БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ФОЛЬКЛОРЫ Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар ISBN 978-5-93091-349-1 Татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши. Калган дүрттән өч өлеше Русия Федерациясенең һәм дөньяның төрле почмакларында гомер кичерә. 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан көнчыгышта урнашкан Башкортстан Республикасында гына да 1 миллионнан артык татар кешесе яшәгәнлеге мәгълүм. Сан буенча биредә татарлар өченче урынны алып тора, бу исә республикада яшәүче халыкның 24,78 проценты дигән сүз. Табигый, Башкортстан территориясендә яшәүче татар милләте вәкилләренең рухи мирасы - галимнәрдә зур кызыксыну тудыра торган өлкә, бу мирасны барлау, туплау һәм өйрәнү гуманитар фәндә әһәмиятле бурычларның берсе. Соңгы елларда халкыбызның тарихына, рухи һәм мәдәни ядкярләрен барлауга игътибар шактый көчәйде. Заман тудырган яңа сорауларга ачыклык кертүдә халык авыз иҗаты әсәр ләренең роле бик зур. Тарих төпкеленә төшеп, хәзерге Башкортстан җирләренең кайсы дәверләрдән милләттәшләребез өчен Ватан булуын ачыклау, мондагы татарларның төрле өлкәләргә карый торган борын-борыннан килгән яшәү-тормыш итү үзенчәлекләрен билгеләү, тарихи вакыйгаларның аларның тормышына нинди үзгәрешләр кертүен тикшерү, татарларның биредәге күрше халыклар белән мөнәсәбәтләренә, урындагы җир-су атамаларына, авыз иҗаты әсәрләренә һ.б. күзәтү ясау - болар һәммәсе дә төрле юнәлешләрдәге күп кенә сорауларга ачыклык керткәндә, игътибарны үзенә җәлеп итә. Матди һәм матди булмаган тарихи чыганаклар сөйләп бетерә алмаганны күп вакыт халыкның авыз иҗаты әсәрләре бәян итүе беребезгә дә сер түгел. Халыкның үз башыннан кичергән вакыйгалары турында сөйләгәнгә күрә, фольклор әсәрләре әдәби кыйммәткә дә, тарихи әһәмияткә дә ия. Күренекле фольклорчы Ф.И. Урманчеев сүзләре белән әйтсәк, "риваятьләр, легендалар, мифлар теләсә кайсы халыкның иң борынгы һәм борынгы тарихын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсе булып торалар". Чыннан да, халык иҗаты жанрларында алдагы буыннарның тормыш фәлсәфәсе, тәҗрибәсе, тарихи үткәне, хәтере чагылыш таба. Хәзерге Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның этногенезы, тарихи, мәдәни һәм тел үзенчәлекләре тикшеренүчеләр тарафыннан шактый өйрәнелгән, тарихчы һәм телче галимнәрнең бу өлкәгә кагылышлы әһәмиятле хезмәтләре дөнья күргән. Шулай булса да биредәге татар телле халыкның милли үзбилгеләнеше мәсьәләсендә бәхәсләр әлегә кадәр тынганы юк. Бу җәһәттән Башкортстан республикасында борын-борыннан җирле халыкның зур өлешен тәшкил итеп яшәүче татарларның фольклор әсәрләрен җыеп, туплап бирү, тикшерелә торган ареалда татар халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү тарихына, татар фольклорының биредәге торышына күзәтү ясау, безнең карашыбызча, бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. * * * XVI-XVIII гасырларда Русия дәүләте күп кенә яңа территорияләргә, шул исәптән хәзерге Башкортстан җирләренә дә ия булгач, төбәкләрне өйрәнү өчен, күпсанлы гыйльми экспедицияләр оештырыла. Мәсәлән, 1768 елда, Русия Фәннәр Академиясенең карары буенча, П.С. Паллас җитәкчелегендәге экспедиция - Урал алдына, Көнчыгыш Себергә, Байкал күле артына, И.И. Лепехин җитәкчелегендәгесе Идел буена һәм төньякка юнәлә. Ике төркем дә бүгенге көндә Башкортстанга караган җирләр аша үтә. Алларына төбәкнең табигый-географик шартларын, ресурсларын, халыкның көнкүрешен өйрәнү бурычы куелса да, тикшеренүчеләр моның белән генә чикләнмичә, җирле халыкларның этнографиясе, фольклоры турында кызыклы гына мәгълүматлар теркәп калдыралар. Ике тикшеренүче дә үзләренең урындагы татарлар белән очрашуларын тасвирлап узалар. П.С. Паллас Уфа төбәгенең көнбатыш, көньяк һәм төньяк- көнчыгышында татарлар яшәвен билгеләп үтә һәм алар нигезләгән авылларның Агыйдел белән Ык елгалары арасында аеруча күп булуын ассызыклый. Тикшеренүче Уфа һәм Казан татарлары арасында телдә, гореф-гадәтләрдә бернинди дә аерма булмавы турында яза, бары тик Уфа татарларының хатын-кыз киемнәре казанныкыларга караганда күпкә матуррак икәнлеген билгели. П.С. Паллас халык авыз иҗатына артык игътибар бирми. Шулай да аңа урындагы татарлар һәм башкортлар арасында таралган риваять, легендалар белән эш итәргә туры килүенә ишарәләр бар. Җир-су атамаларына бирелгән саран гына аңлатмалар шул хакта сөйли. Икенче сәяхәтче И.И. Лепехин үзенең юлъязмасында хәзерге Башкортстан җирләренә урнашкан бер төркем татар авыллары аша үтүен билгеләп уза. Болар - Бакай, Байтуган, Камышлы, Усман, Авыргазы елгасы буендагы Корманай, Бәгәнәш, Сәет, Бугалыш. И.И. Лепехин, аерым географик объектларга тасвирлама биргәндә, аларның атамаларының мәгънәсен, тарихын ачыклый. 1895 һәм 1897 елларда С.Г. Рыбаков тарафыннан тупланган йөздән артык татар һәм башкорт җыры ноталары белән бергә Петербургта басылып чыга. Аларның кайберләренең барлыкка килү тарихларын тасвирлаган риваятьләр дә китерелә. Бу әсәрләр шактый кыскартылып бирелсә дә, С.Г. Рыбаков хезмәтенең әһәмияте зур: монда күпчелек тарихи җырларның көй, сүз һәм риваять синтезы рәвешендә яшәвен ачык күзалларга мөмкин. XIX гасыр азагында хәзерге Башкортстанның төньяккөнбатышын үз эченә алган Уфа губернасында яшәүче татарларның теле, этнографиясе, фольклоры белән кызыксыну кискен көчәеп китә. Н.Ф. Катанов, Уфа губернасының Бәләбәй өязенә килеп, биредә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен аларның фольклор әсәрләре нигезендә өйрәнә һәм, Казанга кайткач, шул хакта өч фәнни хезмәт язып чыга . Монда ул Урал алды татарларыннан язып алынган берничә җыр, бәет һәм мөнәҗәт тә китерә. 1906 елда тарихчы һәм тел галиме Г.Н. Әхмәров Вятка һәм Уфа губерналарына килеп, җирле типтәрләрнең тел үзенчәлекләрен һәм этногенезын тикшерә. 1908 елда дөнья күргән "Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышы" исемле мәкаләсендә ул "типтәр" атамасының килеп чыгышы турында халык арасында таралган берничә этнонимик риваять китерә. Галим фикеренчә, "бүгенге көндә типтәрләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә, дин, тел һәм гадәтләре, шулай ук торак урыннарының атамалары аларның Казан һәм Вятка губерналарыннан чыгуын һәм шушы губерна татарлары, ягъни Казан татарлары белән туганлыкларын дәлилли". 1914-1915 елларда М.А. Васильев Идел-Урал төбәге буенча сәяхәт итеп, биредә яшәүче татарлар арасында таралган 60 тан артык әкият һәм легендаларны җыеп, урысчага тәрҗемә итеп, 1924 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. Шунысы куанычлы: биредә бүгенге көндә Башкортстанга караган территорияләрдә яшәүче татарлар арасыннан табып алынган легендалар да теркәлә. Мәсәлән, "Шүрәлене ничек алдарга" дигән хикәятне тикшеренүче Стәрлетамак өязе, Миркәтле волосте, Толбазы авылында язып ала (бүгенге көндә әлеге авыл - Башкорт стан ның Авыргазы районы үзәге), "Сак-сок" легендасын Бәләбәй өязендә кәгазьгә терки. 1910 елның 15 апрелендә Казанның "Шәрык клубы"нда укылган "Халык әдәбияты" исемле лекциясендә мәшһүр әдибебез Габдулла Тукай татарлар һәм башкортлар арасында таралган "Тәфтиләү", "Сак-сок", "Җизнәкәй" кебек халык җырларын анализлый, шунда ук аларның барлыкка килүе турындагы риваятьләрне дә китерә. Ул фольклор әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшенә аерым бер игътибар бирергә кирәклеге турында әйтә. ХХ гасыр башында татар халкының, шул исәптән Уфа һәм Оренбург губерналарында яшәүче милләттәшләребезнең легенда-р иваятьләрен, авыл тарихларын, башка фольклор әсәрләрен җыю, өйрәнү, фәнни анализлау, популярлаштыру өчен, "Шура" журналы зур көч сала. Аның мөхәррире, күренекле мәгъ рифәтчебез Риза Фәхретдинов Килем авылында (хәзер Баш корт станның Бүздәк районына карый. - И.Ф.) хезмәтче Галлә метдин Сәйфетдин улыннан морза Йосыф Тәфкилевның үлеме турындагы риваятьне язып алып бастырып чыгара; "Тәфтил әү" җырын һәм аның тарихын нәшер итә; шулай ук туган як тарихын өйрәнүгә багышланып, үз эчләрендә күпсанлы легенда һәм риваятьләрне анализлаган гыйльми мәкаләләр дә нәкъ шушы "Шура" журналында дөнья күрә. Татар фольклорын өйрәнү эшенең төп юнәлешләрен билгеләүчеләрдән, тумышы белән хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылыннан булган бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның исемен аерым атарга кирәк. 1926 елда "Безнең юл" журналында аның "Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы. Татар халык әдәбияты турында" исемле зур гына мәкаләсе басылып чыга. Монда әдип хәтта тупланган фольклор материалларын да бастырып чыгару мөмкинлекләре чикле булуы хакында әйтә һәм бу мәсьәләдә Башкортстан татарларының авыз-тел иҗатын өйрәнү эшенең торышына аерым туктала. "Мәсәлән, Бөре кантоныннан Гата Исхакый иптәш тарафыннан татар әкиятләре җыелган. Барлыгы 31 дәфтәр, 500 битләр чамасы. Карар күптән булса да, бастырып чыгаруның юлын таба алганыбыз юк. Фазыйл Туйкин иптәшнең "Ил әдәбияты" дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да, басар өчен чара булмаганлыктан, рәнҗеп, шелтәләп, үзенә кире сорап алды. Большевик мөхәррир Афзал Таһиров иптәшенең дә яхшы материаллары бар. Якын арада Сәйфи Кудаш иптәш хат язып әйтә: "Җыйган нәрсәм бар, җибәрәм", - ди. Мәрхүм шагыйрьнең - Бабичның җыйганнары да шулай ук сакланып торалар. Болардан күренә ки, хәзер бездә халык әдәбиятын җыю төрле җирдә, төрле рәвештә башланган, моны бер җиргә туплап, тикшереп, коллективның хезмәте рәвешендә бастырып чыгару һәм тикшерүнең вакыты җиткәнлеге бик ачык күренәдер", - дип, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгели. Шунда ук ул татар фольклорының Казан татарларының иҗаты белән генә чикләнмәвен, аның башка өлкәләрдә һәм республикаларда яшәүче татарлар арасында булган фольклор белән баетылырга тиешлеген әйтә. "Әле бездә моңарчы җыелганы башлыча Казан татарлары эчендә җыелганнар. Хәзер башка кабиләләргә дә кул салырга кирәк", - ди ул һәм шунда ук "җыйган вакытта һичнәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызында ничек ишетелгән, шул көенчә язып алу - беренче шарттыр. <...>. Кайдан-кемнән, нинди кабиләдән, кай районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп җыярга, язарга кирәк", - дип, фольклор җыюның төп фәнни кагыйдәләрен бирә. Галимҗан Ибраһимов биредә татар халкын алты "кабиләгә" - Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр, алатыр лар, төмәннәр, типтәрләргә бүлә. Күренекле тел галиме Р.Г. Әх мәтьянов, "кабилә" сүзенең рус телендәге "племя, род, клан" дигән терминнарга туры килүен күрсәтә, гомерен татар халкының рухи мирасын өйрәнүгә багышлаган язучы Адлер Тимергалин "кабиләчелек" сүзе астында "провинциализм" дигән мәгънә ятуын билгели. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов бу сүзләре белән татар халкының бер төбәктә генә яшәп, бер төрле генә булмавын, киресенчә, Евразия киңлекләре буенча сибелгән татарларның милли фольклорын, аның үзенчәлекләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклый. Хәзерге Башкортстанга караган җирләрдә туып үскән күренекле татар фольклорчылары Нигъмәт Хәким (Кыйгы районының Еланлы авылы) һәм Нәкый Исәнбәт (Салават районының Нәсибаш авылы) биредә яшәүче милләттәшләренең авыз-тел иҗаты үрнәкләрен җыюга сизелерлек өлеш кертсә дә, 1960 еллар уртасына кадәр бу эш системалы рәвештә алып барылмый: фрагментар характерда гына була. Башкортстандагы татар халык иҗаты үрнәкләрен биредә яшәүче башка милләтләр фольклор әсәрләре белән чагыштырма-тарихи планда гыйльми анализлау өчен вакыт, гомумән, килеп җитмәгән була әле. Башкортстандагы татар фольклор мирасының системалы рәвештә җыела һәм өйрәнелә башлавы 1960 еллар уртасында фәнгә килгән Риф Мөхәммәтҗанов исеме белән бәйле. Биредә галим турында кыскача белешмә биреп китү дә урынлы булыр. Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөньяга килә. Монда сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә укый. 1962-1966 елларда башкорт телендә нәшер ителә торган "Совет Башҡортостаны" республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазифасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза. Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәкләр, сөйләкләр, йола үрнәкләре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхәбибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа "Татар халык иҗаты", "Татар әдәбияты тарихы" фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның фәнни эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Риф Мөхәммәтҗанов 1967 елдан алып 1990 еллар башына кадәр республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган материалларны саклау һәм өйрәнү өчен, аның тарафыннан үзе эшләгән кафедра каршында фольклор фонды оештырыла. Биредә тупланган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-1988, 1993 елларда Казанда дөнья күргән "Татар халык иҗаты" академик басмасының һәр китабында да Р.М. Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге фольк лор экспедицияләре барышында, Башкортстанда яшәүче татарлардан язып алынган халык авыз иҗаты үрнәкләре дә урын ала. Академик басмага Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фонды материалларыннан меңнән артык - кыска, йөзләп лирик һәм тарихи җыр, йөзләгән йола һәм уен җыры, мәкаль һәм әйтем, табышмак, биш йөзләп балалар фольклоры әсәрләре үрнәкләре, утыз ике риваять, легенда, мифологик хикәят, утызлап тормыш-көнкүреш әкияте, урнашт ырыла. Болардан тыш аларда С.Г. Рыбаков тарафыннан бүген Башкортстанга караган районнарда язып алынган 16 кыска җыр, Нәкый Исәнбәт теркәп калдырган меңнәрчә мәкальләр һәм табышмаклар, Х. Ханзафаров кебек халыктан чыккан энтузиаст тикшеренүчеләр язып алган әкиятләр һәм бәетләр урын ала. Өстәп, шуны да әйтик: Башкортстан татарларының фольклор үрнәкләрен җыюда диалектология белгечләренең (Г.Х. Әхәтов, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б.), фольклорчыларның (Б.Г. Әхмәтшин, С.З. Мөхәммәтнуров һ.б.) да билгеле өлеше бар. Аларның хезмәтләрендә 20 дән артык авыл тарихы, тарихи, топонимик риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр урнаштырыла. 1973 елда Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан Башкортстандагы татар фольклорының төбәк үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган беренче кандидатлык диссертациясе яклана . "Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе" дип аталган фәнни эш күренекле башкорт фольклорчысы, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Н. Кирәев (әдәби тәхәллүсе - Кирәй Мәргән) җитәкчелегендә башкарыла. Әлеге диссертация Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче фәнни тикшеренү булып тора. Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе", 1982 елда - "Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия", 1984 елда рус телендә "Специфика татарских фольклорных жанров" дип аталган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәшриятында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Галим Р.М. Мөхәммәтҗановның 1996 елдагы вакытсыз вафатыннан соң, ул башлаган эш укучысы И.К. Фазлетдинов тарафыннан дәвам иттерелә. 2005 елда ул филология фәннәре докторы, профессор Ә.М. Сөләйманов җитәкчелегендә "Башкортстан татарларының топонимик риваятьләре һәм легендалары: тарихи нигезләре һәм идея-эстетик функцияләре" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларын тикшерүгә багышланган берничә күләмле фәнни хезмәт бастырып чыгара. Шуларның "Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр" дип аталганы аерым әһәмияткә ия. Биредә татарлар күпчелекне тәшкил иткән, яисә укмашып яшәгән районнардан җыеп алынган 702 фольк лор әсәре - 630 риваять, 23 легенда, 33 мифологик хикәят, 16 сөйләк тексты урнаштырыла. Шуларның 600 дән артыгы фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Томның нигезен шулай ук автор-төзүче укыткан Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы фольклор фондында соңгы елларда тупланган материаллар тәшкил итә. Күзәтүдән күренгәнчә, Башкортстан татарларының фольклор мирасын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү юнәлешендә соңгы 50 елда шактый зур эшләр башкарылды. Йола иҗатына, әкияти характерда булмаган халык прозасы жанрларына махсус монографик тикшеренүләр багышланды, риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр тупланмасы аерым китап булып дөнья күрде. Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарларның халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыру, өйрәнү бүген дә көн кадагындагы мәсьәлә булып саналырга хаклы. Аерым алганда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның эпик, лирик һәм лиро-эпик фольклор төрләренә караган жанрларның күпчелеге (мәсәлән, әкиятләр, мәзәкләр, афористик иҗат жанрлары, бәетләр, мөнәҗәтләр, халык җырлары, балалар иҗаты) аларның төбәк үзенчәлекләре, үзәк мотивлары, персонажлары, бер үк географик һәм рухи мохиттә яшәүче төрле халыкларның эпик традицияләренең бер-берсенә йогынтысы әлегә кадәр тикшерелмәгән өлкәләр булып кала. Әлеге хезмәт шушы мәсьәләләрне тикшерү өчен кыйммәтле гыйльми чыганак булыр дип уйлыйбыз. * * * Татар фольклорын бербөтен система буларак күзаллап, "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китапларны басмага әзерләгәндә, беренче чиратта, тикшеренүчеләр өчен милли фольклорыбызның локаль үзенчәлекләрен чагыштырма планда анализлау мөмкинлеген тудыру максатын куйдык. Шул ук вакытта хезмәт бүгенге катлаулы иҗтимагыйсәяси вазгыятьтә татар халкының бөтенлеген саклау, аны төрле тарафларга тарткалауга-б үлгәләүгә юл куймау өчен дә файдалы булачак. Китапларны төзегәндә, Башкортстан татарлары арасында таралган барлык фольклор төрләрен һәм жанрларын да колачлау максат итеп куелды. Чыганакларның күпчелеге Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондыннан алынды. Биредә әлеге уку йортының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары тарафыннан 1966 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үткәрелгән җәйге фольклор экспедицияләре вакытында тупланган материаллар саклана. Серия нең китапларына кергән төнь як һәм төньяк- көнчыгыш, үзәк һәм төньяк- көнбатыш, көнбатыш һәм көньяк- көнбатыш районнарның һәммәсенә дә шундый фәнни экспедицияләр оештырылган, аларда җыелган үрнәкләр системалаштырылган. Китапларны төзегәндә, "Татар халык иҗаты" академик басмасында, тел белгечләренең хезмәтләрендә һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән фольклор үрнәкләре дә файдаланылды. "Баш корт стан татарлары фольклоры" сериясенә кергән китап ларның төзелеш структурасы уртак. Һәр китап биредәге татар авыл ларының тарихларын тасвирлаган риваятьләр белән ачыла. Бу - бик үзенчәлекле төркем. Чөнки алар "гадәттә, теге яки бу авылның кайдан, кайчан, нинди сәбәпләр аркасында күчеп килүе турында сөйли. Авыл тарихларында төбәккә беренче килеп утырган кешеләр, аерым нәселләр тормышындагы мөһим вакыйгалар турында төрле мәгълүматлар бирелә. Бу ягы белән алар тарихи риваятьләргә якын торалар. Күп әсәрләрдә авыл исем енең килеп чыгышы да аңлатыла. Монысы исә топонимик риваятьләргә хас күренеш". Безнең карашка, авыл тарихларының шушы үзенчәлеге - бер үк вакытта топонимик та, тарихи да характерга ия булуы - аларны риваятьләр составындагы аерым төркем итеп карарга мөмкинлек бирә. Шуңа да алар һәр китапта башка төр риваятьләрдән аерым, районнар буенча урнашт ырылып, тикшерелгән географик ареалда яшәүче татарларның тарихы, тормыш үзенчәлекләре белән укучыны алдан ук таныштыра. Һәр китапта шуннан соң риваять, легенда, мифологик хикәят, сөйләк, әкият кебек эпик фольклор жанрлары урын ала. Алардан соң лиро-эпик фольклор үрнәкләре - бәетләр һәм мөнә җәтләр урнаштырыла. Соңыннан бер-бер артлы халык җыр лары, афористик жанрлар - мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, сынамышлар, ышанулар, юраулар тезелеп китә. Аннан инде тикшерелгән районнардагы йола иҗатының төрле жанрлары бирелә. Һәр җыентык балалар фольклорына караган әсәрләр белән тәмамлана. Бу Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәгән татарларның рухи мирасын тулы һәм системалы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Хезмәтнең күләме чикләнгәнлектән, бүгенге көндә инде югалган яисә югалып бара торган фольклор төрләренә һәм жанр ларына - теге яки бу төбәктә яшәүче татарларның йола иҗатына, риваятьләргә, легендаларга, мифологик хикәятләргә, әкиятләргә, им-томнарга, ышануларга, халык җырларының аерым жанр төрләренә, мәсәлән, шәкерт, рекрут һәм солдат җырларына төзүче тарафыннан аеруча игътибар ителде. Аларның барча текстларын да вариантлары белән бергә китапларга урнаштырырга тырыштык. Мәсәлән, борынгы йола фольклоры әсәрләре тулысы белән сакл анмаган очракларда аларның аерым элементларын булса да бас тырып чыгаруны максатка ярашлы дип таптык. Шул ук вакытта бүген дә күпләп иҗат ителгән һәм таралган бәет, мөнәҗәт, мәзәк, сөйләк, лирик җыр, мәкаль, әйтем, табышмак кебек фольклор жанрларының кулыбызда булган барлык үрнәкләре дә хезмәткә кертелмәде. Биредә без җирле халыкның тормыш тәҗрибәсен, тарихи асылын ачкан иң характерлы берничә әсәрне бирү белән генә чикләндек. Һәр китапта теге яки бу жанр үрнәкләре күп урнаштырылган очракта, аларга эчке тематик классификация ясалды; фольклор үрнәкләре аз булса, мондый бүленеш-классификация эшләү кирәк дип табылмады. Жанрлар эчендә классификация үткәргәндә, төзүче күренекле татар фольклорчылары М.Х. Баки ров һәм Ф.И. Урманче хезмәтләрендә китерелеп, бүгенге фольклористиканың үзәгендә торган фәнни принципларга һәм терминологиягә таянып эш итте. Шунысын да искәртү мөһим: фольклор үрнәк ләре халыкның җирле тел үзенчәлекләрен саклап тәкъдим ителде. Сериянең аерым китапларын төзегәндә, географик принцип нигез итеп алынды. Мондый бүленеш шактый дәрәҗәдә шартлы булса да, гамәли күзлектән караганда һәм татарлар компактлы яши торган аерым бер территориядә таралган фольклор үрнәкләренә игътиб арны юнәлтү җәһәтеннән дә иң уңышлысы дип табылды. Шуны да әйтик, Уфа өязендә 1718-1727, 1761-1764, 17431747, 1781-1782 елларда узган I-IV халык исәбен алу - ревизия материалларында ук биредә татарларның күпләп яшәве күрсәтелә. Алар 5 юлга ("дорога") сибелеп утыралар. Уса юлына хәзерге Башкортстанның Балтач, Борай, Тәтешле, Краснокама, Калтасы, Мишкә, Кырмыскалы, Яңавыл, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары карый; Казан юлында Бакалы, Бәләбәй, Благовар, Дүртөйле, Кушнаренко, Илеш, Уфа, өлешчә Бөре һәм Караидел районнарындагы татар авыллары теркәлә; Ногай юлында Авыргазы, Бишбүләк, Гафури, Иглин, Стәрлебаш, Стәрлетамак, өлешчә Кырмыскалы районнары, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре утыра; Себер юлына хәзерге Аскын, Кыйгы, Салават, Учалы, өлешчә Караидел районнары урнаша; Яңа Мәскәү юлына Бакалы һәм Бишбүләк районнарының бер өлеше керә. Атап үтелгән хезмәттә татар авылларының тулы исемлеге дә, аларда яшәүче милләттәшләребезнең төгәл саны да китерелә. Кулыбыздагы фольклор материалларын аерым китапларга бүлгәндә, без әлеге тарихи-статистик материалларны да истә тотарга тырыштык. "Башкортстан татарлары фольклоры" сериясендәге төнь як һәм төньяк- көнчыгыш төбәкләрен колачлаган китапка Аскын, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Яңавыл, өлешчә Нури ман, Учалы районнарында яшәүче татарлардан җыелган фольк лор материаллары урнаш тырылды. Биредә шуны истә тотарга кирәк: Аскын, Караидел, Кыйгы, Нуриман, Мәчетле, Учалы яклары - этник яктан катнаш төбәкләр. Шуның өчен дә "биредә төрле этник традицияләрнең тарихи закончалыкка нигезләнеп, берегеп килүе һәм бер- берсенә йогынты ясавы" ачык сизелә. Нигезен бары тик татарлар тәшкил иткән, татарлар аеруча күпләп яшәгән авыллардан җыелган фольклор әсәрләре генә китапка кертелде. Әлеге сериягә кергән чираттагы китап Баш корт станның үзәк һәм төньяк- көнбатыш районнарында яшәүче татарларның фольк лор әсәрләрен үз эченә ала. Болар исәбенә Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш кебек Башкортстанның үзәгендә һәм төньяк- көнбатышында урнашкан төбәкләр карый. Бу районнар, тел ягыннан, нигездә, моноэтник - татар халкы күпчелекне тәшкил иткән районнар. Гади генә итеп әйтсәк, бу - татарның нигезе. Аларның этник бөтенлеген саклау, халык иҗаты әсәрләрен барлау һәм пропагандалау аша тарихка игътибарны көчәйтү безнең төп бурычыбыз булып тора. Укучы игътибарына тәкъдим ителгән әлеге китапка исә Баш корт стан ның көнбатыш һәм көньяк- көнбатыш төбәкләренә караган Авыргазы, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнарында яшәүче татарларның фольклор әсәрләре керде. Алар һәммәсе дә борынгы Казан ханлыгы җирләрендә урнашкан. Тел җәһәтеннән караганда да, бу як татарларының сөйләше татар әдәби теле нормаларыннан бөтенләй аерылмый, диярлек. Гомерен Башкортстан татарларының тарихын һәм тел үзенчәлекләрен тикшерүгә багышлаган галим Р.Г. Сибәгатов фикеренчә, гомумән, төньяк-көнбатыш Башкортстан сөйләшләре йөз ел элек тә, ике йөз ел элек тә, өч йөз ел элек тә татарча яңгырашлы булган. Эш барышында барлыкка килгән кайбер күзәтүләребезне дә бәян итик. Беренчедән, Идел буе татарларындагы кебек үк, Башкортстанда яшәүче татарлар репертуарында соңгы елларда язып алынган архаик дастаннар очрамый диярлек. Моны, беренчедән, Ислам диненең халкыбызга иртә үтеп кереп, тәңречелеккә нигезләнгән мифологик традицияләрне кысрыклап чыгаруы белән аңлатырга мөмкин. Ә алар архаик дастаннарның нигезен тәшкил итә. Икенчедән, бу татар халкында борынборыннан китап культурасының, язма әдәбиятның киң үсеш алуы белән дә бәйле. Нәтиҗәдә, фольклор халыкның эстетик, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган бердәнбер чыганак булудан туктый, күләмле әсәрләр язма рәвештә, әдәби кануннар буенча иҗат ителә, төрле вариантларда язып тарала башлый. Архаик дастаннардан аермалы буларак, стадиаль яктан соңгырак чор эпосы булып санала торган мәхәббәт дастаннары, аларның билгеле сюжетка вариантлары, эпик җыр үрнәкләре һ.б. исә Башкортстан татарлары авызыннан шактый күп язып алынган. "Йосыф һәм Зөләйха", "Таһир һәм Зөһрә", "Ләйлә һәм Мәҗнүн" кебек фольклор һәм язма әдәбият арасында торган китаби дастаннарның вариантлары тикшерелгән ареалда күп ләп очраса да, алар, күләмнәре зурлыгы аркасында, әлеге китапка кертелмәде. Киләчәктә мондый төр дастаннарга аерым китап багышлау күздә тотыла. Мифологик кануннарга корылган архаик дастаннар табылмаса да, Башкортстан татарлары репертуарында иң борынгы чорларны чагылдырган, шул чорларда бабаларыбыз аңындагы дөнья моделен ачып салган сюжет-мотивлар шактый. Мәсәлән, Аскын, Караидел, Нуриман, Илеш якларында алыплар - гадәти кешеләрдән алда яшәгән зур гәүдәле адәми затлар турындагы риваятьләр гаять күп таралган. Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез репертуарында, Казан татарлары фольклорыннан аермалы буларак, күршеләренең малын, җирен тартып алу өчен, күчмә кабиләләр арасында барган феодаль сугышлар - карымта-барымта яулары турындагы риваятьләр дә зур урын тота. Моңа кадәр әлеге төр әсәрләр мөстәкыйль тематик төркем буларак бары тик башкорт риваятьләре составында гына аерымлана иде. Соңгы еллардагы тикшеренүләребез карымта-барымта яулары белән бәйле мотивларның башкорт фольклорында гына түгел, Башкортстан татарларының риваятьләрендә дә мөһим урын тотуын ачыклады һәм аларны мөстәкыйль тематик цикл итеп карарга мөмкинлек бирде. Безнең фикеребезчә, биредә "татар халкының бер өлешенең хәзерге Башкортстан җирләрендә борын-борыннан яшәп, бу сугышларда турыдан-туры катнашкан булуы турында фикер йөртергә дә урын бар". Архаик мотивларның күп очравы үзе үк татарларның бу җирләрдә гасырлар дәвамында яшәвен исбатлый. Янә шуңа да игътибар итү кирәк: китапларга кергән материалларның зур өлеше 1962 - 1991 елларда, ягъни совет идеологиясе хакимлек иткән чорда язып алынган. Шуңа күрә аерым үрнәкләрдә коммунистик идеология, сыйнфый караш шаукымы, дингә һәм муллаларга карата ифрат тискәре караш та сизелеп кала. Моны аңлап кабул итү сорала. Чөнки фольклор әсәре үзен тудырган, үзе яшәгән чор чынбарлыгын чагылдырмыйча яши алмый. Шуңа күрә дә Совет чорында язып алынган әсәрләрдә мондый, бүген инде бик иске булып тоелган карашларның саклануы - табигый күренеш. Хәзерге Башкортстан территорияләрендә борын-борыннан, әле Алтын Урда чорыннан ук һәм аннан да иртәрәк, яшәп көн күрүче татарлардан язып алынган авыз иҗатында бердәм татар милләтенә хас яшәү рәвешен, холкын, сөйләмнәрендәге саф татарча үзенчәлекле аһәңне, гомумән, милләтебез кичергән әрнү-борчуларны, шатлык-куанычларны төсмерләү кыен түгел. Татар халкын милли асылына кайтаруда, һичшиксез, мөһим кыйм мәтләрдән булган рухи энҗе-мәрҗәннәр алар. Безнең авылда читтән җыелган халык. Өч төрле: типтәр, алатыр, мишәр. Тәүдә бер акланга утырганнар. Үзәнбаш Ибрай булган авылның исеме. Аңарга бер өч йөз еллар бар инде. Без - Төмән халкыбыз. Ульянскидан, Суксу дигән җирдән картатайның әтисе килгән. Җирсез куылып килгән халык. Тормышлары бик хөрт иде, алама иде. Егерме ел байда йөрдем. Бераз җирне тартып алганнар да, байларга сатканнар. Алатырның җире күбрәк, душка дүрт дисәтинә. Типтәргә өч әчменник кенә. Мишәр белән типтәр бергә булган инде. Иң тәү килгән кеше, бабайларның әйтешеннән, икәү булганнар. Казан ягыннан килгән ике кеше. Ибраһим, Яңабай - икесе дә типтәрләр. Җирләре Төрөмбәт башкортларыныкы булган. Шушы авылның утырышлары һәйбәт, ямьле булгач, аннан күчеп утырганнар. Ике йөз илле еллар чамасы бар бу авылның башлап утыруына. Казан нисендә, Алатыр дигән авылдан, алатыр дигән халыклар килеп: "Шушында утырыйк" - дип, килеп кушылганнар. Ике йөз ел элек. Саратовтан да мишәрләр булган, соңгырак вакытларда килгәннәр. Күп еллар элек безнең авыл утырган җирдә җилләр генә искән, тауларында — кылган, Үзән буйларында тирәк, таллар үсеп утырган. Шулай берчакны бу җирләргә Казан ягыннан өч-дүрт гаилә күчеп утыра. Алар елга буена, ачык җиргә килеп урнашалар. Ялан әйбәт кенә булып күренә, су да, үлән дә күп була. Алар янына яңа күчеп килүчеләр төпләнә. Ләкин көннәрдән бер көнне бу кешеләрнең маллары үлә башлый. "Гаеп җирдәдер", - дип, алар яңа урынга, авыл хәзер утырган җиргә күченәләр. Бер көнне авылга Куҗак исемле бер бабай килә. Ул кешеләргә: - Сез монда ишәеп киткәнсез икән, бер бәләкәй авылга әйләнгәнсез. Тик авылыгызга һаман исем кушмагансыз. Сез аны Ишле дип атагыз, - ди. Халык уйлана һәм, бабай белән килешеп, авылга Ишле исемен бирә. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Әкрам Кадергуловтан (1928 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 2. 3. Ишле авылы (2 нче вариант) Күп еллар элек бу урынга Ишле исемле кеше килеп урнаша. Ул өй төзеп кереп, шунда яши башлый. Озак та үтми, аның кырына чит гаиләләр килеп төпләнә. Шулай итеп, авыл барлыкка килә. Аңа Ишле дигән исем бирәләр. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Әкрам Кадергуловтан (1928 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 3. 4. Нугазак авылы 1552 нче елда Иван Грозный Казан шәһәрен басып ала һәм татарларны көчләп чукындыра башлый. Христиан диненә күчәргә теләмәгәннәрне үтерү-кыру башлана. Алар туган илләрен ташлап, күчмә тормыш белән яшәүче башкорт кабиләләренә табан юл алалар. Картлар сөйләве буенча, 1553-1555нчe елларда өч татар гаиләсе Агыйдел елгасының сул ярында, биек куе урман эчендәге акланда башкортларга килеп юлыгалар. Бу акланда башкортларның җәйге җәйләве була. Шуңа да авыл халкы бу җирне әлегә кадәр Тирмә яланы дип атап йөртә. Шунда ук Башкорт зираты дип аталган каберлек урыны да бар. Башкортлар татарларны җылы кабул итәләр һәм үзләренең биләмәләренә кергән зур күлнең аръягында яшәргә урын бирәләр. Татарларның ике гаиләсе - Арсланов фамилиясен, берсе Асфандияров фамилиясен йөрткән була. Шуңа да Нугазак авылының яртысы диярлек шушы нәселләрдән. Татарлардан бераз соңрак Нугазакка дүрт чуваш гаиләсе дә килә. Фамилияләре Иванов һәм Васильевлар була. Ләкин тел белмәү һәм диннең башка булуы аркасында, татарлар һәм чувашлар арасында бәрелешләр килеп чыга. Чувашлар татарлардан өч-дүрт чакрым төньяккарак китәргә мәҗбүр булалар һәм Чуваш Нугазагы авылына нигез салалар. 1997 елда Авыргазы районы Нугазак авылында БДУ студенты Лилия Хисмәтуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 4. 5. Солтанморат авылы Солтанморат авылының килүенә дүрт йөз ел чамасы, бабайлар сөйләвенчә. Баштан килгәннәр монда кыргыз бабайлар. Ике чакрым чамасы тау кырына, су буена утырганнар. Аның үзенең агай-энесе җиде-сигез хуҗалыктан торган. Агачлык шәп булган. Көн битендәге ягында - җиләк, теге ягында чия, шомырт, чикләвек күп булган. Кышын куян күп булган. Без белгәндә бар иде инде ташлар, язу-фәләне юк, Кыргызлы тавы, Кыргызлы зираты, Кыргызлы елгасы дип сөйлиләр әле дә. Уналты-унҗиде ел торганнан соң, тагын бер кабилә татар килгән. Алар хәзерге ферма янына утырган. Алар килгәч, кыргыз киткән. Ферма янында, тауның нәкь түбәсендә утырганнар, иске авыл тавы. Татар бабайларның килешен Бирскидан дип ишеткәләгән бар. Солтанморат исемле карт булган. Алатырлар, Бакайлар белән беренче килгәннәр. Җирләре аз. Авыл халкын башкортлар мишәр дип йөртәләр. Метрикаларда - мишәр. Безнең бабайлар җирне сатып алып килеп утырмаган. Ул вакытта беркем дә булмаган, буш булган. Сатып алган дигәнне ишеткәнем юк. Паружга килеп утырганнар. 1972 елда Авыргазы районы Солтанморат авылында Солтан Латыйповтан (1906 елгы) Дөррия Рамазанова язып алган. - Рамазанова, 1984. - С. 187; ТХИ РЛ, № 220; Фазлетдинов, 2018, № 5. БИШБҮЛӘК РАЙОНЫ 6. Ает авылы 1744 нче елда безнең тирәдән бер төркем Казан татарлары үтеп барган. Боларның күпчелеге Аитовлар нәселеннән булган. Алар, үзләренә яшәр өчен, матур табигатьле урын эзләгәннәр. Безнең яклар аларның күңеленә хуш килгән, чөнки биредә саф сулы елгалар, мал-туар йөртергә гүзәл басулар да булган. Аитовлар шушында төпләнеп калырга карар иткәннәр. 1744 нче елның 1 нче июнендә бу җирләр Аитовлар гаиләсе артыннан беркетелгән һәм авыл Ает дип атала башлаган. 1997 елда Бишбүләк районы Ает авылында Зилара Нәбиуллинадан (1946 елгы) БДУ студенты Рита Насыйрова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 21. 7. Бишбүләк авылы Урыслар Казан ханлыгын яулап алгач, монда яшәүче барлык халыкларны көчләп христиан диненә күчерә башлыйлар. Көчләп чукындырудан качып, Казан ягыннан алты бертуган: Иледер, Элле, Эледер, Вандер, Енедер һәм Синедер безнең Бишбүләк якларына килеп урнашалар. Милләтләре буенча алар чукынмаган чувашлар була. Куе урманны кисеп, алар хәзерге зират урынында торлак йортлар салалар. Ләкин моннан чишмә ерак була. Җитмәсә, ул вакытта тимер бидрәләр булмый, туганнар суны агач чиләк белән ташый. Ә агач чиләкләр кояшта бик тиз кибә, шуңа су ярыклардан тиз агып бетә торган була. Чишмәле яңа урын эзләп, туганнар икенче җиргә - Ак кое чишмәсе буена күчеп утыралар. Монда алар тагын эшкә керешәләр һәм үзләренә яшәр өчен барлык шартларны да тудыралар. Яңа урын бары тик Синедерга гына ошамый, һәм ул яңадан Казан ягына кайтып китә. Шулай итеп, 1640 нчы елда Бишбүләк авылына нигез салына. Калган биш туган агачтан кашык, чиләкләр, көянтә, арба-тәгәрмәчләр ясарга өйрәнәләр. Аларны, атка төяп, Самарага алып барып саталар. Ә акчасына шундагы базардан он, ит, шикәр, май һәм башка әйберләр сатып алып кайталар. Вакыт үтә торгач, биш туган ныклап аякка басып, бу якларга хуҗа булып китәләр һәм торган урыннарын биш өлешкә бүләргә уйлыйлар. Беренче өлеш - Молти пүлек, икенчесе - Паланна пулек, өченчесе - Ана пүлек, дүртенчесе - Элле пүлек, бишенчесе Сирекле пүлек дип атала башлый. Шулай итеп авыл Пишпүлек дигән исем ала. Соңрак бу якларга татарлар һәм башкортлар килеп урнашканнан соң, аны Бишбүләк дип атый башлыйлар. 1998 елда Бишбүләк район музеенда И. Алексеев һәм И. Петров истәлекләреннән БДУ студенты Гөлнара Рәхмәтуллина күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 22. БҮЗДӘК РАЙОНЫ 8. Күзәй авылы Күзәй авылы 1344 нче елда төзелә башлаган. Беренче булып монда Идел буеннан Кузьма исемле ир күчеп утыра. Күпмедер вакыт үткәч, аның янына Инзә башкортлары Күчимовлар, Акырбаевлар һәм Тимербаевлар килеп төпләнә. Соңрак Чанышевлар килә. Алар татар дворяннары - морзалар булалар. Шулай итеп, авылда башкортлар һәм морзалар яши башлый. Башкортларның җирләре күп булган, чөнки аларга һәр ир башына унышар дисәтинә җир бирелгән, ә морзаларга - биш дисәтинә генә. Шуңа морзалар малларын башкорт җирләрендә йөрткәннәр. Морзалар патшадан дәрәҗә сорап алганнар һәм башкортларның җирләрен әкренләп тартып ала башлаганнар. Хәерчеләнгән башкортларның күбесе авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булган. Калган халык исә Чанышев фамилиясенә күчкән. Ә авылның исеме аңа нигез салучы Кузьмадан алынган, диләр. 1997 елда Бүздәк районы Күзәй авылында укытучы Зилә Галәветдиновадан БДУ студенты Вера Кунафина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 31. 9. Кыска Елга авылы Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр. Болгар бабайлары булган. Элгәре җиде баба килгәннәр: Карҗаудыдан - Собханкол, Рахманкол. Субаевларның тамыры шулардан килә. Типтәрләр алар. Дилчем би, Янар би, Сафар би, Качкын би, Канзәфәр би - болары башкортлар. Дистановлар шулардан киткән. Припущенный башкортлар болар, башкорт та түгел, типтәр дә түгел. Асаба башкортлар бик күп җирле булганнар. Мәсәлән, Каңны Төркәй, Кобаулар нәстәяшни башкорт алар, әтәмби түгел. Бүздәкләр, Бәләбәй мищәннәре, казанлы кешеләре чукындырудан качып килгәннәр. Мең җиде йөз егерменче елны килгән дип тә сөйлиләр. Картлар ягыннан кардәш инде, күрәсең, бер токымнан. Тикмәбергә килеп керми, үзеңнеке булганга килеп керә бит инде. Казан татарлары элек тәбәкәй чигеп, бар да һөнәрле эштә булганнар, җир булмаганга күрә. 1997 елда Бүздәк районы Кыска Елга авылында З. Дистановтан (1888 елгы) БДУ студенты Дөррия Рамазанова язып алган. - Рамазанова, 1984. - С. 183; ТХИ РЛ, № 211; Фазлетдинов, 2018, № 32. 10. Чишмә авылы Әле 1890 нчы елда гына бу урында куе урман була. Иң беренче булып монда Кушнарен ягыннан Вахит исемле ир кеше килеп утырган. Ул бер калкулыкта күпмедер җирне төпләп алып, шунда куыш корып яшәгән. Ул торган урынны Йомран дип атаганнар. Аның артыннан тагын берничә кеше килеп, үзләренә җир бүлеп алганнар. Шулай барлыкка килгән авыл 1940 нчы елга кадәр Йомран исемен йөрткән. Халкы бик ярлы булган. Безнең авылдан ерак түгел Николай Антоныч дигән бик усал бай яшәгән. Ул үз җиренә кешенең аягын да бастырмаган. Җиләк ашарга дип, бала-чагалар керсә дә, бик каты кыйната торган булган. Революциядән соң аны куганнар. 1997 елда Бүздәк районы Чишмә авылында Мифтах Исмәгыйлевтан БДУ студенты Вера Кунафина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 33. МИЯКӘ РАЙОНЫ 11. Баязит авылы Баязит авылына моннан 300 ел чамасы элек нигез салынган, дип сөйлиләр. Беренче булып монда Баязит карт килеп утырган. Башта ул Сатый карт белән бергә Өязе елгасының бер ярына төпләнгән булган. Ләкин маллары буталышып, ике арада еш кына ызгышлар кубу аркасында, Баязит бабайга хәзерге Иске йорт дип атала торган урынга күчәргә туры килгән. Авылның әлеге урыны сазлыклар, урманнар белән капланган булган. Әкренләп сазлыклар кипкән, агачларны халык төпләгән. Тора-бара авылга башкортлар, чувашлар, калмыклар, соңрак татарлар килеп утырган. Авылда әле дә Калмык очы бар. Анда калмыклар яшәгәннәр. Еллар үткәч, авылда сан ягыннан татарлар өстенлек алган. 1996 елда Миякә районы Баязит мәктәп музее материалларыннан БДУ студенты Зөлфия Исхакова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 108. 12. Өршәк авылы 1928 нче елда Өршәкбаш-Карамалы авылыннан 60 йорт Каенлык чокырына күчеп утырырга уйлый. Каенлык чокырында су булмау сәбәпле, алар өскәрәк, Өршәк елгасы тамагына урнашалар. Авылны Каенүзәк дип атый башлыйлар. 1930 нчы елда Өршәк һәм Карамалы елгалары кушылган җирдә урнашкан өчен, авылның исемен Өршәк дип үзгәртәләр. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 109. 13. Сатый авылы XVII гасыр урталарында Урал алды далаларында күчмә башкорт кабиләләре, яхшы көтүлекләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргәннәр. Алар бу чорда, башлыча, терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр. Күчмә башкорт-кыпчак кабиләләренең бер кечкенә ыруы башында Сатый исемле кеше тора. Чыгышы белән ул Якуп кабиләсендәге Атҗитәр исемле кешенең гаиләсеннән була. Кабилә Оренбург губернасының Көергәзе елгасы буендагы далалары буйлап күчеп йөри. Безнең яклар сәүдә юлы өстеннән читтә урнашкан була. Күчмә кабиләләр һөҗүм итү куркынычы да аз. Шуңа да Сатый монда төпләнә. Шулай итеп, Сатый авылы барлыкка килә. 1998 елда Миякә районы Сатый авыл мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Инзира Садыйкова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, 110. ТУЙМАЗЫ РАЙОНЫ 14. Бишкурай авылы Иң беренче булып бирегә хәзерге Чакмагыш ягындагы Кыр Бишкурае авылыннан Ишморза, Юмагол, Кормаш исемле татар картлары килеп утыра. Соңрак монда Чәрмәк һәм Сәпәр исемле мари кешеләре дә килеп төпләнә. Алар бик тиз татарлашалар. Шулай булса да мариларның нәселләре зәңгәр, яшел күзле, җирән сакаллы, ә чиста татарлар әлеге көндә дә чем-кара чәчле һәм кара күзле. Авылның исеме шул Кыр Бишкурае дигәннән алынган. Алда әйтеп үтүемчә, Мулла Хаҗиханның өч улы була. Уртанчы уллары Заһит исемле була. Мулла аңа тау янындагы җирне сатып ала. Улы шул җиргә барып урнаша. Тора-бара бу җиргә яңа кешеләр килеп утыралар, авыл барлыкка килә. Авылга нигез салучысының исемен бирәләр. Тик, вакыт узгач, "Заһит"ның "һ" хәрефе төшеп калып, авыл Заит дип атала башлый. 1998 елда Октябрьский шәһәрендә Әхсән Кашаповтан БДУ студенты Светлана Ханнанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 129. 16. Карамалы - Гобәй авылы (1 нче вариант) Элгәре Иван Грозный исемле бик явыз патша була. Ул бөек урыс империясе турында хыялланып, башта мордва халкын басып алып, христиан диненә кертә. Аннан чират чуваш, мариларга да җитә. Моннан соң Иван патша Урта Идел буенда яшәүче булгарларны да басып алмакчы була һәм Казанга һөҗүм башлый. Ул Казанны ала алмый һәм ачуыннан тирә-яктагы авылларны туздыра. Шундый авылларның берсе безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Байлар Сердәге була. Бу авылда Гобәй исемле мулла яшәгән. Ул бик акыллы булган һәм халык аны нык ихтирам иткән. Урыс гаскәрләре килә башлагач, ул авыл халкын өлкән улы җитәкчелегендә Уралга озата. Тик үзе туган төягеннән китми, берничә авыл карты белән шунда кала. Аны сатлыклар урыс гаскәренә тотып бирәләр. Казанда сумала кайнатып, шунда Гобәйне салып үтерәләр. Калган картларны коллыкка озаталар. Мулланың өлкән улы Алдаргол халык белән башкорт җирләренә бара. Алар Өсән елгасының аръягында тукталалар һәм әлеге Алдар тавында төпләнәләр. Авылга мулла исемен кушалар. Ләкин авылның тирә-ягы тулы карама урманы була, һәм шуңа күрә авыл Карамалы-Гобәй дип атала башлый. Ире Гобәй мулланың һәлак булуы турында ишеткәч, аның хатыны Сәлия әби бик кайгыра. Ул, авылыбыз янындагы тауга менеп, моңлы җырлар җырлый торган була һәм шул җырларны кыя-ташларга язып калдыра. Бу тауны әле дә булса "Сәлия тавы" дип атыйлар. Алдаргол артыннан Гобәйнең кызы һәм кияве җитәкчелегендә икенче төркем чыга. Ләкин алар Алдарголның эзләрен югалталар һәм Нөгеш елгасы буенда тукталалар. Алар шушында төпләнәләр һәм авылга Сердәк исеме кушалар. Шулай итеп, Байлар Сердәге кешеләре ике авылга нигез сала. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 130. 17. Карамалы-Гобәй авылы (2 нче вариант) Бервакыт Кәлшәле авылыннан бер кара үгез югала. Аның тиресен елга буеннан табалар. Шуннан халык елгага Карамалы исемен бирә, чөнки тире кара төстә була. Елга буендагы авыл да Карамалы-Гобәй дип атала башлый. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908 елгы) истәлекләреннән БДУ студенты Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 131. 18. Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары XVI гасырда татарларны чукындыра башлагач, Казан тирәсендә яшәүче милләттәшләребез качып, кеше аягы басмаган караңгы урманнарга барып сыенганнар. Менә шушы чорда, үзе артыннан 8 гаилә ияртеп, Гобәй исемле карт безнең якларга күчеп килә. Алар Сәлия тавындагы акланда яши башлыйлар. Шулай итеп, Карамалы-Гобәй авылына нигез салына. Авылның әлеге урыны ул вакытта куе урман, кеше үтеп чыга алмаслык сазлык белән капланган булган. Шуңа халык якында гына зур Өсән елгасы агып ятуы турында белмәгән дә, чөнки аңа кадәр үтеп керә алмаган. Вакыт узып, күчеп килүчеләр саны артып, авыл зурайгач кына, халык урманны чистартып, сазлыкны киптереп, Өсән елгасына кадәр үтеп кергән. Яңа иген басулары пәйда булган. Шулай берчакны, монда авыл барлыгын белгәч, иярләнгән атларга менеп, Карамалы-Гобәй авылына башкорт картлары килеп чыккан. Алар бу җирләргә элек-электән башкортлар хуҗа булуын аңлатканнар. Безнең авыл картлары киңәшләшкәч, аларны яхшы сыйлап, озак кына кунак иткәннәр һәм шул ук вакытта үзара килешү төзегәннәр. Кунак булгач, башкорт картлары безнең авыл бабайларын ияртеп, Өсән елгасы аша чыкканнар. Алар биек тау башына менеп, атларыннан да төшмичә: "Ана, ана, шуннан", - дип, Өсән елгасының Бәләбәй ягына күрсәткәннәр. Аннан, икенче якка борылып: "Ана, ана, шуннан", - дип, Собхангул авылына күрсәткәннәр. Шулай итеп, алар татарларга бирелгән җирләрнең чикләрен билгеләгәннәр. Кешеләр безнең якларга йөз еллар буена килгән. Шулай Кәлшәле авылы оешкан. Анда элек урам саен бер төрле халык яши иде: Казан кешесе, типтәр, мишәр һ.б. Соңрак Тукай авылы да нигезләнгән. Шулай итеп, башкортлар биргән җирләрдә бербер артлы татар авыллары барлыкка килгән. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908 елгы) истәлекләреннән БДУ студенты Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 132. 19. Кәкребаш авылы Авылның исеме барлыкка килүен халык төрлечә аңлата. Берәүләр: "Авыл башында Өсән елгасы текә борылыш ясый, шуңа халык авылны Кәкребаш дип атаган", - диләр. Икенчеләре: "Авылга беренче булып урнашкан кешенең бармаклары кәкре булган. Менә шуннан киткән авыл исеме", - дип фаразлыйлар. Өченчеләр фикеренчә, "элек авылга кергән җирдә кәкре башлы имән үскән, шуңа авыл Кәкребаш дип атала". Мин төгәл генә әйтә алмыйм. Дөреслек шушы өч фаразның берсендә булырга тиеш. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән риваятьләргә караганда, авылга беренче булып нигез салучылар Әй елгасы буе башкортлары булганнар. Яудан бүленеп калган башкорт вәкилләре, бүләккә күпсанлы кыйммәтле җәнлек тиреләре алып, җир бүлеп бирүне сорап, түрәләр янына барганнар. Аларның үтенече кәнәгатьләндерелгән. Хөкүмәт землемеры: "Мә - үзегезгә алыгыз, сезнеке булсын, тәү башлап сезгә бирәм", - дип эшкә керешкән. Шулай итеп, яңа авыл Мәтәү дип атала башлаган. 1741 нче елда бу авылга Казан ягыннан ясак түләүче татарлар да күчеп утыралар. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 134. 21. Московка авылы Бу авылның беренче исеме - Таубаш (тау башында торганга, шулай дигәннәрдер инде). 1928 елда авылга Мәскәү шәһәреннән геолог килә. Шуннан соң, авылны Московка дип атый башлаганнар да инде. 1998 елда Октябрьский шәһәрендә Әхсән Кашаповтан БДУ студенты Светлана Ханнанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 135. 22. Мулла авылы Бу хәл XVI йөздә була. Безнең як табигате хәзер дә бик матур, ә 400 ел элек ул бөтенләй һәркемне үзенә әсир иткән. Мулла Хаҗихан исемле бер кеше үзенең өч улы белән яшәргә җир эзләп, безнең якка килеп чыга. Шушы гаилә авылга нигез сала да инде. Соңыннан яңа авыл Мулла исеме белән атала башлый. Имештер, Бугуруслан шәһәрендә Нарышкин атлы алпавыт яшәгән, ди. Ул бик явыз, комсыз булган. Шуңа күрә крепостной крестьяннар аңардан качканнар. Качып китеп, әлеге авыл урынына килеп утырганнар һәм авылга үзләренең алпавытларының фамилиясен биргәннәр. Шулай итеп, Нарышкин фамилиясеннән Нарыш авылы үсеп чыккан. 1998 елда Октябрьский шәһәрендә Әхсән Кашаповтан БДУ студенты Светлана Ханнанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 137. 24. Нарыш авылы (2 нче вариант) Авыл үзенең исемен Нарыш-Тау тавының исеменнән алган, дигән юрама да бар. Халык телендә "норыс" сүзе "калкулык, үр, тау, кашлак" дигәнне аңлата. Бәлки хәзерге фин-угыр халкының борынгы бабалары Башкортстан җирендә яшәгәндер һәм алар безнең тауга һәм авылга исем калдырганнардыр. 1998 елда Октябрьский шәһәрендә Әхсән Кашаповтан БДУ студенты Светлана Ханнанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 138. 25. Сәрдек авылы Борын-борын заманда, 1548 ел тирәсендә, хәзерге Сәрдек авылы җирләренә өч кеше килгән, диләр. Аларның икесе игезәк булганнар. Бу кешеләр төрле урыннарга урнашалар: берсе - тау битендә, икенчесе - тигезлектә, өченчесе түбәнлектә төпләнә. Бу авылларга Югары Сәрдек, Турай һәм Түбән Сәрдек дигән исемнәр бирелә. Аларның икесе әлегә кадәр сакланган, ә инде Турай авылы кешеләре, авыр еллар башлангач, Сәрдеккә күченәләр. Иң беренче булып, безнең авыл урынына Кыр-Елан волостеннан Төмәнәк Ходайметов дигән кеше төпләнгән. Ә аның бертуган абыйсы Көзәй Бүздәк районындагы Көзәй авылына нигез салган. Төмәнәкнең уллары Баязит, Бикташ һәм Дәүләт Төмәнәковлар сатып-алу эшләре белән шөгыльләнгәннәр. 1997 елда Туймазы районы Туймазы районы Төмәнәк авылында Гөлнур Габидуллинадан БДУ студенты Зөлфия Хәсәнова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 140. 27. Тукай авылы Моннан 250 ел чамасы элек, ул вакытта Шалтык дип аталган елга буеннан безнең якларга Тукай исемле бер кеше күчеп утыра. Ул Верхне-Троицк һәм Нижне-Троицк авыллары арасындагы бәләкәй генә бер акланда җир эшкәртеп, иген иккән һәм терлек асраган. Тора-бара ул иркенрәк җирләргә мохтаҗлык кичерә башлаган, чөнки чәчүлек урыннарын киңәйтү өчен, урман кисеп, төп чыгарырга кирәк булган. Бу авыр эштән котылу өчен, Тукай яңа җиргә, зуррак акланга, хәзерге Акташ авылы урынына килеп утырган. Берничә ел торгач, аңа мондагы черкиле сазлыклар, вак ташлы чәчүлекләр дә ошамый башлый. Ул озак уйлап тормыйча, күченеп, безнең авыл урынына килеп утыра. Монда бар яктан да уңайлы: үләне, урманы, суы - һәммәсе дә мул була. Тукай бабайга бу урыннар ошый, һәм ул монда мәңгегә төпләнеп кала. Шулай итеп, Тукай авылы барлыкка килә. Озакламый Тукай янына Ризван исемле кеше дә күчеп утыра. Безнең авыл халкы - шушы ике нәселнең буыннары. Тукай авылы тирәсендәге җирләр дәүләт җире була. Крестьяннарга җир бүлгәндә, гаиләдәге ир балалар гына исәпкә кертелә. Шунлыктан ир балалары күп булган кешеләрнең җирләре дә күбрәк була. Җирсезлектән җәфа чигүчеләр 1912нчe елда Томск губернасына күчеп китәләр һәм анда тагын бер Тукай авылын нигезлиләр. Күчеп киткән Габдулла Ильясов, Фәррах Мутаев, Әюп Йосыповларның балалары әле дә Томск өлкәсенең Тукай авылында яшиләр. 1996 елда Туймазы районы Туймазы районы Тукай авылында Җиһан Дәүләтбаевадан (1912 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 142. 28. Чокадытамак авылы Хәзерге авыл урынында элек урман булган. Шушы урманга өч башкорт егете ауга киләләр. Чишмә янында тукталып, хәл җыйганда, су эчәргә өч кыр казы очып төшә. Өч егет аларны атып ала һәм, озак та уйлап тормыйча, биредә яшәргә төпләнергә карар кыла. Шулай итеп, авыл барлыкка килә. Егетләр аны беренче табышлары исеме белән, Өч казы дип атыйлар. Тиздән болар янына Иван патша явыннан качып килүче Казан татарлары да күчеп утыра. Вакыт үтү белән монда яшәү кыенлаша, җир җитми башлый. Халыкның бер өлеше яшәргә яңа урын эзли башлый. Бара торгач, алар бер инешкә тап булалар. Инештә балык күп була. Аеруча өчкады балыгы җәтмәләргә ишелеп керә. Шулай итеп, татарлар шушы инешнең тамагында төпләнәләр һәм авылны балык исеме белән - Өчкадытамак дип атый башлыйлар. Әлеге вакытта бу исемне үзгәртебрәк, Чокадытамак дип йөртәләр. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 143. 29. Ярмөхәммәт авылы Әй буенда яшәүче берәүнең ат өере югала. Шушы атларны эзләп, ике кеше безнең якларга килеп чыгалар. Малкайлар үләнгә мул, бай урында ашап йөриләр, ди. Якында гына чылтырап елга агып ята, ди. Гомумән, бу урын кешеләргә бик ошый. Алар кайтып, бу турыда башкаларга да әйтәләр, һәм Ярмөхәммәт исемле кеше шушында күченеп килә. Ул яңа авылга нигез сала һәм аңа үз исемен бирә. Аның артыннан безнең якларга Бикмәт, Муса исемле кешеләр дә килә. Алар да авыллар тергезеп, аларга үз исемнәрен бирәләр. 1998 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Зәки Идрисовтан (1900 елгы) БДУ студенты Айгөл Юлдашева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 144. ШАРАН РАЙОНЫ 30. Алпай авылы Картларның сөйләвенә караганда, бу урында элек кара урман булган. 1600-1650 елларда чегәннәр татарларга каршы көрәшкәннәр. Зирекле, Бүләк авылларыннан татарлар җыелып, чегәннәргә каршы чыкканнар. Татарларның башында Алтай исемле егет торган. Көрәш каты булган. Алтай үзе батыр, курку белмәс егет булган, диләр. Ул эссе көндә күп су эчеп, янып үлгән, дип сөйлиләр. Бу урында кешеләргә яшәргә патша рөхсәт бирә. Яңа утарга Алтай дип исем кушалар. Еллар үтү белән, Алтай дигән исем Алпай дип аталып китә. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Урман кискән. Еллар үтү белән, авыл зурайган. Байлар да килеп утырганнар. Авылның 180 душ җире булган. Ул чама белән 2732 гектар җир. Беренче председатель Нигъмәтҗан Шәйхуллин булган. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында элекке көтүче Миңнегалим Ногмановтан (1904 елгы, 4 ел мәдрәсәдә укыган) БДУ студентлары язып алган. 31. Дүрмән авылы Чалмалы авылы барлыкка килеп, бераз вакыт үткәч, безнең урманлы-сулы якларга Казан тирәсеннән Дүрмән би исемле кеше күчеп килә. Ул Чалмалыдан бер-ике чакрым ераклыктагы урман аланына килеп утыра һәм шунда яши башлый: килен төшерә, улын башка чыгара. Бераздан Дүрмән исеме белән аталган бу авылга типтәрләр килеп утыра. Дүрмән авылының хәзерге халкы - аларның оныклары. Авылның уртасына зур кибет салынган. Аңардан түбәндәрәк яшәүчеләр үзләрен - Казан татарлары дип, ә югары очтагылар типтәрләр дип йөртә. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Сафура Гыйбадуллинадан (1940 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 152. 32. Күгәрчен-Бүләк авылы Авылыбыз әлеге Шаран районының көньягында урнашкан. Картлар сөйләвенчә, ул XVIII гасыр азакларында барлыкка килгән. Иң башта Күгәрчен-Бүләк авылы кешеләре көнбатыштарак, Ык елгасы буендагы Чәкән тавы битендә яшәгәннәр. Алар яныннан Татарстан җирләренә зур үзәк юл үткән була. Шул юлдан сәүдәгәрләр сату сатарга йөргәннәр. Бу юлдан заманында Иван Грозный, Емельян Пугачёв гаскәрләре дә үткән була. Шуңа да, бу тирәдә яшәве бик тынычсыз һәм кыен булган. Беркөнне авыл аксакаллары озаклап киңәшләшкәннән соң: "Башкача бу тирәдә калып булмый, безгә яңа җир эзләргә кирәк", - дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай итеп, алар туган якларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Иртән, Аллага тапшырып, олы юлга чыккач, кара урман эченнән ун чакрым тирәсе ара үткәннән соң, алар бик матур бер яланга килеп чыгалар. Юлчыларга бу җир бик ошый, һәм алар монда бераз хәл алырга туктыйлар. Табигатьнең матурлыгы хәйран калырлык була. Тирә-якта зифа буйлы каеннар җилгә иркәләнеп тирбәләләр, сусыл үләннәр, йолдызлар кебек сибелешкән чәчәкләр үзләренә чакырып торалар. Яланның уртасында үсеп утырган ялгыз имән башына күгәрченнәр оялаган була. Алар юлчыларны күрү белән, күккә күтәрелеп гөрли башлыйлар. "Түрдән узыгыз! Китмәгез! Бу бездән сезгә бүләк!" - дигән төсле кешеләрнең өстеннән әйләнеп очалар. Юлчылар: "Бу безгә күгәрченнәрдән бүләктер, алар безне җибәрергә теләмиләр", - дип уйлап, монда төпләнеп калырга уйлыйлар. Әбием сөйләве буенча, шулай итеп Күгәрчен-Бүләк исемле авыл барлыкка килә. 1997 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында БДУ студенты Вәсилә Нургалиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 153. 33. Нөрәй авылы Беренче булып, туган ягыбыз - ямьле Сөн елгасы буйларына Нурый исемле кеше килеп урнашкан. Ул килеп, беренче йорт төзеп яши башлаган урын әле дә Нурый куагы дип атала. Авыл акрынлап үсә. Кечкенә йортлар саны арта. Биредә башта Нурый карт нәселе генә булса, соңга таба, бу урынның табигатенә, аның матурлыгына кызыгып күчеп килүчеләрнең саны арта. Нөрәй авылына күчеп килүчеләрне "Раждюн" дип атаганнар. Бу инде "закунсыз туган" дигән мәгънәне аңлата. 1997 елда Шаран районы Шаран районы Нөрәй авылы музее материалларыннан БДУ студенты Эльвира Хәлиуллина күчереп алган.- Фазлетдинов, 2018, № 154. 34. Ташлы авылы Казан шәһәрен урыслар яулап алгач, башкисәрләрдән качып, әлеге Ташлы авылы урынына дүрт гаилә килә. Әмин исемле кеше аларның башлыгы була. Җирләрнең бик матур булуына, тирә-якта калын урманнар үсүенә һәм таулар арасыннан суын эчеп туймаслык чишмәләр чылтырап агуына сокланып, ул кешеләргә шушында тернәкләнәчәкләрен әйтә. Шулай итеп, тау башында алар йортлар тергезәләр һәм, җирләр бик нык ташлы булганлыктан, авылны да Ташлы дип атыйлар. Берникадәр вакыт үткәч, авыл уңдырышлырак җиргә - Сөн буенарак төшеп утыра. Авылның элекке урынын сөреп тә, уңыш үстереп тә булмый, чөнки ташлар комачаулый. Шуңа да бу тауны кешеләр Сөрмәкәй дип йөртә. Хәзерге Чалмалы авылы урынында элек кеше үтеп чыга алмаслык карурман булган. Биек нарат агачлары үскән, тирән елга аккан. Бик күп еллар элек бу җирләргә үзенең гаиләсе белән бер карт килеп утыра. Ул, урман кисеп, шушы урынга авыл сала. Бу картның исеме Чалман була. Аны мулла булган дип тә сөйлиләр, чөнки ул башына чалма урап йөргән. Авыл янындагы җирләр уңдырышлы кара туфраклы була, шуңа күрә монда башка кешеләр дә күчеп утыра һәм авыл Чалман карт исеме белән Чалмалы дип атала башлый. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 156. 36. Чалмалы авылы (2 нче вариант) Элек бу якларда куе урманнар үскән, сазлыклар да күп булган, шуңа күрә беренче күчеп килүчеләргә агач кисәргә, басу урыннарын төпләрдән чистартырга кирәк булган. Шулай бер тапкыр күчеп килүчеләр нәрсәдер эшләп булышканда, алар яныннан юлчылар үтеп бара икән. Көн эссе булганга күрә, кояш сукмасын дип, эшчеләр башларына чалма ураган булганнар. Юлчылар болардан: - Нинди авыл бу?- дип сорыйлар. Ләкин тегеләр эндәшми, үз эшләре белән мәшгуль булалар. Шунда юлчыларның берсе боларга күрсәтеп: - Карагыз әле, барысы да чалма ураганнар, чалмалылар бит болар!- дип көлеп җибәрә. Шушы вакыйгадан соң авылыбызга Чалмалы исеме тагылып кала. Бик борынгы заманнарда авыл Сеңрән исемен йөрткән, дип сөйли иде картлар. Монда иң беренче булып үз нәсел-ыруы белән Сеңрән исемле бабай килеп утырган. Аны башкорт булган, диләр. Күпмедер вакыт узгач, аның янына Казан ягыннан Кулбай карт килеп утыра. Ул типтәр була. Ике нәсел арасында җир өчен ызгыш-талашлар башлана. Килешә алмагач, Сеңрән карт балалары белән хәзерге Оренбург өлкәсендәге Бозылык станциясе тирәләренә күчеп утыра. Элек картлар, кардәш-ыруларын күрер өчен, шунда барып йөргәннәр. Ә инде Сеңрәннең истәлеге булып авыл янындагы тау һәм аның битеннән чыгып ятучы чишмә кала. Аны карт үз куллары белән чокып чыгарган була. Шуңа да тау һәм чишмә әлегә кадәр Сеңрән исемен йөртә. Сеңрән һәм Кулбай карт нәселләренең зиратлары да аер ым булган: берсе әлеге Сөярмәт авылы янындагы шилыклыкта (хәзер инде ул югалып беткән), икенчесе Кулбай авылының хәзерге зираты урынында урнашкан. Шулай итеп, Кулбай авылында борын ике нәсел, ике сословие - башкортлар һәм типтәр-татарлар яшәгән. Авылның кыйбла ягы - башкорт очы, төньягы - типтәр очы, дип аталган. Төрле исем белән йөртелсәләр дә, алар бер үк татар телендә сөйләшкәннәр. Бүгенге көндә Галимов, Ризва нов, Дәүләтшин, Сәяхов, Садыйков, Сабиров, Миңнуллин, Фәттах ов, Хөснетдинов, Сапаев, Била лов, Мусин, Җәләев, Кадыйров, Галләмов, Ханнанов, Гыймаев, Шәйдуллин, Вәлиуллин, Нәсыйбуллин, Кашапов, Мәхмүтов нәс елләренең бабалары - башк ортлар; ә Идиятуллин, Ганиев, Моратшин, Вәликәев, Хәбибрахм анов, Кадыйрголов, Котлыев, Яһудин, Сөләйманов, Фәрукшин, Гыйззәтуллин, Исламов, Сабиров, Шәйморатов, Ильясов, Вәлиев, Шакиров, Мифтахов, Гатиятуллин, Баһманов, Дәүләтшин, Тәкыев, Гыйләҗев, Канипов, Зыязов, Миңнебаев, Садыйков нәселенекеләр типтәрләр дип аталган. Башкортларның җирләре һәм болыннары күп булган, хәзерге Приют поселогыннан алып, Та тарстанның Баулы районындагы Николашкино һәм Оренбург өлкәсендәге Шалты авылларына кадәр сузылган. Приют тирәсендәге җирләрен алар урысларг а сатып җибәргән. Ул урында хәзер Кажай исемле авыл урнашкан бу лырга тиеш. Төрле милләт, сословие вәкилл әре арасында җир өчен ызгыш лар элек еш чыгып торган. Бервак ытны башкортлар белән арлар печән вакыт ында сугышып, Миңнулла исемл е картның бер аягын тездән югары чалгы белән кискәннәр. Бу бабайны мин үзем дә хәтерлим, бер вакытта да мәчеткә, җомга намаз ына килми калганы юк иде аның. Бусын картлар сөйләве буенча беләм: 1906 нчы елда Кулбайда көчле янгын чыгып, авыл бөтенләе белән янып беткән. Көн бик җилле булганга, янгын бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән. Барлык йортлар кара күмергә әверелгән. Ходай кодрәте белән янгын бары тик мәчетне генә урап узган. Аны картлар Мишәр Карамалысы авыл ына сатканнар. Яңа мәчетне Юныс бай салдырган. 1933—1934 нче елларда мәчетнең мана расын кисеп аударалар. Бу каһәр ле эшкә кулбайлылырның берсе дә бармый. Манарасыз мәчет бинасы соңгы елларга кадәр авыл клубы булып хезмәт итте. 2004 елда Ярмәкәй районы Кулбай авылында мулла Мөгаллим Мәхмүт улы Мәхмүтовның (1910 - 2003) язма истәлекләреннән Илдус Фазлетдинов күчереп алган. 38. Рә авылы Сөярмәттән ерак түгел Рә дигән елга ага. Бу елганың килеп чыккан урынында бер борылма бар икән. Ул алфавиттагы "Р" хәрефенә охшап торганга, халык елганы "Рә" дип атаган. Аның ярларына урнашкан авыл да "Рә" исемен йөртә. Рә авылы 1895 елда барлыкка килгән. Минзәләдән ары Иске Сөярмәт дигән авыл булган. Шул авылдан әлеге Сөярмәт урынына ике туган күчеп килә. Аларның берсе Җөбәй исемле була. Ул вакытларда бу тирәдә бернинди авыллар да булмый, шуңа күрә озак вакытлар буена туганнар үзләре генә яшиләр. Бу тирәдә гел кара урман була. Ике туган да Ыкның бу ягында дөнья көтә, ләкин җирләре елганың аръягында урнаша. (Хәзерге Татарстанның Шалты колхозы җирләре). Тора-бара алар яшәгән җирләргә төрле яклардан качаклар килеп утыра башлый. Качаклар ике ыруга бүленәләр: башкортлар һәм типтәрләр. Ыру башлыгы булып башкортларда - Ибраһим, типтәрләрдә Мостай тора. Башкортлар белән типтәрләр, бер авылда яшәсәләр дә, җир өчен гел үзара ызгышып торганнар. Башкортлар ыруы көчлерәк булган, шулай ук закон да аларны яклап чыккан. Шулай итеп, хөкүмәт ызгышларга үзе этәреп торган: әгәр башкорт гаиләсендә ир бала туса, аның өчен җир бүлеп бирелгән; типтәрләрдә исә кыз бала туса да, ир бала туса да, җир бирелмәгән. Тора-бара инде, тирә-якларда авыллар пәйда була башлаган. 1895 нче елда Сөярмәттән өч чакрым ераклыкта урнашкан Рә авылы да барлыкка килә. Шулай итеп, Сөярмәт - Ярмәкәй районындагы иң карт авылларның берсе. 1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авыл китапханәсендә туган як тарихына багышланган альбомнан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 159. 40. Сөярмәт авылы (2 нче вариант) Патша заманында Шах авылыннан ике бертуган әлеге Сөярмәт авылы җирләренә күчеп утыра. Берсенең исеме - Әхмәт, икенчесенеке Сөяргол була. Алар җир эшкәртеп, мал үрчетеп яши башлыйлар. Соңрак һәркайсының исемнәренең яртысын алып (Сөяр-гол, Әх-мәт), авылны Сөярмәт дип атаганнар. (1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында Хаҗиәхмәт Асылгировтан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 160.) 41. Түбән Карамалы авылы (1 нче вариант) Ык елгасының уң ягында урнашкан авылларның берсе - Карамалы. Безнең якларда өч Карамалы авылы бар. Аларның барлыкка килү тарихы мондый. Бик борынгы заманнарда, бу якларны карама урманы басып алган була. Берчакны бу тирәләргә өч баба килеп утыра. Алар өчесе өч милләт вәкиле - мукшы, татар һәм чуваш булалар. Өч баба, өч урыннан җир алып, урман кисеп, иген игә башлыйлар. Тирә-якта карама урманы булганга, үзләре барлыкка китергән авылларны Карамалы дип атыйлар. Мукшы һәм чуваш гаиләләре бергәрәк урнаша, татарлар - 2-3 чакрым ерактарак. Соңрак чувашлар һәм мукшылар бер авыл булып яши башлыйлар. Мукшы очын - Югары Карамалы, чуваш очын - Урта Карамалы дип атыйлар. Ә татар авылын Түбән Карамалы дип йөртәләр. Аңа нигез салучы баба Татарстанның Шөхер дигән авылыннан килеп утырган була. Аның исеме, кызганычка каршы, тарихта сакланмаган. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Зиннур бабайдан (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 161. 42. Түбән Карамалы авылы (2 нче вариант) Түбән Карамалыга татарлар нигез сала. Соңрак бирегә 4-5 башкорт гаиләсе күчеп килә. Шуңа да Карамалы авылына Башкорт очы аша керәбез. Башкортлар килеп урнашканга озак та үтми, чирмүш халкы авылга күчеп килә. Алар утырган җирне Типтәр очы дип атыйлар. Чирмүш нәселе Карамалыда әле дә бар. Алар татарлашып беткәннәр. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган - Фазлетдинов, 2018, № 162. 43. Ярмәкәй авылы 1552 нче елда Иван Грозный Казан ханлыгын басып ала һәм татарларны көчләп чукындыра башлый, чәчүлекләрен тартып алып, урысларга бирә. Татарларның хәтсезе көнчыгышка күчеп китәргә мәҗбүр була. Иң беренче булып безнең якларга Ярмөхәммәт, Байкай, Арслан һәм Аймак дигән кешеләр килеп утыра. Алар арасында иң өлкәне Ярмөхәммәт була. Шуңа да үзләре нигезләгән авылны алар Ярмөхәммәт дип атыйлар. Тора-бара, ул кыскарып, Ярмәкәйгә әйләнә. Картлар сөйләвенчә, бик борынгы заманнарда яшәгән тәүтормыш кешеләре бу тауны изге санаганнар, монда үзләренең аллаларына корбан китерә торган булганнар. Баштарак кабиләнең иң матур яшь кызын корбан итеп чалганнар, соңрак ул нинди дә булса кыргый җәнлек белән алмаштырылган. Шуңа да тау "Корбан тавы" исемен йөртә. 1997 елда Авыргазы районы Нугазак авылында БДУ студенты Лилия Хисмәтуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 171. 45. Каравыл тавы Элек бу җирләр катай башкортларының биләмәләре булган. Еш кына монда чит кабиләләр һөҗүм иткәннәр, малларын куып алып китә торган булганнар. Башкортлар арасында бу "барымтага бару" дип аталган. Баскынчылар барлык малларны, хатын-кызларны алып китә торган булганнар. Менә шундый куркыныч туганда, кешеләр тау башында каравылда торганнар. Куркыныч янаса, тау башларында зур учаклар ягып, төтен ярдәмендә бер-берсенә хәбәр итә торган булганнар. Хәбәрне алгач, башкортлар бер-берсенә ярдәмгә килеп, барымтачыларның һөҗүмнәрен кире кага, мөмкин булмаса, урман-тау арасына кача торган булганнар. 1997 елда Авыргазы районы Нугазак авылында БДУ студенты Лилия Хисмәтуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 18, № 179. 46. Кырлау үзәне Чуваш Нугазагы Кырлау үзәненә урнашкан. "Кырлау" сүзе "кырылу" дигәннән килеп чыккан булырга тиеш. Элегрәк бу урында күчеп йөрүче башкортлар белән Урта Азия якларыннан килгән баскынчылар арасында зур сугыш булып, бик күп кеше кырылган. "Кырлауда кырылдык" дигән сүзләр катай башкортлары арасында хәзер дә искә алына. 1997 елда Авыргазы районы Нугазак авылында БДУ студенты Лилия Хисмәтуллина язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 184. 47. Бузан тавы Димнең уң ягында исеме риваятьләргә кергән бик зур тау бар. Риваять буенча, борын заманда казакълар бер хатынны Казакъстанга урлап алып китәләр. Тирәләрендә уйнап йөргән малайны да көчләп үзләре белән ияртәләр. Бу малайны ат көтүчесе итәләр. Күпмедер вакыт үткәч, малай үзенең кайдан икәнлеген оныта. Берчак теге хатын инде егет булган бу малайдан: "Син, балам, үзеңнең кем икәнеңне беләсеңме?" - дип сорый. "Юк, белмим, минем әтием дә, әнием дә юк",- дип җавап бирә егет. "Син Дим буеннан, сине дә, мине дә туган якларымнан урлап алып киттеләр. Котылырга теләсәң, ярдәм итәм. Мин хатын-кыз, җитмәсә картмын, кача алмам", - ди бу хатын. Бу бик ярсу егет була. Качар өчен үзенә бер өер ат әзерли һәм шуларны алып китә. Бик күп сулар, таулар үтә һәм туган якларына кайтып керә. Аны беренче булып ат көтүчеләр күрә. "Син кем, каян килдең?" - дип сорыйлар. "Мин - шушы яклардан урлап алып кителгән кеше. Исемем - Бузан", - дип җавап бирә егет. Ул үзенең бер өер аты белән шушы тауда туктала һәм тора-бара халык бу тауны "Бузан тавы" дип атый башлый. 1997 елда Бишбүләк районы Каныкай авылында Зиннур Бурангуловтан (1930 елгы) БДУ студенты Рита Насыйрова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 174. 48. Гамбәр сазлыгы Элекке яуда Гайнәямак авылыннан ерак түгел бер сазлыкта бер батыр кыз сугышкан, ди. Ул биек бер зирек башына утырып, дошманны якын җибәрмичә яу торган. Бу батыр кыз соңгы угынача аткан, ә дошманны үткәрмәгән. Иң актыктан аны зирек башыннан атып төшергәннәр һәм җәзалап үтергәннәр. Халык аны үлгән урынына зурлап күмгән. Бу Гамбәр исемле кыз булган. Кабер ташына да шулай язылган. Бу сазлык хәзер Гамбәр сазлыгы дип йөртелә. (1963 елда Әлшәй районы Гайнәямак авылында БДУ студенты Зәвил Шәйхулов Һадия Гыйрфановадан (1893 елгы) язып алган.- ТХИ РЛ, № 248. - Фазлетдинов, 2018, № 175.) 49. Өсән елгасы "Өсән" сүзе безгә монгол теленнән кергән",- дип сөйли иде картлар. Заманында Чыңгыз ханның оныгы Бату хан төзегән Алтын Урда дәүләтенә хәзерге Башкортстан җирләре дә кергән булган. Өсән елгасы буенда монголлар яшәп киткәндер, күрәсең, чөнки татарчага тәрҗемә итсәң, "Өсән" сүзе "елга", "су" дигәнне аңлата. Картлар әйтүенчә, елга буенда монголларның ясак җыю урыны булган. Салават батыр гаскәре белән безнең яклардан да үткән. Алар менә шушы күл һәм тау янында торып киткәннәр. Алар торып киткәнгә, бу урыннар "Торыш тавы" һәм "Торыш күле" дип атала. 1997 елда Бишбүләк районы Каныкай авылында Зиннур Бурангуловтан (1930 елгы) БДУ студенты Рита Насыйрова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 212. 51. Карагол тавы Пугачёв восстаниесендә Бишкурай старшинасы Ишкилде Ишмурзин җитәкчелегендә 88 якташыбыз да катнашкан. Сугышлар безнең авыл аша да үткән. Шул елларда әлеге тау башына каравыл каланчалары куелган. Баш күтәрүчеләр алардан патша гаскәрләре килүен саклап, күзәтеп торганнар. Шуңа да бу тауны халык "Каравыл тавы" дип атаган. Тора-бара бу атама үзгәреп, "Карагол тавы"на әйләнгән. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 207. 52. Күсәк куагы Авылның көньягында элек карама урманы урнашкан була. Пугачёв гаскәрләре анда карама агачыннан йомры башлы күсәкләр әзерләгәннәр. Алар сугышыр өчен кирәк булган. Шуннан бирле бу урын "Күсәк куагы" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 208. 53. Максим яланы Пугачёв явы вакытында бу яланда хөкүмәт гаскәрләре белән бәрелештә Максим исемле чуваш һәлак була. Шуңа да ялан аның исемен ала. Хөкүмәт гаскәрләренең бер кечкенә отряды белән бәрелештә Бишкурай крестьяннары аны тармар итеп, качарга мәҗбүр итәләр. Шуннан бирле бу урын "Яугачы", ягъни "Яу качты" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 210. 55. Хаккый түрә Элгәре Өсән буендагы җирләрдә Хаккетдин исемле бер түрә яшәгән. Халык аны Хаккый түрә дип кенә атаган. Аның бабасы - Атангол, атасы Собхангол исемле булган. (Әйткәндәй, әлеге көндә дә районыбызда шундый исемле авыллар бар). Ата-бабасының тире түгелгән, гәүдәләре күмелгән газиз җире һәм кешеләре өчен җанын да жәлләмәгән Хаккый түрә. Хаккетдин әле түрә дәрәҗәсенә күтәрелмәстән элек, тирә-як авыл кешеләрен берләштергән, тату яшәргә, бер-береңә хыянәт итмәскә өндәп йөргән. Ул-бу һөҗүм, яу була калса дип, ул гаскәр җыйган. Әтисе үлеп киткәч, барлык мал-мөлкәт аның кулына күчкән, Хаккый түрә мондагы халык өстеннән баш булган. Бервакыт аңа Пугачёвтан хат китереп биргәннәр. Хаккый түрә гаскәр җыеп, Салават армиясенә кушылган һәм халык азатлыгы өчен сугышып йөргән. Бола күтәрүдә катнашкан өчен, аны түрәлектән төшергәннәр. Өсән буендагы барлык җирләрне дә аның кулларыннан тартып алганнар. Үзен Себергә җибәрергә хөкем иткәннәр. Тоткынлыктан аны укый-яза белүе генә коткарып калган. Әби-патша указ чыгарып, Хаккый түрә җирләренә урысларны күчереп утырта башлаганнар һәм аларның авыллары калкып чыкан. Алар әле дә бар. Хаккый түрә акыллылыгы, зирәклеге белән халык күңеленә кереп калган. Аның хакында җыр да чыгарганнар. Бик борынгы заманнарда зур яулар, сугышлар булган бу якта. Пугачёв явы да үткән, диләр, бу яктан. Шул яу үткәндә, безнең авыл бәләкәй генә булган. Авыл кырында гына зур кара калын урман үскән булган. Ә авылның икенче очыннан - басулар, үзәннәр ягыннан шул яу үткән. Яу артыннан, авыл кешеләре зур гына ботаклы нарат агачына асып куелган бәллү табалар. Бәллүдә бер бала йоклап яткан була. Бу табылдык баланы карап үстерәләр. Аның нәселе әле дә бар. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Шәйдулла Хәйруллиннан (1889 елгы) БДУ студентлары язып алган. - ТХИ РЛ, № 86; Фазлетдинов, 2018, № 199. 57. Тәрәзәле тау Күгәрчен - Бүләк авылы янында урнашкан тауның элек өч куышы булган. Ерактан караганда, алар өч тәрәзәгә охшап торган. Шуңа да тауны "Тәрәзәле тау" дип йөртәләр. Заманында бу тау куышларында Пугачёв кешеләре патша гаскәрләреннән качып яшәгән. Элек картлар: "Шушы куышларның берсе Бакалыга барып чыга", - дип сөйлиләр иде. Сугышчылар атка атланып та, җир асты юлы белән Бакалыга чаклы бара алган булганнар. Хәзер инде ике куыш ишелеп төшеп ябылган, ә берсенә элегрәк шуышып кереп була иде әле. Кечкенә чагымда минем дә кергәнем булды. Ул куыш - бүлмә кебек. Уртасында таштан ясалган өстәл һәм урындыклар тора иде. Бакалы районында Урсайдан Нугайбәккә барган юлда чишмә аша күпер салынган. Менә шул күперне, имеш, Пугачёв явы вакытында татарлар һәм башкортлар түбәтәйләре белән туфрак ташып салганнар һәм юл ясап үткәннәр. (1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Әюп Хәйруллиннан БДУ студентлары язып алган. - ТХИ РЛ, № 81; Фазлетдинов, 2018, № 201.) 59. Батыр типкән таш (1 нче вариант) Авылдан берничә чакрым ераклыкта "Чәкән тавы" урнашкан. Андагы бик күп кеше сыя алырлык тау куышы авыл кешеләре өчен әле дә зур сер булып кала. Пугачёв явы вакытында монда качаклар яшеренеп яткан, диләр. Тау куышы янында зур таш ята. Ул ташта ат таягына охшаган сурәт тә бар. Картлар бу ташка Пугачёвның аты типкән, дип сөйлиләр. Ташта шуның эзе калган икән. Ул шуңа күрә "Батыр типкән таш" дип атала. 1998 елда Шаран районы Ташлы авылында Идрис Фәхретдиновтан (1926 елгы) БДУ студенты Гөлназ Абдуллинааязып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 202. 60. Батыр типкән таш (2 нче вариант) "Тәрәзәле тау" астында, юл кырында зур таш ята. Ә аңа зур аяк киеме эзе уелып калган. Бу ташны Гали батыр хатыны Таңсылуга ни сәбәпледер ачуланып таудан тибеп төшергән, диләр. Бар ачуы белән типкәнгә, ташта аның аяк эзе калган. 2002 елда Шаран районы Чәкән авылында Мөсәгыйт Закир улы Шакировтан (1932 елгы) БДУ студенты Гөлшат Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 203. 61. Ни өчен Сөярмәт авылы зур түгел? Борынгы заманнарда, әле Сөярмәт авылы барлыкка килгәнче үк, "Каршы тау"да бик көчле яу үтә. Башта җәяләрдән ук атып, аннан сөңгеләр, кылычлар белән сугышып, ике яктан да бик күп кеше һәлак була. Үлгән кешеләрнең каны таудан елга булып агып төшеп, хәзерге Сөярмәт урнашкан урынны баса. "Кеше каны сеңгән җирдә беркем дә озак яши алмый, яшьли үлеп китә", - дигәннәр борынгылар. Шуңа күрә безнең авылда халык бик яшьли вафат була. Сөярмәт зураймый, диярлек. "Каршы тау"дагы җирне чокып карасаң, әле дә кеше сөякләре килеп чыга. 1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында Хәдичә әбидән (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 185. 62. Табылдык "Каршы тау"дан яу киткәч, кешеләр аның башына менәләр. Монда элек усак урманы була. Агач ботакларының берсендә алар биләү эленеп торуын күрәләр. Эчендә бер малай ята икән. Кешеләр бу малайны авылга алып кайтып, тәрбияләп үстерәләр. Аңа Табылдык дип исем кушалар. 1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында Хәдичә әбидән (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 186. б) Җир биләүчеләр һәм җир өчен сугышлар турында 63. Утар-таш акланы Элек бу акланны куе урман уратып алган булган. Ә аклан эчендә Сладков дигән бояр яшәгән, имеш. Аның утары да шушында ук урнашкан икән, дип сөйлиләр. Кешеләр моннан таш ташыганнар, алар нигезгә салырга бик ярап торган. Шуңа да бу аклан "Утар-таш акланы" дип аталган. Сугыш вакытында монда армиядән качкан кешеләр яшеренеп яткан. 1998 елда Авыргазы районы Арыслан авылында Мөхтәрәмә әбидән (фамилиясе күрсәтелмәгән; 1928 елгы) БДУ студенты Р. Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 253. 64. Сәнәк сугышы Авылда халык, нигездә, игенчелек белән көн күргән. Ләкин ашлык үстерер өчен мөмкинлекләр зур булмаган, чөнки авыл янындагы җирләрнең күпчелеген Сругинид, Медведев, Назиров дигән боярлар биләгән. Алар үзләре Самара шәһәрендә торганнар, ә монда управляющийлары, приказчик-мазарлары яшәгән һәм идарә иткән. Боярлар үзләре монда җәй көннәрендә генә килеп, кунак булып китә торган булганнар. Халыкның күпчелеге шушы боярларга ялланып эшләгән. Ярлыларның тормышы бик авыр булган, шуның өчен еш кына бунтлар да чыгып торган. Изелүгә түзә алмыйча, авыл ярлылары берчак Маликов дигән боярның имениесен таларга баралар. Аларның кораллары күсәк, балта, сәнәкләрдән генә торган була. Приказчиклар, эшне сизеп алып, солдатлар чакырталар. Ике арада каты сугыш чыга. Шунда Әбутаһир Таһиров һәм Ярысәхмәт Ярыев дигән кешеләр үтерелә, ә калган крестьяннар яраланып, качышып бетә. Авыл тарихына бу вакыйга "Сәнәк сугышы" буларак кереп кала. 1996 елда Миякә районы Баязит урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты З.Исхакова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 246. 65. Гали карт һәм аның уллары Элек бу җирләрне Гали карт биләп торган. Аның ике улы булган. Үләр вакыты җиткәч, ул аларны чакырып: - Улларым, мин сезгә җирләремне тигез итеп бүлеп калдырам, бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, дус булыгыз, - дигән. Гали карт үлгәч, уллары әзерәк дус булып яшәгәннәр дә ызгыша, сугыша башлаганнар. Болар сугыша торгач, берсен-берсе үтергәннәр, ди. Ә җирләрен икенче кеше биләп алган. Халык: "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар", - дип юкка гына әйтми шул... 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 223. 66. Иштуган тавы XVI гасыр урталарында, Явыз Иван Казан ханлыгын тармар иткәннән соң, Сәпәр һәм Чәрмәк исемле бертуган мари кешеләре Бишкурайның Тау арты урамына килеп утыра. Аларга авылдан ике чакрым читтән, тау битендәге акланнан җир бүленеп бирелә. Шуннан башлап авыл халкы бу урыннарны "Иштуган тавы", "Иштуган басуы", "Иштуган суы" дип атап йөртә. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 228. 67. Суеш тавы Элек Тукай авылы җирләрен Николаевка авылында яшәүче бер алпавытбикә биләп торган. Ул бик комсыз булган. Күчеп килүче балтайлыларга җир бирергә теләмәгән. Нәтиҗәдә, шушы тауда, алпавытбикә кешеләре һәм балтайлылар арасында җир өчен сугыш булган. Бик күп кешеләр үлгән. Шуннан бирле бу тау "Чөеш-Суеш тавы" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында БДУ студенты Айгөл Хаҗиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 249. 68. Фәхрәй чишмәсе Яугачы чишмәсеннән чак кына өстәрәк, тау битендәге мәгарә эченнән бәреп чыга бу чишмә. Элек ул Фәхрәй исемле кешенең җирләренә кергән була. Фәхрәй хәйләкәрлеге белән дан тота. Ул: "Чишмәнең суы изге, барлык чирләрдән дә терелтә", - дигән сүз тарата. Аңа ышанып, халык монда суга килә башлый. Ә Фәхрәй, су алган өчен хак сорый башлый. Шулай итеп, ул нык кына байый. Ә чишмә әлегә кадәр "Фәхрәй чишмәсе" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Даим Яушевтан БДУ студенты Айгөл Мәүлетова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 256. 69. Бояр урманы Шаран районы Ташлы авылы янындагы урманнар элек бояр биләмәләренә кергән. Урманнан хәтта чыбык та кисеп алырга ярамаган. Халык әле дә аны "Бояр урманы" дип атый. Авыл янындагы урманның хуҗасы Сафронов фамилияле бай була. Ул үзе Уфада яши. Бай урман буендагы болыннарны да үз кулларына төшерергә уйлый. Авылның муллаларын, байларын, өлкән кешеләрен ашка җыеп, төрле маллар вәгъдә итеп, Сафронов киң болыннарны үзенең улына бүләк иттертә. Хәзер дә урман янындагы болыннарны халык "Сафронов болыннары" дип атый. 1998 елда Шаран районы Ташлы авылында Идрис Фәхретдиновтан (1926 елгы) БДУ студенты Гөлназ Абдуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 245. 71. Тимеркәү тавы Элек авылда Тимеркәү исемле кеше яшәгән булган. Аның бик күп җирләре - таулары, урманнары, кырлары булган. Колхозлашу чорында Тимеркәүне, "кулак" дип, Себер якларына куганнар. Җирләрен тармар итеп, тартып алып, колхозга керткәннәр. Шундый бер калкурак урынны әле дә "Тимеркәү тавы" дип атыйлар. 1998 елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Әхмәдиевадан (1934 елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 250. 72. Фиткә урманы Бу урман бик матур. Аның исеменең дә тирән тарихы бар. Картлар сөйләвенчә, элек Зирекле, Ташлы, Күгәрчен-Бүләк авыллары янындагы барлык урманнар бик бай барин Сафронов кулларында була. Ул үзе Уфа шәһәрендә яши. Ә аның эшләрен монда кучеры Федор алып бара. Ул бик эшчән, җитез, эше өчен җанын бирергә әзер кеше була. Намуслы эше өчен боярин Сафронов Күгәрчен-Бүләк авылы янындагы урманны Федькага бирергә була. Яңа хуҗа урман буенда үзенә зур йорт салдыра. Күп тә үтми, ул нык баеп китә, авыл халкыннан налог җыя башлый. Октябрь революциясеннән соң Федьканы раскулачивать итәләр. Аның урманнары халык байлыгына әйләнә. Федька байның өен сүтеп, Күгәрчен-Бүләк авылында мәктәп салалар. Авыл халкы Федька байны онытмый, урманны әлегә кадәр "Фиткә урманы" дип атап йөртә. 1998 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында БДУ студенты Вәсилә Нургалиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 257. 73. Типтәрләрнең "Бәләкәй тау"га күчеп килүләре XIX гасыр азагында Сөярмәт авылында Садрый дигән десятник яшәгән. Ул башкорт ыруыннан булган. Садрый карт башкортлар ярдәмендә типтәрләрне: "Үз җирегезгә китегез! Монда эзегез булмасын!" - дип куган. Авыл эчендә тавыш-гауга киткән. Типтәрләр, Сөярмәтне ташлап, авыл янындагы "Бәләкәй тау"га күчеп утырырга мәҗбүр булганнар. Таудагы өй урыннары 50 нче елларда да бар иде әле. Җирсез калган типтәрләр, эш эзләп, туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Әлеге Татарстанның Иске Шалты авылында элек Поливин фамилияле бояр яшәгән. Эш эзләп йөрүче Сөярмәт типтәрләре күбрәк шул боярга барып ялланганнар. 1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авыл китапханәсендәге туган як та рихына багышланган альбомнан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 251. 74. Исакай кулы Исергәп авылы халкының чәчүлекләре безнең якта, Карамалы авылы янында була. Шул җирләр өчен татарлар белән башкортлар гел ызгышып торганнар. Чираттагы сугышта бер игенче үлә. Ул кешенең исеме Исак була. Ул һәлак булган җирне халык "Исакай кулы" дип йөртә башлый. Мөхәммәтҗан карт Карамалы авылының старостасы була. Чыгышы белән - башкорт нәселеннән. Ул Исергәп һәм Чаганлы авылы кешеләренә җир сата. Исергәплеләр Карамалыга килеп, җир эшкәртеп, иген үстерә башлыйлар. Карамалы халкына тик начар, уңдырышсыз туфраклы урыннар гына кала. Тагын урман кисеп, чәчүлекләр ясарга кирәк була. Ачуы килгән кара халык Исергәп кешеләрен кыйнап үтерә. Мәетләрне староста Мөхәммәтҗанның өенә куялар. Ул бу вакытта каядыр киткән була. Берни белмичә кайтып керсә, өендә үле гәүдәләр ята. Мөхәммәтҗан өй эчен бер-ике урап чыга да ава. Аның йөрәге ярылып үлә. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 238. в) Милләтара, динара мөнәсәбәтләр, ыру, сословие атамалары белән бәйле риваятьләр 76. Чукындыру афәте Бик борынгыдан татарларга православие динен көчләп тагу булган. Шундыйның ачык мисалы булып Канебәк авылы санала. Көчләп чукындырылган татарлар, рус динен кабул итмичә, качып китә башлаганнар. Алар кеше аягы басмаган урманлыкка, елга башына йорт корып урнаша башлаганнар. Үзләренчә дөнья көтәләр болар. Хәзер нәрсә белән яшәргә? Чыксалар моннан, боларны тотарга мөмкиннәр. Хәзер монда урнаша торгач, бер посёлок булганнар болар. Моны патша агентлары беләләр. Бала туа, аны чукындыралар. Поп та исем куша, мулла да. Татарлар мулладан исемне яшертен куштыралар. Үлгәч тә, поплар молитва үткәрәләр. Татарлар яшерен үткәрәләр. Шулай итеп, тирә-як авыллар бу чукындырылган татарларга кыз бирмиләр, тегеләрнең кызларын да алмыйлар. Бу Канебәк авылы "цивилизованный" авыл булып кала. Шушы авылдан Садыйк дигән кеше минем белән империалистик сугышта катнашты. Икебезне дә штабка чакырдылар. Вашевысокоблагородие (II рота командиры) сорый бездән: - Иван Захарович кайсыгыз? - Беребез дә түгел. - Нишләп алай? Теге Садыйк дигән кеше: - Минем чукындырылган исем ул, ләкин мин аны йөртмим, минем Садыйк Муллабаев дигән исемем бар, - дип җавап бирде. Руслар аңа шушы исемдә йөрергә кушалар (Иван Захарович), наказать итәләр, ләкин ул бирелмәде, үз исеменнән баш тартмады. Руслар аны ел буе рус исеме белән йөрттеләр. Авылга христиан динен принимать иткән чувашларны китереп утыртканнар. Халык моны күрә алмый. Чувашларны мәсхәрәләү, алардан көлү юлына баса. Авыл очындагы керәшенгә бабай бара да: - Миңа икмәк бир, - ди. Теге әйтә: - Мин сиңа нәрсәгә икмәк бирим, - ди, - үземә җитәрлек кенә, - ди. Бабай әйтә: - Син бит миңа йөкләп бирәчәксең әле, - ди. Шуннан соң бу бабай бер кешене үтерә дә, керәшен абзарына төнлә кертеп куя. Тегене салам астына яшерә. Икенче көнне килә дә: - Синең теге эшеңне сизгәннәр бит! - ди. Чувашның коты чыга. Шулай итеп, теге икмәк бирә, атын да бирергә була, тик яманатын чыгармасын гына. Канебәк авылы биек тау итәгенә утырган. Китереп утыртылган чувашлар шул тау итәкләрендә яшәгәннәр. Авыл яшьләре (татарлар) биек тау башыннан олы-олы ташларны чувашлар өенә таба җибәргәннәр. Тегеләрнең йортларын изеп китәрлекләре булган. Шулай итеп, алар чувашларны кысрыклап чыгарганнар. Бу авыл халкы үзенең үткерлеге, елгырлыгы белән тирә-якта дан тоткан. Соңрак инде авыл халкы православие динен көчләп тагуның башка милләт халыклары белән дошманлыкка, туган җирләрне ташлап, качып китүгә сәбәпле булганын аңлый башлаган. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Харис Уразиннан (1893 елгы) БДУ студенты А. Кабилов язып алган. 77. Урыс утырышы аланы Бер көнне авыл хатын-кызлары кер юарга барганда, урман читендә чит кешеләрне күреп кала. Алар чакырылмаган кунаклар янына киләләр дә: "Нишләп безнең җирдә утырасыз? Китегез моннан!" - дип тавыш куптаралар. Тегеләр урысча нәрсәдер аңлатырга тотына, ләкин хатын-кызлар бары тик татарчаны гына белгән була. Алар, өйләренә кайтып, ярдәмгә ирләрен алып киләләр. Шуннан соң ирләр, урман кырында утыручылар янына барып, алар белән танышалар, сөйләшәләр. Бу кешеләр ял итәргә тукталган урыслар булып чыга. Алар монда бераз торгач, ары китәләр. Ә бу урын исә "Урыс утырышы аланы" дип атала башлый. 1998 елда Авыргазы районы Арыслан авылында Мөхтәрәмә әбидән (фамилиясе күрсәтелмәгән; 1928 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 278. 78. Кыргызкул "Кайчандыр шушы чокыр буенда күчмә кыргызлар тирмә корып яткан", - дип сөйли иде олылар. Гади халык урманга барырга да курыккан, чөнки юл шушы чокыр аша үткән. Урал аръягыннан күчеп килгән кыргызлар соңыннан кире киткән. Ә чокыр "Кыргызкул" дип атала башлаган. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 275. 79. Ногай тавы Бишкурай авылы аша элек Казан юлы узган. XVII гасырда моннан Казан ягына Ногай даругасы буйлап сәүдәгәрләр үткән, диләр. Аларның атлары, дөяләре бик күп булган. Шушы тау өстендә шалашлар корып, кәрванчылар озак ял итеп китәр булганнар. Чөнки якында гына Тимерлекул чишмәсе аккан, малларны ашатырга, болында үлән дә күп үскән. Шуннан бирле бишкурайлылар бу урынны "Ногай тавы" дип атыйлар. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 271.) 80. Тамьян басуы Кайчандыр, бик борынгы заманнарда, бу җирләрне Тамьян исемле башкорт ыруы биләгән. Исеме дә шуннан калган. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында БДУ студенты Айгөл Хаҗиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 264. 81. Башкорт зираты Элек Чалмалы авылыннан ерак түгел башкорт авылы бар иде. Ул кечкенә генә иде, шуңа күрә дә соңрак бөтенләй юкка чыкты. Башкортларны татар зиратына күмәргә ярамый, шуңа аларның үз зиратлары бар иде. Авыл таралгач, аның тирәсендәге җирләрне сөреп, ашлык чәчә башладылар, ә зират калды. Ләкин кешеләр тора-бара әкренләп зират янын да сөрә башладылар. Колхоз оешкач, зиратны тулысынча сөреп бетерделәр. Хәзер монда кайбер кабер ташлары гына очрый инде. Бу басу хәтта рәсми документларда да "Башкорт зираты" дип атала. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Миңлегөл Галиевадан (1928 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 261 82. Мәхмүт мәзин Карамалы халкы үз тарихы белән кызыксынган, аны кәгазьгә теркәп барган. Авыл тарихы язылган көрән тышлы китап-кулъязманы кадерләп, мәчеттә саклаганнар. Берзаман мәчетебезгә Мәхмүт исемле яңа мәзин килә. Ул озак та эшләми, үзенең туган ягы - Кулбай авылына качып китә. Киткәндә, мәзин авыл тарихын да үзе белән ала. Бу хәл 1856 елда була. Китапны башта Карамалыдан эзлиләр - таба алмыйлар. Соңрак Зиннур бабай аны Кулбайдан эзли, ләкин кулъязма башка көрән тышлы китаплар белән бергә зиратка күмелгән була. Шулай итеп, "Авыл тарихы" эзсез югала. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Зиннур бабайдан (фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 609. г) Караклар һәм качкыннар хакында 83. Гәрәй сазлыгы Элек авылда Гәрәй исемле кеше булган. Ул авыл байларына һич көн күрсәтмәгән, ди. Байлар бервакыт моңардан үч алмакчы булганнар. Бу турыда ишетеп, Гәрәй авылдан ерак булмаган бер сазлык эченә кереп качкан. Байлар сазлыкны бер ел буена көне-төне саклаганнар, имеш. "Гәрәй дә шунда ачлыктан үлгән икән",дигән имеш-мимешләр йөри халык телендә. Сазлык шуңа - "Гәрәй сазлыгы". 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 286. 84. Өйкискән тугае Бәйрәм-Түбә һәм Кәкребаш авыллары арасында элек куе урман үскән. Шушы урман эчендә бер карак яшеренеп яткан. Ул урманда агач кисеп, йорт салган. Халык шул хәлдән соң бу җирләрне һәм күлне "Өйкискән" дип атаган. 1998 елда Туймазы районы Кәкребаш авылында Кашап Шакировтан БДУ студенты Гөлчәчәк Әхмәдиева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 292. 85. Япарай куышы Элекке заманда патша армиясендә хезмәт вакыты бик озын була. Яппар исемле егет, солдат хезмәтенә барудан качып, тау буендагы җирне чокый һәм урман эчендә куыш кора. Хезмәт срогы тулганчы, ул шунда яши. Бу урынны кеше үтеп керә алмаслык кара урман каплап торган була. Шуңа да егетне беркем дә таба алмый. Шуннан бирле бу урынны халык "Япарай куышы" дип атый. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908 елгы) истәлекләреннән БДУ студенты Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 297. д) Социаль һәм милли изү фаҗигаләре хакында 86. Ишти кулы Бу - бик матур кул. Язгы ташу вакытларында монда боз китүен карарга килгәннәр. Ишти кулында Ишмөхәммәт исемле бай яшәгән. Ул үзен, тазалыгын нык саклаган. Шуңа да, аякларын чылатмас өчен, ташу караганда, ул җиргә түгел, ә кызларның кулларына басып торган. Соңрак җиргә кулларын куйган кызларга бүләк тараткан. Шушы бай исеменнән калган да инде ул "Ишти кулы" атамасы. 1997 елда Бишбүләк районы Ает авылында Мәрьям Гыймаевадан (1931 елгы) БДУ студенты Рита Насыйрова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 303. 87. Мәтәүбаш коесы Элекке вакытта халык күчеп йөргән. Төпләнеп калырга дип уйлаган җирләрендә иң башта кое казый торган булганнар. Безнең якларга да Мәтәүбаш исемле кеше килә. Үзенә бик матур урын сайлый. Шунда кое казып, яшәргә торып калырга уйлый. Ләкин җирле байлар аңа монда төпләнергә ирек бирмиләр. Мәтәүбаш күченеп китәргә мәҗбүр була. Аның истәлеге булып тик казыган коесы гына кала. Шуннан бирле бу кое "Мәтәүбаш коесы" дип атала. Элек безнең авылда Әлим исемле кеше яшәгән. Авыл байлары аны яратмаганнар. Нинди генә бәла-каза килеп чыкмасын, барысын да аңа аудара торган булганнар. Шулай бервакыт байның бер сыеры көтүдән кайтмый кала. "Аны Әлим суеп ашаган", - дигән гаеп тагып, ирне җәзага тарттырырга булганнар. Авылның барлык кешесен аңа каршы котыртып, Әлимне тереләй җиргә күмгәннәр. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 298. 89. Җәза Элекке заманнарда безнең авылда Борһан исемле бер кеше яшәгән. Аның энесе булган, ди. Бу гаилә бик ярлы торган, ашарларына бер нәрсә дә булмаган, ди. Бер көнне, каяндыр кайтканда, Борһанның энесе юлдан кыяр табып алган. Кыярны күргәч, ул, ашарга таптым, дип шатланып, абыйсы белән бүлешер өчен, өенә йөгергән. Ләкин ул бик иртә куанган. Боларның күршеләрендә генә мулла яшәгән. Ул бакчасында кыяр үстергән. Малай кыяр тотып кайтып килгәндә, мулла моның каршына чыккан һәм, баланы бурлыкта гаепләп, өенә алып кереп, бик нык итеп кыйнаган. Ә малайга бу вакытта сигез яшь кенә булган. Шушы тукмалудан соң, ул чирли башлаган һәм бераздан үлгән. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 302. 90. Кашка тау Элек авылда ярлы гына яшәүче Гали исемле кешенең Кашка кушаматлы бердәнбер аты була. Ул башка байларның атларына караганда, эшкә дә, төскә дә күпкә яхшырак була. Ярлылар гына түгел, бу атка байлар да нык кызыга. Ә Камал байның Кашканы ничек тә үзенеке итәсе килә. Бер төнне ул, атны урлап, авыл янындагы тау башында үскән урманга алып китә. Ат аңа бирешергә теләми. Ачуы чыккан бай хезмәтчеләреннән Кашканы үтертә. Икенче көнне урманга утынга менүчеләр атның башын табалар. Ул тау итәгендә яткан була. Кашканың суелуы турында хәбәр авыл эчендә яшен тизлеге белән тарала. Халык бу атны яратканга, ул үтерелгән тауны "Кашка" дип атый. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Җиһан Дәүләтбаевадан (1912 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 304. 91. Рәхмәтулла бабай үлеме Элек безнең авылда Рәхмәтулла исемле бер бабай яшәгән. Ул тырыш һәм эшчән булган, әрәмтамакларны һич яратмаган. Алпавытларга гел каршы торган, сүзләрен тыңламаган, буйсынмаган. Шуңа күрә беркөнне авылның бөтен алпавыты җыелып, моны тотып алганнар. Тотып алганнар да, кулларын бәйләп, муенына таш асып, суга ыргытканнар. Ул шулай суга батып үлгән. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 307. 92. Усман тавы Бик күп еллар элек Исмәгыйль авылында бик таза гәүдәле, көчле, матур Усман исемле егет яшәгән булган. Авыл бае аны үзенә хезмәтче итеп яллаган һәм болай дигән: "Усман, син бик көчлесең, гайрәтлесең, миңа ташчы кирәк, син шушы эшне башкарырсың". Ялланган егет. Әз-мәз акчага да риза булып, таш чыгара башлаган. Менә беркөнне бай, Усманны тарантаска утыртып, бик биек тау буена алып килгән. "Менә шушы тау башына мен, эре ташларны чыгар һәм тау астына тәгәрәтеп төшер", - дип боерган, ди, бай егеткә. Усман берничә көн эчендә бу ташларны лом, кәйлә белән кубарып, аска тәгәрәткән. Ташлар бик күп булып җыелганнар. Бай алардан абзарлар, мунчалар, амбарлар, келәтләр салдырткан, ди. Өй тирәсен дә шушы ташлар белән уратып алган, ди, ул. Усманның авылда күзе төшеп йөргән кызы да булган. Бибисарага өйләнергә ниятләп йөргән, ди, егет. Шушы уен баена бик яхшылап аңлаткан ул. Хуҗасы каршы килмәгән. Усман үзенә бәләкәй генә таш өй салган, морҗасын чыгарган, күзе төшеп йөргән Бибисарага яучы җибәргән, ди. Егетнең таза, матур булуы, эшкә мөкиббән китүе, инсафлы мөгамәләсе бик ошаган икән кызның атасына. Ул куш куллап риза булган. Менә шулай итеп, Усман белән Бибисара өйләнешеп, бу бәләкәй генә таш өйдә тора башлаганнар. Көннәр шулай һаман алга шуышкан, гомер үтә торган. Бибисара да байга хезмәт иткән: кер юган, өй җыештырган, ашарга пешергән, ди. Беркөнне бу гаиләдә малай дөньяга килгән. Аңа әтисе белән әнисе Госман дип исем кушканнар. Улы туганга бик куанган Усман. "Их, үзебез өчен генә дөнья көтсәң икән ул", - дип тирән көрсенеп тә куйган икән, ди. Менә бер көнне бай, Усманны тарантаска утыртып, бик еракларга алып чыгып киткән. Яшь ата хатыны, улы кырына ун көнгә бер мәртәбә генә кайтырга тиеш булган. Бик еракта таш чыгарса да, уе гел хатыны һәм улы янында булган аның. Бер атна вакыт үткәч, җаны түзмәгәнлектән, сагыну-сагыштан ни эшләргә белмичә, ул гаиләсе янына кайткан. Бай бу хәлгә бик ачуланган, ди. Акчасын бөтенләй бирмәгән Усманга. Менә Усман тагын биек тау башында. Улын күтәреп, озатып калган Бибисарасы күз алдыннан китмәгән аның. "Их, үз тормышым булса икән минем, нигә мин ирекле түгел?" - кебек сораулар аңа тынгы бирмәгәннәр. дип җырлап җибәргән, ди, ул. Бу җыр биек тау-таш араларыннан ярып чыгып, сөйгәне Бибисара һәм улы Госманга барып җитәдер кебек тоелган Усманга. Өйдән киткәненә төгәл өч кенә көн үтсә дә, бу вакыт Усманга бик озак тоелган. Тормышка бик нык әрнеп, сыкрап, бар көчен туплап, лом белән бик зур ташны чокый башлаган ул. Ниһаять, таш кузгалган. Ләкин Усманның кулыннан ломы ычкынып китеп, аягы тайган һәм ул көтмәгәндә егылган. Шул арада теге зур таш Усманга килеп бәрелгән, үзе белән бергә аны да тау астына тәгәрәтеп алып төшеп киткән. Аска төшеп җиткәндә, ул инде канга баткан, аягы-кулы сынып беткән булган. "Менә-менә әтиең дә кайтыр", - дип, Бибисара улын юатып, ирен көтсә дә, Усман башкача әйләнеп кайтмаган шул. Гомере, җаны тау итәгендә, үзе чыгарган ташлар арасында торып калган. Шул еллардан бирле Бәләбәй районының Исмәгыйль авылы каршысындагы бу тау "Усман тавы" дип атала башлаган. 1995 елда Бәләбәй районы Исмәгыйль авылында Вәсилә Хәлиуллинадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Фазлетдинова язып алган.. - Фазлетдинов, 2018, № 311. 93. Шәмсулла таш чыгарган чокыр Элекке заманда Шәмсулла исемле бер карт яшәгән. Ул бик ярлы булган. Балачактан ук муллаларга, байларга ялланып эшләгән. Азаккы сулышына хәтлем аларга таш чыгарган. Соңыннан авыр эштән чирли башлаган һәм, хәлсезләнеп, үзе эшләгән чокырга ятып үлгән. Шуннан бирле, бу урынны "Шәмсулла таш чыгарган чокыр" дип атыйлар. Боярларга һәм кулакларга каршы көрәшүчеләр арасында Низам Аглетдинов дигән кешенең язмышы аеруча аяныч. Халык аны бик ярата, үзен яклаучы итеп күрә. Шуңа да егетне "Кызыл гвардин" дип йөртәләр. Чыннан да, төскә-биткә бик чибәр, кулакларга баш бирмәс була ул. Ләкин 1921 нче елда авылда фаҗига була. Кулаклар Низамны ничек тә булса юк итәргә план коралар. Ул вакытта авыл советы рәисе вазыйфасын Хөснулла Яппаров дигән бик аумакай, кулак җырын җырлаучы кеше башкара. Ул бер әйбергә дә кысылмаска тырыша. Кулаклар, халык арасында ялган коткы таратып, юк гаепне бар итеп, Низамга тагалар. Аннары, җыен җыеп, Низамны кыйнап үтерәләр. Бу эшкә мулла җитәкчелек итә. Кыйнауда катнашмаган кешене күрсә, аның үзен таяк белән төеп, егетне карап торып үтертә ул. Ләкин Низам барыбер кулаклар алдында тез чүкми. Халык аны әле дә сагынып искә ала. Тиздән авылга өлкәдән комиссия килә. Алар кулакларны сөргенгә җибәрәләр. Ә Хөснулла Яппаровны, карап торып Низамны үтерткәне өчен, хөкем итәләр. 1996 елда Миякә районы Баязит урта мәктәбе музее материалларыннан БДУ студенты Зөлфия Исхакова күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 329. 95. Аклар тавы Бу тау башын ап-ак ташлар каплап алган. Картлар әйтүенчә, Гражданнар сугышы вакытында Чапаев сугышчылары безнең тирәдән "аклар"ны куган. "Аклар" шушы тау башында хәрби ныгытмалар төзегән булганнар. Алар шактый озак оборона тотканнар, ләкин барыбер җиңелгәннәр. Шушы ике сәбәп тауның "Аклар тавы" дип аталуына китергән. 1919 елның март аенда Чокадытамак волисполкомы азыктөлек комиссарының урынбасары Кәлимуллин Карамалы-Гобәй авылына бара торган юлда "аклар" тарафыннан кулга алынып, Мәтәүтамак авылына китерелә. Озак та үтми, Мәтәүтамак авылында качып яткан продотряд командиры Нафиков та кулга алына. Авыл халкы аларны "комиссарлар" дип йөртә. "Аклар" офицеры сорау алганнан соң, комиссарларны Мәтәү елгасы буена алып китеп, икесен дә атып үтерәләр. "Аклар" авылдан киткәннән соң да, өч көн буена кар өстендә ята аларның үле гәүдәләре. Аннан соң гына халык аларны тау битләвенә күмеп куя. Шуннан бирле алар күмелгән урын "Комиссарлар кабере" дип атала. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 326. 97. Урта тау "Нараттау" белән "Кызыл борын тавы" арасында "Урта тау" дип аталган бер калкулык урнашкан. Аның текә битләвендә бер мәгарә дә бар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, гражданнар сугышы вакытында "аклар", шушы тауны чокып кереп, үзләренә пулемет позициясе ясаганнар, имеш. Бу мәгарә шуннан калган икән. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 337. 98. Метри кичүе Авылдан ике чакрым ераклыктагы күл буенда була бу хәл. Гражданнар сугышы елларында дошманнар Дмитрий исемле ниндидер керәшен кешесен шушы күл буена алып киләләр һәм җәзалап үтерәләр. Авыл кешеләре аны зурлап күмәләр, ә һәлак булган урынын "Метри кичүе" дип йөртә башлыйлар. "Кичү" - "югалу" дигәнне аңлата бездә. Елгага бу исем гражданнар сугышы елларында бирелә. Авыл янында канкойгыч сугышлар бара, кешеләр бик күп үлә. Елга буенда үлекләр шулкадәрле күп була, хәтта су урынына кан аккан кебек була. Шушы коточкыч көннәр истәлеге итеп, елгага "Үлекләр елгасы" исеме бирелә. Якындагы кечкенә авылның да исеме онытылып, ул Үлек елгасы дип атала башлый. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Зиннур Кашаповтан (1968 нче елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 339. 100. Кызыллар каберлеге 1919 елның мартында 60 кызылармияче Бәләбәй шәһәреннән Чокадытамак авылына җибәрелә. Аларны В.Г. Архипов дигән командир җитәкли. Төнгә, ял итәргә, Тузлыкуш авылына туктыйлар. Командирлары Харис мулла өенә (соңыннан бу йорт медпунктка әверелә), ә кызылармеецлар шуның кырындагы йортларга урнашалар. Күрәсең, бу хакта кемдер акларга җиткергәндер. Таң атканда, Мәтәүтамак ягыннан килгән аклар, пулемётларын Каршы тауга урнаштырып, авылны утка тота башлыйлар һәм тиз арада Тузлыкушны басып алалар. Йокылы-уяулы кызыллар аларга җитди каршылык күрсәтә алмый, сан ягыннан да азрак булалар. Аклар аларны яшеренгән урыннарыннан тартып чыгаралар, әсирләрне чишендереп, атып үтерәләр. Киемнәрен авыл халкы ташып бетерә, чөнки ул чорда тукымага кытлык була. Үтерелгән кызылармеецларны, араларында чит диндәге урыслар, чувашлар, мордвалар күп булу сәбәпле, зиратка кертмиләр, аз гына читтәрәк, Өсән елгасы буена күмәләр. Бу урын әлегә кадәр "Кызыллар каберлеге" дип атала. Кулбай авылында 1924 - 1926 елларда беренче тапкыр яңача укыта башладылар. Дәресләрне Баһираз Хәләфетдин улы Хәләфетдинов алып барды. Ул чыгышы белән Сөярмәт авылыннан иде. Күп кызлар һәм малайлар аңарда белем алдылар. Мин үзем дә бер ел аңарда укыдым. Баһираз ага үзе мулла баласы булып, төп йортлары мәчет каршында урнашкан иде. Ул балалар укытып кына калмады, 1921 елгы ачлык вакытында безгә Американың гуманитар ярдәмен дә алып кайтты, ә соңрак тоташ авыл халкын үлемнән дә коткарды. Эш болай булды. 1926 елда булса кирәк, Ык буенда урнашкан авыллар совет властенә каршы күтәрелә. Бу күтәрелеш "Сәнәк сугышы" исемен ала. Ул Тарказы һәм Карабаш авылларында башланып китә. Кулбайда Нәсибулла исемле бер тимерче бар иде. Ул башкүтәрүчеләргә тимер сөңгеләр ясап торды. Кешеләр кем - нәрсә, кем - ау мылтыгы, кем - сәнәк, кем сөңге белән коралланып, ат менеп, советка каршы чыктылар. Хөкүмәт, крестьяннар хәрәкәтен бастыру өчен, Байков фамилияле комиссар җитәкчелегендәге каратель отрядын Ык буе авылларына җибәрә. Халыкны аяусыз рәвештә асып-кисеп, отряд иртә язны Кулбайга да килеп җитә. Бу хәл җомга көнне була. Барча халык җомга намазына мәчеткә җыела. Кызылармеецлар халыкның барысын да мәчеттән куып чыгарып, сафка тезә һәм пулемёт төзәп куеп, аларны атып үтерергә әзерләнә. Комиссар Байков Баһираз ага белән таныш була, чөнки укытучыбыз, беренчедән, яңача белем бирә; икенчедән, аны коммунист булган, дип тә сөйлиләр. Күрәсең, шуңадыр да Байков иң башта Баһираз агадан халыкны атып үтерергә рөхсәт сорый: "Монда бар да фетнәчеләр", - ди. Шулчак укытучыбыз пулемёт алдына чыгып баса да: "Монда җыелган кешеләр бер гаепсезләр. Аларны атсагыз, бергә мине дә үтерегез", - ди. Шулай итеп, Кулбай халкының күпчелеге үлемнән котылып кала. Алай да отряд кешеләрне бик каты кыйный, авылга биш урыннан ут төртә. Башкүтәрүчеләрнең җитәкчесе Баһау Хәбибрахманов була. Аны тотып аталар, ләкин ул каты җәрәхәтләнә генә, үлми. Бу кешене үлгәнгә санап, карательләр башка йортларга таралалар. Минаҗ атлы кешене елга буена алып чыгып, кылыч белән турыйлар. Һилал Билалов дигән ирнең өеннән ау мылтыгы табалар, шуның өчен аны да кылыч белән суеп үтерәләр. Янә бер гөнаһсызга Гыйлем Сабиров исемле кешене дә аталар. Шуннан соң отряд кузгалып, Абдулла авылына юл тота. Ләкин бу авылның халкы, карательләр килүе хакында ишетеп, Ык аша Татарстан ягына кача. Язгы боз чыдамый, иң ахыргы кешеләр елганы, кичеп беткәндә җимерелә. Шуның аркасында карательләрнең абдуллалыларны эзәрлекләп, Ык аша чыгарга йөрәкләре җитми, кире борылып, Сүлле авылына юнәлә. Кабаттан Кулбайга кереп, Яһүдә Яһүдин һәм Тимербулат Кадыйргулов исемле кешеләрнең улларын атып үтерәләр. Шулай итеп, "кызыл" карательләрнең аяусызлыгы аркасында, биш кеше һәлак була, берсе каты яралана, янә биш йорт кара күмергә әверелә. Уйлап карасаң, Баһираз аганың батырлыгы бәяләп бетергесез. Ул булмаса, бөтен авыл юкка чыгасы иде. Кызганычка каршы, Баһираз аганың язмышы бик аяныч булды. Канлы Сталин репрессияләре елларында өч явыз зат Баһираз ага өстеннән ялган сүзләр, донос язып, аны укыткан җирендә үк кулга алалар һәм яманатлы 58 нче статья буенча 10 елга хөкем итәләр. Укытучыбыз коммунизм идеяләренә чын күңелдән инанган иде. Ул хәтта төрмәдә дә Ленинны, Сталинны мактап, коммунистик пропаганда алып бара. Шуның өчен, тоткыннарны пароходта Себергә алып барганда, кемнәрдер аның аяк-кулларын бәйләп, бозлы суга ыргыталар. Баһираз ага шулай һәлак була. Ачлык елны булган бу хәлләр. Бер кеше сарык урлаган. Белеп калып, аны тотканнар. Бөтен авыл җыелып, бу кешене кирпеч белән тукмый башлаганнар. Шулчак Шавытдин исемле берәү: "И, алай сугалармыни аны?! Менә ничек сугарга кирәк!" - дип, сарык бурының йөрәк турына кирпеч белән бәргән. Теге кеше үлгән. Икенче көнне Шавытдин үзе күршеләреннән бер капчык тары урлаган һәм өй алды астына күмеп куйган. Капчыгы тишек булганга күрә, аның тарысы коелып барган. Икенче көнне шул эздән барып, бурны тапканнар, һәм, үзе өйрәткәнчә, кирпеч белән йөрәгенә сугып үтергәннәр. Шәмсеямал исемле бер хатын каз урлаган. Моны кешеләр белеп алгач, аны атка тагып, аркасына казан асып, итәгенә себеркеләр бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. Ләкин бик интектерсәләр дә, Шәмсеямал исән калган. 1998 елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Гарифуллинадан (1915 елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 342. ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР ж) Халыкның шөгыле, тормыш көтү, яшәү рәвеше, йола һәм гореф-гадәтләре турында 103. Кара сарык әрәмәлеге Элгәре шушы әрәмәдә кешеләр сарык көткәннәр. Элек сарыклар күп иде бит инде. Шулай бер көнне монда бер кара сарык югала. Шуннан соң бу урынны "Кара сарык әрәмәлеге" дип атый башлыйлар. Элек печән вакыты зур бәйрәм була иде бит инде. Шул чакта, ял вакытында, елга буенда самавыр кайнатып, чәй эчә торган идек. Шуңа да без ул елганы "Самавыр елгасы" дип атый башладык. 1997 елда Бишбүләк районы Ает авылында Зилара Нәбиуллинадан (1946 елгы) БДУ студенты Рита Насыйрова язып алган. Фазлетдинов, 2018, № 419. 105. Бакыр казынтысы Самара - Урал тимер юлы төзелгәннән соң, кыйммәтле җир асты казылмалары яткан урыннарны арендага алучы чит ил капиталистлары безнең якларга да килеп чыга. Монда французлар бакыр яткылыклары таба. Аларга тирә-юньдәге авылларның ярлылары ялланып эшли. Чыгарылган бакыр рудаларын үз атлары белән Аксен станциясенә ташыйлар. Бу хәлләр Беренче бөтендөнья сугышына кадәр була. Алардан калган чокыр-чакырларны "Бакыр казынтысы" дип йөртәләр. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 383. 106. Тәтәй күпер Бишкурай аша бик күптәннән Казан юлы үткән. Уфа шәһәр буларак танылгач, бу юлга игътибар аеруча арта, яңа күперләр төзелә. Әби патша заманында Агыйделдәге беренче пристань - Топоринга Минзәлә, Бакалы, Шаран якларыннан йөк, ашлык ташу көчәя. Бу эш өчен төзек юллар, күперләр кирәк була. Шуңа да Сорокин фамилияле урыс инженеры җитәкчелегендә, елгалар аша күпер төзү эше башлана. Бишкурайдан ике чакрым ераклыктагы Иштуган суы аша да бизәкләп яңа күпер салына. Ул бик матур була, шуңа да халык аны "Тәтәй күпер" дип атый. Инженер Сорокин күпер салдыртканда, урыс төзүчеләре якындагы тау битенә шалашлар корып, шунда яшәгәннәр. Шуннан бирле бу тау "Урыс тавы" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 422. 107. Умач урамы Элекке заманнарда безнең әби-бабаларыбыз, башка чыгып, шушы урамны барлыкка китереп утырганнар. Алар бик ярлы булганнар. Ашаганнары умачтан артмаган. Шуңа да алар утырган урынны "Умач урамы" дип атаганнар. 1999 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908 елгы) истәлекләреннән БДУ студенты Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган.- Фазлетдинов, 2018, № 429. 108. Мунчала күле Элек кеше үзенә кирәк булган бөтен әйберләрне дә үзе җитештергән. Ул агачтан савыт-саба ясаган, юкәдән чабата, киндерә, ат япмалары, баулар үргән. Киндердән күлмәк-чалбарлар теккән. Авыл янындагы күлгә гел юкә кайрысы салганнар. Кайры суда атналар буе торган. Ул анда мунчалага әйләнеп бетә торган булган. Шуңа күрә дә хәзер бу күл "Мунчала күле" дип атала. 1998 елда Ярмәкәй районы Сөярмәт авылында Хаҗиәхмәт Асылгировтан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган; 1998 елда Шаран районы Ташлы авылында Канзи Фәйзуллиннан БДУ студенты Лилия Гафарова язып алган - Фазлетдинов, 2018, № 417. 109. Тегермәнле елга Чалман карт гаиләсе белән киң, тирән сулы елга буена килеп утыра, һәм, суның бик тиз акканлыгын күреп, биредә тегермән төзи. Тегермән тирә-якта бик данлыклы була, аңа күрше авыллардан да кешеләр күпләп килә. Алар елганы да "Тегермәнле елга" дип йөртә башлыйлар. Гасырлар үтә, елганың суы кими. Әмма исеме озак еллар буена үзгәрми. Хәзер исә аны күбрәк "инеш" дип кенә атыйлар. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. Фазлетдинов, 2018, № 423. 110. Кортлыкай тавы һәм чокыры Элек бу тау янындагы чокырда Нәҗметдин дигән кеше кое казыта. Басуда эшләүче кешеләр гел шушы коега килеп, су эчә торган булалар. Ләкин вакыт үтү белән, бу коеның суы кортлый. Анда ак кортлар пәйда була. Шуңа күрә бу чокырны "Кортлыкай чокыры", ә янында урнашкан тауны "Кортлыкай тавы" дип атыйлар. Әлеге вакытта кое урыны әз генә беленеп тора. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 566. җ) Кайчандыр әйтелгән сүзләргә нигезләнеп барлыкка килгән урын атамалары турында 111. Ливенко яланы Өршәк авылының төньяк-көнбатышында "Ливенко яланы" җәелгән. Революциягә кадәр ул урыс бояры кулында булган. Бу ялан беркайчан да кипмәгән, сазлыклы-урманлы урын булган, ни өчендер, көчле яңгырларны гел үзенә тартып торган. Урыслар гел: "Опять ливневый дождь, опять ливень", - дип кайгырышып йөргәннәр. Шуңа да бу урынга "Ливенко яланы" атамасы ябышып калган. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 490. 112. Ару әби кабыргасы җире "Якуп тавы" итәгенең кырласыннан элек урманга ат юллары үткән. Карты белән урманнан печән төяп алып кайтканда, арба әйләнә дә, бер әби йөк астында калып үлә. Халык бу турыда: "Ару гына әби иде, мәрхүмә, әҗәлен менә кайда тапкан",- дип, шушы урыннан үткәндә еш искә ала. Хәзер бу урынны "Ару әби кабыргасы" дип атыйлар. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Даим Яушевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 472. 113. Бетлекәй тавы Бервакыт ат белән шушы текә тау битләвеннән төшкәндә, йөк ауган. Печән өстендә утырышкан кешеләр, куркышып: "Беттек, әй!" - дип кычкырышканнар. Шулай итеп, тау да "Беттек, әй" исемен алган. Бераздан ул "Бетлекәй тавы" булып үзгәргән. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Даим Яушевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 478. 114. Күчем чокыры Бу чокыр авылыбыздан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Картлар сөйләвенчә, аның тарихы мондый. Бик борын заманда Заит авылында яшәүче кешеләр беренче тапкыр бу чокырга күчеп киләләр. Монда төзелешкә яраклы ташлар күп була. Ярлы халык аларны сатып, акча эшләргә уйлый. Шуңа да алар шушы кыядай текә һәм биек яр буенда төпләнеп калалар. Ләкин кыш көннәрендә су алуы монда бик кыен була. Хатын-кызларга биек кыядан төшеп, чишмәдән су алырга туры килә. Һәр төшкән саен алар: "Ник күчтек монда?", - дип сукрана торган булганнар. Картлар сөйләве буенча, шулай итеп бу чокырның исеме барлыкка килә: "Күчем чокыры". Озакламый кешеләр авылны ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, ул урында "Күчем чокыры" гына торып кала. Элек бу күл янында Сабан туйлары узган. Анда төрле ярышлар үткәрелгән. Бервакыт авылның Ильяс исемле карты үзенең аты белән чабыш бәйгесендә катнаша. Сабан туе тәмамлангач, карт, атын җигеп, кайтырга чыга. Әлеге күл янына килеп җиткәч, аның аты нигәдер кешнәргә, дуларга тотына. Ильяс бабай арбадан егылып төшеп кала. Ул тиз генә тора да, акны-караны күрмичә, атын бастыра башлый. Йөгергәндә, аяк астына карамыйча, ул ишелергә торган яр өстенә баса һәм биектән очып төшә. Монда яр бик текә була. Бабай шундук үлә. Менә шуның өчен бу күлне "Ильяс күле" дип атаганнар. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Әкрам Кадергуловтан (1928 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 515. 116. Аерыкул "Аерыкул чокыры"нда элек кеше үтә алмаслык куе урман булган. Чокыр ике тармакка аерылып киткән. Аларның берсен - "Бәләкәй Аерыкул", икенчесен "Олы Аерыкул" дип йөрткәннәр. "Бәләкәй Аерыкул"да Сәйфетдин исемле узгынчының аты өркеп китеп, ир имгәнеп үлә. Шуннан соң чокырның бу тармагы "Сәйфетдин кулы" дип атала башлый. "Олы Аерыкул"дан "олы" сүзе төшеп кала. Хәзер аны "Аерыкул" дип кенә атап йөртәләр 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 499. 117. Гаяз чокыры Өршәкбаш-Карамалы авылыннан 4-5 чакрым ераклыкта, ике урман бергә килеп кушылган урыннан олы юл үтә. Бу юл район үзәге Кыргыз-Миякәгә илтә. 1930 нчы елда почта ташучы Гаяз Кәримовка шушы урында бандитлар һөҗүм итеп, атып үтерәләр һәм акчасын алып китәләр. Үзен арбага салып, атын авылга таба борып җибәрәләр. Почта ташучы һәлак булган чокырны халык аның исеме белән, "Гаяз чокыры" дип йөртә. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 513. 118. Әхмәди тавы Кайчандыр Тукай авылында Әхмәди исемле сәүдәгәр яшәгән. Күрше авылларга товар алып барып сатып, ул нык баеган. Картайса да, бу һөнәрен ташламаган. Шулай берчакны, Мәтәүтамак авылына барам дип, атына товар төяп, тауга күтәрелгәндә, йөрәге тотып үлгән. Шуннан бирле бу тау "Әхмәди тавы" дип атала. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында БДУ студенты Айгөл Хаҗиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән. - Фазлетдинов, 2018, № 505. 119. Бәшир кулы "Бәшир кулы" Әзәкәй тавы белән Өчкул арасында урнашкан. Моннан күп еллар элек ул кеше үтә алмаслык сазлык һәм әрәмә белән капланган булган. Әзәкәй авылына барган юл да шушы сазлык яныннан үткән. Берчак шулай Мәтәүтамак авылында яшәүче Бәшир исемле кеше Әзәкәй авылына барырга чыга. Юлда буран башлана, һәм Бәшир, ялгышып, җигүле аты белән шушы сазлыкка батып үлә. Бу урынның атамасы да шуннан. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй урта мәктәбе музеенда укытучы Байсар Иманголов истәлекләреннән БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 508. 120. Гаян кулы Элек бу урында иген үстергәннәр. Эш бик авыр булган. Берчак биредә Гаян исемле хатын иген урган. Ул йөкле булган. Авыр эшкә чыдый алмыйча, өзлегеп бала тапкан һәм шунда ук вафат булган. Шуннан бирле бу урынны "Гаян кулы" дип атыйлар. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй урта мәктәбе музеенда укытучы Байсар Иманголов истәлекләреннән БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 514. 121. Каенлы кул чокыры Авылның өске ягында элек бер бәләкәй генә күл яткан була. Аны тирә-ягыннан каен агачлары уратып ала. Бу күл аңа коючы инеш суы белән туклана. Тора-бара инешнең суы әзәя һәм күл урынында сулы чокыр барлыкка килә. Бер елны кышын кар күп явып, аны күмеп китә. Ә бу чокыр авыл белән урман арасындагы юл өстендә яткан була. Шулай беркөнне, буран чыгып, урманга утынга баручылар юлдан язалар. Тирә-якны күрмичә, шушы чокырга чумалар. Атлары да төшеп китә, үзләре дә. Буран атна буена сузыла. Чокырдан чыга алмыйча, кешеләр һәлак була, ә атлар, авызлыкларын чәйнәп өзеп, барыбер үлемнән котылалар. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Сания Вәлиевадан (1908 елгы) БДУ студенты Светлана Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 517. 122. Мәхүбә тугае Күп еллар элек Мәтәүтамак авылында Мәхүбә исемле хатын яши. Берчак, кыр эшләре вакытында, ул күкрәк баласын Өсән суында юарга була һәм ялгыш аны кулыннан елгага төшереп җибәрә. Йөрәк парәсен коткарырга тырышканда, үзе дә Өсәнгә төшеп китеп батып үлә. Шуннан бирле тугай аның исемен йөртә башлый. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй урта мәктәбе музеенда укытучы Байсар Иманголов истәлекләреннән БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 522. 123. Хәсилә тугае Тугайның исеме яшь кыз бала язмышына бәйле. Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында була. Фронттан башкалардан иртәрәк кайткан алты балалы Муллакай исемле ир ике сабые белән тол калган Мәхмүдә исемле хатынга "ияләшә". Аларның кызлары туа. Мәхмүдә аңа Хәсилә дип исем куша. Ул вакытта атасыз бала тапкан өчен җәза нык каты була. Шуңа да Пәлте Закиры белән Муллакай баланы Өсән елгасына алып бара. Муенына таш бәйләп, Хәсиләне суга батыралар. Тора-бара авылда баланың югалганлыгы сизелә башлый. Аны эзлиләр. Соңыннан гына Хәсиләнең батырып үтерелүе ачыклана. Җинаять урыныннан ерак түгел бер бәләкәй генә алан-тугай урнашкан була. Халык бу җирне кызның исеме белән, "Хәсилә тугае" дип атый башлый. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Люция Шакировадан (1938 елгы) БДУ студенты Светлана Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 543. 124. Сәвит тау башы Элгәре Сәвит исемле яшь кенә егет урманга утынга китә һәм шул китүеннән кире кайтмый. Ул, куе урманда адашып, юлны таба алмый һәм шунда үлә. Авыл кешеләре соңрак аның гәүдәсен эзләп табалар һәм үлгән җирен "Сәвит тау башы" дип йөртә башлыйлар. 1998 елда Шаран районы Ташлы авылында Идрис Фәхретдиновтан (1926 елгы) БДУ студенты Гөлназ Абдуллина язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 532. 125. Сәгыйть юлы Элек авылда Сәгыйть исемле кеше яшәгән. Берчакны таудан төшкәндә, аның аты дулап, җан-фәрманга чаба башлый. Сәгыйть шушы юл чатында аттан төшеп калып, башы белән ташка бәрелеп үлә. Юлның исеме дә шуннан. Элек авылда Мәргубә исемле әби яшәгән. Бер матур, кояшлы бер көнне ул чиләген ала да, җиләк җыярга дип, тауга менеп китә. Чиләген тутыргач, әби, җырлый-җырлый, кайтыр юлга чыга. Караса, җирдән чиста су саркып ята, ди. Икенче көнне әби көрәк алып, шул ук җиргә ашыга. Су саркыган җирдә ул көрәк белән чокыр ясый. Берничә көн үткәч, кабат бирегә килсә, чокырның су белән тулганлыгын күрә. Җирдән чылтырап чишмә агып ята икән. Әби чишмә суын чиләгенә тутыра һәм өендә чәй кайната. Ул искиткеч тәмле була. Әби яңа чишмә турында күршеләренә дә әйтә. Суының даны еракларга тарала. Халык бу чишмәне әбинең исеме белән, "Мәргуб чишмәсе" дип атый башлый. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Вәсилә Мәҗитовадан (1916 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 356. 127. Әүлия чишмәсе Бу кабер Чишмә тавының башында урнашкан. Аңардан бик саф, чиста, салкын сулы чишмә саркып чыга. Монда кайчандыр бар якын-тирәгә күрәзәлеге белән танылган әүлия күмелгән, дип сөйлиләр. Ул күмелгән көндә үк бу урыннан салкын чишмә бәреп чыга. Ул чишмә әле дә күрәзәче ролен үти. Язын аннан су күп чыкса - ел уңдырышлы була, саркып кына торса - ел уңышсыз була. 1998 елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй урта мәктәбе музеенда укытучы Байсар Иманголов истәлекләреннән БДУ студенты Алсу Сөнәгатуллина күчереп алган. - Фазлетдинов, 2018, № 613. 128. Шифалы чишмә Тау буеннан, агачлар кырыеннан, ташларга бәрелә-бәрелә, бер чишмә агып ята. Бишенде халкы аны "Шифалы чишмә" дип атыйлар. Бу - изге чишмә. Кешеләр аны: "Кыйбла якка карап чыкканга күрә, Шифалы чишмә дип атала",- диләр. Хәтта шундый ышану да йөри: әгәр чирләгән кеше аның суын эчсә терелеп китә; арыган кеше эчсә, ару-талулары онытыла, яңа көч керә. Чишмә башына тимер савыт эшләп куелган. Кешеләр анда хәер итеп акча салалар. 1998 елда Туймазы районы Яңа Бишенде авылында Габделгали Хәкимовтан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. -Фазлетдинов, 2018, № 620. к) Кеше һәм хайваннар дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр турында 129. Бүре йөрәге чокыры Бишкурай - Акчарлак юлы өстендә тирән кургы һәм биек калкулык бар. Элек кургы эчендә бүре өннәре күп булган. Алар еш кына биредән үткән атларга һөҗүм иткән. Нуриәхмәт исемле аучы шушы урынга капкан корып та, кистән белән сугып та, бүре аулаган. Бервакыт бүре тиреләре белән бергә ул аудан берсенең йөрәген дә алып кайткан. Шуңа да бу урынны хәзер "Бүре йөрәге" дип атыйлар. Нуриәхмәтнең Нәбиәхмәт исемле улы да була. Ул атасыннан да остарак аучылык итә. Авылда Нәбиәхмәтнең өч балалы тере ана бүре алып кайтуы турында бүген дә сөйлиләр. Ул бүре балаларының берсен өендә өч ай буена асрый. Нәбиәхмәт, өстәвенә, мәзәк чыгарырга да ярата. Ул шушы бүрене тере килеш, чанага бәйләп, Бүздәккә илтә. Ул үткән авыл урамнарындагы барлык этләр качышып бетә. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Даим Яушевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 592. л) Мәхәббәт фаҗигаләре турында 130. Гөлнәзирә чишмәсе Урман кырыеннан чыгып яткан бу чишмә буенда бер ялгыз каен үсеп утыра. Шушы каен астында Гөлнәзирә исемле кыз, сөйгән егетенең вакытсыз вафат булуына кайгырып, көннәр буе күз яшьләрен түккән, ди. Беркөнне ул бик нык сусаган һәм, елый-елый, үз куллары белән җирне чокып, су чыгарган. Гөлнәзирә чишмә суын туйганчы эчкән дә кайтып киткән. Шуннан соң кешеләр бу суны "Гөлнәзирә чишмәсе" дип атаганнар. Әлеге көнгә кадәр кешеләр кайгыларын шушы чишмә белән уртаклаша. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Мөнәвәрә Хисамовадан (1913 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 356. 131. Рәхилә белән Тәлгат Элек авылда Тәлгат дигән егет яшәгән. Аның сөйгән яры Рәхилә исемле бер чибәр кыз була. Беркөнне Тәлгат печәнгә китә. Печәнне чабып, арбасына төйи дә, авылга кайтып, арбасын ихатага кертеп куя. Шулчак моның печәнен кәҗәләр ашый башлый. Тәлгатнең ачуы килә, һәм ул сәнәк белән кәҗәләрне куарга тотына. Сугам дип, ул ялгыш бер кәҗәне сәнәк белән казый. Карап торган кешеләр: "Сине төрмәгә утыртырга кирәк!" - дип кычкырыша башлыйлар. Икенче көнне иртән Тәлгат, балтасын алып, йөз яшьлек карама агачы янына килә. Ул кәгазьгә үзенең гаебе турында язып, шушы агач төбенә күмеп куя. Менә нәрсә язылган була анда: Рәхилә, миннән калдың, Яңа ярлар сөярсең. - Исәр ярым асылынган Карамага, - диярсең. Таңнар аткач, баулар алып, Мендем карама башына. Алты кило кәҗә җитте Минем газиз башыма. Шуларны язгач, Тәлгат кызыл шарфы белән карамага асылынып үлә. Халык аңа багышлап бәет чыгара. Алпай авылында чибәрләрдән чибәр, сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен башкорт илендә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат белән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган. Тик егет белән кыз кешегә очрашып-сөйләшеп йөрергә ярамаган, ул зур гөнаһ саналган. Мәрьям уңганлыгы һәм сылулыгы белән күп кешеләрне үзенә гашыйк иткән. Авылда яшәгән алтмыш яшьлек мулла да Мәрьямне өченче хатынлыкка алмакчы булган. Кыз артыннан яучы җибәргән. Мәрьямнең әтисе, гомергә икмәккә туймаган ярлы булганлыктан, байлыкка кызыккан. Киявебез бай булса, тамагыбыз туймасмы, дип уйлаган. Әтисе кызын муллага көчләп бирмәкче булган. Унҗиде яшьлек Мәрьям Булаттан башка беркемгә да барырга уйламаган. Ачы гарьлеккә чыдый алмыйча, агу эчеп, үзен-үзе һәлак иткән. Врачлар да аңа кабат савыгырга ярдәм итә алмаганнар. Әти-әниләре больницага килгәч, аларны кертмәгәннәр. Тик Булат килгәч кенә, больницага кертәләр. Мәрьямнең үле йөзен күргәч, Булат та үзен-үзе чәнечә. Булатның ал каны Мәрьямнең ал йөзенә тама. "Гөнаһ булса булыр",диләр, Мәрьям белән Булатны бергә күмәләр. Сөйләүләренә караганда, бу вакыйга 1910 елларга туры килә. Халык саф мәхәббәт белән янучы кешеләрне онытмый. Булат белән Мәрьямгә багышлап җырлар чыгаралар. Булатның әти-әнисе бу кабергә тирәкләр утыртканнар. Бу агачлар янына хәзер яшь агачлар үскән. Булат белән Мәрьям вакыйгасын халык көйгә салган. Элекке заманда бик матур җирдә бер кабилә булган. Алар иген игеп, җитеш тормышта бик бәхетле яшәгәннәр. Бу кабиләдә бер егет белән бер кыз булган. Аларның яшьтән үк колакларын тешнәштереп куйганнар. Соңыннан болар бер-берсен кайнар сөю белән ярата башлаганнар. Мәхәббәтләренә сокланмаган кеше булмаган. Бервакыт бу якларга байлар күчеп киләләр. Аларның бер иркә кызлары була. Шул кыз бу егеткә гашыйк була. Ул ничек булса да егетне үзенә каратырга тырыша. Ләкин егет башы белән мәхәббәт диңгезенә чумган, аңа сөйгәненнән башка беркем дә кирәкми. Бай кызы ничек тә боларның араларын бозарга тырыша, көне-төне шул турыда баш вата. Сөйгән ярларга каршы төрле сихерләр куллана башлый. Ләкин аларның берсе дә барып чыкмый. Киресенчә, егет белән кыз бер-берсен тагын да ныграк ярата башлаганнар, ди. Шулай да бай кызы әмәлен таба. Көндәшләре егеткә ниндидер гаеп тагалар. Байлар җыелышып, аны авылдан куарга булалар. Егетнең сөйгәне кайгысыннан нәрсә эшләргә дә белми. Тагылган гаепнең ялган булуын кешеләргә дә әйтеп карый. Ләкин аны беркем дә тыңламый. Соңгы очрашуларында кыз егетне көтәргә сүз бирә. Ләкин бераздан егетнең үлүе турында хәбәр килә. Кыз нишләргә дә белми. Сөйгәненнән башка яши алмавын аңлап, матур итеп киенеп, чишмә буена китә. Бу чишмә аларның очраша торган урыннары була. Кыз күп итеп чәчкә җыя. Аларны чишмәгә сала һәм шунда ук үзенә пычак кадый. Кешеләр аны эзләп табып, шул чишмә буена күмәләр. Кабернең баш очында ике каен үсеп чыга. Алар бер-берсенә баш иеп, ике яшь йөрәкнең мәхәббәте үлемсез булуын раслап торалар. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 602. 134. Ялгыз имән тарихы Авылыбыз янындагы "Кызлар тавы"ның түбәсендә ялгыз имән агачы үсеп утыра. Хәзер инде ул яфрак та ярмый, корып бетеп бара. Шулай булса да аны кисеп ташларга беркем дә җөрьәт итми, чөнки имәннең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ялгыз имән турында төрле риваятьләр йөри. Беренче риваять буенча, бер кеше кояшта арып, хәлдән таеп, ял итеп утырганда: "Тукта миннән изгелек булсын, кешеләр шушында ял итсен", - дип утырткан агач бу. Икенчеләр мәхәббәт тарихын сөйлиләр. Бик элек бер егет белән бер кыз бер-берсен нык яратышкан булганнар. Элекке заманда көчләп кияүгә бирү гадәте яшәгән бит инде. Ата-аналары, кызны сөйгәненнән аерып, икенче кешегә кияүгә бирергә уйлыйлар. Егет кызны урларга була. Ләкин каяндыр егетнең уй-ниятләрен сизеп алып, көндәшләре аны үтерәләр. Сөйгәненең үлеме турында ишеткәч, кыз таудан сикереп һәлак була. Аларның икесен бергә тау түбәсенә җирлиләр һәм баш очларына ике имән агачы утырталар. Ләкин имәннәрнең берсе генә үсеп чыга. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 605. 135. Ике чишмә Бу чишмәләр Карамалы авылы тирәсендә урнашканнар, икесе дә Үксез таудан бәреп чыгалар. Аларның тарихы мондый. Борын заманда авылыбызда Миңсылу исемле кыз яшәгән. Ул үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән еракларга дан тоткан. Бу сылуга яучылар күп килгән, ләкин кыз беркемгә дә кияүгә чыгарга риза түгел икән. Чөнки авылда аның яратып йөргән егете булган. Яшьләр ата-аналарыннан өйләнешергә ризалык сорагач, Миңсылуныкылар каршы төшә. Егет белән кыз качып китәргә булалар. Бастыра чыккан кешеләр аларны "Үксез тау"да куып җитәләр. Сөйгән ярлар тау башыннан сикереп, чарасызлыктан үз-үзләрен һәлак итәләр. Аларны җирләп, берничә көн үткәч, "Үксез тау"дан ике чишмә бәреп чыга. Бер чишмәнең суы мулрак, икенчесенеке әзрәк була. Алар бергә кушылып, Үксез күлгә коялар. 1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Шәйхебҗан Гатауллиннан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 595. м) Көнкүреш вакыйгалары турында 136. Айкүл күле XVI гасыр азакларында бу күл кырына берничә башкорт гаиләсе килеп урнаша. Алар үзләре белән малларын да алып килеп, яңа җирдә терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Күлнең суы бик чиста һәм йомшак була, тик аның исеме генә булмый. Кичләрен гаилә башлыклары шул исемсез күл буена киңәшкә җыелалар. Беркөнне алар, соңга калып, ай калыкканчы киңәшеп утыралар. Шулчак берсе күл уртасына күктән ай шәүләсе төшүен күрә. Бу турыда башкаларга да әйтә. Барысы да күл уртасыннан айның нурлар чәчеп торуын сокланып күзәтәләр. Шуннан соң алар күлне дә "Айкүл" дип атыйлар. Бу исем әлегә кадәр сакланган. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Миңнекамал Кунакбаевадан (1919 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 550. 137. Җиде бәрән урманы Элек Ишле авылы янындагы шушы урманда бер карт яшәгән. Ул бик күп сарыклар тоткан. Аларны көн дә урман эчендә ашатып йөргән. Көннәрдән бер көнне ниндидер явыз җаннар килеп, бу бабайны үзләре белән алып киткәннәр. Ул әйләнеп кайтмаган. Ә бәрәннәр бер кая да китмичә, хуҗаларын көткәннәр. Халык бу турыда белеп калгач, урманга барган һәм бәрәннәрне тотарга теләгән. Бәрәннәр куркып качканнар, аларны беркем дә тота алмаган. Алар шушы урманда эзсез юкка чыкканнар. Шуның өчен дә бу урынны "Җиде бәрән урманы" дип йөртә башлаганнар. 1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Әкрам Кадергуловтан (1928 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 560. 138. Габдрахман тавы Элек Бишкурайда Габдрахман исемле бик үпкәчел бер кеше яшәгән. Ул авылдашлары белән бәхәстә отыла да, гарьлегеннән авыл янындагы бер калкулыктагы урман эчендә алачык корып, шунда бер җәй, бер кыш чыга. Тик ялгыз яшәү мөмкин түгеллеген аңлап, ул барыбер авылдашлары янына кайтып сыена. Үпкәчеллеген дә шул тауда калдырып кайта. Шул вакыттан бирле бу тауны "Габдрахман тавы" дип атыйлар. 1996 елда Туймазы районы Бишкурай авылында Мәүләветдин Сәхәбиевтан БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 555. 139. Мәрьям куагы (1 нче вариант) Татар-Олкан авылыннан ерак түгел бер урман бар. Шул урманга элек Салкын Чишмә авылы терәлеп торган. Хәзер ул таралып беткән инде. Күптәннән була бу хәл. Салкын Чишмә авылындагы бер байның Мәрьям исемле хатыны балага уза. Хатынының бала табар чагы җиткәндә, бай күрше авылда яшәгән туганының хәлен белергә дип, юлга чыга. Тарантаска җигелгән яшь айгырны куалап, шушы урман аша үткәндә, байның хатыны кинәт кычкырып җибәрә. Бай дилбегәне үзенә таба тартып, бер куак янында атларны туктата һәм хатынына ярдәмгә ашыга. Мәрьям куак төбенә утырган була. Ул байга атын читкә алып китәргә куша. Шушы куак төбендә Мәрьям котыла. Ул байның үзенә охшаган бер матур малайны дөньяга китерә. Шул көннән бирле бу урынны халык телендә "Мәрьям куагы" дип йөртәләр. 1998 елда Туймазы районы Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия Әхмәдиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 575. 140. Мәрьям куагы (2 нче вариант) Элек бу урманда еланнар күп була. Мәрьям исемле бер чибәр кыз инәсе белән бергә урманга җиләк җыярга килә. Чиләкләрен тутыргач, алар бер куак төбенә тамак ялгарга утыралар. Кая утырганнарын ныклап карап тормыйлар. Ә анда бер агулы елан яткан була. Кыз якынрак утырганлыктан, елан беренче булып аны чагып ала. Мәрьям кычкырып читкә тайпыла. Елан исә аның инәсенә ташлана. Ләкин хатын куркып калмый, янында яткан таш белән еланның башына бәреп үтерә. Ә кыз берничә тапкыр ыңгыраша да дөнья куя. Мәрьямнең ата-инәсе нык кайгыралар, чөнки ул аларның бердәнбер балалары була. Кыз еланга чагылып үлгән куакны инәсе "Мәрьям куагы" дип йөртә башлый. Тиздән авыл халкы шул куак үскән урманга да "Мәрьям куагы" дигән исем бирә. Шулай итеп, кызның исеме мәңгеләштерелә. 1998 елда Туймазы районы Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия Әхмәдиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Зөлфия Хафизова язып алган.- Фазлетдинов, 2018, № 576. 141. Кунак бураны Элек сайлау көннәрендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Шулай берчак бер ир белән хатын, балаларын ияртеп, күрше авылга кунакка барганнар. Юлда кинәт буран чыккан, һәм алар адашканнар. Ирнең исеме Фәтхулла булган. Ул юл эзләп чыгып киткән. Ләкин таба алмаган һәм туңып үлгән. Иртән, буран тынгач кына, хатын авылга юлны таба алган. Шуннан кайтып барганда, күзенә ниндидер бер түмгәк чалынган. Барып караса, бу түмгәк Фәтхулланың гәүдәсе булып чыккан. Шушы көннән башлап көчле бураннарны "Кунак бураны" дип атыйлар. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 608.) 142. Бикмәт чокыры Чалмалы авылына нигез салган Чалман картның ике улы булган. Аларның берсе атасы белән төп йортта калган, ә икенчесе, Бикбау (Бикмәт) исемлесе, башка чыккан һәм авыл читендәге чокырның икенче ягына күчеп утырган. Бикбау үзенең атасы белән һәр көнне хәбәрләшеп торган. Чалман карт улының исемен кычкырып әйтеп, аны үзе янына чакыра торган булган. Моны ишеткән-күргән кешеләр чокырны "Бикмәт чокыры" дип йөртә башлаганнар, имеш. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 553. 143. Сыерчык әби өе Элек Чалмалыда бер әби яшәгән. Аны бөтен авыл яраткан. Ул әби җәй көннәрен берүзе Чалмалыда үткәргән. Ә кышын кызларына китә икән. Яз җиткәч кире кайтканга, аны Сыерчык әби дип йөрткәннәр. Әби үлгән, өе дә җимерелеп сүтеп алынган, ләкин ул торган урынны һаман да "Сыерчык әби өе" дип атыйлар. 1998 елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Әхмәдиевадан (1934 елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 583. 144. "Фатыйма кабере" басуы Бу урын шулай ук Күчем авылы белән бәйләнгән. Күчем авылы таралып, кешеләре күчеп киткәч, монда тик зират кына торып кала. Еллар үтә, колхозчылар ул зиратны сөреп бетерәләр. Тиздән басу уртасында бердәнбер кабер кала. Ул Фатыйма исемле кешенең кабере була. Балалары аны сөрмәүне үтенеп сорыйлар. Алар каберне рәшәткәләр белән уратып алып, чәчәкләр һәм ак каен утырталар. Ел саен әниләренең каберенә килеп, аны карап китә торган булганнар. Хәзер ул балалар да дөньяда юк, ләкин халык Фатыйма каберен онытмый. Басу уртасында ак каенлы, чәчәкләргә күмелгән кабер һаман да тора. Аның истәлегенә басуны да "Фатыйма кабере" дип йөртәләр. Юкка гына татар халкы: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", - димәгән бит. Бу чокыр Кортлыкай тавы янында урнашкан. Элекке заманнарда, Миңлеямал исемле хатын бирегә печән чабарга килә. Ул авырлы була. Чирли һәм шушы чокырда бәбәйли. Халык башта бу урынны "Миңлеямал бәбәйләгән чокыр" дип йөртә, соңыннан, кыскартып, "Миңлеямал чокыры" дип кенә атый башлый. Элек бер кыз яшьләй җитем калган. Әтисе үги әни алып килгән. Үги әни бу кызны бик нык кыерсыткан. Бер көнне үги әнисе аңа иләк биргән дә шуның белән су ташырга кушкан. Кыз, төн буе су ташыгач, хәлдән таеп егылган. Шулвакыт күккә караган, анда ай моңсу гына йөзеп йөри, ди. Кыз ялварып: - И, ай, ичмасам, син хәлләремне белер идең, - дигән. Ай һаман тыныч калган. Зөһрә тагын елап ялынган. Шулчак ай яктырып киткән һәм, нурларын сузып, Зөһрә кызны үзенә тартып алган. Шул вакыттан бирле ай кырыенда көянтәле кыз тора, ди. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 633. 147. Зөһрә кыз (2 нче вариант) Бер бик тату гаилә яшәгән. Хатынының сылулыгына, иренең уңганлыгына сокланмаган җан иясе булмаган. Ә акыллылыкларына бөтенләй хәйран калырлык икән, ди. Көннәрдән бер көнне аларның сабыйлары дөньяга килә. Әнисе аңа бары тик: "Зөһрә кызым", - дип әйтеп калдырырга гына җитешеп үлеп тә китә. Зөһрә, әнисенә охшап, бик матур, ачык йөзле, нечкә күңелле булып үсә. Аның булдыклылыгы, кешеләргә игелекле булуы турында бөтен тирә-як исләре китеп сөйлиләр икән. Әнисе үлгәннән соң, әтисе икенче хатынга өйләнә. Үги ана бик усал була, Зөһрәдән көнләшә. Аңа гел авыр эшләр генә куша. Беркөнне ул арып хәлдән тайган Зөһрәгә ерактагы чишмәдән су ташып, төпсез мичкәне тутырып куярга куша. "Таң атканчы савыт тулы булмаса, җаныңны алырмын", - дип кисәтеп үк куя үги ана. Мескен Зөһрә кыз, елый-елый, су ташый, тик төпсез савыт тулмый. Инде аяклары атламас була, куллары сызлый, җилкәсе авырта. Авыртуга түзә алмый, кыз яр башына барып утыра. Бөтенесен дә күзәтеп, күреп-белеп торучы Зөһрә төннәрен эш эшләгәндә яктылыгы белән ярдәм итүче тулган айга тилмереп карап: "Их, Айкай, белсәң икән минем хәлләремне? Алсаң икән үз яныңа", - диюе була, ай, әкрен генә төшеп, кызны үзе белән күтәреп алып менеп тә китә. Үзе кебек түгәрәк йөзле Зөһрә сылуны ай бик ярата икән. Зөһрәгә ай белән бик күңелле, ди, ул тагын да матурланып киткән, шат елмаю аңа бик килешә, имеш. Уңган кыз үзенең чиләкләре белән су ташып, йолдызларның битләрен юа, ди. Тик чиләкләре никтер бик җиңеләйгән, ди. Тулган айга карасаң, анда көянтә-чиләкләрен күтәргән Зөһрә кызны күрәсең. Ә янындагы шат йолдызлар аңа карап елмаялар, ди. 1998 елда Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия Әхмәдиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Наилә Ямалетдинова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 634. 148. Ләйсән яңгыр Элек авылда, иске генә бер өйдә әби белән бабай яшәгән. Аларның Ләйсән исемле бик матур кызлары булган. Аны әби белән бабай бик яратканнар. Ләйсәннең Гайшә исемле иптәш кызы булган. Ул бик көнчел икән. Ләйсәннең матурлыгыннан көнләшкән. Менә җәй үтеп, кыш җиткән. Беркөнне патша үзенең малаена хатын эзләргә чыккан. Бу вакытта Ләйсән чишмәдән су алып кайтып килгән булган. Патша кызны күрү белән, аны ошаткан һәм малаена алып бирергә уйлаган. Гайшә моны ишеткән дә тагы да ныграк көнләшә башлаган. Ул сихерчегә барып, Ләйсәнне ямьсез кызга әйләндерергә кушкан. Икенче көнне патша, Ләйсәннең ямьсезлеген күргәч, бик көенгән һәм, кайгырып, өенә кайтып киткән. Менә тагын кыш үткән, матур яз җиткән. Кояш кыздырган, көннәр җылынган. Табигать яшел хәтфәгә төренгән. Кояш, болыт һәм яңгыр үзара сөйләшеп, ничек тә булса Ләйсәннең ямьсезлеген бетерергә, кызны элекке хәленә кайтарырга уйлаганнар. Бер көнне, Ләйсән тышта эшләп йөргән вакытта, алар серле яңгыр яудырганнар. Бу яңгыр сулары кызның йөзендәге шадраларны, җыерчыкларны бетергән һәм аны бик гүзәл затка әйләндергән. Ләйсән дә, әби белән бабай да, халык та моңа бик шатланган. Патша малаен Ләйсәнгә өйләндереп, гөрләтеп туй үткәргән. Ә Гайшә көнләшүеннән һәм комсызлыгыннан шартлап үлгән. Шуннан бирле беренче язгы җылы яңгырны кешеләр "Ләйсән яңгыры" дип атап йөртәләр. 1998 елда Авыргазы районы Куҗак авылында Заһира Нәфыйковадан (1926 елгы) БДУ студенты Рәзилә Әрдәширова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 636. ЗООГОНИК ЛЕГЕНДАЛАР 149. Кәккүк каян барлыкка кигән? Ике кызның әниләре чирләп ята икән. Әтиләре намазга киткәч, бу кызлар кычкырышып, шау-гөр килеп уйнаганнар да уйнаганнар. Әниләре: - Кызым, су бирегезче, - дип, тилмереп су сораса да, бу балалар ишетмәгәннәр икән. Шулай итеп ята торгач, әниләре: "И ходаем, кәккүк булсаемчы", - диюе булган, кәккүккә әверелеп, очып йөри башлаган. Бу балалар әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп: - Әнкәем, мә, су бирәбез, - дип елаша башлаганнар. Әтиләре намаздан кайтып ишек ачуга, әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр. Чытырманлыклар, таулар үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап, үләннәргә тамган. Яланда кызыл яфраклар очратканыгыз бармы? Менә шул яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар, ди. Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, йомыркасын чит кош оясына салып китә икән. 1975 елда Әлшәй районы Бикчагол авылында Гөлгенә әбидән (1905 елгы; фамилиясе күрсәтелмәгән) БДУ студентлары Сафина, Вилданова, Шаякбәрова язып алган. - ТХИ РЛ, № 307; Фазлетдинов, 2018, № 640. 150. Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур? Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, җир йөзендә бик матур кешеләр яшәгән. Алар һәрвакыт шат, таза булганнар. Ләкин аларның башына бик авыр кайгы килгән: кешеләр үлә башлаганнар. Яшь балалар да, таза, көчле ир-егетләр дә, картлар да үлгәннәр. Кешеләр бу афәттән ничек тә котылырга белмәгәннәр. Бу вакытта кешеләр арасында бик батыр егет яшәгән икән. Ул халыкның кайгы-хәсрәтенә карап, түзеп тора алмаган. Ата-анасының фатихасын алган да, тереклек суы эзләп, чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, бик озын юллар, кара урманнар, биек таулар үткән, киң диңгезләр кичкән. Шулай йөри торгач, ул бер иркен сахрага килеп чыккан. Бу дию пәриенең патшалыгы икән. Йөри торгач, бу бер матур сарай күргән. Егет туры сарайга карап юл тоткан. Аны анда бик гүзәл кыз каршы алган. Бу - дию пәриендә тоткынлыкта яшәүче кыз икән. Ул егеткә: - Тиз генә кит моннан,- дип ялына башлаган. - Дию пәрие кайтса, икебезне дә харап итәр, - ди икән. Егет үзенең нинди эш белән йөрүен сөйләгән: - Сусыз мин бер кая да китмим, - дигән. Кыз моны бер чишмә буена алып барган. Чишмәнең тирәягы яшел үләннәр, матур чәчәкләр белән бизәлгән, агачларда кошлар сайрый икән. Бу тереклек чишмәсе була. Егет савытын тутырып, су ала да, кыз белән саубуллашып, юлга чыга. Кыз, аерылганда, моңа көзге белән кайрак бирә. Алар тылсымлы көчкә ия икәннәр. Азмы-күпме юл үтә бу, хәзер сизә башлый: дию пәрие моны куа чыккан. Менә ул килеп тә җитә, менә-менә тотып та алыр. Егет шул вакыт артына борылып, көзге ташлый, шул урында зур диңгез хасил була. Дию пәрие диңгезне чыкканчы, байтак вакыт үтә, егет күп кенә юл ала. Дию пәрие тагын да куып җитә, егет тагын артына борылып кайрак ташлый, һәм ике арада биек тау хасил була. Егет тагын хәтсез юл ала, кешеләр кырына да кайтып җитәргә ерак түгел инде хәзер. Ләкин дию пәрие тагын куып җитә. Егет дию пәрие белән алыша башлый. Бик күп агачларны сындырып бетерәләр. Менә дию кылычы белән егетнең кулына суга. Егет кулындагы савыт төшеп ватыла, ә суы чыршылар өстенә түгелә. Менә шуннан инде чыршылар мәңге яшел, матур булып калалар. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Хәдичә Кәримовадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган.. - ТХИ РЛ, № 299; Фазлетдинов, 2018, № 642. ДИНИ ЛЕГЕНДАЛАР 151. Песигә табыну Бер пәйгамбәрнең песие булган, ди. Пәйгамбәр бервакыт өс киемен салган да йокларга яткан. Уянып киемен алыйм дисә, песи аның бер чабуына ятып йоклаган, ди. Пәйгамбәр, песине уятмас өчен, ул чабуны кисеп алган. Песине уятырга ярамый. Миңа бу хикәятне бабам сөйләде. Ул ашарга утырыр алдыннан эт белән песигә ашарга бирергә куша. Песи каргышыннан хәтта пәйгамбәрләр дә курыккан, ди ул. Борын Карамалы авылында ике кыз яшәгән була. Алар бик дус булалар: бер-берсенә серләрен сөйлиләр, ярдәм итәләр. Бер көнне кызларның берсенә шундый төш керә. Имеш, аның ахирәте кырык кеше белән зина кылырга тиеш. Бу кыз иптәшенә төшен сөйли. Зина кылырга тиешле кыз шуннан соң нык кайгыра, өеннән дә чыкмый, кибә, саргая, ябыга. Күп тә үтми, ул үлеп китә. Аны күмәргә дип, зиратта кабер казыйлар. Ләкин ни күрсеннәр! Чокырның эче тулы шыбыр көчек икән! Көчек булгач, кызны күмәлмиләр бит инде. Шулвакыт Ык суының икенче ягына кырык кәрванчы чыгып килә икән. Кабер казучылар шушы кәрванчыларны туктатып, үле кыз аша атлаталар. Бу зина кылу дип чутланган икән. Кабердәге көчекләр шул минутта ук юкка чыга. Тынычлап, кызны күмәләр. Шуңа күрә олылар бездә: "Маңгаеңа нәрсә язылса, шуны үтәмичә үлмәссең дә, күмелмәссең дә", - диләр. 998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Һадия Мөхәммәтҗановадан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 663. 153. Керпе киңәше Борынгы заманда Сөләйман пәйгамбәр булган. Моңа 280 яшь бирелгән. Шуннан соң аның гомерен озайтырга булганнар. Хәзер бу гомерен озайтаеммы, юкмы, дип, бөтен дөнья җан иясенә киңәш итә. Бөтен дөнья җан иясенә киңәш иткәчтен, моңа әйтәләр: - Озайт. Нигә әле җир астына керәсең? - диләр. Шушы вакытта бер җәнлек киңәшкә килми кала. Пәйгамбәр шуны чакыра да әйтә: - Нәрсә эшләем? - ди. Теге әйтә: - Әгәр дә яңадан гомереңне озайтып калсаң, замандашларың бетәр, синнән көләрләр, - ди. Шуннан соң Сөләйман үлә. Бу акыллы җәнлек керпе була. Ярмәкәй авылы янында гына тора бу тау. Бервакыт кемдер шушы тауга алтын эзләргә дип менгән. Озак эзли торгач, ул аны тапкан, ди. Тик кулына алуы булган, алтын кире җир астына кереп киткән. Бу алтын сихерле, кулга тоттырмый, ди. Шуннан бирле бу тауны "Алтын тау" дип йөртәләр. 1998 елда Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылында Әгъзам Исламгуловтан (1903 елгы) БДУ студенты Лилия Исламгулова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 622. 155. Иярле тау Бик борынгы заманнарда Карамалы елгасы буендагы таулар арасында күчмә казакълар яшәгән. Күченеп киткәндә, алар бүтәннәреннән аерылыбрак торган бер тауда алтын ияр күмеп калдырганнар икән, дип тә сөйлиләр. Казакълар киткәннән соң, ул таудан алтын иярне бик озак эзләгәннәр. Таба алганнардырмы, юкмы - анысы билгесез, ә тауны халык "Иярле тау" дип йөртә башлый. 1998 елда Миякә районы Өршәк авылында Мәрфуга Галиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Розалия Садрыева язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 624. КӨНКҮРЕШ ЛЕГЕНДАЛАРЫ 156. Кеше гомере ничек корылган? Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар яши башлаганда, барысы җыелып, киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, "һич кайгысыз яшәргә" дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйганнар икән, ул: "Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим", - дип әйткән. Шуннан адәмгә атның егерме яшен биргәннәр, ул кырык яшь гомерле булган инде. Аннары этне китергәннәр дә аңа егерме яшь биргәннәр. Эт исә: - Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим, - дигән. Адәм тагын этнең ун яшен алып, илле яшьле булган. Инде маймылны китергәннәр. - Сиңа да егерме яшь, - дигәннәр. Маймыл каршы килгән: - Мин һәрвакыт кыенлыкта яшим, унысы да җитәр,- дип. Адәмгә тагын ун яшь өстәгәннәр. Инде аңа алтмыш яшь булган. Хәзер песине китергәннәр дә: - Сиңа егерме яшь,- дип әйткәннәр икән, песи: - Миңа унысы җитәр: мин бит бирсәләр - ашыйм, бирмәсәләр - юк, кеше кулында яшим, - дигән. Адәмгә янә ун яшь кушканнар да, ул хәзер җитмеш яшьле булган, ди. Шушылай бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди. Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яши, ди. Егерме яшьтән соң ат гомеренә керә: дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә: аның балалары үскән була, ул аларга хөкемен "өреп" утыра, ди. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә дә маймылга охшый башлый: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә: һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшенә килеп җитә, ди. Адәмнең гомере әнә шулай корылган, ди. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студентлары Җ. Латыйпова һәм Ә. Ситдыйкова язып алган. - ТХИ РЛ, № 315; Фазлетдинов, 2018, № 651. 157. Кара чишмә Элек авылда бер кыз яшәгән, ди. Үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган. Вакыты җиткәч, үзе теләгән егеткә кияүгә дә чыккан. Әмма бианасы бик усал булган моның. Ире өйдә юк чакта, төрле сылтау табып, гел киленен әрли икән. Килен аның җәбер-золымына озак түзә алмаган. Бер көнне чишмәгә суга килгәч, ул: - Шул кадәр битәрләнеп яшәгәнче, йөгерек елга булсамчы, - дип теләк теләгән. Теләк теләве булган, ул, чыннан, да чишмәгә әверелгән. Ә биана бу чишмәгә су алырга килә алмый икән. Чөнки ул килсә, чишмә кап-карага әйләнә дә куя икән. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 650. 158. Морадым елгасы Элек бу тирәдә Морадым батыр яшәгән. Ул бөтен тирә-якка дан тоткан. Морадым атына елгадан су эчергән. Елга Морадым батырга бик ошаган - аның матурлыгына сокланып карап туя алмаган. "Син, елга, минем туганым булырсың", - дигән егет. Тегесе сеңел булырга ризалашкан. Морадым үзе үлсә дә, елга мәңге тугры булып калган. Халык аны "Морадым" дип атаган. 1998 елда Туймазы районы Яңа Бишенде авылында Габделгали Хәкимовтан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 653. МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР 159. Шүрәлене ничек алдарга? Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе булган. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да, карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышканнар. Яңадан тирә-юньнән эзләп, юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач, карасалар - һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра - сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар - нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди. 1915 елда Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Миркәтле волосте Толбазы авылында (хәзерге Авыргазы районы) Михаил Васильев язып алган. - Васильев, с. 175. - "Леший"; ТХИ РЛ, № 362; Фазлетдинов, 2018, № 683. 160. Арыслан авылын җен кызы нигезләгән Борын заманда безнең авыл тирәсендә үтеп чыккысыз кара урман булган. Авыл дигәч тә, авыл үзе булмаган әле. Бердәнбер көнне ерак-ераклардан бу якларга Арыслан исемле егет килеп чыккан. Муеннарына тәре таккан юлбасарларның эзәрлекләвеннән качып килгән, ди. Урман төрле җәнлекләргә ифрат бай. Егеткә ошаган бу төбәк. Инеш буендагы уңайлы бер урынга йорт, мунча салып җибәргән, ди. Көн дә тозак-капкыннарын тикшерергә чыгып китә икән. Бер дә буш кул белән кайтмый. Аның җитез угыннан куяны да, төлкесе дә, бүресе дә, башкасы да качып котыла алмый. Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтә. Арыслан әнә шулай иртән чыгып китә дә кичен генә кайтып керә. Ә менә бер көнне кайтып керсә... егетебез шаклар ката: өй җыештырылган, мич ягылган. Өй эченә тәмле исе таралган. Мич эченә күз ташласа - бәлеш! Хәйран хәлләр! Аучы халкы тәвәккәл бит инде. Егетебез бәлешне тартып чыгара да ашарга тотына. Куян итеннән пешерелгән, телеңне йотарлык, ди. Арыслан, гадәтенчә, икенче көнне дә ауга чыгып киткән. Кичен кайтса, тагын шул ук хәл кабатланган: мичтә бәлеш көтеп тора, ди. Бу хәл тагын, тагын кабатланган. Егетебез чиксез аптырашта. Якын-ерак җирләрдә адәм заты юк ләбаса. Шуннан Арыслан хәйлә кора. Иртән ау коралларын күтәреп чыгып китә дә, күпмедер вакыт үткәч, качып-посып кире әйләнеп кайта һәм тәрәзә читеннән генә өй эченә күз сала. Йә, Хода! Яшь, искиткеч чибәр бер кыз мичкә бәлеш тыгып маташа. Озак уйлап тормастан, тәвәккәл егетебез өйгә ялт итеп килеп тә керә. Билгеле, кыз моны көтмәгән була. Йөзен куллары белән каплап, читкә борыла. Арыслан көчле, кыю бит инде - кызны кочып күтәреп ала... Үлеп гашыйк була кызга. - Миңа кияүгә чык! - ди. - Мин ризамын, - ди кыз. - Тик бер шартым бар. - Әйт шартыңны, - дип Арыслан. - Икебез бергә мунча кермәскә тиешбез. Арыслан ризалаша, әлбәттә. Шулай итеп, алар бергә яши башлыйлар, ди. Бер-бер артлы уллары туа. Күпме бергә яшәсәләр дә, мунчаны аерым керә болар. "Нигә үзе генә бара соң мунчага?" Менә шушы сорау тынгылык бирми Арысланга. Хатыны мунчага киткәч, Арыслан тегенең янына бара да керә, әй. Ни күрсен! Хатыны озын толымлы чәчен баш түбәсеннән куптарып алып, алдына салган да, бет карап утыра, ди. Хатын чәрелдәп кычкырып җибәргән: - Нигә кердең, нигә сүзеңдә тормадың? Мин бит җен кызы. Чәчемне кубарып алуымны адәми зат күрергә тиеш түгел иде, - ди дә җан бирә. Шулай итеп, Арыслан уллары белән генә торып кала, ди. Үсеп җиткәч, аларның һәрберсе әтиләре янында үзенә йорт сала. Әнә шулай авыл барлыкка килә. Аны беренче булып йорт салган Арыслан исеме белән йөртә башлаганнар, ди. Бүздәк районы Арыслан авылында туып үскән шагыйрь Фәрит Габдерәхимнең "Авылдашлар" исемле язмасыннан алынды. // Тулпар. - 1998. - № 5. - Б. 22. 161. Бисмилласыз сөт Бер пәри хатынының бала табар вакыты җитә. Ләкин хатынны котылдырырга пәриләр юк икән. Шуңа күрә аның ире кеше янына, кендек әбисенә йөгерә, ярдәм сорый. Кендек әбисе, оныклары белән булганлыктан, пәри хатыны янына бара алмый, аның үзен китерергә куша. Пәри хатынын алып килә. Пәри баласы тугач, аны юарга су кирәк була. Кендек әбисе "бисмилла" әйтеп алынмаган су сорый. Пәри әби кушканны эзләп китә. Озак кына йөргәч, андый су таба алмыйча, "бисмилла" әйтеп савылмаган сөт алып килә. Пәри баласын юган сөтне кире бидрәгә салып, алган урынына илтеп куялар. Әби бидрәгә бау тагып, билге куеп җибәрә. Икенче көнне теге хатын, бидрәсендәге бауны күреп, аңа кемнеңдер тотынганлыгын аңлый һәм әбигә киңәш сорап килә. Әби аңлатып бирә: - "Бисмилла" әйтмичә савылган сөттә пәри балаларын юындыралар. Шуңа күрә, нәрсәгә генә тотынсаң да, иң башта "бисмилла" әйтергә кирәк, - ди. 1998 елда Туймазы районы Сәрдек авылында Мәрзия Әхмәдиевадан (1912 елгы) БДУ студенты Наилә Ямалетдинова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 658. 162. Җенле чокыр Бу чокыр бик тирән. Аның төбендә җен яши, дип сөйли иде картлар. Ул төннәрен шуннан чыгып, кеше куркытып йөри икән. Чокыр исеме шуннан калган. 1998 елда Туймазы районы Сәрдек авылында Бикә Хөсәеновадан (1923 елгы) БДУ студенты Наилә Ямалетдинова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 662. 163. Игелексез бала Бер авылда ялгыз ана яшәгән. Аның бердәнбер кызы булган. Ул чибәр, матур булган. Ләкин тәне матур булса да, җаны бер дә яхшы түгел икән аның. Чөнки ул әнисен җәзалап яшәгән. Бөтен эш ана өстенә төшкән. Шушы кимсетелүләрдән, җәзаланулардан интегеп, ана үлеп киткән. Баласы аны хөрмәтләп җирләмәгән дә, ә бары тик үләт базына илтеп ташлаган. Бер көнне кызның өй ишеген шакыганнар. Тишектән караса, ул тышта үз әнисен күргән. - Балам, ач ишегеңне, - дигән ана. - Нигә кайттың, бәдбәхет, хәзер дә миңа комачаулап йөрисең! - дип җаваплаган кызы, әнисенә каршы. Ишек ачылмагач, өйгә тәүдә - өрәкнең күзләре, аннан - башы, баштан соң бөтен гәүдәсе кергән, ди. Кызның йөрәге ярылып, ул җан биргән, ди. Аның гәүдәсе шул үз өендә череп, кортлап беткән, ди. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 664. 164. Өй иясе Өй иясенең күңелен бер дә калдырырга ярамый икән. Аңа ошамаган берәр эш эшләнсә, өйдә яшәүче кешеләргә чир, кычу, төрле авырулар йога, ди, йорт хайваннары да үлә башлый икән. Мәфтуха белән дә шулай булган. Ул пычрак суларын гел идән астына гына түккән икән. Өй иясенә бу бер дә ошамаган, бик күңеле калган, ди. Менә бер мәлне Мәфтухага кычу чире чыккан. Ул кычуына түзә алмыйча, үлеп киткән, ди. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 672. 165. Өч каен Авылыбыз башында каен үсеп утыра. Ул туган төягебезнең символы булып тора. Каен турында бездә шундый риваять йөри. Элек бу урында өч каен үсеп утырган. Бервакыт ниндидер билгесез кеше шушы каеннарның берсен кисеп алып китә. Икенче көнне яшенләп яңгыр ява башлый. Яшен каеннарның икенчесен дә суга. Шушы көннән авылда төрле бәхетсезлекләр башлана. Кешеләр үлә, маллар кырыла, төрле чирләр арта. Авыл кешеләре бу бәхетсезлекләрнең сәбәбен каенны кисүдән күрәләр. Шул каенны кискән кешенең эзенә төшәргә телиләр. Ләкин эзләнүләр юкка гына булып чыга. Шушы көннән соң теге исән калган өченче каенга хөрмәт белән карый башлыйлар. Аңа багышлап хәер салалар. Шуннан соң гына авылда төрле афәтләр туктаган. Әлеге кадәр халыкта "каен авылны бәла-казалардан саклый" дигән ышану яши. 1998 елда Туймазы районы Мулла авылында Хаҗар Камалетдиновадан БДУ студенты Светлана Хәкимова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 674. 166. Үксез күл Элек бу күл бик тирән булган. Аның янына кешеләр якын килергә дә курыкканнар, чөнки су эчендә Аждаһа яшәгән икән. Ул күл буена килгән хайваннарны, кошларны ашап торган. Соңрак кешеләргә дә ташлана башлаган. Мондый Аждаһаны төрлечә юк итеп була икән. Берчак каты җил чыгып, болыт аны үзенә ала. Аждаһа күккә ашканда улап менгән. Шушы давылдан соң якын-тирә авыллардан кош-корт, хайваннар югалмый башлаган, ә күл бик саеккан. 1918 елда аклар безнең көчләп сугышка җыеп алдылар. Яздан көзгә чаклы Бәләбәйдә солдат уены уйнатып яткырдылар. Көзен кызылларга каршы сугышка җибәрәбез, дигәч, без частебезне ташлап качтык. 1919 елның язына кадәр кызыллар сафларында олауда йөрдек. Ләкин язын безне аклар тотып алдылар һәм, Бәләбәйгә алып барып, өч кич төрмәдә яткырдылар. Һәрберебезгә 25 әр камчы суктылар. Аннан янә Абдуллино станциясе ягына кызылларга каршы сугышка җибәрделәр. Тузлыкушлылардан тыш отрядыбызда 20 ләп Чаганлы кешесе (Бәләбәй районы) һәм шул кадәр үк Турай егетләре (Ярмәкәй районы) бар иде. Без аларны "бер-ике көннән монда барыбер кызыллар килә", дип котыртып, частебезне бергә ташлап качтык. Аклар безне тота алмады. Алар чигенеп, Уфа ягына киттеләр. 1919 елның көзендә безне Кызыл армия сафларына чакырдылар. Түбән Новгородка җибәреп, 5-6 көн тоттылар да, Петлюрага каршы сугышка ташладылар. Мин 44 нче дивизиянең 392 нче Таращанский укчылар полкына эләктем. Петлюраны тар-мар иткәч, Деникин фронтына җибәрделәр. Аны да җиңгәч, Польша фронтына озатылдым. Без монда Киев, Чернигов, Винница шәһәрләрен, Киев, Полтава, Волынь, Камено-Подольск өлкәләрен азат иттек. Шушы дәвер эчендә өч мәртәбә яраландым. Киевта озак кына госпитальдә яттым. Мине бары тик 1923 елның мартында гына демобилизовать иттеләр. Шуннан кабат Тузлыкушка кайтып төпләндем. Безнең әти 1891 елгы иде. Берчак ул "балаларның өс-башына кием алырга акча эшләрмен" дип, Себер ягына киткән. Моңа ат көтәргә кушканнар. Атларын санап биргәннәр. Бераз эшләгәч, санап караса, бер ат җитми, ди. Әти: "Ат хакын ничек түләрмен?" - дип, бер ай буена кайгырып йөргән. Шуннан, хәйлә корып: "Мин инде кайтып китәм. Балаларым чирләгән", - дип, хуҗаларына әйткән. Хуҗалар атларны санаганнар да әтигә бик күп бүләкләр биргәннәр, хезмәт хакын түләгәннәр. Ышанмыйча, әти үзе дә санап караган: барлык атлар да исән, урынында. Шунда гына ул хатасын аңлаган: үзе атланып йөргән атын санамаган булган икән. 1998 елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Әхмәдиевадан (1934 елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 606. 169. Кызыл көрәшчене үтерү Тимербулат Садретдинов 1886 елда Алпай авылында туа. Бик ярлы гаиләдә ач-ялангач үсә. Җиде яшеннән байларга көтү көтеп, иген игеп йөри. 1914-1917 елларда империалистик сугышта катнаша. Октябрь революциясен зур шатлык белән каршы ала. Сугышта йөргәндә, язу танырга өйрәнеп кайта. 1919 елда гражданнар сугышына үзе теләп китә. Сул кулы яралангач, авылга кайта. Туган авылы Алпайда 1919 елда комсомол ячейкасы оештыра, үзе секретарь була. 1920 елның гыйнварында бер көнне авылның иң бай кешесе Гафият Самигуллинның бер сарыгы юкка чыга. Эзләсәләр дә таба алмыйлар. Самигуллин моны комсомол секретаре Тимербулаттан күрә. Тимербулатны тотып алып, таш келәткә ябалар. Авылдагы барча кеше аны каеш белән кыйнарга тиеш була. Байның якыннары Тимербулатны, хәлдән тайганчы, каеш белән яралар. Егеткә халык алдында гафу үтенергә кушалар. Көрәшләрдә чыныккан Тимербулат андый хурлыкка бармый: башын ими. Каберне үзенә казырга кушалар. Бераз кабер казыгач та, үзе шул кабергә сузылып ята. Менә шулай һәлак була беренче комсомолец, кызыл көрәшче Тимербулат Садретдинов. Үтерүче Гафият Самигуллин әле булса исән. Шаран районы, Бүләк авылында яши. Хәзер бар авылга мулла булып тора. Авыл халкы Тимербулат Садретдинов хөрмәтенә һәйкәл куйдыртырга тырыша. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Фәрхәнә Сәйфуллинадан (1901 елгы) БДУ студентлары язып алган. 170. Яшь хатын турында Алтмыш яшьлек бер бабай яшь хатын алган. Җомга саен мәчеткә намаз кылырга йөргән. Кәләше бик яшь булган моның. Шуңа күрә бабай намазга киткәч, бер яшь егет белән очрашу оештырган. Бабай намазга киткәч, моның кырына егет килгән. Намаз вакыты кыска булганлыктан, егет белән кыз очрашып та туя алмаганнар. Кыз төрле хәйләләр әзерләргә керешкән. Бер көнне, иртән торгач, картка әйткән: - Бүген төшемдә мин фәрештә күрдем. Фәрештә әйтте: "Бүген синең картың иртәнге намазга баргач, үзенең сул ягына утырган кешене өйгә алып кайтып, сый-хөрмәт итсен", - диде. - Менә бүген сул ягыңа кем утыра, шуны өйгә алып кайт. Мин ашарга-эчәргә әзерләп торырмын. Шулай эшләсәң генә, урының җәннәттә булыр, - дигән. "Җәннәт" сүзен ишеткәч, карт сөенә-сөенә мәчеткә киткән. Хатын үзенең егетенә бабайның сул ягына барып утырырга кушкан. Егет киткән. Тик егеткә караганда өлгеррәк кешеләр дә булган. Ниндидер бабай безнең бабайның сул ягына утырып та өлгергән. Намаздан соң бабай үзенең сул ягына утырган картны алып кайта. Ә кәләше тәмле ашамлыклар пешереп куйган була. Һәм түземсезлек белән очрашу минутын көтә. "Егетемне бер туйганчы сыйлыйм, ичмасам", - дип уйлый. Ни күзе белән күрсен, тыштан таякларга таянган, бөкереләре чыгып беткән, авызларында теше калмаган ике карт кайтып килә. Хатын тиз генә пешергән ашамлыкларын җыештырып куя. Бабайлар кайтып керә. Дога кылалар, исәнлек-саулык сорашалар. Хуҗа тышка чыгып китә. Хатын ачуыннан нишләргә белми. Каушап калмый, тиз генә зур кайракны алып, янып торган мичкә тыга. Кунак бабай курка кала; сорап куя: - Килен, ул кайракны ник кыздырасың? - ди. Килен җавапка аптырап калмый: - Аптырадым инде, менә картым мине күрсәтергә көн дә бер кеше алып килә, - ди. - Хәзер, үземә күз тимәсен өчен, килгән бер кешене ошбу кайрак белән кайрап җибәрәм! - ди. Куркуыннан бабай, таягы белән галошын алып, чыгып китә. Бабай кайтып керә, һәм хатын аңа ябыша: - Менә синең алып килгән кунагың миңа бәйләнде. Өстәвенә пешергән коймакларымны алып чыгып китте, - ди. Ачуыннан хуҗа нишләргә белми, тегенең артыннан торып чапкан. "Ичмасам, бер кисәк ит белән коймакларымны алып калыйм", - ди икән. Алдагысы "үтерә" дип, икенчесе "ит" дип, бик озак йөгерешкәннәр. Ахыр читкә икесе дә, хәлләре бетеп, тәгәрәп үлгәннәр. Ахыр чиктә яшь хатын егете белән барыбер кавышканнар. Усман бабайның әтисе белән әнисе булганнар алар. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Нурикамал Халитовада (1912 елгы, кул куя белә, ликбез бетергән) БДУ студентлары язып алган. 171. "Шарлатан" Фазыйл Кашапов Фазыйл абзыйны "Шарлатан" дип йөртәләр. Моның үз тарихы бар. Берчакны Минзәки абый аны ничектер алдаган була, һәм шуның өчен Фазыйл абзый, үч итеп, тегене төпсез капчыкка утыртырга уйлый. Минзәки абзый армиягә барудан бик курыккан була. Фазыйл абзый үзе повестка яза да Минзәкигә җибәрә. Минзәки бу повестканы алгач, иптәшләре белән хушлаша. Алар исерешеп бетәләр. Икенче көнне ул, елый-елый, военкоматка китә. Шунда гына үзенең алданганлыгын аңлый. Шул көннән соң Фазыйлны "Шарлатан" дип йөртә башлыйлар. 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 700. 172. Шәрип тезмәсе Нинди дә булса уйланылган эш уңышлы килеп чыкмаса, безнең авылда "Шәрип тезмәсе" дип ачуланып, җиргә төкереп куялар. Моның үз тарихы да бар. Сугыштан соңгы елларда халык ярым ач яшәгән. Печән чабуда эшләүчеләрне дәртләндерү өчен, аларны яхшырак ашатырга тырышканнар, шуңа өстәп, тагын берәр кашык он да таратканнар. Шуңа күрә һәркем печән чабарга барырга тырышкан. Бу эшкә гарип Шәрип тә чыккан. Билгеле, кешеләр, печән чапканда, артык көчәнмәскә тырышканнар, ашау җитмәгәч, хәлләре булмаган чөнки. Ә бригадир исә, киресенчә, эшне тизрәк төгәлләргә омтылган. Ул моның өчен беренче тезмәләргә иң яхшы печән чабучыларны куйган, соңгы рәтләрдә дә оста печәнчеләр барган. Уртада, "ике ут арасында" калган халык, калышмас өчен, барлык көчен салырга мәҗбүр булган, чөнки арттагылар: "Үкчәңә басам бит!" - дип кычкырганнар. Колхоз рәисе Камай Шәйхетдинов эшнең сыйфатын тикшереп карарга уйлаган. Ул беренче тезмәне күтәргән дә чабылмый калган үләнне күргән. Бригадир: "Бу - Шәрип тезмәсе", - дип аклана башлаган. Рәис тагын бер тезмәне күтәргән һәм янә шуны ук күргән. Бригадир тагын моны Шәрипкә сылтаган. Шулай итеп, алар иң яхшы тезмәгә кадәр килеп җиткәннәр. Шуннан соң рәис: - Бөтен болынны Шәрип чапкан икән. Димәк, эш хакын да Шәрипкә генә яз! - дип, боерык биреп киткән, ди. Шуннан соң бөтен сыйфатсыз эшне дә "Шәрип тезмәсе" дип атый башлаганнар. Әхәт абый аучы гаиләсендә туа. Шуңа да яшьтән үк бу һөнәрне яхшы үзләштереп үсә. Бервакыт ул авылга урманнан тере килеш бүре тотып алып кайта һәм эт урынына бәйләп куя. Ничек тотканын ул бер кешегә дә сөйләнми, сер итеп саклый. Шушы вакыйгадан соң аның үзен дә, балаларын да "Бүреләр" дип йөртәләр . 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты А.Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 690. 174. "Рокоссовский" Салих Салих бабайга шаяртып, "Рокоссовский" дигән кушамат такканнар, чөнки ул сугыштан кайткач, мактанып: - Мин Рокоссовский белән чәй эчтем, - дип йөргән. Шуннан бирле ул - "Рокоссовский". 1998 елда Шаран районы Чалмалы авылында Индия Кашаповадан (1941 елгы) БДУ студенты А.Кашапова язып алган. - Фазлетдинов, 2018, № 696. 175. Киңәшче песи Нурлыгаян бабай песиләр яраткан. Ул бик күп песи асраган. Бервакыт бабай күршеләренә кунакка кергән. Анда мәҗлес бара икән. Аны да табынга утыртканнар. Ә эчәргә-ашарга бирмәгәннәр. Икенче вакыт Нурлыгаян бабай үзе күршесен кунакка чакырган. Күршесе боларга кергән. Өстәлгә бер шешә аракы белән ике рюмка куйган. Рюмкаларга аракы салган да күршесе алдына куйган. Иң башта ак песиенә карап: - Эчерикме? - дигән. Песи башын чайкап куйган. Бабай ике рюмканы да үзе эчеп куйган. Бу тагын рюмкаларны тутырган да кара песиеннән сораган. Кара песи янә башын гына чайкап куйган. Бабай тагы ике рюмканы да эчеп куйган. Шулай итеп, ул бер шешәне бер үзе эчеп бетергән. Күршесе ни әйтергә дә белми, кызарып чыгып киткән. Габдулла бабай шәһәргә кызларына кунакка барган. Кызы әтисенә: - Таянып тор, - дигән дә, үзе магазиннарга чыгып киткән. Кызы магазиннан кайтып керсә, әтисе куллары белән идәнгә таянып, дүрт аяклап тора, имеш. Кызы әтисеннән сорый икән: - Әти син ни эшлисең? - дип. Әтисе әйткән: - Нигә кызым, үзең бит таянып торырга куштың, - дигән. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Шәйхулла Хәйруллиннан (1889 елгы, беренче авыл советы рәисе, колхоз оештыручы) БДУ студентлары язып алган. 177. Партизан кылычы Бу хәлгә инде күпме еллар үтте, күпме сулар акты, ә ул һаман минем исемдә әле. Кичәгедәй күз алдымда тора. Ул вакытта мин малай гына идем әле. Олы абыйлар, илдә бөтен җирдә сугыш бара, дип сөйлиләр иде. Бөтен илдә дә булгандырмы, анысын шайтан гына беләдер. Әмма, бу каһәр шайтан туе безнең авыл аша да узды. Шулай тәмләп-тәмләп кенә йоклап яткан чак. Шунда нәрсәләрдер шарт-шорт! Кая ул йокы! Бөтенесе дә җәһәннәмгә очты. Мин сикереп тордым да урамга чыктым. Инәй карчыкның: - Минһажетдин, улым, кая киттең, кер өйгә тизрәк! - дип кычкырганы гына ишетелде. Ә мин чабам гына! Алда - тузан, артта - тузан. Урам читенә барып чыксам, ни күрим... Сугышалар. Шартлап кылычлар оча, мылтыклар сына. Лып яттым агач төбенә. Сыңар аяк дер-дер килә. "Аклар" "кызыллар"ны кысалар бит. Тегеләргә чыдар әмәл юк. Менә бер генә егет торып калды. Кулында - кылыч. Менә аны да бәреп төшерделәр. Карасам, алга бер нәрсә килеп төште. Кулга алсам - кылыч. Булат кылыч, партизан кылычы. Тиз генә арттан батырга табан йөгердем. Ул, чигенә-чигенә, минем турыга килеп җитте. - Батыр, мә! - мин әйтәм. Кылычны биреп, кирегә сыптырам. Гүя кинәт кылычы озаеп киттемени, туный гына бу "аклар"ның башын. Карбыз ни, баш ни! Тәгәри генә җиргә башлар. Шулай итеп, ул кырып бетте "аклар"ны. Шуның белән минем сүзем дә бетте. Ә, онытканмын икән, шул хәлдән соң бәйрәм булды. "Аклар" да кабат күренмәделәр. Бер хатын базарга барырга булган, тик ире җибәрми икән. - Нәрсә алып барасың соң базарга? - ди икән ире. - Бер дистә йомыркам бар, - дигән дә киткән тегесе. Базардан ун булавка алып кайткан хатыны. Ул кайтуга, авылда пожар чыккан булган. Ире, ашыгып-ашыгып, көлтә ташый икән. Көлтә ташыганда, теге ирнең бер дә юылмый череп беткән күлмәге ертылып беткән. Хатыны, ашыга-ашыга, иренең күлмәген булавкалар белән каптыра, һәм үзе бик яман шатлана икән булавкаларның файдага яравына. - Менә сукранган идең базарга баруыма, кирәк булды бит, - ди икән хатыны. 179. Читләтеп әйткән Бер кеше тары урлап алып кайткан да, ботка пешерергә дип, ярмасын казанга салган. Ягып җибәрергә өлгерми калганнар, председатель килеп кергән. Бу кешенең ботка ашыйсы бик килгән, тик председательдән шүрли икән. Аптырап тормаган теге: - Әйдә, хатын, як казанга, шартласа казан шартласын, - дигән. Председатель аптырап калган. Әлеге мәзәкләрне 1971 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Мәдинә Җиһангир кызы Хисамовадан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган. 180. "Үрдәк" Бер төркем ирләр җыелып тора икән. Берсе: - Иртәгә яңгыр явар, ахры, - дип әйтеп куйган. Икенчесе: - Нигә мине мыскыллыйсың?! - дип, моны тирги башлаган. Халык, аптырап: - Нигә тузынасың? - дип сорыйлар. Теге: - Ничек тузынмыйсың, ди? Яңгыр яугач, су җыела, судан күл була, ә күлдә нәрсә йөзә? Үрдәк! - ди. Ул бахырның кушаматы "Үрдәк" икән. 181. Чабата киптерү Ун-унбиш кеше сәяхәткә чыгалар. Озатучылары да бар. Юлларында елга очрый. Болар киңәшләшә башлыйлар. Озатучы: - Сал ясап кичегез, - ди. Болар күнәләр бу киңәшкә. Ләкин салның, елга уртасына җиткәч, каплануы бар бит. Болар, андый күңелсезлек булмасын өчен, аякларын бүрәнәгә бәйләп куялар. Елга уртасында сал каплана, тегеләр аякларын өскә сузган килеш агып китәләр. Озатучылары: - Бәрәч, елга уртасына да җитмәделәр, чабаталарын киптерә дә башладылар, - дип аптырый икән. 182. Миңа бирәмени? Укытучы балаларны мәсьәлә чишәргә өйрәтә, ди. Ул бер укучысыннан: - Менә синең абыеңның алты алмасы бар, өч алмасын сиңа бирсә, үзендә ничә кала? - дип сораган. Укучы: - Ул миңа бирәмени әле? - дип елап җибәргән, ди. 183. Дәфтәреңне юлга сал Укытучы бер укучысының дәфтәренә: - Дәфтәреңне юлга сал, - дип язган икән. Икенче көнне теге укучы язмыйча утыра, ди. Укытучы: - Нигә язмый утырасың? - дип сорагач, укучы: - Үзегез дәфтәреңне юлга сал, дип язгансыз бит. Мәктәпкә килгәндә, дәфтәрне юлга салдым, - дип җавап биргән. Саңгырау әйтә, ди: - Дөбер, дөбер киләләр. Сукыр әйтә, ди: - Әнә-әнә киләләр. Шәрә әйтә, ди: - Сезгә тиюен тимәсләр, мине талап китәрләр. 185. Бәйләнчек ир Бер ир хатынына гел генә "эш белмисең", дип бәйләнә икән. Шуннан бу беркөнне бөтен эшне үзе генә эшләмәкче булган. Иртән иртүк торган да сыер саварга уйлаган. "Юньсез хатын гел үзен сыердан койрыгы белән кыйната", - дип, сыер койрыгына гер ташы тагып куйган. Сыер койрыгын әйләндереп торып, гер белән китереп шаңкыган тегенең башына, ир авып та киткән. Шуннан соң ир хатынының эшенә тыгылмый башлаган. 186. Инкубатор чебеше Бер чебешне төлке тоткан да ашамакчы булган. - Җибәр мине, барыбер туймассың, мин сиңа хәзер әнине алып чыгам, - дигән чебеш. Төлке моны җибәргән. Шуннан чебеш, йөгереп, абзарга кергән дә: - Ха, ха, ха, алдадым, мин инкубатор чебеше, - дигән. Әлеге мәзәкләрне 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Гайникамал Мәгафуровадан БДУ студентлары язып алган. 187. Үзеңнеке - үз Бер ир хатынын бик яраткан, ди. Хатыны пешергән ашны мактап, әнисе пешергән ашны хурлап торган, ди. Шуннан әнисе бер көнне аш пешергән дә: - Хатының пешерде, - дигән. Теге ир мактап-мактап ашаган. Ашап бетәр алдыннан гына, әнисе әйткән: - Мин пешергән идем. - Әйтәм тозсыз иде, - дигән, ди, улы. 188. Замана могҗизасы Ике әби бер вагонда сөйләшеп кайталар, ди. - Кая барасың? - Уфага. Ә син? - Уфадан кайтам. - И замана, икебез ике якка бер вагонда барабыз бит, ә? 189. Аллаһ боерса Бер хатын коймак пешергән. - Их, ашыйм, - ди икән ире. - Аллаһ боерса, диген, - ди икән хатыны. - Дисәм дә, димәсәм дә - ашыйм. Шулай дип әйтүе булган, моны утынга алып та киткәннәр. Хәзер бу бик ачыгып кайткан, ди. - Аллаһ боерса, хатын, ишекне ач, - дигән, ди, бу. Әлеге мәзәкләрне 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Мөэминә Яфаевадан (1889 елгы) БДУ студентлары язып алган. 190. Ике хатын Бер ирнең ике хатыны булган икән: берсе - карт, ә икенчесе яшь икән. Бердән бер көнне ир, хатыннарын сынамакчы булып, әйткән икән: - Аш пешерегез, кайсыгызның ашы тиз суынып бетә, үзем белән кунакка алып барам. Ярый, хатыннары бик җилле итеп аш пешергәннәр дә ашарга утырганнар. Һәр икесе үзләренчә тәрликәдәге ашларын суыталар икән: Яшь хатын: - Үзем барам, үзем барам, - дия-дия, ашын тиз-тиз болгата икән. Ә ашы суынмый икән. Карт хатын: - Барсам барам, бармасам юк, барсам барам, бармасам юк, - дип салмак кына ашын болгатып утыра икән. Билгеле, карт хатынның ашы алданрак суынган, алданрак ашалып беткән. Шулай итеп, яшь хатын гел үзе турында гына уйлау аркасыңда кунакка да баралмый калган. Менә бит ул тар күңеллелек: бөтен җирдә комачаулый. Бервакыт төлке, аю, бүре һәм куян бик дуслашып киткәннәр, ди. Бергә тора башлаганнар. Аю, бүре, куян бер дә хәйлә белмичә тырышып эшлиләр, ә төлке гел чирлегә салышып тик ята, ди. Шуннан болар кышлыкка бер тәпән бал белән май җыйганнар да базга төшереп куйганнар, ди. Төлке көн дә базга төшә дә ашый, төшә дә ашый икән. Шуннан ашап бетергән бу бал белән майны. Хәзер кыш җиткән. Салкын көннәр башланган. Ачыкканнар болар. Хәзер баздан бал белән майны алып, ашарга булганнар, Карыйлар, тәпәннәр буш, ди. Ни эшләргә хәзер? Куян әйткән: - Зур итеп учак ягып, тирә-ягына тезелеп утырыйк, майны кем ашаса, шуның тиресе майланыр. Утырганнар, ди, болар хәзер. Төлке әйтә, ди: - Нигә болай утырырга, бүре ач күз ашагандыр майны, аю тәмлетамак - балны. Әй утыралар, ди, болар хәзер, әй утыралар, ди. Җылыда йокымсырап та киткәннәр, ди. Иң беренче аю мескен гырылдап йоклап киткән, аннан бүре йоклаган, куян да йоклаганга салышкан, ди. Хәзер төлкенең бер ягыннан бал чыкты, ди, бер ягыннан май чыкты, ди. Майны - бүрегә, балны аюга ышкыды, ди, хәзер төлке. И утыра, ди, хәзер үзе бер гаепсез кебек. Шуннан бервакыт ут янып бетте, ди, уяндылар инде хәзер болар. Аю белән бүре мескеннәр аптырап тик торалар, ди. Төлке кычкыра икән: - Ә, сез икән әле угрылар, үтерергә кирәк сезне! Шуннан куян барын да сөйләп биргән. Бик ачуланганнар, ди, бүре белән аю. - Урлап ашавың гына җитмәгән, әле безгә яла ягарга да җыендыңмы? - дигәннәр. Әй төлке ялына, ялвара, ди: - Гомергә дә болай булмам, коткарыгыз! - ди икән. Ә үзе эчтән генә уйлый икән: "Их, исән калсам, шушы куянның башын ашар идем". Ләкин аю белән бүре төлкене тотып, ботын - ботка, чатын чатка китереп, өзгәләп бетергәннәр, ди. Бик әйбәт булган. Алдакчыга аңа шулай кирәк. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Ф. Вәлиевтан (1893 елгы) БДУ студентлары язып алган. 192. Аучы төлке Бервакыт хәйләкәр төлке үзенең яшәгән ягында даны таралуын теләп, бүредән батырлык һәм кыюлыкка өйрәтүен сораган. - Бүре, - дигән ул, - минем барысы да бар: очлы тешләрем дә, тырнагым да, сыгылмалы гәүдәм дә, җитез акылым да. Мин сиңа карыйм да, аптырыйм: сиңа үзеңнән дүрт тапкырга зур булган үгезне егуы берни түгел. Син атны да йөгертеп куып тотып, муенын чәйнәп өзәсең. Ничек син боларның барысын да булдыра аласың? Өйрәтсәңче миңа! - Э-э-э, - дигән бүре, - бу әллә ни авыр түгел, төлке. Мин, бәлки, сине өйрәтермен. Әйдә киттек минем белән! Менә алар икәү ауга китәләр. Үлән ашап йөргән атны күрү белән, бүре аңа якынрак бара да, төлкегә пышылдый: - Минем арттан яхшы карап тор, төлке: минем күзләрем әйләнәләрме? - Әйләнәләр, - дип, җавап бирә төлке. - Кан белән дә тулганнармы? - Тулганнар. - Йоннарым үрә торганмы? - Әйе, әйе, - дип пышылдый төлке. - Әзер! - дип кычкыра бүре. - Кара! Һәм бер сикерү белән атны куып җитеп, аның түшенә сарыла. Ат егыла. - Бетте! - дип ырылдый бүре, үзе һаман ат итен кисәкләргә бүлә-бүлә. -Күрдеңме, төлке, ничек булганын? Отып ал да, эшлә. - Шулар гынамы? - дип сорый төлке, гаҗәпләнеп. - Әй, бу бер дә авыр түгел икән. Рәхмәт өйрәтүеңә. Хәзер инде мин барысына да күрсәтермен!.. Икенче көнне, кояш чыгар-чыкмастан, төлке ауга китә. Урманда горур гына атлап бара. Җәнлекләр бар да аңардан куркып, тирә-якка качалар, чөнки төлкенең бервакытта да мондый ачулы, гайрәтле чагын күргәннәре булмый. Аяк астына шунда әллә каян бер куян килеп чыга. - Ахмак, - ди төлке горур гына. - Бәхетең, хәзер мин ат ите генә ашыйм, югыйсә, синең тиреңә көн беткән иде. Әйдә, атла минем арттан! - Кая? - дип чыелдый куян, бөтен гәүдәсе белән калтырана-калтырана. - Ауга! Өйрәтимче син-ахмакны ничек итеп үгез ауларга. Төлке моны кычкырып, урмандагы бөтен җәнлекләргә дә ишеттерерлек итеп әйтә. Куянның моңа исе китә, хәтта арткы аякларына баса, ләкин төлкенең чакыруын ишетеп, ни үле, ни тере аның артыннан иярә. Менә алар кичәге болынга барып чыгалар. Анда нәкъ кичәгечә атлар үлән ашап йөри икән. Бер чокырда көтүдән аерылган бияне күрү белән, төлке посып кына килә дә, маңгай астыннан күзләрен әйләндерә-әйләндерә карый башлый. - Кара, - дип пышылдый төлке куянга, - яхшы карап тор миңа, кылый, минем күзләрем әйләнәләрме? - Әйләнәләр, - дип җавап бирә куян, куркуыннан артка чигенеп. - Алар кан белән тулышканмы? Төлке үз-үзеннән канәгатьләнеп көлеп куя. - Юк, - ди куян, - тулышмаганнар. Төлке яхшырак урынны сайлап ала да, сикерергә хәзерләнеп, тагын сорый: - Күзләрем канга тулышканнармы? Эй, җен?! - Юк, - ди куян кызганыч тавыш белән, - ту-ту-ту...лышмаган. Ми-ми-мине А-а-аллаһ суксын, ту-тулышмаган. - Йоным соң кабарганмы? - дип, теш арасыннан сорый төлке, ачулана башлап. - Ис китәрлек, - дип әйтеп сала куян, - ни өчен аңа үрә торырга? - Кылый ахмак! - дип кычкыра төлке. - Син бернәрсә дә белмисең! - Һәм шул сүзләр белән атка төбәлеп кычкыра: - Әзер! Шул ук минутта биянең күкрәгенә сикерә. Ләкин аны бия селкеп кенә төшерә дә, авыр тояклары белән еракка тибеп очыра. Төлке, ике мәртәбә һавада тәкмәчләгәннән соң, аркасына килеп төшә. Ул куяннан ерак түгел җиргә килеп төшкәнлектән, тегесе куаклыкка кереп поса... Төлке тынын көч-хәл белән генә ала. Шул вакытны, бөтен гәүдәсе белән калтырый-калтырый, арткы аякларына шым гына басып, куян чыгып утыра. - Әйе, - ди ул, аңа уйланып кына карап, - менә хәзер, төлке, синең күзләрең, чынлап та, кан белән тулган, йоның да кабарып тора! Бик ачык күрәм. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Дим буе балыкчысы Әмирҗан Гайнетдиновтан (1891 елгы) БДУ студенты Зәвил Шәйхулов язып алган. 193. Берлектә - тереклек Көз көне уҗым басуындагы ызан буенда бер карт куян ята икән. Аның бик матур ике баласы булган. Әнкәләре балаларын бик яраткан, бик тәрбияләгән, уҗымның тәмлесен генә, тал кайрысының яшелен генә ашатып үстергән. Көз узган, кыш кергән. Басу ак чикмәнен бөркәнгәч, куяннарга уҗым белән тамак туйдыру авырлашкан. Елга буендагы таллыкка, авыл янындагы ындырларга барып, ризык эзләргә туры килгән. Болай йөрү алар өчен бик куркынычлы икән. Атылудан, ындырда капканга эләгүдән, этләргә очраудан карт куян бигрәк тә борчылган. Ул үзе өчен генә түгел, аеруча ике баласы өчен хәсрәтләнә икән. Шулай берничә хәсрәтле атнаны уздыргач, карт куян балаларына әйткән: - Балакайларым, безнең халыкка өелешеп яшәргә ярамый. Этләр күрерләр дә өчебезне дә харап итәрләр. Барыгыз, балаларым, үз көнегезне үзегез күрегез. Берегез - тал төбендә, берегез яр буенда җылы урын таба алырсыз әле. Кайгырмагыз, мәңгелеккә аерылышмыйбыз. Берегезне базарда күрсәм, берегезне ярминкәдә очратырмын. Куян шулай дигән дә ике баласын ике якка озаткан. Бу аерылышу карт куян өчен шатлык тудырмаган. Ул балаларын сагынуга түзә алмыйча, йортын, илен ташлап, урманга чыгып киткән. Шулай көн киткәч, төн киткәч, аңа бер песи очраган. Бу песи дә карт куян шикелле, балаларын кешеләр алып китеп бетергәч, иясеннән бизеп, ил гизәргә, кайгыларын таратырга урманга чыгып киткән икән. Моны белгәч, карт куян: "Миңа үзем кебек иптәш табылды, без песи белән эч серләребезне бүлешә-бүлешә кыш узганын сизми дә калырбыз", - дип уйлаган һәм песигә әйткән: - Әйдә, иптәш, бергә-бергә өй салыйк. Кыш бергә яшәрбез. Моңа каршы песи: - Миңа өй кирәкми, мин мич башында да кыш чыга алам, - дип җавап биргән. Шуннан соң алар икесе ике якка киткәннәр. Карт куян, карга бата-бата, карангалап бара торгач, бер казга очраган. Каз канатлары авырлыгыннан оча алмыйча, җылы якларга киткән балаларыннан аерылып калган икән. - Каз, каз, - дигән куян, - әйдә бергә-бергә өй салыйк, безнең монда кыш озын һәм салкын була, өй кирәк булыр. Синең дә хәсрәтең минеке кебек икән, без килешербез. Казның да өй салып мәшәкатьләнәсе килмәгән. - Миңа түмгәкләр арасында әзер өй табылыр әле, - дигән дә үз юлыннан киткән. Бара торгач, карт куянга бер кәҗә дә очраган. Көз көне көтүдән аерылып калган ике бәрәнен эзләп йөри икән. Карт куян: "Инде бусы минем киңәшне тыңлар", - дип уйлаган да, баягыча бергәләп өй салырга димләгән. Ләкин кәҗә риза булмаган: - Миңа өй кирәкми, мин ындырдан-ындырга йөреп, кибән төпләрендә кыш чыгам, - дип җавап биргән. Шуннан соң карт куян: "Миңа дөньяда иптәш табылмады, мин башкалар кебек әзергә өйрәнмәгән", - дип уйлаган да өй ясарлык җылы урын эзли башлаган. Күп йөри торгач, яр буенда зур гына бер тишек табып, эчен яфраклар белән, каурыйлар белән түшәп, шунда яши башлаган. Песи яр буенда тычкан эзләп йөри икән. Куян сараена килеп чыккан. Әзерне көткән песи туңган булган. Аның куянның өенә керәсе килгән: - Мрау, мрау, мияу, мияу! Җан дустым, ишек ач, икәү бергә торыйк, кайгысыз, хәсрәтсез уен-көлке корыйк, - дигән. Моңа каршы куян: - Юк, иптәш, син өй эшләшмәдең, кара эшне сөймәдең. Мин өй салырга чакыргач: "Җан дускаем", - димәдең, - дип җавап биргән. Шуннан соң песи куян өенең өстенә менгән дә, тырнагы белән балчыкларны тырнап төшерә башлаган. - Ишегеңне ачмасаң, өеңне тырнап җимерәм, - дип шәпләнә икән. Куян куркак хайван бит, шуның өчен өенә песине керткән инде. Песи кереп, урнашып бетмәгән, елга буендагы түмгәкләр арасында әзер йорт таба алмыйча, ярдан менеп килгән каз, боларның сарайларына очраган. - Кыйгак, кыйгак, - дигән каз, - мине дә өегезгә кертегез әле. Сулар туңган, түмгәкләр кар белән күмелгән, миңа урын калмаган. Куян, өй хуҗасы буларак, песигә әйткәнчә: - Әзер өйне көттең, сүз тыңламый киттең, инде өйгә кертмим, ялкауларны яныма якын йөртмим, - дигән. Каз бик җикеренеп: - Кертмәсәң-кертмә, миннән яхшылык көтмә, сараеңны җимерәм, кабыргасын кимерәм, - дип, өйне борыны белән йолка башлаган. Куян тагы куркып, казны да керткән. Озак та үтмәгән, ындырлар, кибәннәр табылмагач, яр буенда җылы урын эзләп йөргән кәҗә килеп җиткән дә: - Мә-ә-ә-ә, мә-ә-ә-ә, бергә-бергә торыйк, эч серләрне сөйләшеп, тыныч тормыш корыйк, - дип, аны да өйгә кертүләрен сораган. Куян йорт башы булып, элеккечә ишекне ачмаска итсә дә, кәҗә: - Өеңне сөзеп җимерәм, - дигәч, аны да керткәннәр. Шулай итеп, дүртәү тора башлаганнар. Тамак ач булса да, күңел көр булган. Өйнең караңгылыгына кайгырсалар да, җылылыгына шатланышканнар. Урын кысын булса да, көн уздыру җиңел һәм күңелле булган. Кәҗә - башлык, каз - өй җыештыручы, песи - төш юраучы, куян хәбәр ташучы булып сайланганнар. Шулай атналар, айлар узгач, көннәрдән бер көнне куянның өе янына дүрт ач бүре килеп чыккан. Бүреләр өй эчендә берике тамак туйдырырлык калҗа барлыгын белгәннәр дә керергә хәйлә эзли башлаганнар. Алай уйлаганнар, болай уйлаганнар да, араларыннан берсен, бик карт бүрене, үләргә җиткән бер мескен итеп, өй янына җибәргәннәр. Планнары аны кертеп, ишек ачтыру, соңыннан барысы да кереп, тегеләрне ашау булган. Өй эчендәгеләр бүреләрнең киңәшләрен ишетеп торганнар икән. Карт бүре бик кызганыч рәвештә барып: - Мин хәзер картайганмын, үзем ятим, көчем беткән, тешләрем коелган. Гомеремнең актык сәгатьләрен сезнең белән дусларча уздырырга, сездән элекке гөнаһларымны гафу итүегезне сорарга килдем. Ишегегезне ачыгыз, минем күзләрем күрми, колакларым ишетми, тавышым әкрен, кереп сөйләшәсем килә, - дигән. Дүрт иптәш бүрене өйгә керткәннәр дә, ишекне бикләп алып, бүрене караңгыда кыздыра башлаганнар. Кәҗә сөзеп җибәргән, каз борыны белән кабыргасын каезлаган, песи битен-күзен тырнаган, алгы аяклары белән чабып-чабып җибәргән, куян: "Әүәү, ныграк-ныграк!" - дип торган. Шулай кыздырганнан соң, бүрене ишектән төрткәләп чыгарып җибәргәннәр. Карт бүре иптәшләре янына барып, күргәннәрен сөйли башлаган. - Туганнар, эш харап, барысы да кораллы. Карт аталары сәнәк белән элеп-элеп чөйгән иде, егылып, кабыргамны сындырдым. Муллалары: "Мыр-мыр" - дип, әллә нәрсәләр укынды да, чабып-чабып җибәрде, күземнән утлар күренде. Малайлары бигрәк тә усал икән, кулында кармагы бар, шуның белән эләктереп-эләктереп тарта. Менә, күрәсезме, битемне-күземне ертып бетерде? Каһәр суккан киленнәренә кадәр тик тормый. Анысы коймак пешерә иде бугай, кайнар кыскыч белән йонымны йолкып бетерде. Утлы соскы белән китереп-китереп суга, һич чыдар хәл юк. Бишектәге балаларына кадәр: "Әү-әү, ныграк-ныграк!" - дип тора. - Әйдәгез, иптәшләр, монда рәт юк, алар бик ачуланганнар, чыгып барыбызны да тетмәсеннәр, - дигән карт бүре. Бүреләр тиз генә качканнар, бөтен бүреләргә хәбәр иткәннәр. Шуннан соң өй янына бер бүре дә килмәгән. Дүрт иптәш бердәмлек аркасында кышны рәхәт кенә уздырганнар. 1963 елда Әлшәй районы Хәнҗәр авылында Фатыйма Абдрахмановадан БДУ студенты Фәридә Абдрахманова язып алган. 194. Сәмрәү кош Борын-борын заманда кәҗә - командир, бүре - генерал, үрдәк - үрәтник, песнәк - писер, саескан - солдат, чыпчык исполнитель булганда, яшәгән, ди, ике зур кош. Аларны "сәмрәү кош" дип йөрткәннәр, ди. Алар кошларга патша булып торганнар, ди. Кара урман уртасындагы бик зур имән куышында яшәгәннәр, ди. Бер вакытны ана сәмрәү ата кошка әйтте, ди: - Без, атасы, сөяктән зур сарай салдырыйк, - дип әйтте, ди. Ана кош бик үзсүзле булган ди. Ата коштан ни теләсә, шуны эшләткән, ди. Ата кош тыңлап кына торган, ди. Атасы әйткән, ди: - Ничек салдырабыз? - дигән, ди. Анасы әйткән, ди: - Бөтен кошларны җыябыз, сөяк ташытабыз, шуннан сарай салдырабыз, - дип. Чыпчык исполнитель булган, ди, аны чакырып китерделәр, ди. Чыпчык: - Падишаһым, солтаным, ни йомыш кушасың? - дип сорады, ди. Сәмрәү кош моңа куша, ди: - Бар саескан-солдатларны чакыр! - дип әйтә, ди. Чыпчык, күз ачып йомганчы, саескан-солдатлар янына барып җитте, ди, саесканнарга хәбәр итте, ди: - Сезне падишаһ чакыра, - дип әйтте, ди. Шул минутта ук саесканнар падишаһ янына барып җиттеләр, ди. - Падишаһым, солтаным, ни йомыш кушасың? - дип сорадылар, ди. Падишаһ: - Шушы зур имән башына бөтен кошларны җыеп бетегез! - дип, әмер бирде, ди. Саесканнар таралып, барлык кошларны җыярга башладылар, ди. Ала карга, тилгән, кара карга, ябалаклар - берсе дә калмаска булдылар, ди. Күп вакыт та үтмәде, агач башына килеп тә җыелдылар, ди. Сәмрәү кошлар икәүсе дә иң биек ботакка утырдылар, ди. - Җыелып беттеләрме? - дип сорадылар, ди, саесканнардан. Саесканнар бөтенесе бертавыштан: - Бетте, бетте, - дип җавап бирделәр, ди. Бөтенесен тикшереп чыктылар, ди. Араларында ябалак юк, имеш, ди. Шунда патша приказ бирде, ди, саесканнарга: - Карагыз, әле монда ябалак юк бит, тиз арада табыгыз,- дип әйтте, ди. Саесканнар, күз ачып йомганчы, бөтен дөньяны әйләнеп чыктылар. Ябалакны тапмагач, яңадан-яңадан эзләп киттеләр, ди. Биек тауның башында зур таш булган, ди, шул ташта ябалак утыра, имеш. - Ни эшләп утырасың? Патша чакырды, - дип, ябалакны ияртеп, патша янына киткәннәр, ди. Барып җиттеләр, ди. Патша сорау алды, ди: - Нигә килмәдең? - дип әйтте, ди. Ябалак әйтте, ди: - Чутта утырдым. - Нәрсә чутладың? - дип сорады, ди, патша. - Чи агач күпме, коры агач күпме, ирләр күпме, хатыннар күпме икәнне чутладым, - дип әйтте, ди. - Чи агач күпме, коры агач күпме?, - дип сорый патша. - Коры агач күп, - дип әйтте, ди, ябалак. - Ничек ул алай? Бөтен җир ямь-яшел, бар агач яфрак ярып утыра бит, - дип әйтте, ди, патша. - Мин, агачның бер ботагы корыса, корыга чутладым, - дип әйтте, ди. - Ирләр күпме, хатыннар күпме? - дип сорады, ди, патша. - Хатыннар күп, - дип әйтте ди. - Ничек ул алай, ирләр күбрәк бит? - дип аптырады, ди, патша. - Һи, падишам, - дип әйтте, ди, ябалак, - мин хатыннары ни кушса, шуны эшләгән ирләрне хатыннарга чутладым, - дип әйтте, ди. - Сезне дә хатыннар рәтенә керттем, - дигән. Бер вакытны шулай, кыш көне бер бозау елгадагы бозга таеп егылган. Моны бер малай ярдан карап торган. - Бозау, бозау, - дигән ул, - син көчлеме, әллә көчсезме? Көчле булсаң, кемнән көчле. - Әгәр дә мин көчле булсам, боз мине егар идемени? - дигән бозау. Малай бозга эндәшкән: - Боз, боз, ә син кемнән көчле? - Әгәр мин көчле булсам, кояш мине эретер идемени? - дигән боз. Малай кояшка эндәшкән: - Кояш, кояш, син барысыннан да көчлеме? - дип сораган малай. - Әгәр дә мин көчле булсам, болыт мине каплар идемени? - дигән кояш. Малай болытка эндәшкән: - Болыт, болыт, син барыннан да көчлеме? - дигән малай. - Әгәр дә мин барыннан да көчле булсам, яңгыр булып җиргә төшәр идеммени? - дигән болыт. Малай яңгырга эндәшкән: - Яңгыр, яңгыр, син барыннан да көчлерәкме? - Әгәр дә мин барыннан да көчлерәк булсам, мине җир йотар идемени? - дигән яңгыр. Малай җиргә эндәшкән: - Җир, җир, син барыннан да көчлеме? - Әгәр дә мин барыннан да көчле булсам, мине үлән каплар идемени? Малай үләнгә эндәшкән: - Үлән, үлән, син барыннан да көчлерәкме? - Әгәр дә мин барысыннан да көчлерәк булсам, мине сарыклар ашар идемени? Малай сарыкларга эндәшкән: - Сарыклар, сарыклар, сез барыннан да көчлерәкме? - Әгәр без барыннан да көчле булсак, безне көтүче куып йөртер идемени? Малай көтүчегә эндәшкән: - Көтүче, көтүче, син барыннан да көчлерәкме? - Әгәр дә мин барысыннан да көчлерәк булсам, минем капчыгымны тишеп, азыгымны тычканнар ашар идемени? Малай тычканга эндәшкән: - Тычкан, тычкан, син барыннан да көчлерәкме? - Әгәр дә мин барысыннан да көчлерәк булсам, мине песи тотып ашар идемени? Малай песигә эндәшкән: - Песи, песи, син барысыннан да көчлерәкме? - Әйе, - дигән Мияубикә горурланып. - Мин барысыннан да көчлерәк. Мин көчле, мин көчле! Минем тимер тешләрем бар. Бер ишектән керәм дә икенче ишектән чыгам. Тәмле каймак ашыйм да мыегымны борып ятам... Мияу. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студентыы Рим Идиятуллин язып алган. ТЫЛСЫМЛЫ ӘКИЯТЛӘР 196. Яшь егет һәм патша Борын-борын заманда бер патша яшәгән, ди. Бу патшаның бер баласы да булмаган икән. Шулай бер көйгә яши биргән патша. Көннәрдән бер көнне патша төш күрә. Шуннан юраучыны чакырта. Төш юраучы аңа: - Синең үлүеңә быел туган бер бала сәбәпче булачак, - ди. Патша бик каты курыккан. Шуннан соң үзенең патшалыгына хәбәр тараткан: "Әгәр кем дә кем бала тапса, ул кеше баласын үтерергә тиеш, мин аңа күп байлык бирәчәкмен", - дигән. Патша бөтен җиргә үзенең шымчыларын җибәргән. Бер төндә алар бер хатынның өендә ут күрәләр һәм патшага кайтып әйтәләр. Икенче көнне патша теге хатынның килүен көтә башлаган. Бер көн, ике көн, өч көн үткән, ләкин патшаның йортына килүче булмаган. Патшаның вәзирләре, сакчылары теге хатынның йортына киткәннәр. Хатын, боларның киләсен алдан ук белеп, баласын яшергән дә, үзе берни булмагандай утыра биргән. Болар әрле-бирле каранганнар да, баланы күрмәгәч, чыгып киткәннәр. Хатын баласын үстерә алмаячагын белеп, аны зур сандыкка салган да, диңгезгә агызып җибәргән. Патшаның сарае диңгез кырында урнашкан булган, сандык шуның алдына килеп туктаган. Патша хатыны моны күреп, йөгереп чыккан да, сандыкны ачып караган. Караса, анда бик матур бала ята, ди. Патша хатыны малайны бик ошаткан да, күтәреп патша янына алып кергән. - Бу бала бик яшь әле, үзе бик матур, без аны үтермик, синең үлүеңә ул сәбәпче булмаячак, -дигән ул. Патша бик кыенлык белән булса да ризалашкан. Ай үткән, көн үткән, ел үткән, ди, малай бик матур булып үскән, ди. Тирә-якта аның көченә тиңләшерлек кеше дә булмаган. Егет патшаның ничек патшалык итүен, халыкның изелүен, начар тормышта яшәгәнен күреп үскән, шушы турыда әтисе белән бәхәсләшкән. Патшага егет ошамаган, егет тә патшаны яратмаган, ди. Патша егетне гел үзенчә тәрбияләргә тырышса да, һәрвакыт киресен күргән. Аптыраган, йөдәгән, ди, патша. Шуннан бу егетне үтертергә булган. Ләкин патшаның сакчылары аны үтермичә, диңгез аша икенче патшалыкка чыгарып җибәргәннәр. Егет ай киткән, ел киткән, шуннан зур куй көтүен күргән. Бу көтүне ике кыз көтә, ди. Егет үзенең хәлен кызларга сөйләп биргән. Шуннан соң кызлар егетне әтиләре янына алып китәләр. Егет, карт белән исәнлек-саулык сорашканнан соң, үзенең патша улы икәнлеген, әтисе белән килешә алмаганын, әтисенең аны үтерергә теләүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Карт егетне тыңлап торган да: - Егет, син ерак юл үткәнсең, барыр җирең дә юк, миндә бер ел көтү көт. Әгәр көтүдә берәр сарыгым ала бәрән тудырса, шул бәрәнне сиңа бирермен. Ул бәрән сиңа күп яхшылык эшләр, - дигән. Егет карт белән ризалашкан. Бер ел көтү көткәннән соң, ала бәрәнле булган. - Әгәр теләсәң, тагын бер ел көтү көт. Берәр сарык шау ак бәрән бәрәнләсә, бер кызымны сиңа хатынлыкка бирермен, - дигән карт. Егет тагын ризалашкан. Егетнең беренче елны алган ала бәрәне гади бәрән түгел икән, ә тылсымлы, ди. Егеткә чит җирдә кыен була башлаган, ул үз җиренә кайтырга тели икән. Бәрән, егетнең уен белеп, кешеләрчә телгә килгән: - Егет, син гомерең буе алданып яшәгәнсең. Синең әниең патшабикә түгел, ә шәһәр читендәге начар гына йортта яши торган бер карчык, - дигән. Шушы хәбәрне ишеткәч, егет үз әнисен күрергә бик теләгән. Ул хатынын, бәрәнен алып, карт белән саубуллашып, юлга чыккан. Аның патшага ачуы килгән. Юл ыңгаенда аның белән "исәпләшеп" чыгарга уйлаган. Патшаның торган бүлмәсен бик зур аю һәм бүре саклый, ди. Алар патша янына беркемне дә кертмиләр икән. Егетнең сарайга килеп керүе белән аю белән бүре аңа юл биргәннәр. Егет патша бүлмәсенә килеп кергән, зур ачу белән инде. Патша егеткә ачуланган. - Юк инде патша, син мине күп алдагансың, ничә ел синдә гомер итеп, минем үз әнием барын әйтмәгәнсең, - дигән. Патша, ачуланып, аю белән бүрегә егетне буып ыргытырга боерган. Ләкин алар егеткә тимичә, патшаның үзен үтергәннәр. Егет, әнисен үз янына алдырып, хатыны, бәрәне, әнисе белән патшалык итә башлаган. Халык та моңа бик шатланган, егет халыкка җир, су биргән, әле дә дөреслек белән патшалык итә, ди. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Әсма Садыйковадан (1895 елгы) БДУ студенты Фәһимә Сәлахова язып алган. 197. Үги кыз Борын-борын заманда булган, ди, бер бабай белән әби. Аларның булган, ди, өч кызлары. Шуларның берсе үги кыз икән. Еллар үтә торган, кызлар үсеп буйга җиткәннәр. Бервакыт боларга кодалар килә башлаган. Әби белән бабайның үги кызлары бик тә уңган һәм чибәр булган, ә үз кызларының берсе өч күзле, ә икенчесе кыек авызлы булган, ди. Үги кызны ошатып йөргән бер егет боларга яучы җибәргән. Бабай белән әби ризалык биргәннәр. Менә бер көнне кияү килүе вакыты җиткән. Ана үзенең өч күзле кызын кияү янына кертеп, үги кызын мич астына япкан. Бервакыт әтәч кычкыра башлаган: - Кик-кри-күк, матур кыз минем янда, өч күзле кыз синең куеныңда! Кияү булган кеше бик нык уйга калган. Икенче көнне егет өч күзле кызны алып китәргә җыенган икән һәм балдызларын кунакка чакырган. Әби үги кызны җибәрмәскә тырышкан, ди. - Аның өстенә кияргә киеме юк, бу юлы бармас, - ди икән. Тарткалаша торгач, әби үги кызны җибәрергә була. Барган чакта боларга бер зур су очраган. Егет әбинең ике кызын да ташлый, ә үги кызны үзенә кәләш итеп алып кайта. Соңыннан егет кызның аталарын кунакка чакырган. Теге зур суга җиткәч, әби кызларына шуннан чәчкә өзим дип үрелә. Тартып чыгарса ни күзләре белән күрсеннәр, теге өч күзле кызларының чәче булган, ди. - Тартма, әни, тартма, әни, чәчекәем авырта, - дип такмаклый икән. Әбинең үги кызына бик нык ачуы килгән һәм аны аккошка әверелдереп очырып җибәрергә булган. Кунакка баргач, әби кызына: - Әйдә, кызым, суга барыйк, - дип, су буена алып төшеп, аккош туны кидереп, очыртып җибәрә. Берникадәр вакыт узгач, егет аптырый икән: "Нигә бала елый, ни өчен савыт-саба пычрак", - дип. Бер көнне егет күрә, мунча янындагы тирәккә аккош кунган. Аккош такмаклый икән: Ханның кызыл көчеге Туй улымы, бәбкәем? Хан улы - Мирза әткәң Өйдә микән, бәбкәем? Егет, моны ишетеп, бер әбигә барып әйткән һәм киңәш сораган. Әби кеше аңа: - Улым, балаңны мунчага куй да, үзең сагалап тор. Ул баласы янына төшәр, һәм син аны тотып алырсың. Ул синең үзеңнең хатының булырга тиеш, - дигән. Егет әбинең әйткәннәрен үтәгән һәм алар элеккечә бергә тормыш итә башлаганнар. 1969 елда Бишбүләк районы Дүсән авылында Сайдә Гафиятовадан (1888 елгы) БДУ студентлары язып алган. 198. Арыслан әкияте Борын-борын заманда бер патша яшәгән. Аның кызлары һәм бер гарип улы булган. Ул бер яшь кенә кызны үзенә икенче хатынлыкка ала. Бу кызга өйләнеп, бераз вакыт үткәч, патша сәфәргә чыгып китә. Патша киткәч, хатыны ике ир бала таба. Сарайдагы дошманнары патшага: "Хатының ике игез эт баласы тапты", - дип, хат язалар. Ә хатынны ике баласы белән еракка, кеше яшәмәгән утрауга илтеп ташлыйлар. Бер көнне йокыдан уянуга хатын янында бер генә улы була. Ул, елый-елый, улын эзли башлый. Бара торгач, аңа бер арыслан очрый. Бу арыслан аның улын урлап киткән була. Ана үзенең улына ташлана, ләкин арыслан аны якын җибәрми. Шулай итеп, бала арысланда кала. Арыслан аны карап үстерә, ә икенчесен анасы үзе тәрбияләп үстерә. Малайлар үсеп, егет булалар. Бервакыт анасы белән үскән егет диңгез буена килә. Диңгездә гаскәр төялгән кораб күрә. Егет алардан кая баруларын сорый. Алар: "Патшага каршы сугыш ачканнар, үзебезнең патшалыкны сакларга, дошманга каршы сугышка барабыз", - диләр. Егет, әнисеннән рөхсәт алып, алар белән бергә сугышка китә. Бу егеттән күреп, арыслан белән икенче егет тә корабка утыралар. Менә алар сугыш кырында. Бик каты сугыш башлана. Егетләрнең күрсәткән батырлыгы нәтиҗәсендә, патшаның гаскәре җиңә. Җиңүчеләрне патша янына алып киләләр. Патша алардан кем булуларын, каян килүләрен сораша. Егетләр үзләре турында сөйләп бирәләр. Аларның сөйләве буенча, патша үз уллары икәнлеген белә. Егетләрдән әниләрен алып килүләрен сорый. Алар яңадан тату семья булып тора башлыйлар. Борын-борын заманда, моннан бик күп еллар элек, эссе җәй көннәренең берсендә, табигатьнең күз күреме җитмәс киң болынлыгында, кояшның алтын нурлары астында, Мөбин бабай кошлар белән серләшә-серләшә печән чапкан вакытта, башланган бу мин сезгә сөйли торган әкиятем. Әй чаба, ди, бабай печәнне, алга-артка, уңга-сулга күз салмыйча; үзе тыңлый кошларның бер-берсенә тавыш биреп сайрауларын һәм, шул ук вакытта, сөйли аларга үзенең матур-матур хыялларын. Көн төш вакытына авыша башлаган. Мөбин бабай да арыды бит инде. Арыгач, хәл алырга дип, яңа гына үзе чабып ташлаган, хуш исле печән өстенә ята. Ятуы була, бабаебыз йоклап та китә. Ә инде күзен ачып аңына килгәндә, сызлануына түзә алмыйча, ачы тавыш чыгара. Төсе-башы ямь-яшел, башка еланнарга охшашлыгы булмаган елан бабайның аягын уратып алган да, буа да буа икән. Юк кына бит, бабайның чәбәләнүе дә, кычкыруы да ярдәм итми. - Син, кеше, күпме генә тырышлык салсаң да, миннән котыла алмассың, - дип, кеше теле белән сүз башлый елан. - Мин беләм: синең буйга җиткән өч кызың бар. Әгәр дә мәгәр шулар арасыннан берсен сайлап, миңа кәләшлеккә бирсәң, мин сине бу бәладән коткарам; әгәр дә инде риза булмасаң, якты дөнья белән бәхилләш тә васыятьләреңне миңа әйт, мин якыннарыңа тапшырырмын, - ди. - Ничек итеп, мин үземнән туган кызларымны сиңа бирим, үзем ничек якты көндә адәм күзенә күренеп йөрим, минем үземә дә өч кенә бөртек бит алар. Аннан менә болай ничек кайтып керим, бәлки уйларга вакыт бирерсең? - Килештек шулай: син өч көн, өч төн уйлыйсың, дүртенче көнне мин хәзерләнеп сиңа барам, ә аныңчы кулыңдагы балдагыңны миңа биреп калдыр, - ди дә елан, күздән дә югала. Мөбин бабайның эштә күңеле һич калмый, бары тик күз яше генә елга булып ага да ага. Өенә кайткач та, кызларына ничек әйтергә дә белми. Тегеләй дә уйлап карый, болай да уйлап карый, бу өстенә төшкән кайгыны барыбер аңлата алмас төсле тоела. Шулай да, уйлый торгач, өлкән кызын чакырып кертә дә әйтә бу: - Кызым, сине еланга кияүгә бирергә булып, вәгъдә биреп кайттым бит әле. Картлык көнемдә тыныч кына үләсем килгән иде дә бит, нишләтәсең, шулай язган күрәсең. - Юк, әти, утка тере килеш салсаң сал, ләкин мине еланга кияүгә бирүне телеңә дә алма, - ди дә кыз, ишекне ябып, чыгып та китә. Икенче көнне бабай уртанчы кызын чакыра да шул ук сүзләрне аңа да кабатлый. Уртанчы кызы: - Юк, әти, муеныма таш бәйләп, суга салсаң сал, ләкин мин елан кәләше булуга риза түгел, - дип, ишекне тагын да катырак ябып, чыгып китә. Бабай башын тагын кайгы баса. Уйлый-уйлый, уйларының оч юк. Инде нишләргә? Кемгә барып мәрхәмәт сорарга? Өлкән кызлары риза булмаганда, кече кызы турында уйларлык та түгел инде. Инде өченче көн була. Бу үткән көннәр эчендә бабаебыз бөтенләй бетә. Өченче көнне бу иң кече кызын чакырып ала. Курка-курка гына, аңа да апаларына әйткән сүзне кабатлый. Төпчек кызы: - Әти, җаным, син мине ничә еллар карап, тәрбияләп үстергәнсең, инде хәзер мин дә үсеп буйга җиттем. Мин шатланам гына сиңа ярдәм итә алуыма. Син нәрсә әйтсәң, мин шуңа риза", - ди инде бу. Дүртенче көн туа. Бабай өендә кыз озаталар бит инде. Тик башка кызларны озаткандагы кебек, бу өйдә шатлык кына юк. Төпчек кызның кайгысы җанына сыймаса да, апаларына, әтиенә белдермәскә тырыша. Ә апалары тыштан гына кайгы уртаклашалар, ә үзләренең шатлыклары эчләренә сыймый. Астан гына көләләр, янәсе, адәм гарьлеге бит, берәүне кияүгә бирәләр. Вәгъдә ителгән сәгать тә килеп җитә. Барысы да кияү каршыларга әзер. Кече кызыкай Сөембикә, алама-сәләмә киемнәрен киеп, туган йорты белән хушлаша. Ә апалары яхшы-яхшы киемнәрдән. Менә берзаман дөнья йөзе яктырып та китә. Колакка ягымлы кыңгырау тавышы ишетелә. Бөтенесе дә йөгерешеп өйдән чыгалар. Чыксалар, дөнья йөзен алтын нурга күмгәннәрмени! Өч кара айгыр, басарга урын тапмыйча, уйнаклап торалар. Айгырларның дугасыннан, тирә-якка яктылык сибеп, кыңгырау шалтырый. Атлар җигелгән арбада типсә тимер өзәрлек, матурлыгына сокланып туймаслык, өстенә кигән киемнәрен сөйләргә сүз тапмаслык таза егет утыра. Егет кеше бер генә җилкенеп ала да күз иярмәслек тизлек белән җиргә сикереп төшә һәм бабай каршына килеп баса. - Я, бабай, вәгъдә ителгән буенча мин килеп тә җиттем. Я җаның, я кызың. Ничек уйладың? Риза булсаң, кызың белән таныштыр. - Улым, ялгыша торгансыңдыр син. Мин бер кешегә дә жан да, кыз да вәгъдә иткәнем юк. Бары тик еланга гына ризалаштым. - Менә шул елан мин булам да инде. Ышанмасаң - менә балдагың. Мин җитмеш төрле һөнәр беләм, кирәк икән җитмеш төрле жан иясе була алам. Я, ризалаштыкмы? Барысы да шаккаталар. Сөембикәнең йөзенә нур керә, шатлыгы тышка бәреп чыга. Ә апалары, көнләшүдән йөрәкләренә түзә алмыйча, сеңлеләрен бармаска димләргә керешәләр. Шаулы итеп туй үткәргәч, егет Сөембикәне алып китә. Болар бергә-бергә, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр, ди. Ире җиде көн, җиде төн сунарда йөри, ди, ә җиде көн, җиде төн йоклап хәл җыя, ди. Бер вакытны боларга апаларыннан хәбәр килә: "Кунакка киләбез", - дигәннәр. Ә бу вакытка иренең сунарга чыгар көннәре туры килә. Ул Сөембикәне чакырып ала да әйтә: - Алар килгәч, яхшы итеп кунак ит, тик озатырга чыкма, минем бүлмәгә дә кертмә. Шул сүзләрне тотмасаң, дүрт ягың кыйбла булыр. Безгә бер-беребездән аерылып китәргә туры килер. Шул сүзләрне әйтә дә, Сөембикә белән хушлашып, җиде көн, җиде төнлек сунарга чыгып китә. Сөембикәнең апалары да килә. Кунак булалар. Сеңлеләре апаларын бик нык сагынган икән, күреп туя алмый, сөйләп сүзләре бетми, күрсәтә алган хөрмәтен күрсәтә. Инде менә аларның китәр вакытлары да җитә. Алар кочаклашып җылашып алалар. Чыгып китәр алдыннан, олы апасы әйтә: - Инде без дә кайтып китәбез. Син, безнең кадерле сеңлебез, озатырга чык. Чыгып киткәнче, күрсәткән хөрмәтеңә рәхмәт әйтербез. Аннан син безне бик яхшы кунак иттең, шулай да ирең торган бүлмәне күрсәтмәдең бит әле. - Юк, апай җаннарым, ни генә әйтсәгез дә - мин риза, тик аның бүлмәсенә керергә мин рөхсәт итмим, озатырга да чыга алмыйм. - Үз апаларыңнан шикләнәсеңме әллә, без сиңа бернинди дә аламалык эшләмәячәкбез. Әйдә, әйдә безнең белән, - ди дә олы апасы, Сөембикәне күтәреп чыгып та китә. Ә шул арада уртанчы апасы, иренең бүлмәсенә кереп, мендәр астына пычак тыгып чыга. Апалар китә, ирнең дә сунардан кайтыр вакыты җитә. Ул, кайтып, хатыны белән исәнләшә дә бүлмәсенә ял итәргә кереп китә. Ятуы да була, култык астына апалары калдырган пычак кереп тә китә. Ә бит инде моны Сөембикә күрми дә, белми дә. Ире аны эндәшеп ала да, пычакны күрсәтеп, тартып алырга куша. Ә аннан соң шул пычак белән хатынының бер толым чәчен кисеп ала да әйтә: - Хәзергә син азат. Кайчан шушы кисеп алган толымың икенчесе белән тигезләнә, шул вакытта мине эзләп чыгарсың. Бу сүзләрне әйтә дә чәчне үз беләгенә урап куя, ә үзенең кулындагы балдагын салып, Сөембикә бармагына кидерә. Сөембикә бик кайгыра бит инде. Күз яшьләре көн-төн чишмә булып ага. Ә чәчен, тизрәк үссен дип, майлый да тарый, майлый да тарый. Бакчадагы кошларга, чыгып, кайгыларын сөйли, аннан чишмә сулары белән яшьләнеп беткән күзкәйләрен юа. Чишмә суы аның битенә сылулык өсти, сайрар кошлар кайгыдан юаталар. Көннәр үтә төннәр белән, ай үтә, айлар белән еллар үтә. Менә икенче чәч толымы да тигезләнә, ә шул арада өч ел үтеп тә китә. Сөембикә шатлана-шатлана юлга әзерләнә. - Әти, - ди ул, - миңа юлга кырык вәзир, кырык көнлек азык, тимер таяк, бакыр башмаклар хәзерлә. Әтисе шатланып риза була. Кыз кырык вәзир белән юлга чыга. И баралар, ди, болар: урман чыгалар да юл китәләр, су аркылы чыгалар да юл китәләр, артларына әйләнеп карасалар, аршин буе җир китәләр. Шулай итеп, болар бер биек тау итәгенә килеп чыгалар. Тау башы бик биек инде. Карап торалар-торалар да, болар тауга юл алалар. Көн менәләр, төн менәләр, тик күз күреме дә җир китмиләр. Инде кызның кырык вәзирдән бер вәзире дә калмый, кырык көнлек азыкның бер көнлеге дә калмый. Бакыр башмагы яфрак калынлыгы да калмый, тимер таягы энә юанлыгы да калмый. Һаман бара, иртән бара, кич бара бу. Шунда еракта, бик еракта ялтыраган ут күрә һәм шуңа карап юл тота. Барып җитсә, ни күзе белән күрсен: кырык терәүгә терәгән, кырык урыннан тишелгән йортның бер бәләкәч кенә тәрәзәсеннән күзне чагылдырырлык ут балкый! Тәрәзәгә барып караса, алтын чәчле әби сәкедә алтын йон эрләп утыра, ди. Сөембикә тәрәзә янындагы утыргычка утыра да җырлый башлый: Кырык иде вәзирем, бер вәзир дә калмады, Кырык көнлек азыкның бер көнлеге калмады. Тимер иде таягым, энәдәй дә калмады, Бакыр иде башмагым, яфрактай да калмады. Әби җырны ишетеп моңлана һәм, тагын да ишетергә теләп, өйдән чыга. Чыга да Сөембикәне үзе белән алып керә. Сораша бит инде әби. Сөембикә дә ни өчен юлга чыкканлыгын сөйләп бирә. - Син эзләгән, ул минем улым була инде. Син аны тапканчы, бик күп кыенлыкларга дучар булырсың. Мин сиңа юлны өйрәтеп җибәрәм. Өстәп, сиңа бер кулъяулык, бер йомырка һәм бер таяк бирәм. Барганда, сиңа этләр очрап ташланыр. Аларны сиңа каршы улымның яшь хатыны җибәрер. Син аларга шушы таякны ташларсың. Ә таяк, кисәкләргә вакланып, сөяккә әверелеп, чәчелеп китәр дә этләрдән азат булырсың. Шул арада бераз юл үтеп, кеше үтә алмаслык урманга килеп чыгарсың. Аннан бер җан иясенең дә исән-сау үткәне юк әле. Син шушы кулъяулыкны болгап җибәрсәң, ул сине үзенә утыртып, урман өстеннән очырып алып чыгар. Ә бу йомырка теләсә нинди бәладән дә коткара. Сөембикә, әби биргән әйберләрне алып, юлга чыга. Юлны әби өйрәткәнчә үтә. Аны кулъяулык ирнең өе кырына ук китереп төшерә. Тәрәзәдән карап утырган яшь хатын моны күреп ала да, хезмәтчеләреннән тимер мунчага илтеп яптыра. Мунчаны кыздырып, Сөембикәне үтерергә куша. Сөембикә янына кереп, хатынның әмерен җиткерәләр. Ә ул шул вакытта гына йомырканы бәреп җибәрә, һәм мунча эче нурга күмелә, ә Сөембикә исән кала. Ә бу вакытта ире сунарда йөргән була. Карый: беләгенә ураган чәче селкенә. Эшнең нәрсәдә икәнен сизеп ала бит инде хәзер. Иң җитез кошка әверелеп, ул өенә таба оча. Тик анда кече хатыныннан башка бер чит кешене дә күрми. Сорый - әйтмиләр. Шуннан соң бу иң тугры хезмәтчесен чакырып ала да, бөтенесенең дә балдакларын жыйнарга куша. Жыйныйлар болар, тик һаман кирәге юк. Хезмәтченең шунда Сөембикә кулында күргән балдагы исенә төшә. Исенә төшүе була, кече хатынга барып әйтә. Кече хатын: "Балдакны алып яшерим, ә Сөембикә үзе юк ителде инде", - дип, мунчага керсә, андагы нурлар аның күзенә ук булып кадалалар, ә тәнен көйдереп алалар. Сөембикә атылып тышка чыга. Шундый матур бу, шундый күркәм, шундый сөйкемле. Танымый бит мондый гүзәлне ир дә. Күрешергә кулын сузгач кына, балдагын күреп, танып ала. Хәзер инде кавышалар, олы итеп бәйрәм итәләр. Ашаганнары - бал да май, эчкәннәре - яхшы сыра. Бу бәйрәмдә мин дә катнаштым, хөрмәтнең уртасында булдым, тик авыз да чыланмады. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Хәдичә Кәримовадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 200. Өч кыз Борын заманда бер фәкыйрь кешенең өч кызы булган. Бер көнне бу кызлар, кич утырганда, үзара сөйләшәләр икән. Беренчесе әйтә икән: - Патша малаена барсам, төрле тәмле ашлар пешерер идем, - ди икән. Икенчесе: - Ә мин дөньяда булмаган киемнәр тегәр идем, - дигән. Ә өченчесе: - Ә мин аңа тугыз ир бала табар идем, - дигән. Патша малаена өченче кызның сүзләре бик ошап китә. Һәм аңа өйләнмәкче була, ләкин апасы каршы чыга һәм аны башкага өйләндерә. Өч мәртәбә өйләнеп, егеткә берсе дә ошамый: кызларны аерып җибәрә. Дүртенчесендә инде патша бу кызны алырга риза була. Һәм, күп тә үтми, сугыш чыгып китә. Патша малаен сугышка алып китәләр. Кыз инде гоманлы булып кала. Апаларының сеңлесенә бик ачулары килә. Аның яңа туган балаларын эт баласына алыштырмакчы булалар. Сихерче карчыкны яллап, алар тугыз эт баласы китерәләр. Һәм болар арасында бер адәм баласы да калып, алар белән бергә үсә. Патшаның бик ачуы килә. Гарьлегеннән ул аларны суга агызып җибәрә. Болар, бара торгач, бер утрауга килеп туктыйлар. Кеше баласы, әнисеннән рөхсәт алып, күгәрченгә әйләнә дә үтеп баручы пароходка барып куна. Һәм ул монда патша малае баруын ишетеп кайта. Икенче көнне бер зинданда сигез батырның ятканын ишетеп кайта. Ишеткәннәрен әнисенә сөйләгәннән соң, әнисе аңа: - Болар синең абыйларың булырга кирәк, - ди. Күкрәк сөтеннән басып, сигез күмәч пешерә. Бу егет, күмәчләрен алып, тагын бу зинданга очып китә. Аннары, бер почмагыннан очып кереп, абыйларына бу күмәчләрне ашатып, булган хәлләрне сөйли. Абыйлары белән яңадан елашып күрешәләр. Шушы ук зинданда тугыз кыз да яткан була. Кече малай аларның барысын да коткарып, әниләре кырына алып кайта. Әнисе әйтә: - Улым, туганнарыңны таптың инде, ә хәзер әтиеңне эзләп тап, - ди. Шулай итеп, аталарын барып табып, булган хәлләрне сөйли, ничек итеп үзенең агаларын тапканын сөйли. Патша малаеның апаларына ачуы килә, һәм аларның икесен дә шул ук минутта суга сала. Теге тугыз кызга үзенең малайларын өйләндереп, тугыз көн туй итәләр. Һәрберсенә бер сарай төзетеп, аларга үз байлыгын бүлеп бирә. Хатыны белән шулай яңадан тату гына яшәп китәләр. Әлеге көндә дә алар шулай тату яшиләр, ди. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Фәткелислам Гариповтан (1896 елгы) БДУ студенты Ривина Закирова язып алган. 201. Тапкыр егет Элекке заманда яшәгән бер карт. Аның бер генә улы булган. Ул авыл мәктәбен "отлично"га укып чыккан. Моны хөкүмәт укырга алмый. Атасы тайно бер муллага укырга бирә. Бу мулла малайны унике елга укырга ала. "Унике елдан соң танысаң - үзеңнең улың, танымасаң, минем улым булыр", - дип килешәләр. Бу малай монда бик яхшы укый, укытучыдан да алга чыгып китә. Бервакыт малай атасының алдына барып төшә. - Кая барасың, бабай? - ди малай. - Улымны алырга барам, укырга биргән идем, - ди бабай. - Әтәй, мин булам инде улың, - ди малай. Малай атасына өйрәтеп куя: - Элек унике күгәрчен очырып җибәрер күккә, - ди. - Төшкәч, мин бер йонымны кабартып куярмын, шуны: "Минем улым", - диярсең, - ди. - Унике айгыр китереп куяр, мин койрыгымны кырын тотып торырмын, шунысын: "Минеке", - диярсең, - ди. Бу малай, кайтып, үзенең комнатасына кереп утыра. Озакламый атасы да килеп җитә. Барып җитә, муллага керә. Мулла картны алып чыга да теге күгәрченнәрне очып җибәрә. Килеп төшәләр күгәрченнәр, канатын өскә кәпрәйткән күгәрченне бабай: - Минеке! - ди. - Таныдың, - ди, мулла әйтә. Шуннан унике айгыр китереп чыгара. Койрыгын кәпрәйтеп торган айгырны: - Минеке! - ди бабай. Мулла бик нык ачулана. - Таныткан икән, - ди. Шулай да биреп җибәрә малайны. Кайтып җитәләр болар өйләренә. Малай әйтә: - Әти, мин айгыр булам, мине чыгарып сат базарга, - ди. - Түлке мине авызлыклап сатма, - ди. Алып чыга атны базарга бабай, мулла да килә күрергә. Бу сораган хакны бирә мулла. Мулла атны авызлыкларга куша, халык та: - Авызлыкла да авызлыкла! - дип шаулаша. Шуннан авызлыклый бит бу моны. Җара-җара алып китә дә, алып кайтып, баганага бәйләп куя мулла. Бу мулланың ике кызы була. Мулла чыгып киткәч, алар айгырны җигәләр дә сахрага китәләр. Монда бер малай да утырган икән. Бу малай атны эчерергә була. Ат эчми. Малай авызлыгын салдыра. Салдыруы була - ат, балык булып, суга керә дә китә. Шуннан бу бер су ала торган кыз янына килеп чыга. - Мин көмеш йөзек булам, әгәр монда кеше килеп чыкса, беркемгә дә бирмә, - ди. - Бик кыссалар, ыргытып бәрерсең аяк астыңа, - ди. Теге мулла килеп чыга судан. Ул кыздан йөзекне сорый. Кыз бирми. Шуннан кызны силсәүиткә чакырта. Шуннан силсәүит күп кыса башлагач, йөзекне ыргыта. Йөзек тары булып чәчелә. Кыз өч тары бөртеген аяк астына басып алып кала. Мулла тарыны тавык булып чүпли башлый. Малай өч тарыдан карчыга була да мулланың түшен ярып җибәрә. Шуннан, никах укытып, теге кызны үзенә алып кайта. Туй ясап, әле дә булса дөнья көтәләр, ди. Борын заманда яшәгән, ди, бер кеше. Ул өйләнгән. Боларның бер балалары булган. Аңа Хәсән исеме кушканнар. Бер яшьлек чагында аның әнисе үлгән. Һәм ир кеше икенче хатынга өйләнгән. Аның да ир баласы туган. Яшь хатынның малаена Хөсәен дип исем кушканнар. Үсеп җиткәч, аларны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Үлгән хатынның малае укырга бик сәләтле була. Яшь хатын Хәсәннән көнләшә. Яхшы укыганы өчен, әтисе Хәсәнгә колын бирә. Мәдрәсәдән кайткач, ул колынны ашата, эчерә, аннан соң гына үзе ашарга утыра. Хәсәнне үги анасы ничек тә үтерергә уйлый. Авылларында бер сихерче карчык була. Сихерчегә бу хатын киңәшкә бара. - Әби, малайны ничек кенә үтерергә икән? - ди. Карчык әйтә: - Ул малайга синең ирең колын биргән, ди. Шул колынның йөрәк итен ашасам терелер идем, дип әйт, - ди. Хатын кайта, чирләп ята. Ире аңардан: - Ни ашыйсың килә? - дип сорый. Хатын: - Шушы колынның йөрәк итен ашасам терелер идем, - ди. Моны ишетеп, малай колын янына чыга. Колын телгә килә һәм малай белән сөйләшә башлый. - Мине бүген суялар, - ди колын. - Син мәдрәсәдән кайтканда, мине суярга еккан булырлар, - ди. - Син урамнан ук кычкырып керерсең: "Тукта, суймый торыгыз!" - дип, - ди. - Атаңнан рөхсәт сора: "Мин аны үстердем, бер генә урамны урап керим әле", - дип сора, - ди. - Үзеңнең яхшы киемнәреңне ки, атыңны иярлә дә, яхшы гына камчы алып, сук та чыгып чап, - ди. Малай мәдрәсәдән кайта да атка атланып ихатаны бер урый. Камчы белән сукканга, ат ихатадан чыгып китә һәм күздән югалалар. Хатын янына ир керә. Колга белән суккалап, хатынны өйдән алып чыга. Хатын шуннан соң терелә. Хәсән аты белән урманга кереп китә. Сулар кичәләр. Урман уртасында бер яктылык күрәләр. Бу яктылыкка барып җитәләр. Бу яктылыкны алтын кош канаты таратып торган була. Хәсән атына әйтә: - Туктыйк, бу канатны алыйк, - ди. - Аны алсак, без я калабыз, я бетәбез, - ди ат. Хәсән ялынгач, ат рөхсәт итә. - Ал, түлке алу белән миңа сыдыр. Калганын үзебез белербез, - ди ат. Канатны алып, урманнан чыгып китәләр. Бара торгач, чит патшалыкка килеп чыгалар. Алар бер квартирага килеп керәләр. Анда унҗиде яшьлек кыз чирләп яткан була. Бу канат шифалы булып чыга. Егет кызны канат белән бер генә сыйпый, һәм кыз терелә. - Әби, мин синең кызыңны терелдердем, - ди Хәсән. Ә патша унике ел чирләп яткан була. Бу хәбәр патшага барып ишетелә. Патша Хәсәнне аты белән үзенә чакыртып ала. Аңардан: - Син нинди кеше? - дип сорый. Хәсән: - Мин зур врач, - дип жавап бирә. Патша: - Мине терелтә алмассыңмы? - дип сорый. - Әгәр терелсәм, сиңа ярты патшалыгымны бирәм, - ди ул. - Терелдерермен, - ди Хәсән. Хәсән патшаның җиң очыннан алтын канат белән бер тапкыр сыпырып ала, һәм патша терелә. Патша әйтә: - Аның канаты булгач, кошы да булырга тиеш, - ди. Син миңа кошын тотып бирсәң иде, - ди патша. Хәсән аты янына киңәшкә чыга. Атка әйтә: - Патша канатның кошын китерергә куша, нишлибез хәзер? - ди. - Кайгырма, син болай эшлә, - ди ат. - Бер мичкә аракы әзерләсен, бер мичкә варенье булсын, дип әйт, - ди. Канат тапкан җиргә аракы белән варенье алып баралар да, өсләрен ачык калдырып, агач төбенә барып утыралар. Бер заман һаваны яктыртып алтын канатлы кош очып килә. Ул агач башына килеп куна. Шуннан ул варенье мичкәсен күрә. Төшә дә варенье ашарга тотына. Ашап туя. Эчәсе килә башлый. Аракы эчә башлый. Аракы эчеп, исереп егыла. - Тот, хәзер патша янына алып китәбез, - ди ат Хәсәнгә. Кошны тотып, патшага алып китәләр. Патша янына алып кергәч, бу кош бик чибәр кызга әйләнә. Ул йокыдан уяна һәм патшадан үзен кем монда алып кайтканлыгын сорый. Патша: - Үзем алып кайттым, - дип җавап бирә. - Мин бер минутта синең патшалыгыңның көлен күккә очырам, - ди кыз. - Минем фәлән җирдә зур океаным бар, шуның төбендә унике биям бар, - ди. - Аларны савып эчәлмичә, мин тора алмыйм, - ди кыз. Иртәгәдән аларны да алып кайтытыз, - ди ул патшага. Хәсәнне патша ат янына чыгара. Ат әйтә: - Бер 200 метр озынлыкта сүс аркан әзерлә. Шуның белән океанга барырбыз, - ди. Ат белән Хәсән су кырыена килеп җитәләр. Арканны атка урыйлар. - Хәзер мин суга чумам, - ди ат. - Миңа бияләр белән сугышырга туры килер. Әгәр мин исән калсам, су өстенә ат булып чыгармын, әгәр үлсәм, кан чыгар, - ди. Ат суга чума. Хәсән яр башыңда кала. Бер заманны Хәсәннең аты су төбендәгеләр белән сугыша башлый. Һәм ат уникесен дә, сугыша-сугыша, коры җиргә алып чыга. Аларны патшаның сараена алып кайталар. - Ярар, монысы булды, - ди кыз. - Минем бер сеңлем бар, шуны да алып кайтыгыз, - ди ул. Ат Хәсәнгә әйтә: - Патшага кереп әйт, - ди, - матур итеп пароход ясатсын, - ди. Патша пароход ясата. Хәсән белән атка кыз бер язу бирә. - Фәлән җирдә бер җен карты яши, шул скрипка ясый белә икән, - ди. - Шул скрипканы алып кайту өчен, шушы язуны бирегез, - ди кыз. Хәсән өч солдат белән юлга чыгалар. Алар пароход белән баралар. Юлларында бер тау була. Менәрлек тә, төшәрлек тә булмый бу тау. Ул пыяла кебек шома була. Аякларына сумала ябыштырып, тауга менеп китәләр. Тау башында бер йорт була. Йортта скрипка ясаучы карт торган була. Бабай кырына кергәч, аңардан скрипка ясап бирүен сорыйлар. Карт риза була. - Мин ясыйм, түлке беркемегез дә йокламасын, - ди. Ул ясый башлаганда, бер солдат йоклап китә. Карт: "Бүгенлек ризык булды!" - дип шатлана. Солдатны суя да мичкә тыга. Икенче көнне икенчесе йокыга китә. Анысын да шулай эшли. Өченче көнне өченче солдатның башына җитә. Дүртенче көнне Хәсәнгә терәлеп кала. Карт әйтә: - Бүген сиңа чират, йоклама, - ди. Хәсән бик кайгыра. Тәмәке алырга, дип, кесәсенә кулын тыкса, кулы кыз биргән язуга тия. - Бабай, сиңа бер язу бар иде, бирергә онытканмын, - ди Хәсән. Картка язуны бирә. Карт әйтә: - Юк, улым, яңлышкансың, - ди. - Башта ук биргән булсаң, иптәшләрең әрәм булмый иде, - ди. Хәсәнне амбарга алып керә дә: - Теләгән скрипкаңны сайлап ал, - ди. Скрипканы патшага кайтарып тапшыра. Теге кыз: - Бер еллык азык әзерләгез, иртәгә сеңлемне алырга барасыз, - ди. Пароход белән, кызны алырга, дип китәләр. Суда бер басма була. Басма астында кыз алтын тарак белән чәчен тарап утырган була. Пароходны туктаталар. Музыка уйнап җибәрәләр. Кыз хәйран калып тыңлап тора. Ә тегеләр читкәрәк качалар. Кыз пароходка таба йөзеп килә. Тәрәзәсеннән караса, эчтә беркем дә юк. Кыз пароходка кереп утыра. Ул утыргач, тегеләр әкрен генә тәрәзәсен ябалар. Өстәл тулы ашамлык була. Кыз туйганчы ашый, эчә. Ул пароход белән озак киткәч кенә, үзенең туган якларыннан ераклашканлыгын сизә. - Чык егет, мин синең хәлеңне төшендем, - ди кыз. - Мин синеке, синең мәңгелек иптәшең булырмын, - ди. Патша янына кайтып җитәләр. Патша кызның апасын хатынлыкка алырга була. Кызның апасы: - Бер шарт куям, - ди патшага. - Зур казан әзерләп, шул казанга унике биянең дә сөтен савып сал, - ди. - Шуны ут ягып кайнатыгыз, - ди, - ургылып кайнап торсын. Шуңа мин алтын балдагымны ташлыйм, - ди. - Шуны чумып алып чыксаң, мин синеке булырмын, - ди. Патша Хәсәнгә: - Башта син чумырсың, - ди. Кыз Хәсәнгә бер дару бирә: - Тәнеңә сөрт тә чум, сиңа берни дә булмас, - ди. Хәсән шулай эшли дә. Ул исән чыга. Патшаның чумуы була, пешеп тә үлә. Патшаның бөтен байлыгы кызга кала. Хәсән шул кыз белән әле дә яшәп яталар, ди. 1971 елда Шаран районы Зирекле авылында Нурлыгаян Газизуллиннан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. 203. Солдат Бер авылда карт белән карчык яшәгән. Алар ярлы булганнар. Аларның бер малайлары була. Улларын патшага хезмәткә алалар. Бу егет хезмәт итә башлый. Ул вакытта 25 ел хезмәт итәргә тиеш булалар. 25 елның азаккы аен хезмәт иткән чагында, бу постта тора. Бервакыт бер тавыш килә. Тавыш үзе күренми. - Солдат, кач, качмасаң әрәм буласың, - ди бу тавыш. Икенче көнне дә бу егет постта тора. Теге тавыш тагын кабатлана. - Бүген качмасаң, иртәгә әрәм буласың, - ди дә, бу тавыш тагын югала. Солдат, коралын җиргә атып бәрә дә, чит ил патшалыгына чыгып китә. Моны күреп алалар һәм үз патшалыгына кире җибәрәләр. Патша янына кертәләр. Патша: - Нигә качтың? - дип сорый. Ә солдат нигә качканын әйтәлми. Патша аңа: - Яңадан бер ел хезмәт итәсең, - ди. - Бу хезмәт түгел, ә кара урман эчендә бер йорт бар, син шуны саклаячаксың, - ди. Егетне бер елга җитәрлек азык, кием белән кара урманга илтәләр. Ул йортны сакларга кала. Төнге сәгать уникеләрдә тагын бер тавыш килә. Бу тавыш әйтә: - Син мине тыңладың, хәзер мине сакларга килдең, - ди. - Мин сиңа бер тылсымлы дога өйрәтәм. Син шуны язып ал, - ди. Шул доганы укып, бөтен йортның җирен сызып чык, - ди. - Сиңа әти-әниең күренерләр. Шушы сызыктан чыкма, - ди. - Мин синең сүзеңне тыңладым, син нигә миңа күренмисең? - ди егет. - Мин сиңа күренермен, - ди теге тавыш, - иртәгә елың тула дигән көнне, - ди. Ярты төннәр үткәч, көн була, бөтен дөнья яктыра. Моның әнисе күз алдына килә. Ул: - Улым, нигә кайтмыйсың? - дип елый. - Эх, әни, - дип, егет сызыкка бер аягын куя. Моның аяк йөзеннән тегермән ташы тәгәрәп, аягын өздереп китә. Икенче көнне тагын да шул кабатлана. Егетне куркытыр өчен, аның өстенә җил, давыл чыгып, урман авып килә. Бу сызыктан чыкмый һәм исән кала. Шулай итеп, йортны саклаганга да бер ел үтеп китә. Төнге сәгать уникеләрдә тагы бер тавыш килә: - И, солдат, син минем сүзне тыңладың, - ди, сине иртәгә патша үзе музыка белән алырга килер, иртәгә син котылырсың, - ди. Патшаның үз йортына алып кайтырлар, - ди, шуннан ашарга-эчәргә әзерләр, - ди. Сине сыйларга. Ашап туйгач синнән патша сорар, - ди, - "миннән сиңа нәрсә кирәк", - дип. "Мал кирәкме, алтын-көмеш кирәкме? - дияр. Син берсенә дә кызыкма, - ди. - Шуннан: "Сиңа нәрсә бирим? - дияр, - ди. - "Менә бабаңнан калган бер тутыккан кылычың бар. Шуннан бер иске акча янчыгы бар. Шуннан башка бер нәрсә дә кирәкми", - дип әйт, - ди. Егет әйтә бу тавышка: - Нигә миңа хәзер күренмисең? - ди. Бу әйтә солдатка: - Йом күзеңне, - дип. Күзен йома бу. - Хәзер күзеңне ач, - ди теге тавыш. Егет күзен ачса, ни күзе белән күрсен, моның каршында бер сылу кыз басып тора. Егет, моны күрү белән, кызның чибәрлегеннән һуштан яза. Егет әйтә: - Син җен затымы, адәм затымы? - ди. - Мин - фәлән патша кызы. Син мине шушы йортта бер ел сакладың, - ди теге кыз. - Патша малаена бармаган өчен, мине шушында яптылар, - ди. - Көн яктылыгы белән мин иреккә чыгам, син патшага кайтып китәсең, - ди. Егет сорый кыздан: - Мин сине тагын кайчан күрә алырмын инде? - ди. Кыз әйтә: - Мин шушы айда өч тапкыр пароход белән пристаньга килермен, - ди. - Ай башында бер килермен, унбишләрендә бер килермен, өченче мәртәбә ай азагында, - ди. - Аннан мин үз илемә кайтып китәм, - ди. - Әгәр дә очрашсак, мин сине үзебезнең патшалыкка алып китәрмен, - ди. - Очраша алмасак, мине син башка очрата алмассың, - ди дә кыз, саубуллашып, югала. Яктыргач, солдатны музыкалар белән алырга киләләр. Бу хәзер патша йортына кайта инде. Ашыйлар-эчәләр, солдатны сыйлыйлар. Патша әйтә: - 25 ел хезмәт иттең, - ди, - аннан икенче патшага качып киттең, - ди. Мин сине икенче иң куркынычлы җиргә куйдым. Аннан да исән калдың, - ди патша. - Сиңа миннән нинди бүләк кирәк? - ди. - Падишаһым, миңа бер нәрсәң дә кирәкми, - ди солдат. - Бабаңнан калган тутыккан кылычыңны һәм иске акча янчыгыңны бирсәң, миңа шул җитте, - ди. Патша әйтә: - Өметең зурдан икән синең, - ди. Аның бер дә боларны бирәсе килми. Патшаның хатыны әйтә: - Бир, - ди. - Безнең байлык аңа карап кимемәс, - ди. Шуннан патша риза булып, моңа кылычны һәм янчыкны алып бирә. Солдат патша йортыннан чыгып китә. Хәзер кызның килгәнен көтәргә кирәк. Моның ашыйсы килә, ул ресторанга барып керә. Моның кесәсендә ун гына сум акчасы була. Үзенә ашамлык, эчемлек ала. - Эх, мин, юләр баш, ике-өч кенә кисәк алтын сорасам да, кыз килгәнче, ул миңа җитәр иде! - дип, үзен-үзе тирги. - Кыз сүзенә карап, шушы иске янчык белән калдым, - ди. Кесәсеннән ала да янчыкны өстәлгә селкеп карый. Янчыктан алтын акчалар коела. Солдат хәзер, кайгысын онытып, үзенә тагын да ашамлык, эчемлек ала. Бу хәзер кием магазинына керә. Офицерлар кия торган кием сатып ала. Киенә дә пристаньга якын гына торган бер байдан квартир ала. Монда бай йортына квартирга керә. Бу байның бик чибәр кызы була. Бу кыз егеткә ашарга да, эчәргә дә кертеп карый. Ләкин егет аңа әйләнеп тә карамый. Бу кыз солдатка гашыйк була. Үзләренә ерак түгел бер сихерче карчык була. Кыз шуңа киңәшкә китә. - Әби, мин зур йомыш белән килдем, - ди. - Бездә бер офицер тора, мин аңа гашыйк, ләкин ул миңа әйләнеп тә карамый. Шуны ничек каратырга инде? - ди. Карчык аны сихерләп карый. Сихерче әйтә: - И кызым, - ди, - син дә бик матур, - ди. - Сиңа караганда ул патша кызына гашыйк булган. Син аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың, - ди. - Менә иртән ул кыз килә, пароход белән пристаньга туктый, - ди. - Мин сиңа бер энә сихерләп бирәм, - ди. - Кайт та хезмәтчең белән сөйләш, - ди. - Аңа ат җигәргә куш, - ди. - Ул кызны күрергә кучер алып барыр, - ди. - Пароход күренү белән, энәне аның аркасына кадарсың, ул шунда йоклар, - ди. Сихерләнгән энәне алып кайтып китә бу. Кучер белән икесе пристаньга төшәләр. Пароход килә. Пароход күренү белән кучер моның аркасына сихерле энәне кадый да, теге йоклый. Кыз, пароходтан чыгып, егет янына йөгереп килә. Килсә, егет йоклап ята. Уята-уята, егет уянмый. Пароход биш минутка гына туктаган була. Егетне уята алмыйча, кире утырып китә кыз. Энәне тартып ала кучер. Егет сикереп тора да: - Монда берәр кеше килдеме? - дип сорый. - Килде, бер чибәр кыз килде синең яныңа, - ди кучер. - Син йоклап калдың, - ди. Хәзер болар бай йортына кайтып китәләр. Унбиш көн үтеп китә. Кыз тагын килә. Кучер тагын, пароход күренгәч тә энәне кадап, егетне йоклата. Уята алмыйча, тагын утырып китә кыз. Өченче мәртәбә килә кыз. Тагын егетне уята алмый. Пароходтан йөгереп чыгып, егет янына килә. Килү белән кыз кучерны читкә куып җибәрә. Кыз кәгазь-кәлам ала да яза башлый: "Эх, солдат, сине сихерләгәннәр, - ди. - Квартирыңдагы бай кызы сиңа гашыйк булган икән, - ди. - Мине уйлап, син ул кызга әйләнеп тә карамагансың, - ди. - Шушы патшалылыгызда бик көчле сихерче карчык бар икән, - ди. - Шул кызга энә сихерләп биргән, - ди. - Син кучерың белән пристаньга килгәч, шул энәне кадый икән дә, син йоклап китәсең икән, - ди. - Менә хәзер мин пароходка утырап китәм, - ди. - Мин китү белән, ул синең аркаңнан энәне алыр да, син торып утырырсың, - ди. - Кылычыңны чыгар да: "Энәне китер", - дип әйт кучерга. Кучерның муенын чабып өз дә бай кызы янына кайт, - ди. - "Син мине сихерләп йөрткәнсең икән", - дип әйт, - ди, - һәм аның да башын чабып өз, - ди. - Аннан энәңне алып, сихерче карчыкка бар, - ди. - "Әби, син бу энәне сихерләткәнсең икән", - дип, аның маңгаена чүкеч белән энәне кагып бетер, ул аннан үләр, - ди. Кыз язып бетерә һәм, язуын ефәк кулъяулыгына төреп, егетнең кесәсенә тыга да пароходка утырып та китә. Пароход кузгалып китү белән, кучер солдатның аркасыннан энәне тартып ала. Солдат сикереп тора да: - Пароход кайчан китте? - ди. Ләкин суга керә алмый инде. Бу уфыра-уфыра кесәсеннән тәмәке эзләргә тотына. Моның кесәсеннән ефәк яулык белән хат килеп чыга. Хатны укып карый бу. Сикереп тора да: - Энәне бир! - ди кучерга. Кучер энәне бирә. Солдат аның муенын чабып өзә дә, атына утырып, квартирына кайта. Бай кызының да муенын чабып өзә. Сихерче карчыкка бара. Маңгаена энә кагып, аны да үтерә. Офицер киемнәрен салып, үз киемнәренә киенә. Кайгырып йөри торгач, бу эчәргә сабыша. Ресторанга барып керә. Ашыйэчә бу хәзер, бер бүлмәдән ыңгырашкан тавыш ишетә. - Бу нинди тавыш? - дип сорый. Бүлмә янына бара. - Берүк ача күрмә, анда бер батыр ята, - ди официант. - Уята күрмә, аның стаканына гына да өч бидрә аракы сыя, - ди. Ләкин солдат моны тыңламый. Бүлмәне ача да батыр янына керә. Батыр әйтә: - Бер стаканлык кына акчаң юкмы синең? - ди. - Табарбыз, әйдә минем өстәлгә утыр, - ди солдат. Моны өстәлгә утырта да официантка әйтә: - Безгә аракы китер, - ди. Батырның үзенең ун литр сыешлы бокалы була. Аңа шул бокалны тутырып бирәләр. Бу эчә, ашый да терелә. Батыр бу солдатны хәзер үзенә кунакка алып кайта. Болар ашап-эчеп утыралар. Батыр әйтә бу егеткә: - Нигә син кайгыда утырасың? - ди. Солдат әйтә: - Минем кайгым бик зур, - ди. - Менә фәлән патшаның кызына мин гашыйк булдым, син миңа шунда барырга ярдәм итә алмассыңмы? - ди бу батырга. Егет әйтә: - Аның артыннан йөргән кешеләр күп булды, ләкин ул кыз берсенә дә бармый, - ди. - Шулай да мин сиңа ярдәм итәрмен, - ди. - Әнә, минем утарда биш үгезем бар. Шуның берсен тотып алып кер, суябыз, - ди. Солдат үгез янына бара. Үгезләр моны якын да китермиләр. Ә батыр югарыдан көлеп тора. Моның ун яшьлек малае була. Ул малаена үгезне суеп, тиресен тунап алып керергә куша. Малай үгезне суеп, тунап, атасына кертеп бирә. Батыр солдатка шушы тирегә кереп утырырга куша. - Мин сине шушының эчендә тегеп калдырам, карап барырлык кына тишек калдырам, - ди. - Шушы тирең белән биек тау башына мендереп куям. Син шул патшалыкка очып китәрсең, - ди. Моны тау башына мендереп куя. Бу батырга күпме кирәк алтын бирә. Батыр кайтып китә, ә бу тау башында кала. Бервакыт җил-давыл белән теге күтәрелеп китә тирегә утырып. Патша тора торган шәһәрнең читенә барып төшә. Шәһәр кырында бер ятим генә карчыкка квартирга керә. - И улым, минем ашарга да юк инде, сиңа ни генә әзерлим инде? - ди әби. - Әйдә, әби, - дип, карчыкны магазинга алып китә егет. Иң яхшы киемнәр киендерә, ашамлыклар, киемнәр алып кайтып керәләр болар өйгә. Ашаганнан соң, солдат тәрәзәдән карый. - Әби, - ди, - каланың уртасында бер алтын йорт бар, ул кемнең йорты? - ди. Әби әйтә: - Менә шушы патшаның бер кызы бар иде, - ди, - бу шуңа салдырган йорт, - ди. Солдат әйтә: - Бар патшага, шул йортын безгә сатмасмы икән? - ди. - И, балам, патшаның йортын без ни белән алыйк аны? - ди. Солдат әйтә: - Сатсын гына, без аны алабыз, - ди. Әби патша янына китә. - Патша, син безгә менә шушы алтын йортыңны сатмассыңмы? - ди. Патша, тәгәри-тәгәри, карчыктан көлә. - Сатам, өең бармы? - ди карчыкка. - Өең булса, өй эчендәге бөтен әйберләреңне чыгар, өеңнең эчен алтын белән тутыр, шул чагында мин сиңа бу йортны бирермен, - ди. Карчык кайта да солдатка моны сөйләп бирә. Болар өйдәге әйберләрне чыгарырга тотыналар. Солдат янчыкны селкә башлый өй эченә. Өйнең эче алтын белән тула. Әби патша янына китә. Патша килеп карый да риза була. Солдат әби белән алтын йортка күчеп килә. Баралар да алтын йортта тора башлыйлар болар. Бер көнне бакчага чыгып караса, агачка асып куелган өч мәет күрә. - Әби, монда өч мәет бар, син кәфенлек алып кайт, мин кабер казыйм өчесенә дә, аннан боларны юып күмәрбез, - ди. Бу үлекләрне күмеп кайталар хәзер. Болар әби белән ашап утыралар. Тәрәзәдән өч күгәрчен боларның өстәл янына очып керә. Болар матур өч егеткә әйләнәләр. Болар солдатка өчесеннән дә берәр стакан сөт савып эчәргә кушалар. Бу өчесеннән дә өч стакан сөт савып эчә, моңа гайрәт керә. - Менә хәзер бертуганнар булдык инде, - ди. - Нинди авыр көндә дә без синең янда булырбыз, - диләр егетләр. Шушы көннәрдә патшага телеграмма килеп төшә: кызын каршы алыгыз, дип. Кызны каршы алалар. Бер бик бай патша кызга кода җибәрә. Кызга әйтә: - Патшаның малаена кәләшлеккә сорыйлар, барасыңмы? - ди. Кыз риза булмый. - Минем сөйгән егетем бар, шуны тапмыйча, берсенә дә бармыйм, - ди кыз. "Кыз риза түгел", - дип, патшага телеграмма сугалар. Патша: - Болай булгач, мин сугыш ачам, - ди. Сугыш башланып китә. Теге патша кыз атасын җиңеп килә. Солдатның үзенең акбүз аты була. Бу хәзер теге патшага каршы сугышырга китә. Теге тутыккан сихерле кылыч белән бер селтәүдә бөтен гаскәрне кырып бетерә. Үзеңне кулы яралана. Кулындагы яраны ефәк яулык белән бәйли дә ятып йоклый. Патша килә дә: - Кем, нинди кеше җиңде? - ди. Шуннан йоклаган егет янына килә. Патша үзенең ефәк яулыгы белән моның яралы аягын бәйли. Бу йоклап кала, ә патша кайтып китә. Шуннан егет тә уянып кайтып китә. Кайта да, бакчага кереп йоклый, акбүз атын да шунда җибәрә. Иртән торып чыксалар, бу йоклап ята. Аты баш очында саклап тора. Патша чыга да үзенең кулъяулыгын танып ала. Ә ат патшаны якын да җибәрми. Кызга әйтәләр: - Егет янына бар, - диләр. Ул егет янына бара. Кызны күрү белән, ат читкә китә. Кыз да үзенең хат төреп калдырган кулъяулыгын таный. Кыз һушсыз булып, егетнең күкрәгенә егыла. Кызны егеткә биреп, зур туй ясап, бәйрәм итәләр. Егет белән кыз әле дә яшәп яталар, имеш. 1971 елда Шаран районы Зирекле авылында Нурлыгаян Газизуллиннан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. 204. Илһам белән Гөлбадия Патшалыкта бер егет үскән. Төннәрдән бер төнне төшендә бик сылу кыз күрә бу. Кыз Гөлбадия атлы була. Ә егетнең исеме - Илһам. Илһам көннәрен уйнамый да, ашамый да, эчми дә. Күрәләтә ябыга. Гөлбадияне сагына. Шунысы кызганыч, Гөлбадиянең кайда торганлыгы билгесез була. Егет бик нык ябыга, хәлсезләнә башлый. Шуннан әтисе Гөлбадияны эзләп табарга куша. Дүрт мең кораб һәм дүрт мең гаскәр белән юлга чыгалар. Урманнардан, диңгездән, күлдән эзлиләр. Диңгездә барган вакытта, бик көчле давыл чыга. Кораблар бер-берсенә бәрелешеп, капланып бетәләр. Бердәнбер кораб - Илһамның корабы гына кала. Диңгезләрнең астын өскә әйләндереп, җирне дер селкетеп кызны эзли. Юлында очраган дошманнарны үтереп бетерә. Тик кайбер изгелекле кешеләр генә юлны өйрәтәләр. Бервакыт Тын океанга килеп чыга безнең егет. Кечкенә генә утрауда бер өй күрә. Корабны туктата. Бер утрау шулкадәр гүзәл табигатьле, бай хуҗалыклы була. Шунда әллә кайдан күңелне үзенә тарта торган бер өй күренә. Илһам акрын гына тәрәзәне шакый. Ишектән зифа буйлы, кара кашлы, кара күзле, яңа гына үсеп җиткән, пешкән алма кебек бер кыз чыга. Кыз да үзенең каршында шундый көчле, батыр, чибәр егетне күргәч каушап кала. Бераз күзгә-күзне карашып торгач эндәшә кыз: - Әй, егет, сиңа кем кирәк? Нишләп йөрисең? Кай җирләрдән килеп чыктың? Егет үзенең кайгысын сөйләп бирә. Шул кызны тапмаенча кайтмаячагын белдерә. Кыз да үзенең башыннан үткән вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Кыз Бәдгылҗамал атлы була. - Су буенда Гөлбадия белән бергә уйнап йөргәндә, унөч яшемдә җен патшасы урлады, - ди. - Әтием минем патша иде, абыйларым бар иде, - ди. Гөлбадия исемен ишеткәч, егетнең шатлыгы эченә сыймый. Егет әйтә: - Мин сине үзем белән алып кайтам. Җен патшасыннан коткарам сине мин, - ди. Кыз риза була, тик: - Хәзер минем ирем кайта, икебезне бергә күрсә, икебезне дә асар, ди. Кыз әйтә: - Җеннең бөтен хикмәте кулындагы йөзегендә. Ашаган вакытта, ул йөзеген салып тора, шул вакытта син аны үзеңә ал, - ди. - Ә хәзергә хуш бул! Егет кая яшеренергә белми торганда, шунда үскән имән үз кәүсәсен ачып җибәрә. Егет шунда кереп утыра. Күп тә үтми, ачуыннан ач дию котырынып кайтып керә. - Ачыктым, ашарга бир! - ди. Шунда ук йөзеген агач төбенә салып куя. Егет түзеп тора алмый. Агач арасыннан чыга да, йөгереп килеп, йөзекне ала. Дию сизә: - Адәм исе килә! - ди. Егет кинжалы белән диюнең башын чапкалый. Куркуыннан җен патшасы катып кала. Акыра-бакыра, улый башлый. Җир өстендә кан яңгыры ява. Алыш каты була. Җен патшасы сүнә. Тирә-якта кошлар сайрый башлый. Бар табигать матурлана. Утрау буена тагын бер корабның килгәнен күрәләр. Карасалар, Бәдгылҗамалның абыйлары сеңелләрен эзләргә чыкканнар. Абыйлары батыр егет Илһамны мактаганнар. Җен патшасының барча байлыкларын үзләренә алып кайтырга чыкканнар. Илһамны да үзләре белән алганнар. Үз патшалыкларына кайткач, бик күңелле итеп мәҗлес үткәргәннәр, ял иткәннәр. Тик безнең егет һаман боеккан, моңсуланган. Егетне келәткә ябалар. Бәдгылҗамал иптәш кызын алып килергә сүз бирә. Түземсезлек белән көткән кич җитә. Бәдгылҗамал бергә уйнап үскән иптәш кызы Гөлбадияне алып килә. Барысын да аңа сөйләп бирә. Гөлбадиягә бер егетнең гашыйк булуын әйтә. Кыз башта рәнҗи. Тик егетне тәрәз аша күргәч, телсез кала. Кайтып әтисе белән әнисенә әйтә. Икенче көнне әтисе белән әтисе килеп, егетне тәрәздән карыйлар. Күрәләр дә Илһамга үзләре дә гашыйк булалар. Өченче көнне егетне үзләренә кунакка чакыралар. Әйтәләр: - Безнең кызыбыз бит җен кызы, тигез гомер итә алырсызмы соң? - Минем мәхәббәтемә бернәрсә дә каршы килә алмый. Соңгы тамчы каныма кадәр Гөлбадиягә тугрылыклы һәм саф килеш калырмын! - ди егет. Бик зур итеп кырык көн, кырык төн туй ясыйлар. Тик башка җен уллары үзләренең яраткан Гөлбадияләрен кешегә бирергә теләмиләр. Муенына таш бәйләп, океан төбенә очырмакчы булалар. Бәдгылҗамал төрле сихерләр белән Илһамны коткарып кала. Шуннан соң Илһам белән Гөлбадия икесе бер корабка утырып, күп байлык төяп, Илһамның туган иленә кайтып китәләр. Мәхәббәт белән әле булса гомер итәләр, ди. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында элекке көтүче Миңнегалим Ногмановтан (1904 елгы, 4 ел мәдрәсәдә укыган) БДУ студентлары язып алган. 205. Аю әкияте Борын-борын заманда торган, ди, бер карт. Бу картның булган, ди, өч кызы. Ике олысы бик ямьсез, бик ялкау булган, ди, ә кечесе бик уңган, бик матур булган икән. Бабай үзе дә кече кызын ныграк яраткан. Бервакыт карт киткән, ди, урманга утын кисәргә. Бик кызып эшли башлагач, карт бияләйләрен салып ташлаган. Шулвакыт агач арасыннан бер аю килеп чыккан да картның бияләен алып киткән, ди. Бабай кич булгач кайтырга җыенган. Караса, бияләйләре юк икән. Эзли башлаган икән, аюга очраган. Бабай аюдан: - Син минем бияләйләремне күрмәдеңме? - дип сораган. Аю әйткән: - Бияләйләрең миндә, әгәр берәр кызыңны бирсәң, бияләйләреңне кайтарырмын, - дигән. Нишләсен иңде бабай, риза булган. Чөнки аю аңа: "Бирмәсәң, үзеңне дә үтерермен", - дигән. Бабай аюны чанасына утырткан да киткәннәр болар икесе кайтып. Кайтып җиткәннәр инде болар. Хәзер бабайның олы кызы йөгереп чыккан капка ачарга. Капканы көрт күмгән булган, ул аны ача алмаган. Чыккан уртанчы кызы, ул да ача алмаган. Шуннан кече кызы йөгереп чыккан да тиз генә карны көрәп ташлаган, капканы да ачкан бу. Ә үзе капка артына кереп качкан. Аю әйткән: - Менә бу кече кызың бик уңган икән, мин аңа өйләнәм. Бабай үзе дә кече кызын бик яраткан бит инде. Шулай да риза булган: "Язмышы шулдыр иңде..." - дигән. Олы кызлары кечесеннән "аю хатыны" дип көлә башлаганнар. Кечесе бик елаган. Чыкмас иде - әтисе жәл, чыкмаса - аю аны үтерә. Шуннан уйлаган-уйлаган да карт аюны үтерергә булган. Зур бер пычак белән төнлә аюга кадаган. Кадавы булган - аю тиресе эченнән искиткеч чибәр бер егет килеп чыккан. Кыз, егетне күреп, гашыйк булган, ди. Шуннан теге егет әйткән кызга: - Минем хатыным бул! Кыз бик шатланып риза булган. Хәзер, моны күреп, кызлары көнләшеп үлә язганнар, ди. Шуннан болар өч көн, өч төн туй иткәннәр. Хәзер дә рәхәтләнеп гомер итәләр, ди. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Ш. Насыйровтан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган. 206. Батыр Таһир турында әкият Борын-борын заманда бер бабай яшәгән, ди. Аның бер кызы, бер малае булган, ди. Бу бабай малае белән читкә чыгып китү турында киңәшләшкән, ди. Чыгып китәр алдыннан, улына: - Улым, түтәңне кая калдырабыз, - ди икән. Улы әйтә, ди: - Әти, аны муллага эшкә калдырыйк. Болар киңәшләшәләр дә Алмабикәне муллага калдырырга булалар. Муллага калдыралар да үзләре читкә чыгып китәләр, ди. Алмабикә, муллага ярар өчен, көне-төне тырышып эшләгән. Мулла ни кушса, шуны үтәгән. Аның саен мулла риза булмаган. Ә үзе бик азгын булган. Алмабикәне өченче хатынлыкка сораткан. Алмабикә өченче хатынлыкка чыгарга риза булмагач, мулла кызның әтиләренә болай дип хат язып җибәргән, ди. - Кызыгызны теләсә кая куегыз, мине тыңларга теләмәде. Кызның әтисе Алмабикәгә бик нык ачуланып: - И ахмак бала, шулай мулла кешене тыңламыйлармыни? - ди икән. Карт үзенең улын түтәсе янына җибәрә. - Нишләтсәң дә нишләт апаңны, - ди. - Мулланы тыңламаган кеше минем кызым булырга тиеш түгел, - ди икән. Егет түтәсе янына барып җитә дә: - Түтәй, әйдә урманга җиләккә, - ди һәм, үзенең түтәсен кара урманга илтеп, адаштыра. Ә үзе кача. Алмабикә көне-төне урманда йөреп ачыгып бетә. Киемнәре ертыла. Ялан тәпиләре канга бата. Йөри торгач, бер патшалыкның урманына барып чыга. Ә ул патша һәр көн саен урманга ауга чыга икән. Көннәрдән бер көнне ауга чыккач, ул Алмабикәне очрата да гаҗәпләнеп: - Син җен-пәриме, әллә адәми затмы? - дип сорый. Алмабикә киеме булмаганлыктан, качып кына: - Өстемдә бернәрсә дә юк, мин адаштырылган ятим бер кыз, - дип әйтә. Патша Алмабикәгә үзенең артык киемнәрен бирә. Кыз, киенеп, патша каршысына чыга. Ул чибәрләрнең дә чибәре була: бер бите - ай, бер бите - кояш. Патша аңа гашыйк була. Патша үзенең сараена санатларны җыеп ала да, кызны кемгә никахлау турында сөйләшәләр. Санатларның кызга үзләре өйләнәселәре килсә дә, патшага хөрмәт йөзеннән: - Падишаһым-солтаным, үзең тапкансың, үзеңә никахлыйбыз, - диләр. Алмабикәне патша өченче хатынлыкка ала. Патшаның ике хатыны да моның матурлыгыннан көнләшәләр. Бер көнне, патша ауга киткәч, Алмабикәнең игез балалары туа. Аның берсе - малай, икенчесе кыз була. Патша юклыктан файдаланып, патшаның ике хатыны сихерче карчыкка баралар да аннан балаларны берәр нәрсә эшләтүне сорыйлар. Патша кайтуына сихерче карчык балалар урынына ике эт баласы куйдырта, балаларны мичкәгә салып суга агыздыра, ә Алмабикәне сарайга яптырып куйдырта. Суда агып килгән мичкәне бер балыкчы бабай күреп тотып ала. Мичкәне ачып җибәрсә, ни күрсен - анда ике бала елап ята! Балыкчы карт балаларны өенә алып кайта да: - Карчык, мин ике бала таптым, - ди. Үзләренең балалары булмагач, карт белән карчык бик нык сөенәләр. Малайга - Таһир, ә кызга Зөhрә дип исем кушалар. Таһир ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә. Зөhрә таң йолдызы кебек матур булып, ә Таһир арысландай батыр булып үсә. Үсеп, буйга җиткәч, Таһир балыкчы картка: - Әти, минем атым булса, ауга йөрер идем, - ди икән. Балыкчы улын ияртеп, ат алырга ярминкәгә китәләр. Атналар буе йөреп тә, Таһирның күңеленә ошаган ат таба алмагач, алар кайгырып кына кайтырга чыгалар. Юлда алар начар гына тай җитәкләп баручы бер кешене очраталар. Таһир, тайны күргәч: - Менә монысы ярар, - ди. Атны алалар да кайтып китәләр.Таһир аны яхшы итеп тәрбияли. Ат чыныккач, Таһир, аңа атланып, ауга йөри башлый. Атта сихри көч була. Ул күз ачып йомганчы ел буе үтә торган юлны үтә икән. Урманда йөргәндә, Таһир патшаның куып алҗытып бетергән җәнлекләрен алып китә торган булган. Патша бу хәлгә аптырый башлый. Ниндидер начар эш сизенеп, ике хатынын чакырта. - Сезнең аркада минем ауларым уңышсыз чыга, сез миннән нидер яшерәсез, - дип, икесен дә кыйната. Патша ауга киткәч, хатыннар сихерче карчык янына баралар да: - Син ул егетне кайта алмаслык җиргә җибәр, - дип әйтәләр. Таһир өйдә юкта, сихерче карчык Зөһрәне үгетләргә тотына: - Менә син абыең ауга киткәндә, берьялгызың гына утырасың. Шулай булгач, сиңа бер иптәш кирәк. Абыеңа өйләнергә куш. Миңа - иптәш, сиңа кәләш булыр, - дип әйт. Ләкин ул кызны алу өчен, җиде диңгез аша чыгарга кирәк икән. Зөһрә бу турыда абыйсына әйткәч, абыйсы риза була. Әзерләнә дә, Таһир юлга чыга. Диңгез ярына килеп җиткәч, тай телгә килә: - Уң яктан бәр, сул яктан кан чыксын - шуннан гына диңгезләрне аша чыгарбыз. Без аша чыккач, диңгез утравына өч аккош килеп төшәр. Алар кыз сурәтенә керерләр дә су коена башларлар. Син аларның киемнәрен ал да икесенекен кире бир, ә берсенекен бирмә, - ди. Көмеш камчысы белән Таһир атның уң яңагына суга, сул ягыннан каннар чәчрәп чыга. Күзен ачып жибәргәндә, Таһир инде җиде диңгез аръягында була. Менә һавада өч аккош бөтерелә. Алар җиргә төшәләр дә, кыз кыяфәтенә кереп, су коена башлыйлар. Шул вакытта Таhир тегеләрнең киемен ала да агач артына кача. Кызлар су коенып беткәч, киенергә барсалар, киемнәреннән җилләр искән. Алар өчәүләшеп Таһирга ялына башлыйлар. Таһир икесенең киемен бирә, берсенекен үзе белән алып кала. Таһир белән кыз кием өчен талаша башлыйлар. Ниһаять, Таһир кызны җиңгәч, кыз аңа кәләшлеккә барырга риза була. Кыз Таһирга тылсымлы таяк бирә. Таһир таякны селтәп җибәргән уңайга, җиде диңгез аркылы көмеш күпер салына. Таһир кәләшен алып кайта. Бераз вакыт торгач, тагын ауга йөри башлый, Патшаның тотарга теләп арыткан җәнлекләрен ул тагын чәлдерә башлый. Патша ачуыннан тагын ике хатынын суктыра. Теге ике хатын сихерче карчык янына барып, ул егетне җиде океан артына җибәрүне сорыйлар. Сихерче карчык Таhирны җиде океан артына җибәрү өчен, анда үзе пешерә торган казан барлыгы турында сөйли. Зөһрә бу турыда абыйсына әйтә. Таһир тагын юлга әзерләнә. Кәләше аңа ике тастымал биреп, аларның берсен алты башлы дию йортына, икенчесен унике башлы дию йортына эләргә кушып, болай дип әйтә: - Минем ике апам шул тастымаллардан синең батырлыгыңны танып, диюләрдән сине саклап алып калырлар. Таһир атына атлана да ерак юлга чыгып китә. Океан ярына килеп җиткәч, таягын бер селтәп җибәрә дә, күпер барлыкка килә. Океан аръягына чыккач, ул алты башлы дию йортына очрый. Дию аны күрү белән: "Йотам мин бу әдәмне!" - дип, Таһирга килә башлый. Таhир тиз генә стенага теге сөлгене элеп куя. Хатыны диюгә: - Күрмисеңмени стенадагы сөлгене? Ул егет синнән көчле бит. Алты башлы дию, егеттән куркып, аны кунак итә һәм үзе атланып йөргән атын аңа биреп җибәрә. Бара-бара, Таһир унике башлы дию йортына очрый. Монда да сөлгесен элә. Унике башлы дию дә моннан куркып, үзенең атын биреп, аны серле казан булган шәһәргә озата. Озатканда әйтә: - Ай-һай, егет, үтеп керә алырсыңмы икән? Аны бит усал ерткычлар саклыйлар. Ләкин Таһирга усал арысланнар да тими, котырган бүреләр дә ташланмыйлар. Таһир дворецка килеп кергәч, күрә: уртада казан кайнап тора, аны бер Убырлы карчык саклап утыра, тирә-ягында төрле уеннар башкарыла. - Казанны бирәсеңме, әллә башыңны кисимме? - дип, Таһир Убырлы карчыкка эндәшә. Убырлы карчык егетнең гайрәтлегеннән аптырап кала. Шул вакытта Таһир казанны тиз генә эләктерә дә атына атланып чаба. Убырлы карчык үзенең бөтен ерткычларына аны куарга әмер бирә. Ләкин Таһирның җилдән җитез аты күз ачып йомганчы җиде океан артыннан алып чыга. Тылсымлы казанны алып кайткач, Таһир тагын ауга йөри башлый. Көтмәгәндә, бер көнне ул тагын да урманда патшага очрый. Патша Таһирга әйтә: - Әй, егет, нигә мине мәсхәрә итәсең? Һаман минем яраткан җәнлекләремне урлыйсың. Шулай да син бик батыр йөрәкле егеткә охшыйсың. Әйдә безгә кунакка барабыз, - ди. - Падишаһым-солтаным, әйдә иң башта безгә барыйк, аннан соң сиңа барырбыз, - ди Таһир һәм патшаны кунакка алып китә. Патша боларга килеп керсә, ни күзе белән күрсен: йорт уртасында казанда тәмле ашлар пешә, ә казанның тирә-ягында төрле уеннар уйнала, йорттан әллә кая, еракларга бик матур күпер салынган. Күпернең астында көзге кебек күл җәелеп ята. Күл өстендә уң якта - көмеш үрдәкләр, ә сул якта алтын үрдәкләр йөзеп йөриләр. Патша моны күреп хәйран кала. Бик яхшы кунак булгач, патша Таһирны, аның кәләшен һәм Зөһрәне үзенең сараена кунакка чакыра. Патша барлык хезмәтчеләренә кадәр кунакка җыя. Таһирның хатыны мәҗлестә утырган патша хатыннарының уйларын белеп утыра. Ул Таһирга: - Синең әниең ташландык бер сарайга ике эт баласы белән бикләнеп куелган, - ди, һәм тегеләрнең бөтен серләрен кунакларга ачып сала. Патша үзенең ике хатынын һәм сихерче карчыкны үлемгә хөкем итә дә: - Улым, мин синең алдыңда да, әниең алдында да гаеплемен. Теләсәң - астыр, теләсәң - кистер мине, - дип, Таһир һәм Таһирның әнисе Алмабикә алдына килеп тезләнә. Ләкин Таһир әтисен бер нәрсә дә эшләтми. Шул көннән башлап, алар күңелле тормышта яши башлыйлар. 1962 елда Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында Әхмәткаләм Ситдыйковтан (1875 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 207. Серле хәнҗәр Бер картның өч улы булган. Үләр алдыннан, карт: - Мин картайдым инде, балалар, сезгә мирас итеп калдырырга байлыгым юк, менә шуның өчен, барыгызга бер хәнҗәр калдырам. Сәфәр чыкканда, һәрвакыт хәнҗәрне саклагыз; берегез йоклаганда, икенчегез сакта торыгыз, - дигән дә үлеп киткән. Менә болар бер көнне сәфәр чыгып китәләр. Бара торгач, кичкә табан, бер зур елга янына килеп чыгалар. Өлкән ул: - Сез, энекәшләр, йокларга ятыгыз, ә мин әтиемнең васыяте буенча хәнҗәрне саклыйм, - ди дә сакка кала. Ярты төн уртасында яр читендә нәрсәдер ялт-йолт килә башлый. Бу хәнҗәрне кулына ала да теге ут янына бара. Ни күрсен: елга буенда бер дию пәрие балдак белән уйнап ята. Шул балдак, ерактан караганда, ут кебек ялтырап тора икән. Олы ул хәнҗәр белән дию пәриен чәнчеп үтерә дә балдагын беләгена кия. Иртән торгач, бу турыда туганнарына бер нәрсә дә әйтми. Икенче көнне хәнҗәрне сакларга уртанчы туганнары кала. Ярты төн урталары җиткәч, боларга алты башлы бер аждаһа килә башлый. Бу егет аждаһаны чәнчеп үтерә дә, койрыгын кисеп, кесәсенә салып куя. Иртән торгач, ул да туганнарына бу турыда әйтми. Өченче көнне хәнҗәрне сакларга кече туганнары кала. Төн урталары җиткәч, ерак та түгел сөйләшкән тавышлар ишетелә башлый. Якынрак барып тыңласа, бу 24 бандит булып чыга. Алар моннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан шәһәрнең патшасын үтерергә план коралар икән. Бандитлар патшаны үтерергә кем алдан керүе турында сүз куерталар, ләкин берәү дә беренче булып керергә риза түгел. Шул вакытта кече малай йөгереп чыга да әйтә: - Алыгыз мине дә үзегез белән. Малай патшаны үтерергә беренче булып керергә риза була. Король сараена барып җитәләр. Баскычтан-баскычка менгәндә, бу кече малай хәнҗәре белән сарайны саклап торучы этләрнең башын кисә бара. Ул патша сараеның эчке ишеген ачып керә дә, бандитларны берәм-берәм керергә чакыра башлый. Тегеләр ишек ача эчкә керә торалар, ә егет аларның башларын берәмберәм кисә бара, уң колакларын кисеп алып, кесәсенә тутыра. Аннан соң абыйлары янына кайта. Монысы да үзенең төнлә күргәннәрен агаларына әйтми. Иртән патша торып караса, ни күрсен: сакчы этләр бар да үлеп беткән, ишек төбендә 24 гәүдә һәм аерым-аерым 24 адәм башы ята. Патша бөтен гаскәрне аякка бастыра. Шәһәргә кергән һәрбер кешене кулга алырга куша. Бу өч егет шәһәргә керү белән солдатлар боларны дә төрмәгә ябалар. Кич белән, сөйләшеп утырганда, олы агалары әйтә: - Беренче көнне мин булмасам, харап була идек бит. Ярты төн урталарында мин бер дию күрдем һәм, аны үтереп, балдагын үземә алдым, - ди. Уртанчы агалары да дию белән көрәшүен сөйли һәм өстәл уртасына дию койрыгын китереп сала. Кече туганнары әйтә: - Сезнеке нәрсә ул, ә менә мин патшаны үтерергә барган 24 бандитның башын кистем, - ди hәм өстәл уртасына 24 колак китереп сала. Боларның сөйләшүен патша тыңлап торган була һәм аларны үзенә кунакка чакыра. Патша шундый бәладән коткарган өч батыр егеткә үзенең өч матур, сылу кызын бирә. Кече туганнарын үзе урынына патша итеп куя. Кырык көн туен итеп, тумаган ала биянең итен ашап, кырык мичкә әчемәгән балын эчеп, бик яхшы туй үткәрдек, туйларында мин дә булдым. Туйлары бик шәп үтте, әмма күзгә бер нәрсә дә күренмәде. 1962 елда Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында Әхмәткаләм Ситдыйковтан (1875 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 208. Алтындуга батыр Борын- борын заманда булган, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч малае. Болар бик ярлы яшәгәннәр. Нәрсә тапсалар да, бүлешеп ашаганнар. Берзаман, чәй эчкәндә, боларга килеп керә апак сакаллы бер карт. Малайларның берсе дә картка: "Чәй эчәргә утыр", - димиләр. Диярләр иде, боларның бөтен ашамлыклары бүленгән, үз ризыкларыннан язасылары килми. Олы малай бабайга карап тора да: - Бабай, утыр чәй эчәргә, - ди. Бабайның алдына үзенең икмәк сыныгын куя, чәй ясап бирә. Бабай малайга әйтә: - Икмәгеңне мичкә куеп тор, үзең миңа су бир, юыныйм, - ди. Бабай, юынып, табынга килеп утыра: - Улым, ал пичтәге икмәгеңне, - ди. Малай икмәкне алырга барса, мичтә бер сынык икмәк урынына алты яңа икмәк барлыкка килә, малай ала, инде икмәк белән өй тула. Чәй эчеп бетәләр. - Улым, минем таягымны кертеп бирчәле, - дип, теге бабай кече малайны өйалдына чыгарып җибәрә. Малай чыга, таякны урыныннан кузгата да алмый. Керә бу мескен генә өйгә. Хәзер уртанчы малай чыгып китә, әзрәк таякны камшыта, ләкин күтәреп алып керә алмый. Монысы да борынын аска салындырып керә. Чират олы малайга җитә. Бу чыга да сыңар кулы белән таякны күтәреп алып керә. Бабай, рәхмәт әйтеп: "Мин иртәгә тагын килермен", - ди дә китә. Малайларның тамак тук хәзер, бар да шатланышып йокларга яталар. Таң ата, теге карт тагы килә. Кулында моның зур шар. Шарны ишек алдына куеп керә дә әйтә. - Оланнар, шушы шарны күккә ыргытыгыз, ул болытлардан урап төшсен, - ди. Кече малай, ыргытырга дип, шарны алмакчы була, тик кузгалта алмый. Уртанчы малай әзрәк шарны кузгата, тәгәрәтә, ләкин күтәрә алмый бит. Олы малай шарны күтәреп, чөеп җибәрә; шар, күп вакытлар үткәч, болытларны ярып җиргә килеп төшә. Бабай әйтә: - Син батыр булырсың, улым, исемең булсын Алтындуга батыр, - ди дә күздән югала. Алтындуга батыр уйлана башлый бит хәзер - күп уйлап тормый, ярты икмәк алып, әтисе белән саубуллаша да чыгып китә бу. Көн бара, төн бара, бара торгач, моңа очрый бер кеше. Исәнләшәләр, теге ярты икмәкне бүлеп ашыйлар. Теге кеше сорай Алтындуга батырдан: - Кая барасың? - Күз кая тәгәри, мин үзем дә белмим, - ди. - Ә син кая барасың? - Мин дә синең кебек үк. - Ә нинди hөнәрең бар, исемең ничек? - Мин Сучумар батыр, - ди. Дуслашалар, китәләр бергә. Бара торгач, тагы бер кеше очрый. Исәнләшәләр, сөйләшәләр: - Син кем, кая барасың, ни атлысың? - Мин Җилҗитмәс батыр, - ди. Дуслашалар да алга юл тоталар. Бер шәhәр капкасы төбенә барып туктыйлар, ял итәләр, куналар. Монда кеше бик күп була, чөнки иртәгә базар дигән көн була бу. Өч батыр хәбәрләр сорашалар бит монда: "Бу шәһәрдә нинди яңалыклар бар?" - дип. Ишетәләр: бу шәһәрдә бар, ди, бик матур бер кыз, аның бар, ди, өч агасы. Кем дә кем шул өч аганы җиңә, сеңлеләрен шуңарга бирәләр, имеш, ди. Таң ата, иртән өч батыр шәhәргә керәләр. Алтындуга батыр бу кызның агалары янына барып сорый: - Дөресме бу хәбәр, - ди. - Дөрес. - Алай булса, әйдәгез, мин сезнең белән көрәшергә телим, - ди бу батыр. Кызның кече агасы белән чыгалар көрәшкә. Халык бик күп җыелып ала. Иртән көрәшә башлыйлар, төш вакытында Алтындуга батыр, егетнең биленнән тотып алып, бик нык итеп җиргә сеңдерә. Егетнең шунда ук җаны чыга. Алтындуга батыр кайта, моны бик яхшылап сыйлыйлар, ашаталар, эчерәләр. Икенче көнне сылу кызның икенче агасы чыга. Моның ачуы ташыган, Алтындуга батырны йотып алырдай булып карап тора. Башлана көрәш. Бик озак көрәшәләр. Икесенең дә уттай булып ачулары килә. Кояш баеганда, Җилҗитмәс батыр: "Ярдәм итимме?" - дип килә. Моңа Алтындуга батыр гарьләнеп кызның агасын шундый итеп биленнән алып җиргә бәрә: тегенең сөякләре шундук көлгә әйләнә. Батыр кайта, ашый, эчә һәм йокларга ята. Өченче көнне кызның өченче агасы көрәшергә чыга. Ул шулкадәр ачулы, ике күзе ут булып янып тора. Көрәшә башлайлар. Кичкә кадәр көрәшәләр, тик берсен-берсе һич ала алмыйлар. Кич була. Халык, боларны аерып: "Ял итегез", - дип кайтарып җибәрә. Ике, өч, дүрт, биш көн көрәшәләр, һаман җиңә алмыйлар. Алтынчы көнне Алтындуга батырга Җилҗитмәс батыр әйтә: - Син бүген төшкә кадәр генә көрәшә аласың. Синең хәлең бетте, гырлый башлагансың. Ә теге егеткә көн дә көч өстәлә, ул сине җиңүе бар. Шуңа күрә мин җил чыгарырмын һәм сезнең икегезне дә очырып алып китәрмен, ул егетне бер тирән суга ташлармын, син мәйданга кайтырсың, - ди. Көрәш башлана. Алтындуга батыр көчсезләнә, гырлый башлый, ләкин бирелми. Шулвакыт башта әкрен-әкрен генә, аннан көчлерәк, азактан шундый көчле давыл куба. Болар давыл белән очып китәләр. Җилҗитмәс батыр егетне суга очырта да, Алтындуга батырны шәһәргә китереп төшерә. Батырның кызны күрәсе килә бит. Кыз кырык бикле бер замокта тора икән. Егерме биген егет вата, егерме биген кыз вата. Икесе очрашалар, икесе дә бик матур була. Бергә булырга ризалашалар болар. Тора башлыйлар бу шәһәрдә. Бу хәбәрне патшалар ишетә бит. Сугыш ачалар бу шәһәргә. Җилҗитмәс батыр әйтә: - Мин кибән сыман бер тау күрдем. Шуңа бер йорт сал, иптәшеңне шунда алып бар, үзеңә сиксән аршин озынлыгындагы кылыч эшләт. Сиңа бары шушында гына урын, - ди. Алтындуга батыр Җилҗитмәс батыр кушканча эшли һәм бергә тора башлыйлар. Менә берзаман тауга гаскәр килә, шулкадәр күп, өч көн, өч төнсез санап бетерерлек түгел боларны. Алтындуга батыр кылыч белән кизәнеп, тауны әйләнеп кенә йөри. Бөтен гаскәрләрне кырып бетерә бу. Тик артта сугышка кермәгән патшалар һәм вәзирләр генә кала. Патшалар көч белән ала алмадылар бит инде. Киңәшә башлыйлар, ничек моның хатынын тартып алырга. Бөтен патшалар да бу сылу кызны үзенә алырга тели. Бик озак уйлашканнан соң, бер бик башлы вәзир торып әйтә: - Аның хатынын без тик сихерче карчыктан сихерләтеп кенә ала алабыз. Мин бер бик яхшы сихерче карчык беләм, шуны җибәрик, - ди. Бу карчыкны чакыралар да әйтәләр: - Әби, син таудагы Алтыңдуга батырны үтереп, теләсәң ничек безгә хатынын алып кайтып бир. Алып кайтып бирсәң, сине алтын бәллүдә генә йоклатырбыз. Карчык әйтә: - Миңа бер көймә һәм өч төрле эчемлек әзерләгез. Аның берсе бик тәмле һәм салкын булсын, икенчесе исертә торган булсын, ә өченчесе йоклата торган булсын. Карчыкка бар нәрсәне әзерләп бирәләр, китә бу. Диңгезне аркылы чыга да өч эчемлекне дә комга күмеп куя. Аркасына капчык асып, хәер сорашкан кеше кыяфәтенә кереп, килеп җитә бу тауга. Алтындуга батыр ишек алдында йөри, карчыкны күрә дә сүз дә дәшми. Карчык өйгә керә. Хатын өйдә берүзе утыра, бу сорый: - Кызым, мине йортыгызга эшкә алыгыз әле, мин идән-сәке юып булса да тамак туйдырыр идем, - ди. Хатын риза була. Әби яши, эшләп йөргән була. Үзе әкренәкрен генә кыз белән серләшергә тотына. - Менә, кызым, сез ашыйсыз-эчәсез бик күңелле яшисез. Сораганың бармы: ирең ярата микән сине, кайда икән аның җаны? - ди. Кич кыз иреннән әбинең сорауларын сорый бит. Алтындуга батыр әйтә: - Синең өстең бөтен, тамагың тук. Сиңа ни җитми, йокла, - ди. Әби иртән ук кыздан сорый. Кыз иренең сүзләрен кабатлый. Карчык тагы әйтә: - Күрәсеңме, сине яратмый ул, яратса әйтер иде әле. Кич хатын тагы сорый бит иреннән. Алтындуга батыр: - Идәндә, әбиеңнең чүпләре астында, - ди. Хатын әйтә. Карыйлар, юк. Карчык тагын котырта бит хатынны, тагын сорарга куша. Хатын тагы сорый: - Әнә, пичтә, утлы күмер арасында, - ди. Кортка моны чебен булып тыңлап тора да, тиз генә чыгып, утлы күмерне актара. Юк моның җаны, таба алмый. Хатынны тагы да ныграк котырта. - Күрәсең, ул сине гел алдый, яратмый ул сине, - ди. - Яратса, күптән әйткән булыр иде инде, - ди. Хатын хәзер ныклап сорый башый. Ахырда Алтындуга батыр дөресен әйтеп бирә: - Аягыма киеп йөри торган күк итекнең табан астында бер бритва булыр, шул минем җаным, - ди. Кортка моны таракан булып тыңлап торган бит. Тиз генә чыга да, итектән бритваны алып, диңгезгә илтеп ыргыта. Иртән хатын тора. Уята-уята - ире тормый. Бик кайгыга кала, үксеп-үксеп елый башлый. Кортка, хатынны юаткан булып, сәхрәгә алып чыгып китә. Тәмле су чыгарып эчерә. Хатын: - Йөрәкнең әрнүен басарга тагы әзрәк эчсәң иде, - ди. Кортка исертә торган эчемлекне чыгарып эчерә. Хатын исерә. Тагын эчәргә сорый. Кортка моңа йоклата торган эчемлекне эчерүе була, хатын йокыга китә. Карчык моны көймәсенә сала да алып кайтып та китә. Патшаларга тапшыра бу хатынны. Карчыкны сый-хөрмәт итәләр, алтын бәллүгә салалар. Хәзер патшалар киңәшләшәләр, кызны кемгә бирергә. Утырыш ясыйлар. Кемнең кулыннан килә, шул ала. Дүрт багана утырталар, шул багананың башына читлек куялар, кыз шунда утыра. Кем дә кем багана тирә-ягын кырык чакрымнан кырык мәртәбә әйләнеп, шул читлекне сикереп ала - кыз шуңа була. Бу арада Алтындуга батырга килик. Аның иптәшләре, Җилҗитмәс батыр белән Сучумар батыр, атна саен килеп, хәлен белеп йөргән булалар. Бер көнне киләләр. Хатын да юк, батыр йоклый. Болар эшне тиз сизеп алалар. Җилҗитмәс батыр китә, бөтен җирләрдән дә Алтындуга батырның җанын эзләргә. Сучумар батыр, су төбенә чумып, балыкларны тикшереп чыга. Тик бер балыкны гына карый алмый, ул качкан була. Ике батыр да кайтып очрашалар, берсе дә тапмаган. Икенче көнне китәләр юлларга. Сучумар батыр, суга чумып, теге балыкны тотып ала, эченнән Алтындуга батырның җаны килеп чыга. Алып кайткач, тиз генә батырны уяталар. - Ай, никадәр озак йоклаганмын, - дип, батыр уяна. - Сине сихерче гомергә йоклаткан иде әле, - дигән батырлар. - Я, тизрәк хатыныңны алырга бар, аны сихерче алып китте, әле хатының беркем кулында да түгел. Алтындуга батыр Җилҗитмәс батырга йөгән кидерә дә, аны бер корчаңгы тайга әйләндереп, үзе алама киенгән бер таз кыяфәтенә кереп китәләр. Болар барып җитүгә, чит патшалар егерме биш мәртәбә круг әйләнгән булалар. Алтындуга батыр, атына солы ашатып, бик яхшы бер тайга әйләндерә дә круг тирәсеннән оча башлый. Кырык мәртәбә әйләнеп, очып менеп, читлекне ала да күздән юк та була. Кайталар үз илләренә, бик яхшы итеп гомер итә башлыйлар. Әле дә яшиләр, ди. 1962 елда Ярмәкәй районы Иске Турай авылында Шәйдулла Гыйззәтуллиннан Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 209. Торна Элек Рәсәйдә, Мәскәүдә булган, ди, бер ресторан. Шуның алдында ике эшче каты бәхәсләшәләр һәм әзрәк бәргәләшеп тә алалар, ди. Шулвакыт патша килеп чыга, боларга карап тора да, бер сүз дә дәшмичә, ресторанга кереп китә. Байтак кына йөреп чыга. Тегеләр һаман бәхәсләшәләр икән. Патша сорый бит: - Сез һаман төрткәләшеп сүз көрәштерәсез, сәбәбе нәрсәдә? Тегеләрнең берсе әйтә: - Мин анардан яхшырак эшлим. Икенчесе: - Мин анардан яхшырак эшлим, яхшырак һөнәрчемен. Патша алып китә дә боларның икесен дә бер складка яба. Монда корал, материал күп - нәрсә ясыйсылары килә, ясасыннар әйдә. Патша бу ике һөнәрче турыңда бөтен халыкка белдерә һәм бер атнадан соң күрергә җыелырга куша. Бөтен халык җыела. Складны ачалар. Болар нәрсәдер ясаганнар. Берсе ясаганын кычыткан капчыкка салган, икенчесе чыпта капчыкка салган. Икесе дә капчыкларын ачмыйлар: "Син ач та, син ач!" - дип тарткалашалар. Шуннан берсе кычыткан капчыгын ача. Гел тимердән ясалган бер әйберне кора да, патшаны утыртып, очып та китә. Байтак очкач, килеп төшәләр, бу самолет була. Хәзер икенчесе чыпта капчыктагы әйберне күрсәтә. Бу гел җилемнән ясалган олы торна кебек. Патшаны утырта да очып та китә. Килеп төшәләр. Икенче һөнәрчегә патшаның бик күңеле була. Бу вакыт патшаның унсигез яшьлек малае була. Әтисеннән бу "торна"да урап килергә рөхсәт сорый. Малай алтын ала да "торна"га утырып очып та китә. Германиягә барып чыга бу. Малай югалгач, бу "торна"ны ясаган һөнәрчене патша төрмәгә яба: - Кайчан малай кайта, шунда чыгарсың, - ди. Малай очкан чагында һавада бер йолдыз күрә. Шәһәр кырына килеп төшә, машинасының тынын чыгара, хәзер бу бер полевой сумкага кереп урнашырлык булып кына кала. Патшадан рөхсәт сорап, Берлинга килеп урнаша. Бер әбидән квартир алып тора башлый. Малай әбигә ризык таба, әби самавыр куеп, чәй әчерә, болар сөйләшә башлыйлар. Малай сорый: - Әби, - ди, - сезнең илдә гомергә күрмәгәнне - аяз көнне күктә йолдыз күрдем, нинди йолдыз ул? - ди. - Ул - йолдыз түгел, ә Герман патшасының кызы. Ул кыз өч яшенә җиткән вакытта, күрәзәче карт килеп кергән. Ул патшага: "Синең кызың 17 яшенә җиткән вакытта кинәт югалыр", - дигән. Менә шуннан куркып, патша кызын кырык чакрым биеклектә дүрт багана өстенә алтын сарай салдырып, шунда яшәтә, ди. Кич була, малай әбидән: - Чыгып йөреп кайтыйм әле, - дип, сорап китә. "Торна"сына атлана да туп-туры шул сарайга таба оча. Өй түбәсенә менеп туктый. Сарай эченә керә, бар да бар: укытучылары, кунаклары, нянькалары, тик патша кызы гына юк. Икенче бүлмәне ача. Патша кызы йоклап ята. Малай кызның бөтен юына-бизәнә торган әйберләрен ала да очып китә. Берсе дә сизми моны. Кыз иртән тора, әйберләрен карый - юк. "Берәрсе шаярып алгандыр", - дип уйлый, әлләни игьтибар бирми. Яңаларын алып бизәнә. Көн үтә, кич була. Малай тагы кыз янына очып китә. Өй түбәсенә куна, залга төшә - бар да йоклый. Кыз бүлмәсенә керә, ул да йоклый. Кичә алып киткән әйберләрнең бүген барысын да яңадан урыннарына куя да очып кайтып китә. Кыз уяна, теге әйберләр бар да кайтканнар. Кыз уйга төшә. "Монда кемдер ияләшкән. Сакларга кирәк", - дип уйлый. Өченче көнне малай тагы килә бит. Залга төшә - бар да йоклыйлар. Кыз бүлмәсенең ишеген ача, кыз егеткә, чабып җибәрәм дигәндә генә, аның нурлы йөзен күреп, гашыйк була. Яратышалар, сөйләшәләр, бергә яшәргә, берсе үлсә, икенчесе өйләнмәскә, я кияүгә чыкмаска вәгъдә бирәләр. Таң алдыннан малай кайтып, йокларга ята. Иртән тора, әбекәй белән ашап-эчәләр дә, кич булгач та, егет "торна"сына тын тутырып, тагы кыз янына оча. Шулай көн дә егет барып йөри кыз янына. Таң алдыннан гына кайтып китә. Ниһаять, җиде-сигез ай вакыт та үтеп китә. Егет әйтә: - Мин сине үз илемә алып кайтыйм, - ди, - син ризасыңмы? Кыз әйтә: - Әтигә әйтик, ничек тә белгертик, югыйсә, алар мин дип саргаерлар, - ди. - Ничек белгертәбез соң? - Мин печатьләп хат бирәм, син шуны коридорга ыргытып кит. Кыз үз печате белән егеткә хат тоттыра, егет патшаның ишек төбенә генә хатны ыргытып китә. Патша йокысыннан торып чыккач та хатны күрә. Кызның печате, димәк, аның янына кем дә булса ияләшкән. Хатны вәзирләренә бирә дә: - Шушы хатны ташлап киткән кешене табарга, кыз янына барып тикшерергә! - ди. Вәзирләр киңәшләшәләр һәм бөтен йортка номер сугып чыгарга, халыкның исәбен алырга карар итәләр. Ә кызның сараен кызылга буятырга киңәш итәләр. Хәтта ишек тоткаларына кадәр кызылга буяп бетерәләр. Бу лак никадәр юсаң да бетми торган була. Хәзер Германиядә халыкның учетын ала башлыйлар. (Аңа кадәр бер дә Германиядә халык саны алынганы булмаган. Шуңа хәтта патша да илендә ничә миллион кеше яшәгәнен белмәгән). Әбигә килеп җитәләр. Әби: "Мин берүзем генә", - дип яздырып җибәрә. Кызны сараеннан алып төшеп, әтисенә күрсәтәләр. Кыз авырлы була. Кич була, малай тагы оча. Барса, залда - часовойлар да, укытучылар да, бүлмәсендә кыз да юк. Егет: - Их! Кыз мине алдаган! - ди дә фуражкасы белән кызылга буялган идәнгә бәрә. Аны-моны карамый, алып кия дә, очып, өенә кайтып та китә. Кайта да бик каты итеп йокыга да китә. Икенче көнне патша проверка ясата, берәр кеше шәһәрдә артмаганмы яисә кимемәгәнме. Әбинең өенә керәләр. Өйдә - ике кеше. Шунда ук бер солдат кызыл лакка буялган фуражканың аунап ятканын күреп ала. Егетне уятып, кулын карыйлар, ишек тоткасын тоткан кул кып-кызыл буяуда. Тоталар да егетне патшага озаталар. Патша кыздан сорый: - Шушымы синең янга килеп йөргән егет? - Шушы, - ди кыз. - Ул үзе минем янга очып килеп йөрде, без аерылышмыйбыз, - ди. Патша малайдан сорау ала: - Кем рөхсәте белән бардың? - Ул минем гомерлек иптәшем, мин аны юллап барып таптым, - ди. Патша икесен дә сәгать уникедә базар мәйданыңда бөтен халык алдында асарга приказ бирә. Икесен дә алып китәләр. Әле - сәгать унбер. Егет уйлап тора да патшадан сорый: - Падишаһым, безнең бары бер сәгать кенә гомеребез калды, син безне аскач тынарсың. Тик миңа рөхсәт итче, торган әбиемә квартир хакы түләп, бала-чагаларга үләр алдыннан әзрәк акча бирергә, - ди. Патша рөхсәт итә. Малай, әбигә барып, полевая сумкасын кия дә майданга китә. Бары ярты сәгать вакыт калган. Хәзер бу "торна"сын электерде бит, тик ничек тын тутырырга, патша бит рөхсәт бирмәячәк. Егет яңадан сорый: - Падишаһым, оят булса да, тагын бер үтенечем бар иде. Кызыңа, үләр алдыннан, бер сүз әйтергә рөхсәт ит, - ди. Патша ризалаша. Егет кыз янына килә. Элек кызлар киң итәкле күлмәк кигәннәр бит. Егет кызның итәге астына куеп, "торна"сын кабарта да, икесе дә очалар да китәләр. Патша аптырап карап кала. И очалар егет белән кыз, и очалар. Боларның җылы аш ашыйсылары да килә башлый. Бер авылга төшәләр. Ашыйлар, эчәләр. Кыз чирли башлый, аның бер улы туа. Хәзер кайда баланы тәрбияләргә соң, бала белән очып булмый? Шуннан уйлашалар: "Бу хуҗалар безнең баланы алмаслар микән?" Баланың үз гомеренә җитәрлек алтын калдыралар. Хуҗалар ризалаша. Егет белән кыз, карточкага төшеп, карточкаларының артына үз исемнәрен язып, алтын белән баланы калдырып, очып китәләр. Өч-дүрт көннән соң тагы ашыйсылары килә. Бер урманга барып төшәләр. Егет әйтә: - Син чәй куй, аш пешер. Мин берәр нәрсә тотып килим. Озак ял итәргә уйлагач, "торна"ның да тынын чыгарып китә. Кызның күзе машинага төшә бит. "Ничек сыйдык икән без бу бәләкәй генә машинага?" - дип уйлый да, йөгереп барып, машинага тын тутыра башлый. Воздух тулып та бетә, кыз читкә дә тайпыла алмый, утырып очып та китә. Егет килә - хатыны юк. Башын иеп кенә, бер авылга китә. Сорый: - Станция еракмы? Ат яллап, станциягә килеп җитә. Вокзалга кереп, без пересадка поездга билет ала да утырып та китә. Мәскәүгә барып төшә, ата-анасы картайган. Күрешәләр, чәй эчәләр. Кинәт "торна" ясаган һөнәрче малайның исенә төшә: - Әти, ул исәнме? - ди. - Әллә, балам, син киткәч тә мин аны төрмәгә япкан идем, исәндерме-юктырмы? Малай тиз генә барып, төрмәдән һөнәрчене чыгара. Бу маймыл кыяфәтенә кергән, сакал-мыек җиткән. Кырындыра егет моны, мунча кертә, киендерә, үзенең чәен эчертеп җибәрә. Һөнәрче киендергән өчен: - Зур рәхмәт! - ди дә китә. Үзенә-үзе ышанмый бу. Егет әтисе урынына патша булып хакимлек итә башлый. Хатыны, күп оча торгач, җил-яңгырдан машинасы череп, бер су буена килеп төшә. Бер авылга барып ашый, киенә дә, ат яллап, станциягә китә. Билет ала да, поездга утырып, Мәскәүгә китә. Мәскәүгә барып төшә, башын иеп йөри. Моңа бер кеше очрый. - Нигә кайгырасың? - ди. - Бу минем үз илем түгел, кая барырга да белмим. инде нишлим хәзер? - ди. - Әйдә, мин сине балалар яслесенә эшкә урнаштырам. Эшкә урнаштыра моны. Боларның малае калдырып киткән хуҗаларда җиде яшькә җитә. Укырга керә, бик яхшы укый, бик зирәк була. Бер заман укытучылар сөйләшеп утыралар бу бала турында. - Моның үз әнисе бу түгел, ә ташлап киткәннәр аны, - дигән сүзләрне ишетеп кала малай. Кайта да бабасына елый башлый: - Кая минем әти-әнием? - ди. Бабай сөйләп бирә дөресен. Көзге артындагы карточканы һәм ата-анасы калдырган бөтен алтынны алып бирә. Малай юллык алтын гына ала да Мәскәүгә китә. Барып төшә, моңа очрый бер купец. - Нишләп моңаеп утырасың? - ди. - Мин монда бер кешене дә белмим, кая барыйм инде? Купец алып кайта да моны приказчик итеп магазинга куя. Малай бик оста сата. Бу вакытта патшаның бер генералының бик матур бер кызы була. Ул кыз әнисе белән шәһәргә чыгып китәләр. Малай кибетенә барып туктыйлар. Икесе дә карашалар да бер-берсенә гашыйк булалар. Кыз әйбер сораган булып, егеттән записка эләктереп, алып чыгып укый. Анда: "Теләгең булса, мин сине алыр идем", - диелгән була. Кыз: "Язмыштан узмыш юк, мин дә шулай уйладым", - дип, җавап язып бирә. Хәзер ничек кавышырга соң? Егет магазиннан генерал кызы бүлмәсенә җир астыннан юл эшләтә. Хәзер көн дә кыз янына егет килеп йөри башлый. Безнең Мәскәү патшасы өйләнми бит әле һаман, чөнки аларның вәгъдәләре бар бит. Патша күп уйлап тора да генерал кызына кода җибәрә, үзенә чыгуын сорап. Кода килә, сөйләшә. Генерал риза, кыздан сорамакчы булалар. Кыз һич риза түгел. Патша ике көн яучы җибәрә дә, өченче көнне үзе бара. Ишек ярыгыннан карый. Кыз белән бер малай кочаклашып ятканнар. Патша генерал белән керәләр, керсәләр - беркем дә юк, кыз берүзе йоклап ята. (Бу арада егет баздан магазинына сызган була). Патша тревога ясый, бөтен җирне солдатлар уратып ала, эзли башлыйлар. Әмәлгә калгандай, бер солдат бер аягына - киез итек, икенче аягына кирзе итек киеп, кыз бүлмәсенә керә дә идәндәге коверга егыла. Шунда базда бер яктылык күрә. Базны ачып төшеп китәләр. Егетнең янына барып чыга. Егет йоклап яткан була. Тотып алалар да моны илтәләр патшага. Патша сәгать уникедә малайны бөтен халык алдында асарга куша. Егет патшадан сорый: - Кулымдагы байлыгымны гына бала-чагаларга тапшырырга рөхсәт ит, - ди. Патша рөхсәт итә. Егет, тарата-тарата, яслегә барып керә. Кесәсендәге карточканы ала да елый башлый. Моны егетнең анасы күреп кала, артын укый hәм улын кочаклап елый да башлый. Елый-елый, улы артыннан китә. Асарга унбиш минут калган. Малай карточкасын ала да, шуңа карап, тагын елый башлый. Патша карточка артындагы язуны күреп кала. Үз малае икәнен таный. Шул арада хатыны да патшаны танып ала. Барысы да кочаклашалар, шатланышалар. Һәм, генерал кызын алып, зур туй ясыйлар. Теге малай патша булып кала. Ну, бу малай кул астындагы халыкны җәберсетә башлый. Шуннан революция була. Бу патшаны бәреп төшерәләр. Аның исеме Николай була. 1962 елда Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында Әхмәткаләм Ситдыйковтан (1875 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 210. Куян көтүче малай Җир шарында элек яшәгән, ди, унике патша. Бер патшаның байлыгы өй башында булган, бу алтын hәр көн югалган. Патша каравыллата икән, берсе дә бурны тота алмыйлар, алтын һаман югала, ди. Ахырда патша үзе менеп утыра өй түбәсенә. Таң алдыннан өй түбәсенә, очып, бер кош килә. Алтынны капчыгына төяп, чыгып барган вакытта гына, патша моны эләктереп ала. Урамга дүрт багана ясата, кошны читлеккә салып, шуның башына мендереп куйдыра. Бөтен дөньяга белдерү тарата: "Кемнең кошы югалган?" Калган унбер патшага да хәбәр бирә. Патшаның бу вакытта үсеп килгән 12-13 яшьлек малае була. Ул урамда ук атып йөргән була. Аның угы бара да читлеккә куна. Читлеккә якынрак килеп карый - кош түгел, ап-ак сакаллы бабай утыра. Бабай әйтә: - Балам, чыгар мине бу читлектән, - ди. - Ничек? - ди малай. - Миндә ачкыч та юк, баскыч та юк. - Әтиеңнең җиләненең уң як кесәсендә ачкыч булыр. Алып килеп бир, зинһар. Мин соңыннан сиңа ачкычны да, угыгыңны да бирермен. Малай, йөгереп, ачкычны алып килеп бирә. Бабай ачып чыга. Малайга ачкычны, угын бирә дә, үзе күздән югала. Патшалар бар да җыелышып киләләр. Читлеккә баралар - кош юк. Патша шулкадәр гарьләнә. Кешеләрдән сорый - беркем дә белми. Малаеннан сорый бу. - Мин чыгардым, - ди. Патша әйтә: - Әйтегез, нишләтим мин хәзер бу малайны? - Патша син аны атма да, асма да, ә чыгар да җибәр, үз көнен үзе күрсен. Олактыр син аны, - диләр. Пар ат җиктереп, малайны утыртып җибәрәләр олактырырга. Бик күп баргач: - Син башка өеңә кайтма инде, - дип, малайны кара урманда төшереп калдыралар. Малай елый-елый китә. Барып чыга бер шәһәргә. Патшадан үзенә тамак туйдырырлык берәр эш бирүләрен сорый. Патша моңа эш бирергә риза була. Ашатып-эчереп, малайны бер читән өйгә кереп йоклаталар. Иртән патша уята малайны: - Тор, - ди, - менә сина ун куян, көт шуларны. Әгәр дә берәрсен югалтсаң, башыңны чабып өзәрмен, - ди. Нишләсен малай? "Ачтан үлгәнче, бер туеп үләрмен", - ди дә көтәргә риза була. Алып чыгып китә. Ун кыр куяны ун якка таралалар да бетәләр. Тот син аларның койрыгын! Малай елый башлый. Моның каршына килеп чыга бер карт. Нәрсәгә елаганын сораша. - Кайгырма, малай, әйдә безгә, - ди. Киләләр бу картларга. Картның өч кызы була. Карт зур кызыннан мунча яктырта. Малайны ашаталар, мунча кертәләр. Малай рәхмәт әйтеп чыгып китим дигәндә генә, бабай әйтә: - Тукта, улым, ашыкмый тор. Менә сиңа бер сыбызгы, урманга чыккач, бер сызгыртырсың - бөтен куяннарың синең янга җыелырлар, сикерә-сикерә патша сараена кайтырлар, - ди. - Менә сиңа ашьяулык, кайчан ашыйсың килә, шул вакытта җәй - сиңа, нәрсә теләсәң, бар да булыр, музыка уйнап торыр. Картның зур кызы, егеткә карап, балдак бүләк итә: - Сакла, егет, берәр вакыт кирәк булыр, - ди. Егет, чыгып, сыбызгысын сызгыртып җибәрә, бөтен куяннары җыелып, сикерешә-сикерешә, патша сараена торып чабалар. Патша чыгып каршы ала. Бар куян да исән. Аптырап кала бу. "Бу адәми зат түгелдер", - дип уйлый. Ашарга-эчәргә каткан ипиләр бирәләр дә малайны читән өйгә кертеп җибәрәләр. Патша хатынына малай турында сөйләгәндә, кызлары тыңлап тора да малайның өе янына йөгерә. Барса, ни күзе белән күрсен: өй эче якты, музыка уйнап тора, егет шундый матур, алды тулы - ашамлык, ашап утыра бу. Кыз түзми, егет янына керә. Сөйләшәләр, ашыйлар, эчәләр. Кыз таң алдыннан гына егет яныннан чыгып китә. Икенче көнне көтәргә патша егерме куян бирә. Малай чыгып китә. Егерме куян егерме якка таралышып бетәләр. Инде нишләргә? Утыра да елый башлый. Менә теге карт тагы килә. Сораша, кайгысы белән уртаклаша. Үзләренә алып барып, чәй эчерә, ашата, мунча кертә. Һәм бер сыбызгы, бер ашъяулык бүләк итә. Уртанчы кызы моңа кызыл балдак та бүләк итә. - Егет, сакла, кирәк булыр, - ди. Егет рәхмәт әйтә дә китә. Сыбызгысын сызгыртып җибәрә - егерме яктан егерме куян килеп тә чыгалар, патша сараена торып та чабалар. Патша чыга, куяннарны санап ала, бар да исәннәр. Аптырый бу, тагы хатынына кайтып сөйли. Ә патшаның унҗиде яшьлек кызы, кич булу белән, егет янына килә. Ашыйлар-эчәләр, тик таң атканда гына, кыз караватына кайтып ята. Өченче көнне патша малайга утыз куян көтәргә бирә. Куян - куян инде, капканы чыгулары була, вич шылып бетәләр үз якларына. Малай тагы елый башлый. Теге карт килеп, алып китә, сыйлый, мунча кертә. Малай рәхмәт әйтеп китим дигәндә, аңа яңадан бер сыбызгы, бер ашъяулык бирә. Ә кече кызы бер ак балдак бүләк итә. Егет чыгып, сыбызгысын сызгыртып җибәрә. Утыз куян килеп чыгалар, егет белен уйный-уйный кайталар. Патша саный - бар да исәннәр. Карттан кызлары сорыйлар: - Әткәй, нигә син ул егетне шулкадәр зур хөрмәт итәсең? - И, балаларым, шул малай инде читлектән коткарды. Ул минем аркада шулкадәр җәфа күрә. Малай читән өенә кереп ята, ашъяулыкны җәеп җибәрә. Кыз да керә, ашыйлар-эчәләр, күңел ачалар. Таң атканда, кыз үз караватына кайтып ята. Бу вакытта патшага бер ат килеп туктый. Бу патша кызына кодага килгән икән. Патша кызын бирергә риза була. Кыздан сорый, ләкин кыз һич тә риза булмый. Егетне ташлыйсы килми бит тегенең. Өч көн кода килә дә, дүртенче көнне бу патшага сугыш объявить итәләр. Малайга да, кызга да әйтмиләр. Патша сугышка китә. Малай иртән тора, ишек алдында физзарядка уйнап йөргән солдатлар да юк, патша да юк. Әсмадән сорый (патша кызының исеме инде) - ул да белми. Әсма анасыннан сорый, анасы булган хәлне аңлатып бирә. - Әсма, - ди егет, - рөхсәт ит, мин дә сугышка китим. Кызның һич җибәрәсе килми, шулай да риза була. Егет капка төбенә чыгып, кара балдагын каба, алдына кара ат, кием һәм кылыч килеп чыга. Егет тиз генә киенә дә китә. Барса, каты сугыш башланып кына бара, теге патша аҗдаhа алып килгән. Аҗдаhа патшаның солдатларын түмгәк урынына тәгәрәтеп суыра, ди, үзенә. Инде кырылып бетте, дигәндә, егет килеп тә чыга, аҗдаhаны турап та өя. Патша килә дә бу егеткә әйтә: - Әйдә, улым, кайт, сыйлыйм үзеңне, азрак байлык та бирим, - ди. - Әй, мин синең читән өеңдә күп яттым инде, - ди дә, егет күздән югала. Патша, җиңеп, өенә кайта. Хатыны булган хәлләр турында сорый. Патша булган хәлләрне сөйләп бирә. Хатыны әйтә: - Бу безнең читән өйдәге малай түгелме икән? Юктыр ла, ул бит көне буе өйдә ятты. Икенче көнне патша тагы сугышка китә. Бу юлы теге патша егерме башлы аҗдаhа алып килгән була. Малай йокысыннан тора да, Әсма янына йөгереп, тиз генә рөхсәт ала да капка төбенә чыгып, кызыл балдагын авызына каба. Кызыл ат, кием, кылыч килеп чыга. Егет атлана да сугышка барып та керә. Егерме башлы аҗдаһаны турап, өеп тә куя. Патша егет янына килә: - Әйдә, улым, кайтыйк безгә, - ди. Малай: - Әй, мин синең читән өендә күп яттым инде! - ди дә үзенә кайтып китә. Патшаның хатыны сораштыра бит: - Я, нинди хәлләр булды, ничек җиңдегез? - Кичә менә кара кием киенгән бер егет килеп, аҗдаhаны тураклаган иде. Бүген бер кызыл кием киенгән егет килеп, аҗдаhаны тураклап ыргытты. "Әйдә, улым, бүләклим", - дигән идем. "Мин синең читән өеңдә күп яткан инде", - диде дә югалды. - Бу безнең малай түгелме икән? - Юктыр ла, ул бит көне буе өйдә ятты. Өченче көнне патша тагы сугышка китә. Бу юлы теге патша утыз башлы аҗдаhа алып килгән бит. Безнең патшаның гаскәрләре, борчак урынына тәгәрәп, аҗдаhа авызына килеп керәләр. Инде беттем дигәндә, ак кием киеп, акбуз атка атланган бер егет килеп чыга да аҗдаhаның 29 башын кисә. Но бер башы егетнең кулын умырып өзеп ала бит. Егет яралана. Ат, бу хәлне күреп, аҗдаhаның башына тибеп җибәрә, баш әллә ничәгә ярыла. Патша ятрәк кулъяулыгын алып, егеткә перевязка ясый, атның аягын да үз кулъяулыгы белән бәйләп куя. Патшаның бәйлеп бетүе була, малай күздән югала. Кайтып, атны конюшняга кертеп бәйли дә, үзе читән өенә кереп ята. Сызлана бу, бөтен тәне әрни, аҗдаhа нык агулый моны. Кыз малайны юындыра. Патша җиңүен бәйрәм итәргә ун патшаны кунакка чакыра. Бар да килеп бетәләр. Сәгать кичке сигездә аш башлана. Бу вакыт патша хатыны конюшняга керә бит. Керсә, ак атның аягында патшаның кулъяулыгын күрә. Тиз генә патшаны алып чыгып карыйлар - патшаның үз кулы белән бәйләгән кулъяулыгы. Читән өйгә керәләр. Кыз малай янында утыра. Малай сызланып ята - кулыңда патшаның кулъяулыгы. Егетне белеп алалар. Табынның иң югарысына, бөтен патшалардан да югарырак итеп утырталар. - Ни өчен иң бөек урынга утыртасың, падишаһым? - дип сорагач, патша: - Бу - минем җиңүчем, - дип җавап бирә. Егет утыра. Кунаклар арасында әтисен танып ала. Һәм үзенең кем булы турында, үткәннәрен сөйли башлый. - Кем дә кем мин әйткән сүзне дөрес түгел, ди, шуны чыгарып асарга, - ди. Малай сөйли. Бөтен патшалар: - Дөрес, дөрес, - дип утыралар. Тик малайның әтисе генә бер сүз дә дәшми. "Ашына күрә - кашыгы" - дип, бу малайның әтисен чыгарып асалар. Егет, патша кызын алып, бик бәхетле яши башлаганнар, ди. 1962 елда Усман-Ташлы авылында яшәүче Нургали Сәмигуллиннан (1890 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 211. Алтын йомырка Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Болар бик фәкыйрь булганнар, ди. Боларның булган, ди, бер ала кәҗәләре генә. Тагын унике балалары булган. Унысы үлеп, икесе генә калган, ди. Берсе - кыз, берсе - малай, ди. Бабай көн дә бәләкәй арба белән урманга утынга бара икән. Бердән бер көнне балалар әтиләренә мөрәҗәгать иткәннәр: - Укырга керәбез, - дигәннәр. - Укып, мулла булмассың, - ди бу балаларына. Әтиләре рөхсәт итмәсә дә, балалар укырга барып керәләр. Болар укырга киткән, бабай утынга киткән, ди. Бер көнне бабай утын төягән дә, һавага карап: - И, Аллам, карт көнемдә фәкыйрь яшәдем, байлык бирче, - дигән. Шунда бер кош очып йөри, ди. Бу бабайның арбасына бер алтын күкәй салып китә. Бабай барып караса, ни күрә: утын өстендә - алтын күкәй! "Нинди эш икән бу?" - дип, күкәйне алып кайтып китә бу. Корткасына күрсәтә: - И, кошын да тотсаң иде аның! - ди корткасы. Икенче көнне тагы китә карт урманга. Кош бераздан тагы килеп куна арба өстенә. Бабай кошны эләктереп ала да өйгә кайтып китә. Кошны сәке астына ябалар. Кош тагы бер алтын күкәй сала. Моңа читлек ясыйлар. Кош көн дә бер алтын күкәй сала башлый. Бабай алтын күкәйләрне базарга чыгарып сата тора. Бу турыда патшага җиткерәләр. Бабайны патшага чакырталар. - Син ул алтын күкәйләрне каян аласың? - ди патша. - Бир аны миңа, - ди. - Юк, аннан башка тамак туйдыра алмыйм, - ди бабай. Патша әйтә: - Мин сиңа байлык бирәм, - ди. Иртәгәсен бабайның өенә вәзирләр килә. - Әби, без сезнең кошыгызны алырга килдек, - диләр. - Юк, бирмим, суеп, итен ашатсам-ашатырмын, кошны бирмим, - ди. - Ярый, алай булгач, суеп ашатырсың. Без фәлән җиргә барып кайтабыз, без кайтуга әзерләп куй, - дип, болар китәләр. Әби кошны суя, пешерә, юллыкка яшереп куя. Балалары мәктәптән кайтып керәләр дә тәмле ашамлык исен сизәләр. "Моны әни безгә пешергәндер", - дип, итне табып ашыйлар. Әниләре кайткач: - Әни, син безгә тәмле ит пешергәнсең, ашадык, - диләр. - И харап иттегез! - дип, әби көяләнә башлый. Вәзирләр кайтып керә. Әби итне балалар ашаганын сөйләп бирә. Вәзирләрнең берсе балаларга: - Ну, төкереп карагыз әле! - ди. Төкерәләр: алтын! Бу турыда вәзирләр патшага әйтәләр. Патша бу балаларны суеп, бавырлары белән йөрәкләрен алып килергә куша. Вәзирләр әби янына киләләр. Әби: - Ничек аны суясың? - ди. Вәзир: - Мин аларны урманга җиләккә алып китәм, - ди. Шуннан боларны урманга җиләккә алып китә. Балалар җиләк ашап туялар да йокларга яталар. Бераз йоклагач, кыз, төш күреп, сикереп тора. Төштә аларны суярга әзерләнүләре турында сөйләп бирә. Бераздан малай да уяна. Нинди төш күрүен сорый аңардан вәзир. Егет: - Эт бер куянны куып барганда, сез этне атып үтердегез, - ди. Вәзир: - Ярый, алай булгач, мин сезне үтермим, ләкин сез авылга кайтмагыз, - ди. Ул бер куян белән этне үтереп, йөрәге белән бавырын патшага алып кайтып китә. Балалар урманда йөриләр, бер елкы көтүчесенә очрыйлар. - Нишләп йөрисез? - дип сорый көтүче. Болар сөйләп бирәләр. - Ярар, менә сезгә ике ат, - дип, ат бирә. Егеткә - кылыч, кызга - камчы, икесенә дә берәр кульяулык бирә. Көтүче боларга: - Икегез дә атларыгызга атланыгыз да, берегез - уңга, берегез сулга китегез. Икегез дә шушы кулъяулыкны селексәгез, исән булсагыз - су тамыр, исән булмасагыз - кан тамыр, - ди. Шуннан егеткә әйтә: - Шушы кылычны уңга селексәң, бөтен хайваннар җыелыр, сулга селексәң, таралырлар, - ди. - Бөтенесенең дә телен белерсең, - ди. Ике туган көтүче әйткәнчә эшлиләр. Берсе - уңга, берсе сулга китә.Егет, атын урманда калдырып, бер шәһәргә барып керә. Шәhәрнең бөтен җиренә кара флаг эленгән, ди. Егет шәһәр читендәге бер әби йортына барып керә. Әбидән ни өчен кара флаг эленгәнен сорый. Әби: - Бер күл бар, шунда су анасы бар, ел да шәһәребезнең бер кызын ала, бүген патша кызына чират, - ди. Егет күл читенә бара. Кызны будкага ябып куйганнар. Егет аның янына керә һәм кызга: - Мин йокларга ятам. Су анасы килә башласа, маңгаема чәпәрсең, - ди. Бервакыт ыжгырып су анасы килә. Кыз әз генә суга, егет уянмый, кыз елый башлый. Су анасының ыжгырып килүенә, егет уянып китә, кылычын күтәреп, каршына чыга, су анасы аны йотып җибәрә. Ул су анасын яргалап килеп чыга, аны үтерә. Кыз егеткә балдак бирә. Кыз белән икәү бергә ятып йоклыйлар, хайваннарга саклап торырга кушалар. Төн уртасына таба постка куян баса. Бер мәлне болар янына патша кызына ярәшелгән икенче патша малае килеп баса. Куян моны сизә, әмма курка, чөнки бер ягында - бүре, икенче ягында аю тора. Патша малае, кызның авызына чүпрәк тыгып, алып кайтып китә. Егет уянып киткәч, кызның юклыгын сизеп, тагын шәһәргә китә. Күрә: бөтен җирдә кызыл флаглар. Ул тагын әби янына керә. - Нигә кызыл флаглар эленгән? - дип сорый. Әби: - Кичә патшабызның кызын ярәшелгән егете су анасыннан коткарды. Бүген патша аңа кызын бирә, бөтен кешеләрне дә туйга чакыра, - ди. Әби дә туйга китә. Патша халыктан: - Мәҗлескә килмәгән берәр җан иясе калмадымы? - дип сорый. Әби: - Минем өемдә бер хәерче малае калды, - ди. Патша аны да алып килергә куша. Егет килә, комган белән кунакларның кулын юдырып йөри башлый. Кыз шушы вакытта егет кулындагы балдакны күреп кала. Никах укырга әзерләнәләр. Шулвакыт кыз: - Миңа никахны патша малае белән укымагаз, мине коткаручы - ул, - дип, егетне күрсәтә. Ярлы егет белән патша кызына никах укыйлар. Туй кырык көн дәвам итә. Егет әти-әнисен, сеңлесен үз янына алдыра. Әле дә череп-череп баеп, яшәп яталар, ди. Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бай. Бу байның бик җилле кара айгыры булган. Көз көне яңгырлар явып, бөтен җир бозлавыкка әйләнгән икән. Бер көнне бай хезмәтчесе белән тимерлеккә дага ясатырга киткән. Тимерче даганы ясаган да байга сузган. Бай комсыз бит инде, даганы ике куллап тотып алган икән, моның бик каты кулы пешкән. Дага кызган бит инде. Шуннан бай даганы хезмәтчесенә сузган. Хезмәтчесе, даганы кулына алганчы, аңа төкереп караган. Төкерек чыжлап кайный башлаган. "Әһә, бу болай икән", - дигән бай. Атны дагалаткач, өйләренә кайтканнар. Байның хатыны телеңне йотарлык итеп тәмле аш пешергән икән. Бай олы кашык белән ашны алган да төкереп караган. Аш бер дә чыжламый, ди. Суык аш дип белеп, комсыз бай зур кашык белән авызына капкан. Бик хәтәр итеп авызы, эче пешкән моның. Шул урында бай аяк сузган. хезмәтчесе бай урынына калган, имеш. 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Мөхәммәт Низаметдиновтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 213. Игелексез балалар Яшәгәннәр, ди, бер хатын белән бер ир. Боларның балалары булмаган икән. Көннәрдән бер көнне Аллаһ боларга бер бала бирә. Боларның шатлыгы арта, хатынының түбәсе күккә тигәндәй була. Ул ир бала була. Күп бәхәстән соң болар улларына Яфрак дип исем кушалар. Чөнки болар урманда яшәгәнлектән, ирнең бөтен аралашканы урман, агач яфраклары була. Хатын риза булмагач, ире: "Улыбыз яфрак кебек жиңел, елгыр булыр, үзебезне тыңлар", - дип юата. Бер биргәнгә бирә бит ул. Күп тә үтми, Аллаһ боларга икенче баланы да бирә. Ә монысына инде хатынның теләге буенча Тоз дип исем кушалар. Күрәсең, урман-ялан җирендә бу хатынга тоз табуы кыен булгандыр. Менә семьялары инде ишәйде, балалары да үсә. Боларның өченче балалары да була. Монысына ни дип тә исем кушарга белмиләр. Күп аптыраудан соң, күрше-тирәләрнең киңәше белән, бу балага Сөйләмә дип исем кушалар. Бу көз көне була. Тыныч кына тормыш көтәләр болар. Аталары ерак урманда җәнлек аулап йөри, ә аналары йорт карый. Менә җил чыгып, давыл күтәрелә, һәм коеп яңгыр ява башлый. Җил капкаларны ача, өй түбәләрен куптара, тәрәзәләрне кага икән. Хатын авырып торганлыктан, олы улына: - Бар, тәрәзәләрне ябып кер әле, - ди. Яфрак бер дә исе китмичә чыкмавын белдерә һәм, җитмәсә: - Мин бит яфракка әйләнеп очып китәрмен, - дип, әнисен куркытып та куя. Билгеле, ничә еллар теләп көткән баласын ананың югалтасы килми. Икенче улына куша. Анысы да абыйсыннан күреп: - Мин бит Тоз, яңгырда эрим, - дип тапкыр җавап бирә. Ә тышта яңгыр көчәйгәннән-көчәя бара. Ана балаларының тынлаусызлыгына рәнҗи, аларны карап үстерүенә уфтана. Һәм ул алардан ярдәм күрүенә тәмам гаҗиз булып, өченче баласына кушмакчы була. Тик... анысының исеме Сөйләмә була. Шуның белән әкият бетә. 1968 елда Туймазы районы Иске Кандра авылында Насретдин бабайдан (фамилиясе күрсәтелмәгән, 1890 елгы) БДУ студентлары язып алган. 214. Ничек карт тәртипкә өйрәнгән? Борын заманда яшәгән, ди, бер карт. Бер ялгызы торган, ди, бу. Беркеме дә булмаган моның. Булган, ди, аның 100 сум акчасы. Киткән, ди, бу базарга. Йөргән-йөргән бу, нәрсә алырга да белми икән. Шуннан тоткан да бер инә, бер тукмак һәм бер йомырка алган. Кайткачтын, бу йомырканы утлы көлгә күмгән, инәне утыргычка кадаган, тукмакны ишек башына элеп куйган, ди. Шуннан, бераз вакыт үткәч, йомырканы алыйм, дип килсә, йомырка күзенә шартлаган; күзен тотып утыргычка утырса, инәсе артына кадалган; бабай авыртуына түзә алмыйча, чыгып йөгерим генә дигән икән, башына "тап" итеп тукмак килеп төшкән. Шуннан соң бу карт әйберләрен урынына куеп йөри башлаган, ди. (1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Ш. Насыйровтан (1898елгы) БДУ студентлары язып алган.) 215. Әби белән бабай Яшәгәннәр, ди, бер әби белән бер бабай. Унике уллары һәм унике кызлары булган, ди, боларның. Бик фәкыйрь торганнар, ди. Бу балаларга нәрсә ашатырга да белмәгәннәр. Тәмам аптырагач, әби белән бабай киңәш иткәннәр дә, балаларның барысын да бер арбага төяп, алып киткәннәр, ди, урманга адаштырырга. Һәркайсысына берәр телем икмәк биргәннәр, ди. Болар ипиләрен шунда ук ашап бетергәннәр, тик иң кечесе генә ашамаган, ди. Ул ипине вак-вак кына итеп тураган да юлга әз-әзләп кенә ыргыта барган, ди. Шуннан бабай боларны калдырган да кайтып киткән. Болар үз көннәрен үзләре күреп тора башлаганнар, төрле җиләкләр ашап. Менә көз җиткән, көннәр суыта башлаган, җиләкләр дә беткән, ди. Кайтыр юлны белмиләр икән. Шуннан кече малай әйткән: - Мин юлны беләм. Шул икмәк таралган юлдан алып киткән бу боларны. Хәзер шатлана-шатлана кайталар, ди, болар барысы да. Әби белән бабай бик баеп киткәннәр, ди, бу вакыт эчендә. Балаларын адаштырганга бик үкенәләр икән болар. Эзләп тә караганнар, тапмаганнар. Шулай бервакыт әби бәлеш пешергән дә бабайга әйтә, ди: - Их, балалар да булса, бергә-бергә рәхәтләнеп ашар идек. Шулай дип әйтеп тә бетермәгән, балалары: - Без монда, без монда! - дип, кайтып та кергәннәр, ди. Алар ишек артына качып тыңлап торганнар икән. Шуннан болар шатлыкларыннан кочаклашып елашканнар да бәлешне ашаганнар. Хәзер балалары зур үскәннәр, ди. Әби белән бабайны бик кадерләп карыйлар, ди. Тегеләр гел кунактан-кунакка гына йөриләр икән. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Ш. Насыйровтан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган. 216. Тугыз Тукылдык һәм бер Мимылдык Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бер бабай. Бу бабайның тагын бер карчыгы булган, ди. Үзләрендә Мимылдык исемле бер уллары булган, икенче карчыгында булган Тукылдык исемле тагын тугыз уллары. Бердән бер көнне бабай үлеп киткән. Хәзер дөнья көтү малайлар өстенә төшкән бит инде. Кыш җиткән, салкыннар башланган. Киткәннәр, ди, болар урманга утын кисәргә. Барганнар, ди, урманга, тотынганнар, ди, утын кисәргә. Тугыз Тукылдык и кисәләр, ди, и кисәләр, ди, тик һаман бер агачны кисеп чыгара алмыйлар, ди. Алар шулай тукылдап маташкан арада, Мимылдык утынны, кисеп, әрдәнәгә өеп тә куйган, ди. Үзе ат алырга кайтып киткән икән. "Моның күпме кискәнен күрик", дип килгән тугыз Тукылдыкның исләре киткән. Алар Мимылдыктан бик нык көнләшкәннәр дә сүз куешканнар: - Әйдәгез, моның утыннарына ут төртик тә, үзебез аңа кайтып әйтик. "Анда синең утыннарыңны яңдырып киткәннәр", - диик. Мимылдык китәргә генә җыенып тора икән - тугыз Тукылдык йөгереп кайтып та җиткәннәр. Бик кайгырышып, утынының кем тарафыннандыр яңдырылуын хәбәр иткәннәр. Мимылдык артык кайгырып тормаган, капчыклар алган да киткән урманга. Калган көлне капчыкларга тутырган да киткән чыгып юлга. Бара, ди, бара, ди, бу, барып җиткән, ди, бу бер авылга. Кич булганчы, авыл башында туктап, атын ашаткан да, кич булгач, авылга килгән, ди. Авыл уртасындагы бер зур йорт янына туктаган да, кич кунарга фатир сорыйм, дип, ишек шакыган. Шакыган икән, бер чибәр кыз йөгереп чыккан да: - Кем кирәк асыл егет? - дип сораган. - Миңа кунып чыгарга фатир кирәк иде, кертмәссезме икән? - дигән егет. Кыз, янына чыккан кызларга карап алган да: - Әйдә, яшь егет, безнең әтиләр дә өйдә юк, - дип, үзләренә алып кереп киткән. Мимылдык, кызлар белән ашап-эчкәч: - И, минем тышта оным калды, шуны карап керим әле, - дип чыгып киткән. Чыккан да бөтен көлне йортка сипкән. Ачып, абзардан малларны чыгарган да, кире өйгә кереп, уйнарга, көләргә тотынган. Бераз уйнагач, сыерлар кычкырганын ишетеп, кыз ишек алдына чыкса, ни күзе белән күрсен: йорт тулы он тузып ята, маллар шунда йөриләр, ди! Егет шуңда йөгереп чыккан да: - Ах, харап иттегез инде, бай абзыйга ничек җавап бирермен?! - дип, ертык капчыкларга түгелгән көлне тутыра башлаган. Кызлар шулчак: - Әйдә, яхшы егет, без сиңа он тутырып җибәрәбез, тик берүк безнең сыерларның шулай оныңны туздырганын кешеләргә әйтмә, - дип, Мимылдыкны алып киткәннәр. Егет бер йөк он төяп, берничә көннән урап та кайткан, ди. Моңа тугыз Тукылдык бик аптыраганнар. - Каян алдың син бу онны? - дип сорагач, Мимылдык: - Бер авылга бардым да базарда: "Көлгә он алышучы бармы?!" - дип кычкырып йөрдем, - дигән. Шуннан, тегеләр дә утыннарын яңдырганнар да, көл сатарга дип, юлга чыкканнар. Мимыддык өйрәткән юл белән теге авылга барып җиткәннәр. Базар уртасына килгәннәр дә: - Көлгә он алышучы бармы?! - дип, кычкырып йөри башлаганнар. Моны ишетеп калган кешеләр: - Әле элек тә көлгә он алып, алдап качкан кешеләр сез идегезмени?! - дип, тегеләрне кыйнарга, ташлар белән бәргәләргә тотынганнар. Тугыз Тукылдык көлләрен ташлап, чак качып котылганнар. Боларның Мимылдыкка бик ачулары килгән. Алар Мимылдыкның өйдән чыгып китүен карап торганнар да, килеп, аның әнисен үтергәннәр. Үзләре Мимылдыкка барганнар да: - Мимылдык, әйдә кайт, синең әниең вафат булган, - дигәннәр, ди. Егет, моны ишетеп, бик кайгырган. Кайтып, әнисенә иң яхшы киемнәрен кидергән дә чанасына утыртып чыгып киткән. Кайгысыннан кая барганын да белмәгән егеткә еракта утлар күренә, ди. Мимылдык: "Ярый, ни булса да булыр", - дигән дә шул утларга таба атын куган. Шулай чабып, ул бер авылга барып кергән. Авыл уртасындагы матур гына өйгә туктаган да ишек шакыган. Бу йортның хуҗалары өйдә юк икән. Кызлар кич утырырга җыелганнар, ди. Алар үзләренә туктаган чибәр егетне тәрәзәдән күргәннәр дә йөгереп чыгып ишек ачканнар. - Әйдә, матур егет, безнең белән күңел ачарга! - дип, Мимылдыкны алып кереп тә киткәннәр, ди. Башланган, ди, җыр, башланган, ди, бию. Уенның иң кызган чагында гына егет кинәт туктап калган да: - Минем бит чанада әнием утырып калган иде, аны да алып керим әле, - дип чыгып киткән. Ул арада кызлар йөгереп чыгып: "Әйдә, әбекәй!" - дип, әбине күтәреп алып та кергәннәр. Бераз утыргач, сәкедәге әби "лап" итеп авып киткән, ди. Чөнки үлек башта туңган булган, хәзер иңде эрегән. Шунда егет әнисен күтәреп алган да: - Әни, бәгърем, сине туңдырып үтердем, инде синсез нихәл яшәрмен?! - дип, елый башлаган. Кызлар егетне юатып: - Елама, егет, арабыздан кайсыбыз ошый, шуны сайлап ал, - диләр икән. Егет кызлар арасыннан иң матурын, иң акыллысын сайлап алган да әнисен дә чанага салып кайтып киткән. Юлда әнисен күмеп калдырганнар. Шундый чибәр кыз утыртып кайтып килгән Мимылдыкны күреп, тугыз Тукылдык ачуларыннан ни эшләргә белмиләр икән. Алар Мимылдыктан: - Син аны ничек алып кайттың? - дип сорыйлар икән. Мимылдык: - Бардым да урам буйлап: "Үле кешегә тере кеше алышучы бармы?" - дип кычкырып йөрдем, - дигән, ди. Тегеләр, әниләрен үтереп, Мимылдык өйрәткән юл белән тагын теге авылга барып чыкканнар, ди. - Үле кешегә тере кеше алышучы бармы?! - дип кычкырып йөргән тугыз Тукылдыкны ишетеп, бөтен авыл җыелган. - Алар элек тә үле карчыкка безнең иң матур кызыбызны алыштырып качтылар! - дип, тегеләрне бик нык кыйнап, чаналарына салып кайтарып җибәргәннәр, ди. Тугыз Тукылдыкның Мимылдыкка бик нык ачулары кабарган. Болар хәзер Мимылдыкның үзен үтерергә сүз берләшкәннәр. Аны, бәйләп, су буена китергәннәр болар. Башына капчык кидергәннәр. Үзләре төртеп төшерергә таяк кисәргә киткәннәр. И тукылдый, ди, болар, и тукылдый, ди. Шулчак Мимылдык янына бер көтүче килеп чыккан. Ул башына капчык киеп утырган бу сәер кешедән сорый икән: - Нишләп утырасың, монда егет? Мимылдык: - Балык тотып утырам. - Ә нигә башыңа капчык кидең? - дип сорый, ди, көтүче аптырап. - Балыклар мине күрсәләр, качып бетәләр, шуңа күрә яшеренеп утырам, - дип җавап биргән Мимылдык. - Кая әле, мин дә бераз тотыйм, - дигән көтүче. Мимылдык капчыкны чишәргә кушкан. Үзе чыккан да: - Менә шулай тик кенә утыр, - дип, көтүчегә капчык кидергән һәм китеп тә барган. Тугыз Тукылдык агачларны кисеп алганнар да су буена килгәннәр. Үзләре шундый шат, ди. - Хәзер Мимылдыктан котылабыз, хатыны да, йорты да безгә кала! - дип шатлана икән болар. Алар капчыкны суга төртеп төшергәннәр дә: "Мимылдыктан котылдык!" - дип кайтып киткәннәр. Кич булган. Тугыз Тукылдык Мимылдыкның өенә барганнар. - Безне тыңламасаң, сине дә үтерәбез! - дип куркытып, теге кыздан ашарга әзерләткәннәр. Тезелешеп утырганнар да кызны кайсысына алырга бәхәсләшә башлаганнар. Шулчак басу юлыннан күтәрелгән тузанны күреп аптырап калганнар. Якыная төшкәч, бер зур көтү килгәнен күргәннәр. Болар, аптырашып, урамга чыкканнар. Чыксалар, ни күзләре белән күрсеннәр: Мимылдык җырлый-җырлый көтү куып алып кайтып килә, ди! Ул малларны йортына куып керткән дә: - Я, ник аптыраштыгыз, су төбендә тагын калды әле, кирәксә, сез дә барыгыз, - дигән тегеләргә. Тугыз Тукылдык: - Безгә дә юл күрсәт тизрәк, - дип, Мимылдыкны тарткалый башлаганар, ди. Мимылдык аларга: - Башта тугыз капчык тегегез, шуннан тугыз таяк кисеп китерегез, шуннан мин сезне алып барырмын, - дигән, ди. Тегеләр, йөгерә-йөгерә, агач кисеп алып килгәннәр. Капчык теккәннәр дә ашыктыра башлаганнар. - Әйдәгез, алай булса! - дип, Мимылдык тегеләрне су буена алып килгән дә капчык кидереп тезеп утырткан. Тегеләр: - Тизрәк мине төртеп төшер иңде, башкалар алып бетә бит! - дип, бер-берсеннән ярышып кычкырыша икән. Мимылдык Тукылдыкларның тугызын да су төбенә олактырып кайтып киткән. Өйдә аны хатыны шатланып каршы алган. Шул көннән башлап алар матур көн иткәннәр. Күп балалар үстереп, әле булса яшәп яталар, ди. Кичә мин дә шунда булдым. Бик сыйладылар. Бер чынаяк чәй эчтем. Олы телдән үтмәде, кечесенә җитмәде. Бер саран мулла булган. Моның кул астында бер матур кыз укыган, ди. Бу кызга мәлгунь мулланың күзе төшә. Мулла кызны тотып ала да сөйләшмәкче була. Бу кыз чыга да кача. (Элек муллаларның үз законы - закон иде бит инде.) Мулла халыкка тарата: - Бу кыз шайтаннан яралган, аны үтерергә һәм йөрәген пешереп ашарга кирәк! - ди. - Миңа тотып китерегез, өч көн срок куям. Абыйсы пычак кайрый. - Абзыкай, мине суярсың микәнни инде? - ди кыз. - Юк, мин сине урманга илтеп куярмын, барып-барып хәлеңне белермен, - дигән, ди, абыйсы. Кызны урманга илтә. Кыз төнлә агач башында йоклый. Бер патша малае ауга чыга, җәнлек атарга. Моның эте агач төбенә килә дә өрә башый. - Кем бу? Кешеме әллә җенме? Төш! - дигән патша малае. Кыз төшә. Бу сораштыра башлый. - Мин сине җәмәгатьлеккә алам, - ди патша малае. Кызны өенә алып кайтып китә. Болар тора башлыйлар, бер малайлары була. Әниләре бу кызны яратмыйлар, гел каршы килеп торалар. Бер мәлне патша малае бер айга командировкага китә. Ә хатыны үз авылларына кайтып килергә рөхсәт сорый. Хәзер бу малае белән пароходка төшеп китә. Бу пароходның капитаны патша хатыны, ягъни бу кызның кайнәсе кушуы буенча, килә дә кызга бәйләнә башлый. Ул кызның баласын ала да диңгезгә ыргыта. Бу үзе дә сикерә суга, тик баласын таба алмый. Ничек кирәк шулай ярга чыга. Чыга да елый да елый. Бара торгач, моңа бер көтүче очрый. - Миңа ирләр киеме табып бир, - ди икән кыз һәм күп итеп акча бирә. Көтүче бүрек, чалбар табып китерә. Һәм кыз, барып, бик бай кешегә эшкә керә. Бай моны ошата, бу да әйбәт эшли иңде. Бай аны үзенә кучер итә. Кыз байны йөртә инде хәзер, күңелен ача, бик көлке нәрсәләр сөйли. Бер мәлне бай зур аш әзерли. Теге мулла да, патша малае да, капитан да килә. Патша малае әйтә: - Миңа кызык сүзләр сөйләгез әле. Бай кучерны чыгарта, ул килә дә утыра, барысын да таный. Кучер бер шарт куя. - Кем дә кем мин сөйләгәндә: "Дөрес түгел!" - дип кычкыра, шул 100 тәңкә акча куя, - ди. Шуннан бу сөйли башлый. - Фәлән муллада укыган, ди, бер кыз, ул кызны алырга теләгән - кыз риза булмаган. Кызны "җенле" дип суйдырмакчы булган. Йөрәген пешереп ашарга теләгән, әмма абыйсы суймыйча, кызны урманга илтеп ташлаган. Ә муллага эт йөрәген илтеп ашаткан. Шулвакыт мулла сикереп торган да: - Дөрес түгел! - дип кычкырган. - Давай, сал өстәлгә 100 тәңкәне! Шуннан кыз патша малае турында сөйли, капитанның баланы суга ыргыткан урынын сөйләгәндә, капитан да: - Дөрес түгел! - дип кычкыра. - Давай, 100 тәңкәне! Патша малае хәзер шәм кебек булды. - Исәнме ул кыз? - дип сорый, ди. - Менә мин ул, - ди кыз. Шуннан кыз капитанны, мулланы күрсәтеп: - Менә шулар мине җәберләделәр, - ди. Капитанны тотып алып суга ташлыйлар, ә муллага бер күлдән икенче күлгә бака ташырга кушалар. Мулла әле булса бака ташып ята, ди. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Шакирҗан Гәрәевтан (1892 елгы) БДУ студентлары язып алган. 218. Зирәк кыз Бер бик матур кыз булган. Кырда урак ура икән, моның янына патша малае килеп чыга. Исәнлек-саулык сораша инде. Шуннан бу кызны мыскыл итмәкче була. - Учыңда ничә салам бөртеге барлыгын беләсеңме? - дип сорый икән. Кыз да аптырап калмаган: - Менә синең мыегың чамасы булыр, кил, йолкып санап карыйк, күпме булыр икән? - дигән. Патша "бу болай икән әле" дигән дә кайтып киткән, ди. Ул кызның атасын чакырткан. - Кызың бик башлы икән, менә бу үгезне алып кайт та иртәгә мин баруга бозаулатып куйсын, - дигән. Карт аптыраган да кайтып киткән. - Нигә күңелсезсең, әткәй? - дип сораган, ди, кыз. - Менә патша бик авыр эш кушты. "Үгезне бозаулат", - диде, - ди икән. - Әткәй, кайгырма, без бозаулатырбыз аны, - дигән кыз. Болар үгезне суялар да итен туйганчы пешереп ашыйлар рәхәтләнеп. Иртәгәсен патша килә. Кыз берүзе генә була. - Атаң кайда? - Мунчада. - Нишли анда? - Бәбәйләргә ята, - дигән кыз. Патша кычкырып көлә. - Ничек инде ул, ничек инде ир кеше бәбәйләсен? - дип аптырый икән. Шуннан кыз: - Үгезнең бозаулаганын, ирнең бәбәйләгәнен кайчан күргәнең бар? - дип сорый икән. Патша берничек тә җавап бирә алмаган, кайтып киткән. Тагын кызның әтисен чакырткан бу. - Бар, кызыңның ризалыгын алып кил, мин аны үземә алам, - дигән, ди, патша. Шуннан кызны алган да тора, ди, болар. Бервакытны суга киткән, ди, һәм үзе юкта беркемгә сүз катмаска кушкан, ди. Ул киткәч тә ике кеше килгән, ди, кыздан киңәш сорап. - Беребезнеке - арба, беребезнең - ат, - диләр, ди, болар. - Төнлә ат колынлаган да, колыны минем арба астына кереп яткан. Бу бит минем арба колынлаган, минем колын булырга тиеш бит, - ди икән берсе. - Патша өйдәме, юкмы, берәр киңәш бирер иде, - диләр икән болар. - Патша тау башына китте, тау башына тары чәчкән идек, балык ашап бетерә инде, шуны тотарга китте, - дигән. Ирләр кычкырып көлгәннәр дә: - Әй, бу хатыннар исәр дә иңде, тау башында балык буламы икән? - дигәннәр. Кыз да югалып калмаган: - Ирләрдән дә дурак кеше юк икән. Акыллары булса, арбаны колынлатмаслар иде, - дигән. Патша хатынының әйткән сүзен тыңламаганын белеп бик ачуланган һәм хатынына җаны ни тели шуны алып китәргә кушкан. Кыз әйткән: - Мин китәр алдыннан, бер утырып мәҗлес корып алыйк. Ире риза булган. Патша эчеп исергән дә, хатыны аны атка салып алып кайтып киткан. Ул юлда уянган да: - Кая алып барасың? - дип сорый икән. Хатыны: - Үзең әйттең бит: "Җаның ни тели, шуны ал", - дип. Менә мин сине алдым, - дигән, ди. Патшаның ачуы шунда ук басылган. Өйләренә кайтканнар да әйбәт итеп тора башлаганнар, ди. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Шакирҗан Гәрәевтан (1892 елгы) БДУ студентлары язып алган. 219. Хәйләкәр малай Бер хатын белән бер ир яшәгәннәр, ди. Боларның балалары юк иде, ди. Үзләренә уллыкка бер малай алганнар болар. Өчәүләп яши башлаганнар. Бу хатынның ире бер хатын белән йөри икән. Малай боларның йөргәнен сизеп алган. Болар бер көнне печән чабарга барырга булганнар. Теге малай: "Мин чирлим", - дип, мич башына менеп ята. Теге хатын ир өенә килә һәм коймак пешереп китәргә уйлый. Ир сорый: - Син бара белерсеңме? - дип. - Мин барганда, агач кадап барам, шуның буенча атла, - ди. Малай: "Терелдем инде", - дип, печәнгә китә һәм баргач: - Хәзер безгә коймак пешереп китерәләр, - ди. Кадаган агачлар буенча коймак күтәреп теге хатын килә икән. Болар кибән куялар, ди. Хатын әйтә, ди: - Моңда коймак күп бит, барыгыз, күршегезне дә алып килегез, - дип. Улы китте, ди. Теге күрше: - Кибәнне очлап беткәч, барам, - дигән. Ә малай: - Хәзер сезне үтерергә килә, - дип кайтып әйткән. Әтисе янына барып әйткән: - Очлыйсы гына калды, килеп булышсын әле. Әтисе сәнәген күтәреп киткән. Җирдән башак җыя-җыя килә икән әтисе. Апасы: - Ул нәрсә җыя-җыя килә? - дип сораган. - Сиңа бәрергә таш җыя, -дигән. Бу хатын өйгә таба йөгергән. - Нигә апаң йөгерә? - дип сораган ире. - Өйгә ут капкан икән, шуны сүңдерергә йөгерә, - дигән бу малай. Ир дә авылга йөгергән. Хатын: "Ирем үтерә инде", - дип, ир ут сүндерергә, дип йөгерәләр, ди. Йөгерә торгач, чәчәп егылып үлделәр, ди. Бөтен дөньялары бу малайга калган, ди. 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мөслимә Газиевадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган. 220. Фуражка Бер магазинда бик кыйммәт хакка фуражка саталар, ди. "Бу фуражка белән столовойда бушка ашап була", - дип алдаганнар. Бер малай, моңа ышанып, фуражканы алган ди. Столовойга кереп, бер мәртәбә бушка ашаган, ди, бу! Икенче юлы тотканнар, әмма беренче тапкырга җибәргәннәр. Өченче мәртәбә тоткач, бер елга төрмәгә утыртканнар. Бу малайның алдаганнарына бик ачуы килгән, ди. Һәм үзе дә берәрсенә алдап сатарга уйлады, ди. Берничә столовойга акча түләп чыкты, ди, моны берсе дә күрмәде, ди. "Буш ашый", - дип, малайлар таңга кала. Бик сорагач, теге малай фуражкасын мең сумга сата. Столовойга керәләр һәм: "Расчет, каша бир!", - дип, өстәлгә сугып чыгып китәләр. Икенче юлы боларны тоталар да төрмәгә утырталар. Фуражка хуҗасына бик нык ачулана болар. Моны үтерергә булалар. Бу сатучы булып эшли башлаган икән, һәрвакыт йөгерә-йөгерә йөри икән. Иртән бер мулла йөгерә-йөгерә намазга бара, ди. "Теге фуражка хуҗасы", - дип, бу мулланы үтерәләр. Соңыннан тагын шулай ике-өч мулланы үтерәләр, ә теге һаман сатучы булып эшли, ди. Сатучы тегеләргә: - Мин сезгә акча бирермен, бер мулла магазиңдагы аракыларны эчеп тора, шуны үтерергә, - ди. Шулай эшлиләр дә. Бу малайларны тагын тотып төрмәгә ябалар. Теге 1000 сум акчасы белән эшләвен дәвам итә. 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мөслимә Газиевадан (1913 елгы) БДУ студентлары язып алган. 221. Акыллы кыз Бер карт була. Ул улын өйләндерергә уйлый. Шулай бер көнне бабай ат җигә, малаен утыртып чыгып китә. Барып керә бер авылга. Килеп кергәч, малаен кыйный башлый. Бер кыз килеп чыга да: - Бабай, нигә кыйныйсың? - ди. Бабай әйтә: - Кушканны тыңламый. Болар тагы китәләр, тагын шул ук хәлләр була. Инде озак йөргәч, бер авылда бер кыз: - Бабай, нигә кыйныйсың? - ди. - Кушканны тыңламый, - ди бабай. - Кушканны кем дә тыңлый, ул үзе белеп эшләсен, ныграк кыйна, - ди. Бабайга бу кыз ошый. Һәм аны улына кәләшлеккә ала. Әле дә булса торалар, ди. 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мәрзия Сөләймановадан (1916 елгы) БДУ студентлары язып алган. 222. Өч ул Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер карт. Аның өч улы булган. Иң кечесе таз булган, ди. Карт, иң кечесе егерме ике яшькә җиткәнче, улларын укыткан, ди. Шуннан боларның өчесен дә әтиләре чакырып керткән дә: - Читкә чыгып эшләп кайтыгыз, кәләш алырга акча әзерләгез, - дигән, ди. Болар тиз генә мичкә яктырып, май күмәче салдырып, пешертеп алып, юлга чыгып китәләр. Барып керәләр урманга, анда бер юл чаты була. Монда язып куелган выписка: - Уңга китсәң уңарсың, сулга китсәң таланырсың. Боларның Тазы китә сулга, калганнары китә уңга. Сулга киткән Тазга ике май күмәче бирәләр, ак кулъяулыгына төреп, ике як кесәсенә сала. Бара торгач, бер иярле ат менгән кеше очрый. Килеп җитә бу кеше Таз янына. Тазга әйтә: - Тукта, егет, акчаң бармы? - ди. - Бар, - ди Таз. - Акча табуы кыен, төшеп ал акчаны, - ди, - җирдән. Бу егет аттан төшә. Таз күмәчен ыргыта һәм, егет йөгереп май күмәчен алганда, Таз егетнең атына менеп кача. Барып җитә бу бер пар ат җиккән трантаслы кеше артыннан. Хатынын утыртып бара бу кеше. Таз белеп ала моның мулла икәнен. Бара да сәлам бирә: - Бабай, кая барасың? - ди. - Хаҗга барам, - ди, - остабикә белән. - И бабакаем, мин дә хаҗга барам, - ди Таз. - Алай булгач утыр кучерга, атыңны бәйлә дә, - ди мулла. Китапча гына сөйләшеп баралар болар. Шуннан бер акланга барып җитәләр. "Төнлә шәһәргә барып җитеп булмас", - дип, шунда атларын тугаралар да болар, йокларга яталар. Мулла белән абыстай трантаска яталар, ә Таз җиргә ята. Мулла йоклап киткәч кенә, бу атларны бер җиргә илтеп бәйли. Мулланыкын - бер якка, үзенекен икенче яккарак бәйли. Иртән мулла тора, ул торгачтын Таз әйтә: - Мулла абзый, атларны урлаганнар бит, - ди. Мулла әйтә: - Яңа гына атлар белән саташып ята идем, - ди. Таз мулланы үзенең аты янына алып китә. - Шушы якка киткәннәрдер, эзләре шушы якта, - ди. Үзенең атын таба, мулланыкын - юк. Абыстайга барып әйтә: - Мулла абзый бурлар белән китте, - ди. Ат җигә дә, абыстайны утыртып, өч ат белән алып китә. Абыстай яшь кенә була. Мулла торып кала. Шуннан гурыдка баралар. Атларның өчесен дә базарга алып чыгып саталар. Егет абыстайны парикмахерскийга алып керә, чәчләрен күдрәләтә, иреннәренә кызыл сөрттерә. Шуннан китәләр болар пивнойга. Абыстайга шәһәрчә кием кидерә. Шуннан соң, эчеп утырганда, таяк таянып мулла килеп керә. Мулла боларны танымый чыгып китә. Шуннан ат хуҗасы килеп керә. Бер ярты ала, рөхсәт сорый алардан үзләре янына утырырга. Шуннан соң моңа бер стакан салып бирәләр. Эчеп җибәрә дә кайгысын сөйли башлый бу. - Аты чурт с ним, аның иярендә гомерем буе җыйган акчам бар иде, - ди. Шуннан Таз бу кешедән адрес сорый: - Берәр эшкә урнашырга иде, - ди. Адрес алалар да чыгып китәләр, абыстай белән эш эзләргә. Шуннан болар магазинга төшеп китәләр, ияр мендәрен дә алалар. Магазин хуҗасына баралар. - Иптәш, монавы мендәрне алыштырып бир әле, - ди. Таз акчалы иярне үзенә ала. Боларның хәзер акчалары күп, базарга чыгып, тройка сатып алалар һәм бер чирек аракы да сатып алалар. Киткәннәр хәзер алар адрес буенча, теге кешене юллап. Бара бу, теге яңа кайтып җиткән була. Эчәләр, хуҗаларны чакыра: - Эшкә алыгыз мине, - ди. - Болай гына булмый, собрание җыеп, иртәгә алырбыз, - ди тегесе. Собрание җыела: - Монда безнең беркем дә урлый алмаган бер айгыр бар, шуны алып кайтсаң, эшкә алабыз, - диләр. Таз: - Миңа бер пар яхшы итек бирегез, - ди. Итекне бирәләр дә, ат җиткереп, авылга илтеп куялар. Шуннан бу Таз, йөри торгач, итекнең бер сыңарын - ярга, икенчесен күпер төбенә итеп куя. Бай теге айгырны җигеп чыга. Ул итекнең бер сыңарын күргәч алмый; икенчесен дә күргәч, атын чалып куя да итекне алырга төшә. Шуннан таз агач төбеннән чыга да байның атына утыра да китә. Алып кайта атны. Шуннан моны сразы кассир итеп, атын бухгалтер итеп куялар. Ул монда бик яхшы эшли. Шуннан мулла килеп керә. Мулланы кассага каравылчы итеп куялар. Абыстайны счетовод итеп куялар. Абыстайның чәчләре күдрә. Кассага акча бик күп җыела, яхшы эшләгәч, моңа ышаналар. Муллага әйтә Таз: - Кайтасың киләме, бабай, өеңә? - дип. Мулла әйтә: - Килә, килә! -ди. Егет: - Алайсаң, бар, пар ат җигеп кил, - ди. Мулла атны җигеп килә, кассадагы акчаны тутыралар да болар китәләр өчәүләп. Кайтып китәләр болар мулланың авылына. Телеграмма сугалар: "Мулла кайта, бер кыз әзерләп торыгыз", - дип. Шуннан, мулланың кайтканын белеп, муллалар кызларын бу муллага бирергә әзерләп торалар. Хаҗдан кайткан кеше булып, бер мичкә су алалар, шифалы су итеп күрсәтмәкче булалар инде болар моны. Кайтып җитәләр болар. Шуннан Таз суның бидрәсе саен бер ат, бер сыер ала. Ат, сыер җыя да кайтып китә бу. Бу кайткач, моның янына бер мулла килә. - Менә, - ди, - минем бер ат бар, - ди, - шул атны урлый алсаң, ат үзеңә булыр, - ди. - Урлый алмасаң, миңа бер мең тәңкә, - ди. Шуннан бу Таз бер бидрә аракы ала да чыгып китә. Ике каравылчы куя ат янына. Ат янына берне, каравылчы янына берне. Шуннан капка төбенә җитә. Каравылчы әйтә: - Кая барасың? - дип. - Менә патшаның улы туган, - ди. - Шул сөенечтән бер бидрә аракы бирде, - ди. Шуннан ул капка төбендәге каравылчыга эчерә. Каравылчы: - Эчтә минем иптәш тә бар, аңа да эчерәек, - ди. Эчерә дә боларны Таз, исертә. Шуннан, атны җигеп, чыга да китә бу. Иртән бара, мулла: - Атны урлагансың икән, - ди. - Менә абыстайның кулында бер алтын йөзек бар, шуны урлый алырсыңмы? - ди. - Урлый алсаң, минем бер кызым бар, шуны сиңа бирәм, - ди. Шуннан бу Таз үлгән кешене чокып ала да, мулланың тирәзә төбенә илтеп куя. Шуннан мулла, Таз килгән дип белеп, теге үләксәгә ата. Абыстайга әйтә: - Аттым инде моны, җыештырырга кирәк, - ди. Ат җигә дә моны салып алып китә. Мулла китү белән, абыстай янына Таз килеп керә. - Таздан котылдык бит инде, китер йөзекне - үзем киям, - ди. Танытмый инде тегеңә. Йөзекне алып чыгып китә. Бу чыккач, теге мулла кайта. Йөзекне сорый. Абыстай әйтә: - И, каһәр генә суккан, Таз алып киткәндер, яңа гына биргән идем бит! - ди. Иртән тора мулла, кызын җитәкләп алып килә Тазга. Икесенә ике кыз булды инде моның, өченчесенә патша кызына яучы җибәрәләр. Патша бирми. - Барыбер сугышып алабыз, - диләр болар. Шуннан болар ат менәләр дә китәләр теге патшага. Патша кара флаг элеп куя. Болар бер өйгә килеп керәләр, монда утыра бер әби. Болар: - Әби, нигә патша кара флаг элгән? - дип сорыйлар. Әби: - Патшаның кызын крестьяннар: "Сугышып алабыз", - диләр, шуңа кайгысыннан элеп куйган ул, - ди. Патша өй артында кәҗә тәкәсе булып, кызы - кәҗә бәрәне, ә хатыны кәҗә булып ята, ди. Кәҗә тәкәсен тоталар да, арбага салып, бәрәне белән тотып алып китәләр. Бераз баргач, кәҗә бәрәне кыз була. Һәм ялына башлый: - Мине болай страм итмәгез, мин сезнеке булам барыбер, - ди. Алып кайталар, шулай итеп, өчесенә өч кыз белән әле дә булса гомер итәләр, ди. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Гафар Гани улы Гафаровтан (1897 елгы) БДУ студентлары Венера Шәрәфетдинова һәм Г. Хәмидуллина язып алган. 223. Күрәзәче Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик ярлы бер ир. Ул, шәһәрдә эш таба алмаганлыктан, авылга кайткан. Авылда да бит бушка ашатмыйлар, шунлыктан ул үзен күрәзәче, дип атаган. Бервакытны бер алпавытның аты югалган. Ул аны бөтен ялчыларыннан, тирә-яктан эзләткән. Ә ат юк та юк икән. Алпавыт тәмам хәлдән тайган. Шулвакыт алпавытка бер күрәзәче яшәве турында әйткәннәр. Алпавыт күрәзәчегә барган. Күрәзәче эшнең нәрсәдә икәненә төшенгән һәм байга эч авырттыра торган дару биргән. Алпавыт даруны алгач та күпләп-күпләп йоткан. Менә, юлга чыккач, аның эче авырта башлаган. Ул урманда атын туктаткан да, эчен тотып, болында тәгәри башлаган. Шулвакыт бу ат кешнәгән тавыш ишетә һәм шул тавышка каршы китә. Бу, шулай итеп, югалган атны таба. Аты, рәхәтләнеп, урман артындагы солы җирендә ашанып йөргән. Шулай итеп, безнең күрәзәченең эшләре уңа бит. Тирә-яктагы байлар моңа килә башлыйлар. Менә бервакыт бер бай кызының туйга дип бүләк иткән кыйммәтле алтын балдагы югала. Бу бай бик усал була. Күрәзәчегә килә дә бу: - Син миңа өч көндә балдакны табып бирәсең, - ди, күзләрен акайтып. - Ярый, - ди мескен күрәзәче. Шулай итеп, алар бай йортына китәләр. Бай күрәзәчене алып кайта да бер бүлмәгә бикләп куя. - Әгәр син балдакны тапмасаң, мин сине үтерәчәкмен, - ди бу. Бер көн шулай үтә. Күрәзәчегә иртәнгесен ашарга кертәләр. Хезмәтче моңа ашарга куеп чыгып киткәч, күрәзәче: - Берсе булды, - ди авыр сулап. Бу сүзләрне ишек артында тыңлап торучы хезмәтче ишетә. Икенче көнне икенче хезмәтче ашарга кертә. - Икесе дә булды, инде берсе генә калды, - ди күрәзәче, үткән көннәрне исәпләп. Бу сүзләрне икенче хезмәтче дә тыңлый. Икенче хезмәтче беренчесен күрә дә сөйләшәләр хәзер. Беренче хезмәтче: - Безне харап итә бит бу, мин ашарга керткәч: "Берсе булды", - дип әйтте, - ди икенчесенә. Болар киңәшләшәләр дә күрәзәче янына керәләр. Алар балдакны үзләре урлауларын әйтәләр. Күрәзәчедән байга бу турыда әйтмәвен үтенәләр. Күрәзәче бу бичара хезмәтчеләрне кызгана һәм әйтә: - Сез балдакны әпигә ботагыз да байның ата казына бирегез, - ди. Өченче көнне күрәзәче янына бай үзе керә. - Ну, күрәзәче, таптыңмы балдакны? - дип сорый бай. - Бай, ата казыңны суеп, монда керт әле, - ди күрәзәче. Бай, ата казын бик жәлләсә дә, суйдырырга була. Күрәзәче каз эченнән балдакны алып, байга бирә. Байга әйтә бу: - Бай агай, сиңа бу ата каз итен ашарга ярамый. Хәрәм бу, моны хезмәтчеләреңә пешер, - ди. Бай ни эшләсен, күрәзәченең сүзләренә ышана. "Әгәр аның сүзен тотмасам, тагын әллә ниләр күрермен", - дип уйлый да риза була. Шулай итеп, байларның юньсезлекләреннән көлеп, аларны мыскыллап озак кына яшәгән, ди, бу күрәзәче. Бервакытны судья, вәзир, сәүдәгәр хатыны болыннарда йөреп, саф һава сулар өчен, шәһәр читендәге болынлыкка чыкканнар. Болар елга буйлап баралар икән - бер алтын беләзек тапканнар. Судья хатыны: - Бу беләзек миңа тиеш, минем ирем - судья, - ди икән. Вәзир хатыны: - Бу беләзек миңа булырга тиеш, минем ирем - вәзир, - ди икән. Ә сәүдәгәр хатыны бөтенләй дулый ук башлаган. - Минем ирем андый әйберләр белән эш итә, миңа бу! - ди икән. Боларның бәхәсе бик кызган вакытта, болар янына бер ярлы гына балыкчы хатыны килгән. Бик кызган судья, вәзир, сәүдәгәр хатыннары, берсен-берсе бүлеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәннәр. Бу балыкчы хатыны байларның комсызлыгын электән үк белгәнлектән, бу хәлгә бер дә аптырап калмаган. - Сез булай итегез: һәркайсыгыз берәр кызыклы эш эшләгез, бер атнадан соң нәкъ шушы урынга килерсез. Кем шушы атна эчендә кызыклырак эш эшләгән, шуңа булыр бу алтын беләзек, - дигән дә, беләзекне алып, үз юлыннан киткән. Хатыннар кайтып киткәннәр дә үзләренең эшләрен башлаганнар. Сәүдәгәр хатыны бервакыт ире белән җиңешкән булган. Ул иренә: - Син мине икенче кеше белән никахка яза аласың, - ди икән. Ә ире: - Юк, моның булуы мөмкин түгел, - дип, ире ышанмаган моңа. Судья хатыны шул бәхәсне исенә төшерә дә ирен кызык итәргә уйлый. Боларның бик матур хезмәтче егетләре була. Судья хатын бу егет янына бара да үзенең аңа булган мәхәббәтен сөйли. Егет башта аптырап кала, соңыннан риза була. Егет сорый моңардан: - Ә кем безгә никах кәгазе язар? - дип. - Син аптырама, тик алдыңда бик зур эш тора. - Нинди эш ул? - дип сорый егет. - Сиңа минем бүлмәмнән үзеңнең өеңә кадәр җир астыннан юл казырга кирәк, бу бер атнада эшләнеп бетәргә тиеш, - ди судья хатыны. Өч көн дигәндә, егет ике арага юлны казып та өлгерә. Судья хатыны, юлны тикшереп карагач, үзенең туй күлмәген киеп, бизәнеп-төзәнеп егет өенә килә. Егет судьяны алып килә өйгә. Менә никах укырга, никах кәгазен тутырырга хәзерләнә. Шул вакытта аның күзе булачак егетнең кәләшенә төшә. Ныклап караса, үзенең хатыны. Ык-мык итә судья һәм: - Китабым өйдә калган, - дип, бу өенә кайтып китә. Ә хатын инде иреннән күп алда туры юлдан кайтып җитә. Ире кайтса, хатыны өйдә утыра. "Мин ялгыш күргәнмендер", - дип уйлап, бу тагын китә һәм никахны укып кайта. Шуннан башлап, судья хатыны ике ир белән тора. Хәзер без сәүдәгәр хатынына килик инде. Ул нинди кызык эшли икән? Сәүдәгәр хатынының ире сәүдә итәргә ерак юлга киткән була, ул бу атнада кайтырга тиеш икән. Алар ире киткән көнне ядәч аерган булалар. Хатын шуны хәтерли дә ирен отарга була. Ире кайтасы көнгә ул күп сый-хөрмәт, өстәл хәзерли, ширбәт тә була. Ул кичкә үзенең янына бер егет чакыра. Бөтенесе дә әзер, егет килә. Болар бик тәмләп кенә ашап утырганда, бер кеше ишек дөбердәтә бит. Хатын аңлап ала ире кайтканын. Тиз генә егетне зур сандыкка кертә дә бикләп куя. Ачкычын кулында тота. Ишекне ача бу. Ире килеп керә. Керсә, ни күзе белән күрсен бу: өстәлдә - ширбәт, ике кеше урыны, идәндә - ир кеше кәвешләре, стенада ир кеше киеме эленеп тора. Сәүдәгәр ни эшләргә дә белми: - Китер ачкычны! - дип кычкырып ук җибәрә. Ул сандыкта кеше барлыкка тәмам ышана. Хатын ачкычны бирә дә: - Ядәч! - дип кычкырып җибәрә. Ир үзенең отылганлыгын, хатынының алдаганлыгын төшенеп ала. Сандыкны ачып та тормый. "Хатын мине отар өчен генә, шундый табын хәзерләгән", - дип уйлый. Алар, рәхәтләнеп, юлда күргәннәре турында сөйләшеп утыралар. Теге егетне хатын иртән генә чыгара. Безнең вәзир хатыны ирен тагын да кызыклырак итә. Аның ире бик эчәргә яратучан кеше була. Ирен бер көнне эчерә дә бу, ярлы кеше киемнәре киендерә дә, хезмәтчеләренә: - Бу хәерчене чыгарып ташлагыз, - дип боера. Хезмәтчеләр, типкәләп, аны чыгарып ташлыйлар. Бу ир көне-төне буе урамда йөри, кунар урын тапмыйча, иртән үзләренең сараена килә дә: - Мин бит сезнең вәзирегез, кертегез, - дип үтенә. Хезмәтчеләр кычкырып көләләр генә. "Бу берәр акылдан язган кешедер", - дип, типкәләп җибәрәләр. Бу ир дүрт көн буе шулай йөри. Бишенче көнне хатыны хезмәтчеләргә теге хәерчене кертергә боера. Вәзирне типкәләп алып керәләр. Бу айнык була инде хәзер. Ул кайтып керүе белән, хатыны аңа тагын эчемлек биреп исертә. Икенче көнне ире торгач, хатынына төш сөйли. Үзенең кара халык арасында йөрүен, типкәләп бетерүләрен. Ул өнендә йөргәнен белми, төш кенә, дип уйлый. Шулай итеп, бер атна үткәч, бу өч хатын үзләренең кызыклы эшләрен сөйләргә, балыкчы хатыны янына елга буена киләләр. Ләкин хатыннан җилләр искән була. Балыкчы хатынының алар кебек юкка вакыт уздырырга вакыты булмый. Шунда әкият тә тәмам була. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында балта остасы Масхар Габдрахмановтан БДУ студенты Зәвил Шәйхулов язып алган. 225. Иң шәп йөргән нәрсә Өч кеше юлдан баралар икән, бәхәсләшеп китәләр. Дөньяда иң шәп йөри торган нәрсәне беләсез? Берсе әйтә: - Поезд! Икенчесе: - Самолёт! Өченчесе: - Коштан да шәп йөргән нәрсә юктыр, - ди. Болар шулай юл буеннан кычкырышып барганда, бер көтүче картны күреп сорыйлар. Ул: - Күздән дә шәп йөргән нәрсә юктыр, - ди. Болар бу тапкыр сүзгә хәйран калып, картка бәхәсне бетерүе өчен рәхмәт әйтеп, үз юлларыннан бара бирәләр икән. Әле һаман баралар, ди. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Сәлмән Сәүбән улы Ганиевтан (1904 елгы) БДУ студенты Зәвил Шәйхулов язып алган. 226. Ялкау килен Бик нык картаеп беткән карт белән карчык булган, ди. Аларның киленнәре булган, ди. Көне буе эшләп, арып кайтуларына киленнәре суга да бармаган була тегеләрнең. - Безгә ни эшләргә инде, карчык? - ди карты. - Ничек тә киленнән су китертергә иде бит ... Карчыгы: - Әйдә, аның алдында мин чиләкләремне алыйм да, суга барырга җыеныйм, ә син мине җибәрмәгән бул. Мин тарткалашкан булырмын. Шунда, бәлки, килен оятыннан чиләкләрне алып, суга китәр. Шулай эшлиләр дә болар. Ә киленнәре боларның тарткалашканын күреп: - Сез нәрсә картлык көнегездә тарткалашасыз? Башта - берегез, аннан икенчегез барсын... 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Сәлмән Сәүбән улы Ганиевтан (1904 елгы) БДУ студенты Зәвил Шәйхулов язып алган. 227. Якын кеше Элекке заманда агалы-энеле ике ир туган яшәгәннәр. Агасы - бай, энесе ярлы икән. Зурысы гел байлар белән генә йөрешкән, аш-суга бер дә энесен чакырмый икән. Көннәрдән бер көнне моның башына бер уй килә: "Тукта әле, сынап карыйм, кайсы миңа якын икән?" Ярар, мичкә белән бал ачыта бу, аны базга төшереп куя да бай дусларына барып: - Иптәшләр, базга бер кеше үтереп салган идем, җирләшеп кайтмассызмы? - ди. Тегеләр килмиләр: - Кеше үтергәнсең, - диләр. Бу энесенә китә хәзер. Барып әйтә: - Бер кеше үтереп, базга салган идем, җирләшеп кайтмассыңмы? - Ярый, агай, - дип, сикереп тора да бу, җыена да башлый. Агаларына килеп, базга төшеп карый, бал мичкәсеннән башка берни дә тапмый бу. Агасы мичкәне алып чыгарга куша. Алып чыккач әйтә: - Менә теге үләксә шушы инде, туган... Болар, көлешә-көлешә, бал эчә башлыйлар, мәңгегә дуслашалар. Шуннан инде агасы якын кеше кем икәнен белә. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Исмәгыйль Нуриәхмәтовтан (1899 елгы) БДУ студенты Зәвил Шәйхулов язып алган. 228. Намазга өйрәткән Бер авылда мәчет салдырганнар, ди. Ә бу мәчеткә авыл халкы бер дә намазга килмәгән икән. Авылның мулласы моңа бик борчылган. Бервакыт бу авылга бер кеше килгән. Мулла моны белеп, бу кеше янына килгән дә: - Иптәш, мин сиңа күп акча, байлык бирермен, син бу авылның халкын намазга өйрәт, югыйсә, хәер дә, сәдака да юк, - дигән, ди. Бу кеше астан гына көлгән дә риза булган. Мәчет эченә бер умарта корт китерткән. Халык кереп беткәч кенә, тәрәзә, ишекләрне бикләп алган да, кортларны чыгарып җибәргән. Халык кычкыра, сикерә икән. Теге кеше ишекне тыштан бикләп куйган да, ачкычны алып, муллага киткән. - Мулла, халык намазга өйрәнде, сине чакыралар, - дигән. Үзе акча алган да бу авылдан чыгып киткән. Мулла барып, ишекне ачып җибәрүгә, корт чаккан халык ачу белән мулланы кыйнап ыргыткан. Шушы көннән башлап мәчеткә әйләнеп караучы да булмаган, ди. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Исраил Каюмовтан (1920 елгы) БДУ студенты Рәфыйк Мостафин язып алган. 229. Малы өчен кайгырса да Элекке заман бер мишәр булган, ди. Аларның бер ала бияләре булган ди, тагы ике улы булган, ди. Алар бик ярлы яшәгәннәр, ди. Көннәрдән бер көнне олы улы, эш эзләп, читкә чыгып киткән, ди. Аның киткәннән соң хәбәре дә юк, ди. Көннәр үткән, еллар үткән, ди. Атасы үлеп киткән, ди. Энесе агасын эзләргә чыгып киткән, ди. Агасын барып тапкан, ди. Агасы энесен күргәч: - Әй, энем, ни хәлдә, ала бия исәнме? - дип сораган, ди. Энесе әйткән, ди: - Әй, агай, ала бияне сораганчы, атай картны сора әле, - дип әйткән, ди. - Соң, атай карт ни хәлдә соң? - Һи, атай карт ян сәкегә ятты да катты, - дип әйткән, ди, энесе. - Ә фидиясенәнә нәрсә бирдегез? - дип сораган агасы. - Олы муллага - палкысы, кече муллага - шапкысы, - дип әйткән, ди, энесе. - Ә төшкә керәме икән? - дип сораган агасы. - Керә, ди, теге кырыйдагы карчыкка кергән, ди, - дип әйтте, ди, энесе. - Ничек кергән икән? - дип сораган агасы. - Кырын яткан, имеш, төрепкәсен капкан, имеш, алдында мичкә-мичкә бал, имеш. - Һәй, минем атай шәп җиргә эләккән икән, - дип әйтте, ди, агасы. Борын-борын заманда бер бай малае булган. Атасы өйләндерергә иткән. Тәүдә кода булып үзе кебек бай кешегә барган, ләкин улы яратмаган. Атасы әйткән: - Үзең тап иңде, балам, - дигән. Бай малае иң яхшы атны җиккән дә чыгып киткән кыз эзләргә. Шуннан соң барып кергән бер кешегә. Ул кеше юграк булган. Капканы ачып ишек алдына керткән. Аннан соң өйгә алып кергән. Хатыны самовар куйган. Шуннан бай малае әйткән: - Бабай, мин синең кызыңа кода булып килдем. Теге болай дигән: - Улым, әрәм буласың бит, инәсе усал, инәсеннән бигрәк, кызы усал, - дигән. Кыз белән бергә ике кич кунган да кайтып киткән. Икенче килгән вакытта абзардагы иң начар атка төпсез арба җигеп килгән. Бабай әйткән: - Бәй, кияү кеше, беренче килгәнеңдә яхшы атка яхшы арба җигеп килгән идең, ә икенче килгәнеңдә начар атка начар арба җиккәнсең. - Шулай туры килде инде, - дигән кияве. Кызны төпсез арбага утыртып алып киткән. Егет атка бер сугып җибәргән икән, ат туктаган да куйган. Егет төшкән дә арбадан: - Өч әйттермә, берне әйтү белән тыңла, - дип, уң колагын кискән. Икенче мәртәбә суккан, монда да тыңламаган. Егет: - Өч әйттермә, - дип, сул колагын кискән. Өченче мәртәбә әйткәндә, тагы тыңламагач, егет атның койрыгын кисеп ташлый. Кызның йөрәге дерелди башлый. Ә егет атны суя да, тиресен тунап, арбага җәя, ә итен төяп, кызны арба арасына керттерә һәм камыт кидертә кызга. Килен кеше бик курка. Бераз торгач, бабай килергә итә хәл белергә. Әби әйтә: - Кызны харап иткәнсең бит, тукта, үзем барыйм, - ди. Шулай итеп, әби кунакка барган. Сахрага чыкканнар. Егет атны туйганчы ашаткан. Шуннан хатынына әйтә икән: - Ярар, атны тугар да, әбине җик, - дигән. Әби куркышыннан кинәт тарткан да, өенә чапкан, кияү аръяктан кычкыра икән: - Эшне бетертмәдең бит! - дип. Өенә кайткач, әби ду куптара: "Кызны харап иткәнсең!" - дип, тик соң була. Менә шулай итеп кияү кызны җиңгән. Усаллашмагыз, а то сез дә шулай булырсыз. Әби генә усал булып калган, ә тегеләр хәзер дә исән яшиләр, ди. 1962 елда Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында Әхмәткаләм Ситдыйковтан (1875 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 231. Зирәк ювелир Борын-борын заманда, борыны китек - команда, үрдәк - үрәтник, саескан сотник булганда, эт десятниклыкка менде, ди. Шул заманда бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди. Аларның Радаш исемле уллары булган. Әби белән бабай, Радашны 18 яшендә калдырып, теге дөньяга киткәннәр. Радашның бернинди һөнәре дә булмаган. Чыгып киткән шәһәргә эш эзләргә. Шәһәр урамнарында эш эзләп йөргәндә, ул бик матур бер сарай очрата. Ул сарайның тәрәзәсеннән энҗе-мәрҗәннәр, алтын-көмеш һәм асылташлар җемелдәп күренеп торалар икән. Бу сарай оста ювелирның мастерское икән. Радаш, мастерскойга барып, хуҗадан үзен эшкә алуларын үтенгән. Хуҗа әйткән: - Улым, бу ювелир эшенә өйрәнергә ким дигәндә сигез ел вакыт кирәк бит, - дигән. Радаш: - Мин бик тиз өйрәнәчәкмен, - дип җавап биргән. Хуҗа Радашның кулына корал тоттырган да нәрсәдер караткан. Радаш эшли белмәгән. Аңардан иптәшләре бик нык көлгәннәр. Ике-өч көн үтүгә, иптәшләре ясаган савыт-сабаларны Радаш ясарга өйрәнгән. Өч ел өйрәнәчәкне өч көн эчендә өйрәнгән ул. Җиде-сигез ел эчендә өйрәнәсе һөнәрләрне бер атна эчендә өйрәнгән ул. Хуҗа бу хәлгә хәйран калган. "Бәлки, ул талантлы ювелир булгандыр", - дип уйлаган һәм, чакыртып алып, аңа болай дигән: - Син үзеңнең искиткеч осталыгыңны күрсәттең, бүгеннән башлап сарайга син мастер булырсың, - дигән. Көннәрдән бер көнне Радаш үзенең хуҗасы белән шәһәргә урамда йөрергә чыга. Король йорты яныннан узганда, коймага тезелгән әдәм башлары күреп, Радаш хуҗадан: - Нинди әдәм башлары бу? - дип сорый. Хуҗа сөйләп бирә: - Моннан өч ел элек корольнең кызы телсез калды, хәзер ул портрет кебек тик утыра. Король әйтә икән: "Кем дә кем кызымны терелтә ала, шуңа аны кияүгә бирәм". Әгәр дә мәгәр терелтергә кереп тә, терелтә алмаса, ул аларны үтереп, башларын коймага элеп куя икән. Бер бәхетсез егет килеп, өч көн буе кыз алдында тезләнеп торган, ләкин берничек тә сөйләштерә алмаган икән hәм башын кистерергә мәҗбүр булган, ди. Король боларны күреп калып, үз янына чакырта һәм боларга үзенең кызы өчен моңа кадәр беркем күрмәгән, ишетмәгән кыйммәтле йөзек эшләргә боерык бирә. Хуҗа бик кайгыра башлый. Радаш әйтә: - Кайгырма, хуҗа, син миңа энҗе-мәрҗәннәр, асылташлар бир, ә калганын үзем эшләрмен. Радаш, йөзекне салыр өчен, кыйммәтле асылташлар белән бизәп, кечкенә штукатулка эшли. Аннан соң король кызына шундый матур итеп бизәнү әйберләре эшли - ул әйберләргә өрсәң, җан керердәй була. Радаш, хуҗадан рөхсәт сорап, йөзекне штукатулкага салып, бу әйберләрне корольга тапшырырга үзе бара. Король бу әйберләрне күреп, хәйран кала һәм әйтә: - Моның өчен нәрсә телисез, егет кеше? Радаш җавап бирә: - Миңа бернәрсә дә кирәкми, бары тик кызыгызны терелтергә генә рөхсәт итегез. Король: - Моның өчен нәрсә көткәнен беләсезме соң сез? Әгәр дә өч көч эчендә кызымны терелтә алмасаң, башың әнә теге коймадагы башлар белән рәттән эленәчәк, - дип әйтә. Радаш король кызының бүлмәсенә кереп, кызга сәлам бирә һәм штукатулка белән йөзекне, бизәнү-төзәнү әйберләрен кызның алдына куя да, сүз башлый: - Хөрмәтле сурәт! Бер кыз агачтан ясалган, берәү аңа - тел, икенчесе аңа җан биргән, - ди. Ул кемгә ныграк бурычлы калган? Җан биргәнгәме, әллә тел биргәнгәме? Кыз, егеткә карап, телгә килгән: - Әлбәттә, тел биргән кешегә бурычлы булып калган. Боларның сөйләшүен качып кына бер вәзир тыңлап тора да, көнләшеп, егетне үтерергә була һәм корольгә барып: - Кызны сөйләштерә алмады, - дип әйтә. Радаш, кызны сөйләштерер өчен, икенче көнне дә кыз бүлмәсенә керә. Кызга тагы мөрәҗәгать итә: - Хөрмәтле сурәт, бер кыз агачтан ясалган, берәү аңа тел биргән, берәү аңа җан биргән, - ди. - Ул кемгә ныграк бурычлы булып калган? Җан биргәнгәме, әллә тел биргәнгәме? Кыз, егеткә карап, тагын телгә килгән: - Әлбәттә, тел биргән кешегә бурычлы булып калган. Бу көнне дә тыңлап торган вәзир корольгә барып алдый. Өченче көнне король үзе тыңлап торырга карар итә һәм теге егет белән кызның сөйләшкәнен ишетә. Радаш тагы керә дә кызга әйтә: - Хөрмәтле сурәт, бер кыз агачтан ясалган, берәү аңа - тел, берәү җан биргән. Ул кемгә ныграк бурычлы булып калган? Җан биргәнгәме, әллә тел биргәнгәме? Шунда кыз, егеткә карап, телгә килгән: - Мин сиңа өченче көн әйтәм бит иңде: тел биргән кешегә бурычлы, - дигән. Король яшеренгән җиреннән чыга да шатлыгыннан Радашны кочаклап ала. - Син мине зур бәладән коткардың, кызымны бәхетле иттең. Шул вакытта кыз әтисенә: - Мин үземә тел биргән кешегә кияүгә чыгар идем, - дигән. Король бик теләп риза була һәм шул ук көнне туйга бик күп кунаклар чакыра. Туйларында мин дә булдым, мичкә-мичкә бал эчтем, авызыма кермәде, мыегым гына чыланды. Туйдан соң, алар бик матур тормыш итә башлаганнар. Балалары бик күп булган. Алар Радаш кебек зирәк булганнармы, юкмы - билгесез. Радашның корольлек иткәнен барып күрдем, тик бер нәрсәдә белә алмадым. 1962 елда Ярмәкәй районы Иске Турай авылында Шәйдулла Гыйззәтуллиннан Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 232. Әби орчык эрли торган бер кабага ничек бер ат алган? Борын-борын заманда бер әби, орчык эрли торган кабасын алып, күршедәге ерак кына авылга утырмага кергән. Көне буе орчык эрләгән. Кич булгач, әбине кунарга димләгәннәр. Әби, кабасын мич артына куеп, йокларга яткан. Иртән торгач, ни күзе белән күрсен, мич астындагы тавыклар, әбинең кабасын таптап, тешләрен кырып бетергәннәр. Әби, моны күреп, кычкырып елый башлаган. - Хәзер нишлим, тавыкларыгыз кабаны ватканнар. Минем кабам сезнең тавыкларыгыз ише генә түгел иде, - дигән. Бу кешелер әбигә кабасы өчен бер тавык биреп чыгарганнар. Әби, тавыкны күтәреп, икенче кешегә кергән. Анда да әбине, кич булгач, кунарга өндәгәннәр. Әбинең тавыгын казлар янына япканнар. Ә иртә белән карасалар, әбинең тавыгын ата каз талап үтергән. Әби яңадан үксеп елый башлаган: - Минем тавыгым сезнең ата казыгыздан әйбәт иде, - дигән. Бу кешеләр әбигә тавыгы урынына ата каз биреп чыгарганнар. Әби, казны күтәреп, өченче кешегә кергән. Кич булгач, бу кешеләр дә әбине кунарга өндәгәннәр. Әбинең ата казын сарыклар янына япканнар. Иртә белән карасалар, әбинең казын тәкә сөзеп үтерген. Әби тагын үксеп елый башлаган: - Харап кенә булдым, минем казым сезнең сарыкларыгыздан мең артык иде, - дигән. Бу кешеләр, әбинең елавына аптырап, аның казы урынына бик зур кәҗә биреп чыгарганнар. Әби дүртенче кешегә барып кергән. Монда да көн буе кунак булгач, кич белән әбине тагын кунарга өндәгәннәр. Әбинең кәҗәсен сыерлар, үгезләр янына япканнар. Иртән чыгып карасалар, әбинең кәҗәсен үгез сөзеп үтергән. Әби бу хәлне күргәч, яңадан үксеп-үксеп елый башлаган. Ул: - Харап булдым сезгә кереп, минем кәҗәм яхшы нәселдән иде, сезнең үгезегез бернигә тормый, - дигән. Бу кешеләр дә әбинең елавына тәмам аптырап, аңа зур үгезләрен биреп чыгарганнар. Әби, үгезен җитәкләп, яңадан бу авыл очындагы бер кешегә барган. Ул монда да кичкә хәтле кунак булган. Бу кешеләрдә дә ул кунарга калган. Үгезне атлар янына япканнар. Икенче көнгә үгезне атлар тибеп үтергәннәр. Әби аптырап калган. Үксеп-үксеп елаган, һич туктамый. Бу кешеләр ничек кенә тырышсалар да, әбине елавыннан туктата алмаганнар. Әби бернигә дә риза булмаган. Төгәл бер тәүлек елаган. Әбигә теге атны биреп кенә котылганнар. Әби, җирән атка утырып, үз авылына кайтырга чыккан. Юлда кайтканда, әбигә башта - куян, аннан - төлке, азактан аю очраган. Таудан төшкәндә, әбинең чана тәртәсе сынган. Әби елый башлаган. Урманга тәртәлек агач алырга куянны җибәргәннәр. Куян урманнан кечкенә чыбык алып килгән. Әби моны күреп: - Шул буламы тәртәлек? - дип, тагы елый башлаган. Тәртәлек алырга урманга төлке киткән. Ул бик озак йөргән. Бер таяк алып килгән. Бу хәлне күреп, әби тагын елаган. Урманга тәртәлек алырга аю киткән. Ул бераздан соң, төбе-тамыры белән куптарып, бер бик юан чыршы агачы алып килгән. Әби тагын: - Бу бит тәртәлек түгел, - дип елаган да, балта алып, үзе урманга кереп киткән. Бераздан соң әби тәртәлек алып, урманнан килеп чыкса, ни күзе белән күрсен: аюлар, бүреләр, төлкеләр һәм куяннар җыйналып, әбинең атын яралап, ашап бетереп яталар икән. Әби тагын бер утырып елаган да, атның чанасын, коралларын таудан этеп төшергән дә, елый-елый, бер нәрсәсез авылына кайтып киткән. Шулай итеп, безнең әби күпне өмет итеп, әздән буш калган. Борын-борын заманда бик ярлы бер кеше булган, ди. Ярлы булса да, поп белән бик дус булган, ди. Бервакыт попка: - Мин синең белән йөрермен, миңа чапаныңны бир, - ди икән. Поп аңа чапанын бирергә риза булган. Алешка хатынына үзенең баерга теләве турында белдерткән. Хатыны: - Каян килсен ул безгә байлык, - ди икән. Алешка хатынына: - Менә карап тор, - ди дә, чыгарып, таяк кадап куя. Таяк башына бүреген элә. Өйгә керә дә, кире йөгереп чыгып, бүреген урлап алып керә. Тагын элеп, тагын урлый. Шулай итеп өч мәртәбә кабатлый. "Өч мәртәбә урлап тотылмагач, попның айгырын чәлдерергә дәс була инде", - дип уйлый Алеша. Үзе попка барып, болай сөйли: - Синең айгырыңны урларга йөриләр, каравылчы куй. Поп айгырын карауларга дүрт кеше куя. Караңгы төшкәнче, Алеша попның чапанын киеп, аракы ала да коридорына кереп кала. Җиде төн урталары җиткәч, ул поп булып киенеп, каравылчылар янына бара. - Сез яхшы караулагыз. Беркемне дә якын китермәгез, - ди дә аларга аракы эчерә. Тегеләр исереп йоклагач, Алешка айгырны алып сыза. Поп иртән торып чыкса, ни күзе белән күрсен: каравылчылар исереп йоклап яталар, айгырлар юк, абзар капкасы ачык. Алешка айгырны базарга илтеп сата да акчаны хатынына тоттыра. Шул көнне үк яңадан поп янына бара. Поп айгырының урлануы турында ишеткәч, Алешка: - Юк өчен кайгырма. Менә синең сандыктагы алтыннарыңны урларга йөриләр әле, - ди. Бу көнне авылда бер бала үлгән була. Алешка аны: "Үзем күмәмен", - дип алып китә дә төнлә, шул үлгән бала белән, попның өе янына килә. Баланы попның тәрәзәсенә бастыра да, үзе кача. Поп: "Алтыннарны урларга килүче шул икән", - дип, балага атып жибәрә. Үзенең җинаятен кешегә күрсәтмәс өчен, ул баланы зиратка күмәргә алып китә. Поп зиратка киткәч, Алеша керә дә алтынны алып чыга. Икенче көнне поп тагын Алешкага зарлана башлый. Алешка тагын попка кайгырмаска куша һәм аны болай дип алдый: - Айгыр өчен дә, алтыннар өчен дә кайгырма. Менә син нәрсә өчен кайгыр: синең хатыныңны урларга йөриләр бит, - ди. Ә үзе базарга барып, бик яхшы бер пар хром итек алып кайта. Поп, хатынын яшерер өчен, каядыр китәргә җыена. Алешка моны күзәтеп тора да, алар киләчәк юлга - башта бер сыңар итек, бераз баргач, икенче итеген юл уртасына чыгарып куя һәм, күзәтеп тору өчен, урман арасына керә. Поп хатыны белән килгәндә, бер итек күрәләр. Поп итекне карый да: - Их, сыңары да булса яхшы булыр иде дә бит, - дип, итекне алмыйча алга китә. Бераз баргач, алар икенче итекне күрәләр. Поп дилбегәне хатынына тоттыра да, сыңар итекне алыр өчен, артка йөгерә. Шул вакытта урман арасыннан Алешка килеп чыга да аты белән попның хатынын урлап китә. Шулай итеп, ярлы Алешка шома гына итеп, попны төп башына утырта. 1962 елда Ярмәкәй районы Иске Шах авылында Шаһгали Хәсәновтан (1889 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 234. Хәйләкәр таз Бер әбинең булган, ди, өч улы, таз булган, ди, кече улы. Хәерче кеше була бу. Атасы булмый. Моның чиндегендә сандугач оясы булган. - Шул оядан күкәен алганда, саңдугач сизмәсен, очып китмәсен, - ди әнисе. - Кем шулай эшли ала, шул кеше бәхетле була, - ди. Олы улы да чыгып карый, уртанчы улы да чыгып карый, булдыра алмыйлар. Кече улы - таз - сандугачның күкәен алып керә, сандугач сизми. Таз китә байның магазинын таларга. Түбәсеннән төшә, каравылчылар сизмиләр. Таз ике тапкыр шулай эшли. Болар бик байый. Ике абыйсы бик көнләшә икән. Бай моның төшкәнен сизә дә тишек урынга мичкә белән сумала эретеп куя. Ике агасы баралар, бер агасы мичкәгә төшеп үлә. Тазның эче поша башлый, әнисе елый. Сумалага төшеп үлгән егетнең кем икәнен бай белми. Бай, моның гәүдәсен кеше күзенә күрсәтеп, майданга чыгарып, асып куя. "Әнисеме, агасымы кызганып килеп алыр әле", - ди. Таз абыйсын эзләргә чыгып китә. Кайта да, әнисенә: - Шулай-шулай үлгән, - дип сөйләп бирә. Әнисе: - Улымны күрәм, - ди. Таз әйтә: - Әни, синең хакка күрсәтәм, - ди. Таз чанага ат җигә дә, шул чанадагы ком чүлмәккә катык салып, утыртып куя. Таз әнисенә әйтә: - Байның капка төбенә барып туктармын, без белән атка кадармын, ә ат шунда чүлмәкне ватар. Шулай эшлиләр. Әнисе улын күреп елый башлый. Бай чыга да сорый: - Ник елыйсың? - ди. Әби дә, таз да: - Монау кешеден куркып, ат чүлмәкне ватты, шуңа елыйбыз, - диләр. Болар кайтып китәләр. Әнисе кайткач та елый: - Абыеңны алып кайтып күмик, - ди. Үлгән абыйсының тирә-ягында саклар була. Таз хәйләгә керешә. Аның бик шәп ак аты була. Шул атның бер ягын карага буйый. Аты белән чабып барып, абыйсын сөңге белән кадап ала да, чабып кайтып китә. Иртән бай чыга да: - Кая, кем алып китте? - ди. - Бер атлы кеше алып китте, - диләр. - Аты нинди иде? - дип сорый бай. Капканың уң ягындагылар: - Ак ат менгән иде, - диләр, ә сул ягындагылар: - Кара ат менгән иде, - диләр. - Алдыйсыз, сакламагансыз, - дип, бай сакчыларны ябып куя. Бу байның ис сизә торган бер дөясе була. Таз абыйсын алып кайтып күмә, яңа кәсне иске кабер өстенә куя, ә иске кәс алып, яңа кабер өстенә куя. Сизмәсеннәр өчен, шулай эшли. Теге дөя килә дә, абыйсы күмелгән каберне исни башлый. Таз сизеп, дөяне алып кайта да суя. Итен тутырып, тозлап куя. Бай бик ачулана. Сихерче карчыкны эшкә куша: - Каракны кем күмгән, дөяне кем суйган, шуны тап! - ди. Сихерче карчык әйтә: - Мин дөя ите сорап, өйдән-өйгә йөрермен, кергәндә, алтмышлы номер сугып керәм, исән чыкмасам, шул номер буенча табарсыз, ул капкада булыр, - ди. Сихерче карчык тазның әнисенә килә дә: - Кызым авырый, дөя ите ашаса, терелер иде, юкмы? - дип сорый. Тазның әнисе, кызганып, дөя итен бирә. Сихерче карчык чыгып киткәнче, таз кайтып керә. Эшне сизеп, әбине үтерә. Әбине үтергәч, Таз, эче пошып, ике як кесәсенә кулын тыгып, капка төбенә чыга һәм теге номерны күрә. Таз тиз генә алтмышлы номерны унике капкага суга да чыга. Әби кайтмагач, бай чыга. Унике капкада алтмышлы номер була. Унике өйдән кешеләрне алып китеп яба. Таз да эләгә. Байның бик чибәр кызы була. Бай кызына әйтә: - Төнлә шулар янына кер, кем йокламый, уйнаган булып, мыегын кис, вор кеше йокламас ул, - ди. Кыз болар янына керә, кесәсендә көзгесе һәм кайчысы була. Таз йокламаган була. Кыз шаярган булып, сиздерми генә бер як мыегын кисә. Ә таз кызның кесәсендәге көзгесен ала, кыз сизми. Таз, кыз чыгып киткәч: - Нишләп бу минем белән уйный, мин бик чибәр микәнни? - дип, көзгедән карый. Күрә: бер як мыегы юк. Ул кыз кайчысын онытып калдырган була. Таз тиз генә үзенеке кебек унбер кешенең дә бер як мыегын кисеп чыга. Бай иртән кызыннан сорый: - Кистеңме? - ди. Кыз әйтә: - Ут кебек уйнап торган бер егетнең мыегын кистем, - ди. Таң аткач, бай уникесен дә алып чыга. Караса, уникесенең дә бер мыегы юк. Кызын: - Нигә уникесе белән дә шаярдың? - дип тетә генә. Кыз әйтә: - Мин берсе белән генә уйнадым, - ди. Бай бик гаҗәпләнә һәм: - Уникегез арасыңда кем дөяне, әбине үтерүче? - дип сорый. - Хәзер минем аны табарга көчем җитми, дөресен генә әйткән кешегә кызымны, байлыгымны бирәм, ул сиздерми эшләгәч, бик шәп кеше булырга тиеш, - ди. Таз чыгып баса да: - Мин, - ди. - Сумалага батып үлгән минем абый иде, аны күмүче - мин; дөяне, әбине үтерүче дә, номер сугучы да - мин; унбер кешенең мыегын кисүче дә - мин, - ди. Бай: - Синнән дә шәп кеше юк икән, - дип, кызын, байлыгын бирә. Патша кызы белән Таз һаман да дөнья көтәләр, ди. 1962 елда Ярмәкәй районы Иске Шах авылында Шаһгали Хәсәновтан (1889 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 235. Өч дус Өч кеше сәфәр чыгалар. Болар электән үк бик дус булып, һичкайчан да бер-берсен ташламаска суз куешкан булалар. Өч көн, өч төн барып, бик күп җирләрне үткәннән соң табалар алтын кирпеч. "Гомер буена җитәрлек мал булды", - дип сөенәләр. Тиз генә берсе шәһәргә барып, тәмле ашамлыкларэчемлекләр алып килергә, ә теге икәүсе алтынны сакларга булалар. Шәһәргә киткәне кирәкле әйберләрне алып, ашыгып-ашыгып иптәшләре янына кайтып килгәндә, моны куып җитә бер карчык. Үзе бик картка охшаган, үзе бик исән йөри, җитмәсә, күзе дә берәү генә. Тустак зурлыгы, маңгай уртасында тора. Бу кеше карчык турында ныклап уйларга да өлгерми, карчык туктый. Ул теге кешене туктата да, тәгамгә агу салырга котырта: - Байлык үзеңә генә калыр, югыйсә, алар сиңа бирмәсләр дә әле, - ди. Бу уй бик ошый тегеңә. Тәгамнәрне агулый теге. Карчык тиз генә аны узып китә дә тегенең иптәшләре янына килә. - Сез аны килү белән бәреп үтерегез. Алтын үзегезгә генә калыр, - ди. Тегеләр сөенешәләр: "Бик шәп акыл булды бит әле бу!" - дип. Егетнең килеп җитүе була, аны сугып та егалар. Үтерәләр дә тиз генә тәгамне ашарга утыралар. Ашау белән, икесе дә егылып үләләр. Теге карчык тагын килеп чыга. Боларның өчесенең дә алтын колы булуына бик нык ачуы килә. Ул үзе кешеләрне үтертә дә, терелтә дә ала торган була. Ул сызгырып җибәрүгә, ике матур кош килеп чыга. Карчык аларга: - Тиз генә терелтә торган су алып килегез, - ди. Кошлар очып китәләр. Күз ачып йомганчы бер кувшин су алып киләләр, нечкә генә чыбыкка элеп. Тегеләрнең өчесен дә терелтә карчык. Егетләр күзләрен ачып җибәрәләр дә, гаҗәпләнеп, тирә-якларына карыйлар. Карасалар, алтын да юк, карчык та юк. Бары тик өчесе генә утыралар. Бер берсенә күтәрелеп карарга да оялып, өчесе өч юл белән китәләр... 1962 елда Ярмәкәй районы Аксак авылында Сафуан Сөләймановтан (1890 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. АЛДАВЫЧ ӘКИЯТЛӘР 236. Ак кәҗә Борын-борын заманда булган, ди, бер ак кәҗә. (Сөйләүче соңгы "кәҗә" сүзен бик дәрәҗәле итеп әйтә). Ул йөри, ди, гел таштан... Сөйлимме баштан? Борын-борын заманда булган ди бер ак кәҗә... (Сөйләүче шулай кабатлый да кабатлый бирә. "Сөйләмә!" - дип әйткәнче.) Борын заманда булган, ди, бер бай. Ул менә дигән итеп, йорт салдырган. Йортының башын такта белән ябып, өстәвенә, су үтмәсен өчен, сумала эретеп агызган. Осталар китүгә, бу өй башына бер саескан килеп кунган. Көн кызу булыпмы, теге ябешкән... Әй талпына, ди, мескенем, әй тартына, ди: аягын алса - койрыгы, койрыгын алса - борыны, борынын алса - канаты, канатын алса - койрыгы ... аягы, башы, койрыгы, канаты, башы, койрыгы һ.б. һ.б. (Сөйләүче шулай тыңлаучының: "Җитәр инде, тыңлап туйдым", - дип ялваруына кадәр сөйли). БӘЕТЛӘР САК-СОК БӘЕТЛӘРЕ 238. Беренче бәет Дөньяда ниләр булмый, Бәндәләр ниләр күрми, Бәндәнең күргән эше Тәкъдирдән тышта йөрми. Ике игезәк ир бала Берәүгә Аллаһ биргән. Бәхетсез булган балалар, Гомергә хәсрәт күргән. Икәүләп уйнар идек, Суларга чумар идек, Күп вакыт өйгә кайтмыйча, Бакчада кунар идек. Без өйгә кайтмаганга, Эзләп тә тапмаганга, Ачулана иде әнкәй Күңеле тартмаганда. Шаянлык начар икән, Бозыклык басар икән. Ата-ана каргышлары Бик мәхрүм ясар икән. Балалар, шаярмагыз, Анага карышмагыз. Йөрегез адәм булып, Сыйфатны алышмагыз. 230Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Яшебез алтыларда, Гакылыбыз яртыларда. "Йөрмәгез, балалар", - дип, Әйтә иде шактыйлар да. Мәдрәсәләрдә - пыяла ишек, Сак белән Сокның бәетен ишет. Агач башында - мамык эшләпә, Адәм баласын тәкъдир нишләтә? Әнкәй каргагач, Сак-Сок булдык без, Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без Мәдрәсәләрдә - китап киштәсе, Сак белән Сокның бәетен ишетәсе. Җәйгән җәймәмнең калды яртысы, Ике баламның калмады берсе. Комач күлмәгем, бер дә кимәдем, Илдән чыкканда: "Сау бул!" - димәдем. Турыңдин уздым, әткәй, күрдеңме, Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме? Карап бүркемне алып кайтыгыз, Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем, Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем. Кара урманда кошлар тавышы, Елама, әнкәй, хакың язмышы. Җыйган печәнне җилләр тарата: "Кавышабыз", - дигәч, - хәзер таң ата. Газиз әнкәем, ашыңны пешер, Бәйрәм көннәрне исеңә төшер. Чөйләрдә торсын минем күлмәгем, Очып киткәндә, әнкәй, күрмәдең. Бардым басуга, урак урырга, Тәкъдир язгандыр, шулай булырга. Урманга баргач, яңгырлар яугач, Йөрәгем ярылды, зур имән аугач. Бәетләр 231 Камышлар суга акмый, Каргышлар кире кайтмый, Каргаган ата-ана да Кайгысыз гүрдә ятмый. 1969 елда Бишбүләк районы Елбулак-Тамак авылында Вәлиулла Муллагалиевтан БДУ студентлары язып алган; 1968 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Мәфтуха Мусинадан (1873 елгы) БДУ студентлары Искәндәрова, Нарисламова, Сөнәгатуллина, Ярмөхәммәтова язып алган. 239. Икенче бәет Дөньяда ниләр булмый, Хурланып безне эзләүгә, Бәндәләр киләр күрми? Каргый да куя икән. Бәндәнең күргән эше Яшебез алтыларда, Тәкъдирдән тышта булмый. Гакылыбыз яртылар да, Игез ике ир бала "Йөрмәгез, балалар!" - диеп, Берәүгә биргән Аллаһ, Әйтә шактый телләр дә. Бәхетсез булган болар, Ходайдан микән язмыш - Гомергә хәсрәт күргән. Алабыз көн дә каргыш? Балалар елап сөйли Һәр көнне рәнҗеп елаулар - Башыннан үткән эшен, Барсы да безгә бармыш. Хәсрәттән моңаемын, Әнкәйнең каргавы хак, Түгәләр күздән яшен. Булганга безләргә хак: Икәүләп уйнар идек, "Йөрегез, - ди ул, - вайран булып, Суларга чумар идек, Гомергә Сак-Сок булып. Күп вакыт өйгә кайтмый, Әткәй безне якын күрә, Бакчада кунар идек. Моны бирә, монсы файда. Без өйгә кайтмаганда, Ә әнкәй, каты рәнҗеп, Эзләп тә тапмаганда, Карый да читкә сөрә. Ачулана иде әнкәй, Бер көнне уйнап йөрдек, Күнеле тартмаганда. Кич белән өйгә кердек. Шаянлык начар икән, Төн буе каргады әнкәй, Бозыклык басар икән, Иртән үзебезне кош күрдек. Ата-ана каргышлары, Карыйбыз бер-беребезгә, Бик мәхрүм ясар икән. Яшь килә күзебезгә. Көн дә эзли безне әнкәй Кич белән кош булганга Уйнарга чыккан җирдән. Ис китә үзебезгә. 232Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Менә әнкәй иртә торды, Сагынабыз яшь гомерне, Өйдә кошлар күрде. Торган бишегебезне. "Бу нинди кошлар? - диеп, "Сәхрәләргә очабыз", - дип, Хәйранга калып торды. Күзебез ишегебездә. Әнкәй белде аннан соң, Әнкәй үкенеп сөйли, Балалар кош булганын. Әткәй үкереп елый. Әткәйгә сөйләп бирде, Безгә дә килеп җитте шул Рәнҗеп дога кылганын. Гомернең җиде елы. Әткәй яшь түгәдер, Җидегә чыккан чакта, Кош булган балаларга, Ишектән йортка чыктым. "Китәрләр болар, - диеп, Кош булу хәсрәтеннән Урманга, далаларга." Бик күп кайгылар йоттым. Тилмереп карыйбыз без, "Булыгыз бәхил", - дигәч, Әнкәйнең күз яшенә. Күзебезгә яшь тулды. Кызганабыз, кунабыз Урманга барып кергәч, Башына, кул башына. Күңелебез башка булды. Йөрибез өйдә очып, Урманга барып җиттек, Кош булып, канат кагып, Төрле кош сайрый анда, Сәхрәләргә очар идек, Кошлар да кызгана кебек Белмибез, ишек ачып. Безнең бу елаганда. Әнкәй дә үкереп елый, Ата-ана йортында Тиешсез каргавына, Бик рәхәт яши идек. Яшь эчеп, кан түгәдер, Анабыз хәзерләгән Баласыз калганына. Ашларны ашый идек. Әйтәдәр: "Бер дә юкка Урманда агачлардан Каргадым балаларны. Чүплибез корт та мори. Әз генә куркытырга Тәкъдир яман язганга, Белмәдем мин аларны. Ризык та шулай йөри. Күрәсең тугры килгән Берничә көннәргәчә, Кабуллык сәгатенә. "Кайтам, - дип йөрдек, - өйгә". Балалардан мәхрүм калдым Кайтсак та бер файдасы юк, Янарга ләгънәтендә". Гомерләр үтә җилгә. Кош булып, хәйран булдык, Елыйбыз без арыганчы Тилмереп, хәйран булдык, Әнкәйнең каргышыннан. Яшь кенә вакытыбызда Тик котылып булмыйдыр шул Каргыштан вайран булдык. Тәкъдирнең ялгышыннан. Бәетләр 233 Кайтканда, әнкәй күреп Кычкырып кара-каршы, Елыйдыр, чалкан ятып. "Кавышабыз!" - дигән чакта, Китәбез тагы урманга Яктылык беленәдер, Авылда бераз торып. Кояш туган якта. Ата-ана дөнья куйды, Буладыр ике арабыз, Без калдык кошлар булып: Яктыргач, ерак-ерак, Йөрибез урманнарда, "Күрешәбез!" - дигәндә, Йөзләрне яшьләр юып. Таң белән була фирак. Уйладык без: "Каргышлары Сак белән Сок кычкырадыр: Бераздан бетәр", - диеп. "Югалган бездән бәхет, Тик ахырда өмет өздек: Ике ара тау буладыр, "Гомеребез китәр", - диеп. Күрешәбез, дигән вакыт". Караңгы шул урман эче, Каргышлардан кавышулар Күк күкри, яшен яшьни, Дөньядан кала, бугай. Җил чыгып, урман гөрли, Адәмнәрдән гыйбрәт бу хәл - Яңгыр-кар ява башлый. Алмасын каргыш шулай. Җил-давыл күтәрелгәч, Хәзер дә ике туган, Аерылдык ике якка, Икебез ике якта. Каргышның ачысыннан Ишеткән елап китәр Әйләндек без Сак-Сокка. "Сак та Сок", - дигән чакта. Таң атты, көн яктырды, Ата-апа каргышы, Арабыз ерак торды, Төшми, дип, уйламагыз. Беребез: "Сак!" - дигәндә, Нәфсегә ирек биреп, Беребез: "Сок!" - кычкырды. Буй-буйга уйнамагыз. Кояшның батуыннан, И, балалар, тыңлагыз, Тотынабыз кычкырырга. Анагызга карышмагыз, Тәкъдир язган язмышлардан Йөрегез, адәм булып, Булмыйдыр ычкынырга. Сурәтен алмашмагыз! Тавышыбыз - Сак та Сок, Балалар дәртен күргән, Хәлебезне белгән юк. Адашып, читтә йөргән Адәмдин кошка әйләнгәч, Адәмгә гыйбрәт бу хәл - Гомерләр үтә боек. Укысын күзе күргән. 1975 елда Әлшәй районы Трунтаиш авылында Шәмсеҗиһан Шәймәрдан кызы Галимҗановадан (1905 елгы, дүрт класслык белеме бар, гарәп һәм рус язмасын иркен укый-яза) БДУ студентлары язып алган; 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Газизә Хәмидуллинадан (1908 елгы) БДУ студентлары язып алган. 234Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар 240. Өченче бәет Сак-Сок булдык без әнкәй каргагач, Бу дөньялардан гыйбрәт алмагач. Бардык урманга, җиләкләр пешкәч, Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч. Төшкәндер безгә әнкәй каргышы, Үзебез туганчы тәкъдир язмышы, Кара урманда Сак-Сок тавышы. Мендек ботакка, карадык як-якка, Ике балаңны каргадың юкка. Кызыл күлмәгем бер дә кимәдем, Очып чыкканда: "Сау бул!" - димәдем. Кара бүрегемне алып кайтыгыз. Әткәйне күргәч, сәлам әйтегез. Кара урманда сайрый сандугач, Әнкәй, елама, үзең каргагач. Бардым урманга, кистем пар каен, Газиз әнкәем, сагынам көн саен. Имезгән сөтең, әнкәй, сусата, Мәхшәр көнгәчә бәхил булсана. Бардым урманга, җыйдым карлыган, Без, ятимнәрне, әнкәй каргаган. Яңгыр явадыр әнкәй башына, Елап килдек без әнкәй каршына. Каргады безне газиз әнкәбез, Якты дөньядан туймый калабыз. Йокларга яткач, бер төш күрдем мин: Карурманнарда ялгыз йөрдем мин. Су өсләрендә йөзәдер үрдәк, Искә төшкәндә өзелә үзәк. Карурманнарда җилләр исәдер, Ризыгыбызны әнкәй кисәдер. Бәетләр 235 Әткәй, намазга үзең бардыңмы, Кош булып очтык, безне таныдыңмы? Икәү сугыштык тимер ук өчен, Әнкәй, каргадың бер дә юк өчен. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Мәгъдәния Гиюмовадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган; 1969 елда Бишбүләк районы Касыйм авылында Хәкимә Абзалова дан (1891 елгы) БДУ студентлары язып алган. ХӘРБИ-ТАРИХИ БӘЕТЛӘР 241. Сугыш бәете (1 нче вариант) Алдым каләм кулыма, Сикереп торып киенгәч, Куйдым язу юлыма. Урынга ут төрттек без. Каләмемне тибрәтерлек Японнарны кайнап торган Бер уй килде башыма. Казанга утырттык без. Сентябрьнең егерме берендә Батальон белән чыгарып, Хәбәр булды китәргә. Стройга тезделәр. Безнең башка җәфа булды, "В поход, молись, братцы" - дип, Инде ни хәл итәргә? Үзәгемне өзделәр. Сентябрьнең егерме берендә Күп сугышлар күрдек без, Хәбәр булды китәргә. Күп корбаннар бирдек без. Октябрьның өчләрендә Ул сугышның начарлыгын Сугышка кереп китәргә. Соңыннан күп белдек без. Егерме беренче декабрь көнне Җиттек япон башына, Бирделәр йөзәр патрон. Җиттек Гитлер башына. Шул патронга карап елап, Империалистлар сугыш башласа, Йокламый таң аттырам. Үз башына шашына. Сугышлар кабатланмасын, Дөньялар булсын имин. Җитәр инде, күп сугыштык, Күрмик без сугыш җилен. 1963 елда Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) БДУ студентлары Әнис Кабилов, Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган. 236Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар 242. Сугыш бәете (2 нче вариант) Бер заман кич тышта тордым, Агылган болытларны күрдем. Колак салып тыңлап тордым, Җилләр исә төньягындин. Хәбәр сурдым бу җилләрдин: - Әйт бер хәбәр безнекеләрдин, Хушландырыгыз җаннарымны. Туганнарымны күрдеңме? Ничек торалар, белдеңме? Исәнлек алып килдеңме? Күрмәдеңме хәләлемне? Башындагы яулыгыни, Өстендәге күлмәгени, Ни төслесен кигәнени? Әйтче, зинһар, күрмәдеңме? Яшел күлмәген кигәнме? Сарылы күлмәген кигәнме? Бер дә күреп килмәдеңме? Искән чакта, безнең илдин, Безнең илдин исмәдеңме? Без аерылдык, күрмәдеңме? Сәлам алып килмәдеңме? Бик сагындым туган илне. Безнең илдин исәр булсаң, "Бәбкәм исән тора", - дисәң, Хушланыр иде җаннарым. Хат җибәрсәм, очып китмәс, Сәлам әйтсәм, барып җитмәс, Җәнапларым кабул итмәс, Җилгә очкан сәламемне. Күрмәм, саргаеп үләрмен - Ерак китте газиз балаң. Киткәндә елады әнкәм: "Китәсез аерылып, бәбкәм". Бәетләр 237 Хак тәгалә үзе чәчкән Чит илләргә ризыкыңный. Ашый идек уйнап-көлеп, Бер кабымны бишкә бүлеп. Булырмы икән бергә күреп, Дөньялыкта бер-беребезне? Язганда, калтырай кулым, Еглый-еглый бетте күзем. Калды микән эчәр суым Ямьле чишмә буйларында? Ашарга, дип, утырсак та, Көйләп, китап укысак та, Чыгып, эшкә тотынсак та, Тату идек башкалардин. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Зәки мулланың 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышыннан гаиләсенә ядкәр итеп җибәрелгән хатын нан БДУ студентлары күчереп алган. Бәйтнең үз көе бар, дип күрсәтелә. 243. Солдат бәете (1 нче вариант) Сез тыңлагыз язганнар, бән кылаем, Эчемдәге хәсрәтемне бән сөйләем. Моңлы булды газиз башым, ни кылаем? Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. "Бисмилла", - дип язаем сүз башыннан, Һәркем сөйләр үз белгәнен үз башыннан. Моңлы булып, михнәт күрдем яшь башымнан, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. "Бисмилла", - дип язаем гаят итеп, Башларымнан үткәннәрне бәян итеп. Мөмкин булса, язып карыйм бәян итеп, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Яшьлегемдә байга хезмәт иткән идем, Моңлы булып, кыенлыклар күргән идем. Ризык тартып, кайтып өйгә кергән идем, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. 238Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Билем будым туган илдән китмәк өчен, Гадел хезмәт падишага итмәк өчен. Алыстагы ризыкларны җыймак өчен, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Ерак китте инде безнең башларыбыз, Калды микән туган илдә ашларыбыз? Кибәр микән күзебездән яшьләребез? Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. И дарига, ерак киттем туган илдән, Авыр мылтык кайчан төшәр иңебездән? Отказ булдык мөселманча телебездән, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Солдат бара каравылга арып-талып, Нәкъ арыслан мисалынча күзе янып. Кай көннәрдә су да булмай эчәр канып, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Солдат тора каравылда ачлы-туклы, Йөрәгендә каны була барлы-юклы. Күзләреннән агып чыга яше чуклы, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Солдат тора каравылда өшеп-катып, Үчле дошман җитә аңа мылтык атып. Әҗәл җитсә, бичаралар кала катып, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Вакыт җиткәч кайта алар каравылдан, Эче уклау кебек була яу шавыннан. Эссе көндә каннар ага танавыннан, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Аннан кайткач, ул мылтыгын тазартадыр, Кара керен үзе юып, агартадыр. Хәрам ашлар күңелләрне карайтадыр, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. Андин соңра чәйнек алып чәйгә китә, Ярты-йорты, ашап туймый, эшкә китә. Бичаралар ихтыярсыз хезмәт итә, Хак тәгалә үзе ярдәм итсен инде. Бәетләр 239 Бу тарихка тәмам булды мөнәҗәтем, Хак тәгалә үзе бирсен мәнфәгатен. Моны язган Гапдерәүф канды атым. Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен инде. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Зәкия Гыйльметдиновадан БДУ студентлары язып алган. 244. Солдат бәете (2 нче вариант) Сәлам яздым дәхи башлап, Өчәр йөз солдатны язып, Сәфәр йөргән газиз баштан. Нәрсәләр бирделәр кулга. Бу хәсрәтләр авыр таштан - Тәкбир әйтеп, музыка уйнап, Нәҗәт бирсен Хак Тәгалә. Озаттылар озын юлга. Кудылар солдатны йорттан, Яз көнендә чыктык илдән, Гүяки зилзилә купкан. Инде җитте көз көннәре. Халаек җыелган юлда - Туганнарым, онытмагыз, Ходай безгә шулай кушкан. Җәфа күргән мескеннәрне. Озаттылар ки солдатны, Ике полк чыктылар сәфәр, Йортларындин мәет кеби. Ырынбурдан Пензага. Кадерсез безнең газиз баш, Бер Ходаем газаплардан Урамда йөргән эт кеби. Ярлыкасын безне дә. Җыелды калага солдат, Без тәвәкләр кылдык анда, Куалар безләрне алдап. Хезмәт иттек ай ярым. Мәхшәр көне кебек булды, Төрле гыйбрәт күрдек анда, Кеше җылап, кеше аунап. Курка газиз җаннарым. Ки солдатны фараз кылдык, Машина, утыртып безне, Ки суда җәмге балыкка, Аппарып куйды Карпатка. Герман патша - безнең дошман, Кылыч тагып, шпор тагып, Җәфа кылды халаекка. Атланды солдатлар атка. Килделәр германнар монда Үзе шөпшә, үзе вак. Юк мисаллар охшатырга, Ошбу сүзләр барысы хак. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Гайниямал Алимбәковада сакланучы бәет күчермәсеннән БДУ студентлары язып алган. Бәет 1914 - 1918 еллардагы Гайниямал әбинең Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан әтисе Абсаттар Мохтаровның 1915 елда язылган хаты белән килгән. Авторы билгесез. 240Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар 245. Патшада хезмәт иткән солдат бәете Сезнең догагыз ярдәм бирсен һәм безләргә, Хак тагәлә фәүзел нәҗәт бирсен имди. Без йөрибез далаларда марш атлап, Падишаһның салып куйган йортын саклап. "Бервакыт кайтырбыз", - дип, көн исәпләп. Әткәй, әнкәй, язсам бер мөнәҗәт, Моны укып теләгез хактин нәҗәт - Кабул булыр догагыз каю сәгать, Ихлас белән дога кылмак әйтәм имди. Җыласам да, белмидер әткәй бәнем, Саргайсам да, күрмидер әнкәй бәнем. Сагынсам да, белмидер туганнарым, Ялгыз башым бу хәсрәткә төште имди. Илемезгә кайтыр микән башларымыз? Калды микән анда җыяр ашларымыз? Көне-төне ага күздин яшьләремез, Хак тагәлә үзе рәхим кылсын имди. Бу илләрдә кешеләрнең ашы башка: Череп беткән кәбестәне сала ашка. Ни кылсаң да, кыенлык газиз башка, Хак тәгалә үзе рәхим кылсын имди. Сез тыңлагыз, әткәй-әнкәй, бән көйләем, Эчемдәге хәсрәтемне бән сөйләем. Дучар булды газиз башым - ни кылаем? Хак тәгалә үзе рәхим кылсын имди. Мөнәҗәтне яздым мин сезнең өчен, Эчләрем хәсрәт белән тулган өчен. Исемемне бән язмадым шуның өчен, Минем исем үзегезгә мәгълүм имди. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Шаһиәхмәт Миһрановтан БДУ студентлары язып алган. Бәетләр 241 246. Сугышта үлгән солдат бәете "Бисмилла", - диеп башлагыз, Сезнең хәлләрне сорадым, Бу бәетнең башларын. Карурман кошларыннан. Герман җирләрендә калды Пулялар килеп тигәчтен, Минем газиз башладым. Мин яздым ушларымнан. Хәлләрдән таеп яттым мин, "Бисмилла", - диеп башлагыз, Зур сугышларны күреп. Һәрбер эшнең башларын, Әнкәем, ярдәм итә алмадым, Сугышларда күп йөр(е)дем, Сугышларда күп йөреп. Күпне күрде башларым. Машиналарда йөргәндә, Кояшларга уңар инде, Яңгырларга чыланам. Яшелле күлмәкәем, Сугышлар бик авыр булды Герман пулялары өчен Мин үләрмен, чыдамам. Үстердең, инәкәем. Күкрәгемә пуля кергәч, Кыр казлары очып килә Духтыр килеп урады, Каңгылдашып һавадан. И әнкәем, бергә чаклар Инде мине күрәлмассыз, Күз алдыңда торамы? Бу дөньяда яңадан. Өй артында бакчаларда, И әнкәем, яшь чагымда Су сибегез суганга. Рәнҗеттем бит мин сине, "Бәхил бул", - дип әйтәлмәдем, Герман пулялары өчен Күңелләрем тулганга. Үстергәнсең син мине. Җил көннәрендә ачылыр Миннән калган киемнәрне, Безнең урам капкабыз. Әнкәй, үзең кисәнә. Миннән калган бер улым бар, Гомерең булса, и әнкәем, Туганнарым, какмагыз! Хәер-дога кылсана. Без илләрдән чыгып киттек, И әнкәем, өй алдының Машинага төялеп. Баскычлары - киң такта. И әнкәем карап калды, И әнкәем, күп җылама, Өй буенда сөялеп. "Сабыр бул", - дигән китапта. Күк күгәрчен күп монда, И әнкәем, саклый күрче, Ак күгәрчен юк монда. Бакчадагы алмаңны. Кешеләре күп булса да, И әнкәем, күралмадың, Үз әнкәем юк монда. Җан биргәндә, балаңны. 242Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Биек тауның башларында Ак аеллы сары каеш, Үсә вак-вак сәрдәрләр. Кысып тора билемне. Дөньялыкта кавыша алмыйбыз, Сугышларда вафат булам, Кавышырбыз мәхшәрдә. Күрә алмыйм илемне. Күкрәгемә пуля кергәч, Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Күп түгелде каннарым. Сибелә чәчем үрләргә. Германия урманында Минем газиз башкайларым Чыга газиз җаннарым. Яшьли керә гүрләргә. Нигә болай булуымны Үзем дә беләлмадым. Туган-үскән илләремне Кайтып та күрәлмадым. 1971 елда Шаран районы Яремкә авылында Совет армиясе офицеры Миргасыйм Шакир улы Әхмәтовның (1915 елгы) Бөек Ватан сугышы елларында Габделислам әбигә (фамилиясе күрсәтелмәгән) фронттан җибәрелгән хатыннан БДУ студентлары күчереп алган. 247. Япон сугышы бәете (1 нче вариант) "Порт-Артур" көенә башкарыла Бисмиллаһи вә биллаһи, Японнар туп аталар, Җитте корбан гаете, Порт-Артурны ваталар, Мин язамын, сез укыгыз, Кеме - кулсыз, кем - аяксыз, Япон сугышы бәетен. Тилмерешеп яталар. "Бисмиллаһи" - дип башлап, Тирә-ягы - кып-кызыл кан, Язамын хәсрәтем фашлап, Ошбу Мукден каласы. Ике күзем тулы яшьләп, - Ята каннарга болганып, Сабырлык бир, тәгаль Аллаһ. Бар да - адәм баласы. Японнарның торган җире, Солдат каны, кызыл кан. Порт-Артурның яны икән. Якты көннән булды ал. Дәрья, диеп, барган идем, Көфер мәлгунь алай түгел, Үлекләрнең каны икән. Мөселмәннәр бигрәк җәл. Порт-Артурның янында, Мукден каласы - кирпеч, Кораб йөри туктамый. Кирпеч белән төзелгән. Япон берлә сугышабыз, Уңга-сулга карасаң, Биш-алты көн йокламый. Солдат башы өзелгән. Бәетләр 243 Манжури, кытайларның Кытайларның йортларының Йорт-җирләрен ваттылар. Тәрәзләре кәгазьдән. Кытайларны кыруп алып, Безнең монда йөрүләрне Корабларын яктылар. Ходай үзедер язган. Кытайларның ашаганы - Монда кытайлар җигә, Бар да эт вә эт ите. Бар да ат түгел, ишәк. Безнең бер ел гомеребез Сау-сәламәт өйгә кайтсак, Эт көннәрендә үтте. Ятыр җиребез - түшәк. Кытайларның тормышы - Манжурдагы йортлары да Барында да ат күне. Агач белән эшләнгән. Безләр дә өйгә кайтырбыз, Дуслар, инде чашмагыз сез, Апрельгә каршы җәй көне. Эшлисе эш эшләнгән. Манжуриядә кытайлар Ат итләрен дә ашый. Кытайларның хатыннары, Солдат күрсә, җыр башлый. Бу бәетне 1904-05 еллардагы рус-япон сугышында катнашучы Салих Зарипов фронттан хат белән җибәрә. Ул янә 1914 елгы герман сугышында да катнаша һәм шунда үлеп кала. Бәетнең төп нөсхәсе Шаран районы Бурсык авылында яшәүче Нияз бабай Салиховта саклана. Нияз бабай 4 ел мәдрәсәдә укыган. Укуга, китапка мәхәббәтне күренекле язучы Закир Һади уяткан. Әлеге бәетне 1971 елда БДУ студентлары күчереп алган. 248. Япон сугышы бәете (2 нче вариант) "Бисмилла", - диеп башладым Бу мөнәҗәт башларын. Газиз башым күргәннәрен Бәян кыла башладым. Без сугышка барабыз, Взвод-взвод тезелеп. Бу бәетне сезгә яздым, Ач үзәгем өзелеп. Быел карлар тирән яуган, Акбүз атның тезендин. Безгә рәхим булса булыр Бер Ходайның үзендин. 244Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Челтер-челтер чәйнүккә Чәй саладыр әнкәем. "Инде кайчан кайтыр?" - диеп Көтеп тора әнкәем. Мылтык тотып, уйный торгач, Уң кулларым талды инде. Бәбкәйләрем, хәләл җефетем Бар да яти калды инде. Җыелышып ятабыз Биш-алты мең бер җирдә. Ачлы-туклы ятуларым Бик ямансу чит илдә. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Гайниҗамал Юнысовадан (1884 елгы) БДУ студентлары язып алган. 249. Әсирлек бәете Әсир без монда, Туган илләрем, Дошман кулында. Ямьле кырларым, Корбан булдык без Моңлайдыр күңелем Дошман тылында. Кайда сез бүген? Ерактыр илем, Герман җирендә Күрмидер күзем. Сайран җир икән Моңлайдыр күңелем - Әхле гаялым Раббым, бир түзем. Күреремен микән? Кәккүк кычкыра Ерактыр илем, Бик моңлы итеп. Күрмидер күзем. Нишләргә белмим Моңлайдыр күңелем - Һушларым китеп. Раббым, бир түзем. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Сәйдә Шәмсетдиновадан (1917 елгы) БДУ студентлары язып алган. Бәетләр 245 СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ БӘЕТЛӘР 250. Кыз бәете Кайдадыр шунда, шәһәр читендә, Эшче гаиләсендә тудым мин. Абыйлар белән, апалар белән Бергәләшеп эшкә йөрдем мин. Күңелле иде, абыйлар белән Бергәләшеп эшкә китүе. Күңелле иде, апалар белән Бергәләшеп гомер итүе. Ләкин бу рәхәтлек күпкә бармады, Тиздән канлы сугыш башланды. Кырык яшьтә минем атам да Ут эченә илтеп ташланды. Олы абый китте, мылтыгын алып, Илне дошманнардан сакларга. Ә кече абый, намусын сатып, Илгә каршы китте, акларга. Беркөнне, шулай, таулардан тауга, Ишетелә мылтык тавышы. Олы абый белән кече абыем Атышалар бит кара-каршы. - Атма, туганым, куй мылтыгыңны, Туган абыең булам мин синең. - Юк инде хәзер, бүгенге көндә, Туган абыем юк инде минем. Шулай диде дә, мескен зур абый, Чакмасын басарга кыймады. Ул өлгергәнче, бәләкәй абый, Илтеп, күкрәгенә кадады. Каннар актылар, абыем каннары, Диңгез суларыдай күп булды. Күпме еладым, бик күп еладым, Туган абыем минем юк инде. 246Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Шушы хәлләрне бәләкәй абый Елый-елый кайтып сөйләде. Чыгып та китте, күп вакыт үтте, Кабат өйгә кайтып кермәде. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Әсма Садыйковадан (1895 елгы) БДУ студенты Фәһимә Сәлахова язып алган. Гражданнар сугышы елларында иҗат ителгән бу бәетнең көе дә бар, дип хәбәр ителә. 251. Төрмә бәете Туймазыда квартирда, Күп тә үтмәде, тормышлар Мине килеп бастылар. Кара төнгә әйләнде. Өйгә дә кайта алмадым, Башым, сездән аерылып, Төрмәгә озаттылар. Төрмәләргә бәйләнде. Сезне сагынып кайткан чакта, Төрмәләрнең эчләре, Туймазы юлларыннан. Казенный кирпечләре. Ычкынып китә алмадым, Җан биргәндәй авыр булды, Тоткачтын кулларымнан. Килеп кергән кичләре. Җырлар язам, җырлар язам, Төрмәләрнең коридорын Җырлар язам күп итеп. Җуып туздырып булмый. Сагынганда, бер укырсың, Бик авыр төрмә хәлләре, Минем җырларым итеп. Гомер уздырып улмый. Мин Мәскәүгә киткән чакта, Төрмәләрнең коридоры Җылый-җылый озаттың. Борма-борма баскычлы, Башы шулардан башланды, Шылтыратып бикләп ала, Мин киясе тозакның. Кулларыңда ачкычы. Базарларга җигеп барган Төрмә, диләр, төрмә, диләр, Атларым кашка икән. Анда сыер япмыйлар. Йөрәгемнең ашкынуы Алтын-көмешләрдән артык Үземнең башка икән. Башларымны саклыйлар. Ничә еллар бу бинада, Иптәшкәем, үзең килгәч, Утырды минем башым. Шатлык алды үземне. Бер савыт су, сынык икмәк, Сиңа таба карап тордым, Булды ашаган ашым. Алалмадым күземне. Төрмәләргә кергән чакта, Шул ук вакыт шатлыкларым Каешларым чишелде. Кайгыга алышынды. Туган-үскән илләремнән Куяр өчен һичбер урын Ризыкларым киселде. Табалмадым, башымны. Бәетләр 247 Үзем бүләгеңне алдым, Минем алган пәлтәләрне Күзем сиңа карады. Шатлык белән кимәдем, Капка белән часовойлар Күзләремә күреңдең дә Бүлеп торды араны. Кулларыма тимәдең. Синең килгән юлларыңны, Уфа тавының ташларын Чыгып карыйм барактин, Чүкеч белән ватамын. Ерактан килеп күрмәгәч, Бер гаепсез көйләремә Аш үтмәде тамактин. Төрмәләрдә ятамын. 1971 елда Шаран районы Түбән Заит авылында Гайшәбикә Хөснетдиновадан (1911 елгы) БДУ студентлары язып алган. 252. Манара бәете Чын хурлыкта торсаң да син Дүрт йөз ел буе, Казан. Сөембикә манараңда Әйтелә бүген азан. И манара, шатлан инде: Шатлана торган көнең! Чөнки синдә гает укый Татар гаскәри бүген. И манара, кайтты бу көн Иске шәүкәтең кире. Тулы өметләргә чумды Әhли ислам гаскәри. Чөнки бу көн якынында Сөембикә рухи бар. Яшә кыямәт килгәнче, Төшмә хурлыкка тагын! 1962 елда Ярмәкәй районы Тарказы авылында Харис Садрыевтан (1903 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 253. Тоткын бәете Әнкәй әйткәндер: "Балам, барма", - дип, Тәкъдир тарткандыр: "Син дә калма", - дип. 248Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Ике-өч көн үтте, күрми ачлыклар, Үтте ул көннәр, бик тынычлыкта. Ике-өч көн үткәч, чыксам урамга, Милиция килгән, купкан бураннар. Безгә дә шулай килеп җиттеләр, Мисле газраил, алып киттеләр. Җыеп беттеләр, куркытып-өркеп, Котлар алынган безнең бик куркып. Ул көн охшады мәхшәр көненә, Курку төшкәндер һәркем күңеленә. Безләр китәбез хәзер еракка, Алып калалмый һичкем елап та. Безләр утырдык олау атына, Бик елап килде әнкәй катыма. Шундук әйттем мин: "Илне күрмәм, - дип, - Кайтып шатланып, рәхәт йөрмәм", - дип. Агыйделкәйдә - Идел камышы, Нихәл итәек, хакның язмышы. Барып кердек без качкын иленә Илтеп яптылар бер бай өенә. Инде тордык без, ничә көннәр зар, Без зарланганга һәммә кош моң-зар. Монда тормабыз, хәзер китәбез, Горд Бәләбәйгә барып җитәбез. Әткәй-әнкәем, килеп җитегез, Безгә ризыклык биреп китегез. Хәләл гүзәлем, син дә килерсең, Нурлы йөземне син дә күрерсең. Бәгърем, улымны өйдә калдырма, Бәнем йөрәгемне утта яндырма. Бәнем углым да өйдә калмасын, Күреп калсын ул газиз әткәсен. Бәетләр 249 Алдым углымны, сөйдем - туймадым, Кулымнан читкә һич тә куймадым. Әткәй-әнкәем, бик зур сүзем бар, Милициягә ялынып, әйдә, үзең бар. Алып калмассың микән, әткәем? Бәхил булсана, газиз әнкәем. Сау булчы, улым, гүзәл сөйгәнем, Синең өчендер өзелә үзәгем. Чыктык без хәзер җәяү юлларга, Азыкны алып, тотып кулларга. Юлда күрдек без бераз михнәтне, Ходаем үзе бирсен рәхәтне. Гордка китәбез - телләр бәйләнгән, Җиттек төрмәгә - башлар әйләнгән. Алып керделәр төрмә үзенә, Мисли җәһәннәм күренә үземә. Уналты кеше кердек төрмәгә Ниләр язгандыр безгә күрмәгә? Бер көн дә үтә, өч көн дә үтә, Безнең күңелләр сагышта үтә. Килүчеләр юк безне күрергә, Безнең михнәтне күреп белергә. Арада мескен - мин, бик яшь бала, Күпне уйласам, хәсрәт яңара. Яшькә карамый язмыш тәкъдире Тәкъдир буенча ризыклар йөри. Уйламадым мин, бу эш килер, дип, Төрмә эченә бу баш килер, дип. Бераз моңлансам, хәсрәтем арта, Нужа күрә, ди, яшьли ир бала. Кичтән ятканда, тамак туймыйдыр, Иртән торуга ризык булмыйдыр. 250Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Эчләрем пошкач, тышларга чыктым - Азык алып кил, әткәй, ачыктым. Әткәй, сүзем бар, тыңла сүземне, Малың җәлләмә кайтар үземне. Әткәй, әнкәем, җәлләмә малны Үзегез беләсез мондагы хәлне. Мин исән кайтсам, малларың кайтыр, Көнгә көн саен бәхетегез артыр. Әткәй, язмасын сиңа күрергә, Өч көн түзмәссең, керерсең гүргә. Шундый читендер монда ятуы Кичен бер киткәч, илгә кайтуы. Үкенмәс идем, кайтсам илләргә, Өч көн торып та китсәм гүрләргә. Өченнән калмый, әткәй, килә күр, Газиз малларың күбрәк бирә күр. Өченнән калсаң, әткәй, күрмәссең, Беркайчан бүтән: "Улым", - димәссең. Әткәй булгандыр, ахры, калырга Газраил килде җанны алырга. Бәхил бул сала, ата-аналар, Алар бит хәзер мәхрүм калалар. Исән кайтканнар илдә йөрерләр, Бәнем анамнар ничек түзәрләр? Әткәй, әнкәем, бәхил булыгыз, Әрәмгә генә булды малыгыз. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Гайниҗамал Юнысовадан (1884 елгы) БДУ студентлары язып алган. Бәетләр 251 ХАТЫН-КЫЗНЫҢ МИХНӘТЛЕ ЯЗМЫШЫ ТУРЫНДАГЫ БӘЕТЛӘР 254. Уку бәете Ак мәчетнең түбәсеннән Мин укыдым, әткәем, Очып төштем кош булып. "Балам", - диеп, белмәдең, Сиксән шәкерт арасыннан Бер наданга биреп куйдың, Укып чыктым кыз булып. Мин дигәнгә - бирмәдең. Базарлардан шәмнәр алдым Мин әткәемнең өендә Мәдрәсәдә янарга. Ука чиктем түрендә. Бакый белән бергә укыдым - Әти бирде бер наданга - Бирмәделәр аңарга. Күрер әле гүрен дә. Мин укыдым мәдрәсәдә, Без укыган китаплар - Арымадым-талмадым. "Тәүзих" белән "Шәмсия". Догаларым кабул түгел - Әти-әни сөйсә-сөяр, Шул егеткә бармадым. Надан булгач кем сөя? Әткәемнең өйләре, Яңгырыйдыр көйләре. Яңгыраткан балаң киткәч, Шып-шыр калыр өйләрең. 1963 елда Әлшәй районы Гайнәямак авылында Һадия Садрислам кызы Гыйрфановадан (1893 елгы) БДУ студентлары язып алган. 255. Зөлхәбирә бәете Зөлхәбирә күлмәк тектергән, Итәгенә штәф тоттырган. Мостафа авылы ил мулласы, Кәртле уйнап кызын оттырган. Зөлхәбирә намаз укыйдыр, Сары шәлкәйләрен ябынып. Намаз артларыннан елыйдыр, Ислам динкәйләрен сагынып. Кызыл гына тәпи күгәрчен: "Лә иллаһа", - ди-ди очадыр. Озын гына чәчле Микулай: "Сөйгән ярым", - ди-ди кочадыр. 252Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Чиркәү баскычлары бик биек, Тез тамыркайларым таладыр. Әнәкәем, сиңа һич үпкәм юк, Әткәемә хәтерем каладыр. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Тәрҗемә Шәрәфетдиновадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. ШӘХСИ ФАҖИГАЛӘР ТУРЫНДАГЫ БӘЕТЛӘР 256. Җәгъфәр шәкерт бәете Якшәмбе көн мәдрәсәгә Миннән калган җирән атны, Ник җибәрдең, әнкәем? Авыр йөккә җикмәгез. "Барма, бәбкәм", - дигән булсаң, Мәдрәсәдә янып үлдем, Бармас идем, әнкәем. Кайтыр, диеп, көтмәгез. Кичке сәгать җидедә Менгән атым карадыр, Лампа төште башыма. Башын артка борадыр. Бишмәтемне алган чакта, Мәдрәсә эчләрендә Утлар капты башыма. Җәгъфәр дөрләп янадыр. И, әнкәем, үләм инде, Әнкәй, кәккүк кычкыра Йөрәкләрем яна бит. Безнең авыл очында. Ник йөрәкләрем янмасын, Гомерем бетте, сәбәп булды, Өстемдә ут яна бит! Лампа төште башыма. Минем калган бүрегемне Самавырлар да кайнамый, Әткәй, үзең киярсең. Күмерләре булмагач. Миннән калган туганымны Җәгъфәр шәкерт үлеп китте, "Җәгъфәр", - диеп сөярсең. Гомерләре булмагач. Мәдрәсәгә киткән чакта: Миннән калган китапларны "Сау булыгыз!" - димәдем. Көн дә алып куярсыз. "Сау булыгыз!" - дияр идем, Миннән калган туганнарны Үләремне белмәдем. "Җәгъфәр" - диеп сөярсез. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Гайниямал Алимбәковада БДУ студентлары язып алган. Гайниямал әбинең улы - Җәгъфәр Гайнуллин мәдрәсәдә укыганда, башына лампа төшеп, янып үлә. Гайниямал әби улына багышлап чыгарган бу бәетне. Бәетләр 253 257. Зөбәрҗәт бәете Меңдә бер дә тугыз йөз дә Кулда - көрәк, очлы кәйлә Кырын беренче елда Көнозын күмер вата. Безне җыеп озаттылар Кызлар төшә шахталарга Мәңге кайтмаслык юлга. Кулына тотып лампасын. Кандра станциясендә Сигез сәгать буйларына Вагоннарга төялдек. Күрми дөнья яктысын, Сызылып таңнар аткан чакта Өстән җир астына чаклы Көнчыгышка юнәлдек. Ике йөз метр ара. Унсигезем җиткәнемне Проходнойда номер гына Зарыгып көткән идем, Чыкканны көтеп кала. Бөтен хыял юкка чыкты - Биш ел үткәч, мин җан бирдем Хуш, туып-үскән илем. Күмер астында калып. Сау булыгыз, әткәй-әнкәй, Җир өстенә чыгардылар Сау булыгыз, туганнар! Үлек гәүдәмне табып. Сау бул һәм бәхил булыгыз, Сезгә олы кайгы - үпкәлимен, Яшьли үк сөйгән ярлар! Язмыш мине шулай иткәнгә. Бәхет булса, син - сугышка, "Кайтырмын", - дип өмет иткән Мин монда китмәс идем. идем, Күреп, күзләр җитмәс җиргә Өйләремнән чыгып киткәндә, Килеп юлыкмас идем. Җырлый идек: Кем уйлаган: илле-алтмыш "Байкал күлләрен чыкканда, Караңгы туннель үтеп, Нигә батмадык икән? Байкал күле ярларыннан Бу бәхетсез башкайларны Юлларым үтәр, диеп. Нигә сакладык икән?" "Җирнең чите шушыдыр", - дип Утырма вагон читенә - Башта карап тордык аптырап, Җилләр тияр битеңә. Менә Сучан, анда диңгез, Җилгә очкан ефәк кебек Находкасы тора арттарак. Килдек җирнең читенә, Без күмер шахталарында Без төшәбез шахталарга, Эшкә кирәк булганбыз, Чыгарабыз ташкүмер. Сугышка киткән ирләргә Караңгы җир асларында Алмаш өчен туганбыз. Үтте безнең яшь гомер. Җәен-кышын киемнәр бер: Яшь гомер генә үтмәде, Сырган чалбар һәм ката, Бар гомерем өзелде. 254Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Сабырлыкларыңны сакла, әнкәй, Бик бетермә инде үзеңне. Кыска гына гомер, бәхетсез язмышлар, Бездән генә, әнкәй, үтмәгән, Хәсрәт өчен туган бу кызыгыз Монда үзе теләп китмәгән. 2001 елда Туймазы районы Тукай авылында Мөнәвәрә Гыйльмановадан БДУ студенты А.В. Хаҗиева язып алган. САТИРИК БӘЕТЛӘР 258. Бүре бәете Бар икән авылда аңсыз ирләр, Аргы яктан үткән этне бүре, диләр. Бүре итеп күрсәтүче - урыс, диләр, Бөтен халык аны чыгып куар имди. Әхмәтҗанның аягында кәҗүл читек, Бүре артыннан бара да, йөгереп җитеп, Ә агасы Габделмалик калды арып, Һич кенә дә йөгерәлмәс алай имди. Ул бүрене барып җитеп һәм суктылар, Ат койрыгына аны һәм тактылар, Становой хозурына һәм кайттылар, Әхмәтҗан: "Мин суктым бүрене!" - дип торыр имди. Становой чыгу белән һәм карады, Эт икәнен аның шунда сизеп калды. - Кем үтерде бу этне?! - дип, җикерә салды, Әхмәтҗан шунда аннан качар имди. Бу хәбәр авылга бик тиз таралды, Бөтен халык становойга йөгереп барды. Становойда эт икәнен сизеп алгач, Көлә-көлә өйгә кайтып китәр имди. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студенты Мөкъсинов язып алган. Бәетләр 255 259. Ялкау мужик бәете Мужик бара басуга, Канау буена чыкмасаң, Ашлыкларын ташырга. Кирәк эшең эшләсәң, Арык аты бармагач, Чыгар идең, ичмасам, Бер акыра, бер суга. Фәкыйрьлектән тидия. Мужик суга чыланган, Акчаң юк бит грушта, Кулына чыбык алган. Бурычың бар Тайнушка, Ялкау булган сәбәптән, Баттың инде бурычка Ашлыгы соңга калган. Колагыңнан тидия. Канау буеннан кайта, - Син белгәнне мин белгән, Сәкегә сузылып ята. Мин синнән күбрәк күргән, Хатыны чәй кайната - Дөньялыкта фәкыйрьлек Чәй эчәргә тидия. Тәкъдир шулай тидия. Сук(ы)рына хатыны: - Мин дә күрдем убырны, - Беләсең тик ятуны, Ашап ята сыгырны. Чыгып ләчтит сатуны - Барып тырный каберне Чәең дә юк тидия. Кереп китә тидия. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студенты Мөкъсинов язып алган. 260. Абыз түтәй бәете Ак келәткә барган идем, Менә куып килгәннәр. Абыз түткәй бизәнә. Куа торгач тоттылар, Бизәнә дә төзәнә, Биш-алты рәт суктылар. Мулла җегет ник килдең, Бер акыллысы бар икән: Монда кеше сизә лә? - Җитәр инде, үләр, - ди. Абыз түткәй, вәгъдә куй, Бер иллелек, бер тәңкә, Тәрәзәңне какмага. Мин бирәмен аларга. Кактым, суктым - коелды, Бер шилмасы китмәй тора, Җомарланды, җыелды. Тагын да акча сорарга. Һич кеше дә юк иде. Ычкындым да йөгердем, Әллә каян сизгәннәр, Менә этләр талайлар. Күсәк алып килгәннәр. Мендек тауның башына, Ычкындым да йөгердем, Карадым авыл каршына. 256Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Авыл калган бик ерак, Абыз түткәй калган бит җылап. 1971 елда Шаран районы Түбән Заит авылында Мәгърифә Вилдановадан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган. "Мәгърифә әби, укый-яза белмәсә дә, җырларны, бәетләрне хәтерендә саклый. "Абыз түтәй бәете" революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр тормышыннан, аларның әхлагыннан көлеп чыгарылган", - дип хәбәр ителә. МӨНӘҖӘТЛӘР 261. Үлем хәле Үлем дигән ачы агу Үлемне уйламый йөрсәң, Берәү дә татымай калмас. Озын гомер көтеп йөрсәң - Үлем угы ата туры - Кинәт үлем аңа җитә, Берәү дә котыла алмас. Сөйләшми дә алып китә. Ата, дими, ана, дими, Я, мосафир кеше, дими, Балалары кала, дими, Танышы бармы икән, дими. Йөрәгенә ут каба дими - Чит илләрдә ялгыз үлсә, Алып итә үлем хәле. Ни хәл итәр икән, дими. Чәчәк вакыты әле, дими, Минем җаным чыгу белән Бу яшәсен әле, дими. Әзер булыр каберләрем. Анасының йөрәгенә Гүрем тулса фирештәләр, Ялкынлы ут каба, дими. Ни җаваплар әзерләрмен? Бу кадерле бала, дими Бу дөньядин сәфәр кылсам, Туганнары кала, дими. Кара җир астына керсәм, Моның өчен бик күпләрнең Минем хәлем ничек булыр, Түгелә күз яшьләре, дими. Җавап бирә алмый торсам? Чәчәк вакыты әле, дими, Бер ходайны зекер эйтеп Авыр, үлем хәле, дими. Намаз кыл көндез дә, кич тә. Газиз җандин артык күргән Ходаем, тел ачкычы бир Хәләл җефете кала, дими. Караңгы гүр эчләрендә. Монсы яхшы-яман, дими, Бу дөньяда озак торып, Моның эше тәмам, дими. Гөнаһа күлләренә чумып, Берәүне, тилмереп көтеп, Итик тәүбә, намаз кылыйк Ашыгып алмага килми. Газап каты булуын уйлыйк. 258Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Атадан да, инәдән дә, Шатланыр идем атнакич үлсәм, Аера бу ачы үлем. Җомга да көнне гүремә керсәм. Ходаем рәхмәтен сала - Җанымны алыр атнакичендә, Якты булыр минем гүрем. Газап кылдырма каберем эчендә. Мөселманнар хәле шулдыр: Газиз туганнар, якын иптәшләр, Сиратны нечкә үтәчәктер. Дога кылыгыз, якын иптәшләр. Ачуыңны җыеп тотма: Ачу тоту начарлыктыр. Үтенәм сезләрдин дога кылуны, Җәннәт эчендә бергә булуны. Кабер эче - караңгылык, Ишек-тәрәзәсе булмый. Озак тормамын, мин бер үләрмен, Караңгы гүргә кермәски, Актык сүземне кемгә сөйләрмен? Тик берәү дә хәйлә белми. Килер дусларым, юа башларлар, Тәнемдә барча итләрне Күлмәккәемне алып ташларлар. Җыяр кабердәге кортлар. Тактага салып, юа башларлар, Төшәр кайгы ташы булып Юып баглагач, кәфен куярлар. Хәсрәтле һәм зарлы утлар. Минем буемны үлчәп алырлар, Әҗәл ширбәтен барып эчәрмен, Караңгы гүргә илтеп салырлар. Якты дөньядан беркөн китәрмен. Зифа буемны каты тотмагыз, Якты дөньяны күреп туймадым, Озак тормамын, ашыктырмагыз. Күреп туймасам да, мәңге торма Караңгы гүргә кемнәр китергән? мын. Караңгы гүрдә черидер бу тән. Әҗәлем җитәр, хәлләрем бетәр, Тордым дөньяда бераз вакытлар, Мөнәҗәт әйтер вакытлар җитәр. Салкын туфрак та була ястыклар. Әйтә алмамын, бетәр сулышым, Ерак җирләрдин белгән-күргәннәр, Булмас артымдин дога кылучым. Дога кылыгыз, мөэмин кардәшләр. Килер газраил, җанымны алыр, Авыр хәл икән дөньядан китүе, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Мөмкин хәл икән ташлап китүе. Якты дөньяны ташлап китәрмен, Каберем өстенә агач утыртыгыз, Караңгы гүрдә нихәл итәрмен? Агач утыртып, нурландырыгыз. Тәнемне басар шул кабер ташы, Яфраклар ярса, кошлар сайраса, Ләхет кортлары булыр юлдашым. Рухым шатланыр, балалар барса. Мөшкел хәл икән җаннар бирүе, Безнең картлыкта олылар бетә, Авыр хәл икән гүргә керүе. Безгә соң, үлгәч, кем дога итә? Мөнәҗәтләр 259 Бу дөнья фани, гел алдап йөртә, Караңгы гүргә китереп кертә. Мин дөньяларда рәхәт күрмәдем, Рәхәтләр күреп, гомер сөрмәдем. Мин үләрмен, чорналырмын Кәфен атлы бүз белән. Сез мине искә алырсыз Монда язган сүз белән. 1969 елда Бишбүләк районы Елбулак-Тамак авылында Гөлзаһира Галиевадан (1916 елгы) БДУ студентлары язып алган. 262. Яшь шәкертләр мөнәҗәте Без шәкертләр укып сабак, Күңелебезгә кылабыз ак. Тырышыйк без, шәкертләр, тырышыйк без, Хак Тәгалә ярдәм бирсен безләргә. Дөрес алу шәкертлекнең асыл эше, Кирәк бу дөньяда белем кемгә дә. Без кешедән һич кем түгел, Укыйк, сабак биргәндә. Һәр нәрсәне ачык белик, Тырышыйк без, шәкертләр. Илебез бездин хезмәт көтәр, Төшсен бурыч өстемездән. Файда юктыр карышудан, Тырышыйк без, шәкертләр. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Миңзифа Мөхәммәтовадан БДУ студентлары язып алган. Алпай авылы мәдрәсәсендә 1915 елда яңача, җәдит методы белән укыта башлыйлар. Георгафия, арифметика фәннәре керә башлый. Беренче укытучы Собханкулов Мәхәсим була. Ул Бүләк авылында яши.Бу мөнәҗәт шул чорда иҗат ителгән булырга тиеш. 260Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар 263. Моңлы канат мөнәҗәте Моңлы канат, моңлы канат, Бәхетсезләр - миңа юлдаш, Моңланып, айларга карап, Күзләремнән ага күз-яшь. Ятимнәрнең хәле харап - Күнә икән бу хәсрәткә, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Күрә икән бу газиз баш. Канатларың сынык булгач, Менә шулай: сынык канат Балалар ят итә икән. Каерылмый, чыкмый кабат. Күзләргә яшь тула икән - Сабырлык безгә зур канат - Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен үзе Аллаһ. Ятимнәрнең күңеле боек, Боек күңел, китек күңел, Туры сүзе була кыек. Башны түбән ия икән. Сөйләшергә булмый кыеп - "Ятим бит син", - дия икән, Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен үзе Аллаһ. Үтә дә безнең гомерләр, Ятимлекне үзем күрдем, Күтәрелми һич күңелләр. Ничеклеген үзем белдем. Була шундый авыр көннәр - Ятим калып харап булдым - Сабыр кылсын үзе Аллаһ. Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Укуым булыр сердәшем, Аны уйлап, моны уйлап, Укуым булыр моңдашым. Күтәреп булмыйдыр башны. Сабырлык булсын юлдашым - Түгәбез күзләрдән яшьне - Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Сабыр бирсен үзе Аллаһ. Балалар белмиләр аны, Сабыр, дисез, сабыр, дисез, Алар аңа җиңел карый, Ни икәнен сез белмисез. Алар безгә салкын карый - Киң булсын безгә тар ләхет - Ташламасын үзе Аллаһ. Рәхим кылсын үзе Аллаһ. Мөнәҗәтем сезгә булсын, Тыңлаучылар дога кылсын. Догалары кабул булсын - Рәхим кылсын үзе Аллаһ. 1971 елда Шаран районы Зирекле авылында Әсхәпҗамал Хаҗиевадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган. Мөнәҗәтләр 261 264. Милләтем мөнәҗәте Милләтем, син бик кызганыч, Күзең яшьле, тамагың ач, Фикер итсәм җанадыр эч. Киемең җук, син ялангач, Кулыңда һич калмаган көч - Мал-мөлкәтең кеше алган - Нидән бу хәлләргә төштең? Нидән бу хәлләргә төштең? Ятим бала кебек хәлең, Алар кебек укып йөрмәк, Гүя агып беткән каның, Кая безгә рәхәт күрмәк, Төссез сары, юк җамалың - Кеше кебек бәхет күрмәк - Нидән бу хәлләргә төштең. Нидән бу хәлләргә төштең? Сүзең тардыр, үзең син - кол, Кулыңда җук һич ихтыяр, Алга атларга сиңа юк юл. Сиңа киң дөнья булды тар. Сиңа бу эш түгел мәгкуль - Нә мәшәкать, нә рәхәт бар - Нидән бу хәлләргә төштең? Нидән бу хәлләргә төштең. Булса сиңа хода кадере, Җәш шәкертләр, башың күтәр, Үзең надан, үзең факыйрь, Күп җокладың, инде җитәр, Милләт бәңа бер җавап бир - Гыйбрәт белән, шәүкәт белән Нидән бу хәлләргә төштең? Галим дигән нәләр бетәр. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Нургали Әхмәдуллиннан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган. 265. Тәкъдир Бу дөньяда, бәлки, бик күп эшләр күреп, Билгесездер, кайда ташлар бу тәкъдирем. Кая барсам, ниләр генә эшләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Һич туктаусыз яшь түгәдер ике күзем, Сары яфрак кебек булды бәнем йөзем. Сезнең белән бер авылда булсам үзем, Хәсрәтемнең бик күбесе бетәр иде. Һич тә булса, чыгып карыйм мин айларга, "Балаларым йөри икән, - дим, - кайларда? - Алар да, - дим, карый микән шул айларга?" Аларны уйлап, хәлсез булып керәм инде. 262Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Ай түгәрәк, бигрәк якты була кичтән, Балаларым һич тә чыкмый минем истән. Шулар өчен өзелә минем эчкәйләрем, Шуны уйлап, һушсыз булып керәм инде. Балаларым өчен өзелә минем эчкәйләрем, Кичен ятсам, болганадыр төшкәйләрем. Уянам да, ялынамын бер Аллаһка: "Кавыштыргыл балаларым белән", - димен. Һич туктаусыз күзләремдин яшьләр кипми, Нигә соң бу кайгыларым һич тә бетми? Щул кайгыдан коткарырга, бер Ходаем, Үзекәең рәхмәтеңне салгыл инде. Күтәрелми күңелләрем минем һич тә, Нигә хәсрәт уты яна минем эчтә? Сердәшем юк, киңәшчем юк, ялгыз башым - Бу башларым тагын ниләр күрер инде? Нигә тудым икән соң мин бу дөньяга? Эчем-тышым, утлар кабынып, дөрләп яна. Бер Ходаем, шул утларны сүңдерергә, Үзекәең рәхмәтеңне салгыл инде. Әюп пәйгамбәр дә күргән бу хәлләрне, Кортлар ашап бетергәндер бар тәннәрне. Ул шуларга түзгән-түзгән, сабыр иткән - Безгә дә шулай түзәргә кирәк инде. Ничә көндер утырамын ялгыз башым, Ямансулап, җирсәп үтә бар вакытым. Бәбкәсеннән аерылган казлар кебек, Көнем-төнем ямансулап үтә инде. Абау, Аллаһ, Кадыйр Мәүла, ни кылаем, Дөнья утына салды бит бер Ходаем? Ялкыннары бигрәк кызу, чыдый алмыйм, Бер Ходаем, рәхмәт, яңгыр яудыр инде. Кайвакытта үләргә дә тели күңел, Вакыт җитми үлү һич тә мөмкин түгел. Бик ашыгып үзе үлгән адәмнәргә Тар ләхеттә ятуы да җиңел түгел. Мөнәҗәтләр 263 Менә шулай уйланам да, кайтам эзгә, Хак Тәгалә сабыр итү кушкан безгә. Булган авырлыкларга түзсәк, сабыр итсәк, Инша Аллаһ, яктылыклар туар йөзгә. 1968 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Хаят Шакировадан (1903 елгы) БДУ студентлары язып алган) 266. Динсезләргә сүз "Аллаһ юк", - дип торсагыз, Сашка-Лешкалар белән Тәүбә итми йөрсәгез, Бөтен дөнья тулмасын. Җәһәннәмгә салырлар - Күрәсез бит: урыслар Ни кылырсыз, туганнар? Дини игә торсалар, Тормасагыз сәхәргә, Габдулла, Шәрифулла, дип, Салырлар бит чокырга. Борчылмыйлар, туганнар. Мәңге шунда ятарлар - Сәүит яши ничә ел - Харап эш бит, туганнар! Урыс һаман - Михаил. Галимлекне тотмасаң, Чувашлар да бик хитер, Ни кылырсыз, туганнар? Һаман исеме - Питер. Дөньялыкта йөрсәгез Үзгәртмиләр киемен, Комгансыз һәм гөселсез, Үзгәртмиләр исемен, Ни җаваплар бирерсез? Ташламыйлар, туганнар, Калырсыз милли телсез. Ата-баба җисемен. Балалар булса сөннәтсез, Ә татарлар кем? Мөселман? Булыр сезгә хөрмәтсез. Бигрәкләр бит бозылган. Сүзеңне һич тыңламас Лира, Венера, Тамара Зурайгачтын, туганнар. Исемен шулар куйган. "Тәүфыйксыз, - дип, - балалар", Хатын-кызлар чәй эчә, Утырып елар аналар. Кайсыберсе бал эчә. Күз яшьләре кибеп бетәр, Берсе бии, берсе җырлый Кайгырышып, туганнар. Маруся дә Хәдичә. Исеме урысча булмасын, Кушкан исеме бозылмасын, 1975 елда Әлшәй районы Сарай авылында Бибисара Җамалетдин кызы Халиковадан (1907 елгы) БДУ студентлары Кадрия Латыйпова, Зилара Насретдинова, Гөлчирә Хөсәенова, Рәзинә Мөхиярова язып алган. ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ ЛИРИК ҖЫРЛАР 267. Хуш, Бәләбәй кала Хуш, Бәләбәй кала, сәхрәң - дала, Болытларга тия манара. Хуш, исән бул, дуслар, без китәбез, Бәлки, кавышып булмас тиз ара. Хуш, Бәләбәй кала, сәхрәң - дала, Елкыларың йөри бәйгедә. Хуш, исән бул, дуслар, без китәбез, Бәлки, кавышалмабыз мәңге дә. Хуш, Бәләбәй кала, сәхрәң - дала, Һаваларга тия тауга - тау. Хуш, исән бул, дуслар, без китәбез, Бәлки, кавышалмабыз исән-сау. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Оркыя Зәки кызы Хаҗиевадан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган. 268. Үткән гомер Киҗелекәй чаршау тузмый, диләр, Җөй буйкайларыннан туза икән. Бу гомеркәйләрне узмый, диләр, Буын-буын булып уза икән. Сахраларга чыгып, тауга менеп, Гөлчәчәккәйләргә буянам, Үткән гомеркәйләрем исемә төшсә, Йокылардан уйлап уянам. Халык җырлары 265 Иртәнчәккәй торып, тышка чыксам, Хәйран калам кошлар тавышына. Үткән гомеремне охшатамын Челтерәп аккан чишмә тавышына. 1969 елда Бишбүләк районы Биккол авылында Гөлбикә Салиховадан (1897 елгы) БДУ студентлары язып алган. 269. Аерылу җыры Атланаек атларга, Сандугачлар идем илемдә, Сер чишмәек ятларга. Сайрый торган идем җиремдә. Ятлар синең сереңне ачып, Шул сандугач кебек, сайрый-сайрый, Салыр янган утларга. Саргаямын киткән җиремдә. Илләремнән чыгып киткәндә, Карурманны үткән чакта, Карадым бер каерылып, Кисеп алдым кушкаен. Караган идем каерылып, Чит җирләргә барып җиткәч, Калды бәбкәм аерылып. Китте, дуслар, һушкаем. Ике каен янәш үссә, Шау-гөр килеп шаулаша. Туганнар бергә булганда, Сандугачтай сайраша. 1969 елда Бишбүләк районы Биккол авылында Насыйбулла Хәмидуллиннан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 270. Көтүче җыры Таң йокылары лай бигрәк татлы, Уятадыр әнием көтүгә. Кушымта: Кулымда сүс чыбыркым, Сүсе шушы кырныкы, Үзем шушы авылныкы, Көткән малым байныкы. И-и-и-х... Сыерларым кырларда, Колыннарым далада, Берегез җылы сүз әйтмәде Мин көтүче балага. 266Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Туганнарым лай риза микән Минем гомрем шулай үтүгә? Кушымта: Кулымда сүс чыбыркым, Сүсе шушы кырныкы, Үзем шушы авылныкы, Көткән малым байныкы. И-и-и-х... Сыерларым кырларда, Колыннарым далада, Берегез җылы сүз әйтмәде Мин көтүче балага. 1968 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Зөбәрҗәт Мусинадан БДУ студентлары язып алган. 271. Кулъяулыгым Кулъяулыгым минем, ай, бар иде, Бизәкләре зәңгәр, ал иде. Аллы-зәңгәр чәчәк бәйләменә Алыштырмас гүзәл яр иде. Җырларымның иң тәмлесен җырлап, Төн йокламый сиңа чиккән идем. Чын мәхәббәт, татлы хисләремне, Күзләремне текләп сипкән идем, Яшьле күзләреңне сөртә-сөртә Киттең яулык болгап еракка. Киттең болгап, ачы хәсрәт чолгап, Сине сөйгән назлы йөрәккә. 1968 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Зөбәрҗәт Мусинадан БДУ студентлары язып алган. 272. Гөлләр Сәхрәләргә чыгып йөргән чакта, Яратам мин чәчәк исләрен Бу җырларым сиңа, Ал, тартынма, ал, син, Йөрәгемнең кайнар хисләрен. Халык җырлары 267 Сәхрәләргә чыгып йөргән чакта, җилләр исеп чәчне тарата, Бәхет бит ул, дуслар, шуны онытмагыз, Саф йөрәклеләрне ярата. Бакчаларга гөлләр чәчәсең, Шытып чыгуларын көтәсең. Якын дустың булса еракларда, Кайтуларын сагынып көтәсең. 1968 елда Туймазы районы Ярмөхәммәт авылында Зөбәрҗәт Мусинадан БДУ студентлары язып алган. 273. Ык буе Ык буеның талларыннан кәрзинкәләр, Кәрзинкәләр, кәрзинкәләр, Кәрзинкәләр үрербез. Сикереп-сикереп агадыр кар суы, Ник басылмый йөрәгем ярсуы? Без күрәсен кешеләр күрмәс, Без үзебез, без үзебез, Без үзебез күрербез. Агып китәр идем боз булсам, Рәхәт яшәр идем хөр булсам. Сандугачым сайрап җибәр, Моңлы тавышың белән шул, Моңлы тавышың белән. Сикереп-сикереп агадыр кар суы. Ник басылмый йөрәгем ярсуы? Мин дә сиңа кушылырмын Кайгы-сагышым белән дә, Кайгы-сагышым белән. Агып китәр идем дә боз булсам, Рәхәт яшәр идем хөр булсам. 1971 елда Шаран районы Түбән Заит авылында Хадичә Муллагалиевадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 268Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар 274. Гарифәкәй балдыз Биек тауның башларында Борылып киткән юл була. Сөйгән яры уңган булса, Ир баланың бәхете шул була. Кушымта: Һаваларда - очкыч, Суларга - йөзгеч. Гарифәкәй балдыз, елама, Калдырмам ялгыз. Икеләр дә җирән, парлар - көрән, Әйдәп китеп булмый юл белән. Маңгайларга язган язуларны, Сыпырып ташлап булмый кул белән. Кушымта: Һаваларда - очкыч, Суларга - йөзгеч. Гарифәкәй балдыз, елама, Калдырмам ялгыз. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Нуретдин Хисамовтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган) 275. Торф җыры Исеткәдә бер кое бар, Ап-пакь итеп керләр юып, Керне агарта торган. Киртәләргә элгәнсең. Торф эше кайчан бетәр, Миңа бәхетләр теләргә, Йөзне саргайта торган? Әнкәем, иренгәнсең. Җәй дә яшел, кыш та яшел, Алсу алмалар төясәм, Чыршы дигән бер агач. Тартыр микән атларым? Нигә яшел булмасын ул, Үзем кебек сүләр микән, Бер кайгысы булмагач? Сагынып язган хатларым. Аягыма сулар үтә, Исеткәнең урамнарын Бәхил-чуны кисәм дә. Таптамам, дигән идем. Кошлар сайрап сагындыра, Туган-үскән илләремне "Сагынмаем", - дисәм дә. Ташламам, дигән идем. Халык җырлары 269 Инәкәем, аш пешерсәң, Әз пешермә, күп пешер, Шул ашларны ашаганда, Мине дә исеңә төшер. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Маһирә Хәйруллинадан (1931 елгы) БДУ студентлары язып алган. Бөек Ватан елларында Свердловск өлкәсенең Исеть шәһәрендә торф эшкәртү эшендә эшли. Хат аша эшендә ишеткән җырларын язып җибәрә торган була. 276. Төрмә җыры Якшәмбе көн барып кердем, Төрмә, диләр, төрмә, диләр, Шаранның төрмәсенә. Биек аның баскычы. Кычкырып җырлап җибәрдем, Шалтыратып бикләп ала, Караңгы бүлмәсендә. Кулларында ачкычы. Исән чыксам венок куям, Әнкәйнең ләхетенә. Котылырмынмы икән мин, Балалар бәхетенә? 1971 елда Шаран районы Көчек авылында Нурия Шәймәрдановадан (1930 елгы) БДУ студентлары язып алган) 277. Зимагурлар җыры - Әй, зимагур, хәлең ничек? Зимагурлар җәйгә чыкса, Илеңә хат язасыңмы? Ун кадак ит - бер ашка. - Әле синдә хат кайгысы, Зимагурлар кышка керсә, Күлмәк сатам, аласыңмы? Он табалмый умачка. Зимагурның, мескенкәйнең, Зимагурлар җәйгә чыкса, Күлмәгендә кесәсе. Шикәр сала чәйләргә. Получка алган көннәрендә Зимагурлар кышка керсә, Килә аның эчәсе. Икмәк тапмый чәйнәргә. Зимагурлар, баесалар, Зимагур булып сөргендә Каеш буа биленә. Бик күп нужалар күрдем. Ашый икмәк, эчә шулпа, Караңгы төн, ява яңгыр, Тик кайталмый иленә. Өстемдә бер күлмәгем. 270Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Зимагур үтеп бара, Җиккән аты чем-кара. Тамагы ач, өстендә юк - Кайгырадыр бичара. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студентыы Рим Идиятуллин язып алган. РЕКРУТ ҺӘМ СОЛДАТ ҖЫРЛАРЫ (НАЗЛАР) 278. Никрутлар җыры Без урамнан үткән чакта Чуен чүлмәк, авызы тар, Ачулана агайлар. Пешә солдат ашлары. Ачуланмагыз, агайлар, Кошлар очып җитмәс җиргә Сездә дә үсәр малайлар. Китә солдат башлары. Китәбез, дуслар, китәбез, Китәм инде, китәм инде, Сахраларга җитәбез. Китәм инде, каласың. Туып-үскән илләр кала, Кемнәр генә сөяр икән, Инде ни хәл итәбез? Син, сандугач баласын. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Нуретдин Хисамовтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 279. Хушлашу җыры Без китәбез иртәгә дә, Шинель салып җилкәгә. Без китмәс идек иртәгә, Немец тия теңкәгә. Биек тауның башларында Күренеп тора сөргән җир. Рәхәт булса да торган җир, Сагындыра туган җир. Агыйделнең аръягында Калмасак ярар идек. Я бәхетсез, я гомерсез Булмасак ярар идек. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Рабига Әсәдуллинадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. Халык җырлары 271 280. Солдат җыры Без китәбез Чиләбегә, Таш казарма буйларында Бер вагонга төялеп. Тора безнең башлыклар. Әткәй-әнкәй елап калды Ризыкгыбызга язды микән Баганага сөялеп. Быел чәчкән ашлыклар. Солдат итеп алдылар, Таш казарма буйларында Билгә каеш салдылар. Мылтык аттым тезләнеп. Бәхете булган балалар Тәмле ашлар пешәрме, дип, Туган илдә калдылар. Эчем йөри эзләнеп. Шинель салдым иңемә, Чуен чүлмәк эчләрендә Пояс будым билемә. Пешә солдат ашлары. Аккош булып очар идем Аккош очып җитмәс җиргә Туган-үскән илемә. Китә солдат башлары. Бәләбәйнең урамында Кычкырып азан әйтер идем - Тирән чокыр бар икән. Ерак калды манара. Солдатларның киемнәре Приемга килгән чакта Киим, дисә, тар икән. Кермәдегез арама. Кызыл әрмиснең шинеле Каптырмалы каеш белән Аяк йөзеннән була. Каптырамын билемне. Сандугачлар сайраганда, Әллә үләм, әллә күрәм Яшь күңелләрем тула. Туган-үскән илемне. 1963 елда Миякә районы Мәнәвезтамак авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановтан БДУ студентыы Рим Идиятуллин язып алган. 281. Табын җырлары Җырла, дисез, җырла, дисез, Урам аша чыгып бара Минем җырларым ямьсез. Алмачуар ак куян. Минем ямьсез җырларымны Ни булса да булыр инде, Тыңларсыз микән соң сез? Эчеп бетереп куям. Яулык мандым көрәнгә, Сырлы стакан, сырлы стакан, Син буяулык биргәнгә. Сырлы стан су юлы. Җырлап бирәм стаканны, Ни булса да булыр инде, Сезне якын күргәнгә. Эчеп бетәм бу юлы. 272Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Стаканның төпләрендә "А" хәрефе бар әле. "А" хәрефләре бар әле, Әйләндереп сал әле. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Хәлимә Сәяховадан (1905 елгы) БДУ студентлары Фәһимә Сәлахова һәм Рафыйк Мостафин язып алган. Ал да була, гөл дә була Безнең әти - бүрече, Буяучының буявы. Без үзебез - төлкече. Утка салсаң, уттан чыга Төлкечеләр дә булгачтын, Ир-егетнең уявы. Булмыйк адәм көлкесе. Бу өйләрнең мичләре, Ак икән кирпечләре. Гомергә дә онытмабыз, Монда утырган кичләрне. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Нурикамал Халитовадан БДУ студентлары язып алган. 282. Кыска җырлар Ап-ак калфак ник алдың, Карлыганнар, бөрлегәннәр Ак карларда кимәгәч? Урталай бөгелгәннәр. Минем күңелем ник аздырдың, Өзелеп, исләреңә төшәр Ихлас белән сөймәгәч? Бергәләп йөрегәннәр. Аклы яулык та була, Аклы ситса кулмәгеңне Сары яулык та була. Өстәлләрдә кистеңме? Кайсы ярның мәхәббәте Чәчәк аткан гөлләр кебек, Саргайтырлык та була. Бакчаларда үстеңме? Аклы күлмәкләрен киеп, Агыйделдән агып килә Су сибә түтәлләргә. Аксыл-сары яф(ы)рак, Үлсәм, үлемнәргә риза, Күз алларыма киләсең Җибәрмәм бүтәннәргә. Кояш кебек ялтырап. Агыйделгә суга барсам, Алмагачның алмасын Күрәм суның кондызын. Юмыйча ашамыйлар. Бәгырькәем, син бит минем Яратмагач - башламыйлар, Чын мәхәббәт йолдызым. Башлагач - ташламыйлар. Халык җырлары 273 Алмагачның алмасыннан Саңдугачның балалары Кашык юндым мин сиңа. Биек тауда, кыяда. Уналтыда, унҗидедә Их, дусларым, сез генә бит Гашыйк булдым мин сиңа. Безнең Башкирияда. Аккош атуы - уен, Автомобиль тауга менә, Аткач, алуы кыен. Автомобиль көчле ул. Ярне сөюләре - уен, Бакчада бер чәчәгем бар, Сөйсәң, ташлавы кыен. Өзмим, синең төсле ул. Тал тибрәткәнем юк иде, Ак оек белән чабата Талдыра икән беләкне. Кимә, дидем, мин сиңа. Яр сөйгәннәрем юк иде, Китәсе егетләр белән Яндыра икән йөрәкне. Йөрмә, дидем, мин сиңа. Тәрәзәнең төпләрендә Гармунчының исемнәре Җепкә ниләр тезәсең? Гармун каешларында. Үзәкләремне өзәсең, Беребез - кояш чыгышында, Үзең ничек түзәсең? Бербез - баешларында. Әйдә, күк ат, безне озат, Гармун бәләкәй булса да, Үрләргә менгәндә дә. Әйтә ниләр кирәген. Онытмамын үлгәндә дә, Мин сине утка салмадым, Гүрләргә кергәндә дә. Ник янасың йөрәгем. Әйдә, күк ат, безне озат, Чия булсам, акланнарда Уйсу җиргә җиткәнче. Кызарып пешәр идем. Айлар батар, чулпан калкыр, Алма булсам, алларыңа Без аерылып киткәнче. Өзелеп төшәр идем. Әйдә, дустым, бакчаларга, Ал булам синең өчен, Таптамас булсаң гына. Гөл булам синең өчен. Иптәшкәем, бир кулыңны, Агым дәрьяларга төшәм, Ташламас булсаң гына. Югалам синең өчен. Алтын ручка, көмеш перо - Матур савытларым тулмый, Яза торган кәләмем. Алмалар тутырсам да. Иртәнге жил, кичке салкын Синсез күңелләрем булмый, Булыр минем сәламем. Кайларда утырсам да. Уйнагыз да, җырлагыз да, Әнә килә бер машина, Гармонь кулларыгызда. Утыр алдагысына. Гөлләр булып үсәр идем Сиңа буласы яр түгел, Йөргән юлларыгызда. Син алданасың гына. 274Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Машинада барган чакта, Яшьлек - шат гомер чишмәсе, Ливаторга карадым. Сизмәдем үткәнеңне. Мәк чәчәген сиңа ошатып, Тик беләм чын күңелемнән Түшләремә кададым. Өзелеп сөйгәнемне. Йөгереп төштем, бозлар тиштем, Сандугач басып сайраган Бер кружка су эчтем. Тал бер генә була ул. Ник очраттым, ник таныштым, Җан яраткан, күңел тарткан Дигән көннәргә төштем. Яр бер генә була ул. Кара урманнарга керсәм, Биек тауның башларында Ала алмыйм күземне. Йөри арыслан киек. Сүз башлап та әйтә алмыйм, Су сипмәгән гөлләр кебек, Их, сөям бит үзеңне. Йөрибез янып-көеп. Аклы ситса күлмәгемне Атларны эчерт, дустым, Май бәйрәмендә киям. Каеш йөгәннәр белән. Тормышымның гөл чәчәге Миннән теләкләр шул сиңа: Булырсың, диеп сөям. Кавыш сөйгәнең белән. Агыладыр болыт, ай, агыладыр, Әгәр баксам йөзләреңә, Таудан-тауга барып кагыла. Ала алмыйм күземне. Йөрәгемә исемең кабына да Хушларым китә таралып, Утлы хәреф белән языла. Әйтә алмыйм сүземне. Матур булып язлар килгәч, Күгәрчен килә гөрләшеп, Юлга чыгып сине карадым. Гөрләшеп, сүз берләшеп. Кырдан җыйган матур чәчәкләрне Йокыларымнан уянам Син, дип, күкрәгемә кададым. Синең белән сөйләшеп. Сандугачлар сайрый чут-чут итеп, Беләзегем бөгел, бөгел, Тарказы буенда тирәктә. Бөгел булса да, киям. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үз ярләрем түгел, түгел, Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Түгел булса да, сөям. Ак алъяпкыч, киң күкрәк, Аллы булмасын шәлең, Матур уялмам инде. Гөлле булмасын шәлең. Күз алларымда торсаң да, Яшь гомернең уртасында, Күреп туялмам инде. Уртак булмасын ярең. Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк, Син дә кара каш идең, Җыйдым да кабалмадым. Мин дә кара каш идем. Сиңа охшаган алсу чәчәк Син ятларга карамасаң, Эзләдем - табалмадым. Мин дә карамас идем. Халык җырлары 275 Биек тауның башларында Стаканның биле нәзек, Колхоз ындыр табагы. Биле нәзек була ул. Бербез - гөлнең чәчәкләре, Артык мәхәббәт кирәкми, Бербез - гөлнең сабагы. Үкенечкә була ул. Өстәлләргә ковер җәйгәч, Биек тауның башларында - Хушбыйларым түгелде. Бодай басукайлары. Дустыкаем, синең белән Былбыл тал тибрәткән кебек Бергә булу күңелле. Аяк басукайлары. Сөям сине, сөям сине Агыйдел сулары тирән - Үзең теләсәң генә: Нигә тирән булмасын? Минем өстән, көндәш итеп, Нәсел-ырулары чибәр - Ярләр сөймәсәң генә. Нигә чибәр булмасын? Алтын йөзек, көмеш йөзек Кидем бармакка тезеп. Байкал күленә төшсәң дә, Алып чыгармын йөзеп. 1962 елда Ярмәкәй районы Тарказы авылында Галимә Кыдрачевадан (1905 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. 283. Такмаклар Иртән торып тышка чыксам, Иртән торып, тышка чыксам, Сыер пудра бизәнә. Патефон уйнаталар. "Миңа да бир", - дигән идем, Тараканнар җырлап-биеп, Көрәк белән кизәнә. Йокымнан уяталар. Безнең өйдән магазинга Кулымдагы йөзегемнең Тимер юл булса иде. Исеме - Касыйм-ясыйм. Димнең суы спирт булып, Әйдә утыр чабатага, Пилмәннәр яуса иде. Уфага илтеп ташлыйм. Иртән торып тышка чыксам, Кулымдагы йөзегемнең Безнең Димдә су яна. Исеме - Әбделгата. Мин дә сүндерергә бардым, Безнең турда сиңа охшаган Салам төяп бер чана. Бер бака җәелеп ята. 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Миңниса Миңнеәхмәтовадан (1898 елгы) БДУ студентлары Ф. Сәлахова, Р. Мостафин язып алган. 276Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Әбекәйнең кәҗәсе Бригадир эшкә әйтә - Алты бәрән китергән. Кая чабаталарым? Шатлыгына чыдый алмый Кая кашык, кая катык, Берсен тапап үтергән. Кая катламаларым? Ак кәҗә йоннары, Кәҗәкәем, кайт инде, Кара кәҗә йоннары. Кунакларга сөт кирәк. Кунаклары биеп йөри, Шушы кадәр кунакларны Кайда хозяиннары? Ничек сыйларга кирәк. Әби бәлеш пешергән Иртән торып тышка чыксам, Колхоз бүлгән кишердән. Тавыклар көтү куа. Дусларым, ачуланмагыз: Сандугачлар безгә килеп, Без әз(е)рәк төшергән. Табак-савытлар юа. Бригадир эшкә әйтә - Ал итә, гөл итә, Бер утырам, бер торам. Хәзер балтырган җитә. Атнасына алты сутый Балтырганны пешерергә Төшереп кенә торам. Бер фурман утын җитә. 1969 елда Бишбүләк районы Ает авылында Миңнеямал Юнысовадан (1914 елгы) БДУ студентлары язып алган. 284. Бию такмаклары Ак алъяпкыч бәйлиләр дә, Бие, бие, Бибәрән, Бавын салындыралар. Биегәнгә - бер бәрән. Бииселәре дә килә, Бии белмәгән кешегә Ләкин ялындыралар. Чабатасы да әрәм. Вак-вак кына коймаклар, Бас, бас, бас әле, Ашыйсызмы, кунаклар? Идәне сынмас әле. Алдан - кояш, арттан - җил, Сынса, кагарлар әле, Кайтасызмы, кунаклар? Такта табарлар әле. Бие, бие, Гайфулла, Безнең клуб идәнендә Биегән кеше бай була. Биеп йөри бер карак. Биегән кеше бай булганчы, Биер иде дә остарак, Карт алаша тай була. Бер аягы кыскарак. Безнең бакчада - кыяр, Биетәбез, биетәбез, Сезнең бакчада - кишер. Биетәбез без аны. Хәзер советский власть, Үзебезнең затыбызга Нишләсәк тә килешер. Килен итәбез аны. Халык җырлары 277 Биек тауның башларында Тыпырдап, тыпырдап, Таба белән табагач. Тыпырдаталасыңмы? Нигә мин биергә тиеш, Кичә баскан эзләренә Уртага чыгармагач? Бүген баса аласыңмы? 1963 елда Әлшәй районы Никифар авылында Әсма Садыйкова (1898 елгы) һәм Ямал Ибраһимовадан (1914 елгы) БДУ студентлары Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган. АФОРИСТИК ИҖАТ 285. Мәкальләр Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе күрми. Ике көймәнең койрыгын тотып булмый. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Усман Вилдановтан (1902 елгы) БДУ студентлары язып алган. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Останы эше баһалый. Иләк белән ил авызын каплап булмый. Туры әйткән котылыр, ялганган тотылыр. Артык ашасаң, бал да әче. Киеменә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар. Балык кармак күрми, җимне генә күрә. Үз илең - алтын бишек. Яшь олы түгел, аш олы. Күз куркак, кул батыр. Байлык кешенең күңелен ташка, Күзен акка әйләндерә. Хан күп булса, яу күп була. Кешегә - көнең, байга юлың төшмәсен. Чибәрнең - йөзе, останың кулы уртак. Эшең хак булса, кулың пакь булыр. Илен белмәгән - тиле. Туйга барсаң - туеп бар, уйнап көл дә кайтып кит, соңга калсаң - сугыш бар. Ялкауга өй мөгеше - коры урын. Акылны ярсу уза, ярсуны акыл уза. Башлык булсаң, башлы бул, җыерылмас кашлы бул. Акыллы сөйләсә, исәр ышанмас. Изгелек җирдә ятмас. Афористик иҗат 279 Тәүге бокалдан кеше бал эчә, Икенче бокалдан балны бал эчә, Өченчесендә кеше акылын эчә. Чүлмәктән чыккач, дию зурая. Әчене эчми торып, татлының тәмен белеп булмый. Үләргә вакыт җитсә, корылмаган мылтык та ата. Кайгы кайгыны баса, шатлык күңелне ача. Кеше булып тууы берни түгел, кеше булып калуы кыен. Үз артында берәүне дә яманлама, җилнең җиткерүе мөмкин. Агачның матурлыгы тамырдан килә. Пычрак күлгә таш атма, үзең пычранырсың. Туй узгач, чаң сукма. Басуда балык тотмыйлар. Үзең тапмый ул булмый, сатып алмый кол булмый. Синең кайгың зур булса да минем өчен ерак, Үземнеке - торганы уймак, Ләкин һәрчак тора йөрәкне тырнап. Яшь чакның акылы алъяпкыч итәгенә салырлык, Ахмаклыгы хәйран калырлык. Эшне ял белән куш, итәр гомереңне хуш. Ачулы кешедән акыл көтмә. Эзләгән юлны тик алдан табып була. Килгән җире - килен җебе, килмәгәне - балта сабы. Хезмәт канны тарата, саулык хезмәт ярата. Хезмәт тирне чыгара, тир чирне чыгара. Этнең дус булуы бик яхшы, ә дусның эт булуы яман. Каракның - кулы, гайбәтченең теле озын. Туры сүз әче була, азагы татлы була. Һөнәре бар ачка үлми. Буй белән болыт тотып булмый. Кулыннан эшен алсаң, авызыннан ашын аласың. Укыган ил узар, укымаган ил тузар. Үзең кече булсаң да, йөрәгең зур булсын. Чүп чокырга җыела. Бер куянны ике кат тунамыйлар. Ун бала үстерү - нужа түгел, бер бала үстерү - нужа. 1971 елда Шаран районы Шарлыкбаш авылында Гашүрә Ямгыевадан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган. 280Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Бианай би булыр, килен кол булыр. Ат хурлама - костырыр, ир хурлама - постырыр. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Фатыйма Садретдиновадан БДУ студентлары язып алган. Кайнарга чыдамасаң, бианайга чыдамассың. Бианайның яхшысы - тәмуг уты яртысы. Киленнәрдән кибәк тә артмый. Бала диеп салма, башыңны бәлага, Бала сине төшерер мөфтәләргә (җәзага). Балчы кулыннан бал ташар, Савынчы кулыннан сөт ташар. Тауга тау гына каршы килми. Бишектәге бишкә төрләнер. Яхшы килсә, файда итә, Яман килсә, кайгы итә. Көмеш белән бакыр кушылмый. Уңган килен иртән торып сыер савар, Саугач та, кырга куар, Баскыч башларын юар, Изге балалар туар. Иренчәк тә баемас, җилкенчәк тә баемас. Уйласаң, эшең уңар. Төс матуры - бозар, акыл матуры - узар. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Тәрҗемә Шәрәфетдиновадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. Баш бетмәсә, мал бетмәс. Ат югалгач, абзар төзәтүдән файда юк. Эшең минем өчен булса, Өйрәнүең үзең өчен. Бизәнгән бит - бит төсле, Бизәнмәгән бит - чүп төсле. Мал да ашаган җиренә кайта. Өйрәнгән гадәт ташланмый. Афористик иҗат 281 Оясында ни, очканында шул. Эт тә ялгашын ялый. Һәр ялтыраган алтын түгел. Алтын зур булмый. Авызың тулы кан булса да, Кеше алдында төкермә. Бер көнгә куян тиресе дә чыдый. Кунак барында песиеңә дә сүз әйтмә. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Кунак - хуҗаның ишәге. Кунак булсаң тыйнак бул. Аттан ала да туа, кола да туа. Бәла агач башыннан йөрми, Адәм башыннан йөри. Азгын сыер аттан яман. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кайт. Ат азгыны тайга иярә. Атасызны - кияү, анасызны килен итмә. Ачтан казан астырма, Туктан тукмач кистермә. Әтәч тырный, тавык туя. Иргә ышанма, Иделгә таянма. 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Мөхәммәт Низаметдиновтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. Иренгән ике эшләр. Кеше ышанмас сүзне, Чын булса да сөйләмә. Авызыңнан чыккан сүзгә Син хуҗа. Авызыңнан чыккач, Ул сиңа хуҗа. 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Ибраһим Галиевтан (1920 елгы) БДУ студентлары язып алган. 282Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Ачу - алдан, акыл арттан йөри. Сүзеңнең хуҗасы бул. Ут якмыйча төтен чыкмый. Акылыңны ат ит, ачуыңны йөгән ит. Эшләгәндә, йөрәгең җилкенсен, ашаганда, колагың селкенсен. Ана күңеле балада, бала күңеле далада. Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кермәс. Егет сүзе бер булыр. 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Хәтимә Хәйруллинадан (1915 елгы) БДУ студентлары язып алган. Галим булмак җиңелдер, Кеше булмак читендер. Тирес - җир азыгы. Бала бәхете - ана бәхете. (1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мәрзия Сөләймановадан (1916 елгы) БДУ студентлары язып алган.) Хак сүз ачы, ахры яхшы. Тол хатын - йөгәнсез ат. Каракның күзеннән билгеле. Бал бар җирдә чебен бар, Кыз бар җирдә егет бар. Турый белгәнгә бер өлеш, Белмәгәнгә берәү дә юк. 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Мөэминә Яфаевадан (1889 елгы) БДУ студентлары язып алган. 286. Әйтемнәр Сүз боткасы пешерү. Күп сүз бозау имезер. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Усман Вилдановтан (1902 елгы) БДУ студентлары язып алган. Каланы макта, авылда тор. Сүз талкып, сүс чыгару. Афористик иҗат 283 Агач игәү кебек игәмә. Кунак килсә, капкаң ач. Икмәк-тоз, якты йөз. Яхшы хуҗаның ашы татлы. Ашыңнан бигрәк якты йөзең татлы. Ярдәмгә мохтаҗ булсаң да, шайтаннан сорама. Ике якны да тыңламый хөкем итмә. Бөркет авызындагы җимне козгын ала алмый. Бакчаң җимеш бирмәгәндә кояшка үпкәләң. Чыкмаган кояшка кызынма. 1971 елда Шаран районы Шарлыкбаш авылында Гашүрә Ямгыевадан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган. Теләй белсәң - теләк, теләй белмәсәң - имгәк. Тик утырганчы, тун итәгенә утыр. Чәй игезне ярата, аш сигезне ярата. Күңелгә килгән, алга килә. Майда кулың калдырма. Күңел пыяла, төшсә югала. Кеше сүзе кеше үтерә. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Тәрҗемә Шәрәфетдиновадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. Ертык тишектән көлә. Бирәм дигән колына, Чыгарып куяр юлына. Көлке көлә килә, Артыннан куа килә. Ертыгын ямасаң, Тишеге табыла. Күргәне күрмәгәне шул булсын. Елыйсы килгән бала Атасының сакалы белән шаяра. Чукын улым, урысның күңеле булсын. Бер кичкә - кер мичкә. Ак этнең бәласе кара эткә. 284Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Үгез булмагае чурт булсын, балаларга эчәр сөт булсын. Таштан юкә суелганын каян күргәнең бар? Тычканга - үлем, мәчегә - көлке. Курыкканга куш, койрыгы белән биш. Тымызык күлдә корт уйный. Ашы ашка - урыны башка. Сыйлаганда, су эч. Аштан зур булма. Ул да тумас, кыз да тумас, Туса да тормас. Үземнең киленем начар, Кызымның - бианасы. Ач та түгел, тук та түгел, Бер өйрәнгәч чүп тә түгел. Идел төпсез, ир өметсез. 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Мөхәммәт Низаметдиновтан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. Кәҗәнең маллыгы, баҗаның кешелеге. Булырдайның күзеннән билгеле. Хәерчегә кием бирсәң, Ямаулыгын сорый. Хәерчегә җил каршы. Тартай теленнән табар. 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Ибраһим Галиевтан (1920 елгы) БДУ студентлары язып алган. Берне биш итә. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Күзгә кереп бара. Юкка мин дә тук. Ертык тишектән көлгән. Миңнегел кәҗәсе кебек. (Моны комсыз кешегә карата әйтәләр. Миңнегөл исемле апаның кәҗәсе, печән ашыйм, дип, корсагы белән казык өстенә төшкән, ди. Үлгәндә дә, кәҗәнең башы печәнгә таба сузылган, ди.) Афористик иҗат 285 Ишәк ишен таба инде. Әйткәнен эт җыймый. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. Бер чувашның үлгәч тә өч көнлек эше калган, ди. Тел сөяксез, ни сөйләмәс. Эшләмәсәң эш көне, Ни ашарсың кыш көне? Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең елыйсы килә. Ашап беткәч куянны, Котдус килеп уянды. (Эшне эшләп беткәч, эшләргә килгән кешегә карата әйтәләр.) Кызның инәсе - кырык, кырык беренчесе - чыбык. Ат дагалаганда бака ботын кыстыра. Утыз улың булганчы, кырык кызың булсачы. Курыккан урманга бармаган. Балтасыз урмана барган. (Кирәкле әйберен онытып йөргән кешегә карата әйтәләр.) Карама беләккә, кара йөрәккә. Карга күзен карга чокымый. 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Хәтимә Хәйруллинадан (1915 елгы) БДУ студентлары язып алган. Акча капчыкта, он янчыкта. Каладан Калтайга йөрмиләр. Аягың сынса - итек кунычында, Кулың сынса - жиң эчендә. Сәйләсәң - сүз, төртсәң - күз. (1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мәрзия Сөләймановадан (1916 елгы) БДУ студентлары язып алган.) 287. Табышмаклар Тирән базда бүре улый. (Май язу) Баш астында баллы кашык. (Йокы) Оясыннан чыгып өрә дә, кереп кача. (Усал тел) 286Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Сөрмәгән җир өстендә, Үсмәгән каен астында Тумаган куян йөгерә. (Ялган уй) Йомык күз белән нәрсә күреп була? (Төш) Уфа уртасында нәрсә бар? ("Ф" хәрефе) Чалбар белән гомер арасында нинди охшашлык бар? (Берсе уза, берсе туза) Яз белән көз нәрсә белән төгәлләнә? ("З" хәрефе белән) Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, усалдан усалрак, дөрестән дә дөресрәк нәрсә бар дөньяда? (Тел) 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Рәйлә Әхмәдиевадан (1949 елгы) БДУ студентлары язып алган. Бәләкәй генә боҗра бөтен илне туйдыра. (Акча) Тирән базда дары бар, Күтәрә алсаң, барып ал. (Бөрчә) 1971 елда Шаран районы Түбән Заит авылында Фәрхури Нуриевадан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган. Дүрт татар бидрә төбенә атар. (Сыер саву) Йомры-йомры иттеләр, Йомрыдан яссы иттеләр. Ай, Аллаһның каһәре, Арт каравылчысы иттеләр. (Сәке) 1971 елда Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында Тәрҗемә Шәрәфетдиновадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. Утыз урыс ашлык суга, Иван көлтә әйләндерә. (Тел белән теш) Афористик иҗат 287 Төпсез чапан ит тулы. (Йөзекле бармак) Кәкре мөрҗә, төз төтен, Каян чыккан бу закон? (Чәйнектән чәй агызу) Иң әүвәле - кара урман, Аннан ары - шома тау, Аннан ары - кече урман, Аннан ары - елтыравык, Аннан ары - мышлыпый, Аннан ары - тәтелдек, Аннан ары - очлыпый. (Кеше йөзе: чәч, маңгай, каш, күз, борын, тел, ияк) Таба-таба табалама, Таба өстеңдә юргалама. Айгыр күрсәң, кешнәмә, Үлән башын тешләмә. (Чалгы белән печән чабу) Аяксыз-кулсыз мал җыя. (Сандык) Ялт-йолт ялтырый, Имән агач калтырый. Як-ягы түшәктер, Аны белмәгән ишәктер. (Яшен) Койрыгы коймада, гәүдәсе суда. (Чүмеч) Аю акыра, йоны коела. (Тегермән) Өй әйләнә сүс дилбегә. (Мүк) Ике койрыклы күсе чөйдә эленеп тора. (Чабата) Атасы аягына кигәнче, Улы Мәскәүгә барып җитәр. (Төтен) 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Хатирә Кашаповадан (1909 елгы) БДУ студентлары язып алган. 288Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар Пеше-пеше пешәмен, Пешәмәндә чишәмен. Абау бармагым, Өзелеп калды тырнагым. (Коймак пешерү) Баш астында баллы катык. (Йокы) Алты аяк, ике таяк, Уртасында - фил. Акыллы аңлар, ахмак эзләр Алтмыш ике ел. (Үлчәү белән герләр) Өрми дә, китми дә, Ишектән кертми дә. (Йозак) 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында Мөкәррәмә Ильясовадан (1918 елгы) БДУ студентлары язып алган. Марҗа челтәр челтәрли, Челтар эче бик тәмле. (Бал һәм умарта) Бер чиләк тарым бар, Күтәралсаң, барып ал. (Кырмыска оясы) Ишектән сыймый, Тәрәзәдән сыя. (Кояш нуры) Агыйделдә дүрт тал: берсе - сәрви, берсе - гыйльми, берсе - шикәр, берсе - бал. (Сыер имчәкләре) Бәләкәй генә бәкере, Ерак барып төкерде. (Мылтык ату) 1968 елда Туймазы районы Кандра Котый авылында Мәрзия Сөләймановадан (1916 елгы) БДУ студентлары язып алган. Мыел-мыел милыгы, Йөз илле баш елкысы. Афористик иҗат 289 Кимерсәң, бар кимеге, Суырсаң, бар җилеге. (Умарта) Түшәмнән кайрак төшә, Барын да кырып төшә. (Йокы) Тимер тәкә тау шуа. (Тарак) Өй түбәсеңдә кызыл әтәч кычкыра. (Пожар) Бәләкәй генә бер бөкере Бөтен кырны бетерде. (Урак) Аягы-кулы юк, Ә күлмәк кия. (Мендәр) 1968 елда Туймазы районы Төпкилде авылында М. Ягафәровадан (1888 елгы) БДУ студентлары язып алган. Авылы бар, төтене юк. (Зират) Сакмардагы сары айгырым, Сагынып торыр кешнәсә. Петербургта - биш биям, Бишесе дә колынлый. (Күк күкрәү, яңгыр яву) 1968 елда Туймазы районы Сәрән авылында Мәрзия Асылаевадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган. Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Сөңге саплап, Киез каплап. (Ашлык сугу) Ана бара Алып, Ике җиңен салып, Җирдер аның күкрәге, Таштыр аның йөрәге. (Бүре) Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар, ел җылы килә. Ә өстән саргаеп, өстән коя башласалар - ел салкын килә. Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә. Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башласалар, ел суык була. Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була. Сыек-аксыл төтен булса, көн җылыта. Морҗадан чыккан төтен туры булып чыкса - көн аяза, суыта; әгәр төтен җиргә ятса - көн җылыта. Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр. Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта. Карга-чәүкә түбәдән очса, кар ява. Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта. Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була; түбән ботакларына кунсалар, җил чыга. Борчак саламы юлга төшә башласа, кич утырырга ярый. Кешенең җәй көнендә үз күләгәсе бер адымлык булса, төш вакыты җиткән була. Җәйгә карап кыш килә. Карлыгачлар түбән төшсә, яңгыр ява. Аяз көнне болыт чыгып, ул кабарса, җил-давыллы яңгыр килә. Әгәр сыек кына болыт чыкса, киресенчә, әйбәт яңгыр килер. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Әюп Хәйруллиннан (1895 елгы) БДУ студентлары язып алган. 289. Ышанулар Бусагага утырсаң - үсмисең. Яңа туган баланы көзгедән каратсаң, теле озак ачыла. Самавыр артына утырсаң, киявең шадра булыр. Иләк аша караган кызның кияве кылый була, егетләр караса - кәләше. Һавада йолдыз атылганда, җиргә карарга кирәк; күккә карасаң - бәхетең атылыр. Идән себергәндә, артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр, кызлар. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Зәкия Җиһаншинадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган. Мичкә утын салмасаң, сыерың кысыр калыр. 1921 елда илдә корылык, ачлык була. Халык ачлыктан котылу өчен төрле юллар эзли. Авылның иң карт кешеләре, олы юлга чыгып, вак таш җыйганнар. 10-15 капчыкны чуерташ белән тутырганнар. Шуны, таң атканда, суын эчә торган күлгә китереп салганнар. Аллаһка багышлап дога кылганнар. Кайбер урыннарда халык үзенең теләген кычкырып әйтә торган булган: Яңгыр, яу, яу, яу! Елга аксын юллардан, Илгә ачлык килмәсен! Ташып чыксын ярлардан, Ачтан халык үлмәсен, Матур яңгырлар яусын, Холер чире килмәсен, Хуш ис чыксын кырларга. Игеннәр күп булсын, Яңгыр, яу, яу, яу! Игеннәрнең башлары тук булсын. Майлы кашык базарда, Ач булмасын балалар, Тозлы кыяр мичкәдә, Ындырда кибәннәр күп булсын! Сөтле сыер абзарда, Әз булмасын, күп булсын, Тары боткасы казанда, Яңгыр, яу, яу, яу! Яңгыр, яу, яу, яу! 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Нигъмәтҗан Әхмәтсафа улы Шәйхуллиннан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган. 291. Җыеннар Элек ата-бабалардан күчеп килгән йолалар булган. Һәр елны җыеннар үткәргәннәр. Хәзерге көндә сабан туе йоласы гына сакланып калган. 1. Сука җыены. Бөтен җирләрне дә беренче кат сөреп беткәч, сабан җыены була. Җыенны үткәрү өчен, урам буенча халыктан төрле әйберләр җыеп йөриләр. Яшь киленнәрдән - чигелгән әйберләр, кызлардан - чиккән кулъяулык, янчык, түбәтәй, картлардан йомырка җыйганнар. Һәркем үз әйберен кемгә булса да атап биргән. Бу җыенда ат чабыштырганнар, көрәшкәннәр, капчык белән сугышканнар. Яшьләр җырлап, биеп күңел ачканнар. Авылның иң уңган киленнәреннән аш пешерткәннәр. Аны яланда пешергәннәр, шунда ук ашаганнар. Сабан җыены зуррак авылларда үткәрелгән. Уеннар көне буена сузылган. Тик муллалар озак уйнарга ирек куймаганнар. 2. Наҗар җыены (Җуа җыен). Кыңгыраулы атларга утырып (алдагы атларга - кызлар, арттагыларына - егетләр) җуалы тауга чыкканнар. Баргач та: "Кем күбрәк җуа җыя?" - дип, ярыша-ярыша, җуа җыйганнар. Утырып, бүлешеп ашаганнар. Төрле уеннар уйнаганнар. Елан биетүче килә торган булган. Яшьләр кубызга биегәннәр. Сорау җыеш аеруча күңеле үткән. Алып килгән конфетларын җиргә сипкәннәр. Аны балалар җыйган. Яшь киленнәр ак чабата, ак тула оек киеп барганнар. Чәчкап (чәч, толым очына чулпы тагу), теш каралту ул вакытта модада булган. Наҗар җыенын икенче төрле "җуалы җыен" дип атаганнар. 3. Сакат җыены. Бу җыен яшь бәрәңге ашарлык булып өлгергәч үткән. Җыенга һәркем яшь бәрәңге алып барган. Кызлар-егетләр, җиз кыңгыраулы атларга утырып, гармун уйнап-җырлап урамнан берничә тапкыр әйләнеп үткәннәр. Күл буена барып, яшь бәрәңгеләрен пешергәннәр. Бәрәңге пешкәнче уеннар уйнаганнар. Җыеннан кич белән генә кайтканнар. Ул бик күңеле үткән. Җыенны яшьләр көтеп алганнар. Анда кызлар иң матур киемнәрен киенеп чыкканнар: камзул, чигелгән ак алъяпкыч, ак тула оек, ак чабата, булганы сандалый, галош киеп чыкканнар. Егетләр дә кызлардан калышып киенмәгәннәр. Ак киндер күлмәк, түбәтәй, камзул кигәннәр. Аякларда ак чабата белән ак тула оек булган. 4. Чикә җыены. Бу җыенда яшьләр җиләк ашарга чыкканнар. Җир җиләге пешкән вакыт менә шулай билгеләп үтелгән. Җыеннар төрле айда үткән. Сабан җыены искечә май азагында булган. Наҗар җыены - июньдә, июль аенда Чикә җыены булган. Сакат җыены августта үткән. Барлык җыеннар да 1920 елларга кадәр үткәрелгән. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Якуп Хабрай улы Игъдиевтан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган. 292. Сабантуена әзерлек Сабантуена әзерлек - зур, җаваплы эш. Иң элек авыл әйләнәсен уратып, сабан белән (тимер сука да ярый, бабайлар әйтә торган иде, тимердә куәт, җегәр ята, чир-коры, явыз көчләр шуннан өркә дип) сызып чыгалар. Сызучылар - кияүгә чыкмаган кызлар. Ирләрнең дә, өлкән хатын-кызларның да бу эшкә катнашырга хакы юк. Кызлар яланбаш, бәйрәм киемнәрендә була, яңа яулыклары белән билләрен буалар, чәчләрен тузгыталар, сабанга күмәкләп җигеләләр, кулларында чыбыркы яки камчы. Алларыннан бер карчык чәчләрен тузгытып, пумалага атланып бара. Икенче карчык сабан башына тотынып, дилбегә кагып, камчы белән куалап бара. Кыйнарга да тиешле. Кояш чыгыштан башлап кояш батышка табан зур түгәрәк ясыйлар. Бу вакытта авылга берәү дә керә алмый, чыгарга да тиеш түгел. Бик хәтәр бетү мөмкин. Якын килергә дә ярамый, үтергәнче тукмыйлар. Менә шулай сабан сызыла. Инде хәзер бәйрәм бүләкләре җыя башларга мөмкин. Чөнки авылда чир-чураман, явыз ияләр калмады, үтеп тә керә алмый. Тула оекны яшь кызлар баскан. Кичтән яшь кызларга әйтеп чыкканнар өмәгә. Иртә белән тула бастырган кешенең өенә җыелганнар, чәй эчкәннәр. Бер станокка ике кеше утыра. Һәркем тәрәзә каршына утырырга тырыша. Тула басуда 10 яки 12 кеше катнаша. Туланы кызлар җырлый-җырлый басканнар. Үзләре егетләрен тәрәзәдән күзәтәләр. Төш җиткәч, егетләр өмә баскан җиргә киләләр, гармонь белән. Киләләр дә җырлап җибәрәләр. Кызлар, тәрәзәне ачып, коймаклар бирәләр. Уен-көлке, шаян сүз, такмаклар башлана. Тәрәзә аша капма-каршы җырлашалар. Кичкә очрашырга сүз куешалар. Тула оек белән ак чабата кигән егетләр, кич белән очрашырга сүз куешып, кайтып китәләр. Тула басучы кызлар җырлый: Кич булу белән, егетләр килгән. Хәллерәк кешеләр егетләрне дә ашарга утыртканнар. Тула баскан өйдә җырлап-биегәннәр. Аннары, Сөн буена төшеп әйләнеп-әйләнеп уйнаганнар. Кызлар тула баскан өйдә кунып та калганнар. 1971 елда Шаран районы Алпай авылында Якуп Хабрай улы Игъдиевтан (1896 елгы) БДУ студентлары язып алган. 296. Тула җыры Егетләр: Егет: Әй тула, тула, тула, Нигә булсын алама? - Тулада кызлар була, Кар сыргандыр аңарга. Туладагы кызлар белән Карт кызлар җыры: Күңелне ачып була. Тула басам, тула басам, Кыз: Тулам бер дә ырамый. Тәрәзәдән карама, Кешеләргә кияү килә. Бүрек тышың алама. Мине беркем сорамый. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Хәдичә Муллагалиевадан (1899 елгы) БДУ студентлары язып алган. 297. Каз өмәсе (1 нче вариант) Кар явып, беренче салкыннар төшкәч, октябрь урталарында, ноябрь башларында авылларда каз өмәләре башлана. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар. Өмә буласы көн алдыннан кичен хуҗа өмәчеләргә әйтеп чыга. Иртә таңнан кызлар җыела. Суючылар - оста ирләр. Беренче булып өмәгә килгән кызны түр башына мендәргә утырталар. Ул - өмә башлыгы. Аның сүзен һәркем үтәргә тиеш. Өмә башлыгы булу бик җаваплы. Йола, гореф-гадәтләрне белгән кеше кирәк. Беренче казны ул әти-әниле яшь кыздан тоттыра. Моның мәгънәсе бар: казның нәсел-нәсәбе туктамасын, алдагы ел янә ишәеп китсен өчен эшлиләр. Казларны юарга алып бару өчен, кыңгыраулар тагылган атларда егетләр килеп җитә. Әрҗә-әрҗә казларны чаналарга төйиләр. Чишмәләр якын булса, көянтәләргә асып, тезелешеп җәяү генә баралар. Атлар белән исә урам урап, гармун тартып, җырлап ераграк су буена китәләр. Кул арты җиңел дип, исеме чыккан берәр кыз, я килен, су буена җиткәнче каз каурыйларын сибеп, таратып бара. Алдагы елга, димәк, су буеннан алып хуҗа йортына җитәрлек булып казлар уңсын, дигән сүз. Каз мае белән пешкән тәбикмәкләр өзелми. Кичен каз ите салып пешерелгән аш мәҗлесе оештырыла. Табын җыр, уен-көлке белән үтә. Кичкә кыңгыраулы атларда урам урап, өйләргә таралалар. Каз өмәләре йорттан йортка күчеп тора, ун-унбишәр көн дәвам итә. 1971 елда Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында Фатыйма Садретдиновадан (1904 елгы) БДУ студентлары язып алган. 298. Каз өмәсе (2 нче вариант) Кыңгыраулы атлар белән урамнан үтәләр. Юарга барганда да, кайтканда да ат белән үтәләр. Ераграк булган су буена баралар. Ашамлыкларын атка салалар. Тәбикмәкләр, аш ашыйлар, кич булгач. Парлашып уйныйлар, кич булгач. 1. Киңәш ашы. Егетнең атасы кызның атасына баш коданы җибәрә. Кода бер балагын чыгарып килергә тиеш. Аның хөрмәтенә киңәш ашы оештырыла. 2. Аклату (килешү). Кода кайта. Аннан соң егетнең әтисе килә. Бу килүне еш кына аклату (килешү) диләр. Шунда әйбер салына. Кыз атасы мәһәр сорый. Шул мәһәр эченә туй расходлары керә. Тормышына карап килешәләр. Әгәр кыз атасы чамадан тыш мәһәр әйтсә, килешү булмый. Туй көне шул вакытта килешенә. Бу килүдә егетнең әтисе кунарга тиеш түгел. 3. Туй көне. Туй көне җитә. Егетнең әти-әнисе килә. Дүрт яки алты көн куна. Килгәндә, ике каз, алты кәкере (пирог), алты күмәч, ике такта чәй алып киләләр. Төш пешереп, зур подноска катыралар. Аның өстен төсле конфетлар белән бизиләр. 4. Төртке боткасы. Кызның ата-анасы кодаларга китәргә вакыт икәнен белдерергә теләсә, ботка пешерә. Ул "төртке боткасы" дип атала. 5. Кияү керү. Әти-әнисе кайтканнан соң, кияү килә, кияү егете белән. Алар ике көн куналар. Кияүне кыз янына кертү оештырыла. Кияү утырып килгән атны (ул айгыр була) бикләп кенә тоталар. Әгәр шул атның ялы яки койрыгы киселсә, кыз вөҗдансыз дип исәпләнелә. Бу көнчелектән эшләнә. Кияү ишек тоткасын тоткач, кызның энеләре эчтән: "Тупса хакы - туксан тиен", - дип, ишекне ачмый. Кияү акча биреп үтә. Җиңгәләр кыздан кияүнең биленә бәйләнелгән озын тастымалны чиштерәләр. Аның очы яшерелгән була. 6. Кияү коймагы. Иртән кияү белән кыз янына кияү коймагы кертелә. Кияү җиңгәләргә әйбер өләшә. Хушбуй, исле сабын, яулык һәм башкалар. Ике көн кунып китәләр. Бер атнадан соң кияү яңадан килә. 7. Кыз төшерү. Кияү белән кияү егете кыз янына киләләр. Кияү үзе утырган чанага сандык салып алып килә. Анда түшәк, толып, тун була кыз өчен. Кыз ягыннан ике җиңгә килсә, ике ат җигелә. Егет капкасыннан тәүдә икмәкле, күчтәнәчле чана яки арба керә. Аннан соң гына килен белән кияү керә. Капканы төрле кешеләр ача. Киленнең аяк астына мендәр салалар. Кыз, ташка сикереп төшеп, мендәрне үзе белән алып керә. Егетнең әтисе: "Миннән сиңа бер каз", - дип әйтә. Сандыкны алып керәләр һәм килен әйбер тарата. Җиңгәләр килен әйберләрен эләләр. Бергәләп чәй эчәләр. Аннан соң киленне су юлы күрсәтергә алып китәләр. Киленнең йөзе күрсәтелми. Кешеләр урам буйлап ияреп баралар. Килен, барганда, чиләкләрне күтәрми, тик кайтканда гына. 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Разия Хәертдиновадан (1907 елгы, Яремкә авылыннан килен булып төшкән) БДУ студентлары язып алган. 300. Никрут йоласы Никрутлар (армиягә китәсе егетләр) көне билгеле булгач та авылдагы кешеләр белән бәхилләшеп чыкканнар. Ул көнне эчсәләр дә, урамда җырлап йөрсәләр дә, аларга ирек булган. Көне буе урамда гармонь уйнап, җырлап йөргәннәр. Китәр көнне иң әйбәт атларны җигеп, кыңгыраулар тагып, пар атта якын дуслары белән авылны өч тапкыр әйләнгәннәр. Алдагы атка - кызлары, ә арттагысына егетләр утырган. Авыл халкы басу капкасына кадәр озата барган. Өйдән чыкканда, түбәндәгечә җырлаганнар: Күзле мәшкә алына, я шикле кешене кием аламасы. Яндырып баланың баш очында тотыла. (Малга да шулай ителә.) Имеш, әгәр төчкерсә, кеше тиз терелә. Күзе тигәннең күзе китсен, Теле тигәннең теле китсен. Зәңгәр күздән, кара күздән, Соры күздән, Төс-төс. Минем кулым түгел, Гайшә Батман кулы. Бетсен дә китсен, Име-томы шул булсын! 1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Маһинур Сәмигуллинадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган. 302. Очыклау Авыруның эченә уклау агачы белән җиңелчә төртеп укыла. Бала тугач, 40 көне тулганчы, үзен генә калдырырга һич ярамый. Имеш, җен алыштыра. Үзен генә калдырырга туры килсә, кендеген кискән пычакны янына куярга кирәк булган. 302Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар ШАРТЛЫ КЫСКАРТМАЛАР АЭМ, 1985 - СССР Фәннәр Академиясе Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел, әдәбият институтының 1985 елгы археографик экспедиция материаллары. БХИ РЛ, 1980 - Башҡорт халыҡ ижады: риүәйәттәр, легендалар / төҙөүсеһе, инеш мәҡәлә һәм аңлатмалар авторы Фәнүзә Нәҙершина; яуаплы редакторы Кирәй Мәргән. Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1980. БХИ РЛ, 1997 - Башҡорт халыҡ ижады: риүәйәттәр, легендалар. Икенсе том / төҙөүсеһе, инеш мәҡәлә һәм аңлатмалар яҙыусы Фәнүзә Нәҙершина; яуаплы мөхәррирҙәре Кирәй Мәргән менән Әхмәт Сөләймәнов. Өфө: "Китап", 1997. МПТД, I, II, III, IV, V - Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1955 - вып. I, 1962 - вып. II, 1974 - вып. III, 1978 - вып. IV, 1984 - вып. V. Рамазанова, 1984 - Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров Юго-Западной Башкирии. - Казань: Татарское книжное издательство, 1984. - 191 с. ТХИ РЛ - Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар / томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С. М. Гыйләҗетдинов. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. Фазлетдинов, 2018 - Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни мөхәррир Ә.М. Сөләйманов. - Уфа: Китап, 2018. - 344 б.