АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН Әфсен түгел Ашыгыч телеграмма Арадаш станцияләрдән бу хәбәрне тоткарсыз тапшыруларын үтенәбез. Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор О'Нейрога. "Хөрмәтле директор! Җир атмосферасында очканда һеликоптерыбыз һәлакәткә очрады һәм аның белән бергә "Материализатор" аппараты да югалды. Экипаж арасыннан корбаннар юк. Авариянең сәбәпләре тулы рапортыбызда җентекләп күрсәтелер. Аппарат махсус савытка салынып, һава кермәслек итеп томаланган, ләкин, бәхетсезлеккә каршы, һәлакәт урынының төгәл координатлары билгесез. Җир планетасының ул тирәләрен куе урманнар каплаган, сазлыклар күп, халык аз яши, шулай, булгач, материализаторның кеше кулына төшү ихтималы юк чамасында. Хәзерге вакытта без Өченче планетаның иярченендә. Планета халкы аны Ай дип йөртә. Тикшерү эшләре алып барабыз һәм Ай минералларыннан кайтыр юллык атомтөш ягулыгы әзерлибез. Күрсәтмәләр көтеп, сәяхәт җитәкчесе O'Шейли, 10203 ел, өченче квартал, беренче декада (җирле халык исәбендә Елкы елы, Сөнбел ае)". Үтә ашыгыч. Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы тоткарсыз үткәрергә боерам. Адрес: Киек Каз Юлының Уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз системасы, Өченче планетаның иярчене. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О Шейлига. "Командор! Материализаторны югалту һәм аны тапмыйча кайту — җинаять белән бер. Аппаратның кыргыйлар кулына эләгүе ифрат зур бәла китереп чыгарырга, моның нәтиҗәләре сез ачкан планетада гына түгел, бөтен Кояш системасында, хәтта якын йолдызларда да чагылырга мөмкин. Иҗтимагый-тарихи үсешкә чит йогынтыларны тыю турындагы гомумгалактик карарны исегезгә төшерәм. Сезгә, шулай ук бөтен экипажга, каты кисәтү ясыйм һәм аппаратны алып кайту өчен кичегүсез чара күрергә тәкъдим итәм. Җир халкы белән сирәк аралашыгыз, кем булуыгызны сиздермәгез, югыйсә кыргыйлар аңында гайре табигый көчләргә инануны тагын да көчәйтүегез мөмкин. Радиохәбәрләрегездә хискә бирелмәгез һәм Җир халкы сүзләрен (терминнарын) кулланмагыз. Космик Үзәк директоры, Куш йолдызлар премиясе лауреаты O'Нейро. 10203 ел, дүртенче квартал, беренче декада". Кыл кушып үргән җәтмәсе тагы буш чыккач, Котлы Шәнгәрәй ачуыннан карганып куйды. Кичтән, балыкка чыгып китәр алдыннан, белгән догаларын да укыштырган иде югыйсә. Килешли дә, баш өстенә тарыдай сибелгән йолдызларга карап, теләкләр теләп килде... Кул арты киткән дисәң дә инде... Әллә соң балыгы кырылып беткәнме? Тузга язмаганны! Очсыз-кырыйсыз Болгар йортында урман бетәрме? Мишә хәтле Мишәдә балык бетәрме? Балык тозлау, кышкылыкка һәм көнбаешыннан махсус килә торган христиан сәүдәгәрләренә сатарга балык киптерү-каклау өчен иң әйбәт вакытлар. Шушы атналарда тотып каласы иде. Аннан бүтән эшләр көтә: урманда ике тапкыр алты җирдә чолык билгеләп куйган иде, кеше күзе төшкәләгәнче аларның балын аласы бар. Аю-ахуннар да бал дигәндә муеннарын сындырырга разый. Бал булса, ипекәй була дигән сүз, аны Идел буйлатып зур-зур каекларда — учаннарда китереп саталар. Аннары, әкренләп, киек аулау чоры башлана. Бурсыклар симерә, берәр аю эләксә дә ярап куяр иде. Янә китереп, болан ауларын рәтлисе, абзар-кураны кышка әзерлисе бар. Былтыр Субаш кешеләреннән, юкә суеп, шуннан җиңелчә аяк киеме — чабата ясарга өйрәнгән иде. Юкә әзерләргә кирәк. Өлкән малае Рәхим дә кул арасына керә башлады инде. Кеше саен өчәр кием чабата ясаса, кышның-кыш буена җитәр, Алла боерса. Күн итекләр тузмас. Юкагачтан курыс төшереп, түбәләрне дә әйбәтләп ябып җибәрсә, өйгә җил-буран үтмәс. Мунча бурап куйсаң да шәп булыр иде. Болгардагы мунчалар кебек үк булмаса да, каен себеркесе белән әйбәтләп чабынып чыксаң, тәннәрең яңарган күк була. Балаларга да чисталык бик кирәк... Шулай, әкренләп, тернәкләнеп китеп булыр кебек бу яңа җирләрдә... Шәһәри Болгардан качканга ике ел тула инде. Бөтен йорт-җир шунда калды. Качмас идең дә, еллары бик тынычсызга китте. Кояш баешыннан ак инал гаскәрләре гел борчып тора, хәзәрләр елның-елында талап, ут салып китәләр. Ясак түләмисез, дип интектерәләр. Болгарны ничә тапкыр җимерделәр инде. Усал-унтагайлар күбәйде, Идел буенча каекларга төялеп елга баскыннары килеп-китеп йөри башлады, кояш чыгышыннан — Каракорым дигән ерак бер каладан, тәбәнәк атларга атланган аяусыз монгол явы ябырылып килә дигәнне ишеткәч, күршесе һәм җан дусты Колгали белән киңәште дә, сатардай әйберләрен сатып, күп нәрсәне болай гына калдырып, арбалар юнәтеп, Идел ярыннан югарыга таба күченеп киттеләр... Ят җиргә, Мишә буйларына, Субаш кешеләре арасына килеп урнашып, киез тирмә генә кордылар да яши башладылар. Әллә нихәтле урман егарга, йорт-кура өчен урын арчырга туры килде. Шәнгәрәйнең беләкләре таза чак, ә тормышка ул теше-тырнагы белән ябышкан иде. Еллар гына тыныч торсын, Шәнгәрәй бөтен хуҗалыгын җайга салып җибәрер әле. Колгали белән кое казырлар, урман аланын киңәйтеп, иген игә башларлар. Малайлар үсә төшкәч, берәрсен тимерче осталыгына өйрәтү дә хыялда йөри иде... Бәлки киләчәктә монда зур бер авыл, йә кала үсеп чыгар һәм аңа Котлы Шәнгәрәй исеме кушарлар. Ә бәлки Колгали нәселе ныграк тамыр җәяр... Шуларны уйлый-уйлый, Шәнгәрәй җәтмәсен тагы елга култыгына аркылы салып чыкты. Аннары катык белән көлчә ашады, җиләк изеп әчкелтем су эчте. Якынтирәдән бер әйләнеп килерлек вакыт бар иде әле. Көймәсен ныклап бәйләп куеп, Шәнгәрәй култык тирәли әйләнергә карар итте. Эче куыш агач очрамасмы? Аннан менә дигән бүрәнә умарта чыга, тәпән ясап була. Йә менә болан мөгезе тапмасмы? Алтын тапсаң иде... Юк шул, бу тирәдә алтын сибелмәгән. Асылташлар да юк монда. Тәрәзәгә куела торган үтә күренмәле яссу ташлар да очрамый. Шунлыктан тәрәзәгә карындык тарттырып куясың. Булмаса, ансыз да яши бирәсең. Аның каравы, урман-суларга, киекләргә бай Болгар йорты. Аю, бүре, төлкедән кала, селәүсен, бурсык, кабан, кондыз, сусар, ас, кама, тиен кебекләр дә тулып ята. Болан, поши күп. Яз көне һәм көзләрен күлләр үрдәк оясына әйләнә. Мишә тирәсен аккошлар да ярата. Урманнар чикләвек, чия, шомыртка, төрле җиләкләргә бай. Котлы Шәнгәрәй вакытны кояшка карап чамалый, ком-су сәгатьләре хакында ишетеп кенә белә, аларын да кирәксез нәрсәгә хисаплый иде. Вакытны секундларга бүлеп өләшә торган саран заманаларга кадәр кешелек дөньясының җиде- сигез йөз еллар алга атлыйсы бар иде шул әле. Ә Шәнгәрәйнең вакыты чикләнмәгән, ул һаваны да күкрәк тутырып сулый, теләгән агачын кисеп аудара, теләгән җәнлеген (көче генә җитсен) аулый һәм, табигать белән берлектә, үзе белмәгән тәрәккыят юлыннан карусыз атлый иде. Шәңгәрәй, татлы хыялларга чумган килеш, бер казыкка тотынып, комлы яр буенда басып тора иде. Мәгъ- риптә яңгыр болытлары күперә башлады. Агач яфракларын шаулатып җил исеп куйды. Елга өсте капыл җыерчыкланып китте. Әйтерсең лә табигать бер уфтанып куйды... "Җәтмәне җыештырырга кирәк", - дип уйлады Шәңгәрәй һәм кинәт үзе тотынган казыкка игътибар итте. Ул аны сынып корыган яшь агач дип уйлаган иде. Ләкин бу казык дигәне агач түгел, бәлки, тимер шикелле нәрсә булып чыкты! Ул коңгырт тутык белән капланган, җил-яңгыр ашаудан, күрәсең, шадраланып беткән. Шәңгәрәй, сискәнеп, кулын тартып алды. Әкәмәт! Тимер кебек кыйбатлы әйберне монда кайсы юләре кагып куйды икән? Бу тимердән ярты авылга җитәрлек сука калаклары ясап булыр иде бит! Ничә сөңге башы гына чыгар иде! Шәңгәрәй курка-курка гына тагы казыкка кагылды. Тимер салкынча иде. Шәңгәрәй казыкны кымшатырга тырышып карады. Кая ул! Йөзьяшәр имән дә болай төпләнеп утырмас. Монда балта-көрәк ише коралсыз эш түнтәрерлек түгел иде. "Иртәгә үк киләм дә казып алам", - дип күңел төбенә салып куйды Шәңгәрәй. Җәтмәдә берән-сәрән генә булса да балыклар чәбәләнә иде. Хәтта бер чуртан да эләккән. Калганы ваклар — чабак, бәртәс балалары, зәңгелә. Чү, нишләп авырайды соң әле? Төпкә-мазарга эләксә, ычкындыра алмыйча җәфа чигәрсең. Тырыша торгач, Шәңгәрәй җәтмәне сөйрәп чыгарды. Анда агач төбе дисәң төп түгел, ниндидер бер йомры нәрсә бар иде. Балыкчы аны карарга ашыкмады, башта чабакларны чүпләп сөкәгә салды. Күп тә түгел, шулай да ике-өч чиләк булыр. Терсәк буе гына булса да, йомры әйбер алагаем авыр иде. Ул, ләмгә катып, бака ефәгенә төренгән. Таяк белән кыргач, кызгылт гәрәбәгә охшаган бер нәрсә күренде. Котлы Шәнгәрәйнең йөрәге кагып-талпынып куйды: "Их, чүлмәк булып, эче тулы алтын тәңкәләр булсачы!" - дип ялварды ул. "Чүлмәк"не әйбәтләп юганнан соң, аның өмете тагы да зурайды, чөнки бу нәрсә гади ташка һич тә охшамаган, аны адәм кулы ясаганы көн күк ачык иде. "Чүлмәк"не кеше-кара күрмәгәндә, хәзер үк ачып караудан да яхшысы юк иде, әлбәттә. Хәзинә булса, билгеле, Колгалиләр белән дә бүлешер... Котлы Шәңгәрәй табылдыкны тегеләй дә, болай да боргалап карады, ләкин капкач кебек нәрсәсен дә, йозак йә келә кебек нәрсә дә тапмады. Шуннан соң ул саллы гына бер чуерташ алып килеп савытны төяргә тотынды. Гаҗәп: "чүлмәк"тә яньчелгән эз дә калмый иде. Ләкин Котлы Шәңгәрәй борынгыларга хас бер үҗәтлек белән һаман сугуын белде. "Чүлмәк" чылт итеп ачылгач, Шәңгәрәй үзе дә аптырап китте. Калтыранган куллары белән савыт эчендәге төргәкне алды. Йомшак каен тузына тартым кыштырдавык нәрсәне сүткәч, эченнән кирпеч рәвешлек бер әйбер килеп чыкты. Ни булыр икән? Кирпечнең яссы ягында әллә нинди сызыклар, тамгалар. Котлы Шәнгәрәйнең мондыйрак сызыкларны Шәһәри Болгарга килгән Багдад илчеләренең кояш сәгатендә күргәне бар. Гарәп илчеләре күләгәнең кайсы сызык янына төшүенә карап вакытны үлчи беләләр. Ни генә әйтсәң дә, галим кешеләр шул, моңдагы кебек кара халык түгел. Табылдыкның авырлыгы ярты батманнан ким булмас. Шәнгәрәй аны кабат төреп юл капчыгына салды. Җәтмәне яшертен җиргә элеп куйгалаганчы, кояш агачлар арасына төшеп күмелде. Шәнгәрәй каегын ныгытып бәйләде, ботак-сатак белән каплады, аннары, капчыгы белән сөкәсен иңенә асып, өенә юл тотты. Өйгә тикле өч чакрым ара үтәсе бар иде. Ерак та түгел кебек, ләкин моңда юл юк, әйләнеч сукмаклар гына. Куелыкта инде караңгы төшә башлады. Хәер, ачык җирләрдә энә сапларлык якты иде әле. Котлы Шәнгәрәйне улы Рәхимкул белән Ташбаш дигән сунар эте каршылады. — Әткәем! Күп тоттыңмы? - дип сорады Рәхимкул, чабып килеп җитү белән. Әтисе малайның башыннан сыйпады. — Җитәрлек... - дип елмайды ул көчәнеп кенә, бик арыган кыяфәттә. — У-у, чуртан бар икән! Тешләре... — Анысын ипи эченә салып пешерербез, - диде балыкчы. — Субаш авылындагы кебекме? — Ие. Субаш халкы балык тотарга да, пешерергә дә оста... Әнкәң нишли әле? — Әнкәй сиңа чалбар әмәлли. Биш энә сындырды инде... — Энәләре начаргадыр, хәерсез... Корыч энә булсайде... — Ни ул корыч, әти, ә? — Ни дип... тимер инд-е.- Тимернең катысы. Мин бе леп бетермим. Менә үзең үскәчтен тимерче булырсың. Барын да белерсең. Ә сез ни эшләр җимердегез? — Мин су ташыдым. Өй түренә текмә читән үрә башладым... — Ә энең? — Алмыш елаудан бушамады. Көне буе... — Нишләп икән? — Учак янында утырганда аягына утлы күмер чәчрәгән. — Ай-яй... Йомырка сарысы сөртергә кирәк иде. — Сөрттек. Бака яфрагы да капладык. Утыртма читән белән әйләндереп алынган ишегалдына керделәр. Шәнгәрәйнең хатыны Иртәгөл ишек катына йөгереп чыкты. Дөнья читендә, карурман эчендә, телләрен дә аңышып җитмәгән икенче халык арасында яшәве бу хатынга җиңел түгелдер. Ләкин Иртәгөл ире артыннан җир читенә барырга да әзер. Ул аңа туганнары ризалыгыннан башка чыкты, чөнки туган-тумачалары аны ислам диненә күчкән бер сәүдәгәргә бирмәкче иделәр. — Атасы, бик алҗыгансыңдыр? - аның беренче сүзе шул булды. — Әллә ни түгел. - диде Шәнгәрәй һәм, сер бирмәскә тырышып, гәүдәсен турайтты. — Тамак ялгап ал, әзрәк пешкән ит бар, - диде Иртәгөл. — Итне каян алдың? - дип сорады ире. — Колгалинең туры алашасы аягын сындырды. Суйдылар, - дип җавап бирде Иртәгөл, атны да, күршеләрен дә кызганган кыяфәттә. Шәнгәрәй дә башын чайкап куйды. Начар, бик начар! Атларның аерата кирәк чагы бит хәзер. Күпме урман төплисе бар. Киләсе елны, Алла боерган булса, арыш, борчак, киндер чәчәргә ниятләнгәннәр иде. Ә атлар ике йортка өч бөртек кенә... Шәнгәрәй, балыгын баскыч төбендә калдырып, өйгә узды һәм юл капчыгын ян сәкегә куйды. Өй эче караңгы иде. Баш сыярлык кына тәрәзә уемнары якты кертми диярлек. Почмактагы мич авызыннан гына йөгерек учак яктысы төшеп тора. Түр сәкедә Шәңгәрәйнең кече малае Алмыш ята иде. Сабый, аруданмы, әллә чирдәнме, йокыга талган. Өстенә япкан сары туны астыннан аяклары күренеп тора. Шәнгәрәй малайның аягын карады. Пешкән җире кызарган, бер-ике куык кабарып чыккан. Хуҗа, мич алдына махсус телеп куйган чыралар алып, берсен учактан кабызды да кирпеч ярыгына кыстырды. Өй эче яктырып китте, ләкин төтен, ыс сеңгән почмаклар тагын да караңгыланган кебек булдылар. Сәер табылдыкны Шәнгәрәй тамак ялгагач кына күрсәтте. Күрсәтүе күрсәтү, ә менә "кирпеч"не чыгаргач, өй эче зәңгәрсу яктыга чумды. Чыра яктысын күмәрлек нур сибеп торган ялтыравык нәрсәне күргәч, Рәхимкулның күзләре шар булды. — Бу әллә алтынмы, әткәй? - диде ул һәм курка-курка гына бармак очларын "кирпеч"кә тидерде. — Алтынын алтын түгел... - диде Котлы Шәнгәрәй, муен артын сыпырып. Казан тирәсендә кайнашкан Иртәгөл: — Сихерле нәмәстә булмагае... - дип шик белдерде. - Чүлмәк эченнән таптым дисеңме әле? — Бәләкәйрәк тәпән күк нәрсә эченнән... Тәпәне ачылды-китте берзаман... — Сак була күрегез, зәхмәте кагылмасын. — Нинди зәхмәт? — Балыкчы турындагы әкиятне оныттыгызмыни? - Болгарда чакта гарәпләрдә ялланып эшләгән Алпамыш сөйләгән иде. — Ә теге, эченә җен томалап куйган чүлмәк... - дип элдереп алды Рәхимкул. — Шул инде, шул! Котлы Шәнгәрәй хатыны сүзеннән бик чыкмый торган иде. Ни әйтсәң дә, хәреф таный белә аның хатыны. Бер кыш бикәгә йөреп укыган... Сихерле шакмакны сәке астына куйдылар. Кичтән Алмыш уянып бер йотым сөт эчте дә тагы урынына ауды. Малайның тәне кызыша башлавын белгәч, әтисе белән әнисе хафага төштеләр. Аягы гына пешмәгәндер бу баланың, кояш та суккандыр дигән уйга килделәр. Баллы суның да, әрем төнәтмәсенең дә файдасы тимәде. Бәләкәй Алмыш ах-ух килеп ятты... Төнлә, барысы да йоклап беткәч, өйалдында яткан Рәхимкул әкрен генә торып ишекне шыпырт кына ачып керде дә ян сәке буена үрмәләп килде. Төргәкне капшап тапты һәм, беркавым тыңлап торгач, кире ишеккә таба үрмәләде. ...Лапас арты салкын ай нурларына коенган иде. Малай төргәкне шунда сүтте. Тотып карауга "кирпеч" җылы сыман тоелды аңа.. Рәхимкул, шакмакны ачарга тырышып, төрле җирләрен кысып, каергалап маташты. "Их, эченнән алыптай җен чыксын иде дә: "Йә, кодрәтле хуҗам, сиңа нәмә кирәк? Акбүз ат кирәкме? Күкбүз атмы? Мең манаралы, җиде йөз дә җитмеш җиде катлы хан сарае салып биримме?" - дисен иде... Мин нәрсә сорар идем икән? Алтыны да, көмеше дә кирәкми. Әнкәйгә гәрәбә муенса сорар идем. Әткәйгә балта, аннары чалгы сорар идем. Алмышка... Малай, хыялга бирелеп, кулындагы шакмакка җан кергәнен сизми дә калды. Шакмак нур сибә башлады, аның яктысында хәтта күләгә төшә иде. Шул ук вакытта шакмак эченнән божан гүелдәгән кебек тавыш ишетелеп тора. Рәхимкул, бер мизгелгә генә каушап калып, аны кулыннан төшереп җибәрде. Ләкин Болгар малае куркак куян нәселеннән түгел иде. Ул тартманы яңадан кулына алды да бик игътибар белән тикшереп чыкты. Менә бу ягында әллә нинди язу-тамгалар, ә бу кырыенда кечкенә генә төймә бар. Төймәсе зәңгәрләнеп тора. Ни икән ул? — Җен, и кодрәтле зат! - дип пышылдады малай. - Әгәренки син әйбәт җен булсаң, Алмышка шәп күн итек бир, йомры башлы, каты үкчәле булсын... Миңа син бишмәт тегеп бир, аннары очлы бүрек... Әнкәйгә гәрәбә муенса, әткәйгә үтмәсләнми торган балта, чалгы, өтергеләр бир. Кызганма, җен... Мин дә буш итмәм... Җиләк ашатырмын... Гөмбә яратсаң — гөмбә... Шул мәлне нәзек кенә итеп сызгырган тавыш ишетелә башлады. Кышкы бураннарда морҗаны ачып тыңласаң, мич алдында шундый сызгыру ишетелә. һавада җиләс бер хәрәкәт сизелде. Шакмак эченә һава ургылып керә иде, җиле шуннан икән. Аннары... аннары шакмак тагы җиргә төшеп китте. Тик бу юлы иңде Рәхимкул гаепле түгел, шакмак малайны үзеннән читкә таба этә иде! Йомшак кына этә, ләкин аякта басып торам да димә! Рәхимкул бер-ике адым гына артка чигенде, әмма качмады. Каршысыңда бер пар ялтыравык күн итек пәйда булгач та гаҗәпләнмәде малай, үзе кушканнарның үтәлүе аңа бик табигый булып тоелды. Күн итектән соң, чират буенча, сырган бишмәт, менә дигән җылы йонлач бүрек, күз явын алырлык муенса, чәч кырырлык үткен чалгы, балта, төрле өтергеләр барлыкка килде. — Бу хәл юньлегә түгел, атасы, - диде Иртәгөл. - Юк, юк, хәерлегә түгел! Мондый затлы нәрсәләрне берәү дә бушка бирми. — Бушка ук түгел бит, - дип йомшак кына каршы төште Шәңгәрәй. - Мин аны су төбеннән чыгардым. Коткардым... — Курыкма, әткәй! - дип әтисенә ярдәмгә килеп җитте Рәхимкул. - Әйбәт әйбер бу! Ни телисең, шуны коеп бирә. Күр, гәрәбәсе нинди матур. — Каян ала соң ул аны? - дип кашларын җыерды әнкәсе. - Кечтеки генә нәрсәдер үзе! — Һавадан, әнкәй, һавадан! — Ә һава ни? Монысын Рәхимкул белми иде. Хәер, моны әле Мәгърип белән Мәшрикънең иң атаклы гыйлем ияләре дә белми, һава... Күзгә дә күренми торган нәрсә үзе, ә менә җилгә каршы йөгереп кара! — Юк, юк! - дип тәкрарлады Иртәгөл. - Гәрәбәсе дә кирәкмәс, йә зәхмәте кагылыр... — Балтасы бик шәп, анасы, - дип карады Котлы Шәңгәрәй. - Авыл түгел, кала салырга була, кала! Ул чалгысы... Печәнне үзе чаба бит, әй... — Әнкәй дим, әйдә, Алмышка дару сорыйбыз, - дип тәкъдим итте шулчакны Рәхимкул. — Тузга язмаганны. - дип каршы төште әнкәсе. — Бирер микән? - диде Шәңгәрәй, уйчанланып. — Бирә, әткәй! - диде уллары һәм аны-моны сорап тормастан, өйгә йөгереп керде дә тылсымлы тартманы баскыч төбенә алып чыкты. — Җә әле, күрик, син аны нишләткән идең? - дип сорады әтисе. — Менә болай боргаладым, аннары китереп менә бу төшенә бармак очы белән бастым. Үзем теләк теләдем, миңа шундый-шундый нәрсәләр бир, дидем... — Ярый, хуш, алай булгачтын дару сорап кара. Пешкән җиргә сөртә торган бер дару, янә кояш сугудан тагы берәрне... Рәхимкул, сихер иясе кебек кыланып, "кирпеч"не бөтергәләде дә зәңгәр төймәсенә төртте. — Игелекле зат, син Алмышның пешкән җирен дәваларга дару бирсәңче, - дип пышылдады ул. - Сөртү белән төзәлерлек булсын, азып китмәсен. Баш сызлаудан да дару бир. Алмышның тәне кызыша, ә монда табиплар да, им-томчылар да юк... Ике тапкыр унга тикле санарлык вакыт узуга, дарулар баскыч төбенә килеп утырды. — Йа, ходай... - дип пышылдады Иртәгөл, агарынып. Даруларның берсе сай гына тәлинкәдә, икенчесе кытай тустаганы — чынаяк кебек тирәнрәк савытта иде. — Монысы эчәргә икән, - дип куйды Шәңгәрәй. Балтырына шифалы май сөртеп, татлы дару эчергәч, Алмышның хәле күзгә күренеп яхшырды. Күп тә үтмәде, ялт итеп ишегалдына чыгып җитте малаең. Аңа шыгырдап торган күн итек кигезделәр. Малайның түбәсе күккә тиде. — Шәңгәрәй... - дип пышылдады Иртәгөл. - Әллә соң, мин әйтәм, сөт чиләге белән казан да сорыйбызмы? Бакыр казанны ямый-ямый үзең дә туеп беткәнсеңдер инде. — Һе! - дип куйды Котлы Шәңгәрәй һәм өлкән малаена карап алды. Тегесе, эреләнеп, тамак кырган булды. — Бер, ике, өч, бездә гайрәт, бездә көч! - диде ул такмаклап һәм "сихеренә" кереште. Әмма бу юлы рәтле-башлы нәрсә чыкмады кебек. Чиләк белән казан урынына әллә ни төсле генә шөкәтсез нәрсәләр барлыкка килде. — Абау, болар ни-нәрсә? - дип аптырады хуҗа хатын. — Туктале, әнкәй, - диде аңа Рәхимкул. - Син бит сөт чиләге дидең, аның нинди буласын әйтмәдең. Казанның да төрлесе була ич. Бер төрлесе саплы, учакка асышлы, сылап куела торганы да бар... — Сөт чиләге җип-җиңел, нык, чиста булсын. Үзеңдә сөт ачымасын... Казаны сапсыз кирәк, тиз генә янып тишелерлек булмасын иде... — Агач чиләкме? — Калай булсын. Җизме шунда... - дип сүз кушты Шәнгәрәй. — Менә хәзер аңлашылды, - диде малайлары. Шулчагында баягы нәрсәләр эреп юк булдылар. Алар урынына яңалары ясалды. Сөт чиләге гаҗәп әйбәт килеп чыкты. Аның эче ак эмаль белән, тышы зәңгәр буяу белән капланып, кызыл чәчәкләр төшерелгән иде. Казанга килгәндә исә, анысы да бакырдан түгел, бәлки кара металлдан иде. Чуен, ахрысы. Шәнгәрәй шул сәгатьтә үк иске казанын кубарып алып яңасын урнаштырып куйды. Ә инде Иртәгөл апаның чиләккә ничек куанганын сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Алмыш һаман зурлар тирәсендә бөтерелеп йөрде. Ләкин сәламәт балага игътибар бермә-бер кимеде. Шуңа күрә малай бер-бер чир табып булмасмы дип уйлана башлады. Бармагын ишеккә кыстырмакчы иде дә, авыртудан куркып, бу уеннан кире кайтты. — Әти, әти дим! Кара инде... - дип ялынды ул. - Миңа йә кылыч, йә хәнҗәр кирәк. Мин ювари булам. Мәргән булам! Дошманнарны кырам... Сугышмаслык итәм мин аларны! Әмма әтисе малайны куалап ук җибәрде: — Авызыңнан җил алсын, туйган инде ул кылычлардан! - диде. Шулай да үзсүзле малайга сөяк саплы пәке "эшләтергә" туры килде. Шәнгәрәй үзенә аучы пычагы сорап алды. Кеше дигәнең бик тиз бозылучан, ә нәфеснең чиге юк.. Курку-шикләнүләр бетте, теләк-хаҗәтләр артканнан-арта барды, баскыч төбе, аннары өйалды һәртөрле кирәк-яраклар һәм бик үк кирәк тә булмаган әйберләр белән тулды. Үтә ашыгыч Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы беренче чиратта үткәрергә боерам. Адрес: Киек Каз Юлының уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз (Кояш) системасы, Өченче планета, Ай. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О' Шейлига. "Хөрмәтле командор! Динамо-үзәктән альфа-туннель буенча энергия саркып югала. Димәк, сезнең материализатордан кемдер файдалана. Гыйльми эшләрегезне куеп торыгыз һәм аппаратны кичекмәстән эзләп табыгыз". Космик Үзәк директоры O'Нейро. 10205 ел, икенче квартал. Ашыгыч Ретранслятор станцияләрдән бу космограмманы тоткарсыз тапшыруларын үтенәбез. Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор О Нейрога. "Хөрмәтле директор! Материализаторны эзләүгә бөтен көчебезне куябыз. Ләкин Өченче планетада туктаусыз сугышлар бара, халык белән аралашу бик катлауланды. Аппарат калган җиргә без ташлаган маяк-антенна эшләми, кешеләрдән башка мәгълүмат алыр җай юк, ә безгә бер миллион квадрат файн-метр мәйданны тикшерергә кирәк. Чит ил сәүдәгәрләре булып йөрибез. Ләкин сатып алучылар сирәк. Халыкны курку баскан. Бәлки энергия сарку юнәлешен билгеләп, материализаторны да табарбыз". Экспедиция җитәкчесе О'Шейли. 10205 ел, өченче квартал. Җилкапка алдына ат менгән кешеләр килеп туктады. — Әй, хуҗа өйдәме? Кунакларны каршыла! - дип кычкырды аларның берсе, күрәмсең, башлык кеше һәм, атыннан төшеп, тезгенен читән казыгына чалып куйды. Шәнгәрәй туры лапаста балык каклый торган мич тирәсендә маташа иде. Күтәрелеп карауга ук күңеленнән шомлы уй йөгереп узды: "Болгардан... Ясак җыючылардыр... Монда да килеп җиттеләр, хәерсезләр". Хуҗа, кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, чакырылмаган кунакларны каршы алырга чыкты. Аркылы колгаларын алып, капканы ачты, кулларын күкрәк турысында кушырып, баш иеп исәнләште. Ювариларның өчесе көбә күлмәктән, сөңге-җәяләр, бәләкәй айбалталар, гөрзиләр белән коралланган, ә дүртенчесе гадәти, ләкин зиннәтле киемнән иде. Ул Котлы Шәнгәрәй каршысына килеп басты да: — Мин Шәһри Болгардан тамгачы ага, - диде. Шәнгәрәй басынкы гына баш иде. — Безнең мәгълүматлар буенча, син монда берничә ел торасың, дәүләтебезнең бөтен байлыгыннан файдаланасың... Ә ясак түләгәнең юк, - дип дәвам итте ага. - Атың ничек? Ничә җан? Мал-туарың күпме? Иген игәсеңме? — Шәңгәрәй атлы. Кушаматым — Котлы. Төп Болгар кавеменнән, - диде йорт хуҗасы буйсынучан кыяфәттә. - Без дүрт җан. Ике ат, ике сыер... — Бозауларың? — Башмак танам бар. — Сарыкларың? — Ике-өч бөртек кенә... Икесен яз көне бүре буды. — Күршеләрең кем? — Колгали. Суварлар ыруыннан. — Алар ничәү? — Биш җан. Күптән түгел атлары имгәнеп, суйдылар... Тамгачы ага куеныннан кәгазь алып нәрсәдер сызгалап маташты. — Олуг ханымыз исеменнән. Алла колы Котлы Шәңгәрәй Болгар ханы казнасына түлисе ясак: бер бозау тиресе, өч сарык тиресе, биш тиен, биш кондыз, җиде тезем кипкән балык, ярты батман туңмай, бер күнәк сары май, бер тәпән кәрәзле бал... — Бик күп була бит, мөхтәрәм ага. Мин әле монда тернәкләнеп кенә киләм, чәчкән игенем дә юк. — Телеңне тый! - диде тамгачы коры гына. - Үзеңне качаклар исемлегенә теркәп куймаганга рәхмәт диген! Базда черер идең! Нәселең корыр иде! — Рәхмәт, - дип пышылдады Шәңгәрәй, тәрәзәгә күз төшереп. — Өеңә алып кер, - дип боерды ага. - Салкын әйрән әзерләт. Нәбизең бармы? Минем колларымны сыйла... — Өлгереп җиттеме икән? - диде хуҗа, астан гына карап. — Ничә көн тора? — Алты тәүлек... — Алайса куәтенә ирешкән инде, - диде тамгачы белдекле төстә һәм, кораллы сакчыларына карап, хәйләләпме шунда, шаярыпмы, күз кысты. - Бер чүлмәк җитәр, көне бик кызу, - дип өстәде ул, тирен сөртеп. Иртәгөл качып-посып кына тәрәзәдән карап тора иде. Ят кешеләр ишеккә таба килә башлагач, ул бәләкәй якка кереп почмакка утырды да яңадан күренмәде. Хатын-кызларда ислам диненең тәэсире — йөз яшерү сизелә иде инде. Шәнгәрәйнең балалары да мич башына менеп яттылар. Башта әйрән эчеп сусыннарын бастылар. Аннары икешәр тустаган тутырып нәбиз күтәрделәр. Тамгачы һәм аның яраннары нәбиз артыннан ниндидер ак нәрсә кабып куйдылар. Хәер, тамгачы нәбиз белән артык булышмады, ул өй эчен, җиһаз-әйберләрне күздән үткәреп чыкты. — Бай яшисең, кем... Котлы Шәнгәрәй, - диде ул, тамагын кырып. - Тормышың җитү... — Биргәненә шөкер... көн-төн эшлим, - диде аңа хуҗа. — Тәрәзәләреңне зурайткансың икән. Пыяла каян алдың? — Пыяла?! Ни соң ул? Ә... тәрәзәдәгеме? Коры елга буеннан ташлар арасыннан тапканыем... - дип алдашу җаен эзләде Шәнгәрәй. — Алай икән. Силикат пыяла бу планетада очрамый, белдеңме? — Каян белим... - дип мыгырдады Котлы Шәнгәрәй, күзләрен яшереп. - Надан без, ага. Укымаган. Тамгачы, үзалдына елмаеп, түр сәкедәге зәңгәр чиләккә төртеп күрсәтте: — Ә монысы? — Сатып алган нәрсә... Болгарда чакта... — Тагы ялганлыйсың, Котлы Шәнгәрәй, - диде ага, кырысланып. Шуны бел: чиләкнең эче эмальләнгән, ә тышы нитролак белән капланган. Ә андый ясалма матдәләр Җир цивилизациясенә мәгълүм түгел әле. Адәм колагына ят сүзләр ишеткәч, хуҗа тәмам коелып төште. Мич буена сөягән тутыкмас балтасын ничек кенә каплап торырга тырышмасын, очлы күзле ага аны бая ук күреп алган икән. — Балтаң да бик җилле, - диде тамгачы. - Кая, күрик әле. Әһә... әһә... Югары сыйфатлы корыч, сабы да агач түгел, бәрелү-сугылуга чыдам пластмасса... Сәер нәрсәләрең бар синең, Котлы Шәнгәрәй! Өеңә тентү ясарга мәҗбүрмен. Күптән түгел хан кәрванын юлбасарлар талаган, ишеттеңме? — Юк, монда ни ишетәсең... Урман бит, - дип мыгырдады бичара Шәнгәрәй. Тамгачы ым кагу белән, кораллы сакчылар өйне айкарга тотындылар. Минут та үтмәде, ян сәке астыннан тылсымлы тартманы сөйрәп чыгардылар. Тамгачы төргәкне сүтеп карады. Аның йөзенә канәгать бер төс җәелеп чыкты. — Материализатор, - диде ул үз-үзенә һәм җиңел сулап куйды. - Беренче модель. Ватык җире күренми, төзек булырга тиеш. Каян алдың? - дип белеште ул аннары. Кече яктан Иртәгөл тавышы ишетелде. — Шәнгәрәй, барын да әйтеп бир. Иелгән башны кылыч кисми. Бәладән башаяк, алып китә генә күрмәсеннәр. Мич башында посып яткан Рәхимкул энесенең колагына: — Әрәм була... Бигрәк әйбәт нәрсәкәй иде... - дип пышылдады. — Әләм итәләл, - диде Алмыш та һәм бүләк күн итеген кысыбрак кочаклады. Котлы Шәнгәрәй үзе дә турысын әйтергә җыена иде. — Су төбеннән җәтмәгә ияреп чыкты, - диде ул, кунакларга туры карап. — Моннан еракмы? — Дүрт чакрымнар булыр. Кояш чыгышында, елга култыгында... — Син анда... тимер багана күрмәдеңме? — Күрдем. Яр буенда. Тамгачы ага ике сакчыга көттермәстән шул култыкка барырга кушты. — Радиомаякны юк итәргә! - дип боерды тамгачы. - Бу тартма хан кәрваныннан булса кирәк, - дип белдерде ул Котлы Шәнгәрәйгә, - Гыйльме симия әйберсе... Син бу турыда беркемгә бер авыз сүз сөйләмәскә ант итәсеңме? — Ант итәм... Билләһидер... — Кояш һәм ипи белән ант ит. — Кояш, һичберәүгә әйтмәм. Әгәр әйтсәм, ипи чыраен күрмим. — Ярый, Котлы Шәнгәрәй. Хатының да бу антны онытмасын. Балаларың да, - дип өстәде ул, мич башына ишарәләп. — Гомергә дә онытмаслар, мәрхәмәтле ага! — Болай булгач, без синең ясак ярлыгын юк итәрбез, - диде тамгачы һәм куен кесәсеннән баягы кәгазьне алды да, вак-вак кисәкләргә ертып, учакка илтеп ташлады. — Рәхмәт, ага! Бик-бик рәхмәт... Урыныгыз җәннәт түреңдә булсын! — Һм-м... Җәннәт түрендә димсең? Җәннәт түренә кадәр, мине директор О'Нейро утлы табага бастырасы бар әле, туган... - дип куйды ага һәм аның күз карашы томанланып китте, төсе-кыяфәте үк үзгәргәндәй булды. Тамгачы бәкнең акшарлаган кебек чырае, куе шәмәхәгә тартым чәчләре, яшькелт күзләре, саз уйнаучыныкы кебек нәфис бармаклары хыялый бер җан иясенекен хәтерләтәләр иде... Котлы Шәнгәрәй, телсез калып, тамгачының гайре табигый йөзенә, коточкыч тирән уйлы күзләренә карап торды. — Хушлашыйк, Шәнгәрәй дус, - диде тамгачы, яңадан бу дөньяга кайтып төшкәндәй. - Сиңа уңыш телим, кардәш. Без җәяүләп кенә китәрбез. Атлар сезгә кала. Берсен күршеңә бирерсең. Сау бул. Тәүбә-антыңны онытма... Ишек ачылып ябылды. Кече яктан хатыны чыгып дәшкәч кенә Шәңгәрәй аңга килгәндәй булды. — Киттеләр... - диде ул ят бер тавыш белән. — Исән-имин котылдык бугай, - диде Иртәгөл, әле һаман шыпыртлап. - Кемнәр булды бу, Шәңгәрәй, ә? — Шәһәри Болгардан, диделәр диюен. Аңламассың... Ике ат бүләк иттеләр, ясак кәгазен ертып аттылар... Мич башыннан малайлар сикереп төште. — Ә иярләре, иярләре... Атлары гел көмештән киендерелгән! - диде Рәхимкул һәм энесен җитәкләп йөгереп чыгып та китте. Алар артыннан әтиләре белән әниләре дә чыкты. Атлар чабышкы түгел, базык, ләкин эш өчен — урман төпләү, җир сукалау, йөк ташу өчен коеп куйган иде. Котлы Шәңгәрәй бахбайларны сөя-сөя туры лапаска алып керде, малайларын бәләкәй арба белән печән алып кайтырга җибәрде. Иртәгөл исә күршеләренә — Колгалиләргә сөенче алырга дип ашыкты... Бәхете чиктән ашкан хуҗа атларны эчереп йөрде, хәтта башак болгатып бирде. Берзаман дөнья шаулатып уллары кайтып керде. Аларның тыннары кысылган, арбаларын ташлап хәтсез җир чапканнар ахрысы. — Әткәй! Әнкәй! — Ни бар? - диде әтиләре, ашыгып, чөнки бу көнне аның да куркуы җиткән иде. Ул арада Иртәгөл дә кайтты. — Ай, әткәй, әнкәй, без бер кызык күрдек, - диде Рә химкул. — Кулыктык,- дип сүз кыстырды сакау Алмыш. — Җә, җә, сөйлә җәтрәк, - диде әниләре. - Ни күрдегез? — Нинди кызык? - дип өстәде Шәңгәрәй. — Син былтырларны бүре тоткан аланда... — Анда тикле ник дип бардыгыз? Печән чүмәләсе монда гына бит. Ә без теге абыйларны күрдек тә артларыннан киттек... Шәңгәрәй, аларның бу эшен хупламавын белдереп, башын чайкап куйды. —...Шул аланда, карт өянке янына килеп туктадылар болар, - дип дәвам иттерде Рәхимкул, күзләрен елтыратып. - Берсенең кулында озын сөңге кебек тимер таяк та бар иде. — Шуннан, шуннан? - диде Шәнгәрәй, кызыксынып. — Без куак артына постык. — Мин кулыктым, - диде Алмыш. — Бүлдермәле! - дип ачулангандай итте Рәхимкул. - Карап ятабыз... Чишенә башлады болар. Көбә күлмәкләрен саллылар. Гел чишенеп беттеләр диярлек. — Шуннан? — Шуннан соң, өянке куышыннан төеннәр алып, шундагы киемнәрне киделәр. Балык тәңкәсе күк җем-җем итә киемнәре. Ут ягып, иске киемнәрен шунда ташладылар. Коралларын да... — Арттырасың түгелме, бәбкәем? - диде Иртәгол. - Тимер яна димени? — Алар учакка әллә ни сиптеләр. Он шикеллерәк... Ялкыны агачлардан да биегрәк күтәрелде. — Гөлт итте, - дип абыйсының сүзен куәтләде Алмыш. Ә абыйсы йотлыга-йотлыга сөйләвендә булды: — Аркаларына гөбе кебек нәрсә астылар, каешларын каптырдылар да... — Гөлт итте... - дип һаман үзенекен тукыды Алмыш, Рәхимкулның авызына караган көенчә. — Шул гөбе астыннан ак төтен ургылып чыкты, аннан соң бу кешеләр салмак кына һавага менеп киттеләр. — Һавага? — Ие, әнкәй, һавага шул. Колак тондырып улаган тавышка мин күзләремне чытырдатып йомдым... — Мин дә, - диде энесе, абыйсыннан калышасы килмичә. — Күземне ачканда тегеләр күктә чыпчык тикле генә булып калганнар... — Хикмәти хода... - диде Иртәгөл апа. — Учакларын карадыгызмы? - дип сорады Шәнгәрәй, ике малаеның да башларыннан сыйпап. — Карамас болар, - диде әниләре, көлемсерәп. — Карадык, әткәй. Көл генә өелеп калган. Көбә күлмәк тә, сөңге-кылыч та юк... — Елга буендагы тимер багана да юктыр инде... - дип пышылдады Котлы Шәнгәрәй, маңгаен җыерып. Ләкин әлифне таяк дип тә белмәгән аучы һәм игенче бу хәлләрнең серенә төшенә алмады. Дөнья төнге урман кебек караңгы, колмак җепләре кебек чуаланып беткән иде. Шактый куәткә ирешкән "Болгар йорты" иленә әле таркалу һәм җимерелү чорын кичерәсе, аны Бату яулары таптап узасы, аннары тарих сәхнәсенә Иван Грозныйлар менәсе, Котлы Шәнгәрәй нәселенең патшалар, муллалар изүе астында ничәмә гасырлар яшисе бар иде... Яңа җиргә ияләшмәгән атлар кешнәп тавыш бирделәр. Шәнгәрәй шулар янына китте. Гадәти телеграмма. Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор O'Нейрога. "Хөрмәтле директор! Материализаторның табылуы турында хәбәр итәбез. Аны бер балыкчы су төбеннән тапкан һәм, кызганычка каршы, идарә механизмын өйрәнеп, кайбер көнкүреш кирәк-яраклары (казан — югары температурада ашамлык җитештерү савыты, чиләк — сыек гидроген оксиды ташу һәм саклау өчен резервуар) материализацияләп өлгергән. Бу исә Җир халкының эзләнүчән, тырыш һәм сәләтле булуын да күрсәтеп тора. Планетада хәзергә фән һәм техниканың әлегә башлангыч бер хәлдә булуын исәпкә алганда, материализатор төзеп биргән әйберләр тарихи үсешкә йогынты ясамаячаклар. Алар әкренләп тузып, искереп бетәр дип уйлыйм. Ерак киләчәктә аларның калдыклары археологларга үтә сәер булып тоелыр, әлбәттә. Ләкин ул заманнарда инде чит цивилизациянең йогынты ясау мәсьәләсе көн тәртибеннән төшкән булыр... Без җирле халыкның тормыш-көнкүрешенә катнашмадык, материализаторны эзләгән чагында яңа роль — ясак җыючылар ролен уйнарга туры килде. Корбаннар юк. һәрхәлдә, безнең күренүебез халык хәтерендә томанлы һәм хыялый риваять рәвешендә генә чагылырга мөмкин. Җир халкының киләчәктә гадел һәм тигез җәмгыять төзергә көч-сәләте бар, генетик комплекслары үсеш-прогресс өчен җитәрлек. Ләкин... Ләкин ни өчен без аларга бүген үк ярдәм кулы сузмыйбыз соң? Мин, экспедициянең җаваплы җитәкчесе буларак, Үзәк Идарә каршысында бу мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куярга һәм элекке карарларны үзгәртү өчен бөтен көчемне салырга ниятлим. Космик тугандашлыкны мин тигезлек дип кенә түгел, яшь мәдәниятләргә ярдәм дип тә аңлыйм. Космик вакыт исәбе белән биш тәүлектән юлга чыгабыз". Ихтирам белән, меңенче экспедиция башлыгы О'Шейли. Телеграмма Айның көньяк полюсыннан җибәрелә. -