ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ХРОНИКАСЫ ӨЧЕН МАТЕРИАЛЛАР Өч китапта Беренче китап 1886-1907 УДК 821.512.145 ББК 83.3(2Рос=Тат) ISBN 978-5-93091-381-1 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә нәшер ителә Редакцион коллегия Д.Ф. Заһидуллина, К.М. Миннуллин, М.И. Ибраһимов, Л. Р. Надыршина, Г.М. Ханнанова Фәнни редактор М.И. Ибраһимов Китапта бөек татар шагыйре Г. Тукайның 1886-1907 еллардагы тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Төрле чыганаклар (шагыйрьнең бу чорда язылган әсәр ләре, замандашларының хатирәләре, газета һәм журналларда басылган материаллар, рәсми документлар) нигезендә Г. Тукайның Казан арты һәм Уральс ки да гы тормышы һәм иҗаты яктыртыла. Китап татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. 2021 елның апрелендә бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулды. Бу бәйрәмне без илебездә генә түгел - бөтен дөньяда яшәгән төрки кардәшләребез, Тукай иҗатын яраткан башка милләт шигырь сөючеләре белән бергә уздырдык. Бөек шагыйребез иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый. Моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ гасыр башында ук бөтен төрки дөньяга тарала, һәм ул тугандаш халыкларның да үз шагыйренә әйләнә. Габдулла Тукай иҗаты үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, безне һәрдаим киләчәккә алып бара. Тукай һәрвакыт янәшәбездә! Бу яктан без - бәхетле буын кешеләре. Без бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үстек. "Яшьләй тырышырга" кирәклеге, "эш беткәч кенә уйнарга яравы" һәм башка үгет-нәсыйхәт күңелләребезгә Тукай аша үзеннән-үзе сеңеп барган, күрәсең. Минем гомер буе Тукайга мөкиббән булуым да шуннан киләдер, мөгаен. Хәтерлим, без, укырга дип, беренче тапкыр Казанга, Тукаебыз әйткәнчә, "И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!" дип барып кердек, "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур" дип, тырышып-тырышып белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык. Даһи Тукаебыз, үз язмышы бик ачы булгангамы, дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлаган. Шуңа күрә киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны да алдан әзерләп куйган кебек тоела. Сүз дә юк, моны аңлар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк! XX гасырның 90 нчы еллары башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Ул чорда мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан фикерләрен кыю җиткерә белгән зирәк язучы- шагыйрьләребезгә, галимнәребезгә рәхмәтлебез. Алар, Тукайга ияреп: Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без, - дип белдерде. Милләтләр арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә төгәл җавапны Тукай бирде: Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? - Без туган бер җепкә бергә теркәлеп... Беренче татар конгрессында, шыгрым тулы зур залда, аягүрә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә, "И туган тел, и матур тел", дип җырлавыбыз хәзер дә күз алдымда... Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның "Туган тел"е әнә шулай яңадан берләштереп куйды! Ә инде "кара йөзләр" безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, Тукаебызның түбәндәге юллары искә төште: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл)... Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада: - Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа! Аллага шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек. 2010 елда Болгарны тергезү белән шөгыльләнә башлагач, Тукай томнарын актардык. Һәм өметебез акланды. 2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Бөек Тукаебыз, әлеге истәлек ле вакыйганы алдан күргән шикелле, 110 ел элек болай дип язып калдырган: Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсыйхәт дип тә кабул итәбез. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен үз ирке белән кабул итүенең 1100 еллыгын ил һәм дөнья күләмендә зурлап бәйрәм итәргә җыенуыбыз - моның бер күркәм чагылышы. Шунысы да бик мөһим: Габдулла Тукайның 100 еллыгы ЮНЕСКОның халыкара һәм бөтендөнья бәйрәмнәре календарена кертелгән. 1986 ел ЮНЕСКО карары белән Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Җыеп әйткәндә, Тукай иҗаты - милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты галимнәрнең, язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең, мәдәният эшлеклеләренең, Россия һәм чит илләрдәге күпсанлы укучыларның инде гасырдан артык игътибарын җәлеп итеп тора. Иң катлаулы, иң четерекле сораулар туганда да, күңеле илһамланган яки борчылган, өзелергә җитеп нечкәргән вакытта да татар укучысы Тукай шигырьләренә, аның фикерләренә мөрәҗәгать итә, аның иҗатыннан яшәргә көч ала. Мәгълүм ки, аның вакытсыз өзелгән тормышы һәм татар мәдәниятен тамырдан үзгәрткән иҗаты XX гасыр дәвамында галимнәр, язучылар, тәнкыйтьчеләр, сәнгать әһелләренең, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче күпсанлы укучыларның, әдәбият сөючеләрнең һәрдаим игътибар үзәгендә торды. Г. Тукайның әсәрләрен, биографиясеннән фактларны төрлечә бәяләүләр һәм шәрехләүләр пәйда булды, аерым бер дәверләрдә, хәтта мондый бәяләрнең бер чиктән икенчесенә ташлану очраклары да күзәтелде. Узган гасырда Тукайга мөнәсәбәтнең төрлелеге еш кына идеологик чикләүләр, язучы биографиясенә, әсәрләренә нисбәтле алар китереп чыгарган стереотиплар белән аңлатылуына да күз йомып булмас. ХХI гасырда илебездә иҗтимагый-сәяси вазгыять, мәдәни хәлхаләт үзгәрсә дә, Тукайның бөеклеге алдында баш ию, аның иҗатын ярату, әдипнең гражданлык батырлыгына ихтирам һич кимеми, тагын да ныгый бара. Чөнки Тукай - татар дөньясын берләштерүче символ, кыйбла итеп милләтнең үсешен билгеләү үрнәге дә, милли үзаңны үстерү һәм әдәбиятның максатын һәм вазифасын аңлау юлы да. Бүген Тукайны өйрәнү фәненең перспективалары шагыйрь нең тормыш юлын, аның шигъриятен күптөрле мәгънәләргә ия булган ачык текст итеп карау белән бәйле. Заман укучысы "Тукай кем булган?" (гуманистмы, пессимистмы, интернационалистмы, шагыйрьромантикмы, реалистмы, я булмаса, татар әдәбиятын яңартуның чишмә башында торган модернистмы) дигән сорауга да бертөрле җавап белән канәгатьләнә алмас. Аңа күптөрле фактик мәгълүматларга таянып, язучының тормышы-иҗаты хакында үз фикерен, үз күзаллавын тудырырлык ачкыч, "үз Тукаен" табу-ачыклау мөмкинлеге бирергә кирәк. 2017 елны Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы" проекты нәкъ менә шушы максатны күз алдында тотып тормышка ашырыла башлады. Әлеге проектка керешү өчен нигез хезмәтен 2003 елны басылып чыккан "Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы" китабы үтәде. Аны төзүчеләр (Ә.Х. Алиева һәм Ф.И. Ибраһимова), төрле чыганакларга (архив материалларына, ХХ гасыр башы вакытлы матбугатында сакланган мәгълүматларга, хатларга, шагыйрьнең үзе исән вакытта нәшер ителгән әсәрләренә һәм иҗатына багышланган язмаларга, замандашларының истәлекләренә) нигезләнеп, Г. Тукай тормышы һәм иҗатының кыскача хронологиясен тупладылар. Бу хезмәт шагыйрьнең кыска гына тормышын бер җепкә тезәргә һәм иҗатының мәңгелеккә юнәлү серен ачыкларга омтылып әзерләнде. Шушы изге эш-гамәлнең тукталмаганлыгын хәбәр иткән өр-яңа проектны тормышка ашырганда, "А.С. Пушкинның тормыш һәм иҗат хроникасы"н язу тәҗрибәсе әһәмиятле роль уйнаганлыкны да әйтергә кирәк. Аның авторлары, "Хроника"ны - "А.С. Пуш кин ның тормыш һәм иҗат елъязмасы"ның (беренче басма - 1951 ел, икенчесе - 1991 ел) дәвамы дип билгеләп, укучыга яңа басманың күп кенә үзенчәлекләрен дә әйтеп узалар. Болар: текстларны файдалану киңлеге-масштабы (үз заманына караган документлар, матбугат, үзара язышулар, хатирәләр һ.б.), шагыйрь иҗатына мөрәҗәгать итүнең колачлылыгы, заманга, мәдәни-т арихи контекстка игътибарның зурлыгы. "Пушкин, - дип язылган керештә, - тарихи вакыйгалар, иҗтимагый һәм мәдәни тормыш чолганышында, көнкүреш фонында, тарихи шәхесләрнең, замандашларының эш-гамәлләре һәм язмышлары янәшәсендә, рус культурасы һәм рус теле мохитендә күрсәтелә". Фәнни тикшеренү жанры буларак хрониканың, һичшиксез, бүген аеруча кыйммәткә ия шактый гына өстенлекләре бар: анда вакыйгаларны бәяләү һәм шәрехләүләр юк, ул укучыда әдип тормышына һәм иҗатына карата аерым бер караш ноктасы булдыру яки аны билгеле бер позициягә алып килү белән шөгыльләнми. Анда китерелгән документаль материалның төрлелеге (замандашлар белән үзара мөнәсәбәтләр, язышу-хәбәрләшүләр, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета публикацияләре, төрле оешма һәм ведомстволарның рәсми документлары) шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән дәверне, шул чорның аерым бер мөһим якларын күрергә-аңларга ярдәм итә. Хроникаль хикәяләү тупланган мәгълүматларга карата укучыда билгеле бер кабул итү рәвеше, мөнәсәбәт формалаштырырга сәләтле, чөнки материаллар вакыт ягыннан бер сызыклы, еш кына төгәл яки якынча (вакыйгаларның төгәл вакытын ачыклау мөмкин булмаганда) дәвамчанлыкта урнаштырыла. Шул ук вакытта, Тукай тормышында булган вакыйгаларны аңлар өчен, аларның кайда, нинди мәдәни җирлектә булуын да күз алдына китерү зарур. Белгәнебезчә, Г. Тукайның тормыш юлыиҗаты шактый күп локуслар белән бәйләнгән. Алар арасында шагыйрь яшәгән яки булган шәһәрләр (Уральск, Казан, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Троицк), балачагы узган Казан арты авыллары (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Сасна Пүчинкәсе), билгеле бер урыннар (шагыйрь яшәгән кунакханәләр, ул эшләгән газета һәм журнал редакцияләре, ял итәргә яраткан театрлар, клуб лар, китапханәләр һ.б.) бар. Боларның һәркайсы - Г. Тукай иҗатына этәргеч биргән; алар тикшеренүчеләр өчен - үзенчәлекле чыганак, укучылар өчен "хәтер-хатирә урыны" булып торалар. "Хроника"да Г. Тукайның тормыш юлы-иҗаты төрле кешеләр тарафыннан, төрле күзлектән, төрлечә хикәяләнә: шагыйрьнең автобиографиясе, юлъязмалары, хатлары да, аның тормышы һәм иҗатына кагылышлы журнал, газета публикацияләре, замандашлары истәлекләре дә бар биредә. Соңгылары, Г. Тукай биографиясе буенча кыйммәтле чыганак булудан тыш, мөстәкыйль әһәмияткә дә ия: укучы алардан милли тормышның көнкүреш һәм мәдәни үзенчәлекләре хакында мәгълүмат ала (Г. Тукай мондый хикәяләүләрдә көнитеш тарихы үзәгендә калкулана). "Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы" өч китаптан гыйбарәт. Беренчесендә шагыйрьнең Казан артында узган балалык еллары (1886 - 1904 елның ахыры), Уральск белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан - 1907 елның ахырына кадәр) турында сүз алып барыла. Икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры - 1913 елның апреле) багышлана. Мондый структура, гомумән алганда, Г. Тукайның иҗатын фәндә урнашкан төркемләү белән тәңгәл килә. Шагыйрьнең иҗатын өч дәвергә (1) 1905-1907 еллар; 2) 1908-1910 еллар; 3) 19111913 еллар) аеру кабул ителгән. Шул ук вакытта китапларда Г. Тукай иҗаты, аның әсәрләренең XXI гасыр күзлегеннән, заман фәне казанышларына таянып, гыйльми югарылыкта анализлануын һәм бәяләнүен дә искәртергә кирәк. Проектта Г. Тукай мохитенә, ул аралашкан шәхесләргә: иҗат кешеләре, наширләр, татар мәдәнияте әһелләренә, язучы тормышында мөһим роль уйнаган руханилар, эшмәкәрләр, зыялылар га (Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар, Галиәсгар Госманов, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал, Вафа Бәхтияров, Сәгыйть Сүнчәләй, Әхмәтгәрәй Хәсәни һ.б.) махсус игътибар бирелә. Авторлар Тукай тирәлегенә карата урнашкан стереотиплардан, аерым алганда, кадимчеләрне (консерваторлар) һәм җәдитчеләрне (алгарыш, уку-укыту системасын үзгәртү, татар мәдәниятен яңарту яклылар) капма-каршы куюдан арынырга омтылдылар. Аерым алганда, Г. Тукай тарафыннан "Матбага берлә уйнаган бер байга" шигырендә Уральскидагы "Фикер" газетасы, "Уклар" һәм "Әл-гаср әл-җәдит" журналларын яптыруда гаепләнгән сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллинның, асылда, шәһәрдә уку-укыту йортларын төзүгә һәм төзекләндерүгә зур суммада акчалар тоткан хәйрияче булуын мисалга китерергә мөмкин (Уральскида нәкъ менә аның хисабына рус классы өчен ике катлы бина сатып алына, "Мотыйгыя" мәдрәсәсе шәкерте Г. Тукай да шунда рус телен өйрәнә, русча белем ала). Г. Тукай тарафыннан ачы тәнкыйтьләнгән сәүдәгәр һәм "Бәян әл-хак" газетасын чыгаручы Әхмәтҗан Сәйдәшев турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Авторлары арасында язучы һәм тарихчы Касыйм Бикколов, прозаик һәм педагог Ризван Алуши, тарихчы Гайнетдин Әхмәров, җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр Гаяз Исхакый һәм Гайсә Еникиев, язучы Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек билгеле, абруйлы шәхесләр булуга карамастан, Г. Тукайның тискәре мөнәсәбәте басманың озак вакытлар кадими дип бәяләнеп килүенә сәбәп була. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан күпсанлы фактлар проектта ХХ гасыр башы иҗтимагый һәм мәдәни тормышы контекстында тәкъдим ителә, бу укучыга шагыйрь биографиясен милли тормыш белән төрледән-төрле бәйләнешләрдә (көнитеш, мәгариф, дин, сәнгать, әдәбият) күзәтү мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, Г. Тукай иҗаты турында гына түгел, татар әдәбияты һәм мәдәнияте хакында да күзаллаулар киңәя. "Хроника" ике телдә - татар һәм рус телләрендә әзерләнде. Икетелле формат укучы аудиториясен киңәйтә, Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләре диалогы мәйданына куя. Басманың Татарстан Республикасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителгән 2021 елда басылып чыгуы да символик мәгънәгә ия. Ул тагын бер тапкыр шагыйрь иҗатына игътибарның кимемәвен, әсәрләренең татар теленә һәм мәдәниятенә, милли үзаң үсешенә хезмәт итүен, гомумкешелек кыйммәтләренә, кешене камилләштерү аша дөньяны үзгәртүгә ышаныч, һәркемнең зур максатлар куеп яшәргә тиешлеген раслау белән сугарылуын дәлилли. I бүлек ТУКАЙ ҺӘМ КАЗАН АРТЫ (1886-1894) "ХОДАЙ ШУНДА ҖАН ИҢДЕРГӘН, МИН ШУНДА ТУГАН..." Географик әдәбиятта Казан арты дип Кама елгасыннан төньяктарак, Идел белән Нократ аралыгындагы Татарстан территориясен атыйлар. Аның үзәге Ашыт һәм Казансу елгалары бассейнында, хәзерге Арча, Әтнә һәм Биектау районнарына кергән территорияләрдә урнашкан. Казан артында үткәрелгән археологик эзләнүләр аның төньяк районнарына халыкның инде борынгыдан ук килеп утыруы турында сүз алып барырга мөмкинлек бирә. Тарихчы Р.Р. Салихов язуынча, борынгы заманнарда биредә халык аз яши һәм, монда төпләнүчеләрнең төп шөгыле аучылык һәм балык тоту булганга, бу фактны раслаучы табылдыклар да күп түгел. Галимнәр фикеренчә, Казан арты территориясен болгарлар тарафыннан үзләштерү XII гасырга карый һәм Идел Болгарының сәяси һәм икътисади үсеше (һәм шуның нәтиҗәсе буларак, үз территорияләрен киңәйтүе) белән бәйле. Ә инде XIV гасырның икенче яртысыннан Казан арты территорияләренә күченүләрнең активлашуы сәбәбе Кама арты (Болгар, Биләр, Җүкәтау) шәһәрләренең бетүгә таба йөз тотуы белән бәйле. Билгеле ки, әлеге төбәктә яшәүче татарлар этногенезында нугай- кыпчак һәм фин-угор компонентлары да эз калдырган. Бу факт, әле Казан арты территориясенә татарлар килгәнче үк, монда фин- угор кабиләләре яшәгәнен раслый. Казан артында татар авыллары төрле вакытта оешкан. "Соңгы вакыттагы фәнни эзләнүләр, - дип яза Р.Р. Салихов, - булачак Мәмсә һәм Олы Мәңгәр волостьлары территориясендәге татар авылларының XVI гасыр ахыры - XVII гасырларда формалаша башлавын расларга мөмкинлек бирә. Аларның тарихы Казан ханлыгы чорында ук яшәп килгән авылларга тоташа. Халык риваятьләре аларны Алат кенәзлеге составына кергән борынгы авыллар һәм шулай ук Казан ханнары һәм татар аксөякләре биләмәләренә кергән авыллар белән бәйли (Түбән Бәрәскә, Иске һәм Олы Мәңгәр)". Казан арты халкының күпчелек өлешен ясаклы крестьяннар, бер өлешен йомышлылар тәшкил иткән. Р. Салихов язуына караганда, "XVIII гасыр уртасында Адмиралтействога теркәлгән йомышлы татар авылларының күпчелеге, гасыр башында әле ясаклы дип саналган". Ләкин эшчеләр җитмәү сәбәпле (1748 елгы Указ буенча христиан диненә күчкән татарлар лашман эшеннән азат ителгән) ясаклы татарлар берничә елга йомышлы катлауга күчерелеп, аларга да лашманчылык вазифасы йөкләнгән. Ләкин, чынлыкта, татар крестьяннарын йомышлыларга һәм ясаклыларга бүлү юкка чыкса да, Х.З. Баһаветдинова сүзләренә караганда, ул рәсми статистик һәм салым документларында яшәвен дәвам иткән. Галимә язганча, татар крестьяннарының ике катлауга бүленүе 1830-1840 елларда дәүләт милке министры П.Д. Киселев тарафыннан үткәрелгән дәүләт авыл реформасы нәтиҗәсендә генә юкка чыга: бу вакыттан алып авылда яшәгән татар халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелә. 1860 елларда буржуаз реформалар нәтиҗәсендә Казан арты татар авылларында яңа социаль катлаулар - сәүдәгәрләр һәм мещаннар барлыкка килә. 1860 еллар аграр реформалары нәтиҗәсендә, татар крестьяннары җир милкен югалта. Ф.Г. Зәйнуллина язганча, реформа гамәлгә ашырылганнан соң, татар крестьяннары шактый җир биләмәләреннән мәхрүм калалар. Реформалар чорында татар авылындагы социаль-икътисади үзгәрешләр сәүдә итеп һәм читкә китеп эшләп яшәүчеләрне барлыкка китерә. Казан арты крестьяннары күпчелек очракта вак сәүдә белән шөгыльләнгән, алар арасында шул кәсеп белән баеп, соңрак эре сәүдәгәр булып киткәннәре дә булган. Х.З. Баһаветдинова мәгълүматларына караганда, ХХ йөз башында Иске Ашыт авылыннан чыккан Габдрахман һәм Габделвәли Басыйровлар Казанда бакалея һәм чәй кибетләре тоткан; Мәмсә авылыннан күренекле сәүдәгәр нәселләре Вәлитевләр, Бикмөхәммәтевләр, Галикәевләр чыккан. Аеруча Түбән Оры авылы игътибарга лаек. Монда ачылган туку фабрикаларында, XVIII гасыр ахыры - XIX гасырның беренче яртысында, Россиядәге комачның яртысы диярлек җитештерелгән. XIX гасырда әлеге авылда кырыктан артык гильдия сәүдәгәре яшәгән. Казан арты татар халкының рухи тормышында да мөһим урын тота. Биредә, төрле елларда, күренекле галимнәр һәм әдипләр (Ш. Мәрҗани, Г. Курсави) яшәгән, данлыклы мәдрәсәләр эшләгән . Алар арасында иң зурысы һәм атаклысы - XVIII гасырның икенче яртысында сәүдәгәр Баязит әл-Кышкарый тырышлыгы белән ачылган Кышкар мәдрәсәсе. Күп еллар дәвамында бу мәдрәсә Баязит Госманов һәм аның варислары акчасына тәэмин ителгән. Кышкар мәдрәсәсенә Казан, Оренбург, Пенза, Рязань губерналарыннан укырга килгәннәр. Татарлардан башка монда башкорт һәм казакъ яшьләре дә белем алган. Шәригать фәннәреннән тыш биредә мантыйк, бәлягать, гарәп һәм фарсы телләре укытылган. Әлеге мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында татар дөньясының танылган шәхесләре - шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, Петербургта "Нур" татар газетасы нашире Гатаулла Баязитов, беренче татар мәгърифәтче драматургы Фатих Халиди, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, нашир һәм журналист Габдерәшит Ибраһимов, мәгъ рифәтче педагог Таип Яхиннар бар. Габдулла Тукайның әтисе, Кушлавыч авылы мулласы Мөхәм мәдгариф бине Мөхәммәдгалим дә Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган. Булачак шагыйрь нәкъ менә Кушлавычта (Казан өязе Олы Мәңгәр волостенә кергән) 1886 елның 14 (26) апрелендә дөньяга килә. 1834 елның ревизия мәгълүматларына караганда, Кушлавыч авылында 62 гаиләдә 595 кеше яшәгән (306 ир-ат, 289 хатынкыз". Уналты елдан соң бу сан сиксән кешегә арта: 9 нчы ревизия документлары буенча авылда 674 кеше яшәгән (358 ир-ат, 326 хатын-кыз". Унсигез елдан бу сан тагы да арта - 712 кеше (370 ир-ат, 342 хатын-кыз". 1885 елдагы статистик мәгълүматларга караганда, Кушлавыч авылында 794 кеше яшәгән (411 ир-ат, 383 хатын-кыз); шуларның уналтысы руханилар гаиләсеннән. Авылның 1886 елгы метрика дәфтәрендә шагыйрьнең исеме Габдуллаҗан; атасыныкы - Мөхәммәдгариф Мөхәммәдгалим улы, анасыныкы - Миңсафа дип күрсәтелгән. Ата-ананың да, яңа туган баланың да фамилиясе күрсәтелмәгән, чөнки Октябрь революциясенә кадәр имамнар тарафыннан тутырылган метрика дәфтәрләрендә, гадәттә, яңа туган баланың атасы исеме генә языла торган булган. Ләкин инде XIX гасыр азагыннан яшүсмер Габдулла үзенең фамилиясен "Тукаев" дип күрсәтә башлый. Уральскидагы "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә һәм рус классында Тукай белән бергә укыган Ярулла Моради хатирәләрендә шагыйрьнең рус классында беренче уку көнендә үз фамилиясен белмәве турында бәян ителә (Тукай, имеш, моны Морадига үзе сөйләгән). Рус классында укыткан Әхмәтша Сираҗетдиновның "Синең фамилияң ничек?" дигән соравына Тукай (ул вакытта "фамилия" сүзенең мәгънәсен белмәү сәбәпле) каушап калган һәм җавап бирә алмаган. Бу бәянны тәмамлап, Моради Тукайның сүзләрен китерә: "Инде менә бу вакытларда гына әтинең язуларын табып, чын фамилиямезнең Тукаев икәнен белдем дә Тукаев дип яза б ашладым". Бу мәсьәләгә бәйле тагын бер документ игътибарга лаек: Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә "Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А.М. Тукаева" дигән дәфтәр саклана. Бу дәфтәргә татар халык җырлары текстлары тупланган. Дәфтәрнең тышлыгында исә аерым сүзләр ("списывания", "А.М. Тукаева") Тукай кулы белән язылган. Кайбер безгә билгеле хатларда да Тукай үз фамилиясен "Тукаев" дип куя. "Тукаев" фамилиясенең кайдан килеп чыгуына карата төрле фикерләр бар. Мәсәлән, Хөсәен Зәбиров (Мөхәммәдгариф кызы Газизәнең улы), М. Мәһдиевнең "Тукаев"ны псевдоним гына итеп санавына каршы килеп, ""Тукай" - шагыйрьнең фамилиясеме, псевдонимымы?" исемле мәкаләсендә "Тукаев"ны фамилия итеп күрсәтә. Аныңча, моңа ышанычлы дәлил - әнисе Бибигазизәнең Габдрахман Зәбировка кияүгә чыгуын теркәү язуында кыз фамилиясе графасына "Тукаева" дип язылу. Сүзен дәвам итеп, автор: "Тукай нәселендәгеләр үзләренең җиде бабаларын белгәннәр. Безгә, үзенең балаларына, әни шулай ди торган иде: "Һәрбер кеше җиде бабасын белергә тиеш. Сезнең бабагыз Мөхәммәдгариф (Тукай ның атасы), Мөхәммәдгарифның атасы - Мөхәммәдгалим, Мөхәммәд галимнең атасы - Шәмсетдин, Шәмсетдиннең атасы - Мортаза, Мортазаның атасы - Туктулы". Шуннан килеп чыккан Тукай", - дип яза. Уральск шәһәренә озатылып, анда кияүгә чыккан, Мөхәммәдгарифның беренче хатыны Гафифәдән туган Газизә (Бибигазизә) Зәбирова истәлекләрендә дә Габдулла җиде буын мулла булып торган нәселнең дәвамчысы итеп күрсәтелә (әмма ул муллаларның исем-шәрифләре аталмый". Ә инде шагыйрь турында документаль повесть авторы Ибраһим Нуруллин, картлардан ишеткән риваятьләргә таянып: "Берәүләр әйтә: шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе Туктаргали исемле булган, һәм, аның исемен кыскартып, Тукай дип йөрткәннәр. Икенчеләре Кушлавычтагы Тукый тавын Тукайның бабасы белән бәйлиләр", - дип яза. Тукайның әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсе күбрәк буынны чагылдыра. Дөрес, Зәкия Рәсүлева төзегән "Тукай шәҗәрәсе"ндә Мәмдүдә - Зиннәтулла - Зәйнелбәшәр - Әмирхан рәвешендә генә күрсәтелә. Марсель Әхмәтҗанов, Нурания Хәмидуллина биргән (1982 ел, 11 август) мәгълүматларга таянып, әлеге Әмирханның атасы Тәүкил, аның атасы Бәгъдан исемле морза булуы хакында яза. Мәмдүдәнең өченче дәрәҗә туганы Габделҗәлилнең оныгы Рәфикъ Акманаев Зиннәтулланы хәзерге Пермь крае Барда районы Коҗамакты авылында туган дип, Бәгъданның 1540-1560, Зәйнелбәшәрнең 1803-1853, Әмирханның (Әмировның) исә 17691817 елларда яшәве турында яза. Әлеге шәҗәрәдә нәселнең төп бабасы булып күрсәтелгән Бәгъдан исемле морзага нисбәтле фаразларда бу нәсел беренче кат XVI йөздә искә алына. "Ул дәвердә Бәгъдан (Богдан) морза Янгалычев һәм Богдан Енговатов исемнәре урыс тарихи чыганакларында да очрый. Татар тарихи чыганаклары системасына аны археограф И.Р. Габдуллин беренче булып кертеп җибәрә. Аның мәгълүматлары буенча, Богдановлар иң беренче мәртәбә XVI йөздә, Кадом өязендә телгә алынганнар". Тукайга әнисе ягыннан якын кардәшләр: Мәмдүдәнең башка анадан (Латыйфадан) бертуганнары - Бибисаҗидә (18771956), Гандәлиб (бала чакта үлә), Гөлчәһрә (1879/80-1938), Кәшфелкәбир (1885-1938), Кәшфинур (1887-1919), Шәмсемөнир (1890-1914". Тукайга әнисе ягыннан туганнан-туган - Мөхәммәдвафигъ, Мәсрүрә, Өммеһани, Солтанәхмәт, Фатыймабикә, Нурдидә, Әкълимә (барысы да Саҗидә балалары), Әхәт, Дияр, Гандәлиб, Һава (Гөлчәһрә балалары), Нурания, Мәсгудә, Габделфәрт (Кәшфелкәбир балалары). Казан өязе Яңа-Кишет волосте составына кергән Тукайның әнисе туган Өчиле (Кече Бирәзә) авылында XIX йөз азагында 405 кеше яшәгән (191 ир-ат, 214 хатын-кыз". Саҗидә Хәбибуллина истәлекләренә караганда, Мөхәм мәдгариф "күп вакытлар якшәмбе көн кич белән Арча базарына каршы Өчилегә килә торган булган. Кайвакытларда Мәмдүдә белән дә килгән". С. Хәбибуллина әйтүенчә, бервакыт, Мөхәммәдгарифның Арча базарыннан эчеп кайтканын сизгән Зиннәтулла Мәмдүдәнең китап тышына: "Әллә, кызым, моннан аерыласыңмы? Аерылып кайтсаң да, миннән сүз булмас", - дип яза. Моны укыган Мәмдүдә әлеге китапның тышына: дип, шигырь белән җавап кайтара. Саҗидә истәлегендә Мөхәммәдгарифның "буе уртача булып, төсе коңгырт, күзе зәңгәрсу, борыны җәенке, ...сүзгә оста һәм мәзәкчән булып, киенергә купшы, башына кара кама бүрек киеп, аны кырын салып җибәрә торган булган"лыгы әйтелә. Кызганычка каршы, Габдуллага Кушлавычта - туган туфрагында (җиде буын бабасы гомер кичереп бакый дөньяга күчкән якта) - әти-әниле, рәхәт, тигез тормышта үсәргә насыйп булмый: дөнья га килүенә дүрт ай ярым чакта ук әтисе Мөхәммәдгариф кинәттән, каты авырып китеп, 1886 елның 29 августында 44 нче яшендә бакыйлыкка күчә. Мөхәммәдгарифның кинәттән үлеме нәтиҗәсендә, беренче хатыны Гафифәдән (ул 1885 елның 28 апрелендә бала тапканда вафат була) туып, 13 яшенә җиткән беренче баласы Мөхәммәтшәриф (кызганычка каршы, ул, Казанда Җамали харчевнигында буфетчы булып эшләгәндә авырып, авылга кайта һәм 1890 елда ютәлдән вафат була) һәм 9 яшендәге Газизә (озак еллар Уральскида яшәп, 1963 елда үлә) тома ятим, ә Габдулла исә әтисез кала. Егерме ике яшендә тол калган Мәмдүдә имчәк баласы Габдулланы кулына тотып, Өчилегә - атасы Зиннәтулла йортына кайтырга мәҗбур була. Газизә Зәбирова истәлегендә: "Әти үлгәндә, Габдулла биш айлык бала иде. Мин исә сигез тулып, тугызга караган идем. Әтидән соң бер кыш Габдулланың анасы белән тордым. Яхшы гына тәрбияләп үз итәргә тырышты. Ләкин шул елның язында әтинең энесе Шакирҗан абзыйның хатыны Хәерлебанат җиңги, ко тыр тып, үзләренә алды. Миңа кызыккан сәбәпләрен аңлый алмыйм: үзләре фәкыйрьләр иде; миңа килә торган сәдакахәергә кызыктылар ахры. Анда чыкканыма бик үкендем. Елап та йөрдем...", - диелә. Берара Габдуллага (якынча 1887 елның языннан алып 1888 елның 22 декабре ахырына кадәр) Өчиледәге бабасы Зиннә тулла гаиләсендә торырга туры килә. Әлбәттә, имчәк балалы анага монда яшәү җиңел булмаган (Зиннәтулланың шактый кырыс холыклы хатыны Латыйфа ишле гаиләнең тагы да артуына, әлбәттә, шатлык белдермәгән). Зиннәтулла һәм үги анасы, Мәмдүдәне яңадан кияүгә бирүдән тыш, бу мәсьәләне башкача чишү юлын тапмыйлар һәм тиз арада аны хәл итеп тә куялар. Ул елларда, руханилар гаиләсендә туып үскән балаларны башлы-күзле иткәндә, кияү яисә киленнең нинди нәселдән булуына нык игътибар бирелгән. "Муллалар, бер-берсенә тыгыз бәй ләнгән ныклы бер катлау - сословие тәшкил иткәннәр. Бу сословиечелек кыз бирү, кыз алу белән дә ныгытылган. Тол калган остабикәләргә дә тиз ия чыккан... Хөрмәтле хәзрәт кызы, тирә-якта билгеле Гариф мулла җәмәгате яшь һәм чибәр Мәмдүдәне читтә калдыралармы соң!" - дип яза бу турыда И. Нуруллин. Шулай итеп, тол Мәмдүдәне озакламый үзеннән күпкә олы - 69 яшьтәге Мөхәммәдшакир исемле Малмыж өязе Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр. Никах язуында (ул 1888 елның 22 декабре): "Казан өязе, Яңа Кишет волосте, Малый Бирәзә илендә имам Зиннәтулла Зәйнелбәшәр углының тол кызы Мәмдүдәне Малмыж өязе, Сасна авылының мулла Мөхәммәдшакир мулла Фәйзулла углына никях ителде. Кияү - 40 яшендә, кыз - 23 тә" диелгән. Сасна мулласы Шакир (Фәйзулла улы Фәйзуллин) Мәмдүдәне сорап яучы җибәргән вакытларда, тол хатынның бәләкәй баласы барлыгы яшерелмәгән, әмма Мәмдүдә Габдулласын шунда ук үзе белән алып китәргә уңайсызланган, күрәсең (Саснада Шакир мулланың ике кызы да бар бит әле, яңа гаиләдә Мәмдүдәнең бала белән килен булып төшүе ничек кабул ителер?). Атасы Зиннәтулла гаиләсендә баланы калдыру мөмкинлеге булмавын исәпкә алып, Мәмдүдә кечкенә Габдулласын вакытлыча карап торырлык кеше табу юлын сайлый. "Исемдә калганнар"да Тукай Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкта вакытлыча асрауда торуын якынча 1888 елның 22 декабреннән - 1889 елның март-апрельләренә кадәр дип билгели (моны Тукай авылдашлары сөйләгәннәргә таянып яза, чөнки Шәрифә карчык йортында "тәрбияләнә" башлаганда аңа өч яшь тә тулып өлгермәгән була). Мондагы яшәеше турында шагыйрь: "Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим", дип искәртеп, сүзен "Хазир авылда минем вакъты сабавәтемне (сабый вакытымны) күргән карчык вә хатыннар мөрәббия (тәрбияче) карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр", дип дәвам итә. Авылдашлары тарафыннан шагыйрьгә аның балачак тормышы хакында бирелгән мәгълүматка караганда, Шәрифә карчык сабый Тукайны рәхим-шәфкатькә тиендермәгән. Андый бәяннарның ни сәбәпле барлыкка килүен әйтүе читен, чөнки Шәрифә карчык турында Тукай сүзләреннән ("Мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән") һәм аерым истәлекләрдәгеләрдән тыш, бүтән мәгълүмат сакланмаган. Күптән түгел генә бу юлларның авторы, Кушлавычның метрика кенәгәләрен өйрәнеп утырганда, 1895 елгы бер язмага юлыкты. Анда Кушлавычның бу елдагы имамы Габделхәер Габделкәрим углы Шәрифелҗәмал Бикмөхәммәд кызының 17 ноябрьдә 77 яшендә картлыктан вафат булуын яза. Саснада яши башлап берникадәр вакыт узгач, йөрәк парәсе өчен борчылып торган Мәмдүдә, Габдулланы үзләре янына алып килү турында сүз күзгата, һәм, Шакир мулланың ризалыгын алып, тиз арада баласын Саснага китертә. "Исемдә калганнар"да Тукай Саснага китүен болай итеп тасвирлый: "Мин бу карчыкта торган мөддәтдә (вакыт эчендә) анам да теге муллага үзләшеп йиткән булырга кирәк; ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән (минутлардан) миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур (бер төсле сизенү) хасил булганмы, нидәндер, мин хазирдә дә атда утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганыны онытмаган шикелле булам. Саснага барып җиткәнмен ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады - анысын белмим, ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә". Саснага килеп, әнисе үлеменә кадәр узган унбер-унике айлык тормышы турында "Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган" дип язуыннан, Тукайның бу авылда яшәеше чыннан да рәхәттә узган дип уйларга була: Шакир мулланың тормышы җитеш, әнисе - янында, үги әтисе дә ят күрми шикелле, ул вакытка инде теле дә ачылып җиткән булырга тиеш. Ләкин Габдулланың Саснада яшәве озакка сузылмый - 1890 елның 18 гыйнварында 26 яшендә Мәмдүдә кинәттән үлеп китә. Моңа кадәр үз тормышында очрап торган вакыйгаларны кешедән ишеткәннәр буенча язып килгән булса, әнисе үлеме һәм аны соңгы юлга озату вакытларын Тукай инде үз хәтерендә калганнарга таянып сурәтли: "...мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп киткәннәрен сизгәч, яланаяк хәлемдә, капка астыннан үкереп җылыйҗылый җөгереп чыгып: "Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!" - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хазир дә тәхаттыр иткәнемне (хәтергә төшерүемне) язамын". Саҗидә Хәбибуллина истәлекләрендә Шакир мулланың, Мәм дүдәнең сырхаулавын хәбәр итеп, Зиннәтуллага хат язуы, әмма хатның тапшырылмавы әйтелә. "Шуннан соң, - дип яза С. Хәбибуллина, - әти (Зиннәтулла), Саснага үзе барып, боларның хәлләрен белеп кайтмакчы була. Барса, Мәмдүдә апай вафат булган, шуны белгәч, әтинең хушы китеп егыла". Нурания Әмирова-Хәмидуллина истәлекләренә караганда, Зинн әтулла Мәмдүдәнең вафатына бәйле мәрсия рухында шигырь чыгара: Пур газизәбезең төрбәседер - бу мәзар; Әйләмеш назик вөҗүден хакь дәүре рузекяр. Исме - Бибимәмдүдәдер, гакыйлә ирде гаян; Дыңлар ирде гыйшкыйлә вәгазь, мөсаил һәм мәган. Ни сәбәбтер, и Ходая, ризкы аз, гомре тәмам; Күрмәдем күзем туйганчы, улды мәңа кәл мәнам. Мөргы рухы тән кәфәсеннән тайран иткән дәм мәдам Акты яшем ни кыйлаем әмре хәййүләйәнам. Даре михнәт, даре хәсрәт, даре залим - бу мәкам, Шунча мәхбүбә мөрәссагы дөрне кыйлды инкыйзам". Аһ дәрига, исте гомере багына бары хәзан Җисме паки набуд улды булды дөньядан ниһан. Бу шигырь Зиннәтулланың бердәнбер иҗат җимеше түгел. "Туган илем Коҗамакты карьяседер..." исемле китап авторы Р. Акманаев Зиннәтулланың Солтанай мәдрәсәсендә укуы, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлавы турында язып, нәсел шәҗәрәсен шигъри юллар белән белдергәнен дә хәбәр итә: Зиннәтулладан сакланып калган кулъязмаларны һәм басма әдәбиятны өйрәнгән М. Әхмәтҗанов Тукай бабасының киң карашлы һәм дин белеме белән генә чикләнмәгән зат булуы турында яза: "Кулъязмалар арасында гарәп, фарсы һәм иске татар телләрендә язылган шигъри әсәрләр, прозаик әйберләр, дини әдәбияттан хәдис (ягъни пәйгамбәр сүзләре) җыентыклары бар. "Төхфәтелмөлек", "Тәфсире Котыб", "Тәфсире Казый", "Рисаләи-мәүләви әл-Габаин" кебек татар мәдрәсәләрендә укылып йөргән дәреслек күчермәләре, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре хакында язмалар, Болгар галиме Хәсән Болгарига Дамаск һәм Шам мөфтиенең җаваплары, "Мәрсияи дамелла Фәхретдин Норлатый", "Исмәгыйль Кышкарый мәрсиясе", "Каргалы Әхмәди мәрсиясе", "Рисаләи сәясәт", "Гаҗаибел-мәхлүкат" кебек татар әдәбиятына караган дистәләрчә әсәрләрнең күчермәләре бар", ди. Бабасы белән кайткан тома ятим калган Габдулланы (Р. Якупов язуынча, бу вакыйганың 1890 елның февраль-март айларында булуы ихтимал) Өчиледәге Зиннәтулла мулла өендә шатланып каршы алмаганнар. "Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине, җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр", - дип яза шагыйрь "Исемдә калганнар"да. Бу елларда Идел буендагы ачлык сәбәпл е, Зиннәтулланың гаиләсе дә фәкыйрьлеккә төшә. Мулланың, Г. Тукай язуына караганда, тирә- яктагы баерак авыллардан теләнеп йөргән чаклары да булган. Тукай хатирәләрендә сурәтләнгәнчә, Зиннәтулла гаиләсендә ул шәфкатьле мөнәсәбәтне иң өлкән кыз Саҗидәдән генә тоя ("Исемдә калганнар"да Тукай аны "ап-пак саф бер фәрештә" дип атый; соңрак, Уральскидан язган хатларының берсендә: "Мөшфика (шәфкатьле) апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарелбәкая рихләт иткәч (вафат булгач), бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе илән караучы юк иде, мәгәр син бар идең", - дип яза). Бабасы гаиләсенә сыймаган Габдулланы озакламый (1891 елның урталарында), авылдаш ямщикка утыртып, 60 чакрымдагы Казанга озаталар. Тукайның үз әсәрендә озатылу елы һәм фасылы да, ямщикның исеме дә аталмый. Истәлекләрдә исә бу "ямщикның" Гыйльфан Сабитов (?-1936) исемле кеше икәнлеге к үрсәтелә. Тукай үзе Казанга җибәрелү вакыйгасын нечкәләп язмый (бер җөмлә белән генә чикләнә). Бу уңайдан Өчиле авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхәт Зыятовның "Тукай Өчиледә" исемле мәкаләсе игътибарга лаек. Өлкән авылдашлары - Миңлекамал әби һәм Җиһангир бабай сөйләгәннәргә нигезләнеп, ул Тукайны Казанга озатуларның әзерлекле рәвештә булуын ассызыклый. Ф. Зыятов язуына караганда, халык җитештергән әйберләрне Казанга алып барып сатучы Гыйльфан, калада Әхмәт исемле, балалары булмаган бер байда туктала икән. Бер килүендә ул үз авылларында бер ятим бала яшәвен, аның мулла нәселеннән икәнлеген сөйләгәч, теге бай Габдулланы үз тәрбиясенә алырга теләк белдергән, имеш, һәм Гыйльфан, авылга кайткач та, Зиннәтулла ризалыгы белән Габдулланы Казанга алып килә (ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, бай хатыны белән башка бер шәһәргә киткән була, ә өйдә калган асрау Габдулланы байның рөхсәтеннән башка алып калырга кыймый). Алып килгән товарларын сатарга Печән базарына барган Гыйльфан, Габдулланың ачы язмышын сөйләп, теләгән кешегә әлеге ятим баланы биреп калдырырга риза икәнен белдерә. Нәтиҗәдә, Яңа бистәдә яшәүче Мөхәммәдвәли исемле һөнәрче баланы үз өенә алып китә. Ф. Зыятов әйтүенә караганда, базарда Гыйльфан "Асрамага бала бирәм, кем ала?" дип кычкырып йөрмәгән. Бу вакыйганың тагын бер версиясе 1944 елда Мөхәммәт Гали тарафыннан Тукайның замандашы, Өчиле кешесе, Тукайдан 9 яшькә олы Минһаҗ Йөзлекәевтән язып алынган. Анда: "Карт мулла кушуы буенча, минем әнием Зөләйха, Казанга барып, башта аны тәрбиягә алырлык затларны белеште, соңыннан олаучыга утыртып, аны үзе Казанга алып барып бер байга тәрбиягә биреп кайтты", - диелә. Мөхәммәдвәли һәм аның хатыны Газизә гаиләсендә торган вакытта Габдулла зур шәһәр тормышын якыннан күрә. Ками лә Аитова истәлегендә әнисенең (1884-1968 елларда яшәгән Шәмсетдинова Гайниҗамал Хисаметдин кызы) Тукай турында сөйләгәннәре китерелә. Ул: "Газизә Габдулланы бик ярата иде. Аны бик тәрбияләп, бик чиста йөртте. Габдулла өстендә һәрчак ак күлмәк, җиңсез кара камзул белән чалбар, матур кара кәләпүш була иде", - дигән. Тукай Казанда чакта аның апасы Газизә Мөхәммәдгариф кызы Зәбирова үзенең истәлегендә: "Әни белән бертуган апам - "солдатлар мулласы" дигән Гариф мулла җәмәгате Хәдичә апайда асыралып тора идем... Беркөнне, кулыма төшкән тиеннәремне җыйнап, Габдулла янына бардым. Юлда алма сатып алдым. "Апаең килгән" дип, анасы (Мөхәммәдвәли җәмәгате) Габдулла белән күрештереп, чәй белән кунак итеп җибәрде... Аның яхшы торганына куанып кайттым", - дип яза. Кызганычка каршы, Тукайның бу җайлы тормышта көн уздыруы озакка бармый. "Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар", - дип яза шагыйрь "Исемдә калганнар"да. Г. Зәбирова истәлегендә исә, Тукайның кире Зиннәтулла йортына кайтарылуы башкача бәян ителә: "Мөхәммәдвәли белән хатыны Газизә атасы белән бертуган агасы барлыгын, аның "эчкече, бозык кеше" икәнен ишетәләр. Тәрбияләп үстергәч кенә алып китәр, дигән сүзләрне дә әйтәләр, имеш. Шул сүзләрнең тәэсире белән, ахры, үзләренә бала булып калмаслыгыннан куркып, кире бабасына озаталар, дигән хәбәр дә бар иде". Гыйльфан хатирәләрендә Тукай күңелендә якты истәлек калдырган Казаннан янә Өчилегә кайтару вакыты төгәл күрсәтелмәгән. Бу 1892 елның язына кадәр булырга мөмкин. Әлбәттә, бу юлы да Зиннәтулла бабасы һәм үги әбисе Латыйфаның ишле гаиләсе аны кочак җәеп каршы алмаган. "Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыгын уйлап белергә мөмкин", - дип яза шагыйрь "Исемдә калганнар"да. Биш яшьләрдәге бу баланы урнаштыру мәсьәләсе яңадан килеп баса, һәм бу юлы Зиннәтулла белән Латыйфа, Габдулланы шәһәргә илтүдән баш тартып, аны якындагы берәр авылга асрамага бирергә у йлыйлар. "ДӨНЬЯГА ИҢ ЭЛЕК КҮЗЕМ АЧЫЛГАН УРЫНЫМ..." Ия елгасы (Казансуның уң кушылдыгы) буенда урнашкан Яңа Кырлай авылы XVII йөзнең беренче яртысында салынган. Болгар ханлыгы заманында ук Алат юлы өстендә Кырлай исемле авыл булуы билгеле. Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан яулап алынгач, көчләп чукындырудан качкан татарлар, туган нигезләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Алар Себер юлындан читкәрәк китеп (Түбән һәм Югары Мәтәскә авылларын узып), куе урманнары һәм киң кырлары булган Ия ярларына урнашканнар. Соңрак бу авыл ишәеп, бер төркем кешеләр күчеп, Ия суы башындагы Яңа Кырлай авылына нигез салганнар. Кырлай авылы турында мәгълүматлар "Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов" дип исемләнгән китапта сакланган. Биредә Кырлай авылында ясаклы татарлар белән бергә (8 хуҗалык) Тәүкил Әлкиев һәм Чапай Худяков исемле йомышлы татарлар да яшәве күрсәтелә. 1834 елгы ревизия мәгълүматларына караганда, Яңа Кишет волостенә кергән Яңа Кырлай авылында 9 гаиләдә 80 кеше яшәгән (37 ир-ат; 43 хатын-кыз". 1850 елгы 9 нчы ревизия мәгълүматлары буенча, әлеге сан шактый арткан: 252 кеше (120 ир-ат; 132 хатын-кыз". Тукай Яңа Кырлайга килгән вакытта, бу авылда имам булып Фәтхерахман Гатаулла улы Гобәев (1857-1937) тора. Фәтхерахман хәзрәт тарихка Г. Тукайның беренче укытучысы булып кереп к алган. Нәфисә Әхмәтшина истәлекләренә караганда, ул балачак дус ты Мәмдүдәнең ятим калган улы Габдулланың хәлен белешеп йөри, аның Зиннәттула йортында тилмереп яшәвен күреп бик кызгана һәм, Кырлайга кайткач, әле күптән түгел бердәнбер уллары үлгән Сәгъди абзыйларга Габдулланы уллыкка алырга тәкъдим итә. Сәгъди абзый Г. Тукайны Өчиледән, бабасы Зиннәтулла йортыннан, 1892 елның июнь урталарында алып китә. Кайбер истәлекләрдә, мәсәлән, Хәлилрахман Гобәйдуллин истәлегендә, Тукай ның Кырлайга килү вакыты 1894 ел дип күрсәтелсә дә, бу мәгъ лүмат дөреслектән ераграк. Р. Якупов архив материаллары, мет рика кенәгәсе язуларына нигезләнеп, Г. Тукайның Кырлайга килү вакыты 1892 ел икәнен исбатлый. Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салихов (1837-1904) - Яңа Кырлай авылы дәүләт крестьяны. Бу вакытта Сәгъдинең гаиләсе (үзе белән) дүрт кешедән гыйбарәт: хатыны - Зөһрә (Бибизөһрә) Габделгани кызы Габделхаликова (?-?), олы кызы - Сабира (1869-1892) һәм кечесе - Саҗидә (1879-1894). Уллары Садретдин Габдулла килгәнче ике ел алдан, 1890 елны эч авыруыннан үлгән була. Кайбер истәлекләрдә Габдулланы Кырлайга Нәфисә Әхмәтшина белән Зөһрә алып кайтуы, кайберләрендә Саҗидә апасының Кырлайга хәтле озата баруы хакында да мәгълүматлар очрый. Г. Тукай үзенең "Исемдә калганнар" автобиографик повестенда исә Кырлайга аны Сәгъди абзый алып китүе хакында яза: "Бабай лар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым... Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең (Зөһрә - Г.Х.) каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың, - дип, миңа барып җитәргә ике-өч чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде". Сәгъди әтисе сөйләгәнчә, капканы ачып, ачык йөз белән аларны яңа әнисе Зөһрә каршылый һәм, өйгә кергәч, ашата-эчертә. Тамагы туйгач, әнисеннән рөхсәт алып, Габдулла урамга чыгып китә. Габдулланың Кырлайдагы сабакташы Сафа Мөхәммәтшин Тукай белән беренче очрашуны болай тасвирлый: ""Сәгъди абзый тәрбиягә чит авылдан бала алып кайткан" дигәч, авыл балалары белән җыйнаулашып аны карага бардык. Ул - шәһәрчәрәк киенгән, ак чырайлы, кечкенә гәүдәле, бик ябык, чандыр малай иде. Беренче күрүдә үк ул малай миңа ошады. Мин аның белән бик тиз үзләшеп киттем". Билгеле, Габдулланы бөтен авыл балалары бер күрүдә үз итеп, тиз генә үз араларына кертмәгәннәр: аның битендәге шадрасы да, күзенә төшкән агы да үткен малайлар күзеннән читтә калмаган (соңгысы "Чагыр" кушаматы тагарга сәбәп булган). Кырлайга кайтканның беренче көнендә Зөһрә әнисе Габ дулланы "тазарак гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле" Сабира апасы һәм "арык кына, сары йөзле, култыгындагы агач таякларга таянган" аксак Саҗидә апасы белән таныштыра. Габдулла Кырлайга килгәндә, Сабира апасы - 23 яшендә, ә Саҗидә апасы 13 яшьләрдә була. Габдулланың Кырлайдагы беренче җәе мәшәкатьсез, уен белән уза. Иптәш малайлары белән ындыр артындагы кечкенә инешкә төшеп су коену, күлмәк-ыштаннар белән балык сөзү, урак вакытында өй сакларга дип калган әбиләрдән кача-поса, бакчаларга кереп суган йолку дисеңме, - берсе дә калмый. Әлеге вакытлар Тукайның "Исемдә калганнар"ында да иркен, бәхетле чаклар итеп тасвирлана: "Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты йитде. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар. Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем". Әмма тиздән Сәгъдиләр йортына кайгы килә: кинәттән Сабира апасы үлеп китә. Р. Якупов китергән ЗАГС архивындагы мәгълүматларга караганда, анда: "Шәмсетдин угълы Сәгъдетдин кызы Бибисабира 30 июльдә 23 нче яшендә җен зәхмәте илә вафат һәм Кырлай авылында күмелде" дип язылган. Тукай сүзләренә караганда, әнисе Зөһрә, бу фаҗигалы вакыйгадан соң хорафатка бирелеп, иренә "Менә, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр" кебек сүзләрне еш кабатлый торган була. Көз җитеп, бакча эшләре башлангач, Габдуллага уйнап йөрергә туры килми. Аңа казылган бәрәңгеләрне җыеп, капчыкка тутыру эше йөкләнә. Шул ук көзне Габдулланы Фәтхерахман хәзрәтнең хатыны Маһруйбикә абыстайга укырга бирәләр. Хәзрәтнең улы Хәлилрахман Гобәйдуллин: "Көз көне Зөһрә тәтәй аны безнең әнигә укырга китерде. Аңарчы әле мин дә укымый идем. Шул елны без аның белән, аш өебездә, кыз балалар янында, бергәләп, әнидән сабак укый башладык. Һәр көн иртән аны таякка таянып йөри торган аксак Саҗидә апасы безгә укырга китерә торган иде" - дип искә ала. Биредә Габдулла гарәп телендә язылган догалардан торган "Иман шарты" китабын үзләштерүгә керешә. Габдулланың Кырлайда яшәгән чорында онытылмаслык тәэсир калдырган вакыйгаларның берсе итеп авылда уздырылган Сабантуйны атарга мөмкин. Аның турында шагыйрь: "Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде. Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, кәнфит, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде. Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле", - дип яза. Замандашлары истәлекләренә караганда, Габдулла сүзгә тапкырлыгы, юморга бай һәм сизгерлеге белән аерылып тора. Язга чыгар алдыннан, Сәгъдиләр гаиләсендә куанычлы вакыйга була: көтеп алган ир балалары дөньяга килә һәм аңа да Садри дип исем кушалар (үлгән малайлары да Садри исемле була). Хәзер инде Габдуллага, үткән җәйдәге кебек, көннәрен уйнап үткәрергә җай калмый: әнисе эштә чагында, ул, бала юатып, тирбәтеп утырырга тиеш була, урак вакыты җиткәч, Габдуллага Садрины тартып уракка да төшергә туры килә. Иптәше Хәлилрахман хатирәләренә караганда, аның әнисе дә шул елны бер ир бала тапканлыктан, ике дусның тормышы шул балаларны карауга кайтып кала. Бу турыда Хәлилрахман: "Зөһрә тәтәй үзенең кечкенә баласын, ике тәгәрмәчле кабык арбага салып, Габдуллага карарга бирә, әни минем кечкенә энемне, читәннән үргән дүрт тәгәрмәчле арбага салып, миңа бирә иде. Без җәй көне урам буенча Габдулла белән шул балаларны тартып йөри идек. Аларны ташлап китеп, иркенләп уйнап йөри алмый идек", - дип искә ала. Көз җитү белән Габдулланы мәдрәсәгә бирәләр. Мәдрәсәгә кил гәч, башта Хәбри хәлфәгә (Хәбибрахман Гатаулла улы Гобәев; (1869-?) тапшыралар. Хәбри хәлфә үзенең хатирәсендә Тукайның мәдрәсәдә укуы турында: "Мәктәпкә йөри башлаганда ул бик кечкенә иде. Укырга кергәч, башта аны мин укыттым. Соңыннан гына ул муллага күчте. Укуга һәм язуга бик зирәк, ятлау куәсе көчле, табигате басынкы, дәртле иде. Башка балалар белән тәрбиясезләнеп, шаярып йөргәнен хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгәне өчен минем тарафтан башка балаларга кыен эләккәләсә дә, аңар тырнак белән дә чиртмәдем. Башта ул мәктәпкә йөреп кенә укыды, соңыннан кунып укый башлады. Сабагын белмәсә, хурланып елый иде", - дип яза. Габдулланың укуда шактый алга китүе сабакташлары күзен ә дә ташлана, билгеле. Тукайның шәриге Ахун Сабирҗанов (1886-1960) аның мәдрәсәдә укуы хакында: "Ул авыл балаларына охшамаган, бик юка гәүдәле һәм чандыр. Укырга искиткеч зирәк иде, Беренче кышны ук "Һәфтияк" иҗеген, сүрәсен укып, "Коръән"гә керде. Ул вакытта безнең мәктәптә укырга зирәклекләре белән танылг ан Җәббар Гарифы (Гариф Җәббаров (1887-?) - Г.Х.) белән Әһл ин е (Әһлиулла Хәлиулинны (1886-1937) - Г.Х.) һәм аннан берәр ел элек укый башлаган башка малалайларны узып китте", дип искә ала. Габдулла мәдрәсәдә укытыла торган китаплар белән генә чикләнеп калмый. "Бәдәвам", "Кисекбаш"лар белән беррәттән "Йосыф китабы", "Бүз егет", "Таһир илә Зөһрә кыйссасы", "Рисаләи Газизә" һ.б. китапларны яратып укый. Габдулланың укуга һәвәслеген күреп алган хәзрәт күпмедер вакыттан соң аны үзе укыта башлый. Бу турыда, бераз көнләшү хисе белән, Тукайның якын дусты һәм сабакташы Сафа Мөхәммәтшин (1879-1951) үзенең хатирәләрендә яза: "Мәктәпкә кергәч тә, озак тормыйча, Фәтхерахман мулла аны үзе укыта башлады. Безнең күбебез Хәбри хәлфәдән генә укый иде. Мәктәпкә кергән елны ук Фәтхерахман мулланың Габдулланы шулай аерып укытуына без көнләшә башладык. Аның тиз арада, "Һәфтияк" сүрәсен бетереп, сүрәгә керүе һәм язга кадәр "Һәфтияк" сүрәсен бетереп, "Коръән" укырга башлавы безне бераз кытыкландыра иде. Чөнки башка балаларга моның өчен ике-өч ел кирәк була. Габдулланың тиз арада зур укып китүен без аның зирәклегеннән дип түгел, мулла укытканлыктан дип белә идек". Фәтхерахман хәзрәт, чыннан да, Габдулланы якын иткән булса кирәк. Хәзрәтнең улы Хәлилрахман Гобәйдуллин истәлекләренә караганда, аның әтисе: "Ул минем белән бергә Кышкарда укыган Гариф абзый улы булырга кирәк, атасы дус кеше иде, улын да күрер гә кирәк", - дип, Габдулланы, Кырлайга килү белән, үзләренә кунакка чакырган. Г. Тукай хәтерендә хәзрәтнең атна саен аңа 5 тиен акча бирүе дә сакланган. Кырлайда яшәгән чорда Габдуллага авыл кешесе тормышында үзәк урын тоткан җир эше белән танышырга, аның авырлыгын азмы-күпме татырга да туры килә. Мәсәлән, яз көне авыл халкы сабанга чыккач, Сафа Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Сәгъди абзый Габдулланы да сабан эшенә җәлеп итә. Сафа: "Язын сабанга чыккач, Сәгъди абзый миңа Габдулланы тырмага өйрәтергә кушты, мин аны ике көн үзем белән алып барып, тырмага өйрәттем. Кайткач, Сәгъди абзый безне бик сыйлый, "Өйрәнәме минем малай?" - дип соравына каршы: "Өйрәнә", дигәч, бик шатлана иде. Берничә көн бергәләп тырмалагач, Сәгъди абзый, туры алашасын җигеп, Габдулланың үзен генә җибәрде. Шулай да мин, аның янына барып, бераз булышкаладым", - дип искә ала. 1894 ел башында, яз айларында, Сәгъдиләр йортына ике бәхетсезлек килә. Култык таягы белән йөргән Саҗидә апасы 30 апрельдә, 15 яшендә "чахоткадан" (туберкулёздан) үлеп китә. Бу инде моңарчы ике баласын җирләгән Сәгъди белән Зөһрә өчен бик зур тетрәнү була. Озак та үтми Сәгъдине паралич суга һәм ул гомеренең азагына хәтле чатанлап йөрүчән булып кала. Кырлай авылына килен булып төшкән Нәфисә Әхмәтшина истәлекләренә караганда, ул Өчилегә кунакка кайтканда, Габдулланы да үзеннән калдырмыйча, бабасы Зиннәтуллаларга алып кайткалаган. Тукайның Кырлайда яшәгән вакытта Өчилегә кайтуы аның Уральскидан апасы Саҗидәгә язган хатында искә алына: "Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә җыенга килгән вакытымда, бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исеңездәме, мин икеңезнең хәлвәт бүлмәсенә (кыз белән кияү бүлмәсенә) кереп чәй эчдем, әмма яшьлегемнән бернәрсә фәһемләмәдем". 1894 елның көзге бер көнендә, өйләдән соң, Сәгъдиләр капкасы төбенә арбалы бер кеше килеп туктый. Атын куеп өйгә кергәч, Габдулладан әти-әнисен чакыруын сорый. Бу вакытта ындырда эш белән мәшгуль Сәгъди белән Зөһрәне Габдулла тиз арада чакырып алып кайта. Әтисе, әлеге мосафир белән күрешкәч, чәй янында, аның нинди йомыш белән килүен сорый. Мосафир үзенең Кушлавыч авылы кешесе Бәдри (Бәдретдин Хисаметдин улы Хисаметдинов; 1859-1934) икәнен, Габдулланың Уральскидагы апасы һәм җизнәсе үтенече белән малайны Уральскига алып китәргә дип килгәнен әйтә. Сәгъди белән Зөһрә, бу хәбәргә кәефләре китеп: "Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк да (дөресрәге, ике ел. - Г.Х.), хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп йибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?" - дип, ризасызлык белдерәләр. Бәдри абзый Сәгъди белән Зөһрәне, кеше баласын тотып торырга хокуклары юклыгын кисәтеп, кесәсеннән рус телендә язылган ниндидер кәгазьләр чыгарып, үрәдниккә әйтү, судка бирүләр белән куркыткач кына, бичара әти-әнисе Габдулланы иске бишмәтләрен, киез каталарын кидереп, Бәдри арбасына утыртып, елап, озатып калалар. Г. Тукайның Кырлай авылында тагын бер тапкыр 1907 елның октябрь айларында (17 октябрьдән соң) булуы мәгълүм. Туган авылы Кушлавычка кайтышлый ул иң элек Каенсарга, апасы Саҗидә янына кереп чыга, аннары Кырлайга юл тота. Кырлайда остазы Фәтхерахман мулла өенә кереп чәй эчүе билгеле. Кырлайдагы сабакташы Хәлилрахман Гобәйдуллин: "1907 елда призывка кара лырга кайтканда, Габдулла Кырлайга килгән. Ул вакытта әткәй мине призывка каралу өчен Арчага алып киткән иде. Габдулла Әтнәдә каралган булган. Ул, әни янына кереп, чәй эчеп чыккан. Өстенә яхшы пальто, башына кепка, аягына штиблет кигән булган. Үзе бик таза иде, ди. Әни аны ул кыяфәттә күреп аптырап калган" - дип искә ала. Г. Тукай "Исемдә калганнар" автобиографик повестенда: "Кырлай авылы - минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным", - дип яза. Мондый сүзләр, әлбәттә, нигезсез түгел. Беренчедән, Кырлайга килгәндә Габдулла 6 яшьләрдә булып, үзе күргән, үзе белән булган хәлләрне инде фәһемли. Икенчедән, Г. Тукай нәкъ Кырлайда мәдрәсәгә укырга йөри башлый, үзе өчен беренче тапкыр белем ишекләрен ача. Өченчедән, биредә гади, авыл халкы тормышы (табигате, гореф- гадәтләре, җир хезмәте) белән якыннан таныша һәм болардан алынган тәэсирләр киләчәктә Тукай иҗатындагы образ һәм мотивларда чагылыш табачак. Җәүдәт Нуриев (1838-1922 елларда яшәгән Мөхәммәд гариф ның бертуган апасы Фаизәнең оныгы) сүзләренә караганда, Габдулланың Уральскига күчүендә Фаизәнең катнашы бар. Әлеге чорда Фаизә ире Җәлалетдин мулла белән Югары Масра авылында ишле гаиләдә яшәгәннәр (үзләре дүрт җан булып, алар янына икешәр балалы тол калган ике сеңелләре өстәлгән). Билгеле, андый яшәеш шартларында алар Габдулланы үзләре янына сыйдыра алмаганнар. Шуңа күрә, Фаизә, мәсьәләне аңлатып, Уральскида бай җиргә кияүгә чыккан бертуган сеңлесе Газизә Госмановага, ятим Габдулланы уллыкка алуларын үтенеп, хат яза. Ул заманнарда Казаннан Уральскига юлның озынлыгы 600 чак рымнан да артып киткән. Мондый ерак җирләргә баланы озатып җибәрү һич тә җиңел булмагандыр, билгеле. Бәдри абзый, Габдулланы Кушлавычта үз өендә калдырып, Казанга барып, Уральскига китүче юлаучыны эзләргә керешә. Шулай итеп, Тукай бер ай чамасы туган авылында яшәп кала. Авыл халкы 8 ел элек вафат булган Мөхәммәдгарифны, әлбәттә, онытмаган һәм сабый Тукайга - мәхдүмгә (мулла улына) - тиешле хөрмәт белән караган. "Кая барсам да, мине мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарга яшьдәш кызларым илә "так-каравыл" уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем", - дип яза шагыйрь "Исемдә калганнар"да. Үз истәлекләрендә Тукай, моңа дәлил буларак, Кушлавычтагы бер эпизод турында яза: "Мәсәлән, берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдикъ исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде - сәламен кайтармадым, кулын сузды - кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шул вакыт "Бәдәвам"ның: Исереккә сәлам бирмә, Ул бирсә, һәм син алма... - дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде". Ниһаять, Бәдри абзый Казанда Тукай өчен сатып алынган яңа киемнәр белән (бүрек, киез ката, бишмәт) Кушлавычка әйләнеп кайта, һәм тиз арада алар икесе Казанга юл тоталар. Берничә көннәң соң, Казанның Печән базары тирәсендә, Тукай, көтмәгәндә, үги әтисе Мөхәммәдвәли белән очраша. Бу очрашуга куанып ("Әле син теремени?! Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың"), Мөхәммәдвәли Габдулланы үзләре яшәгән яңа урынга (Иске татар бистәсенә) алып кайта. Казандагы әнисе Газизә белән очрашуны Тукай: "Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да егълады. Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем. Бу ата-анамның мин аерылып торган мөддәттә (вакытта), әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа бистәдә булып, хәзер Иске бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде. Ул кичне шунда кундым. Иртәнге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып җуындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде. Ул мине нумиргә Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә "Мәрьям ана"лар бирмәкче булса да, мин: "Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам", - дип, нидәндер кабул итмәдем", - дип искә ала. Бу очрашудан соң ике атна үткәч, Габдулла үзен алырга килүче Алты-биш Сапый кушаматлы Сафиулла Мәҗитов исемле кеше белән Уральскига китә. II бүлек ТУКАЙ УРАЛЬСКИДА (1894-1907) "ИДЕЛ - ҖАЕК АРАСЫ - ЕЛКЫ БЕЛӘН ТУЛГАН ЙОРТ, КАЗАН - БОЛГАР АРАСЫ - КАЛА БЕЛӘН ТУЛГАН ЙОРТ" ("Идегәй") XVI гасырда Җаек һәм Чаган елгалары кисешендә казаклар тарафыннан салынган һәм озак еллар Җаек исемен йөрткән шәһәргә 1775 елда, Екатерина II фәрманы белән, Уральск исеме кушыла. Әлбәттә, Әби патшаның бу әмере юкка гына булмаган: шулай итеп, ул халык хәтереннән 1773-1775 елда Җаек буйларында башланып киткән һәм Русия тарихында Пугачев фетнәсе исеме белән калган вакыйгаларны сызып ташларга тырышкан. 1614 елда үз ихтыярлары белән Мәскәү дәүләтенә кергән Җаек казаклары, патша Михаил Федоровичтан Җаек елгасы байлыкларын үз ихтыярлары белән файдалануны рәсмиләштергән "Милек грамотасы" ("Владенная грамота") алып, озак еллар дәвамында Рус дәүләте чикләрен саклый башлыйлар. Рус дәүләтенә керүгә карамастан, казаклар иҗтимагый тормышл арын республика принциплары нигезендә оештырып яшәгәннәр: аларның барлык сәяси, иҗтимагый мәсьәләләрен "Круг" дип аталган үзидарә органы хәл иткән. Әлбәттә, мондый мөстәкыйльлек Россия хөкүмәтен борчыган, чөнки Русиянең эчке төбәкләрендә михнәт чигеп яшәгән крестьяннар, Җаек буйларындагы иркенлек турында ишетеп, үз алпавытларыннан Җаекка качканнар. Алар гына түгел - Мәскәүдә Петр I гә каршы чыккан укчылар да, патриарх Никон реформалары белән килешмәгән раскольниклар да һәм башка күптөрле кимсетелгән, яисә газап чигүчеләр дә бирегә юл тоткан. Төрле елларда хөкүмәт тарафыннан качкыннар кабул итүне тыйган фәрманнар чыгарылса да, Җаек казаклары бу фәрманнарга күп очракта игътибар бирмәгәнгә күрә, биредә яшәүчеләрнең саны елдан ел арта бара. 1695 елда - Петр I заманында уздырылган халык санын алу мәгълүматлары буенча, Җаек гаскәрендә 2600 казак исәпләнгән, ә инде 1717 елда Хивага оештырылган поход вакытында аларның саны 5000 гә җиткән була. Казаклар, читтән килгән качкыннарны кабул иткәндә, үз мәнфәгатъләрен дә онытмаганнар: атаманнар һәм старшиналар, алар яши торган җиргә кимсетелгән халык белән бергә төрле юлбасарлар һәм хәерчеләр дә килүен бик яхшы аңлап, кайбер очракларда, монда качучыларны, эчке Русиягә кире кайтару белән куркытып, үз файдаларына эшләткәннәр. Җаек казаклары гаскәрендә башка милләт вәкилләре дә хезмәт итүе билгеле. Аларның шактый зур төркемен төрки халык вәкилләре, Казан һәм Әстерхан ханлыкларыннан чыккан татарлар, мишәрләр, нугайлар тәшкил иткән. Шул чордагы тарихи чыганакларда боларның барысын да "татар" дип йөрткәннәр. Э.М. Гыйбадуллина язганча: "Идел буе татарларының Казакъ даласына күчүләре, бу төбәкнең империя составына керү чорына кадәр үк башлана, һәм ул Рус дәүләтенең эчке һәм тышкы сәясәтен чагылдыр ган төрле сәбәпләр белән бәйле". 1765 һәм 1772 еллардагы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Җаек шәһәрчегендә хезмәт иткән 32 җөзнең (казакларның йөз кешедән торган гаскәри бәрәмлеге) берсе татарлардан гына төзелгән була, ә казакларның ике хәрби станицасында (Илецк һәм Сакмарда) 85 (898 казактан) һәм 52 (617 казактан) татар хезмәт иткән. А.Д. Рябинин китергән мәгълүмат буенча, 1862 елда, Уральск казак гаскәрендә 4168 татар хезмәт иткән (барлык санның 5% ы". Казак гаскәрендә хезмәт иткән татарлардан тыш, Җаек өлкәсендә шактый күпсанлы татар сәүдәгәрләре һәм руханилары да яшәгән. 1769 елда Җаек шәһәрчегендә булып киткән П.С. Паллас монда сәүдә итүче күпсанлы татарлар турында яза. Аның хәбәрләренә караганда, татар сәүдәгәрләре казакълардан сарыклар сатып алып, аларны Идел буйларына җибәреп эш иткәннәр; шулай ук биредән күн һәм эч мае алып, аларны Казан, Ярославль, Арзамас шәһәрләрендәге күн һәм сабын җитештерү завод-фабрикаларына тапшырганнар. Гомумән, татар сәүдәгәрләре казакъ даласындагы сату эшләрен дә алдынгы позицияләрне яулаган. Моның сәбәбен Петр I заманыннан башланган казакъларны Рус дәүләте кулы астына кертү сәяс әт ендә күрергә мөмкин. 1744 елда Урта Азия, Кытай, гарәп илләре белән сату эшләрен үстерү өчен Оренбург янында Сәет бистәсе төзелә. Биредә Казан губернасыннан чыккан сәүдәгәрләр сату итә. С.Г. Ры баков язуынча, "Казакълардагы сату эшләре күбесенчә татарлар кулында булган. Алар казакъ даласында күчеп йөреп, вак сәүдә белән эш иткәннәр һәм беррәттән ислам динен дә таратканнар". XIX гасыр уртасында, казакъ даласында сату эшләре алып барган татар сәүдәгәрләре арасында 1 нче һәм 2 нче гильдия сәүдәгәрләр дә булган: Н. Биктимеров, Р. Дәүләткилдиев, И. Баязитов, А. Акчурин, Хәмзә һәм Солтан Сүтүшевләр, Ш. Ибраһимов, Г. Әбсәләмов, Ю. Шакиров һ.б.1 "Татар сәүдәгәрләре һәм приказчиклары, далага чыгып, бик отышлы бәягә (10 тиеннән башлап 3 сумга кадәр) казакълардан төлке, бүре һәм башка хайван тиреләре сатып алганнар", - дип яза В. Шкунов. Сатып алган малларны Урта Азия, Кытай базарларына, Эрбет ярминкәсенә алып барганнар. Шуннан зур табышларга ия булып, казакъ урдаларына мануфактура товарларын ташыганнар. Г. Колмогоров мәгълүматларына караганда, "татар сәүдәгәре, 1850 елда сәүдә эшенә ун сум көмеш акча тоткан булса, дүрт елдан 150 сум чиста табыш алган...". Татар сәүдәгәрләренә зур табыш китергән әйбер - терлек-туар белән сату итү. Казакълардан арзан бәягә зур сарык көтүләре һәм мөгезле эре терлек сатып алып, татар сәүдәгәрләре аларны Урта Азия (Бохара, Ташкент, Куканд), Кытай (Голҗа), Семипалат, Кызылъяр (Петропавловск), Эрбет ярминкәләренә алып барганнар. Г. Колмогоров хәбәрләренә караганда, ел саен казакъ далаларыннан 150 мең ат, 100 мең үгез, 3 миллионга якын сарык сатып алынган (барысы 8 миллион сумга якын". Татар сәүдәгәрләренең казакълар белән уңышлы сәүдә итүләре татар һәм казакъ телләренең якын булуы белән дә бәйле. Оренбург хәрби губернаторы П.К. Эссен: "Казакълар белән сату итү беркайчан да рус сәүдәгәрләре кулында булмаган", дип яза (чөнки моның өчен казакъ телен һәм яшәү рәвешен әйбәт белү кирәк". Әлбәттә, Уральск һәм Гурьевның бай базарлары да татар сәүдә гәрләрен кызыксындырмый калмаган. Э. Гыйбадуллина язганча, Гурьевтагы базарларга Әстерхан, Саратов, Казан, Самара, Минзәлә һәм башка шәһәрләрдән чәй, тукыма, йомшак күн, савыт-саба һ.б. белән сату иткән күпсанлы сәүдәгәрләр арасында, татар сәүдәгәрләре (С. Әхмәтов, И. Кушаев һ.б.) дә зур активлык күрсәткән. Уральск базары турында этнограф һәм язучы А.И. Левшин 1821 елда болай дип яза: "Уңышлы елларда Уральскида елына 2000000 сумлык балык, уылдык, җилем һ.б. сатыла. Сатылган эшк әр телмәгән күннең саны ел саен йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр җитә. Уральскидан сатып алынган 150000 сарыкның күбесе Арзамас, Муром, Сембер һәм Саратов губерналарында сатыла. Мөгезле эре терлекне сатуга Казанга алып баралар". Татарларның казакъ даласындагы роле сәүдә эшләре белән генә чикләнми. А. Добросмыслов мәгълүматларына караганда, татарлар һәм мәчетләр казакъ - рус мөнәсәбәтләрендә дә гаять зур роль уйнаган. Екатерина II, Русиянең казакъ даласында алып барылган сәясә те өчен мөселман дин әһелләренең файдалы булуын аңлап, шуңа нисбәтле фәрманнар да чыгарган. Мәсәлән, 1780 елда мәчетләр салу турындагы фәрманның максаты - Русия чикләрендә күчмә тормыш белән яшәгән халыкларны үз янына тарту һәм шулай ук казакъ ыруларын татар муллалары белән тәэмин итү дип билгеләнә. "XIX гасыр уртасында Эчке Урданың хан ставкасында 600 татар яшәгән (бу сан урдада яшәүчеләрнең яртысын тәшкил иткән), Яңа Казанкада - 500 (шулай ук гомум санның яртысы), Таловкада - 200 (өчтән бер өлеше). А. Алекторов фикере буенча, бу татарлар күбесенчә Эчке Урдада таралып яшәгән указсыз муллалар булган", - дип яза Г. Солтангалиева. Казакъ даласында яшәгән татар муллалары дини белем тарату белән генә чикләнмичә, мәгариф өлкәсендә дә зур тырышлык күрсәткән. Г. Солтангалиева китергән мәгълүматка караганда, XIX гасыр уртасында Эчке Урдада 38 мөселман мәктәбе булып, анда 400 укучы белем алган (аларның 350 се - татар һәм казакъ балалары). "Гомумән, - дип яза галимә, - казакълар арасында "белемле" дип, татарча яза һәм укый алган кешеләрне таныганнар". Татар муллалары казакъларның метрика кенәгәләрен дә алып барганнар, мәчетләр төзегәннәр. Шәригатъ буенча мәхкәмә эшләрен башкару да алар кулында булган. XIX гасырның уртасыннан башлап Русия хөкүмәтенең татар руханиларына мөнәсәбәте үзгәрә, һәм патша хөкүмәте татар дин әһеллә ре нең казакъларга тәэсирен киметү өчен төрле чаралар эзли башлый. Мәсәлән, "Оренбург губернасы белән идарә итү турында вакытлы положение" дип исемләнгән рәсми документ буенча, казакъларның дин белән бәйле мәсьәләләре Оренбург Диния нәзарәте карамагыннан алынып, Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшырылган. 1876 елда Эчке эшләр министрлыгының махсус комитеты утырышында, Оренбург генерал-губернаторы Н. Крыжановскийның "мөселм ан фанатизмын киметү" буенча тәкъдимнәре каралып, нәтиҗә дә, татар мәдрәсәләре каршында рус класслары ачу һәм муллалыкка указ алу өчен рус теленнән имтихан бирү турында фәрман чыгарыла. 1891 елның 25 мартында "Дала генерал-губернаторлыгы белән идарә итү положениесе" дип исемләнгән документ Уральск, Тургай, Акмулла, Семипалат өлкәсендәге муллалар җирле мохиттән сайланырга һәм өлкә хәрби губернаторы тарафыннан расланырга тиешлеген рәсмиләштерә. Әлеге документта бер волостьтә бер генә мулла булу, муллаларны метрика кенәгәләрен алып бару, никах һәм гаилә мәсьәләләрен хәл итүләрдән тыю турында да әйтелә. Шул ук Положениедә мәчетләр төзү тәртибе билгеләнә. Хөкүмәт тарафыннан татар руханиларының эшчәнлегенә төрле чикләүләр булса да, татар муллалары далада яшәүче казакълар арасында үз абруйларын саклап калган. Казакъ даласында яшәгән халыклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә Оренбург чик комиссиясе һәм Оренбург губерна канцеляриясендә эшләүче татар хезмәткәрләре зур өлеш керткән. Алар тарафыннан җыелган мәгълүмат (сәүдә маршрутлары, хокук, башка халыклар белән аралашу нормалары һ.б.) казакъларның яшәеше һәм иҗтимагый тормышы турында күзаллауларны киңәйткән. Бу өлкәдә зур тырышлык күрсәткән М.-Ш. Аитов, Салих Биглов, Шаһимәрдан Ибраһимов, Искәндәр һәм Сөләймән Батыршиннар эшчәнлеге игътибарга лаек. Мәсәлән, Искәндәр һәм Сөләймән Батыршиннар Рус география җәмгыяте белән дә хезмәттәшлек иткәннәр. Татар муллалары, мөгаллим һәм сәүдәгәрләренең хезмәте казакъ аксөякләре тарафыннан югары бәяләнгән. Җангир хан Бүкәй Урдасы белән идарә иткән чорда, биредә 400 татар мулласы яшәгән. Әлеге муллалар хан ярдәме белән казакъ балаларын укыту өчен 55 мәк тәп, ә 1841 елда Хан урдасында беренче дөньяви белем бирү мәктәбе ачуга ирешкәннәр (бу мәктәптә укыту татар телендә алып барылган). Оренбург губернасының күп шәһәрләрендә татар бистәләре салына. 1769 елда, Җаек шәһәрчегендә булып киткән галим-с әяхәтче П.С. Паллас, моңа игътибар итеп: "Аннары шул ук урамда татар бистәсе башлана, анда татарлар яши һәм аларның агартылган мәчетләре бар", - дип яза. Р. Вафиев язуына караганда, 1826 елда Ак мәчет мәхәлләсе 816 кеше тәшкил иткән (бу мөселман ир- атларның саны гына). "Ак мәчетнең шул елларда шәһәрдә бердәнбер мәчет булуын исәпкә алсаң, Уральскида яшәүче татарларның (хатыннар һәм бала-чагалар белән) саны 1700-1800 кеше булуы ихтимал", - дип яза Р. Вафиев. XIX гасыр азагына бу сан икеләтә арта: 1897 елдагы халык санын алу мәгълүматлары буенча Уральскида 3460 татар яшәгән. П. Паллас телгә алган татар бистәсе уйсулыкта урнашканга күрә, ташу вакытында аны Җаек сулары баса торган була. Шуңа күрә XIX гасырның икенче яртысыннан татарлар шәһәрнең калкурак җирендә урнашкан базар ягына күченә башлый. 1870 елларда монда кирп ечтән яңа мәчет төзелә һәм яңа татар бистәсе барлыкка килә. 1897 елда Уральск сәүдәгәре Мортаза Гобәйдуллин Никольская урамында яңа мәчет салдыра, һәм шулай итеп шәһәрдә тагын бер татар мәхәлләсе оеша. Р. Вафиев мәгълүматы буенча, XX гасыр башында Уральскида яшәүче татарлар өчен махсус дүрт кибет эшләгән, 1905 елдан шәһәрнең "Казан" мәйданында, элеккеге Коммерция клубы бинасындагы "Казан" кунакханәсендә татар чәйханәсе ачылган. Уральскидагы татар сәүдәгәрләренең эшчәнлеге сәүдә эшләре белән генә чикләнмәнгән: татар эшмәкәрләре хәйриячелеккә дә зур өлеш керткән. Алар арасыннан искә алынган Мортаза Гобәйдуллин белән бертуган Гаделшиннарны (Хәйрулла, Җиһанша һәм Гайнулла), Шакир Абдүшевне, Хәмидулла Фәткуллинны атап китәргә мөмкин. Хәйрия эшчәнлеге өчен сәүдәгәр Хәйрулла Гаделшинга 1900 елда "Уральскиның мактаулы гражданины" исеме бирелә. 1906 елның 4 ноябрендә "Уральск мөселманнары җәмгыяте хәйрия"се оештырыла. Аның рәисе итеп Вәлиулла Хәмидуллин сайлана (сәркатибе - Камил Мотыйгый). Әлеге җәмгыять Уральскида яшәүче мөселманнарга, мәдрәсәләргә ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, XIX гасыр азагында Уральск татар халкының бер мәдәни үзәге булып, монда яшәүче татарлар шәһәрнең һәм төбәкнең икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаганнар. Уральскида төрле вакытта мәшһүр рус язучыларының булуы, яшәве билгеле. Алар арасында А.С. Пушкин, В.И. Даль, В.А. Жуковский, Т.Г. Шевченко, Н.С. Лесков, Л.Н. Толстой, В.Г. Коро ленколарны атарга мөмкин. 1833 елның көзендә "Пугачев тарихы" өчен материал җыю максаты белән Уральскига А.С. Пушкин килә һәм Пугачев фетнәсе вакыйгаларының исән калган шаһитлары белән очраша. "Пугачев тарихын" язганда, Пушкин мәшһүр рус мәсәлчесе И.А. Крылов истәлекләреннән дә файдаланган: билгеле ки, Крыловның балачагы Жаек шәһәрчегендә, нәкъ казаклар күтәргән фетнә вакытында узган. 1837 елның июль аенда булачак император Александр II белән Уральскига В.А. Жуковский да килә. Аның көндәлегендә казак лар көнкүрешенә бәйле язулар сакланган. Үз язмаларында В.А. Жуковский казакларның "плавня", "учуг", "багренье", "бударка" кебек балык тотуга бәйле булган сүзләргә аңлатмалар китерә. 1862 елның июнь аенда Уральскида Л.Н. Толстой булып китә. Әдипнең Уральскига килүенең төп сәбәбе - Севастопольдә хәрби хезмәттә бергә булган иптәше Аркадий Дмитриевич Столыпин (соңыннан Уральскига наказлы атаман итеп билгеләнә) белән очрашу булса да, кайбер галимнәр әдипнең Уральскига килүен "Казаклар" повестен язу вакыты белән бәйлиләр. "Казаклар иленә сәяхәт кылу, безнеңчә, язучының казаклар тормышы турында онытылып барган тәэсирләрен яңарту теләге белән бәйле... Идел арты сәяхәтенә җыенганда, Толстой ял һәм кымыз белән дәвалану турында гына уйламаган, ә "Казаклар" повесте өстендә эшләргә дә ниятләгән", - дип яза Н. Щербанов. 1900 елда Уральскига Е. Пугачев турында язылачак "Набеглый царь" исемле роман өчен материал җыю нияте белән В.Г. Коро ленко килә. Уральскида әдип архивта эшли, казак риваятьләрен, легендаларын, җырларын язып ала, Пугачев белән бәйле урыннарга сәяхәт кыла. Китерелгән фактлар рус әдипләренең Уральск шәһәре һәм монда яшәүче казаклар тормышы белән һаман кызыксынып торуларын күрсәтә. Әлбәттә, төрле елларда Уральскига килеп киткән язучылар турында истәлекләрне шәһәр халкы сакларга тырышкан. Мәсәлән, 1899 елда А.С. Пушкинның тууына 100 ел тулу уңае белән шәһәрдә "Пушкин халык йорты" ачыла һәм "Уральск казак гас кәрендә башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте" карамагына тапшырыла. "Пушкин йорты" 26 май көнне (яңа стиль буенча - 6 июнь), Пушкин туган көндә, меңнән артык кеше җыелган тантанада ачыла. Анда шәһәрнең барлык уку йортларыннан бик күп укучы яшьләр катнаша. Г. Тукай укыган рус классы укытучысы Әхмәтша Сираҗетдинов та үз укучыларын бирегә алып килми калмагандыр. XX гасыр башында "Пушкин йорты" Уральскиның мәдәни үзәге булып тора. Монда китапханә, уку залы оештырыла, концертлар үткәрелә, халык өчен төрле лекцияләр укыла, юбилей кичә ләр е, үзешчән артистлар тарафыннан куелган спектакльләр уза. Н. Чесноков китергән мәгълүматларга караганда, 1899 елда "Пушкин йорты" китапханәсендә ике меннән артык китап тупланган була, бер ел дәвамында гына китапхәнәдән 22 мең кеше китап ала. "Пушкин йорты" сәхнәсендә еш кына рус классикларының әсәрләре буенча спектакльләр куела. Мәсәлән, 1902 елның 22 февралендә биредә Гогольнең "Өйләнү", "Май төне" әсәрләре сәхнәләштерелә. Бу турыда газеталар да хәбәр итә: "Пушкин халык йортында узган Гогольне искә алу тантанасы әйбәт узды, һәм бөек рус язучысы яшь буын һәм халык хәтерендә калачак". Г. Тукайның бу чараларда катнашуы бик ихтимал. "Уралец" типографиясендә хәреф җыючы булып эшләгән А. Гладышев Тукай турында истәлекләрендә шагыйрьнең Гогольне югары бәяләгәнен әйтә: "Бервакыт ул миңа Н.В. Гогольнең рус телендәге әсәрләренең тулы җыелмасын бүләк итте һәм укып чыгарга кушты. "Бу - яхшы язучы", - диде". Уральскида яшәүче татарлар да Пушкин йортында төрле мәдәни чаралар үткәргән. 1907 елгы "Фикер" газетасының 8 март санында: "Прогрессив яшьләр мөселманча театр куярга әзерләнәләр. Пушкин йортында алар инде бик тырышып беренче репетицияне үткәргәннәр", - дип хәбәр ителә. Г. Кариев истәлекләреннән күренгәнчә, бервакыт берничә кеше (К. Мотыйгый, Тукай, Г. Кариев һ.б. шәкертләр) күренекле тө рек драматургы Нәмык Кәмалның (1840-1880) дүрт пәрдәле "Гыйшык бәласе" әсәрен сәхнәләштерергә уйлыйлар. "Шул кышны (1907 ел), - дип яза Г. Кариев, - Камил әфәнде, Тукаев, мин һәм тагы берничә егет спектакль куярга уйладык һәм "Народный дом"да өчдүрт көн репетиция дә ясадык. Габдулла әфәнде "Гыйшык бәласе"ндә Габдессамат хәлфә ролен алган иде. Мине бер хатын ясаганнар иде. Хәтеремдә калмаган, ни сәбәптәндер уйный алмыйча калдык". "Пушкин халык йорты"нда үткән чаралар турында мәгълүмат Тукай язмаларында да чагыла. Мәсәлән, "Фикер" газетасының 1906 елгы 25 июнь санында "Уральск хәбәрләре" бүлегендә "*** (Пушкинский домда...")" дип исемләнгән имзасыз язмада ике хәбәр басылган. Беренчесендә "Пушкин йорты"нда митинглар булып торуы һәм аларда ораторларның Уральск халкына һәм Дәүләт Думасына бәйләнешле файдалы чыгышлар ясавы турында әйтелә. Икенчесендә исә татар кадимчеләре җыелышларында күтәрелгән мәсьәләләр турында сүз бара. Автор бу татар җәмгыяте төркеменең юк-бар мәсьәләләр (мәсәлән, хатыннарның качу-качмау мәсьәләсе) белән баш ватуыннан көлемсереп яза. Шул ук елда "Фикер"нең 13 декабрь санында "Уральскида сайлаулар" исеме белән имзасыз чыккан мәкаләсендә Г. Тукай "Пуш кинский дом"да булган эшчеләр җыелышы турында яза. Автор К. Мотыйгыйның "яндыргыч сүзләре каты тавыш вә чын ихлас илә" яңгыравын хәбәр итә. Уральскида Г. Тукай еш йөргән урыннарның берсе - халык телендә "Ванюшиннар йорты" дип йөртелгән "Коммерция клубы" бинасы. Соңрак "Коммерция клубы" Уральскидагы бүтән бинага - 1900 елда Большая Михайловская урамындагы сәүдәгәр Александр Тимофеевич Карев төзегән өч катлы зур йортка күчә. Ванюшиннар йорты каршысында, халык телендә "Каржинный клуб" дип тә йөртелгән "Приказчиклар клубы" бинасында җыелыш лар залы һәм бай китапханә була. Приказчиклар арасында Тукайның дуслары да була. Мәсәлән, Тукайның Уральскидагы фотографияләре арасында, 1906 елның июнь аенда төшкән бер фоторәсеме сакланган. Анда ша гыйрь үзенең иптәшләре: буфетчы Нәҗип Нигъмәтуллин, бухгалтер Григорий Курушкин, приказчик Рәхмәтулла Хәйруллин, шәкерт Сираҗетдин Белюков белән төшкән. Тукай белән фотода сурәтләнгән кайбер танышларының истәлекләре дә сакланган. Мәсәлән, Рәхмәтулла Хәйруллин истәлегенә караганда, алар Габдулла белән 1900 елдан ук, Тукай "Мотыйгыя"га күчеп яши башлагач та танышып, аралашып йөргәннәр: "Без бер үк мәдрәсәдә укымасак та, бер-беребез белән бик дус булып үстек. Габдулланың тормыш урыны мәдрәсәдә иде. Ул минем янга еш килә иде. Ул килгәч, минем әнкәй дә аны үз баласы кебек үк күрә иде". Уральскига Әтнә районы Югары Бәрәскә авылыннан килеп, Мортаза Гобәйдулинның "Казан" чәйханәсе һәм нумирларына йомышчы малай булып урнашкан Нәҗип Нигъмәтуллин истәлекләрендә: "Габдулла, җизнәсенең йомышы белән булса кирәк, миһманханәгә еш кереп йөри иде. Ә инде Тукай, Казан миһманханәсендә тора башлагач, хуҗам Садыйк Гобәйдуллин, мине укытып кеше итү нияте беләнме яки берәр башка миңа мәгълүм булмаган сәбәп беләнме, Габдулла Тукаевка айга 10 сум түләп, мине русча укытырга бирә. Мин, шулай итеп, Тукаевтан 4-5 ай русча укып, хуҗам мине шул нумердагы буфетка буфетчик итеп куя. Мин буфетчик булу белән, Тукай белән безнең арада якынлык тагы да артып китте", - дип язылган. Р. Хәйруллин үз истәлекләрендә приказчикларның Тукайга Казанга китү өчен акча җыюлары турында да яза: "Тукайның Казанга кайтырга акчасы юк иде, без приказчиклар - мин, Габделгани Гобәев, Григорий Курушкин, Хикмәтҗан Бариев һәм Габдулла Исхаковлар, үзара акча җыйнап, Тукайны Казанга озаттык". Билгеле ки, Казанга китәр алдыннан Тукай бер ел чамасы "Казан" кунакханәсендә яши. Габдулла Кариев үзенең "Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы" дигән истәлегендә болай яза: "1906 елның кышында бервакыт Тукаевлар мәдрәсәсенә барган идем, иттифакый аларның мәҗлесенә туры килдем. Без җиде кеше, әкренләп кенә, хозурланып, "Мөхәммәдия" җырлап, төн буенча утырдык. Шунда бик күп сүзләр булып, без (Тукаев, мин, Сираҗетдин Беляков дигән бер шәкерт) өчәү мәдрәсәдән чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдә булсам да, бер номерда, бергә торырга уйлап, бер көнне извозчикка төянеп "Казан" миһманханәсе (кунакханәсе) дигән номерга килеп төштек. Сираҗетдин дигән иптәшебез "парикмахерский" ачмакчы булып чыккан иде, ләкин бәхетенә каршы, аңар шул көндә үк урын табылды: ул шул ук номерга (кунакханәгә) кантурщик булып керде. Без Габдулла әфәнде белән 7 нче номергамы, 15 сумга кердек. Бу вакыт Габдулла әфәнде "Фикер"дә хезмәт итә иде". XX гасыр башында Уральск шәһәре татарлары иҗтимагый тормышында "Казан" кунакханәсе мөһим роль уйнаган. XIX гасыр азагында төзелгән бу бик зур һәм матур ике катлы таш йорт "Казан" мәйданы почмагында "Приказчиклар клубы" янәшәсендә урнашкан. Карев йортына күчкәнче, бу йортта вакытлыча "Коммерция клубы" була. Рөстәм Вафиев китабындагы мәгълүматка караганда, "1905 елның азагында, "Казан" мәйданында урнашкан элеккеге "Коммерция клубы" бинасына "Казан" миһманханәсе күченә. Шунда ук татар чәйханәсе ачыла. Мондагы хезмәт күрсәтүчеләр бары тик татар приказчиклары була һәм алар бары тик татар телендә хезмәт күрсәтә". "Казан" миһманханәсе читтән килгән коммерсантлар өчен вакытлы яшәү урыны булса, Уральскида яшәгән татарлар өчен ул мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге ролен дә үти. Миһманханәдә еш кына әһәмиятле чаралар, җәмәгатьчелек җые лышл ары, төрле мәдәни кичәләр оештырылган. "Казан" миһманханәсен ачкан байларның берсе - Садыйк (Мөхәммәтсадыйк) Әмиров (Тукайның Зиннәтулла бабасы ягыннан кардәше) - Уральскидагы татарларның җәмәгать эшендә актив катнашкан татар сәүдәгәре. Кайчандыр Уральскиның 2 нче гильдия сәүдәгәре Ларион Ме зиновта приказчик булып хезмәт башлаган Садыйк Әмиров, 1905 елның ахырында Мортаза Гобәйдуллин, Вәлиулла Хәмидуллиннар белән берлектә Уральскидагы "Коммерция клубы" урнашкан бинаны арендага алып, анда "Казан" миһманханәсен ачалар. Әлеге вакыйгаларны тасвирлап, Р. Вафиев "1905 елның җәендә Большая Михайловская урамында Каревның яңа гына төзелгән доходный домында бизәү эшләре тәмамлана. 1 октябрьдә бу бинаның икенче катына "Коммерция клубы" күченә. Бер үк вакытта "Казан" мәйданындагы бу клубның элеккеге бинасы бушап кала, һәм аны тиздән Мортаза Гобәйдуллин компаниясе сатып ала. Монда "Казан" исемле мөселманнар өчен миһманханә һәм ресторан ачыла... "Казан"га идәрә итүче булып Тукайның туганы һәм К. Төхфәтуллинның яхшы танышы Мөхәммәтсадыйк Әмиров куела". "Уралец" газетасы "Казан" миһманханәсе ачылу турында игълан бастыра: ""Казан" мәйданында урнашкан элеккеге "Коммерция клубы" бинасында тиз арада мөселман чәйханәсе һәм нумерлар ачылачак. Биналар ашыгыч рәвештә ремонтланалар..." Уральск мөселманнары өчен махсус мәдәни үзәк булдыру идеясе белән яшәгән Камил Төхфәтуллин әлеге үзәкнең "Казан" миһманханәсендә ачылуын мәслихәт күрә. Аның фикере буенча, бу үзәктә типография һәм китапхәнә урнашырга тиеш. К. Төхфәтуллин ниятләре турында "Уралец"та да хәбәр урнаштырыла: "Элеккеге "Коммерция клубы" бинасында безнең газетаның нашире тарафыннан, уку залы һәм китапханә булдыру өчен эшләр башланды. Газеталар һәм журналлар рус һәм татар телләрендә булачак... Аста татар типографиясе урнашачак. Китапханә, кирәкле рөхсәтне алгач та, эшли башлаячак. Бу файдалы нияткә чын күңелдән уңышлы булуын теләргә генә кала". Гомумән, "Уралец" газетасы "Казан" миһманханәсендә ремонт эшләрен, анда булган вакыйгаларны даими яктыртып бара. Газетаның 1905 елгы 234 нче номерында "Казан" миһманханәсендә мөселман чәйханәсе ачылуы турында әйтелә: "Шушы көннәрдә "Казан" мәйданында урнашкан элеккеге "Коммерция клубы" бинасында мөселманнар өчен чәйханә ачылды. Чәйханә шактый матур итеп җиһазландырылган; андагы иркен уку залында рус һәм татар газеталарын укырга мөмкин. Астагы этажда гади халык өчен аерым чәй бүлмәсе урнашкан. Ризыклар һәм чәй бәясе рус чәйханәләрендәге кебек". Г. Тукай белән Г. Кариев, аена 15 сум түләп, 7 нче номерлы бүлмәдә 1907 елның октябренә кадәр, Тукай Казанга күчеп киткәнче яшиләр. "Фикер" газетасының 1907 ел 6 гыйнвар санында Тукай үзенең адресын күрсәтеп игълан урнаштыра: "Мин бу көннәрдә генә "Мәдрәсәи "Мотыйгыя""дан чыктым. Бинаән галәйһи, дусларыма һәм якыннарыма игълан итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүбләренә адресын болай язсыннар: Уральск. Гостиница "Казань" А. Тукаеву. Бакый ихтирам: Г. Тукаев". Г. Тукайның "Казан" кунакханәсендә яшәгән чоры иҗат ягыннан бик нәтиҗәле була: ул "Әл-гаср әл-җәдит", "Фикер" басмаларында эшли (алар өчен үзе мәкаләләр, шигырьләр яза, корректура эшен башкара, килгән материалларны басмага әзерли), Казанда чыккан матбугат органнары белән дә бәйләнешкә керә. "Тавыш", "Бәян әл-хак", "Казан мөхбире", "Йолдыз", Петербургта чыккан "Өл фәт", "Нур" газеталарында шигырьләре, мәкаләләре дөнья күрә. Г. Кариев истәлегендә Тукайның "Казан" номерында яшәгәндә "чәй яныннан торып, идән буенча йөри-йөри" шигырь язуы турында әйтелә. "Мин дә бик ихлас берлә тыңлый һәм күңелемә бик ошаганнарын бикләп тә аладыр идем", - дип яза Г. Кариев. Шул ук вакытта Тукай К. Мотыйгый белән җәмәгать эшләрендә дә катнаша, аларны (Уральскида 1906 елның октябрендә оешкан җәмгыяте хәйрия утырышлары, төрле әдәби-музыкаль кичәләр) газета һәм журнал сәхифәләрендә яктырта. Бу чараларның күбесе шулай ук "Казан" миһманханәсендә уздырылган. Мәсәлән, 1906 елның 1 октябрендә "Казан" миһманханәсендә 200 дән артык кеше (татарлар һәм тирә-як авыллардан килгән казакълар) катнашында Уральскида дарелмөгаллимин (югары уку йорты, институт) ачу мәсьәләсенә багышланган җәмәгать җыелышы була. Җыелышның рәисе итеп "Фикер"нең редколлегия әгъзасы Госман Коләхмәтов сайлана. Иң әүвәл Камил Мотыйгый хәзерге мәдрәсәләрнең пычраклыгын, шәкертләрнең ач вә ялангачлыгын әйтә. Уральскида дарелмөгаллимин ачуның бик кирәклеген сөйләп аңлата. Бу хәерле эшкә һәр мөселманның кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиешлеген әйтеп, үзенең - бер мең тәңкә, Мортаза байның 20 мең тәңкә бирергә вәгъдә кылганын белдерә. Тукай язмасына караганда, җыелышта дарелмөгаллимин булдыру идеясенә каршы чыгучылар да булган. Мәсәлән, Г. Тукай сәү дәгәр Фатыйх Шәриповның "безгә шул борынгы мәдрәсәләр дә җитә" дигән сүзләрен китереп, аңа каршы әйтелгән үз сүзләрен дә терки: "Юк, Фатыйх абзый! Безнең ул мәдрәсәләребез генә җитми, башка милләтләрдәге кеби, безгә 3-4 этажлы мәдрәсәләр кирәк. Син Фатыйх абзый, әле күптән түгел генә ярлы идең, син шул ярлылыгым җитәр дип тормадың, кибет ачтың, сәүдә иттең, һәрничек баерга тырыштың. Инде мәдрәсә ачу хосусына килгәндә, җитәр дип әйтәсең. Вәхаләнки, мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстен тотарга кирәк. Юк, җитмәс. Җитәр дип әйтмә. Безнең мәдрәсәләребез рус мәдрәсәләренең тәрәтханәсеннән дә шакшырак. Китәбез, алга китәбез, канәгать итмибез бу мәдрәсәләргә! Син, Фатыйх абзый, тәрәккыйга каршы килмә. Әгәр анаң сине, тугач та, угылымның шул буе да җитәр әле дип, сине бер карыш озынлыгы тимер сандыкка салып үстерсә, яратыр идеңме?" "Фикер" газетасы бу мәсьәләне системалы рәвештә яктыртып тора. Дарелмөгаллимин ачу өчен фондка акча җыюны оештыра, башка газета редакцияләренә, тирә-яктагы казакъ авылларына да бу эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тукай "Казан" миһманханәсе хуҗаларының берсе Садыйк Әмировның укытучылар институтын ачып җибәрү өчен "Казан" миһманханәсе бинасының яртысын бүлеп бирергә әзер икәнен дә газетада язып чыга ("Фикер", 1906, 10 октябрь, 38 нче сан). Әлеге институтның бер бинасын, Гайнулла Гаделшинның (1898 елда вафат була) 3 нче мәчетне мәхәллә файдасына вәкыф итеп калдырган бер бинасында урнаштырырга ниятлиләр һәм, моның өчен ризалык сорап, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать язалар (гаризага кул куйган 40 кеше арасында Тукай да булган). Ләкин, соңыннан кайбер кул куючылар, "Шәригатьтә вәкыфне бер нәрсәнең файдасыннан икенче нәрсә файдасына күчерергә ярамый" дип, бу фикердән кире кайтып, моның турында Диния нәзарәтенә хат юллыйлар. 1906 елның 6 октябрендә "Казан" миһманханәсендә татар җәмгыятенең 2 нче мәҗлесе уздырыла, һәм анда катнашкан ике йөздән артык кеше, К. Мотыйгыйның Уральскида хәйрия җәмгыятен оештыру идеясен хуплап, әлеге җәмгыятнең уставын төзү өчен төркем дә сайлыйлар. Әйтергә кирәк, әлеге җыелышлар турында "Фикер" генә түгел Уральскидагы кайбер рус газеталары да яза. 1906 елның октябрендә "Казан" миһманханәсендә К. Мо тыйгый, Г. Кариев, Г. Тукай оештырган әдәби-музыкаль кичә үткәр елә. Бу турыда "Уральский дневник"та да игълан басылган: "Җирле мөселман яшьләре "Казан" миһманханәсендә, яки "Коммерция банкы" бинасында музыкаль кичә уздырырга ниятлиләр". Бу әдәби кичә турында Тукай "Фикер"дә, "Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер" дигән мәкаләсендә яза: "Әдәбият ахшамы, карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан "Тәфкилев", "Әллүки", "Сакмар суы" көйләрен үлгән җиреннән яңадан терелтеп, туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңгаяңга милләт хисләре, истикъбаль (якты киләчәк) дәртләре салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күңелләренә саба җиле шикелле рух өрәчәктер. Әдәбият ахшамы үзебезнең көйләребез, үзебезнең моңлы мотивларыбызны үзебезнең яшь зыялыларыбыз авызыннан, алар башкаруында ишеттерәчәктер. ...Үзебезнең бәхетле киләчәк хөрмәтенә ясалачак әдәбият ахшамнарына катнашу иҗтимагый үсешебез, алга китешебез өчен мөһим булган чара". 1907 елның 11 мартында "Казан" миһманханәсе залында рус һәм мөселман яшьләре берләшеп, әдәби-музыкаль кичә ("Әдәби ахшам") оештыралар. Бу чарада Тукайның турыдан-туры катнашуы, хәтта оештыручыларның берсе булуы һәм үзенең дә чыгыш ясавы турында Г. Кариев яза: "Бервакыт кыш көне "Казан" миһманханәсендә русларның ниндидер бер вечерлары булды. Шул вечерда Тукаев, бер Хәкимҗан исемле иптәшен хәерче киемнәренә киендереп, үзе шуңар хитабән "Теләнче" нам шигырен театральләштереп укый. Шигырьне бик җитди итеп, көлмичә, нәсер шикелле итеп, җөмләләрне аерып, калын тавыш белән шигырьдәге вакыйгаларны сәхнәдә гәүдәләндерә. Җыелган халык бик яратып кабул итә". Билгеләп әйтергә кирәк: мондый кичәләрдә татар яшьләре белән бергә казакъ яшьләре дә катнашкан. Мәсәлән, "Фикер"нең шул ук 11 март санында басылган игъланда: "Бүген "Казан" миһманханәсендә беренче мәртәбә русча-мөселманча концерт булачак. Концертта катнашучыларның кайберләренең фамилияләре дә аталган. Алар - К.М. Төхфәтуллин һәм тагын дүрт кеше, казакъ яшьләре - Ш. Уралбаев, М. Байсынгәрәев, А. Касибулатов, А. Дүсемгалиев", дип хәбәр ителә. Уральскидагы мәдәни тормыш музыкаль кичәләр белән генә чикләнмәнгән. Тукай Ф.И. Макаров театрына дә бик яратып йөргән. Бу театрда, Н. Чесноков язуынча, үзешчән спектакльләр куелган, якын шәһәрләрдән һәм башкаладан килгән артистларның чыгышлары уздырылган. Димәк, XIX йөз азагында - XX йөз башында, Уральск мәдәният ягыннан шактый үсеш алган, үз эченә төрле милләт мәдәниятләрен (рус, татар, казакъ) сыйдырган шәһәр була, һәм, һичшиксез, Уральскидагы мәдәни мохит Тукайның әдип һәм шәхес буларак үсешенә, иҗатының күпкырлылыгына уңай тәэсир иткән, дип уйларга нигез бар. МИЛЛӘТ ТӘРӘККЫЯТЕНӘ ЮЛ ТОТЫП... Язмыш юллары яшүсмер Тукайны Уральскига китермәсә, әти сенең сеңлесе Газизә һәм аның ире Галиәсгар Госманов интегеп яшәгән Габдулланы үз тәрбиясенә алмаса, Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар, ярдәм кулын сузып, Уральскида нәшер итә башлаган татарча газета һәм журналларда катнаштырмасалар, шәкерт Габдулла шагыйрь Тукай булып үсеп җитәр иде микән? Ихтимал, 18 тәүлек юл кичеп, Җаек елгасы буенда урнашкан шәһәр гә килмәгән булса, Тукайның тормышы башка юлдан китәр иде. Тукай, шагыйрь буларак, төрле мәдәниятләрне үз эченә сыйдырган Уральскида формалаша, монда ул шигърияттә дә, журналистикада да тәүге адымнарын ясый. Әлбәттә, Тукайның иҗади үсешендә дә, шәхес буларак формалашуында да Уральски даирәсенең роле гаять зур. Әлеге даирә төрле милләт (татарлар, руслар, казакълар), катлау (шәкертләр, руханилар, эшмәкәрләр, типография эшчеләре һ.б), сәяси һәм иҗтимагый карашлардан торган кешеләрдән гыйбарәт булган. Совет чорында Тукайга багышланган хезмәтләрдә күп очракларда шагыйрь даирәсенә һәм, гомумән, Уральскидагы татар мохитенә социаль караш өстенлек хөкем сөрде. Андый хезмәтләрдә демократик рухлы, татар җәмгыятен үзгәртергә тырышкан зыялылар һәм үзгәрешләргә каршы торган татар консерваторлары аерып күрсәтелде. Әлбәттә, беренче рус революциясе (Тукайның шигърияттә һәм журналистикада беренче адымнары нәкъ менә шул катлаулы елларга туры килә), татарларның иҗтимагый тормышына тәэсир итеп, социаль каршылыкларны да көчәйтә, ләкин Тукайның Уральскидагы татар мохите белән мөнәсәбәтен шушы каршылыклар белән генә бәйләп булмый. Мәсәлән, Г. Тукайның Галиәсгар Госманов белән мөнәсәбәтләрен күрсәткәндә, белгечләр еш кына аның апасы Г. Зәбированың истәлегеннән бер өзек китерәләр: "Җизнинең (Г. Госмановның) үлгән хәбәрен безгә Габдулла килеп әйтте. Җәйге иртә иде. Габдулла килеп уятты да җизнинең үлгән хәбәрен әйтте. Мин елый башладым. Минем елавыма каршы Габдулла: "Аңа ник елыйсың, ул минем үлгән атама: "атаңа нәләт" дип тел тигезә торган иде", - диде". "Кимсетелүгә гаять сизгер булган балага бу җитә кала: җизнәсе белән Габдулла арасында үтеп чыга алмаслык киртә калкып чыга", дип яза И. Нуруллин. Галим, моның белән гына чикләнми һәм Тукай белән Г. Госмановка багышланган өлешне болай тәмамлый: "Өстән аска күчүен дә гадәти урын алыштыру итеп кенә карарга ярамый. Аның моңа кадәрге тормышы, кулдан-кулга күчеп, гади кешеләр, хезмәт кешеләре арасында узган булса, биредә дә, ярыйсы гына бай сәүдәгәр гаиләсенә килүенә карамастан, шул ук юнәлештә бара башлый. Язмыш абыстай, әйтерсең лә, абайлап алган да хатасын төзәтергә ашыккан: синең урының, балакай, өске каттагылар арасында түгел, астагылар арасында булырга тиеш". Мондый шәрехләүләр Тукайга багышланган хезмәтләрдә аз түгел. Күп очракларда алар шагыйрьнең үз сүзләреннән чыгып бирелә (шигырьләрдә, публицистик мәкаләләрдә, хатларда). Ләкин шуны да онытмаска кирәк: Тукай да күп нәрсәләргә һәм кешеләргә карата субъектив фикер йөрткән һәм күп очракларда үз исеменнән генә түгел, ә үзе эшләгән газета һәм журналлар исеменнән дә чыгыш ясаган. Мәсәлән, Тукайның Уральскидагы төрле язмаларында шәһәрнең абруйлы сәүдәгәре Хәйрулла Гаделшинга карата тискәре мөнәсәбәте чагыла. Тукай Хәйрулла Гаделшинның үз мәнфәгатьлә рен генә кайгыртып, милләт ихтыяҗларын санга сукмаган кеше икәнлегенә ишарә ясый: "Безнең Уральскида да бәгъзе үзләренең интересларыны саклап йөри торган затлар дәрелмөгаллимин вә әлмөгаллимат мәдрәсәләренең булуына каршы төшмәсәләр ярар иде". Ләкин, Г. Тукайның Хәйрулла Гаделшинга карата әйтелгән сүзләренә генә таянып, бу зат турында фикер йөртү дөрес булмас. Гаделшин - Уральскиның мактаулы граҗданины, һәм бу исем аңа юкка гына бирелмәгән: татар сәүдәгәре Уральскиның иҗтимагый тормышында актив катнашкан, хәйриячелекне дә онытмаган. Икенче яктан, Тукайның Хәйрулла Гаделшинга каршы чыгуы К. Төхфәтуллин белән дус булуына да бәйле. Әлбәттә, К. Төхфәтуллин ачкан нәшриятта, ул чыгарган газета-журналларда эшләгән, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыган Тукай Төхфәтуллиннар гаиләсе һәм Х. Гаделшин (һәм аның тарафдарлары) арасында булган ызгышлардан читтә кала алмаган. Мотыйгулла хәзрәт, Г. Тукай укыган мәдрәсәнең мөдәррисе булып, үзенең шәриге Мөхәммәтгарифның улын укыту өчен күп көч куйган булса, улы - Камил Мотыйгый - Уральскида татар вакытлы матбугатын булдыручы һәм шул эшкә Тукайны да тартып, аның журналист буларак үсүенә шартлар тудырган шәхес. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: "Мотыйгыя" мәдрәсәсенә дә, Уральск мәдрәсәләре каршында ачылган рус классына да Тукайны аның җизнәсе (Мөхәммәтгарифның сеңлесе Газизәнең ире) Галиәсгар Госманов укырга бирә. Чынлыкта, нәкъ Г. Госманов һәм аның җәмәгате Газизә ярдәме һәм миһербанлыгы белән Тукай иҗади яктан да, рухи яктан да камилләшү өчен мөмкинлек ала. Казан губернасында, Мәңгәр волосте Түбән Сәрдә авылында (Кушлавыч янәшәсендә) туып үскән Галиәсгар Госманов, Тукайның әтисе Мөхәммәдгарифның бертуган сеңлесе Газизәгә (Бибигазизәгә) өйләнеп, XIX гасырның соңгы чирегендә Уральск шәһәренә килеп урнаша. Уральскида Госмановлар (гаиләдә барысы дүрт бала: өч кыз (Зөһрә, Фатыйма, Мәрзия) һәм Гобәйдулла исемле уллары) шәһәр үзәгендәге Почиталин урамында урнашкан ике катлы йортта яшәгәннәр. 1892 елда бу ишле гаилә ерак Казаннан, Тукайның 14 яшьлек Газизә исемле ятимә апасын да (ана башка) тәрбиягә ала. Әмма бераздан (ике ел тулмастан) Госмановлар гаиләсенә ике кайгы килә: кинәт кенә авырып, Мәрзия белән Гобәйдулла бер-бер артлы дөнья куялар. Госмановлар бердәнбер улларын югалтуны аеруча авыр кичерәләр. Госмановларда тәрбияләнгән Газизә апасы, үзенең кайдадыр нәүмиз булып яшәгән энесен телгә алып: "Минем Казандагы энем Габдулла да Гобәйдулла күк бик зирәк, акыллы бала", - дип әйтә торган булган. Аның белән киңәшкәндәй, олы Газизә: "Казаннан Габдулланы чакыртыйк мәллә? Ишегалдыбызда бер ир бала уйнап йөрсә, бәлки җизнәңә дә уңай булыр иде" дип әйтү белән чикләнмичә, тиздән иренә дә: "Казанда Гариф абыйның баласы бар. Кеше кулында тора. Алдыбызда уйнап йөрсә, Гобәйдулла шикелле булмас микән?", дип бу фикерен җиткергән. Хатынының туганнары арасында Мөхәммәдгарифны аеруча хөрмәт иткән, Габдулланың вафат булган улы урынына нәселен дәвам иттерүче булачагына, үзләрен соңгы юлга дога белән озатачагына өметләнгән Галиәсгар Госмановның ризалыгы белән, Тукай 1894 елның азагында Уральскига килә. Кышкы юлда, чанада 18 тәүлек үткәргән Габдулланы җизнәсе белән апасы ачык чырай белән каршы алалар һәм йортның икенче катына, кече Газизә апасы янәшәсенә урнаштыралар. Озак та үтми, Габдулланы "Мотыйгыя" мәдрәсәсенә, бераздан, баланың укуга һәвәслеген белеп алып, Әхмәтша Сираҗетдинов укыткан рус классына бирәләр. Билгеле, мәдрәсәләр мәчетләр каршында ачылганнар. Тарихи ватаннарыннан читтә яшәгән татарларның мәдәни тормышында мәчетләр, гыйбадәтханә булу белән чикләнмичә, бер үк вакытта иҗтимагый вазифалар да үтәгән: монда, мәсәлән, мөселманнар хакимият карарлары белән дә танышкан. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләре, фәлсәфә, пәйгамбәрләр тарихы, Коръән тәфсире буенча белем бирелгән. Мәдрәсәләр, гадәттә, татар байлары, сәүдәгәрләр хисабына яшәгән һәм имам исеме белән йөртелгән. Мәдрәсәләр эшчәнлеге турында рәсми статистик мәгълүмат ХIХ гасыр урталарында гына барлыкка килә. Эчке эшләр министрлыгының Дини эшләр департаментына Оренбург Диния нәзарәте тарафыннан җибәрелгән мәгълүматларга караганда, 1856 ел башында аның карамагында 3478 мәчет, 934 мәдрәсә һәм мәктәп, 5607 дин әһеле (алардан 260 мөдәррис) булган. Оренбург губернасында исә 1695 мәчет, 418 мәдрәсә, 3226 дин әһеле (90 мөдәррис) исәпләнгән. Р. Вафиев язуына караганда, Уральскидагы татар бистәсенең үзәге булып, шәһәр янгыннарыннан соң яңадан торгызылган Ак мәчет саналган (бу исем тыштан агартылган булганга бирелә). 1759 елда Җаек шәһәрчегендә булып киткән П.С. Паллас үз китабында нәкъ шушы мәчетне искә алып: "Аннары бу урамнан агартылган агач мәчетле, татарлар яши торган татар бистәсе башлана", - дип язган. 1821 елда Уральскида чираттагы янгыннан соң, татарларның бер өлеше "Кайран" дип йөртелгән урынның көньяк-көнчыгышына күченеп, шунда яңа бистә оештыралар. 1826 елда монда агачтан икенче мәчет төзелә. Н. Савичев мәгълүматларына караганда, ул мәчет Бүкәй урдасы старшинасы Караул Бабаҗанов тырышлыгы белән төзелгән. Эчке Урда ханы Җангир яңа мәчет төзү турында Оренбург чик буе комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, рөхсәт бирелгәч кенә, шәһәрдә яңа мәчет салына. Беренче таш мәчет, Р.А. Әбүзәров тикшеренүләре буенча, Ураль скида 1807 елда гына төзелә. 1826 елда аның мәхәлләсе 1700-1800 кешедән торган . 1869 елда, Уральск өлкәсенә нигез салыну белән бәйле тантаналы чаралар вакытында, Оренбург генерал- губернаторы Крыжановский бу мәчеттә үткәрелгән гыйбадәтне күреп, Уральск мәчете ахуны Сапараевка тырышып хезмәт иткән өчен көмеш медаль бүләк итә. Бу хәбәрне "Уральские войсковые ведомости" газетасы үз сәхифәсендә бастырган: "Генералгубернатор, Александр-Невский соборында литургия тыңлаган нан соң, Җамигъ мәчетенә керде. Анда күпсанлы кеше катнашында (алар арасында кыргызлар да күп иде) яңа өлкәгә нигез салыну уңае белән догалар укылды". Казаклар катлавына кермәгән татар мәхәлләсе, 1870 елларда Яңа Татар бистәсендә төзелгән 3 нче Җамигъ мәчете тирәсенә оеша. Диварлары сурик (кызыл төстәге буяу) белән буялганга, аны халыкта Кызыл мәчет дип йөрткәннәр. Кызыл мәчетнең беренче имам-хатибы һәм мөдәррисе Габдеррәкыйп Тулбаев булган. Шул чор Уральск газеталары мәгълүматларына караганда, Кызыл мәчет зур булмаса да, гает көннәрендә 440 кеше сыйдырган: " нче Җамигъ мәчете, иң күбе 440 гыйбадәт кылучыны сыйдыра. 8 рәт сыйдырган беренче бүлмәдә алтысы - 17 кешелек һәм икесе - 15 кешелек (барысы 132 кеше), икенче бүлмәдә 17 кешелек биш рәттә - 85 кеше, галереяда өч ярым рәттә - 59 кеше, түбәндәге этажда 17 кешеле сигез рәттә - 136 кеше һәм палаткада 25-30 кеше урнаша ала". Зур мөселман бәйрәмнәрендә, мәчеткә, гыйбадәт кылырга, якын-тирә авыллардан күпсанлы татарлар һәм казакълар килә торган булган. "Уралец" газетасы хәбәр иткәнчә: "Сишәмбе көнне, 2 февральдә, Корбан бәйрәме уңае белән Царицынская урамындагы мәчеткә шуның кадәр күп гыйбадәт кылучы мөселман җыелган ки, хәтта алар, мәчеткә сыймыйча, ишегалдында дога кылганнар. Форпостлардан килгән татарлар, якын-тирә авыллардан килгән кыргызлар да күп булган". Уральскида яшәүче татарларның саны бик тиз арту нәтиҗәсендә (1897 елдагы халык санын алу мәгълүматлары буенча, татарлар сан буенча Уральскида руслардан кала икенче урынны тоткан), яңа мәхәллә барлыкка килә. 1890 елда шәһәр мөселманнары Оренбург Диния нәзарәте алдында тагын бер таш мәчет төзергә теләк белдергәннәр. Моның өчен 1896 елда 2 нче гильдия сәүдәгәре Мортаза Гобәйдуллин Николаевская урамында (мөселманнар сату иткән шәһәрнең бердәнбер базары янында) бер урын һәм төзү өчен рөхсәт алып, 1897 елда мәчет төзи. Тукай Уральскига килгәндә, шәһәрдә өч мәдрәсә булган: Кызыл мәчет имам-хатибы һәм мөдәррисе Габдеррәкыйп Тулбаев исемен йөрткән "Рәкыйбия" мәдрәсәсе , 4 нче мәчет имамы Гайнетдин Җәлалетдиновның (1855-1937) "Гайния" мәдрәсәсе һәм Мотыйгулла Төхфәтуллинның "Мотыйгыя" мәдрәсәсе. Уральскидагы мәдрәсәләрнең өчесе дә кадими булсалар да, "Мотыйгыя" башка ике мәдрәсәдән аерылып торган. Бу, әлбәттә, аның мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның эшчәнлеге белән бәйле. Тукайның күпкырлы шәхес (шагыйрь, публицист, редактор) булып җитешүендә Мотыйгулла хәзрәт һәм аның гаиләсенең роле гаять зур. Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин (1846-1920) Казан губернасының Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тугач та әнисе, бераздан әтисе дә үлеп, ул апасы тәрбиясендә кала. Мотыйгулла яшьтән үк бик зирәк, зиһенле булып, иртә укыр га өйрәнә (биш яшендә ул инде Коръән аятьләрен укый). Әтисе урынына килгән мулла аны данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә укыр га җибәрә. 1770 елда, Кышкарда туган Казан сәүдәгәре Баязит бине Госман Габделкадыйр әл-Кышкари акчасына төзелгән бу мәдрәсә, XVIII гасыр азагында - XIX гасырның беренче яртысында Россия дәге ин абруйлы мәдрәсәләр рәтендә торган. Озак еллар Кышкар мәдрәсәсе Баязит Госманов һәм аның варислары хисабына яшәгән. Ләкин, Ш. Мәрҗани "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан ва Болгар"ында китергән мәгълүматларга караганда, 1877 елдан соң Госмановлар туплаган капитал кими. Моңа өстәп, Ш. Мәрҗани Мортаза Госмановның нәсел дәвамчысы булмавы турында да яза. Кышкар мәдрәсәсенә төрле төбәкләрдән: Казан, Оренбург, Пенза һәм Рязань губерналарыннан укырга килгәннәр. Монда башкорт һәм казакъ яшьләре дә белем алган. Бу мәдрәсәне төрле вакытта татарның атаклы шәхесләре Габделҗәббар Кандалый, Гата Баязитов (Петербургтагы "Нур" татар газетасы нашире), Фатыйх Халиди (беренче татар драматургы һәм мәгърифәтчесе), Габдерәшит Ибраһимов (җәмәгатъ эшлеклесе һәм журналист), Таип Яхин (мәгъ рифәтче һәм фольклорчы) тәмамлаган. Мәдрәсәдә укыган чакта Мотыйгулла Кушлавычтан килгән Мөхәммәдгариф исемле шәкерт белән дуслаша. Мотыйгулла ятим бала булганлыктан, Мөхәммәдгариф аңа ярдәм күрсәтергә тырыша, җәйге айларда (мәдрәсәдә укулар беткәч) үзе белән Кушлавычка да алып кайта. Билгеле инде, мәдрәсәне тәмамлагач, дусларның юллары аерыла: Мөхәммәдгариф Кушлавыч авылында мулла булып хезмәт итә башлый. Мотыйгулла исә Мисырга белемен камилләштерергә китә һәм Каһирәнең атаклы "Әл-Әзһәр" университетына укырга керә. Мисырда ун ел чамасы (1867-1877 еллар) яшәгәннән соң, Мотыйгулла туган ягына кайтырга чыга һәм юлда Уральскида яши торган кыз туганы Газизә янына туктала. Монда аның укымышлыгына сокланган Ак мәчет мәхәлләсе аксакаллары, Гайни байга (мәчетне төзегән кеше) мөрәҗәгать итеп, Мотыйгулланы шул мәчеттә икенче имам итеп калдыралар (беренче имам булып бу мәчеттә ишан Мәһди Ишмөхәммәтов торган". Күпмедер вакыт узганнан соң, имамнар арасында каршылык чыга, һәм моны хәл итү өчен мәхәллә хәзрәткә агачтан яңа мәдр әсә төзи. "Мотыйгыя" мәдрәсәсе ачылган вакытта (1883 елда) Мотыйгулла хәзрәт инде ике ел 3 нче Җамигъ мәчетендә икенче имам вазифасын башкарган була (беренче имамы - Рәкыйп Тулбаев". Мотыйгулла Төхфәтуллин Габдулланы аеруча якын күргән. Аңа: "Синең әтиең мәдрәсәдә мине бик карады, якын итте. Бәйрәмнәрдә мине үзе белән Кушлавычка гел алып кайта иде. Синең дәү әниең безнең кайтуыбызны тәмле кыстыбыйлар пешереп көтеп тора иде" 4, - дип әйтә торган булган. Мотыйгулла Төхфәтуллин, үз мәдрәсәсендә шәкертләр белемен арттыру белән бергә, аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен дә шартлар тудырган. Татар театрына нигез салучыларның берсе, артист һәм режиссер Габдулла Кариев - бу хакта болай яза: "Соңгы вакытларда Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим, фазыйль кеше булганлыктан, аның мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кысынкылыклар булмый иде. Ул заманнарда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде. Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә "Шәркый рус", "Тәрҗеман" вә төрек газеталары булган кебек, гарәп газеталарыннан "Траблис" та килә иде. Ихтимал, бу газеталар Мотыйгулла хәзрәтнең үзенә килгәннәрдер, ләкин шәкертләргә файдаланырга, укырга хәзрәт тарафыннан һичбер манигъ булмый торган иде". "Мотыйгыя" мәдрәсәсенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә барып, XIX гасыр азакларында даны инде күрше-тирә якларга да таралып, аңа башка губерналардан да белем алырга килгәннәр. Мөдәррис вазифасын башкару белән чикләнмичә, Шәрык әдәбиятларын да яхшы белгән, үзе дә шигырьләр язган Мотыйгулла хәзрәт югары сыйныфларда тарих һәм әдәбият укыткан, сәләтле шәкертләргә өстәмә дәресләр дә биргән. Шулай итеп, Мотыйгулла хәзрәт Тукайга да көнчыгыш телләре һәм әдәбияты, шигырь төзелеше (гаруз) турында мәгълүмат бирә. Тукайның иҗади сәләтен күреп һәм аның атасы - сабакташ дусты Мөхәммәтгарифны да искә алып, хәзрәт Габдуллага төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, ул, беркадәр акча түләп, аңа метрика дәфтәрләре тутыруны йөкли. Тукай Мотыйгулла хәзрәтнең өендә дә булгалый, аның гаиләсе белән таныша. Мотыйгулланың хатыны Гыйзеннас абыстай кыз балалар өчен махсус ачылган "Мәктәбеннас" мәктәбендә сабак б иргән. Мотыйгулла хәзрәтнең алдынгы карашлы булуы аның хатынкызга мөнәсәбәтендә дә чагыла. Мәсәлән, мөселман хатын-к ызлары хокукларын саклау тарафдары булып, Мотыйгулла хәзрәт Мортаза Гаделшинның хатыны үтенече буенча, аны иреннән аера. Бу карар белән риза булмаган Уральск кадимчеләренең хәзрәт өстеннән Оренбург Диния нәзарәтенә шикаять җибәрүләре дә билгеле. Мотыйгулла хәзрәтнең үз балалары да бик сәләтле, талантлы булган. Улы Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин, 1883-1941) - Уральскида берничә ел дәвамында "Әлгаср әл-җәдит", "Уклар" журналлары, "Фикер", рус телендә "Уралец" (1906 елдан "Уральский дневник") газеталарын чыгарган нашир, журналист. Соңрак ул беренче профессиональ татар җырчысы буларак та таныла. Кызы Галия Кайбицкая (1905-1993) - совет чорында татар операсының примадоннасы булып дан казана. Кече уллары Әдһәм, пианист-аккомпаниатор булып, бертуганы Камил белән гастрольләрдә йөри. Мотыйгулла хәзрәт 1920 елда вафат була. Уральск мөселманнары аны, бик хөрмәт иткәнгә, Кызыл мәчет ишегалдындагы бакчада җирлиләр. Мәдрәсәдә уку белән параллель рәвештә, Тукай 1878 елда мөселман балалары өчен махсус ачылган рус классында да белем ала. 1895 елдан Оренбург укытучылар мәктәбен тәмамлаган Әхмәт ша Си раҗетдинов укыта торган бу классларның назыйры булып Мортаза Гобәйдуллин торган. 1895 елда "Уральский листок" газетасында да (35 нче санда) Гобәйдуллинның бу өлкәдә эшчәнлеге искә алына: "1878 елда Халык мәгарифе министрлыгы татар яшьләрен рус теленә өйрәтү һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә керүне җиңеләйтү өчен Уральскида мәдрәсәләр каршында рус классы ачты. Эшли башлаганның беренче елларында җирле татар җәмәгатьчелеге әлеге класска уңай мөнәсәбәтен белдермәде, чөнки, кызганычка каршы, татарлар арасында бу учреждениенең максатына карата каршы фикерләр таратучы кешеләр дә булды (шунлыктан бу елларда мондагы укучылар саны бик аз күзәтелде)... Вакытлар узу белән, татар җәмәгатьчелеге дә рус классларына карашын әкренләп үзгәртте һәм фанатикларча уйлаган затлар тарафыннан бу классларга бәйле таратылган имеш-мимешләрнең мәгънәсезлегенә төшенә башлады... Мәсәлән, җирле мөселманнар арасында зур абруй казанган Мортаза Гобәйдуллин, мактаулы күзәтүче буларак, бу уку йортына матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Шуңа бәйле, халык мәгарифе министры тарафыннан бу елның июнь аенда классның мактаулы күзәтчесе вазифасы булдырылды, һәм әлеге урынга Уральск өлкәсе хәрби губернаторы тарафыннан Гобәйдуллин әфәнде расланды... Гобәйдуллин әфәнденең һәм диндәшләренең мәгариф эшенә кайгыртулы мөнәсәбәте классның үз бинасын булдыру мәсьәләсендә дә чагыла. Аллаһ ярдәм итсен аның бу хәерле эшенә! Вакытлыча файдалануга алынган бинаның кысынкылыгы рус классына укырга килгән балаларны кабул итүдән баш тартырга мәжбүр итә. Хәзерге вакытта рус классында 33 бала укый һәм ул бу сандан артыгын сый дыра алмый". 1897 елда М. Гобәйдуллин рус классы өчен Петропавловск урамында ике катлы йорт сатып ала. Нәкъ менә шунда яшь Габдулла Тукай да рус телен үзләштерә башлый, беренче мәртәбә рус мәдәнияте һәм әдәбияты белән таныша. Рус классында белем алган укучыларның саны төрле елларда төрлечә булган. Класс һәм укытучылар бүлмәсе бинаның икенче катында урын алган, түбәнге катта аш бүлмәсе һәм укытучының фатиры урнашкан. Ишегалдында, сүтелгән иске корылмалар урынында укучылар өчен бакча ясалган. "Уралец" газетасы хәбәр иткәнчә: "Бу бинаны мәктәпнең үз мөлкәте итеп алу - ел саен була торган, бер бинадан икенче бинага күчеп йөрүләрдән коткарыр... Хәзерге вакытта класста, өч бүлеккә бүленеп, 40 укучы белем ала. Яшьләре буенча - 8-14 яшьтәгеләр. Уку курсы - 3 еллык. Программасы - башлангыч училищеларныкы. Русларга да Гобәй дуллин әфәндедән үрнәк алырга кирәк, чөнки Кирилл-Мефодий чиркәү-мәхәллә мәктәбен санамаганда, башлангыч рус мәктәпләренең уку өчен җайлаштырылган үз биналары юк (шуңа күрә алар бина өчен өчләтә түләргә мәҗбүрләр)". Рус классына махсус бина булдыру Гобәйдуллинның милләттәшләре ихтыяҗлары өчен эшләнгән бердәнбер эше түгел. Аның хисабына, мәсәлән, 1897 елда "Рәкыйбия" мәдрәсәсе өчен таштан ике катлы бина да төзелгән. Мәдрәсәдә укыганда, Тукай Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Төхфәтуллин (1883-1941) белән якыная. Башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә алган Камил Мо тыйгый башта, Казанга китеп, "Касыймия" мәдрәсәсендә укый, аннары (бер елдан соң), 1900-1902 елларда, чит илдә - Каһирәнең "ӘлӘзһәр" университетында белемен арттыра. Иң яхшы мөселман университетларының берсендә белем алу, Шәрык фәлсәфәсе белән якыннан танышу, бай китапханәләрдә эшләү Камил Мотыйгыйның дөньяга карашын киңәйткән һәм бер үк вакытта татар мәдәнияте һәм мәгариф системасын үзгәртеп кору кирәклеге турында фикерен ныгыткан. Уральскига кайткач, Камил әтисе мәдрәсәсендә биш ел буе (1902-1907) дәресләр бирә. Шәкертләр белән эшләгәндә, ул чит илдә укыганда тупланган тәҗрибәсен куллана. Мәсәлән, "ӘлӘзһәр" университетыннан үрнәк алып, "Гыйльми мәҗлес" исемле әдәби түгәрәк оештыра. Схоластикадан котылып, үз шәкертләренең иҗади сәләтен үстерергә омтылган яшь хәлфә мәдрәсәдә әдәби- музыкаль кичәләр оештыра (бу кичәләрдә Уральскиның башка мәдрәсәләрендәге шәкертләр дә катнашкан). Замандашлары истәлекләренә караганда, халык алдындагы беренче чыгышларын Тукай нәкъ менә монда уздырылган түгәрәк утырышларында һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә ясаган. 1903 елда мәдрәсә шәкертләре белән бергә К. Мотыйгый "Мәгариф" кулъязма газетасын, ә бер елдан "Әл-гаср әл-җәдит" кулъязма журналын да чыгара башлый. Аларда К. Мотыйгыйның үз материаллары (әдәби-фәлсәфи парчалар, яңа китапларга рецензияләр, фельетоннар, хикәяләр) белән бергә Габдулла Тукайның да беренче шигъри тәҗрибәләре урын алган. Камил Мотыйгыйның истәлекләренә караганда, Г. Тукай аның иң яраткан укучысы булган: "Габдулла әфәнде шул вакытларда минем иң сөекле вә миңа иң артык ихлас баглаучы шәкерт булып китте. Мин мәдрәсәдә вакытта ул даимән минем янда гына утыра иде. Минем агыздан ни чыкса, шуны хәзер отып алырга вә хифыз кылыр га (хәтердә тотарга) тора иде. Миннән ул, ялгызы гына, дәрескә утырып тәфсире "Җәлаләен" вә "Хәдисе сәхыйхел-Бохари" һәм дә әдәбияты гарәбия укыды. Боларга башка мәдрәсәдәге әткәй хәзрәтнең дәресләренә вә мәдрәсәбездә карт хәлфә улан мәрхүм Сираҗетдин хәлфә дәресләрендә утыра иде. Әткәем хәзрәт гыйльме гаруз китапларында дәрес бирә вә боларга Габдулла әфәнде бик иҗтиһад илә дәвам итә иде. Бу дәресләр илә генә кифаяләнмичә (канәгатьләнмичә), Габдулла әфәнде минем өйгә йөреп, миннән гыйльме кыйраэт вә Мисыр мәкаме дә өйрәнде. Шул вакытта минем төркичә вә гарәпчә җырлар җырлаганымны да бик ихлас берлә тыңлап тора иде. Һәм дә миңа килә торган һәртөрле гарәпчә вә төркичә язылган газета вә журналларны укып файдалана иде". Шәкертләр белән бергә кулъязма журнал чыгарганда, Камил Мотыйгый Уральскида татар телендә басма журнал нәшер итүгә рөхсәт алу турында да кайгырта башлый. Габдулла Тукайның шигъри таланты үсешенә Мотыйгулла хәз рәт һәм Камил Мотыйгыйдан тыш Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли Әмрулла да тәэсир иткән. Кайчандыр "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә укыган Мирхәйдәр Чулпаный Оренбург губернасының Бозаулык шәһәреннән ерак булмаган Хөсәен авылында мулла вазифасын башкарган. Шагыйрь турында мәгълүматлар 1990 елда Оренбургта Б.А. Бреслин нәшриятында басылган "Гарәбидән мәнзумә мәүледеннәби тәрҗемәсе" дип исемләнгән китабында чагылган. Ел саен ул, үзе укыган мәдрәсәгә килеп, анда озаклап яши торган булган. Чулпаный Тукайны якын күргән, аның белән әңгәмәләр кылган, үз шигырьләрен укыган һәм аларның төзелешен аңлаткан. Бу исә шактый дәрәҗәдә Тукайның шигырь белеме өлкәсендә мәгълүматын арттырган. И. Нуруллин язуына караганда: "Шигырьләрен ул (Мир хәйдәр), остазлары Әбелманих Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки кебек үк, "югары стильдә", ягъни авыр аңлаешлы корама телдә язган". Төркиядән килгән Истанбул университеты студенты Габделвәли Әмрулла, "яшь төрекләр" хәрәкәте тарафдарлары арасында булып, хөкүмәткә каршы чыгышлары өчен төрек хакимиятенең эзәрлекләвеннән качып, ХХ гасыр башында Уральскига очраклы килеп чыгып, беркадәр вакыт "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә укый. Шушы вакытларда ул Тукай белән якынаеп китеп, төрек әдәбияты һәм шагыйрьләре турында сөйли, аларның шигырьләрен укый, төне буе нинди дә булса бер француз романының эчтәлеге белән таныштыра. Гыйльметдин Шәрәф истәлегенә караганда, Тукай Габделвәли Әмрулла белән танышуы турында: "Елларның берсендә Уральскига Габделвәли Әмрулла углы исемле бер яшь кенә төрек килеп чыга. Ул төрекнең чуен юл станцияләренең берсендә фәлән абзый... аптырап йөргәнен күргән дә, Уральскида бер хезмәт табарбыз дип, чуен юлга билет акчаларын үз кесәсеннән түләп алып килгән. Габделвәли әфәнде Уральскига килгәч, безнең мәдрәсәдә тора башлады. Үзе гали табигатьле, бик күп француз әдәбияты укыган, төрек чә язган байтак шигырьләре дә бар. Кәмал, Габделхак Хәмид вә башка мәшһүр төрек шагыйрьләре шигырьләренең бик күбесен күңелдән белә һәм күп вакыт шуларны укып йөри иде. Үзе Истанбул университетында укыган вакытта, солтанга хилаф хәрәкә тләре сизелеп, төрмәгә ябылырга булгач, Россиягә качып чыккан да, көтмәгәннән, Уральскига килеп төшкән иде", - дип сөйләгән. Г. Шәрәф сүзенә караганда, Тукай аңа Гәбделвәли Әмрулланың төрек әдәбияты һәм ХIХ-ХХ гасырлар чигендә аңа тәэсир иткән француз әдәбияты белән таныштырганы өчен бик рәхмәтле булуы турында сөйләгән. Иранда кузгалышлар булуын белгәч, Г. Шәрәф язганча (Тукай сүзләреннән), Габделвәли Әмрулла Иран хөкүмәтенең золымына каршы чыгучылар сафына керү нияте белән Уральскидан китеп бара. Әлбәттә, Уральскидагы Тукай даирәсе бу бүлектә искә алынган кешеләр белән генә чикләнмәнгән. Анда типография эшчеләре дә, шәкертләр дә, татар приказчиклары да, аерым сәүдәгәрләр дә, "Фикер", "Әл-гаср әл-җәдит", "Уклар"ның корреспондентлары да бар. Уральскидагы Тукай даирәсен тәфсилләп барлау һәм өйрәнү хәзер дә Тукай иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр өчен актуаль максат булып кала. Татар вакытлы матбугаты туу датасы итеп 1905 елның 19 сентябре, Санкт-Петербургта Гатаулла Баязитов наширлегендә һәм мөхәррирлегендә "Нур" газетасының беренче саны чыгу көне санала. Ләкин татар зыялылары арасында вакытлы матбугат тудыру омтылышы инде XIX гасырның беренче яртысында ук күренә башлый. Шунысы кызык: беренче булып бу фикер рус интеллектуалларында туа, "либераль карашлы рус зыялылары җәмгыятькә татар дөньясын бәйләү һәм шул ук вакытта халыкара бәйләнеш функцияләрен үтәүче чараларга ихтыяҗ сизгәннәр һәм аңлаганнар". Алар арасында русча чыккан "Казанские известия" газетасын татарчага тәрҗемә итеп тә бастыру идеясе белән Казан губернаторы Б.А. Мансуровка мөрәҗәгать иткән Казан университеты профессоры И.И. Запольский (1773-1810), "Бәхрел-әхбар" исемле мөстәкыйль татар газетасы чыгару проектын тудырган М.Г. Никольский, "Чулпан" исемле татар газетасын чыгару проектын төзегән көнчыгыш мәдәниятен өйрәнүче П.И. Пашино бар. Кызганычка каршы, патша хөкүмәте тарафыннан бу проектларга карата ризалык булмау сәбәпле, алар дөньяга чыга алмый калганнар. Соңрак зыялы татарлар үзләре дә вакытлы матбугат барлыкка китерү юлында эш итү фикеренә киләләр. Атаклы татар мәгърифәтчесе, этнограф, тел белгече, тарихчы, әдип, галим Каюм Насыйри 1862 елда (Мөхәммәтвәли Яхин белән берлектә) татарча "Таң йолдызы" исемле газета чыгару үтенече белән Казан губернасы хәрби губернаторына рәсми мөрәҗәгать итә (ләкин үтенеч Россиянең эчке эшләр министры П.А. Валуев тарафыннан кире кагыла). ХХ гасыр башында татарча газета булдыру омтылышы тагын да көчәя бара һәм 1905 елда "Нур" газетасы артыннан империянең төрле шәһәрләрендә бер-бер артлы татар газеталары чыга башлый: Казанда - "Казан мөхбире", Петербургта - "Өлфәт", Уральскида - "Фикер". 1906-1907 елларда Казанда, Оренбургта, Әстерханда, Уфада, Уральскида гомуми санда 29 татар газеты һәм журналы чыга башлый. Нәкъ менә Уральскида 1906 елның 15 октябрендә беренче татар журналы - "Әл-гаср әл-җәдит"нең беренче номеры дөнья күрә. Әйтергә кирәк, басма "Әл-гаср әл-җәдит"не чыгару өчен рөхсәт алганчы, К. Төхфәтуллин, мәдрәсә шәкертләре белән берлектә, 1903 елда кулъязма "Әл-мәгариф" газетасы, ә соңрак "Әл-гаср әл-җәдит" исемле кулъязма журналны чыгаруга керешә. Кулъязма газетада кечкенә фельетоннар, хикәяләр, яңа китапларга аннотацияләр, мәгърифәткә караган мәкаләләр һәм төрле язмалар урын ала. Кулъязма журналның беренче саны 1904 елның июнь аенда дөнья күрә, соңгысы - 1905 елның 12 маенда. Журналда текстлар матур язу белән язылган. "Әл-мәгариф"тә К. Мотыйгый күбрәк үз язмаларын урнаштырган булса, кулъязма "Әл-гаср әл-җәдит"тә шул чор әдипләренең хатлары, язмалары, әдәби әсәрләре урын алган. Г. Тукайның да беренче әсәрләре укучыларга шушы журнал аша килеп ирешә. Мәсәлән, журналның 1904 елгы 3 нче санында "Әхмәтсафа әфәнде - фазыйль әдибтер кәнде..." дип башланган шигыре урын алган. Аның алдыннан: ""Мотыйгыя" мәдрәсәсе шәкертләреннән Габдулла Тукай исемле яшь шәкерт Әхмәтсафа әфәнде хакында язган тезмә әсәрен "Әл-гаср әл-җәдит"кә кертүне үтенгәнлектән, рәхмәт белән кабул ителеп, төп нөсхәсеннән күчереп алынды", дигән искәрмә бирелгән. Шигырь "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә Тукай белән укыган дусларының берсе, шагыйрь, мөгаллим Әхмәтсафа Байтирәковка (?-1921) багышланган. Журналның шул ук елгы 11 нче санында "Каилел хак" псевдонимы (бу псевдонимны әдәбият галиме Ф. Яхин К. Мотыйгыйныкы дип саный) белән Тукайның "Җәһаләт вә сәфаләт" ("Наданлык һәм түбәнлек") исемле мәкаләсе бастырылган. Аның эчендә "Орен бург мөхәммәдәнский Духовный собраниенең дәүләтле казыйларына" юнәлтелгән хаты урын алган (әлеге хат артыннан Мотыйгулла хәзрәт, К. Мотыйгый һ.б.ның хатлары да тәкъдим ителә". "Мотыйгыя" мәдрәсәсенең элеккеге назыйре миллионер Мортаза Гобәйдуллин урынына килгән Вәлиулла Хәмидуллинга мәдхия рәвешендә язылган "Тугъды, көн туар кеби, бер сахибе һиммәте гани..." сүзләре белән башланган Г. Тукай шигыре кулъязма журналның 1904 елгы 15 нче санында "Мәҗлесе гыйльмия" исемле мәкалә эчендә китерелә. Г. Тукай әлеге журналның эшен оештыру, журналны кулдан күчереп тарату эшендә дә актив катнаша. Хөкүмәт рөхсәтеннән башка чыгарылган журналны стенага элеп кую куркыныч булганлыктан, ул шәкертләр тарафыннан бер-берсе аркылы ышанычлы кулларга тапшырылып, кулдан-кулга йөртелеп укыла. Нәкъ шушы вакытларда К. Мотыйгый басма журнал нәшер итүгә рөхсәт алу һәм булачак журналның эшен оештыру артыннан йөри башлый. Татар җәмәгатьчелегенең алдынгы вәкилләре белән бәйләнешкә кереп, аларның фикерләрен сораша, алга таба журналда хезмәттәшлек итәргә чакыра. Басма журнал булдыру эшендә аңа "Уралец" газетасында эшләүче рус журналистлары Л.Н. Ядринцев һәм И.И. Ульяновның да ярдәм итүләре билгеле. Мәсәлән, "Уралец" газетасының 1904 елгы 23 сентябрь санында "Җирле хроника" рубрикасында, Уральск шәһәрендә татар телендә "Әл-гаср әл-җәдит" исемле айлык әдәби-иҗтимагый журнал булдыруга тырышлык эшләре алып барылуы хакында хәбәр бирелә. Журналның максаты - русларны башка милләт вәкилләре белән якынайту, татар мәдәниятен үстерү дип күрсәтелә. 1904 елның 16 ноябрендә К. Мотыйгый, Уральск өлкә идарәсе вице-губернаторы П.П. Шиловский (1871-1957) белән очрашудан соң, Петербургка, матбугат эшләре Баш идарәсенә, журналны чыгарырга рөхсәт сорап, гариза җибәрә. Анда ул Уральск төбәгендә яшәгән күпсанлы мөселманнарның рухи омтылышларын канәгатъләндерү һәм мәдәни халыкларга якынаю өчен вакытлы матбугат кирәк булуы турында яза. Кулъязма "Әл-гаср әл-җәдит" битләрендә бастырылган хат алышуларга караганда, К. Мотыйгый, басма журнал бастыру өчен рөхсәт алганчы, аның авторлары турында кайгырта башлый. Мәсәлән, журналның шул елгы 20 нче санында бирелгән белдерүдә Г. Тукайның да киләчәктә журнал авторларының берсе булачагы турында әйтелә һәм аны Оренбургка, Ф. Кәрими (1870-1937) матбагасына, мөрәттиблеккә (хәреф җыю эшенә) өйрәнү өчен җибәреләчәге турында хәбәр ителә. 1904 елгы 22 нче санда (22 декабрь) киләсе елда журнал белән хезмәттәшлек итәргә ризалыгын белдергән авторларның исемлеге китерелә. Алар арасында Габдерәшит Ибраһ имов (1857-1944), Р. Фәхретдинов (1859-1936), Г. Буби (1871-1922), Ә. Максуди (1868-1941), Ә. Ширвани, М. Айдаров, М. Чул паный, М.-Г. Исхакый (1878-1954), Ә. Байтирәков (?-1921) һ.б. әдипләр атала. Шул исәптән, журналның 1905 елгы 4 нче санында (24 февраль) Камил Мотыйгыйның Гаяз Исхакый белән язышкан хатлары урын алган. Наширнең хезмәттәшлек итәргә, үз әсәрләрен журнал битләрендә бастырырга чакырган тәкъдименә Г. Исхакый: "Башладыгыңыз эш бик яхшы. Фәкать вөҗүдкә чыгарга (тормышка ашырырга) насыйб булсын. Әгәр минга журналыңыз сәтырларындан (юлларыннан) урын булса, мин әдәби кыйсемендә язарга разыймын. "Нинди шартлар?", фәләнләргә һич җавабым юк, башкаларга ничек булса, минга да шулай булыр. Үземнең хикәяләрем, романларымны вә бәгъзан (кайбер) әдәбиятә гаид (әдәбияткә караган) тәнк ыйдләремне эстәсәгез (теләсәгез), җибәрермен. Эстәсәгез, "Теләнче кыз" исемле бер романымы җибәрермен, кыскасы гына, әгәр мәйданга чыкса, мин язачакмын", - дип, үзенең ризалыгын б елдерә. Г. Тукайның шигъри талантын ачуга зур ярдәм иткән, аның беренче иҗат үрнәкләрен урнаштырган кулъязма "Әл-гаср әл-җәдит" журналы 1905 елның 12 май саны белән тукталып кала. Уральск вакытлы матбугатында татар әдәбияты мәсьәләләрен һәм кулъязма "Әл-гаср әл-җәдит" журналын өйрәнгән әдәбият галиме Ф. Яхин әлеге кулъязма журнал турында: "Уральск шәһәрендә татар вакытлы матбугатының оешуы, аның каршылыклары һәм үз алдына куйган мәсьәләләрен яктырткан бу басма тарихи документ буларак үз кыйммәтен саклый", - дип яза. Галим журналның Г. Тукайга ясаган йогынтысын ассызыклап: "Бу кулъязма журнал Г. Тукайның башлангыч иҗат чорындагы иҗатын теркәп калуы, Тукайның әдәби мохитен чагылдыруы белән әһәмиятле. Тукай, иң беренче, шушы кулъязма журнал белән укучылары каршысына чыга, үзе дә журналны чыгаруда якыннан катнаша. Талантының билгеле бер юнәлештә формалашуында шушы кулъязма журналның йогынтысы шөбһәсез", дип яза. Шул ук елның май аенда К. Мотыйгый "Уралец" газетасы типографиясен арендага алганнан соң, Г. Тукай, К. Мотыйгый тәкъдиме белән басмаханәгә өйрәнчек булып эшкә кереп, типография эшчесе Александр Гладышевтан хәреф җыю серләренә өйрәнә башлый. 1905 елның 9 июнендә "Әл-гаср әл-җәдит" журналын нәшер итергә рөхсәт бирелә һәм 4 июльдә журналның цензоры итеп Н.И. Аш марин (1870-1933) билгеләнә. Уральскида рус телендә чыккан "Уральский листок" исемле газетаның 1905 елның 10 нчы санында яңа журнал ачылуы турында хәбәр урнаштырылган: ""Уралец" газетасының наширенә, К.М. Төхфәтуллинга, Матбугат эшләренең Баш идарәсе тарафыннан "Әл-гаср әл-җәдит" исемле, татар телендә, айлык журнал чыгарырга рөхсәт бирелде. Журналның юнәлеше хәзерге тормыш ихтыяҗларына туры килергә һәм аның максаты хәзерге заман рус җәмгыятенең прогрессив омтылышларының мөһимлеген мөселманнарга җиткерүдән гыйбәрәт булырга тиеш. Яңа журналның нашире һәм бер үк вакытта редакторы К.М. Төхфәтуллин, үз басмасының киң таралуына өметләнә (Уральск өлкәсе мөселманнары арасында гына түгел). Беренче саны чыгу 1906 елның гыйнвар аена билгеләнгән. Аның өчен Төхфәтуллин сатып алган "Уралец" газетасы типографиясе мөселман хәрефләре белән тәэмин ителәчәк. Цензура өчен журнал Казан цензура комитетына җибәреләчәк". 1905 елның 15 сентябрендә, Оренбургта, Ф. Кәрими матбагасында, "1906 сәнә башында чыкмая башлаячак "Әл-гаср әл- җәдит" журналының мөфассал игъланы" ("1906 елда чыга башлаячак "Әл-гаср әл-җәдит" журналының тәфсилле игъланы") реклама брошюрасы нәшер ителә. Биредә булачак басма журналның нашире К. Мотыйгыйга юлланган Р. Фәхретдинов, Ә. Максуди, М.-Ф. Кәрими, М.-Г. Исхакый һ.б.ның хатлары белән беррәттән "Уральскидә мәдрәсәи "Мотыйгыя"дән" исеме белән Г. Тукайның хаты һәм ике шигыре ("Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран...", "Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый") басылган. Хатта шагыйрь "Әл-гаср әл-җәдит" журналын бастырырга бирелгән хөкүмәт рөхсәтен шатланып каршы ала һәм алга таба аның битләрендә үзе кебекләргә дә тезмә һәм чәчмә әсәрләрен урнаштырырга мөмкинлек булыр дигән өмет баглый. 1906 елның 15 гыйнварында Уральскида басма "Әл-гаср әл-җәдит" журналының беренче саны дөнья күрә. Журналның титул битендә "Русиядә беренче әдәби һәм сәяси вә гомумә файдалы (халыкка, җәмгыятькә файдалы) яңа журнал" дип язылган. Журналда урын алган язмаларның тематикасы шактый төрле. Биредә әдәби әсәрләр һәм әдәби тәрҗемәләр белән беррәттән, дини мәсьәләләргә караган хезмәтләр, сәяси мәкаләләр, мәгариф, уку-укыту проблемалары белән бәйле язмалар, Русия эчендәге һәм Уральск хәбәрләре, шәхси хатлар, төрле газеталардан алынган мәгъл үматлар, игъланнар, әдәби тәнкыйть һ.б. язмалар урын алган. Журналда даими рәвештә эшләгән матур әдәбият бүлегендә рус һәм чит телле әдәбият әсәрләре тәрҗемәдә укучыларга тәкъдим ителә. Алар арасында, Гаяз Исхакый тәрҗемәсендә Н.В. Гогольн ең "Борынгы алпавытлар" (1906, № 1, 2), Л.Н. Толстойның "Карма" (1906, № 3), Г. Загатов тәрҗемәсендә А.С. Пушкинның "Саран Пәһлеван" (1906, № 4), Б. Юскаев тәрҗемәсендә И.Я. Франконың "Урманлар һәм утлавыклар" (1906, № 6) әсәрләре, Г. Тукаев тәрҗемәсендә "Мәҗмугаи мөфидә" ("Файдалы җыентык") дип аталган җыентыкка кергән И.А. Крылов мәсәлләре (1906, № 2, 3, 7, 10; 1907, № 2" дә бар. А.С. Пушкинның "Саран пәһлеван" (1906, № 4) әсәренең тәрҗемәсен бастыруы белән редакция, татар драматургиясен үстерү максатын куеп ("Журналның бу нумирында "Саран Пәһлеван" риваясене дәрҗ идәрәк (кертеп) бондан соңра без журналымызның һәр номерында театр фасылы (бүлеге) тәгъйин әйләдек (билгеләдек). Бездә театрулар булынмадыгы бөек бер муҗәбе әсәфе хәлдер (үкенеч хәл нәтиҗәседер) без боны зоһур итдермәя (мәйданга чыгарырга) әлемездән килгәнчә (кулыбыздан килгәнчә тырышып), шимдидән (моннан) театруларда уйланмая ярарлык, театральный янгы әсәрләри журналымызда дәреҗә карар вирдек (урнаштырырга карар бирдек)"), сәхнә әсәрләрен язучы авторлар өчен махсус премия дә булдыра: "Журналымызда гүзәл театру әсәрләре язган мөәллифләрә (авторларга) яхшы мөкяфәт (премия) һәдияләр (бүләкләр) виреләчәкдер". "Әл-гаср әл-җәдит" журналы битләрендә Г. ГафуровЧыгтайның "Тутам" повестеның икенче өлеше ("Галимә ханым" псевдонимы белән басылган), М.-Ф. әл-Кәриминең "Асрау кыз", Х. Зәби ри нең "Гыйлем вә җәһел, яхуд Нури әфәнде илә Мөхәммәдҗан карт", Әхмәдҗан Биктимеровның "Ачу нәтиҗәсе" хикәяләре дөнья күрә. Журнал иҗтимагый-сәяси проблемаларны да читтә калдырмый. Алар Г. Загатовның "Автономия, ягъни идарәи мохтарият" (1906 ел, № 2), "Русиядә хөррият юлында хәрәкәт идәнләрә яңа аркадашлар" (1906 ел, № 3), Ф. Әмирханның " ел коммунасы" (Марек Конколь брошюрасының тәрҗемәсе) язмаларында чагыла. Г. Тукай - "Әл-гаср әл-җәдит"нең җаваплы сәркатибе булып эшләү белән беррәттән журналда иң актив авторларның берсе. Журналның беренче санында ук аның "Алла гыйшкына" һәм "Хәзерге хәлемезгә даир" исемле ике шигыре басыла. Әйтергә кирәк, шагыйрьнең журналдагы күп язмалары төрле псевдонимнар белән басылган: "Г. Тукаев", "Сахибе әсәр Г. Тукаев", "Габдулла Тукаев", "Уральскидә Габдулла Тукаев", "Г.Т." 1. Уральскидагы рус классында белем алган вакытта Г. Тукай рус әдәбияты белән кызыксынып, соңрак А.С. Пушкинның һәм М.Ю. Лермонтовның шигырьләрен ирекле тәрҗемә итеп, тәрҗемәләрнең күбесен "Әл-гаср әл-җәдит" сәхифәләрендә бастыра. К. Мо тыйгый да үз истәлекләренә караганда, Г. Тукай рус классикларның китапларын аның (К. Төхфәтуллинның) "Прогресс" исемле китап кибетеннән ала торган була. Тукайның "Әл-гаср әл-җәдит"тә бастырган тәоҗемәләре арасында әдәби әсәрләр генә түгел - иҗтимагый-сәяси язмалар да булган. Мәсәлән, журналның 1906 елгы 4 нче һәм 5 нче саннарында "Сахибе әсәр Г. Тукаев" имзасы белән "Мөхарәбә вә Государственная Дума" исемле Л. Памирцевның "Война и Дума" брошюрасының ирекле тәрҗемәсе нәшер ителә. Тукайның "Әл-гаср әл-җәдит"тә басылган иҗтимагый-сәяси проблематикалы текстларыннан "Царь-Голод, яхуд Ачлык-Падишаһ" дип аталган тәрҗемәсен дә искә алмыйча булмый. Әлеге язма 1883 елда язылган һәм 1906 елда гына "С. Бах" псевдонимы белән басылып чыккан Алексей Николаевич Бахның (1857-1946) "Царь-Голод, экномические очерки" дигән китабының баштагы дүрт бүлегенең иҗади тәрҗемәсе. Тукайның "Әл-гаср әл-җәдит"тәге тезмә тәрҗемәләре арасында "Кемне сөяргә кирәк?", "Хур кызына", "Үз-үземә", "Кичке азан", "Бишектәге бала" шигырьләре, чәчмә тәрҗемәләрдән "Бик кыйбат" дип исемләнгән әсәре игътибарга лаек. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган әлеге әсәр Л.Н. Толстойның 1890 елда француз язучысы Ги де Мопассанның "Су өстендә" әсәренең ирекле тәрҗемәсенең тәрҗемәсе (Тукай Толстойдан алып тәрҗемә итә). Билгеле ки, Тукайның "Әл-гаср әл-җәдит" журналындагы эшчәнлеге аның шигъри талантының үсешендә зур роль уйнаган. Нәкъ менә "Әл-гаср әл-җәдит" сәхифәләрендә шагыйрьнең аны татар укучысына таныткан һәм шөһрәт китергән "Сорыкортларга" (1906, № 7), "Мөридләр каберстаныннан бер аваз" (1906, № 4), "Көз" (1906, № 10), "Хөрриятә" (1907, № 2), "Син булмасаң" (1907, № 3), "Пар ат" (1907, № 5), "Хәзерге хәлемезә даир" (1906, № 1), "И каләм" (1906, № 3), "Борадәранә нәсыйхәт" (1906, № 9), "Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә" (1906, № 12), "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр" (1907, № 1) һәм башка шигырьләре басыла. Г. Тукайның журнал битләрендә киң чагылыш тапкан шигър и таланты замандашлары, каләмдәшләре игътибарыннан читтә калмый билгеле. Мәсәлән, шагыйрь, публицист Насретдин әл-Х уҗаши "Әл-гаср әл-җәдит" журналы хакында" ("Фикер", 1906, № 49) исемле мәкаләсендә, Г. Тукайның журналда урын алган иҗатына югары бәя биреп, "иң дәртле, иң монтазам, иң гүзәл шигырьләр дәхи Тукаевның агызыннан сөйләнде", дип яза. Шагыйрь Кәшшаф Патии "Әл-гаср әл-җәдит" журналына" ("Әл-гаср әл-җәдит", 1907, № 1) исемле шигырендә Тукай талантына мәдхия укый: Кызганычка каршы, 1907 елның 22 февраленнән К. Мотыйгый наширлек һәм мөхәррирлек хокукыннан читләштерелү сәбәпле, 1907 елның май азагыннан "Әл-гаср әл-җәдит" журналы чыгудан туктый. Журналның соңгы санында (25 май, 5 нче сан) Г. Тукайның "Пар ат", "Ләззәт вә тәм нәрсәдә?", Г. Исхакыйга багышланган "Кем ул?" шигырьләре, "Царь-Голод, яхуд Ачлык-Падишаһ" исемле тәрҗемә мәкаләсенең дәвамы дөнья күрә. "ФИКРЕҢЕЗГӘ ЮЛ ВИРЕРМЕЗ, ДӘРҖ ИДӘРМЕЗ "ФИКР"Ә БЕЗ..." Инкыйлаби 1905-1907 елларда Уральскида Камил Мотыйгый наширлегендә һәм редакциясендә татар телендә туган вакытлы периодик басмалар арасында "Фикер" "әдәби, сәяси, синзурасыз гәзитә"се аерым урын тота. "Әл-гаср әл-җәдит" һәм "Уклар" журналлары Габдулла Тукайны шагыйрь, публицист, юмор-сатира остасы итеп танытуга юл ачса, "Фикер" газетасы битләре исә яшь әдипнең актив җәмәгать эшлеклесе дә булып җитешүе турындагы күпсанлы фактларны чагылдыра. Бу гаҗәп тә түгел: журналлар айга бер мәртәбә генә чыкканнар, ә газета атна саен диярлек укучы кулына килеп керергә тиеш булган. Газета өчен материал табу К. Мотыйгый һәм Тукай өчен зур проблема булмаган, чөнки Уральскиның үзендә һәм Уральск өлкәсендә иҗтимагый вакыйгалар "куерган" инкыйлаби елларда андый газета өчен "ризык" җитәрлек. Инде үзен "мәдрәсәнең беренче шагыйре" итеп тә күрсәтеп өл гергән Г. Тукай, К. Мотыйгый башлаган эшкә актив катнашып, тиз арада "Фикер" газетасында редакторлык хезмәтен үтәүгә керешә (гәрчә газетаның рәсми редакторы дип К. Мотыйгый саналса да). "Әл-гаср әл-җәдит" журналын гамәлгә куйган К. Мотыйгый, 17 октябрь манифесты биргән сүз ирегеннән файдаланып, рәсми рөхсәт алмыйча, кинәттән диярлек, татарча "Фикер" газетасы чыгара башлый. Моңа кадәр Русиядә ике татар газетасы инде дөнья күргән була: беренчесе - Петербургтагы "Нур", икенчесе - "Казан мөхбире". Димәк, "Фикер" Русиядә чыга башлаган татар газеталарының өченчесе булып санала. Р. Вафиев фикеренчә, газетаны оештырган вакытта К. Мотыйгый Уральскида казакъларның биш өлкәсе зыялыларының корылтае әзерләнүен дә истә тоткан (соңрак әлеге корылтайда оешкан казакъ конституцион-демократик партиясенең программасы газетаның беренче саннарында басылган). Газетаның беренче санындагы идарәгә (редакциягә) мәктүп (хат) игътибарга лаек. Аның авторы, Закир әл-Хуҗа Әхмәди, Камил Мотыйгыйны тәбрик итеп, "Һич әүвәлдән хәбәр вирмәеп вә игълан итмәеп, бөйлә гүзәл гәзитә чыгармасына тәшәббес итдекеңез шаян тәхсиндер, бу фәүкыльгадә тәрәккыйдер; бу эшеңездән Америка тәрәккыйсенең исе килә. Сөбханалла, ничек һәммәсенә дә йитешәсез, яшәңез, әфәндем. Милләт киләчәктә наме галиеңезне әл-әбәд яд итәр", - дип язган була. Газетаның тиздән чыгачагы турында "Уралец"ның 1905 елның 23 ноябрь (236 нчы) санындагы "Җирле хроника" бүлегендә хәбәр ителә: "Шимбә көнне безнең шәһәрдә туган "Татар газетасы" исемле газетаның беренче саны чыгачак. Баштан газета атналык булачак, соңыннан атнага өч тапкыр һәм, ниһаять, көн саен чыгачак. Газета "Уральские областные ведомости" газетасының кушымтасы булып чыгачак, ләкин эчтәлеге һәм юнәлеше якларыннан әлеге газеталар арасында бернинди уртаклык булмаячак". Әлеге хәбәрдән күренә ки, газетаны чыгаручы К. Мотыйгый баштан аны "Татарская газета" исеме белән генә тәкъдим итәргә уйласа да, газетаның беренче саны ук "Фикер" исеме белән чыга. 1905 елның азагына кадәр газетаның биш саны чыгып өлгер ә. 1906 ел дәвамында - 50, 1907 елның беренче яртысында 18 саны дөнья күрә. Газетаның беренче санында "Мөтәрҗим Габдулла Тукаев" исеме белән Тукайның "Мужик йокысы" шигыре басылган. Гадәттә, яңа матбугат органы беренче мәртәбә укучыга тәкъдим ителгәндә, аның мәсләге, юнәлеше беркадәр аңлатыла торган була. "Фикер"нең беренче санында андый аңлатма юк (бу факт, бәлки, газетаның кинәттән чыгуы белән бәйледер). Тукайның А. Кольцов шигыреннән ирекле тәрҗемәсе, бәлки, журналда, яисә китап битләрендә басылырга тиеш иде. Күрәсең, Тукайның махсус беренче санга дип язган тексты булмаганга күрә, ул анда үзенең "Мужик йокысы"н урнаштырган. Ләкин, К. Мотыйгый истәлекләренә караганда, Тукайның "иң беренче тәрҗемә вә тәхрире" (Тукай сүзләре) баштан ук "Фикер" өчен әзерләнгән була. Газетаның нинди юнәлеш тотачагы турындагы фикерен Тукай ""Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел" дигән шигырендә соңрак язып чыга. Ун строфадан торган бу шигырь имзасыз гына газетаның биш санында, бүлеп бастырыла. Бу шигырьнең лейтмотивы булган фикер мотивы һәрбер строфада төрлечә чагыла. Автор фикерләшүгә, фикерләрне газетада язып чыгарга, фикерләрнең яңаруына һәм искечә фикерләүдән котылуга өнди: Чөн тәвәллед итсә әфкяр, юлланыр һәр кяремез, - Фикремез будыр безем, мәгълүмеңез, дәркяреңез. Та әзәлдән бирле безләр фикремез мәхбүс идек, Кем капамышдыр бези? Мәхбүс идек, мәэюс идек. ... Фикеремез тәфрикы өммәт йилләрен исдермәсен, Исдереб, тәэхиде милләт юлларын кисдермәсен. Газетаның табылган саннарын җентекләп тикшерү Г. Тукайның анда иң актив автор булуын күрсәтә. Дөрес, ул үз язмаларын һәрвакытта да "Габдулла Тукаев", "Г. Тукаев", "Мөтәрҗим Г. Тукаев" имзалары белән генә бастырмый, псевдонимнар (тәхәллүсләр) белән дә имзалый: "Шүрәле", "Бииик усал", "Уральск кешесе", "Берничә кешенең үтенүе буенча Уральск кешесе", "Идарә", "Һәйьәте идарә", "Уральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены", "Ш.", "Мөсафир", "Тиктормас", "Бер фикерче", "Татар угълы", "Гъ". Алар белән шигырьләр дә, мәкалә һәм фельетоннар да басылган. "Фикер" газетасы битләрендә "Сөемсез" имзалы текстлар да очрый. Мәхмүт Һади (Мәхмүт Бөдәйли) төзеп бастырган татар әдипләренең псевдонимнары сүзлегендә Тукай имзалары исемлеге дә китерелә. Анда Тукайның 22 имзасы күрсәтелә һәм арада "Сөемсез" дигәне дә бар. Әдәбиятчы галим Фәрит Яхин "Сөемсез" имзасы белән кем язган?" исемле мәкаләсендә, шактый ышанычлы дәлилләр китереп, әлеге имза белән "Фикер" газетасында басылган "Яман кала Орскида бәгъзе гадәтләр" (1906 ел, 8 май), "Зыяфәт - мәҗлес - аш" (1906 ел, 17 май), "Ташлану мәкаләсе" (1906 ел, 26 ноябрь), "Әл-гаср әл-җәдит" журналында чыккан "Без ни бетерәбез?" һәм "Эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?" (1906 ел, декабрь саны) исемле мәкаләләрнең авторы Тукай дигән фикергә килә. "Фикер" газетасының күптән түгел табылган 1907 елгы 13 нче санында "Бозаулыкта имам Галиәсгар" имзасы белән басылган "Имзалар тугърысында" исемле бер язма урын алган. Әлеге псевдоним белән Галиәсгар Гафуров-Чыгтайның кайбер язмаларын бастыруы мәгълүм (аның "Чыгтай" имзасы белән газетаның шул ук санында "Гаеп кимдә?" дигән тагын бер мәкаләсе дә урнаштырылган). "Имзалар тугърысында" исемле язмада ике урын игътибарны җәлеп итә. Беренчесе - язманың башы: "Бән бу көнгәчә гәзитәләргә вирдекем мәкаләләргә "Саип", "Сөемсез", "Чыгътай" дию имзалар кыйлдым вә "Вәкилә" ханым мәктүпләренә каршу язган "Вәкил" дә - бәнем". Икенчесе - ахыры: "Атам Могыйнетдиннең атасы - Әхмәдҗан, аның атасы - Габделгафур, аның атасы - Габдерәхим, аның атасы - Җәгъфәр, аның атасы - Мансур, аның атасы - Хәсән, аның атасы - Исмәгыйль Чыгътаевдыр". Бер үк матбугат органында, бер үк вакытларда ике автор бер үк имза белән чыгыш ясавы мөмкин микән? Чыгтай язганнарга таянып, Тукайның "Сөемсез" имзасын кулланмавын, аның белән нәкъ менә Чыгтай файдаланганын әйтергә мөмкин. "Фикер" газетасында күп кенә текстлар имзасыз да урнаштырылган (кайбер аноним текстларның авторларын ачыклау юнәлешендә дә эш алып барырга кирәк булыр). Яшь шагыйрьнең газета өчен махсус язылган, "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган "Хөррият хакында" исемле шигыре патшаның 17 октябрь Манифесты игълан ителү уңае белән иҗтимагый тормышта хасил булган күңел күтәренкелеген, гомуми шатлык хисләрен чагылдыра: Кайда китте цензурлык, Коллык, тарлык, ким-хурлык? Артка карасак борылып, Ерак анлар калдыя. ...Шәкерт, студент - бары, Дарга асылганнары, - Сез бу арысланнарый Онытмагыз тидия. ...Инде китте элгәре Зынҗырланган телләре, Милләтнең былбыллары Сайрап-сайрап тордыя. Газета ел ярым эчендә Тукайның егермеләп шигырен тәкъдим итә. Әйтергә кирәк, аларның һәммәсе дә революциягә кадәрге Россиядәге самодержавие чынбарлыгын бу кадәр кискен гаепләп, нәфрәтләнеп инкяр итү белән генә сугарылмаган. Самодержавиегә тәнкыйди мөнәсәбәтне белдереп тору ("Чиновниклар безнең канны бик күп имде, / Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!") белән янәшәдә, Тукай "Дустларга бер сүз" шигырендә патша манифестының кадерен белергә, килеп туган мөмкинлекләрдән җәһәт файдаланып эш итәргә, йокыдан уянып, башка милләтләр кебек Думага депутатлар сайларга өнди: "Иттифакъ хакында" шигырендә исә, автор бердәмлекнең халкыбыз яшәеше өчен иң мөһим фактор булуын күрсәтә. Газета битләрендә басылган башка әсәрләрдә дә авторның уй-фикере, хис-кичерешләре публицистик рух белән сугарыла. 1906 елның 22 октябрендә, башта Дәүләт Думасына зур өмет баглаган Тукай, илдә революция хәрәкәтләренә репрессив чаралар уздырган һәм, ниһаять, Думаны куып тараткан хакимияткә үз мөнәсәбәтен белдереп, "Государственная Думага" шигырен бастыра. Тукайның "Фикер" газетасында чыккан барлык шигырьләре дә диярлек публицистик рухта. Тик икесендә - "Яз галәмәтләре" белән "Пар ат"та гына, чын мәгънәсендә, лирик эчтәлекле образсурәтләр өстенлек итә. Тукайның "Фикер" газетасында дөнья күргән чәчмә әсәрләренең гомуми саны төгәл билгеле түгел. Чөнки ул аларны, югарыда әйткәнебезчә, төрле псевдонимнар белән бастырган. Әле имза куелмыйча гына дөнья күргәннәре дә шактый. Тукайның "Фикер" газетасындагы мәкаләләрендә илдә барган олы вакыйгалар да, Уральскиның үзендә булган хәл-әхвәлләр дә чагылыш таба. Шунысы мөһим: ул аларга иҗтимагый күзлектән чыгып бәя бирә, революция китереп чыгарган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә татар милләте вәкиле буларак мөнәсәбәт белдерә. Мәсәлән, Думага сайлауларда катнашып, Петербургта татар милләтеннән дә депутатлар булдыруны алга сөрә, шул ук вакытта Уральскида яшәгән русларның һәм казакъларның активлыкларына сөенеп, алардан үрнәк алырга өнди. Революция вакыйгалары тәэсирендә татарларның тормышыяшәеше ни рәвешле дәвам итүе мәсьәләсе бу чор татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә зур урын алып торган, бәхәсләр тудырган. "Фикер" газетасы, хөр фикер тарафдары буларак, татарның тәрәккыятенә киртә булып торган сәбәпләрне ачып сала. Мәсәлән, "Алай-болай" исемле фельетонында Тукай, "Фикер" не динсезлектә гаепләгән һәм аны чыгаручыларны "кяфер", "дәһри", "мөртәт"ләр дип атаган "Бәян әл-хак" газетасы редакторы Әхмәтҗан Сәйдәшевны тәнкыйтьләп, аңа каршы һөҗүви эчтәлекле мәкалә бастыра. "Фикер"дә даими рәвештә бериш муллаларның ашлы мәҗлесләргә йөрү белән мавыгулары, мәдрәсәләрендә укытуның гаять начар куелганлыгы, заман ихтыяҗларына җавап бирмәве тәнкыйть ителә. К. Мотыйгый чыгарган вакытлы басмаларның тоткан юлы ислам диненә каршы килә дип тапкан бер төркем дин эшлеклеләре, алар яклы татар эшмәкәрләре, фикердәшләре (миллионер Хәйрулла Гаделшин, сәүдәгәр Шәрәфетдин Каниев һ.б.) 1906 елның 5 июлендә редакция каршында митинг уздыралар һәм анда катнашучыларны К. Мотыйгый чыгарган басмаларны туктатырга һәм типографияне тар-мар итәргә чакыралар. Бу турыда Тукай "Фикер"нең 1906 елдагы 10 июль санында "Погром" ("Уральск кешесе" имзасы белән басылган) һәм "Уральск имамнарына ачык хат" ("Идарә" имзалы) мәкаләләрендә язып чыга. Тукайның милли шагыйрь, публицист һәм милләтпәрвәр җәмәгать эшлеклесе булуы газетадагы барлык чыгышларында диярлек күренә. "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" (1906. 17 апрель. 14 нче сан), "Хиссияте миллия" (1906. 17 сентябрь. 34 нче сан), "Җәмгыяте хәйрия" (1906. 17 һәм 31 декабрь. 48, 50 нче саннар), "Шигырьләребез" (1907. 22 апрель. 15 нче сан) исемле мәкаләләре аеруча тирән эчтәлекле, аларда авторның төп фикерләре һәрчак дәлилләнеп китерелә. 5000 данәле тираж белән чыккан газета, әллә ни озын гомерле булмаса да, тиз арада укучылар арасында үзен алдынгы фикерле басма итеп таныта, аерым шәхесләр, матбугат органнары белән хәбәрләшеп, хатлар алышып тора, читтән килгән мә калә, әдәби әсәрләргә дә урын бирә. Аның сәхифәләрендә Габде рахман Хәмидуллинның ("Новая Казанка" авылыннан) алты тезмә әсәре, Габдешшөкүр Әминов, Мирхәйдәр Чулпаный, Дауд Бики, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Габделгазиз Монасыйпов (Голҗадан), Маһирә Шакирҗанова, Фазыл Туйкин, Х. Әмирханов, Мәхмүд Алмаев, Йосыф Шәркый-Дәүликамов шигырьләре, Бәдретдин Нәзиров (Уфадан), Ярулла Моради, Фәрхәнә Алушева, Ризаэддин Фәхреддин, Әхмәтҗан Биктимеров мәкаләләре, төрле характердагы язмалары урын алган, кайбер мәгълүм иҗади шәхесләр турында хәбәрләр китерелгән. Мәсәлән, газетаның 1906 елгы 12 ноябрь санында (42 нче сан) "Төрле хәбәрләр" рубрикасында ул вакытка татар дөньясында танылып өлгергән Гаяз Исхакый турында мәгълүмат бирелә. Анда "Таң йолдызы" газетасында Г. Исхакыйның "Теләнче кыз"ы әсәре басылачагы, язучының 3 ноябрьдә (1906 ел) төрмәдән чыгарылуы, ватанына кайтып китүе, 1907 ел башында яңадан кулга алынуы хәбәр ителә. "Гаяз әфәндене нәфи иткәнгә (сөрелгәненә) чын күңелдән кайгырсак та, каләме сынмый, авызы пичәтләнми калганына бик шатландык", - дип яза "Фикер" (1906. 12 ноябрь. 42 нче сан). Газетада, күләмлерәк мәкаләләр, язмалардан тыш, кыскакыска хәбәрләр дә урнаштырылган. Алар "Төрле хәбәрләр", "Шәһәр хәбәрләре", "Чит шәһәр хәбәрләре", "Идарәгә мәктүпләр", "Эчдәге хәбәрләр", "Төрле гәзитәләрдән", "Рус эчендәге хәбәрләр", "Сәяси хәбәрләр" һәм шуларга охшаш исемнәр белән басылганнар һәм газетага укучылар игътибарын тарту көчен арттырганнар. Аның нәшер ителү вакыты 1905-1907 елгы революция вакыйгалары чорына туры килгәнлектән, чын мәгънәсендә демократик эчтәлекле газетадагы барлык шигырь, мәкалә, язма, хәбәр, Тукайча әйтсәк, "үлмәгән дә, йокламаган да, бары һушы китеп егылган" ("Фикер"дә 1906 елның 17 апрелендә "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" исемле мәкәләсеннән өзек) татар милләтенең сәяси һәм милли аңы үсешенә хезмәт иткән. Шунысы да хак: газетада тугандаш милләт - казакълар тормышына, яшәешенә, иҗтимагый хәрәкәтләренә дә багышланган материаллар басылып бара. "Фикер"нең казакъ бүлеген күренекле казакъ җәмәгать эшлеклесе Бахытжан Каратаев җитәкли. 1907 елның гыйнвар башында "Мотыйгыя" мәдрәсәсеннән чыгып, "Казан" кунакханәсендә яши башлагач, Габдулла Тукай аеруча күп яза. Ләкин, аңа карамастан, бер ай үтүгә, көтмәгәндә, Тукай эштән чыгарыла. К. Мотыйгый үзенең бу гамәлен Тукайның "шул елларда модада булган, эшчеләрне забастуфкага котыртучылар мәзһәбенә (юлына) дә кереп китеп, матбагада булган барча эшчеләрне жалунйә арттыруны сорап, эш ташларга котырту"ы белән аңлата. Ибраһим Нуруллин, К. Мотыйгыйның 1930 елларда язылган бер истәлегенә нигезләнеп, Тукайның эштән куылу сәбәбенә нисбәтле икенче юраманы да тәкъдим итә. Галим язганча, Тукай эш ташлау хәрәкәтенә чакыруы өчен чыгарылмый: эштән чыгарылуының сәбәбе - Тукайның эшкә йөрмәве. Р. Вафиев фикеренчә, К. Мотыйгый Тукайны 8 февральдә шәһәрнең "Казан" мәйданында (Тукай күчеп яши башлаган "Казан" кунакханәсе нәкъ шул мәйданда урнашкан) узган митингта самодержавиегә каршы листовкалар тараткан өчен эштән чыгара. К. Мотыйгый, әлеге листовкаларның аның типографиясендә, Тукай катнашы белән бастырылуында шикләнеп, моның өчен үзенең җавапка тартылуыннан куркып, Тукайны газета һәм журнал чыгарудан, типографиядәге эшеннән читләштергән. 1907 ел башында хакимият тарафыннан К. Төхфәтуллин наширлек эшеннән азат ителә. Моның сәбәбе - 1905 елда Матб угат эшләре буенча баш идәрәгә җибәрелгән документларда К. Мо тыйгыйның үз яшен дөрес күрсәтмәве. 1907 елның 12 ноябре суд карары белән К. Төхфәтуллин, наширлек эшеннән мәхрүм ителеп - ел ярымга, атасы - Мотыйгулла Төхфәтуллин - 5 айга ирекләреннән мәхрүм ителәләр. Суд карары белән килешмичә, Төхфәтуллиннар кассациягә бирәләр һәм, озак вакыт барган мәхкәмә процессы нәтиҗәсендә, 1908 елда акланалар. К. Төхфәтуллин наширлектән мәхрүм ителсә дә, үзе тудырган журнал һәм газеталар турында кайгыртуын дәвам итә. Аның тәкъдиме белән типографияне (газета һәм журналларны чыгарудан туктатмау шарты белән) сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллин сатып ала һәм редактор буларак Вәлиулла Хәмидуллин билгеләнә. Шулай итеп, Тукай газетаның берникадәр вакыт узганнан соң чыккан санындагы (1907 ел, 8 март) "Кабергә киткән "Фикер" яңадан терелеп кайтты" исемле мәкаләсендә укучыга үз өметләрен җиткерә. Кызганыч, шагыйрь өметләре акланмый. Мортаза Гобәйдуллин, матбугат эшенең борчулы булуын һәм зур табыш китермәячәген аңлап, тиздән матбагачылык эшеннән баш тарта. Тукайның "Ана мәктүпләре", "Думаның хәле" исемле мәка ләләре басылган газетаның соңгы саны 13 майда чыга. Яратып, күп көч куеп эшләгән эшеннән аерылуны авыр кичергән Тукай, М. Гобәйдуллинны чамадан тыш каты гаепләп, "Матбага белән уйнаган бер байга" исемле шигырен яза һәм Мортаза Гобәй дуллинның Уральск мөселманнары өчен зур тырышлыгын искә алмыйча, аны әлеге шигырендә төрлечә каһәрли. Шунысын да әйтергә кирәк: К. Мотыйгый белән Габдулла Тукай бу вакыйгадан соң да Уральскида татарча вакытлы матбугат эшен дәвам итү уеннан кире кайтмыйлар һәм, өчәүләшеп (Мөхәм мәтгали Мусин белән берлектә) бер җәмгыять төзеп, "Яңа тормыш" исемле газета чыгарырга уйлыйлар. Тукай Казанга киткәннән соң, газетаның беренче саны дөнья күрә (1907 ел, 11 нояб рь). Кызганычка каршы, бу газетаның гомере кыска була: 1908 елның 20 мартында ул чыгудан туктый. "ШАЯРСАҢ КҮРСӘТЕР "УКЛАР" ЯҢАК ТӨПТӘН УТЛАРНЫ" "Әл-гаср әл-җәдит" журналында һәм "Фикер" газетасында шагыйрь үзен публицист буларак танытса, 1906 елның 15 июнендә чыга башлаган "Уклар" журналында укучыларга сатирик буларак та таныла. Үзбәк Гыймадиевнең "Сатира коралы белән" исемле хезмәтендә Камил Мотыйгыйның Уральск өлкәсе хәрби губернаторына мөрәҗәгать итүе һәм үтенечендә журналның программасын да билгеләве әйтелә. Ул түбәндәге пунктлардан торган: ") гомуми мәсьәләләр буенча һәм башлыча мөселманнар тормышыннан сатирик мәкаләләр; 2) мөселманнар тормышыннан карикатуралар; 3) юмористик хикәяләр һәм шигырьләр; 4) эчке һәм тышкы политика турында карикатуралар белән бирелгән күзәтү (һәрбер карикатура астында аңа аңлатма кыскача рус телендә язылачак)". 1905 елның 17 октябрендә патша манифесты белән сүз иреге дә игълан ителүгә карамастан, газета яисә журнал чыгаруга рөхсәт алу бу вакытларда да җиңел генә хәл ителмәгән. 1905 ел башларыннан бирле нәшер-басмачылык эшендә шактый тәҗрибә туплаган Камил Мотыйгыйга бу юлы да актив хәрәкәт итәргә кирәк була. Нәтиҗә уңай була, "Фикер" газетасының 1906 елгы 23 апрель санында "Яңа журнал" исемле белдерүдә ("Идарә" исеменнән басылган) "Киләчәк май аеның ахырында Уральскида мөселманча "Ук" нам айлык сатирический, рәсемле журнал чыгармасының чарасына шөругь улынды (керешелде)" диелә. Ай ярым үтүгә, журнал чыгаруга рөхсәт алына, һәм моның турында мәгълүмат "Фикер"нең 1906 елның 8 май санында бирелә. Әлеге игъланның ахырында яңа гына туып килгән журнал белән хезмәттәшлек итәчәк авторларның псевдонимнары дә атала: "Шүрәле", "Сөемсез", "Ишан мөнкире", "Каилелхак вә ма әшбәһе залик". Күренә ки, алар арасында Тукайныкы булганнары да бар. Әлеге игъланнан соң газетада ""Уклар" журналында мөхбир Озак вакыт үтми, "айлык, рәсемле, сатирический журнал"ның беренче саны (1906 елның 15 июнендә) дөнья күрә. Тиздән журнал Казанга да килеп җитә. "Казан мөхбире" газетасының 18 июнь санында аңа беренче бәя дә бирелә: ""Ук лар" исемендә айлык мәсхәрә, көлке журналы чыга башлады. Мөхәррире Уральскида "Фикер", "Әл-гаср әл-җәдит" сахибе Камил Төхфәтуллин. "Уклар"ның беренче номерасы 16 сәхифәле улып, 12 рәсем дәреҗ иделмештер. Беренче номерада татарларның мәгыйшәте яхшы осталык илән тәнкыйть иделмештер. Татарга аңлатыйм дип, әдәбтән чыгып киткән урыннары да бар. Казанда мөселман урамнарының, хосусән Печән базарының, сасы һәм пычрак булганын рәсем илән һәм язып күрсәткән". 1906 елда журналның алты саны дөнья күрә. Бу вакытларда Камил Мотыйгый "Фикер" газетасы, "Әл-гаср әл-җәдит" журналлары, шулай ук рус телендәге "Уральский дневник" газетасы нашире һәм редакторы булу сәбәпле, "Уклар"дагы төп эшне Габдулла Тукайга башкарырга туры килә. "Уклар"ның беренче саны тышлыгында аңа язылу бәяләре искәртелә: бер ел өчен - 2 сум; ярты ел өчен - 1 сум, өч ай өчен - 60 тиен. Бер номерның бәясе - 20 тиен. Журналның беренче ике битендә (аның һәр саны 16 битле булып нәшер ителгән) басманың программасы рәвешендәге "Дугры" имзасы белән "Сүз башы" урнаштырылган. Рашат Гайнанов фикеренчә, "Татарда сатира-юмор әдәбияты яңа гына аякка баскан чорда журналга яраклы материаллар бирүчеләр бик аз булганлыктан, журналны (аеруча баштагы саннарын) Тукай үзе язып тутыра. Шунлыктан ул күптөрле яшерен имзалар кулланган. Р. Гайнанов "Сүз башы"ның Тукайныкы булуын ышанычлы дәлил белән раслап, тексттагы кайбер гыйбарә-фикерләрнең Тукайның башка әсәрләрендә очравын да күрсәтә (мәсәлән, милләтне уянырга чакыру, Русиянең ирекле гражданнары булуы кирәклеге, хәзрәтләрнең бәлеш ашауга хирыслыклары). Журналның эчтәлеге турында сөйләгәндә, "Сүз башы"ның авторы мөселман кардәшләр тормышындагы тискәре якларга төртеп күрсәтә һәм, мәгърифәтчел карашлардан чыгып, бу хәлдән котылу юлларын барлый: гафләт йокысыннан уяну, башка милләтләрдән гыйбрәт алу, тырышлык күрсәтү, "надан ишаннарның фатихасына вә мөтәгассыйб (фанатик) хәзрәтләрнең череп беткән бәддогасына" алданмау, "ялган ишанство"ларга кол булып яшәмәү. "Сүз башы"ның авторы "Уклар"ның максатын "мөселман карендәшләремези укларымыз илә атып вә санчеп, тизрәк гафләт йокысыннадан уйгату вә сикертеп торгызу" итеп билгели. Журналның барлык саннары белән танышканда, Тукайның сатирага хас күптөрле алымнардан, образ-сурәтләрдән бик иркен, оста, уңышлы файдаланганын күрәсең. Журналда урын аласы материаллар, нигездә, өч рәвештә бирелә: - рәсемнәр, карикатуралар белән; - авторлары (псевдонимнары) куелган "коры" текст белән; - рәсемнәр, карикатуралар һәм авторлары күрсәтелгән күләмлерәк текстлар рәвешендә. Шул сәбәптән "Уклар"ны гамәлгә куючылар журнал өчен иллюстрацияләр ясаучыны эзли башлыйлар, һәм озакламый әлеге эзләнүләр үз нәтиҗәсен бирә. Мәгълүм ки, мөселман татарларда кеше рәсемен ясау бары ХХ гасыр башларында гына күренә башлый. Бу чорда профессиональ сынлы сәнгать әле формалашып җитмәгән. Шуңа күрә Уральск шәһәрендә яшәгән мөселманнар арасыннан "Уклар"га рәсем ясаучыны табу шактый катлаулы проблема була. Шунлыктан, Камил Мотыйгый белән Тукайның андый рәссамны бүтән милләт вәкилләре арасыннан эзләве бер дә гаҗәп түгел. Тиз арада андый кеше табыла: ул - казак сословиесендә торган Николай Калентьев. 1905 елда Уральск шәһәренең бу үзешчән рәссамы (скульпторы) Уральскидагы Рус сәүдә-сәнагать банкының порталын берничә казак скульптурасы белән бизәүче буларак танылган була. 1905 елда бу банкның ишегалдында (монда К. Мотыйгыйның "Уралец" газетасы редакциясе һәм "Прогресс" исемле китап кибете дә урнашкан була) Н. Калентьевның скульптуралары күргәзмәсе дә уздырыла. Журналдагы рәсемнәр һәм карикатуралар төрле форматта урнаштырылган. Унбишкә кырык сантиметр зурлыгындагы журналның сәхифәләрендә алар күләм ягыннан артык зур урын алып тормаска тиеш булган: кайчак битнең яртысына гына басылган, кайчак бер биткә тематикасы уртак ике рәсем урнаштырылган. Кайбер рәсемнәр хәтта ике битне тулысы белән били. Мәсәлән, 72-73 бит ләрдә "Духовный собраниядә хәзерге вакытта имтихан сурәте иҗрасы (тапшыру күренеше)" исеме белән карикатура урнаштырылган. Рәсемдә - алты кеше сурәте (бишесе - ике мөгезле, сарык башлы). Карикатуралар астында бирелгән аңлатма-текстлар сатирик эчтәлекләрне чагылдыралар. Бу аңлатмалар күләмнәре ягыннан да, төзелеше ягыннан да төрле. Күбесе карикатурада кемнәр һәм ни өчен сурәтләнүен кыскача гына әйтеп бирүгә корылган, диалоглар рәвешендә төзелгәннәре дә очрый. Ә менә журналның 4 нче санында (56-57 битләрдә) исә дис тәгә якын тармаклы бер хәшәрәт рәсеме урнаштырып, аны "Ушбуның кеби хорафаты игътикад (ышану) астында" диеп аңлату белән чикләмничә, журналны нашир итүчеләр бу текстка өстәмә итеп Тукайның "Шүрәле" имзалы махсус шигырен биргәннәр: Карикатураларга аңлатмалар ике телдә (рус һәм татар) биреләләр. "Бу, бер яктан, татар укучыларын алдынгы рус культурасына тартуга булышлык итсә, икенче яктан, русларга да журналның рәсемнәре белән танышу мөмкинлеген тудыра, аларда татар матбугаты белән кызыксыну уята", - дип яза Ү. Гыймадиев. Аңлатмалары бик кыска, ике-өч җөмләдән торганнарында авторлар күрсәтелми (аларны да Тукай, бәлкем, рәсми редактор К. Мотыйгый формалаштырганнардыр дип уйларга кирәк). Кайбер карикатураларның өсләрендә кулдан гына матурлап язылган сүзләр бар. Мәсәлән, 39 биттәге (3 нче санда) карикатураларда татар телендәге вакытлы матбугат органнарына үзенчә бәя бирелә: чалмалылар төркемен сурәтләгән карикатура янына кулдан "ялган һәм караңгылык" дип; европача киенгән затларның сурәте өстенә (әлеге сурәт астына "Борһане тәрәккый", "Вакыт", "Фикер", "Азат халык", "Уклар", "Әл-гаср әл-җәдит", "Таң йолдызы" журнал исемнәре бирелгән) - "Хаклык һәм яктылык". Журналның һәрбер санына, югарыда әйтелгәчә, рәсем-карикатуралар белән бәйләнештә булмаган сатирик эчтәлекле текстлар да урнаштырылган. Алар күләмнәре буенча аерыла: өч-дүрт юллылардан башлап, бит ярым - ике битлеләргә кадәр бар. Мәсәлән, "Й.М." имзалы "Ишаннар хакында мосахәбә" исемле язма 5 нче сандагы 69-70 битләрне алып тора: "Шәкерт илә мөриднең мөсәхәбәләре (сөйләшүләре) шөйлә: мөрид әфәнде шәкертнең кулында көлкеле "Уклар" журналы күрәрәк диер ки: "Синең бу кулыңдагы "Уклар" журналы бер дә кирәкмәгән нәрсә, аны язган кәгазь исә кара исрафдыр, син шәкерт минем мәслихәтемне тотсаң, мондыйлар берән чуалма!" Шәкерт: "Әфәндем, нигә алай әйтәсез? Мин "Уклар" журналының бер дә зарарлә нәрсә тапмыйм. Бу журналның максуды бәгъ зе бер тиешсез гадәтләремези ук илә атып бетермәкдер". Мөрид: "Нигә зарарлы нәрсә табылмасын? Баштан аякка чаклы ислам динен хурлыйдыр. Менә икенче номерында төпсез мичкә сурәтен төшергән. Мондан максуды голямәне вә ишан хәзрәтләрене хурлау гына. Моны язган кешедә дин юк дип уйлыйм". XX йөз башында татар журналистикасында сатирик басмалар әле яңа гына туып килүгә карамастан, "укчылар" төрле сатирик жанрларның мөмкинлекләрен оста кулланганнар. Традицион сатирик жанрлар (фельетоннар, памфлетлар) белән бергә "Уклар"да оригиналь жанрлар да очрый, мәсәлән, телеграмма ("Дөрест телеграм хәбәрләре" (1906, № 1), "Тимер чыбыксыз телеграм хәбәрләре" (1906, № 3), "Телеграмнар" (1906, № 6), инструкцияләр ("Шәкерт ничек булырга?" (1906, № 3)), сүзлекләр ("Яңа камустан берничә лөгать (өзек)" (1906, № 3), игъланнар ("Таяк сатучыларга игълан" (1906, № 4)), киңәшләр ("Җиңел кәсеп турында муллалар киңәше" (1906, № 4)). Хәрби губернаторга бирелгән программада аерым пунктта юмористик шигырьләр дә басылачагы әйтелгән булса да, алар күп түгел. "Фикер" газетасының 1906 елгы 8 май санында киләчәктә "Уклар" да басылачак авторларның дүрт тәхәллүсе күрсәтелгән булса да, чынлыкта, аларның саны шактыйга артык. Моның төп сәбәбе - журналның актив хәбәрчеләре булмау. Шуңа күрә төп авторларга бер үк санга кайбер очракта дистәгә якын язмаларны бирергә туры килгән. Иң еш кулланылган яшерен имза (тәхәллүс) - "Шүрәле" (24 мәр тәбә очрый). Г. Тукайның "Уклар"дагы язмалары "Тәртә башы", "Дугъры", "Хәйләсез", "Чапансыз", "Кырмыска", "Һөдһөд", "Адвокат", "Догачы", "Хәсрәт", "Җен", "Хәйләсез", "Шәкерт угы", "Чурт", "Мылтык", "Сөңге" имзалары белән дә басылган. Журналда "Күгәрчен", "Приказчик", "Г.С.", "Гаиб ирәнләрнең берсе", "Нәгузе билләһи залик", "Й/Я. М.", "Әф." имзалы текстларның авторлыгы әле ачык итеп билгеләнмәгән. "Шушма угы" һәм "Башкорт угы" имзаларын Тукайныкы итеп санарга мөмкин. Беренчесе "Күрәсем килә" исеме белән басылган текст ахырында тора (исеме алдыннан "Малмыждан язалар" дип искәртелгән): "Уклар" журналының 3 нче санында (38 биттә) "Башкорт угылы"ның тексты да Тукайның сатирасына шактый охшаш стильдә язылган: Ашка чакыру Аш хәзерләү - ишанлыкның шарты чыгар, Башакласаң - сыкрындан күп сөт чыгар; Башакламый сауганда - бер эчәрлек, Ашдан соң янчыкдан да алтын чыгар. Андан соң фатиханы үтенәләр, Оҗмахның ачкычына үреләләр; Хәзрәт түбән караю бән дога кыйлгач, Оҗмах ишке ачылды диеп сәвүнәләр. Бу эшдән ишанлар зур файда итә, Мөридләр күп-күп акча куеп китә; Ул акчаны мәхдүмнәр җыеп алып, Мәгълүм ханәгә барып фарсит итә. Тукай, еш кына, редакциягә килгән хат-хәбәрләрдән файдаланып, бик нык үзгәртеп, үз текстларын да тудырган. Журналда ачык имза белән бер генә текст басылган: "З. Насыйри" имзалы "Кадин нәсел улмалы" шигыре. Р. Гайнанов аны Уфада яшәгән шагыйрь, прозаик, сәясәтче, мөгаллим, юлъязмалар авторы итеп идентификацияләгән иде. "Уклар" авторлары даими рәвештә ишаннарның, кайбер хәзрәтләрнең кыйланышлары яңа заманга туры килмәвен, сәдака, зәкят, корсак коллары булуын кискен тәнкыйтьлиләр. Мәсәлән, 3 нче сандагы бер карикатурада имән бармагына карап уйга чумган мулла сурәте ясалган. Ул, сәдака җыйнау максаты белән ашларга йөри-йөри, инде кемнәргә барганын да оныткан, шуны уйлап сөйләнә: "Кемгә дәхи ашка барырга икән? Ни чара, барчасын да йөреп бетергәнмен, ахрысы". Журналның күп сәхифәләрендә татар халкын искелеккә ябышып ятмаска, башка милләтләрдән гыйбрәт алып, алга карап эш итүгә өндәүләр чагылыш таба. Шулай ук шәһәрдә яшәүче татар кешеләре арасында барлыкка килгән әхлаксызлык (эчкечелек, фахишәлек) фаш ителә. Журнал битләрендә үз чорының иҗтимагый проблемаларына, Русия империясендә, дөньяда барган каршылыклы вакыйгаларга мөнәсәбәт тә чагылмый калмаган. Имзасыз "Сөаль"дә (8 б.) патша генералы Куропаткин турында ачы иронияле сорау бирелә: "Гәзитләрнең язганына караганда, зур хәвеф-хәтәрләргә сабыр итүче Куропаткин государственный банкыдан 204 500 000 тәңкә акча алган. Тагы да акча салучының үтенече буенча бу акчалар Куропаткинга саф алтындан гына бирелгән. Сугышка киткәндә, 2 вагон тулы тәре һәм берничә сыерлар алып киткән иде. Имди белергә тырышалар: бу кадәр акчаны табар өчен Куропаткин кайсы тәрегә чукынып, нинди сыерларны сауды икән?". Хәбәрләр бүлекләрендә Фас, Төркия, Хиҗаз, Ирандагы кайбер вакыйгаларга көлке рәвештә сурәтләү журнал хезмәткәрләренең рус, төрек һәм башка телләрдә чыга торган матбугат органнары белән танышып баруларын дәлилли. Карикатураларда, сатирик текстларда Казан шәһәре еш күрсәтелә: Печән базары, Черек күл кебек урыннар, "Таң йолдызы", "Азат", "Азат халык", "Йолдыз", "Әд-дин вә әдәп", "Бәян әл-хак" (соңгысын Тукай "Бәян әл-корсак", "Шатыр-потыр-апчыхи" дип тә исемли) газеталары искә алыналар. Журналда аеруча "Бәян әл-хак" газетасы редакторы һәм наширләре Мөхәммәтҗан белән Әхмәтҗан Сәйдәшевларга гаять үткен очлы сатира угы атыла (күп очракларда Тукай аны "Ахмакҗан" дип кенә атый). Журналның соңгы - ноябрь санындагы "Шартлар" памфлеты үзенең сәяси үткенлеге белән аерылып тора. Патша Русиясендә дәвам иткән инкыйлаби вакыйгалар, татарларның, гомумән, мөселманнарның да иҗтимагый активлыклары ("Иттифак әл-м өслимин" фиркасы эшчәнлеге, икенче яктан, татар эсерлары газетасы "Таң йолдызы"ның илдәге режимга каршы позициясе, "Азат халык" кебек демократик позициядәге газеталарның эшчәнлеге һ.б.) Тукайга тәэсир итми калмаганнар. "Иттифак әл-мөслимин" үзенең эшчәнлеген, аның фикеренчә, ") байлык, 2) җирлелек, 3) алпавытлылык, 4) кәләпүшлелек, 5) Истанбул эчендәге форма илә һәр мөтәкәббирнең [высокомерный, гордый кеше] ригаять итеп тормаклык, 6) җизнилек, 7) кодалык-кодачалык, 8) туганлык-тумачалык, 9) кияүлек, кайнагалык, 10) баҗалык" иман китерүгә нигезләп алып бара. Ул һәр җирдә капитал шомлыгын күрә, капитал өчен исламият, инсаният читкә ташлана дип саный. Памфлетның ахырында (6 нчы сан, б. 93.) моның турында аерата кискенлек белән әйтелә: "Капиталистичекий строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып тотуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм. Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргысы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр. Шулай булгач, социализмның рәваҗы [таралуы] өчен үзеңнең бил баглап эшкә керешергә гайрәтең җитмәсә дә, һич булмаса, сүкмәскә вә күңелдән дошман булмаска кирәк". "Уклар" журналының соңгы 6 нчы саны 1906 елның ноябрендә чыга. Бу санда "Шүрәле"нең "Уклар" исемле шигыре басылган: Бик үткен журнал тарала: Исме ничек? "Уклар"мы? Иске-москы муллаларны Һич кызганмый чукмарлый. Аталар да ваталар, Кирәк җирне күзлиләр; Аткач, атылмышка чаклы Ук бармыйча туктармы? Хәзрәтләр, хәддин узмагыз! Онытмагыз "Уклар"ны. Шаярсаң, күрсәтер "Уклар" Яңак төптән утларны. Тукайның журналист буларак формалашуына Уральскидагы һәм Оренбург губернасында рус телендә чыккан газета һәм журналлар да тәэсир иткән. Әлеге басмалар төбәктәге һәм, гомумән, Русиядә яшәүче татарлар тормышын үз сәхифәләрендә даими яктыртып барганнар. Мәсәлән, "Оренбург газетасының" 1905 елгы 25 август санында басылган "Татар матбугаты турында" ("О татарской прессе") мәкаләсендә билгесез автор 1905 елда "Слово" газетасындагы Т. Ардовның "Тәэсирләр. Чиркәү яки газета?" ("Впечатления. Церковь или газета?") мәкәләсенә үз мөнәсәбәтен белдерә. "Оренбург газетасы"нда басылган мәкаләсендә аның авторы Русиядә яшәүче татарларның үз газета-журналларын оештыру хокукын яклап чыга: "Мөселманнар күптәннән бирле туган телләрендәге газета-журналларга мохтаҗлар. Андый газета- журналлар безнең мөселманнарда күбрәк булса, хезмәтче булып эшләгән татарлар да мәдәни булырлар иде. Петербургта яшәүче зыялы татарлар Баязитов газетасына теләктәшлек белдерәләр. Бары тик аларның ихтыяҗларын гына искә алып, ул газетаны нашир итүдән баш тартмады, гәрчә аны бастыру өчен рөхсәт алу аның өчен күп мәшәкатьләр китерсә дә". Шагыйрьнең Уральск чоры иҗатын рус вакытлы матбугаты чыганаклары ярдәмендә өйрәнгән профессор Р. Нәфыйков билгеләвенчә, Тукайның кайбер мәкаләләре "Уральский дневник" газетасында да басылган. Галим, Тукайның 1906 елда "Фикер"дәге кайбер мәкаләләрен һәм "Уральский дневникта"гы язмаларын чагыштырып, алар арасында уртаклыкка игътибар итә. Сүз Тукайның "Фикер"дә басылган "Кызыкка очрау", ""Казан" миһманханәсендә мәҗлес", "Уральскида "Казан" миһманханәсендә икенче мәҗлес", "Уральскида дарелмөгаллимин", "Погром", "Уральскида Дума членын вә тәвабигын нагайкалау", "Дәхи бер фетнә" мәкаләләре һәм "Уралький дневник" газетасының 1906 елгы октябрь, ноябрь, декабрь саннарында "Ш." "К.", "К-в", "Кур-в", "Не мусульманин" имзалары белән дөнья күргән материаллар турында бара. Мәсәлән, 19 ноябрьдә "Фикер"дә басылган "Кызыкка очрау" фельетоны ("Фикер", 1906, № 43) шул ук көндә рус телендә "Уральский дневник" газетасында басыла. Газета сәхифәләрендә (1906 елның 4 октябрь саны) 1 октябрьдә "Казан" кунакханәсендә узган Уральск мөселманнарының җые лышы яктыртыла. Әлеге язма Тукайның "Фикер"дә басылган ""Казан" миһманханәсендә мәҗлес" исемле язмасы белән аваздаш. Берничә көннән соң газетада (8 октябрь санында) "Казан" кунакханәсендә Уральск мөселманнарының икенче җыелышы узу турында хәбәр бирелә: " октябрьдә, җомга көнне, кичке сәгать тугызда "Казан" кунакханәсенең ресторанында мөселманнарның Уральскида укытучылар мәктәбен ачу мәсьәләсенә багышланган икенче мәҗлесе узды. Әлеге мәҗлескә 200 дән артык татар һәм тирәяктагы авыллардан 10-15 кыргыз (казакъ) кешесе җыелган иде". Бу язмаларның "Уральский дневник" газетадагы әлеге чараларны яктырткан материалларына аваздаш булуы, Р. Нәфыйков фикере буенча, аларның Тукай каләме белән язылуы мөмкин икәнен күрс әтәләр, ләкин Тукай рус газетасы өчен русча үзе язганмы, әллә татарча язып, кемдер русчага тәрҗемә иткәнме - анысы билгесез. Кайбер рус газеталарында басылган язмаларның Г. Тукай иҗатына тәэсир итүе турында да әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Г. Тукайның "Государственная Думага" шигыренең И. Жилкинның "Уральский дневник" газетасында басылган "Тормыш сәхифәләре" исемле лирик хикәясе белән аваздашлыгы игътибарга лаек. Әлеге хикәядә мондый юллар очрый: "Халыкта ниндидер сәер моңсу иронияле елмаю бар. Әлеге елмаю зур җиңүләрдән соң да, олы җиңелүләрдән соң да югалмый. Бар иде Дума - безнең мәхрүм милләтебезнең бер куанычы. Бетте Дума... Һәм халык менә инде аның кабере янында моңсулык һәм шул ук вакытта көлке һәм ирония хисләре белән сугарылган җырлар чыгара...". Шуннан соң хикәядә сукыр гармунчылар пәйда була, һәм алар халыкның шатлыклары һәм кайгылары турында җыр башкара. Алар арасында "яшерен эч пошу, ачыктан-ачык көлү, ачы үпкәләү" хисләре белән сугарылган Дәүләт Думасына багышланган юллар бар: К. Хисаметдинов истәлекләрендә Тукайның "Уралец" газетасы өчен язылган шигыре турында мәгълүмат бар: "Бервакыт Тукай миңа: "Русны мактап, японнарның җиңелгәнен әйтеп, шигырь яздым, шуны газетаның редакторына бирдем", - диде. Редактор аңардан: "Моны кем язды?" - дип сораган. "Бер шәкерт язды", - дигән Тукай. Редактор әйткән: "Моны язган кеше үзе килсен". Тукай барган икән дә, ишек янында торучы рус кертмәскә теләгән. Тукайның үзе әйтүенчә, бердән, малай саный, икенчедән, кием начар. Шулай да кергән. Редактор: "Бу шигырьне син яздыңмы?" - дип сорагач, Тукай: "Мин яздым", - дигән. Шуннан соң редактор болай дигән: "Мондый шигырьләрне син һәрвакыт язып тор. Без сиңа һәр юлына 5 тиен түләрбез"". Габдулла Тукай әдәбият мәйданында каләм сынаган еллар татар поэзиясе зур яңарышка әзерләнгән чорга туры килә. Дини-суфичыл шигърияттә зур казанышларга ирешкән милли сүз сәнгате заман таләбенә җавап бирерлек, тормышны һәм киләчәккә барыр юлларны күрсәтә алырлык дөньяви әдәбият тудырыр өчен мая туплаган, мәгърифәтчелек хәрәкәте исә борынгыдан килгән рухи- гыйльми куәтне фикри көчкә әйләндергән. Татар дөньясы, әйтерсең лә, шушы мөмкинлекләрне бергә үреп җибәрерлек, күп гасырлар буе чарланган эстетик матурлык-камиллекне һәм тормыш-я шәешне үзгәртерлек хөр фикерне яңгыратырлык зур талантның килүен көтә... Һәм шулай булып чыга да. Поэзия күген якты йолдыз кебек балкытачак Тукай үзенең әлегә ныгып җитмәгән, әмма саф, чагыштырмача камил яңгырашлы, мәгънәви тирәнлеге белән игътибарны җәлеп итәрлек тәүге тезмәләрен ак кәгазьгә сыза, бик тиз ачылачак һәм югарырак күтәреләчәк илһамлы каләм иясенең инде фани дөньябызда икәнен хәбәр итә. Габдулла Тукайның Уральск чоры шигърияте ул - менә шушы хәбәрне татар иленә җиткерү, кыска гына вакыт эчендә һәм бик яшь килеш табигать биргән сәләтнең, әдәби тәҗрибә баскычын узып, зур талантка әверелү вакыты. Тукайның берничә еллык иҗатын үз эченә алган Уральск шигъриятен аңлау өчен, шушы чорда татар сүз сәнгатенең торышын, гомуми кыйбласын, таяныч нокталарын ачык күзаллау сорала. ХIХ-ХХ гасырлар чиге татар әдәбияты ерак гасырлардан килгән шәркый традицияләрдә үсеп бара. Аңа ризык бирүче чыганаклар, иҗат чишмәләре - төрки-татар авыз иҗаты (фольклор), татар язма мирасы, гарәп-фарсы шигърияте. Бу чорда төрки әдәбиятлар арасында әдәби багланышлар көчле булып, аларның язма яки сөйләм формасында яшәгәннәре дә, гаять камил һәм серле Урта гасырлар фарсы әдәбияты йогынтысында үз юнәлешен булдырганнары да, бу йогынтыдан читтәрәк торганнары да бар. Әмма шигъри калыплар, образлар һәм шуларны чагылдырган сүзләр шагыйрьләребез өчен уртак хәзинә булып хезмәт итә. Мирасханәбездә фарсыча- гарәпчә, саф яисә катнаш телле әсәрләр, чичәнлек үрнәкләре саклана. Шул ук вакытта XIX йөз башыннан иҗтимагыймәдәни фикердә активлашкан үзгәрешкә омтылыш чаткылары шигъ рияттә дә күренә. Әмма яшь буын, мәдрәсә шәкертләре арасында "Мөхәммәдия", "Бакырган", "Бәдәвам" үлчәм-көйләрендә язу традициясе дә көчле. Һәр укымышлы татар кешесе танышып барган Исмаил бәй Гаспралының "Тәрҗеман" газетасы, бу яктан, мәдәни атмосфераның көзгесе булып тоела: бер яктан, төрки халыкларны яңарышка, үзгәрешкә өндәү, икенче яктан, һәр төрки ха лык ка аңлаешлы булсын өчен, борынгылыкны саклаган катлаулы уртак төрки телне алга алу традицияләр белән яңачалыкны тоташтыра. Мондый төрлелекнең чагылышы һәм тәэсире Г. Тукайның Уральск чоры иҗатында да аермачык. Истәлекләрдән билгеле булганча, Тукай Уральскида Мотыйгулла хәзрәттән гаруз гыйлеме, ягъни гарәп, фарсы, төрки, татар классик поэзиясендә кулланылган шигырь төзелеше буенча дәрес ләр ала, шул үлчәмдәге гарәп-фарсы әдәбияты белән ныклап таныша. Тукайның тәүге әсәрләренең күпчелеген гаруз вәзеннәрендә язуы әнә шуңа күрә табигый да: ул теоретик мәгълүмат үзләштереп кенә калмый, әлеге белемнәрне гамәлдә дә сыный. Бу чорда шагыйрьгә төрекчелеккә күпмедер бирелгән татар әдәбиятының, сүз сәнгатен карендәш халыкларга да аңлашылырлык уртак телдә үстерик дигән карашларның һәм үзе белән дуслашкан, солтанга каршы хәрәкәттә катнашкан төрек мөһаҗире, шагыйре Габделвәли Әмрулланың тәэсире дә сизелерлек. Тукай Европа әдәбиятлары, бигрәк тә француз әдәбияты йогынтысына кереп барган, аны тәрҗемә итеп һәм стильләштереп киңәйгән яңа заман төрек шигъриятен дә яхшы белә. Әлеге йогынтылар Тукай каләменнән төшкән әсәрләрнең телендә аермачык чагылыш таба. Сүзебез дәлилле булсын өчен, Тукайның Камил Мотыйгый өчен Пирмөхәммәт Ниязовка 1904 елның 11 декабрендә язган хатын мисалга китерик: Хат, шул чор төрек телендә язылышына гына түгел, Уральск янындагы Сеҗе авылы имамы Әхмәтфәрит Ширванский китабының исеменә ("Мәдәниләшү, яки Ислам мәгарифе") дә игътибарны юнәлтә. ХХ йөз башы Уральск вакытлы матбугатында актив хәбәрче булган мәгърифәтче Ә. Ширванскийның әлеге китабы, рус халкы белән туганнарча яшәүнең, рус телен белүнең мөһимлеген аңлатса да, башка милли телләрнең, шул исәптән татар теленең рус теле тарафыннан ассимиляцияләнеп юкка чыгу куркынычын әйтеп кисәтә. Әлеге китап хакында сүз алып бару факты Тукайның мәдрәсә чорында нинди эчтәлектәге китаплар белән танышуы, Камил Мотыйгый белән берлектә Уральскида алып барган эшчәнлегенең юнәлеше турында да сөйли. Әдәби йогынтылар Тукайның үз шигъриятендә дә күзгә ташланып тора. Мәсәлән, Уральскида "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә үзе белән бер чорда укыган дусларыннан Әхмәтсафа Байтирәковка (?-1921) багышланган "Әхмәтсафа әфәнде..." (1904" шигыренең тәүге строфасында Тукай фарсы сүзләрен һәм изафәсен рифма ясалышында бик отышлы куллана: Алынма сүзләр яисә сөйләм калыплары һәр чорда татар шигъриятенең эчтәлегенә, хис-кичерешләр бирелешенә төрле үзгәрешләр алып килгән. Чит лексика әсәрнең гомуми яңгырашына зыян сала, әмма укучы игътибарын җәлеп итә, аерым бер фикерләрне алга чыгара. Бигрәк тә фарсы калыплары шигырьгә серлелек өсти, әйтелешне көчәйтә, яңгырашны үзгә аһәңнәр белән баета. Тукайда да шулай. "Әхмәтсафа әфәнде"нең икенче юлында басымнарны татар теленә туры китереп куйганда, ритмик яңгыраш бозыла, көчсезләнә. Ә инде фарсыча интонацияне, әйтелешне саклаганда, әйтик, "могыйне милләт" гыйбарәсен, бигрәк тә аның тәүге лексемасын аеруча ассызыклаганда һәм басымны икенче иҗегенә ясаганда, беренче юлга чираттагысы матур ялгана, милләткә хезмәт идеясе калкулана, "хезмәт" сүзе өстенлекле позиция ала, яңгыраш та үзгәрә. "Әхмәтсафа әфәнде..."нең икенче строфасы гади укучы теленә якынрак, фикерен төгәл җиткерү өчен яшь Тукайның тезмәдән - чәчмәгә күчүе тоемлана, текст көйләмнән - сөйләм шигыренә әверелә. Әйтерсең лә, автор укучыга түгел, киң аудиториягә, тамаша залына мөрәҗәгать итә, алар белгән шәхесне хәтергә төшереп, аның аша милләт киләчәге белән бәйле хыял-теләкләрен җиткерә: Фамилиясе - Байтирәк, мисле дөньяда сирәк; Бундый инсанлар кайда? - Безнең милләткә кирәк. Аннан соң килгән икеюллыклар юмор-сатира рухындагы фольклор әсәрләре белән аваздаш һәм халык сөйләменә хас сүзләр ярдәмендә иҗат ителгән: Чук яшәсен Сафамыз - шулдыр безнең хафамыз, Ишанларга кимертелде безнең калын кафамыз. Бундый әдибләр күбәйсә, сынар ишан тешләре; Теше сынгач, онытылыр пылау һәм бәлешләре. Тарихта дини йогынтының кимүе, суфичылык тарикатьләренең эшчәнлеге йомшару я булмаса аларның таркалуы, зыялыларның һәм дин әһелләренең яшәү рәвешләрен үзгәртүләре, беренче чиратта, мәгърифәтчелек хәрәкәте, шуның нәтиҗәсендә мәгариф үсеше, иҗтимагый-мәдәни реформалар, илләрнең сәяси- икътисади алга китеше белән бәйләп карала. Халыкның тормышы-яшәеше өчен дин башлыклары, зыялылар җаваплы дигән Тукайның да шулай уйлаганлыгы күренә. Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып, каләме белән туры юлны сызып баручылар - тормышны яхшы якка үзгәртүчеләр, киләчәкнең нинди булырын алар билгели, ди ул. "Әхмәтсафа әфәнде..." Тукайдагы фикер юнәлешен ачык күрсәтсә дә, яшьлеге, тәҗрибәсезлеге, стилистик тотрыксызлыкларның шигырьнең сәнгатьчә бөтенлегенә зыян китергәнлеген тоймавы хакында да сөйли. Соңгы өлештә ул мәдрәсә белеме булган кешеләргә генә аңлаешлы телдә яза башлый: Ишан да, милләт, ди башлар, утка якыб тәсбихен, Инсафына кәлүб, ташлар мөрид җыйнау тәшвишен. Җенсән бу зат - мишәрдер, димәк, хәйрелбәшәрдер; Бу затны мәкруһ күрәнләр барча - шәррелбәшәрдер. Шигырьдә тасвирлау объекты булган "Әхмәтсафа әфәнде"нең иң мөһим сыйфатлары калкуландырылган һәм идеаллаштырылган, бу вакытта юмор, аңа каршы көчләргә нисбәтле - сатира алымнары кулланылган. Шунысы да игътибарга лаек: әсәрне бүгенге көн теленә күчергәндә, кайбер сүзләрне тәрҗемә иткәндә, шаянлык сыйфаты кими. Сәбәбе шул: оригиналда охшаш төзелешле, яңгырашлы, әмма капма-каршы мәгънәле "хәйрелбәшәр - шәррелбәшәр" алынмаларының соңгы рифма булып килүе юморны, яңгырашны югарырак ноктага күтәреп, көтелмәгәнчә һәм кискенрәк тәмамларга ярдәм итә. Тукай кулланган лексик хәзинәдә гарәби төшенчәләр булса да, аларның күбесе татар әдәбиятына фарсы шигърияте аша кергәннәр. Шул сәбәпле шагыйрьнең өйрәнчек әсәре "Әхмәтсафа әфәнде..." мисалында ХХ гасыр башы татар шигъриятендә, шул исәптән Тукайның Уральск чоры иҗатындада фарсылашу күренешенең шактый көчле булуын билгеләргә мөмкин. Әлбәттә, сөйләм дөньяны сурәтләүдә катнаша торган хисфикер байлыгы белән турыдан-туры бәйләнештә тора. "Әхмәтсафа әфәнде..." шигырендә дә аерым тезмәләрнең гади укучыга да аңлаешлы итеп язылуы Тукайның, яшь булуына карамастан, матур әдәбият теленең киләчәктә үзгәреш юлын, шигъриятнең вазифасын тоемлавын, халыкка якын торуын, аның ихтыяҗ-теләкләрен яхшы белүен күрсәтә. Тәҗрибәсез каләм ияләре еш кына әсәрләренә тормыш материалын турыдан-туры кертә, прототипларның үз исемен куллана. Тукайның тәүге шигырьләрендә дә шулай. Әмма юмор-сатира өчен табигый күренеш булган детальләр тәгаенлеге, геройларның тормыштагы исемнәре белән күренүе шагыйрь иҗатында алга таба да саклана һәм әсәрләрдә иҗтимагый-мәдәни атмосфераны тергезү чарасы буларак Тукайның һәр чор әсәрләрендә күзәтелә, аның иҗат алымына, стиль элементына әйләнә. ХХ гасырга тормышны да, сүз сәнгатебезне дә камилләштерү омтылышы белән аяк баскан Тукай өчен укучыга тормыш фактларын җиткерү Көнчыгыш әдәбиятлары тәкъдим иткән гомуми тасвир схемаларыннан мөһимрәк. Нәкъ менә милли чынбарлыкны сурәтләү алга таба аның иҗатын - халыкка, сөйләмен - халык теленә якынайтачак та. Шул рәвешле, үз иҗатында фактларны мул кулланып, Тукай татар халык авыз иҗатындагы һәм әдәбиятыбыздагы күргәнне тасвирлау традициясен тагын да үстерә, әдәбиятта татар тормышы-яшәешенең үткәнен-бүгенгесен тергезә, әйтерсең лә, үзе яшәгән чорны һәм шул заманда халкыбызның иҗтимагыйсәяси һәм мәдәни хәлен мөмкин булганча тулы теркәп калдырырга омтыла. Шагыйрьнең беренче шигырьләреннән булган "Әхмәтсафа әфәнде..."нең жанрын билгеләү кыенлык тудыра. Шигырьнең беренче өлеше көнчыгыш мәдехләре рухында һәм җитди башланып китсә дә, мактау рухындагы өченче строфа шаян халык такмакларына охшатылган. Аннан соңгы тезмәләр эшлексез ишаннарны, аларның мөритләрен, комсыз муллаларны тәнкыйтьләп, ачы сатира белән иҗат ителгән шигъри мирасыбыз контекстында укыла (бу урында Г. Утыз Имәнинең (1754-1834) "Төхфәт әл-горәбаэ вә ләтаиф әл-гыйззә" ("Горбәтлектә йөрүчеләргә бүләк һәм аларның хурлыкка калу вакыйгалары") поэмасындагы "Хикайәте гаҗиб" ("Гыйбрәтле хикәя") бүлеген, Г. Кандалыйның (1797-1860) "Мулла белән абыстай" шигырен, М. Акмулланың (1831-1895) "Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе"н искә төшерергә мөмкин). Соңгы строфа исә - Әхмәтсафа әфәндене ярымшаярып мактау рухында. Бер караганда, мондый төрлелек шаян рухтагы әсәрдә аклана да, аны шигърияттәге тәҗрибәсезлек чагылышы дип кенә түгел, шулай ук әдәби алым сыйфатында да аңлатырга мөмкин. "Әхмәтсафа әфәнде..."не мәдех жанр модификациясе яссылыгында юмористик яисә юмористик-сатирик мәдхия дип тәгаенләү дөрес булыр. "Әхмәтсафа әфәнде..."не хәзерге дусларча шаржларга да тиңләп була. Әмма аның язылу максаты күпкә киң: алдынгы карашлы шәкерт Әхмәтсафа Байтирәковка адресланса да, анда сорыкортларча яшәгән ишаннарны тәнкыйть итү зур урын ала. Шигырь аларның яшәү рәвешен кире кагу һәм җәмгыятьне фикри-рухи үзгәртү мотивларына нигезләнә, ә инде анда сурәтләнгән герой шул эшләр, өметле үзгәрешләр алдында торган бер зат булып күз алдына килә. Шигырьдә киләчәктә Тукай иҗатында, бигрәк тә иҗтимагый лирикасында төп алым булачак капма-каршы куеп тасвирлау бар. Дөрес, әлегә шагыйрь каләме кискен контрастлар тудырмый. Беренче әсәрләрендә ул үзенең элгәреләре булган мәгърифәтчеләрчә фикер йөртә: кеше холкындагы, уендагы, яшәү рәвешендәге үзгәрешләргә - "пылау һәм бәлеш" кенә ашап, тәсбих тартып, мөрит җыеп яшәгән ишаннарның да инде башкача яши башлаячагына, милләтне алга җибәрү уе белән яначагына өметләнә. Әмма беренче шигырьләрендә үк, мәгърифәтчелек карашлары үзәгеннән, Тукай иҗатының төп мотивы - милләтне үстерү, алга җибәрү, алдынгы милләтләр белән бер сафта күрү, ягъни милләт язмышы мотивы калкып чыга. Тукай каләме өчен, үзе язганча, "зәгыйфь"рәк тәүге әсәрләренең берсе - "Тугъды, көн тугар кеби..." (1904" - "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә назир (попечитель), Уральск мөселманнарының җәмг ыяте хәйрия рәисе Вәлиулла Хәмидуллинга багышлап иҗат ителгән. Әлеге текст та фарсы шигъриятендә еш очраган рифмалар, изафәләр, дини терминнар белән чуарланган. Борынгы әдәбиятта көн туу, уяну, яңгыр яву, кояш чыгу кебек мотивлар бигрәк тә шәхеснең, дөньяның рухи-әхлакый яңарышын чагылдыралар. Ул мотивның тәүге строфага ук килеп керүе, кеше тууны (дөресрәге, аның эшкә алынуын) кояш туу белән тиңләү текстны мәдхия кебек кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шигырь традицион мәдехләр кебек башлана да: тәүге өлешендә дөньяга бөек зат килү турында әйтелә, әлеге затның исеме атала, эшләре санала. Бу хакта иҗек саннары (15-15), китап теле, дини әдәбиятка хас китаби образлар ярдәмендә сөйләнә: Шул рәвешле, шагыйрь героен мәдрәсә ашханәсен, юыну бүлмәсен яңарткан, килбәтсез урыннарны төзәткән, хәтта Камил Мотыйгый (мәхдүм) өчен бер бүлмә әзерләгән өчен дә мактый. Шигырьнең икенче кисәге унбергә-унбер вәзенендә сюжетлы лиро-эпик әсәрләргә, бәетләр яисә башка фольклор әсәрләренә тартым, халык авыз иҗатына хас алымнарны мул кулланып иҗат ителгән. Анда В. Хәмидуллин образына мәдрәсәне төзеткән, әмма җиренә җиткереп карый алмаган Мортаза-бай (Мортаза Гобәйдуллин) образы каршы куелып тәнкыйтьләнә. Шунысын да әйтергә кирәк: "Мотыйгыя" мәдрәсәсенең бинасын нәкъ менә Мортаза бай төзетә. Хәмидуллинның сәүдәдә күтәрелешенә дә ярдәме тия, халыкка игелек кылуның да төрле юлларын таба миллионер. Тукай да аны текстта, мәдрәсә бинасы исеменнән, "хуҗам-бай" дип атый. Әмма байның үзе төзеткән бинага җитәрлек игътибар бирмәвен дә шактый ук усал итеп ассызыклый. Мәдрәсә образы җанландырылып, аның Ходайга ялварулары В. Хәмидуллинның дөньяга килүенә сәбәп кебек тасвирлана. Шагыйрьнең киләчәккә булган өметләре мәдрәсә тормышы белән генә чикләнми, ул, милләтнең бәхетле гасырга атлавын теләп, шигырен "Алла мондыйларның санын арттырсын, / Әйдә, яңа гасыр бәхетле булсын!" дигән сүзләр белән төгәлли. "Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат" Тукайны киң җәмәгатьчелек алдында шагыйрь сыйфатында таныта башлаган беренче әсәрләр 1905 елда иҗат ителә. "Голумең бакчасында..." ягъни "Гыйлемнәр бакчасында" дигән исем белән мәгърифәтчелек рухында язылган шигырь жанр формаларына, тел-сөйләм, шигъри төзелеш, жанр, поэтик чараларга фарсы әдәбиятының тәэсире зур булуны күрсәтә. Фарсы, шулай ук гарәп шигърияте йогынтысында иҗат ителүенә карамастан, әсәрдә күтәрелгән тема, мотивлар заманның иҗтимагый вазгыяте белән билгеләнә: Шактый авыр укылышлы текстта төрле телләрдән алынган төшенчәләр татар сүзләре янәшәсендә синонимнар кебек кулланыла. Әйтик, бер үк мәгънәдәге җәннәт-оҗмах, бәхет-сәгадәт, җәһаләт-наданлык; мәңгелек һәм соңы булмаган заманны белдергән әбәд-сәрмәд; кайгыны аңлаткан хәзән-хәсрәт сүзләрен тәңгәл мәгънәле синонимнар, шартладымы-бөлдеме һәм башкалар эмоциональ-э кспрессив синонимнар булып килә. Элгәреге каләм ияләрен дә гасырлар дәвамында борчыган халык язмышы мәсьәләсенә мөрәҗәгать итеп, кавемдәшләрен бәхеткә чыгаруның бердәнбер юлы - гыйлем алу, белем туплап алгарышка омтылу дигән шагыйрь милли шигарь (девиз), һәр татар кешесенең күңелендәге Илаһи ялваруы, догасы булып хезмәт итәчәк тезмәләрен формалаштыра: Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; Мәңгелек-чиксезлек бу милләтне, Ходаем, бәхетле итсен. Бу юллар Тукайның Уральск чоры иҗатына карата Г. Ибраһи мов тудырган карашның дөрес түгеллеген дә билгеләргә ярдәм итә. "Мәгънә ягына килсәк, күренә ки, ул вакытта Тукаев әле "Һәр тараф мөслимләре", - дип кайгыра... Анда әле милләт "татар" түгел, мөселман иде. Һәм тәдәнни вә тәрәккыйнең бердәнбер сәбәбе дин нең бозылуы һәм, төзәлеп, әүвәлге сафлыгына кайтуыннан вә шуңа багъланган гыйлем вә җәһаләттән дип кенә ышаныла - шуңа күрә дә тәрәккый сүзе белән бергә үк бәйләп: сез динне боздыңыз дип, голяманы шелтәлиләр, безем динемезне асыл хәленә кайтару гына кирәк, дип фәлсәфә сатулар һәммә телләрдә тәсбих урынына йөр тел мәк тә иде", дип язган иде заманында татар тәнкыйтьчесе. Шагыйрьнең бу чор шигърияте аның милләт язмышын иҗтимагыймәдәни юллар белән үзгәртү омтылышын алга куеп язуы турында сөйли. Тарихка мөрәҗәгать итеп, Тукай дәүләт тоткан болгар бабаларыбызны искә ала, шул заманнардагы кебек, бүген дә мәгърифәтле халык булып, бүтән милләтләргә дә үрнәк биреп яши алабыз дигән фикер уздыра. Монда тарихи тамырларыбызга ишарә дә, узгандагы дан-шаныбыз белән горурлану да аңлашыла. Әлегә ша гыйрь сүз ирегенең билгеле чикләре эчендә мәдәни алгарыш турында гына сүз йөртә. Әнә шуңа күрә ул татарның милләт сыйфатында яшәп калу шартын аның күзен ачачак, үзаңын ныгытачак һәм үз ара тыгыз бәйләячәк вакытлы матбугат, әдәбият, мәгариф үсешендә күрә. Тырышырга, активлашырга, наданлыкка каршы көрәшергә, газета-ж урналларны күбәйтергә, каләм көче белән милләттәшләрен белем-мәгърифәт тупларга чакырып, Тукай татарларның башка дәүләтләр, башка милләтләр арасында тигез хокуклы булуын алгарыш ярдәмендә генә исбат итеп булганлыкны да искәртә: Хәятны дәгъва итсәк, мөддәгани идәлем исбат; Дәлилләр күстәреб, бу кяинати идәлем искят. Шигырьдә алга таба Тукай иҗатында символга әйләнеп, ХХ йөз башы татар әдәбиятының лейтмотивы булачак йокы, наданлык гаскәре, мәгърифәт гасыры, милләтнең яшь каһарманнары образлары бар. Алар татар җәмгыятенең, озак йокыдан-т оргынлыктан соң, инде уяна башлаганын, әмма бу хәрәкәтнең әле зур тырышлык лар таләп иткәнлеген аңлата. "Голумең бакчасында..." татар шигъриятенең зур үзгәрешләр, күчешләр алдында торганлыгыннан хәбәр бирә. Камил яңгырашлы, образларга бай Шәрык поэзиясе гасырлар дәвамында үзенә бәйләп тотса да, хәзер инде милли сүз сәнгате Көнчыгыш эстетикасы эчендә генә үсә алмый, иске калыплар аның яңара башлаган эчтәлегенә тар булып тоела. Мәсәлән, шигырьнең тәүге строфасындагы "...идәлем сәйран" гыйбарәсе, "сәгадәт-бәхетебезгә җеннәр дә хәйран калсын" җөмләсе белән бер-берсенә гашыйк кыз белән егет яисә Аллага мәхәббәт турындагы суфичылык шигырьләрен искә төшерә, аннан соң исә "безем парлак бәхет" дию белән чикләнә. Шулай баштан ук "голумең бакчасында" гыйбарәсе белән мәгърифәт-а лгарыш темасын билгеләгән Тукай бу мотивы аша үзгә тәэсирләр дә кузгата: шәркый әдәбияттагы традицион мәхәббәт аңлату чараларын милләткә нисбәтле куллану омтылышы ясый. Мәдрәсә белемле, укымышлы даирәдә аралашкан Тукай, чит сүзләрдән, грамматик калыплардан тиз генә арынып, Көнчыгыш шигъриятенең тәэсиреннән котыла алмый. Әмма моның белән бергә шагыйрьнең Гареб һәм рус әдәбиятләре белән кызыксынуы да сизелә. Бердән, шул сәбәпле, икенчедән, татарның уяну хәрәкәте шартларында таралыш алган идеяләрне кабул иткәнлектән дә, Тукай "Голумең бакчасында..." шигырендә мәгарифне һәм мәгърифәтчелекне үстерү карашын алга сөрә: "Безез - әсхабе, әүляде бу гасры мәгърифәт хәсрың", ягъни "Бездер - бу мәгърифәт гасырының замандашлары, балалары". Мәгърифәт гасыры, яңача яшәү заманы килү мотивы Тукайның иң беренче әсәрләрендә үк чагыла. "Әл-гаср әл-җәдит" журналында басылып килгән һәр әсәрендә диярлек әлеге мотив күренә. "Яңа гасыр" мотивның эчтәлеге "чираттагы гасыр" мәгънәсе белән чикләнми: аның эчтәлеген кешеләр башкача яшәгән, мәгърифәтле, алдынгы карашлы ягъни "яңа эчтәлекле гасыр" дип аңларга кирәк. Тукайның "Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый" шигыре (1905" Камил Мотыйгыйның журнал чыгаруына мәдхия укып язылган. Әлеге шигырендә дә Тукай традицион әдәби канун кысалары эчендә фәләк, тәкъдир, Хода, голум мәнбәгы (гыйлемнәр чыганагы), хәблел-мәдид (озын җеп), Аллаһның хәбле (Алла белән бәйләнеш, Аллаһ җебе) кебек дини-суфичыл поэзиягә хас образлар-төшенчәләрне, монкат (буйсынучы), мотыйгый (баш июче), шәрмәндәсе (мәсхәрәләнгәне) кебек сүзләрне, Ходай әмере, Алла бәндәсе, иҗтинаф әз ихтиляф (каршылыкка керүдән саклану), һәр нә нурлану, хәмед итә (мактап сөйли) былбыл да ай тулганын кебек мәгълүм гыйбарә-җөмләләрне мул кулланып, мәгърифәтчелек идея ләрен тарата, бәхетле мәгърифәт гасыры белән кызыктыра. Мәгърифәт темасын күтәргәндә, шул рәвешле, дини тәгълимат алу, Аллага якынаю кирәклеге хакындагы әсәрләрнең структурасыннан һәм сөйләм үзенчәлекләреннән, образлар системасыннан, лексик байлыгыннан, фикер калыпларыннан файдалана. Әмма монда инде һәр гыйбарә заман вазгыятенә тәңгәл мәгънә йөген ала. Тукай фикеренчә, элек укучы белемне дини китаплардан алырга мөмкин дип инанган булса, хәзер аның чыганагы дип вакытлы матбугатны, башка төр әдәбиятны санарга, димәк, гыйлем дигәндә дөньяви белемнәрне күзалларга тиеш. Автор һәр адәм баласының яшәешнең мәгънәсенә гыйлем ярдәмендә төшенүен яклый: Аллаһың хөбле дидекем иэтиляф, Димәк, улыр иҗтинаб әз ихтиляф. (...) Милләтә сәрмая һәм зур мал ирер, Әүвәл уларак чыкан журнал ирер! Һәр кимә үз дилилә тәфһим идәр, Һәр лөзүмле шәйләри тәкъдим идәр. Тукай каләменә дини-суфичылык сүз сәнгатенең тәэсире зур бу луга да карамастан, моны, беренче чиратта, татар әдәбиятында ныгыган традицияләр чагылышы дип уйлау дөресрәк булыр. Бу Тукайн ың "Алла гыйшкына" (1905) исемле әсәрендә дә ачык күренә: Шигырьдә кешенең һәм милләтнең эшләре Аллага якынаюга юнәлтелергә тиеш дигән фикер сызылып бара. Алар нинди эшләр соң? Милли бердәмлек, милли алгарыш юлында тырышлык кую, белемнәр һәм һөнәрләр үзләштерү, булганына гына канәгать итеп ятмау. Күрәбез, Тукай "татарның бүгенге хәлен" үзгәртү өчен, моңарчы үзләштергән "һөнәребезгә канәгать булмыйк", югарыга омтылыйк, без дә бердәм, "бер кешедәй дус булыйк", наданлыкка каршы көрәшик, җанланыйк, милләтне бергәләп күтәрик дип эндәшә. Шулай итеп, автор милләт киләчәге өчен борчылуын, ваемын, омтылышларын мөселманнар кавемдәшләре өчен аңлаешлы итеп күрсәтә: милләт өчен тырышу, белем һәм һөнәр үзләштерү - Алла хуплаган эшләр, Аллага якынаю - әхлакый сыйфатлар, дини гамәлләр белән генә бәйле түгел дип белдерә. Бу урында шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: алга таба иҗатында, бигрәк тә Казан чорында, Г. Тукай татар җәмгыятенең төрле катлауларына: сәүдәгәрләргә, шәкертләргә, иске карашлы муллаларга, авыл хатыннарына, өйләнмәгән егетләргә, каләм тибрәтүчеләргә һ.б. социаль катлам кешеләренә атап әсәрләр иҗат итәчәк. Тукайның тезмә формада язылган "Алла гыйшкына" шигырен чәчмә формада иҗат ителгән "Кыямәт көне" (1906" тексты белән уртак максат-бурычлар берләштерә. Шигырьдә барлык уңай гамәлләрне Алла хакына, аның кушуы буенча, аның сөйгән колы булу өчен дип шәрехләгән әдип чәчмәдә, мөселманнарның изге китабы Коръәнгә таянып, әлеге гамәлләрне үтәмәгән вакытта, Кыямәт көнендә, ягъни ахырзаман җиткәч, кешеләрне ни көткәнне сурәтләп бирә. "Кыямәт көне" Тукайның Коръәнгә нигезләнеп язылган тәүге әсәре дип санала: андагы "һәр абзац, һәр җөмлә һәм гыйбарәнең яки образлы сүзнең чыганагын Коръән аятьләреннән табарга мөмкин". Автор Кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә җәзасына барган кешеләрне ике төркемгә аера. Беренче төркем кешеләрен - галимнәрне танымаган, "шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күргән"нәре Илаһи көч җәһәннәмгә күндерә. Икенче төркемдәгеләргә исә - "Алланың сөйгән колларының, ягъни дөньяда вакытта кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте Мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар, мәктәп-мәдрәсәләр алып та, шәкертләрен үзләренә габид ясарга теләмәгән байлар"га - оҗмах ишек ләрен ача. Шулай итеп, шигырьдәге кебек үк, монда да гыйлемгә, мәгърифәткә омтылучылар, мәрхәмәтлеләр Алланың рәхмәтенә лаек була дигән фикер үткәрелә. Д.М. Абдуллина бу фикернең, Коръәндәге 3 нче сүрә, 30 нчы аять белән аваздаш булуын күрсәтеп: "Әлбәттә, Коръән буенча караганда, гөнаһның да, изге гамәлләрнең дә төрләре бик күп. Ләкин Тукай биредә максатына яраклыларын гына сайлый. Аның җәһәннәмгә китәчәк гөнаһлы затлары - ялганчылар, нәфселәрен тыймыйча, үз рәхәтләре өчен генә яшәүчеләр, Коръән сүзен түбәнсетүчеләр, динне хурлаучылар, мөселманлыктан көлүчеләр, галимнәрне танымаучы, тугры сүзне (демократияне) кысучылар - "тәрәккыйгә дошманнар". Ә оҗмахлык затлары - "кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте Мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар", - дип яза. Әйтергә кирәк, Уральск чорында Тукай, дини чыганаклардан файдаланып, башка әсәрләрен дә яза. "Татар диненчә мөселман булу" (1906" әнә шундыйлардан. Биредә Тукай, Коръәндәге "Әнгам" ("Терлек") сүрәсенең 19 аятендә әйтелгән иман китерү шарты хакындагы кәлимәгә нигезләнеп, ишаннарның тискәре сыйфатларын күрсәтә: Имане иҗмали: "Амәнте билишани вә биҗәмитый ма ати мин фәммиһи вә җәмигый ма җаэ вә салә мин сәбилиһишшәриф". Имане тәфсийли: "Амәнте булмәҗүсияти вә җәмигый гадатиһил- кабихияти вә кәләпүшиһи, вә бишбилле-бишмәтиһи, вә җиләниһи, вә чапаниһи, вә читегиһи, вә кәвешиһи, вә каләнсәвәтелкадимәти, вә фалиһи, вә мәгъҗүниһи, вә әфиуниһи, вә "Бәдәвам"иһи, вә "Тиш екбаш"иһи, вә моракабәтиһи, вә ханәкаһиһи, вә вирдиһи, иләх". Тукайның Уральск чоры иҗатында дини мотивлар, дини символлар, төшенчәләр, легендаларда яшәгән геройлар, реминисценцияләр, аллюзияләр яки цитаталар еш очрый. Әйтик, "Бер манигы тәрәккыйга" ("Алгарышка каршы торучыга", 1907" шигырендә Алладан көнләшкән Нәмруд тиран белән Җәбраил фәрештә арасында булган көрәшүгә ишарә бар: "Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт, / Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы" юлларында исә Тукай яһүдләрнең Инҗилне кабул итмәүләренә ишарә ясый. Әлеге аллюзияләрне Тукай яңалыкка каршы торуның файдасызлыгын раслау өчен китерә. Автор шулай ук, гомумбилгеле афоризмнарга, төрле халыклар фольклорыннан ук сакланып килгән образлы гыйбарәләргә мөрәҗәгать итеп ("Батарсың, дим, йөгермә Нилгә каршы"; "Кире кайтыр - төкермә җилгә каршы", "Батыр дип мактамаслар - чикмә зәһмәт"; "Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы"), алгарышка, яңалыкка каршы тору мөмкин булмавын раслый. Шулар белән янәшәдә үк Коръәннән реминисценцияләр куллана. Аерым алганда, Коръәннең өч - "Һуд" (82 нче аять), "Хиҗер" (74 нче аять), "Фил" (4 нче аять) сүрәләрендә чагылыш тапкан "җәһәннәм утында кыздырылган ташлар" гыйбарәсен искә төшереп, Алла котыртучыларны, аздыручыларны шулар белән җәзалар, дип белдерә. "Борадәранә нәсыйхәт" ("Туганнарча үгетләү", 1906" һәм "Юаныч" (1907" шигырьләрләрендә дә Г. Тукай Коръәннән цитаталар кертә. Беренче шигырьдә: Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз; Матлабындан газими һич кемсә мәэюс әйләмәз. Тәңремезнең әмредер йа безләрә: "Ля тәйәсү!" Яшь төрек, бәс, мөстәбид йәд иснәмәз, пус әйләмәз. Парласын шәмсең сәнең; күрмәзсә - әгъма күрмәсен; Кәүкәбеңне хак сәнең, хәүфитмә, мәнхус әйләмәз. "Юаныч"та шул ук гыйбарә очрый: Ике шигырьдә дә Коръәннең "Йосыф" сурәсенең 87 нче аятендәге Аллаһы Тәгаләнең "Ля тәйәсү", ягъни "Өметсезләнмәгез" дигән мөрәҗәгате телгә алына. Беренче шигырьдә шагыйрь яшь төрекләргә, ягъни 1889 елда Госманлы империясендә оешкан "Иттихад вә тәрәккый" партиясе тарафдарларына эндәшә һәм аларны өмет өзмәскә, Габделхәмит солтанның залимиятенә каршы көрәшне дәвам итәргә чакыра. Тел-сөйләм ягыннан саф татарча, татар халык җырлары вәзенендә иҗат ителгән икенче шигырьдә киләчәктә милләтнең мәгъ рифәт ярдәмендә яктылыкка, бәхеткә ирешәчәгенә ышаныч белдерелә: Алда көннәр дә бар әле; Укып, милләт, агар әле; Бер көн килер, ия чыгар, Бу хәлең мөстәгар (яшерен) әле. Тукайның белем, мәгърифәт, милләтне алгарышка өндәү мотивлары үзәктә торган күп кенә шигырьләрендә Корьәни мотивлар, дини гыйбарәләр кулланыла. Боларга мөрәҗәгать итүнең максаты шул чор укучыларга милләтне яңарыш юлына алып чыгу кирәклеген мөмкин кадәр ачыграк, төгәлрәк итеп җиткерүне күз уңында тота. Тукайның Уральск чоры шигъриятендә, хәтта форма ягыннан шәркый шигърият традицияләрен дәвам итеп язылган әсәрләрендә дә, милләт язмышы мотивы үзәктә тора. Бу яктан, шагыйрьнең "Дустларга бер сүз" (1905" шигыре игътибарга лаек. Фикердәшләрен белем-мәгърифәт алырга чакырган шигырь XII-XIII гасыр Идел буе Болгар дәүләте шагыйре Кол Галинең "Кыйсса-и Йосыф" поэмасы вәзенендә иҗат ителгән. Әйтерсең лә халыкка үгет-нәсыйхәт биргән дини-дидактик китаплар телендә шагыйрь үзенең милләттәшләренә, диндәшләренә эндәшә. Аның нәсыйхәте милләт хәлен, язмышын кайгыртып иҗат ителгәнен беренче тезмәләрдә үк күренә. Биредә шагыйрь үзен милләт хәлен кайгыртып бер сүз сөйләүче дип атый: Кавемдәшләрен алга барырга, бердәмлеккә, "мәдәният мәйданында" урын алырга, гыйлем тупларга чакырып, традицион шәркый образ-сурәтләргә мөрәҗәгать иткән ("Диңгез якасында торып, без сусамыйк") шагыйрь тарихи шартларга бәйле татар халкы өчен мөһим эшләрне дә бик төгәл күрсәтеп уза: Һәр милләтләр максудларын хасил итә: Депутатлар ясап, Петербурга китә; Инде нәүбәт без бичараларга җитә, - Җылый-җылый, депутатлар сайлыйк имди. Шигырьдә татарларга Русиядәге иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә катнашу, үзләренең мәнфәгатьләрен кайгыртырлык депутатлар сайлау, 1905 ел Манифесты биргән демократик ирекне халык проблемаларын хәл итү өчен куллану турында сүз алып барыла: Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр, Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр; Бу хөррият - Манифесте государьдыр, - Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди. Шагыйрь бу эшләрдә муллаларга түгел, белемле яшьләргә таянырга кирәклекне ассызыклый: Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, Дин эшендә башчы иттек без аларны; Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны Абразауный егетләргә тәмам имди. Халыкка якын телдә, борынгы әдәбиятка охшатып, динидидактик әсәрләрдән таныш образ-сурәтләргә мөрәҗәгать итеп язуы, Тукайга нәрсә эшләргә кирәклеген укучыга аңлаешлы итеп җиткерергә мөмкинлек бирә. Әлеге шигырь белән бер вакытта диярлек язылган "Иттифакъ хакында" (1905" әсәрендә дә Тукай милләттәшләрен якты киләчәк хакына берләшергә чакыра: Итик, дустлар, иттифакъ, Бетсен, кадалсын нифак; Тәнемез айрым булса да, Бер җан булыйк, бәдәвам. Шигырь төрки-татар шигъриятендәге дини-дидактик характерлы "Бәдәвам" әсәре вәзенендә иҗат ителгән. Шагыйрь халык авыз иҗатыннан килә торган образлы гыйбарәләрне оста файдалана ("Бүлик без бер алманы / Биш кисәккә, бәдәвам", "Киләчәктә бәхетләр / Көтә безне, бәдәвам"). Әсәрдә ике тапкыр кабатланган йокы мотивы ("Тырышыйк, и хас вә гам,/Һәр көн үзгәрә заман;/ Җитәр, йокламыйк һаман, / Таңнар атты, бәдәвам; "Кайчанга чаклы татар / Ушбу уйкуда ятар") халыкның якты киләчәк өчен активлашуы кирәклеген күрсәтә. Әлеге мотив Тукайның иң билгеле язмаларыннан булган "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" (1906" мәкаләсенең үзәгендә тора. Биредә автор "Вакыйгъдә, безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы?" дигән сорау куеп, ахырда "Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да,һушы гына киткән", дип җавап бирә. Халыкны һушсызлыктан чыгару һәм алгарышка йөз тоткан башка милләтләр белән тигез баскычка күтәрү өчен, автор фикеренчә, татар мәдәниятен үстерергә ("...без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәмавызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик..."), халыкны иске карашлы дин әһелләренең йогынтысыннан араларга ("...милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда,милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны куып җибәрик") кирәк. Биредә татар укучысына Шәрык әдәбиятларыннан таныш булган ике образлы гыйбарә игътибарны җәлеп итә: һушы киткән кешенең йөзенә гөл суы сибү - әдәбият, матбугат, рәсем һәм музыка сәнгате ярдәмендә аңга китерү; милләткә каршы кешеләрне Бохара козгыннары дип атау, ягъни Бохарада белем алып кайткан иске карашлы муллаларның кадимчелекне башлап йөрүчеләр булуын күрсәтү. "Хөррият хакында" (1905" шигыре цензураны бетергән һәм матбугат органнарына сүз иреге биргән "Дәүләттәге тәртипләрне камил ләштерү турындагы Югары Манифестны" ("Высочайший Манифест об усовершенствовании государственного порядка") һәм "Вакытлы басмалар хакындагы кагыйдәләр"не ("Временные правила о повременных изданиях") хуплап языла. Әлбәттә, "вакытлы кагыйд әләр" кыска вакытлы булып чыга, ләкин аңа карамастан, каләм ияләрен иҗатка дәртләндереп, сүз ирегенә өметләрен көчәйтеп җибәрергә өлгерә. Тукай да Манифестны алкышлап каршы ала, милләт ләр арасына тигезлек алып килер, дөрес сүзгә юл ачылыр дип чын күңелдән ышана. Әлеге уңай үзгәрешләргә үз өлешләрен керткән, бу юлда корбан булган яшьләр горурланып һәм сызланып телгә алына: Шәкерт, студент - бары, Дарга асылганнары, Сез бу арысланнарый Онытмагыз тидия. Бу каһарманнарны арысланнарга тиңләгән шагыйрь милләт өчен янган замандаш-фикердәшләрен "милләтнең былбыллары" дип атый. Вәзене белән Урта гасырлар суфиларының нәсыйхәтчел характердагы әсәрләрен ("Диван-и хикмәт" (XI йөз ахыры - 1166), "Бакырган" (XII гасыр) хәтерләткән әсәр шагыйрьнең хәсрәтле вакытлар артта калганлыгын, каләмгә ирек килгәнлеген, "хөррият" заманы башлануын зур күтәренкелек белән хәбәр итә һәм боларның һәммәсе дә күпләрнең тырышлыгы белән яулап алынуын ("Боларның ах-ухлары / Хөрриятне бирдия") ассызыклый. Димәк, бу шигырьдә дә борынгы традицион төрки-татар әдәби калыбына яңа эчтәлек салыну күзәтелә. "Каләм гали, каләм сами каләмдер..." "Хәзерге хәлемезә даир" (1906" шигырендә, Тукайның алга таба иҗатындагы төп символлардан булачак каләм образы калкуландырыла. Татар җәмгыятенең хәленә усал тәнкыйди бәядән ("Хәсәд, кинә илә тулган татарлык, / Төяб илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык") башланып киткән әсәрдә мөхәррирләргә, каләм ияләренә хөрмәт булмау мәсәләсе ("Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре юк, / Бу динә зәррәчә хөзмәтләре юк") үзәккә куела. Коръәннән реминисценция рәвешендә (алтынчы тезмәдә "Нун" ("Каләм") сүрәсе, Изге китап үзе дә искә алына: "Язучысыз язылдымы бу Коръән, / Язучысыз төзелдеме бу Форкан?") автор каләмне, иҗади сүзне, язу чылык хезмәтен олылый, аның сакраль булуын күрсәтә: Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә, Ике дөнья җәхименнән нәҗатә. Болардыр дине исламның гыймады, Боларга итмәлиез игътимады. (...) Каләм гали, каләм сами каләмдер; Ходаның каүледә къәссәмдер. Шул рәвешле, милләт язмышы мотивы үзәктә булган, татар җәмгыятенең хәл-халәтен тәнкыйтьләгән шигырьдә Сүзне изгеләштерү, каләм әһелләренең бөек миссиясен аңлату алга чыга. Урта гасырлар төрки-татар әдәбиятындагы кебек үк (Мөхәммәдьярның "Нуры содур", "Төхфәи мәрдан" поэмалары), каләм Аллаһы Тәгалә белән кешеләр арасындагы арадашчы, илаһи сүзне кешеләргә ирештерүче дип шәрехләнә. "Алла гыйшкына" шигырендәге кебек үк, бу әсәрдә дә "каләмгә, язучыларга хөрмәт Аллага хөрмәт буларак конкретлаша". Бу мотив Г. Тукайның "И каләм!" (1906" шигырендә тагын да үстерелә. Каләмгә эндәшеп, шагыйрь аңа зур бурычлар йөкли: белемгә өндәү ("Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит;/ Аңлат наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен"), хакыйкатьне ялганнан аеру ("Яз караны "кара" дип һәм акны "ак", / Җөпне "җөп" дип һәм шулай ук такны "так"), милләткә хезмәт итү ("Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!"). Әлеге өндәүләр белән янәшә милли җәмгыятьне аңлы, белемле Европа белән чагыштырудан туган сызлану сиземләнә: Рәфгыйдеп Аурупаи сән гарше әгъләйә кадәр, Нә ичүн безне дөшердең фәрше әднәйә кадәр? Милләтең бу хале мәктүбме китабы хикмәтә? Монхасыйрмы ане гомре хәле мәхзүниятә??Антиномияләр, градацияләр, фигыльнең боерык формалары, риторик эндәшләр һәм башка стилистик фигуралар, интонация күчешләре "И каләм!"нең гражданлык пафосын, яңгырашын көчәйтә. Шигырьдә милләткә хезмәт итү мәсьәләсен мәгърифәтчел, иҗтимагый яссылыкларда гына түгел, хәтта фәлсәфи гомумиләштерү омтылышы ясала. "Бакма һич кәс хәтеринә, милләтең дәрденә бак!" дип, шагыйрь бер кеше мәнфәгатен түгел, бәлки милләт мәнфәгатен алга алырга чакыра. Шул рәвешле, Тукай иҗатында гомум милли мәнфәгатенең - шәхси бәхеттән, язмыш-тормыштан өстенлеге фикере татар укучысына тәкъдим ителә. Бу фикер ХХ йөз башы дөньяви татар әдәбиятында өр-яңа сүз булып яңгырый һәм алга таба шагыйрьнең башка әсәрләрендә кабатлана. Тукайның Уральск чоры иҗатында Көнчыгыш әдәбиятларында үсеш алган мәдех традицияләре көчле булу сәбәпле, әлеге төр шигырьләрне шагыйрь бик киң куллана. Тукай иҗатында мактауларының адресатлары шактый күп. Мәсәлән, үзе дә хәреф җыю белән дә шөгыльләнгән Тукай хәтта бу һөнәр ияләренә дә мәдхия укый, чөнки милли матбугатны үстерүдә аларның да өлеше зур дип саный. "Гәзитә мөрәттибләренә"дә ("Газетаның хәреф җыючыларына", 1906) традицион тел-сурәтләү чаралары, гомумбилгеле образлы гыйбарәләр ("энҗе кебек сүзләр", "авыруга дәва табучылар", "матурлыгыннан хәбәрсез бер гүзәл бала", "сез милләт юлында","шигырем - хыял җимеше") ярдәмендә матбугат, әдәбият эшенең мөһимлеге ассызыклана. "Мондый шигырьләрдә югары художестволылыкны публицистик сүз-фикернең эмоциональ- шәхси башлангыч белән кушылуы шәхси тәҗрибә аша үзенең милләт язмышына береккән булуына төшенгән кеше тәҗрибәсен җиткерә алуныы тәэмин итә", дип яза Н. Лаисов. "Шагыйрь һәм Һатиф" шигырен автор гомумиләштерелгән образлар - Шагыйрь һәм Һатифның (Яшерен тавыш) әңгәмәсе буларак оештыра. Бу шартлы сөйләшү татар тормышы- җәмгыятенең торышына тәнкыйди бәя бирә, шагыйрьнең шәхсән күзаллауларын, идеалларын, омтылышларын да ача. Һатифка җавапларында Шагыйрь дин исеме белән кешене мескенлектә тотуны милләтнең артта калу сәбәпләреннән берсе дип күрсәтә: Шагыйрьнең күңеле, намусы Һатифның позициясен ("Сәңа лязимме агъламак, - ул динне башчылар баксын; / Тарикы мөстәкыйм шәмгын аңа юлбашчылар яксын") кабул итә алмый. Ул Һатифның борчылып яшәмәскә өндәүләре белән килешми: Әвәт шөйлә, әвәт шөйлә! Фәкать чук ачыер җаным; Җәхиме дөньяда булдырды инсафымла вөҗданым. Шагыйрь, милләтнең хәле авыр булганда, вөҗданлы, иманлы, намуслы кеше сызланмыйча яши алмый, дип җавап бирә. Шигырь, шул рәвешле, кешенең актив тормыш позициясен яклап һәм шуны фәлсәфи яктан аңлатып языла. Чын кеше, бигрәк тә каләм әһеле, милләт язмышыннан, халык хәл-халәтеннән читтә калырга, битараф карап торучы булырга тиеш түгел. Д.М. Абдуллина "Тукай күңелендә яшәгән ике фикер көрәшен (берсе - милләтне тәрәккыятле һәм динне камил хәлендә яшәтү теләге, икенчесе - бу өлкәдә ялгыз гына нәтиҗәгә ирешә алмавын тану) гәүдәләндерә", дип язып, шул ук вакытта "Һатиф авызыннан да мөһим фикер яңгыратыла" дип ассызыклый һәм шигырьдәге "һәркем билмәли кәнди нәдер шәэненә ляикъне" гыйбарәсен шәрехли һәм аерым шәхесләр (бу очракта шагыйрь) борчылуы гына милләтне дә, динне дә саклап кала алмый, бу күмәк кайгыртучанлык нәтиҗәсе генә була ала", дип яза. Шулай итеп, Тукайның Уральск чоры шигъриятендәге халыкны берләшергә, гыйлем-һөнәр үзләштерергә, хөррият өчен көрәшергә туктаусыз өндәүләре әлеге әсәрдә дә ассызыклана. Тукайның бу чор иҗатында тәнкыйди фикернең шигырьдәншигырьгә көчәя баруын да әйтергә кирәк. "Мөридләр каберстаныннан бер аваз" (1906" шигырендә ул ишаннарны милләтнең төп дошманы, җәллады рәвешендә тасвирлый: "Әсәрнең өлгесе Һ. Салиховның "Тәндә җаным" ("Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем...") шигыреннән алынган. Күңел лирикасы үрнәге булган әсәр калыбын Тукай аяусыз сатира өчен файдалана", дип яза Н. Хисамов. Төрек сүзләре (чук, иштә), төрек теленә хас грамматик формалар (шунлара, хатырлыйордым) мул кулланылган шигырьдә традицион яхшылык-явызлык антиномиясе тудырыла: ишаннар һәм аларга иярүчеләр, яклаучылар - явызлык ягына, аларга каршы көрәшүчеләр, аларны кире кагучылар яхшылык ягына чыгарыла. Әмма шушы намуслы, милләт өчен тырышучы, ишаннарга каршы каләм күтәргән, туры юлга чыгарган милләтпәрвәрләр арасында Тукай шәхес идеалы итеп Гаяз Исхакыйны күрсәтә: Дәрсе гыйбрәт вирде безгә "Инкыйраз" нам бер әсәр; Аһ, боны язган кеше инсан икәндер, белмәдем. 1905 елдан ташкын кебек күп һәм төрле агым булып мәйданга чыккан татарча газета-журналлар, башка халыклар матбугаты Тукайның үз иҗатына, күзаллаулары киңәюгә дә гаять зур йогынты ясый. Күп әсәрләрендә яшь шагыйрьнең матбугат үсеше, аның халыкны агартуда гаять зур роль уйнаганы тасвирлана. "Шигырь" (1905), ""Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел" (1906), "Уклар" (1906), ""Әл-гаср әл-җәдит"тә матдәтән вә мәгънән иштиракъ иданләрең лисане хале нә диер?" (""Әл-гаср әл-җәдит"кә матди һәм мәгъ нәви катнашкан кешеләрнең күңеле нәрсә әйтә?", 1906) һәм башка әсәрләрендә Тукай татар дөньясындагы уңай якка үзгәрешләрне - яңа газета-журналлар ачылу, аларның халыкка мәгариф һәм мәдәният тарату, милләткә хас җитешсезлекләрне күрсәтү белән бәйли. Тукайның Уральскида язган төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләре бу вакытлы матбугат органының эчтәлеген, мәсләген, шул исәптән, оештыручыларның иҗтимагый тормыштагы кыйбласын да билгели. Мәсәлән, "Кыямәт якын килде..." (1906", ""Тәрбиятел әтфаль"гә" (1907" - шундыйлардан. Беренчесендә Тукай 1906 елның 4 июленнән 12 сентябренә кадәр чыгып килгән "Азат халык" исемле татар иҗтимагый-сәяси газетасының ябылуына мөнәсәбәт б елдерә. Шигырьнең беренче тезмәләрендә автор кыямәт көне сурәтен тергезә: Кыямәт якын килде - җир сораучы ярылды; Галимнәр тәүбә кыйлды, "Аллаһ", дигел бәдәвам. Замана ахры булды - хәятләр мәмат булды; Көлгәннәр йөзтүбән китте, "Аллаһ", дигел бәдәвам. Икенчесендә исә "Азат халык"ның ябылуы ирония белән сугарылган: "Фикер" дән көлгән иде - һич сәбәпсез бер "Азад"; Инде ул китте назад, "Аллаһ" дигел, бәдәвам. Икенче шигырь Мәскәүдә бары биш сан гына чыгып калган "Тәрбиятел әтфаль" ("Балаларны тәрбия кылу") журналының ябылуына нисбәтле иҗат ителә. Шигырьнең исеме астына "Бер мөселман баласы теленнән" дип куелган һәм ул бала исеменнән "шәфкатьле атасына" - журналга мөрәҗәгать рәвешендә язылган. "Кальбемә гайбүбәтең тагълар кадәр вирди кәдәр" (ягъни күңелемә тау кадәр кайгы салды) сүзләре белән бала басманың ябылуын, үзенең яклаучысын, бәхеткә һәм якты киләчәккә алып баручысын югалтканлыгын әйтә. Гаять эмоциональ язылган шигырьдә гүя бала журналның кайда булуын белергә тели, аһ ора ("Зате пакен, нәрдәдәдер? - дәрьядамы, сахрадамы? / Нәрдәсе, аһ, нәрдәсең: дөньядамы, охрадамы?"), ахыр чиктә, теләкләрен Аллага җиткерү өчен, Тур тавына яки Гайсә пәйгамбәр янына киткәндер, дигән фикергә килә: Халкымыздан иштикая киттеңезме Тәңрия? Бөйлә:"И Хәллакъ! Халыкың әйләмәзләр тәэдия Фарзыңи - әүлядләрене әйләмәзләр тәрбия. Нәйләем, каумем бәнем рәэсән гадудерн һәр нәйә, Һәр ишә (һәр фигъле хәйрә) "мардән бәдтәр!" дия, Әйләдем әмреңлә дәгъват карьяттән, шәһрән дә бән; Итмәде тәэсир, чалышдым хәфьятән, җәһрән дә бән. Максадым тәнвир иде бу милләтең әтфалене, Анлара каршы ачыб җәннәтләрең әкъфалене". Бала исеменнән сөйләү укучыга психологик тәэсир итү чарасына әверелә, шигырьдәге хис-кичерешләрне киеренкеләндерә. Шигырьнең төп фикерен үзенә туплаган соңгы юлларында шагыйрь үзенчәлекле образ тудыра: балаларына журнал да чыгара алмаган ата-бабалар - үзләре сакаллы сабыйлар, алар әле чын кеше булып җитмәгәннәр дип белдерә. Бу тезмәләрдә, ирония яки сарказмнан бигрәк, тирән сызлану чагылыш таба. Тукайның Уральскидагы язылган кайбер фельетоннарына, публицистик мәкәләләренә еш кына шигъри текстлар кушылган була. Андыйлардан, мәсәлән, "Бәян әл-хак" газетасының мөхәррире Әхмәтҗан Сәйдәшевнең Уфадагы "Галия" мәдрәсәсен оештыручы Зыя Камалига һәм Камил Мотыйгыйга каршы чыгуларына җавап итеп язылган "Алай-болай" (1906" фельетоны эченә кертелгән шигыре: Бәгъзеләремез бик суфи, Көн дә биш намаз укый; Бурычка йөз мең алгач, Аны кесәгә салгач...3 Биредә: Ә. Сәйдәшевнең, Мәскәү сәүдәгәрләре белән исәпхисап ясамас өчен, үзен банкрот дип игълан итүенә ишарә бар. Тукайның аерым бер шигырьләре теге яки бу матбугат органына, анда эшләүчеләргә багышлап языла. Мәсәлән, ""Уклар" журналында мөхбир уланлара тәнбиһ" (""Уклар" журналында хәбәрче булганнарга кисәтү", 1906", "Уклар" шигырьләрендә Тукай ярымшаярту белән журналның сатирик юнәлешен хуплап һәм мактап уза: Бик үткен журнал тарала: Исме ничек? "Уклар"мы? Иске-москы муллаларны Һич кызганмый чукмарлый. ""Әлгасрелҗәдид"тә матдәтән вә мәгънән иштиракъ иданләрең лисане хале нә диер?" (""Әл-гаср әл-җәдит"кә матди һәм мәгъ нәви катнашкан кешеләрнең күңеле нәрсә әйтә?", 1906" шигырендә, барлык алдынгы карашлы кешеләр исеменнән чыгыш ясап, автор бу басмага мәдхия укый, фикерен тагын да дәлиллерәк яңгыратыр өчен, Коръән аллюзиясен - Исрафилнең сур өрүе сурәтен кертеп җибәрә: Караңгылыкта нур тараттык без; Бу үлгән милләтне тергездек без. Һәм, Исрафил кебек, сур өрдек без; Бу, шаять, җиңүче бер сур булыр. Милләткә тереклек суы агыздык; Үлем ишеген бикләтеп куйдык. Әлеге аллюзия аша шагыйрь журнал чыгаручыларны Аллаһы Тәгаләнең дүрт фәрештәләреннән берсе булган Исрафилга тиңли (ислам мифологиясе буенча, Исрафил, сур (быргы) кычкыртып, фани дөньяның бетүе, ахирәт дөньясының башлануны турында хәбәр итә). К. Мотыйгыйга багышлап язылган мәдех формасындагы "Мөхәрриргә" (1906" шигырендә Тукай, К. Төхфәтуллинны "Бәян әл-хак" газетасы тарафыннан алласызлыкта гаепләүләргә җавап биреп, бергә хезмәт иткән фикердәшен сайлап алган юлдан кире кайтмаска өнди: Дөресне сөйлә, дөресне яз - беркемнән дә курыкма; Сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән. Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр. "Күрдегезме?" шигырендә исә "Дөнья вә мәгыйшәт" журналы ачы тәнкыйть утына тотыла. Инвектива жанрында язылган бу шигырьдә автор, әлеге басманы һәм аның мөхәррирен бәяләп, гади сөйләмдәге сүзләрне дә куллана ("Яшерми әйтегез миннән, китерми шөбһәне, шикне: / Мөхәррир, нашире кемдер - сыермы әллә ишәкме?"). Х.Й. Миңнегулов фикеренчә, "Бу, мөгаен, "Дөнья вә мәгыйшәт" журналының теленә, төп адресатка нисбәтән дә шулай эшләнгәндер". "Матбага берлә уйнаган бер байга" (1907) шигырен дә инвектива үрнәге дип санарга мөмкин. Анда Тукай Уральскида татар вакытлы матбугатына ярдәмне туктаткан Мортаза Гобәйдуллинга тискәре мөнәсәбәтен белдерә: Гыйльмә нашир булды бу, яхшы кеше булды, дисәм, - Нәйләем ки, бик кабих, шахшы икәнсең син һәнүз! Бу сәхи, бер бай кеше тәкмил итәр барын, дисәм, - Бер хәсис, мәгърур икән, карун икәнсең син һәнүз. "Әл-гаср әл-җәдит" өчен шигырләр иҗат итү, шуның белән бергә "Фикер" һәм "Уклар"га да фельетон-мәкаләләр язу шагыйрьдән җитез булуны таләп итә. Тукай Уральскида яки аннан читтә булган һәр вакыйгага диярлек мөнәсәбәт белдерә. Татар кунакханәсе ачылу, татар яшьләренең әдәбият кичәсе оештыруы, татарча газеталар нәшер ителү, I Дәүләт Думасының таркалуы һ.б.лар - боларның барысы да Тукай иҗатында чагылыш таба. Уральск иптәшләре белән спектакльләр куеп йөргән, дөнья драматургиясе уңышларына таң калган шагыйрь халыкны дөрес юлдан атлатуга ярдәм иткән әдәбият, матбугат янәшәсендә театрны да күрә. Тоташ мактаудан гына торган "Театр" шигырендә (1906) театр халыкка гыйбрәт бирә, җанын дәвалый, холкын камилләштерә, үз-үзен аңларга ярдәм итә, кимчелекләрен күрсәтә, алардан арынырга булыша, дигән фикерләр уздырыла. Тукай әлеге сәнгать төрен, илнең төрле төбәкләрендә халык алдында тамашалар күрсәтү эшенә тотынган труппаларны, театрларны пропагандалый. Тукайның сәяси вакыйгага мөнәсәбәтле иң көчле әсәрләреннән берсе, "ХХ гасыр башы татар әдәби хәрәкәтендә зур иҗтимагый яңгырашка ия булган әсәрләрнең иң күренеклесе" - "Китмибез!" шигыре ΙΙΙ Дәүләт Думасының 1907 ел 18 майда узган сессиясендәге җәнҗалга бәйле язылган. Анда мөселман фракциясе әгъзасы, Уфа депутаты Кәлимулла Хәсәнев Русиядәге мөселман мәктәпләре һич тә хөкүмәт яклавын күрмиләр, дип чыгыш ясый. Уң карашлы депутатлардан карагруһчылар В. Пуришкевич, И. Сазонович, А. Кле повский, бу чыгышка ачулары килеп: "Русиядәге тәртипләр ошамаса, әнә Төркиягә китегез!" дип кычкыралар. "Россиядә барган сәяси вакыйгаларга бик тә сизгер Тукай Думадагы шовинист депутатларның гаугалы чыгышына татар халкының гражданлык хокукларын яклаган публицистик эчтәлекле "Китмибез!" памфлеты белән җавап бирә", - дип яза Р. Ганиева. Шигырь татарларны туган җиреннән куган депутатларны "кара йөзләр", "гөруһе русияһ" сүзләре белән тамгалый һәм төп фикерен соңгы тезмәләрдә русча яңгырата: Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада: - Если лучше вам, Туда сами пожальте, господа. Шагыйрь Русия белән Төркияне чагыштырып, аларның икесендә дә ирек булмауны ("Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре"), халыкның җәберсетелүен ("Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер; / Ач мужиктан соң кисәкне тарткалау чы бар, шөкер") һәм хокуксызлыгын ("Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион") үзәккә куя. Татарны үзе яшәгән җирдән сөрергә теләүчеләргә Тукайның таләпләре бар: безнең шәһәрләребез күчсен ("күчсен безем әмсарыбыз"), үткән елларыбыз кайтсын ("кайт сын монда үткәргән безем әгъсарымыз"). Әлеге тезмәләрдә тарихи вакыйгаларга сызланулы бәя дә күренеп китә. Р.К. Ганиева фикеренчә, "Китмибез!" шигырендә "памфлет жанрына хас көйдереп алучы тәнкыйть белән бергә, инкыйлабисоциаль рух та гәүдәләнгән, "Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт - хөр Русия!" дигән уңай идеал да бирелә. Тукай татар халкының үткәненә, бүгенгесенә тарихи-фәлсәфи караш ташлый, аны олы тарихлы (әгъсарлы), шәһәрләре (әмсарлы), үз гореф-гадәтләре, үз дине булган, шанлы вә кодрәтле Тәңре тарафыннан туган җиргә мәңге береккән милләт итеп сурәтли". "Бән шәһидем дар мәхәббәт, дәр бәлаем..." Г. Тукайның Уральск чоры шигърияте тематик яктан төрле. 1906 елны дөнья күргән "Гыйшык бу, йа!..", "Ифтиракъ соңында" ("Аерылышу соңында"", "...Сәгадәт юк, фәкать наме сәгадәт..." ("...Бәхет юк, аның тик исеме генә бар"", "Дәрдемәнд дәгелмием?" ("Дәрдемәнд түгелме мин?"", "Мәхвидәрмесән?" ("Юк итәрсеңме?"", "Хур кызына", "Сөеклемен кабер ташында" шигырьләрендә шагыйрь мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Г. Тукайның мәхәббәт лирикасында Шәрык шигъриятенең тәэсире аеруча көчле сизелә. Бу йогынты образлар бирелешендә дә, поэтик үзенчәлекләрдә дә күренә. Әсәрләрдә лирик герой - мәхәббәттән акылын җуйган Мәҗнүн, мәхәббәткә бөтен вөҗүден багышлаган ("Дәрдемәнд мәсьүл улырмы? Мөбтәлаем, нәйләем? / Җисме жанымлә бәрабәр бер бәлаем, нәйләем"), сөйгәненнән үзенә мәрхәмәтле булуын ялварып сораучы ("Җаным ул, фазлит бәңа сән, улма җани җаныма; / Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйли") зат булып гәүдәләнә. Мәхәббәттән газап чигү, аерылу-сагыштан үлем чигенә җитү кебек гадәттән тыш көчле кичерешләрне шагыйрь традицион шәркый чагыштырулар һәм метафоралар ярдәмендә белдерә: "Пәрдәи фөркатьлә өртелмеш безем ма бәйнемез; / Ирфәгъ, Аллаһөммә, ганна бу караңгы хаили" ("Мәхвидәрмесән?"); "Яр улыб әгъярә сән, әгъдая көлдерден бези; / Мөхтәрикъ улдым да яндым наре һиҗраныңла бән" ("Ифтиракъ соңында"); "Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем; / Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалең: янаем, кил янаем" ("Гыйшык бу, йа!.."); "Юк тәгали гашыйка бәйнәл-әһали та әбәд, / Санки бән тәхтессәрада бер сәраем, нәйләем?" ("Дәрдемәнд дәгелмием?"). Алар белән янәшә, текстта традицион булмаган чагыштырулар да бар. Мәсәлән, "Дәрдемәнд дәгелмием?" шигырендә шагыйрь аллюзия ярдәмендә лирик геройның мәхәббәтен исламдагы шәһитлек белән чагыштыра ("Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла , / Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?"). "Сөеклемнең кабер ташында" шигырендә шагыйрь сөеклесен югалту белән бәйле хис-кичерешләрен җиткерә. Беренче тезмәдә үк лирик герой мәхәббәтнең гомерлек булуын, аны хәтта үлем дә күңелдән җуеп ташлый алмауны ("Үлмәде, үлсәң дә, күңелемдә сәнең дәрдең һәнүз") хәбәр итә. Сагышлы, аерылу ачысыннан чарасызлык чигенә җиткән ("Аһ, насыл! Без яр идек: сән бән идең, бән сән идем", ягъни "Аһ, ничек! Без яр идек: син мин идең, мин син идем") лирик герой сөеклесенең сурәтен күзаллап юана: "калды мәгәр шәүкың һәнүз". Әлеге кичерешләрне киеренкеләндереп, шагыйрь тәэсирле образ тудыра: сөйгән ярын югалткан кешенең, җисмән яшәп тә, рухи үлемгә дучар ителүен белдерә: Бел ки, мәүтең, шөбһәсез мәүтем дорыр, и нурлы йөз; Сурәтең - чәшмемдәдер, өзнемдәдер - саутең һәнүз. Һәр строфада "һәнүз" (һаман) сүзенең кабатлануы, шигырьнең инде фани дөньядан кичкән сөеклесенә риторик эндәш итеп язылуы, яшәү һәм үлем төшенчәләренең уйнатылуы (син үлдең - мин дә рухи үлдем; син минем хәтеремдә яшисең - мин исән вакытта яшәячәксең), гарузның рәмәл төре шигырьнең яңгырашында сагыш хисен тагын да тирәнәйтә. "Гыйшык бу, йа!" шигырендә беренче планга лирик геройның Аллага мәхәббәте чыга. Бу шигырьне Р.К. Ганиева "Тукайның башлангыч иҗатындагы суфичылыкка нисбәтле шигырьләренең берсе" дип атый һәм аның Уральск шәһәрендәге сөеклесе - укытучы Бибигайшә Белюковага багышланган булу мөмкинлеген дә фараз итә. Шигырьдә Тукай Шәрык суфи әдәбияты өчен традицион алымнарга мөрәҗәгать итә, мәсәлән, гыйшыктан башын югалткан лирик геройны акылын җуйган дивана ("И Ходаем, вир гакыл, чөн хәбсәмәхбүсулмыям; / Бу кызың гыйшкындабән диванаем, диванаем"), мәхәббәт колы ("Әл-аяк багълы, мөхаль кортылмакым, мәсхүреңем; / Та әбәд дәрдең иләәүвараем, әүвараем"), мәхәббәт хисләреннән исерүче ("Юк ифакать та кыямәт, шөйлә бер мәхмүреңез; / Күз вә кашыңдан сәнең айланаем, айланаем") белән чагыштыра. Гомумбилгеле парлы суфи образ - ут янында әйләнгән күбәләк ("гыйшкыңа пәрванаем") һәм экстаз халәтенә килгән әйләнү- бөтерелү ("хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранаем", ягъни "әйләнәңдә әйләнием, әйләнием"), йөздән пәрдәне алу ("Ач никабыңны йөзеңдән (...) Бән дә әнварең илә парланаем") әлеге гыйшыкның гадәти булмавын, илаһи табигатен тагын бер кат ассызыклый. Әлеге шигырь белән чагыштырганда, шулай ук сөйгәненә мөрәҗәгать итеп ("И фәрештә!", "И гүзәл кыз!"), үзен кызгануын үтенеп язылган "Мәхвидәрмесән?"дә, шагыйрь традицион парлы суфи "сандугач һәм гөл" образына ("Кадре гөл былбыл шинас һәм кадре җәүһәр җәүһәри / Итмә тәрҗих бән кеби мәфтүнеңә бер җаһили"), шәркый сурәтләргә мөрәҗәгать итсә дә, ярату объекты - җир кызы икәнлеге аңлашыла. Шушы тәэсирне ныгытыр га теләгәндәй, шагыйрь берничә үзенчәлекле образ куллана. Яраткан кешесеннән мәрхәмәт өмет итеп, ул аңа "Сән дәгелсең анларың җанлар алан Газраили", ягъни "Син бит аларның җан алучы Газраиле түгел" дип эндәшә. Сөйгәненең гыйшкын - чиркәү, үзен - аның чаңы белән чагыштыру ("Санки гыйшкың - бер кәлисә, бән - аның накусием") шулай ук дини дөнья сурәтенә сыешмый. Шигырь ахырында, аерылышу пәрдәсен күтәрүне сорап, лирик геройның Аллага мөрәҗәгате дә сөюнең кыз белән егет арасында булуын раслый. Мәхәббәт лирикасына караганда, Тукайда пейзаж лирикасы азрак. 1906 елда ул ике - "Яз галәмәтләре" һәм "Көз", 1907 елда бер - "Яз" шигырен яза. "Яз галәмәтләре"ндә Тукай язгы табигать сурәтен тергезә, бер үк вакытта лирик геройның шуларга нисбәтле кичерешләрен ача: Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә, Сәхраларда йомшак саба җиле исә; Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә, Үткән гомер бер-бер искә төшә имди. Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып, Һаваларда кошлар оча болыт-болыт; И Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт, Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!!Шыксыз итеп тасвирланган көзге көндә (шигырьгә саргайган урман, ялангач кырлар, салкын җилләр сурәтләре кертелә) лирик герой яз килүе турында хыяллана: Шигырьнең икенче өлешендә яшерен мәгънә булуы тоемлана: баштагы "көз - яз" капма-каршылыгы милләтнең хәзергесен һәм киләчәген аңлата: Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең! Качан китәр кичең, килер нәһарең? "Яз" (1907) шигырендә язгы табигать сурәте ("Эрергә башлады бозлар вә карлар, / Томаннар чыктылар җирдән вә парлар"), боз китү ("Кисәктән җанланып, бозлар агалар; / Чабалар, берсене берсе кагалар") шагыйрь аңында кыямәт көне белән ассоциацияләр уята: Белерсең син боларның мәхшәре дип, Бу бозларны -үлекләр гаскәре дип; Өрелмеш дип белерсең санки мөгез, Вә яки мөгезен селкеткән үгез. Болар әллә бара дәһшәтле судка, Беленми: кайсы - җәннәт, кайсы - утка. Әйтерсең лә, лирик герой ике дөнья (фани һәм ахирәт) чигендә кала. Ләкин әле генә язгы ташу тәэсиреннән барлыкка килгән ахыр заман сурәте язгы табигатьне тасвирлау белән алмашына: Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир, Чәч орлык, сөр сабан инде, бу - чын җир. Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр, Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр. Китә, саубуллаша кыш зәмһәрире, Чыга җиргә яшел чирәм хәрире. Ахыр чиктә, бу үзгәреп торучы сурәтләр яшәеш хакындагы фәлсәфи фикер белән йомгаклана: Әйтергә кирәк, Г. Тукайның бу чор шигъриятендә фәлсәфи әсәрләр күп түгел. "Сөальләр" һәм ""Дөньяда торыйммы?" - дип киңәшләшкән дустыма"- шундыйлардан. Төшенкелек халәтен тасвирлаган "Сөальләр"не Тукай "Мотыйг ыя" мәдрәсәсеннән "Казан" кунакханәсенә күчеп яши башлагач иҗат итә. Биредә шагыйрьнең, матди һәм рухи кыенлыклар кичергән вакытындагы хис-кичерешләре чагыла: дөнья ыгызыгысыннан тую, кимсенү, өметсезлек. Лирик герой, Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, мондый сораулар бирә: Йа Ходая! Нигә төрле-төрле кыйлдың бәндәни? Ни сәбәб соң җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни? Ник бәни шад идмәдең, ник әйләдең гамь һәм дәми? Юхса бәхре гамь мәсиле, мәнсабе дә, бәндәми. Кешенең авыр, кайгылар белән тулы яшәешеннән сүз башлап, алга таба иҗатның асылы булган кайгы-сызлануның сәбәпләре хакында сорау куела: Наре дүзәхдер, хәкыйкать, шагыйрең кальбендәми? Бу сөаләтең җавабын эстәрем бән Сәндә, ни!!Тормышын - башы да, ахыры да булмаган кайгы диңгезе, күз яшен - кайнар агулы су, тәнен - җәһәннәм, киләчәген һәм бәхетен каралардан кара дип атаган лирик герой, чарасызлыктан, хәсрәтенең зурлыгыннан, тирәнлегеннән, үз-үзенә риторик сорау белән эндәшә: дөньяга тумасам, кем белә, яхшырак булмас идеме ("Дугъмамыш улсам җиһанда, кем белер, улмазды шәб")? Әлеге сорауга җавап юк, җавап таләп ителми - шуның белән шагыйрь бу сорауның һәрдаим үз күңелендә калкып чыгып торуына ишарә ясый. Сорау кую исә - яшәешнең нигезләрен, канун-кагыйдәләрен эзләү, асылына төшенергә омтылу, танып белү фәлсәфәсе булып аңлашыла. ""Дөньяда торыйммы?" - дип киңәшләшкән дустыма" шигырендә әйтерсең лә, шагыйрьнең тормыш-яшәеш турында уйланулары дәвам итә. Монда ул җәмгыятьттә хөкем сөргән принциплар (ялган, байлыкка омтылу, яраклашу, икейөзлелек, мин-минлек, акча хакимлеге) турында уйлана. Бу дөньяда намус, иман белән торып булмавы, яраклаша белгән кешеләрнең генә рәхәт яшәве искәртелә. Шагыйрьнең дустына ирония белән юллаган "киңәшләре" нәсыйхәтнең киресе булып чыга: ялган сөйлә, башкалар ихтыяҗын кайгыртма, әхлаклы булма, вөҗданыңны сат - шул вакытта гына "дөнья җәннәт"кә әйләнер. Әгәр кеше шушы кагыйдәләрне кабул итә алмый икән, аңа бер генә юл кала - дөньядан китү: Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, - аслың яхшы; Хәнҗәр берлән күкрәгеңә касдың яхшы; И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы. Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, Шуның өчен астка табан тарта күңел; Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр Өчен, син дә - тиз бул, тиз бул, - җиргә күмел!!Әмма дөньядан китү бу очракта - үлем генә түгел: ул үз-ү зең, ягъни кеше булып калуны, хаклык белән яшәүне үз эченә ала. Тормышта болай яшәү - авыр, хәтта үлемгә тиң, дигән шагыйрь шартлы образ итеп тудырылган "киңәшләшкән дустын" да, укучыларын да нәкъ шулай - хаклык белән, иман һәм вөҗдан белән яшәргә өнди. "Үзеңнең дөньядагы бурычыңны үтәү - "Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә" булу өчен яшәргә кирәк. Бу иҗади йөкләмә идеалдан фаҗигаи дәрәҗәдә ераклашкан әйләнә-тирә чынбарлыкка каршы тору чарасына әверелә. Бу юлда өмет хаклыкка баглана. Ул тормышны яхшы якка үзгәртүдә ниндидер абсолют, әзер һәм өстенлекле таяну ноктасы итеп күзаллана", дип яза галимә В.Р. Әминева. Гомумән, Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә аерым язмышлардан, аерым шәхесләрдән - зур иҗтимагый гомумиләштерүгә килә. Мәсәлән, "Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф" ("Шәкерт, яки Бер очрашу", 1906" шигырендә автор ярлы шәкерт белән очрашуы турында сөйли, хәерче кыяфәтенә карап, аны кызгануын белдерә. Текстның беренче өлешендә шагыйрь әлеге үзе очраткан шәкерткә эндәшсә, икенче өлештәге нәсыйхәт, шушы ярлы шәкерт кебек үк, гыйлем юлында зур авырлыкларга тап булган һәркемгә юнәлтелә: Атаңыз, анаңызның шатлыгы сез, Ике дөньяда йөзләр аклыгы сез. Каму мөслимләрең уртаклыгы сез, Безем дине мотаһһар пакьлеге сез. Голүм әкъфаленең сез ачкычысыз, Тәрәккый күкләренең баскычысыз. Мәгариф бакчасында әйлә тайран, Ризык чөн янмасын кальбеңдә ниран. Шул рәвешле, конкрет тормыш ситуациясеннән Тукай социаль гомумиләштерүгә килә: ярлы шәкерт белән очрашу белемнең мөһимлеген ассызыклау өчен сәбәп була. Әгәр беренче шигырьләрендә (мәсәлән, "Голумең бакчасында..."да) бу идея үгет-нәсыйхәт кебек яңгыраса, хәзер инде шагыйрь тормыш күренешләреннән - аларга иҗтимагый анализ ясауга кадәр күтәрелә. Бу, бигрәк тә, "Теләнче" (1907" шигырендә ачык күренә. Шигырьнең беренче тезмәләрендә мәчет янында хәер сорашкан сукыр картны сурәтләп ("Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне, / Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне"), шагыйрь аны кызгануын ("Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен, / Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!") гына түгел, бәлки бөтен тормышын тергезә: бай заманнарын, дуслар әйләнәсендә яшәвен сөйли. Шигырьнең соңгы тезмәләре - "Ә шулаймы? Акча барда бар да дуст шул, бар да яр, / Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!" - әлеге хәлгә гомумиләштереп бәя бирә. Димәк, Тукай лирикасына хас булган гомумиләштерү һәм үз фикерен җыйнак итеп әйтеп бирү сәләте инде Уральск чоры иҗатында ук аермачык билгеләнә. "Шикләнмибез дошманнарның көчендин без, Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без" Г. Тукайның Уральск чоры шигъриятендә сәнгати аң үзгәреше ачык күренеп тора. Әгәр беренче шигырьләрендә шагыйрь гыйлем- мәгърифәткә, алгарышка чакыру, үгет-нәсыйхәт укуны алга куйса, соңгырак иҗатында (1906-1907) татар җәмгыятендәге милли алгарышны тоткарлый торган тискәре күренешләрне тәнкыйть утына тотучы булып чыгыш ясый. Тукайның иҗади фикере милләтпәрвәрләрчә булып калса да, ул инде мәгърифәтчеләрчә кавемдәшләрен милләткә хезмәт итәргә өндәү белән чикләнми, бәлки яңа кыйммәтләрне раслауга каршы торган иҗтимагый күренешләрне һәм көчләрне фаш итә яки уңай идеалларны раслап чыга. Соңгы төркемдәге шигырьләр фәлсәфилек белән сугарыла. "Милләтә" шигыре Г. Тукай яратып куллана торган риторик эндәш формасында иҗат ителгән. Үзенең милләтенә эндәшеп, шагыйрь аны "Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән", ягъни "бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле" дип атый, милләт өчен янып, аның хыялы белән яшәвен раслый: Шигырьнең беренче өлешендә (5 строфаны берләштерә) гомумиләштереп, милләтпәрвәрләр исеменнән сөйләгән лирик герой алтынчы строфада үз исеменнән сөйләүгә күчә һәм милләтенә каләм көче белән хезмәт итәргә теләве хакында әйтә. Бу өлештә эндәшү адресаты да үзгәрә: ул инде лирик геройның Аллаһыга мөрәҗәгате (бу очракта ике төрле мөрәҗәгать - "Тәңрем" һәм "И фәләк", соңгысы язмыш, күк мәгънәсендә, кулланыла), аңа үзенең хыялларын бәян итүе төсен ала: "Әйлә шагыйрьлекдә сабит вә әбәд, Тәңрем, бәни; / Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем", ягъни "Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем; / Шунда гына - күңелемнең бөтен теләк-омтылышы". Шигырьдә Тукай яшәү мәгънәсен, үзенең миссиясен милли үзбилгеләнүен саклап калуда һәм милләткә хезмәт итүдә таба. Әлеге мотив "Ләззәт вә тәм нәрсәдә?" шигырендә дәвам итә. Текстта шагыйрь сәүдәгәр, хөкемдар, ишан, гаскәр башлыгы, гашыйк кеше, иҗат кешесе күзлегеннән яшәүнең максаты нидә, дигән сораулар куя. Шигырь ахырында, аларга җавап итеп, болай дип белдерә: Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк; Һичберендә бунларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк. Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, - Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!!Шул рәвешле, шагыйрь, шактый кискен итеп тормышның вактөяк ямьнәрен кире какканнан соң, тормышның мәгънәсе - милләткә хезмәт итүдә, дигән нәтиҗә ясый. Тукайның әлеге шигыре әдәбиятыбызда яшәү мәгънәсе хакында башка әсәрләр язылуга (мәсәлән, З. Бәшири аңа охшатып "Ләззәтле хәят" шигырен яза), хәтта газета-журналларда бәхәсләр башлануга китерә. Тукайның әлеге шигырьләрендә яңгыраган милләткә каләм көче белән хезмәт итү теләге-омтылышы аның А.С. Пушкинның "Про себя" шигыренә назыйрә итеп язылган "Үз-үземә" шигырендә дә чагыла . Пушкиндагыча итеп, бөек кеше булырга, туктаусыз югары күтәрелергә телим ("Телим булырга мин инсане гали, / Тели күңелем тәгали биттәвәли") дип белдергән лирик герой моны, рус шагыйреннән аермалы буларак, милләткә хезмәт белән бәйли: Күңел берлән сөям бәхтен татарның, Күрергә җанлылык вактын татарның. Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын. Мондый әсәрләрдә Тукайның тормыштагы, әдәбияттагы кыйбласы билгеләнә һәм татарларның сөекле беренче шагыйре буларак язмышы чагыла. Уральск чорында Тукай тәнкыйтенең угы, иң беренче чиратта, кадими дин әһелләренә каршы юнәлтелә ("Японияне мөселман итәчәк галим-голяма кайда?", "Хатирәи "Бакырган"", "Сорыкортларга", "Мактанышу","Дөнья көенә"). "Дөнья көенә" шигыре татар халык шаян җыры "Дөньяда" мотивына татар музыка фольклорында киң таралган такмакларга охшатып иҗат ителгән. Һәр тезмә шаян такмаклардагы кебек "дөньяда" һәм "вай дөнья" сүзләре белән тәмамлана. Шигырьнең эчтәлеге аның формасына тәңгәл килә: ул ишанның ишәк белән сөйләшүе кебек язылган. Ишәк - ишаннан, аның белән бергә - барлык ишаннардан көлә: "Хатирәи "Бакырган"" шигыре татарлар арасында популяр булган "Бакырган" вәзенендә иҗат ителгән. Бай балаларының, ишаннарның кәеф-сафа корып үз рәхәтләре өчен яшәүләрен җентекләп тасвирлаганнан соң ("Кулда бильяр, карталары, / Эчеп сыра, тарта бары"; "Кулларында "Дюшес"лары"; ишаннар исә "Тапкан бунлар җиңел һөнәр: / Көн дә ашка бара унар; / Ярлызарлы димәс, тунар..."), Тукай шигырьне дин әһелләренең тискәре йогынтысыннан котылырга чакыру белән төгәлли: Дустлар, тугъры юлдан китик, Ишаннарга һөҗүм итик; Тозакларын вәйран итик: Тагы бер кәррә кормасын!!Сигез строфаның җидесен "Бакырган"нан цитата булган "Бән егъламай, кем егьласын" тезмәсе төгәлли. Әлеге рәдиф елау, сызлану мотивын хасил итә: автор татар җәмгыятенең әхлакый яктан түбәнлеккә төшүе өчен елаучы, сызланучы, әрнүче кеше булып күренә. "Мактанышу" шигыренең исеме астындагы ""Бакырган"нан" дигән аңлатма шулай ук аны (шигырьне) әлеге дини-дидактик китап белән бәйли. "Дөнья көенә" шигырендәгечә, ул да ишанның ишәк белән сөйләшүе кебек язылган. Ишәк "Миндә нукта, җөгән бар" дип мактанса, ишан болай дип җавап бирә: Без халыкны алдыйбыз, Агуны без "бал" дибез; Корсак тулгач, милләткә: - Син аш-сусыз кал, - дибез. Татарларны мин җигәм, Минем кулымда җөгән; Ник җикмәскә, татарлар Җебегән бит, җебегән. Әлеге ике шигырьдә сөйләшүнең ишан һәм ишәк арасында баруы ук көлке тудыра: чөнки дини дөнья сурәтендә ишан - Аллаһы Тәгалә белән "сөйләшә-аңлаша" ала торган, Аның сүзен халыкка җиткерергә тиеш дин әһеле. Аның бары тик ишәк белән генә мактанышып утыруы - акыл-белем дәрәҗәсен бәяләү критериена әйләнә, ишаннарның урыны һәм роле турындагы күзаллауны да җимерә. "Сорыкортларга" шигыре аяусыз, ачы сатирик памфлет жанрында иҗат ителсә дә, әдәбият кичәләрендә аның музыкага салынып җырланганы хакында вакытлы матбугатта мәгълүматлар сакланган . Сурәтләү һәм тәнкыйть объекты итеп башкалар хисабына көн күрүчеләр куела. Р.К. Ганиева "Зур гомумиләштерү көченә ия булган "Сорыкортлар" метафорасы ярдәмендә Тукай Россия империясенең өстен сыйныфларын, югары катлауларын, идарәче даирәләрен, аристократларын, губернаторларын гәүдәләндерә; аларны халыкны талаучылар, кеше хакын ашаучылар, "безем икъбалемезне" йотучылар дип тамгалый", - дип яза. Шигырьнең башында аларны комсызлык сыйфаты берләштерсә, икенче өлештә сорыкортлар ишаннар буларак күренә. Аларга каршы көрәшне шагыйрь динне яклап көрәшү буларак шәрехли, чөнки ишаннар - диннең сафлыгын, исламны бозучылар, мәҗүсиләр диненә әйләндерүчеләр. Шигырьнең соңгы, йомгаклау өлешендә Тукайның үз иҗтимагый-с әяси кыйбласы, мәсләге, юлы турында да искәртү бар: Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм, Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай. Бу мәзһәб - бер зәһәб мәзһәб: фәляхи эстәсәң, фәзһәб; Моның саликләре, үлгәнче, ялганнарга алданмай. "Тукай гасыр башында бик тә киң таралган социалистик идеягә - "таңчы"ларга (татар эсерлары) теләктәшлек белдерә, алар сайлаган юлны сорыкортлардан котылуның иң дөрес юлы, "зәһәб мәзһәб" - "алтын юл" дип саный", - дип яза Р.К. Ганиева. Бу нисбәттән Тукайның "Бер татар шагыйренең сүзләре" (1907" шигырендә 1909 елда язылган вариантыннан төшереп калдырылган икенче строфа игътибарга лаек: Курыкмаслыкта күңлем мисле "эс-әр" минем, Күңлем дузәх (җәһәннәм), авызымнан ут чәчрәр минем. Дошман бозмый фикрем, уем җәмгыятен, Аңар каршы керпекләрем гаскәр минем. Бу строфаның беренче тезмәсендә "Кыюлыкта күңелем эсерларныкы кебек" диеп, социалист-революционерларның тәвәккәллеген билгеләгән шагыйрь болай дәвам итә: "Күңелем тәмуг, авызымнан ут чәчәр минем". Икенче тезмә мәгънәне үзгәртә, эсерларга карата ирония һәм сарказм хасил була. Гомумән алганда, шигырь гаять тәэсирле, көйле, фикер көче белән сокландыра һәм Тукайның үзенең киләчәк тормышына юнәлтелгән программ әсәр булып кабул ителә. Лирик герой - шагыйрь булып гәүдәләнә, һәм шагыйрь образында берничә сыйфат калкуландырыла: яхшыны яманнан аера белү ("Яхшылыкка эреп китәм - балавыз мин, / Мактап сөйлим изге эшне - бал авыз мин. / Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! - / Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!"), үз фикер-карашларын якларга әзер булу ("Җырлап торам, торган җирем тар булса да, / Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; / Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт, / Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да"). Алар иҗат турындагы уйланулар белән үрелеп китә: Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга, Бәгъзан пешкән дип уйласам да - чи чыга; Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән, Әллә ничек! - Мыр-мыр итеп мәче чыга. Әмма шагыйрьнең икеләнү-борчылуларыннан өмет-ышаныч өстенлек ала. Ул үзенең кыйбласы - дөрес, барыр юлы ышанычлы, максатына ирешү мөмкин дип саный: Тел-сөйләме ягыннан саф татарча булган, "сөйгән халкым татар" дип белдерелгән шигырьдә Тукайның Шәрык әдәбиятлары йогынтысыннан арына барганлыгы күзгә ташлана. Шушы фикерне расларга теләгәндәй, шагыйрь Пушкин һәм Лермонтовны үзенең идеаллары дип атый: Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам. Уральски чоры иҗатында Тукай әлеге рус шагыйрьләре иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә назыйрә итеп эшләнгән "Пушкиннән", "Шагыйрьгә","...га" ("И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак"", "Хур кызына", "Кемне сөяргә кирәк", "Үзүземә" шигырьләре моңа мисал була ала. "Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам" Г. Тукай назыйрәләрендә оригиналь текстлар сизелерлек мәгънәви-с тилистик үзгәрешләргә дучар булалар. Әйтик, М.Ю. Лермонтовның "Г(ну) Павлову" һәм Г. Тукайның "Ша гыйрьгә" шигырьләрен чагыштырганда, тәрҗемә ителгән текстта тезмә ләрнең сан ягыннан оригиналдан аерылып торуы күзгә ташлана: Лермонтов тексты ике дүртьюллыктан гыйбарәт булса, Г. Тукайныкы - алты бәет (икеюллык) формасында. Г. Тукай шигырь исеменнән соң "Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең бер нәсыйхәте" дигән шәрехләү китерә. Мәгълүм булганча, Лермонтовның әлеге шигыре төрле эчтәлекле 17 шигырьне берләштергән "Новогодние мадригалы и эпиграммы" циклына керә. Шигырьне "Нәсыйхәт" дип атап, Г. Тукай, күрәсең, аны татар укучысы кабул итүенә якынайта, бер үк вакытта дидактиканы көчәйтә: Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә, Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә: Гомердә син бу ат берлән аталма, Торып җирдән, сәмалардан ат алма. Соңгы строфада Тукайдагы яла ягу мотивы (Лермонтовта: "Пускай никто про вас не скажет: / Вот стихотворец, вот поэт; / Вас этот титул только свяжет/ И будет целью всех клевет; / С ним привилегий вовсе нет") гарәп-фарсы алынмалары ярдәмендә күтәренке яңгыраш ала: Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: "Бу Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу". Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр, Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр. Шундый ук жанр үзгәрешенә Г. Тукайның "Вәгазь" шигыре (Лермонтовның "Опасение" шигыренә назыйрә итеп язылган) дучар була. Лермонтов иҗатын тикшерүчеләр бу шигырьнең стилистик үзенчәлекләренә (бер яктан, элегиягә хас булган мотивлар һәм фразеология, икенчедән, картайган гашыйклар образларын тудырганда махсус сөйләм лексикасын куллану) игътибар итәләр. Мондый стилистик үзенчәлек Г. Тукай тәрҗемәсендә сакланмый: аның эмоциональ янгырашы башка, кызгану-жәлләү төсмере өстенлек ала: Бераздан син түшәккә дә егылдың; Җыерчыклы йөзенә карчыгыңның Карарсың тилмереп, мәэюс булып син; Еларсың мөлдерәп, мәхзүн булып син. Лермонтовның "безобразные черты" гыйбарәсе "җыерчыклы йөз" дип тәрҗемә ителә, "докучливая старушка" - төшереп калдырыла. Лирик герой кичерешләрен тасвирлаганда, Тукай елау, сызлану мотивын кертә һәм югары стильгә хас булган сүзләр куллана: Карарсың тилмереп, мәэюс булып син; Еларсың мөлдерәп, мәхзүн булып син. Автор лирик герой кичерешләрен фаҗигалылык чигенә җиткерә, моның өчен текстка ислам динендә үлем фәрештәсе булган Газраил образын кертә: Күңеллерәк әҗәлгә баш ияргә Вә Газраилгә: "Мин ялгыз!" - дияргә. Шигырьнең исемен ("Опасение") Тукайның "Вәгазь" дип тәрҗемә итүе үзе үк әлеге үзгәрешләргә ишарә ясый. Лермонтов сайлаган исем рус шагыйре әсәрендәге төп мотивка туры килә: мәх әббәтнең вакытлыча булуы һәм кайчанда булса сүлпәнәюе турында кисәтү. Әмма Лермонтовның шигырендә Г. Тукай назый рәсенең беренче өлешендә чагылыш тапкан үгет-н әсыйхәт юк: Лермонтовтагы "страшись!" дип бирелгән кисәтүне Тукай "сөймә!", "яратма!", "күзеңне тый!", "күңелне биклә!" кебек гыйбәрәләр белән шәрехли. Шулай итеп, Тукайның назыйрәләрендә Лермонтов шигырьләрендә булган стилистик үзенчәлек юкка чыга, "түбән" стильгә хас компонентлар югала, алар урынына автор татар укучысына якын семантик-стилистик берәмлекләр кертеп җибәрә. "Пушкиннән" шигыре рус шагыйренең "Пока супруг тебя, красавицу младую..." әсәренә назыйрә итеп эшләнгән. Оригинал белән чагыштырганда, Тукай тексты риторик фигураларга баерак. Беренче строфада (оригиналда ул юк) автор яшь кызга аның киләчәге хакындагы сорау белән мөрәҗәгать итә: Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны, Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы??Гаремда ябылып яшәү мотивы Тукайда детальләштерелә (биредә кызга насыйп булачак ир образы гәүләндерелә: "Тагы алты хатын алыр, тагын да / Алыр, - туймас, алыр җан бар чагында"). Автор, кызның язмышын бәяләп, ("хәл начар"), гади сөйләм телдәге сүз белән, аңарга мәрәҗәгать итә: Була калсаң җиденче, хәл начар, кыз! Шуңар чаклы йөгер фонтанга, бар, сыз. Шигырьнең йомгак өлешендә китерелгән чибәр кыз сүзләре хис-кичерешләр ягыннан тагын да көчлерәк яңгырыйлар: Бетәм, гаиб булам, калмый эзем дә; Бәхил бул, и кичәм һәм көндезем дә! Пушкиндагы "В гареме так исчезну я" тезмәсе Тукайда градациягә ("Бетәм, гаиб булам, калмый эзем дә") әйләнә, оригиналда булмаган тормыш белән хушлашу мотивы ("Бәхил бул, и кичәм һәм көндезем дә!") хасил була. Тукай Пушкинга үзенең оригинал шигырьләрендә дә эндәшә. Мәдхия жанры традициясендә язылган "Пушкинә" шигырендә ул рус шагыйрен тиңе булмаган талант дип атый: "Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин!), Пушкин Александр!" ("Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!) һәм иҗатларындагы аваздашлыкка игътибар итә: "Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якьсандыр" ("Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер"). Шигырь тулысынча югары стильдә иҗат ителгәне, бу риторик эндәшүләр, образлар системасы һәм мотивлар аша да чагыла. Автор Пушкинны кояшка тиңли: "Нә чөн рәкъс итмәсен, шигърең мисале шәмсе рәхшандыр" ("Якты кояшка тиң шигырь алдында ник биемәсен"), аның шигъриятенең нур чәчүен әйтә: "Касавәт кәлмәйер кальбә: сәнең шигърең мөнафиһа / Нәчек кем шәмсә каршы парлайыр дөнья вә мафиһа" ("Күңелгә күләгә төшми, - шигырьләрең якты шундый / Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында"). Бу образлар һәм мотивлар, бишенче һәм алтынчы строфаларда пәйда булган бакча, былбыл образлары ("Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың; / Кереп гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың. // Сәнең бакчаңда гиздем, йөредем һәм әйләдем тайран; / Күрүбән гандәлибаны, тамаша әйләдем сәйран", ягъни: "Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем, - / Гөлбакчаңа кереп, җимеш ләреңнән мин авыз иттем // Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем / Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем") шәркый шигърият традиция ләрендәге, әмма башка эчтәлек белән сугарылганнар. Пушкин һәм Лермонтовка назыйрәләр белән янәшә, Тукай А. Кольцовның "Сон мужика" шигыренә мөрәҗәгать итә. Соңрак әлеге әсәрен ул үзенең беренче тәрҗемәсе дип тә атый. Әлеге шигырьдә Тукай татар теленең әдәби чараларын, татар фольклорына хас алымнарны файдалана. Әсәрнең теле гарәп-фарсы алынмаларының булмавы, гадилеге белән аерылып тора. Андагы "Тор, уян, күтәрел!" кебек өндәүләр XX гасыр башы татар җәмгыятендәге иҗтимагый-мәдәни хәлгә туры килеп, татар дөньясын уянырга, күтәрелергә чакыру булып аңлашылалар. Г. Тукай текстында оригиналны үзгәртү күзгә ташлана. 13 дүрть юллыктан гыйбарәт А. Кольцов шигыреннән аермалы буларак, Г. Тукай шигыре 19 дүртьюллыкны үз эченә ала. Тукай, бер яктан, хәерчелек күренешләрен тирәнәйткән юллар өсти ("Хаты ның, балаң ач, / Ашарга булмагач; / Бу көнне күргәнче, / Өеңне ташлап кач"), моннан тыш, шәркый әдәбиятлар өчен традицион үгет-нәсыйхәт бирә: Тик яткач, Ходаем Бирми мал сәбәпсез: Бишмәтең таланган, Күлмәгең сәдәпсез. Хак сүзне әйткәнгә, Киң күңлең тарайса, Урныңнан кузгалма, Йоклый күр, алайса. Г. Тукай иҗатында рус поэзиясенә мөрәҗәгать итү назыйрәләр белән генә чикләнми. Традицион шигырь формаларын кулланса да, Тукай бер үк вакытта татар поэзиясенең вәзен-яңгырашын үзгәртү юлларын эзли. Бу яктан аның "Кичке азан" (1906" шигыре игътибарга лаек. Аңлатма сүздә шагыйрь Лермонтов шигыренә мөрәҗәгать иткәнлеген күрсәтә: "Русларда вә башка мөтәмәддин милләтләрдә һәр сәтыры ике сүздән гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин, монда нәмунә өчен Лермонтовның бер шигырен алып, шул ук мотивка "Кичке азан" сәрләүхәсилә гаҗизанә бер шигырь яздым". Күрәсең, ул М.Ю. Лермонтовның "Звезда" ("Вверху одна горит звезда...") шигырен күздә тота. Бераз соңрак үзенең "Уянгач беренче эшем" чәчмәсендә Тукай бу шигырен уңышсызлык үрнәге дип билгеләп уза: "...Һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди "американизировать" ителгән "Кичке азан"нар, бозайдан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәкдән тиле тәкълидләр, "Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф" кеби инсан авызындан чыкмаган диярлек тәркибләр...". М.Ю. Лермонтовның шигыре мәхәббәт темасына караган булса, Тукай татар тарихы, узган заманнар, югалтулар хакында уйлана. Азан тавышы шагыйрьгә халкыбызның бер-бер артлы ханлыкларын югалтуын, патшаларсыз калу тарихын хәтерләтә: - Китте Касим, Китте Казан. Бетте татар, Кырылды хан, Бохар, Хуканд Һәм Әстерхан. (...) Җылый-җылый Бирделәр җан Сөембикә Дә Чыңгыз хан. Нә дәүләт кал Ды да, нә шан! Шаннан нишан, Калды дингә Дошман ишан!!Биш кисәктән торган шигырьнең ике кисәгендә шушы узган фаҗигалар тарихын тергезгәннән соң, өченче кисәктә шагыйрь бу хәлнең сәбәпләре хакында сорау куя һәм дүртенче кисәктә аңа җавап бирә: бердәм булмаганга, киңәшеп яшәмәгәнгә дип белдерә ("Юк бергә-бер- / гә берләшмәк; / Юк бергә-бер- / гә гөрләшмәк, / Бер җан, бер тән / Булып, һәр неч- / кә серне бер- / гә серләшмәк"). Бишенче, соңгы кисәктә кабат сызланулы-фаҗигалы аһәң кайта, хушлашу мотивы пәйда була: Г. Тукайның Уральски чорында кече шигъри формадагы әсәрләр күбрәк. Шагыйрьнең бу чорда язылган күләмле әсәрләреннән "Кечкенә генә бер көйле хикәя"сен, "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр" шигырен һәм "Шүрәле" исемле әкият-поэмасын атарга мөмкин. Күләмле әсәрләрнең аз булуы, бәлки, Г. Тукайның вакытлы матбугат органнарында күп эшләвенә бәйледер. Вакытлы матбугатта эшләү шагыйрьнең шигъри жанрларына да тәэсир иткән. Моны "Уклар" журналының сентябрь санында карикатураларга шәрехләмә текст итеп язылган "Пыяла баш" һәм "Рәсемгә даир" шигырьләре дәлиллиләр. Беренче карикатура астында русча текст бирелгән: "Квартиранты в черепе некоего "благомыслящего" татарина. Больше "Стрелы" при исследовании пока никаких предметов не могли найти, но... все-таки открыли там еще и изрядное пустое пространство...". Икенчесенә мондый аңлатма китерелә: "В тисках предрассудка, суеверия и невежества". Әлеге шигырьләрне һәм карикатураларны бербөтен текст итеп кабул итәргә кирәк. Моны шигырьдәге кайбер сүзләр дә күрсәтә (беренче шигырьдә - "Карагыз сез безем хәзрәт миенә..." - "карагыз" сүзе, икенчесендә - "Күрәмсез: бу кырык башлы чаян бит" - "күрәмсез"). Бу әсәрләргә карата шигъри карикатура атамасын кулланырга мөмкин. Г. Тукайның Уральски чоры шигърияте бай һәм күп юнәлеш ле, күптөрле булуы белән аерылып тора. Бу төрлелек әсәрләрнең тематик, стилистик, жанр үзенчәлекләрендә чагылыш таба. Анда Шәрык шигърияте традицияләре дә, рус поэзиясенә хас назыйрәләр дә, Урта гасырлар төрки-татар дини-дидактик әдәбияты үрнәкләренә ("Бакырган", "Кыйсса-и Йосыф", "Бәдәвам", "Мөхәммәдия") һәм фольклорга охшатулар да, югары китаби лексикага һәм гади сөйләм сүзләренә мөрәҗәгать тә урынлы кулланыла. "Идеяэстетик яктан катлаулы система хасил иткән Тукай шигъриятендә төрле дәрәҗәләрдә, төрле формаларда шәркый-милли, рус-европа һәм халык әдәбияты традицияләренең диалогы, әңгәмәсе гамәлгә ашырыла. Бу әңгәмә татар шагыйре иҗатында мәгънәви һәм структур яссылыкларда һәрвакыт саклана", - дип яза галимә В.Р. Әминева. Тукай иҗатының үзенчәлекле ягы, актуальлеге, үз чорында да, бүген дә җәмгыятьтәге төрле кешеләр, төрле катламнар өчен якын булуы шуның белән аңлатыладыр да. Шагыйрь төрле әзерлек дәрәҗәсендәге татарларга атап иҗат итә, һәр катлау укучысы белән аларның үз телендә, алар күзаллауларына туры китереп сөйләшә. Шул ук вакытта шигырьләрне уртак тематика, кабатлана торган мотивлар һәм образлар берләштерә. Әйтик, Тукай иҗатының лейтмотивы булган милләт язмышы мотивы гыйлем- мәгърифәткә, милләтнең алгарышына омтылуны да, милли җәмгыятьтәге кимчелекләрне тәнкыйтьләү аша үзгәрергә чакыруны да, татар тормышы- яшәешенең үткәнен-бүгенгесен тергезүне дә үз эченә ала. Тукайның лирик герое - милләтпәрвәр, ягъни милләткә хезмәт итүне максат иткән кеше. "Татар бәхте өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын" диюче лирик герой татар дөньясыннан, әлеге сүзләрне үз телендә укыган татар укучысыннан аерылгысыз, аның фикердәше, мәсләктәше, кавемдәше-кардәше булып тоела. Тукайның беренче шигырьләрендә, Уральск чоры иҗатында ук шундый лирик геройны булдыруы, үз милләтенең йөрәгенә, бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр тудыра алуы - талантының зурлыгы, фикер көче, иҗатының халыкчанлыгы турында сөйли. Г. Тукайның Уральск чорында иҗат ителгән әсәрләре исемлеге КУШЫМТА Г. Тукайның Уральск чорында иҗат ителгән әсәрләре исемлеге (1904–1907) I. Шигырьләр 1. *** («Әхмәтсафа әфәнде – фазыйль әдибдер кәнде...»). Кулъязма «Әлгаср әл-җәдит» журналының 1904 елгы 3 нче санында урнаштырылган. 2. *** («Тугъды, көн тугар кеби, бер сахибе һиммәт гани...»). Кулъязма «Әл-гаср әл-җәдит» журналының 1904 елгы ноябрь (15 нче) санында урнаштырылган. 3. *** («Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран...»). «1906 нчы сәнә башында чыкмая башлаячак «Әл-гаср әл-җәдит» журналының мөфассал игъланы»нда («1906 елда чыга башлаячак «Әл-гаср әл-җәдит» журналының тәфсилле игъланы) басылган. 4. *** («Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый...»). «1906 нчы сәнә башында чыкмая башлаячак «Әл-гаср әл-җәдит» журналының мөфассал игъланы»нда («1906 елда чыга башлаячак «Әл-гаср әл-җәдит» журналының тәфсилле игъланында) «Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран...» шигыреннән соң «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. 5. Мужик йокысы. «Фикер» газетасының 1905 елгы 26 ноябрь санында «Мөтәрҗим Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. 6. Шигырь («Шималь яктан...»). «Нур» газетасының 1905 елгы 6 декабрь санында басылган. 7. *** («Бу көндә сарай ачды әһали...»). Беренче тапкыр икетомлыкның 1 нче томында (1943) басылган. (Г. Тукай. Академик басма: Ике томда. 1 т. Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1943). 8. Хөррият хакында. «Фикер» газетасының 1905 елгы 11 декабрь (3 нче) санында басылган. 9. Дустларга бер сүз. «Фикер» газетасының 1905 елгы 18 декабрь (4 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. 10. Иттифакъ хакында. «Фикер» газетасының 1905 елгы 25 декабрь (5 нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. 11. Алла гыйшкына. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 гыйнвар (1 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 12. Хәзерге хәлемезә даир. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 гыйнвар (1 нче) санында "Уральскида Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 13. *** ("Рөшде вар, кауле гүзәл, наме - Рәшид..."). "Фикер" газетасының 1906 елгы 1 гыйнвар (1 нче) санында "Төрле хәбәрләр" бүлегендә имзасыз басылган. 14. *** ("Мәгатыйль кыйлды милләтне..."). "Фикер" газетасының 1906 елгы 1 гыйнвар (1 нче) санында имзасыз басылган. 15. Шәкерд, яхуд Бер тәсадеф. "Фикер" газетасының 1906 елгы 22 гыйнвар (3 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 16. Яз галәмәтләре. "Фикер" газетасының 1906 елгы 12 март (10 нчы) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 17. И каләм! "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 март (3 нче) санында басылган. 18. Иттифакъ соңында. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 март (3 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 19. Шагыйрь вә Һатиф. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 март (3 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 20. *** ("Сәгадәт юк, фәкать наме сәгадәт..."). "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 март (3 нче) санында имзасыз басылган. 21. "Фикер" гәзитәсенә генә махсус түгел. "Фикер" газетасының 1906 елгы 24, 31 март, 9, 17, 23 апрель (11-15 нче) саннарында, һәр санда икешәр бәйтле итеп, газетаның исеме астында "сәрләүхәсез" (исемсез) һәм имзасыз килеш басылып чыккан. 22. Мөридләр каберстанындан бер аваз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 апрель (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 23. Гыйшык бу, йа! "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 апрель (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 24. Пушкинә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 апрель (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 25. "Уклар" журналында мөхбир уланлара тәнбиһ. "Фикер" газетасының 1906 елгы 8 май санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 26. Кечкенә генә бер көйле хикәя. "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 май санында "Гъ" имзасы белән басылган. 27. Дәрдемәнд дәгелмием? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 20 май санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 28. Гәзитә мөрәттибләренә. "Фикер" газетасының 1906 елгы 30 апрель, 8, 17 май һәм 3 июнь (16-21) саннарында, һәр санда икешәр бәйтләп, имзасыз басылган. 29. Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә? "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 июнь (20 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән б асылган. 30. Хатирәи "Бакырган". "Уклар" журналының 1906 елгы 1 июнь санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 31. Бәет ("Бәгъзеләремез бик суфи..."). "Фикер" газетасының 1906 елгы 21, 24 һәм 27 саннарында "Биик усал" имзалы "Алай-болай" фель е тоны эчендә бирелгән. 32. Сорыкортларга. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 20 июль (7 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 33. Кемне сөяргә кирәк? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 20 июль (7 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 34. Татар кызларына. "Уклар" журналының 1906 елгы июль (2 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 35. Мөхәрриргә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 август (31 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 36. Мәхвидәрмесән? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 август (8 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 35. Пушкиннән. "Уклар" журналының 1906 елгы август (3 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 36. Борадәранә нәсыйхәт. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 сентябрь (9 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 37. Хур кызына. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 сентябрь (9 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 38. Пыяла баш. "Уклар" журналының 1906 елгы сентябрь санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 39. Рәсемгә ишарә. "Уклар" журналының 1906 елгы сентябрь санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 40. *** ("Кыямәт якын килде - җир сораучы ярылды..."). "Ук лар" журналының 1906 елгы октябрь санында "Хәсрәт" псевдонимы белән б асылган. 41. Көз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 октябрь санында "Г.Т." имзасы белән басылган. 42. Государственная Думага. "Фикер" газетасының 1906 елгы 22 октябрь һәм 5 ноябрь (бераз үзгәртелеп) саннарында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 43. Милләтә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 октябрь санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. 44. Дөнья бу, йа! "Уклар" журналының 1906 елгы октябрь санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 45. "Мөхәммәдия" көе. "Уклар" журналының 1906 елгы октябрь санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 46. Сөеклемең кабер ташында. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 ноябрь (11 нче) санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. 47. "Уклар". "Уклар" журналының 1906 елгы ноябрь (6 нчы) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 48. Үз-Үземә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 15 ноябрь (11 нче) санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. 49. Кичке азан. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы ноябрь (11 нче) санында, "Фикер" газетасының шул ук елгы 26 ноябрь (44 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 50. Мактанышу. "Фикер" газетасының 1906 елгы 19 ноябрь (43 нче) санында имзасыз басылган. 51. "Дөнья" көенә. "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 декабрь (45 нче) санында имзасыз басылган. 52. Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә. "Әл-гаср әл- җәдит" журналының 1906 елгы 5 декабрь (12 нче) санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. 53. "Әлгасрелҗәдид"ә маддәтән вә мәгънән иштиракъ идәнләрең лисане хале нә диер? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 5 декабрь (12 нче) санында "Гъ.Т. имзасы белән басылган. 54. Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 гыйнвар (1 нче) санында, шулай ук "Фикер" газетасының 27 гыйнвар санында басылган. 55. Сөальләр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 гыйн вар (1 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән б асылган. 56. Шагыйрьгә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 февраль (2 нче) санында "Г. Тукеав" имзасы белән басылган. 57. Хөрриятә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 февраль (2 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 58. Татар кошы сайрый. "Фикер" газетасының 1907 елгы 11 март (10 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 59. Теләнче. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 март санында басылган. 60. Син булмасаң! "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 март (3 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 61. "Тәрбиятел әтфаль"гә. " нче дәфтәр"дә (1907) басылып чыккан. 62. Күрдегезме? "Фикер" газетасының 1907 елгы 2 апрель (13 нче) санына кушымтада "Шүрәле" имзасы белән басылган. 63. Яз ("Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!"). "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 64. Бишектәге бала. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында басылган. 65. Шиллердән. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында басылган. 66. Мөтәшагыйрьгә. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында "Г.Т." имзасы белән басылган. 67. Пар ат. "Фикер" газетасының 1907 елгы 6 май санында басылган. 68. Тавыш хакында. "Тавыш" газетасының 1907 елгы 14 май (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 69. Ләззәт вә тәм нәрсәдә? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 май санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 70. Кем ул? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 май (5 нче) санында "..." имзасы белән басылган. 71. "Тавыш" хакында. "Тавыш" газетасының 1907 елгы 14 май (4 нче) санында "Тавыш" дип, "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 72. Ләззәт вә тәм нәрсәдә? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 май санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 73. Кем ул? "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 25 май (5 нче) санында "..." имзасы белән басылган. 74. Дөньяда торыйммы? - дип киңәшләшкән дустыма. "Таң мәҗмугасы" журналының 1907 елгы (1 июнь) 2 нче санында басылган. 75. Юаныч. "Бәян әл-хак" газетасының 1907 елгы 24 июль (197 нче) санында кыскартылып басылган. 76. Шүрәле. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 77. Бер манигы тәрәккыйгә. "Әл-ислах" газетасының 1907 елгы 5 ноябрь (5 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 78. Театр. "Әлислах"ның 1907 елгы 26 ноябрь санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 79. "Алтынга каршы". " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 80. Бер татар шагыйренең сүзләре. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 81. Утырышу. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 82. Сөткә төшкән тычкан. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 83. ...га ("И матур! Иренмәче..."). " нче дәфтәр"дән (1907) басылган. 84. Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 85. Туган җиремә. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 86. Безне урынсыз яманлыйлар. "Әл-ислах"ның 1907 елгы 10 декабрь (10 нчы) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 87. Китмибез! " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 88. Матбага берлән уйнаган бер байга. " нче дәфтәр" дә (1907) басылган. 89. Мәхбүс. "Әхбар" газетасының 1907 елгы 12 декабрь санында басылган. 90. Вәгазь. "Әл-ислах"ның 1907 елгы 17 декабрь (11 нче) санында "Г.Тукаев" имзасы белән басылган. 91. Бер гәзитә идарәсе хәленнән. "Әл-ислах"ның 1907 елгы 24 декабрь (12 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 92. Ишек бавы. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 93. Байроннан. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 94. Гыйлавә. Шигырь " нче дәфтәр"дә (1907) "Байроннан" шигыре артыннан ук, кушымта буларак басылган. 95. Охшату. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. 96. Ислахчыларга. " нче дәфтәр"дә (1907) басылган. II. Мәкаләләр. Хикәяләр. Фельетоннар 1. Җәһаләт вә сәфаләт. Кулъязма "Әл-гаср әл-җәдит"нең 1904 елгы 11 нче (14 октябрь) санында "Каилел хак" псевдонимы белән урнаштырылган. 2. Кыямәт көне. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 4 нче (15 апрель) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 3. Мөхарәбә вә Государственная Дума. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 4 нче һәм 5 нче (15 апрель һәм 20 май) саннарында "Сахибе әсәр Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 4. Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 апрель (14 нче) санында баш мәкалә урынында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 5. Мөкяләмә, яхуд Мөсарәгате фикрәйн. "Фикер" газетасының 1906 елгы 23 апрель (15) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 6. Граф Лев Толстой җәнабләре язадыр. "Фикер" газетасының 1906 елгы 25 май (19 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 7. Мөхәммәтгали бабай. "Фикер" газетасының 1906 елгы 10 һәм 18 июнь (21 һәм 22 нче) саннарында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 8. Сүз башы. "Уклар" журналының 1906 елгы 1 нче (июнь) санында журналның программ мәкаләсе рәвешендә "Дугъры" дигән псевдоним белән басылган. 9. Шәкерт илә надан ишан. "Уклар" журналының 1906 елгы 1 нче (июнь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 10. Сөаль. "Уклар" журналының 1906 елгы 1 нче (июнь) санында имзасыз басылган. 11. Ялкаулык, яхуд Җиңел кәсеп. "Фикер" газетасының 1906 елгы 25 июнь (23 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 12. *** ("Пушкинский домда"...). "Фикер" газетасының 1906 елгы 25 июнь (23 нче) санында "Уральск хәбәрләре" рубрикасында имзасыз басылган. 13. Тугьры җавап. "Фикер" газетасының 1906 елгы 25 июнь (23 нче) санында имзасыз басылган. 14. Алай-болай. "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 һәм 21 июль (24 һәм 27 нче) саннарында имзасыз басылган. 15. Погром. "Фикер" газетасының 1906 елгы 10 июль (25 нче) санында "Уральск кешесе" имзасы белән баслыган. 16. Уральск имамнарына ачык хат. "Фикер" газетасының 1906 елгы 10 июль (25 нче) санында "Идарә" имзасы белән б асылган. 17. Гайниҗамал хәзрәтнең дәхи бер ялганы. "Фикер" газетасының 1906 елгы 14 июль (26 нчы) санында имзасыз басылган. 18. Төрле хәбәрләр (Оренбург). "Уклар" журналының 1906 елгы 2 нче (июль) санында "Чапансыз" имзасы белән басылган. 19. Уйламаган җирдә орган. "Уклар" журналының 1906 елгы 2 нче (июль) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 20. Урамда. "Уклар" журналының 1906 елгы 2 нче (июль) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 21. Хакны белеп инкяр кылу. "Фикер" газетасының 1906 елгы 21 июль (27 нче) санында "Уральск кешесе" имзасы белән басылган. 22. Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларә бер-ике сүз. "Фикер" газетасының 1906 елгы 21 июль (27 нче) санында б асылган. 23. Пётр бабайның хикәяте. "Фикер" газетасының 1906 елгы 28 июль (28 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 24. Идарәдән. "Фикер" газетасының 1906 елгы 28 июль (28 нче) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз басылган. 25. [Ф Әмирханга җавап]. "Фикер" газетасының 1906 елгы 4 август (29 нчы) санында "Идарәдән җаваплар" бүлегендә имзасыз басылган. 26. "Тәрҗеман"ның кязибе. "Фикер" газетасының 1906 елгы 11 август (30 нчы) санында имзасыз басылган. 27. Гүзәл бер хакыйкать. "Фикер" газетасының 1906 елгы 11 август (30 нчы) санында "Һәйьәте идарә" имзасы белән басылган. 28. Тугъры сүз. "Фикер" газетасының 1906 елгы 11 август (30 нчы) санында имзасыз басылган. 29. Тамыг бәласы. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Мәхүб прахуды кантуршигы" имзасы белән басылган. 30. Алырга ашыгыңыз! "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Һөд-һөд" имзасы белән басылган. 31. Ишан кәрамәте. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Җен"псевдонимы белән басылган. 32. Бюрократлар нәсыйхәте. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Шәкерт угы" имзасы белән басылган. 33. Ахун хәзрәтләрнең сатылулары. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Шәкерт угы" имзасы белән басылган. 34. Фатиха базары, яки Макарья ярминкәсе. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Гъ.Т." имзасы белән басылган. 35. Тиешсез эш. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Шәкерт угы" псевдонимы белән басылган. 36. Казый кем була? "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Шәкерт угы" псевдонимы белән басылган. 37. Тәҗрибәле сүзләр. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Кырмыска" имзасы белән басылган. 38. Яна дәгъва. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Адвокат" псевдонимы белән, текстның соңгы абзацы "Идарә" имзасы белән басылган. 39. Тимерчыбыксыз телеграм хәбәрләре. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында имзасыз басылган. 40. Царь-Голод, яхуд Ачлык-Падишаһ. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 8, 9 һәм 11 нче (15 август, 15 сентябрь һәм 15 ноябрь) 1907 елгы 4 нче һәм 5 нче (15 апрель һәм 25 май) саннарында "Габдулла Тукаев" һәм "Г. Тукаев" имзалары белән б асылган. 41. "Өлфәт"кә җавап. "Фикер" газетасының 1906 елгы 18 август (1 нче) санында "Идарә" имзасы белән басылган. 42. "Заманымызның әдиб вә мөхәррирләренә гаид" мәкаләсенә гаид. "Фикер" газетасының 1906 елгы 18 август (31 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 43. Уральскидә хөррият бәйрәме. "Таң йолдызы" газетасының 1906 елгы 2 сентябрь (37 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән б асылган. 44. Уральскидә Дума членын вә тәвабигын нагайкалау. "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 сентябрь (32 нче) санында имзасыз басылган. 45. Алданмаңыз! "Фикер" газетасының 1906 елгы 11 сентябрь (33 нче) санында "Һәйьәте идарә" имзасы белән басылган. 46. Габдерәкыйп хәзрәтнең вәгазе. "Фикер" газетасының 1906 елгы 11 сентябрь (33 нче) санында имзасыз басылган. 47. Таяк сатучыларга игълан. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Чурт" имзасы белән басылган. 48. Казанда хатыннар мәслихәте. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 49. Җиңел кәсеп хакында надан муллалар киңәше. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Мылтык" имзасы белән б асылган. 50. Адәмләр хәйваннардан ни илә аерылалар? "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Сөңге" имзасы белән басылган. 51. Самар. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 52. Жандармский офицер хатыны илә. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән б асылган. 53. Бай кызы илә кучер Мәүлид. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 54. Камыт бавы илә мулла корсагы. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында имзасыз басылган. 55. Татар диненчә мөселман булу. "Уклар" журналының 1906 елгы 4 нче (сентябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 56. Яңа камустан берничә лөгать. "Уклар" журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында "Шәкерт угы", 4 нче (сентябрь) санында "Җен" имзасы белән басылган. 57. "Җаваб"ә җаваб. "Фикер" газетасының 1906 ел 17 сентябрь (34 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 58. Хиссияте миллия. "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 сентябрь (34 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 59. Муллалар. "Фикер" газетасының 1906 елгы 24 сентябрь (35 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 60. "Казан" чәйханәсендә голяма жәмгыяте. "Фикер" газетасының 1906 елгы 24 сентябрь (35 нче) санында имзасыз б асылган. 61. Уральскидә Думага сайлаулар. "Фикер" газетасының 1906 елгы 1 октябрь (36 нчы) санында баш мәкалә сыйфатында имзасыз басылган. 62. Уральскидә дарелмөгаллимин. "Фикер" газетасының 1906 елның 1 октябрь (36 нчы) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз бас ылган. 63. Хаҗи. "Фикер" газетасының 1906 елгы 6 октябрь (37 нче) санында "Г. Тукеав" имзасы белән басылган. 64. Дәхи бер фетнә. "Фикер" газетасының 1906 елгы 6 октябрь (37 нче) санында имзасыз басылган. 65. Уральск хәбәрләре (1) ("Уральскидә мәшһүр Мортаза бай..."). "Фикер" газетасының 1906 елгы 6 октябрь (37 нче) санында имзасыз б асылган. 66. Бик кыйбат. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 67. [Уральск хәбәрләре]. "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында имзасыз басылган. 68. Игълан. "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында имзасыз басылган. 69. Чит мәмләкәт хәбәрләре. "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында имзасыз басылган. 70. Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы. "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында "Уральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены" имзасы белән басылган. 71. Дәхи ниләр күрермез икән? "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында "Мөсафир" имзасы белән басылган. 72. Яңа гәзитә вә журналлар һәм мәкаләләр. "Фикер" газетасының 1906 елгы 15 октябрь (38 нче) санында имзасыз басылган. 73. Макариядә җыелыш. "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 74. Казан хәбәрләре. "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче ( октябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 75. Телсез телеграф хәбәрләре. "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында имзасыз басылган. 76. Авылда. "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 77. Куркынычлы хәбәр (Кыямәт). "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән б асылган. 78. Тимерче. "Уклар" журналының 1906 елны 5 нче (октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 79. Гаҗаиб! "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 80. Ике кеше арасында. "Уклар" журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 81. Әдәбият ахшамы, яки Литературно-музыкальный вечер. "Фи кер" газетасының 1906 елгы 22 октябрь (39 нчы) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 82. Аю һәм Ссыльный. "Фикер" газетасының 1906 елгы 5 ноябрь (41 нче) санында "мөтәрҗим Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 83. Габдулла карый. "Фикер" газетасының 1906 елгы 12 ноябрь (42 нче) санында "Уральск хәбәрләре" бүлегендә имзасыз басылган. 84. Шәкерт илә мажик. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы ( ноябрь) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 85. Шөбһә. "Уклар" журналының 1906 нчы елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 86. "Чүкеч"тән. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 87. Ике пьянчук. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 88. Җен берлә Убыр. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы ( ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 89. Фатыйма берлә Хатимә. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 90. Гаҗәп түгелме? "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 91. Мосаләхә. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 92. Телеграмнар. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 93. Шартлар. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 94. Казанда никях мәҗлесе. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында имзасыз басылган. 95. [Фемида]. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында рәсем белән имзасыз басылган. 96. *** ("Уклар" гали фикерле"). "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында рәсем белән имзасыз басылган. 97. Сәдәхә. "Уклар" журналының 1906 елгы 6 нчы (ноябрь) санында "Уклар"ның лөгать мөтәфтише" имзасы белән басылган. 98. Ләтыйфә. "Фикер" газетасының 1906 елгы 19 ноябрь (43 нче) санында имзасыз басылган. 99. Кызыкка очрау. "Фикер" газетасының 1906 елгы 19 ноябрь (43 нче) санында "Тиктормас" имзасы белән басылган. 100. "Тәрҗеман"ның татарларга галякәсе. "Фикер" газетасының 1906 елгы 26 ноябрь (44 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 101. [Лично-почетный потомственный]. "Фикер" газетасының 1906 елгы 26 ноябрь (44 нче) санында "Уральск хәбәрләре" бүлегендә имзасыз басылган. 102. Янә "Тәрҗеман"га. "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 декабрь (45 нче) санында "Ш." ("Шүрәле" сүзендәге баш хәреф) имзасы белән басылган. 103. Уральск хәбәрләре (2). "Фикер" газетасының 1906 елгы 3 декабрь (45 нче) санында баш өлеше - "Ш.", соңы (ике хәбәр) "Партия" имзасы белән басылган. 104. Мөселманнарны ни өчен особый группага бүләләр? "Фикер" газетасының 1906 елгы 10 декабрь (46 нчы) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз басылган. 105. Мөһим эш - имамнар җәмгыяте. "Фикер" газетасының 1906 елгы 10 декабрь (46 нчы) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз басылган. 106. Уральскидә сайлаулар. "Фикер" газетасының 1906 елгы 13 декабрь (47 нче) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз басылган. 107. Театруның файдасын халыкка ничек төшендерәмез һәм хәзрәтләрдән ничек дөрестләтәмез? "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 декабрь (48 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 108. Җәмгыяте хәйрия. "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 һәм 31 декабрь (48 нче һәм 50 нче) саннарында "мөтәрҗим Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 109. Һәркимиң кәндинчә вардыр ля мөхаль әндишәси. "Фикер" газетасының 1906 елгы 31 декабрь (50 нче) санында "Бер "Фикер"че" имзасы белән басылган. 110. Төш күрдем. "Фикер" газетасының 1907 елгы 6 гыйнвар (1 нче) санында "Шүрәле" имзасы белән басылган. 111. Игълан. "Фикер" газетасының 1907 елгы 6 гыйнвар (1 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 112. Тәшәккер. "Фикер" газетасының 1907 елгы 28 гыйнвар (4 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 113. Выборлар. "Карчыга" журналының 1907 елгы 5 нче (февраль) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 114. Уральск хәбәрләре. "Фикер" газетасының 1907 елгы 4 февраль (5 нче) санында имзасыз басылган. 115. "Дөнья вә мәгыйшәт" журналына даир. "Фикер" газетасының 1907 елгы 18 фераль (7 нче) санында "Татар угылы" имзасы белән б асылган. 116. Икенче Дума вә халык. "Фикер" газетасының 1907 елгы 22 февраль (8 нче) санында "Татар угылы" имзасы белән басылган. 117. Кабергә киткән "Фикер" яңадан терелеп кайтты. "Фикер" газетасының 1907 елгы 8 март (9 нчы) санында имзасыз басылган. 118. Ай.бат! (Кавказ тормышыннан). "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 3 нче һәм 4 нче (март һәм апрель) саннарында "Г. Тукаев" имзасы белән язылган. 119. Идарәдән. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 3 нче (15 март) санында имзасыз басылган. 120. Тәкрар әйтәмез. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 4 нче (15 апрель) санында басылган. 121. Башланды. "Карчыга" журналының 1907 елгы 7 нче (апрель) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 122. Шигырьләребез. "Фикер" газетасының 1907 елгы 22 апрель (15 нче) санында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 123. Бюджет. "Карчыга" журналының 1907 елгы 8 нче (май) санында "Тәртә башы" имзасы белән басылган. 124. Ана мәктүбләре. "Фикер" газетасының 1907 елгы 4, 6, 13 май (16, 17, 18 нче) саннарында "Г. Тукаев" имзасы белән басылган. 125. Партияләр. "Фикер" газетасының 1907 елгы 6 май (17 нче) санында баш мәкалә рәвешендә имзасыз басылган. 126. Думаның хәле. "Фикер" газетасының 1907 елгы 13 май (18 нче) санында баш мәкалә итеп имзасыз басылган. 127. 4 нче май - җомга. "Фикер" газетасының 1907 елгы 13 май (18 нче) санында имзасыз басылган. 128. Тәнкыйть - кирәкле шәйдер. "Әл-ислах" газетасының 1907 елгы 17 октябрь (3 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. III. Мәсәлләр 1. Мөхәррир һәм Карак. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 2. Хикмәтле хикәя. "Фикер" газетасының 1906 елгы 8 май (17 нче) санында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. 3. Мөһәндис. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 4. Рәхәт йокы. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 5. Мөсафирләр һәм Этләр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 6. Җылан. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 7. Локман Хәким сүзләре. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 8. Мөрид. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 9. Аю мәҗлесе. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 10. Вагыйз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 11. Мирон. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 12. Бәхет. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 13. Җил илә Кояш. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 14. Бер Гөл. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 15. Мот илә Карлыгач. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 16. Ишәк. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 17. Ике бала. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 190 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 18. Оракул. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 19. Көтүче. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында баслыган. 20. Кәгазь Змея. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 21. Вәзир. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 22. Казлар. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 23. Мактанчык Куян. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 24. Умарта корты вә Чебеннәр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 фераль) санында басылган. 25. Черки изгелеге. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 26. Җылан илә Куй. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 27. Ташбака илә Куян. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 28. Арыслан ауда. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 29. Файдасыз җумардлык. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 30. Бүре этләр оясында. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 31. Каз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 фераль) санында басылган. 32. Тиен. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 33. Куйлар вә Этләр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 34. Дуңгыз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 35. Аю. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 36. Арыслан илә Төлке. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 37. Тимерче вә Эте. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 38. Алмас. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 39. Тычкан илә Күсе. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 40. Ике Эт. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 41. Җегет сайлаучан Кыз. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 3 нче (15 март) санында басылган. 42. Тавыклар һәм Каракош. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 43. Мәрхәмәтле Төлке. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 44. Картайган Арыслан. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 45. Батыр Кырмыска. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 46. Тәүбә иткән Төлке. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 47. Фил. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 48. Сәүдәгәр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 49. Әтәч илә Күке. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 50. Мәче илә Сандугач. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 51. Роща илә Ут. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 52. Бүре илә Сычкан. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 53. Бытбылдык. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 54. Күке. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 55. Бала караучы. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 7 нче (20 июль) санында басылган. 56. Чүлмәк илә Казан. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 57. Нәүхәчеләр. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 58. Аш пешерүче. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 59. Чабак. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1906 елгы 10 нчы (15 октябрь) санында басылган. 60. Кыр кәҗәләре. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган. 61. Этләрнең дуст булышуы. "Әл-гаср әл-җәдит" журналының 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында басылган.