ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ МИЛЛИ ТӘСБИХЫБЫЗ ЭНҖЕЛӘРЕ Рәмил Исламов Татар халкыныӊ бай тарихында Омск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез дә зур урын алып тора. Мәсәлән, танылган дин эшлеклесе, сәясәтче, нашир Габдерәшит Ибраһимов (Аубаткан), сәүдәгәр Нияз һәм аныӊ уллары Әбелфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин Әйтикиннәр (Тара), бертуган сәүдәгәрләр Хәмзә белән Хисами Әсәдуллиннар (Кушкүл), Сәетгали хаҗи Шихов (Үләнкүл), Кәрим Ахунов (Тусказан) һәм башкалар халыкныӊ матди тормышында да, мәдәни учаклар нигезләүдә дә биниһая көч куйган могтәбәр затлар. Академик В.В.Радловның XIX гасыр урталарында, Себернеӊ яртылаш өлешендә диярлек йөреп, төзегән "Образцы народной литературы тюркских племен" дигән титаник хезмәтенеӊ 4нче томы Себер татарларыныӊ шигъри иҗатына багышланган. Шунысы да игътибарга лаек, ул "Идегәй" дастаныныӊ 3 вариантын язып ала. 1919 елда танылган тел галиме һәм журналист Нигъмәтулла Хәкимов (1889-1937) Тара өязендәге Яланкүл (Еланлы) (хәзерге Большеречье районы) авылында Ситдыйк Зәйнетдиновтан бу әсәрнеӊ күләме ягыннан тулырак һәм әдәби эшкәртелеше буенча кыйммәтле 4нче вариантын язып алуга ирешә. Әйтергә кирәк, Яланкүл авылында мәгърифәтче Мөнзир Исхаков, тарихчы Фоат Вәлиев, аныӊ җәмәгате, тел галимәсе Суфия Исхакова туып-үскән. Узган гасырныӊ 40нчы елларында татар галимнәре һәм язучылары тарафыннан В.В. Радлов эзләре буйлап фольклор экспедициясе оештырыла. 1967-69 елныӊ җәй айларында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтыныӊ халык авыз иҗаты бүлеге хезмәткәрләре Фатих Урманчеев, Хуҗиәхмәт Мәхмүтев, Флора Әхмәтова, Халидә Гатина, Нәгыйм Ибраһимов, Илсөя Һадиева өлкәнеӊ Тара (Олы Туралы, Кече Уш, Шыклар (Речапово), Кызылкош (Әйткул), Хуҗавыл, Усть-Уй, Курман), Знаменск (Качук, Түбән Сәбәләк, Усть-Тамак), Тевриз (Тау, Әйрә (КипоКулар), Отыз, Байба, Ташеткан, Югары Ай (Нагорно-Аево), Туйчы), Усть-Ишим (Тибенде, Уба, Саургач, Эбаргүл, Илчебага), Большеречье (Кузатау, Кушкүл, Олы Күл, Яланкүл, Каракүл, Кайгалы, Тусказан), Муромцево (Чуртанлы, ЙортБергамак) районнарында булып, фольклор әсәрләре җыйнаганнар. Ул әсәрләр 12 томлык "Татар халык иҗаты"нда урын алганнар, ә оригиналлары хәзерге вакытта язма һәм музыкаль мирас үзәге тупланмасында саклана. Татар халык сөйләшләре атласыныӊ 3 нче томына тел материаллары туплау максатында Институт галимәсе Дария Рамазанова 1993 елда Отыз, Кышлау, Байба (Тевриз районы), Әшеван (УстьИшим районы), 1998 елда хезмәттәше Тәнзилә Хәйретдинова белән бергә Ташеткан, Туйчы (Тевриз районы), 2006 елда янә үзе Саургач, Олы Бүрән (Тюрмитәки), Тибенде, Илчебага, Тау, Козгын (Усть-Ишим районы) авылларында булган. Институтныӊ 2014 елгы комплекслы экспедицияләренеӊ берсе июнь-июль айларында Омск өлкәсенеӊ Тевриз һәм Усть-Ишим районнарына оештырылды. Безнеӊ максат - анда яшәүче милләттәшләребезнеӊ тел үзенчәлекләрен, җирле топонимияне, гамәли сәнгать үрнәкләрен өйрәнү, халык авыз иҗаты, музыкаль көй үрнәкләрен, сирәк китаплар һәм кулъязмалар җыйнау иде. Омск тимерьюл вокзалында безне "Татар дөньясы" өлкә татарлары газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова, "Умырзая" Милли тәсбихыбыз энҗеләре 39 фольклор халык ансамбле әгъзасы Римма Мөхәммәдуллина, шәһәр татар мохтарияте рәисе урынбасары, "Азатлык" радиосыныӊ җирле хәбәрчесе Розалия Сайганова каршылады. Алар башта безне шәһәр мәдәният сараенда ансамбль яшәеше белән таныштырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, ансамбль 2012 елныӊ апрель аенда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча Казанда булып, "Татарстан-Яӊа Гасыр" телеканалындагы "Җырлыйк әле" тапшыруында чыгыш ясаган, "Казан" милли-мәдәни үзәгендә концерт куйган. Аннары Татарстан Президенты бүләк иткән зур автобуста безне Омск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, "Енисей" корпорациясе җитәкчесе, иганәче Тамир Алимбаев офисына алып бардылар. Чәй табыны артында сөйләшүләрдән аӊлашылганча, ансамбль дә, газета да Тамир әфәнденеӊ химаясендә икән. Ул шулай ук башка мәдәни чараларга да зур ярдәм күрсәтә. Дөрес, эшләренеӊ тыгыз вакыты булу сәбәпле, Тамир әфәнде үзе очрашуда катнаша алмады. Сөйләшә торгач, Римма ханым Башкортстанныӊ Тәтешле районы, Аксәет авылыннан, ә Розалия ханым Шаран районыныӊ Нөрәй авылыннан булып чыкты. Алар яшьлек елларында юллама белән бу якларга килгән һәм төпләнеп калган. Аннары безне корпорациянеӊ кечерәк машинасында Тевриз районына озаттылар. Ара 500 километр гына. Шулай, ул якларда ераклык төшенчәсе безнеӊ күзаллаудан үзгәрәк, башкачарак икән. Тевриздә безне хакимиятнеӊ мәдәният комитеты рәисе Руслан әфәнде Бариев белән, татар мәдәнияте үзәге директоры Мәрвә ханым Төхвәтуллина каршы алды һәм "Постоялый двор" дигән хосусый кунакханәгә урнаштырдылар. Икенче көнне иртән район музеен тамаша кылдык. Аны сугыш һәм хезмәт ветераны Константин Кошуков (1925-2011) нигезләгән. Музей күптән түгел яӊа бинага күчкән һәм мондый төр оешмаларга куелган барлык таләпләргә дә җавап бирерлек итеп корылган. Аныӊ төп иганәчесе - "Тевризский агроснаб" җитәкчесе Михаил Лавинов. Методист Галина ханым Шилова барлык экспонатлар белән дә бик теләп таныштырды һәм кызыксындырган сорауларга тәфсилле аӊлатмалар бирде. Аннан соӊ төп эшебезгә күчеп, Күчем хан заманында ук нигезләнгән Отыз авылына юнәлдек. Анда безне Мәрвә ханым белән авылныӊ китапханәчесе Нәфисә Маликова озатып йөрде. Иӊ беренче танышкан кешебез, 24 яшьлек булуына карамастан, инде 4 бала атасы - Ванил булды. Ул безне ниндидер мәсьәлә хәл итәргә килгәннәр, дип уйлап, шундук балалар бакчасы, мәктәп проблемалары турында сөйләп китте. Гомумән, бу тынгысыз затны район күләмендә дә яхшы беләләр икән... Үземнеӊ юнәлеш буенча бу авылда әллә ни материал табылмады. Бары тик бер гаиләдә генә басма Коръәннеӊ һәм шулай ук басма тәфсирнеӊ аерым өлешләрен күрергә туры килде. Аннары Кышлау (рәсми аталышы - Малые Кулары) авылына бардык. Анда Әхмәтхан ака (аганы, абзыйны шулай әйтәләр) Рәсүлев, туган көне булуына карамастан, вакытын кызганмыйча, безгә бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Билгеле булганча, Урта Азиядән Себер якларына килеп Ислам дине тараткан шәехләрне "яхшылар" дип атыйлар һәм күп кенә авылларда күбесенеӊ каберләре билгеле булып, алар астана дип атала. Кышлауда да шундый изгеләр урыны бар. Икенче көнне хакимият башлыгыныӊ беренче урынбасары Анатолий Недергель белән очрашу булды. Ул безгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде. Очрашудан соӊ район үзәгеннән ерак булмаган Козгын (Кускуны) авылында эшләдек. Безне шунда туып-үскән, гаиләсе белән шунда ук яшәүче, татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Альмира Гәрәева озатып йөрде. Бу авылда әүвәл Маһинур апа Тухтасиновага бардык. Ул яхшылар нәселеннән икән. Ләкин аӊарда безгә кирәкле материал булмады. Рәүфә Маһияновада кайнанасы Йөзлебикә әбидән ядкәр булып калган басма Коръәнне карадык. Әминә апа Гомәрева кайнанасы Бибиәсма әбидән (ул 105 яшьтә вафат булган) калган 18 берәмлек сирәк китаплар һәм Милли тәсбихыбыз энҗеләре 41 башка материаллар бирде. Алара арасында, мәсәлән, тулы булмаган төрле форматтагы басма Коръән нөсхәләре, Таҗетдин Ялчыголныӊ "Рисаләи Газизә", Вафаиныӊ "Рәүнәкъел-Ислам" әсәрләренеӊ аерым өлешләре бар. Ниязмөхәммәд Сөләйманов атлы кешенеӊ Петропавловскида басылган ниндидер китабыныӊ соӊгы ике бите очравы шулай ук зур кызыксыну уятты. Казан университеты басмаханәсендә 1901 елда басылган "Әсхабе кәһәф" исемнәре язылган төсле шәмаилнең дә гасыр башында ук ул якларда мәгълүм булганлыгы ачыкланды. Әминә апаныӊ үзенә килгәндә, ул чыгышы буенча Оренбург якларыннан, хәзерге Сарташ (элекке Зианчура) районындагы Яӊавыл (Ново-Гафарово) авылыннан. 1958 елда Оренбург педагогия училищесен тәмамалаганнан соӊ, юллама белән Омск өлкәсенә җибәрелеп, Козгын авылы мәктәбенә билгеләнгән. Биредә Галиулла исемле егет белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Хәзер Әминә апа белән Галиулла абзый оныкларының Хафиз һәм Хәдичә исемле балаларына сөенеп яши. Бу авылда да яхшылар урыны барлыгы турында сөйләделәр. Козгыннан кайткач, Татар милли-мәдәният үзәгендә булып, аныӊ эшчәнлеге белән якыннан таныштык. Ул 2005 елда оештырылган. Аныӊ каршында "Шатлык" дигән ансамбль эшләп килә. Аӊа 2009 елда "Халык ансамбле" дигән исем бирелгән. Анда төрле һөнәр ияләре, мәктәп укучылары йөри. Ирешкән уӊышлары да бар. Мәсәлән, солистка, 6 сыйныф укучысы 2012 елда "Яӊа йолдыз" өлкә конкурсында икенче урынга лаек булган. 2013 елда "Тевриз районында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү" программасы кысаларында "Күӊел бизәкләре" дип аталган сәхнә осталыгы конкурсын оештыру да Үзәкнеӊ эшчәнлегенә бәйле. Алдагы көндә Әйрә (Кипо-Кулары) авылына килдек. Анда безне егерме биш ел клуб мөдире булып эшләгән Нурия Курмышева каршылады. Ул мулла вазифасын башкаручы Рафаел Фәттаховны күрергә тәкъдим итте. Рафаел әфәнде миӊа "Рисаләи фарыз гайн һәм дәгъват" дигән басма китапныӊ тулы нөсхәсен бирде, аннан соӊ, мәчет активы рәисе Гайнулла Шәрипов янына алып барды. Аӊарда шактый гына сирәк китаплар һәм кулъязмалар сакланганлыгы ачыкланды. Алар арасында XIX гасыр азагына караган, әйбер алып тору турында рус һәм татар телләрендәге документлар, кибеттән әҗәткә биреп тору турында язмалар да бар иде. Әйтергә кирәк, аларныӊ күбесе Гайнулла әфәнденеӊ бабасыныӊ әтисенеке булып чыкты. Г.Шәрипов тапшырган кулъязмалар арасында гарәп телендәгеләр дә, татарча шигырьләр тупламы да бар. Шушы авылныӊ Мәхмүт исемле егете үзенеӊ автомобилендә дүрт чакрымда гына булган Актүбә (Азы) авылына да алып барды. Анда миӊа кирәкле материаллар табылмаса да, мулла вазифасын башкаручы Мөхәммәтҗан ага Уразов белән очрашу гыйбрәтле булды. Аныӊ бабалары бу якларга хәзерге Татарстанныӊ Апас районындагы Каратун авылыннан күченеп килгән булганнар. Кызганыч ки, нәселдәшләре белән бернинди дә элемтәләр булмаган. 1776 елда нигезләнгән Тау (Тавинский) авылында эшләү дә тиешле нәтиҗәләр бирмәде. Безне озатып йөрүче китапханәче Алсу ханым Алееваныӊ тырышлыгына да карамастан, кешеләр үзләрендә булган сирәк китапларын бирергә ашыкмадылар. Анда имам Руслан Вахитовныӊ фидакяр эшчәнлеге игътибарны җәлеп итте. Ул эчкечелеккә каршы көрәшеп, авылда шактый уӊай нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтүенә караганда, районда 7 мәчет төзеттергән (Козгындагысын һәм Кипо-Кулардагысын үзем дә күрдем). Үзе имамлык иткән мәчеткә кушып мәдрәсә бинасы да кордырткан. Анда проблемалы һәм зур гаилә балаларын төшке аш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл иткән. Авылларга муллалар җитмәгәнгә дә бик борчыла ул. Шул көннеӊ кичендә Усть-Ишим районы үзәгенә күчендек. Анда безне мәдәният һәм ял үзәгенеӊ "Старица" дип исемләнгән халык мәдәнияте үзәге белгече Снежана Кадыйрова каршы алды. Бу районда эшебезне Әшеван авылында башладык. Анда миӊа Нурмөхәммәт ага Хәмитов (ул мулла вазифасын башкара) унике Милли тәсбихыбыз энҗеләре 43 берәмлек материал бирде. Алар арасында бик яхшы сакланган, тулы "Мөхәммәдия" китабыныӊ басма бер нөсхәсе бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурмөхәммәт аганыӊ нәселләре Казан ягыннан булган. Ул үзе Тибенде авылында туып-үскән, бирегә ундүрт яшьләрендә килгән. Равилә Айнуллина тапшырган сирәк китаплардан "Йосыф вә Зөләйха" әсәренеӊ 1862 елгы ике басмасын, "Кыйссаи Сәйфелмөлек", "Кыйссасел-әнбия" басма китапларыныӊ тулы булмаган нөсхәләрен әйтергә мөмкин. Ишем елгасы буена урнашкан Әшеван авылы 1226 елда нигезләнгән икән. Аныӊ тирәсендә археологлар борынгы курганнар, шәһәрлекләр тапканнар. Снежана ханым үзенеӊ автомобилендә 900 еллык тарихы булган Тюрметәки, ягъни халык телендәгечә Олы Бүрән авылына да алып барды. Аныӊ бер өлеше Ишем елгасы буенда үзәнлектә, ә икенче өлеше калкулыкта (аны Уба диләр) урнашкан. Анда туксан ике яшьлек Бибисара әби кызыклы риваятьләр сөйләде. Авылдан ерак түгел шәех Бигәч-ата астанасы бар. Эбаргүл (икенче аталышы - Ихсиӊер) авылыныӊ барлыкка килүе турында төрле риваятьләр бар. Аларныӊ берсендә авылны Ибәрде дигән хан, икенчесендә Казан якларыннан килгән Эбаргүл исемле карт нигезләгән, диләр Авыл башта Иртыш елгасыныӊ каршы ягында Наримановка дигән калкулыкта булган. Әмма су басулар башлангач, халык авылныӊ хәзерге урынына күченгән. Авылда безне клуб эшләре методикасы буенча белгеч, казакъ милләтеннән булган Чулпан (Шолпан) Тимербаева каршы алды. Ул Казакъстанныӊ Павлодар өлкәсендә туып-үскән, ире Ренат белән Омск шәһәрендә танышып өйләнешкәннәр. Ике телдә дә яхшы сөйләшә. Үз вакытында Мәскәү университетыныӊ тарих факультетына керү имтиханнары да тапшырган. Авылда мулла вазифасын башкаручы Гайнулла Чамалетдинов (Җамалетдинов) үзендә сакланган "Мөхәммәдия" басма китабыныӊ тулы булмаган нөсхәсен, Коръәннеӊ әл-Иткан тәрҗемәсен бирде. Материаллар арасында, фикеремчә, бер хат аеруча кызыксыну уятты. Язылу датасы куелмаса да, аныӊ мәгълүм Октябрь түнтәрелешенә кадәр язылганлыгы ачык күренә. Соӊра әйтеләсе кайбер фикерләремә муафикъ бу язма белән тулысынча таныштыруны мәгъкуль күрдем. Аныӊ эчтәлеге шундый: "Мөхтәрәм Сөнгатулла әфәнде белән Сафиулла әфәнде! Миӊа сезнеӊ белән бер мәдрәсәдә булмау бик күӊелсез, иптәшләр, дөнья вөҗдансыз, ул һәркемне үзенә әсир итә, үз теләгәненчә эш кыла. Минеӊ бу ел Манчылда калырга исәп юк иде. Дөнья әфәнде һич кая барырга рөхсәт итмәде. Шуныӊ белән калып куйдым. Шуныӊ өстенә шәрикләр дә булмады диярлек. Чөнки без өч кенә: бары иптәшем Рәҗәп әфәнде белән Тәүфикъ әфәнде. Менә шул сәбәпле күӊелсез, укулар да мөкәммәл түгел. Ана теле бөтенләй юк. Гарәп телен Йосыф Сәгыйдев укытган була. Ул да барлыгы түгел, хәдис, тәфсир, фикъһе. Янә гарәп теленә бер мөгаллим алган булганнар. Анысы бөтенләй агач. Ул, ягъни агач мөгаллим, безгә гакаид белән бәлягать укытган була. Без агач мөгаллимнеӊ таш шәкертләре укыган булабыз. Әлхасыйль, без Габдулла әфәнденеӊ дәресләренә карап торабыз. Миӊа калса, башкаларын күптән инде сыйныф бүлмәдән чыгарып йибәрер идем, ләкин иптәшләрем канәгать хасыйль кылсалар кирәк. Бу хакта мин Сафиулла әфәнде Мәдишевне исемә төшердем. Әфәнделәр, мин сездән көз көне китаплар сораткан идем. Ләкин сез икегез берлектә миӊа бер хат язган идеӊез. Менә шул мәктүбеӊездә "Сораткан китапларыӊыз юк" дия җавап биргән икәнсез, соӊра без шул китапларны Троискидан алдырттык. Сезнеӊ шулай "юк" кына дип бик ансат җавап бирүеӊез минем өчен күӊелсез тоелды. Әмма "Эш" көтебханәсеннән "һәндәсә юк" диб җавап килде. Ләкин бик кирәк иде. Башка ясат хәбәр улмадыгы өчен сәламәтлек теләп сүземне шушы кадәрлә тәмам кыйлам. Мәгълүмеӊез Б.Шәрипов". Сочила ханым Хәкимова татар телендә язылган дини эчтәлекле кулъязма һәм кулъязма Коръәннеӊ сакланып калган биш битен тапшырды. Шул ук көнне өйләдән соӊ күрше Илчебага (рәсми булмаган атамасы - Курты) авылына бардык. Анда миӊа, клуб хезмәткәре Милли тәсбихыбыз энҗеләре 45 Клара ханым Йосыпова ярдәме белән, озак еллар авылда мулла вазифасын башкарган Гарәфетдин ага Гыймаев белән танышырга туры килде. Аныӊ әтисе ягыннан бабалары хәзерге Чуваш Республикасы, Комсомол районының Урмай, ә әнисе ягыннан - Татар Шырты авылыннан булганнар. Ул андагы туганнарын да эзләп тапкан, берникадәр аралашканнар да. Әмма, буыннар алмашыну сәбәпле, соӊгы вакытларда элемтәләр бөтенләй өзелгән. Ул миӊа "Рисаләи Газизә" китабын тапшырды. Авыл атамасыныӊ килеп чыгышы Багый (Бакый) исемле кешегә бәйле рәвештә аӊлатыла. Имеш, ул Санкт-Петербургка барып, авылдашларына Русия подданлыгы алып кайткан. Шуӊа күрә, аны Илче Багый дип атаганнар. Шуннан ул исем авыл атамасына әверелеп, Илчебага шәкелен алган. Каенавыл - район үзәгеннән 67 километр ераклыкта, Төмән өлкәсе белән чиктә урнашкан. Анда Рәисә апа Рәхимова алты бите генә сакланып калган фарсы телендә кулъязма, Уразабига Яхина ике кулъязма, Мәрьям Ниясуллина берничә басма китап бирде. Бу авылда игътибарны җәлеп иткән бер күренеш - ул да булса зиратта кабер өстенә куелган киртмәнеӊ (бу якларда махсус бураны шулай дип атыйлар) эчке ягындагы бер почмагына өч буынлы итеп сырлап эшләнгән багана бастырып кую. Мәрхүм ир-ат җенесеннән булса, багана башына ярымай, ә хатын-кызныкына - тарак беркетелә. Саургач авылында исә багана киртмәнеӊ тышына, җиргә казып утыртыла. Мәрхүмнеӊ хатын-кыз икәнлеген белдерә торган тарак өстенә ярымай да куела икән. Саургачта шундый өч астана (изгеләр каберлеге) бар. Аларныӊ берсен, авыл кешеләре ярдәмендә, Илсөяр Закирова белән зиярәт кылдык, традицион гадәт буенча садакалар салдык. Әйтергә кирәк, астана өчен авылда бер җаваплы кеше билгеләнә икән. Ул әхлакый яктан үрнәкле булырга, яхшыларга багышлап махсус хәтем укытырга тиеш. Ул кешедә астана китабы да сакланганлыгын әйттеләр, ләкин аны беркемгә дә күрсәтергә һәм авылдан читкә чыгарылырга ярамаганлыгын аӊлаттылар. Икенче бер астанада Керман шәһәреннән (Иран) булган Мөсләхетдин шәехнеӊ шәһит киткән өлкән кызы Салиха биби җәсәде дәфен кылганлыгы мәгълүм. Хәзерге вакытта бу авылда Идел-Урал төбәкләреннән ХХ гасырда килеп төпләнгән милләттәшләребез дә бар икән. Саургачта тагын бер гыйбрәтле язмыш иясен очраттым. Ул - таҗик милләтеннән булган Дәүран Кәримов. Таҗикстанныӊ Куляб өлкәсе, Фархор районындагы Комсомол кышлагында туып-үскән. Хатыны Клара ханым белән 70 нче еллар уртасында Тубыл шәһәрендә танышып кавышканнар. Берникадәр Таҗикстанда яшәгәннәр һәм анда мәгълүм үзгәрешләр башлангач, бирегә күченеп килгәннәр. Гаиләсе шактый гына ишле. Үзе кочегар булып эшли, мулла вазифасын да башкара, ясалма чәчәкләр эшләү белән дә шөгыльләнә. Кыскасы, үз телендә дә, татарча да яхшы сөйләшә торган, тиз аралашучан Дәүран матур яшәргә тырыша. Авылда мине озатып йөрүче Вәлия Рәхимова (ул клуб хезмәткәре, мәдәни эшләрне оештыручы) никадәр тырышлык куйса да, күргән сирәк басма китапларны үзләрендә калдыруны кирәк таптылар. Экспедициянеӊ соӊгы эше Тибенде авылында булды. Ул якынча 1472 елда нигезләнгән. 2012 елда аныӊ 540 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Безгә бәйрәмнеӊ видеоязмасын да күрергә насыйп булды. Авыл клубыныӊ китапханәсендә, шактый гына, Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар да бар икән. Мине озатып йөрүче, клуб методикасы буенча белгеч Айсылу Рабикова (ул бирегә Олы Бүрәннән килен булып төшкән) әйтүенә караганда, кызганыч, ул китапларны укучылар сирәгәеп бара икән. Бу - мәктәптә туган тел укытмауның аянычлы нәтиҗәсе. Авылда кирпечтән бик матур яӊа мәчет тә төзеп куйганнар. Бу изге эшне башлап йөргән Әбделхәбир Уразов фаҗигале рәвештә вафат булганнан соӊ, әлегә мулла вазифасын башкаручы гына юк икән. Экспедиция авылдан кузгалырга җыенганда, инде айлар буе көттергән шифалы яӊгыр да сибәли башлады. Без моны, рамазан Милли тәсбихыбыз энҗеләре 47 шәрифтә изге эшләр белән йөрүебез нәтиҗәсе, дип юрадык. Кем белә, Тукай язганча, "Күктә ни булмас дисеӊ, - очсыз-кырыйсыз күк бит ул!". Безне районныӊ мәдәният һәм ял йортында зыяфәт өстәл әзерләп, мәдәният бүлеге башлыгы Вячеслав Швеин, яшьләр белән эшләү методисты Татьяна Таныгина, балалар белән эшләү методисты Екатерина Кульпина, фольклор буенча белгеч Галина Ануина, информация-методика үзәге җитәкчесе Людмила Терехова көтеп торалар иде. Ике яктан да бүләкләр тапшыру мәрасиме тәмамлангач, дустанә сөйләшү, фикер алышу булды. Бу яклардагы сирәк китаплар һәм кулъязмаларныӊ аз саклануы берничә объектив сәбәп белән аӊлатыла. Беренчедән, дәһрилек чорында гарәп хәрефендә язылган һәр кәгазьне юк итү кампаниясе анда да тиешле дәрәҗәдә үткәрелгән. Икенчедән, андый китапларныӊ хуҗасы вафат булса, аларны туганнарына яки башка кешеләргә тарату-өләшү гадәте бар икән. Өченчедән, булган китапларны, укый белүче булмаса да, нәсел ядкәре итеп сакларга тырышу тенденциясе көчле. Күргән-табылган материалларга нигезләнеп шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: без тикшергән авылларда, Коръәни Кәримнән тыш, "Мөхәммәдия", "Фазаилеш-шөһүр", "Китабе шәрхе фикъһе Кәйдани белафзы әт-төрки", "Һәза әл-китаб төхфәтел-мөлек", "Кифая әл-әхбар фи сәйр ән-нәби әл-мохтар", "Шәвәһад әл-хак", "Рисаләи Газизә", "Гакыйдәт әһлел-хак", "Мохтасар әл-викая" тәрҗемәсе, "Китаб мостатаб рахәт дил", "Рәүнәкъел-Ислам", "Китаб әл-фарыз әд-даими лил-балигъ вәлбәлягать мин мәснәгать әл-ахунд әл-Мәчкәрәви", "Кырык хәдис", "Кыйссасел-әнбия", "Йосыф вә Зөләйха", "Кыйссаи Сәйфелмөлек", "Мәнзумәте игътикадия" һәм башка китаплар киӊ таралыш алган булган. Дөрес, бу катгый төгәллеккә дәгъва итми, әлбәттә. Биредә дә халыкның көнкүреш шартларын яхшырту буенча проблемалар җитәрлек. Авылларга асфальт юлларныӊ булмавы, газ үткәрелмәгәнлеге аеруча күзгә ташланып тора. Ә Себердәге нефть һәм газ дөньяныӊ бик күп илләренә озатыла бит югыйсә. Югарыда китерелгән Б. Шәрипов хакында әйтелгәнчә, ана телен, ягьни татар теле һәм әдәбиятын укыту мәктәп программасыннан бөтенләй төшереп калдырылу йөрәкне әрнетә. Язма мәдәнияте булган милләттәшләребезне XXI гасырда үз әлифбасы да булмаган кабиләләр рәтенә төшерү булып чыга түгелме соң бу?! Татарстан телевидениесе җитәкчелеге анда яшәүче милләттәшләребез турында актуаль темага багышланган тапшырулар оештыруны җайга салса, бик тә урынлы булыр иде. Халык исәбен алганда: "Без бер халык!" - дип сөйләргә яратабыз бит. Киӊ дөнья аренасына чыгарылсалар, алар да урындагы җитәкче органнар алдына үзләренеӊ проблемаларын кыюрак куярлар иде. Анда-монда бер якныӊ концертын тамаша кылып, тәлинкә антенна аркылы икенче якныӊ тапшыруларын карап кына җитди, төп мәсьәләләрне хәл итеп булмый. Себер татарлары да бит милли тәсбихыбызныӊ энҗеләре! ТУБЫЛ-ИРТЫШ ДИАЛЕКТЫНЫҢ ТЕВРИЗ СӨЙЛӘШЕ Дария Рамазанова Татар халкының төрле төбәкләрен комплекслы, ягъни төрле юнәлешле белгечләр (телчеләр, археографлар, сәнгать һәм музыка белгечләре һ.б.) катнашлыгында өйрәнү дәвам итә. 2014 елда оештырылган комплекслы экспедиция Омск өлкәсенең Тевриз һәм Усть-Ишим районнарында булды. Билгеле булганча, әлеге районнарда тубыл-иртыш диалектына карый торган тевриз сөйләше таралган (Тумашева, 1961, 1977; Алишина, 1994; Рамазанова, 2007 һ.б.). Ул тубыл-иртыш диалектының үзенчәлекле сөйләшен тәшкил итә. Мәсәлән, анда әлеге диалектка хас ц-лаштыру күзәтелми. Ул ч-лаштыручы сөйләш. Тагын шунысы характерлы, тевриз сөйләшендә а авазы, себер диалектларына хас иренсезләштерү урынына, иренләштерелә, хәтта о авазына күчә. Территориаль яктан тевриз сөйләше тара һәм тобол сөйләшләре белән чикләнгән. Халык арасында бу авылларны, Иртыш елгасы буенда Тевриздан түбәндә (түбән авыллар) яки югарыда (югары авыллар) урнашкан булуларына карап, икегә бүлү гадәткә кергән. Түбән авылларда сан ягыннан җирле компонент - себер татарлары, ә югары авылларда Идел татарлары өстенлек итә, һәм шуңа күрә аларның тел үзенчәлекләре ягыннан да берникадәр аерымлыклар төсмерләнә: югары авылларда татар әдәби теле белән уртаклык шактый актив. Тевриз сөйләше вәкилләре борынгы көрдләр кабиләсенең дәвамчылары булып торалар. Бу сөйләштә хәзерге көндә дә үзенчәлекле күренешләр яшәп килә, алар тевриз сөйләшенең саз ягы сөйләше, тубыл сөйләшенең вагай урынчылыгы һәм бараба диалекты белән зур уртаклыгын күрсәтә. Сөйләшне өйрәнү тарихына карата. Тевриз сөйләше беренче мәртәбә себер диалектлары буенча зур белгеч Д.Г. Тумашева тарафыннан тасвирлана (Көнбатыш Себер татарлары теле, 1961; Диалекты сибирских татар, 1977 һ.б.). Х.Ч. Алишина тубыл-иртыш диалектын тасвирлаганда тевриз сөйләше буенча да материаллар китерә (1994). Себер татарлары диалектлары Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре тарафыннан "Татар халык сөйләшләре атласы"ның III томын төзү өчен, махсус программа нигезендә экспедицияләр оештырып өйрәнелде. "Атлас"ның бу томы 2009 елда эшләнеп, басмага тәкъдим ителде. Моннан тыш, диалектолог галимнәребездән Д.Б. Рамазанова (2000; 2001; 2007; 2011), Ф.С. Баязитова (2001; 2011; 2013) һ.б.ларның монографияләре һәм башка төрдәге китаплар бастырып чыгарылды. Усть-Ишим һәм Тевриз районы татарлары сөйләше "Тевриз сөйләше" исеме астында (бу исем Д.Г. Тумашеваның 1961 елда чыгарылган китабында ук бирелгән) "Татар халык сөйләшләре" дигән хезмәттә дә (2 нче китап) тасвирланды (Д.Б. Рамазанова. Казан, 2008). Татар теленең диалектлары системасы тулы чагылыш тапкан булуын күздә тотып, әлеге 2 томлык монументаль хезмәт вузларга дәреслек буларак та тәкъдим ителде. Тулы комплектлылык максатыннан чыгып, әлеге хезмәткә махсус әзерләнгән "Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре (Д.Б. Рамазанова, Казан 2011, 565 б.) дигән хрестоматия нәшер ителде. Анда себер татарларының рухи мәдәнияте (легендалар, йолалар, тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, җырлар, гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләре, мифик затлар һ.б.) буенча бай материал теркәлде. Әлеге сөйләшкә хас диалекталь лексика "Татар теленең зур диалектологик сүзлеге"ндә (Казан, 2009, 839 б.) урын алды. Тевриз, Усть-Ишим һәм өлешчә Знаменск районнарында таралган тевриз сөйләше турындагы мәгълүматлар тагын А.Р. Рәхимова, Ф.Й. Йосыпов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.С. Барсукова, Д.Б. Рамазанова кебек танылган галимнәрнең 19972014 елларда басылган күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш тапкан. Соңгы комплекслы экспедиция барышында тевриз сөйләшенең Тевриз һәм Усть-Ишим районнары өлеше өйрәнелде. Бу хезмәттә тевриз сөйләше югарыда күрсәтелгән хезмәтләргә һәм 2014 елгы экспедиция материалларына таянып языла. Фонетик үзенчәлекләр Сузыклар. Аларның составы ягыннан сөйләш, тубылиртыш диалекты кебек үк, әдәби телдән, нигездә, аерылмый. Шулай да тевриз сөйләшендә авазларның әйтелеше белән бәйле түбәндәге үзенчәлекләрне күрсәтергә кирәк. Сөйләшкә а авазының, әдәби телдәге кебек, иренләшкән варианты хас. Беренче иҗектә аның бик нык иренләшкән дифтонгоид варианты (ао) әйтелә, кайбер очракларда аны хәтта оа/о рәвешендә билгеләргә мөмкин. Кагыйдә буларак, ул беренче иҗектә күзәтелә, бу авазга басым төшкән була: оапа - апа,Оайничамал - диал. Айничамал - Гайниҗамал, йогып - йагып, чоай - чәй, ол'апкеч - алйапкыч, от/ат - ат, Комил - Камил, обый - абый, қойан/қайан - кайдан, побай/поппай/бабай - бабай (шуннан: поппа), олла - Алла, оннан - аннан, мол - мал, тохйа - диал. тақыйа - бүрек, остыған - диал. астыған - кура җиләге, пороп - барып, қош/қаш - тау, калкулык (Қышқысын қош шуwа идек), орыш (арыш) - тәртә, қомыт - камыт, йосып - йазып - язып, ота - ата, оққа - ака/әкә - абый, онтанары - диал. антан ары - аннан ары, олға - алка, опарам - алып барам, бой - бай - ир, оны - ана/әнә һ.б. Мәсәлән: Тоныңны (даныңны) цығарма. Шул ук вакытта кайбер авылларда (Отыз, Байбы һ.б.) бик ачык, киң әйтелешле а авазы да бар, ул да сүзнең беренче иҗегендә күзәтелә. Сүз башындагы позициядә а авазын көчле иренләштерү сөйләшне үзбәк теленә якынайта, анда бу авазны о дип язу инде орфографик норма буларак кабул ителгән. Билгеле булганча, Тевриз төбәгендә "бохарлык"лар компоненты зур өлешне тәшкил иткән. Мәсәлән, Д.Г. Тумашева тикшеренүләренә караганда, Тевриз төбәгендә "бохарлык" компоненты 11,5% булган (Тумашева, 1977). Тевриз сөйләшендә тагын бер үзенчәлек күзгә ташлана: әдәби а авазы урынына у иренләшмә сузыгы куллану: Ғалийупа - Галия апа, унтый - андый, унта - анда, упарам - диал. аппарам - алып барам, унтан - аннан, улға - алка һ.б. Муқтанған пуламын - мактанган булам. Қулач - калач, мулай - малай (Мулайым эшләмәй, эш йуқ). Бу күчеш а авазының көчле иренләшеп о га күчүе, о авазына исә у сузыгы тәңгәл килү аша барса кирәк, чөнки олға/улға - алка, апарам/упарам - алып барам, антан/уонтан/унтан - аннан параллельләре булу шул турыда сөйли. Мондый күренешләрнең аерым очраклары күрше тара, эчкен сөйләшләрендә дә теркәлгән, аерым мисаллары сафакүл сөйләшендә дә күзәтелә (2010 елгы экспедициядән автор материаллары). Әмма алар татар теленең башка сөйләшләрендә билгеләнмәгән һәм тевриз сөйләшенең характерлы үзенчәлеген тәшкил итәләр. Билгеле бер төркем сүзләрдә ы авазы урынына а авазы әйтелә: қақа/қоқа - какы, тура - туры, тула - тулы һ.б. Бу күренеш сорау кисәкчәсендә (порма - бармы, йаухма - юкмы, киләмә - киләме һ.б.), йегермә (егерме) сүзендә дә күзәтелә. Тевриз сөйләшендә тар әйтешле у - у иренләшмә авазларына оу-өү дифтонгоидлары тәңгәлләшә: хоуш килепсес - хуш киләсез, Оутоз - Отуз (авыл ис.), боулто - булды, тоухта - тукта, оутоу - ату - читек, өутеп китү - үтеп китү, көүс - күз һ.б. Кайбер очракларда, мондый дифтонгоидлар урынына дифтонглар әйтелә: Оутыс - Отуз (ав.ис), йоуқ - йук (юк) һ.б. Киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларындагы ы-е авазлары дифтонгоид булып әйтеләләр: парыйр - барыр, килийр - килер, алыйр - алыр, эстийр - эзләр һ.б. Тамырдагы тар әйтелешле и авазына киң әйтелешле ә сузыгы тәңгәлләшә: кәрәкмәс - кирәкмәс, пәрә - бирә, эгезәк/иксәк - игезәк, кәртү - диал. киртү - бурау, тәсбе - дисбе - тәсбих, кәмек - кимек, сәкер - сикер, сәксән - сиксән һ.б. Шулай ук: кәшәмир - кәшемир. Кайбер очракларда ә авазы дифтонгоидка якын озын аваз булып әйтелә: киәрәк/кэрәк - кәрәк - кирәк, гиәрсәм - керсәм, иәртә - иртә һ.б. Шушы ук позициядә киресенчә күренеш тә (и~ә) күзәтелә. Бу тәңгәллек түбәндәге сүзләрдә теркәлгән: йитем - йәтим (ятим), тирәс - тәрәзә, кимпер - диал. кәмпер - карчык, мишәйақлар - мәшәйаклар - бәрәннәр, пәләмич - пәрәмәч, пиклирем - бикләрмен, чичәк - чәчәк һ.б. Шулай ук: кисил - кесәл. Түбәндәге сүзләрдә әдәби и авазына э(е) сузыгы тәңгәл килә: мерәс - мирас, ғәреп - гарип, пелмән - пилмән, эмми - ими, кейэү/кейәү - кийәү (кияү), эшетү - ишетү, эгезәк - игезәк һ.б. Э (е) авазы кайбер сүзләрдә әдәби телдәге ә сузыгы урынына да әйтелә: мәрчен - мәрҗән, пәләмеч - пәрәмәч, челтер - челтәр, белен - белән һ.б. Бу күренеш фигыль формаларында да күзәтелә: кийергә - кийәргә (кияргә), китерем - китәрмен, пелгенче - белгәнче, үстергенче - үстергәнче һ.б. Иркәләү-кечерәйтү кушымчасында: үрдәгечләр - диал. үрдәгәчләр - үрдәкчеқләр һ.б. Кайбер сүзләрдә, аеруча сүз азагында, әдәби э (е) авазына киң әйтелешле ә сузыгы тәңгәлләшә: литерләк - диал. литерлек - литрлык һ.б. Шулай ук: әйерү - эйерү/ийерү - эрләү. Сузыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр төрле аваз тәңгәллекләренә кайтып кала. Бер төркем сүзләрдә әдәби телдәге а авазына ы сузыгы тәңгәлләшә: қурыс - диал. курае - әтәч, ламбы - лампа, парғынчы - барганчы һ.б. Киресенчә, кайбер сүзләдә а~ы: урчақ/урцақ - орчык. Киң әйтелешле а-ә авазлары иренләшмә авазлардан соңгы иҗекләрдә килгәндә иренләшәләр: қотаоца - кодача, кәйләөгем <көйләгем - күлмәгем, төшкәөнен - төшкәнен, бөрләөп - аңкып, пөләек - бүләк. Иренләшү төсмерләре төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Күрсәтелгән позициядәге а-ә авазлары еш кына бөтенләй иренләшеп, о-ө авазларына күчә: өйдөге - өйдәге, көймөдә - көймәдә, төскө - диал. төскә - урманга, төштөн - төштән, озоқ - озак, посоу - бозау, қолоқ - колак, қойош - койаш, пойғо - байга һ.б. Тевриз сөйләшенә хас үзенчәлекле күренешләрнең берсе - әдәби телдәге тар әйтелешле у-ү сузыкларына киң әйтелешле а-ә авазлары тәңгәл килү. Бу үзенчәлек, шулай ук, татар теленең башка сөйләшләрендә билгеләнмәгән: қаwырмач - қуwырмач - куырмач, йаwып - йуwып - юып, тахта/тухта - тукта, мачала - мунчала, йаwық - диал. йуwық - якын, тауғач - тугач - бала тапкач. Әү < ү - өй (рус. дом), әүрәнәбес - өйрәнәбез, кәүрәү<күрәү - көйрәү, сәүгән< сүгән - сөйгән һ.б. Шулай ук: үрмәкәч - үрмәкүч. Мисаллар: Мин суғышта булғанмын йақ (йук) - Мин сугышта булмадым. Йәшем зар (зур). Тахта, тахта (тукта, тукта)! Әүләр салтыратым - Өйләр салдырам. Тевриз сөйләшендә билгеле бер төркем сүзләрдә әдәби у-ү сузыкларына ы-е авазлары тәңгәлләшү күзәтелә: йыwан - диал. йуwан - зур, йыwып (юып), бы/пы - бу; цепрәк - чүпрәк, тәре - тәрү - дару һ.б. Сөйләштә иренләшмә о, ө ~ у, ү сузыкларының үзара күчешләрен чагылдырган тәңгәллекләр, тубыл-иртыш диалектының башка сөйләшләре белән чагылдырганда, күбрәк сүзләрдә күзәтелә. У~ о: сурай - сорый, туwа - дога, суң/соң - соң, урчақ/урцық - орчык, суңыннан - соңыннан, ғумир - гомер, уйалу - ойалу (оялу), унтып - онытып һ.б. О~у: албаға - диал. алабога - алабуга, қойдым - куйдым, по - бу, йоқа - йука (юка), қорқып - куркып, қошол - кушыл, мончақ - муенчак - муенса. Ө~ү: төбә - түбә, төгөл - түгел, көңөл - күңел, пөгөн - бүген, төбән - түбән, мөһ - мүк, гөйләк - күләк - күлмәк һ.б. Ү~ө: йүткерү - йөткерү, йүрәк - йөрәк, йүгрү - йөгерү, үнәр - һөнәр һ.б. Билгеле бер төркем сүзләрдә э (е) авазларына иренләшмә ө авазы тәңгәл килә: пөттө - бетте, көл - гел, көрөттө - кертте, төгө - теге һ.б. И~у/ү: тигәрәк - түгәрәк, иткерү - йүткерү - йөткерү, бийақ - бу як һ.б. Киресенчә, пүрәгәч (сумса) сүзендә ү~и тәңгәллеге чагылган. и~э (е): иңер - эңгер, ичкә - диал. йечкә - нечкә һ.б. Бер төркем сүзләрдә алгы рәт сузыкларына арткы рәт сузыклары тәңгәл килә: пәрәм-сарам - берән-сәрән, чач/цац - чәч, чачырый - чәчри, чамнану - диал. чәмнәнү - азу (чәчәк авыруы турында), йыс - ис, чачу - чәчү, была - белән, армыйа - армийә (армия), қасыр/қәсер - хәзер һ.б. Кайбер сүзләрдә, киресенчә, арткы рәт сузыкларына алгы рәт сузыклары тәңгәлләшә: мерәс - мирас, тәре - дару, тәреләү - дарулау, әрсәнчелек - арзанчылык, чүлән - суалчан, ул йәх/үләх - ул як, рүсә - ураза, пәрен - барын - барысын, йөн - йон, Қәннән - Ханнан, қәйнә - каенана, Әсийә - Асия, Әсмә - Әсма, хибелә - кыйбла, әрсән - арзан, шәпкә - шапка һ.б. Бер үк сүз калын һәм нечкә вариантларда әйтелергә мөмкин: мына/ менә - менә, торос/төрөс - дөрес, потоносо/пөтөнесе - бөтенесе, тылқыту / телкетү - селкетү, қурсат / күрсәт - күрсәт, әү/ау - җәтмә, йәшен/йашын - йәшен (яшен), әwел/аwыл - авыл, йәңәк/йанақ - йаңак (яңак) һ.б. Алу ярдәмче фигыле, төп фигыльгә гармонияләшеп, алгы рәт сузыклары белән әйтелә: Наски кийәлмән (диал. кийәлмим - кийә (кия) алмыйм). Кайбер сүзләрдә сузыклар гармониясе бозылу күренешләре бар: ол'апкеч - алъяпкыч, бәғыт - бәхет, айбер - әйбер, шәйтан - шайтан, хасер - хәзер, қатем - дога, коръән, нәчәғай - аҗаган һ.б. Х авазыннан соң килгән ә сузыгын калынайту, көнбатыш диалект сөйләшләрендәге кебек, шактый системалы: хасер - хәзер, хал - хәл, хабар - хәбәр, хатем - хәтем һ.б. Билгеле булганча, борынгы төрки телдәге -ығ/-ег кушыклары хәзерге татар телендә кыскарганнар, сүз ахырындагы ғ/г тартыклары төшкән, нәтиҗәдә борынгы төрки телдә -ығ/-ег кушыкларына тәмамланган сүзләр хәзерге татар телендә ы-е авазларына тәмамлана: сары < сарығ, олы < олуг һ.б. Татар теленең күпчелек сөйләшләрендә дә шулай ук. Тевриз сөйләшендә исә мондый очракларда, бараба, том диалектларындагы кебек, у-ү авазы әйтелә: олу - бөек, кечү - кече, эссеү/эсеү/эсү - эссе, палалу - балалы, көчлү - көчле һ.б. (бу турыда тулырак материалны "Сыйфатлар" бүлекчәсендә кара). Сузыклар төшү, күбесенчә, сүз азагында, кайбер очракларда сонор һәм яңгырау авазлар арасында күзәтелә: а: албоға - алабуга, паллар - балалар; ы: арақ - аракы; ә: чөмәл - чүмәлә, тирәс - диал. тирәсә - тәрәзә; э (е): тәмәк - тәмәке, тиртун - тире тун, иксәк - игезәк, кешләр -кешеләр һ.б. Кыска ы-е сузыклары төшү актив: қайссы - кайсысы, қырқ - кырык, парп - барып, цып - чыгып, пс - без, чыхықыс - чыгыгыз, йыхлат та үләте - егыла да үлә, қысых - кызык һ.б. -сыс/-сес (<-сыз/-сез) кушымчалы сыйфатларда һәм фигыль формаларында:күс/күсс - күссес<күзсез - сукыр, парас/парасс - парасыс - барасыз, барырс - барырсыз һ.б. Сузыклар өстәлү. Ы: ағыйық/ақық - ахак; ә: мейә - ми. Р авазына башланган сүзләр алдына ы-е сузыклары өстәлү буенча тевриз сөйләше татар теленең башка сөйләшләреннән аерылмый: эрәқәт - рәхәт, ыризық - ризык, ыриса - риза, гыржыва - рус. кружева, керәтә рус. гряда - түтәл. Дифтонглар. Әдәби телдәге -ый/-ий кушымчасына сөйләштә, барлык көнчыгыш диалектлардагы һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендәге кебек, -ай/-әй дифтонглары тәңгәлләшә. Мәсәлән, фигыль формаларында: буйайбыс - буйыйбыз, йарамай - ярамый, пелмәйсең - белмисең, утырайқ - утырыйк һ.б.); аерым сүзләрдә: үгәй - үги, әнәй - әни һ.б. -ай/-әй дифтонгының тараюы да күзәтелә: парыйн - барыйм, килин - килим (диал. парайын, киләйен - теләк фигыль); пашлыйты/пашлайты - башлый, кәплийте/кәпләйте - сөйләшә (хәзерге заман хикәя фигыль); пармыйн - пармайын - бармыйча, кәпләшмин - сөйләшмичә һ.б. (-ып/-еп кушымчалы хәл фигыльләрнең юклык формасы); рәвешләрдә: кәсергети - хәзергедәй (охшату-чагыштыру кушымчасы -дай/-дәй); пушлый - бушлай, алмашлыкларда: алый - алай, полый - болай һ.б.; кайбер башка сүзләрдә: беләлий - бияләй. -өй дифтонгы сөйләштә үзе әйтелә: өй, төймә - муенса, сөйәк - сөяк, сөйлиләр һ.б. Сөйгәннең сөйгәне алтын, сөймәгән утқа йансын (әйтем). Шуның белән бергә, тартыклар алдында -ү~-өй очраклары бар: сүрәү - сөйрәү, үрәтү - өйрәтү, түмә - төймә, қолақ сүwенчесе - колак сөйенчесе (сөенчесе), түү/түнәү - төйнәү һ.б. Бу сүзләрдә ү авазы кулланылу татар теленең күпчелек сөйләшләренә хас күренеш. -өй дифтонгына -еү дифтонггы тәңгәл килү очраклары күзәтелә: өй/эү/ү - өй, өйрәнү/үрәнү/эүрәнү - өйрәнү, сөйлитләр/сеүлитләр - сөйлиләр һ.б. Ачык иҗек оештыра торган и авазына тевриз сөйләшендә, Урал төбәге һәм Себер татарлары сөйләшләрендәге кебек үк, -ей дифтонгы тәңгәл килә: кейем - кийем (кием), кейәү - кийәү (кияү), кейек қас - кийек (киек) каз, пейек - бийек (биек), йөрей - йөри һ.б. Шушы ук позициядәге у-ү авзлары урынына -ыу/-еү дифтонгы әйтелә: сыу - су, сыулап - сулап, тыуды - туды - бала тапты, сыwық - суwык (суык), қыурықса - курыкса, ыутын - утын, көтөүче - көтүче, исеү - изү, тыуры - туры һ.б. Бу дифтонгны иренләштерү дә күзәтелә: оwоч - уч, өүлеп < еүлеп - үлеп, өүрәнәпс - өйрәнәбез, төwөп - диал. түwen - төйнәп, өүгә - өйгә, соу - су, тоулып - тулып һ.б. У>ыу>оу>ау, ү>еү>өү>әү очраклары да бар: сәүли - сөйли, қаурыққан - курыккан, қаwыш - куыш, күч қаутылар (күч қудылар) - килен төшерделәр. Тартыклар. Аларның составы, әйтелешләре буенча сөйләш, көнчыгыш диалектларның башка сөйләшләре кебек үк, әдәби телдән, нигездә, аерылмый. Шул ук вакытта, кайбер үзенчәлекләр дә күзәтелә. Авазларның әйтелеше белән бәйле түбәндәге күренешләрне күрсәтеп үтәргә кирәк. Кайбер сүзләрдә л авазын нечкәртеп әйтү очраклары күзәтелә: ол'апкеч - алъяпкыч, сал'ам - салам, айл'ану - әйләнү, пал'чык - балчык, йал'чы - ялчы һ.б. Сөйләшнең аеруча характерлы төп үзенчәлекләреннән берсе - тубыл-иртыш диалектыннан аермалы буларак, ч авазы кулланылу. Бу тартыкның әйтелешендә дә үзгәлек бар: ул Иртышның югары агымындагы авылларда, татар әдәби телендәгечә өрелмәле (ч), ә түбән агымындагы авылларда өрелмәле дә, кушык та (тч/ч). Шул ук вакытта, сөйләштә ц авазы да кулланыла. Әмма ул анда ч авазы белән чагыштырганда сирәк очрый. Шуны да истә тотып, биредә, тасвирлауны җиңелләштерү максатыннан чыгып, төрле грамматик һ.б. формалар ч-вариантта гына китерелә. Төмән өлкәсе белән чиктәш төбәктәге авылларда (Саургач, Кайнаул) ц-лаштыру активрак күзәтелә, чөнки әлеге чиктәш тобол сөйләшенә ц-лаштыру хас. Бер төркем сүзләрдә ц, ч авазлары урынына ш әйтелә: йәтәш - ядәч, чый/шый/цый - диал. чый - сыз, шыбыртқы - чыбыркы, ағаш - агач, эштем - эчтем, испаш - рус. избач, үгерчә/өгөршәк - кыяр һ.б. Киресенчә, ш урынына ч куллану очраклары да теркәлгән: ачаулық - ашъяулык, чичә - чишә, Пичтүбә - Биштүбә (авыл исеме). Башка тартык авазларның әйтелеше белән тевриз сөйләше әдәби телдән аерылмый. Анда күзәтелә торган үзенчәлекләр төрле аваз тәңгәллекләренә, комбинатор яки позицион үзгәрешләргә кайтып кала. Барлык көнчыгыш диалектларга хас буенча, тевриз сөйләшендә дә б авазы саңгыраулаша. Бу күренеш сүз башында шактый системалы характерда: пер - бер, пала - бала, пелмән - белмим, паwырсақ - бавырсак, пулаты - була, паш - баш, питой - бодай, пер-перен - бер-берсен, пәйәсе - бәясе, поппа - бабай һ.б. Ике сузык яки сузык белән сонор арасында б авазы үзе кулланылырга мөмкин: иң кечү баласы - иң кечкенә баласы, ул wахытта беләде - шул вакытта белә һ.б. Ике сузык арасында б авазы, тубыл-иртыш диалектының саз ягы һәм тобол сөйләшләрендәге кебек, өрелмәле w булып әйтелә: тәwәнәк - тәбәнәк, әwә - диал. әбә - апа, инәwес - инәбез - әниебез, кәwәц - диал. кәбәч - түбәтәй һ.б. Түбәндәге сүзләрдә сүз башында п авазы даими рәвештә яңгыраулаша: бешерү - пешерү, бошану - кайгыру, эчем боша - эчем поша, бечү - печү, боцмақ - почмак, бечән - печән. Мондый үзенчәлек рус алынмаларында даими характерда: бар - пар (рус. пара), биражук - пирожок, быран/пыран - бик, бинсийанир - пенсионер, ламбы - лампа, шимпер/шимбер - джемпер, пугаwай/бугаwай - (пуховый) мамык шәл, берәлке - прялка, былаш - плащ, былоу - пылау, бастух - пастух - көтүче, бросто - просто, бич - печь - мич һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында (<ф): Зөлбирә - Зөлфирә, Шәрибә - Шәрифә, Бәйрүзә - Фәйрүзә, Ариба - Гарифә, Сиба - Зифа һ.б. Бер төркем сүзләрдә м авазы әдәби б яңгырау авазга туры килә, бу күренеш төрле позициядә күзәтелә: чигәтегәнмес - диал. чигәтегәнбес - чигәбез; түмән - түбән, ман/мән/была - белән, майтақ - байтак, чүмәк - чүбек, мөрө - бөре, мөрөшкән - бөрешкән, қорман - корбан һ.б. Шулай ук: көләм - диал. гөләп - гөлҗимеш. П~ф: Татар теленең үз сүзләрендә этимологик п/б авазы саклана: керпек - керфек, йапрақ - яфрак һ.б. Алынмалардагы татар теле өчен чит булган ф авазы урынына ясалу урыны белән аңа якын булган п авазы әйтелә: Сипа - Зифа, сап - саф, пубайгы - фуфайка. Ике сузык арасында һәм сүз башында ф > п > б: Рабиқ - Рафик, Сабийа - Сафия, Зибә - Зифа, Минсибә/Миңзиба - Минзифа, Бәймә - Фәймә, бәлән - фәлән, Арибә - Гарифә, байта/пайта - файда һ.б. Сөйләштә п авазының спирантлашу очраклары бар, тик бу күренеш (мәсәлән, саз ягы сөйләше белән чагыштырганда) сирәк очрый: Пиштән үк фарып (барып) килтем; инәфес - инәбез - әниебез, кафқа - капка, көлөф ийгән - диал. көлеп ийгән - көлгән, афсар - апсар - абзар, фәхет - бәхет һ.б. Күргәнебезчә, бу күренеш тә төрле позициядә кулланыла. Н~м: Ишен - Ишим (елга исеме), Көлмәрчан - Гөлмәрьям. Сөйләштә түбәндәге очракларда н~ң тәңгәллеге күзәтелә: а) II зат берлек сандагы фигыль формаларында: күтәрмәссен - күтәрмәссең, күресен - күрерсең, беләсен - беләсең, қуйасын - куясың, күтәрсән - күтәрсәң һ.б.; ә) сирәк кенә иялек килеше кушымчасында: паламнын қысы - улымның кызы һ.б. Сөйләшкә хас саңгыраулаштыру үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, тел очы т авазы төрле позициядәге д авазына тәңгәл килә: парты - барды, йете - җиде, таптар - дәфтәр, қота - кода һ.б. Шул ук вакытта кайбер сүзләрдә, киресенчә, ике сузык яки сузык һәм сонор арасындагы т авазы яңгыраулашырга мөмкин: көйәндә - көйәнтә (көянтә), улдырғым килмәс (ултыргым) - утырасым килми, дотоп - тотып һ.б. Алынмаларда ц аффрикатасы урынына ч авазы әйтелә: ситча - ситец - ситсы, силничә (сеялница) - иләк, балнича - больница, үгерчә/өгөршәк (огурец - кыяр) һ.б. Ш саңгырау тартык авазының йомшак вариантта әйтелү очраклары теркәлгән: Пиш'түбә - Биштүбә (торак пункт исеме), Ш'әүкәт - Шәүкәт һ.б. Югарыда күрсәтелгән ш~ч, ч~т күчешләре дә шушы күренеш белән бәйләнгән булса кирәк. Әдәби телдәге өрелмәле җ авазына тел уртасы й авазы тәңгәл килә һәм бу күренеш, нигездә, системалы характерда: йәйләү - җәйләү, йырау - җыр, йер - җир, йәй - җәй, йәйәү - җәйәү (җәяү), йете - җиде, йаман - яман һ.б. Шуның белән бергә, сүз яки иҗек башында җ авазын саңгыраулаштыру очраклары күзәтелә: Чәләлеттин - Җәләлетдин, Чамал - Җамал, Қалчамал - Калҗамал (<гар. хәле - миң + Җамал), Ничәбә - Нәҗибә, чан - җан, алчымау - алҗымау - авырып ябыгу, Көлмәрчән - диал. Гөлмәрҗән (Гөлмәрьям), мәрчен - мәрҗән, ченаса - җеназа һ.б. Көнчыгыш диалектлар өчен гомуми характердагы саңгыраулаштыру күренеше тевриз сөйләшендә қ/к авазларын куллануда да даимилек саклый: Хәйрикөл - Хәйригөл (кеше исеме), көл - гөл, карманис < рус. гармонист, паламқа - диал. баламга - балама, қатат - гадәт һ.б. қ/к авазлары ике сузык уртасында яңгыраулаша: негә - никах, йүгә - йүкә (юкә), мигән - микән пағыр - бакыр, уғу - уку, чағыру - чакыру, сатаға - сәдака, үгенү - үкенү, шигелле / шилле - шикелле, тоғом - токым һ.б. Сонор һәм сузык арасында: алға - алка, арға - арка, иргәк - иркәк - ата (хайван турында), шалған - шалкан, Орғойа - Оркыя, арған - аркан, арғалық - диал. арқалық - матча, сырғау - сыркау - сырхау, миганик - механик, пер ғабат - бер кабат, ир геше - ир кеше һ.б. Тел очы саңгырауларыннан соң да ғ/г авазлары әйтелергә мөмкин: Сараwыч гейгәннәр қортқайақлар - Саравыч кигәннәр карчыклар. Ике сузык уртасында саңгыраулаштыру очраклары теркәлгән: мөкөртэк - диал. мөгәдәк - көймә, өсте ябулы арба, сикес - сигез, йекет - йегет һ.б. Тевриз сөйләшендә қ/к авазлары сүз яки иҗек башында еш кына спирантлаша: хәртнә - диал. қәртнә - әби, хота - кода, хәйнә - каенана, хибелә - кыйбла, перwахыт - бервакыт. Бу күренеш фигыльнең -а торган формасында активрак: көләтхан қыслар - көлә торган кызлар, йанатхан оутын - яна торган утын. Паратхан пицәлэр туқтап қалып - Бара торган хатыннар туктап калган. Йомахны чығартхан (уйлап чыгара торган) - Әкият уйлап таба торган. Сүли йатхан - Сөйли торган һ.б. Сүз яки иҗек ахырында: уйл'ах - ул як, қунах пулыйх - кунак булыйк, айах машина - аяк машинасы (тегү машинасы), wах-төйәх - вак төяк, тахта/тухта - тукта, нығрах - ныграк, йоух - йук (юк), ах палых - ак балык (русча: линь), торғанных ман - торганлык белән, кәнрәх - диал. кәнрәк - күбрәк, пүләх - бүләк, қысых - кызык, пейех йер - биек җир. Мондый үзенчәлек алынмалардагы саңгыраулашкан ғ/г авазларында да күзәтелә: сәбүх > сәпүх (рус. сапог), кулиқан > кулихан (хулиган), хәйебирән-диал. қәйебирән - гаип ирән (риваятьләрдә очрый торган мифологик затлар), хамал тәфтаре - гамәл дәфтәре, шихыр - шигырь, хайеп пулты - гаип булды һ.б. Сүз яки иҗек азагында қ/к авазларына фарингаль һ авазы тәңгәл килә: туһмаһ - тукмак, уһ/үһ - ук/үк (кисәкчәләр), сүһман/сүкман - чикмән, чиһман - чикмән (сукно), элеһтә - электә, пер литерлыһ - бер литрлык, ғосоһлау - диал. косоклау - эрбет чикләвеге җыю (урманда), қоршаһ - коршак - билбау, ниһ - ник, туһмаһ - тукмак, ишеһ - ишек һ.б. Мондый үзенчәлек алынмаларда да чагыла (әгәр сүз яки иҗек азагында х, г авазлары килсә, алар башта қ, к авазына күчәләр): мүк - мох, круһ - круг, сәбүһ - сапог, мәһтәп - мәктәп һ.б. Иҗек башында: арһалыһ - аркалык - матча. Шунысы характерлы, кайбер сүзләр х вариантында да қ, г - вариантында да әйтеләләр: сәбүх / сәбүһ - итек, мөх / мөһ - мүк, сүһмән / сүхман - чикмән, қоршах / коршаһ /қоршақ - билбау, йабыхтым / йабыһтым - ябыктым, элехтә / элеһтә - электә һ.б. Мондый янәшәлекләр һ~қ/к тәңгәллеге қ/к тартыкларының х авазына спирантлашуның дәвамы булса кирәк, дигән фикер тудыра. Татар теленең диалектларында спирантлашу очраклары азмы-күпме барлык сөйләшләрдә дә табыла, әмма ул саз ягы сөйләшендә югарыда күрсәтелгән позицияләрдә системалы характерда, тевриз сөйләшендә исә бу күренеш алай ук еш түгел. Һ~қ/к тәңгәллеге сөйләшнең характерлы үзенчәлекләреннән берсе булып тора, ул татар теленең башка сөйләшләрендә әлегә билгеләнмәгән. Мәгълүм булганча, х авазына татар теленең күпчелек сөйләшләрендә ясалу урыны буенча аңа якын булган қ/к тартыгы тәңгәл килә. Тевриз сөйләшендә дә, нигездә, шулай. Әдәби телдә х вариантында урнашып киткән төрки-татар сүзләре сөйләштә қ белән әйтелә: қан - хан, қатын - хатын, қарындаш - карендәш һ.б. Гарәп-фарсы алынмаларында исә қ~х шактый системалы төс ала: қалық - халык, қалы - диал. хале - миң, қәсер - хәзер, қатем - диал. хәтем - коръән, қәтәр - хәтәр, қәл / қал - хәл, шықлар - шәехләр (изгеләр), папақа - папаха, Қайрулла - Хәйрулла, Қәннән - Ханнан һ.б. Тевриз сөйләшендә позицион һ авазы шактый актив булса да, гарәп-фарсы алынмалары белән кергән, татар теле һәм гомумән төрки телләр өчен ят аваз булган фарингаль һ тартыгы кулланылмый. Сүз башында ул, нигездә, төшә: иц - һич, әргем - һәркем, әрбер - һәрбер, әммә - һәммә. Ике сузык арасында һ шулай ук төшә. Бу вакыт янәшә килгән сузыклар кыскаралар һәм бер сузык (кайвакыт ул озын) булып әйтелә, төрле күтәрелешле сузыклар арасындагы һ авазына й яисә w сонорлары тәңгәлләшә: сәәр - зәһәр, мәәр - мәһәр, Майра - Маһира, Көлчийан - Гөлҗиһан, Бакийә - Факиһә һ.б. Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тәңгәллекләр: н~ д: алны / алды - алды; р~л: арқыры - аркылы; р~н: үткер - үткен; л~р: пәләмеч - пәрәмәч; ш~к: қыйыш-мыйыш - кыек-мыек; л~з: беләлек - беләзек; ң~н: қалың (калым) үләң - үлән; ң~й: иңәк - ийәк (ияк); н~л: онтрақ - олтырак; ң~ғ/г: Мәңмүрә - Мәгъмүрә, мөңөш - диал. мөгеш - почмак; л~ш: қуwыл - қуwыш (куыш). Авазлар төшү. Мишәр һәм себер диалектларындагы кебек, гарәп-фарсы алынмаларында сүз башындагы тирән тел арты (увуляр) ғ авазы төшә: Айникамал - Гайникамал, Аппас - Габбас, Али - Гали, Әлләм - Ғәлләм (Галләм), Арибә - Гарифә, айыт - гает, атәт - гадәт, айып - гаеп, асап - газап һ.б. Рус алынмаларында сүз башындагы ирен-теш в авазы төшә: терек - рус. вдруг. Тел очы н тартыгы тел очы тартыклары алдында (асат - ансат, мочала - мунчала, күргә син - күргән син), сүз ахырында (белә - белән) төшә. Кушма сүзнең икенче компонентын тәшкил иткәндә, нимә сорау алмашлыгының н авазы кыскара: ицимә / ицмә - диал. һич нимә - һич нәрсә, пер имә - диал. бернимә - бернәрсә һ.б. Тамыр яки нигезләре р авазына беткән фигыльләргә -ыр / -ер кушымчалары ялганганда, ике р ның берсе төшә: торобос - торырбыз, күресес - күрерсез, парым - барырмын, күресен - күрерсең һ.б. Шулай ук: нәсә - нәрсә. Ике сузык арасындагы ғ / г авазлары төшә: цыып/цып - чыгып, нимәә - нимәгә, қараалы - диал. қарағалы - карарга, йома - җомга, йалаңач - ялангач, көчәм - көчөгәм - кечкенәм, уған - диал. уғыған - укыган һ.б. Төрле күтәрешле сузыклар уртасында w~ғ/г: туwа - дога, қуwыс - диал. қуғыс - буш, йуwатхан -йуғатқан - югалткан һ.б. Кайбер сүзләрдә сүз азагында х төшү: негә - никах. Әдәби телдә җи- гә башлана торган сүзләрнең башындагы й авазы төшә, бу күренеш системалы характерда: ийүче - җыючы, иңел - диал. йиңел - җиңел, итен - йитен - җитен, иңсес - йиңсез - җиңсез, иңкә - йиңгә - җиңгә, им - йим - җим (тарма име - киндер орлыгы), илек - йилек - җилек, иләк - җиләк, итәкләп - йитәкләп - җитәкләп, итү - йитү - җитү (Қулым иткән ирне сылаб утырам - Кулым җиткән җирне сылыйм), ип -йип - җеп, ир астыта - җир астында һ.б. Сүз башындагы позициядә җи- урынына йе- (йете - җиде, йетен - җитен, йеләк - җиләк, йер - җир һ.б.) әйтү - көнчыгыш диалектлар өчен гомуми характердагы күренеш. Ә йе>и күчеше, нигездә, тевриз сөйләшендә һәм берникадәр тобол сөйләшенең көнчыгышында күзәтелә. Л соноры төшү: өсөксөс - өзлексез; қ: йолу - йолку (итенне йоласын - җитенне йолкасың); м: иске-осқө - иске-москы. Тартыклар төшү геминатлар (икеләтелгән авазлар) кыскаруда да чагыла: эсеү - эссеү - кайнарлау, кыздыру, җылыту; утан - уттан; апарам - аппарам - алып барам һ.б. Тулы иҗекләр дә төшәргә мөмкин: кечкә / кецкә - кечкенә, йәшенеп (шулай ук Урал төбәге сөйләшләрендә дә) - йәшеренеп (яшеренеп), тирмән - тегермән, улдық - уwылдық (<уwыла) - балтыр ите, чақ - чақлы, шилле - шикелле, қурқыч - куркыныч, пәйшәмбе - пәнҗешәмбе, төс - төрөс - дөрес, ишкән - ишеткән, Сәпцәәм - Сәхипҗамал, аң - аның һ.б. Аваз өстәлү. Билгеле бер төркем сүзләрдә р соноры янында т саңгырау тартыгы өстәлә: йомыртқа - йомырка, кисәртке - диал. кисеркә - кәлтә һ.б.; қ/к: терек - тере, сарық - сары (авыру ис.), дақ - да (теркәгеч, кисәкчә), йоқақ - диал. йоқа - йуқа, график. Юка; қәтлек -хәтле һ.б.; т: йилткә - җилкә. Сүз башында й өстәлү: йыс - ис, йенчү - энҗе. Этимологик л авазы саклану: ултыру - утыру, үлтерү - үтерү, йуwалту - югалту һ.б. Пақца ултызам, тәмәк ултызам - Яшелчә утыртам, тәмәке утыртам. Аваз өстәлү тартыкларның икеләтелүе (геминатлашуы) рәвешендә дә була. Ул, аеруча, туганлык терминнарында күзәтелә: әппә, әwwә - диал. әwә - апа, оққа / аққа / әккә - әкә - абый, поппа - бабай һ.б. Мәсәлән: Инәмнеңке оққасына поппа тийәр итем - Әниемнең абыйсына бабай ди идем. Инәмнеңке әппәсенә (апасына) әби тимен, ире поппа (бабай) булаты. Бу күренеш тевриз сөйләшендә аерым сүзләрдә дә теркәлгән: эккү / иккү - ике. Мәсәлән: Сантых ман әйберләреңе апкиләсен: ишек чатырлары, эккү йастық (мендәр). Авазларның охшашлануы (ассимиляция). Борын авазларына тәмамланган сүзләргә ялганганда, чыгыш килеш кушымчасы, ассимиляциягә бирелмичә, сакланып кала: пастыргандан суң - бастырганнан соң, андан / антан - аннан, туғандан туған - туганнан туган, Ус-Ишендән - диал. Уст-Ишеннән - Усть-Ишимнән, Касантан - Казаннан, аwылымтан - авылымнан, урамтан - урамнан, минтән - миннән һ.б. Түбәндәге сүзләрдә тел очы с, ч авазлары уңай ассимиляциягә дучар була: Шәмшебану - Шәмсебану, чичү - чишү, чичла - число һ.б. Охшашлануның тевриз сөйләшендә түбәндәге төрләре дә очрый, тик алар бик сирәк: эстәү - эзләү, уйлахтарда - ул якларда һ.б. Кире ассимиляция сүз башындагы тел очы т авазының сүз уртасындагы ч тартыгына охшашлануында да чагыла, һәм бу күренеш түбәндәге сүзләрдә күзәтелә: чычқақ/цыцқақ булу - дизентерия белән авыру, чөчө / цөцө - төче, баллы, чычқан - тычкан. Алынма сүзләрнең сөйләштә үзенчәлекле үзләштерелешенә кайбер мисаллар: чимәтән - чемодан, бирант - веранда, тораша - дрожжи, кесийен (казеин) - пластмасса (савыт), әгөршөк - огурец, бухрап / пүперәк / күперәк - погреб, хибелә - кыйбла, элнәсабут - льнозавод, терәнник - дровяник, бәхтә - вәгъдә һ.б. Метатеза. Сөйләштә аеруча янәшә авазларның урыны алышына: қомлақ - колмак, йәмес - ямьсез, күреш - күрше, элке - элек, рүсә - ураза, уйл'ах - ул йак (як), айдапқыц - алйапкыч (алъяпкыч). Арадаш метатеза очраклары: чийанақ - чынайак (чынаяк), кипрү - күпер. Алынмаларда метатеза протезаны алыштыра: гыржыwа - кружева һ.б. Морфологик үзенчәлекләр Нисбәтлекне белдерүдәге үзенчәлекләр. Билгеле булганча, абстракт нисбәтлек татар телендә һәм аның күпчелек сөйләшләрендә -ныкы / -неке кушымчасы белән белдерелә. Бу кушымча ялганган сүзләр хәбәрлек составында була: акча әтинеке, күлмәк минеке һ.б. Көнчыгыш диалектларында исә, шул исәптән тевриз сөйләшендә дә, урта диалектның пермь, нократ сөйләшләрендәге кебек үк, бу кушымчаның, беренчедән, тарихи тулы варианты (-ныңқы / -неңке) саклана. Икенчедән, аның синтаксик функциясе дә әдәби телдән аерыла, җөмләдә ул аергыч булып килә һәм иялек килешен алыштыра: Сантықта кейемләре қысныңқы пулаты - Сандыкта кызның киемнәре була. Бы қысымныңқы (кызымның) қысы, қунаққа килгән. Мейнеңке үсемнеңке ақаларым пар - Минем үземнең абыйларым бар. Хәбәрлек функциясендә исә, киресенчә, иялек килеше кушымчасы әдәби -нықы / -неке формасы урынына кулланыла: Кешенең (кешенеке) тип тормаслар, алырлар да китәрләр. Пе киленчәк күреш аwылның - Бу киленкәй күрше авылныкы. Исемнәр. Бу сүз төркеменең категорияләре һәм аларның ясалышлары, мәгънәләре әдәби телдәгечә. Шуның белән бергә аерымлыклар да табыла. Иркәләү-кечерәйтү формалары, нигездә, -чық / -чек кушымчасы белән ясала: палачық - кечкенә балага карата иркәләп, яратып әйтелә һ.б. Кайбер мисаллар: Чийәчек (чиякәй) йыйып йәшенеп. Қысныңқы та балачыгы (кечкенә малае) бар. Тевриз сөйләшендә, гомумән, тубыл-иртыш диалектына хас булганча (-ц / -әц), -ач / -әч кушымчасы ярдәмендә иркәләүкечерәйтү формалары ясау күзәтелә: қаймағач - каймаккай, табағач - кечкенә табак (савыт), унугәч - кечкенә онык, оныққай (Минең унугәчем бар), сосқағач - кечкенә соскыч (диал. сосқағач). Чеби-үртәәч асрап тора - Тавык-үрдәкчекләр асрап яши. Әнәйнең күлмәгәчләрен алам - Әнинең күлмәккәйләрен алам. Қашығач (кечкенә кашык) пирең. Сөйләштә бу күренеш еш очрый. Бу кушымчаларның икесе дә берьюлы ялгану актив: қысчығач - кечкенә генә кыз бала. Мәсәлән: Қысчығачы буйчан - Кыз баласы буйчан (озын буйлы). Өйчегәч (кечкенә генә өй) алған идем. Қысчығацы (кечкенә кызчыгы) бар. Сиңа сөтцегәц қойоб апкерәйен (салып алып керим). Кечкенәчегәчебес пар, иге йәш - Кечкенәкәебез бар, ике яшь. Пер шәлчегәчемне қайда салып қуйғам (куйганмын). Йәшчегәч әл тә қысы - Кызы бигрәк яшь. Кыскартылган кеше исемнәренә -уқ / -үк / үг, -қа / -кә, -ш, -и, -у / -ү иркәләү-кечерәйтү кушымчалары ялгана: Әшшә - Әшраф, Хәйрүг - Хәйрулла, Чамақа < Чама + ақа - Җамалетдин абый, Шәйхи - Шәйхулла, Әхму - Әхмәтҗан, Шәмсуг әпә - Шәмсия апа, Сирач ақа - Сираҗетдин абзый, Waққa - Вахит һ.б. Сөйләштә иркәләү-кечерәйтү мәгънәсен -ча / -чә кушымчасы белән дә белдерү очраклары теркәлгән: палача - балакаем. Мәсәлән: Олу балачамның (онык турында сүз бара) инәсе килмәс, оwылы (улы) өйләнде. Табақча - кечкенә савыт, чынаяк тәлинкәсе (табақ - савыт). Сөйләштә исемнәрнең күплек формасы, әдәби телдәге кебек үк, -лар / -ләр, -нар / -нәр кушымчасы белән ясала: палалар - балалар, кешеләр, қыслар - кызлар, өйләр һ.б. Борын авазларына тәмамланган сүзләрдә -лар / -ләр кушымчасы үзе саклана, ассимиляцияләнми: кейемләр - киемнәр, хатемләр - диал. хатемнәр - коръәннәр, үләңләр - үләннәр һ.б. Бу күренеш шактый актив һәм, тевриз сөйләше генә түгел, себер татарларының барлык сөйләшләренә дә хас. Сүз уңаенда шунысын да күрсәтеп үтәргә кирәк, бу рәвешле ассимиляцияләнмәү л авазына башланган башка кушымчаларда да күзәтелә: пешемле май - ак май, цәгәнле ату - чәкәнле читек (каюлы читек) һ.б. Тартым категориясе. III заттагы тартымлы исемнәргә икеләтелгән тартым кушымчалары ялгана: Тет да қазыйлар иде, қосоң сағызысын да - Карагай сагызын да җыялар иде, эрбет сагызын да. Тартымлы исемнәрнең күплеге -мыс / -мес / -мыз / -мез (I затта), -ңыс / -ңес / -ңыз / -ңез (II затта) кушымчалары белән дә ясала: Қәннән пабамыз өүлеп киткән - Ханнан бабабыз үлеп киткән. Қуйыңысны суйамысыс? - Сарыгыгызны суясызмы? Қунақта булуwыңысны (булуыгызны) беләм. Тартымлы исемнәрнең төрләнешендә дә аерымлыклар бар. I һәм II зат тартымлы исемнәрнең төшем килеше угыз телләренә хас -ы / -е кушымчасы белән ясала: Итән қыртырады, сыу әсәрләп утысаты, итәнемне қырығыс - Идән кырдыра, су әзерләп утырта, идәнемне кырыгыз (ди). Сантых ман әйберләреңе әпкиләсен - Сандык белән әйберләреңне алып киләсең. Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килешендә, әдәби телдән аермалы буларак, -ға / -гә кушымчасы ялгана: Йорчомға (йорчыма -каенемә) ақча биртем, сондоқ китергәнгә ақча, қайнанамға (каенанама) шәл йоулық. Әнийемгә (әниемә) йортқа кергән. Аулымға (авылыма) қайттым. Хөмөр пуйымға (гомер буена) күләг алып ултыратқан идем. Атаңға (атаңа) көйләк алтыңма? Паламқа (улыма) әйтем. Минең исемгә (исемә) төшөп қалды. Ас(т), өс(т) бәйлек сүзләренең урын-ара килешләре белән төрләнеше түбәндәгечә: астыга, өстегә; астытан, өстетән; астыта, өстетә. Мәсәлән: Урыр алтытан (урыр алдыннан) йөрөп қарый. Пер агач өстегә (агач өстенә) ултыртылар - Бер агач өстенә утырдылар. Югарыда күрсәтеп үткәнчә, борын авазларына беткән сүзләргә ялганганда, чыгыш килеш кушымчасындагы д авазы охшашлануга дучар булмый, үзе әйтелә. Шунысы характерлы, бу аваз, сөйләшкә хас саңгыраулаштыру нәтиҗәсендә, т авазына күчә: Мич қапқағын монтан (капкачын моннан) алып кит. Антан қалты инәмнеңке йөсөкләре - Әниемнең йөзекләре аннан калды. Шушы ук исемнәрнең төшем килеше баш килеш формасында кулланылырга мөмкин: Перwахыт тәнем (тәнемне - әд. тәнемә) суғып эрәнчетмәде. Награталарым (бүләкләремне) да күргән (күрде), қараған (карады) ул. Алмашлыклар. Зат алмашлыкларның фонетик вариантлары да күзәтелә: мин, син, ул / у - ул, пес / пс - без, сес / сс - сез, алар / улар. Мәсәлән: Терескәк (арпа) чығады, аны ман чәнчәделәр, терскәк пулсаң, мин ирсәк, илгә (җилгә)-қусқа (утлы күмергә) қойон, суға бат, қомға тус, төсәләте. Пескә гилең - Безгә килегез. Сәнеңке мешәк парма? - Синең песиең бармы? Мин зат алмашлыгы иялек килешендә минең рәвешендә әйтелә, аның тагын мийең / мейнең / мийен вариантлары да күзәтелә: Минең әйәмнеңке (әниемнең) өц қыс пулған. Минең қыра башынта тергелек пар - Минем басу башында яшь нарат урманы бар. Аныңқы атасы ман мейнең қәйнәм пертыуған - Аның атасы белән минем каенанам бертуган. Мийен атамлар - эшлиткән кешләр - Минем әтиләрем - эшли торган кешеләр. Ман / мән / белән (белән) бәйлеге алдында килгәндә, иялек килешендәге зат алмашлыклары кыскара: Мине мән (минем белән) тор, дейде. Бес аны белән (аның белән) таныштық. I һәм II зат мин, син алмашлыкларының юнәлеш килеше миңа / миңә / маға / маа, сиңа / сиңә / саға / саа вариантларында кулланыла: Сиңә (сиңа) гейәүләр гилгән. Маа та (миңа да) перне пиреңче. Шулай ук: сиған. Мәсәлән: Сиған (сиңа) пинсийә тә бирмичә қуйады. Мондый форма бик сирәк очрый ул тагын татар теленең әстерхан, бастан сөйләшләрендә билгеле. III зат алмашлыгына күплек кушымчасы у тамырына ук ялганырга мөмкин: Улар пөтөрәсе шуйғанчы (бөтенесе ялганчы) булып чыға. Иялек килешендә аның / аң вариантлары күзәтелә: Аң аурағы (өрәге) йөрөйте. Кыек килешләрдәге мин алмашлыгында м авазына б тәңгәлләшү очраклары бар: Бинең ақам тордо Пиш'түбәтә (Биштүбә - торак пункт исеме). Күрсәтү алмашлыклары: по / бу / пы, ана / она, менә, антайын / антый, түге / теге / төгө берәү һ.б. Тевриз сөйләшендә бу алмашлыгы төрле фонетик вариантларда теркәлгән (па / пы / бы / пе / бу): Пы ағыйық мунчақ, иңел генә - Бу ахак муенса, җиңел генә. Быйаққа төшәде - Бу якка төшә. Мондан да йыwан булыр - Моннан да зур булыр. Бы ғысым (бу кызым) Ус-Ишиндә эшли. Ул / а: А йаққа чығың - Ул якка чыгыгыз. Килеш кушымчалары ялганганда, тамырдагы б сакланырга да мөмкин: Быныңқы (< моныңкы - моның) китаплары кән қуй (күп бит). Иялек килешендә кыска вариантлар күзәтелә: моң - моның, аң - аның һ.б. Теге / ти / төгө / түге / тийе: Тийақта тора - Теге якта тора. Төгөнгә пирмәң - Тегеңә бирмәгез. Унсикес арба күч қыwалар (туйга баралар), тийе (теге) йақтан да, пы йақтан да. Түгесе тәмнү иде балтырғанныңқы, йонно балтырғанны ашамый идек. Пы, бөрәwе - бу, монысы: Пы бөрәwе көмөш - Монысы көмеш. Анау - әнә ул, монау - менә бу: Анау тийақта ғаймағач бар - Әнә теге якта каймаккай бар. Монау пәтрәне алың - Менә бу чиләкне алыгыз. Әдәби телдәге андый, мондый күрсәтү алмашлыкларын сөйләштә антайын, мынтайын формаларында куллану очраклары бар. Бу яктан тевриз сөйләше тобол сөйләшенә якыная. Чаг.: минз. ниндәйен - нинди. Тевриз сөйләшендә әлеге алмашлыкларның тагын антах, шантах (сирәк), мынтах вариантлары да табыла. Тевриз сөйләшендә дә шул һәм аның нигезендә ясалган шулай, шундый һ.б. алмашлыклар кулланылмый. Бу сүзләрнең функциясен алай, андый, ул алмашлыклары башкара: Пер йома та йух, әбәм ул (аның) шикелле аwырый башлады. Саучыға (яучы булып) атинәсе (< ат + инәсе) киләте, сүс пашлайты, менә алай-алай килтек (шулай-шулай килдек). Ишектән кергәнтә писмилла әйтәде, пестән паш, сестән қылыц, ул (шул) беләде ата-инәләр саучыға (яучыга) килгәнне. Аңа (шуңа) күрә бармадым. Парады, қайтады - пестә алай (шулай) сөйлиләр. Сорау алмашлыклары: нинти - нинди, ничә, ничек, қайа (Қайа бараң?), қайта - кайда, нимәшләп - нишләп, ник / ниһ һ.б. Нимә / имә / нәрсәкәй / нәстә / нәсә: Қурғашқа су қойадылар, нимәдән қыурықты, ул төшәдер, күреп кенә қалған. 40 таwық пала нимәә (нәрсәгә) кирәк. Пелмән нәрсәкәй - Белмим нәрсә. Пер нәрсәкәйе йуқ. Суғымға сыйырмы, нәсә (нәрсә) әпкилгәннәр. Қанча - күпме, ничә сум: Қанча аласың бинсийә? - Пенсия күпме аласың? Кем: Кемләр пы? - Кемнәр бу? Ишентә кемне беләсс? - Уст-Ишимдә кемне беләсез? Бу алмашлык икеләтелгән тартым кушымчасы ала һәм әдәби телдәге кайсы сүзенә туры килә: Кемесен (кайсын) генә алма, ул йыраулар (җырчылар), ул көйлөләр. Кайбер алмашлыклар икеләтелгән тартым кушымчасы алырга мөмкин: Қайсысы өститәкләп теккән. Кәшәмир йоулық мынсысыма? Сөйләштә түбәндәге билгеләү алмашлыклары кулланыла: бөтөнесе, пөтөн - бөтен, пөтөрәсе - бөтенесе, әрбересе - һәрберсе, үз / үс - үз (үс өйөмнән сөйәгем чықсын). Әр - һәр, үз һ.б. Кайбер мисаллар: Пөтөн әйберен пиреп йигән - Бөтен әйберен биреп бетергән. Пөтөрәсе шуйғанчы түгел - Бөтенесе ялганчы түгел. Юклык алмашлыклары, әдәби телдәге кебек, сорау алмашлыклары алдына бер, һич сүзләре кушылып ясала, тик аларның әйтелешендә генә фонетик аерымлыклар табыла: Ицимә йуқ - һич нәрсә юк. Перимә тә пелмәгән палачық - Берни белмәгән сабый бала. Китермәс монда ичкем (һичкем). Билгесезлек алмашлыклары, әдәби телдәге кебек үк, сорау алмашлыкларына әллә, -дыр / -дер кисәкчәләре кушылып ясала: әлимә / әлнимә // нимәтер - нәрсәдер, әлләғайа - әллә кайда, кемтер, қайчантыр һ.б. Саннар. Тевриз сөйләшендә бу сүз төркеменә хас грамматик категорияләрнең ясалышы, кулланылышы, нигездә, әдәби телдәгечә. Шуның белән бергә, түбәндәге аерымлыкларны да күрсәтеп үтми мөмкин түгел. Микъдар саны урынына җыю санын куллану: Минең инәм мәрқүмнең икәү паласы (ике баласы) бар ите. Бу күренеш III зат тартым кушымчасы ялганган очракларда да күзәтелә: Пиш қысым пар, икәүсе (икесе) бухалтир. Перәwе йәш - Берсе яшь. Перәwе (берсе) суғышта үлте, минтән оло. Сыйфат ясагач -лы / -ле кушымчасының борынгырак әйтелеше саклана: шигеллү - шикелле, чәчәклү - чәчәкле, иңлү - иңле - җиңле; көллү - гөлле, күптермәле - күпертмәле (ефәк) шәл, көчлү - көчле, палалу - балалы, пиклү - бикле, күңеллү - күңелле, ақ сақаллу - ак сакаллы, чәчлү - чәчле, чамалу - чамалы һ.б. Мисаллар: Инәмнеңке иң олу (олы) қысы мин пултым. Иң олу (олы) баласын өйләндергән. Аурақ (өрәк) үлүгә (үлегә) генә йөрмәс, шатлыққа да, қәтәргә (хәтәр буласы булса да) тә йөрей. Ишеге пиклү ите (бикле иде). Тышы қалпақныңқы нейлү, цимәйлү була ите - Калфакның өсте ниле, бизәкле була иде. Иңсес (җиңсез) камсуллар кийәләр иде, иңлүләрне (җиңлеләрне) кисәләр дә йалтырап тора иде, уқа белән тегеп цығалар иде. Иңлү күлмәк - Җиңле күлмәк. Бу үзенчәлек ы - е авазларына беткән башка сыйфатларга да хас: қату - каты. Төпчек пулғач, иң кечү (кече) баласы қуй. Нәрәситәләре терү - Сабый балалары тере (подвижный). Ачу салам икмәк чиләккә - Күәскә ачы (ачы камыр) салам. Песнеңке қырабыс қату (каты) ите. Олуwы қасыр армыйада - Олысы хәзер армиядә. Шулай ук: интү - инде, қайғу - кайгы һ.б. Мәсәлән: Интү эшләп торады - Инде эшли. -сы / -се тартым кушымчасын җыю саны кушымчасыннан соң ялгау очраклары бар: Ғысым перәwесе (берсе) Самарда. Рәвешләр. Эш яки хәлнең үтәлешен сыйфатлый торган рәвешләр -лай / -ләй /-лый / -лей (-лый / -ли), -лата / -ләтә кушымчалары белән ясала: Персе кечкенәлей (кечкенә көе) үлгән. Иңкәләрепес (җиңгәләребез) цитен пултылар, йәшләй (яшь көе) тормышқа цықтым. Рәвеш ясагыч -дай / -дәй (сөйләштә -тай / -тәй / -тый / -тий) кушымчасының тевриз сөйләшендә -тақ / -тах / -тәк / -тәх вариантлары да очрый. Қәсер тос онтақ пулып китте, waқ - Хәзер тоз ондай вак булып китте. Пану йеңкәң ни қыйғулап йөреп ултыраты? - Антах қылығы - Бану җиңгәң нигә ачуланып йөри? - Холкы шундый. Вакыт рәвешләре ел фасылларын һәм тәүлек вакытларын белдерә торган сүзләрдән төрле чаралар белән ясала. -ын / -ен кушымчасы: Йасын ир (җир) қазырға, ағач кисәргә дә йарамый. -ын / -ен формасы тартым кушымчасы белән дә килергә мөмкин: Кичесен (кичен) үк шиктем (шикләндем) өйдә бернәрсә йөри тите. Кичесен (кичен) монта килеп қунам. Бу кушымча нисбәтлекне белдерә торган -қы / -ке кушымчасыннан соң ялганырга мөмкин: -қысын / -кесен. Мәсәлән: Йасқысын (язын) пер ақам үлеп қуйды. Йәйгесен тыңып (җәен ныгып) киттем, тасарып, эшлим. Көскөсөн (көзен), ауғыста аwыслар туңады - Көзен, августта авызлар туңа. Көнне (қыш көннө, көс көннө һ.б.): Инти сәйел (матур) йәй көннәре пик. -ның / -нең көнө: Йәйнең гөнө гән (җәен күп) киләтеләр қунақлар. -қылық / -келек: Кицкелек (кичен) қайтыр. Дәвамлы вакыт рәвешләре ел фасылларын һәм тәүлек вакытларын белдерә торган сүзләрдән, нигездә, әдәби телдәгечә ясалалар: Төнө буйына йоқламай, тырнашып қына утырады. Көнө буйына тегәте. Көннөң пуйы (көн буе) уқыйлар. Кайбер лексик рәвешләр: йаңғару - читтә (Мин йаңғару йөрмәгән, берт тә белмәйен). Фигыль. Затланышлы формалар. Хикәя фигыль. Тевриз сөйләшендә хәзерге заман хикәя фигыльнең ике формасы кулланыла. Беренче форма әдәби телдәгечә, тик аның ясалышында аерымлыклар бар. -ый / -и(й) кушымчасы -ай / -әй вариантында да күзәтелә: Терескәкне (арпаны) күләг (күлмәк) итәк мән имнәйләр. Порноғо йәктә (элек камзул) булган йиңсес, кәсер инте шшләткә (жилетка) кийәбес. Пәрен (барысын) пирәпес инте аларға. Чай эчәмес - чәй эчәбез. Хәзерге заман хикәя фигыль I зат берлек санда тулы һәм кыска вариантларда кулланыла: алам / аламын, пеләм / пеләмен, сатам / сатамын. -мын / -мен варианты юклык формасында да күзәтелә: Побасын керткән соратқалы, аққам пирмимен тиде - Сорарга бабасын керткән, абыем, бирмим, диде. Үсемдән үсем торамын - Бер үзем торам. I зат берлек сандагы хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыгы, әдәби күрсәткечләр белән беррәттән, -мын / -мин / -ман / -мән кушымчасы ярдәмендә дә ясала: Кеше көлдөрмин (көлдермим) тип тырыштым да тырыштым. II зат берлек саны, урта диалектның казан арты керәшеннәре, златоуст сөйләшләрендәге кебек, кыска вариантта да ясала: Монда сақ тораңмы (озак торасыңмы)? Син аны үсең тә беләң (беләсең). Сумсаны теләсәң нидән, иттән бешерәңме (пешерәсеңме), кәпестәтән бешерәңме (пешерәсеңме). Пашта сыуға бараң (барасың), аннары эшкә йүгерәң (йөгерәсең). III зат берлек санына, мишәр диалектындагы кебек, -дыр / -дер (<торур) кушымчасы ялгану очрагы теркәлгән: Қурғашны қойадылар ул чәшкәгә, нимәдән қыурықты, ул (шул) төшәдер (төшә). Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклыгы, нигездә, әдәби телдәгечә ясала. Шуның белән бергә, аерымлыклар да табыла. Мәсәлән, I зат берлек сан формасы билгесез киләчәк заманның I зат берлеге белән тәңгәл килә: Пелмән, инәм - Белмим, әнием. Уғый белмән, саwаплығ өчен сақлыйм - Укый белмим, савап өчен тотам. Мин белмән (белмим) ул чақларны. Наски кийәлмән (кия алмыйм). Цайыңа шикәр салмайсынма, мин шикәрсс түсмән (түзмим). Тевриз сөйләшендә синтетик хәзерге заман хикәя фигыльнең икенче формасы -ты / -те кушымчасы белән ясала, һәм сөйләшкә аның тулы парадигмасы хас: I зат: алатым, алат; II зат: алатың; III зат: алаты / алат, алаты(лар) / алатлар. Юклыгы: I зат: алмастым, II зат: алмастың, алмастыңыс, III зат: алмасты, алмастылар. Мәсәлән: Сыу ташыйтық, керәтәне сугаратық - Су ташыйбыз, бакчаны сугарабыз. Мин күрәтем (күрәм). Йә, палам, мин үләтем (үләм), пөтөн пайлығым сиңа калаты (кала). Икепес йәшәп торатыпыс (торабыз). Сөйләштә аның яңгырау варианты (-ды / -де) да актив: Әwәл йегет мән (белән) атасы-инәсе барады, үсләре сүс чығарадылар, ишектән керәтеләр, әwәл таңылчақ (төенчек), ул ураучық (төргәк) эчентә ашамлық, чығарады өстәлгә. Пейек ағачқа шабала бәйләйделәр, ул шабаланы мылтық ман атадылар - Биек агачка кашык бәйлиләр, ул кашыкка мылтык белән аталар. Тосо шатыртап чачырайды (чәчри) быйаққа. Мишкәләк йийатылар (җыялар), тослап тороп ашайдылар (ашыйлар). Килсә масайадық (шатланабыз), китсә бошонадық (кайгырабыз). Күбек май йасыйдық, аннан сарылыйбыс - Ак май ясыйбыз, аннан сары май ясыйбыз. Әрмийәдән йөрөп килгәненә қуй суйадық - Армиядән кайтуына сарык суябыз. Хәзерге заманның юклык формасы -мас / -мәс формасы нигезендә формалашырга мөмкин: Әйтәлмәстем, антайын йырларны. Урасабигә белә булыр. Инде эшли алмастық - эшли алмыйбыз инде. Пы қотоқ сыwы, пес Ишемтән алмастық - Бу кое суы, без Ишим елгасыннан алмыйбыз. Сөйләштә хәзерге заманның түбәндәге аналитик формалары бар. -ып / -еп ултыра / тора / йата: Өч төргөн йыwынтырдым, инәләренке умперенче баласы, интү эшләп торады - Өч мәртәбә юындырдым, әнисенең унберенче баласы, хәзер эшли. УсИшимдә пос кичү ите, пыйманы алғалы барып торам - УстьИшимдә (авыл исеме) боз китү иде, киез итек алырга барам. Қөмөр пуйымға күләг алып ултыратқан идем - Гомер буена күлмәк ала торган идем. Йәш қөмөр үтеб ултыраты (үтә). Қотағый килеп йатат (килә). Көнчыгыш диалектларга хас булганча, тевриз сөйләшендә дә хәзерге заманның -а / -ә торган (сөйләштә: -атқан / -әткән / - атхан / -әтхән, -атхын / -әтхен, / -атқын / -әткен) формасы бар: Челтәр пәйлиткәннәр, ачаулықлар пәйлитқәннәр - челтәр бәйлиләр, скатертьләр бәйлиләр. Онәнтиләрнең итәген тә чигәтегәнмес - Әнә андыйларның (кровать җәймәсе турында сүз бара) итәген дә чигәбез. Саранчанықы суғанын казыб ашыйтоған пес - Сарананың суганын казып ашыйбыз. Олулар кигелейткән йалтырақ мән, өстөнә йаулық йапқан - Олылар ялтыравык бизәклене кигәлиләр, өстенә яулык ябалар. Алтынға тығылған сәүрә тимәләр була тыған йәктәдә - Камзулда алтын йөгерткән төймәләр була. Үткән заманнар. Билгеле үткән заман әдәби телдәгечә ясала: Икәү габат утырышалар, мулла сурыйты, эриса булып алтыңма? - Икәү янәшә утыралар, мулла сорый, риза булып алдыңмы? Билгеле үткән заман функциясендә -ган / -гән формасы да кулланыла, күпчелек очракта ул хәбәрлек кушымчалары алмый: Пес пала wахытта күргән (күрдек) антыйларны. Сараwыч гейгәннәр қортқайақлар, мин күргән әwәлнең - Карчыклар саравыч (укалар белән чигелгән тар тукымадан эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйбере) кигәннәр, мин әбиемнекен күрдем. Утыс йыл элек кейәүгә гилгәнмен (килдем). Күргәнмен (күрдем) мин аны, ашап та йөргәнпес (йөрдек). Бу агачларны керә мән (пычкы белән) йыгып салганмын (салдым) әле бу өүне. -ган / -гән кушымчалы форма, билгеле үткән заман функциясендә килгәндә дә, I зат тартым кушымчасы алырга мөмкин: Чаршауларны кәрәкмәс тип петергәнпес (бетердек). Наскилар бәйләп қуйғаным (куйдым). Тышта пелитә йасап қуйғаным (куйдым). Усып киткәнебес (киттек). Утын йығырпыс (егарбыз - кисәрбез), тилән (делянка) алғаным тите (алдым диде). Ишингә парып қайтқаным, қысым ман парғаныбыс - УстьИшимгә (авыл исеме) барып кайттым, кызым белән бардык. Қараңғыда қайтқаныбыслар (кайттык). -ган кушымчасының -ан вариантын куллану очрагы теркәлгән: Мәһәре булан (булган), күпме ақчаты анда. -ған / -гән кушымчалы үткән заманның юклыгы, нигездә, йуқ сүзе ярдәмендә ясала: Пес күргән йоух қый Қасанны - Казанны безнең күргәнебез юк бит. Килеренә қасан та пешергән йуқ, сыйыр та сауған йуқ - Кайтуына ашарга да пешермәгән, сыер да саумаган. Нәтиҗәле үткән заман сөйләштә ике форма белән белдерелә. Көнчыгыш диалектларга һәм, шулай ук мишәр диалектына, урта диалектның нократ сөйләшенә дә хас булган традицион -ып / -еп кушымчалы форма. Ул зат кушымчалары белән төрләнә. Бу формага зат кушымчаларыннан алда еш кына -ты / -те кушымчасы да ялгана: Өц пертуган қысны ағалы-энелеләр алыпты (алган). Мейецнеңке төтененә исерептем (исергәнмен). Пөгөн қосоққа пер табыр гитептеләр (киткәннәр). Қәртинәтәтәмгә қатым-туwа уқытыпмын - Әби-бабама коръән укытканмын. Алдан сурапты, пелмим типте (сораган, белмим дигән). Балничадан чығыпты (чыккан). -ып / -еп кушымчалы форма хәзерге заман мәгънәсендә дә кулланыла: Қәсер тә қысныц пәйәсе қыйммәт әйтепләр (диләр, әйтәләр). Тевриз сөйләшендә нәтиҗәле үткән заманның әдәби формасы да кулланыла: Ойалғаннар әwәл, чырай күрсәтмәгәннәр - Элек тел яшергәннәр, йөз күрсәтмәгәннәр. Әwәл қәйнәләр киленне сынағаннар - Хатыннар, каенаналар киленне сынаганнар. Порноғо йәктә булған иңсес, көмөш теккәннәр итәк тигәрәгенә - Элек камзул булган җиңсез, итәк әйләнәсенә көмеш тәңкә теккәннәр. Шимпереңне қыйыш-мыйыш қатып цуйғансыц. Нигә бер генә қыс туғансың (тапкансың) икән тип, инәмгә үпкәли тыған ийем. II зат күплек сан кушымчасындагы ы - е сузыклары кыскара: Алыстан килгәнсс - Ерактан килгәнсез. Күргәнсс қый килешен - Кайтканда күргәнсез бит. I һәм II затта бу форма тартым кушымчасы белән төрләнә: Атам төнйа тотқан, мин төпчек пулғаным - Әтием хуҗалыкны алып барган, мин төпчек булганмын. I затта бу форма кыска вариантта да килә: Пер шәлчегәчемне қайда салып қуйтм (куйганмын). -ған / -гән кушымчалы үткән заманның юклыгы йуқ сүзе белән дә ясала: Унтуғызым тулған йуқ ите (тулмаган иде), саучылап кийәүгә биреп қуйдылар. Порноғыны петергәнпес йуқ (бетермибез, ташламыйбыз). Мин аны күргән йуқ. Күптән үткән заман, әдәби телдә һәм тубыл-иртеш диалектындагы кебек үк, -ға ите (< иде) формасы белән белдерелә: Йул хәйере бирергә киткән итем. Аның I зат берлек саны еш кына -ғаным (< -ғап итем) кушымчасы ала һәм бөтен көнчыгыш диалектларга хас нәтиҗәле үткән заманның кыска варианты (алганым - алганмын, парганым - барганым) белән тәңгәлләшә: Кәсәңкәне бикләп чыққаным, йабылып қалған - Чоланны бикләп чыккан идем, (песи анда) ябылып калган. Бу форманың да юклыгы йук сүзе ярдәмендә ясала: Мин парған йуғ (бармаган) итем. Алар йасылышқаннар йуқ ите (язылышмаганнар иде). Дәвамлы үткән заман түбәндәге формалар белән белдерелә: -а / -ә + тыған / -тегән + ийе / ите / иде (тат. -а / -ә + торган иде). Әwәл кәбәц паwырсақ бешерә тыған ийек (торган идек). Ат ман ыутын ташый тыған итек (торган идек). Сарный тыған итем - Җырлап-көйләп бии торган идем. Сөйләштә шушы ук форманың тагын да кыскарган вариантлары актив күзәтелә: -атқан / -әткән + ите, -атхан / -әтхән + ите; -аты / -әте + ите (бу вариант сирәк). Мәсәлән: (Кичке уйынға бүрән буйға йар астыға паратхаy итек (бара идек). Йеб ийерешкәле пер-берәүгә керәткән итек - Җеп эрләшергә берәрсенә керә торган идек. Йөкләп йөриткән ите (күтәреп йөри торган иде) баламны. Тақыйаны, қуйан ататқаннар ите, тегәткәннәр ите - Бүрекне, куян ата торганнар иде, тегә торганнар иде. Иртән қайтады, тағын китәтен (китә торган) ите. -аты / ~ әте + ите (әд. -а иде), ягъни төп фигыль барлык затларда да башта -ты / -те һәм аннары зат кушымчасы ала, шуннан соң иде ярдәмче фигыле килә: алатымты - ала идем, киләтеңте - килә идең һ.б. Мисаллар: Чачқа манит, ишеп қуйатылар ите - Чәчкә тәңкә итеп куялар иде. Пер қысымта торатымты, пы палам килеп алты, үйәмне үсем асрайтым, тите - Мин бер кызымда тора идем, бу улым (оныгым) килеп алды, әбиемне үзем карыйм, диде. Йулта торатыц ите афтаус көтөп, қоталарым қайтып утыраты машина ман - Юлда автобус көтеп тора идек, кодаларыбыз кайтып килә машина белән. Болар белән беррәттән, әдәби -а / -ә + ите (< иде) формасын куллану очраклары да бар: Қәйенпикә (иренең апасы) тийеш инте ул, Мәқсүмә апа тийеп йөри итем. Пы (бу) йортта пер үсе тора иде, шәлләтем (жәлләдем). Күлмәкләрне итәкләр (балитәкләр) қуйып тегәләр иде өцәр рәт. Киләчәк заман. Билгесез киләчәк заман. -ыр / -ер, -ар / -әр кушымчасы белән ясала. Татар теленең күпчелек сөйләшләрендәге кебек үк, тевриз сөйләшендә дә аның тулы һәм кыска вариантлары күзәтелә: Ат тораты қашаwайлы, китерем (китәрмен) титем. Кирәге булса аларға пиререм (бирермен). Йыwыб алырым тип биһләп торған идем мешәк паланы - Юып алырмын, дип, бикләп торган идем песи баласын. Йасатырым (ясатырмын). Тамырларында яки нигезендә р булган I һәм II зат киләчәк заман хикәя фигыльләрдә кушымчадагы р кыскара: Пестә торосос - Бездә торырсыз. Әдәби телдәге -ар / -әр урынына шушы ук кушымчаның тар вариантын куллану очраклары күзәтелә: Үсем пиклирем (бикләрмен). Ул та йырлар микән (җырлар микән)? Уғырсыс йылыйрсыс (еларсыз) сантықтан алып (карап). Билгесез киләчәк заманның юклык формасы ясалуда үзенчәлекләр бар. I зат берлек санда -ман / -мән варианты актив: Мин мамағыс пулман - Мин апагыз (кебек) булмам. Мин пала тыуман (бала тапмам) тийгән ите. Кечкәмә дә баралман (бара алмам). Чығыб утыралман, эшем бетмәс - Чыгып утыра алмам, эшем бетми. Қураны (абзар сүзен) да әйтәлмән (әйтә алмам). I зат күплек санда киләчәк заманның юклыгы -мас / -мәс кушымчасы белән ясала һәм аңа өстәмә -ты / -те аффиксы ялгана, аннан соң -қ / -к зат кушымчасы килә: Перперен йаратадылар (яраталар), пес қаршы, пулмастық (булмабыз). Киләчәк заман хикәя фигыльнең I зат юклык формасы -масмын / -мәсмен кушымчасы белән дә ясалырга мөмкин: Көтмәсмен, пара торырым тигән - Көтмәм, бара торырмын, дигән. II зат: Сүс тә күтәрмәссен, күс тә күтәрмәссен, тейде - Сүз дә күтәрмәссең, күз дә күтәрмәссең, диде. Боерык фигыль. Бер төркем Урал төбәге татар сөйләшләрендәге кебек үк, көнчыгыш диалектларда да боерык фигыльнең II зат күплеге -ың / -ең кушымчасы белән ясала. Тевриз сөйләшендә дә шулай ук: Утырың (утырыгыз) пераwық. Килең (килегез), қунақлар, хуш килтегес. Инте сийәрәткә барың (барыгыз), перас палцығ алың. II зат күплек сан -(ы)ңыс / -(э)ңес кушымчасы белән дә формалаша: Ултырыңыс монтан - Монда утырыгыз. Көтөңөс, хәсер чығарым - Көтегез, хәзер чыгармын. Боерык фигыльнең II зат берлеге -ғын / -ген кушымчасы белән ясалу очраклары бар: Күреп кенә қалғын - Карап кына кал. Теләк фигыль (гомумсебер: -айын / -әйен) кушымчасы сөйләштә киң һәм тар вариантларда кулланыла: алыйн / алыйм яки эшлийен, күплектә алыйық, эшлийек. Бу кушымчалар кыскара: -ыйн / -ин, кайбер очракларда -ан / -ән, -ақ / -әк рәвешендә кулланыла: Перас ақца алыйн, тигән (алыйм, дигән). Мин аны мунцада йыwындырыйн (юындырыйм), мин әйтәм. Қунах пулыйх (булыйк). Йәгес, пакалларны тотайын (тотыйк), онтолмаслыг итеп утырайық (утырыйк). Әшкәрә (бик) осақ тортоқ, қайтыйық (кайтыйк). Мин паланы күтәрин, әйтә өүгә - Мин баланы күтәрим, әйдә өйгә. Мин аны ничек тотан? - Мин аны ничек тотыйм? Йақшылашып (исәнләшеп) қына чығайым (чыгыйм...), тип кертем. Кыскарту күплек санда да күзәтелә: Пабый, көрәшәк, тите, кем йеңсә, йер аңа - Бабай, көрәшик, диде, кем җиңсә, җир шуңа. Инте тус пулақ - Әйдә, дус булыйк. Күплектә -лар / -ләр кушымчасы да өстәлергә мөмкин: Әйтәң, қайтыйқлар титем, чаначық ман сүрәб апкитән - Әйдәгез, кайтыйк, дидем, кечкенә чана белән тартып китим. Эчке теләк (-асы / -әсе + кил-) тевриз сөйләшендә -қы / -ке / -әк + кел / -кил төзелмәсе белән белдерелә, зат-сан кушымчалары төп фигыльгә, юклык кушымчасы ярдәмче фигыльгә ялгана: Ней йырлагың киләте, аны йырлайсын. Сине қусқағым килмәде (кузгатасым килмәде). Инәмнеңке сүсен йергә басқым келми (таптыйсым килми). Үсем тә эчкем (эчәсем) килеп киткән чайны. Эшләгеләре (эшләселәре) килмәгән. Үлге (үләсе) тә килми. Әдәби телгә хас -асы килә формасын куллану очрагы теркәлгән: Малны күп тотасым килә, қаслар та тотамын. Тыwасы (бала табасы) килде дә булмады балалары. Ният, нәрсә дә булса эшләргә исәп итү сөйләштә түбәндәге формалар белән белдерелә: -мақчы / -мәкче / -мақцы / -мәкце (булу): Алар иртәгә килмәкчите. Муча қуймақчылар. Кайбер очракларда сөйләштә әйтмәкче формасы әдәби әйтмешли сүзенә туры килә: Урычча әйтмәкче, ыкту шишкует? - Русча әйтмешли, кем эрбет чикләвеге җыя? Мондый күренеш сөйләштә бик сирәк. -ғалы / -гәле + булу: Палнисқа йебәргәле (җибәрергә) булғаннар. -ғалы / -гәле яки -ырға / -ергә + итү: Алма утыртқалы иткәннәр (утыртырга уйлаганнар) ите. Сыw йылытырға итсәм лампычкы эшләми. -ғалы / -гәле яки -ырға / -ергә + тору: Сиңә барырга торайық, ти. Теләк, көчле теләк, әдәби телдәге кебек, шарт фигыль формасы һәм иде ярдәмче фигыле белән дә белдерелә, тик бу вакыт зат кушымчалары ярдәмче фигыльгә ялгана: Эсү чәйләр эчсә идең - Эссе чәйләр эчсәң иде. Шарт фигыль. Аның ясалышы, мәгънәләре әдәби телдәгечә. Тик II зат күплек формасының -ңыс / -ңес кушымчасы белән ясалуын күрсәтеп үтәргә кирәк: Сес китсәңес (китсәгез), малны пөтөрсәңес (бетерсәгез), йатлы (оят) булыр. Фигыль дәрәҗәләре әдәби телдәгечә ясала, тик кушымчадагы фонетик аерымлык (-ғыла / -гелә) булуын искәртеп үтәргә кирәк. Мәсәлән: Шабаланы мылтық ман атадылар, тейсә, ул гешене чөйгелидләр ирләр - Кашыкка мылтыктан аталар, тисә, ул кешене ирләр чөйгәлиләр. Юнәлешләр. Әдәби телдә нинди дә булса юнәлеш формасында нормалашып киткән бер төркем фигыльләр сөйләштә төп юнәлеш формасында кулланылалар: пөтү - бетерү, туу - тудыру (йөкләтү юнәлешендә тутыру / тудыру), суу - суыну, төwү - төйнәү, қайғу - кайгыру. Мәсәлән: Сес ашанып пөттөгесме (бетердегезме)? Тарманы, үлчәп пәйләде, төwөп чықты (төйнәп чыкты). Мин пала тумаған да (тудырмадым да), (кайгырып) киттем. Сине қусқатым (кузгаттым). Сөйләштә йөкләтү юнәлеше ң авазына беткән тамырлардан - ыр / -ер кушымчасы белән ясала: туңыру - туңдыру, уңыру - уңдыру һ.б. Мәсәлән: Ничек уңырасың итмәкне, йеңкәң алый қылалмас (кыла алмый). Йөкләтү юнәлешен ясау өчен -қыр / -кер кушымчасының активрак кулланылуы үзенчәлекле, ул әдәби телдәге -дыр / -дер кушымчасы урынында да килә: пасқыр - бастыр, үскер - үстер һ.б. Мәсәлән: Қысымныңқы палларын үскертем. Аwырыйм, көснө усғарып (уздырып) йебәрерменме? Сонор авазлардан соң -гыс / -гес (-т, -дыр / -дер, ғыр / -гер) вариантлары күзәтелә: Пака ақча түләмәгенче өйгә кергесмиләр (кияүне өйгә кертмиләр). Килеп кергән кешенең туннарын салғызып (киемнәрен салдырып) алғалы кирәк. Кейгесергә (кидерергә) дә кейрәк, үсеңә ашарға кейрәк. Шулай ук: укул утыса (утырта) - укол кадый. Тубыл-иртыш һәм башка себер диалектларында, пермь, златоуст, тепекәй һәм стәрлетамак сөйләшләрендәге кебек, тевриз сөйләшендә дә төшем юнәлеше киңрәк күләмдә күзәтелә, ул эш объекты аталмаганда, эшнең гомумән башкарылуын гына белдергәндә дә кулланыла: Поппасы қурата эшләнә - Бабасы ишегалдында эшли. Ашаналар әле - Ашыйлар әле. Қочақлана, йиңкәм тип - Җиңгәм, дип, кочаклый. Мин үсем тегенмәгән дә, белмән - Мин үзем тегү белән шөгыльләнмәдем дә, белмим. Бер юнәлеш урынына икенче юнәлеш формасын куллану очраклары бар. Мәсәлән: ашану - ашау: ашанатлар, сыйланатлар; эшләнү - эшләү: Эшләнсәм (эшләсәм) даулинийам күтәрелеп китәде. Төп юнәлеш функциясендә еш кына уртаклык юнәлеше кулланыла: Қас йолышып (йолкып) йөргән қас өмәтә. Тайаштым, тайаштым (тырыштым, тырыштым). Табыннашып (табында утырып) чыққаннар. Ышкулға керешеп (кереп) килгән. Күцләр (туй поезды) килеп төшкәнтә, мылтық белән атышалар (аталар). Аңлашып (аңлап) пулмайты сүсен. Сеңлесе сатышучы (сатучы) булып эшләйте. Кичә йуwышып (юып) та алдың. Кирәк сүзенең фигыль кебек төрләнүе: Кирәгеп (кирәк булып) тормый. Қыс кирәксә (кирәк булса), цатыр паwы мөң алтын, тиләр, кейәүне кертмәйләр, ақчаны нүгәр (кияү егете) пирәде. Затланышсыз фигыль формалары. Инфинитив. Тевриз сөйләшендә дә ул, нигездә, -ғалы / - гәле / қалы / -кәле кушымчасы белән ясала: Үлек йуғалы (юарга) та йөртөм йәшлей. Қушылған қушақларың ман исән булғалы, осақ йәшәгәле йассын - Кушылган ирең белән исән булырга, озак яшәргә язсын. Сыргый йыққалы барды. - Киртәлек кисәргә барды. Суйғалы сақлаған (суярга асраган) хайwаннарны суғымға тейсең (дисең). Сүлпәнрәк қатсаң пәйләгәле (бәйләргә) йомшақ, чирағрақ қатсаң нығрах була. Шуның белән бергә, тевриз сөйләшендә инфинитивны куллануда аерымлыклар да бар. Ул зат һәм сан кушымчалары ала: Пес тә менә пер-ике көнтән ул йаққа парып қайтырғабыс (барып кайтырга торабыз). - Син китәсеңме? - Китәргәмен (китмәкчемен). Мисаллардан күренгәнчә, зат кушымчалары алган инфинитив ниятне белдерә. -мыш / -меш формасы тевриз сөйләшендә дә билгеле бер төркем фигыльләрдә күзәтелә: Ишетмешем (ишетеп) генә беләм. Ире бик уғымыш (укымышлы) кеше булып (булган). -мышлы / -мешле: Поронғолар әйтмешле, парыбыста да ақча бар. Кайбер диалекталь сүзләрдә -ма / -мә формасы теркәлгән: Тау астына қыwалашма уйнағалы (куышлы уйнарга) төшмим. -мақ / -мәк формасы сөйләштә сорау алмашлыгы һәм кирәк сүзе белән бергә инфинитив мәгънәсендә килә: Нинди йыр йырламақ кирәк? - Нинди җыр җырларга кирәк? Исем фигыль, әдәби телдәге кебек үк, -у / -ү кушымчасы белән ясала: Аwырцылық ите, сур туйлар йуғ ите, негә қылып, тыуғанны сыйлау иде ул саманнарда - Авыр иде, зур туйлар юк иде, никах укытып, туган-тумачаларны сыйлау иде ул заманнарда. Йарашқанда (кыз килешкәндә) утырып цай эцү, пешем (ак) майны утырта, икмәк кисәләр. Қышқа килсә, йөк ташу. -у / -ү кушымчалы исем фигыльләр инфинитив функциясендә дә кулланылырга мөмкин: Әйбер дә алу (алырга) кирәк, пала да уқыту (укытырга) гирәк. Ит пешерү (пешерергә) йарамас, ит йысын йаратмас (яратмый) тителәр аны. Бу аеруча кирәк сүзе белән күзәтелә: Төшнө төш йураучыға ғына әйтеү кирәк (әйтергә кирәк). Төшнө йақшыға үсең йурағалы (юрарга), йә теш хайыр бирү (бирергә) кирәк. Йоух мин әйтәм, қайту кәрәх (кайтырга кирәк). Сыйфат фигыльләр. Хәзерге заман сыйфат фигыльләрдән сөйләштә аеруча -а / -ә торган формасы актив. Ул -атқан / -әткән / -атхан / -әтхән / -атқын / -әткен / -атхын / -әтхен, -а тыған / -ә тегән вариантларында әйтелә: Көмешләр пар чачқа тесәткән, арғаға салынтырып қуйатхан (тезә торган, аркага салындырып куя торган). Пүләг алып ултыратқан қортқа (утыра торган карчык). Паратхын йерләре алыс - Бара торган җирләре ерак. Пеләткен пашлық - Белә торган карчык. Арттан қаптыра тығанны (торганны) та тегәләр (күлмәкне). Бу форма еш кына исемләшә: Йөнөн эйереп сукмэн суққаннар, аннан кейәткән (кием) теккәннәр. -ыр / -ер кушымчалы сыйфат фигыльнең төрле морфологик формалары, төрле мәгънә төсмерләре һәм семантик функцияләре бар. Аның төп кулланылышы әдәби телдәгечә: Эшләнер кеше йуқ - Эшләр кеше юк. Қәртешкә күмер wахыт йетте - Бәрәңге төбөн өяр вакыт җитте. Суйыр қуйыпыс йуқ - Суяр сарыгыбыз юк. Йәртәм (ярдәм) итәр кешем йуқ. Бу форма әдәби телдәге -асы / -әсе кушымчалы сыйфат фигыльне алыштыра һәм тиешлекне белдерә: Кентек тамыр сыулат, қыймылтап торады пала тыwар қатыннықы (бала табасы хатынның). -ыр / -ер формасы, еш кына, исемләшә, төрле килеш һ.б. кушымчалар ала, юнәлеш килеше кушымчасы алганда, исем фигыльгә һ.б.га туры килә: Эртник бешерәткән ит килерләренә - Балык пирогы пешерә торган иде килүләренә. Пешер, мин килергә - Пешер, мин кайтуга, Қайтып килеренә (кайтуына) унунпишләп пичә йыйылған. -ыр / -ер формасының юклыгы тевриз сөйләшендә хәбәр функциясендә актив кулланыла һәм хәзерге заман хикәя фигыльгә туры килә, гадәти һәм даими булып тора торган эшне белдерә: Қайшан йөртөп китәләр қуй, алысын үсмәс - Хайван йөртәләр бит, курпы үсми. Өйдә ачуланышқалы йарамас (ярамый), палаға аwыр булады. Негә уғыттық, саучылаб алып киттеләр, йаулық пер тә чичмәстән ите (чишмиләр иде). Бирәтегәннәр иде, қәсер бирмәсләр (бирмиләр). Минең қолақ ишетмәс (ишетми), қолаққай (чукрак). Анта минеке кецкәм тора, тыумас (бала тапмый), паллары йоуқ. -мас / -мәс формасы, чыгыш килешендә килеп, хәл фигыль функциясен башкара (бу турыда тиешле бүлекчәне кара). Үткән заман сыйфат фигыль, әдәби телдәге кебек үк, -ған / -ғән / -қан / -қән кушымчасы белән ясала һәм аның мәгънә функци-яләре дә әдәби телдәгечә: Пала тыумаған бичәләрне бала ту-дырдым сылап. Өйләнмәгән палам (улым) бар. Бу форма исемләшеп, тартым һәм урын-вакыт килеше кушымчалары ала: Қунаққа килгәнендә (килешли, килгән чакта) Омыскида алтын алға алып қайтқан. Оутынқа киткәнебестә әбәм ул мешәк (песи) балаларын алып қайтып (кайткан). Қорсақ ман йөргәнендә (йөргән чагында) йығылып төшкән. Бақшийывада (авыл исеме) торғанымда (торганда) тайарка булып эшләдем. Пинсегә цыққанымта (чыкканда) мидал пиртеләр. -улы / -үле кушымчалы үткән заман сыйфат фигыль, нигездә, хәбәрлек составында килә: Чыңға тирәснеңке салулымы? -Тәрәзә келәсе бикләнгәнме? Сөйләштә бу үзенчәлек, минзәлә, стәрлетамак, тепекәй сөйләшләре белән чагыштырганда, сирәгрәк күзәтелә. Әдәби телдәге -арлық / -әрлек, -ырдай / -ердәй кушымчаларына тевриз сөйләшендә -ғылық / -гелек формасы тәңгәл килә: Перберсен қарағылық (карарлык) пулғанчы минтә тордолар. Сөтө ашағылық-эчкелек (ашарлык-эчәрлек) чығаты. Уқығылығын (китапларның укырдайларын) апкиткәннәр Омыскиға. -ырдай / -ердәй формасына сөйләштә -ғытай / -гетәй формасы да тәңгәл килә: Қыс парғытай булса, суратып киләтәгән - Кыз барырдай булса, гадәттә, соратып киләләр. Хәл фигыльләр. -а / -ә кушымчалы хәл фигыльнең кулланылышы әдәби телдәгечә. Шуның белән бергә, ул кайбер очракларда әдәби телдәге -ырлық / -ерлек + итеп төзелмәсенә тәңгәл килә. Мәсәлән: Күсне чығара суғып қуйып - Күзгә чыгарлык итеп суккан. Қапқадан кергәнтә пау сусалар, өсә (өзәрлек итеп) басырға, ул өсөлгәле генә тора, тормошлары өсөп торсон тип. Әдәби телдәге -ышлый / -ешли кушымчалы хәл фигыль функциясендә -ышын / -ешен формасы кулланыла: Самихаға барышын (барышлый) кергән ите. Бу форма тубыл-иртыш диалектының төмән сөйләшендә актив кулланыла. -ып / -еп кушымчалы хәл фигыльнең юклыгы түбәндәге вариантларда күзәтелә: -мағынчы / -мәгенче, -мағынцы / -мәгенце, ягъни фонетик яктан азрак үзгәреш кичергән борынгы форма: Айағымы қаратмағынчы (каратмыйча) калмайын (калмыйм). Ақча бирмәгенче (бирмичә) сантыхны бирмәс ул. Ақча түләмәгенче (түләмичә) кийәүне (кыз янына) кергесмәйләр. Картушка ашамағынчы (бәрәңге ашамайынчы - ашамыйча) қорсақ туймас. Үс wақыты йитмәгенче (җитмичә) пала атламый. -мыйча / -мичә: Әллә ғайан килгән кешене чай эчермичә чығарғалы! Татарның йоласы ул қунақ итү. Ағач йапрақ йармыйча боз өстөнә күкерт күкери (күк күкри), бал булмый. Шушы ук мәгънә -ыр / -ер кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыльнең чыгыш килешендәге юклык формасы белән дә белдерелә: Қатмастан ип сүлпән пулаты қый, тис өсөләте - Катмыйча җеп сүлпән була бит, тиз өзелә. Мәктәпкә бармастан уйнап йөргән - Мәктәпкә бармыйча уйнап йөргән. -ғач / -гәч кушымчасының сөйләштә түбәндәге эквивалентлары бар. Үткән заман сыйфат фигыль (-ған) һәм соң / сын / сун / сын бәйлегеннән торган төзелмә - сөйләштә иң актив форма, соң бәйлеге төрле вариантларда килә. Бу форма икенче эшнең башкарылу сәбәбен, шартын һ.б. белдерә. Мәсәлән: Пашлаған сун (башлагач), эшне эшләп пөтөргәле кәрәк. Мин қартыма килгән соң (килгәч) йортцом әрмийәгә китте. Туй үткән сың (үткәч), қота чақырасың, аларға күлмәк кигезәсен (ягъни бүләк бирәсең). Мулла килгән сун туwа (дога) қылдылар. Урта диалектка хас -ғачыннан / -гәченнән варианты да күзәтелә: Иван Гырузный чуғындыра башлағачыннан пы йаққа килеп чыққаннар. Сөйләштә шушы ук функциядә үткән заман сыйфат фигыльнең чыгыш килеше дә (шулай ук соң бәйлеге белән) еш күзәтелә. Сөйләшкә хас булганча, чыгыш килеш кушымчасындагы д авазы ассимиляцияләнми, һәм ул саңгыраулашырга да мөмкин: ягъни -ғаннан / -гәннән, -ғандан / -гәндән, -ғантан / -гәнтән + суң / сың / сун / сын бәйлеге. Мәсәлән: Хысны йастыққа (мендәргә) пастырхандан суң (бастыргач), кейәү күтәреб алады. Йәшлей йараштылар, йарашқантан суң (ярәшкәч) нигә (никах) уғыттылар. Өүтән чығарғандан сун... - Өйдән чыгаргач... Аwыл пөткәндән соң (беткәч)... -ғач / -гәч, ғац / -гәц: Мин инде йаулық пиртем сөйөнчеләп кергәц (сөенче алырга кергәч). Бу форма чагыштырмача сирәк очрый. -ғанчы / -гәнче формалы хәл фигыль түбәндәге вариантларда кулланыла: -ғынцы / -генце /-ғынчы /-генче: Ул йөнчү, үлгенче йабық була. Сыйланып пөткенче (беткәнче) утырасың. Таң атқынчы (атканчы) мунча йағып төшәсең (керәсең); -ғанчық / -гәнчек: Қайтқанчық экерен-аста (әкренләп) йәшәтек; -ғынча / -генчә: Ирем қайтқынча (кайтканчы) пирмедә эшлейтегән итем (эшли торган идем); -кенчегә + қадәр: Армыйаға киткенчегә қәдәр кылупта эшләгән ите; -гәненчек: Соуда йөргәненчек өйләнеп қуйса иде - Суда (балык тотып) йөргәнче өйләнеп җибәрсә иде. (Чагыштыр: парғанынта, уғығанынта һ.б.) Бу күренеш тубыл-иртыш диалектының тагын төмән сөйләшендә шактый актив күзәтелә; -гененче / ғынынчы: Үлгененче үс телендә сөйләште. Әдәби форма үзе дә кулланыла: Йите йыл бу өйгә чыққанчы тайаштым (тырыштым). Бу вариант бик сирәк. -ғанчы / -гәнче кушымчалы хәл фигыль сөйләштә юклык формасында да күзәтелә. Ағач кисәргә дә йарамай цым үтмәгәнче - Чым бәйрәме (җәй башында үлеләрне искә алу көне) үтмичә, урман кисәргә дә ярамый. Алмағанчы пиш йыл йөрдөк - Алганчы биш ел йөрдек. Тевриз сөйләшендә эш яки хәлнең вакыт ягыннан чикләнгән булуы тагын түбәндәге формалар белән белдерелә: -мастан / -мәстән: Китмәстән (киткәнче) үк шалтыратты; -маста / -мәстә: Мин аны ул үлмәстә (үлгәнче) төшәп тордом, пейек йар икән, артқы куләсәләре төшөп китте қамбайыннықы; -мастан / -мәстән + элек: Үлмәстән элек (үлмәс борын) аурағы йөрите гешнеңке, гуршеләргә герәте. -мас / -мәс (ул әдәби телдәге -ғанчы / -гәнче формасына туры килә): Қараңғы төшмәс (төшкәнче) йыйыла тыған итек. Күсем күрмәс (күрми), уқый алмыйм. Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр. Аларның составы, нигездә, әдәби телдәгечә, әмма аларның әйтелешләрендә һәм мәгънә төсмерләрендә үзенчәлекләр бар. Ман / мән / была / пелән - белән: Қунаглар ман (белән) пергә чай эчең ите. Қыс ман (белән) йегетне ул мөкөртәк (Килен төшерә торган, көймәле арба) эченә утысқаннар. Кентек кискән мин, йеп мән (белән) пәйлисең, йыwып урап саласың. Айақлар аwыру белән (авырганга күрә) балничаларта кән (күп) йөрдем. Қәтәр / ғәтәр - кадәр: Суқмалар пулған көйләкләрдә пы ғәтәр - Итәккә аркылы салган ефәк катнаш тасма булган күлмәкләрдә монда кадәр. Шигелле / шикелле: Аныңқы шигелле (шикелле) шәлем пулты - Аныкы шикелле шәлем булды. Суқмалар йалтырақ, чалынған шигелле қый ул - Ефәк катнаш тасмалар ялтыравыклы, үрелгән шикелле бит ул. Бу бәйлек, пермь сөйләшендәге кебек, фараз итүне, икеләнүне дә белдерә: Шабур (киндердән теккән плащ, астарсыз җәйге өс киеме) қырата (кырда) кийеп эшләп йөри торған астарсыс былаш шикелле (плащ ахрысы). Сынны - шикелле: Үwерелеп-үwерелеп (бөтерелеп) оцоп китәте ураган сынны (давыл кебек). Кебек / күwек / күбек: Хибелә (кыйбла) йақтан искән илләр (җилләр) кебек үтте ғөмөрләр. Аусына пал, май қаптыралар киленнеке, пал-май күwек (кебек) йомшақ торсон тип. Өчөн / өчен: Қулы сынық иде, аның өчөн қайтарғаннар. Бу типтагы сәбәп җөмләләр шактый актив. Була / была - өчен, күрә: Ирен йаратматы, аңа была (шуңа күрә) қысым айырылты. Пырируданы күргәле була (күрер өчен) пуйыз белән қайттым. Чақ - хәтле: Ах (ак) йөн йышымым (оегым) әл дә бар, ғысым кийәүгә киткәнгә чақ бәйләгәнмен. Хәтле / қәтле / хатлем - хәтле: Төгөнгә хәтлек парабыстық - Тегеңә хәтле бардык. Аның хатлем тыwуға, паллары кән, пар та йадаулар - Аның хәтле бала табуга, балалары күп, бары да ябык. Күрә: Пейек пулғанына күрә фылутқа алдылар. Сайын: Пәйшәмбе (пәнҗешәмбе) сайын хәйер апкерәйем. Тевриз сөйләшендә, әдәби телдәге булып, итеп, дип, ян, ас, өс, ал, арт һ.б. шундыйлар белән беррәттән, қабат, сырт, итәк, қыр кебек бәйлек сүзләр дә кулланыла: Сийәрәт қабатында (янында) йәм-йәшел урман (чыршы) үсә. Күл итәктә (буенда) иләк йийамын. Күл эргәсентә (янында) йәшәйтеләр. Астана қырда йәшәгән - Изгеләр кабере янында яшәгән. Теркәгечләр. Себер һәм көнбатыш диалектларындагы кебек, тевриз сөйләшендә дә әмән теркәгече кулланыла: Әмән (әйтерсең) кеше үлтергән, аны алып киттеләр муллалық қылған өчөн. Сөйләштә ни... ни... (теркәгеч функциясендәге әле) теркәгече бар: Ат ман ташый тығын итек ни соло, ни арыш - Ат белән әле солы, әле арыш ташый торган идек. Ишен йылғадан тармақ төшәде, төрле балық, ни чорағай, ни чабақ, албоғалар, аwы булған кеше аулый - Ишим елгасыннан тармак төшә, төрле балык, әле чуртан балалары, әле чабак, алабугалар, җәтмәсе булган кеше тота. Да / дә теркәгеченең кабатлануы: Анта суғыш пер дә-дә (бер дә) булмаған. Кисәкчәләр. Сорау кисәкчәсе тевриз сөйләшендә киң (-ма / -мә) һәм тар (-мы / -ме, ягъни әдәби) вариантларда кулланыла: Әгөршөк парма? - Кыяр бармы? Шар эцентә қуралар пармы иде? - Сазда куаклар бар идеме? Уқ / үк кисәкчәсенең ух / үх, уһ / үһ вариантлары да шактый актив: Иртүһ эшкә чығу кәрәк. Қапқа тышынтух от тораты - Капка төбөндә үк ат тора. Хәбәр составындагы -дыр/-дер билгесезлек кисәкчәсе зат кушымчасыннан алда да ялгана: Син дә арғандырсың (аргансыңдыр). Әдәби телгә хас кисәкчәләр белән беррәттән, сөйләштә қуй / ғуй раслау кисәкчәсе дә актив кулланыла: Ат май қас май шигелле эрек май, хайwанныңқы туң қый (бит) - Ат мае каз мае кебек эреп тора торган май... Шуйған қуй, йуқны сүләмәң - Ялган бит, булмаганны сөйләмә. Шуйған, ошақ сөйләп, урлап йөрүчеләр бар қуй - Ялганлап, әләкләп, урлашып йөрүчеләр бар бит. Ат ман, арқан ман тарттыралар ғуй (бит) моғолларны - Ат белән, аркан белән тарттыралар бит чүмәләләрне. Урал төбәге сөйләшләрендәге кебек, тевриз сөйләшендә дә әләк (< һәлак) көчәйткеч кисәкчәсе күзәтелә: Қарағат әләк! - Карлыган искиткеч (күп). Быран / пыран - бик: Пес әле быран (бик) йабық төгөл. Пыран йөнчү (бик ябык), аwырта инәсе. Өйтә пыран эсе түгел - бик эссе түгел һ.б. Бу кисәкчә саз ягы сөйләшендә актив кулланыла. Синтаксик үзенчәлекләр Сүзтезмәләр. Исем-исем сүзтезмәләренең кушымчасыз төре кулланыла: Суғыш wахытларда (сугыш вакытларында) төрлөсөн күрдек. Ашқасан (аш казаны) аwырый. Қолақ сүwенчесе пиргәннәр қыс йаққа (кыз ягына). Қыс салып йебәрә кәбәцләр (түбәтәйләр), қулйаулық, тәмәк кесит (тәмәке янчыгы) линтеләрдән тегелгән, кийәү бүләк (кияү бүләге) килте дийеп чақырып йөри қыс. Қуй тирчектән тун тегәтләр - Сарык тиресеннән тун тегәләр. Тевриз сөйләшендә бу төр изафәнең әдәби телгә хас варианты да шактый актив күзәтелә: кәпестә йафрағы - кәбестә яфрагы, қолақ сүwенчесе - кыз килешкәч, егет ягына ризалык билгесе итеп берелгән бүләк. Исем-исем сүзтезмәләрнең беренче компоненты материалны белдерсә, икенче компонент, әдәби телдән аермалы буларак, тартым кушымчасы алырга мөмкин: Кәшәмир шәлләре йоқа (юка), йоwан (зур) шәл, йалтырақлары бар. Чагышт.: көнбатыш диалектта: йын шалы - йон шәл һ.б. Исем-фигыль сүзтезмәләрендә кайбер фигыльләр, әдәби тел белән чагыштырганда, башка килешне башкаралар. Ату: Ул шабаланы мылтық ман атадылар - Ул шабалага (кашыкка) мылтык белән аталар. Орошу: Орошалар миңә - Мине орышалар. Пөтү, йөрү: Айақлартан пөттөм - Аякларым бетте. Айағыннан йөри башлаты - Тәпи йөри башлады. Сөйләштә исем хәбәрләр зат кушымчалары белән формалаша: Алар сүсне арттырып сөйләүчеләр, шуқлар (шаяннар). Иге ғысым Төмәндәләр (Төмәндә). Син йәшсең (яшь). Пинсыдамын - (Мин) пенсиядә. Анта керең, алар пик ачықлар. Мин қунақтамын. Песләр ул цақта палабыс қуй - Без ул чакта бала бит. Инверсияләнгән аергычлар килеш кушымчасы алалар. Бу, нигездә, билгесез килештә килгән тәмамлыкны ачыклый торган аергычларда күзәтелә: Чарыққа бау ишәткәннәр ите қысылны, күкне, қараны - Тиредән теккән аяк киеменә кызыл, күк, кара бау ишә торганнар иде. Әдәби телдәге күп түгел сүз тезмәсе тевриз сөйләшендә күп йуқ, ә күптән түгел тезмәсе күптән йуқ формаларында әйтелә: Тыныч, машина та күп йух (күп түгел). Күптән йуқ қына (күптән түгел генә) күсләремне әперәцийә йасадым. Фараз итү, икеләнү сөйләштә, татар теленең тау ягы сөйләшләре төркемендәге кебек, бул ярдәмче фигыле белән белдерелә: Ике төпчөк торалар, пала тапмайтлар, йарамай булыр (ярамый ахры). Омскийта тораты, беләткән булырсыс, беләмесес? - Омскийда тора, белә торгансыздыр, беләсезме? Элеһтә алай булыр - Элек шулай (булган) ахры. Фараз итү -ып / -еп һәм сорау кисәкчәсе ярдәмендә дә белдерелә, тик мондый очраклар чагыштырмача сирәк күзәтелә: Пөтөрә ташлапмылар бечәннәрен? - Печәннәрен бөтенләй өеп бетергәннәрдерме? Сорау түгелмени сүзе ярдәмендә дә белдерелә: Қосоқ ашы синтә бар түгелмени? - Эрбет чикләвеге синдә юкмыни? Аналитик төзелешле иярченле кушма җөмләләр: Өч кенә өй булған, аңа күрә (шуңа күрә) қутыр (хутор) тигәннәр. Безнең қачан бабаларыбыз күчеп килгәндә монда урман булған. Негә қыладылар йегетнең өйөндә, қачан күчеп килдең, ул wақытта - (Килен булып) төшә, шул вакытта егет өендә никах укыйлар. Қапқата таwар сусатылар, ул таwарны кем чиште, аның қуйнына саладылар - (Килен төшкәндә) капкага тукыма сузалар, ул тукыманы чишкән кешенең куенына салалар. Кем итәнне тигес қыраты, ул уңған, кем цыйғылай (сызгалый) - ул йалқау булады. Нимәдән қыурықты, ул төшәдер - (Кот койганда) нәрсәдән курыкса, шуның рәсеме төшә. Искә ни төшсә, аны қыйланыб утырам. Төш күрсәң, кем кирәк, аңа әйткәле йарамас -Төш күрсәң, теләсә кемгә әйтергә ярамый. Лексик үзенчәлекләр Тевриз сөйләшенең лексик-семантик системасында әдәби телгә мөнәсәбәтле рәвештә төрле төркемнәр аерылып чыга: төп һәм зур төркем - әдәби тел белән уртак лексика, аларның бер өлеше әйтелешләре белән берникадәр (тиртун - тире тун, түмә - төймә, көү - көй, палтыс - балдыз, шайдан - шайтан, дымсуқыр - дөм-сукыр) үзенчәлекле. Кайбер сүзләр шактый нык аерыла: пеләлек - беләзек, ағыйық - ахак, эсү - эссе, иткерү - йөткерү, көлөк - күлмәк, порноғо - борынгы. Бер төркем диалектизмнар әдәби эквивалентларыннан сүз ясагыч кушымчалары белән аерылалар: қаптырғыч / қаптырма - каптырма (челтәрле көмеш читле, кашлы бизәнү әйбере), ачытма - ачыткы, сосқақ - соскыч, қапқақ / қапқач - капкач, тырнаwыч - тырма, теләй - телсез, қыйыш - кыек, кәкре, пешкәк / пешкеч - гөбе пешкәге, қысылча - кызамык, тегенче - тегеүче һ.б. Сөйләшкә бай диалекталь лексика хас, аларның бер өлеше көнчыгыш диалектлар белән уртак, диалектизмнар тормышкөнкүрешнең төрле өлкәләренә карый. Рухи мәдәният, йолалар һ.б.: сәкерешле / сикерешле уйнау - сызыклы уйнау, әпләү - йөрәгенә начар булганда алга һәм аркага суккалап имләү йоласы, саучы - яучы, йарашу - ярәшү, қолақ чәйнәшү - колак тешләтү (бала чагыннан ук кыз белән егетне килешеп кую), күч қыwыу - киленне егет йортына озату, май табағы ашау / майтабақ - кызны килешкәч, кыз ягында уздырыла торган кечкенә мәҗлес, қолақ сүwенчесе - кызны бирергә ризалык билгесе, вәгъдә бүләге, сарнау - җырлап бию, айағ уйын - бию һ.б.; хәйебирән - дога кылганда абзардагы эре терлек шулай атала, цым бәйрәме - зиратта үлеләрне искә алу, каберләрне тәртипкә китергәч, барлык туган-тумачалар белән ашау-эчү, буялган йомыркалар алып баралар, сәдака өләшәләр; қырлық башқа бару - кабер казырга бару, кисерә - кешенең әрвахы (двойник), киртмә - чардуган, астанақыр - изгеләр кабере, қарабақчар туйы - кара каргалар килгәч, бала-чаганың төрле камыр ашлары белән кошларны сыйлавы; муллинә - абыстай, килген - килгән кеше, мондагы түгел һ.б. Туганлык атамалары: инәй - әни, әппә - апа, пай - ир, әкә / ақа / аққа / оққа / абсый - абый, тәтинә - әби, тәтә - бабай, цицинә - әти-әнинең апасына, әти-әнинең абыйсының хатынына яратып эндәшү сүзе, қартата - бабай, қартинә - әби, қарт қартнә - әбинең әнисе, (қәртнәнеке әпәләре әби булаты), цицата - әти-әнисенең абыйсына, әтисенең яки әнисенең апасының иренә эндәшү сүзе, поба / попа / поппа - бабай, әти-әнинең олы ир туганы, олы кыз туганының ире, тыуған - эне. Кешенең гәүдә төзелеше һәм эчке дөньясы белән бәйле сүзләр: йаурын қалақ - калак сөяге, чығанақ - терсәк, пәтән пармақ - имән бармак, чычалақ - чәнти бармак, ухма чалақ - атсыз бармак, мейә - ми, көпкәк - рахит, қороқ - артык ябык, кибеп беткән, пәтер чырай - киң битле, күпкәк - бүсер (грыжа), шәремән булу - оятлы булу, қыйралану - ялкаулану, тартық - тотлыга торган, қолақай - чукрак, нычу - тынгысыз, масайу - шатлану, тын қысу - астма, терскәк - арпа, тотанақ - үз чире (эпилепсия), қунақ - чәчәк. Қунақтан қашақ қалып - Чәчәктән сукыр калган. Хуҗалык итү, инвентарь: керә - пычкы, қура - каралты, аран - өйалды, кәсәнкә - чолан, ишхан // аграт - ишек алды, түбәлек - лапас, көпкә - абзар, күләсә - тәгәрмәч, күмгеч - бәрәңге күмү коралы (мотыга), перичка - бричка, катук - ходок (арба төре), порау - кыршау һ.б. Тормыш-көнкүреш белән бәйле диалектизмнардан йорт һәм аның җиһазларын, савыт-саба атамаларын белдерә торган кайбер сүзләр: шәлтеп пәwетү - бишек тирбәтү, цатыр - чаршау, өленге, питйаулық - сөлге, йышу - сөртү, қашақ ламбы - сукыр лампа, қыстыр - (утны) яндыр, қустартқы - кисәү агачы, қаптырғы - табагач, туйыс - туз савыт, табақча - чынаяк тәлинкәсе, кечкенә табак, шәкәчә - касә, кесийен (казеин) - пластмасса савыт, шеш - сәнәк, пәтрә - чиләк, мишәм - көлтәсе, чүмәлә. Итенне (җитенне) қул мән йолатық, эwәтек пер урынқа, мишәмкә өwөп қуйатық. Аш-су: пелмән - пилмән, пәрәмәч (сумса), баwырсақ - онны йомыркага гына басып, майда пешерелгән түгәрәк камыр ашы, йәймә баwырсақ - җәеп пешерелгән бавырсак, түгәрәк паwырсақ - уртасы тишек камыр ашы. Үлгән кешегә уртасында тишеп, кечкенәрәк түгәрәк паwырсақ пулады. Хүбеһ май - ак май, көбө сөт - май әйрәне, урама - шул камырдан юка гына җәйгән тасмаларны урап, майда пешерелгән камыр ашы, қалач - уртасы тишек камыраш, қуплы қалач - ачы камырдан пешерелгән камыраш, шәңкә - ватрушка, онаш - токмач, пәтер - ритуаль камыр ашы: төче күмәч, ачытма - ачыткы, шаққа басу - төчегә басу, пөкмә - ит сумсасы һ.б. Кайбер кием-салым атамалары: тәңкә - чулпы, хәсинә / хәситә - хәситә, ох йонтан (ак йоннан) чана шәл, цимәйле - бизәкле (калфак), маһмал - бәрхет, итәк - балитәк. Кел бар күләк кийәткән итек, өч-түрт қат пулатқан ите, итәк салатқаннар ийе, өститәк тә тиб әйткәннәр - Гел пар күлмәк кия торган идек..., бөрмә // пил бөрмә күләк - билен бөреп теккән күлмәк, чарық - күн аяк киеменең бер төре. Күнтән чарық тегәткәннәр ите, пауларын пәйләп қуйасын, ирләрнең осон қунычлы, сүһмән - чикмән. Йөнтән суққан пәлтә шигелле, тубықтан түмән пулаты қый сүһмән, пилқоршақ - билбау. Полый пилгә пау бәйләп элеһ пилқоршах тиләр, кинәк / көйнәк / көйләк / көйлөк / күләк - күлмәк, иңқат - инеч, пыйма калушасы - киез ката, чирга - батинка кебек аяк киеме, сүһмән - астарсыз чикмән, цуны / чуны - аяк киеме өстеннән киелә торган зур, тирән резин - галош, черек - тузган, искергән, чөбөр - чүпрәк, тақыйа - бүрек, кәбәч - түбәтәй, сырға - кашлы алка. Сырғаныңқы кечкенә күзчегәче (кашы) бар, түмә - муенса, пеләлек - беләзек (сәтәпчеге бар ыйы, пеләлек әртөрлү ите), мөршитә шәл - күпертмә бизәкле, озын чуклы ефәк шәл; тәңкә - чулпы, қалач алға - кашсыз, түгәрәк, калач формалы алка. Җир өсте төзелеше, терек һәм терек булмаган табигать: үрелмәле йел - өермә, айры - елга, қыйу - бәке, бүрән - язын чокырга, түбән җирләргә кереп калган су, хибелә йақ - көньяк, чағыт - төрле сулар җыелып ясалган кечкенә күл, ағач - урман, тек - югары, күтәренке урын, калкулык. Теккә цықсан аwыллар кән (күп). Хайваннар дөньясы: үрмәкәч - үрмәкүч, чебен // черги // чергәй - озын борын, күсс, күссес чергәй - сукыр черки, мишәйақлар - бәрәннәр, қарабақчар - сыерчык, турғай - чыпчык, эвәс - кигәвеннең бер төре, йабышқақ кигәwен - рус. слепень. Үсемлек атамалары: мычыр - миләш, остыған / астыған - кура җиләге, қыр иләге - җир җиләге, болан / полан - балан, муйыл - шомырт, мрах - мүк карлыганы (морошка), күк чийә - күк җиләк (голубика), қыр суған - юа, саранча - сараа. Саранчанықы суғанын қазыб ашый тоған пес, қарағай чийә - нарат җиләге, торнакүз - мүк җиләге, тарма - киндер (үсемлеге), алсын - курпы, эгөршөк - кыяр, картуп - бәрәңге, йурычқа - кыргый борчак, сыбыр - шома күшә (дягиль), қаулақ - билчән, қас қаулақ - сөтле билчән, қарағай - нарат, сигә қычытқан - тәбәнәк кычыткан, қаман чичәк - умырзая, илут - мәтрүшкә, путачи қawaқ - бака яфрагы, урыс қawaқ // қозқабақ / қасқабақ - әрекмән һ.б. Лексик үзенчәлекләр турындагы мәгълүмат тулырак булсын өчен тагын бер моментны билгеләп үтәргә кирәк. УстьИшим районының көнбатыш өлешендә, ягъни Төмән өлкәсе белән чиктәш авылларда (Саургач, Кайнаул һ.б.) тевриз сөйләшеннән аермалы лексик үзенчәлекләр (ц-лаштыру) күзәтелә. Мәсәлән: тақтабаш - веранда, йабынчақ - балайтәк, ләпләбел - чөгендер, уйан // ишек - ишек алды, муса / маса - баса (киндернең орлыксыз булганы), теркәү - хатынга ияреп килгән бала. Теркәүле килен алғаннар, пәчен - урманда: шүрәле тибындагы мифик зат, орцак (кечкенә чокыр) - идән асты. Җирле халыктан язып алган материаллар Авыллар тарихы турында Порон-порон самантағы аwыл пы. Ике туған булғаннар. Берсе Байышха (авыл исеме) сәчерәне күмтереп қуйыпты. Қайа күмтереп, перт тә пелмән (белмим). Питрапавловтан абышқалар (бабайлар), қортқайақлар (карчыклар) машина ман килептеләр. Ишен Иртешкә қушылған йертә кипрүне (күперне) кичтегесмә? Қоройшен (<Қоро Ишен) күле бар. Анта убачық (калкулык) пар, Эртиңес йылғасы бар. Эртиңес Уватқа (Төмән өлкәсендәге Большой Уват күле күздә тотыла) тоташа. Йыwан (зур) астана бүрән (күл яки елга ерганагы) булған. Йосып ағачта (урын исеме) бер кеше торған, қысларны йәшереп тотқан. Анта қыралар қәпер (кабер) ташлайтылар. Йабалақ борын дигән урыннар булған. Йылышқақ (?) пейек пулып. Йылышқақ пейек пуйлы, ақ тәнтү. Йылышқақны айырым күмтерәләр. Таушевлар - беснеке, Таwышевлар - антағы. Йете қыс торған. Порон анта пер абышқа булған. Бер қызны ғачырып апкилгән, ғачырып, анта үлгәннәр. Мөсөлман қыслар булған. Қачан булатхан тип йасған рүсә айыт, қорман айыт, қорман айытта қорбаннық суйатылар, астананын кирмәненен (чардуғанының) эченә саласын ақча, аны алғалы йарамай. Пер йетенен (атнаның) эчендә пер пачәнеңке икәwе дә үмәнеп (?) қуйты, иц имә қыла (бер нәрсә эшли) алмағаннар. Инәсе әйтепте, қайдан алдың ул ақчаны. Сарайның (чардуган күздә тотыла) эченә салады. Алып киттеләр мигән. Бес элли тоуғыс йыл йәшәгәнбес. Иқсиңер Иртеш пуйынта, Йабаркул (авыл исеме) тиләр. Сөйләүче: Уразалиева Бибисара Могитдин кызы. Олы Бүрән (Тюрметяки) авылы Элек пы аwылда пашлап (башта), аутыз кеше булган. Сарғаткада (авыл исеме) Аутыз аwыл бар, аутыз отоз сүзеннән алынған. Кучум ханны Ермак (кеше исеме) баса башлағач, Буғарадан йәрдәм сурағаннар, йөзләгән ислам динен йақлаучылар килгән, Иртеш буйлап килеп, йуғары менеп урнашып қалғаннар. Минең Әшрәф бабам, Обидә (Габидә) әпәм (апам) монда таралышқаннар. Астана қыр бар бездә. Астана қырға, тауға читтән килгән кешеләр урнашқаннар онта (анда). Ул өйөмнәр (курганнар) әле дә исә бар. Астана қыр бездә. Сарғаткада Оутыз дигән кеше килгән. Қышлау (авыл исеме) қабатта (янында) Оутыз дигән аwыл бар, кеше исеме ул. Қайынғаштан (авыл исеме) утыз симйә монда күтәрелгәннәр, ана шунда Астана қыр (бу тексттагы кыр сүзе зират, кабер мәгънәсендә) булған. Иван Гырузный заманасыннан килгәннәр дә бар монда. Қурдақлар (нәсел исеме, этноним) сирәк-сайақ (сирәкмирәк) булған. Бестә астаклар тоқомыннан да кешеләр булған. Илче баға астаклар, аларны Қурты диләр татарча. Идел йақтан Азийевлар тоқымы килгән, Бәди баба булған. Чуқындыра башлағачыннан пы йаққа килеп чыққаннар. Йылғаны да Отыз тигәннәр, состан (саздан) Отыз йылғасы аға. Бәди бубай (бабай) булған, Кипо-Қуларда (авыл исеме) Алеевлар, Курмашевлар булыр. Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1926 елгы). Отыз авылы Қозған урысча ворон булып чыға. Пер геше игенче геше белән узышқан. Ул қайа туқтый, игенче геше дә шунта туқтаған да монда тороп қалған. Қозғон әлә ничә урында булған. Ә беснеке төп, чығып пулмай, без остров булып қалған, аwыл буйлап су аққан. Соу китмәгенче иген чәчеп пулмый, қоруға чығып йатқаннар, йыланнар түбәгә чып йатқаннар қоруға. Байбыға (авыл исеме) элек wахытны турылай йөргәннәр. Сөйләүче: Исәнбаев Равил Бакый улы (1947 елгы). Козгын авылы Менә монда астаналар бар, ичкем қараучы йуқ, қайссына қаш йасап киткәннәр. Төшкә кергән, астанаға кәтиткә ташый тоған итек, ниһ тисән, қорәнне сез үсегес чығарасс. Бестә қабер қазырға барғанда, қырлық башқа барасыңма, тип сорыйлар, астана қыр тигәндә дә антый уқ сүстер. Өй салғанда бер мәртәбә киртеп (бер рәтне бурап) чығалар, мөгәшенә (почмагына) ақча саласын. Өйләрне бозғанда перәмсарам чыға күмгән ақчалар. Сәчрәләр (шәҗәрәләр) булған, мулла бабай үсе мән күмтергән. Сөйләүче: Насыйрова Сабия Мөхәррәм кызы (1926 елгы). Әйрә (Кипо-Кулары) авылы Песнеке аwыл Соwырғац. Оныңқы исемен Соwырғац паба биргән, песнең Соwырғац ырсықлы булсан тип. Аwыл табиқлы (тәүфикълы). Мәшкәләкләр (гөмбәләр), йиләкләр қән (күп). Пескә килгән кеше цөбөрне пөтәйтәте (искене, чүпрәкне бөтен итә), йәшләр әйбәт, от (ат) сататылар. Игү (ике) астананың уртасынта беснеңке аwыл. Бес йақта хәйер кән (күп) бирәбес. Пәрғы мама (Фәрхия карчык) тоғасын пошқа (башка) йергә цығарғалы йарамайды. Саслар күп. Күгелтәү - саз ул. Сәргистә (топоним) йақшылар йатады, астана бар. Алар исемне имеш. Монда қатын йата имеш қызы белән. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Риваять Мәрйән ананықы аналығына орлоқ төшөп, Ғәйсә пиғамбәребес сөннәттән үткәргән. Әр дин аны үзләренә миннекләгәннәр (үзләренеке дип саныйлар). Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1924 елгы). Отыз авылы Курган ул, искеләр (изгеләр) йатқан урын, йалғыс қарағай (нарат) төбөнтә искеләр йатқан урын пар. Күлмәк йыртып саласын. Төп (тамыр?) тип әйтелә иде. Ирәннәр (изге затлар) йатқан урын диб әйтәләр иде. Минеке инәмнеке ақалары (абыйлары) сөйләнәләр иде. Ут'ма (авыл исеме) йаққа барып қасқаннар иде. Төптән куфшин кисәкләре алып қайтқаннар ите. Иртеш пуйынта. Иртеш игенче йақтан тишеп чықты. Қәсер онта мол йөри (хәзер анда мал йөри). Пароходство картасында песнеке аwылны Кускунские юрты тип қуйғаннар. Сөйләүче: Исәнбаев Равил Бакый улы (1947 елгы). Козгын авылы Туйлар, туйлар... Минең йеснәй қасаннығ ийе. Аwыл тигәрәгендә пере перен белә булыр. Саучыға кийәү гилә суратып, атай-инәсе мән (белән). Сүләшә пашлайтылар, менә йомош ман килтем. Сурайлар қыстан, син ырисасыңма тип. Пер-переңкә ыриса буласын. Сүләшәләр, ничәсенә күч (килен төшерү) була. Чай, он, ит, май бирә ки. Қийәү йақтан, күпме қәле бар, ақча қысқа бирәтән, мәһәр интү шу. Сырук пирәтеләр перәр ай, кейемләр китерәләр чимәтән мән. Чаршаулар, йоулықлар (яулыклар) чәчәклү, ачаулықлар кәсерләп (әзерләгән килен). Порноғо машинә ман төгөл, ат ман, мөкөртәк эченә утысып алып китеп кинчәкне. Атқа линтәләр пәйләп, туғаларға қыңқыраулар тағып, киткәнендә аwыл буйларын әйләнеп, алый (шулай) булған. Тегаwылта йекет өүwентә көтөп торалар, қапқа тышынта (янында). Тытыналар мылтығ атышқалы ағач қашықларны, шабала песнекенчә. Сантых пасучы күч қуғанта (килен төшкәндә) алып пара (әйберләрне). Килеп йиткәч сантых пасучы хақ сурай, халқы пер литер арах интү. Ишекнеңке қабатынта (янында) пер қатын торады, бау сусатылар игү қатын игү йакта тотоп торадылар, өүгә гергәле килен өссен аны. Пал-май қаптыралар. Қәйнә өйдә, пал-майны төшкәндә бирмәй, соң-пирә. Элеһ мол (мал) биргәннәр айырылып чығатхан (чыга торган) булса, пүләһ пирәделәр. Әле анда қыс күчкән чақта waғ ақча чәчәләр, бала-бақра җийа. Кийәү чәчә аны, қыс өwөнтән чыққанта чәчеп. Кич пуйына күwәр үрәләр, пер тыуғанымы булады, ул пейеп тора, син ақча бирәсен, тақмақлап тора, бейеп тора, перәү уйнай. Ақчаны үсләре бирешәләр, тохйаны (бүрекне) йуғары тотоп бийиде, ул тохйаға (бүреккә) саласын ақчаны. Сөйләүче: Хәсәнова Миңсылу Нәбиулла кызы (1934 елгы). Отыз авылы Мин Оутысныңкы. Монда кейәүгә барғаным. Соуратып қына килтеләр. Пес менә қыс соуратып килтек, қота-қотағай булайық. Мин пирмәдә тайаркада. Мине чақыртыб алдылар, сине саучылар килтеләр, тип. Атай-инәләр биргәченнән барасын. Элек алый иде қуй. Йарашып туй сөйләштеләр унынчы майға, илле сигезенче йыл. Қачан туй йасағалы. Туйға тана бирделәр, әсерлүкләрне сөйләштеләр. От ман күчерделәр (ат белән төшерделәр), артта машина ман (белән) күч қаутылар (озата килделәр). Ишханнарынта (ишек алларында) ақча чәчтеләр, кийәү йақтан чәчтеләр, сатып (озатып) қалтылар. Қота-қотағуй тип, көйәү мән қысны пихлителәр (биклиләр), иртән анта муча төшөрәтеләр. Қысмы, йуқмы мучатан ақча салып чыға кийәү. Қоймақ пешерәделәр, эки қатын-қыс пулады. Қыс эwентә минең йақтан алар. Кейәү йағында нөүгәр мар'аг (моряк) иде, пеләткәндерсен әрмийәдән қайтқан Сийафтин ите. Туғаларға линтычкылар бәйләделәр, шарлар. Қапқа төбөндә көтөп торадылар. Мылтых атадылар, шайтаны йоуқмы тип киленнеке. Қәйнәм пал-май қаптыра, киленнең айағы иңел (җиңел) булсын, бәқыт китерсен тип. Эки йақтан икәү бау тотады бусағадан атлағанда. Кергәч пал қаптырыб ийәделәр, антан сун туй була. Перәү, аның пашынтан кеwәр, моның пашынтан кеwәр, тип уйнап йөри. Әргем ақча бирәде, туйда булады бу. Бусағада пауны өсәсен, қәйнәгә-қайныға пүләх, чигеп питйаулығы пирәде, хәсер инде сөлгө күп. Бес күпчелек сөлгө әйтәбес. Қайнанаға күләк, йаулық, қайныға күләк, кәбәч. Сантых ман әйберләреңе әпкиләсең: тәрзе фәрдәләр, ишек чатырлары (чаршаулары), иккү йастық (мендәр). Сантыхны берәү әпкиләде. Ақча бирмәгенче сантыхны бирмәс ул. Әхтәм кечегәм (энем) әпкилгән ите. Кеwәрне Урчуқ бабай кел кенә уйната тыған ите. Ул бийи. Йырлай, кәбәченә ақча саласын. Килен төшә тә чатырға (чыбылдыкка) кереп китә. Элеп пөтөн кешедә чатыр ите. Минем күч алты машинаға ыутырып килгән. Аны тағы килгәч, туғаннары чатыр эченнән килеп қарыйды, кемнең күргесе киләде. Сөйләүче: Фәйзуллина Мәрвәнә Мөхлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Песнең wақытта туй иде, негә қылып (никах укыту) қарендәш-тыуғанны сыйлау иде ул саманнардан. Әwәл йегет мән (белән) атасы-инәсе барады, үсләре сүс чығарадылар, менә алыйалый килдек, ишектән керәделәр. Әwәл таңылчақ (төенчек), сумка нимә булмаған, ул ураучық (төенчек), эчендә ашамлық, чығараты өстәлгә. Ишектән кергәнтә бисмилла әйтәде, пестән паш, сестән қылыч. Ул wақытта беләде ата-инәләр, саучыға килгәнне. Килең, қунақлар, хуш килтегес, пер-перен йаратқач пес қаршы пулмастық. Пер килгәнтүк китеб имәс (китмәс), тағы киләде. Наски кийәүгә, инәсенә йышым (оек), атасына наски, қулйаулық, пестә қалач, урама ураучығ (төенчек) эчентә. Таңылчақ қыс сурарға килгәнтә генә була, чөпрәккә бәйләгән. Йарашқанда утыру, цай эцү, пешемле майны (атланмай) утыса өстәлгә, икмәк кисәтләр. Қыс өчен сурыйтлар, күпмә (күпме), пирәмә (бирәме) тип сурыйтылар, анта пер атма, сыйырма, пирелмәс инте, тик сүс кенә ул булаты. Қәсер тә қысның пәйәсе миллиун әйтепләр. Қалын, пашат (бер баш ат) элеке саманта, пелмәйен нимәтер, булчат (боҗал - срок) пилгеләгәннәр, кейәүнең өйөнә барған wақытта негә (никах) қыладылар йегетнең өйөндә, қачан күчеп килдең, ул (шул) wақытта. Икәү ғабат утырадылар, молла сурайды, эриса булып алтыңма, эриса булып партыңма? Өстәлдә нимә йоқ, паwырсақ, чуқлы баwырсақ (чәкчәк), әwәл кәбәц паwырсақ (түбәтәй рәвешендә пешерелгән юка) бешерә тыған итек. Урама, йем (мәк яки башка орлык), суда салаты, йәйә, урап салып қуйатық, уқлау ман йәйәте, пер-перенә қақлый оцон та, қасанға салапыс. Пөкмә (сумса) иттән. Майлы икмәк (май табақ - кыз ярәшү мәҗлесе), икмәк тарилканың эцендә пешемле май, икмәк турайлар, ашайлар. Туwа (дога) қыладылар, қушлашып цығадылар. Күц күцерү (киленне егет йортына күчерү) булаты, пер бар (пар) ат йигәтләр, мөкөртәк (өстө ябулы арба - кызны егет йортына күчерү өчен) таwардан (тукыма) қылғаннар, қыс ман йегетне ул мөкөртәк эченә утысқанар, қабатына (янына) нүгәр (кияү егете) булады, қыс пулады, күчерәтегән. Арғасыннан (аннан-соң) дөрт-пиш чана қалың китәде күц қыуп, қарындаштуғаннары, йеңкәләре, ақалары (абыйлары), поппалар (бабайлар), әпәләре, ата-инәләре, пелеш-танышлар. Түшәк, йастық, йурған, сантықта кейемләре қыснықы булады. Пака ақча түләмәгенче өйгә кергесмиләр. Поронғы сур сантық, пөтөн саwыт-сабаны шайлайдылар (әзерлиләр). Қыс йағынтан перәү утырып торады өйгә кергезмәстә, әйберне сатып алын. Қапқа тирәсентә қалық мылтық йастырадылар (төбәтәләр) йугары қарап, пейек шабала (кашык) бәйләйделәр, ул шабаланы мылтық ман атадылар, тейсә ул гешене чөйгелидләр ирләр. Қапқата таwар сусатылар, ул таwарны кем чиште, аның пуйына саладылар. Ат өй йанға (ишек алдына) керәде, қысны төшөрәтеләр, йастық (мендәр) саладылар, қысны пастырадылар. Пастырғандан суң (егет) күтәреб алады, мөйөшкә цатыр (чаршау) эләделәр, қысны шунта утызалар. Песнең цақта ул булмады, пес пала wахытта күргән андыйларны. Әwә (әби)-қәйнәләр гиленне сынағаннар, паш бақтырып паққаннар, уңған қыс паш паққанта оста булған. Пер табын (төркем) қыслар үтеп парады, қортқайақ цақырыб алады аны, итән қыртырады, сыу әсерләп утысаты, идәнне қырығыс. Кем тигес қырады, ул уңған, кем чыйғылай (сызгалый), у йалқау булады, әле уңған қысқа сауцыға китәде. Минең әйәмнеңке өц қыс булған. Перәү иң олы баласын өйләндергән, килне уңып цыққан. Пы киленнеңке ике сеңне булаты, кунаққа киләте. Өц паласына өц сеңелне алдырады. Өц пертуған өц ағалу-энелүләр алып. Килен цатырда, исәннәшәделәр, пите пөркәүле булады. Өйалғаннар әwәл, чырай күрсәтмәгәннәр. Негәгә қәйнәсе кейем қуйады, йаулық пәйләп қуйады башына. Сөйләүче: Аббасова Айникамал Сапуг кызы. Әшеван авылы Қыс өйөндә негә уқыталар. Иги (ике) йақтан бергә туй йасыйтлар. Пейеп пашлайтылар, аңа таwар (тукыма) эләләр. Балачаға қапқа тышқа җыйылыштылар, күп ақча чачтылар қыснықы инәсе. Бала-чаға ақча җыйа қыс чып киткәндә. Йастыққа бастыратылар, пал-май қаптыратылар, йомшақ, тәмнү теллү булсын, тип. Мулланын малайыныңқы қызы кийәүгә китә, туйны мәктәптә йасыйлар шилле (шикелле). Тупсата бау тоту йуқ шилле кәсер. Қәйнә, қайната өстәлгә утыралар. Пәйшәмбе килә башлый қунақлар. Судан алған үле қатынны паладан кеүтәрткәннәр паш йағыннан. Әле бала ғурығып аураған, балнисқа йебәргәле булғаннар. Төнө буйына йоқламас, тынашып қына утырады. Инте сийәрәткә барың, перас балцығ алыйн, мин аны мунцада йыwындырыйн, мин әйтәм. Палцықны питрәгә салам, йыwындырам, Өц төргөн йыwырдырдым. Инәләренке унперенце баласы. Интү эшләп торады. Алый сырхаулағаннарны төсәтәм. Кән қалқларны төсәттем, кән палларны тыwырттым. Бы ғысым Ус-Ишемтә эшли, ул сөйөнцеләде. Перәр әрмийәтән киләмә, пала тыwама, перәү йөгөреп керә, паштан йаулықны алып китәде. Аны сөйөнцеләйсең, күләк пирәсең, йаулықны аласың. Сөйләүче: Сабирова Минзифа Кәлимулла кызы (1930 елгы). Әшеван авылы Туйлар булып (булган). Инәсе үсе генә үстерте. Саучыға киләте инәсе-атасы, йә тыуғаны. Қысығысны сорап килтек, тителәр. Ыриса булсалар, ту (кысыр) қуй (сарық) бирепләр. Әwәле олый (шулай). Әлисә тә (хәзер дә) биреп тораң, инәсенә күлмәк или йаулық. Пестә ич имә сурамайдылар. Барсаң өстәл тула паwырсақ, пәләмич (пәрәмәч), ит, күмәч, чәкчәк. Аш, онаш шурбаға, пашта аш, чай ғойасың анан ары. Кейәү йағындан ни нәмәсе бар, бирәтеләр. Қыс йағынтан та. Йегет йағындан йөсөк, электән алый булған. Негә була, андан туй булады. Туйда перәwе гармун уйнады, айағ уйын уйнадылар (биеделәр), йырлайдылар. Күч киләте, инәсе, атасы оторо (каршы) чығыб аладылар. Тана, сыйыр суйадылар, қуй-сарықларым да гән (күп) ите. Сөйләүче: Уразалиева Бибисара Могитдин кызы. Оло Бүрән (Тюрметяки) авылы Табақ йөртәделәр, кем хәленә күрә ақца саладылар. Негә йаулық тиб әйтәделәр, үсе бәйләй килен. Перенце йаулықны негәле киленгә бәйләйде йаулықны. Табақны килен мән полаға (бала - кияү егет) бирәделәр. Негәне қысның қәйнәсе қылады бестә, ута-йнә (ата-инә) диб әйткән. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Чынлықласан соратып кер тидем. Пабасын керткән, соратыб утыра. Аққам (абыем) бирмимен диде. Мин чым-чырық қына (тавыш-тынсыз гына) йөрим. Игенчегә керсәләр, бирик, тиде, аққам күнде инде. Песнең монта унпишенче майда туйыбыз пулты. Туй йасатық, бешерентек. Паласларға йепләрне эрләп қуйғанын, наскилар бәйләп қуйғаным. Сурап килсә эшләнергә әсер. Күчереп (яшь киленне егет өенә китерү) әпкиттеләр, унсигез арба күч қыwалар (яшь киленне озата бару), тийе йақтан та, пы йақтан та. Қаулақлар (билчән) үсеп киткән, утатырға кирәк. Килеп кертек, чатырлар да қорғаннар, күч қыwып килгәннәр алғы йаққа ыутыралар, эчке йаққа мине герттеләр. Пер қыс ыутыра күч алтына. Нүгәрләр (кияү егетләре) карманистлар була, аларға қулйаулық, кесит (янчык) пирәсең, киленчәк пирә инте. Хәйнәй исәннәшә, күрешә, йаулыкны бирә. Қунақлар таралып китә. Қунақлар йанына мине апчығып күрсәтә, менә ул килен балағыс пула тип. Қапқадан кергәнтә пау сусалар өсә басырға, өселгәле генә тора, тормошлары өсөп торсон тип. Йомшақ қына торсон тип йастыққа пастыралар, аусына пал, май қаптыралар, пал, май күwек йомшақ торсон тип. Табаққа онға қулны пастыралар, ырисықлы пулсын тип. Сыйлашып петкенче утырасың. Ақчалы чәй инде, чәкчәк пергә йөри, ақча салалар, аны киленгә бирәләр. Шул уқ көннө кичке йағын қоймақлар да қойдоралар. Палтысыма шәлйаулық пиртем, йорчомға (иренең энесе) ақца биртем, сонток кейтергәнгә ақча, қайнамға шәлйаулық. Киленнең әйбирләре перитан. Унар митердан чатыр (чыбылдык, чаршау) тегелә, ыскырочной (сквозной) ул күрмәсеннәр киленчәкне тип. Өнтәүләр (биредә: кыз җиңгәсе) килә, күч қыwып киләләр. Өнтәүләр мунча йағып төшөрәләр, таң атқынчы төшәсең, ойат. Ойат қөчлө булған әүwәле. Сурап килгәнтә "пес килтек, идә килтек, қысығысны суратып килтек" тиләр. Керәләр алдағы өйгә. Анан сүс петерсә, әйтәләр, белән көнгә май табағы ашарға (кыз ягыннан да, егет ягыннан да иң якын туганнар гына катнашлыгында егет ягында уздырылган мәҗлес). Анта үс йақыннарыңны алтырасың, ул йақтан өч-дүрт кеше килә. Хәсер күбәйгән, менә монта май табаққа кереп чықтық, әллә қырық кеше. Май апарасың, ипи. Ақча саласың. Анта чәкчәк бешерәсең. Қыс ман йегет утыра. Иманны беләсеңме? Уқып күрсәтә. Қыстан да сурыйлар, йегеттән тә сурыйлар. Некә (никах) уқыйлар, ыриса булып пиртеңме, ыриса булып алтыңмы. Қыс белә йегет читтәрәк утырып торалар. Мәһәре булан, күпме ақчатыр анта, қысның мәһәре шуның хәдәр үк. Порон саман қолақ сүwенчесе пиргәннәр. Пашат пиргәннәр, қыс йаққа туй суғымға сыйырмы, нәсә әпкилгәннәр. Песнең әбийепес Қуштамаққа парып қыз йәрәшеп килгән ийе. Атасы йуқ, әби киткән. Қолақ сүwенчегә қуйма (сарык), пер мал бирәмә. Туй суғымына бер мал бирә, сыйырма. Пишмәтләр дә тектереп апардылар. Чәкчәк пешерәләр, балға урыйлар (баллау). Битйаулық (сөлге) пар, биткә йыша (сөртү) тыған, битйаулық ман (белән) бәйлиләр. Қыс күчеп китсә, анда чичтерәләр, қайыны чичә, эчендә салған була. Менә мин чичәм, киленкә мал әйтәм. Күч кыwып килгәннәргә чәкчәкне йөртөп чыгалар, кем аwыз итә, ақча сала, әйбер дә бирәләр. Сонтоқлар, чамаданнар, киленчәк булып кейәү өйөнә барсаң, элеп қуйасың. Кийәү бүләккә чағырады. Сабын, қулйаулық төймәләрне (төенчек) йаулыққа түнәп кийәү бүләк китерәләр. Қыс иптәш кысларын чағыра, күрсәтә. Анан қыс салып йеберә кәбәчләр, чәкчәкләр, қулйаулық, тәмәк кесит линтеләрдән тегелгән. Кийәү бүләк килте дийеп чағырып йөри қыс. Сөйләүче: Аббасова Мәрьям Нурмөхәммәт кызы (1931 елгы). Байба авылы Туйлар турында Ақ қуйаннар цаба шар (су яки сазлык янындагы таллык) белән, Шар цитенә йауған қар белән. Ахирәтләр күрке иман белән, Дөнйа күрке сөйгән йар белән. Қычқырма күкүк қаршымда, Қычқыр ағач пашыната. Моңно бала түгел итем, Моңнар төштө пашыма. Мәһәр булаты, пиш йөсмә, миллионма, әтисенә, әнисенә күлмәкмә, онма, чәймә, шикәрмә. Ора-йурасы (турысы гына) шул инте. Йегет йағыннан атай+нәләр пиргәле. Килен килеп төшкәч йастық китерәләр, уң айағың пелән пасасың. Табақ пелән он, қул белән пасасың. Паллы майны өнтәүләрмә (туйкы алып баручы хатын-кызлар), йақыннарыма қаптыралар. Килеп кергәч киленнең пашына мату йаулық пәйлдек, ниқахланғач йаланбаш йөргәле тейеш түгел. Қайнана күрешеп, теләк теләп чатырдан (чыбылдык; чаршау) чығаралар, өстәлгә утыралар. Паш қода була. Мин үсем тә сантық белә күчтем (килен булып төшү), чатыр иде сур. Пес күчкәнтә иң перенче чатыр, чиләк-көйәнтә, эстина чатырыма, ишек чатырыма. Иртән тороп иртүк суға йебәрәтләр, қоймақ қойдоратлар. Күч алнына (күчер янына) ыутырыучы қыс пулаты ғатынта (янында). Кийәү белән пикләгәнтә (кызны кияү керәсе йортта калдыру) ул қыс чатыр эчентә утыраты. Ул чатыны кийәү белән нүгәр (кияү егете) сатыб ала. Нүгәр сатыб алаты, кийәү йанына қысны кертәте. Пес қысны алғалы килтек. Қыс кирәксә чатыр паwы мең алтын. Ақчаны нүгәр бирәте. Ололар тақмағ әйтеп торатқаннар қысны чатырға керткәнтә. Йастық (мендәр) алып кереп, йастық өстөндә утыратылар, ул йастықны кийәү түләб алаты тужы. Қыс белән кийәүне чатыр эчтә қалтырып, тыштан тағы пикләп қуйатылар. Анан тағын иртүк ишеккә киләтләр, ачқалы. Қыс пелән кийәүне мунчаға алып китәтләр. Кийәү ақча салаты, қыс пулса күбрәк салаты. Өнтәүләр туйны алып паручылар булаты, мунча йағалар. Мунча төшәсеңмә, төшмисеңмә, парыбер парғалы. Пәбәйләсә сөйөнче тип килеп паштағы йаулықны сыпырып китәтләр. Менә мине сөйөнчеләде, бүләк биргәнем йуғ әле. Қысымныңқы қысы пәбәйләте. Сөйләүче: Вахитова Гөлсайра (1917 елгы). Отыз авылы Пашқы (олы) қысыма паш қота килте. Паш песнең, қылыц сеснең тип әйтеп кергән йегетнеңке ата-инәсе. Пестә асыл йегет, сестә әйбәт қыс, ти. Қүпчелек ир кешеләр саучыға йөрите. Қысны күнтерсәләр, майлы табақ тиб атала, табаққа салатлар. Қысны пирсә салым салатханнар, пер қаб он, өч кило май, өч йөс ақца, көләк, туфли, элек пиргәннәр сантық тултырып әйбир. Әүwәл күп қалын салынған, унпиш йәшентә йәрәшелгән минең әнийем, әтийем өч йыл көткән. Қолақ чәйнәшү (колак тешләтү) булған әwәл. Сигезәр көбө май бешәтхәннәр ите (яза торганнар иде). Пашлаб ат пиргәннән чанлу (җанлы) әйбергә алышқан шикелле, әр қысқа ат пирәткәннәр, шул паш ат пулаты. Муйын пестән - қылыч сестән, тип, саучы килтеқ қысығысқа тип, эриса булсалар пашат. Элек пашат пирәткәннәр, инәмәләр сөйли иде. Малтан пиргәннәр йегет йақ қыс йаққа, йарашқанта булыр ул. Пиргәле ыриса булсалар масайып (шатланып, сөенеп) сөйөнче алатлар перәү, аңар пүләк пирәтеләр. Қыс апара чәкчәк, эсенә таwар салатлар, күлмәклек миңә, қартқа. Мин йегет инәсе, килнемнеңке чәкчәген ачқанта бәйә қуйам, йә қуй (сарык) сүлим, йә тана. Қоталарыма та йуwан (зур) пүләк сүләп ачам мин аны. Пөтөн туйға килгән қоталар була, қырықлап кеше ийе пестә. Килнемне йарашқанта май табақ пулады, аның йағыйнтан пиш-алты, үсепес йақтан түрт-пиш кеше, салымны (егет ягыннан кыз ягына түләнә торган акча, ит-май, чәй-шикәр, он; кызга кием-салым (шәлләр, камзол, күлмәкләр, аяк киеме һ.б.ш.)) өйөпөстә әйтәделәр. Негәне өйөпөстә уқыттық. Туй үткән сың қота чақырасын, көләк кигезәсен. Цй Күцкәнтә (капка төбендә) цырғыйларға (колга) йаулықлар, шабалалар (кашык) пәйләп атыб алғаннар бейектән, қашығ ату, тейгәннәр. Мылтықтан атқаннар килнепес йақшы булсын тип. Пау тарталар ул паутан өстөнә сикерәсең, өсәсең пауны. Йиңкәлекләр, туй сур пулты. Кәсер перәү тә йуқ. Үлем сарқыт (бердәнбер) пулып қалғаным. Туғаннарым үлеп петте, перәү тә қалмады, иң кечеү мин булып, перүсем қалғаным. Әнийемнеңке чачқа ишә теген манитлары бар иде, көмөш йәктәсе (камзул) бар ийе инәмнеңке. Көмөшле йәктә порноғо (борынгы) парқыт әwәле. Кәсер белүш ти идек. Өситәклү (өститәкле) көйләк, йапмацлу көйләк, цәмбәрлү гөйләкләр итәгентә пөрмәсе бар, алйапқыцы пилтән йара ғына, монта пөрмәләр салып кейәтхан ите. Пер айлық пуйымта қалты палам. Әтейемнеңке ақасы пабай пар ите. Пиһ сағынтым. Паламны аңа атадым та қартатай тип йөртәләр. Атаңныкын қушсаң исемен, қартатай, тип йөртәләр. Атаңныкын қушсаң исемен, қартатай, тип йөрителәр палалар. Биһ сағынсалармы, йаратсалармы. Осақ болса кирәк. Сөйләүче: Килмитова Айнелчинан (1927 елгы). Кышлау (Малые Кулары) авылы Сандуғачлар басып сайрый Кармун қайышларына. Эчем бошса, чығып қарыйм Қойаш байышларына. Уйнат кармуннарыңны, Сайрат пылбылларыңны. Кармун таwышлары басмай Минең қайғуларымны. Иге-өц йапма салып көйләкләрне тегеп қуйатхан ийек. Ул йапманы итәккә салатлар, түгәрәккә. Мин үсем тегенмәгән дә белмән. Тиртун, қуйын тирчәгендән йасап тегәткән. Йөнөн әйреп сүһмән суққаннар. Сүһмәннән кейәткән теккәннәр, пилдән йақшы қоршақлар, аны та тужы суққаннар, царыққа пау ишәткәннәр ите қысылны, күкне, қараны. Йылы булған ул сүһмән ирәннәргә, абышқаларға, пицәләр тә кигән. Китән суққаннар, китәнтән шабыр кийеп қуйатылар. Сый туны, эш туны булып. Эйергәннәр урцықман итенне, итен йаланта үсәте. Қуныцлу царық пулаты, цабата үргәннәр йүгәтән. Ирәннәр пийәләй тышынта йарғақ кийәтеләр, чиһмәндән тә, сүһмәндән тә. Чиһмән сукно ул, сүһмән йөнтән. Қысыл бохлу царығ ите, ах йон йышым әл тә бар, мин аны тубыққа цақ кийәм. Атның тирцәгендән салынған күн итек. Аңа төбөнә пецән салып қуйасың онторақ тип. Уба бар, қыслар убасы, анта әүлийә ғыслар фыронт тотқан. Йыwан ағацларны өйөреп атсалар пер салтат қалмый игән. Сөйләүче: Чәләлетдинова Сәгъдәнә Могтабәр кызы. Әшеван авылы Песнең wақытта туй йуғ иде, негә ғылып қарендәштыуғанны сыйлау иде ул саманнарда. Әwәл йегет мән атасыинәсе барады, үсләре сүс чығарадылар, менә алый-алый килдек, ишектән керәделәр, әwәл таңылчақ, сумка нимә булмаған, ул ураучық эчендә ашамлық, чығараты өстәлгә. Ишектән кергәнтә бисмилла әйтәде, пестән паш, сестән қылыч. Ул wақытта беләде ата-инәләр, саучыға килгәнне. Килен, кунақлар, хуш килтегес, пер-пен йаратқач пес қаршы пулмастық. Пер килгәнтүк китеб имәс, тағы киләде. Наски кийәүгә, инәсенә йышым, атасына наски, қулйаулық, пестә қалач, урама, ураучығ эчентә. Таңылчақ қыс сурарға килгәнтә генә була, чөпрәккә бәйләгән. Йарашқанда утыру, цай эцү, пешемле майны утыса өстәлгә, икмәк кисәтләр. Қыс өчен сурыйтлар: күпмә, пирәмә тип сурыйтылар, анта пер атма, сыйырма, пирелмәс инте, тик сүс кенә ул булаты. Кәсер тә қысның пәйәсе миллиун әйтепләр. Қалын: пашат элеке саманта, пелмәйен нимәтер. Булчат пилгеләгәннәр, кейәүнең өйөнә барған wақытта негә қыладылар йегетнең өйөндә, қачан күчеп килдең ул wақытта. Икәү ғабат утырадылар, молла сурайды: эриса булып алтыңма, эриса булып алтыңма, эриса булып партыңма. Өстәлдә нимә йоқ, паwырсақ, чуқлы баwырсақ, әwәл кәбәц паwырсақ бешерә тыған итек. Урама: йем, суда салаты, йәйә, урап салып қуйатық, уқлау ман йәйәте, пер-перенә қақлый оцон та қасанға салапыс. Пөкмә иттән. Майлы икмәк: икмәк тарилканың эцендә пешемле май, икмәк турайлар, ашайлар, туwа қыладылар, қушлашып цығадылар, күц күцерү булаты. Пер бар ат йигәтләр, мөкөртәк таwырдан қылғаннар, қыс ман йегетне ул мөкөртәк эченә утысқанар, қабатына нүгәр булады, қыс ман йегетне ул мөкөртәк эченә утысқанар, қабатына нүгәр булады, қыс пулады, күчерәтеләр. Арғасыннан дөрт-пиш чана қалық китәде күц қыуп, қарындаш туғаннары, йеңкәләре, ақалары, поппалар, әпәләре, ата-инәләре, пелеш-танышлар. Түшәк, йастық, йурған, сантықта кейемләре қыснықы булады, пака ақча түләмәгенче өйгә кергесмиләр. Поронғы сур сантық, пөтөн саwыт-сабаны шайладылар. Қыс йағынтан перәү утырып торады өйгә кергезмәстә: әйберне сатып алың. Қапқа тирәсентә қалық, мылтық йастырадылар йуғары қарап, пейек ағачка шабала бәйләделәр, ул шабаланы мылтық ман атадылар, тейсә ул гешене чөйгелиделәр ирләр. Қапқата таwуул таwарны кем чиште, аның пуйына саладылар. Ат цй йанга керәде, қысны төшөрәтеләр, йастык саладылар, қысны пастырадылар. Пастырғандан суң күтәреб алады, мөйөшкә цатыр эләделәр, қысны шунта утызалар. Песнең цақта ул булмады, пес пала wахытта күргән андыйларны. Әwә қәйнәләр гиленне сынағаннар, паш бақтырып паққаннар, уңған қыс паш паққанта оста булған. Пер табын қыслар үтеп парады, қортқайақ цақырыб алады аны, итән қыртырады, сыу әсерләп утысаты, идәнне қырығыс. Кем тигес қырады, ул уңған. Кем чыйғылай, у йалқай булады, әле уңған қысқа сауцыға китәде. Минең әйәмнеңке өц қыс булған. Перәү иң олы баласын өйләндергән, килне уңып цыққан. Пы киленнеңке ике сеңне булаты, кунаққа киләте. Өц паласына өц сеңелне алдырады. Өц пертуғанны өц ағалу-энелүләр алып. Килен цатырда, исәннәшәделәр, пите пөркәүле булады. Ойалғаннар әwәл, чырай күрсәтмәгәннәр. Негәгә қәйнәсе кейем әсерләп куйады, йаулық пәйләп қуйады башына. Порноғо йәктә булған, йиңсес, қәсер инте шилит кийәпес. Көмеш теккәннәр аңа итәк тигәрәгенә куругум, түшенә, ике ғатлап. Сараwыц гейгәннәр қортқайақлар. Мин күргән әwәмне, чулпуқлар пар цацқа ишәткән, арғаға салынтырып қуйатхан. Манит монтый йыwан көмөш, тар цепрәккә тегәтеләр, цацқа ишәделәр қыслар аны. Менә әwәмнеңке мерәсе алтын алға, ғүсле алғалар пулаты, қысыл, күк, йәшел, күкне орослар сини әйтәде. Пы мунчақ, пы ағыйық мунчақ, иңел генә, тәсбе имәс. Сөйләүче: Аббасова Айникамал Сапуг кызы. Әшеван авылы Яңгыр теләү Әгәр дә йаңғыр булмыйча тора икән, йаңғырны теләгәннәр. Безнеке сийәрәттән төшкәч тә кипрү (күпер) бар. Йәйләүдә ғасан асқаннар. Аwыл қалққа аңлатқаннар, теләк телибес, ырсық ман килгәле қушқанлар. Қуй суйғаннар, итен бешергәннәр. Әргем шабаласын (кашыгын), табағын (савытын) алып паратхан. Олый (алай) итеп қасан аш ашағаннар дуwа ғылғандан сун. Ашағандан сун пәтрәләр (чиләкләр) мән кем очрай аны қойонторатханнар ите. Кем пулса та аны қойонторалар. Торостән тә йаңғыр йаwып китә. Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1924 елгы). Отыз авылы. Теләк суйу Йаңғыр теләгәле таwасқа йыйыладылар. Бес ишегалдыбыста уздырған теләк. Қуй суйатылар, аш бешерәтеләр. Халық йыйылаты. Таwаста абышқалар, қортқайақлар уғыйтылар она онтайын (әнә шулай) теләк теләйделәр. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Разетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Теләкләр тә суйатылар. Әле йаңғыр йаумағанта та теләк суйалар. Қатым қучы уғытадылар (Коръән укыталар). Баасын (бәясен) уқытқан кеше қәрманнықнықы баасын түлиде, ул мәчет файдасына булады. Сийаратны читәннәделәр, ыштырап салабыз тийәннәр. Әхмәтхан дигән кеше сырғый (киртәгә яраклы агач) кискән читәннәткәле. Тиһлий (бушлай) чапсан ыштырап, сатыб ал. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл (Ихсиңер) авылы Аулак өй Әwәле орчоғ өмә булатқан ите, йыйылышып, эрләп утыратқан итек. Аулағаш бешерәбес. Арах (аракы) нимә йуғ ул wахытта. Орчоғ өмәдә л'үн (җитен) эрлибес. Қалың эрләп дарушкачық (озынча идән паласы) суғатхан итек. Сүһмәнне йондән эрләп суғалар. Брнағы wахытта сүһмән (чикмән), чарық кейеп. Чарық - малнықы тиресендән эшләп. Чарықныңқы өлгесе була. Қырыйларына қысылмы, күкме пыwақ (бау) үрәләрме. Пыwақны чарықныңқы қырына үткәреб аласын. Л'үннең эше кән аныңқы. Йоласын, қоротасың, талқып қағасын чүбен, кинтер ағачны пәйләп эрлисен. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы, (1928 елгы). Илчебага (Курты) авылы Уеннар Сикерешле уены Кич оутырабыс, йырлайсын ни йырлағың килә. Йөсөк салышмақ уйнайсын, беримәне салып-салып чыға та перәү, кемтә йөсөк, тиләр. Аны перәү эстәйте, тапмаса, тағы эстәйте, анта бийимә (бииме), йырлаймадыр (җырлыймы). Сөйләүче: Хәсәнова Миңсылу Нәбиулла кызы (1934 елгы). Отыз авылы Тақтаға сикерешәйек. Пер тахтаның уртасына осқа (аска) йарқамы, пүрәнәме қуйалар да икесе ике йақтан басалар да сикерешәләр. Пес булғанта йөсөк салыш пала чақта уйнай идек. Кичкуйынны, каст'урға барабыз, диб әйтә идек. Уйынға чыққанда чебен (черки, озынборын) чығып китә иде. Аңа күрә каст'ур йағалар ите йекетләр. Сөйләүче: Исәнбаева Хафизә Хәсән кызы (1940 елгы). Козгын авылы Парлы уеннар Тау астыта уйныйдық. Онта (анда) кырух, третий лишний, өсөлмәк. Өсөлмәк уйнағанта бар-бар (парлашып) пасатылар, персе өсә тә йүгрә, сен (син) тотқалы кәрәк. Ақ бокал. Ақ бокалныңқы көйө матур, Көйөн оталмам инде, Син онотсаң онотырсын, Мин оноталмам инде. Парлашып осон пулып төсөләтеләр, берсе өсөлөп китәделәр тә уртадан бийеп чығадылар. Наза уены. Наса дигән қыс паланың Пөрлөгәне түгелгән, Пы төнйата тағы бармы, Синең өчөн өзөлгән. Бөрлөгәнем, бер дигәнем, Йаннарыма кил әле, Миләүшәләр серләшәләр, Без дә серләшиг әле. Ағач башларында тийен, Атыб алуwы қыйын. Тапқан йарның қадрен белең, Йар табулары қыйын. Алмағачның чәчкәләрен Ақ йаулыққа төрегез. Хәзер қадрен белмәсәгез, Үлгәч қадрен белерсез. Алма бақчасына керсәм, Алма тийә җилкәмә. Бу дөньяның күп нужасы, Шунсы тийә теңкәгә. Сөйләүчеләр: Авазова Корбанбик Әптерәшит кызы, (1936 елгы), Рәхмәтуллина Гөлнәчия Сәит кызы (1932 елгы). Тевриз (Тәүрәс) авылы Качышлы уйнау Йәшенмәһ уйныйдылар. Саныйлар: әккә, бөккә, хәлмән теккә, сари чәмбәр, пыти қәмбәр. Қара қуйан қаһта (коры, как җирдә) йатыр. Тау мөлөк, тау мөлөк, быстан быс, артың қыс, йөрәккә чық. Йарбашта йырладық, кыруһ бирәткән итек. Шуйған да қылатқан идек. Кыруһ йырларын беләмен ите. Кип Куллар йылғасы кебек Тар сыулар булмас инде. Минең йөрәккәйләрем кебек Йарсулар булмас инде. Ыурамығыз озын йечкә Йөрөргә патыручка. Сөйгән сөйгәненә барсын, Қалмасын үкенечкә. Сөйләүче: Насыйрова Сафия Мөхәррәм кызы (1926 елгы). Әйрә (Кипо-Кулары) авылы Элеһ наса, каруһ (рус. круг) уйнайбыс. Наса йырлары онотолған. Бес урамта йөрөгәнтә, Чәчкә манит (чулпы) тақмыйбыс. Аwылныңқы балларға (егетләргә) Әйләнеп тә бақмыйбыс. Кыруһны пер әйләнәбес тә тухтап перәwе пейеп чыға. Күршең йақшымы, тип уйнайткан итек, тезелешеп, тигәрәкләнеп утырабыс. Уртада перәү киләте тә "Күршең йақшымы?" - тип сурай, йанынта перәү йөри қайыш ман. "Йуқ", - тип әйтсә, уртада кем тора, әйтәде: "Моно мин алам", ти тә, алар китәде йә бергә оутыраты. Йалғыс қалғаны сорап китә: "Күршең йақшымы?". Йырлар исемгә төштө. Оурамығыс өсөн үтәргә, Коймаң пейек сүтәргә, Бәхтә (вәгъдә) бирсәң, бир тисерәк, Заманалар аwыр көтәргә. Ағиделгә уғ аттым. Атқан уғым йуғаттым; Өйгә керсәм, йоқлап йата, Артына тибеп уйаттым. "Ак бакал"ны та гән (күп) уйнадық, перне йыруwын пеләте итем. Ақ бакалнын көйө матур, Көйөн оталмам инте. Син онотсан оноторсын, Мин оноталмам инде. Алчыған қортқайақ йырлаған ийе, диб әйтерләр. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы, (1928 елгы). Илчебага (Курты) авылы Им-томнар, юраулар һәм сынамышлар Йәйләүдә йортцом (иренең энесе яки кече ир туганы) пар ите, аның ман мейнең қәйнәм пертыуған. Үлеп китепте. Мин аны ул үлмәстә төшәп (төштә күреп) тордом. Бейек йар игән, артқы күләсәләре төшөп китте камбайннықы. Төшәү тип тә төш йурау тип тә әйтәпес. Төшне, кем кирәг, аңа әйткәле йарамас, йаманға әйтсәң, йаман әйтәде, әле төш йурауцыға ғына әйтеү кирәк. Пер қазах пицә төш күреп, арғалық (матча) төшөп. Балцығы төшкән, төшкән тә қайра (кире, яңадан) күтәрелеп урнына ыутырған. Бастуққа (көтүчегә) сөйләгән, ирең үлә тигән. Төш йурауцыға барған. Әле сөйләтеңме? Йаман төш - төн буғы, тип әйткәле тә йақшыға үсең йурағалы, йә төш хайер бирү кирәк. Шуйған (ялган) қылуцы, ошақ (әләк) сөйләп, урлық кылып (урлап) йөрүцеләр бар қуй (бит), улар пөтөрәсе (бөтөнесе) шуйғанчы (ялганчы) булып чыға. Йә Хәйрүг үйәмне (әбиемне) пеләм. Рух чаның (җаның) пәйшәмбе (пәнҗешәмбе) көнөн өйгә килеп йөри титләр, пер йылғаца қайтам-қайтам тип йөри, йә қайталмас икән, йыл қатеме (елы - кешенең үлүенә бер ел үткәч уздырыла торган коръән ашы) усса, инте үлтем ти икән. Үлмәстән әле аурағы (өрәк; сөйләүләренә караганда, шул кешенең үзе төсле үк була, тик аягы җирдән 10 см чамасы күтәрелеп тора, җиргә тими) йөрите, күршеләргә керәте. Қицә генә әле бу қортқайақ сәләм пирәм өй қуцасына (йорт иясе) тип кереп киләде, өй қучасын әркем пеләде, мин пелеб утырам. "Әсләмалайкем" тиб әйтәләр, аңа қаршы аладылар "Маликем сәләм" тип. Инәм ғареп имнекләп тә китә торған ите. Ғара, күк, ақ. Өч төс цепрәккә пәйли тә андан табаны мич тәбәгә (мич башы) утысам. Эсегән (эсү - эсселәнү, җылыну) суң цөпрәкне табаға йышыпйышып (ышку) өцкәцә имним: "Илләгән илдән килгән булса, илләртаwыллар алып китсен йатқан йатуwына, торлаған торлаwына китсен". Аппарам да басып, йәнчеп (йәнчү - сыту) тупсаға төкөрөптөкөрөп қуйам. Төсле цөпрәк (имләгән чүпрәкне) утқа ташлыйм. Уттан цөпрәге көйсә, төсө шатыртап цацырайды бы йаққа, табаны тотам да анда, табаға төшкәц, су қойам да баланы йыwам. Күскә терескәк (арпа - күзгә чыга торган) цығаты, аны мылтық ман цәнцәтләр: "Син терескәк булсаң, мин ирсәк (кыю, булдыклы, ирләр кебек), илгә гит, қусқа (қус - утлы күмер) қойон, суға бат, қомға тус". Алай төсәләте. Қурқынған кешегә қот қойалар. Сосқағацқа (сосқақ - кечкенәрәк чүмеч) май салатлар, қурғаш салатлар. Чәшкәгә су қойадылар. Қурғашны қойадылар ул чәшкәгә башқа тотоп. Нимәдән қоурықты, ул төшәдер. Мин күреп кенә қалған. Сөйләүче: Сабирова Миңзиба Кәлимулла кызы (1939 елгы). Әшеван авылы Мин аны қоурықмасын тип әплим. Ни тоға беләсен, аны уқыйсын. Қул ман эгү (ике) йақлап суғасын, пер қул ман алны йақтан, пер қул ман арқадан ипләп суғасын "әп-әп-әп", - тип. Әп булсын, әп булсын, Аузыңан керсә, Арт йақтан чықсын. Қоурыққан булса, пайталы булады. Әниләр белә тоған ите қот қойғалы. Қурғашны кырушкаларда эретәләр. Аны табаға эрегән майға салалар. Нейтән қоурықса табаға аныңқы рәсеме төшә. Пер қойганынта төшмәсә, икенчесен қойатылар суға. Қот килгәнче қойалар, нәрсдән қоурыққан, ул төшәте. Мейнеңке қыс қастан қоурыққан ите. Сөйләүче: Уразалиева Роза Абдуллази кызы (1934 елгы). Отыз авылы Мин палта салып қуйғаным бабайның үлгән урынына. Қайсы қадақ қаға. Күкрәгенә тоз салып қуйадылар. Үлгәннеңке қырығына қәтле торады, қайберсе йетесенәчә тота. Пестә андый әтәт (гадәт) пар. Сөйләүче: Фәйзуллина Мәрвәнә Мохлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Минеке бала тыуғач, мин чирқандым. Өстәл сөртә тыған чөпөрәкне йыwып, өстәлнеке өч почмағын йыwып эчтем. Ишек тотқасын йаwып (юып) эчтем. Тыwыла да (туа да) сикес-туқыс айдан үлә. Ыстарший қысынтан сун бала тыwалмадым. Сирач бабай мулла иде. Алдағы тыwылған қыснықы күтенә қором сөртәләр. Побасының (бабасының) исемен бирәләр пала тормаса. Ир бала булса - поппасының, қыс пала булса әбисенең исемен бирәләр. Алый бар қуй. Үсенеке исемне қушмайлар. Ир баланы қартата тип әйтәләр, қыс паланыңқы исеме қартинә тип әйтәләр. Метрикәдә күргәнем бар, қартый, дип йасылған, қәсертә тә бар, аwылда қартинә бар әле, қарт инде. Қысым шалтыратты: "Әни, малайлар йул алды иксаминға, караwатыңнан төшмә, уғынып утыр". Мин уғынып утырамын. Караwатымнан төшмим. "Өйләремгә тынычлык пир, палларымқа тел ачқысларын бирсен, ишекләрне ачық тотсын, ишекләрдән, тупсалардан иңел-илбе (җиңел-җилпе) генә чаwапны бирсә иде". Йаңа өйгә кергәнтә иң перенче ишекне ачып кәһре (кәкре) тимерне йышып, тасартып йасайсын. Көрәһне әпкерәсен, ухватны, пумаланы, иң перенче иһмәһ, тос алып керәсен. Шайданны қыwалар ишекне ачып, сүгешеп қыwасын йә песмиллә әйтеп. Қәсер песмиллә әйтәм: "Олтағы көннәремтә қодай бәхетләремне бирсен, өйөм тыныч булсын, баланы өйгә алып қайтқанта да өй ийәсе йаратсын". Паланыңқы кентеген кискән wахытта кентеһне ал да қоротып тығып қуй арһалықның астына. Әрмийәгә киткәндә, қалачны қабып, арһалыһқа арты белән чығып китә, күмәчәһ тә (күмәч кисәге дә) йарый. Әрмийәдән қайтқач, қалған қалачны йебетеп ашатасын пер генә чәйнәм. Арқалыһтан кентекне тәмләтеп арқалыққа тығып қуйа. Өй ийәсенең қайберләре қатын-қыс, қайберләре ир малай, тиләр. Сирач побайны чақыртып уқытып мин. Ул айәт уқыды, өй тигәрәккә тос сибеп чықты. Қураның (абзарның) әтәсе (иясе) үсенең, мосанын үсенен (мунчаның үзенең). Мучанын ишеген тибәсен, таwыш пирәсен, аннары ишекне ачасын. Урман ийәсе тип тә әйткәлиләр. Ийәле тиләр, өрәктерме, пелмән (белмим). Ийәле шар пар, әрәмә ул. Қорбаннық бар, тип қурқытқаннар. Қуй суйасын, аwыл халқын чақырам, қорбаннық, тиләр. Сеwәкләрен күмәсен, йылғаға атасын. Тирчәге мән башын айырым күмәсен кеше йөрмәс урынға. Сиңа атарлатым. Сәңке бабалар қырдағы (күмелгән) бабалар алар. Сөйләүче: Насыйрова Сафия Мөхәррәм кызы (1926 елгы). Әйрә (Кипо-Қулары) авылы Үсенеке өстөгә пычақ қуйадылар. Мәйет чыққан йорттан әйбер алырға қушмайдылар. Қулҗаулыққа ақча түwәләр (төйниләр) дә тараталар. Әр күлнен ийәләре бар, тийәте қәйенпигәм. Сөйләүче: Рәхимова Гөлсара Абдулхак кызы (1949 елгы). Тау авылы Иңкәмнеңке (җиңгәмнең) паллары тормаған. Аның өчөн Тимербиһкә атағаннар пер баласын. Қысы үлеп китте дә, ондан (аннан) инде Тимербик тип қушып, йәшәр, тип, тимертий булсын, тип. Пер бичә йегермә берне туған (тапкан), кел өүлеп парғаннар. Инәсе йегермә беренчесен бер систрасына биреп (баланы). Систырасы алып асыраған. Исеме Нийас. Нийас тип қуша. Мин Нийасқа күтәрелгән тип қуйатылар, китапча нийаз йақшы булыр. Сатуны мин эшетмәгән, систраға тиһ (тик - бушлай) биреп асырадылар. Пестә Қалыбийә тийән қортқайақ пар. Қалысы (миңе) булса алый әйтә тоғаннар ийте. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл (Ихсиңер) авылы Уба өстөгә ағынсаң (менсәң) аташтырып қуйа пәчен (шүрәле?). Йәйнең көнө ақ көйнәкле пицә усып китәте, тейте. Мин аны күрмәгән. Уwерелеп-уwерелеп оцоп китәте уратан сынны. Аурақ (өрәк) кеше үлертә керәте, тип сөйләйтеләр. Йәшенкәле (яшеренергә кирәк). Қаты аурый китәте йә үләте. Төш хәйер бирәсен. Аң (аның) аурағы йөрөйте, мооң аурағы йөрөйте, әллә аураймы, тиләр. Ийәле урыннар бар. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Разетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Тыwылғанта күстә қалы булған. Инәм Қөлқалы (көл - чәчәк, қалы - миң) диб ататқан. Ашқынып китә имеш қалы. Аның өцөн Қөлқалы дип ататқан. Минең кецкәләрем (кечеләрем, эне яки сеңел) булған. Инәмнеңке иң олосы мин. (Сөйләштә әлеге кушма исемнең ике элементы да калын вариантта. Бу исә беренче элементның килеп чыгышын икенчерәк аспектта да карарга мөмкин. Татар ономастикасында кол сүзе бик актив һәм төрле мәгънәдә қулланыла). Тыwылған паллары (балалары) үлеб утырса (үлә барса) нийасқа күтәрәтеләр (фарсыча үтенү, үтенеп сорау, ялвару дигән сүз. Тевриз сөйләше таралган авылларда нияз итү, ниязга күтәрү тәгъбире таралган. Халык нияз - югарыдагы ниндидер илаһи көч ахрысы дип уйлый). Нийасмөхәммәт, Ниязбақый тиб ататханнар, қыс үлеп барса Нийаспигә қушадылар. Аны эшеткән мин. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Күсләгән (күз тигән) пала-бохра (бала-бақра - бала-чага) йылайты, ыwынып-сықтап. Элеһ күслекләгәннәр (күз тиюдән имләгәннәр): бер кисәк цөпрәккә тоз, төйөп пасқылағаннар күс эргәләргә қортқайақлар. Төмән төрлесе булған, ишек пауларны йыwып та баланықы битенә сөрткәннәр. Сөйләүче: Бакиева Мәрзия Мөхәммәтҗан кызы (1928 елгы), Хәбибуллина Хәйриҗамал Саптали кызы (1938 елгы). Тибенде авылы Минең инәй үсе тыwырды паланы. Инәлек мин, унбер паланы тыудыртқан мин. Кентеген кискән, йеп мән бәйлисең, йыwып урап саласың. Пер көйләлек ситча бирәтләр кентеген кисү өцөн. Суңғысы қайсының тис кенә төшә. Туwалықлар сала паланыңқы йастығ астына. Пала тыумаған пицәләрне пала тудыртым сылап. Кентек тамыр сыулап қыймылтап тораты пала тыwар қатынныңқы. Сылыйм, әплим. Қысчығач тыуды пер бицә. Қартайып йәшиде тип поппасының исемен қушқаннар палаға. Поппасыныңқы аты булған, қартата, тип йөритләр паланы. Әллә ғайан килгән кешене цай эцермицә цығарғалыма, татарның йоласы шул. Йул хәйере бирергә киткән ийем, палам Омыскиға китте иғзам пиргәле. Игенце йыл биг иртә күкерт күкери, ағач йафрақ йармыйца, поз өстөнә күкерт күкери, пал булмый. Пискәк мән аураса, сыу аша цығарып қараң сез аны, тейтеләр. Сыу аша цықсаң шунда йатып қала ул пискәг аwыруwы. Сөйләүче: Зарипова Сәмига. Әшеван авылы Туганлык атамалары Қартата - бабай, қәртинә / қәртнә - әби булады, қорт қортнә тиб әйтеп қуйадылар қартнәнеке инәсенә. Қартнәнеке әпәләре әби дип әйтәбез, сеңлесе әпә була, туғанны да әпә дибез. Инәмнен ыстарший әпәсен үйә диб әйтәтеләр: "Әнә, Сөлхайа үйә килеб утыра". Үйәнең ире бабай була, пестә барысы да бабай. Оқа абый була, исемнәре белән әйтәсен. Минең әпәләрем дә йуқ, оқаларым (абыйларым) да йуқ. Нәнәм дисән сеңлем дигән сүз була. Иңгә - оқаныңқы қатыны, иснә әпәнеңке ире. Икедән тыуған, өчтән тыуғаннар бар. Минең инәм әйтә иде, Қозғонда читтән қыз алмағаннар, кийәү олмағаннар. Қәсер телләр башқарты. Палтыс - иргә қатыннықы сеңеле, қатынға иренеке сеңеле, йорчо булса қатынға иренеке энесе, иргә қатыннықы энесе. Ире Байбыда туwылған Ихирнеке (авыл исемнәре), Майнур апа Ташытқанның (авыл исеме). Козгын авылында язып алынды Кием-салымнар Пил бөрмә күләкләр кийә идек. Кәшәмир йоулық, аны түрт почмақлап бәйләп қуйа идек. Йефәк шәлләр, кәшәмир шәлләр бар ите. Инәйнеке мөршитә шәлен мин тә бәйләтем әле. Қамсуллар, читек-галушлар кийеп қунаққа китә иделәр әпәләр (апалар). Айаққа чарық кийәбес, тиредән, болый ураб-урап қуйалар қара пуwақны (бауны). Матурлыққа қараға буйап паwы булаты. Үсең пәйләгән аппақ йышым кийәбес, осон қунычлы ойоқ пойма басалар, чусынкийы йоқақ қына, өйдә кийгәле қысқа пойма. Қайсысы айағына чуни кийә. Кинтер суққаннар. Шабурлар суғып кигәннәр, шабурларны тегеләр иде кастум шигелле. Йулақ қына теккәннәр аны, суққанда уқ чимәйләп (бизәкләп), матурлап суққаннар. Киләкләрне (күлмәк) иңқатлу (инечле) итеп теккәннәр. Партыклар та әртөрлү булған. Бөрмәләре булған аныңқы қырларында. Тарырақ қына қуштан итәк мән, тужы бөрмәләп теккәннәр. Элек йабып, биһләп асырағаннар қысларны. Кейәүгә киткәчәк күрми икән пер-перен. Йекет әйтә икән: "Күреп қарарға йы, чибәр микән". Пер қыс әйткән: "Мине сиңә йебәрделәр. Сине миңә йебәрделәр". Элеһ пер аwылта булсалар та, бер-берәүне күрмичә йөргәннәр. Сөйләүче: Авазова Қорбанбик Әптерәшит кызы (1936 елгы), Рәхмәтуллина Гөлнәчия Сәит кызы (1932 елгы). Тевриз (Тәүрәс) авылы Киндер турында Йитен чәчәләр, тарманы (киндер үсемлеге) әwәл чәчтеләр, аның име (киндер орлыгы) тәмне була тыған ите. Ашлы (орлык -үс. зерно) була тужы. Арышны урый башлыйпыс, подайны ат ман (белән) чаптыралар иде. Тарманы эскәб (йолку) алалар. Эскисен, көлтәне бәйлисең. Именнән пирук-сумса бешерәләр. Тарманы талқыған суң берәлке (рус. прялка) мән эрли идек. Мачалаға салып урыйсың, басма була, турап (киндер) суғасың. Буйыйлар, тет ағач (карагай) пар, тет қабығына буйыйлар, қысыл булаты. Әүвәл туңәрәг алқа, күсле сырғалар ғата (кию) идек. Чәчкә ишеп қуйадылар дүрт тәңкәне, атлап йөргән сайын шылтыр-шылтыр бәрелеп йөриләр ийе. Шабала сырғаны (кашык рәвешле алка) күрәм, тигәрәкләре (тирәләре, читләре) челтер, эче чубақ, өстөндә ағыйық (ахак) пула, қайсыларының пулмай. Чулпы та пар, пер манит, қысыл төртөкләре булған, уртасынта ағыйық. Пашларыңа қыслар кигән қалфақ, кәләпүш, қалфақ кел энче. Қырына кел уқа теселгән, қапчығынта гел энче төртөкләре. Қалпақ маңнайынта, қалпақ чимәйле (бизәкле) булайте, матур йалтырақлы. Өстөннән йаулық пәйләп қуйалар ийе цәйләргә йөргәнтә дә. Сараwычлар (тастар - хатын-кызларның милли баш киеме) порон булған, пестә булматы. Сараwыч түңәрәк ағач, қара қыйық белән теккәннәр, уқа урағаннар, чәч чықмас өчен, ә қалфақны қыслар кейеп йөриләр. Иңсес камсуллар кийәләр иде, иңлүләрне кисәләр дә йалтырып тора иде, уқа белән тегеп чығалар ите. Көйләкләрне итәкләр (балайтәк) қуйып тегәделәр өчәр рәт. Йағалу да, арттан қаптыра тығанны да тегәләр. Қайтарма йақа ите. Әнәйнең күлмәгәчләрен қарап-қарап алам, илү (илле) йыл үлгәненә.Кәшәмир шәлләре йоқа, йоwан (калын) сур шәл тә булған, йалтырақлары та пула. Фәртә шәл (өрфия шәл) салып қуйғаннар қалфақ өстөннөн. Ақ фәртә шәл алып қайтқаныйым, бәйләп петердем. Қаптырғыч та әйтәләр, қаптырма да, тирә-йақлары чылтыр көмөш, уртасынта ағыйық. Йөсөк қойучылар булған. Порма палтақлар булған, кейәүгә кейтерәсең, алар пескә кейертмей ите. Ишелгән көмөш пеләсекләр бар ыйы. Қәситәне полый гейгәннәр, тоғалық тегеп қуйғаннар асқа. Түшлек (тукымага тәңкәләр, асылташлар тезеп эшләнгән борынгы бизәнү әйбере, күрәк турысына, алга киелә, муенга тагып арттан бәйләп йә каптырып куела) ите, гел тәңкә, чақыруларға (кунак ашы) гел тәңкә кейеп йөриләр. Шылтырмалы беләсек тәңкәлү, тәңкәсе көчә (кечкенә) генә. Сөйләүче: Сәфәрова Маһинур (1917 елгы). Байба авылы Аш-сулар Солы кесәле. Соло киселе тәмнү булаты. Қайссы сөт мән тә ашый аны. Солоныңқы қабығын пәтрәгә (ведро - чиләк) салаты сыу ман. У (ул) ачый. Сыwын иләк мән сарғып алады, уны (аны) шабала ман болғап-болғап туқыйды, бешерәде. Бешкән сын сыwытаты. Күрешләр йийылып ашайтылар. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл (Ихсиңер) авылы Мәзәк Һаҗәр әби бар ите. Аны картуп ман, кәпестә мән сыйладым. Өйләренә қайтқач әйтә икән: "И тәмне булды, аларнықы картуп шул, ә безнеке бәрәңге", ди икән. Себер картупкасын тәмне дип сүлейләр қуй (бит). Сөйләүче: Исәнбаева Хафизә Хәсән кызы (1940 елгы). Козгын авылы Җырлар Омск өлкәсе Ақлу ситса күлмәккәем Тар бит айақ атларға, Пер бәхетсес - гел бәхетсес, Тағын қалдым йатларға, Йәшел кейем килешмәсә, Салдатлар кеймәс иде. Айрылулар йиңел булса, Ул пескә тимәс иде. Бейеккәй тауларға менәлмим, Алмалары бешкән йыйалмыйм, Йанадыр йөрәгем, әрни чаным, Ичбер wақыт пер дә тыйалмыйм. Бейеккәй тауларның пашларында Қыйчқырып ла йөрей пер бәрән, Әллә дә ләй бәрән, әллә әтәм, Әллә ғәсис пашым усаты әрәм. Тыуған ил Сағнам тыуған-үскән илләремне, Әллә қай йирләре йәмнидер. Йәмнидер (2 кат), Шылдыраб ақан сыулари тәмнидер. Урамнарға ла чығып йөргән чақта, Таныш иде миңа барсы да. Барысы да (2 кат), Сағнам, йылыйм йөрәгем йарсый да. Тыуған илем, сиңа үпкәләмим, Дөнйа боздо безнең араны. Бетте йул (2 кат), Тыуған-үскән илем, хуш, сау бул. Әткәм дә ләй әнкәм, тыуғаннарым, Барысы да қалды айырылып. Айрылдық (2 кат), Тыуғаннарым, барығыз да риза булығыз. Авыл көе Ақлы ситча күлмәгемнен Қайсы буйлары қыйғач. Былбыл булып кил қаршыма, Китәрсең күреп туйғач. Қайда ла инте ул wақытлар, Қайда қарасаң та йуқ. Шул wақытның пер минутын, Йылаб эсләсәң тә йуқ. Қайда ла инте ул wақытлар, Сүнделәр, йуғалдылар. Әкрен типкән йәш йөрәккә Тирән эз қалдырдылар. Икеюллыклар - Әллә алыйқ микән Мәүмүтне, Ходай бирмәс микән бәхетне. - Әл дә әйткән сүзләреңне онотмыйм, Синнән күңелләремне суwытмыйм. - Сикреп-сикреп ағадыр қар сыwы, Ник пасылмый йөрәгем йарсыwы. Гореф-гадәтләр Сыйырларға да қор'ән уқытасың тыуғац. Қара күсле хайwаннарға да доға уқый, хәйербирәннәргә (<гайбрәннәр> - мәчеттә һ.б. җирләрдә була торган мифик затлар) сыйырларны хәйебирән диләр. Сәнки бабайларға диләр, сыйырлары тыуса, уқып йебәрең тиләр. Мәшәйақлар қуйларныңқы (сарык, вак хайваннар), ирәннәр атларныңқы, ирәннәргә, мәшәйақларға, Сәнки бабайларға тиб уқыталар. Пестә қабергә ирәннәргә (ир) ай қуйалар, қатын-қысқа ағачтан тарақ йасап қуйалар. Анта пес ул астаналарға (изгеләр кабере) тәwаф (изгеләрне искә алып корбан чалу) үткәргән идек, қорбаннық суйасың, анан бөтөн қалық намазға тора, wақыты билгеләнми, печән алдыннан үткәрәсең. Қарабақчар (сыерчык) туйы тейләр. Пура, абзар башына менеп қошларны ашатапыс, үсепес тә ашыйпыс, қошларға да қалдырабыс. Қоймақ қойа итек тә ботқа пешерә итек. Перничә өйнөке ойоша итек. Бос туйына Иртыш буйына бара идек. Күкәйләр ата идек, көмеш ақчалар ата идек, аwыру-сырхаулар китсен тип теләк теләйсең. Күкәйне суған суwына буйайбыз, сары була. Бәбәй ашлары йөртә идек элек, күршегә ашлар, қоймақ қойоп оннан пешерәләр. Чым бәйрәме Чым бәйрәме поз үткәнче (була), йазын йир қазырға, ағач кисәргә дә йарамай чым үтмәгәнче. Бер көннө пөтөн аwыл баралар сийарәткә, киртмә киртәләр (кабер өстенә бурап чардуган ясау), кемнең тыуғаны, шулар киртәләр, доғасын уқыйлар, сатаға (сәдака) бирәләр көннөң буйы. Соңоннан чәмиғ әрwархларға уқыйлар. Һәммә кеше күкәй буйап киләләр, канфитләр алалар, балаларға тараталар. Шулай итеп чым бәйрәме үтә. Сөйләүче: Абдрахманова Гөлфизәр Хәйретдин кызы (1949 елгы). Байба авылы СЕБЕР ДИАЛЕКТЛАРЫН ЭТНОЛИНГВИСТИК АСПЕКТТА ӨЙРӘНҮ Флера Баязитова Диалектолог, ягъни җирле сөйләшләрне өйрәнүче буларак, безгә соңгы берничә дистә еллар дәвамында себер регионының татарлар яши торган төбәкләрендә: Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә диалектологик экспедицияләрдә булырга туры килде. Экспедицияләрнең максатлары түбәндәгеләр иде: 1) "Татар теленең диалектологик атласы" (III том) өчен тел үзенчәлекләре буенча материаллар туплау; 2) йола белгечләрен һәм оста итеп сөйли белүчеләрне эзләп табып, халык традицияләренә, этнографиягә, фольклорга караган тел материалларын туплау. Диалектологик атлас - ул бик күп сандагы кышкы һәм җәйге, язгы һәм көзге экспедицияләр вакытында бата-чума йөрүләр, сазлыкларда, урманнарда утырып калган авыллар һәм ул авыллардагы халык белән турыдан-туры аралашып тупланган гаять бай тел материаллары дигән сүз. Без исә, шундый ерак, авыр юлларда йөргәндә, "Диалектологик атлас" сораулыкларына җаваплар язу белән генә чикләнмичә, себердәге җирле халыкның традицион мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына караган этнолингвистик, культурологик характердагы материалларны фәнни яктан төгәллек саклап, комплекслы рәвештә туплап барырга тырыштык. Материалларның күпчелеге магнитофон тасмасына язып алынды. Фәнни хезмәтләрдә, себер татарларының теле - татар теленең көнчыгыш диалекты, дип атала (Җәләй, 1947), ләкин бу диалект үзе дә өч диалекттан тора. Шуның өчен аларны, татар теленең көнчыгыш диалектлары, дип әйтү гамәлгә кереп бара. Таралу урыннары һәм тел үзенчәлекләре ягыннан чыгып караганда, себер диалектлары түбәндәгеләр: тубыл-иртыш диалекты (Төмән һәм Омск өлкәләре); бараба диалекты (Новосибирск өлкәсе); том диалекты (Томск һәм Кемерово өлкәләре). Көнчыгыш диалектларны өйрәнү бик күптәннән (И.И. Гиганов. 1804; В.В. Радлов. 1872) башланган. Үткән гасырның урталарыннан себер диалектларын өйрәнү А.П. Дульзон, Л.В. Дмитриева, М.А. Абдрахманов, Г.Х. Әхәтов, Д.Г. Тумашева, Г.М. Сөнгатов, Х.Ч. Алишина, А.Р. Рәхимова, Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.С. Барсукова, З.Р. Садыйкова һ.б. тарафыннан бик нык активлашып китә. Себер татарларының тел һәм культура үзенчәлекләренә карата бик күп авторларның мәкаләләре "Сөләйманов укулары" ("Сулеймановские чтения"), "Зәнкиев укулары" ("Занкиевские чтения"), "Тумашева укулары" ("Тумашевские чтения") һ.б. җыентыкларда дөньяга чыгып торалар. Себер татарларының теле, ягъни көнчыгыш диалектлар турында иң күп хезмәтләр Д.Г. Тумашева тарафыннан язылган, бай һәм ышанычлы материаллар нигезендә себер диалектларының тулы системасы, аларның татар теле диалектлары системасындагы урыны ачыкланган. Себер татарлары диалектлары тарихи яктан гаять кызыклы, үзенчәлекле. Фонетик, грамматик һәм лексик яктан аларда төрки телләрнең борынгы күренешләре сакланган. Менә шуның өчен себер диалектларын тирәнтен өйрәнүне дәвам иттерү - бүгенге көннәрдә дә тюркология фәненең актуаль мәсьәләләре рәтеннән санала. Фонетика һәм грамматика телнең иң тотрыклы тармаклары булып кабул ителгән, шуңа күрә бу темага караган диалекталь үзенчәлекләр хәзерге көнгә кадәр бик аз үзгәрешләр белән сакланып киләләр. Себер татарлары гаять зур төбәкләрдә, берничә өлкәдә таралып утырганнар. Диалектларның үз эчләрендә дә чуарлыклар, төрлелекләр күзәтелә. Себер диалектлары бик күп сөйләшләрдән тора: төмән, тубыл, тара, тевриз, чат, йәwештә, калмак һ.б. Диалекталь чуарлыклар, төрлелекләр, фонетик һәм морфологик, лексик вариантлар булса да, көнчыгыш диалектларның уртак, гомумдиалекталь үзенчәлекләре дә бар. Мәсәлән, фонетика буенча берничә мисалга тукталып үтик. Яңгырау авазларның саңгыраулашуы: пала - әд. бала, сапын - сабын, Сакира - Закира, Рәмсийә - Рәмзия, қысыл - кызыл, самана - замана. Ләкин к авазы ике сузык арасында, ягъни интервокаль позициядә килгәндә, күп очрашта яңгыраулаштырыла: паға - әд. бака, сағал - сакал, йаға - яка, суға - сука һ.б. Ц-лаштырып, ягъни гомумтөрки ч авазы урынына ц авазын әйтеп сөйләү: цана - әд. чана, пецән - печән. Сүз башында: цай - чәй, цац - чәч, цымылтық - чыбылдык, цуқ - чук; сүз уртасында: қайцы - кайчы, қамцы - камчы, цывалцан - чуалчан, цыцқан - тычкан, цицәк - чәчәк, цацақ - чачак, цәнецке - чәнечке; сүз ахырында: цүмец - чүмеч, үгенец - үкенеч, үтенец - үтенеч, пурыц - бурыч, пороц - борыч, ац - ач. Ләкин Д.Г. Тумашева 1 , Х.Ч. Алишина 2 тикшеренүләре буенча һәм безнең соңгы еллардагы экспедиция материаллары да күрсәткәнчә, себер диалектларында, шул исәптән тевриз сөйләшендә дә ц һәм ч авазлары икесе дә кулланылалар: кәбәц // кәпәч - түбәтәй, сауцы // саучы - яучы, туқац // туқач - күмәч, пөргәнцек // пөркәнчек - бөркәнчек һ.б. Ц-лаштыру күренеше татар теленең мишәр диалекты сөйләшләре өчен дә хас (сергач, сыркыды, чистай, чүпрәле, байкыбаш, күршә. Кара: Атлас, карта м 3-38); кылыц - кылыч, ацкыц - ачкыч, куцат - кучат (әд. әтәч). Күпчелек тикшеренүчеләр күрсәткәнчә, соңгы чорларда җирле сөйләшләрдә ц-лаштыру күренеше кимүгә таба бара, аның урынына әдәби ч авазын куллануга күчү күзәтелә. Шул ук күренеш себер диалектлары өчен дә характерлы. Моның сәбәбе - әдәби тел һәм рус теле тәэсирендә булырга мөмкин дип аңлатыла. Ц-лаштыру күренеше башка төрки телләрдән караим, балкар, азәрбайҗан теле диалектларында билгеле, кыргыз телендә дә аерым очраклары күзәтелә. Грамматик яктан иң характерлы гомумдиалекталь үзенчәлекләр түбәндәгеләр: 1) III зат фигыльләрдә - ты аффиксын куллану: алаты, пирәте, күрәте; 2) -ғалы формалы фигыльләрнең актив кулланылуы: тораға парғалы кәрәк (шәһәргә барырга кирәк). Хәзерге заман сыйфат фигыльләрнең төрле варианттагы аффикслар белән кулланылуы: -тыған, -таған, -тан, -тын. Шуларның икесе - гомумдиалекталь: паратыған йул, кеше йөритегән күбер. Тартым алмашлыкларында -ныңқы / -неңке формасы кулланылу: минеңке қысым, паласыныңқы пицәсе. Себер диалектларында фигыльләрнең борынгы төрки язма истәлекләрдә теркәлеп калган күп кенә формаларының кулланылу күренеше игътибарга лаек. Мәсәлән, барыйм, килим формасындагы теләк фигыльләрнең татар теле диалект һәм сөйләшләрендә төрле фонетик һәм морфологик вариантлары бар: урта һәм көнбатыш диалектларның аерым сөйләшләрендә барайым - барайык // барыйм - барыйык вариантлары билгеле. Көнчыгыш диалектларында исә - айым (барайым) белән параллель рәвештә борынгы төрки - айын (парайын // барайын) формасы да кулланыла. Мәсәлән: Қайсы йаққа китәйем? - Кайсы якка китим. Пулмаса эшләп пағайын - Булмаса эшләп карыйм. Кецкенә әйтеп китәйен - Аз гына әйтеп китим. Борынгы язма истәлекләрдә дә теләкне белдерү өчен -айын / -әйен формасы йөргән. Мәсәлән, орхон-енисей язмаларында: "Түрк будун олурейин уруғсыратайын", - тир ирмеш (Әйтте: "Төрки халкын бетерим, нәселсез қалдырыйм"). "Аны атайын", -тип сүледим ("Аңа атыйм", - дип...). Борынгы татар әдәбияты әсәрләреннән дә мисаллар китерергә мөмкин. Мәсәлән, XIII йөз язма истәлеге "Йосыф вә Зөләйха" әсәрендә: Йосыф әйдер: Йә илаһи! Бән нә кылаен, Бу михнәтдән бән ничек кортылаен, Бу залимнәрдән кортылмага нә кылаен, Ходавәндә фазлың берлә кортар имди. "Дастан Бабахан" әсәрендә: Нә булсам булайын дәрья эчендә, Нә күрсәм күрәйен дәрья эчендә, Диде Зөһрә, нә дип аңа барайын, Атам йөзени мән ничек күренәйен. "Нәһҗел фәрадис" әсәрендә: - Мән барайын, тәкый аны имтихан кылайын. Әгәр сез әйтмеш тик булса, аны хуҗасындан сатгыйн алайын, тәкый азат кылайын, тип, ялгыз сахрага чыкты. Бу мисаллардан күренгәнчә, борынгы әдәби телдә теләк фигыльләрдә зат кушымчасы -ен /-ын (-айын / -әйен) генә кулланылган. Ә XVI йөзнең урталарыннан башлап, язма әдәбиятта -ен / -ын формасы белән бергә -ым / -ем (-айым / -әйем) зат кушымчалары да кулланыла башлаган. Мәсәлән, XVI йөздә иҗат иткән Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъяр әсәрләрендә -ен/ -ын һәм -ем / -ым формалары инде параллель кулланылган: Куй мәне, үз халем илә булаен, Мөддәгыйлар сүзедин кортылаен. ("Төхфәи мәрдан") Бер хикәят кылаен, булса әхвәлдин заман, Рузи кылса шәп колыңа хак зәбан. ("Җеп эрләп сатучы ир белән хатын хикәяте"). Кызга әйде: мән сәне никах берлә алаем, Сәнең өчен җаным нисар кылаем. ("Хикәят") -айым / -әйем кушымчалары белән ясалган барайым, киләйем формасындагы фигыльләр татар әдәбиятында ХХ йөз башларына кадәр сакланып килгән. Ә аннан соңгы чорда, хәзерге татар әдәби теле формалашкач, ул форма инде кайбер язучылар иҗатында диалектизм буларак кына очрый: Әйтәйем инде сезгә тугры сүзем... (М. Гафури) II зат берлек санындагы боерык фигыльләрнең -гын /-ген, -қын / -кен кушымчасы ярдәмендә ясалуы гомумән тубыл-иртыш диалекты өчен хас, сирәк очракларда бу форма тевриз сөйләшендә дә очрый: Пар йөгөр, йөгөргөн урамга. Бу форма җырларда да очрый: Йенче пелән ай мәрвәрне Тесәлмәсәң, тесмәген. Исән лә булсам, мин кайтырмын, Миннән өметеңне өсмәген. Боерык фигыльләрнең II зат берлек санында -гын / -ген кушымчасын ялгап сөйләү татар теленең башка диалект һәм сөйләшләрендә дә очрый. Мәсәлән, бу форма Мордовиядә һәм Пенза өлкәсендә яшәүче мишәрләр сөйләшендә теркәлгән һәм тикшерүчеләр аның шактый актив кулланылуына игътибар итәләр. Әлеге форма шулай ук урта диалектта касыйм сөйләшендә сакланган. Керәшен татарлары сөйләшләрендә исә бу форма күп очракта кискен боерыкны белдерә: Мин қайтқанчы өйдән чығып китмәген! Сөй эчкен! Татар теленең эчкен һәм сафакүл сөйләшләрендә дә бу форма теркәлгән, тикшерүчеләр аны, тубыл-иртыш диалекты йогынтысы, дип таныйлар. -гын / -ген кушымчасы яки аның фонетик вариантлары -гыл / -гел, гыр / -гер башка төрки телләрдә дә, бигрәк тә кыпчак телләрендә (мәсәлән, кумык, каракалпак, караим, тува, алтай теле диалектларында) кулланыла. Боерык фигыльнең хәзерге көндә архаистик күренеш булып саналган -гын / -ген, -кын / -кен һ.б. формалары борынгы телдә актив кулланылган. Мәсәлән, М. Кашгариның мәшһүр сүзлегендә: атка ут биргил, борынгы орхон-енисей язмаларында да бу форма актив. -гыл / -гел формасы татар халкының популяр "Кыйссаи Йосыф" (XIII йөз,) "Дастан Бабахан" (XIV йөз) әсәрләрендә, шагыйрь Мөхәммәдъяр (XVI йөз), Мәүлә Колый (XVII йөз), Утыз Имәни (XVIII йөз), Г. Кандалый (XIX йөз) әсәрләрендә дә кулланылган. "Кыйссаи Йосыф" әсәреннән мисал: Мөсалим әйдир: "Йа гәму, ки аңлагыл, Бәнем ошбу сүземи ки дыңлагыл, Бән - ул Иусеф угылы - мән, син аңлагыл, Кем сәнен кәрдәшен улур имди". Хәзерге татар телендә бу юлларның яңгырашы: Йа агам, инде тыңла, Минем әйтер сүзләремне ачык аңла, Мин - Йосыф угылы, мәгълүм булсын сиңа, Синең әйткән кардәшең шул үзе имди. -гыл / -гын формалы фигыльләрдә кискен боерык, киңәш мәгънә төсмерләре бирелә: Алгыл нанны, һичкем ирсә күрмәсең, Куйныңа сал, зинһар атам күрмәсе (Мөхәммәдъяр). -кыл / -кел формасы кыл фигыленнән килеп чыккан, дип аңлатыла һәм төрки телләрдә, шулай ук борынгы язма истәлекләрдә кулланылган -гыл / -гын / -гыр формаларының килеп чыгышы уртак - л, р, н авазлары тәңгәллеге нәтиҗәсе дип күрсәтелә. Күзәтүләрдән күренгәнчә, боерыкның -гын / -ген формасы сөйләү өчен хас булган, ә язма әдәби әсәрләрдә ул -гыл / -гел рәвешендә кулланылган. Димәк, себер диалектларында, шулай ук татар теленең башка диалект һәм сөйләшләрендә сакланып калган -гын / -ген формасының тарихы бик ерактан дәвам итеп килгән һәм ул башка төрки телләр белән дә уртак күренеш, дип нәтиҗә ясый алабыз. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең III затына -т / -ты / -те кушымчасы ялгана. Әлеге кушымчалар борынгы төрки торур фигыленнән кыскартылган. Мәсәлән, борынгы төрки телдә: Әтил суы ака торур, Кыя төби кага торур... Тубыл сөйләшеннән мисаллар: - Қышқылық аш қушылу пулаты, қыслар йылап утыратылар. - Пицәләр тә, ирәннәр тә йылым тартатлар, күлтә палық аулайтылар. Бу форма тевриз сөйләшендә: алатым, алайық; том диалектының йәwештә, чат сөйләшендә: аладим, алат, алатылар; калмык сөйләшендә: барадим, баради, барат, бараттар; бараба диалектында: барадым, барат һ.б. вариантларда билгеле. Мондый төрләнеш үрнәкләре бик күп төрки телләрдә (алтай, кыргыз, азәрбайҗан һ.б.) сакланган. Нәтиҗәле үткән заман формасы, әдәби телдән аермалы буларак, -ып / -еп кушымчасы белән ясала. Аңа -ты / -те кушымчасы ялганып, зат белән дә төрләнергә мөмкин: Испушката қунып цығыптылар (Аучылар өендә йоклап чыкканнар). Пицен сынны гешене күрепте (Пичен кебек, ягъни урман җене кебек кешене күргән). Ул кийәүгә бармапты, инәсе йанта торыпты (Ул кияүгә бармаган, әнисе янында торган). Бу форманың төрләнеш үрнәге: алыптым, алыптың, алыпты; алыптық, алыптығыс, алыптылар. Вагай урынчылыгында түбәндәгечә: алыпмын, алыпсың, алыпты; алыппыс, алыпсыс, алыптылар. Диалектологик хезмәтләрдән билгеле булганча, фигыльнең мондый борынгы формасы татар теленең көнбатыш (мишәр) диалекты сөйләшләрендә, урта диалектның нократ (Киров өлкәсе һәм Удмуртия) һәм әстерхан (Түбән Идел) сөйләшләрендә кулланыла. Нократ сөйләшендә, башка сөйләшләрдән аермалы буларак, тагын да борынгырак форма кулланыла: зат кушымчалары булып зат алмашлыгы үзе кабатланып килә: - Теге китапны мин ынытыпмын ич (Теге китапны мин онытканмын ич). - Йаман шәп бешерепсин, ди бийагай әйтә (Бик тәмле пешергәнсең, ди, иремнең агасы әйтә). - Син булдырмапсин (Син булдырмагансың). Ашамапсин ич қоймақны (Коймакны ашамагансың ич). Әстерхан сөйләшендә -ыпты формасының кулланылуы шулай ук бик актив. Мәсәлән, йола җырларында: Минем кызым туwыпты, Ал күлмәген җуwыпты, Узып барган wахытта Байның улы күрепте, Башын чайқап китепте... Көнбатыш (мишәр) диалектында үткән заманда -ып кушымчасын куллану хвалын, мәләкәс, кузнецк, мордва-каратай сөйләшләре өчен хас. -ып (-ыпты) формаларының кулланылуы ягыннан себер диалектлары бик күп төрки телләр, беренче чиратта алтай, тува, шор, хакас, кыргыз, якут, ногай, каракалпак телләре белән якыная. Сыйфат ясагыч -лы / -ле кушымчасының тевриз сөйләшендә - лу / -лү рәвешендә әйтелү очраклары күзәтелә: Иптәш пелән күңеллү пулыр. Лапка (лавка) биклү пулаты. Кайбер төп сыйфатларның соңгы ы, е авазы, иренләшеп, у, ү рәвешендә әйтелә: Ачу-төчү ашларны йаратам. Иң кечү паллары пыйыл әрмийәгә китте. Сыйфат ясагач -лу / -лү кушымчасының -лығ кушымчасыннан килеп чыкканлыгы билгеле: лығ > лу: кечиг - кече, иссиг - эссе, териг - тере, олуг - олы, ачығ - ачы. Рәвеш ясагыч -дай / -дәй кушымчасы урынына -тақ / -тах кушымчасын куллану очрый: Әwәл тос төйөрле ите, қәсү тос онтақ пулып китте, waқ (Әвәл тоз төерле иде, хәзер тоз ондай вак булып китте). Шулай итеп, грамматик яктан җирле үзенчәлекләре шактый күп булса да, көнчыгыш диалектлар, ягъни себер диалектлары, татар теленең башка диалектларына һәм сөйләшләренә каршы куела алмыйлар. Себер җирлегендә яшәүче татарлар тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан тора. Биредә җирле халык булган себер татарлары, бохаралылар (ягъни Урта Азия төркиләре - таҗиклар, сартлар һ.б.), Идел буеннан күченеп, төрле чорларда килеп урнашкан казан татарлары, мишәрләр һ.б. озак еллар дәвамында бер-беренә нык тәэсир итешеп, берләшеп, аралашып яшиләр. Шуның өчен себер татарларының рухи мәдәнияте, аерым алганда халык йолалары, борынгы ышанулар, ырымнар, фольклор үрнәкләре бүгенге көндә дә нык үзенчәлекле һәм төрле яклап өйрәнүгә лаек. Соңгы вакытта себердә яшәүче татарлар да, татар халкының башка этник төркемнәре кебек үк, рухи яңарыш чоры кичерәләр. Туган телгә һәм рухи мәдәнияткә ихтирам артты, аны саклау, үстерү һәм тагын да тирәнрәк өйрәнү ихтыяҗы туды. Шул сәбәпле, безнең көннәргә ниләр килеп җиткән, халык күңелендә ниләр сакланганлыгын барлап чыгу зарурлыгы үзен нык сиздерә башлады. Шул максаттан чыгып, себер татарларының традицион, ягъни борынгыдан килгән йолалары, бәйрәмнәре, көнкүреш үзенчәлекләре җирле сөйләшләр яссылыгында өйрәнелә башлады. Биредә йола терминнарын, йолаларны белдерә торган сүзләрне, сүзтезмәләрне өскә чыгарып, шул йолага караган мәгълүматларны, авылларда язып алынган сөйләш үзенчәлекләрен мөмкин булганча тулырак итеп, бик кадерле иллюстратив материаллар буларак туплап бирү бурычы куелды. Бер йоланы белдергән терминны ачыклау, аны күз алдына китерү өчен, берничә кешедән язып алынган мәгълүматларны бер-бер артлы, тулырак итеп бирү уңайлы дип табылды. Фәнни төгәллекне саклау өчен фонетик үзенчәлекләр һәм грамматик формалар диктофон язмаларыннан кат-кат тыңлап тикшерелде, авыл исемнәре күрсәтеп барылды. Традицион культурага караган лексика тарихның тирән катламнарына барып тоташа һәм ул лексиканы бик күп тематик төркемнәргә берләштереп өйрәнергә мөмкин. Мәсәлән: 1. Себер диалектларында гаилә йолалары һәм йола лексикасы. 2. Себер диалектларында бәйрәм һәм көнкүреш йолалары һәм йола лексикасы. Гаилә йолалары һәм йола лексикасы үзе генә дә кеше тормышының әһәмиятле мизгелләрен эченә алган түбәндәге зур бүлекләрдән тора: 1. Туй йолалары һәм йола сүзләре. 2. Бала туу белән бәйле йолалар һәм йола сүзләре. 3. Кешене соңгы юлга озату һәм искә алу йолалары һәм йола сүзләре. Әйтергә кирәк, аерым фәнни хезмәтләрдә, сүзлекләрдә байтак мәгълүматлар булса да, себер диалектларының йола терминологиясе, йола сүзләре беркем тарафыннан да махсус өйрәнелмәгән, системага салынмаган. Ә аларны өйрәнү, туплау фәнни яктан да, практик яктан да әһәмиятле, чөнки йола терминологиясе ул, бер яктан, тел хәзинәсе булса, икенче яктан, аны халыкның рухи көзгесе, борынгылыкның бүгенге көннәргә килеп җиткән тамырлары, дип әйтергә була. Йолаларга, традицияләргә караган сүзләр гасырлар тирәнлегеннән безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр, шуның өчен аларда татар теленең борынгы төрки тел белән уртаклыклары чагылыш таба. Билгеле булганча, борынгыдан килгән халык йолаларының, ягъни традицион культурага караган йолаларның өч төрле коды булган, алар өч яклап башкарыла торган булганнар. Беренчесе - нинди дә булса хәрәкәт белән (русча - действительный); Икенчесе - нинди дә булса әйбер белән (предметный); Өченчесе - нинди дә булса сүзләр, теләкләр белән (вербальный). Күп очракта, йола башкарганда әйтелә торган сүзләр онытылган була, яки аларны бары тик өлкән кешеләр авырлыклар белән генә хәтерлиләр, әйтеп күрсәтәләр. Мин үзем, филолог буларак, йолаларның менә шушы өченче өлешенә дә мөмкин кадәр зур игътибар итәргә тырыштым. Себер диалектларында йолалар белән бәйле булган һәртөрле ырымнар, ырым сүзләре, рифмалашкан теләк-әйтемнәр, ритуал-диалог формасындагы сөйләшүләр - гомумән, фольклорның кече жанрларына кертеп карала торган һәм рухи байлык йола канвасының эчендә, йолалар һәм ырымнар белән бербөтен итеп бирелде. Әлеге материаллар халыкның борынгыдан килгән мифологик күзаллавын чагылдыру ягыннан бик әһәмиятле һәм аларны инде югалып, бетеп бара торган жанр, дип әйтергә мөмкин. Тевриз сөйләшендә халык традицияләре лексикасы Туй йолалары Саучы // сауцы - яучы. Барлык татар халкы өчен хас булган яучы килү, кыз димләү йолалары турында себер диалектларында, шул исәптән тевриз сөйләшендә дә бик күп истәлекләр сакланган. Саучы, сауцы, саучы килү, саучылағалы килү, саучының киемнәре, кулына тотып килә торган таягы, әйтеп керә торган сүзләре, кара-каршы сөйләшүләр, килешүләр һ.б. тел һәм этнография, фольклорга караган борынгы күренешләрне бергә туплау өчен чыганак буларак кадерле. - Тайақ тотаты саучы, потақлы тайақ. Тайаққа йаулық бәйләп сурағалы кергәннәр саучылар. "Сеснең түрдә утырған алтын чачлы қысығысны сурағалы килтек". Хуш күреп йарашатылар. "Тоғомы йақшы кейәүнең", - тип. Җырларда гына "тимче" сүзе дә кулланыла: Қыслар қолағынта алтын алқа, Паwы йефәк йенчесе. Йегет лә қысға ғашыйқ булса, Йеңгәчәйе аның тимчесе (Уба). Теләүче, теләүце - димче, яучы. Теләп бару, теләгәле керү, теләп килү - кыз димләргә, кыз сорарга килү. - Қысны теләгәле килгәнтә әйтә: "Паш минтән, Қылыч сестән". Ишекне ачып кергәнтә әйтә: - Қысны теләп бара тоған, қыс күренмәй тоған. Қысны сәпсим барып алғанца күрмәйтеләр. Мине теләп туғыс эрәт килгәннәр, йақшы матур қыс булмаса та. Йегетнеңне ата-анасы теләп киләйләр. "Пашыбысны ийеп килтек сескә, оллы пашыбысны кеце қылып, қысығысны сурап килтек", - тип әйтәтеләр. Теләп барғаннар саучылар, алар арғалықтан усмай торған булғаннар (Байба). Қода төшкәле килү - кыз димләргә, кыз сорарга килү. - "Пес сескә қода төшкәле килтек, қода-қодағый пулғалы килтек", - тиләр. "Ишектән инә килтем, Тирәсәдән чыға килтем. Қысығысны суратып килтем, Түрегескә утырып цай эцкәле килтем". Қысныңқы әтиләре-инәләре: "Берас сабыр ит, песләр берас туған-қәрендәшләр мән, нәнәләре, әбиләре мән уйлашайық, киңәшәйек", - тигән. Усалмы, йуwашмы, аларны сурашалар икән тәтә-әбиләре. "Балабыс әйбәт, шөкер", - тиләр. "Күрү кирәк", - тиләр (Йәйләү). Сурағалы килү - кыз сорарга килү. - Сурағалы килгәнәтә "Кода төшәргә килтек", тип әйтәтләр. "Йә, хуш килдегес, хуп пулаты", - тигәннәр, килешәтләр (Байба). Сурашу, сурашып алу - кыз сорату, яучылау. - Суратып алдылар. Қысны малай күрмәде, малайны қыс күрмәде. - Йегет мән қыс берен-бере күрмәстән суратқаннар. Әти мән әни алай сөйләй тоған ыйы. "Мин сеснең әтийегесне күрмәтем тә қантай кеше икәнлеген". Суратып килеп, кинцәк булып қуйынға керер алдыннан ғына берен-бере күрә икән. - Қыс йегетне, йегет қысны пелмәгәннәр. Қысныңқы атаинәсе ыриса булып пирәте, йегет ыриса булып алаты. - Йегет қысны, қыс йегетне күрмәстән, инә-ата ыриса булса, бара да қуйа икән (Йәйләү). Қода, қота, қодағый, қодача. Гаилә йолаларының иң катлаулы тармагы булган туй йолаларында әлеге сүзләрнең кулланылышы туганлык атамасы булу ягыннан гына түгел, ә татар халкының борынгыдан килгән традицион йолаларын, онытыла башлаган, нигездә җирле сөйләшләрдә, фольклорда гына табыла торган милли үзенчәлекләрен чагылдыру ягыннан да кызыклы. Татар телендә кода сүзенең түбәндәге төп мәгънәләре билгеле: 1. Өйләнәсе егет ягыннан кыз яучыларга, кәләш сорарга барган ир кеше, ир яучы; 2. Өйләнешүчеләрнең берсенең атасы һәм ир туганнарына икенче якның ата-анасы һәм туганнары эндәшә торган туганлык атамасы. Җирле сөйләшләрдә кода сүзенең төрле фонетик вариантлары кулланыла: қода урт. д., кода / кыда миш. д., 'ода / 'ы-да кас., кота себ. Кода сүзе барлык төрки телләрдә һәм монгол телендә кулланыла. Шуннан чыгып, аны гомум алтай чоры уртаклыгыннан килгән сүз дип карыйлар. Күрше фин-угыр телләренә дә кода сүзенең төрле фонетик вариантлары кергән: мари куда: куда марий - кода, куда вате - кодагый, башкуда - кодалар башлыгы; удм. куда, кудо; эрз. куда, кудави - кодагый. Төп қода - кияүнең һәм кәләшнең ата-аналары. - Төп қодалар туйда түр башында утырайлар. Қодача, қотаца - кияүнең һәм кәләшнең яшь кыз туганнары. Қотағыйлар, қотачалар, Түрдә утырсағысчы. Пелгәнегес пелгәненчә Йырлап утырсағысчы (Әшеван). Кийәү (әд. кияү) сүзенең әдәби тел һәм җирле сөйләшләрдәге мәгънәләре: 1. Кәләшнең булачак ире; 2. Яңа өйләнгән егет яки ир кеше; 3. Тормыш иптәше, ире (хатын-кызга карата); 4. Кызының яки үзеннән яшьрәк кыз кардәшенең ире. Кияү сүзе төрле фонетик вариантларда бик күп төрки телләрдә кулланыла. Борынгылык нык сакланган архаик зоналардагы сөйләшләрдә (себер, пермь, нократ, әстерхан, мишәр һ.б.) исем белән исем янәшәлегендә килгән тезмә сүзләрдә, күп очракларда борынгы төрки телдәгечә кушымчасыз формалар кулланыла. Кейәүнүгәр, нүгәр - кияү егетләре. Нүгәр, нәгәр - монгол телендә сакчы, сугышчы; башка төрки телләрдә дә төрле фонетик вариантларда билгеле. Мәсәлән, кумык телендә гиев нукери, гиев негер, уйгур, алтай - нокор, каракалпак нокер. Чуваш телендә: кĕрнукер - кияү егете. Қыс нүгәр - туйда кияүгә китәсе кыз янында аны саклап, аның хезмәтендә йөрүче кыз. - Қыс йақта қыс нүгәр қысның хезмәтендә йөри. - Қыс йағында қыс нүгәр икәү булса, ир йақта кийәү нүгәр икәү була. Қыс йақтан қыс нүгәре пулаты, кийәү нүгәр йегет йақтан йақын дусты. Алар бер-берсенә бүләкләр бирешкән (Әшеван). Уңы, сулы - туйда кияү янында йөрүче ике кияү егете; кәләшнең янында йөрүче ике дус кызы. Чагыштыр: азәрбайҗаннарда "сагъдуш" - кияүнең уң ягында торучы егет, "Солдуш" - кияүнең сул ягында торучы кияү егете. - Кейәүнеңке дә, кинчәкнеңке дә уңы, сулы булаты. Алар туйны атқаралар. - Қысныңқы уңы, сулы булаты. Мин сулы булдым, ахирәт дустым уңы булды. - Кейәүнең уңы - өйләнгән йегет булаты, сулы - өйләнмәгән йегет булаты (Йәйләү). - Кейәү никахтан сун кичен килә. Кейәү килгәннән сун уңы ман сулы басып торайлар. Уң йағында берәү - уңы, сул йағында берәү - сулы булаты. Йегетнең уңы -сулы чығып китәте, қыс ман йегет қунатлар ыйы икәү (Әшеван). Түшәк пасучы қыслар - кияү кергәндә кәләш янында утыручы иптәш кызлары. - Киленчәк чатыр эчендә утыра, түшәк басучы қыслары йанта пулаты (Тибенде). Туй айлары, туй көннәре Рүзәдә (уразада) туй ясамаганнар. - Туйларны әйеткә (гаеткә) туры китерәтеләр, шулай кәпләшкәннәр. Рүзәдә йасамағаннар. Парлы көннәрдә: уникесеме, уналтысымы йасағаннар. Ай башы, тулы айда ясаганнар. - Ай бетешләрендә йарамас ыйы. Тулы ай булсын, йә ай башы булсын туй йасағалы. Сәфәр аенда туй ясамаганнар. Сабыр ай - сәфәр ай: - Туй - сабыр айда булмасын. "Сабыр айдан алта туйны қылып қалайық", - тип әйтәтләр. Сабыр айда йасамаслар ыйы туйларны (Байба). "Сабыр ай - аwыр ай". Аwырсынатлар. "Сабыр ай - сабырцылықсыс ай". Анта тун та тектермәйте кеше, йулға да цықмайты. "Сәбәр ай туйны йасағалы йарамай, бәғытсес тормыш була", - тиделәр. Сәбәр айларында тудым, Шуңа бәғытсес пултым, - тип йырлайтылар (Әшеван). Сәфәр ае - мөселман календаренда икенче айның исеме. Туйга арбаларны, чаналарны әзерләү Аламыш - кулдан сугылган келәм. - Бер йома чаналарны, арбаларны тайарлыйлар. Артына аламыш салындыралар, йастықлар салалар. Қамыт, йүгән, дуғалар: - Қыс алғалы килгәнтә ат белән, цана белән киләйләр. Йақшы қамытлар, йақшы йүгән, дуғалар белән килделәр. Мөгәлтәк, мүмәтәк - туй көймәсе. Бөгү (< мөгү - мөгәлтәк, ягъни бөгеп эшләнгән). - Мөгәлтәкне цананың өстенә қоратлар, аның эченә утысайтлар кинчәкне. Мөгәлтәк йасайтылар, қыш булса - чанаға, йәй булса - арбаға. - Мөгәлтәкне кейес таwардан йасайтылар. Мөгәлтәк эцентә киленцәк уңы мән утыраты (Байба). Кияү каршылау Никә, никах - дини йола - Никә қылғанда қысның атасы ман анасы қылады. Қыс йағында никәгә сыйыр суйатылар. - Айның уникеләреме, ундүртләреме йетсә, кейәүнеңке ата-инәләре, туған-қәрендәшләре қыс йаққа килеп никах уқытадылар, қатым уқыйлар (Әшеван). Йар-йар әйтү - кияү керер алдыннан, кызның чәчен үргәндә җырлана торган җырлар; кыз елату җырларының үзенчәлекле бер тармагы, туй йоласы. Тарихи-генетик яктан йар-йар әйтү гадәте күп кенә төрки халыкларның туй йоласына хас уртаклык, дип санала. Аның бер төркем җырлары борынгы "Бүз егет" дастанында китерелгән. Үзбәкләрдә һәм төрекмәннәрдә аны йар-йар, казакъларда жар-жар, ногайларда хейхей, каракалпакларда хау-жар дип йөртәләр. Йар (әд. яр.) - фарсы теленнән кергән сүз. Татар телендә аның "сөйгән кыз" яки "сөйгән егет" дигән мәгънәсе дә бар. Куплет ахырында кабатланып килүче йар-йар сүзләре яшьләрнең бер-берсен яратып яшәргә, гомергә бергә булырга өндәүче тирән мәгънәле шигъри рефрен дип атала. - Кейәү кермәстән алта туйда йар-йарны әйтәтләр. Пөтөн пашлықлар қушылаты. Йар-йарны әйткәндә қайсы чай қойоп утыраты, қайсы ашап утыраты. Кейәү қысны алғалы килгәнтә әйтәтләр йар-йар: Қара сыйыр мөйесен Айлық йиргә сатқалы, Қайырмағыз, йар-йар. Атығыс булдым, йар-йар. Йақшы атаның баласын Атам сатарын белсәм, Айырмағыс, йар-йар. Тыумас идем, йар-йар. Қара сыйыр мөйесен Айлық йергә сатқалы, Қайырдылар, йар-йар. Атыгыс булдым, йар-йар. Анасыннан баласын Өйегеснең түбәсе Айырдылар, йар-йар. Қозол балчық, йар-йар. Ақ төйенгә төйгәле Қысығысның йеңгәсе Алтынмы идем, йар-йар. Қозол қанчық, йар-йар. Күк төйөнгә төйгәле Түрт қолақлы қасанта Көмешме идем, йар-йар Өлешем қалды, йар-йар. Ак төйөнгә төйгәнен Түрт почмақлы өйемдә Алдығыс бит, йар-йар. Урыным қалды, йар-йар (Байба). Қуйын йемеш - кияү күчтәнәче. - Қейәү қунып чықты-қуйын йемеш өләшәте. Кертеләр пала-пақралар қуйын йемеш тип (Байба). Кейәүләү хәтәсе - кияүгә кыз ягыннан бирелә торган бүләк. - Пайырақ кешеләр кейәүгә сарық-фәлән, атлар биреп қайтараты. "Кейәүләү хәтәсе", - тиделәр (Йәйләү). Қызны кияү йортына озату. Сөт эчертеп чыгалар: - Мулла асан әйтәйе, өйгә кереп хатем уқыйты. Қысға сөт эчертеп чыгаратлар: "Сөт шикелле ақ йөс белән йәшәсеннәр". "Ақ бәхетле булып йәшәсеннәр". Саңы (йоласы) шулай. Қыс өйтән чыға: - Қыс өйтән чыққанта ике йағыннан йеңкәләр арт йағына қаратып, қултықлап алып чығалар: "Өйен онытмасын". Кейәү өйендә килен каршылау Күч // күц - туй атлары (свадебный поезд). Күч килү - туй килү. Күч туй - кияү өенә килен төшкәч уздырыла торган мәҗлес. - Қарындаш-туғаннары йийылаты қысныңқы. Күч қуып китәтләр сигез-ун чана. Анда барып күч туй булаты (Байба). Күч килгәндә (туй атлары килгәндә) ут йагалар: - Күч килә тип көтеп торабыс, оллы ғапқаны (капканы) ачып, ут йағып қаршы алғаннар. Қоры нимәләр әсерләп. Кейәү өйе - туй көннәрендә егет белән кызны кавыштыру өчен әзерләнгән өй. - Өйең кечкенә булса, кейәү өйен читтә йасыйлар. Кичке туйлар беткәч, аннан арлы чәй эчерәләр дә кейәү белән киленчәкне кейәү өйенә йапқалы әйтәләр. Ишек төбендә кейәүнеңке дә, киленчәкнеңке дә йеңкәлекләр тора (Байба). Қуйынға кертү - кияүне кыз янына кертү. - Чымылдықныңқы эчендә қыс утыраты, аныңқы йанынта нүгәр қыслары та булаты. Кейәү килгән сун, кейәү кергән сун алар чығып китәте кинчәкнеңке тус қыслары. - Чыбылдықны ачқанда кейәү песмилла әйтәте өч тапқыр. Кейәү кергәчен кейәү белән қысны бөргәп қуйатылар, қосоқ (чикләвек) өләшәтеләр. Йеснә йул - кияү бүләге. - Иртә торғаннан сун йеснә йул тип пүләк өләшәте йеснә кеше. Күц күцеп китмәгән әле, йеснә пүләк өләшәте. - Йеснә йул апкиләте кейәү: йесле сабыннар (исле сабыннар), наскилар, қулйаулық, йыштарақ (вак тешле тарак), өсөм (йөзем), қосоқлар (чикләвекләр). "Йеснә йул сорап килтек", - тип паратлар waқ палапақралар (бала-чагалар). Кейәү қосоқ (кияү чикләвеге) өләшәтләр йеңкәлекләр (Әшеван). Ут йаққалы. Утның өстеннән кереп китәте күч. Шайтаннар йатып қалаты уттан қурқып, күчмәйте. Чана астыға салған торамбаш (утлы кисәү): "Пәриләр, ченнәр килмәсен". Ақча чәчәләр: - Кинчәк кереп утырғанда ақча чәчкән паш түбәсенә. Пашына ақча қойатылар: "Бәхетле, азақлы, ыризықлы булсыннар". - Қысның қәйнәсе көмеш чачаты, ақча чачаты кинчәкнең башыннан. Айақ астына әйбер салалар: - Айақ астына мал салып, малтан атлаталар: "Маллы-тунлы булсын". - Киленчәк килде ғой ат мынан. Арбадан төшкәндә бусаға төбенә йастык салып: "Йастыққа уң айағың монан басып кер", - дип керткәннәр киленчәкне. "Йомошақ күңелле булсын". - Айақ астына тиреләр түшәүле. "Киленем йомошақ күңелле булсын, бай булсын, йомошаққа пастырып қына кертәйек", - тиделәр (Әшеван). Киленнең урын-җир әйберләре. Түшәк-урын - кызның мендәр, ястыклары, түшәкләре һ.б. - Қысға түшәк-урын пиргәннәр ибенә паштан айақ. "Қысның ойасы пулғалы тейеш, - тигәннәр пороңғылар. Түшәге, йурғаны, йастықлары булаты парлы-парлы" (Байба). Саwын - туй үткәргән кешегә ярдәм йөзеннән китерелә торган акча яки ашамлык әйберләре. - Саwып алып киләсең туйға. Туй башлаған кешегә бөтен аwыл килә. Қайсы өч сум, қайсы биш сум бирә. - Элке туйларда саwын итеп биргән бер бәдрә он, йомыртқа, сәртәк (кишер), ләпләк (чөгендер), картук (бәрәңге). Туй йасый торган кешегә нәрсә бирсә дә ул саwын. Туй алдыннан пирәтләр, пешергәле кирәк бит. Әле дә бар ул саwын, ул әwәлдән килгән саң. Саwын тип туй йасаған кешегә ақчамы, малмы, онмы аппарасың аңа туй алдында (Йәйләү). Йеңкә йул, йеңгә йул - килен бүләге. - Туғаннарына, палдысына, йортцысына (кияүнең энесенә) пүләк бирәте килен. Йаулық, қалтацықлар (янчыклар). - Қыс күцеп китеп кейәү өйенә төшкәц пулаты йеңкә йул. Оллыларға (олыларга) өләшәте татлы йемеш, қуйын йемеш (күчтәнәч), оланнарға өләшәте қалтацықлар. - Кинцәк йеңгә йул тоттыраты қулына әчемнек әчкән малайға. Әчемнекне туғаннары, балалары өч мәртәбә күтәреп ачалар (Әшеван). Әчемнек - яшь килен бөркәнчеге. Әчемнек ачу - яшь килен бөркәнчеген ачу. Әчемнекне урчық (орчық) белән ачу: - Қарт қәйен - қәйнәсе (каенана-каенатасы) булғанда әчемнек йабып керәйләр әлдә дә. Йебәк шәл, йыwан шәл йабалар кинчәкнең өстенә. Кинчәкне күргәле килгән кеше ақчамы, таwармы китерә. Әчемнекне кечкентәй балалар ачаты, урчық белән күтәреп. Туғаннарыңқы балалары өч мәртәбә күтәреп ачаты. Оллы қортқайақлар әйтәте: "Кушылғансыс, қуша қартайығыс, Тигес, бәхетле булығыс". Урчық белән әчкәннәр әчемлекне. Кейәү йақтан кечкенә ир бала әчә. Киленчәк аңа әчемлеген әчкән өчен йәнчек бирә. - Әцемлекне ацмастан қысны түргә утыртатлар. Кейәүнеңқе ике энесе урцық белән күтәреп, әцемлекне әцеп, қысны өстәл артына утыртатлар. Әчемнекне шабала (кашык) белән ачалар: - Әчемнекне кейәүнеңке уңы, кейәүнәгәр (кияү егете) ачаты шабала ман. Оллы қортқайақлар әйтәте: "Песнең көнебесне пирсен сескә тә, Көн күрегес, Ут йағығыс, Бала үскерегес, Ақыллы, тәүбиқле, Идайатлы булығыс". - Өйдән чығып китмәстән, йөсен кем дә күрмәстән, кинчәккә шәл йабатылар, эчемнек тип әйтәтеләр (Әшеван). Питкүрем (< биткүрем) - яшь киленнең бөркәнчеген ачып, йөзен күрсәтү. - Питен пөргәп йөргән бер йылғаца, ойалған, ойатлы пулған. Қәйнәсе (каенанасы) белән сөйләшкән, қайнатасына питне-йөсне күрсәтмәгән. - Питкүремтә әцемнекне ацаты қәйнә-қайната. Йонноғолақ (тана яки сарык) әйтәте, пер мал әйтәте. - Питкүрем тип өстәлгә ақца салатлар. Йонноғолақ әйтәте. Шапай шабатлар (кул чабалар) йонноғолақ бирсә. Йалбақ табан (каз) да бирә қайсы кеше (Байба). Майтабак - туй алдыннан кызны ярәшү хөрмәтенә үткәрелә торган мәҗлес. Ул кыз ягында була. - Майтабақ узғаралар никахтан алда. Кейәү йақтан май, әпәй китерәләр, табаққа салалар. Өстен йаулық белән бәйләп китерәләр. Табақ та, йаулық та қыс өйентә қала. - Өч кеше, дүрт кеше килә майтабаққа. Пешеренеп киләләр. Бер бешем гөбе майы (бер йомарлам ак май), әпәй китерәләр. Майны табаққа салалар, әпәй кисәләр. Май, ит қуйалар майтабаққа. Шул йомғаға туй йасарбыз дип қайтып китәләр. - Майтабақ ашағалы килделәр. Майтабақ ашағанда сүләшәләр қызға кейем. Майтабаққа бер бешем май алып килделәр. Майтабаққа кейәү йақтан, қыс йақтан үс тигәннәрен (туган тиешлеләрне) чакыратлар, туйны қачан қылапыс, тиләр (Әшеван). Майликмәк - кызны ярәшү хөрмәтенә уздырыла торган мәҗлес. - Йарашатылар, күнешәтеләр, майликмәк қылаталар. Тәрилкә мән май утысатылар, икмәк кисәтеләр, чәй қуйатылар. Кампиты, қаныты (шикәре) пулаты. Йегетнеңке анасы алып килә түгәрәк икмәкте. Әwәле түгәрәк икмәк пешергәннәр, майликмәк тип алып баратылар. "Менә ул көнгә майликмәк қылабыс" тип, көнен булчап (билгеләп) қуйатылар. Чай эчәтләр. "Майликмәк қылтық", - тиләр. Йарашып қайталар. Қыс та, қоталар та күнешәте. - Майликмәк қылып киткәннән соң бөтен қортқайақларны (карчыкларны), абышқаларны (ирләрне) чақыратылар. Майликмәк қылғач, қысны күчереп алатылар. Цымылтық, қыс цымылтығы, қыс туй - туй алдыннан уздырыла торган мәҗлес. Анда кызлар гына була. - Цымылтық - менә қыслар ғына утыра тоған. Қыс цымылтығы, қыс туй никахка хәтле булаты. Ир кеше йуқ пер адәм дә. Қыслар қунаты, иртә белән қайтып китәте. - Төмән-төрле (күп төрле) аш тайарлап, паwырсақ, ит-аш тайарлап утырышатылар. Йырлайтылар, уйнайтылар, қумыс (кубыз) уйнайтоған төмән-төрле көйгә. Қыслар қумыс суға, оллы бицәләр (олы хатыннар) да қумыс суға тоған (Байба). Айақ қайтарышу - туйда кара-каршы җырлашып сыйлашу. - Айақ қайтарышу пулаты. Син кемгә қарата нинди йыр йырлыйсың. Ир қоталарны ирләр сыйлыйты, пашлықларны (олы хатын-кызларны) пичәләр (хатыннар) сыйлыйты. Туйды қодаларға йырлыйлар: Ничек килдегез сез безгә Батмайынчы диңгезгә. Қадерле қунақ сез безгә Ни хөрмәт итик сезгә. Алар йырлый: Ничек килдек без сезгә Батмайынчы диңгезгә. Қадерле қунақ без сезгә Рәхмәт хөрмәтегезгә. Қодалар йырлый: Ишекләрдән кердегез, Исәнләшә белдегез. Мәкнең ал чәчәге кебек Күземә күрендегез. Ишектән кердем - түр күрдем, Түргә кердем - гөл күрдем. Сезнең нурлы йөзегезне Бүген төшемдә күрдем. Бүген күргән төшләремдә Ақбүз атқа атландым. Күргән төшемне шуңа йурыйм, Сезнең күреп шатландым. Бийек икән таwығыз, Қаршы йаwа қарығыз. Без килдек тә қунақ булдық, Инде сез дә барығыз. - Қысныңкы әнисе әйтәде туйда айақтан торып: Мөнәҗәтләр әйттем, әй, аwыздин Мөнәҗәтләр қабул булсын, дип. Сөйгәннәр сөйгәнен алсын, Сөймәгәннәр мәхрүм қалсын, дип. Түгәрәкәй күлнең уртасында Уникедер үрдәкәй баласы. Асыраб үстереп сезгә бирдек, Сез булырсыз ата ман анасы. Ай йақтықайлары бигрәк йақты Утырыпқай мәрчән тезәргә. Үс туғанқайларым бигрәк йақын Утырыпқай киңәшләр итәргә. Аш-сулар Икмәк. - Он иләгән, көрпәсе қалған. Көрпәне икмәк чиләкә (ипи күәсенә) салып күперткән. Күпереп чыққач, аның көрпәсен сөзеп алған да тағын икмәк чиләккә қойған. Аңа икмәк туғыған. Аның икмәге тәмле булған. Көрпә сөтеннән йасаған. Қолмақ белән дә бешергән икмәне. Қолмақны қайнатқан, иләктән сөзгән, суwына икмәк туғыған. Суwын буза итеп эчкәннәр. Икмәк салганда әйтә: Бисмиллаһиррахман иррахим, Уңып пеш, Тулып пеш, Қабарып пеш! Балалар килер, Туғаннар килер, Исән ашарга насыйп итсен! Минем қулым түгел, Гайшә - Фатыйма қулы (Байба). Әлбә, хәлwә [< гарәп теленнән кергән сүз]. - Әлбә пешерәтләр нике ашқа. Майны қыздырасың, онны саласың, аны туғыйсың, аңа писук қойасың. Туғма - бал белән майны болгатып әзерләнгән ашамлык. - Туғма тип, туйға да, никахқа да утысатылар. - Бешем май (ак май) ман балны инәм туғып утырғанын беләм мин. Бешем майны перас эретеп алатлар да аңа бал қойатлар. Ул беренче сый булаты. Песнекенцә туғма тип әйтәләр. Туғма ул йарашуда булмайты, туй йақын булғанда бешерәтләр аны. Пүгерәптә тораты, салғын йер кирәкте. Аны пүгерәпкә утысып қуйаты икән. Чөчбәрә, чөпчәрә - пилмән. - Хәрендәш - туған белән йасап қуйасың чөпчәрәне қыш көнендә. Дүрт читкелле чөпчәрә йасыйм (Байба). Пөхмә - пилмән. - Пөхмәне май ман ашисың. Итне пийаслап (суганлап), чичнәкләп (сарымсаклап) қыласың, порыч саласың палта ман чапқан иткә (Байба). Йафрақ, ит-йафрақ - телемләп туралган ит. - Итне пешерәйләр дә турайтлар. Итнең өстендә майы булаты, шире (өресе). Аны йийып, йафраққа қойатылар. Ул - йафрақ аталаты. Итнең өстенә картук (бәрәңге), йә кисеп қур (камыр) салатлар, онаш (токмач). - Туйға ит-йафрақ, пер йуwан (зур) қасан ит. Итне йафрақман турыйтылар. Картук пешерә. Картукны ит мән аралаштырып, шулпаның майын сосып алып, табаққа салып утысаты. Нарын - ит белән бәрәңге яки пешкән шалкан. - Йуwан қасан ман итне пешерәтләр. Ит пешсә, шалған (шалкан) турап салатлар, нарын пулаты. Ит мән бәрәңкене турап, нарын пешерәтләр. Ағач саwыт ман қуйатлар. Ағач була тоған ыйы әwәле саwытлар (Тибенде). Қаз ите - Қаз пөтөне мән китерәләр. Йеңгә әйтә: "Пычақ үтми". Пычақның сабына ақча урыйлар "Кисми, кисми", - тиләр. Қазны кисеп пешерәләр, кипчәк килгәннән суң кисәләр (Байба). Ширбәт [< гарәп.] - баллы су. - Шикәрне чәйгүнгә (чәйнеккә) қойоп, ширбәт йасап алып киләтләр: Тәүфиқле, бәхетле булсын, Осон өмер бирсен, Саулық ман йәшәсеннәр. Никахка алып киләтләр ширбәтне кейәүләр. Никахта пөтөн кеше эчәте "әгузе песмилла" әйтеп. "Ширбәт шикелле тәмле йәшәсеннәр" - тип, никахта өләшәтләр. Ул суны биргән кеше бер генә никахлы булсын. - Кейәү йағына килгәндә қыс йағыннан килгән ширбәтне, қыс йағына килгәндә кейәү йақтан килгән ширбәтне әчерәтләр (Байба). Килен ашлы-сулы булсын өчен үтәлә торган ырымнар - Тарилкәгә он саласың, өстенә май, атлан май. Килен керә. Киленнең уң қулын он белән майға бастыра: "Онлы, майлы, ыризықлы булсын", - ди. Аны бер қарчыққа бирәсең сәтәқә итеп. - Килен онға баса қулы белән, шул басқан он белән қоймақ та қойа: "Күңеле йомошақ пулсын, Ырисықлы пулсын" (Тибенде). Онаш (токмач) кистерү. - "Менә, киленчәк, онаш кискен", - диләр. Мин кисеп қараған йуқ иде. Мине күчереп барған әни мән бертуған апа бар иде. "Мин кисәйен, ул әле әшкәрә йәш, кисеп қарағаны йуқ" - тиде. Миңа умбиш кенә йәш иде, оллы кешегә бирделәр. Кинчәкне қарап торып онаш кистергәннәр қәйен-қәйнә. Әйбәт кисәме, ошом (начар) кисәме, уңғанмы, уңмағанмы (Йәйләү). Кияү өенә килгәч, киленнең эндәшү сүзләре Кейәүнеңке туганнарына кинчәк аты белән әйтми. "Мулла пигә, татлы пигә, кинчә пигә" - ди қыс туғаннарына. Йортцылар - иренең энеләре. Килен кеше аларны яшь аермалыкларына карап, түбәндәгечә атый. Мулла тусым - олырагына карата әйтелә; Йән тусым - аннак кечерәге; Йолтысым - тагын да кечерәге; Қушағацым - иң кече энесе. Өлкән ир туганнарына - кайнаталарына карата: Ақа // аққа - абый; Мулла баба // мулла куца - иң өлкән ир туганы, абыйсы; Түрә қуца - уртанчы абыйсы; Кинцә куца - иң кече абыйсы. Татар әдәби телендәге җиңгә сүзе түбәндәге вариантларда әйтелә: Йеңгә, йеңкә; йеңкә инә - абыйсының хатыны; йеңкә мама - әтисе яки әнисенең өлкән ир туганының хатынына карата әйтелә. Абысын - килендәш (ирләре бертуган булган хатыннар үзара абысын булалар). Мәгълүмат бирүчеләр Тевриз районы Байба авылы: Галләмова Сәгъдәнә (1932), Ниязуллина Нәгыймә (1920), Әмидов Хәйрулла, Сабарбагин Вәли (1919), Әпчәлимова Шәмсия, Аллагулова Миңзифа, Әмирова Шәмсеяхәят, Әмиров Галәветдин, Гыйззәтуллина Шәмсия, Садыйкова Сабира, Урасаева Фәнәт, Ямбаева Галия. Усть-Ишим районы Йәйләү авылы: Айтмөхәмәтова Ләйлә, Саитбапеева Салиха, Тимерханов Ризван, Вагитова Нәсипҗамал, Алеева Мәдинә, Моратова Чәмилә. Әшеван авылы: Аппасова Айнийамал, Зарипов Талип, Алеева Хәтирә, Сәфәров Әхмәт, Сәйфуллина Хәйриҗамал, Халитова Хәсәнә (1914), Ниязуллина Рабига, Зарипова Фатыйма, Хәбибуллина Әкмисә (1922). Тибенде авылы: Хәлитуллина Гашүрә, Аптюков Шәмси, Абитов Тимер, Қәбипҗамал (Пәккү), Патеева Силчамал, Ниясалиева Пибеямал, Мәхмүтова Айшә, Насирова МаҺирә (1928), Илчебакиева Кәйрикөл (1924), Вәкилова Кәтарә, Туктасинов Шамил. СЕБЕР ДӘ ҮЗЕБЕЗНЕКЕ Омск татарларының тел үзенчәлекләре Миңнира Булатова Себер! Тәбриз, Ишим яклары - Борынгыдан татар җирләре. Үталмаслык карурманнары, Әкияттәй серле илләре. Омск - Себер федераль округының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан өлкә. Ул көньяктан - Казакъстан, көнбатыш һәм төньяктан - Төмән өлкәсе, көнчыгыштан Новосибирск һәм Томск өлкәләре белән чиктәш. Өлкәдәге барлык елгалар Иртыш бассейнына керәләр. Иртыш елгасының мең километрга сузылган өлеше өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишим, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта аларның күбесе тозлы, ә төньякта - төче. Мәйданы 141 100 км² булган территориядә 2 миллионнан артыграк халык яши. Халык саны буенча беренче урында руслар, икенче - казакълар, өченче - украиннар, дүртенче - немецлар һәм бишенче урында татарлар тора. 2010 ел мәгълүматларына караганда, өлкәдә 41 870 татар көн күрә. Урта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каганлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге рус гаскәре тарафыннан әлеге җирләр басып алына. Аннары татар авыллары тирәли рус авыллары да барлыкка килә башлый. Себер татарлары тарихы, мәдәнияте һәм тел үзенчәлекләре галимнәр (Д.Г. Тумашева, Г.Х. Ахатов, А.Р. Рәхимова, Х.Ч. Алишина, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.С. Барсукова, Ф.Й. Йосыпов һ.б.) тарафыннан өйрәнелеп, күп санлы хезмәтләр басылып чыккан. Мәсәлән, 2006 елда Төмәннең үзендә Д.Б. Рамазанованың Себер татарлары диалектларының тел үзенчәлекләренә багышланган "Татар теленең көнчыгыш диалектлары" дигән китабы дөнья күрә. "Татар халык сөйләшләре атласы" дигән хезмәтнең III томына (аның җитәкчесе Д.Б. Рамазанова) Себер татарларының барлык диалектлары да кертелә. Д.Б. Рамазанова - 160 авылның сөйләш үзенчәлекләрен үзе йөреп өйрәнеп чыккан галимә. Атласның Себер татарлары өлешен эшләү (анда тагын Р.С. Барсукова, Ф.С .Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыйкова да катнашкан) белән бергә, автор әлеге китабында шушы төбәк сөйләшләрен тасвирлый. Омск шәһәрендә безне Омск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Сайганова Розалия Мәгариф кызы (1951 елгы) каршы алды. Ул Башкортстанның татар авылында туып үскән, 1970 елларда Омск шәһәренә килгән. "Рус мохитенә килеп эләгү белән татар теленә, татар моңына, гомумән, татар булып яшәү рәвешенә ихтыяҗ туды", - ди ул үзе. Розалия ханым, рус теллегә әйләнеп баручы татарларның киләчәге өчен борчылып, милли хәрәкәтне тагын да җанландырып җибәрүгә зур көч куя. Аның инициативасы белән 1989 елның яз аенда "Умырзая" фольклор халык ансамбле оеша. Репертуарына Себер татарлары җырларын, борынгы көйләрне, сирәк башкарыла торган милли моңнарны колачлаган концертларда ул җырлый да, бии дә. Өлкә радиосының татар телендәге "Сәлам" тапшыруларына милли җанлы зыялыларны да тарта. 2003 елны өлкәдә яшәүче татарлар өчен "Татар дөньясы" дигән газета чыга башлый. Аны оештыручы, шәһәр татар миллимәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаев, баш мөхәррире Әхмәрова Гөлсинә Рәүчәт кызы белән Розалия ханым газетаның башлап җибәрелүенә һәм дәвам ителүенә дә зур көч түгәләр. Безнең очрашуда Гөлсинә апа басманың татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, милләттәшләребезне берләштерү максаты белән сугарылган, Омск өлкәсе татарлары өчен бердәнбер матбугат чарасы булуын ассызыклады. Сайганова Розалия - газетаның өлкәгә багышланган битләрендә һәм гомумән Россиядәге татарлар яшәешен, мәдәниятен һ.б.ны яктырткан "Атна вакыйгалары" бүлегенең иң актив авторларының берсе дә. "Азатлык" радиосында эшләве, Казан һәм башка шәһәрләр белән бәйләнештә торуы, фестиваль-конкурсларны, шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән төрле чараларны оештыруда катнашуы, балалар Сабан туе, "Мин татарча сөйләшәм", "Чәкчәк" бәйрәме кебек массакүләм чаралар үткәрүе, гомумән милли рухыбызны баетуга үз өлешен кертә алуы белән Розалия ханым күңеленә рәхәтлек ала. Фәнни сәфәребезнең максатларын үтәүне без Тевриз районының татар авылларыннан башлап җибәрдек. Тевриз районы хакимиятенең мәдәният комитеты рәисе Бариев Руслан Самат улы безгә яшәү-эшләү шартлары тудыруда ярдәм итте. Районның милли мәдәният үзәге филиалы мөдире Төхвәтуллина Мәрва Чиангир кызы безне авыллар буйлап озатып йөрде. Усть-Ишим районында безгә район мәдәният йорты хезмәткәре Кадыйрова (Хәбибуллина) Снежана ханымның ярдәме зур булды. Халык белән аралаша башлагач, бу районның Каенавыл һәм Саургач авылларында, Тевриз районыннан аермалы буларак, ц-лаштырып сөйләшү хас икәнлегенә төшендек. Тарихка килсәк, Усть-Ишим районы 1925 елда оешкан. Себер ханлыгы чорында бу урында Ишем-Тамак дип аталган татар шәһәрчеге булган. Хәзер ул - Омск өлкәсенең иң төньягында урнашкан район үзәге. Ишим елгасының Иртышка койган урынында урнашканга, поселок та Усть-Ишим дип атала башлый. Төп елгалары — Иртыш, Ишим, Бичә, Зур Тау. Монда бер легенда сакланган. Татарларның беренче җир биләмәләре Ишим елгасы тамагында булган. Башкалалары булып Кызыл-Тура (Кызыл шәһәр) шәһәре саналган. Себер ханлыгын руслар яулап алганнан соң, халык ясак, салым түләргә тиеш була. Күченеп килгән руслар һәм тамырлары төрки булган җирле халыкны берләштергән торак пункт ХХ гасыр башына икегә аерыла: руслар яшәгән өлеш - Усть-Ишим, татарларныкы - Саргатка дип атала. Әмма 1920 ел ахырында Саргатка авылы, Усть-Ишим белән кушылып, юкка чыга. 1920 елларда УстьИшимдә беренче татар мәктәбе ачыла. Мәктәпләрдә татар теле укытылмаса да, Иртыш, Ишим елгасы буйлап утырган татар авылларындагы әби-бабайларның гына түгел, ә яшьрәкләр телендә дә, лексик яктан да һәм грамматик яктан да, бу төбәкнең электән килгән сөйләшү үрнәкләре яхшы сакланган. Авыл китапханәләрендә татар язучылары китаплары да бар. Әмма, укыр идек тә, без күп китапча татар сүзләренең мәгънәсен "төшөнмәспес" (аңламыйбыз), диләр. Татар телен укытырга теләсәләр дә, авыл җиренә мөгаллимлеккә килергә теләүчеләр юк күрәсең. Ләкин төбәк халкы ата-бабалары телен үз юллары аша сакларга тырыша. Балаларына, оныкларына татарча җырлар өйрәтәләр, ТНВ-планета каналын карыйлар, өйләрендә туган телдә аралашалар. Әби-бабайлар белән әңгәмә вакытында да, архив материаллары белән эш иткәндә дә игътибарны җәлеп иткәне шул булды: себер татарларының авыз иҗатында җәнлекләр дөньясыннан бер дә аю түгел (гәрчә биредә аюлар белән күбрәк очрашсалар да), ә куян образына күбрәк мөрәҗәгать итәләр икән. Мәсәлән: куян образлы җырлар ("Алдырмас куян", "Ак куян", "Шәм-Шәриф" җырлары), уеннар ("Өйсез куян" һ.б.), әкиятләр, табышмаклар, ышанулар, балаларны куркытканда әйтелә торган сүзләр ("Тыңламасаң, Ак куян алып китәр!", "Куян бабай алып китәр!") һ.б. Информантларыбыз үз җирләренә хас булган йолалар, гореф-гадәтләр, авыллары тарихы, яшәешләре турында сөйләгәндә, тубыл-иртыш диалектының тевриз сөйләше үзенчәлекләре ачык чагылды. Түбәндә төп фонетик үзенчәлекләр бирелә: 1. Сүз башындагы а авазына, әдәби телдән аермалы буларак, бик көчле иренләштерү хас, ул ао, оа, хәтта о рәвешендә яңгырый (қо пқа - әд. капка, а рчан - әрчисең, охча - акча, оташ - адаш). 2. Өрелмәле җ авазына тел уртасы й авазы тәңгәл килүе (йыйылыш - әд. җыелыш, йемереү - җимерү, йетен/итен - җитен, йеләк - җиләк). 3. Сүз яки иҗек башында җ авазын саңгыраулаштыру очраклары да чагыла, бигрәк тә кеше исемнәрендә (чайлатық - әд. җайладык, Чиангир - Җиһангир, Мәчит - Мәҗит, Тачетдин -Таҗетдин). 4. Барлык көнчыгыш диалектларга хас буенча, б авазының саңгыраулашуы (палта - әд. балта, пәресе - барысы, пил - бил), ә кайбер сүзләрдә сүз башында, киресенчә, яңгыраулашуы (бечән - әд. печән, бешерү - пешерү). 5. Д авазы урынына т авазын куллану (итән - әд. идән, әнитән - әнидән, сантых - сандык). 6. Сүзләрдә з авазына с авазының тәңгәл килүе (сүс - әд. сүз, тесеү - тезү, бес - без, сас - саз). 7. қ/к авазларының яңгыраулашуы: ике сузык уртасында (ағыл - әд. акыл, уғыйтқан - укый торган), сонор һәм сузык арасында (ғуйанғолақ - куян колак - бавырсак төре, дайарга - рус. доярка, арғылы - аркылы). Сирәк булса да г авазының саңгыраулашуы күзәтелә (бороңқы - борынгы, сикес - сигез, йаңқыр - яңгыр). 8. II зат берлек сандагы фигыль формаларында һәм сирәк булса да, иялек килеше кушымчасында н~ң тәңгәллеге (борасын - әд. барасың, әпкерәсен - алып керәсең, қысымнын улы - кызымның улы, беснен аwыл - безнең авыл). 9. Борын авазларына тәмамланган сүзләргә чыгыш килеш кушымчасы ялганганда -дан/-дән/-тан/-тән формасы кулланылуы (өйемтән - әд. өйемнән, монандан - моннан). 10. Кайбер авылларда (Каенавыл һәм Саургачта) сүзләрдә ч авазы урынына ц -лаштыру күренеше (цалғы - әд. чалгы, пецән - печән, цақыру - чакыру) һ.б. Морфологик үзенчәлекләр: 1. Көнчыгыш диалектка хас булганча, тевриз сөйләшендә татар теленең урта һәм көнбатыш диалекталардан аерылып торган иң мөһим аермасы - хәзерге заман хикәя фигыльнең -ты/-те, -ды/-де кушымчасы белән ясалуы (тегәтем - әд. тегәм, тегәтек - тегәбез; тегәтең - тегәсең, тегәтегес - тегәсез; тегәте/тегәт - тегә, тегәтләр - тегәләр; юклык формада: текмәстем - текмим, текмәстеңес - текмисез һ.б.). 2. Сөйләшкә хәзерге заман хикәя фигыльнең әдәби телдәгечә формасы -ый/-и(й) да хас, шулай ук татар теленең башка сөйләшләрендәге кебек -ай/-әй варианты да сакланган (йырлайық - әд. җырлыйк, тешнәй - тешли). 3. Хәзерге заман фигыль юклык формасы -мый/-ми урынына шарт фигыль формасы -мас/-мәс формасын куллану (Мин аңнамас (әд. аңламыйм) антайны. Ул әйткәнде ишетмәс (ишетми). Кәсер йаулық бәйлитләр тә, бәйләмәсләр (бәйләмиләр) тә. һ.б.). 4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең II зат берлек саны кыска вариантта да ясала (тарттыраң - әд. тарттырасың, күтәрәң - күтәрәсең), ә боерык фигыльнең II зат күплегендә -ың/-ең кушымчасы белән формалаша (сураң - сорагыз, эчең - эчегез, хуш булың - сау булыгыз). 5. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчасы -ды/-де урынына нәтиҗәле үткән заман -ған/-гән формасын куллану (Сәүләгәнмен (әд. сөйләдем) мин аңа. Усған йылда утыртқанмын (утырттым) бы йемеште һ.б.). 6. Дәвамлы үткән заман формасы а) -а/-ә + тыған / тегән + ийе / ите / иде (-а/-ә+торган иде) формалары ярдәмендә (бара тыған ийе - әд. бара торган иде), б) тагын да кыска варианты -аткан/-әткән+ите, -атхан/ -тхан +ите (кийәткән ите - кия торган иде, сәүләйтханнар ите - сөйли торганнар иде) белән белдерелә. 7. Нисбәтлекне белдерә торган -нықы / -неке кушымчасы урынына -ныңкы/-неңке тарихи тулы вариант кулланыла. Бу кушымча алган сүзләр (исемнәр, алмашлыклар) җөмләдә аергыч булып киләләр: Минеңке көчкүнәчек (минем оныгым) зур үсте. 8. Сөйләштә инфинитив -ғалы / -гәле / -қалы / -кәле формасын ала (Қаз йолышқалы (әд. йолкырга) гирәк. Пишәүен сатқалы (сатарга), қалғанын ашағалы (ашарга). Йамғырны туқтатқалы (туктатырга) тип). 9. Төп һәм кайтым юнәлеше функциясендә уртаклык юнәлеше куллану очраклары да бар (Мунчаға төшешәбес (<төшәбез - керәбез). Өйләрендән сатыша (сата). Йуышам (юынам) мин анта). 10. Әдәби нормага кертелгән чама төркемчәсендәге парлы саннар да сөйләштә урыннары алышынып әйтелә (Әwәл 39-38 (3839) бола керәит класска. Пабасы 45-40 (40-45) градус эссетә йөрит. 7-6 (6-7) паласы пар ите). 11. "Син ничәнче елгы?" дигән сорауга, -гы кушымчасы урынына -ның кушымчасын куеп әйтү (41 нче йылның (елгы) мин). 12. Әйе модаль сүзе (предик. слово) йә формасында кыскартыла (- Көйләгем матурмы? - Йә (әйе), биг матур). Лексик үзенчәлекләр: Затларны белдерә торган сүзләр: әпәм - апам, әккә - абый, қортқайақ - карчык, пичә/пицә - хатын, қызчыға - кыз онык, аwырайақлы - йөкле (корсаклы) хатын, көчкүнәчек/унугәч/балачық - онык, теркәүле (хатын алу) - балалы (хатын алу), қайны - каената, кәйнә - каенана, оташ - адаш һ.б. Тормыш-көнкүреш белән бәйле сүзләр: аран - ишегалды, ишқан/ишхан - күтәрмә, баскыч; кәсәнкә - келәт, бүлмә; мөңәш - почмак, мөк - мүк, уйан/йабық уйан - (<өй яны) - такта белән каплап эшләнелгән йорт алды, мал уйан - сарай алды, қура - сарай, тесмә - койма, қызу /түбәлек - утынлык, қысма - әрдәнә, сийәрәт - зират, қырлықбаш - кеше күмгән вакытта гына зиратны шулай әйтәләр, соруқ - зур көймә, типчек - таган, шәлтеп - бишек, йастық - мендәр, талғах - кул тегермәне, көрәх - көрәк, табақча / табағач / йәйбәк - чынаяк тәлинкәсе, кечкенә табак; шабала - кашык, он сосқағы - соскыч, утқусауыц - кисәү агачы, ашлау - он иләү өчен савыт, туқмақ - чабагач; мунчақ - муенса, тохйа - бүрек, алға - алка, чәмбәр - кыршау, кәбәч - түбәтәй, эцмәк - бияләй, пыйма - киез итек, төйрәүес - эләктергеч (рус. булавка), битйаулық - сөлге, сапун - алъяпкыч, орчық өмә / аулағаш - аулак өй һ.б. Тере һәм терек булмаган табигать: беси/мешәк - песи, мөсүкәй -тычканның бер төре, чычқан/цыцқан - күсе, тычкан; қурас - әтәч, әwермәчәк - үрмәкүч, чорағай - чуртан, сүрек - чөгә балыгы, пәцен - сарай иясе, ақ кийемле кеше, аурақ - өрәк, сөңке - өзәңге, палтырған - балтырган, қарағат - карлыган, қосых/қосық - эрбет чикләвеге, пөрлүгән - бөрлегән, қаныт - шикәр, пыйас - суган, мишкәләк - гөмбә, төс йеләк - җир җиләге, көләп - гөлҗимеш, сәртәк - кишер, шар - таллык, кечкенә урман; сас - сазлык, ылыслы урман; убачық - биек җир, калкулык; сәңтүбәсе - яр буенда мал тоткан урын; күлләр: Тотын күле, Килкүр күле, Рәхимҗан күле, Лақматау, Йалбақкүл, Әтият чубах (ябык күл) һ.б. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр: қыс(з)тырыу / қыстырғалы - (ут) кабызу, үчерәдек - (утны) сүндерәбез, қыйра килү / қыйралых - иренү, ялкаулык; аwыштыру/аwырулану - авырып йөрү, тәлил тарту - тәсвих тарту, чәүкән - тиз, ирмәкләшү - төрле кызыкларны сөйләшеп утыру, йүгелә - ишелә, кәпләйтү/кәпләшү - сөйләшү, атырладым - багышладым, ишү - (чәч) үрү, суда төшү - су коену, алыс - ерак, утысқанмын - утырттым, серләшеү - кәләшне сорау, шағарақлау - көлү, (wақыт) кәнме - (сәгать) ничә; қамап алу - кочып алу, сақлау - асрау, күпкәкләү - бүсер чыгу, танақ - паралич сугу, тотанақ - өянәк, терескәк чығу - күзгә арпа чыгу һ.б. Себер татарларының фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре һәм аларга хас булган гореф-гадәт, йола һ.б.лар сөйләү үрнәкләрендә аеруча тәэсирле яңгырый. Текстларда сүзләрнең әйтелеше транскрипциядә бирелә. Я, ю, е хәрефләре урынына [йа], [йә], [йу], [йы], [йы], [йе] авазлары, өстәмә билгеләрдән [w] - ирен-ирен өрелмәле тартык аваз һәм [қ], [ғ] - тирән тел арты тартык авазлары кулланылды. Кыскартылмалар: әд. - әдәби, рус. - русча, һ.б. - һәм башкалар. Авыллар тарихыннан Отыз авылы. Урта Азийәдән, Бухарадан, йегермеләп булса да, уқымышлы, ислам динен алып парғытай (әд. барырдай) кешеләр килсен тип әйтәткәннәр. Ташатқаннан (авыл исеме) Рөстәм Шәрипов - тарих уқытучысы - татар аwылларынын қойан килеп чығышы турында йазған, Оутыз (Отыз) аwылы һәм Астана қыр турында да. Күчүм ханның сораwы буйынча, Бухарадан йекермеләп кенә төгөл, йөзләп ислам динен йақлаучы имамдыр, мулладыр, шықлар (<шәехләр - изгеләр) Тобол'ски тирәсенә килгәннәр. Ә қайчақ инде Ирмәкне үтереп батырып, аның йаучыларын қуалағаннан соң, Бухарадан килгән татарлар Тобол'ски тирәсендә генә қалмағаннар, Иртыш (елга исеме) буйлап йуғарыға таба үрмәләгәннәр. Менә минем пабаларым да шуннан килеп чыққан кешеләр. Әнийемнеңке әтисе Әшрәф пабам, үзенеңке әтиләре Абдулwахыйт мән (белән), әниләре Патыйма мән Иртыш буйлап Оутыз аwылынта урнашып қалғаннар. Үзләренеңке балаларынын исемнәрен дә урыс исемнәре булмасын тип әйтеп, чын татар исемнәре мән билгеләгәннәр. Әшрәф пабамныңкы бабалары, Йосыф пабамныңкы балалары Бахабетдин, Зийәфетдин, Ғашүрә, Wәзыйфа, Сәхибйамал, Гөлҗиһан, Обидә (Габидә) (безнен себерәкләр исемне бозғаннар алар) һәм аларның балалары - бес (без) - монта таралышкан гешеләр. Астана қыр ул инде булған читтән килгән кешеләр. Мондағы себер татарлары булган ул wақытта, бик йаwыс булғаннар. Ул себер татарлары урын бирмәгәнгә күрә, алар Петроwо (авыл исеме) мән Оутыз арасынта Астана қыр бар, шунда қалыпты. Онда уқучылар ул буйларны қазыпты (казыганнар), ул өйөмнәр қасыр (хәзер) дә исә бар, городище булған. Астана қыр (изгеләр кабере) пестә ул, Оутызда. Оутуз дигән сәйәхәтче булған, и анын чығышы Қазахстан йағыннан, Урта Азийа йағыннан. Ул Иртыш буйлап бу йакка килә барған, килә барған. Беснен аwыл онын (аның) исеменнән алған. Бестә укытучы Әлфрид бар. Ул та йазып чығарған ите. Ул Байба аwылынықы. Ул сүләwенчә, монда утыз ғына сем'йа булған да, шуңардан исеме Утыз дигән дип. Қайынғаштан утыз сем'йа күченгән. Су басқач, алар күтәрелгәннәр йуғарыға. Мона шул Астана қыры була да ул. Анын исеменнән алып инде Отыз. Бездә монда себер татарлары күп - себерәкләр. Без себерәкләргә керәбес. Минем әнийем Казан тоғомыннан (токымыннан), ә әтийем себерәкләр тоғомыннан. Ә Ташатқанда основной Қазан йағыннан килүчеләр. Ул wақытта беснен аwылда ике-үч кенә өй булған. Аңа күрә (шуңа күрә) кутор (<хутор) ғына дигәннәр. Аннан соң бер чақрым ара Пал'ановка аwылы бар, қасыр (хәзер) андағы аwыл да Тевриз йағынан күчеп китте. Павл'ановкаға халық күчкән, соу (су) баса башласа, особенно 41 йылда, йар өстөнә күтәрелеп йәшәгәннәр, тоже кутор дигәннәр. Никакуй монда 30 төгөл, өч кенә аwыл булған. Иң усал кешеләр. Беснен қайчан бабаларыбыс Тобол'скидан бу йаққа килгән wақытта бик усал кешеләр булған Маликовлар. Менә шул ике-өүч йәшәүчеләр арасында булғандыр. Ә беснеңке пабаларыбыснын фамилийәләре Wахыйтовлар. Абдулwахыйт пабамның пабалары берсе Әшрәф, берсе Йосыф. Бес утырған йерләрдә элек өйләр булмаған, урман булған. Алар йар пашынта ғына йәшәгәннәр, берничә ике-өүч өй. Ито йарның пашында уқ алар йәшәмәгән, йар йүгерүдән қурққан алар. Йуғыйса өйләре дә йар мән пергә йүгелергә. Уңа күрә алар йардан пайтақ эчкәрәк кереп, пы йаққарак урнашқаннар. Но бу урыннарда төгөл. Примерно теге йақ урамның беснен йақ қабаттағы өйләре тирәсенә урнашқаннар, пераз эчкәрәк. Усал кешеләр әйткәннәр: "Без Әшәннәргә (Әшрәф) йар буйларыннан урын бирмибес. Әнә урманға барып утырсыннар. Әшшәгә дә, Wәхитенә дә йуқ". Фамилийәләре Wәхитов булғач инде. Әшрәф пабамнар боларның поласасына утырмыйча, йарның йүгерүеннән қурқмыйча, йар йанына урнашқаннар. Йаратмаган кешеләрнен наоборот қаршыларына барып утырғаннар. Беснеңке әтийебес пийек, күркәм иде. Үзе пик матур кеше булған. Әтийемнен әнисе Үсишем қатыны қарчығы булған. Мин аңа, тач, нәһ (нәкъ) себрәккә оқшағанмын. Ә әнийем Қазан қысы, әнийем матур иде. Бесдә башланғыч мәктәп кенә булған, балалар саны күп булса да. Йеде йыллық мәктәп Байба мәктәбентә ите. Мине математик итеп шул Байба мәктәбенә йебәргәннәр (җибәрделәр). Мин анда кийәүгә чығыпты (чыктым). Берәр йыл йәшәгәнннән сон, ул йеде йыллық мәктәпне монда күчереп киттеләр. Шуннан мин дә монда күчтем, монда туған аwылым. Әтийем, әнийем, бабаларымныңкы пабалары - мондағы кешеләр. Тамыр - Тобол'ски йағыннан килгән, анда Бухара йағыннан килгәннәр. Өйре/ире - йер, болчық дигән сүстер (сүздер) инте. Кипоқуларыдан (авыл исеме) сулйаққа, урман қабатқа (ягына) бер өч чақрыммы барғалы кирәк, анда Азова - Ақтүбә дип атала ул. Урнашқан урны бик йақшы булған. Бердән ул түбәле урын, соу басмый торған урын, икенчедән аның астыннан соу аға, састан (саздан) килә. Бестә бит саслар гән (күп). Ул састан килә торған пыран (бик) ағымлы йылға аға Актүбәнең астынта. Ул пыран полыққа (балыкка) пай булған. Урманға, йеләк-йемешкә пыран пай булған. Ул Ақтүбә аwылында қазанлылар да бар, бар мишәрләр дә. Драка шәһәре йаныннан гилепләр (килгәннәр) улар. Беснең ултырған урыныбыстан түбән төшөп китәте, бүрән дипес пес аны. Ул бүрән тоташа бер йақ қабатыннан Иртешкә (елга исеме), икенче йақ қабатыннан да Иртешка тоташа. Ә бер йақ қабатыннан йылға ағаты, састан ағатхан (ага торган) йылға инде, Оутыз йылғасы диләр. Тауны Йарбаш дибес инде. Сүләгәндә дә алай, "Сез қайсы урында йәшисес?" - тисәләр, "Пес Йарбаш урындарақ", - дибес. Ызначит' тауның йуғарысында. Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1926 елгы). Отыз авылы Козгын авылы. Бу Қозғон территорийәсендә башта урыслар йәшәгән ғуй (бит). Аннан татарлар килгән. Монанда төп бар иде. Хәсер инде уларны Иртеш айырып бетергән. Остроwок-остроwок булып қалғаннар. Иң перенче килеп урнашқаннар. Аңа күрә ул төпне изгеләр йатқан йер дип аңлататылар. Бы йақта паром, Иртеш йанында тар ғына йер былый қала, иң очон төп дип әйтәткәннәр. Татарлар килгәч, урыслар китеп қалғаннар. Аннан имеш әйтәткәннәр: "Козғон - қош ул. Менә ул қайа барып утырса, анда аwыл була", - тип. Аннары сон урыслар Тевризға китеп қалғаннар, пийек йергә. Быйақны гел соу пасқан. 71 нче йылғы соу нық булған иде, аwылғача. Бу төштә - Бүрән (күл яки елга ерганагы), күргәнсестер килгәндә. Йыл сайын бер аwылда сабан туй була. Былтыр беснеңке аwылта перенчегә сабантуй булды. Бесдә урман йоух, тол (тал) ғына. Мәчет йаңа, беренче йыл салып торатылар. Буш өйне мәчеткә бирделәр. Торнакүзне (мүк җиләген) састан йыйабыс. Күп кеше йыймай. Вахтаға севергә йөрөп ақча эшлителәр. Нефт', газ табатылар, йул йасайтылар, ағач эшкәртәтләр шигелле (шикелле). Йәйгесен палық (балык) тотатылар. Ничек тә йәшәргә, палаларны үстергәле (үстерергә) кирәк. Сөйләүче: Махьянова Рәүфә Хилметдин кызы (1953 елгы). Козгын авылы Тау авылы. Бы урынға иң перенче Хөснетдин исемле геше (кеше) килеп ултырған. Иртышның пийек йарынта. Урыны йақшы булған. Аннар ары Қорбан, Рәҗәп, Арзыбай, Аллам исемле гешеләр килепте (килгәннәр). Башта пер урамнан торған аwыл булған инде. 1840 нчы йылларда Рәсәйнең пер йеренән Мөхәммәтйан исемле геше киләте, мәчет салаты. Анда мулла Рәхмәтулла болаларға гәрәп телен өйрәткән. Ә грамотаға Абдулла уқытқан. Йыллар усғач, мәдрәсә төзөйтләр, Қамал Мәwлүтов килеп уқытқан диләр. 1915 йылларда Қазан йақтан уқытучы Шәрипов Хафис килепте (килгән). Мәктәп салғаннар. Ул татар телен дә өйрәткән, татарча уқытқан. Күрше аwыллардан да болалар киләтханнар ғуй уқығалы. Менә алай булған тип ишеткәнем (ишеттем). Сөйләүче: Рәхимова Гөлсара Абдулхак кызы (1949 елгы). Тау авылы Әшеван авылы. Шушы аwылта туып үскән (үстем). Ашаwаны аwылы атамасы шуннан игән (икән) - аша киткәннәр, песнеңке аwыл аша йөргәннәр атлар мән (белән). Районнарға йөргәннәр, монда туқтап ашап, қунып дигән шигелле. Әти-әниләр дә шушы аwылта туып үскән. Болық тота ите әтийем. Малайчықлар үсеп қайтты. Әтәй мәрхүм мулла ите, намаз уқый ите. Ишим (елга исеме) аша Никол'ски тигән урыс аwылынта монтый скамейкалар ултыра ите. Бабайым тракторист пулып эшләте. Соңғы 25 йылны бик йақшы йәшәдек. Сөйләүче: Сабирова Миңзифа Кәлимулла кызы (1936 елгы). Әшеван авылы Эбаргүл (Ихсиңер) авылы. Эбаргүл аwылыннан үч гиламетр көнбатыш қабат (ягына) Түләк исемле аwыл булған. Ул - Ибәрде исемле ханның тоқом утары. Ибәрде атамасын Алла илчесе, ул йебәргән дип төшенәмез (аңлыйбыз). 12 ғасырда Ибәрде ханлық иткәндә, Иртыш йылғасы ағымын үзгәрткән икән ғуй (бит). Түләк аwыл йардан йырақта қалған. Хан аwылны бы йергә күчерә, и Ихсиңер (Изге Тау) дип атаған. Анда Аллаға табынғаннар. Синер йуғарысында, қыр уртасына йөрөйтләр. Иртыш уртасында йәшәүче Су ийәсе бар тип, аны зурлай тоғаннар. Ибәрде ханныңқы аwылы Ихсиңерне алай ук (шулай ук) Ибәрдүл дип тә атайлар. Тора-бара ул Эбаргүл дип үзгәргән ти. Ибәрде хан һәм аның атасы үлгәч, туған аwыллары Түләктә йерлитләр. Ул сиарат (зират) "Қарағай қыр" тип аталаты. Хан қурғанда йататы. Ул урынны әле дә изге урыннар дибес. Аwылыбыста әле дә әwәләwәлдәге сынны (кебек) себер татарлары йәшәй. Палық тотатқаннар, ауға йөрөй булатханнар, йемеш йыйыпты (җыйганнар). Мәчет булған. Сәwит бласте (<власть) килгәч, мәчетне мәктәпкә үзгәртәләр. Гражданнар суғышы wақытында, ақлар килгәнтә гешеләр палалары, маллары мән Күчү-Уба дигән саслыққа китеп торхалы булғаннар. Аwыл халқы қачып йәшәгән земл'анкалар әле дә сақланған. Суғышка хадәр мәктәп, ике қатлы интернат бар ите. Күрше аwыллартан та килеп уқығаннар. Мәктәп 1940 йылда йанып, интернатны Илчебаға аwылына күчергәннәр. Палалар кәсер көчкүнетән (кечкенәдән) башлап күрше Йәркәүтә (авыл исеме) уқыйтлар. Әле аwылда 250 ләп кеше йәшәйте, 80 йорт. Антай (шундый) пер легенда да бар. 300-400 йыл элгәре монта Эбаризий, Қамал, Илчебақ дигән бертуғаннар кочевайтә булатхан. Мал, ат сақлағаннар (асраганнар). Эбаризий исеменнән бәлки песнең аwыл аталаты. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Илчебага авылы. Монтағы аwылға пер қарт урын эшләгән игән. Аны Илче тип қуйғаннар әле. Илне қарап йөрүче. Аннан ары аның исеме пағы булғанмы. Аwылға Илчебаға тип исем биргәннәр. Әwәл бит пағы тигән исемнәр булған, йә (әйе). Менә ул ил ғарап йөрөп, әле қайа урнашқаны. Алый әйтеп пес (без) олулартан ишеткән итек. Пестән олу (олы), пес алартан олу. Алай сәүләгәннәр. Инте татарча песне қурты ғына тип қуйғаннар. Қурты палығын беләсесме? Менә монтай йуwан (зур) ул. Йәйнекен аны ашағалы йарамай та. Қышын соу суытса ғына тейзәр аны. Русча Налим(п). Песнеке аwылны Қурты аwылы тип әнә улай әйтелгән. Аwылға пыйыл 614 йыл була, 6 аугыста (август аенда). Әwәл татар аwылы ите монта. Түрт ғиламетр. Уны Йаңаwыл тигәннәр ите. Ул аwыл бөткән. Алар аннан соңыннан Йарқауата йәшәтеләр. Йарқауатан таралып киткән, хәсер Омыскита. Йул та, күл тә тиләр. Менә исем антый бирелгән аңа. Анта әwәл күл арйагынта урыс аwыллар булған. Пы йул буйынта қалған. Урыс аwылға барғаннар. Күрше аwылға палық сатқалы (сатарга) барабыс. Бы гүлтән беснеңке әти палық тотайы. Анта күл пуйлары матур. Менә кәртүшкә күмер wақыт йетте. Бечән чабу гирәк. Пы йақ қырта әркем сатыпты (сатып алған), калхуз беткәч, йерне. Қайбер йерләртә йамқыр булмағач, қыраларта бечән йуқ. Көскесен (көзен) сатыб алтық пы йақны. Иртеш арйағынта чабалар. Иртешне кисеп, анта бечән чабалар. Аны қышқысын йетеш булмағанчы, булмый. Ташый булмый, потому что Иртеш туңса ғына от (ат) мән чығаң (чыгасың) бит. Йәркәүтә йартылаш татар, йартылаш урыс. Хәсер байтақ барғаным йуқ Йәркәүгә. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы (1928 елгы). Илчебага (Курты) авылы Каенавыл. Қайынаwыл тип менә Старицаның ул йағына теккә цықсаң, березоwый роща - қайынлық - булған. Унта туже йуан-йуан (зур-зур) күлләр. Тек - ул тауға менәң тә, унта қайынғыр. Қайыннар күп булғанға Қайынауыл тип аталаты. Сәмте тигән йертә, инәм Зөлхәмитә туған йертә, убатан (югары, күтәренке урын, калкулык) қарап булаты. Теккә цықсаң, аwылны қарасан, матур. Унта Сәмте тигән аwыл булған. Тек пер генә. Бик пийек түгел, күлтән ул йаққа цықсаң, высота сынны (шикелле). Сәмте тип ататқайдылар. Ул аwыл Иртеш аша ғына. Мосолманнар иде анта гелән. Дүрт кенә өй қалған унта. Аwылға катер-паром мән йөрипес йәйнең көнө. Ул көчкөнә катер "Заря". Бес көчкөнә аwыл. Зур аwыллар бар. Күлләр кән (күп). Килкүр күле аwыл эцентә. "Килеп күрегес" сүсентән (сүзеннән). Старица-кормилица. Помнит итмәстек (хәтерләмибез) бес анын татарца сүсен. Ул приток Иртыша. Иртыштан керәте аңа соу. Рәхимҗан күл бар. Анта та палықлар пар. Йалбақ күле. Киң, түп-түңәрәк булғанға. Көскө сынан (көзге сыман). Йоморо сынны. Сөйләүчеләр: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы), Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Тайлак һәм Каенавыл. Йеңгә (җиңги) Тайлақ тигән аwылтан. Анта Иртеш буйтан, биғ әйбәт йертән. Пер wақытны көчкөнә аwылларны берләштереп киттеләр. Кәсер ул аwылларны бөтөрөп ташлатылар. Аның қабатында (янында) Тыйулуған бар ите, Қыусы бар ите. Казанка, Уфа тигән аwылларны бөтөрөп ташлатылар. Тайлақ аwылы. Дедушкасы Тайлақ булған, ул ултырыпты (утырып калган). Уннан улай аталаты. Олу йуwан (зур) бүрән (күл яки елга ерганагы). Анда палық тотатылар. Ул аwыл тегерәктә. Уртата бүрән. Утраwы та бар ите. Әти-әнитән суғылмасқа булып қацыцып китәйтек утырауға. Әнийең киләте. Пес йүкерешеп цығып китәбес утырауға. Обратно цығаң (чыгасың). Мин әйбәт йөзәткәйнем. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Саургач авылы. Бес ц мән кәпләшәмез (сөйләшәбез). Әwәл бер геше булған имеш. Аныңқы исемен биргәннәр. Песнең Саургац матур. Исеме тә матур ғуй. Мәктәп хәсер тә пар. Күлләр аста, кискәц, пы йақта (Ансытау һ.б.) Күгелтәү сасы (сазлык, ылыслы урман) бар. Пестә йақындағы пер саста цийә, күк цийә (күк җиләк), мәшкәләк (гөмбә) йыйатылар. Песнеңке Сowырғац ырцықлы (ризыклы), тәүбиғлы (тәүфиклы) аwыл тип әйтәбес. Астана песнең быйақта, анда йақшылар йататы. Менә бы йақта сәркис. Күпер басып тораты сәркис йақта. Анта йақшылар йататы. Пер хатын йатат тиме ике қысы мән. Тағын әллә кемнәр йатат. Мин уларның исемнәрен пелмәйем. Йахшыларға, астаналарға садақа бирепте (бирәләр). Муллаға садақа бирәбес. У (ул) пеләте (белә), беснеңке йахшыларнықы монтый қағазы бар игән. Песнеке Парғы маман менә бы йәшел көйләклү (күлмәкле) Айҗамал маманның қысы. Ул қағазны пер йыл сурап килгәннәр булғаннар. Қазаннан килгәннәр. Йақшыларның қағазын циткә цығарғалы йарамай тимез. Пашқа йергә цығарғалы аwылтан йарамай тип, пескә Парғы мамам әйтте. Аны сантыққа пикләп қуйғаннар. Поронца йасылған. Аппақ цепрәккә урап қуйғаннар аны. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Тибенде. Бы аwылға 542 йыл пулты. Аңа 1472 йылда нигез салынған. Аwыл башта Иртешнең уң қабатында (ягында) - Қара Йарда - пулған. Ә сул қабат йарда ат көткәннәр. Аннан ары кешеләр шушы, әлеге урынға күцкәннәр. Татар аwылларыннан бы иң йуwаны (зурысы). 1868 йылда 57 өй и 317 кеше йәшәгән. Аwыл тапталған йердә барлыққа килгән, хайwан үстергәле булғаннар ғуй тапталған йердә. Йыл буйы монда ат асрағаннар. Улар бөтөрә йерне таптағаннар. Аwылныңқы исеме дә аңардан инте. Тибенде - "тибелгән" сүзеннән, тапталған урынны аңлататы. Ә минеңке атам-инәм Қазан йақтан килгән. Сөйләүче: Бакиева Нурзия Мөхәммәтҗан кызы (1928 елгы). Тибенде авылы Тормыш-көнкүреш турында Уннап сыйыр саwа итек. Фанар йақтысы мән фермаға бараң (барасың). Шар (сазлык янындагы таллык, кечкенә урман) читендә, урман қабатында ферма. Сәғәт дүртләрдә дә китәтек. Ике Мөкминә, Майнур, мин, Сәмигә мәрхүм, Хәлидә апа, Мәймүнә апа мәрхүм һ.б. эшләй тохан итек (эшли торган идек). Сикез тайарға (доярка) бултық. Итенне (җитен) йыйасың. Печәнне тырма мән йыйаң. Кечкенәсе - моғол (чүмәлә), зурысы - кибән, чүмән. От (ат) мән тарттыраң. Ике сыйыр асрый тоған итек, от осратық. Қуйларым (сарыкларым) бар, аны бөтөрттергәле итергә. Себерке шигелле көлтә пәйлитләр, көлтә тип аталайтқайнық. Күмгеч мән күмәткән итек. Кәзер от мән күмәсең. Урмантан чаначық мән утыннар ташыйтхан итек. Сәндрә тип әйтәткән итек, тақтадан, йоқлыйсың. Сыйыр мән бечән ташыйтханнар ите элек. От йуқ. Минеңке әнийем тә мин торғанчы сыйыр мән печәннән киләткән ите. Мин үгәй әти мән үскән (үстем). Мин 2 йәш'тә қалғаным әтийемән. Сөйләүче: Фәйзуллина Мәрвәнә Мөхлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Круг уйный идек, кругта йырлаша итек. Әwәл күңеллү (күңелле) ите. Эшләгән (эшләдем), сикес бала асраған (асрадым). Оқча йоух (юк) ите. 41 йылны суғыш башланып китте, атамны алып киттеләр. Инәм пиш бала мән қалыпты (калды). Калхузда төрлөсен эшләтех. Қыс wахытта - 13-12 йәш'ләртә - қаулақ утый тыган (утый торган) итек қырта. Арыш чәчәтеләр, анын чүпләрен утапты (утыйлар). Аннан ары фермада эшләтем, сыйыр саудым, босау да қарадым. Сөйләүче: Тухтасинова Хәтирә Хафиз кызы (1930 елгы). Козгын авылы Кинтер (киндер) әйберләрдән тегелгән ыштан, йупкалар мән Йемел'ановкада ағачта - Иртеш артындағы қалын урманнар - йөритхан идем, пот төбөннән қарлар йырып. Әле инәмнең иске йамалған пыймалары мән көртләрне йырып, йуғыйса көчөм дә йуқ. Ул көртләр эчендә эшләп пөтөн саулықларым бетте. Иң ахырда мин, ничек уқытучы булып киткенчегә қәдәр, калхузда иселгәнмен (изелдем). Анда Хәйри (Хәйретдин) дигән кеше бар иде, ул (шул) Азиевларнықы. Ул көртләрдә йөрөп, айақларыма суықлар үтепте (үтте). Қыш буйына баракларда йатсам, қатын-кызлар мине жәлләп, әтийем Мирхәйдәр исемле. Ул бик кечелеклү (кешелекле) кеше булған. Таза, аты өстери алмаса, үзе таулардан өстерәп йөкләрне алып чығатхан булған. Аның қызы дип қатыннар персе, йә икенчесе мине үз йанында қундырған. Қышны урманнарда үткәрә идем. Ул суықлар миңа бик нық үтепте (үткән). Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдар кызы (1926 елгы). Отыз авылы Йете пала: алты қыз, пер малайым. Палаларым бөтөрәсе тормошталар. Қышқысын аларға барып қайттым, тороп көзөн. И антый үрәнеп киттем семйата. Әнә, көчкөнәм қачып чығып ултыраты (кечкенә оныгы турында). Бола тугач, күргәле сабын мән йүргәк апаратылар. Хәсер кәстүм. Мулланы чақырып исем қушаты, азан әйтәт. Минеке Марсел', Гүзәл, Лилиана. Баланы шәлтепкә (бишек) салып, арғалыкка асып қуйабыс. Шәлтепне гешеләр үсләре йасайлар. Үзем генә торам. Малларны бөтөрөп қуйтым. Өч сыйырлар тотаткан идем. Өйне утын мән йылытатлар, бер йаққа йағатылар. Сатышам (сатам), үзем 28 йыл сатыштым (сатучы булып эшләдем). Көчкөнә магазин бар иде анта. Қәйнәм (каенана) помогат' итәткәнте. Қайным (каената), қәйнәм мән йәшәдем көмөр (гомер) буйы. Мәһтәп чақтан бергә ирем мән. Қә'нәм әйбәт иде, әни мән қыс сынны (кебек) йәшәтек. Сөйләүче: Рәхимова Гөлсара Абдулхак кызы (1949 елгы). Тау авылы Аwылта сыйырлар бор (бар), атлар тотатылар. Үртәкләр тотатылар. Мин мәһтәпне (мәктәпне) бөтөрөп киттем. Бугалтерға уқыған итем. Монта көчкүнә урамта кирпичный завод бар иде. Күптән йуғ инте, урамға исеме қалды. Бәйрәмнәр булса, студентлар киләтеләр, йәш'ләр киләйәт. Гел қартлар, қортқайақлар, көчкенәчекләр йөгөреп йөрөй. Мин уқый алман (алмам) татарча. Мамам (әнийем) тоже уқый алмас (укый алмый), хот'а уларны әүрәткәннәр (өйрәткәннәр), уқытқаннар мәһтәптә көчкенәчек булғанта. Йазылғаны башқача. Татарча текстлар аwыр уқығалы и аңлашылмас (аңлашылмый) та. Йырласақ та, қайсы сүзләрне мин аңламас (аңламыйм). Пока сорашмас. Монта әйткәннәрйе, милли мәһтәп қылғалы теләйтләр. Уқытучы тапсалар, ведут татарскины. Йесли булмаса, то итмәс ти. Сөйләүче: Нелли Бакиева (1991 елгы). Әшеван авылы Үземә 86 йәш'. Мин көчкүнә пулғанда пер дәрес кенә урусча уқытатқаннар ите. Ана теле, грамматика, арифметика. Мин урусчаны тәки пелмәдем. Алый итеп йәшәтек. Палалар йуwанайа (үсә, зурая) башлағач, урын күбрәк кирәк. Кухн'а йасап өйтек. Аннан ары клатуфка қылып қуйтых. Бухрап (рус. погреб), итән астын ачаң та, төшкәлисең. Пер тә йаңқыр йуқ бестә, менә ике йыл. Майта та йауматы, башқа йерзә йаwа бит, бестә йуқ. Пулматымы? Йә. Менә йаңкыр йуқ. Бололар кич сайын соу ташыйлар, қыйарға, памитурға, суғанға та қойғолатық. Кәбестәне йаңа утырттық, йаңқыр йаwа тип көтөп торопты. Памитурларның да қайберсен йаңы утырттық, имеш йаңқыр йаwыр тип. Йуқ. Бигрәк қыйын пулты. Үткән йылны менә бу йылға буйынтағы пақчаларта пулты. Бу урамта вобще картушка пулматы. Атлар бар. Саучығы бар, үгезәк. Таначық - сыйырның қыз баласы. Малай туса, үгезәк тип қуйабыс. Сарықны қуй тибес. Қуй қуслаған, ат қолонлаған, сыйыр босаулаған. Мәчә қуслады. Сарықның қучкар тиләр тәкә булса, тегесен саулық тизәр. Қучқар - малай булса. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы (1928 елгы). Илчебага (Курты)авылы Хәзер қошларны атма, полыхны (балыкны) тотма. Кошларны да аттырмаслар. Тотсалар йуан (зур) штраф бирәтеләр. Аққош инте бүрәнтә, алар йәшәп өйрәнгән монта. Бөтөн палых та бар: қупты, қорман полых, сүрек (чөгә балыгы). Бүрән ғуй, полых күп була, но тоттырмаслар (тоттырмыйлар). Элек бөтөн геше йылым тотатқан, сатқаннар. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Аwыр йыллар. Менә ул солоны ташғалы, аны ашый тоған идек. Әркем (һәркем) тирмән йасап киткән. Қул тирмән. Алый (шулай) аны ман (аның белән) тартаң. Онын иләп алаң. Солоның қабығын икмәк чиләккә ачытып қуйаң. Анықы иләк мән сарғып алаң соуын. Ул кесәл була. Ачқыл тәм тә була. Атлар ғына ашыйт, сыйырлар да ашамас (ашамый) аны. Пес ашатық аны. Кийемнәр суғатқан. Инәм олу аққама (абыема) пал'тома (пальтомы) теккән ите йөнтән суғып, қара йөнтән. Уны суғышқа армийәгә кийеп китте. Теләк суйу кәрәкте. Қорманнық тип суйатылар. Қурманныққа қуй (сарык) алып суйатылар, кеше чақыратылар. Қәсер мәчет аппарып уқытатылар. Беснеңке аwылта та мәчет бар. Хайыр (хәер) салатылар. Сират (зират) ул йақ аwылта. Пыйыл читтәннәп чықтылар аwылның сиратын. Чауып бақ пер ағачны - ыштырап (штраф). Әwәл қайтан пеләтен - йықтың алтың. Сырғый йығып алтыпты, сийаратның ул йақ башынта - шартан - арбаға төйәп чығыпты. Ыштрап салганнар. Кискән булған сырғый читәннәргә. Қәсер пер ағачны да чаптыртмаслар. Қышқысын әле йулғаларын да чаптыртмаслар (чаптыртмыйлар). Ханты-мансы бирәт парахут. Шунта йөрит. Усть-Ишимта пристаннарын сатып өйгәннәр. Әwәл aғачларны йықтырып торатоханнар ите. Йүгелмәс, ул йақ инте үсәт, быйақта үсәт. Мин әйтәм соу да төшмәсләр (коенмыйлар). Мин әйтәм хәзер берни йөрит, пер парахут. Кешеләрне йөретәте. Қыраларға ағач үсеп бетте. Ақ күбәләк йаман. Муйылға (шомыртка) улар төшөп китәт. Пыйыл менә әле йуқ. Суық пулғанға. Өүдә (өйдә) пичкә утын йағапыс. Ике чана утынны унтүрт меңгә алты ғысым (кызым). Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Суғыш арата йаңа цыққан итек, пес қартайып қуйдық. Қул мән эшләтек. Көн сайын бер гектар пецән цаба тоған итем. Алай цапмасаң, пиш йөз грамм продукта йоух (юк). Урақ уртым. Көлтә қылғаннар. Аны пес сала тохан итек кибәнгә. Көзгә килсә, суғылып бетмәсә. Игенце (икенчегә) үсеп цыққанын цапмайбыс. Цалғыны магазиннан алатхан итек. Оны үтгерләтәң. Урақны да магазиннан алған (алдым). Тешле ите ул, саплы. Безне алар эшләткән қуй (бит). Пойтай, соло, арыш та үскән. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Бес урыс аwылынта уғыйбыс. Инәм минем менә Малайа Бицәдән (авыл исеме), алыс (ерак) төгөл. Монта булған в аснывнум төклөләр. Төклеләр мән талашып бы аwылға потом татарлар күчкән. Килгүр (күл) аша төклеләр йәшәгән. Аны Урысбаш тип әйтәтеләр. Күршеләртә генә көчкөнә генә өйцөгәц булған, ул мәктәп булған. Пес ул иске мәктәптә уқыған (укыдык). Татарца уқыганнар, берницә йыл элек йаптылар. Пашланғыц мәһтәп монта булса та, татарца уқытмағаннар. Йоух. Үсара өйтә генә татарца сөйләшкән бес. Татарца йырлайтылар унугәчләр (оныклар). Старицадан эцәбес. Пер олы геше әйтәте ғуй: "Столица - наша кормилица". Әнийем йөз йыл йәшәте, ти. Старицадан ғына соу эцтек, ти. Ул қышы, йәйе туңмайты. Постолар (боздылар), алай йахшы күл ите Старицабыс. Палық тотатылар. Йәйе, қышы тип әйткәле пулыр ите, но қәсер уже қороп китте, көчкөнә генә қалты. Әwәл йәй буйы йуан (зур) ите. Йә, алайтеп бес аннан элек соу эцәткәйнек. Хәзер инте әркемнеке. То башн'абыс бар монанта. Менә астыға төшү гәрәк. Көчкөнә күл - Килкүр. Күлләр бар, но шишмәләребес йуқ. Дед мән икәү күрәткәйнек. Таунын астынан почему то соу цығытқайны. Соу циста, суық ите. Ул наверно шишмә булты. Аwылтан берәй киламетр йарым. Суларыбысны қайнатып қына эцәбес. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Ацлық булған бес үскәнтә. Айаққа кейгәле булмаған. Атныңқы қойрығыннан инәмнең апайы кручок мән пашмақ пәйләп кигезәткән айаққа. Әwәл, суғыштан соң, йарлы булсак та, эш гөрләп (йөрли) ите. Леспромхозлар да бөттө. Аққамнарның (абыемнарның) исеме Әптелwәрис, Әптелғадим булған. Атам мәрхүмнеке олы аққасы Ғалимулла улай уқ мулла булған. Минем қартым мәрхүмнеке атасы эгезләр булған. Минем қайным (каената) Хәсән булған, ә Хөсәин эгез брат. Ил зәмәғәтләребесгә, күршеләребесгә, Бала-бақраға (балачагага), йетем, исерек, тирә-күршеләргә Исәннек-саулық бирсен. Мин иртән торам, цай (чәй) эцәм, теләк теләп ултырамын. Атам мәрхүм гүзе гүргән әйтәткән ите: "Үз балаңа ғына теләмә, ил мән, мер (мир, дөнья) мән, йетемнәренә бергә теләү гәрәк", - тип. Қартым строигата эшләте. Қыш ағац цығатқан ите. Мин дойарға бултым, делятница бултым. Эшкәрә зур булмаған аwыл. Хәсер молодеж строит' итеп тораты ғуй. Әсер (хәзер) йуанайған (зурайган, арткан). Беснең аста йахшы йерләр ғуй. Анта йаңы урам хәсер. Астанаға йетешеп киләтеләр аwыл. Oнә Бол'шака (урам исеме) йулта йетешеп киләтеләр. Ынанта утырат йахшылар йатқан йер, цитәннәгәннәр анта. Сөйләүче: Хәкимова Нәчибә Мәҗит кызы (1941 елгы). Саургач авылы Үзем үскәндә аққам пулған пер генә. Сөйлителәр. Атам суғышта қалған. Нацар йыллар булып китте. Мин үзем дә өц йәш булған. Ашау нацар. Китәткән итек (бара торган идек) урманға, қара күк ашаған (ашадык). Мине сурап киләтеләр-киләтеләр. Тағын абыстам сурап килгән ите. Сәүләшмәтем тә. Кийентереп алып киттеләр (кияүгә). Пала үстертем алый уқ. Өч ир палам, өч қысым пулты. Мин гел малта (сыер фермасында) эшләгән. Аталары Қайынаул кеше (кешесе). Трактор мән йер сөргән (сөрде). Монанта күцеп килтек. Анта барғац төннән төн йер сөрдерәтеләр. Үктәбер цислаларынта ғуй суық. Ул наверно анта суық үткәзгән. Төне мән йер сөреп, анта туңған булған. Китте дөнйадан. Балницада булып бақты. Алый итеп үзем үстердем, йеткездем палаларны. Урманнан йылғалар ағаты. Анта палықлар. Хәсер исә дә тотатылар палық: албуға, чабақ, қурты (қабықсыз ул, йуwан), шөшле. Монта қызыл итле палық йуқ. Налимнар да бар. Аwылға кергәнтә йылға пар пит - Ухтарма. Монда уба йақта да йылғалар. Убадан ул йақта Сауырғац (авыл исеме). Әwәл йырлаған шигелле бороңғы йазуны уғый да белгәннәр. Алый йаңғырап уқығаннар. Йырлап-көйләп йөргәле wақыт булмаған. Ике геше йетәкләшеп йырлап атлап утыратылар (җырлап килә). Әркем бер-бер артлы йырлайтылар. Кицецен (кичен) йәшләр қузғалғаннар, йөрегәннәр, уйнай ителәр. Қыслар ултырып, йетентән қылғаннар әwәл. Тағын үткәзеп, тағын суғып, пәйләгәннәр. Әwәл инәм доярға иде. Даже обедта пес сауатқан (сава торган) итек. Ул күгәwен, цебен (черки) йәйге эселәртә. Сыйырлар инәмне тыңламайтхан була тоғаннар ите. Мине тыңлыйтханнар ите. Аwырцылыклар ите. Инәп көйәнтә мән ташый тоған ийек. Соң-соң ғына арба мән ат мән ниттеләр. Мин питрә тултырғанцы саwатхан итем тә инәм мән, аның тутырғанын инәп китәткән итем. Қала тибес, бер йалғыс өй бар ите. Әнә антан ташый тоған итек көйәнтә мән. Айыртатылар қаймағын. Күбрәген калхуз босауларына. Берәй нимә эшләп қылып йөремәсәң, усал иде инәм минеңке. Уйынға цығармаған. Сыйырлар, позаулар - ат-қуралар айырым ите. Атларны ирләр қараған. Үртәк, үрдәк бала, қаслар, қас бала асрай тохан идек. Үлән, пецән тик йататы әсер (хәзер), ицкемгә (һичкемгә) кирәкмәйте. Пеларус мән тә йыйтырып алатылар или йаллыйың. Йыйып алғац, кибән қылатылар. Уны килтертү кирәк. Йуwан (зур) кибән. Маллы кеше генә пецән цаба хәсер. И утын килтерү кешене йаллап. Хәсер ицкем (һичкем) йуқ. Муллабыс та йуқ, йәшәп утырапыс. Монта мәцет йасалған. Ул мәцет йасаған кеше тә үлеп қуйты даже. Әптелғатим ите исеме, йәш бала ите. Әwәлге муллалар та үлеп бөттө. Сөйләүче: Хәбибуллина Хәйриҗамал Сәитали кызы (1938 елгы). Тибенде авылы Кийәүгә цығып, йаңы өүгә (өйгә) күчкәнтә пәртәләр апаратылар. "Үзегес булың. Саwыт-сабаларығыз тулы булсын. Тормошығыс таза булсын", - тип, алай ғылып апаратлар. Өү тынсыс булса, тыныц булсын өцөн бер нимә уқытатылар. Аллатан теләйтеләр: "Мин пы өйгә күцтем. Алла тыныцлык пирсен. Қотло булсын, исәнлек мән йәшәйен",- тип. Тухсан йылны узғарып өйдем инде, йәшәдем. Аны да эшләйем, моны да эшләйем. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Туй йоласы Күчү, күч куу. Хәзер машинаға утыратлар да, машина мән күчәләр. Элек от (ат) мән күчәтләр ите. Отқа туғалар, туғаларға нинтәй ленталарың пар, пәйлиләр. Қыз мән кийәү йанынта гармонист гармун тартып утыраты. Күчеп китәсен. Аwыл пуйларыннан әйләнтерәтеләр. Йырлаған йырлый гармунға. Тийе (теге) аwылға барып йитепте, унта йекет үйентә көүтөп торатылар. Өстәлләр әсер (әзер), қапқа тышынта күч көүтәләр. Әле күч килеп тоухтатымы, әле ғысыл (кызыл) флаглар тағарға, туғаға бәйләп алатлар. Қысық өчөн инте. Әле туғарақ, шәп-шәрә пула, ленталар та очып китәте. Йә унта тотоналар мылтық атышқалы, шабала (кашык) қорылғалы, төрлө нимә қылғалы унта. Бер шабала атып төшөргәле, төмән төрле пүләк унта. Қыс күчкентә waқ ақча чәчәтеләр өйгә тә, ишханта (ишек алдында) та чәчәтеләр. Палалар йығылып йыйатлар. Кийәү чәчәте уны. Қыстан чыққанта ғына қысға была (кыз өчен) ақча чәчеп чығып китә. Сандык басучы. Қысныңқы әйберләре әллә ничә ат унта. Пер атта сантық қына аппара, сантық пасучы (басучы) аппара. Йә (әйе). Сантық пасып аппара сантық өстентә. Анта барып йеткәс инте, сантықны йекеткә апкерә әйтәләр. Сантық пасучы сорый, менә хақы ти, бер литр арақма (аракымы), бер путылка арақма унта - төшми сантықтан пока арақы түләмәгенче. Йә апкилеп арақы сиңа тоттырсалар, әлеге сантық пасучы төшә бирәте сантықны (сандыктан). Сантықны өйгә апкерәләр. Кийәү йортында. Киленне өүйгә апкерәләр. Ишекнен пер қабатында хатын пер тораты, икенче қабатында икенче хатын тораты. Унта пау (бау) бәйлиләр пер йарты метр болай. Пу пауны ике хатын тота инте. Ә киленгә пауны өсәргә кирәк, уңған булсаң, өйгә кергәле. Пал қашық мән пал қаптыралармы, маймы килен кешегә. Пауны тотоп торучылар қаптыраты пал-майны. Хәйнә (каенана) - анасы. Қоайын - ир кеше булса. Күәр үрү. Қыс йағында кич буйына, төн буйына туй була бит, йегет алғалы пиргәнтә. Менә унта уй өүентә күәр үрәләр. Ул күәрләр қысық (кызык) була торған ите. Укучылар туптулы, ә хәсер йат йөрмителәр. Ә бесен тирләп-пешеп, тирләр агып утыраты, ачығабыс. Туй күреп йөрөп қайтқынчы ачық (ачыгып) қаласың. Ақча аппараң (алып барасың), күәр қызық. Перәүе ирләр бийеп тораты гармунға. Күәр үреү - син бийүченең қулына ақча бирәң, ул бийеп, сәүлип (сөйләп) тораты, теләк теләп. Тақмақлап йырлап тора, бийеп тораты. Төн буйына алый уйныйлар. Ул ақчаны қысқа та йекеткә тә бирмителәр. Уйнаучы, гармун тартучы бүлешәләр. Улар тирләпбешеп уйныйлар ғуй. Төн буйы тиккә бии мени ул. Сөйләүче: Уразалиева Роза Абдуләди кызы (1935 елгы). Отыз авылы Туй 2-3 көн бара. Элегрәк башта қысның өйөндә башлана туй, икенче көнне күч қаутылар - киленне кийәү өүенә (өйенә) апаралар. Туғаннары мән пергә. Инәмнеке браты Wәли аққам (абыем) бар иде, ул Байбы дигән аwылыннан әүләнеп (өйләнеп) йөргән иде. Атлары мән апқайттылар. Мылтықлар мән атышатылар иде. Түрт йыл тортым қәйнә мән. Аннан бу өйне салтық. Мин барғанда қайнатам йуқ иде, үлгән ул. Аwырулы пулған. Сөйләүче: Маһиянова Рәүфә Хилметдин кызы (1953 елгы). Козгын авылы Саучылау. Мин үсем Журавлевкада капиративный техникум бетергән идем (бетердем). Анта бугалтер булып эшләп йөритхантем. Отпускаға қайтқантем. Инәм эшкә барыр йиренә кире әйләнеп керәт. Булачақ кәйнәм әйтәт: "Гиәрәм (керәм) сескә саучыға (яучылап)". Кичкесен мулла чақырып алдылар. Саучыға ризалық итеп битйаулық (сөлге) бирәтләр. Табаққа йаулық и битйаулық салатылар. Аның астына ақча саладылар муллаға. Мулла табақны, йаулықны, битйаулықны киленгә бирәте. Алар уқығанта, әйтәте, мәхәр әйтәтеләр 10 меңгәме, ничә меңгә. Киленне барып алатылар. Аны алғынчы, боланың (кийәү йегетнең) битен сыйбағалы, аңардан түләтәтеләр. Кийәү қыс йанына кереп килгәнтә йәшенеп булса да перәрсе сыйбап китәтеләр, қысның дуслары. Бу қыс алырға килгәнтә. Битне сыйбаған өчен кийәү егет ақча түлит. Қысға ментәр салатылар айағына, төшкәнтә машинатан. Пол (бал) мән май қушып қаптыратылар. Кергәнтә бау тартып қуйалар. Боуны ике йақтан ике кеше тотып тораты. Қапқаға йеткәнтә мылтық ататылар, шайтаннарны қуғалы. Ул песнең заманта инте. Шәлләр, йаулыхларны атып алатылар. Бауны өзеп кереп киткәч, өстәлгә утыратық. Мунча йағатқаннар ите. Мунчата бүләк салып қалдыратылар. Никах укыту. Негә сураған wақытта уқыта тыган ителәр. Мулланы башқа аwылдан алып килеп уқыттылар. Йәш' wақытта көлөп шағырақлап. Негә уқығанда ике йақлап посаженный әтиәни утыра - туғаннарыңмы, абыйыңмы. Алар рисалых (ризалык) бирәтләр. Алардан соруйтлар: "Риса булып килтегесме?" - тип. Ирләр, бичәләр утырып, йарышып йыр йырлайтылар. Кем йеңә тип. Алый иттереп, күңелле. Сантығым, шифонерым бар ите кийәүгә чыққанымда. Сөйләүче: Рәхимова Гөлсара Абдулхак кызы (1949 елгы). Тау авылы Аwыл икегә бүленеп утырат, Иртыш ғына буйында. Пес теге йақ аwылта тоғанта Сәнтүбәс тигәннәр ите, пейеқ (биек) йар буйынта. Йә, сафсим тә элек саманта мал тотатқан пулғаннар унта. Ул урынны сәннәре қалған инте. Аны Сәнтүбәс титән. Йар буйынты уқ. Анта круг эскәм'йәгә йасап қуйған. Скрипач пар ите. Скрипка тарта, тегесе уйнай. Кешеләрне уйната, йырлата. Пес әле анта көчкөнә. Пес тә барадық күрегә. Пес Убата эшлиткән итек. Улар мине қачырып алып қайтқалы әйтәт. Мин әйтәм: "Мин қачып барман (бармыйм). Минем асраган инәм бар". Үгә (өйгә) саучылар килтеләр. Инәм бар, әтийемнеке олу аққасы (абыйсы) бар. Ул килсен тите, антан сурарыс (сорарсыз). Әтинең олу аққасы миңә бабай була, әтийемнең бер туган абый(ы). Аларнықы қыс палалары йуқ ите. Қарчык әйтәте: "Миңа килен тип әйтмән, мин сине қысым тип әйтерем", - тип. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Кийәүгә цығарға бөтөрәсен әсерләгән (әзерләдек). Йетеннән (җитен), кинтер йөннан (йоннан) тегәткән, пәйләгән. Масасы була аның. Йомшақ қына була, тиргәле. Йомшартқац өйрәсең. Өйергән, мин суққан уны. Алатурап суқтым, йәйгәле изәнгә. Қыйықтағып суға тоған итек. Уны урынға йәйгән. Қойсы кем итәнгә йәйгән. Таптап керләндереп китәтеләр. Өскә апарып йабынатылар. Алатурап, аламыш тегәләр ите. Көйләк (күлмәк) тә кейгән ара-тура. Тура ғына суққан. Кийәүгә китсәм тип әсерләгән (әзерләгән), апарған. Булмас, аны кәпләгәннәр (сөйләгәннәр). Киленне йаланғац алғаннар қуй, тип кәпләйтеләр. Аңа была (шуңа күрә) геше сырынып қысын кийентергән. Мин антай кәпкә (сүзгә, гайбәткә) қалмаған (калмадым). Йастығы да, йурғаны та пулсын. Қыйықты да суғып қуйасың йәйгәле. Итәнең пуш йатмасын. Йәй. Кийәүгә киткәнтә ураған та апкиткән, йаулыққа бәйләп қуйғаннарма. Таңуцақ пәйләп қуйғаннар тип. Саучылап қәйнәм килгән Қайынауылтан. Қортқайақлар (карчыклар) та пулған. Теркәү, тип пестә әйткәннәр, йесли кийәүгә бараты болалы (балалы) хатын. Песнеңкецә боласы теркәү тип аталган кийәүгә болалы көйе барса. Теркәүле килен алтылар, тип. Пестә булмаған антай өнәр (һөнәр, гадәт) туғанта. Рәхмәт қысларыма, саннағаннар. 23 йәшемәсә кийәүгә бармаған (чыкмадым) мин. Калхуз эшен эшләй тоған итем. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Пестә негә (никах) уқытатылар. Кем теләй - туй ғылатылар. Или негәтән сон бицер (<вечер) ғылатылар. Минем менә килендәшемнеңке қысы күптән төгел кийәүгә барты ғуй. Негәтән соң алар бицер ғылтылар. Пестә йаулық пәйләйтеләр кем пер тапқыр ғына кийәүгә барған. Кем пер тапқыр ғына негәле пулған. Табақны йаулық пәйләгән йөртәте пестә. Пашына пәйләйте. Негә йаулық тип аталаты ул. Ақца салатылар анта. Киленә пәйләйтеләр, килен йаулық пелән утыра. Кем пер тапкыр негәле, ул пәйләйте йаулықны. Киленгә пәйләйте. Потом табақ йөртәтеләр. Икенце кийәүгә цыққанны пәйләйтмәтеләр. Ике негәлене. Табаны килен мән полаға (кийәү егет) пирәтеләр. Негә бола йақтан қәйнә қылаты ғуй. Былай кешеләр кәпләшсәләр генә "қәйнәм", "қайным" диләр. Ә болай "ата", "инә" тип әйткән. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Мин калхузта эшләй пашлаганта йәп-йәш итем. Позау қорадым. Дойарка булып эшләдем. Пес сем'йа эшләмәй утырмаған. Клубқа барапыс, монта йақшы мәцет бар ите. Иртеш йанында мәцетне клуп қылып қуйтылар. Атам мәрхүм песне йөретмәйте урамға. Йәшенеп клупка китәбес. Мәцеттән строитса булған клупқа барапыс. Ә пыл қартым мәрхүм Тюмен'ский өлкә Олыгүлтән, тура болота мән былый, әwәл йуан (зур) посолек ите, ике километр, пиш-алты ү (өй) генә қалған хәзер, сем'йа. Антар столовой, антый ике-өц магазиннар ите, анта рыбзавод. Рыбзаводтан палық ташыйтылар от (ат) мән. Клубқа пес керәбес, танцеват' итәбес, йөрибес. Ә бы миңә арцып қуйған пулған, қартым мәрхүм. Минем цацларым (чәчләрем) осон ите. Қартым мәрхүм ғөмер буйына әйтте: "Мин сине үзеңә старухаға арцымаған, мин синең цацыңа ғына арцыған", - тип. Мине потом алар пергә килгән дуслары, от йегеп, клуб йанға килеп, мине урап апкайтып киткәннәр (киттеләр), цанаға салып. Цацлы пулған мин. Аның (иремнең) инәсе пулмаған, йәтим булған. Потом қайным мәрхүм мән инеп инәм мән атама, йарашып менә. Аннары негәгә барып (никахлап), анда цағырып. Менә алай йәшәп қалтық. Өй салыпты, болалы булыпты. Менә пиш бола үстереп қуйтық. Сөйләүче: Хәкимова Нәчибә Мәҗит кызы (1941 елгы). Саургач авылы Корбан ашы, яңгыр теләү, өмәләр Йамқыр булмыйча, һаман эсү (эссе), һаман да эсүләп бара икән, ул wахытта қорбанлық шигелле суғым суйғаннар. Суғым суйып, элек менә Бол'шак (урам исеме) йулы йуқ ите, машиналар буламы, атлар буламы аwыл аша йөритхан булалар. Беснеке cийәрәттән (зираттан) төшкәч тә, анда күперебес. Ул күперебес киң, йақшы йасалған булған. Аның өстөннән машиналар да, отлар да йөрөйләр ите. Күпер буйында полуостров. Анда йылға уза. Полустровнықы бы қабатынта (ягында) киң йәйләү шигелле урыны бар. Анда қасан (казан) асқаннар, учақ йасадылар микән, ничек асқаннардыр. Қасаннар инде зур булған. Итне унда бешергәннәр. Әркем (һәркем) қашығын, табағын (савыт), ипийе булса ипийен алып барып, анда қасан ашы ашағаннар. И унда муллалар теләк теләгәннәр. Моның қәдәр қорылық. Йергә дым үсә торған ашлықларға сулыш алу, соу алу, үсү гирәк. Алла тәғәләгә йалынғаннар, дуwа (дога) уқығаннар. Қәсер йоух (хәзер юк) алар. Қәсер беснең аwылда халық дуслашып киттеләр. Элек мин уқытқан wақытларда 39-38 бола керәит класска. 39 боланың арасында кәне (күбесе) малайлар. Халық боланы кән (күп) таба ите. Қәсер мәктәпкә утыслап қына бола. Ашаб алғаннан соң, дуwа ғылып алғаннан сун, әле анда спецәл'не наказ пиргәннәр, ышту килгән wақытығызда қулығыста пәтрәләрегес (чиләкләрегез) дә булсын. Ул пәтрәләрегес мән аннан соу көрәгез. Йәш' wақыттта кешенең дәрте кән була. Йылға буйында булғач, иң беренче кемнәр табынға килгән, уларны қойындыратылар. Аннан паштан айақ һәрперебесне қойынторатылар. Әле ул да әс булса, ул пидрәләр мән йар пашына күтәрелеп, кемнәрнең өүләре йақында тора, кем очрый, һәрперсен тотыналар соу мән қойындырғалы. Кем дә булса ул йақтан от мән киләмә (киләме), бу йақтан киләмә, тоттынғаннар уларны да қойонторғалы. Пер үсенә күрә ул йуан (зур) тамаша булған. Аллаға табынам, белгәнем қәдәрне уқығалы тырышамын. Күптән түгел Сираҗетдин исемле энем үлеп китте. Ул аwылда имам иде. Теләк үткәрәмес, ыштубы теләк үткәргәндә муллар, қортқайақлар (карчыклар), олулар ыштубы уларның йанына рисық мән килгәле қушқаннар. Ә қасанда ит бешкәннән соң, саwыт-собалары мән килергә қушканнар. Тақмақлары булғандыр инде. Хәтерләмән. Сираҗетдин энем күпне белә иде. Белгәннәр бергәләп қобатлашып ултырсыннар, ә белмәгән ул барыбер ишетеп ултырса да белми, аңламый, үсе уқымағач. Ә мин инде үсем уқығач, мин тырыша идем қобатлап ултырырға. Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1926 елгы). Отыз авылы Йамқыр йаумаса, бер йыллар булған ите, хәтерлим, мәцеттән муллалар таwап үткәртеләр. Таwап - теләйтеләр йаwын Аллатан. Муллалар Тобол'скитан килеп ишектә үткәртеләр. Қоролок ите. 45-40 градус эссетә. Бестә погуда қоро. Анта уғытылар пабайлар. Икенче көнгә йаwып китте. Бес аш бешертек. Үткәртек. Өстәлләрне ишектә чайлатық (җайладык). Циктә, үлән эчентә, өстәлләрне цайлатық. Өйтә кешеләр утыра алмайты, кеше кән (күп). Итәнтә утырышыпты. Йәй эссе. Итәнтә генә, йертә шайлатық клийонканы. Қуй (сарык) суйтық. Кем нимә бешергәле - алып килте. Пес аwылыбыс утыра ике сиаратның урталығынта. Монта йаңа аwыл сиараты тип әйтәбес. Ул (анда) олулар йатқан, шәйехләребес йататқан. Ике сиаратның арасынта утыра аwылыбыс. Бай қыслары йатқан, тиләр пабаларыпыс. Бескә сөйлийткәннәр ите. Анта Тобол'скитан килеп, шул урынта үткәртеләр, уқыттылар. Йақшылар йатқан итет, тип. Анта рөүхсәт итмәсләр (рөхсәт итмиләр) ағацны да йыққалы. Йарамайты. Берәрсе йыға башласа, бер нимә була кем мәнтер. Берәй йүләр или айағын, или қулын может, или парализовать иткәле. Кеше қорап қалса. Кемнәр тыңнамағаннар, трактор мән дә барып баққаннар. Или йатып қуйатылар. Биш йыллап та йатып қуйатылар. Қортқайақлар әйтәте: анта даже йарамайты ағацны сындырғалы, йыққалы. Болай барабыс, йөрөнәбес. Астыған (кура җиләге), йеләкләр үсәте, аларны йыйып (җыябыз). Сөгөшөнү йарамайты, тип, соу буйта үсәте, барып қабатынта ултырып алыпты. Бер ден' молодежи анта үткәртек. Уннан суң үткәрмәйләр. Анта бер йыл үткәрделәр, инте йарамай, тип әйттеләр. Аwылта ғына, эцентә генә үткәрәткәйнек. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Әйеттә (гаеттә) олулар мән йәшләр бары бергә йыйылғаннар. Өцме тапғыр ултыратылар. Йәшләр тә бергә йөргән. Пешергәннәр йуан баwырсақ тип әйтәте. Бәлешләр пешереп осатылар. Пулған нәрсәне әркем пешереп өстәленә бушата. Бөтөн қунақ күршеләрне цақырасын. Йуан (зур) өстәлгә аш, шурпа (шулпа) пешереп куйат. Хәзер бөттө. Қаз цуйғышқалы килсеннәр, тип әйтеп, өмә ғыласын. Бүген берәүгә, иртә берәүгә. Бөгөн мин өмәгә барым. Песнең урынтықлар булған. Ул урынтықларға қортқайақлар (карчыклар) кереп йатқайны бесгә. Күп қортқайақлар ите. Өстәлләрне айақларын айлантыралар, әркем йеп мән пәйләнәтеләр. Перәүе көләте, перәүе йырлайты ите қортқайақларның. Йыйылғаннар таwап тип. Аллатан ғылғаннар, йалынғаннар, теләк теләгәннәр. Суғым суйатқан итек. Таwыт - ул теләк теләйтеләр. Йамқыр йаутырғалымы. Йамқыр булып китсә, йамқыр туқтатқалымы. Урамға дип әйткәле булапыс. Бес менә нескол'ко рас ишеғалтыбыста (йорт алды) қылғалы. Халық күп йыйылайтқан ите. Тобол'скитан мәцеттән муллар килеп қылып йөргәннәр. Әркем өйөннән апкиләткән ите өстәлгә. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Сабантуй. Иртешнең тийе (теге) йағында күбесе урыс аwыллары, татар аwыллары йуқ. Песнеңке татар, урыс қына, ә чуашлар һ.б. аwыллары йуқ. Песнеңке аwылда сабантуй усды. Сарықны Әшwәлнеке (авыл исеме) аwылдан алды. Пес көне буйы чатордан чықмадық, әсерләндек, пешердек. Бөтөрәсен (бөтенесен) әзерләдек, бөтөрәсен ашаттық, эчерттек. Ике көн әзерләндек, өченче көн ашаттық. Былый әйбәт, шөкер, тыныч, исән үтте. Көн дә матур ултыртты (булып торты). Песнеке урын әйбәт ийе. Иртыш буйында, таллық беснеңке аwылта. Сөйләүчеләр: Ниязова Гөлсинә Наил кызы (1959 елгы), Ниязуллина Әлфия Әльфрид кызы (1968 елгы). Тау авылы Кием-салым, бизәнү әйберләре Әнийем Қасан (Казан) йақларынын бөтөрә эшләрен эшли беләтхан ите ул. Кинтер суға иде, шақмақлап та суға иде. Йуан киң өч айақлы чуйыны бар иде аның. Ачық аwызлы. Ул чуйында кинтерне қайнатабыс. Қайчақ аны қайнатып, йомшартыб алғаннан соң, ул итеннеңке (җитеннең) сары соулары чығыб алса, тағын қайнатабыс. Қайчан ул сары төсләре ақ төскә кереп алса, инәм бесгә аны төреп-төреп, икәләребезгә (җилкәләребезгә) салып, Бүрән буйына алып китәбес. Ул Бүрән - Иртешнең қушылдығы ул. Анда була иде керне суғатхан тақталар. Ул тақталарны палта (балта) мән менә болый кискәләгәннәр. Тешле-тешле тақталарның өстөндә ышқый идек кинтерне. Аннан суық суда, бүрән суында нийаман қат йуа идек. Қайчан ул йомшарып алса, тағын қайнатып (кайнатабыз). Инәм улардан, гөйләк (күлмәк), ыштан тегә иде. Сөйләүче: Тачетдинова Зәкия Мирхәйдәр кызы (1926 елгы). Отыз авылы Қартинәм, атамнықы инәсе, иңләү кийә тоғаннар иде, муйыннарын қаплатып. До конца сәтәп тегеп қуйатхан иде. Алға (алка), түмә такканнар. Минеке дә бар иде. Белмән (белмим), кайатыр. Пеләсекләр (беләзекләр) бар ите, алар та йуқ. Көйләк итәкләрен чигеп, йағаларын (якаларын) чигепте (чиктем). Антый көйләкләрепес бар ите. Уның итәкләрентә элек ниләр өчдүрт қат булатқан (була торган) ите. Өститәк, тип әйтәтеләр. Элек сүһмән (чикмән) йөнтән (йоннан) нитәткәннәр ите. Үсләре суғып йөнтән пальто шигелле ул тубықтан (тездән) түбән. Аның сәдәпләре йуқ. Бы пилқоршақ (билбау) тип аталаты. Пилгә пәйлисең. Чарық (күннән эшләнгән аяк киеме) кийеп йөретек. Чарықның ирләрнең осон (озын) қунычлы, хатыннарның қысқа, туфли шигелле генә иде. Чарықны чүерки, диләр. Кирсовый сәбүк. Резиноwый сәбүкләр йуқ ите. Читекләрен сай ғына калушалар мән кийеп қуйа тоғаннар. Песнең әниләр күрте инте аны. Өстәлтә суқыр лампа ите. Йөн тетеп, йөн пәйләп эшләгәннәр. Паласлар суғатқаннар. Қапчық шигелле ниләртән, итеннән (җитен) суғып көйләкләр тегәткәннәр ите. Сөйләүче: Фәйзуллина Мәрвәнә Мөхлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Ул wақытта йөн йуқ. Лүн ите әwәл. Аның мән қыйлантық. Йыйылышып пер өйтә л'үнне (<лён) эрлипес. Бес итен (җитен) тибес уны. Аулағаш йасый тыған итек. Анта аны-моны апарасың, йыйылышып пер урынта, йөрмәкләшеп, чәй эчеп, уйын да көлкө мән, аннан қайтып китәбес. Арақы нимә йуғ ул wақытта. Йә, аулақ ашта лүннән ниткән итек. Андан калхузға қапчық суғатханнар ите әwәл. Дарушкачықлар (озынча идән паласы) та йасатылар, суқтылар. Пестә пәйләп кийә тоған идек энәләр мән. Антый заман ите. Бестә тун теккәннәр әwәл. Аны сүкмән тигәннәр ите. Ул йөнтән ниткән нимәләртән. Чарық - ул малнықы тиресентән эшләп чығарғаннар, инте хәсер тә йасыйлар тиретән ни. Аны кеше үзе эшләп (эшли) пелгән. Тиресен эшләп, андан чарық өлгесе. Чарық қырыйларына қалын чүпрәкне тегеп, аңа пуақ пәйләп, анта күк пуақмы, қысылға буйапмы, тырсаққача урап қуйасың. Қысылрақны кейгән байырақ тип әйтәтләр. Күгрәк ниткән инте ул берас йарлырақ тип атала. Нимә генә ғыйланматылар ғуй инте анта. Пуақ қайберсе чәч шигелле өчтән үреп қуйа. Аны полай нитәсең айаққа урап. Аны үткәреп аласың чарықнықы нийенә. Ул лөүнны чәчү гирәк, аннан йолу гирәк, аннан суқтыру гирәк. Аннан аны тағы қыраға йәйеп, йаңғырға бераз черетү кирәк. Аннан лүнны қул мән басып, айақ мән нитеп утыралар. Аны эшләп чығарғалы. Аннан аны қағасың чүбен. Аннан ары кинтер ағач болый, аны пәйләп эрлийең. Менә нинти әлләр (хәлләр) пулған. Хәзер бернимә белмәйләр. Әйтсәң, көләләр әле, ник алый булғансыс, тип. Кинтер ағачны қайберсе қаба тиләр. Утырғалы тәбүриткәгә салып, пен йақ нийен утыраң, хәсер йарый инте пыйағы киңрәк, пы йағы эчкәрәк. Анта ултырып эрләнәң. Әле чын ағач булса, өй түбәгә терәлә. Мынсынта утыраң та, мынсынта эрләнәң. Ә беснең инте бар ите астына пер аwыр нимә қағылған, ул тыш қына қуйа тоған итек. Ултыра, йығылмай. Қайын ағачтан йасағаннар. Насғыйлар бәйлитләр. Қайберсен сата да ийек. Қуй (сарык) асрағач, йөнне қай иткәле. Қайбер кешеләр апчығып йантыралар қуй йөннәрен. Потому что эшләгәле гәрәк, ә аны эшләмиләр. Хәзер сәпүшкә булса, йөн насғый мән сыймый. Калушаны қышқысын тышқа чыққанта кийеп була. Пыйма мән тә сыймый йөн насғый. Йөн насғый йата, әwәл эшкә йөргәнтә кийәткән итек. Хәсер менә магазинта сатыла прастойы. Пөтөн нимә магазинта. Көчкөйне (көчек йонын) қуйнықы (сарыкныкы) мән қушасың. Қышқа килсә, быйма (киез итек) кийәмен. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы (1928 елгы). Илчебага (Курты) авылы Кәсер йаулық бәйлитләр дә, бәйләмәсләр (бәйләмиләр) тә. Минем Венера қысым йөри қатыннарға. Бәйлит ақ йөнтән шәл. Әwәл чона шәлләр ите. Чона шәлләрем әле тә бар. Менә ғызым эшлите. Ат мән кийәү барып ала. Чоната йабынып утыраты. Әркемнең чона шәл ите. Минем бер йуртчым Германийада служит' итте. Мөршидә шәлләрне ул перне аппақны алып қайтты. Минем ул wақыт ике ғызым ите. Икәүенә тә апқайтқан ите. Йуртчы - иремнең энесе. Минем энем тә иремә йуртчы була. Тимербих минем инте икетән туған, көчө улысы аның боласы мән. Пер ғыслары бар, Омыскита уқыу бетерте, 6 йыл уқыты ғызы хирургқа. Кәсер эшләп тораты тей. Пер унугәч (онык) аwылларға йөрите, уқытаты. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Йәктәне суық булса, туңсам, кийеп қуйам. Туңмасам киймәйем, ғөйләк мән ултырам. Элек шләткә/шикет (рус. жилетка) булған - унтайын кийем кигән (кидем). Шикет тыштан кийә тоған. Ул поронғо кийем. Кәсер аны ичкем (һичкем) кимәй. Пәресе (барысы) да қортақайақлар қара шикет кийеп қуйатғайны. Песнең әбийебес бар ите, ул тегенәтгән ите. Итәгенә йебәк салатқаннар ите. Йебәкләр салып кидек. Бөрмөшкәле кейгән тип. Йеләнле йабынсы. Тышына тегәтеләр. Йабынсылы көйләкләр (күлмәкләр) кигәннәр. Көн буйы тақмақлайсың тақтабашта (веранда). Сапун тигәннәр партукны. Мин үзем тегалмаған (тегенә алмадым). Калхуздың эшен эшләгәнем. Цүбен утайбыс, арышын урабыс. Пецән цапкан қул мән. "Цықтым убаға, кистем бер ғайын. Ац иц, балаларым, сағынам көн сайын". Менә китеп қалады балалар. Йырлайым тыш тутырып. Қарурманны йырлай итем. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Кәбәц тип аталаты. Қартым кийәте. Тохйа (<такыя-бүрек) та кийәте. Хәсер тохйаны кеше кимәйте, шапка кийәтеләр. Ишек пашында қышқысын эцмәк, пийәләйләр салып қуйапыс. Нәски, эцмәк (бияләй) пәйләйте ул. Йасқысын, көскесен (язын-көзен) пәйләйте. Йасқысын пәйләй көскөгә, ә көскөсмәттә тағы да йазғыға пәйләп сәрүк мән, резинаwый сәрүк мән кийергә. Сәбүк тибес сапогины. Мин қышқысын кийәм пыйма (киез итек). Сөйләүче: Хананова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Аш-су Туйға пауырчақ, күмәч, пирок, картошкадан шәңкәләр (ватрушка), чөгентертән пирок, қалач (уртасы тишек камыр аш), майға қурлы қалач пешерәтоханнар, ит суйатқаннар ите. Пелмин (пилмән) бөгәткән итек. Эченә ақча, тоз, қамыр та тығатхан итек - бәхетле кешегә эләгәме инте. Йәймә пауырсақны күкәйгә генә пешерәләр. Пәрәмеч пешерәләр. Ит тығалар эченә. Таба икмәк, пәлеш, күрәгәч (пирожок). Кишер или чөгендер тығабыс. Туқмақ мән туқмый идек. Сөйләүче: Фәйзуллина Мәрвәнә Мөхлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Пәрәмәч пешерәбес, ит мән. Сумса, қалач, булочкалар. Инәм безснеке пешерә иде в основном шәңкә. Мин үзем дә қышқысын шәңкә пешерәм. Хәсер ипи пичне йаққалы, эссеү (эссе) үдә (өйдә). Шәңкәне мондый қамырға пешерәм. Толчоный картошканы болай өстөнә саласың да, ипи пичтә пешерәң. Минем хәсер дә ипи пичем бар. Қуйны суйатылар. Шурбасына бешереп алатлар да, ит мән тулғалы. Пылау, бәлеш, түгәрәк баwырсақ бешерәтеләр. Пестә баwырсақны оҗмаһ ашы тип әйтәтләр. Сөйләүче: Маһиянова Рәүфә Хилметдин кызы (1953 елгы). Козгын авылы Менә мин пешеренәм. Пешеренеп бөтөп, нитмәгәнчә аwызға қапман (капмыйм). Қоймақны та қойабыс. Әркем қойа. Өстө бөтөн, тамақ туқ булса, бултық. Повидло, эремчектән. Антан та бөктек, аны да ашамас булып қуйтылар. Инте ипи урына қалачны ашыйтылар. Башқа нимәне ашамаслар (ашамыйлар). Ипине үсебес пешерәпес. Кәсер инте моны пешергәч, ипи кән китми. Магазинға апқиләләр. Ипине аннан алғылап қуйабыс та перас. Қалач пешерсәк, аны ашыйтлар. Пешерәбес менә. Алый итеп йәшәгәләп торатық. Кәсер қәйнә килә, шәңкә пешергәле гәрәк, тиләр. Шәңкәне кеше пешерсә, йаратабыс. Ул әwәлге бороңқы аш. Йәймә баwырсақ та эшлипес. Менә моны түгәрәк йәймә тимез. Йасыйм, аны йәйәмез. Ул йәймә генә. Ә болай йуан (зур итеп) йәйеп, болай кисеп, оураб-оураб (урап-урап) пешергәнне урама баwырсақ тиләр бестә. Аннан ары қайбер ғеше ғуйанғолақ тиләр инте баwырсақны. Кискәләп пешереп баwырсақны. Сөйләүче: Аппасова Сәрвәр Сафиулла кызы (1928 елгы). Илчебага авылы Шәңгә бешерәтеләр, қыстыбый бешермәсләр (пешермиләр). Мин шәңгәне үсем часто бешерәткән итем. Қобартма бешерәтеләр, бауырсақ шигелле болый. Бешергәнтә болый йәйәң, чите қалынрақ қала. Қобартма тиләр. Қысым сыйыр тотаты. Айыртып алатылар. Көбөктә пешә тоған итек. Майы - күбех май. Гөбө сөт тип әйтәтеләр, қаймағы, майы бешеп киткән соң. Қалач, күмәч бешерәләр. Йә (әйе), күмәч түгәрәкләп тақта мән быйаң да, бешерәң. Ә күмәчне йасыйың. Йулға чықса, нимә булса да бешерәтеләр. Менә қысым китте йулға. Кичә сумса бешертек аңа йулға. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл (Ихсиңер) авылы Пелмин менә домашний фарштан пөксәң. Көрөт пешерәм. Пирашки пешерәң. Пес йер астынтан, қотоқтан (коедан), Иртештән эцәпес. Аш пешерәбес шул судан. Малдың пер бот итен пүләхкә йебәрәбес. Ике ботон йебәрәбес горотқа. Қалғанын - үсепес. Сөйләүче: Ханнанова Кулкалы Низаметдин кызы (1955 елгы). Саургач авылы Баwырсақ, сумса, қасмалар бешерәтек (пешерәбез). Қасма - болай ғылып, түгәрәкләп салатылар. Май қайнап цыққац, аннары эц йағын қассаң. Қасма тип аталаты пестә. Уқлау мән йәйеп-йәйеп, пыцақ мән кисеп. Ул урама тип аталаты. Сөйләүче: Хәбибуллина Хәйриҗамал Сәетгали кызы (1938 елгы). Тибенде авылы Бес әwәл сары май тигән итек. Туң май. Малнықы. Сыдырып, аны қушасын. Ул қалаты. Кәртүп мән жарит теп. Йазауға бирәсен. Малы йуқ кешеләргә бирәсен аны. Солотан ацытып кесәл қыла тоғанар иде. Аның көрпәсен нимәсен сығып алаң. Төбөнә йатып май шигелле. Пешерәң. Менә ул кесәл булаты. Муйылтан, болан цийәтән (балан), мыцыртан (миләш) пироглар йасайбыс. Муйылларны қоротоп, тирмәннән үткәреп, он ғылып, анан пирожки пешергәннәр. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Көймә мән барып, болтырған тигән үлән, сәртә тигән үләнне қапчық мән қайтатқан итек. Қабақ, картушка урына турыйың. Пока картушка нимә, бақча нимә өлгөргүенче, аптырап қалатохан итек. Йаңа чығып килгән қычытқаннар пайталы (файдалы) тип, аны йыйыпты. Инәм қарағатны йыйатқан ите. Аннан аны ашый тоған итек. Паланны монтый чүлмәккә йыйаты та йабып қуйаты. Ул аның эчентә пешәте. Мичкә қуйаты. Муйыл пыйыл пулты. Пылтыр күп алалматық. Сөйләүче: Рәхмәтуллина Сәрвәр Нияз кызы (1929 елгы). Эбаргүл авылы Үсемлекләр Бесдә қарағат (карлыган), қыр йеләге, ир йеләк (җир җиләге), остыған (кура җиләге) бар. Остығаннар урман қабатта үсеп ултыралар. Мычыр (миләш), муйыл (шомырт), полан (балан), торнакүз (мүк җиләге), чийә йыйғалы була. Қарағай ағач вывозитәләр. Мырах (мүк карлыганы) - морошко, оранжевыйрақ ул. Күк чийә (күк җиләк) - урысча голубика булаты, қыр суған (юа), бултырған (балтырган), қычытқан, тегәнәк (тигәнәк), қосых (<кедровый орех - эрбет чикләвеге) та үсә. Қыш буйы сирткәле қосыхны. Сөйләүче: Уразалиева Роза Абдуләди кызы (1935 елгы). Отыз авылы Қайын, қарағай ағацы үсәте. Оусақ ағац (усак агачы), кедрач үсәте. Кедрач аwылта түгел, төстә (урманда) үсәте, төс йақында ғына. Төстә бецән цабатылар. Төстә қабаннар утыратоған. Қыш йул төшсә, трактор мән апкиләтеләр. Цаналары бар уларнықы. Улар валакушалар тип әйтеләте. Тырахторларыбыс мән апкилеп, ишек йанына ырғытапыс қыш. Муйыл, болан цийә (балан), мыцыр (миләш) бар. Мыцыр ауwырулардан йәрдәм итәте. Бөтөрә йемешләр-дарулар айақ астынта инте. Пижма. Сары ул. Өсөп-өсөп қуйсақ, черкиләр (чебен) кермәй. Төстә палатката йатқанта элеб ғуйабыс, пер черки тә кермәйте. Атларның, малларныңқы йараларына қуйабыс. Көләп (гөлҗимеш) бу йақларта булаты. Пәк (бик) күп ул хәсер. Киптерәбес. Хотағыйларым (кодагыйларым), гороттағылар сурайтылар. Сироплар йасайтхан итек. Боланнан сироплар йасап қайтқан итек. Көләпне қоротоп қуйабыс. Йерләребес әйбәт. Бөтөрә (бөтенесе, бар да) үсәтләр: сәртәк (кишер), ләпләүен (чөгендер), түгәрәк шалған һ.б. Қыраларымызнын исемен дед пеләте (белә). Өцөн кенен (өченче көнне) пецән цабатқайны. Қыцыткан үсәте. Уны әйтәткәннәр ите, қайнатып эцтек тип. Тустымақ (тузганак) үсәте. Мәтрүшкәләр бу тигәрәктә йуқ. Но Төмәнтә (өлкә исеме) үсәте. Йеткезеп торатылар. Палтырған бар. Шан ашатхайнық. Анықы калючкасы мән уйнатохан итек. Тамырыннан алып кисеп улатқайнык. Арцып өйәбес тә, настой ғылып. Файталы. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Бақча йемеше утыстық. Картушкаларыбызны йә малға, йә кемгә биргәлибес. Утыстық. Ә алта бестә сөрәләр, потом паразта йасайтылар, атнықы суғасы мән. Көрәх мән күмеп өйәбес. Ул үцеп цықса, қарайбыс. цүбен йыйабыс. Картушкаларыбыс тәмне. Болотоларта йемешләр: торнақүз (мүк җиләге), күк цийә (күк җиләк), қара цийә (кара җиләк - черника), қарағай цийә (нарат җиләге) үсәте. Астыған (кура җиләге) йуғ әле, пешмәте. Ауғуста пешәте ул. Қарағат уже булып киттеләр. Потом йеләк булаты. Төс йеләк (җир җиләге), қайын йеләге. Өйтә клубника, төстә (урманда) - йер йеләге. Мишкәләк (гөмбә) үсәте, аны та йыйабыс. Қосых йыйабыс. Биш йылта бер уңаты. Пылтыр булматы. Пылтыр йөреп-йөреп, пер бидрә тә йыйалматық. Бер йылны йыйатқан итек, йекерме қаплап та. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Основной бездә тол (тал) үсә. Бестә матур йер, но нарат кебек матур ағачлар үсмәй, шунысы йаман. Утынға қайын бестә бар, шор (кечкенә урман) дип әйтәтеләр. Көчкүнә-көчкүнә қайын үсәте. Алырға йарамый, күрсәләр ыштрафлыйлар. Мычыр, болан, қарағат, пөрлүгән (бөрлегән), астыған үсәте. Сасдан йыйамыз қосықты (эрбет чикләвеген), песнеңкеләр қосыхлап қайтатылар. Қартинәмнәр муйыл дип әйтәтохан иде, бес шомырт дип әйтәмез. Ә пақчада эгөршөк (кыйар), памидур, сәрдәк, чөгөндер, пыйас (суган), чеснук, кәбестә, картуп үсәт. Сөйләүче: Гәрәева Алмира Мөхтәр кызы (1980 елгы). Козгын авылы Нацар йыллар пулған (булды). Китәткән итек урманға. Қара күк, пултырған (балтырган) ашаған (ашадык). Қыра цитләрдә урыс қабақны (лопух) ашайбыс. Сөрлегешеп. Ни ашау гирәк. Ағачқа (урманга), шарларға (кечкенә урман, таллык) цығып китәбес, ни өлгерсә, ни күрсәк - шуны ашағалы. Әле боқцада төрлөсөн утысқанмын (утырттым). Қартайып утырып қуйтым. Қыраларга қызыл цийә, торнагүз (мүк җиләгенә), қарағатына (карлыганына) да йөрегән. Сем'йа булғац мәшкәләгенә (гөмбә) дә йөргән. Йуwан-йуwаннарын йыйатқан итек. Сута йебетәбес. Ақ мәшкәләк тип ататқан итек. Сута йебетеп-йебетеп, тозлап (тозладык). Сөйләүче: Хәбибуллина Хәйриҗамал Сәитали кызы (1938 елгы). Тибенде авылы Имләүләр 1. Терескәк (күзгә чыккан арпа) имләү: Бисмиллаһи-рахмани - иррахим. Тересгәк миңә чыққан йуқ, Тубығы мән (белән) төрткән йуқ, Син тересгәк, ә мин ирсәк, Имең-томың ул (шул) пулсын. Тфу-тфу! - дип, өч тапқыр төгергәле аwрыған күсгә. 2. Тимрәү имләү: Бисмилляһи-рахмани -иррахим. Тим-тим тимрәү, Қайан ғилден, шунда кит. Судан булсан, суға кит, Илдән булсан, илгә кит, Йердән булсан, йергә кит. Тфу-тфу-тфу! - дип, өч тапқыр биткә қарап әйткәле. 3. Сүwәл (сөял) имләү: Бисмиллаһи-рахмани -иррахим. Ай бетте - син дә бет, Син бетермәсәң, Мин бетеремен. Тфу-тфу-тфу! - дип, өч тапқыр әйтеп сырғый.Төрле ағачтан (қайын, аусак) астына бармақны ышкырғалы. Сөйләүче: Сабаралеева Мөэминә Хәйдәр кызы (1938 елгы). Отыз авылы Шәлтептә (бишек) Рөстәм. "Әп ит, әплә үзеңне, Рөстәм" (бишектәге балага дәшә). Мин аны қурқмасын дип әплим (имлим). Тоғалар (догалар) пелән. Йөрәк йаққа күбрәк қағып әплийең. Әпләүче дә йуқ ғуй хәсер. Аннан бер ике йотым соу эчәргә кәрәк. Нық аwырса, қот қойатылар қурғаштан. Сөйләүче: Уразалиева Роза Абдуләди кызы (1935 елгы). Отыз авылы Тересгәк (арпа) күзгә чығаты. Йод мән прижигат' итеп қуйамын. Әбиләр фигушки қуйалар иде дә, имлиләр иде. Қурқуны бетерер өчен әплиләр былый. Уқынып суғалар күкрәккә. Безнең аwылда андый уғымышлы қортқайақлар (карчыклар) кән (күп) иде. Сөйләүче: Маһиянова Рәүфә Хилметдин кызы (1953 елгы). Козгын авылы Өй иясе һәм пәри "Клупның эцендә өй ийәсе бар, хоз'айничайыт", - тип әйтәтеләр. Детский сад булған ул. Бөгөн алай булты, болай булты, тип сторожлар гел сәүләйтханнар ите. Өй ийәсе бөтөн кешетә булмайты. Өй өйәсе берәүнекетә бар, берәүнекетә йуқ тиләр. Песнең өй тыныц булған. Кемнәрдер әйтәте: "Үәт йоқлатмайты өй ийәсе, улай йөрите, болай йөрите", - тип. Эцен йалын (атның) ишеп қуйатылар. Ишелеп қуйаты. Исепес китеп қарайбыс. Пәценде урманта пула тоған тигәннәр ите. Монта өстөгә ағынсаң, бер ағацлықта гел әйткәннәр ите. Үәт анықы урманнықы пәрисе, тип. Урманның пәрисе қуыштырып китәте, тип. Пер кисәк кенә ағацлық эцентә тә геше оташып (адашып) қуйаты анта. Йәш цақта алай ишетәтохан итек. Аннан соң аларны пөтөргәннәр ите. Ул wақытта ул ағацлық ите. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Ышанулар, гайре табигый хәлләр Әйтәтеләр ите теге переулокта гел ох (ак) кийемле хатын усаты (уза), тип. Ул хатын усса, буран сынын (кебек) үwерелепүwерелеп (өерелеп) оцоп китәте, тип. Йәйнең көнө алай. Йасның көнө мийә қысым әйтәте: "Йаныңнан атлап усты ақ кийемле. Күртеңме?" тип. Мин күрмәйем, ул күрте. Мин ишек алтан қарап торам, ти, йаныңнан усты ул, тите. Сөйләшмәйте ул. Ипләп атлап усаты. Аннан үwерелеп-үwерелеп оцоп китәте тип. Кеше сынны (кебек) киләте тә, аналай усып китәте. Ураған сынны. Даже йел тә йуқ, тыныц көннәртә тә ул оцоп китәте, ти. Аурак кеше үлертә керә, тип сөйләйтеләр. Например, менә перәүнең бөгөн аурағы (әрвах) герте (керде) қуйты, тип. Йәшенкәле. Йәшенеп қарайты. Кемне қарайты, ул керте қуй, тип сәүләте. Ә мин аны күрмәйем. Күрәткән кешеләр була антайны. Икенце көнне ул кеше қаты аwырып китәте, ти. Или уже үләте. Аурағыннан соң осақ қалмайты, тиләр. Төш хәйер бирәбес. Аның аурағы йөргәнте, тип сәүләйтеләр аннары. Ул йаман (начар) микән әллә ул, тип. Сөйләүче: Сабарметова Мансура Райзетдин кызы (1959 елгы). Каенавыл Уеннар Уйыннар алай иде: тухта басмар, тахта сәкерү. Типчек (таган, рус. качели) тибә идек, пау қорасың да. Қыш буйы чана шуатхан идек, хәзер шумыйтлар. Могу порып күрсәтеп килгәле тауны, қыйра килмәсә (иренмәсәң, ялкауланмасаң). Қыйралых - ул йалқаулық инте. Сөйләүче: Уразалиев Ихсан Муса улы. Отыз авылы Элек заманда айақ уйын уйнағаннар. Гармушка мән айақ уйын уйнайтылар. Итәнтә тыпырдап қына утырапыс. Ә кәзер йәшләр суғышатылар. Пес третий лишний уйнаған (уйнадык). Свиданйа уйнаған. Қышқысын клупта круг уйнайтған итек. Йөсек (йөзек) салып уйнау. Кругқа утыраты. Йегет қысны чуппағалы (үбү) тышқа чығып - наказанийы. Үзепес тәртиб қылып, клубны үзебес тасарта тыған идек Сөйләүче: Рәхимова Гөлсара Абдулхак кызы (1949 елгы). Тау авылы Расловка уйнатқаннар ите әwәл. Бара-бара қыc мән бола (егет) йетәқләшеп, қултықлашып атлап, парып торып утыратлар қобатлап. Йырлашатылар. Аннан арттағылар йырлашып атлап парып, торып утыратылар. Әнә алый әйләнеп. Антый уйыннар уйнап (уйнадык). Белмән, үчерит шигелле инте ғуй, торып утырат. Пы йақтағылары йырлашып парып утыраты. Раслувка дип әйтәткәннәр ите. Көцлө йәшерәкләр кем табаты, ул танцеwaт' итәте. Потом ололар цыбыртқы мән суғып, қуып ташлайтылар. Эшкә гитү гирәк. Таралышып китәтләр аннары. Ақлар мән қысыллар уйнайбыс. Кибән пецәнгә пер бола пер йаулықны пецәннең эценә төртеп қуйаты. Ә пер йаулықны қыс икенце кибәнгә төртеп қуйаты. Ә менә син аны эзләп пақ (<бак, кара) қайа қуйғаннары. Йаулықлар йуғалып қалаты. Инәләрең йаулығын ипләп апцығып китәбес тә өйтән. Туқмақ уйынны мин уйнап йөрмәгән (йөрмәдем). Минем аққаларым (абыйларым), әпәләрем (апаларым) уйнап йөргәннәр. Бeр нимә утысатылар уртаға. Кийәү мән қыс уйнайты. Ататы. Кем эләктерә, ул әүләнәте (өйләнә). Кем эләктерәлмәй, ул өйләнәлмәйте. Сөйләүче: Хәкимова Нәчибә Мәҗит кызы (1941 елгы). Саургач авылы Җырлар Һаwаларта очған аққошларның Алларынта сур-сур шәһәр бар. Ицән микән иркәм, Әллә wафат микән, Йау басылды, тигән хәбәр бар. Һаwаларта очған аққошларның Қорап тортым теселеп очқанын. Очқан қошлар та белмәте Эчләремнең ниләр қушқанын. Һаwаларта очған аққошларның Қанат оцларындан қан тама. Ата-анасындан қалған йәтим бола Күкрәк көчләре мән хәл ала. Күп-күп йылтан бирле йырлайым бы йырны. Суғыш wақытында йырлый тоханнар ите. Сөйләүче: Ниязова Фәридә Рәхим кызы (1934 елгы). Эбаргүл авылы Ялгыз ана Зур шәһәрнен очы (ачы) йелләре Әйләнә тә болғана. Тош (таш) йортының пер мөңәшентә (почмагында) Босып тораты пер ана. Бошын ийгән, қулын сусған, Өстөндә иске геийем (кием). Аwыр эштән куллар талған Учта йата тийеннәр. Дүрт сабыйға ана та син, Ата та булдың үзең. Аwыр тийеп көмөр (гомер) буйы Зарланмадың пер үзең. Иң олысы Себерларғә, Ақча эшлим, тип киткән. Қайта алмый, күптер эше, Хат та йазмый бик күптән. Икенчесе Мәскәүләрдә Марҗа килен йанынта. Хәбәре йуқ туйтан бирле, Ул ғуй белмий барын да. Өченчесе чит илләрдә, Китте заман үзгергән. Биш йыл элек хәбәр салды - Шиғыр йазып җибәргән. Автор: Фәйзуллина Мәрвәнә Мөхлисулла кызы (1937 елгы). Кышлау авылы Кругawой уйнағай итек. Аны йырлай тыган ителәр. Эшем (эчем) бошса, тутырып йырлайым. Вай сулары салғын (салкын), Ақ үртәкләр үрләргә салмай. Эчләремдә йалғын (ялкын). Қайғышларым салғын. Бер йырламай бер тә ғуй түзәлмам. Алай та бултым буйыл, Болай та бултым буйыл. Сабағыннан өсөлөп төшкән Алмақай бултым буйыл. Дустым йырлашайық, Йырлап ацылсын күңел. Йырлап ацылмаған күңел, Йоқлап ацылацақ түгел. Сөйләүче: Юлдашева Зөлхәмидә Рәхмәтулла кызы (1924 елгы). Каенавыл Такмаклар Йырлайық әле, йырлайық әле, Йырлайық әле алтыны. Йырламас идек алтыны - Безнен пүген йал көне. Ағдыр пәке саплары, Күктер пәке саплары. Алтмыш йете, йетмеш йете Ғыздын дәртле чақлары. Ақлы ситсы күлмәк кийеп Урамны биш әйләнтем. Қылқың (холкың) ай-wай начар икән, Напырасны пәйләндем. Ал булса ни, гүл (гөл) булса ни, Булса ни, булмаса ни. Аның ақыллары булсын, Буйлары булмаса ни. Алма чуар күп атлар, Әкрен басып йул алдым. Үзләренең йәш чақларын Ник оныта бу қартлар. Қазаннардан сатып алдым Көмөш ташлы балдығым. Бәлки гел пергә булырбыс, Перкем пелми алдағын. Пийек икән таwығыз, Қаршы йаwа қарығыз. Без килдек тә қунах булдық, Инде үзегез барыңғыз. И, Ходайым, бирмә ақыл тилеге, Шул да йетә. Синең биргән ақылларын Барыбер йилгә китә. Идәнемнең тақтасының, Сындырасын қатбасын (идәннең икенче каты). Әгәр сындырсан қатбасын, Атаң килеп йамасын (ясасын). Гармунчы Сабаралиев Чиангир Кашап улы (1939-1986) көндәлегеннән язып алынды. Отыз авылы Әйтемнәр Байда тиле кән (күп) була, байлық мән беленмәй. Мич эчендә бәлеш күрсә, әлхәт уқый муллалар. Сөйләүче: Сабаралиева Мөэминә Хәйдәр кызы (1938 елгы). Отыз авылы МӘҢГЕЛЕККӘ АККАН СУЛАР БАР Илсөяр Закирова Иртыш елгасы ярларына гасырлар буе үскән урманагачларга сыенып татар авыллары утырган. Буялмаган өйләр, озын кышлар өчен әзерләнгән утын рәтләре, авыл урамнарындагы караучысыз маллар - бу Cебер авыллары өчен уртак күренеш. Йортларның гына түгел, Себернең кырыс тормышына да бизәк булган челтәр тәрәзә йөзлекләре бу авылларда татарлар яшәгәнен искәртеп тора. Татар халкы кайда гына яшәсә дә, аның уртак тамырларына, кардәшлегенә ишарәләгән билгеләр бу. Юлыбыз - Омск өлкәсенең Тевриз һәм Усть-Ишим районнарына. Юл озак, Омск шәһәреннән 500 километр ераклыкта урнашкан Тевриз районына ярты көн бардык. Әледән-әле Иртыш ялтырап күренә. Ул әле ераграк китә, әле якыная - шул рәвешле көн буе безнең белән янәшә ага, суларын Төньяк боз океанына - Мәңгелеккә озата. Авыллар арасы 50-60 яки 70 чакрым да була. Урман, сазлыклар арасыннан сәгатьләр буе барабыз. Ерак үткәндә - бөек империя заманында салынган юлда тизлек 30-40 километрдан артмый. Ул шактый тузган, әмма аның заманында нык эшләнгән булуына шик юк, нинди генә яңгырларда да юл өзелми. Биредә татарлар борынгыдан яши. Мәсәлән Усть-Ишим районы Әшеван авылы янындагы күрсәткеч тактага бу авылга 1226 елда нигез салынуы турында язылган. Биредә яшәгән себер татарлары янына Идел буе татарлары да килеп урнашкан. Берәүләре бирегә, үзләре әйткәндәй, "ырсык" (ризык), җир-су һәм бәхет эзләп килгән. Андыйларны "самоходлар" дип атаганнар. Төрле чорларда бирегә сөрелгәннәр дә шактый. Халык XVIII-XX гасырларда күчеп килгән ата-бабалары, нәселнәсәпләре, килеп чыгышлары турындагы мәгълүматны хәтерендә саклый. Безнең бабаларыбыз - Казанныкылар, безнекеләр - Самарадан, безнекеләр - Саратовтан, дип сөйлиләр. Кайда гына яшәсә дә, кая гына барса да, югалып калмаган эш сөйгән татар халкы, биредә дә кул кушырып утырмаган: иген иккән, ауга йөргән, Иртыштан, күп санлы елга-күлләрдән балык тоткан, йорт салган, балалар үстергән. Кыска Себер җәендә урманнан җиләк-карлыганын, торна күзе (мүк җиләге) җыеп калырга тырышканнар. Озын кичләрдә Казан ягыннан килгән татар китабын - "Кыйссаи Йосыф"ны көйләп укыганнар, "Таир белән Сәүрә" ("Таһир-Зөһрә") турындагы кыйссаны тыңлый-тыңлый кызлар чигү чиккән, җеп эрләгән. Авылларның төрлесе бар. Кайберләрендә берничә йөз хуҗалык булса, икенчеләрендә 30-40 йорт калып бара. Беренчеләрендә ел саен дистәләгән яңа йорт җиткереп керсәләр, икенчеләрендә 1905 елларда салынган йортларда да яшәп яталар. Колхозлар юк, эш юк - кеше үзенә һәм Аллаһка гына ышана ала. Биредә дә иген дә иккәннәр, фермалар да булган, яңа мәктәпләр, мәдәният сарайлары төзелгән... Болар тарихта гына калган. 90 нчы елларда төзелә башлаган мәктәпләр ишелеп ята. Моңсу... Хәзерге вакытта һәр авылда диярлек мәчет бар. Себер авыллары мәчетләре Татарстан авылларындагы мәчетләрдән үзгәрәк. Биек, манаралары белән күктәге айга үрелеп утырган мәчетләрдән аермалы буларак, алар тәбәнәгрәк, җиргә, кешеләргә якынрак тоела. Бу дөрестән дә шулай бугай. УстьИшим районының Тау авылы мәчетендә инандык моңа. Җомга намазына ирләр генә түгел, балалар да җыелган. Хатын-кызлар, җомгадан соң, намазга килгән бала-чаганы тәм-томнар белән чәй эчертә. Өлкәннәрнең тәмле чәе белән генә түгел, җылы сүзе белән дә сабыйларның күңелләренә иман нуры иңә. Әкренләп намазга басалар. Бу яктан Тау авылы мулласы Руслан күпләргә үрнәк булырлык. Алар хатыны Фәйрүзә белән халыкның рухынҗанын сафландыру, иманга китерү өлкәсендә зур эш эшлиләр. Себер татарларында үзенчәлекле бер культ бар. Бу астаналарны изгеләштерү. Астаналар - Тубыл-Иртыш якларындагы изгеләр каберләре. Аларда шушы төбәктә ислам дине тараткан шәехләр күмелгән. 1394 елда бу якларга халыкны ислам юлына тарту максаты белән Бохарадан 366 шәех килә. Аларга 1700 кешелек коралланган гаскәре белән Урта Азия далалары ханы Шаһбани да ярдәмгә килә. Халык ислам динен җиңел генә кабул итмәгән, зур, канлы бәрелешләр дә булган. 366 шәехнең өч йөзе һәлак була. Өчесе генә Себердә яшәп кала. Әмма ислам дине кабул иткән халыкны укыту-өйрәтү өчен Бохарадан шәехләр, дин белгечләре күпләп килә башлый. Байтагы шунда яшәп тә кала. Астаналар - менә шушы шәехләр күмелгән урыннар. Алар, кайбер очракларда, авыл, ә кайвакыт күмелгән шәехләрнең исеме белән дә атап йөртелә. Астаналарны карап, чистартып торган кешеләр бар. Бу җирләрдә агач сындырырга, җиләк өзәргә дә ярамый. Нәзере, берәр теләге булганнар астананы карап торучыларга сәдака бирә, кайбер очракларда сәдакаларны кызыл чүпрәк кисәгенә бәйләп юлчылар артыннан тугыз астанага җибәрәләр. Күп астаналарның изге хайваны яки кошы да була. Мәсәлән, без йөргән авылларда ул - аккош. Шәехләрнең рухы аккош булып күренә, дип тә ышаналар. Төшендә астана кошын яки хайванын күргән кеше дә, моны кисәтү дип аңлап, үзенең эшләгән эшләрен искә төшерә, нәтиҗә ясый, сәдака бирә. Астаналар олы һәм кечегә бүленә. Олылары - Бохарадан килгән шәехләрнең каберләре, ә кечеләре соңрак чорларда, мәсәлән, гражданнар сугышы елларында һәлак булган дин әһелләре, муллалар каберләре. Себер авылларында татар теле - төп аралашу теле. Өлкәннәр дә, яшьләр дә тәмләп, "себерчә" татарча сөйләшә. Авыл белән авыл арасында да сөйләм аерылырга мөмкин. Кайбер авылларда ул әдәби телгә якынрак, икенчеләрендә диалект үзенчәлекләре ачыграк чагыла. Әмма, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылмау сәбәпле, яшьләр татар телендә укый-яза белмиләр. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк - татар теленең үзенчәлекле авазларының язылышын - хәрефләрне мәктәпләрдә өйрәтәләр, ата-ана туган телдә сөйләшергә өйрәтә. Себер татарларының сөйләмен укучы да күз алдына китерсен өчен бер-ике мисал да китерәсем килә. Мәсәлән, без "килеп ятам" дип сөйләшәбез, бу ятып килүне дә, килгәч ятуны да аңлатмый, процессны белдерә торган форма. Ә Себердә "килеп утырам" дип сөйлиләр. "Әнә аю килеп утыра" дигән җөмлә безнең себер-сәфәребезнең девизына әйләнде. Аюлар Себер урманнарының төп хуҗасы. Аларга ау тыелган. Дөрес, аю аулау беркайчан да себер татарларының яраткан шөгыле булмаган. Аю белән кешенең кардәшлеге турындагы тотемистик ышану эзләренең бүгенгә кадәр саклануы моны раслап тора. Фәнни экспедициянең максаты - халыкның рухи мирасын барлау, өйрәнү иде. Рухи мирас - ул халык авыз иҗаты да, тел үзенчәлекләре дә, кул эшләре дә, татар йортының эчке һәм тышкы бизәлеше дә, җыр-музыка сәнгате дә, милли гореф-гадәтләре дә. Һәрбер белгеч үзе эшләгән өлкә буенча материал туплады. Себер татарларының фольклорын өйрәнелмәгән өлкә дип әйтеп булмый. 1867-1868 елларда бөтен гомерен төрки халыкларның телен, халык иҗатын өйрәнүгә багышлаган немец галиме В.В. Радлов Иртыш, Тобол, Обь елгалары буйларында Себер татарларының халык иҗатын җыя. Галимнең татар фольклоры өчен хәзерге көнгә кадәр иң әһәмиятле чыганакларның берсе - "Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи. Часть IV.Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменьских татар" дигән хезмәте 1872 елда дөнья күрә. Бу унтомлык үзендә тупланган материалның күләме белән дә, әһәмияте белән дә тиңдәшсез хезмәт. Дүртенче томга себер татарларыннан 19 авылда җыелган йөз унбер әсәр урнаштырылган. Алар арасында дастаннар, әкиятләр, җырлар, риваятьләр бар. Мәсәлән "Ак Күбек", "Мешәк Алып", "Йәстәй Мөңке", "Кадыш Мәргән" кебек дастаннар нәкъ шушы томга кергән булу аркасында гына безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. Бу хезмәт татар халык авыз иҗатын тикшерүчеләр өчен дә, укучы өчен дә кыйммәтле чыганак. Томга язылган кереш сүздә себер татарлары турында белешмә һәм китапта урын алган материалларның ни рәвешле җыелуы хакында мәгълүмат бирелә. В.В. Радлов себер татарларының фольклорын җыюның катлаулы эш булуы турында да язып калдырган: "Халык риваятьләре - ата-бабаларның гамәлләре турында мәгълүмат саклаган әкиятләр, җырлар яшисен яшәгән картлар күңелендә генә сакланып калган. Бары алар гына үзләренең яшь вакытлары - халык рухының ата-бабаларының батырлыкларын мактаган җыр һәм әкиятләрне башкарырга көч биргән вакыты турында изге хатирәләр саклыйлар. Хәзерге буын, күбесенә эчтәлекләре аңлашылып җитмәсә дә, Мөхәммәдияне, Әхмәт Ясәви хикмәтләрен, Мир Али Ширне җырлыйлар. Югарыда әйтелгәннәрдән халык әдәбияты үрнәкләрен җыюның никадәр зур хезмәт таләп итүе аңлашыла. Муллалар авыл халкына еш кына минем үтенечләрне үтәмәскә киңәш итәләр иде, һәм мин картлардан берәрсен таба алган очракта да, аларның яшь үзенчәлекләре белән бәйле җитешсезлекләре һәм күп сөйләшүләре язып алу эшен катлауландыра иде. Шул рәвешле, мин нәрсә ишетсәм шуны, җыр һәм риваятьләрнең иң әһәмиятсез өзекләрен дә язып барырга мәҗбүр булдым". Хәзер вакытта В.В. Радлов язып алган дастаннарны тулысынча ишетү, язып алу, әлбәттә, мөмкин түгел. Шулай да, Радлов томына кергән "Таир белән Сәүрә" дастанының эчтәлеген безгә Усть-Ишим районы Тибенде авылында сөйләп бирделәр. XIX йөздә халык иҗаты әсәрләренең онытыла баруына уфтансак та, халык исән булса, фольклор да сакланып калачагына инандык. Хәзерге вакытта чорыбызга хас аерым жанрлар популяр. Аеруча кечкенә күләмле жанрлар еш очрый. Һәр авылда ышануларның, мифологик хикәятләрнең төрле вариантлары очрый, гомер буе халыкның юлдашы булган кыска һәм лирик җырлар язып алабыз. Авыл, халык тарихы, нәсел-нәсәбә турында мәгълүматларны да ата-бабадан күчеп безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләр саклый. Кызганыч, телебезгә бизәк булган мәкаль-әйтемнәр бу сәфәребездә аз ишетелде. Фольклорга караган материаллар арасында шактый үзенчәлеклеләре дә очрады. Мәсәлән, Иртыш буенда урнашкан авыллар буларак, биредә елга, су белән бәйле шактый йолалар, ышанулар язып алдык. "Боз озату" йоласы хәзергә кадәр саклана. Аны Тәбриз районы Козгын авылында "Су-туй" буларак зурлап үткәргәннәр. Су буена самоварлар алып төшкәннәр, күңел ачып бәйрәм ясаганнар. Теләк теләп суга икмәк салганнар. Шушы ук районның Тау авылында үзләренә сәламәтлек теләп суга акча атуларын сөйләделәр. Алар аккан бозлар аркылы Мәңгәли бабайга - төньяк рухына сәлам әйтәләр. Акча атканда "Мәңгәли бабай, безгә сәламәтлек бир!" - диләр. Элегрәк бозларга курчаклар куеп җибәрү йоласы да булган. Иртышка агызганда бу курчаклар авыру-хасталарны алып киткән, диләр. Курчакларның елый-елый агуларын сөйләгәннәр. Әшеван авылында боз киткәндә башка рухларга - Тәйнвәйнгә яки ӘхәләйМәхәләйгә сәлам әйтәләр, сәдака бирәләр икән. Эбаргүл авылында боз озатканда Мәңке бабайга, Мәңкелек бабайга сәлам юллыйлар. Мәңке бабай, Мәңкелек бабай - Иртышның хуҗасы дип ышаналар. Бу йолаларда татар фольклоры өчен әлегә кадәр таныш булмаган мифологик образ - Мәңке, Мәңкелек, Мәңгәли турында сүз бара. Аны информантлар төрлечә аңлата. Ул Су иясе, Иртыш хуҗасы, Төньяк рухы, яки Төньяк боз океаны рухы буларак аңлатыла. Бу образ турында информация киләчәктә тагын да киңәер, аның функцияләре ачыкланыр, дип уйлыйбыз. Әлегә бу образ турында - Мәңгелек рухы, ягъни икенче - мәңгелек дөнья белән бәйле рух дигән фикергә килә барабыз. Кызыклы һәм фән өчен яңа ышануларның берсе - Кир ягылды. Җиде елга бер уза торган Акъегет турында ышанулар язып алдык. Акъегет авылларны, кешеләрне пакьләндереп уза торган образ буларак тасвирлана. Әлеге образ белән бәйле тагын бер ышану бар - ул, җиде ел эчендә, никахсыз туган балаларны да җыеп китә, дип ышанганнар. Акъегет томан кебек үткән. Аның үткәнен хайваннар гына тынычсызланып белдерә торган булган. Аерым кешеләр тыгыз һава дулкынын тоеп, авылдан Акъегет үткәнен сизгәннәр. Эбаргүлдә (Ихсеңер) бары шушы авылда гына очрый торган Ак Куян дигән образ белән таныштык. Ул образ турында да информантлар күп мәгълүмат бирә алмады. Ул - ике авыл чигендә яши торган рух, диләр. Вакытсыз - акшам тирәләрендә юлда йөрүчеләргә очраган. Бала-чаганы да "Ак Куян очрар" дип куркыталар икән. Җәен-кышын бер үк төстә - ак тунлы булганга күрә аны, гади куян булмыйча, рух-ия, дип аңлаталар. Биредә татар мифологиясенең күп кенә ияләре, рухлары турында да ишеттек. Бу образлар ерак мәҗүси үткәннең кайтавазы булып халык хәтерендә саклана. Урман иясе, Еш ия турындагы ышанулар, ялгыз аучыларның әлеге Ешлар белән очрашуы хакындагы хикәятләр саклана. Матур кыз булып аучы йортына килеп кергән Урман иясе белән безнең Шүрәле арасындагы туганлык җепләре ерагайган. Әмма алар икесе дә табигать рухлары, вазифалары да бер үк - вакытсыз йөрүчеләрдән, тәртипсезләрдән урманнарын саклыйлар, шуның рәвешле кеше белән табигать арасында билгеле бер гармония булдыруга ярдәм итәләр. Иксез-чиксез Себер урманнарын закон гына саклап бетерә алмый. Себер экологиясен сакларга шушы рухлар күбрәк өлеш кертә. Кирәгеннән артык җәнлек атучылар, балык тотучылар җир-су ияләре тарафыннан җәзаланырга да мөмкин, диләр. Шуңа күрә аучы да, балыкчы да, бу ияләрнең күңелен күреп, үзен тыйнак тотарга тиеш. Табигать күренешен җанландыручы мифологик персонаж - Әләмәче турындагы ышану да кызыклы. Әләмәче - җил-буран иясе булырга тиеш, ул кар-буран, көчле җил белән йөргән. Үзләре әйткәнчә, кыен (пәри туе) кебек бөтерелеп йөри икән. Аңа баскыч алдына чыгарып, икмәк, башка ризыклар куя торган булганнар, куймасаң, кешеләргә зыян салган, диләр. Татар фольклорның бер хасияте - аның кайда яшәвенә карамастан - бөтен татар халкы өчен уртак булуы. Татарлар яшәгән кайсы гына өлкәләргә барып чыксак та, иң беренче яза торган уен - ул "Наза" уены. Аны Татарстанның һәрбер районында язабыз. Мәсәлән, Кукмара районының һәр авылында "Наза" җырының үз вариантлары бар. Әстерхан, Пенза, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан Республикаларында һәм башка бик күп регионнарда яшьләр уйный торган җырлы уен ул. Себердә дә "Наза" уены һәрбер авылда иң популяр уеннар исемлегендә булган. Кызганыч, хәзер бу уеннар юкка чыгып бара. "Ак бокал" дигән уен да булган. Ул уенның да җырлары гына калып бара. Себер авылларында көйләп укылган "Сак-сок" бәетен, мөнәҗәтләр язып алдык. Бәетләр, мөнәҗәтләр кебек жанрлар белән бәйле бер үзенчәлек күзәтелә. Алар бер тапкыр онытылып бетә язганнан соң, китаплар аша яңадан халык теленә кайткан. Информантлар "Сак-Сок" бәетен әниләре-әбиләреннән ишеткән булсалар да, Казан ягыннан килгән китаплардан белгәннәрен яңартуларын сөйлиләр. "Наласа", "Зәңгәр күлмәк", "Сарман" җырларын да биредә бездәге кебек җырлыйлар. Себернең үз көйләре белән дә таныштык: Ак куяннар качар шар белән, Яңа гына яуган кар белән. Ахирәт күрке - иман белән, Дөнья күрке - сөйгән яр белән. Бу - Себер татарларының "Ак куян" җыры сүзләре. Аны бөтен авылларда да беләләр. Еш кына борынгы җырларның аерым строфаларын гына хәтерлиләр: Утырдым ла көймә түренә, Карап иштем сулар төбенә. Су төбендә һич кара юк, Алла биргән эшкә чара юк. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ир-егетләрнең исемлеге һәрбер авыл уртасына куелган истәлек такталарына уелган. Дүртәр, бишәр бертуганнар кире әйләнеп кайтмаган гаиләләр дә бар. Өмет белән өметсезлек, гаҗизлек чагылган сугыш чоры җырлары безнең көннәргә кадәр килеп җиткән: Һаваларда очкан аккошларның Юлларында зур-зур шәһәрләр. Исән микән бәгърем, вафат микән? Сугыш беткән, дигән хәбәр бар. Экспедиция барышында Тевриз районының Отыз, Кышлау, Козгын, Әйрә (Кипо-Кулары), Тау һәм Усть-Ишим районының Эбаргүл, Илчебага, Саургач, Тибенде, Каенавыл, Әшеван авылларында материал тупладык. Яңадан очрашырбыз, дип саубуллаштык Себер белән. Себернең аю килеп утыра торган кара урманнары арасында, серле Иртыш елгасы ярларында күңелебезнең бер кыйпылчыгы калды. Экспедиция вакытында язып алынган халык иҗатының аерым үрнәкләре Бабаларның Себергә килеп чыгуы (риваять) Бабабыз Мостафа исемле була. Ул бик чая кеше була. Аның бик яхшы айгыры була. Айгырын саткан Казан базарда. Карап торган, атны кая алып китерләр. Шуннан мыштым гына артыннан ияреп барган. Төнлә айгырны кереп урлый. Тотканнар моны. Сөргенгә Себергә җибәргәннәр. Үзен генә түгел. Үзенә генә ышаныч юк. Моны урядник озатып килгән. Иң зур җинаятьчеләрне - кеше үтерүчеләрне һәм казнакрадларны гына урядник озатып килгән. Урядник монда тапшыра полицейский управлениенә дә, кире кайтып китә. Мостафа биредә өйләнә, уллары Мөхәммәтҗан, Әхмәтҗан, Шәйхетдин туа. Авылда ике катлы ике йорт бар. Аларны шушы Мостафаның ике улы сала. Берсен 1905 елда Мөхәммәтҗан сала. Отыз авылы Отыз авылының беренче урнашкан урыны монда булмый. Ул моннан 5-6 чакрымда, Иртешкә якынрак, язын су баса торган урында урнашкан була. Ел саен язын авылны су баскан. Халыкның төп шөгыле - балык тоту, ау була. Тайгага ауга йөргәннәр. Хәзерге Отыз урынына да ауга килгәннәр. Монда урман була, җәнлек күп була. Алар бу җирне бик ошатканнар. Көймәләр белән киләләр. Беренче булып утыз кеше күчеп килеп йорт сала. Авылның исеме шуннан килеп чыккан. Аурак Аурак ул кешенең күренми торган рухы. Кеше үләр алдыннан аның аурагын күрәләр. Димәк, ул кеше тиздән үләчәк. Әгәр кич күрсә - кеше тиздән үлә. Әгәр көндез күрсәләр - озын гомерле була. Аурак ачык күренми, шәүлә булып кына күренә. Карабахчар туе Җыелалар берничә күрше. 10-15 кеше күршеләр җыела. Тәмле ризыклар әзерлиләр. Бу бәйрәмне кызлар оештыра. Ул кызлар кунакка яраткан егетләрен чакыралар. Сыерчык килгәч уздыралар бу бәйрәмне яшьләр. Өйдә уздыралар. Авыллар турында Тевриз районында иң беренче татар авылы - Тау. Ул да Иртеш буенда. Иң борынгы авылларның берсе Әйрә булган. Русча исеме Кипа-Кулары була. Байбакты исемле бер кеше килгән Казан ягыннан. Мондагы матур табигатьне күреп: "Их җире!" - дигән. Себерләр "җ" авазын әйтә алмаганнар. "Ихьер" дигәннәр. Козгын дигән авыл бар. Анда бер агачта козгын оялаган. Кыз урлау Кыз урлау бик таралган күренеш булган. Совет чорында да, 30 нчы елларга кадәр. Бер шундый хәл булган. Бер себер татары өйләнгән бик матур бер кызга. Усть-Ишим районы, Алашаево авылыннан. Теге кыз яратмыйча яшәгән ирен, башка егетне ошаткан. Себер егете ике катлы өйдә яшәгән. Түбән өйдә аяк киеме төзәтепме, ямапмы утыра икән. Хатыны югары катта булган. Теге, Казан ягыннан килгән егет булган, атка утыра да, алдан сөйләшенгән буенча инде, хатынны ала да китә. Теге егет күреп кенә кала. Әмма куа чыкмый. Тегенең абыйлары да була. Курка инде. Сөйләүче: Мөхәммәтев Альфред Газиз улы (1931 елгы). Отыз авылы Юраулар Яңа елда гадать итәләр иде. Абзарга чыгып сарык тотарга кирәк. Кем яшь сарык тота, яшь кияүгә бара. Кем картны тота - карт кияүгә бара. Капка аша таяк ташлыйлар. Таякның башы кайсы якка караса, шул якка кияүгә чыгалар. Утырма һәм өмәләр турында Өмәләр минем әбиемнәрдә - Ак Түбәдә бар иде. Эрләргә, катырга керәләр иде. Каз суйса - каз йолкышырга. Сарык суярга да өмә ясыйлар. Элек эшне өмә белән, күңелле итеп эшләгәннәр. Кич утырмага киләләр. Һәр кеше үз эше белән килә. Отыз Безнең авылга беренче килеп утыз өй салганнар. Урманда агач егып, монда китереп салганнар. Шуңа күрә Отыз дип аталган. Әниләр Самара ягыннан килгәннәр. Алар үзләре килгән. Аларны самоходлар дип атаганнар. Җир эзләп килгәннәр. Башта Актүбә ягына килеп урнашканнар. Анда йорт сала башлагач, урыслар килеп, монда татарларга урын юк, дигәннәр. Шуннан монда килеп чыкканнар. Бөтен авыллары белән күченеп киләләр. Әләмәче Әләмәче ул кич йөри. Күзе ялтырак, ялтырап тора. Кош шикелле. Сөйләүче: Мостафина Мәдинә Гомәр кызы (1928 елгы). Отыз авылы Төп Монда яхшылар яткан җир. Аларны төптә күмгәннәр. Без дога кылганда барысына дога кылабыз. Әүвәл бер карчык бар иде. Ул төпләр саклый иде. Аларга елга бер сәдака алып барып сала иде. Төпләргә, астаналарга, су изгеләренә, җир изгеләренә дога кылабыз. Җырлар Сез килдегез кунакка, Күрешә дә белдегез. Мәкнең ал чәчәге кебек Күземә күрендегез. Бергәлекләр, бергәлекләр, Бергәлекләр бер генә. Бергәлекләр, ай, бер генә, Кадерен белмибез генә. Карабакчар туе Бала чакта карабакчар туен үткәрә идек. Әниләр ботка пешерә иде, оннан. Сөтка ботка сала да, әлбә пешерә. Кура башына менеп карабакчар туен үткәрәбез. Коймак пешерәләр. Әрвак Кеше үзе үлә, ә әрваклар үлми. Әрвакларга, дип әйтеп, хәер бирәбез. Бер Аллам өчен, дип әйтеп, дога кылабыз. Әрвакларга дога кылабыз, зират әһелләренә. Күзгә чалына икән ул. Кеше үләр булса, күзгә чалынып кала, танымыйсың. Мин үзем күргәнем юк. Ишеткәнем генә бар. Аллам күрсәтмәсен. Минем Ташеткандагы кызым әйтә, инә, ди, үлә торган кеше бар ахры Ташетканда, ди. Күземә чалынып үтте, китте, танымадым, ди. Танытмый ул. Әгәр дә якын кешең булса, сине чеметә, яки төртеп уза. Ул әрвак була инде ул. Аны әрвак диләр. Сөйләүче: Туктасинова Екатерина Хафис кызы (1930 елгы). Козгын авылы Төпләрне карау Карт инәм, әтиемнең инәсе Миңҗамал Казанныкы. Без яхшылар токымыннан. Бай кешеләрне куганнар. Кайсын монда, кайсын Сазга җибәргәннәр. Атамның браты Сәңке бабай булган, хатыны Сәңгөл. Бабаларыбыз төпләрне көткән. Кызының карты Ваһап, аннары ул үлгәч хатыны көткән - Шәрифҗамал, аннары аларның балалары Хәми бабай көткән төпләрне, аннары ул бабай үлгәч, Мәхмүзә әби көткән, хәзер мин Маһинур әби. Мулла чакырып, пешеренеп Коръәннәр укытабыз. Ул төпләрне карау була. Козгын Төпкә агачка козгын килеп кунган. Шуннан, Козгын авылы булсын, дигәннәр. Монда күчкәч тә авылның исеме Козгын булган. Элек монда урыслар торган. Аларны куып җибәргәнәр. Элек юксыл кешеләр землянкада торган. Яңгыр туй Элек карчыклар күп иде. Бергәләп җыелып, яңгыр булмаса, яңгыр бәйрәме, яңгыр сые ясый идек. Тавык, куй суеп, аш пешереп. Кем ипи бирә, кем конфет бирә. Теләк телиләр. Яңгырлар булсын, яшьләргә сабырлык бирсен, дип. Сөякләрне Иртешкә салабыз. Карабакчар туе Күкәйләр пешереп, пешеренеп, югарыга, кура башына (сарай башында) чыгып, карабакчар туе да ясый идек. Ул карабакчарлар (сыерчыклар) килгәч, апрельдә була. Аларга да салып калдырабыз. Иртеш буена төшеп, уеннар уйный идек. Урман ияләре Урман ияләре ут булып күренә, диләр. Хәзер алар юк. Хәзер тракторлар узса җир, өйләр селкенә. Хәзер ияләр качып кына торалар, йөрмиләр. Әләмәче бураны Әләмәче бураны, дип әйтәләр иде. Хәер итеп тышка бер кисәк икмәк салалар иде. Су туй Су бәйрәме, дип тә әйтәләр иде. Иртеш буенда уздыра идек. Самаварлар куеп су туй ясый идек. Пешеренеп. Боз киткән вакытта. Бөтен авыл бәйрәме була иде. Төрле уеннар уйный идек. Бозга ипиләр ташлыйбыз. Хәер итеп. Теләкләр тели идек. Бәрәңге пешерә идек. Аулак өйләр Аулак өйләр ясый идек. Яшьләр җыела, пешеренә бергә. Төрле җырлар җырлаша. Көтүче, Наза, Ак бокал уеннары уйный идек. Төрле җырлар җырлый идек. Карабакчар туй Карабакчар туй, туй, Бер атыңны суй, суй, дип, крышага менәбез дә, күкәйләр ашый башлаганчы әйтә идек. Сөйләүче: Туктасимова Маһинур Калимулла кызы (1929 елгы). Козгын авылы Кыска җырлар Кеше сүзе, кеше сүзе, Җиде ят итте безне. Җиде ятлар да кавыша, Өзмик өметебезне. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр алмалар. Алма кебек тәгәрәштек, Сизәсезме балалар? Әнә килә автомобиль, Төягәннәр гел карбыз, Бергә чакта берни түгел, Таралышсак еларбыз. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр гел шешә, Урманнарда чия пешә, Алар да искә төшә. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр ал сабын, Бер сагынмасаң гел сагын, Оныта күрмә тагын. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр бәрәңге. Төшләремдә сине күрәм. Мин төшеңә керәмме? Әнә килә автомобиль, Төягәннәр гел читек, Сайрама, былбыл, моң итеп, Болай да күңелем китек. Әнә килә автомобиль, Төягәннәр суганнар. Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар. Йөгереп чыгып хатлар алам Уйламаган Уралдан. Ике кайгы, бер хәсрәт Башларыма уралган. Йөгереп чыгып хатлар алам, Адреслары Бакудан, Кайгы белән хәсрәтем Кайчан чыгар башымнан. Йөгереп чыгып хат җибәрәм, Полевой почтасына. Минем уйлаган уйларым Җитмәде точкасына. Пәрәмәчләр пешерәмен, Иттән түгел, кавыннан. Иртән торсам хат көтәмен, Читтән түгел, авылдан. Алма пешә, алма пешә, Алма өзелеп төшә. Матур булып ник тугансың, Күзләрем сиңа төшә. Әйдә, дуслар, җыр башлыем, Күтәреп җибәрегез. Авыр сүзләр ишеткәндә, Үткәреп җибәрегез. Безнең дуслар шундый дуслар Бер-берсен шакламаслар. Безнең башлар балык түгел, Кыздырып ашамаслар. Минем иркәм армиядә, Хатлары сирәк килә. Хатлары сирәк килсә дә, Көтәргә туры килә. Ана бәете (информантның әнисе улы үлгәч чыгарган) Балам, синең ишек алдың Ямь-яшел үлән иде. Сагынуларымны белмисең, Саргаеп үләм инде. Ак кәгазьне уеп алдым, Башмагым өлгесенә. Балам, сиңа җыр чыгарам Сагыну билгесенә. Бу чыгарган җырларымны Укыт бала-чагага, Укытсаң бала-чагага, Савап булыр сиңа да. Минем кебек саргайтмагыз, Су сибегез суганнарга. Үзеңнең бәхетсезлегең белән Сыймадың туганнарга. Озатканда карап калдым Күземнән югалтканчы. Ник алмадың минем гомрем, Аның гомрен алганчы. Өстемдәге бишмәтемнең Төймәләре көмештән. Кечкә күземне зур итеп, Карап калдым ишектән. Ай саен унбиш сум акча Җибәрермен үзеңә. Карама минем күземә, Торам әйткән сүземә. Тормадың әйткән сүзеңә, Сары төшердең йөземә. Әгәр туган илгә кайтсаң, Алам, дидең үзеңә. - Чит илләрдә дә йөредем, Эзләдем бәхетемне. Тапмадым мин бәхетемне, Югалттым вакытымны. Инде туган илгә кайтсам, Китмәс идем читләргә. Өем дә юк, хатыным да, Белмим ниләр эшләргә. - Кайт, улым, туган илләргә, Кайтсаң өй дә салырсың. Өй салгач, хатын алырсың, Мине дә алдырырсың. Күз алдына китерәм Синең йоклап ятканың. Гомерләрең кыска булды, Кайсы айда тапканым. - Ун баланың арасында Иң бәхетсез булганмын. Әнкәй, синең иң кайгылы Көннәреңдә туганмын. - Яткан җирең ерак түгел, Ләкин кош та очалмый. Басып торган гәүдәләрең Күз алдымнан югалмый. Терсәгең якын булса да, Җитми бит ул тешләргә. Риза булдым сиңа, балам, Инде нәрсә эшләргә. Сөйләүче: Маликова Зәнифә Баһаветдин кызы (1947 елгы). (Отызда туып үскән) Кыска җырлар Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Асия, Гөлләр белән сандугачлар Юлдаш булсыннар сиңа. Алыйк әле, басыйк әле, Америка туласын, Тартып алып сөйик әле, Бер утырып еласын. Ак яулык ни, күк яулык ни, Яулык исә барыбер. Татары ни, чувашы ни, Җаның сөйсә барыбер. Кип-Кулар сулары кебек Тар сулар булмас инде. Минем яшь йөрәгем кебек, Ярсулар булмас инде. Сау бул, Кип-Кулар елгасы, Аккан суларың белән. Сау бул, минем туган җирем. Сөйгән ярларым белән. Кимә читек, ки калош, Калош кияргә хорош. Кеше яры, диеп торма, Находу барып ябыш. Әби, әби, әбәнәк, Әби бездән тәбәнәк, Әбиләргә кергән идем, Әби ята тәгәрәп. Мәңкелә Миңа әнием өйрәткән: "Боз кузгалса, Мәңкеләгә сәлам әйт" дип әйтергә. Мәңкелә - мәңге ята торган боз ул. Сөйләүче: Фаттахова Асия Хәмидулла кызы (1937 елгы). Әйрә авылы Яңа өй Яңа өй салганда, мөйешенә копейка саласың, байлыгына карап, төрле кеше төрлечә сала. Аннары мөк салалар. Эшен бетергәч, иң беренче икмәк саласың. Аннары тазартасың. Иң беренче ипи көрәген, пумаланы, кәкре тимерне (кисәү агачы) кочаклап алып керәсең, алып кереп мичкә сөйисең. Яңа өйгә кергәндә беренче ипи, тоз алып керәсең. Суровый закон Себердә закон бик суровый була. Белгәнен бер кешегә дә белдермәгәннәр. Борынгы китабың булса, төнлә килеп арестовать итәләр. Муллаларны арестовать итәләр. Әниләр дога өйрәтсә дә, шулай ук. Кешегә белдермәгәннәр дога укыганны да, дини китаплары булганны да. Ия Кураның үзенең иясе була, мунчаның үзенең иясе була. Мунчага кергәндә ишеккә тибәбез. Аннары ишекне ачабыз. Корбан Корбан сөяген суга ташлыйбыз. Тиресен-башын күмәбез. Кеше басмас урынга, чиста урынга күмәбез. Сөйләүче: Насирова Сафия Мөхәррәм кызы. (1926 елгы). Әйрә авылы Тау авылы Тау авылы тауда, биеклектә урнашкан. Авылны беркайчан да су алмый. Тау авылында мәчет 1847 елда төзелә. Аңа Мөхәммәтҗан мулла нигез салган. Кызы булышкан. Алар Рәсәйдән килгәннәр. Бу мәчетнең манарасы тирә-юньдә иң биеге була. Авылның бөтен ирләре мәчет яныннан сугышка киткән. Анда бөтен халык җыелган. Акъегет Авылдан җиде елга бер Акъегет уза. Ул җил-давыл белән уза. Аның узганын хайваннар сизә. Алар тынычсызланалар. Яманнарны җыеп китә, диләр. Бөтенесен тазартып үтә. Аны болыт кебек узганын да сизәләр. Һава дулкыны булып та уза. Никахсыз туган балаларны да алып киткән. Урман иясе Урманда адашкач, киемнең эчке ягын әйләндереп кияләр. Урман иясе башны әйләндерә. Кеше гел әйләнеп йөри, чыга алмый. Киемен әйләндереп кигәч, юлны таба. Әямәче Буран иясе ул. Кыш көне генә була ул. Буран булып йөри. Күтәреп китә ул. Өереп алып китә. Куркыталар иде. Урам сөтек Елаган бала булып ишетелә. Сугыштан соң күп булганнар. Аларны тотып кыйнаганнар. Атаң-анаң кем, дип. Әйтә торган булганнар, кем икәнен. Мәңгәли Мәңгәли - Северный дух. Бозлар кузгалса, акчалар аталар. "Мәңгәли безгә сәламәтлек бирсен!", "бәла-казалар китсен!" дип аталар. Бу якта элек курчакларга табынганнар, курчаклар ясаганнар. Аларны Иртешкә агызып җибәргәннәр. Курчаклар сыкташып ага, дигәннәр. Хәзер дә боз озатып калалар. Цым, чым Цым, чым үтү - мәетне күмеп, бер тапкыр кабер өстендәге боз эрегәч үткәрелә. Май аенда, җирнең өсте каты эргәч, бер ел эчендә үлгән мәетләрне искә алу. Цым үтмичә, җиргә көрәк тыкмыйлар, агач-чәчәк утыртмыйлар. Цым үтмичә, киртә куймыйлар. Ногыт белән фал ачу Минем әбием, әбинең әнисе, мин, әни - дүрт буын ногыт белән фал ачабыз. Мин гөнаһ икәнен белгәч, туктадым. Элек китап ачалар иде. Бөтенесен сөйләп бирә. Бабайлар, әбиләр бар иде өшкерә торган. Алар өшкерә иде. Дәвалый иде, кешене дә, хайванны да. Тотемнар турында Төрле хайваннарга да табынганнар. Менә Кипа-Куларда бер токым бар. Аларны, карга токымы, диләр. Аларның идоллары карга булган. Менә Илчебагада торна токымы бар. Аларның идоллары торна булган. Аңа табынганнар. Хәзер кушамат булып калган. Килен төшерү Килен төшергәндә ике тапкыр мылтык аталар. Киленнең авызына бал-май каптыралар. Колагына да бал-май сылыйлар. Колагы тәмле, йомшак сүзләр генә ишетсен, дип. Күк күкрәгәндә Күк күкрәгәндә үләндә йомарланалар. Саулык-сәламәтлек сорап. Сөйләүчеләр: Ниязова Гөлсинә Наил кызы (1959 елгы), Зәйдуллина Хәлимә Шәрип кызы (1956 елгы), Абдразакова Гөлшат Искәндәр кызы (1959 елгы), Ниязуллина Әлфия Альфред кызы (1968 елгы). Тау авылы Ияләр Һәр нәрсәнең иясе бар. Сәдака салам. Ырсык сорыйм. Кешенең ырсыгы бетсә, үлә. Ырсык - ризык ул. Балык тотканда Су иясенә монета, икмәк, балык калдырам. Кошларга балык калдырам. Боз киткәндә монета аталар. Тәйнвәйнга сәдака бирәләр. Кошлар кайтканча яхшылашабыз. Инәм яхшылашу кирәк, ди иде. Өй кошларына сәдака бирәбез, җим салабыз. Сөйләүче: Уразов Әнвәр Зиннәтулла улы 91963 елгы). Әшеван авылы Әшеван авылы Минем әнием Казан яктан килгән. Әтием сибирский татарин. Әшеван борынгы авыл. Иртештә боз озаталар. Төшеп юышалар, битләрен юалар. Авыруларыбыз китсен, диләр. Сәңке бабайга сәдака бирәләр. Карын чәч Баланың 40 көне чыккач карын чәчен алалар. Бала тугач бала тапкан хатынга май эчерәләр, бала яткан җирдә май ятсын, дип. Кендекләрне тимер савытка салып подполга күмәләр. Раслубка уены Раслубка уены - урам буйлап җырлап үтәләр. Бөтенесе, кызлар, егетләр җырлый. Балага күз тисә Балага күз тисә - Аллага тапшырып лечить итәбез. Белгәнебезчә укып өрәбез. Юыштырабыз, ишек тоткаларын юып, битен юып, чыгарып әйләндереп тышка түгәбез. Каенда үскән гөмбәне, артыш таякларын яндырып йөртәләр. Күз тимәсен өчен корым төртәләр. Тырнак Илгә аманат, дип тышка атабыз, Утка аманат, дип мичкә атабыз. Чәчне дә, утка аманат, дип мичкә атабыз. Тырнакны вторник кисәргә ярамый, җомга кисәләр. Сөйләүчеләр: Хәмитова Зәкия Әйтмөхәммәт кызы (1938 елгы), Тибенде авылында туган. Хәмидуллина Шәмсия Касим кызы (1925 елгы). Әшеван авылы Күчүм авылы Казанлылар җир эзләп бу якка күп килгәннәр. Әбибабайларым бары да Казан яктан. Монда килгәннәр, монда гел су баскан. Аннары Ишем аша алты километрга күчкәннәр. Күчкән өчен Күчүм дип атаганнар. Кайберәүләр әйтә: "Күчем хан бу якларда сугышып йөргән, шуңа Күчүм дип атаганнар". Безнекеләр 1900 нче елларда Әлмәт ягыннан килгәннәр. Әшеван Әшеван - гражданнар сугышы вакытында командир Ашиван булган. Шуның исеме белән атаганнар. Ишим Ишим зур елга түгел, көймәдә ишеп кичеп була. Шуңа ишеп кичә торган елга - шуннан Ишим булган. Китап ачу Әнием Әсмәбикә исемле, җиде ел мәдрәсәдә укыган. Олы Бүрәндә кызлар өчен мәдрәсә булган. Яхшы мәчет булган. Күптән түгел җимерелде. Әнисе кичләрен Йосыф китабын укыган. Авылдагы бөтен хатыннар китап тыңларга килгән. Алдагыны белер өчен, китап ачканнар. Китапны алалар да башка куеп ачалар. Аннары ул битне әнием укый. Мәсәлән, әгәр колодецка төшкән җире чыкса - авырлыклар була. Яхшы җир булса - яңалык, җиңеллек була. Элек китапларны сандыкларда саклаганнар. Китапларны яндыру Күчүмдә торган вакытта тикшерә башлаганнар. Кемдә дини китап табалар, раскулачивать итәләр. Бабайлар, раскулачивать итмәсеннәр өчен, бөтен китапларын икмәк пешерә торган зур мичтә яндырганнар. Яннарында күл булган. Трубадан очып чыккан китап битләре бөтен күл өстен тоташтан каплаган. Сихерчеләр Сихерчеләр көндез обычный хатыннар. Төнлә песигә, дуңгызга әйләнәләр. Морҗадан очып чыгалар. Яхшылар Тобольск ягында яхшылар яткан җирләр бар. Анда туктап сәдака салалар. Борынгылар күмелгән зиратлар ул. Халыкны дингә өйрәтер өчен килгәннәр. Яхшылар Казан ягыннан да киләләр. Картлар кичкесен су буена барырга кушмыйлар иде. Хәзер дә кушалар йөрмәскә су буенда. Күчүмдә яхшылар ятканнар, дип әйтәләр. Иртәгесен иртүк, кояш чыгар алдыннан аккошлар күлгә килгән. Яхшылар аккош булып килгән. Кечкенәдән өйрәтәләр иде. Пычратма, әйбер ташлама, дип. Урман иясе Братым охотник иде. Урманга китә иде дә ничәмә көннәр ауда йөри. Бер көн урманда избушкада яткан вакытында бер матур кыз керә. Этләре дә хәбәр бирмәгән. Мылтыгы да юк икән янында, элеп куйган булган. Кыз елмаеп карый икән. Бу кызның кеше түгел икәнен аңлый. Ничек кирәк, мылтыгын алып өскә атып җибәрә. Теге кыз шул мизгелдә юкка чыга. Кошларны озату Кошлар киткәндә һәр кеше үзенең теләген әйтеп кала. Исән-сау барсыннар, кире өйләренә кайтсыннар, яңа тормышлар китерсеннәр, бәхет китерсеннәр безгә. Яңадан очрашыйк, дип тә әйтәләр. Һәр кешенең үз теләге. Кайтканда да яхшылашабыз. Боз озату Бозлар киткәндә "әхәләй-мәхәләй", "әхәләй-мәхәләйгә сәлам әйт" дип икмәк-акча аталар бозга. Зәңки бабай Юлга чыкканда Зәңки бабайга дип сәдака бирәләр. Сөйләүче: Оглова Земфира Әхмәт Кызы (1935 елгы). Күчүм авылы Кошлар Кошлар кайтканда теләк телибез. Бакчарлар бала чыгарганда аларны ашатабыз. Ипи, творог салабыз . Сөйләүче: Бакиева Кафия Галләметдин кызы (1941 елгы). Эбаргүл авылы Ихсиңер Сопка себерчә сиңер дип атала. Шуннан килгән исем. Бер карт булган, Ябаркол исемле булган. Ул теге якта яшәгән. Сопкаларда. Анда әүвәл авыл булган. 1941 елны бу җирләрне су баскан. Ике зур әфәт бергә килгән. Сугыш һәм юан су. Бу авылның исеме Наримановка булган. Анда күчеп яшәгәннәр. Сугыштан соң кире монда төшкән. Тегендә су беткән. Бурить итеп караганнар, су чыкмаган. Күл иясе Күл иясе булган монда. Күл су күп булганда тула. Исеме юк. Җәй балык тоталар. Кышын да елым салганнар. Күл иясе кешесен яратмаса, туң ат тизәк чыга, ди. Яратса, балык әйбәт чыга. Бер көнне берәү килеп кушылган. Балык эләкмәгән. Гел тизәк чыккан. Язларын иләк кебек булып ут йөргәнен күргәннәр. Ак Куян Ак Куян ул - ия. Ул җәй көне дә ак төстә була. Җәй көне куян ак булмый. Аның шуннан да ия булуын аңлаганнар. Ул шул йирнең иясе булган. Балаларны, кич кайтырга соңга калгач, ак куян алып китә, дип куркыталар. Мәңке бабай Мәңке бабай - ул Төньяк боз океаны. Бозлар киткәндә Мәңке бабайга сәлам әйтәләр. Су сыеры Су сыеры бар ул. Ул ярны ишә. Аны кешеләр ашап бетергән. Сыерга охшаган. Бер икетуган әббәм Воркутада яшәгән. Салехард аша кайтканнар. Салехард портына җиткәндә биш чакрымда песокка төшергән боларны пассажирский пароход. Ире әйберләрен күтәреп камера хранениегә бирергә киткән. Бу өч бала белән басып кала. Бер заман су эче шаулый да, кайный. Болар балаларын алып йөгерә. Кайнаган судан чыкты, ди. Нәкъ сыер кебек. Мөгезләре бик зур була. Ул Су сыер чыгып комда ятып бозаулады, ди. Баласын юды, ялады да, куып алып китте бозавын, ди. Ул Кир дип атала. Бездә дә яр ишелсә, Кир ягылды, дип әйтәләр. Ул мореларда да булган. Аны китны аулаган кебек аулаганннар. Ите тәмле булган. Аккош Аккошларга тияргә ярамый. Аңа тигән кеше бер дә рәхәт күрми. Сөйләүче: Кучукова Тимербик Вахит кызы (1940 елгы). Эбаргүл авылы Яңа өйгә күчкәндә Яңа өйгә күчкәндә тәрәз төпләренә ипи салып чыгасың. Иң беренче мәчене күчерәсең. Өйгә корбанлык укытабыз, өй тыныч булсын өчен. Күк күкрәгәндә йомарлану Иң беренче күк күкрәгәндә йомарланабыз. Теләк телибез. Беренче күк күкрәгәндә йомарланган кеше бер ел авырмый яши. Сөйләүче: Сафина Сәйрәнә Али кызы (1942 елгы). Илчебага (Курты) авылында Бабалары турында Бабаларыбыз Үрмәйдә яшәгән. Бер роднялары Себер якта яшәгән. Ул кайтып егерме гаиләне алып киткән. Анда урнашып, Томск өлкәсендә бер ел яшәгәч, яңадан авылга кайтканнар. Аларны себер халкы дип кыертсытканнар. Яңадан киткәннәр. Омск өлкәсенә, Рамазан дигән авылга. Анда янгын булган. Аннан да киткәннәр. Монда себерәкләр яшәгән. Монда сары балчыклы җирне, бу якны биргәннәр. Алар монда 1911 елны килгәннәр. Илчебага Бу авылда гел себерәк халкы яшәгән. Бер кешене падишага илче итеп җибәргәннәр. Петроградка өч ай барган. Подданство алып кайткан. Аларга агач, җир биргәннәр. Налог булмаган. Аларны армиягә алмаганннар. Аның исеме Багый (Бакый) булган. Шуннан Илчебага булган исеме авылның. Сөйләүче: Гимаев Гәрәфетдин Баһаветдин улы (1931 елгы). Илчебага (Курты) авылы Ышанулар Карлыгач яхшы җиргә, ырсыклы җиргә оя ясый. Ырсык - ул бәхет. Кул тигәнне яратмый. Карлыгач ул бик олы кош. Елгада боз киткәндә сәдака атабыз. Иртешкә, теләкләр теләп, көмеш акча атабыз. Сөйләүче: Рәхимова Рәисә Хәбис кызы (1936 елгы). Каенавыл Шор ия Урман хуҗасы - Шор ия берәр хайван булып күренә. Төнлә дә килә. Астана Астанага озак сәдака бирмәсәң, аккош булып төшкә керә. Кулдан чукып сорый. Яки астана якта атлар табуны булып күренә. Сөйләүче: Тимерова Айнисирур Айнатула кызы (1956 елгы). Савыргач авылы Су иясе Су иясез булмас. Су иясе бар ул. Атам кече чагында су иясен күргән. Башы сыердан да зур. Саңаклары да бар, ди. Су сыеры да бар Иртештә. Аны да күргәннәр. Сөйләүчеләр: Әбдрәшитов Сәлахетдин Картата улы (1931 елгы), Әбдрәшитова Эльза Исмәгыйль кызы (1934 елгы). Тибенде авылы ЕРАК ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә фәнни экспедицияләр вакытында тупланган күп кенә фольклор, диалектологик, музыкаль һәм археографик материаллар саклана. Мәсәлән, 1968-1969 елларда Институт галимнәре Себер төбәгендә фольклор экспедициясендә булалар. 1968 һәм 1969 елның июнь-июль айларында Омск өлкәсенең Знаменск, Тара, Тевриз, Усть-Ишим, Большеречье, Муромцево районнарының татар авылларына (Туйчы, Кәчүк, Хуҗавыл / Сәет, Уш Тамак, Бүксем / Нерпинка, Отыз, Югары Ай, Ташеткан, Тау, Байбы, Кушкүл, Уба (Берняжка), Олы Күл, Югары Сәбәләк / Курманово, Түбән Сәбәләк, Каракүл, Үләнкүл, Койгалы, Кече Уыш, Олы Уыш, Күзәтү / Кызатау, Кызыл Каш / Айткүл, Шыклар, Кыргап һ.б.) фәнни сәфәр оештырыла. 1968 ел экспедициясендә Институт хезмәткәрләре Фатыйх Урманчеев, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Нәгыйм Ибраһимов, Халидә Гатина, Илгиз Кадыйров һәм студентлар Ш. Галиев, А. Герасимов катнаша. Ул шактый уңышлы була: 55 әкият, 49 бәет, 228 сюжетлы җыр, 1631 кыска җыр, 34 уен җыры, 19 мәзәк, 138 мәкаль, 250 табышмак, 29 балалар фольклоры, 28 риваять, ырым-ышану, мифлар туплана. Фатыйх Урманчеев, Флора Әхмәтова, Халидә Гатина, Нәгыйм Ибраһимов, Илсөя Һадиева катнашлыгында оештырылган 1969 ел экспедициясендә халык авыз иҗаты хәзинәсенә тагын 57 әкият, 8 дастан, 30 бәет, 137 сюжетлы җыр, 1252 кыска җыр, 36 уен җыры, 14 мәзәк, 357 мәкаль, 148 табышмак, 15 балалар фольклоры, 27 риваять, 130 ышану, 22 миф, 9 авыл тарихы һ.б. өстәлә. Кайбер җырларның көйләре магнитофон тасмасына язып алына. Шул елларда Омск өлкәсендә җыйналган халык авыз иҗаты материалларының кайберләрен, сайлап алып, әлеге китапка да урнаштырдык. Алар йә тубыл-иртыш диалектының тевриз (Знаменск, Тевриз, Усть-Ишим районнары) һәм тара (Большеречье, Тара, Муромцево районнары) сөйләшләрендә яңгыраганча, йә әдәби телгә күчерелеп дәфтәргә теркәлгән булган. Миңнира Булатова ӘКИЯТЛӘР Алтынбай Борын заманда бик бай бер кеше була. Моның 3 сарай алтыны була. Өч сарайдан 3 центнер алтынны алып, бу 3 ел буе сатуда йөри. Яңадан килеп алтынны алырга итсә, алтыннарга ия чыгып куя. Бу алтыннарның яңа иясе моңа кычкыра: - Син ала алмассың, бу алтыннарны алса алыр дөньяда юк Алтынбай килеп кенә, ди. - Бары тик ул гына ишекләрне ача ала, - ди. Бу карт уйга кала һәм Алтынбайны эзләп китә. Өч ел эзләп йөри. Эзләп йөреп бер картка килеп керә. Квартир сорый. Карт әйтә: - Бушатыр идем, бүген төнне хатын бәбәйләргә тора шул, - ди. Карт әйтә: - Мин мишәйт итмәм. Бер якта без йокларбыз, бер якта хатының бәбәйләр, - ди. Квартир хуҗасы риза була. Моның хатыныннан төнлә малай туа. Карт, иртә белән чыгып, кайтырга ат җигә. - Хатының бәбәйләдеме, бар белеп чык әле, - ди. Егет кереп сорый. - Хатын, безнең малаймы ул, кызмы? - ди. Хатын әйтә: - Малай. Ире аннан сорый: - Исемен ничек кушабыз? Хатын әйтә: - Ни кушыйк? Алтынбай итәрбез, - ди. Егет чыгып әйтә: - Малаебыз бар. Алтынбай дип кушабыз, - ди. Карт әйтә: - Өч ел эзләп бу исемне тапмаган идем, бары сездә таптым! - ди. Карт әйтә: - Менә минем түрәлек билгем аны малаена калдырам, - ди. - Асыра, үстер, укыт. 18 яшендә мине эзләп барыр, - ди. - Ай саен балагызга 50 сум акча алып торырсыз, - ди. - 500000 яныгызга калдырам, - ди. Шуның белән карт кайтып китә. Малай ай үсә, көн үсә, ел үсә. 15 яшькә дә җитә. 10 классны да бетерә. Китәргә вакыт та җитә. Авыл халкы белән хушлашып чыга. Үзен укыткан укытучыга кереп тә хушлаша. Укытучысы риза булмый сораша: - Кая барасың? - ди. - Падишаны эзләп барамын, - ди егет. Укытучы исеме Хәтфә була. Хәтфә әйтә: - Менә кайчан риза булам, - ди, - мине бергә алып китсәң, - ди. Егет әйтә: - Хуп булыр, икебезгә яхшы булыр, - ди. - Әйдә бергәләп китик, - ди. Болар икәвенә пар ат җигеп алалар. Җәй көне эссе көн була. Болар бара-бара атларының һәм үзләренең тамаклары корый. Икәүләп эзләп бер кое табалар. Коедан су эчәргә Хәтфә әйтә: - Дилбегә белән бер-беребезне төшереп эчерик, - ди. Алтынбай риза булып: - Элек кемебез төшә, - ди. Элек Хәтфә төшә. Алтынбай дилбегә белән аны тотып тора. Хәтфә әйтә: - Туйдым, тартып ал, - ди. Инде Алтынбай төшә, эчә. Хәтфә сорый: - Туйдынмы? - ди. - Туйдым, тартып ал, - ди Алтынбай. Хәтфә әйтә: - Син аннан чыкма, бөтенләй туй, кое төбендә кал, - ди. - Тартып ал, ни булды сиңа, Хәтфә абый? - ди. Алтынбай: - Әйдә, исемнәр алышыйк. Үлеп терелгәнчегә кадәрле, - ди Хәтфә. - Син Хәтфә, мин Алтынбай булыйм, - ди. - Падишага да әйтерсең, менә минем Алтынбаем дип, - ди. Алтынбай риза була. Алтынбайны тартып ала. Хәтфә Алтынбай пәлтәсен киеп Алтынбай булып утыра, Алтынбай Хәтфә булып утыра. Болар барып җитәләр падишага. Патша боларны каршы ала һәм Алтынбайны күтәреп өенә кереп китә. Падиша Алтынбайдан сорый: - Ул кемең була? - ди. - Ул минем укытучы абыем, - ди Алтынбай. - Каласы килмәде дә бергә алып килдем, - ди. Падиша Хәтфәне (баштагы Алтынбай) конюх итеп куя. Алты яшәрлек айгыр үскән була Алтынбай исеменә. Моны моңа хәтле берәү дә тотып атлана алмаган. Алтынбай айгырны тотып атланып йөри. Падишаның исе китеп сөйли: - Моңа хәтле берәү дә тота алмаган айгырны читтән килгән бер Хәтфә тотып атланып йөри, - ди. Падишаның яңа Алтынбае авыруга сабыша. Ашамаган-эчмәгән булып, урынга ята. Иске Алтынбай үтертмәсен дип хәйлә таба. Патша аннан сорый: - Әй, Алтынбай, кай җирләрен авырта? - ди. - Бөтен җирем авырта, - ди тегесе. Падиша врачлардан да карата. Падиша әйтә: - Нинди дарулар табыйм? - ди. - Фәлән җирдә күлегездә сәмсән (зәмзәм) суы бар икән. Ишетмеш буенча шул суны алып килсәләр, эчеп төзәлер идем, - ди. Падиша әйтә. - Кемне җибәрим соң? Күп кешеләр һәлак булдылар бит, - ди. - Кайгырма, Хәтфәне җибәр, - ди. Падиша Хәтфәне чакыра: - Ни кирәк, патша ханым? - ди. - Алтынбаем авырып ята, фәлән җирдән су алып кил, - ди. - Айгыр белән бар, - ди. Ияр бирә, ике бутылка бирә. Егет атны иярләп чыгып та китә. Падиша бот чабып сөйли: - Сез тота алмаган айгырны читтән килгән бер Хәтфә иярләп чыгып китте, - ди. Ай барасын көн бара, ел барасын төн бара бу. Айгыр телгә килә: - Егет, мине егып суй, эчәкләремне ал да, эчемә кереп ят, - ди. - Эчемә кереп ятсаң, карга баласы төшеп итемне чокыр, - ди. - Аны аягыннан эләктереп кычкырт, - ди. Анасы килеп бушат баламны дип ялыныр, - ди. Аңа әйтерсең, миңа сәмсән суы алып кил дип, - ди. Аннан соң гына баламны бушатам диген, - ди. Бары ул гына китерә ала, - ди. Су алып килсә, муенымны тек, эчемә эчәкләремне сал, сәмсән суы белән юарсың. Шуннан мин сикереп торырмын, - ди. Егет шулай итеп айгырны суя, эченә кереп ята. Карга баласы килеп төшә. Ит чокыганда егет моны эләктереп тә ала. Карга үзе очып төшә. - Җибәр баламны, егет, - ди. - Балаңны бушатам, әгәр сәмсән суы китерсәң генә, - ди. Карга очып китә. Йөреп-йөреп моңа икенче берәүе очрый. - Кая барасың? - ди. - Сәмсән суы эзләп бирәм, - ди тегесе. - Сакчылары күп бит аның. - ди. - Мин алдан очып барып күлгә чумыйм, мин матурланып чыккач, сакчылар мине куарлар, шул вакытта син су алырсың, - ди. - Су алгач, кычкырып оч, синең арттан мин дә очармын, - ди. Алдан барып күлгә чума. Ул матурланып чыга. Шул арада сакчылар моны куып китә. Сакчылар куып күлне оныталар. Икенчесе килеп су ала һәм очып та китә. Кычкырып-кычкырып җибәрә. Икенчесе моның артыннан китә. Су була. Карга суны алып барып егеткә бирә. Егет карга баласын да җибәрә. Егет чыгып, эчәкләрен куеп, сәмсән суы сибә, муенын тегеп сөртә, иснәтә һәм ат сикереп тә тора. Ат егеткә әйтә: - Ярты бутылканы гына бир, бирмә, үзеңә кирәк булыр, - ди. Егет атка атланып һәм падишага кайтарып бирә. Падиша куанычыннан яңа Алтынбайга суны бирә. Егет сөртенгән булып төзәнә. Падиша егетне өйләндерергә итә. Алтынбай өйләнми. - Миңа мондагы кызлар кирәкми. - ди. Алтынбай әйтә: - Миңа Хәким дигән падишаның кызын алып кайтып бирсәгез иде, - ди. Падиша әйтә: - Беркем дә ала алмады бит, - ди. Алтынбай әйтә: - Хәтфә алып кайтыр, - ди. Падиша тагын Хәтфәне чакыра. - Хаким дигән падишаның кызын Алтынбайга алып кайт, - ди. Хәтфә әйтә: - Нәрсә белән барыйм? - ди. Падиша пар ат җиктереп, мылтык биреп озата. Азмы-күпме баргач, күрә, аю корт оясы актара. Мылтык белән аюны атып үтерә, бал кортларын җыя башлый. Арадан бер зурысы чыгып, кагынып-сугынып, егет була да куя. - Рәхмәт, абый, - ди, - бу каһәр күптәннән азаплый иде безне, - ди. - Мин сиңа канат бирим, кәгазьгә төреп кесәңә сал, бер вакыт кирәк булыр, - ди. Шулай итеп, егет тагы юлга китә. Бераз баргач тагын аю кырмыска төбен актара. Егет тагын аюны атып үтерә. Кырмыска түмәген егет кабат рәтли башлый. Арада зур кырмыска егет булып каршына баса. - Рәхмәт, егет, бу каһәр күптәннән безне кыра иде инде, - ди. - Яхшылыгыңа без дә яхшылык кылырбыз, - ди. - Менә сиңа кырмыска канаты, кирәк булыр, салып куй, - ди. Егет тагын юл ала. Егет бара-бара бер күл буена җитә. Караса, бер аю күл суын эчеп ята. Егет балыкларны күлгә төшерә, шул вакыт су өстенә бер чуртан калкып чыга, чуртан телгә килә: - Рәхмәт, егет, менә сиңа чабак канаты бирим, кирәк булыр, - ди. Егет тагы юлга китә. Барып җитә падиша шәһәренә. Сарайга керә. Часавойлар басып торалар. Егет әйтә: - Патша янына керергә рөхсәтме? - ди. Берсе кереп падишадан сорый: - Бер егет килгән, керергә рөхсәт сорый, - ди. - Керсен, нинди егет икәнен күрербез, - ди патша. Егет кереп исәнләшеп, падиша каршына баса. - Ни йомыш? - ди падиша. - Рөхсәт булса, сөйлим, - ди егет, - падиша-ханым, ил патшаныкы Алтынбаена кызыгызны соратып килдем, - ди. Падиша әйтә: - Ике сынау бар, үтәсәң, кыз синеке, - ди. - Әйдә, алып барыйм, берсен үтәсәң, икенчесен дә үтәрсең, - ди. Сарайга алып бара, сарайны ача. Егет ике күчә тары күрә: берсе сары, берсе кара. Патша ике күчәне бергә кушып, аралап ташлый. - Таң атканчы ике җиргә аерсаң, кыз синеке, - ди. Падиша сарайны йозаклап кайтып китә. - Егет аерып карый, аера алмый, утырып елый. Кырмыска канатын алып, очырып җибәрә. Бервакыт әлеге кырмыскалар сарай эче туп-тулы. "Ник елыйсың егет?" - диләр. - Еламас идем, бу ике төрле тарыны аерып булмый, - ди егет. - Елама, хәзер аерабыз! - диләр кырмыскалар. Аерып өеп тә куялар. Үзләре кайтып та китәләр. Иртә белән падиша ни күзе белән күрсен, ике күчә ике җирдә өелеп тора. Егетне алып чыгып: - Бер соравым гына бар, - ди. - Малаемның үлгәненә 10 ел, - ди, - 10 яшендә үлгән иде, - ди. - Аны терелтсәң кыз синеке, - ди. Егетне тагын бикләп куя. Егет, малаен алып салып, сәмсән сулары сөртеп, авызына коеп, егетне терелтә. - Озак йоклаганмын икән, - ди егет. Хәтфә әйтә: - Гомергә йоклар идең әле, - ди. Сөйләшеп, көлешеп җибәрәләр. Часавой йөгереп барып: - Сөенче, малаең терелде, - ди. Падиша хатыны белән йөгереп килә. Чыннан да малае терелгән икән. Хатыны үз малаен күтәреп, патша моны күтәреп, йөгерешеп кереп китәләр. - Хәзер кыз синеке, - ди патша. Кыз әйтә әтисенә: - Тукта, синекен үтәде, минекен дә үтәсә, ул вакыт мин аныкы булырмын, - ди. Вәзирләре пар ат җигеп, егет белән кызны күл буена җибәрәләр. Кыз күл буена баргач: "Менә кайчан синеке булам, күл төбеннән алтын балдагымны алып бирсәң генә", - ди. Кыз кайтып китә. Егет кесәдән балык канаты ала, чабак канатын җил суга төшерә. Шул арада су астыннан чуртан чыга: - Егет, сиңа ни кирәк? - ди. - Су астына сары капчыгым төште, аны ала алмыйча елыйм, - ди егет. Чуртан, су төбенә чумып, капчыкны эзли башлый. Йөри торгач таба. Алып чыгып егеткә тапшыра. Егет йөзекне алып кыз янына килә. Кызга тапшыра. Кызның исе китә. Падиша пар ат җигеп, чаршаулар корып егет белән кызны озата. Ай бара, көн бара, бер урында туктыйлар. Шәһәрдән өч чакрым гына калган була. Ятып йоклыйлар. Кояш чыгып калкып кала. Яңа Алтынбай боларны күрә. - Падиша ханым, - ди, - һич тукталмаган җирдә яшел чаршаулар корылган, кылыч белән барып килим әле, - ди. Падиша кылыч бирә. Барса, егет белән кыз йоклап яталар. Алтынбай егетнең башын чабып өзә. Кызны алып кайтырга итә. Кыз күнми. "Минем ирем бар", - ди. "Иреңнең башын чаптым инде", - ди. - Чапсаң да бармыйм, - ди кыз. Шуның белән Алтынбай кайтып китә. Кыз шунда утырып елый. Кесәләрен карый. Кесәсеннән бер кәгазь таба. Ачып җибәрсә, бал корты канаты очып китә. Шул арада бал кортлары баса. Моның кесәсенә керәләр, куенына куналар. Кыз кесәне караса, сәмсән суы таба. Егетнең муенын төзәтеп тегеп чыга. Сәмсән суын сөртеп, кыз моны терелтә. Егет әйтә: - Озак йоклаганмын, - ди. Кыз әйтә: Тагын да йоклар идең дә, үлеп терелдең бит, - ди. - Алай булгач, хәзер син минеке, мин синеке, - ди. Атларын җигеп патша янына кайталар. Яңа Алтынбайның күзе 5 булды. Падиша әйтә: - Кызны бир Алтынбайга, - ди. Егет әйтә: - Мин үзем Алтынбай, - ди. Часавойлар әйтә: - Сарайга ачкыч бирик, кайсы Алтынбай, шунысы ача. Яңа Алтынбай ача алмый. - Алтынбай үзе ачсын, - диләр алтын ияләре. Иске Алтынбай сарайны ачып, эченә кереп йөри. Яңа Алтынбайны ат койрыгына тагып чыгаралар. Иске Алтынбай әти-әнисен чакыртып, хатыны белән рәхәт гомер сөрәләр. Тевриз районы Туйчы авылында Юмин Әбдерәшит Сөнгат улыннан (1926 елгы) А. Герасимов язып алган. 1968 ел Ак бүре (Ак бүре мән чибәр егет) Порын-порын саманта пулкан, ти, карт менән карцык. Аларның пулкан өц малае. Пер-переннән алар пулкан пик матур. Папайның тормышы - икенцелек (игенчелек). Алар сукалау менән питай (бодай) сацкәннәр. Питайлары пик уңкан икән. Аны көсен уркан цакта көннәр пик кысу пулкан. Кысулыктан күләкәтә ял иткәнтә пер цитлек оцып килә икән. Эцентә пер матур кош пар икән. Полар янына килеп читкәц цитлектәке кош пер матур кыска әйләнкән. Иң кеце малайка энтәшкән: - Мине тисәң (дисәң), артымнан эстәп пар. Кыс төнята (дөньяда) та юк, матур пулкан. Йә, цитлектәге кыс кире оцып китте. Екет моны күреп уйка калты, эштән тә күңеле төште. Шул катәр уйланканын әтисе күреп: - Сиңа, палам, ни пулты? - тип сораты. - Йә, әти, миңа перни дә пулматы. Тик перникәтер йөрәкем поргыла. Әтисе моны сисенте. Малайның көннәре үтә. Первакытны малай кысны эстәп (эзләп) китәркә пула. Әнисенә асык пешереркә куша: "Юл асыкы миңа кирәк пулыр, - ти. - Мин сәбәркә цыкам. Шул цитлектәке кысны эстәп тапарка мәчпүр пулам". Ул цыкып китә сәбәркә (сәфәргә). Юлларта көннәр-төннәр пуена ял итмицә пара. Пара-пара торкац, екет арый. Уйлый перас ял итәркә. Ята торкац, ул йоклап китә. Йоклаканта пер төш күрә. Аның төшентә күренә пик тә пер әләмәт сур кеше. "Тор, екет, синең парыр юлың ак пүре артыннан", - ти сур кеше. Екет моңарка сикереп тора. Каранса, ичкем (һичкем) тә юк. Екет тора та атлый алка (алга). Перас пара торкац, моның алтынта ак пүре пара. Екет моны күргәц, пик тырышып-тырышып атлый пашлый. Соңыннан ак пүре екетне күркәц, туктап сорый: - Син, екет, ципәр кенәсең (чибәр генә). Кайта полай сәбәр алтын? - Минем сәбәрем пик тә ерак пулырка тиеш. Патша кысын эстәп тапарка кирәк миңа, - ти. Ак пүре: "Мин сине, ципәр екет, атлантырып аппарып ташлыйм. Йә, ципәр екет, атлап өстенә", - ти. Екет ак пүре өстенә атлана. Пүре әйтә екеткә: "Йом күсеңне", - ти. Екет күсен йома. Пүре такын екеткә әйтә: "Ац күсеңне", - ти. Екет күсен ацса, ни күрсен - пер сур тәхет. Ак пүре юк. - Екет тәхет янынта пасып тора. Уйка кала. Кайта кына карамасын - вәсирләр. Екет килә капка янына, яшә пер вәсирне: - Миңа шушы тәхеткә кереркә кирәк ите. Вәсир сорый: - Сиңа ни өцен анта кереркә кирәк ите? - Мине эстәп паркан патша кысын күреркә кирәк. Вәсир сур вәсиркә чавап итте, сур вәсир патша кысына чавап (җавап) итте: "Сескә, солтанкай, пер кеше килкән. Сескә кереркә рөхсәт сорый". Кыс күп уйлап тормый, "теке матур екет килкән, пукай" (бугай) тип уйлый. Рөхсәт итә кертеркә. Вәсирләр сөнкеләр менән алып керәләр. Кыс екетне күргәц, исеннән ава. Шуның катәр матур екет, айның унпишенце-уналтынцы көннеге кепек нурлы. Екет көлеп кенә чавап көтеп тора кысның каршынта. Кыс, пер пиш минут тукталып торкантан соң, егеткә чавап кайтара: "Их, матурым, ципәрем, ерак йерне якын итеп мине сакынып эстәп килтеңме?" Шулай екеткә урын пирте: "Утыр, - тите, - ял ит, - тите. Ә мин вәсирләркә каманда пирим", - тите. Шулай ул вәсирләренә каманда пирте: "Әрперегес (һәрберегез) үс урыннарыкыста пулыкыс", - тите. Шулай итеп, екет мән кыс көн күрмәк пултылар. Кыска кысыкмакан кешеләр пулмакан. Күрше патшаның улы анарка тоже кысыка торкан пулкан. Ул кысны ницә мәртәпә сораткан та инте. Кыс патша екетен сөймәкән. Кыс пелкән кайта (кайда) матур екет пар икәнен, аның эцен патша улына кияүкә цыкмакан. Кысның екет танып килкәнен пелкәц, патша хатыны калтун (сихерче) пулканка күрә, уй уйлакан. "Мин парып кысны урлап пулса та алып кайтырмын", - тикән улына. Ярый, кыс менән екетнең өц көн күреп үтүләренә. Ятканта, ишек пикләркә онытып киткәннәр. Калтун карцык килеп етә. Сарайка керә. Ярый моны вәсирләр күреп тотып алалар. Пусынта эше уңматы. Калтун оцкынып кире кайтып китә: "Мин үс эшемне парыпер кылырмын..." Шулай итеп төн үтеп китә. Икенце көнне ишек пикләркә онытмыйлар. Калтун карцык такын та төнне килә. Ишекне тартып карый, ишек пикле пула. Аннан соң карцык тәрәсәкә килә: - Тор, екет, сине патша цакырты, иртә менән пар, - тите. Екет иртә менән тора та күрше патшака китә. Иң көцле патша инте пу. Керә патшака, сәлам пирә. - Йә, сур патшам, солтаным, миңа ни әйтәсең? - тите. Патша: - Менә сиңа әйтәсе сүсем шул: син миңа тиюләр кысын китереп пир, - тите. - Китермәсәң, менә пүкән, палта тора, пашыңны цапам та өсәм. - Йә, алай пулса, рөхсәт ит миңа өйкә кайтып килеркә. - Итәм рөхсәт, пар, кайт. - Екет ак пүс атына атланып кайтып китә. Кайтып еткәц, кыс сорый: "Кайттыңмы?" - ти. Екет: "Кайттым", - ти тә елап епәрә. "Ник елыйсың?! - тип сорый кыс. "Ник еламыйм, шуның катәр авыр йомышка". Кыс: "Иң элек сөйләп пир миңа патшаның кушкан йомышын", - ти. Екет сөйли пашлый инте: "Миңа патша шулай тите: тию кысын китереп пир, тите". "Эй, ахмак, шының өцен елыйсыңмы?" - ти кыс. "Шуның өцен кенә еламыйм. Китерәлмәсәң, менә пүкән, палта, муйныңны цапам та өсәм тите". "Әй син, ципәрем, матурым, юкка күс яшь түкмә. Мин сиңа хат ясып пирермен тиюләр телентә. Парырсың та алып килерсең. Кысны алкац, син патшака аппарма, монта алып кил". Екет кыс яскан хатны алып кесәсенә сала. Атының янына парып, атын пер үпә тә: "Цыктык сәбәркә", - ти. Ак пүс ат сикеркәләп уйнап тора. Екет сикереп атлана та цыкып китә су пуйлап. Парып етә тиюләр тәхетенә. Тәхет янына килеп еткән, екет сикереп төшә тә ак пүс атны пәйләп куя. Ә үсе тәхеткә тапа атлый. Тәхеттән килеп цыка пер сур тию: Ни сиңа монта пар? Моннан кемне көтәсең? - ти. Екет кесәсентәке хатны ала та шул тиюкә пирә. Тию хатны укый та: "Патшам-солтаным кыс соратып килкән икән", - тип порылып кереп китә. Күп вакыт усмый, тию пер матур кыс пулып цыка. Эх, матур солтанкаем, кер тәхеткә. Екет кереп китә тәхеткә. Керсә, ни күсеменән күрсен: антакы сур тиюләр үкереп акырып яталар, моны йотар кепек. Кыс әйтте екеткә: "Түркә усыкыс", - тип. Екет атлаты алка. Кыс пирте урынтык, екет утырты, пик эцтән кенә алып тирәк кенә сулаты. Аннан соң кысның әтисе тию килеп пасты екет каршына: - Патшам-солтаным, син миңа килкәнсең икән, - тите. - Йомышларың кацартан түкел икән. Йә, пулмаса, туй пашлап епәрик, - тите, әрерсен ныклап тыеп куйты карт тию. Туйлар кысулана пашлаты. Тиюләр, кеше сурәтенә кереп, пик матур екетләр, кыслар пулып сапка (сафка) пастылар. Үсләренеке матур көйле мусыкаларын уйната пашлатылар. Тию кысы екеткә пер сур рюмка эцемлек китереп тоттырты. Үсе тә алтын рюмкатан ауысына китерте, екеткә тә эцәркә кушты. Шуны эцеп алкац, екет пик ацыкланты. Кызга кыска кына срок пирте: - Чан пәкърем, минем осак торырка вакытым юк. Туйны кыскачарак петереркә сорыйм, - ти. Кыс: "Йә, шулай пулса, шулай пулсын" тите тә, порылып әтисе янына килте: - Песнең туйлар кыска пулырка кирәк икән, - тите. Әтисе моңарка каршы килмәте: - Патшаның-солтанның вакыты әс (аз) пулырка тиеш тә, - тите. Шулай итеп, туй та пеште. Мин аракыны карап утырып эцкәнтә туйның соскагы (соска, чүмеч) тишек ите. Ауысыма етмәте, йысы сукматы (исе бәрелмәде). Тию кысын екет апкайтып китте. Шатланып кайтып етте и кысны өйкә алып керте. Хатыны: "Тию кысын алып кайттыңмы?" - дип сораты. Екет сөенеп кенә: "Әйе, алып кайттым", - тите. "Йә, инте, төн пулып килә. Урын чәйләп (җәеп) ял итеек", - тите. Пер хатынын уң якка салып, икенчесен сул якка салып екет ял итәркә ятты. Асмы-күпме вакыт үтмәте, такын та әлеке-паякы (әлегәбаягы) калтун карцык килеп тә етте. Ишекне тарта ите. Ишек пикле пулгац, тәрәсәкә килте. Тәрәсәтән пашын сусып караса, екет тию кысын та китерткән икән. Карцык ике янына кулын сукты та: "Тфү, каһәр, мин сиңа икенцесен такы уйлап өләктереп куйыйм", - тите тә тәрәсә какты: - Әй, екет, уян, - тите. - Хәсер үк сине срочно патша цакырты, тите. - Минем артымнан ук парып ет, - тите. Екет моңарка каршы килмәте. Сикереп торты та алтынланкан йекәнен алты та ак пүс ат янына цыкып китте. Дворник сарайны ацты, ак пүс атны тотып китерте. Екет, атланып алкац атка: "Ак пүсем, төнке сәбәркә цыктык", - тите. Таш-тау арасынтакы юллартан шыкылтатты. Екет тис килеп етте кысулык менән. Патша сараеның капкасы ацык ите. Екет пүрекен кенә цишеп селтәте, вәсирләр "керекес" тите. Екет ак пүстән сикереп төште, вәсирләр ак пүсне циткә алып пәйләтеләр. Екет патша янына кереп китте. Рөхсәт сораты: - Мөмкинме миңа сеснең янка кереркә? - Кер, хуш килтең, - тите патша. Екет сүс пашлаты: - Патшам, солтаным, миңа син ни әйтәсең? - тите. Патша: - Минем сиңа әйтер сүсем шул, - тите, - тию (дию) кысын китеркәнесең икән, инте син миңа аштаһа кысын китер, - тите. - Аштаһа кысын китерәлмәсәң, менә сиңа пүкән и палта. Пашыңны цапам та өсәм, - тите. Екет такын та рөхсәт сораты: - Миңа өйкә кайтып килеркә пуламы? Патша пирте рөхсәт: "Пар кайт", - тите. Екет тис кенә цыкып ак пүсне сораты. Вәсирләр ак пүсне китереп пиртеләр, атлантырып та епәртеләр. Екет ак пүскә атланты та тау-таш арасынтакы юллар пуенца өенә тапа шыкылтатты. Юллар пуе елап-елап килте. "Персенән котылсаң, икенцесенә капасың. Яшь пашыма пу Хотай ник пирмәте тыныцлык?" - тип сарланып та куя. Шул минутлар тис үтте, ак пүс үс сарае янына апкилеп тә еткерте. Екет, ак пүстән төшеп, дворникка атны пирте. Үсе кереп китте өенә. Ишектән керү менән көтеп торкан ике ципәрләре сорый пашлатылар: - Йә, патша ни әйтте? - Патша сүсе шул: миңа тию кысын китеркәнесең икән, инте аштаһа кысын китер, - тип әйтте тә елап та епәрте. - Йә, син, патыр екет, ник елыйсың? - тите үсенең сөйкән ципәре. - Ник еламыйм, - тите екет, - переннән котылсам, икенцесенә капам. Патша: "Аштаһа кысын китермәсәң, менә пүкән, палта сиңа, муеныңны цапам та өсәм", - тите миңа. - Эх, син, ципәрем, солтаным, елама юкка, түкмә күс яшь, парырсың та аштаһа кысын китерерсең. Мин аштаһа телентә хат ясармын, - тите. Кыс хатны яса та егеткә тоттыра. Екет хатны ала та кесәсенә салып цыкып китә. Дворникка әйтә: "Ак пүсне тотып китер", - ти. Дворник ак пүсне китерә, екетне атлантыра та осатып кала. Екет, су пуйлатып, ат уйнатып, аштаһа тәхете юлыннан пара. Ак пүс шаян кына, уйнап кына аштаһа тәхете янына килеп туктый. Екет ак пүстән сикереп төшә тә, столбага пәйли тә, аштаһа тәехетнә кереп китә. Аштаһаның вәсире, моны күркәц, ауысыннан ялкыннар цәцеп: - Ни йомышың пар? - тите. Екет тис кенә кесәтәке хатны алты та аштаһака тоттырты. Аштаһа хатны укып петерте тә: "Торып тор, тите. - Рөхсәт алып цыкыйм", - тите. Осак та пулматы аштаһа вәсире порылып та цыкты: - Патшам-солтаным, тәкътим итәм, керекес, - тите. Екет тис-тис атлап аштаһа сараена кереп китте. Керү менән ни күрсен: унике пашлы аштаһа унике пашын та күтәреп, телләрен сусып, ялкыннарын цыкарып, ышкырып (ыжгырып) кына сүс пашлаты: - Әтәм (адәм) патшасы, әтәм солтаны, миңа килкәнсең икән кыс соратып. Каршылыкым юк, - тите. - Әтәмтә тә минеке сатым (затым) калсын, - тите. - Йә, алай пулса туй итәпес, - тип, екет пасып куйты. Аштаһа патшасы бүләк пу якка биргәли пашлаты: - Син - патша, мин - патша, икепес перас утырып күңел ацыйк. Анарка хәтле туйка хәсерләнеп торсыннар, - тите. Полар икесе утырып пер ташны ялый пашлатылар. "Таш тәме пер пашка тәмнәр икән" - әтәм уйлый. Екет перас ялакац пашка цыкты. Екет инте күңелле кенә итеп сөйли пашлаты: - Йә, патшам, султаным, кысыңны пиртең, туй итәркә тисең, туйны пик осак тартып тормыйк. Минем тә вакытым пик тар, - тите. Аштаһа монарка каршы килмәте: - Өстәлләр таерланкан (хәзерләнгән) икән, - тите. - Әйтә, тәкътим итекес, - тите. Тирән комнатка екет керкәнтә пик тынка калып, шакккатып тәхетнең эцен карап калты. Эцентә шунтый матур әртөрле мәрмәр ташлар лампа урынына яктыртып торалар. Екет кинәт кенә уйлап епәрте: "Әллә пу очмах микән, әллә пу тормыш микән?" - тип. Аштаһа әтәм екетенә өстәлкә утырырка тәкътим итте: - Туйны пашлыйк, - тите. Әтәм сурәтенә керкән матур-матур кыслар, екетләр, фәртә (пәртә) эценнән цыкып, сапка пастылар. Яхшы итеп йыр йырлый пашлатылар. Егеткә пиеркә тә, перас йырларка та куштылар. Ә үсләре пик сокланып циткәрәк теселтеләр. Екет йырлаты әтәм көен. Пар та шаккатып тыңлатылар. Патша, аның йырын яратып, кызга тикән, матур мәрмәр таштан эшләнкән пер йөсек китереп пирте тә: - Инте пие, - тите. Екет пик шәп итеп үс ауылынта туйларта пиекән пиюләрен сиптерте. Шулай итеп, өстәлкә утыртылар. Аракы эцтеләр, күңел ацтылар, туй туйлатылар, эцәркә сулары юк ите. Йә, туй петте, кысны осаттылар. Екет аштаһа кысы мән икесе ак пүскә атланып цыкып киттеләр. Матур-матур су пуйларыннан ак пүс өенә тапа уйнап кайтты. Әс вакытмы - күп вакытмы үткән пулыр ак пүс үсенең сарае янына килеп туктаты. Дворник капканы ацып кертте. Екет ак пүстән сикереп төште тә, аштаһа кысын күтәреп төшерте тә, култыклап алып кереп китте. Ишектән керү менән өентәке көтеп торкан ципәрләре сорау сорый та пашлатылар: - Йә, алып кайттыңмы, эшең уңтымы? Екет сөенеп кенә, көлеп кенә: - Алып кайттым, - тип явап пирте. Үсенең хатыны екеткә әйтте: - Моны та патшака син аппарма. Кирәк пулса, үсенеке вәсвәсәсе (сихерче) тә килеп пелер әле, - тите. Екет, өц хатын арасына төшеп, тиркә патып йокыка китте. Вакытлар күпме үтә - әсме үтә, әлеке калтун такы та килеп еткән. Ишекне тарта, ишек пикле. Ишек пикле пулкац, тәрәсәкә килә. Тәрәстән пашын күтәреп караса: "Аштаһа кысын та китеркән икән", - тип ацуланып, калтун, ике янына кулын сукып: - Тфү, - тип төкеренә тә, - инте мин сиңа такын та яхшысын уйлап таптым, - ти тә тәрәсә кака (кага): - Екет, тор, уян. Сине срочно патша цакыртып епәрте. Минем артымнан ук парып ет, - ти. Екет сикереп тора, киенә тә, уфтана та хатынына әйтә: "Ни әмәл кылырка?"- ти. Хатыны: "Әмәлне соңыннан уйларсың, - ти, - парып эшне пелеп кайткац", - ти. Екет тышка цыка та дворникка прикас пирә: "Ак пүсне китер!" - ти. Дворник ак пүсне тотып китерә. Екетне атлантыра та капкатан осатып кала. Екет, атка атланып, патша тәхетенә карап юнәлә. Ас вакытмы - күп вакытмы пара ак пүс, патша тәхетенә килеп тә етә. Екет ак пүстән сикереп төшә тә столбага пәйләп куя. Үсе тәхеткә тапа юнәлә. Пашатан рөхсәт сорый: - Мөмкинме миңа кереркә? - Хуш килтең, әйтә, ус, - ти патша. Екет, кереп перас утыркац, сүс пашлый: - Йә патшам, солтаным, миңа такын та ни әйтәсең? Патша екеткә шулай ти: - Минем әйтер сүсем сиңа шул: менә мин сур пер касан ясаттым. Шунта туп-тулы сөт кайнап торыр. Мин аның эценә үсемнең именной йөсекемне ташлармын. Ә син аны чумып алып цыкып пирерсең. Екет эцтән кенә авыр сулап: - Ярый, - тите. - Только миңа син рөхсәт ит өйкә кайтып килеркә. Патша монарка каршы килмәте: - Кайтсаң, кайтып кил, только кил. "Только кил" диюе кенә артты элеккетән. Екет цыка та, ак пүскә атлана та өенә карый юнәлә. Күс яшенә пуялып-пуялып, күс яше мән күрмәскә әйләнеп: "Алдымны хоть күрием", - тип, күсен еша-еша (сөртә-сөртә) килкәнтә, ак пүс инте үс сарае янынта ите. Дворник капканы ацты, екетне каршылаты: - Эй, патшам-султаным, катерлем, - ти дворник жәлләп кенә, - сиңа пу катәр ни пулты? - Әй, колым, тисәм, син тә минем кепек әтәм паласы... Минем пашка килкән эш чарасын кем үтәсен, хәлем авыр, - тите, ак пүстән сикереп төште. - Мә, ак пүсемне яхшы ашат, яхшы кара, - тите, үсе өенә кереп китте. Күптән көткән ципәрләре ишектән керүенцә сорау пашлатылар: - Әй патырым, әй ципәрем, әй көрәшчем, патша сиңа ни тип әйтте? Авыр сулап екет: "Әй ципәрем, әй матурым!.." - тите тә елап та епәрте. Перастан: - Пу пәләтән (бәладән) миңа ич (һич) котылу та юк, - тите. - Йә, матурым, - сөйкән хатыны сорый, - аның катәр котылмаслык ни пәлә әйтте? - Пәләсе шул: пер сур касан ясаткан. Ул тора ишек алтынта. Анарка тутырып куелкан сөт. Ул кайнап тора шыкылтап. Аның эценә патша именной йөсекен ташларка пулты. Ә миңа чумып алып цыкып пиреркә кушты. - Әй, пәкърем, сөеклем, парасына та елыйсың, күс яшеңне юкка тәрья итеп акысасың. Парырсың патшака, парканынцы мин сиңа пер тока ясып (дога язып) куярмын. Ә син ул токаны укырсың эценнән кенә сөткә чумар вакытны. Аннан соң аны укыкац, син патшака әйтерсең: "Иң элек су чумканцы мин тәхәрәтләнеп алыйм", - тип. Касаннан йөсекне алкац, патшака пирмә, пөтен вәсиренә, приставительләренә күрсәт йөсекнең точно икәнен тә, кире касанка ташла. Халык алтынта патшака әйтеп куй: "Үсең миннән соң йөсекне чумып алып цык", - тип. Ярый, екеткә кыс токаны ясып пирә. Екет токаны кесәсенә сала та куя, кыстан алып. "Ярар инте, перас юлка цыкканцы күңел ацкыцын салып пир әле", - ти. Кыс каршы килми, перәр покал (бокал) салып китерә. Үсенә пер кецкенә кенә рюмка менән салып, парлашып: "Төньяның яктысына сукып уйыйк әле", - ти. Эцеп алганнан соң, екет сөйкән ципәрен пер кысып үпә тә хушлаша. "Инде кире кайтмам больше", - ти, ышанмый. "Әй, ципәрем, - ти кыс, - парысын та пултырырсың, мин әйткәнне парын та онытмый кылсаң". Йә, екет цыкып китә, дворникка прикас пирә: "Ак пүсне алып цык", - ти. Дворник ак пүсне тис кенә алып цыка та, иярли тә, екетне атлантыра та капканы ацып осатып кала: "Ак юлың пулсын", - ти. Екет парып етә, аца сарайны: - Йә, патшам, солтаным, мин килтем, - ти. - Хуш килтең. Әмәлне пашлыйпыс, сөтләр касанта, - тите патша. Йә, сөтләр ашлыгып-ташлыгып кайныйлар инте. Монарка патша якын килеркә тә үсе курка. Ник тисәң, тәрья сулары кепек атлыгып кайнакан касан сөте пик эссе. Патша, килеп, именной йөсекен касан эценә ташлаты: - Менә сиңа уполнение пулыр, - тип кыцкырты. Екет еңкел кенә кашын күтәреп патшака явап пирте: - Ярый, - тите, - мин үсемнекен пурыцымны пурыцлармын. Ә йөсекне касаннан тонкып (чумып) алып цыкканнан соң, пөтен чәмәхәтләркә (җәмәгатьләр) и сиңа күрсәтермен. Только кулыңка пирәчәк түкелмен, аны мин кире касанка ташлармын. Аннан үсең тонкып алырсың. Килештекме? Патша эцентәке серләрне кенә уйлап: "Монтый каты кайнакан сөт эцентән синең цыкканың пармыни?" - тип уйлап, еңкел кенә, көлеп кенә явап кайтарты: - Их, екет, анысы пер ни түкел, - тите, - чумармын та алып цыкармын, - тите. - Кул куйтым, - тите. Екет касан цитенә менеп утыра та, токасын эцтән укып, аякларын сөт эценә тыкып, патшака порылып карый: - Патшам, солтаным, иң элек пу сөттә мин тәһарәт алып алыйм, - тите. Патша моны күреп шүрләте: - Йә, екте, чуммасаң та пик яхшы пулыр. Үсепес тә йөсекне эстәп алырпыс, - тип явап пирте. Ә екет патырланып кына тамак кырып патшака явап пирте: - Патша сүсе ике пулмый, ясакан каләм карасы кире юылмый. Мин төшеп, йөсекне алып цыкып күрсәтәм тә кире касанка төшерәм, тимәк, паякы сүсне туласанча үсең тә үтисең, - тите тә екет, тәһарәт алкац, касанка тонкыты. Вакытлар үтә, екет аман та юк, осак үтә вакыт. Ә патша шатлыкыннан сикеренә: "Тошман петте", - тип. - Ә пер вакытны ципәр екет тулкынлы кайнар сөт эценнән цыкты та касан цитенә пасты. "Ох, кәһәр тошман, сине ни тә алмый икән", - тиеп, патша ацуына цумты. Аннан екет пик каты ацы тавышы менән кыцкырты: - Чәмәхәтләр, приставительләр! Әйткән сүс - аткан ук. Менә мин пурыцымны пурыцлатым. Йөсекне килеп каракыс! Патша та, пары та йөсекне килеп каратылар. Төрестән тә шул йөсек икән. И екет йөсекне касанка кире төшереп епәрте: - Патша-солтан үсе уйлакан тосакын үсе ацсын и үсенең ташлакан именной йөсекен, алып цыкып пармакына катсын,тите. Патша, моңарка каршы килеп, арслан кепек ташланып, терәлеп, касанка төшми тора ите. Вәсирләр прикасны әйттеләр: - Әйткән сүс - аткан ук. Аткан ук кире кайтмый, әйткән сүс тоже кире кайтмый, - тиләр тә патшаны күтәреп алып касанка пәрәләр. Касанта патша пиш минут кайнакац, сөяке тә сөт пулып эри. Инте карцык-калтун тәхетнең самакына (замок) кереп, кацып, пикләнеп утыркан: "Миңа та пәләләр пулмасың", - тип. Халыкмәчлес: "Калтунны та смола касанына пәреркә кирәк", - тиләр. "Кая икән ул? Аны тапып китерең!" - тип сур генераллар кыцкыра пашлатылар. "Пула шунысы!" - тип, вәсирләр вәхетә куйтылар (вәгъдә бирделәр). Калтунны пөтен йереннән самокның эсләп цыктылар. Юк. Кая калтун - кеше канын эцүце кацты икән? Ухажоры калтунның пик яхшы пелә кайта котылып торкан йерен: - Менә аның тора торкан йеренең ацкыцы! Шунтый сур самак, аның уникенце яташының астынта кацып тора икән. - Аннан та ацып алып цыкарыкыс! - тип сур генераллар приказать иттеләр. Вәсирләр йөкереп киттеләр. Калтун кацып торкан урынны тапып, ацып алып, калтунны китерттеләр. - Менә - эт тошман! Ярый инте, син уйлакан авыр йомышлар кеше пашына еңкел итеме? Инте үсең үлцәп кара: менә сиңа та смолалы кайнар касан, - тителәр тә, күтәреп тә пәртеләр. Шуның менән патшасы юк пулты. Екетне пик котлап, пик сурлыклы, өлкән, пелемле патша итеп сайлап куйтылар. Шунта пәйрәм иттеләр. Кунак иттеләр. Аракы та пиртеләр циләкләп, эцкән итем - ауысыма та етмәте. Шулай итеп, сөйләкән әкиятләрем китсен еракка, тулкынланып авата (һавада), иң сур Касан илләрентәкеләр укырга. Тара районы Бүксем (Нерпенко) авылында Якупов Сәгыйть Уразмөхәммәт улыннан (1916 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Көлче егет Пер картның өц улы пулыпты. Перәве - икенце (игенче), перәве - текенце (чабатачы), перәве - көлце (көлдән борчак чүпләп утыручы). Карт үләр цакынта олы улыннан сорый: - Улым, үлсәм, тока кылырсыңмы? - тите. - Мин икеннән пушамаем, вакытым пулмас, - тите. Чапатачы улы тоже: "Пушамаем", - тите, вәт нәрсә кыласың син аны. Карт көлце улына: - Көлце палам, син кылырсыцмы? - тите. - Көн тә кылырмын, атам, парып мин, - тите. - Ай, рәхмәт, палам, - тите карт. Көннәр тә пер көн үлеп китте ул. Парысы та парып күмтеләр. Көлце екет кайтканта күрте: атасы капере өстентә өц кыл тора лепертәп. Ала та "бисмиллаһи рахман иррахим" тип кесәсенә салып куя кылларны. Кайтып китә инте. Пер көн ханның цакыру хәпәре цыка: - Кем тә кем миңа килеп һөнәр күрсәтсә, аңа кысымны пирәм, - ти. Инте, полар өц прат пит. Икенценең тә, текенценең тә атлар ярау. Полар ханга цыкмакцы пулалар, көлце тә алар мән китмәкце пула. - Көлтә утырып, сиңа ни пар анта, - тип көлцене калтырып, текеләр китте. Көлце утырып уйланты-уйланты та китеп парты. Пу хәсер теке өц кылның перәвен кыстырып янтырты, анан ат явитсә итте. Сорау пирте ат: - Ни кирәк? - Вәт мида фәләнцә йергә етү кирәк, - ти. Ну, атланып ала та атка перчә йер менән, перчә күк мән апыйларны куып етте. Аларны та оцып китте пу, аты пик карәмәтле пит. Парып етте, дворец янына етеп куйты. Анта, значет, хан халыкны пиек крепостьтан сикертмәкце. Ну халык пултыра алмый. Парты та әлеге екет с ходу эценә төште тә китте. Хан инте кысны пиреркә кирәк көлцегә, ул төшеп куйты пит. Ханның өц кысы пар, ике кияве пар ите. Послетни кысны көлцекә пирте. Ханның инте өц кияве пулты. Хан накасание пирә: - Пока туй пулмай. Урал тауның пашынта алтын мицле куцкар пар, - тите. - Аның мицен цапып апкилең, - тите. - Өцәвегес тә китәсес, - тите. Теке ике кияү киттеләр ханның яхшы атларына атланып. Көлценең өц кыл ите, икәве калты әле гой, алары кесәтә тора моның. Арык ала пияне алып китте. Моннан көлеп калтылар: "Әй, кияү исәр икән, юкка кысны пиртек", - тип. Ауыл цитенә цыкты та күк кылны яңтыртты. Күк кыл янгац, яхшы айкыр төште моңа. Атланып, әлеке ике кияүкә парып етте. Куып етеп, усып та китте. Парып етте, алды. Мицне муеныннан цапып алып, кире килте. Килеп етте кияүләр янына. Ханның олы кияве әйтә: - Син яшь кеше, сатмасмысың моны акцака, - тите. - Мин акцака сатмаймын, - тите, - Аркаңнан ике иңле тасма кисеп алыйм, аннары мицне аласың, - тите. - Ул тире авырта, - тите олы кияү. - Авырса ни, тәхетне аласың, - тите. Аркасыннан ике тасма кисеп пирте олы кияү. Йә, кайтып керәләр өцесе тә ханка. Хан әйтә: - Кайсыкыс алты алтын мицле куцкарны, - тип. Олы кияү: - Мин! - ти, тасмата эше юк. - Иртәкә такын китәсес өцекес тә, - тите хан. - Алтын канатлы кошны тоткалы, - тите. - Яшь кияүкә әйтә: "Син тә яхшы ат ал, арык ат менән йөремә, син алырсың, пәлки", - ти. Хан намуссына пит инте. Өцесе тә икенце көнне киттеләр такын. Ике олы кияү такы китте яхшы атлары менән. Көлце такын пер арык туры пияне менеп цыкты. "Цыннан та пу кияү исәр икән, нәрсә апкилсен пу арык пия менән, пулмый моннан", - тителәр хан мән кешеләр. Яшь кияү циткә цыкты та ерән кылны янтырты. "Иям, сиңа ни кирәк?" тип яхшы ат цыкты. "Алтын канатлы кошны тотып киләек", - тите. - Атлан үсемә, тын утыр, тотып пула, - тите, - перчә ер мән пәрчә күк мән китәм, - тите. Теке ике кияүне такын куып тотты. Парып етте йеренә. Кошны тотып та алты. Такын каршы оцраштылар. - Кошны такын тотып алтың? - Тотып алтым, сескә тоткалы түкел аны. Уртан кияү цакырып әйтә: - Сатмассысмы, сесләр всё-теки яшьсес, - тите. - Күпме сорасакыс та пирәм, - тите. - Акцака сатмаймын, - тите. - Ханның тәхетен аласың килсә, уң як кулыңның паш пармакын кисеп пир, - тите. Уң пармакын кисеп алты та пирте инте. Өцесе тә кайтып еттеләр. Хан хәсер тәхет туе ясамакцы кула: - Кырнайса крнай вә крнай (күңел ачу) ясайпыс, - тите. - Тәхетне пиргәц, шулай пула, - тите. - Олы кияү мән урта кияү йомышны үтәте, - тите. - Йә, кеце кияү, син тә пошынма, - тите. Пик туй китте поларта киң менән пашланып. Халык күп йыелты. Олы кияү тунын цишмәй аннарка утырканта. Урта кияве тә пирцәткәсе мән аш эцә. Кеце кияү ишек янынта тора ты. - Кияү, ник усмайсың син? - тип сураты хан. - Хәрләнеп торам, - тите. - Олы киявең туны менән ник аш эцә? - тите. - Урта киявең пирцәткәсе мән ник ашай, - тите. - Якын парып сора алартан, салтыр аларны, - тите. Олы кияү тунын салты, аркасы кан, халык көлә. Уртан кияүнең пирцәткәсен циштертеләр. Кеце кияү якын килте тә, ханка әйтте: - Мин исәр түкел икән, менә исәрләр кайта икән. Пармаклары юк, аркасыннан тасма теленкән, - тите. - Аларка тәхет алкалы түкел, үсем алкалым, - тите. - Менә урта киявеңнең пармакы, олы киявеңнең аркасыннан алкан тасмалары, - тите тә кесәсеннән алып пирте ханка. Кияүләр пер ни тә әйтә алматылар, теке сөйләп пирте. Хан ике кияүне куып цыкарты хәрләнеп. - Алдавыцлар, исәрләр, ахмаклар, - тите. Кеце киявенә әйтте: - Тәхет сиңа, киявем, - тите. - Пайлыкны тотып каласың инте, - тите. - Ә сесләр өйтә тормаң! - ти теке кияүләренә, - цыкып китең инте! - тите. Песнең екет тәхетне алып яшәп калты шул, атасының рәхмәте мән. "Пер рәхмәт мең пәләтән коткара" тикән төрес ул. Тара районы Хуҗавыл (Сәит) авылында Сәфәрәлиев Сафиулла Дәүләтша улыннан (1911 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Шүрәле кызы - Йышкыз Борын заманда бер Сөләйман атлы сунарчы булган. Бер вакыт моның избушкасына (урман өе) бер башлык (карчык) килеп керә, ике кызын иярткән. - Уй, балам, син минем белән кытык-кытык уйначы, - дигән башлык Сөләйманга. Сөләйман моның йыш (шүрәле) башлык икәнен аңлап алган, алар кешене кытыклап үтерәләр икән. - Кытыклашмастан гына бер кызыңны биреп калдырмыйсыңмы? - ди. Биреп калдыра кызын. Яшиләр болар бер кызлары туа. Хатынының бер оча торган күлмәге була. Бу бер көнне иренә әйтә: - Син кайткач, чаңгыңны какмастан кермә, - ди. - Мин синең кайтуыңны белеп торыйм, - ди. Сөләйман, бу нигә алай әйтте икән дип, бер көнне кайта да, чаңгыларын какмыйча тәрәзәдән карап тора. Караса, хатыны күчә (ясмык боламыгы) пешерә, култык астыннан бет алып күчәгә салып тора икән. - Син нишлисең? - дип Сөләйман кычкырган икән, хатыны күлмәген киеп очып чыгып та киткән. "Инде синнән гаеп булдым", - дип киткән. Ул киткәч, Сөләйман сунарда торганда, ут яндыра алмый икән, коры агачларны бер-берсенә йыша (ышкый) икән. Йышкыздан калган кызына Хәлимә дип исем биргән. Хәлимә дә, аннан туган кызлар да үтә үкереп көләләр, ди. Үкереп көлгән кешегә "син әллә йышлар нәселеннәнме", - диләр икән. Өянке киңәше Кузницада бер кеше эшли. Моның өс-башы кара, кулы корым. Хатыны яратмый моны. Бер башлыкка әйтә: "Иремне бер дә яратмыйм, күзе күрмәслек, колагы ишетмәслек берәр сихер белмисеңме?" - ди. Башлык әйтә: "Фәлән көнне фәлән җирдәге бер өянке янына барып әйт бу йомышыңны, - ди. - Ул өянке изге агач, үзеңә генә әйтәм, беркем белмәсен", - ди. Хатын шатланып кайтып китә. Башлык үзе моны кузнецка сөйләп бирә. Бер көнне карт үзе шул өянке эченә кереп утыра. Хатыны килеп сорый: "Иремнең күзе сукыр, колагы сагыр (саңгырау) булсынга нишләтим?" - ди. "Һе, ул уңай гуй, - ди өянке. - Картыңа бер ашатсаң, коймак ашат, бер ашатсаң, бәлеч ашат", - ди. Хатын кайтып китә. Иренә бер көнне коймак ашата майда йөздереп, икенче көнне бәлеш ашата. Бер-ике көн үткәч, карт ишетмәгән була, күрмәгән була. Хатыны тагы да сыйлабрак ашата. Бераздан карт: "Бөтенләй күрми башладым, хатын, берәр таяк бир", - ди. Хатыны таяк тоттыра, колагы да ишетми. Мич башына менеп ята карт. Бер көннәрне хатынының йөри торган ире килә. Сыйлый аны: "Аша, аша, карт ишетми дә, күрми дә", - ди. Карт бу вакытта малаен мылтык атарга өйрәтә. Күрмәгәч мылытыгын төшереп җибәргән була. Уклы патрон урынына уксызны куя, чарт-чорт аткан булып утыра. Стенага төзәгән булып, теге кешене атып үтерә. Хатыны, вай, инде ни кылыйм, дип, мәетне алып чыга да, күршесенең алма бакчасына алып кереп, бер ботакка сөяп куя. Бакча каравылчысы моңа кычкыра: "Әй, син нишләп торасың, кач, атам", - ди. Бер чыга, китми, икенче чыга - китми. Бу куркытырга дип, коры ботакка ата, ботак сынып киткәч, мәет егыла. Бу кеше үтердем, дип куркып, елгага алып китә дә, бер көймә таба, кулына ишкәк тоттырып, агызып җибәрә. Елгада охотник йөргән. Кычкыра: "Әй, син нишләп йөрисең, үрдәкләрне куркытасың, кач",- ди. Теге бара биргәч, атып җибәрә көймәгә. Көймә тишелә, кешесе бата. 40 көннән үте сытылып өскә калкып чыга. Сихерле сөлге Аннары тагы бер хатын була. Ирен тоже яратмый. Бер сихерчедән сөлге эшләтеп ала. Ире кайткач, аңа сөлге белән бер суккан икән, ире чучкага әйләнгән. Ишек алдында йөри, йөри дә, тагы хатыны янына килә. Ник мине болай эшләттең дигән шикелле карап тора. Хатыны ачуланып тагы бер суккан икән. Чучка ак эткә әйләнгән. Эт булгач, мәнбәгать эзләп, авылга китә. Анда аны нан (ипи) биреп, иләштерәләр. Моның акыллы эт икәнен беләләр. Ялчылар талашалар, мин күп нан бирдем, миңа тиеш, дип. Бер көнне хуҗасының биялие, төшеп калган була, аны китерә. Балтасы төшеп кала, аны китерә. Бу этнең осталыгы патша колагына төшә. Аның баласын дию пәрие урлый икән. Хатыны авырлы йөри, җиңеләю белән баласын урлап китә икән. Шуңа патша бу этне алдыра. Хатынын дию пәриеннән сакларга куша. Этне яхшы карый, муенына чөлгеннәр (бубенцы) аса. Хатын җиңеләеп, баланы төреп салуга дию килеп керә дә, баланы алып чыга башлый. Эт диюнең колагын тешли, дию ычкындыра баланы, эт бала өстенә егыла. Тревога күтәрелә. Эт баланы күтәреп килә. Үзе тагын хатынын эзләп китә. Хатыны янына кайтса, ул ике кеше белән кәеф-сафа корып утырган була. Иренә тагын бер китереп суга, ул тургай булып очып китә. Икенче авылда бер бай танышы булган, шуның завазнасына (амбар) кереп бодай ашап йөри. Аны күреп башка тургайлар (чыпчык) да керә. Хуҗа бу кошчыкларны себереп утка якмакчы була. Арадан берсен аерып ала, аның тик түгел икәнен төшенә. Тургай байга исеме белән дәшеп куя. Шунда бай аны фәлән башлык сихерләмәде микән, дип, үз хатынын чакырта. Хатыны моны адәм сурәтенә кайтара. Теге аларга барысын сөйләп бирә. Хатыны янына кайтып, аның иптәшләрен берсен эт, берсен чучка итеп җибәрә. Алар әле дә шул сыйфатта йөриләр имеш. Күктубык Борын заманда бер патшаның улы сәелгә (сәхрага, кунакка) чыгып китә. Йөри торгач, урман эчендә бер өйгә килеп җитә. Өйгә керсә, анда бер хатын утыра. - Син ни эшләп йөрисең? - ди. - Ырыскы эстәп (ризык эзләп) йөрим. - Менә сиңа бер кыл бирим, - ди хатын, цырыштырырсың (бөдрәләтерсең) аны, - ди. - Ул - Күктубык дигән атка әйләнер, - ди. Ала егет кылны. Бер очын бер кулына ала, икенче кулы белән кысып тоткач, кыл бөтерелеп килә дә, каршыга бер ат килеп баса. Егет менә бу Күктубыкка, еракка очып китә. Бара торгач бер утрауга барып төшә. Анда күгәрченнәр килеп төшәләр. Бик матур кызларга әйләнәләр, уйныйлар, киемнәрен салалар да, тагын күгәрченгә әйләнеп, очып китәләр. Бу егет кызлар арасыннан берсен яратып кала. Икенче көнне тагын карап тора бу кызларны. Аннан соң теге башлыкка барып әйтә. "Шулай шулай, миңа бер кызлары ошады, нишлим икән", - ди. Башлык әйтә: "Син алар чишенгәндә, ул кызның киемен алып, тубык астыңа басып куй", - ди. Егет шулай эшли дә. Икенче көнне күгәрченнәр очып киләләр. Кызларга әйләнәләр. Кызлар чишенеп, су чума башлыйлар. Алар суга кергәч, егет бер кызның киемен тез астына басып кала. Кызлар чыгалар, киенәләр, күгәрченнәргә әйләнеп очып китәләр. Бу кыз ятып кала. Ул пәри кызы була. Исеме Гөлбәһрәм була. Болар сөйләшәләр, бер-берсен яратышып, өйләнешәләр. Гөлбәһрәмнең апасы Фәхрелсәнә була. Ул әтисенә кайтып әйтә: "Сеңлем бәндәгә кияүгә чыкты", - ди. Атасы аңа сеңлесен урлап кайтарга куша. Фәхрелсәнә сеңлесен урлап кайта да бер зинданга бикли. Гөлбәһрәм елый, анда аның бер баласы туа. Баласына сөйли: "Синең атаң адәм", - ди. - Син аны күрерсең, ул барыбер безне эзләп табар", - ди. Атасы бу якта эзли боларны. Тагын әлеге башлыкка бара. Ул белми: "Фәлән карыйга бар, ул белер", - ди. Карый белми: "Фәлән башлыкка бар, ул белер", - ди. - Ул башлык Гөлбәһрәмне карап үстергән, белер, - ди. - Только бик алыс" (ерак) - ди. Китә бу башлыкны эзләп. Таба. Башлык әйтә: "Алар хәзер бик еракта, таба алмассың", - ди. "Минем Күктубыгым бар, менгезеп алып китәм", - ди. Очырып алып китә. Бер өй түбәсенә барып төшәләр. Тыңлый бу, кешеләр тавышы бар. Төшә. Ишекне сугып ача. Керсә, хатыны бала тотып утыра. Баласы сорый: "Атаммы бу?" - ди. Кочаклашып күрешәләр дә, хатыны, баласын урлап алып кайта. Артларыннан гаскәр белән Фәхрелсәнә куып чыга. Сугышалар. Егет Фәхрелсәнәне кулга ала. Үтермәкче була. Хатыны үтерергә кушмый. Җибәрәләр. Үзләре кайтып китәләр. Исән-сау әле дә яшиләр имеш. Икмәкбатыр Борын-борын заманда өч батыр булган: Таубатыр, Ташбатыр, Икмәкбатыр. Бер патшаның кызларын дию урлый икән. Ел саен диңгез буена патша бер кызны җибәрә водовод белән. Бер кызны китергәндә водовод аны бик жәлли: - Мин сине алып калам, - ди. - Ничек алып каласың инде? - ди кыз, елый. Шул вакыт Икмәкбатыр килеп чыга: - Ник елыйсың? - Менә шулай, шулай, мине дию алып китәргә тели. - Ярар, үзем алып калырмын, - ди. Бервакыт күтәрелә җил-давыл, дулкыннар өй хәтле куба, агачлар җиргә тиеп сыгылалар. Шулвакыт судан җиде башлы йелбегән чыга. - Ашыйм мин сине, егет, - ди. - Юк, ашамассың. - Йотармын. - Юк, йотмассың. - Әйдә, сугышабыз. - Әйдә. Ук атышымы, көч көрәшеме? - Көч көрәше. Китә көрәш. Бер күтәреп сала егет - йелбегән тубыктан (тездән) бата. Икенчегә күтәреп ега, билдән бата. Өченчегә күтәреп сала, муеннан бата. Йиде башын кыркып, таш астына бастырып куя Икмәкбатыр. Үзе арып йоклап кала. Шулвакыт әлеге водовод чыгып, кызны алып кайта. Патшадан сорый: "Инде мин өйләнәм аңа", - ди. Патша риза була. Кыз аяк терәп каршы. "Нигә?" - ди. "Мине ул алып калган юк". "Ә кем?". "Менә җыйдыр бөтен халкыңны, мин аны танып алырмын", - ди. Ярый, җыйдыра патша халыкны. "Танып бак", - ди. Болар сөйләшеп куйганнар. Бөтен халык алдында Икмәкбатыр сулаягын алгарак чыгарып басарга тиеш. Шулай эшлиләр дә. Кыз танып ала егетне. Зур итеп туй ясыйлар, матур гына тора башлыйлар. Озак та үтми, егет сәелләп йөреп кайтырга чыга. Кыз кала. Бара бу егет. Күрә, бер тау итәгендә бабай тора. - Әй, егет, мин сиңа бик күп акча бирер идем, син бу сыер эченә кереп ят, мин сине тегәм. Менә бу кош сине еракка алып барып ташлый, - ди. - Син аннан алтын тәгәрәтерсең, - ди. Егет риза була. Кереп ята сыер эченә. Карт аны ничек кирәк алай тегеп куя. Бөркет бу сыерны тау башына мендерә дә ашый. Егет сыер эченнән чыга да, аска алтын тәгәрәтә башлый. Бик күп тәгәрәтә дә: - Бабай, инде мине төшер, - ди. - Аннан юл юк, егет, синдәйләр күп анда, эзлә, - ди карт. Үзе китеп бара. Китә бу егет, бер дәрья ягына батып төшә. Бер сал ясый да дәрья буйлап агып бер утрауга җитә. Анда бер котык (кое) шикелле нәрсә күрә. Котыкның мөешенә (почмак) тотынып төшә. Анда бер дөньяга барып чыга. Бер бакыр сарай тора. Анда керә. Бер кыз утыра. - Син адәмме, пәриме? - Адәм. - Мин дә адәм, - ди кыз. - Мине кечкенә вакытында пәри урлады. Без өч бертуган кыз. Һәркайсыбызга берәр сарай салып бирде. Бакыр сарай миндә. Арырак барсаң, көмеш сарай булыр, анда минем апам. Аннан да арырак алтын сарай. Анда да минем апам тора, - ди. - Кайтасызмы соң? Мин сезне алып кайтам, - ди егет. - Белмим, - ди кыз, - җибәрерме икән дию. - Ә кайда ул? - Монны ерак түгел бер җирдә йоклап ята. Өч көн, өч төн йоклый ул. Уянса инде, аны адәм җиңә торган түгел, - ди. - Җиңәрмен, - ди егет. - Минем тылсымлы кылычым бар. Шуның белән башына чәнчермен, - ди. - Ярый алайса, - ди кыз. - Мин дә сиңа бер нәрсә өйрәтим. Аның өендә ике мичкә тора. Уң ягында көч бирә торган су белән, сул ягында көч бетерә торганы белән. Син аларны чамаларсың, - ди. Китә егет. Барып керә дию пәриләренең өенә. Ята дию йоклап башы түрдә, аягы ишектә. Тибеп уята моны. Көрәшә башлыйлар. Арыйлар. Дию әйтә: "Су эчеп алыйк, - ди. - Әйдә, эч", - ди. "Юк, син эч", - ди егет. Тукта, чүмеч алып керим дип, әүлегә чыккан икән, ул арада егет мичкәләрнең урыннарын алыштырп куйган. Эчә дию пәрие уңдагы кисмәктән, хәлсезләнеп егыла. Егет сулдагыдан эчә, көч керә. Үтерә дә бу дию пәриен, кайта бакыр сарайдагы кыз янына. - Әйдә, кайтабыз үзебезнең дөньяга. - Кыз сараен жәлли, калдырып китәсе килми. Егет бер типкән иде, сарай биш тиенлек бакыр акчага әйләнә. Кесәгә салалар да китәләр көмеш сарайдагы апалары янына. Аны чакыралар. "Юк, китмим, - ди, - көмеш сараем кала", - ди. "Сараең биш тиен көмеш акча булып сакланыр", - ди. Алып китәләр. Алтын сарайдагы кыз якын да китерми: "Бу хәтле байлыкны ташлап кая барам", - ди. "Үзең белән йөрер", - ди егет. Тибә дә, сарайны биш тиенлек алтын акчага әйләндерә. Кызларын ияртеп китә әлеге котык янына. Анда Таубатыр белән Ташбатыр калган. Аларга хәбәр бирә: "Кызларны чыгарыгыз", - ди. Болар кызларны чыгаралар. Үз чираты җиткәч, бауны кисеп төшерәләр. Йә бу кызларны безгә бирми куяр, дип куркалар. Төрле юллар белән чыга Икмәкбатыр коедан. Тегеләрнең эзләре дә юк. Юлда ут ягып туктаган җирләренә җитә. Көлне казып карый. Кызлар моңа көлгә күмеп пәтер (төче камырдан юка итеп ясалган ипи) калдырганнар. Шуларны ашый-ашый бара, куып җитә. Тегеләр сугышмакчы булалар. "Юк, ук чөешәек", - ди. Күчүм ханныкыдай ук ясый, чөеп җибәрә. Таңбатырның күзенә тия, Ташбатырның маңгаена. Үләләр. - Сезнең йөрәгегез таш, ташка әйбер үсми. Тауның өсте суык, шуңа сез суык, - ди. - Мин - Икмәкбатыр, туфракта үстем, шуңа хаклы да, яхшы да, - ди. Кызларның берсен сайлап ала калганнарын кияүгә бирә. Әле дә яшиләр имеш. Большеречье районы авылларында Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Пәри урлаган балалар Борын булган бер карт белән карчык. Аныкы 50 яшькә хәтле балалары булмаган. Илле яшендә бер ир, бер кыз игезәк бала таба бу хатын. Бу балалар шул хәтле матур булганнар, бөтен күрше-тирәләре яратканнар. Бер көнне шулай үзләре йортта йөргәндә, күршеләре балаларны алып чыгып китәләр. Кайтсалар, өйдә балалар юк. Юк та юк балалар, китерүче дә юк. Болар кайгыга төшәләр. Күршетирәне йөреп чыгалар, балалар һаман юк. Шулай итеп торсалар, бу балаларны пәри алып киткән икән. Кайгыдан күздән дә бетәләр болар. Бу балаларны үз йортына алып китеп, пәри бик тиз үстерә боларны. Егет буйга җитә. Алар бит үз әтиләрен белмиләр, пәрине үз әтиләре дип беләләр. Үсә төшкәч, бу егет әтисенең ни эш белән йөргәнен күзәтә башлый. Әтисе моның охотага йөри икән, ике эте дә бар икән. Бер көнне егет әйтә әтисенә: - Әти, - ди, - бүген охотага мин генә барыйм, син ял ит, - ди. - Ярар, - ди пәри, - только мин әйткәнне генә эшлә. Син өлкән зверьләргә ябышма, кечкенәләр белән генә йөр, - ди. Ярар, әле этләр егет белән китәләр далага. Бу этләрнең йоннары йолкынып-йолкынып алынган, ул урыннарына ак йоннар үсә башлаган. Этләр әйтәләр: - Син, егет, үзеңә бер гыйлемгә өйрән, болай гомереңне әрәм итмә, -ди. - Ә мин ул гыйлемне каян алыйм, ничек өйрәним урман арасында? - ди. - Без сиңа гыйлем өйрәтербез, только картка әйтмә, - ди, - белсә, ул безне үтерә, - диләр. - Әйтегез, - ди, - мин беркемгә дә әйтмәм, - ди. - Син үзеңнең кайдан килгәнеңне беләсеңме? - ди этләр. - Белмим, - ди егет. - Белмәсәң, без сиңа әйтик, - диләр. - Син бит адәм баласы. - Кайда ул адәм? - ди. - Без сиңа күрсәтербез. Син күрәсеңме безнең йоныбызны? Синең әтиең безне шулай эшләтте, безнең гәүдәбездә сау җиребез калмады. Хәзер сине бер җиргә алып барабыз, - диләр. - Кайда алып барасыз? - ди. - Анда синең шикелле кешеләр яшиләр йортларда. Клуб дигән нәрсәләр дә бар, - ди. - Алай булгач, без тизрәк шунда китик, - ди. Чыгып китәләр болар җыйнау. Баралар юл белән, баралар. Өч көн, өч төн баралар болар. Бара торгач, егетнең көче бетә, хәле калмый. Этләр әйтәләр: - Син шушы төштә утырып тор, без сиңа азык эзләп килик, - дип. - Сез берәр сәбәп белән кайталмасагыз, мин ничек эзләп табармын? - ди. - Без барганда агач төпләрен әрчеп-казып барабыз, син безне шуннан эзләп табарсың, - ди. Егет этләрне бер сутка көтеп утыра да кайтмагач, үзе эзләп чыгып китә, казылган агач төпләре белән. Моңа көч кергән була инде, хәлләнгән була. Бара торгач, ерактан гына эт тавышы ишетелә. Эт тавышы белән бара торгач, урманнан барып, бер аланга ачык ергә барып чыга. Аланда тимердән эшләнгән бер йорт тора. Йортны әйләнеп чыга, капкасы бикле, кешесе юк. Гайрәт белән китереп суга, капка ачылып китә. Керә ишек алдына. Ишек алдына керүгә капка ябыла. Ишек алдында йөри иде, тагын эт өргән тавыш ишетелә. Эт тавышы белән эзләп барса, идән астына төшеп китә торган юлларны күрә. Теге пәри, этләр белән егет чыгып киткәч, бөтен дөньяга хәбәр җибәргән икән: "Шундый-шундый хәл, этләр белән егет чыгып качтылар, кайда торсагыз да ябып куегыз", - дип. Шуның буенча бу этләрне тотып ябып куйганнар икән, һич тә кеше таба торган түгел. Егет ишекне ватып кереп этләрне чыгара. Чыгара да йортка кермәкче булалар. Йортның ишеге көмештән эшләнгән икән, үзе бикле. Бу ишекне дә ватып керәләр. Керсәләр, беркем юк. Бер бүлмәдә ап-ак сакаллы бер карт ята. Егет барып уята моны. Карт күзен ачуга: - Ә, үләргә вакытың еттеме? - ди. - Етсә еткән булыр, - ди егет, - әле кем алдан үләр, - ди егет, шундый батыр булган бу. Әле карт күп сөйләшеп тормый, егетне күтәреп алып бәрә, егет тубыктан башка кереп китә. Егет әйтә: - Мин түстем. Инде син түс мин бәргәндә, - ди. Егет картны күтәреп бәргән иде, карттан көл генә чыга. Шулай итеп бетә карт. Йортка чыга да тагын эзләнеп йөри бу. Йөри торгач, тагын бер йорт күрә бу. Йортның тәрәзәсе юк. Ишеген ватып керә. Керсә, кап-караңгы. Эзләнеп йөри башласа, моның кулына чәч ошлана (тия). Егет: - Бу кем? - ди. - Их, егет, - ди, - син каян килеп кердең монда курыкмыйча, - ди. - Ә син монда нишләп утырасың, - ди егет. - Мин адәм баласы. Мине монда пәри карты алып килде, качмасын дип, чылбыр белән чылбырлап куйды, - ди кыз. - Ул сине нишләтә соң болай чылбырлап куеп, - ди егет. - Көн дә бер тас канымны агызып эчә, - ди. - Давай, минем арттан чык, - ди. Кыз чыккалы курка. Курыккач әйтә: - Курыкма, - ди, - ул әллә кайчан янып бетте инде, - ди. Чыксалар, карт үлгән була инде. Картның яткан койкасында бер кулъяулыгы була. Кыз әйтә. - Ул кулъяулыгын ал, - ди. - Ул чүпрәкне нишләтием? - ди. - Бөтен газамат (хикмәт) та шул яулыкта инде, - ди кыз. - Соңыннан кирәк булыр әле, кесәңә сал, - ди. - Салуын салам, ну ашыйсы да килә бит, ашаган юк, - ди. - Ярый, хәзер ашарга да булыр, - ди кыз. Кыз бит инде өйдәге әйберләрне белә, ашарга-эчәргә китерә, этләргә дә бирәләр. Ашап-эчеп ял иткәч, китәләр болар чыгып юл буйлап. Юлдан китеп барсалар, юлның сул ягында, көмеш шикелле ялтырап, бер йорт тора. Әле егет әйтә: "Карап чыгыйк шул йортны", - ди. Кыз да, этләр дә күнмиләр: "Бер әҗәлдән калдык, инде китик", - диләр. Ярар, егет тә күнә, китәләр болар тагын юл белән. Килә-килә килеп етәләр болар бер дәрьяга, һич әйләнеп чыгар хәл юк, шуның хәтле зур. Кыз әйтә: "Әлеге кулъяулыгыңны ал, уңга таба өч рәт болга", - ди. Егет кулъяулыгын алып өч рәт болгаган ие, күпер салына дәрьяга. Күпердән чыгып китәләр болар. Күперне чыккач, кыз әйтә: "Болга кире сулга таба яулыгыңны өч рәт, - ди. Кулъяулыгын болгагач, күпер яңадан бетә. Болар шулай юл белән яңадан ике сутка китәләр. Азык бар хәзер, теге өйдән алып чыкканнар. Шулай китеп барсалар, бер төштән электр яктысы күренә, чиксез күп лампочкалар яна. Эт әйтә егеткә: "Әнә, күрәсеңме, шул лампочкаларны. Ул лампочкалар адәм йортларында яналар. Без дә шунда яшибез", - ди. Азмы-күпме киткәч, барып йетәләр болар шул шәһәргә. Аптырап, хәлләре бетә боларның шәһәргә килеп йеткәнче. Шәһәргә төн килеп йетәләр. Бер кырый йортка килеп кунарга сурайлар. Йорт хуҗасы карт әйтә: - Йокларга бернәрсә түгел, балакаем. Сезгә ашарга-эчәргә хәзерләргә кешебез юк безнең, карчыкның күзе күрми, - ди. - Безгә бернәрсә дә кирәкми, йоклап кына чыгабыз, - диләр болар. Шулай дигәч, кертәләр кунарга. Карт белән карчык аптырыйлар боларга, этләр белән булгач. - Сез кайдан килдегез, нинди кешеләр? - диләр. - Без үзебез дә белмибез кайдан килүебезне, - ди егет. - Без адәм балалары. Безне пәри урлап киткән булган, шунда үскәнбез. Хәзер үз илебезне эзләп чыктык. Без ике игезәк булганбыз: беребез ир бала, беребез кыз бала, - ди. Картлар әйтәләр: - Безнең дә ике балабызны пәри алып киткән иде, сез, мөгаен, безнең балалардыр, - дип, кочакланышып шатланышалар. Әлеге малайларның пәри кулыннан котылып кайтуы бөтен шәһәргә тарала. Бу хәбәр ханга да барып йетә. Хан йебәрә үзенең вәзирләрен белергә шушы хәлнең дөреслеген. Барып керсәләр, теге егетнең чәчләре үскән, тырнаклары үскән, өстендә хәйван тиресеннән теккән киемнәр, сөйләшә дә белми бу, этләр дә бар. Егетне алып баралар мунчага, тырнакларын кисәләр, чәчләрен алалар да үзен юындыралар. Озакламый киемнәр дә килеп етә. Шулай итеп моны 1-2 атна үсләре белән бергә йөртәләр. Йөри-йөри сөйләшеп аңгара башлый. Шулай рәхәт кенә яшәгәндә егетнең исенә әлеге пәри кулында калган сеңлесе төшә. "Их, мин үзем шундый рәхәттә торам, ә ул михнәттә тора. Мин аны алып килим", - ди. Тегеләрнең йебәрәсе килми: "Китмә, балакай, үзең генә исән бул", - ди. Алай да егет этләрен ияртеп юлга чыгып китә. Азык-төлек ала, кирәк-ярак әйберләрне ала да чыгып китә бу. Бара-бара барып йетәләр бер дәрьяга. Яулыгын уң якка таба селкеп күпер ясала да чыгып китәләр. Чыккач, баралар болар иске торган йортына. Килеп керсә, карт моны көтеп тора икән, ябыша, үтермәкче була, ну үтерә алмый. Егет картны бер сугуда үтереп ташлый да сеңлен эзләп кереп китә. Сеңлесе чылбырда караңгы бүлмәдә утыра. Чылбырны өзеп, сеңлесен алып чыга. Алып чыга да сорый: - Сине ничек азаплый? - ди. - Көн дә бер тас канымны эчә, - ди. Әлеге егет сеңлесен ала, азык-төлек ала да чыгып китә юлга. Инде баягы юлның сул ягындагы көмеш шикелле ялтырап утырган йортка керәләр. Керсәләр, пәри патшасының хәбәре килеп йеткән була: "Шундый-шундый егет, этләре дә бар, керсә, тотыгыз" дип. Бу йортка кергәч, бу егетне ничек булса да бетерергә тырышалар инде. Керсәләр, өйдә бик матур бер кыз йөри. Бу кызны егет күрсә, гыйшыгы төшмичә куймас дип уйлыйлар болар. Егет кызны күрә, аны-моны сөйләшеп тормый гына әйтә: - Син минеке буласыңмы? - ди. - Булуын булыр идем дә, - ди кыз, - минем бер авыруым бар, - ди. - Нинди авыру? - ди. - Менә табипчы әби әйтте, бер дару, ди, шул даруны табып эчсәң, авыруың бетә, дип әйтте, - ди. - Нинди дару соң ул, бәлки аны мин табармын, - ди. - Карурман уртасында бер аю бар икән, ике крынка сөт савып китерсәң, аны эчсәм, мин савыгаям. Аннан соң инде синеке булырмын, - ди. Ярар, китә бу егет этләрен ияртеп урманга. Урманга кергәч, этләр әйтәләр: "Син утыр, без аюны табыек та үзебезне кудырып синең янга китерик". Ярар. Әле этләр китәләр аюны эзләп. Озак та үтми этләрне куып, акырып аю килә. Егет янына килгәч, ике эт аюның ике ягыннан тотып торалар, егет ике крынкага сөтен савып ала. Этләр әйтәләр егеткә: "Син тизрәк кач, без үзебез аюны ычкындырырбыз да сине куып йетәрбез", - диләр. Этләр егетне куып йетәләр дә бергәләп китәләр болар. Барып йетәләр кызның йортына - пәри йортына. Сөтне кызга бирәләр. Кыз әйтә: - Сез киткәч, табипчы әби яңадан килде. Бу дару миңа ярамый икән, икенче дару әйтте, - ди. - Нинди дару әйтте соң? - ди. - Кара урманның аръягында шүрәле бар икән ди. Аның унике башы бар, ди. Унике баштан унике кисәк ит кисеп китерергә кирәк, ди. Менә шуны пешереп ашасам, савыгаясың дип әйтте, - ди. - Була ул, китерәм, - ди егет. Этләр әйтәләр: "Син менә бу биек карагай башына менеп утыр, - ди, - кулыңа хинҗалыңны тот. Шүрәле безне куып килгәндә, азамат җил-давыл белән килер. Шул вакыт карагайның башы җиргә иелер. Син яхшы тотынып утыр. Без шүрәлене карагай яныннан ук уздырырбыз. Син шунда аның өстенә атланып ал чәченнән тотынып, башларын кисә бир. Шул башларны кызга алып кайтырбыз, - ди. Болар шүрәленең унике башын күтәреп китәләр кайтып, этләргә дә салалар. Алып кайтып, кыз алдына кертеп салалар башларны. - Менә ит кисәге генә түгел, башларын алып кайттык шүрәленең, - ди. - Әй, мин ул башларны ничек итеп ашыйм? Лучше үләм, - ди кыз. - Ә, син шулаймыни әле, бусы да ярамыймыни, - ди. - Алай булгач, мин үлгәнче син үл, - дип кызны стенага суга да, үз юлы белән китә. Килеп йетәләр элек дәрьяга. Кулъяулыгын селкеп дәрьядан чыгып китәләр. Кайтып йетәләр ата-инәләрнең йортына. Егет кайткан шатлыктан патша өч баш сыер малы суярга бирә. Шатлыктан мәҗлес ясагалы. Әлеге малларны суеп, өч көн мәҗлес ясап халыкны сыйлыйлар. Ике кыз булды инде. Кызлар боларны үзләре белән йөртәләр. Егет тә хәзер чыгып йөри башлый базарларга. Базарга чыкса, битенә пәрдә япкан өч егет, өч сакчы, бер кыз белән йөриләр. Бу егет тегеләрне күрә дә "Ник бу егетләр битләренә пәрдә ябып йөриләр", - ди. Бер көнне бу егет түзми, теге кыздан сорый: - Сез кем буласыз? - ди. - Мин хан кызы, - ди. - Минем сезнең белән сөйләшәсем килә, - ди. - Мин дә шуны телим, - ди. - Ничек сөйләшергә соң? - ди егет. - Әнә, зур йортны күрәсеңме, - ди кыз. - Күрәм, - ди егет. - Шул йортның дүртенче этажында минем кумытым, - ди. - Ә мин анда ничек меним? - ди егет. - Тәрәзәдән мин сиңа бау төшерермен, син шуңа ябышып менәрсең. Бик тыныч кына мен, әтинең 70 сакчысы бар, сизсәләр, үзеңне тотып алырлар, - ди. Бара егет күрсәтелгән йортка. Карап тора. Карап торса, тәрәзәдән бау төшә. Шул бауга тотынып менә бу. Менеп барганда стенага тигән иде, сакчылар сизеп алалар да, моны тоталар. Тотып алгач, ябып, бикләп куялар. Иртәгесен сакчылар хәбәр итәләр "менә шундый-шундый кешене тоттык" дип. Хан бөтен халыгын йыната, моны хәзер судить итмәкче булалар. Сорыйлар моннан: - Нишләп йөрисең? - дип. Егет дөресен сөйләп бирә. - Менә шулай-шулай кыз янына килдем, - ди. Ә хан бу егет турында ишеткән була "ни кушсаң шуны эшли" дип. Хан әйтә: - Минем кушкан эшне үтәсәң, кызымны да, ханлыгымны да бирәм, - ди. - Әйт, - ди, - нинди эш ул, - ди. - Менә бакча, - ди. - Шуның агачларын бер төндә кисеп егып, ботагын бутыйсың, поленага киссәң, кругом бакча әйләнәсенә өясең. Калган төпләрне тамыры белән кубарасың. Җирне сөрәсең, аш чәчәсең. Бер төндә шул ашлык өлгергән булсын, - ди. - Ярый, була ул, - ди егет. Бу сүзгә хан аптырап китә. Төн йетә, егет амбар янына бара. Төнге унике еткәндә әлеге кулъяулыгын өч рәт болгап әйтә: "Әнә шул бакчаның агачларын кисеп, поленага турагыз да бакча әйләнәсенә өегез. Шул урынны сөреп, аш чәчегез. Бер төндә шул ашлык өлгергән булсын, амбарга коелган булсын - дип команда бирә. Пәриләр: "Ярар, була ул", - дип җавап бирәләр. Иртә белән сәгать 8ләрдә торып караса, келәт туп-тулы бодай, бакча әйләнәсенә утын кисеп өелгән, агачларның тамырлары кубарылган. Егет ханның бер сакчысына әйтә: - Бар, ханга кереп әйт, килеп карасын, - ди. Кучер утырткан, тройка җиккән, хан килә карарга, килеп еткәч, патша аптырап китә. Шуннан соң егет әйтә: - Өстегездәге киемегезне салып бирегез, минем киемнәрне сез киегез, - ди. - Миңа ышанмасагыз менә куагыз (җаһысвидетель), - ди вәзирләргә күрсәтеп. - Дөрес, - ди вәзир. Хан әйтә: - Егетне повозкага утыртыгыз, хәзердән ул хан, - ди. Повозка белән кыз янына алып баралар. Болар бер-берсен яратып әле дә булса шулай матур итеп торалар, ди. Большеречье районы Олы Күл авылында Князев Габделгали Мөхәммәди улыннан (1903 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Егет һәм өч күгәрчен Борын заман бер кешенең бер малае булган игән. Малай армиягә китте. Армиядә хезмәт итеп кайтаты. Кайтып ултырса бер ялан җиргә килеп чыгаты. Шунда бер куш өй күрә. Өй янына килсә, өй бикле. "Миңа алай да үлем, болай да үлем инде" дип, тәрәсне ачып керә. Бик ашыйсы килгән була, эзләнә торгач, пичне ачып карый. Ачып караса, пичтә дүрт бәлеш тораты. Дүрт бәлешнең берәвен алып ашый да карават астына кереп ята. Бу карават астында ятканда өч күгәрчен гөрләп очып килеп керәләр. Өч күгәрчен селкенгәннәр иде, өч егет булып киттеләр, ди. Өстәл хәзерләп, пичне ачып карасалар, бер бәлеш юк. "Бу ни хикмәт", диләр. Давай эзли башлыйлар. Егет каушый башлады, курка болардан. Болар эзлиләр, эзлиләр дә кычкыралар: "Син кем, адәмме, шайтанмы? Чыккын", - диләр. Әлеге егет ни кылсын, бичара, чыгаты. Аннан ары әйтте: "Бер бәлешне мин ашадым, миндә гаеп", - тиде. - Ашасаң ашагын, инде син безгә хезмәт ит, бәлеш сал, кер ю, - тиләр күгәрченнәр. Әлеге егет куанып китте инде. Аннан әлеге егет 2-3 көн хезмәт итеп тора, тегеләр сыныйтылар әле, безгә иптәш була торган егетме, юкмы дип. Әлеге егет 2-3 көн торганнан соң монарга 12 ачкыч бирәләр дә әйтәләр: "Келәтнең унберен ач, уникенчесен ачма", - тиләр. Күгәрченнәр очып чыгып киткәч, егет келәтләрне ачып карый, яныңа нә кәрәк, шул бар инде. Шулай йөри торгач "тукта, ди, ни булса да булыр, бу келәтне ачып карыйм әле" дип ачып караса, сып-сылу бер кыз "шапкам-шапкам" дип ултыраты. Әлеге егет сурайты: - Син кем буласың? - ди. - Мин пәри кызы. Мине урлап китерделәр, - ди. - Ну шапкам калды. Мин шул шапкамны кисәм, йөри алам, кимәсәм, йөри алмыйм, - ди. Егет бер сүз дә әйтмәде, келәтне бикләде, үзе хезмәт кылып йөри. Әлеге күгәрченнәр кайталар. Кайткач сорыйлар монардан: - Уникенче келәтне ачтыңмы? - диләр. - Юк, - ди бу, - ачмадым, - ди, яшерә инде. - Сез, - ди егет, - чыгып китәсез дә йөрисез, нинди эш белән йөргәнегезне белмим. Нигә миннән яшерәсез? - ди. - Бездәге кызның шапкасы артыннан йөрибез, һич ала алмыйбыз. Күпме вакыттан бирле йөрибез. Кызның шапкасы унбер катлы тартма эчендә, - диләр күгәрченнәр. Әлеге егет болардан бөтен һөнәрләрен өйрәнде, төмән (күп) төрле кош булып, күгәрчен дә, сандугач та булып оча ала бу хәзер. Шулар кыяфәтенә керә ала. Пәринең алмагачы бар икән, шуңа менеп сайрап ебәрде. Әлеге пәри бер патшаның кызын урлап киткән икән дә, ул анда хезмәтче булып йөри икән. Әлеге кыз чыга да сандугачны тотмакчы була, тота алмый. Бер чыбык ала да сандугачка бәрә. Бәрсә, сандугач егылып китәте. Егылгач борны канады моның. Кыз сандугачны тотып ала да: "Әй, җан кисәгем, - ди, - языклы булып синең борынны канаттым", - ди. Сандугачны шулай дип караватка салган иде, матур гына егет булып куйды. Аннан әлеге егет унберенче тартманы барып ача да, шапканы алып яшерә. Кыз моны сизә дә: "Мине дә бушат, алып чык моннан", - ди. Егет бер сүз дә әйтми, тургай булып очып китә. Очып китеп утырса, пәри моны сизә дә куа башлый. Куып килеп ултырганнан соң, бер шәһәргә килеп етә егет. Шәһәрдә бер кыз дәрьядан көянтә менән су алып кайтып килә икән. Кызга әйтә: "Әй, туганым, - тиде, - тиз генә чиләгенең ултырт. Мин тары булып чәчелеп китәм. Тарының берәвен аяк менән басып куй, кешегә күргәзмә", - тиде. Килде әлеге кыз, чиләген ултыртты. Егет тары бөртеге булып чәчелеп китте. Тарының берәвен аяк астына басты кыз. Пәри килеп етеп, кызның чиләгендәге суын эчеп бетерде, егет чыкмады. Кыз аягын күтәргән иде, тары әтәчкә әйләнде дә пәринең корсагына барып типте. Барып типкәч, пәринең корсагы ярылып китте, кыз гаҗәпсенеп карап тора. Шулай иткәч егет яңадан кош булып очып китә. Егетләр янына кайтып етә дә шапканы бирә. Шапканы кызга кигезәләр. Хәзер бу кыз олы күгәрченгә барды инде. Хәзер бу егет өйгә кайткалы кели инде. "Әтием-әнием бар, аларны каргалы кәрәк", - тиде. Күгәрченнәр егетне төмән төрле һөнәргә өйрәттеләр. Әлеге кыз әйтә: "Син алардан, бер алама атлары бар, шул атларын сура, аннан алмас кылычларын сура", - ди. Күгәрченнәр сораган әйберләрен бирәләр дә әйтәләр: "Әй, егет, син эчеп исереп, начарланып йөрмә, алай булсаң, хәрап булырсың", - диләр. Күгәрчен бер пычакны алды да түшәмгә чәнечте. "Берәр авырлык килсә, шул пычакка карап синең хәлеңне белербез, - диде. Әлеге егет кайтып барганда пәри кызына барды, ишекләр бикле - тимер ишек. Барып, тимер ишекне бер тибә дә ишек ачылып китә. Егет килеп керә дә кызны алып чыгып китә. - Китеп барып ултырсалар, бер шәһәрнең читенә килделәр болар. Килгәннең соңында бер ердә кешеләр пиво эчеп ятатылар. "Тукта, бераз гына пиво эчеп килим әле" дип китә дә, эчеп исерә бу. Исереп китә дә әлеге кыз янына киләте. "Их, хәрап булабыз хәзер", ди кыз, елый бу. "Булмыйбыз, мин бераз йоклап алыйм әле" - ди. Йоклап ятса, кызның атасы кызын эзләргә чыгарган икән корабль менән. Кыз ултырганны күреп, кыз янына киләләр болар. Кызының карточкасын алып чыккан булалар, карыйлар. - Патшаның югалган кызы синме? - диләр. - Улмын, - тиде кыз. - Менә бу егет мине пәридән котылдырды, мин аны ташлап китмим, - ди. Әле егетне суеп үлтерәтеләр. Кызның алтын катмышы (балдагы) бар икән, кызның исеме язылган. Кыз катмышын ала да әлеге егетнең бармагына каттырып салаты. Күгәрченнәр түшәмгә кадаган пычакны караса, туп-туп итеп кан тамып тораты. "Безнең егеткә берәр хәл булган" дип, үле суы белән тере суын алып киләтеләр егетне эсләп. Килсәләр, егетне кисәк-кисәк тураклап ташлаганнар. Әлеге егетнең башын башка, кулын кулга, аягын аякка, һәрбер ерен төгәл кылатылар да үле суы менән юалар. Аннан тере суы менән юалар. Шулай иткәч әлеге егет төчкереп "Их, озак йоклап калыпмын" дип торып килде. "Озаклап йоклагансың, - тиде күгәрчен, - үлтереп куйганнар үзеңне", - тиде. Шуннан соң егет сүз бирә: "Моннан соң һичбер нәстә булмас" - тиде. Шушы вакытта кызны алып кайтып җиткерәләр дә, "Кызны мин алып кайттым" дип олы вәсир сурайты. Кыз әйтә: "Кулыңны, битеңне әйбәтләп ю. Мин сиңа тия торган кеше түгел", - тиде. Аннан кыз әтиенә әйтте: "Син миңа бик зур итеп өй салдыр, - тиде. - Аның бер юан (зур) гына тәрәсе булсын. Мин үсем сыйлыйм кешеләрне", - тиде. Кыз егетнең килгәнен сизеп калды инде. Егет тә килә торгач, кызлар шәһәренә килеп етте. Шәһәр кырыендагы гына бер йортка кереп кунарга сурады. Карчыктан сурашты: - Шәһәрдә нинди хәлләр бар? - тиде. - Патша кызын вәсиренә биргәле итә, - тиде, - кыс күнмәйте, - тиде карчык. Егет бер сүз дә әйтмәде, шәһәргә чыгып китте. Бер кеше атка атланып бөтен кешене мәҗлескә җыялар. Кыз тәрәстән кычкыра: "Тагын кем килми калды?" - дип. Карчык әйтә: "Миндә бер егет бар, ул гына килмәгән" - ди. Баратылар, егетне китерәтеләр. Егет бармагындагы катмышын алама чүпрәк менән бәйләп куяты. Килеп керәте. Кыз халыкны үз кулы менән сыйлап йөри. Егет бәйләгән кулын сузды. - Әй, егет, - диде кыз, - кулың нигә бәйләдең? - ди. - Әбигә утын кисәргә барган идем, шунда кулымны кистем, - тиде. - Әй, үзем әйбәтләп бәйлим әле, - тиде. - Юк, ярайты, - тиде. Кыз егеткә бер стакан салып бирә, ике стакан салып бирә, өч стакан салып бирә, исереп кулын чишмәс микән дип. Бу егет чишмәй тораты. Аннан инде егетнең кулын чишсә, үзенең Зөһрә исеме язылган катмышы. Шуннан егетнең кулыннан тота да әтисенә алып керә. - Менә, әти, мине коткарган егет шушы. Син "кызымны коткарган кешегә кызымны да, патшалыгымны да бирәм" дип бөтен халыкка хәбәр иттең, инде бирәсеңме? Бирмәсәң без монда тормыйбыз, китәбез, - ди. - Юк, китмәгез. Мин картайдым инде, бергә-бергә торырбыз, - ди. Шулай итеп егет патша булып кала. Әле дә булса туй кылып ятырлар. Туйларында мин дә булдым, уйнадым, көлдем. Большеречье районы Олы Күл авылында Искәндәрова Хәзинәдән (1879 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Алтын башлы бала Бар иде борын заманда бер патша. Аның булган ике хатыны. Берсе бала таба икән, икенчесе - тапмый икән. Әлеге хатын бер вакытларны авыраяк (корсаклы) була. Яшь-кече хатын авыраяклы була, патша үзе ерак юлга сәфәргә китә. Кече хатын алтын башлы, көмеш күтле бала таба. Боларның этләре дә балалый. Хатынның абсыннары (килендәшләре) көнләшеп, әлеге баланы алып, камыш арасына аталар да эт баласын кертеп бишеккә салалар. Патша кайтканнан соң олы хатыны йөгереп чыгып әйтә: - Менә синең хатының эт баласы табып куйды, - ди. Нишләсен патша? Хәзер войскаларына әйтә: "Урман эченә алып барып, шуңа калдырып кайт", - ди. Алай итеп бу хатын эт баласын үскәреп, урманда яшәп тора, ди. Күп вакытлар үткәннән соң болар янына бер сәүдәгәр килә. - Ничек яшәп ятасыз? - дип сораша сәүдәгәр бу хатыннан. - Менә шулай-шулай яшәп ятабыз, аны-моны китереп балам нәфкаландыра, - ди. - Менә фәлән төштә бер патша бар, анда барсаң, синең сәүдәң яхшы үтәр иде, - ди хатын. - Мин ул патшаны белмим бит, - ди. - Ә, минем көчегем сине анда илтәр, ул белә, - ди хатын. Икенче көнне китәләр болар теге патшага. Эт баласы бу кешене ияртеп алып китә патшага. Барып етәләр. Килеп керүгә көчек карават астына кереп ята, ул бит адәм телен аңгара. Шуннан патша сәүдәгәрдән сораша башлый: "Ниләр белдең, ниләр күрдең?" дип. "Мин күрдем, - ди сәүдәгәр, - фәлән ердә, фәлән күпернең астында алтын чыга торган ат", - ди. Шул сүзләрне ишеткәч, әлеге эт елып чыгып та китә. Чыгып китә дә, кайтып әнисенә әйтә: - Фәлән күпернең астында алтын чыга торган ат бар икән, - ди, - мин барып кайтыйм, - ди. - Әй, балам, син аны тота алганың бармы, - ди, - булмас, йөрмә, - ди. - Мин аны тотам, - дип чыгып китә эт. Чыгып китә дә бу, әлеге күпернең астыннан теге алтын чыга торган атны тотып китерә. Алып кайткач, атны бер сарайга биклиләр. Көн дә иртә торуга алтын чыга бу. Шулай итә торгач, бу хатын байый, тормышы яхшыра, йортлар сала бу. Бервакытларны икенче сәүдәгәр тагын килә боларга. Тагын хатын әйтә монарга: "Фәлән патшага барсаң, синең сәүдәң бик яхшы булыр иде", - ди. Тагын көчек озата бара моны. Шулай ук карават астына кереп ята. Бу инде хатынның көндәшләре була бит, этне таныйлар инде. Сәүдәгәр эткә тияргә бирми, "ул минем этем", ди. Бу патша сорый монардан: - Ниләр күрдең, дөньяда ниләр бар? Сөйлә, - ди. - Дөньяда шундый-шундый эшләр бар, - ди. - Менә фәлән ердә каймак савыла торган сыер күрдем, - ди. Шул сүзне ишетүгә эт елып чыгып та китә. Кайта да инәсенә әйтә: - Шундый ердә, шундый сыер бар икән, - ди. - Әй, балам, син аны тота алганың бармы, булмас, йөрмә, - ди. Әлеге эт барып теге сыерны да етәкләп килә. Болар каймак сатып тагын байыйлар, бер нужалары да калмый. Бервакытны өченче сәүдәгәр килә боларга. Тагын әйтә хатын: - Син фәлән шәһәргә, фәлән патшага бар, сәүдәң яхшы үтәр, - ди. - Мин белмим ул патшаны, - ди сәүдәгәр. - Минем этем алып барыр сине, - ди. Эт алып китә моны теге патшага. Торган соң эт тагын карават астына кереп ята. Патша чыгып утыра. Сораша башлый. - Ниләр бар дөньяда, ниләр күрдең? - дип. - Дөньяда кызык хәлләр бар, - ди. - Бер камышлык арасында алтын башлы бала ята. Баланың тирә ягын кояшка пешермәскә болыт каплап алган, - ди. Шул сүзләрне генә ишеткән иде, эт тагын елып чыгып китә. Кайта да инәсенә әйтә. - Фәлән ердә камыш арасында алтын башлы бала бар икән, - ди. Инәсе кычкырып елап җибәрә. - Әй, балам, ул минем балам, - ди, - син бит минеке түгел. Мин сине үскәрдем генә. Хәзер аңа имчәк сөтемнән пәтер басырмын да, ак ашъяулыкка салып бирермен. Син аны алып барып йәйерсең, йоклап яткан вакыты булса, үзең читкә китеп карап торырсың. Ул аннан уянып ашар да "Әнием сөтенең пәтере" дип, йоклап китәр, ди. Йоклаганнан соң син аны төреп кенә алып кайтырсың, - ди. Әлеге эт китә. Барып ашъяулыгын йәйә. Бала ашагысы килеп уянып китсә, әлеге пәтерне күрә. Ашъяулыкны күреп, ачып пәтерне ашый да, елап йокыга да китә бу. Эт карап ята моны камыш арасыннан. Йокыга китүгә, эт баланы төреп ала да инәсенә алып кайта. Баланың инәсенә зур шатлык булды хәзер. Күп заманнар үткәч, әлеге беренче сәүдәгәр тагын килә боларга. Боларның тормышын күреп сәүдәгәр хәйран кала. - Үткән килгәндә синең бер нәмәң дә юк иде, моның хәтле баеп калгансың, - ди. - Мине менә бу балам баетты, - ди, эт баласына күрсәтеп. Шуннан әлеге сәүдәгәр тагын китмәкче була. "Юлым да оныттым, синең этең алып барса ярар иде", - ди. "Хуп була, алып барсын", - ди. Эт алып китә. Барып керәләр патшага. Патша сәүдәгәр янына чыга эт карават астына кереп ята. Патша сораша башлый. - Ни күрдең, ни белдең? - дия. - Артык нимә күрмәдем. Беренче килгәндә урман эчендә бер фәкыйрь генә хатын бар иде, эт баласы белән. Икенче килсәм, ул хатынның байлыгына хәйран калырсың. Алтын бирә торган аты бар, каймак сава торган сыеры да бар, алтын башлы малае да бар, - ди. Шул сүзләрне ишеткәч, патшаның башына чаң суккан кебек була, үзенең уйлары искә килеп төшә дә, мондый хәл минем башымнан үткән бит. Ул минем хатыным булмагае, - дип куя. Шуннан сәүдәгәр дә чыгып китә, эт тә чыгып китә. Болар кунак булып киткәннән соң, тройка җигеп китә хатыны янына. Хатыны янына килеп керсә, ни күзе белән күрсен, шул хәтле байлык, патшаныкыннан да яхшырак, күбрәк. Өч яшәр алтын башлы малае йөгереп йөри. Шуннан соң патша сораша башлый, хатын бөтенесен сөйләп бирә. Патша өенә кайта да, әлеге олы хатынын үлтертә дә, үзе бу хатыны янына килеп көн күрә башлый. Әле дә булса шулай яхшы гына бергә-бергә гомер итәләр, ди. Большеречье районы Олы Күл авылында Газизова Миңнегөл Хәбибулла кызыннан (1910 ел) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Кыйңгак каз Борын заманда унике яшьлек кыз ятим калган, ди, инәсе үлеп китә моның. Инәсе үлгәч, әтисе икенче хатын ала. Икенче хатынның да кызы булган икән. Үгәй кыз бик эшли торган, уңган була: ипи дә пешерә, керен дә юа, алай да инәсе моны гел кага торган булган. Ә үз кызы киенеп, матурланып кына йөри, бер эш тә эшләми, ди. Бер вакытларны патша туй ясый. Болар - әтисе инәсе, кыз - өчәү туйга китәләр. Үгәй кыз өйдә кала, ди. Үзләре туйга киткәндә инәсе үги кызга күп йомышлар кушып сала: ипи пешерергә, кер юарга, идән юарга, ашарга пешерергә. Кыз елай-елай кыла, "минем дә үз инәем булса, туйга да барыр идем, киемем дә булыр иде", дип. Шулай елай-елай юып ятса, бер сыер өйгә керәте. - Нигә елайсың, кызым? - ди. - Еламыйча ни кылаем, - ди, - үз инәем үлгән, үги инәй мән торам, - ди, - үзләре туйга киттеләр, миңа эш эшләргә калдырдылар, - ди. - Елама, кызым, мин сиңа үзем булышырмын, - ди. Шулай дигәч, сыер бер мөгезен селкә дә ипи пешеп чыгып, тезелеп куя. Икенче мөгезен селексә, пичләр агартылган, өйләр юылган була. Бер алгы аягын типкән икән, бик матур киемнәр килеп чыккан, ди. Икенче аягын селеккән икән, бик матур башмак килеп чыга. Шуннан: "Әйдә, кызым, киен. Син дә туйга бар", - ди сыер. Бик матур итеп киенә дә туйга китә бу. Ә анда патшаның туе булып ята икән. Патшаның зур улы өйләнә икән. Уртан малае бастырыкка басып карап тора икән, бик чибәр, матур кыз килә, дип. Кыз килеп етә. Килеп еткәч, патшаның уртан улы баскычка дегет сылап куя, үзе яшеренә. Кыз килеп кергәндә бер башмагы дегеткә ябышып кала. Егет чыга да, башмакны тотып, туй өенә керә дә кычкыра: "Бу кем башмагы?" дип. Башмак алтын кебек ялкылдый, ди. Әрберсе кычкыра икән, матур башмакны күргәч, "минеке дә минеке" дип. "Юк, сезнең башмак булмас ул, аның икенчесе иясенең аягында булырга тиеш", - ди. Кыз башмагы ябышып калгач, пич аркасына кереп качкан була, башмак иясен эзли башлагач, чыга "мин монда" дип. Үгәй инәсе хәйран кала моның киеменә. Патшаның уртанчы улы кызның кулыннан тотып, "Бу минем җәмәгатем булачак" дип алып керә. Хәзер болар ике туйны бергә үткәрәләр, ди. Шуннан күпме-әзме бергә торганнан соң үгәй инәсе боларны кунакка чакыра. Бу кызны агулы ашлар ашатып үтерергә итәләр хәзер. Үгәй кызны яклап йөргән бер сихерче карчык булган икән. Ул эшне сизә дә кызга әйтә: "Кызым, син кунакка барырсың, - ди, - үгәй инәң сиңа агу ашатмакчы булыр, син алдыңа куйган һәрбер ашын ашама, куеныңа тутырып бар, киявеңә дә әйт", - ди. Ярар, болар баралар, ни әйтсәң дә әни бит. Өстәлгә ашлар, бәлешләр, беленнәр куялар, болар ашамыйлар, шыпырт кына куеннарына тутыралар. Тәгам капмастан, рәхмәт әйтеп, чыгып китәләр. Чыгып киткәннән соң азыкны куеннарыннан алып кошларга атсалар, чокчыган бере тумраеп үлеп кала. Кыз белән кияү сизделәр моны. Шуннан соң болар үги инәгә бармас булалар, ди. Күпмедер вакытлар үткәч, кыз авыраяклы (корсаклы) була. Авыраяклы булган соң бәбәйли. Бәбәйләгәннән соң, үгәй инәсе килә. "Ай, күсе ярыган кешегә мунча ягып төшерәм дип килдем", - ди. Мунча яга башлый бу. Бик әчеле итеп ягып, эчтән бикләвеч кыла да кызны мунчага алып кереп китә. Әлеге кызны мунча кертеп, яңа күзе ярган кеше көче юк, себерке белән чаба башлый. Ай-вай итеп кычкыра, хәле бетә моның. Ул арада күгәрчен булып төнлектән очып чыгып китә бу кыз. Үгәй инәй йөгереп кайта да киявенә әйтә: "Хатының сихерче икән, - ди, - төнлектән очып чыгып китте", - ди. Кияве хәйран кала бу сүзгә дә, теге киңәшче сихерче карчыкка китә. - Балам, хатының синең сихерче түгел. Аның бер гөнаһысы да юк, шуңа күрә ул кош булып очып чыгып киткән. Ул кыр казлары белән йөри, - ди. - Әби, син миңа әйт инде, аны ничек кайтарырга аннан, - ди. - Аны кайтаруы бик кыен балам. Син баланы урап (төреп) ал да, фәлән диңгезнең ягасына бар. Дәрья ягасынада үткән казларны күргәч: Кыйңгак каз, Кыйңгак каз, Кайда моның әнкәсе? Елый монда бәпкәсе, - дип кычкыр, - ди. - Алар кайда икәнне әйтерләр, - ди. Кияү баланы төрә дә, алып китә диңгез буена. Барып еткәч, казларны күреп кычкыра: - Кыйңгак каз, Кыйңгак каз, Кайда моның әнкәсе? Елый монда бәпкәсе, - ди. - Аның инәсе безнең белән түгел, икенче әртилдә, - дип җавап бирәләр казлар. Күптә үтми икенче әртил казлар очып узып баралар. Аларга да: - Кыйңгак каз, Кыйңгак каз, Кайда моның әнкәсе? Елый монда бәпкәсе, - дип кычкыра. Алар тагын: - Безнең белән түгел, арттагы әртилдә, дип җавап бирәләр, - ди,- казлар. Өченче мәртәбә әйткәндә казлар арасыннан берсе "кыйңгак" дип килеп төшә дә, ди, баланы алып имезә дә, тиз генә баланы иренә биреп китеп тә бара, "әртилем ерак китәр" дип. Елай-елай алып кайта баланы ире. Әле алай итеп өч көннәр мәшәкатьләнгәч, әлеге карчыкка тагын бара бу. Карчык әйтә: "Икенче төшкәндә ак кавырсынын йолкып ал, шул вакыт ул оча алмас", - ди. Шулай дигәч, тагын диңгез ягасына китә бу. Казларны күреп өч мәртәбә кычкыра. Өченче әртилдән бер каз килеп төшә дә баланы алып имезә башлый. Шул арада бу казның бер кавырсынын йолкып ала. Каз очарга дип талпынды, оча алмады. "Их, хәрап иттең, мин бик рәхәттә яшәгән идем. Мине үгәй инәй барыбер үтерер", - ди кыз. "Ич нимә дә булмас", - дип хатынын алып кайта. Кызның әтисе бу эшләрнең берсен дә белмәгән икән. Белгәч, кылычын ала да хатынын үтерә, башын чабып өзә. Кызы, кияве белән бергә бүген дә көн күрәләр, ди, әле. Большеречье районы Олы Күл авылында Газизова Миңнегөл Хәбибулла кызыннан (1910 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Үги кыз Борын бер кеше булган, ди. Аның хатыны үлеп, бер кызы калган, ди. Хатыны үлгәч, икенче хатынга өйләнә бу. Анардан да бер кыз туган. Әле инде әтисенең кызы үгәй инәсе кага, ди, ашатмый да башлаган, ди. Шулай иткәч, кыз үзләренең кара сыерларын имә, ди. Үгәй инәнең кызы күрә дә моны инәсенә әйтә: "Әй, инәй, безнең кара сыерның сөте юк, үгәй имеп куяты", - ди. Үгәй инә кызны ничек югалтырга белми, шулай дигәч. Бер көнне үгәй инәсе авырган булып иренә әйтә: - Әй, карт, - ди, - мин авырыйм, үләрмен ахыры, - ди. - Ни кылаек, - ди карт. - Фәлән урманда бер туфи дигән агач бар, - ди, шул агачта шәйтан карчыгы бар, - ди. - Син шул карчыкка барып сора, - ди. - Ни дип әйтер, - ди. Ире чыгып китүгә бу хатын ире бармастан туфи агачы янына барып утырып куяты. Әлеге карт килә туфи агачы янына. - Вай, мамай, - тиде карт, - минем мамам авыртып китте, ни кылаем? - диде. - Синең кара сыерың бар икән, аны суеп, итен ашат, аннан карчыгың савыгаер, - диде. Кара сыер бу хәлне сизеп тора икән, кызга әйткән: "Мине суятылар, - ди. - Син минем итемне ашама, сөякләремне ак нәрсәгә төреп, бер каен төбенә күмеп куең", - диде. Әлеге карт киләте дә, кара сыерны суяты. Бу кыз итне бер дә ашаматы. "Ник ашамыйсың?" - диделәр. - "Ашагым килмәй", - ди. Шушы шәһәрдә бер патша булган икән. Аның бер улы булган, ди. Патшаның улын өйләндерергә кыз эзлиләр икән, матур кыз таба алмыйлар икән. Патшаның улы әйтә: "Инәй, - ди, - аш пешер дә, шәһәрдәге бөтен кызны чакыр. Беркем дә килмичә калмасын", - ди. Аш хәзерлиләр, чакыралар кызларны. Чакырганнан соң, әлеге үгәй инәнең үз кызы да бармакчы булат. - Инәй, мин дә барыйм, - дип сурай үги кыз. - Патшада синдәй кызлар юк. Нәрсәгә өстерәлеп йөргәле, - ди. Шулай дигәч, үгәй кыз әлеге каен төбенә барса, бик матур бер егет чыгып киләте. Кыз янына килеп: - Ни кирәк, сиңа? - ди. - Мин патшага барыр идем, киемнәрем юк, - ди кыз. Шулай диюгә егет яхшы киемнәр алып киләте. Аннары әлеге кыз шайланып (бизәнеп), патша йортына бараты. Патшаның улы бу кызны күреп ала да, кулыннан етәкләп, түргә алып менеп китәте. Бу кыз айга-көнгә сагылышып, матур кыз булматы. Бер матур кызның патша түренә менеп киткәнен күргәч, үгәй инәсенең исеакылы китәте "бу ниндәй матур кыз" дип. Үгәй инәсе өйгә килгәнче, кыз чөберләрен (алама киемнәрен) киеп куяты. Патша малае бу кызны бик ошатты. Аннан ары шемәкче (сихырчы) карчыкка барып сурады: - Бу кызны алып булырмы, - дип - Булыр, - ди, - аласың балам, - ди. - Ничек алырга соң, - ди. - Бусагаңа сумала як, - ди, - шуңа аның кәвеше ябышып калыр. Кәвеше ябышкач, тиз генә кулыннан тотып ал да, син минеке, мин синеке дип әйт, - ди. Патша малае шулай эшләтә. Әле патша малае алай сурап торганнан соң, кыз бармыймы инде, бараты. Хәзер болар шулай көн күрәте. Көн күрсә, бер уллары булаты боларның. Уллы булган соң, кыз әйтә: "Кияү, - ди, - инәмне сагынмасам да, атамны сагындым, кайтып күрәем, - ди. Ярар, ире риза булды, хатынын ебәрергә. Баласын күтәрә дә китә бу, китте бу. Барып етте. Килеп кереп саубуллашты. Үгәй инәсе кызны күреп исәр була, "бу патша баласына барып куйган икән" дип. Үгәй инә бу кызны чичендереп ала да, үз кызына киендереп, патша улына ебәрәте, баласын да тоттырып ебәрте. Патшаның улының сеңеле булган. Баланы карый икән, бала елый, ди. Үгәй инә кызының баланы имезергә сөте дә юк бит. Бала елагач, каен сеңлесе баланы ала да, өйгән утынның янына киләте. Килгән соң, авадан торналар очып киләте. Каен сеңел торналарга карап әйтә: - Әй, торна, ай, торна, Минем еңгәмне күрмәтегезме? - Бестә юк, - ди торна. - Суда да аккошлар бар, шунда булса булыр, - ди. Озак та булмый аккошлар очаты: Кыз тагын сорый: - Әй, аккош, вай, аккош, минем еңгәмне күрмәтегесме? Ак сөтләрен имезгән баласы аның елайты, - диде. Аннан ары өерелеп, моннан бире өерелеп бер аккош киләте дә, бала янына төшәте. Бала янына төшкәч, баланы имезә башлайты. Баланы имезгән соң, каен сеңел баланы күтәреп алып кайтаты, аккош тагын очып китәте. Әлеге бала имезгән суң еламайты. Еламаган суң абзасы сураты: - Бу бала ник елайты? Сеңлесе әйтмәйте: - Белмим, - тиде. - Син беләсең, әйтмисең, - ди. - Әйтмәсәң, үзеңне үтерәм, әйт, - диде абзасы. - Ярый, - диде, - мондай ердә өюле агач булыр, син аның арасына кереп утыр. Мин еңгәмне чакырам, - диде. Киттеләр болар баланы күтәреп. Каен сеңел әйтә торналар күренгәч: - Әй, торна, вай, торна, Минем еңгәмне күрмәтегесме? - диде. - Бистә юк ул. Суң да аккошлар бар. Шунда булса булыр, - ди торна. Бераз торганнар иде, аккошлар очалар. - Әй, аккош, вай, аккош, Минем еңгәмне күрмәтегесме? Ак сөтләрен имезгән Аның баласы елайты, - диде. Бер аккош килеп төшәте, баланы алып имезәте. Аккош баланы имезгәндә тунын салып куяты, әлеге утынның өстенә. Абзасы торды да, кызның аккош тунын төрде дә, бүрәнә арасына төреп куйды. Кыз торып: - Кайда минем туным? - ди - Аккошлар алып китте, - ди ире, - хәзер син минеке, мин синеке, - ди. Әлеге хатын күнмәсә дә, нишләсен, туны булмагач, очып китә алматы. Кайталар болар өйләренә. Үгәй кыз киткәч, патшаның өендә алмагачлар да корый, бөтен дөньясы артка киткән, ди. Әлеге үгәй инәнең кызын, алдап килгән өчен, тукмаптукмап өенә кайтарып ебәрделәр, ди. Бу кыз кайткач, патшаның өендә алмагачлар яңадан чәчәк ата башладылар, ди, бөтен өйләре яктырып китте, ди. Мин кичә генә әле аларга барып кайттым. Яңадан туй уйнадылар, мин дә шунда булдым, ди. Большеречье районы Олы Күл авылында Искәндәрова Хәзинәдән (1879 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Сәйфелмөлек Борын-борын заманда, ханнар яшәгән чорларда, яшәгән бер бабай. Ул бабайның бик матур, күркәм йөзле, нечкә билле, зифа буйлы, тал кебек Сәйфелмөлек исемле улы булган. Бабай яуларда күп йөреп дан алган, төрле илләрдә, төрле җирләрдә фотосурәтләрен китергән. Көннәрдән бер көнне Сәйфелмөлек әтисе бүлмәсенә кергәч, бер фоторәсемне күрә, һәм анда бик матур бер кыз була. Сәйфелмөлеккә уй төшә: бу кызны эзләп тапсам иде, ди. Ул бу кызга гашыйк була. Көннәр үтә, Сәйфелмөлек әнисе-әтисенә хәбәр итә: "Әтиәни, мин сәфәр чыгып, дөнья күреп килер идем", - ди. Әтиәнисе дә каршы килмичә, рөхсәт бирәләр. Егетне юлга хәзерлиләр, әтисе юлына алтын балдак бирә: "Улым, төрле куркыныч хәлләргә туры килгәндә дә, менә бу алтын балдак сиңа файда итәр". Малай алтын балдакны кулына кия. Егетне әти-әнисе фатыйха кылып озатып калалар. Егет чыгып китә. И китә, и китә, и итә, бик күп җирләр үтә. Менә берзаман бер шәһәр күренә. Бу шәһәрдә шундый зур таш йортлар салынган, зәңгәр болытларга төрәлгән зәңгәр таш йортлар, ак болытларга төрәлгән ак таш йортлар. Ләкин шәһәрдә бер тавыш юк, тып-тын. Тик елганың шаулап аккан тавышы ишетелә. Зур йортка егет килеп җитә, биек баскычлардан күтәрелә, ләкин ишек йозаклы була. Ничек ачырга ишекне? Исенә төшә. Тукта, минем әти биргән алтын балдак бар бит. Алтын балдакны зур йозакка тидерә. Ишек кинәт шылтырап ачылып китә. Өйгә керә. Керү белән бүлмәнең нәкъ уртасында, ефәк пәрдәләр эчендә бик матур кыз йоклап ята. Кызны уятып карый, ләкин кыз һич уянырга теләми. Нишләргә? Карый егет, кызның баш астында яшел такта ята. Яшел тактаны тартып алу белән кыз уянып китә. Кыз уяна да, куллары белән күзләрен угалап: "Сез адәм егетеме, җен егетеме, монда кошлар да очып килеп җитә алмый торган җирләргә сез ничек килдегез?" - дип сорый. Егет: "Адәм егетемен", - ди. Кыз тора, киемнәрен кия, юына. Сөйләшә башлыйлар. Кызның ничек монда килүе турында егет сораша башлый. Кыз сөйли: "Мин фәләнчә ханның иң кечкенә, икенче кызы идем. Нәкъ унсигез яшемдә мине бирегә дию пәрие урлап килде. Мин хәзер биредә яшим. Ә дию үзе Каф тавы артына еракка-еракка сәфәргә чыгып киттте", - ди. Кыз егеткә ашлар хәзерли, егет юлдан арып-талып килгән. Егет ашый. Кыз егеттән сорый башлый: "Әгәр, мөмкин булса, мине дә үзең белән алып китсәң иде", - ди. Ә егетнең тун кесәсендә әтисе бүлмәсеннән алган фоторәсеме була. Бу рәсемне кызга тиңләштереп карый егет, ләкин охшамый. Рәсемдәге кыз бу кыз булмый. Егет кызның исемен сорый. Аныкы Мәликә була. Ә егет үзенең Сәйфелмөлек икәнлеген әйтә. Кыз аңлата: "Менә тиздән дию үзе дә кайта торган көннәр җитә". Болар диюне үтерү турында план кора башлыйлар. Егет кызга менә нәрсә ди: "Мин дию кайтканда идән астына төшеп утырырмын, син сорарсың: Сезнең җаннарыгыз кайда", дип. Менә безнең җаннарыбыз, адәмнәрнең үзебездә, ә безнең ишеткәнебез бар: пәриләрнең, җеннәрнең җаннары чүплек башларында, себерке асларында була, имеш, диярсең. Ул ачуланыр, ачулана да сөйләр", - дип кызны өйрәтеп куя. Икенче көнне дә килеп җитә. Өйләрне селкетеп, җилләр чыгарып, тузаннар туздырып дию пәрие кайту белән һавадан баскычка төшә һәм билендә ачкычлары була. Ачкычлары берсе белән ишегенең зур йозагын ача һәм керә. Ә егет, элек килгәндәге кебек, Мәликәне йоклатып куйган була, яшел язулы тактаны баш астына куеп. Дию пәрие килә дә, язулы тактаны алып ташлый һәм Мәликә уяна. Дию пәрие: "Уф, уф, адәм исе чыга, уф, уф, адәм исе килә", - дия башлый. Мәликә: "Һи, үзең адәмнәр арасында йөрисең дә, адәмнәрне ашыйсың да, үзеңнең авызыңнан чыга торгандыр әле" - дип әйтә. Мәликә диюне ашата. Кич җитә. Сөйләшеп йокларга яталар. Мәликә иркәләнеп кенә: "Менә пәриләрнең, җеннәрнең җаннары кай төштә була. Менә безнең, адәмнәрнең җаннары үзебездә..." Дию пәрие тыңлый-тыңлый да: "Минем җаным сиңа нәрсәгә кирәк?!" дип, ачуланып Мәликәне ятактан сугып төшерә. Мәликә тәгәрәп китә. Елый Мәликә. Берничә сәгатьләр үтә. Дию пәрие бераз йомшара төшә: "Йә, Мәликә, кил, әйтсәм әйтим", ди. "Дарья уртасында бер сандык булыр. Ләкин ул сандыклар бикле булыр. Ул яшел сандык эчендә ике күк күгәрчен утыра. Әгәр дә ул күгәрченнәрнең башын борып дарьяга ташласаң, мин үләчәкмен", - ди. Болар йоклап китәләр. Алсуланып, кызарып таң ата. Дию пәрие юлга әзерләнә башлый. Мәликәне йоклатып, ишекне бикләп чыгып китә. Һавага күтәрелеп пырылдап-зырылдап очып китә. Хәзер килик Сәйфемөлеккә. Сәйфелмөлек идән астында дию пәрисенең сөйләгән сүзләрен тыңлап яткан икән. Тиз генә идән тактасын күтәрә дә, чыга. Һәм Мәликәне уята. Мәликә белән ерак юлга әзерләнә башлыйлар. Дию пәриенең байлыгы гаҗәеп була. Мәликә дию пәриенең байлыгын күрсәтү өчен Сәйфелмөлекне амбарлар буенча йөретә. Беренче амбарда ачып караса, анда шундый зиннәтле киемнәр, нәрсә генә җаныңа кирәк. Бер сандыкка андагы зиннәтле киемнәрне тутыралар. Сәйфелмөлек үзенең нинди сәбәп белән юлга чыкканлыгын сөйләп бирә. Үзен гашыйкъ иткән кызның рәсемен Мәликәгә күрсәтә: "Мәликә, мин сине дию пәрие кулыннан коткарам, бер айда миңа шушы кызны табуда булышсаң идеˮ, - ди. Рәсемне Мәликә текәләп карый. Озак карап торганнан соң: "Сәйфелмөлек бу адәм кызы түгел бит, бу пәри кызы", - ди. Сәйфелмөлек бернинди сүз әйтмичә, тын алып торганнан соң: - Юк мин аны барыбер яратам, барыбер мин аны эзләп табарга тиешмен, - ди. Мәликә вәгъдә бирә: - Табышырмын, ул кызы бездән түгел, пәриләр авылында яши. Мине дию пәри урлап китергәч, минем аны күргәнем бар. Ул кызның исемен дә беләм. Ул кызның исеме Фәтхелҗамал. Юл киемнәрен киенеп, дарья уртасына керү өчен Сәйфелмөлек урманнан каен тузлары әзерләп, каек ясарга керешә һәм каекка ике ишкәк әзерли. Амбардан алган сандыкны да каекка куялар. Баралар, баралар. Дарья бүген, бәхеткә каршы, тыптын икән. Мәликә көймәнең түренә, ә Сәйфелмөлек ишәргә керешә. Дәрьяның уртасына килеп җитәләр. Дәрьянең нәкъ уртасы бераз дулкынланып китә. Йөзекле кулын дәрьяның уртасында болгата егет, шул вакытны зур сандык килеп чыга, сандык бикле була. Сандыкка егет әтисе бүләк итеп биргән алтын балдакны тидерә, сандык ачылып китә. Сандык эченнән яшел бәләкәй сандык килеп чыга. Ул да бикле була. Аңа шул ук балдакны тидерү белән ул да ачылып китә. Аның эчендә ике күк күгәрчен утыра. Сәйфелмөлек күк күгәрченнәрнең тиз генә муеннарыннан борып дәрьяга ата. Дәрья өсте кызыл каплана. Бу вакытны бик көчле күк күкрәгән тавыш килә. Дәрья өсте дулкынлана. Чак кына боларның көймәсе өстенә дию пәрие килеп төшми. Ул калын тавыш белән "Ах, Мәликә, ашадың башымны" дигәненчә дарья төбенә төшеп китә. Тиз генә Сәйфелмөлек көймәне ишәишә дарьяның икенче ягына чыгалар. Көймәдән чыгып, сандыкны алып, юлга китәләр. Киләләр, киләләр, киләләр. Бер сукмак очрый. Сукмак буйлап китәләр. Кирәк боларга Фәтхелҗамалны эзләп табарга. Уңында да юлның, сулында да кеше очрамый. Баралар, баралар, баралар, болар, баралар, бер авыл читенә килеп чыгалар. Авылга керәләр. Мәликә, Сәйфелмөлекне авыл читендә калдырып, Фәтхелҗамалларның өен эзләп китә. Нәкъ авылның уртасында бәләкәй генә бер өй була. Мәликә анда керә. Өстәл янында бик матур кыз утыра. Ул Фәтхеҗамал була. Алар үзара сөйләшә башлыйлар. Мәликә башыннан үткәннәрне сөйләп бирә. Аннан соң Фәтхеҗамал янына ник килүен әйтә: "Мине дию кулыннан коткарган егет, синең рәсемеңне күреп гашыйк булган, сине эзләп килгән". Егетне күреп сөйләшкәч, егет тә Фәтхеҗамалга ошый. Ләкин егеткә Фәтхиҗамал өч шарт куя, әгәр шуларга риза булса, кияүгә чыгачагын белдерә. Егет риза була. Болар туган якларына карап юлга чыгалар. Кайталар, кайталар, иң элек Мәликәнең туган авылына килеп җитәләр. Мәликәнең әти-әнисе, кызларының кайту шатлыгыннан зур бәйрәм ясый. Халык җыя, егеткә рәхмәт белдерә, бүләкләр бирә. Егет саубуллашып Фәтхелҗамал белән өйләренә кайтып китә. Сәйфелмөлекнең әтисе-әнисе малайларын ай көтәләр, тагын бер-бер артлы көннәр, айлар үтеп бара. Нәкъ бер ел дигәндә Сәйфелмөлек Фәтхелҗамалны җитәкләп өйгә кайтып килә. Әти-әнисе шатланып каршы алалар. Уллары исән-сау кайтканга барча авыл халкын җыялар. Тиздән туй булачагын белдерәләр. Әтисенең, әнисенең туган тумачалары, таныш белешләре, атлар җигеп шаулатып-гөрләтеп килеп тә җитәләр. Туй бик күңелле, бик кызык үтә. Фәтхелҗамал белән Сәйфелмөлек бер-берсен яратып бик тату яшиләр. Шулай итеп бер еллар үтә. Боларның малайлары дөньяга килә. Бу малайны әйтеп тә килештералмассың, язуга да язып бетералмассың матурлыгын: чулпан күзле, чия иренле, ак йөзле бик мәһабәт малай була. Малай бер яшь тулганда йөгереп йөри башлый. "Әти", "әни" сүзләрен әйтә. Ә Сәйфелмөлекнең әтисе картая, үзенең тормышын улына тапшыра. Көз үтә, менә яз да килеп җитә. Менә өстәл янында аш ашап утыралар. Шул вакытта ишектән зур гына эт килеп керә. Фәтхелҗамал малаен эткә төшләтә дә ишектән чыгарып җибәрә. Бу хәлне күреп Сәйфелмөлек Мәликәне ачулана. Шунда ишек ачыла да малай килеп керә. "Менә бит, - ди Фәтхеҗамал, - улыңа бернәрсә булмаган. Өч шартыңның берсен боздың бит", - ди Фәтхелҗамал. Сәйфелмөлек гафу үтенә башлый. Болар яңадан тату гына тора башлыйлар. Кыш китә. Яз килеп җитә. Боларның язын икенче балалары дөньяга килә. Бу юлы кыз матур була. Көннәр үтә, айлар үтә. Тагын уен-көлке белән өйдә утыралар. Бу вакытны Фәтхелҗамал зур пичкә ягып куйган була. Ипи саласы бар аныкы. Пичтә утыннар күмерләнә. Шул вакыт Фәтхелҗамал зур көрәкне ала да, кызны шуңа утыртып пичкә ыргыта. Сәйфемөлекнең гаять ачуы килә. Ачуыннан хатынга кычкырып куя. Мичкә барып караса, кечкенә кыз мич эчендә янган күмерләр белән уйнап утыра. - Менә, - ди Фәтхелҗамал, - син өч шартның икесен боздың, - ди. ...Болар шул кадәр ачуланышалар. Фәтхелҗамал бәләкәй кызын үзенә ияртеп, малайны әтисендә калдырып, өйдән чыгып китә. Фәтхелҗамал өйдән чыгуга җил чыгып китә. Бәләкәй кызы белән ул һавага очып китә. Һаваларда бер ләгән туры килеп, шуңа утырып, алар дөнья әйләнә башлыйлар. Ул ел саен бер мәртәбә үзе беренче тапкыр килен булып төшкән йортны һәм анда калган улын эзләп әле булса да әйләнеп йөри икән. Әкиятем дә шунда бетте. Күч-күч, арба Борын-борын заманда яшәгән, ди, бабай белән әби. Боларның бер оныгы булган. Бу кыз бала булган. Бу баланы җиляңгырга тигезмичә бик кадерләп үстерәләр инде болар. Кыш көннәре килеп җитә. Тауга барып шуасы килә бу кызның. "Бабай, бабай, минем бәләкәй генә чанам кая икән?" ди. Бабай кайдандыр бәләкәй чанасын табып бирә. Бәләкәй чана өстерәп, бу кыз китә тау шуарга. Тау шуа башлый кызу. Бу вакытны апалар-әтиләр су ташыйлар. Бер апа су күтәреп кайтып килгәндә апаның чиләгенә оргыта бу кыз. Бу апа: "И, кызым, нәрсә булды сиңа? Минем белән уйнаганчы җиде диңгез аръягында җиде агаң белән уйна син", - ди. Бу сүзне ишетеп бу кыз хайран кала. Тау шуу гайрәте дә сүнә, бәләкәй чанасын өстерәп өйгә кайтып китә. Өйгә кайта да: "Әби, әби, мнем куырмач ашыйсым килә", - ди. Әби тиз генә табаны утырта учакка, таба кызара башлый. Әби чоланнан табак белән бодайны китерә, табага сала башлый. Шул вакыт бәләкәй кыз килеп әбинең кулын табада тота һәм әбинең кулы кайнар табада пешә башлый. Әби: "Нәрсә булды кызым, сиңа?" Кыз әйтә: "Әби, әби, тиз генә әйт әле, җиде диңгез аръягында җиде агам бармы минеке?" - ди. Әби: "Бар, кызым, бар...", - ди. Шуннан соң бу кыз агалары янына барырга тели. Бабай белән әбигә әйтә: "Мин җиде агамны эзләп китергә телимен, нигә соң сез бу вакытка кадәр миңа белдермәдегез", - ди. Әби әйтә: "Син бик бәләкәй идең, зур үсеп җитүеңне көттек", - ди. Кызны юлга хәзерли башлыйлар. Кызга әби капчыклар тегә, киемнәр... Матур язлар килеп җитә. Бер көнне бабай урманга китә, балтасы кулында була. Ул анда зур ак каеннарның тузларын сыдыра. Шул тузларны өйгә китереп, арба ясарга тотына бабай. Бабай арбаны бик тиз ясый. Каен коләсәләр кисеп, зур тәгәрмәч арбага куя. Арба хәзер була, кыз юл киемнәрен киенә. Әби азыктөлек сала, ак капчыкны тутырып бәйләп, бәләкәй арбага салалар. Кыз зәңгәр ленталы эшләпәсен, бөрмәле лентасын киеп арбага утыра. Бабай белән әби кочаклашып, кызның маңгаеннан үбеп озатып калалар. Әби, кыз күч-күч арбасы белән зират буена киткәнгә кадәр, озын итеп дога кылып кала. Кыз авылны узып китә. Җырлап бара: "Күч-күч, арбам, күч, арбам, ете диңгезне кич, арбам, ете диңгезне кичкәчтен, еде агама ет, арбам". И китә, и китә, гүя ки очып барган кебек бара арба. Бара, бара, бара беренче диңгез буена килеп җитә арба. Беренче диңгезне кичәр алдыннан янә кыз җырлый: "Күч-күч, арбам, күч арбам, ете диңгезне кич, арбам, ете диңгезне кичкәчтен, еде агама ет, арбам". Икенче диңгезне кичә, өченче диңгезне шулай итеп кичә, дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче диңгезне кичә. Диңгезләрне кичеп чыккач, тагын җырлый: "Күч-күч, арбам, күч, арбам, ете диңгезне кич, арбам, ете диңгезне кичкәчтен, еде агама ет, арбам". Шулай китеп утыргач, нәкъ елга буенда юынып ала. Ап-ак капчыкны алып, яшел чирәмгә яулыгын җәеп, ашарга утыра, чәкчәкләрен ашап ала, копченный балыкларны ашап ала. Ашап-эчеп туйгач, яңадан капчыкка азыкларны салып, капчыкны бәйләп арбасына сала. Инде нишләргә, агаларының яшәгән авылга җитеп киләм микән, кемнән сорарга, кая барырга, дип уйлана. Шулай гына уйланып арбага утырыр алдыннан карап торганда, ак сакаллы бер бабай килеп утыра. "Исәнмесез, бабай" - дип, кыз дәшә. Бабай сәлам ала: "И, бәләкәй кыз, кая барасың?" - дип әйтә. "Бабай, еде бер туган агайлар яшәгән авыл миннән еракмы? Әйтегез әле", - ди. "И, кызым-кызым, син кайлардан, очып килдең мәллә?" - дип хайран калды бабай. "Тау итәгендә ике этажлы таш йортта торалар", - дип, юл күрсәтә. Шул арбага салган ак капчыклы күчтәнәчләрен бабайга бүләк итеп калдыра, бабайга күп рәхмәтләр әйтә. Кыз арбасына утырып, тагын шул җырны җырлап, авылга юнәлә. Килә-килә, авылга килеп җитә. Авылга килеп җитү белән, ике этажлы таш пулат йортка килеп туктай, капкаларны ачырга бәләкәй генә буе да җитми, аннан соң ишек катында, берсе килеп, капканы ача. Кыз керә, кызга хайран калалар, исләре китә, еде еңгәләре ете яктан чыгып, исенә, кочаклыйлар кызны, кулда китәреп йөретәләр. Әй, кунак килгән. Кыз үзенең ерактан килүе, бабай белән әбидә яшәп, агаларын эзләп килүен аңлата. Еңгәләре: "Агаларың ауга киткән", - дип әйткәләр. Кызны чишендерәләр, тәмле ашлар пешереп, өстәл каршына утырталар. Гөрләшеп тәмле генә итеп, еңгәләре белән утырып, бу кыз чәй эчә. Вакыт кичкә табын килә. Кич, гөрләшеп, билләрендә берничә суерталар, кайсының хәзер тавыклары, кайсының кыр-казлары, кайсында етешәр, кайсында бишәр, сигезәр, абыйлары табыш белән, зур капкаларны, зур көчекләр белән кереп кайталар. Һәрбересе бүген шатланышып кайталар, бүген аларның шундый күңелле көннәре. Табыш та күп, яхшы булды бүген. Арадан етенче иң яшь еңгәсе баскычтан төшеп: "Сөенче-сөенче!" - дип иптәшләренә әйтә. "Бүген безнең балдызыбыз килгән, кунак килгән", - диеп белдерәләр. Абыйлары тиз генә, зур итекләрне чишеп җибәреп, өйгә керәләр. Ете агасы да сеңелләрен кочып-сөеп, кочаклап үбешәләр. Бу вакытны зур шатлык, зур мәҗлес башлана. Еңгәләре, кайберләре җиңгә юлы бирәләр, кайсы лента, кайсысы курчакалар, кайсысы башмаклар, кайсысы төрле-төрле уйнаткычлар бүләк итәләр бу кечкенә кызга. Ярый беренче төнне яхшы гына монда уздыралар, икенче көн кызарып кояш чыга. Абыйлары шул ук кәсебенә, кара урманга ауга китәләр. Еңгәләрендә ачу, көнләшү тойгылары сизелә башлый. Еңгәләре, ничектер, бу кыздан котылсак иде, кара бик ярата башлады, безгә күңел дә бирмиләр дип, иптәшләреннән зарланалар. Алар яшерен серләшәләр: "Әйдәгез, су чомырга барыйк, анда без бер чарасын табарбыз", - дип әйтешәләр. Ярый, кызга әйтәләр. Бу кызның күп барасы да килми, чөнки ул йөзә дә белми әле. Ярый, алдап-юлдап, аны күндерәләр. Китәләр, авыл читендәге көмеш күл буена. Тиз генә бара да еңгәләр читешә башлыйлар, кызны да чишендерәләр, кыз су читендә, муеннарын, беләкләрен, аякларын югалап утыра. Еңгәләре колач ташлап йөзәргә тотыналар. Арадан өлкән, тәҗрибәле еңгәләре килә дә, кызны беләгенә салып: "Әйдә, алтыным, йөзәргә өйрәтәм", - дип, алып китә, күлнең нәкъ уртасына. Шул вакыт күл уртасына кинәт кенә кызны төшереп җибәрәләр дә, үзләре тиз генә киенеп, бу кызның киемнәрен кулларына тотып, авылга табан кайталар, күңелсез генә, күзләреннән яшь төшереп, күзләрен сөртәләр, куллары белән ышкыйлар, кызарталар, кунак кызның башмагын тотып кайталар. Авыл читендә халыклар: "Нәрсә булды сезгә", - дип сорыйлар. "Нәрсә булмасын, бәхетсезлек, балдызыбыз батып китте", - дип тагын да кычкырып елап, өйләренә кайталар. Бүген бер нәрсә дә эшләмичә, иптәшләрен көтеп утыралар. Кичке аш та хәзерлиләр. Бер вакытны, ете, арсланнар кебек зур этләре белән, агайлар кайталар. Бүген аларның юлларында да күп файда юк. Берсе дә бернинди урман тавыгы да, бер кош та, бер нәрсә дә ата алмады. Арадан берсе "бәхетсезлек-бәхетсезлек", ди, баскычта елашып кайберләре утыралар. "Бәхетсезлек, балдызыбыз батып китте" дип, тагын да кычкырыбырак елашалар. Шул вакытны тиз генә, агалар: "Кая бардыгыз, кем әйткән, аны ник алып бардыгыз?" - дип әйтәләр. Тиз генә итекләрен чишәләр дә, авыл буенча көмеш күлгә китәләр. Барып җитү белән, ерактан, һавада очкан кошлар артыннан: "Әбиемә сәлам әйтегез, - дигән тавышлар ишетелә. - Мине көчкәтәм батырды еңгәләрем, еңгәләрем усал минем", шундый сүзләр белән берәү зарлана. Нәрсә булган, бер тал егылган, тал ботагына кызның ленточкасы эләгеп калган. Кыз су өстендә, күл уртасында дулкыннарга бәрелә-сугыла тиз генә, чишенмәстән бер агае төшеп, беләкләренә алып, коткарып чыга. Тиз генә шул вакытны, ичкенчесе күлмәген җәеп, күлмәккә салып кызны качать итәләр. Кыз бу вакытны терелә, күзләрен ача. Кызны, кастюмнарына урап өйләренә алып кайталар. Кыздан сорыйлар юлда. "Йөзәргә өйрәткән булып, Саимә дигән җиңгәм, күлнең уртасына ташлады да китте мине. Үзләре елашып, йөгереп-йөгереп кайтып киттеләр" - ди кыз. Эшнең нәрсәдә икәнен агалары белә, хәзер нәрсә. Өйгә кайтып, кызның үз күлмәкләрен, коры күлмәкләр кигереп утырталар бүлмәгә. Зур хуҗалык белән тора иде агалары. Һәрбер абзарларда аерымаерым, зур-зур үгезләр бар иде. Беренче абзарның ишеген ачып, ала үгезне чыгарды. Олы җиңгәсен ала үгезнең койрыгына бәйләде. Икенче абзарны ачып, икенче үгезне чыгарып, икенче җиңгәсенең чәч толымнарын үгезнең койрыгына бәйләде. Өченче абзарның ишеген ачын, кызыл үгезнең койрыгына өченче җиңгәсенең чәч толымына бәйләде, һәм чыбыркылар белән бик каты сугып: "Теләсәң теләсә кайсы якка кит", - дип, үгезләрне зур капкалардан куып чыгарды. Шулай итеп, бишенче, алтынчы, җиденче һәм кече, җиңгәләрен дә үгезләрнең койрыгына бәйләп чыгардылар. Әй, хәзер, кайсы җиңгәсенең аяклары агачка барып бәрелә, кайсы кара-урман эченә кереп китә, кайсы җиңгәләре тау араларына кереп китеп, бәрелә-сугыла, "алла-алла" сүзләрен әйтеп харап булалар. Икенче көнне, агалары зур таш пулап йортларын саталар, акчаны кесәләренә салалар. Бу кечкенә кызның күч-күч арбасын бергә алып кайтырга телиләр һәм автомобиль сатып алалар йорт акчасына. Автомобильгә утырып, кечкенә кызны арбасы белән бергә утыртып, абыйлары белән бергә, бабай белән әби янына кайталар. Бу вакытны бабай, капка тышында карап торган була, гел маңгаена кулып куеп. Ә ян тәрәзә каршында әби, бу кызны көтеп, кайгырып утыра торган була. Хәтта бик нык кайгырганлыктан, бер күзе дә күрми башлаган була. Бер вакытны, шау-шу төшеп китә, автомобиль килеп керә авылга. Менә ялт иткән автомобильдән, кечкенә кыз белән җите бер туган абыйлар төшә, әтиләре белән кочаклашалар, әниләре йөгереп чыга капка тышына. Зур шатлык башлана. Өйгә керәләр, зур бәйрәм мәҗлесе башлана. Өстәлдә нәрсә генә юк иде, төрле паштетлар, катлетлар, колбасалар, каймаклар, коймаклар, төрле-төрле тәмле конфетлар, нәрсә генә юк иде. Ул мәҗлестә мин дә булган идем, ләкин иренемә генә тидердем, шундый күңелле үтте, әкиятем дә шунда беттте. Салам торхан Борын-борын заманда яшәгән бер әби. Бу әбинең бер улы булган. Болар бик нык ярлы яшәгәннәр. Өйләрендә хәтта ябыныр-ястаныр нәрсәләре дә булмаган. Малай да саламда йоклаган, саламда торган. Шуңа күрә салам торхан дигән исем кушканнар. Салам торхан авылда көтүче хезмәтен үтәп яшәгән. Шулай еллар үткән, малай буйга җиткән. Әби, үзем исән вакытта улымны өйләндереп калыйм, дип уйлый икән. Бер көнне ул улы янына килеп утырган да: "Улым, инде син зур үстең, күрше авылга кыз яуларга барырга кирәк, өйләндерергә вакыт җитте", - дигән. Әби бер көнне кыз күзләргә чыгып киткән, күрше авылдагы кызларны күзләп чыккан, моңа бер байның чибәр кызы бик ошаган. Авылга кайткач, кызны яучылау өчен киеп барырга кием булмау әбине бик борчыган. Ни булса ул булыр дип, бай абыстайлар янына киткән. Алардан затлырак кием сорап алган. Әйбәт кенә итеп киенеп, кыз сорарга юнәлгән. Байга килеп кызны сораган, килешкән, киләсе җомгага егет белән киләчәген, алтын пароход әзерләтәчәген, шуның белән киләсен әйтеп, байдан чыгып киткән. Әби башлы, күпне күргән карчык икән. Алтын пароход турында уйлый торгач, ул менә нинди фикергә килгән. Кырдан сап-сары саламнар алып кайткан да, шуларны үреп пароход ясап куйган. Ул кояшта нәкъ алтын төсле күренә икән. Әби кыз яучылаган авыл елга буена урнашкан икән. Җомга көнне кызның әтисе кияү алтын пароходта килә дип, балконга чыгып, бинокльдән күзләп тора икән. Менә бер заман елгада алтын пароход күренгән. Ярый, киләләр елга буйлап. Кызның авылына җитәрәк, карчык пароходны яр буена торгызып, малайны анда калдырып, үзе байлар янына йөгерә. Шул арада Салам торхан, пароходны батырып, яр буена чыга. Әби бик кызганыч тавыш белән: "Көчле җилдә пароходыбыз батты, Салам торхан яр буенда калды, киемнәре пычрады", - дип хәбәр итә. Бай моны ишетеп, тиз генә хезмәткәрләренә ат җиктерә, атларның да иң яхшыларын гына, һәм егеткә иң асыл киемнәрдән салып җибәрә. Күчер белән карчык яхшы атларга утыралар да яр буена китәләр. Килеп җитәләр, егеткә әби шул киемнәрне киергә куша. Һәм кыз торган авылга атка утырып китеп баралар. Юлда барганда әби улына өйрәтә: "Улым, син табын янында утырганда киемнәреңә карап утырма", - ди. Авылга килеп җитәләр, керәләр. Кызның әтисе зур капкаларны ачып, кунакларны каршы ала. Кунакларны аттан төшереп, кунак бүлмәсенә алып кереп тә китәләр. Өстәл өсте төрле сый белән тулган була. Утырталар кунакларны, ашарга, сыйларга тотыналар. Егет өстәл янында утырганда үзенең өс-башына карапкарап ала, әби дә, башкалар да моны күрәләр. Әби өстәл астыннан гына егетнең аягына төртә, егет эчеп утырган чынаягын ук кулыннан төшереп җибәрә. Чынаяк икегә аерылып төшә. Кызның да кунак бүлмәсенә кереп аның аша үтеп киткәне күренә. Кыз да, егет тә бер-берсен ошаталар. Ярый, шушы ук мәҗлестә туй көнен билгелиләр. Егет белән карчыкны авылларына кадәр озатып куялар. Өйгә кайтып җитәләр. Ничек туй ясау турында баш вата башлыйлар, боларның бер нәрсәләре дә юк бит. Әби бер көнне урманга җиләк җыярга китә. Әби җиләк җыеп урман итәгендә йөргәндә бер шайтан баласы килеп чыга. Әби куркып калмый, шайтанга сәлам бирә. Шайтан баласы: "Сугышкамы? Көрәшкәме?" - ди. Әби җиләк җыеп йөргәндә бер ябалак тотып, кирәге чыгар бәлки дип, куенына куйган иде. Ул шайтан егетенә: "Иң элек үзебез көрәшкәнче, бетләребезне көрәштерик" дип, куйныннан ябалакны тартып чыгара. Шайтан егетнең моны күреп котлары оча, көрәшү түгел, качу өчен урман да тар булып китә. Барлык көче белән килгән юлыннан кире йөгерергә тотына. Әби дә юл читендәге салам өеменнән салам алып, юл буена шуны сибә-сибә шайтан артыннан куып китә. Шулай әби шайтаннар яши торган урынга ук килеп җитә. Шайтан баласы су астына ук төшкеп китә. Алар дөньясы су астында икән. Әби су буена килеп җитә дә утыра, һәм көтә башлый. Бер кадәр вакыттан соң, шайтан егете судан башын чыгарып карый да, тагын чума. Ул шайтан башлыгы янына йөгерә, әби бете белән булган вакыйганы сөйләп бирә. Шайтан башлыгы әйтә: "Бар, чыгып сора, нәрсә кирәк?" - ди. Шайтан егете әбидән чыгып сорый: "Ни теләсәң, шуны бирербез, тик безне һәлак кенә итмә", - ди. Әбигә моннан ат башы кадәр алтын чыгарып бирә. Әби шул алтынны алып кайта да якындагы гына калага алып барып сата. Меңнәрчә сум акча белән бик күп байлык җыйнап өенә кайтып керә. Зур агач йорт та салалар. Зур итеп туйга әзерләнәләр. Бик зур итеп туй үткәрәләр. Тара районы Шыклар авылында Гыйззатуллина Сара (Зөһрә) Габделкадыйр кызыннан (1926 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел МӘЗӘКЛӘР Бер егет авыл еренә киткән һәм авыл ереннән өйләнгән. Егет городныкы икән, шунда күчеп килгәннәр. Тора-бара семья зурайган. Балаларга сөт кирәк була башлаган. Хатын әйтә: - Авылга китик, - дип. Ире риза булган, болар авылга киткәннәр. Авыл район шикелле икән. Хатыны әйткән: - Бар базарга, алып кайт сыер, - дигән, иренә акча биргән. Ире базарга киткән, карап йөри икән. Бер сыер күргән, сораган: - Күпме тора? Сатучы бәясен әйткән, тегесе акчасын түләгән дә, сыерны алып кайтып киткән. Өйләренә кайтып еткән дә хатынына әйткән: - Менә сиңа сыер алып кайттым, - дигән. - Ай, бу бит үгез, - дигән хатыны. - Үгез булмагае, черт булсын, балаларыма сөт булсын, - дигән ире. Знаменск районы Кәчүк авылында Гафаров Миңлегали Якуп улыннан (1931 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел *** Худча Насретдинның бер кара сыеры булган. Сыеры пер генә булса та, кеше-каралар мал башыннан закат муллага бирә башлагач, пу та карчыгына кайтып әйтә: - Нәрсә бирик икән, карчык? - ди. - Кара сыерны алып бар, - ди карчыгы. Карчыгы риза булгач, Худча Насретдин кара сыерны алып барып муллага: - Менә, мулла, мал башыннан закат китертем, - ди. Мулла утырып дога кыла: - Аллаһе тәгалә биргәнең малыңа савап итеп, бер баш урынына ун баш бирсен, - ди. Мулла ияләшкәнче кара сыерны бикләп асрарга куша работникларына: - Бушатмаң, бер атна кулдан су эчер, - ди. Бер атна саклыйлар моны, мулланың үзенеке 10 сыер була. Бер көнне мулла работникларына сыерларга су эчерергә куша. Китәләр сыерлар су эчәргә. Худчаның әлеге кара сыеры бар сыерны ияртә дә китә. Худчаның кечкенә генә өе, иргәнәк (җил) капка булган. Караса, бер вакыт ишек алды сыерлар менеп тулган, арасында үзенең кара сыеры да бар. Сыерларны бикләргә куша карчыгына. - Бер сыер янына 10 сыер, үзебезгә Аллаһе тәгалә бирде, - ди Худча. Сыерларны мулла көтә: юк, кайтмыйлар да кайтмыйлар. - Худчаның сыеры ияртеп киткәндер, барып карагыз! - ди ул. Килеп работниклары караса - Худчаның курасында сыерлар. - Мулла сыерларын ник бикләдең? - дип сорыйлар аннан. - Юк, бу мулланыкы түгел, болар минеке сыерлар, миңа Аллаһе тәгалә биргән, - ди Худча. Работниклары кайтып әйтәләр муллага: - Бу минем сыерлар дип, Худча бирмәде, - диләр. Мулла үзе китә, Худча каршы ала мулланы: - Хуш киләсең, мулла, давай чәй эчәргә. Мулла утырып чәй эчә. Аннан сүс куера: - Вәт, Худча, син минем сыерларны бикләп куйгансың. - Юк, минем, - ди Худча, - Син бит үзең закат китергәч, дога кылдың: синең бер сыерың урынына Аллаһе тәгалә ун сыер бирсен дип, вәт миңа Аллаһе тәгалә ун сыер бирде, ә унберенчесе үземнеке. Мулла хәзер берни дә эшли алмый. - Әйдә, без югары органга барыйк, - ди мулла, - закон аерыр, ансыз булмый. - Юк, мин бармыйм. - ди Худча. - Минем анда барырга ишәгем дә, чапаным да юк, - ди, - кияргә. Мулла әйтә: - Мин бирермен сиңа ишәк тә, чапан да. - Ишәк булса, инте ияре тә кирәк, - ди Худча. Мулла иярен дә бирә. Китәләр болар, иртә торып, барып етәләр. - Вәт, мин муллага мал башыннан закат алып бардым, бер сыер биртем. Ул вакыт мулла дога кылды, бер сыер урынына ун сыер булсын дип. Аллаһе тәгалә миңа ун сыер бирде, унберенчесе үземнеке, - дип Худча эшне сөйләп бирә. Казый хәл италмый боларны, аннан әйтә: - Кем иртәгә иртүк килә, сыер аныкы, - ди. Худча ишәккә менә дә өенә кайтып китә, ашана, эченә дә, бераздан казыйга китә. Казый байтак ерак яши торган була. Килеп етә дә (аларның работниклары иртүк торалар икән, бер работнигы тышка чыга) бу өйгә керә. Өйгә керү пелән, койка астына кереп ята. Бер вакыт мулла килә тройкада, работниклары капканы ачалар, моны каршы алалар, хуп күреп. Ә казый үзенең комнатасында иртәнге намазын укый икән. Мулла әлеге вакытта казыйның хатыны белән шаяра башлый. Казый намазын бетерә, ашарга утыралар, шуннан сорый болардан казый: - Кем алтан килте? - дип. Мулла: - Мин, - ди. Ә Худча: - Юк, мин, - ди. Мулла тагын "мин" дигәч, Худча әйтә: - Оятсыз син, - ди. - Син әлеге мин атланып килгән ишәкне дә, өстемдәге чапанны да үземнеке диярсең, - ди. - Шулай шул, - ди мулла, - алары да минеке, сыерлар да минеке. Казый болардан тагын кемнең иртә килгәнен сорый. - Мин, - ди Худча, - мулла тутый кошка кулын сузып маташканда мин биредә идем инде, - ди. Муллага әйтер сүз юк. Шулай итеп сыерлар да, ишәк тә, чапан да Худчаныкы булып кала. Тара районы Хуҗавыл (Сәит) авылында Мөхәммәдиев Мирсәли Мирхәйдәр улыннан (1919 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел *** Ике татар булган. Аларның берсе бик чаккан (үткен) кеше булган, икенчесе юаш булган. Бер заманны болар казакка кунакка барганнар. Казаклар итне биш бармак белән ашыйлар икән, ә теге юаш оялып ашамый утыра икән. Шуннан соң теге чаккан иптәше әйткән: "Мин казакларны сөйләндерим, син шул араны ит ашап алырсың", - дигән. - Безнең авылда мәчет бар, ул бик биек, - ди, - аңа карасаң, башыңдагы бүрекләрең төшеп китә, - ди. Бу шулай дип сөйләгәндә теге юаш иптәше итне сыпыртып ала икән. Ә казаклар барысы да моның сөйләвенә гаҗәпләнеп: - Ай-вай, сезнең мәчетләр бигрәк биек икән, - дип башларын югары күтәреп гаҗәпсенеп карап торалар икән, - ди. Знаменск районы Кәчүк авылында Латыйпова Бибиҗамалдан (1900 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел *** Борын заманда, ачлык елларның берсендә, бер егет өйләнергә уйлаган. Әтисе янына килгән дә: "Әти, менә мине өйләндерсәң иде", - дигән. Әтисе каршы килмәгән: "Тик, - дигән, - хатының белән икегез бер азык порциясе белән тора алырсыз микән?" - дип кенә сораган. Егет: "Торырбыз", - дигән. Егет өйләнгән, хатыны да чибәр генә, ягымлы гына бер нәрсә булып чыккан. Егет ярата икән хатынын, бер азык порциясен хатынына ашата икән дә, үзе ач кала икән. Шулай итеп, ябыкканнан-ябыгып бара икән. Менә бер көнне егетебез тәрәзә төбендә утырганда, урамнан бик ябык без бозау үткәне күренгән. Малай аны күрү белән үк әтисенә: "Бу бозау да хатыны белән бер азык порциясенә яши торгандыр инде", - дип куйган. *** Бер карчык картаеп, аңгыраеп киткән. Бик картайгач, акыл бетә бит. Ул балаларын борчый башлый: - Давай мине кияүгә бирең, - ди ул. Уллары, бу шашкан ахыры дип, моны урманга илтәләр. Кич белән моның янына бүреләр килә һәм төрле ягыннан тешләп карыйлар икән. - Әй, - дип әйткән карчык, - элеккке заман кияүләре кочаклый гына иделәр, бу заманныкылар тешли икән. Тара районы Кыргап авылында Ибраһимов Гафур Абдрахим улыннан (1902 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел АВЫЛЛАР ТАРИХЫ ҺӘМ АҢА КАРАГАН ЛЕГЕНДАЛАР Уба (югары) Сәбәләк авылы башта Корбан авылы дип аталган. Моннан 150 еллар элек бу авылга Корбан исемле кеше килеп утырган булган. Шуннан Корбан авылы дип йөрткәннәр. Корбан сүзеннән руслар Курманаево дип йөртә башлаганнар. Аннан соңгы елларда инде Түбән Сәбәк авылыннан (Ыртыш теге ягы) күчеп утыра башлаганнар. Шуннан инде Уба сәбәләк дип киткән. Тара районы Уба Сәбәләк (Курманаул) авылында Калдашев Ишмөхәммәт Ниясмамат улыннан (1884 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел *** Элек себер халкыннан солдат алмаганнар. Күчеп утырган халыктан гына алганнар. Ә борын бу авылларда казанлылар бик аз, берәм-сәрәм генә булганнар. Шуның өчен солдатка алынган ул кешене үз исеме белән йөртмичә "солдат" дип кенә йөрткәннәр. Ул "солдатның" балалары да солдатка алынырга тиеш булган. "Солдат" балаларына кыз бирү, улына "солдат" кызын алу булмаган. Бу турыда себерәкләр җыр да чыгарган булганнар: Ул як баштан өреп килә, Солдатның эте микән. Үзе сөеп кыз алырга Аларның күбе микән. Тара районы Хуҗавыл авылында Калдышева Камайдан (1901 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Олы Уыш (Большие Туралы) Авыл Уыш елгасы буена урнашканга һәм соңгысы белән чагыштырганда олырак булганга Олы Уыш дип аталган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеген торалылар тәшкил иткәнгә русча Большой Туралинский дип йөртелә. Хәзерге көндә (1969 ел) Олы Уышта 100 артык хуҗалык бар. Авылның күпчелеге торалылар, алардан кала сартлар, аннан соң казан татарлары. Авыл төрле ягыннан саз, урман белән әйләндереп алынган. Аннан 1 км.да Солдатово дигән рус авылы, 1,5 км.да Кече Уыш дигән татар авылы бар. Хәзер өч авылга бер таш клуб өлгереп килә, медпункт, магазин, ут бар, радиолаштырылган. Авыл үзенең яше буенча, картлар сөйләвенә караганда, Тарадан олы булырга тиеш. Авыл халкы арасына ислам дине бик борынгы заманда таралган. Курчакка табыну дигән нәрсәне, гомумән, белмиләр. Дин дигән нәрсә хәзер булмаса да, кайбер йолаларын саклау авылда бар. Борын заманда авылда мәчет, мәдрәсә булган. Карт, карчыклар гарәп шрифтында укый-яза беләләр, нинди юллар белән бу якларга килеп җиткәннәрдер, иске китаплар да бар. Хәзер 3 авылга бер зур мәктәп салынган, быел (1969 ел) ул 8 еллыктан 9га, аннан 10га күчәргә тиеш. Кече Уыш (Малые Туралы) 1,5 км ераклыкта Олы Уыштан аерылып чыккан авыл. Картлар әйтүенә караганда, 18 нче йөзнең башларында гына олысыннан кичү башланган. Авыл составының күпчелеге, ни сәбәптәндер, сартлар санала, алар арасында Казан татарлары да бар. Барлыгы 40 хуҗалык. Авылда ут, радио, башлангыч мәктәп бар. Авыл матур, яшел, киң генә бер урам. Тара районы Олы Уыш авылында Ураев Рәүф Рәшит улыннан (1913 елгы) һәм Әкидә Туктаменов Хәмит Гали улыннан Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Чаңгычы карт Олы Уыш авылы урынында борын заманда агачлык, болынлык, сазлык булган, бер генә адәм дә яшәмәгән. Авылдан ерак түгел Кышлау дигән кыр бар. Менә шунда Габдулла исемле карт яшәгән. Ул монда балык тотып, ау корып гомер үткәргән. Бу картның бик матур кызы булган. Ул вакытта бу якларда калмык халкы йөргән. Калмыклар кыз урлап китәләр икән. Бу картны, бервакыт аудан кайтып килгән вакытта, калмыклар тотып ала. "Үзеңнең азат буласың килсә, кызыңны бирәсең", - диләр алар. Бу үзе ауга чыкканда кызын бикләп калдыра икән. Яз көне икән. Карт биленнән алты аршинлы ефәк билбау белән бәйләнгән килеш чаңгыда бара. Көндез, кар юешләнү сәбәпле, чаңгы бик начар шуа икән. Юкса, карт чаңгыда шул кадәр җитез йөри икән, кош кебек. Әгәр дә кышкы көн булса, аны тота да алмаган булырлар иде. Карт барган уңайга таягы белән җиргә шакый икән, ягъни ничек, чаңгы китәме, юкмы? Кич якынлаша, туңдыра башлый. Картның планы шундый икән: җир туңдыру белән ычкынып китәргә, калмыклардан алда килеп, кызын коткарырга. Алдагы атта баручы калмак үзе картны билбауыннан тотып бара, үзе җырлап бара икән. Бервакыт карт кинәт бауны тартып җибәргән икән, калмык егылып киткән. Карт ычкынган да, чаңгысы белән җил төсле очып та киткән. Алты аршинлы билбау җилкән кебек карт өстендә җилфердәп бара икән. Моны куалар, җитү кая ул! Карт урманын да, чокырын да яхшы белгәнгә, тегеләр әйләнеп 30 чакырымны үткәнче, 15 чакрымны туры алып кызны качырып та өлгергән. Калмыклар моны тота алмаганнар. Олы Уыш авылы урынына кешеләр күчеп килгәннәр. Шулар арасындагы бер Урай Туктамет дигән кешегә карт үзенең кызын биргән. Шулардан авыл үсеп киткән. Солдат турында Калмык халкы тагын килеп чыга. Ул вакытта Уыш елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан чыгалар икән дә, кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән. Бервакыт 25 ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны булган шундый закон: 25 ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык коралларын алып кайта ала икән. Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә. Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән, дип. Моның белән сөйләшәләр. Солдат әйтә: "Мин риза, - ди. - Минем әти-әнием дә, хатыным да, якыннарым да юк. Әгәр дә миңа бер үгез тиресе кадәр җир бирсәгез, мин сезгә хезмәт итәм", - ди. Болар риза булалар. Авылдан бер-ике чакрым читтә моңа бер кечкенә өй салып бирәләр. Бу яши башлый. Бервакыт калмык килә. Солдат чыга да аларны мылтык белән атып куа. Ә тегеләрнең мылтыгы юк. Алар ике киләләр, өч киләләр, аннан соң килми башлыйлар. Өч ел үтеп китә, договорның срогы бетә. Солдат әйтә инде: "Калмык халкы инде килми, кызыгызны беркем урламый, миңа җир бирегез", - ди. Халык әйтә: "Ул безгә шул кадәр яхшылык эшләде, кызларыбызны калмык халкыннан коткарды, җир бирергә кирәк, бер үгез тиресе хәтле. Күпме үгез тиресе?". Ә солдатта баш булган: теге үгез тиресен алып еп кебек телә башлый, еп кебек телеп, менә суза озынлыкка, буйга. Ул андан 7 км җир ала. "Менә бу минем", - ди. "Ярый, синең булсын", - ди халык. Солдат өйләнә, нәселе тарала. Шулай итеп "Солдатово" авылы барлыкка килә. Хан кызы Сара Кайчандыр бу якларга бер хан килеп чыга. Калмык нәселеннәнме, монгол нәселеннәнме - нинди хан мәгълүм түгел. Ул хатыны белән була. Моннан 10 чакрым (ягъни Олы Уыштан) ераклыкта йорт салып яши башлыйлар болар. Көннәрдән бер көнне моның хатыны бала таба. Бу кыз бала була. Аңа Сара дип исем бирәләр. Аларның башка балалары булмый. Шушы Сара шул урында кияүгә чыгып, нәселе үрчеп, авыл барлыкка килә. Ул авылны "Сарахан" авылы дип йөртәләр. Спасск Туралинский турында Себер халкы борын заманда җир эшкәртмәгән, күбрәк аучылык, балыкчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Игенчелек белән Рәсәй ягыннан килгән халык кына катнашкан. Олы Уыш халкы борын заманда үзенең 1 чакырым ераклыктагы фәлән гектар җирен бер урыс баена 10 еллык срок белән арендага биргән. Рус җирдән файдаланган, срогы үтеп тә киткән, җирне кайтарып бирер вакыт җиткән. Халык аңа: "Срогың бетте, җирне кайтарып бир" дигән. Тарада Спасск дигән чиркәү бар. Урыс шунда барып, арендага алган җирен бүләк итеп биргән. Тара районы Олы Уыш авылында Ураев Рәүф Рәшит улыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Калмәт батыр Яңа Иртыш дигән авылда Калмәт атлы кеше яшәгән. Бу урманда остяклар белән төскә йөргән. Көн саен 40 чакырым йөргән. Тубыклары бер ярымлы аршин, куллары аягына җиткән. Бер тотып төрмәгә япканнар. Качу кирәк дигән. Тибеп чыккан да киткән. Качкан. Бер бай истәкне (остяк) үтергән. Истәкнең хатыны Калмәтне үтермәкче. Калмәт (төнлә) ут яга да, утынга бишмәтне ябып куя. Үзе читтә карап ята. Бервакыт истәкләр Калмәтне эстиләр. Эте белән погребка төшеп кача. Эте шыңшып килә. Истәкләр ишетәләр. Аны тотып, аяк-кулын тимер богаулап алып киткәннәр. Калмәтне алып барып бикләгәннәр. Ул энесе Бикбауга хат язган: рөхсәт булса, кайтып кызымны күреп килим, дип. Энесе рөхсәт бирмәгән: үлсә, анда үлсен, дигән. Калмәт җыры Кашы кара Калмәтнең Калды кара сөяге. Аяк-кулларыма тимер богау, Һич кая баралмыйм. Утырган да җирләрем әй шиш (тимер) кала. Калмәтнең йөргән җирләре Ятып калды инде. Туганымнан рөхсәт булмады. Инде кайтып булмас. Яңа Иртыш дигән авылны Инде күреп булмас. Әй туган, туган, Кашы кара Калмәтнең Йөргән җирләре исеңә төшәр. Тал чыбыктай сызылып үскән кызның Йөзләрен күреп калса идем. Ай сагындым Кашы гына кара кыз баланың Ялкынсыз гына яна йөрәгем, Сез белмәйсез, Калмәт кайларда ята. Атай-инәй риза булсын, Инде Калмәт монда бетәчәк. Ай Бикбау, Бикбау, Кайтып күрәләмәдем Яңа Иртыштай яңа авылны. Аяк-кулларым тимер богау, Истәк җитте башыма, Инде риза булмага кирәк. Тевриз районында Ниязбай Насыйровтан (1891 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Мама Зиря Каслы урманының бу ягында (Кыргаптан ерак түгел) Карнай дигән урын бар. Анда Черняй байның малы көтелгән. Бу бай базарда йөргән вакытта, бер капчык тотып, хәер сорап йөрүче Кыргап хатынын күргән. Бай моңа: "Син нишләп соранып йөрисең? Кер миңа хезмәткә, киемнең дә, азыгың да булыр", - ди. Хатынның исеме Зөһрә була. Хатын бай янына китә. Бай аңа көтү көтәргә куша. Рус иптәшләре аны Зиря дип йөртәләр. Бервакыт ул бер урысны яратып куя, аңа кияүгә дә чыга. Айлар үтә, малайлары туа. Малайга исем куштырырга кирәк. Моның өчен аны попка илтәсе була. Поп малайга исем кушканның соңында фамилия сорый башлый. Ә малайның әти-әниләре венчаться ителмәгәннәр бит. Шуның өчен поп әнисенең фамилиясен сорый. Аңа Мамазиря диләр. Шуннан Үерняйдә Мамзиревлар фамилияләре таралган. Мурлы елгасы Кызыл Каш белән Кыргап авылларының арасында Мурлы дигән елга ага. Бу елганы шайтанлы диләр. Элек тә, хәзер дә аның яныннан үткәндә дога укып үтәргә торышалар. Андагы шайтаннар кешене адаштыра, куркыта, атлы булса, я атын туара, я арбасын тарата, я җибәрми. Машиналарны туктата һ.б. Хәтта бу елга авылның коммунисты Әкмәлне дә куркыткан. Ул велосипед белән кайтып бара икән. Шул елгага гына килеп җиткәч, велосипеды эшләми башлаган. Аны 4 км. чамасы өстерәп кайтарырга туры килгән. Бик нык курыккан һәм соңыннан авырган. Тара районы Кыргап авылында Ибраһимов Гафур Абдрахим улыннан (1902 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Кара тал Атачка авылыннан ерак түгел "Кара тал" дигән урын бар. Анда шайтаннар яши икән. Караңгы кичләрдә ут ягып күңел ачалар, кайбер узгынчыларның атларына утырып баралар икән. Хәтта Кызыл Каш авылының машина кузовына да тиялгәннәр, ди. Машина көчкә генә тартып барган. Җәйге эш вакытларында, кешеләр эштән кайткач (печән чабудан, урактан), болар эшкә тотыналар икән: печән өстендә печән кибәнлиләр, ашлык җыю вакытында ашлык сугалар, икән. Ә икенче көнне карасалар, бернәрсә дә эшләмәгән булып чыгалар икән. "Кара тал" яныннан вакытсыз үтәргә халык әле дә курка. Тара районы Кызыл Каш (Айткүл) авылында Шәймурзина Хәят Имаметдин кызыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Бер мулланың күргәннәре Бу инде бик күптән булган эш. Бер мулла ямщикка утырып, каяндыр Кыргапка таба юл тоткан. Көн кичкә якынлашып бара. Көз көне икән, аз гына яңгыр сибәли икән. Менә алар Атачка авылын үтеп "Кара тал"га ялкынлашканнар. Мулла юл буенда гына бер ялгыз, берничә этажлы яп-якты итеп яктыртылган йорт күргән. Тәрәздән күренә икән: өй эче тулы ирләр, күңел ачып утыралар. Бу ни хәл диеп уйлаган мулла. Атны туктаткан да, төшеп, өйгә таба бара башлый, кинәт өй юкка чыга. Мулла куркып догасын укый да, атка менеп утыра. Бераз баргач, арба бөтенләй әкеренәйгән кебек булып китә. Нәрсә бар икән дип, якякларына карансалар, бер бозау боларның арба артына башын салып бара. Мулла куып карый, бозау селкенми дә. Шунда ямщик чыбыркысы белән сугып җибәрә, бозау югала, ә ямщик телсез кала. Арба җиңеләеп китә. Болар Кызыл кашын үтеп, Мурлы елгасына килеп җитәләр. Елганы чыгалар, карасалар, җирдә бер дүрт читле нәрсә ятканы күренә. Нәрсә икән бу дип, мулла бисмилласын укып җиргә төшә дә, якын килә, карый: түшәк. Кемнән төшеп калган икән бу, дип мулла түшәкне арба артына сала. Баралар. Мулла бервакыт күзен ачып җибәрсә, янында гына бер хатын-кыз муллага күзләрен чокрайтып карап утыра. Мулла пәридер дип, догалар укый башлый. Ә теге шул догаларны кире ягыннан укый. Кыргапка якынлашалар, теге хатын-кыз юк була. Таныш муллаларның капка төбенә килеп җиткәч, ат туктый, мулла да, ямщик та аттан төшәләр, икесе дә телсез калганнар. Мулла (Кыргап) өйгә алып кереп, өшкергәч кенә исләренә киләләр. Тара районы Кызыл Каш авылында Кучукова Фатахат Сәгыйть кызыннан (1936 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Олы Уыш белән кече Уыш арасында Бервакыт бер кеше Кече Уыштан Олы Уышка кайтып килә икән. Көз көне, төнге сәгать уннар, баткак, караңгы. Анда юлның башта икегә, аннан соң бер-берсенә кушыла торган җире бар икән. Бер ягында су бик күп булганга, икенчесе әйбәтрәк тоелганга, бу яхшырагыннан киткән. Бара икән, бара икән, бер заман аягы чокырга төшеп киткән бит моның. Чокыр төбендә күзенә бер каромчык чагылган. Ул нәрсә: "Монда кил, монда кил, монда коры", - дип моны чакыра икән. Бу кешенең куркуыннан йөрәге кузгалып киткән. Ачуыннан сүгенеп торып җибәргән. "Курыкмыйм мин синнән, әнә телеграф баганасы, адаштыра алмассың", - дигән тегеңә. Сүгенә-сүгенә юл буйлап киткән бу. Тегесе дә нидер сөйләнә-сөйләнә моның артыннан килә икән. Юл аермасы беткән, алда утлары янып торган Олы Уыш күренгән. Бу артына борылып караган, теге нәрсә юкка чыккан булган. Бу манма су булып өенә кайтып кергән. Тара районы Кече Уыш авылында Абазов Мөхәммәтгали Исмәгыйль улыннан (1889 елгы) Н. Ибраһимов язып алган 1969 ел Иртыш Бик борынгы заманда елга ярында юан-юан, куе таллар үсеп утырган. Ә кешеләр елга агымына сал белән йөри торган булганнар. Ә үсеп утырган тал ботаклары кешеләрнең киемнәрен, битләрен ерта торган булган. Шуңа күрә елганы Иртыш дип атаганнар. Тара районы Бүксем (Нерпинка) авылында Шәрипов Әсфәндияр Сәфәр улыннан (1920 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел СЫНАМЫШЛАР, ЫШАНУЛАР Балыкчылар кечкенә балык эләксә, аны: "Үмерләрең озак булсын, миңа да үмер телә, инәң мән атаңны алып кил, дип, үбеп, суга кире ташлаганнар. Шуннан, имеш, кечкенә балык башка балыкларны җыеп килгән. Козгын кычкырса, авылга бәла килә. Күке кычкырса, пожар була. Җыланны корт диләр. Чөнки: җылан дисәң, җылышып килә, корт дисәң, корый. Еланга "камчы, камчы" дип әйтсәң, бара торган җиреннән туктап, тик кенә ята. Ишек тупсасына дага казыклап куялар. Ат исеннән авырулар керә алмый. Яңа җиргә күчеп барганда, үз өеңнең пиченнән кирпеч кисәге алып барырга кирәк. Чирләп китсәң, өнәмәсәң, сагынсаң, кеше күрмәгәндә иртә белән кирпеч кисәген ялап куясың. Шуның файдасы тия. Иртышта Петровка алдыннан судан ак корт чыга. Кай елларны бик куе була, су өсте күренми. Бу киләсе елда яңгыр һәм кар күп буласын аңлата. Корт аз булса, явым да аз була. Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк. Уңыш күп булаган. Дуңгызны "тәңкә борын" диләр. Аюга - бабай. Урманда аю дип әйтсәң, ачуланып, яныңа чыга, имеш. Суга алдан барган хатын-кыз алдан алсын, тормышына аркылы төшәрсең, имеш. Малың, йә семьяда берәр кешең кайтмаса, иртә белән мич калачын ачып: "Кайт, кайт" дип кычкырырга кирәк, ди. Юлдагы кешенең, йә хайванның йөрәге жу итеп китә икән дә, ул әйләнеп кайта икән. Кара сыер көтүдән алдан кайтса, яңгыр була. Карга килеп кычкырса: "Кабыргаң сынсын, синсез дә эш күп", - диләр. Яңгыр була, имеш. Яңгыр яумаса, еланны үтереп агач башына эләләр. Тавыклар озак йокламаса, яңгыр була, имеш. Балык каплы булса, ел яңгырлы була. Яңгыр кичтән башласа, суткасында туктый, җомга башласа, бер атна дәвам итә. Эт аунаса, кышын буран, җәен тузан, җил була, имеш. Тычкан киемне чәйнәсә, начарлык көт. Өй янында эт улау - бәхетсезлеккә, диләр. "Үз башыңа булсын", дип куялар. Саескан иртән кычкырса, яхшы хәбәр китерә, имеш. "Хәерле хәбәр китер" дип теләк телиләр. Өй чикерткәсе өйдә кереп сайраса, яхшы түгел, йә ярлылык, йә үлек, йә берәр бәхетсезлек китерә. Каш тартса, каш-күздәй якын туганның белән күрешәсең, диләр. Күз кабыгының уңы тартса, яхшылыкка, сулы - начарлыкка; өсте тартса - яхшыга, асты - кайгыга диләр. (Бу очракта уңы һәм сулы исәпкә алына). Идәнгә кашык төшсә, шулай ук кунак килә. Ашый торган ягы белән төшсә, хатын-кыз, капланып ятса ир кеше, имеш. Мичкә салынган утыннар янып беткәч, бер кисәү башы утырып калса, кунак килә икән, диләр. Кисәү башы биек булса - зур кунак, тәбәнәк булса - кечкенә. Аны кисәү агачы алып: "Менә сиңа аш, менә сиңа чәй, менә сиңа ястык, менә сиңа түшәк, хуш килдең кадерле кунак", дип ваклыйлар. Ишеккә аягың кысылса, кунак килә, диләр. Юл уңмый, дип әйтү дә бар. Ашап утырганда, чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә, ди. Борын заманда Сәфәр аенда атны "Алас - һәр нәрсәдән калас", - дип, ут аша сикерткәннәр, җил булмасын өчен, имеш. Өй салганда нигезгә он, йон, көмеш акча салып калдыралар. Йорт салганда дүрт почмагына көмеш (борын 50, хәзер 10 тиен) акча салалар. Бакыр салырга ярамый. Өй торгызганда йомычкасын күршеләрдән җәлләргә ярамый, ала бирсеннәр, юкса йортның янып китүе мөмкин икән. Яңа өй салгач, иң беренче ир кеше үзенең нигез йортыннан икмәк алып килеп, аны түр почмакка куя. Өйнең тынычсызлыгы агачтан була, имеш, бүрәнәләр арасына тынычсыз агач керә, диләр. Беренче булып яңа өйгә балалары белән песи, аннан он индерәсең. Якын туганнар яңа өйне котларга балык алып киләләр. Яңа өйдә (яки таныш түгел) беренче төн кунганда серәнкәңне, тышкы киемнәреңне баш астына салып, "бисмилла" укымый гына йокласаң, төш керә, имеш. Шуннан чыгып киләчәгеңне билгеләп була икән. Яңа чыгарылган мичкә беренче мәртәбә ут якканда май тамызырга кирәк икән, как ачытып аны да салалар икән. "Төтәмәсен, май шикелле үтсен" дип теләк телиләр. Ишек астына ат дагасы кадаклап куялар икән, шулай иткәндә аяк арасыннан өйгә шайтан керми, ди. Күк төстәге усак агачы йорт бурасына керсә, йортта шайтаннар була, имеш. Мич шауласа, яхшы хуш хәбәр килә, диләр. Йорт бүрәнәсе шартласа, хуҗаны өйдән куа, имеш. Идәнгә төшеп тә чынаяк ватылмаса, начар булачак, имеш; аны, алып чыгып, баганага бәрәләр. Чынаягыңны чәй эчкәннән соң, шыкырдатып утырсаң, чәйгә туймау билгесе, диләр. Йортны яшен сукса, сөт белән сүндерәләр. Өйдә сызгырырга ярамый - пожар чыга, тышта сызгырырга шулай ук ярамый, җил чыга, шайтан килә, имеш. Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш. Уң колагың чыңласа - яхшы хәбәр, сулы - начар, имеш. "Яхшы хәбәргә генә булсын" дип теләк телиләр. Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр. Кәлтә елан үлә торган кешене генә чага икән. Ишек алдына кара елан керсә, бәхетсезлеккә була, дошман, диләр. Ала елан керсә, яхшылыкка, дус, диләр. Авылга кәккүк килеп кычкырса, начар була, кеше үлә, диләр. Кояш баегач, идән себерергә ярамый - тавыш чыга, авырыйсың, кунак килә, хан яу белән килә, диләр. Кеше юлга чыккач, идән себерергә, чүп түгәргә, идән юарга ярамый, киткән кеше кайтмый, юлы начар була, диләр. Мәет каралса, җил, зәхмәт тигән кеше диләр. Боз өстендә күкерт (күк күкрәү) булса, сыерда сөт булмас, Иртышта (елга исеме) балык булмас, диләр. Йолдыз атылганда берәү дөньяга килә, икенчесе китә, диләр. Теләк теләп калырга кирәк, кабул була, диләр. Агач яфрак ярганчы күке кычкырса, азчылык (иген уңмау һ.б.) була, имеш. Мәетнең күзен йомып булмаса, дөньядан туймый киткән, диләр. Әгәр дә бер авылдан икенчесенә ат белән күчеп китергә туры килсә, мәчеңне дә үзең белән алырга теләсәң, иң элек аны атның борынына якын китереп атка иснәтергә кирәк икән. Юкса, мәче тартып барырга авыр була икән. Боз яуганда ишекне ачып тимерле әйбер ыргыталар. Яңа ай күргәндә: "Ай күрдем аман белән, Авызым тулсын иман белән, Шул айларда вафат булсам, Бакый иман бир Аллам", - дип укыйлар. Куян ите ашарга ярамый (кайберәүләр (шыклар) ярый диләр), чөнки куян баласы туганда сычкан кебек йонсыз туа, аяклары тармаклы була. Ай башында балыкның үте юан, ахырында нечкә була. Чир чыкса, еланның кабыгын чирнең өстенә каплыйсың. Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш. Тозакка (капкынга) эләккән куянны ашарга ярамый. Хатын-кызларга балык тоту коралларын атлап чыгарга ярамый, балык эләкми, имеш. Авызына кылчык кадалу сәбәпле август аенда күке кычкырмый имеш. Көянтәне, дуганы атлап чыгарга ярамый, чир чыга, имеш. Хатыны аркан аша атлаган ирнең ризыгы азая, диләр. Азыкны, гомумән, озак сала торган савытларны (иләк, табак, таба) баш өстенә күтәрергә ярамый, кыйбатчылык була, диләр. Су агымы ягына каз, үрдәк сатарга ярамый, токымын алып китә, имеш. Хайван сатканда йонын йолкып калырга кирәк, токымы китмәсен, дип. Песи сөт ашаганда күзен йома һәм ашатучысын күрми. Шуның өчен ул теге дөньяда хуҗасын ашатты дип әйтми икән. Песигә азык биргәч, башына, ашатучысын күрсен өчен, сугарга кирәк. Баш авыртканда юкә белән үлчисең: маңгайдан колакларга, колаклардан җилкә чокырына. Әгәр размер туры килмәсә сөлге белән бәйләп уклау белән сугып тигезлисең. Шуннан авырту бетә. Юлың ак сөттәй булсын дип, юлга чыкканда сөт эчерәләр. Армиягә улың китсә, утын агачларын (берничәсен) яшереп куясың, кайткач, шуларны ягып, сый әзерлисең. Әгәр дә берәр танышың хәбәрсез югалса, аның хәлен түбәндәгечә билгелисең: өстәл яки урындык, йә тигез урынга, өч якка, күмер, ипи, тоз куясың. Җепле орчыкны җебеннән тотып шулар өстенә күтәрәсең. Әгәр дә орчык башы күмергә юнәлсә - үлгән, ипигә - тизрәк кайта, тозга - исән була. Мал сатып алганда, аны бавы белән аласың. Капкаң янына килеп җиткәч, бауны капкага аркылы салып, хайванны аның аркылы үткәрәсе. "Бавы бик булсын", дисең. Сыер сатып алганда чүлмәген дә биреп җибәрәләр. Бил авыртса, беренче күкерттә (күк күкрәү) йомарланасың (җиргә ауныйсың). Кул китү. Берәүгә сөт биреп сыерың авырса, гөл ботагы алып чыккан кешедән соң гөлең сулса, хайван сатып җибәргәч, хайваның үрчемәсә һ.б. кул китү була. Кулы авыр, токымы китте, диләр. Юлыңны куян аркылы чыкса, йә яңгыр, йә буран (кышын), йә ерткыч очрый. Шодлар, төнлә юлларын куян аркылганын күрсәләр, утлары белән куянны кире борып әйләнеп үтәргә тырышалар. Әгәр өеңдә таракан, кандала кебек нәрсәләр булса, берәрсен чүпрәккә төрәсең дә җиденче өй янына алып барып ташлыйсың. Башкалары да шуның артыннан китә икән. Яки аларны суга ташларга кирәк, утка ташласаң, алар үрчи генә, икән. Иртыш елгасын беренче мәртәбә аркылганда 10 тиен көмеш акча салырга кирәк. Яңа туган баланы Иртыш аша аркылдырганда әниләре шуны ук эшлиләр. Әгәр берәр җирең авыртса, өйнең дүрт почмагыннан мүк алып, бераз тоз салып, кара күмер салып, аларны күк чүпрәккә төреп, авыру җиренә "имең-томың бу имеш", дип күрсәтеп Иртышка ыргыталар. Курчак ясап, аның белән дә шулай ук эш итәләр. Берәр кешең семьяда үлсә, кер, идән юмыйлар, эшләмиләр, ашамыйлар. Үлгән кеше башкалар да аның артыннан киләләр икән дип уйлый, ди. Бала туганның соңында исем кушалар, озак исем кушмый торырга шулай ук ярамый. Шуннан соң әгәр балага калы (миң) чыкса, исемен алыштыру кирәк санала. Бала авырганда температура бик югары күтәрелсә, мылтык аталар. Температуры күтәрдерүче шайтаннар кача, имеш. Мәетнең мендәр астына пычак куялар, ул шайтан китерми икән. Үлек күмгәндә дә өстенә пычак салып калдыралар. Кулга сөял чыкса: а) авыздан ашаганда ипи валчыгы төшеп китсә, шуның белән ышкыйлар; б) сөялгә катык сөртеп эткә ялаталар; в) яңа суйган ит белән ышкып, бусагадан аяк белән төшә торган җиргә шул итне күмәләр. г) җеп белән сөялне буып, ул җепне шулай ук аяк белән таптый торган җиргә күмәләр. д) төнлә белән сөялеңне айга күрсәтәсең дә: "Менә минем чәчәгем, Бармы синең чәчәгең?!" дип мактанасың. Ай аны ала икән. е) сөялне чык белән юалар. Кешедән сөт белән алып чыгылган савытны юып кертергә ярамый, кул китүе мөмкин, диләр. Тавык әтәч булып кычкырса, аны тотып өйгә алып керәсең. Шуннан өйнең ишеккә каршы стенасыннан тавыкның башын куеп әйләндерә-әйләндерә үлчи башлыйсың. 12 җитеп тавыкның койрыгы ишек бусагасына туры килсә, тавык исән кала. Башка шартларда муенын чабалар ("Кызыл каш" авылында. Кайбер авылларда - "Олы Уыш", "Шыклар" - 12 гә кадәр санавы юк, бары койрыгы гына туры килсен). Тырнакны, чәчне утка гына ташларга кирәк, чөнки аларны шайтан җыя, ди. Күзгә арпа чыкса: а) убыр тырнак белән кечкенә бармакны кара җеп белән бәйлисең. Уң күзгә чыкса, сул кулныкын, сул күзгә - уң кулныкын. б) баш бармакның тырнагын арпага күрсәтә-күрсәтә: "Чыгар булсаң моңа чык, чыкмас булсаң, моннан чык!" дип өч тапкыр кабатлап, өч тапкыр җиргә төкерәсең. Бала курыкса, аны урынына яткыралар. Алдыннан кечкенә савытка су салып, шуңа баланы каратасың. Кечкенә кашык белән өч тапкыр аз гына су эчерәсең, аннан кулыңны суга манасың да түбәндәге сүзләр белән битен чапкыйсың: "Әп, йөрәк, кайт, йөрәк, Кайтып урынына ят, йөрәк. Минем кулым түгел, Әйшә Патыйма кулы" Калган суны ишек бусагасына түгәсең. Баланы йоклатасың. Икенче вариант та алдагысы кебек үк, аерма сүзләрендә генә: "Әп, йөрәк, кайт йөрәк, Кайтып урнына ят, йөрәк! Ай кайтты, ел кайтты, Син дә кайт! Куй башында көмеш йөрәк, Ай башында алтын йөрәк, Югары күк менән оч, Түбән йиргә төш!". Тара районы Кызыл Каш авылында Шәймурзина Хәят Имаметдин кызыннан (1913 елгы) һәм башка авыллардан Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел Абзар иясе Абзар иясе сәгать 12 дә үзе яраткан атның ялын үрә, ишә, бигрәк тә ерән-кызыл атны ярата. Иртән торгач, атның ялын сүтү бик авыр була. Ә үзе яратмаган атны азаплый, аңа атланып йөри, аны тирләтә. Абзар иясе кеше күзенә күренми, аны арт белән килеп кенә күрергә мөмкин, ләкин бик куркыныч. Шуңа күрә абзарга кергәндә еткереп керергә кирәк. Бервакыт ат караучы булып эшләгәндә конюшнига кердем. Бер ат та юк иде. Ләкин айгыр кешнәгән тавыш ишетелә иде. Мунча пәрие Мунчага кергәндә дә "эһем, эһем" дип, йөткереп керергә кирәк. Мунчада пәриләр була. Алар ешып утыралар да юыналар, ди. Кичен мунчадан сабыннарыңны алып чыгарга ярамый. Сабыннарын алып чыккан кешеләргә алар явызлык телиләр, аны начар дип сөйлиләр, ди. Су анасы Су анасы суда яши. Басма өстенә чыгып утыра да чәчен тарый, ди. Аны Уш Аерда (елга исеме) да күргәннәр. Озын ялтырап торган алтын чәчле, алтын тараклы, ди. Ул, кеше килә башласа, суга сикереп төшә дә югала, ди. Җар вакытында төш үткәч, су коенсаң алып китә, ди. Пәриләр Төнлә белән кайтканда читән яныннан үтәргә кирәкми. Чөнки читән янында пәриләр йөри икән. Сукыр пәриләр читәнгә тотынып, ә күзлеләре тотынмыйча йөриләр икән. Әгәр дә читәнгә тотынып барырга туры килсә, бармакларны аерып тотынырга кирәк, ди, бармак арасыннан сукыр пәриләр очып чыга алсын. Бер кеше зиратка мәет алып барганда атның нәрсә күргәнен белергә теләгән һәм атның алдында да, артында да бик күп кеше барлыкка килгән, алар аннан бер дә калмый башлаганнар. Мулла өшкереп кенә бетергән. Пәриле кешегә пәри килә. Урамда йөргәндә чәнчә бармагыңны сузып йөрергә кирәк: ул үзеңә бер юлдаш, пәри китерми. Өй иясе Безнең иске өебездә өй иясе бар иде. Ул сәгать йөргән кебек бертуктаусыз өйдә йөри иде. Яңа өебездә ул юк. Безнең әтиебез әйтә иде: "Йоклаганда аягыгызны каплап ятыгыз". Өй иясе аякны чеметә торган булган яки канын аяктан эчеп үтерә торган булган. Убыр 1) Убыр - иләк кадәр ут. Беркөн күрәм: урамнан тәгәрәп үтеп китте, аннан столбага менеп киткәнен күрдем. 2) Убыр дип хатын кызларның кайберләренә әйтәләр. 3) Зиратның уң ягыннан чыкты да, пуля шикелле, коерыклы бер ут Аер артындагы талыкка кереп югалды. Знаменск районы Кәчүк авылында Ниязова Бибикамал (1909 елгы), Латыйпова Бибикамал (1900 елгы), Ибәтуллина Мәрфуга (1915 елгы) һәм Ибәтуллин Ишмөхәммәт Закир улыннан (1909 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Иштякләр һәм аларның ышанулары Борын заманда иштякләр урманда яшәгәннәр, уртак халыклар белән аралашып торган булганнар, ә үзләре кутор булып күчеп йөргәннәр. Үзләре мөселман булсалар да шаригать тотмаганнар, курчакка табынганнар. Ә курчакны чүпрәктән тегеп ясый торган булганнар. Хәзер күчеп йөрүләрен хөкүмәт бетерде, йорт салып, школга көч белән китереп путькә (кертте) төшереде. Иштякләрнең шундый ышанулары бар иде: Әгәр дә иштякләр суга бата башласалар, чыгарга тырышмыйлар,чыккан кеше - гөнаһлы, ә батканы изге була. Бервакыт бер иштяк бата башлагач, бер группа кеше аны богорлар белән сирәп чыгара башлаганнар, ә теге үзенең сырмасын салган да су төбенә киткән. Кияү сөйли: "Иптәшем белән иштякләрнең өйләрен карарга киттек, кердек бер өйгә. Караңгы, бер кеше дә күренми, тик бер бала шыңшый, кая икәне күренми. Иштякнең бичәсе кайтып керде, пич арасына кереп китте, аннан камыштан үрелгән бер нәрсә күтәреп чыкты: анда ялангач бала, ә астына утын череге салынган. Утын череген алыштырды да баланы салып, яңадан мич артына элеп куйды". Безнең әниләр Рәсәйдән килгәч, әле кыз вакытлары, иштяк кызлары янына кунакка киткәннәр. Өйдә беркем юк, ди. Югарыга алып менә торган баскыч бар, ди. Шул баскычтан күтәрелеп менгән. Караса, тиредән эшләнгән түгәрәк урын (өстәл), ди, шуның кырыена курчаклар төзеп куелган. Уртада табак, монда аш кисәкләре, ди, үзләре ни ашасалар, шуны табакка да салып куялар, ди. Әнием баскычтан төшкән дә, чыгып көтеп тора башлаган. Иштяк кызлары кайтканнар, югарыга менеп киткәннәр, төшкәч, әнигә әйтәләр икән: "Бәдеркә, син ник алар янына чыгып йөрдең?" Кайдан белгәннәрдер алар аны? Йөрмәк Группа-группа халык йөргән. Алар землянка ясап, шунда яши торган булганнар, землянкаларның угылында ут якканнар. Яу килә дигәч (яу килсә, аларны буйсындырып алып китә торган булган), алар түбәне тотып торган агачны чапканнар, үзүзләрен үтергәннәр. Беснең зират артында 20 ләп курган-землянка бар. Ниязулла бабай сөйли, без яшьрәк вакытта аларны казып карадык, дип, - адәм сөякләре, күмер, көлләр, пычаклар чыга, ләкин балта һәм шундый башка әйберләр күренми. *** Менә клубтан уң яктарак Таҗчалу дигән җир бар иде. Анда үскән әүвәлдә куш каен: башта бер, аннан икегә аерылган. Бер баламы, хатынмы арты белән каен яныннан үтсә, юлны кайткач эче авырта торган булган. "Каен тотты" дип сөйли торган булганнар. Каен янына көмеш тәңкә алып барып сала торган булганнар. Ә салынган акчаларны бер кем дә алмаган. Әмзә дигән карт бар иде. Ирәннәрдән (изгеләрдән) саналадыр иде. Ул акчаларны бу карт җыештырып ала торган иде. Догаларын белгәндер инде. Ул каенны енләнгән каен дип саныйлар иде, әйбер салмыйча эч авыртуы бетми иде. Бервакыт бер бригада малайлар (олырак) җыелып килдек, каенны богарлар тыгып аудардык, аны бер картка кертеп бирдек, ул аны утка якты. Хәзер каен урыны да юк инде, үтеп йөриләр, эчләре дә авыртмый. *** Биредә элек курдаклар яшәгән. Аларга кадәр остяклар булган, алары күчеп киткәннәр. Остяклары чи ит ашыйлар. Ул вакытта хан булып Күчүм торган. Күчүм бескә Бохара яктан килгән. Ярмак килеп чыккан. Күпмедер яшәгәч, Ярмак ханнан ер сораган: - Син миңа бер күн зурлыгында ер бир. - дигән. Хан үзенең ярәннәре белән киңәш үткәрә. Тегеләре кабул күрә. Хан әйтә: - Бирең, балалар, бер урыннан күп зурлыгындагы ер. - Ә Ярмак бер күнне еп итеп кискән. Хан елганың бирге ягында, ә теге икенче якта тора икән. Хан представителе Ярмакка ер бирергә барган. Болар спориться итә башлаганнар. Хан представителе бу кадәр ер бирергә теләмәгән. Хан янына барганнар. Хан әйтә: - Әйткән сүз, бирегез үзенә сораган кадәр ер. Аңа ерне үлчәп бирәләр. Аның епе озын була. Ярмак бераздан югала. Ул яу белән килә. Сугыш була. Ярмакны суга батыралар. Аның киемнәре авыр була. Шуннан Күчүм әйтә халыкларга: - Монда урыс киләчәк, бу ергә ул баш булачак, бес бу ердән качыйк, - ди. Бохар ягына китәргә тиеш. Халыкның күбесенең барасы килми. Берәүләр: "Курд корган идем, шуны саклыйм", - ди. Өченчеләр: "Бес тора төшә барабыс, сесне куып етәрбез", - диләр. Шуннан хан әйтә курд корганнарга: - Синең токымың Куртак булсын. Ә теге ая корганнарга: - Синең токымың аялы булсын, - ә синеке, - ди өченчеләренә, - торасы булсын. Шул вакыттан бесдә торалылар, аялылар, куртаклар калган. Аялыларның хатынына куян ите ашарга ярамый, әгәр ашаса, баласының ирене куянныкы кебек ертык була. Булды ул шундый хикмәтләр, ирене баланың ертык булса: "Гуй, ул кушмаганны эшләгән, шуңа шулай", - диләр иде. Ул дөрес йомыш, ул бар иде. Дөресме, дөрес түгелме, аны соблюдать итәләр иде. Бесдә, Уш Тамакта бер хатыннныкы (ул егет әле дә тере) шулай туды. Аны, ул хатынын әйтәләр иде Рәсәй кешесе дип, ә ире мондагы, аялы. Торалылар эчәргә хәвәс халык, алар сүләшкәндә дә кайда күпме эчкәннәрен сүлиләр. Торалылар элек иген икмиләр. Хатын-кызлар печән чабарга йөрми, урыстан бәрәңгене чиләкләп җыялар иде. Күбрәк балык тотып гомер үткәргәннәр. Хатынкызларга ирләре арасына чыгу юк иде. Ханның малайлары турында да сүлиләр иде. Онытылган. Имеш, елганың бу ягында хан, ә теге ягында Ярмаклар. Хан уллары, санай угы белән кармак ебен эзә торган булганнар. Тара районы Усть Уя авылында Аетбагин Нәҗми Нурмөхәммәт улыннан (1896 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Качкылау Сәбәләк авылы янында усаклыкта Качкылау дип аталаган җир бар. Анда борын-борын заманда пиченнәр (шүрәлеләр) яшәгән. Алар урман кискеләре, кешене кытыклап үтерәләр, имеш, диләр. Бик күптән күргәннәр. Менә шушы Качкылау дигән ер ялгыз кешеләрне адаштыра икән. Ияле йер Сәбәләк авылы янында бер ер бар. Анда печән үсә. Ул кырның печәнлеген алып булмый. Әгәр дә чаба башласаң, шыңырдак шалтырый башлый. Аның үзен күреп булмый, тик тавышы гына ишетелә. Ул ердә дә кайчандыр пиченнәр яшәгән. Күктән төшкән таш Сеитова авылының зираты эчендә бер таш бар. Ул ташны күктән төшкән дип саныйлар. Чөнки таш бу якларда күренми. Таш гранитны хәтерләтә, кайбер урыннары ялт-йолт иткәли. Ташны үсә диләр. Бик борын аның язулары да булган. Ләкин хәзер андый нәрсә күзгә чалынмый. Дөрес ташның бер өлешен урыслар ватып алганнар. Ташны Нәҗми бабай (Казан ягыннан килгән, мулла булып йөри) саклый, кул тидерергә рөхсәт итми икән. Тара районы Хуҗавыл (Сәит) авылында Мөхәммәдиев Мирсәли Мирхәйдәр улыннан (1919 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Черлак тау Нижгородка белән Бүксем авылының (аралары дүрт чакрым) нәкъ уртасында Черлак тау дигән урын бар. Борын заманда монда калын нарат урманы булган. 1937 нче елларда аның наратларын кискәннәр. Ялгыз барган чакта шул таудан әтәч чыга торган булган һәм куа торган булган. Курчакка табыну 1924 нче еллар. Безнең күршедә таралы Гайни әби яши иде. Мин качып кына аларның өй түбәләренә мендем. Анда аның курчаклары була торган иде. Кыска гына аяклы түгәрәк себер өстәле. Тирәсендә кечкенә урындыкларга курчаклар утыртылган: ирле-хатынлы һәм бала-чагалары белән. Чүпрәктән тегелгәннәр, киендерелгәннәр. Алларында кечкенә савыт-сабалар, ә анда ашымлык. Үзләре нәрсә ашаса, аңа да шуны ук, иң элек бирә торган булганнар. Курган Бүксем авылының янында нарат үскән биеклек бар. Авыл халкының сүзләренә караганда, анда зирәннәр күмелгән. Аны Тараның бер бае казыткан. Аны казучылар соңыннан авырганнар. Моннан 8 ел элек пионерлар казыдылар. Аннан ат скелеты белән адәм скелеты янәшә чыккан, кораллар да табылган. Үткән-барганда картлар хәтем укып китәләр икән. Зирәннәргә укыйбыз дип, укыйлар, ди. Тара районы Бүксем (Нерпинка) авылында Шакиров Нәбиулла Насифулла улыннан (1920 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел ҖЫРЛАР Тәфтиләү Кечкенә турча (яшь туры ат) билләрен ачкай, Сикереп кенә менсәм, бил аурый. Ян сөйгәнем лә, әй, асыл кош, Каты гына сүзләр әйтсәң, җан аурый. Әйтелгәлә чәчен тара әйтә, Уңга-сулга борылып кара әйтә. Уңга-сулга борылып кара әйтеп, Безнең генә күңелләргә яра әйтә. Каралы чичәгә (ситсы) алма чидым, Аклысына чыярым, алалсам, Гомерләрем үтә димәс идем, Шул җанкайны куйныма салалсам. Тәрәзә төбе, әй, сары усак, Сары усак ла, юк түгел сарымсак. Син киткәндә лә без калырбыз, Нишләрбез ләй, сезне сагынсак. Татар кызына Каралы башлы ис елан Йөридер лә арышлар буенча. Кашларың да кара, буең зифа, Йөрисең лә язмышлар ук буенча. Аякларымда ла йон ката, Мин йөримен, туганнар, төн ката. Йөрмәс идем лә төн ката, Матур ярларның куены буш ята. Алыста юлларның, әй, буенда Ак куяннар ята ла кар кебек. Кулыңда ла үскән, әй, кыз бала Заклатларга салган мал кебек. Әйдә лә, әйдә лә дип әйтәсез, Аткынаең ла түгел мин сиңа. Каты гына каты сүз әйтәсең, Яткынаең ла түгел мин сиңа. Ерактагы дусларга Ике лә каен бер карагай Тингечләр утрауларында. Утырып кына килеп йырлыем Сезне лә сагынганымда. Стеновой сәгать булсам да, Сугып кына тормас идем мин. Кош канатлары миндә булса, Сагынып кына тормас идем мин. Шалтыр ла шылтыр сәгать суга, Төн хисапларны мин көтәмен. Сәгать кенә саен исәпләп, Сәгатьләр бавы сары алтын, Син туганымның күңелләре бик салкын. Син туганымның күңеле салкын өчен Йөрәкләрем яна ут ялкын. Аргы лай яктан килдеңме? Минем сагынганны ла белеп, Үзең дә сагынып килдеңме? Знаменск районы Кәчүк авылында Хәйруллин Әлмөхәммәт (Әлүш) Хәйрулла улыннан (1873 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Сәрмән Сәрмән буйларында бер кич кундым, Сандугачка ошашлы кош күрдем. Сандугачка ошашлы кош күрмәдем, Аерылуга ошашлы төш күрдем. Сәрмән буйларында киртләч-киртләч, Киртләчләре бетәр су киткәч. Ир балалар кайта хезмәт иткәч, Кыз балалар кайтмый бер киткәч. Сәрмән елгаларын кичкән чакта. Кулъяулыгым төште елгага. Синең өчен тудым, синең өчен җырлыйм, Синең өчен яшим дөньяда. Знаменск районы Уыш Тамак авылында Хәмзина Гыйльмиҗамалдан (1916 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Солдат җырлары Бу солдат йырларыны падишага сугышка киткәндә ерлый идек, атка тезелеп утырып авылдан цыгып киткән цакта. Хатка да йасып ебәрә итек. Солдат итеп алсалар да, Кош-корт оцып етмәс йергә Путырмам пилләремне. Китә солдат пашлары. Кара сачем агарса да Түпәтәй алып йөкертем Онытмам илләремне. Тау пуена йеләккә. Пес китәрпес, сес калырсыс, Зифа буем мән үстертем Талдин күпер салырсыс. Падишага хесмәткә. Пес киткәстин елай-елай Ат яхшысы күк ала, Талдин нецкә калырсыс. Акрын пасып күп ала; Пыел алган солдатларның Тагын пер ел сугыш пулса, Итекләре ялтырый. Пу төньята кем кала. "Смирнә" дип кыцкырганда Өй түрендәге мәлешне Яшь йөрәгем калтырый. Кемнәр әйтә, "балан" тип, Чуен цүлмәк эцләрендә Ерак йергә китеп калсам, Пешә солдат ашлары. Кемнәр әйтер "балам" тип. Песнең кырның баланының Иртәк торып питем сөрттем Асы пула баланы. Касарма яулыгына. Әткәй-әнкәй ник үстерә Янә шөкер итәмен. Хәсрәт өчен паланы. Тәнемнең саулыгына. Пыел цыккан парахутлар Бәнем яткан касарманың Яшел менән күк микән? Тирә-якы вак каен. Үткән гумер исәп түгел, Вак каенга пасып карыйм Калган гумер күп микән? Илем сагынган саен. Тара районы Имәй авылында Нигъмәтуллин Галиулла Гыйззәтулла улыннан (1896 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Каралы күлмәк тектертем Ике пала ат уйната, Каралырга парырга. Персен күккә пуята. Һич пер әмәл тапалматым Үс әнкәңнең шунсы яхшы Пашымны алып калырга. "Тор палам" тип уята. Ишек алтым яшел үлән, Касаннан килгән атларга Ишек ацылса күрәм. Салкын су эцермәгес, Әллә күрәм, әллә күрмим. "Уф" тиюләр пикрәк авыр, Әллә күрмичә үләм. Исемә төшермәгес. Әнкәем, аш пешерсәң, Пес яшипес касармата, Әс пешермә, күп пешер. Озеро Хасан пуента. Шул ашларны ашаганта Кысарып кояш цыкканта Мине тә исеңә төшер. Сес пуласыс уемта. Солтатларга аш пирәләр Касарма пиек пулса та, Тимер тапаклар менән. Кошлар оя сайламый. "Смирно" тип кыцкыралар Ал пулса та, гөл пулса та, Калын тамаклар менән. Туган илгә ошамый. Тара районы Хуҗавыл (Сәит) авылында Мөхәммәдиев Мирсәлим Мирхәйдәр улыннан (1919 елгы) Ш. Галиев язып алган. 1968 ел Ак чавыл Мин урманнарга чыктым, Билгеләр лә юндым ак каенга. Аташмайн, саташмаска Билгеләр кала. Урманнарны үтәмен ләй, Иң башында мылтыгым. Курыкмый минең йөрәк Нинди зверь килсә дә. Әллә таҗтан яралган микән йөрәгем. Зверьләрдән куркмыймын. Исән-сау йөримен урманнарда. Алгыный, алгыный, Иртышларга төшә күрмәң, Сулары тәмле, әй, эчеп караң. Урман буйларын йөреп чыктым, Атым минем кая калды. Исән булсам атлар табылыр, Кайтып күрәсе иде... Сагынырсың, саргаерсың, Кайтырмаң Алла бирсә кайтырбыз, Урманнарны чыгып. Саташмаен, аташмаймын Әй, ялан кара, Иселгән йилләр исә, Урманнарда белмәйсез. Тевриз районында Ниязбай Насыйровтан (1891 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Сагынам көенә Сагынам туган-үскән илләремне, Әллә ни йирләре ямьле иде. Сөямен, Шул исемне уйлап көямен. Яшьләремне түгеп җыласам да, Һич бер кеше миңа карамый Әйләнеп, Калдым чит илләрдә бәйләнеп. Яшел болыннардан шылтырап аккан Сулары да татлы, тәмле иде. Сөямен, Шул илемне уйлап көямен. Яланына чыгып йөрегәнемдә Таныш иде миңа барсы да, Барсы да, Сагынып җылыйм йөрәгем ярсый да. Яшьләремне түгеп җыласам да Һич бер кеше миңа карамый. Түзәлмим, Туган-үскән илдән бизәлмим. Туган илем, сиңа үпкәләмим, Дөнья аерды безнең араны Бетте юл, Туган-үскән илем, хуш, сау бул. Тевриз районы Отыз авылында Мостафина Таифәдән (1926 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Мәхәббәтем Яшь әле син, саф әле син, Күкрәгең тулы чәчәк. Тормыш агулары белән Алар бар да бетәчәк. Иртән торып сулар сибәм Алмалы гөлләремә. Бәхетле тормышлар телим Алдагы көннәремә. Тәрәзәкәй төпкәем, Сигез савыт гөлкәем. Сигез савыт гөлләр кебек Саргая бит йөзкәем. Таулар аша, таулар аша Ташлыймын ташларымны Кычкырма, кәккүк, дивана Ясыйсың башларымны. Шәм-шәрифкәй Ак куяннар качар, әй, шар белән, Шар читенә яуган кар белән Ахирәт лә күрке иман белән, Дөнья күрке сөйгән яр белән. Ах миленький, нурлы йөзкәең, Күреп туймый ике күзкәем. Шәм-шәриф лә дигән калаларда Кич ахшамсыз капка ябылмый. Үткән генә гомер, калган хәзер Сатып алыйм дисәң, табылмый. Агыйделләр алкын, суы салкын, Ак үрдәкләр каршы йөзалмый. Эчкәйләрем пошып йөрәгем яна, Бер җырламый күңел түзәлми. Тевриз районында Хәсәнова Мөсрәрә Шәрәфетдин кызыннан (1926 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Разия-Мәрзия гөлкәем Йәйлә генә йигәр идем, Разия-Мәрзия гөлкәем, Шумый гына табаным шул, Шумый гына табаным. Кайгы-хәсрәт кичермичә Разия-Мәрзия гөлкәем, Ай-һай картлык заманым шул, Ай-һай картлык заманым. Алай итсәң булмасмы, Разия-Мәрзия гөлкәем, Болай итсәң булмасмы шул Болай итсәң булмасмы? Бардыр алланың язганы, Разия-Мәрзия гөлкәем, Сабыр итсәк булмасмы шул, Сабыр итсәк булмасмы? Тевриз районы Байбы авылында Аллагулов Хәсән Нурмөхәммәт улыннан (1905 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел *** И сандугач сайрый, әй, сазлыкта, Саз буенда сары да таллыкта, Саз буенда сары да таллыкта. И сандугач кебек сайрашыгыз Алпавыттай чәчкәләр вакытта. И шаулый ла камыш, шаулый камыш Ник дә шаулый икән бу камыш, Ник дә шаулый икән бу камыш? И шаулама камыш, итмә тавыш, Күкрәкәйләрем тулы уй-сагыш. Тевриз районы Байбы авылында Исәнбаева Миңҗиһаннан (1896 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел *** Агыйдел күлнең аръягында Аучыларның каккан казыгы. Сөймәгән ярга биргән өчен Ата-инәмә булсын языгы. Ефәк чаршау калын икән, Төр дисәң дә, төрмәм, әнкәем. Вәгъдәле көнең җитәр инде, Тор дисәң дә тормам, әнкәем. Ак куянга барып әйтең, Ак чәчәккәй башын өзмәсен. Сөйгән лә ярыма барып әйт, Миннән генә ниятен өзмәсен. Әткәй базарга бар дигән, Мыскал-мыскал буе тар дигән. Сөймәгән ярга биргәнче Таш бәйләп дәрьяга сал дигән. Тевриз районы Байбы авылында Хәмитова Зөлхәйдәдән (1902 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Биеккәй ләй тауның башларында Ак куяннар эзли ак җирне, Ак куяннар эзли ак җирне. Тәкъдим каләмнәре миндә булса, Болай язмас идем тәкъдирне. Әлеге әйткән сүзләрне онытма, Бездән күңелләрне суытма. Биеккәй ләй тауның башларында Җиз дагалы туры ат кемнеке, Җиз дагалы туры ат кемнеке? Калпаклар ук киеп шәл ябынган Укалы кәләшләр сезнеке. Агыладыр болыт, әй, агыладыр, Таудан-тауга барып ла кагыладыр. Күгәрчен, Үтә лә яшь гомерләрем, сизәмсең. Кайгырма ла, егет, маллар өчен, Баш сау булса, маллар табыладыр. Җан дустым, кай җирләрдә туып, кайда үстең. Сызгырсын ла егет, әй сызгырсын, Йокыдагы кызлар уянсын. Күгәрчен, Үтә лә яшь гомерләрем, сизәмсең. Уянсын да утырып уйга калсын, Кем сызгыра диеп уйлансын. Җан дустым, кай җирләрдә туып, кайда үстең. Кыр казы Сандугачлар сайрый тәхетендә, Төн уртасы сәхәр вакытында. Кыр казы күл уртасында ла, Йоклый алмыйм төн уртасында ла, Йоклый алмыйм төн уртасында. Йөрмә лә малсыз, йөрмә ярсыз, Егет булып үскән вакытыңда. Биеккәй тауның башларында Балалы каз йөри җим эзләп. Яулык очларына җимеш төйнәп, Бер матур кыз йөри сезне эзләп. Тевриз районы Ташеткан авылында Алтынбаев Әхтәмнән (1908 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Тубылгы көе Тубылгы урман, әй, зур булмый, Тубылгылай аша юл булмый. Тубылгалай аша юл булмый. Кайларга барсаң да, бәхетең булсын, Бәхетле ләй адәмнәр хур булмый, Бәхетле ләй адәмнәр хур булмый. Мин әйтмимен, туганнар, җыр әйтә, Әйләндереп килеп үк тел әйтә, Әйләндереп килеп үк тел әйтә. Селәүсеннәр ашый, әй, тал башын, Каерылып ла кай карый тау башын. Сез, туганнар, искә төшсә, Сырхау була минем сау башым. Биек таулар башында Калкырып ла йөри бер бәрән. Әллә дә генә бәрән, әллә адәм, Үтә яшь гомерләр бик әрәм. Биеккәй ләй тауларның башында Мәтрүшкәдән кибән кем куйган; Исемнәрең матур, кемнәр куйган, Сезне күреп кем туйган. Тевриз районы Ташеткан авылында Уразмөхәммәтов Вахит Рәҗәп улыннан (1904 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Омск көе Омскида, әй, түрәләр Кылдан камчы, кылдан камчы, Кылдан камчы үрәләр. Илләрендә бер хәл булса, Без мескеннән күрәләр. Сикереп-сикереп агадыр кар суы, Басылмыйдыр йөрәк ярсуы. Омскиның пивноенда Ай дунай, дунай, диләр. Гуләйт иткәч, акчаң бетсә, Провались домой, диләр. Әллә алыйм микән Мәхүпне, Ходай бирмәс микән бәхетне? Сандугачның балалары Ике булмый, өч була. Ялгыз башка кайда да бер, Таңнар атса, кич була. Асыл сайрар идем, кош булсам, Ябышып чыгар идем, кыз булсам. Тевриз районы Югары Ай авылында Абдуллин Фазылҗан Хəйрулла улыннан (1912 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Атма наган Сандугач булсам күрерсез Кайларда йөргәнемне. Атма, наганым, Яна йөрәгем, Шул наганның тавышына. Озакламый ишетерсез Саргаеп үлгәнемне. Ах, сырлы наганым, Ах, нурлы наганым, Ашады наган башымны. Бадьян майлары Йөрәгемнең януына, Йөрәгемнең януына Алдым бадьян майлары. Бадьян майлары да басмый, Бадьян майлары да басмый Яна торган айлары. Апакаемның ак сүкмәне Апакаемның ак сүкмәне (чикмәне) Кара ефәк аның каюы. Мине лә ташлап сөйгән ярың Кар урманнарның аюы. Апакаемның ак сүкмәне Ефәккәем түгел, җилгә элгәле. Минем эшләремдә ниләр барын Син әүлия түгел белгәл. Ак сүкмәннәрдә кызыл коршак (билбау), Бәйләп тә чолгап кую гәрәк. Бу йөрүләрне кую гәрәк, Яңадан дәверләр сөрү гәрәк. Тевриз районы Югары Ай авылында Сафиуллина Маһинур Миңтаһир кызыннан (1901 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел *** Җирәнгәкәй атларым яр буенда, Җиз камыткайлары буйнында (муенында), Егет лә кайда кыз куйнында, Кыз беләге егетләр буйнында. Кашларың белән, әй, күзеңне Сатып алыр идем акчага. Сезнең кебек ләй асыл зирәк Чәчкәң үсәр микән бакчада. Тубылгы агачлар, әй, зур булмый, Тубылгынай үтәлә юл булмый. Кайда лай барсаң да, бәхетең булсын, Бәхетле әдәмнәр хур булмый. Тевриз районы Туйчы авылында Әбдерәхимов Миңлегали Фәттах улыннан (1900 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Күгәрчен-Сандугач Биек тауларның башыда Ак мәчеткәй башларын сырладым. Күгәрчен, Күкләрдә гөрли мескенем, күрәмсең. Сез туганнарның хаклары өчен Асрау җырларымны җырладым. Сандугач, Сагынып килдегез монда сез, ишек ач. Биеккәй тауларның башында Тал чыбыктан читән үрәмен. Күгәрчен... Бигрәк ерак җирләрдән килдегез, Ай-кояштай сезне күрәмен. Сандугач... Тевриз районы Туйчы авылында Мурзина Өммегөлсем Мөхәммәтгали кызыннан (1903 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Ары барма, туган... Биеккәй тауның башларында Сызылып кына төшкән төлке эзе Сине дә генә тапкан әнекәең Әүлиялар түгел, хур кызы. Ары барма, туган, кайт бире, Барча эшләр Алланың тәкъдире. Башларыңа кигән түбәтәең Түгәрәккәй итеп кем уйган, Акылларың камил, буең зифа, Исемнәрен табып кем куйган. Ары барма, туган, кайт бире Барча эшләр Алланың тәкъдире. Знаменск районы Кәчүк авылында Ибәтуллин Ишмөхәммәт Закир улыннан (1909 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Сагынам Сагынам туган-үскән илләремне Әллә кай җирләре ямьле иде. Бигрәк тә шул илкәем Тора йөрәктә. Кайтасым ла килә туган илгә Йөрәкләрем шунда ашкына. Әткәм-әнкәм, дус-ишләрем Шунда барсы да, Барсын да сагынып елыйм Йөрәгем ярсый да. Яланына чыгып йөргәнемдә Миңа таныш иде барсы да. Чылтырап аккан чишмәләрнең Сулары да тәмле, татлы иде. Өзлексез чит илләрдә ялгыз, күңелсез. Туган илем, сиңа үпкәләмим, Дөнья аерды безнең араны, Әйләнеп, чит илләрдә калдым бәйләнеп. Знаменск районы Кәчүк авылында Гималтдинова Фәхриҗиһан Фәез кызыннан (1902 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Эрбет Иделләрне кичтем, итәгем чиштем, Иделләрнең буе саз гына. Йөзеңне гөлгә тиңнәр идем, Гөлкәйләрнең гомере аз гына. Өч кырлы агач мин янтадым (юндым) Ян тәрәзәләргә терәүгә, Төшемдә күреп гыйшык булдым Бер мөбарәк йөзле чибәргә. Эрбеттән алган итегемнең Канчурски микән олтаны, Чарлацкий округында Сез икәнсез егет солтаны. Знаменск районы Кәчүк авылында Гафаров Миннегали Якуп улыннан (1931 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Ак тәвәләр Ак тәвәләр килә бит, әй, буснашып, Туталары калган бит бәйләнеп. Ак тәвәләр кебек буснашсак та, Яшь гомерләр килми бит әйләнеп. Каләмперләр әчи, бадьян төчи, Бакчаларда үсәдер су сипми, Яшь гомерләрем исемә төшсә, Яныб ук китә йөрәгем, түзәлми. Кызлар колагында алтын алка, Баулы ефәк аларның энҗесе. Кызларга ла егет гашыйк булса, Еңгәләре шуларның димчесе. Алдырмас куян Алдырмас лай куян, әй, алдырмас, Алларында биек тау булса. Алларында биек ләй тау булса; Кайгырмас лай егет, әй, кайгырмас, Алларында якты юл булса, Алларында якты юл булса. Алдырмам ла, туган, әй, алдырмам, Ат башыннан йөгән салдырмам, Ат башыннан йөгәннәр лә салдырма Калса да ла калсын безнең хәтер, Сезнең хәтерләрне калдырмам. Карчыга ла кара, муены ала Һаваларга чыгып югала, Һаваларга чыгып югала, Бәхетле лә бала өйдә кала Бәхетсезләр китеп югала, Бәхетсезләр китеп югала. Знаменск районы Уш Тамак авылында Миңн Шәрип улыннан (1920 елгы) Х. Гатина язып а Сахраларга Селәүченнәр ашый, әй, тал башын Каерылыпкай карый тау башын, Сез дускайларым, исемә төшсә, Авырлар да була сау башым. Сахраларга мәчет мин салдырдым Түбәләре калай, асты таш, Чит ерләрдә йөргән егетләрнең Күкрәкләре дәртле, күзе - яшь. Карурман Карурманга кергән чакта Учлап каптым карлыган, Әй, учлап каптым карлыган; Тагы да бер ер ерлар идем Тамакларым карылган, Әй, тамакларым карылган. Карурман урталарында Елан яфрак астында, Әй, елан яфрак астында, Как төсләрем сары алды, Күрсәң, танымассың да Әй, күрсәң, танымассың да. Знаменск районы Уш Тамак авылында Атнагулова Миңнисадан (1914 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Бусьегет Миһырман моштак авылны Бер күрмәй күңелем тынмай, Җаным сөйгән ярымны Бер күрмәй җаным булмай. Һай, Бусьегет, Бусьегет, Каршыңда бар дус егет, Чын хәкыйкать яр булсаң, Ишек ачсаң, кәрәк, ди. 40 кәнисәк кыслар боларга каршы "яр-яр" әйтәләр. Берең энҗү, берең мәрҗән Тезелепсез яр-яр, Берең якут, берең гәүһәр, Кушылыпсыз яр-яр. Берең еснә (җизни), берең апа Кушылыпсыз яр-яр, Ахирәт көн булгынча Аерылмагыз яр-яр. "Яр-яр" әйткән дусларым, Дусымнан күп ишләрем, Сез дуслардан аерылсам, Ялгыс башым нишләрем? Яры юкның чаны (җаны) юк, Түшәге юк яр-яр. Бүсьегетем булмаса, Кысың да булып йөрмәсен Илдән илгә йөрдермен. Илдән яхшы табармын; Илдән яхшы табылса, Сине шуңа бирермен. Тара раоны Түбән Сәбәләк авылында Таштимерова Фәүзиядән (1908 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Торалы авылы (Уыш авылы көенә) Ары тора кибете, Әй Омски, Омски, Бире тора кибете. Уртасында Тарски. Кай йернең, дип сорасагыз, Тарскидан 30 чакрым, Без Торалы егете. Без бит Торалински. Омски да безнеке, Исәнме, Тари каласы, Тарски да безнеке. Сәхрә кырларың белән. Ебәрсә ебәрсен Себер, Исәнме, туган илкәем, Себер үзебезнеке. Сөйгән ярларым белән. Тара районы Кече Уыш (Малые Туралы) авылында Ураев Әбдерәүфтән (1909 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел Ибүк бәете Ибүк байлар шатланаты (хәзерләнә) Тукрауның базарына. Көлкә мама аш пешергән Ибүнең ашарына. Ибүкнеңке туры айгыры Сызгырмыйча су эчми. Ибүктән калган ятимнәр Еламыйча чәй эчми. Ибүк байның өй түбәсен Кәптәр (күгәрчен балалары) буклаган. Ибрай ибүкнең башларын Хәтми бурлар юклаган. Ибүк байны Хәтим бур Сыңар ук ман атыпты. Мылтык тавышлар чыккан соң, Алла, диеп ятыпты. Ишмүкнеңке исе киткән Мылтыкның төтененә. Күргән халык исе киткән Тунының төтененә. Ибүк байны аттылар, Юлга кисә (аркылы) салдылар. Юлга кисә салып алып, Акчасын да алдылар. Ибүк байның крышасы Под хорнизом ябылган. Коттин байлар качып ятып, Аусак илдән табылган. Ишмүк байның исе киткән Мылтыкның тавышына. Коттин байлар качып кергән Тәүде күл камышына. Ике мөлт (камыт) бер итек Ибүк байның табышы. 10 кешедән аерым чыга Хәтши бурның тавышы. Большеречье районы Каракүл авылында Шәнхуҗин Зарифтан (1844 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел Такмаклар Яр буенда ябалак, Тора куян сагалап. Боз өстеннән чабып бара, Бер дә таймый дагалы ат. Көн болытлы булганга, Тора карлар яугалап. Чүлмәк тоткан бер абыстай Йөри сыер саугалап. Сыерында сөт булмагач Китте печән салгалап. Шул арада башыннан ук Кар тутырган сыргалап. *** Кирәк казан асарга, Икмәк булды ашарга. Сугып куйган арышны Төяп китте сатарга. *** Кулына мылтык алып Китте куян атарга. Аның белән баласы Төште капка ачарга. Урман ялангач калган, Куянга юк качарга. *** Яшь чагымда ялкау булдым, Укымый надан калдым. Ерактагы кардәшемнән Бер вакытта хат алдым. Үзем аны танымагач, Укучы эзләп ардым Кардәшемә хат язарга Тагын шуңа ук бардым. Наданлыкның авырлыгын Күтәреп йөреп талдым. Бу бәладән котылыр өчен Улымны мәктәпкә салдым. Тевриз районы Ташеткан авылында Гайнетдинов Габделбарый Шәмсулла улыннан (1904 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Сайрамачы, былбыл Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың, Ни моңың бар синең Ходайда? Мин дә синең кебек моңлы, Сабыр итәм шулай да. Сайрамачы, былбыл, әй каршымда, Сайра гына агач башында. Син сайрамасаң да, мин беләмен, Күп хәсрәтләр минем башымда. Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың, Кунган талың тамырсыз. Пирми лә түгел, пирә Ходай, Без үзебез сабырсыз. Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың? Тавышың китәр синең озакка. Сайрамачы мәгъсүм оҗмах кошы, Төшерерләр сине тозакка. Тевриз районы Тау авылында Шихов Хәйретдин Җамалетдин улыннан (1907 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел КЫСКА ҖЫРЛАР Кар өстендә йөрер идем Куян баласы булсам. Хат эчендә барыр идем Каләм карасы булсам. Хатлар яздым утырып, Ак кәгазьне тутырып. Хатым китте, үзем калдым, Күз яшемне тутырып. Кызарып кояш чыккан чакта Тәрәзәдән төшә шәүләсе. Сагынсам ни хәл итәем, Юктыр барны күрер хәйләсе. Суда йылан хәбәр бирә Кырдагы кондызларга. Без сагынсак, айга карыйк, Сез караң йолдызларга. Сандугач сайрар һай җир түгел, Сайрар җире аның киң түгел. Сагынсам ни хәлләр итәйем, Йөгереп кенә җитәр җир түгел. Сезнең илләр кайсы якта, Алмас идем күземне. Очып барган кош артыннан Әйтер идем сүземне. Ни хәл итәргә кирәк, Шулай итәргә кирәк. Бардыр Алламның язганы Сабыр итәргә кирәк. Безнең авыл Решадия Биек тауның кашында. Сезнең өчен күп хәсрәт бар Без чариләр каршында. Без китәсе юлларныкы Чит җирләре казылган. Безнең шулай булырыбыз Мөкардәдә язылган. Ике каен, бер карагай Диңгез утравында. Кычкырып җырлап җибәрәм, Уйлап утырамын да. Кистем каен, кистем каен, Каен кисүләр авыр. Ятим калдым, балаларны Ятим үстерү авыр. Бара торгач, мин утырдым Агач төбе салкынга. Агач булсам, янар идем Эчемдәге ялкынга. Сандугачның балалары Сайрамаса булмыймы? Анадан туган балалар Аерылмаса булмыймы? Сандугачым, бәләкәйсең, Зураерсың сагынгач. Ифрат авыр була икән Өзелеп-өзелеп сагынгач. Күк күгәрчен, күк күгәрчен Җиргә төшә җим өчен. Зар булабыз хәзер безләр Бер сөйләшер сүз өчен. Кызарып кояш чыкканда Нуры төшкән диңгезгә. Бер Ходаем күрсәтсә икән Эрәхәт көнен безгә. Ишек алдым яшел үлән, Ишек ачылса күрәм. Үлсәм үләм, үкенмимен, Дус-ишне күреп үләм. Егет әйтә - кыз булсын, Кызлар әйтә - үз булсын. Син аласың, мин барамын, Ике арада сүз булсын. Ай-яй, кызым, җәйгә чыксаң, Җәй келәткә урныңны. Миннән артык яр тапмассың, Бик күтәрмә борныңны. Калфагым бар, шәмем юк, Шәлләр алыр хәлем юк. Ходай бирмәгән бәхетне Сатып алыр хәлем юк. Килә товар, китә товар Казан калаларындин. Килә кайгы, китә кайгы Адәм балаларындин. Кара урман уртасында Кара чияләр пешми. Кеше әйтә, бәхетсез, дип, Бәхет бакчада үсми. Машиналар кычкырталар Семафор ачылмаса. Уф, йөрәккәйләрем яна, Үләрмен басылмаса. Әй уймалы-уймалы, Уймалы Уыш буйлары. Уймалы Уыш буйларында Була сабан туйлары. Мин электә яшь идем, Уыш авылына баш идем. Унике кыз, ун егетнең Күз өстендә каш идем. Әбекәем, әйт кызыңа Майлы ашына тоз салсын. Зәңгәрле күлмәген кисен, Безгә вечерга барсын. Большеречье районы Кушкүл авылында Ураев Әбдерәүфтән (1909 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Тәрәзәдән кертер идем Самар күгәрченнәрен. Их, туганнар, бик сагынам, Килә күрәселәрем. Бәйлим, сүтәм, бәйлим, сүтәм Бәйләгән шәлләремне. Бәйләгән атлардай торам, Белмисез хәлләремне. Бәйлим, сүтәм, бәйлим, сүтәм Килешерлек булмагач. Сагынсам да сабыр итәм, Күрешерлек булмагач. Их, туганым, син кайда, Әллә мендеңме айга? Айда диеп, айга карыйм, Айда да юк, син кайда? Аклы ситсы күлмәгемнең Пряжкалары артык. Яннарыма алыр идем Тыннарым белән тартып. Айлы каләм алып чыктым Райсполком өстәленнән. Исле май исләре кебек Чыкмыйсың исләремнән. Сандугачларны очырдым, Былбыл тота алмадым да. Ул сайрады, мин еладым, Туганым сагындым да. Алмагачлар алма әле Терәү терәмәсәң дә; Каргыш каргалса, әнкәем, Теләк теләмәсәң дә. Кара савыт эчләреңдә Ручкамның савытлары. Бу хатымның ялгышлары - Сагыну сагышлары. Биек тауның башларында Мәк җимнәре җилгәрәм. Иртән искән җилләр белән Сезгә сәлам җибәрәм. Китәм инде, китәм инде, Күренеп тора юлларым. Урман аша сулар таша, Сузам - җитми кулларым. Сандугач төшкән такырга Канат кагып ятарга. Сандугачтан канат алып Бер сөйләшеп кайтырга. Кара дилбегә, йә дуга Бармы сезнең илләрдә? Тавышыгыз килгән кебек Кичке салкын җилләрдә. Агыйделнең аръягында Кошлар килә тезелеп. Алма булсам, төшәр идем Алларыңа өзелеп. Суга барам, су алам, Су алам да кузгалам. Әллә үзем аерылганга Аерылганны кызганам. Өй түрендә гөл түгелгән, Сандугачлар күнелгән. Җаның сөйгән гаҗәп икән, Һич тә чыкмый күңелдән. Сандугачлар басып сайрый Матур гөл чәчәкләргә. Сандугач белән чәчәкне Ошатам яшьлекләргә. Җәй көнендә сәхраларда Былбыл кошлар сайратам. Моңлы сайраган кошларны Мин үземә ошатам. Тәрәзәдәге гөлләрең Җил-давылга сынмасын. Чәчәк кебек яшь гомерең, Мәңгелеккә шиңмәсен. Өстәлләрдә алтын тарак, Куям чәчләрем тарап. Тышка чыксам, елап керәм Сезнең якларга карап. Агыйделнең буйларында Камышлар чабып өйдем. Камышлар кебек саргайдым, Чәчәкләр кебек идем. Кулымдагы йөзегемнең Исемкәйләре Милгәч. Сагынсам да, сабыр итәм, Аралар ерак булгач. Мин бәхетсез, мин бәхетсез, Мин бәхетсез булганмын. Әнкәемнең иң кайгылы Көннәрендә туганмын. Абау, Аллам, ник яраттың Күз өстендә кашымны. Әллә суларга салыйммы Бу бәхетсез башымны? Шәлем көрән, шәлем көрән, Кулъяулыгым да көрән Күкрәгемдә җаным ничек, Мин сине шулай күрәм. Бу җырларны язган чакта Караңгы иде утыгыз. Килешмәгән җире булса, Килештереп укыгыз. Иртән торып тышка чыксам, Сандугачлар усакта. Төрле-төрле кошлар сайрый, Сагындыра шул чакта. Тышка чыксам, карап торам Һавадагы болытка. Мин сагынсам, хатлар язам, Син дә мине онытма. Былбыл балалары булсам, Талларга кунар идем. Ике кулым канат булса, Бер барып күрер идем. Вагоннарга тутыралар Усак күмеркәйләрен. Җәйге матур гөлләр кебек Минем гомеркәйләрем. Өй түбәсе кыйгач-кыйгач, Кыйгач саен сандугач. Каләм алып, хатлар язам Син туганым сагынгач. Тәрәзәсе зур булса да, Сигез өлгеле түгел. Язган булса күрешербез, Кәнә (ләкин) билгеле түгел. Исем китеп карап калдым Наратның зурлыгына. Нарат булсам, янар идем Бу зур кайгыларыма. Аклы ситсы күлмәгеңне Кигәнеңне күрмәдем. Иркәм, мине сөясең бит, Үзем шуны сизмәдем. Нигә зәңгәр яратам мин, Әйт, иркәм, белсәң әгәр; Шуңа күрә сөям, иркәм, Күзләрең синең зәңгәр. Тышка чыксам ташка басам Ташның салкыннарына; Кулларымны куеп елыйм Бәгърем ялкыннарына. Уф Алла дип, бер сулыймын Болай булуларыма, Бер хәсрәтем икәү була Иртән торуларыма. Гөлләр гөле, яранкаем, Китәм синнән, ал чәчәк. Ал чәчәктәй матур көннәр Кайчан безгә киләчәк. Телеграмм баганасын Саныйсым калган икән. Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән. Безнең урам комлык кына Таш түши белмәгәннәр. Очкан кошлардан сорадым, Алар да күрмәгәннәр. Чәч үргечем, чәч үргечем, Чәчләрем үрер өчен. Яннарыңа барыр идем. Бер генә күрер өчен. Кара кием, кара киям Кайгылы көннәремдә. Көндезен дә уйлап йөрим, Йокламыйм төннәрен дә. Яңгыр ява, җир дымлана, Үләннәр тамырлана. Бер кычкырып җырлап алсам, Күңелем сабырлана. Большеречье районы Уба (Берняжка) авылында Хәлилова Мәдинәдән (1908 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел УЕННАР ҺӘМ БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРЫ Бала сикертү Шалкан ашаган, Кабыгын җиргә ташлаган, Үзен сөйгән егетләргә Йомарлап кар ташлаган. Тилегәткән куу Тилегәткән таз, таз, Атаң үлгән былтыр яз. Инәң имчәктә, Балаң балчыкта, Бер күзеңә яфрак, Бер күзеңә туфрак, Тилегәткән сукыр, гоош! Знаменск районы Уыш Тамак авылында Шәрәфетдинова Рәхилә Мөхәммәтша кызыннан (1910 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Бала йоклату Йокла, балам, йом күзең, Әллү-бәллү көләрем, Хикәяләр сүләрем, Сиңа теләк теләрем, Бул бәхетле, диярмен. Сүз уйнату Бер дигәндә - бермәк, Ике дигәндә - икмәк, Өч дигәндә - өшәләк, Дүрт дигәндә - түмәк, Биш дигәндә - бишек, Алты дигәндә- ашык (сөяк). Җиде дигәндә - җилбегән (су анасы), Сигез дигәндә - чиргәй (кара чебен), Тугыз дигәндә - тургай, Ун дигәндә - уймак, Кәзәнкәдә (чоланда) коймак, Аны ашап туймак. Балалар уены I. -Песием, песием, кая бардың? - Әбиләргә. - Әби сиңа ни бирде? - Табак, табак май бирде. - Ни ашадың? - Май ашадым. - Нинди кашык? - Сырлы кашык. - Нинди табак? - Сырлы табак. II. - Әби, әби, ни казыйсың? - Энә менән ер казыйм. - Энә менән ни кыласың? - Капчык тегәм. - Капчык менән ни кыласың? - Таш тутырам. - Таш менән ни кыласың? - Синең балаларың бакчама төшкән, аякларын сугып сындырам. Шул сүздән соң әби урыныннан сикереп тора да башка балаларны куып китә, тотса кыйный да үз урынына әби итә. Знаменский районы Уш Тамак авылында Хәмзинә Гыйльмиҗамал Сәпәрмөхәммәт кызыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел. Балалар уены Егерә, егерә йомгак таптым, Йомгак эчерә тарак таптым, Таракны кемгә бирергә? Таракны садка бирдем, Сад миңа икмәк бирде, Икмәкне кечеккә бирдем, Кечек баласын бирде. Тара районы Сәбәләк авылында Умарова Фарихадан (1948 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Заргынай (сарыгынай) Түгәрәк уртасында бер так, әйләнеп җырлыйлар, кул чабып такмагын әйтәләр. Уртадагы так, берәүне алып, әле бер якка, әле икенче якка әйләнә, такмак беткәч, түгәрәк кушыла. Алма дисәм, алсу түгел, Кыяр дисәм, түгәрәк Ай, заргынаем да, вай, заргынаем. Комсомоллар күкрәгендә уйный Сары күбәләк. Ай, заргынаем да, вай, заргынаем. Ал итә, итә, итә, Гөл итә, итә, итә Ай, заргынаем да, вай заргынаем, Яннарыңа барыр идем Ял итә, итә, итә. Ай, заргынаем да, вай, заргынаем. Ситса новый күкрәгенә Ленин ордены таккан, Ай, заргынаем да, вай, заргынаем. Бер ел чәчеп, өч ел ура Торган бодайлар тапкан. Ай, заргынаем да, вай заргынаем. Знаменск районы Уыш Тамак авылында Гобәйдуллина Фатыйма Сабир кызыннан (1923 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел "Без бәрәңге чәчәбез" Ике рәткә кара-каршы тезелеп, байтак кына ара калдырып басалар һәм кара-каршы әйтешәләр: - Без бәрәңге чәчәбез, чәчәбез. - Ә без аны таптыйбыз, таптыйбыз... - Нәрсә белән таптыйсың, таптыйсың?.. - Атлар белән таптыйбыз, таптыйбыз. - Атны каян аласыз, аласыз?.. - Йөз сум биреп алабыз, алабыз... - Йөз сум түгел, бер сумыгыз да кирәкми, кирәкми?.. - Ә соң сезгә ни кирәк, кирәк?.. - Безгә матур кыз кирәк, кирәк... - Матур кызның исемен әйтегез?.. (кызның исемен әйтәләр) Бер-берсенең кулларына нык итеп тотыналар, кыз кирәк төркемгә теге якның исеме әйтелгәне көч йөгереп ике кул арасына ташалана, өзә алмаса, кире үз төркеменә кайтмый, өзсә - кайта. Круг Түгәрәк. Уртада ике урындык, анда кыз белән егет. Түгәрәкне тәшкил иткән егет-кызлар җырлап әйләнәләр. Уртадагы урынтыкка Сандугач баласы микән Утыргансыз икегез. Кругның уртасында. Икегез дә пар килгәнсез Песнең круг ямьле круг, Тигез гомер итегез. Пәрелә күрмә берүк, 10 еллык лампа якты яна Тустың тиеп дошманнарга Клубның уртасында, Сер сөйли күрмә берүк. Ике-өч җыр җырлагач туктыйлар, ә уртада утырганнарга җәза бирелә: алар йә җырларга, йә биергә, йә төрле кушылган хәрәкәтләр ясарга тиешләр, берсенең җәзасын икенчесе үзе өстенә күтәрә ала. Уртада утырганнар мондыйрак җырлар җырлыйлар: Утырмыйча булмый инде Алма коелган җирдә; Җырламыйча булмый инде Дуслар җыелган җирдә. Ерлыйк әле, ерлыйк әле, Ерлыйк әле бишләрне; Ерламас идем бишләрне Яратам дус-ишләрне. Исем алмаштыру Егетләр бер якка, кызлар икенче якка тезелеп утыралар. Урталыкта уенны алып баручы, кулында - каеш. Ул утырган егетләргә кызлар исеме әйтеп чыга, шулай итеп һәр егет үз кызының исемен белә. Алып баручы бер кызны чыгара, ул үзенең исеме булыр дип ышанган егет янына килеп: "Синдәме?" - дип сорый. Әгәр исеме анда булса, егет кыз урынына, кыз егет урынына утыра. Туры килмәсә егет: "Син миндә түгел", - ди, ә алып баручы кызга каеш белән суга. Кызлар үзләренең исемнәрен табып бетергәч, егетләрнең исеме колагына әйтелә, уен дәвам итә. Өйләнешү Уенны алып баручы, яки уйнаучылар үзләре парлашып утыралар. Берәү так кала, яки уенны алып баручы бер парның кызын үзенә ала да, егеткә: "Өйлән!" - ди. Егет утыручылар арасыннан кыз эзли башлый, үзенә ошаганын тапкач, кыз янында утырган егеттән аны сорый. Егет, кыз өчен, өйләнергә теләүче егеткә җәза бирә. Егет җәзаны үти алса, кызны ала, үтәмәсә, икенче бер кыз эзләп китә. Ул өйләнгәч, икенчесе уенны шундый ук тәртиптә дәвам иттерә. Тара районы Бүксем авылында Шәрипов Нәбиулла Насифулла улыннан (1920 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1968 ел Ак бокал Егетләр-кызлар парлап басалар. Берәү "көтүче" булып кала. Аңа җырлыйлар. Уенның махсус җырлары юк, тик башлап җибәргәндә генә мондый җыр җырлана: Ак бокалның көе матур, Көен оталмам инде. Син онытсаң онытырсың, Мин оныталмам инде. Җырның баштан ике юлы җырланганнан соң "көтүче" үзенә пар сайлап ала һәм уртадан чыгып, арткы рәткә баса. Тевриз районы Байбы авылында Әбүбәкерова Камилә Әйтмөхәммәт кызыннан (1925 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Җырлы уен Егетләр, кызлар кара-каршы басалар. Такмак әйтешәләр: Әлхәм түгәрәк, Цыелган (сызылган) кашлы кыз кирәк. Ясин түгәрәк, Цыелган кашлы кызларга Сезгә ни кирәк? Калфак-камчатлар кирәк. Безгә шул кирәк: Калфак-камчатлар карарга Төмбер-төмбер биергә Булбул көзгеләр кирәк. Тимер өстәлләр кирәк. Булбул көзге буенла (пыяла) Тимер өстәлләр өстенә Йергә төшсә, уала. Алтын табаклар кирәк. Күк атым бармайды, Алтын табаклар эченә Куңыр чәчем йетмәйде. Вак-вак чабаклар кирәк. Ак тирәк, күк тирәк Вак-вак чабаклар кисәргә Моннан артык ни кирәк? Үткер пәкеләр кирәк. Ак шалканың арчыма, Үткер пәкеләр тотарга Кабыгын җиргә ташлама. Галим шәкертләр кирәк. Монда булган монда бетсен Галим шәкертләргә каршы Өеңә кайтып сайрама. Кызлар егетләр ягына, егетләр кызлар ягына берәм-берәм күченеп бетәләр. Хан уены Кызлар бер кулларын тотынып, берсен иңнәренә куеп, бер түгәрәк ясап йөриләр. Уртада берәү хан булып утыра, берәү көтүче була. Кызлардан берәү ычкынып китеп, кул астына үтеп качып китә. Көтүче аны тотып алып, хан алдына китерә. Хан хөкем итә: баштүбән йөрсен, аягын түшәмгә тидерсен, өйдә дә булмасын, тышта да булмасын һ.б. Баштүбән йөрү булса, яулыгын йә бүреген идәнгә бәрә, аягын түшәмгә тидерү булса, аяк киемен түшәмгә чөя; өйдә дә булмау, тышта да булмау булса, ишек бусагасында тора һ.б. җәзалар. Большеречье районы Каракүл авылында Исәнхуҗин Зарифтан (1894 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Кызлар уены Ике нечкә энәне чынаяк тәлинкәсенә суга салалар. Энәләр бергә кушылса, кушыла имеш яшьләр, кушылмаса - аерылалар, дигәннәр. Бутылка уены Өстәл өстенә шешә куялар. Түгәрәгенә кызлар, егетләр язылган кәгазьләр салына. Бутылка эченә ике шырпы куела, шырпы өстенә чәнечке. Чәнечкедән тотып, шешәне әйләндерәләр, шырпылар борылган яктан ике исемне алалар, шулар кушылачаклар имеш. Чимцацак Кызлар бер-берсе артына тезелеп торалар. Алда бер олырак кыз тора. Ул итәген тотып артындагы кызларны яшергәндәй итә. Каршыда аю тора. Ул иң арттагы кызны тотарга тырыша. Башта рөхсәт сорый. Чимцацак, чимцацак Цицинәңнең (апа) күзе кашак (сукыр) Цицинәк күрмәс, Бер балаңны ашаен. Алып баручы кулларын җәеп качыра, кызларны тоттырмый. Аю балаларны берәм-берәм тотып бетерә. Тоткан берсен читкә бастыра йә тагын килеп такмагын әйтә. Беткәнче тота. Большеречье районы Каракүл авылында Исәнхуҗин Зарифтан (1894 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Яшерәм яулык Кызлар бер түгәрәк ясап утыралар. Артларыннан әйләнеп бер кеше йөри. Сиздермәстән берсе артына яулык ташлап китә. Яшерәм яулык, яшерәм яулык Яшел яфрак астына. Сиздермәстән ташлап китәм Бер иптәшемнең артына, ди. Сизеп калган кеше яулыкны алып ташлап китүчегә сугарга тиеш. Ул кача. Сизми калса, ташлап калдыручы үзе аңа яулык белән суга. Артына яулык ташланган кеше уен башлый. Большеречье районы Олыкүл авылында Тухтаметова Хәмдидән (1871 елгы) Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Уенга катнашучыларның бер ишесе чүлмәкләр була. Чүлмәкләр чирәмгә чүгәләп утыралар һәм һәрбер чүлмәк артында чүлмәк сакчысы басып тора. Барлык чүлмәкләр круг тирәли утырырга тиешләр. Арадан бер сакчы чүлмәксез була. Ул кулындагы яулыгын күлмәк итәгенә яшереп, круг тирәли җырлап йөри: Яшерәм яулык, яшерәм яулык Яшел каен төбенә, Бер иптәшем янына. Һәм ул сиздермичә генә яулыкны бер чүлмәк алдына ташлый. Әгәр шул чүлмәкнең сакчысы бу яулыкны сизсә, ул вакыт чүлмәксез белән ул кругны бер тапкыр әйләнеп, чүлмәкнең башына кулларын тидерергә тиеш. Кайсы алданрак кулын тидерсә, шунысы чүлмәк сакчысы була, тидерә алмаганы - чүлмәксез. Ә инде чүлмәксез яулыкны ташлаганда сакчы аны сизмәсә, ул вакыт яулыкны ташлаучы бер тапкыр кругны әйләнеп килә дә, яулыгы белән сакчыны кыйный. Һәм "йоклаган" сакчы чүлмәксез булып кала. Уен шулай дәвам итә. Большеречье районы Уба авылында Талимова Гафифәдән (1936 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел Йөзек яшерү Тезелеп утыралар, бер кеше йөзек яшерә, икенче бер кеше эзли. Уен барышында гармун яки скрипка уйный. Эзләүче рәттән килгәндә гармунчы кайбер вакыт гади генә тавышны күтәреп куя, ә эзләүче шул тавышка карап, тавыш күтәрелгән турыга җиткәч, йөзек шул кешедә икән дип уйлый. Йөзекне тапса, йөзек иясе эзләүче була, тапмаса, яңадан эзли. Кулъяулык уены Бер рәткә тезелеп утыралар. Бер башта берәү яулык тотып тора. Ә икенче башта икәү рәттән торалар. Шуларның кайсы йөгереп барып яулыкны алдан ала, шул кеше кулъяулыгын тотып торучы була. Большеречье районы Койгалы авылында Шугудова Мәрьямнән (1919 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел *** Бер буйлы бала артына буйдан-буй тезелеп (итәккә тотынып) балалар баса. Каршыга берәү килеп алда торучыдан сорый (ул мама була). - Мама, мама, арт ягыңда ниләр бар? - Акцык-акцык күзләр бар (пучеглазые). - Берсен миңа бирсәңче? - Көчең җитсә, алсаңчы. Иң артта торучыны тотарга тырыша. Алда торучы мама аны (сораучыны) артка җибәрмәскә тырыша. Берсен алып читкә куя да яңадан сорый, яңадан иң арттагыны тота. Барысы беткәнче уен дәвам итә. *** Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Уртада берәү таяк белән җирне төртеп тора. Утыручылар аннан сорыйлар: - Мама, мама, ни тоясың? - Арпа-көрпә төям. - Арпа-көрпәң аш булсын, Тамагыңа таш торсын, дип балалар сикереп торып качалар. Мама аларның берсен тотып калырга тырыша. Тотылган кеше мама була. Уен дәвам итә. Тобол районы Күкрәнде авылында Ф. Әхмәтова язып алган. 1969 ел Күперләре Кулга-кул тотынып парланып (кара-каршы) басалар. Уен барышында тотынган кул астыннан чыгып, пар ала да, алга барып басалар. Уен җыр белән бара: Күперләре, күперләре Күперне үтүләре. Җан бирүдән авыр икән Аерылып китүләре. Су буена төшкәнемдә Күпер башын су алган, Синең исемең күкрәгемдә Беренче урын алган. Өйсез куян Кара-каршы пар-пар булып ике кулдан тотынып басалар. Бер кеше так кала. Так калган парларның берсе алдына, икенчесенә каршы (үзе теләгән кешесенә каршы) уртага кереп баса. Аның артында калган үзенә икенче пар эзләп икенче кеше алдына барып баса. Большеречье районы Коршунов авылында Рәмиева Кәшфиядән (1931 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Телсез аккош Бер кош була, аның телсез балалары була. Уртага сызык сызалар. Сызыкның бер ягында балалар, икенче ягында әниләре тора. Балалар үзара берәр эшне эшләргә сөйләшәләр. Мәсәлән, онаш кисү (токмач кисү). Шуннан соң балалар хәрәкәтләр белән онаш кисүне аңлаталар да төрлесе төрле якка чабалар. Аналары нәрсә эшләү турында сүз баруын белеп, әйтергә тиеш: "Онаш кисү" дип, һәм таралган балаларның берәрсен тотып алырга тырыша. Тотылган бала анасы ягына чыгып, балаларны тотарга булыша. Читкә китмәскә дип сызган сызык була, шуннан чыгып тотарга ярамый. Әгәр аналары балаларның нәрсә эшләүләрен белмәсә, балалар үзләре үк әйтеп чабалар. Ай Балалар ай шикелле дугаланып басалар. Айга каршы бер бала чүгәләп тора, арты белән. Бер кырыйдарак бер бала немой (телсез) була. Немой тезелеп торган балаларның берсенә барып төртә. Чүгәләп арты белән торган бала кемгә төрткәнне белергә тиеш. Белсә, уенга керә, белмәсә, яңадан көтә. Көлдергеч Кулларына берәр нәрсә-фант тотып, бер рәткә тезелеп торалар. Каршыда көлдергеч басып тора. Көлдергеч тезелеп торучыларның берәрсенең каршына барып, ничек булса да көлдерергә тырыша. Бөтенесен дә берәм-берәм көлдереп, әйберләрен җыеп ала. Аннан арты белән әйләнеп күрсәтми генә бер әйберне тота да: "Бу әйбергә кая барырга?" дип сорый. Кырыйда торган судья әйтә: "Йә мәктәп янына барып килергә, йә бер аяклап йөрергә", - ди, җәзаны үтәп, фантларын алгач, барысы да бергә йөгереп китәләр. Алдан килүчене судья карап тора. Беренче килгән бала көлдергеч була. Көлмичә калганы судья була. Большеречье районы Каракүл авылында Кучукова Риммадан (1957 елгы) Х. Гатина язып алган. 1969 ел Каешлы Уенга катнашучылар пар-пар булып түгәрәкләнеп басалар. Арадан берсе уенчы була, аның кулында каеш. Яңадан парсыз калган берәү була. Каешлы кеше түгәрәк буенча парсызны куып тотып, сугарга тиеш була. Әгәр дә берничә әйләнештән соң, парсыз нинди дә булса бер парлының алдына килеп басса, артык 3 нче кеше дә каешлыдан качарга тиеш була. Әгәр каешлы кеше парсызның берсен куып җитсә, ул вакыт каешлы кеше парсыз урынында кала, ә парсыз кеше, каешлы булып, аны куарга тиеш була. Бер, ике, өч Уенга катнашучылар 2 колоннага тезелеп басалар. Уртага уенны алып баручы кеше чыгып баса. Ул йә укытучы, йә вожатый, йә балаларның үз араларыннан сайлап куелырга мөмкин. Колоннада 20-30 метр читтәрәк йә урындык яисә флаг кадап куела. Уенчының: "Бер, ике, өч!" дигән командасы яңгырау белән һәр колоннаның иң арткы рәттәге берәр кешесе урындык (флаг) янына килеп, бер-берсенең кулларын тотарга тиешләр. Ә бу вакытны уенчы аларның берсен куып тотарга тиеш. Әгәр дә уенчы йөгерүчеләнең берсен бер-берсе белән тотынышканчы ук куып тотса, ул вакыт "әсир" белән уенчы колоннаның алдына килеп басалар, ә тотынмаганы исә, уенчы булып кала. Без бәрәңге чәчәбез Уенга катнашучылар, бер-берсенә карашып, 2 рәт булып басалар. 1 нче рәтләр 2 нче рәтләргә җырлый-җырлый киләләр: "Без бәрәңге чәчәбез, чәчәбез!" Аннары кире үз урыннарына чигенәләр. 2 нче рәт уенчылары аларга каршы җыр белән киләләр: "Ниләр белән чәчәсез, чәчәсез?" - диләр дә, үз урыннарына кире чигенәләр. 1 нче рәтләр: "Атлар белән чәчәбез". 2 нче рәтләр: "Атны каян аласыз, аласыз?" 1 нче рәтләр: "100 сум биреп алабыз, алабыз". 2 нче рәтләр: "Матур кызның исемен әйтегез, әйтегез". 1 нче рәтләр: "Матур кызның исеме (Фәридә, Фәридә)". Җырлар хәрәкәт белән башкарылалар (алга килү, чигенү). 2 нче рәтләр исеме аталган кызны, кулларыннан тотып, үзләренә алып китәләр. Хәзер инде җырны 2 нче рәтләр башлыйлар: "Без бәрәңге чәчәбез, чәчәбез". Большеречье районы Күзәтү (Кызатау) авылында Хәсәнова Асия һәм Курманова Вәлидәдән И. Һадиева язып алган. 1969 ел Флягалар Уенга катнашучылар, флягалар булып, тезелешеп утыралар. Арада берсе әби була. Ул флягаларга "каймак" салып чыга. Яңадан бер эт белән бер мәче дә була. Әби каядыр бер җиргә "йомыш" белән киткәндә, эт белән мәче, каймакларны ашыйлар да, флягаларны түгеп - аударып китәләр, ә үзләре каядыр яшеренәләр. Әби кайткач, аптырап: "Минем каймакларымны кем ашап киткән, минем флягаларымны кем аударган?" - дип сорый. Флягалар: "Эт белән мәче безне аударып киттеләр, каймакларны алар ашап бетерделәр", - дип җавап бирәләр. Шуннан соң әби белән флягалар эт белән мәчене эзләп китәләр һәм аларны табалар. Уен яңадан дәвам итә. Әбине, эт һәм мәчене яңадан сайлап куялар. (Эт белән мәчене сайлаганда, күбесенчә җитезрәк, тырыш балаларны сайлыйлар.) Большеречье районы Күзәтү (Кызатау) авылында Хәсәнова Асиядән (1954 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел Бозык телефон Уенга катнашучылар тезелешеп утыралар. Арадан берсе алга чыгып баса (уйнатучы). Ул иң беренче утырган кешенең колагына шыпырт кына бер сүз җәйтә (мәсәлән, "Радио"). Ә ул кешенең күршесе: "Сиңа нәрсә дип әйтте ул?" - дип сорый. Теге беренче кеше аның колагына шыпырт кына ул сүзне бозып әйтә (мәсәлән, "Телефон", ди). Сүзләр шулай һәркемнән күчеп бара һәм һәркем аны үзенчә бозып әйтә. Ахырдан уйнатучы иң ахыргы кешедән әйтелгән сүзне сорый. Әйтелгән сүз ялгыш булып чыкса, уйнатучы: "Радионы кем бозды?" - дип сорый. Ахыргы кешедән башлап һәрберсе үзеннән алдагы кешенең нәрсә әйткәнен әйтеп чыгалар һәм, нәтиҗәдә, радионың "Бозык" урыны табыла. Радионы "бозучыга" җәза бирелә: аны йә җырлаталар, йә биетәләр (кайчагында гаеплене тышка чыгарып җибәрәләр дә, эчтәгеләр берәр нәрсә уйлап куялар), йә "бу кеше эш яратамы икән?", "егетен сөя микән?" диләр һ.б. Аннары тыштагы кешедән: "Да или нет?" - дип сорыйлар. Әгәр теге кеше: "Да" дисә ("Егетен сөя микән?" - "Да" була), кычкырышып көләләр. Уен шулай дәвам итә. Тимербайның биш баласы Балалар, җитәкләшеп, кругка басалар. Уртада уенны алып баручы була. Балалар җыр җырлап әйләнәләр: Тимербайның биш баласы. Бар да бердәй күз карашы. Ашамыйлар-эчмиләр; Бер-берсенә карамыйлар. Менә шулай эшлиләр. Шул вакыт уйнатучы төрле хәрәкәтләр ясата, ул йә күзен акайта, йә чүгәли, йә кулларын болгый, йә сикерә. Кругтагы балалар аның хәрәкәтен кабатлыйлар. Әгәр дә берәрсе ялгыш хәрәкәт ясаса, йә бөтенләй эшләми торса, аңа җәза бирелә. Ул кеше, уртага чыгып, йә җырлый, йә бии, шигырь сөйли. Большеречье районы Кушкүл авылында Сәитова Зәкия Кәрим кызыннан (1921 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел Каравыл Уенга катнашучылар, җитәкләшеп һәм пар-пар булып, алга карап басалар. Колоннаның иң алдында - парсыз. Команда бирелү белән колоннаның арткы рәтендәге бер пар йөгерешеп китә. Ә бу вакытны парсыз кеше аларның берсен тотарга тиеш. Әгәр ул берәрсен тотса, ул вакыт элекке парсыз белән тотылган кеше колоннаның алдына килеп басалар, тотылмаганы парсыз кеше булып кала. Әгәр инде парсыз йөгерешүчеләрнең берәрсен тота алмаса, ул вакыт яңадан парсыз булып кала, ә теге йөгермәүчеләр калоннаның алдына килеп басалар. Ястык багу Арада берсе, ястык булып, җиргә иелеп тора. 2 нче берсе ана була. Ул кырыйда кызын эзләп йөри. Ә кызлар бу вакытны ястык багалар (куллары белән ястык булган кызның аркасын тукылдаталар, ә шул ястыклы кызның башына яулык каплыйлар). Шул вакыт ана килә дә: "Минем кызны күрмәдегезме?" - ди. Кызлар: "Ул үзенә ешым (оек) алгалы китте", - диләр. Арадан бер кыз: "Ул сиңа чәй алырга китте. Әйдә, әби, ястык багыш әле", - ди. Ана килә дә ястык багыша. Шул вакыт ястык булган кыз (аның кызы) сикереп тора да, ана аны танып ала. Алар, икәүләп, кулга-кул тотышып, калган кызларны куа башлыйлар. Тотылган кыз ястык була, ә аннан алда ястык булган кыз ана була. Большеречье районы Каракүл авылында Мөхәммәдиева Люциядән (1961 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел. Көзге карау Яңа ел алдыннан сәгать 12 тулгач (яки 1 нче киткәч), коега бер үзең генә барасың, су аласың. Су алгач, аны өйгә алып кайтасың да, 2 стаканга тутырып саласың. Бу 2 стакандагы су 2 көзге арасына куела. Бер стаканга (әлеге сулы) берәр кеше бүләк иткән котмышны (йөзек) саласың. Аннары шул йөзекне стакан янындагы көзгегә карап утырасың (бик озак). Шул вакыт көзгедә киләчәктәге кешенең йөзе күренә, имеш. Шул йөз күренү белән көзгене әйләндереп куярга яисә берәр нәрсә белән каплап куярга кирәк. Шырпы 41 шырпы бөртеге санап аласың. Монда да ялгызың гына булырга кирәк. Бу вакытны ишекләрне (яисә форточкаларны), юшкәләрне (морҗаларны) ачып куярга кирәк. Аннан калган кырык шырпыны өскә таба өяргә кирәк (кое бурасын хәтерләтә). Ә 41 нче шырпыны күкертле башы белән кое эченә төшереп җибәрергә кирәк. Бу шырпыларны чемодан эченә тыгып куялар, чемоданның авызы ачык кала. Шул төнне йоклаганда, янәсе, егетең яисә якын берәр кешең төшеңә керә. Большеречье районы Каракүл авылында Шихова Рәмиядән (1953 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел. ТАБЫШМАКЛАР Балтасыз-кулсыз кечкенә генә өй эшләнгән (кош оясы). Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә). Нинди аучы коралсыз җәнлек аулый төн буе, Аннан мыегын селкетеп йоклап ята көн буе? (мәче). Үзе зур түгел, бөтен шәһәрне яктырта (электр). Җил-җил җилә килә, ике җиңен селкә килә, каеннарга керә килә, каен суын эчә килә, көмеш кашлы, алтын башлы (бал корты). Тевриз районы, Отыз авылында Мостафина Айсылу Сабир кызыннан (1958 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Сөяк келәт, ит бастырык (тешләр һәм тел). Яшел каз, башы таз (себерке). Өй әйләнә кыл дилбегә (мүк). Куәте бар, аңы юк, Гәүдәсе бар, җаны юк (трактор). Ормый-сукмый җылата (суган). Озын агай сузылып яткан, балалары тезелеп яткан (матча, түшәмнәр). Тевриз районы Отыз авылында Мөхәммәтов Алик Альфред улыннан (1955 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Җиз багана өстендә ак күгәрчен утыра (самавар һәм чәйнек). Алаша күктән кар ява (он иләү). Бер тәпәндә ике төрле бал (йомырка). Ак кием кигән, башы түшәмгә тигән (мич). Озын-озын өч аяк, Өч аягы бер таяк, Гармун күрке күк үзе, Маңгаенда мөгезе (фотоаппарат). Тевриз районы Отыз авылында Заһидуллин Нилдән (1954 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Бер тотарны мең тотар (ишек тоткасы). Кечкенә ул, шома ул, Кара күлгә чума ул, Ак кыр буйлап уза ул, Такыр юллар сыза ул, Булса да тик кечкенә, Җиткер аңа эш кенә (каләм). Ике читеннән тоттым, Уртасына тыктым (итек кию). Ике чите салынган, Ирләр шуңа ялынган (бүрек). Югарыда уйныйлар, түбәндә елыйлар (күк күкрәү, яңгыр). Тевриз районы Байбы авылында Ваһапов Сабиргали Миңневәли улыннан (1918 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Әнә киләдер үзе, Күренмидер эзе, Бәндәнең хикмәте, Алланың кодрәте (каек). Аккошлар әвен суга, Әндри әйләндерә, Әлмәк чәлпәккә бирә, Чәлпәк әйләндереп төшерә (ашау). Җанлыга да җабышкан, Җансызга да җабышкан (исем). Бил-бил билән ат, Биле нечкә көрән ат, Тал тебендә тонык су, Тартып эчәр көрән ат (кырмыска). Тевриз районы Югары Ай авылында Сафиуллина Маһинур Миңтаһир кызыннан (1901 елгы) Х. Мәхмүтов язып алган. 1968 ел Бил-бил, билән ат, Биле нечкә көрән ат. Тауга менсә, тынмас ат, Талак чиртсә, үлмәс ат (кымырыска). Пич башында комган, Авысын-борнын йомган (мәче). Сырсыз кәтәк, сырма кәтәк, Простой кәтәк, сыр кәтәк (он иләү). Стенада пелди, Миңа карап көлди (көзге). Уйсу ердән куч килә, Иртә чыккан, кич килә (ага торган су). Ите хәрам, Шурпасы хәләл (бал корты). Өй артында бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле марҗасы (кымырыска). Кат-кат тунны, Сәррә (кыска) генә буйлы (кәбестә). Кечкенә генә пәннәс, Адәмгә барып тынмас (акча). Ишеккә килә, Керә белми (йозак). Бал-бал, баландыр, Балан суы кайныйдыр. Унике агач уйныйдыр, Уйныйдыр да егълыйдыр (унике телле гармун). Өйдә дә юк, тышта да юк (бусага). Биек-биек тауларда, Зифа буйлы талларда Бер урыннан бер урынга Йөри тере тун чикмән (кәҗә, сарыклар). Өй түбәмдә ярты икмәк (ай). Озын агач, агач саен ботаклар, Ботак саен ояләр, Оя саен балалар, Алар нәрсә пулалар (борчак). Үзе бер карыш, Пастырыгы пиш карыш (савыскан). Х. Гатина язып алган. 1968 ел Асты калай, өсте калай, Уртасында йөгерек малай (мылтык). Асты такта, өсте такта, Уртасында бәгри бакты (бүрәнә арасындагы мүк). Бер кечкенә малай миңа карап көлде (көзге). Өй түбәмдә 100 кадак (якты өй тараканнары). Алаша һавадан кар ява (иләк белән он иләү). Ике солдат бер каеш буынган (бәйләнгән 2 казык). Көндез эшли, төнлә бүкәнгә ябышып йоклый (балта). Җилсез тегермән тарталар (телләр). Йоклаганда бүрәнә тарталар (борын тишекләре). Һавага карамый, йолдызлар санамый (балык). Груша асылынып тора, ашарга ярамый (лампочка). Икесе коена, берсе көтеп ята (чиләкләр, көянтә). Җиз багана өстендә ак күгәрчен (самовар, чәйнек). Кечкенә генә, шома ул, кара күлгә чума ул, тар-тар юллар сыза ул (каләм). Большеречье районы Кушкүл авылында Сәетова Зәкиядән (1921 елгы) И. Һәдиева язып алган. 1969 ел МӘКАЛЬ-ӘЙТЕМНӘР Үткер үлмәс. Җыр - тәсбих. Хәсрәт хәсрәткә ошамый, Хәсрәт савыты бушамый. Тогым тогымга тарта. Знаменск районы Кәчүк авылында Латыйпова Бибиҗамалдан (1900 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел Тае ат булганчы, Хуҗасы эт була. Килсә, киле сап. Килмәсә, балта сап. Килгән ере - киле сабы, ди, Килмәгән ере - балта сабы, ди (тигезсез эрләнгән җеп). Атың парта ия таны, Атаң парта ир таны. Кунак белән эцкән аштан сорау юк, ди. Ипине ашар иек ипләп, Әни китте ишекне бикләп. Катык ейган котылган, Әйрән ейган (эчкән) тотылган. Бер күргән - таныш, Ике күргән - белеш, Өч күргән - кардәш. Беренче көнне кунак - алтын, икенче көнне - бакыр, өченче көнне - юлың тап-тапкыр. Адым ипиенең көце күп. Кендегенә тимер кендек куелган нәрсә (таза кеше). Яхшыга йөрем юк, Яманга үлем юк. Етем кайда - үс анда, Ертык кайда - йил анда. Күпне өмет иткән, Астан коры калган. Ер безне баскынчы, Без ергә басып калыйк. Кешегә цуак казыма, Үзең төшәрсең ул цуакка. Сигез сыер саклаганчы, Симез сыер сакла. Ерчыл кеше бәхетсез була, ди. Әрле әрләнеп торганчы, әрсез ашап туяр. Ана - асыл таш. Йирле йирнең соңы (һөнәре) башка. Арыш тора саламда, акча була саранда. Әгәр берәүгә энә кадарга теләсәң, үзеңә кадак кагып кара. Туңганга утын яктырма, ачка казан астырма. Уен уймаклы булыр. Адәм башы таш түгел. Яхшылык күзгә күренмәс, яманлык күмеп куелмас. Ата-инә гайрәтле булса, бала гыйбрәтле булыр. Тогры (туры) сүз бер булса да, һәркемгә җитә. Әйтер сүзне әйт, әйтмәс сүздән кайт. Ике карбыз бер култыкыга (култыкка) сыймый. Яхшы эшне күзәтүдән, яманлыкны төзәтүдән. Ир кеше икмәген таштан чыгарыр. Коры вакытта калуштан кәвеш яхшы. Ал тәгәрмәч кайдан барса, арт тәгәрмәч тә шуннан барыр. Малны тапкан - баксын, утынны чапкан - яксын. Бал татлы дип бармак тешләргә ярамый. Кул сындырып аяк ялганмас, каз биреп үрдәк алынмас. Кеше кеше белән дус булса да, киҗә кеше белән дус булмыйдыр. Кайвакытта сукырлык та яхшы. Үлем кычкырып килмәс. Син кешегә чокыр казыма, үзеңә баз казырлар. Кызның күзе кызылда, егетнең күзе кызда. Ил аулакта көн салгыш (салкынча). Барыр җир юк, батар күл юк. Большеречье районы Кызатау авылында Ниязова Хәмдиядән (1901 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел 442 Омск өлкәсе татарлары Фольклор экспедициясе вакытында язып алынган материаллар. (1969 ел, июнь-июль. Омск өлкәсе, Тара районы. Н. Ибраһимов). (81 кол, 1 тасв., 19 сак.бер.) Ерак еллар кайтавазы 443 Ситдыйк Зәйнетдинов турында истәлекләр һәм легендалар дәфтәре. 1969 елда Большеречье районы авылларыннан Х. Гатина язып алган. (81 кол, 1 тасв., 14 сак.бер.) Большеречье районында язып алынган җырлар дәфтәре. Анда 113 кыска җыр тупланган. Язып алучысы Ф. Әхмәтова. 1969 елгы экспедиция. (81 кол, 1 тасв., 31 сак.бер.) 444 Омск өлкәсе татарлары Фольклор экспедициясе вакытында язып алынган халык авыз иҗаты үрнәкләре (1968 ел. Омск өлкәсе, Тевриз районы. Х. Мәхмүтов). (80 кол, 1тасв., 27 сак.бер.) Ерак еллар кайтавазы 445 1968 елда Омск өлкәсе татарларыннан язып алынган әкият. Язып алучысы А. Герасимов. (80 кол, 2 тасв., 51 сак.бер.) 446 Омск өлкәсе татарлары Институтның 1968 елның июнь-июль айларында Тевриз районына оештырылган фольклор экспедициясенең башкарган эше турында хисабы. Х. Мәхмүтов, А. Герасимов. (80 кол, 1 тасв., 5 сак.бер.) Ерак еллар кайтавазы 447 448 Омск өлкәсе татарлары Институтның 1968 елның июнь-июль айларында Тевриз районына оештырылган фольклор экспедициясенең башкарган эше турында хисап дәвамы. (80 кол, 1 тасв., 5 сак.бер.) Ерак еллар кайтавазы 449 450 Омск өлкәсе татарлары Усть-Ишим районы татар авылларына оештырылган фольклор экспедициясендә (1968 ел, июнь-июль) катнашучылар - Ф. Урманчеев, И. Кадыйров тарафыннан җыйналган материаллар турында хисап Ерак еллар кайтавазы 451 452 Омск өлкәсе татарлары Усть-Ишим районы татар авылларына оештырылган фольклор экспедициясендә (1968 ел, июнь-июль) катнашучылар - Ф. Урманчеев, И. Кадыйров тарафыннан җыйналган материаллар турында хисапның дәвамы Ерак еллар кайтавазы 453 454 Омск өлкәсе татарлары Тара районы татар авылларына оештырылган фольклор экспедициясендә (1969 ел, июнь-июль) катнашкан Н. Ибраһимовның җыйналган материаллар турында хисабы Ерак еллар кайтавазы 455 456 Омск өлкәсе татарлары Большеречье, Муромцево, Тара районнары татар авылларына оештырылган фольклор экспедициясенең (1969 ел, 6 июнь - 6 июль) материаллар күрсәткече. Экспедиция составы: Ф. Урманчеев, Ф. Әхмәтова, Х. Гатина, Н. Ибраһимов, И. Һадиева Ерак еллар кайтавазы 457 Авторлар турында белешмә Баязитова Флера Сәет кызы, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Булатова Миңнира Рәхим кызы, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге фәнни хезмәткәре. Закирова Илсөяр Гамил кызы, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Исламов Рәмил Фәнәви улы, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе. Рамазанова Дария Бәйрәм кызы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Хисамов Олег Ришат улы, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары. Хисамова Рәзилә Ирек кызы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре. Шәрифуллина Наилә Мидхәт кызы, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фортепиано һәм музыка теориясе кафедрасы доценты.