БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ФОЛЬКЛОРЫ Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар ISBN 978-5-93091-348-4 Татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши. Калган дүрттән өч өлеше Русия Федерациясенең һәм дөньяның төрле почмакларында гомер кичерә. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан көнчыгышта урнашкан Башкортстан Республикасында гына да 1 миллионнан артык татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм. Сан буенча биредә татарлар өченче урынны алып тора, бу исә республикада яшәүче халыкның 24,78 проценты дигән сүз. Табигый, Башкортстан территориясендә яшәүче татар милләте вәкилләренең рухи мирасы - галимнәрдә зур кызыксыну тудыра торган өлкә, бу мирасны барлау, туплау һәм өйрәнү гуманитар фәндә әһәмиятле бурычларның берсе. Соңгы елларда халкыбызның тарихына, рухи һәм мәдәни ядкярләрен барлауга игътибар шактый көчәйде. Заман тудырган яңа сорауларга ачыклык кертүдә халык авыз иҗаты әсәр ләренең роле бик зур. Тарих төпкеленә төшеп, хәзерге Башкортстан җирләренең кайсы дәверләрдән милләттәшләребез өчен Ватан булуын ачыклау, мондагы татарларның төрле өлкәләргә карый торган борын-борыннан килгән яшәү-тормыш итү үзенчәлекләрен билгеләү, тарихи вакыйгаларның аларның тормышына нинди үзгәрешләр кертүен тикшерү, татарларның биредәге күрше халыклар белән мөнәсәбәтләренә, урындагы җир-су атамаларына, авыз иҗаты әсәрләренә һ.б. күзәтү ясау - болар һәммәсе дә төрле юнәлешләрдәге күп кенә сорауларга ачыклык керткәндә, игътибарны үзенә җәлеп итә. Матди һәм матди булмаган тарихи чыганаклар сөйләп бетерә алмаганны күп вакыт халыкның авыз иҗаты әсәрләре бәян итүе беребезгә дә сер түгел. Халыкның үз башыннан кичергән вакыйгалары турында сөйләгәнгә күрә, фольклор әсәрләре әдәби кыйммәткә дә, тарихи әһәмияткә дә ия. Күренекле фольклорчы Ф.И. Урманчеев сүзләре белән әйтсәк, "риваятьләр, легендалар, мифлар теләсә кайсы халыкның иң борынгы һәм борынгы тарихын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсе булып торалар". Чыннан да, халык иҗаты жанрларында алдагы буыннарның тормыш фәлсәфәсе, тәҗрибәсе, тарихи үткәне, хәтере чагылыш таба. Хәзерге Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның этногенезы, тарихи, мәдәни һәм тел үзенчәлекләре тикшеренүчеләр тарафыннан шактый өйрәнелгән, тарихчы һәм телче галимнәрнең бу өлкәгә кагылышлы әһәмиятле хезмәтләре дөнья күргән. Шулай булса да биредәге татар телле халыкның милли үзбилгеләнеше мәсьәләсендә бәхәсләр әлегә кадәр тынганы юк. Бу җәһәттән Башкортстан республикасында борын-борыннан җирле халыкның зур өлешен тәшкил итеп яшәүче татарларның фольклор әсәрләрен җыеп, туплап бирү, тикшерелә торган ареалда татар халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү тарихына, татар фольклорының биредәге торышына күзәтү ясау, безнең карашыбызча, бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. * * * XVI-XVIII гасырларда Русия дәүләте күп кенә яңа территорияләргә, шул исәптән хәзерге Башкортстан җирләренә дә ия булгач, төбәкләрне өйрәнү өчен, күпсанлы гыйльми экспедицияләр оештырыла. Мәсәлән, 1768 елда, Русия Фәннәр Академиясенең карары буенча, П.С. Паллас җитәкчелегендәге экспедиция - Урал алдына, Көнчыгыш Себергә, Байкал күле артына, И.И. Лепехин җитәкчелегендәгесе Идел буена һәм төньякка юнәлә. Ике төркем дә бүгенге көндә Башкортстанга караган җирләр аша үтә. Алларына төбәкнең табигый-географик шартларын, ресурсларын, халыкның көнкүрешен өйрәнү бурычы куелса да, тикшеренүчеләр моның белән генә чикләнмичә, җирле халыкларның этнографиясе, фольклоры турында кызыклы гына мәгълүматлар теркәп калдыралар. Ике тикшеренүче дә үзләренең урындагы татарлар белән очрашуларын тасвирлап узалар. П.С. Паллас Уфа төбәгенең көнбатыш, көньяк һәм төньяк- көнчыгышында татарлар яшәвен билгеләп үтә һәм алар нигезләгән авылларның Агыйдел белән Ык елгалары арасында аеруча күп булуын ассызыклый. Тикшеренүче Уфа һәм Казан татарлары арасында телдә, гореф-гадәтләрдә бернинди дә аерма булмавы турында яза, бары тик Уфа татарларының хатын-кыз киемнәре казанныкыларга караганда күпкә матуррак икәнлеген билгели. П.С. Паллас халык авыз иҗатына артык игътибар бирми. Шулай да аңа урындагы татарлар һәм башкортлар арасында таралган риваять, легендалар белән эш итәргә туры килүенә ишарәләр бар. Җир-су атамаларына бирелгән саран гына аңлатмалар шул хакта сөйли. Икенче сәяхәтче И.И. Лепехин үзенең юлъязмасында хәзерге Башкортстан җирләренә урнашкан бер төркем татар авыллары аша үтүен билгеләп уза. Болар - Бакай, Байтуган, Камышлы, Усман, Авыргазы елгасы буендагы Корманай, Бәгәнәш, Сәет, Бугалыш. И.И. Лепехин, аерым географик объектларга тасвирлама биргәндә, аларның атамаларының мәгънәсен, тарихын ачыклый. 1895 һәм 1897 елларда С.Г. Рыбаков тарафыннан тупланган йөздән артык татар һәм башкорт җыры ноталары белән бергә Петербургта басылып чыга. Аларның кайберләренең барлыкка килү тарихларын тасвирлаган риваятьләр дә китерелә. Бу әсәрләр шактый кыскартылып бирелсә дә, С.Г. Рыбаков хезмәтенең әһәмияте зур: монда күпчелек тарихи җырларның көй, сүз һәм риваять синтезы рәвешендә яшәвен ачык күзалларга мөмкин. XIX гасыр азагында хәзерге Башкортстанның төньяккөнбатышын үз эченә алган Уфа губернасында яшәүче татарларның теле, этнографиясе, фольклоры белән кызыксыну кискен көчәеп китә. Н.Ф. Катанов, Уфа губернасының Бәләбәй өязенә килеп, биредә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен аларның фольклор әсәрләре нигезендә өйрәнә һәм, Казанга кайткач, шул хакта өч фәнни хезмәт язып чыга . Монда ул Урал алды татарларыннан язып алынган берничә җыр, бәет һәм мөнәҗәт тә китерә. 1906 елда тарихчы һәм тел галиме Г.Н. Әхмәров Вятка һәм Уфа губерналарына килеп, җирле типтәрләрнең тел үзенчәлекләрен һәм этногенезын тикшерә. 1908 елда дөнья күргән "Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы" исемле мәкаләсендә ул "типтәр" атамасының килеп чыгышы турында халык арасында таралган берничә этнонимик риваять китерә. Галим фикеренчә, "бүгенге көндә типтәрләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә, дин, тел һәм гадәтләре, шулай ук торак урыннарының атамалары аларның Казан һәм Вятка губерналарыннан чыгуын һәм шушы губерна татарлары, ягъни Казан татарлары белән туганлыкларын дәлилли". 1914-1915 елларда М.А. Васильев Идел-Урал төбәге буенча сәяхәт итеп, биредә яшәүче татарлар арасында таралган 60 тан артык әкият һәм легендаларны җыеп, урысчага тәрҗемә итеп, 1924 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. Шунысы куанычлы: биредә бүгенге көндә Башкортстанга караган территорияләрдә яшәүче татарлар арасыннан табып алынган легендалар да теркәлә. Мәсәлән, "Шүрәлене ничек алдарга" дигән хикәятне тикшеренүче Стәрлетамак өязе, Миркәтле волосте, Толбазы авылында язып ала (бүгенге көндә әлеге авыл - Башкорт стан ның Авыргазы районы үзәге), "Сак-сок" легендасын Бәләбәй өязендә кәгазьгә терки. 1910 елның 15 апрелендә Казанның "Шәрык клубы"нда укылган "Халык әдәбияты" исемле лекциясендә мәшһүр әдибебез Габдулла Тукай татарлар һәм башкортлар арасында таралган "Тәфтиләү", "Сак-сок", "Җизнәкәй" кебек халык җырларын анализлый, шунда ук аларның барлыкка килүе турындагы риваятьләрне дә китерә. Ул фольклор әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшенә аерым бер игътибар бирергә кирәклеге турында әйтә. ХХ гасыр башында татар халкының, шул исәптән Уфа һәм Оренбург губерналарында яшәүче милләттәшләребезнең легенда-р иваятьләрен, авыл тарихларын, башка фольклор әсәрләрен җыю, өйрәнү, фәнни анализлау, популярлаштыру өчен, "Шура" журналы зур көч сала. Аның мөхәррире, күренекле мәгъ рифәтчебез Риза Фәхретдинов Килем авылында (хәзер Баш корт станның Бүздәк районына карый. - И.Ф.) хезмәтче Галлә метдин Сәйфетдин улыннан морза Йосыф Тәфкилевның үлеме турындагы риваятьне язып алып бастырып чыгара; "Тәфтил әү" җырын һәм аның тарихын нәшер итә; шулай ук туган як тарихын өйрәнүгә багышланып, үз эчләрендә күпсанлы легенда һәм риваятьләрне анализлаган гыйльми мәкаләләр дә нәкъ шушы "Шура" журналында дөнья күрә. Татар фольклорын өйрәнү эшенең төп юнәлешләрен билгеләүчеләрдән, тумышы белән хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылыннан булган бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның исемен аерым атарга кирәк. 1926 елда "Безнең юл" журналында аның "Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы. Татар халык әдәбияты турында" исемле зур гына мәкаләсе басылып чыга. Монда әдип хәтта тупланган фольклор материалларын да бастырып чыгару мөмкинлекләре чикле булуы хакында әйтә һәм бу мәсьәләдә Башкортстан татарларының авыз-тел иҗатын өйрәнү эшенең торышына аерым туктала. "Мәсәлән, Бөре кантоныннан Гата Исхакый иптәш тарафыннан татар әкиятләре җыелган. Барлыгы 31 дәфтәр, 500 битләр чамасы. Карар күптән булса да, бастырып чыгаруның юлын таба алганыбыз юк. Фазыйл Туйкин иптәшнең "Ил әдәбияты" дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да, басар өчен чара булмаганлыктан, рәнҗеп, шелтәләп, үзенә кире сорап алды. Большевик мөхәррир Афзал Таһиров иптәшенең дә яхшы материаллары бар. Якын арада Сәйфи Кудаш иптәш хат язып әйтә: "Җыйган нәрсәм бар, җибәрәм", - ди. Мәрхүм шагыйрьнең - Бабичның җыйганнары да шулай ук сакланып торалар. Болардан күренә ки, хәзер бездә халык әдәбиятын җыю төрле җирдә, төрле рәвештә башланган, моны бер җиргә туплап, тикшереп, коллективның хезмәте рәвешендә бастырып чыгару һәм тикшерүнең вакыты җиткәнлеге бик ачык күренәдер", - дип, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгели. Шунда ук ул татар фольклорының Казан татарларының иҗаты белән генә чикләнмәвен, аның башка өлкәләрдә һәм республикаларда яшәүче татарлар арасында булган фольклор белән баетылырга тиешлеген әйтә. "Әле бездә моңарчы җыелганы башлыча Казан татарлары эчендә җыелганнар. Хәзер башка кабиләләргә дә кул салырга кирәк", - ди ул һәм шунда ук "җыйган вакытта һичнәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызында ничек ишетелгән, шул көенчә язып алу - беренче шарттыр. <...>. Кайдан-кемнән, нинди кабиләдән, кай районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп җыярга, язарга кирәк", - дип, фольклор җыюның төп фәнни кагыйдәләрен бирә. Галимҗан Ибраһимов биредә татар халкын алты "кабиләгә" - Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр, алатыр лар, төмәннәр, типтәрләргә бүлә. Күренекле тел галиме Р.Г. Әх мәтьянов, "кабилә" сүзенең рус телендәге "племя, род, клан" дигән терминнарга туры килүен күрсәтә, гомерен татар халкының рухи мирасын өйрәнүгә багышлаган язучы Адлер Тимергалин "кабиләчелек" сүзе астында "провинциализм" дигән мәгънә ятуын билгели. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов бу сүзләре белән татар халкының бер төбәктә генә яшәп, бер төрле генә булмавын, киресенчә, Евразия киңлекләре буенча сибелгән татарларның милли фольклорын, аның үзенчәлекләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклый. Хәзерге Башкортстанга караган җирләрдә туып үскән күренекле татар фольклорчылары Нигъмәт Хәким (Кыйгы районының Еланлы авылы) һәм Нәкый Исәнбәт (Салават районының Нәсибаш авылы) биредә яшәүче милләттәшләренең авыз-тел иҗаты үрнәкләрен җыюга сизелерлек өлеш кертсә дә, 1960 еллар уртасына кадәр бу эш системалы рәвештә алып барылмый: фрагментар характерда гына була. Башкортстандагы татар халык иҗаты үрнәкләрен биредә яшәүче башка милләтләр фольклор әсәрләре белән чагыштырма-тарихи планда гыйльми анализлау өчен вакыт, гомумән, килеп җитмәгән була әле. Башкортстандагы татар фольклор мирасының системалы рәвештә җыела һәм өйрәнелә башлавы 1960 еллар уртасында фәнгә килгән Риф Мөхәммәтҗанов исеме белән бәйле. Биредә галим турында кыскача белешмә биреп китү дә урынлы булыр. Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөньяга килә. Монда сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә укый. 1962-1966 елларда башкорт телендә нәшер ителә торган "Совет Башкортостаны" республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза. Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәкләр, сөйләкләр, йола үрнәкләре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхәбибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа "Татар халык иҗаты", "Татар әдәбияты тарихы" фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Риф Мөхәммәтҗанов 1967 елдан алып 1990 еллар башына кадәр республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган материалларны саклау һәм өйрәнү өчен, аның тарафыннан үзе эшләгән кафедра каршында фольклор фонды оештырыла. Биредә тупланган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-1988, 1993 елларда Казанда дөнья күргән "Татар халык иҗаты" академик басмасының һәр китабында да Р.М. Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге фольк лор экспедицияләре барышында, Башкортстанда яшәүче татарлардан язып алынган халык авыз иҗаты үрнәкләре дә урын ала. Академик басмага Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фонды материалларыннан меңнән артык - кыска, йөзләп лирик һәм тарихи җыр, йөзләгән йола һәм уен җыры, мәкаль һәм әйтем, табышмак, биш йөзләп балалар фольклоры әсәрләре үрнәкләре, утыз ике риваять, легенда, мифологик хикәят, утызлап тормыш-көнкүреш әкияте, урнашт ырыла. Болардан тыш аларда С.Г. Рыбаков тарафыннан бүген Башкортстанга караган районнарда язып алынган 16 кыска җыр, Нәкый Исәнбәт теркәп калдырган меңнәрчә мәкальләр һәм табышмаклар, Х. Ханзафаров кебек халыктан чыккан энтузиаст тикшеренүчеләр язып алган әкиятләр һәм бәетләр урын ала. Өстәп, шуны да әйтик: Башкортстан татарларының фольклор үрнәкләрен җыюда диалектология белгечләренең (Г.Х. Әхәтов, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б.), фольклорчыларның (Б.Г. Әхмәтшин, С.З. Мөхәммәтнуров һ.б.) да билгеле өлеше бар. Аларның хезмәтләрендә 20 дән артык авыл тарихы, тарихи, топонимик риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр урнаштырыла. 1973 елда Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан Башкортстандагы татар фольклорының төбәк үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган беренче кандидатлык диссертациясе яклана . "Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе" дип аталган фәнни эш күренекле башкорт фольклорчысы, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Н. Кирәев (әдәби тәхәллүсе - Кирәй Мәргән) җитәкчелегендә башкарыла. Әлеге диссертация Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче фәнни тикшеренү булып тора. Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе", 1982 елда - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия", 1984 елда рус телендә "Специфика татарских фольклорных жанров" дип аталган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәшриятында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Галим Р.М. Мөхәммәтҗановның 1996 елдагы вакытсыз вафатыннан соң, ул башлаган эш укучысы И.К. Фазлетдинов тарафыннан дәвам иттерелә. 2005 елда ул филология фәннәре докторы, профессор Ә.М. Сөләйманов җитәкчелегендә "Башкортстан татарларының топонимик риваятьләре һәм легендалары: тарихи нигезләре һәм идея-эстетик функцияләре" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларын тикшерүгә багышланган берничә күләмле фәнни хезмәт бастырып чыгара. Шуларның "Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр" дип аталганы аерым әһәмияткә ия. Биредә татарлар күпчелекне тәшкил иткән, яисә укмашып яшәгән районнардан җыеп алынган 702 фольк лор әсәре - 630 риваять, 23 легенда, 33 мифологик хикәят, 16 сөйләк тексты урнаштырыла. Шуларның 600 дән артыгы фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Томның нигезен шулай ук автор-төзүче укыткан Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фондында соңгы елларда тупланган материаллар тәшкил итә. Күзәтүдән күренгәнчә, Башкортстан татарларының фольклор мирасын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү юнәлешендә соңгы 50 елда шактый зур эшләр башкарылды. Йола иҗатына, әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларына махсус монографик тикшеренүләр багышланды, риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр тупланмасы аерым китап булып дөнья күрде. Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыру, өйрәнү бүген дә көн кадагындагы мәсьәлә булып саналырга хаклы. Аерым алганда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның эпик, лирик һәм лиро-эпик фольклор төрләргә караган жанрларның күпчелеге (мәсәлән, әкиятләр, мәзәкләр, афористик иҗат жанрлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, халык җырлары, балалар иҗаты) аларның төбәк үзенчәлекләре, үзәк мотивлары, персонажлары, бер үк географик һәм рухи мохиттә яшәүче төрле халыкларның эпик традицияләренең бер-берсенә йогынтысы әлегә кадәр тикшерелмәгән өлкәләр булып кала. Әлеге хезмәт шушы мәсьәләләрне тикшерү өчен кыйммәтле гыйльми чыганак булып хезмәт итәр дип күздә тотабыз. * * * Татар фольклорын бербөтен система буларак күзаллап, "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китапларны басмага әзерләгәндә, беренче чиратта, тикшеренүчеләр өчен милли фольклорыбызның локаль үзенчәлекләрен чагыштырма планда анализлау мөмкинлеген тудыру максатын куйдык. Шул ук вакытта хезмәт бүгенге катлаулы иҗтимагыйсәяси вазгыятьтә татар халкының бөтенлеген саклау, аны төрле тарафларга тарткалауга- бүлгәләүгә юл куймау өчен дә хезмәт итәчәк. Китапларны төзегәндә, Башкортстан татарлары арасында таралган барлык фольклор төрләрен һәм жанрларын да колачлау максат итеп куелды. Чыганакларның күпчелеге Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондыннан алынды. Биредә әлеге уку йортының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары тарафыннан 1966 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үткәрелгән җәйге фольклор экспедицияләре вакытында тупланган материаллар саклана. Серия нең китапларына кергән төнь як һәм төньяк- көнчыгыш, үзәк һәм төньяк- көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк- көнбатыш районнарның һәммәсенә дә шундый фәнни экспедицияләр оештырылган, аларда җыелган үрнәкләр системалаштырылган. Китапларны төзегәндә, "Татар халык иҗаты" академик басмасында, тел белгечләренең хезмәтләрендә һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән фольклор үрнәкләре дә файдаланылды. "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китап ларның төзелеш структурасы уртак. Һәр китап биредәге татар авыл ларының тарихларын тасвирлаган риваятьләр белән ачыла. Бу - бик үзенчәлекле төркем. Чөнки алар "гадәттә, теге яки бу авылның кайдан, кайчан, нинди сәбәпләр аркасында күчеп килүе турында сөйли. Авыл тарихларында төбәккә беренче килеп утырган кешеләр, аерым нәселләр тормышындагы мөһим вакыйгалар турында төрле мәгълүматлар бирелә. Бу ягы белән алар тарихи риваятьләргә якын торалар. Күп әсәрләрдә авыл исем енең килеп чыгышы да аңлатыла. Монысы исә топонимик риваятьләргә хас күренеш". Безнең карашка, авыл тарихларының шушы үзенчәлеге - бер үк вакытта топонимик та, тарихи да характерга ия булуы - аларны риваятьләр составындагы аерым төркем итеп карарга мөмкинлек бирә. Шуңа да алар һәр китапта башка төр риваятьләрдән аерым, районнар буенча урнашт ырылып, тикшерелгән географик ареалда яшәүче татарларның тарихы, тормыш үзенчәлекләре белән укучыны алдан ук таныштыра. Һәр китапта шуннан соң риваять, легенда, мифологик хикәят, сөйләк, әкият кебек эпик фольклор жанрлары урын ала. Алардан соң лиро-эпик фольклор үрнәкләре - бәетләр һәм мөнә җәтләр урнаштырыла. Соңыннан бер-бер артлы халык җыр лары, афористик жанрлар - мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, сынамышлар, ышанулар, юраулар тезелеп китә. Аннан инде тикшерелгән районнардагы йола иҗатының төрле жанрлары бирелә. Һәр җыентык балалар фольклорына караган әсәрләр белән тәмамлана. Бу Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәгән татарларның рухи мирасын тулы һәм системалы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Хезмәтнең күләме чикләнгәнлектән, бүгенге көндә инде югалган яисә югалып бара торган фольклор төрләренә һәм жанр ларына - теге яки бу төбәктә яшәүче татарларның йола иҗатына, риваятьләргә, легендаларга, мифологик хикәятләргә, әкиятләргә, им-томнарга, ышануларга, халык җырларының аерым жанр төрләренә, мәсәлән, шәкерт, рекрут һәм солдат җырларына төзүче тарафыннан аеруча игътибар ителде. Аларның барча текстларын да вариантлары белән бергә китапларга урнаштырырга тырыштык. Мәсәлән, борынгы йола фольклоры әсәрләре тулысы белән сакл анмаган очракларда аларның аерым элементларын булса да бас тырып чыгаруны максатка ярашлы дип таптык. Шул ук вакытта бүген дә күпләп иҗат ителгән һәм таралган бәет, мөнәҗәт, мәзәк, сөйләк, лирик җыр, мәкаль, әйтем, табышмак кебек фольклор жанрларының кулыбызда булган барлык үрнәкләре дә хезмәткә кертелмәде. Биредә без җирле халыкның тормыш тәҗрибәсен, тарихи асылын ачкан иң характерлы берничә әсәрне бирү белән генә чикләндек. Һәр китапта теге яки бу жанр үрнәкләре күп урнаштырылган очракта, аларга эчке тематик классификация ясалды; фольклор үрнәкләре аз булса, мондый бүленеш-классификация эшләү кирәк дип табылмады. Жанрлар эчендә классификация үткәргәндә, төзүче күренекле татар фольклорчылары М.Х. Баки ров һәм Ф.И. Урманче хезмәтләрендә китерелеп, бүгенге фольклористиканың үзәгендә торган фәнни принципларга һәм терминологиягә таянып эш итте. Шунысын да искәртү мөһим: фольклор үрнәк ләре халыкның җирле тел үзенчәлекләрен саклап тәкъдим ителде. Сериянең аерым китапларын төзегәндә, географик принцип нигез итеп алынды. Мондый бүленеш шактый дәрәҗәдә шартлы булса да, гамәли күзлектән караганда һәм татарлар компактлы яши торган аерым бер территориядә таралган фольклор үрнәкләренә игътиб арны юнәлтү җәһәтеннән дә иң уңышлысы дип табылды. Шуны да әйтик, Уфа өязендә 1718-1727, 1761-1764, 17431747, 1781-1782 елларда узган I-IV халык исәбен алу - ревизия материалларында ук биредә татарларның күпләп яшәве күрсәтелә. Алар 5 юлга ("дорога") сибелеп утыралар. Уса юлына хәзерге Башкортстанның Балтач, Борай, Тәтешле, Краснокама, Калтасы, Мишкә, Кырмыскалы, Яңавыл, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары карый; Казан юлында Бакалы, Бәләбәй, Благовар, Дүртөйле, Кушнаренко, Илеш, Уфа, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары теркәлә; Ногай юлында Авыргазы, Бишбүләк, Гафури, Иглин, Стәрлебаш, Стәрлетамак, өлешчә Кырмыскалы районнары, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре утыра; Себер юлына хәзерге Аскын, Кыйгы, Салават, Учалы, өлешчә Караидел районнары урнаша; Яңа Мәскәү юлына Бакалы һәм Бишбүләк районнарының бер өлеше керә. Атап үтелгән хезмәттә татар авылларының тулы исемлеге дә, аларда яшәүче милләттәшләребезнең төгәл саны да китерелә. Кулыбыздагы фольклор материалларын аерым китапларга бүлгәндә, без әлеге тарихи-статистик материалларны да истә тотарга тырыштык. "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясендәге көнбатыш һәм көньяк- көнбатыш төбәкләренә караган китапка Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнарында яшәүче татарларның фольк лор әсәрләре керде. Алар һәммәсе дә борынгы Казан ханлыгы җирләрендә урнашкан. Тел җәһәтеннән караганда да, бу як татарларының сөйләше татар әдәби теле нормаларыннан бөтенләй аерылмый, диярлек . Гомерен Башкортстан татарларының тарихын һәм тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышлаган галим Р.Г. Сибәгатов фикеренчә, гомумән, Төньяк-Көнбатыш Башкортстан сөйләшләре йөз ел элек тә, ике йөз ел элек тә, өч йөз ел элек тә татарча яңгырашлы булган. Әлеге сериягә кергән чираттагы китап Башкортстанның төнь як һәм төньяк- көнчыгыш төбәкләрен колачлый. Анда Аскын, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Яңавыл, өлешчә Нури ман, Учалы районнарында яшәүче татарлардан җыелган фольк лор материаллары урнаш тырылды. Биредә шуны истә тотарга кирәк: Аскын, Караидел, Кыйгы, Нуриман, Мәчетле, Учалы яклары - этник яктан катнаш төбәкләр. Шуның өчен дә "биредә төрле этник традицияләрнең тарихи закончалыкка нигезләнеп, берегеп килүе һәм берберсенә йогынты ясавы" ачык сизелә. Нигезен бары тик татарлар тәшкил иткән, татарлар аеруча күпләп яшәгән авыллардан җыелган фольклор әсәрләре генә китапка кертелде. Укучы игътибарына тәкъдим ителгән бу китап исә Башкорт стан ның үзәк һәм төньяк- көнбатыш районнарында яшәүче татарларның фольк лор әсәрләрен үз эченә ала. Болар исәбенә Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш кебек Башкортстанның үзәгендә һәм төньяк- көнбатышында урнашкан төбәкләр карый. Бу районнар, тел ягыннан, нигездә, моноэтник - татар халкы күпчелекне тәшкил иткән районнар. Гади генә итеп әйтсәк, бу - татарның нигезе. Аларның этник бөтенлеген саклау, халык иҗаты әсәрләрен саклау һәм пропагандалау аша тарихка игътибарны көчәйтү безнең төп бурычыбыз булып тора. Эш барышында барлыкка килгән кайбер күзәтүләребезне дә бәян итик. Беренчедән, Идел буе татарларындагы кебек үк, Башкортстанда яшәүче татарлар репертуарында соңгы елларда язып алынган архаик дастаннар очрамый диярлек. Моны, беренчедән, Ислам диненең халкыбызга иртә үтеп кереп, тәңречелеккә нигезләнгән мифологик традицияләрне кысрыклап чыгаруы белән аңлатырга мөмкин. Ә алар архаик дастаннарның нигезен тәшкил итә. Икенчедән, бу татар халкында борынборыннан китап культурасының, язма әдәбиятның киң үсеш алуы белән дә бәйле. Нәтиҗәдә, фольклор халыкның эстетик, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган бердәнбер чыганак булудан туктый, күләмле әсәрләр язма рәвештә, әдәби кануннар буенча иҗат ителә, төрле вариантларда язып тарала башлый. Архаик дастаннардан аермалы буларак, стадиаль яктан соңгырак чор эпосы булып санала торган мәхәббәт дастаннары, аларның билгеле сюжетка вариантлары, эпик җыр үрнәкләре һ.б. исә Башкортстан татарлары авызыннан шактый күп язып алынган. "Йосыф һәм Зөләйха", "Таһир һәм Зөһрә", "Ләйлә һәм Мәҗнүн" кебек фольклор һәм язма әдәбият арасында торган китаби дастаннарның вариантлары тикшерелгән ареалда күп ләп очраса да, алар, күләмнәре зурлыгы аркасында, әлеге китапка кертелмәде. Киләчәктә мондый төр дастаннарга аерым китап багышлау күздә тотыла. Мифологик кануннарга корылган архаик дастаннар табылмаса да, Башкортстан татарлары репертуарында иң борынгы чорларны чагылдырган, шул чорларда бабаларыбыз аңындагы дөнья моделен ачып салган сюжет-мотивлар шактый. Мәсәлән, Аскын, Караидел, Нуриман, Илеш якларында алыплар - гадәти кешеләрдән алда яшәгән зур гәүдәле адәми затлар турындагы риваятьләр гаять күп таралган. Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез репертуарында, Казан татарлары фольклорыннан аермалы буларак, күршеләренең малын, җирен тартып алу өчен, күчмә кабиләләр арасында барган феодаль сугышлар - карымта-барымта яулары турындагы риваятьләр дә зур урын тота. Моңа кадәр әлеге төр әсәрләр мөстәкыйль тематик төркем буларак бары тик башкорт риваятьләре составында гына аерымлана иде. Соңгы еллардагы тикшеренүләребез карымта-барымта яулары белән бәйле мотивларның башкорт фольклорында гына түгел, Башкортстан татарларының риваятьләрендә дә мөһим урын тотуын ачыклады һәм аларны мөстәкыйль тематик цикл итеп карарга мөмкинлек бирде. Безнең фикеребезчә, биредә "татар халкының бер өлешенең хәзерге Башкортстан җирләрендә борын-борыннан яшәп, бу сугышларда турыдан-туры катнашкан булуы турында фикер йөртергә дә урын бар". Архаик мотивларның күп очравы үзе үк татарларның бу җирләрдә гасырлар дәвамында яшәвен исбатлый. Янә шуңа да игътибар итү кирәк: китапларга кергән материалларның зур өлеше 1962 - 1991 елларда, ягъни совет идеологиясе хакимлек иткән чорда язып алынган. Шуңа күрә аерым үрнәкләрдә коммунистик идеология, сыйнфый караш шаукымы, дингә һәм муллаларга карата ифрат тискәре караш та сизелеп кала. Моны аңлап кабул итү сорала. Чөнки фольклор әсәре үзен тудырган, үзе яшәгән чор чынбарлыгын чагылдырмыйча яши алмый. Шуңа күрә дә Совет чорында язып алынган әсәрләрдә мондый, бүген инде бик иске булып тоелган карашларның саклануы - табигый күренеш. Хәзерге Башкортстан территорияләрендә борын-борыннан, әле Алтын Урда чорыннан ук һәм аннан да иртәрәк, яшәп көн күрүче татарлардан язып алынган авыз иҗатында бердәм татар милләтенә хас яшәү рәвешен, холкын, сөйләмнәрендәге саф татарча үзенчәлекле аһәңне, гомумән, милләтебез кичергән әрнү-борчуларны, шатлык-куанычларны төсмерләү кыен түгел. Татар халкын милли асылына кайтаруда, һичшиксез, мөһим кыйм мәтләрдән булган рухи энҗе-мәрҗәннәр алар. 1870 елның җәендә Газиз исемле кеше үз гаиләсе белән безнең якларга килеп утыра. Милләте буенча ул татар була. Газиз, өй салганчы дип, каенлыкта куыш кора һәм шунда яши. Каенлыкның өске ягында кеше йөрмәслек сазлык, баткак була һәм күл җәелеп ята. Аның тирә-ягын камышлар уратып алган була. Шуңа да авыл Камышлы дип атала башлый. Тиздән монда Кәрим, Габделгали, Хәбир, Биктаһир, Миңлегали, Корбангали, Имаметдин, Шәрифулла исемле кешеләр килеп утыра. Авылда хәзер шуларның нәселләре яши. 1998 елда Бакалы районы Камышлы мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Лилия Гафарова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 6 2. Мостафа авылы Мостафа авылы моннан 400 ел тирәсе элек, Пальчиководан Дияшкә бара торган җирдә барлыкка килә. Хәзер ул урынны Иске авыл чокыры дип атыйлар. "Чокыр" диелсә дә, ул җирләрдә чокыр түгел, ә уйсулык. Ул урыннарда башкортларның куе шомыртлыгы була. Аннан соң кешеләр, авылның чишмәләргә бай булган әлеге урынына - Хөсәен Салих чишмәсенең көньягына килеп төпләнә башлаганнар. Авыл исеменең килеп чыгышы турында ике төрле фикер бар. Берәүләр, иң беренче булып, монда Казан ягыннан килгән Мостафа исемле кеше яши башлаган, диләр. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан, имеш. Икенчеләр, авылның төньягында башкортлар яшәп, монда беренче булып Мостафа исемле башкорт утырган, диләр. Кайсысы дөрес булса да, авылга нигез салучының исеме Мостафа булуы хак. Күченеп утырган татарлар авылның югары очында яшәсәләр дә, аларның чәчүлек җирләре түбән очта була, ә башкортлар түбән очта торсалар да, җирләре югары очта була. Шуннан волостьтан землемер килеп: "Сез болай йөрмәгез, үзегезнең чәчәсе ягыгызга күченегез", - ди. Моннан соң башкортлар - югары очка, татарлар түбән очка күченә. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 7 БАЛТАЧ РАЙОНЫ 3. Әрдәгеш авылы Бу авылга 1926 елда нигез салынган, диләр. Әльягеш елгасы буена урнашкач, авылга иң башта "Әльягеш" дигән исем бирергә булганнар. Ләкин Аскын районында шул ук елга буендагы бер авыл тагын Әльягеш дип атала икән. Шуңа күрә авылга ,Әльягешкә охшатып, Әрдәгеш дип исем биргәннәр. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 8 4. Балтач авылы (1 нче вариант) Бик элек, хәзер Кушнарен районына кергән Топорино авылын нан Топорин фамилияле урыс кешесе әле Балтач авылы урнашкан җирләргә килеп утыра. Аның балалары, якыннары да шушы җирләргә нигез коралар һәм, шул рәвешле, яңа авыл барлыкка килә. Ә авылның исеме алпавыт Топорин фамилиясенә бәйле. Якын-тирәдә яшәүче татарлар Топорин фамилиясен татарчага тәрҗемә итеп, авылны Балта дип атый башлыйлар. Тора- бара бу сүзгә "ч" хәрефе өстәлә, һәм авыл Балтач дип исемләнә башлый. 1997 елда Балтач районы Балтач авылында Нира Әхмәтшинадан БДУ студенты Раушания Әхмәтшина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 9 5. Балтач авылы (2 нче вариант) XIX гасыр башында әлеге Татарстан якларыннан безнең төбәккә Балтач исемле карт килеп чыга. Ул биредә төпләнеп кала. Аның туган төяге - әлеге Татарстанның Балтач районы җирләре була. Балтач карт үзе нигез салган авылны улы Колый исеме белән атарга тели. Улының исемен мәңгеләштерәсе килгәндер, күрәсең. Ләкин авыл халкына бу атама ошамый һәм ул авылны нигез салучысы исеме белән, Балтач дип атый. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 10 6. Бигелде авылы Туган авылыбыз урнашкан җиргә иң беренче булып моннан 17-18 чакрым ераклыктагы Арбаш авылыннан Бигелде исемле бабай күчеп утыра. Бу хәл 1636 елда була. Әкренләп аның янына башка кешеләр дә килеп төпләнә. Авылга нигез салучысының исеме бирелә. 1998 елда Балтач районы Бигелде мәктәп музее материалларыннан БДУ студенты Фәнүз Фәхретдинов күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 11 7. Итәвәш авылы Күпмедер вакыт үткәч, Тушкыр авылында яшәүчеләргә тагын җир җитми башлый һәм халыкның күпмедер өлеше янә күчеп китәргә мәҗбүр була. Җир бүлүче яңа урыннарны күрсәтә дә: "Это ваш", - ди. Ул вакытта урыс телен авылда беркем дә белмәгән. Кешеләр моны "Итәвәш" дип ишетәләр һәм авылга шул исемне бирәләр. Безнең авылга хәзер 350-400 еллар чамасы. Бу якларга иң беренче булып Тукай белән Байбирденең нәсел-ырулары килеп урнаша. Алар өйләр салалар, урман кисеп, төпләп, чәчүлек җир булдыралар, аны эшкәртәләр. Читтән, Алтай якларыннан, якташлары килә торалар һәм авыл зурая. Шуннан ул икегә - Югары һәм Түбән Карыш авылларына бүленә. Тукай картның нәсел-ыруы Түбән Карыш авылын нигезләсә, Байбирденекеләр Югары Карышка нигез сала. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Наил Хаҗиевтан (1940 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 13 9. Мата авылы Мата - райондагы иң борынгы авыл. Аңа гарәпләр нигез салган дип тә сөйлиләр, чөнки "мата" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "саф сулы чишмә" дигәнне аңлата. Дөресме, дөрес түгелме икәнлеген беркем дә белми. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 14 10. Сандугач авылы Элек җир бүлүчеләр урыс милләтеннән генә булганнар, татарча бер авыз сүз дә белмәгәннәр. Шулай берчак җир бүлүче бу якларга килгән татарларга булачак авыл өчен урын күрсәтеп йөри. Кешеләр, авылга нинди исем бирергә, дип бәхәсләшә башлыйлар. Шулчак җир бүлүче күктәге сандугачларны күреп ала да, халыктан: "Как по-вашему будет соловей?"- дип сорый. Татарларның берсе ипи-тозлык кына урысча белгән була. Ул: "Сандугач!" - дип, кычкырып җибәрә. Кешеләр аны авылның исемен әйтә икән, дип уйлыйлар. Барысына да Сандугач исеме ошый һәм авылны шулай атый башлыйлар. Бу - безнең яктагы бер авылның исеме. Беренче булып шул урынга Тимер исемле кеше үз гаиләсе белән килеп урынлашкан. Балалары һәм оныклары тиздән биредә бәләкәй генә авыл хасил иткәннәр һәм аны "Тимер җире" дип атаганнар. Авыл зурайгач, аңа Тимер дип исем кушканнар. 1997 елда Балтач районы Тушкыр авылында БДУ студенты Илдар Хөснуллин язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 16 12. Тучыбай (Туйчыбай) авылы Туйчыбай авылына типтәрләр Казан ягыннан - Кама буенча килгәннәр. Башкортлардан рөхсәт алганнар утырырга. Типтәрләргә җир бирмәгәннәр, сатып алганнар. Төп кәсеп игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнгән. Чабата ясап көн иткәннәр. Сәйтәктә базар булган. Мең сигез йөз туксан бишенче елны җитмеш ике хуҗалык Шавйады авылына күчеп киткән. Туйчыбай бик бай кеше булган. Туй котлап, кызларына бөтен җир-суын биргән. Шуңа күрә авыл Туйчыбай дип аталган. Иңчекүл - җир исеме, әнә шул Иңче исемле кызына бүләк иткән җирне. Шул картның әллә егерме ике баласы булган, ди, шулай балаларын туйлап биргән, имеш, туй ясаган. Бу авыл урынында урман булган, елгасы бар Сүләңгеч исемле. 1977 елда Балтач районы Тучыбай авылында Тимерхаза Карамовтан (1921 елгы) Т. Хәйретдинова язып алган. - МПТД, V. - С. 69; ТХИ РЛ, № 213; Фазлетдинов, 2018, № 17 13. Тушкыр авылы 1680 нче елларда Казан якларыннан килгән бабаларыбыз Мәнәгәз елгасы буендагы урман буена урнашканнар. Ул урманны кисеп, чәчүлек җир ясаганнар. Басуны, калку булганлыгы өчен, "Түш өсте кебек кыр" дип атаганнар. Тиздән бу атама кыскарып, Тушкырга әйләнгән һәм авыл исеме дә булып киткән. Әрдәгешкә нигез салучылар кебек үк, Штәнде авылы кешеләре дә, Тушкыр авылында җир җитмәгәч, күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Алар Штәнде елгасы буена килеп урнашалар. Авылга да шул елга исемен бирәләр. Штәнде елгасы язын ишелеп-ишелеп аккан була. Штәнде атамасы шул "ишелде" дигән сүздән килеп чыккан да инде. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылынд Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 19 15. Яңа Янбай авылы Монда төрле җирдән күчеп килгән кешеләр яши. Иске Янбайдан Кашаф, Борхан картлар күчеп китәләр. Мәзин карт башта Яңа Янбайга, аннары Калатауга күчә. Калатауда үлә. 1936 елда Гәрәйшә карт, Нәфкат Кәшфуллиннар күчәләр. Әлеге вакытта ул исән, Яңа Янбайда яши. 2016 елда Балтач районы Иске Янбай авыл китапханәсе материалларыннан БДУ студенты Эльнара Исхакова-Фаткуллина күчереп алган. - Исхакова-Фаткуллина, 2016. - 61 б.; Фазлетдинов, 2018, № 20 БОРАЙ РАЙОНЫ 16. Бадрак авылы Кайсы әйтә, биш йөз ел дип, Бадрак тарихы языла килгән, тик ул югалган. Килүчеләр алар дүрт агай-эне булганнар. Иң зурысы Бадракка утырган, берсе утырган Бикмәткә, Иске Бикмәт диләр, берсе - Каенлыкка, берсе - Чалкакка. Ул пирвай килеп утырган Сикиязга, саз бар шундый. Шалаш корып яткан, килгәч тә. Аннан соң суның бер ягына Силасау, бер ягына Бадрак утырган. Бадрак бабайның төп килеп утырган урыны Гыйндуллин Фәтхелислам урыны, диләр. Мин белгәндә, җир юк иде, түлке флант бирелгән. Җирне сатып алганнар, Рәвиз чыккач, боларны куа башлаганнар. Болар әйткәннәр: - Соң без шул гомердән тордык, безгә җир бир, - дигәннәр. Шуннан алар күчеп утырганнар. Аларның күчеп утыруына ундүртенче елны кырык биш ел диләр иде, хәзер йөз дә сигез ел була. Типтәрләр төрле җирдән килгәннәр, иске закуннан качып килгән кешеләр булган. Бадрак бабай шалашта утырганда, судан бер йомычка агып килә. Бадрак бабай менеп китсә, бер кеше чолок эшләп утырган. Шуннан Бадрак аңа китәргә кушкан. - Мин бит кысык итмәем, берүзем генә, - дигән теге кеше. Шуннан Берләч булып киткән. Үләй авылы турында болай ишеткәнем бар. Болар ике агайэне боярда хезмәт итеп торган. Бояр әйткән боларга: сез бик күп хезмәт иттегез, давай чукыныгыз, өйләнегез, хатын алып бирәм, җир бирәм, дигән. Боларның фамилиясе Үләйдер, шулай хисап итәм мин. Берсе риза булган чукынырга. Бирскиның бу ягында Үләй дигән урыс авылы бар, монысы да Үләй, тегесе дә Үләй, икесе дә бертуган булган. Берсе чукынырга теләмәенчә кача. Шуннан килеп керә монда. Бадрак бабасына сөйләп бирә: - Шулай-шулай, мине чукындырырга иттеләр, мин качтым, - ди. Моны жәллиләр, җир ярып бирә, үзенең кызын бирә Бадрак бабасы. Аннан соң абхут чыга ул, зимләмир абхут ясап йөри. Үләй үзе урысча белә икән. Моны ишеткәч, китә ул боярга: - Давай, мин җирне абхут итәм, зимләмир белән җибәр. Зимләмир белән абхут итә бу. Яңа Бикмәт кырыннан, Берләч кырыннан, Калмык кырыннан, Силасау кырыннан, аннан урманга кереп китә, аннан Крищонка кырыннан, Әреләнбәк кырыннан, Биштим кырыннан Бикмәткә кадәр әйләндереп ала абхут. Эш бетә, падписать итәләр. Баралар боярга, күрсәтәләр. - Ә Бадрак кая калды? - дигән бояр. - Эчтә калды. - Бадракны читтә калдырса - Үләйнеке була җир, эчтә калдыргач - Бадракныкы була җир, - ди бояр. Аннан Үләй, җир бүлеп биреп, яңадан килешеп киткәннәр. Әле дә безне "Үлейски абхут" диләр. Бу авыл элек Иске Имән Күпер дип аталган. Аңа нигез салучылар - Караидел районы Янсәет авылыннан күчеп килгән җиде нәселнең берсе. Ни сәбәптәндер, алар сазлык өстенә төпләнергә булганнар, ныклап җирне эшкәрткәннәр. Авыл читендә генә суы пычрак ярымсазлык-ярымкүл урнашкан булган. Анда һәрчак бакалар җырлаган. Шуңа да авыл Бакалы дип атала башлаган. 1998 елда Борай районы Бакалы авылында БДУ студенты Гөлназ Биктиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 25 18. Бигәнәй авылы Авылыбыз 1600 елларда барлыкка килгән булырга тиеш. Ул үзе ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешен Бигәнәй дип йөртәләр, ә икенче өлешен - Бишкук дип. Бигәнәй ягы иң элек Иске Кәңгилде дип аталган. Анда яшәүче халык бик усал булган һәм килгән һәрбер кешене куып кайтарганнар. Бик оятсыз булганнарын сүз белән генә куып калмыйча, хәтта кыйнап та куганнар. Авылга хуҗа кеше татар телен бик яхшы белеп бетермәгән. Ул "кунакларны" куганда: "Бей!", "Гоняй!" - дип өндәгән. Аның тавышын күрше авыл халкы ишетеп торган, чөнки авыллар арасы ерак түгел, 2 чакрым тирәсе генә. Үзара сөйләшә-сөйләшә, "Иске Кәңгилде халкы" дип әйтү сирәгәйгән, ешрак аларны "Бейгоняйлар" дип кенә йөрткәннәр. Тора-бара бу яңы исемне тагын да гадиләштергәннәр, әйтергә җиңеләйткәннәр һәм, нәтиҗәдә, "Бигәнәйләр" сүзе килеп чыккан. Шуннан бирле безнең авыл халкын "бигәнәйләр" дип йөртәләр, авылның үзенә дә Бигәнәй исеме бирелгән. Ә Бишкук ягының тарихы болай: аның барлыкка килүен якынча 1400-1500 еллар белән бәйлиләр. Бигәнәй авылыннан ун чакрым ераклыкта Колай авылы урнашкан. Колайда биш уллы бер бай торган. Гаиләләре бик дәрәҗәле булмаган, авыл халкы белән дә тату яшәмәгәннәр. Шуңа үчләшеп, бай халыкка зыян ясарга гына тырышкан. Чираттагы ниндидер начар эшләре бу байны биш улы белән авылдан чыгып качарга мәҗбүр иткән, дөресрәге, аларны куганнар. Куганда, аларга төбәп, биш ук атканнар. Беркем дә яшәмәгән, таулы-чокырлы җиргә килеп урнашканнар болар. Урлашып яшәргә күнеккән кешеләр өчен бик уңайлы урын булган, авылның тирә ягы тау-чокырларга бик бай булган. Колайда яшәүче халык, биш ук атуларын истә тотып, "биш" һәм "ук" сүзләрен бергә кушып, аларны "бишкуклар" дип йөртә башлаган. 2016 елда Борай районы Бигәнәй авылында Гафурьян Гарифьяновтан (1933 елгы) БДУ студенты Рәмилә Фаттахова язып алган 19. Борай авылы Борай карт, Мәккәгә хаҗга барган бер кешегә ияреп, безнең якларга килгән. Аңарчы ул Мәккәдән 50-60 чакрым ераклыктагы Бурайда шәһәрендә яшәгән булган. Безгә килгәч, Борай карт иң башта Танып елгасы янындагы бер күл янында яши башлый. Ул күл әле дә Борай күле дип атала. Ләкин язын, ташу вакытында, карт яшәгән урынны су баса һәм ул әлеге Борай авылы урнашкан җиргә күчеп утырырга мәҗбүр була. Авылга шулай нигез салына. 1998 елда Борай районы Борай урта мәктәбе музеенда Шартдин Әбраровның 1921 елда язып калдырган истәлекләреннән БДУ студенты Гөлназ Биктиева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 26 20. Йомакай авылы Моннан 200 ел элек агалы-энеле башкортлар Йомакай белән Йомагуҗа, яхшы җирләр эзләп, Танып буена килеп чыгалар. Аларга хәзерге Йомакай авылы кырындагы урыннар бик ошый. Биек-биек матур таулары, уйсу матур үзәннәре, тынып кына аккан Танып суы бу ике туганны сихерләп, үзенә тарта. Алар шушында төпләнеп калырга уйлыйлар һәм авыл төземәкче булалар. Ләкин, авылга исем табу мәсьәләсе килеп чыккач, ике туган арасында бәхәс куба. Һәркайсысы авылга үз исемен бирергә тели. Ә соңрак алар әмәлен табалар: тау астыннан агып чыккан салкын чишмә буенда төн кунарга килешәләр. Кем беренче булып уяна һәм туганын уята, авылга шуның исемен бирергә булалар. Йомакай иртә тора. Чишмәдән су алып кайтып, чәй кайната һәм туганын уята. - Тор, Йомагужа, авылга Йомакай дип исем кушабыз! - ди. Шулай итеп, авыл Йомакай дип атала башлый. Йомакайның өч баласы була. Өч баласыннан сигез буынга җитәләр. Әле тугызынчы буын - мин. 1977 елда Борай районы Кузбай авылында тарих укытучысы Гөлйөзем Хәмәтҗан кызы Аитовадан (1925 елгы) БДУ студентлары язып алган.Ул бирегә килеп төпләнгәнче, Йомакай авылында 4 ай укытып киткән булган. Бу риваятьне дә шундагы бер бабайдан сөйләткән 21. Кәшкәләү авылы Кәшкәләү авылына Караидел районы Янсәет авылыннан күчеп ки лүчеләр нигез салган. Алар җиде гаилә булган - Бускын, Сәгыйть, Мөстәкәй, Нөрәй, Тычкан, Юлдаш һәм Биктимер нәселләре. Кәшкәләү авылының исеме Кушкул атамасыннан алынган. Авыл хәзерге Кәшкәләү белән Яңа Карагыш авыллары арасындагы Күшимән үренең уң як кулына утырган булган. Анда ике кул булганлыктан, авылга Кушкул исеме биргәннәр. Ләкин җир үлчәүче урыс, хаталанып, Кушкул сүзен Кушкулево дип, бозып язган. Соңын нан бу исем урысча Кашкалево, татарча Кәшкәләү булып киткән. Еллар үткән, авыл зурайган, ләкин Кәшкәләү халкы өчен бу урыннар тормыш көтүгә уңайсызланган, җир җитми башлаган. Шулай итеп, авыл иске урыннан өч чакрым читкә, хәзерге урынына күчеп утырган. Моннан бик күп еллар элек, авылның хәзерге урынында сазлыклы урман үскән булган. Авыл куш күл буена урнашкан була. Шуңа да Караидел районы Янсәет авылыннан бу җиргә беренче булып күчеп килгән 7 гаилә яңа авылга Кушкул исемен кушалар. Җиде гаилә башта бергә яшәсәләр дә, соңыннан якын- тирәгә таралып утыралар. Шуларның берсе Барыч күле янында каен тузыннан куыш ясап көн итә башлый. Шулай итеп, Тузлыкуш авылы барлыкка килә. Икенчесе Иске Имән күпергә - хәзерге Бакалы авылына, өченчесе - Имән авылга, дүртенчесе - Карагышка, бишенчесе - Даутларга, алтынчысы Шадыга утыра, җиденчесе Кәшкәләүдә кала. Бу нәселнең Сөхрәттелхаким атадан таралганлыгы билгеле. Аның 11 улы - Сәхипкоръән, Мәүлемхуҗа, Ядебәки, Кузинби, Рушинби, Майкеби, Әлкаби, Әлхакби, Кыйсиянби, Карагузби һәм Котлыби була. Кәшкәләү, Бакалы, Даутлар, Карагыш, Шады авылларына нигез салучылар - Котлыбинең уллары Булат, Байтирәк, Янсәет һәм Акбирде. Булаттан тагын өч улы - Янбакты, Бикбай, Дүсмәт туган, дигән мәгълүматлар бар. Кәшкәләү авылына XVII йөз урталарында нигез салына. Авылның уртасында куш күл урнашканлыктан, аңа Кушкул исеме бирелә. Җир үлчәүче урыслар Кушкул сүзен Кушкулево дип бозып язганнар. Соңыннан бу исем русча Кашколево, татарча Кәшкәләү булып киткән. Биредә 7 нәсел халык яши: Бускын, Сәгыйть, Мөстәкәй, Нөрәй, Тычкан, Юлдаш һәм Биктимер нәселләре. Аларның иң борынгысы һәм иң ишлесе булып Бускын нәселе исәпләнә. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 28 23. Кодаш авылы Гарифулла бабай сөйләве буенча, Нарат авыл чокыры кырына Кузбай авылыннан Кодаш исемле бер бабай килеп утырган. Нарат чокырында агач үскән, зират һәм чишмә булган. Монда әкренләп авыл барлыкка килә башлаган. Кодаш халкы "башкортлар" дип атала, алар ике төргә бүленә: Югары очка һәм Түбән очка. Югары очлар - типтәрләр, ә калган очлар башкортлар дип аталган. Башкортлар типтәрләрне "пропутниклар" дип тә йөрткәннәр. Бу вакытта Казан өязендә яшәгән татар халкын чукындырганнар. Шуңа күрә Казан ягында яшәгән халыкның күбесе безнең җирләргә күчеп килгән. Аларга басудан җир бүлеп биргәннәр. Аларны да "пропутниклар" дигәннәр. 1917 елга кадәр авылда ике төрле халык булганлыктан, алар арасында сугышлар да чыккалаган. Алар бигрәк тә бәйрәм көннәрендә сугышканнар. 1917 елгы революциядән соң типтәрләр белән башкортларны берләштерергә, татулаштырырга тырышканнар. Ләкин башта бу халыкларны дуслаштыру җиңел булмаган. Җир өчен сугышлар барыбер дәвам иткән. 1977 елда Борай районы Кодаш авылында Габдрахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановтан (1900 елгы) БДУ студентлары язып алган 24. Кузбай авылы Кузбай авылы бик матур урынга утырган. Аның яныннан гына тирә-якка дан тоткан Танып елгасы ага. Моннан бик күп еллар элек бу җирләргә иң беренче булып Кугаш авылыннан Кузбай дигән карт үзенең семьясы белән килеп утырган. Шуннан соң бу авылны картның исеме белән - Кузбай дип йөртә башлаганнар. Кеше яшәү өчен уңайлы урынга урнашканга күрә, авыл үскәннән-үсә барган. Аның бер ягында урман, икенче ягында Танып елгасы ага. Кешеләр аны "Тынып агучы" елга дип йөрткәннәр. Шуннан Танып исеме килеп чыккан. Авылга ике милләт кешеләре килеп утырганнар: башкортлар һәм татарлар. Татарларны "типтәрләр" дип йөрткәннәр. Алар башта дус яшәгәннәр. Ләкин соңрак җир өчен талаш чыккан. Авыл икегә бүленгән. Кузбай авылында 1918 елга кадәр укыту эшләре ике мәчеттә гарәп телендә алып барылган, шуңа авылны ике мәхәлләгә бүлеп йөрткәннәр. Моннан күп еллар элек Сәет-Көрҗә, Ает авыллары урнашкан урында куе урман булган. Агачлары гаскәр кебек рәт-рәт тезелешеп торганнар. Урман эченнән йөрерлек юл булмаган. Ямьле Күгәрчен авылында бер кешенең өч улы яшәгән. Алар Көрҗә, Сәет, Ает исемле булганнар. Олы улы Көрҗә әлеге Көрҗә авылы урнашкан җиргә күчеп килгән. Агачларын төпләп, җир булдырган. Җирне эшкәртеп, чәчкән-урган. Икенче улы Сәет Таңатар авылыннан урап, Сәет авылы утырган урынга килеп урнашкан. Сәет тә үзенчә көн күрә башлаган. Бер көнне ул этләр өргән тавыш ишеткән. Ләкин алар янына бара алмаган. Чөнки юлны урман һәм елга бүлгән була. Сәет бик зур кыенлык белән бу урынга барган. Караса, монда олы абыйсы Көрҗә урнашкан булган икән. Шуннан алар урманны кисеп, елга аша күпер ясаганнар, шуннан ат белән чыгып йөргәннәр. Менә шулай итеп, туганнар аралашып яши башлаганнар. Өченче улы Ает шулай ук озак йөри торгач, үзенә ошаган урын тапкан һәм шунда килеп утырган. Яңа авыл Ает дип атала башлаган. Шулай итеп, бер байның өч җимеше өч авылга нигез салган. Авыллар көннән-көн матурланган, үскән. Авылда баш кешене мулла дип йөрткәннәр. Беренче бай Ситдыйк мулла булган. Аңардан соң мулла булып Мөбарәк карт калган. 1998 елда Борай районы Сәет-Көрҗә авылында БДУ студенты Илсөяр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 28 26. Үтәгән авылы Үтәгән авылы урнашкан урынга, картлар сөйләве буенча, беренче булып Үтәгән дигән ыру башлыгы килеп урнаша. Бу якынча 1540-1560 елларда була. Иван Грозный, Казан ханлыгын басып алгач, татарларны көчләп чукындыра башлый. Үтәгән ыруы, чукындырудан качып, бу якларга килеп чыга һәм монда урнашып кала. Аларның элекке торган җирләре якынча хәзерге Чакмагыш районында була, чөнки Мәүлет бабай Мәхмүтов әтиләренең революциягә кадәр Чакмагышка барып, Агыйдел буендагы җирләрен сатып җибәргәнен хәтерли. Революциягә кадәр Үтәгән авылында 140 хуҗалык булган. Беренче Бөтендөнья сугышы, аннан соңгы Гражданнар сугышы авылга үзенең канлы тамгасын салып калдырган. Үтәгәннең күп кенә егетләре бу канлы сугышларда башларын салганнар. Авыл берничә тапкыр кулдан-кулга күчкән. Аклар кулыннан авыл халкы күп кыенлыклар күргән. Тыныч тормыш урнашканчы, күп сулар ага әле. 1921 елгы корылык, ачлык Үтәгән авылы тарихында да кара эз калдыра. Шуннан соң гына тыныч, матур тормыш башлана. Ләкин ул да озакка бармый, чөнки Бөек Ватан сугышы башлана. Үтәгәннең бик күп ир арысланнары Москва-Берлин юлында ятып кала. 1977 елда Борай районы Үтәгән авылында Сабира Миңнегаһир кызы Вәлиевадан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган ДҮРТӨЙЛЕ РАЙОНЫ 27. Дүртөйле авылы Дүртөйле үз исемен болай алган. Элек бу урында кечкенә урыс авылы булган. Анда нибары дүрт гаилә - Трапезниковлар, Дьяконовлар һәм агалы-энеле Чистяковларның ике гаиләсе яшәгән. Шулай да, авыл географик яктан уңайлы урынга урнашканлыктан, тирә-якта яшәүче татар-башкорт крестьяннары монда базарга килә торган булган. Үзара сөйләшкәндә, алар: "Дүрт өйле авылга барабыз", - дип әйткәннәр. Чөнки, башта әйткәнчә, Дүртөйле дүрт өйдән генә торган. Башта Дүртөйледә Большая урамына нигез салына, ул хәзер Совет урамы дип йөртелә. Географик яктан уңайлы булуы, авылның үсүенә, зур сәүдә үзәгенә әверелүенә китерә. Шушы тирәдәге авылларның барлыкка килүе турында түбәндәге риваять яшәп килә. 1470 елда Коты исемле бабай көтүләрен Мәргәли елгасы буена кышларга куып китерә. Бу якларның табигатен бик ошата һәм соңгы көннәренә чаклы шушында яши. Шулай итеп, Коты авылы барлыкка килә. Ә аның әтисенең абыйлары Язарбулат, Тукбулат һәм Тукбулатның улы Солтанбәк, арырак барып, Агыйдел буйларына килеп чыгалар. Әмма, бурлакларның талауларыннан куркып, гүзәл Агыйдел ярларыннан китеп, Торатау тавы итәгенә барып урнашалар. Шулай итеп, Солтанбәк авылы барлыкка килә. Шушы ук нәселдән чыккан Исмәгыйль, Яркәй, Лаяшты, Кадер, Борхан, бурлаклардан качып, Исмаел, Яркәй, Лаяшты, Кадер авылларын барлыкка китерәләр. Ә шушылардан соң инде алда атап үтелгән Дүртөйле авылы барлыкка килә. 1998 елда Дүртөйле шәһәренең туган якны өйрәнү музее материалларыннан БДУ студенты Миләүшә Нурлыгаянова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 36 29. Мәскәү авылы (1 нче вариант) Хәзерге Мәскәү авылы җирләре элек тоташ урманнар белән капланган булган. Моннан 360-380 еллар чамасы элек хәзерге Шәмсетдин күле янына Шәмсетдин исемле кеше килеп утырган. Чыгышы белән ул башкортлардан булган. Аның Мәскәү исемле улы да булган. Ул күчеп китеп, хәзерге Мәскәү авылы урнашкан җиргә килеп утырган. Аңа ияреп, дус-ишләре, кардәш-ырулары, танышлары да күчеп килгән. Авылга нигез салучысының исемен биргәннәр. Халык якын-тирә урманнарны чистарткан, төпләгән һәм игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаган. Безнең яктагы башкортлар ясак җыюдан, салым түләүдән баш тарту сәбәпле, югарыдан Сергеев фамилияле комиссар җибәрелә. Бу хәл 1705 нче елда була. Сергеевның "тәртипкә утыр ту" ысулын халык кабул итми, корал тотып, көрәшкә күтәрелә. Мәскәү Уразбаев үзенә ике меңнән артык крестьяннан торган гаскәр җыя. 1708 нче елда крестьяннар гаскәренә Казанга барып җитәргә нибары утыз чакрым ара кала. Башта отряд Сарапул өлкәсендәге Савин монастырен җимерә, чөнки анда хөкүмәт гаскәрләренең оясы урнашкан була. Алар, монахлар киемен киеп, яшеренеп йөриләр. Шуннан соң Мәскәү отряды белән Сарапул аша Казанга юл тота. Үтешли бай авылларны талый. Җиңүдән соң Мәскәү авылга әйләнеп кайта. 1880 еллар тирәсендә авылның югары очына татарлар килеп утыра. Алар тиздән Урманасты, Сабанай, Кәчүән, Баши авылларына да күченә. Мәскәү авылы исә зураеп, төзекләнеп китә. Халкы бик усал була. Башка авыл кешеләре Мәскәүгә керергә дә куркалар, аны урап үтәләр. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 37 30. Мәскәү авылы (2 нче вариант) Элек Николо-Березовка авылында бер бик бай бояр яшәгән. Аның Баши, Әкәнәй һәм Мәскәү исемле өч улы булган. Алар өчесе өч җиргә килеп утырган. Шулай итеп, Мәскәү, Әкәнәй һәм Баши авыллары барлыкка килгән, имеш. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 38 ИЛЕШ РАЙОНЫ 31. Базытамак авылы Авыл Базы елгасының Агыйделгә килеп кушылган урынында урнашкан була элек. Шуңа аның исеме дә - Базытамак. Борын заманнарда авылның тирә-ягы куе әрәмәлек белән уратып алынган була. Анда төрле җиләк-җимеш үсә. Ләкин монда бүреләр дә бик күп була. Алар авылга еш кына һөҗүм иткәннәр. Шуңа күрә халык бу урыннан күчеп китәргә уйлый. Берничә чакрым читтәрәк яңа авыл нигезләнә. Шулай итеп, Базытамак урынын үзгәртә. Авылның элекке урынын хәзер Үле Базы дип йөртәләр. Еллар үтү белән, Агыйдел һәм Базы елгалары агышын үзгәртә. Базы Агыйделгә икенче урыннан коя башлый. Шуңа күрә Базытамак елгаларның кушылган урыныннан бөтенләй читтә утырып кала. Авылның исеме җисеменә туры килми дияргә мөмкин. Агыйделнең элек аккан урынын халык - Иске Идел, ә Базыныкын - Үле Базы дип йөртәләр. 1998 елда Илеш районы Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 41 32. Бишкурай авылы (1 нче вариант) Бишкурай авылы элек Бишкураз дип аталган. "Бишкураз"ның тамыры - "биш" һәм "кураз" сүзләреннән. Сүзлекләрдә "кураз" фарсы теленнән кергән сүз дип күрсәтелә. Мәгънәсе "әтәч" дигәнгә туры килә. Риваять буенча, монда иң элек Нуркай, Күсекәй һәм, алар белән бергә, тагын өч гаилә килеп утыра. Шулай яз башында, беренче әтәч кычкыру белән, алар бишесе дә басуга чыгалар. Һәркайсы үзе белән берәр әтәч алып килә. Әтәчләрне җир башында суеп йолкалар. Казан асып, аш пешерәләр. Шуннан үзләре эшкә керешәләр. Моңа тиклем кеше кулы тимәгән җирнең чирәмен күтәрәләр. Шул биш әтәч исеме белән, Бөет язы дигән су буенда авыл нигезләнә. Беренче йортны салганда да, биш әтәч сую йоласы башкарыла. Шуңа да авылны Бишкураз дип атап йөртә башлыйлар. Татарча ул "биш әтәч" дигәнне аңлата. Шуннан Бишкураз Бишкурайга әйләнә. 1996 елда Илеш районы Лена авылында Сахия Гайсинадан (1924 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 42 33. Бишкурай авылы (2 нче вариант) Авылга читтән бер егет килеп утырган. Ул матур итеп курайда уйный белгән. Шуңа да авыл халкыннан үзенә курай табып бирүләрен сораган. Авыл халкы аңа биш курай табып биргән. Шуннан бирле бу авыл Бишкурай дип атала башлаган. 1996 елда Илеш районы Лена авылында Сахия Гайсинадан (1924 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 43 34. Бәләкәй Бишкурай авылы Иван Грозный Казанны алгач, татарлар, безнең якларга күчеп килеп, Бишкурай авылына нигез салалар. Алар, патшаның эзәрлекләвеннән куркып, үзләрен башкортлар дип яздыралар. Бишкурай халкы әле дә үзен башкорт дип йөри, тик сөйләшүләре татарча. Шулай да үз милләтеннән курыкмыйча, сатылмыйча, "без - татарлар" дип язылучылар да була. Аларны Бишкурайдан куалар. Татарлар Ямал карт беренче булып килеп утырган җиргә - Корыч тавына күченәләр һәм шунда Бәләкәй Бишкурай авылын нигезлиләр. Шуңа күрә дә Бәләкәй Бишкурай халкын "типтәрләр" дип йөртәләр, чөнки алар тибелгәннәр, куылганнар. Аларга җирнең дә начары эләгә. Элек Бәләкәй Бишкурай авылын Ямал очы дип тә, Типтәр дип тә атап йөрткәннәр. 1998 елда Илеш районы Бәләкәй Бишкурай авылында Мәсбих Дәүләтшиннан (1921 елгы) БДУ студенты Иркә Шәрәфиева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 44 35. Бүләк авылы Бүләк авылы 1925 елда барлыкка килгән. "Бүләк" атамасы "бүлек" сүзенең аваз үзгәреше аркасында тугандыр, мөгаен. Чөнки ул Бишкурай авылы халкының бер өлеше, бер бүлеге аерылып, күчеп утыруы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шуңа күрә авылны Бүләк дип атыйлар. 1996 елда Илеш районы Сүлте авылында мулла Фахразый Галимовтан (1919 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 45 36. Груздьевка авылы Заманында Груздьев фамилияле бик бай урыс алпавыты яшәгән. Ул бик мәрхәмәтле булган, байлык туплап кына калмыйча, халыкка файдалы эшләр дә башкарган. Мәсәлән, Илеш авылында балалар йорты салдырган. Мәчет төзетмәкче булган, ләкин Илеш авылы халкы: - Урыстан мәчет салдырмыйбыз, - дигәннәр. Груздьев мәчетне Кенәз-елга авылына төзетергә мәҗбүр булган. Халык, аның эшләгән эшләре өчен рәхмәтләрен белдереп, авылны Груздьевка дип атаган. Бу поселокны әлеге вакытта Элеватор дип тә йөртәләр, чөнки монда элеватор бар. 1997 елда Илеш районы Илеш авылында Ким Галиуллиннан БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 46 37. Дөмәй авылы XV гасырда хәзерге Дөмәй авылы урынына Дөмәй исемле бер карт килеп утыра. Моңа тиклем ул Агыйделнең уң ягында, Урал тавының көньяк-көнчыгыш итәгендә яшәгән булган. Дөмәй бик нәфселе кеше була, барлык уңдырышлы җирләрне, урманнарны басып алуны үзенә максат итеп куя. "Нәфсеңне симертсәң, үзеңә бер бәла эшләр", - ди бит халык. Дөмәйне авылдашлары яратмый, куып җибәрә. Карт Агыйделнең аръягына чыгып, үзенә яңа урын эзләргә мәҗбүр була. Яшәр өчен уңайлы урын эзләп, хәлдән тайгач, маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә хозурланырлык матур җир таба ул. Якында гына өч елга шаулап агып яткан урынга йорт сала. Соңыннан ул елгаларның берсе - Сүдәш, икенчесе - Урта Кыргы, өченчесе Чит Юрга дип атала башлый. Дөмәйнең ике хатыны, егерме улы, дүрт кызы була. Нәселе үрчеп кенә тора. Шулай итеп, авыл барлыкка килә. Ул нигез салучысының исемен ала. Халык арткан саен, якын-тирәдәге урманнар сирәкләнә бара. Җир җитми башлагач, ул урманнарны яндыралар. Шулай итеп, йөз ел эчендә Дөмәй зур авылга әйләнә, һәр сишәмбедә үткән зур базары тирә-якта дан казана. Авылда олы мәдрәсә дә салына. Дөмәй тирә-яктән килгән шәкертләр белән тула. Халык ишәйгәч, бер урынга сыеша алмый башлый. Бер урам, авылны ташлап, читкәрәк күчеп утыра. Шулай итеп, Яңа Дөмәй авылы барлыкка килә. 1998 елда Илеш районы Дөмәй авылында Нәгыймә Садретдиновадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 47 38. Иләкшиде авылы Элгәре бу авылда иләк сугучы кеше яшәгән. Ул иләкне ат кылыннан суга торган булган. Барлык авылдашлары да иләкне гел аңардан ала торган булганнар. Шуннан соң бу авылны Иләкшиде дип йөртә башлаганнар. 1996 елда Илеш районы Лена авылында Сахия Гайсинадан (1924 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 48 39. Илеш авылы Илеш авылы Сөн елгасының уң як ярында урнашкан. Авылның исеме бу урыннарга беренче килеп утырган Илеш карттан алынган. Алар өч бертуган булганнар һәм хәзерге Бакалы районы Корыч авылы тирәсеннән күчеп килгәннәр. Берсе - Шәммәт, икенчесе Аккүз авылына нигез салган. Авылның кайчан барлыкка килүе билгесез. Илеш авылының төньяк-көнчыгыш өлешендә мари авылы урнашкан булган. Бүгенге көндә түбән очтагы бер зиратны "Мари зираты" дип йөртәләр. Авыл зураю белән мариларны кысрыклыйлар, алар Агыйдел елгасының уң як ярына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Илештә марилардан бары тик Рахманкул нәселе генә кала. Шулай итеп, бу чорда авылда өч төрле халык яшәгән, ягъни башкортлар, типтәрләр, Казан ясаклылары - соңрак татар җирләреннән килгән кешеләр. Алар һөнәрчелек һәм вак сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә аларның нәселен Басыйров, Мөхәммәтҗанов һәм Латыйпов фамилияләрен йөртүчеләр дәвам итә. Башкортлар борынгыдан ук шушында җир биләгәннәр, алар - Урал аръягыннан, ә типтәрләр Казан ягыннан күчеп килгәннәр. Элекке вакытта бу авылда яшәүчеләр башкорт һәм типтәр урамнарына бүленеп утырган булалар. Типтәр урамында яшәүчеләрнең варислары бүгенге көндә Габбасов, Кашбиев, Хәмидуллин һәм Гәрәев фамилияләрен йөртә. 1997 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Мөнирә Адиятуллинадан (1956 елгы) БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 49 40. Исәмәт авылы Хәзерге Исәмәт авылы янында элек кеше аягы үтә алмаслык сазлыклар булган. Халык моңардан бик җәфаланган. Бу авылда бер бик бай сәүдәгәр яшәгән. Аның исеме Исәмәт булган. Халыкның җирсез этләнгәнен күреп, Исәмәт сазлыкларны корытып бетерергә уйлый. Ул бик күп агач-бүрәнәләр алып кайта да аларны сазлыкка ыргытырга куша. Бүрәнәләр бөтен суны эчеп бетергәннәр, ди, һәм сазлыклар бер-бер артлы юкка чыга барганнар. Шулай итеп, яңа чәчүлек җирләр барлыкка килгән. Халык, хөрмәтләп, авылны Исәмәт дип атаган. Бу сәүдәгәрнең Җайлау исемле кызы һәм Торачы исемле улы да булган. Киләчәктә аларның исемнәре яңа барлыкка килгән авылларга бирелгән. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Җиһанур Баһаветдиновадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 50 41. Иске Күктау авылы (1 нче вариант) Борын заманда бер картның ике улы булган. Аларның берсе - Күктау, икенчесе Яркәй исемен йөрткән. Алар табигать кочагында уйнап, урманга-суга йөреп, Кисичү елгасыннан балык тотып, үсеп, буй җиткәннәр. Аннан Оренбург шәһәрендә укыганнар. Яркәй, егет булгач, Череккүл авылының чибәр, ләкин астыртын кызын үзенә караткан һәм аңа өйләнеп тә куйган. Яркәй рус-төрек сугышында, Ларса, Кагула елгалары буендагы бәрелешләрдә аеруча зур батырлык күрсәтә һәм моның өчен командующий П.А. Румянцев тарафыннан Георгий тәресе белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, туганы Күктау белән икесенә җир сорап ала. Шулай итеп, бертуганнар бер-берсеннән 5-6 чакрым ераклыкта йорт салып кергәннәр. Иске Күктау авылы аша Казан - Уфа - Оренбург юлы үткән. Аның авыл аша үтүен халык үзе сорап алып, үзе төзегән. Юл салынып беткәч, патшабикә Екатерина II шушы юлдан Екатеринбургка бара, һәм бу юл халык телендә "Әби патша юлы" исемен ала. Әлеге көндә дә авыл уртасында шул вакытта төзелгән күпер тора һәм үз вазыйфасын үти. Авылыбыз да әлеге көнгә кадәр үзенә нигез салучының исемен йөртә. 1997 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Мөнирә Адиятуллинадан (1956 елгы) БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 51 42. Иске Күктау авылы (2 нче вариант) Күктау авылы турында беренче документаль истәлекләр 1745 елда языла. Бу вакытта шушы авыл кешесе Зәит Сәетов үзенең җирләрен крестьяннарга бүлеп бирә. Шул ук Зәит Сәетов тарихта тагын бер тапкыр телгә алына. Күктау авылы кешеләре Әбди Кузәков һәм Чапай Бигинеев белән бергә алар, 10 ел буена кулланырга рөхсәт биреп, үз җирләренә ясак татарларын кертәләр. Элек авыл хәзерге урыныннан 5 чакрым читтәрәк урнашкан була. Ул Кийкичү елгасының ярыннан ук башланып киткән зур урманнан әз генә читтәрәк торган. Бу урынны авыл халкы хәзер Иске йорт дип атый. Ике гасыр элек монда авыл булуын белгертүче бер генә хәрәбә-истәлек тә юк. Шулай да урман читендә кыргыйланып беткән куак-куак балан, карагат, алмагачлар үсеп утыруын искә алырга була. Авыл халкы бу урыннан XVIII гасырда күчеп китә һәм яңа җирләргә урнаша. Алар нигезләгән авыллар - Иске Күктау, Яңа Күктау һәм Иштирәк. Безнең авыл Бөре белән Минзәләне тоташтыра торган "Баганалы юл" буенда урнашкан. Иске Күктау юлчыларның тукталыш урыны булып торган. Үз заманында бу юлдан Әби патша - Екатерина II үтеп киткән. XX гасыр башында авылда тегермән, мәдрәсә һәм өч мәчет булган. Халыкның укымышлылыгы турында да кызыклы мәгълүматлар сакланган. 1886 елны авыл сходында катнашкан 106 ирнең 11e төрки телдә үзенең култамгасын куйган. Революциягә кадәр авылдагы 250 йорт-хуҗалык 30000 дисәтинә җир, 600 дисәтинә урман, 360 дисәтинә чәчүлек биләгән. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Хәлимә Мәрвәровадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 52 43. Иске Күктау авылы (3 нче вариант) Элекке заманнарда Яркәй исемле карт яшәгән. Аның Күктау, Аккүз, Исәмәт исемле уллары булган. Картның биләп торган җирләре бик зур булган. Уллары үскәч, ул аларны өйләндереп, җирләрен бүлеп биргән һәм һәрберсенә аерым яшәргә кушкан. Уллары өч авылга нигез салган, һәрберсенә үзләренең исемнәрен биргәннәр. Шулай итеп Аккүз, Исәмәт, Күктау авыллары барлыкка килгән. Ләкин Күктауга яшәгән урыны ошамаган, һәм ул икенче җиргә күчеп утырган. Яңа авылны - Яңа Күктау, элеккесен Иске Күктау дип йөртә башлаганнар. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Хәлимә Мәрвәровадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 53 44. Яңа Күктау авылы Элек-электән безнең якта яшәгән халык Иш тавына карап сокланган. Әйтергә кирәк, бу тау ерактан ниндидер күксел-сары төстә булып күренә. Шуңа да аның янында урнашкан авылны халык Күктау дип атый башлаган. Халык телендә Иш тавының икенче исеме дә - Күктау. Берникадәр вакыт үткәч, өч-дүрт гаилә икенче урынга күчеп кит әләр. Яңа Күктау исемле авыл шулай барлыкка килә. Ә элек яшәг ән урыннары Иске Күктау дип атала башлый. Аңа 200 ел чамасы. Авылның исеме Ишкар исемле бабайдан торып калган. Иң башта Ишкар бабай Балтач авылы янындагы тау итәгенә урнашкан булган. Ул тауның исеме Кирәмәт булган. Ләкин бу тауда гел туктамый сугышлар булып торган. Шул сугышлар аркасында, Ишкар бабай башка, тынычрак җиргә күчеп китә. Авылымның әлеге вакытта урнашкан урыны нәкъ менә шул Ишкар бабай килгән җир булып чыга да инде. Шаулап аккан елга буенда ул үзенең өен салган. Картыем сөйләвенчә, ул чорда әлеге авыл урынында куе урман булган. Йортка урын тазартыр өчен, аңа бик күп көч түгәргә туры килгән. Күпмедер вакыт үткәч, Ишкар бабай кырына бүтән җирләрдән дә кешеләр килеп төпләнгән. Шулай итеп, авыл көннән-көн үсә барган. Монда яшәгән кешеләр авылны нигез салучысының исеме белән - Ишкар дип атыйлар. 1997 елда Илеш районы Кызыл Байрак авылында Мәликә Хөснуллинадан (1903 елгы) БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 55 46. Ишкар авылы (2 нче вариант) Ишкар исемле карт Яркәйнең бертуган абыйсы булган, дип сөйлиләр. Бик күп еллар элек ул хәзерге Ишкар авылы урнашкан җирләргә килеп утырган. Башта монда берничә өй генә була, ә соңрак, еллар үтү белән, Ишкар зур авылга әйләнә. Ләкин авылда яшәүче крестьяннарның күбесе җирсез була, алар кош-корт, мал-туар асрый алмыйлар. Бу кешеләр иртәннән кичкә кадәр кулакка бил бөгәләр. Кулак түләгән эш хакы мескен халыкка әзгә дә җитми. Авылда Хөсәен, Кәрим, Хәким исемле усал, ерткыч кулаклар яшәгән. Алар һәрвакыт крестьяннарны талаган. Тик Октябрь революциясе генә крестьяннарга үзләренең җирләрен кире кайтарды. 1918 елны Ишкар авылында "аклар" белән "кызыллар" арасында кан койгыч сугышлар барган. Бу елның көзендә авыл акгвардиячеләр кулында була. Алар Ишкар крестьяннарын талыйлар, качып калган партизаннарны эзлиләр. Авылда Идрис Яһүдин исемле партизан яшәгән була. "Аклар" авылны басып алгач, Идрис кача. Дошманнар аны таба алмагач, Идриснең әнисен тоталар. Фәрәрбануны алар җәфалыйлар, улының кайдалыгын әйттерергә тырышалар. Мескен ана азаккы чиккә чаклы тора, улының кайда икәнлеген әйтми. Фәрәрбануның чыдамлыгына "аклар" аптырыйлар, ачулары килә. Алар, Идрискә үч итеп, әнисен асып куялар. Идрис, кызылгвардиячеләрне җыеп, Дүртөйле ягыннан "аклар"га каршы һөҗүм белән килә. Алар "аклар"ны шундук үтереп бетерәләр, авыл азат ителә. Совет власте урнашкач, авылда сельсовет председателе сайлана. Ул коммунист Сафа Нәгыйм ов була. Ул кулакларга каршы көрәш башлый. 1929 елга тиклем алар юкка чыгарыла. 1997 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Җиһанур Баһаветдиновадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 56 47. Иштирәк авылы (1 нче вариант) Хәзерге Иштирәк авылы бик гүзәл, ямьле урынга урнашкан. Авылны урталайга бүлеп, елга ага. Аның ярларында урманкуаклыклар үсеп утыра. Борын заманда, бер кеше, атына атланып, шушы җирләрдән үтеп барган. Ул безнең якларның искиткеч табигатен, мал асрау өчен бик уңайлы булуын күргәч, тиз арада гаиләсен, малмөлкәтен шушында алып килгән. Шулай итеп, авылга нигез салынган. Кешеләр аңа исем кушарга уйлаганнар. Искә алганнар: монда тирәк агачлары күп булып, ишелеп үсә икән. Шуңа да авылга Иштирәк исеме бирелә. Борын заманда Иштирәк һәм Карабаш авыллары кешеләре бик тату яшәгәннәр. Кайгыларын да, шатлыкларын да бергә кичергәннәр. Авыр чакта бер-берсенә ярдәм кулы сузганнар. Бервакыт читтән килгән халык, җир сорап, Карабашлыларны талый башлаган. Карабаш халкына ярдәмгә Иштирәк кешеләре ашыккан һәм дошманны куып җибәргәннәр. Шуннан Карабаш халкы әйткән: - Әйдә, Иштирәкне Иштерәк дип атый башлыйк. Шушылай тату, бер-беребезгә терәк булып яшәрбез, - дигәннәр. Шуннан бирле кайбер кеше авылны Иштирәк дип, кайберсе Иштерәк дип атап йөртә. 1997 елда Илеш районы Иштирәк авылында Ямигнур Муллагалиевтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 58 49. Йонны авылы Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Йонны авылы кеше исеменнән килеп чыккан булырга тиеш. Өч бертуган ага булган, имеш: Яркәй, Рсай һәм Юньле. Алар өчесе өч урынга барып төпләнгән. Юньле исеме тора-бара Йонныга әйләнгән. Хәзер Йонны икегә бүленгән: Югары Йонны һәм Түбән Йонны. Алар арасыннан Базы елгасы ага. Географик яктан Йонны Рсай һәм Яркәй авыллары арасында урнашкан. 1997 елда Илеш районы Йонны авылында Риф Мәгъдәновтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 59 50. Кадер авылы Кадер авылы үзенең килеп чыгышы белән Бүләр волостенең старшинасы Кадергол Касимовка бурычлы. Элек бу җирләр калын кара урман белән капланган булган. Урманнар кыргый корт оялары белән тулы булганнар. Җәнлекләрнең исәбе-хисабы булмаган. Шуңа күрә дә бу урманнардан үтеп чыгу мөмкин булмаган, төрле куркынычлар сагалаган. Берчак шушы урманга, кыргый умарталардан бал алырга дип, Кадергол бабай килә һәм үзенә куыш кора. Кешеләр аның алачыгында ял итеп, төн кунып китә торган булганнар. Танышлары аптырап: "Ул урманнан ничек үттең?" - дип сорасалар: "Кадер бабай алачыгында кундык", - дигән җавап кайтарганнар. Тора-бара Кадер бабай үзенә йорт салып керә. Балалары үсеп җиткәч, өйләнеп, биредә төпләнеп калалар. 1738 елда Кадергол Касимов В. Н. Татищев исеменә язылган донесениегә үзенең тамгасын куя. Бу донесениедә шушы җирләрне үз карамагы астына алырга рөхсәт сорап, үтенеч язылган була. Шулай итеп, Кадер авылы барлыкка килә. 1997 елда Илеш районы Кадер авылында Мәкълүфә Фәрхетдиновадан (1915 елгы) БДУ студенты Физәлия Маликова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 60 51. Лена авылы Лена авылын 1928 елда Бишкурайдан күчеп утыручылар барлыкка китергән. Шәйхинур исемле кешенең атасы Шахмәр карт бу авылга кичтән килеп кунган да иртән әйберләрен җыеп кайтып та киткән. Яңа урын аңа ошамаган. " Башта ук күчмәгән булсам, нинди яхшы булыр иде! Ник күчтем мин?" - дип үкенгән ул кайтып барганда. Шуннан бу авылны Ник күчтем дип йөртә башлаганнар. Бераздан Сүлте авылыннан Мәләкнең туганнары - Гыйльминур апа, Мәккә, Галәү карт, Хәтмулла, Сәхибулла абзый бу авылга күченеп килгәннәр. Бояр буасыннан урыслар да күченгән. Хәбир картлар Бишкурайдан күчеп утырган. Алар җыелышып киңәшләшкәннәр дә авылны Лена дип атаганнар. Лена авылының клубы, правлениесе булган. Бу авыл түгәрәк формасында урнашкан. Авыл уртасында ялан. Элек монда алма бакчасы эшләмәкче булганнар. Баганаларын утыртып чыккач, сугыш башланган. Шуннан соң бу баганаларны Сүлтегә алып киткәннәр. Авылда колхоз бакчасы да булган. Анда кәбестә, бәрәңге, кишер утыртканнар. Авыл артында сушилка да бар иде. Салам ягып, анда ашлык киптерәләр иде. 1996 елда Илеш районы Лена авылында Наил Гаскәровтан (1934 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 61 52. Рсай авылы Авылда элек-электән җир-суга бай булган башкортлар яшәгән. Монда иң беренче булып Рсай карт килеп утырган. Халык, нигездә, игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнгән. Кешеләр борыннан ук ирекле авыл общинасы булып яшәгәннәр. Патша армиясеннән ат дагалау һөнәренә өйрәнеп кайткан Мөхәммәтҗан Хәмидуллин исемле кеше тимерчелек ача. Авыл кешеләре пима басу эшенә дә өйрәнеп китәләр. Рсай карт үз авылын бик яраткан, башкаларда да аңа мәхәббәт хисе тудырырга тырышкан. Халык, картка бүләк эшләргә уйлап, авылны Рсай дип атаган. 1998 елда Илеш районы Карабаш авылында Зөлфия Фәсхиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 62 53. Сүлте авылы Әлеге Сүлте авылына башлап туганнары белән Солтангали исемле кыю бабай килеп утырган. Өлкәннәр әйтүенчә, аның милләте башкорт булган, чыгышы әллә Пермь, әллә Вятка ягыннан икән. Ул элек яшәгән җирләр кара урман булган. Аның гаиләсе, нигездә, малчылык белән шөгыльләнгән. Мал асрау өчен урман яхшы булмаган, кешеләр кигәвен, черкиләргә чыдый алмаганнар. Шуңа күрә ул, уңайлы урын эзләп, туган җиреннән күчеп китә һәм безнең якларга килеп чыга. Солтангали килеп урнашкан җирләр урманлы, күп чишмәле, мал асрауга бик яхшы урын булган. Ул үзенең Игелек һәм Корбангали исемле ике туганы белән Бурлы авылында йорт сала. Солтангали үзенең энеләренә караганда кыюрак һәм көчлерәк булганга, гел өстенлеккә чыга. Шуңа да авыл аның исеме белән Султый дип аталып йөри башлый. Тора-бара ул үзгәреп, Сүлтегә әйләнә. Монда яшәүче халык арасында әле дә Солтангали, Корбангали һәм Игелекнең нәселләре өстенлек итә. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Сәгыйть Тимербаевтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 63 54. Ташчишмә авылы Бу авыл 1925 елда барлыкка килгән. Ул тау башына утырган, ә тау астында челтер-челтер чишмә аккан. Бу чишмәнең суы чиста, саф. Авыл халкы рәхмәт укый-укый, әле дә шунда суга йөри. Аның тирә-ягы ташлар белән уратып алынган. Шуңа күрә дә халык авылны чишмә исеме белән, Ташчишмә дип атый. 1996 елда Илеш районы Ташчишмә авылында Өмәхәдә Гафуровадан (1914 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 64 55. Теләкәй авылы Казан ягыннан килүче бер төркем кеше төпләнергә урын эзләгәннәр. Тирә-ягында су һәм урман булган матур гына җиргә килеп туктап, иген чәчеп карарга булганнар. "Ел яңгырлы килсен, иген уңсын!" - дип, теләк теләгәннәр. Ул ел яңгырлы килгән, иген дә бик уңган. Кешеләр сөенешеп: "Иген уңды, теләкләребез кабул булды, әйдәгез, монда төпләнеп кенә калабыз!" - дигәннәр. Шулай итеп, яңа авыл хасил булган. Аны Теләкәй дип атаганнар. 1996 елда Илеш районы Теләкәй авылында Энҗе Галләмовадан (1977 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 65 56. Тыпый авылы Моннан 400 ел элек Тыпый карт Идел аръягыннан Кече Гүрде елгасы буена килеп утыра. Ул башкорт милләтеннән була. Куе урман эчендә биш-алты йорттан торган авыл төзелә. Авылда Аккүз, Күккүз, Баллы, Бәкәй, Көҗмәт, Рәхмәт, Әүхәт исемле кешеләр яшәгән. Ул вакыттагы кешеләрнең дөнья көтү кәсебе малчылык, умартачылык, балыкчылык була. Тиздән монда татарлар да күчеп килә. Тыпый аларга Гүрде елгасының аръягыннан җир бүлә. Әле дә елганың бер ягын - Башкорт урамы, ә икенче ягын Татар урамы дип атыйлар. Соңрак монда, җир сорап, чирмешләр дә килә. Тыпый аларга тау башын бирә. Хәзер бу тау "Чирмеш тавы" дип атала. Авылда җир ике төрле бүленә. Башкортлар җан башына - 15-16 дисәтинә, типтәрләр 7-8 дисәтинә җир алалар. Калган 210 гаилә җирсез була, алар байларга ялланып эшлиләр. Авылга нигез салучылар арасында иң бае Әүхәт була. Ул малчылык белән шөгыльләнә. 1820 елларда Сирай мулла, Шәрә кәй карт, Ямай, Рәҗетдин байлар ныклап игенчелек эшенә тотына. Алардан соң Әхмәтсәли хәзрәт, Кургали, Габдрахман, Хафиз мулла, Абдулла картлар игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнеп, эре байларга әйләнә. 1850 елларда Көҗмәт карт Маты елгасына тегермән кора. Бу вакытта ике ташлы тегермән дәүләт хисабына тарта. Шушы елларда Тыпый һәм Туктагол авылы җирләре, урманнары бүленмәгән була. Ике арада шуның өчен зур күсәк сугышлары үтә. Күсәк сугышы белән Тыпыйдан Казыйхан, Йосып, Гали, Дәүләтша картлар җитәкчелек итә. Алыш вакытында үлү фактлары да очрый. 1902 нче елда ике арадагы җир бүлеп бирелә. Җирсез крестьяннарның бервакытта да өсләре - киемгә, тамаклары икмәккә туймаган. 1917 елга кадәрле Тыпый авылында 360 хуҗалык санала. Шулар арасында унлабы хезмәтче тотарлык бай булган. Бу чорда Тыпый авылы Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Корыч волостена керә. Октябрь революциясе җиңгәннән соң, авылда 1918 елга Совет власте урнашып бетсә дә, старосталык хөкем сөрә. Елның азакларына гына бөтен авылга бер депутат сайлана һәм өч ай саен алмашынып тора. Бу депутат авыл советы рәисе вазыйфасын үти. Мондый беренче депутат Ибли Минәҗетдинов була. Авыл халкы тулысынча диярлек башкортлардан торган. Алар милләте буенча башкорт саналсалар да, сөйләм телләре татарча булган. Бу бүгенге көндә дә шулай. Тыпый кешеләренең сөйләме татар теленең урта диалектының Минзәлә сөйләшенә карый. Бу вакыйга колхозлаштыру чорларында булган. Белүебезчә, бу чорда барлык хуҗалыкларны көчләп колхозга керткәннәр. Җиде гаилә колхозга керергә теләмичә, Идел буена барып, үзләре аерым яшәргә теләгәннәр. Төнлә, бергәләшеп, алар яңа урынга күчеп утырганнар. Шулай итеп, иртәнгә яңа авыл барлыкка килгән. Алар торгач: "Без уяндык", - дигәннәр. Шуннан бирле бу авыл Уяндык дип атала. 1997 елда Илеш районы Илеш авылында Ким Галиуллиннан БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 67 58. Үрмәт авылы 350 ел чамасы элек авылның Тәкәрлек исемле урамы утырган урынга үзенең алты улы белән Ярмәк исемле кеше күчеп килә. Ләкин, бераз вакыт үткәч, ул Янтуган авылына күчеп китә. Озак та үтми, Ярмәк берничә хуҗалыкны ияртеп, кире әйләнеп кайта. Шулай итеп, авыл нигезләнә. Ләкин бу вакытта авылда су ташу авыр булган. Тау башындагы чишмәгә үрмәләп менеп-төшеп йөрергә туры килгән. Шуңа да авылга Үрмәт исеме биргәннәр. Соңрак монда Иж елгасының Чулманга койган урыныннан Салауги башкортлары да килеп утыра. Шулай итеп, авылда унышар гаилә берләштерүче җиде төркем оеша: 1. Ярмәк уны; 2. Атнагул уны; 3. Шәрәй уны; 4. Кенәз уны; 5. Ишбирде уны; 6. Түбән татар уны; 7. Югары татар уны. Аларга җир бүлеп бирелә. 1997 елда Илеш районы Үрмәт авылында Сәгъдә Яһүдинадан БДУ студенты Рөстәм Хисаметдинов язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 68 59. Череккүл авылы Хәзерге Череккүл авылыннан ике чакрым ераклыкта Череккүл дип аталган күл бар. Элекке вакытта шушы тирәдә яшәүче башкортларның җирләренә читтән килүчеләр һөҗүм итмәкче булганнар. Бик каты сугыш башланган. Ике яктан да күп халык кырылган. Яу беткәч, исән калганнар, күмәргә хәлләре булмыйча, үлеп калганнарны шушы күлгә ташлаганнар. Мәетләр шунда ятып, сасып черегәннәр. Шуннан бирле күлгә Череккүл дигән исем бирелгән. Янында барлыкка килгән авылны да кешеләр Череккүл дип атаганнар. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Фәния Гыйльмановадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 69 60. Этәй авылы Базы елгасы бу җирләрдә тар, ләкин балыкка бик бай булган. Тирә-яктан кешеләр монда балык тотарга килгәннәр. Шулай бервакыт Ишкар авылыннан берәү килеп, елгага кармак салган. Күрәсең, балык тоту бик мавыктыргыч булгандыр, ул озаклаган. Аны малае юллап чыккан. Малайдан кешеләр: "Кайда барасың?" - дип сорагач, "Әтәйгә", - дип җавап биргән. Менә шуңа да бу авылны Әтәйгә дип атап йөртә башлаганнар, тора-бара ул Әтәй дип үзгәргән. Ә хәзер инде авыл Этәй дип атала. 1998 елда Илеш районы Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 70 61. Югары Яркәй авылы Безнең якларга иң беренче булып Урал тауларыннан Базый исемле карт килеп утыра. Ул үзенә тормыш көтәр өчен уңайлы урын эзләп йөргән. Шулай бер көнне ул матур гына елга буена килеп чыга һәм монда атын эчерә. Бу елганы ул үз исеме белән - Базы дип атый һәм шунда ук төпләнеп кала. Базый картның өч улы була. Зурысы - Яркәй Базыев хәзерге Яркәй авылына нигез сала. Уртанчысы Йонны исемле була. Ул Йонны авылын барлыкка китерә. Кече улы - Янтуган хәзерге Янтуган авылы җирләрендә көн күргән. Яркәй башта бик яхшы балта остасы була. Соңрак ул сәүдә белән шөгыльләнә башлый, бик еш сәяхәтләргә чыга. Аның юллары һәрчак уңышлы була, эшләре әйбәт бара. Шулай итеп, ул бик тә күренекле кешегә әйләнә. Яркәй үзенең авылындагы бер татар кызына өйләнә. Ләкин, озак та үтми, Оренбург шәһәренә сәүдә белән баргач, ул икенче яшь хатын һәм "Георгиевский крест" алып кайта. Беренче хатынының туганнары моның өчен Яркәйне күрә алмый башлыйлар. Алар егетне үтерергә уйлыйлар. Җәй көннәрендә Яркәй көн саен су керергә Базы елгасына барган. Көннәрдән бер көнне беренче хатынының туганнары Яркәй не шунда тотып алалар һәм нык кына итеп кыйныйлар. Яркәй һушын югалткач, аны елгага ыргыталар. Егет Түбән Яркәйнең аръягына чаклы йөзеп бара. Аны кер чайкап йөргән бертуган апасы күреп, судан тартып чыгара. Ул, ярдәм сорап, авылга йөгерә. Шулвакыт Яркәйнең беренче хатынының абыйлары килеп чыга. Әле үлеп бетмәгән Яркәйне күргәч, аларның ачулары тагын да ныграк кабара. Алар егетнең башын таш кисәге белән изеп, үтереп, елгага ыргыталар. Апасы авылдан кешеләр алып килүгә, Яркәй инде юк була. Аны эзләргә тотыналар. Бик озак эзләгәнн ән соң гына елгадан Яркәйнең үле гәүдәсен табалар. Авылга нигез салучы, исем бирүченең язмышы ана шулай аяныч була. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Җиһанур Баһаветдиновадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 71 62. Ябалак авылы (1 нче вариант) Элек безнең якларда яшәгән, ди, бер карт. Ул гомер буена умартачылык белән шөгыльләнгән. Бал аертып, аны авылдашларына тараткан. Бервакыт моның бал кортлары кими башлаган. Карт, ни хәл итәргә белмичә: "Кая булдылар кортларым?" - дип, кайгыга баткан. Моның сәбәбе тиз ачыкланган. Авылда ябалаклар күп булган, һәм алар бал кортлары белән тукланганнар икән. Шуннан бирле карт ук-җәяләрен алып, ябалакларга ауга чыга башлаган. Умарталык тиздән элекке хәленә кайткан, бал кортлары кире үрчегән. Ә карт ябалакларга ауга йөрүен барыбер туктатмаган. Кешеләр аны күргән саен: - Әнә, Ябалак карт, - дип әйтә торган булганнар һәм авылга картның исемен кушканнар. 1997 елда Илеш районы Ябалак авылында Мирзаһит Миркасыймовтан БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 72 63. Ябалак авылы (2 нче вариант) Элек бу авыл урынында куе урман булган. Анда ябалаклар, козгыннар оя корганнар. Халык монда килеп, утын кискән. Тора-бара кешеләр монда төпләнеп тә кала башлаганнар, ә авылны Ябалаклы дип атаганнар. Хәзер авылның исеме кыскарып, Ябалак кына булып калган. 1996 елда Илеш районы Илеш районы Ябалак авылында Сара Арслановадан (1910 елгы) БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 73 ЧАКМАГЫШ РАЙОНЫ 64. Бәшир авылы Зират ташларындагы язуларга караганда, Бәшир авылы моннан 200-250 еллар чамасы элек барлыкка килгән. Төмән һәм Пенза якларыннан килгән татарлар Сәвәде елгасының уң як тамагына урнашалар. Берничә ел буена шунда яшиләр. Ләкин кар басып йөдәткәнлектән, моннан күчәргә мәҗбүр булалар. Һәм, киңәшләшеп, икегә бүленергә уйлыйлар. Боларның араларында Бәшир һәм Ихсан исемле картлар була. Халыкның бер төркеме Ихсан бабай җитәкчелеге астында Чәрмәсән буена урнаша, ә икенче өлеше Бәшир бабай җитәкчелегендә Сәвәденең сул ягына күчә. Бәшир авылы өч өлешкә бүлеп йөртелә: Иске Бәшир, Тау Бәшир, Яңа Бәшир. Иске Бәширдә - төмәннәр, Тау Бәширдә - башкортлар һәм мишәрләр, ә Яңа Бәширдә морзалар яшәгән. "Морза" дип әйтүнең дә тарихы бар. Урыс патшасы, Казанны алыр өчен, Казан ханы белән сугышканда, бу халык патшага сугыш серен ача: шәһәргә керә торган крепость капкасын күрсәтәләр. Шуның өчен алар ясак түләмиләр, аларга җир дә күбрәк бирелә. 1970 елда Чакмагыш районы Бәшир авылында Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, элекке колхоз рәисе Мәсәлим Гәрәевтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган 65. Калмаш авылы Авылыбызның барлыкка килүенә якынча 400 ел, ди картлар. Аның каян, ничек килеп чыкканын да төгәл генә белүче юк. Авылга беренче булып Баек һәм Уразмәт исемле кешеләр килеп утырган, имеш. Баек - Казан ягыннан, ә Уразмәт Ука елгасы буеннан күчеп килгән булырга тиеш. Шулай итеп, авыл барлыкка килә. Аның исеме булмый. Тора-бара кешеләр авылыбыздан күпл әп күчеп китә башлыйлар. Ни өчен икәнлеге билгесез. Авылда торып калган кешеләрне тирә-як халкы "Калмышлар" дип атый. Шулай итеп, авыл Калмыш дип атала башлый. Торабара ул, үзгәреп, Калмашка әйләнә. 1999 елда Чакмагыш районы Калмашбаш авылында Хәдичә Галләмова-Кәлимуллинадан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 146 66. Каръяуды авылы Авылга иң башта типтәрләр нигез сала. Алар " душлык җиргә" килеп урнаша. Бүгенгесе көндә дә авылга беренче булып төпләнгән кешенең варислары исән. Ул - Галиев Хәмәт бабай. 1880 нче елда Хәмәт бабайның картәтәсе Иске Каръяудыдан күченә. Ул җәен арбага барлык кирәк-яракларын төяп, әйберләр өстенә улы - өч яшьлек Садрины утырта. (Хәмит бабайның әтисе була ул Садри). Дүрт чакрымлап ара үткәч, карасалар - бала юк. Әти кеше тиз генә әйберләрне бушата да кире ашыга. Бәхеткә каршы, бала Өчбүлә суының яр буенда уйнап утыра. Ә Каръяуды авылының исеме болай барлыкка килә. Күчеп утыручы типтәрләр яңа авылга исем таба алмыйча җәфаланалар. Ничек атарга авылны? Менә шулчак күкне кара болыт каплый, суык җил исә башлый. Җәй вакыты өчен бу гаҗәп хәл була. Әйтерсең дә җәй кыш белән алышына. Күп тә үтми, кар ява башлый. Кешеләр: "Менә кызык, җәй көне кар явамени инде, кар яуды, кар яуды!" - диешәләр. Шулай итеп, авыл Каръяуды дип атала башлый. 1992 елда Чакмагыш районы Яңа Каръяуды авылында Илсур Мансуровтан (1973 елгы) БДУ студенты Илдус Фазлетдинов язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 147 67. Коты авылы Коты бабаның Маргыш елгасы буена килеп урнашуы, якынча хисап белән, 1470 нче еллар, дип исәпләнә. Бу бабаның бабасы Гали баба булган. Гали бабаның балалары Урал (Яйык) буеннан килгәннәр. Аның ике улы булган: беренчесе - ЯгынгыБи, икенчесе - Акиярби. Боларның балалары Янбулат, Тукбулат, Язарбулат, Әптел, Солтанбәкләр булып, кайда яхшырак урын бар, шунда күчеп йөргәннәр. Коты баба Язарбулатның улы булган. Үз маллары белән Маргыш елга сы буена килеп, хәзер Иске йорт дип аталган урында кышлак ясап, шунда берничә еллар утырган. Бу урында ниндидер бер җайсызлык чыгып, 1531 еллар тирәсендә ул Маргыш елгасы буйлап бер бүрәнә агызып җибәрә һәм шул бүрәнә кайда туктала, шунда утырам дип сүз бирә. Ул бүрәнә елганың борылган урынында туктый һәм шунда Иске Котының утырышы була. Боларны түбәндәге күрсәтмәләр раслый. Коты бабаның балаларының берсе - Габделвәлинең улы Мөхәммәди баба шушы авылның беренче зияратында күмелгән. Шулай ук Коты бабаның алтынчы улы Атнагулның кабере дә шунда. Мөхәммәди баба, Гали бабадан башлап, бабаларының исемнәрен язып килә. Шәҗәрә буенча Мөхәммәди баба 76 яшендә үлә. Хәзер бу исемлекләрне шушы көнгә кадәр мин дәвам итәм. Бабаларның Иске Котыдан Яңа Котыга күчүе, якынча хисап белән, 1627 елларда булырга тиеш. Коты авылының хәзерге көндә урта мәктәп бакчасында калган беренче зияратында Яркәй бабаның сәнә һиҗрия буенча 1040 елда 40 яшендә үлүе турында язылган таш бар иде. Шулай ук Юлдаш бабаның вафат булуы турында язылган ташлар да табыла. Без 1931-1932 елларда укытучы Рәхимҗан Шәрипов һәм укучылар белән бу ташларны табып, аларның кемгә каравын белештек. Мәсәлән, Яркәй бабаның берничә ел печән чапкан урынына "Яркәй чокыры" дип исем биргәннәр. Моннан тыш Бакый кулы, Биктимер акланы дигән исемнәр дә бар. Иске Коты авылыннан 25 чакрым ераклыкта, Әсән авылы белән Наҗы авылы арасында Ябынгы чокыры дигән чокыр барлыгын белдек. Бу Коты бабаның атасының туганы - Ябынгы бинең биләмәсе. Шулай ук Коты бабаның атасы белән бертуган Тукбулатның улы - Солтәнбәк баб а, Ак Идел буендагы талауч ылардан котылу өчен, Ак Иделдән өч чакрым ераклыктагы Иске Солтанбәк дигән урынга утыра. Бу авылның башка исеме дә бар. Кайбер күрше авыллар аңа мыскыллап Чупты дип исем кушкан. Бу урында беренче баба урман арасында бура бурата. Бу бураны Бишкураз авылы утырган урынга ташу өчен өмә итә. Өмәчеләр бу бабаның өмәгә әзерләнгән итен азсынып, "биш кураз" дип атыйлар. Башкорт телендә кураз - әтәч дигән сүз. Шулай итеп, авыл - Бишкураз, соңыннан Бишкурай булып китә. Бу авылда Китапов фамилияле кешеләр бар. Монда яшәгән бабалардан берәү печән чапкан вакытта баш астына китап куеп яткырылган бер бала табып алып үстерә һәм Китапов фамилиясе бирә. Патша вакытында эшче халыкның тормышы авыр булгач, балаларын да ташлап киткәннәр. 1970 елда Чакмагыш районы Коты авылында элекке укытучы Нурислам Бәдретдинов (1878-1970) язмаларыннан БДУ студентлары күчереп алган 68. Рәҗәп авылы 1703 елның 28 июлендә Уфаның гаскәр башлыгы Ефим Зыбин һәм башкорт-кыръеланлылар арасында килешү төзелә. Аның нәтиҗәсендә, Сәхәш елгасы буендагы җирләр типтәрләргә бирелә һәм Рәҗәп авылына нигез салына. Иң беренче булып, бу төбәккә Рәҗәп исемле карт килеп урнаша. Типтәрләр татарлардан булганнар. 1762 елда - 60 типтәр, 1870 елда - 605 типтәр, 1920 елда - 1348 татар яшәгән. Бары тик 1925 елда гына 10 хуҗалыктан торган кечкенә авыл - Яңа Тайняш авылы аерыла. 1997 елда Чакмагыш районы Рәҗәп авылы музее материалларыннан БДУ студенты Эльза Галимова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 148 69. Тозлыкуш авылы Элекке заманда шушы җирләрдә атаклы чокырлар булганнар. Аларның исемнәре хәзер дә шул көенчә сакланганнар: 1. 3ирекле күл. 2. Умарталы күл. 3. Зияратлы күл. Шушы чокырлар буена безнең бабайлар каен тузыннан куыш корып утырганнар. Шуннан бу куышлар күбәя башлаган. Алар шушы кечкенә авылчыкка Тозлыкуыш дип исем биргәннәр. Соңыннан шушы исемне җиңеләйтеп, халык аны Тозлыкуш дип йөртә башлаган. Безнең бабаларыбыз башкорт булганнар. Шушы җиргә Зирекле күл, Умарталы күл, Зияратлы күл дип исем биргәннәр. Бу җирләр урман белән капланган булган. Боярлар вакытында ул урманнар киселеп беткән. Авылдан ерак түгел Хәйрулла хуторы бар. Бу хуторда Хәйрулла дигән кеше яшәгән. Бу исем шуннан калган. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Насыйбуллин фамилияле кешедән БДУ студентлары язып алган. Ул авылдагы беренче коммунист һәм колхоз рәисе булган 70. Үрнәк авылы Авылның исеме элек Кара көчек булып йөргән. Аның тарихы мондый. Элек хәзерге авыл урынында бары тик урман булган. Шунда ук кечерәк кенә бер күл булган. Бу күл төпсез булган, ягьни саз кебек, hәp нәрсәне үзенә тартып алган. Шуңа аны "Кара кичү" дип атаганнар. Күп кенә хайваннар, шул исәптән монда беренче булып килеп төпләнеп утырган кешенең бик акыллы бер кара төстәге көчеге дә шунда батып үлгән. Соңга таба күлне "Кара көчек" дип атаганнар. Ә инде еллар үтү белән, күл буенда авыл барлыкка килгән. Ул да Кара көчек дип йөртелә башлаган. 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Идият Хәмәтҗановтан (1885 елгы) БДУ студентлары язып алган 71. Чакмагыш авылы Картлар сөйләвенә караганда, хәзерге Чакмагыш авылы урынында элек кечкенә бер елга агып яткан. Тәүгеләрдән булып килеп урнашкан кешеләр елга ярыннан чакматаш чыгара башлыйлар. Шуңа да елгага һәм үзләре төзегән авылга Чакматаш исеме бирелә. Вакыт узу белән, Чакматаш исеме үзгәрә бара һәм бүгенге көндә авыл Чакмагыш дип йөртелә. Хәзерге Башкортстан җирләрендә булып үткән төрле баш күтәрүләрдән безнең районда яшәгән халык та читтә калмаган. Мәсәлән, Пугачев явы турында сөйләгәндә, Чакмагышта туыпүскән старшина Ишкуәт Дәүләтбаевны искә алып үтү урынлы. 1920 елның февраль аенда Минзәлә өязендә башланган "Кара бөркет" исемле крестьяннар баш күтәрүе Чакмагыш авылына да килеп җитә. Бу - Ык елгасының бер ягыннан икенче ягына кичү урыны. Заманында бу урыннан Алтын Урда ханнары кичеп йөргән, диләр. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 173 73. Калатау һәм Калмык күле Бу тауда калмыклар белән сугыш булган. Таудан түбәндә бер күл булган. Калмыкларга югарыдан бүрәнәләр тәгәрәткәннәр. Ышыкланып торыр өчен монда балчык өемнәре өйгәннәр. Шуннан бу тауны Калатау дип атый башлаганнар. Калмык күленең исеме дә шуннан калган. 1977 елда Борай районы Кыдаш авылында Габдрахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановтан (1900 елгы) БДУ студентлары язып алган. - ТХИ РЛ, № 247; Фазлетдинов, 2018, № 176 74. Үрәзикәй чишмәсе XVII йөз урталарында авылда үзенең горурлыгы, чибәрлеге белән дан тоткан Үрәзи исемле кыз яши. Чит җирләрдән килгән илбасарлар бу кызны әсир итеп алып китмәкче, кол ясамакчы булалар. Ләкин кыю кыз үз иркен саклап кала. Коллык хурлыгын үлем җәзасына алмаштыра. Баш бирмәгән кызны, авыл читенә чыгарып, атып үтерәләр. Авыл халкы аның үле гәүдәсен кадерләп тау итәгенә җирли. Кабернең баш очыннан чишмә бәреп чыга һәм аңа "Үрәзи" исеме бирелә. Тау да "Үрәзи" дип атала башлый. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 188 75. Такыя тавы Бик борынгы заманнарда, шушы җирләрдә Такыя исемле батыр егет яшәгән, ди. Дошманнар яу белән килгәч, ул аларга каршы көрәшкә чыккан һәм батырларча һәлак булган. Туган җирен ярату, хөрмәтләү хисе аңарда шул хәтле көчле булган ки, хәтта ул Ватан өчен гомерен дә жәлләмәгән. Бу батыр егетне ырудашлары хөрмәтләп, иң биек тауга күмгәннәр. Шуннан бирле бу тау "Такыя тавы" дип йөртелә башлый. Әлегә кадәр шундый ырым да яшәп килә: янәсе, батыр егет күмелгән тау аның ырудашларын дошман күзеннән саклап тора икән. Һәм, чынлап та, шулайдыр, чөнки Такыя тавын үтмичә, аның аргы ягында нәрсә барлыгын күреп булмый. 1997 елда Балтач районы Балтач авылында Сөләйман Усмановтан БДУ студенты Раушания Әхмәтшина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 187 ә) Батырша, Салават Юлаев һәм Емельян Пугачев җитәкчелегендәге милли-азатлык көрәше турында 76. Батырша күле 1755-1756 нчы елгы татар-башкорт кубарылышының җитәкчесе Гобәйдулла Гали улы Мәзгетдин (Батырша) исеме белән бәйле күл бу. 1755 нче елның 1 нче сентябрендә Карыш волосте старшинасы Яныш Абдуллин, 150 кешелек отряд җыйнап, Батыршаны гаиләсе, 10 шәкерте белән урманга кадәр озатып куя. Аңа каршы беркем дә корал күтәрми, чөнки Батырша төрки дөньясында бик күренекле шәхес була. Соңыннан үзенең патша Елизавета Петровнага язган хатында ул бу турыда бик җентекләп сөйләп бирә. Картлар сүзләренә караганда, Батырша шул күл-чокыр буенда гаиләсе, шәкертләре белән бераз яшәп тә ала. Берчак ул үзен куып килүче гаскәрләрдән качып, шул күлгә чума һәм, авызына камыш кабып, эзәрлекләүчеләреннән котылып кала. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 191 77. Пугач белән Салават юлы Пугач белән Салават явы вакытында Әби патша армиясенең берничә батальонын кысрыклый-кысрыклый Бөре, Дүртөйле, Мәскәү авыллары тирәләреннән зур гына яу үткән, диләр. Чакмагыш авылы янында, Чибекәй елгасының уң як ярындагы урманлыкта Әби патша гаскәрләре яткан. Шул тирәдә каты гына сугыш булып алган. Әби патша гаскәрләре чигенгән. Пугач белән Салават гаскәре Тозлыкуш, Чакмагыш, Бәләкәй Чупты, Иске Балак, Камай авыллары аша көнчыгыштан көнбатышка үтеп киткәннәр. Шул тирәдән үткән яу юлын халык "Салават юлы" дип атаган. Бу юл таулык, урманлыклар аша үтә. Уфа каласында торган патша гаскәрләре арттан төшмәсен өчен, Салават баш күтәрүчеләрнең эзен яшерергә тырышкан, ди. Шуңа ул күбрәк урман юлларын сайлаган. Гаскәр үтеп киткән, ә юл яшел урман белән каплана барган. Яу эзе, шулай итеп, әлләни беленмәгән. Урман юлын үтешли, Салават атын бер матур акландагы каен янына туктаткан. Гаскәренә шунда куна калырга әмер биргән. Батырга шул каен янында урын әзерләгәннәр. Салаватның җан дусты Кинҗә шулвакыт күрше таудагы чишмәдән су алырга килгән. Алар авыр юлдан соң рәхәтләнеп салкын су белән юынганнар да чәй эчкәннәр. Ул чишмә әле дә бар. Шулай бер төн кунгач, иртән Пугач белән Салават гаскәрләре Казанга таба юл тоткан. Шуннан бирле Салават атын бәйләп куйган каенны "Салават каены" дип йөртәләр. Чакмагыш мәктәбендә Пугач белән Салават яуларыннан калган хәнҗәрләр, ук башлары да бар. Алар нефтьчеләр поселогы төзелгәндә табылган. 1999 елда Чакмагыш районы Чакмагыш 1нче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее материалларыннан Ирина Насыйрова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 195; 1973 елда Чакмагыш районы Чакмагыш 1нче урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оештырган укытучы Г. Воробьевның "Салават юлы" һәм "Салават каены" дигән язма материалларын һәм үзе өстәп сөйләгәннәрен берләштереп, Гайса Хөсәенов кәгазьгә теркәгән. - АЭМ, 1973. - 552-553 б.; БХИ РЛ, 1980, № 241; БХИ РЛ, 1997, № 293 78. Әби патша юлы Уфа һәм Оренбург шәһәрләрен Казан белән тоташтыручы олы юл Күктау авылы Иске йорттан күчкәннән соң төзелгән, диләр картлар. "Саз күпере"н чыгу белән, Яркәйгә борылышсыз барырга мөмкин булган. Юлның Иске Күктау аша үтүен авыл халкы үзе сорап алган, үзе үк аны төзегән. Эш беткәч, патшабикә Екатерина II шушы юлдан Екатеринбургка барган, һәм ул халык телендә "Әби патша юлы" дип атала башлаган. 1997 елда Илеш районы Дөмәй авылында Фәния Гобәйдуллинадан (1932 елгы) БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 192 79. Каторжан юлы Әлеге көндә Ишкар авылы аша Уфа - Казан трассасы үтә. Кайчандыр шушы юлны авылның уртасыннан Әби патша - Екатерина II үзе салдырткан булган. Ул вакытларда бу юлны авыл халкы "Каторжан юлы" дип йөрткән. Әби патша һәм башка патшалар тарафыннан Себергә каторгага җибәрелгән кешеләр бу юлны күп таптаган. 1866 нчы елда Николай патша Ишкар авылында мәчет төзергә рөхсәт бирә. Ул авылдан бер чакрым читтәрәк урнаша. "Каторжан юлы" читенә өч этап төзелә. Каторгага җибәрелгән юлчылар шул этапларда туктап, ял итә торган булганнар. 1922 нче елда бу этапларны сүтәләр һәм аның материаллары белән Сараяз елгасының сул як ярында кечкенә генә бер мәктәп төзиләр. Авылдагы беренче укытучы Нәирә апа Шәмсетдинова була. 1997 елда Илеш районы Кызыл Байрак авылында Мәликә Хөснуллинадан (1903 елгы) БДУ студенты Акчәчәк Хөснуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 194 80. Йолдыз тавы Базытамак һәм Йолдыз авыллары арасында Әрәкәс күле буйлап 3-4 чакрымга сузылган биек тау бар. Бу - "Йолдыз тавы". Монда Пугачев Екатерина II армиясенә каршы сугыш алып барган. Бу тауда Пугачев гаскәрләренең корал калдыклары - кылычлар, мылтыклар күп табыла. Окоп урыннары да аермачык күренеп тора. "Йолдыз тавы"ннан торып, Пугачёв гаскәр ләре Идел аръягыннан килә торган армиягә каршы сугышкан. 1998 елда Илеш районы Яңа Күктау авылында Хәбибрахман Кәшбуллиннан (1910 елгы) БДУ студенты Рәйлә Нигмәтуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 204 81. Кала тавы "Кала тавы" Яңа Аю һәм Тартыш авыллары арасында, Агыйд елнең сул ярында урнашкан. Ул Пугачёв сугышы вакытында оборона пункты булып хезмәт иткән. Шушы тауда торып, Пугачёв үзенә гаскәр җыйган. Кеше туплагач, ул башкорт гаскәрләре белән Агыйдел буйлап Казанга юл алган. Пугачёв урыс һәм башкорт халыкларын дуслаштыру өчен тырышкан. "Кала тавы"нда әлегә кадәр бик күп сугыш кораллары табыла. 1998 елда Илеш районы Яңа Күктау авылында Хәбибрахман Кәшбуллиннан (1910 елгы) БДУ студенты Рәйлә Нигмәтуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 205 б) Җир биләүчеләр һәм җир өчен сугышлар турында 82. Күҗмә зираты Кайчандыр Күҗмә исемле кеше яшәгән. Ул елларда көферләр (урыслар) белән җир өчен бик күп сугышлар булган. Бервакытны бу җиргә марилар басып кергәннәр. Күҗмәнең бик таза, матур кызы булган. Ул кызның беләкләре самавыр юанлыгы булган. Күҗмә шул кызы белән мариларга каршы сугышканнар. Марилар Куҗмәне кара канга туздырып киткәннәр. Аны үтердек, дип уйлаганнар. Күҗмә тау буенда ятып калган. Бераздан аңына килеп, кыймылдый башлаган. Моны күреп, марилар яңадан килгәннәр. Күҗмә үзенең бер теләге барлыгын әйткән. Марилар аның теләген үтәгәннәр. Ул Гәрә буена төшеп яраларын юган, тәһарәт алып намаз укыган. Шуннан марилар аны үтергәннәр, һәм шул урында күмеп киткәннәр. Xәзep бу урынга "Күҗмә зираты" дип исем биргәнәр. Барлыгы анда - дүрт кабер. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Гыйлемхан Таһир улы Таһировтан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган 83. Гәрәй имәнлеге Патша вакытында Гәрәй Морадымов исемле кеше бик зур казна җирен юллап алып, халыкка бүлеп биргән. Үзе шушы урыннарның читенә имән агачлары утыртып чыккан. Бу имәнлекне халык әле дә "Гәрәй имәнлеге" дип атый. 1998 елда Балтач районы Бигелде урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Фәндүс Фәхретдинов күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 224 84. Илекәй карт Борын заманнарда Илекәй исемле карт Чыпчык авылыннан Ар елгасының уң ярына күчеп утыра һәм шунда Илекәй авылына нигез сала. Балтач картның улы Колый Балтачев моңа нык ачулана: "Бу минем җирләр. Моннан тиз арада чыгып ычкын! Әнә елганың теге ягына күчеп утыр!" - ди. Ләкин Илекәй аның сүзләрен тыңламый. Ачуы чыккан Колый Илекәй авылына яу белән килә. Ул ялан уртасында чыгып баса да: "Кем дә кем, монда чыгып, минем белән көрәшергә риза?" - дип, Илекәй халкына кычкыра. Барысы да куркып калалар. Шулчак мәйдан уртасына Илекәй карт чыгып баса һәм көрәш башлана. Берсе дә күрмәгәндә, Илекәй карт Колыйны чалып ега. Җиңелгәч, Колый үзенең кешеләре белән хурланып кайтып китә. Илекәй авылы халкы Ар елгасының уң ягында торып кала. Үләр алдыннан Илекәй карт: "Мине Ар елгасының сул ягына күмегез. Мин Колыйны хәрәмләшеп чалып ектым. Ә чынлыкта, ул миннән көчлерәк иде", - ди. Картның соңгы теләге үтәлә. Әле дә авыл халкы аның каберен хөрмәтләп тота. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 226 85. Кала күле Элек җир өчен сугышлар еш чыгып торган. Баш күтәрүчеләр сугыш коралларын шушы күл буенда калдырып китә торган булганнар. Шуңа да ул "Кала күле" дип атала икән. 1998 елда Балтач районы Бигелде урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Фәндүс Фәхретдинов күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 230 86. Әдел тавы Калмашбаш авылының көньяк-көнчыгышында "Әдел тавы" дигән урын бар. Картлар сөйләвенчә, элек биредә Әдел исемле кешенең утарлары, алма бакчалары урнашкан булган. Бу җирбиләүче бик зыялы, мәрхәмәтле кеше булган, хатыны авылда яшәүчеләргә урыс телен укыткан. Халык сөйләвенчә, алар бай булсалар да, бик игелекле кешеләр булганнар. Хезмәткәрләренә карата да кырыслык күрсәтмәгәннәр. Дөньяда барган хәлләр белән яхшы таныш булган Әдел Октябрь революциясенә кадәр үк инкыйлаб җилләрен тоеп, биләмәләрен чит кешегә сата. Имеш, ул шул вакытта болай дип әйткән ди: "Мин котылдым, Шаһгали, ә син тотылдың". Чынлап та, Шаһгалине "кулак" дип Себергә сөрәләр, ә Әделнең исеме саф кала. Авыл читендәге ялан "Әптерәү иннеге" дип атала. Элек бу урында Әптерәү бабай җир тоткан. Аның үз урманнары, басулары, яланнары булган. Совет власте безнең якларга да килеп җиткәч, бабай "аклар" белән качып киткән, ә ул яшәгән урын халык телендә "Әптерәү иннеге" дип атала башлаган. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 218 88. Баяр бакчасы Яңа Күктау авылы янында искиткеч гүзәл агачлык, саф сулы чишмәле бер урын бар. Халык аны "Баяр бакчасы" дип йөртә. Революциягә кадәр бу урында бик бай баяр яшәгән. Ул табигатьне нык яраткан, диләр. Баярның бик зур йорты, төрле җимешләр бирә торган матур бакчасы булган. Өе янында гына зур, саф сулы күл җәелеп яткан. Ләкин авыл халкы аны яратмаган, байлыгына көнләшкән, баяр турында төрле ялган сүзләр чыгарган. Ахыр чиктә авыл халкы баярны асып үтергән. Аның үлеменнән соң кешеләр баярның йортын да сүткәннәр. Бары тик шушы бакчасы гына утырып калган. Шул еллардан бирле ул бакча урнашкан урынны "Баяр бакчасы" дип атыйлар. 1998 елда Илеш районы Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 219 89. Кәсәй тавы Элек авылда Кәсәй дигән кеше яшәгән. Алар Дөмәй карт белән җир өчен бик еш сугышып торганнар. Дөмәйдән аерып, Кәсәй ул таулы җирне үзенә алган. Шул көннән алып, халык телендә бу тау - "Кәсәй тавы". Авылга нигез салган Рсай карт янына бервакыт, яшәргә җир сорап, Наҗы исемле кеше килгән. Ләкин Рсай карт аңа бернәрсә дә бирмәгән, киресенчә, хуҗалыгы яныннан, биләмәләреннән куып җибәргән. Наҗы карт, читкәрәк китеп, барыбер үз дөньясын корган. Хәзер ул җирләр "Наҗы буе" дип атала. 1998 елда Илеш районы Рсай авылында Мәгъсүм Кашаповтан (1927 елгы) БДУ студенты Айгөл Сәетова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 241 91. Сугыш чокыры Йонны авылы янындагы басуда "Сугыш чокыры" дип аталган бер тирән чокыр бар. Аның исеме, чыннан да, сугыш белән бәйле. XIX гасыр азакларында булган бу вакыйга. Бөре өязеннән Йонны белән Рсай авыллары арасындагы җирләрне бүлергә землемерлар килгән. Алар: "Бу урын бик калын урман һәм бик тирән чокырлардан гына тора", - дип, 13-14 гектар җирнең кайсы авылга караганын ачыкламыйча, мижа билгесен күрсәтмичә калдырганнар. Шуннан ике авыл халкы арасында бу җир өчен бик күп ызгышлар, ачу-талашулар башланган. Бәхәсне хәл итәр өчен, халык ит, май, бал кебек күчтәнәчләр җыеп, Бөре шәһәреннән кабаттан землемерлар чакырган. Землемерлар бәхәсне аларга бүләккә җыелган акча, күчтәнәчләр күләменә карап хәл иткәннәр. Кайсы авылның күчтәнәчләре күбрәк, бәхәс шулар файдасына хәл ителгән. Бу хәл берничә мәртәбә кабатланган. Җир күп тапкырлар әле Рсай, әле Йонны авылына күчеп йөргәннән соң, ике авыл халкы бәхәсне кул көче белән хәл итәргә була. Сугыш көне билгеләнә. Барлык ир кешеләр, күсәкләр белән коралланып, әлеге чокыр янына җыелалар. Алар арасыннан иң көчлеләре - Йонны авылыннан "Атаман" кушаматлы Мөхәммәтдин Зәйнетдинов һәм Рсай авылыннан Әхмәтдин исемле кешеләр кара-каршы сугышалар. Дәгъвалы җир сугышта җиңүче кулына күчәргә тиеш була. Шушы урында Йонны авылы "атаманы" Мөхәммәтдин Рсай авылы кешесен тукмап үтерә. Шулай итеп, ике арада каты сугыш башланып китә. Йонны авылы халкы Рсай кешеләрен кара канга батырып, авылларына җиткәнче куып китәләр һәм сугышта җиңүче булып танылалар. Ә теге 13-14 гектар чамасындагы җир шул көннән башлап "Сугыш чокыры" дип атала һәм Йонны авылы халкы кулына күчә. 1998 елда Илеш районы Йонны авылында Рүзил Мәгъдәновтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 248 92. Яшь барыня урманы Элек бу урман урынында бер бай бояр яшәгән. Аның үз заводы да булган. Ул якын-тирәдә беренче булып көлтә ура торган машина алып кайткан. Бу машинаны чит илдә чыгарганнар. Сыерлары да күп булган. Аларны карар өчен, ул хезмәтчеләр тоткан. Әнисә әби, Рәхимә әби шушы сыерларны тәрбияләгәннәр. Захар карт боярның иң яхшы хезмәтчесе булган. Ул башта тимерче булып эшләгән, соңыннан боярның кучеры булып киткән. Бояр нык итеп кызын яраткан. Аңа бер нәрсә дә жәлләмәгән. Кызына дип, үз өе янына зур кирпеч йорт төзеткән. Шуннан бирле бу урын "Яшь барыня урманы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Лена авылында Мисбах Хәбировтан (1930 елгы) БДУ студенты Галия Каһирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 259 93. Җир сату Хәзерге Бөре шәһәре, Лачынтау авылы урнашкан җирләр элек Мәскәү авылы халкы карамагында булган. Югары дәрәҗәле картлар шушы җирләрне бер тәкәгә һәм бер чирек аракыга сатып җибәрәләр. Азактан кире уйласалар да, соң була. Землемер килеп, авыл җирләрен кисеп ала. Шулай итеп, Мәскәү авылы биләмәсе кечерәя. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 225 94. Аю җире Бик элек Татарстанның Аю дигән авылыннан бирегә кешеләр күчеп килә һәм Мирзаит авылы тирәсендәрәк җирдә урнаша. Ләкин, ни сәбәптәндер, алар монда озак яши алмыйча, кире кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Ә тормыш көткән урыннары шуннан бирле "Аю җире" дип атала. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 551 в) Милләтара, динара мөнәсәбәтләр, ыру, сословие атамалары белән бәйле риваятьләр 95. Башкорт очы, Төмән очы Ихсан авылының җирле халкы элек башкортлар булган. Соңрак монда Пенза якларыннан татарлар килеп утырганнар. Татарлар белән җирле халык арасында җир-су өчен һәрвакыт көрәш барган, сугышлар килеп чыккан. Шуның нәтиҗәсендә, башкортлар әлеге "Башкорт очы"на күчеп утырганнар. Хәзер анда татарча сөйләшәләр. "Төмән очы"нда исә Пенза өлкәсеннән килгән татарлар яши. Алар элек башкортлар эшкәрткән җирләрне басып алганнар һам аларны "төмәннәр" дип атаганнар. Шулай итеп, Иске Ихсан авылы икегә бүленеп, икенче очы "Төмән очы" дип аталган. Бу оч халкы әле дә төмәннәргә хас итеп сөйләшә. 1970 елда Чакмагыш районы Бәшир авылында Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, элекке колхоз рәисе Мәсәлим Гәрәевтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган 96. Башкорт урамы Иштирәк авылы урнашкан җиргә беренче булып татарлар килеп утырган. Алар үзләре бер кечкенә авыл хасил иткәннәр. Соңыннан монда яшәү өчен уңайлы урын эзләп йөрүче башкортлар да килә. Алар безнең якларны бик ошаталар. Иштирәк авылы халкы Көрпә елгасының икенче ягындагы җирләрне башкортларга бирә. Башкортлар авылның икенче яртысы булып, бер озын урам ясап урнашалар. Соңыннан алар яшәгән урам "Башкорт урамы" дип атала башлый. Билгеле булуынча, Янтуган авылында төрле милләт вәкилләре яшәгән: башкортлар, типтәрләр, татарлар һ.б. Аларның һәркайсының үзләренә аерым зиратлары булган. Соңрак типтәр зираты урнашкан җирләрне сөреп, басуга әйләндергәннәр. Шуңа күрә авыл янындагы бер басу "Типтәр басуы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Салих Басыйровтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 265 98. Типтәр ягы Элекке вакытта, җир гаиләдәге ир-ат санына карап бирелгәндә, сазлык авылны икегә бүлеп торган. Аның бер ягында типтәрләр, ягъни җирсез халык яшәгән. Алар башкалардан үзләре бер төрле булып аерылып торганнар. Типтәрләргә җирне дә бик әз биргәннәр. Алар яшәгән урын әле дә "Типтәр ягы" дип йөртелә. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Нәфисҗамал Гыйльметдиновадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 267; "Типтәр җире" - 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 266 99. Казакъ тау башы Элек авылга мордва, казакъ, нугай халыклары күчеп килә торган булган. Казакъ хатыннары аяк тиңентен озын күлмәкләр киеп, башларына ак сөлгеләр урап, күп булып җыелышып, әкрен генә урак урырга барганнар. Үзләре: Нугайлар дим, барсы бара, Татарлар дим, берсе юк, - дип җырлаганнар да әле, җитмәсә. Казакъ хатыннары игеннең һәр сабагын берәмтекләп тотып урганнар. Шуңа да татар хатыннарының һәрберсе иллешәр көлтә әзерләгәндә, болар көн буена көч-хәл белән өч-дүрт көлтә җыйный иделәр. 1930 нчы еллар башында ул халыклар үз җирләренә кайтып киттеләр. Ләкин алар яшәгән урыннар әле дә "Казакъ тавы башы", "Мордва җире" дип атала. Казакъ җырларыннан бер дүртьюллык та истә калган: Ак тавыгым б-а-а-р иде, Йомыркасы с-а-а-р иде, Канды булган җиремнең Ике күзе к-а-а-р иде. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 273 100. Бетле саз Яркәй рус-төрек сугышында аеруча зур батырлык күрсәтә. Моның өчен ул урыс гаскәр башлыгы П.А. Румянцев тарафыннан "Георгий тәресе" белән бүләкләнә. Шуңа өстәп, аңа җир дә бирелә. Ул заманнарда Ислам диненең көчле йогынтысы астында яшәгән халык урыс тәресенә зур нәфрәт белән караган, шуңа күрә Яркәй "Георгий тәресе"н күкрәгенә тага да алмаган, сандык төбенә яшереп саклаган. Яшерелгән тәрене күргән хатыны: "Көфер белән яшимен", - дип куркып, тәре турындагы хәбәрне әтисе Череккүлгә җиткергән. Череккүл карт, үз чиратында, кеше яллап, Яркәйне үтерткән. Үтерүчеләрне хаклы җәзага тарттырыр өчен, Яркәйнең бертуганы Күктау суд юлларында йөреп караса да, файдасы тимәгән. Авыл халкы Яркәйнең мәетен Күктау авылыннан дүрт-биш чакрым ераклыктагы сазлыкка илтеп ташлаган. Аның гәүдәсе сазлыкта череп, кортлап яткан. Шуннан соң халык бу урынга "Бетле саз" дигән исем кушкан. Соңрак, юл төзегәндә, сазлык аша күпер салганнар. Аңа халык "Бетле күпер" дигән исем кушкан. Бу атама бүгенге көнгә кадәр саклана. 1914 нче елда Мәскәү авылына марилар килеп урнаша. Әле дә аларның өй урыннары бар. Ләкин авыл халкы аларны бер дә шатланып каршы алмый. Мәскәүлеләр чит телле, чит динле мариларны һич яратмыйлар, аларның сыер-сарыкларын суялар, ә үзләрен кыйныйлар, мәсхәрәлиләр. Нәтиҗәдә, марилар Озын Ялан авылына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 225 102. Кыргыз бүләге җире Элек монда кыргызлар яшәгән. Туган якларына кайтып киткәндә, алар бу җирләрне Мостафа авылы халкына бүләк итеп калдыралар. Шуннан бирле бу урыннар "Кыргыз бүләге" дип атала. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924- 1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 276 103. Тушкыр суы, Көсәк күл Элек башкортлар, туганнарын чакырганда, ат суеп, ат ите беткәнче ашатып, кунак итә торган булганнар. Бервакыт Кыйгазы башкорты Кайпан башкортына тай суеп кына ашаткан. Тай гына суеп ашатканга, Кайпан башкортының бик ачуы килгән. Кунак иткәч, Кыйгазы башкорты Кайпан башкортын бер марый проводник белән пар ат җиктереп озаткан. Кайпан башкорты Кыйгазы башкортының исемен бетерәем дип, марый проводникны үтергән дә, аягына җип тагып, чанага бәйләп, түше белән сүрәтеп алып киткән. "Моны кайда илтеп бәрергә икән? - дип уйлап барган. Проводникның башын тау астыннан чыккан чишмәгә бәргән һәм бу чишмә "Көсәк чишмә" дип аталган, чөнки марыйның исеме Көсәк булган. Шуннан соң Кыйгазы суын "Түшен ышкыр" исеме белән атый башлаганнар. Бу исем, тора-бара, "Тушкыр" булып киткән. Кыйгазы суының исеме "Тушкыр"га әйләнеп, Тушкыр елгасы чыккан урынга "Тушкырбаш" исеме бирелгән. Хәзерге вакытта Кыйгазы суын Тушкыр дип кенә йөртәләр. 1964 елда Балтач районы Тушкыр авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән г) Караклар һәм качкыннар хакында 104. Кизгән сазы Бу зур булмаган сазлык үз исемен 1928 елда алган, дип сөйли картлар. Егерменче елларда Югары Карышта Казыйхановлар бандасының "даны" чыккан була. Алар безнең авыл халкына гына түгел, тирә-як авылларга да зур зыян салганнар. Хакый Атзитаров дигән юлбасарның бигрәк тә куркыныч, канэчкеч кеше булуы турында сөйлиләр иде. 1928 елда шушы банда Борай районы Кизгән авылыннан Яңа Урыс авылы ярминкәсенә баручы бер сәүдәгәрне сагалап торып, аны үтерә һәм гәүдәсен шушы сазга ташлап китә. Шуннан бирле бу сазлык "Кизгән" исеме белән аталып йөри. 1930 нчы елларда банда тармар ителә. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 289 105. Гайнетдин чокыры Рапат авылында элек Гайнетдин исемле кеше яшәгән. Бар яктан да аңлы, сәләтле булган ул. Йөзе матур, сүзе татлы икән, кешеләрне бер карауда үзенә тарткан. Аны барысы да яраткан. Беркем дә аның кире якларын күрмәгән. Чынлыкта исә, Гайнетдин җиңел юл белән баюга исәп тоткан. Аның бик яхшы, өйрәтелгән эт шикелле аты булган. Шул аты белән Гайнетдин ераклардан сарык, кәҗә һәм башка төрле терлекләрне бик оста итеп урлаган. Авыл читендә тирән чокыр булган. Кешеләр аны читләтеп үтә торган булганнар, нәрсәдәндер шикләнгәннәр. Гайнетдин шушы чокырда урланган малларны чалган. Урлашканда, атының дүрт аягына да чабата кидерә торган булган. Бу ат эзен яшерү өчен эшләнгән. Хәзер Гайнетдин юк, ә чокыр әле дә бар, аны һаман да "Гайнетдин чокыры" дип йөртәләр. 1999 елда Чакмагыш районы Рапат авылында Зөләйха Хәбировадан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 285 106. Әпес тавы Исәнбай авылында элек Әпес исемле кеше яшәгән була. Бервакыт ул Игъмәт авылына юлга чыга. Ләкин, юлда ниндидер хәл булып, ул шушы таудагы урманга качып китә. Авыл халкы аны барыбер тотып ала. Бу урман инде күптән киселеп, урыны сөрелеп беткән, ләкин халык кайчандыр ул урнашкан тауны һаман да "Әпес тавы" дип атый. 1998 елда Илеш районы Рсай авылында Мәгъсүм Кашаповтан (1927 елгы) БДУ студенты Айгөл Сәетова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 282 107. Яркәй тавы Хәзерге Яркәй авылы янындарак "Яркәй тавы" дигән урын бар. Аның тарихы мондый. Элек патша хөкүмәте халыкка бик авыр салым салган. Яркәй исемле кеше җитәкчелегендәге авыл халкы салым җыючыларны тукмап, куып җибәргән. Озак та үтми, хөкүмәтнең кораллы гаскәрләре килгәч, Яркәй авылны ташлап, шушы тауга качып киткән. Ул шушында тау куышында качып яткан. Ләкин патша гаскәрләре Яркәй качкынны барыбер тотып алганнар. Шуннан бирле бу тауны "Яркәй тавы" дип йөртәләр. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кашбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 296 д) Социаль һәм милли изү фаҗигаләре хакында 108. Баяс урманы Элек безнең якларда ике дус яшәгән. Берсен Баяс дип атаганнар. Ләкин биредә яшәүче байлар егетләргә иркенләп яшәргә ирек бирмәгән, төрлечә кысрыклаган. Егетләр моңа түзә алмыйлар һәм, бу байларны талап, казакъ далаларына качалар. Ләкин алар анда да урын тапмыйлар һәм көньякка, Сэди елгасы ягына, юлларын дәвам итәләр. Ләкин Баясның дусты: "Ике тәкә башы бер казанга сыймый", - ди дә юлдашыннан аерылып китә. Ә Баяс Сэди елгасы янында туктап кала. Биредә ул көтү көтә, сарыклар үстерә. Әмма монда да озак тора алмый, казакълар аны куып җибәрәләр. Баяс бик озын ил гизеп йөргәч, кире Танып буйларына килеп чыга һәм шунда яшәргә кала. Ул яшәгән урынны халык әле дә "Баяс урманы" дип йөртә. 1997 елда Борай районы Борай авылында БДУ студенты Луиза Усаева язып алган. Информаторы билгесез. - Фазлетдинов, 2018, № 299 109. Саклау урманы Бу урман авылга бик якын урнашкан, ләкин аны урманчылар беркайчан да кисәргә рөхсәт итмәгәннәр. Хәтта чабатага юкә кайрысы алырга да ярамаган. Сугыш елларында урманчы Ибрай Вилданов бик күп балаларның чабата юкәләрен чапкалап, балталарын тартып алып калган. Утынны халык авылдан унбиш чакрым ераклыктагы Яңа Штәнде урманлыгыннан кисәргә тиеш булган. Анысы да - черек, яки корыган чыршы. Хрущев заманнарында Борай районы белән кушылгач, бу урманны ике ел эчендә читкә ташып бетергәннәр. Урман юкка чыкса да, иске заманнарны истә тотып, ул урнашкан урынны "Саклау" дип йөртәләр. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 318 110. Вафа буасы Элек бу буада дүрт ташлы тегермән корылган була. Янында ашлык саклар өчен келәт салына, атлар өчен лапас, кеше кунар өчен йорт та төзелә. Көз көне, ашлык җыелгач, моннан кеше өзелми. Бервакыт бу тегермәнне Вафа исемле бай сатып ала. Әмма ул аны эшләтеп җибәрә алмый. Ачуыннан бай тегермәнгә ут төртә. Бар әйбер янып бетә, ә Вафа үзе авылдан качып китә. Шуннан бирле бу урын "Вафа буасы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Рсай авылында Мәгъсүм Кашаповтан (1927 елгы) БДУ студенты Айгөл Сәетова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 300 111. Мәчет саклавы Элек бу җирдә үскән агачларны мәчет миченә ягар өчен генә кисеп алганнар, ә болай ботагына да тияргә ярамаган. Шуңа күрә ул "Мәчет саклавы" дигән исем алган. 1998 елда Илеш районы Тыпый авылында Фәһимә Галиевадан (1925 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Шабаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 306 112. Сәгъдәт кулы Бу вакыйга революциягә чаклы булган. Авылда һәр кешегә җир бүлеп биргәннәр. Сәгъдәт исемле иргә дә бераз җир тәтегән. Ул шунда ашлык чәчкән-урган, кыскасы, гаиләсен туйдырган. Җир башта бик күп ашлык биргән, ләкин тора-бара уңыш кими башлаган, чөнки ашлама җитешмәгән. Сәгъдәтнең гаиләсе ачтан интегә башлаган. Бик күп уйланулардан соң Сәгъдәт шахтага эшкә китәргә карар иткән. Авылдан бераз ерагайгач, ул артына борылып караган. Карашы элек үзе эшкәрткән җирләргә, яшәгән өенә төшкән. Җире буп-буш, өе дә "менә җимереләм, менә җимереләм" дип тора икән. "Бер-ике елдан соң монда Сәгъдәт дөньясыннан бернәрсә дә калмаячак. Исемем дә онытылачак", - дип күңелсез уйларга бирелгән ир. Ул борылып кире кайткан да буш яткан җирләренә үз куллары белән агачлар утыртып чыккан. Еллар үтү белән, монда куе урман үсеп чыккан. Хәзер ул урман "Сәгъдәт кулы" дип атала. Бу чокыр тарихы биш партизан язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Шәмсия исемле хатынның олы улы, дилбегә эшләр өчен, Дөмәй авылына ике дустын ияртеп кайткан була. Байлар, боларның дилбегә ясаганнарын күреп, аларга ат урлау гаебен тагалар. Авыл белән җыелышып, аларны тереләй бер чокырга күмәләр. Шулай итеп, Шәмсия, аның ике улы һәм дуслары тереләй җир кочагына кереп ята. Хәзер бу чокыр "Шәмсия чокыры" дип атала. Әлеге вакытта бу җирдә зират урнашкан. 1997 елда Илеш районы Дөмәй авылында Фәния Гобәйдуллинадан (1932 елгы) БДУ студенты Гөлнур Гайсина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 313 114. Хәдичә урамы Хәдичәнең әти-әнисе ярлы булган. Җәй җитсә, әтисе бай малын көткән, кышкы чатнама суыкларда утын-печән ташыган. Әнисе байбичәнең керләрен юган, йон эрләгән, мал-туарын караган. Ләкин ничек кенә тырышып эшләсәләр дә, өс-башлары - киемгә, тамаклары икмәккә туймаган. Менә шундый авыр тормышта җәфа чигә алар. Ә бервакыт, көтмәгәндә суык тидереп, башта Хәдичәнең әтисе, аннан әнисе үлеп китә. Җиде яшьлек кыз ятим торып кала. Хәзер инде Хәдичә әрсез байбичәнең йомышчысына әйләнә. Йөгереп йөреп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләрен эшли. "Ятим балага шул да ярар әле", - дип, аның өстенә искемоскы кием кидерәләр. Күп вакыт ул яланаяк йөри. Тормышы нинди генә авыр булмасын, унҗиде-унсигез яшьләргә җиткәндә, Хәдичә бик матур, сылу кыз булып өлгерә. Бер ярлы егет, Хәдичәне өзелеп яратып, кәләшлеккә сората. Ләкин байбичә моңа каршы төшә. Шундый җегәрле асрауны кулыннан ычкындырырга теләми ул. Ләкин Хәдичә озак яши алмый, яшь кенә килеш, дөнья рәхәтен күрмичә, әти-әнисе кебек үк салкын кыш көннәрендә суык тидереп, урамда дөнья куя. Бу урам хәзер "Хәдичә урамы" дип атала. Егет, сөйгәненә багышлап, җыр чыгара: Бу күлнең исеме 1918-1919 нчы елларда барлыкка килә. Шул чорда безнең тирәләрдә гражданнар сугышы бара. Авыл берничә мәртәбә бер кулдан икенче кулга күчә. 1919 елның мартындагы бер сугышта күп кенә солдатлар һәлак була. Мөселман егетләрен зиратка күмәләр, ә чит диннән булган ике солдатны авылдан читтә, шушы күл буена җирлиләр. Ул солдатларның берсе Смак исемле була. Аларның каберләре хәзер басу астында калып, сөрелеп беткән инде, ә күл һаман "Смак" исемен йөртә. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган.. - Фазлетдинов, 2018, № 334 116. Солдат күпере Гражданнар сугышы вакытында кызылармеецлар авылда күпер төзегәннәр. Араларыннан берсе, шаяртып: - Нигә генә салдыралардыр инде бу күперне? Барыбер, "аклар" килгәч, алар кулына күчәчәк бит! - дигән, имеш. Шушы сүзләре өчен солдат гаепләнә һәм атып үтерелә. Шул вакыйгадан бирле бу күпер "Солдат күпере" дип атала. 1998 елда Балтач районы Бигелде урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Фәндүс Фәхретдинов күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 336 117. Солдат имәнлеге Гражданнар сугышы вакытында безнең яктагы күп авыллар аша "аклар" һәм "кызыллар" гаскәре үткән. Авыл халкы җиткән кызларны базларда, абзар түбәләрендә качырып, "аклар"дан саклаганнар. Чөнки "аклар" "кызыллар" яклы авылларны яндырып көлгә әйләндергәннәр, кызларны мәсхәрәләгәннәр. 1918 елда Яңабирде авылы аша да "аклар" үткән. Бик күп кешеләр, солдатлар корбан булганнар. Үлүчеләрнең исәбехисабы булмаган. Мәетләрне чокырларга тутырганнар. Имән урманының көнбатыш ягындагы бер урынга кырыктан артык солдат мәетен күмгәннәр. Халык канлы яшь түккән, көн караңгы төнгә әйләнгән. Кайгы-сагыштан кешеләр эшләмәс булганнар. "Мондый коточкыч көннәрне бүтән күрсәтмә", - дип, Ходайга ялварганнар. Шуннан соң бу урын "Солдат имәнлеге" дип атала башлаган. 1999 елда Чакмагыш районы Чакмагыш авылында Госман Мөсәлләмовтан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 335 118. Бетле күпер Исәмәт урманы янындагы бер урын "Бетле күпер" дип атала. Гражданнар сугышы елларында бу урманга төрле яклардан качкан кешеләр килеп, яшеренеп ятканнар. Ә әле "Бетле күпер" дип аталган урында көтүе белән чегәннәр дә торып киткәннәр. Юынмыйча, киемнәрен алыштырмыйча айлар буе яшәгәнлектән, алар бетләп беткәннәр. Авыл халкы, бет йоктырудан куркып, монда якын да килмәгән. Чегәннәр киткәч тә, алар яшәгән җирне халык "Бетле күпер" дип атаган. Бу исем әле дә саклана. Революциягә кадәр бу җирләр Гаврила бай кулы астында була. Гражданнар сугышы башлангач, ул үзенә кечкенә гаскәр җыеп, "кызылларга" каршы сугышып, якын-тирә урманнарда качып йөри. Кырның исеме дә шуннан калган. 1998 елда Илеш районы Үрмәт авылында Сөгъдә Яһүдинадан БДУ студенты Рөстәм Хисаметдинов язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 323 120. Сәет тавы Элек авылда Сәет исемле революционер яшәгән. Гражданнар сугышы вакытында "аклар" бу тирәне басып алгач, ул шушы тауга качып киткән. Авыл кулаклары аны барыбер эзләп тапканнар һәм үтергәннәр. Шуннан бирле тау "Сәет тавы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Үрмәт авылында Сөгъдә Яһүдинадан БДУ студенты Рөстәм Хисаметдинов язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 333 121. Чучак тавы Югары Яркәй янындарак урнашкан тауны халык "Чучак тавы" дип атый. Гражданнар сугышы елларында "аклар" белән "кызыллар" шушы тауда бәрелешкәннәр икән. Тауның исеме дә шуннан калган, ди. Биек тау итәгендә нарат агачы үсеп утыра. Аның кайрысына "Отряд командиры Чучаков" дип язылган. Бу командир шушы тау башындагы сугышта һәлак булган икән. Күрәсең, кабере дә шул нарат төбендәдер. Тау әле дә командирның исеме белән, "Чучак тавы" дип йөртелә. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Җиһанур Баһаветдиновадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 340 ж) Идел-Урал буйларында 1921 - 1922 еллардагы ачлык фаҗигаләре турында 122. Җиде каен "Ач кешенең ачуы яман", - диләр. Бик дөрес сүзләр бу. Моны исбатлаган хәл 1921 нче елда була. ...Бер хуҗаның тана бозавы югала. "Тананы урлаган" дип, башта бер кешене гаеплиләр. Ул: "Мин алмадым, тимәдем синең бозавыңа", - дигәч, гаепне икенче берәүгә салалар. Шулай итеп, җиде кеше шик астына алына. Күпмедер вакыт үткәч, "бүтәннәр урлашмас өчен, барысына да сабак булыр" дип, аларны тереләй күмәргә булалар. Үзләреннән зур чокыр казыталар, җидесен дә шунда төртеп төшерәләр. Чокырдан чыгарга тырышканнарны без белән пешеклиләр. Туйганчы җәзалап, тереләй күмеп, кайтып китәләр. ...Берничә көн үткәч, теге кешенең танасы үзе кайтып керә. Ләкин эш инде узган була... Берничә елдан соң, җиде кешенең кабере өстендә җиде каен үсеп чыга. Әле дә Саклау урманында алар шаулый-шаулый үсә. Бер дә юкка җәзалап үтерелгән җиде кешенең каберләре югалмасын дип, Аллаһы Тәгалә ул каеннарны үзе үстергәндер инде. Штәнде авылы халкы аларны күз карасыдай саклап тота. 1997 елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 344 123. Челтер чишмә 1921 нче ел... Ачлык... Алты яшьлек бер кыз Штәндедән Әрдәгешкә җиләк җыярга дип килә. Инде ничә көн ашамаганлыктан, хәле бетеп егыла. Азрак яткач, торып җиләк ашап та карый. Ләкин хәле беткәннән-бетә генә бара, ярдәмгә чакырырга якын-тирәдә кеше дә булмый. Кыз үлә. Авыл халкы аны шул үлгән урынына җирли. Күпмедер вакыт үткәч, аның кабереннән чишмә ургылып килеп чыга. Кешеләр бу хәлгә аптырыйлар. Әле дә ул чишмә челтер-челтер агып ята. Бәлки, ул чишмә бер гөнаһсыз сабыйның өзелгән гомерен дәвам итәдер. Кем белә... XVII гасыр азакларында Карыш авылы нигезләнгәч, авыл кешеләре тирә-якны тикшереп өйрәнә башлыйлар. Чөнки авыл бу вакытта кара урман эченә урнашкан булган. Кильмай Бикбуринның улы Силдиби ук-садакларын алып, ауга чыгып китә һәм урман эчендәге бер зур күлгә тап була. Аккошлар, үрдәкләр, кыр казлары күп булган бу күл авылдашларымның ауга йөри, балык тота торган урынына, гомумән, халыкның яшәү чыганагына әйләнә. Күлне аңа беренче тап булган кеше исеме белән йөртә башлыйлар. Ул бик тирән, хәзер тирә-ягындагы урманнар киселеп бетеп, ул ялан уртасында калды, ә заманында, авылга мәчет төзегәндә, агачны шул тирәдән генә алганнар. 1798 елда патша мәчетләр салырга указ чыгарганнан соң, агачлар шул тирәдән генә киселгән, дип сөйлиләр иде авылның аксакаллары. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 420 125. Гөлчирә чокыры Элек авырлы хатын-кызлар да урак урырга, печән чабарга йөргән икән. Авылдагы Гөлчирә исемле хатын шушы чокыр янында урак урып йөргәндә, тулгак тотып, кыз бала таба. Шуннан бирле бу чокырны "Гөлчирә чокыры" дип атыйлар. 1998 елда Балтач районы Бигелде урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Фәндүс Фәхретдинов күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 542 126. Кашыкбаш урамы Бу урам яныннан гына елга ага. Элекке заманнарда халык, аш ашагач, юарга иренеп, кашыкларын елгага төшереп, бауга элеп куя торган булганнар, икенче ашаганда гына алып менгәннәр. Еш кына кашыклар агып киткән яки югалган. Шушы хәлләрдән соң гына кешеләр кашыкларын юып алып менә башлаганнар. Башка урамнарда мондый хәл булмаганлыктан, бу урамны "Кашыкбаш урамы" дип йөртә башлаганнар. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 564 127. Салкын чишмә Моннан күп еллар элек Иштирәк авылының Башкорт урамында Галләметдин Таҗетдинов исемле бер кеше яшәгән. Алар ягында су җитешмәгән. Кайсы җирдә генә кое казып карамаганнар, барыбер су чыкмаган. Чөнки бу як - таулы як. Галләметдин бабай, урам халкына су табып бирмәкче булып, яхшырак урын эзләргә керешкән. Ниһаять, тапкан. Иштирәктән ерак түгел, урман авызында кое казыган. Аның суы шундый салкын, шундый тәмле булган ки, үткән-сүткән бер генә кеше дә аны авыз итмичә узып китә алмаган. Галләметдин бабай кое янына таш куйган һәм аңа үзенең исемен чокып язган. Ташның бер читенә ул "Салкын чишмә" дип язып та куйган. Шуннан бирле бу коены "Салкын чишмә" дип атап йөртәләр. Галләметдин бабай чишмәгә багышлап, шигырь юллары да чыгарган. Салкын чишмәнең сулары Бигрәк татлы, тәмледер. Туган, үскән җирләрем Күк чәчкәдәй күкрәп тора - Бигрәкләр дә ямьледер. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кәшбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 365 128. Фарсый буасы Иштирәк авылын икегә бүлеп Көрпә елгасы ага. Урман янындарак ул буып алынган. Бу урын "Фарсый буасы" дип атала. Буаны Фарсый берүзе тоткан. Ул монда бозауларны, көтүлектән сыерларны алып килеп, су эчерә торган булган. Буаның суы бик чиста, балыклы, урнашкан урыны да ямьле икән. Кешеләр монда килеп су кергән, балык тоткан, Фарсыйга рәхмәт укыган. Шуннан бирле бу буаны "Фарсый буасы" дип йөртә башлаганнар. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Зөлфирә Ногмановадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 369 129. Ялгыз каен басуы Элекке заманнарда кешеләргә җир бүлеп бирә торган булганнар. Иштирәк авылыннан ерак түгел бер каенлык Гайса исемле иргә эләккән. Ул, басу эшләргә ниятләп, каеннарны кисеп бетерергә уйлаган. Ләкин, ни өчендер, бер матур гына каенны кисми калдырган. Каен үскән дә үскән. Көннәр, айлар, еллар үткән, аны кисәргә бер кешенең дә кулы бармаган. Шулай итеп, янындагы басуны да халык "Ялгыз каен басуы" дип атый башлаган. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кәшбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 377 130. Балкүмгән басуы Кадер бабай кыргый бал кортларыннан бал җыеп көн күргән. Бал кортларын ул хәзерге кебек умарталарга түгел, ә агач тырысларга туплаган булган. Кышын кортлар туңып үлмәсен өчен, бабай тырысларны җиргә күмеп куйган. Ул урын "Балкүмгән чокыры" дип аталган. Хәзер инде бу урында зур басу. Ләкин басуның исеме шул ук, "Балкүмгән" булып калган. 1998 елда Илеш районы Кадер авылында Галимә Маликовадан (1918 елгы) БДУ студенты Физәлия Маликова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 384 131. Баязит аланы Баязит исемле бер ир-егет тау башындагы агачларны кисеп, үзенә утын әзерләгән, йорт-кура тергезгән, дип сөйлиләр. Киселгән агачлар урынында алан хасил булган. Авылга якын урнашканлыктан, яшьләр шушы аланга кичке уенга җыелып күңел ачканнар. Төрле йола бәйрәмнәрен дә шушында үткәргәннәр. Шулай итеп, борыннан бирле бу урын "Баязит аланы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Кадер авылында Галимә Маликовадан (1918 елгы) БДУ студенты Физәлия Маликова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 386 132. Гайнешлим табуры Элекке заманда, явымлы ел булганда, Кадер авылы янындагы яланнан ашлыкны амбарга алып кайтып тормаганнар, чөнки ерак булган. Яланда ук, түбәсен ябып, бер ышык җир ясаганнар. Ул "табур" дип аталган. Ашлыкны шул табурга салганнар. Соңыннан гына чистартып, авылга ташыганнар. Табурның хуҗасы Гайнешлим исемле булган (минем ерак бабай ул). Бу яланны хәзер дә "Гайнешлим табуры" дип йөртәләр. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Әбәдия Габдрахмановадан БДУ студенты Флорида Гыйльванова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 390 133. Гайса каены Элекке заманда Иштирәк авылында Гайса исемле бер көтүче яшәгән. Ул малларны иртә таң белән авылдан алып чыгып китә торган булган. Каенлыкта мал-туар җыя торган махсус урын да ясап куйган. Көтүен ул шунда туплаган. Ә үзе читтәрәк торган бер каен янына утырып ашаган, ял иткән. Шул каен төбеннән ул көтүен: "Һ-а-а-й!" - дип кычкырып кузгаткан. Аның тавышы авылга хәтле ишетелеп торган. Шуннан башлап бу ялгыз каенны "Гайса каены" дип йөртә башлаганнар. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кашбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 391 134. Кәҗә, Мишәр, Мөгәҗәй урамнары Тыпый авылын, гадәттә, өч зур урамга бүләләр: Тау як урамы, Үзәк-урта урам, Аръяк урам. Тау ягы урамының бер очы халык телендә "Кәҗә урамы" дип йөртелә. Ә ни өчен соң? Элек бу урамда бер карт яшәгән. Ул бик күп кәҗә асраган, шуңа да аны Кәҗәкәй карт дип йөрткәннәр. Урамның исеме дә шул заманнардан калган. Үзәк-урта урам Мишәр һәм Мөгәҗәй очларына бүленә. "Мишәр урамы"на иң беренче булып, җир сатып алып, мишәр татарлары килеп утырганнар. Исеме дә шуннан. "Мөгәҗәй урамы"ның тарихы да кызык. Элек, ярлыларга дип, өй саен ашлык җыйганнар. Шул ашлык тупланган амбарлар нәкъ әлеге урамда урнашкан булган. Аларны ни өчендер "Мөгәҗәй амбарлары" дип йөрткәннәр. Урамның исемен халык шулай аңлата. 1998 елда Илеш районы Тыпый авылында Фәһимә Галиевадан (1925 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Шабаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 404 135. Көрпә елгасы (1 нче вариант) Иштирәк авылын урталайга бүлеп, Көрпә елгасы агып ята. Аның исеме менә ничек килеп чыккан. Борын заманда бу елга янына бер кеше килеп утыра. Ул монда әзрәк ял итә дә эшкә тотына: талдан савыт-саба ясый башлый. Тал кискәндә, аның кесәсеннән елгага бер-ике бөртек көрпә килеп төшә. Моны күргәч, кешеләр инешкә "Көрпә елгасы" дип исем бирәләр. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кашбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 406 136. Көрпә елгасы (2 нче вариант) Иштирәк авылына электр кермәгән вакытта, тегермән ташларын әйләндерү өчен, елганың агым көчен кулланганнар. Ярларына берничә су тегермәне корганнар. Тегермән тартканда, еш кына төрле хәлләр булып торган: йә җил чыгып, көрпәне елгага очырган, йә он җыючы тагарак тулып ташып, көрпәнең беразы суга төшкән. Шуңа да кешеләр елганы "Көрпә елгасы" дип атый башлаганнар. Элекке вакытта халык барысын да кул көче белән эшләгән. Иштирәк авылы кешеләре дә үзләренә кирәкле барлык әйберләрне дә үзләре ясаганнар, бары тик тимерне генә эшкәртә алмаганнар. Тимер корал искерсә, эшкә ярамый башласа, ташларга кирәк булган. Бервакыт авылга нык гәүдәле, дастуен бер кеше килеп төшә. Иштирәкнең икенче башына йорт салып, шунда тормыш кора. Ул халыкның тимерне әрәм иткәннәрен күреп, ярамаган эш коралларын үзенә җыя башлый. Тутыккан тимер-томырны эшкәртеп, аңардан өр-яңа кораллар ясарга тотына. Ул бик оста тимерче була. Халык моңа нык сөенә, ярдәм сорап килә башлый. Күпләр бу оста янына күчеп үк утыралар. Шулай итеп, яңа урам хасил була. Халык аны "Тимеркәй урамы" дип атый. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кашбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 424 138. "Чабатачылар" белән "суганчылар" Тыпый авылы янында гына элек юкә урманы үскән. Шуңа халык, юкәдән чабата үреп, аларны Үрмәт базарында саткан. Ә Үрмәт авылы сазлыклы җирдә утырганга күрә, монда суган нык уңган. Алар базарда суган белән сату иткән. Шуннан бирле Тыпыйлар Үрмәт халкын - "суганчылар", ә Үрмәтлеләр Тыпый халкын "чабатачылар" дип атый. 1998 елда Илеш районы Үрмәт авылында Сөгъдә Яһүдинадан БДУ студенты Рөстәм Хисаметдинов язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 699 139. Алтын күпер Бу күпер, авылдан олы юлга чыккан чакта, сул якта кала. Анда "Кыргыз бүләге" дигән җир бар. Монда элек кыргызлар яшәп киткәннәр. Алтынбикә исемле кыргыз карчыгы Мостафага килгәндә, авылны уратып алган сазлык аша басма сала. Озак кына вакыт үткәч, монда күпер төзиләр. Шуңа да ул "Алтын күпер" дип атала. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 346 140. Тимер юлы җире Екатерина патшалык иткән заманда, Казан шәһәреннән Дүртөйле пристанена тимер юлы үтәргә тиеш булган. Ләкин ул ниндидер сәбәпләр белән төзелмичә калган. Шул юлның Бакалы аша үтәргә тиешле урыны һаман да "Тимер юлы җире" дип атала. 1997 елда Бакалы районы Мостафа авылында Мөнирҗан Йосыпов (1924-1993) истәлекләреннән БДУ студенты Светлана Медведева күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 346 з) Табигать стихияләре, бәла-каза, афәтләр хакында 141. Көек ялан Авыл Итәвәш елгасы буена күчкән елларда, Көнтүгеш ягыннан урман янгыны чыга. Ул берничә ай буена дәвам итә. Урман иңе белән яна, сүндерергә халыкның көче җитми. Кешеләр янгыннан качу өчен, йорт әйберләрен арбаларга төяп куеп, йокларга яталар. Ут ялан буйлап килеп, Тушкыр елгасы аша чыгып китә, авылга тими. Янгын үткән урынны тазартып, тары чәчкән кешеләр биредән зур уңыш алалар. Янган, көйгән ялан халык телендә "Көек ялан" исеме белән кала. 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 435 и) Кайчандыр әйтелгән сүзләргә нигезләнеп барлыкка килгән урын атамалары турында 142. Сикияз елгасы Борынгы заманнарда булган бу хәл. Шулай берчакны безнең якларга ике аучы килеп чыккан. Алар җанвар эзәрлекләп бик арыган һәм талчыккан булганнар. Ял итәргә бер елга ярына туктаганнар. Вакыт май азагы булган. Аучылар биредә ашапэчеп, су коенып, төн кунарга да калганнар. Бу урын аларга бик охшаган һәм йокыдан торгач, беренчесе иптәшенә: - Яхшы елга бу, туган, моңа исем кушыйк әле. Икенче тапкыр килеп чыкканда адашмаска кирәк булыр, - дигән. Агач ботаклары түшәлгән урыныннан торып, икенчесе: - Болай ни, яткан җиребез сике шикелле, әле яз вакыты, шуларны берәр ничек бергә кушып исем итик, - дип киңәш биргән. - Ярый, алай булгач, - дип ризалашкан беренче аучы, - бу елгага "Сикияз" дип исем кушыйк. Шулай итеп, елга "Сикияз" дип атала башлый. Якын-тирәдәге авылларның исеме дә шуның белән бәйле. Елга башында урнашкан авыл - Югары Сикияз дип, түбәндәгерәге Түбән Сикияз дип атала. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 492 143. Иске йорт Авылның көнбатыш ягындагы ялан-кырлар "Иске йорт" дип атала. Элек Күктау авылы шунда урнашкан булган. Күрше Яркәй авылы кешеләре килеп, җирләрне басып ала башлагач, Күктау халкы, чәчүлекләрен бирмәс өчен, көнчыгышка таба күченгән. Кешеләр йорт җиһазлары, маллары турында сөйләгәндә: "Иске йортта калган ие", "Иске йортка барып килдем", - дип әйтә торган булганнар. Ул җир, кешеләре күчә-күчә әкренләп бушап калса да, һаман "Иске йорт" дигән атамасын югалтмаган. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 481 144. Каракай урамы Авылның хәтсез генә бер өлешен "Каракай урамы" дип йөртәләр. Моның үз тарихы бар. Элек бу урамда Хәмидулла мулла нәселе яшәгән. Хәмидулла тугач, әнисе малаен: "Каракаем минем, бәләкәй каракаем", - дип сөя торган булган. Шул вакыттан алып әлеге көнгә кадәр бу урам "Каракай урамы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 482 145. Кортлы саз Урманлы җирләрдә сазлы урыннарның еш очравы һәркемгә дә билгеле. Бездә дә булган андый урыннар. Шулай берчакны ерак урманга җиләк җыярга баручылар, шушы саздан су эчеп, сусыннарын басарга теләгәннәр. Ләкин су бик пычрак, кортлы булып чыккан. Шуңа да юлчыларга эсседән әлсерәгән килеш юлларын дәвам итәргә туры килгән. Җиләктән кайткач, алар: "Кояш кыздыра башлагач, сазлыктан су эчкән булган идек, бигрәк кортлы булды", - дип зарланганнар. Шуннан бирле бу саз "Кортлы саз" дип, янындагы урман "Кортлы саз урманы" дип атала башлаган. Тора-бара урманны кисеп, аның урынында басу эшләгәннәр. Ләкин атамасы шул ук, "Кортлы саз" килеш калган. 1998 елда Илеш районы Илеш районы Кадер авылында Галимә Маликовадан (1918 елгы) БДУ студенты Физәлия Маликова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 485 146. Кызыл таң чишмәсе Бу чишмә Мәскәү авылында иң салкыны һәм иң чистасы булып санала. Монда хәтта күрше авыллардан да килеп су алганнар. Шуңа күрә биредә кеше һәрчак күп булган. Шулай бервакыт арып-талып килеп җиткән бер карт, бу кадәр кешене күргәч: "Тиз генә су алып китим дисәң, кызыл таң белән үк килергә кирәк икән монда", - дип әйткән. Шулай итеп, чишмә "Кызыл таң чишмәсе" дип атала башлаган. Авылның кайсы җиренә аяк басма, һәркайда да тере тарих ята. Мәсәлән, төньякта "Хасбулат чокыры" урнашкан. Аның үз фаҗигале тарихы бар. Элекке елларда авыл халкы - ирләр, хатыннар - аркаларына биштәр асып, Яңавылдан әйбер ташыганнар. Юл шушы чокыр аша үткән. Берчак Хасбулат исемле кеше берүзе Яңавыл ярминкәсеннән кайтып барган. Юлда буран купкан. Хасбулат авыл утлары дип уйлап, тегермәнгә таба киткән һәм адашкан. Шулай итеп, әлеге чокырда туңып үлгән. Шушы вакыйгадан соң бу урынны "Хасбулат чокыры" дип атый башлаганнар. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 541 148. Каңгылды зираты Бу хәл бик элек булган. Каңгылды исемле бабай каяндыр су аты сатып алган. Җәйге эссе көннәрнең берсендә ул Танып буена печән карарга төшкән. Ләкин кинәт ат аны туп-туры суга алып кергән дә киткән. Каңгылды бабайны табып, Танып елгасының теге ягындагы бер биек булмаган калкулыкка күмгәннәр. 1977 елда Борай районы Чишмә-Борай авылында Шәмсинур Миндияр кызы Әхмәтҗановадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган 149. Мәк тавы Сикияз авылына Казан ягыннан күчеп килгән Гомәр карт нигез сала. Ул биредә туктап, беренче тапкыр су эчкән чишмә әлегә кадәр "Гомәр чишмәсе" дип атала. Бу кеше бик тырыш, эшчән була. Ул тау башына күп итеп мәк чәчә. Аны үстереп һәм агач кисеп сатып, бик нык байый. Гомәр карт мәк чәчкән тау әлеге көндә дә "Мәк тавы" дип атала. Ләкин Гомәрнең байлыгына көнләшүчеләр дә табыла. 1898 нче елда Югары Сикияз авылы кешеләре аны каравылап торып, казап үтерәләр һәм акчасын талыйлар. 1997 елда Балтач районы Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 520 150. Семен күле Бу күл бүгенге көндә инде корыган булса да, исеме һаман да халык күңелендә яши. 1950 нче елларда ул вакытта 80 яшьләрдәге Миннекәй әби Ханова болай сөйләр иде: "Без үсеп килгәндә, кыз вакытта (якынча 1880 нче еллар), бу күл янына барырга курка идек. Шомлы бик зур күл иде бу. Тирә-ягы - урман; балан, шомырт, кура җиләге куаклары белән тулган иде. Элек ул күлне "Муеллы күл" дип атарлар иде. Гасыр башында бу күл янында зур фаҗига булды. Урыс ярминкәсенә баручы Семен исемле купец, ат эчерәм дип, аты белән бергә суга батып үлде. Шул вакыйгадан соң күлгә "Семен күле" дигән исем бирделәр". 1998 елда Балтач районы Карыш авылында укытучы Асия Гата кызы Хариповадан (1945 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Садыйкова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 535 151. Хәния чишмәсе Бу чишмәнең матурлыгын күреп, сокланып туймассың. Ләкин суын эчәргә ярамый. Сәбәбен халык болай аңлата. Канлы сугыш елларында Бигелде авылында яшәүче бер кыз әти-әнисеннән мәхрүм кала. Аның исеме Хәния була. Тора-бара бу бала акылга да җиңеләя. Аның үле гәүдәсен шушы чишмә төбеннән табалар. Үзе төшкәнме, әллә кеше зыянымы - моны беркем дә аңлата алмый. Шуннан бирле чишмәне "Хәния чишмәсе" дип атый башлыйлар. Борын заманнарда авылыбызда Азнай исемле егет яшәгән. Ул бик таза, гайрәтле, үзсүзле, яшьтәшләренә карата рәхимсез булган. Буй җиткән кызларны да үзенә каратып торган. Бер генә авыл егетенең дә аерым гына Азнайга көче җитмәгән. Шуңа да егетләр, бергә җыелып, Азнайдан үч алырга булалар. Алар: "Сине кызлар көтә", - дигән булып, алдап, Азнайны Салкын чишмә буена чакыралар һәм, барысы бергә аның өстенә ябырылып, кыйнап үтерәләр. Аның гәүдәсен авыл зиратына күмдертмиләр, " душ" каенлыгындагы чокырга җирлиләр. Шуннан бирле әлеге урын "Азнай чокыры" дип йөртелә. 1999 елда Чакмагыш районы Каръяуды авылында Руҗидә Хөснетдиновадан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 500 153. Әбиләр чокыры Яңабирде авылыннан ике әби Каръяудыга кунакка киләләр. Бер кич кунгач, ямьле җәйнең кояшлы көнендә кайтырга чыгалар. Юлда боларны төзелеш материаллары төягән "Беларусь" тракторы куып җитә. Карасалар, руль артында - Шәмсикамал әбинең малае. Ул әбиләрне арбага утырта. Бер чокырны узып барганда "Беларусь" авыш юлда кыегая һәм ава. Әбиләр трактор арбасы астында калалар һәм шунда ук җан бирәләр. Шушы вакыйгадан соң чокырны "Әбиләр чокыры" дип атый башлыйлар. 1999 елда Чакмагыш районы Каръяуды авылында Гайшә Садыйковадан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 501 154. Марҗа чокыры Свердловскидан Чакмагышка Бүздәк аша бер марҗа кайта. Кулында сатарга дип алган бер сумка буяулары да була. Моның юлында Яңа Биккенә авылы кешеләре очрый һәм марҗа алар белән кайтырга уйлый. Аның башына ефәк яулык бәйләнгән була. Яңа Биккенә авылы кешеләре, буяуларына кызыгып, марҗаны шул ефәк яулыгы белән буып үтерәләр дә тирән яр астына ташлап китәләр. Бу хәл кыш урталарында була. Март җитә. Басу каравылчысы Талип, җилдә җилфердәп яткан яулыкны күреп килеп, үле хатынны таба. Гәүдәне Каракөчек авылындагы клубка алып кайталар. Бары тик ире эзләп кил гәч кенә хатынның кем икәнлеге ачыла. Үтерүчеләрне тоталар - алар ул вакытта төрле тукымалар буяп, сату иткән булалар. 1999 елда Чакмагыш районы Калмашбаш авылында Хәдичә Галләмова-Кәлимуллинадан БДУ студенты Ирина Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 519 155. Әмин кулы Иштирәк авылының Тимеркәй урамы башында "Әмин кулы" дип аталган кечкенә урманчык үсеп утыра. Элек монда Әмин исемле картның посадкасы булган. Үләне куе, мал өчен тәмле, туклыклы булып үскән. Әмин карт монда печән әзерләгән. Аның чалгысы бик үткер булган, тиз чапкан. Берчак шулай печән чабарга дип килгәч, Әмин җирдә кып-кызыл булып җиләкләр пешеп утыруын күргән. Карт чалгысын ташлаган да җиләк җыярга керешкән. Мавыгып китеп, чалгысы яткан җиргә барып чыккан һәм, үзе дә сизмәстән, кулын өздереп алган. Шуннан соң печәнлекне "Әмин кулы" дип атап йөртә башлаганнар. 1998 елда Илеш районы Иштирәк авылында Кәшбелгаян Ногмановтан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 503 156. Шабай күле Бу күл Базы елгасы янында гына урнашкан була. Элек аның уртасында шомырт, балан, карагат куаклары үскән утрау да торган. Бервакыт Шабай исемле кешенең бердәнбер кызы шушы күл эчендәге утрауга керергә уйлый. Ләкин, хәле бетеп, ул суга батып үлә. Кызны шул утрауның читенә күмәләр, ә халык бу күлне "Шабай күле" дип атый башлый. Бу чокырларның һәммәсе дә кеше фаҗигаләре белән бәйле. Исмәгыйль исемле кеше шушы сазлыклы урында батып үлә. Шуннан соң бу җир "Исмәгыйль чокыры" дип атала башлый. Ерак юлдан кайтып барганда, Заһид дигән кеше сазлыклы икенче урында батып һәлак була. Сәйкәй атлы ир исә, адашып, өченче чокыр эчендә җан бирә. Шулай итеп, чокырлар аларның исемен ала. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 516 158. Разия чокыры (1 нче вариант) Элек бу чокырда ком яткан. Кешеләр шул комны ихаталарына алып кайтып җәйгәннәр. Ком алырга баргач, җир убылып төшеп, Разия исемле хатынны балчык басып үтергән. Шуннан соң халык бу урынны "Разия чокыры" дип атый башлаган. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 527 159. Разия чокыры (2 нче вариант) Имеш, элек авылда Разия исемле комсомолка кыз яшәгән. Аңа нибары 18 яшь тулган булган. Авылдагы кулаклар аны дошман күреп, шушы чокырда пычак казап үтергәннәр. Кызның үле гәүдәсен өч көн үткәч кенә табып алганнар һәм чокыр аның исемен йөртә башлаган. 1998 елда Дүртөйле районы Мәскәү авылында Тәнзилә Хуҗинадан (1931 елгы) БДУ студенты Дилара Фәттәхова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 528 л) Игелекле затлар, әүлияләр, изге чишмәләр турында 160. Әүлия чишмәсе (1 нче вариант) Бакалының аръягында бик биек һәм бик матур "Әүлия тавы" бар. Аның исеменең тарихы мондый. Бик элек Кизгән авылына бер егет укырга йөргән. Аңа нибары унҗиде яшь булган. Ләкин аны зур бәла көткән: кышкы салкын буранда ул адашып, туңып үлгән. Егетне яз көне эзләп табып, шул тау башына күмгәннәр. Күп тә үтмәгән, кабердән салкын чишмә бәреп чыккан. "Егет изге булгандыр", - дип уйлап, халык тауга да, чишмәгә дә Әүлия исемен биргән. 1998 елда Борай районы Бакалы авылында БДУ студенты Гөлназ Биктиева язып алган. Информаторы билгесез. - Фазлетдинов, 2018, № 612 161. Әүлия чишмәсе (2 нче вариант) Авылдан ерак түгел, биек тау башында "Әүлия чишмәсе" бар. Ул үз суын теләсә кемгә эчерми, тик охшаган кешесенә генә тәтетә. Бу чишмә турында халыкта шундый риваять яши. Элекке заманда бер карт белән әби җәен урманда печән чабып йөргәннәр. Алар сусаганнар, алҗыганнар. Кичкә табан хәлдән таеп кайтып егыла торган булганнар. Арып кайтып килгәндә, карт үзе дә сизмәстән егылып китә. Күтәрелеп караса, ерак түгел генә бер чишмә агып ята. Урманда бер тамчы су күрмәгәнгә, алар йөгереп барып, сусыннарын басалар. Әби белән бабайга хәл кереп китә, яшәреп киткәндәй булалар. Шулай итеп, алар эшне бик җиңеләйтәләр. Ләкин бервакыт карт чишмәнең корый башлавын күрә. Ул аны чокып та карый, чистарта да, ташлар да сала. Әмма чишмә барыбер юкка чыга. Вакыт үтә... Бер елны корылык килә, ашлык булмый. Авыл халкы ачлы-туклы кыш чыга. Икенче елга карт белән кортка тагын печән чабарга киләләр. Карасалар, чишмә янә челтерәп агып яткан була. Әби белән бабай моңа бик аптырыйлар. Бу юлы чишмә корымый, саф суы белән әби-бабайны ел буе сөендерә. Бу елны уңыш та уңа, ашлыклар да бик күп була. Халык мул тормышта кыш чыга. Зирәк карт бу күренешнең серенә төшенә. Ә ул болай икән: коры ел киләсе булса - чишмә корый, ә инде, киресенчә, мул уңыш көтелсә - чишмә тамып кына ага башлый икән. Шуңа күрә дә әби белән бабай чишмәне "Әүлия чишмәсе" дип атый башлыйлар. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 614 162. Изгеләр чишмәсе Кайчандыр бездә бик изге кеше яшәгән. Ул үлгәч, аны хөрмәтләп җирләгәннәр. Шул ук көнне аның баш очыннан чишмә бәреп чыккан. Бу чишмә көньякка, кыйблага карап аккан. Суы бик чиста, шифалы булган. Каза күргән кешеләр, Аллаһтан ярдәм сорап, изге теләкләр теләп, шушы елгага акча салганнар һәм теләкләре кабул булган. 1882 нче елда безнең якларда Кояш тотыла. Халык: "Кояшны җеннәр каплап алды", - дип, урак уруларын ташлап, мәчеткә җыялалар: намаз укып, теләкләр телиләр, җеннәрне куркытыр өчен тимергә тимер сугалар. Ә аннан соң "Изгеләр чишмәсе"нә җыелып, хәер салалар. Аларның теләкләре кабул була. Җеннәр Кояшны "азат" итәләр. 1997 елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935 елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 616 163. Әүлия кабере Элек авылда еш-еш ут чыгып торган. Моның сәбәпләрен беркем дә юньләп белмәгән. Шулай бервакыт авылда зур янгын куба. Күп мал-мөлкәт, йорт-куралар көлгә әйләнә, кешеләр һәлак була. Авылда яшәүче әүлия кыз да шунда янып үлә. Ул кыз тылсым көченә ия була, үзе бик акыллы, саф күңелле икән. Аның гәүдәсен хөрмәтләп авыл читендәге яр башына - тау битенә күмәләр. Шуннан соң авылда янгын чыгу туктала. Хәзер "авылны ут-күздән әүлия кабере саклый", диләр. Авылның көньягында, иген басулары арасында "Әхмәр кулы" дип аталган басу җәелеп ята. Аның атамасы турында шундый риваять бар. Заманында авылыбызда Әхмәр исемле бик көчле кеше яшәгән. Бер төнне Әхмәр бабай сыер үкерүенә уянып китә һәм тышка чыга. Тавыш килгән якка барса, ни күрсен: әлеге кулда бер сыерга аю һөҗүм итеп маташа! Әхмәр бабай күсәк белән аюның башына суга. Аю җиргә ава. Ләкин тиз аңына килә һәм Әхмәргә ташлана. Алар арасында көрәш озак бара. Аю Әхмәрнең кулын чәйни. Шулай да бабай аюны күсәк белән тукмый һәм сөйрәп үз йортына алып кайта. Аю гәүдәсен бозау абзарына кертеп ташлый. Бу хәл турында беркемгә дә хәбәр салмый, йокларга ята. Иртән хатыны торып сыер саварга чыкса, абзарда ниндидер зур килбәтсез нәрсәнең бозау янында йөргәнен шәйли. Хатыны тиз генә ишекне ябып, ирен уята һәм бу хәл турында сөйли. Шул вакытта гына Әхмәр бабай аюның үлеп бетмәгәнлеген исенә төшерә һәм абзарга чыгып йөгерә. Шушы вакыйгадан соң бу кулны "Әхмәр кулы" дип атап йөртәләр. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 591 165. Бизәр тавы Авыл янындагы бу тау моннан күп еллар элек көртлеккә бик бай була. Авылның Рамазан исемле бер кешесе, шушы тауга сунарга йөреп, көртлек ата. Бу хәл көн дә диярлек кабатлана. Кошлар, куркышып, бу таудан бизәләр, икенче урынга күчеп китәләр. Менә шуңа да бу урын "Бизәр тавы" дип атала. Кәшкәләү авылы янындагы тау башында түгәрәк күл бар. Ул "Шапыр күле" дип атала. Аның исеменең барлыкка килү тарихы мондый. Элек бу күл янында Миңлеәхмәт исемле бер кеше яшәгән. Аның гаиләсе зур булган, ә үзе мактанырга, арттырып сөйләргә яраткан. Миңлеәхмәт абзый Кизгәнбаш базарына йөри торган булган. Бервакыт ул базардан конфет алып кайта (ә ул вакытта конфет-прәннек бик сирәк татыла торган затлы ризыктан исәпләнелгән). Ризыктан балалары белән авыз иткәч, ул: "Конфетны туйганчы ашадык, калганын күлгә чыгарып сиптек", - дип мактанган. Шуннан соң халык күлне "Шапыр күле" дип атап йөртә башлаган. Бу күлнең уртасында зур утрау урнашкан икән. Аның күчеп йөри торган "гадәте" дә булган. Ул да "Шапыр утравы" дип йөртелгән. 1998 елда Борай районы Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) БДУ студенты Айсылу Муллакаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 589 167. Идрис сазы Элекке заманнарда була бу хәл. Эссе бер көнне авылның Идрис исемле бер карты, өстенә тун киеп, печән чабарга китә. Күп тә үтми, коеп яңгыр ява башлый. Карт эшен ташлап тормый, тунын әйләндереп кия дә печән чабуын дәвам итә. Хәтсез ара үтеп тирләгәч, ул тунын салып, якындагы агач ботагына элә. Бер туктамый яуган яңгыр тунны нык юешләп авырайта, һәм ул җиргә килеп төшә. Бу вакытта карт өс киеме барлыгы турында бөтенләй оныткан була. Эшеннән арып туктаган арада, туны эленгән урын га күз салса, ни күрсен: агач төбендә соры бүре ята! Тун бүре булып күренә моңа. Карт: "Бүре бар, бүре бар!" - дип сөрән сала башлый. Аның тавышына күршеләре җыела. Ләкин алар бернинди бүрене дә күрмиләр, ә бары тик агач төбендә яткан тунны гына табып алалар. Шуннан бирле бу урын "Идрис сазы" дип атала. 1998 елда Илеш районы Рсай авылында Мәгъсүм Кашаповтан (1927 елгы) БДУ студенты Айгөл Сәетова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 562 168. Разыя таллары Сугыш елларында Разыя исемле хатын тракторда эшләгән. Бервакыт, саз аркылы чыкканда, аның тракторы батып кала. Разыя югалып калмый, юл аркылы тизрәк таллар кисеп сала һәм тракторны чыгара. Ә таллар сазда тамыр җәеп, үсеп китәләр. Бу атама шуннан килеп чыккан. 1998 елда Илеш районы Тыпый авылында Фәһимә Галиевадан (1925 елгы) БДУ студенты Фәнүзә Шабаева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 581 169. Мөхәммәтдин батыр Элек Йонны авылында атаман булып Мөхәммәтдин Зәйнетдинов исемле кеше торган. Ул гаять зур гәүдәле, көчле ир булган. Үзенең кул көче белән таудан беркем дә күтәрәлмәслек олы таш чокып алып, шуны ихата коймасына багана итеп утыртып куйган. Бу пәһлеван белән шундый хәл булган, имеш. Бервакыт аның күршесе Гыйлаҗетдиннең җигү аты ялгыш кар базына төшә. Шулчак ярдәмгә шушы Мөхәммәтдин килеп җитә. Ул баз өстенә килеп баса һәм атның корсак астыннан аркан белән урап тотып, аны иреккә чыгарып куя. Элек бер тылсымчы егет яшәгән. Ул билбавына кыстырып һәрчак хәнҗәр йөрткән. Кешеләр арасында үзен кыен сизә башласа, ул урманга китә торган булган. Хәнҗәрен җиргә кадап, ниндидер сихер сүзләре әйтә икән дә аюга әйләнә икән. Аю кыя фәтендә рәхәтләнеп йөреп туйгач, хәнҗәрен кире кулына алса, кабаттан кешегә әверелә икән. Бервакыт бер алама кеше аның аюга әйләнгәнен күреп алган һәм җиргә кадалган хәнҗәрне тартып алып, суга ыргыткан. Егет кайтса, хәнҗәре юк. Эзлиэзли хәле бетә, ләкин таба алмый. Егет аю кыяфәтендә кала. Шулай итеп, җирдә аюлар килеп чыга. 1997 елда Борай районы Борай авылында БДУ студенты Луиза Усаева язып алган. Информаторы билгесез. - Фазлетдинов, 2018, № 637 171. Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган? Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди. Тик ул ни өчендер, тиктомалдан үзалдына һаваланып китеп, минсенергә тотынган: "Мин башкалар ише генә түгел, мин алар белән тиң түгел", - дип, лыбыр-лыбыр сөйләнергә керешкән. Сөйләнә торгач, шуның белән күңелләре төрләнеп китеп, җилсез көндә дә җилферди башлаган. Менә шуннан, бер дә хәтәр эреләнеп, борынын тиешеннән артык күккә чөеп, тотынган, ди, үсәргә, тотынган, ди, үсәргә. Шулай киерелә- сузыла торгач, һәммә җимеш агачларыннан да биегрәк, калкурак булып киткән, ди. Тик аның болай үз дәрәҗәсеннән чамасыз артык үсүе үзенә файдага булып чыкмаган, ди. Аның шулай: "Мин - минме икән, мин кем икән?" - дип, үзенә-үзе шаккатып торган чагында гына, агачларга җимеш-чикләвек өләшү башланган, ди. Алмагач - үзенең алмасын, чикләвек агачы - үзенең чикләвеген, шомырт, балан, миләшләр дә, бары да, бары да үз җимешләрен алып, җимешләнеп беткәннәр. Тик үзенә-үзе исе киткән тирәкнең генә моны күрергә вакыты булмаган, башын-борынын югары күтәрү аркасында, җимеш өләшкәндә коры торып калган да куйган, имеш, ди. Шуның өчен дә иске шагыйрьләрдән берсе әйткән: "Тирәктәй, син коры калма кирәктән", - дигән. Бу сүздә дә шулай корыга масаюга тирәкне мисалга китергәннәр шул инде. 1970 елда Чакмагыш районы Таш Калмаш авылында Разия Турьяновадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. - ТХИ РЛ, № 300; Фазлетдинов, 2018, № 641 172. Кандала каян барлыкка килгән? Саранбайга кунаклар килгәч, нәрсә суярга белмәгән. Мич башында яткан песине суеп пешергән дә кунаклар алдына утырт кан. Кунаклар моны күреп ачуланган. Саранбай оятыннан бүрәнә ярыгына кереп киткән, ди. Шуннан бирле кешене чагып йөри, ди. Кандалага әйләнгән, ди. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Әбәдия Габдрахмановадан БДУ студенты Флорида Гыйльванова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 639 173. Тартай белән кысла ничек килеп чыккан? Элек бер гаилә яшәгән. Ире гел кыска әйбер кия икән. Хатыны аңа: "Тарт, тарт!", - ди икән. Ире барыбер тыңлашмаган, кыслага әйләнгән. Хатыны тартай булган. Бер кыз: "Иренәм, иренәм", - ди икән гел. Аңа: "Иренсәң, иргә чык", - дип киңәш биргәннәр. Бу кыз кияүгә чыккан. Кияүгә чыккач та иренә икән. Бер эш тә эшләми, ди. Кияве: "Өс-баш та тузды, гел иренеп кенә утырма, җеп җегерлә әзрәк", - дип әйткән, ди. Урманга барып каба ясап алып кайткан, ди. Хатыны бер генә орчык җеп җегерләгән дә бүтән җегерләми, ди. Ире: "Күпме җегерләдең әле?" - дип сорагач, мич артыннан теге бер орчыкны алып, әллә ничә мәртәбә күрсәтә, ди. "Менә берәү, менә тагы берәү", - дип әйтә, ди. Ире: "Бик күп җегерләгәнсең", - дигән. "Мин сиңа урманга барып, киләп агачы ясыйм", - дип әйткән, ди. Урманга барган да бер агачка чаба да чаба икән. Шулчак аның колагына: "Җүләр, киләп агачы ясаган кешенең хатыны үләр", - дигән сүзләр ишетелгән, ди. Шуннан ир өенә кайткан да, хатынының җебен урманга алып барган, ди. Агачтан агачка теге җепне урый, ди. Урый торгач, бу ир үрмәкүчкә әйләнгән, ди. Хатыны, моны эзләп, урманга барган. Барган да җепкә уралган. Шуннан бу хатын чебенгә әйләнгән, ди. 1998 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында Әбәдия Габдрахмановадан БДУ студенты Флорида Гыйльванова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 646 ДИНИ ЛЕГЕНДАЛАР 175. Якуп пәйгамбәр Бер кеше сырхап ята икән. Пигамбәр узып китеп бара икән. Теге кеше: "Минем урында син булсаң ңде", - ди. Шулай итеп Якуп пигамбәрнең шушы кешенеке кебек тәннәре кабарып чыга. Өч хатынының икесе аерылып китә. Шуннан соң яшь хатыны чәч толымын кисеп, иренә ашарга таба. Бер көнне хатыны ашарга алып кайтса, Якуп пигамбәр урынында булмый. Хатыны эзләп чыгып китә. Тау башыннан таба. Шулай итеп, Якуп пигамбәр 18 елдан соң терелә. Элекке заманда Сөләйман исемле бер патша булган. Ул бервакыт әйткән: "Көнбатыш кызын көнчыгыш җегете алырга тиеш". Озак та үтми, бу патшаның кызы туа. Вакыт үтә, кыз үсә матур булып. Ләкин көннәрдән бер көн кызны сәмруг кош урлап китә. Шул заманда көнчыгыштагы бер патшаның улы да матур гына булып үсеп килә икән. Бер көн җегет әтәсенә әйтә: "Әтәй, минем диңгезгә төшәсем, кәмәдә җөрисем килә", - ди. Әтәсе риза була: "Улым, берүк саклана күр, диңгездә давылга очрап, кәмәң каплана күрмәсен, һәлакәткә җулыгуың бар", - дип, киңәшләр бирә. Җегет кәмәгә утырып диңгезгә чыга, балык тота башлый. Бу эш белән шулхәтле мавыга, дажы кәмәнең диңгезгә эчкә керүен дә искә алмый. Ә кәмә эчкә керә дә китә. Ул җегетне бер ярга алып чыга. Җегет җарга төшә, тирә-җагына каранырга тотына. Күрә бу, җакында гына бер агач үсеп утыра, ә башында зур ояга ошаган бик матур нәрсә. Барса, анда бик чибәр кыз утыра. Кыз, җегетне күргәч, аннан сорый: "Син адәм затымы, җен затымы?" - ди. Җегет әйтә: "Мин адәм заты, син дә миңа ошагансың, син дә адәмдер", - дип җавап бирә. Кыз: "Минем әни - бик зур бер кош. Канат җилпегән тавышы өч чакрымнан ишетелә. Ул ике башлы. Бер башы минем белән сөйләшә, ә берсе - кошларча", - ди. Икәү сүләшеп туйгач, җегет кәмәсе җанына китә. Бик ачыккан була, диңгездә тоткан балыгын ашарга тотына. Бер мәлне "гөжт-гөжт" иткән тавыш ишетелә башлый. Теге кош очып кайта икән. Бераздан гөпердәп әкәмәт зур кош килеп тә куна. Кыз кошка әйтә: "Әни, минем җирдә җөрисе килә, рөхсәт ит әле", - ди. Кош разрешать итә. Кош яңадан очып китү белән, җегет агач җанына килеп тә җитә. Кыз агач башыннан төшәргә ояла, чөнки ул шәрә була. Агач башында торган килеш кенә сүләшәләр. Кичкә таба кош кайта. Кыз аңардан үзен агач башыннан төшерергә-мендерергә зуррак әйбер алып кайтуын сорый. Кош китә дә ат тиресе алып кайта, аны бик әйбәтләп киптерә. Шуннан кош көн дә киткән чагында кызны шул ат тиресенә утыртып төшерә, ә кайткач, күтәреп мендерә. Җегет гел кыз җанына килә. Бер-берсен бик җаратышалар. Вакыт үтә. Боларның балалары туа. Бервакыт Сөләйман патша кошны чакыра. Чакыра да, кошка әйтә: "Аллаһның тәкъдирен боздыңмы?" - ди. Шуннан кош ат тиресен күтәреп китерә. Тирене ачып җибәрәләр. Ачсалар, анда кыз белән җегет, урталарында бала ята. Шуннан инде билгеле була. Аллаһның тәкъдире бозылмаган: көнчыгыш җегете көнбатыш кызын алган булып чыга. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган 177. Сөләйман пәйгамбәр белән Бәлхис патша Берзаман Сөләйман пәйгамбәр сәяхәткә чыгарга була. Аның шундый йорты булган: җилгә командовать иткән, йорт-кошлары белән кояшны и(л)теп куйган, җә туктатып торган. Бервакыт Сөләйман һөдөһөт кошын су алырга җибәрә. Һөдөһөт очып барганда бер йорт күрә дә, нигә килгәнен дә оныта. Бәлхис исемле патша йорты була бу. Кояш көтә дә көтә, ә һөдөһөт юк. Кайтып кергәч, Сөләйман аңа бик ачулана, башыңны кисәм, ди. Шуннан кош үзенең күргәннәрен сүләп бирә: "Бер йорт күрдем, - ди, - үзем кебек бер хәдимче күрдем", - ди. Шуннан һөдөһөт за минут пәйгамбәргә су табып китерә. Сөләйман намаз укый, тәһарәт алгач. Шуннан һөдөһөткә кәгазь бирә: "Йоклаганда, патша хатынның күкрәгенә куй". Һөдөһөт барып куя да чыгып китә. Иртән патша хатын уяна, күрә - кәгазь. Ала да укып карый. "Әгүзе бисмилла"ны укый алмый. Атасы - җен, димәк. Һөдөһөтен чакыра да: "Кем дә булса килдеме?" - дип сорый. Тегесе әйтә: "Минем кебек бер хәдимче килгән иде, тик аның бернәрсәсе дә юк иде", - ди. "Минем янга кил, миңа бигаять бир, миңа хатын бул, үзем патша булам", - диелгән кәгазьдә. Шуннан патша хатын тора да кызларга җегет киеме киендерә. Җегерме малай, җегерме кыз булалар. Һәрберсенә икешәр кирпеч тоттыра. "Пәйгамбәр булса - алмас, патша булса - алыр", - ди. Сөләйманның һөдөһөте тыңлап кына тора да кайтып сөйли. Сөләйман бер җакка алтын, бер җакка көмеш кирпеч тездерә. Тегеләр аптырыйлар. Сөләйман исә аларга: "Үземдә дә алтын күп", - ди. Шуннан Сөләйман боларга бит юарга куша. Кызлар битләрен сул кул белән юалар. Сөләйман шунда ук кызларны, җегетләрен танып ала. Тегеләр каршында яшел корт энҗене живо бораулап чыга (ә моны кеше дә, җен дә тишәлмәскә тиеш була). Шуннан Сөләйман боларга: "Барыгыз, кайтыгыз, патшагыз үзе килсен", - ди. Ул да булмый, гыйфрит Бәлхиснең тәхетен монда алып килеп тә җиткерә. Сөләйман җулга көзге җәйдерә, чтубы күренсен өчен. Бәлхис, су дип белеп, күлмәген күтәрә. Шуннан Сөләйман күреп кала: аягы җөнле. Шуннан җеннәр моны күреп калалар да: "Әгәр бу Бәлхис безнең патшаның хатыны булса, без мәңге кол, хәерче булырбыз", - дип, үтерергә уйлыйлар. Җәбраилны чакыралар. Җәбраил килә. Сөләйманга әйтә: "Кяфер була яздың бит", - ди. Шуннан инде Сөләйман шайтаннарга Бәлхисне үтерергә куша. Алар аны тотып үтерәләр. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган 178. Тылсымлы йөзек Сөләйман Галиәссәлам, тышка чыкканда, йөзеген хатынына бирә, ә кергәч - кия торган була. Бер көнне Абез дигән шайтан Сөләйман сурәтенә керә дә, хатыныннан йөзекне алып кия һәм патша урынына кереп утыра. Сөләйман үзе керә, хатыныннан йөзеген сорый. Хатыны әйтә: "Йөзегеңне миннән алдың бит, саташтыңмы әллә?" - ди. Шуннан шайтаннар пәйгамбәрне өйдән бөтенләй куалар. Сөләйман нишләсен, өйдән китә. Елга буенда балыкчылар очрый. Балыкчылар аны эшкә алалар. Хезмәт көненә һәр балыкчыга үзе теләгән бер балык тия. Ә Сөләйман йортындагы хәдимчеләр эшнең нидә икәнен сизеп калалар. "Бу бит Сөләйман пәйгамбәр түгел, шайтан бит бу!" - диләр. Шайтан моны ишетә дә тизрәк тәхеттән сыза. Елга аша чыгып барганда, моның йөзеге суга төшә дә китә. Ә аны бер балык йота. Бу көнне балыкчыларга балык бигрәк тә күп эләгә. Балык күп эләккән көнне дип, Сөләйманга иң зур балыкны бүләк итәләр: "Яхшы эшләдең, бездән сиңа бүләк, яхшы да хезмәт иттең", - диләр. Сөләйман балыкны ачып караса, аның эчендә үзенең йөзеген күрә. Шуннан, аны алып, кулына кия. Тәһарәт ала да Корьән укый башлый. Моның янына бөтен кошлар җыела. Йөзеге кулында булгач, барлык права үз кулында инде. Шуннан ул җилләргә тәхетен китерергә куша. Һөдөһөт кошы бу турыда кайтып белдерә. Тәхетен дә момент китереп бирәләр. Сөләйман пәйгамбәр әйбәт кенә тора башлый. Берзаман моның янына Газраил килә. Пәйгамбәр сорый: "Нигә килдең? Кабыс кылыргамы, зират алыргамы?" - ди. "Кабыс кылырга" - ди. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган 179. Чупа ябалак турында хикәят Сөләйман патшаның хатыны кошлар сөягеннән сарай салдырырга куша. "Синнән бер поминка калыр", - ди ул иренә. Шуннан Сөләйман риза була. Ул бөтен патшаларны җыйдырта. Тик бер Чупа ябалагы гына килми кала. Ярар, моны да китертәләр. Сорау алалар моңардан: "Вәт, нишләп килмәдең син чакырган вакытта?" Ябалак әйтә: "Ә мин коры җирме, юеш җирме күбрәк икәнен чутладым", - ди. - Соң, кайсысы күп булды, - диләр. - Юеше, әлбәттә. - Шул гынамы эшләгән эшең? - Юк, - ди ябалак. - Мин тагын корыган агач белән чи агачны чутладым. - Кайсы күп инде? - Корысы күбрәк. Мин бер ботагы коры булган агачны да корыга чутладым, - ди ябалак. - Тагын нәрсә чутладың? - Тагынмы? Тагын ирләрме, хатыннармы күп икәнен чутладым. - Кайсы күп булып чыкты? - Хатыннар күбрәк булды, - ди ябалак. - Бәй, нишләп алай? - Ир булып та хатыннар кебек көчсез, ләчтит сатып йөргән ирләрне дә хатыннарга чутладым, - дип җавап биргән ябалак. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган 180. Фиргәвен турында хикәят Багдадтан ары Хөрәсән дигән бер авыл була. Шунда Багур исемле бер бәндә яши. Ул чыныдан чыккан ялкау була. Шул хәтле ялкау була, алмагач төбенә ята да: "Алма пеш, авызыма төш!" - ди. Алма авызына төшсә - ашый, әгәр читкә төшсә - аны алырга иренә. Аның Вәлид исемле улы була. Хатыны озакламый үлә. Бу кешеләр турында патшага сообщить итәләр. Патша аларны алдыра да алмагачлар арасына кертә. Багур һаман элеккечә ята бирә. Авызына төшсә - ашый, төшмәсә - юк. Ә улы исә авызына төшми, читкә тәгәрәгәнен дә алып ашый. Патша аны "нахал!" дип куа. Шуннан Вәлид Багдадка китә. Бер тимерчегә очрый да аңардан эш сорый. Тимерче: - Нинди эш инде сиңа? - дип уйланып тора да ала моны үзенә. Иң элек тамагын туйдырып ала. Вәлид бу тимерчедә күмер яндыручы булып эшли. Шуннан Вәлид иске-москы белән киенгәндәй итә. Бер көнне тимерче Һуман әйтә: - Эшләгән ашарга җитми, әйдә Мисырга киттек. Анда яшелчә дә, кавын да күп, - ди. Шуннан болар күп уйлап тормыйлар, китәләр. Баралар, баралар да зират янына туктыйлар. Боларга зират казырга кушалар. Казырга тотыналар. Монда үлүче кеше бик күп икән, шуңа күрә зиратны яллап казыталар. Көненә күпләп зират казып, ару гына акча эшлиләр, рәтләнеп китәләр. Бердән бер көнне патшаның кызы үлә. Патша хезмәтчеләренә әйтә: - Кызым дөнья куйды, барыгыз, зират казыгыз! - ди. Хезмәтчеләр зиратка киләләр, тик мондагы зират казучылар аларны кертмиләр. - Патша башта бездән сорасын, - диләр алар. Патшаның хезмәтчеләре кайталар да бөтенесен сөйләп бирәләр. Патша зират казучыларның берсен чакырырга боера. Һуман: - Вәлид, син бар, - ди. Вәлид: - Һуман, син бар, - ди. Шулай тарткалаша торгач, Вәлид барырга вынужден була. Ул төскә бик чибәр. Бара. Патшага бу егет ошап китә. Ул Вәлидне үзенә башмакчы итеп ала. Вәлид әйбәт кенә хезмәт итә, шулай ару гына торалар. Бер мәлне патшаның вәзире үлә. Торалар да Вәлидне советник итеп куялар. Патша белән дус булып яшиләр. Бер көнне патша әйтә: - 37 ел патшалык иттем. Үземчә гадел генә булдым. Халык минем турында нинди фикердә икән? Бар, Вәлид, базарда йөреп, ишетеп кайт шуларны, - ди. Вәлид китә, йөреп кайта да болай ди: - Халык сине алай гадел булды, тик менә бер дә ашка чакырмады, - ди. Ә үзе Вәлид халыкка: - Вәт, патша агу салып ашка чакырачак сезне, ашамагыз, - ди. Шуннан бөтенесе коралланып килә дә патшаны үтерәләр. Аның урынына патша итеп Вәлидне куялар. Аңа Фиргәвен дип исем бирәләр. Бик күп гомерләр үтә. Фигәвен инде 500 ел торган була. Аның сакалы биш карыш, үзе бер карыш була. Ул аллалык дәгьвасы дә кыла башлый. Үзен: - Мин - Аллаһ! - дип белдерә. Бервакыт Нил корый, бөтен елгалар, коелар корый. Халык җыелып килә дә: - Син Аллаһ түгел, әгәр Аллаһ булсаң, суны корытмас идең, - диләр. Шуннан патша әйтә: - Сез минем алда гөнаһлы. Шуның өчен сәҗдә кылыгыз, - ди. - Бәй, ничек? - ди халык. Патша боларга: - Башыгыздан салыгыз да, "дай бог, помилуй, господи", диегез, - ди. Халык нәкъ патша кушканча эшли. Фиргәвен үзе бер бүлмәгә керә дә, сакалыннан алып: "Ярабби, сулар килсен", - дип тели башлый. Шулай тели дә, Нилгә дәрья кайта. Тормыш тагы җайга салына: әпи дә бар, су да бар. Фиргәвен бер көнне төш күрә. Төшендә бер кеше моны тота да башын борып ала. Иртән ул бөтен ворожайкаларын җыя да төшен сүли. Ворожать итәләр, патшаның үзенә әйтергә куркалар. Шуннан берсе әйтә: - Менә бер бала туачак, син шуннан үләчәксең. Синең урының аңа булачак. Шуннан инде Фиргәвен бөтен хатыннарны да исәпкә ала һәм туган бер баланы үтертә бара. Менә бер хатынга бала табарга вакыт җитә. Ул баласын тау тишегендә тудыра, шунда асрый. Баласын тукландыра да кайтып китә, ә баласы шунда кала. Унбиш көннән соң бала аякка баскан. Инәсе моны күреп гаҗәпләнә: - Бәй, нигә син шундый? - Менә шундый инде, - ди улы. - Әллә шайтан алыштырдымы сине? - ди инәсе. - Нигә, әни, юк. Синең Аллаң кем, минем Аллам кем? Инәсе кайта да бөтенесен иренә сүләп бирә. Аны да улы янына алып бара. Ире әйтә: - Син нинди бала? - Менә шундый инде, - дип чыгып баса улы. Шуннан әтисе аны сандыкка сала да дәрьяга агызып җибәрә. Фиргәвен сараендагы ике кыз агып килүче сандыкны күреп алалар. Патша хатыны әйткәч, аны тотып алалар. Анда бала ятканын күргәч, патша әйтә: - Менә минем башка җитәчәк бала шушы, - ди. Патша хатыны баланы үтертергә каршы төшә. Бала каршына алтын белән ут куялар. Шайтан аның күзен каплый. Бала утны ала. Судан алгач, аңа Муса дип исем бирәләр. Муса үсә төшкәч, ат белән чыгып йөри башлый. Бер көнне атка атланып кайтып килгәндә күрә: бер мөселман белән җәбрай сугыша. Муса атыннан төшә дә җәбрайне үтерә. Икенче көнне тагын шундый хәлгә тап була. Тагын аралашырга атыннан төшә. Шуннан патшага: "Улың кеше үтерә!" - дип барып зарланалар. Муса бөтенләй башын алып чыгып китәргә мәҗбүр була. Бер көн, ике көн, өч көн, дүрт көн бара. Бер кое янына барып чыга ул. Ниндидер бер байның хезмәтчеләре киләләр дә, зур таш булатны ачып, куйларын эчерәләр, аннары, таш белән ябып, кире китәләр. Бераздан кое янына ике кыз килә. Коены ачарга тырышалар, ну, ачалмыйлар. Шуннан Муса килә дә аларга җәрдәм итә. Кызлар рәхмәт әйтеп кайтып китәләр. Кайталар да: - Тирәк төбендә бер җегет коены ачып, куйны эчертте, - диләр. Әтәсе кызын җегет артыннан җибәрә. Сафура ояла-ояла гына бара. Җегеткә әтәсе аны чакыруы турында әйтә һәм үзе белән әтәсе сараена алып китә. Әтәсе бай була аның. - Син нинди җегет? - дип сорый аңардан кызларның әтисе. - Вәт, шулай-шулай, - дип, егет үзе турында сөйләп бирә. - Ярый, алайса. Син миңа хезмәтче булырсың минем зур куй көтүем бар. Ала бәрәннәр туса - сиңа, агы - миңа, - ди бу. Егет ризалаша. Бәй. Бөтен куй аланы бәрәнли. Бөтенесе дә җегеткә була. Бай әйтә: - Бәхетең бар икән, җегет, - ди. Аңа ул кызын да бирә. Туган иленә кайтырга да рөхсәт ала. Кайтып җитә бу. Ну, үзләренең йортына берничек тә үтәлми, өй бөтен яклап бикле. Ничек итсә итә, өйгә керә бу. Инәсе белән күрешә, ә әтәсе өйдә булмый. Инәсе аңа энесенең пәйгамбәр булуын әйтә. Озак та үтми, Мусага да пәйгамбәрлек хәбәре килә. Фиргәвен бу турыда ишеткәч, моңа бик хәтәр яный. Мусаның бабасыннан калган таягы булган икән, янау белән таяк аждаһага әйләнә. Фиргәвеннең моңа бик тә ачуы чыга. Бу турыда ул Мөхәммәт галиәссәламгә әйтә: - Таяк аждаһа булды, - ди. Фиргәвеннең советчиклары да Фиргәвенгә: - Син дә аждаһа яса, - диләр. - Өч көн срок куй. Өч көннән соң тау янына Мусаны чакыр и аның каршында аждаһа ясаттыр сихерчеләреңнән. Өч көн үтә. Муса тау янына бара. Фиргәвен бөтен сихерчеләрен җыйдыра да өрдертә. Бер тау аждаһа барлыкка килә. Шуннан Муса: "Нишлим икән?" - дип, Аллаһка киңәш итә. Аллаһ аңа таяк ыргытырга куша. Шуннан Муса таяк ыргытуы була, бик зур аждаһа барлыкка килә. Ул бөтен еланнарны берьюлы каба йота. Бер тау аждаһа ясаучы сихерчеләр мөселман динен кабул итәләр. Фиргәвен бөтен мөселманнарга каладан чыгып китәргә боера. Шул мөселманнардан барлыгы унике полк җыела. Китәләр болар, барып җитәләр Нилгә. Артларына борылып карасалар - Фиргәвеннең войскасы. - Ярабби, инде нишлим, - дип, Муса тагын Аллаһтан киңәш сорый. Аллаһ аңа: - Таягың белән диңгезгә сук, - ди. Муса шулай эшли. Шуннан унике юл барлыкка килә. Муса диңгез аша үтә торган юл белән китә. Муса диңгезне чыгып беткәндә, Фиргәвен үз гаскәре белән диңгезнең нәкь уртасында гына була әле. Аллаһ аларның барысын да тюленьгә әйләндерә. Тюлень - Фиргәвен токымы иде. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР 181. Иш тавы (1 нче вариант) Борын заманда әле без яшәгән җирләр урынында зур диңгез булган. Шул диңгез уртасыннан ике тау калкып торган. Бу таулар ике бертугандай булганнар. Алар өстендә матур агачлар үскән, кошлар сайраган, диңгез дулкыннары тау битенә бәрелеп, аның белән уйнаганнар. Көннәрдән бер көнне олы бер балык ике тау арасына юнәлгән. Ул тауларның уртасыннан йөзеп үтмәкче булган. Ләкин акылсыз, җүләр балык үзенең зурлыгын исәпкә алмыйча, таулар арасында кысылып калган. Күпме генә тырышса да, балык тау арасыннан чыга алмый, бик каты кысыла. Балык янындагы ике тау аның канаты чаклы гына була. Шулай кысылып, балык тиздән зур тауга әйләнә, ә ике як кырындагы таулар аның дәвамы булып калалар. Гасырлар узгач, үткән-сүткән кешеләр: - Кара әле, нинди зур иш тау, - дип, гаҗәпләнеп китә торган булганнар. Шуннан бирле бар кеше дә Карабаш авылы янында урнашкан бу балык-тауны "Иш тавы" дип йөртә башлый. 1998 елда Илеш районы Карабаш авылында Сания Хаҗиевадан БДУ студенты Таңсылу Ногманова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 627 182. Иш тавы (2 нче вариант) Элек без гомер иткән җирдә бик эре гәүдәле кешеләр яшәгән. Аларны "Иш нәселе кешеләре" дип йөрткәннәр. Бу алыплар тамакларын безнең кебек үк эшләп туйдырганнар. Шуларның берсе эшләп арыгач, ял итәргә туктаган һәм, чабатасын салып, "Салкын чишмә"дә аякларын юган. Чабатасын салганда коелган туфрактан зур тау барлыкка килгән. Ул тауны бездә "Иш тавы" дип йөртәләр. Иш нәселе кешеләре, ашаганнан соң, теш араларын безнең кебек нечкә шырпылар белән чистартып азапланмаганнар. Моның өчен алар үсеп утырган агачларны файдаланганнар. Аларга тамыры белән агач тартып чыгару - безгә үлән өзү кебек җиңел булган. "Салкын чишмә" буенда күп еллар элек төбе-тамыры белән тартып чыгарылып, череп бетеп яткан агачларны Иш нәселе теш чистартыр өчен алган икән. Шулай бервакыт кыш көне кич белән репетициядән кайтып киләм. Тышта буран. Капка төбенә килеп җиттем. Карыйм, капка төбендә кап-кара кечкенә бер эт ята. Өстендә бер генә дә кар бөртеге юк. Ул этне жәлләдем дә, урыныннан кузгатмыйча, койма өстеннән кердем. Анда көрт салып, сукмак ясалып беткән иде инде. Шуннан өйгә кереп, ишекне япкан гына идем, бер нечкә генә тавыш әкрен генә: "Ярый әле шәфкатьле булдың, миңа тимәдең, исән котылмаган булыр идең", - диде. Бу тавышны квартираның хуҗасы да ишетте. Күрәсең, убыр эт кыяфәтенә кергәндер инде. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Клавдия Александр кызы Низаметдиновадан (1921 елгы) БДУ студентлары язып алган 184. Абзар иясе Сыер бозауларга тиеш. Мин кич белән карап кердем дә, йокл ап киткәнмен. Берәү тәрәзә кагуга уянып киттем. Чыксам, сыер бозаулаган, бозау басып тора. Күршеләрдән дә сорашкан идем, мине уятмадыгызмы, дип - берсе дә уятмаган. Абзар иясе килеп уяткандыр, дип уйлыйм иңде үзем. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Бибимәүлиха Габдулла кызы Халитовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган; 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 654; 2018 елда Илеш районы Ишкар авылында туып үскән БДУ студенты Эльза Хөснуллинадан (1999 елгы) Илдус Фазлетдинов язып алды 185. Зират иясе Мин җиденчене генә тәмамлаган идем әле. Аннан соң укырга туры килмәде. Кыш көне, төнге сәгать берләрдә, бер карт укытучы белән күрше авылдан, җыелыштан кайтып киләбез. Бер зираттан үтәргә кирәк. Шул турыга җиткәч, бәләкәй генә бер эт чыкты. Эт әле чананың астына кереп китә, әле ат өстеннән сикереп чыга, әле үзебезнең өстән сикереп үтә. Ат өректе һәм авылга кайтканчы чабып кайтты. Бераз баргач кына, әлеге эт кире зиратка кереп киткән иде. Зират иясе булды бугай. Безнең борчыганны яратмады. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Клавдия Александр кызы Низаметдиновадан (1921 елгы) БДУ студентлары язып алган 186. Мунча иясе (1 нче вариант) Бервакыт тагын шулай төнге сәгать уникедә генә эштән кайтырга туры килде. Квартира хуҗасы мунча яккан иде. Иптәшкә кече кызын ияртеп, мине мунчага җибәрде. Фонарь алып барган идек. Лампаны да кабызып куйдым. Шулай юына башлагач, кыз әйтә: "Апа, кара әле, таш сикерә!" - ди. Карасам, чынлап та, таш сикерә. Мин: "И, чукынчык нәрсә!" - дип кычкырып җибәрдем. Таш бераз туктап торды да тагын сикерергә тотынды. Аннан-моннан юынып, киенеп чыгып киттек. Ишекне ябуым булды, теге таш "шап" итеп ишекка килеп бәрелде. Монысын тагын нәрсә дип аңларга буладыр, белмим. Күрәсең, мунча иясе булгандыр инде. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Клавдия Александр кызы Низаметдиновадан (1921 елгы) БДУ студентлары язып алган 187. Мунча иясе (2 нче вариант) Мунча иясе түбәдә яши, ә өй иясе - морҗа башында. Бар кешеләр дә мунча кереп беткәч, төнге сәгать уникедән соң мунча иясе мунча керергә бара. Мунчадан соңгы булып чыккан кеше ләүкәдә бер чүмеч эссе су калдырырга тиеш. Шулай итсәң, мунча иясе йорт хуҗаларына рәхмәт укыр, шул су белән юыныр да, үзенең минлеге белән чабынып чыгып китәр. Су калдырмасаң, ул ләгънәт укыр. Бар савытларга пычрак кулларын, аякларын тыгып, болгатып бетерер, мунчаны пычратып чыгып китәр, диләр. Иртән, теге чүмечтәге суны "бисмилла" әйтеп чыгарып түгеп, чүмечен юып куярга кирәк. Мунча иясен ачуландырсаң, чирләрсең, тәнең кычытыр, чәчең коелыр, дияр иде әни. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 668 188. Мунча җене Бу вакыйга 1965-1970 елларда булган. Ишкарда бер хатын белән бер ир яшәгән, ди. Алар икесе дә "Сигнал" дип аталган колхозда эшләгәннәр. Бер кич шулай хатыны иреннән иртәрәк кайткан да мунча яккан. Өйдәге эшләрен бетергәнче, мунча да әзер булган. Ирен озак кына көткән. Төңге унике дә тулып киткән. Түзмәгән, киткән бу хатын мунчага. Ә мунчага барса, тегендә ире юынып утыра, ди! Кергән бу хатын, иренә сораулар бирә икән. Ә ире бер сүзсез юынуын дәвам итә, ди. Теге ир су алырга торган, ә моның артыннан койрыгы чыгып тора, ди. Хатын койрыгын күреп, мунчадан чыгып йөгергән, ди. Шул вакытта капкадан ире кайтып кергән. Бу хатын соңыннан гына аңлаган мунчада җен белән бергә утырганын. Бу хәлдән сон, хатын берүзе уникедән соң мунчага бармас булган, ди. 2018 елда Илеш районы Ишкар авылында Әгъния Әдиятуллинадан (1939 елгы, элекке савучы) БДУ студенты Эльза Хөснуллина язып алган 189. Юл иясе Миңа бик озак чит җирләрдә йөрергә туры килде. Бу вакыйга Казахстаннан кайтып килгәңдә булды. Кулымда - унике көнлек балам. Әниләргә кайтып барабыз. Ул вакытта транспорт юк бит инде. Кайта-кайта, вакыт кич булды, караңгы төште. Күрше авылга җиттем, тагын алты-җиде чакрым җир кайтасы бар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Шулвакыт кайдандыр кояш баешындагы кебек кызыл яктылык күреңде. Шул яктылык, мин авылга кайтып җиткәнче, алты-җиде метр ераклыкта минем юлымны яктыртып килде. Авылга керү белән яктылык юкка чыкты. Нәрсә булды - үзем дә аңламадым. Әллә юл иясе шулай ярдәм итте? 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Клавдия Александр кызы Низаметдиновадан (1921 елгы) БДУ студентлары язып алган 190. Куркыныч "өчпочмак" Безнең Ишкар авылы аша олы М-7 трассасы үтә. Бу юлда бик еш кына төрле-төрле фаҗигаләр булып тора. Авылның башында "өчпочмак" дип аталып йөртелә торган бер начар урын бар. Анда һәрвакыт нинди дә булса юл фаҗигасе була. Күп кенә кешеләрдән ишетергә туры килде, янәсе, төнлә шушы урында бәләкәй бала тавышлары ишетелә һәм ак туй күлмәге кигән кыз юл буйлап йөри, ди. 2018 елда Илеш районы Ишкар авылында Азат Хөснуллиннан (1966 елгы, элекке милиция хезмәткәре) БДУ студенты Эльза Хөснуллина язып алган 191. Адаштыра торган урман Берничә ел элек булган хәл бу. Ничәнчедер елның 8 март бәйрәме көнне һава торышы бик начар булган. Ачы җил, күз ачкысыз буран. Шунлыктан юлда булган барлык машиналар да туктап беткәннәр. Район үзәге - Югары Яркәйгә эшкә төшкән кешеләр, кайтмыйча, эшләрендә кунып калганнар. Бер ир: "Барыбер кайтам!" - дип, җәяү, Игъмәт урманы аша кайтып киткән. Үзе шушы Игъмәт авылында яшәгән булган ул. Ләкин кайтырга дип чыгып китсә дә, өенә кайтып җитәлмәгән. Бу ирне озак кына эзләгәннәр - тапмаганнар. Кар эрегәч, үзе яшәгән авылның басуы янында үле гәүдәсен авылдашлары табып алганнар. Ничә ел Игъмәттә яшәп, шушы урманны иңләп-буйлап йөреп, бу ирнең адашып үлүенә бөтен кеше аптыраган. Шушы вакыйгадан сон, Игъмәт урманын "адаштыра торган урман" дип йөртә башлаганнар. Әни сөйли торган иде, һәр йортта өй иясе бар, дип. Ул йортта тәртип ярата. Сызгырганны, кычкырганны яратмый. Андый кешеләрне төнлә саташтыра. Ашап туйгач, ризыкларыңны җыеп, өсләрен каплап куярга кирәк, югыйсә, шайтаннар, төкерекләрен чәчеп, табаксавытларны, ашамлыкларны ялыйлар. 1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 671 193. Өй иясен чакыру Элек без яңа өйгә күчкәндә, өй иясен дә үз яныбызга чакыра идек. Башта төрле-төрле ризыклардан мул итеп сый-хөрмәт әзерлибез. Бөтен гаилә белән өстәл тирәсенә утырабыз. Өстәлнең бер кырыена өй иясенең өлешен дә куя идек: аш, чәй-шикәр, ипи һ.б. Шуннан берәребез табагачка атланып, тышка чыгып китә дә: - Өй иясе, өйгә кер! - дип, йорт тирәли әйләнеп йөри. Аннан ул ишек ачып, өй иясен алдан "кертә" иде. Без: - Әйдә, өй иясе, үз урыныңа түрдән утыр, - дип, аны табын янына чакыра идек. Шуннан соң өй иясе йортта яши башлый һәм гел тынычлык, иминлек кенә китерә, имеш. 1998 елда Илеш районы Исәмәт авылында Наҗия Шәмсүмовадан БДУ студенты Гүзәлия Маликова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 673 194. Җен Безнең авылда элек җеннәр дә яшәгән. Әнием сөйли торган иде, ул аларны үз күзләре белән күргән. Бервакыт караңгыда авыл урамнарының берсеннән, ташландык йорт кырыннан үтеп барган ул. Кинәт өй эченнән гәүдәсе кешенекенә охшаган йонлач бер нәрсә килеп чыккан. Авызы сап-сары, тешләре, йоннары күмердән дә карарак, ди. Бу нәрсә әнинең каршысына йөгереп чыккан да кинәт юк булган. Әнием сүгенә-сүгенә юлын дәвам иткән. Җен-фәлән күзеңә күренсә, сүгенергә куша иде ул. Алар шуннан курка, ди. Бервакыт шулай, үзем фермада учетчик булып эшләгәндә, төнлә дежурга китеп барам. Авылда Суфиян бабайның зур эте бар иде, Юлбарыс исемле. Ул эт әллә нинди сәер холыклы иде. Туры юл дип, чокыр-чакырлардан, куаклар, корыган әремнәр арасыннан барам шулай. Кинәт каршымда гына йонлач адәмгә охшаган бер әйбер пәйда булды. Мин куркып туктап калдым. Шулай да әзерәк алга атлаган булдым. Кинәт теге йонлач нәрсә Суфиян абыйның эте - Юлбарыска әйләнде. Тагын куркып туктадым. Бераздан янә бер-ике адым алга атладым. Теге эт күзләрен тутырып миңа карап торды да шайтан таягына әйләнде... Әллә күземә күренде, әллә чынлап шулай булды. Ләкин ул этне авылда бүтән бөтенләй күрмәдем. Бәләкәй чакта, кичен зират яныннан үтеп китеп барганда, эчтә утлар янганы күренә иде. "Әнә, фәлән әби кабереннән чыккан, күзләрен яндырып карап тора", - дип сөйлиләр иде... Тукайны мин Күнгер ягындагы Уса авылында күрдем. Ул иңде җиткән егет иде. Асрау кызыбыз әйтә: "Әнә шул егет Тукаев иңде". Бу вакытта Тукай веса яныңда басып тора иде. Мин аның янына барып, ныклап үзе белән сөйләшә алмадым. Ул вакыта, без яшь чакта, ирләргә йөзне күрсәтү юк иде. Яннарына да бару юк иде. Минем белән дә шулай булды. Мин Тукайның шигырьләрен белә идем. Күбесен яттан белә идем. Шундый зур шагыйрьне үз күзем белән күргәч, үземне бәхетле итеп саныйм. 1977 елда Борай районы Кузбай авылында Дөррия Вахитовадан (1884 елгы, Пермь өлкәсенең Байсин авылында укыган) БДУ студентлары язып алган 196. Ленин белән очрашу 1915 елда сугышка бардым. Аннан 1918 елның март аенда гына кайттым. Карпат тауларында йөрдек. Ашарга юк иде, таш кимереп яттык. Без Карпатта чакта ук патша өчен сугышмагыз, дигән язу бар иде. Шунда безнең янга Ленин барды. Аны без көн буе көттек. Дүрт рәт итеп тезеп куйдылар. Ленин нәкъ минем каршыма гына килеп төште. Безнең аралар 4-5 метр чамасы гына иде. Ленинны 28 немец офицеры көтә иде. Лении алар белән перемирие ясарга килде. Ул безнең белән сөйләшеп тормады, исәнләште дә китте. Миңа бер 17-18 яшьләр булгандыр инде. Малайлар белән бергә су керергә бардык. Минем судан чыккач, бөтен тәнемне карап чыга торган гадәтем бар иде. Карасам, уң кулыма бер кыл еланы кереп бара. Аны бездә тагы "җеп еланы" дип тә йөртәләр. Моны күргәч, бик нык курыктым. Шул килеш абыем янына йөгереп бардым. Абый шытырдытып тартып алды. Ә аны алай алырга ярамай икән. Бәләкәй бер агач кисәген куеп, әкрен генә бөтерә-бөтерә, еланны шунда уралдырырга кирәк. Шуннан үзе чыгып бетә, ди. Еланның башы кулның тиресе эчендә калган. Ул өрелеп шеште. Шул елан, кояш кыздырганда, эт өргән саен балалый икән. Кулымның авыртуы йөрәккә төшә башлады. Шуннан без әни белән Кузлов тегермәненә киттек. Ул тегермән безнең авылдан биш чакрым ераклыкта иде. Кояш кыздыра. Кулым тагы шешә башлады. Тегермән марҗалары шомырт агачының көлен кулга ябарга куштылар. Яптым, бер файдасы да булмады. Шуннан сыер сөтен эретеп, кулны шуңа тыгып, тыныч урыңда утырырга кушты берәү. Һәм шулай эшләдем дә. Кулыма эремчек куеп, тыныч җиргә кереп яттым. Бераздан карасам, дүрт җеп еланы чыкк ан. Тагын шулай итеп тыныч кына урында утырдым. Минем кулдан 11 җеп еланы чыкты. Шулар арасыңда инә елан да бар иде. Шулай итеп, кулым төзәлде. Бик озак еллар ярасы бетмичә йөрде. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Гыйлемхан Таһир улы Таһировтан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган 198. Кулак калдыгы Сугыш вакытында безне, өч хатынны, Кузбайдан Караидел районына утын хәзерләргә җибәрделәр. Мине старший итеп куйдылар. Теге ике хатын - яшь кенә солдаткалар. Атларфәләннәр юк. Алты көн бардык. Кайчак атына эләгеп китәбез, кайчак җәяү элдерәбез. Шулай алты көн бардык. Кыш буе эшләдек. Башка җирләрдән дә киләләр. Кыш бит. Суык. Сәгать тугызларда эш башлыйбыз. Кисеп аударган агачны хатыннар белән җыелышып сөйрәп чыгарабыз. Ирләр фронтта. Без тырмашабыз инде. Шулай кыш буе эшләдек. Ашау юк иңде. Карточка белән бирәләр. Как сөяккә калдык. Шулай да әйбәт эшләдек. Ударник ясадылар безне. икәү генә калдык. Беребез түзмәде, бахыр, качып кайтып китте, чыдый алмагандыр инде. Шулай яз җитте. Безне кайтара башладылар. Җыендык та кайтырга чыктык. Үзебез куркабыз. Безгә бер генә юл кайта. Үзе тар гына. Бер урманга кунарга туктадык. Ашарга ипи генә иңде. Бер котелок бар иде, шуның белән су кайнатып эчәргә булдык. Арылган булгандыр инде. Икебез дә йоклап киткәнбез. Уянып китсәм, күземә күренәме, дип торам! Безнең авылдан 30 нчы елларда бер кулакны раскулачивать иткәннәр иде. Авылның мәзине иде ул. Шуның малае Габбас икән бу. Битен сакал баскан, көчкә таныдым. Ул да таныган икән. Аларны раскулачивать иткәндә, мин дә бар идем. "Исәнме, Әдилләтәй!" - ди. Мин әйтәм: "Бик шәпбез". Үзе әзмәвердәй ир. Куркыта да. Иптәшем уянды. Ул-бу булса дип, бер агач кисәген алып куйдым. Теге башта әйбәт кенә сөйләшә иде. Минем дә ачуы килеп: - Безнең ирләр сугышта, син нишләп йөрисең? - дигәч кызып китте. - Төкерәм мин синең сугышыңа, Совет властеңә! - дип, минем өскә килә. Итек кунычында пычагы да бар. Миңа да кыюлык каян килгәндер, китереп күкрәгенә төрттем бит, әй. Миннән мондый эшне көтмәгәндер инде, әллә үзем ныграк бирдем, егылды-китте бит бу! Без иптәшем белән кача башладык. Теге куа килә, хәлебез бетә башлады. Йөгереп, бер текә тауга менеп киттек. Төнлә бит бу. Бер агач төбенә постык. Куркып ятабыз инде. "Тотса, үтерә бу безне", - дип. Бәхет бераз бар икән: күрмәде бу безне, йөгереп ары китте. Иртәнге якка без үзебез дә Кузбайга кайтып җиттек. Силсәвиткә барып сөйләдек. Икенче көнне милиция килде. Бездән Габбасны сораштылар. Бер-ике көн үткәч, хәбәр килде: тотканнар кулак калдыгын. Ул, чынлап та, сугыштан качып йөргән икән. Муллалар алар бит - алдакчылар. Элек бездә Мирзаһит мулла Тупиев бар иде. Алама, икейөзле кеше ңде. 1930 елда мин өйләндем. Үземнең комсомолец вакыт, ә әти-әни - дин кешеләре. Алар туйны, никах укытып, муллалар белән ясамакчылар иңде. Мин якын да бармыйм. Бер көнне шулай әти әйтә: "Муллай, - ди, - бер литр аракы алып кайт әле", - ди. Алып кайттым. Карыйм: өйдә бабай буласы кеше белән мулла Мирзаһит утыралар. Тегеләр качып кына никах укыганнар икән. Миңа да әйтмәгәннәр. Бабай: "Бәхетле булың, улым", - диде дә кайтып китте. Мулла белән әти эчәләр. Исереп алдылар бит болар! Мулла абзый да исерде. Минем янга килде дә: "Алдагы елга да килергә язсын, улым", - ди. Янәсе, бу хатынны ташлатып, икенче елга да никах укымакчы була. Якасыннан эләктереп алып, җилтерәтеп чыгарып җибәрдем хәчтерүшне. Бераз капка төбендә таптанып торды-торды да җырлый-җырлый урам буйлап кайтып китте. Менә сиңарга мулла, менә сиңарга изге кеше. Мулла - кеше түгел, козгын кош түгел шул. Үзләре "алла" диләр, үзләре җинаять ясыйлар. Минем аларны бәләкәйдән җаным сөймәде, әле дә күрәсем дә килми үзләрен. 1977 елда Борай районы Кузбай авылында Муллаян Нәби улы Нәбиевтан (1908 елгы) БДУ студентлары язып алган 200. Ат эзләгәндә 1914 елны беренче империалистик сугыш була бит. Шуннан минем ике абзый да сугышка китә. Ике ат була безнең. Баерак чак. Көз көне, атларны карарга бер малай йөртәбез. Кичтән атларны җибәрәбез. Атлар юк бердән бер көнне. Инәй котыра: - Атларны да таба алмыйбыз, - ди. - Шәмсемөхәммәт кызлары сабан да сөрә әле, - ди. Атны эзләп, мин киттем урман ягына, сеңлем - Калмашка. Ул елны игеннәр уңган иде. Шуннан киттем. Томанрак көн иде. И йөримен, и йөримен. Көн кыска. Бер нәрсә күренми. Карлы-бозлы яңгыр ява. Бер якка тоттым да киттем. Чабатаның да киндерәләре өзелде, оекчан калдым. Һаман барам. Берзаман ут күренде. Авыл булып чыкты бу. Безнең авылга охшамый. Койма ярыгыннан бер мунчадан ут күренә. Тавыш-тын юк. Ишеген ачтым. Кеше юк. Ут бар. Биткә җылысы бәреп тора. Мунчага кереп утырдым, ләүкәсенә. Эреп утырам. Һаман кеше юк. Чикмәнне таш өстенә куйдым. Йокылы-уяулы утырам. Аяк тавышы. Таш артына качтым. Ишек ачылды да бер кыз, бер егет керде. Боларны күргәч, әзрәк җан керде. Ул догалар укыйм. Кыз кулында бер төен. - Сиңа күчтәнәч бу, - ди кыз егетенә. Икесе чөңгелдәшәләр генә. Аларның әкрен генә сөйләшкән тавышына эреп, йоклап киткәнмен. Бер заман егет кызга: - Кола ялан бит монда, - ди. Мин моны ишеткәч: - Абзыкай, минем атлар да юкмы анда? - дим. Минем тавышны ишеткәч, тегеләр ничек атылып чыкканнарын да сизмәделәр. Мин ләүкәдән төштем. Тегеләрнең төене калган, бәхеткә каршы. Төендә бер пол аракы, күчтәнәчләре бар. Йөзеп, пирогларын, ипи кисәкләрен ашадым да аннары ятып йокладым. Иртән иртүк тордым. Мин кунган мунчаның хуҗалары бик бай кешеләр, күрәсең. Бик яхшы йорт, урыс капкалар. Урамга чыккач, бер кешене очраттым. Аңардан: - Бу кем йорты? - дип сорадым. - Ул йорт Габидулла хаҗилар йорты, балам, - ди. - Нишләп йөрисең, иртән иртүк? - ди. Шуннан мин үземнең хәлне аңа аңлатып бирдем. - Менә безне үткәч, Шаргаен яланы бар. Ике ат йөри иде анда. Син, балам, шунда гына бар, - ди. Аңарга рәхмәт әйттем дә авылдан чыктым. Әкрен генә барып җиттем. Атлар каенга терәлеп торалар. Ипләп кенә атларны тотып, бер пол аракыны кесәгә тыгып, авылга юнәлдем. Кайтып җиттем. Сеңлем әз генә йөргән дә кайткан. Ә мин кайтмагач, бик борчылганнар өйдәгеләр. Мин кайтып кергәч, и елаш, и күреш башланды. Теге пол аракыны күрше Солтангәрәй абзыйга бирдек. Шуннан соң аның малайлары булыша башладылар. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 201. Тун тиреле каз Югары очтагы Солтан Сакаев сугыштан иртәрәк кайтты. Нәкь казларның утырган чорында кунак җыйдылар. Без дә бардык. Хатыннар астында каз утырган сәкегә утырдылар, тезелешеп. Каршыларындагы аракыны эчмичә, сәке астына - банкага салалар икән болар. Ә каз тегене банкадан эчеп барган. Кунаклар ашадык, эчтек тә таралыштык. Солтанның хатыны, табын җыештырып йөргәндә, банканы күргән. Казга караса, каз таралып төшеп оясында үлгән. - И Аллаһ, утырган чагында гына ниләр булды икән? - дип бик кайгырышалар. Шуннан казны көллеккә чыгарып ташлыйлар. Хатыны, уйлап тора да: "Әз булса да йоны булыр", - дип йолкып ташларга була. Инәсе дә каршы килми. Йолкып, чыгарып ыргыталар да йокларга яталар. Иртән берәү ишек шакый. "Кем булыр?" - дип, ишек ачсалар, шәрә каз басып тора. Фатыйманың коты чыга. Бианай карчык эшнең нидә икәнен аңлап ала. Инде шәрә казны унике күкәйгә утыртып булмый бит. Тиредән тун тегеп утырталар болар. Каз бәбкәләрен чыгара, үстерә. Бу тун тиреле каз җәй буе авылда, Түбән урамда башка казларны куркытып йөри. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 202. Рамазан ае килгәч Безнең авылда бер бабайның кызы була. Бабайлар кунакка барырга җыеналар, кызга каклаган казны күрсәтәләр дә әйтәләр: - Озын-озын Рамазан ае килер, - диләр. - Бу казны шул вакытта ашарбыз, - диләр һәм әлегә ашамаска кушалар. Әтиләре кунакка киткәч, боларга ишек шакыйлар. Кергән кеше Рамазан исемле була. Ул боларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора да керә, һәм кыз моңа казны ашата. Бабай кайткач сорый: - Кая каз? - Мин аны Рамазанга ашаттым, - дип җавап бирә кыз. - И аңгыра! - ди бабай. Ә Рамазан әйтә: - Аңгыраңны ачтырдым инде, - ди. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Шаһибәк Биктимеровтан (1881 елгы) БДУ студентлары язып алган 203. Ике такмак Элгәре безнең авылда персидәтелнең малае көндез генә эшләп йөри икән, ә бухгалтер малае көндез дә, төнлә дә эшли икән. Шуларга атап такмак чыгарганнар: Безнең авыл - зур авыл, Иске Ихсанга кая ул. Көндез веялка әйләндерә, Төнгелеккә - каравыл. Беренчесе тагын кешене өйрәтергә бик оста булган. Аны да такмаксыз калдырмаганнар: Бикмөхәммәт - тәл-тәл җимеш, Бик шәпсең бит бүтәнгә. Алла бирсә, гомерең булса, Арыш чәчмә түтәлгә. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Шаһибәк Биктимеровтан (1881 елгы) БДУ студентлары язып алган 204. Мич чыгаргач Авылда бер карт булган. Бервакыт ул мәдрәсәгә килеп керсә, шәкертләр суык су белән тәһарәт алып утыралар икән. Бу мәдрәсәнең миче дә юк, ди. Шуннан теге карт әйтә: - Сез кайсыгыз - кирпеч, кайсыгыз - су, кайсыгыз балчык китерсәгез, мин сезгә мич чыгарып бирер идем, - ди. Шулай итеп, шәкертләрнең кайсысы - балчык, кайсысы - ком, кайсысы су китерә. Карт көн ярымда пичне чыгарып бирә. Ягып җибәрәләр. Бер могҗиза сымак була, ди. - Бабай, нәрсә бирәек сиңа? - дип сорыйлар шәкертләр. Бабай: - Миңа бернәрсә дә кирәкми, тик сез минем иман белән генә китүемне теләгез, - дигән, ди. Шәкертләр шулай дип кычкырып, теләп җибәргәч, бабай үксеп-үксеп еларга тотынды, ди. Күңеле тулып киткән инде, күрәсең. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Разия Фәхретдин кызы Камалиевадан (1905 елгы, өчьеллык белеме бар) БДУ студентлары язып алган 205. Яшканың үлеме Күзәй авылында марилар яши. Марилар бер-берсенә хыянәт итмиләр. Алар йомшак кына итеп эндәшкәнне яраталар. Гражданнар сугышы вакыты. Күзәй авылына Яшка исемле коммунист килеп төшкән. Ул, акларга каршы көрәшү өчен, отряд җыярга җибәрелгән кеше була. Аның шундый эш белән йөргәнен сизеп алганнар. Күзәйнең бай марилары Иске Якшый авылы байларына килеп әйткәннәр. Иске Якшый авылыннан Зәки һәм Бәшир картлар Күзәй авылына киткәннәр. Алар барып, Яшкага: "Сыпыр моннан яхшы чакта!" - дигәннәр. Яшка каршылашкач, аны кулга алганнар. Авылның старостасы Нуретдин карт Гайнетдингә җибәргән. Газиз карт, Гайнетдин бергәләп Яшканы волостька җибәргәннәр. Юлда барганда, Балтач белән Күзәй авылы арасында аны тукмаганнар, эшен бетереп куйганнар. Аны Танып елгасы буена күмгәннәр. Яшканың күкрәк сөякләрен сындырып бетергәннәр. Әнисе жаловаться итеп караган. Аңа бер-ике капчык бодай биреп котылганнар. Яшка бик яхшы, батыр кеше булган. Әгәр ул әле исән булса, Уфада яки Москвада эшләр иде. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 206. Яшка батыр 1918 ел. Минем сугыштан кайткан еллар иде. Авылда каты көрәш бара. Халык аңсыз бит инде. Аларга яңа тормыш турында аңлатырга кирәк иде. Аңсыз халык һәрбер яңа тәкъдимгә каршы төшә, тавыш куптара. Актив кешеләр дә авылда күп түгел, дошманнар һәрбер активны үтерә торалар. Мин кайтып төшкәч, күрше Рәхмәтуллин Хәйрулла: - Кил әле монда, сине бульшевик дип әйтәләр, дөресме? - ди. Мин әйтәм: - Дөрес, - дим. Мин әйтеп тә бетмәдем, китереп бирде бу минем маңгайга. Күздән утлар күренеп китте шул, балалар. Мине халык аралап алды. Моннан соң минем бик тә ачу чыкты. Үз-үземә әйтәм: "Болар белән бик нык көрәшергә кирәк", - дип уйлыйм. Шул көнне үк күрше мари авылындагы коммунист Яшка янына киттем. Ул бик актив кеше иде шул. Бөтен тирә-яктагы авылларны оештырып, агарту эше алып бара иде. Ну, туганнар, аңа бер дә булышучы кеше булмады шул. Ул үзе бик гайрәтле, достоин кеше иде. Буйга артык озын булмаса да, көчле, юантык кеше булыр иде. Ул күренүгә кайбер кешеләр куркып карыйлар, кайберләре сокланалар, ә дошманнар теш кайрыйлар. Килә иде дә кулларын селки-селки сөйләргә тотына иде. Аның сүзе аңлаешлы, вупше аңлатып сөйли торган иде ул. Менә шул Яшка белән инде без бергә көрәшне башладык. Бердән бер көнне Яшка бер болынны чаптыра башлаган икән. Халык аның кем өчен чаптыруын да сорап тормый, кычкырына башлый. Дошманнар: - Нәрсә карап торасыз, давай, үтерергә кирәк, чаптырмыйбыз! - дип даулаша башлыйлар. Халык Яшкага таба йөгерә. Моны күреп, мин дә йөгердем. Юлда күршене очрадым. Ул әйтә: - Кая йөгерәсең, барма, үтерерләр бит үзеңне! - ди. Мин аны тыңладым, бармый калдым. Яшканы тотып, старос тага китерделәр. Ул вакытта староста Газиз карт иде. Ул Яшканы кирәкмәгән кешеләргә тотып җибәрә. Ике авыл арасындагы күпергә җиткәч, Яшканы үтереп, күпер астына тыгып куялар. Аны күренеп торган аякларыннан тартып чыгардык. Икенче көнне аны халык яхшылап, кадерләп күмеп куйды. Куркыныч булды ул вакытта, әй балалар. Юк шул, онытылмый Яшка, халык арасында аның исеме һаман йөри. Халык аны "Яшка батыр" дип атый. Бер кияү әбисенә кунакка барган. Ул күп ашый торган булган. Әбисе моны туйдыра алмый аптыраган. Коймак пешергән дә: "Мә, тык!" - дип, алдына китереп куйган. Кияүгә коймак бик ошаган, ди. Өенә кайткач: "Әби мәтык пешергән иде, бик тәмле була", - дип сөйли икән. 208. Гөбе боткасы Бер кияү әбисенә кунакка барган, ди. Әбисе киявен дөге бәлеше белән сыйлаган. Кияүгә дөге белеше бик нык ошаган, моңа кадәр ашап караганы булмаган икән. "Нәрсәдән бу бәлеш?" - дип сорагач, әби кеше: "Дөгедән", -дигән. Кияү моны "гөбе" дип ишеткән. Өенә кайткач, гөбене ваклаган да, әнисенә бәлеш пешерергә кертеп биргән. Әлеге мәзәкләрне 1977 елда Борай районы Чишмә-Борай авылында Сәвия Шәйсолтан кызы Муллагалиевадан (1915 елгы) БДУ студентлары язып алган 209. Аңгыра кияү Бер яшь кияү, кәләше янына килеп, дүрт көн кунган, ди. Икенче атнаны килгәч, теге кызның өен тапмый икән бу. - Аларның капка төбендә кара сыер ятып тора иде, бу өйнең капка төбендә кара сыер юк, - дип әйткән, ди. Янгир исемле кияү бабаларына кунакка барган. Бик оялып кына ашаган. Шуннан ярты тәекмәкне алган да күтәрмә астына кереп утырган. Бик шәп кенә яңгыр ява башлаган. Бабалары күтәрмә алдына чыккан да: "Яңгыр ишә-ә-ә", - дигән. Ә Янгир күтәрмә астыннан: "Ишә ишми ни, ике генә каптым ич!" - дип әйткән, ди. 211. Оялчанлык Борын кияүләр ашка барганнар, ди. Кайткач, берсе икенчесеннән сорый икән: - Ашы тәмле идеме? - Нигә үзең ашамадыңмени? - Калагым юк иде. 212. Тапкырлык Бер гармунчыны аш мәҗлесенә чакырганнар. Уйный да уйный икән. Моны ашарга да уйнарга кыстыйлар икән. Теге бернәрсәгә кагылмыйча, тик утыра, ди. "Нигә ашамыйсың?" дигәч, "Кашыклылар кашыкларын куйсыннар әле, миңа кашык бирсеннәр әле", - дигән, ди, егет. Әлеге мәзәкләрне 1977 елда Борай районы Кузбай авылында Факия Нури кызы Әхмәтовадан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган 213. "Кайсы тирәдә туктыйм?" Хуҗа Насретдин хатыны белән йоклап ята икән. Хатыны Хуҗага: "Тегеләйрәк кит әле" - дип әйткәч, Хуҗа торган да киенеп чыгып киткән. Ике көн баргач, бу бер авылдашын очрата икән. - Әй син, минем хатынны күреп әйт әле, кайсы тирәдәрәк туктыйм икән мин? Кияү, беренче тапкыр әбиләренә кунакка килгәч, тартынып ашамый утыра икән. Шулай көн буе йөреп, йокларга яткач, моның бик нык ашыйсы килгән. Өйдәгеләрнең йокыга китүен көткән дә, әкрен генә торып, мичтәге вак бәлешләргә үрелгән. Үрелүе булган - мич буенда сөялеп торган кисәү агачының аркасына килеп төшүе булган. Аны-моны уйлап тормаган кияү. "Әбием сизеп калып, кирәкне бирә икән", - дип уйлап, тизрәк кычкырып җибәргән. - Әби, берне генә алам дигән идем бит! Бу тавышка өйдәгеләр бар да сикерешеп торганнар, ди. 215. Шунда ук бар идеңмени? Оныгы әбисен һәрвакыт шаяртырга ярата икән. Бервакыт шулай, әбисе, бик мавыгып китеп, үзенең яшь чагында ничек килен булып төшүен сөйли икән. - Менә без, бабаң белән икәүләп, кашувкага шушылай янәшә утырып, кыңгыраулы пар артлар белән генә урам буйлап чаптырып капка төбенә килеп туктадык... Шулвакыт оныгы, әбисен бүлдереп, тизрәк җөпләргә ашыккан: - Әйе шул, әбекәй, әле дә хәтеремдә, мин йөгереп чыгып, капка ачкан идем, әйеме? Әбисе исе китеп оныгына карап торган да: - Соң, шайтан малай, син шул вакытта ук бар идеңмени әле? - дигән, ди. 216. Кызганган Бер шофер машинасын бик кызу йөртә торган булган. Бервакыт ул юл буйлап җәяү барган әбине куып җиткән дә, аны кызганып, кузовка утырткан һәм җилдереп алып та киткән. Гадәте буенча, машинасын бик кызу куган бу. Килеп җиткәч, әбидән: - Я, әбекәй, иркенләп ял итеп килдеңме бераз? - дип сорый икән. Әби: - Рәхмәт, балам, ял иткәндәй булмасам да, бигрәк иркенләп килдем. Машинаң тартмасының бөтен почмагында да булып чыктым, - дип, ыңгыраша-ыңгыраша капкага таба атлаган. 217. Кашык бушагач Әминә исемле хатын бер табын итеп кунак чакырган икән. Кунакларны бик кыстап ашата икән бу. Ләкин күршесендә утырганы, никадәр кыстаса да, ашамый утыра икән. - Ашы бигрәк тәмле, әз генә булса да ашап кара, - дип, кунак лар да кысташа башлаган. Ахрысы, түзмәгән кунак: - Һәй, бигрәк түзем түгелсез дә икән! Ашармын, Аллаһ боерса, менә Әминәдән кашык кына бушасын, - дигән, ди. Карасалар, хуҗа хатын күршесенең кашыгы белән ашап утырган, имеш. 218. Кунакчыл хуҗа Берәү кунак чакырган икән. Табынын бик матур әзерләгән. Юк нәрсә үзе бар икән. Гел генә татлы нәрсәләр ашап утырган бер кунакка ачуы килеп, хуҗа хатын: - Өстәлдәге курмы өчен түгел, фурмы өчендер, - дип әйтеп куйган, ди. Ә үзе, кинәт кенә ашаудан туктаган кунакларны күреп, бик аптыраган икән. 219. Салкын канлы Бер укытучының укучылар арасында бер дә почеты юк икән. Халык моңа бик аптырый. "Бик түземле, салкын канлы кеше бит, югыйсә. Нигә алай соң?" Бервакыт укучылар бакчада эшлиләр. Арадан бер шугы, әлеге укытучының иелгәнен күреп, "шап" итеп артына тибеп кит кән. Укытучы, салкын канлылыгын сакларга тырышып, үгет ләгән тавыш белән: - И, шушы Фәһимнең гадәте, - дип, малайның артыннан сөйләнеп калган. Бер юлчы караңгыга калгач, якындагы авылда торган таышларына кереп, кунып чыгарга булган. Танышлары бик ачык чырай күрсәтми генә, юлчыны ишек төбенә иске-москы киемнәр салып, йокларга яткырганнар. Юлчы, арыганга күрә, бик сайланып тормаган, җәйгән урынга ятып йоклаган. Иртә белән юлчы уянгач, танышлары моннан сорыйлар икән: - Я, кем, ничегрәк йокладың? - Рәхмәт, хуҗалар, сугып үтергәндәй йокладым, - дип, юлчы саубуллашып чыгып киткән. Әлеге мәзәкләрне 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Зөһрә Бәшировадан БДУ студентлары язып алган 221. Аю тоткан Ике кеше урманга киек ауларга барганнар. Берсе чокырга төшкән дә: - Мин аю тоттым! - дип кычкырган. - Өстерәп чыгар монда, - дигән икенчесе. - Ул чыкмый, - дигән теге. - Ул чыкмаса, үзең чык. - Мине дә чыгармый шул. 222. Наданлык Бер надан кеше муллага мәчеттә: - Бер дә китап сүзе сөйләмисең, китабыңны актарып кына утырасың, - дигән. Мулла: - Сез мин сөйләгәнне тыңламыйсыз, мин сез уянсын дип, китапларны актарам да кәгазьләрне шыгырдатам, - дип җавап кайтарган. Беренче класс укучылары беренче мәртәбә диктант язарга әзерләнәләр. Укытучы болай ди: - Хәзер без, балалар, күрмичә язачакбыз. Моңа кадәр күреп язган идек. Бер малай диктант барышында укытучыга: - Апа, карагыз әле, Рәдиф күзен ачып яза, - дигән. 224. Физкультура дәресе Укытучы физкультура дәресендә велосипед йөрткәндәге хәрәкәтләрне ясата. Ә бер малай дәрес вакытында туктап кала. Укытучының: "Нигә туктадың?" - дигән соравына малай: - Мин таудан төшеп барам, - дип җавап бирә. 225. Сәүдәгәрләр Ике сәүдәгәр юлга чыккан, ди. Шуларның берсе ничек тә булса, иптәшеннән алда барып җитеп, товарын кыйммәткәрәк сатарга уйлаган, ди. Шуннан атын бөтен көченә куып, иптәшен артта калдырып киткән. Шәһәргә килеп җитәр алдыннан, моның аты сөрлегеп, аягын аксаткан. Нишләсен, туктап хәл җыярдан башка чара калмаган. Атын уртача гына юыртып килгән сәүдәгәр, моны куып җитеп узып барганда, кабаланучы болай дигән. - Ник ашыгасың, атыңны хәл җыйдыр. - Мин атымны аксагач кына хәл җыйдырам, - дип җавап биргән, ди, икенче сәүдәгәр. 226. Сыерга бозау ашату Бер авылда печәнгә бик кытлык икән. Ләкин болар ничектер мал асрыйлар икән. Берчак боларга ерак туганнары килеп төшкән. Туганы сорый, ди: - Апа, ничек итеп мал асрыйсыз, үзегездә печән үсми? Апасы: - Туганым, бозауны сыерга ашатабыз да, шулай сыерны асрыйбыз, - дигән. Егет аптырашта калган. Һәм бик озак баш ватып йөргән. Икенче вакыт тагын сораган бу: - Ничек итеп бозауны сыерга ашатасыз? Апасы: - Энем, бозауны сатабыз да, печән сатып алабыз. Шулай итеп, "бозауны сыерга ашату" була инде ул, - дигән. 227. Юри генә әйттем Берәү Уфага баргач, базардан он алган, ди. Агыйдел аша боз дан чыкканда бу: - Әгәр мин чыгып җиткәнче боз ярылмаса, бөтен фәкыйрьләрне җыеп, шушы оннан икмәк пешереп ашатыр идем, - дигән. Агыйделне чыгып җитәрәк, үзенең исән-имин котылуын күреп: - Әй, ашатам менә, үземнең дә балаларым күп әле, - дип уйлый икән. Шулай дип әйтүе була, боз шартлап китә. Шуннан бу: - Әй, юри генә әйткән идем, әллә ышанды да, шартлый башлады, - ди икән. Әлеге мәзәкләрне 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылында Гөлчирә Хәсән кызы Вәлиевадан (1885 елгы) БДУ студентлары язып алган 228. Барыбер үлгән инде Бер бабайның тавыгы үлгән. Ул аны карчыгыннан йолкыткан да, тазарттырып базарга сатарга алып киткән. Сатып торганда, бу тавыкны урлыйлар. - Тавыкны урлаганнар, - ди, куркып, малае. - Ярар, улым, ул барыбер үлгән иде инде, - дип җаваплый бабай. 1970 елда Чакмагыш районы Имәнлекул авылында Шафикъ Салиховтан (1894 елгы) БДУ студентлары язып алган 229. Контужен булган Бөек Ватан сугышы башлангач, бер авылның председателе сугышка киткән. Озак та үтмәгән, аннан әнисенә хат килгән. "Бару белән контужен булдым, эшләр яхшы, борчылмагыз", - дип язган икән улы. Бу хатны укыгач та, әнисе, күршеләргә кереп: - Башлы кеше башлы инде ул. Малаем монда да персидәтел булып эшләгән иде, инде тегендә дә "контужен" итеп куйганнар, - дип мактанып йөри, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Имәнлекул авылында Шәйхулла Ягъфәровтан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган 230. Жикет хакында Элегрәк, кием юк чагында, жикетны магазиннан табуы кыен булган. Бер әби җитеп килгән кызы белән генә торган. Аның иптәш кызлары жикет сатып алганнар кайдандыр. Бу әбинең кызы да жикет сорый башлаган, ди. - Әни, әни, жикет алыйк әле, жикет! - дип әйтә, ди. Бу әби аптырауга калган: - И-и балакаем, ни хәл итим икән соң?! Уйлаган-уйлаган да күршесенә кергән. - И, Шәмсекамәр җаным, ни хәл итим икән, кызым җегет сорый, - дигән. - Ни соратучы юк, - ди икән. Теге күрше аңлап алган да: - И күршем, ул җегет түгел, жикет сорыйдыр, - дигән. Төлке әйткән була: "Мин песигә чыктым әле", - дип, аюларбүреләр нинди кияүгә барганын сорагач. "Мыеклары болай, бөтен җәнлекләрне ашап бетерәм дип әйтте", - ди. "Без аның белән ничек яшәрбез инде?" - дип, барлык җәнлекләр дә уйга кала. "Без аны кунакка чакырыйк, дус булырбыз", - диләр. Бүре - бер сарык, аю бер мичкә бал алып киләм, ди. Әзерләнеп беттеләр, ди. Кем чакырырга тиеш соң? Аю курка: "Минем йоннарым озын", - ди. Бүре тагын курка: "Әнә, куян барсын", - ди. Мескен куян нишләсен, китте инде песи белән төлкене чакырырга кунакка. Килгәннәр болар. Песи: "Мало, мало", - дип әйтә, ди. Аю менеп китте дә агач башына, җәнлекләр барысы да таралышып качып беттеләр, ди. Куян ылыс астында утыра. Песи белән төлке бер җиргә җайлашып утырдылар, ди. Бүре әйтә: "Бер җөннәрем дә калмаган, агачка сызырылып беткән", - ди. Куян мескеннең койрыгы өзелеп калган. Барысы да бер җиргә җыелып утырганнар да: "Айһай, бу кияү бик тә үткер, харап икән бу кияү", -диләр икән. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Бибимәүлиха Габдулла кызы Халитовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган 232. Песи белән тычкан балалары Тычкан балалары әйтә: "Әни, азрак урамга чыгып уйнап керик әле!" - диләр, ди. Тычкан-ана ризалыгын биргән. Балалары урамнан кергәч, әйтәләр моңар: "Әнкәй, бер матур нәрсә күрдек, кояшта ялтырап ята". Әнисе: "И балакайларым, ул нәрсә безне ашый торган нәрсә, әнә шул безне яшәтми инде", - ди икән. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Бибимәүлиха Габдулла кызы Халитовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган 233. Үткер песи Песи бик үткер нәрсә икән ул. Бервакыт бер әдәмнең авызына елан кергән. Теге елап, сөйләнеп йөри, ди: "Изгелеккә - явызлык бармы, юкмы?" - дип, ди. Күрә, агач башында бер песи утыра. Шул песи янына бара, ди, бу. "Изгелеккә - явызлык бармы?" дип сорый, ди. Песи әйтә: "Колагым ишетми, кычкырыбрак әйт", - ди. Тегесе килеп кычкырыбрак әйткән иде, ди, песи еланны тартып та алды, ди. Менә песигә ышансаң-ышан! 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Бибимәүлиха Габдулла кызы Халитовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган 234. Аю белән төлке Борын бер заман аю урманда бер тургайны тотып алган, ди. - Тукта әле, - ди ул. - Өченче көн төлке үрдәк тотып мактанган иде, мин дә аңа барып мактаныйм әле. Аю, тургайны алып, төлке янына киткән, ди. Ә төлке аның тургай алып килгәнен күптән күзәтеп торган булган, ди. Төлке: - Аю дус, тапканың нәрсә була? - дип сораган. Аю тешләрен кысып кына: - Тургай, - дигән. Төлке: - Аю дус, ишетмәдем, бүген йоклаганда, баш астына таш куеп йоклаганмын, колакларым тонган, кычкырыбрак әйтче, - дигән булган, ди. - Тургай! Тургай! - Берсен генә дә ишетмәдем шул, авызыңа су капкан кебек сөйлисең. Ачыграк әйтсәң ни була, аю дус, - дигән төлке. Аю бу юлы авызын тутырып: - Тургай, тургай! - дип әйтүе булган, авызындагы тургай "пыр-р" итеп очып та киткән. Төлке: - Ә, ишеттем, тургай дисең икән, - дигән булган, ди. Ә аю: - Ишетүен ишеттең дә бит, тик тургайны очырттырдың шул, - дигән. Шуннан төлке акыл өйрәтмәкче булып: - Мактана белмисең, аю дус! - дигән, ди. - Дөресен әйткәндә, син - шыр тиле, сиңа "тургай" дип әйтмәскә иде, ә "кош" дияргә кирәк иде, шул чакта авызың да ачылмас иде, тургай да очмас иде, - дигән, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Таш Калмаш авылында Разия Турьяновадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган 235. Кәҗә белән аю Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кәҗә. Аның дүрт баласы булган, ди. Бу кәҗә, балаларына сөт җыяр өчен, көн дә кырга чыгып китә икән. Кырдан кырга йөримен, Кыр җимеше китерәмен. Саздин сазга йөримен, Саз җимеше китерәмен. Кәҗәнең такмаклый-такмаклый кырга сөт җыярга киткәнен аю белеп калып, аның балалары янына килә. Һәм кәҗәнең сүзләрен кабатлый: Кырдан кырга йөримен, Кыр җимеше китерәмен. Саздин сазга йөримен, Саз җимеше китерәмен. Кәҗә бәтиләре, "әни кайтты" дип шатланышып, ишек ачалар. Аю килеп керә дә дүрт кәҗә бәтиенең берсен ашый. Икенче көнне кәҗә балаларына тагын сөт җыярга китә. Кәҗәнең такмаклавын ишетеп, аю тагын кәҗәнең йорты янына килә дә: Кырдан кырга йөримен, Кыр җимеше китерәмен. Саздин сазга йөримен, Саз җимеше китерәмен, - дип кәҗәнең сүзләрен кабатлый. Шулай ишекне ачтырып, тагын бер кәҗә бәтиен ашый. Инде кәҗәнең түзеп торыр хәле калмый. Йорты эргәсенә тирән итеп чокыр казый да ут яга, ә өстен чыбык-чабык белән каплый. Шуннан бер бәтиен аюны үзләренә кунакка чакырырга җибәрә. Кәҗә бәтие: - Аю бабай, аю бабай, сине әни чәй эчәргә чакырган иде, - ди. Аю: - Тукта әле, бүрегемне киим. - Аю бабай, аю бабай, әни сине майлы ботка ашарга чакырды. - Тукта әле, тунымны киим. Аю бик кузгалмагач, кәҗә бәтие тагы кабатлый: - Аю бабай, аю бабай, әни сине майлы ботка ашарга чакырды. - Тукта әле, пимамны киим. Шуннан кәҗә бәтие белән аю юлга чыкканнар, ди. Йорт янына килеп җиткәч, кәҗә бәтие чыбык-чабык өстеннән сикереп чыккан да: - Аю бабай, әйдә, син дә сикер, - дигән. Сикереп чыгыйм дигәндә генә, аю чокырга төшеп киткән. Һәм ут эчендә яна башлаган: - Ай, башым, - ди аю. Аңа каршы кәҗә: - Ә, минем балаларымның башын ашаганда, яхшы иеме? - Яхшы, яхшы ие. - Ай, корсагым, - ди аю. - Минем балаларымның корсагын ашагында, яхшы иеме? - Яхшы, яхшы ие. - Ай, аркам. - Ә, минем балаларымның аркасын ашаганда, яхшы иеме? - Яхшы ие. - Ай, аякларым, - ди аю, көч-хәл белән. Аңа каршы кәҗә: - Ә минем балаларымның аякларын ашаганда, яхшы иеме? - дип сорау бирә. Ниһаять, аюның җавап бирер хәле калмый, ул янып бетә. Янып беткәннән соң, аның аркасы - каретага, алгы аяклары - тырмага, арткы аяклары - кисәү агачына, корсагы - җилпүшкә (иләккә), күзләре - шарга, башы тупка әйләнә. Менә шушы карета, тырма, җилпүшләрне файдаланып, кәҗә әле булса бәтиләре белән дөнья көтә, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Бәшир авылында Шәмсинур Хисамиевадан (1885 елгы) БДУ студентлары язып алган 236. Бал корты ничек кәҗәне җиңгән? Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби. Аның кечкенә генә яшелчә бакчасы булган. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә котырып үскән. Бервакыт әбинең бакчасына кәҗә кергән. Әби куып-куып караган да чыгара алмаган. Кәҗә тәмам теңкәсенә тигән, һәм әби, елый-елый, урман буйлап киткән. Аңа урманда йонлач аю очраган. Аю: - Әби, ник елыйсың? - дигән. Әби хәлне сөйләп биргән. Аю әбине нык жәлләгән һәм аңа ярдәм итәргә булган. Шуннан болар икәүләшеп бакча янына килгәннәр. Аю бик усал итеп кәҗәгә: - Кәҗә, яхшы чакта чыгып кит, югыйсә, мин сине тотам да ашыйм! - дигән. Кәҗә моңа шылт та итмәгән. Аеруча кәефләнеп, кәбестә яфракл арын кимерүен дәвам иткән. Бераздан үзенең яраткан җырын җырлап җибәргән һәм: - Ме-ә-ә, ме-ә-ә, мөгезем көмеш, күзем пыяла, үзем дивана, сөзермен дә үтерермен, - дигән. Аю, моны ишеткәч, җан-фәрманга урманга чапкан. Әби мескен нишләсен, тагын урманга киткән. Бара торгач, моңа бер ач бүре очраган. - Әби, ник елыйсың? - дип сораган. - Әй, ничек еламыйсың инде, бакчама кәҗә керде дә, һич куып чыгарып булмый үзен, - дигән әби. Бүре: - Әби, мин куып чыгарырмын, - дигән. - Аю барды, куып чыгаралмады, син ничек куып чыгара алырсың икән, - дигән. Ләкин бүре үз сүзендә нык торган, һәм болар бакчага яңадан килгәннәр. Кәҗә һаман да ваемсызланып рәхәтләнеп ашап йөри икән. Бүре нык гайрәтләнеп: - Кәҗә, чык бакчадан, мин сине хәзер тотам да ашыйм, - дигән. Кәҗә исә моңа койрыгын да селкетмәгән. Элеккечә җавап биргән: - Мөгезем көмеш, күзем пыяла, үзем дивана, сөзәрмен дә үтерермен. Бүре моны ишеткәч, койрыгын бот арасына кыстырып, урман буена сыпырткан. Әби тагын ялгызы калган. Өметсезләнеп, елап җибәргән. Шул чак чәчәктән-чәчәккә кунып, бал җыеп йөргән Нечкәбил әбине күреп ала һәм янына килеп куна. - Җ-җ-җ..., әбекәем. Нинди кайгыга тарыдың? - дип сораган. Әби аңа хәлне сөйләп биргән. Ә Нечкәбил аның хәлен белгәч: - Бер дә курыкма, әби, хәзер мин аны куып чыгарам, - дигән. - Син нечкә генә көеңә куып чыгарырсың микән соң? Аю барды - куып чыгара алмады, бүре барды - куып чыгара алмады, - дигән әби. Шулай да Нечкәбил белән әби бакча янына килгәннәр. Бал корты Нечкәбил киртәгә кунган да: - Угымны кадармын, күзеңнән язарсың, чыгып кит яхшы чакта, кәҗә! - дигән. Кәҗә моңа каршы: - Мөгезем көмеш, күзем пыяла, үзем дивана, сөзәрмен дә үтерермен, - дигән. Бал корты: - Карап карыйк, - дигән һәм угын төзәп, туп-туры кәҗә өстенә килгән. Кәҗә, мөгезләрен тырпайтып, дошманын сөзәргә хәзерләнгән. Ләкин бал корты бик нечкә, һәм җитез булганга, кәҗәнең әле алдына, әле артына төшкән һәм, кәҗә шәйләмәгәндә генә, аның уң күзен чагып та алган. Кәҗә авыртуга түзә алмыйча, киртәдән сикереп чыгып, урманга йөгергән. Шуннан бирле явыз кәҗә әбинең бакчасы ягына борылып та карамаган. Ә әби белән бал корты Нечкәбил бик тату гомер итә башлаганнар. Нечкәбил бөтен семьясы белән әбинең чәчәкле бакчасына күчеп килгән, ә кәҗә исә үлгәндә, үзенең балаларына бакча ягына бармаска дип, васыять әйтеп калдырган. 1970 елда Чакмагыш районы Рәҗәп авылында Миңьямал Идрисовадан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган ТЫЛСЫМЛЫ ӘКИЯТЛӘР 237. Үги ана белән малай Бер агайның өч баласы булган. Хатыны белән тигез генә гомер иткәннәр. Хатыны чирләп киткән, озак та тормыйча вафат булган. Шуннан бу агай бер ялгыз хатынга өйләнгән, ди. Ә үги ана малайны бер дә яратмаган. Бер көнне бу малайны бик нык кыйнаган. Шуннан бу бала кошка әйләнеп очып киткән. Вакыт үткән. Бер көнне өйләренә бер кош очып килгән. Әтисе башы очына килгән дә авызын ачарга кушкан, аңа бер калак май каптырган. Кыз туганнарының авызларына да берәр калак бал каптырган. Чират үги анага килеп җиткән. Ул авызын зур итеп ачкан. Шулвакыт бу кош аңа бер кап энә каптырган. Үги ана шунда ук егылып үлгән. Кош исә яңадан агайның малаена әверелгән икән. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Фәрхикамал Мөзиповадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган 238. Явыз патша һәм тереклек чишмәсе Борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Ул тирә-якка явызлыгы белән дан тоткан. Үзенең хезмәтчеләрен бер дә юкка гына җәзага тарткан. Шул ук вакытта ул бик саран, комсыз да булган. Һәрвакыт башка патшалар алдында иң мактаулысы, иң хәзинәлесе булып күренәсе килгән. Шушы ук патшалыкта бер ярлы малае яшәгән. Ул бик зирәк, акыллы икән. Бик күп тылсымлы нәрсәләр белгән. Ләкин могҗиза эшләү өчен, асылташ кирәк икән. Ә бу егетнең һичнинди байлыгы юк. Бервакыт патша үзенең хезмәтчеләрен җыеп алган да: - Минем озак гомер яшисем килә. Моның өчен нишләргә икән, белегез шуны. Әгәр тапмасагыз, җәзага тарттырачакмын, - дип әйткән, ди. Хезмәтчеләр көн туу белән шуны белгән кешене эзләп киткәннәр. Көннәрдән бер көнне әлеге егетне табып, патша каршына китереп бастырганнар. - Син беләсең икән дөньяда бөтен могҗизаны. Әйт, миңа ничек озак яшәргә? - дип сорый икән патша. Егет әйткән: - Җир йөзендә бер чишмә бар. Аннан су эчкән кеше әҗәлне үзе теләми торып үлми. Ләкин ул чишмә - караңгылыкта. Анда юлны яктыру өчен, асылташ кирәк. Патша үзенә иң яхшы атларны хәзерләргә кушкан. Ике йөз акбуз ат иярләнгән. Ләкин егет шул вакыт әйтә: - Кызыл айгырлар иярләгез, аларның күзләре үткен була караңгыда. Егетне тыңладылар. Иярләделәр кызыл атларны, чыгып киттеләр кояш чыгышы ягына. Юлда барганда, бик чибәр кыз очраган. Ул ап-ак атка утырган икән. Моны күргәч, патшаның аты туктады һәм кузгалмады. Патшаның моңа бик нык ачуы килде: - Алыгыз аны! - дип кычкырды. Патшаның хезмәтчеләре кызга ташландылар. Кыз каты яраланды. Егет кызны таныды: ул тереклек чишмәсенең хуҗасы иде. Ул патшаны сынарга гына теләгән иде. Ярый, шуннан җиттеләр болар бик караңгы җиргә. Егет, кулына асылташ алып, алга китте. Ә патша куркып, арттарак калды, чөнки куркыныч, бик караңгы иде. Хезмәтчеләр егет артыннан атладылар. Асылташны җиргә куйгач, караңгылык юкка чыга. Алар алдында тереклек чишмәсе пәйда була. Егет һәм хезмәтчеләр чишмәдә юыналар, суын эчәләр. Чират патшага җитә. Ләкин ул чишмә янына килү белән су акмый башлый. Асылташ та патшага юл яктыртмый. Шулай итеп, патша үзенең комсызлыгы, явызлыгы аркасында, мәңгелек караңгылыкта торып кала. Ә башкалар яңадан илгә кайталар. Егетне патша итеп куялар. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Әхмәтсафа Закир улы Закировтан (1903 елгы, биредә беренче булып колхоз оештыручы) БДУ студентлары язып алган 239. Ал чәчкә Бер байның өч кызы була. Бу бай сатуга чыгып китә. Сатуга чыгып китәр алдыннан, байның кызы өч кызы аңа әйберләр сатып алырга кушалар. Беренче кызы калпак алырга куша, икенчесе - балдак, өченчесе - ал чәчкә. Бай чыгып китә. Ике кызына калпак, балдак алып, әйбәт сату ясап, кайтырга чыга. Өченче кызына ал чәчкә таба алмый. Бай караңгы бер урманга җитә. Бу урманда аңа юлбасарлар очрый. Байны талыйлар һәм китеп югалалар. Бай бер тау янына килеп чыга. Тау итәгендә ул янып торган ал чәчкә күрә. Өченче кызы кушкан ал чәчкә була бу. Бай чәчкәне өзеп ала, шулвакыт давыл чыга, һәм бай кара өермә арасында торып кала. Өермә басылгач, бай үзенең каршында дию пәриен күрә. Ул төскә бик ямьсез була. Дию пәрие аңа: - Син минем бердәнбер куанычымны югалттың. Мин бары тик шушы чәчкәгә карап, юанып яшим, - ди. Дию пәриенең ачуы килә, ул байны өзгәләп ташларга әзер була. Бай диюгә каршы: - Минем иң кече кызым, мин сатуга чыгып киткәндә: "Миңа бүләккә ал чәчкә алып кайт", - диде. Менә мин ал чәчәкне күрдем һәм аны өзеп алдым, - ди. Дию пәрие бераз тынычлана һәм байга әйтә: - Бар кайт, кече кызыңа ал чәчәкне бир, тик ул минем яныма килергә тиеш. Әгәр дә кече кызың килергә теләмәсә, беренче яки икенче кызың килсен, - ди. Бай кайтып китә. Кызлары аталарын күреп бик шатланалар һәм үзләренең бүләкләрен алалар. Беренче кызы - балдак, икенче кызы - калпак, өченчесе - ал чәчкә. Бай кызларына әйтә шунда дию пәриенең әмерен. Беренче һәм икенче кызы дию пәрие янына китәргә теләмиләр. Кече кызы шунда ук риза була. Туганнары белән хушлашып, кыз дию пәрие янына китә. Дию пәрие, кызның күзенә күренмичә, читтән генә аңа карап йөри. Кызны иң затлы әйберләрдән киендерә. Кыз дию пәрие янында бик озак тора. Тора-бара туган якларын, әтисен, апаларын сагына һәм дию пәриеннән кайтып килергә рөхсәт сорый. Дию пәрие аны җибәрә, күп итеп бүләкләр бирә. Кызга ул бер балдак бирә, шушы балдакны салса, шунда ук дию пәрие янында була. Дию пәрие кызга: "Өч көннән кайтырсың", - дип әйтә. Туганнары бик сөенешәләр, бигрәк тә кызның атасы сөенә. Кызның апалары сеңелләреннән бик көнләшәләр, чөнки ул дөнья да булмаган, күзгә күренмәгән киемнәр кигән була, алып та кайткан була. Өч көн сизелми дә үтеп китә. Кыз дию пәрие янына китәргә җыена башлый. Апаларының аны җибәрәселәре килми, һәм алар сәгатьне өч сәгатькә артка җибәреп куялар. Кыз, берни белмичә, тыныч кына йөри бирә. Дию пәрие кызны көтә, ә кыз һаман юк. Өч көн узып китә, өч сәгать көтәсе кала дию пәриенә. Өч сәгать узып китә, дию пәрие кызның алдаганын белә һәм үлә, чөнки, кыз кайтмаса, ул үләргә тиеш була. Кыз, апаларының алдаганын сизеп, тиз генә кулындагы балдагын сала. Балдагын салуы була, дию пәрие патшалыгына килеп чыга. Кыз дию пәриен эзләргә керешә. Озак эзли ул аны һәм, ниһаять, бер куак төбендә табып ала. Дию пәрие үлгән була. Кыз дию пәриенең башыннан сыйпый һәм елап җибәрә. Аның күз яшьләре йөзенә таму белән, дию пәрие чибәр егеткә әверелә. Кыз куркып сикереп тора һәм куаклар арасына кереп китә. Егет кыз артыннан иярә. Алар бер-берсен шушы илдә табышалар. Бу чибәр егетне сихерче сихерләп, дию пәриенә әйләндергән булган икән. Әгәр дә аны берәр кыз яратса, ул үзенең хәленә кайта торган булган. Егет белән кыз үзләренең бәхетен менә шулай табалар. 1977 елда Борай районы Тангатар авылында Маһира Исламовадан БДУ студентлары язып алган 240. Кыз һәм патша Яшәгән, ди, патша. Бу патша олы гына яшьтә булуга карамастан, һаман да өйләнмәгән, ди. Моның бик яхшы денщигы була. Патша, денщиктан уңдым, дип, сөенеп бетә алмаган. Патша торуга һәр нәрсә үз урынында, киемнәр чистартылган, итекләр ялтырап тора. Ә, икенчедән, егет бик яхшы аучы булган. Һәр баруында иңсәсен тутырып кош-кортлар, җәнлекләр алып кайта торган булган. Ул - Әхмәт атлы булган. Бердән бер көнне Әхмәт, эшен бетергәч, патшадан рөхсәт сорап, урманга охотага чыгып китә. Көнозын йөри, ләкин берни дә ата алмый. - Ни булды бүген миңа? Нинди хәерсез көн туры килде? Хәзер патша алдына ничек кайтам инде, - дип, егет бик нык күңелсезләнеп кайтырга чыга. Чөнки аның бервакытта да буш кул белән кайтканы булмый. Урман эче буйлап бик озак барганнан соң, кайтыр юлга чыгу өчен борыла һәм борылса, каршындагы агач башына күзе төшә. Агач башында ниндидер бер зат утыра икән. - Син кем буласың? Ни эшләп агач башында утырасың, төш хәзер, исән каласың килсә! - Егет кеше, атма мине, минем сиңа зур ярдәмем тияр, - дип, теге зат иясе телгә килә. Агач башыннан төшсә, егетнең каршында тиңдәш булмаган гүзәл, сылу бер кыз басып тора. Егет, үзенең барлык борчылуларын онытып, кызга омтыла һәм аны үз өенә алып кайта. Иртә белән патша йокыдан уянса, берни дә хәзер түгел. Моның ачуы килә. "Ни эшләп болай булган, кая китеп югалды икән, кайтканы да күренмәде", - дип уйлый патша. Патша үзенең хезмәтче кызын чакырып сораша, ләкин ул да берни дә белми. Кызны егетнең яшәгән бүлмәсенә җибәрә. Кыз барса, ни күрсен: егет бик сылу кыз белән йоклап ята. Кыз моны патшага сөйли. - Әйдә, булмаса, без аларны парлап чәйгә чакырыйк, ниндирәк кыз икән ул, - дип, патшаның да бу кызны күрәсе килә башлый. Патшаның хатыны юк бит инде. Патша чәйгә чакыргач, Әхмәт шатланып китә, ничек итеп хезмәтчесенең күңелен күрә, дип уйлап та бетерми. Хатыны: - Ашыкма, безнең алда зур сынаулар тора әле, патша хәйлә белән чакыра, - ди. Болар баралар. Патшаның бу кызга шунда ук күзе төшә һәм бернигә карамый үзенә алырга була. Аның таныш бер карчыгы була, бу карчык бик усал һәм шул ук вакытта бик хәйләкәр дә була. Патша моңа барын да сөйләп бирә. Уйлашалар. - Без аны, беләсезме, кая җибәрик? Кораб белән алты еллык юлга чыгарыйк. Диңгез артындагы утрауда алтын кыр үрдәге бар, шуны алып кайтып бирсен. Өч ел барыр, өч ел кайтыр. Юл кирәк-яракларын барын да әзерлә. Патша шулай эшли дә. Әхмәтне чакырта һәм барын да сөйләп бирә. Егет бик күңелсезләнеп өйгә кайта, хатынына барын да сөйли. Хатыны аңа кулындагы алтын йөзеген салып бирә. - Менә сиңа алтын йөзек, югалтма. Өч көн баргач, ярты төн уртасында, корабның бортындагы тәрәзәсенә чирт һәм ике егет килеп чыгар да: "Ни боерасыз?" - дип сорарлар. Син шул вакытта әйтерсең, - ди хатыны. Егет шулай эшли дә һәм, алтын үрдәкне кулга төшергәч, төн уртасында тагын чиртә, һәм болар белән алты елга киткән кешеләр алты көндә урап кайталар. Патшага барып әйтәләр. Егет тә алтын кыр үрдәген патшага илтеп тапшыра. Патша яңадан да бу карчыкны чакыра. - Нихәл итәбез? Алты елга җибәргән кораб алты көндә урап кайтты бит. - Кайда да булса, җир йөзендә кешегә күренми торган бүрек бар. Ул безгә шуны алып кайтып бирсен. Син аңа азык та, кеше дә бирмә, бары тик юлына җитәрлек акча гына бир, - ди карчык. Патша бу юлы да карчык әйткәнчә эшли һәм Әхмәтне чакырта. "Алты елсыз таба алмассың", - дип, егетне зур кайгыга сала. Тагы да кайтып хатынына сөйли. Хатыны бу юлы киемнәр һәм тастымал бирә. - Син, кайда гына юынсаң да, шушы тастымалга сөртен, үзең белән бергә йөрт, - ди хатыны. Һәм тагы да бер туп бирә. - Менә хәз ер чыккач та, шушы тупны җиргә бәр, ул кайсы якка тәгәри, син дә шул якка бар. Ул син туктасаң - туктар, син барсаң - барыр. Егет бара-бара, бик озын юллар үтә, кара урманнар, елгалар кичә, кеше үтә алмаслык чытырманлыклар аша туп артыннан үтеп чыга. Кара урман аша чыккан вакытта, егетнең күзенә зур бер йорт чагыла, караса, туп та шул якка тәгәри икән. Туп күтәрмәгә барып менә, һәм егет тә туп артыннан барып менә. Боларга каршы йөгерешеп өч кыз чыга. Берсе кулына җиз комган тоткан, икенчесе сөлге тоткан, өченчесенең кулында - сабын. Егетне бик яхшылап юындыралар, сөртенергә вакыт җиткәч, егет барып үз сөлгесен алып сөртенә. Кызлар өчесе дә сөлгегә карап торалар да йөгерешеп кереп китәләр. Боларның әниләре дә бар икән. Кызлар әниләренә сөйләп бирәләр: - Әни, безгә бер егет килгән иде, без аны юындырдык, ул үз сөлгесенә сөртенде, ә сөлгесе безнең түтинеке, - диләр. Егет монда куна кала һәм барын-барын да сөйләп бирә. Үзенең бүрек эзләп йөрүен дә, ничек табарга икәнен дә сораша. Әби: - Ярый, балам, ятып йоклыйк, иртә булгач хәл итәрбез. Төнге эштән иртәнгесе хәерлерәк, - дип йокларга яткыра. Әби иртә белән тастымалны селкеп сызгырып җибәрә. Моның янына барлык җәнлекләр җыела. Әби барыннан да сорый, ләкин бүрекне берсе дә белми. - Ә барыгыз да килеп беттегезме соң? - дип, кабаттан да сорый әби. Бер саз бакасы алга чыга да, үзенең иптәшен чирләп торуын һәм килә алмавын әйтә. Әби баканы алып килергә куша. Бака килгәч, аңардан сораша. Бака бу бүрекнең диңгез теге ягындагы бер өйдә барлыгын әйтә. - Алай булгач, син егетне итеп куй инде. Иртә белән егет уянгач, әби ничек барырга икәнен сөйли. Үзе белән ике литр сөт алырга куша. Егет яр кырыена бара, һәм аны анда бака көтеп тора. Егет ярты литр сөтне бакага эчерә дә үзе бака өстенә утыра. Бака моны диңгезнең теге ягына чыгарып куя. Егет бераз барганнан соң, каршысында зур бер йорт күрә һәм өйгә керә. Керсә, өйдә беркем дә юк. Егет шкаф артына кереп поса һәм көтә башлый, кем кайтыр икән, дип. Бервакыт ике егет кайтып керәләр. - Безгә ашарга бир. Без бик нык ачыктык. Егет качып кына карап тора. Каршыларында өстәлдә ашамлыклар хәзер була. Ашап бетерәләр, чыгып китәләр болар. Алар чыгып киткәч, егет качып торган җиреннән чыга да ашарга сорый һәм, тамагы туйгач, бик зурлап рәхмәт әйтә. Бүрек телгә килә. - Син яхшы кеше булдың әле, рәхмәт әйтәсең. Минем хуҗаларым беркайчан да әйткәннәре юк иде, - ди. Егет аңа алып китәргә килгәнлеген әйтә. Бүрек берсүзсез риза була. Егет бүрекне үзе белән бергә ала да чыгып китә. Һәм икенче ярты литр сөтне бакага эчерәләр дә диңгезне йөзеп чыгалар. Бакага рәхмәт әйтеп, егет үз юлына китә. Бик озын юл үткәч, егет бик матур бер аланга туктый. Бер кораб үтеп бара икән. Болар өстәл һәм азык-төлекләр күреп аптырап калалар. Корабларын туктаталар, егет янына киләләр. Кораб капитаны егеттән сораша: "Ризыкларны каян алдың ялан уртасында?" - дип сорый. Егет үзенең бүреге барлыгын әйтә. Кораб капитаны үзенең кесәсеннән шырпы чыгарып күрсәтә. - Әйдә алышыйк. Кирәк вакытта теләгән кадәр гаскәр җыя аласың. Егет риза була, болар алышалар да үз юлларына китәләр. Егетнең корсагы ачкач, бүрек исенә төшә. - Мин монда, синең белән барам, - ди бүрек. Шәһәргә кайтып җитәрәк, егет чатыр корып җибәрә. Кесәсеннән шырпы кабын бәрә һәм гаскәрләр барлыкка килә. Егет озак йөргәч, патша кызны үзенә хатынлыкка алырга әзерләнә. Төрле юллар белән кулга төшерергә тартыша, ләкин кыз бик хәйләкәр була. Кыз егетнең кайтканын белә һәм тәрәзәсеннән кош булып очып керә. Болар хәзер дә бик яхшы яшиләр ди. Шәһәр читендә зур сарайларда, күп гаскәрләр белән егет патшалык итә, хатыны ярдәм ит, ди. Әле дә булса бик яхшы яшәп яталар, ди. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 241. Яман хатын Бер патшаның хатыны үлә. Үлә дә өйләнә бер кызга. Өйләнгәч, боларның малайлары туа. Аны хәдимчегә бирәләр, карап үстерергә. Ә малай үскәч, укырга да бирәләр. Шул вакытта патшаның хатыны, комсызланып, малайны үтертергә була: "Зур малай, - ди, - үскәч, миңә дигән бөтен мал-мөлкәтне, йорт-җирне, алтын байлыкларын үзенә алыр, лутчы котылырга кирәк", - ди. Малайның укытучысы ворожать итеп карый да, эшнең нәрсәдә икәнен белә. Шуннан ул малайга: "Өеңә кайткач, беркемгә бер сүз әйтмә. Әгәр әйтәсең икән, дөнҗадан җугаласың", - ди. Шуннан, җарар. Малай җыена да кайта. Кайтса, ичмасам, беркемгә бер сүз дәшми. Бәй, моны, сүз дәшмәгәне өчен, төрмәгә җабалар. Ә патшаның хатынына шул гына кирәк. Ул патшага: "Башыңа җитәчәк ул, үтерт җәтрәк шуңыйнчы", - ди. Патша үзенең җакыннарын, советникларын җыя. Шуннан инде малайга хөкем чыгаралар. Патша баш чабучыга улының башын чабарга куша. Баш чабучы әйтә: "Соңыннан үкенерсең, патша, бер сәгатькә булса да отложить итик", - ди. Шуннан: "Җегетнең укытучысын китертергә иде", - ди ул. Ә малай һаман дәшми. Укытучысын чакырталар моның. "Нәрсә булды?" - дип сорыйлар аңардан. Укытучы бөтенесен дә сөйләп бирә: "Менә мин ворожить итеп карадым. Шулай-шулай. И әйттем, что син, бер авыз сүз әйтмә, дип". Шуннан укытучы патшаның хатыны турында бөтенесен дә әйтә: "Синең хатының, әгәр ул кайтса, миңә жить итәргә көн калмый, дип угрожать итә", - ди. Аннан инде малай да ниләр күргәнен сөйли. Шуннан инде патша приказ бирә: урманнан мышый тотып алып килегез! Аның приказы буенча дикий мышый тотып алып китерәләр дә, патша хатынын мышыйның аягына бәйләп җибәрәләр. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Сөләйман Агиевтан (1887 елгы) БДУ студентлары язып алган 242. Ятим бала һәм сары ат Борын-борын заманда бер бабай булган. Ул бабайның карт хатыны үлгән дә яшь хатын алган. Карт хатыныннан бер баласы калган. Инәсеннән малаена васыять итеп бер сары ат калган. Яшь хатын баштан ук үги малайны да, атны да яратмаган. Алардан котылырга теләгән. Моның өчен чирләгән булып кыланган. - Шул сары атны суеп ашатсаң, мин терелер идем, - дигән ул иренә, кеше әйтүе буенча. Шуннан ул үз баласын да, үги баласын да сабакка җибәргән. Үз баласына - Коръән китабы, ә үги баласына "Иман шарты" биргән. Теге үги бала "Иман шарты"н да, Коръәнен дә белгән, үз баласы берсен дә белмәгән. Моның үз малае кайтып җылаган, гарьләнгән булган. Шуннан соң бу хатын абзарга барганчы энә казаган юлга. Үз малаена әйткән: - Син ул малайны шушы юлдан алып бар, аның аягына энә кадалыр, - дигән. Үги малай аты янына чыгып: - И, аткаем, нигә ашамыйсың? - дип сораган. Сары ат әйткән: - Мин ашар идем лә ул. Синең анаң юлыңа энә казата, - дигән. - Син абзарга юлдан барма, гел көрттән бар, - дигән. Малай исән-сау абзардан кергән, энә кадалмаган. Теге хатын тагын чирләгән. - Шушы ат итен ашамыйча, мин терелмим, - ди икән. Малайлар икесе дә сабакка барырга әзерләнгәннәр. Үги малай аты янына чыккан да: - И, аткаем, тагын ни булды, нигә ашамыйсың? - дигән. Ат: - Ашар идем дә, мине бүген суярга әзерләнәләр, - дигән. - Син кайтканда, минем аягым бәйләүле булыр. Син миңа атланып ындыр буеннан гына бер урап кайтыйм әле, дип сора. Бу малай сабактан кайткач әйткән: - Инәкәемнән калган бер сары атым иде, сез суйганчы, ындыр буеннан бер урап килим әле, - дигән. Атына атланган да суккан. Ат койма аша чыгып качкан. Хатын итне ашый алмыйча калган. Ат өстендә барганда, малай сары алтын канат күргән. Малай аттан сораган: - Бу канатны алыйммы? - Алсаң ал, миңа авырлык булыр, - дигән. Шуннан ниндидер бер җиргә барып, патшаның капка төбенә атын бәйләп куйган малай. Патша бу малайны үз янына чакыртып керткән. Малайдан атын үзенә бирүне сораган. Малай исә: - Үлсәм үләм, тик атны бирмим, - дигән. Ә патша моны төрлечә алдарга тырышкан. Тик малай барыбер атын бирмәгән. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 243. Көчек һәм хатын Борын-борын заманда бер картның ике хатыны булган. Бердән бер көнне бу картка әрмислеккә хәбәр килгән. Шуннан соң беренче хатынын чакыртып керткән дә әйткән, ди: - Мин киткәч, нәрсә эшләрсең? Хатын әйткән: - Килгән-кергәнне каршы алырмын, киткәнне озатырмын. Икенче хатынын чакырган: - Мин киткәч, нәрсә эшләрсең? Ул әйткән: - Син киткәч, мин ука чәчле, энҗе тешле бала табармын. Хатыннар әйткән сүзләрендә торалар. Карт хатын яшь хатыннан көнләшеп, алтын чәчле, энҗе тешле баланы суга сала. Бу бала агып китә, аның урынын эт баласы ала. И җылый, ди, и җылый, ди, бу бала. Карт хатын әйтә, ди: - Ул эт баласы тапкан, шуңа җылый. Бу иркәй шул көчек белән яшь хатынын караңгы бурага илтеп ташлаган. Бу бураның ишеге дә, тәрәзәсе дә тишелмәгән була. Көчек юлда бер кеше күргән дә: - Безгә тәрәзә тишеп бир әле, - дигән. Бу иркәй ишек тә, тәрәзә дә тишеп биргән. Хатынга ул әйткән: - Бер җирдә бер бия бар, ул тычкан саен колынлый. Көчек бу бияне алып кайткан. Болар байый башлаганнар. Бервакыт бер юлаучы, боларга кереп, чәй эчкән. Ул әйткән: - Идел буенда ак биләүгә биләнгән, ука чәчле, энҗе тешле бала ята, сез аны алып кайтыгыз. Эт аны күтәреп алып кайткан. Хатын тагын да ныграк байый башлаган. Тагын бер юлаучы кергән чәй эчәргә, һәм ул әйткән: - Менә фәлән-фәлән җирдә бер алмагач бар, сез шуны алып кайтыгыз. Ул агачның яфраклары биегәндә, алмалары кул чаба; алмалары биегәндә, яфраклары кул чаба. Хатын шулай итеп көннән-көн баеган, ә теге ир ярлылана барган. Бу ир яшь хатын янына килергә йөри, ди. Көчек әйтә, ди: - Әти килә, әти килә! Хатын әйткән: - Икесен дә ал. Алар икесе дә мине баетты. Әгәр алмасаң, кирәкмисең, - дигән. Шулай булса да, ир хатын сүзен тыңламаган. Шуннан соң аны хатын куып чыгарган да, үзе рәхәтләнеп яши, ди. Борын-борын заманда бер бабай булган, ди. Аның бер ятим кызы да бар иде, ди. Ул баласын тары төяргә җибәргән, ди. Тарысын бик әйбәт итеп төйгән, ди. Ә үги инәсе төймәгән ярманы кушып ботка пешергән, ди. - Эш рәте белмәгәч, моны ничек итеп тормышка бирәбез, - ди икән үги инәсе. Шуннан соң кызның егете әйткән, ди: - Үзебезгә баргач, боткасы әйбәт булыр. Мин аны үземә кәләшкә алам. Бу кызны тормышка биргәннәр. Башта кыз белән кияү үги инәләрен кунакка чакырганнар. Ятим кыз бик яхшы хөрмәт итеп озаткан. Шуннан соң үги инәләренә кунакка барырга булганнар. Кияү бармаган, кыз баласы белән киткән. Инә кеше һаман бу кыздан көнләшә, ди. Ул кызны мунчага җибәргән, ә үзе, кыз барганчы, мунчага кереп качкан. Кыз чишенгәч кенә, бик каты пар салып, ишекне бикләп кайтып киткән. Теге кыз селәүчен булып, һавага очкан, ди. Кияү хатынын алырга килгән. Үги инә кеше ятим кызның киемнәрен үз кызына киендереп биреп җибәрә. Тик үги кызның баласы и җылый, и җылый, ди. Имезеп тә карый, әмма бала туймый, ди. Кияү кешенең сеңлесе дә булган була. Бу кыз җиңгәсеннән шикләнә торган була. Баланы юату өчен, ул аны көн саен яланга алып чыга торган була. Монда ул җырлый, ди: Селәүчән микән, бу микән? Аның әнкәсе ул микән? Таш имчәкле, ком сөтле, Имезсә дә туймый икән. Анасы шушы җырны ишетеп, төшеп имезә икән. Кияүнең сеңлесе болар турында абыйсына сөйләп биргән. Иртәгәсен кияү, кыз һәм бала яланга өчәү барганнар. Абзыйсы үз хатынын алып кайткан, ә тегенең кызын өеннән куып чыгарган. Кияү белән ятим килен әле булса дөбердәтеп дөнья көтеп яталар, ди. Борын-борын заманда булган, ди, бер усал хатын. Аның ире дә, балалары да булмаган, ди. Ул хатын бик усал, ялкау булган, ди. Шулай да, тормыш авырая башлагач, иргә чыккан бу. Ире кайтканчы, урамда йөргән, төнлә генә кайткан бу, ә ире кайтуга ашарга да, эчәргә дә юк ди. Берзаман төнлә кайткан да зарлана башлаган. - Бу эш кайчан бетәр икән, һич кенә дә бетереп булмый, - ди икән. Моны ире ничек итеп үтерү турында уйлый башлаган. Бер көнне ул хатынын урманга алып баргач, асарга уйлаган, ди, ләкин җәлләгән дә кире кайтып киткән бу. Кайтканда, бер коега очраганнар. Ул коеда Дию пәрие яшәгән, ди. Бу пәрине кешеләр чыгара алмыйлар икән. Теге хатын, чәчләрен туздырып, коега төшеп киткән. Дию пәрие, моны күреп, коты алынып чыгып качкан. Хатынны, җепкә бәйләп, коедан алырга уйлагач, моның ире җепне кисеп төшергән. Шуннан бу хатынның эше дә беткән. Ә ире әле булса да рәхәт гомер итә, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Таш Калмаш авылында Разия Турьяновадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган 246. Алтын балалар Яшәгән, ди, ике кыз, алар бик дус булганнар, ди. Менә бер заман алар сөйләшеп утыралар, ди. Берсе әйтә, ди: - Мин патша малаена барсам, ел саен игезәк армеецлар табар идем. Икенчесе: - Ә мин патша малаена барсам, ел саен сигез алтын куллы, алтын колаклы балалар табар идем, - ди икән. Боларның сөйләшкәнен патша малае тыңлап торган, ди. Ул атасына кайткан да атасына бөтенесен сөйләп биргән, ди. Әтисеннән: - Кайсысына өйләнәем? - дип сораган. Әтисе: - Улым, армеецлар үзебездә дә күп, алтын куллы, алтын колаклы бала таба торганына өйлән, - дигән. Патша малае алтын куллы, алтын колаклы бала таба торганына өйләнгән. Алар бик матур тормыш иткәннәр. Менә кызның бала табар вакыты җиткән, патша малае кендек әбисе алырга киткән. Бу әби дә, аның кызы да боларның тормышларына бик көнләшеп яшәгәннәр. Әби, килгәндә, үзе белән ике көчек алып килгән. Кызның яңа туган алтын куллы, алтын колаклы балалары урынына бу көчекләрне салып куя һәм патша малаен балаларын күрергә чакыра. Патша малае, көчекләрне карагач, бик кайгыра, ләкин бер сүз дә әйтми. Әби алтын куллы, алтын колаклы балаларны үзе белән алып китә. Менә кызның янә бала табар вакыты җитә. Патша малае тагын бара әби янына. Әби бу юлы да ике көчек алып килә, шуларны "балалар" дип, патшага күрсәтә, ә алтын малайларны үзе белән алып китә. Патша малае тагын бер сүз дә әйтми. Тик патша гына: - Өченчесендә дә көчекләр тапса, болай калдырып булмас, - ди. Менә кызның өченче тапкыр бала табар вакыты җитә. Патша малае тагын килә әбигә, әби тагын килә көчекләр алып, кызның балаларын тагын алып китә бу. Инде өченчесендә дә көчекләр булгач, патша түзми, бөтен шәһәр алдында кызны аттырырга була. Җыела мәйданга бөтен шәһәр халкы. Халык җылый, кызны кызганып. Әби алып киткән балалар, аңардан качып китеп, әниләре каршына басалар, бөтен шәһәр халкы шакката. Ә теге көчекләр әбине барып талый башлыйлар. Патша да, патша малае да эшнең нәрсәдә икәненә төшенәләр. Патша малае хатынын, улларын ала да өенә юнәлә. Ә көчекләр шәһәр халкы каршында әбине талап үтерәләр. Борын-борын заманда бер бабай яшәгән. Аның хатыны һәм бер кызы, кара сыеры булган, ди. Көтмәгәндә, хатыны үлеп китеп, кызы ятим калган. Карт яшь хатынга өйләнгән. Бу хатын үзе белән элекке иреннән калган кызын алып килгән. Менә берзаман яшь хатын кунакка барырга җыенган. Китәр алдыннан, бер пот җитен калдырган да, үзе әйләнеп кайтканчы, киндер эрләп куярга кушкан. Кыз, елый-елый, киндер эрләргә утыра. Йокламый-нитми ,ике көн, ике төн эрли. Ләкин җитен бер дә кимеми. Үги ана кайтырга бер генә көн кала. Үзенең кайгысын сөйли-сөйли, әнисеннән калган кара сыерын ашатып йөргәндә, сыер телгә килә һәм: - Кайгырма, кызыкаем, үзем булышырмын. Мин җитенне чәйни барырмын, киндер итеп чыгара барырмын, - ди. Кыз бик шатлана. Үги ана калдырган җитен шулай итеп эрләнеп бетә, кыз аны матурлап юып та куя. Яшь хатын кунактан кайта, үги кызының эшен күреп, бик аптырый, ышанмый кызга. Кара сыерның кызга булышканын күрше хатын күргән була, һәм ул бу турыда үги анага әйтә. Үги ана бик ачулана һәм үч алырга була. Бер көнне ул чирләгәнгә салышып ята. - Карт, чирләдем, күрәзәгә бар, - дип, картын чыгарып җибәрә. Карт китә. Хатыны урнысыннан торып, түшәк япмасын ябына да, карттан алда юлга чыгып утыра һәм бабайдан сорый: - Бабай, күрәзәгә барасыңмыни, мин үзем - күрәзә, ни өчен килгәнеңне дә беләм, - ди. - Син кайт та, кара сыерыңны суеп, итен карчыгыңа ашат, шулай итмичә ул терелмәс, - ди. Карт бик кайгырып, башын иеп кайтып киткән. Үги ана, бабайдан алда кайтып, түшәгенә яткан. Карты кайткан. - Күрдеңме күрәзәчене? - дип сораган. - Күрдем, терелер дип әйтте, - дигән бабай. - Юк, алай түгел, кара сыер итен ашарга кушты! - дип кычкырган усал карчык. Бабай яраткан хатыныннан калган кара сыерны бик жәлләсә дә, яшь хатын кысымы астында суярга мәҗбүр булган. Кыз бик елаган, кайгырган, кара сыер яныннан китмәгән, аңа болай дип җырлаган: Чыр-чыр казан кайныйдыр, Әнкәй пычак кайрыйдыр. Кара сыер-анакай, Сине суярга уйлыйдыр. Кара сыер кызны юаткан. - Елама, елама, балакай, итемне ашама, сөягемне кимермә, эт авызыңда күрсәң дә, кош авызында күрсәң дә, сөягемне тартып ал, - дигән. Кыз кара сыерның сөякләрен җыеп, бер урынга күмә, аның сөякләре бердәнбер көнне алмагач булып үсеп чыга. Менә берзаман үги кызга яучы килә. Ул инде бик уңган һәм матур булып үсеп җиткән була. Үги ана моңардан бик көнләшә. Менә кияүләр килә, үги кызны көймәле арбага утыртып алып та китәләр. Явыз карчык болар кузгалып китү белән артларыннан: - Әй, туктагыз әле, кызымда йомышым бар! - дип кычкыра. Һәм шул рәвешле үги кызны чакырып ала. Аны кәкүккә әверелдереп очыра, ә аның урынына үз кызын утыртып җибәрә. Чөнки аның кызын берәү дә сорамаган була. Үги кыз да югалып калмый, киявенең артыннан оча да, куып җитеп, атының дугасына кунып кычкыра. Кияү кеше бу гаҗәп хәлгә бик аптырый, кошны куып та карыйлар, ләкин ул китми. Шуннан кияү кеше бу кошның гади кош түгел, ә үз хатыны икәненә төшенә, чөнки аңа үги кыз үги анасының явызлыклары, сихер белән эш итүе турында сөйләгән була. Киявенең кулы тию белән, кәккүк яңадан кешегә әверелә. Алар икәүләп үги ананың кызын тере килеш җиргә күмәләр дә кайтып китәләр. Кызның кабере өстенә ак чәчәк үсеп чыга. Берникадәр вакыт вакыт үткәч, үги кызның баласы туа. Алар әтиләрен кунакка чакыралар. Үги ана, "үз кызымның баласына" дип, күп итеп бүләкләр алып килә. Барасы юл ерак булганга, карт белән карчык бер урында туктап, атны ашатып-эчертеп, үзләре дә ял итеп алмакчы булалар. Атларын ашарга җибәрәләр. Шулчак карт юл буенда гына үсеп утырган ак чәчкә күреп ала. Бу чәчкә аңа бик ошый, һәм ул аны өзәргә тели. Карт кагылу белән чәчәк телгә килә: Тартма, тартма, атакай, Кендекләрем авырта, - ди. Карт белән карчык бу җирне чокый башлыйлар һәм карчыкның кызын табалар. Кызны ашаталар, эчерәләр. Ул аларга ничек итеп шушы хәлгә төшүен сөйләп бирә. Кызны үзләре белән кунакка алып китәләр. Үги ана, өйгә кермәс борын, үги кызын чакырып ала да, аны тагын кәккүк итеп очыра. Монда бераз кунак булалар да, үги ана үз кызын калдырып, тынычланып кына кайтып китәләр. Үги ананың кызы бер эш рәте дә белми, тукмач та кисми, идән дә юмый, баланы да юындырмый. Өйдә ирнең сеңлесе була, ул бөтен эшне башкара. Ул зирәк кенә кыз була, җиңгәсенең кәккүк булып йөрүен белеп кала да, баласын күтәреп, үги кызны эзләргә чыгып китә. Менә һавадан тезелешеп кыр казлары очып бара. Сеңел кеше алардан: Очыгыз, казлар, очыгыз, Күрмәдегезме, кәккүкне? - дип сорый. Казлар аңа: Күрдек, күрдек кәккүкне, Аргы толпа артында Камка турка кисәдер, - дип җавап бирәләр. - Әйтегез кәккүккә, баласы бик елый, килсен әле, - ди кыз. Кәккүк очып килә дә баласын имезеп китә. Ике көн шулай дәвам итә. Үзенең хатынын бик сагынган ир дә уйлана, әниләре булуга карамастан, балаларының елавына да аптырый һәм күзәтә башлый. Күзәтә торгач, хәлне төшенә. Кайта да сумала кайната. Икенче көнне кәккүк утырачак урынга сумала сылап куя. Кәккүк килә, тунын сала, бала имезә. Имезеп беткәч, караса: туны ябышып калган. Ире шулчак аның янына килә һәм өйгә алып кайта. Икенче көнне базарга барырга җыена. Хатыннарыннан аларга нәрсә кирәклеген сорый. Карт хатыны - күлмәк, яшь хатыны ат сорый. Сораган әйберләрен алып кайтып бирә ир кеше. Яшь хатын моңа бик шатлана: - Әткәйләргә кунакка барам, - ди. Ләкин ир белән хатын үзләренә шулкадәр күңелсезлекләр китергән үги ана кызын шул көе генә кайтарып җибәрмиләр. Аны ат койрыгына тагалар һәм, шулай итеп, мәсхәрә булып кыз кайтып китә, шуның белән әкият тә бетә. 1970 елда Чакмагыш районы Йомран авылында Сәвия Хәмәтдиновадан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган 248. Байдогыш әкияте Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карт белән карчык. Боларның бер кызлары һәм бер кәҗәләре генә булган, ди. Бердән бер көнне карт белән карчык бик каты авырып киткәннәр һәм, күп тә тормый, дөнья куйганнар икән, ди. Ятим калган кыз, кәҗәсен ияртеп, ил буенча чыгып киткән. Юлда очраган кешеләр моннан: - Нишләп йөрисең, кызым? - дип сорыйлар икән. Боларга каршы кыз: - Улсызга ул булам, кызсызга кыз булам, - дип җавап бирә икән. Шулай йөри торгач, бер карт белән карчык бу кызны үзләренә кызлыкка алганнар, ди. Болар, кызның әти-әнисе кебек, бик фәкыйрь яшәгәннәр, өстәвенә, карт бик комсыз кеше булган. Кыз, боларда бераз торгач, картның күңеленә шик төшә. "Бу кыз чыгып китсә, кәҗәне дә алып китә, мин моны суеп ашап калыйм", - дип уйлый. Үзенең суеласын алдан сизеп, кәҗә көне-төне бакыра башлый. Ә карт: - Бакырмасын шул - авызына таш кергән, суеп ашарга кирәк аны! - ди. - Куй, карт, кызыбызның бердәнбер юанычы, бердәнбер куанычы, бакырсын, әйдә, - ди карчык. Әлбәттә, әти-әнисенең төсен хәтерләтеп торган кәҗәне кызның да суйдырасы килми. Ләкин карт үзенекен итә, мескен кәҗәне суя. Кәҗәнең итен ашаганнан соң, сөякләрен кыз, елый-елый, яр куенына илтеп сала. Үзе күз яшьләре аша болай дип такмаклый икән: Бабай пычак кайрыйдыр, Казанда ит кайныйдыр. - И, Байдогыш, Байдогыш, Сала санак җыйдыгыч, Яр куенына куйдыгыч. Сөякләрне яр куенына ташлый да, кыз елый-елый борылып кайтып китә. Аның зарын Байдогыш ишетеп тора да, комсыз бабайга нәфрәте туа. Һәр көн саен Байдогыш, йорт кыегына кунып, мондый юлларны кабатлый башлый. Бабай пычак кайрыйдыр, Казанда ит кайныйдыр... - И, явыз, бар әле, чыгып ку шуны, карчык, - ди карт. - Кит әле, - ди карчык. - Кызым, бар әле, чыгып ку шуны, - ди карт. - Кит әле, - ди кыз. Болар тыңламагач, карт үзе чыгып китә. Картның: "Һи, явыз!" - дип кычкыруы була, Байдогыш бабайның башына тегермән ташы төшерә. Бабай үлгәннән соң, әби белән кыз иркенләп яши башлыйлар. Әле булса да рәхәтләнеп дөнья көтәләр, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Йомран авылында Бибинур Хәмидуллинадан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган 249. Алтын балдак Бер патша белән вәзир ауга чыгалар һәм, юлда барганда, алтын балдак табалар. Патша әйтә: "Кем үз гомерендә иң күпне күргән, бу балдак шуңа була", - ди. Башта вәзир сөйләргә була. Бу кеше патша вәзире булганчы, авылда торган була. Аның дүрт аты була. Менә шулар арасыннан берсе иртән торуына көн дә манма су була. Ул ни уйларга да белми. Шулай, бер төнне саклап торырга була. Төн уртасы җиткәч, хатыны моның ипләп кенә тора да атлар янына чыга һәм, иң яхшы атка атланып, урман ягына таба чаба. Икенче көнне дә шул ук кабатлана. Өченче төнне вәзир моның артыннан китә. Кара урман эченнән бик озак баргач, теге хатын бер өйгә кереп китә. Вәзир бу урынны билгеләп, кайтып ята. Таң алдыннан гына хатыны кайта. Икесе дә берни сиздермичә йөриләр. Базар көне якынлашкач, вәзир хатынына: - Базарга куна барам, юл кирәкләрен әзерлә, - ди. Бу базарга бармый, ә төнлә хатыны килгән йортка бара. Тәрәзәгә килеп: - Юл күрсәтегез инде, адаштым бит, - ди. Өйдән юл күрсәтергә бер кеше чыга. Вәзир моның башын кисеп, капчыкка сала. Шулай итеп, капчыкта җиде баш җыела. Болар сихерче кешеләр булалар. Базар вакыты үткәчрәк, вәзир кайтып керә. Каршысына хатыны чыга: - Миңа базардан ни алып кайттың? - ди. - Сиңа карбызлар алып кайттым, кая әле салырга савытлар бир, - ди. Һәм башларын савытка бушата. Хатын моны күреп: - Минем җан кисәкләремне нишләттең?! - ди. Һәм кулындагы чыбыгы белән: - Эт бул! - дип, иренә суга. Шул минутта ук вәзир зур кара эткә әйләнә. Хатын бу этне куып чыгара. Ашарга бирми, һәм эт өйдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Бу вәзирнең бик бай энесе була. Ул караван белән шушы авыл кырыеннан үтеп йөри торган була. Һәм эт, энесе үтмәсме дип, бик озак көннәр шушы юл буенда саклап ята. Көннәрдән бер көнне караван бу авыл кырыенда туктап хәл җыя. Бу эткә сөякләр ташлыйлар. Ашап-эчеп ял иткәч, юлларын дәвам итәләр. Эт, сөякләр кимереп, юл буенда ятып кала һәм шулчак сөякләр арасыннан бер бәләкәй генә алтын балта таба. Бу аның энесенең сөяк ватып ашый торган балтасы була. Эт моны авызына каба да караван артыннан чаба. Караванны куып җитеп, энесенең кырыеннан чаба. Аны күреп алалар да туктыйлар. Теге бай хәзер уйга кала: - Бу гади генә эт түгелдер, я өйрәтелгән, я тылсым белән эткә әверелдерелгән кешедер, - ди. - Әгәр син эткә әйләндерелгән кеше икәнсең - бездән калма, әгәр өйрәтелгән гади эт икәнсең - безнең белән барма, кал, - ди. Эт болардан калмыйча барган да барган. Бу этне тылсымчы бер әбигә күрсәткәннәр. Тылсымчы, дога укып, яңадан кешегә әверелдергән. Вәзир булачак егет барысын да энесенә сөйләп биргән. Моңа бер тылсымлы таяк биргәннәр. - Ни рәвешкә кертәсең килә, шуны әйтеп, хатыныңа шушы таяк белән сук, - дигәннәр. Бу кайтып киткән. Хатыны йорт алдында йөри икән. Моны күреп калган да: - Әле син кайттыңмыни? - дип, сугарга кизәнгән, ләкин вәзир: - Ат бул! - дип, алданрак сугарга өлгергән. Шулай итеп, хатын бер күк толпарга әйләнгән. - Мин атланып барган әлеге ат минем хатыным инде ул, - дип, вәзир сүзен тәмамлаган. Патша уйлап торган да балдакны вәзиргә биргән. 1970 елда Чакмагыш районы Йомран авылында Фатыйх Әбелфазыл улы Шәмсетдиновтан (1893 елгы) БДУ студентлары язып алган 250. Ана васыяте Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер кеше. Аның бер улы белән бер кызы булган. Бу кеше гел сату итеп көн күргән, ди. Сатуга ул үзенең кызы белән улын да алып йөргән, ди. Бу шулай йөртә торгач, улын да сатуга өйрәткән. Малае да бик яхшы сату итә башлаган. Менә берзаман карт нык чирләп киткән. Ул үзенең янына балаларын, карчыгын чакырып китергән дә: - Менә, карчык, миңа үләр вакыт җитте, улыбыз хәзер дөнья көтәрлек булды, сезнең барыгызны да улыбыз кадер-хөрмәт итсен, - дип үлә. Шуннан болар үзләре генә көн күрә башлаганнар. Малай сату иткән, ә сеңлесе аңа булышкан. Сату эшендә йөргәндә, сеңлесе абыйсының өстен-башын караган. Атларын да таңнан торып эчергән, җиккән. Алар икесе дә әниләрен кадер-хөрмәт иткәннәр. Менә берзаман боларның әниләре дә чирләгән. Ул үзенең янына балаларын чакырып китергән дә болай дигән: - Балаларым, бергә яшәгән кебек тату яшәгез. Улым, сеңлеңне какма-сукма, рәнҗетми генә яшә, - дигән. Шулай ук кызына да абыйсының һәрбер сүзен тыңларга, аңа ярдәм итәргә кушкан. Үзе озак та тормый үлеп киткән. Болар бик яхшы көн күрәләр. Абыйсы үсеп егет була. Өйләнгәч тә, сеңлесен бик ярата. Сеңлесе дә абыйсын хөрмәт итә. Ләкин абыйсының хатыны боларның бер-берсен шулкадәр хөрмәт итүләрен яратмый. Ул аларның араларын бозарга, берберсеннән аерырга тырыша. Көн саен ул шул уй белән яна. Һәм төрле явызлыклар эшли башлый. Иң башта өй эчендәге әйберләрен ватып-кырып бетерә. Ире кайткач әйтә: - Менә сеңлең бөтен әйберне ватып-кырып бетерде. "Әтиәнидән калган әйберләр сезнекеләр түгел", - дип әйтә, ди. Ире моңа каршы әйтә: - Үзем тапкан мал түгел, әтинеке җәл түгел, дөнья малы табылыр әле, - ди. Үзе сеңлесенең мондый эшләр эшләмәсен белә. Ире икенче кайтуында хатыны сыерларын, сарыкларын үтереп бетерә. Аннары елап, иренә каршы чыга: - Сеңлең бөтен мал-туарны үтереп бетерде, инде нишлибез? - ди. Ире моңа каршы: - Кайгырма, хатын, баш бетмәсә, мал бетмәс, - ди. Моңа хатынының тагын да ачуы кабара. Инде дә ышандыра алмагач, ире кайтуга соңгы атларын үтерә, ләкин иренең моңа бер генә дә исе китми. Сеңлесенә бер сүз дә әйтми, элеккечә ярата. Хатыны ачуыннан кая барырга белми. Менә бервакыт бишектәге баласын үтерә дә, кызны өйдә калдырып, суга китә. Судан кайтуга, ире дә кайткан була. Хатын бишектәге үле баласын күтәреп ала да елый башлый. - Инде баламны үтергән, - ди. Бала - бавыр ите. Ире монысында ышана. Ул, балта белән бер түмәр алып, сеңлесе белән урманга китә. Сеңлесе нигә балта алуын сорый. - Әй сеңлем, син безгә бик күп бәла-каза китердең, мин боларның берсенә дә ышанмаган идем, инде баламны үтергәч ышандым. Бу балта - синең кулларыңны чабып өзәргә, - ди. Урманга баргач, сеңлесенең кулларын чабып өзә дә кайтып китә. Сеңлесе, елый-елый, урманда йөри. Менә бервакыт кызга бер карт очрый. Карт: - Кызым, сине кем шушы хәлгә төшерде? - ди. Кыз башыннан үткәннәрнең барысын да сөйләп бирә. Шуннан карт кызны асыл ташлар эченнән агып яткан чишмә янына алып килә дә: - Кызым, чишмә суы белән кулларыңны юу, - ди. Кыз терсәкләрен суга тигерсә, исе-акылы китә: кабаттан үсеп чыккан нәфис кулларына карап туя алмый. Шулай итеп куллы була кыз. Карт: - Инде, кызым, су эч, - ди. Кыз, су эчкәч, өч көн, өч төн йоклый. Йокыдан торуына, алдында күзнең явын алырлык киемнәр була. Кыз, карчыкларча киенеп, хәер сорашучы булып, авылданавылга йөри башлый. Шулай йөри торгач, үзләренең авылына килеп чыга бу. Туп-туры абыйларына китә. Барып керсә, өй эче шау-гөр килеп тора кунаклар белән. Әбине ачык йөз белән каршы алалар һәм түр башына утыртып куялар. Шуннан әбинең тормышын сораша башлыйлар. Әби боларга: - Балакайлар, күргәнен сөйлимме, белгәнен сөйлимме? - ди. Болар барысы да: - Күргәнен, әби, күргәнен! - диләр. Әби башыннан үткәннәрен сөйли башлый. Абыйсы белән җиңгәсе кызны танымыйлар, ә әби хас алар тормышын сөйли. Кунакларның да исе китә. Җиңгәсе ягыннан да, абыйсы ягыннан да кунаклар бик күп була. Иң соңыннан кыз түзә алмый, елап, абыйсын кочаклап ала да: - Абыем, менә мин башымнан үткәннең барысын да сөйләдем, явыз җиңгәм мине шушы хәлгә төшерде, син минем кулларымны чабып өздең, ләкин мин сиңа ачуланмыйм, - ди. Абыйсы хатынының чәченнән тотып ала да: - Болар барысы да хакмы? - ди. Хатыны: - Хак - ди. Шуннан бу хатынын ат койрыгына бәйли дә чаптырып алып китә. - Урманга барып җиткәнче, явыз җаның чыкмаса, урманга баргач чыгар, - ди. Ләкин хатын урманга барып җиткәнче үлә. Абыйсы белән сеңлесе әле булса тату гына гомер итәләр, ди. 1970 елда Чакмагыш районы Калмаш авылында Мәһүбә Хәсәновадан (1901 елгы) БДУ студентлары язып алган 251. Ана сөте Минем әти яшь чакта, картәтәй бишектә яткан чакта, мин йөгереп йөргән чакта, булган, ди, яшәгән, ди, бик явыз бер карт. Ул ел да кан бәйрәме үткәрә икән. Авылдан 12-13 яшьлек япьяшь егетләрне үзенә чакырып ала икән дә, энә белән төртеп, канын агызып үтерә икән. Шул каннан он белән күмәч салып ашый икән. Шуннан көннәрдән бер көнне Мәликә апаның Мәлик исемле унике яше дә тулмаган үсмер улын чакырган, ди. Мәликә белән Мәлик мескен ни эшләсеннәр: кочаклашып елашканнар-елашканнар да юлга әзерләнә башлаганнар. Әмма юлда ашарга бер ризыклары да юк икән. Шуннан Мәликә апа алабута онына үзенең күкрәк сөтен сауган да, күмәч пешергән, ди. Шул алабута күмәчен алып, Мәлик юлга чыккан, ди. Бара, ди, бу, бара, ди. Өч көн, өч төн баргач, барып кергән ди. Исәнлек-саулык сорагач, явыз карт Мәликкә утырырга урындык куйган, ә үзе хәл-әхвәл сораштыра башлаган. Теге малай бер сүз дә әйтми икән, үзенең юлга дип алган күмәчен тик ашап утыра икән. Шуннан теге карт әйткән, ди: - Шулкадәр тәмләп ашыйсың, миңа да ашатып кара әле, - дигән, ди. Картка күмәч шулкадәр ошаган һәм ул егеттән сораган: - Бу кадәр тәмле итеп моны нәрсәдән пешердегез? - дигән. Мәлик әйткән: - Ул күмәч минем әниемнең күкрәк сөтеннән пешерелгән, - дигән. Шулвакыт карт Мәликне кочаклап ала һәм: - Их, болай булгач, син минем туганым буласың бит! - ди. - Ә мин үземнең туганыма тимим, - ди. Һәм егеткә күп күчтәнәчләр биреп, авылга кайтарып җибәрә. Менә шушы көннән башлап, ул кеше үтерми башлый. 2002 елда Илеш районы Исәмәт авылында Зинфира Мансуровадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ 252. Аждаһа кәләше Борын-борын заманда яшәгән, ди, диңгез артында монахлар. Алар үзләре халыкны таларга бик яратканнар, ди. Байлык җыяр өчен, ел саен авылның иң матур кызын аждаһага бирәбез дип, суга салганнар, ди. Әгәр кызның ата-анасының акчасы монахларга җитсә, алар кызларын коткарып кала алганнар. Менә бервакыт монахлар авылның иң матур кызын диңгез буена алып килгәннәр һәм суга ташларга хәзерләнгәннәр. Ләкин ташларга өлгерә алмаганнар. Бу диңгезгә бер сәүдәгәр судья үзенең иптәшләре белән йөрергә чыккан. Алар диңгез буендагы шау-шуны ишетеп, монахлар янына килгәннәр. Сәүдәгәр боларга: "Болай кызның үзен генә җибәрү килешеп бетмәс, аждаһага бер монах алдан барып, кыз киләсен хәбәр итсен", -дигән. Алар үзләре шунда ук бер монахны тотып, суга ташлаганнар. Ул кайтмагач, кая югалганын белергә дип, тагын бер монахны суга ташлаганнар. Бу хәлне күреп, башка монахларның коты очкан. Алар үзләренең халыкны алдаганлыкларын ачып салганнар һәм, судьяның аягына егылып, гафу үтенгәннәр. Судья боларны кичергән, тик бу эшне башка кабатламаска кушкан. Шулай итеп кыз котылган. 1970 елда Чакмагыш районы Таш Калмаш авылында Разия Турьяновадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган 253. Тапкыр таз Яшәгәннәр, ди, бер авылда бер әби белән бер бабай. Боларның өч уллары булган. Ике ул акыллы булган, ә өченче ул акылга җиңелрәк икән. Бервакыт бабай үлеп киткән. Бу семья бик фәкыйрь булган, ашарларына да, киярләренә дә булмаган. Әби үзенең олы улына әйткән: - Улым, син берәр авылга барып, берәр байга көтүчелеккә яллан, бәлки тормышыбыз җиңеләеп китәр, - дигән. Улы, бу киңәшне тотып, чыгып киткән. Бара торгач, бер авылга килеп җиткән. Авылга кергән дә каравыл өе янына килеп баскан. Моны бер бай көтүчелеккә яллаган. - Ә хезмәт хакы ничек булыр, бай абзый? - дип сораган егет. - Хезмәт хакың шулай булыр: без бер-беребезгә ачуланмаска тиешбез. Әгәр син миңа ачулансаң, мин синең борыныңны кисеп алам. Әгәр дә мин сиңа ачулана калсам, бөтен байлыгым сиңа була, - дигән икән бай. Егет риза булган. Иртән торып, ашарга утырганнар. Бай әйткән: - Син төшкелеккә ашарга алып китмә, күтәреп йөртергә дә авыр булыр. Мин сиңа үзем илтермен, - дигән. Егет куйларны алып чыгып киткән. Куйлар бик тыңлаусыз икән, аларны бер урынга туплый-туплый егетнең хәле беткән, ашыйсы да килгән, тамагы да кипкән. Бай килмәгән. Егет өйгә ачулан ып кайтып кергән. Бай капка төбендә елмаеп басып тора икән. - Нигә күңелсезләндең әле син? - дип сораган бай. - Бай абзый, нигә син мине алдадың, нигә ашарга китермәдең, - дигән, ди, егет. - Әллә ачуланасыңмы, егет? - Ничек инде ачуланмыйсың, мин көн буена ач йөрдем. Шулай итеп, бай егетнең борынын кисеп алган һәм бер дару белән ябыштырып, өенә кайтарып җибәргән. Әнисе, улын күргәч, бик аптыраган. Егет, борыным шеште, дип алдаган, дөресен сөйләмәгән. Шуннан уртанчы туганы киткән, ләкин аның белән дә шулай булган. Бу сихерле җирдер, дип, әнисе курыккан, башкача анда бармагыз, дигән. Ләкин таз, мин дә барам, дигәч, җибәргәннәр. Таз бу байга барып ялланган. Барысы да элеккечә булган. Ләкин таз аптырап калмаган, төш вакыты җиткәч, бер куйны суеп ашаган. Калган итен пешереп куйган. Кичтән көтүне алып кайта икән. Үзе әллә кайдан елмаеп, байга кычкырып килә: - Бай абзый, капкаңны ач, мин кайтам! Бай, капканы ачып, куйларны санап кертә башлый. Күрә, бер куй юк. Шуннан таздан сорый: - Кайда бер куй? Таз: - Мин аны суеп ашадым. Ите шунда, ашыйсың килсә, син дә барып аша, анда күп әле. Әллә ачуланасыңмы, бай абзый? Бай: - Юк, ачуланмыйм. Бер куйдан ни була, - дигән. Шул көннән башлап таз көн дә бер куйны суя башлаган. Җитмәсә, пешергән итләрне ашатып, бер юлбарысны ияләштергән. Бер көнне юлбарысны көтү белән бергә куып алып кайтып ябып куйган. Бай, иртән торып, абзарны ачып җибәрсә, алдында юлбарыс басып тора, ә бөтен куйлар буып үтерелгән. Таз: - Бай абзый, миңа ачуланмыйсыңмы? - дип сораган. Бай: - Юк, ачуланмыйм. Бер көтү куй күпмени ул, - дигән. Бер көнне байны хатыны белән кунакка чакырганнар. Бай, бүтән кеше юклыктан, өендә тазны калдырып китәргә булган. Таз: - Бай абзый, мин сезнең өйдә ни эшләрмен соң? - дип сораган. Байның бик каты ачуы килсә дә, сиздермәскә тырышкан: - Күршеләр ни эшли, син дә шуны эшләрсең,- дигән. Күршеләр исә үзләре өмә ясаганнар һәм кунак чакырганнар иде. Алардан күреп, таз да өй түбәләрен сүтеп ташлады, үгез суеп, кунак чакырды. Авылга кайтып керү белән, байның коты очты. Таз өемне яндырган икән, дип уйлады. Ләкин таз елмаеп, капка төбендә басып тора: - Бай абзый, мин капканы сүтмәдем, әйдә капкадан кер, - ди. Шуннан бай бу тазны үтерергә булды. Бик кызу итеп мунча яктырды, мунча ташына су салды. Ләкин таз моны сизеп калды. Мунчага кергәч, ишек төбенә генә утырып, битен чапты, юынды. Шуннан мунчага пар салып, кулларны бутап чыгып китте. Чыкты да: - И бай абзый, мунча шундый әйбәт, рәхәтләнеп кердем, хәзер үзегез барыгыз инде, - ди. Шулай итеп, бай мунчада исереп үлә. Таз, үзенең әнисе белән абыйларын да алып килеп, әле булса шунда рәхәт гомер итеп яталар, ди. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Шәмсекамәр Низаметдин кызы Гайниәхмәтовадан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган 254. Мылтыкчы карт хәйләсе Бер карт булган. Бу карт, карчыгы үлгәч, яшь бичә алган, ди. Яшь бичә бу картны бер дә яратмаган. Ул картны ничек булса да юк итәргә тырышкан. Бер көнне бер әбидән киңәш сорарга барган, ди. Әби теге яшь бичәгә болай дип киңәш биргән: "Син картыңны тизрәк үлсен дисәң, көн саен майлы ботка ашат, - дигән. - Аның күзләре сукыраеп үләр", - дигән. Яшь бичә картына көн саен майлы ботка пешереп ашата башлаган. Теге әби бу хәлне бабайга да әйтеп куйган икән. Бабай, яшь хатынының хәйләсен белгәч, юри чирлегә сабышкан. "Күзләрем күрми башлады, хәлем юк, үләр вакытым җитә бугай", - дип әйткән, ди. Яшь хатын бу хәлгә бик сөенгән. Үзе янына бер яшь егетне китерә башлаган. Бер көнне бу яшь егет белән ашап-эчеп утыралар икән, теге бабай юри сукырга сабышып мич башында утыра, ди. Карт теге егетне үзе янына чакырып алган да: "Минем хәзер үләр вакытым җитте, күзләрем дә күрми, үлгәнче, мин сиңа менә бу мылтык белән ничек эш итәргә өйрәтим әле", - дигән. Шулай итеп, егетне үзе янына чакырып алган да: "Менә болай тотасың, менә болай тартасың", - дигән һәм егеткә атып җибәргән, ди. Егет үлгән. Шуннан егетнең үле гәүдәсен бер умарталыкка илтеп куйган. Каравылчы карт, бу кешене умартадан бал урлый дип белеп, тагы атып еккан, ди. Шуннан, кая куярга белми, су буена алып төшкән дә бер көймәгә утыртып җибәргән. Бер охотник үрдәк атарга су буена килгән икән. Бу көймәдәге кешегә: "Кит, үрдәкләрне куркытма!" - дип кычкырган. Шуннан соң әйтеп-әйтеп тә тыңламагач атып җибәргән, ди. Өченче тапкыр атылгач, көймәсе белән су төбенә киткән, ди. 1977 елда Борай районы Чишмә-Борай авылында Җәмилә Вәлинур кызы Газизовадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган 255. Зирәк кыз Борын-борын заманда түгел, борын төбендә бер кантон яшәгән, ди. Ул әйткән: - Ачыдан-ачы ни бар, татлыдан-татлы нәрсә бар, кем дөресен әйтә, шуңа ярты байлыгымны бирәм, - дип әйткән, ди. Төрле ачы нәрсәләр китергәннәр, берсе дә ачы булмаган, төрле-төрле әйберләр китергәннәр, берсе дә татлы булмаган. Бер картның 17 яшьлек кызы булган. Кыз әтисенә: - Әти ярты байлык ярап калыр. Барып әйт: татлыдан-татлы - бал, ачыдан-ачы - үлем, - дигән. Карт барып әйткән, кантон әйткән: - Син моны белерлек түгел, каян белдең? - дип сораган. Карт әйтергә мәҗбүр булган: - 17 яшьлек кызым бар, ул әйтте, - дигән. - Ай-ай, кызың бик башлы икән, - дип, аңа бер чирек ефәк тасма биргән. - Карт, кызыңа әйт, иртәгәгә миңа күлмәк-чалбар тукып китерсен, - дигән. Карт елый-елый кайтып киткән. Әтисе кайгысын сөйләп биргәч, кыз аңа бер бөртек шырпы алып бирә дә: - Кызымның киндер оясы беткән икән, сиңа киндер урыны ясарга кушты, - дип әйтергә кушкан. Бабай шырпыны тоткан да, кантон кырына киткән. Кантон кыз кушканны үти алмаган. Шуннан кантон карттан кызын аңа бирүен сораган. Кыз кантонга кияүгә чыга. Әгәр кыз кантонга эндәшсә, кантонның яраткан әйберен яки ярты байлыгын алып китергә тиеш була. Бервакыт алар үзләренә мәҗлескә кешеләр чакыралар. Мәҗлес башлана. Ашагач, кантон сорый: - Туйдыгызмы? - Туйдык, - диләр. Икенчене ашатып беткәч, тагы сорый, шундый ук җавап бирәләр. Өченчене ашатып беткәч, тагы да шундый ук хәл кабатлана. Шуннан кантон боларны гаепли башлый. Кыз сикереп тора да бер чүлмәк ала. Һәм аңа таш тутырып, уртага кертеп куя. - Тулымы? - ди кыз. - Тулы! - дип кычкыралар. Яңадан ком кертеп сала, селкетә, таш арасына ком сеңеп бетә. Яңадан ком, су кертеп сала. Чүлмәк тулып кына бара. Кыз шунда: - Һәр нәрсә үз урынына сеңә, барлык ашаган нәрсә дә үз урынына сеңә, - ди. Кыз кантонга каршы чыккан була бит инде. Кыз кантонны ашата, исертә дә алып чыгып китә. Бара торгач, кантон уяна. - Син һаман мондамени, чыгып китәргә тиеш идең бит, - ди. Кыз: - Юк, чыгып китмәдем. Иң яраткан нәрсәмне, яки ярты байлыгыңны алам, ә иң яраткан нәрсәм - син идең, - ди. Шуннан кайталар да бик күп еллар матур итеп гомер итәләр. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 256. Әкият яратучы король Борын-борын заманда булган, ди, бер король. Ул бик тә әкият яраткан, ди. Бердән бер көнне король ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, хәбәр тараткан, имеш: - Кем дә кем мине әкият сөйләп туйдыра ала, шуңа күп байлык һәм ярты корольлегемны бирәм, - дигән, ди. Шуннан соң бик күп кешеләр килеп әкият сөйләгән. Ләкин король, тәхетенә утырып, һаман тыңлый икән, ди. Бердән-бер көнне бер егет үзенең көчен сынамакчы булган, ди. Әти-әнисе һич риза түгел, ди, моның. - Улым, барма син анда. Күпме пәһлеван кешеләр ул король кулыннан үтте инде. Сине дә харап итәр ул, - диешкәннәр. Шулай да егет көчен сынамак булган, ди. Король янына чыгып киткән бу. Ай барган, ел барган, бер атна дигәндә, барып җиткән, ди, бу теге башкисәр король янына. Рөхсәт сорап, король янына кергән. Шуннан бу егет корольгә әкият сөйли башлаган: - Борын-борын заманда, борыны китек команда бар чакта, булган, ди, бик саран патша. Бу патшаның байлыгы бик күп булган, ди. Шулай бер көнне ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, патша амбар салырга төзүчеләр чакырткан, ди. Күпмедер вакытта осталар күз күреме җирне биләгән амбар төзеп тә куйганнар. Патша амбарны кош кереп йөрмәслек итеп эшләргә кушкан, ләкин бер мастер бер генә урында чыпчык сыярлык тишек калдырган. Бодайны амбарга тутырганнар. Шуннан соң җир йөзендәге бөтен чыпчыклар җыелып килгәннәр, ди. Җыелып килгәннәр дә берәмләп бодай ташый башлаганнар. Менә беренче чыпчык беренче бодайны алып чыкты, менә икенче, өченчесе... Әкиятче корольне өч көн, өч төн тыңлаткан, ди. Король түзмәгән: - Азагы кайчан? - дип сораган. - Тукта әле, күз күреме җирне биләгән амбардан берәмләп бодай ташу, майлап бәрәңге ашау түгел ул, - дип җавап кайтарган егет. - Аның азагы кызык әле, - дигән ул. Яңадан чыпчыклар чиратлап бодай чүпли башлаганнар, ди. Тагын дүрт көн, дүрт төн вакыт узган. Атна тулгач, король: - Кайчан азагы була? - дип сораган. - Тукта, анда бодай бик күп бит әле, - дигән егет. Тагын бер атна вакыт үтеп киткән. Ә король тәмам җиләгән, ди. - Җитәр, тукта, кирәкми миңа чыпчыкларың, - дигән, ди. Шуннан, вәгъдәсендә торып, ярты корольлеген һәм бик күп байлыкны егеткә биргән, ди. Шул көннән башлап бу егет әтиәнисе белән бик әйбәт яши башлаган, ди. Күп тә үтми, бик матур ярлы кызына өйләнеп, җиде көн, җиде төн туй иткәннәр, ди. Туйларында мин дә булдым, кашыклап бал эчтем, чүмечләп аш ашадым, сыйлары бик мул булды, халык канәгать калды. Шуның белән әкият тә бетте. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 257. Кәҗә, фәкыйрь һәм мәзин Бер авылда бик фәкыйрь генә бер кеше яши. Читәннән үргән балчык өйдә ирле-хатынлы гына торалар икән. Өйләре мәчет артына салынган икән. Боларның бердәнбер кәҗәләре була. Кәҗә мәчет артына кереп ашап йөри. Мәзин көн дә ястү намазына килә, башында - яшел чапан. Кәҗә моңа үрелеп карап куя. Ә бер көнне мәзин артыннан менә. Мәзин: "Нигә минем арттан мендең?!" - ди дә, мөгезеннән тотып, манара артына ыргыта. Кәҗә мескен үлә. Иртән кәҗәнең хуҗалары торалар, ә кәҗә урынында юк. Хатын моны эзләргә китә. Шуннан ирле-хатынлы икәүләп эзлиләр. Ниһаять, моны табалар. Башка кеше эше булмас, дип, мәзингә бик хәтәр яныйлар. Мәзин дә, куркып, намазын ихрабта гына укый башлый. Ә бер көнне манарага менә. Фәкыйрь моны күзәтеп кенә тора да, артыннан менеп, муеныннан тота да манара артына төшереп җибәрә. Ә абыстай мәзин кайтмагач борчыла башлый. Таң аткач, кешеләрдән, күрше-күләннәрдән сорый. Күргән-белгән фәлән кеше юк. Бөтен җирдән: су буйларыннан, ындыр артларыннан эзлиләр, табалмыйлар. Бик озак йөри торгач, мәчет артыннан табалар. Күзләре акайган, буылган, үлгән. Халык: "Изге бәндә иде, Аллаһ юлында үлгән", - диләр. "Манарага азан әйтергә менгәндә, тамак кырмыйрак менгәндер", - диләр. Мәзинне алып кайтып күмәләр, ә халык телендә, мәзинне мөселман пәрие алмаштырган, дип сөйлиләр. Ә фәкыйрь мәзиннән үч алганы өчен шатланып йөри. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 258. Таз әкияте Борын-борын заманда бер картның өч малае була. Ул бай карт була. Озак та үтми әҗәл чиренә ята. Ул өч малаен чакырып ала да: - Мин үлгәч, акчаны, бөтен мал-мөлкәтне тигез итеп бүлегез. Тазны да рәнҗетмәгез, - ди. Бабай үлә. Үлгәч, тәрбияләп күмәләр. Мал-мөлкәтне, бабай әйткәнчә түгел, ике туган үзләренә генә бүләләр дә, Тазга бер үгез генә бирәләр. Таз үгезен ашата-эчертә дә мич башына менеп ята. Ике туган атасыннан калган мал белән спекулять итәләр. Ул байыйлар, ул кием боларда. Таз әйтә: - Бәй, мин дә үгезне сатам да байыйм, - ди. Бердән-бер көнне үгезне җитәкли дә, базарга китә. Бер урман аша үтәргә туры килә. Аклан очрый. Акланда ялгыз каен үсә. Каен бик шаулый. Таз шунда барып утыра. - Минем үгезне аласы киләдер, - ди. Каенга: - 50 сум бирерсең, - ди Таз. Каен һаман шаулый. - Ярый, иртәгә бирәсеңдер, - ди дә, үгезен каенга бәйләп, кайтып китә. Туганнар кемгә, күпмегә бирүен сорый. - Нигә сезгә кирәк? Каенга, - ди Таз. - Акчасын бирдеме, күрсәт әле, - дип сорыйлар тегеләр. - Сезгә нигә кирәк, акчасын иртәгә бирә, - дип җаваплый Таз. Тора бу иртә белән, атасыннан калган балтаны ала да урманга бара. Әгәр каен акча бирмәсә, кисәргә уйлый. Өч тапкыр каеннан акча сорый да, кисә башлый үзе биеклек җирдән. Кисеп бетерүе була, кискән җирдән алтын ага башлый. - Ә, үзәгеңә үткәч, бирдеңме алтыныңны! - ди Таз. Ат белән киләләр урманга. Бик иртә була бу. Барып җитәләр, алтынны пулыхка төйиләр, өстенә утын өяләр дә, үзләре җәяү кайтарга чыгалар. Каршыларына бер мәзин очрый. Ат артыннан килә икән ул. Кая баруларын сораша. Агалары: "Утынга бардык", - диләр. Ә Таз беркатлы: - Үгезне саткан иде, алтын алып кайтабыз, - ди. Мәзиннең алтынны бик күрәсе килә, шул вакытта бер уч алтынны алып кесәсенә салып та куя. Ә Таз, ачуланып, балта белән моның нечкә җилкәсенә чаба. Мәзин үлә. Моны арбага салып алып кайталар да, кеше күрмәс борын, базга ыргыталар. Алтынны тиз-тиз җыештыралар тавышсыз-тынсыз гына. Иртән бөтен халык шаулый: ат алырга киткән җиреннән мәзин юк. Ялан калмый, япан калмый, мәчет тирәсеннән эзлиләр. Шуннан авылның актив сымаклары өйдән-өйгә кереп тентү ясый башлыйлар. Бу вакытта Таз капка төбендә утыра. Таз боларны күргәч: - Мәзинегез безнең базда бит, - ди. Агалары башта кертми торалар тикшерүчеләрне, азак шулай да кертәләр. Тазны базга төшерәләр. Таз астан кычкыра: - Мәзинегезнең сакалы бар идеме? - Бар. - Күзе, аягы-бармы? - Бар. - Мөгезе бармы? - Бәй, мәзиннең мөгезе буламыни? - дип, халык аптырый. Ә туганнары: - Бәй, нигә Таз сүзенә карадыгыз соң?! - диләр. Шулай итеп, агалары мәзин белән эшне төнлә үк бетереп куйган булалар. Шуннан инде Таз да, агалары да бик әйбәт кенә яшәп китәләр. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 259. Кырык карак әкияте Бер авылда урта хәлле генә бер бай яши. Боларның бик үткер, бик матур, бик тере Корбанбикә исемле бердәнбер кызлары була. Бу кыз бик уңган, бөтен эшкә өлгерә. Бер заман моның әтиләре шәһәргә кунакка китәләр. Боларга кырык километр чамасы ераклыкта кара урман була. Шунда кырык бер карак яши. Бу каракларның кырыгының хатыны була, берсенеке булмый. Ул каракларның башлыгы икән. - Син дә өйлән инде, - диләр моңа. Башлык: - Миңа кырык хатыныгыздан да чибәр, үткен, зирәк кыз кирәк, - ди. Хәзер болар гади кием киенеп, кайсы сораучы, кайсы тегүче булып, якын-тирә авылларга таралалар. Икесе Корбанбикә яшәгән авылга килә, көмеш коючы булып. Корбанбикәләрнең өйләренә дә керәләр. Корбанбикә һуш китәрлек чибәр кыз була. Шуннан караклар кайталар, җыелалар, күргәннәрен сөйлиләр. Иң матуры Корбанбикә булып чыга. Шуннан киңәшләшәләр болар: - Я, кызны ничек алабыз: кодалапмы, көчләпме, урлапмы? - диләр. - Нигә, бай малае булып барабыз да кодалыйбыз, - диләр болар. Әйбәт итеп киенеп, яңадан баралар болар. Ни өчен килгәннәрен кызның әти-әнисенә сөйләп бирәләр. Әтисе: - Әле билгеле түгел, бер нәрсә дә әйтәлмибез әлегә, чөнки кунакка китәбез хәзер, - ди. Дүрт көннән соң әтиләре кунакка китәләр. Караклар уйлашалар: - Тукта әле, әтиләре кунакка китте, без барыйк та урлыйк аны, - диләр. Икенде-ахшам вакытында караклар абзарга качалар. Корбанбикә малларны карый, салам сала, эшен бетерә дә кызлар җыярга китә. Шулчак караклар өйгә үтеп, базга кереп качалар. Кызлар җыелалар: кайсы тегә, кайсы бәйли, кайсы җөн эрли. Шуннан бер кызның базга ялгыш энәсе төшеп китә бит. Кыз энәсен эзләргә төшә. Төшсә, анда ике кеше утыра. Бик нык курка. Караклар моңа бер сүз дә әйтмәскә кушалар. - Берәр нәрсә әйтсәң, кара аны, - дип яныйлар. Кыз баздан чыга. Корбанбикә чәй әзерләгән арада, әлеге кыз иптәшләренә бу турыда әйтә. Шуннан кызлар төрлесе-төрле хәйлә, сәбәп табып, таралышып бетәләр. Корбанбикә кызларын озатып, ишекләрен элеп керә. Керсә, теге ике карак уже стулда утыралар. Корбанбикә бер дә исе китмичә: - И, кызлар киткән булды тагы. Китсәгез, миңа яңа иптәшләр килгән менә, - дип сөйләнеп, тегеләр белән барып кул биреп күрешә. Шунда ук самавыр куеп җибәрә, өстәлгә сый-хөрмәт әзерли. Өстәл артында бу ике кеше нигә килгәннәрен әйтәләр. Корбанбикә аларга сандык әйберләрен күрсәтә башлый. - Алып китәргә булыр, - ди. Ашагач, теге каракларның тышка чыгасы килә. Тегеләрнең чыгуы була, кыз ишекне элеп тә куя! Керергә дөбердәтәләр тегеләр, тик Корбанбикә ачмый. Ул аларга: - Ул хәтле дөбердәтмәгез, күршеләрдән яхшы түгел, барыгыз, тәрәзәдән генә керегез, - ди. Тегеләр тәрәзә янына баралар да: - Менеп булмый бит, - диләр. Шуннан Корбанбикә, балта алып, тәрәзә янына килә дә тегеләргә салфетка төшерә. Салфетка белән тартып ала да, башта берсенең, аннан икенчесенең башын чаба да, тураклап, арыш капчыгына тутыра. "Нигә озакладылар икән?" - дип, тагын ике карак атта киләләр. Корбанбикә аларга әлеге капчыкларны тоттыра да: - Алып китә торыгыз, бу - минем әйберләрем, - дип биреп җибәрә. Кайткач ачып карасалар - теге иптәшләре. - Син безнең иптәшләребезне бәлешкә турап җибәргәнсең, үзеңне без пилмәнгә турарбыз, - диләр алар. Кызның әтиләре кайта. Корбанбикә бөтенесен дә сөйләп бирә. Шуннан боларга тагын ике карак килә. Әти-әнисенә нигә килгәннәрен сөйлиләр. Корбанбикә риза булырга куша. Әтиәнисе бик елап озатып калалар. Кайтканда, караклар аны бик нык куркыталар. Килеп җитәләр. Башлык әйтә: - Үтергәнче, бер кич булса да куныйм әле, - ди. Боларны кәҗә келәте белән бер рәттән торган өйгә урнаштыралар да тыштан зур йозак белән бикләп куялар. Төнлә Корбанбикә өйтә: - Минем тышка чыгасы килә, - ди. Башлык әйтә: - Кая чыгасың инде, ишек бикле бит, өйдә генә утыр, - ди. Корбанбикә әйтә: - Өйдә кыен бит, оялам, син мине лутчы сөлге белән бәйлә дә анавы өстәге тәрәзәдән төшер, - ди. Корбанбикә сөлге белән абзар эченә төшкәч, үзен чишә дә кәҗәне сөлгегә бәйләп куя. Башлык эчтән сөлгене тарта, кәҗә мекердәп куя. Башлык: - Ну, бирән, ашагансың да икән! - дип эчтән сүгенә. Бераз торганнан соң, тартып мендерә, караса - кәҗә. Башлык шакката: - Корбанбикә кәҗә булган! - ди ул. Ныклабрак караса, эшнең нидә икәнлеген аңлап ала: бу үзләренең кәҗәсе, ләбаса! Ә Корбанбикә кача. Иртән караклар эзләргә чыгалар. Иң элек ул базарда бер тире сатучының тиреләре арасына качып кала. Аннан бер чүлмәкчедә яшеренә. Караклар аны табалмыйлар. Корбанбикә, шулай итеп, өенә кайтып җитә. Туры өйгә керми, каракларның өйдә булуы бар, дип, печәнлеккә кереп яшеренә. Аннан, әтисе абзарга килгәндә, аның каршысына чыга. Әтисе хәйран кала инде. Шуннан Корбанбикә башыннан үткәннәрнең бөтенесен дә сөйли. Аннан бөтен авыл халкы коралланып, җыелып баралар да, каракларны үтереп бетерәләр, мал-мөлкәтләрен үзләренә алалар. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган 260. Өч туган Яшәгән, ди, өч туган. Бер заман болар баю нияте белән женшень казып сатмакчы булганнар. Боларның юллары уңган. Йөз мең кешегә җитәрлек женьшень тамыры казып алганнар. Шуннан, ике туган сүз берләшеп, өченчесен үтереп, аның тамырларын үзләренә алганнар. Соңыннан исән калган ике туган ничек булса да бер-берсен үтерү юлын эзлиләр икән. Менә алар авылларына да кайтып җиткәннәр. - Бар, - дигән берсе икенчесенә, - суля алып кил, мин сине монда көтеп торырмын. Икенчесе суля алып килә, туганына бир. Икенче туганы уйлый: - Әгәр мин туганымны үтерсәм, суля да, тамыр да миңа кала, - ди икән. Ул шулай иткән дә. Килү белән туганын атып үтергән дә суляны эчеп тә җибәргән. Һәм шунда ук җиргә тәгәри. Чөнки үтерелгән туган да үзенең туганын үтерү өчен суляны агулаган була. Алар шулай өчесе дә үләләр, ә кыйммәтле женьшень тамыры череп бетә. Шул заманнан бирле кешеләр тамыр да, акча да эзләми, тик туганнарын гына эзли торган булганнар. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылында Гайшә Газизовадан (1928 елгы) БДУ студентлары язып алган 261. Тугрылык һәм хыянәт Бер кеше суга баткан чакта, моны берәү коткара. - Син мине үлемнән коткардың, инде мин сиңа ни яхшылык итим? - ди теге кеше. - Мин синнән берни дә сорамыйм, тик иртәгә күл буена иң якын, иң тугрылыклы кешеңне алып кил. Мин дә шунда булырмын, - ди. Шуннан бу юл буйлап уйланып кайта һәм хатыныннан да якын, аңардан да тугрылыклы кешене табалмый. Икенче көнне алар хатыны белән күл буена киләләр. Килсәләр, теге кеше юк. Шуннан моны бик озак көтәләр, ләкин коткаручы кеше һаман юк. Бу ирнең йокысы килә башлый һәм ул: "Теге кеше килсә, мине уятырсың", - дип, йокыга китә. Хәтсез вакытлар үткәч, көймәгә утырган берәү күренә. Аның көймәсе тулы алтын, көмеш була. Хатын бу кешене күреп, ирен уятырга уйлый, тик шулвакыт көймәдәге кеше: - Уятма! - дип кычкыра. Яр буена килеп туктагач, хатын янына килә. - Әгәр риза булсаң, әйдә, минем белән киттек, ә ул калсын шунда, - ди. - Киткәнче, шушы балта белән аның башын чап, - ди. Хатын моның алтыннарына бик кызыга бит инде. Уйлап-нитеп тормый, иренең башына чабарга дип, балтаны күтәрә. Шулвакыт теге кеше моның ирен уята. - Шушымы синең иң якын, иң тугрылыклы кешең? - дип сорый ул. - Әгәр хатының урынына этеңне алып килгән булсаң, ул синең яныңа беркемне дә җибәрмәгән булыр иде, - ди. Ике сатучы яшәгән, ди. Алар бик дус булганнар. Бер көнне сатучыларның берсе базарга китәргә җыена. Ләкин тимерләрен урлап китүдән куркып уйга кала. Башкаларга ышана алмый инде бу сатучы, дустына илтеп куя. Аннан бу базарга китә. Дусты моның тимерен сатып җибәрә дә хәйлә кора. Сатучы базардан кайта, сорый тимерен. Дусты болай дип җавап бирә: - Әй, дускай, мин күрмәгәндә генә, синең тимереңне тычканнар кимереп бетергәннәр, нишлисең инде, хәерле каза булсын. Ышанмасаң, әйдә, барып кара. Сатучы әйтә: - Юк, барып тормыйм инде, сиңа да ышанмагач, иң якын дустым бит. Шулай ди дә, сатучы үз юлы белән китә. Юлда дустының баласын очрата һәм үзе белән алып китә. Баланың атасы бик кайгыра һәм дустына киңәш сорап килә. Дусты әйтә: - Мин синең балаңны күрдем, бик җәлләдем дә, тик соң иде шул. Аны зур бер кош күтәреп алып китте. Хәерле каза булсын инде, нишлисең бит. Бу сүзләргә дустының ачуы килгән һәм әйткән: - Баланы кош күтәреп киткәнен кайчан күргәнең бар, нигә тузга язмаган сүз сөйлисең? - дигән. Моңа каршы сатучы: - Әйт әле, дускаем, синең кайда тимерне тычканнарның ашаганын күргәнең бар? - дип сораган. Ни эшләсен инде дусты, туры сүзгә җавап юк. Гаебен сөйләп биргән һәм, тимер өчен акча түләп, гафу үтенгән. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Рәйсә Миһрановадан (1911 елгы) БДУ студентлары язып алган 263. Тапкыр кыз Борын-борын заманнарда бер патша булган, ди. Бу патшаның хатыны ач күзле булган, ди. Халык өстеннән шулкадәр издеваться иткәннәр, инде ул гына җитмәгән, көннәрдән бер көнне ул: "Адәм сөягеннән сарай салдырыйк", - дия башлаган. Патша әйткән: - Каян җыябыз? Ничек салабыз аны? Моңа патша каршы килмәгән. Хатыны: - Сәбәп табып хезмәтчеләрне үтерик, - ди. Шуннан вәзирләрен-ниләрен җыя да киңәш итәләр. Үзләренең мәмләкәтендәге халыкны җыялар да болай диләр: - Дөньяда нәрсә каты, нәрсә татлы, нәрсә ерак китә? - диләр. Шуңарга җавап бирәлмәсәләр, халыкны асып үтерергә булалар, ә сөягеннән сарай салдырырга уйлыйлар. Халыкларга уйлау өчен, өч көн бирәләр. Беренче көнне җыялар да: - Дөньяда нәрсә каты? Нәрсә татлы? Нәрсә ерак китә? - диләр. - Әгәр шуны белмәсәгез асабыз, - диләр. Шуннан берсе дә табалмый. Кайсы әйтә: - Таш каты. - Нәрсә татлы? - Бал татлы, җимеш татлы, - диләр. Дөньяда булган татлы нәрсәләрне әйтеп бетерәләр инде. - Дөрес түгел, - диләр. - Нәрсә тавышы ерак китә? - диләр. Кайсы әйтә: - Машина, кош, поезд, җәнлек тавышы ерак китә, - диләр. - Дөрес түгел, - диләр тагын. Шуннан өч көн генә вакыт куялар. Өч көндә шуларга җавап бирергә, бирә алмасалар - асалар. Әгәр араларынннан берсе җавап бирсә дә котылалар. Ләкин берсенекен дә дөрескә чыгармыйлар. Инде халык елаша башлый, аптырый, җавап табалмагач. Шуларның арасында сиксән яшьлек бабай була. Хатыны булмый, унҗиде яшьлек кызы белән генә торган була. Кызы с орый: - Әткәй, нигә җылыйсың? Балигь булмаган балалардан сорамаганнар чөнки, ә картлардан гына сораганнар. - Әй кызым, шулай-шулай бит әле. "Дөньяда нәрсә каты, нәрсә татлы, нәрсә ерак китә?" - дип сорыйлар патша хозурында. Без шуларга җавап таба алмыйбыз, - ди. - Нәстә генә әйтсәк тә, дөрес түгел, дияләр, - ди. - Менә ике көн бардык инде, җавап бирә алмасак, иртәгә асалар, тунап-киптереп, сөяктән сарай салдыралар, - ди. - Әй, әткәй, нигә кайгырасың, нигә елыйсың, аңарга җавап табып була бит, - ди кызы. "Нәрсә каты?" - дип сорасалар: "Ат тоягы каты", - дип әйт, - ди. "Ул ничек каты?" - дип сорасалар: "Атның аягы тузмый, ничә еллар буе йөрсә дә, атның аягындагы тимер туза, атның тоягы тузмый", - дип әйт, - ди. Бара бу. Сорауларга җавап бирә. Патша белән вәзирләре аптырыйлар. - Нәрсә йөгерек? - дип сорыйлар. - Күңел, мин күңелем белән бөтен дөньяны әйләнеп чыгам, - ди. - Нәрсә татлы? - Йокы, - ди бабай. - Мин ләззәтле ашамлыкларны ашамасам да тора алам, ә йокысыз тора алмыйм, - ди. - Дөрес, - дип, боларны коткаралар, ә бабайны алып калалар, чөнки берсе әйтә: - Ул аларны белмәс иде, аңа кызы әйткән, - ди. - Бабай, кызың бармы? - дип сорыйлар. - Бар, ул әйтте, - ди бабай. Хәзер инде патша әйтә: - Бабай, кызың булгач, күп белгәч, мә сиңа унбиш күкәй. Алып кайт, бер көн эчендә чыгарсын да, утыртсын да, жарить итәргә чебешләр китер, - дип әйтә. Бабай елый-елый алып кайтып киткән, ди. Ә кызы тагын сорый: - Тагы нәрсә булды? - Әй, кызым, сиңа патша унбиш күкәй җибәрде, - ди. - Шул күкәйләрдән чебеш чыгарып, үстереп, патшага иртәгә илтергә кирәк, - ди. Кыз: - Әй, әткәй, елама, давай, пешереп ашыйк әле аны, - ди. Иртән торгач та, пешереп ашата, кулъяулыгына бер кашык тары салып җибәрә. Бабай патшага бара. Патша: - Чебешләр китердеңме? - ди. Бабай әйтә: - Чыгып өлгерде, ашатырга ярма юк, - ди. - Менә, сиңа кызым тары җибәрде, шуны чәчеп, үстереп бир, иртәгә чебешләргә ярма кирәк, - ди. Шуннан патша җитен җибәрә бер уч. - Шушы җитенне бүген эрләсен дә, суксын да, күлмәк тегеп җибәрсен! Бабай кайтып китә дә, кызына әйтә, ә кызы бер орчык кадәре генә агач җибәрә патшага. Патша: - Күлмәк китердеңме? - ди. Бабай: - Өлгермәде, - ди. - Өлгерер иде дә, кызның инструментлары юк, - ди. - Менә сиңа агач, шушы агачтан иртәгә инструментлар әзерлә, - ди. Патша бабайга бер үгез биреп җибәрә. - Кызың бозаулатсын, мин икенче атнага баруга, - ди. Бабай үгезне көчкә алып кайтып китә. - Әй, кызым, патша үгез җибәрде, - ди. - "Киләсе атнага үзем барам, мин баруга бозаулатсын", - дип әйтте, - ди. Ә кызы: - И, әткәй, бер дә кайгырма, безгә бер еллык ит булды, - ди. Икенче көнне, күрше-тирәне чакырып, үгезне суеп элеп куйды, ди. Шуннан кызы юына, җыена да, патша килер көнне мич яга, бәлеш сала. Патшаның килер сәгате җитте, ди. Шуннан, патша күренгәч, тройка белән: - Әткәй, син мунчага бар, - ди, үзе тары төяргә чыга. Патша килеп җитә, кыз янына төшә. Кыз тары төя. - Нихәл, туташ? - ди. Кыз: - Исән, бик әйбәт, - ди. Патша: - Бу тары ничә төюдә әзер була? Кыз: - Атың ничә басуда килеп җитте, шулкадәр, - ди. Патша: - Бу киледә ничә бөртек тары бар? - ди. Кыз: - Башыңда ничә бөртек чәчең бар, шулкадәр, - ди. Патша: - Әткәң өйдәме? - ди. Кыз: - Әткәй өйдә юк, мунчада, - ди. - Нәрсә эшли? Кыз: - Бәбәйли, - ди. Патша: - Нигә, ирләр бәбәйлимени? - ди. Кыз: - Нигә үгез бозаулыймыни? - ди. Патша әйтә: - Кыз, син бик күп беләсең, мин сине үземә хатынлыкка алам, - ди. - Киләсеңме? Кыз: - Киләм, киләм, - ди, - патша кадәр патшага булгач киләм. Патша: - Син только күп беләсең. Миннән башка хөкем итмәссең, әгәр миннән башка хөкем итсәң аерам, - ди. Кыз: - Ярар, син мине аергач, синнән җаным теләгән бер нәрсәне алам, - ди. Патша, ризалашып, кызны алып кайта. Атасын да алып кайта, ашыйлар-эчәләр дә патша кызны алып кала. Күпмедер торгач, патша бер атналык юлга чыгып китә. Яланда ике кеше кунган була, атларын тугарып. Иртән торсалар, берсенең биясе колынлаган да (боларның берсенең аты - бия, икенчесенеке алаша булган), алаша янына барып яткан. Менә болар сугыша башлыйлар. Берсе әйтә: - Минем бия колынлаган! Икенчесе: - Минем алаша колынлаган, - ди. Шуннан китәләр хөкем чыгарырга патша янына, ә патша өйдә булмый, кызга хөкем чыгарырга туры килә. Кыз сорый: - Нигә килдегез? - Хөкемгә килдек, - диләр. Кыз: - Патша өйдә юк, - ди. - Ни өчен хөкемгә килдегез? Берсе әйтә: - Минем биям колынлаган иде, ул үзенең алашасы дип әйтә, - ди. Икенчесе: - Минем алашам колынлаган, колын минем алашам янында ята иде, - ди. Кыз: - Әй, сантыйлар, алаша колынлыймыни? - дип, колынны биягә ияртеп чыгарып җибәрә. Болар чыгып кына баралар иде, патша кайтып керде, ди. - Нәрсә эшләп йөрисез монда? Шуннан тегеләр хөкемгә килүләрен әйтәләр. Һәм: "Хатының хөкем итте инде", - диләр дә кайтып китәләр. Патша хатынын җәберләргә тотына: - Мин сине аерам, - ди. Хатыны: - Ашыйк та китәрмен, - ди. Шуннан патшаны исертә дә вәзирләренә ат җигәргә куша. Ат җиккәч, патшаны атына чыгарып сала да алып кайтып китә. Юлда патша айный һәм сорый: - Нигә мине алып кайтасың? Хатын: - Синнән киткәндә, җаным теләгән нәрсәне алырга кушкан идең, - ди. Патша: - Синнән аерылып булмый икән, әйдә кайтабыз, - ди. Һәм алар үлгәнче тигез гомер итәләр. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Ихсан авылында Мәдинә Сөләймановадан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган 264. Пәйгамбәр акылы Сөләйман пәйгамбәр булган, ул дөньядагы бөтен нәрсәнең телен белгән. Шуннан бу бер пәйгамбәргә әйтә: - Иртәгә көн аяз булыр, сәхрәләргә чыгып, көн буе йөр. Кайт кач, нәрсә күрдең, барсын да миңа сөйләрсең, - дигән. Икенче көнне чыгып киткән бу пәйгамбәр. Күп йөри торгач, алтын тас тапкан. Бу тасны бераз күтәреп йөртә дә соңыннан күмеп куя, "күтәреп йөртергә авыр булыр, килеп алырмын", - дип. Бераз киткәч, артына борылып карый. Караса, теге тас җир өстендә утыра, күмгән җиреннән чыгып. Тагы күмә килеп. Өч тапкыр килеп күмә. "Миңа язмагандыр, язса килеп алырмын әле", - ди дә китә. Бер фил очрый. Филне тычкан сөйрәп йөртә, гаҗәпләнеп карап тора да берни дә әйтә алмый китә, ди, тагы. Йөри-йөри, бик матур кыз очрый, ди. Бу кыз уйнап-көлеп кенә тора, ди. Бик мәхәббәтле булган, йөгерә дә туктый, йөгерә дә туктый. Шуннан бу кыз белән сөйләшмәкче булды, ди. Кыз артыннан йөгерә-йөгерә арып бетте, ди, бу. Көн буе йөргәч, кайтты, ди. Сөләйман каршы чыгып: - Ниләр күрдең? - ди. - Йөрдем-йөрдем дә бер алтын тас таптым, - ди теге. - Кая илттең аны,- ди Сөләйман. Тегесе: - Бераз күтәреп йөрттем дә җиргә күмдем, - ди. - Килә дә чыга, килә дә чыга, өч тапкыр күмдем, - ди теге. - Нәрсә мәгълүмат алдың? - Бер мәгълүмат та алмадым, миңа язмагандыр, дидем дә киттем, - ди. - Мәгълүмат шул: заман ахырына таба җир астындагы бөтен байлык өскә чыгар, - ди Сөләйман. - Фил очраттым, филне тычкан сөйри иде, - ди. - Аннан нинди мәгълүмат алдың? - Бер мәгълүмат та алмадым, карап тордым да алга киттем. - Мәгълүмат шул: "Заман ахырына таба ирләрне хатын-кызлар сөйрәп йөртер, - ди, - иң галәмәте шул, - ди. - Бер кыз очраттым, аны көн буе кудым-кудым да җитә алмадым, үзе тоттырырга гына тора, үзе алдата, - ди. Сөләйман пәйгамбәр әйтә: - Аны кумаган кеше юк, ул - дөнья, шулай тоттырмый, - ди. - Дөньяны кумаган кеше юк, дөнья кудырта, - ди. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Ихсан авылында Мәдинә Сөләймановадан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган 265. Поп ничек көлкегә калган? Бер авылда ярлы гына бер итекче белән аның бик матур хатыны яшәгәннәр. Болар бик тату гына гомер иткәннәр. Шушы ук авылда бер азгын поп та яшәгән. Ул, туры килгәндә, һәрвакыт хатын-кызлар белән шаярырга ярата икән. Итекче хатыны попларга көн саен суга керә икән. Поп аңа һәрвакыт баштан-аяк карап, тамак кырып кала икән. Мондый хәл көн дә кабатлана башлагач, итекче хатыны иренә хәлне сөйләп бирә. Итекче: - Ул сиңа тамак кырганда, син дә җавап итеп тамак кыр, - дигән. Шуннан болар поп хатынын да чакырып, попны бик яхшы өйрәтергә булып, план коралар. Икенче көнне итекче хатыны попларга суга керә. Попның өйдә табынып утырган чагы була. Ул хатынны күреп алгач, тизрәк табынуын төгәлли дә, үз хатыны күрмәгәндә, ишек алдына чыгып сыза. Кулына себерке алып себергәндәй итеп йөри башлый һәм хатынга: - Ыһым, ыһым киленкәй, Аллаһ ярдәм бирсен, - ди. - Ыһым, ыһым, поп абзый, сәламәт бул, - дигән була итекче хатыны. Попның эченә җылы йөгерә. "Ходай күңелләребезне берләштергән икән", - ди. Базар көнне итекче, аркасына капчык асып, базарга китә. Хатыны озата чыга, ә поп боларның сүзләрен тыңлап тора. Ә итекче поп ишетерлек итеп хатынына: - Кара аны, яхшы гына тор, мин иртәгә шушы вакытларда кайтып җитәрмен, - ди. - Эш пешә, - дип шатлана поп. Кичкә таба поп арт ишектән итекче хатыны янына юл тота. Хатын өйдә була, өй эшләрен бетереп, чигү чигеп утырган була. - Әйдүк, атакай, - дип каршы ала ул попны. Чәй куеп җибәрә, поп ачык чырай, такта чәй булгач, түргә үк менеп утыра. Болар әйбәт кенә утырганда, ишек шакыйлар. - Ай, атакаем, харап булдык бит, - ди хатын, - ирем кайткан, ахры, син мич башына менеп тор, җае килгәч, үзем чыгарып җибәрермен, - ди. Үзе барып ишекне ача. - Юлдан кире әйләнеп кайттым әле, сине дә ялгыз калдырасым килмәде, - ди ире. - Вот дошман, мешать итеп йөри, - ди поп. - Бездә кунак та бар әле, бер хәер сорашып йөрүче бабай, әнә мич башында йоклап ята, уянгач, бергәләп чәй эчеп җибәрәрбез, - ди хатын. Үзе мич янына килеп: - Бабай, бабай, төш монда, - ди. Поп нишләсен, әкрен генә мич башыннан төшә. Итекче һәм хатыны, попны күреп, чак көлеп җибәрмиләр. Мич башында попның бите-кулы, өс киеме кап-кара була. Поп морҗалардан төшкән ак тавыкка ошап кала. Итекче: - Бабай, бик күп җирләрдә йөргәнсең бугай, сакал-мыегың да җиткән, сиңа игелегем тисен, бер савап булыр, - дип, попның ай-ваена карамыйча, сакал-мыегын кырып ташлый. Поп танымаслык булып үзгәрә. Шул вакытта поп хатыны килеп керә. Попның коты ботына җитә һәм тиз генә яңадан мич башына менеп китә. Поп хатыны: - Энем, тиз генә атакайның аяк киемен төзәтеп бирмәссең микән? Үзе әллә кая китеп югалды: әллә чиркәүдә, әллә кайда йөри. Көттем-көттем дә, аптырап, үзем килдем. Иртәгә күрше авылга кунакка бара идек, - ди. - Кая әле карыйк, - ди итекче. - Әй, энем, я өйдә булмассың, дип, әле алып килмәгән идем. Сине поп, базарга китте, дип, сөйләп торган иде. Әллә килеп, син генә алып китәсеңме? Шунда ишек катында гына иде. Итекче хатыны чыгып киткәч, болар өйдә икесе генә калалар. Поп хатыны юри: - И энем, карт поп белән торып, аның карт сөякләрен кочаклап гомерем узды инде, менә синдәй ирең булсын иде ул, - дип, итекчене кочаклый. Итекче дә: - И апакай, сиңа минем дә күптән күзем төшеп йөри иде, - дип, ул да кочаклап ала. Ә поп мич башында сүгенеп утыра. Мыгырданган тавыш ишетеп, итекче: - Син нәрсә, бабакай, саташып уянып догаңны укыйсыңмы? - ди. - Эһем, эһем, эчем авырта, - дип, поп тиз генә тышка чыгып йөгерә. Юлда үзләреннән кайтып килгән итекче хатынын чак кына бәреп екмый. Поп җан-фәрманга чабып, өенә кайтып керә, тиз генә өсбашын алмаштырып юына һәм, исән-имин калуына шатланып бетә алмыйча, Ходайга дога кылырга утыра. Бераздан хатыны да кайтып керә. Ул юри попны танымаска салышып: - Әллә карак кергән инде йортка! - дип кычкырып җибәрә. Поп: - Чү, карчык, чү. Бу мин бит, картың, - ди. Хатыны елап җибәргән була. - И картыкаем, кайларда булдың соң син, ниләр эшләдең? - ди. Ә поп исә: - Сине кайда кочакладылар, мине дә шунда кырыктылар, - ди. Шуннан соң поп акылга утыра. 1970 елда Чакмагыш районы Рәҗәп авылында Өмелхәят Ибраһимовадан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган 266. Без еламый кем еласын? Бер карчык була. Алар үсеп җиткән бер кызы белән икәүләп кенә яшиләр. Бер көнне кыз көянтә-чиләкләре белән елгага суга төшә. Яр буена утыра, уйлана да елый башлый. - Мине суның арьягына кияүгә бирсәләр, миннән бала туса, ул "картинәйләргә барыйк", дип еласа, су аша чыкканда, суга батып үлсә, мин еламый кем еласын, - дип такмаклый бу. Кызын әнисе эзләп төшә. Әнисе дә елый башлый. Кочаклашып елыйлар. Бер адәм килеп чыга. - Нигә елыйсыз? - дип сорый. - Мине суның аръягына кияүгә бирсәләр, миннән бала туса, ул "картинәйләргә барыйк", дип еласа, су аша чыккан да суга төшеп үлсә, - без еламый кем еласын, - дип, тагын да ныграк елый башлыйлар. Теге кеше: - Сездән дә юләррәк кеше булмас микән? - дип, эзләп китә. Бер күл буена барып чыга. Бер абый шунда бау ишә. Ике хатын суга төшеп киләләр. - Нигә бау ишәсең? - дип сорыйлар тегеңәрдән. - Күлне күккә асам, - дип җавап бирә теге. Хатыннар елый башлый. - Болардан да юләррәге юктыр инде - дип, үз юлына китә теге кеше. БӘЕТЛӘР САК-СОК БӘЕТЛӘРЕ 267. Беренче бәет Балалар, шаярмагыз, Әтекәй иртә торды, Анага карышмагыз. Өендә кошлар күрде. Йөрегез адәм булып, "Болар нинди кошлар?" - диеп, Сыйфатны алышмагыз. Хәйранга калып торды. Без дә, без дә уйнар идек, Әнекәй белде ахырын Суларга чумар идек. Балалар кош булганын. Күп вакыт өйгә кайтмый, Әтекәйгә сөйләп бирде Бакчада кунар идек. Рәнҗеп дога кылганын. Без икәүләп кайтмаганда, Йөрибез өйдә очып, Эзләп тә тапмаганда, Кош булып канат кагып, Ачулана иде әнкәй Сахраларга очар идек - Күңеле тапмаганда. Булмый бит ишек ачып. Шаянлык начар икән, Әнекәебез үкенәдер Бозыклык басар икән. Баласыз калганына. Ата-ана каргашлары Яшь белән каннар түгәдер Бик мәгкуль ясар икән. Тиешсез каргавына. Көн дә эзли безне әнкәй Балалар дәртен күргән, Уенга чыккан җирдин. Адашып читтә йөргән Каргашып эзли бердин, Адәмнәргә гыйбрәт бу хәл - Тиргәшеп эзли бездин. Укысын күзе күргән. 1964 елда Балтач районы Сәйтәк авылында Талига Хаҗиевадан (1888 елгы) БДУ студентлары язып алган Бәетләр 199 268. Икенче бәет Икәү сугыштык кимерчәк өчен, Әнкәй каргады бер дә юк өчен. Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без, Бу дөньялардан гыйбрәт кылдык без. Әткәбез калды безнең мәчеттә, Без тилмерәбез икебез читтә. Бардым урманга, җиләкләр пешкәч, Әнкәй җыглыйдыр исенә төшкәч. Төшкәндер безгә әнкәй каргышы, Үземез туганчы тәкъдир язмышы. Су буйларында дингез камышы, Кара урманда Сак-Сок тавышы. Бардым урманга, җыйдым карлыган, Без ятимнәрне әнкәй каргаган. Чыктым басуга, урак урырга, Ходай язгандыр шулай булырга. Яңгыр явадыр, әнкәй, башыңа, Җыглап килдек без әнкәй каршына. Каргады безне газиз әнкәбез, Фани дөньяны күрми китәбез. Әнкәй токмачны үзеңә күп иттең, Әткәй кайтканчы, безне юк иттең. Әткәй тиргәде: "Өйдә торсын!" - дип, Әнкәй каргады: "Сак-Сок булсын!" - дип. Әнкәй җыглыйдыр: "Ник каргадым?" - дип, Сак-Сок йөридер: "Харап булдык", - дип. Бардык урманга, кистек пар каен, Сагына әнкәем безне көн саен. Кистем пар нарат яңи избага, Ике күземнән канлы яшь ага . 200 Башкортстан татарлары фольклоры Җокыга киткәч, бер төш күрдем мин, Җалан-кырларда җалгыз йөрдем мин. Имезгән сөтеңә, әнкәй, түзәсең, Кыямәт көндә бәхил буласың. Су буйларында бала үрдәкләр, Искә төшкәндә, өзелә үзәкләр. Алты яшьләрдә бергә йөрдек без, Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без. Кыйбла ягыннан җилләр исәдер, Безнең өметне әнкәй кисәдер. Ишек алдыңда җиктем кар(а) атлар, Әнкәй каргагач, яралды канатлар. Булай булдык без каргыш төшкәнгә, Җыглама, әнкәй, Ходай кушканга. Бик күп җыгласаң, китапка кара, Безне уйласаң, Сак-Сокка кара. Китап укырсың, гыйбрәт алырсың, Кошлар очканда карап калырсың. Сиңа, әнкәем, бер сүз әйтмәем, Бәхиллек бирче, өйгә кайтаек. Бер җыл тулганчы кайтабыз, дидек без, Бер жыл тулгачтан өмет өздек без. Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме? Турыңдин уздым, әнкәй, күрдеңме? Җыйган җиләгем калды яртысы, Ике баламның калмады берсе. Калган күлмәгем, бер дә кимәдем, Очып киткәндә: "Сау бул!" - димәдем. Мамык эшләпә җилгә очырдым - Ике балаңны каргап очырдың. Бәетләр 201 Бала үрдәкләр сулар буенда, Сак-Сок булыр, дип, кемнәр уенда? Бәетнең югарыда китерелгән тулы вариантын 1977 елда Борай районы Яңа Тазлар авылында Мәтыйга Хәбибрахман кызы Шәяхмәтовадан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган. Аерым өзекләр БДУ студентлары тарафыннан Яңа Тазлар авылында Бибиха Мусинадан (1911 елгы), Бустанай авылында Гөлҗамал Әхмәлетдин кызы Әхмәлетдиновадан (1914 елгы), Абдулла авылында Хөсникамал Низаметдиновадан (1910 елгы) язып алынган ХӘРБИ-ТАРИХИ БӘЕТЛӘР 269. Миңнулла бәете Наполеон әйтә икән, Туган ил өчен көрәшсәң, Минем теләгем, диеп. Батырлык үзе туа. Башка җирнең җир-сулары - Күп батырлыклар күрсәтте Илгә бүләгем, диеп. Безнең авыл Миңнулла. Әй, Наполеон, мәкерле җан, Миңнулланың балалары Явыз икән теләгең. Әтиләрен көттеләр. Кан койдыру, яшь түктерү, Газиз әткәбез кайтыр, дип, Шулмы илгә теләвең? Ихлас өмет иттеләр. Французны кызыктырган, Әй, балалар, көтмәгез сез, Россиянең маллары. Әткәгез бит юк инде. Шул малларны талар өчен Олы көрәш юлларында Басып керде яулары. Ул вафат булды инде. Шул яуларны туздырырга, Явыз патшалар булмаса, Китте безнең Миңнулла. Сугыш та булмас иде. Иле өчен көрәшләрдә Иң кадерле газиз башлар, Ул газиз башын сала. Һәлак та булмас иде. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылында Фәрдәнә Әхмәтшинадан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган 202 Башкортстан татарлары фольклоры 270. Герман сугышы бәете Менә инде күр аларны, Солдатлары үлгәнгә дә, Нинди явыз һәм зәһәр. Карамыйча керәләр. Булдыра алмас усаллыкны Машина белән чокыр казып, Шайтаның да бу кадәр. Үлеләрне күмәләр. Нимесләрнең кораллары, Чокыр казыр өчен, алар Бар да яңа системда. Ясаганнар машина. Алар тубы шундый зәһәр: Шушы машиналар белән Атканда җир селкенә. Җитәләр адәм башына. Мылтыклары яңа форма, Германиянең гаскәре Бик ерактан алдыра. Меңләп-меңләп үләдер. Пулеметлары ядрәле, Мең үлекне машиналар Яңгыр кебек яудыра. Бер сәгатьтә күмәдер. Безнең гаскәр, аларны күргәч, Үлеп кенә котылмаслар, Ата, ди, башларына. Туры килер түләргә. Явызлар да буш куймыйлар, Арт сабагын укыттык без Ата да башладылар. Алар кебек юләргә. Нимесләрнең солдатлары Шулай итеп, нимесләр дә Аю кебек тазалар. Ул урыннан чиккәннәр. Шулай да безнең гаскәрне Бакчалардан бәрәңгене Җиңә алмый качалар. Алып, төяп киткәннәр. Нимесләр Варшау буена Бу Германия патшасы, Йөзләп, меңләп баралар. Әллә инде котырды. Бер-ике көн сугышкачтын, Дәрәҗәсен белмәенчә, Бик аз булып калалар. Россиягә тотынды. Нимесләрнең атлары күп - Австрия уйламыйча Бар(ы)сын парлап җиккәннәр. Җәфа алды үзенә. Безнекеләр кызу бәргәч, Чынлап торып ышанган, ди, Кире борылып чиккәннәр. Шул юләрнең сүзенә. Алар анда безнең җиргә Күп вакытлар котыла алмас Яхшы гына керделәр. Бу сугышның чиреннән. Безнең гаскәрләр аларның Өстәвенә колак какты Кирәкләрен бирделәр. Ни кадерле җиреннән. Бәетләр 203 Безнең Россия никадәр Галисия кырларында Җирне үзенә караткан. Ун көн булды зур сугыш. Батырлыгын, көчен, данын, Шулай итеп ул якларда Җир йөзенә тараткан. Бик күп алга киттек без. Күп тә үтми аларның Дошман гаскәрләрен таптап, Гаскәрләре туздылар. Карпат тавын үттек без. Пулемет һәм тупларны Ачы суык бураннарда Руслар таптап уздылар. Итекләрем шакылдый. Нимесләрнең кораллары Көне-төне колагымда Бик ерактан алалар. Туп тавышы шаркылдый. Галисия җирләрендә Яргалады аягымны Тездән каннар агалар. Галисия ташлыклары. Солдат йөри кырларда, "Озакламый җиңәрбез", - дип, Ачы җилле буранда. Куандыра башлыклары. Солдатка бик кыен була, Гөр-гөр итеп торадыр Авыр мәҗрүк булганда. Туп тавышы колакта. Бу хәлләрне күрсәгез, Офисерлар кычкыргач Агар иде яшегез. Карыйбыз без флагка. Өстебездән туплар оча, Без барабыз мылтыкларны Калырмы икән башыбыз? Иңебезгә күтәреп. Варшау каласы янында Вафат булсак кылыгызчы Күтәрелде зур тавыш. Догалар, кул күтәреп. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Савия Фәтхетдиновадан БДУ студентлары язып алган 271. Аерылу бәете Безне сугышка чакырып, Ике күздән яшь килде Хәбәр килде патшадан. Туган илдән киткәндә. Шул ук көнне чыгып киттек, Атаң-анаң, балаң, хатын: Торып калмый башкадан. "Сау бул", - диеп әйткәндә. Без сугышка китәбез, Безгә каршы сугыш ачкан Туган илне сакларга, Немецларның патшасы. Күз күрмәгән урыннарга, Сугышырга җитмәс аның Еракка, чит якларга. Гаскәр белән акчасы. 204 Башкортстан татарлары фольклоры Чуен белән ялгангандыр Сугышларга керербез, Бара торган юлыбыз. Арысландай йөрербез. Исән кайтсак - күрешербез, Ходай тәкъдиргә ни язса, Үлсәк - бәхил булыгыз. Шуны без дә күрербез. Без китәбез бу илдән, Көн болытлы, төн караңгы, Аерылып нечкә билдән. Кич булмагач, ай да юк. Бездән сәлам көтәрсез Аерылырга язган икән, Ашкынып искән җилдән. Җылашудан файда юк. 2002 елда Илеш районы Исәмәт авылында Зинфира Мансуровадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган 272. Сугыш бәете Аяныч хәлем, янадыр бәгърем, һич юк өметем, котгаргыл үзең. Төштем гөгүбәткә, нихәл итмәккә, тоткылык каты, хәл юк китмәккә. Ерак илләрем, ялгызмын үзем, күрмидер күзем, раббым, бир түзем. Гыйззәтле атам, шәфкатьле анам, мин кайчан кайтам - белмисең үзең. Исәнбез моңда, ятлар кулында, Ватан юлыңда корбан бул, җаным. Чит-ят җирләрдә, дошман илләрдә, тамар туфракка соң тамчы каным. Ялгыз бу башым, юк шул юлдашым. Туган илләрем, ямьле кырларым, Яшел урманнар, йөргән җирләрем, күрмимен сезне, ябык юлларым. Кайда иптәшем, якын сердәшем, сезләрне сагынып түгелә күз яшем. Көннәрем төндәй, кояшсыз үтә, ниләр күрәчәк бу газиз башым? 1977 елда Борай районы Яңа Тазлар авылында Саимә Гыйльфановадан (1911 елгы) БДУ студентлары язып алган 273. Әфган сугышы бәете Әфганстан - йөрәк ярасы, Әрнүләрнең юктыр чамасы. Ят җирләрдә һәлак булдык бит без - Татар, башкорт, урыс баласы. Бәетләр 205 Туган илебезгә исән кайтсак, Җирне үбәр идек һәммәбез. Чит җирләрдә чыкты җаннарыбыз, Табутларда кайтты гәүдәбез. Безне көтә газиз ата-ана, Тәпи баскан изге җиребез. Ни хәл итик, безне озатты бит Еракларга туган илебез. Ил кушканны без үтәргә хаклы, Безгә башка чара калмаган. Кыска гомер, ят җирләрдә үлү - Әмер шулай булган Алладан. Ятим калды безнең сөйгән ярлар, Алтын балдакларны кимәдек. Үзебезнең ул һәм кызларыбызны Кочакларга алып сөймәдек. Иген басулары безне көтте, Безне көтте уку йортлары. Әткәй, әнкәй, туган-тумачалар Сүндермәде көтеп утларны. Тик югалткан кеше баласын Татый кайгыларның ачысын. Маңгайларда шушы язмыш булгач, Күрәчәктән кая качасың. Илкәебез, әткәй-әнкәйләрне Без назлаган кебек назлачы. И, Ходаем, яп-яшь егетләрне Бу дөньядан иртә алмачы. Илдә туа, яуда үлә диләр, Ир-егетләр яуда үлмәсен. Безнең язмыш ачы. Килер буын Без күргәнне берүк күрмәсен. 2002 елда Илеш районы Дөмәй авылында Җәннәт Шакировадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган Бу бәет Чечня җирендәге канлы бәрелешләрдә башын салган авылдашыбыз Фирдәвис Галихан улы Бәләгытдиновның истәлегенә багышланган. (Авылдагы мәчет манарасын кисү уңае белән язылган) 208 Башкортстан татарлары фольклоры Манара әйтә: "Кисәләр бит, авам иңде, тотыгыз! Өметләрем - һәр барчагыз, әй, догалар укыгыз. Манарада ай да урак: "Авам!" - диеп дулкынлый, Һаваларда ай да кояш, йолдызлар - бар да елый. Манараның тирәзәсе бap да җиргә коелды, Фирештәләр, канат җәеп, саф-саф булып җыелды. Борма-борма баскычларны алып-алып куйдылар, Җир йөзенә фирештәләр саф-саф булып кундылар. Һавада болыт булмаса, җилләр дә исмәс иде Ходайдан әмер булмаса, алар да тимәс иде. Манараны кисү белән, авылның яме бетте, "И Аллаһы рәҗуан", - дип, манара авып төште. И манара, син булмагач, авылларда ямь бетте, Саклап кала алмаганга, манара рәнҗеп китте. Мәчет әйтә: "Актык сулуым: артык ашыгып сүтмәгез, Минем кырдан узган чакта дога кылмый үтмәгез. Манараны да, мәчетне дә сагынасызмы, мөэминнәр? Азан да юк, намаз да юк, зәгыйфьләнде бит диннәр. И манара, синең аең каршы иде кыйблага, Ничә еллар зекер тәсбих әйткән идек Аллага. И, манара, исемеңне бигрәк матур кушканнар, Бәлки, телгә килгән булсаң, куркыр иде дошманнар. И, манара, син үзең дә кем кискәнен белмәдең, Бер Ходайдан әмер булып ничек телгә килмәдең? 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Шәмсинур Гыйззәтуллинадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган 276. Мирсәет бәете Мин җырлыймын, сез тыңлагыз, Башкаема суккан чакта, Бу - "Мирсәет бәете". Тетрәп китте кулларым, "Мирсәет үтерелгән", - дигән сүз Дошман кулыннан үткәнне Илләр буенча китте. Белмәде туганнарым. Бәетләр 209 Казарманың буйларына Ике ел җыйган гыйлемлек Мылтыгымны сөядем. Бар да китте эчемдә. Туган-үскән авылыма Дүшәмбе көн сәгать биштә Кайтты канлы сөягем. Үттем авыл башыннан. Аяз көнне яшен сукты Артка борылып караган идем, Әгерюенең юлларын. Каннар акты башымнан. Мине үтергән кулакның Ташкентлардан чыккан чакта Сындырыгыз кулларын. Ашамадым ашымны, Аклы ситса күлмәгемнең Шушы авылны чыккан чакта Бизәкләре беткәндер. Ашадылар башымны. "Кызылармеец улым кайтыр", - Йокларга ята идем мин Диеп, әнием көткәндер. Аклы күлмәкләр белән. Казармада торган чакта, Газиз җанымны алдылар Тәмле ашлар ашадым, Имән күсәкләр белән. Гөлчәчәктәй яшьлегемне Миннән калган киемнәрне Кулак мәлгунь ашады. Иптәшләрем кисеннәр: Сезгә бүләкләрем булыр "Совет власте өчен ул Чемоданым эчендә. Корбан булды", - дисеннәр. 1970 елда Чакмагыш районы Калмаш авылында Мәһүбә Хәсәновадан (1901 елгы) БДУ студентлары язып алган 277. Сәхәб бәете Без әйтәбез, сез тыңлагыз - Таң аткач та, алтыга Сабый бала бәете. Сәхәб мәктәпкә килде. Язгы сулар аккан чакта Каеш камчыга чыдамый, Чыга Сәхәб мәете. Гәүдәсе кара көйде. Сүс чыбыркы каты шартлый Сабый бала аркасыннан Безнең Сәхәб кулында. Ташынып каннар акты. Елый-елый кече яшьтән "Кыйнама!" - дип әйтә алмый, Көтү көтте болында. Ахырда телсез калды. Ул ачлыктан котылуны Елан төсле бөгелә-сыгыла Мәктәпләрдән эзләде. Мәүлет хәлфә камчысы. Мәүлет хәлфә суккан чакта, Сәхәб кыйналган идәннән Түзәлми хәлсезләнде. Кипми каннар тамчысы. 1944 елны, сугыш вакытында, халык бик ачыкты һәм, көз көне җыелмый калган арыш башагын ашап, бик күп кеше агуланды, үлде. Бик күп өйләр йозакка бикләнде. Бәетләр 211 Гөлләремә су сибегез, Үлгәннәр кабере яныннан Гөлләрне корытмагыз. Үтәбез башны иеп, - Сулар агар, еллар үтәр, Исән чакта җир сөрделәр, Сез безне онытмагыз! Сауган сыерны җигеп. Йөгерәбез, су буенда "Сыерыңны җик!" - дип куша Аякны кисә камыш. Яшенә дә картына. Кешеләр үлә сугышта, Тырма тартып, без йөрибез Авылда - ачы язмыш. Әниләрнең артыннан. Үлгән кешенең яныннан Сабан сөреп, тырма тартып, Һичкенә дә китмәйбез. Без яшәргә тырыштык. Үзебез дә үлмәс өчен, И Ходаем, илгә-көнгә Чәчкән борчак чүпләйбез. Бирсәң иде тынычлык. 2002 елда Илеш районы Кадер авылында Фәнүзә Гыйльвановадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган 279. Төрмә бәете Минем гомеремнең сулары Унөч яшьтә төрмәләрдә Боргалана, комлана. Күрәчәгем бер икән. Менә шундый хәлләр булды Комендантлар килеп керсә, Түтәй белән торганда. Без торабыз шикләнеп. Ачлык вакыт - бер заманны Иптәшләрем уйнап йөри, Киттек арыш башына. Ә мин ятам бикләнеп. Ярты кило башак җитте Комендантлар килеп керсә, Минем газиз башыма. Без утырган бүлмәгә - Ярты кило башагымны Минем анда күргәннәрне Үлчәп алып калдылар. Сөйләмим беркемгә дә. Бүрек кадәр йозак белән Мөгаллимә дигән карчык Мине бикләп салдылар. Килеп чыкты каршыма Кемнәр уйлап йөргән инде Ярты кило башак өчен Мөгаллимә хәйләсен? Җитте минем башыма. Мин бер ятим инде хәзер - Унөч яшьтә әсир булдым, Мине кемнәр җәлләсен? Әллә дөнья тар микән? Ул төрмәнең тәрәзәсе Мин анда да интекмәдем, Бигерәк тә тар икән . Аллакаем бар икән. 212 Башкортстан татарлары фольклоры Мин анда да миһербанлы Шулай итеп көннәр үтте - Кешеләр барын белдем. Вакыт җитте кайтырга. Ипи ашап, рәхәтләнеп, Никадәрле еласам да, Йөгереп уйнап йөрдем. Беркем юк юатырга. Ипи ашаган баланың Беркемгә дә күрсәтмәсен, Тамаккае тук икән. Төрмәләрнең бүлмәсен. Исемә төшсә өзгәләнеп, Мин күргән ул нужаларны Кайтыр җирем юк икән. Бер кеше дә күрмәсен! 2002 елда Илеш районы Кадер авылында Фәнүзә Гыйльвановадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган ХАТЫН-КЫЗНЫҢ МИХНӘТЛЕ ЯЗМЫШЫ ТУРЫНДАГЫ БӘЕТЛӘР 280. Гайшә бәете Үсеп җиттем мин буйга - Балаларым яхшы кара, Әнкәй килгән бер уйга. Ертык-тишек булмасын. Озакламый туй булды, Ятим булып моңаймасын, Өйгә кодалар тулды. Күңелләре тулмасын. Шулай итеп, яшь башым, Ир булсагыз, урыныгызда Килен дә булып китте. Игътибарлы булыгыз. Кемгә төшәр күз яшем, Хатын-кызны хурламагыз, Берничә ел торгачтан? Алар түгел колыгыз. Ирем яшь кәләш алды, Хатын-кызның күңеле нечкә, Миңа көн дә калмады. Тиз кырыла, өзелә. Башым кайгыга калды, Хатын-кызны яхшы тотсаң, Ирем, тыңлачы әле: Шунда дөнья төзелә. - Зөләйхаң да артык түгел, Балаларым-чагаларым, Кардин ап-ак тоттым мин. Калдыгыз бит ятим сез. Син никадәр җәфа кылсаң, Әнкәгезне сагынганда, Һәммәсен дә йоттым мин. Белмим инде, нишләрсез. Матурлыгым, зифалыгым - Балаларым-чагаларым, Бары да инде җиремдә. Калдырамын сезләрне. Ни кушсаң да эшли идем, Туганнарга бер сөйләрсез, Калдырмадым берен дә. Искә алып безләрне. Бәетләр 213 Дөнья мине мәҗбүр итте Алып китте, җиткермәде Теләп үлем алырга, Егерме биш яшемә. Кунак булып барып килдем "Үлем яхшырактыр, - дидем, - Әниләрем янына. Яшәүдән эт көнендә". Дөнья мине дошман күрде, Үзем илтеп, башым салдым Җафа салды башыма. Кабан күле төбенә. 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Гайшә Миңнегалиевадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган 281. Комсомолка кыз бәете Кайдадыр шунда, татар авылында, Очрадым менә бер туйга. Туй уйнаганда, кыз җылаганда, Аптырап калдым бер уйга. Кызның җылавын шуннан беләмен: Көчләп бирәләр бер карт байга. "Бирмәгез мине, бирсәң дә бармыйм, Барам яшь комсомол малайга!" "Кызым, барырсың, барып кабарсың, Теләгән кадәр мәһәр алырсың. Яхшы атларда, ефәк капларда Кунак булып безгә кайтырсы". Ишек ачылды, халык чәчелде, Һәм мулла керде никах укырга, Мулланы күргәч, йөрәк яньчелде, Асылындым әнкәй муенына. Ишекне ачып: "Кайтабыз, - дидем, - Җигегез, - дидем, - туры атымны". Атларны җиктек, без качып киттек, Байны калдырып мулла янында. Бай әйткән, диләр: "Шушы оятсыз Пычратты, - диеп, - изге атымны. Шулдыр мәлгуньнәр, яшь комсомоллар Урлады, - диеп, - минем хатынны". 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Кәримә Фәйзуллинадан (1920 елгы) БДУ студентлары язып алган 214 Башкортстан татарлары фольклоры 282. Фәрүзә кыз бәете Урамда җырымны, әй, җырлыйлар, Дусларым колак салып тыңлыйлар. Дусларым колак салып, әй, тыңлыйлар, Фәрүзәне җәлләп җылыйлар. Нигә тудым дөньяга кыз булып, Ник акмадым дәрьяга боз булып? Шыбрай гына шыбрай яңгыр яуса иде, Җир йөзләрен яңгыр алса иде. Бирде генә әткәем сөймәс ярга, Бер Ходаем ярдәмен салса иде. Мәһәр итеп алган туры атны Бәйләдең, әтием, багана төбенә. Бирмәдең, әтием, үз тиңемә, Бирдең картка, адәм кименә. Әтием башымны бәйләдең Сөйгән егетемә жәлләдең. Иртә белән торып тышка чыксам, Җилләр исә урам буена. Бирдең, әтием, сөймәс ярга, Сөйгәнемне чакырыйк туема. Нигә тудым дөньяга кыз булып, Ник акмадым дәрьяга боз булып? Урам буйларыннан ярыш узды, Әле дә үкенәм: чыгып бакмадым. Бу да дөньяларда мин янамын, Нигә суга, утырып, акмадым? Бәйләдең, әтием, башымны, Кая итәргә канлы күз яшемне? Биек тау башына менә-менә, Аякларым талды арудан. Адәм актыгына биреп, мине Аердылар сөйгән ярымнан. Бәетләр 215 Урам уртасында, ай, баткаклык, Батамын да шунда, калкамын. Янымдагы сөйсә, күңелем булмый, Чарасыз җан гына ятамын. Нигә тудым дөньяга кыз булып, Ник акмадым дәрьяга боз булып? 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Калмаш авылында Рәхимә Ибраһимовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР ТУРЫНДАГЫ БӘЕТЛӘР 283. Хәлимә әби бәете Баламнан күргән хурлыктан Эткә биргәндәй икмәкне "Бисмиллаһ" дип башладым - Ваткалап бирә идең. Алтмыш сигез яшькә җиткәч, Хәл белергә кеше килсә, Җыру яза башладым. Аңа мине хурладың. Анасына кем кул суза - Ике балаңны үстердем - Бу бигрәк гыйбрәт. Кадеремне белмәдең. Үзәгемә үткәннән соң, "Мәңге үләсең юк!" - диеп Мин чыгардым мөнәҗәт. Кычкырдың бит, балам, син. Ачуланып типкәләдең - - Ник акырасың, син? - диеп, Кара күмер тәннәрем. Башларымны ярдың син. Үзеңә дә кайтыр, балам, Балакаем, минем белән Миңа күрсәткәннәрең. Вәхшиләрчә уйнадың. Исән чакларымда йөрдем Анам минем кулларымда Кеше типкеләрендә. Мәңге торыр, дип уйладың. Балакаем риза түгел Мине зинданннарга салдың Имезгән сөтләремә. Картайган көннәремдә. Мин чирләгәч, алып кайтып, Йөрерсең әле син дә шулай Тавыкханәгә яптың. Картайган көннәреңдә. Ничә еллар шул "ханә"дә Картлык күңелсез киләсен Берүзем, ялгыз яттым. Алдан сизмәде күңел. Чыгам, дип, ишеккә барсам, Баламнан күргән хурлыклар Түшемә тибә идең, Язып бетәрлек түгел. 216 Башкортстан татарлары фольклоры Авыз ачып сөйләшергә Тиздән мәңгелек йортына Ирек бирмәдең, балам. Китәр газиз әңкәең. Синең кулларыңа калгач "Әнкәй, ничек ятасың? - дип, Хокуксыз булды анаң. Сорамадың хәлкәем. Куаладың, типкәләдең - Киленкәем, сиңа кала Һаман сине эзләдем. Миңа ясаган тар бүлмә. Актык минутларымда да Миңа күрсәткән хурлыкны Балам, сине эзләдем. Син дә күрмичә үлмә! Имезгән күкрәк сөтемне Исән чакларымда минем Ахирәттә түләрсең. Булмады кадерләрем. Балам, каргышым төшкәчтен, Мин үлгәч тә, каберләрем Кемгә үкенеп сөйләрсең? Булмасын рәшәткәле. 2002 елда Илеш районы Исәмәт авылында Лүция Сәлаховадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган 284. Яхъя бәете Әнкәй мине тапкачтын да Кырык җиденең июнь аенда Ак биләүгә биләгән. Көннәр җылы һәм аяз. Ак биләүгә биләгән: Төннәре дә шул ук инде: "Гомерең булсын", - димәгән. Дымлы, җылы һәм аяз. Бик бәләкәй чакларымда Шундый көннәрнең берсендә Ятим калдым әткәйдән. Уйладым мин барырга, Әткәй үлгәч, күп тә тормый Сәкәм дигән зур авылның Вафат булды әнкәй дә. Данлыклы базарына. Шулай итеп ятим калдым "Базарларга барам", - дигәч, Яшь чагымда әткәйдән. Әбекәй әйтә: "Барма", - дип. Әнкәй үлгәч, үстем инде Их, әбекәй, шул чагында Бер ятим әбекәйдә. Эчләрең сиздемени? Әбекәй белән икәү генә Сызылып таңнар аткан чакта Тора идек бер өйдә. Чыгып киттем берүзем. Бу өйләрдә яшәгәндә Базарларга барам, диеп, Уйламадым берни дә. Ашыгып барам үзем. Бәетләр 217 Авыллардан чыккан чакта, Сала юлыннан барганда, Бер кеше дә тапмадым. Карадым мин сул якка. Инде хәзер ялгыз башым Ни күзләрем белән күрим, Юлдан бара башладым. Бер кеше бар шул якта! Сызылып таңнар аткан чакта, Күрү белән шушы кеше Кара урман күренә. Миңа килә башлады. Күңелләрем сизгән кебек, Аякларым калтырана, Авыр бару үземә. Атлый алмый башладым. Авылга да ерак түгел, Сызылып таңнар аткан чакта Кара урман күренә. Атлый бу миңа таба. Урман авызына кергәч, Алып китте йөзе кара Күпере дә беленә. Мине урманга таба. Бара торгач барып җитәм Бу кеше килеп тоткачтын Шушы күпер янына. Нишләргә дә белмимен. Сандугачлар сайрашалар Тирә-ягыма каранам: Минем тирә-ягымда. Үземә ярдәм эзлимен. Күпердән дә чыгып киттем, Урман эченә кергәч тә Таудан менә башладым. Карыйм агач башына. Эчкәйләрем сизгән кебек Инде хәзер шушы кеше Уйлар уйлый башладым. Җитәр минем башыма. Инде хәзер таудан менәм, Кинжаллары ялтырый, Карыйм тирә-ягыма: Бөтен тәнем калтырый. Бернәрсә дә күренми шул Бер урысча, бер татарча Инде минем янымда. Бу миннән нидер сорый. Тауга менеп җиткәчтен дә Бу урманның эчләрендә Сала юлы тар кебек. Кискәннәр каен башын. Хәзер инде бу тирәдә Бу кешенең кулында Шикле кеше бар кебек. Бетәдер минем башым. Таудан-тауга менү белән Кинжал белән кизәнә, Кызу бара башладым, Минем тәнем чиркана. Бөтен тәнем калтыранып, Ничек кулы барды микән - Әллә нишли башладым. Китереп тыкты җилкәмә. 218 Башкортстан татарлары фольклоры Кинжал салкынын сизгәч тә Бу урманның уртасында Башым түбән иелде Шомырт чәчкә атадыр. Өстемдәге күлмәкләрем Яхъя, мескен, бөкерәеп, Кара канга күмелде. Кан эчендә ятадыр. Башыма казаган чакта, Җилкәсеннән дә суйганнар, Тотып алдым кинжалын. Кулкайларын кискәннәр. Кинжалларын тоткан чакта, Шулай итеп, Яхъяны Өзелде бармакларым. Суеп, үтереп киткәннәр. Тауны менеп җиткәчтен дә Яхъя мескен, үләлмичә, Карыйм авылга таба. Башын өстерәп йөргән. Башкаема кинжал тыккач, Янындагы үләннәрне Кан тамырларым ага. Канга буяп бетергән. Җилкәләрем сызлап аугач, Атасыннан, инәсеннән Җан бирәлми тилмердем. Ятим калды бу бала. Янымдагы үләннәрне Шулай итеп, җәзаланып Канга буяп бетердем. Үтерелде бу бала. Шулай итеп, Яхъяны Тугыз йөз егерме сигездә Юлга чыккач тотканнар. Туган иде бу бала. Ярты пот ашлыгы өчен Кырык сигезенче елда Башына кинжал тыкканнар. Дөньялардан югала. Матур урман буйларыннан Кояшкай күтәрелгәндә, Киләләр гармунчылыр. Бу мескенне суйганнар. Җаннарымны биргән чакта Ярты пот ашлыгын ашап, Булмады ярдәмчеләр. Ун ел буе торганнар. Базардан кайткан кешеләр Кара урман уртасында Урманнарга кергәннәр. Яхъяны суйганнар. Яхъяның канлы гәүдәсен Каберенә ташлар куеп, Алар шунда күргәннәр. Исемен язып куйганнар. Яхъяның, мескенкәйнең Яхъя мәрхүм әйбәт иде, Күзкәйләре йомылган. Бик күп эшләр эшләде. Башкаеның биш җиренә Шулай булулары аның Кинжал белән тыгылган. Төшенә дә кермәде. Бәетләр 219 Дөньяларда шундый эшләр Ялгызыгыз юлга чыгып, Булгалаган ул чакта. Яхъя кебек булмагыз! Яхъяны үтергәннәр Кара урман эчләренә Базарга барган чакта. Берьялгыз сез кермәгез! Бу бәетне укыганда, Төнлә ялгыз юлга чыгып Барыгыз да тыңлагыз. Әрәм була күрмәгез! 2001 елда Бакалы районы Иске Корыч авылында Сәкинә Сәлимовадан (1921 елгы) БДУ студенты Светлана Гарифуллина язып алган 285. Фәтхерахман бәете Әй, туганнар, языйм әле, Әҗәл җитми үлеп киттем, Үземнең күргәннәрне. Туганнарым күрмәдем. Машина астына калып, Иртән торып, без ашадик Интегеп үлгәннәрне. Актик көнге ашларны. Тарих мең дә тугыз йөздә 25 метрлы матчалык Илле бишенче сәнәдә. Басты безнең башларны. Берничә кеше вафат булды Машина белән бүрәнәгә Сәфәр ае эчендә. Тора башым кысылып. Сәйтәк сулары тирәндер, Мөмкин түгел һич алырлык, Тирән җире билдәндер. Бүрәнәләр тора коелып. Җомга көнне Хәмәт безне Бүрәнә башыма төшкәч Эшкә алырга килгәндер. Акты минем каннарым. Текәннәргә барган чакта, Кансуярның юлларында Машинага утырдым. Чыкты минем җаннарым. Барган чакта эчем пошты: Их, дусларым, сез кайтырсыз, "Ник барам?" - дип үкендем. Кыр казыдай тезелеп, Тарих бер мең тугыз йөз дә Йома көн сәгать җидедә Илле бишенче сәнәдә Җаным чыкты өзелеп. Башларыбызны ашадылар Йокларга ята идем бит, Җәйнең ямьле көнендә. Аклы күлмәгем киеп. Иртән киткән вакытымда Газиз җанкаем чыкты бит, Үләсемне белмәдем. Башка бүрәнә тиеп. 220 Башкортстан татарлары фольклоры Больницага барган чакта, Миннән калган киемнәрне Машинада сикердем. Балаларым кисеннәр. Хәмәт абый аркасында "Кеше өчен, колхоз өчен Кара гүрләргә кердем. Корбан булды", - дисеннәр. Семьям белән торган чакта, Быел җәйне җыйган идем Тәмле ашлар ашадым. Агыйдел камышларын. Гөлчәчәктәй гомеремне Миңа охшатып тыңлагыз Хәмәт абый ашады. Машина тавышларын. Әткәй-әнкәй, бәхил булың, - Сабан туе көннәрендә Мәңгелеккә ташладым. Җыела яшьләр акланда. Хәмәт абый аркасында Дусларым, искә алыгыз Бетте минем башларым. Эшкә барган чакларда. Машиналар кызу бара - Авыл халкы карап кала Төягәннәр ташкүмер. Тимерлектән кайтканда. Утызынчы яшькә чыккач Фәтхерахман вафат булды Әрәм була яшь гомер. Кич, кояшлар батканда. Машинага төягәндә, Кыр казлары йөзеп йөри, Тыр(ы)шып-тыр(ы)шып төядем. Йөзеп йөри күлләрдә. Туган-үскән авылыма Бөтен җирне кайгы басты Кайта канлы сөягем. Безнең үлгән көннәрдә. Өйдә чакта гармунымда Тимерлекләр ямьле иде, Туйганчы уйнамадым, Фәтхерахман булганда. Үзем төягән бүрәнә Чүкеч, кайчы, кыскыч иде Изәр, дип уйламадым. Фәтхерахман кулында. Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, Тимерлеккә барган чакта, Балаларың җыелыр. Судан чыктым мин атлап. Алар булып, мин булмагач, Безне күмде авыл халкы Канлы яшең коелыр. Бик зурлап та, бик мактап. Әнкәй, мине сагынырсың Сәйтәк суы бигрәк тирән: Агач яфрак ярганда. Колач җәеп йөзәрсез. Ярсын-ярсын еларсың инде Бу бәетне укысагыз, Канлы йөзем күргәндә. Еламый ничек түзәрсез. 1964 елда Балтач районы Штәнде авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән Бәетләр 221 286. Суга баткан Гайшә бәете Чәршәмбе көн кер юарга, Чәршәмбе көн мунча яктык, Ник җибәрдең, әнкәем. Битем-күзем юарга. Барма, Гайшә, дигән булсаң, Чәршәмбе көн кер чайкадым, Бармас идем, әнкәем. Газиз башым җуярга. Кулымдагы көмеш йөзек, Приказчик егет килеп җитеп, Көнгә каршы эридер. Баткан җирне күзлидер. Тал чыбыктай зифа буем, Курыкмыйча, суга кереп, Су төбендә эридер. Чумып-чумып эзлидер. Өстемдәге камзулымны Батыр егет эзли торгач, Элеп куйдым казыкка. Бик тә талды хәленнән. Зифа буем үскән икән, Җан сөйгәнен эзли-эзли Балыкларга азыкка. Аерылды җаныннан. Баткан чакта итәкләрем, Үкенечле үлем булды, Батадыр да калкадыр. Буйга үсеп җиткәндә. Муенымдагы тәңкәләрем Икесе дә вафат булды, Су төбендә ятадыр. Туй була дип көткәндә. Аучы мылтык атадыр, Батыр булган егетебез, Төтене җиргә ятадыр. Җәлләмәгән малын да. Матур Гайшә баткан дигәч, Биргән вәг(а)дәсе өчен Туе елап кайтадыр. Кызганмаган җанын да. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Йомран авылында Салиха Гайсинадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган САТИРИК БӘЕТЛӘР 287. Самогончы Хафиз бәете Самогон койдым бу айда Кырда кошел каравыллап, Арпа кушып бодайга. Кудым колхоз икмәген. Сакла дошман күзеннән дип, "Галимулла кем?" - дисәгез: Ник инәлдем Ходайга? Талдан сыбызгы ясый. Җәен иген икмәдем, Галимулла дружин гына Кышын урман кисмәдем. Газиз башымны ашый. 222 Башкортстан татарлары фольклоры Кодагыйның су чиләген Аклы күлмәк алдырдым, Самогонга көйләдем. Хакын бирми калдырдым. Кара мунчаларга кереп Эшне зурга җибәрмим дип, Каптырырлар димәдем. Юкка телем талдырдым. Галимулла кунак икән, Үстем илдә тын гына, Ат эчерә лаканнан. Дуска иш булып кына. Төнге сәгать уникедә Ил алдында хурга калдым Килеп тотты якамнан. Самогон куып кына. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 288. Хәсән мулла бәете Хәсән үзе, мулла булуына карамастан, хатын алган да аерган, алган да аерган. Мөгаллимә аның беренче хатыны була. Аны аерып, икенче хатын алгач, Мөгаллимәнең Хәсәнгә ачуы чыга. Шуннан Мөгаллимә Хәсәннең икенче хатынын аерта да, яңадан үзе бара. Шундый хәл берничә мәртәбә кабатлана. Бу хәл Чакмагыш авылында була. Авыл малайлары, Хәсән мулла белән Мөгаллимәдән көлеп, шушы бәетне чыгарганнар. Хәсән мулла - ябалак, Хәсән мулла кая бара? Күк атыңны дагалат. Тарлауларга тырмага. Мөгаллимәңне аермасаң, Мөгаллимәнең исе киткән Чыкмас иде яманат. Хәсән белән тормага. Эшлияләр һәм камытлар, Ачы микән, төче микән Бар да Хәсән атында. Мөгаллимә камыры? Абыз әби ни әйтә икән Бер кайта да, бер килә ул, Бу эшләрең хакында. Шулай кызык, ахыры. Хәсән мулланың атлары Хәсән мулла бик зирәк, Улак аша тибешә. Ул зирәклек ник кирәк? Атнага бер хатын аеру, Мөгаллимә үткер булгач, Разе шул эш килешә. Әсмәбикә ник кирәк? 1970 елда Чакмагыш районы Таш Калмаш авылында Нәкыя Имамган кызы Ситдыйковадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган Бәетләр 223 289. Канау буе бәете Канау буеннан кайта, Сәкегә менеп ята. Хатыны чәй кайната, Чәй эчергә тидия. "Беләсең, - ди, - тик ятуны", - Ачулана хатыны. Ачулана хатыны: - Беләсең, - ди, - тик ятуны, Чыгып ләчтит сатуны, Кайгың да юк тидия. Карамыйсың бер эш тә, Бурычың күп Гайнүшкә. Баттың инде бурычка, Чыгалмассың тидия. - Ырылдама, карт тәре, Тагын сиңа ни кирәк? Кайнат чәең тизрәк, Чәй эчәргә тидия. Син белгәнне мин беләм, Мин синнән артык күрәм. Дөньялыкта мин бөлгән - Тәкъдир шулай тидия. Юклык белән мал табып, Юклыкны тәкъдиргә ябып, Киткәннәр юлдан чабып, Сукмак белән тидия. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында укытучы-пенсионер Мәсәлим Гәрәевтан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган МӨНӘҖӘТЛӘР ҮЛЕМ ТУРЫНДА 290. Беренче мөнәҗәт Әйдәгез бергә, ятмыйк кабердә, Чыгыйк, кузгалыйк якта дөньяга. Якты көннәрдә, салкын төннәрдә Яктыра бара үлем хәлләре. Күңелем төшмәде, куллар бармады, Исәпләр-уйлар миндин калмады. Якты дөньяда калсын исемем, Исәпләсәгез, китәр исегез. Якты дөньяны күреп туймадым, Бу киң дөньяда бер мин булмадым. Арыш басуда сайрый бер тургай, Ризыклар беткәч тәкъдирләр шулай. Йокым килмәде озын төннәрдә, Ризык җыймадым үләр көннәрдә. Яткан жирләрем бик әйбәт иде, Сырхавым каты, эчләрем көйде Тыннарым кыса, җаннарым чыга, Нурлар чәчелсен каберем өстенә. Яшьли үлгәннәр, гүргә кергәннәр. Бик авыр хәл бит безгә, туганнар. Мөнәҗәтләр 225 Җирләр дымлана, үләннәр кибә. Кулларым сузсам, туфракка тия. Китап алыгыз, укып карагыз, Әрвахка карап гыйбрәт алыгыз. Дөньяда тордым бик күп вакытлар, Балчыклар безгә йомшак ястыклар. Иптәшем калган йоклаган кебек, Уянып китсәм кара төн кебек. Кулларым сузам, күңелем бозам, Куеп киткәннәр, ничекләр түзәм? Әйдәгез бергә, ятмыйк кабердә, Һич тә кайтмаслык мәңгелек җирдә. Үлгән кешенең килми хәбәре, Һич белеп булмый яхшы-яманын. Әй туганнарым, бәхил булыгыз, Искә төшереп, дога кылыгыз. Мин дә бәхилмен, туганнар, сезгә - Кыямәт көнсез күрешү юк безгә. Бигрәк уфтанам иптәшем юкка, Куеп киткәннәр мәңгелек йортка. 1977 елда Борай районы Кодаш авылында Зөләйха Хәсәнҗан кызы Аллаяровадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган 291. Икенче мөнәҗәт Сиңа вакытлар җитәр, Синең тәнең агарыр, Бәгырьләреңне кисәр, Сөякләрең таралыр, Әҗәл якаңнан тотар - Күңелләрең каралыр - Һич тә аңламай калырсың. Һич тә аңламай калырсың 226 Башкортстан татарлары фольклоры Газраил сорар җаныңны, Тәннәреңне юарлар, Мөшкел итәр хәлеңне, Башыңдин су коярлар, Алмас дөнья малыңны - Акбуз кәфенгә чорнарлар - Һич тә аңламай калырсың. Һич тә аңламаймусың. Газраил җан алганда, Дусларым, иптәшләрем, Җанга көчлек килгәндә, Багламагыз башымны, Бугазларың кипкәндә, - Күрим кардәшләремне, Һич тә аңламай калырсың. Улымны һәм кызымны - Һич тә аңламаймусың. Бина кылган сорыйлар, Мәхрүм булып калырдар, Өйдән алып чыгарлар, Калур җөмлә малларың - Өйне ялгыз куярлар, Һич тә аңламаймусың. Балаларың еларлар - Һич тә аңламаймусың. Куәтең җитмәдеме, Көне-төне йөрдеңме, Башсыз атка мендерер, Моны аңламадыңмы? - Җиңсез күлмәк кидерер, Һич тә аңламаймусың. Мәңгелек йортка илтерләр - Һич тә аңламаймусың. Чәчең агармадымы, Йөзең саргаймадымы, Ләхет үзәрә куярлар Яшең түгелмәдеме? - Һәм дә сөаль сорарлар, Һич тә аңламаймусың. Кырык адым җир киткәч - Һич тә аңламаймусың. Үлгәннәрне күрдеңме, "Үләм" , - диеп йөрдеңме, Шушы язган сузләрне Һич гыйбрәт алмадыңмы? - Укып аңлатырсыгыз, Һич тә аңламаймусың. Тәүбә итеп, гамәл кылып, Калбеңне пакьләргә тырыш. "Үлде", - диеп юарлар Як-ягыңдин тотарлар, Тәубә итсәң, гамәл кылсаң, Дәхи Коръән укырлар - Җаның җиңел бирерсең, Һич тә аңламаймусың. Гөнаһларыңдин пакьланып, Җәннәтләргә керерсең. 1977 елда Борай районы Кодаш авылында Зөләйха Хәсәнҗан кызы Аллаяровадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган Мөнәҗәтләр 227 292. Өченче мөнәҗәт Әйдәгез бергә, ятмаек гүрдә, чыгып кузгалыйк якты дөньяга. Якты дөньяда калды исемебез, исәпләсәгез, китәр исегез. Күңелем үсмәде, кулым бармады, хәсрәтләрем күп, миннән калмады. Якты дөньяны күреп туймадым, ник бу дөньяда мәңге булмадым? Җәйләргә төшсәм, йөрердәй булам, хуш исләренә терелердәй булам. Түбән басуда сайрый бер тургай, бер Ходай кушкач, тәкъдирләр шулай. Тәнем бик зәгыйфь - каты юмагыз, кире кайталмам - ашыктырмагыз. Һичкем кермәгән, ишек куймаган, кызыл буяуга кемнәр буяган? Бу ялгыз өйгә кемнәр китергән, тәрәзәсе юк - кемнәр бетергән? Кояшлар төшә, яңгырлар ява, үләннәр үсә минем өстемә. Яшь вакытларда гамәл кылмадым, юлдаш кыл, Ходай, нурлы иманым. Уйлап караем чыгып китәргә, чыгып булмыйдыр - ни хәл итәргә? Ерак илләрдән күрә килгәннәр, дога кылыгыз, якын туганнар. Үлем хәлләре бигрәк сусата, әгәр чыдасаң, рәхмәтләр арта. Йорттан чыкканда, һич ашыкмагыз, бик еламагыз, зинһар, чыдагыз. Каберләремне иркен казыгыз, ак ташлар куеп, исемем языгыз. Чатырлар корып, кошлар кундырып, агач утыртып нурландырыгыз. Яфраклар ярып, кошлар сайрасын, рухым шатланыр, догалар барса. Үләннәр үсә кабер өетенә, нурлар чәчәләр каберем эченә. Яшьләй үлүе, гүргә керүе бик авыр хәл шул, туганнар, безгә. Туганнар, зинһар, килеп карагыз, безләрне күреп, гыйбрәт алыгыз. Дөньяда тордым бераз вакытлар, туфраклар безгә мамык ястыклар. Куеп киткәннәр кара тун кебек, уянып китсәм, кара төн кебек. Якты дөньяда, салкын гүрләрдә, бигрәк сусата үлем хәлләре. Йокы күрмәдем озын төннәрдә, ризык җыймадым үләр көннәрдә. Яткан урыным да бик рәхәт иде, сыкравым каты, эчләрем көйде, Тамагым кипте, тыннарым бетте, ялгыз китәргә вакытлар җитте. Ачып карарга күзем таладыр, барча туганнар миннән каладыр. Җанның чыгыры кичләрдә булса, төннәр саклагыз авыр булса да. 228 Башкортстан татарлары фольклоры Зифа буйларым үлчәп алыгыз, каберемне минем иркен казыгыз. Зифа буйларым, нурлы йөзләрем, якты дөньяда актык көннәрем. Кабыкка салып, пакьлап юыгыз, зәгыйфь тәнемә кәфен салыгыз. Күзем йомылган, нурым коелган, берни сөйләми: телем тотылган. 1977 елда Борай районы Яңа Тазлар авылында Саимә Гыйльфановадан (1911 елгы) БДУ студентлары язып алган 293. Дүртенче мөнәҗәт Әҗәл сырхавы каты, туганнар, Шул вакытларда чыгадыр җаннар. Хәлләрем бетте, әҗәлем җитте, Тәнемдә итләр дә бөтенләй кипте. Җаннарым чыга, борыгыз кыйблага, Тере тәнемнән кайнар тир ага. Җаннарым чыккач, йомыгыз күземне, Ясинсыз куймагыз, зинһар, үземне. Тәсбихлы кулым куйыйм күкрәккә, Үлгәч догалар кирәк бигрәк тә. Ак кәфеннәргә чорнап алдылар, Җиназаларга чыгарып салдылар. Тар ләхетләргә илтеп куйдылар, Якты дөньялар бездән калдылар. Бар кардәшләрем озата килделәр, "Азак(кы) туйлары, кайтмас", - диделәр. Җавап алганда тетриләр илләр, Ике фәрештә: "Курыкма", - диләр. Караңгы гүрдә чери тәннәрем, Рәхәтлекләрдә чыкты җаннарым. Кәүсәр чишмәдин сулар эчәбез, Атнакичләрдә дога кылабыз. Якты дөньяда кала исмебез, Исәпләсәгез китәр исегез. Мөнәҗәтләр 229 Озын төннәрдә, салкын гүрләрдә Яткыра безне үлем хәлләре. Йокым килмәде озын төннәрдә, Ризык җыймадым азак көннәрдә. Яткан урыным йомшакта иде, Сырхавым каты, эчләрем көйде. Тәнемне алып, юып салдылар, Юып бетергәч, кәфен салдылар. Хушбуйландырыгыз зифа буйларым, Якты дөньяда актык туйларым. Йөзем юылган, нурым коелган, Бер дә сөйләшми, телем тыелган. Тәнем бик зәгыйфь, каты юмагыз, Бик җыламагыз, зинһар, чыдагыз. Пакь җиргә куеп, җиназа укыгыз, Яхшылыгымны истә тотыгыз. Кабергә куйгач, ташлап китмәгез, Миңа багышлап Коръән укыгыз. Агачлар утыртып, шатландырыгыз. Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын, Догалар барсын, рухым шатлансын. Үләннәр үссен каберем өстенә, Нурлар чәчелсен каберем өстенә. Кояш кыздыра, үләннәр көя, Кулымны сузсам, туфракка тия. Дөньяда тордым хәтсез вакытлар, Балчыктан безгә йомшак ястыклар. Инде йортларым еракта минем, Куеп киткәннәр, ни хәлләр итим? Иптәшсез калдым, йоклаган кебек, Уянып китсәм, кара төн кебек. Кулларым сузсам, күземне ачсам, Искиткеч хәлләр, ничекләр түзим? 230 Башкортстан татарлары фольклоры Уйлар уйланам чыгып китәргә, Чыгып булмый бит, ни хәл итәргә? Барыбыз бергә караңгы гүрдә, Бер дә кайтмаска, мәңгелек җирдә. Тәрәзәсе юк, ишек куймаган, Кызыл буяуга кемнәр буяган. Монда ятабыз, бер дә кайтмыйбыз, Кыямәт көнне көтеп ятабыз. Бер көннәр җитәр, кыямәт булыр, Безнең урыннар оҗмахта булыр. Күкрәгем тибә, тыннарым бетә, Ясин чыгарга вакытлар җитә. Ачып карарга күзләрем тала, Барча яктылык дөньяда кала. Кояш чыкканда, нур тула йөзгә, Кыямәт көнсез кавышу юк безгә. Тирән күмсәләр, кайталмам инде, Түшәкләремә яталмам инде. 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Маһинур Заһидуллинадан (1911 елгы; ике ел - искечә, унике ай яңача укыган) БДУ студентлары язып алган 294. Бишенче мөнәҗәт Минем бер яшьлегем китсә, Тәнемнең куәте китсә, Йөземнең нурлары китсә, Табылмас ул фани дөнья. Яшәрмәс ул, чәчәк атмас, Бу дөньядан китәр булсак, Рәхим кылсын үзе, Аллаһ. Каберләргә керер булсак, Кара чәчем бу агарса, Калыр дөньяда барысы, Йөземнең кызылы китсә, Кыйбла күрең гамәлеңне. Күземнең күрмеше китсә, Үлемнәр бик каты хәл ул, Табылмас бу фани дөнья. Безнең башка килер бер көн. Колагымның аңы китсә, Катышмас андин һич беркем Авызымда тешем бетсә, Рәхим кылсын үзе, Аллаһ. Мөнәҗәтләр 231 Атаң, анаң кала, дими, Карамас ул җәмалыңа, Улың, кызың кала, дими, Карамас ул Кәмалыңа, Хәләл җефетең кала, дими - Нихәтле баласын куйган - Үлем - аеручы хәл ул. Бу үлем шундый хәлләр ул. Туганнарың кала, дими. Гамәл кылгын, и кардәшләр, Җыйган малың кала, дими, Гамәл булыр сиңа юлдаш. Дус-ишләрең кала, дими - Галәмизләр булыр бихуш - Үлем - аеручы хәл ул. Үлем шундый хәлләр ул. Газиз җаныңдин аерыр, Ки бер көнне үләчәкбез, Кызыл йөзеңне сүндерер, Гарисатка барачакбыз, Тәнеңне боз кебек кыйлыр - Гамәлләрне күрәчәкбез - Боны аңласын һәр адәм. Фикер кылып йөрик, кардәш. Тәнеңдин кан агызсаң да, Хода боерыгын тотмый. Ни кадәрле ышансаң да, Гамәлсез һич гафел ятма. Котылмассың үлемнән һич Кыямәт көн китерерләр, Башыңны тышка орсаң да. Китабыңны сул яктан. Газиз күргән ата-анаңнан, Гамәл кыйлгын ки һәркемгә. Дәхи сөекле балаларыңнан, Карамагыл фасыйк иргә. Якын күргән туганнарыңнан Ихлас белән гамәл кылгыл: Аеручы - үлемдер ул. Гамәлең китмәсен җилгә. 2001 елда Бакалы районы Иске Корыч авылында Зөлфия Зариповадан (1925 елгы) БДУ студенты Светлана Гарифуллина язып алган 295. Рамазан ае Ай-һай, рамазан, үтәсең инде, Бигрәк ямансу итәсең инде. Кергән көннәрдә шатлыклар иде, Чыккан көннәрдә ямансу иде. Көннәрең ямьле, кичләрең матур, Үтеп киткәчтен, сагынырбыз инде. Ай-һай, рамазан, без гафел һаман, Риза була күр без бичарадан. 232 Башкортстан татарлары фольклоры Кадер кичләрең бик ямьле иде, Үтеп китәсең, хуш, сау бул инде. Тоткан уразабыз кабул булсачы, Алдагы елны тагын күрсәкче. Елларың озын, унике айдыр, Үтеп киткәнче, кемнәр югалмый. Без шуны телик, барыбыз бергә, Киләсе елны тагын күрергә. Телибез синнән раббем шуларны, Имин үтүен килер елларның. Бардыр оҗмахың, бардыр тәмугың. Безгә ач, раббем, рәхмәт накугын. 1970 елда Чакмагыш районы Үрнәк авылында Маһинур Заһидуллинадан (1911 елгы. Ике ел - искечә, унике ай яңача укыган) БДУ студентлары язып алган 296. Уза гомеребез зарланып... Укыйк Коръән, әйтик салават, Уза гомеребез зарланып, Рәселулланың үзенә. Фани дөньяга алданып. Кыямәт көне булганда, Телим дидар, телим җәннәт, Карарбыз аның йөзенә. Илаһи, сиңа җалбарып. Рәселүлланың пораклары, Илаһи, сорыймын синнән, Көмештәй тояклары. Гафу кылгыл гөнаһымны, Ихлас белән гамәл кылыйк, Ахры зәмдә насыйп әйлә, Без - бу дөнья кунаклары. Шәрәфәтле иманымдин. Ходаем, бән сәфәр чыксам, Юлыктырма җаманнарга. Газиз җанымны алсаң да, Иманымны оныттырма. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Разия Камалиевадан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган Мөнәҗәтләр 233 297. Әллә яшьли генә җәтим калганга мин... Сандугач сандугачка җим бирәдер, Хәрендәш хәрендәшкә, дим, бирәдер. Яшьләй генә ятим калды ялгыз башым, Минем ничек торганымны кем беләдер? Эчкәйләрем, йөрәккәем дөрләп яна, Минем узган рәхәт тормышларым кая? Хәзерге гомерләрем үтә зая, Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин. Сахраларга чыксам, ямьнәр табалмаем, Йокыларга ятсам, йокы алалмаем. Ризык җыйсам, ләззәтләрен табалмаем, Әллә кайгы күлләренә төшкәнгә мин. Яланнарга чыксам ялгыз башым, Сандугачлар булалар юлдашым. Шул чакларда алар сайрый, мин җылыймын - Чишмә кебек ага минем кайнар яшем. Күзләремә кайнар яшьләр тулу белән, Көн яктыларын да туя күрә алмыйм. Дөньяларда рәхәт тормыш сөрә алмыйм, Әллә яшьли генә җәтим калганга мин. Җәтимлектән авыр хәлләр юк дөньяда, Җәтимнәрнең һәрвакыт та күңеле боек. Сүзләсә, бичараның сүзе сынык, Әллә яшьли генә җәтим калганга мин. Җәтим балалар җыласа, җир-күк җылый, Бу ятимнәр нигә җылый икән болай? Җыласа да, батучы юк аларны шул, Хак тәгалә маңгаена язган шулай. Тигезлекнең ләззәтләрен шуннан беләм: Сабыйлары үсә ата-ана белән. Җәтимнәр үсәләр җәфа белән, Әллә яшьләй генә җәтим калганга мин. 234 Башкортстан татарлары фольклоры Җәтим балалар һәрвакыт та ялгыз яши, Һич булмыйдыр аларның дус-ишләре. Аталылар берсе дә аларга тиң түгел, Берсенең дә ятимнәргә исе китми. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Разия Камалиевадан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган 298. Аналар утыра түрдә Тугыз ай күтәреп йөрдем, Баладагы гаепләрне Хәләл сөтләремне бирдем. Авыр булса да, ана каплый, Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Баламнан катылык күрдем. Ана гаебен бала таба. Анага бала бик татлы, Ашарга да вакыт җитте, Тугач та тәннәрен пакьли, Карын ач, аш вакыты үткән, Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Ана күңелен бала таплый. Баламның шәфкате беткән. Аналар утыра түрдә, Үзен уйлый-уйлый зиһенем, Вакытсыз кермиләр гүргә. Беразга таралып китә. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Ананы сөймиләр бер дә. Шулай гомерләрем үтә. Балакаем, нурлы йөзем, Бала бит ул - йөрәк мае, Күреп туймый ике күзем. Эчкәемдә кайгы кайный. Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран: Бары ялган минем сүзем. Балалар белмиләр аны. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Ихсан авылында Мәдинә Сөләймановадан БДУ студентлары язып алган ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ ЛИРИК ҖЫРЛАР 299. Зиннәт җыры Ай-вай, Гөлмәрфуга, бөдрә чәч. "Минем җаным килде", - диеп, Йөгереп чыгып, ишек ач. Сандугачым, сайрама әле, Сайрап эчемне өзәсең, аппагым. Ай-вай, Гөлмәрфуга, читегең, Сән әйтмәсәң дә беләмен Чит илләрнең читенен. Эчем өзелгәндә сайрап Әҗәлсез үтерәсең, аппагым. Ай-вай, Гөлмәрфуга, шәлләрең, Тышка чыксаң, күп йөрисең Сәне бигрәк җәлләрем. Бәнем кашың биг(е)рәк кара, Сәнеке дә карамы, аппагым? Ай-вай, Гөлмәрфуга, калфагың, Калфагыңны кыңгыр салып, Кайда бардың аппагым? Сәнеке дә бәнең кебек Эчкәйләрең янамы, аппагым? Ай-вай, Гөлмәрфуга, күлмәгең, Кичә көндез кайда йөрдең, Нурлы йөзең күрмәдем? 1964 елда Балтач районы Тушкыр авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 236 Башкортстан татарлары фольклоры 300. Мәдинәкәй җыры Шәм-шәриф дигән, ай, шәһәрдә, Мәдинәкәй сылуым, нечкә бил, Кич ахшамсыз капкалар ябылмас. Үткән дә гомер, калган хәтер, Мәдинәкәй сылуым, нечкә бил, Сатып алам, дисәң дә, табылмас. Икедәй генә егет юлга чыккан, Мәдинәкәй сылуым, нечкә бил, Сагну малкайларын бүләргә. Егеттәй генә кеше, ай, шул була Мәдинәкәй сылуым, нечкә бил, Риза-бәхил була үләргә. 1964 елда Балтач районы Сәйтәк авылында Талига Хаҗиевадан (1888 елгы) БДУ студентлары язып алган 301. Асраулар җыры Ятимлек бигрәк начар, Фәкыйрьдән һәркем качар. Ятим дә, фәкыйрь булса, Ризык хак җиргә чәчәр. Әнекәем, мине ник таптың? Кайгы күрсәтергәме? Чит илләрдә, чит җирләрдә Бәхет эзләтергәме? Ай-вай, замана, Кечерәк кенә кыз бала. Шул кечерәк кыз баланы Җәнем-тәнем кызгана. 1964 елда Балтач районы Штәнде авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән) Җырлар 237 302. Төрмә җыры Ничә еллар бу бинада Чыга торган идем ауга, Утыра ялгыз башым, Башыма таҗлар киеп, Бер савыт су, телем икмәк Инде салкын төрмәләрдә Иде минем бар ашым. Утырам башым иеп. Бакчаларда сандугачлар Йөз мең алтын торыр иде Сайрай микән әле дә? Минем атланган атым. Әллә алар да төшкәнме Тәхетемдер инде хәзер Мескен тоткын хәленә? Шушы утырган ташым. Хәтфә кебек яшел булып Ак Иделгә казлар төшкән - Тора микән җир йөзе? Баласы алты гына. Әллә алны да яндырып Күңелләрем сезнең белән - Беткәнме дошман сүзе? Җаннарым ярты гына. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 303. Әллүки "Әллә-бәлли", - диярмен, Әлли-бәлли итәр бу, Хикәяләр сөйләрмен. Мәдрәсәгә китәр бу. Сиңа теләкләр теләрмен, Мәдрәсәдә белем алгач, Бәхетле бул, диярмен. Мулла булып китәр бу. Кичтән йокың кала да, Рәшәтнәмә алыр бу, Елап үтә көндезен. Зәңгәр йортлар салыр бу, Гыйззәтем син, кадерлем син, Мин үлгәчтен, догачы Минем йөрәк бәгърем син. Булып кына калыр бу. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Бибинур Гайсинадан (1894 елгы) БДУ студентлары язып алган 304. Тау җыры Тау биекме, син менәмсең, Күр син анда киң яланнар, Мен, менәлсәң, тауга мен. Күр авыллар, күр сулар, Тауга менеп, күр дөньяны, Күлләр, урманнар, болыннар, Күр бу дөньяның ямен. Бер таралсын кайгылар. 238 Башкортстан татарлары фольклоры Төш түбәнгә, йөр син анда, Күр чәчәкләр, чишмәләр. Күр игеннәр, күр җимешләр, Кайгыларыңны җибәр. 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Ракыя Гаделгәрәй кызы Исламовадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган 305. Алдырмастай киек, ай, алдырмас... Алдырмастай киек, ай, алдырмас, Алларында кыя тау булса. Кайгырмасын егет, кайгырмасын, Газиз башкайлары сау булса. Арка җиркәйләрдә ат уйный. Уйсу җиркәйләрдә төлке уйный. Аталардан бала ятим калса, Көн итүләрен көн дә уйлый. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Хаҗигали Дәүләтшиннан БДУ студентлары язып алган 306. Сагыну җыры Иртән генә торып тышка чыксам, Таң җилләре исә яланнан. Күз яшьләрен түгеп мин көтсәм дә, Хәбәр килми газиз баламнан. Кая гына барыйм, кемгә сөйлим Йөрәгемнең әрнеп җанганын. Ишетергә миңа язды микән Балакаемның исән кайтканын. Йомылып кына чапкан аткаеңны Тезгененнән тотма, буш җибәр. Аңтыса да, дошман куып җитмәс, Буш җибәргән атны - кош, диләр. Җырлар 239 Кара атка менеп, камчы элеп, Кайда йөри минем алтыным. Үлгән генә микән, исән генә микән? Газиз балам, минем алтыным. Кызганамын сине, куркамын да, Ай, алтыным, китеп, юк булдың. Нинди генә явыз, нинди генә дошман Белән көрәшкәндә юк булдың. Һәрбер кыемнарын тигез кисеп, Төн утырып күлмәк тегәмен. Сугышларга киткән бәбкәемә Шушы булсын минем бүләгем. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Галимә Ситдыйковадан БДУ студентлары язып алган 307. Егет җыры Җырласаң, егет, моңлы җырла, Йокыдагы кызлар уянсын. Моңлы бардыр, моңсыз бардыр, Моңлыларның күңеле юансын. Сахраларга чыксам ялгыз башым, Кызыл йолдыз булсын юлдашым, Кызыл йолдыз булса, ай, юлдашым, Мең дошманга торыр бер башым. Быел ла гына печән мин чапмадым, Бөрлегәннәр өзеп капмадым, Бу дөньяларны ла өч әйләндем, Синнән күркәмнәрне тапмадым. Җилбердәй җилбер җилләр исә, Җитен тамырын ла җил кисә. Егетләр дә үсә, кызлар да үсә, Егет бәгырьләрен кыз кисә. 240 Башкортстан татарлары фольклоры Ишек алларымда түгәрәк күл, Тирә-ягы аның кызыл гөл, "Мин матурмын", - диеп, син мактанма, Өзелеп сөйгәннәрнең кадерен бел. Тау буйларында, ай, күк чәчәк, Ничек кенә үскән, көн тими? Кашларың да кара, буең зифа, Ничек кенә үстең, күз тими? Каз канатлары кат-кат булыр, Ир канатлары ат булыр. Хатларыма каршы хатлар язсаң, Сөюләрең синең хак булыр. Су буйлары, дуслар, тугай-тугай, Тугай саен сайрый бер тургай. Иртәсен дә сайрый, кич тә сайрый, "Бу моңаеп үлсен", - ди бугай. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Кәримә Фәйзуллинадан (1920 елгы) БДУ студентлары язып алган 308. Яшьлек җыры Сандугачлар сайрый һаваларда, Бөтен дөнья тулган нур белән. Тик мин генә уйда, шундый моңда, Бөтен эчем тулган моң белән. "Нинди тавыш?" - диеп, бер карасам, Килеп кунган икән сандугач. Ул сандугач килеп миңа әйтте: "Ни уйлыйсың, дускай, күзең ач". Яшь сандугач, ул да моңлы сайрый, Ике моңлы бергә кушылдык. Аның белән бергә без икебез, Сөйләштек тә хәзер дус булдык. Җырлар 241 Яшь сандугач көйли, нидер сөйли, Аңлый алмыйм аның сүзләрен. Бәлки, күргәндер дә ул сандугач, Син дускайның йөргән җирләрен. Ул сүзләрен сөйләп, саубуллашып Очып китте минем янымнан. Ул да китте, хәзер мин ялгызым, Беркем дә юк минем янымда. Матур булып язлар килер инде, Чәчәк атар инде алмагач. Язның килүендә ни файда бар, Үз янымда дустым булмагач. Яшел яфрак ярыр ак каеннар, Күбәләкләр очар болында. Синең исмең, синең алмагачың Яңрар яшьлек сагыну җырында. Матур булып йомшак язлар килгәч, Юлга чыгып, сине карармын, Кырды җыйган матур чәчәкләрне Синең күкрәгеңә кадармын. Сандугачлар талга басып сайрар, Яз көннәре җылы, яшелгә. Язлар килер, язлар тагын китәр, Безнең дуслык калыр мәңгегә. Бөдрә чәчләреңне җайлап тара, Зәңгәр шәлең бөркән аппагым. Язгы матур көннәр килү белән Чыгып кара бозның акканын. Күзләреңә карап елмаерлар Кояшкайның җылы нурлары. Шатлык белән шаулап-уйнап агар Елгаларның ярсу сулары. 242 Башкортстан татарлары фольклоры Әгәр минем салкынлыкны сизсәң Исеңә төшер аккан бозларны. Онытма син, матур чәчәк аткан Язы булган салкын кышларны. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Коты авылында Хәсәнә Нурлыгаяновадан БДУ студентлары язып алган РЕКРУТ ҺӘМ СОЛДАТ ҖЫРЛАРЫ (НАЗЛАР) 309. Солдатка киткәндә Күрдем инде солдатларны - Солдат мескен ашаганы - Өчәр-өчәр баралар. Базда яткан кәбестә. Туган илне саклар өчен, Солдат күргәннәрен безгә Солдат итеп алалар. Күрсәтмәсен фәрештә. Кара бөдрә чәчләремне Содатларга аш бирәләр Майлыймын да тарыймын. Калай табаклар белән. Армияга баруымны "Смирно!" - дип кычкыралар Зур бәхеткә саныймын. Калын тамаклар белән. Солдат итеп алсалар да Солдат итеп алсалар, Будырмам билләремне. Корал ал билләреңә. Кара чәчем агарса да Корал алсаң билләреңә, Онытмам илләремне. Кайтырсың илләреңә. 2002 елда Илеш районы Кадер авылында Фәнүзә Гыйльвановадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган 310. Солдат җыры Җомга көнне сәхәрдин Без барабыз Борайга, Хәбәрдин килде авылга. Борайлардин Чурайга. Ул хәбәрне китергәндә Чурайлардин чыгып киткәч Чыдап булмый давылга. Тапшырабыз Ходайга. Безнең илләр Истамбул, Балаларым: "Әткәем!" - дип, Шул илләргә ята юл. Асылыналар муенга. Туганнарым, әткәм-әнкәм, Әткәй-әнкәй: "Бәбкәем!" - дип, Күрә алмасам исән бул. Акча тыга куенга. Җырлар 243 Кайсы солдат уракта, Солдат итеп җибәрделәр Кайсы солдат еракта, Белмим кайсы калага. Кайсы мескен елап карый Ничава киткән балага Файда юк ла елап та. Авыр калган ата-анага. Быел төшкән яшь киленнәр Солдат поход чыгып китте Озата барды калага; Утырып ил атына. Күз дә ачып карап булмый Малы - зәкат, җаны - корбан Елап калган анага. Падишаһлар хакына. Иртә намаз чакларында Аршин-аршин ак клеенка Әкрен генә җил җылай, Тәрәзәдәге пәрдәгә. Карт солдатлар чыгып киткәч, Ураза кая, намаз кая Җирләр түгел, ил җылай. Сугыштагы бәндәгә. 1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 311. Табын җырлары Әле яшьбез, картаербыз, Дусларымның колагында Сыйпарбыз сакалларны. Алтын алкалары бар. Ике яшькә бәхет теләп Дусларымның бите кояш, Күтәрик бокалларны. Ай гына калкасы бар. Чыгамын да карап керәм Шыбыр-шыбыр яңгыр ява Һавадагы аемны. Кое чылбырларына. Үзем эчми сиңа бирәм Сез, дусларым, охшагансыз Үземә тигән паемны. Сахра былбылларына. Кулымдагы йөзегемнең Стаканым бигрәк тирән, Исемнәре - Мөслимә. Тирәсенә гөл кирәк. Гөлләр булса, куяр идем Шул гөлләргә сезне тиңләп, Биек өстәл өстенә. Дусларыма җырлап бирәм. Мәрьям чибәр, Мәрьям чибәр, Стаканың путалы, Мәрьям кулъяулык чигәр. Уң кулыңа тот әле. Салып биргәч эчеп җибәр, Уң кулларыңа тот әле, Артыннан җырлап җибәр. Гөлт-гөлт итеп йот әле. 244 Башкортстан татарлары фольклоры Имән агач - каты агач, Дилбегә белән йөгәнне Каен агач, чырагач. Бер чөйләргә эләләр. Салып биргәч, эчеп җибәр, Үзеңә тигән пайларны Тәм кергәндер җырлагач. Җан дустыңа бирәләр. Өстәлләрдә ике шешә, Стаканымның төпләре Берсе киндер бәясе. Көмеш белән тутырган. Берсе күңелләрне ача, Җырламас идем, уф кынам, Берсе йөрәкне баса. Якын күргән дус кынам. Биек тауның башларында Бишәтемдә биш пугывка, Каен бура бурыйлар. Алтынчысы - каптырма. Абзыкаем, мыегыңны Азаккы җырларны җырлыйм, Калфак чугына урыйлар. Башка җырлар таптырма. Биек тауның башларыннан Кулымдагы йөзегемнең Тәгәреп төшә мичкә. Исемнәре ич Фоман. Әй, дусларым, җырлашаек, Башка җырлар җырлыйсым юк, Калмасын үкенечкә. Мәҗ(е)лес булсын тәмам. Агыйделгә казлар төшкән, Чылдар-чылдар итәдер Агып китмәсләр микән? Ат өстендә ыңгырчак. Мин дә җырлап карыйм әле, Хуҗага җитте ятар чак, Гаеп итмәсләр микән? Безгә җитте кайтыр чак. Җирән атым җигешле, Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, Җигешләре килешле. Бишәүләп килдек сезгә. Җырга каршы җыр җырлана, Алтау, җиде, сигез, тугыз, Дуслар, сезгә тиешле. Унаулап килең безгә. Минем чәчем беркет-кара, Ат булмаса, булмас инде, Чапкан атны өркетә. Җәяү барыйк тәпиләп. Алдымдагы стаканым Сый булмаса, хөрмәт булыр, Хозяйкадан җыр көтә. Чәй эчәрбез эпиләп. 1964 елда Балтач районы Сәйтәк авылында Талига Хаҗиевадан (1888 елгы) БДУ студентлары язып алган Җырлар 245 312. Кыска җырлар Алъяпкычың өчкә төр, Йокыларымнан уянам, Өчкә төрмә, бишкә төр. "Уф, йөрәккәем", - диеп. Кунмыйм, куркам, ятлар белән, Түбәтәеңнең түбәсе, Иркәм сизсә, нишләтер?! Җитмеш ике миркәсе. Йөрәкләре ярсу була Без үзебез чибәр түгел, Чабып килгән атларның. Чибәрләрнең иркәсе. Кадерләрен белдек микән Алма бакчасына керсәм, Бергә булган чакларның? Алы бар, кызылы юк. Аклы ситса күлмәгемнең Кирәкми кеше ярлары, Җиңнәре төймәләнгән. Барыбер кызыгы юк. Кояш синең йөзләреңә Яркәйләргә барган чакта, Нурларын сибәләгән. Карурманнарны үтәм. Безнең урам, озын урам, Сине көтәм, сабыр итәм, Борылып үскән бер каен. Кирәкми миңа бүтән. Мин дә ялгыз, син дә ялгыз, Айлар итәсем килә, Нишләек соң, дускаем?! Гөлләр итәсем килә, Тәрәзәмнең төпләрендә Шомырт чәчкәләрен өзеп, Ике савыт гөлкәем. Бүләк итәсем килә. Җилгә очкан җефәк кебек, Атымның дугасы алтын, Үтмәсен гомеркәем. Сынса да алдырмыймын. Самоварны тиз кайната Башым кара гүргә керми, Чынагач күмерләре. Ятларга калдырмыймын. Басудагы зәңгәр чәчкә - Алтын алка колакта, Кыз бала гомерләре. Күләгәсе беләктә. Безнең Иш таулары биек Мәхәббәт гөлләре булып Менәм ак күлмәк киеп. Чәчкә атасың йөрәктә. 2002 елда Илеш районы Сеңрән авылында Зәйтүнә Солтановадан (1912 елгы) Альмира Хәйретдинова язып алган 246 Башкортстан татарлары фольклоры Суга барсам, карап торам: Сатучылар алма ашый, "Ну, да, агасың", - диеп, Алманың ни туклыгы? Алма да әйтә, өзелеп төшкәч: Бәхетлеләр рәхәт яши, "Калды агачым", - диеп. Их, бәхетнең юклыгы. Ике аккош очып килә, Кисәсе иде, ягасы иде Берсе төште суларга. Карурман әрдәнәсен. Берсе төште дә югалды, Аерылу бар, кушылу бар, Без ошадык шуларга. Кемнәрдән гарьләнәсең? Чәчем сибелә, чәчем сибелә, Кистем каен, кисмәң каен, Сибелеп беттең инде. Каен кисүе кыен. Нурланып торган йөземә Калдым ялгыз. Калмаң ялгыз, Сарылар сиптең инде. Ялгыз яшәве кыен. Исәпләсәм, исем китә: Биек тауның башларында Мин нишләп болай булдым? Әрме атларымени? Алма бакчасыннан очып, Әле минем йөрәгемнең Кайгы талына кундым. Әрнер чакларымени? Үзем дә аптырап торам Аклы ситса күлмәгемнең Болай булуларыма. Энҗе тишекләре юк. Бер хәсрәтем ике була Гүргә кергәч, күрешеп булмый, Иртән торуларыма. Гүрнең ишекләре юк. Беләкләрем талыр инде, И, Ходаем, ник яраттың? Сәгатьләр бәйләсәм дә. Дөнья күрсәтергәме? Мин аны табалмам инде, Ят илләрдә, ят җирләрдә СССРны әйләнсәм дә. Нужа күрсәтергәме? Сандугачның сайравына Башымдагы яулыгымның Мин сорадым бер җавап. Чигелгән эшләпәсе. "Нигә аерым яшисез", - дип, Мәгълүм түгел чәчкәемнең Сайрады миңа карап. Кемнәргә бәйләнәсе. Син боекмы, мин боекмы? Кыз бала кыза башласа, Билгеле инде, мин боек. Яулыгын суга ташлый. Мин боега, дип боекмаң, Кыз баланың сабырсызы Мин аерылганга боек. Үз башын үзе ашый. Җырлар 247 Ир бала - ил былбылы, Биек тауның башларында Кыз бала - гөл былбылы. Үскән икән чын бодай. Ил - былбылсыз, былбыл гөлсезҖырын җырлап юансын, дип, Яши алмый, билгеле. Бәхет бирмәгән Ходай. Бергә чакта бергәлекнең Биек тауның башларында Кадерен белмәдек, бугай. Утырып тордым ташка. Бергә чакта кем уйласын, Күңелләрем сезнең белән, Айрылырбыз, дип, болай. Җаннарым гына башка. Биек тауда ак тегермән Мендем тау башларына, Ак бодай гына тарта. Утырдым ташларына. Кая безгә кайгысыз көн? Тормыш җиле авыр исә Минуты саен арта. Калса үз башларыңа. Яңгыр явып, бизәк ясый Биек тауның башларында Күбәләк канатына. Санадыңмы усакны? Без түгел, күбәләкнең дә Аерым тору күңеллеме, Гөле бар яратырга. Әллә бергә торсакмы? Ике аккош, бер тутый кош, Ал бизәкләр була икән Өчәүләп серләшәләр. Пуховой шәлләрдә дә. Алар үзләре янына Бер-беребезне он(ы)талмыйбыз Серләшергә дәшәләр. Аерылган җирләрдә дә. Кашларым кара булды, Ач тәрәзәң, җил керсен, Башларым моңлы булды. Гөл яфрагы селкенсен. Шулкадәрле башларыма Елама, иркәм, түкмә яшең, Моң бирмәсәң ни булды? Без күрәсен кем күрсен? Ян, йөрәгем, ян, йөрәгем, Биек тауда бигрәк ямьле Ян, йөрәгем, түзәрмен. Җәен сәяхәт итәргә. Ян, йөрәгем, ныг(ы)рак ян, Безне тормыш мәҗбүр итте Түзәлмәсәм, үләрмен. Сезне ташлап китәргә. Биек тауның башларында Биек тауга чаршау кордым, Уралып үскән сырлан. Җил тимәгән җирләрдә. Кайчан кайгыларым бетә, Минем дә торасым килми Шунда туктармын җырдан. Сез булмаган җирләрдә. 248 Башкортстан татарлары фольклоры Биек тауның башларында Гармун тавышы ишетсәм Каеннар да, муеллар. Килә еласыларым. Кайгыларымны белгәнгә, Төшләремә дә кермәде Моңлы сайрый былбыллар. Болай буласыларым. Ал юам елгаларда, Аккош микән, былбыл микән, Гөл юам елгаларда. Комда калган эзләре. Кайгы-хәсрәт күрмичә Аның да минеке кебек Яшә иде дөньяларда. Өзелә микән эчләре. Агыйделнең камышларын Күрдегезме комбайнның Кем төшеп урган икән? Кайда урак урганын? Аерыласы минутларым Күбәләктәй җаннарымның Алдымда торган икән. Белмим кайда торганын. Бәйлим, сүтәм, бәйлим, сүтәм Карурманда кош кычкыра Бәйләгән шәлләремне, Моңлы тавышы белән. Бәйләгән атлар кебекмен, Мин дә аңа кушыламын Белмисез хәлләремне. Сагыну сагышы белән. 2019 елда Балтач районы Көнтүгеш авылында Рәйсә Гыйльметдиновадан "Балтач таңнары" гәзите хезмәткәре Аида Хәйретдинова язып алган Калфагым бар, шәлем бар, Кыр казлары китеп бара Шәл алырлык хәлем бар. Ике билбегә булып. Бу дөньяда ни кайгы бар: Бер күреп сөйләшсәң иде, Алма кебек ярым бар. Икең бер өйдә булып. Уфадан кайткан атларга Сандугачым, бәләкәйсең - Салкын су эчермәгез. Гөл төпләренә күмел. Уф, йөрәккәйләрем яна, Бәлки, уйламас та идем - Исемә төшермәгез. Сабый чакларым түгел. Аклы ситса күлмәгемнең Сандугачым, бәләкәйсең - Якасы уелмаган. Зураерсың, кагынгач. Гомер булса күрешербез, Төннәр төннәргә тоташа, Кабергә куелмаган. Иркәм, сине сагынгач. Җырлар 249 Сандугачлар су эчәләр Текән белән Карамалы - Үләндәге чыкларны. Бар да тимер арбалы. Уйлама, җаным, юкларны, Синең белән гулять итеп Уйлыйк бергә чакларны. Бер тиен акча калмады. Аклы ситса күлмәгемә Тау астында чишмә ага Энҗеләр юк тезергә. Керне агарта торган. Өзелеп сагындым, дускаем, Ике булмый берәү була Мөмкин түгел түзергә. Йөзне саргайта торган. Басмаларга басам, диеп, Аклы яулык, күкле яулык - Бастым су эчләренә. Яраткан яулыкларым. Гомергә дә сүрелмәслек Яратмасам, сөймәс идем, Төштем ут эчләренә. Яратам, җаныкаем. Басмаларга бастым, диеп, Җиләк пеште бу айда Бастым су уртасына. Су буенда тугайда. Мәхәббәткәең кадалды Мәхәббәт утында янам - Йөрәгем уртасына. Кушылмагач, ни файда? Җир җиләге пеште, диеп, Иртән торып тышка чыксам, Ятып ашамам инде. Кар яуган көрәгемә. Илдә матурлар күп, диеп, Мәхәббәтең уклар булып Сине ташламам инде. Кадалды йөрәгемә. Агыйделдә ак пароход, Ак дулкыннар, ак дулкыннар, Буямыйлар ак булгач. Оча ап-ак күбекләр. Сагынсам да, күреп булмый, Егет белән бер кыз тора, Арабыз ерак булгач. Таһир-Зөһрә кебекләр. Бишмәтләр тектерәсең, Алъяпкычың алсу-алсу, Калмадымы якалык? Алсу түгел көрән ич. Син сөйгәнне мин дә сөям, Борыласың да карыйсың, Кайсыбызда хаталык? Алларыңда барам ич. Текән тауның итәгендә Аклы ситса күлмәгемнең Кунып, печән эшләем. Балитәкәйләре тар. Мин китәмен, син каласың, Кирәкми кеше ярлары, Ялгыз башым нишләем? Кеше яры - салкын кар. 250 Башкортстан татарлары фольклоры Җеп эрләдем, җеп эрләдем - Аның хәзер күңелләре Җебем нечкә, буш була. Миндә түгелдер инде. Үбәемме, сөямме, Тала беләгем, тала беләгем, Күңелең ничек хуш була? Тулалар иңләгәндә. Өйдә булса, керер иде, Тала беләгем, яна йөрәгем, Өйдә түгелдер инде. Җаныем килмәгәнгә. 1964 елда Балтач районы Комъязы авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән 313. Такмаклар Безнең лавка, матур лавка. Өч тиенлек ботинкасын Сатучысы - Миңгата. Көн дә майлаган була. Авторитеты төшкән бит, Чәкүшкәдәй буе белән Безнең урамда ята. Кызлар сайлаган була. Аклы ситса күлмәгеңне Кулымдагы йөзегемнең Кидеңдәмени әле? Исемнәре - Габделбай. Кәләпүш баш, тимер танау Духи бирәм, дип алдадың, Синеңдәмени әле? Кулъяулыкны бир, давай! Ике сыер, бер корова Тамчы тама, тамчы тама Су эчәләр бәкедән. Бүрәнә башы чери. Сине уйлап ята идем, Әйт, акыллым, кәнфит бирәм: Егылып төштем сәкедән. Апаң кем белән йөри? Зимагур баеп кайткан, Ак бүрек, кара бүрек Капка төбенә яткан. Кидең ни, кимәдең ни? Баш астына кирпеч салып , Сөйгән ярың читтә булгач, Чикмән ябынып яткан. Сөйдең ни, сөймәдең ни? Зимагурга хат язганнар: Минем иркәм армиядә: "Утын бетте, кайт", - диеп "Атлар эчерәм, - дигән. - Хатка каршы хат җибәргән: Пока гуляй, заман шулай, "Өй почмагын як", - диеп. Кайткач, кичерәм", - дигән. Шырпы кабы, шырпы кабы, Ак пиманы ник бастырдың, Шырпы кабы бушаган. Ап-ак карда кимәгәч? Иске Корыч егетләре Бу йөрәкне ник яндырдың, Шүрәлегә ошаган. Аз гына да сөймәгәч? Җырлар 251 Таң! Таң ата. Чулпан калка. Кара урман артларыннан Чулпан таңны ярата. Очып килә бер чыпчык. Әйт, акыллым, кәнфит бирәм: "Люблю тебя, не забуду", - Апаң кемне ярата ? Дигән була чукынчык. Алма пешкән, өзелеп төшкән, Яшел кием ямьсез булса, Күгәрчен башын тишкән. Солдатлар кимәс иде. Көн дә кызлар сайлый торгач, Аерылу җиңел булса, Сачләренә чал төшкән. Ул безгә тимәс иде. Ике тавык, бер курица Басудагы саламнарның Конькида катаются. Төбе чери башлаган. Минем йөргән егетләрем Сәлимә апа сизә микән: Сезгә ни касаются. Кызы йөри башлаган. Безнең өйдән клубка кадәр Минем иркәм - Гөлчабан, Тимер юл булса иде. Әйтим авыр булса да. Аллаһ боерыгы белән Агрономга укып кайтты, Сөйгәнем килсә иде. Хәзер мөдир мунчада. Ботинкасы, ботинкасы, Сары-сары, сап-сары, Ботинкасы сызыклы. Сары пычак саплары. Кеше ярын тартып алып, Беребез анда, беребез монда, Сөюләре кызыклы. Сагындыра башлады. Ак пирчәткәләр кигәнсең, Һавада очкан кошларның Ничек кулың тирләми? Канат очлары алтын. Бу кадәрле чибәр булып Алтын-көмештән кадерле Кайда үстең чирләми? Синең җибәргән хатың. Ботинкасы, ботинкасы, Картлар көтә автобусны Ботинкасы лаковый. Тауларга менәр өчен. Безгә килгән егетләргә Егетләр көтә кызларны Имән күсәк готовый. Суырып үбәр өчен. Ботинкасы, ботинкасы, Кипке киям, кипке киям, Ботинкасы ялт итә. Киямен яшеленнән. Ышанмыймын сүзләренә, Мин дә берне сөям әле Сүзләре - политика. Аларның нәселеннән. 2001 елда Бакалы районы Иске Корыч авылында Земфира Кашаповадан (1951 елгы) БДУ студенты Светлана Гарифуллина язып алган АФОРИСТИК ИҖАТ 314. Мәкальләр Тирә-ягың яу булсын, Өй эчең сау булсын. Көн күрмәгән көн күрсә, Көндез чыра яндыра. Дошманнан сакланып була Дустан Аллаһ сакласын. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Гыйлемхан таһир улы Таһировтан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган Үлмәс борын үлгәнем - Дустан яла күргәнем. Боланның - мөгезе, Галимнең - сүзе, Филнең - теше, Останың эше кыйммәт. Әйтсәң колакка, Таратырсың еракка. Белгәнеңне белдермәсәң, Белгәнлегең корысын. Һәр ялтыраган алтын түгел. Бер галим йөз наданны җиңәр. Өйрәтмичә белмәссең, Йөремичә күрмәссең. Афористик иҗат 253 Йөргән таш шомарыр, Яткан таш мүкләнер. Эчеңдәге серләреңне Сөйли күрмә дусыңа: Дусыңның да дусы булыр, Ул да сөйләр дусына. Авызың ни әйтсә, Колагың щуны ишетсен. Тере сөяк кайда да сыя. Кешегә үлчәп, күлмәк кисмиләр. Бүредән курыккан урманга бармас. Дүрт аяклы ат та абына. Эшләгән узар, эшләмәгән тузар. Утсыз төтен булмый. Жил исми, яфрак селкенми. Карагайга карап, тал үсәр. Эттән эт тумый, кош тумас. Кыйммәтле нәрсәләрдән - акыл, Гакылсызның бөтен ягы такыр. Кеше өчен асыл иман-сабыр, Сабырсызлык башка бәла салыр. Адәмне сүз боза, Дөньяны җил боза. 1977 елда Борай районы Иске Тазлар сигезьеллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты түгәрәге әгъзалары җыйган материаллардан БДУ студентлары күчереп алган Плансыз эш - тозсыз аш. Батырлык - матурлык. Ялкаулык - бәхет дошманы. Җиреннән аерылган үлгәнче елар. Бабай күрке мал белән, егет күрке дан белән. Юньле сакланыр, юньсез мактаныр. 254 Башкортстан татарлары фольклоры Киң булсаң, ким булмассың. Күркәм холык - изге юлдаш. Ерак җыйсаң, якын алырсың. Сигезне асраганчы, симезне асра. Акыл айнымас, алтын черемәс. Ашаган белми, тураган белә. Ачтан камыр бастырма, туктан казлар астырма. Дошманның көлгәненә ышанма. Әрле әрләнгәнче, әрсез ашап туя. Карт чыпчыкны кибәк белән алдап булмый. Сакалың белән мактанма, кәҗәдә дә сакал бар. 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Йомран авылында Фәгыйлә Хәлиуллинадан (1901 елгы) БДУ студентлары язып алган Якын күрше ерак туганнан якынрак. Ике бөркет талашса, бер каргага җим төшәр. Татлы сүздә дөреслек аз. Сыйларга сыең булмаса, сыйларга телең булсын. Киңәшле эш тау ярыр. Җитмеш җиргә кул сузма. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Венера Фатыйховадан БДУ студентлары язып алган Тик тормаган тук торган. Уты сүнсә дә, кисәве кала. Суның кадере кое кипкәч беленер. Диңгезне аршин белән үлчәмиләр. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Суфия Тимашевадан БДУ студентлары язып алган Су башыннан болгана. Кар китсә дә, боз кала. Афористик иҗат 255 Урман чытыр белән ямьле. Суына күрә балыгы. Еланның башы ашаса, койрыгы тук. Елан үзе үлсә дә, агуы калыр. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Фатыйма Еникеевадан БДУ студентлары язып алган Яхшы ат богаусыз йөрмәс, Алама атка тышау да тимәс. Этнең азгыны йортта котырыр. Җиккән атың җилдәй булсын. Аты бар батыр, аты юк ятар. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Тәзкия Зиннәт кызы Хазиевадан (1925 елгы) БДУ студентлары язып алган Малың булса, көтүче табыла. Арыш кибәге алдан оча, бодай кибәге төпкә төшә. Сирәк тырма төпле була. Игенченең икмәге күп, бакчачының ашы күп. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Гатилә Дәүләтгәрәевадан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган Азыклы ат арымас. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Акыл айнымас, акыл черемәс. Асылынсаң, асыл агачка асылын. Акыл яшьтә түгел, башта. Бер тарыдан ботка булмый. Бер курыккан эт өч көн өрер. Бии белмәгәнгә урын тыгыз. Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз. Барлык өйрәтә, юклык йөдәтә. 256 Башкортстан татарлары фольклоры Барлык яраштыра, юклык талаштыра. Көчләп яндырган чыра янмас. Кайткан малда бәрәкәт бар. Хак сүз башта ачы була, соңыннан яхшы була. Яхшылыкка яхшылык белән кайтар. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында Нәби Акмулов, Арыслан Кәримов, Шәйбәк Акмуловлардан БДУ студентлары язып алган 315. Әйтемнәр Бүрәнә аша бүре күрә. Күгәрчен сөте генә юк. Итекченең итеге булмый. Салпы якка салам кыстыру. Юкәгә чөй кагу. Авызы белән кош тота. Яманнан ярты кашык аш кала. Керердән алда чыгарыңны уйла. Йөрмә әле вакыт уздырып, чабата туздырып. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Сүзгә кесәгә керми. Җаны теләгән,елан итен ашаган. Эт белән дә эзләп таба алмассың. Бу кеше елан аягы кискән. 1977 елда Борай районы Иске Тазлар сигезьеллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты түгәрәге әгъзалары җыйган материаллардан БДУ студентлары күчереп алган Уңса - Алладан, уңмаса - бәндәдән. Әбе килсә, җәбе килми, җәбе килсә, әбе килми. Тисә - тияккә, тимәсә - ботакка. Ялкау өмә әйтер, тәмлетамак өмәгә барыр. Бер кул белән ике карбыз тота алмассың. Афористик иҗат 257 Балага эш куш, аның артыннан үзең йөгер. Эшсез кеше башсыз кала. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Венера Фатыйховадан БДУ студентлары язып алган Ике исәп - бер исәп, бер исәп - юк исәп. Айга карап ай булма. Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда. Таш ташны эретер. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Суфия Тимашевадан БДУ студентлары язып алган Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәрер. Утырган каз урынын белә. Аптыраткан үрдәк артка чумар. Аю асра, зыян итмәс. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Фатыйма Еникеевадан БДУ студентлары язып алган Бер курыккан куян кырык көн төсеннән чыкмас. Аю гомергә кул юмас. Аксак эткә коры кашык, сукыр эткә ул да юк. Эткә печән салма. Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар. Этнең йонын уңайга сыйпа. Этнең җизнәсе күп булыр. Бәхетле дуңгызның борынында бер ашарлык тизәк йөри. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Хәтми Фәрит улы Хайруллиннан (1909 елгы) БДУ студентлары язып алган Ишәк ише белән. Җаным тыныч, ярмам - арыш. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында Гатилә Дәүләтгәрәевадан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган 258 Башкортстан татарлары фольклоры Алманың кызыл булуы беләнмени, эче кортлы булгач. Аты кешенеке, камыты күршенеке. Балдан да бала татлы. Күңел картаймас. Әмәл хәйләгә мохтаҗ. Карт чыпчыкны кибәк белән алдап булмый. Кеше өендә Илья, үз өендә свинья. Түзгән түл җыяр. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер. Этнең кодасы булма. Тотылмаган вор, патшадан зур. Ит корсак астын бөрми. Яр ярлыкамый, үзе үтерми. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында Нәби Акмулов, Арыслан Кәримов, Шәйбәк Акмуловлардан БДУ студентлары язып алган 316.Табышмаклар Алты егет юлга чыккан, Алтысы да пәһлеван. Җиде суктым, җиде типтем, Уң битеннән чыкты кан. (Чабагач белән ашлык сугу) Башта актан киенде, Кара кигәч, сөенде. Яшел күлмәген киеп, Миңа су кирәк, диеп, Сарыларга сабышты. (Басуда иген өлгерү) Үзе безнең өстә, аяклары күктә. (Түбә тактасы) Дүрт татар бидрә төбенә атар. (Сыер саву) 1977 елда Борай районы Кузбай авылында Мансур Хәбир улы Хәбировтан БДУ студентлары язып алган Афористик иҗат 259 Дөбер-дөбер дүртәү, Әтәч агай икәү, Хаҗи агай ялгыз - Ул нәрсә? (Сыер) Башы - тарак, Койрыгы - урак, Аны белмәгән - дурак. (Әтәч) Мич тулы пирәмәч, Уртасында - бер калач. (Күктәге йолдызлар белән ай) Армый-талмый, Ат артыннан калмый. (Арба) Үзе бара - эзе юк, Маңгаенда күзе юк. (Көймә) Мич тулы пирәмәч, Уртасында - бер калач. (Күктәге йолдызлар белән Ай) Әтисе аяк киенгәнче, Улы Мәскәүгә киткән. (Төтен) Ап-ак халат кигән, Башы түшәмгә тигән. (Мич) Кызыл билбау бәйли дә, Кыштыр-кыштыр идәндә йөри. (Миллек. - диал. (Себерке)) 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Бибимәулиха Габдулла кызы Халитовадан (1890 елгы) БДУ студентлары язып алган 260 Башкортстан татарлары фольклоры Тимер ындыр эчендә Сырлы кибән утыра. (Бәлеш) Өй түбәсендә - вак таш. (Йолдызлар) Ишекле-түрле йөри дә Почмакка кереп утыра. (Себерке) Капка ача да капка артына кача. (Җил) Меҗе, меҗе, меҗе таш - Эче - куыш, тышы - таш. Аны белгән кешегә Йөз егерме җиде яшь. (Самавыр) Билли, билли, биллән ат, Биле нечкә көрән ат. Тауга менә таймас ат, Талакласа, үлмәс ат. (Кырмыска) 1977 елда Борай районы Чишмә-Борай авылында Шәмсинур Миндияр кызы Әхмәтҗановадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган Метри башлы, мең күзле. (Уймак) Агачтыр аты, адәм милләте, Ходай кодрәте. (Тегермән) Ары да чаба карачәй, Бире дә чаба карачәй. Тал төбендә тонык суны Тондырып эчә карачәй. (Бөрчә) Афористик иҗат 261 Бәләкәй генә бер мөлде, Миңа табан карап көлде. (Көзге) Өч йөз алтмыш алты сыерчык, Кырык тугыз тубырчык, Унике аккош, бер торна - Аны белмичә торма. (Көн, атна, ай, ел) Яка башында - яшел чук. (Үш) Морт-морт морткәсе, Йөз илле баш күркәсе, Кимерсәң, бар кимеге, Суырсаң, бар җилеге. (Умарта, балавыз) Тимер тәкә тау шуа. (Гөшле) Челтер-челтер итте, Челтегенә кереп китте. (Ачкыч) Бәләкәй генә бөкере, бөтен кырны бетерде. (Урак) Бер бүрек астында дүрт агай. (Өстәл) Өй әйләнә кыл дилбегә. (Мүк) Тимер чыпчык, сүс койрык. (Инә белән җеп) Кырга сыяр, урманга сыя алмас. (Тырма) Тимерче дә түгел, балта остасы да түгел, үзе - авылда беренче эшче. (Ат) 262 Башкортстан татарлары фольклоры Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыя. (Китап) Түр башында җылы гармонь, бөтен өйне җылытыр. (Җылыткыч батарея) Читән аша эт талаша. (Җитен эрләү) Мич авызында комган, авызын-башын йомган. (Песи) Кәкре агачта кар тормас. (Сыер мөгезе) Тат табагач, табагачта бер агач, койрыгы бер колач. (Саескан) Җәй дә егет, кыш та егет; картайганы юк, гел егет. (Чыршы) Авызы бар, теле юк, Сөйләгән сүзенең саны юк. (Каләм) Дошман күрсә, очар, Авызыннан утлар чәчәр. (Мылтык) Баганада яна, күмере юк, көле юк. (Шәм) Аягы булмаса да, йөрүдән туктамый. (Акча) Таяк, таяк башында кибет, Кибет эчендә йөз егет. (Көнбагыш) Чытыр-чытыр чытырлык, Чытырлыкта күкәйлек, Күкәйлектә бүкәйлек. (Борчак) Афористик иҗат 263 Ишек төбендә Габдрахман, түрдә түрмән, базда батман. (Миндек, түшәк, умарта) Аю йөгерә бара, йоны коела бара. (Тегермән) Бәләкәй таудан кар ява. (Он иләү) Дүрт татар бидрә төбенә атар. (Сыер саву) Иван агай сузылып яткан, Балалары тезелеп яткан. (Матча һәм түбә такталары) Бер тычканда - ике койрык. (Чабата) Урам аша чыкканда, шакмаклы куъяулыгым төшеп калды. (Чабата эзе) Ике куллы, ике аяклы, ялгыз гына юл сала. (Пычкы) Ике башлы, ике куллы, алты аяклы, бер койрыклы, дүрт колаклы, ике гәүдәле. (Кеше белән ат) Бәләкәй генә кыз бала, йөрәгенә ут сала. (Самавыр) Дөбер-дөбер дүртәү, Александр икәү, Федор, мескен, берүзе. (Сыер имчәкләре, мөгезе, койрыгы) Үзе җансыз, койрыгын борсаң, акыра-акыра чаба. (Трактор) Бер бөркәнчек эчендә дүрт яшь килен. (Өстәл) Тәрәзәдән керә, ишектән керми. (Кояш) 1 Миндек (диал.) - мунча себеркесе. 264 Башкортстан татарлары фольклоры Аттан биек, эттән тәбәнәк. (Ияр) Бер тәпәндә - ике төрле бал. (Йомырка) Өй артында дүрт бүре, Дүртесе дә күк бүре - Күтәрелде, бәрелде, ярылды. (Тәрәзә капкачлары) Агач, агач саен табак, Табак саен кибет, Кибет саен күлмәкле егет. (Көнбагыш) Актыр үзе, югары җем-җем итеп тора: - Бүген таңда килмәсәң, китәм, - диеп утыра. (Йолдыз) Алтын-алтын яфрак, Яткан җире - туфрак, Алтын белән абалаган, Көмеш белән сабалаган. (Кыяр) Баш астында баллы кашык. (Йокы) Бикле келәт эчендә - алтын ком. (Мәк) Борынга керә, кулга тотылмый. (Ис) Вак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар) Ике мөгезе, алты аягы, Берсенең дә юктыр тоягы. (Кысла) Иләк-иләк тарым бар, күтәрә алсаң барып ал. (Кырмыска оясы) Афористик иҗат 265 Канатсыз, йонсыз нәрсә оча. (Җил, давыл) Иртә белән чыга, кичен югала, аның урынына иптәше кала. (Кояш, Ай) Караңгы бүлмә, караңгы бүлмәдә ашъяулык бәйли кыз бала. (Бал корты) Кар астында кышлаган, бүркен яшел тышлаган. (Уҗым) Кеше дә түгел, эт тә түгел, ә үзе тешли. (Суык) Кечкенә генә таш пулат, ишеге дә юк, тәрәзәсе дә юк. (Йомырка) Кич җиргә төшә, төнне җирдә үткәрә, иртә белән тагын югала. (Чык) Котыра да үкерә, барлык җирне тутыра. (Буран) Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага, тавышсыз җырлый, өйгә керергә сорый. (Җил) Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый. (Мамык) Мине һаман сорыйлар, көтәләр, ә күренсәм, кага башлыйлар. (Яңгыр) Мөгри-мөгри мөгрәгән, мөгезен күккә терәгән. (Төтен) Озын агач башында игәй-мигәй бау ишә. (Колмак) Чикмәнле бавырсак, аны белә һәр корсак. (Бәрәңге) Урманда кара, юлда ала-кола, өйгә кайткач, агара. (Юкәгач) Ямавы бар, җөе юк. (Ала сыер) 266 Башкортстан татарлары фольклоры Агач та түгел, ботак та түгел, үзе агачта үсә. (Кайры) Чуар киемле урам малае, Борчак җыя, кырда куна. (Ала сыер) Элек үзе судан туды, хәзер үзе су тудыра, ак мамык кебек, үзе алмаз кебек. (Пар) Үзе үләксә, һәркем ашый... эләксә. (Балык) Өч озын, өчесе дә бик озын. (Юл, су, төтен) Ашаганда, тимер ашый; сулыш алса, ут уйната. (Пушка) Өй артында дарым бар, күтәрә алсаң, барып ал. (Туфрак) Җир иңгән җирдә - шома пыяла. (Су өсте) Ак җир - кара тары, кем чәчсә - шул урыр. (Язу) Кат-кат катлама, акылың булса, ташлама. (Китап) Бәләкәй куныда аш тәмле. (Чикләвек) Бер бүректә - кырык ямау. (Мунча ташы) Икесе басып тора, икесе ятып тора, берсе йөреп тора. (Ишек) Берсе: "Акны яратам", - ди, Берсе: "Караны яратам", - ди, Өченчесе: "Миңа бар да бер", - ди. (Чана, арба, ат) Афористик иҗат 267 Сузылып керер, түргә менеп утырыр. (Суык) Үзе түгәрәк, эче тулы күзәнәк, Әчкелтем-тәчкелтем, барлык нәрсәдән тәмлерәк. (Лимон) Мине ашамыйлар, миннән башка туй да ясамыйлар. (Тоз) Чытыр-чытыр чытырман - Чытырманга керә алмыйм, Ак белән бурлаган, Көмеш белән сырлаган. (Китап) Бәләкәй генә бер әби тау шуа, тау шуа. (Тарак) Чуар йомшак күлмәге, тотсаң уңа бизәге, Тоттырмый китә очып, я кала җиргә посып. (Күбәләк) Метегән, метегән, ак җеп белән метегән, кара белән метегән. (Кул тамырлары) Өй түбәсендә аю бии. (Төтен) Җанлыдан җансыз туа. (Йомырка) Торса - дөядәй, ятса - куяндай. (Чыбылдык) Алсаң - күбәя, кушсаң - әзәя. (Чокыр) Ал тегермән ташы Гөл тегермән ташы, Аны белмәгән кешенең Йөз егермедә яше. (Икмәк) 268 Башкортстан татарлары фольклоры Чүрәкәй үрдәк чума бара, Артыннан боз туңа бара. (Киндер сугу) Бәләкәй генә чүлмәгем, эче тулы чумарым. (Чикләвек) Ук-ук, ук өстендә чук, Чук өстендә кибете. Кибетенең өстендә Өч йозаклы егете. (Мәк) Уфадан килгән фил Уртасында - тасма тел, Акылың булса, уйлап бел. (Үлчәү) Биле-биле билән ат, Биле нәзек көрән ат, Тауга менсә, таймас ат, Табыкласа, үлмәс ат. (Кырмыска) Инәләре сузылган, Балалары тезелгән. (Түбә такталары) Кара сыерның кабыргасы тишек. Ул ни? (Мичкә) Бер мичкәдә кырык кыршау. (Ызба) Тышы яшел, эче бал, Эчендә балалары бар. (Карбыз) Аркылы да торкылы, Бер бабайның ындыры. (Тәрәзә рамы) Дөбер-дөбер дүртәү, Александр икәү, Иван берәү. Ул нәрсә? (Сыер саву) Песи пичкә керсә - көн суыта, песи идәнгә ятса - көн җылыта. Кояш иртән кып-кызыл булып чыкса, я бик эссе, я яңгыр Басуда кәтмән белән кәтмән бәрелешсә, яңгыр яварга була. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Зиннәтулла Шәймөхәммәтовтан (1892 елгы) БДУ студентлары язып алган Куян елында мәшәкатьләр бик күп була. Ни өчен "куян елы" дигәннәр? Бу елны аяз көннәр күп була. Бал күп була. Бал корты күп була. Куян шуларның безелдәгән тавышына тыз-быз чабып йөри. Шуңа куян елы бик мәшәкатьле була. Елкы елы - әйбәт ел. Байлык була. Салават күперенең яшел төсе нык беленсә, алдагы көннәрдә яңгыр булачак; зәңгәр төсе ачык беленсә, көннәр аяз торачак; ә кызыл төсе нык беленсә, ут ява. Салават күпере сазга төшсә - яңгыр явачак, тауга төшсә - аяз булачак. Козгын кычкырса, алама хәбәр булачак; аның кычкыруын ишетү белән: "Изге хәбәр китер, әйбәт хәбәр китер, авызыңа бал да май", - дип әйтергә кирәк. Юлны песи киссә - юл уңмый, эт киссә - юл уңышлы була. Үлгән хайваннарның үләксәсен җиргә күммәсәң, алар мәет теләп ята, йортка үлем киләчәк. Песи үләксәсен ихатага күмергә ярамый, ихатада песи сөякләре булса, хуҗалыктагы малларга зыян килә. Кош оясын туздырсаң, кош каргый, дөньяң актарыла, ут чыга. Кошлар каргагач, кешеләр чирли һәм үлә. Бака үтергән кешенең сыерының сөте бетә яки әнкәсенең күкрәге шешә. (2017 елда Илеш районы Илеш районы Рсай урта мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенең архивында сакланучы Шәмсури Мөхәмәтҗан кызы Камалова истәлекләреннән (1911 елгы, Йонны авылында туган) БДУ студенты Ләйсән Вәлиханова күчереп алган 319. Юраулар Төшеңдә коры йөзем күрсәң, дәүләт китә. Төшеңдә кара йөзем күрсәң, мәшәкать күрәсең. Төшеңдә чи йөзем күрсәң, мал табасың, әйбәт була. Төшеңдә хәлвә күрсәң, кеше зурлый, олылый. Төшеңдә ак кием һәм күк кием күрсәң, әйбәт була. Сары кием күрсәң, кайгы була, кызыл кием дә әйбәт түгел. Төшеңдә кош күрсәң, рәхәт торасың. Төшеңдә тире тун күрсәң, малларыңнан файда күрәсең. Төшеңдә резинка итек күрсәң, егетеңнән аерыласың. Төшеңдә ат өстенә менү яхшы була. Төшеңдә саескан күрсәң, кияүгә чыгып кыз бала табасың. Төшеңдә болан күрсәң, бик әйбәт була. Төшеңдә елан тотып күрсәң, кулыңа мал керә. Төшеңдә күгәрчен яки куян күрсәң, хәлле егеткә барасың. Төшеңдә кар яки су күрсәң, үзеңә чир була. Төшеңдә сарык ите күрсәң, кайгырасың. Төшеңдә итле аш ашасаң, хәрәмнән мал керә. Төшеңдә уң кулың сынса - агай-энеңнән кеше үлә, сул кулың сынса - малларыңа зыян була. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Шәмси Каюм кызы Гариповадан БДУ студентлары язып алган Таш белән юрау Ташлар белән үзләренең теләкләре тормышка ашамы-юкмы - шуны юраганнар. 41 вак ташны җиргә чәчеп җибәргәннәр. Якынрак ятканнарын өч урынга җыйганнар һәм ташларны парлап чыкканнар. Мәсәлән, бер кыз баланың яңа күлмәк киясе килә яки хат киләчәкме, юкмы? Чирле энекәше тереләчәкме? Шушылар тормышка ашамы-юкмы икәнен белер өчен, ул 41 ташны чәчеп җибәрә. 3 урынга җыйгач, бер урында - 16 таш, икенче урында - 9, өченче урында - 16 таш. 16 ташны парлап чыккач, артыгы калмый, димәк аңа күлмәк көтәсе юк, энекәшнең терелүе дә өметсез. Ә тугыз ташны парлап чыккач, берсе артып калды, димәк, хат киләчәк. Тула эрләнгән йон җебеннән сугыла. Өмәгә кызлар җыелалар, егетләр дә була. Тула сугылып беткәч, бик зур табын әзерлиләр. Өстәлгә аркылы-торкылы итеп дилбегә бәйлиләр, туланы басар өчен. Шуннан соң туланы кайнар су белән басалар, тәмам киезләнеп беткәнче. Бер-ике сәгать баскач, егетләр белән кызлар парлап-парлап җырлыйлар. Пример: Басабыз да басабыз, Була микән тулабыз. Булса булыр, булмаса юк, Җыелышып кунабыз. Машина әйләнә бушка, Ялгыз әйләнә кушка, Бер иптәшне аласың да Чыгып керәсең тышка. Быел салган бурагызның Буятырсың ашасын. Мин сиңа булалмам инде, Иркәң миңа охшасын. Бу җырлар туланы борырга чыккач җырлана. Шундый җырлар җырлыйлар да, кереп, тагын баса башлыйлар. Тула өлгерә башласа, хуҗа хатын аш әзерли. Аштан соң һәркем үз өенә тарала иде, ә кызларны ата-анасы килеп алалар. Тула өмәсе көз көне үткәрелә торган иде. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында колхозчы-пенсионер Нәби Моратовтан БДУ студентлары язып алган 321. Тула басу Агач сәкегә утырасың. 4-6 кеше утырып язасың. Басасың-басасың да алты кеше - тула керсен, дип басасың. Такталар ярыла, аннары туланы елга буена төшеп юасың. Тула өмәсенең җыры да була: Әй тула ул, тула ул, Тула тупа була ул, Кызлар кич йөр(е)гән чакта Төрле хәлләр була ул. Егетләр килгән була иде. Качып кына уйный идек. Яулык бәйләтә идек егетләргә. Болай дип җырлый идек: Биек тауга арпа чәчтем, Чыпчык чүпләп бетерде, Бәләкәй генә егетемне Тәкә сөзеп үтерде. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Фәрхикамал Мөзиповадан БДУ студентлары язып алган ГАИЛӘ-КӨНКҮРЕШ ЙОЛАЛАРЫ 322. Туй йоласы Элек булган хәлләр инде бу. Менә бервакыт кияүне көтәбез. Аны атка утыртып, төрле җирләрдән йөртеп алып киләләр. Кыз келәттә көтеп тора. Келәт алдына халык җыела, кулларында герләр, таяклар. Менә атлар кайтып җитте. Кияү кеше олы толып кигән. Ул ничек тә суктырмаска, сакланырга тырыша. Аңа йодрыклар, герләр, таяклар белән сугалар. Кияү кеше халыктан көч-хәл белән котылып, келәткә кереп китте. Шулай алар 3-4 көн торалар. Алар янына билгеләнгән бер кеше генә керә ала. Ул аларга коймак пешереп кертә. Бу кешегә кияү көзге, кершән, яулык кебек бүләкләр бирә. 1977 елда Борай районы Абдулла авылында Хөсникамал Низаметдиновадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган Туй вакытында кунак күп чакырыла иде, аш-су мул әзерләнә. Кияү белән кыз аерым өйдә дүрт кич куналар. Алар янына кеше керми, җиңгиләр ашарга гына кертеп чыгалар. Дүрт көндә дә иртән иртүк мунча ягыла. Кияү белән кыз караңгыда ук мунча кереп кайтырга тиешләр. Кияүләр мунча саен акча салып чыгалар. Кодалар, кунаклар икенче өйдә бик күп булалар. Бирнә бирәләр, көче җиткәнчә һәр кешегә бүләк бирергә тырышалар. Кияү бер бәләкәй сандык белән тутырып вак бүләкләр алып килә: сабын, кершән, пәке, ун тиенлек акча, бадыян. Һәркөн иртән кызлар кияүгә коймак китерә, кияү аларга бүләк бирә. Кияүләр кеше китергән коймакны ашамыйлар иде. Кияүгә кием әзерлиләр иде. Кем ничек булдыра ала. Өч, дүрт, җиде кат кием әзерләүчеләр дә бар иде. Төрле җепләрдән сугып әзерлиләр иде ул киемнәрне. Оек-бияләй бәйли идек. Кияүне озаталар. Кыз исә бер ел үткәч кенә барырга мөмкин кияү йортына. Кияү унбиш көнгә бер килеп китә иде. Кызны озатыр вакыт җитә. Кыз озатканда, ирле-хатынлы арчи булып баралар. Алар кызга бүләк алып баралар. Бертуган абыйсы кызны арбага җитәкләп утырта, үзеннән кызга бер сарык әйтеп куя. Барып җитәләр кияү йортына. Күтәрмә төбендә бер сарык тора, аңа бер тастымал салып, килен кереп китә. Килен мендәргә төшәргә тиеш. Аннан кияү җитәкләп өйгә алып керә, икәү дога кылалар. Ашка җыйган җирдә биатай белән бианайга бүләк бирәләр. Алар исә киленгә сыер, я ат әйтәләр. Беләзекләр, тәңкәләр, көмеш каптырмалар салалар киленгә. Киленнең әйберләрен өйгә кертәләр. Килен бер кыз белән суга бара. Ул кызга я күкрәкчә, я яулык бирә килен. Арчилар дүрт кич кунып кайтып китәләр. Кияү белән кыз аларны басуга кадәр озатып бара. Кияүнең әтисе янында олы яулык бәйләп, йөзне каплап йөри килен. Бергә ашамыйлар, сөйләшмиләр. Соңыннан бераз ияләшә башлый килен. Туй менә шулай күңелле генә үтеп китә инде. 1977 елда Борай районы Бустанай авылында Шәмсә Каюм кызы Гариповадан БДУ студентлары язып алган Туйлар була иде инде, балакаем, менә болай: егет кызны күрми, кыз егетне күрми. Егетнең кияү була аламы-юкмы икәнен сыныйлар иде: егет кызны бер ел буена яучыларга тиеш. Ләкин аның күзенә күренми. Бер ел буена хәтта кызның әти-әнисе дә күренмәскә тиеш. Шушы бер ел эчендә төрле юллар белән егетнең түземлеген сыныйлар, кайвакытта хәтта тукмак белән кыйныйлар. Егет шушы сынауны уңышлы үтсә, бер елдан соң кызның әти-әнисенә күренергә хаклы. Шуннан соң гына, ата-аналар җыелышып, никах укыйлар. Туй, гадәттә, дүрт көнгә сузыла. Ләкин хуҗалар бик тә хәерче булса, ике көндә дә бетерергә мөмкин. Туйлар кызлар өчен бәхетсезлек алып килүче йола иде иске вакытларда. Чөнки яратмаган кешесенә, үз ризалыгыннан башка бирәләр иде. Күп вакытта егетләрне бай җиңгәсенә өйләнергә мәҗбүр иткәннәр, әгәр дә абыйсы үлгән булса. Япь-яшь кенә кызларны 60-70 яшьлек картларга бирәләр иде, күп вакытта җизнәсе балдызын ала. 278 Башкортстан татарлары фольклоры Кодача: Саумы кода, иминлекме, Ни бетереп йөрисең? Вакытларың бик тар мәллә, Бер дә килеп йөрмисең? Юк, кодам Ямалый, Алай он(ы)ту ярамый. Үзең беләсең чаманы, Якынайтыйк араны. Кода: Син димәгән сылуым юк, Ни сөйлисез кодача? - Күз тия генә күрмәсен, Гөр килдек бит моңача. Кодачам Майбәдәр, Чәчрәп китим әгәр, Теләсәең, кыламын сәфәр Җәһәннәменә кадәр. Кодача: Кабаланмый җайлап кына Бер мәслехәт кылыйк без. Бер җай чыгып тора, кода, Уйлашкандай булыйк без. Тик, кодам Ямалый, Кабаланмый ярамый, Болгатмасыннар араны, Сак була күр, кара аны. Кода: Әйтеп кара йомышыңны, Син дигәндә нәүбәттә, Корбан кылам башкаемны Син дигәндә, әлбәттә. Әйт йомышың, кодача, Тыңладым бит моңача - Кода, кодача булмаса Яши алмый, ләбаса. 1964 елда Балтач районы Комъязы авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән Берәр кызның әтисе-әнисе кунакка китсә, шул өйдә яшьләр җыелып, аулак өй ясаганнар. Урын ашы пешергәннәр. Җәмилә әби бер кызларда аулак өй үткәрүе турында сөйли: Болар каз пешергәннәр. Казны, пешкәч, мич башына яшереп куйганнар. Боларның яшергәнен бер егет күреп торган. Икенче бер егет белән сүз берләшкән дә, кызларны алдатып, биергә кушкан, ә үзе кызлар биегән арада казны урлаган. Теге биюче егет бу егетнең урлаганын күргән дә такмаклап биегән, ди: Элдер, абзый, Элдер, абзый, Булдыр, абзый! Булдырдың, элдердең, Булдырдың, булдырдың! Кызлар теге егетнең такмаклап биегәненә һушлары китеп, карап тик утырганнар. 1977 елда Борай районы, Чишмә-Борай авылында Җәмилә Вәлинур кызы Газизовадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган ИМ-ТОМНАР 325. Күз тигәндә төтәсләү Бер гөмбә алына, иске-москы чүпрәк, шырпы алына. Һәм шушы гөмбәгә иске-москы чүпрәкне урап, шырпы белән төтәсләп, күз тигән кеше алдында йөриләр. Төтәсләгәндә, шушындый сүзләр әйтә: "Төтәс, төтәс хатыннан, кыздан, зәңгәр күздән, кара күздән, яшел күздән, җегетләрдән, кызлардан, картлардан, яшьләрдән - тфү, тфү; урыстан, марҗадан - тфү, тфү. Бетсен китсен - тфү, тфү! 326. Күз тигәндә өшкерү Бисмиллаһи шаһи, Бисмиллаһи кафи, Бисмиллаһи мәгафи. Бисмиллаһи әлләзи. Ләизҗире, ләизҗир мәгаисмеһе шай ән фим арис вәләфи сәнаи вәһхә сами әнгам. 327. Чирне өшкерү Кирәлхәм бисмиллаһи мәрмүн, бисмиллаһи зар зур, бисмиллаһи хапка бур, бисмиллаһи сатса зур, заһуранди маһуран, бисмиллаһи мәнҗәлә, вәсихи фәнзәлә, аллаһуа яманга, китәр булсаң кит, мәлгунь! 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында Рәкыя Исламовадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган 328. Дәвалаганда әйтелә торган сүзләр Җир анасы җирән сакал, су анасы дәван сакал, Җир кендеге җирән ат, каян килдең, шунда кит! Илеңә, көнеңә, җиреңә, суыңа - тфү, тфү. 329. Елан им-томы Чәңки-чәңки, чәңки елан, Чәңки башлы кара елан, Агуын сузган рауан елан, Сәни елан, фән елан, пух. Пигамбәрнең хакы-хөрмәте Өчен яткан җирдән тибрән елан. 330. Уа догасы Каты чыккан агачны уа очкыны ашап, йолдыздай, болыттай очып китсә, туфрактай туздырса; җитмеш җиде диңгезнең аръягында карчыга бар, канатлары күккә чыккан, томшыклары җиргә чыккан - ул карчыганы кайчан чәнчеп, ашап бетерсә; сөяк саплы пычак белән җитмеш җиде аршин буй-буй тамырны буын-буын кылып, парә-парә китереп җитмеш ике төрле коры сөякне уа ашап бетерсә дә, бу бәндәне ашамасын. Уен барышы болай. Зур түгәрәк сызалар. Шул түгәрәкнең эчендә 20-30 "үрдәк" була. Бу түгәрәкнең читендә унбишләп "үрдәк" була. Шуннан күл буенда - төньякта һәм көньякта ике "аучы" була. Бу ике "аучы" түгәрәк эчендәге "үрдәк"ләргә туп белән ата башлый. Күл эчендәге туп тигән "үрдәк"ләр уеннан чыга торалар, тимәсә, икенче яктагы "аучы" тиз генә тупны эләктереп ала да, күл эчендәге "үрдәк"ләргә бәрә. Шулай итеп, бу ике "аучы" 20-30 "үрдәкне" атып беткәнче аталар. Уен, күл эчендә бер "үрдәк" калганчы, шулай дәвам итә. Хәзер шушы ялгыз "үрдәк"кә ун тапкыр аталар, әгәр дә тимәсә, бу "үрдәк" герой булып кала, һәм теге атылып чыккан "үрдәкләр" бу "күл"гә кире керәләр. Бу очракта теге ике "аучы" җиңелә, һәм уен шулай дәвам итә. 332. Песи белән тычкан Уен барышы. Түгәрәкләнеп басалар, кулга-кул тотынышып. Бер бала -"тычкан", икенчесе "песи" була. Хәзер "тычкан"ны "песи" бастыра башлый. Түгәрәкләнеп торган җирдән балалар "мәче"не кертмиләр. Ә "мәче" үзенең сизгерлеге аркасында түгәрәк эченә кереп тә китә ала. Шулай итеп, "тычкан"ны "мәче" тотканга кадәр дәвам итә һәм, әгәр "песи" "тычкан"ны тотса, икенче бер уйнаучылар арасыннан "песи", "тычкан" сайлана һәм уен шулай дәвам итә. 333. Шпион Уен барышы. Ике группа алына, тигез сандагы уйнаучылар белән. Бер чыбык алалар һәм, һәр группадан бер кеше сайланып алга чыга - алар бу чыбык белән тотамлашалар. Кайсысы өскә чыга, шул группа кача, икенче группа "качкын"нарны эзли. Икенче группа уйнаучыларының кулларында "мылтык" була. Шуннан болар эзләнүче группа кешеләрен "атып" бетсә, җиңүче була. Кайсы группа җиңә, шулар кача, ә җиңелүчеләр эзләүче була. Уен шулай дәвам итә. Уен барышы. Уйнаучылар ничә булсалар да, тезелеп утыралар. Аларның арасыннан берсе чыга да, "әни" була. Ул уенчыларның һәрберсенә исем кушып чыга - буяу исемнәре. Хәзер "аксак мәче" ишек шакый. "Әни" әйтә: - Ишек төбендә елан бар. "Аксак мәче" чатанлый-чатанлый атлап керә, тиз керергә тиеш иде инде, чөнки тиз кермәсә, аны "елан" тотып ала. "Елан" булып, ишек төбендә бер уйнаучы ятарга тиеш инде. Шуннан "аксак мәче" үтеп кергәч сорый: - Миңа кызыл буяу бир әле. Ә "әни" исемнәрне элек кушкан иде бит инде, шунда ук "кызыл" исемле уйнаучы чыгып чаба. "Аксак мәче"дән, аксак булса да, бик сизгерлек сорала. Чөнки, ул тагын теге ишектән чыга алмаска мөмкин. "Елан" аңа тагын комачаулый. Чыгып китә алса, теге "буяу"ны бик нык бастыра һәм тота алса - тота; тота алмаса - барыбер "аксак мәче" булып кала. Ә тота алса, теге тотылган кеше "аксак мәче" була, һәм уен шулай дәвам итә. 335. Граница алыш Ике кеше бер пар була, һәм бу уенда ничә кеше булса да катнаша ала. Мәсәлән, бу ике пар бер-берсенә: "Син "йорт" бул, ә мин "үлән" булам", - дип килешеп, үзләре сайлап куйган ике кеше янына баралар. Алар шушындый сүзләр әйтәләр: Әтки, мәтки, Сәвә сәтки - Үләнме, йортмы? Кайсысы үзләренә ошый, бу сайланган ике кеше шуларны үзләренә тартып ала. Шушылай, бу ике кеше янына бик күп пар килә, һәм алар үзләренә ошаганын сайлап алалар. Хәзер ике группа барлыкка килә. Болар бер граница сызалар, һәм һәр группа, берсе артыннан икенчесе тотынышып, шушы граница янына килеп туктыйлар. Берсе бер якка тарта, икенчесе икенче якка тарта. Кайсы группа үз ягына тартып чыгара, шул җиңүче була, һәм уен шулай дәвам итә. Бу уенда "әни" һәм аның "бала"лары, бер "әби" катнашалар. Бер "кое казучы" "әби" була. Ул энә кебек бер нәзек һәм кыска гына чыбык белән кое казый. Бу "әби" янына "әни" һәм аның артына ябышкан балалары килә. Алар шушындый сүзләр әйтә: "Әни": - Әби, нәрсә казыйсың? "Әби": - Энә белән кое казыйм. "Әни": - Ул коены нишләтәсең? "Әби": - Таш тутырам. "Әни": - Ул ташны нишләтәсең? "Әби": - Менә, синең балаларың бакчама керә, шуларны таш белән бәреп үтереп бетерәм. "Әни": - Балаларым, керәсезмени, бәй? "Балалар": - Юк-юк-юк, әни, алдый ул, кергәнебез юк. "Әби": - Ә сез шулаймыни әле, - дип, сикереп тора да балаларны тотарга маташа. Ә "әни кеше" үз балаларын үзе сакларга тиеш бит инде. Уен шулай "әби" бу балаларны тотып алганга тиклем дәвам итә. 337. Чокыр туп Кечкенә итеп, бер чокыр ясала, ничә чокыр ясалса, шунча кеше катнаша. Бер кеше артык була инде, аның чокыры булмаска тиеш. Ул тупны ала да чокырларга таба тәгәрәтеп җибәрә. Хәзер туп кай чокырга барып төшсә, шуның "хуҗасы" тиз генә тупны ала да: "Стоп!" дип кычкырып җибәрә. Бу кычкырганга тиклем, теге чокыр караучылары тиз генә төрле якка йөгерешәләр. Ә тупны алучы: "Стоп!" - дип кычкыргач, төрле якка китә алмыйлар. Кайда басканнар, шунда торып калалар. Тупны тотучы берәр уйнаучыга бәрә; туп тисә, теге уйнаучы үз чокырын туп аткан кешегә бирә. Аннары уйнаучылар кире үз чокырларына җыелалар, һәм теге чокырын биргән уйнаучы тупны чокырларга таба тәгәрәтә. Уен шулай дәвам итә. 338. Качкалак Ничә кеше булса да катнаша ала. Уйнаучылар арасыннан берсе гөрелди. Ул гөрелдәгәндә, калганнары төрле якка качышып бетәләр. Гөрелдәгән вакытта теге шушындый сүзләр әйтә: Гөр-гөр-гөр әтәч, Ике тавык бер әтәч, - дип, ун тапкыр кабатлый һәм азак качучыларны эзли башлый. Шуннан соң тегеләрне таба да, үзенең гөрләгән җиренә килеп төкерә. Шуннан гөрелдәүче качкан кешеләрнең барысын да тотып китерә һәм, иң беренче кемне тапкан - шул кеше гөрелдәп кала. Уен шулай дәвам итә. Бу уеннарны 1970 елда Чакмагыш районы Тозлыкуш авылы балалары Наил Янгиров, Әхәт Галиев һәм Рамил Арзамасовтан БДУ студентлары язып алган 339. Наза Караңгы капкач, яшьләр уйный бу уенны. Ике яклап тотынышып басалар. Бер кеше алда кала. Шуннан җырлыйлар: Минем чәчем - җиде тотам, Җидедән үрмәсәм дә. Син дустымны онытмамын, Җиде ел күрмәсәм дә. Аннан чәбәкләп җырлыйлар: Наза, Наза, Наза - уңган кыз бала. Наза укый, Наза яза, Наза ударник була. Яисә: Шушы җырны җырлаган вакытта, алда калган кеше тегеләрнең уртасыннан чыга да, үзе теләгән кешене сайлап алып, артка барып баса, ә аның иптәше алга чыга. Уен шулай дәвам итә. Төрле җырлар җырлана, чәбәкләп җырланганы уен соңына кадәр үзгәрми, җырдагы кушымта сымак. 340. "Кыргый" яки "Таң ярылды" Икешәрләп тотынып басасың, бер кеше алда тора. Ул: "Кыргый!" - дип кычкыргач, арттагы ике кеше йөгерергә тиеш. Ә алда торганы, аларның берсен тотып, алга килеп баса; икенчесе, алда ялгызы гына калып: "Кыргый!" - дип кычкыра. Уен шулай бөтенесе йөгереп беткәнче бара. Бу уеннарны 1970 елда Чакмагыш районы Яңа Ихсан авылында колхозчы-пенсионер Маһинур Әминевадан (1915 елгы) БДУ студентлары язып алган 341. Буяу Бер төркем балалар тезелешеп басалар. Берсе - "буяу сатучы", берсе "сатып алучы" була. "Сатучы" бу балаларга буяу исемнәре куша. Мәсәлән: кызыл, сары, зәңгәр, күк һ.б. Буяу исемнәре кушканны "сатып алучы" ишетмәскә тиеш. Аннан "сатып алучы" килә дә: - Әби, нинди буяуларың бар? - ди. - Төрлесеннән төрлесе, - ди әби. - Сиңа нинди кирәк? Алучы буяу исемнәрен әйтә. Һәр "буяу" (кеше) үз исемен ишеткәч, йөгерергә тиеш. Әгәр "сатып алучы" моны тотса, "буяу черек" булып чыга. Мәсәлән: - Әби, кызыл буяуың черек булды, - ди. "Сатып алучы" бөтен буяуларны алып беткәнче, уен дәвам итә. 1970 елда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында колхозчы-пенсионер Нәби Моратовтан БДУ студентлары язып алган 342. Яшермә туп Бу уенда ничә кеше катнашса да була. Шулай ук ничә яшьтә булуына да карамый. "Яшермә туп" уены җәй көне, яз көне урамда уйнала. Көн әйбәт булган чакта уйнасаң, бигрәк тә яхшы. Уен барышы болай. Җиргә олы итеп түгәрәк сызыла. Шул түгәрәккә берничә кеше кереп утыра. Кругның тышында басып торучылар тупны кием эчләренә яшереп әйләнеп йөриләр һәм бер-берсенә күрсәтмичә генә бирәләр. Шуннан берәү тупны түгәрәк эчендә утыручыларга җибәрә, туп тигән кеше, аны тотып алып, круг тышындагы берәрсенә тигерсә, кругтан чыга. Кругтагы кешегә туп тисә, аны "черегән" дип атыйлар. Тыштагы кешегә туп тисә, ул эчкә керә, ә эчтәгесе тышка чыга. Уен түгәрәктәге уенчылар чыгып беткәнчегә кадәр дәвам итә. 343. Чәкән Бу уен малның чәкән сөяге белән уйнала. Җиргә түгәрәк сызасың, ул бик үк олы булырга тиеш түгел. Шул түгәрәккә чәкәннәрне куясың һәм уенчылар бер-бер артлы шул чәкәннәргә таяк белән сугарга тиеш. Бер сугучы ничә чәкәнне түгәрәктән чыгара, шул сөякләрне үзенә ала. Кем күбрәк чәкән җыяла, шул җиңүче булып кала. Әгәр сөяк бетсә, ул берәрсеннән сөякләрне берәр нәрсә биреп, алмашып алырга мөмкин. Бу уенда күп кеше катнаша ала. 344. Лапта Бу уенны малайлар уйный. Түгәрәк уртасына таяк казап куясың. Шул таяк янына чүртине лапта белән чөеп, сугып җибәрәсең. Чүрти килеп төшкәч, лапта белән чүрти кырына үлчәп киләсең. Бер лапта үлчәме бер ипи дип атала. Шуннан таякка лаптаны сөяп куясың, чүртине җибәрәсең. Чүрти лаптага тисә, җиңүче була. Ә тигермәгәне лапта белән чүртигә сугып: Әбием, бабаем, Кара сыер савам, Без-з-з-з, - дип урам буйлап йөгерә. Бу аңа җәза була. 345. Тычкан салышлы Кич. Өйдә күпме кеше булса да ярый. Тезелешеп утырасың. Бер башлап йөрүче куясың. Аны чутлап чыгарып сайлап була. Мәсәлән: "Булган" дигән сүздә тукталган кеше берәр сан әйтә, чутлап китәсең. Һәм башлап йөрүче шулай билгеләнә. Башлап йөрүче тычкан салып йөри, салганнан соң: "Тычкан батыр, йөгереп чык!" - ди. Баса. Шул тычканлы кешегә җәза бирәләр. Мәсәлән, биергә, җырларга һ.б. Шулай, уен дәвам итә. 346. Яулык салышлы Бу уенны өчтән күбрәк кеше уйный. Кызлар, егетләр түгәрәккә җыелышып утыралар. Уен иркен урынлы йортта уйнала. "Яулык яшерүче" итеп бер кеше сайлана. Мәсәлән: Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун - Байлар кия сары тун. Сары тунның бәясе -йөз дә кырык ике сум. Яисә икенче төрле дә сайлаганнар: Әлчи-бәлчи, Әни күлмәк үлчи, Чәүкә, чыпчык, Син - кал, мин - чык! Ары алачык, бире алачык. Кыр капкасы шар ачык. Анда - чыпчык, монда - чыпчык Син дә торма, йөгереп чык! Әгәр дә санаучы кешенең харәмләшкәнен сизеп калсалар, аны уеннан чыгарганнар, яисә җәза биргәннәр. Санауга чыккан кеше, түгәрәкләнеп утырган кешеләр яныннан такмаклый-такмаклый йөгерә: Яшерәм-яшерәм яулыгымны, Яшел каен артына. Сиздермичә салып китәм , Бер иптәшем артына. Ул кулъяулыкны кемгә булса да салырга тиеш. Кеше, артында кулъяулык бар икәнен күрсә, башлап йөрүче була, ә күрмәсә, аңа җәза бирәләр. Ул да яулык салып китә. Уен шулай дәвам итә. Элек авылда баланы беренче башлап мунча керткәндә, кендек әбисе болай дип әйтеп чабындыра торган булган. Балалар фольклоры 289 Атаң кискән утын түгел, Анаң яккан мунча түгел, Аюдай ага бул, Бүредәй бөгә бел, Аю баласы, бүре баласы, Мунча ташы, бүрәнә башы, Картны күрсәң, "бабай", диген. Карчыкны күрсәң, "әби", диген. Яшьне күрсәң, "абзый", диген, "Җиңги", диген - Тәмле-татлы телле бул. Минем кулым түгел - Әйшә-патима кулы. Минем телем түгел - Идел кичкән инәкләр теле. Кәбестәгә су салдым - Суы сарыксын. Ят та йокла, тор да уйна! 350. Баланы коендыру Кәбестәгә су салдым - Суы сарыксын, Үзе калыксын, Имәндәй таза булсын, Үзәктәй озын булсын! Ябалактан йон ал, Бүдәнәдән - май, Кәбестәдән - аклык, Судан - пакьлык, Баламнан кичер Дөньяга шатлык. 351. Кояш чакыру Кояшкаем, чык,чык! Майлы кашык бирермен, Майлы таба бирермен. Симез үгез суярмын - 290 Башкортстан татарлары фольклоры Маен сиңа куярмын, Итен үзем ашармын, Сөяген эткә ташлармын. 352. Яңгыр чакыру 1. Яңгыркаем, яу, яу! Тәти кашык бирермен, Тәмле ботка бирермен - Тәти кашык базарда, Майлы ботка казанда. 1977 елда Борай районы Иске Тазлар сигезьеллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты түгәрәге әгъзалары җыйган материаллардан БДУ студентлары күчереп алган 2. Яңгыркаем, яу, яу! Җиргә ачлык килмәсен. Ачтан халык үлмәсен, Чума чире йөрмәсен! Яңгыркаем, яу, яу! Иген-ашлык мул булсын, Кибән-эскерт күп булсын! Яңгыркаем, яу, яу! 2017 елда Илеш районы Илеш районы Рсай урта мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенең архивында сакланучы Мөнибә Сабирҗан кызы Камалова истәлекләреннән (1912 елгы, Бишкурай авылында туган) БДУ студенты Ләйсән Вәлиханова күчереп алган 3. Яңгыркаем, яу,яу! Байның йөрәген яндыр! Без ятырбыз ябынып, Байлар йөрер кабынып. (2017 елда Илеш районы Илеш районы Рсай урта мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенең архивында сакланучы Фәния Сәләхетдин кызы Ямалиева истәлекләреннән (1918 елгы, Рсай авылында туган) БДУ студенты Ләйсән Вәлиханова күчереп алган Балалар фольклоры 291 353. Яңгыркаем, яу, яу! Сыерларга сөт булсын. Игеннәрнең башаклары Ач булмасын, тук булсын. Яңгыркаем, яу, яу! Бакчадагы алмага Корый яңгыр булмагач. Бакчалардан ни файда бар, Алма пешеп тормагач! 2017 елда Илеш районы Илеш районы Рсай урта мәктәбенең туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенең архивында сакланучы Гомрух Хөсәен кызы Ялаева истәлекләреннән (1928 елгы, Тыпый авылында туган) БДУ студенты Ләйсән Вәлиханова күчереп алган 354. Каз бәбкәсе саклаганда, тилгән куу Тилгән, тилгән Бәбкә алырга килгән - Бер аягы камырдан, Бер аягы тимердән - Көш-ү-ү! Тилгән, тилгән Бәбкә күрсә тилергән, Бep бәбкә дә алмыйча Көне буе тилмергән. Тилгән, тилгән Агач башын көйдергән Бер канатын каерган. Балаларын-чагаларын Хәер эстәп туйдырган. Атаң сиңа ни дигән? - Бәбкә урлама, - дигән. Бер күзеңә - яфрак, Бер күзеңә - туфрак - Көш-ү-ү! Сантый бара сыерын сава, сауган сөтен сәкедәге сиксән сигез соры савытка сала. Сантый Сайра сарайда сарыкларга салам салганда, сарыкларн ың сыртына салган да, сәнәген сындырып, сәндерәгә салган.