшенчәләренә нигезләп текст белән эшләргә өйрәтүне күз алдында тоталар (текстның стилен ачыклау, сөйләм төре, җөмләләрне бәйләүче чаралар, текстка анализ ясауның типологик структурасы, композициясе, текстка стилистик анализ ясау). Чыннан да, текстка анализ ясаганда лексик-фразеологик, фонетик һәм грамматик чараларны ачыклау үзәккә алынырга тиеш [100: 113]. Текст эчендә текст булуга - интертекстуальлеккә Л.А. Но - виков та игътибар итә. Авторлар, әсәрне тагын да җанландырып җибәрү максатыннан, әлеге алымны бик яратып кулланалар. Галим әсәр атамаларының мәгънәви аермаларына җентекләп туктала һәм аларның текст эчендәге функцияләрен күрсәтә [124: 23]. Мәсәлән, Г. Гыйльмановның "Фронтовиклар" парчасында фронтовик карт белән танышып кына калмыйбыз, аның ап-ак чәчле малай турындагы хикәясе дә безне үзенә җәлеп итә. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр, ХХ гасыр башы татар әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү белән бергә, текстларның лексик үзенчәлекләрен тикшерүнең мөһимлеген, тарихимәдәни белешмә бирү, гомумән, комплекслы өйрәнү зарурлыгын ассызыклау өчен тикшерелә. Текст мәсьәләсе белән бәйле фикерләр Һ. Максуди, Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, Җ. Вәлиди, Х. Бәдигый, Х. Курбатов һ. б. хезмәтләрендә урын алган. Соңрак И. Бәширова шигъри һәм проза әсәрләрендә сүз белән сурәт ясауның төрле алымнарын эшли [14]. В. Хаков исә XX гасыр башларында иҗат ителгән әсәрләргә һәм публи цистик язмаларга лексик-семантик һәм лингвистик- стилистик анализ ясый [62]. С. Поварисов әдәби әсәрнең телен өйрәнә, сурәтләү чараларын, грамматик формаларны тикшерә [44]. Ф. Сафиуллина текст теориясен, татар язучылары әсәрләренең текст буларак оешу закончалыкларын билгели [49]. И. Низамов татар сөйләменең массакүләм коммуникация системасындагы ролен тикшерә [41]. Г. Шакирова текстның күләм-прагматик ягына игътибар итә. В. Габделхаков үзенең "Современная языковая коммуникация и технология развития речевой деятельности в условиях билингвизма" (1999) дигән хезмәтендә тел коммуникациясе үсешенең лингвистик нигезләрен өйрәнә, бәйләнешле текстның логик төзелешен ачыклый. Галим текст эчендәге бәйләнешләрне (когезия) оештыруда катнашкан чаралар ны билгели (логик, ассоциатив, образлы, стилистик һ. б.). Текстның төзелешенә килгәндә галим аны өч өлешкә бүлеп тикшерә: хикәяләүче текст, хөкем йөртүче һәм тасвирламалы текст [107: 134]. Димәк, когезия аерым җөмләләр, абзацлар арасындагы бәйләнешне белдерә. Мәсәлән, Г. Гыйльмановның "Фронтовиклар" парчасында 12 абзац, 453 җөмлә, 2621 сүз бар. Абзацлар үзара бик тыгыз бәйләнгәннәр һәм уңышлы итеп бүленгәннәр. Аларның өчесе генә диалог рәвешендә башланган, ләкин 7 - 11 абзацлар бер үк кешенең туры сөйләмен - фронтовикның хатирәләрен үз эченә алган. Абзацларны башлап җибәрүдә бертөрлелек күзәтелми, автор төрле чаралардан мул файдалана: Ә мин бу көнне бик кыю идем. Уйлап та тормыйча, карт ветеранның сугыш юлларында тап булган иң истәлекле хатирәсе хакында сорадым. Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып калды. Әмма бу сорау аның өчен бөтенләй үк көтелмәгән түгел иде. Малай... - дип куйды ул, соравым артыннан ук. - Ап-ак чәчле малай... Инде мин җитдиләндем. Ничек инде - малай?.. Әллә соравымны аңламадымы? Ап-ак чәчле! Беләсеңме, ап-ак... Ә күзләре... һәм ул сөйләп китте. (Г. Гыйльманов. "Фронтовиклар") Аерым алганда, бәйләүче чара буларак түбәндәге сүз төркемнәре кулланыла: исем: әңгәмәдәшем; малай...; сыйфат: ап-ак...; алмашлык: без...; мин...; кая ул...; рәвеш: бүген...; теркәгеч: ә...; кисәкчә: инде... Димәк, бер абзацны икенчесенә бәйләгәндә, мөстә кыйль сүз төркемнәре белән беррәттән, каршы куючы теркәгечләр дә күпләп кулланыла. Алар шушы ук вазифаны башкара. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәреннән алынган өзектәге абзацара бәйләнешләргә тукталып үтик [2]. Өзек 16 абзацта бирелә, шуларның дүртесе диалог формасында башланып китә, ләкин, безнең фикеребезчә, 7 абзацны, шул ук диалогик сөйләмне игътибарга алып, икегә бүлеп кую уңышлырак булыр (ягъни " - Беләсез, әфәнделәр! Язның бу мин сөйли торган..." дип башланган өлешне 8 абзацка чыгару кулайрак). Өзек күбесенчә монологик сөйләмнән торса да, мондагы Рәшат һәм аның мәҗлестәге дуслары арасында барган диалоглар да бар: Эчпошыргыч сүзләрдән мәҗлес халкы үзе дә туйган иде инде. Кызыклырак бер мәсьәлә ачылмасмы өмете белән Рә шат ны шул кадерле минутларын сөйләргә кыстый башладылар. Рәшат, әйле-шәйле бераз торганнан соң, йомшак креслоларның берсенә киерелебрәк кырын ятты, пенснесен уңгайлап куйды да сөйләргә тотынды: - Кадерле минутларымның берсен, иң әүвәлгесен, әфәнделәр, мин сезгә сөйлим: Мин әле ул вакытта унсигез генә яшьтә идем. Бу көнге шикелле хәтеремдә, май числосының унҗидесе, кичкә кырын иде. Артык ямьле, гаҗәеп аяз көннең якты, җылы, тыныч һәм хуш [яхшы, гүзәл] исле кичен мин Ботанический бакчадан ерак түгел бер җирдә, Кабан күле читенә ясалган бер агач күпер өстендә каршы алдым. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Абзацара бәйләнеш: 1 > 2: Рәшатны (...) кыстый башладылар > Рәшат (...) сөйләргә тотынды; 2 > 3 ("кадерле минутлар") > 4: фикер күчеше; 4 > 5: "агач күпер" үзара бәйләп килә. Күргәнебезчә, зур күпчелектә абзацара бәйләнеш фикер күчеше ярдәмендә бирелә, әмма кайбер абзацларның бәйләнеше шактый үзенчәлекле. Текстның башлам өлеше (динамик башламнар, тематик башламнар, тасвирлама башламнар һ. б.), төп өлеше һәм бетем өлеше (микротеманы йомгаклау) була. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәре диалог формасында башланып китә. Биредә абзацара бәйләнешләр җентекләп карала (зат алмашлыклары, теркәгечләр, кереш сүзләр, исемнәр, рәвешләр бик актив кулланыла), текстның сүзлек составы ачыклана, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләре күрсәтелә. Болар ярдәмендә герой-персонажларның эчке кичерешләрен, психологик моментларын, рухи дөньяларын тирәнрәк ачып була. Әдәби текстның төп берәмлекләрен аеруда өч юнәлешкә таянырга кирәк: 1) функциональ-лингвистик юнәлеш, ягъни текстны тел структурасы ягыннан анализлау; 2) текстуаль (структур-семантик) юнәлеш (авторга хас булган үзенчәлекләрне дә истә тоту); 3) функциональ-коммуникатив юнәлеш (автор һәм адресат). Текст теориясендә континуум вакыт һәм урын төшенчәләре белән турыдан-туры бәйле. Ф. Сафиуллина континуумның фактлар, вакыйгалар, күренешләрнең урын һәм вакыт ягыннан үсешен, җәелүен белдергәнлеген ассызыклый [49: 68]. Г. Гыйльмановның "Фронтовиклар" парчасында автор-хикәяләүче сөйләмендә фигыльнең билгеле һәм тәмамланмаган үткән заманнары өстенлек итә, ә фронтовик сөйләмендә аларга хәзерге заман формасы да өстәлә һәм хатирәләрне күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Вакыт һәм урын төшенчәләре белән турыдан-туры тыгыз бәйләнгән ретроспекция һәм проспекция дә текстның үстерелешендә мөһим роль уйный. Ретроспекция - укучыны алдагы эчтәлеккә юнәлтә торган, тексттагы тел материалын берләштергән грамматик категория: ул укучы хәтерендә элек әйтелгәннәрне торгызырга һәм аларны контекстта уйлап карарга мөмкинлек бирә. Проспекциядә сөйләнә торган вакыйгаларның киләчәккә таба юнәлтелгән булуы шарт. Текстның ономастикасы да укучының күз уңында торырга тиеш. Мәсәлән, Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәрендә кулланылган антропонимнар (Рәшат, Фатыйма, Аля, Галия, Александра), топонимнар (Ботанический бакча, Кабан күле) әсәрне баета, җанландырып җибәрә, укучының игътибарын җәлеп итә. Бүгенге көндә татар теленең тармаклары буенча үзләштерелергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар компетенция - ләр җирлегендә яңа буын программаларында киң чагылыш тапкан ("Урта (тулы) гомуми белем бирү оешмалары өчен "Туган тел (татар теле)" предметыннан гомуми башлангыч белем бирү этаплары өчен үрнәк эш программасы", 2018). Хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемле булу гына җитми, ә бәлки белемне функциональ яктан гамәли эшчәнлектә куллану осталыгына өйрәтә белү дә кирәк. Сөйләмдә сүз төркемнәрен, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, җөмләләр тезмәсенең төрле калыпларын куллану сөйләмне кыска, ачык, аңлаешлы итеп формалаштыра, кирәкмәгән кабатлаулардан коткара. Белем бирү эчтәлеген яңарту, перспективаларны билгеләү максатында лексик темаларны практикага кертү, ныклы коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләр формалаштыру укыту эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш. Һәр сыйныфта тематик материал үзара бәйләнгән дүрт зур лексик темага берләштереп бирелә: "Мин", "Тирә-як көнкүреш", "Туган ил", "Татар дөньясы". Темалар милли менталитет, фәлсәфә, үзаң, әхлак кануннары белән таныштыруны үз эченә ала. Бүгенге көн дәресләрендә төрле ситуацияләргә корылган, сөйләм репликалары белән баетылган, аларны чишәргә ярдәм итә торган күнегү-биремнәр тәкъдим итү, шуларга нигезләнеп, укучыларның аралашу осталыгын үстерүгә игътибарны арттыру, текст белән эшли белү зарур. Ономастика, барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган махсус тармак буларак, программада 5 нче сыйныфта лексикология бүлегендә карала иде. Яңа стандартта ономастиканың бүлекләре - топонимика һәм антропонимика 5 - 9 нчы сыйныфларга да бүлеп кертелде. Шул рәвешле тел дәресләрендә текстлар белән эшләгәндә, укучы, беренчедән, югары сыйныфларда Татарстан топонимнарын, җирле географик атамаларның килеп чыгышын хәтерендә яхшырак калдыра, икенчедән, кеше исемнәре һәм фамилияләре, кушаматлар белән чын-чынлап кызыксына башлый. "Туган авылның, туган төбәкнең ономастикасын мәктәптә җентекләп тикшерү укучыларда туган телгә һәм аның бай лексик хәзинәсенә, туган илгә, туган төбәккә, аның табигатенә, культурабызга тирән мәхәббәт тәрбияләргә зур ярдәм итә", - дип язды күренекле тел галиме Г. Саттаров үзенең "Мәктәптә туган як ономастикасы" (1984) дигән китабында. Шунысы куанычлы: Татарстанның барлык төбәкләрендә нәсел шәҗәрәләрен, кеше исемнәрен, шәхси һәм нәсел-ыру кушаматларын, фамилияләрне, туганлык терминнарын җыйнау-туплау эше киң җәелдерелгән. Бу үз чиратында мәктәптә туган якның, туган авылның, шәһәрнең ономастикасын өйрәнергә мөмкинлек тудыра һәм текстта очраган ялгызлык исемнәрен, аларның килеп чыгышларын, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен белергә, мәгънәләренә төшенергә мөмкинлек бирә. Өзеккә анализ ясаганда, текстның хисси-халәт кырын, беренче чиратта, өндәү җөмләләрнең, риторик сорауларның күплеген күз алдында тотарга (Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин!), икенчедән, градация формасында үстерелгән сыйфатларның кулланылышына игътибар итәргә (матур - сөйкемле - җазибәле (Аля), матур - җазибәле (Кабан күле), өченчедән, кабатлауларны барларга кирәк ("Аның янына барасы килә, бик килә"). Әдәби текстны морфологик яссылыкта өйрәнү дә төрле әйберләрне, күренешләрне бәяләргә, әсәрнең тукымасын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Матур әдәбият телен тикшерү-өйрәнү юнәлешендә эш алып баручылар бик күптәннән инде ялгызлык исемнәренең сәнгати текст тукымасында әһәмиятле функция үтәүләренә, өстәмә бизәк, колорит тудыруларына игътибар итәләр. Ялгызлык исемнәре сәнгати текстның идеясен укучыга җиткерүдә, персонажны теге яки бу дәрәҗәдә характерлаганда мөһим роль уйныйлар. Текстка анализ ясаганда, күчерелмә мәгънәләрнең төрләре һәм аларның барлыкка килү юллары элек-электән игътибар үзәгендә торган. Халкыбызның мәкаль-әйтемнәре, чагыштырулар, метафора, эпитет һ. б. сөйләмнең яңгырашын көчәйтәләр, тормыш күренешләрен кыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирәләр. Мәсәлән, Р. Гаташ шигъриятеннән алынган өзекләрдә метафораларның өч төре дә күзәтелә: 1) гомумтел метафоралар: Хистән - таудай йөк төялгән иңемә, Авыр - төшлектән бер узгач, сизелә... (Р. Гаташ. "Йөгем кадерле булгач"). Бу өзектә гомумтел метафора - таудай йөк. Чынлап та, бу метафораның мәгънә эчтәлегендә образ, бизәк әллә ни сизелми. 2) гомумпоэтик метафоралар: Шашындырган тиле көчкә... Бер исем тап син шуларга! (Р. Гаташ. "Ирләр булыйк") 3) автор метафорасы: Ут янам... ә синдә - зәңгәр салкынлык. Җыр язам, хат... меңгә бер җавабың юк. ( Р. Гаташ. "Ут янам... ә синдә - зәңгәр салкынлык") Күргәнебезчә, бу төр метафораларны язучы үзенең эчке сәләте, тел байлыгыннан чыгып тудыра. Бу сүзләр шигырьләрдә яңача сурәтләнә, бөтенләй башка яңгыраш ала. Р. Гаташ шигырьләре эпитетларга бик бай: алтын тирәк, изге дин, иркен күңел, адашкан җан, мәңгелек яшәү һ. б. Аларның һәрберсенең үзләренә хас стилистик үзенчәлекләре бар. Әйберне бер үзенчәлек буенча характерлаганда ялгыз эпитет куллану да җитә. Әсәрдә персонажны төрле яклап характерларга кирәк була. Бу очракта аның портретын тасвирлау, эчке дөньясын ачыклау өчен берьюлы берничә эпитет ярдәмгә килә: 1) метафорик эпитетлар: көмеш көлү, алтын каурый, яшел хәтфә алан, яшерен көч. Метафорик эпитетларның күпчелеге Р. Гаташ иҗатында мәхәббәт темаларына, сөю, ярату хисен аңлатканда кулланыла. Лалә йөзең, миңең, күзләрең үптем; Гөл исле җырлар калсайде эземдә! (Р. Гаташ. "Гүя лалә йөзеңдә тап миңне") 2) тезмә һәм җәенке эпитетлар: ерып булмас карурманда; сер сынатмас ат; ялгыз янар йолдыз, кыш үскән г өлләр һ. б. Кайтыгыз, йолдызлы төннәр, Беркатлы өметләрем; Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр, Йокысыз минутларым. (Р. Гаташ. "Чакыру") Р. Гаташ лирик геройны тасвирлаганда еш кына табигать күренешләренә мөрәҗәгать итә: якты йолдызларым, асыл кош, асыл гөл, ай йөзле, җылы җил, чәчәктәй җан, сусаган гөл һ. б. Шагыйрь кулланган метафоралар, эпитетлар бик тә үзенчәлекле. Текст белән эшләгәндә, аларның сөйләм һәм төшенчәләргә төрле-төрле мәгънә төсмерләре биреп, стилистик бизәкләр белән аңлатып, тасвирлап бирү максатыннан кулланылуын сизәсең. Стиль чарасы буларак, синонимнар текстларда күп кулланыла. Алар мәгънә төсмерләре белән аерылып торалар. Бу турыда Ш. Ханбикова болай дип язды: "Сүзләрнең мәгънәсенә карамый, бәлки сөйләмдә теге яки бу стилистик максатка хезмәт итүенә, функциясенә генә карый торган төсмер сүзнең өстәмә төсмере була" [65: 70]. Язучылар бик күп якын мәгънәле сүзләр кулланалар, ләкин алар арасыннан иң кирәклесенә туры килгәнен сайлап алып, нәкъ шунысына күбрәк тукталалар. Бу фикер төгәллеген бирү белән бергә телнең эмоциональ сәнгатьлелеген дә көчәйтә: Язның бу мин сөйли торган чакларында Кабан күле никадәр матур, никадәр җазибәле була. Акрын һәм тыныч исә торган яз җиленең җиңел генә тибрәнүе белән әледән-әле җыерчыклеп, җиңел генә чыпылдавын һәм әллә кайдан, күлнең икенче башыннан ишетелә торган скрипка тавышының кайсыбер кисәкләрен тыңлый-тыңлый, Аляны көтәргә тотындым: күзләрем ул киләчәк юлны сагалыйлар иде. Ни өчендер без әүвәл бер-беребезне күрмәгәнгә салышкан булдык: ул күпернең аргы башына табарак барып туктады; мин баскан урынымда, бирге башта калдым. Аның янына барасы килә, ләкин батырчылык җитми, көч юк! Килешмәстер, яхшы булмастыр төсле! (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Әлеге өзек синономнарга да бик бай: саф (абсолют) синонимнар: ямьле - гаҗәеп аяз, матур - сөйкемле - җазибәле, акрын - тыныч; контекстуаль синонимнар: берсен - әүвәлгесен, кич - төн, якты - җылы - тыныч - хуш исле, вәкарь - тынычлык, күзләрем - күңелем - йөрәгем, якты - нурлы; синтаксик синонимнар: күңелне кытыклау - ашкындыру, батырчылык җитми - көч юк. Әлеге текстта синонимнар кирәксез кабатлаулардан котылу өчен дә кулланылалар: Аля бүген башка вакыттагыннан да матур, сөйкемле, соклангыч, әллә нәрсәле: ул нур чәчеп тора торган кап-кара көләч күзләре, киңчә генә, нәзек, каргылт кызыл иреннәре һәм бөтен йөзе белән елмая. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Әгәр әйтергә теләгән фикерне берничә мәртәбә бер үк сүз белән кабатлый башласаң, матурлык, аһәң югала, уңышсыз кабатлаулар барлыкка килә. Бер үк җөмләдә килгән синонимик фигыльләр, бер-берсен тулыландырып, фикерне төгәлләү функциясен башкаралар: Ул сын, ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар, ашкындыралар: Алядыр. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Ачлык, ялгызлык хәсрәтен күз яшең белән генә юган булсаң, яшеңне агызсаң, бераз гына булса да хәсрәтең басылган кебек була. (М. Гафури. "Ярлылар яки өйдәш хатын") Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәреннән алынган өзектә дә фразеологизмнар күп очрый: Акрын һәм тыныч исә торган яз җиленең җиңел генә тибрәнүе белән әледәнәле җыерчыкланып китә торган суның, күпер баганаларына килеп бәрелеп, җиңел генә чыпылдавын һәм әллә кайдан, күлнең икенче башыннан ишетелә торган скрипка тавышының кайсыбер кисәкләрен тыңлый-тыңлый, Аляны көтәргә тотындым: күзләрем ул киләчәк юлны сагалыйлар иде. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, эчтәлекне дөрес чагылдырырга ярдәм итәләр. Бу фикер моннан 109 ел элек 1910 елның 15 апрелендә Г. Тук ай Казандагы "Шәрык клубы"нда укыган "Халык әдәбия ты" дигән лекциягә дә кагыла [38: 300]. Текстның тукымасын төзүдә, аларга төрле-төрле мәгънә төсмерләре бирүдә, стиль үзенчәлекләре барлыкка китерүдә синонимнар ның, шулай ук фразеологик әйтелмәләрнең тоткан урыны гаять зур. Мәсәлән, Г. Тукай, халык җырларына билгеләмә биргәндә, фразеологизмнарны да бик яратып куллана: аны салкын кан белән тыңлап булмый, ул дулкынландыра, хислән дерә; халык җыры күңелгә хуш килергә тиеш; халык җырларын тыңлаганда, аркаларга кан йөгерергә тиеш. (Г. Тукай. "Халык әдә бияты") Кечкенәдән җырларга яраткан, хисле, моңлы шагыйрь күңелендә йөрткән халык җырлары, аларның тарихы, халык әдәбияты турында бик кызыклы материал урнаштыра. "Нәрсә соң ул халык әдәбияты?" дигән сорауга болай дип җавап бирә: "Халык әдәбияты, халык шигырьләре дип инша итүче шагыйре беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя вә масалларга әйтеләдер". (Г. Тукай "Халык әдәбияты") Г. Тукай әлеге лекциясендә үзе ишеткән халык җырларыннан "Тәфкилев", "Ашказар", "Сак-Сок", "Касимский", "Ибырай", "Җизнәкәй", "Башмак" көйләренең тарихын гади һәм тәфсилле итеп сөйләп бирә. Сөйләм теленә, белгәнебезчә, кыскалык һәм фикерне төгәл итеп бирү хас. Теле бик үтемле, бай, мәкаль-әйтемнәр (Уеннан уймак чыгара; Җырның җыртыгы юк; Эт симерсә, иясен тешләр; Керпе үз баласын йомшагым һәм аю үз баласын аппагым дип әйтә, ди (соңгысы гарәп халык мәкале)), кушма җөмләләр белән күбрәк эш итә яки аерымланган рәвеш хәлле гади җөмләләр куллана (Кызлар төрлечә көйләр чыгарып карыйлар, ләкин берсе дә түрә кызының күңеленә ошамыйлар. Бу җырчы кызлардан бернәрсә дә чыкмагач, түрә кызы, бертөрле рух вә илһам белән рухланып, хәзерге "Ашказар" көен җырлап җибәрә). "Халык әдәбияты"ның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил итә, әмма алынмалар да бар, аларның күбесе гарәп чыгышлы сүзләр (халык, әүвәл, мәсьәлә, вакыт, хәтер, гаҗәеп һ. б.), икенче урында - рус сүзләре (сумала, келәт, гәзитә, самавыр, мужик, сука, гармун, Пушкин, Кольцов, рус, искусственная песня, гуләйт, фамилия, шкаф, остроумие, образование һ. б.), аннары - фарсы (өмет, хуш, һәм, дустанә, палас һ. б.), латин (оригиналь, форма), грек (оркестр), француз (пьеса), итальян (мандолина) һәм төрек (әфәнде) сүзләре. Аерым сүзләрнең фонетик тышчасына игътибар итү зарур: бабаларымыз (бабаларыбыз), үземезнеке (үзебезнеке), укыдыгым (укыдым), уңгайлап (уңайлап), яңлышу (ялгышу). Болар - искергән (архаиклашкан) формалар, хәзерге татар әдәби телендә алар актив түгел. Диалекталь сүзләр дә очрый: аты шапырма тиргә баткан (шабыр тиргә бату), дөньяда язу сәнгате булмаган чактук (чакта ук), җыру, бер кадак симәнкә, кирәк дия сүзне бетердем һ. б. Г. Тукай халык җырларына да төгәл билгеләмә бирә: "Халык җырлары - безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр". Биредә "Халык җыры нәрсә ул? Ул нинди булырга тиеш?" дигән сорауларга да җавап табып була: 1) халык җыры күңелгә хуш килергә тиеш; 2) аның үз көе, үз вәзене (шигырь үлчәве, ритмы) була; 3) аны салкын кан белән тыңлап булмый, ул дулкынландыра, хисләндерә; 4) халык җырларында хис, мәгънә була; 5) халык җырларын тыңлаганда, аркаларга кан йөгерә (хис кешегә шул дәрәҗәдә тәэсир итә!); 6) халык җырларының беренче ике юлында юк кына сүзләр әйтелә, аннары соңгы икесендә мәгънәле, көтеп алынган сүз кулланыла; 7) халык җырлары җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле булганга, аларга әһәмият бирергә, аларны югалтмаска кирәк; 8) "...халык җырлары - халкымыз күңеленең һич тә ту - тык мас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер"; 9) халык җырлары - "сихерле көзге", "...сихерле көзгедән каралса, ягъни халык җырлары дикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын барчасын күреп буладыр"; 10) җыр чын-чын халык халәте рухиясен күрсәтә; алар чын үзебезнеке булырга тиеш; 11) халык үз хиссиятен үзе мәйданга чыгара (җырбәетләр, кара-каршы җырлашулар һ. б.), җырлый бирә. Халык җырлары (җитешсезлекләре белән) безгә сөекле булырга тиеш; 12) "Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр". Җыр халык рухынча язылырга тиеш. Г. Тукай "рух" сү - зен күп мәртәбәләр кабатлый: рух вә илһам, рухлану, халык халәте рухиясе һ. б. Чын халык рухын бары тик халык җырында гына табып була, ди ул. Шагыйрь һәр халыкның үз моңы, үз көе булуын да ассызыклый: "...һәрбер кош үз тавышы белән ләззәтләнә". "Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек, шуның безнең күңелгә охшарына (ошау. - Авт.) күңел ышанмый. Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела", - ди Г. Тукай. Ул да түгел, халык җырын рус теленә тәрҗемә итеп күрсәтә: Русчага тәрҗемәсе: У меня колпак есть, но нет шали, Необходимо мне купить шаль. По мне нет любимой, кроме тебя, Необходимо мне жениться на тебе. (Г. Тукай. "Халык әдәбияты") Чыннан да тәрҗемәдә телнең бөтен нечкәлекләрен биреп бетереп булмый, ул коры, кытыршы чыга. Г. Тукай халык җырларын башкару серләре белән дә уртаклаша: калын тавыш белән, көчәнеп җырламаска кирәк, авызны бик зур ачып җырларга ярамый, тавыш йомшак булырга тиеш, бераз уен коралы авазына охшатып башкарырга, иреннәрне мөмкин кадәр аз ачарга (каты кәгазь сыярлык кына итеп). Бу лекциянең бай, фәнни, шул ук вакытта халыкчан булуын да әйтергә кирәк. Текстка лингвистик анализ ясаганда, эш башкаручы белән шул процесс арасындагы бәйләнешне күрсәтү юлларына да игътибар итү зарур. Гомуми тел белемендә процесс иягә юнәлтелгән җөмләне пассив конструкция дип билгелиләр. Бу төзелмәгә нисбәттә иясе процессны башкаручы рәвешендә бирелгән конструкцияләрне алалар һәм актив конструкция дип йөртәләр. Шулай итеп, актив һәм пассив төзелмәләр берберсенә бәйле рәвештә карала [33: 38]. Пассив төзелмәләр прозада да, поэзиядә дә актив кулланыла. Моны хәзерге татар әдәбиятында да күзәтергә була: Уй йомгагы өзелде. Көнбатыш якта баеп барган кояшка таба кара-кучкыл болытлар агыла. Кисәк кенә җил чыкты. Таз таудагы агач вышка ыңгырашып куйды. Харисов бу вышканың кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми... Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу вышка яу килгәнне күзәтү өчен бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Әгәр әдип пассив төрләрнең синонимы буларак кулланыла торган актив төрләрдән генә файдаланса, әсәрләренең яңгырашы, үтемлелеге, телгә матурлык биреп, кабатлаулардан коткарса, бер генә чара белән ясалган төзелмәне еш куллану нәтиҗәсендә әсәрнең яңгы рашы, нәфислеге югала. Әлеге проблема текстка анализ ясаганда бик мөһим булса да, бу өлкә тикшерүчеләр игътибарыннан читтә кала килде. Бу исә пассив конструкцияләрнең кулланылыш функцияләрен, гомуми үзенчәлекләрен текстта барлау ноктасыннан бик актуаль. Бер үк мәгънәдәге кирәксез кабатлауларны булдырмас өчен, язучылар бер төрне икенчесе белән алмаштыра, фикерне укучыга төгәл җиткерү өчен, телебездәге бик күп чара лар ның иң уңышлысын сайлап ала. Мәсәлән: Нургали киң урам уртасыннан, көзгеләнеп каткан һәм тонык кына елтырап яткан чана юлы буйлап югары очка таба тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә китте. Биредә иярүче исем ияртүче сүздән аңлашылган процессның урынын белдерә. - Шулай бераз селкенгәләп алгач, яңадан утырышып, урман юлыннан кузгалып киттек. (Ә. Еники. "Җиз кыңгырау") Әдип чыгыш килеше кушымчасы аша барлыкка килгән урын мәгънәсен белдергән "урман юлыннан киттек" сүзтезмәсенә синоним итеп күзаллаулы баш килеш + буйлап бәйлек сүзе конструкциясен - "урман юлы буйлап китте" сүзтезмәсен куллана. Ә. Еникинең әсәрләрендә төрле бәйләүче чараларны күпләп куллануы, сүзтезмәләрнең артуына гына китергән. Бертөрлелеккә илтмәгән, киресенчә, телне баеткан гына. Текстка лингвистик анализ ясаганда тиңдәш кисәкле җөмләләрнең стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү, аларны барлау шулай ук гаять мөһим. Мәсәлән: Анда ферма, анда миләш артына яшеренгән аның өе, анда һәр тумыш көн тапталган сукмаклар, анда көн саен кабатлана торган өметкуанычлар, яки эч пошу-борчылулар, анда, ниһаять, бер үк суны эчеп, бер үк һаваны сулап яшәүче, бер-берсеннән башка тора алмас һәм бер-берсенә тынычлык бирмәс кешеләр. (Ә. Еники. "Уяну") Әдәби әсәрдән алынган текстта бер-бер артлы тезелеп килгән фигыльләрне кулланганда, мәгънә ягыннан көчәйтелеп, әйтелә торган фикернең эзлекле рәвештә күтәрелә (көчәя) баруын да күз уңында тотарга кирәк: Ул сын, ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар, ашкындыралар: Алядыр. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Учак пыскыды, кабынды, дөрли башлады һәм Әхәтне ялмап йотты. (А. Гыйләҗев. "Урамнар артында яшел болын") Лингвистик анализ ясаганда, кулланылган тиңдәш кисәкләрнең дә үз үзенчәлекләре, үз урыны барлыгына игътибар итәргә кирәк. Әлеге тиңдәш кисәкләрне бирүдә авторлар төрле чаралардан иркен файдаланалар, шул рәвешле әсәрләренә бер төрле аһәң өстиләр, мәгънә төсмерен дә баеталар. Әдәби әсәрнең тукымасын өйрәнгәндә фразеологизмнарның стилистик функцияләре Әдәби әсәр тукымасын өйрәнгәндә кыска-кыска төрле әзер тәгъбир-гыйбарәләр еш очрый: төрле кинаяләр, канатлы сүзләр, троплар, эпитетлар һ. б. Н. Исәнбәт, бу күптөрле тәгъбир-гыйбарәләр һәм шуңа охшаш сүз тезмәләре, үзенчәлекләре, функциональ рольләре һәм тоткан урыннары, төрләре тиешенчә ачыкланмыйча, XX гасыргача бар да бериш, вак-төяк тәгъбир-фразалар яки телдә йөргән арадаш лексик элементлар рәтендәге нәрсәләр итеп каралды, дип бәяли [35: 5]. Шуңа күрә әдәби текстка анализ ясаганда фразеологизмнарны, мәкаль-әйтемнәрне, төрле гыйбарәләрне күз уңында тотарга, аларга җентекләп анализ ясарга кирәк. Фразеологизмнар белән кызыксыну бик күптәннән килә. XX йөз башында аларны фәндә тел гыйлеменең һәм стилистиканың мөстәкыйль һәм мөһим бер тармагы итеп карый башлыйлар. Соңрак исә бу эзләнүләр тагын да киңрәк төс ала, тирәнәйтелә һәм тел гыйлеменең яңа бер тармагына әверелә. Фразеологик әйтелмәләрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, рәткә, системага салулар 1940 еллардан башлана: Л. Җәләй, Ш. Рамазанов, Л. Мәхмүтова, Н. Борһанова, В. Хаков, Г. Ахунҗанов, X. Курбатов, Г. Әхәтов, Н. Исәнбәт, Ф. Сафиуллина һәм башка галимнәребезнең гыйльми хезмәтләре, сүзлекләре дөнья күрә. Шулай ук 1977 - 1981 елларда өч том булып чыккан "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә дә фразеологик әйтемнәргә зур урын бирелә. Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру -көлү, авыз сулары килү - кызыгу. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrasis - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos - өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология диләр. Г. Алпаров фразеологик берәмлекләрне читләтеп әйтелгән сүзләр (кинаяләр), тапкыр җаваплар, каргышлар һәм алкышлар кебек исем астында биргән [8: 176]. Ф. Сафиуллина фикеренчә, фразеологизмнар - таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүз тезмәләре [50: 135]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә фразеологизмга карата шуңа охшаш билгеләмә урын алган: фразеологизм - икенче телгә хәрефкә-хәреф тәрҗемә ителми торган тотрыклы сүз тезмәсе, әйләнмә; идиома [58: 353]. Ф. Сафиуллина "Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология" дигән хезмәтендә, тел берәмлекләре буларак, тотрыклы, фразеологик сүзтезмәләрнең түбәндәге дифференциаль билгеләрен аерып чыгара: 1) сүзләрнең аерым булуы (кимендә ике сүз булу); 2) компонентларның мәгънәви кушылуы; 3) мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чараларның тотрыклыгы; 4) сөйләмдә әзер килеш кулланылуы [50: 136]. Сөйләмнең эчтәлегенә, нинди стильдә язылуына бәйле рәвештә фразеологизмнарның бер төре язма әдәбият- китап телендә (мәгърифәт нуры, дөнья куптару һ.б), ә икенчеләре сөйләм телендә (киләп сару, таяк ашау, тәлинкә тоту, һ. б.) зур урын алган. Моннан тыш, башка телләрдән сүзгә-сүз тәрҗемә итеп алынган фразеологик калькалар да күп. Мәсәлән, татар теленә рус теленнән түбәндәгеләр кергән: делать из мухи слона - чебеннән фил ясау; другого поля ягода - бүтән алан җимеше һ. б. Фразеологизмнар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр; сөйләмне баетуда, аны тәэсирлерәк һәм үтемлерәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда мөһим роль уйныйлар. Шактый күп очракларда төрле телләрдәге фразеологизмнар, бер үк мәгънә белдерсәләр дә, составлары ягыннан бер-берсенә туры килмиләр. Ф. Сафиуллина үз хезмәтендә моны түбәндәге мисаллар белән дәлилли: бәхет йөзлеге белән туу - родиться в сорочке; когда на горе рак свистнет - кызыл кар яугач; ур манга утын төяп бару - ехать в Тулу со своим самоваром һ. б. Төзелешендә һәм мәгънәсендә теге яки бу телнең кабатланмас үзенчәлекләрен чагылдырган фразеологик берәмлекләрне идиома (грек. idioma - үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар. Идиома - эчтәлекләре һәм формаль төзелешләре ягыннан нигездә һәрвакыт бер үк төрдә саклана торган фразалар (теңкәгә тию, төпсез көймәгә утырту, коты чыгу һ. б.) Аларда сүзләр күчерелмә мәгънәдә булалар (колак кагу, сай йөзү, таштан җүкә сую) [50: 138]. Фразеологик әйтелмәләрне төркемләүдә тел белемендә төрле принциплар яши. Кайбер галимнәр фразеология төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын (мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр. Икенчеләре фразеологизмның мәгънәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәдә килгән сүз тезмәләрен фразеологизм дип саныйлар. Д.Г. Тумашева исә кайбер фразеологизмнарны (үги ана яфраы, шайтан таягы, кот очу, телгә алу, баш вату һ. б.), компонетлар арасында үзара фразеологик бәйләнешне күрсә дә, бары сүз тезмәләре дип кенә карый [59: 298]. Галимнәр фразеологизмнарны төрле күзлектән чыгып төркемлиләр. Компонентларның семантик берләшүе, катнашуы дәрәҗәсенә карап төркемләү өстенлек алып тора. Аның нигезләрен француз галиме Ш. Балли [95] һәм рус галиме В.В. Виноградов [104] эшләгән. Галимнәр, В.В. Виноградов күрсәтмәләренә нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрне берничә яктан төркемлиләр: 1) аны төзүче кисәкләрнең мәгънәви- грамматик кушылуы ягыннан; 2) чыганаклары ягыннан; 3) тематикалары ягыннан; 4) стилистик функцияләре ягыннан; 5) лексик составы ягыннан. В.В. Виноградов өйрәтүенчә, компонентларның берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төркемгә бүлеп йөртәләр: фразеологик ныгымалар, фразеологик бөтеннәр, фразеологик тезмәләр. Кайбер фразеологизмнардагы сүзләрнең аерым-аерым мәгънәләре белән шул әйтем белдерә торган гомуми мәгънә арасында бернинди эчке бәйләнеш булмый. Боларны фразеологик ныгымалар дип атыйлар. Мәсәлән: борчак ату, лаеш шулпасы эчү, ләчтит сату һ. б. Кайбер фразеологик әйтемнәр составындагы аерым компонентларның мәгънәсе белән фразеологик әйтемнең төшенчәсе арасында уртак бәйләнеш булмаса да, шул төшенчәнең эчке мәгънәсен ниндидер охшашлыклар, тәңгәллекләр белән аңлатып була. Мондый әйтемнәрне фразеологик бөтеннәр дип йөртәләр. Мәсәлән: без капчыкта ятмый, көймә комга терәлү, табан ялтырату, кәкре каенга терәтү һ. б. Фразеологик әйтемдәге кисәкләр (сүзләр) белән аның мәгънәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш була. Мондыйларны фразеологик тезмәләр дип йөртәләр. Мәсәлән: акыллы баш, җилгә очу, тамак ялгау һ. б. [50: 139]. Н.М. Шанский фразеологик тәгъбирләр дигән дүртенче төрне дә өсти. Бу - ирекле мәгънәле сүзләрдән төзелгән, әмма сөйләмгә әзер килеш килеп керә торган әйтелмәләр: авырлык үзәге, гәҗит сүзе һ.б. Гомуми мәгънә һәр сүзнең лексик мәгънәсеннән җыела [152: 160]. А.И. Молотков фразеологизмнарны лексик-граматтик яктан тикшерә, түбәндәге төркемчәләрен аерып чыгара: 1) исемле фразеологизмнар; 2) фигыльле фразеологизмнар; 3) рәвешле фразеологизмнар; 4) сыйфатлы фразеологизмнар; 5) фигыльле-пропозициональ фразеологизмнар; 6) ымлыклы фразеологизмнар [122: 280]. Л.А. Введенская, М.Т. Баранов һәм Ю.А. Гвоздарев исә фразеология бүлеген өйрәнү барышында укучылар түбәндәгеләрне белергә тиешле дип саныйлар: 1) фразеологиянең гомуми тел системасындагы урынын, төп үзенчәлекләрен, аларга нигезләнеп бүленеп чыккан төркемчәләрен, ясалыш ысулларын, тотрыклы сүзтезмәләрнең сөйләмдәге вазифасын, телнең фразеологик составы үзгәрү сәбәпләрен, төп фразеологик сүзлекләрне һәм белешмә ки тап ларын күз уңында тотарга; 2) тексттан фразеологизмнарны аерып ала белергә, аларның җөмләдәге синтаксик ролен билгеләргә, мөмкин булган очракларда фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәсен билгели белергә, сөйләмдә аларны стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алып кулланырга [102: 98]. "Рус теле дәресләрендә лексика һәм фразеологияне укыту методикасы" дигән хезмәтендә М.Т. Баранов укучыларга баш качарак таләпләр куя: 1) сүзләрнең һәм фразеологизмнарның лексик мәгънәләрен аерырга; 2) таныш сүзләр һәм фразеологизмнарның лексик мәгънәләрен аңлатырга; 3) контекстта сүз яки фразеологик әйтелмәнең кайсы мәгъ нәдә кулланылуын билгеләргә; 4) тексттан өйрәнелгән лексик һәм фразеологик күренешләрне табарга; 5) бирелгән тексттан лексик күренешләрне һәм фразеологизмнарны сайлап ала белергә; 6) бирелгән тексттан өйрәнелгән таныш лексик күренешләрне һәм тотрыклы сүзтезмәләрне төркемли алырга; 7) укучы төрле аңлатмалы сүзлекләрдән, шул исәптән фразеологик сүзлекләрдән дә, файдалана белергә тиеш" [102: 99]. Татар тел белемендә фразеологизм идиома дип тә атала һәм Г. Ахунҗанов аңа түбәндәгечә билгеләмә бирә: "Идио ма - сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимен дә ике сүзле һәм специфик мәгънәле тотрыклы әйләнмә [1: 37]. Галим "Фразеология" сүзе урынына бу фәнне "идиоматика" дип атарга тәкъдим итә һәм идиомаларның 12 төрен күрсәтә: 1) әйтем (ай күрде, кояш алды; әйттем исә кайттым; алтын куллы); 2) афористик идиома буларак мәкаль (үзе юкның күзе юк; кешенеке кештәктә); 3) әйтем белән мәкаль арасында тора торган арадаш төрләр - алар мәкаль дә әйтем дә булып йөрү алулары белән үзенчәлекле була; 4) "фигыль-фигыль" калыбындагы идиомалар (күтәреп алу, ярылып яту, коелып төшү, суйган да каплаган, сагынып бетү); 5) аналитик идиома (ак он, ак өй, ак икмәк, ак тоту, җан дус, черегән бай); 6) "мөстәкыйль+ярдәмлек сүз" калыбындагы идиома (күңел өчен, әйтмә дә, артыгы белән); 7) ярдәмлек сүзләрдән генә торган идиома (иллә дә, мәгәр, әмма ләкин); 8) лексик-грамматик идиома (чана шуу); 9) кинетик идиома (кул кысу, аяк чалу, ирен турсайтау, кул бирү; баш ию); 10) термин идиомалар (үги ана яфрагы, сару кайнау, соры корт); 11) канатлы әйтелмә (Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. (Г. Тукай); Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд тауга килә. (Шәрык риваятьләре)); 12) образсыз идиома (кул асты; аяк асты, аңга килү, искә алу). Аерым галимнәр, фразеологик берәмлекләр рәтендә, афоризмнарны, канатлы сүзләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне дә кертәләр (Үлем турында уйлама, илең турында уйла... (Ф. Кәрим); Күңелсезгә күлмәк киертмиләр; Коега төкермә - суын эчәрсең). Фразеологизмнарның (идиомаларның), аерым сүзләр генә түгел, ә сүзтезмәләр, әйтелмәләр рәвешендә булуын истә тотып, "канатлы әйтелмәләр" төшенчәсе аларның мәгънәсен тулырак бирә дигән фикергә килдек. Бу үз чиратында фразеологизмнарга игътибар һәм кызыксыну тәрбияләүдә гаҗәеп бай материал булып тора. Әдәбият дәресләрендә, аеруча Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан һ. б. язучылар, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнгәндә, канатлы әйтелмәләрнең үзенчәлекләрен ачыклап бирү мөһим. Канатлы әйтелмәләр матбугатта, һәртөрле чыгыш һәм докладларда, матур әдәбият әсәрләрендә һәм сөйләмә телдә кулланыла. Әдәби әсәрләрдән алынган канатлы әйтелмәләр үзләрендә контекстның төп мәгънәсен туплыйлар, тыңлаучыда образлар, картиналар, сюжет белән бәйле ассоциацияләр тудыралар. Мәсәлән: Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул (Г. Тукай); Эш беткәч уйнарга ярый (Г. Тукай); Ярлылык белән үткән тереклек (М. Гафури); Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд тауга килә (Шәрык риваятьләре) һ. б. "Канатлы әйтелмәләрне халык телендәге фразеологик берәмлекләре булган мәкаль һәм әйтемнәрдән аера белергә кирәк. Алар авторлары, әдәби чыганаклары булу өстенә, эчтәлекнең алынган әсәрләрдән туган тәэсир белән баетылган булуы, язма һәм сөйләмә телдә еш кулланылулары белән дә аерылып тора" [50: 120]. Фразеологик әйтелмәләрдә дә күпмәгънәлелек (полисемия) күзәтелә. Мәсәлән, Г. Ахунҗанов баш күтәрү фразеологизмының 11 мәгънәсен күрсәтә (эштән аерылып тору; йокыдан тору; чирдән соң торып йөри башлау; килешмә веңн е белдерү, каршы чыгу; үсемлек турында: үсеп чыгу һ. б.). Ике яки берничә фразеологизмның мәгънәләре еш кына бердәй яисә якын була. Лексикадагы кебек, монда да семантик, стилистик, семантик-стилистик һәм абсолют синонимнар табыла [1: 56]. Семантик синоним төшенчәсе гадәттә идеографик синонимга тиңләп карала. Идеографик синонимнарга компонентлар составы, ягъни эчке формалары үзгә, ә логик мәгънәләре бердәй яки якын булган һәм мәгънә төсмерләре буенча бер-берсеннән аерыла торган әйтелмәләр керә: аркылы ятканны буйга алып салмау - кыл да кыймылдатмау; эшкә ашу - барып чыгу һ. б. Стилистик синонимнардан төрле стилистик өлкәләргә карый торган синоним фразеологизмнар барлыкка килә. Алар гомумкулланылыштагы һәм китапча лексикада, искергәнлек һәм яңалык, битараф стиль һәм гади сөйләм арасында булырга мөмкин. Мәсәлән, энәдән дөя ясау - чебеннән фил ясау; кызыл кар яугач - абага чәчәк аткач һ. б. Семантик-стилистик синонимнарның компонентлары составы, ягъни эчке формалары үзгә, ә мәгънәләре бердәй яки якын була. Алар бер-берсеннән семантик төсмер белән дә, стилистик яктан да аерылалар һәм шактый бай синонимик рәт барлыкка китерәләр: үзәккә үтү - теңкәгә тию - йөрәккә төшү - тәкатьне алу - кан корыту - җелек киптерү - җан кыйнау - ярага тоз салу һ. б. Абсолют синонимнар бер үк мәгънәдә берләшәләр һәм мәгънә төсмерләре белән дә аерылмыйлар; идеографик һәм эмоциональ мәгънәләре абсолют бердәй; стилистик төсмерләре дә охшаш: баштан сыйпамаслар - рәхмәт әйт мәсләр; утсыз төтен чыкмый - җилсез яфрак селкенми һ. б. Моннан кала синонимик вариантлар да шактый һәм алар лексик, грамматик, лексик-грамматик, фонетик, лексикфонетик яктан аерылып торалар: бүгенге көн белән яшәү - хәзерге көн белән яшәү; авыз пычрату - авыз буяу; таш йөрәк - таш күңел һ. б. [50: 38]. Галимнәр шулай ук фразеологик антонимнарның да үзгә төзелешле һәм уртак төзелешле төрләрен аерып күрсәтә. Беренче төрнең эчке формалары, образ структурасы төрле, ә мәгънәләре капма-каршы була: җилгә каршы бару - агым уңаена йөзү; уртак тел табу - борчак пешмәү. Икенче төр фразеологик антонимнарда эчке форма, образ структурасы уртак була, алар лексик, грамматик яки лексик һәм грамматик составлары ягыннан гына өлешчә үзгә булалар: җеп очын югалту - җеп очын табу, агым уңаена йөзү - агымга каршы йөзү һ. б. Татар телендә фразеологик омонимнар да бар. Мәсәлән, сүз йөртү - гайбәт ташу һәм сүз алып бару, тикшерү мәгънәләрен белдерә [50: 122]. Грамматик яктан фразеологизмнар тезүле һәм ияртүле бәйләнештә торган сүзләрне хәтерләтәләр һәм, ирекле сүзләр арасында нинди бәйләнешләр, мөнәсәбәтләр булса, монда да шундый хәл күзәтелә. Сан ягыннан фразеологизм составында икедән алып алты-җиде сүзгә хәтле компонент булырга мөмкин: агач кул, бармак башы кадәр, авызга салган сары майны йота белмәү һ. б. Аларның составында төрле сүз төркемнәре катнаша ала һәм шуңа бәйле сүз тез мәләр дә аерылып чыга. Синтаксик вазифалары ягыннан фразеологизмнар җөмлә формалы, кереш сүзтез мә рәве шен дәге фразеологизмнар, ярдәмлек сүзтезмә рәвешендәге идиомалар булалар һәм ия, хәбәр, аергыч, төрле хәл, тәмам лык, аныклагыч булып килә алалар [50: 121]. Әдәби текстта тел, сүз, сөйләмгә кагылышлы тел тиде рү фразеологизмының синонимик вариантлары (тел тидерү - тел ягу; тел кайтару - телгә салыну), рухи халәткә мөнәсәбәтле синонимик фразеологизмнар (аптырату, тәмам туйдыру, гаҗиз итү, ярага кагылу, теңкә корыту), кешедәге уңай сыйфатларны калку итеп күрсәтүгә хезмәт итә торган фразеологик әйтелмәләр (тугры кеше, кече күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле) күп кулланыла. Татар әдәбиятында башымны әйләндерү, башымны катыру, чәчләр чәчкә бәйләнү, үкчә күтәрү, табан ялтырату, кулдан ычкыну, кәкре каенга терәтү, селәгәй авыз, җилгә очу, пычаксыз сую, баш кату, баш вату, ми черетү, юләр саттыру, канга тоз салу, май кап, канат җәю, аяк астында туфрак булу, җүләр сатып тору, сүз куерту һ. б. фразеологизмнар бик еш очрый. Мәсәлән, К. Тинчуринның комедия жанрында язылган әсәрләре ("Назлы кияү", 1915; "Сакла, шартламасын!..", 1918; "Казан сөлгесе", 1922; "Американ", 1923; "Җилкәнсезләр", 1926; "Хикмәтле доклад", 1928) фразеологизмнарга бик тә бай: Рәшит. Фу-фу!.. Башымны әйләндердегез! Рәшит. Юкка башымны катырмагыз! Рәшит. Нәрсәгә мине монда җүләр саттырып торасыз? Рәшит. Әнкәй, ичмасам син минем каныма тоз салма. Гайни. ...бер үк нәрсә не каткат сорап теңкәгә тияләр. (К. Тинчурин. "Наз лы кияү") Болардан тыш әдәби текстта сөйләм телендә һәм әдәби телдә еш очрый торган кешедәге уңай сыйфатларны калку итеп күрсәтүгә хезмәт итә торган тәгъбир-гыйбарәләр, фразеологик әйтелмәләр дә күп. Мисалга тугры кеше, кече күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле кебек фразеологизнарны китерергә була: Рамазан. Мин, мәрхүм әткәй шикел ле, тугры кеше. Җиһан. Үзе дисәң, кече күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле. (К. Тинчурин "Назлы кияү") Сүз лекләрдән күренгәнчә, тугры (туры) кеше - туры сүзле, намуслы кешегә карата әйтелә; кече күңелле - түбәнчелекле, үзен зурга куймаучы, ихлас кеше; ачык йөзле, тәмле телле - көләч, эчкерсез, ягымлы сүз белән каршы алучы кешеләргә карата әйтелә. Т. Галиуллин, фразеологик әйтелмәләргә таянып, бәйлекләр, кушымчалар ярдәмендә чагыштырулы төзелмәләр ясый: Чырае балтасы суга төшкән кешенеке кебек моңсу, сагышлы, хәсрәтле. Ике тамчы су кебек охшаш, буш җөмләләрдән торган җавап лар җанымны үтерә. Рөстәм, кош тоткандай шатланып, торып утырды. Һәм шунда ук, корт чаккандай сикереп торып, бүлмәдән чыгып китте. Ир, корт чаккандай сикереп торып, Әлфияне тупас рә - вештә төртеп җибәрде. Кабинет хуҗасы, шөпшә тешләгәндәй, урыныннан сикереп тора. Сиземләвемчә, ошбу тиңләү аның күңеленә сары май булып ята. (Т. Гали уллин. "Сәет Сакманов") И. Юзеев шигъриятендә фразеологик әйтелмәләрнең ике, өч, дүрт компоненттан торганнары күзәтелә. Иң элек ике компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең түбәндәге модельләрен карап үтик: а) исем + исем моделе: Маңгаена кулын куя да, Яктылыкка таба карый ул. Кулак эзе калган һәр урамны, Күңел күзе белән таный ул. (И. Юзеев. "Авыл яктыра") Күңел күзе - тирә-юньне күреп белү, аңлау сәләте күз уңында тотыла. Идел буендагы бурлаклардай Тормыш йөген тартып барасың. Хәлдән таеп арып каласың да Сүгенәсең туктап: "Анасын!.." (И. Юзеев. "Бурлаклар") Шагыйрь тормыш йөге дигәндә, авырлыкны күз алдында тота. Упкын-чоңгылларны үткән чакта Өзелсә дә камыт баулары, Ат урынына тарткан үз язмышын, Сызылса да йөрәк майлары. (И. Юзеев. "Татар бавы") Бу очракта И. Юзеев сагышлану, кызгануны, әрнү, юксынуны күз уңында тота. ә) исем + фигыль моделе: Өч компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре: а) исем + исем + фигыль моделе: Чал Чулманның йөгерек дулкыннары Җырчы кошлар иде сердәшең. Шау наратлы Кама буйларында Җаннарыңа юаныч таптың. (И. Юзеев. "Фәтхерахман") Бу тормыш - серле бер әкият - Сакланса зур өмет-хыялың Җаныңны вак-төяк күммәсә. (И. Юзеев. "Бу тормыш - гаҗәеп җыр сыман") ә) исем + сан + фигыль моделе: Курыкма, чибәр! Башлары ике булса Килеп карасыннар. (И. Юзеев. "Искитәрлек булмаса да") б) фигыль + исем + фигыль моделе: Дүрт компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрнең модельләре: а) исем + исем + исем + фигыль моделе: Халкым бәла-каза кичергәндә, Үз рәхәтем белән чикләнсәм, Илем йөзен бәйрәм бизәгәндә, Үз кайгыма кереп бикләнсәм... (И. Юзеев. "Шом") Күңелемә шатлык утын яктың Син - мәхәббәт, сагыну баласы. (И. Юзеев. "Сөю булсын даим юлдашы") ә) сыйфат + исем + исем + фигыль моделе: Мин көрәшәм, әткәй, ышан миңа, Соңгы тамчы каным калганчы. (И. Юзеев. "Ятим иткән атом бомбасы") И. Юзеев шигъриятендә фразеологизмнарны төрле максатлардан чыгып куллана: шул чордагы ирек өчен көрәшне, кешеләрнең эчке кичерешләрен, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтләрне чагылдыру өчен һ. б. Халыкның җанлы сөйләм телен бизәгәндә дә, алардан файдалану уңышлы: күңелгә ут ягу, аяк үрә тору, башына җитү, баш тарту. Әсәрдә кеше әгъзаларын белдерә торган кайбер атамалардан бик күп фразеологизмнар ясалган: күңел шомлану, йөрәк борчылу, кулдан ычкындыру, күзен кан басу, баш иеп килү, тез чүгү, тел озайту, кул салу. Сөйләм телендәге фразеологик әйтелмәләрне киң кулланып, И. Юзеев аларны әдәби телгә кертә. Алар халыкның бөтен матур хис ләрен, җорлыгын, телен тагын да төзек, матур, аңла еш лы итәләр. Әсәрләрдә, стилистик максатлардан чыгып, номинатив төшенчә белдерә торган сүзләргә, ирекле сүз тезмәләренә яки үзара да синонимнар булып килгән фразеологик әйтелмәләргә шактый күп урын бирелә (тел тидерү - тел ягу; тел кайтару - телгә салыну; канга тоз сибү - җелеккә үтү - кан бозу - эч саву һ. б.). Фразеологизмнарның синонимик вариантларын, аларның мәгънәдәш төрләрен куллану поэзиядә бертөрлелектән, кабатланудан качарга булыша. Телдә таркалмый торган, тотрыклы төзелмәләр бар. Әдәби текст эчендә фразеологизмнар ассоциатив сурәтләү чарасы вазифасын башкаралар. Сөйләм телендәге фразеоло гик әйтелмәләрне киң кулланып, Т. Галиуллин аларны әдә би телгә кертә. Ул бәйлекләр, кушымчалар ярдәмендә компонентлар өсти: балтасы суга төшкән кешенеке кебек - бәла- казага очраган, авыр хәлдә калган кебек боегып, күңел төшеп йөрү турында; ике тамчы су кебек - тулы охшашлык турында; кош тоткандай - бик шатланып, үзен бәхетле сизеп; корт чаккандай - бик ашыгып (тору); шөпшә тешләгәндәй - коты очып, куркып (сикереп тору); башым тубал кебек - баш авыраю һ. б. Г. Тукай, К. Тинчурин, Ф. Әмирхан, Ә. Еники, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, М. Мәһдиев, М. Хәбибуллин, Т. Галиуллин һ. б. әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләр шактый мул кулланылган. Язучылар, драматурглар алардан әсәрләрендә яңгыраган уй-фикерләрен тирән, үткен, образлы итү; персонажларның характерларын ачу, аларның сөйләм телен үзенчәлекле итү, баету; җор теллелек булдыру; әдәби текстта хәрәкәт итүче персонаж-каһарманнарның кичерешләрен, үз-үзләрен тотышын тәэсирле тасвирлау; бер-берсенә карата булган үзара мөнәсәбәтләрен анык итеп сурәтләү максатларыннан файдаланалар. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр телдәге образлылыкны, эмоциональлекне, мәгънә төсмерләрен бирүдә алыштыргысыз чара хезмәтен үтиләр. Гомумән алганда, бүгенге көндә әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау әдәби әсәр теленең лексик составын, тәгъбир-гыйбарәләрне, тел берәмлекләренең, антропоним һәм топонимнарның әдәби әсәр тукымасында тоткан урынын, сөйләм теле һәм әдәби телнең үзара тәэсир итешүен һ. б. комплекслы өйрәнүне таләп итә. Билгеле булганча, чагыштырулар тел-сурәтләү чарасы буларак матур әдәбият стилендә киң кулланыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә чагыштырулы төзелмәләрне өйрәнүнең, аларны барлау һәм киң куллануның әсәргә лингвистик анализ ясаганда әһәмияте гаять зур. Чагыштырулы төзелмәләрне уңышлы куллану И. Юзеев иҗатында эмоциональлек төсмерен арттыра, текстның җиңел, тигез укылышын тәэмин итә, бертөрлелектән коткара, аны тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итә: Ай-йолдызлар - урман, Җир - туган йорт... (И. Юзеев. "Карурман"); Күңелем минем - чиксез кара урман... (И. Юзеев. "Күңелем") Шагыйрь, геройларының тышкы матурлыгын, эчке халәтен, күренешләрне, вакыйгаларны һәм башкаларны сурәтләгәндә, чагыштыруларны бик иркен куллана. Чагыштырулар исә И. Юзеев иҗатында үзенчәлекле һәм зур урын алып тора. Ул аларны үзенең әсәрләренә билгеле бер мәгънәне ачар өчен дә кертә. Чагыштыру нәрсә соң ул? "Әдәбият белеме сүзлегендә" чагыштыруларга түбәндәгечә билгеләмә бирелгән: "Чагыштыру - тропларның, иң гади һәм иң таралган төрләренең берсе; нинди дә булса күренешне, аңа охшаган үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән сыйфатлап чагыштыру-охшату" [5: 207]. Ләкин аларның күбесенә күнегелгән һәм игътибар ителми. Чагыштыруларның төрле формаларын файдаланып, язучы күренешләрне, кешеләрне сурәтләүдә ачыклыкка, аларның сыйфатларын калку итеп тасвирлауга ирешә. Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, хикәяләүгә төрле төсмерләр өсти. Мәсәлән, мондый мисалларны И. Юзеев шигъриятеннән дә бик күп китереп була: "Мин үземә тавыш бирермен " - "мин" - чагыштырыла торган (чагыштырылмыш) туры мәгънәсендә килә, "Туры Тукай кебек төз" ялгызлыкның нинди булуын калкулатып күрсәтә торган чагыштырмыш вазифасын үти. Чагыштыру - дөньяны танып белүдә әһәмиятле алым ул. Бер әйберне, яки күренешне икенчесе белән чагыштырып, без үзебезнең белемебезне арттырабыз, ике әйбер яки күренеш арасындагы охшаш якларны билгелибез. Әмма чагыштыруда охшашлыклар гына бирелми, аерым яклар да чагыштыру юлы белән күрсәтелә ала. Чагыштырулы төзелмәләр матур әдәбиятта киң һәм яратылып кулланыла. Яшь буынга фән нигезләрен аңлатуда да чагыштыру алымы ярдәмгә килә [33: 149]. Чагыштырулар образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру, сурәтләнә торган күренеш-халәтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен хезмәт итә. Чагыштыру - нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендә барлыкка килгән сурәтләү чарасы [6: 191]. Чагыштыру, стилистик алым буларак, лингвистикада киң таралган алымнарның берсе булып санала. Ул, гомумән, чынбарлыкны танып белүдә фәлсәфә, логика, тарих кебек фәннәрдә дә әһәмиятле урын тота [41: 54]. Сөйләм төзелеше һәм мәгънә үзенчәлекләреннән чыгып, сөйләмдә төрле предметлар һәм күренешләр бер-берсе белән тышкы формасы, төсе, күләме, эчке халәте һәм башка үзенчәлекләре ягыннан чагыштырылган. Нейтраль сөйләмдә дә җанлы предметлар җансыз предметлар белән чагыштырыла алалар. Бу очракта табигать күренешләренә, тормыш-көнкүреш предметларына бәйләнешле сүзләр алына: Бу күкрәгем хәзер кышкы көндә Бушап калган салкын болыт күк. ( И. Юзеев. "Әнкәемнең җылы туфрагында") а) эш яки хәрәкәтне белдергән сүзләр дә чагыштырылып киләләр. Әйберләрне тиңләштерү фигыль сүзләр аша тормышка ашырыла: Алар да уйларлар микән Күбебез уйлаган күк? Кабергә чәчәк тә куймаслар Күбебез куймаган күк... ( И. Юзеев. "Уйлану") б) төс ягыннан чагыштырыла: Яумас микән безнең башка Кызыл-кара кар булып? (И. Юзеев. "Кара болыт") в) чәчәкләргә охшатып чагыштыру: Калдың син, ромашка шикелле, Мәңгегә ак булып, пакь булып. (И. Юзеев. "Сез юклыкны тоям...") г) агачларга охшатып чагыштыру: Кешеләр белән кешеләр, кешеләр белән хайваннар, кошлар арасындагы чагыштырулар матур әдәбият һәм публицистика әсәрләрендә киң таралган. Аларда эмоциональ бәяләү көчле була. И. Юзеев шигырьләрендә дә мондый чагыштырулар күп очрый: Йөрәк чаба, күкрәк читлегенә Тибә-тибә, шашкан колын күк. (И. Юзеев. "Әнкәемнең җылы туфрагында") Шулай итеп, И. Юзеев шигырьләре чагыштырулы төзелмәләрнең актив кулланылышы белән аерылып тора. Алар түбәндәге грамматик чаралар белән ясалалар: 1) бәйлекләр ярдәмендә ясалган чагыштырулы төзелмәләр; 2) кушымчалар ярдәмендә ясалган чагыштырулы төзелмәләр; 3) эш яки хәрәкәтне белдергән "булып" бәйлек сүзен куллану ярдәмендә төзелгән чагыштырулар. Бәйлекләр ярдәмендә ясалган чагыштырулы төзелмәләр Әдәби текстта чагыштыруларны оештыруда бәйлекләр аеручы еш кулланыла. Телнең тарихи үсешендә аларның төрле формалары барлыкка килгән [62: 304]. Сыман бәйлеге белән килгән чагыштыруларны И. Юзеев үзенең шигырьләрендә бик уңышлы файдалана. Мәсәлән: Әлеге чагыштырулы төзелмәләрне кебек бәйлеге белән дә алмаштырып булыр иде. Мәсәлән: Тел яшергән килен кебек, Сак кеше булып калдым... Шулай да автор сыман бәйлеге аша ясалган чагыштырулы төзелмәне кулайрак күрә: тел яшергән килен сыман. Чит гаиләгә килен булып төшкәч, аңа авызын бик үлчәп кенә ачарга туры килгән, ул кат-кат уйлап җавап биргән, сак кына йөргән. Тормыш үзе - урман кебек, Серле дә, караңгы да, Кайчак җиләктән дә тәмле Һәм әче баланнан да. (И. Юзеев. "Урман кызы Гөлсәрия") Тормыш гел хәрәкәттә, кайнап, гөрләп, шаулап тора, урман кебек, урман сыман, шикелле, урмандай дип, әлеге төзелмәнең синонимнарын ясап була. Ләкин әлеге чагыштырулар шагыйрь тарафыннан бик уңышлы кулланылган. Бу күкрәгем хәзер кышкы көндә Бушап калган салкын болыт күк. Карт алмагач сыман аудың кинәт, Җирдә калды җиткән алмалар... (И. Юзеев. "Соңлаган җыр") И. Юзеев нигездә кебек, сыман, күк бәйлекләре белән чагыштырулы төзелмәләр ясый. Шагыйрь, предметларның күләмен чагыштырганда, кадәр, чаклы, хәтле бәйлекләрен дә күпләп куллана. Тормыш-көнкүреш вакыйгаларын, табигать күренешләрен сурәтләгәндә, чагыштыру чараларыннан элек-электән иркен файдаланганнар [44: 67]. И. Юзеевтан алынган өзекләрдә гадәттә чагыштыру мәгънәсен бирүдә -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалары катнаша: Гөлдәй сулганнар азмыни Зиндан эчендә ятып, Бу дөньядан киткәннәр бар Үз-үзен асып, атып... (И. Юзеев. "Җир йөзендә тәүге тапкыр") Бу мисалларда -дәй, -тәй кушымчалары ярдәмендә бирелгән чагыштыру бик урынлы кулланылган. Чагыштыруны белдерүче бәйлекләр дә отышлы булыр иде: Җаным калыр, бәлки, күбәләк кебек, Болын чәчәгенә бәйләнеп. И. Юзеевтан алынган өзекләрдә чагыштыру мәгънәсен бирүдә катнашкан -дай/-дәй, -тай/-тәй кушымчалары чаманы белеп кенә кулланыла. Шагыйрь нигездә бәйлекләр белән эш итә. Эш яки хәрәкәтне белдергән булып бәйлек сүзен куллану ярдәмендә төзелгән чагыштырулар Чагыштыру чарасы буларак, И. Юзеев эш яки хәрәкәтне белдергән "булып" бәйлек сүзен сирәк булса да куллана: Әлеге текстта кара кайгы турында сүз бара, И. Юзеев кара кайгыны кызыл-кара кар белән чагыштыра. Кар көтмәгәндә ява башлаган күк, кайгы да һич уйламаганда килә. Әлеге бәйлек сүзе белән ясалган төзелмәнең синонимы булып -дай, -дәй кушымчалары һәм бәйлекләр ярдәмендә ясалган җөмләләр дә килә ала: Яумас микән безнең башка Кызыл-кара кар кебек? (И. Юзеев. "Кара болыт") Тагын бер мисалга тукталып үтик: Җитте вакыт канат булып Җаннарга коелырга... (И. Юзеев. "Җитте вакыт...") Шагыйрьнең вакыт ягының чамалы булуын, гомернең кыскара баруын, вакытның аккошлар алкышы - канатлар кебек җанда тирбәлүе турындагы уйлануларына яшәү мәгънәсен раслаучы фәлсәфә килеп кушыла. Шулай итеп, И. Юзеев үзенең шигырьләрендә чагыштырулы төзелмәләрне оештыруда катнашучы чаралардан нигездә кебек, шикелле, сыман бәйлекләрен, -дай, -дәй, -тай, -тәй кушымчаларын куллана, бик аз гына булса да булып бәйлек сүзеннән дә файдалана. Нәкъ менә чагыштырулы төзелмәләрне уңышлы куллану нәтиҗәсендә И. Юзеев әдәби текстның эмоциональлек төсмерен арттырып күрсәтә дә инде. Чагыштырулы төзелмәләр һәм аларның синонимлыгы (Т. Галиуллин әсәрләреннән алынган мисалларга таянып) Телнең байлыгы турында сөйләгәндә, чагыштырулар да мөһим урын тота. Әдәби тексттагы күп кенә атамалар, исемнәр чагыштыру җирлегендә ясалганнар. Чыннан да көтелмәгән берәр чагыштыруның әсәргә килеп керүе аны ничектер җанландырып җибәрә. Чагыштырулар ярдәмендә дә төрле мәгънәләрне ачыкларга мөмкин. Олы уллары Илгиз ошатмаслык түгел: киң җилкәле, төп шикелле таза, кайдадыр читтән торып укый. (Т. Галиуллин. "Төнге юллар") Биредә язучы олы улларының башкаларыннан өстенлеген билгели, берсенең икенчесеннән аермаларын ачыклый. Т. Галиуллинның "Сәет Сакманов" роман-трилогиясен тикшереп, 611 чагыштырулы төзелмә таптык. Иң элек әдәби текстларда бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган чагыштырулы төзелмәләрне карап үтик: 1. Укырга китәргә дигән хыялымның өлгергән кабак кебек ташка төшеп шартлавын күргән энекәш, бишенче сыйныфны тәмамлаган чыраена, коңгырт бөдрә чәчләренә ифрат эшлекле кыяфәт чыгарып, сорап куя. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Әлеге текстта чагыштыруны -тай кушымчасы яр дәмендә дә ясап була. Мәсәлән: Укырга китәргә дигән хыялым ның өлгергән кабактай ташка төшеп шартлавын күргән энекәш, бишенче сыйныфны тәмамлаган чыраена, коңгырт бөдрә чәчләренә ифрат эшлекле кыяфәт чыгарып, сорап куя. Кебек бәйлегенә якын торган сыман бәйлеге, гадәттә, рәвеш функциясендә килгән сүзләрне бәйләү өчен кулланыла. Кебек бәйлеге белән килгән сүз процессны белдерүче сүзгә карый, һәм бу очракта сыман бәйлеге дә бик кулай килә: Укырга китәргә дигән хыялымның өлгергән кабак сыман ташка төшеп шартлавын күргән энекәш, бишенче сыйныфны тәмамлаган чыраена, коңгырт бөдрә чәчләренә ифрат эшлекле кыяфәт чыгарып, сорап куя. 2. Чит-ят җирләргә сәфәр кылганда, Татарстан табигатенең иннек-кершән якмаган кыз шикелле тыйнак матурлыгын, мул сулы елгаларын, болын-тирәкләрен сагына башлыйсың. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Язучы туган як табигатен, аның матурлыгын, гүзәллеген, бигрәк тә Кычытканлы авылының, шушы якларның урманнарын, болыннарын бик оста итеп, яратып сурәтли, бизәнмәгән, табигый матурлыкка ия кызларга тиңли. Әлеге чагыштырулы төзелмәне дә төсле, сыман, кебек бәйлекләре белән дә алмаштырып булыр иде. Мәсәлән: Чит-ят җирләргә сәфәр кылганда, Татарстан табигатенең иннек-кершән якмаган кыз сыман тыйнак матурлыгын, мул сулы елгаларын, болын-тирәкләрен сагына баш лыйсың. Шулай да автор бу очракта чагыштырулы төзелмәне оештыруда шикелле бәйлегеннән бик тә урынлы һәм уңышлы файдаланган. Язучының күңелендә яшәгән урманнар, мул сулы елгалар, болын-тугайлар - кеше күңелен нечкәртә, табигать дөньясы әсәрдә кабатланмас бизәкләре белән ачыла. 3. Ерак бабаларыбызны әйтим инде, үзләре үстергән йөзем белән карбыз, кавын белән хөрмә тәмләп, рәхәтләнеп җылы якта каласы урынга, яшәү өчен җайсызрак, җәе тиле яшьлек төсле кыска, кышы ялгыз картлык мәсле озын-озак төньякка күчеп утырганнар. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Әлеге чагыштырулы төзелмәләрне кебек, сыман, шикелле бәйлекләре белән дә алмаштырып булыр иде. Мәсәлән: Ерак бабаларыбызны әйтим инде, үзләре үстергән йөзем белән карбыз, кавын белән хөрмә тәмләп, рәхәтләнеп җылы якта каласы урынга, яшәү өчен җайсызрак, җәе тиле яшьлек кебек кыска, кышы ялгыз картлык сыман озын-озак төньяк ка күчеп утырганнар. Шулай да автор төсле, мәсле бәйлекләре аша ясалган чагыштырулы төзелмәне кулайрак күргән. Чагыштыру мисалында язучы җәйне - яшьлек, кышны картлык белән чагыштыра. Бик тә үзенчәлекле, фәлсәфи чагыштыру бу. Ул автор тарафыннан бик уңышлы кулланылган. 4. Ә иртән мендәрдән очып чыккан каз мамыгы кебек кар оча. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Бу төзелмәдә ике предмет чагыштырыла: каз мамыгы, кар; кар - чагыштыручы компонент, каз мамыгы - чагыштыру объекты, кебек бәйлеге - бәйләүче чара. Мамык ак төстә, йомшак, җиңел, кар кебек очып тора. Бигрәк тә беренче кар яуганда гадәттә карны каз мамыгы белән чагыштыралар. Казлар җитешкән вакыт. Бу бик тә үзенчәлекле чагыштырулы төзелмә, язучы аны бик урынлы куллана. Төсле, сыман, шикелле бәйлекләре ярдәмендә дә әлеге җөмләнең синонимнарын төзеп була: Ә иртән мендәрдән очып чыккан каз мамыгы төсле (шикелле) кар оча. Ләкин шулай да кебек бәйлеге бу җөмләдә матуррак яңгырый, язучы да биредә бу бәйлекне бирүне уңышлырак дип тапкан. 5. Хозыр-Ильяс кебек, ап-ак күлмәктән киҗе юрганга төренеп утырган ап-ак сакаллы бабам, әби киткән якка карап ала да, коймакларны миңа суза. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Т. Галиуллинның күп әсәрләрендә геройларны әбибабайлар, туган-тумачаларга тиңләү, алар белән чагыштырулар, туганнарны хөрмәтләү, олылау үзәккә алына. Язучылар гадәттә ап-ак сакаллы бабайларны Хозыр-Ильяска тиңлиләр, аның белән чагыштыралар. Хозыр-Ильяс, "тереклек суын эчеп", мәңге яшәү хәленә ирешкән һәм ул - хәерче, көтүче яки юлчы кыяфәтендә изгелекләр эшләп йөрүче пәйгамбәр [58: 768]. 6. Кайтмыйча булдыра алмый, инде өченче көн диңгез суыдай зәңгәр күзле, су анасы кебек ап-ак чәчле Лариса төшенә керә. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Бер үк җөмләдә язучы ике төрле чагыштырудан файдалана, әмма бер-берсен кабатламый: диңгез суыдай зәңгәр күзле, су анасы кебек ап-ак чәчле. Кызның күзләре зәп- зәңгәр. Укучының күз алдына килгән диңгез кебек. Ул зәп-зәңгәр диңгезне кызның күзләренә тиңләштерә. 7. Кешелекнең кая баруын Кычытканлы кебек урман куенына кереп оялаган авыл язмышыннан да чамалап була. Һәр авыл язмышында халыкның үткәне, милләтнең халәти рухиясе көзгедәгедәй чагыла. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Т. Галиуллинның "Кычытканлы егете" дигән мәкаләсендә Норлат районының читендә, Биләр - Чистай төбәгендә урнашкан Кычытканлы авылының табигатен бик оста итеп сурәтли. Кычытканлы кебек, кычытканлылар шикелле һ.б. чагыштырулар язуның туган авылына хөрмәтен, ихтирамын билгели. 8. Тиресе шикәр төсле ап-ак. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов) "Төнге юллар" әсәрендә язучы яшь, матур тирене, га - дәттә төсе ягыннан чагыштырып, шикәргә яисә сөткә охшата, яисә гыйнвар карына тиңли: шикәр төсле ап-ак, гыйнвар карыдай ап-ак тән. Тиресе шикәр төсле ап-ак җөмлә сенең синонимын -дәй кушымчасы белән дә ясап була: шикәрдәй ап-ак. Ул Әнисә Асылбаеваның гыйнвар карыдай ап-ак тәненә кереп кадалачак. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Синонимы: Ул Әнисә Асылбаеваның гыйнвар кары төсле ап-ак тәненә кереп кадалачак. Сөт кебек ак, нечкә тиреле йөзе кызыл тимгелләр белән капланды. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") ...ханымның сөт өсте кебек ап-ак йөзенә чыккан кызгылт тимгелләргә игътибар итми... (Т. Галиуллин. "Гомер тәлгәшләре") Синонимнары: Сөттәй (сөт төсле) ак, нечкә тиреле йөзе кызыл тимгелләр белән капланды; ... ханымның сөт өстедәй ап-ак йөзенә чыккан кызгылт тимгелләргә игътибар итми...; ...ханымның сөт өсте төсле ап-ак йөзенә чыккан кызгылт тимгелләргә игътибар итми... Т. Галиуллин әсәрләреннән алынган өзекләрдә шикелле, төсле бәйлекләре дә еш очрый. Шикелле (гарәпчә - шәкел) бәйлеге татар теленә соңрак килеп керә, мәгънәдәш сүз була, күләмне белдерә. Төсле бәйлеге әйбернең төсен чагыштыруда киң кулланыла. 9. Чая, елгыр, симез шамбы балыгы кебек шома Әфхәтне ул гына эләктерә алачак. (Т. Галиуллин. "Гомер тәлгәшләре") Әфхәт төче суларда гына яши торган елгыр, ерткыч шамбы балыгы белән чагыштырылган. Язучы чагыштырулы төзелмәләрне оештыруда катнашкан кебек бәйлеге урынына шикелле бәйлеген кулланса, отышлырак булыр иде: Чая, елгыр, симез шамбы балыгы шикелле шома Әфхәтне ул гына эләктерә алачак. Чагыштыру мәгънәсен белдерә торган кебек бәйлеге күбрәк кулланылган дигән фикер калды. 10. Ришвәт, ягъни взятка, үзе дә әтәч кикриге төсле чуар. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Биредә автор бер төгәлсезлек җибәргән: кикрик - кайбер кошларның башларындагы кып-кызыл итләч үсенте. Димәк, ришвәт - әтәч кикриге төсле кызыл була. Бәлки автор болай дип әйтергә теләгәндер: Ришвәт, ягъни взятка, үзе дә әтәч койрыгы төсле чуар. Әтәч койрыгы чуар да булырга мөмкин бит. 11. Мәңгелек эшсезлеккә дучар ителгән ай тиле кеше төсле көлемсерәп тора. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Бу әсәрләрдә табигать күренешләренең җанлы әйберләргә охшатылуына да мисаллар табарга мөмкин. Бу сәнгатьле сөйләмнең нәфислеген арттыра гына. Айның тиле кеше төсле көлемсерәве - сирәк очрый торган чагыштыру. 12. Холкы берсе алга чыгып, икен чесе бөкрәеп эчкә баткан тешләре кебек каршылыклы. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Абстракт картиналар, күңел процессы гадәттә конкрет предметларга тиңләштереп бирелә. Реаль тормышта рухи халәт белән тышкы предмет үзара тоташып тормыйлар. Аларны тик сүз остасы гына сурәтлелек нияте белән бәйләнешкә кертә. Әлеге төзелмәнең синонимын шикелле бәйлеге ярдәмендә бирсәк, ул түбәндәгечә булыр иде: Холкы берсе алга чыгып, икенчесе бөкрәеп эчкә баткан тешләре шикелле каршылыклы. 13. Язучы яратып кулланган мәсле бәйлеге ярдәмендә оештырылган чагыштырулы төзелмәләр халыкның матур хисләрен, җор телен тагын да аңлаешлы итү максатыннан кулланылган. Бу бәйлек, диалекталь сүз буларак, бик сирәк кулланыла. Мәсәлән: Берни аңламаган Вәли, уйсыз маэмай мәсле, башын аска иеп тик тора. Ә без дилбегә бушаганны сизгән тук ат мәсле тәртипсезләнә, шаулаша, сугыша ук башлыйбыз. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Синонимы: Ә без дилбегә бушаганны сизгән тук ат сыман (төсле, кебек) тәртипсезләнә, шаулаша, сугыша ук башлыйбыз. 14. Шул арада сабаннан кайткан эшлекле кешеләр кыяфәтендә тәмәкече егетләр бүлмәгә бөялде. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Биредә чагыштырулы төзелмә кыяфәтендә бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган. Синонимын түбәндәгечә биреп булыр иде: Шул арада сабаннан кайткан эшлекле кешеләр кебек тәмәкече егетләр бүлмәгә бөялде. Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә һәм сәнгатьчә яңгырашына ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, эчтәлекне төгәл һәм дөрес чагылдырырга ярдәм итәләр, телдән файдалану мөмкинлекләрен арттыралар. 15. Язучы сирәк кенә, чагыштырулы төзелмәләр ясаганда, искергән сүз - кеби (кебек) бәйлеген дә куллана: Сәхип абый, туктаусыз килеп явып торган теге болыт кеби, бик еш авылда, мәктәптә пәйда була, әтинең хәл-әхвәлен белешкәндәй итә. Үпкә кытыклары килеп, иптәш кызлары янында куна калгандыр дигән хыялы каз куыгы кеби шартлады. (Т. Гали уллин. "Сәет Сакманов") Әлеге чагыштырулы төзелмәләрне кебек, сыман, шикелле бәйлекләре, -тай кушымчасы белән дә алмаштырып булыр иде. Мәсәлән: Сәхип абый, туктаусыз килеп явып торган теге болыт сыман, бик еш авылда, мәктәптә пәйда була, әтинең хәл-әхвәлен белешкәндәй итә. 16. Т. Галиуллин предметларның күләмен чагыштырганда хәтле бәйлеген дә куллана: Сабакташы көлеп туйды да, япон чәшкеләренә янә чәй, уймак хәтле генә бәллүр рюмкаларга коньяк коя-коя, сорап куйды. (Т. Гатауллин. "Сәет Сакманов"); ... бит очындагы тычкан күзе хәтле генә чо - кырчыклары каплый. (Шунда ук) Күсе койрыгы хәтле генә нечкә, чем-кара мыеклы... (Шунда ук) Синонимы: Сабак ташы көлеп туйды да, япон чәшкеләренә янә чәй, уймак кадәр генә бәллүр рюмкаларга коньяк коя-коя, сорап куйды. Күсе койрыгы кадәр генә нечкә, чем-кара мыеклы... Тормыш-көнкүреш вакыйгаларын, табигать күренеш ләрен сурәтләгәндә, чагыштыру чараларыннан элек- электән иркен файдаланганнар. Гадәттә чагыштыру мәгънәсен бирүдә -ча/-чә, -дай/-дәй, -тай/-тәй, бик сирәк -лык/-лек кушымчалары катнаша: 1. Шөрепнең бөтен тәнен мәгънәсез, миһербансыз курку чолгап алды. Бозлы судан чыккандай калтырана башлады. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Психологик моментны белдерү өчен кулланылган чагыш тыруга менә дигән бер мисал бу. Әсәрдә сурәтләнгән явызлыкны тудыручыларның берсе булган Шөрепнең курку халәте чагыштыру ярәмендә тагы да үстерелә. Биредә -дай чагыштыру мәгънәсен белдерә торган кушымчага якын торган сыман бәйлеге, синоним буларак, рәвеш функциясендә килгән сүзләрне бәйләү өчен кулланыла. Кебек бәйлеге белән килгән сүз процессны белдерүче сүзгә карый, һәм бу очракта сыман бәйлеге дә бик кулай булыр иде: Шөрепнең бөтен тәнен мәгънәсез, миһербансыз курку чолгап алды. Бозлы судан чыккан сыман калтырана башлады. 2. Алар арасында эчке якынлыкны сүндерерлек көч юк иде кебек бу гөнаһлы җиһанда. (Т. Галиуллин. "Сәет Сак манов") Бу - эчке хис-тойгыларны сурәтләү өчен кулланылган чагыштыруга мисал. Бу җөмләдә Сәет белән Зөл фия арасындагы хисләрне автор чагыштыру алымы ярдәмендә тагы да калкурак итеп күрсәтә, әдәби сурәтне тирә нәйтүгә ирешә. Бу турыда Д. Заһидуллина язган фикер дә игътибарга лаек: "Матурлык, сафлык бары тик шушы сөюдә генә табыла һәм җәмгыятьтәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге, җылы урын өчен көрәштәге хыянәт, үтереш пычрак лыкка каршы куела, бу антонимия тел чаралары ярдәмендә дә көчәйтелә. Сәет - Зөлфия хисләре, тормышы хакында сөйли башладымы, язучының теле матур-нәфис, зәвыклы; ә инде башка бар хәл-күренешләр тупас, кайчак, натуралистик элементлар белән баетылган сөйләм аша тасвирлана" [28: 31]. 3. Романнарда геройларның портретларын тасвирлау өчен кулланылган чагыштырулар шулай ук сәнгать көченә ия: Кыз, энҗе-мәрҗәннәрдәй бер рәткә тезелеп утырган ап-ак тешләрен яшермичә, авызын капламыйча, тәмләп көлде. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Алдагы чагыштыруны төсле бәйлеге ярдәмендә бирсәң, түбәндәгечә булыр иде: Кыз, энҗе-мәрҗәннәр төсле бер рәткә тезелеп утырган ап-ак тешләрен яшермичә, авызын капламыйча, тәмләп көлде. Ләкин бу очракта автор чагыштырулы төзелмәне оештыруда катнашкан -дәй кушымчасыннан оста файдаланган. Чынлап та авыздагы ап-ак тешләр энҗемәрҗәннәргә тиң. 4. Шуңар да Кычытканлы тигез итеп сайланган, берберенә ипле ятышкан, гәрәбәдәй сары бүрәнәле, алты почмаклы йортлары, кояшка караган тәрәзәләре белән генә түгел, балта осталары илә дә төбәктә элек-электән дан тоткан. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Язучының туган авылы - Кычытканлы хакында бик матур хатирәләр бар. Әлеге авылның үткәне турында язмаларны бик яратып укый сың, кешеләре турында уйланасың. Гәрәбәдәй сары бүрә нәле, алты почмаклы йортлар күз алдына килә. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: "гәрәбә - саф нарат сагызы аерым шартларда күп гасырлар буена ятудан сары яки кызгылт төстәге үтә күренмәле матдә; асылташ сыйфатында кулланыла", - диелгән [57: 283]. Йорт нык өлгереп тулып торган чиста солы гәрәбә белән тиңләштерелгән. Әлеге чагыштырулы төзелмәне автор бик тә урынлы кулланган. Әлеге җөмләнең синонимын чагыштыруны белдерүче бәйлекләр белән алмаштырып ясап була. Мәсәлән: Шуңар да Кычытканлы тигез итеп сайланган, бер-беренә ипле ятышкан, гәрәбә төсле сары бүрәнәле, алты почмаклы йортлары, кояшка караган тәрәзәләре белән генә түгел, балта осталары илә дә төбәктә элек-электән дан тоткан. 5. Нур сирпеп торган мәһабәт йөзең күңелемдә асыл, шиңмәс гөлдәй сакланыр, рухымны агартып, иртәнге саф кояш нурыдай кайгы-хәсрәтемне таратып торыр. (Т. Гали уллин. "Сәет Сакманов") Бу өзектә -дәй кушымчасы ярдәмендә бирелгән чагыштыру бик тә отышлы. Бу чагыштыру мәгънә тулылыгына, образлылыкка ирешергә ярдәм итә, кешенең эчке халәтен, аның үтә нечкә якларын тасвирлый. Биредә әлеге төзелмәнең синонимы буларак шикелле бәйлеген кулланып була: Нур сирпеп торган мәһабәт йөзең күңелемдә асыл, шиңмәс гөл шикелле сакланыр, рухымны агартып, иртәнге саф кояш нурыдай кайгыхәсрәтемне таратып торыр. Язучы гел бер чагыштырулы төзелмәләр белән генә эш итми, аларны төрләндереп тора, шуңа күрә укучыны ялыктырмый, әсәрләрен яратып, бер тын алуда укыйсың. Шуны әйтергә кирәк: Т. Галиуллин чагыштыру чарасы буларак гүя, гүяки теркәгечләрен бөтенләй диярлек мөрәҗәгать итми ("Сәет Сакманов" роман-трилогиясендә бары тик бер генә мисал таптык), нигездә әйтерсең, диярсең теркәгеч сүзләрен бик яратып куллана. Иң кирәк җирендә бөркет томшыгыдай юка борыны киңәеп ала, иреннәре турсаеп, кысыла, гүя сүзне чалгы белән печән чапкандай чыжлатып, юри кистереп чыгара. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Биредә сүз чалгы белән печән чапканда чыга торган тавыш - чыжлауга охшатыла, сүз кистереп чыгарыла. Җитди сөйләшү бара. Язучы - авылда үскән табигать баласы, тормышның бөтен вак-төягенә кадәр яхшы белә: печәнен дә чаба, балыгын да тота, йорт та төзи, печән чапканда чыккан тавышка да колак сала. Т. Галиуллин тарафыннан кулланылган бик тә үзенчәлекле һәм матур чагыштырулы төзелмә бу. Тик күз шәрифләренә һәркайсы кимендә берәр пот гер асып куйганнар диярсең, ачып кына булмый. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Әлеге төзелмәнең синонимын әйтерсең теркәгеч сүзе, гүя теркәгече белән дә биреп була: Ачып кына булмый, гүя күз шәрифләренә һәркайсы кимендә берәр пот гер асып куйганнар. Ачып кына булмый, әйтерсең күз шәриф ләренә һәркайсы кимендә берәр пот гер асып куйганнар. Дәррәү кычкырып көлеп җибәрдек. Кызган, майсыз табага борчак ташладылар диярсең. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Биредә әлеге ике җөмләне берләштерергә дә мөмкин. Шулай ук гүя теркәгечен, әйтерсең теркәгеч сүзен дә кулланып, чагыштырулы төзелмәләрнең синонимнарын төзеп булыр иде: Дәррәү кычкырып көлеп җибәрдек, әйтерсең кызган, майсыз табага борчак ташладылар. Шулай да язучы кулланган диярсең теркәгеч сүзе уңышлырак кебек тоела. Чагыштыру чарасы буларак, Т. Галиуллин эш яки хәрәкәтне белдергән булып бәйлек сүзен сирәк булса да куллана. Әлеге бәйлек сүзе белән ясалган төзелмәнең синонимы рәвешендә -дай, -дәй кушымчалары һәм бәйлекләр ярдәмендә ясалган җөмлә килә ала. Мәсәлән: Башыннан узган ике вакыйга тозлы яра булып һаман да йөрәгендә утыра. (Т. Галиуллин. "Сәет Сакманов") Әлеге чагыштырулы төзелмәнең синонимын бәйлекләр ярдәмендә дә биреп була. Мәсәлән: Сиземләвемчә, ошбу тиңләү аның күңеленә сары май кебек ята. Ләкин автор булып сүзе ярдәмендә чагыштырулы төзелмә ясый һәм уңышлы куллана. Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтәсе килә: кебек бәйлеге белән чагыштырулы төзелмәләрне Т. Галиуллин үзенең әсәрләрендә аеруча яратып куллана. Әдәби текстларда кебек бәйлеге ярдәмендә килгән чагыштырулы төзелмәләрнең синонимнары итеп шикелле, күк, сыман, төсле бәйлекләре дә еш кулланыла. Чагыштыру чарасы буларак автор кушымчалардан да оста файдалана. Ике предметны чагыштырганда -дай/-дәй, -тай/-тәй, -лык/-лек кушымчалары актив катнаша. Шуңа күрә Т. Галиуллин әсәрләренең теле чагыштырулы төзелмәләргә бай, соклангыч матур һәм үзенчәлекле. Әдәби текстта М. Хәбибуллин тарафыннан кулланылган пассив төзелмәләрне тикшерү аларның аерым төрләренә күзәтү рәвешендә алып барылачак. Бу - язучы иҗатында пассив конструкцияләрнең кулланылыш закончалыкларын төгәлрәк барлау өчен кирәк. С. Ибраһимов билгеләгәнчә, М. Хәбибуллин әсәрләрендә пассив төзелмәләрнең кулланылыш үзенчәлекләре түбәндәге төрләргә бүлеп карала: 1. Тарафыннан бәйлек сүзе белән төзелгән конструкцияләр. 2. Белән бәйлеге ярдәмендә төзелгән конструкцияләр. 3. Өчен бәйлеге ярдәмендә бәйләнгән төзелмәләр. 4. Чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән төзелмәләр. 5. Юнәлеш килеше кушымчасы белән бәйләнгән төзелмәләр. 6. Үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән конструкцияләр. Тарафыннан бәйлек сүзе белән төзелгән конструкцияләр Татар телендә пассив төзелмәләрдә процессны башкаручы төрле-төрле чаралар белән бирелә. Шул чараларга бәйле рәвештә, пассив төзелмәләрнең алты төре аерып чыгарыла [33: 136 - 148]. Беренче төрдә билгесез килештәге исем яки иялек килешендәге алмашлык янында тарафыннан бәйлек сүзе килә. III зат күплектәге алмашлык (алар) иялек килеше кушымчасы алмый. Мәсәлән: Соңгы берничә көндә тимер юл сызыгының бу күренгән өлеше ак казак отрядлары тарафыннан кисеп алынгач, юл бөтенләй җансызланып калды. Мондый конструкцияләр текстта озын, катлаулы булулары белән аерылып торалар. М. Хәбибуллинның без тикшергән әсәрләрендә сирәк булса да тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә оештырылган пассив төзелмәләргә мисаллар очрый. Иреклерәк әдәби төр буларак, ул төрле бәйләүче чараларны, төрледән-төрле җөмлә конструкцияләрен иркен куллана. М. Хәбибуллин әсәрләре кеше күңелен катлаулы итеп сурәтләүләре белән аерылып торалар. Шуңадырмы, тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә оештырылган пассив конструкцияләр күп очрамый. Мәсәлән: Харисов бу вышканың кем тарафыннан һәм ни өчен куелганын белми... Минһаҗ бабай сөйләвенә ышансак, бу вышка яу килгәнне күзәтү өчен бабаларыбыз тарафыннан куелган, имеш. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Бу төр пассив төзелмә кушма җөмлә составында карала. Пассив әйләнмәдәге үтәүчене ияртүче фигыль шул ук мәгънә мөнәсәбәтендәге иярчен җөмләнең хәбәре булып килә: Әллә соң райком тарафыннан оештырылган комиссия кабул итәргә тиешме ул бинаны? (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Шулай итеп, Гарифның "Бөртекле культураларның агротехникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу" дигән хезмәте белгечләр тарафыннан хупланылды. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Актив төзелмәсе болай булыр иде: Шулай итеп, Гарифның "Бөртекле культураларның агро техникасын яхшырту һәм аны тотрыклы фәнни юлга салу" дигән хезмәтен белгечләр хуплады. Бу төр пассив төзел мәләр гади җөмлә эчендә бер әйләнмә буларак кына килә. Бу очракта төшем юнәлешендәге фигыль төрле функция үти. Салам кертү, тирес чыгару әсирләр тарафыннан башкарылды. (М. Хәбибуллин. "Хәтер ярлары") Биредә М. Хәбибуллин актив төзелмәне кулланса, төзелмә күпкә отышлырак булыр иде: Салам кертү, тирес чыгару кебек эшләрне әсирләр башкарды. Димәк, югарыда әйтелгәннәрдән шул күренә: пассив конструкцияләрнең тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә төзелгән беренче төре хәзерге татар прозасында сирәк күзәтелә, чөнки бу - аның сурәт тудыру мөмкинлегеннән азат булуы белән аңлатыла. Бигрәк тә әсәрдә ниндидер өлкәгә караган эш-хәлләрне җентекләп тасвирлаганда, язучы пассив төзелмәләрнең бу төреннән бик оста файдалана. Ә менә М. Хәбибуллинның җөмләләре пассив конструкциянең әлеге төренә бай: Хазарстан һәм аның халкы, илеҗире, державага әверелеп барган чорында буйсынган яисә вассал рәвешендә килешеп яшәүгә йөз тоткан ил-халыклар Йосыф кахан тарафыннан искә алына. (М. Хәбибуллин. "Айбиби") Актив төзелмәсе: Хазарстан һәм аның халкы, иле-җире, державага әверелеп барган чорында буйсынган яисә вассал рәвешендә килешеп яшәүгә йөз тоткан илхалыклар Йосыф каханны искә алды. Димәк, әлеге форманың бүгенге татар әдәбиятында пассив кулланылышка ия булуы турында нәтиҗәгә килә алабыз. Актив конструкциягә синоним булып килгән бу пассив төрләр татар телендә еш кулланыла. Актив һәм пассив төзелмәләрнең бер-берсенә синоним булып йөрүләрен онытып, бары тик бер төрне генә тезеп китү белән мавыгырга ярамый. Бу - сөйләмне авырлаштыра, аның үтемле булуын киметә. Белән бәйлеге ярдәмендә төзелгән конструкцияләр Пассив конструкцияләрнең икенче төре процессны башкаручының төшем юнәлешендәге фигыльгә белән бәйлеге ярдәмендә иярүенә нигезләнеп барлыкка килә: Ана белән улының үбешкән чакларында, авыздан-авызга бирелгән бу кечкенә кәгазь кисәгендә бик вак, шулай да бик ачык итеп, Булат кулы белән шул ук сүзләр тезелгәннәр иде. (М. Хәбибуллин) М. Хәбибуллинның "Чоңгыллар" әсәрендә исә пассив конс трукцияләрнең икенче төре шактый еш очрый: Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтереп алды. - Томалады бу тәмам, әй! Берәр фурман салам ки терермен дигән идем, булмады инде болай булгач, чәнчелгере. Председатель рөхсәт кәгазен дә биргән иде. - Саламга кадәр председатель рөхсәт бирәмени? Мидхәт шулай диюгә, Галләм карт аңа гаҗәпсенеп карап алды. Аның мыегы чаларган киң кашлары белән кушылып, авыз тирәсенә җыерчыклар өелде, маңгаендагы болай да тирән буразналар тагы да тирә нәеп китте: - Күренеп тора: бер дә тәҗрибәң юк әле синен, энем. Салам... Салам ул крәчтияннең малы да, өй-каралты түбәсе дә дигәндәй. Хәзер генә ул әнә шифер уйлап таптылар. Сугыш елларында малкайларны шул бер салам белән асрадык. Корма җитмәгән елларны өй түбәләрен ачып ашаттык, һәй, булды, күрдек инде, яңадан күрергә язмасын... (М. Хәбибуллин "Чоңгыллар") Әгәр дә без әлеге конструкцияләрне актив конструкция итеп үзгәртсәк, ул түбәндәгечә яңгырар иде: Галләм карт һавага карады, тәмәке төпчеген аяк астына ташлады да итек башы белән бөтерде (бөтереп алды). Ул мыегын чаларган киң кашлары белән кушты... Биредә үтәүче төшем килеше кушымчасын алды. Димәк, пассив конструкциядә белән бәйлеге процессны башкаручыны белдергән төшем килешендәге сүзне фигыльгә бәйләүче чара булып тора. Текстта пассив төзелмәдә үтәүче аерым сүз белән бирелмәскә дә мөмкин: Бәдретдинов кебек белгечләр белән батыррак сөйләшелде. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Әлеге төзелмәнең синонимы булып актив төзелмә дә килә ала: Бәдретдинов кебек белгечләр белән батыррак сөйләште. Биредә ике төзелмә функция һәм мәгънә якынлыгын саклап, бары тик төзелешләре ягыннан гына аерыла, шуңа күрә аларны беренче дәрәҗә синонимнар дип карый алабыз. Ләкин әдип үзе әйтергә теләгән фикерне ким җөмлә белән биреп, һичшиксез откан: төзелмә төгәл, контекстта аңлашыла. - Менә ашлама белән дә әйбәт тәэмин ителсә иде ул туфрак, Гариф Әюпович. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Пассив төзелмәнең синонимы булып билгесез үтәүчеле бер составлы җөмлә дә килә ала: Туфракны ашлама белән дә тәэмин итсәләр иде, Гариф Әюпович. Биредә язучы пассив төзелмәдән уңышлы файдалана, чөнки әлеге төзелмәдә үтәүчене кулланып торуның кирәге булмаса да, контекст безгә үтәүченең кем булуын ачык күрсәтеп тора. М. Хәбибуллинның "Батый хан һәм Ләйлә" әсәреннән дә бер мисал китерәбез: Тәхет урындыгыннан калышрак булса да, бу урындык та алтынга йөгертелгән, терәкләренә кадәр кеш тиресе белән каелган иде. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Әлеге мисалда пассив төзелмә ике төрле чара ярдәмендә ясалган: юнәлеш килеше кушымчасы (-га) - алтынга йөгертелгән һәм белән бәйлеге аша - кеш тиресе белән каелган. Бер җөмләдә бер-берсен кабатламыйча, ике төрле пассив төзелмә куллану - сирәк күренеш. Бу, билгеле, язучының осталыгы белән бәйле. Кеш тиресе белән каелган яки кеш тиресеннән каелган дип, әлеге төзелмәнең синонимын чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә дә төзеп булыр иде. Шул рәвешле, пассив контрукцияләрнең белән бәйлеге ярдәмендә төзелгән икенче төре әдәби текстларда киң кулланыла. Бу бәйлек ярдәмендә ясалган төзелмәләрдә иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында күп төрле мәгънә мөнәсәбәтләре урнаша. Шулай ук язучыларыбызның публицистик характердагы язмаларында да пассив конструкцияләрнең әлеге төре шактый еш очрый. Бу төрдәге әйләнмәләр күбәеп китсә, әдәби әсәрнең теленә зыян килер иде. М. Хәбибуллин исә пассив төзелмәләрнең бу төрен үз үлчәме белән генә куллана, стильне бозмый, киресенчә, текстны тикшерү мөмкинлекләрен арттыра гына. Пассив төзелмәләрнең өченче төре процессны башкаручының төшем юнәлешендәге фигыльгә өчен бәйлеге ярдәмендә иярүе белән характерлана [62: 141]. Бу бәйлек аша ясалган конструкцияләр максат, сәбәп мөнәсәбәтләрен белдерергә мөмкин. Мондый төр төзелмәләр текстта бик сирәк күзәтелде. Иң гаҗәбе - ошбу халәттән чыгу өчен һаман аңа тартыла. (М. Хәбибуллин. "Батый хан Һәм Ләйлә") Бу урында пассив төзелмәне сайлау эчтәлеккә туры килә, чөнки ихтыяр көченнән тыш эшләнгән эш турында сүз алып барганда, нәкъ менә пассив төзелмәләрне куллану уңышлырак та. Димәк, пассив конструкцияләрнең өчен бәйлеге ярдәмендә төзелгән өченче төре прозада күзәтелә, әмма кулланылыш ешлыгы зур түгел. Чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән төзелмәләр Пассив төзелмәләрнең дүртенче төрендә үтәүчене белдерә торган сүз фигыльгә чыгыш килеш кушымчасы ярдәмендә иярә [31: 100]. Әлеге төзелмәләрдә чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның сәбәбен, үтәлү рәвешен дә белдереп килергә мөмкин. Мондый төргә мисаллар М. Хәбибуллин әсәрләреннән алынган өзекләрдә күп очрамады: Талип түргә узганда, авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылды. (М. Хәбибуллин "Чоңгыллар") Бу очракларда пассив форманы куллану җөмләләргә җыйнаклык керткән. Синоним итеп алынган актив төзелмә менә бу рәвешле булыр иде: Талип түргә узганда авыр гәүдәсе белән идән сайгакларын сыкты. Мин биекләрдән биекләргә күтәрелгән хатын идем, бүген әнә нинди көнгә калдым. Әйе, ул чынлап та һичкемнең кулы җитмәстәй югарыга күтәрелгән иде, әйтергә була - күккә ашкан иде... (М. Хәбибуллин. "Айбиби") Биредә язучы чыгыш һәм юнәлеш килешләрендә сүзне кабатлап, пассив төзелмә куллана, Айбибинең хистойгыларын, кичерешләрен әлеге төзелмә ярдәмендә чагылдыра. Биредә ике килеш кушымчалары ярдәмендә ясалган төзелмәләрне бер-берсенә синоним итеп тә алып була: Мин биекләрдән күтәрелгән хатын идем, бүген әнә нинди көнгә калдым. - Мин биекләргә күтәрелгән хатын идем, бүген әнә нинди көнгә калдым. Бу төзелмәләр бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән бераз аерылалар да. Башкаручы бу төр төзелмәдә чыгыш килеше кушымчасы белән хәбәргә ияреп килә. Айбиби - "кырык хатыны булган ир белән торган, яраткан кешенең кадерен белергә өйрәнгән кеше, һичкемнең кулы җитмәстәй югарыга күтәрелгән хатын" - бүген нинди көнгә калган. Әдип төп геройның хис тойгылары аша иренә чиксез мәхәббәтен, аның белән горурлануын, ирен югалту ачысын пассив төзелмә ярдәмендә бик оста чагылдыра. Әлеге мисалны актив конструкция итеп үзгәртсәк, ул түбәндәгечә яңгырар иде: Мине, биек үрләргә күтәргән хатынны, бүген менә нинди көнгә калдырдылар. С. Ибраһимов билгеләвенчә, чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә оешкан пассив төзелмәләрдә сәбәп мөнәсәбәте булырга мөмкин. Бу вакытта пассив конструкциягә аркасында бәйлек сүзле актив төзелмә синоним булып килә. Икенче очракта исә чыгыш килеше кушымчасы белән бирелгән сүз бер башкаручыны, ә төшем юнәлешендәге фигыль йөкләтү юнәлеше кушымчасы белән берлектә икенче башкаручыны белдерә [34: 141 - 142]. М. Хәбибуллин иҗатында исә беренче төр мисаллар ешрак күзәтелә. Күренеп тора: үтәүчене белдерә торган сүз фигыльгә чыгыш килеш кушымчасы ярдәмендә ияргән төзелмәләр шактый аз кулланыла. Бу әдәби текстта, иң беренче чиратта, аларның кыскалыгы, җыйнаклыгы белән аңлатыла. Пассив төзелмәләрнең бишенче төрендә процессны башкаручы төшем юнәлешендәге фигыльгә юнәлеш килеше кушымчасы белән иярә. Юнәлеш килеше кушымчасы аша ясалган конструкцияләрдә урын, максат, үтәлү рәвеше, сәбәп, кыек объект мөнәсәбәтләре чагылырга мөмкин. Мондый төргә мисаллар М. Хәбибуллин иҗатыннан алынган өзекләрдә күп очрый. М. Хәбибуллин исем урынында күбрәк алмашлыкларны яратып куллана һәм алар ярдәмендә пассив төзелмәләр ясый. Әлеге өзекләрдә дә шуны ук күрәбез: Ахыр хатынын кулына күтәреп алды, ә тегесе, гадәттәгечә, аның муенына сарылды, йөзе белән аңа сыенды. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Юнәлеш килеше кушымчасы һәм бәйлекләр, бәйлек сүзләр белән төзелгән пассив конструкцияләр дә күп. Бигрәк тә язучы таба бәйлеген яратып куллана, шулар ярдәмендә пассив төзелмәләр ясый: Ниһаять, Мидхәт кызга таба борылды. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Әлеге мисалларда таба бәйлеге күбрәк юнәлеш килешендәге исемнәр, алмашлыклар белән килә һәм кемгә дә булса юнәлү мәгънәсен көчәйтә, төгәлләштерә. Бу мисалдагы пассив конструкцияләрне актив конструкция итеп үзгәртсәк, ул түбәндәгечә яңгырар иде: кызга таба борды. Пассив конструкцияләрнең юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган бишенче төренә мисаллар М. Хәбибуллин иҗатында да күп очрый. Әлеге пассив төзелмәләр ярдәмендә моң укучының күңеленә керде, дулкынландырды, күңелнең иң нечкә хисләрен актарып ташлады. Гомумән, пассив конструкция белән белдерелгән көнкүреш вакыйгалар Фатыйманың да күңел халәтен җиткерүдә әһәмиятле роль уйныйлар: көй аның йөрәген кузгатып җибәрде, кул эшен бер якка куеп, дөньясын онытып тыңлап утырды, күзләренә яшь тулды, башына япкан яулыгын иңнәренә төшереп, Мондый мисаллар әдәби текстта еш кына чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә ияргән пассив конструкция белән синонимлашалар, шуңа күрә алар, гадәттә, еш очрамыйлар: Карынына ярып кергән кымызга аның кәефе күтәрелде. - Карынына ярып кергән кымыздан аның кәефе күтәрелде. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Әлеге төзелмәләрнең актив конструкциясе болай булыр иде: Карынына ярып кергән кымыз аның кәефен күтәрде. Шулай итеп, пассив конструкцияләрнең юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган бишенче төре хәзерге прозада да шактый күп очрый, Әлеге төр пассив конструкцияләрнең әдәби текстлардагы активлыгын аларның кыскалыгы, җыйнаклыгы һәм төрле жанр таләпләренә җавап бирүләре белән аңлатырга мөмкин. Үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән конструкцияләр Пассив төзелмәләрнең татар телендә иң еш очраган төре - үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән очрак [62: 142]. Бу төр әдәби текстларда бик киң кулланыла. М. Хәбибуллин әсәрләрендә дә күп очрый: Алгы өйдә кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Югарыда китерелгән мисалларда эшнең реаль башкаручысы гомумән билгесез, төп игътибар шул эшкә дучар булган объектка юнәлтелгән, димәк, бу очракта логик субъект актуаль түгел (кемдер яки кемнәрдер тарафыннан): чәчкәләр, чигелгән, күк капусы ачыла, юрта куелыр, аяк тавышлары ишетелде, ул тартыла. Үз эчендә ул тагын, үтәүченең нинди сүздән аңлашылуына карап, берничә төргә бүленә. Беренче очракта үтәүче алдагы җөмләләрдән, контексттан яки әйләнә-тирәдәге шартлардан билгеле була. Әгәр мондый очракта үтәүче яңадан кабатланса, бу - тавтологиягә китерер иде, ә прозада төгәллек - иң зур таләпләрнең берсе. Мондый төргә мисаллар карыйк: Тыенкы гына баш иде, сак кына күтәрелде һәм ишеккә таба кузгалды. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Биредә сүз ятакчы карт турында бара: Ятакчы - ап-ак чырайлы, куе киң кашлы, зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле. Мангулларга бөтенләй охшамаган. Бер сүз белән кыпчак - дала иясе, шушы дала иясе. Соңгы җөмләдә кыскалык өчен, алдагы җөмләдә инде бер кат телгә алынганлыктан, ия дә, үтәүче дә яңадан кабатланмаган. Аның тулы варианты болайрак булыр иде: Карт тыенкы гына баш иде, сак кына күтәрелде һәм ишеккә таба кузгалды. Ихтыяр көченнән тыш эшләнгән эш турында сүз алып барганда, нәкъ менә пассив төзелмәләрне куллану уңышлырак та. Бу мәгънә кешенең эш-хәлен белдерә торган фигыльләрдән ясалган төшем юнәлеше формаларында күзәтелә: керелә, арыла, йөрелә, бирелә һ. б. Әдәби текстта төшем юнәлешендәге фигыль төп юнәлеш мәгънәсендә кулланыла: Ул сузылып ятты һәм күзләрен йомды. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Бу мисалда сузылып ятты теләкнең сөйләүчегә каравын белдерә һәм язучы тарафыннан төп герой кичерешләренең авырлыгы җиткерелә. Автор, әлеге формаларны кулланып, тормышта кыенлыклар, сынаулар, борчулар күплеген ассызыклый һәм аларның котылгысыз булуын искәртә. Пассив конструкцияне куллануның төп максаты да шунда. Фигыль төшем юнәлешендә килгәндә, эшне башкаручы субъектның сөйләмдә роле пассивлаша, ул җөмләдә күрсәтелергә дә, күрсәтелмәскә дә мөмкин [20: 69]. Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләрендә дә бу форма еш кулланыла. Әлеге төргә караган аерым мисалларга тукталыйк: Сүбәдәй баһадирның күзе-кашы җимерелде. (М. Хәбибуллин. "Батый хан һәм Ләйлә") Ике составлы җөмлә итеп бирелсә дә, бер составлы үтәүчесез җөмләдәге кебек, процессны башкаручы күз алдында тотылмый, үзеннән-үзе башкарылгандай аңлашыла: күзе-кашы үзеннән-үзе җимерелде, ягъни Сүбәдәй баһадир үзенең канәгать түгеллеген сиздерде. С. Ибраһимов фикеренчә, үтәүче тирә-юньгә карап билгеләнгәндә дә, актив төзелмәнең иясе шул обстановкадан чыгып алына: Өлкә газетасында мәкалә басылып чыкты. Агрономга да эләкте, кызга әйтеп киттең дә котылдың, дип яклаучы булмады - кисәттеләр, бригадир Бакировны исә эшеннән алырга тәкъдим ителде. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Биредә сүз орлыкны, агроном килеп җиткәнче, ашламасыз чәчү турында бара. Синоним итеп алынган актив төзелмә менә бу рәвешле булыр иде: Өлкә газетасында мәкалә басылып чыкты. Районның бюро членнары агрономга да эләктерде, кызга әйтеп киттең дә котылдың, дип яклаучы булмады - кисәттеләр, бригадир Бакировны исә эшеннән алырга тәкъдим иттеләр. Өзекне дәвам итәбез: Аңа калса, мәсьәләнең асылына төшенеп җитмәделәр шикелле. Звено турында да сүз куертып алынды. (М. Хәбибуллин. "Чоңгыллар") Синоним итеп алынган актив төзелмәне менә бу рәвешле биреп булыр иде: Аңа калса, мәсьәләнең асылына төшенеп җитмәделәр шикелле. Райондагылар звено турында да сүз куертып алдылар. Бу очракта пассив форманы куллану җөмләгә җыйнак - лык кертә. Билгесез үтәүчеле җөмләне бу төргә синоним итеп кулланып була. Димәк, пассив конструкцияләрнең үтәүчесе аерым сүз белән бирелмәгән алтынчы төре иң актив төрләрдән санала. Алар прозада бик актив кулланыла. Гомумән, М. Хә бибуллин иҗатын, пассив конструкцияләр кулланылышы ягыннан, чагыштырма планда карап, түбәндәгеләрне әй тергә мөмкин: М. Хәбибуллин үз иҗатында, актив конструкцияләр белән беррәттән, пассив конструкцияләргә дә мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, алар күпчелекне тәшкил итми, әмма алар әсәрне мәгънәви һәм стилистик яктан баету ягыннан әһәмиятле. Бу конструкцияләрнең типологиясен анализлаганда, язучының иҗатында, гомумән, әдәби текстларда тарафыннан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнгән пассив конструкциянең сирәк очравы ачыкланды. Пассив контрукцияләрнең белән, өчен бәйлекләре ярдәмендә төзелгән икенче төре прозада киң кулланыла. Шулай ук язучыларыбызның публицистик характердагы язмаларында пассив конструкцияләрнең әлеге төре шактый еш очрый. Чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә оешкан пассив төзелмәләрдә, сәбәп мөнәсәбәте булырга мөмкин һәм чыгыш килеше кушымчасы белән бирелгән сүз бер башкаручыны, ә төшем юнәлешендәге фигыль йөкләтү юнәлеше кушымчасы белән берлектә икенче башкаручыны белдерә ала. Беренче төр М. Хәбибуллин иҗатында сирәк кулланыла. Әдәби текстларда безне кызыксындырган конструкцияләрнең иң киң таралган төре - юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә барлыкка килгән вариант һәм үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән очрак. Пассив төзелмәләрнең бишенче төрендә процессны башкаручы төшем юнәлешендәге фигыльгә юнәлеш килеше кушымчасы белән иярә. Мондый төргә мисаллар М. Хәби буллин әсәрләрендә күп очрый. Бигрәк тә юнәлеш килеше кушымчасы һәм бәйлекләр, бәйлек сүзләр белән төзелгән пассив конструкцияләрнең күплеге күзгә ташлана. Язучы юнәлеш килеше кушымчасы янында таба бәйлеген аеруча яратып куллана, шулар ярдәмендә пассив төзелмәләр ясый. Пассив төзелмәләрнең әдәби текстларда иң еш очраган төре - үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән очрак. М. Хә - бибуллин иҗатында ул аеруча өстенлек итә. Әдип пассив конструкцияләрне стилистик максаттан чыгып куллана. Димәк, хәзерге татар әдәбиятында язучылар тарафыннан яратып кулланылган пассив конструкцияләрнең текстта әһәмиятле урын алып торуы турында нәтиҗәгә килергә мөмкин. Алардан юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә оешкан пассив конструкцияләр һәм үтәүче аерым сүз белән бирелмәгән очрак бигрәк тә актив кулланыла. Татар әдәби телен баетуга Ш. Камал, Һ. Такташ, Г. Ибраһимов, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, Г. Бәширов, Ә. Еники кебек язучылар зур өлеш керттеләр. С. Ибраһимов билгеләвенчә, телебезне баетуда, сөйләм матурлыгын арттыру һәм стильне камилләштерүдә, синтаксик синонимнарга игътибар бирү гаять әһәмиятле. Әдәби текстлар белән эшләгәндә, җөмләләрне бер-берсенә бәйләүче чараларга да игътибар итү зарури. Г. Әпсәләмов әсәрләре җирлегендә бер үк мәгънәдәге кирәксез кабатлауларны булдырмау, кирәк урында бер төрне икенчесе белән алмаштыру өчен, телебездә бик күп чаралар бар: Сәхипҗамал җиңги маңгаена чыккан тир бөртекләрен яулык очына сөртте. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Биредә юнәлеш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның объектын белдерә һәм бу төр сүзтезмәләргә белән бәйлеге аша ияргән исемле фигыль сүзтезмә синоним була: Хатирә апа, яулык чите белән маңгай тирләрен сөртеп, хәйләле генә елмайды. Г. Әпсәләмов, бер сүзне икенчесе янына китереп утыртканда, аларның бер-бере белән килешә алу-алмауларына да игътибар иткән. Әлеге текстта якын мәгънәне бирүче синонимик төрләр сөйләмне яңгырашлы итүдә мөһим роль уйнаган һәм кабатлаулардан коткарган: яулык очына сөртте - яулык чите белән сөртте. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Һәр очракны аерым-аерым тикшереп үтәбез. Исемнең фигыльгә килеш кушымчалары аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары Соңгы елларда, бу кушымчаның текст төзелешенә шул чараларга мөрәҗәгать итә башладылар. Иялек килешендәге исем бары тик исем фигыльгә яки тартым кушымчасы алган сыйфат фигыльгә генә иярә ала, ияртүче сүзнең формалары бер-берсенә синоним булып килә. Текстта бирелгән исемнең фигыльгә иялек килеше кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары: Кулына таяк тотып урам буйлап барганда, Маһирә ханымның кисәтүен исенә төшереп, профессор, көлемсерәп, башын чайкап куйды. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Әдәби текстта исемнең фигыльгә юнәлеш килеше кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнарын да күз уңында тотарга кирәк. Иярүче исем ияртүче сүздән аңлашылган процессның кая таба юнәлүен белдерә: Хәтере калган Чибәркәева стенага таба борылып ятты. Мансур өйгә кайту моментларын энәсеннән-җебенә кадәр хәтерли. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр"); Казан вокзалына аларны туганнары китерде. Купейный билетлар инде кесәдә иде, шуның өстенә, вагонга кергәч ул өстәлгә бер тартма куйды. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Текстта таба, табан, эченә бәйлекләре белән төзелгән сүзтезмәләр еш очрый: Мансур шәһәренә китеп барды. Дәү әти белән дәү әни исә шәһәргә таба чапкан автобуска карап калдылар. Урамнан тыкрыкка таба борыла алмады. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Әдәби текстта исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның кем өчен, нәрсә өчен үтәлүен белдергән сүзтезмәләр дә еш очрый: Рәнҗемәгез - кешеләргә яхшылыкларны җитәрлек эшләдек. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Процесс ның кем өчен, нәрсә өчен үтәлүе кушымча+дип бәйлеге ярдәмендә дә белдерелә: Әхмәткә дип берәрне эләктерергә иде! (Ә калган язучылар акча өчен язалар. Гөлшәһидә Мансурны оныта алмавын, аңардан башка яшәү аның өчен тоташ бер газап кына буласын аңлады. (Г. Әпсәләмов. "Агыла болыт") Текст тукымасында исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның объектын белдергән сүзтезмәләр күпләп кулланыла: Сәхипҗамал җиңги маңгаена чыккан тир бөртекләрен яулык очы белән сөртте. (Г. Әпсәләмов. "Сүнмәс утлар") Исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессны вакыт ягыннан ачыклап килә: Бу төн гомергә онытылмаслык булып, Әбүзәр Таһировның хәтерендә сеңеп калды. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның сәбәбен белдерә: Ул бәхеткә кыз никадәр шатланган иде. (Г. Әп - сә ләмов. "Сүнмәс утлар") Исемнең фигыльгә төшем, чыгыш килеше кушымчалары аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр әдәби текстта әледән-әле очрый. Бу очракта иярүче исем ияртүче сүздән аңлашылган процессның туры объектын, чыгу ноктасын белдерә: - Юк әле, кешеләргә татлы әйберләрне җитәрлек ашаттык. Ул сугыш гарасатын күргән кеше. Кулъяулыкны кесәдән алып борын сөртерлек тә мөмкинлек юк. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәч әкләр"); Бераздан Гөлшәһидә аның Казаннан бөтенләй китеп баруы турында ишетте. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Текст тукымасында исемнең фигыльгә урын-вакыт килеше кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнарына да игътибар бирергә кирәк. Гадәттә иярүче исем саннар белән берлектә килеп, ияртүче сүздән аңлашылган процессның вакытын белдерә: Гөлшәһидә соңгы ике елда тәмам үзгәрде. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Шулай итеп, сүзтезмәләрне куллану мәсьәләсе күпкырлы, аның һәр үзенчәлеген, бәйләүче чараларын яхшы белеп язганда гына, әдәби текстта һәр җөмләнең, һәр юлның, һәр абзацның камиллеге турында сүз йөртергә ныклы нигез б улачак. Әдәби текстта чагыштыруны белдерә торган -дай, -дәй, -тай, -тәй, -ча, -чә кушымчалары белән ясалган сүзтезмәләр еш очрый. Әлеге сүзтезмәдә иярүче сүз чагыштыру объектын күрсәтә һәм фигыльгә иярә: Бакчалардагы агачларның ябалдашлары, алтын нурга манчылып, очлы таҗлардай балкыйлар. Мин инде моңарчы да Әбүзәр абыйның балаларча мавыгып көлә белүенә игътибар иткән идем. Хәзер Әбүзәр абый аларның эштән кайтуларын баладай нәүмизләнеп көтә иде. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Мондый чагыштыру кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмәгә синоним булып бәйлекләр белән ияргән сүзтезмә килә: Ә бүген аның тормышы, язгы елга күк, тулып, ташып, гөрләп ага. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Булу-булмауны белдергән кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары Аерым грамматикаларда, мәктәп дәреслекләрендә сыйфат ясаучы кушымча дип йөртелә торган -лы, -ле, -сыз, -сез аффикслары исемне (санны, алмашлыкны. сыйфатны) исемгә һәм башка сүзләргә бәйләүдә дә катнаша. Бу кушымчалар ярдәмендә ясалган исем сүзтезмәләр текст төзелешендә аеруча еш кулланыла, шул ук вакытта андый сүзтезмәләрдәге фикерне бирә алырдай синоним төзелмәләр дә матур әдәбиятта һәм башка стильләрдә урын ала [62: 48]. Г. Әпсәләмов та, сирәк булса да, бу төр сүзтезмәләрне дә куллана. Бу кушымча белән ясалган фигыль сүзтезмәгә синоним итеп, бәйлек сүз ярдәмендә килгән исемле (алмашлыклы) фигыль сүзтезмә алына: - Синсез нишләрмен мин, - диде Гөлшәһидә. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Әлеге төзелмәгә синоним булып башка бәйлек сүзе белән төзелгән сүзтезмә килә: Синнән башка барысы да хахылдап көлә, - диде Аксюша түти. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Шулай итеп, сүзтезмәләрдә бер бәйләүче чараның гына ишәеп китүе һич тә акланмый, чөнки аларны синонимик куллану өчен телебездә мөмкинлекләр гаять күп. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне кулланып ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары Әдәби текстта бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне кулланып ясалган сүзтезмәләр шулай ук күп кулланыла. Алар белән бәйле стиль кимчелекләре дә аз очрамый. Бәйлекләрне кулланганда, "...иң киң таралган ялгышларның берсе, ди С. Ибраһимов, - аларны бер үк җөмләдә төрле функция белән куллану" [62: 152]. Бәйлекләрне кулланганда, тагын бер нәрсә еш кына күзгә ташлана: бәйләүче чара буларак, компонентларның үзара мәгънә ягыннан сыешуын тәэмин итми икән, сүзтезмәне башка чара ярдәмендә бирү таләп ителә. Ләкин Г. Әпсәләмов әсәрләрендә алар белән бәйле стиль кимчелекләре очрамады. Текстта еш кулланылган белән бәйлеге аша ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнарына тукталып үтик. Иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның вакытын, үтәлү рәвешен белдерә. Мәсәлән: Кич белән Гөлшәһидә больницадан китмичә докладын язып утырды. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Гөлшәһидә шул мунча киемнәре белән больницага китте. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Шунысын да ассызыкларга кирәк: юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары ярдәмендә ясалган сүзтезмә мондый төзелмәгә синоним була. Профессор кешегә мондый пычрак машина белән йөрү килешми. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Гадәттә, бу сүзтезмәләргә синоним булып урын-вакыт килеше кушымчасы белән ясалган сүзтезмә килә: машинада йөрү, самолётта очу, көймәдә кичү һ. б. Кызганычка каршы, Г. Әпсәләмов әсәрләрендә бу төр сүзтезмәләргә мисаллар табылмады. Һәр текстта диярлек буенча, буйлап бәйлеге аша ясалган сүзтезмәләр еш очрый. Иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урынын белдерә: Әхмәт башка мәсьәләр буенча да торып йөгерә иде. Җомга көн төш вакытына кадәр Хатирә апа авыл буйлап сорашып йөрде. (Г. Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр") Фикеребезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: татар әдәби телен баетуга Ш. Камал, Һ. Такташ, Г. Ибраһимов, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов, X. Туфан, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Мәһдиев, М. Хәбибуллин, Т. Галиуллин кебек язучылар мул өлеш керттеләр. Әдәби текстка анализ ясаганда, телебезне баетуда, сөйләм матурлыгын арттыру һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарга игътибар бирү гаять әһәмиятле. Синтаксик синонимнарның, телебездә булган бәйләүче чараларның муллыгын искә алмыйча язу бервакытта да стильне бизәми [62: 158]. Сөйләм камил, әйтергә теләгән фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен, лексик синонимнар белән генә эш итү җитми, синтаксик синонимнарның да нәрсә икәнен төшенү, аларның төрләрен күзаллау, бәйләүче чараларның күптөрлелеген истә тотып, әдәби текстта куллана белү дә зарур. Тиңдәш кисәкләрнең стилистик кулланылышы (Ә. Еники әсәрләре мисалында) Текст төзелешендә вакыйга һәм эш-хәрәкәттә катнашкан затны, предметларны тулырак итеп бирү, аларның билгеләрен, нәрсә башкаруларын эзлекле рәвештә чагылдыру өчен, язучыларга тиңдәш кисәкләр ярдәмгә килә. Тиңдәш кисәкләр булып, җөмләнең баш кисәкләре дә, иярчен кисәкләре дә килә ала. Аларны бер-бер артлы тәртип белән тезеп бару җөмләгә аһәңлелек өсти. С. Ибраһимов билгеләвенчә, тиңдәш кисәкле җөмләләрнең стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү, аларны барлау һәм киң куллану стининдидер бер аһәң өстиләр, әсәрне җанландырып, тулыландырып киләләр, мәгънә төсмерен дә баетып күрсәтәләр. Бу уңайдан Ә. Еники әсәрләре тиңдәш кисәкләрнең аеруча актив кулланылышы белән аерылып торалар. Берничә очракка тукталып үтәбез. Әдәби текстта тиңдәш кисәкләрнең парлап бирелү һәм парлы сүзләр ярдәмендә белдерелү очраклары бар. Язучы һәм журналистларның тиңдәш кисәкләрне парлап йөртүен татар телендә соңрак кулланыла башлаган алымнарның берсе дип алырга кирәк. Бу очракта бер-берсенә якын төрләрнең икесе бер теркәгеч белән берләштерелү өстенә, алар тагын тезү интонациясе аша тиңдәшләнеп тә киләләр [41: 226]. Хәзер мисалларга тукталып китик: Мостафин да, билгеле, бу көннәрдә төшке чәйгә һәм кичке ашка әбиләренә кайтып йөрде. (Ә. Еники. "Шаяру") Ара-тирә генә олы яшьтәге агайлар һәм карт бабайлар, яшьләр һәм бала-ч агалар да күренә. (Ә. Еники. "Рәшә") Бу мисалларда тиңдәш кисәкләрне һәм теркәгече парлап, аерып куйган. Моннан тыш без тикшергән әсәрләрдә парлы тиңдәш кисәкләр бары тезү интонациясе белән генә тиңдәшләнеп килгән очраклар да күзәтелде. Мәсәлән: Малайның өстендә ике сәдәфле ак күлмәк, бау белән иңбашына аскан кыска балаклы кара чалбар. (Ә. Еники. "Йөрәк сере") Текст төзелешендә тиңдәш кисәкләр янында тезүче теркәгечләрнең стилистик роле дигәндә, аларның тиңдәш кисәкләрне бер-берсенә бәйләп, алар арасында төрле мөнәсәбәтләрне белдерүләре күз уңында тотылды. Теркәүче чаралар булып, санау һәм каршы кую интонацияләре, җыючы, каршы куючы һәм бүлүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр килә: Аның табигатендәге күп нәрсәләрнең уянуы һәм үзгәрүе турыдан-туры яз белән бәйләнгән. (Ә. Еники. "Уяну"); Тирәкләр ышыгында туган бу уйлар Нургали өчен бер ук вакытта ләззәтле дә, әрнүле дә иде. (Ә. Еники. "Бер сүз"); Ә олылар тыныч, олылар, берни булмагандай, гамьсез генә чәйләрен эчәләр, ләкин ара-тирә язмышлар, тәкъдирләр, гомерләр турында бик мәгънәле сүзләр әйтеп куялар. (Ә. Еники. "Җиз кыңгырау") Тиңдәш кисәкләр янында я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер теркәгечләре бүлүче теркәгечләр булып санала. Ф. Хисамова үзенең "Татар теле морфологиясе" исемле хезмәтендә (2006) бүлүче теркәгечләрнең сөйләмгә санап китү, охшаш күренеш ләрнең берсен аерып кую, күренеш, вакыйга эшхәлләрнең кабатлануы кебек мәгънә төсмерләре өстәүләрен ассызыклый. Я (йә), яки, яисә теркәгечләре тиңдәш кисәкләрнең бер-берсен тигез дәрәҗәдә алмаштыра алуларын белдерәләр: Югыйсә анда ярты ел, монда бер ел эшләп, йә колхозда, йә районда, йә укуда йөреп гомер уздырган ич! (Ә. Еники. "Уяну") Гадәттә әдәби текстта сорау кушымчасы һәрбер тиңдәш кисәк янында килеп, аларны сөйләүче өчен ачык билгеле булмаган төшенчәләрне, билгеләрне, процессларны һәм ул тиңдәш кисәкләрнең бер-берсен тигез дәрәҗәдә алмаштыра алуларын белдерә, җөмләгә стилистик яңгыраш өсти: Зөфәр - нең артында бер кызмы, яшь хатынмы бик тыелырга тырышып, ләкин тәкате җитмичә иелеп төшеп үкси башлады. (Ә. Еники. "Рәшә") Биредә тиңдәш ияләргә -мы сорау кушымчасы ялганып килгән һәм әлеге затның кем булуы билгесез калган. Әдәби текстта тиңдәш кисәкләрнең барысына да уртак булган бер сүз кабатланып килергә мөмкин: Бөтен ил, бөтен халык өчен генә түгел, һәрбер шәһәр, һәрбер авыл, һәрбер кеше өчен шулай бу. (Ә. Еники. "Уяну") Күргәнебезчә, бу җөмләдә бөтен һәм һәрбер сүзләре тиңдәш кисәкләр янында кабатланып килгәннәр һәм җөмләгә ниндидер бер үзенчәлекле мәгънә өстәгәннәр. Ә. Еники әсәрләрендә тиңдәш кисәкләрне парлап йөртү һәм парлы сүзләр ярдәмендә бирү күренеше еш күзәтелә. Алар стилистик яктан үзенә күрә кызыклы, эмоциональ тәэсирлелекне арттыра торган җөмләләр хасил итәләр. Текст тукымасында иң еш очраганы да/дә, та/тә теркәгечләре булды. Автор алар ярдәмендә укучы төп нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш, шуларга конкрет бәя бирә, басым ясый. Каршы куючылардан тик, ләкин, ә, әмма кебек теркәгечләр еш очрады һәм алар җөмләдә үз стилистик вазыйфаларын башкарып киләләр, шулай ук авторның фикерен җиткерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Бүлүче теркәгечләрдән аеруча я, яки, әле теркәгечләре очрады. Алар тиңдәш кисәкләрнең бер-берсен тигез дәрәҗәдә алмаштыра алалар, эзлекле күрнешләрне белдергән кисәкләрне тиңдәшләндереп киләләр һ. б. Шул рәвешле, тезүче теркәгечләр тиңдәш кисәкләр янында килеп, сөйләмнең матур яңгырашлы һәм җанлырак булуына хезмәт итәләр. II бүлек ӘДӘБИ ӘСӘРГӘ ЛИНГВИСТИК АНАЛИЗ ЯСАУ (фольклор текстлары мисалында) Татар халык әкиятләре һәм бәетләрендә фигыльләрнең стилистик кулланылыш үзенчәлекләре Татар халык әкиятләренең үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар, ул хайваннар турындагы әкиятме ("Төл ке белән бүре", "Торна белән төлке", "Кәҗә белән сар ык" һ. б.), әллә тормыш-көнкүреш ("Акыл белән бәхет", "Кунак ашы - кара-каршы". "Дуслар бәладә беленер" һ. б.), тылсымлы әкиятләрме ("Ак бүре", "Алтын кош", "Серле дага" һ. б.), укучыны бүген дә уйландыра, дулкынландыра, әдәп ле һәм намуслы булырга өнди. Фольклор текстларында сүз уйнату, сүз җилеме, сүз көрәштерү, мәкаль-әйтемнәр, табышмак лар, геройларның үз-үзен тотышы, кыланышы, сөйләме, сүзлек составы - һәрберсе аерым урын алып тора. Аларда халыкның якты уйлары, хыяллары чынга аша, гаделлек өчен көрәше гәүдәләнә. Рус халык әкиятләре нигездә өч өлештән тора: башлам ("В некотором царстве, в некотором государстве жили-были..."), төп өлеш һәм бетем ("Стали они жить - поживать и добра наживать" или "Устроили они пир на весь мир..."). Татар халык әкият ләрендә дә шул ук бүленеш саклана: "Борын- заманда...", "Әүвәл заманда...", "...шуның белән әкият тә бетә". Әкиятләргә анализ ясаганда, татар халык иҗатына хас булган милли жанр - бәеткә дә махсус тукталырбыз. Кеше күңелендә туган хис-кичерешләрне тасвирлаганда, текстморфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләр күрсәтелә, чагыштырулы төзелмәләр тикшерелә. Бәет - гарәп сүзе, ике юллык шигырь дигәнне аңлата, аның нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята [82: 5]. Бәетләрнең сүзлек составын тикшергәндә, тарихи вакыйгалар һәм шәхесләргә, шулай ук хатын-кызларның михнәтле язмышларын чагылдыруга, шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләр күбрәк күз уңында тотыла. Фольклор тексты белән эшләгәндә халыкның нинди сүзләр сайлавына, ул сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәдә булуына, сүзнең күпмәгънәлелегенә, бәйләүче чараларның һәм чагыштырулы төзелмәләрнең кайсысын халыкның аеруча яратып куллануына игътибар ителә. Фольклор әсәрләренең теле, бер яктан, - халыкның язма әдәби теленә, икенче яктан, халыкның җанлы сөйләм теленә якын тора: Кичә бардым ие, өченче кич кайткан ием. ("Корчаңгы тай"); Әтәй, - ди малай, - сез бер дә кайгырмагыз, мин кайтып җитәрмен әле, ди. ("Чүмеч"); Шул заманда булган икән, ди, патша. Аның булган алма бакчасы ("Алтын кош") Әкиятләр башка жанрлар арасында мөһим урын алып тора: теле, төзелеше гади, күбрәк кыска-кыска, гади җөмләләр кулланыла: Борын заманда булган икән бер патша. Бу патшаның ике улы булган ("Әйгәли батыр"); Ярар. Инде бу баланы тәрбияләп асрап үстерәләр. Бала үсә, алты-җиде яшьләренә җитә. Малайны бик яхшылап тәрбиялиләр болар. ("Идеге батыр") Әкиятләр, бәетләр фигыльләрнең кулланылышы ягыннан бик үзенчәлекле. Фигыль - төрки телләрдә гаять катлаулы сүз төркеме. Әлеге сүз төркеменең барлыкка килү, грамматик категорияләренең формалашу тарихы да кызыклы: 1. Хәзерге татар телендә борынгы төрки телдә кулланылган фигыль формалары үзгәрешсез саклана: -а, -ә, -ды, -де, -ган, -гән. 2. Мәгънә үзгәреше кичергән фигыль формалары да бар. 3. Кайбер фигыль формалары диалектларда гына сакланып калган. 4. Яңа фигыль формалары барлыкка килгән. Фигыльләрне семантик (тематик) төркемләүгә төркитатар тел белемендә Н.К. Дмитриев, Э.Р. Тенишев, Д.Г. Тумашева, Ф.А. Ганиев, Ф.М. Хисамова, Ә.Ә. Юлдашев, Н.З. Га - джи ева, Т.Н. Васильева һ. б. хезмәтләрендә зур урын бирелә. Н.К. Дмитриев төрек, татар, башкорт һәм кайбер башка төрки телләрдәге сөйләү, фикерләү, эш һәм хәрәкәт фигыльләренең төп лексик берәмлекләрен тикшереп чыкты. Татар телендә фигыльләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аеру мөлкәсендә беренче тәҗрибә Ф.А. Ганиев тарафыннан ясалды. Ул үзенең "Татар телендә фигыльләрнең семантик төркемнәре" мәкаләсендә фигыльләрне 11 зур төркемгә бүлә: хәрәкәт, эш, процесс, хәл, мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту, яңгыраш, сөйләм, фикерләү, сиземләү һәм образ ияртемнәренә нигезләнеп ясалган фигыльләргә [25: 87]. А.Г. Шәйхуллов исә телнең сүзлек составын дүрт төп тематик төркемгә бүлеп өйрәнә: 1) табигать; 2) кеше; 3) җәмгыять; 4) танып-белү. Автор тәкъдим иткән төркемнәр арасында тере һәм тере булмаган табигать аеруча игътибарга лаек (туганлык мөнәсәбәтләрен, кешеләрнең төрле һөнәршөгыльләрен, хайваннар, кошлар, үсемлекләр дөньясын, урын, вакыт төшенчәсен, кешенең йорт-җирен, кием-салымын һәм тукымаларны, бизәнү әйберләрен һ. б. белдергән лексика). С.М. Арсланова телдәге барлык сүзләрне дә семантик яктан, ягъни мәгънәләренең якынлыгы яки охшашлыгы буенча төркемләргә мөмкин дип саный [3: 18]. Дөрестән дә, фольклор текстында сүзләрне, семантик яктан берләштереп, төркемләргә мөмкин. Татар халык әкиятләренең, бәетләрнең (шулай ук мөнәҗәтләрнең) лексикасы фигыльләрнең лексиксемантик төркемнәре күп булу белән характерлана. Хәзер аларның берничәсенә тукталып үтәбез: 1. Хәрәкәт фигыльләре: бару, йөгерү, йөрү, чыгу, йөзү, очу. Мәсәлән: Егет хатыннан сорый: - Бу елганы ничек чыгарга? - ди. ("Ике туган"); Бара, бара бу, бара торгач, бик зур бер урманга барып керә. ("Дию патша") 2. Эш фигыльләре: 1) анык эшне белдергән фигыльләр: кисү, кыйнау, вату, агызу, турау, тарау, тезләнү, юу, кисү һ. б. Мисаллар: Карчык бик оялып бәлешне кисте. ("Өч сандык"); Бардым урманга, кистем пар каен; Газиз әнкәмне сагынам көн саен. ("Сак-Сок бәете") 2) анык булмаган эшне белдергән фигыльләр: ябырылу, саклау, яулау, тар-мар итү, тар-мар кылу һ. б. Мисаллар: Теге япанчы абышка биргән кылычын чайкап җибәргән икән, күз ачып йомганчы җиде патша яуларын тар-мар иткән, ди. ("Аю батыр"); Хәбир мулла - ил мулласы, капка төбен саклыйдыр; Хәбир мулла кыз үтергән, куяр җирен тапмыйдыр. ("Мәгъсүмә бәете"); Әллә дошман җирләрендә тоткын булып ятамсың? Әллә яуны тар-мар кыйлгач, илебезгә кайтамсың? ("Салих улым") 3) табигать күренешләрен белдергән фигыльләр: агу (су), ату (таң), чыгу (кояш, җил-давыл), ялт-йолт итү (яшен), исү (җил), пешү (җиләк), яву (кар, яңгыр), шаулау (агач) һ. б. Мисаллар: Язгы көннең җилләре кыйбла яктан искәндер; Сәхибәнең зифа буе хәсрәт өчен үскәндер. ("Сәхибә матур"); Шыбыр-шыбыр явадыр, ягмур микән, кар микән? Туксан түрә җыелды, тагы да түрә бар микән? ("Урта Тигәнәле бәете") Табигать күренешләрен белдергән фигыльләрне һәр бәеттән диярлек табып була, чөнки кеше язмышларын, аның сагыш, кайгы, борчуларын җил дә, аккан сулар да белдерә, яңгыр да хисләрне тагын да арттыра кебек: Биек тауның башында шаулый агач башлары; Ят җирләрдә тилмереп, түгелә солдат яшьләре. ("Рус-француз сугышы бәетләре"); Җил-давыл күтәрелгәч, аерылдык ике якка; Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка. ("Сак-Сок бәете") 3. Хәл-торыш фигыльләре: 1) яшәеш фигыльләре: туу, йоклау, черем итү, ял итү, үлү, һәлак булу һ. б. Мисаллар: Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. ("Унберенче Әхмәт") Бер көнне биш йөз үлде, бер көнне меңләп үлде; Мескен ата баласының газиз җаны ни күрде! ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре. Өченче бәет") 2) эмоциональ халәтне белдергән фигыльләр: шатлану, сөенү, борчылу, кызыгу, юану, кайгыру, шомлану һ. б. Мисаллар: Моны күреп вәзирләр "Бәхетле кешене таптык" дип бик шатланганнар, ди ("Бәхет күлмәге"); Ораторлар килделәр: "Долой сугыш!" - диделәр; Сөенешеп солдатлар, өйгә кайтабыз, диделәр. ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре. Өченче бәет") 4. Мөнәсәбәт фигыльләре: кадерләү, сөю, сагыну, гашыйк булу, соклану, ошау, хыянәт итү, якын күрү, үз итү. Мисаллар: Кияүне күргәч, апасы адәм заты да мондый матур булыр икән дип сокланды, кияүгә ул да гашыйк булды. ("Алтын балык"); Бәндин калган киемемне ябынырсыз, ән кәем; Җәйге ямьле атналарда сагынырсыз, әнкәем. ("Мөхәм мәтзәки бәете") 5. Тавыш фигыльләре: пошкыру, тавышлану, әтәчләнү, мыраулау, җырлау, сайрау, гөрләү, иңрәү, мөгрәү һ. б. Мисаллар: Сандугач сайрый саз саен, сазда үскән тал саен; Сәхибә матур җавап бирә түрәләргә көн саен. ("Сәхибә матур бәете"); Күгәрченем, син гөрлисең, хәлләремне белмисең; Моңлы итеп син гөрлисең, мин елыймын, күрмисең. ("Күгәрченем гөрлисең") 6. Сөйләм эшчәнлеген белдергән фигыльләр: сөйләү, сөйләп бирү, әйтү, белү һ. б. Мисаллар: Төлкене каршыларына утыртып сөйләп бирделәр, ди, болар нинди-нинди хәлләр булганын. ("Яхшылыкка яманлык") Урып учка салалар, җефәк илә бәйлиләр; "Энҗе кебек орлыгы", - дип, бары мактап сөйлиләр. ("Арыш бәете") 7. Сизү, тою, ишетү, күрү органнары белән бәйле булган фигыльләр: күрү, карау, тыңлау, ишетү, сизү һ. б. Мисаллар: - Башта коткарып кара, аннан күз күрер, - ди Алпамша. ("Алпамша") Балкан тавын мендек без, төрекләрне күрдек без; Алты кадак сохари белән унике көн йөрдек без. ("Рус-төрек сугышы бәете") Тере һәм тере булмаган табигатьне белдергән сүзләргә дә тукталып үтәбез: 1. Туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләр: ата, әтәй, әткәй, ана, әнәй, әнкәй, атасы-анасы, бала, балакай, балакаем, бәбекәем, әби, әбкәй, бабай, бабкай, угыл, улым, улыкаем, кызым, кияү, килен, килендәш, кайнага һ. б. Мисаллар: - Мин, бабай, алтын су эзләп барам. ("Алтын балык" әкиятеннән); Балакаем, бәбекәем, өзелә лә үзәккәем; Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, үтәлмәде теләккәем. ("Балакаем, сиңа сүзем"); Еллар үтсә дә бетмәде, әткәй, синең эзләрең; Мәңгелеккә калды безгә, әткәй, синең сүзләрең. ("Әткәемне көтәм әле") 2. Кешеләрнең төрле һөнәр-шөгыльләрен белдергән лексика: урман каравылчысы, аучы, гармунчы, сыер сатучы кеше, сәүдәгәр, тегермәнче, сакчы, солдат, хан, патша, вәзир, генерал, шахтёр, шофёр һ. б. Мәсәлән: Бервакытны урман каравылчысы йокысыннан уянып китә, ни күзе белән күрсен, пристаньдагы пароход икенче свистокны бирә. ("Урман каравылчысы"); Гаскәрне сугышка куалар, палатканы ваталар; Солдат сугышка бармагач, мылтык белән аталар. ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре. Беренче бәет") 3. Хайваннар, кошлар, үсемлекләр дөньясын белдергән сүзләр: ат, тай, аю, бүре, дөя, арыслан, төлке, куян, әтәч, песи, эт, сандугач, күгәрчен һ. б. Мәсәлән: Бервакытны Аю, Бүре, Төлке үзара сөйләшеп бер фикергә килгәннәр, ди, "Без, диләр икән, хаҗга барып кайтыйк, моннан соң беркемгә дә тимик, үз көчебез белән көн итеп карыйк", дигәннәр ("Аю. Бүре, Төлке"); Сандугач тавышын, балам, тыңларсың; Әнкәм рухы дип сагынып еларсың. ("Хәдичә бәете") 4. Урын һәм вакыт төшенчәсен белдергән сүзләр: кыр, болын, урман, дала, басу, базар, туган ил, сахралар, Германия, язын, яз башы, көзен, көз көне, җәй, җәен, кыш, иртә-көндез, иртән-иртүк, иртә-кич, төне-көне, көнетөне һ. б. Мисаллар: Бу Юмарт бара торгач бер урманга барып кергән. ("Саран белән Юмарт"); Мескен солдат - запасныйлар, бар да кырык яшендә; Көне-төне атышканда утлар яна башында; Төне-көне туплар аттык Германия гурытына; Бер Ходаем салды безне бу дөньяның утына. ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре. Өченче бәет") 5. Кешеләрнең йорт-җирләрен белдергән сүзләргә өй, ызба, квартир, бүлмә, абзар, сарай кебек сүзләр керә: Шул сарайдан минем сараема хәтле су өстенә алтын күпер салдырган булсын, - ди. ("Өч күгәрчен"); Әткәй калдыргач, өйдә калдык без; Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без. ("СакСок бәете") 6. Кием-салым һәм тукымаларны, бизәнү әйберләрен белдергән лексика: яулык, күлмәк, калфак, штан, чапан һ. б.; алтын, алмаз, җәүһәр, бриллиант, энҗе; алка, йөзек, мәрҗән, муенса, беләзек һ. б. Мисаллар: Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер; Тал чыбыктай зифа буем су төбендә черидер. ("Суга баткан Гайшә"); Кыз урамга чыга да француз яулыгын кесәсеннән чыгарып селкеп җибәрә, аксагы да калмаган, туксагы да калмаган, бөтен пәриләр килеп җиткән. ("Чүмеч") "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә француз яулыгы - дүртпочмаклы зур чуар яулык диеп бирелә [57: 354]. XX гасыр башларында кызыл җирлектә ак чәчәк төшкән француз яулыгы күз явын алырдай иң матур яулыкларның берсе булган, бәясе кырык тиен торган. Әкиятләр, бәетләр тел ягыннан, аерым алганда фи - гыль ләр нең кулланылышы ягыннан, шактый кызыклы һәм үзенчәлекле. 1) Аларда -а, -ә, -ый, -и кушымчалы хәзерге заман хикәя фигыльләр бик күп: Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗә мөгезләре арасына барып кунуы була, Кәҗә башына куна да бу, чукый башлый Кәҗәнең күзләрен. ("Батыр әтәч"); Бай боларга бик каты ачулана. ("Серле балдак"); Карыйм авырулар, ясыйм дарулар; Мәхәлләм бик зур, кайный сарулар. ("Мулла бәете") Бәетләрдә хәзерге заманның -ай/-әй кушымчалы формалары да очрый: егла-й ~ елый, сөйлә-й ~ сөйли, кара-й ~ карый. Мәсәлән: Сугышның хале шулдыр кем, тынычлык һич кемә ирмәз; Ки дилмереп карай мескен, кемнең күзе аны күрмәз. ("Рус-япон сугышы бәете") Сирәк булса да әкиятләрдә, күбрәк бәетләрдә очраган хикәя фигыльләрдә III зат берлек санда -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары кулланыла. Тарихи яктан бу кушымчалар - борынгы аналитик форманың, кыскарып, синтетик формага әйләнгән варианты: бара торыр - барадыр - бара, ыргыта торыр - ыргытадыр - ыргыта. Мәсәлән: Кулымдагы көмеш йөзек көнгә каршы эридер; Тал чыбыктай зифа буем су төбендә черидер. ("Суга баткан Гайшә бәете"); Алтынлаган яфрак алка елтыр-елтыр калкадыр; Артындагы чулпысы авыр, су төбенә тартадыр. ("Гайшә матур белән гашыйк Камил бәете"); Төкерим инде чәегезгә, дигәндер; Теле пешкәч, һушы китеп торгандыр. ("Самовар бәете"); И әби, утым сүнде, ут эзләп чыккандыр, ди. ("Таңбатыр"); Германия өй башларын балчык белән чапкандыр; Сагынуга чыдап булмый, әнкәй, башыма капкандыр. ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре") Әдәби тел нормалары ныгу барышында -дыр, -дер кушымчалары кулланыштан төшеп калалар [65: 56]. 2) Әкиятләрдә һәм бәетләрдә тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләрнең беренче төре бигрәк тә актив кулланыла. Тәмамланмаган үткән заман -а, -ә, -ый, -и кушымчалы хәл фигыль һәм иде ярдәмче фигыленнән ясала: бара иде, килә идек, ашый идегез һ. б. Мәсәлән: Әткәбезнең йортында бик рәхәт яши идек; Әнкәйнең хәзерләгән яхшы ашын ашый идек. ("Сак-Сок бәете"); Кыз сандугачны кулына ала да: "Харап иттем бит мин сине, әле генә нинди матур итеп сайрый идең, хәзер сайрамассың инде, мин үзем гаепле", - ди. ("Өч күгәрчен") 3) Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләрне белдерүдә икенче форма - -ар, -әр, -яр, -ыр, -ер, -р+иде аналитик конструкциясе дә сирәк булса да кулланыла: Икәүләп уйнар идек, суларга чумар идек; Күп вакыт өйгә кайтмый, бакчада кунар идек. ("Сак-Сок бәете") "Минем, - ди, - бервакытларны 100 сум акча алган дустым бар иде, аңа әйтәсең, ул килер иде... ("Алпамша") 4) Әкиятләрдә, бәетләрдә -ды, -де, -ты, -те кушымчалы билгеле үткән заман хикәя фигыльләр күп: Бүген бардым, кичә кайттым. ("Сүз тотмас"); Җомга көнне кич берлән без сугыша башладык; Германлылар чолгап алгач, мылтыкларны ташладык. ("Әсирлек бәетләре") 5) Әкиятләрдә, бәетләрдә шулай ук -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалы билгесез үткән заман хикәя фигыльләр бик күп. Мәсәлән: Егет әлеге төлкене азат итеп җибәргән. Төлке чабып, качып киткән. ("Әйгәли"); Якшәмбе көн кич белән дүрт багана утырткан; Хәмидулла, йөзе кара, өч авылны котырткан. ("Ышна бәетләре") Әкиятләрдә, бәетләрдә күптән үткән заманны белдерү өчен -ган, -гән, -кан, -кән + иде конструкциясе күпләп кулланыла. Мәсәлән: Алар кайтканда, инде җен белән сугышып арыган идек. ("Нужа бай"); Дию авызын ачкан иде, ярты адәм гәүдәсе серәеп тора икән. ("Зөлкарнәй батыр"); Анадин туган идек, илдә дә торган идек; Кеше дә булырбыз дип фараз да корган идек. ("Сак-Сок бәете") Бәетләрдә күптән үткән заманның -мыш/-меш кушымчасы белән ясалган угыз формасы да урын алган: Чолгамыш ирде әтрафын зур бакчалар; Килтерер инде илгә ничә мең акчалар. ("Җир селкенүнең бәяны") 5) Татар халык әкиятләрендә, бәетләрендә шулай ук билгесез киләчәк заманның -ар, -әр, -яр, -ыр, -ер, -р формалары күпләп кулланыла: Безнең мәчет эчендә шәмнәр фонарь булганда; Солдат хәлен сорамагыз, шинель кияр салкында. ("Рус-төрек сугышы бәете); Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, балаларың җыелыр; Алар булып, мин булмагач, кайнар яшең коелыр. ("Комсомолец Рәхи бәете"); Әхмәт әйтә: - Мин сезгә ул патша кызларын алу юлын табармын, - ди, - сез миңа ирек бирегез, - ди. ("Унберенче Әхмәт") Татар халык әкиятләрендә, бәетләрендә билгеле киләчәк заман һәм киләчәк үткән заман хикәя фигыльләре очрамады, күрәмсең, алар соңрак барлыкка килгәндер. Татар халык әкиятләрендә аеруча фигыльләр сөйләмдә бик зур урын тоткан тоталар. Алар әкият геройларының фикерләрен гадиләштерүдә, кыскалыкка, җыйнаклыкка ирешүдә мөһим роль уйныйлар. Калган фигыль формаларыннан әкиятләрдә, бәетләрдә шарт, теләк, боерык наклонениеләре урын алган: Әгәр дә мин кушканны эшләмәсәң, мәйданга чыгып башыңны чаптырырмын, - ди. ("Алтын кош"); Күрмәс идем боларны мин, атам-анам тере булса; Укып кеше булыр идем, миңа бәхет кошы кунса. ("Ятимә асрау"); Туганнарым, дусларым, ничек ташлыйм сезләрне; Күрергә бу эшләрне ходай кушты безләрне. ("Рус-япон сугышы бәете"); Барып җитү белән, Алпамша солдатларга әйтә: - Туктагыз, бу мылтыкны алай атмагыз, мин моны үзем атып карыйм әле, ди. ("Алпамша"); Әткәй, әнкәй, еламагыз, үлде диеп мин балагыз; Илем өчен җаным бирдем, герой диеп сез санагыз ("Илем өчен җаным бирдем"); Дәхи мөмкин кадәр сезә бу сугышны бәян идәм; Ки Волчи таудагы сугыш, ишетеңез аны, яран. ("Волчи тауда булган сугышның бәяны") Соңгы мисалда II зат күплектә боерык фигыльдә (ишет-еңез - ишет-егез) г ~ ң күчеше барлыкка килгән: тотыңыз, үтермәңез ("Шамил бәетләре"); алыңыз, алыңыз да укыңыз. ("Рус-япон сугышы бәете") Әкиятләрдә, бигрәк тә бәйлекләрдә сыйфат фигыльнең -ган/-гән, -дык/-дек, -мыш/-меш, -ыр/-ер, -асы/-әсе, -ачак/ -әчәк, -а/-ә, -ый/-и + торган аналитик формалары теркәлгән: Кисәм өскә - бер бишмәтем, кырык төрле ямау салган; Ашый торган бәнем ашым уракчы, эшчедән калган. ("Ятимә асрау"); Агаларым кушмаган эшне эшләдем, утсыз калдым, ут бир, - диде кыз. ("Әйгәли батыр"); Быел чәчкән бодайны җил коядыр булганын; И хәләлем, балаларым, һич тә күреп туймадым. ("Гыйльман агай бәете"); Газиз улмыш күршеләрем, бәндин бәхил булыңыз; Исләрегезгә төшереп, хәердога кылыңыз! ("Лашман бәетләре"); Без чыгасы кичләрдә бигрәк яңа ай туган; Газиз балаңны сатасың, әткәй, сиңа ни булган? ("Кыз сату бәете"); Без чыгачак кичләрдә бигрәк яңа ай туган; Бу китүем авыр булды, өмет өздем кайтудан. ("Рус-япон сугышы бәете") Хәл фигыльнең -ып/-еп, -гач/-гәч, -ганчы/-гәнче формалары да күзәтелә: Күрмәс идем боларны мин, атам-анам тере булса; Укып кеше булыр идем, миңа бәхет кошы кунса. ("Ятимә асрау"); Егетләр, үзләренең ризалыкларын биреп, патша кызларына өйләнәләр. ("Алтын кош"); Ашап-эчкәч, егет сораша сакчыдан: - Хуҗаң кайчан кайта, кая таба китте? - ди. ("Таңбатыр"); Булды мәрхүм шагыйрь Тукай, чәчә-чәчә нурларын; Китте Тукай бу дөньядан безгә биреп җырларын. ("Тукай бәете"); Гомәр эчемә чәнечкәч, чыкты кайнар каннарым; Кукмара больницасында чыкты минем җаннарым. ("Комсомолец Рәхи бәете") Бәетләрдә -гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыльләрг ә -тын, -тен кушымчалары ялганган очраклар да күзә телә: Балкан тавын менгәчтен килә ислам казагы; Дунай суын чыккачтын барып кердек бер өйгә; Пуля килеп тигәч тен, түзеп булмый, сызлыйдыр; Приемга кергәчтен чәчләремне кырдылар. ("Рус-төрек сугышы бәете") Исем фигыльнең -у/-ү, -мак/-мәк формалары да теркәлгән: Дөньядан китү сәбәбен сөйлим; Сак-Сок көенә мөнәҗәт көйлим. ("Сак-Сок бәете"); Килеп диңгездән иң әүвәл, гаваньга илә миңа атты; Ярылмак илә ул миннар ике йөз судноны ватты. ("Рус-япон сугышы бәете") Инфинитив татар халык әкиятләрендә, бәйлекләрдә -ырга/ -ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә формаларында килә: Көн дә эзли безне әнкәй уйнарга чыккан җирдән; Чыктык басуга урак урырга; Ходай язгандыр шулай булырга. ("Сак-Сок бәете"); Хәзер зур җыелыш җыеп, солдатны "үтерергә" дип хөкем чыгаралар. ("Ике туган") Әкиятләрдә -мак/-мәк кушымчалы инфинитив та еш очрый: Иптәше икмәкне, суны, скрипканы тапшыра да инде кайтмак була. ("Алпамша") Бәетләрдә инфинитивның -мага/-мәгә кушымчалы формасы да еш очрый. Әлеге форма -мак/-мәк кушымчалы фигыльләргә -га, -гә, -ка, -кә юнәлеш кушымчалары ялганып ясалган: Шулай итеп солдат берлә чыгып киттем төрмәгә; Ахыры безгә тәкъдир шулай, кайгы-хәсрәт күрмәгә. ("Җәлүк бәете"); Балаларын пулун алганда Шамил мәсҗеддә иде; Команда кәлде һәм анда Шамилне тотмага, валлаһ. ("Шамил бәетләре"); Мөхаль булгач ки тотмага безем гаскәр рөҗуг итте. ("Рус-япон сугышы бәете") Хәзерге әдәби телдә -мага/-мәгә кушымчалы форма диалекталь күренеш буларак карала. Шулай итеп, татар халык әкиятләрендә, бәетләрендә кулланылган фигыльләрдә хәзерге татар теленә хас формалар белән бергә диалекталь элементларның һәм архаиклашкан тел күренешләренең дә саклануын күрәбез. Фольклор текстлары фигыльләрнең кулланылышы ягыннан да, лексик-семантик төркемнәрнең күп булуы белән бик үзенчәлекле. Әкиятләрдә, бәетләрдә кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү Сыйфат сүз төркеме беренче грамматикаларда ук (И. Ги - га нов, М. Иванов, Г. Мәхмүдев, К. Насыйри һ. б.) бүлеп чыгарыла. Октябрь инкыйлабыннан соң М. Корбангалиев, Г. Сәгъд и, Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, Х. Бәдигый хезмәтләрендә сыйфатның төрләнешенә һәм ясалышына зур игътибар бирелә. Соңрак В. Хангилдин, Д. Тумашева, Ф. Ганиев, Ф. Хи - са мова, Ч. Харисова хезмәтләрендә сыйфатларның лексиксемантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, аларны тематик төркемләүгә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла. Рус тел белемендә күренекле галим һәм педагоглардан Ф.И. Буслаев, К.Д. Ушинский, А.М. Пешковский, А.А. Шахматов, Л.В. Щерба, В.В. Виноградов, А.А. Реформатский, А.В. Текучев, М.Т. Баранов, Н.М. Шанский һәм башкаларның хезмәтләре зур урын тота. 1844 елда Ф.И. Буслаевның "О преподавании отечественного языка" дигән китабы басыла. Ул дөрес язарга өйрәтүне ике дәвергә аера: "Берсе - әлифба өйрәнгән чорда, икенчесе - грамматика үзләштергәндә. Беренче дәвердә, ягъни әлифба өйрәнгән вакытта бала ничек ишетә, ничек әйтә - шулай язарга тиеш. Әгәр шул вакытта бала дөрес язарга өйрәнсә, күп сүзләрнең язылышын исендә калдырачак. Андый балаларга грамматика укытканда, дөрес язарга өйрәтү җиңел һәм җайлы булачак. Икенче дәрәҗәдә инде укучы "ничек әйтсәң - шулай яз" дигән кагыйдә белән чикләнми, ә, грамматикага ияреп, сүзләрнең (мәсәлән, исемнәр, сыйфатларның) язылышы, төрләнеше, җөмләдә үзара бәйләнеше законнарына туры китереп яза", - ди Ф.И. Буслаев [99: 122]. К.Д. Ушинский да грамоталы булуның иң мөһим шарты - грамматиканы белү дигән карашта була, шуның белән бергә, Ф.И. Буслаев шикелле үк, күнегүләр тәкъдим итәргә кирәклеген әйтә, һәр сүз төркеменең дөрес язылышын ассызыклый. Профессор А.М. Пешковский исә үз хезмәтләрендә дөрес язарга өйрәткәндә яза торган сүзләрнең - исемнәр, сыйфатлар, фигыльләрнең мәгънәсен, формасын аңлап эш итүнең мөһимлеген, грамматик анализның роле зур булуны билгеләп үтә [127]. А.А. Шахматов сыйфатларны нигездә лексик, морфологик һәм синтаксик принципларга нигезли, мөстәкыйль сүз төркеменә кертә [154: 67]. Н.М. Шанский сыйфатларны мөстәкыйль сүз төркем нәренә кертә һәм төркемчәләре, төрләнеше ягыннан өч төргә бүлеп тикшерә [151: 120]. Л.З. Шакирова "Обучение русскому языку в татарской школе: теория и практика" дигән китабында грамматиканың роленә һәм әһәмиятенә туктала: На лугу стоит зелёный одинокий клён. - На лугу стоит зелёном одинокий клён (прилагательные зелёный, зелёном согласуются с существительными клен, (на) лугу). Р.С. Газизов "Сопоставительная грамматика татарского и русского языков" (1977) дигән хезмәтендә татар һәм рус телләрендәге сыйфатларны чагыштыра, анализлый. Р.Р. Җамалетдинов "Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы"нда асыл (качественные прилагательные) һәм нисби сыйфатларны (относительные прилагательные) җентекләп тикшерә [26]. Димәк, татар һәм рус галимнәре һәм педагогларының күпчелеге дөрес итеп сөйләшергә, язарга өйрәтүнең сыйфатларга да бәйле булуын әйтәләр. Сыйфатларда предметларның билгесе төп үзенчәлек булып карала. Мәсәлән, кара каш, күк күз, ак сакал, озын кул, йөз аяк һ. б. Бу очракта аларда сурәтләү функциясе аеруча калку күренә [63: 175]. Сыйфатның татар халык әкиятләрендә һәм бәетләрдә очрый торган лексик-тематик төркемнәрен карап үтик. 1. Тышкы кыяфәтне, характерны, аң-белем дәрәҗәләрен белдергән сыйфатлар: гүзәл, мәхәббәтле, чибәр, матур, зифа, сөйкемле, күркәм, үткен, баһадир, таза; явыз, куркак, батыр; акыллы, надан, башсыз. Мисаллар: Чәршәмбе көн кер юадыр, атна кичкә туй икән; Озын чәчле, кара кашлы, нечкә зифа буйлы икән. ("Гайшә матур белән гашыйк Камил бәете"); Чирмешәннең һәр өендә кайнар яшьләр актылар; Күркәм, зифа егетләрне сугышка озаттылар. ("Тыл бәетләре"); Карлыгачсылу - үткен кыз, матур кыз, батыр кыз: "күлгә казлар төшкән, атып алыйм әле" дип, Алпамшаның ук җәясен алып казга ата. ("Алпамша"); Падишаны үтерергә киңәшәләр; Үзенең явыз хатыны һәм сенатлары. ("Екатерина патша бәете"); Зифа буем үсеп җиткәч, әткәй бирде наданга; Надан егетләр саналыр шайтаннан да яманга. ("Наданга бирелгән кыз бәете") 2. Төсне белдергән сыйфатлар: ак, кара, чем-кара, кызыл, зәңгәр, ал, алсу, сары, яшел. Мисаллар: Сары атым бәйләп куйдым, салкын су алсын диеп; Туган илне ташлап киттем, башым гыйбрәт алсын дип. ("Беренче Бөтендөнья сугышы бәетләре"); Яшь хатын балыкларны тагын да кара күмергә әйләндереп чыгып китә. ("Алтын чүлмәк") 3. Тәмне, урын-вакыт, күләм-дәрәҗәләрне белдергән сый фат лар: татлы, баллы, тозлы, озын, биек, ерак, куе, калын һ. б. Мисаллар: Чәй янында бал булса, бал шикәрдән татл ыр ак. ("Чәйне мактау"); Алда шикәр, куе каймак, шоколад та мармелад. ("Чәйне мактау"); Биек тауның башында борылып үскән бер богдай. ("Бән китмәдем базарга") Бәетләрдә сыйфатларны мул куллану татар сөйләменең бай, аһәңле, хисле булуын күрсәтеп тора: Чигә башлаган чигүең калган, Тегә башлаган тегүең калган. Баскан эзләрең, әйткән сүзләрең, Зәңгәр күзләрең, нурлы йөзләрең. ("Хәсрәтем авыр") Ап-ак итеп карлар яуган биек тауның башына. Үзем үлдем, кайгым калды атам-анам башына. ("Шофёр Әнәс бәете") Пейзажны детальләп тасвирлаганда да, бәетләрдә сыйфатлар күпләп кулланыла, табигать күренешләре дә геройлар белән аваздаш кебек: Иртән тордым, тышка чыктым, салкын гына җил исә, Туган илләр искә төшкәч, йөрәк бәгыремне кисә. ("Рус-төрек сугышы бәете") Тулган айлар тотылды газиз шәгъбан аенда, Якты көннәр караңгы булды без сугышкан чагында. ("Рус-төрек сугышы бәете") Шулай итеп, сыйфат сүз төркеме сөйләмнең стилистик яктан җыйнак һәм дөрес төзелүенә ярдәм итә һәм урынсыз кабатлаулардан коткара. Әдәби әсәрләргә анализ ясаганда сыйфатларның сөйләмдә бик зур урын тотуына игътибар итәсең. Алар геройларның фикерен тулыландыруда, хистойгыларны арттыруда мөһим роль уйныйлар. Тарихи вакыйгалар һәм шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләрнең нигезендә җәфа чиккән татар солдаты туган илен, авылын, гаиләсен, ата-анасын сагына, сагынганда айга карый, Дунай елгасына карап, челтерәп аккан салкын чишмәләрне искә төшерә, моңлана. Болар барысы да телнең лексик, грамматик һәм стилистик мөмкинлекләре гаять күп булуын күрсәтеп тора. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: халкыбызның поэтик иҗатында әкиятләр, җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр иң бай һәм үтә мөһим жанрлардан санала. Мәктәптә бу жанрларны өйрәнү укучының зәвыгын үстерә, әдәби тел байлыгын үстерә. Фольклор текстларына лингвистик анализ ясау укучыны халык авыз иҗаты белән кызыксынуын тагын да арттырып җибәрер, бик сирәк очрый торган сүзләр, сүзтезмәләр, чагыштырулы төзелмәләр, фигыльләр белән танышырга мөмкинлек бирер иде (ике кабып бер йоту, гәүдәсе чуклы булыр, "әүвәл, әүвәл заманда... булган, ди, торган, ди" һ. б.). III бүлек МӘКТӘПТӘ ӘДӘБИ ӘСӘРНЕ ӨЙРӘНҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ Мәктәп дәреслекләрендә уку материалы буларак текст Җәмгыятьтәге үзгәртеп кору җилләре татар телен укыту методикасының 200 елдан артык зур тарихын да читләтеп үтмәде. Соңгы елларда XVIII гасыр ахыры - XX гасыр башында телгә өйрәтү методикасына үзләреннән өлеш керткән бер төркем методистларны барлау, аларның хезмәтләрен өйрәнү кирәклеге ачыкланды (И. Хәлфин, И. Гиганов, А. Троянский, А. Казембек, Г. Ваһапов, М. Бикчурин, Н. Иль минский, М. Мәхмүдев, М. Иванов, С. Кукляшев, К. На сыйри һ. б.). Татар телен укыту методикасы тарихын эшләү өчен, Татарстан Республикасы архивларында, китапханә ләрендә тупланган материаллар, XX гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәрге чорда татар телен укыту методикасын эшләүгә үзләреннән зур өлеш керткән методистлар, аларның төп хезмәтләре барланды, аларның методик эшчәнлекләре ачыкланды (Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, М. Корбангалиев, Р. Газизов, Ш. Рамазанов, В. Хангилдин, М. Зәкиев, Ф. Ганиев, Д. Тумашева, В. Хаков Ф. Сафиуллина, К. Зиннәтуллина, С. Ибрагимов, Ф. Хисамова, Л. Шакирова, И. Литвинов һ. б.). Татар телен гамәлгә кую барышында аны укытуның эчтәлеген, максат, бурычларын төгәлләштерү, ысул һәм алымнарын төрлеләндерү, камилләштерү, яңа буын дәреслекләр һәм программалар төзү алгы планга куелды. Татар теленнән барышында, белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, фикерләргә өйрәтүне таләп итә. Татар телен укытуның сыйфатын күтәрү, башлангыч сыйныфтан алып туган телне эзлекле үзләштерү, сөйләмне дөрес төзеп, әдәби тел нормаларына туры китереп, телдән һәм язма рәвештә башкаларга җиткерә белү, әдәби текстка лингвистик анализ ясау - бүгенге көн уку-укыту мәсьәләләреннән иң мөһиме булып тора. Мәктәп дәреслекләренә текстлар сайлау, текстлар белән эшләү мәсьәләсе XX гасыр башында ук игътибар үзәгендә тора. М. Корбангалиевнең "Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен" (1938), "Татар теле дәреслеге. Грамматика һәм дөрес язу" (1945), "Татар теле грамматикасы. Синтаксис" (1962) дигән китаплары кат-кат бастырыла. Автор әлеге дәресл екл әрне төзүдә текстлар сайлауга да зур игътибар бирә. "Татар теле дәреслеге" (1938) беренче сыйныфта укучыларны күз уңында тотып язылган. Әлеге дәреслек мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларны, кечкенә генә өзекләр аша, тормыш, аларны чолган алган әйләнә-тирә мохит белән таныштыра. Дәрес лектә рәсемнәр, күренекле шәхесләрнең портретлары (Ленин, Стаханов, Паша Ангелина, Максим Горький һ. б.) урын алган, лозунглар (СССРда хезмәт - дан эше, намус эше, батырлык һәм геройлык эше һ. б.), плакатлар һәм таблицалар ("Бәй лек сүзләр", "Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше", "Исемнәрнең берлек һәм күплек саны" һ. б.) ур наш тырылган. Текстлар аңлап укырга-язарга өйрәтү, балалар ны матур язуга күнектерү, җөмләләр төзү, аларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерүне күздә тотып сайлап алынган. Текстларны, эчтәлегенә карап, өч өлешкә бүләргә мөмкин: 1) хайваннар дөньясы; 2) ел фасыллары; 3) сугышта дошманны җиңү. "Сугышта дошманны җиңү" дигән циклга караган текстлар логик эзлеклелектә бирелгән: "Алмаз абый" (2 бирем, 15 бит); "Без" (3 бирем, 15 бит); "Диңгездә" (7 бирем, 16 бит); "Кыйна дошманны" (6 бирем, 18 бит); "Батыр бул" (7 бирем, 19 бит); "Илеңне сакла" (8 бирем, 19 бит); "Фашистларга үлем" (1 бирем, 23 бит) [36: 23]. Ике шигырьнең авторы күрсәтелгән. Димәк, калган текстларны ул үзе уйлап чыгарган. Укучылар хайваннарны, кошларны фигыльләр белән бергә үреп өйрәнгәннәр: Эт өрә. - Эт нишли? Бүре улый. Күгәрчен гөрли. Ат кешни. Сыер мөгри. Сандугач сайрый. Тавык кытаклый [37: 3]. М. Корбангалиевнең "Татар теле дәреслеге. Грамматика һәм дөрес язу" (1945) китабы бай мәгълүматлы: хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне, эндәш сүзне, берничә ияле һәм хәбәрле, тиңдәш иярчен кисәкле җөмләләрне, баш һәм иярчен җөмләне, туры сөйләмне; исемнәрнең тартым белән төрләнешен, тартым кушымчалары белән төрләнгән исемнәрнең килеш белән төрләнешен, чагыштыру һәм арттыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны, боерык фигыльне, рәвеш, бәйлекләр, теркәгечләр, кушма сүзләр, кыскартылган сүзләрне һ. б. үз эченә ала. Китапта өч схема үрнәк итеп тәкъдим ителә. Бу дәреслектә галим текстларны шулай ук өч өлешкә бүлә: 1) Кызыл армия; 2) күренекле әдипләр, шәхесләр; 3) файдалы киңәшләр. Биредә текстларның кайдан, кемнән алынуы төгәл күрсәтелгән. М. Корбангалиевнең "Татар теле грамматикасы. Синтаксис" (1962) дәреслеге 6 - 7 нче сыйныф укучыларын күздә тотып язылган (гади җөмләләр (Вокзал китүчеләр белән тулы. Без тиз генә перронга чыктык. - Кайсын әйтәсең, Газиз? Теге кулакларга 18 сәгать эшләп, ач торган вакытнымы? - Әткәй, әгәр шулай булса? һ. б.), җөмләнең баш кисәк ләре, кушма җөмлә, тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә, туры сөйләм һ. б.). Дәреслек барлыгы 158 биттән тора. Текстларның эчтәлегенә карап, түбәндәге темаларны аерып чыгарырга була: мәктәп, туган як, күренек ле галимнәр, ел фасыллары, хайваннар бакчасы. Бу китап тагын шунысы белән үзенчәлекле: дәреслек ахырында автор беренче тапкыр татарча-русча терминнар сүзлеген урнаштыра. Анда барлыгы 186 термин урын алган. Дәреслектә хикәя, шигырь, табышмак, җыр кебек әдәби материал урнаштырылган. Мәкальләрнең күп булуы күзгә ташлана: Ябага тайны хурлама, язга чыккач ат булыр; Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, Яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр; Чебешне көз көне саныйлар һ. б. Текстлар нигездә Г. Тукай, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Г. Гобәй, К. Нәҗми, М. Максуд, Һ. Такташ, Т. Гыйззәт һ. б. әсәрләреннән алынган. Өзекләрне сайлаганда, автор укучыларда әхлакый сыйфатлар булдыру, туган илне саклау, үз эшен белеп эшләүче яхшы эшчеләр тәрбияләүне күздә тота. М. Корбангалиев дәреслекләрендә тел материалын ныгыту күнегүләре урын алган (Текстны укып чыгыгыз. Мәгънәләренә карап, җөмләләрнең төрләрен билгеләгез Җөмлә ләрнең иярчен кисәкләрен төшереп калдырып, текстны күчереп языгыз; тиешле тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз), сөйләм телен үстерү күнегүләре дә бар ("Яңа елны каршы алу", "Чаңгы ярышында", "Ёлка көннәре" дигән темаларның берсенә сочинение языгыз һ. б.). 1960 елда Р. Газизовның "Татарский язык" дигән китабы дөнья күрә. Автор әлеге дәреслеге белән татар тел белеменең фонетика, морфология һәм синтаксис тармаклары турында ныклы белем бирүне, дөрес укырга һәм тәрҗемә итәргә, текст белән эшләргә өйрәтүне максат итеп куя. Бу китап дүрт өлештән тора: 1) теоретик материал (фонетика, морфология, синтаксис); 2) русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен материал ("Случай на границе", "Наша Родина", "Два товарища" һ. б.); 3) татарчадан русчага тәрҗемә итү өчен күнегүләр (Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле", "Мужик йокысы", "Көз" һ. б. әсәрләрдә); 4) уку материалы ("Исемдә калганнар" (Г. Тукай), "Көтүчеләр" (Г. Ибраһимов), "Ялчы" (М. Гафури), "Беренче театр" (Г. Камал), "Алар өчәү иде" (И. Гази) һ. б.) [18: 250]. Укучылар башта теоретик материалны үзләштерәләр, соңыннан тәрҗемәләр, уку материаллары аша алган белемнәрен ныгыталар. Татар теленә өйрә түдә әлеге эш төрләре иң мөһимнәрдән санала. Автор, текстлар белән бәйләп, диалогик һәм монологик сөйләм үстерү күнегүләре дә тәкъдим иткән булса, бу китапның кыйм мәтен тагын да арттырган булыр иде. Ләкин Р. Газизов тәр җе мә итү һәм уку өчен тәкъдим ителгән текстларның бурычларын түбәндәгечә билгели: 1. Уку күнекмәләре булдыру. 2. Татар милли әдәбияты белән танышу. 3. Автобиографик әсәрләр аркылы язучыларның тормыш юллары белән танышу. 4. Укучыларның дөньяга карашларын үстерү. 5. Предметара бәйләнешне булдыру (тарих, әдәбият) һ. б. Р. Газизовның "Татарский язык" дигән китабы Ф. Сафиуллина тарафыннан югары бәяләнә. "Шулай да бу дәреслек, - ди галимә, - грамматик яктан никадәр көчле булса да, татарча сөйләшүгә барып җитә алмый: татар теленең грамматикасы турында да күп мәгълүмат биреп кенә кала; шул мәгълүмат сөйләмгә әйләнмичә кала" [51: 44]. Р. Газизовның 1960 - 1970 елларда басылып чыккан "Та - тар ский язык" дип аталган китабы татар һәм рус телләрен чагыштырма планда өйрәнүчеләрне дә күз уңында тотып төзелгән. Автор бу китапта теорияне практика белән бәйләүдә чагыштырма принциптан оста файдалана. Тел материалын ныгыту характерындагы күнегүләр (фонетик күнегүләр (дөрес укыгыз: бар, тал, таллар, озын, өй, өч, соры, коры; сүзләрнең соңгы авазына карап, аларны саңгырау, яңгырау һәм борын авазларына бүлегез һ. б.) һәм грамматик күнегүләр (тартым белән төрләнгән алмашлыклар ярдәмендә аларны күплек санда языгыз, сүзтезмәләрдә исем һәм фигыльнең санын билгеләгез (сулар йөгерде, яшьләр түгелде, көннәр озая, төннәр кыскара һ. б.)) татар теленә өйрәнүне күпкә җиңеләйтә. "Синтаксис" бүлеге генә нибары алты күнегүдән тора, алар бер типта төзелгәннәр, ягъни тәрҗемә итүгә хезмәт итәләр. 1960 елларда - татар телен укыту методикасы торгынлык кичергән чорда Р. Газизовның "Татарский язык" дигән китабы тел өйрәнүчеләр өчен бердәнбер дәреслек булып тора. 1963 елда әлеге дәреслеккә якын торган тагын бер китап басылып чыга: Nicholas Poppe "Tatar Manual. Indiana University Publications. Uralic and Altaic Series (vol. 25. The Hagul, 1963)". Николас Поппенең әлеге китабы ике өлештән тора: 1) теоретик як, ягъни инглиз телендә эзлекле, бер системага китереп, укучыга аңлаешлы итеп язылган морфология өлеше (фигыльнең башлангыч формасын тапканда гына хаталар бар: курку - курк, уку - ук һ. б.); 2) гамәли як (әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр татар теленнән инглиз теленә тәрҗемә итү өчен бирелә. Мәсәлән, автор укучыга М. Гафуриның "Ярлылар, яки өйдәш хатын" әсәреннән алынган иң матур өзекне тәкъдим итә). 1938 елда В. Хангилдин (Х. Шабанов белән берлектә яз - ган) "Грамматика һәм орфография дәреслеге"н чыгара. Бу дәреслектә "Белешмә өчен хәрефләр - әлифба", "Каләмне менә болай тот", "Баш хәрефләр язылышын күзәтегез", "Үрнәктәгечә матур итеп языгыз" кебек күнегү-биремнәр, плакатлар урнаштырылган. Текстларда патша Россиясе, 1936 - 1937 елларда гомуми белем мәктәпләрендә укучы балаларның саны, күләме, уку йортлары, халыкның яшәү шартлары, батыр сугышчылар, 1 май, ел фасыллары турында мәгълүмат бирелгән. Мәсәлән, 4 күнегүне язганда укучы баш хәрефләрнең язылышын күзәтергә һәм саннарның биеклеген баш хәрефләр биеклегендә язарга тиеш. 1936 - 37 елларда гомуми белем мәктәпләрендә 27 миллион 400 мең кеше укыды. Техникумнарда 767 мең кеше укыды. 1935 - 1936 елда югары уку йортларында 525 мең кеше укыды. Дәүләт тарафыннан 1935 нче елда 8 миллиард 300 миллион сум акча тотылды. 1924 елдан алып, 1935 елга кадәр булган вакыт эчендә 23 миллион 800 мең кеше башлангыч белем алды. СССР халыкларының культура дәрәҗәләре көннән-көн үсә бара. (5 б.) Алга таба барлык күнегүләр диярлек теоретик материалны гамәли яктан ныгытуга корылган. Авторлар үзләре тәкъдим иткән текстлардан тыш, Г. Тукай, Һ. Такташ, Г. Иб - раһимов, Ш. Камал, М. Горький, М. Әмир әсәрләреннән алынган текстлар белән дә эшлиләр. Бүгенге көн дәреслекләренең эчтәлегенә килгәндә, темаара бәйләнеш сакланган, билгеле бер эзлеклелек, системалылык бар: мәктәптә, өйдә үз-үзеңне тота белү, әдәпле булу, кунакка йөри белү серләре, гаиләне ярату, йорт хайваннары турында кызыклы мәгълүматлар, Яңа ел бәйрәме, аның тарихы, үткәрү тәртипләре, бөҗәкләр, дару үләннәре, яз аеның серләре, күнегүләр һ. б. барысы да сөйләмә телне үстерүгә корылган (Ф. Сафиуллина, И. Литвинов, Р. Хәйдәрова, Р. Нигъмәтуллина). Татар теленә өйрәтү барышында бүген дә текст белән эшләүгә җитәрлек игътибар бирелми, шуңа күрә мәктәптә әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау методикасын тәкъдим итәбез. Әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау Мәктәп укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен кагыйдәләр ятлату һәм аларга нигезләнеп күнегүләр эшләтү, татар телендә язылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйләтүгә кайтарып генә калдырмас өчен, укытучы дәресләр үткәрү формасына, эчтәлегенә иҗади якын килә белергә һәм гадәти дәресне дә яңа элементлар белән баета алырга тиеш. Хәзерге көндә заманча технологияләр куллану, интерактив такталар белән эшләү киң таралган, алар инде укучыларда зур кызыксыну уята алмыйлар. Шул ук вакытта предмет һәм фәнара бәйләнеш принцибын кулланып та куанычлы нәтиҗәләргә ирешеп була. Әлеге мәкаләдә без тәкъдим итәчәк ысул - татар әдәбияты дәресенә (аерым алганда, дәрестән тыш уку дәресенә) филологик анализ элементлары кертү, аның белән бергә тарихи экскурс ясау һәм билгеле бер чор (безнең очракта - ХХ йөз башы) татар мәдәниятенә хас үзенчәлекләргә тукталу. Бу ысулның уңай ягы шунда ки, югары сыйныф укучылары тел, әдәбият һәм тарихтан гомуми күзаллау туплаган хәлдә, аларның барысын да комплекслы итеп кабул итә башлыйлар. Тарихи-мәдәни экскурс - әсәр язылган чорга, шул елларда татар мәдәниятенә хас сыйфатларны барлау, тарихи үзенчәлекләрне билгелә ул. Филологик анализ исә сүзләрне, сүзтезмәләрне зур игътибар белән тикшерүгә, аларның этимологиясенә, беренчел һәм икенчел мәгънәләренә, синонимик, антонимик, омонимик, фразеологик мөнәсәбәтләргә керү үзенчәлекләренә туктала. Болардан тыш, текст белән эш итү башка киңлекләр дә ача: текстның семантик һәм хисси- эмоциональ кырын билгеләү, абзацара бәйләнешне ачыклау, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләрне күзәтү, тел-сурәтләү чараларының байлыгын тикшерү. Шундый максат белән өйрәнү-тикшерү өчен Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" (1912) хикәясеннән бер өзекне сайладык. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" хикәясеннән бер өзек (М. Барабанова белән берлектә эшләнде) Эчношыргыч сүзләрдән мәҗлес халкы үзе дә туйган иде инде. Кызыклырак бер мәсьәлә ачылмасмы өмете белән Рәшатны [туры юлга омтылучы] шул кадерле минутларын сөйләргә кыстый башладылар. Рәшат, әйле-шәйле бераз торганнан соң, йомшак креслоларның берсенә киерелебрәк кырын ятты, пенснесен уңгайлап куйды да сөйләргә тотынды: - Кадерле минутларымның берсен, иң әүвәлгесен, әфәнделәр, мин сезгә сөйлим: Мин әле ул вакытта унсигез генә яшьтә идем. Бу көнге шикелле хәтеремдә, май числосының унҗидесе, кичкә кырын иде. Артык ямьле, гаҗәеп аяз көннең якты, җылы, тыныч һәм хуш [яхшы, гүзәл] исле кичен мин Ботанический бакчадан ерак түгел бер җирдә, Кабан күле читенә ясалган бер агач күпер өстендә каршы алдым. Вәгъдә [куешкан сүз] буенча, бүген кич бу күпер өстенә Аля киләчәк иде... - Значит, марҗа кызы? - дип сораган тавыш Рәшатның сүзен бер генә минутка бүлдереп торды. Сораучы - бу мәҗ лестәге ике кызның берсе Фатыйма [буйга җиткән кыз] иде. Рәшат Фатыймага дустанә елмаеп ка - рады да: - Аля дип йөртә торган кызымның нинди милләткә мәнсүб [караган, мөнәсәбәте булган] кыз икәнен, господа, мин әлегә сезгә әйтми торам. Кызымның хәрәкәтләреннән, бәлки үзегез дә аның марҗа кызымы, татар кызымы икәнен аңларсыз. Билгеле инде, Аля дигән исем - ул кызның чын исеме түгел. Сез аны Галия [бөек, югары] дип аңлау белән Александра дип аңлау арасында ихтыярлысыз [ирекле, сайлау мөмкинлеге булган], - диде, аннан соң хикәясен дәвам иттерде: - Беләсез, әфәнделәр! Язның бу мин сөйли торган чакларында Кабан күле никадәр матур, никадәр җазибәле [кешенең күңелен үзенә тарта торган] була. Акрын һәм тыныч исә торган яз җиленең җиңел генә тибрәнүе белән әледән-әле җыерчыкланып китә торган суның, күпер баганаларына килеп бәрелеп, җиңел генә чыпылдавын һәм әллә кайдан, күлнең икенче башыннан ишетелә торган скрипка тавышының кайсыбер кисәкләрен тыңлый-тыңлый, Аляны көтәргә тотындым: күзләрем ул киләчәк юлны сагалыйлар иде. Акрын гына баткан кояшның күк йөзендә калдырган ялкынлы кызыллыгы кара-кучкыллана башлады. Җир йөзенә, су өстенә, зур бер вәкарь [горурлык] һәм тынычлык белән нурлы [яктылык] караңгылык иңде. Әнә берәү килә. Кыскарак, йомрырак буйлы бер сын кызлар гына булдыра ала торган нәзакәтле [килешле, матур] адымнар белән монда таба ашыга. Ул сын, ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар, ашкындыралар: Алядыр. Ул чынлап та Аля булып чыкты. Минем күзләрем, минем күңелем яңлышамы соң! Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар Җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин! Ни өчендер без әүвәл бер-беребезне күрмәгәнгә салышкан булдык: ул күпернең аргы башына табарак барып туктады; мин баскан урынымда, бирге башта калдым. Аның янына барасы килә, ләкин батырчылык җитми, көч юк! Килешмәстер, яхшы булмастыр төсле! Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! Бер минут үткәндерме, юктырмы, без икебез дә урыннарымыздан кузгалыштык та, үземез дә белмичә, берберемезгә каршы килештек: - Сез, Рәшат, күптәнме монда? Мин сезне күрми дә торам. Аля бүген башка вакыттагыннан да матур, сөйкемле, соклангыч, әллә нәрсәле: ул нур чәчеп тора торган кап-кара көләч күзләре, киңчә генә, нәзек, каргылт кызыл иреннәре һәм бөтен йөзе белән елмая. Нәкъ көлә, нәкъ юри бәгъреңне өзә*. (* Сәгыйть Рәмиевтән - Ф. Әмирхан искәрмәсе) Аның шулай сихерле елмая торган, киңчәрәк, каргылт 1. Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау Иң әүвәл, шушы текстны һәм өзекне сайлап алуның сәбәбен ачыклап китәбез. Ф. Әмирхан иҗатының бай булуын ассызыклап, программада бирелгән "Хәят" повестеннан тыш, язучын ың башка әсәрләре дә барлыгын искәртеп үтү зарури. Алар арасында "Кадерле минутлар" повесте лаеклы урын тота. Ул - югары дәрәҗәдә сәнгатьчә осталык белән язылган әсәр. Икенчедән, әлеге текстта бәян ителгән вакыйгакүренешләрнең ХХ гасыр башына каравын ассызыкларга кирәк. Ул чорда зыялы яшьләр, бергә җыелып, мәҗлесләр үткәреп, сөйләшеп утырырга яратканнар. Әлеге мәҗлесләрдә кулланылган телнең дә үзенчәлекле булуын (гарәп һәм фарсы алынмаларыннан тыш, Көнбатыш Европа телләреннән кергән лексик берәмлекләрне куллану, билгеле бер морфологик һәм лексик формаларның бүген инде архаиклашкан вариантларына мөрәҗәгать итү, телнең шигъри характерга ия булуы һ. б.) искәртеп үтү зарур. ХХ йөз башында, билгеле булганча, татар җәмгыяте Көнчыгыш тамырлы булып, Көнбатышка таба да йөз белән борыла башлый. Элек татар кызлары турыдан-туры егетләр белән аралаша алмаганнар, бер мәҗлестә катнашу турында хәтта сүз дә булмаган. Моннан чыгып, нәтиҗә ике төрле булырга мөмкин: беренчесе - автор мондый мәҗлесләрне табигый итеп кабул итә торган югары катлау яшьләре турында яза; икенчесе - Ф. Әмирхан биредә үзенең романтик хыялын тасвирлый. Боларның ачык мисалларын без текстны тикшергәндә очратачакбыз. Филологик анализ күп элементлы һәм төгәл булу сә бәпл е, без өйрәнелә-тикшерелә торган текстның күләмен чикләргә тиеш булдык, шулай да әлеге өзек мәгънәви яктан бөтен (ягъни аның башлам, төп һәм бетем өлешләре бар). Биредә текст эчендә текст формасы урын ала, чөнки мәҗлес күренеше һәм Рәшат сөйләгән вакыйга, икенчесе беренчесенә кереп, әсәр структурасын катлауландыра һәм т улыландыра. Анализлана торган текстның мәгънәви-семантик кыры түбәндәге сүзләр белән белдерелә: кыз һәм Аля - һәрберсе өзектә сигезәр мәртәбә табыла һәм текстның үзәген тәшкил итә; минут һәм күпер - дүртәр тапкыр кабатлана, өзектә вакыт һәм урын бирелешен (хронотопны) билгелиләр; яз, кич, күл, нур сүз-төшенчәләре өчәр тапкыр телгә алына, нәкъ шулар ярдәмендә язучы бу әсәрне шигъри-романтик пафоска үреп бирә. Өзек 16 абзацта бирелә, шуларның дүртесе диалог формасында башланып китә, ләкин, безнең фикеребезчә, 7 абзацны, шул ук диалогик сөйләмне игътибарга алып, икегә бүлеп кую уңышлырак булыр (ягъни "- Беләсез, әфәнделәр! Язның бу мин сөйли торган..." дип башланган өлешне 8 абзацка чыгару кулайрак). Өзек күбесенчә монологик сөйләмнән торса да, диалоглар Рәшат белән мәҗлестәге дуслары арасында бара. 2. Абзацара бәйләнеш: 1 > 2: Рәшатны (...) кыстый башладылар > Рәшат (...) сөйләргә тотынды; 2 > 3 ("кадерле минутлар") > 4: фикер күчеше; 4 > 5: "агач күпер" үзара бәйләп килә; 5 > 6 > 7: Аля - ялгызлык исеме; 7 > 8: фикер күчеше; 9 > 10: 9 нчы абзац ахырында геройның уйлары фараз буларак әйтелә, 10 нчы абзац исә бу фаразның дөреслеген җөпләп куя; 10 > 11 > 12 > 13 > 14 > 15 > 16: фикер күчеше. Күргәнебезчә, күп очракта абзацара бәйләнеш фикер күчеше ярдәмендә бирелә, әмма кайбер абзацларның бәйләнеше - шактый үзенчәлекле. 3. Текстның лексик составы Сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе. Текстның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил итә, шулай да алынмалар табыла, аларның күбесе гарәп чыгышлы (26; күп булу сәбәпле аларны текстта ассызык белән бирдек һәм аңлау өчен авыр булган сүзләрнең мәгъ - нәсен күрсәттек), икенче урында - рус (кресло, число, Аля, значит, марҗа [Марья, Мария исеменнән килеп чыккан, рус миллә теннән булган хатын-кыз дигәнне аңлата], господа, скрипка), аннары - фарсы (өмет, хуш, һәм, дустанә, нәзакәтле), шулай ук латин (минут, май), грек (ботанический, Александра), француз (пенсне) һәм төрек (әфәнде) сүзләре. Ф. Әмирхан иҗатында дингә кагылышлы сүзләрнең дә еш кулланылуын ассызыклап үтәсе килә: Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! Әй, Алла, әгәр син бәни Исраилгә пәйгамбәр итеп, Муса (гаһм) белән бергә, Хөршитнең күзләрен җибәргән булсаң, ул кире кавем алтын бозауга гыйбадәт кыла алмас: синең боерыкларыңа буйсыныр иде! (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") "Алла" - ислам динендә "бар вә бер" итеп танылган затның исеме, синонимнары: Тәңре, Ходай. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә "Пәйгамбәр" лексемасына мондый аңлатма бирелә: "Пәйгамбәр - нинди дә булса бер динне беренче башлап өйрәтүче зат". Әлеге җөмләдә кулланылган тагын бер исем - "гыйбадәт". "Гыйбадәт - Аллага табыну, сыгыну, гозерләнү, аны олылау, мәдех әйтү белән бәйләнгән дини йола". Безнең фикеребезчә, аерым бер сүзләрнең фонетик тышчасына игътибар итәргә кирәк: уңгайлап (уңайлап), яңлышу (ялгышу). Болар - искергән (архаиклашкан) формалар, хәзерге татар әдәби телендә алар актив түгел, ә ХХ йөз башы текстлары белән эшләгәндә без әле алар белән очрашабыз, мондый очракта укытучы укучыларга әлеге сүзләрнең үзенчәлекләрен аңлатып китәргә тиеш. Ономастик элементлар. Лексик-грамматик күзлектән чыгып караганда, географик атамаларны белдергән исемнәр ялгызлык исемнәр составында өйрәнелә. Әлеге төргә нинди дә булса җирлек, елга, тау, калкулык атамаларын кертеп карарга була. Менә таң атты; әнә Кабанның икенче башындагы урман, авыл, аның кечкенә - кечкенә йортлары күренә башладылар; менә Ботанический бакчаның биекбиек юкәләре, аның янындагы дачаларның яшь-яшь куаклары арасындагы очсыз-кырыйсыз кошлар чыр-чыр килергә тотындылар. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") 1806 елда Казанда Карл Фукс җитәкчелегендә Кабан күле яр буендагы "Ботанический бакча"га нигез салына. 1837 елдан, бакча рәсми рәвештә ачыла. Югарыда китерелгән җөмләдә автор нәкъ шушы бакча турында сүз алып бара дип аңларга кирәк. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәрендә кулланылган антропонимнар: Рәшат, Фатыйма, Аля, Галия, Александра. Топонимнар: Ботанический бакча, Кабан күле. Синонимнарның кулланылышы. Ф. Әмирхан художестволы сурәтләүнең матур үрнәкләрен тәкъдим итә. Мондый төр текстлар гадәттә синонимнарга бай була, әлеге өзек тә искәрмә түгел. Беренчедән, биредә саф (абсолют) синонимнар табыла: ямьле - гаҗәеп аяз, матур - сөйкемле - җазибәле, акрын - тыныч, буй - сын; контекстуаль синонимнар ешрак очрый: мәҗлес халкы - әфәнделәр - господа, берсен - әүвәлгесен, кич - төн, якты - җылы - тыныч - хуш исле, вәкарь - тынычлык, күзләрем - күңелем - йөрәгем, кыскарак - йомрырак (буйлы), якты - нурлы; синтаксик синонимнар: күңелне кытыклау - ашкындыру, батырчылык җитми - көч юк, килешмәс - яхшы булмас, нур чәчеп тора - елмая, янга килү - (бер-беремезгә) каршы килешү. Синонимнарны әдәби текстка кертеп җибәрү ике яклы күренеш, бер яктан караганда, алар телне, сурәтләү чараларын гаҗәеп баеталар һәм төрләндерәләр, икенче яктан, бер шартның үтәлүе мөһим - синонимнар урынлы булырга һәм әсәр тукымасында органик рәвештә урнашырга тиеш. Автор боларга ирешә, шуңа күрә хикәянең теле соклангыч матур һәм килешле. Антонимнарның кулланылышы. Теләсә нинди матур әдәбият үрнәгендә антонимнар гаять әһәмиятле урын тоталар, чөнки алар ярдәмендә образлы сурәтләү палитрасы тудырыла, язучы төрле төсләр белән бирелгән картиналарны хәтта ике сүз белән - антонимнар аша - ясап бирә ала;чөнки алар бер үк күренешнең ике чиген билгелиләр, әлеге чикләр арасында нинди тирәнлектәге образ барлыкка киләчәге инде укучыдан, кабул итүчедән тора. Антонимнар шулай ук саф һәм контекстуаль булалар. Саф антонимнар: эчпошыргыч - кызыклы, көн - төн, аргы - бирге; контекстуаль антонимнар: марҗа кызы - татар кызы, барасы килә - көч юк, монда таба ашыга - барып туктады, каргылт - нурлы; тикшерелә торган өзектә хәтта оксюморон (капма-каршылыкка корылган гыйбарә) да табыла - нурлы караңгылык. Әлеге сүзтезмә кичнең һәм кызның тасвирламасына билгеле бер серлелек, сихер өсти, һәр икесенең кабатланмас, уникаль икәнлеген искәртә. Фразеологизмнарның кулланылышы. Әсәрнең теле бик үтемле, югары дәрәҗәдә иҗат ителгән, һәм монда фразеологик берәмлекләрнең өлеше дә зур. Мисаллар: эчпошыргыч сүзләр, хуш исле кич, баткан кояш, күңелне ашкындыру, йөрәкне кытыклау, бәгырьне өзү, сихерле елмаю. Ф. Әмирхан әсәрләрендә берничә компоненттан торган фразеологик әйтелмәләрне еш очратырга була. Ике компонентлы идиомалар "исем-фигыль" һәм "фигыль-фигыль" калыбында булалар. Өч компоненттан торган фразеологик әйтелмәләр, ике компонентлы фразеологик әйтелмәләр белән чагыштырганда, сирәгрәк очрый. Алар, гадәттә, "исем-и семфигыль", "исем-фигыль-фигыль" калыбына туры килә. Дүрт компонентттан торган фразеологик әйтеләмәләр бик сирәк очрыйлар, сирәк кулланылалар. Аның бүтән вакытларда шатлыклы адарынып, хәятлы сикренеп тора торган матур коңгырт күзләре, бу сүзләрне әйткәндә, әллә ничек ялкау гына, ихлассыз гына пошынып кына, өстәл тирәсендә утырышкан кешеләрне сөзеп чыктылар. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") "Татар теленең фразеологик сүзлеге"ндә "сөзеп чыгу" фразеологизмына "ачу, нәфрәт белән карау" дигән аңлатма бирелә. Ул сын, ул адымнар минем күңелемне кы - тык лыйлар, ашкындыралар. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") "Күңелне кытыклау" - нәрсәгә дә булса ымсындыру. Күңелгә тынычсызлык халәтен иңдерү. Ф. Әмирхан әсәрләрендә кеше әгъзалары атамалары кергән фразеологик әйтелмәләр дә очрый: Ул кызарынды да күзләрен җиргә төшерде. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") "Татар теленең фразеологик сүзлеге"ндә "күз җиргә төшү" болай аңлатыла: оялу, уңайсызлану кебек хәлдән җиңелү, бирелүдән ирексез рәвештә җиргә карау. Минем йөзләп кыз үпкәнем бар, йөзләп кызга шундый күлләр, шундый күперләр өстендә, "сөям сине" дип ялганлаганым бар һәм үзем, аларның шулай дип ялганлаганнарын тыңлап, бик бәхетле булып күренер өчен авызымны былчайтып торганым бар, ләкин бәхетле була алганым юк"; "Авыз былчайтып тору" - кеше сүзен җөпләгән кыяфәттә, аның күңеле өчен, үзеңне көчләп булса да, авызны бик нык җәю, еру, елмаеп тору. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Шулай итеп, төрле модельле фразеологизмнарны куллану юлы аша, Ф. Әмирхан үзенең "Кадерле минутлар" әсәрендә мәгънә тулылыгына, образлылыкка ирешә. Ф. Әмирхан әсәрләрендәге фразеологизмнарны аерып алып карагач, чыннан да тотрыклы сүзтезмәләр әсәрне күпкә баеткан һәм үтемлерәк итәргә мөмкинлек биргән дигән нәтиҗә ясап була. Әлеге чара эчтәлек һәм форма бөтенлегенә ирешергә дә яр дәм итә. Фразеологизмнар ярдәмендә автор аерым бер күре неш ләрне үзе теләгән мәгънәдә, әдәби, шул ук вакытта халык теле белән тасвирлый ала. 4. Сурәтләү чаралары Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәре эпитетларга бик бай: кадерле минутлар, ямьле, гаҗәеп аяз көн, ялкынлы кызыллык, нурлы караңгылык, нәзакәтле адымнар, нур чәчеп тора торган кап-кара көләч күзләр, каргылт-кызыл иреннәр. Бу эпитетлар арасында тезмә һәм җәенке эпитетлар да бар: нур чәчеп тора торган кап-кара көләч күзләр, нәзакәтле адымнар һ. б. Аларның һәрберсенең үзенә генә хас стилистик үзенчәлекләре бар. Әйберне бер үзенчәлек буенча характерлаганда ялгыз эпитет куллану да җитә. Әсәрдә персонажны төрле яклап характерларга кирәк була. Бу очракта аның портретын тасвирлау, эчке дөньясын ачыклау өчен берьюлы берничә эпитет ярдәмгә килә. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәрендә метафоралар да еш очрый. Язучы метафораларны сөйләм һәм төшенчәләрне төрле-төрле мәгънә төсмерләре һәм стил истик бизәкләр белән аңлатып, тасвирлап бирү максаты белән куллана: яз җиленең җиңел генә тибрәнүе, җыерчыкланып китә торган су, суның җиңел генә чапылдавы, кызлар гына булдыра ала торган адымнар, аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар. Ф. Әмирхан әсәрләрендә чагыштырулар да кулланыла. Чагыштыру, стилистик алым буларак, лингвистикада киң таралган алымнарның берсе булып санала. Ул, гомумән, чынбарлыкны танып белүдә фәлсәфә, логика, тарих кебек фәннәрдә дә әһәмиятле урын тота. Аерым билгеләре буенча әйберләрне һәм күренешләрне бер-берсе белән тиңләштерү, тәңгәл кую һәм аларның охшаш якларын күрсәтү чагыштыру алымының нигезендә ята. Билгеле булганча, чагыштырулар, тел-сурәтләү чарасы буларак, матур әдәбият стилендә киң кулланыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә чагыштырулы төзелмәләрне өйрәнүнең, аларны барлау һәм киң куллануның стилистика фәне өчен әһәмияте гаять зур. Фәнни-публицистик әдәбиятта да, газета-журнал битләрендә дә, матур әдәбиятта да алар язмаларга ниндидер бер аһәң өстиләр, әсәрне җанландырып, тулыландырып җибәрәләр, мәгънә төсмерләрен дә баеталар. Чагыштырулы төзелмәләрне уңышлы куллану Ф. Әмирхан әсәрләрендә эмоциональлек төсмерен арттыра, текстның җиңел, тигез укылышын тәэмин итә, бертөрлелектән коткара, аның тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак булуына уңай йогынты ясый. Аның әсәрләре чагыштырулы төзелмәләрнең аеруча актив кулланылышы белән аерылып тора. Язучы геройларының тышкы матурлыгын, эчке халәтен, күренешләрне, вакыйгаларны һәм башкаларны сурәтләгәндә чагыштыруларны куллана: Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар Җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин! Аның шулай сихерле елмая торган, киңчәрәк, каргылт йөзе бу көнге язгы төн шикелле, һәм каргылт, һәм нурлы. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") 5. Морфологик үзенчәлекләр Әдәби текстны тикшергәндә аның морфологик төзелеш үзенчәлекләренә тукталып узу бик мөһим, чөнки шулар аша авторның үз фикерләрен җиткерү рәвеше аныклана һәм укучының кабул итү мөмкинлекләре ачыла. Безгә билгеле булганча, бер төрдән булган предметларның берсен генә атый торган исем ялгызлык исем дип атала. Әлеге төргә, әдәби әсәрләр, газета-журнал, сәүдә оешмалары, спектакль атамалары белән беррәттән, фамилияләр һәм кеше исемнәре дә кертеп карала. "Кадерле минутлар" әсәрендә соңгылары бигрәк тә еш очрыйр. Кеше исемнәре геройларны атау өчен генә түгел, ә аларны үзара диалогка кертү өчен дә файдаланыла. Геройлар бер-берсенә булган хисләрне, исемнәрне иркәләү-кечерәйтү кушымчалары куллану юлы аша да белдерәләр. Мәсәлән, Рәшат күзендәге алтын пенснесен алып, аның пыялаларын яулык белән сөртә-сөртә, сүзендә дәвам итте... (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Рәшат - гарәп алынмасы, "яхшылык теләүче, күркәм сыйфатка ия кеше" дигән мәгънәне белдерә. Аныкы шикелле, минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы икелле, минем күңелемне ашкындыра торган адымнар җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин! (Ф.Әмирхан. "Кадерле минутлар") Аля - шулай ук гарәп алынмасы, намуслы кеше дигән мәгънәгә ия; әлеге исем ияләре куйган максатларына ирешәләр, үз теләкләрен һәрвакыт чынга ашыралар дигәнне аңлата. Сораучы - бу мәҗлестәге ике кызның берсе Фатыйма иде. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Фатыйма - ялгызлык исем, гарәп алынмасы, "Ана күкрәгеннән (күкрәк сөтеннән) аерылган яңа туган бала; үсмер кыз; Мөхәммәд Пәйгамбәрнең кызы исеме" дигән мәгънә белдерә. Әгәр сез күчмәскә кушасыз икән, мин күчмим; мин анда бары сезнең өчен генә, сезне ешрак күрер өчен генә күчмәкче идем бит; господи, ник болай мине үзегездән этеп җибәрәсез, Хөршит? Ник мине газаплыйсыз? Хөршит - фарсы алынмасы, "балкып торучы кояш" мәгънәсен белдерә. А, Хәерниса абыстай, саумы? Син дә монда килдеңме? Кем белән? Кәрим белән түгелме? Хәерниса - төрки-татар исеме, яхшы күңелле, изге ниятле хатын-кыз мәгънәсендә кулланыла; Кәрим - гарәп алынмасы, ялгызлык исем, олы җанлы, намуслы, юмарт мәгънәләрен белдерә [58: 10]. Әсәрдә төп теманы, геройларның хис-кичерешләрен, эчке дөньясын ачып бирү өчен, Ф. Әмирхан абстракт мәгънәле исемнәргә еш мөрәҗәгать иткән. Автор "мәхәббәт, ярату, сагыш" кебек исемнәр белән генә чикләнмичә, башка лексемаларны да кулланган: "...нәзакәтле адымнар белән монда ашыга". (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Нәзакәтле - сыйфат сүз төркеме, "нәзакәт" сүзеннән ясалып, матурлык, әдәплелек, мөгамәләдә нечкәлекне аңлаткан берәмлек. Ул чынлап та Аля булып чыкты. Минем күзләрем, минем күңелем яңлышамы соң! Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин! (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Гомумән, Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәрендә вакыт аралыгын билгели торган исемнәрдән иң актив кулланыла торганы - "яз көне", "кичен", "сәгать" лексемалары: Менә инде дүртенче ай мин бу күзләрне, сихерче күзләрне эзлидер идем...; Быел яз башында мин, ниндидер бер кичәдә Хөршит белән танышып, ярты гына сәгать аның белән сөйләшеп торган, ярты гына сәгать аның нурда йөзә, сихерле очкыннар чәчә торган күзләренең чаткылары астында нурланган идем...; Мин әле ул вакытта унсигез генә яшьтә идем. Бу көнге шикелле хәтеремдә, май числосының унҗидесе, кичкә кырын иде. Артык ямьле, гаҗәеп аяз көннең якты, җылы, тыныч һәм хуш [яхшы, гүзәл] исле кичен мин Ботанический бакчадан ерак түгел бер җирдә, Кабан күле читенә ясалган бер агач күпер өстендә каршы алдым. Текстта исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, алмышлык сүз төркемнәре бик актив кулланыла. Исемнең һәр килеше дә бертигез дәрәҗәдә диярлек очрый. Фигыльнең бирелеше кызыклы: мәҗлестәге яшьләр сөйләшкәндә, кушма формалар өстенлек итә (кыстый башла-, уңгайлап куй-, сөйләргә тотын- һ. б.), Рәшатның хикәясе исә гади формалар аша бирелә (ашык-, ашкындыр-, елмай-). Заман мәсьәләсенә килгәндә, үткән заман хикәя фигыльнең кулланылыш ешлыгы башка формалардан артык булуы күренә. Әдәби текстта сыйфат сүз төркеме әдәби әсәрне баету, исем һәм фигыльнең билгеләрен ачып бирү өчен кулланыла. Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәрендә күренешләрне ачыклап килә торган эмоциональ-бәяләү сүзләре (сыйфатлаулар) еш очрый: Аның бүтән вакытта шатлыклы адарынып, хәятлы сикеренеп тора торган матур коңгырт күзләре, бу сүзләрне әйткәндә, әллә ничек ялкау гына, ихлассыз гына, пошынып кына өстәл тирәсендә утырышкан кешеләрне сөзеп чыкты. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар"); Сөйлә, Рәшад, валлаһи, сөйлә! Кайвакыт сентиментальный нәрсәләрне тыңлау да күңелле булып китә (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар"); Аның шулай сихерле елмая торган киңчәрәк, каргылт йөзе, бу көнге язгы төн шикелле: һәм каргылт, һәм нурлы. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" әсәре тел ягыннан, аерым алганда фигыльләрнең кулланылышы ягыннан, шактый кызыклы һәм үзенчәлекле. Аларда -а, -ә, -ый, -и кушымчалы хәзерге заман хикәя фигыльләр бик күп: - Кадерле минутларымның берсен, иң әүвәлгесен, әфәнделәр, мин сезгә сөйлим; Әнә берәү килә. Кыскарак, йомрырак буйлы бер сын кызлар гына булдыра ала торган нәзакәтле [килешле, матур] адымнар белән монда таба ашыга; -ды, -де, -ты, -те кушымчалы билгеле үткән заман хикәя фигыльләр күп: Акрын гына баткан кояшның күк йөзендә калдырган ялкынлы кызыллыгы кара-кучкыллана башлады; күптән үткән заманны белдерү өчен - -ган, -гән, -кан, -кән + иде конструкциясе дә кулланыла: Эчпошыргыч сүзләрдән мәҗлес халкы үзе дә туйган иде инде. Текстта сыйфат фигыльнең -а, -ә, -ый, -и + торган аналитик формалары да теркәлгән: Акрын һәм тыныч исә торган яз җиленең җиңел генә тибрәнүе белән әледән-әле җыерчыкланып китә торган суның, күпер баганаларына килеп бәрелеп, җиңел генә чыпылдавын һәм әллә кайдан, күлнең икенче башыннан ишетелә торган скрипка тавышының кайсыбер кисәкләрен тыңлый-тыңлый, Аляны көтәргә тотындым: күзләрем ул киләчәк юлны сагалыйлар иде. Минем күзләрем, минем күңелем яңлышамы соң! Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөмкин! (Ф. Әмирхан. "Кадерле м инутлар") Алмашлыклар кирәксез кабатлаулардан арыну, тавтология не булдырмау максатыннан кулланыла: зат алмашлыклары - мин, сез, ул һ. б., күрсәтү алмашлыклары - бу, ул һ. б., билгеләү алмашлыклары - үзе һ. б. Болардан тыш, теркәгечләр (һәм, ләкин, вә) кисәкчәләр, (гына/генә, соң, ни, да/дә) текстның эчке бәйләнешләрен тәшкил итәләр: Мин әле ул вакытта унсигез генә яшьтә идем. (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! Үзегез дөньяда тора белмисез, үзегез тереклеңезгә мәгънә, тормышыңызга кызык бирә белмисез дә мәгънәсез, кызыксыз дип елыйсыз". (Ф. Әмирхан. "Кадерле минутлар") Шулай итеп, алмашлыклар әсәрдә гадилеккә, кыскалыкка, җыйнаклыкка ирешүдә мөһим роль уйныйлар. Кушымчаларга килгәндә, без архаиклашкан формаларга гына тукталып узабыз. Андыйлардан аеруча тартым һәм хәбәрлек категорияләре кызыклы: Алядыр (хәбәрлек, III зат, хәзерге татар әдәби телендә бу форма актив түгел), урыннарымыздан (I зат тартым, хәзерге татар әдәби телендә -ыбыз) һ. б. 6. Синтаксик үзенчәлекләр Ф. Әмирханның төп максаты - матур, шул ук вакытта җиңел сурәт тудыру. Әлеге өзектә 28 гади җөмлә, 10 кушма җөмлә бар. Әлеге өзектән күренгәнчә, язучы гади җөмләләргә ешрак мөрәҗәгать итә: Эчпошыргыч сүзләрдән мәҗлес халкы үзе дә туйган иде инде. Мин әле ул вакытта унсигез генә яшьтә идем. Әнә берәү килә. Ул чынлап та Аля булып чыкты һ. б. Гади җөмләләрнең күбрәк куллануын икенче төрле дә аңлатып була - биредә диалогик-монологик формада аралашу тасвирлана, сөйләм теленә, белгәнебезчә, кыскалык һәм фикерне төгәл итеп бирү хас. Димәк, язучы мондый зур булмаган, ләкин әһәмиятле үзенчәлекләрне исәпкә алуы һәм татар теленең җөмлә структурасын ватмавы белән ота. 7. Пунктуацион үзенчәлекләр Әдипнең таланты, тоемлау мөмкинлекләре шулай ук аның тыныш билгеләрне ничек куллануында да күренә. Хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзеп кенә сөйләмнең интонацион байлыгын, аның бихисап төсмерләрен биреп бетерергә мөмкин түгел. Шул вакытта безгә тыныш билгеләре ярдәмгә килә. Фикер әйтелеп бетмичә, укучыга уйлап бетерү өчен вакыт калдырылса - күпнокта куела, ниндидер рухи киеренкелек яисә хисси күтәренкелек булган очракта өндәү билгеләре уйнатыла. Аныклагычлар янында сызык кую очрагына да мисал бар текстта: Сораучы - бу мәҗлестәге ике кызның берсе Фатыйма [буйга җиткән кыз] иде. Сорау, хәтта риторик сорау да сорау билгесе белән тәмамлана. Шулай итеп, өзектә күпнокта 1 тапкыр, өндәү - 6 (12 абзацта хәтта ике өндәү билгесе куелган), сорау - 2 мәртәбә (һәр икесе дә кызларның сөйләмендә) бирелгән. Ягъни, Ф. Әмирхан күрсәткәнчә, әлеге җәмгыятьтә сөйләү - ир-егетләрнең приоритеты булып саналган, хатын-кыз исә, тыңлаучы ролендә булып, иң кыю эш иткән очракта да сорау бирү белән генә чикләнгән: - Значит, марҗа кызы? - дип сораган тавыш Рәшатның сүзен бер генә минутка бүлдереп торды. Җөмлә ахырында куелган сорау һәм өндәү билгесе интонациягә, эчке халәтне белдерү үзенчәлегенә бәйле: Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! 8. Текстның хисси-халәт кыры Әлеге өзектә текстның хисси-халәт кыры, иң беренче чиратта, өндәү җөмләләрнең, риторик сорауларның күплегегендә чагыла. (Я Рабби! Ул үзе минем янга килсә ни булыр иде соң?! Аныкы шикелле минем йөрәгемне кытыклый торган сын, аныкы шикелле минем күңелемне ашкындыра торган адымнар җир йөзендә Алядан башка кемдә булырга мөм кин! һ. б.), икенчедән, градация формасында үстерелгән сыйфатларның кулланылышы: матур - сөйкемле - җазибәле (Аля), матур - җазибәле (Кабан күле), өченчедән, кабатлаулар: аның янына барасы килә, бик килә, килешмәстер, яхшы булмастыр, батырчылык җитми - көч юк (синонимик әйләнмәләр), нурлы караңгылык (антономиягә корылган сүзтезмә), дүртенчесе - С. Рәмиевтән алынган өзек - интертекстуальлек алымы: Нәкъ көлә, нәкъ юри бәгъреңне өзә. 9. Текст белән эшләүгә йомгак ясау Әлеге өзек ХХ гасыр башы татар әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү белән бергә, әсәрләрнең лексик үзенчәлекләрен дә тикшереп-карап үтүнең мөһимлеген, тарихи-мәдәни белешмә бирүнең, гомумән, комплекслы өйрәнү зарурилыгын ассызыклау өчен анализланды. Биредә абзацара бәйләнешләр җентекләп тикшерелде, текстның сүзлек составы ачыкланды, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләре күрсәтелде. Бу өзеккә лингвистик анализ ясау үрнәген яңа стандарт программаларга нигезләп эшләдек, шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Г. Гыйльмановның "Фронтовиклар" парчасына лингвистик анализ ясау (М. Шәехов белән берлектә эшләнде) Татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын күтәрү тирән белем бирү белән беррәттән, укучыаңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә дә игътибар бирүне таләп итә. Соңгы елларда сүзләрнең килеп чыгышын билгеләүдә, бирелгән җөмләләрдә ассызыкланган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатуда, укучыларның язма эшләрендә бик күп стиль хаталары китә. Мәктәп программасында сүзлекләр белән эшләүгә бик аз вакыт бирелсә дә, татар теленең синонимнар, антонимнар, омонимнар сүзлекләре, аңлатмалы, фразеологик сүзлекләр белән һәр дәрестә эшләү зарури. Шуны исәпкә алып, татар теле дәресләрендә сүзлекләр белән бәйле булган төрле (лексик-фонетик, лексик-орфографик, лексиксемантик, лексик-морфологик, лексик-синтаксик) күнегүләр эшләтү дә үзен аклый. Чөнки укучыларның сүз байлыгын арттыру, сүзләрнең төрләнешен, мәгънә төсмерләреи текст эчендә карау, дөрес әйтелешен, язылышын өйрәтү - татар теленең мөһим мәсьәләләреннән санала. Текстлар аша телнең гаять киң мөмкинлекләрен, функциональ үзенчәлекләрен күрсәтергә дә җай туа (абзацара бәйләнешне ачыклау, текстның семантик кырын билгеләү, сүзлек составын барлау, синонимнар, антонимнар һәм омонимнарның кулланылышы, тел-сурәтләү чаралары, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләрне күрсәтү һ. б.). Болар барысы да татар теле программаларында күрсәтелгән коммуникатив, лингвистик, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Лингвистик анализ ясау өчен, Г. Гыйльмановның "Фронтовик" исемле парчасы сайланды. Хәзер шуңа җентекләбрәк тукталып үтәбез. Текст Бүген, көтмәгәндә, күп юудан агарып беткән гимнастеркасына өч Дан ордены таккан фронтовик карт белән кеше сүзгә дә бик һәвәс икән. Кыска гына вакыт эчендә ул миңа үзенең бөтен фронт эпопеясын сөйләп чыгарга да, сугыш кырында очрап торган мәзәк хәлләрне күздән кичерергә дә өлгерде. Юк ла, мактануның әсәре дә юк иде аның сүзләрендә. Мин сизендем: ул үзе күргән фронт тормышының иң күңелле, якты минутларын гына сөйли, күңеле төпкелендә яткан авыр, газаплы хатирәләренә ничек тә кагылмаска тырыша иде. Ә мин бу көнне бик кыю идем. Уйлап та тормыйча, карт ветеранның сугыш юлларында тап булган иң истәлекле хатирәсе хакында сорадым. Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып калды. Әмма бу сорау аның өчен бөтенләй үк көтелмәгән түгел иде. Малай... - дип куйды ул, соравым артыннан ук. - Ап-ак чәчле малай... Инде мин җитдиләндем. Ничек инде - малай?.. Әллә соравымны аңламадымы? Ап-ак чәчле! Беләсеңме, ап-ак... Ә күзләре... һәм ул сөйләп китте. Кырык беренче елның көзе иде. Мәскәү артында оешкан бер частька эләгеп, алгы сызыкка китеп барам. Каршыга хәлсезләнгән, тәмам бетәшкән, тавыш-тынсыз гына атлаучы сугышчылар төркеме очрап тора... Яралылар түшәлгән ат-арбалар да, полуторкалар да үтеп-сүтеп йөри... Кинәт каршыбызга ялгыз ат очрады. Ватык орудие тартып килә иде ул. Тукталыштык. Көзге томан эченнән йөзеп килеп чыккан бу атларга шаккатып туктап калдык, ахры. Әйе шул, бик тә гаҗәп тоелган иде безгә бу күренеш. Әмма иң гаҗәбе алда иде әле. Үрелебрәк карасак, орудие лафетында канга буялып бер бала ята. Биш-алты яшьләрдә булыр. Үзе тумыштанмы, әллә сугыш сөременнәнме - кап-кара, чәчләре генә... ап-ак. Без аны үлгән дип уйлаган идек. Ара-тирә буылып ютәлләп куюы гына бу малайның тәнендә яшәү гаме барлыгы хакында әйтеп тора. Мин үземне чын солдат итеп әнә шул очрашуда тойдым. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы... Алар мине дүрт еллык фронт гомеремдә тотам да артымнан калмый озатып йөрделәр. Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма әнә шул малай килә иде. Ул миңа: "Әле бит синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Теге вакытта күргән ак чәчле малай миңа һәрвакытта афәт-бәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды. Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагып куяр идем... ...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчан ланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлы ма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде... 1. Гомуми күзәтү Лингвистик анализ өчен шушы әсәргә тукталуыбызның берничә сәбәбе бар: - текст ике гасыр чигендә язылган, ә аның авторы - әле дә иҗат итүче әдип, шуңа күрә бу әсәр үрнәгендә хәзерге татар әдәбиятының торышы турында билгеле бер күзаллау тудырырга була; - парча тәмамланган, автор әйтәсе килгән фикер тулысынча белдерелгән, ягъни текст бердәмлеге бозылмаган; - текстның теле төзек һәм тәэсирле; - укучыны беренче укудан ук хисләндерә, дулкынландыра торган тормышчан вакыйганың сурәтләнә һ. б. Жанры буенча текст автор тарафыннан парча дип билгеләнә. Парча - ул фәлсәфи эчтәлекле, хискә корылган, югары осталык белән язылган кечкенә күләмле лирик әсәр [5: 52]. Гадәттә парчада хикмәтле тормышчан вакыйганы сурәтләү алгы планга чыга, укучыга тәэсир итү, аны уйландыру максат итеп куела. Шуңа күрә бу текстта да һәм тасвирлау, һәм хәрәкәтне күрсәтү киң кулланыла. Гомумән алганда, бу парчада ике төрле сөйләм аерылып тора: сорау бирүче автор-хикәяләүче сөйләме һәм хати рәләрен бәян итүче фронтовик картның сөйләме. Бу ягы белән текст интервью жанрына якын тора, ягъни сорау бирүче һәм җавап кайтаручы затларның сөйләме үзенчәлекле чагыла. Бу текстта әлеге аермалар фигыльнең заман формаларында, алмашлыкларны куллануда, җөмләнең катлаулыгында һ. б. күренә. Интервьюга якын торганга күрә, текстның теле гади сөйләм үзенчәлекләре белән баетылган. Кисәкчәләр, тормыш-көнкүреш сүзләре һәм әйләнмәләре, үзенчәлекле җөмлә конструкцияләре - барысы да үзгә бер стиль тудырырга ярдәм итә. Ләкин автор, бу чараларны чама белән кулланып, югары әдәби стильне саклап кала, әдәби әсәргә хас югары зәвыклылыкны бозмый. Текстның мәгьнәви-семантик кырын билгеләүче сүзләргә тукталып китү уңышлы булыр. Парчада иң еш кулланылган сүз - малай, ул әсәрдә җиде тапкыр кулланыла һәм теманы ачарга, бу образның хәлиткеч көчкә ия булуын ассызыкларга ярдәм итә. Шулай ук төп темага мөнәсәбәттә фронт һәм сугыш тамырларыннан ясалган сүзләр бишәр тапкыр очрый (мәсәлән, сугыш - сугышчы - сугышчан, фронт - фронтовик һ. б.). Моннан ары, мин һәм аның юнәлеш килеш формасы 9 тапкыр, ап-ак сыйфаты 5 тапкыр кулланыла. 2. Абзацара бәйләнеш Текстта 12 абзац, 453 сүз, 2621 сүз бар. Абзацлар үзара бик тыгыз бәйләнгәннәр һәм уңышлы итеп бүленгәннәр. Аларның өчесе генә диалог рәвешендә башланган, ләкин 7 - 11 абзацлар бер үк кешенең туры сөйләмен - фронтовикның хатирәләрен чагылдыра. Абзацларны башлап җибәрүдә бертөрлелек күзәтелми, автор төрле чараларны мул куллана. Аерым алганда, бәйләү чарасы буларак түбәндәге сүз төркемнәре кулланыла: (исем: Әңгәмәдәшем...; Малай...; сыйфат: Ап-ак чәчле!...; сан: Кырык беренче елның...; алмашлык: Без...; Мин...; Кая ул...; рәвеш: Бүген...; теркәгеч: Ә мин...; Әллә нинди...; кисәкчә: Инде мин...; Бик авыр... Бу чараларны сайлау очраклы түгел, чөнки алар һәрберсе билгеле бер мәгънәви әһәмияткә ия. Мәсәлән, рәвеш һәм сан сүз төркемнәре текстның темасына кертеп җибәрергә булыша, кисәкчәләр сөйләм үзенчәлекләрен бирергә ярдәм итә, алмашлыклар исә абзацларны бердәм тотып тора һ. б. 3. Текстның лексик составы Сүзләрнең килеп чыгышы. Бу парча алынмаларга бик бай - барлыгы 43 сүз. Аларны ике төркемгә бүлеп карарга була: гарәп-фарсы һәм рус-аурупа телләреннән кергән сүзләр. Текстта 25 гарәп-фарсы алынмасы табылды, шуларның дүртесе фарсы теленнән кергән: дан, һәрвакыт, һәвәс, әзмә вер. Калган 21 алынма - төрле өлкәләргә карый торган гарәп алынмалары: вакыт, хатирә, гаҗәп, гомер, рухи, газаплы һ. б. Икенче төркемгә 18 мисал табылды. Монда 6 рус (Мәскәү, часть, полуторка, орудие, снаряд, окоп), 6 латин (фронт, фронтовик, орден, минут, ветеран, граната), 3 не мец (лафет - артиллерия тубы торган җайланма; солдат, фашист), 2 грек (гимнастёрка - совет армиясендә хәрби кием булып хезмәт иткән тыгыз тукымалы һәм туры якалы күлмәк; эпопея) һәм 1 француз (каска) сүзе кулланылган. Игътибар белән карасак, әлеге төркем сүзләренең барысы да диярлек хәрби лексикага карый һәм сугыш белән бәйле. Бу сүзләрне, терминнарны автор, махсус кулланып, билгеле бер эмоциональ фон, сугыш атмосферасын тудыра. Моннан тыш, бу алынмалар ярдәмендә автор сөйләм үзенчәлекләрен дә ассызыклый. Мәсәлән, полуторка - сугыш вакытында кулланылган 1,5 тонна күтәрешле ГАЗ-АА йөк машинасы. Ләкин автор аны үз атамасы белән калдыра, мәсәлән, йөк машинасы дип үзгәртми, чөнки сугышны башыннан ахырына кадәр үткән фронтовик аңында ул шул исем белән яши. Синонимнарның кулланылышы. Автор синонимнарны да киң һәм уңышлы куллана. Текстта саф синонимнарга караганда (хәлсезләнү - бетешү, моңсулану - уйчанлану) контекстуаль синонимнар күбрәк очрый. Мәсәлән, җиңел - күңелле - якты (минутлар), моңсулану - уйчанлану - басылу, төпсез - тонык (күз карашы). Шулай ук синтаксик синонимнар да бар: рухи ныклык - ихтыяр көче, үзе дә сизмәстән - очраклы рәвештә. Язучы барлык төр синонимнарны билгеле бер сурәт тудыру, градация ярдәмендә тәэсирне арттыру өчен куллана. Аларны еш кына бер-бер артлы китерү дә әсәрнең әдәби яктан көчен арттыра. Антонимнарның кулланылышы. Парча гомумән алганда антитезага корылган: сугыш белән тынычлык, сугышчылар һәм фронтовик белән кечкенә малай, фронтовик карт белән бала һ. б. каршы куела. Шул сәбәпле текстта антонимнар еш очрый һәм әсәрдәге антиподларны ассызыклап тора. Моңа саф антонимнар да (җиңел - авыр, кап-кара - ап-ак), киңрәк кулланылган контекстуаль антонимнар да (күңелле - газаплы, тумыштан - сугыш сөременнән, үлгән - яшәү гаме бар һ. б.) ярдәм итә. Фразеологизмнарның кулланылышы. Әйткәнебезчә, парчаның теле матур һәм тәэсирле. Моны фразеологик гыйбарәләрнең күплеге белән дә аңлатып буладыр. Мәсәлән: тотам да арттан калмый озатып йөрү, күз алдына килү, хатирәләрдән бушану, хатирәләргә кагылмау, хәлләрне күздән кичерү, мактануның әсәре дә булмау, Эһ тә итмәү һ. б. Сөйләм телендәге фразеологик әйтелмәләрне киң кулланып, Г. Гыйльманов аларны әдәби телгә кертә. 4. Сурәтләү чаралары Эпитетлар: иң җиңел, күңелче, якты минутлар; көзге томан; чын солдат; җансыз гәүдә; ап-ак чәч һ. б. Метафоралар: төпсез, тонык күз карашы, яшәү гаме, полуторка (синекдоха), фронт эпопеясы, күңел төпкеле, көзге томан эченнән йөзеп килеп чыгу һ. б. Мәсәлән, Мин сизендем: ул үзе күргән фронт тормышының иң күңелле, якты минутларын гына сөйли, күңеле төпкелендә ят - кан авыр, газаплы хатирәләренә ничек тә кагылмаска тырыша иде. Кабатлаулар: 1) Малай... Ап-ак чәчле малай...; 2) Ап-ак чәчле! Беләсеңме, ап-ак...; 3) Әйе шул, бик тә гаҗәп тоелган иде безгә бу күренеш. Әмма иң гаҗәбе алда иде әле. Исемнәрнең, сыйфатларның кабатланып килүе тойгыны тагын да арттырган гына: Малай... - дип куйды ул, соравым артыннан ук. - Ап-ак чәчле малай... Антитеза: фронтовик/сугышчы - малай/бала, кыска вакыт - фронт эпопеясы, юудан агарып беткән гимнастерка - өч Дан ордены, истәлекле хатирә - мәзәк хәл һ. б. Г. Гыйльманов "Фронтовик" дигән парчасында сурәтләү чараларыннан гаять отышлы файдалана, алар ярдәмендә әсәрнең телен баета, матурлата. 5. Морфологик үзенчәлекләр Текстның морфологиясе, фикерне җиткерү өчен сайланган сүзләр дә игътибарга лаек. Парчада кулланылган сүзләрне тикшереп, без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: 1) Исем белән фигыль сүз төркемнәре бер үк санда диярлек кулланылганнар: исем - 118, фигыль - 126 (шуларның 23 е - ярдәмче фигыль). 2) Исемнең килешләре дә бер дәрәҗәдә актив кулланылган: Кырык беренче елның көзе иде. Мәскәү артында оешкан бер частька эләгеп, алгы сызыкка китеп барам. Автор тартымлы исемнәрне күпләп куллана: Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып калды. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. 3) Фигыльның кушма формасы бик актив: булышып тору, тартып килү, сөйләп китү, булышып калу һ. б. Мәсәл ән: Теге вакытта күргән ак чәчле малай мине һәрвакытта афәтбәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды. 4) Автор-хикәяләүче сөйләмендә фигыльнең билгеле һәм тәмамланмаган үткән заманнары өстенлек итә, ә фронтовик сөйләмендә аларга хәзерге заман формасы да өстәлә һәм хатирәләрне күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Шулай ук билгесез һәм күптән үткән заманнар да кулланыла: Мәскәү артында оешкан бер частька эләгеп, алгы сызыкка китеп барам. Инде мин җитдиләндем. Без аны үлгән дип уйлаган идек. 5) Сыйфат һәм рәвешләр дә шактый еш күзәтеләләр һәм сурәт тудыру, тәэсирле образлар ясау өчен хезмәт итәләр: Үзе тумыштанмы, әллә сугыш сөременнәнме - кап-кара, чәчләре генә... ап-ак...; Ара-тирә буылып ютәлләп куюы гына бу малайның тәнендә яшәү гаме барлыгы хакында әйтеп тора. 6) Алмашлыкларның күп төркемчәләре бирелгән: зат - мин, без, ул, син; сорау - кая, ничек, нинди; күрсәтү - менә, шушы, бу, әнә; билгеләү - үз һ. б. Мәсәлән, Ул миңа: "Әле бит, синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек... 7) Тексттагы кисәкчәләр үзенчәлекле функция үтәп киләләр: алар ярдәмендә автор әсәргә гади сөйләм элементларын кертә, хикәяләүне җанландыра: Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма шул малай килә иде. Мәсәлән, иң, кап-, ап-, бик кебек арттыру кисәкчәләре кирәкле сыйфатларны аерып күрсәтә; инде, гына, да/дә, үк һ. б. кисәкчәләр текстка экспрессивлык өсти. Иң әһәмиятлесе - язучы кисәкчә һәм бәйлекләрне кулланганда чаманы белеп эш итә. 6. Синтаксик үзенчәлекләр Һәр язучының аңа гына хас стиль үзенчәлекләрен һәм сурәтләү алымнарын билгеләүдә текстның синтаксисы, ягъни сөйләм төзелеше зур урын тота. Парчада әлеге үзенчәлекләр җөмләләрнең төзелешендә бигрәк тә ачык чагыла. Язучы, текстны артык катлауландырмау, җиңел аңларлык итү һәм сөйләм теленә якынайту максатыннан чыгып, күбрәк кыска, гади җөмләләрне куллана. Парчада бары тик 1 тезмә, 7 иярченле кушма җөмлә (иярчен аергыч, тәмамлык, рәвеш, шарт җөмләләр), берәр катнаш (10 абзацның өченче җөмләсе) һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (10 абзацның икенче җөмләсе) табылды: Мин сизендем: ул үзе күргән фронт тормышының иң күңелле, якты минутларын гына сөйли, күңеле төпкелендә яткан авыр, газаплы хатирәләренә ничек тә кагылмаска тырыша иде; Ул миңа: "Әле бит, синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек...; Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Гади җөмләләрнең дә кулланылышы игътибарга лаек. Автор бер составлы һәм ким җөмләләрне яратып файдалана: барлыгы 9 бер составлы җөмлә (6 - атау, 3 - фигыль) һәм 12 ким җөмлә очрый: Кырык беренче елның көзе иде; Ап-ак чәчле малай... Тукталыштык һ. б. Болар ярдәмендә әдип сөйләмне тизләтә, активлаштыра. Шул ук вакытта, кушма җөмләләрне дә кертеп, кирәк урында темпны акрынайта, салмакландыра кебек (мәсәлән, 7 абзац). Парчадагы җөмләләрнең күбесе аерымланган хәл яки тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылганнар. Барлыгы 5 аерымланган хәл табылды, шуларның берсе өтерләр белән аерылмаган. Бу пунктацион хатаны болай төзәтергә була: Үрелебрәк карасак, орудие лафетында, канга буялып, бер бала ята. Текстта кулланылган 13 тиңдәш кисәк тә форма ягыннан аерыла. Мәсәлән: Әңгәмәдәшем шунда ук уйчанланып, басылып калды (тиңдәш хәлләр, гади); Яралылар түшәлгән ат-арбалар да, полуторкалар да үтеп-сүтеп йөри... (тиңдәш ияләр, гади); ... гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде...(тиңдәш тәмамлыклар, җәенке); Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчанланды... (тиңдәш хәбәрләр, гади). 7. Пунктуацион үзенчәлекләр Сәләтле язучылар әсәрдәге тыныш билгеләрен фикерне төгәл җиткерү һәм укучыга көчлерәк тәэсир итү өчен оста куллана беләләр. Г. Гыйльманов та бу канунны яхшы үзләштергән. Парча жанры көчле хисләргә һәм тирән фикергә корыла, шуңа күрә текстның пунктациясе дә үзенчәлекле. Текстта барлыгы 14 тапкыр күпнокта кулланылган. Ул, әсәрдәге тирән фәлсәфи фикерләрне аңлау өчен, паузалар хасил итә һәм сөйләмнең салмаклылыгын белдерә. Күпнокта аеруча фронтовик хатирәләрендә мул кулланыла һәм персонаж сөйләменең үзенчәлекләрен күрсәтә: - Ап-ак чәчле! Беләсеңме, ап-ак... Ә күзләре... һәм ул сөйләп китте. Автор-хикәяләүченең сөйләме исә башта тиз һәм активрак булса да, соңгы абзацта кискен үзгәрә: фронтовикның сүзләре аны уйландыра, рухи яктан баета. Моны сиздерү өчен, автор махсус рәвештә 11 абзацны күпнокта белән бетереп, соңгысын янә күпнокта белән башлый: Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагып куяр идем...; ...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчанланды...; Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлыма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде... Тиңдәш кисәкләр һәм аерымланган хәлләр еш кулланылу сәбәпле, өтерләр саны да текстта 41гә җиткән. Шуларга тагын аерымланган хәлнең янында куелырга тиешле өтерне дә өстәргә кирәк: Үрелебрәк карасак, орудие лафетында, канга буялып, бер бала ята. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы.... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым. Текстның тәэсирен сиздерү өчен, автор ?; !; ?!; ?.. катнаш билгеләрен дә еш куллана һәм персонажларның төрле хисләрен, эмоциональ халәтен төгәлрәк бирүгә ирешә: Ничек инде - малай?.. Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Гомумән алганда, әсәрдәге тыныш билгеләре дөрес һәм урынлы кулланылганнар. Алар Г. Гыйльманов әсәренең стилен саклау га да хезмәт итәләр. ЙОМГАК Әсәрләрне морфологик яссылыкта өйрәнү дә төрле әйберләрне, күренешләрне бәяләргә, әсәрнең тукымасын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әсәрләрнең теле сыйфатларның, исемнәрнең, фигыльләрнең күплеге белән дә характерлана. Матур әдәбият телен тикшерү, өйрәнү юнәлешендә эш алып баручылар бик күптәннән инде ялгызлык исемнәренең сәнгати текст тукымасында әһәмиятле функция үтәүләренә, өстәмә бизәк, колорит тудыруына игътибар итәләр. Ялгызлык исемнәре сәнгати текстның идеясен укучыга җиткерүдә, персонажны теге яки бу дәрәҗәдә характерлаганда мөһим урын билиләр. Болардан тыш әсәрдә сөйләм телендә һәм әдәби телдә еш очрый торган кешедәге уңай сыйфатларны калку итеп күрсәтүгә хезмәт итә торган тәгъбир-гыйбарәләр, фразеологик әйтелмәләр дә күп. Әдәби текст белән эшләгәндә сөйләмне баетуда, аны тәэсирлерәк һәм үтемлерәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда фразеологизмнар мөһим роль уйныйлар. Текстка анализ ясаганда сүзләрдәге күчерелмә мәгънәләрнең төрләре һәм аларның барлыкка килү юллары элек-электән игътибар үзәгендә торды. Халкыбызның мәкаль-әйтемнәре, чагыштырулар, метафора, эпитет һ. б. сөйләмнең яңгырашын көчәйтәләр генә, тормыш күренешләрен кыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирәләр. Һәр телнең байлыгы иң беренче чиратта синонимнарның күплеге белән билгеләнә. Бер үк төзелмәләрне кулланмау сөйләмне җыйнак, аһәңлерәк итәргә, бертөрлелектән котылырга, фикерне төгәл, анык итеп формалаштырырга мөмкинлек бирә. Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Тукай, К. Тинчурин һ. б. бик күп якын мәгънәле сүзләр кулланалар, ләкин алар арасыннан иң кирәклесен туры килгәнен сайлап алып, телнең эмоциональ сәнгатьлелеген дә көчәйтәләр. Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, М. Мәһдиев, М. Хәбибуллин, Т. Галиуллин бер-бер артлы тезелеп килгән фигыльләрне кулланып, мәгънәнең көчәйтелүенә, әйтелә торган фикернең эзлекле рәвештә күтәрелә баруына ирешәләр. Бер үк җөмләдә килгән синонимик фигыльләр, бер-б ерсен тулыландырып, фикерне төгәлләү функциясен башкаралар. Текстның тукымасын төзүдә, аларга төрле-төрле мәгънә төсмерләре бирүдә, стиль үзенчәлекләре барлыкка китерүдә синонимнарның тоткан урыны гаять зур. Алар сөйләмнең төгәллегенә, нәфислегенә ирешүдә әһәмиятле чара булып торалар, эчтәлекне дөрес чагылдырырга ярдәм итәләр. Текстка лингвистик анализ ясаганда эш башкаручы белән шул процесс арасындагы бәйләнешне күрсәтү юлларына да игътибар итәргә кирәк. Актив һәм пассив төзелмәләрне сөйләмдә куллану сөйләмне җыйнак, аһәңлерәк итәргә, бертөрлелектән котылырга мөмкинлек бирә. Төрле әдипләр әлеге тел чараларыннан оста файдаланалар, шулар ярдәмендә кызыклы сурәтләүләргә, матур яңгырашлы әсәрләр тудыруга ирешәләр. Пассив төзелмәләр прозада да, поэзиядә дә актив кулланыла. Сүзтезмәләрне куллану мәсьәләсе дә күпкырлы, аның һәр үзенчәлеген, бәйләүче чараларын яхшы белеп язганда гына, һәр җөмләнең, һәр юлның, һәр абзацның камиллеге турында сүз йөртергә мөмкин булачак. Язучы бер үк мәгънәне белдергән сүз яки сүзтезмәләрне берничә мәртәбә кулланса, әсәрдәге матурлык та, аһәң дә югалыр, уңышсыз кабатлаулар барлыкка килгән булыр иде. Бер үк мәгънәдәге кирәксез кабатлауларны булдырмау өчен, авторлар кирәк урында бер төрне икенчесе белән алмаштыра, телебездә булган бик күп чараларны эшкә җигә, фикерне укучыга төгәл җиткерү өчен, арадан иң уңышлысын сайлап алалар. Текстта тиңдәш кисәкләрне уңышлы куллану аһәңлелекне тагы да көчәйтә генә. Шунысы бигрәк тә мөһим: аларны бер-бер артлы тәртип белән тезеп бару җөмләнең мәгънә төсмерен, хис-тойгыны арттыра. Текстка лингвистик анализ ясаганда тиңдәш кисәкле җөмләләрнең стилистик үзенчәлекләрен өйрәнү, аларны барлау шулай ук гаять мөһим. Димәк, кулланылган тиңдәш кисәкләрнең дә үз үзенчәлекләре, үз урыны барлыгына игътибар итәргә кирәк. Әлеге тиңдәш кисәкләрне бирүдә авторлар төрле чаралардан иркен файдаланалар, шул рәвешле әсәрләренә бер төрле аһәң өстиләр, мәгънә төсмерен дә баетып күрсәтәләр. Әкиятләргә анализ ясаганда, татар халык иҗатына хас булган милли жанрга - бәетләргә дә махсус тукталдык. Кеше күңелендә туган хис-кичерешләрне тасвирлаганда, текстның сүзлек составы, тел-сурәтләү чаралары ачыкланды, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләр күрсәтелде, чагыштырулы төзелмәләр тикшерелде. Фольклор тексты белән эшләгәндә халыкның нинди сүзләр сайлавына (ул сүзләр туры яки күчерелмә мәгънәдәме, күпмәгънәлеме), бәйләүче чараларның, чагыштырулы төзелмәләрнең кайсысын аеруча яратып куллануына игътибар иттек. Әкиятләр һәм бәетләрнең тел ягыннан, аерым алганда фигыльләрнең, исемнәр һәм сыйфатларның кулланылышы ягыннан, шактый кызыклы һәм үзенчәлекле булуын ассызыкладык. Татар халык әкиятләрендә, бәетләрендә билгеле киләчәк заман һәм киләчәк үткән заман хикәя фигыльләре очрамады, күрәмсең, алар соңрак барлыкка килгәндер. ЧЫГАНАКЛАР 1. Әмирхан Ф.З. Кадерле минутлар: повесть / Ф. Әмирхан. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. 2. Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томда. 1 т.: Хикәяләр (1907 - 1922) / Ф. Әмирхан. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 3. Әмирхан Ф. Әсәрләр / Ф. Әмирхан. - Казан: Мәгариф, 2002. 4. Әпсәләмов Г. Газинур // Г. Әпсәләмов. Сайланма әсәрләр. 6 томда. - 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. 5. Әпсәләмов Г. Ак чәчәкләр / Г.Әпсәләмов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 6. Балалар фольклоры / төз. Р. Ягъфәров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. 7. Галиуллин Т. Тәүбә. Роман / Т. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 239 б. 8. Галиуллин Т. Элмәк. Роман / Т. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 239 б. 9. Галиуллин Т.Н. Гомер тәлгәшләре: Автобиографик повесть һәм хикәяләр / Т. Галиуллин. - Казан: Мәгариф, 1999. - 190 б. 10. Галиуллин Т. Төнге юллар: роман / Т. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 316 б. 11. Галиуллин Т. Сәет Сакманов: роман / Т. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. - 656 б. 12. Еники Ә. Әсәрләр. 5 томда. 2 т.: повестьлар / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 447 б. 13. Еники Ә. Сайланма әсәрләр / Ә. Еники. - Казан: "Хәтер" нәшр., 2002. 416 б. 14. Еники Ә. Кичке шәфәкъ: повестьлар / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 384 б. 15. Еники Ә. Җиз кыңгырау: хикәяләр / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 224 б. 16. Еники Ә. Әсәрләр. 5 томда. 1 т. / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 447 б. 17. Еники Ә. Әсәрләр. 3 томда. 1 т.: Повестьлар / Ә. Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. - 464 б. 18. Җәлил М. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. / М. Җәлил. - Казан: Татар. кит. нәшр., - 1975. - 491 б. 19. Җәлил М. Әсәрләр / М. Җәлил; төз., кереш сүз авторы: Т.Н. Галиуллин, Н. М. Гафиатуллина. - Казан: Мәгариф, 2004. - 271 б. 20. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 2 томда. 1 т. / Н. Исән бәт. - Казан: Татар кит. нәшр., 1959. - 913 б. 21. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 2 томда. 2 т. / Н. Исән бәт. - Казан: Татар кит. нәшр., 1966. - 913 б. 22. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры / И. Исәнбәт. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 486 б. 23. Мәһдиев М.С. Бәхилләшү: повестьлар / М.С. Мәһдиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 640 б. 24. Мәһдиев М.С. Бәхилләшү: роман / М.С. Мәһдиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. - 256 б. 25. Мәһдиев М.С. Кеше китә - җыры кала. Хикәя һәм повестьлар / М.С. Мәһдиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 272 б. 26. Мәһдиев М.С. Сайланма әсәрләр. 3 томда. 1 т.: Повестьлар / М.С. Мәһдиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 534 б. 27. Мәһдиев М.С. Торналар төшкән җирдә. Лирик повесть / М.С. Мәһдиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 224 б. 28. Мәһдиев М.С. Әсәрләр / М.С. Мәһдиев. - Казан: Мәгариф, 2005. - 271 б. 29. Моратов Г. Тәүбә: Шигырьләр һәм поэмалар / Г. Морат. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - 144 б. 30. Татар шигърияте. 1980 - 2000 еллар. - Казан: Мәгариф, 2003. - 352 б. 31. Татар халык иҗаты. Бәетләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., - 1983. - 351 б. 32. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 3 томда. 1 - 3 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977 - 1981. 33. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. - Казан: "Хәтер" нәшр., 2007. - 287 б. 34. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. - 336 б. 35. Тинчурин К. Сайланма әсәрләр / К. Тинчурин; төз. З. Тин чурина, Р. Ишморатов, Б. Гыйззәт. - Казан: Таткнигоиздат, 1956. - 566 б. 36. Тинчурин К. Драмалар һәм комедияләр. 3 томда. 1 т. / К. Тинчурин; томны төзүче, сүз башы язучы һәм искәрмәләр әзерләүче Б. Гыйззәт. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 510 б. 37. Тинчурин К. Драмалар һәм комедияләр. 3 томда. 2 т. / К. Тинчурин; томны төзүче, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче Б. Гыйззәт. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 544 б. 130 Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М. Әдәби әсәргә анализ ясау 38. Тукай Габдулла. Әсәрләр. 5 томда. 1 - 5 т. / төз. Р. Гайнанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. 39. Фәйзуллин Р. Кошлар юлы: шигырьләр / Р. Фәйзуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 415 б. 40. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 2 томда. 1 т. / Р. Фәйзуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. - 400 б. 41. Фәйзуллин Р. Җил - Вакыт ул: кыска шигырьләр / Р. Фәй зуллин. - Казан: Мәгариф, 1996. - 287 б. 42. Фәйзуллин Р. Мәхәббәтнамә: мәхәббәт шигырьләре / Р. Фәйзуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 400 б. 43. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 томда. 1 т. / Р. Фәйзуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. 44. Фәйзуллин Р. Газиз китабы: балалар өчен шигырьләр / Р. Фәйзуллин. - Казан: Мәгариф, 2005. - 31 б. 45. Хәбибуллин М. Җиде юл чатында / М. Хәбибуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. - 175 б. 46. Хәбибуллин М. Хәтер ярлары / М. Хәбибуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 296 б. 47. Хәбибуллин М. Чоңгыллар / М. Хәбибуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. - 526 б. 48. Хәбибуллин М. Батый хан һәм Ләйлә / М. Хәбибуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 384 б. 49. Хәбибуллин М. Айбиби: Тарихи роман / М. Хәбибуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. - 302 б. 50. Хөснуллин К.М. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр / К.М. Хөснуллин. - Казан: "Раннур" нәшр., 2001. - 724 б. 51. Юзеев И. Тау чишмәсе / Илдар Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. - 50 б. 52. Юзеев И. Таныш моңнар / Илдар Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. - 304 б. 53. Юзеев И. Карурман / Илдар Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 134 б. 54. Юзеев И. Уйлый күңелем төрлесен / Илдар Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 254 б. 55. Юзеев И. Калдыр, аккош, каурыеңны... / Илдар Юзеев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. - 240 б. 56. Яруллин Ф. Май төне: Хикәяләр / Фәнис Яруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. 57. Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. 3 томда. 1 т. / Фәнис Яруллин. - Казан: Мирас, 1994. - 616 б. 58. Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. 5 томда. 3 т. / Фәнис Яруллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. - 512 б. рәс. белән. 1. Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары / Г.Х. Ахунҗанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. - 119 б. 2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре / Р.С. Абдуллина. - Яр Чаллы, 1997. - 270 б. 3. Арсланова С.М. Җәлилнең "Алтынчәч" һәм "Илдар" либреттоларының лексик-семантик, стилистик үзенчәлекләре һәм поэтик ономастикасы (текст): филол. фән. канд...дис. / С.М. Арсланова - Казан, 2004. 4. Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары / Г.Х. Ахунҗанов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. - 119 б. 5. Әдәбият белеме сүзлеге / төзүчесе А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 238 б. 6. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231 б. 7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма) / Г.Х. Әхәтов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 93 б. 8. Әхәтов Г.Х. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр: филол. фән. канд. ... дис. / Г.Х. Әхәтов. - Казан, 1954. - 307 б. 9. Әхмәдуллин А.Г. Үз карашы: әдәбиятка да, мафиягә дә / А.Г. Әхмәдуллин // Офыклар киңәйгәндә. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. 10. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Өченче китап. - Казан: Мәгариф, 2005. - 335 б. 11. Бәйрәмова Л. Русча-татарча тематик фразеологик сүзлек / Л. Бәйрәмова. - Казан, 1991. - 121 б. 132 Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М. Әдәби әсәргә анализ ясау 12. Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә: Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр / Г. Бәширов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 270 б. 13. Бәширов Г. Язмыштан узмыш ир-егет / Г. Бәширов // Социалистик Татарстан. - 1988. - 9 февраль. 14. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау: Әдәбият укытучысына ярдәмгә / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 175 б. 15. Бәширова И.Б. Сәнгатьле чәчмә әсәрләр теле: Татар прозасында хикәяләү стильләренең үсеше һәм аның әсәр теленә тәэсире / И.Б. Бәширова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 96 б. 16. Борһанова Н., Мәхмүтова Л. Русча-татарча фразеологик сүзлек / Н. Борһанова, Л. Мәхмүтова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. - 178 б. 17. Газизов Р.С. Татарлардан башкаларга татар теле дәреслеге: 1 нче кис. 5 нче уку елы өчен / Р.С. Газизов, М.Х. Корбангалиев,. - Казан: Татиздат, 1931. - 111 б. 18. Газизов Р. Татарский язык (для самостоятельно изучающих) / Р. Газизов. - Казань: Татар. кит. нәшр, 1960. - 250 с. 19. Галиуллин Т.Н. Гомер учагы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Т.Н. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. - 208 б. 20. Галиуллин Т.Н. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. - 1997. - № 5. - Б. 12 - 15. 21. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра / Т.Н. Галиуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. - 192 б. 22. Галләмов Ф.Г. Тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең синтаксик вазыйфалары / Ф.Г. Галләмов // Милли мәдәният. - 2003. - № 4. - Б. 41 - 46. 23. Галләмов Ф.Г. Тиңдәш кисәкләр һәм кабатлаулар / Ф.Г. Галләмов // Фән һәм мәктәп. - 2004. - № 4. - Б. 56 - 58 24. Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби теле: Сүз ясалышы / Ф.Ә. Ганиев. - Казан: Мәгариф, 2000. - 270 б. 25. Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүз ясалышы / Ф.Ә. Ганиев. - Төзәт. 3 басма. - Казан: Мәгариф, 2009. - 271 б. 26. Җамалетдинов Р.Р. Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы: Дәреслек-кулланма / Р.Р. Җамалетдинов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 2004. - 144 б. 27. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар) / Л. Җәләй. - Казан: Фикер, 2000. - 288 б. 28. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория, тарих / Д.Ф. Заһидул лина, Т.Ш. Гыйләҗев, Ә.М. Закирҗанов. - Казан: Мәгариф, 2004. - 247 б. 29. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис / М.З. Зәкиев. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1958. - 244 б. 30. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма / М.З. Зәкиев. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. - 256 б. 31. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы / М.З. Зәкиев. - Казан: Мәгариф, 2008. - 399 б. 32. Ибраһимов С.М. Чагыштырулы төзелмәләр / С.М. Ибраһимов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1966. - 55 б. 33. Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар / С.М. Ибраһимов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989. - 168 б. 34. Ибраһимов С.М. Сандугач теле кирәк: Синтаксик стилистика / С.М. Ибраһимов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. - 150 б. 35. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда. 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 495 б. 36. Корбангалиев М.Х. Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен, дүртенче кисәк / М.Х. Корбангалиев. - Казан: Татгосиздат., 1938. - 68 б. 37. Корбангалиев М.Х. Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен, дүртенче кисәк / М.Х. Корбангалиев. - Казан: Татгосиздат., 1945. - 30 б. 38. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы / Х.Р.Курбатов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. - 190 б. 39. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы Х.Р. Курбатов. - Казан: Мәгариф, 2002. - 199 б. 40. Низамов И.М. Туган тел / И.М. Низамов. - Казан: Мәгариф, 1998. - 205 б. 41. Низамов И.М. Уем тел очында / И.М. Низамов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. - 288 б. 42. Нуриев Р. Сәнгатьле уку: Методик ярдәмлек / Р. Нуриев. - Казан: Мастер Лайн, 2000. - 152 б. 43. Нурмөхәммәтова Р. Тел бәйгесе / Р. Нурмөхәммәтова // Мәгариф. - 1999. - № 2. - 24-26 б. 44. Поварисов С.Ш. Тел - күңелнең көзгесе / С.Ш. Поварисов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. - 160 б. 45. Рамазанов Ш. Татар теле буенча очерклар / Ш. Рамазанов. - Казан: Таткнигоиздат, 1954. - 199 б 46. Русча-татарча фразеологик сүзлек / төзүчеләре Н. Борһанова, Л. Мәхмүтова. - Казан, 1982. - 178 б. 47. Сафиуллина Ф.С. Татар телендә сүз тәртибе / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. - 152 б. 48. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 152 б. 49. Сафиуллина Ф.С. Текст төзелеше: Югары уку йортлары өчен дәреслек-кулланма / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1993. - 263 б. 134 Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М. Әдәби әсәргә анализ ясау 50. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология / Ф.С. Са фиуллина. - Казан: Хәтер, 1999. - 288 б. 51. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Хәтер, 2001. 52. Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча фразеологик сүзлек / Ф.С. Сафиуллина. - Казан: Мәгариф, 2001. - 335 б. 53. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 6 т.: 60 - 90 еллар әдәбияты. - Казан: "Раннур" нәшр., 2001. - 544 б. 54. Татар грамматикасы. 3 томда. 1 т. / ред. колл.: М.З. Зәкиев һ. б. - М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998. - 512 б. 55. Татар грамматикасы. 3 томда. 3 т. - М.: Инсан; Казань: Фикер, 1999. - 512 б. 56. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек / төз. Ф. Ганиева, Р. Яруллина, А. Саттарова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. - 271 б. 57. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. 1 т. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 475 б. 58. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан: Матбугат йорты, 2005. - 848 б. 59. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе / Д.Г. Тумашева. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1964. - 299 б. 60. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасы (Күнегүләр җыентыгы): укытучылар өчен кулланма / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 142 б. 61. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. - 304 б. 62. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика) / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр, 1999. - 304 б. 63. Хаков В.Х. Тел - тарих көзгесе / В.Х. Хаков. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.- Б. 175 64. Ханбикова Ш.С. Синонимнар сүзлеге / Ш.С. Ханбикова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. - 223 б. 65. Ханбикова Ш.С. Татар телендә синонимнар / Ш.С. Ханбикова. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1963. - 70 б. 66. Ханбикова Ш.С. Сүздәге антонимик мәгънәләр // Лексика и стилистика татарского языка. - Казан, 1981. 67. Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре / В.Н. Хангилдин. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. - 94 б. 68. Харисова Ч.М. Татар теле. Морфология: Югары уку йортлары өчен дәреслек / Ч.М. Харисова. - Казан: Мәгариф, 2010. - 128 б. 69. Хәкимҗан Ф.С., Шәкүрова М.М. Хәзерге татар теле: Пунк туация. - Казан: Gumanitarya, 2003. - 388 б. 70. Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре / Ф.М. Хисамова. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. - 162 б. 71. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе / Ф.М. Хисамова. - Казан: Мәгариф, 2006. - 335 б. 72. Шәкүрова М.М. Г. Гыйльмановның "Фронтовик" парчасына лингвистик анализ ясау / М.М. Шәкүрова, М.Р. Шәехов // Ученые записки, 2007. - Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2008. - С. 348 - 355 73. Шәкүрова М.М. Лингвистик анализ / М.М. Шәкүрова, М.Р. Шәехов. - Мәгариф. - 2008. - № 10. - Б. 82 - 84 б. 74. Шәкүрова М. Әдәби әсәрне өйрәнүгә комплекслы якын килү (Ф. Әмирханның "Кадерле минутлар" хикәясе мисалында) / М. Шәкүрова, М. Барабанова // Милли мәдәният. - 2010. - № 21. - Б. 43 - 47. 75. Шәкүрова М.М. Халык җыры күңелгә хуш килергә тиеш / В.В. Радлов и духовная культура тюркских народов: сборник трудов Интернет-конференции. Казань, 21 марта 2012 г. / отв. ред. Е.Д. Изотова; ИФИ К(П)ФУ, Сервис виртуальных конференций Pax Grid. - Казань: Казанский униветситет, 2012. - С. 207 - 209. 76. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы / (XVIII гасыр ахыры - XX гасыр) Монография / М.М. Шәкүрова. - Казан: Ихлас, 2012. - 144 б. 77. Шәкүрова М.М. Әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау (татар әдәбияты мисалында) / Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: материалы IV Международной научно-практической конференции, посвященной 85-летию заслуженного профессора Казанского университета М.З. Закиева (Казань, 17 - 19 октября 2013 г.). - Казань: Ихлас, 2013. - С. 299 - 302. 78. Шәкүрова М.М., Гаязов Н. М. Гафуриның "Ярлылар яки өйдәш хатын" әсәрендә кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәре // Развитие научно-методической мысли: достижения, проблемы, перспективы: сборник материалов I Республиканской научно- методической конференции (28 января 2013 г.) / под ред. А.Р. Мотигуллиной. - Казань: Отечество, 2013. - С. 208 - 210. 79. Шәкүрова М.М .Әдәби әсәргә лингвистик анализ ясау (татар әдәбияты мисалында) / Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: Материалы Междунароодной научнопрактической конференции, посвященной 85-летию заслуженного профессора Казанского университета М.З. Закиева (Казань, 17 - 19 октября 2013г.) - Казань: Ихлас, 2013. - С. 299 - 302. 80. Шәкүрова М.М. Халык җырлары турында Г. Тукайның карашлары // Развитие научно-методической мысли: достижения, проблемы, перспективы: Сборник материалов II Республиканской научно-методической конференции (7 апреля 2014 г.). - Казань: Отечество, 2014. 136 Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М. Әдәби әсәргә анализ ясау 81. Шакурова М.М., Абдрахманова А.А. Фатих Әмирхан әсәрләрендә кулланылган фразеологик әйтелмәләр // Развитие научно-методической мысли: достижения, проблемы, перспективы: Сборник материалов II Республиканской научно-методической конференции (7 апреля 2014 г.). - Казань: Отечество, 2014. 82. Шәкүрова М.М. Татар халык әкиятләре һәм бәетләренең лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре // Фәнни Татарстан. - № 3. - 2014. - Б. 32 - 40. 83. Шәкүрова М.М. Әдәби әсәрне тикшерү тарихы // Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад: Сборник материалов Международной научно-практической конференции (14 - 17 октября 2015 г.) / под. ред. Ф.С.Сайфулиной. - Казань: Отечество, 2015. - С. 609 - 612. 84. Шәкүрова М.М., Сабирова Г.И. Текстның лингвистикасы // Язык в контексте межкультурных и национальных взаимосвязей: Материалы V Международной заочной научно-практической конференции ученых, преподавателей, аспирантов и студентов вузов, ссузов и учащихся 9 - 11 классов общих средних школ, лицеев и гимназий, посвящённой 70-летию Победы в Великой Отечественной войне, "Язык в контексте межкультурных и национальных взаимосвязей". - Казань: КГМУ, 2015. - С. 23 - 28. 85. Шәкүрова М.М. Тел һәм сөйләм материалы буларак текст // Международная научно-практическая конференция "Филология в полиэтнической и межконфессиональной среде: состояние и перспективы". 11 июня 2015 . - Казань: РИИ, 2015. - С. 319 - 327. 86. Шәкүрова М.М. Әдәби текстка лингвистик анализ ясау: тарихы һәм бүгенге көндәге торышы // ХХ Международная научно-практическая конференция Сулеймановские чтения, посвященная юбилею Я.К. Занки ева. - Тобольск: Тобольский пединститут филиал ТюмГУ, 2017. С. 269 - 272. 87. Юсупов Р.А. Тәрҗемә һәм тел культурасы / Р.А. Юсупов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. - 128 б. 88. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү / Р.А. Юсупов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 136 б. 89. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы / Р.А. Юсупов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. - 214 б. 90. Ярми Х. Татар халык иҗаты / Х. Ярми. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. - 404 б.