Р.Ф. Харрасова УЙЛАР ТУКАЙГА ИЛТӘ Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТУКАЙ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (Кереш сүз урынына) Сүз сәнгатенең тарихын өзлексез барыш сыйфатында тасвирлауда һәм андагы теге яки бу күренешләрнең сәбәп-шартларын ачыклауда күчемлелек проблемасын хәл итү мөһим. Әдәби берәмлекне, шул исәптән нәфис текстны бөтен тирәнлегендә аңлатканда, традиция һәм новаторлык төшенчәләре ярдәмгә килә. Галимнәр карашынча, традицияләр - узганның бүгенгегә үтеп керүе ул, шулай икән, аларның яңачалык белән дә тыгыз бәйләнеше бар. Узган гасыр уртасында, үзенчәлекле поэтик иҗеге белән аерылып торган талантлы яшьләр поэзия мәйданына аяк баскач, укучыларның бер өлеше аларның форма экспериментларын кабул итми, тәнкыйть сүзләре дә еш яңгырый. Башта алтмышынчы елгылар иҗатына гомуми бәяләр рәвешендә белдерелгән мөнәсәбәт тора-бара вакытлы матбугат битләренә дә үтеп керә - каләм ияләре татар әдәбиятында традициялелек-новаторлык мәсьәләсен күтәреп чыга. Гасырлар дәвамында тупланган әдәби алымнарны, калыпларны, сурәтләү чаралары байлыгын саклау кирәклеге турындагы карашларын тәнкыйтьчеләр теге яки бу мираслар җирлегендә ачарга, аңлатырга омтыла, шул сәбәпле татар әдәбиятында Тукай, Җәлил традицияләре дигән темага юл ачыла. Үзәк матбугатта әлеге исем астында куерган бәхәсләр мәйданына Х. Госман, И. Нуруллин, Н. Фәттах, М. Мәһдиев, Ф. Мусин кебек галимнәр тартыла. Ахыр чиктә яңачалыкның да буш урында барлыкка килмәве, хәтта сүз сәнгатебезнең чишмә башына ук барып тоташуы ачыклана. Әдәби бәхәснең татар шигъриятенең төп көчләре тирәсендә куеруы аңлашыла да. Әлеге шагыйрьләрнең аның үсешенә керткән өлешләре зур. Тукай да, Җәлил дә әдәбият тарихының теге яки бу этапларында калку фигуралар булып тора һәм иҗатларында татар шигърияте ирешкән уңышларны бергә җыя, алга таба үстерә. Бигрәк тә Тукайда Борынгы һәм Урта гасырларның тел-сурәтләү байлыгы, алымнары, формалары мулдан кулланыла, шул ук вакытта ул үзе дә татар әдәбиятында реформатор санала. Сүз сәнгатебезне халык әдәбияты белән тыгыз бәйләү, анда татар лексикасын, гади халык сөйләмен активлаштыру, шигърияткә чор сурәтен бөтен тулылыгында кертергә омтылу, шул сәбәпле китаби образлар янәшәсенә автор табышларын китереп кушу, тасвирлау объектына һәм гомумән дә автор мөнәсәбәтенең ачыклыгы, формалар байлыгы, аларның һәм язма, һәм сөйләм поэзиясе белән тыгыз бәйләнеше, көнчыгыш һәм көнбатыш шигъриятләре ирешкән уңышларны синтезлау омтылышы һ.б. - болар барысы да Тукай иҗатының сыйфатларыдыр. Совет илен төзүнең, саклауның төрле гарасатларын узган Җәлил иҗатында да форма, эчтәлек үзгәрешләре күзгә ташланып торыр дәрәҗәдә. Тукай юбилеена мөнәсәбәттә һәм аның энциклопедиясен язу барышында галимнәребез яңадан татар әдәбиятында тукайчалык темасына әйләнеп кайтты. Әлбәттә, белешмәлектә аны киң планда яктыртып булмый, шунлыктан Тукай һәм башка каләм ияләре арасындагы бәйләнешләрне ачкан язмалар белән укучыларын таныштыруны кирәкле бер гамәл дип саныйм. Дәрестә нинди дә булса әсәрне аңлаткан укытучы әдәби традициялелек һәм яңачалык проблемасын читләп уза алмаган кебек, каләмен чарлый гына башлаган яшь иҗатчы гына түгел, Тукай мирасын, шәхесен әдәби-рухи маяк иткән һәркем торып-торып Тукайга килә, узгандагы әдәбиятка мөнәсәбәтен ачыклый. Татар шигъриятенең, прозасының, драматургиясенең бигрәк тә ХХ гасыр башында дөнья әдәбиятлары биеклегенә күтәрелүендә Г. Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Камалларның роле ни дәрәҗәдә зур булса, шушы биеклекне җиргә төшүдән саклауда, сүз сәнгатен заманчалаштыруда, актуальләштерүдә, укучыга якын итүдә әлеге шәхесләрне үзләренең осталары санаган каләм ияләре керткән өлеш тә биниһая күләмледер. Яңачалык. Һәр буын каләм ияләренең иҗатын үзенчәлекле иткән сыйфатлар, темалар, әдәби алымнар. Шулай дисәк тә, киң планда караганда, яңачалыкны традициядән берничек тә аерып алып булмый. Һәр яңалык, килер буыннар язганында кабатланып, кайчан да бер традициягә әйләнә. Шулай да булырга мөмкин: аерым бер формалар, тел-сурәтләү чаралары актив кулланылыштан төшеп кала яисә онытыла. Һәр очракта да әдәби бәйләнешләрнең эчтәлеге, юнәлеше шуның сәбәп-шарты булып тора. Традицияләрне яңалык белән матур үрә белү генә иҗатчыны үзе омтылган биеклекләргә алып менә, халыкның барлык катламнары күңеленә якынайта. Тукайның күңелләребездә онытылмый саклануына иҗатының миллилеге, үзенең аңлы һәм тулыканлы эшчәнлектә узган гомерен милләт гамьнәренә багышлавы сәбәп булып тора. Бүгенге язучыларыбыз моны бик ачык аңлый. Син, беренче чиратта, үз халкың өчен язасың, ана телендә иҗат итәсең, димәк, әйтергә теләгәнең дә алар күңеленә хуш килергә һәм ачык аңлаешлы булырга тиешле. Милләт язмышы, гаме белән яшәгән шагыйрьләр татар каләм ияләре арасында - зур күпчелек, әмма аларның һәркайсы уйфикерләрен барлык укучыларга да көчле тәэсир ясарлык сыйфатта кәгазьгә төшерә алмый. Бик тирән эчтәлекле милли шигырьләр язып та, халык арасында аз танылганнар шактый. Нинди шартларда һәм кем сыйфатында әдәбиятка киләсең, аңа хезмәт итәсең һәм, үзеңне укучы арасында таныту өчен, нинди гамәлләр башкарасың бит. Әле сине укучының үзе табып алуы, иҗатыңа галимнәрнең, каләмдәшләреңнең игътибарлы булуы да мөһим. Әдәбият сан ягыннан бик зур үскән заманда, ни үкенеч, күпләрнең язганы бәяләнми кала. Тукай энциклопедиясендә иң тәүдә халыкка яхшы билгеле каләм ияләре, хезмәтләре буенча да Тукайны пропагандалауга, өйрәнүгә зур өлеш кертүчеләр, исеменең һәм әсәрләренең фәнни әйләнештә торуын кайгыртучылар, Тукайдан килгән традицияләрнең татар әдәбиятында саклануына өлеш кертүчеләр урын алды. Шул ук вакытта иҗатларында Тукай язганнар белән текстара бәйләнешләр бөтенләй күзәтелмәгән шәхесләр турында да, Тукай бүләгенә ия икәнлекләре исәпкә алынганлыктан, күпмедер мәгълүмат бирелде. Бу җыентыкта исә, беренче чиратта, каләм ияләребезнең Тукай белән ачык ярылып яткан бәйләнешләрен чагылдырырга булдык. ТУКАЙГА КИЛҮ Тукай - үлчәм берәмлеге Тукай... Бишектән үк исемен ишетеп үссәләр дә, күпләрнең аңа чын-чынлап килүе соңрак була шикелле. Чирек гасыр гына яшәп калырга өлгергән шагыйрьнең иҗаты шулкадәр мәгънәле һәм тирән ки, аны төбенә төшеп аңлар өчен, ХХ гасыр башына кагылышлы бик күп мәгълүматка ия булырга кирәк. Тукай энциклопедиясенә материаллар хәзерләгәндә, һәр галим моңа инанды. Аның тормыш һәм иҗат юлын бөтен тулылыгы белән чагылдыру хәтта әлеге сүзлек дөнья күргәч тә дәвам итәчәк дип уйлыйм. Озак еллар дәвамында эшләнгән белешмәлек Тукай мирасын нинди яссылыкларда өйрәнергә кирәклеген, мөмкинлеген, аңа кагылышлы кайсы проблемаларның чишелеп бетмәгәнлеген ачык күрсәтәчәк, киләчәк фәнни эзләнүләргә юллар сызачак һәм шуның белән зур әһәмияткә ия дә. Нарасыйга теге яки бу әсәрнең авторы кем булуны белү мөһим түгел. Ул әби-бабасы сөйләгән әкиятләрдән хыялга чума, андагы геройларны рәсемнәргә төшерә, үзен шул геройлар арасында итеп күрә, балалар бакчасына йөри башлагач, беренче ятлаган шигырьләре белән дә эш шулайрак тора. Аңа тәрбиячеләр Урман хуҗасы Шүрәле, яшәргә - эшкә өйрәнгән Акбай исемле көчек һәм башка үзенчәлекле геройларның авторы Тукай турында әз-әзләп сөйлиләр, саф күңеленә бик саклык белән мәхәббәт орлыклары салалар. Әлеге орлыклар, шифалы сулар сибә торгач, бүртәчәк, тишеләчәк һәм Тукайга карата инде зур, күкрәккә сыеп бетмәслек соклану һәм хөрмәт катыш ярату хисләре алып киләчәк. Тукайны белмәгән, укымаган һәм иң бөек шагыйрьләр рәтендә күрмәгән бер генә татар кешесе дә юк. Дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсә дә, үзен чын татар дип исәпләгән һәркем гомеренең иң авыр вакытларында Тукайга килә: язганнарыннан үзенә киңәш таба, аның хәсрәтендә үз хәсрәтенең чаткыларын тоя, аның шатлыгында саф шатлык хисләре күреп тынычлана. Үлем түшәгендә яткан Тукайның милләт кайгысы белән сулаганлыгы, соңгы сәгатьләрен дә аңа хезмәткә багышлавы бик күпләргә халык гаме белән яшәүнең никадәр мәгънәле икәнлеген аңлауга булыша. Тукай - халкыбызның талисманы, аның намуслылык, милләтпәрвәрлек үлчәме. Ул - кан-кардәшләр арасына барганда, Казаныбызның, Татарстаныбызның визит каторточкасы. Тукай яшәгән йортлар, аңа бәйле урыннар чит ил һәм төбәкләрдән килгән кунаклар өчен - шәһәребез һәм республикабызның атрибутика өлешләре. Тукайдан башка - татар юк. Намусын саткан, үзенең кемлеген оныткан һәм юламаннарын кадерләмәгән милләт тарих арбасыннан төшеп кала. Без шуны яхшы аңларга һәм Тукайны күңелләребездә мәңге яшәтергә бурычлы. Татардан башка да Тукай яшәр, чөнки аның иҗаты төрки халыклар әдәбиятының нигез ташларын салышкан, аны тормышчан эчтәлекле һәм заманча иткән, аңа көрәш рухы өргән, иҗтимагый-социаль эчтлеген тирәнәйткән. ХХ гасыр башында аның әсәрләре белән танышкан һәр укымышлы шунда ук кулына каләм алган. Ул Тукайча язарга, Тукайча уйларга, Тукайча танылырга теләгән. Татар шагыйренең әсәрләрен Рәсәйнең төрки кавемдәшләр яшәгән һәр шәһәрендә, авылында мәктәп-мәдрәсә программаларына керткәннәр, китаплары кадерләп сакланган. Тукай әле дә бөтен төрки халыкларның киләчәк юлларына иман нуры сибеп тора. Яп-яшь килеш дөньядан киткән Тукайны сабыйлар Тукай бабай дип олылый. Бүгенге көннең зур тормышта бик соң мөстәкыйльләшкән яшьләрен күз алдына китергәндә, бу гаҗәпләнерлек тә. Шул ук вакытта беләбез: өлгергән каләменнән чыккан иҗаты аңа шушындый социаль статус бирә, кылган гамәлләре шәхесенә карата ата-бабага гына була алган зур хөрмәт уята. Хәтта совет дәверендә дә Ленин бабай исеме янәшәсендә аныкы да шулай аталудан туктамады, СССР баласының кумирлары татар кызлары һәм уллары күңеленнән шагыйрьнең якты образын сызып ташлый алмады. Тукай минем өчен кем, дигән сорау турында да еш уйланам. Әле мәктәпкә кергәнче үк укыган һәм ятлаган "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен, "Бала белән күбәләк", "Туган авыл" һәм башка әсәрләрен никадәр генә яратсам да, мин дә Тукайга соңрак - аны аңлар, бәяләр дәрәҗәгә җиткәч кенә килдем. Үсмерлек елларында мине Такташ әсәрләренең дөньялар чиген үтеп чыгарлык тоелган романтикасы әсирләндерде, әсәрләренең темпо-ритмикасы үзенә ияртеп алып кереп китә дә, бик озак вакытлар шуның дулкыннарында яши-тибрәлә кебек идем. Бераздан Дәрдмәнднең нәзакәтле һәм нәфис тезмәләренә таң калдым, Сәгыйть Рәмиевнең утлы юлларында яндым. Әлбәттә, бу вакытта да күңелемдә Тукай яшәвен дәвам итте, әмма ул әле бүген мин югары күтәргән Иҗатчы түгел иде. Студент чагымда мин аның хакында фәнни хезмәтләр яздым, башка илләрнең трибуналарыннан чыгышлар ясадым. Әнә шул хезмәтләрне яза-яза, соңрак шәкертләремә аның хакында сөйли-сөйли, мин аны бөтенләй башкача, үзем өчен яңача ачтым. Инде шагыйрь булып танылганда, күңелемдә Тукайга мөкиббәнлек дәрәҗәсендәге хисләр йөртә идем. Тукай - бүгенге шигъриятебезнең дә эталоны. Аның язганнары татар сүз сәнгатенең нинди булырга тиешлеге, кайсы яклардан үсү мөмкинлекләре барлыгы турында сөйли, анда электән килгән китаби образлылыкка да, яңа табышларга да һәм инде бигрәк тә тормышчан сурәтләргә, әдәби детальләргә дә урын барлыгын күрсәтеп тора. Тукай шигърияте формалар байлыгы, яңгыраш ноктасыннан кызыклы. Анда, сугышчан поэзияләргә хас зур көрәшләргә әйдәгән ялкынлы өндәмәләрдән битәр, кешенең дөньяга, шул дөньяда барган иҗтимагый хәл-күренешләргә күзен ачуга, уй-фикерен уятуга өстенлек бирелә. Яшь вакытында үгет-нәсихәтне әле читләп узмаса да, Тукайның өлгергән каләме - аналитик каләм. Ул куша, аера, анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Укучы шагыйрьнең фикер сөрешен беренче юлларыннан ук үзенеке кебек итә, аныңча уйлый башлый, димәк, аның эш-гамәлләрендә шагыйрь юлын сайлаячагына да өмет бар. Бүгенге төрки публицистикага нәкъ менә әлеге дә баягы тирән анализ, милли һәм, дөньяви проблемаларны чишкәндә, дөрес табылган тактика һәм стратегия җитенкерәми. Татар публицистикасы да, башкаларныкы да халыкның үзаңын үстергән, вакытлы матбугатны тормышчан иткән фельетоннарга кытлык кичерә. Тукай фель етон нары үз заманында бөтен төрки публицистиканы эчтәлек һәм форма ноктасыннан ашландырып торган. ХХ гасыр башында иҗат иткән кайсы гына төрки каләм иясенең мирасы белән танышма, шунда ук аның язганнары искә төшә, күңелеңнән ике арада янәшәлекләр уздыра башлыйсың. Әгәр без Тукай фельетоннарын вакытлы матбугатта бүген бастырабыз икән, ни дәрәҗәдә актуаль яңг ырашлы һәм заманча икәнлекләренә таң калачакбыз. Тукайның бу өлкәдә ирешкәннәре хәзергә буй җитмәслек биеклек булып тора. Тукай турында өзлексез, күп сөйләргә була. Шунысы бар: сөйлисең-сөйлисең дә, ә мин әле милләтем өчен нәрсәләр эшләдем, мин аның кебек туры сүзлеме һәм ихласмы, көрәшчеме, булдыклымы, аныкыдай шома каләмгә ияме, дип, туктап та каласың, үз гамәлләрең турында уйлана башлыйсың. Бу язмам да шул уйларга бер этәргеч кенә булды сыман. Тукай энциклопедиясе язылу тарихыннан Габдулла Тукай - дөнья күләмендә иң танылган татар шагыйре. Ул - бүгенге заман шигъриятен нигезләүчеләрнең һәм канунлаштыручыларның берсе булып тора. Рус әдәбияты тарихында А.С. Пушкин нинди роль уйнаса, татар әдәбиятында Тукай да шул ук вазифаларны башкара. Төрле социаль катлам вәкилләре булуларына, төрлечә яшәү рәвеше алып баруларына, иҗат иткән чорлары төрлелеккә дә карамастан, алар бер-берсенә белем тирәнлеге, күзаллау офыкларының киңлеге һәм хәтта холык үзенчәлекләре белән дә шактый якын тора. Тукайны кавемдәш әдәбиятлар тарихындагы каләм ияләре янәшәсенә дә куеп карарга мөмкин. Төрек әдәбиятында да андый шәхесләр җитәрлек, әмма иң-иң дип бәяләнә торганнары бар. Әйтик, Тәнзимат дип аталган бик зур чорны шактый күп каләм ияләре калыплаштыра, әмма аның тарихында бөтен төрки дөньяга билгеле, иҗаты белән чит әдәбиятларга да тәэсир иткән Ә. Мидхәтнең роле биниһая зур. Нигездә, шигърият өлкәсендә иҗат итүенә карамастан, Г. Тукай әсәрләре, Ә. Мидхәтнеке кебек, татар әдәбиятының һәрбер өлкәсенә бик көчле йогынты ясый, чөнки алар дөньяга яңача караш, хөр фикер, заман образлары, тормышчан детальләр алып килә, сүз сәнгатенең халык теленә нигезләнә алуын исбатлый. Бөтен халык мәхәббәтен яулаган Г. Тукай иҗатын һәр яктан яктырту, аңа кагылышлы материалларын бергә туплап, киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерү, китап сөючеләргә, укучыларга һәм укытучыларга иллюстрацияләнгән, бай фактик мәгълүматка ия хезмәт язу идеясе татар галимнәрен бик электән борчып килә иде. Үзгәртеп корулар чоры башлангач, инде аңа кадәр кайбер халыкларда персоналийлар да эшләнгәч, Тукай энциклопедиясе турында сөйләшүләр тагын җанланып китте. 1993 елда, танылган текстолог, тәнкыйтьче, әдәбият теориясеннән зур белгеч, ул чагында ТӘһСИнең текстология һәм кулъязмалар бүлеген җитәкләгән Нил Гафурович Юзеев Тукай энциклопедиясе төзү идеясе турында хезмәттәшләренә сөйли һәм аларны бу эшне башкаруга мөнәсәбәтле үз фикерләре белән таныштыра. Н.Г. Юзеевнең тәкъдиме хезмәт урынында тикшерелгәннән соң, ТӘһСИ галимнәре чит институтларда эшләүчеләргә уртак проект белән чыгалар, аларны да Тукай белешмәлеген төзүгә чакыралар. Бу тәкъдимне КДУ мөгаллимнәре дә, башка уку йортларыныкы да бик теләп кабул итә. Әле энциклопедияне язу эше башланыр-башланмаста проект авторы Н.Г. Юзеев вакытсыз вафат була һәм җитди планнарны тормышка ашыруга үзенең ныклы өлешен кертергә өлгерми. Туксанынчы еллар уртасыннан язылачак энциклопедиягә материаллар туплау башлана, һәм алга таба проектны җитәкләү бурычы шулай ук ТФА дә хезмәт иткән филология фәннәре докторы, профессор З.З. Рәмиевкә йөкләнә. ТӘһСИ җитәкчелеге һәм тукайчы галимнәр проектның максат-бурычларын, аларны башкару этапларын ачыклый, теге яки бу вазифаларны бүлешә. Тукай иҗаты мөмкин кадәр тулырак, киңрәк планда һәм ХХ гасыр башындагы иҗтимагый-сәяси шартлар, әдәби-сәнгати барыш контекстында яктыртылсын дигән карашта тора. Шул ук вакытта Тукай мирасының үз әдәбияты, башка халыкларныкы белән дә бәйләнеше, аның киләчәк язучыларына тәэсире күрсәтелсен һәм фәндә, сәнгатьтә чагылышы да яктыртылсын дигән фикергә киленә. Шушы төр карашларга нигезләнеп, энциклопедиянең төп бүлекләре һәм аларның гомуми эчтәлеге формалаштырыла. Эш барышында теге яки бу проблемага кагылышлы мәкаләләрнең бер билгеләнгән күләменә төзәтмәләр ясала, төрле бүлекләрнең тасвирлау масштабы ачыклана, алдан язылган төшенчәләр сүзлегенә дә билгеле бер дәрәҗәдә үзгәрешләр керә, кайбер исемнәр төшеп кала, алар урынына яңалары өстәлә. Проект җитәкчеләренең карашынча, персональ мәкаләләрне күпмедер чикләү басмага куелган гомуми күләм, структур таләпләр һәм билгеле бер күләмдә база белешмәлек белән дә аңлатыла. Билгеле ки, заманга яраклы энциклопедияне дөньяга китерү өчен, иң элек чыганакларны камилләштерергә, Тукай әсәрләренең академик басмасын тагын бер кат яңа һәм төгәлрәк комментарийлар белән чыгаруга хәзерләргә, бу вакытта аңа караган һәм аңа карамаган әсәрләр исемлеген дә ачыкларга кирәк була. Күптомлыкны Тукай юбилеена эшләп бетерергә, шуңа янәшәдә энциклопедия төзүне дә дәвам итәргә, авторларны яңа материаллар белән тәэмин итәргә карар кылына. Шулай итеп, 2012 елда кулъязмалар өстендә эшләү тәмамлана, томнар бер-бер артлы редакцияләнеп, китап киштәләренә чыга бара, 2016 ел башында иң соңгы тупланма да басыла. Шушы эшләрне башкару вакытында ТӘһСИдә Тукай энциклопедиясенә теге яки бу дәрәҗәдә кагылышлы бер-бер артлы конференцияләр, семинарлар үткәрелә, милли әдәби-гыйльми җәмәгатьчелек фикер алышуларга тартыла, энциклопедиягә әзерләнә барган мәкаләләр вакытлы матбугатта апробация уза. Г. Тукайның киңпланлы шәхси сүзлегенә материаллар туплау эше төрле этапларда төрлечә тизлек белән бара, ул бигрәк тә соңгы елларда тагын бер кат җанланып китте. Бу гамәлләрне тизләтү йөзеннән, галимнәр иң башта шагыйрьнең белешмә-сүзлеген хәзерли. Анда Тукай әсәрләренә яңа һәм тәфсилле шәрехләр бирелә. Ул 2014 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Кыскасы, энциклопедия дөнья күргәнче, бик күп хәзерлек этаплары аша үтелә, Тукайга кагылышлы төрле җыентыклар дөнья күрә. Тарихка калачак зур хезмәт язуга теоретик-гамәли хәзерлек тә узыла. Әле бу сүзлекнең күзаллаудагы варианты барлыкка килгәнче үк, институт галимнәре русча һәм башка телләрдә моңа кадәр басылган күптөрле энциклопедияләрне өйрәнәләр, төп игътибарны Лермонтов һәм Пушкин энциклопедияләренә юнәлтәләр, шулай ук Абайныкын да күз уңыннан чыгармыйлар. ТӘһСИ галимнәре, университетның мөгаллимнәр корпусы белән берлектә, 100 басма табак булыр дип уйланылган энциклопедия материалларының төп юнәлешләрен якынча "Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты", "Тукай тирәлеге, туганнары, дуслары", "Поэтика", "Тукай һәм чит әдәбиятлар", "Тукай фәне", "Тукай - рәсем һәм сынлы сәнгатьтә", "Тукай һәм музыка", "Тукайга мөнәсәбәтле урыннар" һ.б. ачыклый, аталган тематик өлешләрнең һәрберсенә махсус редакторлар билгеләнә. Әлеге бүлекләрне редакцияләүчеләр арасында филол. ф. докторлары А.Г. Әхмәдуллин, М.Г. Арсланов, Т.Н. Галиуллин, Р.Ф. Исламов, В.З. Гарифуллин, Х.М. Юсупов, Д.Ф. Загидуллина һәм филол. ф. кандидатлары Р.Ф Харрасова, Д.М. Абдуллина, З.Р. Шәйхелисламов, Р.Р. Солтанова, Л.Ш. Галиева һәм башкалар бар. Тукайчылар төркеменең җитәкчесе һәм тупланманың гомуми редакторы, төп җаваплысы сыйфатында З.З. Рәмиев сайлана. Әдәбиятчы буларак актив эшчәнлек алып баручылардан оешкан тукайчылар төркеме энциклопедия язучыларның идея һәм фәнни-оештыру үзәгенә әверелде. Ул тугандаш халыклар яшәгән Төркия, Казахстан, Башкортстан, Чувашстан кебек илреспублика галимнәренең дә Тукай иҗатын өйрәнү буенча гыйльми эзләнүләренә җитәкчелек итте. Ел арты ел Тукай фәненә өлеш кертүчеләр саны арта, мәкаләләр язуга яшь галимнәр дә торган саен күбрәк тартыла барды. Безнең уебызча, Тукайның башка әдәбиятлар белән бәйләнеше, әсәрләренең чит әдәбиятларга йогынтысы әле һаман да тулысынча ачылмаган өлкәләрнең берсе булып кала, чөнки СССР таркалганнан соң тузгытып ташланган бәйләнешләрне, бигрәк тә фәнни тикшеренү институтлары арасындагы элеккегә хас көчле контактларны яңадан торгызу бик авырлык белән бара. Шул ук вакытта 105 кешедән торган авторлар коллективына караучыларның беришесе Казаннан тыш - чит шәһәрләрдә, хәтта чит илләрдә яшгәнне дә билгеләп узыйк. Энциклопедия дөнья күргәннән соң галимнәр, укытучы-филологлар, язучылар тарафыннан бәяләнер һәм киң җәмәгатьчлекнең, татар халкының бәһасе чиксез рухи кыйммәтенә әверелер дип өметләнәбез. Тукай энциклопедиясен язу тәҗрибәсе шушындый башка хезмәтләргә бер адым булсын һәм тугандаш халыкларны да яңа фактик материаллар белән баетсын дип телибез. Персональ энциклопедияләр төзү ул - киләчәк эше һәм зур фәнни коллективларның йөзек кашы кебек хезмәте булып тора. ТӘһСИнең 2014 елда төзелгән тукайчылар төркеме дип аталган галимнәр тупламы алга таба да персональ энциклопедияләр төзү эшендә катнашыр, монографияләр язар, әдәби фондларны өйрәнер дип фаразлана. Татар телендә дөнья күрәчәк Тукай энциклопедиясе әлегә - алар тарафыннан башкарылган тәүге персоналий. Ул, бәлки, бу җыентык дөнья күргән көннәр белән бер үк вакытта - Тукайның 130 еллыгын каршылау алдыннан 2016 елның февралендә инде басылып та чыгар. Хәзергә якынча 700 биттән артыклык энциклопедия форматындагы томга 2000нән артык язма тупланган, эшкәртелгән, билгеле бер тәртипкә салынган инде. Энциклопедиянең үз эченә күпсанлы иллюстрацияләрне, Тукайның рифмалар сүзлеген, шәҗәрә агачын да алуын билгеләп узарга кирәк. Хезмәт шулай ук Тукай фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәрнең, Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алган иҗатчыларның рәсемнәре белән дә тәэмин ителгән. Аны эшләү өчен махсус уйланылган инструкция исә алга таба башка талант ияләренә мөнәсәбәтле энциклопедик характердагы белешмәлекләрне төзегәндә кабат файдаланылыр дигән теләктә калабыз. Чын Тукай өчен көрәшеп... Тукайчы дидеңме, һичбер башка кеше түгел, күңелгә иң тәүдә остазым Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин килә. Аның бөтен гомер юлы халкыбызның онытылмас талант иясен аңлау һәм аңлаганын халыкка ирештерү, шагыйрьне күңелләребездә мәңге яшәтү уе белән үткән икән. Тукай турында кайда гына нинди генә сүз чыкмасын, Ибраһим ага, бәхәсләр вакытында үзенә уяна торган кайнарлык белән, аның хакында сөйләргә тотына иде. Башкалар күңелләрендә нинди уй яшәсә, дәлилсез-нисез генә шуны ирештергәндә, олы галимбез һәр фикерен фактлар белән раслап, теоретик яссылыкка салып шәрехләп бирәчәк. Ибраһим абый, гомумән, дәлилсез бәхәсләшә дә белми, үз әйт кәнендә нык тора, юк кына мәсьәләләрдә дә иманына хилафлык кылмый. Бу дәрәҗәдәге принципиальлек кайбер кешеләргә аның үҗәтлеге, хәтта кирелеге, катылыгы кебек күренә. Ә бит ул асылда үтә йомшак күңелле, читләр кайгысын да үзенеке кебек кабул иткән, гүзәллектән бик хисләнүчән, татлы телле, әдәпле сөйләмле кеше иде. Күпме хатын-кызның гомере андый затлы ир-атларны эзләп, көтеп ялгызлыкта үтә. Фәнебез дә шундый затлылыкка, Ибраһим агадагы тирән белемгә ия әдәбиятчыларга мохтаҗ. Ул мохтаҗлык бүген үзен тагын да ныграк сиздерә башлады. Инкыйлаблар чорыннан соң (1923) дөньяга килгән Ибраһим ага шул чор тәрбияләгән, шул ук вакытта совет фәне мәктәбен дә узган язучы-прозаик, әдәбият галиме, тәнкыйтьче иде. Татарлар арасында зур гыйльми дәрәҗәләр алырга авыр бер вакытта ул фәннәр докторы, мәртәбәле профессор булды. Әдәби җәмәгатьчелектә шәхесенә карата хөрмәт Ибраһим аганың Тукай иҗатын, заман биеклегеннән торып, фәнни дәрәҗәдә, комплекслы, тирәнтен тикшерүенә; тәрҗемәи хәлен, тирәлек-даирәсен, нәсел-нәсәбен максатчан өйрәнүенә; шагыйрьгә кагылышлы һәр фактны бөртекләп барлап, объектив шәрехләргә тырышуына да барып тоташты дип уйларга кирәк. Ибраһим Нуруллин, шушы төр эшчәнлек нәтиҗәсендә, фәндә дә, матур әдәбиятта да Тукай образын, иҗатын булдыра алганча тормышчан чагылдырган күпсанлы фундаменталь хезмәтләр калдырды. Ибраһим ага олы Тукай фәненә әдәби иҗат тәҗрибәләре, кече күләмле гыйльми мәкаләләре аша килә. "Томаннарга еллар күмелде" язмасында хәләл җефете Розалина ханым болай ди: "Ибраһим өчен 1955-1962 еллар арасы, иҗади шатлык-омтылышлар белән бергә, икеләнүләр, эзләнүләр чоры булды. Нәфис иҗат һәм фән арасында калып, кайсысына өстенлек бирергә икәнен аныклый алмый изаланды. ...Ибраһимның җаны әдәби әсәрләр язу ягында. Пьесалары өстенә, ул Тукай турында хикәяләр циклын башлап җибәрде. "Язгы үрләр" исемле повесть өстендә эшләде. Тик бу өлкәдә уңышсызлыклар еш кабатлана башлады. "Аның йолдызы"н Галиәскар Камал исемендәге академия театры кабул итте - куелмады. Аны сәхнәләштерергә тиешле Ширияздан ага Сарымсаков театрдан китәргә мәҗбүр булды. Соңыннан ул пьесадагы төп эпизод Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы"нда кабатланды. Ә Ибраһимның әсәре халык театрында гына куелды. Урицкий исемендәге клубта куелганда, халык күп җыелган иде үзе". Шулай да Тукай образын сәхнәгә менгерү юлында Ибраһим ага аерым уңышларга да ирешә. Аның "Тукай Петербургта" пьесасы рус телендә телевизион спектакль рәвешендә телестудиядән күрсәтелә һәм халык күңелендә бик җылы хисләр калдыра. Руслар да күтәреп алган пьесаны татар режисссерлары сәхнәләштерергә теләми. Ахыр чиктә ул университетның драма түгәрәге көче белән Г. Камал исемендәге академия театрының элеккеге бинасында куела. Рольләрне соңрак бөтен татар дөньясына танылачак каләм ияләре башкара: Миркасыйм Усманов, Кояш Тимбикова, Рим Кәримов... И. Нуруллинның Тукай хакындагы пьесасы тамашачы күңелен яуламый, диючеләр дә бар. Һөнәри артистлар таарфыннан зур сәхнәдән куелмаган әсәр хакында мондый ашыгыч нәтиҗә ясау бик үк яхшы түгелдер. Икенче яктан, бәлки, спектакль, чынлыкта да, Камал театрында озак та бара алмас иде, чөнки ул фикер бәхәсенә корылган драмасы була, ә андый әсәрләр ул чакта да, хәзерге вакыттагы кебек, татар тамашачысы арасында популярлашмый. Моны, нигездә, фикер драмалары булган Р. Мингалимов әсәрләренең дә кайчандыр, залга кеше җыя алмыйча, куелудан туктаулары раслап тора. "Тукай Петербургта" - уйланылып, конфликтлары дөрес табылып язылган әсәр. Аның конфликты көчле, чөнки үзәк герой өстенә килгән авырлык-кыенлыклар бихисап, ә ул аларның һәрберсен җиңә. Гадәттә, драматурглар, тамашачыны әсәр тартып торсын өчен, сюжетка мәхәббәт вакыйгаларын да кертми калмый. И. Нуруллин да аны таба, әмма егет-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерми, чөнки шагыйрь биографиясенә ялган кертергә теләми. Әсәрдә аның кызлар белән очрашуы, аларга атап шигырьләр язуы, фоторәсемнәр алышуы турында урыннар бар. Без Тукайның, чыннан да, Зәйтүнә Мәүлүдова һәм башка берничә кыз белән очрашканын, кичәләрдән соң алдынгы карашлы туташлар белән аралашканлыгын беләбез, әмма ул мөнәсәбәтләрен артык тирәнәйтергә теләми. Автор да вакыйга-күренешләр аша шуны җиткерәдер шикелле. Күрәбез, И. Нуруллин, бүгенге каләм ияләребез кебек, шагыйрь тормышында, бәлки, гадәти генә булган вакыйгаларны, очраклы мөнәсәбәтләрне күпертү, гап-гади дуслык хисләрен мәхәббәт дәрәҗәсендә чагылдыру ягында түгел. Безнең кайсыбыз кемгә атап шигырьләр язмаган, я әйтегез? Без шул адресатларның барысына да ихластан гашыйкмы, хәтта өйләнер, кияүгә чыгар дәрәҗәдә яратканбызмы? Чын каләм иясе теләсә нинди темага җиңел яза, моның өчен үтә гашыйклыкның һич кирәге юк. Гашыйклык хисе - болай да шагыйрьнең гомерлек юлдашы, синең хәтта яраткан кешең булмаса да, ул тойгы күңелеңдә яши, җае килеп чыкканда, ташый да китә... Инде кабат Ибраһим ага алып барган икенче юнәлешкә - Тукай фәненә килик. Галим шөгыльләнгән проблемаларга охшашлары, шул исәптән Тукайга кагылышлылары белән философлар да, тарихчылар да кызыксына. Алар инде нәфис текстларга әдәбиятчылар кебек якын килми, "өлкән милләт" сызган тарих фәне яссылыгында бәяли, үзенә кирәк фактларны аралап таба, рәсми идеология кушканча шәрехли. Ибраһим абый белән тарихчы-тукайчылар арасындагы карашлар каршылыгы шуңа барып тоташа дип уйлыйм. Бу факт һәм аның үз карашларында фәнгә аяк басканда ук үтә принципиальлеге, холкына хас кыюлык, Тукайча турылык шәхси тормышында да бик зур киртәләр торгызылуга сәбәп була. Илленче еллар ахырында партия билетларын алмаштыру башлангач, социаль хәлен дөрес күрсәтүе, ягъни мәдәрәсә белеме алганлыгына ишарә аркасында, башта - коммуна, аннан колхоз оештырган, совет мәктәбендә укыткан Зиннәт аганы - кулак, ә улы Ибраһимны кулак баласы итеп күрсәтергә тырышу, партиядән чыгарып ташлау хәрәкәте башлана, тик кара эчле коллегалары үз дигәннәренә ирешми. Әнә шулай нәфис иҗат юлы ук зур каршылыклар белән башланган И. Нуруллинны фән дә кочак җәеп каршы алмый, чөнки ул монда да кысаларга сыешмый, гел үзенчә булып кала, гел дөреслеккә омтыла, күзаллаулары еш кына чор идеологиясе кысаларыннан чыгып китә, ә үзе кәнәфидә утырган галимнәр сүзен кабатламый, югарыда кушкан боерыкларны үтәми. Шулай да, ныклап торып уйлаганда, нинди генә авырлыклар кичәргә туры килмәсен, Ибраһим ага барысыннан җиңүче сыйфатында чыга, һәрвакыт ахыр чиктә аның хаклылыгы раслана. Ул сугыштан да исән кайта, нәфис әдәбиятта да таныла, бүгенге көндә аны хәтта чит ил галимнәре дә Тукайны якт ырт уда иң объектив тикшеренүче сыйфатында бәяли. Ибраһим ага идеягә бирелүчән, бер башына килгәнне һич чыгарып ташламый торган бер зат иде. Бу хакта аның бөтен тормыш юлы ачык сөйләп тора. Озак еллар Тукайга багышлап роман иҗат итү хыялы белән янган И. Нуруллин башта аның хакында кече күләмле әсәрләр яза һәм аларда Тукайны төрле яклап ачарга, тәрҗемәи хәленең төрле баскычларына үтеп керергә тырыша. Шушы вакытта ул шагыйрьнең катлаулы тормышын, бай иҗатын фәнни яссылыкта тирәнтен өйрәнергә һәм матур әдәбиятта әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырга кирәклек фикеренә килә, дип уйлыйм. Галимнең тәүге "Тукайның әдәби пародияләре" исемле мәкаләсе 1948 елда дөнья күрә һәм шунда ук әдәби-фәнни җәмәгатьчелек игътибарын яулый. Шул вакыттан алып, Тукайның иҗаты, ул узган юл, аның татар әдәбиятында тоткан урыны хакында уйлану И. Нуруллинның гомере ахырынача дәвам итә. Алда аталган язмада галим Беренче рус инкыйлабына мөнәсәбәтле формалаша башлаган яңа татар әдәбиятын теоретик нигезләү көрәшенә Тукайның рецензия-фельетоннар, мәкаләләр, шигырьләр, бигрәк тә юмористик-сатирик рухтагы әсәрләр белән катнашуын әйтә. Алар ярдәмендә шагыйрьнең реализм һәм халыкчанлык принципларына каршы торучыларны, әдәбиятта милләткә зарарлы идеяләр үткәрүчеләрне фаш итүен күрсәтә; бу юнәлештәге эшчәнлегендә ул татар халкының һәм рус әдәбиятының пародик әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсенә таянды, иҗтимагый-политик мотивларга өстенлек бирде, ди. И. Нуруллин Тукайның юмор-сатирасын, нигездә, пародияләрен эчтәлек, форма ягыннан анализлый; аларның әдәби, иҗтимагый төрләренә хас үзенчәлекләрне билгели һәм, Тукай - реализм принцибына буйсындырылган тенденциозлыкны, ягъни идеялелекне, демократик идеялелекне яклаучы рәссам, дигән нәтиҗәгә килә. "Тукай тәнкыйтендә реализм һәм типиклык мәсьәләре"ндә (1953) И. Нуруллин, Тукай реализмны тормышны механик рәвештә генә күчереп алуда түгел, билгеле бер фикер, идея, дөньяга караш яктылыгында чагылдыруда күрә, дип белдерә һәм аның, әдәбиятта халык тормышы өчен әһәмиятле мәсьәләләр куелырга, аңа хезмәт итүче идеяләр үткәрелергә тиеш, дигән фикерен яклый. Галим Тукайның типик образны абстракт фикер җыелмасы итеп караудан ерак торуын, типиклыкны гомумилек белән индивидуальлекнең органик берлеге итеп аңлавын күрсәтә. И. Нуруллин карашынча, реализмның үзәк проблемасы булган типиклык мәсьәләсен куюы, әсәрләрне шул ноктадан бәяләве - Тукайның әдәбиятта реализмны ныгыту юлындагы көрәшендә иң югары нокта. 1954 елда яшь галим "В вопросе о развитии идейно-эстетических и литературно-критических взглядов Габдуллы Тукая" исемле кандидатлык диссертациясе яклый. Анда Тукайның идеяэстетик карашлары тормыш һәм иҗат биографиясенә мөнәсәбәттә, үсеш-үзгәрештә күрсәтелә. И. Нуруллинның бу юнәлештәге эзләнүләре, шул эзләнүләрне чагылдырган язмалары соңрак "Тукай эстетикасы турында мәкаләләр" (1956) китабында да чагылыш таба. Галим фикеренчә, Тукай мирасы фикер ноткасыннан гаять бай һәм аның хакында соңгы сүз һаман да әйтелмәгән. Әлеге хезмәттә автор, шагыйрь иҗатына бәйле рәвештә, халыкчанлык, реализм, әдәбиятның иҗтимагый роле мәсьәләләрен күтәрә; әдәби тәнкыйть принциплары, форма һәм эчтәлек, әдәбият һәм халык иҗаты арасындагы бәйләнешләр, әдәбиятларның үзара тәэсире һ.б. турында сөйли, шагыйрь мирасына комплекслы якын килә, идеяэстетик карашларын бер система буларак ачарга омтыла. И. Нуруллин Тукай каләме камилләшүдә ХIХ йөз әдәбиятындагы уңай идея-эстетик традицияләренең, татар халык иҗаты һәм рус классик әдәбиятының хәлиткеч роль уйнаганлыгын күрсәтә. Галим шулай ук шагыйрьнең әдәби-тәнкыйть принциплары турында сүз йөртә, бу уңайдан Тукай объективлыкны, демократик идеялелекны, чынбарлыкны яклаган дип белдерә. Әлбәттә, галим хезмәтләрендә, шул исәптән монысында да чор идеологиясенә бәйле туган субъективрак карашлар да чагылыш таба. Әйтик, укучыга Тукай милләтнең алгарышына каршы хәрәкәт иткән аерым бер динчеләргә, билгеле шәхесләргә генә түгел, дингә һәм дини-әхлакый, дини-суфичыл әдәбиятка каршы да кискен көрәш алып барган кебек аңлашыла. Үз карашларында да кайвакыт каршылыклы булуына карамастан, И. Нуруллин инде алтмышынчы еллар башында ук, Тукай иҗатын идеологик ноктадан бәяләүдән китеп, объектив яктырту кирәклеген әйтә. Ибраһим ага хәтта диссертация яклауда да үзенчә булып кала, беркемне кабатламаган Тукай юлыннан китә: җитәкчелек, яклату киңәшмәсе өчен банкет уздырмый, ә табынны үз дусларына гына өендә кора. Бу кыланышының нәтиҗәсе озак көттерми, аны типкәләүләр башлана. Р. Нуруллинаның алда аталган истәлекләреннән күренгәнчә, аңа Якуб Агишев болай дип аңлата: "Галимнәр дөньясына яклау вакытында түгел, банкетта керәләр". Диссертацияләр аз якланган татар дөньясында бу ачы, әмма асылда күпмедер чынбарлыкны да чагылдырган һәм күпләр хакыйкать санаган күренешне Ибраһим ага асылда белми, һәм ул әле бик азларга гына билгеле була. И. Нуруллинның шушы вакытка әдәби уңышлары да башлана кебек, Мәгариф министрлыгы уздырган конкурста аның балалар хикәясе беренче урынны ала. Соңрак галимне өнәмәүчеләр әдипнең бик отышлы язылган, сюжетлары тик үзе күргәннән һәм чынбарлыктан алынган балалар әсәрләрен дә актуаль проблемаларны чагылдырмый, эчтәлеге тормыштан ерак дип гаепләп чыга. Студентларымның фәнни эзләнүләре Ибраһим аганың нәкъ менә балалар өчен хикәя жанрында каләм осталыгына иялеген, аларның хәзер дә мәктәп дәреслекләренә кертеп булырлык икәнлеген ачты. Ә бит дәреслекләр өчен бер уңышлы язылган хикәя юк заманда яшибез, һәм бу төр конкурсларга да бик мохтаҗбыз. Әдәби әсәрләрен укып-укып карыйм да, үзем дә Ибраһим ага чынлыкта яхшы хикәяче булган, дигән карашка киләм. Их, язсыннар иде әле бүген андый хикәяләрне! Ибраһим абый гыйльми эзләнүләрендәге, бигрәк тә Тукай фәнендәге уңышларын әдәбияттагылары белән кушар, артыкка китәр дигәндәй, әдәбият юлында тагын да зуррак киртәләр тудырыла. 1960 елда нәшриятка матбугатта чыккан хикәяләрен җыеп тапшырса да, иң көчле эчке рецензентлардан булган Ибраһим Гази һәм Гази Кашшафларның уңай бәяләмәләрен алуына карамастан, китапны бастырмыйлар. Студент чагында ук яшь каләмдәшләре белән үзара тәнкыйтьләшергә күнеккән, белемлелеге белән шаккатырган, Тукай һәм Сталин стипендияләрен алган, беренче курста укыганда ук фәнни эшләре конкурста җиңгән Ибраһим абыйны мөгаллимнәр җәмгыяте дә кочак җыеп каршы алмый. Җитмәсә, ул, студент чагында Хатип Госман белән фәнни бәхәсләргә кереп, анда үзен өнәмәү хисе уяткан була. Менә шушы чакта аңа борылырга да китәргә, үзен нәфис иҗатка багышларга, каләмен үстерергә һәм әдип буларак кына танылырга иде дә бит. Тәнкыйтьләргә гаделсезрәк тә дучар ителгән Ибраһим ага фән юлын сайларга карар кыла һәм тагын ялгыша да шикелле. Ә бәлки, Ходай аны безгә Татар шагыйренең бөеклеген, талантын күрсәтер галим булачагын белгәнгә, олы фән юлына кертеп җибәргәндер? Кирәкмәгән ыгы-зыгылар мәйданын фәнннеке белән чикләгәндер?.. Галимнең "Совет әдәбияты" 1961 елда дөнья күргән язмасы татар җәмәгатьчелеген айнытып җибәргәндәй итә. И. Нуруллин анда 1960 елда чыккан Тукай турындагы истәлекләрнең фальсификацияләнгәнлеге өчен, басманы чыгаручы һәм җаваплы мөхәррирләре Сәгыйть Исәнбай белән Гали Халитне үзе яраткан Тукайча көчле тәнкыйть утына ала. "Шагыйрьне өйрәнү юлында" (1966) язмасында галим: "Тукай кемнеңдер күтәрүенә, ясалма бизәкләргә мохтаҗ түгел, аның үз бөеклеген генә ачарга кирәк, ягъни фәннилектән тайпылмаска кирәк" дип белдерә һәм үзе дә, заман мөмкинлекләреннән чыгып, шагыйрьне чагыштырмача объектив, иң мөһиме җанлы кеше сыйфатында яктыртуга ирешә. "Тукай иҗаты (Беренче рус инкыйлабы чоры)" (1964) китабында И. Нуруллин Тукайның идея-эстетик карашларын Беренче рус инкыйлабы, иҗтимагый хәрәкәт, шагыйрьнең яшәү шартлары, тирәлеге, алган белеме, шул исәптән өйрәнгән әдәбиятлары белән тыгыз мөнәсәбәттә чагылдыра. Галим, Тукайның 1906-1907 еллар поэзиясендә халыкчанлык принциплары җиңә, бу алга китеш барыннан да элек иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсешенә, әдәбиятның иҗтимагый ролен революцион-демократик рухта аңлый башлавына бәйләнгән; Тукай, критик реализм принципларын гамәли рәвештә тормышка ашыру белән бергә, бу иҗат юнәлешенә карата кайбер фикерләр дә әйтә башлый, дип белдерә. Тәнкыйтьче Тукайның мәхәббәт лирикасында, көнчыгышның шартлы-романтик стиленнән арына барып, әкренләп рус поэзиясе тәҗрибәсенә йөз тотуын билгели. И. Нуруллин "Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты" мәкаләсендә шагыйрьнең Крылов, Кольцов, Пушкин, Лермонтов һ.б. белән бәйләнешләрен тәгаен мисаллар ярдәмендә ача. Әйтик, Тукайның реализм турындагы фикерләренең формалашуында Гоголь иҗаты зур роль уйнавын әйтә; шагыйрьнең идея-эстетик позициясе революцион-демократик поэзиясенең башында торган Некрасовка аеруча якын, дип белдерә. И. Нуруллин Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм Писарев кебек тәнкыйтьчеләрнең дә Тукайга тәэсир ясавын билгели. Шул ук вакытта ул Пехтелев "Пушкин, Лермонтов, Тукай" исемле китабында Белинскийның Тукайга идея тәэсире булганлыгын ачыклап китүен игътибарга ала һәм, тәнкыйтьчеләрнең, бер-берсеннән алган фикерләргә нигезләнеп кенә, Тукайның Уральскида вакытта ук Белинский әсәрләрен укыган, диюен хупламавын әйтә. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында И. Нуруллин, татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе, әдәбият белеме буенча берничә китап яза, аларда ул еш кына Тукай иҗатына таянып фикер йөртә, карашларын раслый. И. Нуруллин хикәяләрен, Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документлар, расланган факт лар нигезендә иҗат итә. Алар шагыйрь тормышының төрле чорларын, вакыйга-хәлләрен яктырта. Әдипкә башка темаларга язуга да Тукай иҗаты этәргеч биргәли. Әйтик, "Эш беткәч уйнарга ярый" (1952) әсәрендә автор балаларга кечкенә вакытта ук дөрес тәрбия бирү кирәклеген Алмаз исемле герое ярдәмендә аңлата. Ул Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен укыгач, үз гамәлләре, ясаган хаталары турында уйлана һәм аларны төзәтү юлына баса. 1975 елда, галимнең Тукай фәнендәге барлык уңышларын чагылдырырлык фәнни-әдәби "Габдулла Тукай" китабы дөнья күрә һәм 1982 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Алга таба галим Тукай тирәлеген, әйтик, җан дусты Ф. Әмирхан тормышын, иҗатын өйрәнү белән ныклап шөгыльләнә башлый, Тукай мирасын заман биеклегеннән торып бәяләү кирәклеген дә онытмый. И. Нуруллинның Тукайга кагылышы булган шактый хезмәтләре, шул исәптән "Тукай" романы русча да дөнья күрде. 2000 елда "Тукай" романының үзгәртелгән, тулыландырылган басмасы "Моңлы саз чыңнары" чыкты. Әлеге романда Тукайның тормыш һәм иҗат юлы җиде бүлеккә, ягъни тормышында әһәмиятле саналырлык этапларга бүленеп яктыртыла. Алман галиме Михаэль Фридерихның "Габдулла Тукай - высокочтимый поэт на службе татарской нации и советского социализма" китабында И. Нуруллинның Тукай мирасын яктыртуга керткән өлеше темага мөнәсәбәттә чагылыш таба. Әлеге хезмәт һәм галимнең вакытлы матбугатта дөнья күргән язмалары Тукай шәхесенә, иҗатына бәйле бәхәсләрне объектив ачуы, шул исәптән бу бәхәсләрдә И. Нуруллин позициясен дөрес бәяләве белән әһәмиятле, һәм ул карашлар киңкатлам татар укучысына да ирештерелергә тиеш дип саныйм. Ибраһим абыйны бездән дә яхшырак белгән Розалина Нуруллина, аны усал дип бәяләүчеләргә каршы килеп, һәрдаим җәмәгатенең, усал түгел, ә таләпчән икәнлеген яза. Мин дә шушы фикердә торам. Безнең татар, бигрәк тә куркаклар, ялагайлар, үзләре дә кемнеңдер көчле, әмма гадел тәнкыйтенә эләккәннәр еш кына төшенчәләрнең мәгънә эчтәлеген үзгәртеп куллана: кешенең сүзе ныклы булдымы, үзен бернинди һөҗүмнәр ясап та куркыта алмадылармы, аның хакында "усал" дигән фикер тарата. Мин Ибраһим абыйны усал гына түгел, хәтта бик йомшак иде дип раслыйм. Үземә мөнәсбәтеннән чыгып, бары тик шундый бәяләмә бирә алам. Ул талантларга - йомшак, булдыксызларга артыгы белән таләпчән иде. Һәм иң зур таләпчәнлекне ул үз-ү зенә күрсәтте, шул таләпчәнлеге аркасында, безгә Тукай хакында күпсанлы кызыклы, мәгънәле, дәлилле, бай мәгълүматлы хземәтләр язып калдырды. Каләмнең милли асылы (Флүн Мусин) Милли асыл... Ул яңгырашы белән дә хәзер бик актив кулланыштагы алынма төшенчәгә - менталитетка якын торучы гыйбарә икән. Әлеге дә баягы милли асыл нәрсәдә һәм ничек чагыла, дигән сорау туа. Әлбәттә, кешенең эчке рухында, күзаллауларында, холкында, нинди гореф-гадәтләргә иярүендә, ягъни яшәү һәм көн итү рәвешендә. Каләм иясенең миллилеге язганнарыннан күренә. Бер төсле уйлап, икенче төсле язганнар да, халык каршында яхшы атлы булып күренергә теләүчеләр дә юк түгелдер, әмма андыйлар - очраганда да бармак белән санарлыктыр. Галим дә - каләм иясе. Аның миллилеге нәрсәдә чагылыш таба соң? Беренче чиратта, милләт гаме белән яшәгән әдипләргә хезмәт итүдә. Ул милли тарихны, үз әдәбияты тарихын милләт язмышын кайгырткан әсәрләрне үзәккә куеп төзергә тиеш. Бер үк әдәби барышны төрлечә яктыртырга була. Әдәбиятның умырткасын милләтне яклаган, сакларга алынган һәм сәнгатьчә камил дә эшләнгән әсәрләрдән корсаң, халкыңның күзе ачылыр, ул шул тарихны уку дәвамында шәхес буларак үсәр. Үз халкы өчен яшәгәннәр язмышы белән танышкан һәм шул вакытта аларга карата күңелендә мәхәббәт уянган кеше, ил чакырганда, көрәш мәйданнарына килүдән куркып калмас. Язучы тарих битләренә керер өчен язмый, әмма, керә икән, аңа шуннан да зуррак сөенеч булырмы?! Алтын әдәби йомырка салып та, шул хезмәтеңен сытып узсалар, исемеңне атарга тырышмасалар?.. Күңел рәнҗи, хәтер кала. Бәйгеләр вакытында син язган әсәрләрдән күпкә йомшагракларга урын биргән галим-голямага да, жюри составларында утырган, әмма, җитәкчеләрдән куркып, каләмдәшен яклап чыкмаган яисә гаделсез рәвештә үз дусларына тавыш биргән әдипләргә дә рәхмәт сүзе әйтмисең, билгеле... Ә бит бездә әлеге жюрилар, нигездә, бер үк кешеләрдән төзелә... Татар галименең бурычы - сүз кадерен, тәмен, мәгънәсен белгән талантларны табып алып, әдәбият кәнәфиләренә утырту, каләмдәшләре арасында лаеклы урыннарын күрсәтү, мөмкин була калса, тарихның сәхифәләрендә дә урын бирү дә инде. Хезмәткә чын бәя бирергә кирәк булганда таянырлык кешеләребез кими бара. Зур галимнәребезне бер-бер артлы югалтабыз. Әдәбиятны төбенә төшеп аңлаган эстетларга мохтаҗбыз. Туксанынчы-икемеңенче еллар таныклы галимнәрнең санын арттырды, татарны фәндә зур сүз әйтерлек кешеләргә баетмады. Фән югалткан шәхесләрне атаганда, телгә Флүн Мөслах улы Мусин да килә. 1939 елның 23 февралендә Мөслим районының Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туган Флүн абыйның, 1957 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, батырчылык кылып, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керергә китеп баруы ук таң алдыра. Флүн Мөслахович башкалабызда да калган була алыр иде, җаны Татарстанга тарта: университетны тәмамлагач, Казаныбызга кайта да "Социалистик Татарстан" газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша. Ул елларда яшь галимнәргә мохтаҗлык зур була, озак та үтми, - 1963 елның маенда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына чакырып алалар. Ул институтта башта - кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, тора-бара зур галим буларак таныла, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый. Кызганыч ки, Ф.М.Мусин арабыздан бик вакытсыз - 2009 елның 23 сентябрендә китеп барды. Мәскәү әдәбият гыйлеме мәктәбен үзләштергән галим, тәнкыйтьче Флүн абыйның Тукай фәненә керткән өлеше гаять зур иде. Ул, беренче чиратта, әлеге өлкәнең киләчәк перспективаларын кайгырткан мәкаләләр язды, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдыру этаплары турында сүз йөртте. Мәсәлән, "Без белгән һәм беләсе Тукай"да (Мәдәни Җомга. 1996. 17 май) шагыйрьне өйрәнү бурычларын тезис рәвешендә тәкъдим итте һәм: "Тукай феноменын өйрәнү һәм бәяләү тарихын якынча өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор - революция алды елларын, икенчесе - егерме-илленче елларны, өченчесе алтмышынчы еллардан соңгы вакытны эченә ала", - дип белдерде. Флүн Мусинның фәнни-теоретик язмаларында шагыйрь иҗатын гыйльми анализлау концепциясе, методологик принциплары тәкъдим ителде, әлеге иҗатка заманча мөнәсәбәт, Тукайның күзаллауларын ачыклау проблемалары куелды. Галим алда аталган мәкаләдә дөрес билгеләгәнчә: "Тукай иҗатын хәзерге карашлар яссылыгында өйрәнү турында сүз алып барганда, иң мөһим концептуаль бурыч итеп, бу иҗатны милли идея яссылыгында яктырту санала". Шушы уңайдан, Флүн Мусин тарафыннан Тукайның дөньяга карашын ачыклау проблемасы да көн тәртибенә куела. Ф.М. Мусин хезмәтләрендә, шагыйрьнең халыкчанлыгыннан, милләтчелегеннән тыш, төрле яссылыктагы күзаллаулары, шул исәптән иҗтимагый фикер киңлеге дә ассызыкланды. Галимнең Тукай иҗатының актуальлеге, заманга лаеклыгы, мәңгелеге кебек фикерләре, аны ничек укырга һәм аңларга тиешлек, талант иясенең һаман да татар җәмгыятендә дә әйдәман була алырлыгы турында уйланулары "Тукайга кайту", "Тукай в меняющемся мире", "Тукай һәм безнең заман" һ.б. күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш тапты. Югарыда аталган язмалардан "Тукай белән яңа гасырга" дип исемләнгәнендә Ф.М. Мусин Тукай мәгърифәтчелеген "гомуммилли әһәмиятле сәбәпләр" белән бәйләп аңлатты. "Эш шунда, - диде ул, - мәгърифәтчелек идеологиясе һәм идеаллары татарның ул вакыттагы милли мәнфәгатьләренә аеруча туры килгән" (Ватаным Татарстан. 2001. 20 апр.). Флүн Мусин, "Тукаеведение: итоги и перспективы: изучение аспектов поэзии Тукая составляет важнейшую перспективу тукаеведения ( Республика Татарстан. 1996. 23 мая) язмасына куелган атама белән үк, Тукай иҗатын өйрәнүдәге башка мөһим яссылыкны да билгеләп узды, ә инде "Тукай һәм безнең заман"да (Мәдәни Җомга. 2006. 18 авг.) шагыйрьне хәзерге карашлардан чыгып өйрәнү проблемасын куйды. Галим татар әдәбият белеменең Тукай фәнендәге уңышларын һәм үсеш юлларын рус телле үзәк матбугатта яктыртуга зур игътибар бирде. Мәсәлән, "Тукай в новом веке" (Республика Татарстан. 2001. 26 апр.) язмасында ул Тукай иҗатын өйрәнүгә заман таләпләрен ачты. Шагыйрьне, бигрәк тә иҗтимагый-идеологик карашларын инде элекке идея-эстетик, аерым алганда сыйнфый позицияләрдән торып шәрехләмәскә, аның киң милли-демократик позициядә торганлыгын күрсәтергә кирәк, дип белдерде. Флүн Мусин Тукайның ХIХ гасыр мәгърифәтчеләре алып барган миссияне дәвам итүе һәм яңа тарихи шартларда татар милләтен яңарышка илтүне кайгыртканлыгы турында сүз йөртте, бу юлдагы гамәлләрен тасвирлады. Ул Тукай иҗатын әдәби традицияләр җирлегендә яктыртуның мөһимлеген аңлатты, моңа элек игътибар җитмәгәнлеген күрсәтте. Татар фәнендә, бигрәк тә тарих гыйлемендә Тукайдан атеист, революционер ясау теләге көчле иде. Аны чабуыннан тегеләйгә дә, болайга да тарткалап карадылар. Г. Ибраһимовлар кебек инкыйлабчы ук күрсәтә алмасалар да, атеист сыйфатында раслау зур галимнәрнең шактый саллы китапларында чагылыш тапты. Мин моны, шулай эшләгәндә, Тукай тагын да ныграк таныла, дөньяда билгеле була, рус тарихында да эзе кала, дип беркатлы ышанудан да килә дип уйлыйм, партия заказын үтәү белән дә бәйләп карыйм, кешенең, бигрәк тә коммунист галимнәребезнең совет пропагандасы белән тәмам агулануының чагылышыдыр да дип саныйм. Үзгәртеп кору еллары Тукайны дөрес аңлауга киң юллар ачты. Шул шартларда үзе дә шактый үзгәргән һәм Г. Исхакый кебек милләтчеләр мирасын өйрәнү барышында күзаллаулары тагын да киңәеп киткән Флүн Мусин инде Тукайны атеист сыйфатында ачарга тырышучыларга да каршы сүз алып барды, ул Аллага ышанучы иде, ә дингә мөнәсәбәте шул чор шартлары белән билгеләнә иде, дип язып чыкты. "Тукай в меняющемся мире" (Казань. 2006. № 7. С. 29-30) мәкаләсендә галим Тукай поэзиясенең 1917 елгача, совет заманында һәм яңа тарихи чорда өйрәнү аспектларын, принципларын, бурычларын янәшә куеп күрсәтте, боларны иҗтимагый чор тудырган шартлар белән бәйләде. Ул шагыйрь иҗатын әлеге мәкаләдә үзе дә заман фәне ирешкән биеклекләрдән һәм төрле яссылыклардан килеп бәяләде, каләм иясенең мирасын тирән өйрәнү татар әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен кирәк, дип язып чыкты. Флүн Мусинның ХХ гасыр башы татар әдәбияты, мәсәлән, Г. Ибраһимов хакындагы язмаларында Тукайга мөнәсәбәтле фикерләр дә чагылыш тапты. Әйтик, "Күләгәдә ниләр бар?"да ул болай дип белдерде: Г. Ибраһимов "Татар шагыйрьләре"ндә "... бер яктан, Тукайның иҗат эволюциясен гомуммөселманлык идеясеннән татарлыкка күчү рәвешендә күзалласа һәм шул нигездә теленең дә халыклашуын таныса, икенче яктан, әлеге халыклашуның шагыйрьнең гомумән стиленә тәэсирен бер яклырак аңлата һәм бәяли. Ачыграк әйтсәк, үз халкының авыр тормышын һәм аянычлы язмышын чагылдыру максатында, Тукайның шигърияттәге традицион "югары" өслүбтән гавамга якын "түбән" өслүбкә күчүен Ибраһимов кабул итеп бетерә алмый. Гомумән, поэзиягә романтик карашта торган, ягъни аны илаһилык, гүзәллек һәм нечкә хисләр дөньясы итеп караган Ибраһимовка Тукайның шигъриятне "җирләштерергә" омтылуы ошап бетми". Галим әлеге язмада Г. Ибраһимовның Тукай шигъриятендә ачылган темаларга белдергән теге яки бу карашларын аерып чыгарды һәм аларның сәбәп-шартларын ышандырырлык аңлатты. Ул Г. Ибраһимов Тукай иҗатына карата әйткән тәнкыйтьне, беренче чиратта, ике каләм иясенең идея-эстетик яктан төрлерәк позициядә торулары белән бәйләде, "романтик Ибраһимов белән реалист Тукайның идея-эстетик карашларында кызыклы гына аермалар" бар, дип белдерде. Флүн Мусин фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм башка җые лышларда Тукайга мөнәсәбәтле докладлар белән чыгышлар еш ясады, аның әдәбиятыбыз күгендә торган каләм иясе икәнлеген һәрвакыт ассызыкларга тырышты, үз чорының иң алдынгы карашлы иҗатчылардан икәнлеген күрсәтте. Галим Тукай юбилейларын уздыруны, әлеге чараны басмада чагылдыруны башлап йөрде, әйтик, ул "Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте" китабының жаваплы редакторы да иде. Дәреслекләр авторы булган Флүн Мусин "Тукай иҗатын укыту мәсьәләләре"ндә (Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. Казан, 2006. Б. 39-43), Тукай шигъриятен хәзерге укыту-тәрбия процессында тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга, уку йортларында яңа гасыр югарылыгыннан торып өйрәнүгә игътибарны арттырыру, үткәндәге кайбер тар яки берьяклы идеологик клишеләрдән арынып, шагыйрьне бөтен барлыгында күрү һәм күрсәтү кирәклеге турында сүз алып барды һәм Тукай шәхесе белән мирасын өйрәнүдә әһәмиятле булган, әмма тиешенчә хәл ителмәгән мәсьәләләрне ачыклап узды. Галим: "Тукай иҗатының милли асылын ачу ахыр чиктә аның татар әдәбияты тарихындагы урынын һәм милләтара яңгырашын дөрес билгеләр өчен кирәк. Тукай феноменын төрле яклап өйрәнүдә һәм бәяләүдә тагын аның тормыш фаҗигасен яктыртуның әһәмияте зур", - дип язды. Сүзебезне милли асыл турында сөйләшүдән башлаган идек, каләм, югарыдан кушылган кебек, галимнең шул хактагы фикерләренә алып чыкты. Әгәр без янмасак (Ринат Мөхәммәдиев) Әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, зур мирас туплаган прозаик, һәм Рәсәйкүләм билгеле җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев - Татарстанның урманлы-сулы Мамадыш якларыннан. Казан арты авылларының берсе булган Кече Кирмәндә тугач, аны Тукайның якташы дип әйтергә дә мөмкин булыр иде. Әдипнең тормыш елъязмасы күпчелек язучыларныкы кебек башлана. 1966 елда үз районының Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен тәмамлый һәм, әлбәттә, үсмерлектән үк киләчәген иҗат белән бәйләргә хыялланган яшь каләм ияләре кебек, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Булачак әдип университетта белем алганда үзен фәнгә сәләтле, эзләнүчән итеп таныта, һәм инде Татарстан телевидениесендә яшьләр һәм балалар тапшырулары мөхәррире булып эшләвенә, үзен шул юнәлештә киң җәмәгатьчелеккә дә таныта башлавына карамастан, 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантура бүлегенә укырга керергә чакыралар, һәм аның өч елы яңадан туган уку йорты биналары эчендә уза. Бу елларда ул бөтен көчен татар әдәбияты узган юлны өйрәнүгә куя һәм фәнни эзләнүләр юнәлеше рәвешендә ХХ гасыр башы тәнкыйтен сайлый, аерым алганда шул чорның танылган әдәбият белгечләреннән булган Җамал Вәлидинең тормыш-иҗат юлын өйрәнә. Җамал Вәлиди исә үз чорын объектив һәм шул заман фәне ирешкән биеклекләрдән торып фәнни яктыртучы сыйфатында әле һаман да югары бәяләнә, язганнары әдәбият тарихын аңлауга ачкыч булып тора, укучыга ориентирлар бирә. Ул бик күпләрне, үзенең язмалары белән, Тукайны аңлауга да алып килә. Р. Мөхәммәдиевне шулай ук беренче татар профессиональ театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрамнең эшчәнлеге дә тирән кызыксындыра, ә ул Тукайлар яшәгән тирәлекне, аның каләмдәшләрен, Г. Камал кебек дуслары иҗатын да өйрәнгән, бәяләгән була. Р. Мөхәммәдиевнең бу ике тәнкыйтьче калдырган мирас хакындагы вакытлы матбугатта дөнья күргән заманына күрә кыю фикерле, принципиаль карашлы мәкаләләре аны әдәби җәмәгатьчелектә яшь вакытында ук өметле каләм иясе итеп таныта да. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, Ринат Мөхәммәдиев "Татарстан коммунисты" (хәзерге "Татарстан") журналы идарәсендә фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә. Ул чорда яшь кешенең мондый урыннарга хезмәткә алынуы бик зур дәрәҗә була. Хезмәт урыннарыннан, алган белеменнән чыгып фикер йөрткәндә, алга таба Р. Мөхәммәдиевнең бөтен эшчәнлеге әдәби тәнкыйть белән бәйле булырга тиеш кебек тоела. Чыннан да, ул 1977 елның февраленнән "Казан утлары" журналы редакциясендә иң элек - әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире, 1981-1987 еллар аралыгында журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Шушы чорда - 1979 елда Р. Мөхәммәдиев Мәскәү университеты каршындагы гыйльми советта "Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Р. Мөхәммәдиев 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшриятына директоры итеп билгеләнә. Кыкасы, ул бөек Тукаебыз кебек, озак еллар дәвамында әдәби тәнкыйтькә, матбагачылыкка хезмәт итә. Дөрес, ул әдәбиятка җитмешенче елларда шигырьләр һәм хикәяләр язып килә, әмма озак еллар дәвамында нәфис иҗатны икенче планга калдырып тора. Зур тәнкыйтьчеләр, әдәбият турында объектив фикер йөртүчеләр үзләре дә каләм тирбәтүчеләр арасыннан чыга, дигәнне раслагандай, тора-бара ул тәнкыйди эшчәнлекне проза янәшәсендә алып бара башлый һәм бераздан инде прозаик сыйфатында да таныла. Авторын бөтен дөньяга белдергән, күп телләргә тәрҗемә ителгән, чит милләтләрнең бүләкләренә дә ия булган "Сират күпере" романы өчен 1993 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган Ринат Мөхәммәдиевнең Тукай белән охшашлыгы, иҗатларының үзара бәйләнешләре нәрсәдә, дигән сорау туа. Ул, беренче чиратта, каләм иясе язган тәнкыйть мәкаләләрендә чагылыш таба. Әдип, үткәндәге әдәби мирасны анализлаганда һәм үз чоры шигъриятен бәяләгәндә, төрле иҗат портретларын язганда һаман да искермәгән, шигъриятнең югары биеклеге саналган Тукай иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Поэзиягә гражданлык күзлегеннән бер караш ташлаган "Әгәр син янмасаң, әгәр без янмасак ..." мәкаләсендә язучы С. Хәкимнең "Тукай тирәнгә кергән, уртага, диңгезнең актарылган төшенә кергән, диңгез белән бергә кайнаган, диңгез үзен яр читендәге бер ташларга бәрер дип куркып калмаган" сүзләрен эпиграф итә, димәк, аны гражданин шагыйрь саный һәм башка каләм ияләренең язганнарын аның мирасы янәшәсенә куеп карый. Шул ук вакытта ул, үз сүзләре белән: ""Сүз бүгенге шигърият турында бара. Ә күңелдә - Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Кандалыйлар... Көр күңелле, азатлык сөючән, көчле рухлы һәм сугышчан поэзиябезнең чишмә башы шулардан булгангамы... Шигъриятебездә яңа дәвер ачкан Тукай рухы исә бөтен сүз сәнгатебезгә - аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә нур сибеп тора. Шул нур яктылыгында Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим һәм X. Туфаннар йолдызы балкый. Кайсын гына алма, иҗаты һәм бөтен тормыш юлы белән чын гражданлык үрнәге булып тора..." - дип белдерә. Бу юллардан татар әдәбиятында Тукайдан күчемлелек, Тукай традицияләре, Тукайдан килгән миллилек һәм гражданлык, көрәшчелек рухы турындагы мәгънәләр ачык аңлашыла. Югарыда телгә алынган китапка кергән "Иң бәхетле чагы алманың" мәкаләсендә әдип Шәүкәт Галиевнең балалар шигъриятенә "Г. Тукай, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәтләр калдырган традицияләр каршында зур җаваплылык тоеп" килүен, шул өлкәдә ирешкән уңышлары аркасында республикабызның Г. Тукай исемендәге бүләгенә лаеклылыгын сөйли. Ул шулай ук шагыйрьнең, юмор һәм сатира остасы буларак, Тукай мәктәбенә каравын ачып бирә. Галим алга таба Тукайның туган авыл турындагы шигыреннән эпиграф белән башланган "Туган җир җылысы"нда татар шигъриятендә, шул исәптән Гәрәй Рәхимнекендә Туган җиргә мәхәббәт темасын ничек, нәрсәләр аша чагылдыру проблемасын күтәрә һәм, Тукай тасвирлаган чордан соң авылда барган үзгәрешләр замандаш каләм ияләренең илһам чыганагы булырга тиеш, дигән карарга килә. Әдәбиятта Тукай традицияләре, аның бөеклеге, татар әдәбиятында тоткан урыны турында уйланулар Ринат Мөхәммәдиев хезмәтләрен үзара бик тыгыз бәйли. Шушы яссылыкка караган фикерләрне аның "Укучы ничек кабул итәр?" кебек язмасыннан да табарга мөмкин. Тәнкыйть тарихын һәм татар тәнкыйтьчеләренең иҗат портретларын, беренче чиратта, Җ.Вәлиди эшчәнлеген, шул исәптән аның Тукай шигъриятенә мөнәсәбәтен чагылдырган хезмәтләрен яктыртуны фәнни эшчәнлек юнәлеше итеп сайлаган Ринат Мөхәммәдиев, талантлы тәнкыйтьчеләр кемнәр алар, дигән сорауга җавап эзләгәндә, иң элек "тәнкыйть эшчәнлеген әдәби иҗат белән нәтиҗәле чиратлаштыра алган зур әдипләр - Г. Тукай, Ф. Әмирхан һәм Г. Ибраһимовларны күздә" тотуын әйтә. Бу инде - тәнкыйтьче әлеге шәхесләрне үзенә үрнәккә куя дигән сүз. Язучы, әдәбиятта объективлык, тормышчанлык, халыкчанлык, миллилек һәм әдәби тел мәсьәләләрен чишкәндә дә, Тукайга мөрәҗәгать итә. "Шигърият һәм вакыт алдында баш иеп" мәкаләсендә Тукай, Такташ, Җәлил, Тукай исемнәренең әдәбият һәм халык намусы төшенчәләре белән янәшәлеген яза, ул бигрәк тә Тукайны һәрдаим милләтнең зур шәхесе сыйфатында телгә ала. Кыскасы, сүз сөрешебездән, Ринат Мөхәммәдиев иҗатында бүгенге татар әдәбиятын традицияләр, әдәби күчемлелек яссылыгында өйрәнү мөһим урын тота, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Узган гасырның төрле иҗтимагый-сәяси этапларында халык рухы, яшәү фәлсәфәсе, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре янәшәсендә шул баскычта милли барышка, милли күзаллауларга, норматив әхлакка килеп кергән үзгәрешләрне дә чагылдырган Р. Мөхәммәдиев иҗатын Г. Тукай мирасы янәшәсенә куеп анализлау, телстиль байлыкларыннан Тукайлар заманыннан килгән катламнарны барлау бүгенге яшь галимнәребез өчен кызыклы булыр иде дип уйлыйм. Гомумән, без әдәбиятта тукайчалыкның яшәвен кайгыртырга тиеш. Габдулла Тукай иҗат иткән һәм аннан соңгы еллар атмосферасын, әдәби тирәлекне өйрәнү, Тукайга шул тирәлекнең мөнәсәбәтен ачыклау, егерменче елларда һәм алга таба да әдәбиятның Тукайны алтын нигез итеп күтәрелүен күрү өчен, инде, һичшиксез, Р.Мөхәммәдиев каләменнән төшкән тәнкыйтьне тулысы белән укып чыгу кирәк. Чор сулышын чагылдыруда узган гасыр башында бер генә шагыйрь дә Тукай белән ярыша алмаган кебек, бүгенге татар прозаиклары арасында җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, Ринат Мөхәммәдиев каләме шикелле, Рәсәй масштабында чагылдыру әлегә күренми. Каләм иясенең халыкара яңгыраш тапкан әдәби әсәрләре шактый. Ул аларда совет иленең төзелү һәм җимерелү тарихын шактый тулы яктырта, тарихта билгеле сәяси эшлеклеләргә үз бәясен бирә. Әдип бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган "Татарский мир" ("Татар дөньясы") дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Тукай иҗаты - чиксезлек Алия Мөбарәкшина - өметле яшь галимнәребезнең берсе. Ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Тукайны өйрәнүчеләр төркемендә эшли. Бүген корган әңгәмәм нәкъ менә аспирант кызыбызн ың шагыйрьгә мөнәсәбәтле фәнни эзләнүләре хакында булыр. Рифә Рахман. Алия туташ, Сез зур фәнгә журналистикадан - мәртәбәле "Мирас" редакциясеннән килдегез, бу адымны ясавыгызның сәбәпләрен әйтеп узсагыз икән. Алия. Университетны тәмамлауга, диплом җитәкчем профессор Резеда Ганиева нәсыйхәте белән, мин ТӘһСИнең текстология бүлегенә аспирантурага укырга кердем. "Чын мирас", соңрак "Безнең мирас" журналы редакциясе хезмәткәре булганда ук параллель рәвештә Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышы буенча фәнни тикшеренүләр алып бардым. Фәнни-популяр журналда эшләү фәнгә булган кызыксынуны арттыра гына төште дип уйлыйм. Татар дөньясын гына түгел, төрки дөнья әдәбияты, мәдәнияте, тарихын яктырткан әлеге журналда, татар галимнәре белән бергә, Россиядән читтә яшәүче тюркологларның да хезмәтләре басыла бит. Журналистлык һәм фәнни эшчәнлек бер-берсен тулыландыра гына ул. Редакциядә эшләү чорымны фәнгә ныклап керер өчен әзерлек һәм чыныгу вакыты булды диеп саныйм. Институтта Тукай группасы оешып, Тукайның персональ энциклопедиясен төзүдә катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым. Рифә Рахман. Студент чагында беркем дә аспирантурага калам да Тукайны өйрәнәм дип хыялланмый, әллә нинди яңача һәм оригиналь яңгырашлы, рус фәнендә популярлашкан темалар белән кызыксына, чит әдәбиятларны укуга күп вакыт сарыф итә, ә Тукайга олыгая-олыгая килә... Алия. Мин университет елларыннан ук тукайчы галимнәр Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева гаиләсенең еш кунагы идем. Чәй артында аларның еш кына Тукайчылар сафы сирәгәя, Тукай фәнен өйрәнүчеләр олыгая, Тукай фәненә яшьләр килми, дип борчылып сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Аспирантурга нинди тема өстендә эшләячәгемне белеп килмәдем. Теманы Резеда Кадыйр кызы тәкъдим итте. Шулчак үзем дә югалып калдым. Тукай иҗатын өйрәнү эше катлаулы булачагын чамалыйм, ерып чыгасыма артык зур ышанычым да юк кебек... Җитәкчеләремнән берничә тапкыр консультация алгач, темам белән шактый кызыксынып киттем. Бүгенгедәй исемдә: Зөфәр абый белән Резеда апа Тукай конференциясенә Төркиягә җыеналар. Фатирларын миңа ышанып тапшырдылар да Тукайга кагылышлы хезмәтләр белән тулы бер шкафка төртеп күрсәттеләр: "Без кайт канчы бу материаллар белән танышып чыгарга тырыш!" Билгеле, мин аларның чиреген дә укырга җитешмәдем. Кулыма алган һәр хезмәттә темама бәйле мәгълүмат белән күзгә-күз очрашкач, диссертацияне язарга материал күп, тиз генә язармын да чыгармын, кыенлыклар булмас, дигән ләззәтле алдануым - фән юлында беренче ялгышуым булгандыр. Минемчә, зур эшләр алдында торып калганда, юнәлеш бирүче остазың булырга тиеш, югыйсә адашуың, ялгыш юлдан китүең бик мөмкин. Тукай фәнендә теоретик һәм текстологик фундаменталь хезмәтләр авторлары Зөфәр абый һәм Резеда апаның янәшәмдә булулары миңа ышанычымны ныгытты. Рифә Рахман. Фәнни киңәшчегез Резеда апа Ганиева үзе дә зур тукайчы бит әле. Сез, аның шагыйрьгә кагылышлы хезмәтләре Тукай фәнен нинди планда алга җибәрде, дигән карашта торасыз? Алия. Резеда апа, беренче чиратта, һәр әдәби күренешкә фәлсәфи-эстетик планда якын килә, карашларын фәнни нигезле һәм дәлилле итү өчен, бар көчен куя, теләсә кайсы әдәби текстны һәм каләм иясен дөнья әдәбияты җирлегендә карый һәм бәяли белә. Ул Тукай иҗатын шул рәвешчә өйрәнгәндә, шагыйрьнең әдәбиятта нинди зур фигура икәнлеген ачып, аңлатып бирә алды, аңа башка халыкларның мөнәсәбәтен үз укучыбызга да ирештерде. Мин, аспирант дәрәҗәсендәге тоюым-аңлавым белән, әлегә шуларны әйтә алам. Бу урында җитәкчем Зөфәр абыйга да тукталмый булдыра алмыйм. Аның текстолог, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше икәнлеген беләсез. Ул Тукай темасының комплекслы һәм тирән ачылуын кайгыртты, моның фактик җирлеген ныгытты, миңа Тукайга бәйле ачылырга мөмкин калган якларны да билгеләргә булышты. Рифә Рахман. Күпләр Тукай өйрәнеп бетелгән инде, иҗатының, тормыш-көнкүрешенең һәр ягы яктыртылган энциклопедия дә басылгач, әлеге юнәлеш бөтенләй сүрелеп калыр, акрынлап юк дәрәҗәсенә килер, ди бит... Алия. Тукай энциклопедиясен төзүдә катнашмасам, тукайчы текстологлар һәм теоретиклар арасында эшләмәсәм, аның иҗаты буенча диссертация язмасам, үзем дә шулай уйлар идем. Тукай темасы - ул мәңгелек. Нибары 27 ел фани дөньяда яшәгән татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән саен сораулар арта гына бара. Авылдан авылга, йорттан йортка, кулдан кулга күчеп тәр бияләнгән татар баласының мәдрәсәне тәмамлагач та үз почмагы-йорты булмый, кунакханәдән кунакханәгә йөреп көн кичерә, шуңа күрә дә шәхси әйберләре һәм кулъязмалары бик аз сакланып кала. ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Татарстан китапханәләрендә барысы да сакланмавы, төрлесе төрле җирдә чәчелеп ятуы сер түгел, Тукай хезмәттәшлек иткән кайбер газета-журналларның да табылмаган саннары шактый. Тукай яшәгән чордан безне бары бер генә гасыр аерып торса да, бик күп фактлар тарих тузанына күмелеп калган. ТӘһСИ текстологлары тарафыннан шагыйрьнең алты томлы Академик басмасы эшләнде. Бу - татар әдәбияты тарихында беренче персоналий. Галимнәребез, аңа Тукайның иҗаты тулаем кергән, дип кистереп әйтми. Әйтик, шагыйрь үзе эшләгән һәм сан саен әсәрләрен бастырып та барган "Фикер" газетасының барлык саннары да әлегә кадәр табылмаган. Энциклопедия - Тукай фәненең хәзерге дәрәҗәсен күрсәтә, бүгенге көндә ирешелгән нәтиҗәләрне яктырта. Әлеге хезмәтләрнең чыгуы бер гасырлык тарихка ия Тукай фәне өчен бик әһәмиятле. Бу әдипнең тормыш һәм иҗат юлына карата булган кызыксынуны, киресенчә, арттырыр гына дип уйлыйм. Рифә Рахман. Бүгенге көндә Тукайны өйрәнүнең иң актуаль яссылыклары дип кайсы проблемаларны саныйсыз? Алия. ХХI гасырда төрле телләр өйрәнергә, чит әдәбиятларны оригиналда укырга күп мөмкинлекләр тудырылган. Тукай фәненә килгәндә дә, берничә тел белеп килүең һәм дөнья әдәбиятыннан мәгълүматлы булуың аеруча мөһим. Бүгенге көндә Тукай иҗатын дөнья мәдәнияте, башка милли әдәбиятлар багланышы яссылыгында тикшерү, шагыйрь шигъриятендә интертекстларны тирәнтен өйрәнүгә зур басым ясау мөһимдер: әлеге юнәлештә эшләү зур нәтиҗәләргә һәм Тукай исемен дөнья аренасына чыгаруга китерер иде. Ул эш күпмедер башланган да инде, әмма дөнья күргән материаллар шагыйрьнең әдәби багланышларын тулысынча күзаллатыр дәрәҗәдә түгел. Шул ук вакытта Тукай фәненең ирешкән уңышлары шактый зур. Бу дәрәҗәдә өйрәнелү әлегәчә бер каләм иясенә дә тәтемәгән. Совет чорына никадәр тәнкыйть белән карасак та, узган гасыр галимнәре Тукайны бөек Тукай итеп танытты, совет заманында каләм иясенә багышланган дистәләгән монографияләр дөнья күрде. Тукай эзләре буйлап миңа Уральскида, Санкт-Петербургта, Истанбулда булырга туры килде. Җирле кешеләр белән аралашуым вакытында Тукайны һәркайда беләләр дигән фикергә килдем. Еш кына читләр авызыннан, үзебездә үк чыккан кайбер хезмәтләргә таяныпмы, әллә элегрәк таралган кайбер хата карашларның инде кире кагылганлыгын белмичәме, Тукай - революционер, дигәнне ишетергә туры килгәләде. Совет идеологиясе китереп чыгарган нәтиҗәнең гомере озын булып чыкты. Әллә ышандырып кире каккан язмалар азрак дөнья күргәнме? Бу яссылыкта гына түгел, һәр ноктадан караганда идеология басымы астында өйрәнелгән Тукайны яңадан - инде ХХI гасыр күзлегеннән ачу, шагыйрь мирасына объектив бәя бирү зарур. Рифә Рахман. Диссертациягез Тукай иҗатын ачуга багышлангач, инде ачышлар, нигездә, энциклопедиягә тупланды, дисәгез дә, Сез әле шагыйрьгә мөнәсәбәтле фактик яңалыклар да эзләү белән шөгыльләнми булдыра алмаячаксыз. Алия. Әлбәттә. Мин Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышын - нигездә, госманлы-төрек әдәбиятыннан ин тертекстларны өйрәнү белән шөгыльләнәм. Тукай иҗатын әлеге яссылыкт а яктырткан хезмәтләрдә каршылыклы фикерләргә үз бәямн е би рергә тырышам, яңа гасыр күзлегеннән - текст теориясе нигезендә дәвам итәм. Шагыйрьнең "Төрекчәдән" дип аталган берничә шигыре, төрекләргә ияреп язылган, төрекчәдән тәрҗемә иткән әсәрләре бар. Беренчел чыганакларны табу, ике текстны янәшә куеп өйрәнү - минем бурыч. Төрек галимнәренең бу турыда үз фикерләре бар: Тукай татарчалаштырылган төрек әсәрләрен ачыклау мөмкин түгел, аерым бер шагыйрьнең әсәрен турыдан-туры тәрҗемә иткән булса, Тукай, һичшиксез, кемнән алганын искәртер иде. Ул кайдадыр укып, я кемнәндер ишетеп күңелендә йөрткән төрекчә текстларны үзенең поэзиясенә дә күчергән. Аларның сүзләрендә хаклык бар, "Күңел йолдызы"нда бит эпиграф итеп Г. Җәүдәтнең шигыреннән өзек китергәндә, кемнән алганын билгеләп куя. Төрле кыенлыкларга очравыма карамастан, эзләнүемне туктатмыйм. Рифә Рахман. Тукайның Тәнзимат әдәбиятына махсус игътиб арын да ачуны бурыч рәвешендә билгеләмәдегезме? Алия. Һичшиксез, шулай. Тукай яратып укыган төрек Тәнзимат әдәбияты бүгенге укучыны да битараф калдырырлык түгел. Төрекнекен генә түгел, гомумтөрки әдәбият тарихын да югары үсешкә китергән әлеге чор вәкилләренең әсәрләрен оригиналда укыйм һәм Тукайга якын тема, мотивлар белән еш очрашам. Рифә Рахман. Әлеге проблемага якын килүдә ике тугандаш халык фәнендә аермалык бармы? Алия. Мин бик көткән сорау. Төрек галимнәре еш кына Тукай белән Тәнзимат әдипләре иҗатында булган охшаш якларны иярү, кабатлау дип түгел, ә параллельлек дип, ике империянең социальсәяси вәзгыяте охшаш булуы белән генә аңлатырга омтылалар. Мисал өчен, М.Акбаш бер урында Тукай замандашы Тәүфикъ Фикрәтне гомумән белмәгән, аны укымаган дип билгеләп үтә. Ике шагыйрьнең сатирасы, үзләре яшәгән чорның социаль кимче лекләренә үткен тәнкыйтьләре, байлар-ярлылар каршылыгын, азгын, бозык муллаларның һ.б. образларны яктыртудагы охшашлыкны параллельлек буларак кына карарга ярамый, Тукай, һичш иксез, Фикрәт әсәрләрен үзенә үрнәк иткән. Замандашлары хатирәләрендә дә аның Т.Фикрәт әсәрләрен укуы турында сүзләр бар. Рифә Рахман. Төркиядә фәнни командировкада булып кайттыгыз. Анда вакытлы матбугатның шактый өлеше әлегәчә тө рекләр тарафыннан да ныклап өйрәнелмәгән. Димәк, Тукайга мөнәсәбәтле яңа материаллар табу мөмкинлеге калган? Алия. Бу сорауга җавабымны алдагы сорауга бер өстәмә рәвешендәрәк тә кабул итсәгез икән. Төрек галимнәре һәрвакыт Тукай иҗатына зур игътибар белән карады. Без татарлар моның өчен аларга рәхмәтле. Госманлы матбугатында татар шагыйре турында беренче язмалар аның үлеменнән соң басыла башлый. Тукай ның үлеме турындагы хәбәр Төркиягә беренчеләрдән "Төрек йорды" журналы аша тарала. Госманлы газеталарында кечкенә тәгъзия ләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. "Тасвире әфкяр", "Ислам дөньясы", "Төрек йорды", "Төрек сүзе", "Кырым" журнал лары Тукай хакында мәкаләләр бастыра. Госманлы газеталарында дөнья күргән тәгъзияләр, кайгы уртаклашуларның кайбер ләрен татар матбугаты да үзләрендә күчереп бастыра. ХХ йөз башы төрек матбугатын тикшерүгә керешкәнче, шул чор татар матбугатына күзәтү ясау да зур табышларга китерә. ХХ йөз башы татар-тө рек матбугаты редакцияләре үзара тыгыз мөнәсәбәттә эшлә гән: татар газеталарында төрекләрнең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыру, Төркия хәбәрләрен, анда барган иҗтимагый-сәяси, әдәби-мәдәни хәрәкәте турында мәгълүматлар бирү еш күзәтелә. "Сибирия", "Вакыт" газеталарында 1913, 1914 елларда "Шагыйрь Тукаев хакында Истанбулдан тәгъзия", "Истанбулдан", "Төрек матбугатында Тукай" кебек язмалар басыла. Әлеге язмалардагы фикерләр татар галимнәре фикерләреннән берникадәр аерылып торуы белән кызыклы. Бездә шагыйрьнең гарәп, фарсы, госманлы сүзләре белән чуарланган башлангыч чор иҗатын "өйрәнчек еллары", "төрекләргә сукырларча иярү вакыты", "Мөхәммәдия" дәвере" дип йомшак шигырьләр буларак аталганда, госманлы матбугатында Тукайның башлангыч чор иҗаты югары бәяләнә. Сүз дә юк, бәлки, 1918 елда "Кырым"да басылган Тукай хакындагы кечкенә мәкаләдән соң башка төрек матбугатларында да язмалар дөнья күргәндер, ләкин алар татар галимнәре һәм төрекләр тарафыннан искәртелми. Аны ачыклау өчен, госманлы теле белгечләренең бу юнәлештә махсус эш балып баруы кирәк. Соңрак, ярты гасыр вакыт узгач, Төркия татарлары кабат төрек матбугатына Тукай темасын кайтара. Абдулла Баттал Таймас, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимер, Гали Акыш, Надир Дәүләт, Наилә Бинарк, Сәгыйдә Арсланбәк һ.б.ларның шагыйрь иҗаты турында фәнни-тәнкыйди мәкаләләре дөнья күрә, алар Тукайның шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итә башлыйлар. Әлеге хезмәтләр "Төрек культуру", "Казан", "Ени форум", "Азәрбайҗан", "Әмәл", "Кардәш әдәбиятлар", "Төрек дөньясы" журналларында чыга. Ул мәкаләләрнең бик сирәге Татарстанда татарчалаштырып басылды. Аларның барысын бергә туплап татарча җыентык булдыру да киләчәктә бер бурыч булып тора. ХХ йөз урталарында читтә яшәүче татарларның Тукай иҗатына биргән бәясе аеруча мөһим: Россия галимнәренең шагыйрь иҗатын совет идеологиясе кысаларында өйрәнүләре чын хакыйкатьне ачып бетерә алмаган заманда читтәге татарларның язмалары объектив бәя бирүе белән кыйммәтле. Аларның һәркайсы шагыйрьнең дини, милли һәм балалар шигырьләренә зур игътибар бирде. Төрек галимнәре дә 90 нчы еллардан башлап Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ф.Өзкан, М.Акбаш, М.Атнур, Я.Акпынар, М.Өнәр, Х.Ачыкгөз кебек төрек галимнәренең дә Тукай иҗаты хакында хезмәтләре бар. Әлеге материаллар барысы да Тукай фәне өчен кыйммәтле. Рифә Рахман. Рәсәй китапханәләрендә, архивларында, бигрәк тә Питердагыларда кеше кулы тимәгән яшерен байлыклар барлыкка, кеше теше үтмәгән язмалар калганлыкка ышанасызмы? Алия. 2015 елда Татарстанның яшьләр грантына тәкъдим иткән проектны эшләр өчен, Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсенә барырга туры килде. Г. Тукай Җаекта яшәгән елларда чыккан рус вакытлы матбугаты белән танышу максатыннан барган уңайдан, "Фикер" газетасының 1907 елгы әлегә кадәр табылмаган саннарын да (югарыда инде атап үттем) эзләдек. Кызганыч ки, Россиядә иң бай китапхәнәләр исемлегенә кертелгән әлеге китапханәнең милли матбугат картотекасы тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгәнлеге билгеле булды. "Фикер"нең безгә кирәкле саннары аларда булып та, табып бирә алу мөмкинлеге юклык, аларның кулланылышка куелмавы ачыкланды. Моны миңа тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, илкүләм дәрәҗәдә уртак проектлар эшләү зарур. Россия китапханәләре искиткеч бай. Андагы Тукайга нисбәтле материалларны барлау өчен ун көн - ике атналык кыска командировкалар гына җитми, бәлки айларга, хәтта елга да сузылган фәнни стажировкалар үтү сорала. Рифә Рахман. Шушы эзләнүләрегез вакытында нинди фәнни мифларны юкка чыгара алдыгыз яисә үзегез моңа кадәр хакыйкать санамаган кайсы фикерләргә инде инандыгыз? Алия. Тукай Җаекта яшәгән елларда дөнья күргән рус вакытлы матбугаты - "Уралец", "Уральский дневник", "Уральский листок", "Уральские войсковые ведомости" газеталары белән танышу барышында Тукай замандашларының мәкаләләре, алар хакында мәгълүматлар һәм Тукай публицистикасында яктыртылган вакыйгалар турындагы язмаларга тап булдык. Без тикшергән матбугатта Мотыйгулла хәзрәт, К. Төхфәтуллин, Х. Гаделшин, А. Гладышев, Ә. Сираҗетдинов, В. Хәмидуллин, Р. Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең статьял ары очрый. Әлеге материаллар Тукай даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. ХХ йөз башы рус матбугатында татарлар тормышы яктыртылмаган, яктыртылган очракта тискәре якларны бирергә тырышканнар, дигән фикерләрне моңарчы ишеткәнем бар иде. Үзем танышып чыккач, моның дөрес түгеллеген күрдем, һәм киресенчә рус матбугатының 1905-1907 елгы революция вакытында татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеген рус дөньясына танытып бару максатыннан объектив чагылдырганнар дигән фикергә килдем. Гомумән, Россия империясенең татарлар күпләп яшәгән җирләрдә - Оренбург, Уфа, Әстерхан, Чиләбе, Урта Азия һ.б.да дөнья күргән рус матбугатын да әлеге яссылыкта өйрәнү зарур. Профессор Р. Нәфыйков фикеренчә, Тукай, русча публицистик мәкаләләр язып, "Уралец"та бастырган. Галим "Ш.", "К.", "К-в", "Кур-в", "Не мусульманинъ" имзалы материалларны Тукайга нисбәтли. Әлеге язмаларны без дә кулга төшердек. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар һәм фикерләр бер көн алдан я шул көндә "Фикер" газетасында чыккан Тукай тарафыннан язылган татарча мәкаләләрдә күтәрелә. Язмаларның күләме дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аларның төрле булуы күзгә ачык ташлана. Рус редакциясе хезмәткәрләре Җаекта яшәүче татарларның тормышындагы яңалыкларны яктырту өчен, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортаж бастырып барганнар, дигән фикердә үзем. Рифә Рахман. Кайберәүләрнең, Тукайның чит телләрдәге бер шигырен укымаган килеш, ул русча да иҗат иткән, чөнки яхшы сөйләшкән, тик әлеге текстлар хәзергәчә табылмаган, ачыкланмаган яисә шагыйрьнең русча әсәрләргә куйган псевдонимнарын ачасы бар әле, дигәннәрен ишеткән бар. Үземне бу төр дәлилсез карашлар артык ышандырмый. Әйтик, мин, Яңа заман кешесе була торып та, үтә аз сандагы мәкаләләремне, күпчелек милләттәшләрем татарча аңламаганга гына, анда да теләмичә һәм чагыштырмача кыенлык кичереп кенә, русча язарга мәҗбүр. Русча шигырьләремне исә, үтә кызыклы һәм камил булуларына карамастан, бастырганым юк. Ә инде Тукайның чит телдә иркен язганына, гомумән, шикләнеп карыйм. Шундый темп белән эшләгән, яшәгән шагыйрь егерме текст урынына берне язудан канәгать була алыр идеме икән? Бигрәк тә гомер сәгате соңгы көнеңнән хәбәр сугам-сугам дип торганда... Әлеге дә баягы тәҗрибә өчен һәм руслар колагына да фикере ирешсен дип, бер-ике әсәр генә язса инде. Алия. Тукай замандашларының хатирәләренә карасак, шагыйрь, рус-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле русча бер шигырь язып, "Уралец" редакторына бирүе һәм редакторның шигырьне ошатып, Тукайга гел шундый әсәрләр язып бирүен сораган дигән мәгълүматлар бар барын. Әлеге газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Бәлки, ул - уйдырма гынадыр да. Шунысы кызганыч, Мәскәүдәге Россия дәүләт һәм Санкт-Петербургтагы Дәүләти тарих китапханәләрендә дә (ГПИБ) әлеге саннар юк. Аларны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан тпбып, андагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәненә яңа мәгълүматлар һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек бирер иде. Шагыйрьнең беренче тәрҗемә әсәрләре турында да әйтеп узыймчы. Тукай үлеменнән соң, "Оренбургская газета"да "Изгнанникъ" дигән имза белән шагыйрьнең шигырьләре русчага тәрҗемәдә басыла башлый. Аның "Разбита надежда" ("Өзелгән өмид") дигән тәрҗемә шигырен Питердан алып кайттык. "Изгнанникъ"ның тәрҗемәләре турында "Габдулла Тукайның мәҗмугаи асәре" керешендә Җ.Вәлиди һәм соңрак Р.Нәфыйков хезмәтләрендә искәртелә. "Изгнанникъ"ның русча варианты сәнгати эшләнеше ягыннан йомшак булса да, алар беренче тәрҗемәләр буларак фәнни әйләнешкә кертелергә тиешле. Рус теленә беренче тәрҗемәләр (үзе исән вакыттагы цензура өчен тәрҗемәләрне исәпкә алмаганда) фәнни мәкаләләрдә Мәскәүдә 1914 елда "Әш-шәргыять" җыентыгында басыла дип языла. Рифә Рахман. Галимнәребез тәрҗемәләрнең авторын кем дип билгели соң? Алия. Җ.Вәлиди "Оренбургская газета"сының баш мөхәррире вә "Изгнанникъ" имзасы илә язучы" дип, ә Р.Нәфыйков "Подпись - "Изгнанникъ". Переводчик - Н.Охотин" дип билгелиләр. Монда да каршылыклы фикергә тап булабыз. "Оренбургская газета"ның баш мөхәррире - 1912 нче елның 33 нче саныннан алып 1914 елның 248 нче санына кадәр рус шагыйре Иван Николаевич Антонов (1878-1936) була. Шулай ук рус әдәбиятындагы псевдонимнарны өй рәнүче И.Ф.Масанов сүзлегендә (Рус язучылары, галимнәре, җәмә гать эшлеклеләренең псевдонимнар сүзлеге. 4 томда. Т. I. 1956.) И.Н.Антоновның "Оренбургская газета"да әлеге исем белән басылуы искәртелә. Телгә алынган хезмәттә Р.Нәфыйков атаган шагыйрь Н.Охотинның да "Изгнанникъ" тәхәллүсе белән еш басылуы әйтелә, ләкин аның "Оренбургская газета" белән бәйләнеше күрсәтелми. Фактларны янәшә куеп, үзегез гадел хөкем чыгара аласыз. Рифә Рахман. Бу әңгәмә вакытында үзем дә әллә нинди сөенеч хисләре кичереп утырам. Инде сезне ихластан яшь тукайчы дип атамый мөмкин түгел. Фәннең шушы юнәлешендә эшләгән яшьтәшләрегезгә өстәп әйтер сүзләрегез бармы? Алия. Тукай иҗаты ул - чиксезлек. Исеме дөнья әдәбиятының даһилары Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне, Сабир, Хәйям янәшәсендә торган шагыйрь поэзиясенә бәйле меңәрләгән мәкаләләр язылган, дистәләгән монографияләр басылган, Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Җаекта, Әнкарада, Истанбулда Халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырылып, җыентыклары дөнья күргән. Иҗаты күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукай фәнендә үзеңнең билгеле бер фикереңне җиткергәнче, әдип иҗатының өйрәнелү тарихына аерым игътибарны юнәлтергә кирәк. Тукай фәненә тиз һәм җиңел генә кереп булмый. Рус, төрек, Шәрык һәм Гареб тардицияләрен кыска гомерле, әмма бай иҗат мирасында яктырткан Тукайга чит телләрне һәм әдәбиятларын үзләштереп килү мөһимдер. Бу фикер алда да яңгырап узса да, тагын ассызыкламый булдыра алмыйм. Татар әдибенең иҗаты ХХI гасырда дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше буларак өйрәнелергә лаеклы. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы күп кенә ачыкланмаган фактлар, каршылыклы фикерләр, расланмаган дәлилләр безне куркытырга тиеш түгел. Бары тирәнрәк тикшеренүләр, эзләнүләр юлында сабыр лык кирәк! Туган көнендә һәм юбилейлары вакытында гына түгел, Тукай - һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татар милләте яшәгәндә Тукай да яшәячәк. Әле менә шушы сүзләрне сөйләп торганымда, бер әсәр исемә төште. Күптән түгел Төркиядә яшәүче татар - Софья (татарча Суфия буладыр, бәлки) Корбанның "Күченү" дигән повестын укып чыктым. Анда сөргенлек елларының корбаны булган, Россиядән китәргә мәҗбүр ителеп, Голҗада берникадәр гомер кичергәннән соң, Истанбулга кайтып сыенган татар гаиләсенең язмышы тасвирлана. Повестьның буеннан буена Тукай сүзләре изге Коръән сүрә-аятьләре кебек гел кабатланып киленә, "Китап" дигән бүлек тулысы белән Тукай иҗатына сакчыл караш турында, Тукай әсәрләре - Кешелек иманы, дине кебек шәрехләнә. Тукай сүзләре, шигырьләре татар кайда гына булса да, аның белән бергә рухи азык булып күңелендә йөри, дигән фикер уздырыла. Шуны да әйтеп узыйм әле: Тукай халык арасында символик образ буларак күзаллана, бәлки, совет чорындагы идеаллаштыру да моңа этәргәндер. Сирәк кенә булса да, мәчеткә кереп, Мөхәммәдгариф улы Габдулла рухына дога кылдырганда, кем икәнен аңламый гына укып китә мулла. Ә Тукайга дога багышларга иде дисәң, шаккаталар. Беренче тапкыр мондый хәл белән очрашабыз, диләр. Ул да бит безнең кебек үк кеше һәм рухы бездән дога өмет итәдер. Үлгән көнендә генә каберенә зыярәт кылу - безнең битарафлыктыр. Тукайның үзе белән сирәк кенә булса да төштә дә күрешүләр насыйп була. Ул фотолардан күргән ябык, кечкенә, бер күзенә ак төшкән зәгыйфь егет булып түгел, пөхтә киенгән костюм-чалбардан, урта яшьтәге ир булып, бик якты булып керә. Беренче тапкыр төшемә шагыйрь Җаекка барыр алдыннан, кичәгә чакырып, күңелле булачак дип кергән иде. Чыннан да, Җаектагы Тукайга багышлап уздырылган берничә көн бик күңелле үтте. Соңгы тапкырында өстәлемнән үзенең кәгазьләрен, үзенең язган әйберләрен җыя, миңа бирми - бераз тарткалашып та алдык - моның әлегә ни өчен икәнен аңламыйм, төшемне шәрехли алмыйм, канәгатьсезлек белдерүе микән дип тә борчылдым. Рифә Рахман. Һич алай түгел. Миңа ышаныгыз. Алия, сорауларыма өлкән галимнәр кебек сабыр гына һәм гаять тулы, ышандырырлык җавап бирдегез, рәхмәтләрем яусын. Алия. Мине мәгънәле бу әңгәмәгә чакырганыгыз өчен, үзегезгә дә рәхмәт. Сенсация артыннан куарга ярамый 15 февраль көнне "Безнең мирас" журналы редакциясендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "түгәрәк өстәл" оештырылды. Чарада Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИның Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров, тукайчылар төркеме башлыгы, профессор Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре кандидатлары Рифә Рахман, Заһир Шәйхелисламов, ТАТМЕДИА" АҖ генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева һәм киңәшчесе, шагыйрь Равил Фәйзуллин, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, тарих һәм текстология бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллин катнашты. Ләбиб Лерон. Без Тукайдан ераклашкан саен Тукайга якынаябыз. Бу киләчәктә дә шулай булыр, чөнки Тукай - милләтебезнең титаник шәхесе. Илһам Гомәров. ТФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Тукайның 130 еллыгына билгеле бер әзерлек белән килде. Габдулла Тукайның энциклопедиясен эшләү, аның академик басмасын алты томда чыгару, юбилее көннәрендә Халыкара төрки академия белән берлектә конференция үткәрү һ.б. эшләрне санап үтәргә мөмкин булыр иде. Берничә ел дәвамында институтның Язма һәм музыкаль мирасны өйрәнү үзәге карамагында тукайчылар төркеме эшләп килә. Алар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның даирәсен, чордаш әдипләренең эшчәнлеген өйрәнү белән шөгыльләнә. Төп максатыбыз - Тукай энциклопедиясен басмага әзерләү. Ул инде төгәлләнеп килә һәм тиздән, юбилей көннәрендә китап укучыларыбызга ирешер, дигән өметтә калабыз. Зөфәр Рәмиев. Тукай энциклопедиясе турында сүз моннан 22 ел элек башланды, ләкин ул вакытта әлеге эш институт планына кертелмәде, эш акырын гына барды. Нил Юзиев исән вакытта энциклопедиянең план-проспектын төзи башладык. Анда, без төзегән исемлек буенча, 2800 мәкалә язылырга тиеш иде. Нил Гафур улы 1996 елның сентябрендә бакый дөньяга күчте һәм үзенең бер хатында бу эш сиңа кала инде, дип язып калдырды. 1998 елда планны кулъязма хокукында бастырып тараттык. Әгәр дә эш сүлпән дәвам итсә, ел саен 20ләп мәкалә язылып, бу эш дистә елларга сузылачак иде. 2007 елдан соң бу мәсьәләгә ныграк игътибар ителә башланды, һәм бүгенге көнгә ул мәкаләләр язылып бетте. Моны язуда безнең институт, КФУ галимнәре - барлыгы 140 лап белгеч катнашты. Аларның кайберсе 2-3, кайберсе 4 әр, ә Рифә Харрасова, мәсәлән, 150 ләп мәкалә язды. Мәкаләләрдәге һәр әйбернең, шәхеснең Тукайга багланышлыгы яки Тукайның аңа мөнәсәбәте булырга тиешлеге шарт итеп куелды. Нәрсәдән гыйбарәт соң бу энциклопедия? Бу сүзлектә 8 юнәлеш бар. Беренчесе - Тукайның һәр әсәрен шәрехләү, аларга төпле анализ бирү. Әсәр кайчан язылган? Ничек язылган? Тематикасы, пафосы, поэтикасы нидән гыбарәт? Әнә шундый сорауларга җавап эзлибез. Шагыйрьнең 780ләп әсәре бар. Бу исемлеккә шигырь дә, поэма да, мәкалә, хатлар, истәлекләр һәм сәяхәтнамәләр дә - барысы да керә. Бу юнәлеш иң җитдие дип уйлыйм, чөнки монда әдәбиятны белергә, әдәби әсәргә бүгенге көн югарылыгыннан төпле анализ да ясарга кирәк, чөнки Тукай совет чорындагы кебек социалистик реализм кысаларында түгел, ә яңача шәрехләнә. Икенчедән, Тукай иҗаты белән бәйле бай әдәби процесс, әдәби проблемалар бар. Жанрлар системасы, дин, балалар әдәбияты һ.б. Өченче юнәлеш - Тукайның замандашлары һәм туганнары. Шаг ыйрьн ең туганнары күп. Илһам Гомәров. Туганнары булырга теләгән кешеләр дә күп... Зөфәр Рәмиев. Әйе, теләгән кешеләр дә күп, ләкин инде без энциклопедиягә бары тик Тукайның үзе белән мөнәсәбәттә булган һәм аның турында истәлекләр язган туганнарын гына тәкъдим иттек. Дүртенчесе - Тукай һәм татар әдәбияты. Йөзләгән шагыйрь Тукай турында шигырь-поэма язган, пьесалар бар. Бу бүлек - каләм әһелләренең Тукайга мөнәсәбәте турында. "Бәдәвам" һәм Тукай, К.Насыйри һәм Тукай кебек темалар да биредә яктыртылды. Бишенчесе - Тукай башка телләрдә һәм чит телле авторларның Тукайга мөнәсәбәте. Азәрбайҗан, Казакъстан, күрше мари, чуваш, башкорт булсын, барысын да чагылдырырга тырыштык. Алтынчы юнәлеш - Тукай һәм музыка, Тукай һәм театр, Тукай һәм рәсем сәнгате. Сәнгать белгечләренең күбесе татарча язмау сәбәпле, мәкаләләре рус теленнән тәрҗемә кылынды. Терминнарны тәрҗемә итү, аны татар укучысына аңлаешлы итүдә дә проблемалар килеп туды. Тукай һәм истәлекле урыннар. Нил Юзиев 1981 елда басылып чыккан Лермонтов энциклопедиясе үрнәгендә эш итәргә дип, безгә васыять әйтеп калдырган иде. Әдәби топография дигән төшенчә бар. Әйтик, Тукай Англия, Төркия, Җаек, Арчаны телгә ала. Бу топонимнарның Тукайга бәйләнешен дә чагылдырырга тырыштык. Соңгы бүлек Тукайны өйрәнүче галимнәр турында. Шагыйрьне өйрәнүнең йөз еллык тарихы бар. Аларның Тукай фәненә керткән өлешен билгеләп үтү бик зарур. Әлбәттә, энциклопедиянең азагында иң мөһим әдәбият - библиография, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлъязмасы, рифмалар сүзлеге булачак. Тукай кулланган рифмалар сүзлеге хәзерге шагыйрьл әр өчен аеруча кызыклы булыр, дип уйлыйм. Энциклопедия бөтенесен дә хәл итте, бар әйбергә дә ачыклык кертте, дип әйтергә ярамый. Ул безнең бүгенге чордагы мөмкинлекләрне чагылдыра. Һәр мәкалә ахырында библиография бирелде, ягъни бу укучыга нидер эшләр өчен юнәлеш биреп тора. Рифә Рахман. Энциклопедиянең бөтен нәрсәне хәл итеп бетерә алмавы, беренче чиратта, әлеге хезмәткә әзерлек елларында төзелгән Белешмәлеккә кайтып кала. Ул ахыргача уйланып бетә алмаган, чөнки һәр вакытта да, теге яки бу тикшерү объектын махсус өйрәнми торып, аның сүзлеккә керергә хаклымы-юкмы икәнлеген ачык кына әйтү мөмкин түгел. Үзеңә алынган тема буенча мәкалә язу эшенә хәзерләнә генә башлыйсың, материалның бөтенләй юклыгы ачыклана да куя. Кайчак шагыйрьнең Тукайга багышланган бер шигыре генә бар, ә исеме белешмәлеккә кертелгән, шул ук вакытта йөзләп текст иҗат иткәненеке исәпкә алынмаган. Моның объектив сәбәпләре дә юк түгел. Зур күләмле бу хезмәт озак еллар дәвамында төзелгән. Шул арада яңа буын каләм ияләре иҗат һәм фән мәйданына аяк баскан, Тукай хакында берсеннән-берсе матур әсәрләр иҗат итәргә өлгергән. Без вакыт мөмкинлек биргән дәрәҗәдә яңа исемнәргә тукталдык, шулар хакына кайбер статьяларны кыскарттык. Энциклопедия хәзерләнү барышында шактый галимнәребезнең дөньядан китүен истән чыгарырга ярамый. Алар белән алган темалары да киткән... Язып тапшырганнарына исә өстәмәләр, төзәтүләр кертергә туры килде. Чирек гасыр эчендә фәнебезнең алга сикерешен дә күз угында тотарга туры килә. Болар барысы да соңгы елларда төзелгән хезмәт коллективының эшен катлауландырып җибәрде. Әле бит заманыбыз фәне ирешкән яңалыкларны да ныграк чагылдырасыбыз килә. Шулай итеп, кайчандыр әзерләп куелган кебек текстлар да кат-кат эшләнде. Төркембезнең кечкенәлеген исәпкә алыгыз. Әнә шул берничә кешелек төркем, әлбәттә, Институт һәм Академия, бүлек җитәкчелеге, башка бүлекләрнең гаять зур ярдәме ярдәме белән, йөзәр кеше хезмәт иткән энциклопедия институтлары озак еллар дәвамында башкара торган персоналийны эшләп чыкты. Энциклопедия төзегәндә иң кыены - материалларның бит, юл саны белән чикләнүе. Әлбәттә, ике-өч юл, хәтта бит эчендә дә эчендә теге яки бу әсәрнең тарихын, әдәби багланышларын, бүгенге әдәбиятка тәэсирен язып, үзен текст сыйфатында анализлап бетерә алмыйсың. Проблеманың катлаулылыгына бәйле рәвештә, аерым мәкаләчекләргә зуррак урын бирелүгә карамастан, һәр теманы ахыргача ачу - мөмкин булмастай бер эштер. Тукай төркеменең эшчәнлеге энциклопедия белән генә дә чикләнми бит әле. Анда керми калган фикерләрне аерым мәкаләләрдә чагылдырабыз. Шулай да күләмле язу безнең галимнәргә хас дип әйтмәс идем. Күп галимнәр бик аз яза, аз язган өстенә дә, кайвакыт анда Шагыйрьгә караган сүз табып булмый. Күп язса, кыскартып, Тукайга кагылышлысын аерып алып булыр иде. Инде дә шактый күләмле язып, шуның Тукайга мөнәсәбәтле дип саналырлык ярты яисә бер бите калмаган чаклар да юк түгел. Бу очракта үзеңнән өстәргә туры килә. Татар фәнендә энциклопедияләр төзү тәҗрибәсе юклык та үзен сиздерә. Бик танылган галимнәр булсалар да, кайберәүләр тасвирдан ерак китә алмый, биография сөйләү белән шөгыльләнә, бигрәк тә иҗат стиле, аерым әсәргә хас үзенчәлекләрне гомумиләштерү, гомумине таркату, мисал белән дәлилләү сәләтенә ия түгел. Бу төр җитешсезлекләрне, нигездә, үзебез юкка чыгарырга тырыштык. Һәрдаим энциклопедиянең, кыскалыкта - осталык, дигән татар халык мәкаленә нигезләнеп төзелсә яхшы икәнлеген дә аңлатырга туры килде. Аның каравы, киләчәктә шушы төр хезмәтләр языла калса, без инде аңа хәзерлек баскычын үттек, беренче коймак булса да, хезмәт шактый уңышлы чыкты дип саныйм. Энциклопедияне башкару вакытында туган кыенлыкларның чираттагысы - безнең дөресне язарга хәзерлексезлегебез. Гасыр дәвамында ялганларга күнеккән фәнне дөрес юлга бастыру шактый кыен. Бу Тукай фәненә дә карый. Без бит аны гел идеаллаштырырга тырышабыз. Иман юкка чыгып, идеаллар сүнеп барган заманда болай эшләү - начар да түгел кебек, әмма аның зыяны да шактый. Кеше ялганларга, матурларга өйрәнә, куркакка әйләнә. Зур фәндә дә, матур әдәбиятта да шәхестән җансыз кеше, курчак ясау килешми, шагыйрь моның белән үзе дә ризалашмас иде дип уйлыйм. Бар яктан камил дип саналган Чехов әнә үзен идеаллаштырып сурәтләүчеләрне күрә алмаган, иң якын дустына, минем хакта тискәре яз, дип фатиха-васыятен әйткән, һәм ул шулай эшләгән дә: әдипнең уңай яклары янәшәсендә барлык җитешсезлекләрен ачкан, тискәре геройларында нәкъ менә үзен тасвирлавын әйткән. Онытмагыз: талантлы кеше бервакытта да идеал булмый, чөнки ул һәр идеалның гомере вакытлы икәнлеген бик яхшы чамалый. Бу ноктадан караганда, гомер буе дөреслеккә омтылган чит ил галимнәре бәхетле: алар хакыйкать өчен, бар булганча язган, сөйләгән аркасында, кешегә зыян килә, дип башларына да кертеп карамый. Икенче яктан, нәкъ менә шул сәбәпле аларның Тукай фәненә керткән өлеше дә зур. Мәсәлән, Михаэль Фридерихның "Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы" китабы - капиталь һәм уникаль хезмәт. Монда Тукай бөтен барлыгы белән ачыла, ә бит шул ук вакытта автор, шагыйрьне тасвирлаудан битәр, аңа мөнәсәбәт тарихын яза. Икенче төрле әйткәндә, автор бөек шагыйрь гә мөнәсәбәткә мөнәсәбәт белдерә, безне, фәнебезне гаделлек үлчәвенә куеп бәяли. Әлеге китапны укыганда, сәясәт тегермәненә су коеп яшәгән татар әдәбияты гыйльме өчен бит кызара. Без бит әле дә һәр нәрсәне дөрес итеп яза алмыйбыз, чөнки алман галименекеннән аермалы иҗтимагый шартларда, рухи кысынкылыкта яшибез. Рухи зәгыйфь каләмнән хакыйкатьне көтеп буламыни?! Аның иясе күзенә бар нәрсә башка төсләрдә күренәчәк. М.Фридерих исә - демократик ил кешесе һәм Тукайны идеаллаштырм ыйча, реаль тормыштагыча, бары тик документларга, язма мираска таянып бәяли. Кызганыч ки, әнә шундый әсәрләр чыкканда да, без аларны зурлап язмыйбыз, куркабыз, читләп үтәбез. Энциклопедиянең тулы булмавы революциягә кадәрге татар вакытлы матбугатының тиешле дәрәҗәдә сакланмавына да бәйлелеген әйтмәгәнмен икән. Теге яки бу номерны без чит төбәктән эзләргә тиеш. Казанда кайбер вакытлы матбугатның сакланышы чит илдәгегә караганда да азрак. Шәхси архивларда бардыр яисә булгандыр һәм, бәлки, таралгандыр да инде алар. Киләчәктә әле мөһаҗирлектәге татар гаиләләренең яисә татарны өйрәнгән галимнәрнең шәхси архивлары белән танышып, теге яки бу журнал, газета саннарын эзләп тә табарбыз. Кыскасы, татар тарихына, әдәбиятына һәм вакытлы матбугатына бәйле теге яки бу ак таплар Тукай темасының киләчәктә дә фәндә актив каласын сөйли. Соңгы вакытта бер кызык һәм сәеррәк тә күренеш күзәтелә. Журналистлар, шушы юбилей уңаеннан берәр сенсацион әйбер тапкансыздыр бит инде, сөйләгез әле, диләр. Яңа әйбер табылган икән, димәк, энциклопедиягә кергән, матбугатта чыккан һәм яңалыгын югалткан инде. Без кеше шаккаттыру артыннан чапмыйбыз - сенсация эзләүне максат итмибез. Чын фән сенсацияләргә корылмый, ул эзлекле өйрәнүләрнең нәтиҗәсен чагылдыра. Сенсация эзләү - сары пресса, вакытлы матбугат шөгыле. Дөрес, миңа кайберәүләрнең Тукайгамы, башкагамы карата әйткән яисә язган фикере сенсация кебек тоела, чөнки дәлилсезлеген күрәм. Үз карашымча, шагыйрь теге яки бу кызга атап әсәр язганда да, әлеге кыздан мәхәббәт объекты ясарга кирәкми. Мин менә мондагы теләсәк кайсы ирне ышандырырлык итеп яратуымны шигырьдә аңлатып бирә алам, лирик мингә үз холкымны салам һәм башкалар. Язсыннар инде аннан соң киләчәк буыннар, бер түгәрәк өстәлдә Рифә Рахман берьюлы биш-алты иргә гашыйк булган да гомер буе оныта алмыйча үзе генә яшәгән дип. Тукайның шәхси тормышында бу планда казынуларны, күпертүләрне яратып бетермим һәм сенсация рәвешендә кабул итәм дә. Табышларга килгәндә, хәзер дә алар була, булыр, ә шулай да бөтен тормышы, язмышы, иҗаты татар халкының күз алдында үткән Тукай турында моңа кадәр әйтелмәгән нинди шаккаттыргыч фикер булсын?! Инде шагыйрь белән бер чорда яшәгән туганнары, дуслары вафат. Бары тик моңарчы мәгълүм булмаган кулъязма яки басма материал табылырга, туган-тумачасының биографияләре ныграк ачылырга һ.б.лар мөмкин. Кайберләренең истәлекләрендә бәхәсле урыннар бар икән, әнә аларга үз мөнәсәбәтеңне ачыклау, дәлилләү юлы, мәсәлән, фәндә яңа сүз булып тоела ала. Әйткәнемчә, бу төр табышларны сенсациягә, ягъни Тукайга бәйле теге яки бу карашларны, дөнья картинасын тамырдан үзгәртүче күренешкә кертмим. Тагын бер әйтәм: Тукайны өйрәнгәндә сенсация артыннан куарга ярамый! Күбрәк чын-асыл чыганаклар белән эш итәргә һәм объектив нәтиҗә ясарга кирәк! Ләбиб Лерон. Рифә ханым, сез - язучы да бит әле, ике төрле каләмегезне бергә кушарлык эшләр дә планлаштыра алыр идегез. Рифә Рахман. Әлбәттә! Җитәкчеләр белән сөйләшеп, "Тукай һәм татар әдәбияты" дигән китап хәзерләүне институт планына керттек. Билгеле, миңа аны энциклопедиянеке кебек коры фәнни тел белән дә башкаруның бернинди авырлыгы юк, әмма ул укучыга кызык булмаячак. Аның өчен мәкаләнең эссе рәвешен алуы, үтә фәнни фикерләрның яисә бер сызык рәвешендә язылган сүзләрнең шулардан читкәрәк китеп уйланулар белән чиратлашып баруы кызык. Ләбиб Лерон. Күрәм, тукайчылар, нигездә - өлкән буын. Рифә Рахман. Гел алай гына түгел. Яшьләр дә бар. Безнең арабызда (бүгенге "түгәрәк өстәл"дә - ред.) бик кызыклы яшь галимә, әле ул диссертация дә язмаган Алия Мөбарәкшина булырга тиеш иде. Ул Зөфәр Зәйниевич, Резеда Кадыйровналар белән экспедицияләргә чыкты, Истанбул, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге китапх анәләрдә саклана торган Тукайга бәйле язмаларны барлады. Әлеге материаллар да киләчәктә матбугатыбызда дөнья күрер дип өметләнәм. Ләбиб Лерон. Соңгы елларда Тукай шәхесе һәм иҗаты буенча нинди яңа фактлар ачылды? Хәл ителмәгән бәхәсле мәсьәләләр бармы? Заһир Шәйхелисламов. Тукайның иҗатын барлыйсыңмы, шәхси тормышын өйрәнәсеңме, документлар булмаганлыктан, ниндидер мөгез чыгарырга ярамый. Истәлекләргә ышансаң, Тукай Кулаткыга барып велосипед та калдырган, Башкортстанга барып Зәйтүнәне дә эзләп йөргән. Һәркемнең Тукайны якын итәсе, һәркемнең Тукайны аны байрак итәсе килә, һәркем Тукайның чабуына ябышырга тели. Андый әйберләрдән, мәкаләләрдән, колак торгызгыч сенсацияләрдән сак булырга кирәк. Башкортстаннан Гариф Мирсәй китап та чыгарды. Ул фәлән-фәлән түтәйләрдән ишеткән вакыйгаларны язган, шуларга үзенең фантазиясен дә кушып җибәргән. Шаккаттыризмнардан азат булырга кирәк. Фаҗигале язмыш кичергән Тукайның публицистик әсәрләренә килгәндә, беренче чыганаклар, кулъязмалар сакланмаган. Фәкать "Пожар вакытында" дигән кечкенә генә сатирик мәкаләсеннән асыл нөсхә бар. Димәк, без Тукай үзе исән вакытта чыгарылган газета-журналларга таянырга тиеш булабыз. Шуларны укып, сүзен сүзгә өйрәнеп, гарәп, фарсы, төрек сүзләренә аңлатма бирәбез. Аннан ул - мәдрәсә бетергән шәхес, Коръәнне дә, динне дә яхшы белгән. Фикеренә ачыклык бирер өчен, әсәренең башына гына "сылап" куя бит бер гарәби җөмләне! Ул Коръәнчә килеп чыкмас, әмма эчтәлеге ягыннан аять-сүрәләргә туры килер. Андый моментларда безгә тәрҗемә итәргә, татарчасын бирергә, гарәпчәсен төзәтергә, киселгән урыннарын газетаның башка нөсхәләреннән табып ялгарга туры килде. Алты томлы Академик басманың 4 томы басылып чыкты. 3 нче том публицистика томы иде. 1904-1906 еллардагы материаллар. Монда яңалык дип шуны әйтергә мөмкин: фәндә псевдонимнар астында Тукайныкы дип исбат ителгән 19 әсәр беренче тапкыр шушы томга керде. Шуның 18 е ышаныч белән, 19 нчысы, Камил Мотыйгый турындагы биография генә бераз шикле. Фәрит Яхин да, Мәсгуть ага Гайнетдин дә бу әсәрне Тукай язган ди, әмма башка фикерләр дә бар. Шунлыктан без аны "Тукайныкы булырга мөмкин" дигән бүлеккә урнаштырдык. 4 нче томны Зөфәр Мөхәммәтшин әзерләде. Ул исә шагыйрьнең хәзерге укучыга мәгълүм булмаган 20 әсәрен тапты. Рифә Рахман. Төшеп калганнары турында да әйтегез әле... Заһир Шәйхелисламов. "Коръән укысаң" турында Миргазиз Укмасый язып чыкты, "Сөй халыкны, сөй гомерне..." дигән шигырь турында ничә еллар инде Тукайныкы дип сөйләделәр, ә ул Сәгыйть Сүнчәләйнеке булып чыкты. Хәтта Бакудан килеп тә бер ханым бу әсәрне Тукайныкы дип доклад укып китте... Рифә Рахман. Без дә онытабыз аны кайчакта... Заһир Шәйхелисламов. "Коръән", "Экспромт" - Нәҗип Думави, "Ах идәрсәм" - Әхмәт бәк, "Кызганыч бабай" - Хөсәен Абушаев Атлаши шигырьләре. Тукайның нәсел-нәсәбен ачыклый торган бердәнбер документ - ул да булса муллалар язган метрикә кенәгәләре. Анда да сораулар туа. Метрикәдә әнисе Минсафа дип язылган, ә без Бибимәмдүдә дип беләбез. Бабасының ике хатыны барлыгын беләбез, әмма, метрикә кенәгәсенә карасак, бер үк көндә ике хатын аерганлыгын күрәбез. Зөфәр Рәмиев. Бер көнне ике хатынны аерырга кирәк бит, җәмәгать... Заһир Шәйхелисламов. Зиннәтулла карт турында бер мулладан калган алты балалы хатынны алды, дип яздылар. Мондый факт лар, казына башласаң, искиткеч күп... Мине нәрсә генә сөендерә: энциклопедия басылып чыкса, анда гаҗәеп кызык материаллар бар. Бу киләчәктә галимнәр өчен төпле нигез булып торачак, шуңа таянып алар тагын да алга китәчәкләр. Энциклопедия - Тукай фәненең бер баскычы. Ләбиб Лерон. Алга таба Тукайга бәйле яңа чыганаклар табылырмы? Зөфәр Рәмиев. "Фикер" газетасының 1907 елда 15 саны чыга, шуның 3 санының хәзергә кадәр табылганы юк. Күптән түгел Петербургта булдык, анда да эзләдек, әмма ул саннары табылмый. Башка җирләргә дә язып карадык. Уңай җавап юк... Минем Казакъстандагы Гурьевкага (Атрауга) барасым килә. Андагы Абдулловлар Тукайга, Җаекта яшәгәндә, даими акча белән ярдәм итеп торган. Нинди кеше булган алар? Аннары профессор Нәфыйков Тукайның хатлары Саҗидә Галиевада, Зәйнетдиновада бар, дип язды. Алар 1961 елда Ташкентка күчеп киткән, диде. Менә шуның эзенә төшәсе иде. Гомумән, Тукай чоры кешеләренең нәселләрен табуны дәвам итәргә кирәк. Без менә Кантиев (Кәлтиев түгел микән?) турында язарга җыенабыз. Бу шәхеснең нәсел-нәсәбе бардыр бит инде? Аның өчен эзләнергә, Җаекка барырга кирәк. Тукайга мөнәсәбәтле Сармакаев дигән шәхес бар. Казанда Сармакаев дигән рәссам барлыгы мәгълүм, ачыклый торгач, ул аның оныгы булып чыкты. Илһам Гомәров. Безнең үзәктә Тукай фонды бар. Анда Тукайның үз кулы белән язган хатлары, запискалары, кулъязма шигырьләре, чордашлары язган истәлекләр, документлар саклана. Тукай төркеменә эшләргә берникадәр җиңеллек тә булды, чөнки үзебезнең кул астында байтак документ бар. Башка бер генә архив, китапханә дә Тукайның моның кадәр асыл нөсхәдәге язмалары белән мактана алмый. Нәсел-нәсәпне тикшерүдә дә максатчан эш алып барырга кирәк. Моның өчен ревизия документларында казынырга, метрикә кенәгәләре белән эшләргә кирәк. Минем уйлавымча, шагыйрь нәсел-нәсәбенең 7-8 буынын өйрәнү әллә ни проблема түгел. Әлбәттә, көч һәм вакыт сорый. Зөфәр Рәмиев. Тукай, Тукаев фамилиясе кайдан килә? Әлегә кадәр ачыкланганы юк. Энциклопедиядә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр әйттек, әмма төгәл мәгълүмат юк. Кушлавычның 1850, 1858 еллардагы "ревизская сказка"сын карадым. Анда монды Тукай фамилияле кеше юк. Мөхәммәтгарифка указ биргәндә дә аны "Мөхәммәтгалимов" дип язганнар. Аның әтисен "Шәмсетдинов" дигәннәр. Уфада 1830 елларның кенәгәсе бар дип беләм. Анда Тукай, Шәмсетдин исемнәре бармы икән? Ачыкларга кирәк... Ләбиб Лерон. Гомумән, Тукайның шәҗәрәсе бармы? Зөфәр Рәмиев. Энциклопедиядә шагыйрьнең шәҗәрсе турында кайда нинди мәгълүмат бар, барысын да искәрттем, әмма Зәкия Рәсүлова 1986 елда чыгарган Тукай шәҗәрәсен тәкъдим иттем. Дөрес, бу шәҗәрәне тулыландырасы, ялгыш урыннарын төзәтәсе бар, ләкин кулыбызда әлегә әзер материал шул. Кемнәрдер Тукайның башка шәҗәрәләрен төзегән, дигән сүзләр дә бар. Рифә Рахман. Пермьдәге вариант... Зөфәр Рәмиев. Пермь вариантын да карадык, Нәҗип Нәкъкаш, Сармандагы Дамир Гарифуллин төзегән шәрәҗәләр дә игътибарсыз калмады. Мәкаләнең азагына Марсель Әхмәтҗанов экспедициясе вакытында сөйләткән текстны версия рәвешендә бирдек. Анда Тукайның нәселе ерак Мәгъдән кенәзләргә барып тоташа, диелә. Ә җитди әзерләнгән, камил шәҗәрә юк. Рифә Рахман. Тукайга бәйле нинди генә проблемага килеп терәлсәң дә, һәрберсе бер китап язуны сорый. Равил Фәйзуллин. Тукай - милләтнең алтын баганасы. Әгәр без аны югалтсак, үзебез дә бетәбез. Тукай бәхетле язмышлы кеше, чөнк и йөз елдан артык Тукайны оныттырмадылар. Хәтта Мәскәү дә оныттырмады, Мә, сезгә Тукай, рәхәтләнегез, нурында коены гыз, диде. Зөфәр Рәмиев. Ләкин без теләгәнчә, болай шәрехләгез, диде. Равил Фәйзуллин. Иң мөһиме - урыс белән дус яшәгез! Бәлки, шул сәбәпледер бик күп шәхесләр күләгәдә калды. Тукайның дистәләгән замандашлары өйрәнелмәде, хәтердән җуела язды. Без Тукайны хәзер милләтне саклар өчен нинди формада файдалана алабыз? Хәтерләсәгез, 50-60 нчы еллардагы татар вакытлы матбугатында Тукай турында шигъри бәхәсләр басылды. Ягъни әдипләребез Тукайны ничек аңлыйлар? Ничек дәвам итәләр. Тукайның асылын, ул күтәргән мәсьәләләрне бүгенге әдәбиятта безнең талант ияләре ничек дәвам итәләр һәм алга таба ничек дәвам итәргә? Дәвамчанлык булганда гына, без Тукайны максималь дәрәҗәдә сыгып кала алабыз. Шул юнәлештә эшләгәндә, без Тукайны да, халыкны да күтәрә алабыз, дип уйлыйм. Сөмбел Таишева. Безнең бөтен яшьләр интернетта утыра. Габдулла Тукайга багышланган махсус сайтның хәле мөшкел, ул искерде, заман таләпләренә җавап бирми. Бүген безгә Г. Тукайның иҗатын профессиональ дәрәҗәдә өйрәнгән кешеләрдән ярдәм кирәк. Порталның рәсемнәр белән булуы шарт. Төрле рәссамнарның, шәмаил осталарының да иҗаты сайтта бирелер. 1913-1920 елларда Тукайның беренче китапларына ясалган рәсемнәр булса да, без кызыксынып карар идек. Балетлардан өзекләр - сайтның дәрәҗәсен күтәрә. Яшьләрне текст белән генә җәлеп итеп булмый, аларга рәсем, видео, смартфоннан тыңларга аудио да кирәк. Гомумән, Тукайның заманча, затлы сайты булырга тиеш. Ләбиб Лерон. Бер идея - "Шүрәлиада". Бу темага байтак әйберләр бар. Шүрәлегә кагылышлы риваять, пьеса, җырлар, шигырьләр, рәсемнәр бик күп. Менә аларны бергә җыйныйсы иде. Мәдәният министрлыгы ничә ел "Ягымлы шүрәле" конкурсын оештыра. Районнарда Шүрәле бәйрәмнәре бар... Болар нигезендә энциклопедик зур китап эшләп буладыр, дип уйлыйм. Бу эшне бергә-бергә башлап җибәрсәк, бик яхшы эш килеп чыгар иде, бәлки, алдагы Тукайның киләчәктәге юбилеенда кунакларга бүләк итәр өчен, саллы гына хезмәт тә килеп чыгар. Зөфәр Рәмиев. Бу юбилейга татар галимнәре, җәмәгатьчелек, институт нәрсә белән килде соң? Татар әдәбиятында беренче Академик басма әзерләнде. Ул - Тукайныкы. Әлегә кадәр бер генә әдипнең дә академик басмасы юк! Икенчедән, татар тарихында аерым шәхес турында беренче энциклопедия язылды. Бу эшләр - текстология, әдәби мирасны өйрәнү фәненең бер казанышы. Ләбиб Лерон. Галимнәрне, язучыларны, укытучыларны сөендерерлек бер хезмәт булсын инде. Рифә Рахман. Шулай дип эшләдек, эшлибез. Алай да энциклопедия чыкканнан соң, күп кешедә сорау туарга мөмкин: ни өчен минем исем монда юк? Объектив сәбәпләрен алда да санадым инде. Төркем төзелгәч, статьялар исемлеген булдыра алганча яңарттык: шәхесләрнең Тукай исемендәге премия алуын, хәзерге әдәбиятта зур урын тотуын, иҗатында Тукайның ни дәрәҗәдә чагылыш табуын исәпкә алдык. Аннан, элеккеге тарихи шәхесләр турында язып бетерүне кайгырту сәбәпле, бүгенге чор әдипләрен тулысынча иңләргә вакытыбыз калмады. Энциклопедиягә өстәмәләрне киләчәктә барларбыз әле. Лермонтов энциклопедиясенең дә 1998 елгы яңа басмасына күпмедер өстәмәләр, үзгәрешләр кергән. Тукай энциклопедиясе чыкты да, бар да өйрәнелеп бетте, әйтәсе сүз әйтелде, шуның белән эш тукталыр, дип уйламыйм. Тукайны өйрәнү - институтның мәңгелек эш юнәлеше булачак дип өметләнәм. Ләбиб Лерон. Әйе, 130 еллыкка, Алла боерса, энциклопедия, томлыклар чыгар, әмма Тукай, аның иҗаты чиксезлек булып калыр. Тукай юбилее елында - татар шигърияте ("Казан утлары" журналында 2015 елда дөнья күргән шигырьләргә күзәтү) Әдәбият турында сүз алып бару җиңел түгел. Шигърият турында бигрәк тә. Бер яктан, аны бәяләү өчен, үзең дә - күпмедер яза, һич югы - тоя-тоемлый белергә, шул ук вакытта аның фән ачкан нигезләреннән дә хәбәрдар булырга тиешсең. Икенче бер сәбәбе: бу вакытта сүз сәнгатенең торышына бәйле борчулы хисләрең яңара, хәтта рухи чирли башлыйсың. Әле шунысы да бар: уйлаганыңның барысын яза калсаң, каләмдәшләреңнең кәефе сүрелә, кайсыдыр хәтта рәнҗи, яный, куркаклары - качып, батырраклары күз алдыңда ук сиңа каршы начар гамәлләр кылырга тотына. Инде дә ялган юлыннан китсәң - юкны да мактасаң, наданлыгың һәм куркаклыгың белән кеше көлдерәсең, аның каравы адресатның күңеленә яхшы ат белән үтәсең. 2016 елдагы юбилейларның иң зур иясе Тукай, тәнкыйть - кирәкле шәйдер, дисә дә, югарыда аталган сәбәпләр аркасында, бездә ул йомшак һәм мактау юлыннан баруны хуп күрә. Бу юлны да җиңел дип әйтмәс идем, чөнки ул чагында да: "Син - галим бит, ник мине мактап язмыйсың?"- дип бәйләнүчеләр әллә никадәр табыла. Мин - ихластан гадел дип санаган, уйлаганымны йомшатып әйтелгән һәм вакытлы матбугатта аз теркәлгән, күбрәк трибуналардан яңгыраган тәнкыйтем өчен генә дә утыз ел дәвамында сүгелгән кешемен. Бер язучы күптән түгел генә болай диде: "Шушы турылыгың белән, әле дә син ниндидер премияләр алдың. Аптырыйм". Кайбер галимнәр кебек җиңелрәк юлдан китәргә дә була югыйсә: теория һәм әдәбият тарихы китапларын укырга да моңа кадәр лаекмы, артыгракмы макталган һәр шагыйрьнең исемен кемнәрнеңдер рус шигърияте барышын тасвирлаган акыллы җөмләләренең тәрҗемәсенә кертеп-кертеп утыртырга. Адресатлар сөенсен, гомуми үзенчәлекләремне тоткан бит, дисен. Аерым әсәрләрдәге җитешсезлекләр дә күренмәячәк, сиңа да кинә тотучылар саны артмаячак. Каләм иясенең бер югары күтәрелгән исеме, иҗаты инде шактый кайтыш очракта да, укучыга шул күкләр түреннән балкып елмаячак. Бүген шундый юлны сайлармын дип торам: әсәр җитешсезлекләренә юнәлтелгән фикергә күпмедер урын бирсәм дә, тәнкыйть объекты сыйфатында үзем чын иҗатчы санаган каләм ияләренең генә тупланмаларын аерып алырмын, игътибарыма лаек булмаган күп әйберне читләп кенә узармын, әмма, һичшиксез, ялган да язмам, артыгын да мактамам. Бу юл, минемчә - тагын да авыр рагы. Кайсы галимнең танылган шәхесләргә, тегеме-бумы әсәре камиллектән ерак, хәтта ки бихисап җитешсезлекләргә ия чагында булса да, шул хакта сүз йөрткәне бар?! Кайчак әле андый әсәр ләр нең уңай якларын гына ассызыклап, күпертеп мактаган мәкалә язучылар да табыла. Әдәбият мәйданында беренче адымнарын ясаучыны тәнкыйть ләү чагыштырмача җиңелрәк, тик барыбер күңелгә рәхәтлек китерми. Яшьләр иҗатын ныклап анализлаган язмаларга да кытлык кичерүебезгә карамастан, мин "яңа исемнәр"гә, гомумән, тукталмам. Кыскасы, бәя-фикерләремне, саннан санга хронологик тәртиптә күчеп, "Казан утлары"нда узган ел чыккан әсәрләрнең күңелемә хуш-хушрак килгән тупланмадагыларына юнәлтермен. 2015 тә журналда дөнья күргән әсәрләрнең һәм авторларның саны аз түгел. Димәк, шигърият яши, кайбер жанрлар кебек, әйтик, тәнкыйть, җан да бирә алмаган, терелеп тә китмәгән бер хәлдә түгел, чөнки аның башында әлегә Роберт Әхмәтҗановлар, Мөдәррис Әгъләмовлар, Зөлфәтләр, Рөстәм Мингалимнәр, Кадыйр Сибгатуллиннар кебек зур талант ияләре атлап барган юлны киләчәккә таба озынайтучылар тора. Менә мине шул хәл куандыра да. Кулымда - гыйнвар саны. Гадәттә, беренче номерны зарыгып көтеп алам. Ул, һәрбер Яңа елдай, ниндидер өметләр, ышанычлар уятыр кебек. Хәер, мөстәкыйльлеге тартып алынган милләтләргә арт белән торган иҗтимагый-сәяси яшәеш шартларында әдәби сүзнең журнал сыйфатында чираттагы елда да өйләребезгә үтүе - үзе үк сөенеч түгелмени?! Теләгең, фәрештәләрнең амин, дигән чакларына туры килде, дигәндәй, гыйнвар саны танылган каләм ияләребез әсәрләре белән ачыла да. Шулар арасыннан җанга май булып яткан шигъри гөләндәм, әлбәттә - Ркаил Зәйдулланыкы. Аның ирекле үлчәмдәге тәүге әсәре хәтта беренче юлыннан ук алтмышынчы елгыларның шигъри экспериментларын күз алдына бастыра: Кояш эзе Кичә генә тоташ буран иде. Дулады. Бүген исә Ап-ак кырда каеннарга таба Кояшлар йөгерешә. Беркем дә юк иркен кырда бүген. Беркем юк. Кар диңгезе. Шундый газиз тансык яктылык бу! Карда тик кояш эзе. "Кояш эзе"н укыганда, ни сәбәптәндер, узган гасыр уртасында үтә заманча шигърияткә юл ачкан Роберт Әхмәтҗановның туган ягына ашкынган кеше образын тудырган "Җәяүле күбәләк" шигыре хәтергә килде. Югыйсә анда җәйге кыр-болыннарның җаны - туган ягына талпына-талпына очкандай кайткан җан иясе булса, монда кышкы кырлар бизәге - кар өстеннән йөгергән кояшлар. Хушбуй исләрен, буяу төс-төсмерләрен уйлап табучы һөнәр иясе "Кояш эзе" турында сөйләсә, модага кергән төшенчәләр кулланып: "Мин тасвирларда, һава тынлыгында, шигъри сулышта җанга сөекле ноталар күрәм",- дип әйтер иде. Югалтулы табышлар монда, усал буран алып килгән һәм калдырып киткән гүзәллек. Кояш булып, кар өсләрендә яктылыкка, сафлыкка омтылышлар уйный сыман. Ни сәбәп, дигән идем дә... төрле күләмдә булуларына карамастан, яңгырашта уртаклык күпмедер бар, икесе дә күңелнең нечкә кылларына чиртә икән! Тәүге ике юлда күзалланган табигать фрагменты - башка күренеш-предметларны тәмам юкка чыгарган, карашка пәрдә тарткан "тоташ буран" сурәте яңа көннең - тынычланып калган кырның аз детальле, әмма тулы тасвиры янәшәсенә куела бу әсәрдә. Чираттагы "Җәлил" шигыре алдагысына төп компоненты диңгез төшенчәсе булган метафора ярдәмендә ялгана. Беренчесендә - киң кырларны аңлаткан "кар диңгезе", ә икенчесендә иҗтимагый барыш, сәяси вәзгыятьне белдергән "мәрхәмәтсез диңгез" троплары гына да шагыйрьнең борынгыдан килгән образларны яңа текстларга уңышлы трансформацияләвен күрсәтә: Богауланган чакта ил карабы, Давылларга уралган чакта Ясак сорый мәрхәмәтсез диңгез, Корбан кирәк булса ясакка. Әсәрнең Дәрдмәнд иҗаты белән текстара бәйләнешләре ачык тоемланса да, автор шигърият корифеебызны идея эчтәлегендә дә, формада да кабатламый. Шигырьдән "ил карабы" куелган шартларның гасыр башыныкына караганда күпмедер аермалыгы күренә. Икенче яктан, замандаш шагыйрь "милләт (ил) чарасызлыгы" темасын бөтенләй башка якка борып җибәрә: Иң мөкатдәс җанны таләп итә! Чын шагыйрьнең фидаи чагы Давылга тиң. Көтә аны диңгез - Мәңгелекнең салкын кочагы. Илне богаулардан фидаиләр чыгара ала, ди Ркаил. Строфаның Чын шагыйрь хакындагы күпмедер пафослы һәм оптимистик та яңгыраган юллары аннан соңгыларының өшеткеч мәгънә-аһәңнәренә чәлпәрәмә килә. "Җәлил" көтелмәгәнлеге белән кызыклы. Монда интонация дә, фикер дә теге яки бу урыннарда кискен үзгәреп китә. Беренче строфадагы диңгез образының эчке мәгънәсен укучы үзе уйланып ачса, икенчесен автор аныклавында аңлый. Күрәбез ки, шигырьнең үз эчендә дә диңгез образы мәгънә үзгәрешләре кичерә. Текстны хәтта аңа куелган атама да көтелмәгәнрәк эчтәлеккә ия итә. Әгәр аны игътибарга алмасаң, әсәрнең гомуми мәгънәсеннән тәэсирләнерсең, игътибарга алсаң, сиңа тәэсирне хәтереңне яңарткан тарихи хәлләр дә бирергә мөмкин. Шигырьгә нинди исем куелуга бәйле рәвештә, гомумиләштерелгән фикерләрнең мәгънә киңлеге һәм эчтәлеге үзгәрә. Ркаил әсәрне "Кол Гали", "Тукай", "Зөлфәт" һәм башка фидаи шагыйрьләр исеме белән дә атый алыр иде. Ул чагында атамага сайланган шәхесләрнең биографиясе, алар яшәгән чор вакыйгалары гомуми эчтәлеккә, һичшиксез, икенчерәк мәгънә төсмерләре өстәячәк. Поэтик текст ике өлештән тора. Беренчесендә доминанта төшенчә урынында корбан метафорасы килә. Икенче строфа әлеге "корбан"ны, сыйфатламаларын санау юлы белән, күпмедер тәгаенләштерә: "иң мөкатдәс җан", "фидаи", "чын шагыйрь", ә инде әсәр исеме аның чынбарлыктагы бер үрнәген атый. Күрәбез ки, текстны аныкланмыш төшенчә һәм аның сыйфатламалары да бербөтен итүдә катнаша. Бәйләгеч мотивлар, текст кече күләмле булуга карамастан, аталганнарыннан тыш та җитәрлек. Шулардан, әйтик, икенче строфада да кулланылган диңгез образы шулкадәр көчле мотивлаштырылган. Бердән, зур сулар - реаль чынбарлыкта да упкын, йоткын. Диңгез метафорасында чагылыш тапкан иҗтимагый көрәш, тормыш та кешене юкка чыгарырга мөмкин. Автор алга таба шул мәгъ нәне тирәнәйтә дә. Дөрес, ул син көткәнчә, давыл булып, "ил карабы"н ярларыннан кубарырга тиешле шагыйрь образын тасвирлауны өзә, аны көрәштә күрсәтми, укучыны тиз генә шул гамәлләр нәтиҗәсенә - фаҗигагә күчерә: инде диңгез образын Үлем төшенчәсе, Мәңгелек метафорасы итә. Әйе, әсәрнең һәр юлы сиңа сюрпризлар әзерли. Текстны өлешчә анализлауның бер юлын күрсәтеп узуыма карамастан, Ркаил шигырьләрен таркатасы, бүләсе килми. Аларның өлешләрен табу мөмкин булса да, гади укучыга шуларга төртеп күрсәттеңме, күңелендә уянган бөтенлек хисе челпәрәмә килер кебек куркыта. Камиллекне, әйтик, Алла яраткан гүзәл туташны өлешләргә таркатып мактый башласаң, ул, һичшиксез, борынымны матур, диде, калган җирләрем ямьсезгә микән әллә, дип борчылачак. Чын гүзәллек - бөтенлектә генә гүзәлдер. Бу уңайдан, "Җәлил"нең шигъри миниатюра икәнлеген әйтеп узыйм. Һәр юлы соң дәрәҗәдә эшләнеп беткән, тулаем камил һәм тирән мәгънә эчтәлегенә ия әсәрләрне аңлатучы миниатюра иң авыр формалардан санала. Аны бары тик Гомәр Хәйям, Анна Ахматова, Дәрдмәнд кебек зур талантлар гына яза ала дип уйланыла. Тупланмада беренче әсәр хәрәкәтчән күренеш тудырса, шагыйрь үзе киндердә пумала уйнаткан рәссамга охшап калса, чираттагыларында сүз җәмгыять барышы, халыкка хезмәт иткән шәхеснең теге яки бу пландагы ялгызлыгы, шигърият тирәсендә бөтерелә, әмма, әсәрдән-әсәргә күчә-күчә, автор барыбер дә гомумиләштерелгән бер сурәт тудыра. Ул - Чын Шагыйрь образы. Аерым-аерым вакытларда иҗат ителгән текстларны бер учмага җыеп тотарлык һәм әлеге образны да күпмедер күзаллатырлык кайбер юлларны укып китик әле: "Чын шагыйрьнең фидаи чагы / давылга тиң" ("Җәлил"); "Татар шагыйрьләре китә, ком шуышкан шикелле", "Китә шагыйрьләр... Калдырып / Илнең анчак түрәсен" ("Татар шагыйрьләре"); "Шигырь укыгандай укыйм / Карда калган эзләрне!" ("Аучылар өе"). Күргәнегезчә, соңгы шигырь аз гына тематик оядан читтәрәк тора, ул тормышны - шигърияткә, шигъриятне тормышка башка яссылыкта һәм бик үзенчәлекле якынайта. Укучы исә шагыйрь җанлы аучы, аучы җанлы шагыйрь турында уйлар дәрьясына чума. "Дөньяда берни үзгәрми" тупланмасына караган соңгы әсәрләрдә сүз мәхәббәт, хатын-кыз турында бара, әмма хикәяләүче-тасвирлаучыда шагыйрь образын, хәтта ки Ркаил прототибын күрәсең. Ул шулай булмаганда да, укучы, автор үзе турында яза икән дип уйласа, хәл-күренешләргә, лирик миннең хис-кичерешләренә ышана. Ркаил иҗат иткән интим лириканың ышандыргыч көче гаять тә зур икән. Моның төп сәбәбе: тасвирларның абстракт түгеллегендә һәм һәр әсәрдәге "мин"нең артык сизгер, нечкә тоемлы булуында. "Җил", "Ләйсән" һәм башка шигырьләр, читтән күзәткәндә кай чагында тупасрак тоелган, кыланышлары күңелемә ятып ук бетмәгән Ркаил җанында нинди нечкә һәм никадәр мул хисләрнең чыгарга җай көтеп ятканлыгын ачык күрсәтә. Тупланмадагы аерым бер әсәрләр, әйтик, Р.Харистан эпиграф алып язылган "Дөя" шулай ук Ркаил иҗатында автобиографизм моментлары барлыгына ачык ишарәли. Бүгенгенең иҗтимагый-әдәби тормышыннан ерак укучы бу әсәрдә бер нәрсә күрер, ә шуның уртасында кайнаганы - икенчене. Эпиграфны, мәсәлән, кайсыдыр галим, әсәр идеясенә алып чыгучы фәлсәфи ачкыч, дип билгеләр яисә, автор каләмдәше сүзеннән этәрелеп яңа шигырь язган, дип уйлар. Мин исә бөтенләй башка нәрсәләр аңлыйм, шигырьне Р.Зәйдулланың каләмдәшенә - сүзләренә дә, гамәлләренә дә җавабы кебек кабул итәм. Әнә шуңа күрә дә, киләчәк буыннар безнең бу асмәгънәле дә, күпмедер төрттергән дә әсәрләребезне төбенә үк төшеп аңлар микән, дип баш ватам. Дөресен әйтим: элек Ркаилнең интим шигъриятенә әллә ни исем китми һәм күбрәк иҗтимагый лирикасын укый идем. Аның бу сандагы балаларча садә, үсмерләрчә хыялый, без югалта барган сафлыкка алып кергән шигырьләре әллә нишләтеп җибәрде. Кайтып-кайтып укыдым, аның электән күңелемдә йөрткән кайбер әсәрләре янәшәсенә куеп карадым. Кыз әтисе булган дустым хатын-кызга бөтенләй башкача күз белән карый башлаган ләбаса! Шагыйрь иҗат иткән лирик геройның яратулы, сокланулы, сак, ихлас сөю саркып торган карашын үземдә дә тойгандай булдым. Р. Зәйдулла әсәрләрен укып чыккач, күңелемдә бер сорау туды, журнал ел башында алган бу сәнгати биеклекне ахыргача тота алыр микән?.. Алда язганнарым шул сорауга күпмедер җавап бирер дип уйлыйм. Ркаил укучыга әле генә, шагыйрьнең кыйбласы - милләт булырга тиеш, дип әйтсә, Илдус Гыйләҗевнең поэтик тупланмасына, аның фикерен дәвам иткәндәй, "Һәр милләтнең үз кыйбласы" дигән юллар алып керә. Илдус аганың шигырьләре җыйнак, безне төп темадан еракларга алып китми, тегендә-монда тарткаламый, эзлекле рәвештә, нәтиҗә-фикергә, бер йомгакка чорналган, өзелгәләп бетмәгән сүз җебенең ахырына илтә. Әлеге фикер күпчелек очракта төп өлештән өчнокта ярдәмендә аерылып куйган икеюллык рәвешендә оеша: ...Күзләремә яшьләр бәреп чыкты, Ошаттым да безнең милләткә. ("Тетрәнү") ...Соңгы чәчем бөдрәләнә Олы сөю хакларына... ("Җавабың кирәк") ... Хәлләремне белешегез Мин аунаган караваттан. ("Төнгә рәнҗү") ...Кочагыңа алырсың күк, Егылсам тыным бетеп. ("Куа киләсең") Шагыйрьнең кече күләмле памфлетларына да шушы ук сыйфат хас, ягъни соңгы икеюллык белән автор төп фикерне төйнәп куя: ...Кәҗә тоягына охшап тора, Сүз артына баскан чынбарлык... ("Җир белән күк арасы") Рәис Сафин иҗатында Урта гасыр шигъриятебездән килгән әдәби чаралар яңарыш таба. Аларда яшәү, гамәл, сабырлык, дин һ.б.лар турында уйланулар бар. Мин бу тупланмага, бәлки, тукталмас та идем, укучы колагына шуны әйтәсем килде: саф татар ислам мәдәниятендә шигърият бүген сан һәм сыйфат үзгәрешләре кичерә. Суфичылык шигърияте, дини-дидактик әдәбият күләм ягыннан зурая, әмма ул, Габделнур Сәлимов кебек аерым талантлы авторларныкын исәпкә алмаганда, бу яссылыкта Урта гасырлар шигърияте ирешкән биеклектән күпкә түбән. Еш кына иҗатчыларга дөньяви белемнәр җитмәгәнлек күренә. Кайберләренең мәдрәсәләрдә белем алуларына һәм борынгы әдәбиятны өйрәнүләренә карамастан, әсәрләренә форма камиллеге хас түгел. Шул ук вакытта заманча образлылык, читләтеп әйтү дә җитенкерәми. Әгәр ислам тәгълиматын алга сөргән һәм тәрбияви эчтәлеге тирән шигърият яңара икән, бик хуп, әмма ул үз заманына лаеклы, гади халык, дини кешеләр генә түгел, башкалар да укырлык, аларны камиллеге һәм актуальлеге аша ислам мәдәниятенә тартырлык, һич югы күпмедер якынайтырлык булырга тиеш. Рәис Сафин күтәргән проблемалар заманчалыгын югалтмаса да, әсәрләренең беренче юлларыннан ук күпчелек укучы атлыгып укып китәр дип уйламыйм. Иҗатын бүгенге укучы яратсын өчен, аңа я пафосны үзгәртергә, я тормышчанлыкны арттырырга, һич югы әдәби детальләрнең үзенчәлеклеләрен табарга кирәк, шома ритмик яңгыраш турында уйланасы урыннар да очрый. Нәтиҗәм буш урында булмасын өчен, һәр тәнкыйтемә җавап бирерлек бер строфа китереп узам: Дөньяда бар рәхимсезе, бар җүнсезе - Кеше рәвешендә булган хәшәрәтләр. Байлык колы булып йөргән шул явызлар - Тереклеккә китерәдер һәлакәтләр. ("Әйләнеш") Китерелгән мисалда, күргәнегезчә, текстның цезураларга - ритмик буыннарга бүленеше турында уйланылмаган. Шигырь юлын өлешләргә таркаткан медиананың тәүгесе - рәвешендә сүзенең икенче иҗегеннән соң килә, шунлыктан "шендә" чираттагы буынныкы булып китә. Бу күренеш кече синтагматик берәмлекне - ике сүздән оешырга мөмкин семантик-грамматик-фонетик берлекне җимерә. Традицион калыптагы шигъри әсәрнең ритмик яңгырашында просодик чараларның, ягъни пауза һәм иҗек төрләренең беренче планда торуын онытмыйк. Бу әсәрне, чагыштырмача яңгырашлы итеп, заман куйган форма таләпләренә, мәгънәгә игътибар итмәгән һәм борынгыдагыча ритмик буыннарга, әсәр мәкаменә ияргән кеше генә укый ала. Җәмилә Әхтәмованың "Кешелекне ничек югалтмаска" соравына җавап рәвешендәге тупланмасының Рәис Сафинныкы янәшәсендә килүе бик дөрес булган. Ул шул ук традицияләрнең заман әдәбиятында ничек яңара алу мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. Җәмилә иҗатында суфичылык шигъриятеннән килгән образлар, гыйбарәләр тормыш реалийларын чагылдырган юллар белән үрелә, әсәрләрен аерым-аерым укыганда, я тегесе, я монысы калкуландырыла. Әйтик: Синнән китәр өчен, Онытыр өчен сине, Гаепләрең эзләп Интекмимен - Мин бит үзем Камиллектән ерак!дип башланган һәм күпчелек хатын-кызларыбызның без укып гадәтләнгән мәхәббәт шигырьләренә якын торган "...Синнән китәр өчен"дә алга таба иманлы кеше хисләре, мәхәббәте, аның хыял-теләкләре урын ала. Коръәннән һәм дини риваятьләрдән килгән мотивлар да кулланылган өлеш игътибарны башкаларыннан да ныграк тарта: Раббым синең Гыйбадәтләреңне кабул кылсын, Гөнаһларың синең ярлыкасын, Җәннәт түрләрендә синең өчен, Синең янәшәңдә минем өчен Раббым күркәм итеп Гүзәл бина кылсын! Җәмилә шигырьләрендә вертикаль аллитерация алымы еш кулл аныла. Барыбыз да к авазының болай да күп авазлардан көчлерәк яңгырашлы икәнлеген беләбез. Әгәр аңа башланган сүз аз иҗекле юлларның башында килә икән, түбәндәге цитатадан күренгәнчә, әлеге лексема доминанта позицияне таләп итә башлый, башка сүзләрнең мәгънә егәрлегенең дә бер өлешен үзенә тартып ала. Нәкъ менә шушы төр күренеш "Күзләрем сөенә" әсәр енә үзенчәлекле яңгыраш бирә дә. Вертикаль аллитерация, шигырьл әрне, нинди калып һәм үлчәмнәрдә язылган булсалар да, билгеле бер дәрәҗәдә борынгы акцентлы шигырь формаларыбызга якынайта: Күзләрем сөенә, Кызыма, Күземне төшерсәм... Авазлар тудырган тәэсирлеккә ирешү өчен, Җәмилә шулай ук охшаш юлларны янәшә куярга да ярата: Шулкадәрле кадерлем син минем... Шулкадәрле сөеклем син минем... Шулкадәрле сагынамын сине... Мисалга китерелгән өч юл лексик анафора белән эпифораларга һәм шулкадәрле сүзеннән соң килгән пауза кабатлануларына корылган. Фикеремне йомгаклап әйткәндә, Җ.Әхтәмова әсәрләре башкаларныкыннан нык аерылып тора, аның гомуми стиле дә, дөньян ы күзаллауларында һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр барлыкка килгәннән соң калыплашкан әдәби иҗеге дә, һичшиксез - үзенеке. Соңгы чирек гасырлык шигъриятебездә дини-мифологик образларның артуын, Ходайга сыгыну мотивының көчәя баруын күрергә мөмкин. Дөресен әйтим, еш кына аларның теге яки бу әсәргә килеп керүе - урынсыз да. Мисалларын 2015 ел әсәрләре арасыннан да күрсәтә алыр идем. Каләм ияләре кайвакыт, үзләренең иманлыкларын күрсәтер өченме, модага иярепме, Алла, Ходай сүзләре белән уйный сыман. Андый очракларда ясалма пафос туа, кайчак бер сайлаган поэтик пафос кирәксез урында өзелә, укучының гомуми яңгыраштан, текстның алдагы идея эчтәлегеннән алган тәэсире юкка чыга. Аллага эндәш яисә аңа мөнәсәбәтле гыйбарәләр ышандырырга, ихлас яңгырарга, теләсә нинди текстка кереп, тормышка мөнәсәбәтле фикерләрнең мәгънә эчтәлегенә зыян салмаска, дини сүзнең кадерен җибәрмәскә тиеш. Ходага гына таяну, дөнья барышының аның кулында икәнлегенә ишәрә, аңа ышанычның милләтнең соңгы ышанычы булу, Аллаһның милләтне юк итүчеләргә җәза бирүен үтенү яисә бирәчәгенә өметләнү, лирик герой күкрәгеннән иңрәп чыккан эндәшләр... бигрәк тә иҗтимагый темага язылган әсәрләрдә очраса, мәхәббәт лирикасында Бердәнбер инде күбрәк сөйгәнең белән кавыштырырга, аны ярату хисләреннән арындырырга мөмкин булган Көч сыйфатында күзаллана. Шулай да Хода, Алла төшенчәсе кергән гыйбарәләр, юллар, бигрәк тә риторик пландагылары дини-дидактик текстларда, шул исәптән тар аудиториягә ныграк билгеле, әмма шактый җанланып киткән суфичылык шигъриятендә ешрак күзәтелә. Без бу фикерләрне алга таба да аерым бер иҗатчыларның журналда урын алган әсәрләре белән исбатларбыз әле. Хәер, нигә артка калдырырга?! "Казан утлары"ның икенче санында шигърият сәхифәләрен ачып җибәргән Рим Идиатуллин әсәрләрендә дә мифологизм үзен нык сиздерә. Беренче булып торган "Нух көймәсе" әсәренең атамасы гына да авторның, идея-тематик эчтәлекне ачу өчен, мифологик образлар системасыннан һәм сюжеттан киң файдаланачагына ишарәли. Текстны коруда риторик алымнарга нык басым ясалган. Ә бит моның башы "Коръән"не тәэсирле иткән аять-сурәләрдәге риторикага барып тоташа. Мин үзем "Нух көймәсе"н бөтенләй башкача, һич югы - алдарак, я өстәмә сүз рәвешендә килгән өлешнең беренче строфасы белән тәмамлар идем: Тәмам сукыр гавам, күзалламый Җирне янә туфан басасын; Тик кемнәр соң төзәр Нух көймәсен?! Йа, Илаһым! Атайларның гыйбад оныклары Сатып эчте соңгы балтасын. Автор, киң мәгънәле, безне ерак тарихларга алып киткән сюжет элементларына, тимер логикага ия һәм, риториканың муллыгына да карамастан, фәлсәфи дә яңгыраган текстны гадиләштереп, гомуми тәэсирен киметеп, икенче бер чорларга сикерә - әсәрне аннан соңгы строфа ярдәмендә, түбәндәгечә йомгаклый: Тотып Коръән, нигә фал ачарга? Алдагысы безнең ап-анык: Шашып чаба халык, туш уйнатып, Көтә ярда тишек "Титаник"... Әлбәттә, автор бу структураны да сайлый ала, әлеге гамәл - аның үз ихтыярында. Ә син, шагыйрә башың белән, Рим абыйның образлы әйткәнлеген белсәң дә, гади укучы хәл-халәтенә кереп, "Титаник" ярда ятмый һәм тишек тә түгел, ярылып вакланып беткән, 1985 елда табылганнан соң, кайбер артефактлары инде күтәртелгән, аерым кисәкләре ләмгә тәмам күмелгән, дип эчеңнән бәхәс кузгата башлыйсың. Пассажирларына социаль чыгышларына бәйле мөнәсәбәт күрсәткән Титаник тарихы - тереклекне исән-имин калдырган "Нух" көймәсенә янәшә кую өчен отышлы мисал түгел. "Титаник"ны, кисәтүләргә каршы килеп, бозлар арасына юнәлткән капитан һәлак итә. Мәртәбәле тикшеренүчеләрнең, моның махсус эшләнгән, компания хуҗалары тарафыннан алдан ук уйланган "табышлы" афера булуы да мөмкин, дигән фаразларны да, башкаларга круизны пропагандалап йөрүчеләрнең кораб юлга чыгар алдыннан тиз генә һәм үтә яшертен генә сәяхәттән баш тартуларын да онытмыйк. "Нух көймәсе"нең, "Коръән"нең кисәтүле, шомландырган юлларыннан соң килгән яктылыклары булган кебек, оптимистиграк планда тәмамлануы яхшырак дип саныйм. Шушы уңайдан фрагментарлык, төрле чорлардан алынган вакыйга-күренешләрне, төрле тип конфликтларны һәм бер-берсенә чит образларны янәшә кую, әсәрнең гомуми яңгырашын үзгәрткән көй-үлчәмнәрдән файдалануның икемеңенче еллар шигъриятенә хас үзенчәлек икәнлекне дә әйтеп узарга кирәк. Бу алымнарны кулланган шагыйрьне шундый куркыныч сагалый: ул төрлелекне берләштергән үзәкне таба алмаска, шундый ук функцияле алым-чараларны күз уңыннан ычкындырып җибәрергә мөмкин. Дөрес, кайбер галимнәр, текстта чагыштырмача мөстәкыйльрәк торган өлешләрнең үзара ялганмавы да әдәби алым булып тора, ул авторның микротравмаларын күрсәтү өчен кирәк, ди. Имеш, теге яки бу сәяси вакыйгаларны, тарихи фактларны, шәхси тормыш күренешләрен, кайтмаска югалган гореф-гадәтләрне, кешелек җәмгыятенең узганда калган теге яки бу уңай якларын искә төшереп алу, ягъни бәйләнешсез хәтере аркасында, кеше үзен комфортлы хис иттергән атмосферасын югалта, һәм шагыйрь лирик миндә шуны чагылдырырга омтыла. Әдәбиятта бу төр экспериментлар узган гасырда булып алган инде... Рим абый озын, җәелеп язарга ярата. Күзәтү язу мәҗбүриләмәсә, үземне әсирләндерер һәм шул халәттән чыгармас өчен, аның хәтта кыска шигырьләрен дә тагын бер кат кыскартып кына укып китәр идем. Тупланмасыннан сискәндергеч һәм җан өшеткеч шушы өч юл күңелемә аеруча уелып калды: Һәм хәтердә әле озак яшәячәк, гади сүзләрдән торган, әмма бик тирән мәгънәле юллар: * * * Патшалар килә, патшалар китә... Галимҗан абзый абзарын сүтә. Минем өчен беренче строфа - инде үзе шигырь. Хикмәтле сүз рәвешендә әйтелмәгән бер хикмәт! Шушы юлларны укыганда, шагыйрьнең таланты метафора яисә аның иң югары формасы булган симфораларда гына да чагылмавы турында уйланасың. Автор икенче бәйтне бары тик автологик алым белән генә иҗат итә, анда бернинди троп юк! Ә менә строфа алдагысына янәшә куелган нәкъ шушы юл белән кызыклы! Шагыйрь, гап-гади җөмлә ярдәмендә, тормышның ачык реалийларын тудыра һәм, ил хакиме белән гади кешенең тормышы һәркайсы аерым-аерым - үз алдына бара, дип белдерә. Алга таба ул әлеге фикерне, реалистик төгәллек биргән автология һәм метафораларны чиратлаштырып, тагын да киңәйтә. Аныңча, тәхет - мәңгелек, ә инде аңа кем генә утырса да, Галимҗан абый кебек меңнәр һәм шул ук вакытта бердәнберләр турында уйламаячак, булып чыга. Рим Идиатуллин иҗат иткән гөләндәмдә сорау-җавап интонациясе күчешләре алымына корылган "Урынлы сорауга урынсыз җаваплар" әсәре дә бар. Һәм аны фольклордан да (мәсәлән, уен-йола җырлары, әйтешләр) килгән борынгы формаларны актуаль эчтәлекне чагылдыру өчен куллануның матур үрнәге дип карарга кирәк. Икенче санда төрле авторларның әсәрләре урын алса да, алар идея-тематик яктан да, кайбер башка үзенчәлекләре белән дә бер-берсенә якын. Иҗтимагый-публицистик поэмалары белән укучы күңелен яулаган Рәниф абый Шәрипов тупланмасында шулай ук ил тарихының, милли барышыбызның фаҗигале һәм шанлы сәхифәләре, кеше язмышы, төрле шәхесләр турында уйланулар төп урынны алып тора. Ул да, бу елда әсәрләре басылган күп кенә авторлар кебек, гаделлектә өметне инде Ходага баглый. Мин аны аңлыйм. Халык күтәрелеше елларының теләгән нәтиҗәләргә китермәве, милли барышның артка китеше, имансызларның элекке чорлардагыдан да явызлануы шагыйрьләрне дә чарасыз итә: Р.Шәриповның "Казан утлары" тәкъдим иткән әсәрләре арасында алай да күңелемә кешенең шәхси кичерешләрен тасвирлаганнары ("Җиләк", "Кыя") хушрак тоелды. Шагыйрь иҗатын киңкырлы итеп күрәсе килә шул. Рәниф абый, мондый әсәрләрне күбрәк язарга тырышыгыз әле, бүгенге укучы нечкәлеккә, интим диалогка бик мохтаҗ. Чираттагы санны Клара ханым Булатова шигырьләре ача. Аларда сугыш чоры баласының, кешесенең хатирәләре җанлана. Авторның тупланмада шундый теманы үзәккә куюы Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узу белән бәйледер. Шагыйрәнең "Каеннар яшь иде" әсәре башкаларыннан тәэсирле яңгыраш, нечкә лиризм, асмәгънәлелек белән аерылып тора - гөләндәмнең мәрҗәнедер. Шул ук вакытта мин инде мәктәп укучыларына да яхшы таныш, көйләргә салынган, сценарийларга кергән, диссертацияләрдә тикшерелгән бу әсәрнең язылуына ничә еллардан соң журналда урын бирелүен хупламыйм. Соңгы елда чыккан китапларны мөмкинлегеңчә алып барырга тырышасың. Кызганыч ки, еш кына теге яки бу җыентыктан яңа әсәр тапмыйсың я алар бик аз була. Бигрәк тә өлкән авторлар язылу даталарын алып аталар да бер үк әсәрләрен кат-кат бастыралар. Калын тупланмалар белән кибеттә яхшылап таныша алмыйсың, алып кайтып укыгач, китапны һәм акчаңны ничек кире кайтарасың!? Әлбәттә, бер үк әсәрләрне яңадан бастырырга да мөмкин, чөнки укучылар катламы гел үзгәреп тора. Хезмәт тулаем яңа булмаганда, аннотацияләрдә китапка авторның кайсы еллар иҗаты кергәнлеге махсус рәвештә билгеләнсен иде. Шулай итеп, шәхси китапханәмдәге күп кенә китапларның эче - бер я, урыс әйтмешли, почти бер. Вакытлы матбугатта да кайч андыр басылган әсәрләр әледән-әле дөнья күрә, бер үк елны әллә ничә басмада чыкканнары да очраштыра. Кемгәдер яңа әсәрләр бастырырга да мәйдан юк чакта болай эшләүне өнәмим. Шигырьләребезне яңадан вафатыбыздан соң чыгарсыннар иде ул. Ә хәзергә яңаларын язып өлгерергә тырышырга кирәк. Җәүдәт Сөләйман турында еш кына, киңкатлам укучы өчен язмый яисә яза алмый, кебек фикерләр ишетәм. "Югалыр күк бу мизгел" гөләндәм шагыйрьнең зур аудиторияләр дә җыярга сәләтлелеген күрсәтә. Киңкатлам укучы аннан бу төр әсәрләрне күптән көтә иде. Чыннан да, тупланманың һәрберсе хис-фикер гармониясенә ирешкән, баш катырып укырга кирәк түгел, шул ук вакытта, примитив булмыйча, сәнгатьчә камиллекккә дәгъва кылган әсәрләре дүртенче санның йөзек кашы булып тора. Ике темага һәм икесе дә үзенчәлекле язылган әсәрдән берничә генә юлны мисалга китереп узыйм: * * * Җәй. Иң рәхәте - җиләк исле печән чүмәләсе күләгәсе. ... Фани дөнья бәгырендә Сөләйманнар күзәнәге. ("Өмет") Күргәнегезчә, тәүгесе, беренче чиратта, укучыны хискә күмә, икенчесе уйларга алып кереп китә. Җәүдәт абый иҗатыннан телстиль чараларының төрлеләрен билгеләргә мөмкин. Автология алымына корылган һәм шул гадилегендә гүзәл күренгән "Бәхетме?" шигырен карап узыйк. Анда, беренче карашка, авторның аудиториягә һәм үзенә бирелгән, шушы урында тәмам хәл ителер кебек лаконик соравы алдагы өлешләрдә яңадан урын ала, җавап киңәйтелә, инде изге зат әниләребезгә мөнәсәбәтле әлеге сорау бихисап яңгырар кебек тоела башлый. Аны бары тик кеше гомеренә бәйле сорау-җавап кына өзә ала. Һәм, чыннан да, шулай булып чыга да. Лирик мин әнисенең барлыгына, янәшәлегенә һәм башка бик күп нәрсәләргә бик нык сөенсә дә, аны югалту куркынычы турында сүзне бөтенләй йөртмәсә дә, юлдан-юлга күңелдәге шом арта, үзеннән-үзе укылышны үзгәртәсең, киләчәк фаҗигаләрне кабул итүгә әзерләнә башлыйсың. Беренче строфадан башланган шатлык интонациясенә моңсулык ноталары үткәннән-үтә бара. Соң дәрәҗәдә тәэсирле әсәр. Бездәйләрне әниләрнең барлыгына сөендерер өчен язылган ахыргы юллары да мине тагын да авырайтты. Әниләрсез калганнарга тәэсирен хәтта чамалый да алмыйм. Сорауның үзендә үк җавап та салынган шигъри текстның тагын бер үзенчәлекле алымы - амплификация, ягъни теге яки бу төр сурәтләү чараларын, төшенчәләрне бер-бер артлы кулланып, фразаны киңәйтү. Бу очракта Җ.Сөләйман темпоритмны кыздырып җибәрә: Бәхетме? әнинең ...әрләве, сүгүе, бәрүе, тетүе, дәшмәве... ... бары тик яшәве, яшәве... бик озак, бик озак яшәве... Текстта яңгырашны көчәйтеп килгән тәүге фигыльләр оясын градация-климакс стилистик фигурасы дип тә атарга мөмкин. Мисалга Җ.Сөләйманның төрле яссылыкларда тыгызландырылган "Мин - диңгез дулкыны" шигырен алсак, тел-сурәтләү чараларының күбрәк төрләрен аерып күрсәтербез. Хәер, монда да әле без төп әдәби алымнарга гына тукталдык, укыганчы ук күзгә ташланган аллитерация һәм башкалар турында бөтенләй сүз алып бармадык. Бөтен өлкәдә үзләрен табарга, танытырга омтылган хатын-кызлар саны ишәйгәннән-ишәя бара. Бу хәтта ки үзенә күрә бер көрәш рәвешен алды шикелле. Әлеге көрәшнең иң-иң дәһшәтлеләрен төрле илләрнең президент сайлауларында күрәбез. Дөрес, әлегә татар хатын-кызына "тәхет бәхете"нең елмайганы юк, шунлыктан ул ил белән ирләргә караганда гаделрәк идарә иткән, хәтта нык артка калган дәүләтләрнең дә икътисадын алга җибәрә алган җенестәшләренең уңышларына сөенү белән канәгатьләнә. Хатын-кызларга кайчан да җиңел булмаган һәм кайда да җиңел түгел. Бу каләм ияләре дөньясында да шулай. Бер яктан, әдәби берләшмәләрне басып киткән хатын-кызларыбыз - үзара конкурентлар. Массакүләм әдәбият тудыручылар арасында әлеге конкуренция үзен аеруча нык сиздерә. Һәр автор ничек тә Берләшмәбезгә керергә, эреле-ваклы китапларны мөмкин кадәр күбрәк чыгарып калырга тырыша, керүгә үк, премия көрәшенә ыргылучылар да юк түгел. Шулай да кайберәүләребез безгә кочак җәеп тормаган ир-ат каләмдәшләребез арасында үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт яулады һәм иҗатына лаек бәясен дә ала башлады. Мин андыйлар арасында - Фирүзә Җамалетдинованы күрәм. Үзем дә ул язганнарны - прозамы, шигырьме - һәрчак яратып укыйм, шәхесен җаныма рухташ дип таныйм. Ф. Җамалетдинова шигъриятенә мөнәсәбәттә бер нәрсә сөендерә: аның иҗтимагый лирикасына да образлылык, башка тематиканы ачучы лексик кырлар байлыгын тартып кертү хас. Мәсәлән, "Үз җырым бар" әсәрендә Фирүзә өйгә кергән чикерткә образы ярдәмендә, туган телне саклау проблемасын күтәрә. Түбәндәге тасв ир мөстәкыйльлеген югалткан татар халкын читтән кергәннәрнең аңл ый алмаганлыгын, аңларга теләмәвен шактый үзенчәлекле җиткерә: Чикерткә дә үз телендә җырлый, Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул. Безнең өйдә гел үзенчә яши, Җырыбызны хәтта иш итми ул. Ф. Җамалетдинованың 2015 елда "Казан утлары" журналының өченче санына кергән әсәрләренә дә ни калып-стиль, ни образалымнар сайлау ноктасыннан тел-теш тидерә алмыйсың. Гөләндәмендәге шигырьләрдә лирик миннең теге яки бу күренешләргә, тарихи вакыйгаларга, мөнәсәбәте төгәл күрсәтелә, чөнки текстларда "мин" лексемасы еш яңгырый, сүз дә мин (без) исеменнән алып барыла. Луиза Янсуар шигырьләре шулай ук камиллек, образлылык ноктасыннан мактауга гына лаек. Аның иҗатында шактый гына үзгәрешләр бара икән... Озынлыкка, фәлсәфилеккә, тормышчанлыкка таба. Һәрхәлдә, журнал санына кергән әсәрләре шундый нәтиҗәләр ясата. "Казан утлары"н күзәтү барышында "шигърият бүлеге" эшчәнлегендәге шундый юнәлешне ачы күрәм: мөхәррир Гөлзада Бәйрәмова һәрвакыт бихисап авторлар арасыннан бер талантлысын табып ала һәм теге яки бу санда нәкъ менә шундыйлар иҗаты аша шигъриятебезнең чын биеклеген күрсәтә. Әлбәттә, әлеге шагыйрь нең тупланмасы гомуми барышны билгеләгән күпчелек әсәрләрдән сәнгати-эстетик планда күпкә югары торачак. Журнал белән тулы танышып чыккан укучы исә шигъриятнең ике катламын янәшә куяр, авторларны үзара чагыштырыр. Әле яшьрәкләрдән булган Р. Мөхәммәтшин, Л. Гыйбадуллина, Б.Ибраһимов кебекләрнең шигырьләрен дә укыса, әдәбиятыбызны түбән зәвыклы укучыга яисә барлык массаларга да адресланган әсәрләр басты, дип хафаланмас, традицияләр яңа талантларда дәвам итә, дип сөенер... Шул ук вакытта 2015 елның март санында бары тик гүзәл тупланмалар гына урын алган, шигырьләр тематик планда да, интонацион яңгыраш ноктасыннан караганда да, чагыштырмача төрлерәк. Бу, билгеле, бәйрәм уңаеннан талантлы хатын-кызларыбыз иҗатына игътибарны арттыру, өйрәнчек шигъриятне читкә куеп тору белән бәйле. "Казан утлары" редакциясенең сүз сәнгатенең элитар төре саналган шигърияткә урынны түрдән бирүе өчен дә рәхмәтләр яудырасы килә. Дүртенче сан да шигъри сүздән - Зиннур Мансуров әсәрләреннән башлана. Аның соңгы еллар иҗаты шигъриятебездә мифологизмның җанлануы хакында алдарак әйткән фикерләремне тагын бер кат ассызыклый. Дөресен әйтим, тупланмадагы беренче әсәрләрне укырга шактый авыр. Моның сәбәбе - озын юллар тәшкил иткән 12 гә 11 ле иҗекле үлчәмдә иҗат ителүләре, дип уйлаган идем, икенче кат ритмикага керергә тырышып карагач, аңладым: автор татар поэзиясендә ябык һәм ачык иҗекләр чиратлашуының һәм бигрәк тә янәшәлек хасил иткән цезураларда басымлы-басымсыз иҗекләрнең кайда торуы мөһимлеген исәпкә алып бетермәгән икән. Филолог булмаган укучы да күрсен өчен, бер үк үлчәмле юлларны аерып алам да ябык иҗекләрне карага буйыйм: Яз-мы-шым-нан / җә-бер-се-неп / зар-ла- ну- чы кавемнәргә / кат-кат хәйран / калам мин. Өз- гә- лә- неп / үз-гәр-тер-гә / а - зап-лан-мыйк - ирексезләп булмый тәкъдир каләмен. Инде бер үк позицияләр алырга тиешле басымның кай урынга төшүенә игътибар итегез: ... зарланучы (соңгы иҗеккә) ... азапланмыйк (арттан икенче иҗеккә); ...калам мин (арттан икенче иҗеккә) ...каләмен (соңгы иҗеккә). Зиннур Мансуровның журналга тәкъдим иткән күпчелек әсәрләре милли гамь белән өретелгән, шунлыктан ул тудырган һәм шәхси күзаллавымда гомумиләштерелгән лирик мин чын мәгънәсендәге Милләтпәрвәр образын күзаллата. Шагыйрьнең әлеге төшенчәне икенче әсәрнең атамасына кую әнә шуңа күрә табигый да. Дөресен әйтим, әлеге шигырьләрнең һәрберсеннән аңкып торган зарлылык, лирик геройның мыжгылыгы бераз туйдыра. Язмамны галим сыйфатында иҗат итсәм дә, кемне генә укысам да, күңелдә яңа шигъри сүз пәйда була да тора. З. Мансуровның бер әсәрен укыгач, түзмәдем, дусларча шаяртып узасым килде: Зиннур абый, бигайбә! Мин Сезне зур шагыйрь саныйм, олы шагыйрь саныйм, чын күңелемнән яратам, һәм бигрәк тә яшьлегегездәге иҗатыгызга ихластан гашыйк иттергән: "Сине күрергә дип күзен ачкан / Төнбоеклардан да көнләшәм" кебек шигырьләрегезне сагынам. Сез артык акыллыландыгыз, җитдиләндегез, аксакал образына кердегез шикелле. Языгыз әле тагын әнә шундый мәхәббәт шигырьләре! Иҗтимагый лирикада бигрәк тә ир-атлар кабатланалар, башкаларны да кабатлыйлар, шул рәвешчә, иҗатлары бер-берсенекенә якыная, ә менә мәхәббәт лирикасында алар да үзенчә ачыла. Миңа бүген лирик герое кызларга кояштай җемелдәп караган, якынаерга омтылган, сафлыкка сокланган һәм йөгерек укылышлы шигырьләрегез җитми! Элеккеге күңелгә ятышлы иҗтимагый лирикагызга да мохтаҗмын. Ә монда - ЕГЭ, "баба Яга"лар... Лирик герой, әйткәнемчә - елак, зарлы һ.б.... Менә шулай дип яздым да журналның алдагы битләрен ачтым. Тели белсәң - теләк шул! Мине Факил Сафинның барыбызны югалткан яшьлегебезгә дә алып кергән фәлсәфи пландагы интим лирикасы, үзе язганча, "Тын суларга карап" сонет-такыясы көтә икән! Рәхмәт аңа: татар шигърияте сонетларга шактый ярлы, ә ул әнә алардан такыя ук үргән. Бу форманы Шәрәф Мөдәррис шактый җанландырып алган иде. Аннан соң башкалар да язып карады, әмма европа әдәбиятының күрке булган сонетлар шигъриятебездә артык активлашып китмәде. Факил абый әсәрләре күңелдә күптәннән йөрткән шул ихтыяҗымны да канәгатьләндерде. Инде үзем дә аның артыннан: Мин дөньяга карыйм сокланып, Әйләнешне танып, таң калып - Җирдә тирбәлешә таганнар..., - - Бүгенге яшьләребезнең милләт язмышы турында уйланулары, иҗтимагый-сәяси темаларга шактый кыю язулары сөендерә. Фәнил Гыйләҗев - әнә шундыйлардан. Их, аларны аз гына образ-метафоралар белән дә өретсәң иде ул... дим дә, үз-үземә, бик ышанып, әдәбиятта тәүге адымнарын гына атласа да, шактый танылып өлгергән Фәнил иҗатының шул сыйфатларны ныграк ала баруын да күрербез әле без, дип әйтәм. Бер уйласаң, Фәнил журналда бастырган кебек көн кадагына суккан проблемаларны күтәргән һәм публи цистик пафослы шигърият тә бик кирәк. Әле бит шигъриятнең андыена да кытлык кичергән чагыбыз. Кайчакта безнең халык маңгаена йодрык белән сугып әйткәнне дә тиз генә аңламый. Була шундый чорлар: куркыпмы, әсәреңне образлы итү өченме, асмәгънә белән генә язарга мәҗбүрсең. Андый шартларда шигърият поэтик планда бик нык үсә. Аның артыннан ук башка эчтәлектәге иҗтимагый-сәяси эпоха, заман килергә мөмкин. Массаларны үз артыңнан әйдәргә, уятырга кирәк булганда, әдәби мәйданда декламатив шигърият тә, зур массаларны үз артыннан ияртерлек ярсулы публицистик аһәңле поэзия дә, хәтта милләтне иманга башкачарак өндәгән дидактик рухтагы тезмәләр дә яңгырарга тиеш. Шул ук вакытта аның заманнар узгач та искерми торган шигъриятне басып китмәве мөһим. Егерменче гасыр башы поэзиясе - шуның бер мисалыдыр. Бүген чорның милләтебезгә рәхимсез шартларында, халык йокыга китеп барган, көчле рухлы әйдәманнарын бер-бер артлы югалткан елларда Фәнил кебек кыю сүзле яшьләрне үсендерәсе килә. Нәзәкәтле сүзне мәрҗән кебек сайлап тезгән Тукаебыз мирасында да публицистик я булмаса үгет-нәсихәт рәвешендәге дә әсәрләр җитәрлек бит. Һәрберсе милләтне тәрбияләү һәм чынбарлыкка күзен ачу вазифасын төрлечәрәк башкара. Бишенче сан бөек Ватан сугышы темасын калкуландыра. "Яши ул көн, яши һәм яшәр" тупланмасында - әлеге темага язылган мәгъ нәле һәм камил әсәрләр. Авторларның элекке уңышларын чагылдырган әсәрләр дә урын алганлыктан гына, аларга тәфсилле тукталмыйм. Дөресен әйтим: алтынчы сан мине алдагысыннан ныграк сөендерде. Инде халыкка прозаик буларак күбрәк билгеле Марсель Галиевнең "Су каргышы" исемле синкретик характердагы, тезмә һәм чәчмә өлешләре уртак фикри, тематик һәм образ-мотивлар ярдәмендә үзара аерылмаслык береккән әсәрен бүләк итте ул миңа. Барчабызны диалогка, җавапка чакырган һәм үз аңындагы кешене милләтне саклап калырлык гамәлләргә күтәрерлек риторика, сәяси үткенлек, бәгырьдән чыккан кискенлек белән башлана аның тәүге сәхифәсе: Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә - Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә - Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Их, шигъриятебезне мәгънә төпкелләренә төшеп аңлаган талантлы композиторларыбыз күп булса, һичьюгы берсе, бу текстны көйгә салып, "Любэ"ның солисты Николай Росторгуев кебекләр башкарган милли-патриотик рухтагы җырлар дәрәҗәсендә көчле яңгырашлы музыкаль әсәр иҗат итәр бит. Аны, инструментларда башкару өчен, тарихи хәтерне яңартырлык адаптацияләргә булыр иде. "Бәгырь авазы"н үз көем белән укыйм һәм хыялымда тудырган аранжировканың исәрләндерерлек эффектларын тоям, тигез үлчәмле ритмнарында дала иңләп килгән атларның тояк тавышларын, барабаннар сукканын, тарих тузанында яткан меңнәрнең йөрәк тавышларын ишетәм. Шигырьне хәтта гап-гади генә укыганда да, "Барыберме сезгә? Безгә барыберме?" сораулары буйдан-буйга кабатланганлыктан, тәүге строфада туган накал калганнары санына пропорциональ рәвештә көчәя, ахыр чиктә бәгырьләрне яндырып төшәрдәй итә. Эсселе-суыклы булып, икенче битне ачам Һәм "Ханчишмә рухы"ның тынычрак, чишмә суларыдай талгынрак аккан юлларын инде, сабырлана төшеп, уйланып-гөманланып укыйм. Шагыйрь мине, бу халәттә озак тотарга теләмәгәндәй, риторик җөмлә рәвешендәге соңгы ике юл ярдәмендә, хис-тойгыларымны тагын үзгәртә дә куя: Җан сулышын саклый белеп, Җир астында чыдар су. Елдырым-шам кылыч булып, Ташлар ярып чыгар су! "Башкаланың баш чишмәсе" тарихы - ил кичкән тарих ул. М. Галиев, су образы ярдәмендә, бик күп фикерләр җиткерә. Соңгы строфада, мәсәлән, басылып-тынып торган, әмма эчке рухы көчле калган шәхеснең, хәтта тулы бер халыкның, буылып яшәренә риза булмыйча, берчак күтәреләсе, кылычка ук тотынасы киләчәк, дип кисәтә шикелле. Чираттагы өлеш "Су кыйссасы" дип атала. Ике төрдә иҗат ителгән "Су каргышы"ның тезмәләрен аннан аерып алу, мөстәкыйль шигырьләр сыйфатында анализлау бик үк дөрес булмас, чөн ки текстның чәчмә өлешләрендә дә эчке ритмика, лиризм, шигър ияткә хас гомумиләштерүләр, төрле лексик-тематик ояларга бер лә шергә мөмкин булган образлар системасы бар. Кыйсса көчле һәм тиз үзгәрүчән, әмма эзлекле һәм акланган күчешле хис-кичерешл әр дөньясын хасил итә. "Су каргышы" үзенчәлекле әдәби иҗек белән язылган. Анда Марсель Галиевнең шигъри каләмен тоярга мөмкин, әлбәттә. Шул ук вакытта автор башка поэтик әсәрләрендә күзәтелгән һәм нык чарланган язу манерасын артык нык кабатламый. "Су каргышы"нда халык авазын да, авторның үз сүзләрен дә ишетәсең. Монда яшәешнең гомуми атмосферасы да, үз чорыбызныкы да, үткән гасырларныкы да тудырыла, бергә үрелә. Әзерлекле укучы такыядан тирән мәгънәләр аңлар, әзерлексезенең аңлаганы да журналда ел дәвамында чыккан башка текстлардан аңлаганына караганда күбрәк, тирәнрәк булыр шикелле. Фәлсәфи-сәяси-иҗтимагый әдәбиятны шушы рәвешчә дә тудырырга була икән бит! Яңгырашлы, әмма ясалма пафоссыз. Милләтне яшәтү идеясен умыртка баганасы итеп, шул ук вакытта авторның нәкъ менә шулай уйлаганына ышандырып, заман модасына иярмәгәнлегенә инандырып. Китаби образларны да мул кулланып, әмма отышсыз һәм белгәнеңне күрсәтер өчен яисә оригинальләрен тудыра алмаганга түгел. Бер караганда, әсәрләрнең, хәтта кыйссаның без күнеккән сюжеты, шуның вакыйга үстерелешендә даими хәрәкәт иткән кеше-каһарманнары да юк, әмма барыбер укыйсы килә. Су образы ничек ачылыр, нинди үсеш-үзгәрешләр кичерер, текстның бер берәмлегеннән икенчесенә ни рәвешле трансформацияләнер, нинди идеяләрне уздыруга хезмәт итәр дип ашкынып, юл арты юл буйлап узганыңны сизми дә каласың. "Су каргышы", образлы тел белән әйткәндә, үзе дә "Су сүрәсе" кебек кабул ителә, һәм аның һәрбер өлеше - уртак теманы төрле яктан ачкан, безне төп фикергә алып килгән "аять"ләр кебектер. М.Галиев сайлаган форма-алымнар турында уйланганда, Урта гасырлардагы актив калыпларны, жанрларны да, Коръән сүрә-аятьләрен дә, фольклор әсәрләрен дә искә аласың. Аларның барысы "Су каргышы"на үзеннән нәрсәдер бирә. Борынгы калып-формалар, узганнан килгән идеяләр, дини-мифологик күзаллаулар, ышанулар монда заманга лаек яңара, яңгырый. Фәлсәфи-фикри, образлы-метафорик, публицистик өлешләрнең чиратлашуы да аклана. Төрле тип рефреннар теге яки бу фикерне, бигрәк тә лейтмотивны калкуландыра, ныгыта, ассызыклый. "Су каргышы"нда әдәби рефреннар гына түгел, хәтта музыкаль ләре, ягъни яңгыраш кабатлаулары да бар. Мин төрле сүзләрдән иҗат ителгән, әмма милләт, тел, ил яшәеше кебек оядаш темаларны ачкан бер үк яңгыраштагы строфаларны, назымнарны тәнем аша үткәрдем. Көйне, көйләүне мәдәниләшкән кычкыру дип таныган музыка белгечләре, кешеләр тамагы белән генә түгел, бөтен күзә нәкләре белән җырлый, тавышлар шуңа күрә төрле, ди. Хактыр. "Су каргышы"н язучыны үзе дә дөнья сәхнәсенә баскан Җырчы кебек күз алдыма килә. Ул тамагына төер булып утырган уй-хисл әрен бөтен тәне аша уздырып кычкырадыр кебек. Бу, чыннан да, - гади кычкыру түгел, мәдәниләшкән Адәми затның норма-калыпларга салынган өрәне! Аның сезгә "Соңгы нота"сын гына ирештерәм: Һәрберебезгә юнәлтелгән әлеге риторик эндәш күңелебездә милләт өчен җан аткан кайберәүләрнең, бигрәк тә М. Әгъләмовның: "Кабатланачакмы бу кичә?!" соравын уята. Кабатланачакмы әле безнең татар шигъриятендә алдагы буыннар иҗатында мондый тетрәндергеч әсәрләр? Кабатланачакмы?! Гомуми структураның уртасына иңдерелгән чәчмә текст берәмлеге дә булуга карамастан, "Су каргышы"н милләт, тарих, хәтер һәм башкалар турында тирән уйларны, фәлсәфәне чагылдырган медиатив лирика дип тә тамгалап китәргә мөмкиндер. Үзәк теманы ачу өчен, үзара тыгыз береккән мотивлар кулланылган, әмма һәр өлеше үзенчәлекле яңгыраган, төрле калыпларга нигезләнгән "Су каргышы"ның формасын М. Галиев үзе тәгаенләштерми. Әйтергә кирәк, һәркем өчен бу - шактый кыен эштер. Сүземне йомгакл ап, "Су каргышы"ның ХХI гасыр башы поэзиясендә зур уңыш икәнлеген билгелим. Үзгәртеп кору еллары шигъриятендә Шагыйрь фигурасы, миссиясе турында уйланулар көчәйде, аны аңлау да күпмедер үзгәреш кичерде. Хәтта кайчандыр космополитлыгы белән мактанган каләм ияләре дә иҗатларында шагыйрьнең милләт мәнфәгатьләрен алга куйган шәхес икәнлеге идеясен чагылдырган әсәрләр язды. Бәхетебезгә, чор һәм милләт кенә түгел, әдәби тәнкыйть, фән нәфис текстларны шул күзлектән бәяләүгә нык игътибар бирә башлады. Хезмәттәшләребездән Ф. Мусин, А. Әхмәдуллин һәм башка кайберәүләрнең чыгышларында милли әдәбият гыйлеменең алга таба сүз сәнгатендә нәкъ менә милли идея умырткасына утыртылган әсәрләрнең югары бәяләнергә тиешлеге хакындагы фикерләрне еш ишетергә туры килде. Үзем дә гул шулай сөйләдем. Бу югары уку йортларының программалары төзелгәндә дә, дәреслекләр язылганда да исәпкә алынды. Фәннең дә милләт хадимнәренә йөз белән борылуы әдәбиятыбызны шушы яссылыкта нык үстереп җибәрде. 2015 елда "Казан утлары" журналында дөнья күргән әсәрләр дә, шул исәптән Лена Шагыйрьҗанның "Туган телең ул бит - могҗиза" тупланмасы да сүземнең хаклыгын ачык сөйли. Әлеге тупланмада нәкъ менә шагыйрьнең уй кыйбласын яктырткан әсәрләр аерым игътибарга лаек. 2015 ел вакытлы матбугаты сугыш темасына зур урын бирде. "Казан утлары" да әдәби текстларны сайлауда шул юл белән барган икән. М. Мирзаның бер гасырлык ил тарихын көндәлек тормыш күренешләре һәм зур вакыйгалары белән күз алдыбыздан уздырган, гаять күләмле булуына карамастан, гадәттән тыш җиңел укылышлы "Кысыр Гариф" поэма-кыйссасы да - моңа бер дәлилдер. Р. Зәйдулла, М. Галиев иҗатларына озак тукталырга туры килде. Журнал укучы игътибарына тәкъдим иткән күләмле поэма шулай ук тәфиселлерәк анализлауны сорый. Сүзем күпкә киткәнлектән генә, мин аңа ныклап узып тормыйм, шигырь тәнкыйтьчеләренең алга таба әсәрне читтә калдырмауларын, татар поэмасы тарихы битләрендә урын бирүләрен сорыйм. "Кысыр Гариф"ның тормышчанлыгын, укучыны ышандыргыч көчкә, лирик яңгырашка иялеген, әдәбиятта Ф. Кәрим, З. Мәҗитов һ.б.ларның поэма иҗат итү традицияләренә нигезләнүен генә билгеләп узам. Һәм шунысын да әйтим: әсәр каһарманы Кысыр Гариф кичергән теге яки бу шәхси ситуацияләр милләтебез кичкән гарасатларга, ил тарихы халыклар күңеленә салган гомуми җәрәхәтләргә алып чыга. Җ. Дәрзаман шигырьләре турында бу елда юбилее уңаеннан бер язып чыккан идем инде. Җиденче санда урын алган әсәрләренең дә камил һәм халыкчан яңгырашлы, тәэсирле икәнлеген генә әйтеп узам да, сүзем дәлилле булсын өчен, "Утлар эчеп кенә" әсәреннән бер строфа китерәм: Кабатланмас, димә, кабатлана Тарих, Кабатлана әле ничек кенә; Зур дәверләр түгел, хәтта чорлар түгел, Кабатлана еллар кичеп кенә. Т. Миңнуллин иҗатына багышланган сигезенче һәм күпчелек әсәрләре тәрҗемә булган тугызынчы санны сикереп узып, унынчыны кулга алдым. Ул миңа яңа бер шагыйрь исемен ачты. Чаллы авторы Айрат Суфияновның башка әсәрләре белән таныш түгелмен, әмма "Казан утлары"нда урын алганнары бары тик уңай бәягә генә лаек. Бу шигырьләрдә, тупланма исеме дә билгеләгәнчә, чыннан да, чор гына түгел, хәтта чорлар сурәте чагылыш таба. Аның туган як күренешләрен тасвирлаганнары күңелне нечкәртеп җибәрә: Шагыйрь образын тудырганнары үз җаныңда бөтерелгән сорауларны яңарта: Тоядырмы вакытыннан алда Шәһит китәчәген алданып? Җир йөрәге, чор йөрәге кебек, Җыр йөрәге кебек таланып? ("Шагыйрь") Арабызда, әгәр бөтен иҗаты шундый булса, кызыклы, үзенчәлекле шагыйрь яши икән. Кайвакытта йомшак кына әсәрләр дә исемнәргә, премияләргә дәгъвалаганда, их, кайда соң Казаннан читтә, чыннан да, аларга лаек шагыйрьләр, дип куясың. Бар икән. Бәлки, алар артык тыйнактыр, бәлки, әрсезләр, үз иҗатларын дөрес бәяләмәүчеләр көннән-көн арткан бер заманда, андыйлар әдәбият тирәсендәге "бәя алу" уеннарыннан ерак торуны хуп күрәдер. Айрат Суфияновның "Моңнан туып" әсәрендә тирәлекнең үзен ишетүенә һәм аңлавына өметләнгән лирик миннең уй-кичерешләре тасвирлана. Ул - бу очракта гавам эчендә үзен ялгыз хис иткән заман кешеләренең дә берседер. Тирәлек белән бәйләнешләрен җайларга омтылган лирик каһарман, рухи изоляциядән ычкынып, узганнарга кайтырга, җанына тынычлык табарга тели: Моңнан туып, ялгыз кайтып барам Дөньялыкның балачагына. Бу әсәрдәге кайбер фикри мотивлар шушы ук авторның "Алтын пәрәвезләр" әсәрендә үстерелә, байрак лексик кыр ярдәмендә ачыла. А. Сафуанов иҗатында романтик шагыйрь кыйбласы, уй-күзаллаулары ачык чагылыш таба. Аның хыял-өметләре тормыш чынбарлыгына чәлпәрәмә килә. Шул ук вакытта Айрат Сафуанов иҗат иткән әсәрләрдә әлеге чынбарлыкны бар булганы белән кабул иткән, төбенә төшеп аңлаган герой да юк түгел. Тупланмага кергән текстларның күбесендә үлем-яшәеш турында уйлану бар. Бу очракларда чарасызлык, җан сызлануы, сыкранулар да калкып-калкып ала. Гомумән алганда, шагыйрь каләме тудырган лирик герой чәбәләнгән, сорауларына җавап эзләп, анда, монда сугылган, тынгылыкны табигатьтән генә таба алган, җаны сагышлы моңнан тукылган образ булып күз алдыбызга баса. Чираттагы әсәрләр - Ф.Зыятдиновныкы. Аның үзенә якын темаларны таныш һәм татар, бигрәк тә авыл кешесе рухына якын образ-сурәтләрдә ачкан шигърияте дә - бу санның бер бизәге. Алар тормышның цензура электән тыеп килгән якларын да ачмый, лирик герое, югарыдан торып, укучылар төркеменә сәяси шигарьләр дә ыргытмый, ә аерым кеше җанына якын мәсьәләләрне күтәрә. Яратып укыдым, чөнки милли-иҗтимагый темага язылган, тарихи вакыйга-фактларга корылган әсәрләргә тиешеннән дә артыграк урын бирелгән журналга алар төрлелек алып килә, көндәлек тормыш, яшәешнең гади һәм гадәти кануннары турында уйландыра. Рашат Низаминың унберенче санны ачып җибәргән публицистик циклның да үз укучысы табылыр. Әле бит алда нинди заманнар киләсен белмибез. Милләт язмышының, СССР, Рәсәй тарихының кара битләрен, бәлки, чыннан да, әдәби елъязмаларга күбрәк кертеп калдырырга, тормыш фактларын һич югы публицистик рухтагы әсәрләргә ныграк тупларга кирәктер. Киләчәк укучысы, нәкъ менә алар белән танышып, үзенең тарихи хәтерен яңартыр, без уртасында кайнаган тормышны объектив күзаллар, илнең гомуми сәясәтен якламаучылар сөрелгән, кагылган бер заманда, шушындый әсәрләрне яшереп, кулдан-кулга йөртеп укыр... Өлкәнәрнең робагыйларга, хикмәтле сүзләргә йөз белән борылуы табигый. Яшьлектә дөньяны башкалардан аермалы күрәсе, яңач а ачасы килә, күңелгә үзеннән-үзе оригиналь образлар килеп тора. Аннан бунтарь әдәбият иҗат белән халык күңеленә үткәннәр дә басыла. Әгәр Такташлар, егерменче гасырның беренче яртысында янартауларны җиңәргә алынган һәм иртә вафат булган башка каләм ияләре үзләренә насыйп гомерне узып яши алса да, шулай булыр иде ул. Соңгы елларда язганнары гадәтиләнебрәк киткән Хәсән Туфан иҗаты да фикер сөрешемнең хаклыгын сөйли. Яшь буын һәр нәрсә дән бер яңалык көткәндә, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашасы, үзен тирә-якка ишеттерәсе килә. Гарифҗан Мөхәмм әтшин робагыйларын да шул теләк чагыksшы сыйфатында кабул иттем. Рәшит Бәшәр каләмен бик югары куям. Прозасы, балалар өчен язган әсәрләре татар әдәбиятының казанышлары булып тора. Болар өстенә, ул үзенчәлекле шигъри каләмгә дә ия. Язучы журналга тәкъдим иткән тупланмада җаны сызлаган лирик геройның гаҗезлеге, шуларны оныттырып торырлык якты омтылышлары, хәлсез йөрәгенең саташулары урын алган. Әлеге әсәрләрнең һәрберсендә теге яки бу чор традицияләре ачык ярылып ята. "Ике саташу" әсәре, мәсәлән, Ф.Кәрим поэмаларын, М. Җәлилнең сюжетлы шигырьләрен искә китерә, "Яктылык эзләү"дә һәм "Йолдыз күләгәсе"ндә И. Юзиевнең зур уңышы буларак бәяләнгән, герое юлларга чыккан, эзләнгән, тормыш кануннары турында уйланган сюжетлы әсәрләрен хәтергә төшерә. Шул ук вакытта Рәшит абый үзенчә, башка. Тупланмага төрле темага язылган, төрле калып һәм үлчәмдәге әсәрләр сайланса да, әдәби сизгерлегең һәм әзерлегең, эчке тоемың белән аларда автор иҗеген барыбер дә тотып аласың. Р.Бәшәр гадидә, гадәтидә гүзәллек күрә, беренче юлны укырга гына тотынасың, авторның сине үз күңелендә туган сурәт-күренешләргә җитәкләп алып кергәнен сизми дә каласың: Куначада йоклый әтәчләр, Килә генә офык алланып. Илләр гизеп тузган биштәргә Ипи тыгып куям, бал ягып. Юлга чыгам... ("Яктылык эзләү") Һәр төр шигырь, тема, фикри мотив, шагыйрьнең аларда нинди интонацияләр ишеттерергә теләве, кеше күңелен ни рәвешчә уятырга алынуы әдәби алымнарның төрлесен куллануны таләп итә. Көндәлек тормышны, туган як табигатен һәм башка бик күп күренешләрне тасвирлаганда гади алым буларак бәяләнгән автология көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Мин алда бу алымга бәйле фикерләремне язып та киткән идем инде. Аңа өстенлек биргән әсәрләр дә шул мөһим: шагыйрь, талантлы рәссам кебек, кызыклы картина тудырсын, укучы игътибарын андагы теге яки бу детальләргә юнәлт сен. Р.Бәшәрнең каләме әнә шуны белеп эш йөртә. Автологиянең иң зур остасы мин белгән шагыйрьләр арасында - Пушкиндыр. Ул аны бигрәк тә сюжетлы, зур күләмле әсәрләрендә уңышлы куллана. Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Пар ат" әсәрләре, нәкъ шул алымга корылганлыктан, бөтен укучыны да шагыйрь фикере артыннан ияртә. Иң матур әсәрләренең берсе булган "Шаян песи" исә тулаем шул алымга корылган. Димәк, автология балалар әдәбияты өчен аеруча кулай. Рәшит Бәшәр иҗатында аның активлыгы балалар язучысы булуы белән дә аңлатыла. Әле шунысы да бар: теләсә кайсы телдәге шигъриятнең төп сәнгати чарасы - инверсия. Әгәр прозаик текстны гына түгел, хәтта фәнни мәкаләләрне дә шуның ярдәмендә үзгәртсәң, ул шунда ук шагыйрәнә яңгыраш ала башлый. Рәшит абыйдан югарыда китерелгән өзекнең дә үтә лирик яңгырашы фигыль формаларының җөмлә структурасында табигый урыннарында килмәвенә барып тоташа. Беренче ике юлны әлеге дә баягы инверсия идиллик тасвирга әверелдерә, чөнки үзенчәлекле аһәң бирә. Әлбәттә, лирик герой алга таба тормышыннан канәгатьсезләнә барганлыгын, шуңа юлга чыкканлыгын, яктылык һәм бәхет эзләгәнен сөйләчәк әле. Шул ук вакытта бу сүзләр артык игътибарга да алынмаска, укучыга лирик миннең бүгенгесе дә яктыдыр, әле атып бетмәгән таңы да аңа инде шул яктылыкны вәгъдә итәдер, ул буш урында үзенә проблема эзлидер шикелле тоелырга мөмкин. Шигырь әнә шундый эчке каршылыклар тудыруы белән кызыклы да. Җыр кебек агылган текстның кечкенә генә, колакны сискәндереп җибәргән, гомуми яңгырашка туры килмәгән бер строфасы бар. Мин аны үземчә үзгәртеп - җәя эчләренә иҗек өстәп язып узармын: Юлга чыгам... Баш(ым) очым(н)да ук Ак йолдызлар тора эленеп. Күкләр тарта... (Нәкъ) шул йолдызлыкта Яшәдем лә бугай мин элек. Әлбәттә, үткер күзле редактор игътибарын таләп иткән эвритмия бозылышлары һәрберебездә очрый, аларның китапларга узмавы кирәк. Шигырь шул килеш тә бик матур! Мин тегеләй-болай дип язсам да, Рәшит абыйның бу әсәрдә сурәтләнгән лирик герое, дөнья гиздергән шәхси юлларын, хыялларын образлы тасвирлап, укучыны бар кешеләргә кирәкле мәгънәви мәйданнарга алып чыга. Шигъриятебез Үзгәртеп кору еллары салган юллардан алга таба атлавын дәвам итә. Анда инде теге яки бу якка кискен ясалган үзгәрешләр юк. Ул туксанынчы еллар башында шагыйрь һәм тирәяк, хакимнәр дөньясы һәм алар алып барган идеология арасында мөнәсәбәтләр, Иҗатчының милләт каршындагы миссиясе турында ничек кыю язарга алынган булса, әле дә шул рәвешчә хәрәкәт итә. Кыскасы, бер сайлаган кыйбласын үзәккә куеп үсә. Интим лирикага зуррак урын биргән хатын-кызларыбыз иҗатында да шул ук күренешләр теге яки бу күләмдә күзгә ташлана. Бу урында мисал рәвешендә Нәҗибә Сафина, Фирүзә Җамалетдинова, Сания Әхмәтҗановаларның шигъриятен китерү уңышлы булыр. Журналның унберенче санында Саниябезнең "Арча сулары" исеме астында лиро-эпик циклы басылган. Шигърияттә тыелган темалар аз калган икемеңенче елларда инде шагыйрьләр совет идеологиясенә хезмәт иткән әсәрләргә каршы үзләренең башка кыйблалы иҗатлары, яшерен мәгънәле шигъриятләре ярдәмендә эчке көрәш алып бармый, хакимияткә хезмәт итү юлыннанрак атлаган авторлар белән дә кискен диалог-бәхәс кормый. Андыйларның образын иҗат итсә дә, ул бик нык гомумиләштерелгән, шәхси сыйфатларын югалткан булыр. Укны әдәби-иҗтимагый тирәлекнең тәгаен шәхесләренә төбәп ату Тукайлар заманында калды сыман. Үзенә якын тирәлекне, хәтта дусларны үзгәртүне максат-бурыч иткән әсәрләр сирәк-мирәк языла, күбрәк архивларда кала. Күпчелек татар шагыйрьләрен уртак уйлар, беренче чиратта, татарны яшәтү теләге берләштерә. Сания дә, иҗаты белән, шул идеягә шактый нык хезмәт итә. Ф.Гыйззәтуллинаның "Илаһилык һәм даһилык" дастанын алдан ук куркып кулыма алдым. Эпиграфлары да баскыч-баскыч булгач, бик күләмледер, дип уйлаган идем, ярыйсы бөтен өлеше дә бу санга кермәгән булып чыкты. Флера апага кайбер әсәрләрендә артык җәелеп китү, кирәкмәгәндә дә читкә чыгулар хас. Андый өлешләрне кыск арттыңмы, барыбер нәрсәнедер югалтасың. Кыскартмасаң, артык күренешләрнең текст бөтенлегенә салган зыяны анысыныкыннан да зуррак. Димәк, язганда ук чама хисен югалтмаска кирәк. Бу поэманы да шундый уйлар белән укырга тотындым. Мин үзем ил түрәләренә, хәтта алар, Миңнеханов кебек, мактау һәм олылыклауга лаек булганда да, одалар язганны да, багышлауларны да кабул итә алмыйм. Акыллары булсалар, әлеге күренеш адресатларның үзләренә дә ошамыйдыр, дигән карашта торам. Бигрәк тә теге яки бу авторларның әледән-әле җитәкчелеккә мәдхия яудырган күләмле әсәрләре бер куштанлык сыйфатындарак яисә нәрсәнедер өмет итеп язылгандыр, дигән фикер уята. Чын шагыйрьне түрәләргә тәлинкә тоту бизәми. Түрәнең яхшысы моңа беркайчан да мохтаҗ түгел. Андыйларны пьедесталга эшләгән эшләре, бар халыкның мөнәсәбәте күтәрә, һәм бу хөрмәтне гадел барган сайлауларда җиңүләр генә раслый. Ф.Гыйззәтуллинаны бик зур шагыйрә саныйм. Аның үземне дулкынландыра алган һәм камил эшләнгән поэмалары хакында язып та чыкканым бар. Халык, бер уңганны гел кума, дип искәртә. Дөрес искәртә. Әкияттәге алтын йомырканы да тавык бер генә салган, тагын салырмын дип, хуҗаларын тынычландырса да, булдыра алмаган, дип сөйлиләр иде бала чакта. Флера апа шушы киңәшкә мохтаҗдыр, ахрысы. Әлбәттә, шагыйрәнең, инде күптән түгел үз белдерүенә караганда, дистәләрне бүлә-бүлә, йөзгә таба хәрәкәт иткән поэмалары арасында югары сәнгать әсәрләре тамгасын сугарлыклары байтак, әмма кайбер соңгылары белән танышканнан соң, автор сан артыннан куа башлады, ахрысы, дигән фикергә килдем. Дөнья тарихындагы нинди генә зур талантлар да, поэма остасы сыйфатында нык танылганнары да, шагыйрәбез иҗат иткән күләмдә лиро-эпик әсәрләр тудырмаган әле дип беләм. Гомер буе Флера Гыйззәтуллина хакында кешеләргә, ул бит - "самородок", дип горурланып, сокланып сөйләдем. Филолог белеменә ия булмый торып та, табигый таланты, эчке тоемы ярдәмендә, зур уңышларга иреште! Шул ук вакытта, нәкъ менә махсус белемгә ия булмау шагыйрәгә теге яки бу жанрга куелган таләпләрне исәпкә алдыртмыйдыр һәм чама хисен югалттырадыр кебек. Кайбер әсәрләрен, матур образларына таң калып укып барганда, җеп очын югалтасың, әллә кайларга барып чыгасың, гомуми сюжетка яңадан кереп китә алмый торасың. "Илаһилык һәм даһилык" шигъри дастан дип тәкъдим ителә. Бердән, тезмә калыпка махсус игътибар кирәк микән? Дастан дип (фарсы ناتساد - хикәят) болай да лиро-эпик характердагы әсәрләргә әйтәләр, чөнки андагы вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый, әмма бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Идеаллаштырылган геройлары, ниндидер сюжет штрихлары булды дип кенә, гомуми сюжетка ия түгел, аерым бүлекләре бербөтен булып оешып җитмәгән, үзара ныклап берегеп китә алмаган "Илаһилык һәм даһилык" героик миф, легенда, әкиятләрне әдәби эшкәртеп язылудан барлыкка килгән дастан терминына җавап бирә микән? Дастаннарга керерлек тормышлар, кешеләр турында да күпмедер язам бит, шуңа сайлаган формамны әлеге төшенчә белән билгеләдем, дип, үз-үзеңне алдасаң гына инде. "Илаһилык һәм даһилык" поэма жанры таләпләренә дә җавап бирерлек түгел. Бәлки, аны цикл дип кенә билгеләргәдер? Гомумән алганда, әсәрне тулаем таркатырга, яңадан язарга кирәк. Текстның кызыл җеп булырлык фикер сөрешен тотып алу, сүзнең нәрсә турында барганлыгын ахыргача аңлау, соңгы бүлекләрне алдагылары белән кушып истә калдыру - мөмкин булмаслык бер эштер. Инде дә төп киңәшем шул булыр: яңадан язмаганда, дастаннан төрле озынлыктагы күпсанлы шигырьләр ясау хәерлерәк. " Илаһилык һәм даһилык" вакытлы матбугатта дөнья күрсә дә, авторына хөрмәтле мөнәсәбәт аркасында гынадыр, чөнки, чын дөресен әйткәндә - чиле-пешле әсәр. Аны, инде таркатмаган очракта, текст бөтен берәмлеге хәленә китергәнче, аерым бүлекләре турында ныклап уйланасы, бөтенләй яңабаштан эшлисе бар. Дастанның беренче өлешен генә алып карыйк. Президентка ода рәвешендә, шул жанрның бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп башлана ул. Аннан автор тиз арада каләмдәшләре җыелыш саен тыңлаган шәхси тарихына күчә. Сөйгән яр да, заман фахишәсе дә, кемне әрлим, микән дигән лирик герой да бар, әмма чын сюжет юк. Эпиграфны акларлык юллар бик аз. Әсәр "Рәхмәтлегә мең рәхмәтем төшсен!" дип башланса да, текстта үпкә хисе бар нәрсәне басып китә. Бу өлеш исемдә чагылыш тапкан төп темага берничек бәйләнми. Башлам - бер төсле, тәмамланыш - икенче. Шулай икән, ничек кенә бөтенлек хисе барлыкка килсен?! Гадәттә, ныграк камилләшә торган беренче бүлек шундый булгач, аны әсәрнең гомуми атамасына бәйләү кыен икән... инде дә ни дип әйтим? Икенче кисәк күңелемә алай да ныграк ошады. Бердән, ул мин үземчә гөманлаган үзәк тема белән кисешә, шактый шома язылган. Шул ук вакытта аңа да нәрсә генә тутырылмаган! Башка ни килсә, шуны язарга мөмкин дә бит... кирәк микән? Күктән иңә, дип уйлаган башлар да ялгышкалый. Иҗат әсәре, хезмәтеңә - никадәр серлелек бирергә, үзеңне изге бер зат, пәйгамбәр итеп күрсәтергә тырышма, беренче чиратта - акыл эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Шул акылны, зиһенне Ходай сиңа иңдергән, сәләтләреңне геннар аша биргән, ә син тырышлык куеп үстергәнсең. Текстның бу кисәгендә дә бер үк хаталар кабатлана. Автор гыйлем елы турында шундый дәртләнеп сөйләргә генә тотына, тема шунда ук онытыла. Алай дисәң, эпиграф гыйлем елы турында түгел, гигант төзелешләр хакында... Беребез - кояш чыгышында, беребез - баешларында, дигәндәй, бүлек исеме исә яшәешнең мәңгелегенә, җирдә матур күренешләр барлыкка ишарәли: "Җир йөзенә кояш көн дә чыга". Бүлек ахырына таба автор, үз гадәтенчә, тагын лирик миннең ачу-үпкәләрен "өяргә" керешә. Алдагысында да шушы ук хәл күзәтелгән иде, хәтта ки лирик герой үзен "Бозау!!! Болын бозавы мин!" дип битәрли үк башлаган иде. Анысында, җитмәсә, җәберләнгәнлектән куркакка әйләнгән, тирәлектән начарлык кына көткән, кешедән ким һәм комплексларга ия тойган лирик мин үзен, күргәнегезчә, башка җан ияләре белән үк идентификацияли. Флера апаны бик олылыклыйм, күп әсәрләренең югары бәяләргә лаек икәнлеген беләм, шунлыктан бу поэма турында тагын да тәнкыйдирәк фикерләремне дәвам итәргә һәм күңелен нык яраларга теләмим. Без аның яшендә мондый әсәрләр яза алырбыз микән, дип уйланам. Аларда бит никадәр үзенчәлекле метафора, образлар бар! Нинди тыгызлык, көтелмәгәнлек! Их, бырысын бер җепкә салырга! Бәлки, кем белә, кайбер галимнәр "Илаһилык һәм даһилык"ны, поэманың таркаулыгы, өлешләргә сибелгәнлеген әдәби алым итеп санап, заман лиро-эпика төрлелеге турында сөйләгәндә, аны яңа бер жанр-төр моделе сыйфатында атарлар яисә, инде хаклы рәвештә, диффузлык күренешенә, жанр сыйфатларының юылганлыгына бер мисал итәрләр. Мин үтә дә традицион зәвыклы кеше: хикәяләүле поэмаларның сюжет тулылыгына, портрет характеристикаларына, күпмедер диалогларга да ияләрен якын итәм, татарның кемлеген күрсәтеп торган тарихи шәхесләрне ачкан поэмаларга андый таләбем бигрәк тә зур. Шигъриятебезгә ассоциатив-метафорик башлангычлы лирик-драматик поэмалар да кирәк, татар поэзиясендә соңгы егерме биш елда җанланган поэма-хроникалар да, аларның сәяси эчтәлектәге төре дә. Лиро-эпик әсәрләргә мәхәббәтем артык зур булмаса да, шулай саныйм. "Казан утлары"нда бу жанрга хас төрлелек чагылыш тапмый. Әллә соңгы ел зур күләмле сюжетлы әсәрләргә ярлырак булды микән? Бу юнәлештәге уйларны туктатып, аның битләренә әйләнеп кайтыйк әле. Рүзәл... Рүзәлне укыган саен, күңел сөенгәннән сөенә бара: иҗаты сәнгати камиллек планында үсә, тематик киңәя, үзе - актив. Мин кайчандыр сине тәнкыйть итүчеләр тарафында идем, хәзер менә иҗатыңны сөючеләр ягына күчтем. Рүзәл, сөенми дә мөмкин түгел: инде олы шагыйрь-абзыйларың белән аяк терәп сөйләшә алырлык Иҗатчы булдың. Беләм: бу үсеш биеклеге дә соңгы чик түгел. Мин әле сиңа киңәшләремне һаман да бирә алам. Аларны бер читкә куеп торып, тормышчан рухлы, актив шәхесне үзәккә куеп иҗат итү юлыңда уңышлар һәм төрле формаларда бердәй җиңел язган каләмеңнән ак кәгазь битләренә метафорик образлы әсәрләр, Дәрдмәндәчә һәм хикмәтле, һәм нечкә, һәм образлы язылган шигырьләр тагын да күбрәк төшсен, дип телим. Ышанам: син безнең шигъриятне, заманча да, шул ук вакытта элеккедән дә килгән уңышларны кулланып язуың белән, үсмерләргә һәм яшьтәшләргә якын итәсең һәм киләчәк буыннарга да алып барачаксың! Үзем даими укыган, табигый талантка ия санаган һәм шул ук вакытта "Казан утлары"ның 2015 елгы саннарында басылган әсәрләре игътибарны җәлеп иткән, сәнгати югарылыкта һәм үзенчәлекле язылулары белән аерылып торган авторларга гына тукталам, дигән идем - сүземдә тордым. Хәтта шул очракта да ниндидер тәнкыйть сүзләрем ишетелгәләп алган икән, каләмдәшләрем үпкәләмәсен, рәнҗемәсен. Без шигъри сүз белән генә түгел, шуңа язылган тәнкыйть белән дә, әдәбиятның исән калуына, үсүенә хезмәт итәргә тиешле. Язганнарым кемдер тарафыннан бераз авыррак кабул ителсә дә, алар, нәкъ менә иҗатларына битараф булмаган тәнкыйтем аркасында, шигърият юлының сикәлтәләрен я тигезләп, я әйләнеп узар дигән өметем бар. Әлбәттә, һәрбер әсәрне соңгы әдәби берәмлеккәчә таркатып бетерергә, кушарга була. Ул кадәр тәфсилле анализны тыңларга татар аудиториясе, хәтта ки шул анализны ясарга тиешле галим филологлары да бик үк күнекмәгән. Вакытлы матбугат аерым бер әсәргә рецензияләрдән дә дәлиллекне, тирәнлекне таләп итми. Андый шартларда еш кына, мөмкинлегем була торып та, тирәнрәк язарга теләмим. Тирән анализ бирү өчен, журнал биргән битләр генә җитми дә бит әле. Әдәбиятның үсешен вакытлы матбугатта дөнья күрү бәхетенә ирешкән әсәрләр дә, халык укыган, әмма чын сәнгать таләпләренә җавап бирмәгәннәре дә билгеләми. Әгәр дә соңгылары классикага кертелерлек яисә кертелгән әсәрләрне басып китә икән, аларга чын-чынлап тукталырга кирәк булачак. Бу очракта үсеш түгел, артка китеш турында сүз алып барырлар. Әлегә поэзия мәйданында уртакул яисә йомшак әсәрләрне язучылар белән түгел, үзара бил алышырлык Чын Көрәшчеләрнең барлыгы сөендерә. Р. Зәйдулла, Г. Морат, Җ. Сөләйман, Р. Мөхәммәтшин кебекләрнең ниндидер яссылыкларда бик якын, әмма автор стиле планында кабатланмас иҗади уңышлары, икемеңенче еллар әдәбияты турында сөйләгәндә, теге яки бу юнәлешләр турында уйланудан битәр, эстетик характердагы сыйфатламаларга тукталырга тиешлегебезне искәртә. Тукай юбилеена зур әзерлек рәвешендә барган 2015 ел шигърияте дә, соңгы бишъеллык, хәтта егерме бишъеллык поэзиябез кебек үк, беренче чиратта, бүгенге татар мохитенең драматик сурәтен һәм үткәннең фаҗигале сәхифәләрен калкуландыра. Поэзиябез сан ягыннан бу елда да бик нык үсте, әмма һәр язучыбызның каләме аңа сыйфат үзгәрешләре алып килерлек дәрәҗәдә түгел. Шагыйрь исемен күтәрүчеләрнең күбесе, нигездә, әдәбият сөючеләр катламында гына калырга тиеш иде дә бит... Заманы шундый: табиблык белемебез булмаса да, үз-үзебезне мөстәкыйль дәвалыйбыз, тавышыбыз, кулы бүрәнә ярыгына кысылган Шүрәленеке кебек яңгыраса да, җырлыйбыз. Шигърият өлкәсендә генә башкача була алмыйдыр. Чын тәнкыйтьчеләр күзәтүенә алынмаган әдәбиятта бигрәк тә. ТУКАЙ ФОЛЬКЛОРДАН БАШЛАНА Тукай публицистикасында фольклоризм Тукай иҗатында фольклоризм, ягъни халык авыз иҗатын өйрәнү, яңадан торгызу һәм һөнәри мәдәнияткә, бу очракта үз әсәрләренә трансформацияләү күренеше ХХΙ гасырда да тикшерелергә тиешле фәнни объект булып кала бирә. Әлбәттә, әлеге проблеманы ачкан хезмәтләр шактый, әмма аны чишүгә моңа кадәр теге яки бу чара кысаларында тар тематик планда гына якын киленде, тирәнтен, махсус һәм Тукай мирасын тулаем иңләгән комплекслы тикшерүләр багышланмады. Галимнәр күбрәк Тукай тезмәгә салган әкиятләргә, мәсәлләргә, аларда кулланылган образларга игътибар итте, аның халык әдәбияты хакындагы хезмәтләрен, фикерләрен бәяләде, аерым шигырьләренең халык җыр текстларына якын торганлыгын, бигрәк тә поэтик иҗатының фольклор белән багланышларын тасвирлады. Тукайның әдәби багланышларын анализлаган язмаларда публи цистикасы һаман читтәрәк калып килә, шул сәбәпле бу чыгышта нәкъ менә аның фольклорга якын үзенчәлекләрен билгеләү үзәктә торыр. Әлбәттә, минем язмам да комплекслылыкка, тулылыкка дәгъв а итми, әмма ул авторның аерым мәсьәләләргә үзенчәлекле мөнә сә бәтен чагылдыра, әйтик, Тукай публицистикасының башка жанрларга караганда да фольклор белән бәйләнешләре ныграк икән лек не күрсәтеп тора. Күпчелек галимнәр, проза һәм публицистика фольклорның йогынтысына шигърияткә караганда азрак бирелә, дип санаса да, аерым чорлар һәм шәхесләр әдәбияты, шул исәп тән Г. Тукай иҗаты моның хакыйкатькә бик туры килмәвен күрсәтә. Ка ләм иясенең, мәсәлән, проза белән публицистика арасында торган фельетоннарына фольклор тәэсире биниһая зур, бәлки, китаби башлангычы да бик көчле шигъриятенекенә караганда да зуррактыр. Унтугызынчы гасырның икенче яртысында татарларда халык авыз иҗаты белән кызыксыну көчәйгәнлек хакында К.Насыйри һәм башка галимнәрнең эзләнүләре генә түгел, прозабызда ярымфольк лор характерындагы әсәрләр, тәрҗемәләр арту да сөйли. ХХ гасырга аяк баскач, фольклорның матур әдәбиятка үтеп керүе тагын да тирәнәя, ныгый. Элегрәк бу, беренче чиратта, нәфис текстларның халык авыз иҗатыннан килгән образлар системасында, тезмә калыпларда, идеяләрдә, әкият яисә әкияткә тартым хикәяләр, повестьлар күп язылуда чагылыш тапса, андый әсәрләр прозаның зур өлешен тәшкил итсә, хәзер исә барлык талантлы каләм ияләренең фольклор материалларын аңлы куллануында, сәнгати эшкәртеп, зур әдәбият таләпләренә җавап бирерлек сыйфатта халыкка җиткерүендә күренә. Шул ук вакытта фольклор сюжетлары яисә ярымфольклор әсәрләр заман прозасы каршында үз позицияләрен торган саен ныграк бирә, поэзиядә шулай ук - китабилык һаман да ныклы, заман яңачалыгы дә көчәя бара. Бу аерым бер язучылар иҗатында да, гомумән әдәбиятта да сан-сыйфат мөнәсәбәтләрендә ачык чагылыш таба. Фольклорны ныклап өйрәнгән, өлешчә җыйган Тукай аның стихиясен бигрәк тә публицистикасына ныклап алып керә. Әдәбиятның беренчел элементы булган сүз, аның ярдәмендә тормыш төрлелеген аңлатып бирү җиңеллектән, фольклорда да төп материал чыганагы булып тора. Сөйләмнең, иҗтимагый баскычлардан югарырак күтәрелгән саен, ритуалларга ныграк уза баруы шуның белән аңлатыла да. Әлеге дә баягы сүз теләсә кем иҗатына, шул исәптән Тукайныкына да фольклорның универсаль сыйфатларын күчерергә булыша. Тукай - ХХ гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормышын, татар яшәешен бөтен ваклыклары белән тулаем тасвирлап калдырган бердәнбер каләм иясе. Аңа бу очракта нәкъ менә фольклор формалары ярдәмгә килә дә. Ул фольклоризмнарны халык акылын, тәҗрибәсен аның алдынгы катламнары фикерен укучыга ирештерү максатында куллана. Фольклор материалын поэзиясендә башка әдипләр белән бер рәвешчәрәк файдаланса да, публицистикасында алардан югары дәрәҗәдә интенсив файдалана, әлеге төр әсәрләренә кайвакыт аллюзия һәм реминисценцияләрне шыплап тутыра, бу вакытта укучының тасвирланган вакыйгалар һәм үзе белгән күренешләр арасында ассоциацияләр уздыруына өметләнә. Заман тудырган сорауларга җавап биргәндә дә, социаль-э тикэстетик идеалын эзләгәндә һәм чагылдырганда да, Тукай, беренче чиратта, гасырлар дәвамында үз халкы сөйләмә иҗатта туплаган тапкырлыкка, гыйбрәтлелекккә, күзаллауларга нигезләнә. Андый төр байлык мәсәл, мәзәк, мәкаль, әйтем, табышмак кебек җыйнак һәм тыгыз кече формаларда ачык чагылыш таба, әнә шуңа күрә әдипнең вакытлы матбугат өчен язылган төрле тип мәкаләчекләренең байтагы мәзәкләр структурасына нигезләнә дә ("Яңа дәгъва", "Тимерчыбыксыз телеграмм хәбәрләре" һ.б.). Фольклор элементлары мәзәкләрнең сәнгати бөтенлеген барлыкка китерүче һәр яссылыкта - телдә, образлар структурасында, текст төзелешендә, лейтмотивта, идеалда очравына да карамастан, Тукай иҗат иткән заманча мәзәкләренең поэтикасы инде ул ассимиляцияләнгән һәм эволюция кичергән фольклор поэтикасы булып тора. Халык авыз иҗатында көлкеле хикәячекләрдә юморга өстенлек зуррак бирелсә дә, Тукайда үтергеч көлү алга чыга. Шулай итеп, әдип татарда сатирик рухтагы мәзәкләрне көчәйтеп җибәрә, иҗтимагый-сәяси мәзәкләрнең алга таба үсешенә юл яра. "Тәҗрибәле сүзләр" исеме астындгы тупланманы искә төшерик. Габдулла Тукай анда байлар белән муллалар катламын һәм җәмгыятьтәге алыш-бирешкә, бу очракта сәдакага корылган мөнәсәбәтләрне, мәкаль структурасын файдаланып, көчле сатира утына ала. Мәкальләрнең һәр юлы байлар сүзе белән башлануга карамастан, үзәк тәнкыйть объекты руханилар булып тора. "Байларның кулы кесәсенә керсә, муллаларның авызына тел керә" дип башланган тәүге тәҗрибәдәге фикер чираттагылары белән тирәнәйтелә, киңәйтелә һәм әкренләп укучыны муллаларның, ишаннарның хәерчегә булган мөнәсәбәтенә алып чыга: "Байлар авырый башлагач, каберен казып куялар, фәкыйрьләрне, үлгәч тә, өч көн и шетмиләр". Тукай шулай ук халык мәзәкләренең бер геройның сүзне аңламавына нигезләнгән юморын да файдалана: "Шәкерт илә надан ишан. - Тәэсир, сез... сез әйтәсез: без - вәрәсәтеләнбия һәм шәһәриярлар нәселе, дип.- дөрестме? - Дөрест, без - без - чәһарҗиярләр нәселе шул." Барлык әдәбиятларда да театр тууда фольклор зур роль уйный дип санала. Күп кенә халыкларда ул урам тамашаларына барып тоташа. Сәхнәләштерелгән беренче пьесаларга, әйтик, русларныкында халык авыз иҗаты әсәрләреннән төрле эпизодлар үтеп керә. Бу әдәбиятның халыкчанлыгын көчәйтеп җибәрә. Тукай публицистикасында һәм прозасында диалог рәвешендә оештырылган әсәрләр шактый, алар аша әдип шулай ук әдәбиятка халык стихиясен, ягъни милли эчтәлек, татар тормыш-көнкүрешен алып керә. Алар арасында сәхнә әсәрләренә якын торганнары, сәхнәләштерергә мөмкиннәре дә юк түгел. Габдулла Тукайның 1906 елда "Фикер"дә басылып чыккан һәм жанр формасы "Сырой егет" дип билгеләнгән әсәр, мәсәлән - асылда кече күләмле скетч ул. Бер герое йөзендә Мортаза бай Гобәйдулинны тәнкыйть утына алган әлеге әсәр рухындагы һәм үзләре уйлап чыгарган пьесачыкларны совет чорында үзешчән коллективлар сәхнәгә даими рәвештә менгезә торган иде. Димәк, аларның тамырларын Тукай иҗатыннан да эзләргә кирәк. "Сырой егет"нең башында катнашучылар исемлеге, скетчның нәтиҗәсен, халык алдына чыгып, укучыга җиткерүче автор булу әлеге әсәрне сәхнәләштерергә мөмкинлек барлыгын сөйли. Тукайның шулай ук аерым риваятьләре архаик фольклорда ук очраган "Коръән" текстларына таянып язылган "Кыямәт көне" һәм башка сәяси эчтәлектәге әсәрләре, сатирик-тәнкыйди-аналитик рухта булуларына карамастан, билгеле бер дәрәҗәдә күтәрелеш чорларында халык арасында таралган, сөйләнелгән сәясиагитацион чыгышларны да искә төшерә. Әйтик, "Кыямәт көне"ндә шундый юллар бар: "Адәмнәр, тетрәңез, тетрик! Менә хакимнәр хакиме вә судьялар судьясының мәхкәмәсе: монда камил гаделлек вә тигезлек бардыр. /.../ И явызлар! Монда килеңез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз, тугры сөйләгәннәрне кысытыңыз, издеңез. Шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күрдеңез... Алла гафилмени? Җавап биреңез!". Борынгы чорларда базарчылар махсус текстлар ярдәмендә үз товарларын мактаган, сарай хәбәрчеләре урамнарда, бигрәк тә кешеләрне бергә туплаган мәйданнарда төрле игъланнар укыган, халыкка хаким даирәләрнең фәрманнарын җиткергән. Тукай бу форманы да үз сатирасында отышлы файдалана. "Алырга ашыгыңыз!" язмасында, мәсәлән, Курган өлкәсенең, татарлар һәм алар янәшәсендә бигрәк тә борынгыча дәвалау бик көчле булган кыргыз-кайсаклар һәм казаклар да яшәгән Звериноголовски станицасында (саласында) вакытлы аптека ачылу мөнәсәбәтеннән аның товарларын рекламалау кебек аңлашыла. Тексттан аптекачыларның татар прототиплары барлыгы төсмерләнә. Әдип игътибарны әлеге йортта чын дарулар сатылмыйча, мәҗүсилек заманнарында кулланылган имнәр, боздыргыч тылсымнары һ.б., башлыча халык медицинасы товарлары сатылганлыкка юнәлтә. Әсәрне тормышчан итә торган тәгаен тәнкыйть объекты булуга карамастан, билгеле, ул татарлардагы җаһиллек күренешләрен кире кагуга хезмәт итә. Тукай публицистикасын оригинальләштереп җибәргән сыйфатларның тагын берсе шулай ук халык авыз иҗатына мөнәсәбәтле. Публицист үз әсәрләренә фольклор эпизодлары китереп кертә, аларны заман материалы белән куша, актуаль фикерләрен яңгырату максатыннан файдалана. Әйтик, "Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларә бер-ике сүз"дә "Качыр илә Үрмәкүч" кыйссасы урын алган. "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" язмасында Тукай милләтнең торгынлык - стагнация халәтен шушы рәвешчә фаразлый башлый: "... борын заманнарда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә ызандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда ни хикмәттәндер, башка милләтләр һәрберсе бер Сөләйман мөлкен алып, үзләренә җирләрне, апрларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр..." Күрәбез ки, өзек әкият башламына бик тартым. Текст, гомумән алганда, үзе дә әлеге форманың һәм структур, һәм эчтәлек элементларын шактый мул алган. Тукайның "Мөхәммәтгали бабай" исемле ахыры тәмамланмаган проза әсәре, географик атамаларга, торак пунктларга (гап-гади бабайда зиннәтле вә солтанатлы сарай), аларның төзелешенә (идән кебек тигез түбә), лексик катламга (миһман, хәлифә, сәргаскәр) геройларның көн итү үзенчәлекләренә караганда һәм гомуми эчтәлек ноктасыннан чыгып фикер йөртсәң, көнчыгыш повестьларыннан тәрҗемә икәнлеген аңлыйсың. Әлеге әсәренең дә сюжет корылышы гаять әкияти. Сүзебез дәлилле булсын өчен, аның башлам өлешен генә китереп узыйк: "Мусыл шәһәрендә һәркем тарафыннан игътибар вә тәгъзим ителгән Мөхәммәтгали исемле бер карт бар иде." Алга таба автор әлеге картның ил эчендәге мөнәсәбәтләрен, холкын, байлыкларын тасвирлый. Мөхәммәтгали бабай әкиятләрдәгечә төрле холыкка, һөнәрләргә, максатларга ия ике угыл үстерә. Шулардан Җәгъфәр исемлесе аталары һәм ил каршында танылу, данлану өчен, ниләр генә эшләми, әмма ахыр чиктә боларның мәгънәсезлек, Аллага коллык итүдән дә зуррак гамәлнең булмавы турында фикергә килә. Әсәрнең ахыры бар дип язылса да, аның үзәк идеясе инде ачылып беткәнгә охшаган, шул сәбәплеме, алга таба газетада дәвамы күренми. Шул ук вакытта әсәрдә Нуретдин образы, аның туганы белән мөнәсәбәтләре ачылып бетмичә калганлык турында да әйтергә кирәк. Тукай публицистикасына кече берәмлек сыйфатында үтеп кергән фольклор текстлары - мәкальләр ("Мәкальләр") фразеологизмнар, җыр-шигырьләр, бәетләр ("Фәлсәфи сүзләр"; "Алай-болай"), такмазалар ("Чүкеч"тән) бар. Ул шулай ук публицистик язмаларын нәсихәт ("Бюрократлар нәсихәте"), кара-каршы әйтешләр ("Идел буендагы шәһәрдә"), табышмак ("Табышмак"), әкият ("Аю һәм ссыльный"), мәзәк ("Камыт бавы илә мулла корсагы"), игълан һәм халыкта киң таралган мәхәббәт хаты (" "Гыйшык" уты") калыпларында иҗат итә; ул, аерым әсәрләре белән - фал ачу, төш сөйләү һәм юрау ("Словарьдан фал ачу"; "Төшемдә күргәннәрем"), кебек борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне дә, халыкның фараз рәвешендәге фикер калыпларын да ("Ну-ну-ну!") искә төшерә. Габдулла Тукай тәгаен мифологик топосларны, сюжет элементларын туып кына килгән татар публицистикасында иҗтимагый-сәяси тормыш контекстында яңача интерпретацияли. Тукай публицистикасының урын-урын шагыйрәнә яңгыравында төрле тип кабатлаулар мөһим роль уйный. Белгәнебезчә, нәкъ менә кабатлаулар поэтик юлларның беренчел чыганаклары булып тора да. Бигрәк тә кемнәргәдер мөрәҗәгатьләрне, бер үк яисә төрле үтенечләрне янәшә санау каргышларга, ырымнарга, им-том текстларына шагыйрәнә яңгыраш бирә. Әгәр Тукайның журналистик мирасына мөрәҗәгать итсәк, әлеге әдәби алымның гаять актив кулланышта икәнлеген күрербез. Мәсәлән, "Мөһим эш - имамнар җәмгыяте" аналитик язмасының урта бер өлеше "Фикер" газетасы исеменнән әйтелгән түбәндәге юлларбелән башлана: "- Әй, бичара иммамнар! - Вай, бичара җир фәрештәләре!" Тукай иҗатындагы күпчелек сынландырулар, эпитетлар, әлбәттә, фольклор текстларында моңа кадәр дә очраган сүзләрнең семантик үзенчәлекләренә бәйле. Без, шагыйрь поэзиясе контрастлылыкка корылган, дибез. Капма-каршылык каләм иясенең теге яки бу әсәр өчен сайлаган персонажлар системасында да, теге яки бу сүз төркемнәренә караган антонимик парларны мул куллануында да, фикер оппозицияләрендә дә, структур төзелештә дә ачык чагыла. Галимнәр әйтүенчә, дуалистик мифология нәкъ менә ас-өс, кыз-егет, ак-кара кебек семантик каршы куюларга нигезләнә дә. Фольклор һәм әдәбият бәйләнешләре турында сөйләгәндә, метафораның мифологик генезисы турында да онытырга ярамый. Димәк, Тукайның, никадәр генә үзенчәлекле метафораларга нигезләнмәсен, поэтик стиле ахыр чиктә, башка шагыйрьләрнеке кебек үк, дөньяны мифологик күзаллаулар аркасында килеп чыккан тропларга барып тоташа. Шул ук вакытта, инде алда әйткәнебезчә, шигъри юлларның да беренче чыганагы дога, каргыш кебек фольклор жанрлары белән бәйлелеген беләбез. Тукайның үзендә сакраль сүзләр ни дәрәҗәдә һәм аларның кай төрләре кулланылган соң, дигән сорау туа. Әлбәттә, динидөнья ви тәрбия алган Тукай шигъриятендә тар эзотерик төркемнәргә генә аңлаешлы төшенчәләр була алмый, аларның төп чыганагы Изге китап, бу очракта Коръән үзе булып кала. Шул ук вакытта Аллага гына түгел, сынландырылган теге яки бу предметларга эндәшеп язулар һәм алардан ни дә булса үтенүләр Тукай шигър иятен еш кына ритуал текстларына якынайта: И Каләм! Китсен әләм, син әйлә безне шадыман; Без дә саяңдә улалым тугры юла кадыман. (И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; Без дә синең аркаңда тугры юлга басыйк аяк). Бу төр эндәшләр Тукай публицистикасы өчен артык характерлы түгел, шул ук вакытта анда дәвалау, ырым текстларындагыча кат-кат тәкърарлау зур урын алып тора: "Әгәр ир башмакчы йә кәвешче булса, ул - хатыны табан астында ятыр. Әгәр ир гармунчы йә скрипкәче булса - хатыны дудкасына биер. Әгәр ир сәгатьче булса - хатыны бору белән генә йөрер..." ("Ир, хатын"). Тукайның публицистик каләменә шулай ук, ырым-имнәрдәге кебек, һәр нәрсәне тәфсилләп, текстны тыгызлау, ашкынулы язу, темпны һәм накалны арттыра бару хас: "Аһ, ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу зынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык минуты җиткәнен хәбәр бирәмени? Сурның ачулы вә каһәрле нәгърәсеннән асты өстенә килгән мохит диңгезе үзенең ярларыннан ачу илә атылып чыкмыш. Дөньяны куркынычлы тавышлар илә шаулатып, ул тау-тау дулкыннарны гяһ вакытта үзенә тартырга, күтәрергә гадәтләнгән күкләр илә сугышырга бара микән? /.../" ("Кыямәт көне") Тукайның сүзлекләр рәвешендә иҗат ителгән әсәрләрендә, мәсәлән, "Яңа камустан берничә лөгать"тә бер үк төшенчәләр, сүз төркемнәре, формулалар тезелеп-кабатланып килә: "Казый - ришвәт вә вакыфлар ашаучы дигән сүз. Мөфти вазифа ашаучы дигән сүз. Бай - кеше талап, корсак үстерүче дигән сүз /.../" Тукай кайвакыт бер үк җөмләләрне дә кабатларга мөмкин: "Мәгариф - хәяттыр. Мәгариф - хәяттыр. Мәгариф - хәяттыр" ("Тәкърар әйтәмез"). Семантик һәм фоник-синтаксик янәшәлекләр - архаик текстларның гына түгел, "классик фольклор"ның да нигез сыйфаты булып тора. Кайбер әсәрләрдә ул теманы торган саен ныг рак киңәйтә һәм тирәнәйтә барган вариатив җөмләләр, абзацлар тезмәсе рәвешен алырга мөмкин: "Бер татар приказчигы: - Тамчы, тамчы тамар да күл булыр,- дип әйтте дә ди, байның кассасын аз-азлап чиерттерергә тотынды; күп тә үтмичә, самавырчы малайлыктан "Печән базары бае"лыкка тәрәкъкый итте ди. Бер татар бае: - Асылынсаң асылын агачның асылына, - дип әйтте дә ди, Мәскәүгә барып, йөз меңлек бурычка чумды ди; шул елда ук шарт итте ди /.../" ("Акыллы башлар"). Фольклорда көнкүреш яисә йола ситуацияләре, даими сөйләм формулалары - текст стабилизаторлары, ягъни аны тотрыклы итүче көйләгечләр булып тора. Әлеге формулаларның саны арткан саен, текстның тәэсире дә көчәя генә бара. Г. Тукай публицистикасында да бу шулай. Фольклор әсәрләрендә дә, даими очраучы калыплар муллыгына карамастан, сөйләм төзелешенә һәм шулай ук сүзләр кулланышына карата да катгый куелган таләпләр юк. Нормалардан тайпылышлар да Тукай иҗат иткән текстларның бер үзенчәлеге санала ала. Әдипнең вакытлы матбугатка хәзерләгән язмаларында диалектизмнар, сүзне бозулар еш очрый, әмма алар күбесенчә әдәби алым рәвешен ала, текстны халыкчанлаштыра, тормышка якынайта. Сүзебезне гомумиләштереп әйткәндә, Тукай публицистикасына фольклор тәэсире биниһая зур һәм ул жанр формалары, идея эчтәлеге, образлар системасы, әдәби алымнар кебек һәркайсы яссылыкларда бара. Шуны күздә тотып, халык авыз иҗаты элементларын, берәмлекләрен вакытлы матбугат язмаларына кертеп җибәрүне Тукай публицистик стиленең бер алымы сыйфатында өйрәнергә һәм аның поэтикасын да тулы ачарга кирәк, дип әйтә алабыз. Тукай фольклоризмны үз чорының этик-эстетик ихтыяҗларына җавап бирүе өчен генә кулланмый, ул аларда гасырлар дәвамында халык аңында формалашкан сорауларга да җавап бар дип саный, болардан тыш, нәкъ менә халык авыз иҗатына хас поэтиканың әдәбиятны гына түгел, публицистиканы һәм аңа киң урын биргән вакытлы матбугатны да халык массаларына якынайтучы җепләр дип таный. "Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим..." (Кол Гали) Насыйп булып, бу елда Тукай юбилеена басыласы энциклопедиягә хәзерләнгән материаллар арасында хөрмәтле галимебез Нурмөхәммәт Хисамов каләменнән чыккан "Кол Гали" исемле әтрафлы мәкалә бар. Ул аны: "Татар шигъриятендә генә түгел, бөтен төрки шигърият тарихында аның үлемсез әсәре "Кыйссаи Йосыф" гаять зур роль уйнаган", дип башлый һәм алга таба дастанның төрки әдәбият, татар шигърияте күләмнәрендәге кыйммәтләрен билгели, Тукай иҗатына да йогынтысын яза һәм әлеге йогынтыны аерым әсәрләр мисалында ышандырырлык дәлилли. Зур галимнән соң Тукай һәм Кол Гали мөнәсәбәтләре темасына керү, бәлки, бераз әдәпсезлектер дә. Шул ук вакытта, энциклопедиягә урнаштырылган язмаларга бик аз урын бирелүен, аларның регламентлануын һәм бик җыйнак язылганнарының да редакторлар тарафыннан кыскартылуын күздә тотып, Бөек Остазыбызны мин шагыйрегезгә читләп үтүне җинаять санап, үз карашларымны да язып үтәргә җөрьәт иттем. Әлбәттә, алар, тасвирлау объекты бер булганлыктан, күпмедер күләмдә Нурмөхәммәт абый фикерләре белән дә кисешер. Гомер бу белем эстәгән Тукай иҗатында Борынгыдан һәм Урта гасырлардан килгән традициячелек гаять тә көчле, бу, билгеле, эчтәлектә дә сайлаган калып-үлчәмнәрдә дә, образлар системасында да чагылыш таба. Әлеге дә баягы традициячелекне, шулай булгач, шагыйрьнең укыган китаплары, шул исәптән бу көнгәчә әдәбиятыбызның чишмә башы саналган Кол Гали мирасы да формалаштыра. Тукайның тәүге шигырьләренең берсендә дә моны түбәндәгечә билгеләве гаҗәп түгел: Без галимнәр эчтәлек һәм форма берлеге, берсендәге үзгәрешләрнең икенчесен үзгәртүе турында күп язабыз, әмма моның озын озак барыш икәнлеген онытып җибәрәбез. Тукайның мисалга китерелгән әсәрендә идея эчтәлеге үтә яңа, образлар системасында борынгыдан килгәннәре күзгә ачык бәрелерлек түгел, лексик катламда шигърияттә моңарчы ишетелмәгән чиновниклар, Петербург, манифест, государь, абразауный кебек төшенчәләр урын алган. Яңа фикер, күренешләрнең иске структурада, җөмлә калыпларында, Кол Гали атаклы поэмасына сайлаган үлчәмдә яңгыраш табачагы инде беренче строфадан ук күренә. "Йосыф-Ягъкуб" китабының көен көйлим, дип белдергән автор алга таба болай дип яза: Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, - Җебем - кара, инәм каләм булсын имди. Иҗтимагый-сәяси эчтәлектәге әсәрдә шунысы игътибарга лаек: Тукай борынгы поэманы, мәхәббәт тарихы икәнлегенә ишарәләп - "Йосыф-Зөләйха", үзәк геройны ассызыклап - "Йосыф кыйссасы" дип тә атамый. Ул аңа дәүләт башында торган гадел патшалар исемнәре я булмаса ата һәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы дип билгеләргә дә мөмкин атама куя. Тукайның дастанны киң таралган вариантта исемләмәвен үлчәм-яңгыраш камиллеге таләбе белән генә бәйләргә ярамый. Форма шомалыгына ирешү талантлар өчен берни тормый. Шагыйрь кыйсса атамасын "Йосыф сәүче тарихы" яисә "Гашыйк Йосыф тарихы" кебек гыйбарәләргә алмаштыра яисә бөтенләй башкача да яза алыр иде. Укучыга шуны аңлатырга теләгән шикелле, Тукай шунда ук бу әсәрендә халык (милләт) язмышын кайгыртуын әйтә. Моның белән дә, Кол Гали кебек, әсәр башында ук тема, шуны җиткерү юлларын билгеләве белән дә, ул ике талантны янәшә бастыра. Тукай сайлаган дастан исеменә мөнәсәбәттә Н.Хисамов фикерләрен дә язып үтик: "Шагыйрь болай дигәндә, әсәрнең тематик нигезен бик төгәл билгели. Поэма үзәгендә, чыннан да, ата белән угыл мөнәсәбәтләре яктыртыла. "Исемдә калганнар" язмасында да шагыйрь "Йосыф китабы"н телгә ала. Анда поэманың исемен әнә шулай халыктагыча китерә". Тукай кайбер әсәрләренең ахырына Кол Гали рухында нәтиҗәләр чыгара. Шагыйрьнең "Кечкенә генә бер көйле хикәя" текстындагы төп өлешнекеннән аермалы - "Йосыф кыйссасы"ныкына тәңгәл үлчәмдәге һәм робагый калыбындагы "Бәхре сани"ны эпилог дип карарга мөмкин. Тукай анда Сафи хатыны Фатыйманың бозыклыгы аркасында ирсез калганнан соң кичергән һәм теләсә кемне кызгандыртырлык хәлләрен сөйли, укучыга үз эшененең тормышта булган күренешләрне язу икәнлеген җиткерә. "Кыйссаи Йосыф"та, мәсәлән, авторның әсәр язу максатын тасвирлаган һәм сюжетның гарәп-фарсы телләрендәгечә икәнлегенә ишарәләгән "Хә тимә" бар. Әлеге Соң сүздә Кол Гали болай дип яза: Бу зәгыйфьнең шушы назмы аз булмады, Робагые үлчәмендә торсын инде. Тукайда да унике иҗекле юллардан торган робагыйлар җитәрлек. Үз иҗат тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, җыр кебек укылышлылыгына карамастан, бу үлчәмдә заман темаларын ачу, иҗтимагый күренешләрне җиткерү шактый авыр. Шагыйрьнең "Дөньяда торыйммы?- дип киңәшләшкән дустыма", "Бер татар шагыйренең сүзләре", "Утырышу" һәм башка әсәрләре шул калыпта язылган, әмма аларда строфадан строфага кабатланып килгән һәм составында имди (инде) сүзе булган гыйбарәле соңгы юл очрамый. Әнә шунлыктан гади укучы "Кыйссаи Йосыф"лардан килгән үлчәмне тотып алмаска да мөмкин, ә менә "Кәҗә тугрысында" урын алган һәм Кол Гали каләменнән төшкән кебек үк калыптагы бәет хәтта анда да әдәби бәйләнешләр хакында уй тудырачак. Бу әсәр фольклор белән матур әдәбият традицияләренең Тукай иҗатында ничек тыгыз үрелүен бик ачык күрсәтә һәм икесенең дә озын тарихлы икәнлеген сөйли. Тукайның Кол Гали сайлаган үлчәмнән тәнкыйди характердагы яисә юмор-сатира рухындагы әсәрләрендә файдалануы әдәбиятта үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Сүзебезгә мисал рәвешендә "Гыйбрәт һәм нәсихәт" шигыренең бер строфасын китереп узыйк: Номерың матур булса, күсе булгай, Һәр матурда начар якның берсе булгай, Ансы булып җитмәсә дә, монсы булгай, Андин җыртык, мондин җыртык туннарым бар. Әдәбият ул, нигездә, бер үк мотивларны үстерә, кайчандыр бер яңгыраткан фикерләрне һәр чорның үз материалы аша укучыга җиткерә. Әйтик, Кол Галинең үзәк герое, беренче чиратта, сабырлык сыйфаты белән истә кала, Йосыф үзе дә Зөләйханы сабыр итәргә чакыра, поэмада халыкның ачлыкка түзү хәлләрен тасвирлаган урыннар да бар, чөнки сабырлыкка өндәү - Коръәннән үк килгән мотив. Көрәшче рухлы Тукай моның белән килешергә теләми, еш кына ризасызлык белдерә. Хәтта Изге китапка каршы килеп, "Бәет" текстында болай ди: Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый! Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә, ул халык көчен ашый. Тукай иҗатын Кол Галинекенә фәлсәфи уйланулар бик нык якынайта. ХХ гасыр шагыйре, үзеннән элгәре талант иясе кебек үк, Тәңрегә сынган күңел, саф инсан, гадел җитәкчеләр, ана-бала мәхәббәте һәм башкалар турында фикер йөртә; бу вакытта ул электән килгән төшенчәләр белән эш итә, борынгыдан калган бай образлар системасына мөрәҗәгать итә. Тукайда Кол Галидәге кебек чагыштырулар, охшатулар, хәтта арттырып әйтүләр очрый. "Күңел" әсәрендә шагыйрь: "Шундый гали матлабың - мең җан бирергә урын бар, / И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!" - дип белдерсә, "Кыйссаи Йосыф"та шундый гипербола кулланылган: "Минем әгәр йөз мең җаным булыр исә, Барчасын да сезгә фида кылам инде". "Күңел"дән: "фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!", "бул чыдауда таш кеби", "Күп сөекледер бөтеннән - Тәңрегә сынган күңел", - дигән гыйбарәләрне укыганда, күз алдыбызга язмышына ризалашкан, сабыр, чыдам һәм Аллага буйсынуны матди байлыклардан, ягъни тормыш бөтенлегеннән өстен куйган Йосыф образы торып баса. Тукайда, Кол Гали заманнарыннан ук трансформацияләнә барып, бүгенгегәчә килеп җиткән башка образлар да очрый, күренеш тудыру алымнары да җитәрлек. Мәсәлән, Йосыф пәйгамбәр, урамга чыгып, йөз нуры белән кешеләрдәге ачлык хисенә кадәр оныттырса, Тукай "Ике кояш"та тамашачы күңелен кояш кебек нурландырган, тулаем биләгән Гыйззәтуллинаны тасвирлый. Кол Гали дастанының унынчы фасылында халык арасына сарайда хезмәт итәрлек кешеләр эзләргә чыккан Йосыф патша, туны искергән, пычранган бер кешене күреп, үзенә тиң түгеллеге, вәзирлеккә яраксызлыгы турында фикер йөртә. Тәңредән сәлам белән килгән Җәбраил аңа мондый фикерне башыннан чыгарып ташларга куша, әлеге фәкыйрьнең Йосыфка авыр чагында игелек кылганлыгын, моны онытырга ярамаганны әйтә. Йосыф сәүче әлеге юлчыны затлы киемнәргә киендерә һәм үзенең вәзире итә. Димәк, бүген түбәндә булган кешенең иртәгә югары күтәрелүе дә мөмкин. Тукайның "Нәсихәт" шигырен искә төшерик. Анда һәркемнең, теләнчеләрнең дә Алла колы икәнлеге ассызыклана, тормыш көпчәгенең әйләнүе, байны - ярлы, ярлыны - бай итәргә мөмкинлеге турында сүз бара. Тукай русчага ияреп язылган әсәрләрендә дә Кол Галидән килгән образлар, мотивлар белән эш итә, чөнки аларның эчтәлеге үк шуңа этәрә. "Кыйссаи Йосыф"та дәрәҗә-байлыкка кызыкмаган, кешедән көнләшмәгән яшь каһарман ир хатынына гашыйк була, аның матурлыгына тиңнәр тапмый, әмма пәйгамбәрләрчә сабырлык кыла, шунлыктан бәхеткә, тиң мәхәббәткә ирешә. "Тәүбә вә истигъфар"ның лирик герое бу уңайдан менә нәрсәләр ди: Йа Ходай! Нишлим әгәр, күрсәм кешенең зәүҗәсен? Торса ул яд иттереп (искә төшереп - Р.Р.) җәннәт сарае раузасын? Ул Зөләйхалар вә Ләйләләр кеби булса матур? /.../ Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?! Каты, усал теллерәк, фикерне аерым бер ситуациягә бәйле кулланучанрак Тукай "Халык әдәбияты"нда, үзенә хас булган кискенлек белән, Кол Гали телен "җен теле" дип атый. Бу, билгеле - әдәби тел нормаларын гади халыкныкына якынайту һәм кору омтылышыннан, мәктәп программаларын дөньяви китаплар белән баету теләгеннән чыгып кына әйтелгән сүз. Шул ук вакытта Тукай "Васыятем" шигырендә: "Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә",- дип белдерә. Димәк, Изге китаптан ук килгән Йосыф тарихы шагыйрь җанында мәңге яшәячәк. "Словарьдан фал ачу" язмасында Тукай "Йосыф китабы"н бераз гына мәгърифәтле кызларның фалнамә рәвешендә куллануларын әйтә, хәтта шагыйрь көлеп телгә алган бу гореф-гадәт тә бү ген ге көннәргәчә яши. Ә инде Кол Гали иҗаты күңелләребездә Тукай мирасы аркылы да гел яңарып тора. "Каләм әйтер: караң булса, тагын яз..." (Г. Кандалый) Татар шигъриятенең теләсә кайсы чорыннан мәхәббәт темасына иң оста язучыларны аерып күрсәтергә мөмкин. Әлегә үзем фаразлаган "Татар мәгъшукнамә"сенең тәүге сәхифәләрендә - Кол Галиның "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Әлегә... дим, чөнки мондый бөек әсәр язылганчы, әллә никадәр шагыйрьнең аңа җирлек хәзерләгән булуы шик тудырмый. Без бөтен язмышы югалтулардан гына торган татар халкының милли мөстәкыйльлеген читләр кулына бирү янәшәсендә, шул читләрнең бөек төрки кавемне физик юкка чыгарырга омтылуын гына түгел, аның әдәби-мәдәни мирасын тамырыннан корытырга, бигрәк тә шанлы тарихы ядкарьләре буларак сакланырлык, кешеләрдә горурлык хисе уятырлык матди-рухи байлыкларын соңгача юк итәргә тырышулары турында да онытырга тиеш түгел. Әлегә... дим. Кайчан да бер гасыр төпкелләреннән, кара туфрак асларыннан, без белмәгән хәзинәләр арасыннан, бигрәк тә дөньяның башка төбәкләреннән яңа бер әсәр табылуы да бар бит. Ә нигә хыялланмаска?! Татар мәхәббәтнамәсенең борынгы төрки тамырлары да бар, ул фарсы-гарәп мәхәббәт легендаларына да, Коръәнгә дә барып тоташа. Таянган нокталары күп булгач, аның басып торуы да нык, төз. Мәхәббәт темасы дигәндә, күпләр теге яки бу гүзәлкәйне яисә күз төшәрлек ир-атны тасвирлаган, аңа карата лирик геройның хисләрен белдергән яисә бер-берсен сөйгән ярларның мөнәсәбәтләре тарихын яктырткан әсәрләрне генә күз алдына китерәләр. Ә бит ул тема башка төр әсәрләрдә дә теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш табарга мөмкин. Хәтта шул ук "Кыйссаи Йосыф"та да ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы сөю-гыйшык хисләрен тасвирлау аерым сюжет линиясе генә булып бара, әмма шуңа да карамастан халык, беренче чиратта, әсәрнең шул өлешенә игътибар итә, кыйссаны, мәхәббәт тарихы дип санап, "Йосыф-Зөләйха дастаны"дип тә атый. Бу мәхәббәт хисләренең бар кеше йөрәгендә дә зур урын алуы, гаилә коруның нигезендә ятуы белән бәйле. Кемгә дә булса көчле ярату хисенең яисә шуның нәфрәткә әверелүенең хәтта ки кайвакыт илне, кавемне көтелмәгән иҗтимагый-тарихи борылышларга кертеп җибәрүе дә тарихлардан да, матур әдәбияттан да билгеле. Г. Тукайны гына алыйк. Аның хакында беркем дә мәхәббәт шагыйре дип сөйләми. Ә бит аның иҗатында мәхәббәт темасына язылган әсәрләр бихисап! Һәм барысы да гүзәл, камил, образлар системасыннан мул файдаланып, хәтта сәхнәләрдән укыр өчен җиңел формаларда иҗат ителгән. Ни өчен без аларны икенче планга калдырабыз, дигән сорау туа, бәяләп бетермибез? Бетерәбез, әмма Тукай безгә милләтнең күзен ачкан, аның гомуми яшәешен кайгырткан әсәрләре белән кадерлерәк. Алар татарны уятуда бүген дә зур роль уйный һәм һәр язучыга каләм алырга тиешле кыйбланы күрсәтеп тора. Г. Тукай да чит темаларга язылган әсәрләрдә дә сирәк булса да хатын-кызга бәйле фикерләрен җиткерә, мәхәббәт темасына да кереп-кереп чыккалый, болары инде күз уңыннан бөтенләй читтә кала. Мәхәббәт шагыйре сыйфатында танылган һәм шул әсәрләре белән Тукайның да интим лирикасын орлыкландырган Г. Кандалыйга килик. Ул сөю-гыйшык темасына үреп, башка яссылыкларда яткан күпме проблеманы күтәргән, әле киләчәк чорлар калкуландырасыларын да иң башлап тотып алган. Кем белә, бәлки, аның мәхәббәт поэмаларын язуының төп максаты да халкын караңгылык, наданлык баткаклыгыннан тартып алу булгандыр. Укучыны мәхәббәт темасы аша әдәбиятка тарту бик җиңел. Димәк, синең сөю хакындагы шигырьләрең аның күңелендә башка мәсьәләләр турында да уйлар уятырлык роль башкара ала. Дөрес, әгәр син аларны көндәлек тормыш яисә җәмгыять проблемалары белән бәйли алсаң, һәм сөеклеңнең портреты янәшәсендә шул чорларның, һич югы ул яшәгән тирәлекнең, ул алып барган көндәлек тормыш портретын тудыруга ирешсәң. Г. Кандалый шулай эшли дә. Боларны күздә тотып, мәкаләбездә шагыйрь шигъриятенең төрле якларына игътибар итәрбез. Кандалый... "Улыр иршад белән ир шад" - "Туры юл күрсәтү белән ир шарт булыр", дип белдергән Габделҗәббар Кандалый... дип башлаган идем мин бер язмамны. Мәкаләмне алга таба киңкатлам укучы игътибарыннан читтә калган әлеге чыгышым белән ялгап алып китәрмен. * * * Кандалый... Чиктән тыш белемле, яңача карашлы, тирәлеккә һәм катып калган нормаларга каршы барырга җөрьәт иткән рухани. Бунтарь холыклы, ирек сөйгән инсан. Хатын-кызны пьедесталга күтәргән, гүзәллегенә мәдхия җырлаган, гаиләдә һәм илдә бәхетле итү телгәне белән янган ир. Баласын күз нуры кебек санаган, сөйгән, аерылышу хәсрәтеннән картайган ата. Йөрәгеннән ташыган мәхәббәт хисен яшермәгән, аларны тезмәләргә салган, үз чорында шигъри сүзне Рәсәйнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә яңгырата алган шагыйрь. Хәтта язганнары бик нык югалуга, таралып бетүгә карамастан, мирасы ул заманнар өчен чагыштырмача күләмле сакланган каләм иясе. Димәк, сүзе халык күңеленә якын булган, тыңланган, сөйләнгән, телләрдән - телләргә, илләрдән - илләргә күчкән, шәхесе йокыдагы кешеләрне уятып җибәргәндәй иткән. Г. Кандалыйның кабатланмас поэзиясе, әдәби иҗеге бүгенге көн китап сөючеләрне генә түгел, әдәбият мәйданында ат уйнатканнарны да таңга калдыра. Барлык әдәбият белгечләре дә Габделҗәббар Кандалыйның мәгърифәтчелек әдәбиятына зур борылыш ясаган иң күренекле фигура икәнлеген таный. Узган гасыр башында ук Гали Рәхим "Татар әдәбияты тарихы"нда аның хакында, дөньяви мәхәббәтне ачыктан-ачык тасвирлавы белән, борынгы шагыйрьләр арасында аерым бер урын тота, дип язган һәм аның саф татар телле үрнәкләр калдыручы итеп ассызыклаган була (Г. Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. 1925. Б. 296-308). Кандалыйдан соң иҗат иткән һәм халык арасында шулай ук популярлашкан каләм ияләре дә аның исемен тоныкландыра да, халык күңеленнән оныттыра да алмый. Гали Чокрый шигырьләренең теле шактый чуар, гади укучыга аңлаешсызрак булса, әле соңрак әдәбият мәйданына килгән Әхмәт Уразаев Кормаши әсәрләрендә гомумсхемалы сюжетлар өстенлек итә, Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә беренче планга мәгърифәтчелек идеяләрен уздырган социаль-иҗтимагый тематика чыга. Ә менә Кандалый иҗаты тематик планда да, эчтәлек планында киң, күләмле, форма ноктасыннан бай, төрле; ул кулланган образлар мәйданы зурлыгы белән шаккаттыра; ә иң мөһиме: шагыйрь җир мәхәббәтен күкләргә күтәрә. Дөрес, алда аталган шагыйрьләрнеке белән Кандалый әсәрләре арасында билгеле бер янәшәлекләр уздырырга яисә, аларга таянып, әдәби күчемлелек проблемасы хакында сөйләргә булыр иде. "Әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләрен" билгеләвенә карамастан, Г. Кандалый традицияләрен беренчеләрдән булып һәм чын-чынлап Г. Тукай дәвам итә. Ул "Шигырьләребез" мәкаләсендә гасырлар буена татарларның әдәбиятка игътибарсызлыгы - камил үрнәкләрне сакламавы турында сөйли. Исемнәре һәм иҗатлары билгеле булган шагыйрьләрнең тасаувыф бабында язуларын, искелекне күп катыштыруларын һәм шул сәбәпле халык тарафыннан артык игътибарга алынмауларын әйтә (Г. Тукай. Әсәрләр. 5 томда. Т. 4. 1985. Б. 33) Һәрбер каләм иясенең мирасыннан яңа фикер, форма, образлар эзләп мавыккан совет чоры галимнәре тарафыннан башка төрки әдәбиятларда хәзергәчә ныклы һәм актив урта гасырчылык традицияләренә бераз бәя киметелде сыман. Һичшиксез, образлар системасы, сюжетлары һ.б., беренче чиратта, борынгы мифологиягәдән, төрле эчтәлектәгерәк, юнәлештәгерәк тамырлары да булган ислам әдәбиятыннан, башка диндәге халыкларның мистик карашларны чагылдырган сүз сәнгатьләреннән килгән һәм Аллага мәхәббәтне данлаган суфичылык шигъриятен кайберәүләрнең дини әдәбият белән тәңгәлләштерүе һәм поэтик юнәлеш буларак бәяләп бетермәве я булмаса дини-дидактик сүз мирасындагы образлар системасының тормышчан да, заманча да әсәрләр иҗат итәргә яраклылыгын танымаулары күзәтелде. Шушы шартларда Г. Кандалыйның яңа рухтагы, эчтәлектәге шигъриятенә дә берьяклырак бәя бирелде, әдәби күчемлелек проблемасы тиешле игътибарга алынмыйча, шагыйрь мирасын үзенә кадәр иҗат итүчеләрнекеннән кискен аерып куярга омтылыш ясалды шикелле. Никадәр генә тормышчан язмасын, күпсанлы шигырьләрендә җир мәхәббәтен сурәтләү үзәктә тормасын, Г. Кандалыйның әдәби мирасында саф суфичылык әсәрләре дә бар иде; хәтта Сахибҗәмал, Фәрхи, Шәфгый кебек гүзәлләргә мәхәббәт хисләрен җиткергәндә, Г. Кандалый суфичылык әдәбиятының барлык мөмкинлекләрен эшкә җикте, аңа хас образлар системасын булдыра алганча мул файдаланды. Бигрәк тә кыска күләмле тезмәләрен гади халык телендә дә иҗат иткән Г. Кандалый поэзиясендә гарәп-фарсы алынмаларының күплеге әнә шуның белән аңлатыла да. Суфичылык поэзиясендә актив кулланышта булган төрле тип конструкцияләр, фарсы теле аша кергән изафәләр дә Яңа заман шагыйре поэзиясендә дә традицияләр тотрыклыгы хакында сөйли. Шагыйрьнең галимнәр поэма дип атаган, әмма асылда хикмәтләр циклы булган "Рисаләи-л-иршад"ны искә төшерик. Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле строфалардан башланып, Габделҗәббар мулла вәгазьләре рәвешендә дәвам итә ул һәм төрле социаль төркемнәрне, бигрәк тә яшьләрне туры юлга тартуны, шуның белән бәхетләренә ишек ачуны күздә тота: Кеше күңелен, Аллага мәхәббәтне ачкан суфичыларда гүзәллек тасвирлары, шул гүзәллекне чагылдырган исем төшенчәләрнең, эпитетларның зур күпчелеге Г. Кандалый поэзиясендә очрау гаҗәпләндерми. Бу урында аның каләменнән төшкән матур шигъри юлларны китереп тә узасы килә: Җәмал базарларын гиздем, Нәчә йирдә җәмал сиздем, Нәзар дәрьяларын гиздем, Ки сәндин тапмадым әүла. Укымышлы һәм ана телендә камил сөйләшкән, аның сүзлек составын яхшы белгән укучыларыбыз Г. Кандалыйның бу төр әсәрләрен бернинди сүзлекчәләрсез аңлый, әлбәттә. Шул ук вакытта ул матурлык базарлары, күзәтү дәрьялары кебек сүзтезмәләрнең бүгенге әдәбиятыбыз өчен хас түгеллегенә дә игътибар итәр, ә бит андый гыйбарәләр Урта гасыр көнчыгыш әдәбиятлары өчен үтә дә табигый. Г. Кандалыйның суфичылык әдәбиятыннан, суфичылык юнәлеш ләреннән хәбәрдарлыгы, шул юнәлешләрне нигезләгән шәхесләр не олылавы, бу юнәлештәгеләргә хас дини ритуалларны белүе мә хәббәт шигырьләрендә дә чагылыш таба. Сәнең өчен күп егладым җомгада, Хәер бирдем Баһаветдин хуҗага,дип башлый ул исемсез бер шигырен, суфичылыкның Нәкышбәндия тармагын нигезләгән Баһаэддин Мөхәммәд ибн Борһанеддин әл-Бохаравины телгә алып. Белгәнебезчә, әлеге орденга караучылар дөньялыкны бөтенләй инкарь итмиләр, аны рәсми ислам тәгълиматы белән каршы килми, диләр, Аллага иман китерүне ясалма ритуалларда чагылдыруга каршы төшәләр, хис-фикердә ихласлылыкны яклыйлар. Һәм Көнчыгышның Нәваи, Җами кебек татарлар арсында бик танылган шагыйрьләре дә шушы карашта тора. Бу төр бәяләмә Г. Кандалыйны да өлешчә характерлый алыр иде. Кайбер галимнәр, Г. Кандалый гади хезмәткә түбәнсетеп караган, гыйлемлелекне югары күтәргән, шуның белән үз чорында башкалардан аерылып торган, диләр һәм моны белемлелекне алга сөргән мәгърифәтчелек идеологиясе белән генә бәйләп карыйлар. Шагыйрьгә хас бу төр фикерләрнең тамыры да ераклардан, суфичылык поэзиясеннән үк килә. Белемне Аллага якынайта дип санаучы узган заман шагыйрьләре аны бар нәрсәдән югары күтәрә, чөнки ул кешегә рухи үлемсезлек алып килә. Г. Кандалый да гади хезмәтнең кирәклеген аңлаган, билгеле, ул да ашаган-эчкән, һәм белем дигәндә, тормыш өчен кирәкле белемнәрне генә түгел, дини мәгърифәтлелекне дә күздә тоткан. Рухани шагыйрь башкача фикер йөртә дә алмый. Кандалыйдан сүзебезне раслаучы уңышлы мисаллар китереп була: Иген икмәк - вирер икмәк, Мәшәкать лә михән чикмәк. Гыйлемлелек - максудә йитмәк, Һәр ике дөньяда әйкан. Бу урында Г. Кандалый белән кем бәхәскә керә алыр икән? Игенче хезмәте ул, никадәр генә мактаулы булмасын, хәтта бүген дә авырлардан санала, дөнья алып бару өчен дә файдасыннан мәшәкате күбрәктер. Суфичылык әдәбияты белән бәйләнешләре ничек кенә тыгыз булмасын, әлбәттә, Г. Кандалый - инде бөтенләй башка шагыйрь, аның әдәби иҗеге норматив шигърият кысаларыннан күпкә читкә чыга. Борынгылар рухында язган саф суфичылык әсәрләре булуга да карамастан, иҗатының зур өлешен җир кызларына ирештерергә теләгән мәхәббәт хисләре алып тора. Ир каһарман аларны үзендәге хисләрнең сафлыгына ышандырырга тели, кочакларында тәненә һәм җанына ял аласы килә. Бу образ, адресатларның төрлелегеннән чыгып карасаң, гыйшыкбаз сыфатында күз алдыбызга килә, әмма тоемчан һәм игътибарлы укучы шигырьләргә авторның бер генә объектка булган көчле ярату хисләре салынганлыгын аңлаячак. Тасвирлар охшашлыгы, кабатланган конструкцияләр, янып яраткан лирик мин, хатын-кызны гади крестьян кочагыннан тартып алырга омтылыш... - Г. Кандалый иҗатының буеннан-буена килгән мотивлар. Сәхибҗәмал исемле кызга карата бер кабынган хисләр шагыйрьне гомер юлларыннан ахыргы тукталышкача озата бара сыман. Г. Кандалый иҗат иткән лирик герой кыз күңелен яулауда рухани авторитетлар, әйтик, рәсүлебез Мөхәммәдкә, аның арадашчылыгында Алла ярдәменә өметәләнә. Тасвир объекты үзгәрде дип кенә, ягъни Аллага булган көчле мәхәббәт хатын-кызга булган мәхәббәткә алмашынды дип кенә, сурәтлелек мәйданы тулаем алмашына алмый. Суфи шагыйрьләрнең Аллага гыйшыкны чагылдырган үз әсәрләренә дә икепланлылык хас булу борынгыдан килгән тел-сурәтләү чараларының киләчәк чорлар шигъриятенә үтеп керүенә ишекләрне киң ача. Совет татар әдәбияты тарихында гына түгел, рус әдәбият белемендә дә уртагасырчылык идеяләренә, шул чорның тасвир чараларына кимсетебрәк карау күзәтелде. Хәтта суфи эчтәлектәге шигырьләр авторы дип танылган Гомәр Хәйям әсәрләрен дә кайберәүләр, образларның асмәгънәлелеген исәпкә алмаганлыктан, объектив аңлатмады, авторны шәрабка, гыйшнушка, хатын-кызга мәхәббәт хисләре җырлаучы сыйфатында гына тәкъдим итте, тәрҗемәчеләр шигырьләрендәге төп мәгънәләрне үз телләрендә адекват җиткерә алмады. Бүгенге көндә белгечләр Хәйямның теләсә кайсы темага язылган әсәрләренең Коръән сурәләре белән тыгыз бәйләнешлелеген, еш кына алардагы эчтәлекнең образлы чагылышы, алга таба үстерелеше икәнлеген ачыклады. Элекке чорларда белемне дини мәктәпләрдә алган татарлар дөньяви һәм дини гыйлемнәрнең кайсын да мәгърифәтлелек чагылышы дип бәяләде, хәтта заманга лаек алгарыш пропагандаланган егерменче гасыр башында да дини гыйльмияткә каршы кискен көрәш алып барылмады, каләм ияләре, нигездә, милләтне торгынлыкта яшәтергә азапланган иске карашлы муллаларга, сорыкорт ишаннарга каршы көрәште. Инде игътибарны Г. Кандалый иҗатына да киңрәк планда карап һәм дөньяви, һәм дини эчтәлектәге әсәрләр язганлыгын күрсәтергә, шул ук вакытта халык күңеленә якын хисләрне тасвирлаган тормышчан шигъриятенең ныграк таралганлыгына, сакланганлыгына юнәлтергә кирәк. Татар әдәбиятында традицияләрнең тотрыклылыгын Г. Кандалыйдан соң шигърият мәйданына килгәннәрнең бер адым артка атлаулары да күрсәтеп тора. Нишлисең, зур талантларны беркайчан үзләре исән вакытта бәяләп бетермәгәннәр, аларны аңларлык башка каләм ияләренең туу кирәк булган. Андый шагыйрьләрне безгә егерменче гасыр башы биргән. Алдарак сүз алып барырга тотындык та, ярты юлда өзелеп калды, шуңа тагын әйләнеп кайтыйк әле. ХХ гасыр башында мәхәббәт лирикасын яңадан җанландырып җибәрүдә Г. Тукай зур роль уйнаган. Иҗтимагый моңнар җырчысы буларак ныграк бәяләнүенә карамастан, Г. Тукай мирасында күңел лирикасы гаять зур урын алып тора. Гаилә кормаган, хатын-кызларны үзенә артык якын җибәрмәгән Тукайның лирик герое, Г. Кандалыйныкы кебек үк, тормышка тәнкыйди һәм актив позициядә тора. Әле тәүге мәхәббәт, гаилә темас ына язылган әсәрләреннән саналган "Бәхет юк, аның исеме генә бар" шигырендә үк Тукай, үзенең остазы кебек, кем белән яр булу мәсьәләсен күтәрә һәм, сөйгәнең тиң булырга тиеш, фикерен уздыра. Г. Тукай башлангыч чор иҗатында Кол Гали, Хәрәзми, Сәгъди, Хисам Кәтиб кебек авторитетлар шигъриятендәге һәм фольклордагы мәхәббәт тематикасын тагын да тирәнәйткән, тормышка якынайткан, аларга хас поэтик алымнарны кулланган Г. Кандалый юлыннан китә, баштарак иҗади стилизация яисә тәрҗемә өчен һәм гомумән үрнәкләрне көнчыгыш поэзиясеннән сайлый, әмма соңыннан европа-рус шигъриятенә йөз тота. Г. Кандалый шигъриятенең татар поэзиясен гасырлар дәвамында ясаган шифалы тәэсире турында озаклап сөйләргә булыр иде. Шунысы сөенечле: бу йогынты бүгенгәчә дәвам итә. Чыннан да, Кол Гали белән Г. Кандалыйны татар "Мәхәббәтнамә"сенең башында торган ике фигура дип кистереп әйтергә була. Бу мәхәббәтнамәдә Тукай шигърияте алган урыннар да аз түгел. Зур сулыкларның нинди булуы чишмәләрнең аларны нинди су белән тулыландырып торуына да бәйле булган кебек, бүгенге татар шигъриятенең көче борынгылар каләменең җегәренә дә барып тоташа, һәм безнең бу урында горурланырлыгыбыз да, мактанырлыгыбыз да бар! Әгәр татар әдәбиятында теге яки бу традицияләр турында сүз алып барабыз икән, без, кемнең генә исемен атасак та, ул традицияләрне үстерүдә һәр чор, һәр гасыр тудырган теге яки бу талант иясенең өлеше турында онытырга тиеш түгелбез. Такташмы ул - Гаташмы, Хәсән Туфанмы ул - Туфан Миңнуллинмы, Равил Рахманмы - Рифә Рахманмы, мөһим түгел, беребез дә Җиребезгә күктән генә очып төшмәгән, күк китапларын гына укымаган. Г. Кандалый иҗатында яктылык һәм караңгылык мифологемалары Г. Кандалый шигърияте - унтугызынчы йөзнең беренче яртысында иркенрәк сулыш алып киткән татар әдәбиятының уникаль күренеше, шунлыктан хәзергә кадәр бик күп белгечләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә дә. Ул көчле һәм тотрыклы традицияләрне алга сөргән поэзиябез җирлегендә талантлы куллар эшкәрткән кабатланмас якут кебек балкый. Бер яктан, урта гасырлар әдәбияты ирешкән уңышларны да кире какмаган, аның катлаулы образларын, алымнарын, формалар системасын үзләштергән, икенче яктан, дөнья тарихының башыннан килгән яктылык - караңгылык көрәшен инде мәгърифәтчеләрчә дә тасвирлаган, чишкән, күпсанлы яңа образлар уйлап тапкан Г. Кандалый, аның гадәттән тыш эмоциональ яңгырашлы әсәрләре шагыйрь исемен әле аннан соң - унтугызынчы гасырның икенче яртысында да башкалар күтәрелә алмаган биеклекләргә алып менә. Фольклорда, дини эчтәлектәге китапларда, дидактик әдәбиятта яктылык рәвешендә оҗмах, аңа бару өчен кылган игелекләр, фәрештәләр, хур кызлары, бәхетле тормыш, кояш, нур, яхшылык ягыннан торып көрәшүчеләр, шулар кулланган предметлар, җан ияләре һәм башка образлар белән ассоциацияләнсә, караңгылык тарафдарларын җен-пәриләр, шайтаннар, тәмуг, төн, гөнаһ гамәлләр, яман холыклы затлар тәшкил итә. Билгеле ки, әдәбиятта образларның борынгыдан килгән функцияләре оригиналь фикер йөртүче шагыйрьләр тарафыннан үзгәртелергә дә мөмкин. Бу үзгәрешләр зур тизлек белән бармый, һәм глобальлеккә, универсальлеккә ия мифологемаларның беренчел мәгънәләре дә бервакытта да югалмый. Шуларны күздә тотып, бүгенге язмабызда Г. Кандалый шигъриятендә тасвирланган ак һәм кара көчләр көрәшенә тукталырбыз, яктылык-караңгылык образларын мифологик комплекс сыйфатында анализларбыз. Яктылык һәм караңгылыкны барлыкка китерүче предметлар, күрен ешләр, детальләр күп, һәм, чорына бәйле рәвештә, алар аерым бер идеологияне пропагандалауга хезмәт итә. Г. Кандалый әсәр ләренең 1988 елгы тупланмасы шагыйрь иҗатында яктылык образ ларының гыйлем-мәгърифәт тарату идеясенә алып килүен раслаган әсәр белән ачыла: Гыйлем нурани җәүһәр Ки мөэминнәр содурында; Һәуаи бер аҗдаһа кеби Чыгар җисмең кобуреңдә. (Гыйлем нур кебек җәүһәр Ки мөэминнәр күкрәгендә; Борын чөйгән бер аҗдаһа кебек Чыгар (ятар) җисмең каберләрендә). Шигырьнең тәүге строфасыннан ук гыйлемлелекнең уңай сыйфат икәнлеге аңлашыла, ул иманлы кешедә, мөселманда, һичшиксез, була. Әле алда киләчәк юллар белән бәйләнеш уздырсаң, шагыйрь гыйлемне - кеше белән үлгәннән соң да, димәк, җанында, рухында калучы нурга, ә нурны асылташка тиңләгәндәй тоела. Г. Кандалый татар фольклорында тискәре бәяләнүчән мифик персонаждан кешенең холкын, кылган гамәлләрен, яшәү рәвешен чагылдыру максатында файдалана. Телгә алынган образларның Кандалыйдагыча кулланылышы суфичылык әдәбиятында еш очрый. Беләбез ки, әкият геройлары белем, тапкырлык, тырышлык һәм башка яхшы сыйфатлар ярдәмендә кара көчләргә каршы көрәшә, дошманнарын җиңгәч, мәҗлес түренә утыртыла, һәм аларның үлгәннәре дә кайчак терелергә мөмкин. Димәк, бу әсәрдә сюжет шулай ук мифологема булып тора. Сөйләгәннәрне раслау йөзеннән, әсәрнең чираттагы строфасын китереп узыйк: Гыйлем сәхибе һичбер дә Черемәс, үлсә дә, гүрдә. Тереклек җире - түрдә, Булыр мәҗлес хозурында. Г. Кандалый каләменә уңай һәм тискәрене тәгаен гамәлләрне атап тәфсилләү хас. Соңгы юлларда шагыйрь, шул рәвешчә, күңел теләкләрен алга куючы, дөнья көтмәүче, начар эшләргә бирелүче геройның портретын тудыруны дәвам итә; караңгылык тасвиры өчен төшенчәләрнең шактый бай комплексын куллана: Һәуа сахибе зурланыр, Кәсеб итәргә хурланыр, Зәмимә берлә болганыр, Булыр нәфесе зурында. Инде белем - наданлык каршылыгын ачкан әсәрләрне бер кырыйга куеп торып, язмыш, гомер турында уйлануларны чагылдырган кыска күләмле "Сачәк бер вакыт атадыр" шигыренә тукталыйк: Сачәк бер вакыт атадыр, Коела, йиргә ятадыр, Кибәдер, корып катадыр, Көзенә керсә яриндә. Китерелгән строфада тормышның күңелсез мизгелләре күбрәк тасвирланса да, укучы күз алдына аның матур чагы да шактый тулы килә, һәм ул шуның белән тәэсирле дә. Моның сәбәбе бик борынгыга, кешеләрнең тормыш барышын семантик оппозициядә торган Туу - Үлем, Кояш чыгышы - Кояш батышы, Көн - Төн, Тереләр һәм Үлеләр дөньясы кебек төшенчәләр ярдәмендә дуалистик күзаллауларына барып тоташа. Тора-бара семантик каршылыклы сүзләр мәйданы тагын да киңәя, төрле оялар да тәш кил итә башлый. Китерелгән өзектә Г. Кандалый, "ату"га каршы мәгънә аңлаткан берничә сүз ярдәмендә градация тудырып, дөньяда яшәүнең кыскалыгы турында сөйли, тууның хәтта гомер ахырына беренче адым икәнлеген күрсәтә. Үлемнең соң дәрә җәдә ямьсезлеген чагылдыру өчен, шагыйрь "корып ката" сүзтез мәсеннән файдалана. Чираттагы строфада Г. Кандалый хәсрәтле кеше гомерен дә иртә вакыты чыккан чәчәкнекенә тиңли һәм бу очракта туры мәгънәсендә үк яктылыкны аңлаткан әдәби детальдән файдалана - андый инсан йөзенең нуры, яктысы бетәр, дип хәбәр итә. Гомумән алганда, нур образы Г. Кандалый иҗатында иман нуры, йөз нуры, таш нуры һәм башка тезмәләр эчендә төрлечә мәгънәләр алып килә. Шигърияттә нур, нигездә - яктылык позициясендә тора, ә күп нур (нар, ялкын, ут) аңа оппозициядә очрый. Кандалыйда да бу шулай. Әлеге күренешнең тамырлары шулай ук борынгыдан килгән ышануларга барып тоташа. Тәмугны нар (көчле ут) дип күза ллаган, атаган һәм төрле ырым-шырымнарга ышанучан кайбер мөселманнар нар сүзен исемнәр компоненты итүдән саклана. Әле узган гасыр ахырынача татарларның, кемнеңдер исеме "тәмуг иманы яисә иман тәмугы" дип тә аңлашылмасын өчен, еш кына Нариманны (иман уты) Нуриманга (иман нуры) алмаштырулары, кыз балага исем сайлаганда, беренчесе җәһәннәм гөле мәгънәсендә дип фаразлап, Гөлнарга (анар-гранат чәчәге, утлы гөл, гөл уты) караганда Гөлнурны (гөл нуры, нурлы гөл) хуп күрүләре шуны сөйли. Рухани шагыйрь каләменнән төшкән әсәрләрдә мифологемалар мөһим һәм зур урын алып тора, алар еш кына текст берәмлекләре эчендә доминанта позицияләрдә килә. Без бу фикерне Г. Кандалый иҗатына карата да әйтә алабыз. Кайвакыт аның кече күләмле әсәрләренә дә "Коръән" һәм башка дини китаплардан кергән предмет һәм җан ияләренең саны берничә була. Мәхәббәт темасын ачкан өч строфалы "Иляһи, бу асыл кошны" шигырендә, мәсәлән, тасвирлау объекты җәннәттә яшәүче асыл кош төшенчәсе белән атала, лирик мин аны Илаһедан бәхетле итүен - оҗмахта үсүче Тубай агачына кундыруын үтенә. Текстта көрәш күренешләре юк, әмма мәгъшуканың якты тасвирына каләме тайган, йөзе сулган, авырлыкларга, гомерлек кайгыларга тарган шагыйрь портреты каршы куела. Әсәр күләмлерәк һәм анда урын алган сюжет элементлары мулрак булса, мифологик комплекс та, гадәттә, зуррак. Әйтик, тугыз строфалы "Бу илләрдә торып калсам"да дини мифологиягә нисбәтле Әзәл (мәңгелек), әгъля-гаршә, Җен, Иблис образлары бар; егет кеше, фольклордагыча, арыслан, юрга белән чагыштырыла, сөйгәне "ярамас кыз" ("тиң түгел кыз") дип атала. Иң мөһиме: әдәбиятта тискәре персонажлар саналган Җен һәм Иблис монда кыю, батыр, теләгәненә ирешүне максат иткән уңай герой портретын тудыруда катнаша, ягъни лирик мин үзен, югарыга, күккә ашкынуда Җен, Иблистән дә битәр кеше дип бәяли. "Бу илләрдә торып калсам" шигырендә дини риваятьләрдән, мифлардан ук килгән ата-ана каргышы мотивы мәхәббәт темасын яктырткан юлларга үзенчәлекле трансформацияләнә: Бу илләрдә торып калсам, Ярамас кызга күз салсам, Атамның каргышын алсам... Качыйм тизрәк бу илләрдин! Кандалыйның күп кенә әсәрләрендә лирик герой, мәхәббәттә ирек даулап яисә сөйгәнен үзенеке итәр өчен, тирәлек, руханилар катламы, җәмгыятьтә хакимлек иткән традицион карашлар белән генә көрәшсә, бу шигырендә аның ата-аналар ризалыгын да алмавы аңлашыла; яр сыйфатында лаеклы яисә тиң саналырлык кызны сайламаган улны әткәсе каргышы сагалау укучыны имәндереп җибәрә, чөнки лирик мин үзе дә башын әйләндергән уйларыннан айнып киткәндәй була. Кандалый иҗатында һәм гомумән дә яктылык чыганакларын аңлаткан төшенчәләр, көтелмәгән контекстларда килеп, караңгылык күренешләрен дә тасвирларга мөмкин. Аерым очракларда, әйтик, түбәндәге икеюллыкта алар уңай һәм тискәре көрәшендә капма-каршы позицияләрне чагылдыру максатыннан кулланыла: И кояшым, чыгармусән болытдин? Алырмусән бәне бу ялкын-утдин? Аталган күренешнең сәбәп-шарты гади: яхшылык, игелек, яшәеш башы булган яктылык табигатьтә негатив күренеш тә булып тора. Янгын, янартаулар, яшен алып килгән афәтләр һәм башкаларны искә төшерү дә җитә. Моңсу, бигрәк тә фаҗигаи рухтагы әсәрләрдә кеше күңелендәге көчле мәхәббәт әлеге образлар ярдәмендә тасвирланганда, аларның негатив төсмере яисә мәгънәсе исәпкә алынмый калмый, чөнки мондый төр мәхәббәтне җанда йөртү, кичерү герой өчен авыр булып тора. Кандай алсу кояш, кан төсендәге чәчкә, канлы шәфәкъ кебек кан сүзе кергән гыйбарәләр, компонентларының икенче, өченче кисәкләре нинди төшенчә булуга карамастан, тискәре мәгънәгә ия, чөнки аларда үтереш, канкоеш һәм башка фаҗигаләрне тасвирлаганда кулланылучан тәүге сүз доминанта позицияне алган. Ә бит аерым торганда кояш лексемасы да күбрәк яктылык мифологемасы булып килә, икенче мисалда очраган чәчкә төшенчәсе исә нәфис текстларда матурлык, яшьлек, сафлык кебек символлар сыйфатында кулланыла. Моннан чыгып, без яктылык мифологемаларының рәхәтсезлек, шомлылык, курку хисләре җиткерергә мөмкинлеген әйтик. Г. Кандалый кебек трагик мәхәббәтне еш тасвир лаучы шагыйрьләр иҗатында бу аеруча шулай. Яктылык образлары, нәкъ менә күңелгә ятышсыз мәгънәләр белдергәндә, үзара капма-каршы позицияләргә басканда, аерымачык текстның ачкыч төшенч әләренә әйләнә. Югарыда китерелгән шигырь шуңа бер дәлил булып тора. Яктылык һәм караңгылык көрәше төсне, нурны яисә караңгылыкны белдергән образлар белән генә чикләнмәгәнлекне күрдек. Наданлыкны - караңгылык, белемлелекне яктылык дип санаган мәгърифәтчелек әдәбиятында уңай геройлар, билгеле ки - белемлеләр, алдынгы идеяләрне пропагандалаучылар, ә тискәреләре - җаһиллар, рухи сукырлар, тискәреләр, искелеккә ябышып ятучылар. Төбәк һәм рухани каршылыгын чагылдырган "Бу илләрдә торып калсам"да да шулай, тик лирик миннең кемлеге текст ахырында гына һәм кием-салым детальләре ярдәмендә беленә: Төреп чалма-чапанларны, Йөресәм кыр-япанларны, Онытмам сез наданларны, Элеп салмыйча һич калмам! Илдән куылган, дөнья гизгән геройлар әкиятләрдә еш очрый, әмма аларның миссиясе - бер, гашыйк шагыйрь-каһарманныкы - икенче. Әле генә атасы каргышы төшүдән сакланырга уйлаган яшь мулланың тиз арада фикере үзгәрә; ул инде яңадан көрәшләргә алгысына, гомумнормаларга туры килмәгән гамәлләрне дә ташларга теләми, аны хәтта үзен "чалма-чапанлы"лар социаль төркеменнән чыгарулары да куркытмый. Әдәби герой халык күңелендә тынычлыкка, буйсынучанлыкка өндәүче хәзрәт түгел, ә бунтарь рухлы шагыйрь булып калуны сайлый. Г. Кандалыйның ахыр чиктә, инде хак эшенә сабыр итәм, ут эчләренә төшмим, дип белдергән әсәрләрендә дә лирик миннең сабырсызлыгы, тынгысызлыгы, күңел дөньясы белән генә яшәве ачык күренә. Мондый чакта Г. Кандалый әдәби каймага ут, кан кебек образларны кертә ("Ки кяшки дөньяга килмәгәй идем"). Тарихы гасырларга сузылган татар поэзиясендә кемнең дә булса каләме Г. Кандалыйныкы дәрәҗәсендә ут, ялкын төшенчәләрен мул кулланды микән, дигән сорау туа. Күләмгә мөнәсәбәттә - ешлык яссылыгыннан караганда, һич исәпләмичә дә кистереп әйтергә була: юк! Җан януларын чагылдыруның бик отышлы юлын таба шагыйрь, - ул шул хакта беренче строфада ук максималь дәрәҗәдә көчле яңгырата: Бәнем эчемдәге нарым, Дөньяга чыгарсам барын, Эретеп су итәр карын, Сабырлык бирсәнә, Алла! Г. Кандалый югарыда яктылык образларына, күргәнебезчә, шигър и фикернең психологик биеклегендә мөрәҗәгать итә. Ул язган күп кенә шигырьләрнең тәүге юллары ук көчле яңгырый, дидек, ә бит андый әсәрләрдә шагыйрь бу биеклекне алга таба да ничек тә югалтмаска тырыша. Әгәр теге яки бу строфа соң дәрәҗәдәге накал белән башланмый, башланып та чираттагы юлларда сүз тәэсиренең көче кимеп китә икән, автор аны дүртенче юлда барыбер көчәйтеп җибәрәчәк. Лирик миннең эчке тирәнлектәге хисләрдән, киеренкелектән арына алмавы аркасында, автор үзе музыкаль инструментның тартылып, озак вакытлар җибәрелми торган кылы кебек тоела. Г. Кандалый, гадәттә, строфа ахырына куйган Аллага эндәшле, үтенеч-ялварулы шигырь юллары лирик миннең үзәгеннән сыгылып чыккан газаплы иңрәү кебек ишетелә. Әйтерсең, тартылган кыллар өзелсә шул вакыт өзелә дә. Аерым очракларда әлеге мөрәҗәгатьләрнең иң көчле яңгырашлысы текст ахырына калдырыла. Фикергә мисал булырлык икенче бер әсәрне карап узыйк: Башта, Алла сабырлык бирсен, дип теләү белән канәгатьләнгән лирик мин бераздан аны Ходайдан тартып алыр хәлгә килә: Бәнем ошбу ахым-зарым, Җиде кат күкләргә ашды, Фиракъ уты бәни басды, Илаһи, бир сабырлыкны! Г. Кандалыйның урыны белән - үтә дә, кайвакыт җиңелчәрәк сагышлы иҗатында яктылык образлары лирик миннең генә түгел, башка персонажларның кабул ителешендә дә зур роль уйный. Әйтик, "Моңаеп сайрыйдыр кошлар"да гүзәл фасылларда да моңсулыкка бирелүчән герой яшел чирәмнәргә, язга мактау укыган агачларга шатлана, ул "ал, кызыл йөз"ле Котлыбай, Ихсаннарның җылылык тапканыннан канәгать. Г. Кандалый, нәрсә турында гына язмасын, вакытның кыскалыгы, егет чакның мизгелеге турында фикер әйтеп үтәргә тырыша. Бу авторның шәхси кичерешләренә турыдан-туры кагыла. Ул кызлар караткан, чын мәхәббәт кичергән, бәхәсләр мәйданында яшәгән, ирлек күрсәткән чорын югалтудан башкаларга караганда да ныграк курка сыман. Мәсәлән, алда телгә алынган шигырьдә дә "Бу егетлек, имеш - бер көн - / Йомып ачканчы бер күз дә" философемасы белән очрашабыз. Г. Кандалыйның бигрәк тә мәхәббәт лирикасына эстетик идеалны чагылдыруның төрле лирик формалары хас булса да, аларны үзара бәйләгән уртак структуралар, әдәби алымнар һәм образсим воллар бар. Карашларын, эстетик зәвыгын, нигездә, көн чыгыш фәне, фәлсәфәсе, әдәбияты һәм ислам дине формалаштыруга карамастан, аның әсәрләрендә кулланылыш тапкан образ-символлар - гомумкешелек мәдәниятендә дә киң таралыш алган образлар, архетиплар ул. Әйтик, изгелек, гыйффәтлелек һәм башка мәгънә йөкләрен алып килүче хурия (гурия), өлгергәнлекне белдерүче тулган ай, гадел Хаким булган бер Алла (Бог), мәхәббәт кошы гандәлиб (былбыл, сандугач, соловей) кебек образлар теләсә кайсы әдәбиятта очрый, без аларның русча атамаларын да биреп бардык. Шул ук вакытта намазлыкта Алладан мәхәббәт сорау кебек образ-хәрәкәт, килешү язуын аңлаткан гаһеднамә, соң дәрәҗәдә сафлык билгесе булган Аппак кыз, исерткеч иркәләүне белдергән пәри назы, күкләргә ирештерә алган ат - Порак, ука яка, мамык калпак, раушан йөз, каләм каш, мәхәббәт гамбәре образларын ислам һәм милли мәдәният җирлегендә туганнар дип карарга мөмкин. Г. Кандалый шигъриятендә автор яшәгән, булып узган җирләргә мөнәсәбәттә туган образлар, урынчалык атамалары да күп. Кайберләре халык авыз иҗатындагы образларны күңелгә китерә. Татар әкиятләрендә башка персонажларны төп башына утырткан Алдар Күсә исемле герой бар. Г. Кандалый исә ишаннар ялагае булган Алдар Чумай турында түбәндәге дүртьюллыкны яза: Алдар Чумай - агадин ага, Ник йөри ягадин яга? Ишан биргән, имеш, сага, Шуның өчен җиңел чаба. Көнчыгыш телләрне камил белгән Г. Кандалый иҗатында көнбатыш-рус шигъриятеннән кергән төшенчәләр һәм образлар да җитәрлек. Болар пылута (плутовка), малчук (мальчик), бедняшка (бедняжка), муклашка, пудаука (пудовка - потлы чиләк), душа, мухнатый тән, сбижий биннек (свежий венник - яңа миллек), грех, гуре (горе), орех, тариль (тарелка) һәм башкалар. Алар милли телдә яңгыраган сүзләр я булмаса гарәп-фарсы алынмалары белән отышлы үреләләр-берегәләр, үзенчәлекле стиль тудыруда катнашалар, агымдагы яисә гомуми яңгырашны үзгәртеп җибәрәләр. Алынмалар, әйтик, җитди сүзгә еш кына шаяру төсмере бирәләр, лирик минне уенчак яисә мут итеп күрсәтергә мөмкиннәр яисә ямьсезлек категориясенә хезмәт итәләр һ.б. Рус лексикасын мул кулланган, аларны текстка бигрәк тә эпитетлар рәвешендә керткән Г. Кандалый әсәрләрен укыганда, һәрдаим, янәшәлекләр барлап, көнбатыш әдәбиятлардагы образлар системасын да күз алдыннан үткәрәсең, аерымлыклар һәм охшашлыклар эзлисең, һәр икесен дә табасың. Мәсәлән, гареб шигъриятендә еш кына укны яктылык мифологемаларына караган уңай образлар - гашыйк кеше, мәхәббәт фәрештәләре атса, Г. Кандалыйда әлеге төшенчә караңгылык мифологемасын (әҗәл угы) тудыруда катнаша: Югарыда китерелгән кечкенә генә шигырь яшәешкә мөнәсәбәт ле дини фәлсәфә яисә хикмәтле сүз түгел, аңа тормышчан эчтәлек яшерелгәнлеген, ике юллыкта тарихи барыштан чыккан нәтиҗә икәнлеген башкалар тарафыннан басып алынган милләт укучылары ачык аңлый. Шагыйрь гасырлар дәвамында кан-кардәшләрне сагалаган физик үлемгә, ягъни теге яки бу халыкның сәяси-иҗтимагый мәйданда юк ителешенә кагылышлы фикерен бик үзенчәлекле - фаҗигаи тарихлы татар һәм мишәр кавемнәрен атау ярдәм ендә җиткергән. Г. Кандалыйның поэтик каләме татар әдәбиятына яңа образлар алып килүе, милли җирлеклеләрне активлаштыруы белән дә әһәм ияткә лаек. Алдарак аталганнардан тыш, боларга Ак Иделнең камышы, Мәкәрҗә калфагы, Парау яисә Борнай иле, абыстай яисә абызтай, мишәр һ.б.лар керә. Бу уңайдан, гүзәл образларны тышкы кыяфәте куркыныч булган сөлек, кондыз (корт һәм хайван), дөлдел (Гали хәлифә качыры, чабышкы ат) кебек образлар ярдәмендә тасв ир лаган татар шигърияте чит халыкларны әле һаман да гаҗәпкә калдырганны әйтик. Андый төшенчәләр ярдәмендә чагыштыру, тропл ар тудыру Г. Кандалый каләменә дә хас. Шуңа бер мисал китереп узыйк: Күзеңнең нуры йолдыздай, Керпекләрең дә кондыздай, Җәмалең мисле хур кыздай, Яратыбдыр сәне, валлаһ! ("Сезнең йортыңыза вардым") Гүзәллекне тасвирлаганда, Г. Кандалый татар әдәбиятында тотрыклы урын алган мифологемалар белән генә чикләнмәгән. Үз заманында гына түгел, хәтта хәзер дә ул әдәбиятка керткән әдәби детальләрнең, халкыбызга хас этик-мораль кагыйдә нормаларга бәйле рәвештә, активлашып китә алмаганнары бар. Бу урында шагыйрьнең бигрәк тә хатын-кыз тәненә, аның интим зоналарына зур игътибар бирүен билгеләргә кирәк. Дөрес, андый тасвирлау көнчыгыш поэзиясе, бигрәк тә мәхәббәт лирикасы өчен яңалык түгел. Бу урында Г. Кандалыйның татар укучысына кайвакыт әдәпсезрәк тоелган тасвирларын чамасыз уздырган, берәүләр иҗтимагый сатира, икенчеләр исә эротик эпос дип исәпләгән "Вис һәм Рамин"ны искә төшерү дә җитә. Унберенче гасыр фарсы-таҗикъ шагыйре Фәхретдин Гурганиның әлеге әсәре инде чираттагы гасырда ук грузинчага ("В исрамиани"), соңрак башка телләргә, шул исәптән русчага тәрҗемә ителгән, хәзерге көндә бөтен дөнья халыклары арасында яңадан популярлашты. Шул ук вакытта ул әле дә зур күпчелек татар укучысына, хәтта шагыйрьләренә дә таныш түгел дип уйлыйм. Телгә алынган поэма янында Р.Харисның "Өч үбешүе" дә бик тыйнак тасвирлардан тора кебек тоела башлый. "Вис һәм Рамин"да сарай әһелләренең, югары катламнарның үзара мөнәсәбәтләре еш кына натуралистик планда гәүдәләнеш таба, ә Г. Кандалый үзенең белемле героена каршы куелган "мажигы" белән аңа барган бәхетсез кыз арасындагы хәлләрне шулай сурәтли. Ике автор каләменә хатын-кыз портретын тудыруда да охшашлык-уртаклыклар хас. Ф. Гурганиның Вис исемле патшабикә белән патша абыйсы Рамин мәхәббәтен үзәккә куйган, кулъязмалары илләрдән-илләргә йөреп-таралып, битләре югалып беткән, аерым өлешләре генә сакланып калган романтик эпосы белән танышканда, күңелгә Г. Кандалыйның шундый ук хәлләргә дучар булган мәхәббәт лирикасы, образлы әйткәндә, "Сәхипҗамалнамә"се килә. Шунысын да әйтеп узыйк: үз чорында нинди зур тәнкыйтьләргә дучар ителмәсен, юк итәргә көч куелмасын, "Вис һәм Рамин"ннан алынган өзекләр урта гасыр антологияләренә кертелгән. Г. Кандалыйның хатын-кыз тәненә игътибар иткән әсәрләренә мисал рәвешендә "Үзең анда тик торасән"не атарга булыр иде. Әлеге шигырьдә автор күзе-кашы чокыр аша сикерешеп уйнагандай, күкрәкләре сазда сүзләр көйләгәндәй сөйләшкән кыз портретын тудыра: Күз дә кашың уйнаш ла, Биегәнди баз илә, Күкселәрең сүзләшәдер Төрле сүзи саз илә. Г. Кандалыйның караңгылык мифологемасына хезмәт иткән һәм милли тормышыбыздан алган образлары да шактый үзенчәлекле, шунлыктан күңелгә кереп кала. Әйтик, боларга туфрак күмәче, җилкуык, аю кебек кочу, б...ы чабата, мачы кебек образ-детальләрне кертергә мөмкин. Контекст эчендәге мисал да китереп узыйк: Әле шул да бар: бер үк образ һәр халык шигъриятендә очрарга мөмкин, әмма аның әйтелеше, нинди лексемаларда һәм контекстларда чагылышы, теге яки бу әдәбиятта кулланылыш ешлыгы беренчел чыганакларга күрсәтеп тора. Мәсәлән: караңгылык мифологемаларына караган миһе әлим (кайгы кадагы), гыйсъян алла (Аллага каршы баш күтәрүче), фиракъ уты (аерылу уты), мәнкүрә кыз (кире кагылган кыз), гашыйклар тыйгыны һәм башкалар; яктылыкны тудыруга хезмәт иткән оядашлар - баде сәмум (сәмум җиле), сәнавар (нурлы йөзле), Хәүзи Кәүсәр (Кәүсәр чишмәсе), Шәҗре Тубый (бәхет яисә җәннәт агачы) кебек образларның дини әдәбияттан, гарәп-фарсы шигъриятеннән кергәнлеге ачык күренә. Г. Кандалый җыентыгындагы сүзләр кайвакыт дөрес язылса яисә аңлатылса, аерым җирләргә сораулар куеп калдырылмаса, аларның мәйданы тагын да киңәеп китәр иде. Г. Кандалый тудырган караңгылык һәм яктылык тасвирларында безнең якларда булмаган нигъмәтләрнең, эш-гамәлләрнең телгә алынуы шагыйрьнең ни дәрәҗәдә чит әдәбиятлардан һәм тормыштан хәбәрдарлыгын гына сөйләп калмый, татар кешеләренең аралашу тирәлеген, сәүдәсен, яшәү рәвешен дә ачыкларга булыша. Әйтик, җыентык авторлары түбәндәге текстта "хәшмиш (?) төхмедик аша" җөмләсен аңлата алмаганнар. Шагыйрь насыйхатендә егетлек вакытындагы кешеләрне гамь-госсаларны йотмаска - бәгырьне яндырмаска, кыздырмаска, аларны кишмиш, ягъни аркылы күренүчән, ут уйнаткан виноград орлыгы кебек кенә ашарга, югарыга карамаска, коры калган ботакларның ботак кына икәнлеген, ташланырга тиешлеген (боларны да йөземе җыелган яисә яисә йөземнең киселергә тиешле сабаклары дип уйлыйк), шуның белән начарлыгын аңларга чакыра: Чү, хәшмиш төхмедик аша, Юкары чикмәгел баша, Хаша төшек калган хаша, Ки бәд тәрке белән, и җан! Текстта тасвирланган күренешнең мәгънәсе эчкә яшерелгән булса да, шагыйрь тормыш фәлсәфәсен җиткерсә дә, яктылык образлары кулланылган текст туры мәгънәсендәге эш-хәл тасвиры буларак та кызыклы. Г. Кандалыйның оригиналь шигъриятендә образлар дөньясы бик бай, һәм шулар эчендә яктылыкны турыдан-туры да белдергәннәре аеруча зур урын тота. Болар: ак алтын я якут, кызыл алтын яисә якут, кызыл алма, алтын йөзек, әфтаб (кояш нуры), яшен, кисәү, җәһәннәм, атәш, валә (рәшә), көнәш табан (кояш ялтыравы), дегет, сумала, шәм, караңгы, томан һ.б. Күләм ягыннан чагыштырмача кыска йөз шигырьне ирекле сайлап тикшергәндә генә дә аларның саны текстларныкыннан бихисап артып китте, бу фикеребезне раслый булса кирәк. Г. Кандалый иҗатында объектны тасвирлаучы яктылык төшенчәләре, контекстка бәйле рәвештә, төрле мәгънә эчтәлеге алып килә. Әйтик, алда телгә алынган тулган ай образы, шәхеснең өлгергәнлеген билгеләү өстенә, кызның камиллеген, йөзе гүзәллеген ассызыкларга, теге яки бу тасвир объектының формасын билгеләргә мөмкин. Тулган ай, хурия образлары, Г. Кандалый тарафыннан тиңләштерелгәндә, бергә кушылып та китәләр. Хурия - шагыйрь идеалы, лирик мин аның дөньясын яраткан кешесен сагалаган авыр җир тормышына каршы куя; үзенеке булырга ризалашса, аңа җирдә җәннәт тудырырга вәгъдә бирә, шуның белән бергә, үзен дә идеаллаштыра. Сөйгәне бергә булудан баш тартса, шагыйрь аны төрле авырулар, тәмуг газаплары белән куркыта. Адресатка, тасвир объектына бу рәвешчә эндәшүләр фольклорда да, дини-дидактик әдәбиятта да күзәтелә. Татар кешеләрендә, фәлән кешенең, остазларыңның я булмаса хуҗаларыңның йөзенә нурлы күрен, дип теләү киң таралыш алган. Г. Кандалыйда бу төр теләкләрне үзенчәлекле куллану очрый. Әйтик, ул үзе өчен "якты" күренгән кызны сөйгәне күзенә "нурсыз" күрсәтергә тырыша - "Җамалеңдин кара төтин кебек күрсә иде", дип тели. Тасвирда контрастлылыкны төп әдәби алым иткән Г. Кандалый иҗатында яктылык янәшәсендә караңгылык булуга гаҗәпләнергә кирәкми. Укучы күз алдында, гомумән алганда, контрастлы дөнья торып басса да, сан һәм төрлелек ягыннан туры мәгънәсендәге дә яктылык образлары караңгылыкныкыларны узып китә шикелле. Һәрхәлдә, саф мәхәббәт әсәрләрен укыганда, аларның күплегенә игътибар итми калмыйсың. Дөрес, бу очракта без үз эченә башка төр образ-детальләрне дә алган яктылык һәм караңгылык мифологемаларының комплексы турында сүз алып бармыйбыз, аларның шагыйрь мирасында гомуми мәйданнарын ачыклау әле бурыч булып тора. Г. Кандалыйның гомуми иҗатында, аерым төр шигъриятендә генә түгел, мөстәкыйль әдәби берәмлекләрендә дә яктылык мифологемалары комплекс рәвешендә очрый. Мәсәлән, теге яки бу образны калкуландыру өчен, шагыйрь ниндидер космогоник җисемне телгә алу белән генә чикләнмәскә, ай, кояш, йолдызларның барысы турында да язып узарга мөмкин. Кайвакыт ул әдәби-дини геройларны бер-бер артлы искә ала, шулар янәшәсендә яктылык хәрәкәтләрен дә әдәби деталь итә. Г. Кандалый еш кына мәгъшукасы аксессуарларын берничә яктылык образы ярдәмендә тасвирлый. Шулай итеп, "көмеш алкаң", "каләмең тутыя биңзяр", "Башыңа киясең калпак, сыйфаты кар кебек һәм ак" юллары Г. Кандалый шигъриятенең үзенчәлекле бизәкләренә әверелә. Яктылык һәм караңгылык мифологемаларына нигезләнгән әдәбиятыбызда алар янәшәсендә, билгеле, караңгылыкны белдерүче төсләр, ямьсез күренешләр тудыручы хәрәкәтләр, предметлар дә бар. Г. Кандалый каләменең бер үзенчәлеге шунда - еш кына алар бер строфа эчендә дә бик тыгыз урнаша: Сарып башка кара өрпәк, Киеп пәҗи кара күлмәк, Гүя маластаулы чүлмәк, Йөрисең, и Җәмиләкәй. ("Сарып башка кара өрпәк") Күргәнебезчә, беренче өч юлдагы киемне, материалын, киелү рәвешен, формасын аңлаткан барлык төшенчәләр тик тискәре тасвир тудыруга хезмәт итә. Һәр көне эштә узган крестьян хатын-кызын соң дәрәҗәдә арган, таушалган Җәмилә образын тудырган әлеге шигырьдә кара сүзе генә дә дүрт мәртәбә кулланылган. Г. Кандалый Җәмиләне кара гарәп, кара кол сүзләре белән бәяли. Ул төнен каранып йөргән өрәккә, тузан-туфрак каткан йөзле кара гарәпкә; укучыда, бер яктан, камыл эчендә лапырдаган, юеш балчыкта чапырдаган, һәмишә аһылдаган, аяклары чебешләгән, санын көчкә күтәргән Җәмиләне кызгану хисе барлыкка килә. Икенче яктан, аның героинядан күңеле дә кайта, авторга әнә шул поляррак торган тәэсирләргә ирешү кирәк тә. Шуңа ирешүгә үк, ул "мажик хатыны"ның каршысы булган Җәмилә абыстайны тасвирларга керешә. Г. Кандалыйның эшчән крестьянканың бәхетсез тормышы һәм гүзәл иркә, сөйгән һәм сөелгән кыз-ханымнарның җәннәтәгечә көн итеше турындагы фикерләре - шулай ук борынгы чорларга барып тоташкан философемалар. Автор нәрсә турында гына язмасын, ул аның махсус эзләнүләре, уйланулары, тапкыр хөкемнәре, бер үк вакытта үз чорына хас карашлар чагылышы да булып тора, әмма бу карашларны уздыруда Г. Кандалый замандашларыннан бик алга китә - шигъриятенә мул рәвештә тормыш прозасын алып керә. Мәгъшуканың әгъзалары, герой җанын яндырган хисләр, нигездә, яктылык образлары белән янәшә куела, чагыштырыла, атала. Герой күңелендә кабынган көчле утның төп ике сәбәбе бар, һәм ул образлар аша төгәл чагылыш таба. Аның беренчесе - аерылу (фиракъ) уты, ә икенчесе гыйшыклык уты булып тора; дошманнарга каршы нәфрәт уты, көрәш уты һәм башкалар болар янында тоныграк сыман тоела. Лирик миндә кабынган көчле ярату хисе "бәгър ем яна", "йөрәгем яна" образ-хәрәкәтләре, ут, нур, нар кебек төшенчәләр ярдәмендә тудырыла. Алар еш кына мәгънә ягыннан якын сүзләрнең оясын хасил итә: Үзеңне күрмәен күңлемне алган, Көйдереп тә яндырып утка салган. ("Кечекдин сәүдем, и күңелем зыясы") Күргәнебезчә икенче юл эчке януларның өч дәрәҗәсен чагылдырган сүзләр төркеменнән төзелгән. Г. Кандалый еш кына күзе төшкән хатын-кызны да мәхәббәт өчен көрәшергә, бу көрәштә егеткә тарафдар булырга әйди, хәтта иреннән үч алырга да чакырырга мөмкин. Надан ирне көтеп алмак, Ирер мөшкел кочып ятмак, Аның малын утка якмак, Нә данә гасбәи Алла, ("Бән сезләрә бер сүземне") дип, шагыйрь карашынча, гүзәлләргә тиң түгел ир белән яшәгән мәгъшукасының хәленә игътибарны юнәлтүенә дә карамастан, укучы лирик миннең калебен баскан караңгылыкның бу хәлләрдән авыррак икәнлеген нык тоя. Г. Кандалый мәхәббәт темасын ачканда сурәтләгән лирик герой сөйгәненең хыянәтен, иң беренче чиратта, үз-үзенә хыянәт, алдагы бәхетсезлекләренә бер юл дип саный; хатын-кызның беркатлылыгына, тормышны аңламавына шакката, шул сәбәпле хәтта рәнҗи; үзен сайламаган, кеше сүзләренә караган, ихлас хисләрне аяк астына салып таптаган сөеклесен каргап та куйгалый: Йә, сөйәмен, дип алдап, бер мут алсын, Утырыр йиреңне, баргач, ут алсын! ("Сөйгәнемә инанмасаң, Бәдига,") Лирик миннең үчләшүләре генә - йөрәгендәге борчуларын оныттырырлык, рухи хасталыгыннан чыгарырлык түгел. Ул моны үзе дә танырга мәҗбүр, ситуацияне йомшарту, кызның күңелен күрү өчен: "Бәдыйга, рәнҗемә, каргадым уйнап",- ди. Шулай әйтүенә дә карамастан, лирик мин әледән-әле үзен сайламаган сөйгәненә карата катылык күрсәтә, аны ямьсез күренешләр эчендә тасвирлый: Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс... Җибәргән чакта ир селтәп, Ки кайгы берлә гөрселдәп, Егылып егълама, аппак. ("Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс...") Лирик мин күзе төшкән кызны, авырлыкларга тарса, кызганмый, җае чыкканда, каргышын исенә төшереп ала. Төрлечә куркытулар, караңгы дөнья тасвирлары аңа гүзәл кызны "ялгышлардан саклау", ягъни үзенеке итү өчен кирәк: Язылган булса тәкъдирдә, Тап улсаң шундаен иргә, Бәнем дә каргышым бергә Киләчәк, шөбһәсез, аппак. Бу төр шигырьләр вакыты белән рухны баса, авырайта, "күңел генәм дә жәлләми" дип язган шагыйрьгә аптырый да башлыйсың. Шул ук вакытта укучы аңлый да: хәвефкә алып барган сюжет элементлары ярдәмендә автор мәхәббәттән - нәфрәткә, яктыдан - караңгыга бер адым гына икәнне күрсәтә. Кандалыйның трагик хәлне шактый ачык күзаллаган лирик герое сабырсыз. Бер караганда, бу мөселман һәм миләт фәлсәфәсен ә, эстетик идеалларына туры килми кебек. Шуны акларга теләгәндәй, шагыйрь даими рәвештә Алладан сабырлык сорый, сабыр булу ның юлларын күрсәтүен үтенә, эзли. Лирик миннең шигырь, хат, бәет язулары хәсрәт таратуның бер юлы шикелле аңлашыла. Лирик геройның Алла белән "сөйләшү"ләре баласына багышланган шигырьләрдә укучыга аеруча көчле тәэсир ясарлык: Иляһи, хәсрәтем агыр, Ничек итим икән сабыр? Газиз балам фиракындин Янып бетте йөрәк-бәгырь. ("Ки әүвәл ибтида итдем -") Аллага эндәшле текстлар эчендә борынгыдан, дини әдәбияттан һәм халык авыз иҗатыннан, бигрәк тә мөнәҗәтләрдән, бәетләрдән килгән философемалар еш күзәтелә. "Ки әүвәл ибтида итдем -"нең беренче юлларында "Хода исемен яд иткән" лирик мин: Ки һәркем исми йад итсә, Вирә максудыни Алла,дип белдерә. Баласы белән очраша алмаган атаның көне-төне хәсрәттә, караңгылыкта уза. "Юлларга багып" елаган геройның хәсрәте Йосыфны югалткан Ягъкуб кичергәннәргә аваздаштыр кебек. Әлеге әсәрнең караңгылыкны тудыручылар даирәсен сары суккан кызыл йөз һәм ике күз, янган йөрәк-бәгырь кебек образлар тәшкил итә. Г. Кандалыйның мәхәббәт шигърияте - лирик миннең мәгъшукасына бәйле тормышка ашмаган хыяллары хакында фәлсәфә дә ул. Герой тормышын исә сөйгәненнән башка һәм аның белән генә яшәгән утлы дөнья, дип бәяләргә, гомумиләштерергә булыр иде. Укучы лирик миннең прототибын бик хаклы рәвештә шагыйрь үзе дип фаразлый. Әлеге герой мәгъшукасына сәҗдәдә, аңа тулысынча бирелгән, чөнки ул аның дөньясын үз яктылыгы белән тулысынча тутырган. Искә төшерик: суфичылык әдәбияты вәкилләре бу рәвешчә бары тик Алла, аңа баш-аяк гашыйклыйк турында гына яза иде. Кыскасы, Г. Кандалый яктылык һәм караңгылык мифологик комплексларын яңа шартларда, яңа темаларда куллана; дини әдәбияттан килгән мотивларны җир мәхәббәтен сурәтләү максатыннан файдалана. Шунысы кызыклы: Г. Кандалый шигъриятендә еш кына нәкъ менә яктылык образлары мәгънәви, интонацион, тематик фокусларны тудыруда төп эш башкара, һәм аларның өч төре дә һәр әсәрдә очрый. Мәгънәви каршылыклар ату - коелу, яту; чәчәк ату вакыты (димәк, яз) - көз һәм башка төшенчәләр ярдәмендә белдерелә. Шул ук хәрәкәт фигыльләре (образлары), янәшә килеп яисә градация ярдәмендә бер төр хисне бик кискен икенчесенә күчерә яисә үстерә. Моннан чыгып, образлар фокус кысасына керә, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Алда телгә алынган текстка тагын бер әйләнеп кайтыйк: Сачәк бер вакыт атадыр, Коела, йиргә ятадыр, Кибәдер, корып катадыр, Көзенә керсә ярендә. Бу әсәрдә гомер үзгәрешләре, кыскалыгын чагылдыру өчен, негатив төсмергә ия фигыльләрдән тыш, көз фасылы телгә алына. Ул кызгану, читсенү, ассызыклау һәм башка интонацион төсмерләрне үкенеч һәм сагышныкына алмаштыра. Югарыдагы ике төп структур өлештән торган һәм ике строфалы шигырьнең беренче өлеше аның кереше буларак каралырга хаклы. Ул, халык җырларындагы кебек, тыңлаучыны иң мөһим фикерне ишетергә хәзерли. Тәүге юллар һәрберебезгә таныш табигать күренешеннән хәбәр биреп кенә калмый, тематик каршылыкны да тудыра. Алга таба, әлеге каршылык яңа текстта бирелеп, шигъри фикер киңәйтелә. Гомернең кыскалыгы, үлемнең көтмәгәндәлеге, вакытсызлыгы беренче строфада табигать кануннары кебек кенә тоелса, икенче строфа теманы мораль планда ача. Г. Кандалый, кешеләр арасында этик нормалар бозылганны я булмаса социаль гаделсезлекләр яшәгәнне "яшьтән үк кайгыга керү" гыйбарәсе аша шактый үзенчәлекле җиткерүгә ирешә. Шушы гыйбарә ярдәмендә без геройны бәхетсез итеп күзаллыйбыз да. Гомер, яшәеш темасы әнә шулай тискәре планда чишелә, ягъни аларда чагылыш тапкан төп конфликт уңай герой файдасына хәл ителми Кеше мөнәсәбәтләрен, лирик мин мәхәббәтен тасвирлау, күләм зурлыгы һәм образлар ноктасыннан караганда, башта алдагысыннан аерымрак торган кебек тоелган "Көләрмен мин" шигыре дә структур яктан шундый ук: Көләрмен мин, елый дошман, Бәнем бәхтем ачылганда. Йөрәгенә төшә хәсрәт, Уты бездә басылганда. Әлеге шигырьдә беренче ике юл рәвешендә формалашкан мәгъл умати өлеш лирик геройның башкалар белән гадәтигә, ягъни даимигә әйләнә барган мөнәсәбәтләрен аңлату һәм бер үк вакытта тематик каршылыкны да хәбәр итү вазифасын башкара. Укучы алардан, герой элек - хәсрәттә, ә дошман бик бәхетле булган, ниһаять, бу урыннар алмашынган, дигән фикер чыгара. Бәхет һәм бәхетсезлекнең эчтәлеге чираттагы юллардан аңлашыла: ул эчке уйларга, кичерешләргә, күңел хисләренә бәйле. Әдәбиятта хәсрәт уты дигән символик образ бар, бу очракта ул мәгънә якынлыгындагы образларга таркатыла. Кандалыйда кызыл төс, тутыя (цинк төсе), көмеш төсе, якутның кызыл һәм ак сирпелеше образны якты, ачык итеп чагылдыру максатыннан кулланыла, һәм аларга мисаллар чамасыз күп. Берсен китереп тә узыйк: Кызыл гөл булмаса иде, Кызарып тулмаса иде, Шул айрылу белән үлем - Икесе булмаса иде. ("Кызыл гөл булмаса иде,") Югарыдагы ялгыз строфалы шигырьдә туры мәгънәсендә дә яктылык образы беренче өлешкә кергән, икенче өлештә исә борынгы бик борынгыдан килгән мифологемалар кулланылган. Китерелгән әсәрләрнең структур охшашлыгы Г. Кандалыйның бер сайланган отышлы алымнар, конструкцияләр белән эш итүен күрсәтә. Бу - каләм иясенең үз стиле, әдәби иҗеге барлык турында сөйли. Г. Кандалыйның мәхәббәт лирикасында әсәрләрнең һәр строфасы, һәр структур кисәге үзара тыгыз береккән, мәгънәви бербөтен тәшкил итә. Автор мәхәббәтле һәм якты шәхси күңел дөньясын сөйгәненең генә түгел, барлык гади халыкның, бигрәк тә җир кешесенең, крестьянның тормыш прозасына каршы куя һәм моңа ул фокус позицияләрендә ачык бирелгән традицион образлар ярдәмендә ирешә. Бу символларны төрле яссылыкларда төркемләргә булыр иде, без үзебез алган юнәлештә атап карыйк. Әйтик, кызның тышкы сурәтен тудыруда катнашучы я булмаса лирик геройның рухи халәтен ачучы мифологемалар. Язмабызда әлегә кадәр сатирик пландагы әдәби берәмлекләргә аз тукталдык. Тәнкыйди рухтагы әсәрләрдә Г. Кандалый яктылык һәм караңгылык образларын күбрәк үз идеалына туры килмәгән ир-ат яисә хатын-кыз портретын тудыру максатыннан куллана: Шагыйрьләр беренче юлдагы төшенчәләрдән мәхәббәт сагышыннан елаган кыз образын тудыру өчен дә файдалана алырлар иде, чираттагы мисрагъ беренче юлның негатив мәгънәсен генә калдыра. Теге яки бу текст эчендә генә түгел, гомумән, иҗатта мифологемалар төрле комплекслар барлыкка китергәндә, яңа заман тудырган образлар шул җирлектә бигрәк тә ачык, җетеләнеп күренә башлый. Әйтик, Г. Кандалый "Сурәтең дөшемә керер" әсәрендә кызны күкрәген калкытып биюче рәвешендә күрсәтә, ә лирик минне водолазга тиңли, хыялында булса да кочагында ятуын - суга чумып, сөйгәне белән кочышкан, очышкан егет сурәте аша тасвирлый. Тәүге чор әдәбиятларда караңгылык һәм яктылык көрәшен тасвирлау омтылышы табигать күренешләренә, теге яки бу предметларга шул көрәштә символик мәгънә бирүгә китергән; алар элементар хисси кабул итешкә нигезләнгән; алга таба бу образлар мәгънә үзгәрешләре кичергән, чөнки төрле эчтәлектәге текстларга трансформацияләнгән. Г. Кандалый иҗат иткән яңа образлар да, бигрәк тә милли җирлектә барлыкка килгәннәре кеше тоемчанлыгының үзенең дә бинарлыгын күрсәтә, аерым әсәрләрендә исә мәгърифәтчелек карашларын уздыруга хезмәт иткән төп тормыш антиномияләрен (наданлык-белемлелек, рухи байлык-рухи кысырлык; игелеклелек-игелексезлек; руханилар яшәеше һәм мужиклар тормышы һ.б.) тасвирлауда катнаша. Шунысы кызык: социаль тормыш каршылыклары шагыйрь иҗатында мәхәббәт темасы үзәккә куелган әсәрләрдә аеруча калку чагылыш таба. Г. Кандалый каләменнән төшкән әсәрләрдә хатын-кыз һәм ир-ат; галим һәм укымышсыз гади кеше, ирек сөйгән мулла һәм гавам халкы мәңгелек антогонизмда яши; яктылык, ут, металл, таш, корал һ.б. төшенчәләрнең оясы яисә рәте булган кебек, алар арасында мифик бәйләнешләр барлыгы да ачык тоемлана; мифологик комплексларның күпчелеге тамырлары белән дини-суфичыл әдәбиятка барып тоташа. Ә бит бу аннан соң иҗат иткән Тукай шигъриятендә дә билгеле бер дәрәҗәдә чагылыш таба. Мәхәббәт әсәрләрен еш кына русча текстлардан этәрелеп язуына да карамастан, бу темада Тукай шигъриятенә элгәресенең тәэсире булу бәхәссез. һәм әлеге йогынты, беренче чиратта, төп алым сыйфатында антитезалы тасвирны сайлауда, шул төр тасвирларда яктылык һәм караңгылык образларының мөһим роль уйнавында чагылыш таба; бу урында көчле охшашлыкларның берсе сыйфатында интим шигърияттә зур урын алган әлеге дә баягы мифологик комплексларны, инде бигрәк тә китаби образларны да атарга булыр иде. Ике шагыйрь өчен дә Җир кызы - зур илһам чыганагы, туташларның белемлесе, чибәре, алдынгы карашлысы идеалга куела. Шул ук вакытта бер шагыйрь һәр әсәрендә дә теге яки бу прототипка бәйле җанында яралган мәхәббәт хисләрен шар яррып бар дөньяга ачарга алынса, икенчесе адресатлы хисләрне бар очракта да тирәнгә яшерергә тырыша. ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР Хәдичә Шаммасова Сүз сәнгате тарихында бик кыйммәтле чорлар була. Әйтик, XIX йөзнең соңгы чирегендә күзгә күренерлек тизлек белән үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте йокыдагы халкыбызның, шул исәптән хокуклары чагыштырмача киселгәнрәк хатын-кызларыбызның уянуына зур этәргеч ясый. Социаль чыгышлары мөмкинлек биргән дәрәҗәдә белем алган татар кызлары, үз чиратларында, иҗтимагый хәрәкәткә кереп китә, халыкның үзаңын уятуда һәркемгә мөмкинлек биргән әдәбият мәйданына да үтә. Дөрес, әлеге ханым һәм туташлар, башка мәгърифәтче язучылар дәрәҗәсендә, беренче көннән үк оригинал әсәрләрендә шәхес изелүенең иҗтимагый-сәяси, икътисади сәбәпләрен ачу дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмый. Шуңа да карамастан, аларның матбугат аша таифәләренең сүзен ишеттерергә алынуы милли азатлык хәрәкәтенең киңәя баруын күрсәтеп тора. XX гасыр башында татар әдәбиятында тәүге карлыгачлардан саналган Галимәтибәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрияләрнең әдәби-фәнни-публицистик мирасы аларның, беренче нәүбәттә, җенестәшләре арасында гыйлем-мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен көйләү, балалар тәрбиясен яхшырту, әйтик, кызларны укыту һәм аларга тормыш алып барырга яраклы һөнәрләр бирү зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын күтәреп чыкканлыкларын сөйли. Ханым-туташлар хәрәкәте оешуда, илкүләм гомуми җанланыштан тыш, мәгърифәтчелек карашларын тәрбияләгән алдынгы татар әдәбияты, шул исәптән З. Бигиев һәм Ф. Кәрими язган сәях әтнамәочерклардагы дөньяви иҗтимагый барыш һәм шуның эчендә аерым социаль төркемнәрнең урыны, Европадагы феминистик хә рәкәтләр турындагы фикер-күзәтүләр дә зур роль уйный. Г. Ибра һи мовның "Иҗтимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы" мәкаләсендә безнең тарихыбызда, башка мәсьәләләр янәшәс ендә, хатыннар хәрәкәтенең игътибарга лаеклыгын махсус билгели. Сүз уңаеннан әлеге хезмәттән түбәндәге юлларны да китерик: "Башта ирләрдән калыбрак булса да, укый язарга өйрәнү, аннан соң хиҗаб ташлау, театр, кичәләр, җәмгыятьләр, сөю-сөелүгә ирекле булу хокукы, ниһаять, Европадагы буржуа дамаларның феминизм хәрәкәтенә охшашрак бер хәлгә җитте. Бу хәрәкәтнең беренче баскычларында мөхтәрәм Галимәтелбәнат, Фәхрибанат Сөләйманияләр иде. Аннан соң аңлы бикәләр, яңа фикерле остазбикәләр, буржуабикәләр, мирзабикәләр, байбикәләр моңа күп хезмәт куштылар, татар хатынын дөньяга чыгаруда шул дәвернең рухына муафикъ хезмәт иттеләр. Бу хәрәкәт эчендә гәрчә ярлы мөгаллимәләр бик күп булса да, алар да, шул дәвернең теләвенчә, һәртөрле бикәләрнең биргән тоннары буенча бардылар". Беренче рус инкыйлабы чорында, хәтта аннан алданрак та татар хатын-кызлары арасында башланып киткән уяну хәрәкәтенең кара реакция елларында да сүлпәнләнмәве - игътибарга алынырлык факттыр. Ә инде яңа революцион күтәрелеш этабында, вакытлы матбугат мөмкинлекләре яңадан киңәеп киткәч, 1910-1911 еллардан алып Зәйнәп Сәгыйдә, Гыйффәт туташ - Заһидә Бурнашева, Рөкыя Ибраһимова, Хәдичә Шаммасова, Әминә Мөхетдиния, Заһирә Байчурина, Әминә Мотыйгыя кебек үз укучысын тапкан исемнәр пәйда була. Бу уңайдан, хәзерге чор татар әдәбиятында да шундый ук кү ренеш күзәтелгәнлеген әйтеп китми булмый. Күп яссылыкларда бер-берсенә аваздаш ике чорда хатын-кызларыбызның һәм публицистикасы, һәм прозасы, инде шигъри сүзләре бигрәк тә укучыларның көчле мәхәббәтен яулый. Шул ук вакытта хатын-кызлар хәрәкәтенең яңарышында берникадәр аермалык та бар. Элек алар ниндидер лидерлар артыннан иярсә, бүген әдәбиятыбызда гына түгел, иҗтимагый тормышыбызда да ир-атларны да үз артларыннан әйдәп бара. Бу очракта бер Фәүзия Бәйрәмова исемен атау гына да җитәр иде. ХХ йөз башында хатын-кызлар каршында лидерлек позициясен Габдулла Тукай ала. Шушы чорда иҗат итүче барлык хатын-кызларның да, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе традициясе рухында язуларын һәм моны үзләренең дә тануларын күрербез. Әгәр без үз вакытының популяр газета-җурналларына, бигрәк тә "Шура", "Аң", "Сөембикә"ләргә күзәтү ясасак, югарыда телгә алынган хатын-кызларга нисбәтле әсәрләрнең М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, М. Фәйзи, Г. Камал язганнар белән янәшә торуын игътибарга алырбыз. Һәм әлеге мирасханәдә камил яңгырашлы шигырьләр дә, отышлы сюжетларга корылган хикәяләр дә, заман проб лемаларын күтәргән публицистик мәкаләләр дә бар. Үкенеч ки, шушы чорда иҗат иткән күп кенә каләм ияләренең Тукай белән мөнәсәбәтләре тарихы, хәтта әдәби багланышлары да, төрле объектив сәбәпләр аркасында, шагыйрьнең персональ энциклопедиясендә дә тиешенчә урын алмады һәм киләчәк фәнни эзләнүләренең объекты булып кала бирә. ХХ гасыр башында Тукай мәктәбе традицияләрендә иҗат иткән шагыйрәләр арасында Хәдичә Сөнгатьзадә тәхәллүсе һәм ир фамилиясе белән билгеле Хәдичә Шаммасова да бар. Хәдичә Сөнгатулла кызы Сәйфетдинова 1875 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне анасы Хәлимәдән ала, аннан атасының туган авылы Кызылсуда Җамали хәзрәттән гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1897 елда кияүгә чыккан Хәдичә Җүрәй авылына күченә һәм шунда кызлар укыта. 1908 нче елда ул туган авылына кайта һәм мөгаллимәләр хәзерләү курсларында укый, үзлегеннән дә тирән белем ала, аннары ысулы җәдит мәктәбендә кызларга белем бирү эшенә һәм бер үк вакытта чынлап торып иҗатка да керешә. Хәдичә Шамасованың әдәбиятка юл яруы җиңеллек белән бармый, әсәрләрен басмаханәләр кабул итми, китапларын кире кайтаралар. Бу төр авырлыкка карамастан, ул, әдәби мәйданда сүз сорап, актив эшчәнлек алып бара. Хәтта ялкынлы яңгыраган көрәш шигырьләрен дә теркәп, яңа җыентыкларын тагын нәшриятларга җибәрә. Әлеге "Безне кайгыртмаучыларга!" һәм "Матбугат галәменә" исемле шигъри мөрәҗәгатьләрендә китапчыларны тәрбияләү, аларның әдәби торышка, үзенең әле башланып кына килгән иҗатына күзен ачу тоемлана: Автор, үз әсәрләренең матбагаларда дөнья күрмәвен мөхәррирләрнең аларны Тукайныкылардан кимрәк санаулары белән аңлатса да, мисалга китерелгән шигырьнең Тукай стилендә, ул яраткан үлчәмдә һәм аныкылар дәрәҗәсендә көчле яңгырашка иялеге бәхәскә алынырлык түгел. Нәкъ менә шушы текст каләм яисенә башка күз белән карарга мәҗбүр итә дә. Тиз арада аның "Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм" (1913) һәм "Таң җиле" (1914) җыентыклары дөнья күрә. Х. Сөнгатьзадәнең газета һәм журналларны күпләп яздыруы, бай китапханәгә ия булуы мәгълүм, әмма әдәби иҗат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы бары тик истәлекләргә генә нигезләнә һәм язма документлар белән расланмаган. Икенчедән, ул газета-журналларга теге яки бу тәхәллүсләр артына яшеренеп тә шигырьләр җибәргән булырга мөмкин дип фаразлана, алар да әлегәчә ачыкланмаган. Озак еллар дәвамында китапларының басылмавыннан чыгып фикер йөрткәндә, реакция елларында мондый мөмкинлекләрнең гомумән кимүен күздә тотканда, ә тәүге дөнья күргән әсәрләренең камиллеген исәпкә алганда, әдибә каләме Беренче рус инкыйлабыннан соң ук актив булган, ә инде реакция еллларында чарланып беткәндер дип фаразларга мөмкинлек бар. Авылдашларының, туганнарының истәлекләренә караганда, аның иҗатка шактый иртә керешкәнлеген, һәм моңа аны кискен үсеш алган татар, рус шигърияте, халык авыз иҗаты белән кызыксынуы этәргәнлеген дә онытмыйк. Х. Сөнгатьзадә шигырьләрен Тукайныкына якын иткән төп әдәби алым һәм структурага да, һәм фикер сөрешенә дә, һәм образ сайланышына да карый. Бу - контрастлык. Төрле тип каршылыклар аның әсәрләрендә еш кына, "Ни дип шатланам?!"дагы кебек, тәүге строфадан ук башлана: Мин бу көн хәйран үземә: шатлыгым чиксез минем, Мондый зур шатлык соңында - хәсрәтем чиксез минем. Аһ, фәләк! Һәркем өчен шуйлә тигезсез юл микән, Бер карыш барсак тигездән, калганы баз - шул микән? Тукайның бигрәк тә нәкъ шушы үлчәм белән язылган әсәрендә фикри һәм эмоциональ фокуслар строфа эчендә, күпчелек очракта юллар арасында очрый. Бу Хәдичә Сөнгатьзадә иҗатында да шулай. Югарыдагы текстта ул икенче юлның озын сузыклар белән билгеләнгән өлешенә туры килә. Гадәттә, әлеге төр строфалар бербер артлы тезелгәннән соң, без фикернең иң тирәненә, яңгырашның иң көчлесенә барып җитәбез. "Ни дип шатланам?!"да да алга таба шагыйрә лирик герой күңелендәге каршылыклы тойгыларны, уйларны остазы кебек, көчәйтә генә бара: Юкса, мин ялгыш йөримме? Бар чокыр, комлык та тик, Яхшы юлны бер дә эзләп тапканым юк әллә ник. Кайчан басармын икән һәр җире гөл өстенә, Һәр тараф шатлык күренгән Дар-ер-рахәт милкенә? (рәхәт, тынычлык йортына) Мисалга китерелгән әсәрнең соңгы юлларын укыгач, Тукайның авыруы көчәйгән елларда иҗат иткән, тәңрегә сыенган, аның рәхмәтенә өметләнгән, бу тормыштан күпмедер күңеле дә кайткан лирик герой хисләрен тасвирлаган шигырьләре хәтергә килә: Юк шул инде, дөньяда юк андый рәхәтләр миңа; И, мөкатдәс җир! Мине ал шултынычлык куенына... Ул вакыт дошманнарым да хәл җыяр тынга калып, Кемгә итик ифтира дип, каты хәйранга калып. "Нигә шатланам?"да, Тукай әсәрләрендәге кебек, лирик миннең үз-үзе белән сөйләшүе, җавап таба алмаганда, мифик затларга мөрәҗәгать итүе күзгә ташлана, үтә гаҗизләнү, һаман-һаман ялгышудан курку, өметсезлеккә таба атлау да тоемлана. ХХ гасыр шигъриятендә каләмгә мөрәҗәгатьләр, язу әсбабын сынландырулар, әлеге предметка серлелек төсмере бирүләр, аның хакында, җәелеп күләмле әсәрләр иҗат итүләр күзәтелә. Хәер, бу образның ерактан килгән тарихы бар, аңа салынган мәгънәләр күп булса да, инде суфичылык әдәбиятында да Каләмне туры юл күрсәтүче санаган әсәрләр шактый. Шундый рухтагы "И каләм!" әсәре Тукайда да бар. Лирик герой анда Каләмнән хакыйкатьне язуын, мәгърифәткә өндәвен көткәнлеген, бәхетле һәм якты киләчәккә алып барыр дип өметләнүен әйтә. Х.Шаммасова герое исә "Каләмемә" шигырендә аннан герой күңелендәге уйларны укучыга ачып бирүен үтенә. Бер үк темаларны һәм проблемаларны күтәреп чыксалар да, хәтта бер үк интонацияләрдә иҗат итсәләр дә, Хәдичә ханым бервакытта да Тукайны кабатламый, остазыныкына охшатып язган әсәрләрендә, гомумән алганда, башка образларны да эшкә җигә, сайлаган лексик байлыгы да остазыныкына тәңгәл түгел. Шагыйрә, бу фикердән чыгармалар булса да, Тукайга караганда кыскарак язарга, фикерне кече текстта ачып бетерергә тырыша. Тукайның бик күпләр каләменә юл сызган һәм милләтпәрвәр лирик миннең эчке кичерешләрен ачкан күләмле "Милләтә" әсәре бар. Х. Шаммасова анда яңгыраган фикерләргә аваздаш идеяләрне алты юлдан гына торган "Милләтем" шигыре ярдәмендә ача: Мин сиңа мәнсүб булу чөн фәхритәмен, милләтем, Гали шәүкәт, гали шәфкать сиңа махсус, милләтем. Синдә аклык, синдә пакьлек, синдә рәэфәт, мәрхәмәт, Синдә киңлек, синдә берлек, синдә куәт, милләтем, Мең җаным булса, синең чөн мин итәр идем фида, Әмма ни дә эшли алмыйм, юлга төшә кыйлләтем. (фәхер итәмен - горурланам; рәэфәт - муллык, иркенлек; кыйлләтем - кимлегем) Х.Сөнгатьзадә әсәрләре бары тик заман проблемаларын гына күтәрә, иҗтимагый тормыш күренешләрен ача, аларның тискәре якларына ризасызлыкны чагылдыра. Әлеге шигырьләрдә аларда еш кына нечкә лиризм белән публицистик пафос органик үрелә, чөнки аның лирик герое үтә борчылып, җанын кая куярга белмәгәндәй сөйли. Тукайда да бу төр әсәрләргә мисаллар җитәрлек. Шул ук вакытта Х.Шамасова иҗатында, Тукай сатирасындагы кебек, теге яки бу шәхесләргә төртеп күрсәтү яисә читләтеп, әмма тасвир объектының кем икәнлеген барыбер дә аңларлык итеп язу юк. Шагыйрә милләтебезнең хәлен гомуми пландарак ача, аның бәхетле киләчәген - гыйлемдә, дөрес сайланган әхлакта, ә хатын-кызлар таифәсенекен - дөньяга күзләре ачылуда, ирләр белән янәшә хәрәкәт итүдә, алар белән тигез хокукка ия булуда күрә. Тукай вафатыннан соң Х.Сөнгатьзадә "Наме үлмәс!" шигаре астында һәм үзенә хас булганча кыска һәм үтемле рәвештә: Тукаев үлде... Хасидләр котылды... Аның дәүрендә күп госса йотылды. Мөкаддәс милләтә хезмәт белән ул Мөганидләргә зур дошман тотылды, - (хасидләр - көнчеләр; мөганидләр - каршы торучылар) дип яза. ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г. Халит: "Ничек итеп рус әдәбиятында А.С. Пушкин, "бөтен башлангычларның башлангычы" булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаган булса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең җырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм гомеренең азагына кадәр үзенең барлык иҗат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды", - дип белдерде. Х. Сөнгатзадә иҗаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли. Зәйнәп Сәгыйдә Дини-әхлакый әдәбият, суфичылык поэзиясе, көнчыгыш, аерым алганда, гарәп-фарсы, төрек поэзиясе, XIX гасыр татар мәгърифәтчелек әдәбияты, рус классик поэзиясе, фольклор - болар барысы да ХХ гасыр башы татар әдәбиятының ныклы таянычы булган Габдулла Тукай шигъриятен дә шифалы сулар белән сафландырды һәм сугарды. Каләм ияләренең һәм укучының әлеге традицияләргә нигезләнеп формалашкан зәвыгына, әлбәттә, Габдулла Тукай иҗаты аеруча якын иде, шунлыктан әдәби мәйданга аяк басканда, яшь каләм ияләре аның шигъриятен сәнгати кыйбла итеп сайлады. Бер гасыр элек әдәбиятка, матбугатка килгән хатын-кыз язучылар да, үз язганнарында мәгърифәтчелек фикерләрен куәтләү өчен, каләмнәрен үткенләтү максатыннан, Тукайга мөрәҗәгать итте, аның әсәрләреннән идея-мотивлар алды. 1913 елда Маһруй Мозаффариянең "Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз гамләменә тәэсире" мәкаләсендә шагыйрьнең милләтнең һәр сыйныфы язмышын кайгыртуын, шул исәптән "аның эчендә зәгыйфь саналган хатын-кыз таифәсенә дә күз салу"ын яза, нәкъ менә аның аерым әсәрләре тәэсирендә шагыйрәләрнең "хокук җырын" җырлавы турында әйтә. Хатын-кыз язучыларның Г. Тукай поэзиясенә югары бәя бирүләрен, аеруча игътибар итүләрен, аның әсәрләре йогынтысында шагыйрә буларак формалашуларын барлык галимнәр дә таный. Теләсә кайсы ияреп я өйрәнеп язган шагыйрь дә әдәбиятка үз өлешен кертми калмый, иҗатны сүзгә-сүз һәм тулаем кабатлап, беркем дә исем ала алмаганлыгы билгеле. Шул ук вакытта талантлы шагыйрьнең иҗатын каләмеңә өлге итеп сайлау үзе үк синең зәвыгың югарылыгына, эчтәлегенә ишарәли. Аннан килеп, үрнәк итеп алган аерым бер шигырь дәрәҗәсендәге яисә югарырак та, һич югы шул өлгегә якынаерга омтылган икенче бер әсәр язу өчен генә дә, шактый зур сәләт иясе булу кирәк. Халык арасында үз чорында талант иясе буларак танылган Зәйнәп Сәгыйдә - әнә шундыйлардан иде. Зәйнәп Якупова-Бакирова - нигездә, егерменче гасыр башында иҗат иткән шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе. Беренче чиратта, Тукай әсәрләре тәэсирендә яза башлаган Зәйнәп Сәгыйдә вакытлы матбугатта узган гасырның унынчы еллар уртасында даими басыла башлый һәм шунда ук әдәби тәнкыйтьнең Тукай укучысы дип тануына ирешә. Габдрахман Сәгъди "Татар әдәбияты тарихы"нда шул чорда актив иҗат итеп тә соңрак югалып калган хатын-кызларыбыз хакында язганда аның исемен дә үкенеч белән искә ала. М.Гайнуллин "Татар әдипләре"ндә болай ди: "Менә шул "тиз генә югалып" киткән шагыйрьләрдән саналган З. Сәгыйдәнең 1915 ел эчендә генә дә "Шура" журналында 9 шигыре басылып чыгуы күп нәрсә турында сөйли". Мөхәмммәт ага Гайнуллин - беренчеләрдән булып, шагыйрәнең биографиясен ачыклап язган, иҗатының Тукайныкына аваздашлыгын күрсәтеп бирә алган галим иде. Оренбург янындагы данлыклы Сәгыйть бистәсе - Каргалы шәһәрендә 1897 елда, Тукай сыман, апрель аенда дөньяга килгән Зәйнәп Сәгыйдәнең кулына каләм алуында барлык сәбәпләр дә замандаш әдибәләренекенә туры килә. Шуларның иң тәүгесе - гаиләдә хатын-кыз сыйфатында кысынкылык кичерү. Шулай дип яздым да, уйга калдым, ә бит ул да башка барлык ир-ат каләмдәшләре кебек белем дә алган, хәтта русча укыган һәм укытучылыкка имтихан тотып, мөгаллимә булып киткән. Андый мөмкинлекләр ХХ гасыр башында теләсә кайсы ир балага да тәтемәгән әле. Шәхес ирекнең һәм мөмкинлекләрнең тәмен әз генә татыдымы, аңа ныклап туенырга тели торгандыр, мөгаен. Зәйнәп Сәгыйдәнең Тукай белән кызыксынуы аның иҗат үсеше белән янәшә бара дип уйлыйм, чөнки алар яшьтәшләр диярлек. Автобиографиясендә Тукайны яттан белүе, әсәрләрен җырлап йөрүе хакында язуы да юкка гына түгел. Болардан тыш, шагыйрә туташ нәкъ менә Тукайны укыган, аркадаш иткән даирә белән аралаша, дуслаша. Хәер, Зәйнәп Сәгыйдәнең башкалар өчен язарга ныклап керешүе дә шагыйрь вафатыннан тетрәнүе аркасында була. ХХ йөз башында Тукай зур күпчелек өчен үзенчәлекле мәктәп тудырса да, аның белән барлыкка килгән әдәби бәйләнешләр дәрәҗәсе, әлбәттә, бердәй түгел. Шагыйрьне остаз итеп сайлаган кызларыбыз арасында, әйтик, Гыйффәт туташ күбесенчә Тукайча яңгырашлы, идея эчтәлекле әсәрләр язса, Зәйнәп Сәгыйдә иҗатында хатын-кыз нечкәлегенә, кызларча уйлауга да урын калган. Тукайга багышланган бер кочак әсәрләр арасында аныкы әнә шундый сыйфатлар белән аерылып тора да: Шул чәчәккә охшап китсәм булмас микән? Каләмемдән матур сүзләр тумас микән? Тукай - кояш, аның җылы нуры астында Бичаракай сары чәчәк үсмәс микән? Сәйнәп Сәгыйдәне идея эчтәлек ноктасыннан караганда Тукайга иң якынайткан як - иҗатны социаль юнәлгәнлекле итәргә омтылыш: байлык һәм ярлылык дөньясын, ирләр тирәлегендә, җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәтне тасвирлау, гаделлек һәм хаклык эзләү һ.б. Ул Тукайча антитезалы тасвирлар ярдәмендә, шул ук образлар системасыннан файдаланып, иҗтимагый тормышның караңгы якларын ачып бирә: Бер ягында - анда җәннәт, анда нурлар ялтырый, Бер ягында ярлы мескеннәр елый, икмәк сорый. ("Нигә соң алай?") Зәйнәп Сәгыйдә, остазы кебек, күпмедер төшенкелеккә бирелгән вакытларда да яңадан талпынып-талпынып китәргә омтыла, шунлыктан лирик герое, ни генә булмасын, барыбер көрәшермен, дип, үзе бер сайлаган юлдан читкә китми. Тукай яраткан үлчәмнәрдә, ритмнарда иҗат итсә дә, Зәйнәп Сәгыйдә шигырьләренең яңгырашы кайтышрак. Бу, беренче чиратта, һәр әсәрдә диярлек якынча рифмалар да куллануга, бердәй формулаларны, сүз һәм гыйбарәләрне санау, тезү һәм синтаксик янәшәлекләрдән мул файдалануга карамастан, тиешле накал тудыра алмауга барып тоташа. Дөрес, З. Сәгыйдә әсәрләре дә тәэсирле, гади укучы өчен генә түгел, әдәбиятны ныклап өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы. Араларында Тукайның ярсулы шигырьләре кебек үк күңелгә ташкын булып узып керә торганнары да очрый: Югарыдагы "Җавап" шигыреннән алынган өзек тәэсирле булсын өчен, аны телебездәге сүз басымнарының урынын катгый нормага алып һәм текст берәмлекләрендәге мәгънәви басымнарны табып укырга ярамый. Мисалга китерелгән юлларны бары тик үлчәм мәкамнәре генә, буыннарга бәйле рәвештә күчкән яисә өстәмә булып төшкән басымнар гына җиңел укылышлы һәм яңгырашлы итә. Заманыбыз артистлары еш кына бу төр озын үлчәмле шигырьләрне үз стихияләрендә укыйлар һәм сәнгатилекләрен юкка чыгаралар. Игътибар итик: "Җавап" Тукайның "Пар ат"ы калыбында язылган һәм аны укучыга нәкъ әлеге әсәр яңгырашында ирештерергә кирәк тә. Зәйнәп Сәгыйдәнең күпчелек әсәрләре Тукайныкы белән бәйләнештә иҗат ителгән, әмма аны интуитив тоеп кына була, чөнки ул остазыннан күчереп утырмаган, ә теге яки бу шигыре тәэсирендә язган. Кайбер текстларда бу бәйләнешкә ишарә дә очрарга мөмкин. Тукайның, эш һәм тырышлык (иҗтиһад) мул җимеш китерер, дигән карашта торуын, моны бигрәк тә балаларга адресланган әсәрләрендә дә чагылдыруын беләбез. Зәйнәп Сәгыйдәнең сеңелләре Һәдия белән Фәхриягә язылган "Эш" шигырендә шул фикер үзәктә тора. Без барыбыз да шулай уйлыйбыз да бит, әмма бу хакта нәкъ Тукайдан этәрелеп китеп сөйләмибез. Зәйнәп Сәгыйдә язган түбәндәге юллар гына да шагыйрә "Эш" әсәренә мотивны Тукай шәхесеннән һәм иҗатыннан алган дигән фикергә алып килә: Ник сөелгән Исмәгыйль (Гаспринский. - Р.Х.) һәм моңлы җырчыңыз Тукай? Эшләгәннәр алмый-талмый, күп тырышлыклар һаман... Бик белеңез: бер минутлык иҗтиһад һәм аз гамәл Күп хыялдан мең кабат артык сөелгәндер тәмам. Тукай "Шагыйрьгә" әсәрендә картайган шагыйрьнең үлгәндә дә җырлаячагы турында сөйли. Зәйнәп Сәгыйдәнең шул ук исемдәге ике строфалы әсәре, әйтерсең, аңа җавап, авторны юату рәвешендә язылган: Тукайның атаклы "Даһигә" шигырен искә төшерик һәм бу урында шуның тәүге һәм соңгы строфаларын гына китереп узыйк. Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. ...Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул! Инде Зәйнәп Сәгыйдәнең шундый ук исемдәге әсәреннән шулай ук ике икеюллыкны телгә алып узыйк: Күңелсез кер вә таплардан илаһи пакь икән күңлең, Төшермә һич рухыңны, күрче: анда нинди нур күгең! ...Ходайның зур көчен хөрмәт өчен иблиснең алдына Тез чүгү, итү сәҗдә - зур гөнаһ һәм зур оят, аңла! Бер караганда, бу әсәрләр шактый үзенчәлекле язылган, шул ук вакытта аларның икесендә дә яктылыкка, бөеклеккә омтылган шәхес рухы данлана, икесендә дә зур көч, идеал сыйфатында бары тик Алла гына таныла. Гыйффәт туташ 1914-1915 елларда шигырьләре Гыйффәт туташ туташ исеме белән басылган һәм әдәби җәмәгатьчелекнең бик югары бәясен алган Заһидә Бурнашева язмышы үтә дә гыйбрәтле. Ир-егетләрнең шактые инкыйлабтан соң да иҗат мәйданында калса да, кызларыбыз тормыш сынауларын авыррак уза. Бер яктан, рухтагы үзгәрешләр, икенче яктан, иҗтимагый барыштагы борылышлар, бигрәк тә үз алларына куйган максат-хыяллары үзгәрү аркасында, иң талантлы дигәннәре әдәбият мәйданыннан китә. Шулар арасында Гыйф фәт туташ һәм Гыйффәт тәхәллүсләре белән билгеле Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева да бар. Ул милләтебез тарихына киңкырлы шәхес - шагыйрә, прозаик, публицист, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кергән данлыклы кызыбыздыр. Гыйффәт туташ 1895 елда Рязань өлкәсенең Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Татар сүз сәнгатен яхшы белү өстенә, русча иркен аралашкан кыз чит әдәбият үрнәкләре белән яхшы таныш була. Тора-бара үзе дә шигырьләр язуга керешә. Кызның иҗат эше белән шөгыльләнүе ата-анасына ошамый. Аның әсәрләрен, китапханәсен яндыралар һәм үзен өйдә бикләп тота башлыйлар. Әлеге хәлләр әдәби җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудыра. Иҗаттан аерылуны үлемдәй күргән кыз туган йортыннан кача, һәм шул хакта хәтта матбугат та язып чыга. Иң кызыгы шунда - бу качуны ата-анасы: "Патшага каршы кешеләр оешмасында эшләү өчен, авылдан китә...",- дип аңлата. Элек шикаять эчтәлеген чынга алмыйлар, махсус куркыту дип аңлаталар иде, ә бит шагыйрәнең соңрак большевиклар тарафдары булуы да, коммунистлар партиясенә озак еллар үтә бирелгәнлеге, альтруистларча хезмәт итүе дә хатта хакыйкать барлыкны дәлилли. З. Бурнашева үзенең аянычлы язмышы хакында киң җәмәгатьчелеккә шушы рәвешчә хәбәр итә: "Минем гөнаһсызлыгымны, языксызга вә залиманә бер сурәттә түктерелгән күз яшьләремне күрә торып та, минем залимнәр тырнагы арасында чытырдавымны ишетеп тә, миңа Әҗе тарафындан бер мәрхәмәт иясе чыгып, үзенең шәхси мәнфәгатьләрендән, шкурасындан вөҗдан вә инсаниятне артык күрүче табылмагач, үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мәзлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химайәгә милләтне чакырам". Хаттан өзек кенә дә заманына күрә кызның үтә кыюлыгын, эшчәнлегенең, беренче чиратта, милләт язмышына юнәлтелгәнлеген күрсәтеп тора. Татар дөньясының алдынгы көчләре шагыйрәгә барлык яктан, шул исәптән иҗади планда да ярдәм кулы сузалар һәм "Гыйффәт туташ шигырьләре" исеме астында аның бер-бер артлы өч җыентыгын бастырып чыгаралар. Милләттәш хатын-кызларының аянычлы тормышын үтә реалистик һәм җанга үтемле сурәтләр аркылы тасвирлаган әлеге әсәрләр шул заман укучысы арасында гаять зур популярлык казана. Заһидә Бурнашева вакытлы матбугатта бераз соңрак басыла башласа да, өлгергән каләм иясе икәнлеге тәүге шигырьләреннән үк күренә. Шагыйрәнең унҗиде-унсигез яшьлекләргә хас самими, омтылышлы иҗатында олыларга хас тәҗрибәлелек төсмерләнә. Бу аңлашыла да, үз яшьтәшләреннән белеме, кыяфәте, тәрбиясе белән аерылып торган туташ ул. Заһидә Бурнашеваның әдәбиятка зур әзерлек белән килүен, камил язуын, унҗиде-унсигез яшьтә үк иҗат иткән әсәрләрендә дә олыларга хас үткенлек, утырган акыл күренүен, катлаулы тормыш тәҗрибәсенең чагылуын егерменче гасыр башының күренекле әдәбият белгечләре С. Рәхмәти, Н. Гасрый һ.б. да таный. Шагыйрәнең тәүге әсәрләреүк әдәбиятка яңа аяк баскан Тукайныкыларга ниндидер күләмдә тартым. Шул ук вакытта остазы дип сайлаган Тукай шигырьләре кебек, З. Бурнашеваныкылар да образларга бай, инде төрле форма һәм стильләрдә иҗат ителгән. Әлбәттә, чор шартларына бәйле рәвештә, аларга кайвакыт, әсәрнең сәнгати эшләнгәнлегенә зур зыян салмый гына, үгет-нәсихәтчелек килеп керә. Шагыйрә алга таба, Тукай кебек үк, традицион символиканың мәгънә чикләрен киңәйтүгә, татар сүз сәнгатен оригиналь образ-фикерләр белән баетуга ирешә. Гыйффәт туташ әсәрләренең Тукайныкылар белән охшашлыгы, беренче чиратта, тематика һәм проблематикада, шул яссылыкларга караган мотивларда чагыла. Оригиналь иҗатчы буларак танылса да, З. Бурнашеваның Тукайны шактый нык кабатланган шигырьләре дә байтак. "Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый", - дип белдерә Тукай. Аның артыннан ук Гыйффәт туташ: "Ярты төн. Мин йоклый алмыйм. Сызлый җан. Бәгърем көя", - дип дәвам итә, әмма алга таба шигъри йомгакны башка якка чорный. Аның лирик герое үзен һәм халыкны янәшә куеп: "Халык йоклый. Мин аны бу газаплардан чыгарырга изге юл эзләп ятам", - ди. Тукай шигъриятен халык авыз иҗаты да орлыкландырганны яхшы беләбез, аның милли көйләргә битараф булмавы шигырьләре һәм публицистикасы аша ачык мәгълүм. Заһидә иҗат иткән лирик миннең күңел кылларын да "Милли көйләр" тибрәндерә ("Милли көйләр", "Милли көй"). Әлеге шигырьләрдә автор шулай ук халык җырларына милләтнең "дәрте, уе, акылы, йөрәк сагышы" салынганлыкны, шуңа күрә күңелгә үтеп кергәнлекләрен әйтә. Шагыйрәләр мәхәббәт темасында - бер төсле, шагыйрьләр икенчерәк ачылырга тиеш кебек, әмма ХХ гасыр башында иҗат иткән Тукай белән Гыйффәт туташ бу темада да шактый якыная. Гыйффәт туташның "лирик мин"е, Тукайныкы кебек, яшерен мәхәббәт утларында яна, тик тыштын гына сиздерергә ояла. ди Тукай "Гашыйк" әсәрендә. Сөям яшьрен генә, эчтән фәкать, белдермимен бер дә. Суыклык күрсәтәм тыштан, туры килсәк икәү бергә: Богаулыйм күкрәгемдә яшьренеп торган сөюемне. Дия алмыйм, бер күрү өчен җилкенүемне, Батырлык итми көчсез күзләрем, тиз иеләләр җиргә, Ахыр тизрәк: "Эшем бар" , - дип китәм, әйтәлмим бер сүз дә",дип эченнән көя Гыйффәт туташның оялчан һәм кыюсыз лирик герое. Шагыйрә әсәрләре аша да безнең күз алдыбызга мәкаләләрдә, истәлекләрдә тасвирланган, бигрәк тә Ф.Әмирхан сурәтләгән Тукай образы килеп басадыр кебек. Әгәр З. Бурнашеваның лирик мине Г. Тукайныкына холкы белән соң дәрәҗәдә охшаган икән, димәк, иҗатчыларның рухият-хиссиятендә дә охшашлыклар байтак. Тукай ачкан мәхәббәт темасында сагыш-моңга да, зарга да, күтәренке пафоска да урын җитәрлек. З.Бурнашеваның сөю шигырьләре арасында шатрак тондагылары күбрәк. Мәсәлән, "Ул" да шагыйрә бөтен дөньясын зур бер күтәренкелек белән сөйгәненә бүләк итә - "Юлына ташлый". "Кызу дәртләр" шигырендә без "Ялкынлы дәртләр белән" ашкынган каһарманнын күрәбез. Әлеге әсәрләр инде башка шагыйрьләр тәэсирендәрәк иҗат ителгән. Ике шагыйрь дә бер нәрсәдә үзара бик якыная: мәхәббәт - Тукай өчен дә, Заһидә өчен дә - сулары мәңге саекмас илһам чишмәсе. Гомумиләштергәндә, аларның бу темага язылган шигырләренең төп фикере - әнә шундый. З. Бурнашева идеалдагы геройларны ир-ат арасыннан инде тапкан, ул аңа иҗатта һәм тормышта ярдәм кулы сузучылар, җандаш дуслар, милләтпәрвәрләр, бөтен булганнары белән әсир итәрлек җанашлар - бу хакта ачык белдергән әсәрләре дә бар ("Күк иркәсе сөйлә син аңарга" һ.б.). Аның мәхәббәтәге идеалы йолдызларга омтыладыр: Ике шагыйрь иҗатында да мәхәббәткә лаек әлеге йолдызлар еш кына тормыш каршылыклары аша уза, җиргә төшерелә, булган матурлыгын югалта. З. Бурнашева хатын-кызларның шул замандагы хәле турында ачынып яза, җәмгыятьтә тотарга тиешле урыннарын билгели; аларның гаиләдә кол булуына каршы төшә; барысын да ир-атка тиң итеп күрергә тели. Гыйффәт туташ, Габдулла Тукайга ияреп, үз хыялындагы заман кызларын яшьләр арасыннан күзли һәм кайвакыт шулай ук алдана. Алай да өметен тәмам өзми, йокыдагы туташ-ханымнарны уяту һәм үзгәртү хыялы белән яши. Аерым әсәрләрендә ул караңгылык дөньясында юл күзләгән татар кызы образын иҗат итә ("Ул"). Г. Тукай, кызларга мәхәббәттән этәрелеп китеп, мәгъшукасын шулай ук идеалда ничек күрергә теләвен сурәтли. Каләмдәшләр иҗатында милләтпәрвәрлек проблемасына шактый урын бирелгән. Г. Тукай каләм ияләрен һәрдаим халыкка хезмәт итүче сыйфатында күрсәтә: мәсәлән, "Мөһәрриргә" шигырендә, наданнар сүксә дә, милләткә хезмәт ит, фикерен уздыра һәм "наданнар" сүзе астында икейөзле мулла-мәэзиннәрне күздә тота. Инде З. Бурнашева иҗатыннан бер мисал: "Армый эшләрмен, дим, халкым өчен, / Мулла-мәэзин тиргәп сүксә дә" ("Өмидл әрем"). З. Бурнашева белән остазы арасында якынлык әдәби зәвыкларында да күзгә ташлана. Гыйффәт туташ Тукай укыган шагыйрьләрне укый, сөя, татарчалаштыра. Болар: Лермонтов, Пушкин, Кольцов. З. Бурнашева тәрҗемәләреннән мисалга Кольцовның "Юл", "Яшь килен зары" шигырьләрен китереп булыр иде. Шулай да алар арасында иң кызыклысы - Заһидә Бурнашева ирекле тәрҗемә икәнлеген билгеләп узган - Пушкинның "Любил я Вас" шигыре: Сөйдем Сезне. Минем утлы мәхәббәт сүнмәгән, бәлки, Хәзер дә минем күңелемдәдер яки калыр мәңге. Сөйдем Сезне өмедсез һәм дә яшьрен сөю белән - Кайчан курыккан, я көнләшкән булып, эчтән көю белән. Сөйдем Сезне, багышлап Сезгә моңлы җырларымны мин, Тырыштым тик чыгармаска эчемнән утларымны мин. Сихерле, назлы таң ак нурларын сипкәнче һәр төнне Йомалмый керфегем, ятсам да, йөредем сезгә сер бирми. Сөйдем, бәлки, сөярмен һәм сөйсеннәр үзгәләр Сезне - Мәхәббәт тәңре алдында бит һәркем чүгәр тезне! З. Бурнашева, нәкъ Тукай кебек үк, Пушкинның мәхәббәт шигырьләрен үз итә. Күргәнебезчә, шулай ук төгәл тәрҗемә юлыннан китми, ияреп язуны, шигырьне киңәйтүне хуп күрә. Гыйффәт туташның Лермонтовны файдаланып язган шигырьләре дә, Тукай сайлаган тәрҗемәләр кебек,- мәхәббәтнең өметсезлеккә төшерүе, аның тиңсезлеге, кешенең бары тик якты дөнья белән хушлашканнан соң гына дөньяви мәхәббәттән арына алуы хакында. Әйтик, аның "Ямансу да, күңелсез дә" шигыре Лермонтовның "И скучно, и грустно" әсәреннән этәрелеп китеп иҗат ителгән һәм аның рухын шактый отышлы рәвештә яңадан тудыра; тәрҗемә дип аталмавы да шигырьне икенче телгә төгәл күчереп булмау аркасында гынадыр дип уйлыйм: Ямансу һәм күңелсез! Юк берәү дә, Биреп кулны, ачы кайгың сөйләргә? Теләкләр!.. Ни табыш мәңге теләүдән, Гомергә зарлы, моң көйләр көйләүдән?! Үтә яшьлек!.. Сөяргә?!. Әйтче, кемне? Әлеге өзек Лермонтовта шушы рәвешчә яңгырый: И скучно и грустно, и некому руку подать В минуту душевной невзгоды... Желанья!.. Что пользы напрасно и вечно желать?.. А годы проходят - все лучшие годы... Ике шагыйрь дә бер үк каләм ияләрен укый, тәрҗемә итә икән, я аларның зәвыгы бер-берсенекенә туры килә, я булмаса иҗатын үзенә өлге итеп алганы икенчесенекен тулаем кабул итә, башка әдәбиятларны өйрәнүдә остазына юлкүрсәткеч кебек карый. Шулай да, гомумән алганда, Заһидә Бурнашеваның үз йөзе бар, бер үк русча әсәрләрне кабул итү, аңлауда аерымлыклар да чалымлана. Ике автор башкарган тәрҗемәләрне укыганда, мәсәлән, төрле чикләрдәге ассоциация, күзаллаулар туа. Рус әдипләре арасыннан мәктәпне Заһидә, үзләштергән белеменә, Тукай иҗатына таянып сайлый һәм кемне кыйбла иткәнен "Минем мәктәбем" шигырендә ап-ачык күрсәтә һәм Тукайдан нәрсәгә өйрәнүен дә язып уза: Тукай абый: "Һаман, һаман алга бар, - ди, - Юлда манигъ күрсәң, тибеп аудар аны, Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул",- ди. Күтәрергә куша биек авыр тауны. Югарыда куштырнаклар эчендә бирелгән юллар Г. Тукайның "Бер татар шагыйренең сүзләре" әсәреннән үзгәртеп алынган: Шигырьнең соңгы икеюллыгында З. Бурнашева Тукайның иң якын дусты булган Ф. Әмирханның "Яшьләр" пьесасындагы геройларын искә ала: "Чын көрәшкә чыккан яшьләр - Газиз, Йосыф. / Кул сузалар: "Ятма, - диләр, - куркып, посып". Үз чорының шактый кызыклы каләм иясе Мәрьям Мөхетдиния "Габдулла Тукаев әдәбияты" мәкаләсендә: "Күп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымындан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр", - дип белдерә һәм хәтта Тукай - язганнарын яхшы белгән Тютчев, Фет кебекләрне генә түгел, остазы һәм тиңдәше күргән Лермонтовны да бер моңда гына иҗат итүчеләр рәтенә кертә һәм гаять тә кызыклы шушындый нәтиҗә ясый: "Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай тормышның бер генә кылында чиртми". Ә бит Заһидә Бурнашева да хәятның һәр ягын җырлап калырга омтыла. ХХ гасырда бик күпләр Г. Тукай вафатыннан соң урынын нәкъ менә Заһидә Бурнашева алыр дип фаразлаган була. Әйтик, Сәхи Рәхмәти "Гыйффәт туташ мәктүбе мөнәсәбәте илә" язмасында: "киләчәктә Габдулла әфәнде урынын тотачагы өмид ителгән Заһидә туташ",- дип белдерә. Кызганыч ки, остазын югалтуны авыр кичергән, инкыйлабтан соң партия эшенә нык бирелгән, чорның аяусыз изүе аркасында рухи сынган шагыйрә бу өметләрне акламый, үз чоры шигърияте алдына куелган бурычларны үтәгән шикелле, поэзиядән китә. Алга таба аның аз күләмдә язган поэтик әсәрләре дә романтик рухын, тәэсири мөмкинлекләрен, элеккеге хис-кичереш күчешләрен, образлылыгын, Тукай каләменең көченә тиңлеген югалта. Ул инде Тукайны искә алу уңаеннан язылган "Хатирә" мәкаләсе белән генә бер ялтырап ала. БҮГЕНГЕ ӘДӘБИЯТТА ТУКАЙ ЯКТЫСЫ Бәгырьдә - алтын Тукай (Хәсән Туфан) Татар теленең сагы күгендә мәңге сүнмәс йолдызлык бар. Анда Кол Галиләр, Кандалыйлар, Акмуллалар, Тукайлар, Такташлар янәшәсендә көч-куәте аларныкыннан һич кенә дә ким булмаган Хәсән Туфан атлы йолдыз да балкый. Ул, буыннардан-буыннарга күчеп килгән телебез сафлыгын, матурлыгын без дә сакларга тырыштык, инде милләтне яшәтү, сәнгатен үстерү, Тукайлар иҗат иткән ана телне югалтмау - сезнең бурыч, дип әйтә һәм шуның юлларын да яктырта сыман. Хәсән Туфан тәхәллүсе белән әдәбият сәхифәләренә теркәлгән Хисбулла Фәхри улы Хәзрәтев - татар поэзиясенең классигы, журналист, педагог, репрессияләнгән каләм әһле. Аны без, беренче чиратта, Такташ мәктәбенә, берара шулай ук аңа охшаш язган Нәҗмиләргә, Кутуйларга, Җәлилләргә дә якын тора дип саныйбыз. Такташ белән ике арада булган дуслыгына сокланабыз, Җәлилгә булган мөнәсәбәтен үрнәккә куябыз. Шул ук вакытта киләчәктә бихисап шәкертләр тәрбияләгән Хәсән Туфанның да шигъри мәктәп иясе дәрәҗәсен йөртергә хакы бар. Яшь Туфан... Зур әдәби мәйданга кыю адымнар белән атлап кергән талантлы Туфан. Иҗат лабораториясендә төрле экспериментлар белән мавыккан, Такташлар, Маяковскийлар шигъриятенә мөкиббән Туфан. Мин яраткан, еш укыган шагыйрь ул. Кызганыч, аның егерменче еллар иҗатын укучы аз белә, азрак укый, соңгы вакытта сәхнәләрдән ул әсәрләр бөтенләй яңгырамый. Алар арасында күләмлеләренең күплеге дә үз эшен эшли торгандыр. Икенче бер сәбәп тә бар. Репрессияләнгән Туфан иҗаты ныграк пропагандалана. Шул ук вакытта укучы язганнарыбызны тормыш юлыбыз белән бәйләргә күнеккәнне дә онытмыйк. Аны "корбанга китерелгән" кешенең авыр, экстремаль шартларда үзен ничек тотуы, югалтуларга ничек түзүе, кичерешләренең иҗатында ничек чагылуы күбрәк кызыксындыра. Ул кызганырга, лирик мин белән бергә яшь түгәргә ярата. Бу вакытта автор белән дә бик якыная сыман. Кайбер татар галимнәре, утызынчы еллар башыннан шигъриятендә Хәсән Туфан лиризмны көчәйтә бара, халык җыр традицияләренә таба борыла, дип белдерсәләр дә, килешмим. Традицион калыпларны күмедер куллануына карамастан, шигырьләренең рухы егерменче еллардагы әсәрләрдән әллә ни аерылмый әле. Хәсән Туфан шигъриятендә традициялелек асылда кырыгынчы елларда ныгый башлый һәм Тукай мәктәбе чалымнары инде күзгә ташланырлык күләм ала. Бер үк вакытта Хәсән Туфан иҗатының ахырынача үзенең рухына тагын да якынрак һәм заман фикерен ирештерергә зуррак мөмкинлек биргән ирекле үлчәмнәрдә дә язудан туктамый. Хәсән Туфан һәм Тукай иҗаты арасындагы якынлык теге яки бу фикерне чагылдыру өчен сайланган калыпларда түгел, аны образлар мәйданының тәңгәллеге, кисешүе дип тә билгеләп булмый. Хәсән Туфан шигъриятенә дә, Тукайныкына да, композиция бөтенлеге һәм эчтәлек тирәнлеге, идея ачыклыгы, актив гражданлык позициясе хас. Ахыр чиктә, Туфанның Тукайны үзенә үрнәккә куюы бу багланышларны раслый. Әле әйдәман каләмдәшләре кебек, Маяковскийлар юл салган поэзия сукмакларыннан атлаган чакта да Хәсән Туфан Тукайны олылыклавын, аны укуын, аннан фикерләр алуын укучыга ирештерү юлларын таба. 1935 елны иҗат ителгән "Ант" поэмасының "син басып торасың" бүлекчәсен Тукайның "... ни сәбәптән җир йөзендә / Тәнгә - мунча, җанга - юк" дигән юлларын эпиграфка куеп башлый. Аның Сталин сүзләре белән ачылган "...Дөнья борын-борыннан шулай төзелеп килде" бүлегенә урнаштырылуы чорның ике шәхесе арасында диалог тудыруга хезмәт итә, авторның Тукайны әлегә үзе иң табынган кеше - Сталин янәшәсендә торырлык зат итеп тануын да күрсәтә. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: беренче сыйныфта укыганда, Хәсән Туфан архивын тәртипкә китерә башла әле дип, мине аның мирасы сакланган йортка җибәргәннәр иде. Шул чакта сөргендә ятканда да төсле кара белән саргайган кәгазь кисәкләренә шигырь сырлап, Сталинга дан җырлаган Туфан мине таң калдырды. Кулъязмаларда укыган шигырьләремнең барысы да әле бүгенгә кадәр чыккан китапларда күренмәде шикелле, һәрхәлдә, ул әсәрләрне минем күргәнем юк. Гаҗәпләнеп булмый. Архив белән күпләр шөгыльләнде. Бу эш башланды да ташланды. Башланды да ташланды. Беренче сыйныф укучысына хуҗабикә бик ышанып карамагандыр инде. Мине яңадан чакырмады. Аның рөхсәте белән мин үзем дә Р. Зәйдулланың Туфанга язган хатын алган идем. Хәсән Туфан сугышкача язылган икенче бер күләмле әсәрендә - "Тукайның туганы"нда да Тукай темасына кагылып уза. Сугыштан соң да әлеге затлы исем шигырьләрендә әледән-әле күренгәли. Бигрәк тә туган тел, аның бүгенге язмышы хакында язганда, ул аны искә төшермичә кала алмый . Хәсән Туфан совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары (1970, 1980), ә "Сайланма әсәрләр"е (1964) өчен 1966 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Хәсән Туфанның Тукай бүләген йөртергә хаклылыгын иҗатында Тукай темасы зур урын алып тору да күрсәтә. Шагыйрьнең Тукайга бәясе һәрчак зур, ул йөрәгендә Тукайны йөртүе турында башкаларга да ишеттерергә тели, аны "алтын Тукай" дип атый: Түшемдә генәмени ул - Мәңгелек өлкән Тукай?! Җанда ул безнең, йөрәктә, Бәгырьдә - алтын Тукай! ("Түшемдә Тукай") Хәсән Туфанның Тукай турындагы әсәрләреннән халыкка иң билгелесе һәм мәктәп уку программасына кертелгәне - "Чәчәкләр китерегез Тукайга". Шигырьне Фоат Галимуллин укуында "Шигърият бакчасында" фонохрестоматиясеннән һәм 5-11 сыйныфлар өчен чыккан "Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия"нең икенче дискыннан тыңларга мөмкин. Әлеге әсәрдә автор Тукайга "Туган ил ихтирамын" һәйкәленә китерелгән гөлләр аша чагылдырырга чакыра; бу мөнәсәбәтнең ел әйләнә булуын тели: Без чәчәкләр аша тапшырырга Тиеш тә бит сиңа сәламне... Ел буена тик бер генә тапкыр Күрәсең син, Тукай, аларны. "Тукайга һәйкәл..."дә лирик мин чәчәкләрне Тукайның күзе төшкән Зәйтүнә исеменнән китерә: Тукайның "Бар иде ялгыз калып, Җырлап утырган чакларым..." юлларына нигезләнеп язылган "Тукай тавышын эзләгәндә" әсәрендә илнең чын талантларга, сәнгать әсәрләренә аларга лаек булмаган мөнәсәбәтен, чор җәүһәрләрен киләчәк буыннарга сакларга тырышмау өчен борчылуын чагылдыра. Шул ук вакытта ул тудырган лирик герой Тукай исеменең халык күңелендә мәңге сакла начагына да ышана: "Халык гомере - мәңгелек",- диләр, Бу - сыналган, тугры сүз бугай. Килер гасырларның аръягын да Илең белән бергә уз, Тукай! ("Һаман шулай, даһи егет хәлдә...") "Без һаман бергә" шигырендә дә шушы фикер башкачарак кабатлана: Халык гомере мәңгелек, диләр, Ә син, Тукай, халык куенында; Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында! Хәсән Туфан вафатыннан соң басылган "Гүзәл гамь" китабы аның Тукай турындагы шигырьләре янына яңаларын өстәде. Югарыда аларның кайберләре телгә алынды да инде. Бу җыентыкта Тукай исеме күбрәк бигрәк тә сәяси темаларны ("Гасыр үтәр, бәлки, чорлар үтәр") ачканда килеп керә. Әлбәттә, аларда милләт фаҗигасы, әдәбият югалтулары янәшәсендә, шәхси трагедия дә бар ("Тукай залы"). Хәсән Туфанның совет чорында басылмаган әсәрләренең шактыена, шул исәптән Тукай турындагыларына да ("Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар") фикерне асмәгънә рәвешендә җиткерү хас. Мәсәлән, "Тукай" дүртьюллыгы: "Яшь иде: утыз җиденче / Елларда әле бары / Илле бер яшьтә генә ил / Каршылар иде аны..." ("Тукай", 1949). Без тексттан, милләт өчен янган Шагыйрь утызынчы еллар репрессияләренә эләгер иде, чөнки әле актив тормыш алып барган ир булыр иде, дигән мәгъ нә аңлыйбыз. Хәсән Туфан, бәлки, нәкъ менә утыз җиденче ел аның гомеренә барыбер чик куяр иде, дип әйтәдер. Югарыда аталган әсәргә аваздаш 1934 елны язган "Исән булсаң..."да Тукайның ил сайлаган юлдан канәгатьлегенә шулай ук асмәгънә, өчнокталар белән шик белдергән була. Бу вакытта югыйсә башка шигырьләрендә Хәсән Туфан ил сәясәтенә дан җырлый, аның ирешкәннәре белән горурлана. Без инде канлы елларда Тукайның да фикерен ым, керфек кагып кына ирештәрә алачагын күрәбез. Туфан Тукайны үзенә якын булган Такташ янәшәсендә еш искә ала. Шуннан чыгып, күңеле белән Тукайны да ни дәрәҗәдә рухи дусты, остазы санаганлыгын аңлап була. "Гүзәл гамь" җыентыгындагы "Син үзең әйт"тә "бер карт" "исән улларыннан" - "мәрхүм"нәренә (Тукайга, Такташка) гөлләр илтә. "Матәм"дәге лирик мин Тукайны ил картының "олы улы" дип атый. Монда сүз гомумиләштерелгән "ил уллары" һәм шул көрәшчеләрдән булган шагыйрьләргә халык мәхәбббәте турында бара. Хәсән Туфан кайберәүләрнең милләт язмышына, ана тел язмышына ("Тукай абый туган телне", "Алмаз") битарафлыгын тәнкыйтьләгәндә, шул телне яшәтергә тиешле каләмдәшләрен дә шигырь белән кәсеп итүне алга куйганнары өчен чеметеп узганда, ("Дене өчен генә яши торган", "Кемгә дә, тиенгә дә"), гыйльми сукырлыкны, битарафлыкны кире какканда (Альендылар үтерелгән көндә") Тукай сүзләрен, аның яшәү мәсләген искә төшерә. Шагыйрь шигъри сүзнең ана телебез сагында торуына, үзенең иҗатта уникум булуына гомер бакый ышана. Юкка гына ул болай дип язмый: Тукайлар, Ямашевларның Дәвамы итеп санап, Тик шундый иман нурында Яшәве безгә ансат. Безне дә халык яратыр, Сөйгәндәй Ямашларын, Кимендә теле, сүзе бар, Үзлеге бар ич аның. Тукай сулаган сулыш (Равил Фәйзуллин) Китапны кулга алгач, бер тын белән укып чыктым, дип мактанабыз. Дусларыбыз хакында, без аның белән бер сулышка сулыйбыз, дибез. Бу аңлашып һәм бер үк тормыш принциплары белән яшәүне, бер уй-фикерләр, белән януны күрсәтә. Шул ук вакытта, кеше кем беләндер бердәй тын алса да, һәрвакыт уникум булып кала. Әдәбиятта да шулай. Аның белән бергә атлаган каләм ияләре бар. Ирешкәненнән артка калганнары да юк түгел. Димәк, берәүләре заман әдәбиятының сулышын тотып алган, икенчеләре, бәлки, аны кабул итмәгән, бәлки, чордаш каләмдәшләре белән аякка аяк бара алмый. Шагыйрьне ахыргача аңлау өчен дә, аның сулышын, каләме тибрәнешен тоярга кирәк. Кемнедер тыңларга, йөрәгең аныңча тибәргә, әмма башка дулкыннарда тын алырга да була. Чорыбызның танылган шагыйре Равил Фәйзуллин Ибраһим ага Нуруллин белән бер әңгәмәсендә: "Алыйк бөтен халыкка аңлашыла дип танылган Тукайны гына: кем күпме һәм нәрсә аңлый бит! Һәммә кеше бертигез һәм бертөслерәк аңласа, Тукай турында йөзлә гән тикшерүчеләрнең хезмәтләре дә кирәк булмас иде!", - ди. Тукай һәм Фәйзуллин. Никадәр бер-берсенә якын алар? Никадәр бер-берсеннән ерак? Ике арада остаз һәм шәкертлек мөнәсәбәте тоемланамы? Шагыйрьләрнең охшашлыгы, иҗатларының традициялелеге һәм яңалыгы турында яза башладыңмы, үз-үзең белән бәхәскә керәсең. Инанган фикереңә йөз дәлил китергәндә, шунда ук унлап каршы дәлил күңелеңә килә. Эзләнергә тотынсаң, саннары арта бара... Шунысы гына хак шикелле: чын шагыйрьләр каләм сырлаган бизәкләр төрлелеге белән бер-берсеннән никадәр ерак торса, милләт гамен аңлау, киләчәкне күзаллау, узган чорларны объектив бәяләү һәм каләм көче, табигый талант зурлыгы белән бер-берсенә шулкадәр якындыр. Буыннар арасындагы бәйләнешләр турында әдәби тәнкыйть тә, андагы фикерләрне гомумиләштергән, бер эзгә салган, баеткан әдәбият тарихы да күп язды. Теге яки бу каләм иясенең остазларын эзләү, нинди әдәби алымнар, кемнәрдән килгән сәнгати чаралар белән эш итүен барлау бүгенге галимнәр өчен дә хас. Теге яки бу бәйләнешләрне инкарь итүчеләр дә, раслап-яклап чыгучылар да асылда әдәбиятның өзлексез бер агым икәнлеген таный. Димәк, һәр шагыйрь нинди дә җепләр белән үзеннән алда язган һәр каләм иясе белән билгеле бер дәрәҗәдәге бәйләнештә. Киң җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар башында ук новатор шагыйрь буларак танылса да, Равил Фәйзуллин шигъриятен дә татар әдәбияты, шул исәптән Тукай традицияләреннән читтә карап булмый. Аерым әсәр эчендә һәм тулы иҗатта эчтәлек байлыгына, идеялелеккә, фикер ассоциациясенә, аз сүздә күп мәгънә җиткерүдә омтылыш Тукайга да, Равил Фәйзуллинга да хас. Поэзияне үсешкә китерерлек үзенчәлекле язу, кыю иҗат итеп, әсәрләре һәм шәхесләре тирәсендә төрле бәхәсләр тудыру, Бөтенроссия мәйданында һәм аннан читтә дә танылу, ачык гражданлык позициясе, актив эшчәнлек, популярлык кебек сыйфатлар да аларны үзара охшата. Шунысын да әйтеп узыйк: каләм ияләренең һәркайсына актив иҗат итү чорында татар әдәбият белемендә игътибар зур була, әсәрләрен бәяләп, бихисап мәкаләләр басыла. Р. Фәйзуллин һәм алтмышынчы елларның башка яшь шагыйрьләре зур әдәби мәйданда тәүге сүзләрен әйткәндә, татар вакытлы матбугатында әдәбиятта Г. Тукай һәм М.Җәлил традицияләре хакында бәхәс чиктән тыш куера. "Социалистик Татарстан" газетасы моның өчен махсус рубрика да булдыра. Р. Фәйзуллин һәм классик шагыйрьләр, шул исәптән Тукай шигърияте арасында уртаклык һәм аерымлыклар турында уйланулар бүгенгәчә бара. Галимнәрнең күпчелеге гаять тә үзенчәлекле язуларына карамастан, ике иҗат арасында бәйләнешләр барлыгын, аларның әдәбиятыбызның чишмә башына ук барып тоташуын кире какмый. Тукайның да, Р. Фәйзуллинның да язганнарын чордашларының тормышка, дөньяга, тар тирәлектәге һәм киң мәйдандагы иҗтимагый-сәяси чынбарлыкка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый йөзен, эзләнүләрен, гамәлләрен ачу актуаль һәм кызыклы итә. Тукай шигърияте, гомумән алганда, гади халыкка ни дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы булмасын, шактый өлеше интеллектуаль укучыга адреслана яисә аның әсәрләрен белемле, актив тормыш белән яшәгән милләттәшләре тагын да тирәнрәк аңлый, чор һәм тарих белән бәйләп, асмәгънәләр рәвешендә әйтелгән фикерләрен дә таба, иҗатны мотивлаштырган прототипларны, аларның эш-гамәлләрен билгели ала. Р. Фәйзуллин турында язганда, "нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы" дигән гыйбарәләр кулланалар, аларны шулай ук Тукай иҗатына карата да әйтеп булыр иде. Классигыбыз егерменче гасыр башы татар поэзиясен формалар белән баетуга зур көч куя, әмма ул традицион калыпларның үз мөмкинлекләрен эшкә җигә, яңа чор материалы белән үрә. Р. Фәйзуллинның әдәбияттагы уңышларын яңа формаларда яңа эчтәлек чагылдыру дип таныйлар, әмма бу очракта шигъриятебездә узган гасырга калыплашкан, популярлашкан, ныгыган калыплар турында сүз бармый. Дөрес, әлеге формаларның, шагыйрьнең язу алымнарының да бик борынгыдан килгән тамырлары бар. Иҗатының башлангыч чорында сөйләм интонациясенә, ирекле формаларга өстенлек бирсә дә, Р. Фәйзуллин каләме җитмешенче еллардан әдәбиятыбызда сыналган, ныгыган, халык зәвыгына якын булган һәм Тукай кебек корифейлар татарның поэтик фикерләвенә яраклы тапкан поэтик формаларны куллануга таба борыла. Р. Фәйзуллинның "Паласны кем кагар?" (1980), "Якты моң" (1983), "Сәгать белән Сәгыйт" (1989), "Газиз китабы" (2004) исемле шигъри җыентыкларында чагылыш тапкан шигырьләре инде чын мәгънәсендә Тукайлардан килгән балалар әдәбияты традицияләрен алга таба үстерә. Р. Фәйзуллин "Балалар матбугаты һәм без язмасында, "зур һәм бөек язучыларның иҗатлары һәрвакыт диярлек балалар дөньясыннан аерылгысыз", дигәндә, Тукайны да мисалга китерә. Ул шулай ук, остазларының берсе булган Тукай кебек, көндәлек матбугатта әдәбият-сәнгатьне, иҗтимагый-сәяси тормышны яктырткан әдәби-публицистик язмалар да бастыра, аларда Тукай, аның иҗаты, татар әдәбиятындагы урыны, һәр татар каләм иясенә тәэсире турында эссе-уйланулар да яза. "Үлемсезлек символы (Ул - мөнбәр тәрәзәбез)" мәкаләсен шагыйрь "без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр /.../ халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен?" дигән сорау куеп башлый һәм "аның иҗат чоры гаҗәеп дәвергә - халкыбызның гасыр башындагы олуг күтәрелеш-ренессанс чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы ул. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи биеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар - Тукайны бөек итеп танып, аны киләчәккә илттеләр. Ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Тукай үзе, гаҗәеп иҗаты, XX йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул", - дип җавап бирә. 1968 елны язган "Бердәнбер юл түгел тормышта" шигыр ендә исә Тукай исемен халык өчен яшәгән, үлгән һәм шуның белән мәңг елеккә күңелендә калган Кәрим, Кутуй Җәлилләр янәшәсендә атый. "...Булдым һич тә онытылмас кеше" дә Р. Фәйзуллин әдәбияттагы хәрәкәтне Тукайга кадәргесе, Тукайдан соңгы чордагысы" дип әйтүгә игътибар итә, димәк, Тукай - үлчәм биеклеге, берәмлеге, иҗтимагый тормышта һәм әдәби хәрәкәттә "маяк шәхес". Бу язмада Тукайга кагылышлы күп фикерләр чагылыш таба, автор бигрәк тә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарылган эшләргә тәфсилле туктала. Ул үзе дә Тукайны популярлаштыруга, бигрәк тә Тукай фәнен үстерүгә зур өлеш кертә, укучыга әледән-әле шагыйрь образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы хакында фикерләр ирештерүнең юлларын таба ("Горурлыгыбыз", "Әле без һаман да замандаш", "Ихтирам тудыра"). Мәсәлән, аның "Бар шундый бер Батулла" исемле киң яссылыктагы язмасы Тукай хакындагы "Сират күпере" спектакленә театраль рецензия рәвешендә башланып китә. Р. Фәйзуллин кайбер әңгәмәләрендә (""Аңлаешлы" һәм "аңлаешсыз" шигырьләр, яки поэзиянең гражданлык йөзе"), каләмдәшләре хакында язмаларда ("Салмак уйлы хаким ша гыйрь", "Тукайлар, Бабичлар юлыннан", "Нечкә хисле, батыр йөрәкле", "Заманга иш иҗат"), шигърияткә күзәтүләрендә ("Үр артында яңа үрләр") Тукай, аның язу стиле, традицияләре, әсәрләрен тәрҗемә итү, иҗатны бәяләү һәм башка проблемаларга туктала. Публицист Равил Фәйзуллин әдәбият-сәнгатькә кагылышлы язмаларында Тукай фикерләренә еш таяна. Әйтик, сүз сәнгатебезнең язмышын кайгырткан "Китап гасыры китәрме?" мәкаләсендә Тукайның түбәндәге сүзләрен искә төшереп уза: "Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырләрен туплар да ватмады, уклар да алмады (...), алар сәламәт әле, алар яңгырый әле". Шигърияте, публицистикасы никадәр зур, тематик бай булмасын, Р. Фәйзуллин Тукайга табынудан, аны татар шигъриятенең биеклеге дип танудан туктамый, әле бик күпләр иҗатын татар традицияләреннән бер читтә кала дип санаганда да, үзенең остазлары арасында Кол Галине, Акмулланы, Кандалыйны, Тукайны һәм башкаларны атый, димәк, шагыйрь үзен классикларыбызның варисы саный ("Верю в силу слова"). Шул ук вакытта Р. Фәйзуллинда Тукай белән шигъри телдә аңлашулар, интертекстуаль диалоглар бик аз ("Әни ишетми калган җыр", "Сәйдәш" (15 бүлекчә. Сискәнү) һ.б.), булганнары исә ике шагыйрь иҗаты арасында тыгыз бәйләнешне күрсәтеп тора. Р. Фәйзуллин, Тукайга ничек килүен дә күрсәткәндәй, дүртьюллыкларының берсендә: Йолдыз, Кояшларны күрми торып, Ничек белмәк кирәк бу Айны! Мин Пушкинның торган җирен күреп, Бөеклеген тойдым Тукайның", - дип яза. Р. Фәйзуллинның киңкатлам укучыга Тукай турында иң билгеле әсәрләре - "Яздан аерып булмый Тукайны" һәм "Тукайларны уйлап" шигырьләре. Ул аларда шагыйрь язмышы, аның физик үлеме һәм рухи мәңгелеге, моның шарт-сәбәпләре, талантларны кадерләү кирәклеге, халык өчен яшәгән зур шәхесләр, бу очракта Тукай алдында баш ия. Апрель - туган тел, шигърият, Тукайлы булу бәйрәме, кайчан да бер гаделлек җиңәчәгенә ышанулар, өметләр яңарган ай. Халкыбызның бу көннәрдәге хисләре турында "Яздан аерып булмый Тукайны" әсәрендә шагыйрь болай ди: Апрель. Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр, Яшәрүләр биргән бу айны? Яздан, гаделлектән, киләчәктән Мөмкин түгел аеру Тукайны! Р. Фәйзуллин "Шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен 1978 ел да Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Минемчә, бу - әдәби җәмәгатьчелкнең ике шагыйрь арасында сизелерлек җепләр барлыгын тануы да. Равил Фәйзуллин исемен телгә алганда, никадәрле генә киңкырлы эшчәнлек алып бармасын, күз алдына, беренче чиратта, проблеманы төптән алып чишкән публицист та, парламентлардан торып чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе дә килми, сүзен киләчәк гасырларгача уйдырып әйткән шагыйрь торып баса. Тукайны да иң тәүдә Шагыйрь буларак олылыклыйбыз. Чын шагыйрьләр белән һәрвакыт шулай. Алар барлык жанрларга бердәй хезмәт итәргә мөмкин, әмма халык күңеленә Шагыйрь образы ныграк урнаша, якынрак була. Шуңа булса кирәк, кайвакыт прозаик, журналист, драматург буларак югары мәртәбәгә ирешкәннәр дә үзен шигырь мәйданында да танытырга тырыша, кайвакыт хаксызрак рәвештә дә шагыйрьлек даны даулый. Моның икенче бер сәбәбе дә бар. Алдагы гасырларда бигрәк тә Көнчыгышта, беренче чиратта, шагыйрь олылыкланды, шагыйрь югары чөелде, чын мәгънәсендә сүз сәнгатенең таҗы булган шигърият алдында баш иелде. Шагыйрьләргә булган бүгенге мөнәсәбәт шанлы шигъриятебезгә булган мөнәсәбәтнең кайтавазы кебегрәк тә. Татар әдәбияты турында сүз алып барганда, аның чишмә башында шагыйрь Кол Гали торуын да онытмаска кирәк. Алдагы чорлардан яңа бер талантны "казып чыгарсалар да", ул, һичшиксез, шагыйрь булыр иде. Шагыйрьләргә түбәнчелекле мөнәсәбәт Кандалый, Акмулла, Тукай, Такташ кебекләрнең дә халыкка кылган игелек ле хезмәте белән булдырыла. Без Шагыйрьгә мөнәсәбәтне шулар рухына, гомумән, Сүзгә мөнәсәбәт кебегрәк тә кабул итәргә күнеккән. Бу аңлашыла да. Һәр яңа чор тудырган талантның элгәреләр белән бәйләнеше бар, чөнки ул өзелмәс чылбырның чираттагы бер буыны булып тора. Ул чылбырда асылташлар да, гадирәк төймәләр дә юк түгелдер. Нәкъ дисбедәге кебек... Тукайлар җемелдәп торган шигъри дисбедә Равил Фәйзуллин исемле якутташ та бар. "Битараф сүз юктыр безнең хакта" (Р. Гаташ) Рәдиф Гаташ - ХХ гасырның алтмышынчы елларында шигърият мәйданына узган үзенчәлекле поэтик иҗеккә ия талантларның берсе. Үз заманында әдәбиятның яңалыгы һәм традициялелеге проблемасын тәнкыйть мәйданына зур көч белән чыгарырга мәҗбүр иткән буын вәкиле. Күпләр әлеге буын иҗатын кискен тәнкыйть утына ала, әмма бик батырлары гына вакытлы матбугат битләрендә үзенең кыю сүзен язып чыгарга курыкмый. Яклаучылар, күкләргә чөючеләр дә табыла. Онытмыйк: тәнкыйтьнең ниндие дә зур батырлык сорый, ә артык мактауда күпмедер ялагайлану, яхшы атлану булмый калмый, шул ук вакытта укучыда, тыңлаучыда һәр икесе каршылыклы хисләр уята. Алтмышынчы елгыларның шул чор әдәбиятына яңа сулыш өргәнен, әмма бу сулышның төптән, ерактан килгәнен, башка бик күпләрнең сулышын үзенекенә кушканын язып чыгучылар да, чын хакыйкатьне аңлаучылар да табыла. Әйе, һәр буын яңача сүз әйтергә омтыла, "үзе генә" булып тарих битләрендә калырга тели, әмма ахыр чиктә теләсә кайсы яңалыкның онытылган яисә яңартылган искелек икәнлеге ачыклана, "тамырсыз үзгәлекләр" исә кыска гомерле булып, тарих тузаны белән каплана. ХХ гасыр ахырына алтмышынчы елгылар, төрле эзләнүләр аша үтеп, рухи баеп, дөнья әдәбиятларындагы барлык әдәби чара-ысуллар белән коралланып, яңа формалардан бөтенләй үк баш тартмаган хәлдә, традицион әдәбият кысаларына кайтып төштеләр, аны шул кысаларда да үстерүнең кирәклеген аңладылар шикелле. Әдәбият тарихына "яңалык алып килүчеләр" исеме белән керсәләр дә, көнбатышның, күршедәш русларның "заман" әдәбиятына күпмедер табынсалар да, алар барысы да Кандалыйлар, Тукайлар, Такташлар, Дәрдемәндләр иҗат иткән әдәбиятны укып үскән иде. Шул ук вакытта, чынлап караганда, телгә алынган корифейларның язганнары үз чорында татар әдәбияты өчен тагын та зуррак яңалык булмаганмыни?! Кыскасы, һәр яңада - иске, һәр искедә яңа бар. Гомере буена форма эзләнүләреннән баш тартмаган, образлар мәйданын киңәйткәннән-киңәйтә барган Рәдиф Гаташ поэзиясеннән һәм форма яңалыгына, һәм традициялелеккә бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Ул сүз тәмен, калып ямен эзләү юлыннан атлый бирә. Бүген фикер сөрешебез бер генә юнәлештә барыр. Бу - Рәдиф Гаташ иҗатында традициялелек чалымнарын барлау. Традиция дидеңме, күңелгә иң элек Көнчыгышның барлык калыпларын үзләштергән, милли әдәбиятыбызның борынгыдан килгән өлгеләрен дә кулланган, Европа әдәбиятыннан, аның үзенчәлекле образлар дөньясыннан хәбәрдар Тукай килә. Әнә шуңа күрә язмабызда Рәдиф Гаташ поэзиясендә традициялелекне аның "тукайчалыгын", олуг талантка һәм язганнарына мөнәсәбәтен ачу яссылыгында алып барырбыз. Рәдиф Гаташ иҗатын күз алдыннан уздырсаң, бер нәрсәгә игътибар итәсең: "Гөлләр су сорыйлар" исемле беренче шигъри җыентыгында ук ул Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев һәм Такташлардан килгән традицияләрне алга куя, әмма, күпмедер вакыт узгач, үз чорының яңа формалар һәм ритмнар эзләгән башка шагыйрьләренә килеп кушыла. Иҗатының соңгы чорында исә яңадан традицион шигърияткә өстенлек бирә. Инде Рәдиф Гаташ Тукай иҗатында югары камиллектә яңгыраган робагый, газәл кебек үзенчәлекле шәркый формаларны җанландыра, шул формаларда остазларының берсе санаган Тукайга атап яисә исемен телгә алып та әсәрләр яза ("Ярга эндәшү-хитап!..", "Зөлфәт, нихәл! Кайда - Тукай тамгасы?"). Рәдиф Гаташ мәхәббәт шагыйре буларак күбрәк танылса да, мирасханәсендә башка тематикага язылган әсәрләр аз түгел. Ул сайлаган һәр юнәлештә Тукай йогынтысы теге яки бу күләмдә бар, дип уйларга кирәк. Әйтик, Рәдиф Гаташ иҗат иткән гражданлык лирикасына Тукай тәэсире күпсанлы текстлар белән раслана. Аның кайбер әсәрләрендә узган гасыр шигъриятендә Тукайда көчле яңгыраш тапкан Рәсәй ватандарлыгы идеясе ассызыклана. Рәдиф Гаташның исемсез бер шигыре болай дип башлана: Шагыйрьнең "Илле яшьлек республикам минем!" әсәрендә Ленинның Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов кебек шәхесләр янәшәсендә Тукайны да искә алып китүе сөйләнә. Рәдиф Гаташ әдәби остазын зур шәхесләрнең тануы белән генә горурланып калмый, башка халыкларның Тукайны белүе өчен дә сөенә, аларның татар шагыйрен укуы турында әсәрләрендә дә яза ("Тукайны укый Оне"). Ул "Югары ул Тукай биеклеге!.."ндә милләтенә хезмәтне алга куйган Габдулла Тукайны бик югары рухи һәм әдәби биеклекләрдә тасвирлый һәм шул биеклекләргә күтәрелүнең башкалар өчен бер хыял гына булып калуын әйтә: Безгә - кул җитмәслек! Сүз кузгата Кем аңа тиң булу турында?! Тукай! Ахыргача бөеклеген аңлау - Бу да, бәлки, хыял-уй гына?! Ә омтылсак һәм аңласак икән!.. "Үзгәрмәгән"дә шагыйрь: "Рух тәхетендә чын таҗлы Тукай булган!.." - дип белдерә. Рәдиф Гаташның лирик герое Тукайлар эшен дәвам итүне үзенең намус бурычы саный. Тукай иҗаты белән интертекстуаль яссылыкта иҗат ителгән "Уянгач..." шигырендә ул "уянгач беренче эше" турында уйлана һәм "Юынып, чистарынгач, хаклык хисен даулау кирәк", - дигән нәтиҗәгә килә. Рәдиф Гаташ мирасханәсендә Тукайдан этәрелеп китеп язылган әсәрләр аз түгел. Мәсәлән, аның "Авырганда Тукай рухы белән сөйләшү" шигырендә лирик геройның фикер сөреше Тукайның шул хәл-халәттә уйлануларына күпмедер аваздаш. Идея-тема, мотив яисә лейтмотив, образлар системасы яссылыгында барган бу төр бәйләнешләр һәрвакыт ачык ярылып ятмаска да мөмкин, кайвакыт аларны Тукайга ишарәләр күрсәтеп тора ("Безнең муза"), ә аерым бер очракларда аларны Тукайдан алынган гыйбарә-җөмләләр ача: "Какканны күрдем" сөюдә мин ятим, / Ихлас "сыйпап үстерде тик милләтем"..." ("Какканны күрдем...") Алтмышынчы елгылар иҗатында пәйгамбәр, аның миссиясе турында фәлсәфә кору бер тематик-проблематик юнәлеш булып тора. Рәдиф Гаташ кайбер әсәрләрендә пәйгамбәр сыйфатында нәкъ менә Тукайны атый. Әйтик, "Бу хиссият"тә шундый юллар бар: "Исәнме Тукай-пәйгамбәр / Калдырган өмет уты?! - ...Ә ятмы Дәрдемәнд аһәңе / Безгә, йә Рәми бунты?". "Пәйгамбәр" дәрәҗәсендәге Тукайның чын бөеклеген аңлый ал маган әдәбиятчылардан шагыйрь "...(Берәүгә ишарә)"дә остазы кебек, әмма тәгаен атамыйча гына, үтергеч көлә. Рәдиф Гаташның Тукай иҗаты белән буеннан-буена бәйләнешле җыентыгы сыйфатында 1986 елда дөнья күргән "Китмә, хыял!" китабын атарга мөмкин. Анда кешенең гражданлык хисләрен зурлаган, ил, халык һәм дөнья тарихын көрәшчеләр тарихы итеп тасвирлаган "Тукай елы - ватандар моң" бүлеге бар. Берничә урынга Тукайга багышланган шигырьләрнең куелуы аны тематик бербөтен итүдә зур роль уйный. Тупланмага кергән беренче әсәр "Кырлай юлында Сәгъди абзый белән сөйләшү" дип атала. Тормыштан алынган сюжетка корылган әлеге шигырьдә лирик геройның прототибы автор үзе, дип уйларга кирәк. Кырлайга барган лирик геройга, артыннан атта Сәгъди абый киләдер, кебек тоела, һәм ул, гаҗизләнеп: "Мине дә уллыкка ал", "Мин дә нәни Апуш кебек гаҗиз бу юлларда", - дип кычкыра сыман. Аны Кырлай һәм күп шагыйрьләр биргән Казан арты үзенә чакырадыр төсле. Тукай йөргән һәм яшәгән җирләрдә хыялга чумулар, туган якның Тукай исеме белән бәйле урыннарын үз итү Рәдиф Гаташ иҗатында аерым игътибарга лаек ("Тукай урамында"). Алар аталган китапта да очрый ("Иске Казан, "Болгар", Тукай" һ.б.). "Китмә, хыял!"ның икенче бүлеге "Мәхәббәткә - мәрхәмәт" дип атала һәм хатын-кызның рухи бөеклегенә, тышкы һәм эчке гүзәллегенә дан җырлауны максат итә. Шуларның берсе тәгаен шәхес - Г. Тукай күңелен әсир итә алган Зәйтүнә Мәүлүдова, шул сәбәпле "Чистай кызы" әсәренә Г. Тукайдан "Шигъреми җәйдем аягың астына..." дигән эпиграф китерелә. Югарыда аталган әсәрдә лирик "мин" Чистайда җитмеш ел элек булган вакыйгалар турында уйлана. Аның хәтерендә Зәйтүнәнең пристаньда Тукайны көткән вакыты җанлана. Татар әдәбен саклаган туташ күзе төшкән егет артыннан Казанга бара алмый. Фатих Әмирхан аңа Тукай хисләре турында язса да, кыз шагыйрьнең үзеннән хатлар алмый. Текстта Тукайның Зәйтүнәгә багышланган дип фаразланган әсәрләргә, булган дип уйланылган хәлләргә аерым ишарәләр бар ("әй кызарды шагыйрь", "кызык гашыйк"). Рәдиф Гаташ Зәйтүнәне гомере буе Тукайга олы мәхәббәт хисләре саклаган хатын-кыз сыйфатында тасвирлый. Китапның "Авыл сәхифәләре" бүлеге "Моңдашларым, чордашларым" шигыре белән тәмамлана. Тукайга багланышлы әлеге әсәрнең соңгы текст сыйфатында китапка кертелүе аны бербөтен итүдә катнаша. "Авыл сәхифәләре"ндә шагыйрь яңа Тукайларның үсүенә өметләнә, чордашларына, "авылларда, җирдә - / ерак чорлар кичкән / моңны, җырны һаман" шулар ярдәмендә бөек йөртсәк иде, дип мөрәҗәгать итә. Рәдиф Гаташ иҗатының соңгы этабында Габдулла Тукай исеменә тагын бер кат игътибарын арттыра, аңа төрле темаларны ачканда мөрәҗәгать итә. "Бүгенгебез"дә, Тукай белән Дәрдемәндкә дәшеп, заманның катылыгын, һәрнәрсәгә битарафлыгын әйтсә, "Гасыр башы йолдызлары"нда кайчандыр Тукай, Фатих, Сә гыйть, Гаяз кебек әдәбият, иҗтимагый тормыш арысланнарының бер тәхеткә сыюына соклана. Рәдиф Гаташның бик күп әсәрләрендә Тукайны, аның аянычлы язмышын, кичергәннәрен аңларга тырышу тоемлана ("Шагыйрь үзе белгән булыр", "Сөйләшү", "Шагыйрь язмышы"). Бу чорда ул Тукай, татар халкы, Зәйтүнә Мәүлүдова, автор мөнәсәбәтләрен тыгыз бәйләнештә тагын бер кат җанландырып ала ("Зәйтүнә - Тукай каберендә", "Зәйтүнә Мәүлүдова-Рәсүлевага газәл-хат"). Узган гасырның соңгы унъеллыгында каләмен нигездә Көнчыгышның классик газәл һәм робагый жанрларында сынаган, бөтенләй яңача ачылып киткән Р. Гаташның Рудаки, Хәйям, Сәгъди, Нәсими, Нәвои һ.б., үз шагыйрьләребездән Колшәриф, Кандалый, Тукайлар иркәләп тәрбияләгән, ашландырган "Мәхәббәт бакчасы"нда үзе чәчкән матур гөлләрдән түтәлләр балкып утыра. Әлеге шигырьләрдәге мәгъшука образлары шәркый жанр формаларының портрет тудырудагы мөмкинлекләрен күрсәтеп тора. Шул ук вакытта ул - Р. Гаташ кына, үз аһәңнәрен дә кушып иҗат иткән гүзәлләр дөньясы да. Әлеге дә баягы гүзәлләр тасвирында да Г. Тукай тәэсире ачык тоемлана. Бердән, шагыйрьнең төрле калып-үлчәмнәрдә сурәтләнгән мәгъшукалары үзара шактый охшаш, чөнки аларны тудыруда уртак алымнар бар. Тукайга да нык калыплашкан стиль хас. Р. Гаташның мәхәббәт темасына язылган шигырьләре, Тукайның күпчелек әсәрләре кебек үк, тормышта реаль типлары булган адресатларга юлланган кебек. Кайбер әңгәмәләрдә Р. Гаташ мәхәббәт темасында да гомумилеккә омтылуына ишарә ясаса да, башка очракта язганнары альбом әсәре генә булып калыр иде, дигән фикер әйтсә дә, күзәтүчән, шигырьне шигырьгә бәйли алучан укучыда прототипларга кагылышлы фикер аермачык туа. Аларның барлыгын текст лексикасы, шагыйрь биографиясе, аның аралашкан тирәлеге белән дә дәлилләргә мөмкин. Рәдиф Гаташ еш кына лирик герой гашыйк булган кызның, әти-әнисенең, туганнарының исемен язып үтә, ә аларга тормышта аналогияләр бар. Әйтик, кайбер шигырьләрнең Чулпан атлы Арча кызына яисә кайдадыр еракта яшәгән Ләйләгә аталганлыгын тоябыз. Чулпан - галимә, ул белемле, ул театрларга йөри, ул фән белән, бигрәк тә Көнчыгыш әдәбиятлары белән шөгыльләнә, дигән нәтиҗәгә киләбез, һәм прототипны фәннәр кандидатлары арасыннан эзләргә тотынабыз. Шигырь арты шигырь укып, без мәгъшука портретын тулыландыра барабыз. Гүзәлкәйнең кулында еш кына - Ахматова китабы, әмма ул Гаташ язган шигырьләрне дә укый, тик аларга тәнкыйди якын килә. Бу шигырьләр аның хакында булса, ул мактау сүзләре әйтә, башкаларга язылса, җитешсезлекләрен таба. Шагыйрь-герой үртәлебрәк, син минем шигырьләрне тән кыйть утына алсаң да, үзеңә багышлаганнарны ни өчендер мактыйсың, дип әйткәли. Рәдиф Гаташ иҗат иткән сөекленең кайвакыт күңеле йомшап китүен, шагыйрьгә миһербанлык күзе белән карап алуын, аның аерым шигырьләренә уңай мөнәсәбәт белдерүен күрәбез. Гаташның мәхәббәт шигырьләрен укыганда Тукайның талантны илһамландырган гүзәлләр хакындагы әсәрләре күңелгә еш килә. Гаташ иҗатының соңгы чорында сөелгән, сөйгән кыз төрек, һинд җырларын җырлый, шигырьләр яза, ярларны мулдан карата, әмма үзен алардан эре тота, барысы белән дә өстән генә торып сөйләшә. Араларыннан берсе чит ил егетенә гашыйк һәм шуның белән калыр кебек. Гаташның лирик "мин"е аның, читләр белән йөреп, миллилекнең асыл сыйфатларын югалтуыннан курка. Лирик "мин"нең сөеклесе кем генә булмасын - мишәр кызымы, башкорт ягыннанмы, ерак бабаларыбыз яшәгән кайсыдыр ерак төбәктәнме - ул чын милли яр: урынын белеп калфагын да кия, зыялы һәм затлы тотышлы, милли сәнгатебезне, бигрәк тә җырларыбызны бар нәрсәдән өстен куя. Тукай да, хатын-кыз образларын иҗат иткәндә, аларның миллилек сыйфатларына зур игътибар бирә. Рәдиф Гаташ каләме тудырган героиняның башында төрледән-төрле эшләпәләр күренгәли, ул кулына затлы перчаткалар кия. Димәк, кыз милли киемне никадәр генә яратмасын, үзен көнбатыш хатын-кызлары белән дә янәшә күрергә тели, заман модасыннан калышмый. Тукай иҗатында да милли кызлар янәшәсендә заман кокеткалары юк түгел. Гаташ каләменнән чыккан мәгъшука портретларын күз алдына китерү, үзара чагыштыру өчен, ялгыз шигырь генә җитми, тулы бер цикл яисә китап белән танышырга кирәк. Тукай һәм Зәйтүнә арасындагы мөнәсәбәтләрне бүгенге галимнәр дә шулай ачмыймыни?! Хәер, Р. Гаташ үзе дә, Тукай шигырьләрендәге ниндидер ишарәләргә таянып, замандашларының ниндидер истәлекләреннән чыгып кына да, олы мәхәббәт хакында зур нәтиҗәләргә килә һәм шул хакта әсәрләр иҗат итә, хыялында әллә нинди күренешләр тергезә. Бер карасаң, укучы чынбарлыкны һичкайчан ачык һәм ахырынача белә алмаячак. Әллә шагыйрьнең шигырь өчен "яратып уйнавы ул", әллә чын яшерен мәхәббәт. Мәгъшука портретын калыплаштырганда, шагыйрь күп төрле алымнарга мөрәҗәгать итә. Шуларның берсе "битлек алымы". Моңа геройның тышкы кыяфәтендәге детальләр, кием-салымын тасвирлау, аның йорт-җиреннән, туган-тумачаларыннан мәгълүмат бирү дә керә. Галимнәр фикеренчә, соңгылары шулай ук кешенең кем булуында, холкының ниндилегендә зур роль уйный. Тукайны искә төшерик. Хатын-кыз тасвирында ул кул, теш кебек органнарны да әдәби деталь сыйфатында куллана, ул кызның белемлелек дәрәҗәсенә, тәрбиялелегенә, гашыйк итә алырлык холык сыйфатларына да игътибар бирә. Гаташ файдаланган төрле детальләрне бергә туплап, санап, төркемләп, прототипларына бәйләп чыгарга да булыр иде. Әлеге чибәркәйләрнең күбесе - лирик "мин"нән артык яшь, артык матур, артык сабыр. Димәк, арада киртә калка. Тукай тасвирлаган гүзәлләрнең дә күбесе - буй җитмәслек, шагыйрьне исертерлек, әмма якынайтмаслык түгелмени?! Лирик герой үпкәләгән вакытларда тасвирланган мәгъшука шактый тук кына кыяфәтле дә булыр га мөмкин, димәк, төрттерерлек үпкәләткән... Берсенең шигырьдән шигырьгә телгә алынган мәчесе бар. Шуның белән көязләнешеп, урында ятарга ярата. Тукай иҗатында да аерым сыйфат- гамәл белән истә калган хатын-кыз образлары юк түгел. Хатын-кызга тәнкыйть белән караган лирик герой образын аның иҗатыннан шулай ук табарга мөмкин. Рәдиф Гаташ иҗат иткән бер сөекленең күлмәкләре - затлылар, кыйммәтлеләр. Кайберләре ак төстә, кайсы - яз, кайсы - күк төсендә. Ярның йөзенә игътибар аеруча зур: күзләреннән ут бөркелә, керфекләре озын, очлы, уклар кебек сөйгәненә текәлгәннәр. Шунда ук күңелгә төрекләрнең шушы образ-детальләр ярдәмендә иҗат ителгән мәхәббәт җырлары килә. Сүз уңаеннан, Г. Тукай да төрек шагыйрьләренең мәхәббәт лирикасын аеруча яраткан, аннан өйрәнгән, дип уйларга кирәк. Р. Гаташ иҗат иткән гүзәлнең кашы - кыйгач, чәче - ут-ялкын, күзләре тирәсендә, битендә миңе бар. Мәхәббәт темасына иҗат иткәндә борынгыдан килгән, Кандалый яратып кулланган, Дәрдемәндләр, Тукайлар алга таба үстергән лексик кыр чикләрендә хәрәкәт итәргә Рәдиф Гаташ каләменә дә урын җитәрлек калган булып чыга. Безнең тарафтан алда телгә алынган детальләр күпсанлы түгел, әмма алар һәрвакыт кабатлана, ассызыклана. Каләм иясенең эмоциональ буяулары, геройга эмоциональ мөнәсәбәте укучыда портретын күзаллатуда мөһим роль уйный, характеристика бирү алымы булып тора. Шуларга бәйле рәвештә, без геройдан йә читләшәбез, йә аңа якынаябыз, ә бу якынаю-читләшүләр вакытында аның портретын үз тәҗрибәбезгә таянып тулыландырабыз. Тукай әсәрләре белән танышканда да, Р. Гаташ шигырьләрен укыганда да шулай. Рәдиф Гаташ иҗат иткән чибәрләрдәге салкынлык, робагый һәм газәлләрдән күренгәнчә, кайчак башкаларны бу кызлардан читкә этәрә. Алар һавалылар булып тоела. Бу холык аларның йө решләрендә, кешеләргә игътибарсызлыкларында, әйткән сүзләрендә, лирик "мин"гә мөнәсәбәтләрендә чагыла. Кеше портретындагы үзгәрмәүчәнлек сыйфатларын еш телгә алу аеруча кызларның холкын яктыртуга, аның даимилеген күрсәтүгә булыша. Тукайның лирик "мин"е үзенә игътибарсызрак кызлар алдында үзен диванадай хис итә, кыз кабызган утта янарга әзер бер күбәләк кебек ул. Рәдиф Гаташ шигърияте белән танышкач, аны илһамландырган гүзәлләр берничә булып күз алдына килә. Лирик герой асыл бер ярдан китә, әмма нәкъ шундый икенче ярны таба. Димәк, Р. Гаташның, ул иҗат иткән лирик "мин"нең хатын-кызга карата шактый ныгыган, калыплашкан зәвыгы бар. Тукай да гашыйк кына булып калмыйча, алга таба гаилә корырга, балалар үстерергә тиешле татар кызына бер үк таләпләр белән якын килә. Ул зыялылыкны, мәгърифәтлелекне, "милләт анасы" булуны һәрвакыт югары күтәрә. Персонаж портреты, белгәнебезчә, беренче чиратта - тышкы кыяфәте: ничек йөрүе, нәрсә киюе, карашы, буе, аяк-кулы, төс-бите, кыланышлары... Шигърияттә әлеге сыйфатларны конкретлаштыру мәҗбүри дә түгел, ул шаг ыйрь тарафыннан гомумиләштерелгән хисләр аша чагылдырыла ала, әмма аларны тезмә текстка кертү, теге яки бу хәрәкәткә, предмет өлешенә ишарәләп алу иҗатны реалистик эчтәлекле, хисләрне ышандыргыч итә. Тукайда теге яки бу сыйфат-хәлне ассызыклау зур мәгънә йөге башкара, ул кешенең нинди социаль-психологик төркемгә каравын ачыкларга булыша. Р. Гаташ тудырган Милли Ярның (Чулпанның, Ләйләнең) Шәрыкның көчле мәхәббәт белән янган гүзәлләре Ләйлә, Ширин яисә үз шагыйрьләребез иҗат иткән Зөләйха, Зөһрә, Сәхипҗамал, Лулу кебек хатын-кызлар һәм Тукай тудырган образлар арасында лаеклы урыны бар. Үзенә гашыйкны аңларга теләмәве белән ул шулар арасыннан аеруча Сәхипҗамалга якын шикелле. Болар өстенә әлеге ханымнарда булмаган күп кенә заман сыйфатлары хас аңа. Ә бит Г. Тукай иҗат иткән образлар да - заман кызлары. Мәхәбббәт темасына бәйле чагыштырулар күпкәрәк китте, шагыйрьнең гражданлык лирикасы турында уйланулар икенчерәк планга күчте. Соңгы сүзләребездән чыгып, Рәдиф Гаташ мәхәббәт шагыйре булып кына күңелдә калмасын өчен, яңадан аның ил, милләт тормышына бәйле әсәрләрен искә төшерик. Аларны да укучы яхшы белә, дип уйлыйм: шагыйрь 2001 елда дөнья күргән "Газәлләр", 2005 елда басылып чыккан "Мәңгелек сусау" китаплары өчен 2008 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Бу Рәдиф Гаташ иҗатында, аерым алганда аның көрәшче рухлы гражданлык лирикасында, билгеле бер күләмдә Тукай рухын, Тукай традицияләрен тануны да чагылдыра шикелле. Ярты гасыр иҗат иткән шигъриятендә Тукайга турыдан-туры кагылышлы әсәрләрнең шактый булуы, публицистик язмаларда сүз очының еш кына Тукайга килеп төртелүе Рәдиф Гаташның татарның бөек шагыйренә чын мөнәсәбәтен ачык күрсәтеп тора булса кирәк. Вакыт - очкын! (Галимҗан Гыйльманов) Галимҗан абый белән Казан дәүләт университетына укырга кергәндә танышкан идем. Ул абитуриентлар төркемендә хәзерлек курслары алып барды. Миңа бик өлкән һәм зур укытучы булып тоелган иде. Үсмерлектә үзеңне гел яшь дип санап йөрисең бит ул, бер-ике яшькә генә өлкәннәр дә тормышның икенче офыгында торадыр кебек. Галимҗан абый белән юкса яшь арабыз артык зур да булмаган икән. Төркемебездә педучилище тәмамлап килүчеләр миннән кала Пермьнән И.Уразов кына иде. Нәрсә дә булса белгәнлеге сизелми, сорауларга җавап бирми. Ә миңа инде һәр нәрсә таныш, билгеле. Әтием дә әдәбият һәм татар теле дәресләре укытучысы булганга, шигырьләр дә язганга, язучылар белән дә аралаштырганга, үземне күпмедер дәрәҗәдә Казанның әдәби мохитенә якынайган кебек сизәм. Йөргән егетем Ләис Зөлкарнәй инде танылып ук килгән яшь каләм булганлыктан, әдип-шагыйрьләр белән һәрдаим аралашам. Галимҗан абыйны дәрескә килгән чагын туры китерер өчен, без аны алдан ук коридорда көтеп торган идек. Ләис өчен дә ул - абруйлы, белемле зат. Бу курсларның файдасын күрмим, алай да Галимҗан абыйдан сорарсың әле, йөреп торуың кирәк микән, ди. Менә Галимҗан абый дигәнебез, җелт-җелт кенә атлап, баскычлардан менде дә икенче каттагы бүлмә ишегебез янында безне күреп, үзе үк тукталды. Ләис аны минем белән таныштыргандай итте. Мөгаллим елмайды. Минем КДУның татар бүлегенә укырга керәсемне башка галимнәр белгәнне, ул белмәгән димени инде?! Йөзеннән кафедрада минем турыда сүз еш булганлыгы сизелеп үк тора. Ә бәлки, курсташы, дусты Фәез абыебыз сөйләгән? Дәрес шактый кызыклы үтте. Йөрсәң дә буласы кебек, әмма ул замандагы программа бик гади, мин андагы сорауларга җавапны мәктәпкә кергәнче үк белә идем инде. Укытучылар кирәкмәгәнен, артыгын сөйләп, нигә баш катырсын?! Әле бит кемгәдер шунысы да авыр бирелә аның. Җитмәсә, җәй, аннан да бигрәк, гомумән, вакыт кызганыч. Ләис белән Казанда ял итеп каласы килә, укырга керергә дә бик ашкынып тормыйм. Шул әнинең кушканын сүз итеп, Ләиснекен аяк астына салмыйча, әлегә юри генә укырга кергән булып кыланыш. Кыңгырау шалтырагач, укытучыны сырып алучылар күп иде. Мин дә остазыбыз янына бардым. Туп-туры: - Галимҗан абый, бу курсларга йөрим микән, юк микән? - дип сорадым. Тагын елмайды. Рәхәт булып китте. - Вакытыңны әрәм итмә, болар барысы да таныш бит инде сиңа, - диде ул. Безгә кечерәк кенә инша яздырып алган иде. Икенче дәрескә килеп, бишлелек икәнлеген белдем дә башка барып тормадым. Шул сүзе өчен һаман да рәхмәтле булып яшим. Әлеге җөмләсе белән, ул мине барлык предметлардан да азат итте. Юкса... акчасын да алганнар иде бугай. Кайчандыр олы укытучы кебек кабул иткән Галимҗан абыйны, абый-абый, дисәм дә, хәзер замандашым, яшьтәшем диярлек тоям. Ул һаман беренче күргәндәге кыяфәттә. Яшь, чибәр, акыллы. Аның хакындагы бүгенге язмамның төп сәбәбе исә бөтенләй башка. Әлеге дә баягы җәмәгатьчелектә прозаик, шагыйрь, драматург һәм әдәбиятчы галим буларак танылган Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улының иҗат дөньясына Тукай белән бәйләнешләр яссылыгыннан бер күз ташлау. Язганнары белән ныклап танышып чыкканнан соң, шундый фикергә килдем: Галимҗан абыйны чын мәгънәсендә тукайчы санарга мөмкин икән, чөнки аның тәүге җитди гыйльми хезмәтләре үк Тукай мәктәбе шагыйрьләренә багышланган. Күпләр аны Бабиччы галим буларак белә. Ә бит ул үзе дә, Тукай шәхесен һәм иҗатын Бабичны шагыйрь иткән сәбәпләрнең мөһимнәреннән санап, ике шагыйрь арасындагы әдәби бәйләнешләр проблемасын чагыштырма-типологик планда һәм тарихи яссылыкта өйрәнгән. Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, галим яшь Бабич Тукайга ияреп иҗат иткән дигән нәтиҗә ясаган; остазының "Су анасы", "Таз" әсәрләренә аваздаш "Охотник", "Куркак" әсәрләре язганын ачыклаган; шагыйрьнең тәкълидләре, пародияләре, сатирасының Бабичка тәэсире хакында кызыклы фикерләр әйткән. Язучы кешегә иң авыры - архивларда казынып утыру, фактлар барлау. Без аналитик язмалар язарга, булган фактларга таянып эш йөртергә яратабыз. Арабызда текстологлар, тарихчылар, архив җене кагылганнар да бар-барын. Бу күбрәк эш урыннарыбызга бәйле. Галимҗан абый да, башка җирләрдә хезмәт итсә дә, чынлык та, университетта укытырга махсус хәзерлек үткән кеше бит, аның һаман да фәннән хәбәрдарлыгы, язучылар арасында белемлелек белән аерылып торуы табигый. Дәвамлы эзләнүләр алып барып, Галимҗан абый да Тукайга мөнәсәбәтле яңа фактларны фәнни әйләнешкә кертә. Әйтик, Бабичның аңа нисбәтле әсәрләрен барлый (Габдулла әфәнде Тукаев. 1911 һ.б.), шагыйрьнең Тукай вафатыннан соң "Тукай үлгәч" мәрсиясен "Вакыт"ка юллавын ачыклый. Болардан тыш, ул Бабичның һәр иҗат баскычында Тукайга мөнәсәбәтен билгели. Галим карашынча, ул соңгырак чорда остазының бигрәк тә сатирик традицияләрен дәвам итә, алга таба үстерә. Шул ук вакытта Галимҗан Гыйльманов Тукай һәм Бабич поэзиясе арасында аермалыкларны да шактый таба. Тукай сатирасын ачык социаль тәнкыйть, фашлау тәшкил итсә, Бабичныкы һәрвакыт нечкә юмор, көлке белән өретелә, романтик әдәбият кануннарына таянганга, тәнкыйть фикере тирәнгә яшерелгән була, дип белдерә. Галимҗан Гыйльмановның "Заман сүз сорый" тупланмасында шулай ук Тукай һәм әдәби мирас турында уйланулар, шагыйрьнең дәвамчылары кем, дигән сорауга җавап эзләү зур урын алып тора. Тәнкыйтьче Р. Гаташ, Н. Акмал, Р. Зәйдулла, Г. Садә, Р. Юныс һ.б. каләм ияләренең әдәби иҗегендә, теге яки бу әсәренең яңгырашында, эчке рухында, алымнарында, хисләрендә Тукайныкына аваздашлык күрә; шагыйрьне үзенең дә остазлары арасында атый, үз тәрҗемәи хәлен, башкалар кичергәннәрне аныкы янәшәсенә куеп карый. Автор "Ир язмышы"нда тәнкыйтьче С. Хафизовның Х. Әюпов иҗатын Тукайлар иҗатына каршы куярга омтылуын тәнкыйтьли, шагыйрьнең асылда Тукай традицияләренә нигезләнеп иҗат итүен дәлилли. Галимҗан Гыйльманов, татар балладаларын тикшергәндә дә, Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә, аерым алганда "Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплар" китабында аңа махсус бүлек багышлый. Анда фәндә беренче мәртәбә шагыйрь иҗатында популяр баллада типлары билгеләнә: әкият-балладалар ("Шүрәле", "Су анасы" һ.б.), лирик балладалар ("Төш", Мәхбүс", "Күңел йолдызы" һ.б.), лиро-эпик (романтик) балладалар ( "Япон хикәяте", "Мәсәл", "Өч хакыйкать" һ.б.). Галим шулай ук баллада җанры кысаларында каралырга мөмкин, әмма бәет формасындагы "Фөрьяд", ироник баллада рәвешендәге "Урланган фикер" кебек әсәрләр булуын искәртә. Галимҗан Гыйльманов Тукайның көнчыгыш, шул исәптән татар әдәбиятлары, фольклор традицияләренә таянуын, рус баллада мәктәбе казанышларын файдалануын дәлилли. Галим, Тукай романтик образлардан, сюжетлардан һәм башкалардан файдаланса да, балладада реалист-әдип булып кала, дип белдерә. "Татарская баллада" китабында шулай ук Тукай иҗатындагы жанр системасын өйрәнүнең торышы, традициялелек мәсьәләләре ачыла; Тукай ассоциатив-мәгънәви юнәлештәге балладачы буларак бәяләнә; аның балладаларына анализ да бирелә. Галимҗан Гыйльманов моннан берничә еллар элек "Тукайның мең сере" исемле күләмле җыентык туплады. Кулъязмада шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар гыйльми, тәнкыйди, публицистик язма, парча, эссе рәвешендә тәкъдим ителә. Аларның кайберләре 2007-2008 елларда КДУ студентларының "Тәрәзә" газетасында басылды. Галимҗан абый "Шагыйрь булмасам да.. ." язмасында болай дип белдергән иде: "Минемчә, шигырь дога кебек кабул ителергә тиеш. Һәр образ, метафора, сурәт, эпитет, илаһи код, символ кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитәргә тиеш, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен дә кузгатырга, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирергә тиеш. Әлбәттә, аны өйрәтергә дә, фикри яктан баетырга да тиештер ул. Әмма шигырьнең уңышы иң элек образның һәм аһәңнең дөрес сайлануыннан тора. Шулар тәртиптә булганда гына фикер белән ассоциатив һәм гармоник бөтенлеккә ирешергә мөмкин. Болары инде поэтика фәненә карый...". Инде аның үз әйткәннәреннән чыгып, шигъриятенә бер күз ташлыйк. Галимҗан Гыйльмановның поэтик текстларында үзе куйган барлык таләпләргә ирешелә. Бу Тукайга мөнәсәбәтле әсәрләрдә дә шулай. Әйтик, аларда шагыйрь образы символлаштырыла, милли кодлаштырыла. Ул "Шагыйрьләр яз үлә" дә язда вафат Тукай, Бабич, С. Рәмиев һ.б. язмышын табигать яңарышы янә шәсенә куя, шагыйрьләр йөрәге салкын кышны җиңеп, язга чыккач кына тибүдән туктый, дип белдерә. Әлеге мотив "Язлар җиткәч Тукай кайта" шигырендә дә кабатлана. Шагыйрь "Сусау" ("Моң нар китә"), "Бармы?", "Тукай - Бабич" әсәрләрендә гомумиләштерелгән Тукай образын иҗат итә, аны милләтнең аңы, моңы, сагышы, газабы, рухы югарылыгына күтәрә. Галимҗан Гыйльманов шигъриятендә Тукай образы, язмышы күренекле татар шагыйрьләренең исемнәре, язмышлары белән еш янә шә кулланыла ("Татар зираты. 26 апрель" ). Каләм иясе, шагыйрь миссиясе, яшәү мәгънәсе турында уйланганда, яшәү мәгънәсе хакында фикер йөрткәндә, үз гамәлләрен, килер язмышын да Тукайныкы белән үлчи: Галимҗан Гыйльманов балалар әдәбиятында да, аерым алганда драматургиядә Тукай традицияләрен дәвам итә: шагыйрь кулланган мотивларны яңа материал ярдәмендә ача, мәс., кайбер әсәрләрендәге тарихларны алга таба үстерә, образларны трансформацияли ("Кыш бабайда сер бар" , "Шүрәлеләр ни атлы?"), Тукайның исем-атама табу юлларын һ.б. әдәби алымнарын куллана. Галимҗан Гыйльманов 2001 елда "Мәгърифәт" газетасы, Татарстан мәгариф министрлыгы катнашында укучыларның "Тукай - публицист" республика конкурсын һәм бәйгедә җиңгән язмаларны вакытлы матбугатта бастыруны оештырды. Гомумән алганда, галим үз иҗатында Тукай һәм әдәби мирас, традициялелек проблемаларын күтәрә, дип әйтергә мөмкин. Димәк, ул үз язганнарын да шушы яссылыкка куеп карый дигән сүз. Шулай да Галимҗан Гыйльмановның иҗатында Тукайга иң якын торган өлкә - балалар әдәбиятыдыр. Ул кечкенәләр өчен язган әсәрләрендә нәкъ менә Тукай салган юлны уңышлы дәвам итә. Галим Әсәнов тәхәллүсе белән дә билгеле Галимҗан абыебыз еш кына Тукай башлаган темаларны чишә, аның әсәрләрендә очраган мотивларны эшкә җигә. Шагыйрьнең балалар шигъриятендә уңышл ары шактый зур. Аның бу юнәлештәге иҗаты 2002 елда Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләккә лаек дип табылды. Тукай, дидеңме, аның атаклы "Туган тел"е искә төшә. Татарда ул гимн я булмаса башка бер Изге текст сыйфатында йөри. Аның сабыйлар күңеленә иман нуры чәчүдә өлеше гаять тә зур. Галимҗан абыйның "Әлифба" әсәрен укыганда, "Туган тел" күңелемә килгән иде, сәбәбен бераздан аңладым: атамалар төрле булса да, строфаларда сүз бер үк проблема тирәсендә бара, бер үк әдәби детальләр кулланылган икән. Алдагы юлларын гына язып узыйм: Галимҗан Гыйльманов - бүгенге язучылар арасында фольклор материалларын иң актив кулланучыларның берсе. Бу да аның иҗатын күпмедер Тукайныкына якынайта. Әдипнең кайбер сәхнә әсәрләре халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тарафыннан куелды, араларында шулай ук Тукай иҗатын искә төшереп торганнары да бар. Шулардан "Шүрәлеләр ни атлы?" пьесаласы буенча телефильм эшләнде. Кыскасы, үзенә остазлыкка сайлаган каләм ияләре кебек үк, Галимҗан абый Гыйльманов колачлы, төрле юнәлештәге иҗат белән шөгыльләнә. Әйе, үзе әйткәнчә, вакыт - очкын, ул аның кадерен белә. Тукайчылар династиясеннән (Р. Миңнуллин) Әдәби-фәнни тирәлектә шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе булып танылган Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин зур әдәби мәйданга җитмешенче еллар башында аяк баса. Шулай дип яздым да уйга калдым... Кинәттән шушы җөмләм белән каләм иясенең аңарчы гомерен сызып аткан кебек булдым. Чыннан да, балалар шагыйре турында язуны бала чагыннан башларга кирәк иде шикелле. Ул йөргән басу-кырлардан, ул аунап уйнаган болын-чишмә буйларыннан, ул коенган мул сулы елгалардан..., чөнки кечкенәләргә атап иҗат итәр өчен, бала чагың хисләрен гомерең буе күңелеңдә йөртергә, аның вак-төяклеме, катлаулымы хәл-вакыйгаларын хәтереңдә җете сакларга, күпмедер бала булып калырга кирәк. Инде зур шагыйрь булгач, Ташаяк тәлинкәсенә барып сабыйланып аласы килгән, җае чыкканда, малай-шалайга кушылып китеп уйнарга яраткан, холкы белән дә инфантильрәк Тукай сыман дип әйтимме... Төрле якларда тусалар да, төрле чишмәләрнең суын эчсәләр дә, танылган шәхесләрне әдәбиятка алып килгән тормыш биографиясе, шартлары элек күпчелек очракта, бик аз чыгармалар белән, бер төсле була иде. Аның схемалары артык күп түгел. Тормыш авырлыгы, хезмәттә үткән сабыйлык, ил кичергән фаҗигаләрне өлкәннәр белән бергә күтәрү һәм, иң-иң авыры - иртәрәкме яисә соңракмы тойган ятимлек ачысы. Кешене бу хәлләр ныгыта да, сындыра да... Сынмаганнар кайчан да бер башкаларга рухи терәк булып яши башлый, күңеле китекләргә, җылы һәм татлы сүзгә мохтаҗларга - шул сүзләрне әйтә, киңәш сораганнарга - киңәшен бирә. Каләм ияләре әнә шундый зур миссияне алып бара. Аларга аерым бер кеше генә түгел, тулы бер милләт өмет күзе белән карый, үзләрен яшәтү сагына баскан таяныч дип саный. Сугыш тәмамланганнан соң нибары өч ел узгач, 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туган Роберт абыйны да язмыш арбасы, шома юлларны сайламыйча, яшәешнең кытыршы, сикәлтәле, күптукталышлы юлларыннан алып китә. Шагыйрьнең тормыш биографиясе белән танышкан кеше, елмаеп, кечкенә Роберт бик илгизәр булган икән, дип әйтә алыр иде. Сабыйга бер яшь булганда, аларның гаиләсе Кыпчак авылына күченә, ә берничә елдан әтиләренең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Сөн буеның гүзәл кочагында утырган, шагыйрьнең популярлыгы дистәләрчә елларга сузылган "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан" җырына һәм башка бик күп әсәрләренә илһам биргән авыл була ул. Татарстанда яшәгәч, инде Казан кешесенә дә әйләнеп беткәч, Роберт абый башкалабыз турында да, безнең як балалары исеменнән дә күп яза, билгеле. Әле бит, республикабызга күчеп килеп, гомер дәвамында иҗатына күптөрле тема-мотив бирерлек ул-кызлар, оныклар да үстергән. Шулай булуга да карамастан, хәтта лирик герое Татарстан баласы булганда да, аның хакындагы шигырьне шагыйрьнең үз балачагы, үз туган ягы тудырган хисләрне, хатирәләрне кушып язганлыгына шигем юк. "Кунакка килегез!"дә: "Җирнең иң матур җирендә - Татарстанда торам мин!"- дип горурланган авыл малае: Сезне үзебез үстергән Ипи белән сыйларбыз. Матур итеп, Тукай, Җәлил Шигырьләрен сөйләрбез!" - дип вәгъдә бирә. Милләтебезнең күз карасы Тукай, Казан артында туып үссә дә, Башкортстан балаларына да, башка өлкәләрнекенә дә бик якын. Җәлил исә - Оренбург якларыннан килеп, шагыйрьлек данын Казаныбызда яулаган. Әнә шулай итеп, татарлар яшәгән төрле төбәкләр арасында тыштан күзгә ташланып тормаган рухи-мәдәни җепләр тоташа. Өзелеп калган сүземә - илгизәрлеккә кайтыйм. Бәләкәй Роберт башлангыч мәктәпне үз авылында укый, ә аннан Аккүз сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Бераздан авылына әйләнеп кайта һәм китапханәдә, колхозда эшләп ала. Икенче елны исә район үзәгендәге Югары Яркәй мәктәбенә укырга китә. Ул да белем алуның соңгы тукталышы булмый. Урта мәктәпне инде Роберт абый Карабаш авылында тәмамлый. Зур әдәбиятка элекке язучыларның юллары бик әйләнгеч була, тормыш-тәҗрибә мәктәбен уза-уза салына торган иде. Роберт Миңнуллин хакындагы биографик материалларда: "Мәктәптән соң ике ел "Маяк" исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук "Башкортстан пионеры", "Маяк" газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән, шигырьләр дә яза",- диелгән. Аларның матбугатта еш басылуы, әдәбиятка мәхәббәт, Казанны шуның казаны дип тану яшь талантны безнең якларга алып килгәндер дә. Роберт Миңнуллинны шагыйрь сыйфатында әдәби җәмәгатьчелеккә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән еллары таныта. Бу шигъри сүзнең зур мәйданнардан яңгыраган, талант ияләренең бик дәрәҗәләнгән чоры. Әдәбиятта Тукай һәм Җәлил традицияләре турында бәхәсләр купкан елларда, аларның яшәргә хаклыгын һәм хәтта тиешлеген раслаган шикелле, Роберт абый озын гасырлык татар тарихын тудырышкан корифейларның иҗатын санга сугып, шулар мирасына нигезләнеп иҗат итә. Р. Миңнуллинның бигрәк тә балаларга адресланган шигърияте Тукай һәм аның мәктәбендә тәрбияләнгән башка шагыйрьләр иҗаты нигезендә формалаша. Әйтик, ул Шәүкәт Галиевне остаз санаса, Шәүкәт Галиевкә Бари Рәхмәт үрнәк була. Әнә шул юл белән барыбер дә Тукайга барып чыгасың. Тукайның замандашы, аннан бер яшькә генә кечерәк Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин, ерак Казакъстанның Гурьев өлкәсе Жилая Коса поселогында туса да, Г. Тукай әсәрләрен яратып укыган һәм шуның тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлаган бит. Балалар шигъриятенә Тукай алып килгән алым-чараларны, форма-калыпларны, аныңча кечекенәләр күңеленә хуш, аңлаешлы, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язуны шагыйрь вафатыннан соң, беренче чиратта, Бари Рәхмәт һәм кайбер башка каләмдәшләр кабул итеп алган, үстергән. Бари Рәхмәтнең беренче басылган шигыре балаларга аталса да, аның да бу юнәлештә танылуы бик озакка сузыла. Бигрәк тә өлкәннәр өчен актив язган Бари Рәхмәт илленче еллардан башлап кына, нигездә, балалар әдәбияты өлкәсендә эшли, һәм әлеге эш нәтиҗәсен дә бирә. Роберт абыйның да зур шагыйрь булып танылуы төп юнәлешен балалар өчен язуны сайлаганнан соң дип уйлыйм. Бер шагыйрь турында гына язарга алынасың, фикерең әллә кайларга китә, хәтер төпкеленнән әллә нинди исемнәрне актарып чыгара. Тукай, балалар өчен язганда, халык авыз иҗатыннан, рус һәм дөнья балалар әдәбиятыннан илһам ала. Чит әдәбиятлар белән бәйләнешне мин Ш. Галиев иҗатында да ачык сизәм. Роберт абый шигъриятенең үз әдәбиятыбыз белән бәйләнешләре шулай да ныграк шикелле тоела. Тукай юбилее алдыннан язылган бу мәкаләмдә, билгеле, мин аның нәкъ менә Тукай мирасы белән бәйләнешләрен чагылдырырга, калкуландырырга тиештер. Мәктәп дәреслекләре язарга алынган һәркем әдәбият аша балаларның тормышны, дөньяны, шул исәптән табигатьне күзаллауларын киңәйтергә кирәк дигән карашта тора. Егерменче гасыр башының дәреслекләргә куйган гомуми таләбе дә шундый була. Милләт алгарышы турында хыялланган Тукай исә тагын да алгарак китә - әлеге күзаллауларның эчтәлеген иҗтимагый барыш белән дә бәйли: балалар кешедә милли горурлык, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләгән әсәрләр белән дә танышырга тиеш дип саный, дәреслекләргә авторлар иҗатыннан шул эчтәлектәгеләрен дә сайлап алырга тырыша. Тукайның балалар өчен язган үз әсәрләре дә - тормыштан ерак, үтә хыялый, кем дә җиңел генә аңламаслык тезмәләр, табышмаклар түгел. Аларның күпчелеге кечкенә баланы авылның патриархаль тормышына, белем-аң бирүче мәктәп-мәдрәсә эчләренә алып керә; халыкның мифик затларга бәйле ышануларын чагылдыручы сюжетларга нигезләнгән әкият-поэмалары да тормыш-көнкүрештә кулланырлык киңәшләр, файдалы гыйбрәтләр бирә. Инде Р. Миңнуллинга килгәндә, ул да, Тукай кебек үк, кече яшьтәгеләрнеке саналмаган темаларны да балалар поэзиясенә кертә, шул юл белән аның олылар өчен дә кызыклы булуына ирешә. Р. Миңн уллин шигърияткә бәйле чыгышларында бу проб леманы еш күтәрә. 1977 елгы балалар әдәбияты турында уйланулар рәвешендә иҗат ителгән "Киләчәк буын хакына" язмасында ул, Тукай балалар өчен классик әсәрләр язган, аны зурлар өчен әдәбияттан аерып карамаган, дип белдергән һәм замандаш каләм ияләрен аның кебек чын мәгънәсендә үрнәк әсәрләр иҗат итәргә чакырган иде. Шул ук вакытта Р. Миңнуллинның Тукайга мөнәсәбәтле күпчелек әсәрләре өлкәннәр шигъриятенә карый. Алардан шагыйрь өчен Тукайның яшәү һәм халыкка хезмәт итү рәвеше эталон икәнлеге аңлашыла: Мин Тукай булалмадым - Бик яшьли үләлмәдем, Ватанымны вә халкымны Даннарга күмәлмәдем." ("Булалмадым"). Р. Миңнуллин милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып язучының халык хәтереннән беркайчан да юкка чыкмасына ышана: "Тукайның шигырьләренә мәңгелек язган икән!" ("Кайрый белән"). Шагыйрь нең Тукайга тиңләшергә, үз халкы күңеленә керергә омтылуы бәхәссез. Болар - кайсы шагыйрьнең хыялында түгел соң?! Әнә шул сәбәпле Р. Миңнуллин иҗат иткән һәм прототибы автор дип уйланылган герой кылган гамәлләрен, кичерешләрен-рухын Тукайныкы белән чагыштыра да: Миндә дә бит аз булса да Яна һаман Тукай җаны. ("Тукай минем яшьтә үлгән"). Шагыйрь-"лирик мин" гомере дәвамында Тукайны аңларга, аның портретын күз алдында торгызырга, үзендә әлеге Тукайны - шагыйрьне табарга тырыша. "Үз Тукаен" эзләү белән мәшгуль каһарман бу хакта "Тукайга багышланган күргәзмәдә" шигырендә дә метафорик рәвештә: Һәркемнең үз Тукае шул Бернигә дә биргесез! Эзлим мин дә Тукаемны - Ул әлегә билгесез,дип белдерә. Тукайны табуның бер юлы - үз туган ягың, шагыйрьнең Ватаны. Шуны аңлаган каләм иясе "Шагыйрьнең туган җирләре" әсәрендә остазының туган ягын, нигезен күрү теләген әйтә дә, чөнки аларда халык һәм шагыйрь рухы яши, ди. Алда язганыбызча, Р. Миңнулин иҗатын тамырландырган, сафландырган сулар бер Тукай гына түгел, тагын да бар, билгеле. Тукай да буш урында барлыкка килмәгән. Шул сәбәпле Роберт абый еш кына аны татарның башка танылган шәхесләре янәшәсендә тасвирлый да. "Мәгърифәтче Каюм"да, мәсәлән, каләм иясе Җәлил, Тукай һәм Каюм Насыйрины татарның өч бөек улы сыйфатында атый, ә "Тукай белән сөйләшү" һәм кайбер башка әсәрләрендә татар милләтенең, аерым кешесенең, бигрәк тә зыялыларының Тукай юлыннан барырга тиешлеге идеясен күтәреп чыга: Юлыбыздан язмыйк, дисәк, Тукайга иярегез! Тукайның бөек дөньясы - Татарлыкның асылы... Дәвам итә Тукай елы, Бөек Тукай гасыры! ("Тукай белән сөйләшү"). Р. Миңнуллин публицистикасында Тукай темасы шулай ук мөһим урын алып тора. Ул шагыйрьгә бәйле проблемаларны җирле һәм чит өлкә матбугатында да күтәрә. Мәсәлән, Башкортстанның "Уфа Тукайлы булырга тиеш!", "Тукай йолдызы" мәкаләләрендә узган гасырның бөек акыл иясе Тукайга дөнья халкының, кардәш милләтләрнең, заманыбызның мөнәсәбәтен ача, аның исемен мәңгеләштерү юлында башкарылган бик күп эшләргә күзәтү ясый, алда торган бурычларны билгели. 1998 елда Мәгариф нәшриятында басылган "Күчтәнәч" (1995) китабы өчен Р. Миңнуллинга Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Мондый бүләкне балалар өчен язылган тупланманың алуы сөендерә, ул әлеге әдәбиятның дәрәҗәсен күтәреп җибәрә. Ә бит Роберт абыйның балалар сүз сәнгатенә, мәгарифебезгә хезмәт итүе шигъри иҗаты белән генә билгеләнми. Ул кечкенәләр өчен мәкаләләр язган тәҗрибәле журналист, телетапшырулар әзерләгән редактор сыйфатында да танылган иде. Хезмәт эшчәнлегенң бер чорында шагыйрь Татарстан телевидениесендә - баш редактор, "Яшь ленинчы" газетасында корреспондент, соңрак шулай ук баш редактор, шеф-редактор булып эшләде. Роберт Мөгаллим улы балаларга мөнәсәбәтле иҗтимагый-сәяси эшчәнлек тә алып барды. Мәсәлән, ул 1988-94 елларда Татарстан Балалар фонды рәисе вазифаларын үтәде. Исемлекне әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Балалар әдәбияты халык иҗатында тамырланган, шуңа тамырлары бик борынгыга барып тоташа, диләр. Моны фольк лор белән бәйләнешләре нык Тукай мирасы да раслап тора. Ул әле педагоглар психотерапиянең бер формасы булган әкият терапиясе дигән төшенчәне кулланмаган бер заманда Тукай лиро-эпик фольк лорга балалар күңелен дәвалауда, холыкларын тәрбияләүдә зур өмет баглый. Шагыйрьнең сабыйларга адресланган кече күләмле әсәрләре генә түгел, "Су анасы" әкияте дә, мәсәлән, хәзерге заман фәне балалар әдәбиятына, аның әкият төренә куйган барлык таләпләргә җавап бирә. Бу фикерне Р. Миңнуллин иҗатына карата да әйтергә булыр иде. Ике шагыйрьнең дә балаларга адресланган әсәрләрендә бала герой калкулана, аның уй-фикерләренә, эш-гамәлләренә зур урын бирелә, алар чагыштырмача кыска, аңлаешлы телдә, диалогларны мул кулланып язылган, яхшылыкның җиңүе, яктылык белән тәмамлана һәм шунлыктан зур тәрбияви көчкә ия. Тукай, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин... Бу шагыйрьләр тезмәсендә без белеп тә атамаган исемнәр әллә никадәр, без әлегә ишетеп тә белмәгәннәрен әлеге чылбырга туар буыннар өстәр һәм, шулай итеп, Тукай исемен, Тукай мирасын рухи байлык сыйфатында киләчәккә илтер. Шагыйрь янган, яна... (Илфак Ибраһимов) Назыйм Хикмәт әйтмешли, әгәр син, мин, без янмасак, кем караңгылыкны таратыр? Кайчакта, караңгылыкны таратыр өчен, йөзләрнең-меңнәрнең генә түгел, миллионнарның көче җитмидер сыман, чөнки шул караңгылык сагында да көчләр бар. Әнә шулай булганга һәм эчтән милли гамьнәр белән янып яшәгәнгә, вакыты белән милләт-милләт дип башыңны бәреп ватар хәлгә килгәнгә, каләмдәшләрең арасыннан үзеңдәйләрне, үзеңнән дә көчлерәкләрне, үтә батырларны яисә һич югы фикердәшләр эзлисең. Аларны кайвакыт тирәлегеңә, эш даирәңә карамаганнар арасыннан да табасың, шуның нәкъ киресе дә була: көндәлектә дус иткәннәреңнең иҗаты кайвакыт күңелеңә хуш килми. Иң кызыгы: моңарчы игътибарыңнан читтәрәк торган теге яки бу шагыйрьнең китапларын алдыңа куелган гыйльми бурычлар аркасында гына караштыра башлыйсың, һәм синең өчен көтелмәгән зур дөнья ачылып китә. Мөхәммәт Мирза тәхәллүсен йөрткән Илфак Ибраһимов хакында да мин шулай дип әйтер идем. Ул язган әсәрләр белән танышканда, шагыйрьнең тыштан басынкы, тыныч кына күренеп тә, эчтән ни дәрәҗәдә янып яшәгәнен тойдым. Әле әдәби мәйдан сукмагыннан атлый гына башлаган яшь каләм иясе Мөхәммәт Мирзаның тәүге әсәрләрен укыганда ук, шуны аңладым: иҗатының башлангыч чорында да милләтпәрвәр булган, Тукайлы булуны иманлылык дәрәҗәсендә күреп язган ул. Аның иҗтимагый барышта милли хәрәкәт позицияләре нык заманда - 1994 елда басылган "Кәккүк тавышын санадым" китабында шундый юллар бар: Дидем: "Карагыз дүрт якка, Җыегыз гакылыгыз! Иманны кайтарыйк җанга, Тукайны чакырыгыз!.. ("Тукай - иман") "Кәккүк тавышын санадым"га кергән әсәрләрдә милли рух, милли язмыш, туган тел һәм башка төшенчәләр, аларның киләчәге турында уйланулар зур урын алып тора. Бу уйлар безне әлеге дә баягы шулар өчен көрәш көчле булган Тукайлар чорына алып кайта. Алда санап узган һәм милли кыйммәтләр баскычында югары урында торган рухи төшенчәләр шагыйрь күңелендәге кыйммәтләрнең төп өлешен тәшкил иткәнлеге күренә. Аның лирик герое динлелеккә, миллилеккә, узган тарих гарасатларына эчке мөнәсәбәтен шактый ачык чагылдыра; чистарырга, рухи сафланырга һәм башкаларны да сафландырырга тели. Ул бу юлда үзенә таяныч нокталары эзли, аларны еш кына каләмдәшләре язганнардан, элекке мирасыбыздан таба. Тукайдан эпиграф алып язылган "Җанны юу кирәк" шигыре дә шул хакта сөйли: Бер караганда, бала анадан саф туа, әхлаксыз тирәлек, ата-ананың тәрбия бирмәве аны бозыклыкка этәрә, дип сөйләгән ислам дине тәгълиматына каршы төшүе белән сискәндереп җибәрсә дә, М. Мирзаның кеше холкындагы геннар белән килгән яман сыйфатларны да җиңеп була дип укучыны ышандырырга тырышуы, инсанның, димәк, милләтнең иманын уята алуда өметлелеге сөендерә. Үз иҗаты белән күпләрне гомерлек йокысыннан айнытырга хыялланган М. Мирза карашынча, Тукай халыкны йокыдан уята алган. Шагыйрь булсаң, әнә шундый булырга кирәк! Мирзаның бу китабы да, калганнары да ике гасыр арасындагы иҗтимагый тормыштагы һәм кеше психологиясендәге охшашлыкларны, кайчандыр Тукай һәм замандашлары күтәргән проблемаларның бүген дә актуальлеген ачык күрсәтеп тора. Димәк, гасырыбыз милләтне гамьле итәргә алынган юламаннарга мохтаҗ. Милләт Тукайның дәвамчыларына мохтаҗ. Мөхәммәт Мирза бу хакта 1998 елда дөнья күргән "Булды, булды" әсәрендә махсус тема рәвешендә тагын бер кат сүз алып барачак әле. Әлегә шагыйрь Тукайның үз халкы белән мөнәсәбәтләре хакында шушы рәвешчә тасвирлый: Таланган, алданган, ваклыклардан, юклыклардан, чиратлардан алҗыган, биш гасыр коллыкта баш күтәрми эш сөргән татар Тукайның ялваруын ишетте, күзен ачып, дүрт тарафын карады. Син, "акылга таман", дисәң дә, алар үз хәлен аңлады, аңлады! ("Маңкорттыр без икебез дә") Башлангыч чор иҗатында Мөхәммәт Мирзаны Тукайга форма-эчтәлек ягыннан нәрсә якынайта дип сорасалар, әйтер идем: аның кечкенә фельетоннарына аваздаш булган юмор-сатирасы. Бер мисал: Маймыл Карап тора текәлеп гел иске гәҗит сурәтенә. Талап таратылган бөек Дәүләт депутаты кебек... Монда геройны Тукайча теге яки бу җан иясе аша ассоциацияләү дә, асмәгънәлелек тә, аерым әсәрләрендәгечә нечкә юмор да бар. Тукай кебек, халыкны кайгыртмаган хөкүмәт, файдасыз эшләргә сәләтсез дума турында уйланулардан да мисал китереп узыйк: Барыр-бармас илдә Кем уйлап чыгарды бу гыйбрәтне? Кем куып таратыр бу хөкүмәтне? Сүземне шагыйрьнең эчке януы турындагы фәлсәфәдән башлаган идем, мәкаләгә керешкәнче кулыма кермәгән "Турайгыр" җыентыгында хәтта мин сайлаган атама исеменә аваздаш шигырь дә бар икән! Тукайны күздә тотып язылган әлеге әсәр авторны идеал иткән шагыйренә мөмкин кадәрле якынайта, чөнки ул Тукай рухының киләчәккә баруын, халык күңелендә, үз җанында сүрелмәвен ачык чагылдыра: Янып беткән, тик сүнмәгән, Әверелеп ут шарына. Шагыйрь рухы балкып тора Мәңгелекнең кочагында. ("Шагыйрь янган") Мөхәммәт Мирзаның "Турайгыр" китабында Тукай белән интертекстуаль диалоглар алдагысына караганда да мулрак. "И туган тел", "Мәскәүләрдән Казан күренә, диләр", "Эштән чыккан татар кызына" һәм башка әсәрләр шул хакта сөйли. Күренә ки, Тукайның киңкырлы, күптемалы иҗаты Мөхәммәт Мирза шигърияте өчен шифалы бер чыганак булып тора. Кайвакыт каләмдәшләр, фәлән шагыйрь Тукайдан бик ерак тора бит, диләр. Хата фикер. Без барыбыз да Тукайга якын. Кемдер үтә якындыр, кемдер бераз гына читтәрәк торадыр. Шунысы бәхәссез: һәммәбез дә аңа кендекләребез белән береккәндәй. Иҗатны җентекләп укый китсәң, әдәби иҗеге бөтенләй башка булган каләм ияләренең дә ни дәрәҗәдә Тукайдан өйрәнгәнлеген күреп шаккатасың. Мин үз алдыма куйган проблема яссылыгында Илфак Ибраһимов әсәрләрен укып чыккач, әйткәнемчә, аның хакында моңарчы булмаганча фикер йөртә башладым. Мөхәммәт Мирза иҗатында Тукайга якынлык эчтәлектә генә түгел, еш кына үлчәмнәрдә, жанр формаларында да чагылыш таба, чөнки ул - классик Шәрык, шул исәптән егерменче гасыр башында калыплашкан татар поэзиясе традицияләрен дә ныклы дәвам итүче, әмма аерым әсәрләре белән бик заманча яңгыраган шагыйрь. Шул ук вакытта, беренче чиратта, шигъри иҗекләре асылда төрле булган бу ике каләм иясен милләткә поэтик сүз белән хезмәт итү идеясе янәшә куя. Дөрес, Мөхәммәт Мирза шигърияте Тукай кебек төрле формаларга мөрәҗәгать итүе, кайвакыт борынгы формаларга актуаль эчтәлек салырга тырышуы белән дә игътибарга лаек. Әлбәттә, бу ике шагыйрь арасында тиңдәшлек табу мөмкин түгел, сүз гомуми охшашлыклар турында гына бара ала. Талантлы шагыйрь башкаларны там кабатларга тиеш тә түгел, аның үз әдәби иҗеге була, ул шуның белән генә әдәбиятта кала. Егерменче гасыр башында камил язып та, Тукайны кабатлаулары, инде аны уздыра алмау аркасында да әдәбият тарихына керми калганнар барлыгы шуны сөйләмимени?!. Тукай һәм Мирза икесе дә үзләре яшәгән чорга сатира язсалар да, фәлсәфи шигырьләрдә тәнкыйди карашлар уздырсалар да, Тукайга зур гомумиләштерү, метафорик язудан тыш, тәгаен эчтәлекне җиткерүгә омтылыш хас, шунлыктан ул иҗат иткән теге яки бу образлар артында кем яисә кайсы социаль төркем вәкилләре торганны ачыкларга мөмкин. Образлы телле, шулай ук абстракцияләр белән дә оста эш иткән Мөхәммәт Мирзада тәнкыйть объекты артык абстракт, еш кына аның чикләре юылган. Ике шагыйрь иҗатыннан мәхәббәт темасына язылган әсәрләрне алсак, гадәттә, алар Тукайда - шул чорның күпиҗекле формаларында, антитезалы тасвирларга корылган, көчле эмоциональ-фикри фокусларга ия, урыны белән кайнар, хәтта пафослы яңгырый, Мөхәммәт Мирзада исә каршылыклар йомшак, аның каравы нечә лиризм күзәтелә, образлары да борынгы чорларда шул тематик мәйданга караганнарны иңләп бетерми, аның каравы заманныкы, үзенеке белән нык баетылган. Боларны мин Мирзаның уңышы, татар шигъриятенә керткән өлеше дип саныйм. Бүгенгебезнең үзенчәлекле шагыйре булып танылгач та, Илфак Ибраһимов Тукайны төп остазы саный дип уйлыйм. Аның әдәби корифейны һаман да укыганы, аннан өйрәнгәнлеге ачык күренеп тора. Шагыйрьнең Тукай иҗаты турында уйланулары ("Кисекбаш"лар болай гына, эч пошканнан язылмаган...), шигъри юлларыннан этәрелеп китеп язылган әсәрләре әнә шул хакта сөйли. Башка шагыйрьләр кебек үк, Мөхәммәт Мирза да Тукайның халык күңелендәге изге төшенчә, зат икәнлеген чагылдыра: Изге бер амәнәт итеп, Догасына тиңләп, Тукае туган көнендә Шигырь укый милләт. Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимовның Тукайны мәңгеләштерү юлында кылган гамәлләре дә зур. Ул 2005- 2012 елларда - ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе булып торганда, төрки халыклары арасында Тукай елы игълан ителде, һәм берлек тарафыннан да Тукайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән татар әдипләре катнашкан бик күп чаралар уздырылды. Әйтик, 2011 елда Мәсәкүдә, Әнкарада Тукай һәйкәле куелды, Истанбул шәһәр паркына шагыйрь исеме бирелде, Интернетта Габдулла Тукайга багыш ланган портал ачылды һ.б. Мөхәммәт Мирза Тукайның Яңа бистә татар зиратындагы кабер тирәсен, аңа килү юлларын тәртипкә китерү, кабер ташын яңага алмаштыру артыннан башлап йөрде. Тукай һәм тукайчылар турында сүз йөрткәндә, Илфак Ибраһимов исеме еш телгә алына, чөнки "Киек каз юлында" (2003), "Тере су" (2007) китаплары һәм "Адәм баласы" шигырьләр циклы ("Адәм баласы" китабында, 2009) өчен 2011 елда ул Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Шигъри кәүсәнең бер буыны (Харрас Әюпов) Тукай һәм татар әдәбияты. Бу темага безгә кадәр дә язучылар күп булган, бездән соң да язарлар. Бөтен татар әдәбиятын, бигрәк тә шигъриятен бер ноктага туплаган Тукай иҗаты - борынгыда тамырланган шигъри кәүсәнең иң ныклы бер өлешедер. Мәшһүр Кол Гал ил әрдән, хәтта аңа кадәргеләрдән алып үзенәчә булган һәр уңышны бөртекләп җыйган талантлы каләм иясенең үз мирасы да әлеге кәүсәдән үсеп чыккан бик күп ботак һәм ботакчыкларны шифаландырган, кәүсәне өскә таба үрләткән - яңа талантларны ачарга булышлык иткән. Әлбәттә, шигъри агач турында уйлаганда, мин Тукай премияләре алып, үзен аңа лаек дип санаган һәр кешене дә кәүсәнең яңа буыннары сыйфатында күрмим, әмма алар арасында да, "тукай"лы булырга өлгермәгәннәр тирәлегендә дә, һичшиксез, зур шәхесләр, куәтле каләмгә ия булучылар җитәрлек, Һәм Харрас Гыйлемгали улы Әюпов әнә шундыйларның берсе иде. Харрас Әюповның татар шигърияте чылбырында төп алкалардан икәнлеген аны шул чылбырда чагылдырган язмалар бик ачык гәүдәләндерә. Мәсәлән, Суфиян Поварисов "Ташка язылган мәхәббәт" язмасында болай ди: "Тукайда җил егерменче йөз башындагы халыкның авыр тормышын чагылдыра, Г. Ибраһимовта, Такташта искелекне пыран-заран китерүче символик көч була. М. Җәлил дә Бөек Ватан сугышындагы яугирләр каһарманлыгын тасвирлый. Бу традицион образ Харрас Әюп шигъриятендә дә поэтик бизәк булып нәкышләнә. Әмма Кол Гали, Тукай, Такташ, Ибраһимов, Җәлилләрдәге җил Харрас Әюп поэзиясендә инде яңа моң, яңа көй, яңа мәгънә, яңа шигъри көч булып яңгырый, заман заңына, чор мизгеленә, вакыт сулышына яраклаштырыла". Укучыларга бигрәк тә шагыйрь буларак билгеле, каләмдәшләре таләпчән һәмм үткер күзле редактор да дип таныган Харрас Әюпның гомере шактый иртә өзелде. Ул 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туа, шунда башлангыч белем ала, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлый. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып чыккан егет Мөслим район газетасы "Авыл утлары" редакциясенә өлкән әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, аннан газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Әлбәттә, район җире генә талагнтлы кеше өчен тар, 1972 елда Х.Әюп та гаиләсе белән татарларның иҗтимагый һәм мәдәни үзәге булган Казанга күченә. Унике еллап "Татарстан яшьләре" газетасында эшләгән Харрас Әюповны 1983 елда Татарстан китап нәшриятын матур әдәбият редакциясенә мөхәррир итеп чакыралар. 1992 елның сентябреннән ул шул редакциянең мөдире булып эшли, ә инде 1994-2007 елларда Харрас Әюп нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара. 2007 елдан ул кабат матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә иде. Әле зур иҗат хыяллары белән янып йөргәндә, шигъри атны ныклап иярләгән бер чакта Харрас абый арабыздан китеп барды. Ул 2008 елның 7 октябрендә кинәт вафат булды һәм туган авылы Мөслим районы Түреш авылы зиратына җирләнде. Кызганыч ки, Тукай премиясенә тәкъдим ителгән шагыйрьгә, Дәүләт бүләге булмаган исемнәр дә, башка төр бүләкләр дә бик соңга калып бирелде. Шигърияттә милләтче каләм иясе буларак танылса да, язганнары Г. Исхакый исемендәге премияне дә вафатыннан соң гына ала алды. Харрас Әюп, әдәбиятта милләт һәм аның теле язмышын, хаклык һәм гаделлекне кайгыртулары белән, Тукайлар башлаган эшне дәвам итүчеләр сафында иде, хәтта гаять лирик рухтагы әсәрләрендә дә шагыйрь телгә алынган проблемалардан читкә китмәде. Ф. Сафин "Шигъри балкыш" язмасында: "Аның шигъри накалы елдан-ел арта, иҗатының мәгънәви йөкләме әһәмиятлерәк төс ала. 2005 елда Харрас Әюповны Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъд им итү моның дәлиле", - дип белдерде (Мәйдан. 2008. № 12). Шагыйрьнең турыдан-туры Тукайга мөнәсәбәтле әсәрләре күп булмаса да, яшәвендә һәм иҗатында, уйларында ул остазын иманлылык үлчәме сыйфатында сайлады. Татар шагыйрьләре мирасх анәсендә "Шигырь бәйрәме"ндә уку өчен махсус язылган шигырьләр һәм шул көн хакында әсәрләр шактый. Х. Әюповның "Иман яңарту" шигырендә шулай ук лирик миннең 26 апрель көненд ә туган хисләре чагыла. Анда Тукай һәйкәле янында язгы шигырь укутыңл ау лар иман яңартуга тиңләштерелә; "бу мәхшәрдә изге кыйблал арың кайтаралсаң гына - баш бетмәс!", дигән фикер уздырыла. Текстта Тукай яраткан алым - асмәгънә белән әйтелгән юллар да бар. Ул хәтта шул рәвешчә башлана да: Тукай чорында да, аннан соң да Буш булмады Тукай тирәсе... Безгә дә бит ел да менә шулай Иман яңартырга киләсе. Күрәбез ки, Харрас Әюпов Тукай исеме белән югары үрләргә омтылулар, шул исәптән фәндә һәм әдәбиятта да дан-дәрәҗә алулар, яхшы атланулар, Тукайдан "өлешле" булулар һәм башкалар турында яза; укучыга мәкерлеләрнең, куштаннарның, гаделсезләрнең, милләтне сөймәүчеләрнең ялган белән, теге яки бу эшләргә катышып яхшы атланулары, Тукайны битлек итеп киюләре турында җиткерергә тели. Шигъри мәйданнарга кем нинди хыяллар белән килә бит. Харрас Әюп иҗат иткән лирик миннең хыялы - Шагыйрьне, Шигъри сүзне терелтү, яшәтү: Дөньясында җылы калмаганда, Бар өметләр бетте дигәндә, Күбәләктәй терелер күк җаның, Терелер күк... Шигырь белән дә! Белеп җыелабыз: тик бер көнгә Тукайларның монда күчәсен. Иман яңарыр да, әгәр булса... Имансызлар, менә, нишләсен?! Гомумән алганда да, узганнан кыйбла эзләү, анда якты идеаллар күрү, танылган шәхесләр алдында баш ию кебек мотивлар Х.Әюпов иҗатында еш күзәтелә. Ул "Барып җитәр көне" һәм кайбер башка әсәрләрендә, мәсәлән, Тукай иҗаты, аның киләчәге хакында фәлсәфә кора, исеменең һәм язганнарының халык күңелендә мәңге яшәсенә ышаныч белдерә, шул ук вакытта "Туры сүзгә"дә заманга ярашучыларның Тукайны йөрәкләрендә әле дә бикләп тотуларын әйтә. Х. Әюпның Тукайдан эпиграфлар еш алуы аның шагыйрь иҗаты белән яхшы танышлыгын да, аны даими укуын, өйрәнүен дә күрсәтеп тора. Бу эпиграфлар, нигездә, узган чорлар мотивлаштырган әсәрләрдә күзәтелә: "Бу тору, әйтергә мөмкин, кояшсыз-айсыз тору" ("Сөембикә манарасындагы айны сәламләү") яисә "Очты дөнья читлегеннән" ("Үз күгендә") һ.б. Х. Әюп иҗат иткән "Печән базары" поэмасының "Базарлар" бүлегендә "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш"тан алынып, яңа материалга трансформацияләнгән Кисекбаш, Карәхмәт кебек образлар һ.б. төр күчемлелекләр аның Тукайны олылыклавын, иҗатыннан нәкъ менә программ характердагы әсәрләренә мотивлар эзләвен сөйли. Мәсәлән, ул "Бер иңдәге ике фәрештә күк" әсәренә аны язуга этәргән юллар урнаштыра: "Тукайның өстәл тартмасында Коръән белән револьвер сакланган" һәм укучының игътибарын Тукай аңлавындагы җан белән тәнне саклаучы ике көчкә юнәлтә: Асылда шагыйрь утлы коралга кагылмаган, аның дошманы белән көрәш чарасы "төбәп аткан сүз" булган, ди автор. "Бер иңдәге ике фәрештә күк" озак еллар намаздагы Х. Әюп каләме өчен үтә көтелмәгәнчә, "чирканды" сүзе аркасында сискәндергән юллар белән тәмамлана: Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә, Кагылырга хәтта чирканды: Китеп барды бер тартмага ябып Револьверы белән Коръәнне... Әлбәттә, моны, алдагы строфалардан чыгып, Тукай кеше гомерен вакытсыз өзгән револьверны һәм шул гомергә нокта куйган ясинны кабул итә алмады, физик һәм рухи үлемгә каршы иде, дип тә аңларга булыр иде. Харрас Әюп милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, иҗтимагый-мәдәни тормышы, гореф-гадәтләре, сәяси хәле, авылларыбызның һәм шәһәрләребезнең яшәеше, халыкның көн итү ритмы һәм башкалар турында уйлана. Бу төр уйланулар узган чорларда, бигрәк тә ХХ гасыр башында көчле була, әдәбиятны көнүзәк мәсьәләләргә җавап бирүче өлкәгә әйләндерә, аның һәр төр вазифаларын көчәйтеп җибәрә. Шушылардан чыгып та, без Харрас Әюповны Тукайлар, Җәлилләр кебек алтын буыннары булган шигърият чылбырының үз чоры өстәгән бер алкасы сыйфатында кабул итәбез дә. Шул ук вакытта Тукай мирасы рухына, Х. Әюповның интим лирикасы, авыл яисә табигать турындагы шигырьләре түгел, Үзгәртеп кору елларына кергәч язган публицистик рухтагы иҗаты, иҗтимагый-фәлсәфи тематикага караган аерым әсәрләре якынрак тора дип уйларга кирәк. Якын булыр өчен халыкка (Камил Кәримов) Камил абыйны без кем генә дип белмимбез: йөгерек телле прозаик та ул, җор телле конферансье да, үткен телле журналист та, телгә таләпчән мөхәррир дә. Кыскасы, кем генә булмасын, аның хезмәте ана телебез белән бик нык бәйләнгән икән. Узган гасыр башында татар теленең үсеше, сакланышы турында барган бәхәсләр, милли җәмәгатьчелегебез алып барган сөйләшүләр, каләм ияләребезнең уйланулары, егерме беренче йөзгә атлагач, тагын да ныграк актуальләшеп китте, телне саклау татарны саклап калуның төп юлы сыйфатында карала башлады. Әдип бу чакта нишли ала? Ул, беренче чиратта, үз язганнары белән корама теллелеккә, милләт язмышына битарафлыкка каршы көрәш алып бара. Бүгенге шартларда моны мин инде гади бер эш кенә итеп күзалламыйм, чөнки каләм ияләребезгә, тарихи барышыбызга кагылышлы чын хакыйкатьне матбугат мәйданына уздыру өчен дә, кайвакыт биниһая көч түгәргә туры килә. Әлеге көрәш аларны Тукайлар буыны, аларгача җир йөзеннән узып киткән элгәреләр тудырган уртак бер кысага тартып кертә дә. Камил Кәримовны прозаик сыйфатында иң тәүдә Тукайлардан килгән әдәби традицияләребезгә нигезләнгән юмор-сатирасы танытты. Башкача мөмкин дә түгел. Ул бары тик актуаль темаларга гына яза, үз чорына хас җитешсезлекләрдән генә көлә, тәнкыйть объектын сайлаганда дан-дәрәҗәләргә карамый. Әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйләнештәге Камил Кәримов заманга хас проблемаларны күтәргән чыгышларын вакытлы матбугатта оператив рәвештә бастырып кына калмый, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне сәхнәдән торып экспромт рәвештә дә тәнкыйть итә. Аның авторлыгындагы һәм алып баруындагы "Шаян сәхнә", "Ачык сәхнә", "Каз өмәсе", "Көмеш кыңгырау" кебек телевизион тапшыру-тамашалары Тукайлар чорыннан килгән милли көлү-тәнкыйть итү алымнарын киң аудиториягә пропагандалауга булышты. Әдипнең хәтта җитди әсәрләре эчендә дә Тукай иҗаты белән аваздашлык бар. Ул бигрәк тә аның хистә - самимилегендә, тасвирда - чынлыкка омтылышында һәм лирик эпизодларга шаян яисә сатирик чаткылар уздыруында чагылыш таба. Камил Кәримовның поэтик фикерләү үзенчәлегенең Тукайныкына якынлыгы хакында галимнәр һәм каләмдәшләре дә әйтә. Мәсәлән, Ф.Яхин аның "Ком сәгате" романы уңаеннан язган мәкаләс ендә болай ди: "Монда Г. Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте дә, татарның "Карурман"ы да аһәң биреп ала. К.Кәримовны аңлар өчен, татар булып туарга кирәк, анысы хакында сүз дә юк. Җитмәсә, кызлар белән боткалары пешмәсен аңлаган егетләрнең, "Кәҗә белән Сарык" бүреләре кебек, берәм-берәм качуларын карагыз әле!". Камил Кәримов "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы", "Ком сәгате", "Сакау күке" китаплары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгәч басылган язмаларда сүз шулай ук әдип прозасының Тукайныкына шактый якынлыгы турында бара. Равил Шәрәфиевнең "Көлдерә торган язмыш" мәкаләсендәге фикер сөрешеннән шәхси язмышын сатира-юморының алшарты иткән Тукай янәшәсендә К.Кәримовны да күргәнлеге аңлашыла. Камил Кәримов һәм Тукай арасындагы интертекстуаль бәйләнешләр һәрвакытта да күзгә ачык бәрелеп тормый, әмма алар шактый, әдип моны ике заман арасындагы охшашлыклар белән аңлата. Аның Тукайга ияреп язылган "Козел белән баран"ы: "Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте моннан бер гасыр элек язылган, ләкин андагы вакыйгалар безнең көннәргә бик тә туры килә. Тукай ул - Әүлия - бүгенге базар реформасын алдан ук күреп бара - әкият белән үреп бара". Телгә алынган хикәядә Тукайга хас барлык сатира-юмор алымнары эшкә җигелә. Болар: тормыштан кеше ышанмаслык хәлләрне табып алу һәм көлке объектына әверелдерү, аңа үзенчәлекле шәрех бирү, теге яки бу күренешләрнең сәбәп-шартларын укучыны кычкырып көлдертерлек фаразлау. Автор көлке объектына әйләндерерлек урыннарны хәтта Тукайның фольклорга нигезләнгән әкиятләреннән дә таба. Әйтик, язучы болай ди: "Әкияттә ачлы-туклы яшәп яткан Ир белән Хатын тоталар да Кәҗә белән Сарыкны урманга куып чыгаралар... Ышанасы килми! Соң, егетләр, кайсы гына хәерче, һәр килосы айлык пенсия хакына торган ике түшкә итне күрәләтә урманга чыгарып ташласын?!" Күренә ки, Камил Кәримов, Тукай кебек, шаян сүз белән генә канәгатьләнми, алга таба Кәҗә белән Сарыкка бәйле сюжетны, асмәгънә рәвешендә фикер җиткереп, капиталистик дәүләтнең асыл нигезләрен ачу максатыннан файдалана: "Кәҗә белән Сарык үзләре чыгып качкан, хуҗаларының изүенә түзә алмыйча! /.../ Әле дә ярый, Кәҗә халкы урлаша белә. Урлаша белгән хайваннар әйбәт яши безнең илдә!" Сатира-юмор тыгыз үрелгән "Козел белән баран"да Камил Кәримовның Тукай иҗатына бәйле күзәтүләре дә урын ала: "Г. Тукай әкиятләрне яратып яза. Ул демократлар кебек алдый, коммунистлар кебек куркыта, президентлар кебек юата. Аның әкиятләре күп түгел. Тукай чаманы белә". Тукай еш кына, бер объект турында фикер йөртеп, икенче объектны тәнкыйть итә. Бу урында без шундый ук алым белән очрашабыз. Тукайның иҗат стиле турында сүз алып барган булып, Камил Кәримов бөтенләй башка кешеләрне, фирка әгъзаларын тәнкыйть утына ала, ә Тукайга бәйле чын фикере әлеге җөмләдән соң килә: әдәбиятта бик мөһим саналган чама хисен белүче каләм иясе ул. Хикәядә хайван образлары төрле социаль төркемнәрнең, җәмгыятьләрнең чын асылын ачу өчен кирәк. Бу исә - Тукайның яраткан алымы булып тора. Юморист-сатирик Камил Кәримовның Тукай мәктәбеннән чыкканлыгын, бер яктан, аның әңгәмәләрдә, шаян җавап биргәндә, Тукай исеменә еш тукталуы күрсәтеп тора, икенче яктан, аның татар юморы һәм сатирасы хакындагы җитди саналырлык хезмәте дә бар. "Татар кайчан көлгән яки Мәкәрҗә синдромы" әсәрендә, Камил Кәримовның үз сүзләре белән әйткәндә, "Татар сатирасының шәҗәрәсен күзаллап утыра". Язучы анда егерменче гасыр башы әдәбиятындагы каләм ияләреннән Ш.Мөхәммәдев, Ф.Әмирхан һәм Г. Тукай иҗатларына туктала, әлеге шәхесләрне "Һөҗүви жанрда сатирик повесть, үткен шигырь, фельетон һәм памфлет төрләренә юнәлеш бирүче өч корифей" дип атый, ә Тукайны татар поэтик сатирасының юлбашчысы дип данлый. "Татар кайчан көлгән яки Мәкәрҗә синдромы" язмасында билгеле бер күләмдә Тукайның Ф.Әмирхан, бигрәк тә Ш.Мөхәммәдев белән мөнәсәбәтләре, шагыйрь яшәгән һәм хезмәт иткән даирә, Тукайның журналистлык эшчәнлеге, биографиясе дә шул чор җирлегендә яктыртыла. Бу мәкалә Камил Кәримовның Тукайның тормышын да, иҗатын да махсус һәм максатчан өйрәнгәнен күрсәтеп тора. Әдәбиятта, беренче чиратта, шагыйрь, аннан исә фельетоннар остасы буларак башка халыкларга да билгеле Тукай мирасында калын-калын романнар түгел, хәтта күләмле повестьлар да, тормышның бөтен якларын җитди тел белән һәм иңләп яктырткан күпсанлы хикәяләр дә юк, әмма аның автобиографик пландагы әсәрләре, балалар өчен язган хикәяләре, сюжетка, сюжет элементларына ия башка төр язмалары, лиро-эпикасы Тукай каләменең зур проза өчен дә өлгергәнлеген күрсәтә. Әлбәттә, иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр тиз барганда, син шуның үзәгендә кайнаганда, җитмәсә, көндәлек хезмәт урының теге яки бу газета-журнал редакциясе булганда, синең күләмле эпик әсәр тудырырга вакытың да калмый. Шушы шартларда Г. Тукай шигърият мәйданына тормыш прозасын алып керә, көн кадагына суккан, тиз арада чишелергә тиешле мәсьәләләрне күтәрү өчен, публицистиканың да әдәби-публицистик ояга караган формаларын кулайрак күрә. Тукай мирасын бербөтен итеп өйрәнгәндә, аның татар тормышын ни дәрәҗәдә тулы, тәфсилле һәм бер үк вакытта гомумиләштерүле дә тасвирлавына таң калмый мөмкин түгел. Әдәбиятка озак еллар хезмәт иткән Камил Кәримов иҗатына килгәндә, билгеле, эш башкачарак тора. Соңгы елларда ул күбрәк күләмле һәм җитди эчтәлекле әсәрләр язарга тырыша. Шунысын да әйтеп узыйк: әлеге иҗтимагый-социаль проблемаларны күтәргән әсәрләрендә дә Тукайдан килгән әдәби алымнарны эшкә актив җигә. Камил Кәримовның ироник, бәяләмәле үзенчәлекле сөйләме үзе үк еш кына Тукай телен хәтергә китерә. Әлбәттә, ике каләм иясенең стиле арасында ниндидер тәңгәллек билгеләре куеп та булмас иде. Тасвирларга алынган темалар, күтәрелгән проблемалар, хәтта охшаш булганда да, күпмедер аерыла, аның эчтәлеге аз гына булса да үзгәрә, материалы алмаша. Егерме беренче гасыр башында иҗат итүче Камил Кәримов сайлаган формалар гына түгел, чоры һәм укучысы да башка. Шул ук вакытта бу урында кайбер галимнәрнең әдипнең язу стилен Ш. Мөхәммәдов, З. Һади кебек узган чорларда иҗат иткән каләм ияләре янәшәсендә дә карый, прозаигыбызны үзеннән элгәреләр салган юлны дәвам итә дип саный. Ә аталган язучылар үзләре дә Тукай чорында һәм аннан бераз элегрәк яшәгән. Тормышта шаярып сөйләшкән кешегә дә ироник тел белән язу шактый кыен, инде "Ком сәгате" кебек күләмле текстны бигрәк тә. Кайчандыр каләмдәшләре Тукай премиясенә лаек дип тәкъдим иткән әлеге әсәр башыннан ахырына чаклы ироник тел белән язылган. Роман кешене гомер-яшәеш, вакыт агышы турында уйландыра. Автор, аерым геройларга бәйле проблемалардан тыш, җәмгыять тә, аерым кеше дә мәгънәле һәм кирәкле гамәләр белән һәм үзе теләгәнчә яшиме, бәхетлеме, ул бу тормышны үзгәртә аламы, дигән сораулар куя шикелле. Бораулау мәйданында ком сәгатен алайга да, болайга да әйләндерә алган кеше тормышын яңадан башлый алмый, әмма ул аны хәтерендә яңартырга һәм күңеленнән яңадан корып карарга, анализларга, нәтиҗәләр чыгарырга булдыра. Роман герое Фазыл шулай эшли дә. Ә бит аның балачагы бәләкәй Апушныкы кебек авыр булган, хәерчелектә узган. Икенче яктан, бу греой бик күп яклары, хәтта һөнәре, эш урыннары белән дә Камил Кәримовның үзен хәтерләтә. Аның яшьлеге узган урыннар шулай ук авторныкы белән туры килә. Бу әдипнең, остазы Тукай кебек, әдәби әсәр тудырганда, үз тәҗрибәсенә, үз күзаллауларына, үз хәтеренә таянуы турында сөйли. Камил Кәримовның Тукай белән әдәби багланышлары ярылып ятмаган, әмма ике арадагы әдәби күчемлекләрне галимнәр, белгечләр тоеп алырлык башка әсәрләре турында да озаклап сөйләргә булыр иде, бу эшне киләчәк буыннарга тапшырып торыйк. Сүзебезне шушы рәвешчә йомгаклыйк: әдип халыкка якын булыр өчен яза, күпчелеккә билгеле тормышны тасвирлый, шуның белән укучы күңеленә керергә, анда калырга омтыла. Бөеклек турында уйлану (Разил Вәлиев) Тарихта кайвакыт хаксызрак та бәяләнеп бетмәгән шәхесләр һәм чорлар, эш-гамәлләр була. Әдәби барыш тарихында да бу шулай. Әйтик, кайсыдыр этапларга игътибар тиешле дәрәҗәдә бирелә, икенчеләренә - кимрәк. Зур нәтиҗәләр күрсәтсә дә, аерылып чыгарылмаган унъеллыклар кала. Күпчелек очракта бу әлеге дә баягы унъеллыкларның тарихка шулай ук ниндидер исем белән кергән иҗтимагый үсеш баскычларының чигендә тормавы аркасында килеп чыга. Шундыйларга мин узган гасырның җитмешенче елларын да кертәм. Әдәбиятны арканлаган күпчелек каләм ияләренең стильләре формалашып җиткән, хезмәтләре нәтиҗәле, уңыш китергән, һәм проза, һәм поэзия, һәм драматургия сан-сыйфат ноктасыннан гаять тә зур үсеш кичергән чор дип әйтер идем мин алар хакында. Җитмешенче елгылар дип сөйләү гадәтебез әлегә юк безнең, әмма бу гыйбарәне галимнәр активлаштырырга тиеш дип саныйм, чөнки сүз сәнгате тарихының телгә алынган аралыгында бүгенге әдәбиятыбызны да егәрле иткән күпсанлы буын республикакүләм мәйданда тәүге адымнарын ясаган. Җитмешенче елгылар дигәндә, күз алдыма каләмнәре беренче көненнән үк камил Лена Шагыйрьҗан, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Солтан Шәмси һәм башкалар килә. Бу елларда шагыйрь һәм прозаик сыйфатында атала башлаганнар сугышка кадәр туган алтмышынчы елгыларның танылганнары кебек бер тирәдә дөньяга килгән буын түгел. Алар әдәбият мәйданына да төрлерәк тормыш сукмаклары, яшәү тәҗрибәсе узып аяк баскан. Аның каравы алар инде зур тарихка ия, камилләшеп беткән, күпсанлы әдәби формаларны ныклап үзләштергән, фәлсәфи-эстетик фикерләүнең төрле этапларын кичкән сүз сәнгатебез канаты астында тәүге каләмнәрен сынаганнар, кемгә иярерлекләре һәм стиль сайлау мөмкинлекләре бар. Җитмешенче елгыларның әдәбиятта Тукай, Җәлил традицияләре дигән теманың куерган вакытында ныклап торып язу эшенә керешүе дә бик мөһим. Бу чорда, бер яктан, әле генә яңачалык белән укучыларны шаккаттырган, формалар эзләп мавыккан алтмышынчы елгылар да әдәбиятның бер салынган эзләренә кайтып бара; традицияләр яшәргә хаклы гына түгел, тиеш, дигән шикелле, алар артыннан килүчеләр дә, нигездә, тамырлары борынгыга барып тоташкан, озын юллар узган, юккка чыкмаган һәм егерменче гасырда сан-сыйфат ноктасыннан үстерелгән, ныгытылган әдәби алымнарны, стильләрне үз итә. 1947 елны дөньяга килгән Вәлиев Разил Исмәгыйль улы шулай ук алтмышынчы елгылар кузгаткан шау-шуның әле сүрелеп бетмәгән бер вакытында чын-чынлап әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. "Разил Вәлиев: "65" станциясендә очрашу" исемле бер әңг әмәдә (Автор: Галия Зәйнуллина // Идел. 2012. № 1) әдәби стиле ничек калыплашу турында ул шушы рәвешчә сүз йөртә: "- Студент елларына. Яшь вакытта, гомумән, экспериментларга тартыласың бит. Тегеләй язып карыйсың, болай... Әлбәттә, иң беренче - традицион шигырьдән башлаган идем. Аннары, университетка укырга кергәннән соң, без - Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, башкалар - ярыша-ярыша "мөгез чыгара" башладык. Ул вакытта бик күп агымнар йогынты ясый иде безгә: япон лирикасы, Уитмен, Рафаэль Альберти, Александр Чак, Гарсиа Лорка... Ләкин тәҗрибәләр вакыты узды, мин кире традицион шигырьгә кайттым". Казанда шагыйрь, бердән, алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән яшь шагыйрьләр Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Г. Рәхимнәр белән якыннан аралаша, икенчедән, үз язуына караганда, иҗатта традициялелекне алга сөргән Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмовлар белән ярыша-ярыша иҗат итә. Димәк, чагыштырырга, әдәби стиль хакында уйланырга мөмкинлеге була. Соңрак, Мәскәүдә Әдәбият институтында укыганда Разил Вәлиевнең киләчәк иҗатына рус шагыйре Лев Ошанин юнәлеш бирә. Иҗат семинары җитәкчесе сыйфатында, Разил абыйга ул бик күп киңәшләрен әйтә, шигырь серләренең төбенә төшәргә ярдәм итә. Бу да, күрәсең, өлгереп килгән шагыйрь иҗатына ниндидер эз сала, үзара иҗади ярдәмләшү аны традициялеккә тагын да ныграк якынайта дип уйлыйм. Каләм иясе ничек кенә димәсен, ахыр чиктә, Разил Вәлиев галимнәр тарафыннан һәрвакыт башында зур фигуралар, әйтик, Кол Гали, Г. Кандалый, Г. Тукайлар торган һәм мәртәбәле әдәби мәктәпкә карый дип танылды, һәм шулай булып калыр да. Шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең күпләрнең әдәби атын мәңгеләштерү йөзеннән башкарган эшләре бихисап, ә шулай да ул бигрәк тә Тукай исемен татарның үзенә, дөнья халыкларына таныту, иҗатын пропагандалау максатыннан аеруча күп хезмәт куйды. Аның юбилейларын оештыру артыннан башлап йөрүчеләр арасында булды, төрле һәйкәлләрне ачуда катнашты, Тукай хөрмәтенә багышлап даими уздырылучы чараларга нигез салды. Әйтик, Түбән Кама каласында зурлап өч иҗади шигырь бәйрәме үткәрелә икән, монда Разил Вәлиевнең дә өлеше бар. Аның беренчесе - "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең" сәнгатьле уку конкурсы, икенчесе - Габдулла Тукайның туган көнендә аның һәйкәле янында үткәрелүче шигырь бәйрәме һәм өченчесе - Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай бүләге иясе Разил абый Вәлиевнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Түбән Кама шәһәре һәм районы күләмендә иҗади бәйге үткәреп, үз премияләрен тапшыру тантанасы. Разил абый вакытлы матбугатыбызда, эфирда даими рәвештә Тукайга мөнәсәбәтле чыгышлар ясый. Бу уңайдан аның парламент эшчәнлеген дә искә алып узасы килә. Римма Гатина "Татар-информ" агентлыгына хәзерләгән бер язмасында (№ 26.10.2011) болай ди: "... республиканың киләсе ел бюджеты турында фикер алышу вакытында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет колачлаган тармаклар буенча хәлләрнең торышына карата фикерен белдерде. ... Ул /.../ Татарстанда 2011 елны Тукай елы дип игълан ителүенә тукталып болай диде: "Тукай елында исә китап язмышына, мәдәният язмышына аерым игътибар булыр, Тукай музейлары, ниһаять, төзекләнер, экспозицияләр яңартылыр, Фәннәр академиясе кысасында республика җитәкчелеге белән килешенгән Тукай үзәге ачылыр, авторларга җан асрарлык кына түгел, ә тормыш алып барырлык, гаилә тотарлык гонорар түләү мәсьәләсе хәл ителер дип көткән идек. Әмма, ни кызганыч, боларның күбесе эшләнмәде, башланганнары ярты юлда туктап калды". Күрәбез ки, Р. Вәлиев Г. Тукайны гына түгел, аның эшен дәвам иткән башка каләмдәшләренең дә көн-әхвәлен, иҗат эшенә шартлар тудыруны кайгырта. Разил Вәлиев шигъриятендә Тукай темасы шактый урын алып тора. Әлеге әсәрләрне шагыйрь шәхесе, аның гыйбрәтле язмышы, аңа бәйле урыннар турында фәлсәфә дип бәяләргә булыр иде. Шагыйрьнең Тукайга мөнәсәбәтле иҗаты электрон сайтларыбызда да чагылыш тапкан икән. Андагы текстлар арасында "Агыйделдә боз китә" әсәре хакында берничә сүз язып узарга телим. Шигырь - татар әдәбиятында бик популяр булган Тукайның Уфага сәяхәте хакында. Әлбәттә, сәяхәт - авторның ачы язмышы турында уйланулар өчен бер сәбәп кенә: ...Ил афәттә чакта, шагыйрь - корбан, Ил чирләсә, шагыйрь ютәлли, Ачы язмыш гел шагыйрьгә насыйп... Ник сайламый язмыш бүтәнне?! Язлар аңа назлар китермәде, Бер кызны юк хәтта үпкәне... Рәсәй буйлап Тукай җылы эзли, Эзли Тукай... Ярты үпкәле. Тукай энциклопедиясенә хәзерләгән материалында бу әсәргә мөнәсәбәттә Тәлгат Галиуллин болай дип язды: ""Агыйделдә боз китә" исемле шигырендә B. милләт авыруын үз йөрәге аша үткәргән талантның тормыш юлы һәрвакытта да авыр, михнәтле булуын искәртә. /.../ Рәсәй буенча җылы эзләп йөрүче Т. образы тетрәндерә, "ярты үпкәле шагыйрь" метафорасы бу хисне тагын да тирәнәйтә. Тукай һәм М. Гафури арасындагы рухи, иҗади бердәмлек татар-башкорт дуслыгының үрнәге буларак бирелә". Разил Вәлиевнең Тукайга мөнәсәбәтле барлык әсәрләрен бергә туплаганнан соң, гомумән алганда, аларның бөеклек турында уйлану икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйсың. Әлбәттә, бу нәтиҗәгә күпмедер нәкъ шул эчтәлектәге әсәр дә, шул фикер чагылган атама да этәрә. Шигырь шаяру рухында язылса да, бик тирән мәгънәгә ия. Аның беренче строфасы Тукайның иң яраткан шагыйре Лермонтов белән бер яшьтә үлгәнлеге турында хәбәр итә. Дөрес, Тукайның әдәби остазы да, тиңдәше дә булган Пушкин да озак яшәмәгән, әмма Лермонтов нәкъ Тукаебыз яшендә вафат икән ләбаса! Мин бу фактка беренче мәртәбә Разил абый язганны укыгач кына игътибар иттем: Утыз җиде яшьтә Пушкин үлгән, Егерме җиде яшьтә - Лермонтов. ...Егерме җиде яшьтә Тукай киткән, Ә унҗиде яшьтә - Фидаи... Текстта даими рәвештә, кем чираты, дигән сорау куела, һәм шул сүзләрдән тәннәрең чымырдап китә. Син беләсең: милләткә чиксез хезмәт итүче - ил тарафыннан һәрвакыт корбанга китерелә... Башкалар исән калсын өчен бирелгән корбаннардыр алар. Г. Тукай да, Ф. Бурнаш та, Ш. Усманов та... Шагыйрь төрле милләтләрдән китерелгән корбаннарны күз каршыбыздан бер-бер артлы уздыра. Шуннан соң ясаган нәтиҗәләре гаять тә ачы: Кем чираты? Оча миллион башлар... Ил атасы гүя котырган... Кем чираты? ...Күзләремне ачсам, Базар чиратында мин торам. Әйе, без һәрберебез чиратта... Чиратка салынганнар аарсында... кайчан килеп җитә ул чират - бер Ходага гына билгеле. Р. Вәлиевнең "Трамвайда" шигырендә шагыйрь язмышы, аның соңгы тукталышы турында уйланулар дәвам итә. Монда иң кызыклы әдәби күренеш - "көтмәгәнлек", шул көтелмәгәнлек тудырган хис. Көндәлегебездә дә бер уйламаганда килеп туган хәлләр аптырашта калдыра, синнән әле яңа гына кылам дип тә уйламаган гамәлләр кылдырта, бәлки кыйблаларыңны да алмаштырып куядыр... Ә менә соңгы тукталыш алдында кеше нишләячәк? Авторның фикер сөреше, үзенчәлекле образлар ярдәмендә, шул сорауга таба үстерелә: "Трамвайда" әсәренең лирик героен автор үзе, шагыйрь кеше дип фаразлыйсың, бердән, ул әдәбиятны, бигрәк тә Тукай иҗатын яхшы белә, икенчедән, үзен аның янәшәсенә куеп карый, ике арада җепләр сузарга тели: Чабар идек Тукай якларына, Әй, тәгәрәр иде "Кисекбаш"... Бер-беребезне аңлар идек әле, - Тукай белән без бит гасырдаш. Р. Вәлиевнең Тукайга багышлап язылган барлык әсәрләре дә караңгы төсләрдә түгел, чөнки, аныңча, шагыйрь үлеме тормышыбызга моңсулык, сагыш, үкенечләр китерсә дә, ил тарихында барлыгы үзенчә бер шатлык бирә, киләчәк эшләргә рухландыра. Разил абыйның "Мәңгелек яз" әсәрен дә шул уй-хисләр дөньяга китергәндер дип беләм: Шатлыгыннан бүген апрель көлә, Көлү тавышы - һәрбер инештә. Карлар түгел, җирнең җаны эри, - Апрель аңа шундый килешкән! Апрель булып илгә Тукай килә, - Үлгән җаннар, каннар яңара, Яз аенда кем соң хыялланмый Тукай кебек яшәп янарга! Р. Вәлиев поэтик әсәрләренә Тукай йөргән, яшәгән урыннарны еш кертә ("Кабан күле"), кайберләрендә аның иҗатын искә төшерерлек мотивлар куллана ("Саумы, Казан!") Болардан тыш, төрле тип интертекстлар Р.Вәлиевнең иҗтимагый-сәяси проблемалар күтәргән публицистикасында һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә дә чагылыш таба. Кайвакыт алар Тукай әсәрләреннән үзгәртелмичә генә алына, ә кайвакыт текстка үзенчәлекле трансформацияләнә. Р. Вәлиев кайда гына чыгыш ясамасын, ни хакында гына фикер йөртмәсен - һәр әйткәне нигезле, милләт гаме белән сугарылган. Эшләгән эшләребез күп булса да, ул хәтта Тукайга мөнәсәбәтле гамәл ләрнең дә әле җитәрлек түгеллеген дәлилләргә, һәрвакыт искә төшерергә тырыша әдип. Бу уңайдан, 2014 елда "Мәдәни Җомга" газетасында басылган "Разил Вәлиев: Алда әдәбият елы" язмасыннан шушындый юлларны китерәсе килә: "Күп кенә халыкларда бөек шәхесләренә багышланган менә дигән музейлар бар. Ә безнең Г. Тукай музеебыз һаман ярымҗимерек хәлдә. Бу хакта без инде чирек гасыр сөйлибез. Болгар номерларын да җимереп ташладылар. Анда Тукайның мемориаль музеен төзергә вәгъдә иткәннәр иде. Әлегә ул да күренми. Быел Г. Тук ай яшәгән урыннар буйлап даими эшләүче туристлык маршруты оештырылыр дип уйлаган идек, анысы да барып чыкмады. Озак ламый Габдулла Тукайның 130 еллыгы җитә. Аны зурлап үткәрерг ә кирәк. Әлеге юбилейга, ниһаять, "Тукай энциклопедиясе" һәм бөек шагыйрьләребезнең 6 томлыгы дөнья күрер дип өметләнәбез. Татар әдәбиятын-мәдәниятен тулырак күләмдә күрсәтергә күптән вакыт инде". Шунысы сөенечле: Тукай елына без һич югы аның персональ белешмәлеген төгәлләп килдек, һәм аның дөнья күрүендә Разил абыебызның роле гаять зур. Кыскасы, ул, эш-гамәләре белән, үзенең күпсанлы исемнәрен - Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы булуын аклый. "Кош хокукы"н - Тукай бүләгенә! Сискәнеп куяр кошчыгың, Сискәнеп куяр каләм... Һәм хәнҗәрен батырыр Вакыт Йөрәгеңә кадәр... (Газинур Морат) Үзең дә каләм тибрәткәч, төрле премияләр, конкурслар тирәсендәге гаделсезлекләрне дә гел күргәч, җитмәсә, алар сиңа да турыдан-туры кагылгач, һәр елны апрель аен эчке бер дулкынлану белән көтәсең. Инде бу юлы да мөхтәрәм жюри ялгышмаса, язучылар әйткәннәргә колак салса, Тукай премиясенә тап төшермәсәләр, без күз карабыз кебек кадерләгән Шагыйрь рухын рәнҗетмәсәләр ярар иде, дисең. Кызганыч, иманлыларга аркаланып, иҗтимагый-мәдәни мәйданнарга күбрәк имансызлар үтә, еш кына эше белән сүзе, эчке асылы тәңгәл килмәгәннәрнең, риялыларның хезмәте югары бәяләнә. Җан гына түгел, тән дә әрни, гаделсезлек бәгырьләрне катыра, аннан ризасызлык хисе бөтен күзәнәкләргә үтә. Язучылар күп, талантлар бармак белән санарлык. Ул шулай булырга тиеш тә. Шул ук вакытта Хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә дәгъва кылучылар талантлардан, эш күрсәткәннәрдән, милләтпәрвәрләрдән бермә-бер күбрәк. Талантсызлар әрсез була, әдәпсез була. Аларга төрле киртәләрне үтеп чыгу берни тормый. Бөртекләп санаган каләмдәшләрем арасында талант дәрәҗәсе, милләт хәдиме икәнлеге, аның кайгыларын кайгыртып, халык гамьнәрен җырлавы бер генә кешедә дә, әгәр алар бар икән, хәтта көндәшләрендә я булмаса оппонентларында да, бәхәс уятмаслык Газинур Морат бар. Инде әллә кайчан лаек булып та, премия өчен бәхәс мәйданнары кызганда, аның кырына чыгып, өлкәннәргә аңа таба юл биреп килгән Зур Шагыйрь бар. Газинур Морат - замандашым. Безнең буын каләм ияләренең иң танылганнарыннан. Ул, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лерон, Газинур Моратлар белән бергә, сәнгатьнең үз чорында иң мәртәбәле төренә килде, әдәбиятның иң танылган жанрында каләм чарлый башлады. Инде без, шигърияткә мөнәсәбәт үзгәрүне күреп, анда бар фикерне дә әйтеп бетерү шактый чикле икәнлекне аңлап, проза һәм публицистикага ныграк авышкач та, ул шигърияткә тугры булып калды, сәяси-иҗтимагый кыю идеяләрне укучыга ирештерү максатыннан, һаман да аның мөмкинлекләрен эшкә җикте. Шигърият - чын мәгънәсендә сүз сәнгатенең иң югары баскычы. Юкка гына аны Тукай үзенә тугры юлдаш итмәгән. Шигъри сүзне халкыбызның җан авазына, ялкынлы көрәш коралына әверелдерә алган теләсә кайсы каләм иясе зур мәртәбәләргә, милләтнең яклавына, шул милләткә хезмәт итәргә тиешле җиткәчеләрнең сак карашына, игътибарына, үзләренә тиң мөнәсәбәтенә лаек. Үзенең хезмәт урыны белән дә әдәбиятыбызның сафлыгын кайгырткан, милләтнең иң кыен вакытларында аны яклап сүз әйтә алган Газинур Моратны да мин шундый каләм ияләре арасында күрәм. Һәм бу елда иҗатының Тукай бүләген алуы Шигърияткә тиешле мөнәсәбәт күрсәтү, Тукайны олылыклау, премиянең, беренче чиратта, милләтпәрвәрләргә, көрәшче шәхесләргә бирелергә тиешлеген тагын бер кат исебезгә төшерү булыр иде. Без язучылар, кыш айларында җыелып алдыкмы, еш кына бер төслерәк сүз кузгала. Их, фәлән-фәләннән дә яхшырак иҗатчыларыбыз бар, ә премиягә башка кеше куелды, тагын да дуслык-әшнәлеккә юл калдырылды, талантын халык югары бәяләмәгәннәр кандидатлыкка күрсәтелде; әдәбият елында да язучы иҗатын бәяләү җитмәде, Тукай премиясен биргәндә шәхескә гомуми бәя юк; теләсә кайсы бәйге нәтиҗәләре күңелдәге нөктәләрне күбәйтә генә кебек сүзләр куера башлый. Шулай да мин бу елда нигәдер берәр талантлы язучы алыр әле дип өметләнәм, һәм аның нәкъ менә үзем иҗатын югары бәяләгән Газинур Морат булуын телим, бу язмамда шулай булырга тиешлеген ассызыклыйм. Зур әдәби мәйданга каләме өлгереп аяк басучылар сирәктер, камил каләмне дә алга таба үстерүчеләр тагын да сирәгрәк, әмма бар. Әйтик, Газинурыбыз ел арты ел үзен яңадан ачарлык, темалар, мотивлар, формалар таба килә. Ул традицион калыпларда да, ирекле формаларда да бердәй оста яза. Газинурда чүп шигырь, вак шигырь, өйрәнчек шигырь, китек шигырь юк! Аның иҗеге йөгерек, фикере төзек, сүз сөреше мантыйкый. Газинур Морат китапларын, үзен күреп белмәгән укучы укыса да, аның һәм фольклордан, һәм классик әдәбияттан, һәм заман эксперементлары белән мавыккан яшьләр иҗатыннан хәбәрдарлыгын тотып алачак. Ул күп укыйдыр, өйрәнәдер сыман. Шагыйрьнең сан артыннан кумавы, сыйфат ягын бер чакта да онытмавы сизелә. Шул ук вакытта Газинур Морат каләменнән чыккан мирасны аз күләмле дип тә булмый, аның иҗтимагый-сәяси лирикасы гына да томлыклар сыйфатында дөнья күрә алыр иде. Шагыйрьнең каләмдәшләре тарафыннан Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән "Кош хокукы" китабы", нигездә, иҗтимагый-сәяси лириканы үз эченә туплый да. Керешемне иң башта, "Тетрәндергеч иҗат" дип исемләп, Газинурыбызның һәр шигырен күздә тотып язарга уйлаган идем. Каләмем башка юлдан китте... Чыннан да, шагыйрьнең әлеге китабы мине бик нык сискәндертте. Аның беренче "Көйри-көйри көн яна" шигыре үк йоклаган күңелләрне дә уятырдай башлана: Бу китапка кеше мөнәсәбәтләрен, интим хисләрне чагылдырган әсәрләр дә күпмедер кертелгән, билгеле, әмма аларда да еш кына иҗтимагый фикергә урын калдырылган. Укучы еш кына үзен әдәби юлларны тыныч кына укып барган җиреннән тетрәндергеч бер фикергә "абынып киткәндәй" тоя: Йөрәгенә бөтен җиһан сыйган Шагыйрь һәлакәте яшәгәндә, Син - нәфрәтем минем!.. ("Кара хатын") яисә тагын бер әсәр: * * * Мәхәббәткә нәфрәт җырлаганнар Бармы җирнең берәр төшендә? ...Кайчак шулай куркып уянам мин, Тол шагыйрьләр күреп төшемдә. Газинур Морат - зур шагыйрь. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән "Кош хокукы" китабы аның иҗатының таҗы. Ул таҗ әдәбият һәм җәмгыять тарихыбызда үзкыйммәтенә лаеклы урынын алса иде. Шулай да мин бүген әлеге китап хакында гына сөйләүне аз дип саныйм, укучы күз алдыннан Газинур Моратның иҗади үсеш юлын уздырасым килә. Мирасханәләре белән күпмедер таныш, теге яки бу әсәрен яраткан каләм ияләрем күп. Араларында зур исемнәр белән бүләкләнгәннәре дә җитәрлек. Тулы иҗатларын укып чыктыммы, бер уянган мәхәббәтем кинәттән сүрелә, чөнки җанны әсир итәрлек әсәрләренең аз урын алып торганлыгын күрәм. Шулай итеп, андыйларның, шагыйрьнеңме, прозаикныңмы артык талантлы түгеллеген тоям. Газинур Морат иҗаты белән тулаем һәм җентекле танышып чыккан бер көнне мин аны үзем өчен яңадан ачкандай булдым. Тагын бер кат ассызыклыйм: анда начар, камил язылмаган шигырь юк икән! Газинур шигърияте турында үземдә туган фикерләрне мин шул көнне үк бер җепкә тезеп яздым. Хөрмәтле укучым! Шагыйрьнең рухи-фикри үсеш баскычлары рәвешендә тасвирламамны синең игътибарыңа да тәкъдим итәм. Ул бу иҗатның зурлыгына, Газинур Моратның индивидуаль йөзе, үз иҗат манерасы барлыгына һәм, һичшиксез, Тукай бүләгенә лаеклыгына сине дә ышандырсын иде. * * * Галәм бишегендә ятимнәр бар - Юатырга кирәк! Җыр кирәк! (Газинур Морат) Газинур Морат - татар халкында китап культын кабат җанландырган алтмышынчылар шигъриятенең көчле тәэсирендә үскән буын вәкилләреннән. Әлбәттә, җитмешенче елларда билгеле бер тәҗрибә туплап, инде чираттагы дистәне башлаган шигърият мәйданына ныклы аяк басканнарның, шул исәптән Газинур Морат иҗатында да алдагы чорлар әдәбиятының чалымнарын табарга була иде, чөнки, нинди генә идеологик кысаларга тартылмасын, нинди генә фәлсәфи-эстетик карашларга нигезләнмәсен, теләсә кайсы әдәбият үзеннән элгәреләр тудырган традицияләрдән тулаем баш тартмый. Кайсыдыр яктан капма-каршы сызыклардарак торган кебек "җепшеклек" һәм "торгынлык" шагыйрьләрен аеруча әле мәгърифәтчелек әдәбиятының һәм романтик, һәм реалистик канатларыннан ук килгән сәнгать тенденциясе - халык аңын сүз ярдәмендә уяту, зыялы катламның тормышка актив мөнәсәбәтен булдыру, милләтне агарту идеясе берләштерде. Бу, беренче чиратта, тарихи үткәнгә, заманның сәяси барышына яңача, үзенчәлекле караш булдыруда, милләттәге рухи кризиска каршы чыгуда, аны һәр милләт, аерым кеше бәхете өчен яшәргә чакыруда чагылды. Әлеге тенденция Газинур Морат иҗатын да читләп узмады. Совет халкы үз яшәү дәверенең Торгынлык дип аталган этабына килеп кергәндә, аның күпмилләтле әдәбиятында, илкүләм матбугатта, кайбер юнәлештә артка китешләр сизелүгә карамастан, татар шигърияте фикри офыкларын киңәйтүен дәвам итте, соңгы елларда ирешкәннәрен классик әдәбият уңышлары белән янәшә куеп карады, һәр икесенең иң матур сыйфатларын бергә үрү омтылышын ясады, бар төр жанр формаларының, иҗат алымнарының яшәргә хаклылыгын аңлау юлына басты. Татарстан язучылар берлегендә җитмешенче еллар ахырында талантлы яшьләрне барлау, әдәби хезмәткә хәзерләү эшенә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, вакытлы матбугатта барган әдәби бәхәсләр, яшьләрнең язучыларның иҗат командировкаларында бергәләп катнашуы, шул чорда татарда талантлы әдәби потенциалның зурлыгы, аның милләтне, милли рухны саклау юлындагы хезмәтләре, шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсе, халыкта аңа ихтыяҗ зурлык һәм башка күзгә күрелеп тормаган сәбәпләр үз эшен эшләде: нәкъ менә татар шигърияте яңарыш кичергәндә дөньяга килгән сабыйлар сиксәненче еллар башында инде өлгергән каләм әһелләре сыйфатында әдәбият мәйданына аяк басты. Газинур Морат исә яшь сафташларының иң алгы рәтендә иде. Моратов Гази нур Васикъ улы 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1976 елда үз авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Газинур Моратның иҗат биографиясе, нигездә, шушы югары уку йортында башлана. Анда белем алганда әсәрләре республика матбугатында даими рәвештә басылган яшь егетнең тиздән шагыйрь буларак киңкатлам укучыга да таныласы ачыклана. Газинур Морат 1981-1984 елларда "Татарстан яшьләре" газетасында, 1984-1988 елларда "Ялкын" балалар журналында эшли, 1989-1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе житәкчесе, аннан сон, 1991-1993 елларда "Идел" журналында әдәбият-сәнгать булеге мөдире, 1993-1995 елларда "Татар иле" газетасының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан бирле- "Мәдәни җомга" атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары. Бу - сиксәненче елларда әдәбиятка килгән яшьләрнең типик хезмәт юлы. Кайсы гына әдәби төрдә иҗат итүенә карамастан, теләсә кайсы татар язучысы бер үк вакытта журналист та булып китә, әмма һәрберсе тәэсирле сүз көченә ия публицист буларак танылмый. Газинур Морат исә - ике төр иҗатны янәшә алып барган һәм берсенең сыйфатларын икенчесендә уңышлы кулланыла алган каләм иясе. Аның тәүге әдәби һәм публицистик тәҗрибәләре туган районының "Хезмәт даны" газетасында җитмешенче елларда күренә, ә инде университетта уку чорында шигырьләре үзәк матбугатта та басылгалагач, Газинур Морат каләмдәшләре тарафыннан өметле шагыйрь буларак телгә алына башлый. Шулай да аның хакында вакытлы матбугатта югары бәяләмәле мәкаләләр сиксәненче еллар ахырыннан гына күренә. "Җир хәтере" (1985), "Мин дөньяны тыңлыйм" (1988) исемле тәүге җыентыклары белән танышкач, шул чорның иң таләпчән тәнкыйтьчеләреннән дип танылган Фәез Зөлкарнәй Газинур Морат иҗатында шигъри юлларга салынган фикер тирәнлеге хакында язып чыга. Ул шагыйрьнең әдәби текстларны катмарлы метафораларга төрүен, көтелмәгән график чаралар ярдәмендә строфалардагы мәгънә басымын билгеләвен, фикри катламнарны ачуда аваз яңгырашын уңышлы файдалануын күрә. Киң җәмәгатьчелекккә шагыйрь буларак таныткан "Җир хәтере", "Мин дөньяны тыңлыйм" китаплары нигезендә Газинур Моратны 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Шагыйрьнең беренче җыентыкларында алтмышынчы елгылар иҗатына хас сыйфатлар - күзгә бәрелеп торыр хәлдә. Үз чоры публицистикасында активлашып киткән гыйльми, әйтик, физик терминнардан, урыстан алынмаларыннан мул файдалану, нечкә яңгырашлы юлларны публицистик әһәңлеләре белән бергә үрү, глобалистларча фикер йөртү, ил һәм халык өчен җаваплылык белән генә канәгатьләнмичә, дөнья проблемаларын чишәргә алыну... "Җир хәтере" исемле җыентыкка исем биргән әсәр дә - Газинур Моратка хас иҗат алымнарын ачык чагылдыра: Бу хәвефле планетамның Газиз миңа һәр ягы. Ультракыска дулкыннарда Тыңлап ятам дөньяны. Сиксән бишенче елда басылган китапка кергән шактый шигырьләрнең язылу вакыты, әлбәтә, күпкә алдарак, һәм аларга салынган һәр мәгънә бүгенге көн яшьләренә тулысы белән аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Беренче карашка, дөнья халыкларының иминлеген кайгыртып, Ак йорт сәясәтенә каршы язылган кебек бу төр шигырьләрне җитмешенче һәм сиксәненче буынның иҗатчы татар яшьләре генә түгел, күпчелек студентлары, милли зыялылары да башкачарак күз белән, үз тарихлары ракурсы аша укыйлар иде. Алар әлеге шигырь юлларыннан шагыйрьнең тыелган радиодулкыннарны, каналларны тыңлавын, аерым бер милләтнең милли бәйсезлеген югалтуы турында язганда, үз милли фаҗигасен уйлавын ачык аңлаган дип исәпләргә кирәк. Газинур Морат сиксәненче еллар иҗатында укучыга шәхси фикер сөрешен күрсәтергә теләгән каләм иясе сыйфатында ачыла, авторның үз язганнарыннан шулай ук тәм табуын тоймый мөмкин түгел. Шагыйрь бу чорда интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен башкаларга да ачарга теләгәндәй, һәр иҗтимагый яңаны, тарихи-фәнни ачышларны читләп узмаска тырышып, континетларга, Җир-Анабызга хас проблемалардан чыгу шартларын эзләп яза шикелле, вакыт-вакыт шактый абстракт, әмма кискен һәм шунлыктан ышанычлы яңгыраган юлларын да атап уза: Ирләр кебек: еламаска Өйрәтә бу заман. Юл бер генә: гуманистик Кырыслыкка табан. ("Көл син, җырым!..") Газинур Морат, бөтен иҗаты белән, хакимнәрне, Җир йөзендә сугыш һәм солых өчен җаваплы кешеләрне акылга һәм көчле ихтыярлы гамәлләргә чакыра. Нәкъ менә әхлакый экспериментлар, парадокслар, икепланлылык алымнары, дөнья белән идарә итәрлек Фикерне героеннан аләм итеп күтәртү аның аеруча бу чор поэзиясен татар интеллектуаль шигърият агымына куша. Яшь шагыйрь үз чорының вәхши күренешләрен оста табылган һәм бөтенләй көтелмәгән, имәндергеч әдәби детальләр аша тудыруга ирешә: ... Кулына шоколад тотып, Бөдрә чәчле сабый Эшафотка менеп китте, Баскыч саный-саный. ("Кинокадр"). Үксез язмыш поездында Кунакка бара сабый. Әнисенә. ("Поездда"). Югарыдагы өзекләрдә бала өчен үтә дә табигый булган гамәлләргә аңа карата кылынганы контраст рәвешендә китерелә. Газинур Морат әдәбиятка ныклы аяк баскан елларын "Үзгәрешләр көтү" чоры дип билгели. "Үзгәрешләр көтәм" әсәрендә аерым кеше, ил, дөнья, тарих агымындагы гадәтилеккә әйләнгән хәлләргә чик куелу турындагы фикер лейтмотив булып бара. Шагыйрьнең бу үзгәрешләрне ничек күзаллавын фаразлау исә укучының үзенә калдырыла. Газинур Морат шигърияте укучыны уйларга мәҗбүр итүе белән кызыклы да. Шагыйрьнең кайбер әсәрләреннән милли үзаңы югары шәхес татар язмышына бәйле фикер тапса, заман идеологиясен буйсынганы үзе көткәнне аңлый ала. Татар совет шигърияте, милли фикерне әнә шулай ныклап качыра белү аркасында, цензура кайчысыннан котыла алды, тирән метафоралылыкка иреште, урыны-урыны белән туарылыбрак китеп, ил алып барган сәясәтне аңламаучыларның да күзен ачкалады, андыйларны асмәгънәле шигырьләрне аңлау өчен хәзерләде дә. Шагыйрьләребез, шул исәптән Газинур Морат та, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен чит хакимиятләр алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманннан алынган тарихи фактлардан файдаланып аңлатты. Алтмышынчы еллар поэзиясендә, аеруча Рәдиф Гаташ кебекләр иҗатында романтик рух никадәр көчле булса, Газинур Моратның тәүге әсәрләрендә дә шулай иде. Аның лирик герое мизгел эчендә яну, шуның белән мәңгелеккә калу турында уйлана, үз алдына сораулар куя-чишә яши. Ул ил һәм милләт язмышы турында Р. Фәйзуллин геройлары кебек пафослы фикер йөртә, даими рәвештә үзен һәм башкаларны көрәшкә әйдәп тора. ("Шулмы шатлык?! Иңнәремдә..."). Аңа байлык-мөлкәт тә, дан да кирәк түгел, ул бу төр кыйммәтләрне рухи кыйммәтләргә каршы куя, һәр нәрсәне үз аңлавындагы гадел үлчәү тәлинкәләренә сала, киләчәккә карап, Җир шары, аның кырлары-басулары буйлап аяк атлый ("Әй сез, күзләр"). Каһарманнары шул сыйфатларга ия булганга күрә дә, Газинур Морат әсәрләрендә алтмышынчы елгыларныкына көчле тәэсире булган Һади Такташ һәм Хәсән Туфаннар иҗатына, көрәш рухы аңкып торган испантелле шигърияткә хас алымнарны тоймый булмый. Газинур Морат, М. Әгъләмов кебек, аерым бер фикерне, гыйбарәне ассызыклый, укучыга аерып алып җиткерә, ә инде шул чакта уңышлы яңгырашка ирешсә, кат-кат кабатлый. Ул, тормыш вакыйгаларын бары тик фәлсәфи яктыртырга омтылышы белән, җитмешенче елларда әдәби җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә алынган Кадыйр Сибгатуллинны да күңелгә китерә. Тәүге иҗат чорында Газинур Морат һәр әдәби калып белән иркен эш итсә дә, ирекле формаларга өстенлек бирә. Публицистик яңгырашка, фикерне турыдан-туры әйтеп бирүдән битәр, җөмлә төзелеше, риторика, омтылышлы, ашкынып язу аша ирешә. Шушы сыйфатлар, яшерелгән һәм яшерелмәгән фикер белән үрелеп, аның әсәрләрен укылышлы итә. Газинур Моратның сиксәненче елгы шигырьләрендә Вөҗдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр янәшәсенә Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаган, гамәлләре белән Явызлыкка, Үзгәрмәс Фикергә каршы чыккан шәхесләрнең исемнәре атала, шунлыктан алар әлеге рухи кыйммәтләрнең Җирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителәләр. Аның һәрвакыт лирик герое матур һәм дөрес яшәү турында уйлана. Гадәттә, шагыйрьләр, әле әдәби мәйданга аяк кына басканда, мәхәббәткә темасына зур урын бирәләр, Газинур Моратта исә киресенчә. Иҗтимагый-фәлсәфи пландагы әсәрләрен киңәеп язган, аерым фикерләрне кат-кат ассызыклаган, бер әйтелгәннәренә башка әсәрләрендә яңадан әйләнеп кайткан, тар проблемадан этәрелеп китеп зурракларына килеп чыккан шагыйрь интим лирикада кыскалыкка, төрлелеккә омтыла. Әдәби тәнкыйть аның сан ягыннан чагыштырмача азрак булган мәхәббәт шигырьләрен әйләнебрәк үтсә дә, аларның оригинальлеген, мәхәббәт темасында традициональрәк кала биргән татар шигъриятеннән нык аерылып торуларын билгеләми булмый. Әлеге әсәрләр бер-берсен форма, мотив, образ ноктасыннан кабатламый диярлек. Дөрес, Газинур Моратның мәхәббәт лирикасында да гомуми иҗатына хас уртаклыклар яши, нәкъ менә ул кулланган алымнар сөю хакындагы әсәрләрен оригиналь итә дә. Шагыйрь бу төр шигырьләрендә сәнгатькә хас терминнарны, сәнгать тарихыннан билгеле булган исемнәрне файдаланырга ярата: Мин хәтерлим әле ул чакларны: Тирәкле инеш буйларын, Бакалар прелюдиясен, Сандугачлар рапсодиясен, Чикерткәләр кантатасын, Яфраклар сонатасын, Бәгъремнең ноктюрнын, Мәхәббәтнең матәм маршын ...Һәм шәрә күләгәңне. (Соль мажор) Бер караганда, югарыда китерелгән шигырьдә дастаннардан килгән санау, тасвир объектларын бер-бер артлы тезү күзәтелә кебек. Асылда исә бу санауларның традицион теземнәр белән уртаклыгы бөтенләй юк. Бер-бер артлы килгән музыкаль форма атамалары лирик герой күңелендә туган төрле көчлелектәге хисләрнең чиратлашуын, ахырга таба күңеленең бик нык нечкәрүен күрсәтү өчен хезмәт итә. Менә шушы романтик нечкәлекне, герой үзе дә көтмә гәнд ә, тормыш реальлеге, тән теләге өзә шикелле. Якты ноталарны аңлаткан атама, күңел яктылыгына хезмәт иткән табигать предметлары, күренеше һәм сызма кебек кенә бирелгән кыз портреты, мәхәббәтнең үлемен белдергән матәм маршы төшенчәсе әдәби контрастлыкның нигезен тәшкил итә. Кичерешләр катмарлылыгын аңлаткан һәм, авыр тойгыларга батырып, караңгы төсләрдә тәмамланган шигырьгә куелган атама бераз аптыраштарак та калдыра, чөнки ул лирик геройның тәүге хисләрен генә белдерә ала. Газинур Моратның мәхәббәт лирикасы Равил Фәйзуллинның алтмышынчы елларда шул темага язылган шигырьләренә якын тора. Аларда атамалар, сүзләрне юлларга салу, соңгы мисраг, тыныш билгеләре мәгънә җиткерүдә мөһим роль уйный. Шагыйрьнең аерым әсәрләрендәге тасвир объектын һәм эчтәлеген дөрес күзаллау өчен, атамага салынган эчтәлек ачыклыгы мөһим. Әйтик, түбәндәге шигырьнең исеме булмаса я әлеге атама әсәрне укыганчы ук төгәл аңлашылмаса, лирик герой белән мөнәсәбәткә керүче субъект - тол хатын дип түгел, ә төн сыйфатында аңлашылыр иде: Тол хатын Аһ, бу төннең озынлыгы!.. Кочагына ала да ул мине, Таләп итә башлый күз яшемне. Мин карышам. Тик ни кылыйм? Соң ни кылыйм инде?.. Шагыйрь интим лирикада, бигрәк тә шәхесара мөнәсәбәтләр турында язганда, аерым фикерне кыска, өзеп әйтә, штрихлы картиналар белән эш итәрга ярата: Газинур Моратның күңел шигъриятендә соклану, ярату тойгылары янәшәсендә оят, үкенеч, бер кире кагылган хисләргә үткәннеке булып калырга тиешле тойгылар итеп кенә карау хас. Яшьлек, хатын-кыз матурлыгы, табигать турындагы фикерләрен-хисләрен шагыйрь еш кына чорлар аша килгәннәре белән бәйли: Күл уртасында Зөһрә кыз, Ярым ай гүя көймә. Салмак кына ишә сылу, Ямансу бер көй көйләп. Ишетәм аның сагышын, Ишетәм чорлар аша. ("Төнге этюд") Газинур Морат иҗатына хас алда саналган сыйфатлар "Оча җырлар" (1991) җыентыгында да күзәтелә, әмма күпчелек әсәрләрендә метафоралылык инде кими төшә, Үзгәртеп кору еллары тудырган шартларда ул сәяси эчтәлектәге шигырьләрне массаларга аңлаешлырак кора башлый, аерым бер кеше, милләт хокукы турындагы әсәрләрендә үзәккә империядә изелгән милләтләр, аның кешесе хокукларын куя ( "Кош хокукы"). Шагыйрь иҗатында әле кайчан гына вакытлы матбугат материалларының үзәгендә торган Әфганстан, Карабах сугышлары җанлана, тарихта канлы эзләр калдырган шәхесләргә бәя бирү омтылышы арта. Татар иҗтимагый хәрәкәте көчәю шартларында көрәшчеләр арасыннан милли лидерлар аерылып чыга. Алар, нигездә, әдәби мәйданда да үз урынын тапкан корыч рухлы, кыю шәхесләр була. Яңарышлар заманы, үз чиратында, милли лидер проблемасын әдәбиятка алып керә. Җиргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында тагын зур урын тота башлый. Бу хәлләр Газинур Морат шигъриятендә дә үзен сиздерә. Прометей, Сталин, Василий Блаженный... Ленин, Кол Гали, Тукай, Җәлил, Чингачкук... Тарих битләрендә үз исемнәрен төрлечә язып калдырган шәхесләр, аларның үз милләтләре, башка милләтләр язмышындагы роле турында уйлана ул. Газинур Моратның "Оча җырлар" җыентыгына кергән әсәрләрне "фидаилар кирәк" фикере бер ноктага җыя. Аның шул исемдәге күләмле шигыре милләт өчен яшәү идеясенең алга таба иҗатында үзәк урында торачагыннан хәбәр шикелле яңгырый, "Очар кошлар" китабының да умыртка баганасын тәшкил итә. Ил сәяси Үзгәртеп кору этабына кергәч, шагыйрь милли азатлык, яңарыш идеясен яклаган үткен каләмле публицист буларак та таныла. Туксанынчы еллар уртасыннан Газинур Морат иҗатында миллилек тагын да арта, сәяси-иҗтимагый лирика фикер ноктасыннан үткенләнә, заман фактлары белән баетыла, идея эчтәлеген күптөрле аңлау мөмкинлеге бетерелә, тормыш вакыйгаларын анализлау аркылы килгән уйларга юл бирелә. Заманга бәйле рәвештә, абстрактлылык урынсыз булып калган публицистик рухтагы әсәрләрендә дә кирәгеннән артык пафослылык, югары ноталарда язу күзәтелми диярлек. Шагыйрьнең 2000 елда дөнья күргән "Түбә" җыентыгы әнә шул хакта сөйли. Әлеге китап вакытлы матбугатта киң яктыртыла, һәм аның өчен Газинур Морат Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премия белән бүләкләнә. Газинур Морат күпсанлы лиро-эпик әсәрләр иҗат итүче буларак та билгеле. Алар арасыннан аеруча "Ачлык" поэмасы аңа зур әдәби уңыш алып килде, әлеге әсәр туксанынчы елларның бу темага язылган башка поэмалары арасында үзенең лаеклы урынын тапты. Тезмә белән чәчмәне чиратлаштырып иҗат ителгән поэмада татар дастан-поэма традицияләре яңа алымнар белән баетылды, "Идегәй" кебек классик фольклордан стиль чаралары заман фикерләрен уздыру өчен файдаланылды. "Ачлык" әсәре татар әдәбият ының традицион иҗтимагый-сәяси поэма жанрын форма ноктасыннан баетты, аңа яңа, заманча эчтәлек алып килде. Шагыйрь "Ачлык" поэмасына Альберт Камюның "... Ирек хакына шәһит китү генә мәгънәгә ия була. Тик шул чагында гына кешенең бөтенләй үк үлмәячәгенә ышана" дигән сүзләрен эпиграф итеп ала. Аның төп мәгънәсе, "Ирек хакы" рәвешенә кергән сыйфатта, алга таба әсәрнең поэтик тукымасын тәшкил итә. "Ачлык" ның беренче кисәге, яңгыраш ноктасыннан караганда, индивидуаль-автор иҗегенә нигезләнми, аның үлчәме Газинур Морат иҗаты өчен хас түгел, шунлыктан игътибарны аеруча җәлеп итә дә. Тәүге строфалар ук укучыны ерак тарихка алып китә, чөнки әле беренче юллардан Идел-йортның кайсы чорлардагы бәйсезлеге турында сүз барганлык ачык аңлашылып бетми, ул бары тик соңгы юлларда гына тәгаенләнә. Укучыда ике вакыт аралыгын күзаллатуга ирешү - тематик эчтәлекнең ике яссылыкта бирелүе - шагыйрьнең зур уңышы. Ул шуның аша тарихтан гыйбрәт алырга, үткәндәге хаталарны яңадан кабатламаска өнди. Поэмада төрле калыплардагы тезмәләр аша җиткерелгән фикер кискен яңгырашлы, заман һәм тарих мәгълүматларына таянган нәтиҗәләрдән оешкан публицистика белән чиратлаша. Болай эшләүнең бер вазифасы - туксанынчы еллар башы татар дөньясының иҗтимагый-сәяси барышыннан хәбәрсез замандашка һәм инде бигрәк тә киләчәк укучысына ачыклык кертү дә күрәсең. "Ачлык" поэмасы, шагыйрьнең лирикасы кебек үк, фикер тыгызлыгы белән аерылып тора, чәчмә текстлар әлеге тыгызлыкны тагын да көчәйтеп җибәрәләр. Бу әсәрнең эмоциональ яңгырашына зыян китерми, чөнки Газинур Морат, бер яктан, ритм-рифмага бик игътибарлы, иҗекләрне юлларга ирекле салган строфаларда да гомуми ритмик буыннар санын сакларга тырыша, икенче яктан, укучыда хисне фикер-фәлсәфә аша уятырга омтыла. Поэманың икенче кисәге шигъри текстка күп яктан ачыклык кертә. Беренчедән, әсәрдә туксанынчы елларда татар милли хәрәкәте башкарган "Азатлык" хәрәкәте турында сүз барганны аңлата, икенче яктан, бу хәрәкәт башында торучыларның, аңа теләктәшләрнең халык иреге өчен җан бирергә хәзерлекләре турындагы фикерне дә җиткерә. "Безнең башка ниләр язды икән? Үлем турында уйлыйсы да килми" дигән җөмләләрдән шагыйрьнең дә алар арасында булуы аңлашыла. Чәчмә текстларның аерым бер өлеш тәшкил итмичә, поэтик юлларга ялганып китүе аеруча Урта гасырларда популяр булган хикмәтләрне искә китерә, әмма без алардагы тезмә өлешнең, нигездә, притча рәвешендә булуын беләбез. Икенче яктан, бу алым "Ачлык"ны тезмә һәм чәчәмә чиратлашкан дастаннарга яисә кайбер традицион поэмаларга да якынайта. Ачлык мәйданында санаулы кешеләр утырса да, бөтен халыкның бу гамәлләрне яклавын шагыйрь берничә мәртәбә кабатланган "ачлык тотып ачыклады халкым" юллары аша әйтә. Шул ук гыйбәрә ярдәмендә, Газинур Морат Яңа заман шартларында бары тик коралга нигезләнмәгән сәяси гамәлләр аша гына үз хокукыңны яулап булуны да аңлатырга тели. Бер үк вакытта шагыйрь, башка халыклар белән иңгә-иң торып, кулына мылтык алып көрәшкән татар ул һәм кызлары барлыгына да горурлана кебек. Әлбәттә, бу горурлык янында тән һәм җан газабы да тоемлана, шагыйрь әйтеп бетермәгән уйлары урынына өчнокталар куеп калдыра. Поэмада Рәсәйнең Үзгәртеп кору елларында алып барган сәясәтенә гадел бәя бирелә, шагыйрь төрле милләт халыкларының империя кысаларында бары тик көчләп кенә, корал ярдәмендә куркытып кына тотылуын ачык итеп әйтеп бирә. Бу илдә берәүләр ачлык тоту аша үз хокукларын якласа, икенчеләр гаделсез кануннар нигезенә корылган дәүләттә яшәп, үзенең гомерен бер мәгънәсезгә ачлык тырнагына тапшыра. "Ачлык" поэмасының фольклор, дини китаплар белән интертекстуаль бәйләнешләре көчле. Алар ярдәмендә, татарның, төрки халыкларның берничә гасырлык тарихы ачыла. Әсәрдә турыдантуры җиткерелгән фикерләр, фактлар янәшәсендә метафорик пландагылары да җитәрлек. "Халык баш итчегә чиратка тезелгән", "Ә халыклар ясак түли телләтә", "Анаң телен кыздыралар табада", "Балаң телен талаталар этләрдән", "Без бәхеткә ач татар" кебек поэманың идея эчтәлегенә тирән мәгънә алып килгән оригиналь гыйбарәләр Газинур Моратның, һичшиксез, талантлы һәм милли рухлы шагыйрь икәнлеген күрсәтәләр. Туксанынчы еллардан башлап, вакытлы матбугатта хакыйкый фикергә урын киңәю аркасында, ул кайчандыр шигъри сүз аркылы гына җиткерә алган фикерләрен халыкка Газинур Морат публицистик язмалар аша ирештерү эшенә керешә. Милли хәрәкәттә турыдан-туры катнашу, милли тарих белән кызыксыну, тыелган татар әдәбиятының кире кайтарылуы язучының иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә, ул татар тормышындагы һәр вакыйгага шәхси мөнәсәбәт белдереп барырга омтыла. Шулай итеп, "Бәйле бәйсезлек" (1992), "Илдә көчле булсаң ярыймы?" (1993), "Җәяүле кошлар" (1995), "Аю кәмите" (1996), "Татарга тылмач кирәкми" (1998) мәкаләләре дөньяга килә. Газинур Моратның иң укылышлы публицистик язмалары 2002 елны басылган "Җәяүле кошлар" китабында урын ала. Әдәби авангардта барган татар шигърияте милли-иҗтимагый тормышының елъязмасы да, барометры да кебек. Газинур Моратның 2005 елны басылып чыккан "Төнге әверелеш" җыентыгы хакында да шул сүзләрне әйтергә булыр иде. Ул бер үк вакытта затлы әдәби сүз сөючеләр тарафыннан каләменең иң көчле вакытын татар шигъриятен үстерүгә, аның фикри офыкларын киңәйтүгә биргән Газинур Моратның иҗат хисабы буларак та кабул ителде. Бу китапта шагыйрьнең алдагы еллардан иң уңышлы дип санаган шигырьләре янәшәсендә яңа гасырга аяк баскач язылганнары да урын алды. Аларны бер эзлеклелектә укыганда, шагыйрь каләменең һаман үсеш-үзгәрештә икәнлеген күрәсең. Ул, алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән бик күп талант ияләре кебек үк, иҗатын яңа конструкцияләр, ачылмаган темалар, көтелмәгән метафоралар эзләүдән башлаган һәм тора-бара фикерне ачыграк, үтемлерәк җиткерүгә, традицион формаларга өстенлек бирә. Әлбәттә, чын шагыйрьләргә хас булганча, иҗатының төп алымнарын үзенчәлекле кулланылган троплар тәшкил итә. Алар арасында гомер бакый таныш булган, әмма яңа җирлеккә утыртылган герой образлар да, заманга хас трансформацияләнгән традицион символлар да, шагыйрьнең өр-яңа үз табышлары да бар. Газинур Морат кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган "Тылсымлы тел" (1989), "Ачык дәрес" (1995), "Әкияткә ышанмаучы малай" исемле китаплар авторы буларак та билгеле. Әлеге китапларга кергән әсәрләр дә татар балалар шигърияте традицияләре ачык саклана. Алар С. Сөләйманова, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре белән шактый аваздаш. * * * Гомер - бәйге. Узышабыз. Кемнәрдер шөһрәт ала. Тукай йөгәнләгән пар ат Шулай да тизрәк бара. (Газинур Морат) Тукай премиясенә кандидатлыкка тәкъдим иткәндә, шагыйрьләрнең милләт тудырган олы шәхескә, мирасына мөнәсәбәтен читләп үтү дөрес түгел. Язмамның чираттагы өлешен Газинур Моратны Тукайга бик күп сыйфатлар якынайтканлыгын сөйләүдән башларга уйлыйм. Бу якынлыкны, бердән, иҗтимагый активлык дип атар идем. Үзгәртеп кору елларының башында "Ачлык мәйданы"ның бер каһарманы сыйфатында халык арасында танылган Газинурның шул чорның, хәзергебезнең, гомумән татар дөньясының актуаль мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр язудан туктаганы юк. Иҗат эшчәнлеге көндәлек матбугат белән дә бәйле шагыйрьнең ил гамен кайгырткан язмалары газета-журнал битләрендә даими басылып тора. Тукай үз чорында бик күп яшьләрнең кумиры булса, Газинур да - яшь каләм ияләренең рухи әйдәманыдыр. Ул сәяси көрәш мәйданнарына атылудан курыкмый, яна-көйри яза... Икенчедән, әйткәнебезчә, аның шигърияте тормыш фактларына нигезләнә, язганнары үз чорының иҗтимагый-сәяси энциклопедиясе рәвешен ала. Ясалма пафосларга бөтенләй урын бирмәү, отышлы сайланган сәнгать чаралары аркасында, Газинурның бик күп әсәрләре иҗтимагый яңгырашка ия, ышандыра, публицистик аһәңле. Публицистик аһәңлелеккә шагыйрь Тукайдан ук килгән әдәби алымнар ярдәмендә ирешә. Боларның иң әһәмиятлесе: яшерелгән һәм ачыктан-ачык әйтелгән фикерләрне бергә үрү. Яңарышлар чорында, милли лидер проблемасын әдәбиятка килеп кергәч, Җиргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында, шул исәптән Газинур иҗатында да зур урын тота башлый, дидек. Әнә шундый шартларда аның каләме Тукай темасын яңа сулыш белән җанландырып җибәрә, Тукайны тарих битләрендә үз исемнәрен көрәшче сыйфатында язып калдырган шәхесләр янәшәсенә куя. Мәсәлән, "Черек күл" шигырендә лирик мин татарның иң зур шәхесләрен, бигрәк тә әдипләрен алып киткән еллар, сәбәпләр турында уйлана һәм үкенеч катыш сөенеч аша ил тарихының иң дәһшәтле елларынача яшәмәгән Тукайга мөнәсәбәтле болай ди: Шигырьгә күчәдер, Җанга Сыймаган борчу-кайгың... Ярый әле яд итәргә Кабере бар Тукайның. Шагыйрь каләменнән төшкән программ әсәрләр арасында "Тукталышлар" шигыре бар. Анда, беренче карашка, Казандагы транспорт тукталышлары хакында сүз барган кебек, ә укучы күңеленә әдәби-иҗтимагый үсеш баскычлары, шул баскычларга күтәргән шәхесләр, шул исәптән Тукай турында да уйлар килә. Алдагы бүлектә инде бер тапкыр сүз барган һәм зур иҗтимагый резонанс алган "Ачлык" поэмасы һәм Тукай иҗаты арасында кычкырып яткан интертекстуаль бәйләнешләр күренә. Автор, Казанны алу вакыйгалары белән беррәттән, Тукай каләме белән тагын да ныграк танылган Кисекбаш, Дию, Камчылы ишаннарны да искә төшерә; Казан урамыннан этләр куган Кисекбашны чит кавемнәр иленнән куарга омтылган татар башына тиңли, хәтта, минем баш ул, дип белдерә. Газинур Морат иҗат иткән Тукайга кагылышлы әсәрләрдә аерым бер әдәби детальләр кабатланып килә. Боларга Клячкин хастаханәсен, ишан образларын, Печән базарын, аның гайбәтчеләрен һ.б.ларны кертеп карарга булыр иде. "Вакыт машинасы" поэмасының дүртенче бүлегендә Пасха көнендә Клячкин хастаханәсендә татар шагыйре үлү хакында юллар бар. Хәзер инде Ишми ишан кебек дошманнары да истәлек язар, ди ирония белән автор. Видеоязмада Газинур Морат укуында "Тукай" порталына кертелгән "Клячкин" шигыре бар. Мин аны кабат-кабат әйләндерәм. Газинурның "Шагыйрьнең кайтуы" исемле балладасында күбәләкләр белән уйнап үскән Апушның зур шагыйрьгә әверелүе, вафаты һәм җанының Клячкин шифаханәсендә ялгыз күбәләк рәвешендә бәргәләнүе тасвирлана. Газинур Моратның Тукай темасын теге яки бу күләмдә ачкан әсәрләренә "Юк. (Тукайны уйлап)", "Кыш. Болгар чатында"; "Кара базар" һ.б.ларны кертергә була. Лирик миннең китап базарына баргач туган уйлары рәвешендәге соңгы әсәр шушы рәвешчә тәмамлана: Карамагыз бөекләрнең Милләтенә, теленә, Күтәрегез бәяләрне Пушкин бикеклегенә! Тукай биеклегенә... Иҗатында шул биеклеккә омтылган Газинур Морат шигърияте дә үзенә лаек бәяләмә көтә! * * * Газинур Морат поэзиясенә темалар масштаблылыгы, фикер һәм кичерешләр киңлеге хас. Шагыйрьне бигрәк тә халык, аңа хезмәт иткән шәхесләр, тарих тегермәненә салынган аерым кеше язмышы борчый. Аның лирик герое үзгәрешләр көтү белән генә яшәми, шул юлда актив хәрәкәт тә итә. Газинур Морат иҗатында фикер сөрешенең төгәл логикасы күзәтелә. Шагыйрь уйлап, уйланып яза, аның герое күпчелек очракта ачык калыплашкан нәтиҗәләргә килә, әмма укучыны алга таба уйланырга, тормыш фактларын күңеле аша уздырырга, үзенчә бәяләргә мәҗбүр итә. Газинур Морат әсәрләрендә, хәтта уй-фикер, метафоралар тыгызлыгы күзәтелгәндә дә, эмоциональ тулылыкка, бөтенлеккә зыян килми. Шагыйрь, балалар өчен дә күп кенә китаплар чыгарса да, киң җәмәгатьчелеккә заманның, аеруча татар дөньясының актуаль иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган һәм урта, өлкән яшьтәге укучыларга адресланган әсәрләре белән билгеле. Аның публицистикасы, идеятематик ноктадан караганда, шигърияте белән һәрвакыт тыгыз үрелеп бара. Газинур Моратның мәртәбәле Тукай премиясенә тәкъдим ителгән "Кош хокукы" җыентыгы - үз иҗатының да көзгесе. Син аны укыганда үзеңне тартылган кыл кебек тоясың. Шагыйрь әлеге кылны тегеләй дә, болай да чиртә, бөтен җаныңны зеңелдәтә. Кошларның да хокукы бар. Кешеләр, бигрәк тә җәмгыять чикләгән, рөхсәт иткән хокук кебек ул миңа. Газинур Моратның олы бүләккә хокукы чикләнмәсә ярар иде дип телим. Әйе, ике шагыйрь дә бер үк көйләрне көйли. Гаилә, ил, халык мәнфәгатьләрен күңелгә уздырырлык яңгыраткан аһәңнәр ул. "Я ут бул, я юк бул" (Фәнзаман Баттал) Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталовның арабыздан киткәненә дә бер ел булып килә. Татарның яраткан юмор остасы, прозаигы, шагыйре, тәнкыйтьчесе һәм журналисты иде ул. Шулай дидем дә кыен булып китте. Фәнзаман абый, беренче чиратта, бик күпләрнең яраткан дусты булгандыр. Өй ишекләре һәрвакыт - ачык, өстәлендә ризык - мул, түре - бәйрәм шатлыгына тулгандай. Тормышта шундый көннәр була: кая бәреп сугылырга белмисең. Сине беркем көтеп тормыйдыр дип уйлыйсың, иң якын кешеләреңә дә кирәгең юктыр шикелле. Шундый чагында, күңелеңне яктыртып, бер уй килә. Нишләп көтмәсен! Фәнзаман абый бар бит әле! Көнме, төн уртасымы, таң атып киләме - аңа йөгерәм. Ул бер дә кыенсынмыйча торачак, шунда ук чәен куеп җибәрәчәк, өстәленә, сиңа гына саклап тоттым, дигән матур сүзләр сөйли-сөйли, иң тәмле ризыкларын тезәчәк. Менә монысы - Минзәлә балы, менә монысы - Түбән Кама балыгы, менә монысы - колбаса заводы директорының күчтәнәче, үзе ашый торганны гына бирде... Базар ачылгач, бергәләп чыгып керербез, җиңгәчәләреңнән үзең сайлап алырсың теләгәнеңне, дип тә өстиячәк әле ул. Менә шундый кеше иде Фәнзаман Баттал исеме белән әдәбият тариыхыбызга кереп калган каләм иясе. Фәнзаман абыйны, якын иткәннәр күп булса да, бар кеше дә яраткандыр дип алданмыйм анысы. Ике-өч әйтеп тә аңламаган дусларына да каты бәрелгәләп куя иде ул. Дус - кичергәнгә, гафу иткәнгә, инде бигрәк тә тәнкыйди әйткәнеңнең үз файдасына икәнлеген аңлаганга - дус буладыр да. Фәнзаман абый тирәлеге, туры сүзлелегенә, бәреп яисә юмор белән каты гына да әйтүенә карамастан, тараймады, торган саен киңәйде генә. Дөрес, аннан чыгарылып ташланганнар да булгалады, әмма андыйлар да яңадан Фәнзаман абый тирәсенә елышырга тели иде. Ул инде чын-чынлап юлыңны киссә, ишеген кабат ачмаслык кисә... Фәнзаман абый тарафыннан иң хөрмәт ителгән хатын-кыз булуым белән чиксез бәхетлемен. Аны яратканнар бар иде, ул яратканнар, әмма иң-иң хөрмәт иткәннәр арасында мин чынлыкта үземне күрәм. Күңелендә йөрткәннәрен вакыт-вакыт тугарылып чишкән, каршымда бик нечкә күңелле бер инсанга, кайвакыт хәтта сабыйга әверелеп калган Фәнзаман абыемны, милләт проблемасына, әдәби барышка карата төннәр буе алып барган сүзләребез дә һәрвакыт аваздаш булгангамы, бик сагынам. Аның үлеме - минем зур югалтуым. Фәнзаман абый. Мин аның янына йокыларым качкан көннәрдә генә түгел, төннәрдә дә бара идем шул. Ул кабул итәрмеюкмы, мин аны шул килүем белән борчымыйммы дип тә уйламыйча. Кайбер чакларда сабый кызымны, дус-иптәшләремне дә ияртеп болай гына да килеп чыга идем. Еш кына, минем кебек уйланып ятып, ул үзе дә йокламаган булыр. Аның өчен төн һәм көн кушылган кебек иде. Эшкә барасым бар, вакытым тар, дигәнеңне дә ишетергә теләмәс. Мин менә ашык мыйм, минем вакыт үзем теләгәнчә бара, мин беркемнән, бернидән, хәтта эштән дә бәйсез дип әйтергә ярата иде. Аның ялгыз ир-атлар гына яши дип уйламаслык пөхтә өенә килеп керәсең. Ул шунда ук сине үзе артыннан аш бүлмәсенә таба ияртә. Иң кыйммәтле чәйләрне генә стканыңа салып кайнар су агыза. Әйтерсең, син киләсеңне белеп-көтеп торган. Суыткычыннан катырган җир җиләкләер, чияләр... чыга, кәстрүлдән кисәге белән ит алына. Чишә башлаган кроссворд-сканвордларындагы берәр сүз белән башы каткан чагымы, икенче бер проблеманы уйлаган вакытымы яисә чит радиоэфирларны тыңлап ятуымы булгандыр югыйсә. Үпкәләми, бүленә... Чәй-кофе белән башны кәефләндергәч, барысын да бергәләп чишәргә тотынабыз. Кроссвордының атна буе табылмаган соравына җавап әйтсәм, көлә торган иде: - Кара, хатын-кыз гына үзең, башың эшли бит! Аннан тагын чишәбез, тагын, тагын... Инде чын-чынлап әйтә: - Юк, юк! Хатын-кыз түгел син, Рифә. Мин үзем сине чисталык генераторы дип саныйм. Әле иптәшләргә дә сөйләп тордым. Ул өйгә керә бара, артыннан чистара бара. - Мин киткәч, бер нәрсәңне таба алмыйсың бит аннары, Фәнзаман абый. - Өйдә тәртип булса, табыла ул! Без әнә шундый якын дуслар идек бит... Идек, дим, соңгы елларда, шәһәр уртасында яши башлагач, без аннан ерагайдык. Таңгөлем белән бергәләп килеп чыккач, ул аптырап ук калды. - Карале, никадәр үскән! Әле генә әнисенә тәрәзәләремне юышып йөргән иде. Бу сүзләрдә ниндидер ишарә бар сыман... - Фәнзаман абый, үпкәләмә, үз тәрәзәләремне дә башкалар юа инде, - дим, мондый эшләрне авыр башкаруымнан кыенсынып, хасталыгым өчен оялып. Беләм, ул миндәге үзгәрешләргә аптырый, эченнән жәлләп тә куядыр, тышка чыгармый: - Шулаймы...- гына ди. Ишегалдында, үләренә күп тә калмаганда, бик озак моңаешыб рак утырганны хәтерлим. Кошлар ашаттык. Ярата да иде соң ул аларны! Эшләпәләренә утырта, кулларына тезә, сөйләшкәләп алган була. Чат бала-чага инде! Авызы колагына кадәр җитә! Бервакыт, инде кызым да читкә киткәч, барганымда тагын аны искә төшерде, Таңгөлең яныма килеп күреште, танымас та идем, дип бик сөенеп искә алды. Фәнзаман абый минем ерагаюымны авыр кичерде дип уйлыйм. Бәлки, ялгышамдыр, кем белә. Миңа да җиңел булмады. Сәбәпләре бар иде. Эшем, яшәгән урыным аныкыннан ерагайды. Онык туды, башкасы... Ә күңел торган саен аңа якынрак була бара иде югыйсә... Кешегә озак килми торасың, инде бер килеп чыгам әле шушы арада дип кенә уйлыйсың, кайвакыт, иртәгә (!) дип әзерләнеп үк куясың... ул китә дә бара... Аның белән дә шулай ук булып чыкты... Фәнзаман абыйны миңа якынайткан әйбернең иң асыллары алда сөйләгәннәрем түгел, билгеле. Бу - милләт гаме. Гаиләсез язучының ул бигрәк тә җанында утыра, чөнки башка уйлар аны читкәрәк этәрми. Төннәр буена сәясәт сөйләшсәк тә, сүзләребез бетмәс кебек иде, вакыт галиҗанәп аңа нокта куя ала икән. Ә шул төнге мәсҗлесләргә әле бер кеше килеп кушыла, әле икенчесе. Аннан да күбрәк кеше белән аралашкан, дуслашкан башка берәүне мин белмим. Һәм нинди дә төрле иде аның дуслары, һәм барысы да - соң дәрәҗәдә милләтпәрвәрләр! Кайвакыт бүлмәдә һавасызлыктан, кеше күплектән буыла башлагандай булабыз да аның гапь өчен көйләнгән балконына чыгабыз. Тагын милләт, тагын киләчәк, тагын язучы тормышы... турында бетмәс-төкәнмәс сүз китә. Ул безнең тулы мөстәкыйльлек яулаячагыбызга, Рәсәйнең кайчан да бер, хәтта артык озак тормыйча таркаласына ихлас ышанган сирәк кешеләрнең берсе иде. Инде ниләр уйлап ятадыр... Эшләремнән арып-талып кайтканда, дус-ишләрем белән ял итеп йөргәндә, аның тәрәз төбенә килеп чыгабыз да я сызгырабыз, я мин: - Фәнзаман!!! - дип кычкырам. Пәрдә селкенеп куйгандай итә дә шунда ук форточкадан ачкыч килеп төшә. Бервакыт ул хәтта запас ачкычын миңа биреп үк куйган иде: - Нәрсәгә шагыйрә башың белән кычкырынып торасың, я өйдә булмаган чагым туры килер, ач та кер! Мин ул ачкычны озак йөртмәдем, әллә ничек кыен - кешенең интим территориясенә керү кебек булды, кире кайтардым. Фәнзаман абыйны югалту әнә шундый "сорау буенча тукталыш"ны юкка чыгарды. Бу минем кебек дистәләгән башка иҗатчыларга да шулайдыр дип уйлыйм. Ул үтә якын иткән һәм хөрмәтләгән кешеләр миннән башка да бар иде бит. Кайвакыт өенә килеп керәсең, янында - берәр чибәр кызмы, башкасымы. Шунда ук өстәлне яңадан хәзерләтә: - Кызлар, Рифә апагыз янында сез йөгереп кенә йөрергә тиешле, бик хөрмәт итәм мин аны,- ди. И рәхәт тә инде ирләрдән тышкы матурлыкка бәйләнешсез комплиментлар ишетү, җитмәсә, фасун өчен генә булмыйча, чын ихластан әйтелсә! Менә шулай. Бик авыр тойгыларда яшим. Шул тойгылар арасында Фәнзаман абыйны югалту хисе дә бар. Ул милләтнең бер кисәген югалту шикеллерәк. Иң якын туганыңны моннан соң беркайчан да күрә алмаячагыңны белү хисе дип әйтимме. Ышанычсызлыктан да авыры бармыни?! Ә Фәнзаман абый әле исән вакытта күп нәрсәгә ышана да, шуның чынга ашуын кайгырта да иде. Шулар арасында иң үзәктәгесе - билгеле, милләтне бу гарасатлы чордан исән-имин алып чыгу. Фәнзаман абыйның үткен каләме, хәтта көндәлек тормышны, ир-хатын мөнәсәбәтләрен яратып кына тасвирлаганда да, милли барыш хакында бер генә мизгелгә дә исеннән чыгармады дип беләм. Әнә шуңа күрә әдипнең кунак өстәле артында Айдар Хәлимне дә, Роберт Әхмәтҗановны да, Мөдәррис Әгъләмовны да, әдәбияттан чит өлкәләрдә хезмәт иткән бик күп билгеле шәхесләрне очратырга була иде. Ерактан килгән кунакларның күбесе - һичшиксез, Түбән Камадан. Фәнзаман абый белән еш кына Тукай, шәхесе, иҗаты турында сөйләшәбез, уйланып утырабыз. Аны Ләисемнең танылып кына барган бер вакытында, хи, Фәнзаман абый, Тукай кебек кенә язсаң буламыни инде ул хәзер, дигәне бик аптырашта калдырган иде. Мин Ләисне аңлыйм да аңлавын. Яшьлек максимализмының чагылышы, әле Тукайны төбенәчә төшенеп бетермәү билгесе инде ул әйткәннәр. Яшь вакытыңда сүз телдән җиңел генә оча да чыга. Гомерләр узгач, син башкачарак җавап бирәсеңне белмисең бит әле. Ә ул аның әлеге сүзләрен һич кенә дә оныта алмады. Әллә мине электән үк бөтенләй башкача уйлаганга да бик якын итте микән, дим хәзер. Тукай. Фәнзаман абый гомере буе әлеге зур фигурага тиңләшергә омтылды. Аның моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар иде. Башлы, күп күрүчән, үткен телле. Чыннан да, юмористик һәм сатирик хикәяләрне, шигырьләрне, публицистиканы республика көндәлек матбугатында бер-бер артлы бастыруы, заман вакыйга-хәлләренә оператив җавап бирә алуы, сәяси планда хәл ителмәслек кыен проблемаларны да читләп үтмәве, иҗатында жанр киңлеге белән, Фәнзаман Баттал Тукайга гаять тә тартым да иде. Лирик поэзиядә Тукайга тиңләшә алмаса да, вакытлы матбугат иреккә ия булса, ул тагын да кыю һәм усал мәкаләләрен шактый чыгармас идемени?! Фәнзаман абый Тукайны остазы һәм буй җитмәслек талант иясе санавы турында даими ассызыклап сөйләп, язып торды. Башкаларның күрмәвеннән курку гына булмагандыр, үзендә дә әлеге тойгыны шуның белән тагын да ныгыткандыр ул. Әдипнең милли азатлык идеяләре белән үрелгән, хакимияткә тәнкыйть сизелеп торган язмалары бары тик үзгәртеп кору заманы килгәч кенә басылса да, гомуммирасында төп урынны алды һәм сан-күләм ягыннан арта барды. Ул, Тукай кебек үк, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга мөнәсәбәтле кыю язды, танылган шәхесләрне "чеметкәләргә" яратты, кайвакыт хәтта аралашкан каләмдәшләренә дә сатира-юмор күзе белән карады. Үпкәләткән чаклары да аз булмады. Туры Тукайны да беркем яратмаган, нишлисең. "Йә ут бул, йә юк бул!" язмасында Фәнзаман абый күңелендә әдәбиятка мәхәббәт уянуын Тукай исеме, иҗаты белән бәйли, тәүге шигырьләрен аның кебек тирә-ягындагы күренешләргә мөнәсәбәтле һәм юмор рухында иҗат иткәнлеген, аның китапларын бала чактан үзеннән калдырмавын, шагыйрьдән үрнәк алып язарга тырышканлыгын әйткән иде. Фәнзаман абыйның әдәбиятта тоткан мәсләге Тукай традицияләрен дәвам итү һәм заман шартларына бәйле үстерү иде. Ул бу юлда гаять тә актив эшләде. Үз чорында Тукай әсәрләрен сәхнәдән уку ничек популяр булса, ачык аңлаешлы һәм халыкчан тел белән иҗат иткән Фәнзаман Батталныкыларны да һәвәскәр һәм һөнәри артистлар еш яңгыратты бит. Сәхнә сүзе аша халыкның сөйләм культурасы да формалаша, уй-фикеренә дә эз салына. Ул моны ачык аңлап эш йөртте. Фәнзаман Баттал, бигрәк тә публицистик материаллар язганда, милләт хадимнәрен тасвирлаганда бары тик Тукайны төп үлчәм берәмлеге итеп ала: "Милләт язмышы, тормыш хикмәтләре, чорыбыз шәхесләренең гамәлләре хакында уйга чумган чакларымда, ни хикмәттер, янәшәмдә Тукай торганны тоям. Ул фикер агышымны барлап, нәтиҗә һәм бәяләрне үз үлчәве белән үлчәп, киңәш биреп торадыр сыман" ("Тукай илчесе"). "Икәүдән-икәү" исемле Г. Тукай белән "хыялый әңгәмәсе", "Тукай рәсеме каршында" шигыре һәм кайбер башка әсәрләре шулай ук әдипнең тормыш тудырган сорауларга җавапны Тукайдан алуын күрсәтә. Аталган мәкалә, әдипнең Тукай исемен телгә алган "Шомлы да, өметле дә" фельетоны һәм вакытлы матбугатта даими дөнья күргән күпсанлы язмалары рухлары, стильләре белән Г. Тукай фельетоннарын хәтерләтә. Фәнзаман Баттал шигъриятендә Тукайдан трансформацияләнгән "Кәҗә белән сарык хикәяте", "Шүрәле" исемле күләмле хезмәтләр бар. Тукай турында күп язса да, аны үзенә өлге итсә дә, публицистикасында гына түгел, тезмә әсәрләрендә дә кайбер каләм ияләренең Шагыйрь исеменә аркаланып, әдәбият баскычларыннан күтәрелүен, бигрәк тә түрә шагыйрьләрнең Тукай бүләген лаексыз алуларын гаепли иде ул. Бервакыт Фәнзаман абый, үз исемендәге бүләкне бүгенге көндә хәтта Тукай да ала алмас иде, дип белдерде ("Тукай рухы йөрер хурланып"). Фәнзаман Батталның бай һәм төрле әдәби, публицистик яисә әдәби-публицистик мирасында Тукай каләменә иң якын торган, каләм иясеннән зур осталык, телгә үткенлек, күпкүрүчәнлек сыйфатлары таләп иткән оператив форма - фельетон. Татар журналистикасында аңа ихтыяҗ гаять тә зур, шул ук вакытта бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә сәләтле шәхесләр күренеп тормый. Фәнзаман абыйны югалту сүз сәнгатебезгә әнә шундый бер китеклек тә алып килде. ТУКАЙ ҺӘМ ДӨНЬЯ ӘДӘБИЯТЫ Тукай, Иванов-Классик һәм Никитин Г. Тукайның әдәби бәйләнешләр даирәсе гаять тә киң. Шагыйрьн ең рус классик әдәбиятыннан кем иҗатын яратуын, каләменең кайсы стильләр-мәктәпләр йогынтысында булуын һәр укымышлы татар кешесенә яхшы белә. Шул ук вакытта Г. Тукайның тугандаш халыклар белән әдәби "алыш-бирешләре"н ныклап ачу һаман да киләчәк чишәргә тиеш проблемаларның берсе булып кала. Дөрес, без Г. Тукайның төрки телле язучылардан кемнәр иҗаты белән яхшы танышлыгыннан шулай ук хәбәрдар, әмма аның теге яки бу каләм иясенең нинди әсәрләрен татарчалаштырганлыгын хәтта тукайчылар да төгәл генә атап бетерә алмый. Татар әдәбият белемендәге әлеге күренешнең үз сәбәпләре бар. Г. Тукай теге яки бу шигыренең кайсы төрки телле әдәбият вәкиленекенә бәйле рәвештә туганлыгын күпчелек очракта тәгаенләштерми, "төрекчәдән" рәвешендәрәк кенә билгеләп уза, бу исә, үз чиратында, беренчел чыганакларның шул чорда халыкта популярлыгы, ягъни авторларының болай да билгелелеге белән аңлатыла ала. Тукайның беренчел чыганакка гомуми планда гына ишарәләвен әсәрләренә алардан кайбер мотивлар яисә рухи этәргеч кенә алганлыгы, татарча вариантларның тәрҗемә түгеллеге я булмаса аңа хәтта якын да тормаулары, ияреп язу, стилизация һәм башка шул төрдәрәк әдәбиятка караулары белән дә бәйле була ала. Уйлавымча, төркичәдән яисә фарсычадан дип күрсәтелгән әсәрләрнең азәрбайҗанчадан яисә башка бер телдән булуы да бик мөмкин, чөнки без шагыйрьнең азәри шигъриятне бик тә якын иткәнлеген беләбез, ә ул поэзиянең теле, бердән, төркичәгә үтә якын һәм аерым бер чорларда еш кына - фарсыча да. Шулай да сүзебез, күп яктыртылуына карамастан, Г. Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешләре хакында, чөнки хәтта әлеге өлкәдә дә - халыкка җиткерерлек материал, чишәрлек проблемалар җитәрлек. Әйтик, татар шагыйренең А.Ф. Иванов һәм И.С. Никитин белән әдәби яссылыктагы мөнәсәбәтләре хакында шулай дип әйтеп булыр иде. А.Ф. Иванов (1841-1894) - ХIХ гасырда көмеш чор әдәбиятына кадәр иҗат иткән шагыйрьләрдән. Ярославль губерниясе графы Бутурлин крепостноеның улы. 1841 елның 2 февралендә Петербургта туган. Соңыннан әтисе ирек сатып ала һәм купец катламына керә. Сәүдә рәтләрендә торганда классик әдәбиятны күпләп укыганы өчен, Классик кушаматы алган, соңыннан аны әдәби тәхәллүс итеп сайлаган. Ивановский һәм Старый воробей псевдонимнары да бар. Рус әдәбият белемендә А.Ф. Иванов иҗаты югары бәяләнми, әмма ул үзенең иҗтимагый-социаль эчтәлекле әсәрләре аша татар зыялыларының яраткан шагыйренә әверелә. Г. Тукай шигырьләрендә Иванов-Классикта очраучы мотивларны дистәләп түгел, йөзләп китерергә мөмкин. Г. Тукай һәм А.Ф. Иванов уртак темаларга, бердәй әдәби алымнар кулланып иҗат итәләр. Ике шагыйрьне үзара көндәлек тормыш проблемаларын яктырту, күзгә чалынган һәр вакыйга һәм күренешкә лирик шигырь һәм сатира-юмор аша мөнәсәбәт белдерергә тырышу, гади халыкка якын телдә һәм әдәби актив формаларда язу бәйли. Тукай да, А.Ф.Иванов та байлар һәм ярлылар дөньясын каршы кую, социаль контрастларны тасвирлауга зур игътибар бирә. Надан галимнәр, руханилар, мәсхәрәләнгән яисә кимсетелгән кызлар, милли яшьләр, кайтарып булмаслык узган тормыш, рухи йокыда яшәгән гавам... - һәр шагыйрь иҗатында да милли яшәешнең барлык мәсьәләләре күтәрелә һәм алгарышка китерерлек итеп чишелә. А.Ф. Иванов, тирә-юньдәгеләргә төртмәлеге, тормышка тәнкый ди мөнәсәбәте һәм юмористик әдәбиятта осталыгы белән, Тукай күңелен аеруча били. Татар шагыйре Иванов-Классик иҗатыннан алынган мотивларны, теге яки бу шигырен аныкына ияреп язганлыгын махсус теркәми, хәтта әсәр шуннан алынган дип искәрткән очракта да ("Өйләнү түгел, сөйләнү"), ике текстны янәшә куйсаң, Тукайның шактый оригиналь шигырь иҗат иткәнлеге күренә. Махсус эзләнүләр Г. Тукайга Классикның идея-тематик этәргеч рәвешендә йогынты ясавын күрсәтә. Татар шагыйренең күпчелек әсәрләре А.Ф. Иванов иҗатыныкыннан югарырак тора. Шул ук вакытта Тукай аннан форма ягыннан да өйрәнә. Ф.А. Иванов иҗатында "Киңәш" дип аталган берничә әсәр бар, һәм, гомумән, рус шагыйренә адресатка киңәш рәвешендә язу хас. Бу алымны Г. Тукай, беренче чиратта, аның иҗаты аша үз итә. Шагыйрьнең "Өйләнү түгел, сөйләнү", әйтик, Иванов-Классикның "Советъ"ына ияреп язылган. Ике каләм иясе дә бик күп әсәрләрендә, кемне сөяргә һәм кемгә өйләнергә кирәк, проблемасын куялар һәм бер үк төсле чишәләр. Еш кына теге яки бу темага керү Тукай һәм Иванов-Классик әсәрләрендә охшаш рәвештә башлана, әмма икенче эчтәлектәрәк дәвам итә. Түбәндә китерелгән строфалар ике шагыйрь иҗатындагы уртак мотивларны ачык чагылдыра: Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе. Яңак-маңлай җыерылмаган, тешләр дә сау, Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. Җитеп килә инде аның җитмеш яше... ("Бабай") Капиталом - обеспечен, От забот далек, Был недавно мною встречен Добрый старичок... Лет восьмидесяти слишком, Но здоров как бык... ("Советъ") Тукай да, Ф.А. Иванов кебек, рус классик әдәбиятын ярата, күпләп укый. Ике шагыйр дә бер үк авторлардан цитата китерә. Мәсәлән, Иванов "Советъ"ка эпиграф сыйфатында И. Никитинның "Дедушка"сыннан өзек куйган. Бу Тукайның әдәби бәйләнешләре катлаулы бер чылбыр тәшкил иткәнне күрсәтә. Югарыда телгә алынган икенче шагыйрь - Никитин Иван Саввич - 1824 елның 21 сентябрендә шәм заводы һәм сату рәтләре тоткан мещанин гаиләсендә Воронежда туган. 1839 елда шул шәһәр дә семинариягә керә, әмма семья хәлләре аркасында, укуын дә вам итә алмый, 1843 елда дәрескә йөрмәгән Никитинны семина рия дән куалар. Ул әтисенең лавкасында эшли башлый, әмма бераздан гаиләләре аны да, заводны да сатарга мәҗбүр була, кулларында калган акчага постоялый двор алалар. Семинариядә укыганда, ул әдәбият, бигрәк тә Белинский хезмәтләре белән ныклап кызыксынып китә. Никитин Иван Саввич мирасханәсендә сакланган тәүге әсәрләр 1849 елга карый, әмма ул бары тик 1853 елдан гына матбугатта басыла башлый. Иң элек "Воронежские Губернские Ведомости" газетасына өч шигырь җибәрә, шулардан "Русь"дип аталган патриотик әсәре аңа үз өлкәсендә зур популярлык алып килә. 1854 елдан аның әсәрләре "Москвитянин", "Отечественные Записки", "Библиотека для чтения"дә басыла башлый. Никитин алга таба, актив иҗат янәшәсендә, китап сату белән дә шөгыльләнә. 1861 елның маенда салкын тидерүе аркасында туберкулез авыруы көчәя, каты авырудан тернәкләнә алмыйча, 16 октябрьдә вафат була. И.С. Никитинның 1849-1853 еллар иҗатына шәхси тормыш шартлары, үзенә бәйле кичерешләр йогынты ясый, шунлыктан ул зур тематик киңлеккә чыга алмый. Иҗтимагый мотивлар аның "Тишина ночи", "Оставь печальный твой рассказ", "Певцу", "Мщение", "Нужда" кебек азсанлы әсәрләрендә генә очрый. Җитмәсә, шагыйрь, әдәби йогынтылардан арынып, үз шигъри иҗеген булдыра алмый. Аның иҗатына, форма ноктасыннан караганда, аеруча Кольцов йогынты ясый. Галимнәр, "Ключ", "Когда закат прощальными лучами...", "Юг и Север", "Я помню счастливые годы..." әсәрләрендә - Лермонтов, ", "Лес", "Война за веру" кебек текстларда Пушкин тәэсире ачык чагыла, диләр. Лермонтов һәм Пушкин иҗаты Никитинны фикер-фәлсәфә планында үстергән дип санала. 1853 елдан соң Никитин поэзиясендә этнографизм көчәя, дини һәм патриотик тойгылар арта, әмма бераздан соңгысы юкка чыга. Шагыйрь әдәбиятта үз урынын табарга тырышып иҗат итә башлый. Никитинны баштарак җылы каршы алган, ярдәм кулы сузган әдәби җәмәгатьчелек, 1856 елда җыентыгы басылып чыкканннан соң, әсәрләрен тәнкыйть утына ала. Тупланмага Чернышевскийның "Современник"та басылган рецензиясе үтә тискәре була, 1858 елда элегрәк иҗат ителгән "Кулак" поэмасын бастыргач кына, Никитинга йөз белән борылалар. 1857-58 елларда Никитин чит ил әдәбияты белән ныклап таныша башлый, немец телен өйрәнү эшенә керешә, Шиллер һәм Гейне кебек шагыйрьләрне тәрҗемә итә. Шагыйрь биографиясенең бу сәхифәләре дә күпмедер Тукай тормышыныкына охшаган. 1857 елда Никитин шагыйрь буларак формалашып җитә, инде иҗатында да иҗтимагый мотивларга зур урын бирелә башлый, әмма шигъриятенең нәкъ чәчәк аткан чорында гомере киселә. И. Нуруллин "Моңлы саз моңнары"нда Пушкин һәм Лермонтовка һәрдаим ияргән, алардан күпләп татарчалаштырган "...демократ Тукай Кольцов һәм Никитинның берәр шигырен тәрҗемә итү һәм исемнәрен берәр тапкыр телгә алу белән чикләнә", - ди, аның Некрасов поэзиясеннән дә ерак торуын әйтә, ә инде "Тормыш һәм сәнгать чынлыгы"нда галим татар шагыйренең, Никитинга ияреп, балалар өчен нибары бер шигырь язуын билгели. Тукайның, Никитинны укып һәм белеп тә, турыдан-туры аныкын кабатлаган әсәрләр язмавының үз сәбәпләре бар. Никитин, бөтен рухы, яшәү рәвеше белән - шәһәр кешесе, аңа Тукайны тудырган, үстергән мохит - крестьян тормышы ерак, шунлыктан халык психологиясен - бөтен нечкәлегендә, авыл картиналарын исә - бөтен тулылыгында тасвирлый алмый. Никитин шул ук вакытта авылны, аның халкын идеаллаштырмый, Дөрес, ул да, Тукай кебек үк, патриархаль тормышны дөрес тасвирларга тырыша, крестьяннарга хас тискәре сыйфатларны да ачып бирә. Ул үз иҗатына шуның белән милли шагыйребезне тартадыр да. Тукайның әдәбият функцияләренә, гомумән әдәбиятка мөнәсәбәте нәкъ Никитинныкыдай калыплаша, үзгәрә. Шагыйрь буларак үскән Тукай, алдагы кумирларыннан читләшеп, Пушкин белән Лермонтовка йөз тота башлаган кебек, кайчандыр Некрасовка табынган Никитин да 1860 елдан соң аның иҗатына бөтенләй тискәре карашта тора башлый. Никитин каләменнән төшкән әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнгәнлек ноктасыннан шактый төрлелеген дә онытмыйк. Алар, халыкта үтә популярлык казансалар да, шагыйрьне зур әдәби фигурага әйләндерми. Тукай, әлбәттә, аның тулаем иҗатын өлгегә сайламый, әмма Никитин аерып алган каләм ияләрен үзенең остазлары итә. Бу урында Тукайның Никитиндагы табигый талантны югары бәяләвен, Пушкин янәшәсенә куеп каравын искә төшерергә мөмкин: "Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул, тәртипле образование алып, гакылын һә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган". Тукайның И.С. Никитин белән бәйләнешләре, нигездә, әдәби арадашчылык рәвешендә бара. Рус шагыйренең мирасы аңа Пушкин, Лермонтов, Гейне, Шиллер һәм башкалар тудырган әдәбиятны үзләштерү, файдалану юлларын күрсәтә. Алда әйткәнебезчә, Иванов-Классикның Тукай иҗатында эз калдырган "Советъ" шигыренә И.С. Никитиннан алынган цитата эпиграфка куелган. Тукайның әлеге әсәрендә аның "Дедушка"сында очраган мөһим бер фикер ассызыкланган: Никитин шулай ук бабайның дөньяда күпне күрүен, хәтта ул һәм оныкларын да җирләвен әйтә. Тукай күңелендә туган күп кенә идея-мотивларга берьюлы әллә ничә иҗат сәбәпче булган, чөнки рус шигърияте үзе дә ияреп язулар аша үскән, кайбер әдәбиятчылар шунлыктан үз заманында аны бик түбән бәяләгән дә. Әлеге әсәрне Тукай Никитиннан тәрҗемә иткән, дигән фикерләр дөреслеккә туры килми. Белгәнебезчә, кайберәүләр шагыйрьнең "Карлыгач"ы аның "Ласточка"сына ияреп язылган дип саный. Авторда ул исемдәге әсәр очрамады. "Карлыгач" белән Никитинның "Ласточкино гнездо"сын янәшә куеп карау текстлар арасында якынлык азлыгын дәлилли. "Карлыгач"ның ул чорда "Ласточка" исеме белән чыккан башка әсәрләр белән дә охшашлыгы күзәтелә. И.С. Никитинның "Ласточкино гнездо"сы - тегермәнченең авыр тормышын тасвирлаган күләмле шигырь, аның икенче кисәге белән Тукай әсәре арасында билгеле бер охшашлык тоемлана. Чагыштыр: Одна певунья-ласточка Под крышей обжилась, Свила-слепила гнездышко, Детьми обзавелась. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән карлыгачым. Тукай әсәре, һәм сыйфат, һәм эчтәлек ноктасыннан караганда, аталган өлештән югарырак тора. И. Нуруллин, Тукай гомеренең соңгы чорында И.С. Никитин белән яңадан кызыксына, "яңа революцион күтәрелеш елларында" "Некрасов-Никитин юлына охшаш юлга" төшә, "Некрасов-Никитин принципларына нигезләнеп иҗат итә" башлый, дигән фикерне дә әйтә. Чыннан да, ул чорда Тукай үзенең үткәндәге бик күп карашларын яңадан карап чыга, кайчан гына һәрдаим тәнкыйтьләгән М. Гафури белән дуслаша, башка шагыйрьләргә һәм шәхесләргә дә йөз белән борыла. Г. Халит Тукайның Некрасов поэтик мәктәбенең вәкилләре бе лән танышлыгын әйтә. Болар: Плещеев, Никитин, Майков. Татар шагыйре шуларның кайсына гына ияреп язса да, кайсын гына әдәби кумирлар арасында күрсә дә, Некрасовча халыкчан, гражданлык позицияле әлеге шагыйрьләрнең һәрберсе Тукай иҗатына йогынтысы ясаган дигән сүз. Тукайның талантының балкышы (Сәйфи Кудаш) Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев (1894-1993) иҗат гомеренең күп өлеше Башкортстанда узган татар мөгаллиме, шагыйре, прозаигы, драматургы, тәнкыйтьчесе, галиме, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе иде. Татар әдәбиятының күп вәкилләрен башкортлар исемлегенә кертүләре аркасында, ул үзе дә, биниһая бай мирасы да бүгенге укучылардан берникадәр ерагайды кебек. Билгеле бер дәрәҗәдә татарлар моңа үзләре дә гаепле. Башкортстандамы, башка бер төбәктәме яшәп иҗат итүче замандаш каләм ияләренә, дәреслекләр төзегәндә дә, әдәбият тарихыбызны язганда да игътибарыбыз аз. Шуны гына көтеп торган шикелле, аларны рәхәтләнеп, булдыра алган һәркем үзенә тартып алырга, йолыккаларга тырыша. Бай татар әдәбияты моның белән генә артык ярлыланмый, билгеле, әмма ул, кыраулардан соң барлык чәчәкләре дә яңадан баш калкытмаган гүзәл җәйге болын кебек, барыбер нәрсәне дә булса югалта. Сүз сәнгате тарихын язучыларыбызның, тәнкыйтьчеләребезнең каләм ияләре язмышына битарафлыгы аркасында, әдәбият мәйданына аяк баскан яшьләрнең саны да кими, бигрәк тә ашлы туфраклы Башкортстаныбыз җирләреннән ашкынып Казанга килүчеләр әзәя бара. Сәйфи Кудаш татар, рус һәм башкорт телләрендә яза, шунлыктан аны милләттәшләренең генә үз шагыйре санамавы табигый да кебек. Әйтик, аңа хәтта башкорт халык шагыйре исеме бирелгән. Сәйфи Кудашның әдәби эшчәнлеге, үзе таныганча һәм язып калдырганча, Г. Тукай һәм М.Гафуриларның көчле йогынтысы астында башлана. Ул үз буынын нәкъ менә әлеге ике әдип "туган илне, туган телне, әдәбиятны һәм ахлыкны яратырга" өйрәтте, дип белдерә. Шуннан чыгып караганда да, Сәйфи кудашның татарлыгы, татар традицияләрендә әдәбиятка килүе ачык күренә. Егерменче гасыр башында Тукай, бер яктан, үз халкын, икенче яктан, бөтендөнья төркиләрен шигъри аләме астында берләштерә кебек. Әдәбиятны да, милләтне дә ачы җилләрдән, давыллардан сакларга, туры юлга алып чыгарга дип күтәрелгән байрак ышыгында һәм аннан төшкән алсу балкышта иҗат итүчеләр арасында узган гасырда, инде аның беренче чирегендә үк шулай ук үтә дә популяр булган Сәйфи Кудаш та бар. Сәйфи Кудашның Тукай күтәргән проб лема-темаларга ияреп иҗат иткән тәүге шигырьләре 1913-1914 елларда Уфада "Тормыш" газетасы һәм Оренбургтагы " Кармак" журналы битләрендә басыла. Инкыйлаб чорында шагыйрь, беренче чиратта, милли азатлык, социаль тигезлек идеяләре белән сугарылган шигырьләр яза. Әдипнең Тукайга якынлыгы үз чорының катлаулы, каршылыклы чынбарлыгын киң планда сәнгатьчә чагылдыруга алынуында - лирик, сатирик, публицистик, формаларда җиңел эш итүендә күренә. Ул, татар вакытлы матбугатында Тукай каләме белән активлашкан фельетон жанрын бигрәк тә егерменче елларда шул рухта алга таба үстерә. Сәйфи Кудаш сугыштан соң биографик җирлекле әсәрләр язу белән мавыга, бигрәк тә замандашлары булган Тукай һәм аның каләмдәшләре хакында публицистикага, прозага, драматургиягә караган тирән эчтәлекле әдәбият иҗат итү белән мәшгуль. Шуларның берсе, Башкорт академия театры сәхнәсендә уңыш белән куелганы - Тукай каләмдәше Мәҗит Гафури хакында шул исемдәге тарихи-биографик драма. Бу чорда чорда Сәйфи Кудаш татарның әлеге ике зур шәхесенең 1912 елны Уфа шәһәрендәге тарихи очрашулары фактына нигезләнеп, "Язны каршылаганда" повестен (1946-1947) яза. 1957 елда әдипнең яшьлек хатирәләрен исенә төшерү рәвешендәге, Тукайның замандашларын, аралашкан даирәсен, танылган шәхесләрне гәүдәләндергән һәм Тукайга кагылышлы урыннары да булган "Хәтердә калган минутлар" исемле документаль китабы дөнья күрә. Ул 1934 елда языла башлый һәм "Совет әдәбияты"ның 12нче санында басылып чыга, журнал укучыларда зур кызыксыну уята, әдипне алга таба язарга рухландыра. Сәйфи Кудашның Тукайга мөнәсәбәтле публицистикасы даһи шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре хакындагы иң кызыклы мемуар әдәбияттан санала. Язучы аның кереш өлешендә болай ди: "Мин үземнең иң кадерле әдәби остазларым Тукай һәм Гафурига гомерем буенча бурычлы бер кеше булып яшәдем. Менә шушы зур бурычның кечкенә бер өлешен үтәү теләге белән, "Язны каршылаганда" исемле повесть та язган идем. Ул әсәрем күптән инде башкорт, рус, үзбәк һәм таҗикъ телләрендә басылып чыкты. Инде менә шушы "Хәтердә калган минутлар" барлыкка килде." Алда телгә алынган китапта Тукай әсәрләренең ни рәвешле халыклашуы, җырларга әверелүе; Тукай булган урыннар; шаг ыйрь аралашкан кешеләр, чит милләт вәкилләре; аңа хас гадәтләр; Тукай вафатының халыкка тәэсире һәм башкалар турында гаять тә кызыклы мәгълүматлар тупланган. Китапның бер бүлекчәсе 1918 елның 25 январенда Уфада "Новый клуб" залында "Милли көй, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге" файдасына уздырылган "Тукай кичәсе"н тасвирлауга багышланган. Әлеге кичәдә Тукай турында бик күп хатирәләр сөйләнә, элек вакытлы матбугатта басылган истәлекләрдә урын алмаган сүзләр дә яңгырый, әйтик, М. Гафури Тукай һәм аерым катлам вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең чын асылын ачарга тырыша. Бүгенге көндә Сәйфи Кудашның "Хәтердә калган минутлар" китабы иң ышанычлы документаль чыганаклар арасына керә. Ул Тукай хакында гына түгел, башка күп кенә татар-башкорт зыялылары хакында кызыклы фактларны туплаган, ике халыкның гомер бакый тыгыз элемтәләрдә яшәвен, бу дуслыкта нәкъ менә талант ияләренең зур роль уйнавын, әлеге шәхесләргә тирәлек мөнәсәбәтенең ниндилеген күрсәтеп тора. "Язны каршылаганда" исә үз чорында төрки халыклар арасында бик укылышлы повесть була. Икенче бер "Тукайны сагынганда" язмасында да Сәйфи Кудаш истәлекләр китабындагы яссылыклардарак сүз йөртә, әмма зур һәм мөһим урынны Тукай белән Гафури арасында булган эшлекле, дустанә, үтә җылы мөнәсәбәтләрне яктыртуга бирә. Сәйфи Кудаш "Хәтердә калган минутлар"да еш кына, үз фикерләренең хаклыгын күрсәтергә теләгәндәй, Тукайдан цитаталар китерә. Мемуарчы буларак танылган Сәйфи Кудаш соңыннан да әдәби публицистика аша Тукай образын мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Аны моңа Гафури, Тукай һәм башкалар турында истәлекләренә үз чорында зур бәя бирелү канатландыра. Сәйфи Кудашның тормыш баскычларыннан үз күтәрелү юлын яктырткан "Яшьлек эзләре буйлап" (1964) китабы Тукайның "Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, / Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. /.../ Сәгадәт талына менсәң үзең мен, / Ни ярдәм килсә дә, килсен үзеңнән" юллары белән ачыла. Яшьли ятим булачак каләм иясе Тукайның әдәбиятта, тормышта күтәрелү юлын үзенә бер үрнәк итә, күңеленең сөенгән яисә борчылган минутларында Тукай шигырьләрен хәтеренә китерә: "Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми, / Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?". Сәйфи Кудаш үз карашларын, бигрәк тә аерым шәхесләргә, әдәби һәм иҗтимагый күренешләргә карата фиккерләрен раслар өчен дә, Тукайны иң гадел хөкемдарларның берсе санаганлыктан, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә. Болардан тыш, "Яшьлек эзләре буйлап"та Тукайның казах әдәбияты һәм фольклоры белән бәйләнешләре хакында кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Сәйфи Кудашның поэтик мирасында да Тукай темасына мөһим урын бирелгән. Аның 1917 елда язылган "Тукай" шигыреннән түбәндәге өзекне күпләр яттан белә, һәм ул еш кына иҗатына бәйле мәкаләләрнең, әдәби кичәләрнең шигаре рәвешендә сайлана: "Телсез идек, Тукай безне телле итте. / Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. / Күгебезгә балкып торган йолдыз булып, / Кара төндә өстебезгә энҗе сипте". Әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Сәйфи Кудаш өч мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин, Халыклар дуслыгы һәм "Почет Билгесе" орденнары белән бүләкләнә, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Уйгыр шагыйре Лутпулла Мүтәллип Лотфулла Моталлиб (Лутпулла Мүтәллип; Л.М. Гайнанов; 1922 - 1945), Кытайда яшәгән уйгыр шагыйрьләреннән. Ул үз чорында киң төрки җәмәгатьчелеккә, шул исәптән татарларга да драматург, режиссер, артист, мөгаллим, инкыйлабый эшлекле сыйфатында билгеле була. Кызганыч ки, бүгенге көндә аның турында инде халкыбызның әдәбияттан ерак гади катламы гына түгел, китап сөючеләре дә бик аз белә. Моталлиб иҗатыннан да, каләме Тукай йогынтысында формалашканлыгыннан да татар шагыйрь һәм прозаиклары хәтта тулысынча диярлек хәбәрсездер дип уйлыйм. Дөрес, төрки әдәбиятлар белән махсус шөгыльләнүчеләр, әдәби багланышларны өйрәнүчеләр, чын галимнәр Лотфулла Моталлиб поэзиясен белә һәм югары бәяли торгандыр. Соңгы елларда тәрҗемәчелекнең артка китеше, кан-кардәшлә ребез белән үзара хезмәттәшлек вакытында да тәрҗемә әсәрләрен, авторларны сайлауны очраклы кешеләргә тапшыру, бу эшләрдә кемнәрнеңдер алыш-бирешләренә - шәхси мәнфәгатьләренә юл куелу әнә шундый фаҗигаи хәлләргә китерде. Төрки туганнарыбыз чын һәм зур талантларыбызның иҗатыннан никадәр ерак торса, без дә аларныкыннан шул ук аралыкта торабыздыр. Әсәрләре Һ.Такташныкылар белән охшашлыгы чиктән тыш күзгә ташлануга карамастан, Лотфулла Моталлиб иҗатына башка татар классиклары - С. Рәмиев, М. Гафури һәм Г. Тукайның да тәэсире көчле. Тукайчалык бигрәк тә аның памфлетларында, фельетоннарында ачык күренә. Кулланган әдәби алымнары уртак булса да, Тукайдан соңрак әдәби мәйданга килгән Лотфулла Моталлиб юмор-сатирасында үз заманы иҗтимагый-сәяси вакыйга-хәлләре чагылыш таба, империалистик сугышларга, илләрара дуслыкка, сыйнфый көрәшләргә бәйле проблемаларга зур урын бирелә. Шул ук вакытта аның поэзиясендә Кытай халкының гомуми гамьнәрен кайгырту да көчле. Каләм иясе тәүге әсәрләрендә укучы игътибарын, Тукаебыз кебек, нигездә, белем һәм мәгърифәт таратып, милли аң уятып, милләтне яшәтүгә, аны алдынгы илләр дәрәҗәсенә күтәрүгә, иҗтимагый тормышта хатын-кызның ролен үстерүгә юнәлтә. Моталлибны унбиш яшенә җитәр-җитмәстә язган һәм әдәбият мәйданында таныткан "Хәлкимгә" ("Халкыма") әсәре үк шушы рухта була. Башлангыч чор иҗатында ул, Тукай кебек, Көнчыгышның борынгыдан килгән каноник формаларында яза. Кавемдәшләребезнең мәдәни үзәкләреннән саналган Голҗәдә "Или - татар" мәктәбендә белем алган Лотфулла Моталлиб татар әдәбияты тарихын, аерым алганда, аның Тукайлардан башланган чорын яхшы үзләштерә. Кадир Һаснов "Уйгур халкының революцион шагыйре" мәкаләсендә бу хакта ачыктан-ачык яза. Галим уйгур классигының берара Тукайга һәм Такташка тартым шагыйрьләр даирәсеннән озак вакытлар чыга алмавын иҗат тәҗрибәсе туплау чорына хас кимчелек дип саный. Татар әдәбияты, Тукай һәм Такташ шигърияте аша рус классикасы белән танышкан Моталлиб рус телен һәм әдәбиятын өйрәнү эшенә дә керешә, һәм Тукай, ул тиңдәшләре күргән Пушкин, Лермонтов, һәм аннан соң татар әдәбиятын мәйданнарда, залларда яңгыраткан Такташ йогынтысында - Горький, Маяковский язганнарны әдәби үрнәк итеп сайлый. Мәсәлән, аның "Һорун деханга"сы белән Тукайның Кольцов шигыреннән "тәрҗемә вә икътибас ителмеш" "Мужик йокысы" һәм башка кайбер әсәрләре арасында янәшәлекләр уздырып булыр иде. Татар шагыйре әлеге шигырен: Ник йоклыйсың, мужик? Яз җитте, һәм үсте Чирәмнәр йортыңда; Тор, уян, күтәрел!", - дип башласа, уйгур авторы тәүге юлларда: ди. Әлеге строфада һәм, гомумән, шигырьдә шагыйрь язлар җиткәч тә эшкә тотынмаган, тиз генә эшләрмен әле, дип, китмәнен дә алмаган һаман йоклап яшәгән крестьян хакында сөйли. Тукай һәм Моталлибның авыл белән шәһәрне, ел фасылларын сурәтләгән әсәрләрендә охшаш мотивлар шактый. Татар шагыйре "Пар ат"та мәгърифәтле Казанга укырга баручы үсмер хисләрен тасвирласа, уйгурныкы Голҗәдән Үрүмчигә укырга китәр алдыннан язган әсәрендә шәһәрне белем учагы итеп сурәтли. Ыссык-Күл дәүләт университеты проф. С.Абдуллаев "Габдулла Тукай и Лутфулла Муталлип: линии евразийского мышления в татарской и уйгурской литературе" язмасында (Проблемы формирования евразийского мышления: Сб. мат-лов 5-ой Междунар. науч.-практ. конф. Уральск. 2008.) Тукайның Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында арадашлык роленә туктала, Моталлиб һәм Тукай иҗатлары арасындагы бәйләнешләрне өйрәнүнең евразиялелек идеяләре контекстында ачуның актуальлеген әйтә. Тукай үрнәгендә фольклорга нигезләнеп күләмле әсәрләр язган Моталлибның чит мәмләкәтләрдәге уйгур әдәбиятын формалаштыруда, шул исәптән заманча балалар әдәбиятына нигез салуда да роле зур була. Әлеге язмада бу күренешкә мөнәсәбәтле мондый юллар бар: "Обращаясь к творчеству Г. Тукая и Л. Муталлипа, сошлемся лишь на поэму "Бёжи", написанную по мотивам знаменитого Тукаевского "Шурале", и к которой Л. Муталлип сам нарисовал десятки иллюстраций, визуализирующих многоплановое содержание поэмы и свидетельствующих о силе его воображения. В целом влияние творчества Г.Тукая и других татарских авторов позволило Л.Муталлипу шире взглянуть на себе, свой народ и окружающий мир, преодолеть религиозную догматику и националистическую замкнутость, почувствовать сопряженный характер движения мирового сообщества". Гомумән алганда, Лотфулла Моталлиб уйгур классик әдәбиятын Тукай һәм Такташ мәктәбе нигезенә куя, чөнки аның язганнары, үз чиратында, еш кына аннан соңгы шагыйрьләр иҗатына трансформацияләнә, киләчәк чор уйгур әдәбиятын тудыруда катнаша. Татарның дусты Миржакып Дулатулы Миржакып Дулатулы (1885-1935) - егерменче гасыр башында төрки дөньяда танылу алган казах шагыйре, журналисты һәм буржуаз-милли "Алаш" партиясенең лидеры, советкача "Алаш-Орда" хөкүмәтен оештыручылардан. Аның биографиясе Г. Тукайныкы белән шактый аваздаш. М. Дулатулы 1885 елның 25 ноябрендә Тургай өлкәсе Сарыкопа волостеның Беренче санлы авылда Аргын кавеменә караган Мадияр токымында дөньяга килә. Малай иртә ятим кала - ике яшь вакытында әнисе Дәмәшне, 12 яшендә әтисе Дулатны югалта. 1901 елда М. Дулатлы Рус-казах дәүләт училищесының педагогик сыйныфына укырга керә һәм бер елдан авыл укытучысы булып китә. 1906 еллардан яза башлый. Бу вакытта Тукай исеме инде төрки дөньяга, бигрәк тә Рәсәйдә татарлар белән бергә белем алган, алар белән аралашкан казахларга билгеле бер дәрәҗәдә таныш була. 1909 елда М. Дулатулының "Уян, казак" дип аталган тәүге җыентыгы дөнья күрә. Шуннан соң иҗаты аеруча активлашып китә. Ул әдәбият тарихына егерменче гасыр башында казах халкының яңарышын, хатын-кызның хокукларын яклаган каләм иясе буларак кереп калган. Миръякуп Дулатулының иҗаты Г. Тукай мирасы белән чагыштыру кызыклы нәтиҗәләргә китерә. Татар шагыйре белән бер тирәдә дөньяга килсә дә, казах язучысы аны әдәби остаз санаган, аннан өйрәнгән, кайбер әсәрләрен тәрҗемә дә иткән. Бу бигрәк тә шагыйрьнең 1912-1914 елгы шигъриятендә ачык күренә, чөнки ул вакытка Тукай бик нык танылган, әсәрләре дөнья буйлап таралган була. Әдәби бәйләнешләрнең тарихи сәхифәләрен азрак кына ачу максатыннан, ике автор мирасыннан да кайбер текстларга махсус тукталып узыйк. Мәсәлән, Г. Тукайда "Кышкы кич" дип аталган балалар шигыре бар. Казах шагыйре аның үлчәмен һәм строфаларын кыскартып, әмма төп образларын һәм фикерләрен калдырып, "Аяңыздар жетимди" дигән назирә яза. Күз алдына китерү өчен, үрнәкнең беренче ике юлыннан формалашкан строфасын китерик: Жаксы сизге, балалар, Кыскы кеште рахат. Җылы үйдә жайланып, Отырсыздар көңил шат. Әлеге өзеккә туры килүче строфа Тукайда шушы рәвешчә яңгырый: Югарыдагы мисаллар арасында да, шигырьне тулаем алганда да, барлыкка килгән аермалар, беренче чиратта, казах һәм татар көнкүрешендәге аермалыкка барып тоташа. Әсәрнең кемнән ияреп язылганы күрсәтелсә дә, М. Дулатулының соңгы күптомлыгында да искәрмәдә чагыштырма планда аңлатма юк, авторга сылтап, аның ияреп язылган әсәр икәнлегеннән фараз гына бирелә. Миръякуп Дулатулы белән Габдулла Тукай бер үк остазларга таяналар, бер үк авторларга иярәләр яисә әсәрләрен тәрҗемә итәләр. Алар икесе дә, беренче чиратта, Пушкинны, Лермонтовны үрнәк итә. Дөрес, бу шагыйрьләрдән тәрҗемәләрнең кайберләре Абайда да, башка казах шагыйрьләрендә дә бар. Шундыйлардан Лермонтовның "Дитя в люльке" шигырен китерергә мөмкин. Рус шагыйре аны Шиллердан алган була. Текстны казах һәм татар шагыйре бер-берсеннән аермалы һәм төрлечә тәрҗемә итәләр. Дулатулы: Бакыттагы бала Бесикте еркин өсиде. Ер жетсе, кара, Дүние тар десиде, - дип, рус шагыйренең әсәренә якынрак язса, Тукайда ул образлылык һәм фикер ноктасыннан киңәйтелә һәм болай яңгырый: Бәхетле нарасидә! Тар бишек тә киң әле аңгар! Ике ат - бер тиен, диңгез тубыктан әле аңгар! Вәләкин бир заман, ул тик бераз үссен дә ир булсын; Күренер киң җиһан аңгар кабердән һәм ләхеттән тар. Тукайда Пушкин әсәрләреннән ирекле тәрҗемәләр шактый. Ул "Евгений Онегин"нан "Врагов имеет в мире всяк, / Но от друзей спаси нас, боже!" дигән юлларны шактый төгәл татарчалаштыра: Бу дөньяда, табигыйдер, кеше буш булмый дошманнан; Шулай ансы; вәләкин, и ходаем, сакла дустлардан!" ("Вак-төяк") Миръякуп Дулатулы тәрҗемәләре арасында да романның бары тик шушы өзеге генә бар, әмма ул аның мәгънәсен бөтенләй диярлек үзгәртә: Текст шактый нык үзгәргәнлектән, казах галимнәре аны Пушкин шигыреннәнме-юкмы икәнлеген ачыклый алмаган. Әгәр без Дулатулы белән Тукайның тулы мирасын янәшә куеп карасак, икесенең дә мәгърифәтчелек әдәбиятыннан тәнкыйди реализмга таба хәрәкәт итүен, милләтне мәгърифәткә алып барудан изелгән сыйныфларның хокуксызлыгын аңлатуга, социаль тормыштагы контрастларны ачуга таба атлавын күрербез. Тукайда "Шәкерт, яки бер очрашу" исемле 1906 елда язылган күләмле шигырь бар. Анда тишек кием кигән бер үсмернең кышкы көндә мәктәпкә баруын тасвирлана, лирик "мин" аңа мәгърифәт юлыннан читкә китмәскә куша, галим булу, халык хөрмәте белән кызыктыра. Рухи байлыкларның матди байлыктан ким тормавын әйтә һәм байлардан ярдәмгә өметләнүнең файдасыз икәнлеген аңлата. М. Дулатулының 1913 елны "Казах" газетасында басылган "Шәкерт"е шул ук карашларны шул рәвешчәрәк ача. Әлеге әсәрләр арасында тыгыз бәйләнеш барлыгы, аларның һичьюгы бер үрнәккә ияреп язылганлыгы турында фикер уята. Тукайның "Иртә", Дулатулының "Таң" шигырьләренең структурасында, фикер сөрешендә дә билгеле бер охшашлык бар. Казах шагыйренең шигырьләре аеруча Дәрдмәнд иҗат иткән үлчәмнәргә якын тора, шул ук ваккытта аның фикер сөреше, ул кулланган тел-сурәтләү чаралары Тукайныкына якынрак. М. Дулатулы - үз чорының көчле фельетончыларыннан. Ул заманга хас тискәре күренешләрне ачканда, русча алынмаларны кулланырга, аларга көлке мәгънәләр салырга ярата. Мәсәлән, аның "Читаю, писаю" дигән әсәрен русча басым куеп укысаң, "укыйм һәм йомышлыйм" мәгънәсе килеп чыгар иде. Лексик чаралар ярдәмендә әдәбиятны сәнгатьле итү бик авыр, һәм аларның һәр төренең иң отышлы кулланышы Тукаебезда күзәтелә, бу фикерне М. Дулатулы иҗатына карата да әйтә алыр идек. Г. Тукай вафатыннан соң "Казах" журналының 1913 елның 9 нчы санында М. Дулатулы аның исеме белән аталган хушлашу язмасы бастырып чыгара. Анда татар шагыйрен танымаган нугайның юклыгы әйтелә һәм ул башкарган эшләр Ибрай Кунанбаевның казахлар арасында кылган гамәлләренә тиңләштерелә. Тукай иҗатында дөнья тарлыгы, халыкка хезмәт итү мөмкинчелеге азлык турындагы фикерләрнең лейтмотив булуы ассызыклана һәм дәлилгә шагыйрь мирасыннан үрнәк тә китерелә. М. Дулатулын халыктагы наданлык, күпбеләмлелек чире, телне сафландыру, дәреслекләр, уку китаплары төзү кебек проблемалар борчый. Татар мәгърифәтчеләренең уңай йогынтысы астында, алар белән аралашып яшәгән һәм Уфадагы "Галия" мәдрәсәсендә укыган шәкертләр башлаган шул төр эшләргә, алар тарафыннан чыгарылган беренче "Әлифба"га язучы зур бәя бирә. Шуннан соң үзе дә дәртләнеп китә һәм татар, рус телендәге хрестоматияләр белән таныша, шулар үрнәгендә"Кирагәт" китабын төзү эшенә керешә. Г. Тукай да мәктәп дәреслекләре язуны үзенең бер бурычы санаган. Габдулла Тукайның Миржакып шагыйрь өчен чиксез зур талантына лаек остаз икәнлеге һич кенә дә шик тудырмый. Ул аны укый, аннан өйрәнә, тәрҗемә итә һәм аны төрки дөньяның бөек иҗатчысы сыйфатында таный. Әдәби күчемлелек каләм ияләре текст тукымасына керткән образлар системасында да, әсәрләренең идея эчтәлегендә дә, шагыйрьләрнең иҗат методында да, шул методларга хезмәт иткән әдәби алымнарда да, иҗатларының үсеш юнәлешендә дә ачык чагылып тора. Ибраһим Шинаси Ибраһим Шинаси (1826-1871), рут (мыхIаІдбыр, мыхIад) кавеменнән чыккан күренекле төрек язучысы, тәрҗемәчесе, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтчесе, матабагачысы. Ибраһим Шинаси - бөек төрек милләтенең гасырлар дәвамында татар халык онытмаган, олылыклаган бер шәхеседер. Ул, Тукай кебек үк, яңа заман әдәбиятының башында торучылардан санала, аны Тәнзимат (Реформалар) чорының атасы дип тә йөртәләр. Ибраһим Шинаси әдәбиятны һәм эчтәлек һәм форма ноктасыннан халыкка якынайтуда зур эшләр башкара. Барлык татар зыялыларына да, шулар исәбеннән Тукайга да төрек әдибенең һәм эшчәнлеге, һәм иҗаты яхшы таныш. Россиядә аны Мостафа Рәшид-паша исемен кабул иткән граф Шатонеф - Төркия вәзире протекциясе белән, тирән европа белеме алган әдәбиятчы һәм Йосыф Кәмал паша исемле дәүләт эшлеклесенең зур ярдәмен тойган хезмәттәше һәм соңрак Кәмал Ататөрек үз илендә уздырган реформаларга идеяләр калдыручы буларак та беләләр. Ул Франциядә укып кайткач һәм 1848 ел инкыйлабында катнашканнан соң, Төркиядә вакытлы матбугат тудыру, үстерү эшенә керешә. Тукай кебек танылган татар мөхәррирләре, матбагачылары аның бу юлдагы эшчәнлеген үзләренә үрнәк итә. Ибраһим Шинасының 1860 елда "Тәрҗемәи әхвәл" ("Вакыйгаларга шәрех") исеме астында башка редакторлар белән берлектә чыгарган матбагасы - дөньяви эчтәлектәге тәүге төрки газета була һәм милләттәшләребез тарафыннан да укыла. Шулай да Ибраһим Шинасыны дөньякүләм иң танытканы һәм татар басмаханәләрендә үзенә мөнәсәбәт тапканы, шул исәптән Тукай эшләгән вакытлы матбугатта һәм да бәя алган газетасы - шәхси планда бастырылган "Тасвири әфкяр" ("Фикерләр тасвиры" - (1862-1865)). Матбагачы әдип үз редакциясенә яшь һәм талантлы авторларны эшкә тарта, шул сәбәпле татар укучысы чорының Нәмык Кәмал кебек киңфикерле зур әдипләренең иҗаты белән даими таныша. Ибраһим Шинасы язганнар татар мәгърифәтчеләренә, димәк, Тукайга да Көнбатышка йөз тоткан төрек әдәбияты карашларын, һәр нәрсәдә яңалыкка омтылыш, тормышны үзгәртү өчен көрәш рухы алып килә. Татар әдәбиятында өйләнү, шагыйрьнең өйләнүе турында күпсанлы әсәрләр аның тәүге төрек драмасы дип исәпләнгән "Шагыйрьнең өйләнүе" (1860) исемле әсәре йогынтысында да языла. Ибраһим Шинасының унтугызынчы гасырның алтмышынчы еллар башындагы Ж.Расин, А.Ламартин, Ж.Лафонтеннан тәрҗемә иткән мәсәлләре татарлар арасында киң тарала һәм шул юнәлештәге әдәбиятның җанлануына сәбәп була, Каләм иясенең ул төр хезмәтләре егерменче гасыр башында да кулланышта кала һәм Тукай, Тукайның замандашлары иҗатына зур йогынты ясый. Шулай ук Тукай белән Ибраһим Шинасы касыйдә һәм газәлләре арасында да билгеле бер янәшәлекләр уздырып булыр иде. Г. Тукай 1865 елда төзелгән һәм Ибраһим Шинасы рухи әйдәманнарының берсе булган һәм феодал абсолютизмга каршы көрәшкән яшерен "Яшь госманлылар" җәмгыятенең хәрәкәтен, башкарган эшләрен, үз юлларындагы күтәрелеш-чигенешләрен инде яңа гасырда күзәтеп бара, вакытлы матбугат аша шуларга мөнәсәбәт тә белдергәли ("Габделхәмит" һ.б.). "И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч; // Гыйльмилә хикмәт базарында синең урның кылыч" дип 1911 ел 21 (20) апрель санында рәсем астында имзасыз рәвештә басылган текст Тукайныкы дип фаразлана. Борыны кылыч бер төрек рәсеме янына ""Тасфири әфкяр" мөхәррире" дигән сүзләрдән чыгып, анда газетаның баштагы редакторы Ибраһим Шинасы һәм дәвамчысы Нәмык Кәмал тасвирлана дип уйланыла. Г. Тукай һәм Урта гасырлар әдәбияты Г. Тукай һәм Урта гасырлар әдәбияты арасында типологик охшашлыклар әсәрләрнең идея эчтәлегендә дә, образлар системасында да, формада да ачык чагылыш таба. Урта гасыр сүз сәнгатеннән килгән күчемлелелекләр, беренче чиратта, суфичылык әдәбиятыннан трансформацияләрдә күренә, әмма аның белән генә чикләнми. Тукай иҗатының Урта гасырлар мирасы белән бәйләнеше берничә яссылыкта бара. Беренчедән, шушы чорга караган үз әдәбиятыбыз тәсире, икенчедән, "Көнчыгышның Алтын поэзиясе"неке, өченчедән, күпмедер дәрәҗәдә - европа әдәбиятларыныкы. Шулар арасыннан Тукайның бигрәк тә башлангыч чор иҗатына классик фарсы романтик поэзиясенең йогынтысы зур . Тукай каләме Урта гасырчылык сыйфатлары зур булган әдәбиятка нигезләнеп ачыла, формалаша, ныгый, һәм алга таба төрле планда үсеп-үзгәреп китә. Әдәбиятыбызның Көнчыгыш сүз сәнгате кысасында чәчәк атуы исә татарларның ислам динен тотулары белән бәйле була. Ислам дине таралу-ныгуга бәйле рәвештә, гарәп әдәбиятының башка халыкларныкына тәэсире көчәя. Ул хәтта күпгасырлык традицияләргә ия фарсы әдәбиятына да йогынты ясый, шуның нәтиҗәсендә, гарәп-иран әдәби синтезы башлана, һәм ул ΙХ гасырда Аббасидлар хакимлеге чорында инде чын-чынлап формалашып җитә. Шул вакытта гаҗәеп гүзәл диван әдәбиятының поэтик традицияләренең нигезенә салына. Әлеге шигъриятнең йогынтысы Г. Тукайның әдәби иҗеккә зәвыгында ачык чагылыш таба. Г. Тукайның дөньякүләм танылган классик поэзия үрнәкләрендә тәрбияләнүе хәтта тәрҗемә өчен шигырьләр сайлауда да күренә. Бигрәк тә мәхәббәт темасына язылган әсәрләрнең тәрҗемәләре аның чит әдәбиятларга эстетларча якын килүен күрсәтә. Фикердәге, аны җиткерүдәге, портрет тасвирларындагы сүзгә талымлылык, гүзәллекләр әнә шул хакта сөйли. Гарәпләр, ничек кенә үз фәлсәфи-эстетик карашларын башкаларга да уздырырга теләмәсен, ислам дине таралган илләрдә яшәүче халыкларның ихтыяҗларын да исәпкә алмый калалмый, чөнки я мәҗүсилектән, я икенче бер диннән исламга күчешне рухи планда мөмкин кадәр җиңелрәк итәргә кирәк була. Төрле халыкларның көйләре, шигырь үлчәмнәре билгеле бер дәрәҗәдә шулай ук гарәп һәм фарсы телле әдәбиятка йогынты ясый. Гарәп-иран синтезы оешу чорында консерваторлар - элекке традицияләр сагында торучылар һәм яңаны, матурны пропагандалаучы бадигъләр арасында көчле каршылык барлыкка килә. Мәхәббәт лирикасында ныгыган омарит һәм узрит традицияләре тагын да үстерелә. Алар, үз чиратында, башка көнчыгыш әдәбиятлардагы бигрәк тә мәхәббәт темасына язылган әсәрләрнең нәзакәтлеләнүенә китерә. Болардан тыш гарәп-фарсы әдәбиятында, басып алынган, мәдәни багланышлар барлыкка китерелгән илләр тормышы, чит төбәкләргә хас предмет-күренешләр дә шигъриләштерелә, яңа темалар бирә башлый. Бу төрки шигъриятләрне дә гарәп-фарсы әдәбиятларына йөз белән бора. Урта гасыр сүз сәнгате әнә шул шартларда аякка баса. Габбаслыларның (Аббасидларның) Багдад шәһәрендәге тәхете тирәсендә языла торган әдәбиятта сасанид традицияләре культлаштырыла, ул этикет таләбе дәрәҗәсенә күтәрелә. Сарайда, гаиләдә, эштә, ялда, ауда үзеңне тоту кагыйдәләре, дәүләт белән идарә итү кануннары, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы нәсихәтләр тибындагы хезмәтләр күп языла башлый, ул әкренләп сарай этикет әдәбиятын формалаштыра. Аларны, нигездә, пәхләвиләрнең киңәш китапларыннан тәрҗемәләр ярдәмендә барлыкка китерәләр. Шулай итеп, тора-бара инсанның, бу очракта, беренче чиратта, югары катламның үз-үзен тотышы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Без Урта гасыр татар әдәбиятында боларның барлык чагылышларын да күрәбез. Г. Тукай иҗатындагы үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеккә өндәмәләр, яшьләргә, хатын-кызларыбызга, мөхәррирләргә мөрәҗәгатьләр бер тамырлары белән әнә шул әдәбиятка да барып тоташа. Әлбәттә, Урта гасырлардагы әдәби синтезлашу төрле каршылыклар аша бара. Шуббитлар хәрәкәте иранлыларның мәдәни югарылыгын пропагандалауга керешә. Бик күп фарсы телле шагыйрьләр гарәпчә яза башлый, бу исә шулай ук гарәп поэзиясендә сизелерлек үсеш-үзгәрешләргә китерә. Бәшәр ибн Бурд (714-783), Әбү Нүәс (762-813) кебек шаг ыйрьләр озак вакытлар үтә традицион саналган, нык калыплашкан касыйдәнең дә эчәлегенә үзгәреш кертәләр - Колтәйбә касыйдәдә язылырга тиеш түгел дип билгеләгән тема-мотивларны эшкә җигәләр: бакчаларны, сарайларны, чәчәкләрне, агар суларны, сарай тормышларын, патшаның ял рәвешләрен тасвирлыйлар, байлыкка зур игътибар бирәләр, төрле җимеш, шәраб, хәмерләр әдәби деталь, символик образ сыйфатында мул кулланыла башлый. Күчмә тормышлы халыклар иҗатына бөтенләй хас булмаган образ-символлар, тасвирлар, әдәби детальләр активлаша. Алга таба бу төр эчтәлектәге әсәрләр инде ислам таралган яңа җирләрдәге барлык халыклар әдәбиятына, шул исәптән татар шигъриятенә дә тәэсир итә башлый. Традицияләр ничек кенә көчле булмасын, һәр талантлы шагыйрь аларны һәрвакыт алга таба үстерә, образ-символларны яңа мәгънә алып килерлек итеп трансформацияли, заман өчен актуаль текстларда куллана. Г. Тукай - егерменче гасыр башында хәтта диван әдәбияты традицияләрен үз чорының иҗтимагый темасын ачу максатыннан үтә дә отышлы эшкә җиккән каләм ияләреннән. Г. Тукайның 1905 елда Уральскида "Казан" исемле кунакханә ачылу уңаеннан язылган "Бу көндә кешеләр бер сарай ачтылар" дип башланган чираттагы реклама-мәдхиясе көнчыгыш әдәбиятының сарай күренешләрен тасвирлаган әсәрләренә бик якын тора. Шаг ыйрь кунакханә эчен уртагасыр сарай тасвирларындагыча бик тәф силле сурәтли, аларда актив кулланылган эчемлек, зифа палас, зин нәтләнгән идән-түшәмнәр, энҗедәй чәй һәм аш савытлары, гөл, асылма лампа, көзге, ай шәмнәр кебек образларны бик отышлы файдалана. Тукайның "Казан"ны "Йолдыз сарай"га охшатуы да юкка түгел. Көнчыгыш әдәбияты өчен үтә традицион булган күренеш тасвирына Тукай яңа детальләр кертеп җибәрә - кунакханә холлының өстәлләрендә газеталар ята, ди; дөньяда аңа "охшашы аз бер клубтыр", дип белдерә. Шагыйрь кунакханәнең ачылуын милләткә файдалы эшләр рәтендә күрә, чөнки башка халыкларның татарны кылган гамәлләре, ясаган-төзегәненең матурлыклары, гүзәл яшәү рәвеше өчен уңай бәяләчәген аңлый. Урта гасыр әдәбиятында Шагыйрь, аны кешегә санаган хаким, аңа талант орлыгы салган Бөек көч һәм аны илһамландырган Матурга дан җырлана. Бу Тукай иҗатында да ачык чагылыш таба. Шагыйрьнең мәхәббәт темасын гүзәл ачкан әсәрләреннән "Син булмасаң!"ны искә төшерик. Ул беренче строфалардан ук илһам бирүче гүзәлне күкләргә күтәрү рухында башлана һәм ахыргача шулай дәвам итә: И матур! Мин янмас идем - яндыручы булмасаң; Таммас иде җиргә яшьләр - тамдыручы булмасаң!. Тукай әлеге гүзәлгә мөнәсәбәтен суфичылык символикасыннан килгән мескен, кол, дәрвиш, гыйшык диңгезе, матурлык каплавы, кыргыйлык, тәшвиш, үзеңә дошманлык, мәҗнүнлек, истән тайдыру кебек төшенчә-гыйбарәләр ярдәмендә ача. Аллага гыйшыкны чагылдыручы әлеге образлар бу очракта инде дөньяви мәхәббәтне аңлатуда кулланыла. Шагыйрь шул хакта үзе дә уйлангандай: Дәрвиштәй, Аллага чын күңелемнән кол булыр идем, Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!- ди. Югарыдагы юлларда суфичылыктан килгән карашлар да ачык чагыла. Хатын-кызга мәхәббәтне автор тәшвиш нәтиҗәсе итеп күрсәтә, шайтани теләкләргә тиңли. Г. Тукайның бер гүзәлкәйгә адресланган "Ифтиракъ соңында" ("Аерылышу соңында") газәле дә, "Гашыйк", "Гыйшык бу, йа!", Пушкиннан үзгәртеп язылган "Тәүбә вә истигъфар" һәм кайбер башка әсәрләре дә лирик герой рухын үзгәрткән хатын-кызга адресланган. Көнчыгыш әдәбиятларында, әгәр алар суфи шагыйрь буларак ат алган иҗатчы каләменнән чыкса, аерым строфаларда Алла тасвирына карамаган берән-сәрән эндәшләр, төшенчәләр кулланылмаса, Җиһан Хуҗасына мәхәббәт хакындагы әсәр дип игълан ителер иде. Аталган шигырьләр, рухлары, образлар системасы, жанрларыбелән, әлеге төр әдәбиятка шактый туры килә. Аларда кулланылган метафоралар, кайбер параллельләр хәзерге татар әдәбияты өчен инде хас түгел. Мәсәлән, Г. Тукайның "Гашыйк" шигырендә лирик мин үзен югарыдан иңгән нурга түзә алмаган Хәзрәти Муса янәшәсенә куеп тасвирланган. "Мәхү идәрмисән?" дә ("Юк итәрсезме?") автор гашыйк иткән гүзәлне җан алучыга тиңли, аның хозурына килеп үлүне хуп күрә. Бу рәвешчә фикер йөртүләр барысы да Аллаһе Тәгалә каршына баручы лирик геройны тасвирлаган суфичылык әдәбиятыннан килә. Реаль тормышка нигезләнеп, төп мотивта үз карашларын уздырып иҗат иткән Г. Тукай шигъриятендә лирик мин күпчелек очракта автор образы буларак ассоциацияләнә, шунлыктан хатын-кызга мәхәббәт турындагы әсәрләрдә мәгъшуканың прототибы шулай ук каләм иясен илһамландырган бер заттыр кебек тоела башлый. Тукай иҗат иткән лирик герой Шиллердан алынган "Син бүлеш..." тәрҗемәсендә мәгъшукасын үзен гыйлем һәм гыйрфан ноктасыннан үстерерлек итеп күрергә теләгәнлеген җиткерә. Урта гасыр узрит традицияләрен ныгыткан кайбер шагыйрьләр иҗатында, исәрләнер дәрәҗәдә яратса да, лирик мин сөйгәненнән качарга, чын исемен яшерергә, "тормышта кемлеге"н ачмаска мөмкин. Г. Тукай да чын гашыйклыгын тасвирлаган әсәрләрен сәерсәер тәхәллүсләр белән тамгалый, үзен сөю илләрендә Мәҗнүннәр, Фәрхадларның тиңдәше итеп күрсәтә. Реаль чынбарлыкта сөеклеләрен ерактан гына күзәткән, дөньяга даннарын таратырмын дип курыккан, хисен бары тик күпсанлы әсәрләре аша җиткергән, мәҗлесләрдә музыка кораллары уенына кушылып җырлаган бу юнәлеш тарафдарлары сыман, Тукай да хатын-кыздан кача, әмма мәхәб бәт турында күп яза, шул хисне яктырткан шигырьләрен мәҗлесләрдә укый. Әлеге качу, серен ачудан курку мотивы, сөеклесен күпләргә тиңсез бер зат итеп күрсәтү аның иҗатында да чагылыш таба. Гомумән алганда, Г. Тукай поэзиясендә Урта гасыр әдәбиятындагы барлык юнәлешләрнең дә чалымнары күзәтелә. Ул теге яки бу әдәби мәктәпләрне үзе өчен аерып алмаган кебек тоела. Г. Тукай һәр мәктәптән, аның һәр танылган вәкиленнән өйрәнгән, каләменә хас иң асыл сыйфатларны гына үзләштергән. Урта гасырлар көнчыгыш әдәбиятларында шагыйрьләр мәхәббәт мотивларын эчке мәҗлесләре, сөю-сөелү кичәләре, ягъни гыйшнуш-куртизанлык тематикасы юнәлешендә үстереп җибәргәнн әр. Бу Г. Тукай иҗатына да килеп керә. Ул аның оригинал әсәрләре булган "Танса"да, кайбер русчадан тәрҗемәләрдә күренеп киткәли, әмма әлеге мотивлар шагыйрь тарафыннан үстерелми, киң кулланылмый. Бигрәк тә Урта гасырдан башлап көнчыгыш шагыйрьләре касыйдәләрдә үзләрен мактый башлаганнар, талантларына сокланганнар, үзләренә хас сыйфатларны мактанулы атаганнар. Тукай иҗатында да моның чалымнары бар. Ул турыдан-туры шагыйрь образын чагылдыручы әсәрләрне шактый мул язган ("Шагыйрь", "Бер татар шагыйренең сүзләре"...) Тукайның шәхесен русның иң танылган каләм ияләре арасында күрүе үз-үзенә соклануы, югары бәя бирүе хакында сөйли. Ул "Бер татар шагыйренең сүзләре"ндә каләм ияләре турында "Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без" дип белдерә. Тукай бик күп әсәрләрендә зур талант иясе икәнлеген танып, шуның белән лаеклы горурлануын аңлатырлык яза, талантсызларга бик өстән к арый. Г. Тукайның талантны югары куюы әдәбият мәйданын тазартырга теләп иҗат иткән әсәрләрендә дә ачык күренә. Ул, әйтик, "Мөтәшагыйрьгә"дә көчәнеп шигырь чыгарган, ягъни "карга" дәрәҗәсендә генә җырлаган каләм ияләрен "сандугач" кебек сайраган шагыйрьләр тирәлегеннән китеп барырга өнди. Г. Тукай иҗатында көнчыгыш, шул исәптән суфичылык әдәбияты традицияләре образлар системасы, трансформацияләнгән идея-мо тивлар, лексик кыр, үлчәмнәр, рифмалашу алымнары белән генә чикләнми, болардан тыш, анда саф суфичылык жанрлары да очрый. Автор билгеләгәнчә, сурәи Кадердән этәрелеп иҗат ителгән "Кадер кич", Мигъраҗнамәнең камил үрнәге булган "Мигъраҗ", милләтнең алга китешенә хезмәтне Аллага якынаю эшләре сыйфатында аңлаткан "Алла яратсын өчен" шигыре, поэтик васыятьнамәләр үрнәгендәге "Васыятем" һәм башкалар бар. Г. Тукай каләменә башкалар язганнан этәрелеп китү, икенче берәүләрнең әсәрләрен өлге итеп алу, эпиграфка кую кебек алымнар хас. Алар арасында Көнчыгыш әдәбиятларыннан килгән үрнәкләрнең, кайберләренең чыганаклары әлегәчә ачыкланмаса да, шактый булуы тоемлана. Г. Тукай кайвакыт дини китаплардагы юлларны, риваятьләрне заман проблемаларын күтәрү максатыннан файдалана. Әйтик, Урта гасыр көнчыгыш әдәбиятларында пәйгамбәр гамәлләрен тасвирлаган могҗизнамәләр актив кулланышта булган. Г. Тукайның "Могҗиза" дип аталган юмористик шигыренә мотивны Мөхәммәд пәйгамбәрнең күктә күрсәткән могҗизалары нигез бирә. Ул мотив инде шулай ук үз классик әдәбиятыбызның күренекле вәкиле Таҗетдин Ялчыгол тарафыннан да кулланылган була. Урта гасырларда, бигрәк тә ислам дине ныгыганчы, суфичылык рухында булмаган шигъри сүзне кире каккан, аны көферлек, гөнаһ, шайтан коткысы дип санаган вакытлар да була. Моның өчен җәзалыйлар, әсәрләреңне кешеләргә гыйбрәт рәвешендә диварларга эләләр яисә юкка чыгаралар. Ул һәр төр әдәбиятта, хәтта хәдисләрдә дә чагылыш таба. Г. Тукай бу хакта бик уйлана, ул шигъри сүз хакында төрле планда яза, аерым әсәрләрдә көндәлек тормыш проблемаларын күтәргән иҗатны Алладан ерагаю, шайтани теләкләргә урын бирү дип тә атый. Шагыйрь үз-үзенә, талант - мәләктәнме, шайтаннанмы икән, дигән сорауны куя. Тулысы белән әлеге мәсьәләгә багышланган һәм көнчыгыш әдәбиятына хас моноримнарны файдаланып иҗат ителгән "Тәрәддөд вә шөбһә"дә Тукай болай ди: "Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам, Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә. Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма? Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә? Раст бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай; Бер-бер артлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә. Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа; Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә. Һәр каралткан кәгаземдә, санки баг, бостаным була; Һәр хәрефтән каршыма вилдан вә гыйльманым килә". Г. Тукай, күрәбез ки, шигырь язуны халык өчен иҗат итү булганга аклый, ул хәрефчелек юнәлешендәге әсәрләргә хас булганча, алфавит тамгаларын изгеләштерә, аларны чәчәкләр тудыручы могҗиза сыйфатында күрә. Шагыйрь иҗатында бигрәк тә фарсы сүзләренең муллыгы, дини-суфичыл әдәбият тел-стиль чараларының кулланылыш ешлыгы зур булу, чит изафәләр очравы табигый талантының үз чорында гына түгел, бүген дә әдәбиятларга йогынты ясарга сәләтле бөек фарсы шигъриятендә, аннан гарәп дини әдәбият ында алга таба да үстерелгәнлеген күрсәтеп тора. Тукай һәм суфичылык әдәбияты Тукай һәм суфичылык әдәбияты арасында кире кагылмаслык бәйләнешләр бар. Суфичылык әдәбияты дигәндә мөселман мистицизмының идеяләрен чагылдырган проза һәм шигърият күздә тотыла. Аның чагыштырмача тотрыклы жанрлары да бар. Болар: Коръәнгә шәрехләр, дини-фәлсәфи һәм этик трактатлар, суфичылык терминнарының сүзлекләре, агриографик әсәрләр, поэ зиядә исә мәснәвиләр, газәлләр, робагыйлар һәм башкалар. Суфичылык әдәбиятында сәнгатилек ноктасыннан караганда поэзия зуррак уңышка ирешкән өлкә санала, шунлыктан аның һәм дини, һәм дөньяви әдәбиятка тәэсире гадәттән тыш зур. Дөньяның танылган шагыйрьләре иҗатында суфичылык йогынтысы ачык күренеп тора, диләр, шул ук фикерләрне Г. Тукай шигъриятенә карата да әйтеп булыр иде. Г. Тукай иҗатына суфичылык тәэсире берничә юнәлештә бара. Бер яктан, ул аның белән мавыккан дөньякүләм билгеле шагыйрьләрне укый (Гете, Пушкин), икенче яктан, үзе дә Көнчыгышның шул рухтагы әдәбиятында тәрбияләнә, мәдрәсәдә әлеге өлкәдә тирән белем ала, өченчедән, татарларның үзләрендә дә саф суфичылык әсәрләре әле инкыйлабкача күпләп языла, хәтта ки басыла. Суфичылык традицияләре нигезендә туган бай әдәби мирас үзенең биниһая күләмле тел-стиль чаралары белән татар әдәбиятын, бигрәк тә шигъриятен тукландырып тора. ХХ гасыр башында иҗат иткән Габдулла Тукай каләме дә суфичылык сүз сәнгате уңышлары белән азыкландырыла. Яңа заман шигъриятендә Суфичылыктан үтеп кергән күчемлелекләр, беренче чиратта, формага, тел-стиль чараларына карый. Якут иреннәр, энҗе тешләр, мәрмәр маңгайлар, айдай битләр кебек гүзәлләр портретындагы эпитет-чагыштыруларның, сөйләмне купшы-затлы иткән, кайвакыт төчеләндеребрәк тә җибәргән башка төр китаби образларның да гомере узмаган була әле. Шул ук вакытта төс образларымы, тормыш-көнкүрешнең поэтикалаштырылган детальләреме, халык җырларында да күп, әмма алар икенчерәк эчтәлектәге контекстларда килә. Озак еллар мәдрәсәдә белем алган, рухани гаиләдә туган Г. Тукай иҗатының башлангыч чорында суфичылык символикасының кулланылышы, әлбәттә, табигый, әмма дини әдәбиятта ныклап җанланган образлар аның соңгы чор иҗатында да, хатын-кызга мәхәббәт темасына язылган әсәрләрендә дә, хәтта иҗтимагый лирикасында да очрый. Г. Тукайның 1905 елда Камил Мотыйгыйга багышлап язылган бер шигырен исебезгә төшерик. Ачык аңлаешлы булсын өчен, түбәндә бу текстны һәм кайбер башкаларын да, тупланмалардагы хаталыкларны да төзәтеп, яңа тәрҗемәдә китерелә: Тукай шигыренә моңа кадәр китерелгән аңлатмада тәүге строфадагы Мотыйгый тәхәллүсе шагыйрьнең исеменә бәйле сүз уйнату гына кебек аңлатылып уза, чынлыкта исә, автор героеның Аллага буйсынучанлыгын махсус рәвештә аны да кушып өч мәртәбә ассызыклаган. Ул дустының халыкка аң-гыйлем таратудагы хезмәтен Аллаһе тарафыннан бәяләнгән гамәл сыйфатында күрсәтергә теләгән. Алай гына да түгел, шагыйрь суфичылыкның гыйлем-голяма хакындагы әдәбиятына хас лексик кырдан гыйлем чыганагы, фикри байлык кебек сүзтезмәләр дә алган. Шигырьнең, укырга, теге яки бу эшләргә өндәп, киңкатлам тыңлаучыга мөрәҗәгать рәвешендә язылуы да суфичылык әдәбияты үрнәкләреннән килә. Суфичылык әдәбиятында Алла белән инсан арасындагы бәйләнешләрне тасвирлаучы образлар системасы бар. Шагыйрь шулардан "Алла җебе" гыйбарәсен куллана, әмма ул инде аны яңа контекстка кертә һәм, укучы дөрес аңласын өчен, символ трансформациясе турында шигырьдә үзе дә шәрехләп уза: Алла җебе дигәнем - үзара берләшү, Димәк, фикер каршылыгыннан (ызгыштан) саклану булыр. Шунысы игътибарга лаек: бу чорда гарәп-фарсы алынмалары болай да актив, әмма Г. Тукай, мәсәлән, китерелгән әсәрдә һәм кайбер башкаларында да аларны дини әдәбияттан килгән фикерләрне язганда махсус куллана, шунлыктан әлеге поэтик текстлар мөләммәгъләргә, ягъни берничә телдәге сүзләр махсус катнаштырып иҗат ителгән шигырьләргә якыная. Инде өзекне Тукай вариантындагыча да китерик: Аллаһнең хәбле дидекем иэтиляф, Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф. Күргәнебезчә, сүзләр әйтелеше, сөйләм калыплары да - суфичылык әдәбиятларыныкы үрнәгендә. Башкача була да алмый, бу әсәргә сөйләм кырының шактый өлеше шул әдәбияттан алынган. Сүзебез дәлилле булсын өчен, дини-дидактик әдәбиятта актив кулланылган образларны, әдәби детальләрне гына атап узыйк: Алла, Алла җебе, нур, кояш, Дөнья нурлану, көзге, былбыл, шәм, Тәкъдир елмаюы, тулган ай, каләм, Алла бәндәсе, Алла колларының оялчаны, гыйлем чыганагы, фикери байлык, мәндил-шәм. Г. Тукайның татар вакытлы матбугатына газета-журналларны рекламалауны да күздә тоткан мәдхияләре арасында "Нур" га багышланганы бар. Әгәр без "Шигырь" дип исемләнгән әлеге әсәрне укысак, анда да алда аталган кайбер образларның кабат файдаланылганын күрербез. Авторның патша аяк баскан җир, халык күңелен үзенә тартып тору, авыруга шифа, нур чәчү, сүзләрнең энҗе кебек тезелүе турында сөйләүләре пәйгамбәрләр-изгеләр тормышын яктырткан әсәрләрдәге мактау рәвешләрен искә төшерә. Г. Тукай суфичылык әдәбиятына караган әсәрләрнең үлчә меняңгырашын актив куллана, "Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш" кебек иҗтимагый пародия-поэмасын язу өчен, мәгълүм дини-дидактик поэманың сюжетын, образлар системасын файдалана. Г. Тукай каләменә суфи шагыйрьләргә хас язу манерасы ачык күзәтелә. Болар: текстта сәнгати элементларның тыгызлыгы-ешлыгы, форма камиллегенә омтылыш, Суфи шагыйрьләр кебек үк, Г. Тукай да Аллаһе Тәгаләгә мәхәббәтне нечкә градациядә бирә, реаль тормыштагы мәхәббәт хисләренең барлык төсмерләрен шул гыйшыклыкка күчерә, ала гына да түгел ул хәтта милләтнең Аллага булган көчле мәхәббәтен культ дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә. "Алла яратсын өчен" әсәрендә ул аның яңарышын турыдан-туры Аллага кирәкле эш, аңа мәхәббәт чагылышы дип расларга омтыла. Бу әсәрдә мәгърифәтчелек идеяләре оригиналь рәвештә суфичылык карашлары белән үрелә. Татар мәхәббәт шигърияте суфичылыкның поэтик фикерләү нигезләрендә туа, ныгый һәм хәзергәчә ныклы басып тора. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ннан килгән, Г. Кандалый һәм башкалар каләме белән ныгытылган, үстерелгән әлеге традицияләрне Г. Тукай яңа бер баскычка күтәрә. "Ифтиракъ соңында", "Гыйшык бу, йа!.." һәм башка тәүге әсәрләрендә үк, суфичылык поэзиясендәгечә, лирик мин җаны аерылу-күрешү, аңа кайгыру һәм сөенү, мәхәббәттән баш тарту-аңа өмет, үзеңне түбәнәйтү-сөйгәнеңне югары күтәрү (яисә киресенчә) кебек капма-каршы хисләр арасында бәргәләнә; ул сөйгәнен әсир итүче, үзен бер дивана сыйфатында бәяли. Анда хәтта яр белән кушылу идеясе дә бар, ул "Гыйшык мы соң бу?.."да дәрт бишегендә тирбәнү, гүзәлкәйнең йөз нуры, күз-каш яктылыгы ярдәмендә бәйләнү турында яза. Бу әсәрдә җәннәтнең аналар аяк астында булуы турындагы фикер яңача яңгыраш таба: лирик мин сөеклесенең аяк туфрагында тәгәри. Г. Тукайның "Дәрдемәнд дәгелмием?" кебек иң көчле әсәрләреннән саналган шигырьләре дә башыннан ахырынача суфичылык традицияләрендә язылган. Әлеге әсәрдә суфичылык әдәбиятындагы метафора-символлар, мотивлар, лирик миннең реаль кичерешләрен чагылдыруда мул кулланылып, әсәрнең психологик тирәнлегенә китерә, кеше шәхесенең, ярату хисләренең потенциал зурлыгын ачуга, аның күңелендәге омтылышларның сафлыгын, бөеклеген, көчен күрсәтүгә хезмәт итә. "Дәрдемәнд дәгелмием?"дә, дөньяви мәхәббәт белән Аллаһка мәхәббәтнең янәшәлеген, суфичылык шигърияте белән үз иҗатының бәйләнешләрен раслагандай, Г. Тукай: Әгәр Гәрбәләдә тәңре гыйшкында булсалар шәһит, Мин мәхәббәт-бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?" - дип яза. Г. Тукай, суфичылык әдәбиятына таянып, үз символик поэтик системасын эшли. Әсәрдән-әсәргә охшаш әдәби детальләрнең кулланылышы, билгеле бер әдәби геройларны телгә алу, теге яки бу символларның үзе теләгән мәгънә кырын билгеләү моның шулай икәнлеген ачык күрсәтеп тора. Г. Тукайның мәхәббәт шигъриятенә караган кайбер әсәрләрен, әйтик, шул ук "Ифтиракъ соңында", "Гыйшык бу, йа!.."ны да ике төрле мәгънәдә аңлап булыр иде. Аларда поэтик метафоралылыкны төрлечә кабул итәргә мөмкин: бердән, алар суфичылыкка караган абстракт төшенчәләр кебек тоела, икенчедән, реаль кешегә булган югары мәхәббәт хисләрен чагылдыра шикелле. Галимнәр, икемәгънәле метафоралыкка ия образлар системасы турында сөйләгәндә, еш кына утта янган күбәләк образын китерәләр. Ул да Г. Тукай яратып кулланган символ булып тора. Г. Тукай иҗатының суфичылык әдәбияты белән бәйләнешләре һәм форма, һәм эчтәлек ноктасыннан бердәй зур. Нәкъ менә суфичылык әдәбияты яулаган биеклекләр шагыйрь иҗатын сәнгати югарылыкка күтәрешә. ЭЧТӘЛЕК УЙЛАР ТУКАЙГА ИЛТӘ