Аяз Гыйләҗев Өч тәгәрмәчле арба Рәшат, өчәр аратаны берьюлы сикерә-сикерә, ә дигәнче икенче катка менеп җитте. Үз квартирасының ишеге төбендә звонок төймәсенә басып торучы хатын-кызны күргәч, сискәнеп шып туктады. Бер кулына җыйнак кына чемодан тоткан хатын озын буйлы iде. Ул Рәшатның аяк тавышын ишетеп борылып карады, аннары иренеп кенә тагын төймәгә үрелде. — Әллә өйдә юклар инде, - диде ул, тагын Рәшатка таба әйләнеп. Хатынның кара-кучкыл битенә арыганлык, талчыгу чыккан иде. — Сезгә... сезгә кем кирәк соң? - диде Рәшат, тотлыгып. — Сәләевкә телеграмма, - диде хатын, шактый җансыз тавыш белән. — Сәләев мин булам! - диде Рәшат, җиңеләеп. - Рәшат Сәләев! Хатын аска төшеп киткәч тә, Рәшат беравык хәл алып торды. Бераз җиңеләйгәч, ул ишек ачарга тотынды, ачкыч тишеген таба алмый йөдәде, тапкач, ачкычын кирегә борып маташты, кергәч ишек катындагы башмакларга абынды. Үз халәте көлке кебек күренде, елмайды, телеграмма гына эчне пошырып өстәлдә ята иде. Ул тагын авыр сулады. Бүген беркемнән дә телеграмма аласы, үзен башка дөнья, башка кешеләр, аларның кайгы яки шатлыклары белән бәйлисе килми иде аның. Бәйрәм-сәйрәм дә түгел, туган көне дә бик ерак, килү-китү дә көтелми иде, кемнән булыр икән бу кирәксез хәбәр? Теге озынча буйлы, кара тутлы йөзле хатынны кинәт күреп өрекмәгән булса, телеграммага һич тә исе китмәс иде аның. Ниләр булмый бу дөньяда? Таныш-белешләре, бергә укыган иптәшләре, дус-ишләре азмы әллә аның? Йомыш төшкәндә, барысы да Рәшат дип килеп-китеп торалар ич... Уф, теге апа аны нык кына куркытты!.. Тәмам хәле китте. Рәшат графиннан жылымса, тәмсез су салып эчте, якасын чишеп, күлмәк изүе белән җилләнеп алды. Йонлач, таза күкрәкләре тирләгән иде. Астан: — Рәшат! - дип кычкырган уенчак тавыш килде. Ул шунда гына телеграмманы сүтеп карады. "Уналтынчы майда сезнең шәһәрдә булам. Өйдәрәк торырга тырыш. Сине күрәсем бар. Әниең". Баягы тавыш тагын да иркәләбрәк: — Рәшат! - дип кычкырды. Егет телеграмма кәгазен селкә-селкә каударланып бер ишеккә, бер тәрәзә янына килде: — Хәзер, хәзер чыгам! - дип кычкырды. Ә үзе ашыкмады, урындыкка утырды, тагын бер кат телеграмманы укып чыкты, адресын карады, кайсы шәһәрдән, кайсы вакытта бирелүен тикшерде. Барысы да дөрес иде... — Рәшат, Рәшат! Ул әйләнеп чыкканда, Луиза беренче кат белән икенчесе арасындагы баскыч мәйданчыгына менеп җитеп, бик гаҗәпләнеп өскә карап тора иде. Ярым караңгыда кыз искиткеч матур булып күренде Рәшатка. Аның очлырак нәфис ияген чак кына алгарак сузып, башын артка чөеп кыланыбрак торуында ниндидер яшерен чакыру, дулкынландыргыч ымнар бар иде. Юка күлмәге аның йоп-йомры иңбашларын, күңелгә кытык атып торучы калку күкрәкләрен аермачык белдереп тора. Егет кызның чибәрлеген менә әле генә бәяләп бер мизгел аңсыз-өнсез карап торды да акрын-акрын аска төшә башлады. Луиза янына җиткәч, Рәшат авыр гына көрсенде. Луиза исә рәхәтләнеп көлеп алды. — Нигә плащыңн-ы- калдырмадың, Рәшат? Әллә радиодан тагын яңгыр вәгъдә иттеләрме? Җавап урынына егет кызга телеграмманы тоттырды. — Телеграмма? Кемнән? — Укы, - диде егет кырыс кына. Кыз бераз гына күрә карау булса да, "йөзне боза" дип, күзлек кими иде. Ул, озын керфекләр белән каймаланган үтә ялтыравыклы соры күзләрен кыса төшеп, телеграмманы укып чыкты. Синең белешләрең арасында да наяннар бар икән! - диде Луиза яратмыйча. — Нигә? — Тапканнар инде шаярыр сүз! — Шаяру юк монда. — Ничек?! — Шулай. Барысы да дөрес. Алар җитәкләшеп аска төштеләр, ишек алды бакчасына чыктылар. Көн сокланырлык дәрәҗәдә әйбәт иде. Әле кичәле-бүгенле генә ачылып маташкан яфраклар чип-чиста, нәфис иделәр. Сукмакларга әле генә сибелгән ком алтын сыман сап-сары иде. Сукмак кырларына куелган утыргычларның зәңгәр лагы кояшта ялтырый, кызның кибән ясап куйган мул, матур чәчләре нур төшеп янып тора. Луиза дулкынлана, ләкин, читкә караган булып, үз хәлен егеткә белдермәскә тырыша иде. Нигә шушы кадәр сылу соң бу Луиза, дип зарланды Рәшат эченнән генә. Утызга җитеп килә торган, акыл утырткан, төчесенә караганда тормышның ачысын мулрак эләктергән егет, башкалар чуар күңелле җилбәзәк дип санаган, куркыныч матурлыкка ия булган шушы кыз белән ничек таныша, дуслаша алды икән? Башка вакытларда Луизаның күзгә бәрелеп торган чибәрлеге белән эчтән генә горурлана торган егет бүген кызның үтә күркәм булуыннан шүрләп калды. Ни булды әле аңа? Нигә шулай телсез-өнсез җебеп төште? Луиза аннан нидер көтә ич. Бер атлый да борылып астан гына аңа күз сала. Сүз көтә, аңлату көтә, аңлашу көтә! Рәшат кыюланып аңа таба атлады. — Луиза, без соңга калабыз. Кыз, егет күрсен өчен юри кискен хәрәкәтләр ясап, кулындагы кино билетларын вак-вак кисәкләргә ертып һавага чөеп җибәрде, учы белән күзен кояштан каплап, чуар күбәләкләрнең талгын гына җиргә төшүләрен карап торды. — Мин синең белән беркая да бармыйм. — Алайса шушында утырып торыйк. Кыз нидер унлап алды да алгарак чыкты, кырыйдагы аулак эскәмияне сайлап шуңа барып утырды. Буяулы такта җып-җылы иде. — Йә, әйт, нигә яшердең син аны миннән? - диде Луиза тиз-тиз. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, шактый кычкырып өстәде. - Нигә яшердең? Рәшат аптырашта иде, бердән, әнисенең телеграммасы аны каушатса, икенчедән, кызның көтмәгәндә үзгәрүе, усалланып зәһәрләнүе аны гаҗәпләндерде. — Әниеңә күрсәтерлек кыз түгел дип саныйсыңмы мине? Җилбәзәк күбәләк дип уйлыйсыңмы? — Нинди күбәләк? - диде егет, ифрат дәрәҗәдә уңайсызланып. - Ни сөйлисең син, Луиза? Кыз сикереп үк торды. — Утыр әле, зинһар, кузгалма. — Утырмыйм. Егет тә аягүрә басты, алар бер-берсенә текәлешеп, беренче кат очрашкан ят кешеләр кебек сынашып тордылар. Рәшат ымсынып кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде. Нигә Луиза үзе турында гына уйлый әле, дип эчтән хафаланды егет. Телеграмманың Рәшат тормышына да турыдан-туры кагылуын сизенмиме әллә ул?.. — Әниеңнең дөньяда барлыгын гына булса да белергә хаклы идемме? - диде кыз, нервланып. — Әгәр минем сүзләремә ышансаң, дус итеп санасаң, бер вакытта да аның хакында сорама! - диде егет, тыныч булырга тырышып. — Ул чагында телеграмманы нигә күрсәттең? — Үзем дә сизми калдым. — Ха, - диде кыз, тагын кабынып, - менә ничек икән! — Шулай килешик, - диде егет, кызга кулын сузып. — Башта әйт: нигә миңа белергә ярамый? Безнең арада яшерен сер бармыни? — Сорама, Луиза, газаплама мине. Кыз беравык тынычланып, уйлап торды: — Ичмасам шунысын әйт: кем гаепле монда? Әниеңме, минме? Егет карашын җирдән чак кына күтәреп башын чайкады: — Сорама, Луиза, - диде. Луизаның йөзе агарып китте: — Аңлашылды, - диде ул, егетнең сузылган кулын читкә кагып, - Миндә икән ич гаеп!.. Ә мин җүләр шуны аңышмый да торам. Ике ел синең белән дус булып йөрдем, өемә алып бардым, түремә утырттым. Атам, анам белән таныштырдым... Син бит аларга да: "Атам-анам юк, абый тәрбиясендә үстем", - дидең. — Абый тәрбиясендә үсүем дөрес. — Ә телеграмма? - дип сорады кыз, өметләнеп. — Ул да дөрес. Кыз тәмам аптырашта калды. Үртәлеп, гарьләнеп елап җибәрде. Иң гаҗәбе, башка вакытта сак күңелле Рәшат бүген аны тынычландырырга ашыкмый, кызның яшь коеп бәргәләнгәнен тын гына карап утыра иде. — Зинһар, мине интектермә, газаплама, Рәшат. Ялганмы ул телеграмма? Рәшат аның алдау көтүен, шуны теләвен, ялган сорап ялваруын сизде. Чынлыкны көтәргә, аны аңларга, аның ачы хакыйкатен бүлешергә кызның теләге дә, сабыры да, көче дә юк иде. Луизаның сабырсызлыгы Рәшатны сизелерлек усалландырды. — Юк, телеграмма дөрес, - диде ул салкын гына. — Дөньяда мин барлыкны әниең беләме? - дип сорады кыз артка чигенә-чигенә. — Юк. — Алайса, хуш! — Луиза, Луиза! Ул мин барын да белми иде бит! Луиза! Кыз егетнең соңгы сүзләрен ишетмәде, йөгереп агачлар арасына кереп китте, аның кибән кебек өеп куйган җирән чәчләренә батып барган кояш кунып барды, таза аксыл балтырлары сәрви куаклары арасыннан елык-ялык күренеп калды. Чибәр иде Луиза, куркыныч бер дәрәҗәдә чибәр иде. II Моңарчы аларның мөнәсәбәтләрендә бер генә караңгы тап та, яшертен почмак та юк иде. Холкы кыркурак булган Луиза гел-гел басымчаклык күрсәтеп килдe.- Монда ата-анасының үгет-нәсихәтләре, бигрәк тә әнкәсенең тәэсире аз булмады. — Тормыш болганчык су белән бер... Ата-ана балага юл күрсәтеп бирергә тиеш. Егет менә дигән. Биш бармак кебек һәр ягы килгән. Ата-анасы юк... Каенананың аруыннан да козгын тавышы чыга диләр... Эш урыны әйбәт. Егерме алтыда группа җитәкчесе. Утызда бюро башлыгы булачак. Өйләнмәс борын квартира бирделәр үзенә. Бу бәхет кемгә тия? Син дә төшеп калганнардан түгел, нәсел-нәсәбеңне генә кара... Кыз башта Рәшатны бөтенләй сөйми иде. Тирә-якта шома таралган чәчле, соңгы мода буенча киенгән озын, зифа егет асыллары барында төссез, моңарчы кызлар кулы тотып та карамаган Рәшат нәрсәгә ул? Шулай да кыз ата-анасының сүзеннән чыкмады, Рәшатка ярарга тырышып йөрде. Егет артында үзенең иптәш кызлары белән аның гади кыяфәтеннән, сәеррәк гадәтләреннән, сөйләгән сүзләреннән мәсхәрәләп көлсә дә, аны "картлач" дип кенә атаса да, Луиза Рәшат алдында үзен тыя алды, тотнаклы, аз сүзле, сабыр кыз булып күренде. Моңарчы бер егет белән йөргән иде инде ул. Бик яратып, тәмам шашып, ышанып, бөтен барлыгын биреп йөргән иде. Егет тотты да башка кызга өйләнде, хәзер очраганда мыек астыннан гына көлеп үтә... Авызы чамасыз нык пешкән иде Луизаның. Салкын суны да өреп кабарга әзер иде ул, һәм аның салкын су дигәне шушы Рәшат иде. Егет беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, йомыкый гына (ничек группа җитәкчесе итеп күтәргәннәрдер аны!), тып-тыныч, салкын табигатьле, акча туздырмый торган саранрак бер кеше булып тоела иде Луизага. Үткәндәге ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кыз бу юлы бик сак кыланды. Үз яшендәгеләрдән соң үсеп җиткән миндаль күзле, озын аяклы кызларны ул бик яхшы күрә иде. Рәшат та аларны күргәләгәнче, егетне эләктереп калырга кирәклеген ул тәне белән дә, җаны белән дә сизенә иде. Шуңа күрә Луиза тыйнак та, акыллы да, сак та була белде. Тик Рәшат теле белән дә, кулы белән дә тупас хәрәкәтләр ясамады. Кызның саклык чаралары уйлап куюы юкка гына булды. Ике ел дус булып йөреп, Луизаның Рәшат бүлмәсенә кергәне юк. Башта ул үзе аяк терәп каршы килде, соңра егет, кызның сафлыгына, ныклыгына хәйран канәгать булып, аны чакырмас булды. Егет чын мәгънәсендә бәхетле иде. Аның бәхетен күрү кызга да тәэсир итте. Ул бәхетле итте бит аны, ул! Ничек кенә күңеле карышмасын, аның акылы Рәшатка буйсынды, акыл артыннан хис тә иярде. Аныңча уйлый, аныңча сөйләшә, ул яраткан киноларны ярата, ул сөймәгән кешеләр не күралмас булды. Тик элекке гөнаһлары кызны артык юашландырды, куркакка әйләндерде. Ул егет киткәндә: "Миннән соң тагын берәрсе янына бармыймы?" дип, Рәшатны икешәр-өчәр квартал кача-поса сагалап озата бара иде. Кыз күңеле теләп, ашкынып, яшерен өметләр белән егеттән бер сүз, чакыру көтте. Әмма егет ашыкмады. Яше дә җиткән квартирасы да бар, тик аны нидер тота, ычкындырмый иде. Ул еш кына дәшми-нитми кызга озак-озак җентекләп карап тора, нидер үлчи, акылы белән хисен көрәштереп карый иде. Аның эзләнүен күреп, башта Луизаның коты чыга иде, тора-бара күнекте, егет аңа текәлгән чакларда ул гөнаһсыз, сабый күзләре белән аңа карап тора башлады. Рәшатның эшне шулай озын-озакка сузып куюы кайчагында кызның җен ачуларын чыгара иде. Нигә сүз башламый инде, нигә кулын биреп аны гомер юлына иптәшлеккә чакырмый? Кыз үзе көтә, әти-әнисе көтә, иптәшләре, агай-энеләре көтә. Әтиләренең туй турында сөйләшә башлауларына әллә кайчан инде!.. Һәм, һич тә көтмәгәндә, кыз егетнең ялганын тотты, Кызның моңарчы тыелып килгән күңеле тулып ташты, егетнең ялганын тоту аңа көч бирде. Гел-гел Луиза гына үзен түбәнсетеп, баш иеп, үткәннәре өчен куркынып йөрмәсен әле. Егетнең дә яшерен эшләре бар икән!.. Чынын гына әйткәндә, егетнең әнисе бар булу Луизаны бер тамчы да борчымады. Табылдык әни кыз өчен минутлык тантанага сәбәп кенә булды. Рәшатның кызарынып-бүртенеп, мескен бер хәлдә эскәмиядә утырып калуы Луизага бик ошады. Инде хәзер өйгә кайтырга да әнисеннән бераз үч алырга кирәк. Үзенең вак, эчпошыргыч вәгазьләре белән ул да бик туйдырды инде... Акыллы кешеләр туйдырды, аларның чама белән, сак кына яшәүләре туйдырды... Һәм Луиза керә-керешкә кычкырып елап җибәрде. Әнисе, Сәрвәр ханым, керләр үтүкләп йөри иде. Өй тирәсе эшләренә алар авылдан килгән ерак кардәшләре Нурҗиһан апаны тотсалар да, кадерлерәк керләрен Сәрвәр ханым берәүгә дә ышанып тапшырмый иде. Кызының елап кайтып керүен күргәч, аның йөрәге өзелеп төшкән кебек булды: — Нәрсә булды тагын, багалмам? - диде ул, аңа каршы килеп. — Нәрсә булсын, сезнең менә дигән "баш бармагыгыз" мине алдаган! Әнисенең калтыранган кулларын күреп Луиза чак кына шаркылдап җибәрмәде. — Өйләнгәнме? - диде көч-хәл белән Сәрвәр ханым. Өйгә көек исе чыкты, үтүк астында калган эчке күлмәк исе иде бу. — Өйләнү тагын аңа!.. Әнисе бар икән, шул килә... — Фу, котымны калдырмадың, мәхәббәтсез... Ай, күлмәгем яна түгелме?.. Сәрвәр ханым үтүккә ташланды, күлмәкне тартып алып бармакларын юешләп баскаларга, тигезләргә тотынды. — Әрәм иттең күлмәгемне, мәхәббәтсез кыз! — Ну үзен дә кызык итем, катты да калды, әйтер сүзе дә юк... Сизгер ана кызының арттыруын, егет белән ике арада искитәрлек әллә нәрсә юклыгын аңлады. Тик шулай да үтүкне кер өстендә артык тотарга ярамый, исе чыгар!.. Егет белән кыз арасындагы дуслык җепләре өстенә шик-шөбһә очкыны төшмәсен... — Нурҗиһан апа, Нурҗиһан апа! - диде ул, кухня ягына карап. - Коймак пешереп җибәр. Суыткычтан әфлисун алып куй. Чия вареньесының банкасын ачтыңмы әле? Кызын бик әйбәтләп сыйлагач, уд җай белән генә сораштыра-сораштыра барын да белде. Иң соңыннан болай диде: — Гомер-гомергә, борыннан бирле шулай килгән, ата-ана сүзеннән чыккан балага бәхет насыйп булмаган. — Ә Рәшат? - дип сорады кыз, әфлисунны бүлемнәргә ваклап утырган җиреннән. - Аның әтисе-әнисе булмаган ич. — Рәшатның йомыкыйлыгы каян килә дисең? Барына да шул ятим үсүе гаепле. — Әнисе бар икән лә аның. — Шуны ачыкларга түземең җитмәгән синең, кызым. — Хәзер нишләргә тиеш инде мин? Кыз нишләргә кирәклеген күптән уйлап куйса да, күптәннән килгән гаилә гадәте буенча, яхшы атланып әнисеннән киңәш сорады. Сәрвәр ханым, тастымал чите белән авыз читләрен ипләп кенә сөртә-сөртә: — Урыныңнан торырга, юынырга, әйбәт күлмәгеңне кияргә, туп-туры Рәшат янына барырга тиеш. Иелгән башны бер вакытта да кылыч кисми. — Иелгән баш йолдыз да күрми! Үзе ялынып килсен! Кыз үзенең карарын капылтрак әйтеп ташлады, Сәрвәр ханымның тавышы шундук кискенләште: — Үзе дә ялынып килер, әмма тиешле вакытында син дә бара бел. Шундый чакта егетне ташлап китәләрме? Бәлки аңа берәр бәхетсезлек килгәндер? - диде ул. - Акыллы бул! Әнисенең "акыллы бул" дигән сүзе Луизага ни өчендер "хәйләкәр бул" дигән кебек ишетелде. Шуңа күрә ул бүген аны тыңламаска булды, өстәл яныннан кузгалды да караватка менеп ятты. Әнисе бүлмәдән чыгып китте, кем беләндер телефоннан сөйләште, тагын әйләнеп керде һәм ягымлы, йомшак тавыш белән: — Тор, ялкау, - диде. — Ялкау ятар, бәхете артыр, - диде Луиза, түшәмгә карап көлеп. — Тор! - диде ачу белән Сәрвәр ханым. Луиза чәчрәп торды да көзге каршысына барып чәчләрен рәтләде. — Бер минут тормый Рәшат янына кит. — Өйдә юктыр ул, - диде егет белән күрешүдән куркынып Луиза. — Өйдә булмаса, ишек төпләрендә утыр. — Бүлмәсенә керергә дә рөхсәтме? — Кирәк икән — кер! Син бүген мин-минлегеңне онытып тор... Тик, кара, сак бул. Уйлап эшлә. Язмышыңны хәл итә торган көннәр килеп җиткәндер. Сәрвәр ханымның аз гына пудраланган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Луизага әнисе кызганыч булып тоелды, ул тиз-тиз киенеп урамга чыкты... Урамда әле җәй эсселәре башланмаганга, бераз салкынча иде. Ләкин Луизага һаман эссе сыман тоелды... Уф, ниһаять, аңа егет бүлмәсенә керергә рөхсәт. Барысына рөхсәт!.. Рәшат үзен ничегрәк тотар икән? Кочаклармы, әллә элекке кебек күзен челәйтеп сөйләшеп кенә утырырмы? Луизаның тәне кызыша ук башлады. Таксига утырырга теләде, тирә-якта бер генә буш машина да күренмәде. Такси караштырып бара торгач, ярты юлны үтте, аннары кыз җәяү генә барырга булды. Бик ашыксаң да, акча җирдә аунап ятмый! Авызының тәме юк иде, гастрономга кереп "Алтын ачкыч" ирисе сатып алды, шуны суырды. Бәләкәй бакча аша үткәндә, тирда мылтык атып торучы үсмерләргә күз салды. Тегеләр дә бер-берсенең касыкларына төртешеп, хихылдашып, аны күз белән озатып калдылар. Менә Рәшатлар йорты. Туп-туры барып керергәме? Юк, Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның тәрәзәсе ачык, әмма бүлмәдә ут янмый. Кыз, кулларын авызы янында кушлап, әче тавыш белән: — Рәшат! - дип кычкырды. Тәрәзәдә кеше заты күренмәде. Ул тагын да ныграк итеп: — Рә-ә-шат! - дип кычкырып карады. Күршедәге ачык тәрәзәләргә берничә кеше тыгылды тик егет күренмәде. Бер ханым, Луизага кул изәп: — Өйдә ул, өйдә. Йоклап ятадыр, мөгаен, - диде. Яңадан кычкырып тормады Луиза, үртәлеп тагын эскәмиягә барып утырды, калган "Алтын ачкыч"ын суырып бетерде. Аннары мәйданга чыкты һәм беренче очраган таксига утырып кайтып китте. Сәрвәр ханым керфек тә какмыйча аны көтеп тора иде. Кызының сүрән чыраен күргәч, ул бер сүз дә әйтмәде. Эндәшмичә генә кызының чишенүен карап торды. Әтисе командировкада иде, ялгызлыкның рәхәтен тоеп, Луиза, алсу, түгәрәк күкрәкләрен тирбәтә-тирбәтә, үз сынына үзе сокланып, бүлмәдә шактый озак булашты. Нечкә биленә кулларын куеп торды, йомры артын боргалап көзге каршында әйләнгәләде. "Юк, дип уйлады ул, мондый матурлыкны, камиллекне ялынып барып Рәшатның аяк астына ташламыйча яхшы итте. Рәшатың хет әллә кем булсын. Акыл белән матурлык бер-берсен эзлиләр диләр. Нигә гел-гел матурлык эзләргә тиеш? Акыл да уйлансын, ялынып үзе килсен!" Сәрвәр ханым кызының нәрсә уйлавын төшенде, ләкин хупламады, башын чайкап күрше бүлмәгә чыгып китте. Рәшат исә чыннан да өйдә иде. Ул кулларын башы астына куеп караватта чалкан ята, бик каты уйга чумган иде. Ул кызның тавышын ишетмәде. Егетнең өстәлендә кат-кат укудан мунчалаланып беткән телеграмма ауный иде. Әмма телеграмма тудырган яңа уйлар, яңа хисләр тоткынлыгында да егет әнисе турында түгел, Луиза хакында уйлый иде. Хатын-кызларны аңлау кыен, бик кыен! III Алар икесе дә бер заводта эшлиләр. Луиза көндезге аш вакытында Рәшат эшли торган лабораториягә йөгереп кенә кереп чыга иде. Алар бергәләп буфетка төшәләр, аннары Рәшат кызны цехка кадәр озата бара. Бусы иң күңеллесе иде. Үткән-сүткәндә чибәр кызларны сүз белән чеметеп калырга яратучы алтынчы цех малайлары күрсеннәр: Луизаны заводның иң атаклы инженер-конструкторы озатып куя! Эштән кайтканда, алар капка янында очрашалар... Ике ел эчендә шулай гадәткә кергән иде... Тиздән-тиздән алар шушы капкадан чыгып бер сукмакка кереп китәргә тиешләр иде... Ә бүген Луиза әбәт вакытында чыгып йөгермәде. Иптәш кызлары гаҗәпләнделәр: — Ни булды сиңа? Рәшат группасындагы егетләр дә гадәт бозылуга игътибар иттеләр. — Кояш кире яктан чыкмагандыр бит? Егет үзе дә гаҗәпләнде, ул Луизаны бик көтә иде. Кичә дулкынланудан ул барын да төшенеп бетмәде. Иртән автоматтан өйләренә шалтыратты, трубканы алмадылар. Көндез тизрәк очрашырга, аңлашырга кирәк иде. Кыз килмәде, егет аны көтеп ял вакытын пошынып үткәрде. Эштән соң Рәшат туп-туры өенә чапты. Троллейбуска кергәч, телеграмманы тагын бер кат укып карады... Луиза курка-курка гына завод капкасы төбенә җитте һәм Рәшатның гадәттәге урында юклыгын күргәч, соң дәрәҗәдә үпкәләде, кызды. Өйләренә таба борылды һәм борчылып туктады. Әтисе бүген командировкадан кайтырга тиеш. Әнисе кичәге хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргәндер, гадәтенчә нык кына арттыргандыр да... Вәгәзьләү, үгетләү ягына килгәндә, әтисе әнисенең кубызына бии... Үгетләп кешене үзгәртеп була дип беләләр, ахры... Димәк, ашыгып кайтудан мәгънә юк... Көтә-көтә бераз көчсезләнсеннәр әле! Япа-ялгыз басып торуын алтынчы цех егетләре күрмәсен өчен, ул тиз-тиз атлап китеп барды, аулаграк тыкрыкка күзе төшеп, шунда борылды. Иптәшләреннән ансат ычкынды, уйларыннан котыла алмады... Рәшатның әнисе килдеме икән? Әгәр телеграмма Луизаны үчекләү, аннан баш тарту өчен генә эшләнгән хәйлә булса? Кыз, тыны кысылып, тукталып калды. Я ходай, колагына берәр яман сүз кердеме әллә?.. Юк, юк, бу мөмкин түгел, ишетмәгәндер. Аңа һични ишеттерергә, белдерергә ярамый... Инде бергә яши башлагач, башка мәсьәлә, яшьлек хатасы булган бер егетне гафу итәр әле... Тротуарда көяз генә бер егет басып тора. Луиза борчулы уйлар кочагында барса да, егеткә мәгънәле караш ташламыйча үтә алмады. Бераздан әйләнеп караса, теге егет моның артыннан бастырып килә. — Сезне озатып куярга рөхсәтме? Егетнең юаш кына арттан ияреп килүе, кызарынып басып торуы Луизаның күңелен җылытты: — Озаерга иртәрәк әле, - диде ул. — Алайса, әйдәгез, кинога керәбез. Өченче цехта эшләүче бу инженер Луизага күптәннән күз атып йөри иде. Луизага да ошый иде егет. Хәтта ул аның уенын карарга баскетбол ярышларына да барып йөрде. Рәшатны да үзенә иярткән иде. Ут күзле, озын сыйраклы, пөхтә соры костюм кигән егет кызлар ярата торган зат иде... Луиза сәгатенә карады. Кичә дә карый алмаганнар иде бу атаклы швед картинасын... — Билет табып булмас, - диде ул. — Анысы минем бурыч. Башымны кисәргә бирәм, - диде егет, кайнарланып. — Бик арзан икән башыгыз, - дип чытлыкланды Луиза. — Мин аны сезгә бирәм бит, - диде егет, Луизаның кулын тотып, - билетка өстәп тагын берәр нәрсә сорармын әле. — Юньсез, - дип, Луиза көлеп куйды. Моңарчы Луизага якынаерга куркыбрак йөргән егет кинәт үзләшеп китте, йомшак кына итеп беләгеннән эләктереп алды. Тик көпә-көндез култыклашып шәһәр кинотеатры янына барырга курыкты Луиза. Касса янына алар очраклы гына күрешкән танышлар кебек бер-берсеннән шактый еракта торып кына килделәр... Кинога керүеннән бик канәгать булды Луиза. Онытылып ял итте, әйбәт картина икән! Бер яшь кенә сылу егет матур кыз өчен һәлак булды. Кинодан чыккач, ул бик бирелеп сөйләп барды: — Заманалар булган инде. Кызлар өчен сугыша, үлә белгәннәр. Хәзерге заман яшьләренең каннары суынгандыр, ахры... Ә теге егет, сез игътибар иттегезме икән, бер минут икеләнеп тормады, бер минут!.. Никадәрле кайнарлык, хис, дәрт... Башын корбан итте, әмма үзенекен эшләде... — Кызы да чибәр, - диде егет. - Фамилиясе ничек әле? — Хат язарга уйлыйсызмы? - диде көнләшеп Луиза. Залда утырганда да үз тезе өстендә егетнең кулына бер-ике тапкыр чапылдатса да, Луиза урамга чыккач шактый иркенгә куйды. Егет йонлач кулын аның иңбашына салды: — Луиза, мин сине күптәннән яратып йөрим, - диде. Кыз дәшмәгәч, тупас көчле бармаклары белән түш ерыгына керә башлады. Сагынылган икән, кызга бусы бик рәхәт кебек тоелды. Луиза сизелмәслек хәрәкәт белән күлмәк якасын бушатып алды, кул түшкә кадәр төшеп җитте... — Сөям сине, Луиза! Луизалар урамына җиткәч, бәләкәй бакчага кереп алар озак кына үбештеләр. Егет үзе белән бер урынга барырга бик кыстаса да, Луиза ризалашмады, иреннәрен егеттән аермыйча, күзен йомган килеш баш тартты. Аның бармаслыгына ышангач, егет ашыга башлады, сәгатенә карап саубуллашты. Луизадан аерылгач та, пыр тузып йөгерергә тотынды. Кичке тугызда аның свиданиесе бар иде... Ишек төпләренә кайтып җиткәч, Луиза тукталып калды. Сумкасыннан кызыл чыгарып иреннәрен буяды. Әнисе көтеп утырадыр, мөгаен... Кызык инде бу дөнья хәлләре! Оста үбә теге егет... Урыс егетләре куштанрак булалар инде, остарак үбешәләр. Әнә Флера Юрага кияүгә чыккан иде, мактап бетерә алмый. Ашны үзе пешерә, идәнне дә үзе юа, ди, җитмәсә, яндырып-яндырып үбә, имеш... Рәшат түгел инде... Бүген кая алып бармакчы булды икән? Иптәшләре янынадыр инде. Мондый егетнең иптәшләре белән аралашсаң да кызыктыр ичмасам... Рәшат кебек йомыкый түгелдер алар... Теге егет турында наз белән уйласа да, Луиза һаман Рәшатны оныта алмый, тора-тора уйлары барыбер аңа әйләнеп кайта иде. Ишек төбендә бераз җилләнеп басып торгач, теге озын җен калдырып киткән дулкыннар басылгач, хәле киткән аяклары йөрерлек булгач, Луиза Рәшатны күрмичә өенә керә алмаячагын аңлап алды. Әнисе дә дау куптарачак, үзенең күңеле дә тыныч түгел: нәрсә булды икән? Нишли икән?.. — Такси, такси! Яшел ут күренүгә, ул чабып урамның аръягына чыкты. Тәбикмәк төсле киң кырыйлы картуз кигән, бәләкәй генә кара мыеклы, алтын тешле таксист көзгесен кузгатып куйды. Чыштырдап урыннан кузгалдылар. — Чкалов урамына. Таксист борыла-борыла Луизага карап елмая иде. — Киче бик матур бит, әллә бер яры урап киләбезме, туташ? — Әрсезләнмә, - дип кырт кисте аны кыз. Таксист тагын берничә кат сүз кушып карады, тик Луизаның ачуын гына кабартты. Кыз кырткырт кына егетнең сүзләрен кисеп тәрәзәгә карап барды... Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның бүлмәсендә дә, кухнясында да яп-якты ут яна иде. Кыз ни уйларга да белмичә, баскыч буйлап менеп китте. Звонокка басыйм дигәндә, ишекнең ачык икәнлеген чамалап туры эчкә үтте. Кыз иң элек Рәшатны күреп алды. Егет өстәл янына баскан да зур ачылган күзләре белән туп-туры ишеккә карап тора иде. Луиза ап-ачык күрде: бүлмәдә башка берәү дә юк иде. IV Бераз баш-күз алгач, Луиза бүлмәнең гаҗәп чисталыгын, диван-караватка җыеп куелган урын-җирләрнең пөхтәлеген абайлады. Бер як стенадагы стеллажларга китаплар тезелгән. Калын-калын китаплар... Бүлмәне тутырып тавык шулпасы исе таралган. Димәк, әнисе килгән! Менә Рәшат та аңышып урыныннан купты, аңа якын килде, нык, таза куллары белән аны иңнәреннән кочып алды, иреннәренә иелде. — Буяулы бит, Рәшат. — Булсын! Луиза күзләрен йомып Рәшатның иреннәренә сеңде. — Гафу ит мине, Рәшат. — Син үзең мине гафу ит, кичер. Кичә әллә ничек аңлаша алмадык... Мин гаепле.... Шактый вакыт үтте. Луиза күзләрен ачканда, Рәшат башын бераз читкә алып нидер тыңлана иде. Кыз, сумкасыннан юка, нәфис кулъяулыгын чыгарып, иркәләп егетнең буяуга манчылган калынча иреннәрен, яңак лар ын сөртте. — Ай, Рәшат, артист булгансың!.. — Рәхмәт сиңа, Луиза, - диде Рәшат, дулкынланып, - Син бик вакытлы килеп җиттең. — Тукта, менә монда кызыл калган. — Кайда? — Колагыңда... Нәфис кулъяулыгы борынны иркәли торган ис таратып һаман егетнең битендә йөрде, колак яннарын сыйпады, муенны кытыклады. Рәшат күзләрен йома төшеп кызның назына баш биреп торды. — Әниең кайда, Рәшат? Егет сискәнеп китте: — Килмәде. Кыз егетнең күзләренә карады: — Син пешергәнсең, ахры, - диде ул, иснәнеп. — Әни килергә тиеш бит... Хәтерем алдамаса, ул тавык шулпасын бик ярата иде. Иртән каймак белән чәй эчә торган иде. Әти иртән иртүк кибеткә чаба, күпереп торган җылы күмәч алып кайта... Әй, бу онытылып беткән хәлләр сиңа нигә кирәк?.. Луиза егет белән килеште, башын иеп кенә ризалыгын белдерде һәм өстәл өстендәге кардай ак ашъяулыкны күтәреп карады: — Боларның барын да үзең әзерләдеңме? - диде ул, авыз суын көч-хәл белән тыеп. Кичке ашны ашамаган ашказаны котырып китте. — Үзем, - диде егет, азрак мактанып. "Әзерләшергә мин сине көткән идем" димәкче иде дә, нигәдер тыелып тукталды. — Рәшат, - диде Луиза, сокланып, - синең хатының дөньяда иң бәхетле зат булачак! Нинди табын әзерләгәнсең! Кыз үзе әйтте, үзе кызарынды, кинәтрәк сүз ычкындырып ташлавына уңайсызланды, өстәлдәге ризыклар белән мавыккан булып иелде, ике ботын да югары чөеп яткан тавыктан тырнак очы белән эләктереп ит капты. — Ай-яй тәмле! — Тәмлеме? - диде Рәшат, балаларча куанып. - Сиңа шалтыратырга да вакыт җитмәде. Кайттым да кибеткә чаптым. Бөтен җирдә чират. Луиза йөрәксенеп егетне үбеп алды. — Рәшат, мин сине генә, бары сине генә яратам. — Луиза, чынмы бу, дөресме? — Дөрес, минем җүләрем, дөрес. Чын! Алар бер-берсенә сырыштылар. Кинәт сискәнедереп һәм куркытып звонок шалтырады. — Килде! - диде кинәт агарынып Рәшат. Луизаның куллары һавада асылынып калдылар. — Әниеңме? — Луиза, Луиза, - диде егет, бер ишеккә, бер кызга карап, - син китеп тор инде, яме. — Җүләрләнмә, - диде кыз, кинәт турсаеп. — Китеп тор, кадерлем, - диде егет, ялынып. — Нигә? Егет кызның кулларын нык итеп кысты. — Син мине куасыңмы? — Бу очрашуны сиңа күрсәтәсем килми... Тормышның күңелсез якларын сиңа белдертәсем килми... Үзем интеккән дә җитәр. Луиза, тыңла мине, кит! - диде егет тиз-тиз. Звонок таләпчән генә тагын бер кат шалтырады. Рәшат каударланып ишеккә ташланды, Луиза аңа иярде. Кулына җыйнак кына чемодан тоткан, кара кучкыл битле озынча хатын ишектән килеп керде. Рәшат та, хатын да бер-берсенә карашып тордылар. Хатынның да улына куркып каравын, каушап агарынуын күреп Луиза сискәнеп китте. Бер мәлгә генә аңа куркыныч булып тоелды. Ул Рәшатка якынаеп терсәге белән җиңел генә кагып алды. Бу аның: "Нигә шулай катып торасың?" дигән ымы иде. Тик ана да, бала да бер-берсенең кочакларына атылмадылар, кул да сузмадылар. Бөтенләй ят кешеләр сыман баш иешеп кенә исәнләштеләр. Хатын җыларга да җыламаска да белмәстән аякларын алыштырып басып тора иде. Луиза алгарак чыкты: — Чемоданыгызны бирегез әле, апа, - диде ул. Хатын шулчак кына аны күрде, аның карашы җылынды, ул таянырга терәк тапкан сыман Луизага эндәште: — Рәхмәт, акыллым. Үзе чемоданын бирмәде, идәнгә куйды, кулындагы саргылт плащын ишек янындагы чөйгә элде. Өчәүләшеп зал ягына чыктылар. Луизаның колаклары ут кебек яна иде. Яшьләр ашъяулыкны ябарга онытканнар иде, хатын өстәлдәге әзерлекне күреп, сүрән генә елмайгандай итте, тәкъдим-фәлән дә көтмичә урындыкка утырды, бөгелә төшеп күлмәк итәген рәтләде, башын борып бүлмәне айкап чыкты. Луиза Рәшатка карап торды. Егет ничектер кинәт олыгаеп, картаеп китте, күз тирәсенә пәрәвездәй вак җыерчыклар сибелде, гомергә сабыр гына елмаеп торган күзләренә курку-каушау тулды. Ана да Рәшатка карап-карап торды, үзе: — Сез Рәшатның хатыны буласызмы? - дип Луизага сорау бирде. — Юк, - диде кыз уңайсызланып. - Без бер заводта эшлибез. Дуслар. Хатын ышанмады, ышанмавын ниндидер ирен хәрәкәте белән сиздерде, Луизага әрсезләнебрәк карады. — Ничек яшисең, Рәшат? — Әйбәт. — Эшеңдә ул-бу юктыр бит? — Юк. — Тазалыгың? — Әйбәт. Ана белән бала арасында барган бу әңгәмәне тыңлап Луиза нишләргә белмәде... Ярый, Рәшат шундый туң түмәр булсын да ди, ул гомергә шулай инде... Ә әнисе? Нигә шулай кыргый ул? Әллә бөтен нәсел-нәсәпләре беләй шундыйлармы?.. Рәшат хәтта аларны таныштырмады да. Хатынның юлдан килгәне күренеп тора, ул вакыт-вакыт авыр сулап куя. Нигә өстәл тирәсенә утырмаска, чәйне кузгатмаска? Мөнәсәбәтләр җылынып, сүз җайланып китәр иде. Әмма башлап сүз кузгатырга Луизаның кыюлыгы җитмәде. Ул сәерсенеп авызын ачып әле Рәшатка, әле аның әнкәсенә карап утыра иде. — Әтиең турындагы хәбәрне укыдыңмы? - дип сорады хатын. — Укыдым. — Әйбәт тә язганнар инде! Я, хода, нинди изге күңелле кешеләр була бит. Рәшат урынында тик кенә утыра алмый, әле бер тезен, әле икенчесен өскә куя иде. — Менә мин дә япа-ялгызым яшәп ятам. Былтыр пенсиягә чыктым, - диде хатын идәнгә текәлеп. — Ялгыз? Ә ирегез? - диде хырылдап Рәшат. — Ирем юк... Моннан биш ел элек үлде инде. Луиза барын да аңлаган кебек булды, җиңеләеп урыныннан купты, кухняга керде, кайнап утырган җиреннән чәйнекне алды. Зал якка чыкты да хуш-ис таратып чынаякларга чәй агызды. — Утырыгыз, апа, ачыгып килгәнсездер. — Рәхмәт, рәхмәт, эчмим. Самолет соңга калды. Мин иртәрәк килергә тиеш идем... Аэропортта ашап алдым. Әллә өендә була дим, әллә юк... — Нигә кунакны кыстамыйсың, Рәшат? Яхшы түгел бит. Тик егет кызның киңәшен тотмады, өч чынаяк пар бөркеп өстәлнең өч ягында утырып калдылар, Рәшат күзен күтәрергә дә куркып, тын гына нидер тыңлана иде. Хатын йөткергәләп, кулъяулыгы белән авызын сөртте, тамагын кырды һәм Рәшатка табарак борылып: — Рәшат... Мин синең янга зур йомыш белән килдем, - диде. Рәшат шушы сорауны көтә иде. Ул хатынның бу йорт бусагасын җиңел генә атлап кермәвен сизә, әмма ни өчен килүен һич тә аңлый алмый иде. Нигә килде икән? Акча-фәлән кирәк булса, үзе килеп йөрмәс, хат кына салыр иде. Димәк, монда ул күздә дә тотмаган олырак берәр нәрсә бар! — Нинди йомышыгыз булыр икән? - диде кинәт егет. Луиза коелып төште. Улының тупаслыгына хатынның исе китмәде ахры, башын күтәреп тә карамады. — Рәшат, акыллырак бул, - диде кыз түзмичә. Бу кисәтү Рәшатка ошамады, ул: — Мөмкин булса, тыңлап кына утыр, Луиза, - диде. Үпкәләде Луиза, каны кайнады, күзенә яшькелт яшеннәр чыкты, тик тыелды, керфекләре белән күзен каплап Рәшатка яны белән борылды. — Рәшат, - диде хатын, учлары белән тезләрен уып. - Син күп нәрсәләрне белеп тә бетермисеңдер. Белгәннәрең онытылгандыр. Яшь идең шул әле син. Без әтиең белән бик матур еллар үткәрдек. — Әти исемен телгә алмагыз! - дип кычкырды Рәшат тыела алмыйча. Луизаның мондый ярсулы тавышны ишеткәне юк иде, кабаланып сикереп торды, хатын исә гүя улының кисәтүен ишетмәде дә, аның яңак җәяләре тартышып кына алды, ул калтыравыклы, кызганыч тавыш белән сүзен дәвам иттерде: — Гомеремнең иң матур чакларын мин аның белән үткәрдем. Яратып чыктым, яратып яшәдем. Әгәр дөньялар үзгәрмәгән булса... Бу урында хатынның чыдамы беткәндәй булды, ул сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күзләрен каплады. Луиза бер секунд эчендә хатынның Рәшатка кадап карап алганын да, күз чокырларының коп-кор ы икәнен дә күреп калды — аның шик-шөбһәләре арта гына барды. Рәшат һаман сүзсез, өнсез иде әле. Ул сул кулын чалбар кесәсенә тыгып тәрәзә яңагына килеп сөялде. Ачык тәрәзә аша аска, электр нурларында сихри төсләргә манчылган агач яфракларына карап тора башлады. Уйлары белән йөгереп кенә үткәннәргә, балачагына кайтып килде, хәзергесен аңларга тырышты, тик аңа җиңеллек килмәде. — Хәерле булсын алайса! - диде хатын көрсенеп. - Усаллангансың син, улым. Хатын беренче тапкыр "улым!" дип эндәште, моны ишеткәч Рәшатның йөзенә кан йөгерде. — И бала, бала! Ана йөрәген аңлый торган бала булмадың шул син! — Минме? Мин шундый баламы? — Атаң мәрхүм дә шундый каты бәгырьле иде! — Сез әтинең кем икәнен бер чакта да белмәдегез, аңламадыгыз! - дип кычкырды Рәшат, Луизаны тагын бер кат куркытып. — Рәшат, кычкырма алай! - дип инәлде кыз. Хәзер Рәшатны туктату, тыю мөмкин түгел иде инде, ул әнисе каршысына ук килде, ике кулы белән урындык аркасын эләктереп алып, урындык аяклары белән идәнне төя-төя сөйләргә кереште: — Сез... аны бер вакытта да аңламадыгыз! Хәтерегездәме, әтине төрмәгә алып китәргә килгән кешеләр бусага төбенә җиткәч нәрсә диделәр? "Атла, атла, халык дошманы!" дип кычкырды арадан берәү... Җиде яшьлек нарасый идем мин ул чагында. Сез аларның сүзләренә шундук ышандыгыз, "чыннан да дошманмы ул?" дип сорадыгыз. Нигә шулай дип сорадыгыз алардан? Әгәр сез әтине белсәгез, үзегез хәзер раслаганча аны яратсагыз, аңа ышансагыз, гомерлек юлдашыгызны шулай ансат кына биреп җибәрер идегезме?.. Кап-караңгы төн иде. Май төне... Нәкъ моннан егерме ике ел элек. Без зур, өч бүлмәле квартирада яши идек. Шулчак сез бүлмәләр буйлап йөреп "Халык дошманы, халык дошманы! Ничек моңарчы мин моны белмәгәнмен? Ничек?!" дип кабатладыгыз. Иң беренче эш итеп телефон шнурын өзеп ташладыгыз. Йоп-йомшак күңелле, шат әтинең дошман булуын мин сабый һич тә аңламый идем. Нинди дошман булсын ди ул?! Кичтән генә мин аңың тезенә утырып торган идем. Ул бик тырышып миңа уенчык арба ясаган иде. Шул чагында бик җитди итеп: "Улым, гомер менә шулай уза, иң элек син менә шушы уенчык арбага утырып юлга чыгарсың, аннан машиналарга күчеп язмыш капкаңны кагарсың, поезд-самолетларда илләр гизәрсең, күп кешеләр белән аралашырсың, берәүләр белән дуслашырсың, икенчеләреннән читтәрәк йөрергә тырышырсың, һәрчак гадел, саф күңелле, чиста булып кал!" дигән иде... Сүзләре бүтән булгандыр, әмма әтинең уе әнә шундый иде. Ар бага өч тәгәрмәч куйгач без йокларга яттык. Мин шунда әтигә: "Тәгәрмәче өч кенә булгач мин ничек юлга чыгыйм соң?" дидем. Ул мине кочаклады да: "Юк, улым! Юк, балам, сине өч тәгәрмәчле арбага утыртып дөньяга чыгараммы соң? Сине өч тәгәрмәчле генә арбага утыртырга һич ярамый, дөнья хәтәр, тормыш давыллы, малай кешеләр нык булырга, нык утырырга тиешләр!" дигән иде... Төрмәчеләр төрткәләп әтине ишек катына алып килеп җиткергәч, чыдамадым: "Әти! Ә арба! Аның тәгәрмәче җитми бит!" дип үксеп-үксеп җыладым. Хәтерегездәме, ул миңа таба борылып көлде дә болай диде: "Улым, балам! Кайтам әле мин, арбаңа дүртенче тәгәрмәчне куяр өчен кайтам!" диде. Рәшат Луизаны бер кырыйгарак кагып өстәл тартмасын ачты һәм аннан яргаланып, тузып беткән, пәке белән юнып ясалган өч тәгәрмәчле арба тартып чыгарды. — Менә ул арба. Исән. Дүртенче тәгәрмәче генә юк. Хатын бу юлы чынлап торып мышык-мышык җылый, Луиза нидер әйтергә теләгәндәй өстәлгә таянып, арбага иелеп карап тора, Рәшатның арбаны сыйпаган куллары калтырый иде. Ул арбаны сыйпаштырып бераз сүзсез торды да йөзен читкә борды. — Шушы арба әтинең миндә сакланган бердән-бер истәлеге. — Рәшат, улым, - дип чын-чыннан өзгәләнде теге хатын. — Бәлки сүзләре бүтәнчә булгандыр аның, әмма сөйләвенең мәгънәсен, ишек катына җиткәч көлеп җибәргәнен һич онытасым юк!.. Әйе, еллар үткәч, без, өч тәгәрмәчле арбаларда утырып калган дошман балалары, мең афәт татыгач, исәйгәч әтиләребезне эзли башладык. Кыен, куркыныч чаклар иде! Ә мин әтиемне барыбер эзләдем! Кешеләр аның исемен ишетүгә куркышып качалар иде! Ә мин барыбер эзләдем! Һәм аны төрмә камераларында очраткан, белгән кешеләргә юлыктым... Нәкъ менә шундый май төнендә аның белән бер төрмә камерасында утырган кеше очрады. Әтине дөмбәсләп-кыйнап алар янына илтеп тыкканнар. Саргайган йөзле, кыйналган, җәфаланган ач тоткыннарны күргәч әти елмайган, тынычландырырга, юатырга теләгән. "Егетләр, күрәм, хәлегез яман! Таң гына атсын, минем хатын килеп җитәр, ул минем гаепсез икәнемне белә, ул ашарга да, тартырга да алып килер!" дигән. Камерадагылар шикләнгәч сезне якларга керешкән: "Минем хатын мондый таш стеналарны гына түгел, корыч крепостьларны да үтеп чыга торган!" дип өстәгән. Бер көн көткән ул, ике көн, атна узган, унынчы көн дигәндә идәнгә чүгеп төшкән дә кычкырып җылап җибәргән. Шуннан ары алар күрешмәгәннәр... — Рәшат, кирәкми андый сүзләр! Ул чагында мин берни дә белми идем бит, - диде хатын җыламсырап. — Белмәгәч, нигә белергә тырышмадыгыз! - дип элдереп алды Рәшат. - Нигә читләр сүзенә шулай ансат ышандыгыз? Үз балагызның әткәсе кыенлыкка төшүгә нигә шулай ашыгып аны оныттыгыз?! — Мин йөрсәм ни файда булыр иде икән? Барыбер йолып ала торган түгел иде бит! — Сезнең әтине юллап йөрүегез миңа кирәк иде, ахыр чиктә миңа кирәк иде! Мин бит өч тәгәрмәчле ярык арба янында утырып калган җиде яшьлек сабый! Сезнең аңа ышануыгыз миңа кирәк иде! Ул көннәрдә ни уйлап яшәвегезне мин үсә төшкәч кенә аңладым. Хәтерегездәме, сез бер вакыт соң гына кайтып кердегез. Өй салкын, ягылмаган, тәрәзә пыялалары шыкыраеп каткан. Мин юрганга аякларымны ныгытып төрәм дә тәрәз бозын ялыйм, нәни генә күз ясап сезнең кайтканны көтәм! Куркуданмы, суыктанмы бөтен тәнем дер-дер килә. Тешләр тешкә тия! Сез лап-лоп атлап кайтып кердегез, ут кабыздыгыз, минем йокламыйча сезне сагынып көтүемне күргәч: "У-у, бәләкәй ерткыч, тач халык дошманы инде!" дидегез. Бу сүзләрнең мәгънәсен ул чакта ук яхшы белә идем мин! Мәктәптәге усалрак малайлар минем күземне ачырмыйлар иде: "Троцкийчы малае, троцкийчы малае!" дип кенә үртиләр иде. Бүтән сүз юк иде миңа мәктәптә! Мин ярсып, йод рыкларымны йомарлап аларга ташлана, әтиемне яклый идем. Алар җыйнаулашып мине тукмыйлар, эчемә тибәләр, битемне ерталар иде. Битемне ерттырасым килми иде минем, әтигә охшаудан туктармын, җәрәхәтле бит белән аңа охшамам дип бик курка идем... Хәтерегездәме, сез әтинең истәлекләрен ничек юкка чыгардыгыз?! Иң элек альбом битләреннән аның фотолары югалды. Бергәләп төшкәннәрдән сез аның башын кисеп алдыгыз. Җыйдыгыз, җыйдыгыз да мичкә илтеп яктыгыз! Өй сап-салкын, ә мичтә әтинең йөзләп башы яна! Барыбер җылынмаган иде өй! Аннары әтинең кием-салымнарын чыгарып саттыгыз. Ул укыган китапларга чират җитте. Мин үземнең өч тәгәрмәчле арбамны чормага меңгереп куйдым. Аны яктырасым килмәде. Әти көннәрдән бер көнне кайтып килер дә аңа дүртенче тәгәрмәчне ясап бирер кебек иде... Озакламый сугыш башланды... Күп әтиләр фронтларга киттеләр. Бик күп малайлар ясап бетермәгән өч тәгәрмәчле арбалар янында утырып калды. Байтак әтиләр әйләнеп кайтмады, ил ятимнәр белән тулды. Сугыштан соңгы яп-яшь җинаятьчеләр, укып һөнәр ала алмаган сукбайлар әнә шулар арасыннан чыкты. Минем әтием дә кайтмады, эзсез югалды. Сез мине Нурулла абыйларга илтеп ташладыгыз. Көз иде, суык, минем өстә сүсәргән иске бишмәт. Култык астыма шушы арбамны кыстырып мин аларның биш баласы арасына барып кердем. Дөрес, Нурулла абый әтинең иң якын кардәше иде. Ул мин ятимне үз баласыдай каршы алды. Юлда барганда сез: "Ташласана ул чүбеңне, адәм көлдереп йөрмә!" дидегез. Нурулла абыйларга барып кергәч тә шул сүзләрне кабатладыгыз. "Ташламыйм, аны миңа әти ясап бирде!" дигәч, Нурулла абый кочагына алып иркәләде. Әгәр шул минутта сез арбаны миннән тартып алырга маташсагыз... иң зур җинаятьләргә дә әзер идем мин! Кулыгызны шунда тешләгән идем, онытмадыгызмы? Хатын уң кулын артына тиз-тиз яшерде һәм инәлеп: — Рәшат, шәфкатьлерәк бул! - диде. - Мин бит синең анаң. Ул вакыттагы хәлләрне уйлап кара: мин бит чыннан да әтиең халык дошманы дип ышанган идем. Мин аннан баш тартмыйча булдыра алмадым, коммунист ич мин! — Ярый, сезнеңчә ул дошман да булсын, ди. Халык дошманы. Ә мин кем дошманы идем?! Мин! Ана белән улдан һаман ерагая төшкән Луиза, хәленнән килсә, менә шушы почмакка кереп сеңәр иде. Ул, Рәшат тәмам кызып җитәр дә, бүлмәдә булган кешеләрнең һәммәсен тукмап ташлар дип шигәя иде. Аннары ни кылырсың?! Суд бусагаларын таптап йөрергә калса ни кылырсың? Уф, нигә бу ике арага килеп кысылды соң ул?! Рәшат кыстаганда ник чыгып китмәде икән?! Хәзер бер-бер сүз әйтсәче соң Рәшаты!.. "Бар, кайт, көтәләрдер!" дисә, озатуы да, ние дә кирәкми. — Шул кышны сез кияүгә чыктыгыз... Ирегезне күрсәттегез! Мин аны таныдым! Әтине алып киткән өч кешенең берсе иде ул!. Озакламый Нурулла абыйны да сугышка алдылар. Гөлсем апа алты бала кочаклап калды. Ә сез ул вакытта минем хәлне белергә дә кереп чыкмадыгыз. — Улым, кызган! — Рәшат, җитәр, җитәр! - дип ялынды Луиза. Рәшат өч тәгәрмәчле арбасың ак кәгазьгә төреп өстәл тартмасына салып куйды. Өй эче тынып калды. Өстәлдә ике ботын күккә чөеп симез тавык ята. Өч чынаякның өчесендә дә суынган чәй. Хатын үзенә китәргә вакыт җиткәнлеген аңлады. Хәерле булсын! Ул Рәшатта бер нинди фото да, истәлек тә юклыгын бик яхшы белә иде. Ире аклангач, аның гадел хезмәтләре дөньяга фаш булгач, аның өчен пенсия алырга мөмкинлек бар, диделәр. Рәшатка пенсия бирмәячәкләр, аңа кирәк тә түгелдер. Ә аңа бирүләре ихтимал! Һәм, гомумән, әгәр Рәшат аны әнисе дип, хаксызга гаепләнгән кешенең тугры хатыны дип таныса... Тормышы нык ук җиңеләеп китәчәк иде хатынның! Ул озак әзерләнде, улымның күңелен нинди юллар белән табыйм икән дип көн-төн баш ватты, юристларга барып киңәште... Тик барып чыкмады... Хәерле булсын! Ул ишеккә таба атлады, көрсенде. Луиза менә-менә Рәшат әнисен туктатыр, гафу үтенер дип көтте. Кичерер! Үткәндәге гаепләр өчен шулай каты күңелле булырга ярыймыни?! Тик Рәшат кузгалмады, ул көчле кулларын күкрәгендә баглап тып-тын гына тәрәзәгә карап тора иде. Тәрәзәдән бер күбәләк очып керде һәм түшәм уты тирәсендә очып әйләнә башлады. Хатын чемоданын кулына алды, чемоданга тотынгач хәлләнеп киткәндәй булды, гәүдәсе турайды, башы күтәрелде. Саубуллашмады, тавышсыз адымнар белән ишекне ачык калдырып чыгып китте. Луиза тагын да ныграк курыкты: әгәр Рәшат аның бүген ниләр эшләп йөргәнен, кылган, кыла язган гамәлләрен белсә? Элек аның ниләр кыйратканын кайчан исә бер ишетә калса?! Хәзер ул Луизаның якасыннан алып сүгәргә тотынса?! Юк, юк, ярамый... Кыз арты белән ишеккә чигенде, Рәшат нидер сизеп капылт аңа таба борылды: — Луиза! — Якын килмә! - дип чәрелдәде кыз, шашынып. - Синнән куркам мин, Рәшат! Дөресрәге, үземнән куркам... Юк, үткәннәремнән куркам! Егет аның сүзләрен ишетсә дә аңламады, ул: — Мин сине сөям, Луиза! - дип кат-кат кабатлады. — Кирәкми, Рәшат. Зинһар, оныт. Мин синең сөюеңнән дә, нәфрәтеңнән дә бик куркам. Мин дөресен әйтәм: куркам, куркам! Оныт син мине! Эзләмә!.. Кирәкми. Безгә очрашырга да ярамый!.. Ул егетне читкә тибәрергә теләгәндәй кулларын бутый-бутый арты белән ишек яңагына килеп бәрелде һәм күз ачып йомганчы юк булды. Рәшатның: — Луиза-а! - дип җан ачысы белән кычкыруыннан бакча эчендәге парлылар сискәнеп күтәрелделәр һәм ут яктысы төшкән бердәнбер тәрәзә астына җыелдылар. Тик тавыш яңадан ишетелмәде, яп-якты бүлмәдән күңелләрне шикләндереп шомлы тынлык кына ага иде. Апрель — октябрь, 1965 ел, Кисловодск — Казан