Баш мөхәррир сүзе ӘДӘБИЯТ ЕЛЫ ДӘВАМ ИТӘ... Яңа еллар мөбарәк булсын, мөхтәрәм милләттәшләр! "Вакыт агышын тоеп була, тыеп булмый", дигән гыйбарә бар. Күңел белән һәрчак тоеп торган, безнең белән янәшәдә кебек булган вакыт безгә кагылмыйча гына, көнне төнгә алыштырып каядыр күченә бугай... Без үз кирлегебездә, үз оябызда калабызмы? Вакыт белән янәшә торсак, әлбәттә, ул безне узып каядыр китә дә китә инде... Әгәр кешелек, бар киһан вакытның эчендә, ул аннан аерылгысыз дип исәпләсәк, без үзебез 365 мәртәбә көн белән төн алышынган арада вакыт арбасына утырып әллә кайларга күченәбез булып чыга. Бу күчеш вакытында кемдер туа, үсеп китлегә, кемдер тәмам өлкәнәеп бу киһанны, димәк, вакытның үзен ташлап китә... Вакыт тудыручы да, вафат итүче дә түгелме? Мондый олуг кодрәткә Бер Хак үзе генә ия диелә изге китапларда... Шуңа күрә дә Вакытны зурлап-олылап Галикәнап Вакыт дип әйтү дә шагыйрьләр әйткән сүз генә түгелдер... Хәтта: "Вакыт - Илаһының үзе", - дип бәяләүче акыл ияләре дә бар икән... Тәүбә, тәүбә... Кояш — Күкнең, галәмнең сәгате дигән йомры сүз әйтүче дә булды... "Кояш дүрт ярым миллиард елдан соң сүнәчәк", — диде беркөн эфирдан бер акылсыз акыл иясе... Каян белгән, ничек исәпләп чыгарган диген?.. Йөреп торган сәгать туктамый калмый... Аны тагын көйләп кибәрәләр... Көн уртасы, туктап калды сәгатем, Юк иде лә кинәт туктау гадәте... Соңга калдым килер, барыр юлымда, Шул сәгатем туктап калу сәбәпле... Сәгатькә ни, аның һичкем каршында Юк бирәсе йә аласы әкәте... Без генә ул баш күтәрми көн-төнен Үтибез һаман кемнеңдер хакәтен. Вакытны кертермен димә тәртәгә, Китсә дә күпкә акылың, сәләтең. Йөреп китте тагын дивар сәгатем, Туктап калыр беркөн гомер сәгатем. Үз арбасына безне утырткан ел уктай очып киттеме, ярсулы дәрьядай агып үттеме? Көтмәгәндә, уйламаганда Кир шарының биш кыйтгасында берсеннән-берсе куркыныч бәла-казалар, кир тетрәү, сунамилар, дистәләрчә бүтән табигый факигаләр белән бергә Адәм балалары бер-берсенең каннарын да койдылар. Шәһәрләрен, йорт-кирләрен кимереп кир белән тигезләделәр, яндырып көл иттеләр... Дистәләрчә, йөзләрчә меңнәр туган туфрагыннан, нигезеннән киселеп, качып, күз күрмәгән газаплы сәфәрләргә чыгып һәлак булдылар. Урта диңгез ярын тутырып урнашкан өч дистәгә якын дәүләтнең берсендә генә булса да үтереш-кан кою булмый калды микән? Йа, Хода, Хак Динебезнең бишеге булган изгедән-изге кирләрдә күктән утлы үлем ташлары явып торды... Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганга 70 ел үткән бер дәвердә кабат Кир шарын дерелдәтә бомбалар шартлавы. Бомбалары нинди әле... Илебез сугышта өч дистә миллион Ватандашыбызны югалтты. Без — яудан аяксыз, кулсыз кайткан әткәйләрнең малайлары, оныклары, торыннары сугышның ни икәнен беләбез, тоябыз... Сугышта гаеплеләрне эзлиләр. Сугыштан соң 70 ел дәвамында эзләделәр... Баксаң, елганың ике яры булган кебек, конфликтларның сәбәпләре дә берәү генә түгелдер... Әмма ике яктан да бер гаепсез халык кырыла... Кем гаебе, гөнаһлары өчен? Боларны белеп торган Бөек Күк шушы вәхшилек, акылсызлык, имансызлыкны күреп, әле дә туктатып куймады үзенең сәгатен... Күкләр адәм балаларына тагын да мөмкинлек бирә тәүбә итәргә, тәүбә итәргә.... Иманга килеп, Бер Аллаһыга сыенырга... Узган ел - әдәбият елы булып билгеләнгән безнең мәмләкәтебез өчен дә зур сынаулар елы булды... Әдәбияты, мәдәнияте, тарихы орышлар-түнтәрелешләр, искене кимереп яңаны төзүләре, йодрык белән ирешелгәнне елъязмалаган дәверләрдәге каләм кодрәтен кайтарып буламы икән?.. Алай дисәң, ул чор дәверләрдә дә гуманлылык бөтенләй суеп ташланмаган, яндырып көлгә әверелеп бетмәгән икән бит... Ярылып авышкан, әмма сутлап киткән бер сау тамырдан ишелми калган ярны хәтерләткән бүгенге әдәбиятыбызны савыктырырга омтылу кысыр теләк - утопия гына түгелдер, шәт... Һәрхәлдә без, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге хәлен өметсез димибез... Аның хакыйкый хәле шул бер тамырга тартылып ишелми калган яр кебек булса да... Тамыры нинди, тамыры!!! Меңнәрчә еллык катламнардан сут алып исән калган юан тамыр ич ул!.. Әдәбият елы әдипләр өчен - әдәби икат; галимнәр өчен - шул икатны меңьеллык үрнәкләре мыскалына салып, үлчәп барлау, нәтикәләр чыгару, алгы көннәрен фаразлау; әдәби журналлар, милли матбугат өчен - үз авторларын, үз укучыларын барлау, аларның даирәләрен күбәйтү, ишәйтү белән үтте... Әдәбият елы башка еллардан берьягы белән дә аерылмады... дип бәя бирүчеләрнең фикеренә аяк терәп каршы килергә кыенмыйм... Әдәбият елы әдәбиятчылар өчен генә түгел ләса... Шул бер ел эчендә һәркем, һәр оешма, һәр район-шәһәр үзе өчен нинди максатлар билгеләде дә, шуңа ирешү өчен үзе нинди гамәлләр кылды? Без, "Казан утлары" журналы редакциясе, үз алдыбызга иң беренче нәүбәттә әдәби журналыбызның авторлары һәм укучылары даирәсен барлау, аларны ишәйтүне максат итеп куйдык. Моның өчен республикабыз һәм күрше төбәкләрдәге 18 район авылларында, шәһәрләрендә очрашулар үткәрдек... Бу гамәлләребезне тормышка ашыруда республикабызның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән тыгыз элемтәдә булдык... Бу уңайдан шушы ике министрлыкның карамагындагы кирле оешмалар, мәктәпләр, китапханәләр, театрлар белән элемтәләребезнең тагын да ныгып калуын әйтәсе килә. Аеруча Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, шәһәрнең педагогика институты, Алабуга педагогика институты, Әлмәтнең муниципаль институты, Чаллы, Минзәлә, Арча педколледжларында журналыбыз авторлары, галимнәр катнашында үткәргән чараларда меңнәрчә яшьләребез милли әдәбиятыбыз белән чын-чынлап танышты. Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Буа гимназияләрендә биш йөздән артык яшь икатчы белән үткәргән мастер-классларда, Арча педколледжында өр-яңа проект - "Әдәбият дәресен язучы үткәрә" дигән чараларда катнаштык. Минзәлә, Буа, Әлмәт шәһәрләренең драмтеатры, Чаллы шәһәренең Энергетиклар сараенда "Казан утлары" редакциясе көннәре безне куйган максатларыбызга якынайтты дип беләбез... Чувашстанның Шыгырдан авылы, Марий Элның Бәрәңге районнарындагы гимназияләрдәге очрашулар да укучыларыбызның даирәсен киңәйтер, дигән өметтә калабыз. Әдәбият елында икатчыларыбызның активлыгы бермә-бер артты дисәк, хакыйкатькә хилафлык килмәстер... Узган елда гына да журналыбызда 4 роман, 26 повесть, 16 әдәби тәнкыйть мәкаләсе, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы 8 очерк басылып чыкты. 45 шагыйрь үзләренең икат үрнәкләрен журнал укучыларына тәкъдим итте. Журналыбыз әдәбият галимнәре, тарихчылар, сәясәтчеләр өчен трибуна буларак та хезмәт итте. Әдәбият елы әдәби икат белән үтте, шөкер! Алдагы ел Рәсәй күләмендә кино елы, республикабызда табигый сулыкларны - экологияне саклау елы буларак билгеләнде. Елларның билгеләнеше, багланышы шартлы гына. Табигатьне саклау, эчкән суларыбыз, сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбызның чисталыгы, пакьлеге, хәләллеге безнең милли, гаиләләребез традицияләренә бик тә ятышлы. Шул традицияләрне югалтмау өчен дә әдәбият, сәнгать кирәк шул... Милли кино сәнгатебезне тернәкләндерү, иң әүвәле милли әдәбиятыбызга нигезләнгән икәнен аңлый башларбыз, шәт... Безнең өчен инде аяк баскан елыбыз ул — Кәлил елы, Тукай елы да... Бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулу әдәбият елының быел да дәвам итәчәгенә нигез булып тора. Тукаебызның олуг юбилеена галимнәребез бөек шагыйребезнең 6 томлык тулы Академик басмасын әзерләп, Тукай энциклопедиясен төзеп каршылыйлар... Журналыбыз исә Тукай турында роман, төп герое Тукайның әнисе Бибимәмдүдә булган повесть, Тукай һәм аның чордашларына багышланган очерклар, драма әсәрләре, шигырьләрне мулдан бастырып чыгарырга бүгеннән үк әзер. Агымдагы елда республикабыз язучыларының чираттагы корылтае узачак... Ничек инде ул тагы да әдәбият елы булмасын ди... Рәсәйдә икат берлекләренең киләчәге әлегәчә хәл ителмичә кала. Төп мәсьәлә — икатчының — булсын әдәбиятчы, рәссам, көйләр язучы — социаль статусы хокукый яктан билгеләнмәгән. Советлар чорында бер идеологиягә буйсындырылган бөтен рухи дөнья (диннәр исәпкә алынмый) дәүләтнең түбә астына кереп, хаклы рәвештә дәүләт заказларын үтәүче, икади эшчәнлеге күптөрле социаль яклаулар белән гарантияләнгән, күпсанлы оешмалар, берлекләр, институтлар бар иде... Бүген икатчыга, бигрәк тә каләм әһелләренең хезмәтенә шөгыль, хобби дигән караш яши. Соңгы ике дистә ел дәвамында хаксызга яклаучысыз калган икатчыларны эшкуарлар, товар китештерүчеләр итеп кенә бәяләү гумансызлыкның бер чагылышыдыр. Ил буенча шундый вазгыять, шундый "уен кагыйдәләре" гамәлгә куелганда, иң зур югалтуларга милли әдәбиятлар, милли мәдәниятләр дучар булачагы һәркемгә ачык... Милли иҗатчыларның яңа буыннарын милли мәктәпләребез, урта һәм югары уку йортларында гына укытып, тәрбияләп буласы да исбатлауны таләп итми... Ана телебез уку-укыту теле, фән теле буларак та үз позицияләрен елдан-ел югалта барган, глобализация дигән афәтле бер чорда барлык иҗат институтларын милли мәктәпләребезнең эшчәнлегенә бәйләү хәзер кайчандагыга караганда да зарур. Хөкүмәтебез, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан милли мәктәпләр һәм рус сыйныфларында укыту өчен яңа дәреслекләр төзүне без соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарылган иң саллы эш дип бәялибез... Укыту-тәрбия эшләрендә милли гимназияләр буларак оешкан мәгариф учакларында нәтиҗәләрнең бермәбер югары икәнен һәр очрашуда күреп инанабыз. Шушы эшләр дәүләт телләрен үстерү буенча Республика программасы кысаларында иҗат оешмаларын, аерым иҗатчыларны тагын да активрак җәлеп итеп алып барылсын иде... Әлеге программа буенча ел саен билгеләнә торган грантларның иҗат берлекләре, әдәби журналлар өчен аерым квоталарын булдыру да бик зарур хәзер. Республикабыз язучылары үзләренең корылтае алдыннан милли әдәбиятыбызның үсеш процессын һәрьяклап тикшерү, ил һәм дөнья күләмендә әдәби багланышларны булдыру, яшь алмашны барлау, Бөтендөнья әдәби мохитенә керү, әдәби тәрҗемә, иҗатчыларның хезмәтенә түләү кебек мәсьәләләрне дә күтәреп чыгарлар дип көтәбез. Моның өчен "Казан утлары" һәм барлык әдәби матбугат чаралары үзләренең ишекләрен киң ачып куячак... Яңа елга аяк басар алдыннан табигатьтәге үзгәрешләр, гадәттәгедән җылы һава торышы барыбызны да гаҗәпкә калдырды... Хәтта бөреләр ачылды, үләннәр, гөмбәләр борын төртүе күзәтелде... Кинәттән килгән суык аларны һәлак итәр инде... Шулай да җәмгыятьтәге, аерым илләр-дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге җылылык-"оттепель"не бөтен кешелек зарыгып көтә бит... Ул көннәр-атналарны вакыт галиҗәнапләре тизрәк алып килсен иде... Яки вакыт безне шунда туры илтсен иде. Ходай икаттан аермасын! Амин! Илфак ИБРАҺИМОВ Гамьле әңгәмә МӘҢГЕЛЕК ЯШЬ КАЛА Моннан ярты гасыр чамасы элек Татарстанның кап уртасында, Кама елгасы ярында, бер ягыннан бер ягы күренеп торган кечкенә шәһәрдә, бөтен ил комсомол яшьләрен чакырып, XX гасырның иң колачлы төзелеше — Кама автомобиль заводы һәм шәһәрен төзү турында карар кабул ителә. 70-80 нче елларда биредә кәелдерелгән төзелеш эшләренең масштабын күз алдына китерү дә кыен хәзер. КамАЗ төзелеше үзенә дистәләгән, йөзләгән каләм ияләрен дә туплады. Аларның күбесе турыдан-туры эшче, төзүче буларак та хезмәт куйды. Чаллы-КамАЗ төзелешендә катнашкан һәр төзүче — икатчы, һәр икатчы төзүче иде. Күптән түгел Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов Чаллы шәһәре башлыгы Наил Гамбәр улы Мәһдиев белән әңгәмә корды. — Наил Гамбәрович, Чаллы язучылар оешмасына — 35 ел. КамАЗ төзелеше булмаса, язучылар оешмасы да, дистәләрчә фәнни-эзләнү институтлары да, югары уку йортлары да булмас иде бит. Сез — республикада комсомол-яшьләр эшләренең күренекле активисты, бу көннәрне күргән, бу вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кеше. Санаулы еллар, айлар, көннәр эчендә дөньяның икътисади картасына калын хәрефләр белән язылачак Чаллы, КамАЗ төзелеше Сезнең хәтерегездә ничек сакланып калган? — Без еш кына: "КамАЗ — безнең терәгебез!" — дибез. Бу чыннан да шулай. Безнең бөтен тормышыбыз автогигант белән бәйләнгән. Беренчедән, КамАЗ — безнең дә, бөтен илнең дә горурлыгы. Чаллыда КамАЗ төзү турында карар кабул ителгәннән башлап Татарстан үсеш өчен менә дигән мөмкинлеккә ия булды. 70-80 нче елларда илнең бөтен халкы бер булып автозавод һәм яңа шәһәр төзеде. Ул елларда "КамАЗ" дигән сүз сихри мәгънәгә ия иде. Төзелеш чорында Чаллыда иң алдынгы технологияләр кулланышка керде, заводка заманча яңа станоклар куелды. Бу — безнең тарих. Тарихны белергә, яратырга, аның белән горурланырга кирәк. Үз территориясендә мондый завод булу белән теләсә кайсы шәһәр, теләсә кайсы республика горурланыр иде. Сиксәненче еллар башында комсомол оешмаларында эшләүчеләрнең һәркайсы КамАЗга бәйле иде... КамАЗның беренче, икенче чиратларын сафка бастыру партия, комсомолның чираттагы съездларына йөкләнә иде. Татарстанның бөтен районнарыннан яшьләрне комсомол юлламалары белән эшкә кибәрү иң каваплы бурыч иде. Шулай ук Чаллы-КамАЗ төзелешендә нефтьчеләр үрнәгендә вахта методы белән 2-3 айга эшкә юллама бирүләр дә, комсомол яшьләрнең атна саен диярлек меңнәрчә, дистә меңнәрчә кеше катнашындагы өмәләрен оештыру да хәтердә нык уелып калды. Шәһәрне, КамАЗны төзү бөтен халык тарафыннан башкарылды... Бу инде Кеше ресурсының, кешеләрдәге патриотизм кичерешләренең, гомумән, кеше факторының чагыштыргысыз үрнәге иде. Боларны язучыларыбыз да, кинематографлар да кайтакайта үз икатларында яктыртыр дип уйлыйм. — Россия дәүләтенең автомобиль башкаласы булган Чаллы каласының бүгенге "социаль паспортын", аның "икади портретын" журнал укучыларыбызга күрсәтеп карыйк әле... Бу бәлки мөмкин дә түгелдер... Хәтта статистик мәгълүматлар гына да дистәләгән томнарга кыелыр иде... КамАЗ һәм шәһәр тормышы... Шәһәребез "Яшьләр шәһәре" дип аталса да, анда инде 3-4 буын барлыкка килде... Шәһәрне дәүләт тимерчелеге итеп түгел, ә яшәү-көн итү сыйфаты, дәрәкәсе югары булган кала итү өчен бүген ниләр эшләнә? Соңгы елларда башланган кризислар парадының тукталырга уйлаганы да юк бугай... Инде санкцияләр дә өстәмә мәшәкатьләр тудырадыр? — Кризисларга килгәндә, алар булган һәм булачак. Шунысын искәртергә кирәк: шәһәр тарихыннан күренгәнчә, Чаллы һәр кризистан зур чыныгу ала: яңа предприятиеләр, китештерүнең яңа тармаклары барлыкка килә. Кагыйдә буларак, шәһәребез һәр кризистан ныгып чыга. Хәзерге чорда да шәһәрдә яңа проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, казылык эшләнмәләре китештерү һәм ит эшкәртү предприятиесе — "Камский" АПКда инвестицияләр суммасы 6 миллиардтан артып китә. "ТЕМПО" металлургия заводында — биш миллиардтан артыграк. Без аны шушы елда ачачакбыз. "Кама Кристалл Технолоджи" каваплылыгы чикләнгән кәмгыяте үсешен дәвам итә. Суыткычлар китештерүче Haier Кытай компаниясе 2016 елның апрелендә беренче продукциясен эшләп чыгара башлаячак. 2015 елда КИП "Мастер" өстәмә 127 мең квадрат метр мәйданга ия булды. Автомобиль тематикасы белән бәйле булмаган предприятиеләр дә ачылды: әйтик, нефть промышленносте өчен фильтрлар, һәм башка производстволар. КИП "Мастер"ның мәйданын 1 миллион квадрат метрга кадәр киткерү максатында эш алып барабыз. "Развитие" промпаркында 20 резидентның дүртесе төзелә башлады. Бу ел башында анда мебель производствосы һәм башкалар барлыкка киләчәк. "Чаллы" дигән шәхси парк эшли. КамАЗга килгәндә, 2016 елда — 31100 йөк машинасы, 2017 елда — 40200 машина кыелыр дип фаразлана. Авыр икътисади шартларда КамАЗда яңа продукт барлыкка килде — йөк машиналарының ике яңа моделе — КамАЗ-65206 һәм КамАЗ-65207 — китештерелә башлады. Яңа шартларда аларга ихтыяк туды. Стратегик үсеш турында сүз кузгатканда, КамАЗда автомобильләрне роботлаштыру буенча эш алып барылуы хакында әйтергә мөмкин. 2020 еллар тирәсендә бу өлкәне киң кулланышка кертү күздә тотыла. Чаллыда икътисадны диверсификацияләү, ягъни күптармаклы итү өчен дә шактый эш алып барыла. КФУның Чаллы институты белгечләре, шәһәр башкарма комитеты белән берлектә, 2015 елның 14 апреленнән Чаллының үсеш стратегиясе проектын тирәнтен өйрәнү эшен кәелдереп кибәрделәр. Әлеге эшнең төп максаты — тотрыклы икътисади үсеш нигезендә, хәзерге һәм киләчәк буын шәһәрдәшләребезнең яшәү сыйфатын тәэмин итү һәм Чаллы предприятиеләрендә көндәшлек сәләтен үстерү. Киләчәк икътисадының нигезен кеше капиталы тәшкил итә. Менә шушы капиталны үстерү — безнең иң төп максатыбыз. Шушы максаттан чыгып, моношәһәр булган Чаллыны 2015-2018 елларда модернизацияләүнең Комплекслы инвестицион планы тормышка ашырыла башлады. Әлеге план эре һәм кече бизнес өлкәсендә төрле инвестицион программаларны тормышка ашыруны, 7000 нән артык яңа эш урыны булдыруны да күздә тота. Әйе, бүген шәһәребез һәм автозавод өчен бер дә киңел чор түгел. Тик без боларның вакытлыча авырлыклар гына икәнен яхшы аңлыйбыз. Авырлыклар теләсә кайсы гаиләдә, һәр кеше тормышында, һәр шәһәрдә була инде ул. Кризисны барыбер киңеп чыгачакбыз. Чөнки безнең Чаллыда кыю, нык рухлы, авырлыклар алдында баш ими торган кешеләр яши. Яшьләребез дә шундый булып үсә. Калабызда яшьләр һәрчак төп көч булды һәм булачак. Чаллыда яшьлек дәрте ташып тора. Ул КамАЗ төзелгән елларда да шулай булган, хәзер дә шулай. Яшь буынның үсеше өчен шактый күп программа һәм проектлар эшләп килә. Алар мәдәният өлкәсен дә, спортны да, фәнне дә, информацион технологияләрне дә, бизнесны да үз эченә ала. — Узган 2015 ел Россиядә әдәбият елы буларак та, Чаллы язучылар оешмасы юбилеена бәйле рәвештә дә, без Чаллы һәм Тукай районында бик күп чаралар үткәрдек... Аеруча республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән бергә яшь талантларны барлау, аларның икатын үстерүгә юнәлтелгән максатчан чаралар уздырдык. Мондый активлык, мөгаен, КамАЗ төзелеше барган чорларда нәкъ шулай булгандыр. Шунысы куанычлы: шәһәрдә рухи, мәдәни мохит бар. Язучылар оешмасы яшь талантлар белән тулылана тора... Бу мәсьәләдә шәһәр башлыгының үзенең уй-фикерләрен беләсебез килә... Милли әдәбият, милли матбугат белән шәхсән танышып бара аласызмы? Әлеге мөһим эш юнәлешенең алгарышы өчен нинди чаралар күрү кирәк дип саныйсыз? Без — дәүләттәге бөтен яшәеш бер идеологиягә караган чорны хәтерлибез. Бүген идеологиясез дәверме? Бүген журналистлар, язучыларның элекке дәрәкәдәге актив эшчәнлегенә ихтыяк бармы? Кәмгыятьтәге кинаятьчелек, бозыклык, наркомания, социаль апатия һ.б. анык идеология булмаудан, рухи сүлпәнлектән түгелме? Бүген матбугат, әдәбият нинди позициядә булырга тиеш? — Әдәбият, матбугат — кәмгыятьнең көзгесе... Безнең милли әдәбиятыбыз — ул булганны яктыртып баручы да, нинди булырга тиешлекне яктыртучы-мәгърифәтче дә булды... Шәрыкта шундый гыйбарә бар: "Киләсе ел турында алдан уйласаң — орлык чәч. Унъеллык турында алдан уйласаң — агач утырт. Гасыр турында алдан уйласаң — кеше тәрбиялә". Чаллыда яшәгән һәр кеше шәһәрне ихластан яратсын, аның язмышына карата каваплылык хисе тойсын өчен, шәһәр китәкчесеннән гомуми проблемаларны хәл итү белән бергә, яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисе формалаштыру мәсьәләләренең дә асылына төшү таләп ителә. Патриотизмны да, гражданлыкны да мәкбүри тагып булмый. Бу сыйфатларны формалаштыру өчен һәркайда системалы эш алып бару зарур: балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йорты — эшче яшьләр. Эш барышында төп игътибар яшьләрнең иктимагый, социаль активлыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Мисал өчен, "Семь Я" программасын гына алыйк. Федераль конкурсларда киңү яуларга өлгергән "Семь Я" программасы шәһәрдә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның нигезенә салынган идея түбәндәгедән гыйбарәт: бала гаиләсенең тарихы турында никадәр иртәрәк белсә, үз тормышын да аңлырак рәвештә төзиячәк һәм үз нәсел тарихын шул рәвешле дәвам итәчәк. Бу урында инде алты ел дәвамында ата-аналар өчен "Әтиләр советы" эшләп килүен; учреждениеләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Россия һәм Татарстан тарихы турында, дәүләт һәм республика символикалары, Бөек Ватан сугышы хакында дәресләр алып барылуын әйтеп үтәргә кирәк. Ачылган көненнән бирле, 37 ел дәвамында, 1 нче номерлы Постта оештырылып килә торган Хәтер Вахтасы — балалар өчен үзе бер китди мәктәп. Ел дәвамында меңгә якын укучы әлеге Постта сакта тора. Толерантлык кыйммәтләрен ныгыту, балалар һәм өлкәннәрнең милли оешмалары арасында элемтәне үстерү максатыннан оештырылган "Бердәмлек" шәһәр программасы да уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә һәр бала, үз халкының мәдәнияте белән танышып, этник тамырлары турында мәгълүмат ала, шуңа бәйле рәвештә, кәмгыятьтә үз урыны барлыгы турында фикер йөртергә дә өйрәнә. Бүгенге идеологиянең төп чагылышы шунда, минемчә. Әдәбият, матбугат заман кешесенең үзаңына тәэсир итә... Милли әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, әйткәнемчә, һәрчак мәгърифәтче дә булды, Тукайның үзе кебек! — Әйдәгез әле, моннан 35-40 еллар элек булган чорга әйләнеп кайтыйк. Булачак шәһәр, завод корылмалары урынында, болытларга терәлеп, йөзләрчә төзелеш краны бөтерелә, дүрт тарафта машиналар, тракторлар каядыр чаба, экскаваторлар кир актара, кешеләр каядыр ашыга... Сменадан соң яшьләр "пятачок"ларга кыела. Шунда ук алар алдында һәм тулай торакларда Мәскәүдән, Ленинградтан, Казаннан, союздаш республикалардан, дуслык илләреннән килгән журналистлар, язучылар, кырчылар, артистлар чыгыш ясый... Үзәк, республика газеталарында репортажлар, әдәби очерклар, поэмалар, повестьлар басылып тора. Радио, телевидение каналлары Чаллы, КамАЗ белән тулган. — Әйе, КамАЗ Чаллыны бар дөньяга танытты. Шушы бөек төзелеш бик күп талантларны Чаллыга кыйды. Ул елларда Чаллы һәм КамАЗ газета-журнал битләреннән төшмәде, бу тема әдәбиятта киң урын алды. "Орфей" һәм "Ләйсән" әдәби берләшмәләре талантлы яшьләрне, Чаллының икади көчләрен бергә туплауга зур этәргеч бирде. 1980 елда Чаллыда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешты. Аның башында торучылар язучылар Эдуард Касыймов, Разил Вәлиев, Николай Алешков иде. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге татар әдәбиятына бик күп исемнәр бирде: Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Газиз Кашапов, Нәкип Мадьяров, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Факил Сафин һәм башкалар. Өлкән язучыларыбыз юлыннан бүген яшьләр атлый. Иң сөенечлесе — Чаллы мәктәпләрендә укучы балалар икатка тартыла. "Көмеш кыңгырау" газетасын укыган саен, күңел сөенә. Балалар мәкаләләр, шигырь һәм хикәя язалар, төрле икади бәйгеләрдә катнашалар. Алардагы фикер тирәнлеге шаккатыра. "Мәйдан" һәм "Аргамак" журналларында да яңа исемнәр еш күренә. Шәһәрдә милли һәм икади рухны булдыруга "Күңел" радиосы зур өлеш кертә. Бу радио 1997 елдан бирле эшли, халкыбызның күңелен күрә. Тәүлек дәвамында радиодан татарча кырлар тапшырыла, язучылар, талантлы шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Моннан тыш "Күңел" радиосы гомумшәһәр бәйрәмнәре оештыра, төрле акцияләр үткәрә. 2015 елда Чаллының 85 еллыгына багышлап мәйданда үткәрелгән зур концертны да "Күңел" оештырды. Балаларның икади сәләтен үстерүгә, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү оешмалары нык ярдәм итә. Аларда 37 программа эшли, "Туган ягым — яшел бишек", "Моңлы курай", "Содружество", "Татар малае", "Мин татарча сөйләшәм" программалары бик популяр. Яшьләр үзәкләрендә шулай ук милли юнәлештә эшләүче программалар бар. КВНның татар лигасы командалары саны елдан-ел арта, аларның сәхнә программалары да икади яктан камилләшә бара. Чаллыда үткәрелә торган барлык чаралар да телләрне саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга багышлана. "Сабан туе гүзәле" бәйгесен генә алыйк. Анда катнашу өчен кызлар ел буе әзерләнә, чөнки конкурс шартлары буенча аларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүе мәкбүри. Сәхнәгә халык алдына чыккач, буй-сыныңны гына түгел, талантыңны да күрсәтергә кирәк. Узган ел әдәбият елы уңаеннан Чаллыда бик күп әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелде. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел тулуны билгеләп үтү үзе бер зур бәйрәм чарасына әйләнде. — Әлбәттә, без Сезгә, Чаллыда яшәүче барча милләттәшләребезне генә түгел, ә бөтен татар икади кәмәгатьчелеген борчыган соравыбызны бирмичә калалмыйбыз... Шәһәребезнең милли театр бинасы кайчан булыр? Сез Бөгелмәдә башлык булып эшләгәндә, шәһәрнең рус драмтеатры бинасына заманча реконструкция үткәреп, ниһаять, Бөгелмәне театрлы шәһәр иттегез... Чаллыдагы яңа театр бинасының да төзелешен нәкъ менә Сез хәл итәрсез, шәт? КамАЗ төзүчеләре яңа театрга лаек лабаса? — Рөстәм Нургалиевич белән очрашканда, без Чаллыда театр төзү мәсьәләсе хакында сөйләшәбез. Ул ситуацияне аңлый, бу хакта үз фикерләре бар. Иртәме, соңмы, әлеге фикерләр тормышка ашар дип уйлыйм. Шәһәрдә 15 нче микрорайонда 1,4 гектар кир театр бинасы өчен резервта тора. Яхшы театрның проекты 600-700 миллион сум дип бәяләнә. Минем инде театр төзүдә тәкрибәм бар. Бөгелмәдә мэр булып эшләгәндә, мин президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә шәһәргә рус драма театры кирәклеген раслап күрсәтә алдым. Бөгелмә театры бинасына йөз елдан артык иде. Анда СССРның халык артисты Алексей Баталов үзенең эшчәнлеген башлап кибәргән, ул Бөгелмәдә әнисе белән бергә эвакуациядә яшәгән. Беренче фразасы да Бөгелмә сәхнәсендә яңгыраган: "Кушать подано!" Театрга Баталов исемен бирергә иде дигәч, Минтимер Шәрипович минем бу тәкъдимемне кабул итте. Шуннан соң Алексей Владимировичка шалтыратып, аның белән сөйләштем. "Мине аңламаслар бит. Исән чагында, ничек инде..." — диде ул, тиз генә ризалашмыйча. Мин шунда ук Минтимер Шәрипович алдында ничек акланырмын дип уйлап куйдым, Баталов белән сөйләшә алмагансың, дип гаепләве бар иде... Шулай дигәч, Баталов Бөгелмәгә килде. Театрга керүгә, беренче эш итеп, сәхнәне үпте дә елап кибәрде. Соңыннан мин үзем ВГИКка аның сиксән яшьлек бәйрәменә бардым, анда танылган актёрлар, режиссёр Марлен Хуциев белән таныштым. Чыгыш ясаганда: "Бөгелмә — Баталовның туган шәһәре, чөнки ул актёр буларак тормышка юлламаны нәкъ менә шунда алган", — диюемә, Марлен Хуциев, ярымшаяртып: "Әйе шул, барып, театрны тагын үзенә сатып алды", — дигән иде... Әлбәттә, ярты миллион халкы булган шәһәрдә лаеклы рус драмтеатры да, татарныкы да юк. Концерт залы, стационар цирк, картиналар галереясы кирәк. Чаллы мондый мөмкинлекләргә ия булган өлкә шәһәрләренең берсеннән дә ким түгел. — Традиция буларак бирелә торган соңгы соравыбыз. Сәнәгать үзәге буларак корылган шәһәребезнең киләчәктә яшәешен ничек күзаллыйсыз? Ул киләчәктә дә, Татарстанның үзәгендә урнашып, миллилеген куймаган, халкы эшле һәм ашлы, рухи үсеше, алгарышы булган яшьләр шәһәре булып калырмы? — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Чаллының барлык территориаль вал продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 50%ка кадәр киткерү бурычы куелган иде. Чаллы — бөтен өлкәдә дә алга атлый торган, үсештә булган шәһәр. Әйткәнемчә, күп кенә куәтле проектлар инде тормышка ашырылды. Катлаулы икътисади шартларда һәр шәһәрдәшебезне уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен тагын бик зур эшләр таләп ителә. Бу максаттан чыгып, Чаллыда социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка китерү, моношәһәрләрне модернизацияләү программасына кергән инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен, актив эш алып барыла. Бу урында торак фондларында сыйфатлы капиталь ремонт ясауны, кәяүле һәм автомобиль юлларын ремонтлауны да әйтеп узарга була. Әйтик, 2015 елда Чаллыда унбиш чакрым тротуар төзелде. Чаллыда кыска вакыт аралыгында бик күп төзелешләр сафка басты. Мәсәлән, шәһәрдә ел саен 300 мең квадрат метрдан артык торак йорт төзелә. Бүгенге көндә Чаллыда 75 мәктәп, 118 балалар бакчасы, 15 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 югары һәм урта уку йорты эшләп килә. 6 меңнән артык бала балалар бакчасына электрон чиратта тора. Киләчәктә бу чиратны киметү күздә тотыла, моның өчен тагын 18 бакча төзү кирәк. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен исә тагын 7 яңа мәктәп төзү таләп ителә. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлегенә тукталмый мөмкин түгел — 70-80 нче елларда күз ачып йомган арада диярлек төзелгән шәһәр шундый ук темпта "картая", йортлар, юллар, социаль-мәдәни объектлар таушала. Аларның барчасына да ремонт таләп ителә. Ел саен 140тан артык йортны ремонтлыйбыз, Президент программасы нигезендә 30 елдан артык куллануда булган 26 мәктәпне ремонтладык, быел 8 мәктәпне төзекләндерәчәкбез. Соңгы елларда төп проспектларны яңарттык. Салынган көненнән бирле китди ремонт күрмәгән юллар нык таушалган иде. Чулман проспекты, төзелеш индустриясе базасы юлларын төзекләндерү — алдагы максатларыбызның берсе. Балалар-яшүсмерләр клубларын, спорт мәктәпләрен, мәдәният үзәкләрен, шифаханә һәм хастаханәләрне дә ремонтлыйбыз. Чиратта — балалар бакчалары. Боларның барысы да китди матди чыгымнар таләп итә. Шәһәр бюджеты чикле. Аның 70%ка якын өлеше хезмәт хакын түләүгә тотыла. Без актив рәвештә федераль максатчан программаларда, республика программаларында катнашабыз, булган бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Мин үзем Чаллының егерме елдан соң да, илле елдан соң да лидер булып калачагына инанам. Бу мәсьәләдә икеләнергә кирәкми. КамАЗ да эшләп торачак, мин КамАЗга да, аның командасына да ышанам. Чаллыны, дистә еллар узгач та, лаеклы яшәү шартларына ия автомобиль төзүчеләр шәһәре итеп күзаллыйм. Шәһәр халкының саны 650 меңгә кадәр китәр дип уйлыйм. Бүгенге көндә 524 мең кеше яши, дибез икән, бу — шартлы сан. Әйтик, менә хәзер Яшьлек проспекты төгәлләнүгә, аның артында шәхси секторлар башлана, анда яшәүчеләр Тукай районында теркәлгән. Димәк, әлеге хукалыкларны шәһәрдән урам гына аерып тора. Шул рәвешле, тора-бара шәһәрнең чикләре дә үзгәрергә мөмкин. Узган ел Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү юнәлешендә бик зур эшләр башланды. Чаллыда да ял урыннары булдыруга зур игътибар бирелде, бу эш алга таба да дәвам итәчәк — шәһәрнең Азатлык мәйданында, Гренада паркында, ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында матур үзәкләр барлыкка килергә тиеш. Быелгы ел ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Идел һәм Чулман сусаклагычлары елы дип игълан ителде. Чаллыда Мәләкәс, Чулман, Чаллы елгалары яр буйларын төзекләндерүгә китди игътибар бирергә кирәк булачак. Ниятләгән эшләрнең барысын да тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. — Тулы кавапларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ. Сәгыйдулла Хафизов ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ БӘЯН Кайда савап, кайда гөнаһ? Крәстиән ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә киледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде: — Ишеттегезме, халык... Идарә бинасын саталар икән! Сату-алуга бәйле елгыр, чуар адәмнәр төркеме колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап кибәрсә, үз килкәсендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр, йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты: — Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?! — Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык автопаркны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират киткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз. Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән... — Адәм көлкесе инде бу, кәмәгать, идарә ызбасын саталар, имеш! Ичмасам, берәр авыл хакәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орышакырышлар сеңгән диварны кем сатып алыр икән? — Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигезмазары кенле-шайтанлы бит аның... — Ә тыштан ничава күренә үзе, әрмән, грузин алырга да может. Алар акчалы, бердәм халык. Тик, уйлап торам әле, яга, кылыта башласаң, газ, электрына түләп бетерерлек түгел. Киһазлыйм дисәң, бүлмәләренә мебель-мазар да киткезеп булмас. Чегән өере төпләнсә генә инде. — Вәт, абзыкаем, правлениене чегәннәр сатып алсын дисеңме? Авыл Сәгыйдулла ХАФИЗОВ (1945) - язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты; Татарстан Язучылар берлегенең Ќ.Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты; "Гомерем фасыллары" исемле китап һәм әдәби журналларда басылган күпсанлы проза әсәрләре авторы; БР Язучылар берлеге әгъзасы. БРның Кушнаренко районы Тәрәбирде авылында яши. уртасында табор тотарга кыенасызмы? Һәй, адәм көлкесе!.. Күр, кая барып китәргә кыенабыз без, абзыкайлар, бу базар тормышы белән! Чынлап та, әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер гамәл күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крәстиән хукалыклары яшәп килә. Авыл хукалыгы кооперативы, агропром, каваплылыгы чикләнгән оешма, фермер хукалыгы дисеңме... Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке колхоз варислары булып көн кичерә һәм боларның "штаб"лары да, крәстиән гадәтенчә, "ата йорты"нда төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, моркасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә киңел, димәк, хукалык яши, игеннәр үстерелә, маллар асрала. Карт-коры да хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә. Аһ, ни үкенеч, Дөм-дөмдә исә адәмдәге шул ут, шул хисне дә яшәтә алмаслык мескен бер хәлгә тарыдылар. Әмма, әйтергә кирәк, үз вакытында әлеге авылда берәү дә "Ленин юлы" колхозының гомере үзен тудырган вакыт — ХХ гасыр белән чикләнер дип шикләнмәде. Бабасы кулак Галәү нигезен саклап яшәгән Сәүбан теленә дә йокмады бу шөбһә. Юк, юк, күмхук хакында көфер уй каян башка килсен? Әле тарих мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк баскач та, "Ленин юлы" миллионер хукалыклар рәтенә күтәрелгәч, октябрь азагында бугай, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына елтыр "Алтын йолдыз"ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне һәйбәт итеп очлап куйгандай, куаныч белән әйтеп салды: "Без, иптәшләравылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, "Ленин юлы" колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз"... Хукалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та колхозның тарихи үткәнен баскычлап-баскычлап күрсәтеп, Ленин юлы белән олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. "Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!" — диде ул. Һәм секретарьның авылдашлары аңында әлеге юлны берәр ничек сынландырасы килдеме, әллә инде обком вәкиле каршында үз фиркасын ватанпәрвәр итеп күрсәтергә теләдеме ул, колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады. Әйткән сүз — аткан ук. Партоешма һәм колхоз идарәсе карары белән Мәскәүдән скульптор чакырдылар. Һәм сиксән бернең кәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны торып басты. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне китди карашына эләктереп сәламләде һәм чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын. Ленин кулы флюгер угы түгел, килдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый ул, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка изәвен белә... Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл — кыйбла хакында. Моңа һәр туар көне кая барып эшлим, кемгә ялланып гаиләмне туйдырыйм, дигән гамь белән тулган Сәүбан кебекләрнең башы гына түгел, зиннәтле калаларда яшәүче аксөяк профессорларның да акыл-зиһене китмәс. Хәер, бу хакта ят сер — кәлимә ишетергә сусаган адәмгә әллә кая барып йөрисе дә булмагандыр. Шул ук Дөм-дөмнең ырым-сихер, багу-күрәзәлек эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбиләрнең ис-һушын алып, бер сөйләгән, имеш: — Сез ул карачкы Ленинның гел таңга, кояшка изәвенә инанасызмы? Башыгыз чуер таш белән тулган булса, коммуннар сүзен чынга алыгыз соң. Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Кәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайникамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага изи. Шулай булмыйни, һәм маңгай күзе ябык аның, һәм каны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга... Безнең халык, дигән Хашия, гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу гадәт зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую — монафыйк гамәл. Аллаһы Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле... Китәкчеләр, активлар арасында бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүчеләр табылдымы икән? Юктыр, шәт. Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә "Ленин юлы" колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы — игенчесе, терлекчесе — биргәненә шөкерана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, хезмәтем белән ил-көнне ныгытам дип уйлап, эшенә ашыкты... Хашиянең һәйкәл турында әйткән сүзләрен азау ярган гайбәтчеләр дә оныта башлаган иде инде. II Дөм-дөмгә зур каза, Козгын тавыннан авыл өстенә томырылган яшен болыты сыман, һич көтмәгәндә һәм кинәттән килеп төште. Сыер фермасында ут чыгып, янгынны сүндергәндә, колхоз рәисе Шәкүр Яушев һәлак булды. Бу Дөм-дөм халкы өчен генә түгел, барлык Чардаклы районы өчен әрнүле югалту иде. Матәм хисе белән өлкә матбугатында да хәбәрләр язылды. "Көмһүрият яшьләре" гәзитенең танылган журналисты Фәнис Шәвәли язган "Факига" очеркы кулдан-кулга йөрде. Аның хәлне нечкәләп өйрәнеп һәм дулкынланып тасвирлаган язмасында герой рәиснең үлеме хакында түбәндәгеләр хәбәр ителгән иде. "Килле-буранлы февраль төнендә Дөм-дөм авылында ут сүнә. Төпкелдәге сала кешеләре өчен бу — еш кабатланып торган күңелсез хәл. Кабынырмыюкмы дип, дүрт-биш сәгать көтә-көтә көтек булгач, каравылчы Шәрифкан карт каралты-кура тирәсендә йөртә торган керосин фонаренә ут элдерә дә фермага юнәлә. Сыерлар бозаулап ятмыймы? Абзарда маллар тыныч булып, хәвеф-хәтәр күренмәгәч, карт чыгу ягына юнәлә. Тик бозлы капка алдында ул таеп егыла. Кулындагы лампа киргә очып төшеп, тирә-юньгә керосин һәм ялкын чәчелә. Малчылар, иртән таратыр өчен, монда печән керткән булганнар. Ут, сөяккә ташланган эт сыман, әлеге кипкән үләнгә сикерә. Ә карт тиз ара аягына басса да, аптырап кала, огнетушитель артыннан ихатага чапсаң, ут азып китәр, дигәндер, мөгаен. Ул елан кебек тегендә-монда сузылган ялкын телләрен таптарга, печән өемен тузгытырга тотына. Ә азгын утка шул гына кирәк. Түгелгән керосин, коры печән белән азыкланып, һаман кәелә, көчәя генә бара..." Көмләдән, журналист ут чыгу сәбәбен ачыклап, ифрат урынлы, дөрес сүзләр әйткән икән: "Минем сөрән саласым килә: ут куркынычы янап торган терлекчелек фермаларына, товар складларына, кәмәгать биналарына каравылчы итеп бәлтерәйгән картларны, янгын белән көрәшергә әзерлексез кешеләрне беркетүдән кайчан туктарбыз икән без? Нәрсә соң бу? Экономияләүме, халык милкенә төкереп караумы, әллә шәхси ваемсызлыкмы? Гомергә балта остасы булып эшләгән Шәрифкан картны хәтәр постка куеп, ферма мөдире Рәшит Тангатаровның үтә кавапсызлык күрсәткәнлеге бик ачык". Гәзиттәге язма алга таба ут һәлакәтен түбәндәгечә күз алдына бастыра: "Бу төндә савучы Дания Шәйдуллина буаз сыеры Дашкага күз-колак булырга теләп, терлекчеләр өендә кунарга калган була. Ул тәрәзәдә чагылган ут шәүләсен күреп, урыннан сикереп тора. Фермада янгын чыгуын аңлый һәм иң тәүге шөгыле итеп телефоннан колхоз рәисенә шалтырата. — Әү, сеңлем, Яушев тыңлый. — Шәкүр абый... Сыер фермасында янгын... Янгын! Тизрәк килегез, Шәкүр абый! — Аңладым. Хәзер пожарникларны күтәрәм... Каравылчы кайда, тыштамы? Ут сүндерәбез дип, тегендә-монда чапмагыз. Сезнең төп эш — сыерларны абзардан чыгару. Капкаларны ике яктан да ачыгыз, сыерларны кәртәдән ычкындырыгыз. Хәзер һәр секунд кадерле, әйткәнне үтәгез, Дания сеңлем! Шәкүр абыйсы белән сөйләшү комсомолка Дания Шәйдуллинаның уйларына ачыклык, йөрәгенә куәт кертә. Ул тиз арада каралты капкаларын ача, сыерларны бәйдән ычкындырырга керешә һәм уттан-төтеннән куркып кыргый авазлар чыгарып мөгрәгән, илергән сыерлар берәм-берәм карлы ихатага, иреккә ыргылалар. Менә янгын сүндерү машинасында председатель үзе дә килеп төшә. Фермага кулларына чиләк, көрәк тоткан ирләр чабып керә. Ут бу чакта инде бик хәтәр рәвеш алган була. Каралтының бер ягын тулысынча иңләп алып, өскә, кыекка үрли ул. Шатыр-шотыр килеп шиферлар ватыла, аның кисәкләре, очкын сибеп, вырлап тирә-юньгә чәчелә. Дәһшәтле ут тамашасы котларны алса да, кешеләр помпа-насосларны, су шлангларын сөйрәп, көйләп, су сибәргә әзерләнәләр, чиләкләр тотып, мичкәләр тирәсендә бөтерелә башлыйлар. Менә шулчак каралтының икенче башыннан бөтерелеп ургып-ургып чыккан төтен агымы белән бергә бер шәүә пәйда була: — Һәй, монда... Монда килегез! — Шәрифкан абзый яна... Монда... Ярдәмгә килегез! Балта, лом кирәк! Бу — Дания Шәйдуллина була. Комсомолка тагын нидер әйтергә кыена, әмма тончыга-тончыга йөткереп, киргә, кар өстенә сыгылып төшә... Шәкүр Яушев каралты эчендәге маллар язмышы турында борчылып, үзе үк йөгерә-атлый каралтының бу тарафына килгән була. Ыгы-зыгы, акырышкан-кычкырышкан бу чын мәхшәр мәлендә Даниянең төтенгә тончыккан тавышын аңардан башка тагын кемнәр ишетте икән? Ишетеп колакларын торгызучы булса да: "Бар, ут эченә кереп шуны, шуны эшлә!" — дип боера алмый председатель. Чөнки хәвеф эченә ташлану — һәрчак кешенең үз эше, шәхси акылы, йөрәге белән кабул иткән нияте ул. Һәм моңа һәркем бара да алмый. Батырлык юлына басар өчен, аерым хисле, аерым йөрәкле кеше булып китлегү шарт. Ә батырлык үзе — кайнар секундлар тезмәсендә эшләнә торган шөгыль". Фәнис Шәвәли, күренеп тора, рәиснең тормышын тәфсилләп өйрәнеп, аның нинди кеше булуын, эчке дөньясын ачык күзаллаган. Образ-сурәт тудыру ягыннан аның каләменә көнләшергә дә мөмкин: "Шәкүр абый секундлар эчендә үз хәленә төшенә. Даниянең өндәүчакыруына кавапсыз кала алмый иде ул. Моңа аның хакы юк. Ул бик яшьли, мыек кына чыгып килә торган солдат булып, Бөек Ватан сугышында катнашты, үлем күзенә карап, атакаларга барды... Ул — хәтеренә мәңге уелып калган хәл — яшь ата, бала мәхәббәтен татыган кеше хәлендә үз гомерен куркыныч астына куеп, Ык елгасы чоңгылына бата башлаган күрше малаен коткарды. Ул, байтак гамьсез ирләр эштән качып күләгәдә яткан чакта, башта бригадир, аннары председатель камытын киеп, "колхоз" дигән баржаны сөйрәде... Төтенгә тончыккан, киемнәре пыскый башлаган савучы Дания, председательне күргәнме-юкмы, әмма Шәкүр юлыннан кире борыла яисә кеше артына поса алмый иде инде. Парткомда, райкомда гына тикшермиләр, вөкдан үзе дә һаман сынап тора, күрәсең: "Син, Шәкүр Марат углы, урынга үрләп, кешелегеңне, намусыңны куймадыңмы?" янәсе... Председатель кулына лом эләктерә, брезент чикмәнен төймәли, чөкесен башына ныклап бөрки дә төтен ургыган капкага юнәлә: "Һәй, мине югалтмагыз, эчкә керәм!" Аның артыннан тагын берничә шәүлә каралты эченә кереп югала. Бераздан, куркыныч ерткычтан котлары очып чапкан киек-кәнлекләр сыман, сыртлары көйгән сыерлар, тыннары капланган кешеләр карлы-бозлы ихатага атылалар. Кинәт кемнеңдер йөрәксенеп сөрән салуы һаваны айкый: — Председатель... председатель чыкмый калды, егетләр! Барыгыз, чыгарыгыз Шәкүрне! Янә башларына ни туры килсә, шуны бөркәнеп, аждаһаныкы кебек куркыныч абзар авызына өч-дүрт кеше кереп китә. Утлы, кан көйдергеч күпмедер секундлар үтә һәм, ниһаять, шәүләләр буыла-йөткерә, аллы-артлы ике гәүдә сөйрәп чыгалар. Аларның берсе — кисәү сыман чаткылар чәчеп, эче төтен бөркегәне — каравылчы Шәрифкан карт, ә икенчесе — кар өстенә сузып салгач та сулышы киселеп, йөрәге туктаганы Шәкүр рәис иде... "Орденлы фронтовик, Социалистик Хезмәт Герое Шәкүр Яушевны соңгы юлга озату йоласында мин дә катнаштым, — журналист язмасын үзенең тетрәнүле хисләре белән тәмамлый. — Мәрхүмнең хезмәттәшләре, авылдашлары, район китәкчеләренең "Ленин юлы" колхозы узаманы хакындагы сүзләрен ишетеп, күзләргә яшьләр тыгыла. Әмма мин еламадым. Елап, без бүгенге дошманыбыз Газраилне генә сөендерәбез бит. Мин бугаздагы төерне йотып, блокнотыма герой рәис турында горурлану, соклану сүзләрен тезәм. Безнең яшьләр, чын коммунист Шәкүр абый кебек, батырлыкны яшәү максаты, гомер бизәге итеп санасыннар. Әйе, шикләнмим, Шәкүр абый ялкынлы йөрәге белән мәңге безнең күңелләрдә яшәр!" Фәнис Шәвәлинең яшьләрчә ялкынлану белән язылган "Факига" очеркын радио аша яңгыратып, республика халкында Дөм-дөмдәге Шәкүр Яушевның якты истәлеген тирән сеңдереп калдырдылар. III Матәм әчесеннән аз-маз арынгач та, идарәгә башлык табып кую үткен мәсьәлә булып калыкты. Авыл халкы да, партия-совет активы да хукалыкка китәкче итеп мәрхүм кебек гаярь Дөм-дөм кешесе куелуын теләде. "Үзеңнеке үз итә, читнеке читкә тибә", диештеләр. Игътибар үзәгенә колхоз экономисты Рәмзил Сәгъдиев белән кошчылык фермасы мөдире Зәйтүнә Кәримова куелды. Аеруча соңгысының исемен еш төрләндерә башладылар. Кырык яшьләр тирәсендәге бу мөлаем хатын авыл хукалыгы институтын тәмамлаган, эш кешеләре белән уртак тел таба, кыелыш-мазарларда да бик төпле, урынлы сүзләр сөйли. Шуның өстенә ул өлкәнең Югары Советында депутат та, димәк, өстә дә абруе бар Зәйтүнә Хәниф кызының. Колхоз дилбегәсен үз кулына алырга каршы түгел бугай гаярь хатын... Әмма Чардаклы райкомы Дөм-дөмнәрне йомшак кәеп катыга утыртты. Әлеге кандидатларның һәр икесен ансат кына читкә тибәреп, район фиркачылары председатель урындыгына үз кешесен куйды. Бу жонглёрлык, күз буу хакимият коридорында әллә нинди уен-интригаларны күргән партоешма сәркатибе Рәүф Шакировны да гакәпкә калдырды. Вәт замана!.. Чынлап та, ил-көндә чәбәлчек, сөремле, алдаткыч вакыт булды бу. Бер-бер артлы югары хакимнәр алмашынып торды. Үзенә "Ильич!" дип кенә эндәшүләрен яраткан, олпат гәүдәле, ачык йөзле һәм, күкрәк тулы алтын-медальләрен чылтыратып, олысына да, кечесенә дә күңел тынычлыгы сирпегән Брежнев бабайның үлемен ил кыек башларына, капка баганаларына матәм байраклары элеп, авыр траур көннәре кичергән иде. Тәхеткә аның варисы Черненко утырып, ел чамасы хакимлек итә алды микән, дөньялыкны ташлап, ул да бакыйлыкка китеп барды. Моннан соң озак еллар КГБ челтәрендә эшләгән Андропов, остазы Тимер Феликс кебек тәртип-низам урнаштырам дип, киң сызганып, югары кәнәфигә менеп утырган иде, тик нишләптер моның да кикриге бик тиз шиңде, гүр иясе булды... Дөм-дөмдә авыл коммунистлары илдәге сәяси вакыйгаларга карата утырыш үткәргәндә, әче телле пилорамчы Габбас әйтеп салды: "Ходай Тәгалә янында вакансия бар микән соң? Шулай ашкынып, бер-бер артлы теге дөньяга китеп бармасалар..." Эче бик кытыкланып куйса да, Рәүф рәсми бүлмәдә дәшмәүне килештермәде: — Йә, йә, энем, авызыңны чамалап ач! Ә чынын әйткәндә, кайгылы хушлашу телмәрләрен һәм сагышлы матәм көйләрен тыңлап яшәү барысын да туйдырган иде инде. СССРның сәяси сәхнәсендә яшь ир Михаил Горбачёвның күренүе болытлы көннәр тезмәсеннән соң ялтырап кояш чыгу сыман тоелды. Әйе, моңа үлем-китем кагыла дип куркасы түгел, бу ифрат яшь, шулай да сүзгә бик маһир, идеяләргә бай. Илнең үткәне һәм киләчәге хакында колачлы, кыю фикерләр йөртә... Матбугат генсекның чыгыш, өндәмәләре белән тулды. Радио-телевидение аша көне-төне аның речьлары яңгырап торды. Илгә генә сыймады кегәрле Горбачёв, хатыны Рәисәне култыклап, диңгез артларына да сәяхәт тотты. Ширмалар артына кереп, мәшһүр президентлар, корольләр, руханилар белән дә серләште... Менә бу куәтле мәмләкәткә хас патша ичмасам! Бездә үзен чын түрә, башлык итеп тойган кеше реформалар ясамыйча түзәме соң? Тарихта эзеңне уярга, исем-шәрифләреңне язып калдырырга кирәк! Совет кешесенең колагына бөтенләй ят булган демократия, плюрализм, хөр фикерлелек, ачыклык һәм билгелелек кебек сүзләрне яңгыратып, Горбачёв илне үзгәртеп корырга чакырды. Аның "үзгәртүне үзеңнән башла!" лозунгы күпләрне тәшвишкә салган кебек, Рәүф Шакировны да чиксез аптыратты. Нәрсә соң бу, дип үзалдына уйланды ул, яңача яшәргә кыенган кеше, бина астына нигез корган ташчы кебек, барысын да өр-яңадан башларга тиеш була микән соң? Үткән тәкрибә, яшәү гадәтләре тәмам яраксызга әйләнәме? Маркс та, Ленин, Сталин да бөек тәгълиматлары белән демократия заманы өчен искергән буламы? Үзен комбайнчы, халык арасыннан чыккан китәкче һәм Ленин варисы дип тәкрарласа да, астыртын гына нинди юлга, кай тарафка өнди соң бу Кремль хукасы? Билгеле, колхоздагы фирка узаманы чынлап торып шөбһәләнсә дә, мондый катлаулы сорауга анык кавап таба алмый иде. Ә илдәге тоташ яңарту-үзгәртү шаукымы төпкелдәге авылларда да сизелми калмады. Китәкчелектә алмашынулар башланды. Һәм Рәүф тә үз колхозларына рәис сайлап кую мәсьәләсен иң башлап Чардаклы райкомына яңа куелган лидер Эдуард Дашкин белән хәл итәргә тиеш булды. — Әйдәгез, узыгыз! — Фирка кабинеты хукасына хас булмаганча ачык елмаю һәм нәзакәтле мөнәсәбәт белән каршылады Рәүфне Эдуард. — Нәрсә, чәй телисезме, кофемы? Бер-берсенә күз атып, чәшке бушатканда, кунак хәлендәге кеше Дашкинның кием-салымы да үзенчәлекле булуына игътибар итте. Зәңгәр джинсы куртка, тез башы агарган киндер чалбар... Аягында саргылт хәтфә туфли... Гастрольгә килгән театр артисты диярсең... Кәй көне дә саллы кәчтүн, калын табанлы ботинка киеп, галстугын ныгытып бәйләгән һәм гел тирләп-сөртенеп торган Кукушкин янында бу йомышчы малай гына... Элекке беренче гөрелдәп чыккан тавышы, өстәлгә еш йодрыкланып төшкән йонлач куллары белән генә түгел, киеме белән дә үтә олпат, дәрәкәле булып күренергә тырыша иде. Яңа башлык "Ленин юлы" колхозы вәкилен игътибар белән тыңлады һәм дустанә төстә Рәүфнең аркасыннан какты: — Менә-менә! Мондый мөһим мәсьәләдә инициатива халыкның үзеннән, урыннан чыгарга тиеш. Бик хуп, сездән ике кандидатура тәкъдим ителә, димәк. Ә без берне, үзебезнекен куярбыз. Халык кайсын кирәк дип таба, шунысын сайлар. Сайлау альтернативалы булырга тиеш. Сез, иптәш Шакиров, бик дөрес һәм заманча фикерлисез... Бу анык сөйләшүдән соң колхоз рәисен тәгаенләү буенча гадәттәге эшләр башланды. Кандидатураларны аерым-аерым райкомга чакырып, тәфсилле әңгәмәләр ясадылар. Председательне сайлап кую өчен клубка халык кыелды һәм, ниһаять, дәгъвачылар берәм-берәм трибуна артына басып, үз шәхесләре, колхоз китәкчесе буларак башкарасы эш-ниятләре турында сүз алырга тиеш булдылар. Тик ни гакәп! Сәхнәгә күтәрелгән урта яшьләрдәге, спортчыларга хас таза, нык бәдәнле ир — Рәмзил Сәгъдиев оялчан бала төсле кулларын бер кушырып, бер аралап торды да һич көтмәгән сүзләр әйтеп ташлады: — Ни... иптәшләр, авылдашлар, мин уйладым-уйладым да, ни бит әле... Самоотвод бирергә булдым... Һәм ул залдан ишетелгән "Ник?.. Ризалашмауның сәбәбе нидә?.. Үгездәй тазасың, ник эшләмисең?" кебек сорауларга да кавап тотмады, ашыгып сәхнәдән төшеп ычкынды. Зәйтүнә Кәримованы зал алкышлап каршылады. Тик башка чакларда чатнап торган хатынны бүген танып булмады, чырае караңгы, төксе, сүзләре дә илке-салкы: — Иптәшләр, гафу итегез, кичерегез, эш-мәшәкатьләрем күп, депутатмын, гаиләм дә ишле. Мин председательлекне тарта алмам инде! Соң авылда ирләр күп бит, ирләрдән куегыз! Ягез, ачуланмагыз миңа! Шулай итеп, зал күпме генә тавышланмасын, һич көтмәгәндә, сайлар өчен бердәнбер кеше торып калды. Бу, аңлашылганча, Эдуард Дашкин алып килгән зат — райкомда инде байтак еллар өченче секретарь вазифасын башкарган Фердинанд Исхаков иде. Халык бу озын буйлы, сыек гәүдәле, калын күзлеге аша кешегә чекерәеп, текәлеп караучан фирка вәкилен танып, умарта күчедәй гөжли башлады: — Безгә юкны бушка аударучылар кирәкми, үзебездә дә китәрлек! — Колхозга башлык итеп кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз! — Булдыклы булса, үзегездән артмас иде әле. — Бу — кирәкми! Рәисне үзебездән сайлыйбыз... Зал һәрьяктан әче репликалар белән әлеге кандидатка карата ризасызлыгын күрсәткәч, тыныч кына сүз сорап, трибуна янына беренче үзе килеп басты. — Әйтәсен әйтеп бетердегезме? Эчегездә төер-фәлән калмадымы? Инде мине тыңлагыз, кәмәгать! Менә сез, — диде ул, алгы рәткә утырып, еш-еш кычкырган какча хатын ягына кулы белән төртеп, — әйе, сез, колхозга кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз, дип кычкырдыгыз. Уйлап әйтәсезме моны? Кәгазьдән, ягъни китаптан, фәннән башка, бүтән өлкәләрдәге кебек, авыл хукалыгында да уңышка ирешеп буламы? Без атом-төш, кибернетика, космос заманында яшибез. Кырчылыкта булсын, терлекчелектә булсын, шулай ук, кошчылыкта... Сезнең Зәйтүнә ханым моны бик яхшы белә... Фән-техника казанышларыннан башка алга китеп булмый. Буразнада ятып, тирестә аунап кына Америка, Европа илләре белән ярыша алмыйбыз. Бүгенге китәкчелектә грамоталы, киң карашлы кешеләр кирәк. Ә без тәкъдим иткән иптәш нәкъ әнә шундый, хөрмәтле ханым! Һәм ул янә бер кат бармак төрткән хатынга карап торды. Тегесе бу караштан куырылып куйды һәм үзе дә сизмичә, кычкырып ук әйтте: — Әйе, дөрес! Мин фәнгә каршы түгел... Мин бит чынлап торып эшли торган кеше булсын дип кенә әйтәм... — Эшләр! — дип, шөбһәгә урын калдырмаска теләгәндәй, кулы белән һаваны кисте секретарь. Һәм ул президиум артында утырган Фердинандка карап кисәк кычкырып сорау бирде. — Эшләрсезме, иптәш Исхаков? Тегесе елт итеп торып басты, хәрбиләрчә костюмын төзәтеп-тартып куйды һәм чатнатып кавабын да бирде: — Мин — партия солдаты. Партия кая кирәк тапса, көчемне жәлләмичә шунда эшлим! Халык айкала-чайкала, бөгелә-сыгыла көлде. Кайдандыр арткы рәтләрдән бер хатын-кыз: "Солдат кына булып калганчы, генералга үрләсәң, үзем үк кайнар кочакка алыр идем, иптәшкәем!" — дип кычкырган иде, көлеш, утка май сипкән кебек, янә көчәеп китте. Залдагы киеренкелек, кул белән сыпыргандай, кисәк юкка чыкты. Кешеләр тынычлангач, Дашкин янә сөйләп китте: — Иптәшләр, гәзитләр укып, радио-телевидение тапшыруларын тыңлапкүзәтеп барасыздыр, партия киләчәккә ачык курс билгеләде. Ил локомотивын яңа рельсларга куярга кирәк безгә. Китәкчебез Михаил Сергеевич демократия, билгелелек, ачыклык, плюрализм төшенчәләрен атап, киләчәк юлның да нинди булырга тиешлеген ачык төшендерә. Халыкның үзенә иктиһад бирү, мөһим мәсьәләләрне бергәләп тикшерү, бер-береңнең фикерен хөрмәтләү, кешеләрне тигез итеп күрү кебек таләпләрне партия бүгенге тормыш каршына куя. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, кулакларны кысрыклау, хәтта юк итү, дин кешеләрен мыскыллау, сәүдәгәрләрне, буржуазия калдыклары дип, төрмәләргә утырту фактлары да булды. Партия хәзер мондый гамәлләрдән читләшә һәм шул эшне башкаручылар белән араны өзә. Без һәр кешене хөрмәтләү, аңа ирек бирү, иктиһад итү мөмкинлекләрен тудыру ягында торабыз. Китәкчелектә камчы уйнатулар бетәргә тиеш! Кыскасы шул: хөрмәтле иптәшләр, без сезгә тәкъдим иткән Исхаков хәзерге партия линиясен ифрат шәп аңлый, ул сезне дөрес юлдан китәкләр! Президиумда утырган Рәүф авылдашларының күз-карашларыннан, сулышларыннан сизеп тора, зал өстендә рәис сайлап кую гаме тоныкланды. Монда район түрәсенең сөйләвенә соклану, киләчәк тормыш яме белән юану тойгылары өскәрәк калка. Нәтикәсе алдан ук ачык, билгеле инде сайлауның, төтен кибәреп, Дашкин киңәчәк. Чынлап та, күпчелек тавыш белән "Ленин юлы" колхозчылары үзләренә башлык итеп Фердинанд Исхаковны сайлап куйдылар. Тыштан сиздермәскә тырышса да, кыелыш карарына иң көенгәне һәм гарьләнгәне парторг үзе булды. Алданды... Кәкре каенга ничек оста, шәп терәделәр аны! Беренче, Исхаковны сайлау таләпләре үтәлсен дип, сан-исәп өчен генә тәкъдим итә кебек тоелган иде. Белә бит Рәүф ул үтереп мактаган кешене. Кәгазьдәге сәясәт эчендә яшәп, акылы тәмам томаланган булуын, зур түрәләргә юбилей, бәйрәм кичәләрендә речь тотар, докладлар сөйләр өчен текстлар язып бирергә генә маһир икәнен белә ләса. Өлкәдә арттан этүчесе бар аның, шуның аркасында гына райком штатына эләгеп тора бит ул... Хәер, чукынсын, торса, урынында һаман мүкләнгәнче утырсын иде шулай. Тик нишләп аның колхозга башлык булып килүенә юл куйды соң партия секретаре? Аның бит үзенә Фердинанд белән бергә эшлисе бар. Их син — түнгән баш, куян йөрәк! Шакиров, район вәкилләрен озаткач та, эңгер-меңгер дип тормады, Зәйтүнәнең өенә юнәлде. — Ни хәл бу, Зәйтүнә Хәнифовна, — диде ул, шактый ярсып. — Сез бит безне пычаксыз суйдыгыз! Чәчәкле халатын киеп, кухнясында савыт-саба шалтыратып торган хатын акланмады: — Гаепле мин, Рәүф, гаепле... Тик син райкомга каршы баруның нәрсә икәнен беләсең. Дашкин миңа моны янә бик яхшы аңлатты. Ишетмәгәннәремне ишеттем мин өстән сыйпап, астан кисә торган тәти кешедән. Һаман күңел болгана! Миңа зал каршында самоотвод бирүдән башка чара калмады. Аңлавымча, Рәмзил белән дә шундый хәл килеп чыкты шикелле, Рәүф... — Иштегез ишәк чумарын! — Рәүф фиркадәшләрен гаептән йолырга теләми иде. — Йә, хәзер Исхаков белән нишләрбез инде? Бу Шәкүр абый кебек колхоз өчен кан атмас, мыегын да селкетмәс. Әнә, кайбер күршеләр муеннарыннан бурычка батканнар. Без дә шул хәлгә төшсәк нишләрбез? Горбачёвта колхоз кайгысы юк. Бар белгәне пере-строй-ка! Ул мәрәкәләре белән кая китереп терәр безне? — Рәүф, эчәсеңме? — диде Зәйтүнә кисәк. — Бераз тынычланырсың, ичмасам. — Булса, салып бир! Йөрәк янганчы, хәмер янсын! Бала-чага урын-кир әзерләп әвәрә килә иде. Рәүф, авыл мужикларынча, кырлы стаканны аяк өсте генә түңкәрде дә, хукабикәгә рәхмәт әйтеп, чыгу ягына атлады. Аяклары өенә тартмады. Тәмәкесен кабызды, үзе дә сизмичә, басу юлына чыкты, балачактан ук ияләшкән калкулыкка юнәлде. Хәзер караңгы, ә көн яктысында монда дөнья уч төбендәге сыман. Күзләр манзараны күреп туймый, ә бар һава үпкәгә агыла кебек, рәхәт... Хәер, төн булса да, кырга яз сулышы таралган. Ара-тирә боз элпәсе аша укым төсмерләнә... Рәүфне һаман кыелыш хәлләре, гарьчел тойгылар эзәрлекләде. Кисәк ул Дашкиннан тәмам күңеле кайтып, элек һич татымаганча хисләнеп, тансыклап, Кукушкинны хәтерләде. Өстеңә ничек кенә дәһшәт булып ябырылмасын яисә үз дигәнен үтәтергә омтылмасын, ул барыбер сиңа аңлаешлы, ачык кеше булып кала иде. Әйткәнен эшләде, вәгъдәсендә торды Леонид Харитоныч. Бүгенге Беренче кебек халык алдында комедия корып, хезмәттәшләрен хурлыкка калдыру да аңа тәмам ят булды. Китди мәсьәләләрне хәл иткәндә, төлке Дашкин сыман, әллә нинди эз бутаулар ясап, чынлыктан читләшмәде, халык, коллектив фикеренә отыры каршы чыгарга базнат итмәде элеккеге Беренче. Ә яңасы — демократ! Үзгәртеп кору күбәләге! Кызганыч, реалист Кукушкин буыны кысрыкланып сәяси мәйданнан китә, тамырсыз-йөгәнсез маргинал демократлар өере иктимагый аренага ыргыла. Зәйтүнә әйтмешли, өстән сыйпап, астан кисүче, йомшак кәеп катыга утыртучы адәмнәр гамәлдә ниләр башкарыр? Март таңының офыкка карандаш белән генә сызган кебек зәгыйфь кызыллыгын "Ленин юлы" колхозының фирка китәкчесе әнә шундый олы шик-шөбһәләр белән каршылады. Аның өйгә юлы үзәк урамнан, Ленин һәйкәле яныннан үтә иде. Нишләптер ул баганадагы ут яктысыннан хасил булган шәүләгә басарга көрьәт итмичә туктап калды. Кентекләп сынның үзен күзәтергә кереште. Мәһабәт гәүдә кул изәгән тарафка күтәрелеп караса, аһ итте: — Ильич, син кай тарафка өндисең? Таң бит бөтенләй башка яктан сызыла... Скульптураны кәй көнендә урнаштырганнар иде шул. Башларында кибәк булганмы? Хашия карчык әйткәнчә, кәй һәм кыш фасылларында таң тарафы төрле якларга күчеп, Ленин кулы бик хаталана икән. Шайтан таңы ясый дигәнме? Кинәт Рәүфнең миен уй кисеп үтте: Ильич күрсәткән юл — кыйбла анык булмагач, бездә ил корабының юнәлешен бутаучы-үзгәртүче ялган узаманнар табыла, иман тотмаган һәм таянырга яраксыз иярченнәр килеп чыга. Иярчен дигәннән, син үзең кем соң, диде эчке тавыш. Элекке, революция елларындагы аскет түгелсең. "Ватан өчен, Туган ил өчен!" — дип башларын сугышта салган коммунистларга да охшамагансың. Бу гамәлләреңнән күренеп тора. Ферма янганда, син дә шунда идең, ник утка син түгел, ә Шәкүр абыең керде? Китди, хәтәр хәлләр килеп чыкса, үз-үзеңне саклау әмәлләре эзлисең, каваплылыкны, кае чыкса, кешегә аударасың, Рәүф. Таны шуны! Фиркада эшләвең дә иман өчен түгел, акча хакына бит. Вазифа! Әйе, вакланды, зәгыйфьләнде хәзер большевик-коммунистлар, дип нәтикә ясап куйды башбирмәс эчке тавыш. Тик, диде ул, моңа аерым коммунистлар гына гаепле түгел. Моңа партия үзе гаепле, чөнки үз әгъзаларыннан аерым каста ясады: хакимияткә утыртты, китәкче, түрәләр итте, кешеләр өстеннән хөкем итүче судья да, кан алучы палач та булды сезнең фирка. Ә власть кешене боза бит ул, аның рухын тарката, Рәүф. Туры әйткәнгә ачуланма, халык сезнең өерне тычкан тотмаган ата мәчеләр итеп күрә... Ниһаять, Рәүф Шакиров үзен байтактан борча кебек талаган сорауга шулай көтмәгәндә кавап тапты. Күрәзәлеге дә, теләсә кайсы багучыныкына караганда да, дөрескә чыкты. IV ...Фердинанд Исхаков Шәкүрнең кисеп ташлаган тырнагына да тормады. Эш кешеләренең вакытын алып, туктаусыз мораль укыды. Гәзитләргә карандаш белән сызып-сызып кыйган тезмәләрне туплап, кешеләргә акыл өйрәтте... Аның иртәнге сүзе кичкә ярамады, гамәле башлаган эшне чуалтты. Ә торабара таңнан эреле-ваклы китәкчеләр кыела торган идарә нарядына килүдән дә туктап, хезмәт көнен планлаштыруны бөтенләй дә ярдәмчесе Хариска тапшырды. Түрә, янәсе! Аның каравы, кесәсендәге мөһерен бик еш финанс кәгазьләренә чәпәп, колхоз акчасын үзенчә тотарга өйрәнде. Челән кебек адәмдә бик тиз корсак бүртеп чыкты. Үзенә Чардаклыда ике катлы коттедж салу, "иномарка" алу хәлләренә дә күз йомдылар. Партия утырышларында берничә кат тәнкыйтьләделәр дә үзен. Дашкин әмеренә буйсынып, председатель колхоз миллионнарын районның тишек-тошыкларын каплауга, хәерчелеккә төшкән хукалыкларны өстерәүгә сарыф итә башлады бит. Кавабы да әзер икән: партия берәү меңнәр өчен, меңнәр берәү өчен, дип үзара ярдәмләшеп яши, янәсе. Беренче каршында демагог рәисне, аның лозунгын фаш итеп кара?! Дашкин үзенекен кыерсытырга бирми. Атканың бумеранг булып үз башыңа гына кайтачак... Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. "Ленин юлы"нда элекке булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж кыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? Һәм бер иртәдә, нарядка килеп, Исхаков әйтеп салмасынмы: — Иптәшләр, көзгә без сыер фермасын бетерәбез. Илдә иткә кытлык, сатып акчасын банкка салырбыз, ә язын нәселле сыерлар кайтартып, ферманы яңартырбыз. Әйбәт идея бит бу. Шулай без берьюлы ике куян атабыз, иптәшләр! Утырыштагылар шактый вакыт эндәшми тордылар. — Фердинанд Әгъзамыч, сез бу сүзегезне уйлап әйттегезме? — диде парторг. — Күрше өлкәләрдән салам ташучылар бар. Безгә дә шул мөмкинлекне карарга иде! — Уйланасы уйланган, Шакиров. Мин Дашкин белән киңәшләштем, хуплый, — рәис калын күзлеге аша Рәүфкә чекерәеп бакты. — Ә, шулаймыни? Сөйләштегезмени, хәл иттегезмени? — дип үртәде аны парторг. — Сез, абзыйлар, нәселле сыерның күпмерәк торганын беләсезме соң? — Хәбәрдән йөзе кызарып чыккан ферма мөдире Харис сикереп үк торды һәм үзе үк әйтеп тә салды: — Машина бәясе! Каян табарбыз шул сумманы? Фердинанд каушамады: — Без районга ярдәм иттек бит. Алар да булышмый калмас. Моңа иптәш Дашкин ышандырды мине. Юкка хафаланасыз, тәүлегенә һәркайсы берәр пот сөт бирә торган сыерлар фермасын яңарту — реаль күренеш, иптәшләр. Хәзерге китәкчелек тормышка йөз белән тора. Курыкмыйк! Икенче көнне иртән идарәгә савучылар төркеме килеп тавыш куптарды. Сүзне сул бите янгын вакытында көйгән Дания башлады. — Шәкүр абый, сыерларны саклыйм, дип утка керде. Син бетерәсеңме малларны? Үгез үлсә ит, арба ватылса утынмы сиңа? — дип, ул утлы күзләре белән Фердинандка кадалды. — Сүзебез шундый: берәр сыерга тотынып карагыз, бөтенебез эштән туктаячак! Менә шуннан китте, китте... Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, савучы хатыннар куптарган бола — рәис белән колхозчылар бәрелешен "Ленин юлы" идарәчеләренең күргәннәре юк иде. Менә шул көнне үк парторгка райкомга барып, рәисне төшерү мәсьәләсен куярга һәм авылда кыелыш ясарга кирәк булгандыр, әмма көрьәт итмәде Шакиров. Исхаковны Дашкинның яклаячагы көн кебек ачык иде... Берничә көннән өстән, республиканың хөкүмәт башлыгы Сарбаевтан да, корылык сәбәпле, хәлсез хукалыкларның эре малларын пычак аша үткәрергә кирәк, дигән күрсәтмә килде... Әлеге елда Чардаклы районы хөкүмәткә ит тапшыру планын ике тапкырга арттырып үтәп, беренче секретарь Эдуард Дашкин данга күмелде, ә "Ленин юлы" колхозчылары ярык тагарак алдында торып калды. Ферманы яңарту турында сүз дә юк. Колхоз кассасында килләр исә. Ә Дашкинның, кыш узмас борын, Чардаклыдан эзе суынды. Шундый булдыклы фирка вәкилен төпкелдә тоталармы соң? Аны министрлыкка эшкә алдылар. Бетте, кем әйтмешли, эре мөгезле терлек. Сыер фермасының хукалыкта никадәр мөһим акча чыганагы булуына тик шул вакытта төшенделәр. Айлык хезмәт хакын өләшү, машиналарга ягулык-май сатып алу сөтлебикәләр исәбенә булган икән... Хезмәтләре өчен акча түләмәгәч, халык колхоздан кача башлады. Ирләр Туктагулдагы нефть промыселенә агылды, хатын-кыз исә Чупайда ачылган кирпеч заводына юл тотты... Берничә елдан колхоз тәмам бурычка батып, банкротлыкка төште. Борис Ельцин заманында мондый хәлгә тарыган хукалыкларның язмышы билгеле инде. Яэкүк һәм Мәэкүк өргән кебек, авылга кыямәт килде. Багучы Хашия карчык дөрес юраган шул. Туктаусыз бәлаләр яуды, факигаләр килде авыл үзәгенә басып, үзе дә белми, каядыр, нәрсәгәдер кешеләрне өндәп кул изәгән Ленинлы Дөм-дөмгә. ...Көзнең болытлар эленеп торган сүрән бер көнендә, октябрьнең алтысында, Рәүф Шакиров, соңгы елларда шактый бирешеп, башын чал чәчләр каплаган чандыр ир, кулына киңелчә киндер букча алды да, авыл читендәге зиратка юнәлде. Бүген Шәкүрнең туган көне... Моны онытып яисә бутап буламы соң? Нәкъ 23 ел элек иде бу. Яушевны Хезмәт Героена тәкъдим итү өчен документлар әзерләнгәндә, партком секретаре председательнең туу көнен ачыклады. "Әйдәле, Шәкүр абый, клубта кичә ясап, туган көнеңне үткәрик. Илле яшь бит!" — Яле, кычытмаганны кашыма! — диде гадәтенчә кырыс итеп рәис. — Әллә ничаклы расхуд була, аннары кешеләр тегене-моны сөйли башлый... Теләге булган килсен, тавык суйдырырмын да, берәр чәркә төшереп, бәйрәм ясарбыз соң. — Алайса, өйдә чиләнгәнче, юньле адәмнәр кебек пикникка чыгыйк. Нәрсә, эш беткән диярлек, идарәгә ял бирерсең. Райондагы кайбер абзыйларны чакыру да зыян итмәс. Карале, Шәкүр кычкырышырга гына түгел, сый-хөрмәт күрсәтергә дә бик әвәс икән, дисеннәр... — Әйдә, алай бик теләгең булса, яланда оештыр соң берәр нәрсә, — дип рәис кулын селтәде. Ык буендагы аулак аланда менә дигән мәклес үткәрделәр. Авылның мәртәбәле кешеләрен, эреле-ваклы китәкчеләрен әйткән дә юк, райүзәктән дә төялешеп килделәр бит. Хәтта Беренче үзе дә хозурланып, зур чәчәкле кулъяулыгын кулына тотып сөртенә-сөртенә, рәиснең туган көн бәйрәмендә катнашты. Кукушкинның юбилярны татар телендә котлавына хәйран калдылар. Көн әбиләр чуагына хас кояшлы, кылы булды. Кайберәүләр хәтта елгада коенып та алдылар. Табын ресторанныкыннан һич ким булмады. Сырасын, кымызын, хәмерен дә ящик-ящик китергәннәр иде... Бәйрәм итеп әй кинәнде эш башында торган кавем! Шәкүрнең чәркә тотып мәклес алдында ниләр сөйләвен дә бик ачык хәтерли әле зиратка атлаган чал ир. — Иптәшләр, котлыйсыз — рәхмәт! Исәнлек телисез — янә дә сезгә рәхмәт! Исәнлек-саулык председатель кешегә бик тә кирәк шул. Эше тавык чүпләп бетермәле түгел бит аның. Ту тегесе, ту монысы килеп чыга. Шулай да мине көндәлек мәшәкатькә батып, тома сукыр хәлгә төшкән бәндә дип тә уйламагыз. Мин бик еш авылыбызны уйлыйм. Үсә, матурая бит, егетләр, Дөм-дөм! Әле кайчан гына салам башлы ызбалар, читән йортлар иде бездә. Ә хәзер һәркемдә бишпочмаклы, калай башлы зиннәтле өй, уты гөлт иткән. Ә тиздән, Ходай язса, газын-суын үткәрербез, урамнарга асфальт кәярбез. Яшьләр авылда "ду" тузып эшләр, күңел ачар, гөрләр әле безнең Дөм-дөм! Әйдәгез, матур тормыш, имин киләчәгебез хакына тотып куйыйк әле, егетләр! ...Рәүф кара гранит ташына мәрхүмнең исем-шәрифләре алтын хәрефләр белән язылган чардуган каршына килеп чүгәләде. — Исәнме, Шәкүр абый, туган көнең белән! — Кисәк үз акылы үз теленә хәйран калды. "Шәкүр абый!" диде бит. Югыйсә, күптән инде үзе мәрхүм яшеннән узган ласа. Бабай булып бара. Зиратта исәннәр вакыты көчсез, юрист әйтмешли, статуссыз була, күрәсең. Узган вакыт дилбегәсен әрвахлар үз кулларыннан ычкындырмый кана... Ул, шулай уйлана-уйлана пакет эчендә казынып, кулына стакан алды. — Синең исәнлеккә, Шәкүр абый! Герой рәис хөрмәтенә! — Һәм ул стаканын каплап, тозлы кыяр кабып куйды. — Мәрхүм белән күрешүгә килүнең йоласы шундый, гаеп итмә! Хәзер татары ни, урысы ни — толерантлар бит. Мөфти мәчеттә урысча вәгазь укый, поплар, колбасаны боздылар дип, елкы итенә ябырыла... Хәер, бу шайтан суын тотмасаң да, гомер буе "Ата коммун" кушаматын йөрткәч, барыбер мине суфыйлар рәтенә куймаслар. Бер башлагач, гөнаһ фәрештәсе, әйдә, дәфтәрен азакка чаклы тутырсын инде. Әйе, савап кыям дип, кайберәүләр сыман кан атмадым шул. Бу гөнаһлы дөньяда изге булам дисәң, урманда качып яшәргә кирәк. Ә кеше белән эшләгәндә, адәмнәр башыннан йөргәндә, кайда савап, кайда гөнаһ, шайтан үзе дә аермас... Синең анда, Шәкүр абый, хәлләр ничектер, ә мин турысын әйтәм, окмах дип юанмыйм. Зөбанилар утка тотып, акырта-бакырта чистартмый булмаслар. Ә барыбер дә мәхшәр коесыннан бер котылып, эх, шул окмахны күрсәм иде, дигән теләк бар, Шәкүр абый! — Рәүф тәмәке кабызды. Төтен суыра-суыра, сүзен дәвам итте. — Хәзер син миңа: "Йә, сөйләп кибәр, комиссар, колхоздагы хәлләр ничек анда?!" диярсең. Әйе, сөйләрмен. Тик, Шәкүр абый, мин байтактан комиссар түгел инде. Парткомнарны күптән туздырдылар бит. Син белмәгән Ельцин коммунистлар фиркасының Рәсәйдәге хакимлеген закон белән үк тыйды. Гакәпме? Ә без синең белән райком ишекләрен ачып кергәндә, ләхәүләләр укый идек... Алай... Парторг булмагач, кем инде син хәзер, барыбер гади бер колхозчыга әйләнмәгәнсең бит? дип сорарсың инде, Шәкүр абый. Юк, мин бу әверелештән һич оялмас идем. Тик колхоз да тәмам бетте бит, таралды. Хас тузгытылган күч булдык!.. Умарта күче, дим. Моны әйтергә дә оят. Тик син корган, төзегәннән бернәрсә калмады хәзер. Кешеләр дә таралды. Дөм-дөм буп-буш. Нигездә калганы кулы нәрсәгә ята, нинди һөнәр белә, шуның белән тамак туйдыра. Әй, сиңа киңел, син һаман герой! Дөм-дөмнең соңгы могиканы булып каласың, Шәкүр абый. Ә без... без кемнәр? Рәүф янә иелеп букчасында әвәрә килеп алды, хәмерле стаканын күтәрде. — Әй, Шәкүр абый, син колхоз дип кан аттың. Утка кердең. Гафу ит безне, саклый алмадык шул син корган, төзегәннәрне. Оятсыз, затсыз сатлык кешеләр кулына күчте колхоз кыйган байлык. Инде кичер, кичерә күр, Шәкүр абый, безнең ваемсызлыкны! Горбачёв та, Ельцин да түгел, шулай ук Дашкин, Фердинанд та түгел, тик үз ваемсызлыгыбыз белән һәлакәткә китердек, таркаттык илне. Безгә хезмәт кешесе өчен дип кан койган буыннар каршында оят, Шәкүр абый, беләсеңме шуны!.. Чал ир стаканын кисәк эчеп куйды да эчтән сулкылдап күзләрен каплады... Элекке "Ленин юлы" колхозының соңгы могиканы Шәкүр Яушевның чардуганы каршында менә шулай нечкәреп күңел бушатты ул. Ә Дөм-дөмдә, пыскып булса да, тормыш дәвам итә әле. Бигрәк тә көтү кергәндә, мал-туарны барлаганда, әби-чәбиләр, бабайлар капка алдындагы эскәмияләргә утырышып гәп сатканда, авыл канлана. Тик элек күбрәк кеше тикшергән, килен-малайлардан зарланган булсалар, хәзер боларның телләрендә гел югары сәясәт хәлләре: — Бу миңле-тамгалы патшаны әйтәм, пристрое белән адәм мәсхәрәсенә төшерде бит безне. Нинди зур, шәп мәмләкәт идек. Хәзер дөнья хәерчесенә әйләндек тә куйдык. — Аны бит, ахирәтләр, хатыны Рәисә бик каты котырткан икән. Әмирикләр менә болай яшиләр, инглиз белән француз менә шулай шәп итеп тора. Немец тә һәйбәт көн күрә. Без дә тотыйк та шуларга ияреп яшәргә тотыныйк, дип иркәйгә тукыган икән. — Хатын сүзенә карап йөрсәң, төпсез коега төшкәнеңне дә сизмәссең... — Коесын белмим, ә базга төште инде, Фәйзерахман кордаш. Шул Горбачёвны әйтәм, туган көне булган икән. Мәскәүдә үзенә сәлам бирүче түрә дә табылмаган. Англиягә үк качкан ди. — Ельцинны да халык бик каргый... — Каргамыйча соң, кодагый. Мин капитализм корам, миңа калхузлар кирәкми, миңа фермерлар кирәк, дип бар дөньябызны болгатты. — Туктагыз әле, әбиләр! Ник таякны гел бер якка гына бөгәсез? Калхузлар әллә күпме крестияннең башына китте. Кулак, имеш! Болганса да, әле беркемне казаматка бикләгәннәре юк, Ходайга шөкер. Кир бар, ирек бар. Тот та син дә фермер бул! Ялкау бездә хәзер халык. Бөтен хикмәт шунда гына. — Хикмәт монда гына түгел, Галимкан. Бездәге дөнья — куласа ул, әйләнә дә китереп бер баса! Моннан соң Ходай хакимнәргә акыл, халыкка сабырлык бирсен инде. Намазга басып шуны гына сорарга кала безгә. — Карагыз әле, теге сатыла торган кәнсәләрне алмаганнармы әле? Һаман да хука чыкмыймы үзенә? Кемнең генә һиммәте китәр шуңа, байтак сумма торадыр ул. Яшерен агент Арбитраж управляющие Равил Галләмов иртән Чардаклы район хакимиятендәге офисына эшкә килгәч, Галина сәркатип, сөенче алган кебек, әйтеп салды: — Равил Фазлыевич, бүген безнең эштә түгәрәк дата, юбилей. Менә меңенче аукционга карточка тутырып ятам. — Шулай укмыни? — дип ихлас гакәпләнде управляющий. Димәк, биш еллап эшләү дәверендә чүкече белән өстәлгә суга-суга, "сатылды!" дип сөрән салып, кешеләр кулына мең әйбер озаткан ул. Түзмәде, үз-үзен үртәп куйды: "Торгашлыкка якын барасы кеше түгел идең югыйсә..." Галләмов бу шөгыльгә кадәр Чардаклы райкомында оештыру бүлеген китәкләгән иде. Чандыр, теремек, хәтта ашын да аягүрә генә капкаларга гадәтләнгән бу яшь ир фирка оешмасы башкарасы әллә нинди шөгыль, чараларны да маһир нәкышчы кебек күңел салып, әсбәтләп үткәрде. Үзен бу тынгысыз һәм чәбәлчекле эшнең остасы итеп танытты, күпләргә әшнә булып китте. Тик көннәрдән бер көн Кремльдән килгән указ белән райкомнар һәм парткомнар эше туктатылгач, Галләмов бер шөгыльсез торып калды. Ай үтте, ике. Өч ай... Сәлам бирүче дә юк. Нишләргә? Хезмәт биржасына барып чиратка басарга хурланды, мәктәпкә кайтып, электәге укыту-тәрбия вазифасына тотынырга аягы тартмады. Монда янә үзе дә аңлый алмаслык әллә нинди күңел киртәләре бар иде. Урамдагы тегендә-монда эленгән белдерүләргә, игъланнарга күз атып һәм кеше гәпләренә колак салгалап йөргән мәлдә, аның өендә бер иртә телефон шалтырады: — Алло, иптәш Галләмов, — диде үтә нәзакәтле хатын-кыз тавышы. — Министрлыктан борчыйбыз. Безнең шалтыратуның максаты шундый: эшкә урнаша алмаган булсагыз, без сезне кастингта катнашырга чакырабыз. — Кайда, кайда? — диде ир. — Кастинг! Ишеткәнегез юкмыни? Сайлап алу, конкурс мәгънәсендә... Кыскасы, иптәш Галләмов, эш урыны проблемасы булса, министрлыкка килегез. Көмһүрият хөкүмәте бинасы, 419 кабинет. Бу ягымлы өндә ниндидер ымсындыргыч нәрсә бар иде. Галләмов таң белән торып машинасын иярләде дә башкалага юл тотты. Менә үзәк хакимият бинасы... Әнә теге хатын әйткән бүлмә... Саллы ишек. Аны ачкач, колагына бәрелгән ягымлы тавышны да бик тиз абайлап алды — кичә шалтыраткан ханымныкы: — Иптәш Галләмовмы? Бик яхшы! Утырып, берничә минут көтегез! Затлы кабинет ишеге каршында була торганча, ул каушау кичерде. Мәгәр уйфикерләрен кепкә тезеп өлгерә алмады, аны керергә өндәделәр. Тик бусаганы атлап үткәч, үз күзләренә үзе ышанмады — каршында Эдуард Дашкин балкып тора: — Йә, нихәл иске дус. Чардаклы бичурасы! Иске дус ике яңа дустан яхшырак, диләрме? Менә үзеңне юксындым да эшкә кәлеп итәргә булдым. Әгәренки каршы килмәсәң? Чардаклыда май кояшы сыман вакытлыча гына балкып алган Беренче һаман кор телле, кешегә чырае ачык, аралашу маһиры икән. Түрәмен дип кәперәймәгән бу... Тик чигәсенә мул булып кырау төшкән дә киемендә рәсми пөхтәлек кенә арткан. — Эдуард абый, молодец Сез! Мәркәзгә килеп, нинди кабинетка утыргансыз! — Кабинет яулар өчен фантазия кирәк, Равил дус. Фантазия плюс тәвәккәллек! Шул нәрсәләрең булса, ишекләр ачыла ул. Сүздән, болар бармы синдә, дустыкаем? Шул хакта сөйләшергә телим дә бит мин синең белән. Һәм Дашкин яңа икътисад шартларына яраклашып, республикада арбитраж управляющийлар корпусын формалаштыру бурычы куелуын, шул эшкә, сыналган кадр буларак, Галләмовны да димләвен әйтте. Азак ничек диде әле Дашкин: "Карл Маркс яңа эчтәлек һәрчак яңа форма таләп итә дип раслый. Ә безнең күчеш заманы кешеләре исә яңа эчтәлекне иске формага салу мөмкинлеген дә дәлилләргә тиеш. Һәм тәвәккәл затлар шулай итә дә, иптәш орготдел! Яхшы кадр — алтын бәясе!" Дашкинның яңа эш хакында тәкъдиме Чардаклының статуслы эшсезе өчен күктән ишелеп төшкән бәхет кебек булды. Башкалада өч айлык курс үткәч, Галләмов кулына агач чүкеч тоттырдылар һәм менә шуннан бирле ул банкрот хукалыкларның мал-мөлкәтен аукционга чыгарып сатып ята. Арбитраж управляющие әлеге тәти чүкече белән шапылдатып өстәлгә суга икән, димәк, барысы да дөрес һәм законлы. Әмма Равил үзе дә таный, Рәсәй тормышына туксанынчы еллар башында иңгән һөнәр ияләрен газраилга тиңләүчеләр дә байтак булды. Халык милкен үзләштерү, эшсезлек, фәкыйрьлек, гаиләләр таркалу кебек социаль афәтләрне нәкъ әлеге эшем кешеләре китереп чыгарды. Тормышта барысы да Кремль түрәләре кәгазьдә язганча булмады шул. Сүз дә юк, хәлсез предприятиеләрдә арбитраж управляющийлары идарәсен урнаштырып, аларны банкротлыктан коткарасы, инде бу хәл кулдан килмәсә, һич югы аларда эшләгәннәргә тиярен бирәсе иде дә бит, акча исен сизеп, кырыңда козгыннар сыман кәкре куллы башлыклар, эшкуарлар, килкуарлар бөтерелә башласа, чүкечеңне үзең теләгәнчә сугып булмый шул. Өстәлдәге Фемида ханымга карап көрсенеп куярга гына кала: "И Ходай, кыек гамәлләрдән арала. Дөнья малы — дуңгыз каны... Тәмуг утларына ташлап, заяга харап итмә гафил бәндәңне!" — Равил Фазлыевич, кәгазьләр әзер. — Галина начальнигының өстәленә папка китереп куйды. Бүген "Ленин юлы" колхозының соңгы мөлкәтләре сатуга куела икән. Ике зур ягулык багы, киһазлары белән бер кыр кухнясы, тәгәрмәчләрдәге будка һәм таш правление бинасы... — Галя, меңенче аукцион, дип сөенче алдың алуын, тик сатлыгың ташка үлчим бит. Кеше каршына чыгарга да оят! — Әйе шул, Равил Фазлыевич, ә бит үзләре миллионер колхоз булган. Ә хәзер сөяк-санак кына торып калган... "Ленин юлы" колхозының мөшкел хәлләре мәгълүм булгач, арбитраж управляющие үзе дә нәкъ шулай уйлады бит. Миллионер колхозның мөлкәте зурдандыр, сатып хәл-әхвәлләрен рәтләп булмасмы, янәсе. Тот капчыгыңны! Сыер фермалары бишбылтыр юкка чыккан, тавыкларны, сарыкларны кетәклек, каралты-куралары белән фермер Штельманга сатканнар. Машина-трактор паркы да 23 техника берәмлеге тимер-томыр хакынча һаман шул Штельман милкенә әверелгән. Хәтта миллионнарга төшеп төзеткән өр-яңа тегермәнен дә колхоз тавыклар көләрлек арзан бәягә шул ук фермерга саткан. "Бирдемалдым" кәгазьләре дөрес, теркәү палатасы мөһерләре белән расланган... Галләмовка гакәпләнергә генә калды. Кайсы яктандыр, билгесез, әмма арада теләсә кемне төп башына утыртырлык маклер бар. Кем бу? Колхозны очлап чыккан председатель Фердинанд Исхаковмы, фермер Штельманмы, әллә соң боларның артларына ышыкланып эш итүче "яшерен агент" бармы? II Аукционны башларга вакыт киткән иде. Тиешле әсбапларны, документларны күтәреп утырышлар залына юнәлделәр. Монда байтак кына халык кыйналып, үзара гәп сатып яталар. — Хәерле иртә, хөрмәтле эшкуарлар! — дип залны сәламләде Галләмов һәм, кәһәт кенә өстәл артына урнашып, эшкә керешүләрен белдерде. — Банкрот хукалыклар милке арасында зуррак суммадагы лот — Дөмдөм авылы үзәгендәге правление бинасы. Өч заттан заявка бар, взнослары кертелгән. Тагын сатулашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез, каршылык юк, — управляющий кулына чүкечен алды. — Хөрмәтле эшкуарлар, әлеге таш бинаның башлангыч бәясе 300 мең. Киттек! 300 мең — бер, 300 мең — ике... — 320 мең! — дип тавыш бирде көрәктәй кара сакаллы, кызыл йөзле урыс агае алдагы рәттән, аягына басып. Галләмов аны белә, корсагы да бүртеп чыкса, чын купец буласы... Чардаклыда аракы кибете тота. Дөм-дөмдәге бинаны складка әйләндерергә нияте бар. Тегендә ящик куярга да урын юк, урлыйлар, дип зарланды. — 320 мең — бер, 320 мең — ике... — Управляющийны бүлеп, залда тагын кул күтәрелде: — 330 мең! Тавыш иясе — озын буйлы, бик ыспай кыяфәтле яшь ир. Шәһәрдән килгән бу. Сатыласы йорттан кәйге резиденция әтмәлләргә кыена. Тик, әйтүенчә, ихатасы бәләкәйрәк икән. Бакча, бейсбол суга торган яшел үләнле кишәрлек, бассейн булырга тиеш, ди. — 330 мең — бер, 330 мең — ике, 330 мең... — 335 мең! — диде кибет хукасы. — 350 мең! — Ыспай ир шулай ук әлегә үз ниятендә нык торуын раслады. Ә өченче дәгъвачы кая соң, ник тавыш бирми, дип уйлап алды шул ара управляющий. Бу Бишкурай авылыннан ишек, тәрәзә бизнесы белән шөгыльләнүче Габдуллин иде. Дөм-дөмдә әлеге бинаны киһазлап, мастерской ачарга кыенган иде бит. Аукционда катнашырга теләп, взнос акчасын да кертте. Киреләде микәнни? Авылда ул ниятләгән мастерской эшләп китсә, халыкка да әйбәтрәк булыр иде, дип уйлап Галләмов чын-чынлап эшкуар һөнәрчене юксынды. Мөгаен, акча юнәтә алмагандыр, бахыр. — 350 мең — бер, 350 мең — ике, 350 мең... — Управляющий әйтәсе сүзен әйтеп, чүкече белән сугарга кыенган иде инде. Кинәт аның күтәрелгән кулын яңгыравыклы хатын-кыз тавышы туктатты. — 360 мең! Барысы да үтә кызыксынып, арткы рәттән күтәрелеп түргә табан атлаган озын кара плащлы хатынга текәлде. Гәүдәсе шактый тулы, хәрәкәтләре салмак булса да, башын чөеп, түшен киереп тотуыннан аның үз кадерен үзе белеп яшәүче зат икәнен чамаларга була иде. "Каян бу асыл кош, кем булыр?" — дип уйлап алды Равил. Шулай да югалып, онытылып китмәде, үз эшен белде: — 360 мең — бер, 360 мең — ике... — 370 мең! — дип ярып салды ыспай ир янә. — 400 мең! — Аягөсте торып үз суммасын атаган әлеге хатын тавышында да ике сөйләргә урын калдырмаслык ныклы үкәтлек бар иде. Моңа инде берәү дә каршы килергә базнат итмәс кебек. Һөнәри тоем-сизенү белән управляющий да әлеге санны күтәренке тавышта яңгыратты: — 400 мең — бер, 400 мең — ике, 400 мең — өч. Сатылды! — Бер үк вакытта чүкеч тә шапылдап өстәлгә төште. — Шулай итеп, Дөм-дөм авылындагы правление бинасы 400 меңгә үз хукасын тапты, әфәнделәр. Ярты сәгатьлек тәнәфес! Галләмов сәүдә бәйгесендә өстен чыккан ханымны үз яннарына, өстәлгә чакырып алды. "Яңа милкегез белән котлыйм сезне! — диде ул, дулкынланудан йөзе кызарып чыккан хатынга карап. — Исәп-хисапны секретарем белән ясарсыз, минем исә сезгә берничә соравым бар. Кайда яшисез? Нинди кәсеп кешесе? Күчемсез милек нинди максатта алынды?" — Кайда яшисез, дип... Мин мондагы инде. Дөм-дөмнеке. Мәрзия Сәгъдиева булам, — хатын үз сандыгын ачарга бик ашыкмады. — Менә кичә соң гына правлениене сатасыгызны белгәч, булган акчаны кыештырдым да сезгә чаптым. Гаиләм ифрат зур, йорт кирәк!.. Әтием шәһәрдә фатирын саткан иде. Нәрсәгә безгә өч бүлмә, ди... Туганнарым да күп, һәркайсы күтәреште. Биргәч, алдым инде, акчаны әйтәм. Бурычлы үлми, диләр бит. Түләрмен әле! — Үзегез нинди эштә соң, Мәрзия ханым? Хатын сөяленә баскан кебек, йөзен кыерып, карашын аска төшерде. Аннары кисәк нәүмизләнеп яшькелт күзләрен Галләмовка текәде. Күрәсең, бу матур хатында ниндидер эчке гасабилану бар. — Авылда яшәгәч, кем буласың? Колхозчы инде. Бригадир кушканны башкардык. И, ул колхоз тиеннәренә генә калсаң, башың хәерчелектән чыкмас. Дөрес тә. Хәзер әнә капчык тотып саилчы буласы гына калды... Ярый үзебез тырыштык инде. Сөт-май сатасың, күкәй... Иткә дип мал асрыйсың. Ал-ял күрми. Сатып кыясың инде шулай... Ниһаять, Галләмов хатын вәсвәсәсенә ачык төшенде. Дәүләт кешесе булгач, акча чыганагын тикшерә дип курка. Күпләрдә калка торган шик бу. Сәвиттән калган чир. Бер аяк базар иркенә, акча, мал кыю нәфесенә басса, икенчесе кыек гамәлен кешегә фаш булыр дип шикләнеп, итәк-киңне бик кыеп эш итү заманында кала. Бу Мәрзия Сәгъдиева Равилны прокурор дип беләме соң? Аукцион үткәрүчегә бик кирәк инде сезнең акча чишмәсен тикшерү... Кыйгансың — молодец! Үзеңә кирәген сатып алгансың — игелеген күр! — Мәрзия ханым, анкета өчен генә бирелгән сораулар иде, борчылмагыз, — диде ул үзалдына үртәлеп һәм тәмәке тартырга дип коридорга юнәлде. Шулай да Галләмов — кеше бит, күңелендә сорау торып калды. Кем соң бу? Ире бардыр бит. Ник бер сүз әйтмәде? Каракның бүреге яна дигән сыман, нишләп үрсәләнде соң бу чибәр хатын? Кичен эшләрен төгәлләп, аукцион документларын папкага теркәгәндә, управляющий Галинага кәгазь сузды: — Мә әле, сеңлем, кампитердән карале, кем булды соң бу Сәгъдиева? Секретарьнең бармаклары клавиатурада уйнап алды: — Сезне нәрсә кызыксындыра, Равил Фазлыевич? — Ире бармы? Булса, кем, кайда эшли? — Бар, менә күрсәтелгән: Рәмзил Сәгъдиев, 1959 елда туган. Эш урыны — "Ленин юлы" колхозының экономисты... — Булды, рәхмәт, Галина, кирәген белдем. Моннан соң арбитраж управляющие Равил Галләмовка "Ленин юлы" колхозы милкен сатуда маклерлык гамәлләре күрсәткән "яшерен агент"ның кем булуы ап-ачык иде инде. Шунысы да бәхәссез: маклерлык хезмәте өчен икътисад белгече Сәгъдиевка аз түләмәгәннәр, хатыны Мәрзия кызыл акчаларны пачкалап тоткан бит. Төнге кунак Иртәгесен Мәрзия йорт эшләреннән арынды да балаларын ияртеп идарә бинасына, юк ла... хәзер инде аның законлы милкенә әйләнгән өенә килде. Калай түбәле, кызыл кирпечтән салынган биниһая зур бу йорт аныкы, Мәрзиянеке бит! Эчке хис кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачкан чакта, ут өстендәге сөт кебек ташып чыкты. Ул ире белән кычкырышса кычкырышты, әмма барыбер үз дигәнен итте, сатып алды бит уена кергән йортны. Хәзер инде хыялындагыча чәмләп чукларга, бизәргә генә кала. Элекке алпавытлар, морзалар ызбасы кебек булсын! Иң башта ихатасы белән күңелләрне яулар Мәрзия корган кәннәт. Капкадан кергәч тә, өй бусагасына чаклы кызыл кирпечтән тезгән кыйнак юл булыр. Аның ике ягына да гөлләр утыртырлар. Аллея астра, георгин, роза, лилия кебек эре, төрле төсләрдәге чәчәкләр белән балкыр. Шуннан сул якка таба крыжовник, карлыган, кура киләге куаклары рәт-рәт булып тезелеп китәр. Ә уңъяк суган, кыяр, кишер, помидор кебек яшелчә түтәлләре белән тулыр. Арырак теплица куярга да исәбе бар Мәрзиянең. Ихатада сыер, сарыкка түгел, тавыкларга да урын булмаячак. Туйды хукабикә тояклар белән изеп сазлыкка әйләнгән маллы йорттан. Күпме чистартсаң, юсаң да, балалар галош элеп бер-ике әйләнеп керсә, бусагаңа гына түгел, өеңә дә катламы белән саз утыра. Баласы бала, мәчесе, көчеге дә паласыңа чүмәшеп яисә караватка ук менеп, тәпиләрендәге мәтене коя бит, валлаһи... Шул саз, пычрак белән алыша-алыша да диванага әйләнерсең. Юк, китәр, таш йортта суы, туалеты эчтә булыр Мәрзиянең! Тышы шулай ялт итеп торыр бу йортның. Ә эче? Иң элек урам ягына караган өч тәрәзәле, хисапчылар утырган бүлмәне дивар белән аерып кибет эшләрләр. Иргә дә, хатынга да гадел кәсеп булыр бу. Тик Сания магазинындагы сыман ипи, кәнфит, прәннек, шикәр кебек тәм-том сатмаслар. Юк, көндәшлек кирәкми! Хукалык товарлары куярлар монда, югыйсә буяу, лак, кер порошогы артыннан да 25 чакрымдагы райүзәккә машина куалар. Мәрзия үз кибетендә хатын-кыз почмагы да ясар. Иннек-кершән, ислемайлар, шампуньнарның төрләре шәһәр кибетләренекеннән һич тә ким булмас, язган булса. Тагын нәрсә? Өйләренә керү өчен, һичшиксез, аерым ишек уярга кирәк. Әнә кырый тәрәзә моңа бик кулай. Рамы барыбер какшаган. Ә... тәрәзә дигәннән, барысын да еврога алмаштырырга кирәк. Бүген үк Бишкурайга барып, Габдуллинга заказ бирергә онытмаска иде. Әй, Габделкаюм шатланыр инде. Аңа нихәтле эш монда! Тәрәзә дә, бүлмә дә ифрат күп, һава иркен. Инде балалар да берсе өстенә берсе өелеп ятмаслар, Аллаһы боерса. Каенанасына да аерым бүлмә кебек нәрсә әтмәлләргә кирәк. Югыйсә, намазын да тыныч кына укый алмый, бахыр, Фәрһаты белән Ләйләсе йә намазлыгына килеп ауный, йә кочагына сикерә. Намаз дип тормый, назлап сөеп куя инде каенанасы. — Әй, оланнар, килегез әле монда, — дип кычкырды Мәрзия, төрлесе төрле якка йөгерешеп, сикерешеп яткан балаларына яратып карап. — Килегез, кил! Ягез, бергәләп карыйк, кайда кухня, кайда зал булыр? Кайда йокларбыз, кайда дәресләр әзерләрбез? Ягез, сайлашыгыз! Әйдәгез! Һәм Мәрзия йөз-биттә бер-берсенә шактый охшаш булсалар да, яшьтәге аерымлыклар аркасында буй ягыннан кайсы колга, кайсы кәрлә булып күренгән бәгырь кисәкләрен китәкләп, идарәне бүләргә кереп китте... Кичен табынны кыеп, савыт-сабаны урнаштыргач, Мәрзия диванга ире янына килеп елышты. — Әтисе, без бит бүген кыйнаулашып ызба карарга бардык. Үзегезгә ошаган бүлмәне сайлап алыгыз, дигән идем, кызлар кассирныкын яратты. Малайлар безгә бухгалтерныкын бирерсез, диләр. Утырышлар залын кухня итәрбез, мөгаен. Иркен булыр, тышка да якын. Ә председатель утырган төштә зур зал, кунак бүлмәсе булыр. Кояш анда көнозын — бер ягы кыйблага карый, икенче яктан шәфәкъ тора. Матур булып бакча күренә... Ә үзебезнең йокы бүлмәсе кайда булыр, каным? Сиңа парторг бүлмәсе ошамасмы? — Миңа берсе дә ошамый. Әйттем бит, — диде Рәмзил, элекке тискәрелеген күрсәтеп. — Андагы ызгыш-талашлардан гарык булган идем, инде шунда барып яшәргәме? Үз нигезебездә ызба салып кергән булыр идек әле. Тактың башка бәла! — Рәмзил, мин сиңа ничә санап күрсәттем бит. Хакы өчләтә арзан, урыны матур бу йортның. Менә күрерсең, ишек-тәрәзәләрен алмаштырырбыз, ремонт ясарбыз да карап туймаслык булыр. Син ызба сала башласаң, өч-дүрт ел төзелеш мәшәкатеннән, чокыр-чакырдан арынасы түгел, йортта мәхшәр куба! Ә монысы бер-ике айдан әзер була, Ходай язса! Мин уйладым, Чардаклыдан малярлар бригадасын чакырабыз, слесарьлар китерәбез. Рәмзил, бәлки үзең дә кылылык батарейларын урнаштырырга керешерсең. Кешегә түләгәнче, дим... Хатын беркавым иренә сынап карап торды, тегесе янә сыртын кабартмагач, күптән эчен пошырып торган нәрсәне тәвәккәлләп әйтеп салырга булды: — Рәмзил, Штельманың белән араны өзәрсең, бәлки? Иртә-кич йөрергә, унлап чакрым бит. Бензинга күпме китә? Аннары иң яхшысы — вакытында туктавың хәерле... Кан тыныч булыр. Сергеевкага озаткан саен, энәләр өтә мине. Монда кибет ачып кибәрербез, яшәргә китәр әле. Рәмзил, ә? — Акча яратасыңмы, каным? — дип ир Мәрзиягә очкынлы карашын текәде. — Яратасың. Һай, яратасың! Инде мәхәббәтең хакына түзәсең ул энәләргә. Штельман белән бер мичәүгә кигелдем мин хәзер. Минем башкача сәмән эшләү чарам юк. Аңладыңмы? — Һәм Рәмзил тавышын янә күтәрә төшеп әйтеп салды. — Йорт мәрәкәсен үзең башладың, үзең очла, яме? Ә мине тынычлыкта калдыр! — Очлармын шул!.. Тик акчаны кая куйдың дип үзәккә генә үтмә, яме? — дип үз чиратында кайнарлык белән кавап кайтарды Мәрзия. Алгы яктан муенына дисбе элгән Һәдия карчык килеп чыкты: — Рәмзил, нәрсә тавыш куптарасың? Ни бүлешә алмыйсыз? Балаларны куркытасыз бит. Улы эндәшмәде. — Юк, әни, борчылма! Һаман шул өй мазасы инде, — диде килен кеше. — Тарткалашмагыз! Бер сүздә булырга кирәк. Әле менә балаларны тыңлап тордым. Әй сөенәләр, кечкенәләренә кадәр бытылдый. Ызба аларга бик ошаган. Юк-бар сөйләп күңелләрен төшермәгез. Өй яме сезнең кулда. Һәдия карчык бераз тын торды да үзен борчыганны әйтеп салды: — Әле менә шуны уйлап торам. Мәрзия килен, ул таш Ленинны да сезгә саттылармы соң? Мөселман йортына килешерме икән ул? Нишләтерсез үзен дим?.. — Башка кайгың булмаса, Ленин хакында көяләнмә әле, әни! — диде малае. — Әни, без калай койма куярбыз, Ленин урамда калыр, — дип тынычландырды каенанасын килен. Гаиләдәге әлеге сөйләшүләрдән соң Мәрзия үзе сатып алган бинаны ызба итеп тергезер өчен икеләтә-өчләтә кегәр белән эшкә кереште. Бу заманда акчаң мул булса, әллә нәрсәләр ясарга, нинди генә юк әйберне дә табарга була. Ходайга шөкер, тегене-моны кайтарырга дип кешегә ялынасы да түгел, үзе руль артына утыра да ялт итеп китереп тә куя Мәрзия ремонтка кирәкле нәрсәләрен. Баштарак бу авыл хатынына ярамаган тагын, дип берничә яллаган урыс эшчесе "тяп-ляпка" эшли башлаган иде, хукабикә бураннар туздырды. Осталар шундук майлаган кебек булдылар. Һәркайсының артыннан "бишле" куярлык! Ниһаять, барысы да Мәрзия теләгәнчә эшләнде. Ызба эчтән дә, тыштан да ялт итте. Декабрь урталарында мамык-мамык ак кар явып торды, йорт күл уртасындагы аккошка охшап калды. Үткән-сүткән түзмәде, эчкә дә кереп күз салды. Тәмәке төтене, кәгазь-каләм исе белән ысланган стеналары ышкылып каешланган һәм идән сайгаклары какшап бирчәйгән кәнсәләр дә шундый күркәм кыяфәткә керә алыр икән, дип шаккатып чыктылар. Мәрзия күченүне дә озакка сузмады. Яңа елны Сәгъдиевлар яңа мебель белән киһазланган һәм балалар чыр-чуыннан, олыларның бәйрәм белән үзара котлашуларыннан яңгырап торган өйдә каршыладылар. Инде боларга матур итеп, Һәдия әби әйткәнчә, шөкерана кылып яшәргә генә калды. II ...Күмәч кебек түм-түгәрәк, әле бер телеме дә киселмәгән ел иртәсе. Рәмзил торып ихатага чыккан. Әллә эшкә барырга кыена, әллә иске ихаталарындагы мал-туарны барып карарга тели... Сәер, ак тынлык. Ул томанга да манчылган бугай. Дөнья үзенә патша булган яңа Вакытның киргә басуын, аяк атлап китүен көтәме? Чү, нәрсәдер гөрс итте. Ул да булмый, каршына дәү бер шәүлә килеп басты. Ләхәүлә... Пьедесталыннан төшкән Ленин бит бу! — Исәнмесез... Владимир Ильич! Яңа ел белән! — дип сихерләнеп кул сузды Рәмзил. Әмма Ленин сәламне алмады, ашыгып сул кулын чалбар кесәсенә тыкты, ә уңын пинжәк эченә яшерде: — Тәк, тәк, Сәгъдиев... әфәнде, диик инде. Халык милкен үзләштереп, күчемсез милек ясадың, димәк. Капитал туплыйсың, шулаймы? Йә, йә, аңышмаганга салышма! Сүз колхоз кәнсәләре турында бара. Рәмзил ярасына саксыз кагылган кеше кебек чыраен чытты. Авылда акча үзләштерү хакында теләсә кем, авызына килгән теләсә нәрсә әйтсен, лып итеп утыртырлык кавап табар иде, әмма революция юлбашчысыннан кисәк әче сүз ишетү, үзенә таба гаеп атылу ирне исәнгерәтеп куйды: — Сез нәрсә, Ильич? Ниткән әфәнде мин? Кем капитал туплый?.. Тик Ленин Рәмзилнең ык-мык килүен исәпкә дә алмады, телмәр тоткандагыча кулын селкеп, кайнарланып сөйләп китте. — Факт, Сәгъдиев, бер сез генә түгел, бүгенге Рәсәйдә йөзләр, меңнәр, юк, хәтта миллионнар жуликларга әверелеп, оятсыз рәвештә кәмәгать милкен үзләштерә, пролетар революция казанышларын юкка чыгара, шул нигездә илдә капитализмны реставрацияләү бара. Хезмәт кешеләре өчен һәлакәтле сәяси ситуациядә иң ачуны китергәне — эшчеләр һәм крестьяннар сыйныфының деградацияләнүе. Уйларга да куркыныч, дөнья капитализмы янавы түгел, милли буржуазиянең көчәюе түгел, бүгенге Рәсәй иминлегенә, кем дип уйлыйсыз, люмпен пролетариат яный. Әйе, әйе, люмпен пролетариат! Элек без аның кабахәтлеген, дошманга сатылуын даими фаш итсәк тә, бу кадәр кимергеч көчен, аркага пычак кадау мөмкинлеген искә алмаганбыз. Әйт, Сәгъдиев! Каян килеп чыктыгыз сез? Һәм нинди юллар белән сез урта сыйныф дип тәкъдир иткән социаль катлам тәшкил иттегез? Бу сорау хәзер мине чиксез уйландыра. Безнең большевистик тәгълиматта социализм чорындагы эшче-крәстиәннең социаль һәм рухи таркалу мөмкинлекләренә аз гына да шик тотылмаган иде бит. Чынлап, Сәгъдиев, бабаң — революционер, атаң — коммунист, анаң — яңа тормыш төзү активисткасы, ә кайдан керде синең эчкә буржуазия корты? Әйт миңа шуны! Ленинның үзенә төбәлгән нәфрәтле карашыннан Рәмзил тәмам коелып төште. — Иптәш Ленин... Владимир Ильич... безне өстән котырттылар бит. Үзгәртәбез, яңартабыз, диделәр. Тирә-юньдә шулкадәрле афёралы, шухырмухыр эшләр эшләнде, мин генә читтә калалмадым инде. Приватизациягә катнаштым шул. Минем бит гаиләм бар, ишле: хатын, әнкәй һәм биш бала! — Шулай укмыни? — Ленин кисәк күзгә күренеп үзгәрде. Күзләренә мәрхәмәт, шәфкать чаткылары бөркеп чыкты. — Хуплыйм, Сәгъдиев! Демографик хәлне яхшыртуга актив өлеш кертәсез, димәк. Аннары, күзәтүемчә, син акчаңны паразит элементлар сыман азып-тузып йөрүгә түкмисең шикелле. Һәрчак айнык, тәртипле күренәсең. — Әйе, әйе, бар тапканны өйгә кайтарам инде, Ильич, хатынга бирәм, — дип Рәмзил яктырып китте. — Аннары үзләштерә дию дә гайбәт бит. Саткан-алган, түләгән-кыйган һәрнәрсә кәгазьдә, мөһер белән беркетелгән. Документлар кулда, һичкем гаеп тагалмас! — Йә, сафсата корма, Сәгъдиев, беләбез, сездәге базар икътисады — тик күз буяу, халыкны алдау. Ул тулысынча байлар, маклерлар һәм аферистлар кесәсен калынайтуга корылган. Баегыз, капитал туплагыз! Ничек кыясыз, алымнары, юллары мөһим түгел. Шулаймы, Сәгъдиев? Тик бел, сезнең кая борсаң, шунда килеп чыга торган законнардан тыш пролетар вөкдан хөкеме бар әле. Бәлки ул безгә кагылмый, диярсез. Намусны сату — кешелегеңне юкка чыгару ул, эшкуар. Әйт, бармы, калганмы синдә вөкдан, Сәгъдиев? Йөрәге авырттырып чәнчеп куюдан Рәмзил кинәт күзләрен ачты. Тончыгудан котылган кеше кебек еш-еш һава сулады. Кайда ул? Өнме, төшме күргәне? Аның башы чатный иде. Кичә яңа ел төнен каршылап ныграк төшерелгән. Бусы хак. Яңа өйгә күченеп килүләрен дә хәтерләде ир. Хатыны аңа түшәкне элекке партком бүлмәсендәге диванга кәйгән иде шул. Ленин белән төшләнүе дивардан, һавадан булды микәнни? Йә Алла, ничек бугаздан алды бит, сыйнфый дошманы диярсең... Карурманда кызыл алмалар... Фәкыйрь балачак галәмәте булдымы бу, әллә табигатендә тәм-томга тартылу көчле идеме, Рәмзил сабый чагыннан ук алма турында хыялланды. Учны тутырган зур, кызыл, сусыл алма күрүгә үк, авызына сулар килә иде малайның. Тәмен көн дә татый, диярсең. Мә, тот! Нәфес котырткан алмалар "Әлифба", "Букварь" битләрендә тәгәрәшеп ятты. Рәсем дәресләрендә, өйдә бар ясаганы алма булды. Олылар сөйләгән окмахны да татлы алмалары белән адәмне әсәрләткән бакча дип күзаллады ул. Тик кулына берәү дә нәфесен котырткан алманы тоттырмады аның. Тәнәфестә яисә тегендә-монда бар кимергәне кытырмачка әйләнгән ипи кыерчыгы булды... Шуны хәтерләпме, Рәмзил ата кеше булгач, балаларын алмадан өзмәде. "Ашагыз, балакайлар, алмада витамин бик күп!" Чынында бәхетле, китеш дөньялы балачак Рәмзил күңелендә кулдагы кызыл, сусыл алма белән төсмерләнә. Учларыннан алма өзелмәсен Сәгъдиев сабыйларының! Әмма алма хакында кысыр уйлардан, үкенечләрдән генә тормады Рәмзилнең малай чагы. Каты бакыр чәче кебек холкы да үкәт, таш тишеп чыгарлык иде. Хәзер инде хәтерләргә дә оят, дүртенчедәме, бишенчедәме укыганда, яман гадәткә күнекте ул. Дәресләре төштән соң башлана иде. Тавыклар сәхнәдәге артистлар сыман берәм-берәм кетәклеккә менеп кырлап төшкәч, малай качып кына шунда үрләп, кулына ике йомырка эләктерә һәм аларны чалбар кесәсенә салып мәктәпкә юнәлә. Индук Закир бабайның алма бакчасы тыкрык янәшәсендә генә. Моннан һәрчак башларны әйләндерә торган кимеш исләре аңкый. Кәй уртасында да, көз дәвамында да биек читән белән тотылган бакчада берсе артыннан берсе алмалар өлгереп тора... Малай букчасын тотып, урыс капкалы пөхтә, кыйнак йортка килеп керә. Киндер алъяпкыч бәйләп, такта ышкылап яткан яисә балта чабып, агач юнган киңел сөякле Закир карт каршыласа, юл уңа дип исәплә. — Һай, күрми торам, безнең шәкерт килгән икән бит! Алма кирәкме? Бик мәслихәт, алма ашасаң, баш эшли ул. Мәсьәләне ансат чишәрсең, иншаны яхшылап язарсың, — дип сөйләнә-сөйләнә, карт малайның башыннан сыйпап үтә, сарайга әйди һәм алдына кәрзине белән алма куя. — Эреләрен, кызылларын сайлап ал, улым! Инде кәй межинында да киез-катасын сөйрәп йөргән Мәхрүзәттәйгә эләксәң, беттең, алмасы да тамакка гына төелә: — Тагын күкәй урладыңмы? Әниең белсә, үтерә бит. Сине дә, мине дә үтерә... — Мәхрүзәттәй, башка килмәм, соңгысы, бир инде алмаңны? — Алма да бетте. Әле менәтерәк кенә чуваш хатыны алып китте. Чиләге белән... Хәзер инде ике кесәдән ике ап-ак күкәйне чыгарып, чегәндәй кара чутырлы карчыкка сузар чак. Ул ялт итеп алып, аларны итәктәге кесәләренә шудырып куя һәм ишек артына кереп, кулларына ике муртайган алма тотып чыга. Башка баш... Алма ашыйм дип алданганчы, күкәйләрне тишеп эчүең шәбрәк булыр иде дә бит... И бу нәфес! Кетәклектәге кыек гамәле фаш ителеп, әнисенең тал чабыгы алып берничә рәт аркага сыдыруы да алма нәфесенә кавап рәвешендә булды... Әйе, ишеткәне бар, нәфес тәмугка кертә. Тик нәфессез яшәп тә булмый. Кешене бит тамак йөртә... Кыекмы, турымы — адәм йөрәгенә гамь өсти нәфес — тамак. Әнисе белән "Уфалла" арбасын сөйрәп урманга менә башлагач, Рәмзил дөньяның бу нечкәлекләренә дә акрынлап төшенә барды. Әйтәсе юк, бер яктан, хурланды инде үзе кебек малайлар төрледән-төрле мотоциклларга атланып яисә руль артына кәпрәеп утырып "Жигули"ларда килдергәндә. Инде арбага кигелгән "Ябага тай", күзләп йөргән кызларына очраса, кир тишегенә үк кереп китәрдәй булды. Әмма икенче яктан "Уфалла" Рәмзилне табигать баласы итте, әнисенә ифрат якынайтты, тормыш арбасын да үз чамасын белеп тартырга өйрәтте. Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә чәчәкләр күренә башлагач, Һәдиянең телендә гел печән хәстәре була: "Улым, әйдәле, бер кочак булса да печән чабып төшик әле. Кышын бит аның бөртеген дә табалмыйсың". Ана чалгысын килкәгә сала, малай арбаны тарта да юлланалар шулай урман эченә. Тик боларга зәрдә, каз тәпие, әрекмән, яран гөле сыман, күләгәдә үскән көпшәк үләннәр ярамый. Кипкәч, болардан кепселләр генә торып кала бит. Һәдиягә кояш астында сутланган, ефәк кебек сыгылмалы, тыгыз сабаклы, купшы үрмәле һәм ак, сары, зәңгәр чәчкәләреннән хуш исләр бөркелгән аклан үләне кирәк. Кышын хукабикә әлеге печәнне лапас башыннан алып төшәр дә өйдә сикерешеп, чабышып йөргән бәрәннәр, бәтиләр алдына элеп куяр: "Ашагыз, нәниләрем, сезгә кәнфит инде бу!" Бозаулагач, печән, тансык сый итеп, сыер алдына да төшерелә. "Әни, туйралык үләне "мүкләк" өчен дә кәнфитме?" "Юк, улым, ул безгә шифалы каймак-сөт булып кайтыр". Ананың уенда әнә шулай затлы урман печәне шәүләләнә. Ә малай һаман әлеге дә баягы алма турында хыяллана. Әй, әкияттәге сеңлесен эзләүче Ваня кебек очратсын иде ул юлында купшы алмагачны: "Әй Иван, татып кара минем алмамны! Тәмләсәң, әйтәм сеңлең кая булганны..." Берәрсен бисмилла әйтеп кабу гына түгел, арбасы белән үк төяп китәр иде Рәмзил купшы алмагач кимешен... Ә Ваня аны татып карарга да теләмәгән була, вакыты юк, янәсе... Чынлап та, алмагачның урыны урман бит. Чикләвек, шомырт, балан үсә ләса! Ник монда үсмәсен ул? Индук Закирның читән бакчасын гына үз итеп кәелергә димәгән ич иркә алмагачка! Урман эченә ераграк киткән саен, Рәмзил эзләгәнен табуына ныграк өметләнә төшә. "Улым, кайук киттең? Борылыйк, адашырбыз..." "Әнә бит алда яктылык, әни. Аклан түгелме? Барыйк әле!" Дөрестән дә, беркөнне алар урман эченә шундый ерак кереп киттеләр ки, тәмам ят, зур ачыклыкка килеп чыктылар. "Әни, күр әле, монда үлән хөррияте!" "Күрәм, улым, монда арбабыз кынысыннан тулыр!" Ана уңышка сөенеп, чалгысын селтәргә керешә, ә малай арбаны калдырып, тирә-юньне күзләргә тотына. Монда аңа кеше кулы каккан казыклар очрый... Ишелгән читән дә чалымлана. Берәрсе бакча ясаган булганмы соң? Һәм менә атлый торгач, малай үз күзләренә үзе ышанмады... Алдында алмалары белән балкып алмагач тора иде. Малай шундук берсенә үрелде. Зур, кызыл, сусыл... Тәме Закир картның кәй межинында ук өлгерә торган алмасы кебек! Рәмзил ау хисенә бирелгән кәнлек кебек елдамланып, якын-тирәне айкарга кереште. Тәлгәшләрен аскан карлыган куаклары, кызыл кимешләр авырлыгыннан иелеп төшкән кура киләкләре өстенә килеп чыкты. Әһә, менә янә бер алмагач... Тик монысы әллә картлыктан, әллә кышкы суыктан чирләп корый башлаган... Малай зифа буйлы миләш ышыгында янә бер алмагачка тап булды. Монысы да тырышып-тырышып кимешен өлгертеп ята бит, канкай... Тапты, тапты бит алмалыкны! — Әни, тизрәк кил, алмалар бар! — Китче, карурманда нинди алма ди? Печәне дә китәр безгә! — Әни, алдамыйм ла, валлаһи, алма! Карлыган, куриләк тә бар. Улы чакырган төшкә, ниһаять, әнисе дә килеп китә: — Сөбханалла! Чынлап та, алма пешә икән бит!.. Карале, кара, карлыган, куриләк тә китешеп килә... Окмах бакчасымы соң бу, улыкаем? Һәдия, шулай ук сихерләнеп, таң калып, карашын тирә-юньгә йөгертә, агачларга, куакларга үрелеп кимешләр татый. Арбага печән төяп бастырыклап куйгач, алар киргә утырып, Ходай биргән нигъмәтләр белән сыйландылар. Ана шунда хисләнеп әйтеп куйды: "Әй, улым, син булмасаң, нишләр идем икән мин?" "Ничек инде ул син булгач, мин булмаска тиеш, ди, әни?" Рәмзил шунда эченнән генә янә уйлап та алды: "Кайчагында бу олылар бигрәк тә юк нәрсәләр сөйли инде". Үткәннәрне хәтерләп, Сәгъдиев үзендәге янә бер сыйфатны ачыклады. Сер тота белә икән... Югыйсә, үзләренең яшерен акланына барып, печән белән бергә янчык-янчык алма, чиләге белән карлыган, кура киләге алып кайтканны күрше үрдәк Әнәсе сизгән булган: — Рәмзил, алма уйдыгыңны безгә дә күрсәт әле! — диде ул, урам малайлары туп тибәргә кыелгач. — Сыйланасы килә бит. Закир карт урлатмый. Сезнекен Ходай биргән, бүлешү тиеш! Әйдә, кәяү интегәсе түгел, мотоциклга атланабыз да килдерәбез! Малайлар кыршавындагы Рәмзил аптырап калды. Әнисе күрше Гамбәрия түти белән сөенечен уртаклашты микәнни соң? Хәзер аның малае Әнәс шуңа бакылдап ятамы? Бак... Бак... Сертотмас Үрдәкне алып барсаң, акланнан саранча явы үткән кебек булыр... — Юк! — диде ул. — Ниткән уйдык? Карурманда ничек алма пешсен ди? Әни Бишкурайдан ярты капчык онга алмашты карлыган, алманы. Ә печәнне юлда чаптык. Шарлык үзәнендә печән каерылып үскән. Ышанмасаң, мотоциклыңа атланып, килдереп кенә карап кайт, Әнәс! Ышандылар. Ышану тозагына төшмичә, кая китсеннәр әзергә бәзер урам гуклары! Карурман уртасындагы татлы алманы Ходай аерым яраткан бәндәләренә генә бирә бит ул. Моны әтрәк-әләм белән бүлешү язык та булыр иде әле. II Ходайның рәхмәте, язмыш юлындагы бәхетле уйдыкларга Рәмзил кавырсыны ныгыгач та берничә рәт тап булды бит. Мәктәптә укыганда, малай көндәлек мәшәкатьләргә чумып, алдагы язмышы, һөнәре хакында ваемсыз йөргән иде, өлгергәнлек аттестатын кулына алгач, кинәт аптырап калды. Алда нишләргә, кая барырга? Әнисенең аһ-ваһлары, бәргәләнүләре аның күңел вәсвәсәсен тагын да көчәйтә генә төште. Таянычлары юк, анысы дөрес. Шәһәрдә торып институтта укырга кулларыннан килмәс, акча кирәк. Унны бетердем, берәр ак эш бирегез, дип идарәгә барыр идең, аттестатлы яшьләр белән буа буарлык хәзер... Рәмзилгә үзен солдатка кибәрүләрен көтәргә генә калды. Ярар, яхшы итеп хезмәт итәрмен дә әфисәрлеккә үрләрмен, дип, анда да үз-үзен тынычландырды егет кисәге. Малаеның хәсрәте башына төштеме, әллә ил хастасы эләктеме, Һәдия ана бер иртән үзен бик авыр хис итте. "Эшкә барма, ят, дәвалан, әни", — дип аның урынына Рәмзил тавык фермасына эшкә китте. Элек тә берничә кат анасын алмаштыргалаган иде ул, шөгыльне белә. Киңнәрен сызганды да әтәч, тавык халкын ашатырга тотынды. Эш арасында шаярышып алырга тиңдәшләре Әнисә, Халисә бар, онытылып китте шулай. Бу көнне кошчылык фермасын карарга председатель килгән икән. Чиләк, соскы тотып кызлар белән көлешеп-шаярышып эшләп йөргән бакыр чәчле сөйкемле егеткә карап, Шәкүр сорап куя: "Бу кем?" Аннары председатель Рәмзил янына килеп сөйләшеп тә алды. Башта шаяртты: — Күз тимәсен, кулларың эшкә ятып тора, үскәнем. Әллә соң фермада каласыңмы? Матур кызлар бар, өйләнерсең, мөдир итәрбез. Ә кем, Сәгъдиев? — Мин һич каршы түгел, Шәкүр абый! — Ә чынлап сөйләшсәк, киләчәгең хакында нәрсә уйлыйсың соң, энем? — Әллә ни уйлап булмый шул, Шәкүр абый. Әни чирли, мөмкинлекләр чикле. Повестка килсә, солдатка китәргә дип торам... Кайгырасы юк, ашау — байдан, үлем — Ходайдан... Дөнья күрермен! Сез әле сугышларда да йөргәнсез, Шәкүр абый. Председатель дәшмәде, аяк очына карап бер моңаеп, бер елмаеп, шомбайланып торган егеткә бераз күз атып торды да китеп барды. Кичен Рәмзил әнисенә нәкъ рәис белән очрашуы хакында сөйләп кенә тора иде, идарә йомышчысы Хәллә тәрәзә какты: — Әй, Һәдия, сине Шәкүр чакыра. Малаең белән... Тиз бар! Һәдия улы янәшәсендә пошаманга төшеп барды: — Эшкә чыкмавымны яратмады микәнни... Әллә соң син берәр ярамаган сүз әйттеңме үзенә... Кара аны, әрепләшә күрмә! Тыңлап кына тор... Үзем сөйләшермен персидәтел белән... Тик юкка көенгән ана. Шәкүр аларны бик якты йөз белән каршылады. Һәдиядән хәл-әхвәлләр белешкәч, әйтеп салды: — Сәгъдиева, егетне колхоз стипендиаты итеп институтка кибәрсәм, нәрсә диярсең? Безгә экономист бик кирәк бит... Бу кичтә ана бәреп чыккан куанычыннан бар чирен онытты, ә малай рухы белән кинәт бер башка үсеп китте. Ул, Рәмзил Сәгъдиев, башкаладагы финансэкономика институты студенты булачак! Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына... Ана белән ул карурманда кызарып пешкән алмаларга юлыгып та шулай шатланышкан иделәр бит. Алмалы уйдыкны Рәмзил студент булгач та онытмады. Тик каникулда тамак нәфесеннән бигрәк бирегә балачак эзләрен сагынып килде ул. Калада Дөмдөмне ай-һай нык кирседе бит! Әйтерсең, авыл белән кендеге береккән. Шуның аша гүя тып-тын итеп йөрәккә сагыну-сагыш кәррәсе тибеп тора. Уйламаган иде Рәмзил үзен кыз-кыркын кебек нечкә күңелле зат дип... Менә ул таныш акланга аяк басты. Алмагачлар быел да кимеш бирәме икән? Кайберсе ял итә ди бит... Тик Рәмзил иртә өлгерә торганы, кәйгесе янына килеп чыкса, хәйран калды. Монда нидер көйли-көйли берсе алма кыеп маташа. Тавыш ягымлы, килешкилбәт ятышлы, кулда тырыс — әкияттәге үги кыз түгелме соң бу? — Кем биредә минем рөхсәтемнән башка минем алмаларымны кыеп ята? Ә! — Егет тавышына урман хукасы — аюга хас куркыныч төсмерләр өстәргә тырышты. Чынлап та, аркасы белән торган яшүсмер кыз алмагачка үрелгән кулын ялт итеп аска шудырды, башын борды да курыккан боланныкы кебек зур елтыр күзләрен Рәмзилгә текәде: — Фу, котым ботыма төште... Көт, һәй, курыкты ди берәү. Бар, бар, юлыңда бул, алпан-тилпән! Бу — безнең бакча. Әти утырткан, мин — хука! Белдеңме? — Атаң кем атлы синең? Былтыр түгелме? — Һаман баягы тавышы белән сөрәнләде егет, юри шагыйрьгә сылтау ясап. — Кит, Шүрәле! Әллә кешечә сөйләшә дә белмисеңме син, и урман сарыгы? Кызның авызыннан шулай Тукай сүзләре бөркеп чыкты. Сүздә көчле бу! Таптап узачак... Рәмзил шуны уйлап дәшмәде. Чынлап та, гәпне үзгәртергә вакыт иде. Ул үзендә кызның яшькелт карашын тоеп, алмагач янына килде, үрелеп алма алды да шартлатып тешләде. — Хәйран тәмле! Бу агачка син сулар сиптеңме? Кырлап үстердеңме, чибәркәй? Рәмзил үз-үзенә, теленә шаккатты, аңарда ниндидер әверелеш башланган кебек. Өрфия япмадай кара тутлы, яшькелт күзле сылу кызыкай бөтен барлыгы белән аны сихерли, башын әйләндерә бит. Тик сихергә каршы сихер бар. Теләсә нинди кыз тискәрелеген аны мактау киңә. Гөнаһсыз мәдхия, асыл башны түбән идереп, серле күзләрне керфекләр астына качарга мәкбүр итә... Егет мактавы, назы белән көчле. — Бу алмагачны үзеңдәге гүзәллекне арттыру өчен үстерәсеңме, дим... Алмасында матурлык суы бармы, алиһәкәй? Әйт әле, әгәр фирма сере булмаса? Кыз чынлап оялып, эндәшми торды. Ниһаять, телгә килде: — Кем син? Нишләп ялгызың йөрисең? — Син дә бит әтряд белән түгелсең? Һәм алар шулай сөйләшеп, бер-берсе белән танышып киттеләр. Кызның исеме Мәрзия икән, якындагы Бишкурай авылыннан велосипедка атланып килгән. Чынлап та, бакчаны монда атасы Киһангир урман каравылчысы булып торганда утырткан булган. Кызның балачагы урманда үткән, Бишкурай мәктәбендә дүртенче класска чаклы укыган. Үзен Кордон кызы дип атап йөрткәннәр. Шуннан соң инде алар Зирекле леспромхозына күчеп киткәннәр. Әмма Мәрзия Бишкурайдагы апасына кунакка килгән саен Кордонга менә икән. Кендек каны тамган кир бит, тарта... Менә шулай күренмәс кепләр егет белән кызны, карурман акланына тартып китереп, бер-берсе белән таныштыра, аннары мәхәббәт утларында яндыра һәм ахыр чиктә кавыштырып та куя. III Институтны төгәлләп, экономист дипломы белән колхозларында эшли башлаганда, Сәгъдиев өйләнмәгән иде әле. Аның өчен үтә кызык, мавыктыргыч хезмәт еллары булды бу. Укыганда бокс белән шөгыльләнеп, вузара ярышларда призлы урыннар алган иде. Авылда да йодрык күнегүләрен ташламады. Эш урынында башта кешеләрне төз гәүдәсе, көчле куллары һәм аек карашы белән кәлеп итте. Аннары егет үзен көчле икътисад белгече итеп танытты. Дипломын Рәмзил "Авыл хукалыгында рентабельлекне тәэмин итү чаралары" темасына эшләгән иде. Яклаганда китәкчесен дә, үзен дә үтереп мактадылар. Хәтта әлеге тема белән аспирантурага димләүчеләр дә булды. Тик әлеге дә баягы ялгыз әнисен уйлады, матди мөмкинлекләрнең укуын дәвам итеп, диссертация өстендә эшләүгә шарт тудыра алмаячагына төшенде. Шәкүр абыйсы аның колхозга кайтуын да дүрт күз белән көтә бит. Шәһәрдә калса, рәисне алдау булыр иде. Сәгъдиев фәнни идеяләрне гамәлдә сынарга, кулдан килгәнчә үстерергә карар итте. Атап әйткәндә, колхозда рентабельле икътисад элементларын кулланырга, һич югы бу хукалык итү алымын аерым тармакларда сынап карарга теләде ул. Бу ниятен рәискә әйткәч, тегесе каршы килмәде. Тик моны берәр ничек рәсмиләштерергә, правление утырышындамы яисә кыелыштамы карар кабул итәргә кирәк булыр, диде. Экономист мәсьәләне куяр өчен колхозчылар кыелышын хуп күрде. Менә халык белән шыгрым тулы клуб залында аңа да сүз бирделәр: — Хәзер колхоз эшчәнлегенә нәрсә китми? Техника бар, эшкәртү кораллары китәрлек. Эшче кулларга да кытлык әлләни зур түгел. Һәрхәлдә, безнең Дөм-дөмнең ферма, кырларында читтән килеп эшләүчеләргә хакәт юк. Бездә уңганнар ифрат күп. Ә шулай да, иптәшләр, әлләни алга китә алмыйбыз. Ник? Халык Рәмзил сүз башлагач та тынып калган иде. Нәкъ экономист тарафыннан әлеге сорау куелгач, һәрчак үзен белдекле итеп күрсәтәсе килгән тракторчы Шәһит урыныннан кычкырды: — Энем, син белгәнне без күптән киптереп элгән. Акча юк! Колхоз — гомерлек хәерче! — Ә акча ник юк? — дип элдереп алып китте сәхнәдәге яшь белгеч. — Сез шул турыда уйланасызмы, иптәшләр? Мәсьәләгә төшенү өчен, экономиканы аңларга, экономик белемнәрне үстерергә кирәк безгә. Менә колхозны күтәрүнең төп чарасы кайда? Һәм әлеге проблемалы халәтне кыелыш алдына куеп, Сәгъдиев рентабельле хукалык алып бару, аны колхозның аерым тармакларында сынап карау кирәклеге турында сөйләде. Яшь экономистның хукалыктагы әрәм-шәрәм итүләргә кагылышлы сүзләре күпләргә энә булып кадалды: — Ашлык, сөт-ит, күкәй, балның үзкыйммәте, боларны китештерүгә киткән чыгымнар белән исәпләнә. Ә бездә сакчыллык, исәп-хисап бармы? Менә Шәһит абзый беркөн тракторын ремонтлый. Эшен бетергәч, ярты чиләк солярка агызып алды да, кулларын юа бу. Әйтәм, моның литры 25 сум тора бит. Чиләктә кимендә 3 литр. 75 сум акчаны килгә очырасың түгелме син, абзый? Менә шунда нәрсә дип кавап кайтардың син? "Әй, энем, колхоз өч литр соляркага калганмы? — дип көлдең. — Син, әнә, исәпле булсаң, читкә аккан меңнәрне сана!" — имеш. Юк, иптәшләр, ялгыш сүз бу. Акчаны экономист түгел, китештерүче санарга тиеш. Күпме ягулык тотыла, күпме электр энергиясе яна, нихәтле эшче көче сарыф ителә — болар иң элек сезне сакчыллыкка, исәп-хисапка этәргән нәрсәләр булырга тиеш, Шәһит абый. "Кыпыр" кушаматлы тискәре тракторчы сүзен бирмәскә тырышты: — Ну, син әйткән өч литрны сакладым, ди. Шуннан нәрсә? Аннан миңа ни файда, энем. Предсидәтел, бухгалтерга акча кирәк кәнишне... — Юк, рентабельле, хозрасчётлы тармак буларак эшләгәндә, әлеге 75 сум сезнеке, Шәһит абый. Аны ничек телисез, шулай тота аласыз. Моны премиягә өстәргә мөмкин, моны үзеңә яңа трактор, сабан алыр өчен копилкага куярга була. Кыскасы, сүзем шул: мин сезгә тәкъдим иткән икътисад чарасы хезмәт кешесен китештерү үзәгенә куя, каваплылыгын арттыра һәм, билгеле, материаль стимулын да күтәрә. Мин быелгы хукалык елында Хәнәфи Габдуллин китәкчелек иткән умартачылык тармагын, Зәйтүнә апаның тавык фермасын, шулай ук Габделхак Арслановның кырчылык бригадасын хозрасчётлы звенолар итеп оештырырга, алар белән шул хакта договорлар төзергә тәкъдим итәм. Нәтикәләрен күрик. Тәкрибә акланса, тулаем колхоз белән рентабельле хукалык булып яшәүгә йөз тотарбыз. Алла боерса, диләрме, халык? Кыелыш шау-гөр килде. Күбесенең йөзендә кинәнү, сөенү чаткылары күреп, Шәкүр рәис канәгатьләнеп уйлап куйды: "Дөрес сайлаганмын... Бу егет, һичшиксез, колхозга яңа сулыш өрер". Сәгъдиев үз идеяләренең матур нәтикәләр бирәсенә шикләнмәде. Әмма кул кушырып көтәргә, "алма пеш, авызыма төш!" дип ятарга да ярамый иде. Иртәнге нарядларда катнашып, кәгазь-документларга бәйле эшләрен башкаргач та, ул терлекчеләр, механизаторлар, кыр-басуларда эшләүчеләр янына чыгып китте. Аның "Иж" мотоциклы әле тегендә, әле монда тырылдады. Һәркайда ул кешеләр белән сөйләшеп, эшне яңача оештыру мөмкинлекләрен күрсәтте, киңәш бирде, тәкъдимнәр ясады. Аның сүзләренә колак салдылар. Чөнки ул парторг Рәүф яисә агроном Хөснулла сыман даим-даим кәмәгать милке, колхоз кереме дип авыз чайкамый һәм боларны ишәйтү хакында сару кайнатып вәгазь-нәсыйхәт тә укымый, ә эшкә булган мөнәсәбәтне аны башкаручының үз, шәхси мәнфәгатеннән чыгып карарга омтыла иде. Үзенә тапшырылган теге яки бу шөгыльне күпме вакытта һәм ничек башкарганда кеше хезмәт хакыннан ота? Элекке колхоз милкенә карата булган битараф мөнәсәбәт урынына хукаларча карашта торып эшләсә, аның матди хәле ничек яхшырачак? Кайбер китәкчеләргә үтә вак меркантиль булып тоелган әлеге мәсьәләләрне Рәмзил һәркайсына үтә китдилек белән аңлатты, хезмәт кешесенең күңеленә үтеп керде, рухында борылыш ясады. Әлбәттә, колхоздагы аерым гамьсезләр белән кырыс булды, каты да сөйләште яшь экономист. Тик монда да йодрык төймәде, урамга ишетерлек итеп акырмады ул. Боксчы буларак, нокаутка көтелмәгән яктан сугып утыртса, хезмәт таләпләрен бозучыны да акча, кесә ягыннан торып тәүбәгә китерде. Айгыр Зәйнулла хакында техника паркындагылар ай буе сөйләделәр. Штурвал артында да шешәсен ташламаган комбайнчы ярты көн буена сынык иләк белән арыш суктырган. Белмәсләр, күрмәсләр дип уйлаган инде бу сәрхуш. Әмма токка кайткан центнерлар исәбеннән чыгып, Рәмзил шиккә кала. Чөнки Кәркәле кырындагы арышны контроль суктыру гектардан 27 центнерны күрсәткән була. Ә Зәйнулла, өч-дүрт сәгать эшләп, бункерыннан тик бер машиналык бөртек бушаткан. Китмәсә, шофёр Вагыйз да шикне көчәйтеп әйтеп сала: "Кешеләр инде өч-дүрт рейс ясадылар, ә мин көчкә берне кайтардым. Больше, Рәмзил энем, куймагыз шул Зәйнулла комбайнына. Гаиләм ач кала!" Сәгъдиев шундук мотоциклына атланып, Зәйнулла эшләгән кырга юнәлә. Иң элек сугылган саламны карый. Төптә катлам булып бөртек ята... Комбайн артыннан сузылган көпчәкләр юлы да арыш белән капланган. Хәл ачык, бөртек бункерга төшми, киргә агыла. Үз артыннан эшен тикшергән экономистны күреп, Зәйнулла айнып китә. Ялына башлый: — И энекәем, зинһар, эшне зурга кибәрмә. Хатамны таныйм. Инде асла болай эшләмәм, энем. Йома күр, без бит карендәшләр! Дөресен әйткәндә, эчкән Зәйнулла мәрәкәсе бер-ике көн сөйләнер дә онытылыр иде. Әмма ул кешеләр күңеленә кәкәсе белән түгел, мәзәге белән кереп калды: "Йома күр, энем, без бит карендәшләр..." Эшен эштер-өштер башкарган кеше Дөм-дөмдә юри дә, чын да әлеге гыйбарәне әйтеп хәлен киңеләйтте. Авылда мәзәк кадерен беләләр бит: "Ярар, йом инде, абзый, карендәшеңне ая!" Юк, Сәгъдиев күрә торып эшләнгән кинаятьне йоммады. Комиссия хукалыкка килгән зыянны ачыклады, эш башкаручыга штраф суммасы билгеләнде һәм Зәйнулланы яңадан комбайн штурвалына мендермәделәр. Әчесен әче, тик "колхоз — диңгез, без — парахуд..." дип йөргәннәргә шәп сабак булды бу! Әйтәсе юк, эш арасында кыелышып тәмәке кабызучыларга үрләтерлек мәзәкләр байтак кыелды. Бер Айгыр Зәйнулланы гына түгел, күпләрне төрләндерделәр авылда яшь экономистка бәйләп. Әнә, Шыпырт Мәгъсүм уңган, комбайны сәгать кебек, текелдәп эшли. 15-20 минут саен бункер бушата "Шыпырт". Урак кызгач, бу ашарга да төшми башлаган икән. Бердән, сакчыл. Кухарка Зәмзәмия калкасыз ашына да 30 тәңкәне язып куя. Икенчедән, вакытны ашауга әрәм итми бит. Хатыныннан түгелмәсен өчен дип ботка-мазар китертә дә штурвалында баскан килеш тамак ялгап куя бит бу. Беркөн карабодай боткасы белән йодрык шае котлетны сыпырып куйгач, кәеф күтәрелеп киткән Мәгъсүмнең, хатынны капшый башлаган. Гадәтенчә шыпырт кына тегендә дә үрелә, монда да үрелә икән ир. Гөлфара, бахыр, ахыр түзмәгән: "Туктат инде комбайныңны, Мәгъсүм, егылып төшәбез бит. Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим". Менә сиңа тагын бер көләмәч әзер: "Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим..." Кыскасы, табындагы бәлешкә мул гына өре сибеп, бик кай бутап кибәрде Рәмзил экономист. Халык эшкә тәм табып, кызык табып йөри башлады. Дәррәү тотынган эшнең нәтикәсе билгеле инде. Аерым хукалык итү исәбенә эшләп, колхоздагы һәр тармак рентабельле булып әверелде. Һәркемнең хезмәт хакы күпкә күтәрелде. Колхоз да күзгә күренеп хәлләнеп китте. Өч-дүрт елдан "Ленин юлы", әле кайчан гына уртадагылар исәбендә йөреп, югары түрәләр күзенә чалынмаган хукалык, миллионер колхозлар рәтенә сикереп чыкты... Мондый сөенечле хәлдә уңышларның каймагы, билгеле, иң элек китәкчеләргә эләгә. Колхоз парторгы Рәүф Шакировны съезд делегаты ясап Мәскәүгә, Кремльгә озаттылар. Брежнев үзе үк булдыклы фиркачене котлап кулын кыскан икән. Ә хукалык башлыгы Шәкүр Яушев, белүебезчә, нәкъ шул елларда каһарман хезмәт герое булып күтәрелде. Саный китсәң, күп инде ул башкала һәм район бүләгенә лаек булган бригадирлар, комбайнчылар, тракторчылар, савучылар... Тик сорау туа: яшь экономист Рәмзил Сәгъдиев уңыш бәйрәмендә күкрәгенә нәрсә такты, кесәсенә ниләр салды соң? Урыс әйтмешли — шиш! Нәчәлникләр, ударниклар елмаешып бүләк алганда, тол Һәдия малаена залда утырып доклад тыңларга һәм кул чабарга гына калды... Кимсенү хисен эчкә йотарга да мөмкин иде. Әмма кәй азагында өйләнешеп, клубтагы уңыш бәйрәменә култыклашып килгән Мәрзия ярага тоз салды: — Сиңа бернәрсә дә бирмәделәрмени, Рәмзил? Колхоз эше дип көн-төн чаптың. Туганнарың, дусларың белән әчелешле булдың. Инде эшләвеңә дә ничә ел... Вәт калхуз — жуликлар оясы! Чыннан да, нинди хәл булды соң бу? Эшне күрмәделәр дисәң, идарә утырышларында Шәкүр абыйсы экономисттан һәрчак канәгать булып, ә кайчак мактап ук сөйләде. Рәүф парторгның да белгечкә дәгъвасы юк иде шикелле. Хәер, күрешкән чакларда бик ашыгып кул да сузмады ул. Берчак Шакиров белән район киңәшмәсенә барганнар иде. Әнисенең, ызба искерә, улым, безгә яңа өй турында уйларга вакыт, дигәнен истә тотып, Сәгъдиев юлда киңәш сорамакчы булды. Янәсе, председательгә кереп, квартир хакында сүз кузгатса, килешерме, Рәүф абый? "Әллә тагын, — диде парторг кырку гына, — сорарга була инде ул. Тик ызба бик китди мәсьәлә бит... Ничә ел эшлисең соң әле? Ызба минем дә өр-яңа түгел инде. Түзәбез инде шулай. Ил гаме белән яшәргә кирәк. Тормышлар яхшырса, булыр яңа фатир, көтик, энекәш!" Парторгның өзек-төтек сүзләрен тыңлап, егет чәнчеп кенә, коммунизм киткәнен көтәргәме, абзый, дип сорарга кыенган иде, ярар, шөкер, телен тыеп калды. Әмма эчтән яхшы аңлады, парторгта аңа карата әшнәлек юк. Фирка башлыгы булып шулай кыланамы, әллә үзенә, нәселгә эчтә берәр чәнчү бармы? Бухгалтер Шаһбаз белән кайчак тегене-моны серләшеп алалар иде. Озын буйлы, ачык йөзле һәм түгәрәк кенә корсак үстереп килгән яшь ир Рәмзилне бик үз итә, дуслыкка тартыла. Сүз арасында Рәмзил парторг мөгамәләсеннән зарланган иде, Шаһбаз шундук аның күзен ачты: — Әй, иптәшкәем, син шул бездәге сарай интригалары белән бер дә кызыксынмыйсың. Рәүф абзаң нишләп сине якын итсен? Апасының кияүдән аерылып Дөм-дөмгә кайткан кызын экономист итеп куярга йөрде. Тегенең техникумнан финансист дипломы бар. Районда мәсьәләне почти хәл иткәннәр. Тик син кайтып, ашка таракан булып төштең... Без сине укыттык, син эшкә урнашырга тиеш! Аңладыңмы хәлләрне? — Аулакта тәмәке көйрәтә-көйрәтә, сүзчән ир акрын-акрын егеткә идарәдәге пәрдәләрне күтәрә-ача килде. — Безнең абзый эшләтергә генә әвәс бит ул. Давай да давай аңа. Син баштан ук менә шуны яхшы бел, Рәмзил туган! Ничек яшисең син, кайда, ничек торасың. Зарплаттан ризамы син — болардан аның бер хәбәре хынкымый. Шуңа Яушев кабинетына кереп үз зарыңны әйтергә кирәк. Һәм курыкмыйча сорарга, белдеңме шуны! Ә бездә калкаларны парторг өләшә. Менә ул кешене күтәрү-төшерү остасы ичмасам! Бәйрәмдә докладны ул ясый, бүләкләнүчеләр исемлеген шул адәм төзи. Премия аласы кешеләрне дә парторг язып бирә. Бездә теге кара кардинал дигәннәре шул инде — парторг Рәүф Шакиров... Кәнишне, сөйләвен матур сөйли, телмәрне шома тота парторг. Ну ул да кеше бит, Рәүфнең дә үз тугантумачасы, дус-ише бар. Куштаннар да китәрлек. Менә шуннан уйлап кара инде: син, төшкә дә, тешкә дә кергән бүләккә кемнәр эләгә? Кыскасы, сүзем шул: Рәмзил туган, кеше арасында исем чыксын, дисәң, йә бүләк-мазарга нәфес тотсаң, ешрак парторг күзенә чалын, аның тирәсендә матур сүзләрне күбрәк сөйлә син. Син Рәүфнең буена карама, з-у-ур кеше ул. Мәскәү Кремлендәге съезд делегаты! Гайре табигый хәл булды бу. Көзен чебешләрне санап, уңышларга сөенер вакытта Сәгъдиевнең күңеле кителде. Эшкә кисәк суынып калды. Кеше күңеле чынлап та пыяла икән бит... IV Алга таба, әллә битарафлык басты, әллә үз идеяләренә ышанычы какшады экономистның, эшләр гел кирегә китеп торды. Агроном Хөснулла, өстән куштылар бит, дип колхоз складларын әллә нинди гербицидлар, пестицидлар белән тутырды. Хаклары таш булып килкәдә утыра... Съезд делегаты Рәүф Шакиров дәүләткә ике ашлык озату планын үтәргә вәгъдә биреп кайткан. Ә Сәгъдиев йөкләмә үтәгәннән калган бөртекне фуражга калдырырга исәп тоткан иде. Инде хәзер фермага дәүләттән биш бәясенә комбикорма дигән чүп-чар азык сатып алырга тиешләр. Сөтнең литры да биш мәртәбә кыйммәтләнә дигән сүз инде бу. Хәзер көт сыер фермасыннан рентабельлекне! Әле тәмәке тартканда Шаһбаз, рәис, сүзен үтәп, ниндидер район фондына гакәп зур суммада акча күчерүен әйтеп салды: "Күкрәккә медаль таккач, карыша алмый, күрәмсең, абзыкай..." Рәмзилнең күз терәп торган соңгы таянычы да, көзге агач сыман, кинәт укасын койды... Юк, дип уйлады Сәгъдиев, тәмам рухы төшеп, колхоз рентабельлек өчен көрәш урыны булалмый. Чөнки аның белән чын хука түгел, ә фирка һәм функция, вазифа башкаручылар идарә итә. Колхоз диңгезендә, Рәмзил уйлаганча, килкуарлар түгел, болар — парахуд. Анда болар теләгәнчә йөзә, теләгәнчә төпкәчә болгата... Шулай булгач, икътисад кануннары, рентабельлек, табыш турында хыялланма инде син, иптәш экономист! Формасы ул түгел. Юләр, иләк белән су ташырга теләгәнсең бит син... Тора-бара "Ленин юлы" муенсыз Фердинанд Исхаков кулына күчеп, эшләр бөтенләй кирегә тәгәри башлагач, Рәмзил яшьлектәге омтылышларын төш итеп кенә тоя башлады. Әллә булган шундый хәлләр, әллә юк... Хәзер икътисад рисаләләре язучылар үзләре дә иктимагый тормышны камилләштерергә чакырудан бигрәк, кешеләрне кан асрау, яшәп калу юлларына өйрәтәләр. Рәмзил хәзер бала чагындагы сыман үзендә янә алма нәфесе уянуын тойды. Карурмандагы кебек үзе өчен генә алма уйдыгы табудан элеккечә сөенеч кичерә башлады. Кешеләргә белгертмичә генә тапканын өенә ташыды, балалар учында һәрчак алма булуын күреп, күңеле сөенде, каны тынычланды. Чын бәхет, иминлекнең күз явын алырдай кызыл алма аша төсмерләнүенә тагын бер кат инанды Рәмзил. Кыскасы, башы-аягы белән гаилә мәнфәгатьләрен кайгыртуга чумды хәзер Сәгъдиев. Шулай булмый, югары трибуналардан, радио, матбугат чараларыннан гел колакка тукып торалар бит. Кешене саклау, имин итүнең төп чарасы, ышанычлы кальгаң — синең йортың, янәсе. Сатасын сатып, акча, милек тупла! Кеше бәясе капитал микъдары белән үлчәнә хәзер. Милке барның күрке бар! Тукта, тукта! Ник тиктомалдан фәлсәфәгә чумды әле ир дигәнең? Ә... ә, вөкдан тавыш бирә икән. Хәзер аңышты, Рәмзилнең үз тормышы хакында уйланулары пьедесталдан төшкән Ленин белән күзгә-күз карашып сөйләшүдән соң астыртын рәвештә барган. "Сез күралмаган люмпен пролетариат шулай хасил булды, Ильич!" — дип кавабы да әзерләнгән ләбаса! Вөкдан дигән нәрсә, димәк, бар әле Сәгъдиевтә. Юлбашчы юкка шикләнгән. Нәкъ намус уяну аркасында үзендәге алма нәфесе хакында үкенечле уйларга да чумган әле ул. Бала чагында, ярар, олылар үстергәнгә сузылды, әнисенең тавык күкәйләрен сатып алма ашады. Ә инде хәзер балигъ ирнең бар тапканын хәләл дип буламы соң? Хәрам кәсептән аралап, чыбык белән ярганнарын көтәме инде, исәр? Инде аңа, үзенә алмагач утыртып, зур, кызыл, сусыл алмаларны гавамга өләшер вакыт киткән. Заман ничек кенә болганмасын, ир өстендә һаман йорт салу, бала үстерү, агач утырту бурычы үзгәрмичә кала бит. Менә кайда ул вөкдан аклыгын яшәткән искермәс һәм күгәрмәс чын хакыйкать! Өйгә хәрам кермәсен Мәрзия элекке партком бүлмәсен тәки үзләренә ятак итте. Монда аулак, иртәнге кояш та бимазаламый, янәсе. Иркен агач карават, шифоньер, өстәл урнаштырып, артлы урындыклар тезгәч, аңа ямь керде. Рәмзилнең диварга китап шкафын беркетеп, яраткан әдәби әсәрләрен, кирәкле журналларын да тезеп чыгарга теләге бар иде дә, хатыны өнәмәде. Йокы бүлмәсенең аурасына бәет, кыйссалар начар йогынты ясый, имеш. Каян сүзен тапкан? Һава дисә ни булыр. Менә әле хатыны тыныч йокы теләде дә балалар янына китте. Кечкенәләре Фәрһатның көе китеп тора, суык тидергән, төнен ана малайны саклап чыгар, мөгаен... — Сәгъдиев! — дигән шикелле булды берәү. — Әү! Һәм Рәмзил алдына, Хоттабыч карт сыман киңелчә томан белән өретелеп, тып итеп... Ленин килеп басты. Тик аңышмады хука, әллә ишектән керде бу, әллә тәрәзәдән... — Курыктыңмы, Сәгъдиев? — Камзуллы кәчтүннән, галстуктан һәм башына кепка элгән Ленин, үзенең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй, бераз сүзсез калып, кәртинкәдәге кебек елмаеп торды. — Үзең эндәштең бит, мин килдем. Тик люмпен пролетариат хакында уйлаганыңны янә искә төшер әле. Ул Совет строенда ничек килеп чыкты, дидең? Рәмзил хәлгә тиз аңышты. — Мине колхоз люмпеннар хәленә төшерде, Ильич. Сезнең колхоз — икътисад кануннарына яраклашмаган хукалык итү формасы. Феодал байга барщина түләү! Хан заманыннан калган ысулны ничек кулланышка керттегез? — Сафсата сатма, Сәгъдиев! Мин колхоз дигән нәрсәне белмим. Аны миннән соңгылар корды. Дәгъваңны шуларга әдрислә! — Социализмга нигез салучылар Ленин-Сталин түгел идемени, Ильич? — Зинһар, мине Сталин белән янәшә төрләндермәгез! Минем съездга хат язуымны оныттыгызмыни? Генсек, ил башлыгы итеп Сталинны куярга ярамый, дидем. Тупаслыгы, дорфалыгы белән ул миңа ошамады. Ә авылдагы коллекив эшләү формасына килгәндә, мәкаләләремдә ачык язылган бит. Рәсәйдә Европага тартым кооперация хукалыклары оештыруга, крестьяннарның цивилизацияле берләшүенә 100 елдан соң гына керешергә кирәк, дидем... Мәкалә һәм речьләремдә бу фикер узган гасырның егерменче еллар башында әйтелде. Ә хәзер бер гасыр кичеп, тагын әлеге вакытка якынлашабыз. Димәк, минем өйрәтмәләр буенча эш иткәндә, нәкъ менә хәзер коллективлаштыру кампаниясен башлап кибәрергә вакыт. Ә сез, Сәгъдиев, колхозларны инде кабергә күмдегез. Исәбегез — кулаклар үрчетү. Ә аларның вакыты узган гасырда иде. Бездә, Сәгъдиев, субъектив рәвештә, беләме-белмиме, хатамы-дөресме, вакытка тыкшыну көчле. Рәсәйне сабырсызлык бетерә. Бик тиз кампания корырга, югарыга рапорт бирергә! Менә бу — каһәр суккан Рәсәй стиле. — Моның белән килешәм, юлбашчы! Тик Сезнең юлга төшәр өчен, яңадан Октябрь революциясе ясарга кирәк. Ә бу мөмкин түгел, бер суга ике рәт кереп булмый! Аннары халык та инкыйлабтан ачы сабак алган. Шөпшә оясын күпме туздырма, күч аны янә нәкъ үзенчә кора: кемдер бал кыя, кемдер сорыкорт булып нектар суырып ята... Кыскасы, Ильич, тәгълиматыгыз өйрәткәнчә, милләтне аерым социаль төркемнәр ясап, сыйнфый сугышка тарту һич тә файдага түгел. Халык бу дошманлашу шартларында якты киләчәккә өметен өзә... — Гафу итегез, нинди халык, мәсәлән? — дип төпченә калды Ленин. — Татар халкы! Сезгә үз милләтем сүзен киткерәм, юлбашчы. — Сез нинди партиядән? — Мин партиясез һәм миңа бернинди партиядә тору да кирәкми. Мин — мәче сыман үкәт, беркемгә дә баш бирмим, үз яшәү законым бар. — Алайса, халык исеменнән сөйләмәгез, күгәрченем. Без бу халыкка, татар хезмәт ияләренә, автономияле дәүләт төзеп, милли мәнфәгатьләрен үстерү мөмкинлекләрен бирдек. Туган телдә укыту, матбугатны үстерү, китап басу, мәдәният учакларын ачу минем тарафтан махсус декретлар белән эшләнде. Татарлар большевикларга мәңге рәхмәтле булырга тиешләр, Сәгъдиев! — Большевиклар бирде, Мидхәт Шакиров ише коммунистлар алды, Владимир Жириновский кебек шовинистлар юкка да чыгарды. Чөнки сез вәгъдә иткән хокукларның нигезе моңа юл ачты. Йә, әйтегез әле, Халык комиссарлары Советы рәисе, иптәш Ленин, эчтәлеге соцалистик, ә формасы белән милли булган культура төзү... Нәрсә бу? Үзегез әйтмешли, сафсата! Сез бит марксист, базис нинди булса, өскорма шуңа ярашлы итеп корыла. Сез төзергә ниятләгән урыс социализмы, урыс коммунизмы нишләп милли өскормалар рухы белән сугарылсын да көндәш милләтләрне үстерсен ди? Хәер, якты, бәхетле киләчәктә илдә бер генә халык, бер генә тел, бары бер культура калырга тиеш дигән сүзләрегез акка кара белән дә язылды түгелме? Димәк, үзегез бирәсез, үзегез үк юкка да чыгарасыз, иптәш Ленин. Әйттем исә — кайттым, әйеме? Ильич кепкасын салып, башын кашып торды: — Коммунизмга чаклы гасырлар үтүе мәгълүм бит. Ул — ерак киләчәк! Милләтләр берләшүен тарихи канун итеп танырга кирәк. — Әмма Рәсәйдә сез әйткән сабырсызлык тантана итә бит, Ильич! Никита Хрущёв дигән генсек сезнең фирканең XXII съезд трибунасыннан торып коммунизмны сиксәненче елларда ук корып бетерәбез, кулланышта рус телен генә калдырабыз, дип сөрән салды. Аның коммунизм юлы, беләсезме, күпме иде? Чирек гасыр! Шәхсән мин, татар буларак, үземнең һәм, милләт буларак, халкымның инкыйразга дучар булуын һич теләмим, хөрмәтлебез! Татар, урыс кебек үк, кирдә яшәргә хаклы милләт ул. Тик сез башлаган вак милләтләрне ассимиляцияләү сәясәте, турысын әйтик, астыртын хупланган рәсми сәясәт, Рәсәйдә элек гөрләп торган татар төбәкләрен корытып, юкка чыгарды. Менә бу безнең факига сезнең намуста, иптәш Ленин! Халык сездән алданмаса, бүген мондый кызганыч хәлгә төшмәс иде. Революция юлбашчысы, корт чаккан кебек, урындыктан сикереп торды, кулларын бутарга кереште: — Ялган бу! Демагогия! Миңа хәзер нинди генә гаепләр ташламыйлар. Ә мине халык ярата, миңа һаман сәкдә кылалар... Мин — пролетариатның мәңгелек юлбашчысы, юксылларны яклаучы. Ә сез — буржуазия ялчылары, черек интеллигенция... Берчакта да сездән акыллы сүз чыкмады... Вакыт килер, сатылганнар революциянең иң кырыс законнары нигезендә кәза алыр! Шундый әрләү сүзләре кычкыра-кычкыра, Ленин урынында орчык кебек бөтерелде дә кисәк юкка чыкты. Шунысы кызык: Рәмзил бу тамашада үзендә бер курку, шүрләү әсәре тоймады. Гакәпләнмәде дә хәтта. Ильич белән сөйләшкәннәрен бераз исләп торды да гырлап йокыга ук талды... II Ә менә иртән уянгач, Рәмзил таң калды. Төш булдымы соң, әллә өнме бу?.. Бер үк вакытта пошаманга да төште ир. Бу Ленин Рәмзилне эзәрлекли башлады микәнни? Ә нәрсә, һәйкәле йорт каршында гына. Хуканың түшәге исә партком кабинетында. Мәрзия әйтмешли, бүлмә аурасына революция юлбашчысы, фирка башлыгы зәхмәте сеңсә, ни әйтерсең? Мондый диварлар эчендә ничә ел Ленин язганны сөйләделәр, дога итеп ятладылар, колакка тукыдылар бит... Йә Хода, тарыган инде, болай булса, Рәмзил яман хәлгә. Инде ничек котылырга соң бу зәхмәттән? Көндез Сергеевкага барып эшкә бирелсә дә, күңеленең бер читендә махмырга охшаш халәт хөкем сөрде ирнең. Уйларында өйдән читләште. Кайчандыр Рәүф Шакиров хука булган бүлмә чит-ят тоелды аңа. Ниндидер кен, албастыга охшап, эчтә һаман да кепкасын башына элеп, Ленин йөри, тиргәнә сыман... Кичен кызы Ләйләне күтәреп әнисе янына керде. Бинаның сулъяк янбызында чәй кайнатып, савыт-саба тота торган кыйнак кына бер бүлмәчек бар иде. Монда хәзер Һәдия апа кереп намаз укый. Черем иткәләп ала. Кыскасы, аның почмагы бу. Мәрзия, каенанасы теләген үтәп, диварга бизәкләп язылган зур шамаил элде. Кара тукымага алтын сурәт белән төшерелгән кәгъбәтулла кыйбла ягына урнаштырылган. Мондагы дивар артка чигеп, бүлмә тәмам зурайган кебек. Дәү агач сандык өстендә әнисенең мамык шәленә сузылып, аклы-каралы Мөштәр йоклап ята. Мәче халкы тыныч урынны сайлый белә инде ул... Ләйлә песине уятырга дип кулларын сузган иде, әтисе тотып калды: "Тукта, кызым, Мөштәр аудан гына кайткан бит әле. Ул бәү-бәү итсен, аннары уйнарсыз, яме?" — Әни, төннәрен әйбәт йоклыйсыңмы? Төшләнмисеңме, дим? Караватка утырган Һәдия көмешләнгән чәчләрен яулык астына кыстыргалап калкынып алды: — Ходайга шөкер, йокы тыныч, улым. Теге ызбада мәшәкать күп иде бит. Төннәрен дә уйлап чыга идем, капка, ишек яхшы япканмы, сарык, чебеш имин торамы? Монда миңа инде хәсрәт бетте, Аллага шөкер! — Аның каравы мин төшләнәм, әни. Әллә нинди һич уйламаган нәрсәләр килеп керә. — Булыр ул, булыр, улым. Үзем дә шикләнәм Ленинлы йорттан. Кисме булгач, аның өне дә бардыр шул. Кулдан дисбе төшми, телдә дога... Йортка иман иңдерергә кирәк, улым. Коръән укыту, киде азан әйттерү фарыз мондый чакта. Әлеге сөйләшүдән соң Сәгъдиевләр шимбә көнне, мәклес кыеп, Коръән укытырга булдылар. Бишкурайдагы Илдар хәзрәтнең тирә-юньдә абруе зур икән, Мәрзия, Коръән укырга шуны чакырыйк, диде. Рәмзил ят йортның ишеген шакыгач, үз алдында чалма-чапанлы һәм аягына гатырша мае аңкып торган һәйбәт читек кигән олпат кеше күрергә кыенган иде. Дин әһеле электән шулай аңга сеңгән. Әмма Илдар хәзрәт дигәннәре Рәмзилдән дә яшьрәк бер иркәй булып чыкты. Башында ак төрек кәләпүше, өстендә урыс свитеры һәм тез башлары агарып, тәненә сыланып торган джинсы ыштан... "Хәзерге муллалар да Аурупа стиленә күчкәннәр икән", дип уйлап куйды Рәмзил. Киемнәре кебек, эчтән дә шома, киңел сөякле булып чыкты Илдар хәзрәт. — Коръән укыргамы? Була ул, кем... Рәмзил әфәнде, — һәм кулындагы яшел барсеткадан блокнотын чыгарып, язуларына күз йөгертеп алгач, сәгатен дә әйтте. — Төп-төгәл өчкә киләм. Тик чакырган кунакларыгыз табынга кыелган булсыннар, Рәмзил әфәнде! Нәкъ күрсәтелгән вакытка электән күргән кыяфәте белән капка алдына килеп басты мулла әфәнде. Тик төшкән машинасы иллә купшы иде. Елкылдап торган кара "Тойота Камри"! Бала-чаганың кул ягуларыннан курка күрәмсең, өйгә кергәч тә, ул Рәмзилнең өлкән малае Эльмирның колагына нидер пышылдап, машинасын каравылларга озатты. Элек колхоз рәисе хука булган якты, иркен бүлмәдә дистәдән артык кунак тезелешеп кай гына әңгәмә корып тора иде. — Ягез, кәмәгать, мәклесебезне башлыйк, — дип, мулла үзе өчен әзерләнгән өстәл башындагы урынга килеп кунаклады. — Сез, хука әфәнде, минем белән янәшә утырыгыз. Һәм алдына ачык Коръән китабын куйган Илдар хәзрәт яшьләрчә дәртле, яңгыравыклы һәм көйле мәкам белән башлап та кибәрде: — Әгүзе билләһи минәш шәйтанир раким... Дөресен әйтергә кирәк, Мәрзия сузган чигүле бәрхет кәләпүшне башына киеп, кай гына мулла янәшәсендә утырса да, Рәмзил дини мәклесләрдә сирәк була, Коръән сүрәләрен дә өчме-дүртме рәт кенә тыңлавы. Әмма сизә: магнит кыры кебек кешене биләп ала торган серле көч, тылсым бар ят лөгать белән көйләп һәм бөек затка эндәшеп-ялварып укылган Ислам догаларында. Калын, көр һәм тук кеше тавышы белән масаю да, күкләргә барып ирешерлек итеп сузып көйләү дә, яисә күмәкләп кырлап, Тәңренең игътибарын кәлеп итәргә теләү дә юк монда. Бишек янындагы ана баласын уйлап, аңа төбәп ниләр көйләсә, Коръән Хафиз дә, бөек Аллаһның үзен ишетүенә өметләнеп, Аңа серен сөйли, сыена, курку катыш ярлыкау сорый... Тик бу ялгызак авазы гына түгел, эчтән аңа бар мәклес кушыла. Дөнья йөген һәркем аерым-аерым тартып, үзенә язганын кичерсә дә, ахирәттә, Аллаһ каршында, барча мөэмин-мөселман Мөхәммәд өммәтенә әверелә. Тик Коръән укылганда үзеңнекен уйла, бөтен кальбең белән Аллаһыга сыен, өлешеңә төшкәннәрне барла, ихластан теләкләреңне әйт, ә гөнаһың булса, тәүбә итеп, кичерүен сора син. Каның сафланганын, тормышың ямьләнгәнен сизәсең икән, ышан, гомум дога аша синең эндәшне дә ишеткән Ходай һәм үзеңә атап рәхим, шәфкатен юллаган... Әнисе биш вакыт намаз укып, уразаны калдырмыйча һәм гошерен биреп, шәригатьчә яшәгән мөслимә булгач, бу хакыйкатьләр аның газиз малае Рәмзил өчен дә сер түгел. Дөрес, ул мулла көйләгән байтак сүзләрне аңламавы, гафиллеге өчен кайчак оялып та куя. Тик акылы ирешеп бетмәгәннәрне хыялы тулыландыра. Коръән сүрәләре тыңлап, хискә чумып, күз алдында сурәтле киһан ачылып китә аның. Балачактан ук бездәге салават күперендәге сыман киде төстәге нурларга чумган, шифалы кәүсәр чишмәләре атылган һәм, билгеле инде, татлы кимешләр белән тулган ямьле сәхра дип күзаллады ул аны. Тик хәзер монда үзе белән бергә яшәп, инде бакыйлыкка күчкән мәрхүмнәр белән ешрак очраша. Әнә газиз атаң, балачак дустың Рөстәм, ә тегесе бик якын кыз туганың... Исеме ничек иде әле... Рәйсәме?.. Чәчәк авыруыннан киселгән сабыйны жәлләп ничек елаган иде малай... Монда хәтергә уелган тагын әллә күпме йөзләр күзгә чалынып китә. Һәркайсына яратып сүз катасы иде: "Ничек яшисез, туганкайлар, кыен түгелме?" — дип сорыйсы иде. Ләкин ни гакәп, боларны син бик ачык күрсәң, төсмерләсәң дә, үлгәннәр сине абайламый. Юк, әнә догада әрвахларның рухына багышлап теләкләр теләнә. Үз исемнәрен ишеткәч, һәркайсы берәм-берәм кисәк канлана, мәрмәр йөзләренә шатлык, сөенеч нурлары бөркеп чыга. Рәмзил өчен дога исәннәр белән мәрхүмнәр арасын тоташтыручы серле кәлимә дә икән ул. Югыйсә, зираттагыларны кайчан хәтерләп, күңел йомшартыр иде дөнья куган кир кешесе. Тәмуг утлары, мәхшәр коелары белән күзалланып, ифрат куркыта да догадагы бу киһан. Ул кешегә сират күперен кичәсен дә искәртә. Савапларың күп булса, рәхим ит, кич-үт син кылдан нечкә бу күперне! Әмма гөнаһларың басып, тәмугка тәгәрисең икән, үзең гаепле. Хәзер инде тәмуг утларына ташлап, синең канны чистартырга, сафландырырга гына кала! Син дөньялыкта мин хука дип, мәзлүмнәрне кыерсытып, тамак, нәфес колы булып гөнаһлар кыеп йөргән булсаң, хәзер — шәфкатьсез зобанилар әсире. "Әйдә, фәрештә, мәхшәр коесының миченә утын күбрәк як, монда янә бер тәмуг кисәве өстәлде..." — диярләр. Ничектер кәй мәлендә кыр-ялан карап йөргәндә, Рәүф Шакиров белән теге дөнья хакында сөйләшеп киттеләр. Ураза көннәре, байтак колхозчы, бигрәк тә хатын-кыз, киленнәр ягы ачтан исәңгерәп йөри, сусаудан интегә. Мондый чакта кем эшләсен, күләгәгә кача... — Йөри инде халык юк-барга ышанып. Ленин дөрес әйткән ул: "Религия — опиум для народа!" Дин — әфьюн, наркотик... — Рәүф абый, сез теге дөньяга бөтенләй дә ышанмыйсызмыни? — дип сорап куйды Рәмзил. — Хи, акыллы кеше ничек ышансын ди ул окмах-тәмугка?! Яһүдләр Талмуды окмах монда ул, кирдә, ди. Шуңа да бу кавем кояш астында яшәргә кайлашкан. Ә безнең халык көн-төн намаз укып, ураза тотып, хәерче булып кала. — Рәүф абый, Аллаһны уйлап, аңа сәкдә кылу әллә кайчаннан, картлар әйтмешли, әлмисактан ук килә. Һәм Ходайга бер-ике диндар гына түгел, меңнәр, миллионнар ышана. Сез әйткән Талмудта да теге дөньяга инану бар. Менә син шуны әйт! Бар кешелек әфьюн суыра микәнни соң? Иман ялган булса, барыбер фаш ителми калмас иде. Әмма бөек рухны бер дәһри дә, аек материалист та инкарь итәлмәде әле. Дөнья бит кисемнән генә тормый, рух көче, үзегез еш әйткәнчә, куәтлерәк тә әле. Димәк, Илаһи затның яшәвен, аның өстенлеген тану бу! Рәүф бәхәстә катлаулы фәлсәфәгә кереп тормады: — И энем, наркотик, хәмер куллансаң, аны ташлап буламы? Бу хакта син, иң яхшысы, берәр алкоголик белән серләш! Әйтелгән ич, дин — әфьюн! — Бәлки нәкъ материалистлар кешене наркоман, алкаш ясыйдыр, иптәш парторг? Гәптән соң да Рәмзил, Рәүф коммунист-материалист сыман, үлгәч синнән тузан да калмый, дип күңел тәрәзәсенә аркылы-торкылы такта кадаклауның да, Аллаһыга ышануның, ягъни теге дөньяда яшәүгә өмет итүнең дә психик нечкәлекләре турында байтак уйланды. Рәүф инкаре кешене чын-чынлап хайван ясый, юлсыз-канунсыз итә, чөнки барлыгын инкарь итеп, вөкданга төкерә ул. Аның өчен тән, нәфес кенә бар... Ә рухка ышану аның күңел дөньясын баета, кеше буларак камилләштерә, сафландыра. Аллаһ каршында ул үз-үзен әхлакый тәртипкә китерә. Адәмне бит өмет, иман яшәтә. Вөкдан иреге сайланышында Сәгъдиев икеләнмичә, соңгы идеяви ноктада басып торуын аңлады. Бүгенге мәклестә ул гафиллеге өчен бераз кыенсынса да, бөтенләй ят кеше түгел инде... III Ниһаять, Илдар хәзрәт укыйсын укып, сәдакаларын алгач: — Бу өйгә, аның хукаларына Ходай Тәгалә тынычлык һәм иминлек бирсен! Һәрбарчагызга тазалык-саулык, бәхет, иман байлыгы юлдаш булсын! — дип битен сыпырды. — Илдар хәзрәт! — диде күрше Саимә карчык. — Мин кызыма калага барырга кыенам. Мосафир кешегә рамазан аенда ураза тотмый калу дөрес буламы икән?Шуны әйтегез әле. — Минем дә уразага кагылышлы соравым бар, кәмәгать, — дип, югары оч Габделбәр дә тавыш бирде. Әмма мулла урыныннан кузгалган, әйберләрен кыештырып китәргә дә әзерләнә иде инде. — Кәмәгать, өлгәшә алмыйм, Яушевларга исем туена барасым бар. Болай да вәгъдәмне боздым... Киттем, киттем. — Һәм ул сөйләнә-сөйләнә, кабаланып кунак бүлмәсеннән чыгып югалды. Мулланың үз соравына илтифатсыз калуын өнәмәгән Саимә карчык әйтми түзмәде: — Яшьрәк шул, аңлап бетерми... Сәвит органнарында байтак еллар эшләп, төрле вазифалар башкарган үткен сүзле Факиһә исә тартынып тормады: — Укуын укыган, әмма Аллаһ күңеленә сеңеп бетмәгән әле моның. Кәсеп белән шөгыльләнә. Табында уңайсыз тынлык урнашты. Кайбер кунаклар кузгалыша башлады. — Туктагыз әле! — диде Һәдия карчык. — Мәшәкатьле вакыт түгел, утырыйк! Тагын бер кат чәйләп алырбыз. Йә, Мәгъфүрәттәй, мөнәкәтләреңне көйләп кибәр әле. Күптән тыңлаган юк. Тулы гәүдәле, зәңгәр күзле һәм йөз күркәмлеген куймаган карчык һич кыстатып тормады: — Һәдия әйткәч, үтәми булмас, тамакны язып алыйк, булмаса. Ул киңелчә генә тамагын кырды һәм аның гакәеп көчле, үтә сагышлы күкрәк тавышы бүлмәне иңләп алды: Бу дөньялар безгә фани, Фани дөнья безне алдый. Һичбер кемсә бармый калмый Ки Ходайның хозурына... Мәгъфүрәттәй берничә ахирәтенә карап көйли-көйли кул изәде, һәм алар бергәләп алып киттеләр: Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә, Аерылмагыл тугры юлдин... Мөнәкәтче янә көчле мәкаме белән ялгыз сузды: Кабер кайгылары каты, Авыр булыр анда яту. Кара гүрнең ишеге юк, Мөмкин түгел кабат кайту. Һәм аны янә ахирәтләре күтәреп алды: Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә, Аерылмагыл тугры юлдин... Кухня тарафыннан Мәрзия йөгереп чыгып, коридорда басып торган Рәмзилгә килеп бәрелде: — Каным, телевизорны ача төш! Бигрәк матур кырлыйлар. Кемнәр соң анда? — Күзеңне ача төшеп, залга кара. Кунакларың концерт бирә ләса! Әй Ходаем, насыйп итмә Тәмугыңның газапларын. Кыямәт көн насыйп итсен Безгә кәүсәр шәрабларын. Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, Шәфәгать кылгыл безләргә, Аерылмагыл тугры юлдин... Мәрзия яшьләнгән күзләрен сөртеп алды да иренә пышылдады: — Буранлы әбиләре дип колакны тондыралар. Безнекеләрне сәхнәгә күтәрсәң, бар дөнья шаккатыр иде! Мәклестән Һәдия ана да бик канәгать булып калды, мәгәр күңелендә күптән биктә торганын да улына әйтми түзмәде: "Рәмзил балакай, инде өйгә хәрам кермәсен, хәләл ризыклар гына кайтсын. Тәүбә бозу — Ходай каршындагы иң зур гөнаһ". Сәгъдиев үз түшәгендә сабый сыман изрәп йоклады. Әллә кунак көйләп арыган иде, әллә чынлап та, өйдә Коръән укыту рухи һаваны яхшырта алды, мәгәр кан тынычлыгына ирешү әмәлен табу ирне тулаем тынычландырып кибәрде. (Ахыры киләсе санда)ВахитИмамов СӨЛӘЙМАН СОЛТАН ТАРИХИ РОМАН Бу шыгый Такмасып шаһ, валлаһи да, чи яра шикелле кәфа булды инде. Аны бер тапкыр Явыз Сәлим туздырып кайткан иде, аннан соң Сөләйман үзе дә ике мәртәбә дала-сәхрәләр буенча аны чүл бүресе урынына куып йөртте. Үзе генә чакта сөнни мәзһәбендә булган бар халыкны изә-кәзалый да, төрек солтаннары аның киренә аяк басуга ук, пайтәхете булган Тәбриз каласын калдырып, йә Хәзәр диңгезе аръягындагы үзбәкләр канаты астына, йә Баһдад ягына чыгып кача. Ком бураннарын ера-ера, күләгә артыннан чабулап йөрүләр тиз туйдыра. Әмма төрек гаскәрләре кире борылдымы, Такмасып шаһ янә үзенең оясына кайтып керә дә, күк йөзендәге айга карап чәңгелдәүче котырган эт шикелле, Истанбул ягына борылып өрә башлый. Сөләйман яңадан-яңа гаскәр кумый торгач, әнә, тагын Тәбризгә әйләнеп кайткан да, киртә башына менгән әтәч урынына шәрран яра инде. — Сөләйман калдырып киткән шәехләрне дарга асып куйдым, үзе яңадан килергә көрьәт итсә, аның үзен дә асам! Шулай бүрәнә аша бүре куып кына ятса, Сөләйман әлләни кайгырмас та иде. Юк, каһәрең, Такмасыпның явызлыгы турындагы хәбәрләр агылып кына тора. — Такмасып шаһ испаннарның Карл-Карлос корольләре белән сүз беркеткән. Шулар хәзер ике яклап Фәләстинне синең кулдан тартып алырга кыеналар икән. Сөләйманның чигәләре ут капкандай яна, тагын нәүкәрләрне ияргә күтәрергә туры киләчәк бит. Һәм менә шундый — кылны кырыкка ярырдай мәхшәрдә солтан сарае бусагасында ике яңа чапкын. — Йөз илле мең көферле гаскәр белән Мәскәүдәге Явыз Иван-кайсар Казан өстенә яу сәфәре куган! — Казан ханлыгына зур һәлакәт яный! Безне коткар, зинһар! — Шул гына китмәгән иде тагын! Ни бирән урыслар туя белмәде, ни Казанныкылар үз-үзләрен якларга өйрәнмәде, — дип сүгенә-сүгенә, Сөләйман чапкыннарны янына чакырттырды. Чапкынның берсе — Кырымнан, икенчесе Казаннан ук килеп киткән. Дәүләтгәрәй хан үзенең карт бер төмәнбашын кибәргән, ә Казанныкылар Зәйнәш морзаны гына илче итеп озатканнар икән. Киемнәре бүре талагандай теткәләнеп беткән морзага Сөләйман солтан теше сызлаган вакыттагы шикелле йөзен чытып кына төбәлсә дә, ачуын таш йоткандай басып сорау бирде. — Сез ул урыслар белән ничәмә-ничә еллар буе чиләнәсез инде, нишләп шуларны эт талаган сыман куа белмисез соң? Ахыры. Башы 2015 елның 10-12нче саннарда. — Без көчсез шул, солтан галикәнапләре, яугирләр нык китми. Кырыпсебереп кыйган кырык меңлек чирү белән Иванның йөз дә илле мең кайдагына ничек каршы торыйк? Казан чапкыны бер аягы белән идәнгә тезләнгән, күзләрендә өметсезлек, хәсрәт. Әгәр аны дар агачына озатсаң, ул шуңа да ризалашыр сыман. — Бәләкәч Үтәмешгәрәй белән аның әнкәсе Сөембикәне былтыр урысларга үз кулларыгыз белән кол урынына биреп кибәрүегезне ишеткәч, сезнең кебегәнлеккә хәйран калган идем, — диде Сөләйман, башын усал чайкап. — Ә хәзер кем генә хан яисә бәйләрбәк булып тора соң инде ул сезнең Казан каласында? — Хакитарханнан Ямгурчы ханның улы Ядегәрне хан итеп чакырдык. Үзебездә тәхеткә күтәрергә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр юк бит, — дип аклангандай итте Зәйнәш морза. — Ул Ядегәр бик яшь түгелме соң? — Егермедә. — Алай булгач, ул Казанны саклый алыр микән, ай-һай, — дип Сөләйман янә баш чайкаган булды, ә күңелен "Ядегәр ише малай-шалай гына Алтын Урда дәүләтен дә, элеккеге Дәште-Кыпчак мәмләкәтен дә кабат аягына бастыра алмый инде", дигән уй кылытып узды. Зәйнәш морза исә "башка чара юк бит, нишлик инде", дигәндәй иңбашларын сикертергә генә мәкбүр иде. — Ә ул Иван каян гына йөз илле мең кайдаклы чирү кыя алган? Әле ун ел элек кенә мин Вүлдәмир илә Мәскәү калаларына Кырым татарлары белән бергә үземнең киявем Рөстәм пашаны да куган идем, урыслар ул вакытта хәтта йөз мең кадәре дә кайдак туплый алмады, ә кенәзләре исә үзенең мәркәзен дә ташлап качты. — Бүген Иван кул астында килгән ул йөз илле мең кайдакның илле меңе үзебезнекеләр, безнең сатлыклар шул, — дип Зәйнәш морза башын түбән игәч, Сөләйман хәтта тәхетеннән сикереп үк торды. — Н-н-нич-чек үз-үзегезнекеләр? — Илле меңе — Касыйм ханлыгыннан Шаһгали ияртеп килгән хыянәтче татар. Шаһгали үзе — өч тапкыр килеп тә, Казанныкылар үзен хан итеп танымаганга күрә урыс ягына сатылган бер хәсис кан. Өстәвенә, тагын берьюлы китмеш алты морзабыз да Мәскәү падишаһы янына качып китте. Син ярдәм кулы сузмасаң... — Тукта, тукта! — дип кычкырып бүлдерде аны солтан. — Соң, илле меңгә киткән сатлык каннарыгыз хасыйл булган икән, сез үзегезнең башны үзегез ашый торган халык икәнсез бит! Менә, мине ташлап, китмеш алты түгел, бер морза да, сыңар бәк тә качмый. Ә сез нишләп шушы чаклы череп беткәнсез соң? Андый чирле халыкны чит-ят кулы белән генә коткарып йә яклап буламыни? Үземнең төрек яугирләрен ни хакына дип ияргә күтәрим дә, кем хакына дип кенә кәһәннәм артындагы яуга куыйм соң мин? Зәйнәш морза кәллад балтасын көтеп торучы кол шикелле башын һаманһаман түбәнгә таба игәч, Сөләйман акланасы килеп дәвам итте. — Китмәсә, Казанны яклап ике мең чакрымга куардай гаскәре дә калдымыни аның? Илле меңлек бер чирүем, әнә, Такмасып шаһка каршы яуда йөри. Икенче яклап Фәләстингә нәсаралар кайсары Карл кереп килә, аңа каршы янә олы чирү туплап кибәрәсе. Үземне хәлиф дип атыйлар-атавын да, иллә мәгәр егерме бер вилаятькә киткән мәмләкәттә яшәүче илле миллион мөселманны яклап калу минем өстемдә бит. Миндәге илле миллион мөселман белән Казандагы бер миллион татарны бер үк бизмән тәлинкәләренә куеп булмый. Өстәвенә, үз кадерен үзе белмәгән халыкны ничек кенә саклап калу мөмкин? Солтанны пәйгамбәргә тиң күрәләр, аны бүлдерергә көрьәт итүче юк. Ә ул, әлбәттә, кае чыккач, утлы табада биетүне мәгъкуль күрә инде. — Мәскәүдә илчелек тотабыз, акчага ялланган шымчыларны санап бетергесез. Шулар аша белешеп торабыз бит, сан ягыннан урыслар татарларга караганда ике тапкырдан да артык түгел. Аларның бирән теш казнасын шартлатып сындыру өчен сезгә биш татар ханлыгын бер йодрык итеп тупларга гына кирәк. Тик ни галәмәт, сез бер-берегезнең башын ашамыйча яши белмисез шул, шаклар катам. Әле Хакитархандагы Ямгурчы Кырымдагы Дәүләтгәрәй кул астындагы кала-салаларны талап кайта, әле нугайлар йә Себер, йә Казан ханлыгындагы кәйләүләрне печә-печә үзенеке итә. Алай гынамы соң? Сездә бер чир купты. Бер ханлык эчендә, ике бертуган шаһзадә арасында низаг-талаш килеп чыкты исә, үзен кыерсытылган дип санаучы як Мәскәү каласына, нәсара кенәзе ышыгына кача. Казан ханлыгын гел күзәтеп торам, Габделлатыйф, Илһам, Мөхәммәтәмин, Шаһгали, Кангали — һәммәсе дә, пайтәхеттәге морзалар бармак янаган саен Мәскәү тарафына качып, урыс кенәзенең килән итәген дә, тегесе боерса, пычрак чабатасының табанын да үпте. Хакитарханнан Дәрвишгали, Кырымнан Шаһингәрәй шаһзадәләр дә шулай Иван чабатасын барып яладылар. Нишләп яклау эзләп миңа килми алар, ни кишеремә дип урыс кенәзләре астына барып сыеналар, аңлый алганым юк. Дуңгыз ите, урыс аракысы, чәчби марка, уйнаш-зина, тоташы белән угърылык — барча шушы хәрәм гамәл сезгә кадерлерәк, муафыйк микәнни соң? Ни өчен дип бүген минем тәхетем янына килеп киткәнсездер, нишләп менә хәзер генә төрек солтаны исегезгә төште — монысы да миңа дөм-караңгы. Сөләйманның тавышында кырыс аһәңнәр көчәя генә барды. — Китмеш дәрья һәм китмеш дала аръягындагы Казаныгызга төрек чирүен куып интектерә алмыйм. Сез, татарлар, анда үзегез дә китәрлек. Менә Кырым татарлары сезне яклашырга барсын. Әнә, Хакитархандагы, Нугай далаларындагы, ахыр чиктә Таш Билбау артындагы Себер татарларын чакырып китерегез. Биш ханлыкка чәчелгән татар бердәм йодрык булып туплана белә икән, сезне көфер Иван гына түгел, барча нәсара чирүе саранча көтүе сыман ябырылса да, мәңге киңә алмас! Беркадәр уйланып утыргач, Сөләйман Кырымнан килгән төмәнбаш ягына да бер-бер артлы фәрманнарын атты. — Кайтуга ук Дәүләтгәрәйгә тапшыр. Мин сезнең гомер-гомергә Хакитархан ханнары белән пычакка-пычак килеп ятуыгызны беләм. Ул кырымлылар кулында булган барча нугайларны, Хакитархан татарларын иреккә чыгарсын да, Йосыф морза белән Ямгурчы ханга кайтарып бирсен. Аннары шул ук Дәүләтгәрәй аша Йосыф мирза белән Ямгурчы ханга да фәрман кибәрегез. Мин аларның һәркайсыннан бер йодрык булып берләшүләрен, бер ата угылларыдай яши башлауларын таләп итәм. Шунсыз сезне күрше бирән урыс көтүдәге сарыклар урынына берәм-берәм ашап бетерәчәк. Бердәмләшеп күрше бугазына ябышырга өйрәнмисез икән, сез бүре тәгаменә һәм тезләнгән хәлдә гомер кичерергә дучар ителгән колчуралар гына булып калачаксыз. Сөләйманның Зәйнәш морзага төбәлгән соңгы хөкем карары туп утыдай усал яңгырады: — Ахыр чиктә сез Мәскәү ягына качкан китмеш алты сатлык морзагызны суеп котылыгыз. Аннары Иван әләме астына баскан илле мең Шаһгали соранын кырып бетерегез. Шушы яман шештән котылмыйча, сезгә азатлык кояшы елмаячак түгел! Сөләйман Такмасып шаһка каршы яңа яуга баш вәзир Рөстәм пашаны гаскәрбашы итеп озаткан иде дә, "кадерле кияүкәе", "талак" сүзеннән соң әйләнеп кайткан юньсез килен сыман, хурлыкларга калды. — Диярбакыр каласы янындагы беренче яуга керүгә үк янычарлар фетнә күтәрделәр. Алар минем әләм астында сугышудан баш тарта, фәкать улың Мостафаны гына үзләренең сәрдәрләре урынына таләп итә, — дигән сылтау белән акланды ул үзе. Әмма Рөстәм яшереп калдырган иң төп серне төмәнбашлар итеп озатылган бәкләр чиште. — Рөстәм паша янычарларны туплар чылбыры тезелгән таш кыялар өстенә ташлады бит. Такмасып шаһның нәкъ шул урында безне көтүен дә, дошман ике йөз туптан тоташ ут ачасын да баштук белеп торды. Янычарлар әүвәл аннан кирмән диварларын тупка тотуын таләп иткән иде, Рөстәм паша аларның гозеренә колак салып-мазар санлашмады. Ә аның фәрманына буйсынып һөкүмгә томырылгач, янычарларның ярты гаскәре камыш сабагыдай кырылып кына бетте. — Әһ, шәхсән үзем бармагач, юк инде ул! Үзем яуга чыккан чакта гына киңү килә безгә! — дип күкрәкләрен төя-төя шапырынды солтан. — Болай булгач, шәхсән үзем яуга барам инде, үзем барам! Ләкин Сөләйман шул көнне үк Мостафа янына чапкын юлларга да онытмады. — Инде дүрт малай атасы булды түгелме соң? Хатын-кыз итәге астына качып яшәү китәр, янычарлар янына төмәнбашы булып яуга очсын! Ә Сөләйманның кабат Тәбриз ягына кыенуын белеп алуга ук Хүррәм янә кайнап торган казан эченә чумган кебек булды. Чыңгызханны, әнә, ауга чыккан кирендә дә ияреннән егылып хасталангач үлеп киткән, диләр. Ә Сөләйман күңел ачарга түгел, яуга чыкмакчы бит. Яше дә аз түгел, алай-болай булып, әгәр китеп барса? Сөләйман канын тәслим кыла калса, тәхеткә юл ачык, иртәгә үк аңа Гөлбаһар еланның малае Мостафа паша менеп утырачак. Эче-башы үч вә мәкер белән тулы Мостафаның әле яу сәфәрендә вакытта ук Сөләйманны йә канкыяр юллап, йә агулап юк итүе мөмкин. Каен табып, үзе үк хәнкәрен туган атасының йөрәгенә батырып алырга да күп сорамас. Ә инде тәхетне эләктердеме, ул Хүррәмнең балаларын суеп чыкмый калмый. Шулар артыннан Хүррәмнең үзенә дә кабер, кабер, кабер! Хүррәм ярсый-ярсый солтанның тәхет залына бәреп керде. — Син нишләп Мостафа угылыңны үз канатың астына алырга булдың әле, каным? Мин синең киңү яуламыйча кайтмасыңны беләм. Ә Мостафа яныңда булдымы, киңү дан-шөһрәтен аның белән урталай бүлешергә туры киләчәк бит, — дип әүвәл эчендәге агуын күрсәтмичә, ипле башлады ул. — Мин инде утыз елдан артык гомер буе киңелүне белмим, "Шәүкәтле" дигән кушаматны да тиктомалдан гына такмадылар, — дип Сөләйманның һаман болытлар өстендә йөзүен күргәч кенә, Хүррәм солтанбикә төп һөкүмгә күчте. — Шәүкәтлесен-шәүкәтле син, каным. Иллә мәгәр тәхетең астына яман учак ягуларын гына һич тоемламыйсың. Синең сөекле Мостафаң үзеңә баз казый, газиз атасын әле исән чагында ук тәхетеннән чәнчелдереп төшерергә йөри. Син болытлар өстендә фәрештә шикелле очынганга күрә аяк астыңда янгын кубуын күрергә теләмисең. Сөләйманның йөзе әсәренде, хәтта аның чалмасына беркетелгән якут ташның да төсе-затлылыгы тоныкланды сыман. Хүррәм кашларын борыны өстенә өеп, карашына очкын куша икән, Сөләйман аның күзләренә төбәлеп карый алмый. Хүррәм ярсыган чакта аның күзләре солтанны йә кайнар учакка салгандай, йә диварга кадаклап куйгандай була. Ни генә уйламасын, Хүррәм аны үтәли күреп тора һәм яндыра сыман. Шуңа күрә аның карашыннан качып, читкә төбәлеп сөйләшү хәерлерәк. — Нинди янгын, ниткән учак тагын? Сөйлә, солтанбикә. Хүррәм киң очыннан саргылт кәгазь кисәге чыгарып, Сөләйманга сузды. — Венадагы Фердинандның хатыныннан ашыгыч хат алдым. Минем сүзләремә ышанмасаң, мадьяр илчеләрен чакырт та шулар укып бирсен. — Ничек инде үз хатыныма үзем ышанмыйм, ди? — дип Сөләйман кул селтәгәч, Хүррәм хатны алып, киң эченә йомды. — Биш-алты ел элек Фердинанд өстенә соңгы яу белән баруларың хәтереңдәме, каным? — Сөләйман сүзсез генә ияк кагып куйгач, Хүррәм дәвам итте. — Шул вакытта Трансильваниядәге Яношның да синең канатың астына тота-каба килеп китүен сөйләп шапырынган идең. Имеш, Янош — синең вассалың да, ул тәхеттә ясак бәрабәренә генә утырып тора икән, янәмәсе. Әмма Истанбулга кайтып кергәч, үзең ачыкладың. Ул Яношка французлар короле Франциско акча юллаган, ә теге курчагы шул ришвәтне аклау өчен генә синең канат астына килеп киткән. Боларның һәммәсе турында да сиңа Франциско сараена кибәрелгән шымчыларың кайтып хәбәр итте, шулар исеңдәме? Сөләйманның күзләре чалмасына кадәр менеп киткән кебек булды, ул, гомумән, балавыздан катырып ясалган сынга охшап калган иде. — Ә Франциско әле шул чакта ук курчак Янош белән астыртын солых төзеп куйган икән инде, — дип зәһәрләнә-зәһәрләнә дәвам итте Хүррәм. — Алар тәхеттән сине чәнчелдереп, урыныңа Мостафаны утыртмакчы булган. Нинди хикмәттәндер син ул мадьяр явына Мостафаны чакырмыйча калдың. Ә Мостафаң янәшәңдә йөрсә, Янош курчак яллап кибәргән катыйллар шул яу сәфәре вакытында ук синең каныңны кыярга тиеш булган. Син күкләргә чөеп, паша дәрәкәсе биреп үсендергән Мостафа француз короле Франциско белән дә, монафыйк Янош белән дә күптән бәйләнештә. Син үзеңә үлем куркынычы янавын да исәпләп тормыйча, катыйл Мостафаны үз канатың астына, үз куышың эченә чакырасың. Сөләйман уртларын чәйнәп утырды, каш астыннан төбәлгән карашы елан теленә охшап ялтырады. — Мостафаң да, әнә, йоклап ятмый, янычарларның һәммәсен дә үз ягына сатып алган инде. Рөстәм киявеңне булдыксызлыкта гаепләүләре — фәкать сылтау гына. Франциско казнасында байлык Кара диңгез чаклы. Янычарларның яртысын үз ягына сатып алу аңа берни тормый. Ә ул сатлыкканнарның Мостафа синең чатырыңда пәйда булуга ук солтан галикәнапләрен, син кояшкаемны әрәм итеп куюлары мөмкин. Нишләп син үзең генә берни күрмисең дә, нигә сакланмыйсың, каным, солтанкаем?! Ван күле буендагы Иске Кала кирмәненә килеп киткәнче үк Сөләйман ике якка ике чапкын куды. — Киңүләре белән шөһрәт алган Мостафа паша Иске Кала янындагы солтан чатырына килеп китсен! — Маниссадан Мостафаның барча угылын кыеп китерегез!.. Ван күле тирәсе — кәннәт бакчасыдай гүзәл почмак. Сөләйман ыстан корып куйганнан соң махсус урап чыкты. Кул сузымында гына Арарат таулары. Аның түбәсендә мәңге эремәс карлар, ап-ак дөнья. Араратның өркәчләрен шәйләү дә бик читен, тауга терәлеп диярлек аккош каурыйлары шикелле ак болытлар йөзә. Ул болытлар, Арарат түбәләре Ван суында кайтарылып уйный. Күлнең читендәге сулар зәңгәрсу йә яшькелт төстә сыман, ә уртасы әнә шул болытлар чагылганга күрә яп-якты, ак. Күлнең чите күзгә күренми дә, ул тауның итәкләренә барып тоташа күк. Ә иске кирмән дигәннәре, ай-һай, биек! Арарат тавыннан бер як читтә, тип-тигез үзәнлек уртасындагы мәрмәр кыя өстендә утыра ул. Мәрмәр кыяны ниндидер пәһлеван тауның түбәсеннән куптарып алган да шушы үзәнлеккә төшереп куйган сыман. Кирмәннең өч ягы, иелеп карасаң, бүрегең йә чалмаң төшеп югалырдай төпсез кое. Ул өч яктагы кыяларның биеклеге ике йөз аршин бардыр. Дүртенче яктан кирмәнне борынгы бабайлар төзегән таш диварлар һәм дәү мәчетләр чаклы ташлар бикләп куйган. Кирмәннең түбәсендә таш манара һәм таш сарайлар тезелешеп киткән. Ничә кабат урап чыксаң да, һични аңламассың. Таш манараларны ике мең еллар чамасы элек үк төзеп куйганнар, шул дәвердән бирле кирмәнне әле теге як, әле бу як дошман үз кулына төшергән. Ләкин алар ике йөз аршинлы мәрмәр кыялар өстенә ничек итеп менә алганнар соң? Мондый кыялар очына киткерердәй баскыч корып та, күк йөзеннән аркан төшереп тә булмый, мәгәр ничек, ничек итеп бу кирмәнгә бәреп керә алганнар? Кирмән эченә ун меңләгән яугир яшереп булмый, аның гарнизонын да әкияттәге Гали батыр, Алып батырлардан кыймаганнар бит инде. Ләкин дошман кулына бирелергә теләмәгәнгә күрә Арарат тавыннан шушы кирмән уртасына чаклы кир астыннан балчык торбалар сузып калдырганнар. Таудан килгән сулар кирмән уртасында чишмә кебек һәрчак бәреп торган, дошман никадәрле генә эзләмәсен, балчык торбаларны мәңге таба алмаган. Яу корбансыз булмый, ә камалыш тотучылар шәһидләр өчен кыя эчендә махсус каберлек тә ясап куйганнар бит. Ул мәгарәгә тап-тар сукмак та юк, кирмән сакчылары корбаннарны кыя өстеннән мәгарә авызына баулар белән генә төшергәннәр икән. Шуңа күрә бер генә дошман да шәһидләрнең кәсәдләрен мәсхәрә кыла алмаган. Никадәрле үкәтлек һәм фидаилык булган безнең бабайларда! Рухларына шәүкәтлелек, шөһрәт һәм дан яусын!.. Сөләйман үзенең ефәк чатырларын менә шушы кыя-кирмән белән янәшәдә, үзәнлек уртасына корып куйган иде. Такмасып шаһ Халеб каласы тирәсендә йөри, Диярбакырга тиз генә кайтып китмәячәк, дигән хәбәр килде. Солтан башы белән Сөләйман ниндидер карачура бәкләр, төмәнбашлар белән яуга керә алмый, Такмасып шаһның шәхсән үзен дөмбәсләргә кирәк. Арттан бүре кумый, Мостафа соранны да шушы үзәнлектә каршылау отышлырак... Бу көннәр эчендә Мостафа үзе дә Ван ярына киткән иде инде. Янычарларның дистәләгән меңбашлары аны Иске Каладан йөз чакрымнар алда көтеп алды. Йөзләре хәвефле һәм ярсу. Алга кузгалуга, Мостафаны тимер бокра итеп урадылар. Янычарлар үз ыстаннарын солтан чатырларыннан читтә корып куйган. Аңа кайтып керүгә үк меңбашлар, тәүге булып, үзләре сүз кузгатты. — Солтан галикәнапләре табан астына кыздырылган без кадаган сыман бии-бии сине көтеп тора. Янында иң тугры сәрдәре кыяфәтендә Рөстәм бөтерелә. Ул мәкерле канның синең өчен шөһрәткә юл ачып торуына бик нык шикләнәбез. Рөстәм Такмасыпка каршы яуда киңелеп, үзенә мәңге юып алалмастай хурлык кыйды инде. Хәзер аның мәкерле тозак корып, синнән котылырга кай эзләве мөмкин. — Минем Рөстәм паша белән пычакка-пычак килгәнем, хәтта аны юньләп күргәнем дә юк. Уртак казан асып карамагач, мал бүлешергә, типкәләшергә дә сәбәп юк шикелле, — дип Мостафаның киңел генә кул селтәвен күргәч, тагын тотындылар. — Ай-һай, Мостафа паша, бигрәк беркатлы син! Без аңа буйсынудан гомумән баш тарттык, ә синең әләмең астында киңү артыннан яңа киңү яулап бирәчәкбез. Кайнар шулпадан теле пешкән кунак күршесенең ашына тоз вә борыч тутырмый каламы соң?! — Юк, борадәрләрем, Рөстәм пашадан бигрәк анда минем атай бар бит. Аның мине кәзага тарттыру өчен Рөстәм пашага юл куеп торуына һич ышанмыйм. Мине кәзага тарттырырдай һичбер сәбәп тә юк. Ахыр чиктә, солтан галикәнапләренең күзенә барып күренмичә дә ярамый бит, — дип Мостафа чигенмәгәч, тынычланган кебек булдылар аннары. Ул арада шымчылары барча серне хәбәр иткән бугай, солтан тарафыннан өстәмә чапкын да килеп китте. — Солтан галикәнапләре Мостафа пашаны янә үзенең чатырына дәшә. — Шаһзадә өчен солтан янәшәсендә аерым бер чатыр корылганмы? — дип сорады Мостафа. — Юк, солтан галикәнапләренең чатыры болай да бик иркен, — дигән кавап ишетелгәч кенә Мостафаның йөзенә беренче мәртәбә хәвеф чаткылары кунган кебек булды. Янычарларның меңбашлары да тирән хафаланды. Берсен-берсе бүлеп шөбһә ташладылар. — Аяк та атлыйсы булма, солтанның сине тозак корып каршылавы мөмкин. — Сарай уенын солтан оештырмый, мәкерле тозакны ялагай яраннар кора торган була. Мостафа уйга чумды. Атасы Сөләйманның нинди дә булса яман сырхаудан кәфа күргәне юк, аңа үлем куркынычы янап тормый, тәхет язмышы өчен янарга-көяргә бик-бик иртә. Аннары Мостафаның тәхеткә ниндидер дәгъва белдергәне яисә атасы турында яман сүз әйткәне дә юк бит әле. Ә мәмләкәткә һәм солтанга хыянәт турында әйтеп тору да артык. Атасы аны пайтәхеттән мең чакрымдагы Кызыл диңгез ярына юллап карады бит, ә Мостафа, чит-ят ышыгына качардай мең сәбәп булса да, хыянәт турында уйларга да көрьәт итә алмады. Шулай булгач, атасы аны кайсы адымы өчен генә гаепли алсын да, ул үзенең "шаһзадә" дип олыланган улын нинди кәзага тарттырсын ди инде? — Мин куркак кан түгел, янычарлар күләгәсенә качып ята алмыйм. Мин һичшиксез барам, — дип үз карарын белдерде Мостафа. Дусларының үкенечле карашларын тойгач, тагын да катгыйрак тавыш белән әмерләрен бирде. — Ак төстәге айгырымны тотып иярләгез. Атаема шуны бүләк итәм. Чин сәүдәгәрләре калдырып киткән уналты эргәле ефәк чатыр — минем олавымда. Атай мәклесеннән соң кирәк булуы бар, аны әзерләгез. Мостафа бил каешына алтын кынлы кылычын тага башлагач, меңбашларның берсе барыбер дә кыю пышылдады. — Мин үземнең янычарларыма әмер биреп куям. Сиңа хәвеф туса, без күз ачып йомганчы килеп китәчәкбез. — Кирәкми! — дип гыжылдады Мостафа, усал итеп. — Моны белеп алса, солтан безгә фетнә кузгатуда гаеп ташлаячак. Янычарлар гомере белән уйнап булмый, тын гына көт. Ышан, мине солтан кәзага тартырдай һичбер гаебем юк... Сөләйман чатыр тәрәзәсеннән күзәтеп һәм хәтта сокланып та торды. Ап-ак айгыр өстендә солтан ыстанына килеп кергән Мостафа кыяфәте белән үк матур, гаярь иде. Киң очлары, якалары, итәкләре алтын белән укаланган килән. Баш түбәсендә якут ташын кемелдәтеп торган бәрхет чалма. Билдә алтын кынлы ятаган, айгыр муенында алтын тәңкәләр чигелгән затлы тезген. Кайдак солтан чатырына якыная башлагач, кансакчылар атның йөгәненнән усал каптырдылар. Мостафа сорау да биреп тормыйча ияреннән төште. Ул инде чатыр авызына таба атлый ук башлаган иде дә, әзмәвердәй зәнки сакчылар аның юлын бүлде. — Солтан галикәнапләре сине төп чатырда түгел, янкормада көтә. Аптыраудан башын чайкаса да, Мостафа вәкарь адым белән төп чатырга терәлеп торган кечерәк чатыр авызына төбәп китте. Ике чатыр арасына үтә күренмәле пәрдә корып куелган, Сөләйман барысын да шуның аша күзәтеп тора иде. Мостафа чатыр эченә аяк басуга ук эчкә кертеп яшерелгән кансакчылар ике яклап аның өстенә кисәк ябырылды. Гомер буе аксөяк булса да, Мостафа үтә сизгер һәм гайрәтле икән. Ул үзенә сөлектәй ябышкан зәнкиләрне песи балалары урынына читкә сибеп атты. Күз ачып йомганчы кыныннан ятаганын суырып чыгарды да бер зәнкинең муенына чапты. Ятаганын икенче кабат күтәреп өлгермәде, ишек ышыгына качып торган зәнки аның иңбашына сөңге белән орды. Ыңгырашып киргә тезләнгән Мостафа өстенә тагын эт көтүе сыман килеп ябыштылар. Менә, зәнкиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык килфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде... Сөләйман Тәбризне тагын, инде дүртенче мәртәбә яулап алды. Ә Такмасып Тәбризне бертуктаусыз югалтып торучы кебегән шаһ данын күтәреп йөрүдән тәмам туйган, ахры, ул пайтәхетне хәзер Казвин каласына күчереп куйган икән. Һаман мин-минлеген куймаган куркак шаһны үзенең үк колларыннан ишәк урынына сөйрәтеп китертмәкче булып, Сөләйман гаскәрен тагын алга куды. Төрек төмәннәре Кашан белән Кум калаларын, Исфахан тирәсен кимерепсытып узды. Кызып киткән ермак алайлар Каф тау татарларының Нахичевань, әрмәннәрнең Ираван каласын, гөркиләрнең иң тәүге ватаны булып исәпләнгән Имерети төбәген тез астына салды. Умырткасы сындырылган Такмасып шаһның хәзер инде Сөләйман каршына тезгә чүккән илчеләрне куудан башка чарасы юк иде. — Каф тауларын, Гыйрак кирен, Анатолия буйларын — барысын да синең кулга бирәм. Каф тавыннан шәрыкка сузылган далаларны гына минем вилаятьләрем итеп калдыр, Сәфәви нәселе төзегән мәмләкәтне берүк харап итмә?.. Тау өркәчләре һәм сәхралар буйлап йә ияр өстендә, йә көймәле арбаларда дыңгырдаудан гарык булган алтмыш яшьлек солтан кебегән шаһ белән солых төзеде дә, шәрык ягыннан гайрәт чигеп, караб борынын Урта диңгез аша пайтәхеткә борды. Солтанның үзеннән алда аның күләгәсе, шәүләләре кайтып ирешә шул. Мостафа кәсәде артыннан юлга чыккан Баязит Мостафаның да, аның артыннан ук харап булган малайларының да һичбер эзен табуга ирешмәде һәм, канатлары сынган аккоштан бигрәк өрәк кыяфәтендә, әллә ничә айлардан соң гына кайтып керде. Сөләйман солтан турында хәбәр ишетелми, ә Баязитның бар бәгырен-канын ут шикелле талаган кайгыга түзәрлек куәте юк иде. Йөрәген үз учына йомарлап тоткандай яртылаш бөгелде дә, кайгысын уртаклашырга дип, Киһангир энекәше янына чыгып китте. Киһангир Мостафа абзыйсының һәлакәте хакында, билгеле ки, һични ишетмәгән, ул Разиясыннан карашларын да аера алмыйча, күгәрчендәй гөргөр килеп йөри. Баязитның бер табун ат тояклары астында калып иске табак кебек изелгән йөзен күргәч кенә, ул әүвәл тораташтай катып төбәлде, аннары абыйсының каршысына килеп, тезләренә чүкте. — Абыйкаем, каным, абыйкаем! Ниләр булды сиңа? Киһангирның йөзе онга баткан кебек агаруын шәйләп, Баязит сер бирмәскә тырышты. — Юк, миңа берни дә булмады. Миңа булмады ла, — дип авыз эченнән генә мәгънәсез сүз болгатты, әмма үзен коткарырдай салам кисәген эзләп таба алмады. — Күреп торам, сине әллә нинди кайгы күмеп киткән. Миннән яшерәсең. Зинһар, әйт. Нишләттеләр сине, абыкаем? Киһангирның ике күзеннән дә яшь тамчылары бәреп чыккан, ул үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп елый сыман. Баязит шуннан ары инде түзә алмады. — Мостафа... Мостафабыз вафат, — дип ике генә сүзне сытып чыгарды ул. Ә Киһангир шуны ишетүгә үк балаларын куйган ана бүре авазлары белән кабат киргә чүкте. — Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем... — Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә... Киһангир үкереп елый-елый кирдә тәгәрәде, Баязит белән Разия аны озак вакыт буе тыя алмадылар. Инде йоклап киткән шикелле тынып калгач, түшәк өстенә салып, ихатага чыгып утырганнар иде, ишек аша шылт иткән дә тавыш ишетмәгәч, кабат бүлмә эченә уктай атылдылар. Соңардылар, Киһангир түшәмдәге бишек бокрасына асылынырга өлгергән иде инде. Хүррәмнең агач корты шикелле көн-төн кимерүләренә түзеп тора алмады, Сөләйман көннәрдән бер көнне кычкыра-кычкыра фәрман яздырттырды. — Олуг угланыбыз Мостафа яу сәфәрендә шәһид булу сәбәпле, солтанбикәдән туган Сәлим улыбызны бердәнбер шаһзадә һәм минем алмашчым, дип игълан итәм. Фәрманны иртәгесен диван утырышында укыдылар, ә бер атна узуга Топкапены аяз күктә яшен яшьнәгәндәй көтелмәгән хәбәр ут шикелле яндырыпайкап чыкты. — Баязит паша, Истанбулны ташлап, Конья каласына чыгып качкан. Анда аны элек Мостафа кул астында яуга йөргән янычарлар алае көтеп торган, Баязит шулар белән солтан галикәнапләренә каршы фетнә кузгаткан, ди. — Бер төмән, бер төмән нәүкәрне ияргә күтәрегез! — дип үкерде акылыннан шашкан сыман котырынган солтан. — Янычарлар алаен кырып бетерсеннәр, миңа Баязитны тере килеш тотып китерегез! Элегрәк мин әле дошман каршында да "солтанны ташлап качкан сыңар хыянәтче дә юк", дип шапырына идем, ә сатлык кан үземнең сараемда күсе төсле посып яткан икән. Үз угылым, дип яклап тору бетте. Дар агачы көтә ул соранны, дар агачы!.. Баязитны яклап, аның әләме астына тезелгән биш йөз янычар Алып батыр нәселеннән түгел, ун мең кайдак ташкынына каршы тора алмадылар. Яудан исән калган ике йөз чамасы дусларын ияртеп, Баязит Басра каласы ягына чыгып качты. — Сатлык канның башы өчен илле мең дукат түлим, йөз мең түлим, ул соранны гына тотып китерегез! — дип фәрманнар ташлады Сөләйман, яраланган арысландай яман котырынып. Дистәләгән яңа ялагайлар ияргә сикерделәр, дистәләгән меңбашлары, чаптарларын яндырып ега-ега, күләгәләр куды, әмма Баязитның эзенә төшә алмадылар. Ә бер кичтә Сөләйман сараена кайтса, Хүррәм солтанбикә түшәгендә уттай янып ята. — Бәгырькәем, каным, нишләдең син? — дип Сөләйман, аның каршына тезләнеп, башын орды. — Минем күкрәгемдә ниндидер кеп өзелде, һава сулый алмыйм, — диде Хүррәм көч-хәл белән генә. Байтак көттереп яткач, тагын өстәп куйды. — Баязитны барыбер дә эзләт. Башка падишаһлар чатырына барып ышык тапса, син аннан бик тиз генә котылачак түгел. Үзең әйтмешли, өнгә качкан бүре баланы күп таба. Яман шештән тамырыннан йолкып савыгалар... Хүррәм үзе түшәктән куба алмады. Сөләйман: "Киһангирның газәлләр багышлый торган гыйшкы булган икән", — дигән хәбәр ирештергәч, Хүррәм кырнак Разияны янына китерттерде. Ул бер генә сүз катмыйча да, күләгәдәй йөри. Хүррәм чакырттымы, түшәкләрен ипли, кайнар чәй китерә дә, шәүлә сыман, тавыш-тынсыз гына янә юкка чыга. Шулай, икесе ике бүлмәдә, ялгыз интегәләр. Хүррәм һаман гел бертөрле төшләр күрә сыман. Тик төшме соң ул, әллә хәтере шулай сәер яңарамы — һич тә аңлый алмый. Әмма күзләрен йомдымы, китмеш дәрья, китмеш кыялар аркылы, ак болытлар өстендә йөзә-йөзә, туган ягына очкан кебек була. Аның туган ягы да кабатланмас, гүзәл, үзгә бит ул! Барысы да истә. Аларның шәһәрчеге Карпат тауларының йөрәгенә кереп оялаган сыман. Тауның өркәчләре бер урында биек нарат очына кунган бөркетне хәтерләтә, икенче якта бала-чага кыеп уйный торган вак-вак кына таш өеме төсле. Карпат итәкләре — очына карасаң башың әйләнердәй пәһлеван кипарисларга, йөзьяшәр наратка, чал сакаллы картлар кыяфәтен алган карагай агачларына бик бай түгел, аның каравы, чегән итәгедәй катлы-катлы булып тезелгән баскычларында зирек, чаган, элмә, шомырт, сәрби куаклары санап бетергесез. Шулай да, Карпат тауларының иң зур мактанычы мәгарәдер, бәлки. Хүррәм хатирәләр диңгезендә бишеккә салган сабый кебек тирбәлә башлады, күз алдына иңнәренә борчаклы ак күлмәк, аякларына ап-ак оекбашлар өстеннән йомшак кәвеш кигән, вак кына толымнарын як-якка туздырган бер кыз килеп басты. Әле сигез-тугыз гына яшьләрдәдер, әмма матур үзе. Менә ул, куак ботакларын аралап, зур ташлар астындагы бер авыздан соп-соры төстәге мәгарә эченә кереп бара. Мәгарәләр шомлы, кайчак дәһшәт бөрки, тик аларның да каны бар шикелле. Әнә, имчәк кебек сузылып төшкән таш очларыннан мәгарә идәненә, тып-тып килеп, күз яшьләре тама. Юк, күз яшьләре түгел, боз-кар тамчылары. Ул тамчылар мәгарә түшәмнәренә, таш ярыкларына оя корган бәп-бәләкәй генә кошларны да, ябалакбашлар, канатлы тычканнарны да һич куркытмый, тегеләр, пыр-пыр килеп, бер-берсе белән узыша-узыша, һаман оча бирә. Мәгарә эчләрендә эреле-ваклы күлләр, санап бетергесез елгыр ерганак бар. Кайбер урыннарда аларның ярларына утырган тоз ташлары әле болан мөгезедәй тармакланып, әле ярма чүпләргә кыелган тавык чебиләре шикелле таралышып беткән. Ул тоз кантарларының чирәм кетердәтеп йөрүче нәп-нәни бәрәннәрне, таш ярыкларыннан калкып чыккан чәчкәләрне хәтерләтүче сыннары да шактый. Табигатьнең аның үз уены, тын да алмый аңлый белү кирәк. Ә ул мәгарәләрнең очын-кырыен ерып чыккысыз бит. Бабайлар: "Бездәгедәй мәгарәләр башка бер кирдә дә юк. Карпат астындагы тау куышларының озынлыгы кайвакытта йөз чакрымга китә", — дип юкка мактанмыйдыр. Борчаклы ак күлмәк кигән бәпбәләкәй кызның елый-елый мәгарә авызын эзләп йөрүләре әле дә хәтерендә. Аны күршеләре генә табып чыгардылар, икенче көнне ул янә тау куышына качты. Мәгарәләр салкын, тик алар да кабатланмас, серле, тылсымлы шул... — Разия, Разия! — дип эндәшкән тавышны ишетүгә, кырнак кызый, болан кебек сикергәләп, солтанбикә бүлмәсенә очты. Хукабикәсенә һични булмаган шикелле, әмма учак кебек кабынган, әсәренгән үзе. — Син кайсы яктан? — дип Хүррәм көтелмәгән сорау белән каршы алды аны. — Сине кайсы яктан коллыкка китерделәр? — Ә мин белмим. Кайсы яктан китерүләрен дә, әти-әниемнең кемнәр икәнлеген дә — берни белмим, — дигән сүрән генә кавап ишетелгәч, башкача төпченмәде. — Минем сорашасым килгән иде. Сезнең якларда да тау куышлары, серле мәгарәләр бар микән, дип. Бездә алар бик күп, шулар сагындыра. Разия шәүлә сыман сүзсез басып торды. Аннан гына, песи кебек йомшак кына басып, урыныннан купты. — Хәзер, мин сезгә чәй яңартып кертәм. Разия күз алдыннан югалгач, Хүррәм үзалдына сәер пышылдады. — Әти-әниеңне дә белмим, дисең үзең. Ә халыкта төрле гайбәт йөри. Разия — Мостафаның кырнак Саниядан туган кызы, ул аны кыз булганы өчен баласы дип танымаган, имеш. Хәтта, бер тилесе "Разия — Сөләйманнан туган", дигән хыйлаф сүз чыгарган. И-и Яраббем, Сания атлы кисәү агачы ничек итеп Сөләйман түшәгенә үтә алсын инде?.. Ә Разия үз бүлмәсенә атылып чыгуга ук караңгы бүлмәдәге чолан эченә чумды. Аның Юнаннар урамындагы сихерче карчыктан алып кайткан төнәтмәсе кайда? Теге карчык аны "анчар суын, исе килмәсен дип, бөтнек белән бергә оетып ясадым, берүк сак бул", дип кисәтә-кисәтә, бик яшертен генә биргән иде. Шуны солтанбикәнең касәсенә тамызырга кирәк. Гөнаһ — гөнаһысын. Ләкин Ибраһим, Мостафа, газиз Киһангирның муеннарына берәм-берәм элмәк ташлатканда солтанбикә үзе гөнаһ яки шәфкать хакында уйлап тормады бит. Фани дөньяга күчкәч, әрвахлар барысы да — сират күперендә. Солтанбикә дә күчсен, бер гөнаһсыз булса, фәрештәләр коткарырлар әле... Сөләйман бер иртәдә хәл белергә кергәч, Хүррәм аны пыяладай күзләр белән каршылады. Кызган таба кебек сәхрә уртасында япа-ялгыз калган дөя баласыдай үкереп, солтан шундук тезләренә чүкте. Сабый бала сыман үкси-үкси озак елады ул. Тупса ягында яңгыраган тавыш кына аны киһанга кайтаргандай итте. — Кырнак Разия да канын тәслим кылган. Анчар агуын бер тустаган тутырып эчкән, диләр. Солтанбикәсенә нык бирелгән иде. Аның вафатын күтәрә алмагандыр инде, бахыркаем... Караңгы төшкәндә котыб ягыннан хәбәр китерделәр. — Синең кан дошманың, бар киһанны нәсаралар каһанлыгына әйләндерү турында хыялланган король Карл вафат. Юк, Сөләйман монысын да гүя ишетмәде. Кәза төмәнендәге башкисәр кайдаклар фетнәчеләрне елан балалары төсле төрле якка таралышып куды, тик Баязит пашаның эзенә төшә алмадылар. Сөләйман төмәнбашны дар агачына астырды, аның урынына дүрт-биш сәрдәр куды, ахыр чиктә пайтәхеткә соңгы хәбәр кайтты. — Баязит Сөләйман солтанның кан дошманы Такмасып шаһ канаты астына чыгып качкан. Шыгыйларның шаһы хәзер гаскәр туплый, ул Баязитны солтан тәхетенә кайтарып утырту турында хыяллана икән. Сөләйман хәбәр алуга ук шаһ янына чапкын озаттырды. — Йә Баязитны миңа кайтарып бирәсең, йә ике йөз мең яугир күтәрәм дә Казвин дигән яңа пайтәхетеңнән дә көл калдырып китәм. Солых төзик, дип син тез чүккән идең, иң беренче булып, янә үзең бозма. Баязитның башы өчен никадәрле алтын сорыйсың, шуны әйтеп, миңа кавап кибәр. — Дүрт йөз мең кадәрле алтын тәңкә, шул күләмнән кимгә риза түгел, — дигән кавап алгач, Сөләйман казначыны янына чакырттырды. — Миңа һәр вилаятьнең елына утыз мең дукат кына алтын озатып торуын яттан белә бит ул, мәгәр кай табылгач, зуррак калка эләктерергә хыяллана инде. Бирәне тыгылсын соң, ярар, озат. Казна иртәгә дә тулыланмый калмас, ә мәмләкәт ниргәсендә чери башлаган бүрәнәне алып ташламыйча булмый. Шунсыз барча дивар череп авачак бит... Берничә ай көткәннән соң гына Баязитны зынкырларга төреп кайтардылар. Сатлык кан булса да, солтан малае бит, күп кешеләр алдында гомерен кыйсаң, дошман сөенәчәк. Улы Мостафаны үзе карап торып үтерткәне өчен дә үкенеп бетә алмый. Юк, бу юлы үзе бармаячак. Хүррәм-мәрхүмә кияве Рөстәмне бик ярата иде. Халык алдында бер ул гына әүлия булып йөрмәсен әле, аның да берзаманны солтан тәхетенә дәгъва итә башлавы бар. Аның да кулы канга буялсын, халык йөз чөерер. Сөләйман әнә шундый уйлар белән Рөстәм бәйне куды, ә тегесе алдан ук бәрхет чатыр кордырттырып куеп, Баязитның юлына каршы чыкты. Зынкырларга уралып, коры сөяккә калып бетсә дә, һаман горур үзе, кизнәсеннән ярлыкау сорау турында хәтта уйламый да. — Син үзеңне нинди кәза көтеп торуын чамаладыңмы соң? — дип эндәшкән Рөстәмгә күзләреннән ут чәчеп, ыржаеп тик тора. — Чамаладым, барысын да беләм. Канкыярларыңа, әйдә, әмер ташла. — Ә юк, — диде Рөстәм шул чагында. — Бик тиз, киңел генә бәхилләшмә әле. Әүвәл үз угылларыңның әкәлләрен күзәт, сиңа — соңгы чират. Шул минутта ук чатыр эченнән Баязитның дүрт малаен сөйрәп чыгардылар. Катыйллар аларның муеннарына ефәк бау ташлады. Рөстәм һич югы болары булса да елый, ялына башлар, дип көткән иде, тик малайлар тарафыннан шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. Корбаннарның тәне тартылып тынган бер мизгелдә генә чатыр эчендә елак аваз сузган бер сабыйның тавышы яңгырады. Әсәренгән Рөстәм бизгәк тоткан сыман калтыранды, сүзләре дә тонык, көчсез чыкты. — Кем ул анда? Тагын нинди тавыш? — Төпчек малай. Ике генә айлык. Баязит чыгып качканнан соң туды. — Чыгарыгыз, монда чыгарыгыз! — дип үкерде Рөстәм. Бала күтәргән сакчы пәйда булуга, чүл бүреседәй ташланып, ул биләүдәге сабыйны әүвәл үз кулларына тартып алды, аннары янында торган катыйл учына ташлады. — Берсе дә исән калырга тиеш түгел! Сатлык канның кирдә орлык калдырырга хокукы юк! Йә, тизрәк бул! — Газраил син, Газраил! — дип кычкырды Баязит, котырынып-ярсып, тик аңа башкача авыз ачарга ирек бирмәделәр. Пәһлевандай яугир, муенына еландай чорналган баулардан арына алмыйча, кир өстенә ауды. Истанбул өстенә караңгылык күптән ятты инде. Адәм балалары хәзер түшәкләрдә, юрган асларында ауныйлардыр. Тик Сөләйман гына тәхет залында, ул йокы бүлмәсенә аяк атлый алмый. Өч катлы салдырып караса да, ястыклары каты, түшәгенең һичбер кылысы юк. Вәзирләр, сәрдәрләр, әллә нинди кинаяләр ташлап, аның янәшәсенә япь-яшь карияләр, чибәр кызлар ташымакчы була. Сөләйманның һичбер чәчби турында ишетәсе килми, ә башка бер хатынның солтан түшәгенә сузылып ятуларын күз алдына да китерә алмый. Әллә ничек кенә сихерләде Хүррәм, дистә еллар элек сихерләде. Вафатына да ничәмә айлар узды, ә үзе һаман һәрбер ташта, үлән-чәчкәләрдә тере булып, көләч булып, янәшәдә яши. Сарай тынды, ихатада аяк тавышлары, өзәңге, ияр, кылыч чыңлаулары, сакчылар гөжләве — берсе дә ишетелми. Менә, хәзер сикереп торачак та Сөләйман элеккечә газиз туфрак өстенә, Хүррәм төрбәсе янына юнәләчәк инде. Солтан ул төрбәне Хүррәм вафатының кырыгынчы көнендә үк, үз исемендәге — Сөләймания мәчетенең арткы бакчасында төзеттереп куйды. Түбәләре — алтын, ишекләре — алтын йөгертелгән, ә ташларын юнаннарның Эллада төбәгеннән китереп киткерделәр. Андый таш белән Парфенон сараен, Зевс залын гына бизәгәннәр, диләр. Гаеп итмәсеннәр, Хүррәм аның өчен Зевстан да, Афродита белән уйдырмалар алиһәсе булган Елена атлы чибәрдән дә якын. Ул төрбә астында тик Хүррәмгә генә кылы, иркен булсын, Хүррәм аңа үпкә сакламасын... Менә, бүген дә барып китте һәм сөекле төрбәсе каршына килеп тезләнде ул. — Тагын килеп киттем, син көттеңме, Хүррәм? Беләм, көткәнсеңдер. Яуга йөрү өчен олыгайдым, хәзер күбрәк мин Рөстәмне куам. Дөрес, куандырмый. Беләсең лә инде, мин үзем бармасам, киңү яуламыйлар. Ә шулай да, безгә теш ыржайткан дошманнарның казналарын сындырырга кирәк. Шуңа тын да алмый һаман сугышабыз. Әйе, син булмагач, киңәш бирүче юк. Бөтен мәмләкәтне бер ялгызым сөйрим. Истанбулның барча урамына су кертеп бетердем, Алтын Мөгез култыгы аша күпер сузарга тотындым. Тагынмы? Тагын, менә, Топкапеда фонтанлы һәм бакчалы яңа сарай төземәкче булам. Аңа барча мәмләкәттән иң сирәк гөлләрне һәм иң-иң матур чәчәкле куакларны гына китерттерәм. Түбәсен пыяла белән яптырам да шуның өстеннән тау елгасыдай кайный-кайный агачак инеш кибәрттерәм. Бик сәер, дисеңме? Юк ла, сәер түгел, аңа барча кеше тора-бара барыбер ияләшә, аның каравы, ул киһанда бердәнбер булачак бит. Пайтәхетне яңартуны тәмамладым бугай, шуңа Синан мигъмарны Кырымга озаттырдым. Син болгар иле белән София каласын өр-яңадан төзедең бит әле. Кырым ханлыгы да минем вилаятем, әйдә, яңартсыннар... Сөләйман кыйналып ташланган бичара шикелле, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, сараена кайтты. Аның ике төн рәттән бер үк бүлмәгә йокларга кергәне юк. Сарай вәзире, курчактай теркелди-теркелди атлап, икенче каттагы яңа бер бүлмәгә юл күрсәтеп барды. Ишекне сак кына ачып бүлмә тупсасын узган гына иде, гакәпләнүдән яшен суккан агач төсле бөгәрләнеп катты. Солтан түшәгендә яшь карияләр шикелле бизәнгән-ясанган, күкрәкләренботларын яртылаш ачып куйган элекке хатыны — Гөлсем көтеп ята. Керфеккашларына чаклы сөрмә тарткан, бит очларын, иннек ягып, алсулатып куйган. Менә сиңа яшь килен, адәм тәганәсе! Ничек үтеп кергән ул йокы бүлмәсенә, кайсы гына хәерсезе моны Сөләйманның ятагына салган? — Син нишләп ятасың монда, картаеп беткән сыер аламасы? Ни йөрәгең белән монда кердең? Үзем сине буып үтергәнче, сикереп тор да күз алдымнан югал! Гөлсем кайнар су белән пешекләнгәндәй чыгып йөгергәч тә, Сөләйман барыбер тыелып кала алмады. — Вәзир, вәзир! — дип кычкырды ул, итәгенә янгын капкан сыман. Бусагада вәзир белән сакчылары пәйда булуга ук һаман яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып фәрман бирде. — Бу чәчбине таң атканчы буып үтерегез! Ул карачкы турында моннан ары ишетәсе булмыйм! Истанбулың мөселман дөньясының төп күчәре, төп диңгезе булгач, аңа хәбәрләр дә, чапкын-кайдаклар да язгы инеш-ерганаклар шикелле агылып кына тора. Әнә, Кырымдагы Дәүләтгәрәй гап-гади хат кына түгел, шуңа кушып, тоткын чаклы тоткын юллаган бит. Анысы да кем бит әле аның? Кичә генә Хакитархан такын киеп йөргән Дәрвиш-Гали! Дәүләтгәрәйнең хат кәгазенә күз йөгертеп чыгуга ук, Сөләйман солтан үз янына кичәге хан аламасын ашыгыч чакырттырды. Юк, кыяфәте белән үк хан түгел инде бу. Өстендә урыс кенәзләренең иңеннән төшкән кафтан. Аякларында шулар ук калыплап биргән дагалы күн итек. Чәчләренә чаклы, урысларга охшатып, түбәтәй шикелле түм-түгәрәк итеп кистергән бит, адәм тәганәсе! — Мин Дәүләтгәрәйнең хатын кат-кат укып бактым. Синең элек Мәскәүдә, урыс тәлинкәсен ялап яшәгәнеңне дә, Хакитарханга кенәз Иван китереп утыртканны да беләм. Мәгәр менә хәзер синең үз авызыңнан ишетәсем килә. Ничек итеп иман алыштырдың да, Хакитархан мәмләкәтен ни рәвешле сатып кибәрдең син? Ыкы-мыкы килеп Дәрвиш күп сөйләде, алдый торгач буталып һәм, хәтта, туктаусыз күз яшьләренә дә батып бетте. Аны тыңлый-тыңлый, Сөләйман солтан һәр көмләне үз бизмәненә салып бәяләде, кай очракта кеп очларын таба алмый тәмам гакизләнде. Әле ярты гасыр элек кенә ярты кыйтгага кәелгән Алтын Урда атлы иксезчиксез мәмләкәтне үз кулында биетеп тота, Кырымыннан, Казан, Мәскәү, Кияү-кала, Себереннән, Каф тау олысыннан кәрван-кәрван ясак кыя иде, кай арада шулай вакланган да нишләгән бу татар? Әтисе Касыймны тәхетеннән кугач, менә шушы йолкыш Дәрвишгали дә, хәтта соңрак Казан ханлыгына килеп утырган Ядегәр дә бер дә Сөләйман солтан тарафына түгел, чит-ят диндә һәм ата дошман булган урыс кенәзләре алдына барып тезләнгән бит. Яңа хукаларына ярау өчен һәм тегеләре боларга майлырак бер калка ташласын дип, шулар гаскәрендә яубаш булып, үз туганнары, газиз ватаннары өстенә дә кылыч күтәреп йөргәннәр бит хәтта. Ярар, шулай, эт шикелле тугры булганнары өчен, Иван бу касус йолкышларны тәхет түренә дә китереп утыртты, ди. Казанга — Шаһгалине, Хакитархан дигән ерак бер калага — шушы чын Дәрвишне. Ләкин икесе дә, кулдан кисеп ташланган тырнак шикелле, барыбер дә үз ватаннары, үз туганнарының каннарына үтеп керә алмаганнар. Борчаклары пешмәгән, тәннәре һәм каннары ялганмаган. Ватандашлары боларны черек бүкән урынына су читенә этеп чыгарганнар. Чөнки черек бит болар, тоташы белән черек! Шуңа күрә һичбер төрле орлык яки алмаш калдыра алмаганнар. Болардагы череклек бөтен илгә йоккан, илне череткәннәр. Хәзер, менә, Казан дәүләте дә, Хакитархан да юк. Бар кыйтганы, барча күршеләрне дер селкетеп тоткан Алтын Урда мәмләкәтенең эзе дә калмады бит. Ай-һай, Сөләйман өчен дә сөенеч микән соң бу? Киһан бит ул — орыш кыры, туктаусыз алыш сыман. Бүген кемдер киргә егыла йә тезләнә икән, аның өстенә дошман калкып чыга. Әгәр шул киңүче, арслан йә үгез шикелле көрәеп, инде синең өстеңә килеп ябырылса? Аһ, бу бизмәндә оттырмаска иде бит, һичбер дошманны да азындырмаска, үз вакытында баш түбәсенә сугып миңгерәтергә һәм юк итәргә иде!.. Дәрвишгали, йолкыш, һаман сөйли, быдыр-быдыр килә. Аның сүзләре вакытывакыты белән Сөләйманның да колагына килеп керә сыман. Ә эчтә ут. Казан артыннан Хакитархан ханлыгы да урыс кенәзләренең итек астына сузылып ятканнан соң кичә генә урыс ялчысы булып йөргән Нугай Урдасына да чират киткән икән. Әүвәл анда Исмәгыйль мирза бертуган абыйсы Йосыфны суеп үтергән, ә ул катыйлның канын Йосыф-мәрхүмнең улы Юныс кыеп аткан. Юнысын хәзер, үзләре чиратында, Исмәгыйль-катыйлның уллары эзәрлекли, Сарайчык каласын тоту, мәмләкәтне саклау турында уйлап та караучы юк, ди. Йосыф-мәрхүмнең кызы Сөембикә турында "Шаһгали сатлыкканга көчләп кияүгә биргәннәр", дигән хәбәр килгән иде, ике-өч ел чамасы узуга, ул мәликә дә саргаюдан үлеп киткән икән. Сөембикәнең Үтәмеш атлы улын урыс кенәзләре көчләп чукындырган. Йосыф морзаның Сөембикәдән кечерәк улы Әкрам Казан ханлыгын кабат торгызырга тырышып яу йөргәндә канын тәслим кылган. Хакитарханда хан булып утырган Ямгурчы, Казан каласы эчендә берничә ай буена хаким исәпләнгән Ядегәр, заманында тәхет даулап йөргән Мөхәммәд, Сәхиб, Сафа, Бүләк, Сәгадәтгәрәйләр — һәммәсе дә сагынып сөйләргә вә искә төшерергә генә калды. Бүген үзләре дә юк, мәмләкәтләрен дә кил туздырды инде. Таркалды, коргаксыды, юкка чыгып бетте кир селкетеп яшәгән бөек татар. Хәер, алай дисәң, Кырымдагы Дәүләтгәрәй хан, түл туплаган гаярь үгез сыман, торып-торып аваз бирә әле. Әнә, үзенең Дәрвишгалигә кушып кибәргән юллама хатында солтан хәтле солтан галикәнапләренә нинди тәкәббер рәвештә киная ташлаган бит! "Синең татарларга ярдәм кулы сузмасыңны беләм. Бер аранга ике үгез сыймый, дигәннәре, тәгаен дә, шулдыр. Әмма үзем Казан ханлыгының урыс астына сузылып ятуы белән ризалаша алмыйм. Син кире кагып фәрман юлласаң да, мин, барыбер, Мәскәү өстенә зур яу белән барам. Ул Иван атлы явыздан Казанны безнең кул астына кире кайтаруны таләп итәчәкмен. Ул тыңламый икән, бөтен мәмләкәтен яндырып көл итмичә, кире кайтасым юк!" — Әйдә, әйдә, үгез белән сөзешергә алын да башыңны яр инде, — дип үзалдына пышылдады солтан. Бераз гына вакыт тын алып, уйланып утырды да, йөзьяшәр имәннәр мәгърурлыгы белән өстәп куйды. — Юк, татарга йөгән йә дилбегә дигәннәрен берүк бирмә икән! Ияргә мен дисә, туган аталарын да танырга теләмичә, харап эре булып кыйланалар. Үзләренә-үзләре харап инде болар, валлаһидыр, харап!.. Сөләйман солтан кансакчыларына борылып фәрман бирде. — Бу дәрвишнең, бүкән өстенә ташлап, башын чаптырыгыз!.. Ике-өч айдан соң Кырымнан хәбәр кайтты. — Үзенең улларын һәм йөз егерме мең кайдаклы гаскәр ияртеп барса да, Дәүләтгәрәй һични кыра алмаган. Дөрес, Рәзән олысына кереп, бик нык талаганнар, меңәрләгән ясир кыеп өлгергәннәр. Мәгәр Явыз Иван Үзи дәрьясына Песәй елгасы кушылган кирдә яңа кирмән төзеп куюга ук, Дәүләтгәрәй, койрыгын кысып, үзенең Кырымына кире борылган, ди. — Әткәй! Французлар кәрләләрдән торган цирк кибәргәннәр. Аларның колгага менүчеләре, бауда йөгерүчеләре, сорнайчылар, көрәшчеләр, хәтта кәмитчеләренә чаклы — барысы да орчык буе гына адәмнәр, ди. Көннәр буе сараеңнан чыкмый утырасың. Халыкның синең хакта хаста булып ята, мәмләкәт белән идарә итәрлек куәте калмагандыр, дип уйлый башлавы бар. Әйдә, синең белән бергә барып карыйк, — дип кызы Мәһруй кереп ялынгач, Сөләйман пайтәхет урамнарына чыгып ялтырады. Кәрлә кәмитчеләр уенын караудан гына тәгәрәп төшмәсә дә, шуннан үзенә сабак алып калды. Әһә, коллар күзенә төтен кибәрү өчен, әледән-әле алар каршына чыгып ялтырау отышлырак икән. Шуның хакына гына ул Истанбул мәйданнарында биюче малайларга, Вена каласыннан китерелгән биш йөз кырчылар хорына, пәһлеваннар бәйгесенә күз ату өчен чыгып йөргән булды. Анысы да туйдыргач, Топкапе вәзирен чакыртып, хәйлә корды. — Мин Мәхмүт солтан капкасыннан чыккан саен туптан атып хәбәр бирәсез бит. Шуны ишеткәч, базарларда хәмер сатучылар, шарлатаннар, чегән караклары, таракан урынына, шундук базга поса. Син моннан ары көнсаен туплардан ике мәртәбә аттыра торган бул әле. Солтан тагын иснәнергә чыкты, тынгы бирми, дип итәк-киңне кыеп йөрергә күнексеннәр... Кызы Мәһруй һаман бирешергә теләмәде, ахры, Сөләйманның тәхет залындагы почмагына йә киде-сигез яшьлек малайлар хорын, йә ун-унике яшьлек көйчеләрне кертә башладылар. Солтан эндәшмәгәч, азынуның чиген оныттылар. Скрипка, думбра, курай тоткан шул ук көйче малайлар беркөнне мунчага, Сөләйман юынып утырган чакта килеп кергән. Көйләрне матур, моңлы итеп сыздыралар алай сыздыруын, әмма берсенең генә дә билдә ыштаны юк. — Коралларын кыеп мичкә ташла! — дип кычкырды Сөләйман яндагы вәзиренә. — Ә бу малайларны моннан ары гел күрәсе булмыйм!.. Мәһруй гына һич тынмаган икән, төксе генә елмаеп, янә кергән. Түзә алмагач, Сөләйман катибларына таба күз ташлады. — Фәрман әмәлләгез. Рөстәм киявем баш вәзир дә, сәргаскәр дә түгел!.. Бер атнадан Сөләйман өчен бик тә сирәк була торган сөенечле хәбәр китерделәр. — Вена каласында тагын бер дошманың, таксыз король Фердинанд канын тәслим кылган. Тәхеткә хәзер аның Максимилиан атлы улы менгән икән. Юк, бу юлы да Сөләйманның йөзендә елмаю чаткылары һаман чагылмады. Төнлә Хүррәм төрбәсе янына барып утыргач, Сөләйман тагын тирән уйга калды. Ялгызлык — хәтта солтан галикәнапләре өчен дә сихәт өсти торган, ләззәтле халәт түгел. Хүррәмне юксынудан, аның белән сөйләшеп йөрүләрдән котылып та, онытылып та булмый. Аны алыштырырдай фәрештәне, алиһәне, киңәшчене, илһамчыны, сөяркәне — берсен дә Сөләйман күпме генә эзләсә дә таба алмаячак. Хүррәм канашның хәтта рухы да кояш кебек сүнми яктырта бит. Сөләйман сарайга гына түгел, мәгарә эченә, кое төбенә төшеп качса да, аның яктысыннан, кылысыннан котылачак түгел. Ә югыйсә, Сөләйман китмешне дә тутырып узды инде. Шуның кырык биш елы — солтан тәхетендә. Ул — унынчы солтан, мәмләкәт тарихында тәхетне аның чаклы озак еллар буе үз кулында тоткан башка такдарлар юк. Хәер, кыен кара гавам, надан көнчеләр, дошманнар һәм синең чәнчелеп төшүеңне көтеп йөрүчеләр генә солтаннарның тормышын балда-майда, киде кат болытлар өстендә йөзү, дип уйлап хаталана. Мондый олы йөкне тартуның никадәрле газаплы икәнен солтан үзе белә дә, Ходай Тәгалә генә гел күзәтеп тора. Сөләйманга Аллаһ каршында кызарырдай яки Хак Тәгаләнең аны кәһәннәм табасына бастырырдай гөнаһы юк сыман. Бабасы Баязит Икенче белән әтисе Сәлим аңа төрек кирләреннән тыш тагын унбер-унике вилаять калдырып киткән иде, Сөләйман аларның санын егерме бергә киткерде. Вилаять яки сәндкак, еракъяк, дип әйтү генә ансат, ә алар — элек Эллада, Мисыр, Гыйрак, Шам, Алжир, Тунис, Триполи, Кырым, Судан дип аталган олы-олы илләр, мавр, эфиоп, азәри, әрмән, гөрки, болгар, мадьяр, югослав, албан, серб, хорват, валах һәм тагын әллә нинди халыклар төзегән аерым мәмләкәтләр. Урта диңгездәге барча утрау — аның атаулары. Бүген аларның һәммәсе дә Сөләйман кул астында, элеккеге төрек солтаннарының бу кадәрле байлыкка ия булганы юк. Аңа бер генә солтан рухы яки туачак оныклар да кебегән, ялкау, пошмас, куркак булуда гаеп ташлый алмый. Халык аңа әле үзе исән чагында ук "Кануни", "Шәүкәтле" дигән югары атларны бер нигезсез көе, тиктомалдан гына такмагандыр. Язган икән, булдыралар икән, инде улы Сәлим яисә оныклары да шундый ук дан яулап карасыннар. Сөләйман үзеннән бигрәк мәмләкәтне һәм төрек халкын бөек тә, шәүкәтле һәм шөһрәтле дә итте. Сөләйман дәүләте — билен бөгә-бөгә хәер сорашып йөрүче сәүче дә, кемдер бармак янаганга тезгә чүгә торган ялчы-кол да түгел. Ходайга мең шөкер, төрек бүген бар мөселман дөньясын үз кулында тота, аның киһандагы теләсә кайсы нәсара кайсарын тезгә чүктерерлек куәте-гайрәте бар. Бервакыт Хүррәм ничек дип канатланып, янып, йөгерә-йөгерә кергән иде әле? — Карале, кара, хукакаем минем, бер шаирь синең хакта ничек матур язган! "Киһанның барча почмагыннан билен бөгеп килгән илчеләр өчен Шәүкәтле Сөләйман солтан галикәнапләренең итәк очына бит орырга дип чиратка басу да сәгадәт вә бәхет саналадыр". Итәк очын үбүне бәхет, димәгән бит, ә шуның өчен чиратка эләгүне дә олы бәхет, дигән. Әй, алтыным, әй, шөһрәтлем минем!.. Юк, ул шагыйрь чаманы нык бозып күпертмәгән, шыттырмаган алай. Французлар, австриялеләр, фарсылар, мадьярлар юллаган илчеләрне искә алу да артык. Аларның гына хакимнәре түгел, хәтта инглизләр кайсары Генрих Өченче дә, "төрек мәмләкәтенең эчке тәртипләрен өйрәнергә рөхсәтең бир", дип ялварып, "мәңгелек томаннар ватаны" дигән сихерле атавыннан китмеш диңгез аша никадәрле илчесен куган иде ләбаса. Мәмләкәтең даны шундый атауга да барып киткән икән, солтанга да шөһрәт. Тик менә алмашчылар ул төзегән йортны исән-имин һәм шәүкәтле хәлдә саклый алырлармы? Тәхетне көчсез, умырткасыз, карак, надан хаким үз кулына алса, Сөләйманны да сагынырлар, юксынырлар әле. Сөләйман чамалый, ул әүлия яки фәрештә дә, пәйгамбәр дә түгел. Ибраһим, Мостафа, Киһангир, Баязит кебек якыннарын харап иткән өчен, мөгаен, аны сират күпере башында кулларына гөрзи тоткан Нәнкир яки Мөнкир көтеп торыр. Сөләйман ил дигән үтә кадерле һәм газиз өйнең ниргәләрен какшатырга ирек куя алмады. Хаталандымы? Ай-һай. Ярар, ул барысына да төкереп кенә карап, барча улларын да исән калдырган булса? Соң, Сөләйман үзе китеп баруга ук, Мостафа — Сәлим энекәшен, Сәлим — Ибраһимны, ә Ибраһим Баязитның гомерен барыбер дә кыеп бетерәчәк иде. Бер уйласаң, Сөләйман киләчәктә уллары ясаячак гөнаһларны да үз өстенә алды, мөгаен, шулар хакына утлы табаларда биергә туры килер. Язмыштан узмыш юктыр, кәза икән, кәза. Ә менә болай, күктән Әкәл төшкәнне көтеп яту бер дә рәхәт түгел. Китмеш тулды, бүген-иртәгә түшәккә егылуы, чирли башлавы бар. Аннары ул түшәк өстендә бер йотым суга да тилмереп ятучы мескен хәленә калсынмыни инде? Аның әтисе Явыз Сәлим атасы Баязитның канын кыйган, диләр. Сөләйманның улы Сәлим, бәлки, аңа агу да каптырмастыр. Гәрчә, анысы өчен дә өздереп әйтүләр бик-бик шикле. Ләкин хәтта тап-таза көенчә сарай буенча өрәк кебек йөрүнең дә һичбер хакәте юк. Зиһене төзек булган адәм баласы, әнә, кыргый кошлар йә хайваннар төсле, башкаларга ризык булмас өчен, кызганыч хаста хәленә калмау өчен, якыннар һәм халык хәтеренә сәламәт, төзек, сөйкемле көенчә кереп калу өчен — читкә качып, чит-ят күзенә күренмичә генә хушлашырга тиештер ул анысы. Менә шулай — горур, газиз, матур булып китә белү хәер. Тик кенә яткан ташны мүк баса, ди, читкә китеп югалырга кирәк. Әнә, австриялеләр, мадьярлар өстенә Сөләйман алты тапкыр барды, тик Вена каласын да, Фердинанд корольне дә тез астына сузып сала алмады. Яуда үлү — шөһрәт. Сүнәр алдыннан ут та дөрләп ала. Кәсәдеңне якыннарың яки дошманнарың кыргый канвар сыман калкаларга өзгәләп бетергәнче, яуга, яуга кузгалырга кирәк! Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, Сөләйман диван кыйды. Тормыш — дәрья бит ул, хәтта солтаннан да сорашып тормыйча, үз көенә ага. Берничә бәйләрбәк вафат булган яки сырхау икән, алар урынына гаярьлекләре ташып торган яшь егетләр килгән. Яңа баш вәзирне сирәк кеше генә күреп белә, Мәхмүт Сакаллыны шәйләп, хәтәр шомландылар. Сәбәбе дә китди. Мәхмүт элек дарга менгән Пәри Рәистән чак-чак кына кайтыш. Бөтен йөзен куе сакал баскан, ике күзе төймәдәй ялтырый да колаклары гына тырпаешып тора. Аның хәтта сөйләшкән чагында да авызын күреп булмый. Сөләйман да аны бик кәпрәйтмәс иде, Мәхмүт Сакаллы Вена ягыннан шул, малай чагында әсирлеккә төшкән бер югослав. Аның турында "кайчагында ул үзүзен Сокол, Соколович, дип олылый һәм юата да", диләр. Ярар, юатсын соң. Иң мөһиме, ул туган ягындагы юлларны шәп белә, аның бөтен кыйммәтлеге шунда. — Яңа яу сәфәре игълан итәм, — дип Сөләйман сүз башлагач, һичкем каушамады. Ярты киһанга кәелгән каһанлыкның кайсыдыр почмагында корал зеңгелдәтеп алу — гөнаһ гадәт түгел. — Сәргаскәр итеп баш вәзир Мәхмүтне билгелим, тик аның янәшәсендә үзем дә барачакмын, — дигәч, сагайдылар. Солтан яуга йөрүләрдән бизгән иде ләса. Кыяфәткә дә нык бирешкән, картайган бит инде. Чәче, сакалы, хәтта кашлары да ап-ак. Буйга да ярты карыш чамасы түбән чүккән сыман. Бабай, һичбер шиксез, бабай. Мондый яшьтәгеләр, гадәттә, намазлык өстеннән аерылмый. Сөләйман ияр өстенә менә алыр микән? — Австриялеләр белән мадьярлар тәхетенә Максимилиан атлы малайны утыртканнар. Ә ул безгә ясак түләүдән баш тартмакчы икән. Кигәвеннәр сыман читтә дулап кына бер үгезнең дә мөгезен сындырып булмый. Без Максимилиан атлы шул мәнсезне иман вә сөннәткә утыртып кайтачакбыз. Беренче май иртәсендә юлга кузгалганда Сөләйманның һичбер ярдәмчесез көе ияр өстенә сикереп атлануын күргәч, бәкләр генә түгел, гап-гади сыбай белән кайдакларның да һәммәсе, гакәпләнүдән шаккатып, баш чайкады. — Һәй, тау башына туктап тын алырга утырган ак болытлар шикелле сабырлана белми бу һаман! — дип әүвәл соклануларын яшерә алмадылар. — Ярар, аптырашмагыз, Чыңгызхан да бу яшендә иярдән төшмәгән, ә бер гарәп әмире йөз яшендә дә гаскәрбашы булып йөргән әле, — дигән хәбәр таралганнан соң гына күпчелеге тыныч, иркен сулагандай булды... Сәфәрнең беренче өлешен, гадәттәгечә, киңел һәм тиз үттеләр. Белградка барып төртелгәннәр генә иде, нәкъ элеккеге сәфәрләрдәге шикелле үк, тагын чиләкләп коя-коя, күк йөзен бертуктаусыз яңгыр каплап китте. Сөләйман, кызулыгы белән, чатырын Дунайга якын кордырттырган. Ярларыннан чыгып котырынган елга солтанның алтын манаралар белән бизәкләнгән күчмә йортын кырмыска оясыдай юып алып китте. — Нинди Ходай каргаган төбәк булды соң бу! — дип сүгенде Сөләйман, килән итәкләренә ябышырга өлгергән яфрак белән үлән калдыкларын куллары белән сыпыра-сыпыра. — Әллә бу төбәкне нәсараларның үз Алласы яклый микәнни соң? Киденче мәртәбә килүем бит инде, тик бер тапкыр да суга төшкән тавык хәленә калмый кайтып киткәнем юк. Сөләйман баш вәзир чатырына күченеп оя корырга мәкбүр булды, тик яңгыр һич кенә дә туктарга кыенмады. Туктаусыз дымлылык билсез итте бугай, солтанны көймәле арба эченә күчерделәр. Әле ярый, дошман күзе бу тирәгә китми. Буда каласына кадәр сузылган барча кирләр — Сөләйман вилаяте, аның белән солтан куйган бәйләрбәге Касыйм идарә итә. Дошман тоткарламый, шунысы да юаныч хәзергә. Семлин кирмәне каршындагы кырга чатыр корып куйгач, Сөләйман янына байтак еллар элек вафат булган Янош аркадашның улы Иоанн Сигизмунд килеп киткән. Егермесе дә тулмаган егет кенә әле, ә тавышын бөереннән чыгарып таләп итә. — Максимилиан бернинди дә король була алмый! Син ул бушкуыкның хәтта атасына да так кидермәдең. Андый бәхетне синең кулдан минем атам гына күрде. Атасы Фердинандны король дип танымагансың икән, бу бушкуыкның да король дәрәкәсен йөртергә хокукы юк! Мин — законлы король Яношның малае, такга да тик мин генә лаек! — Әйе, син хаклы, — дип ризалашырга мәкбүр булды солтан. Ә үзе тәхетне кулларында тота белмәгән бу кебегән нәсел дәвамчысын чатырдан пычрак, сасы себерке белән куып чыгарырга да әзер иде. Ләкин алда кансыз яулар көтә, Максимилианны киргә тезләндерә торган уенчыкны култык астында тоту отышлырак. — Әйе, такга лаеклы син, тик... тик ул такны Максимилиан кулыннан талап аласы бар әле. Син дә шуңа булыш. Семлин каласыннан Сегитвар кирмәненә төбәп юлга чыккач, Мәхмүт Сакаллы чыбыркы уйнаткан сыман гел-гел куалады. — Алда — дошман кире, инде монда ук шымчыларның мыжлап торуы бар. Дошманга "солтан галикәнапләре картайган һәм хәлсез", дип сөенергә ирек куеп булмый, юлда кияү егетедәй тиз йөрергә кирәк. Ике көнлек араны бер тәүлек эчендә уза-уза ашыкканнар иде, ак күбеккә баткан чапкын китергән хәбәрне ишеткәч, баш түбәләренә балта түтәсе белән суккан кебек булды. — Сегитвар кирмәнен хорватлар үз кулына эләктергән. Алар төрек бәге Госман белән аның улы Миргазизне дарга асып куйган. Сегитвар гарнизоны белән хәзер Никола Зринья дигән хорват китәкчелек итә. — Ул Зеринкәнең үзен бүген үк, хәзер үк дар агачына асып үтерегез! — дип үкерде Сөләйман, үз-үзен белештерми. — Сегитвар — Буда вилаятенең бер аймагы гына. Сегитвар белән мәрхүм Госман гына түгел, Будадагы Касыйм паша да китәкчелек итә. Сегитварның хорватлар кулына эләгүе өчен ул гаепле. Ул йоклаган. Аерым бер алай юллагыз да ул кебегән Касыймны да дарга астырыгыз! Сөләйман ут шикелле кызышып түшәккә аугач кына Мәхмүт Сакаллы мыскаллап һәм карышлап, һәрбер сүзен үлчи-үлчи сүз башлады. — Зриньяны дарга астырып куйсаң, бу хактагы хәбәр Вена белән ике арадагы барча кирмәннәргә барып ирешәчәк. Барыбер үлем көтеп торуын абайлагач, бер генә кирмән башлыгының да үзе теләп бирелмәве, ак әләм дә ташламавы мөмкин. Аннары ул Будадагы Касыйм пашаны астырырга фәрман юллап та, бик ашыктың бугай. Безнең үз эчебездәге башбаштаклыкны вә кебегәнлекне күреп, дошман сөенәчәк. Безнең хурлыкка калу — дошманга көч өсти, аны камалышта бирелмәскә генә этәрәчәк. — Син хаклы бугай шул, — диде Сөләйман, байтак уйлап торгач. — Яңа чапкыннарны ияргә күтәр инде, теге фәрманнарны туктатырга кирәк. Соңардылар, Сөләйман юллаган тәүге фәрман турында Сегитвар эчендәгеләр дә ишетеп өлгергәннәр. Зринья диварлар өстенә йөзәрләгән туплар тезеп куйды, кирмән корыч бокра белән ураткандай булды. Төрекләр аны камалышка алып, төрле яктан өзлексез утка тота башлады. Әллә дарылар дым суырып өлгергән, әллә эрерәк тупларыннан ут ачарга шүрләгәннәр инде, кирмәнгә сизелерлек зыян китерә алмадылар. Дивар өстенә тезелгән туплардан да төрек яугирләре өстенә туктаусыз ут яуды. Мондый атыш бәйгесе ун көн буе дәвам итеп тә һичбер төрле нәтикәгә ирешмәгәч, Сөләйман кирмәнгә арадашчы илче кибәрттерде. — Зеринкәгә тапшыр, капкаларны ачса, мин аны хорватлар вилаятенә бәйләрбәге итеп куячакмын. Ак әләмен кулларына йомарлаган илче башын иеп кайтты. — Мин солтанның үз вәгъдәсен ничек итеп үтәгәнен күптән беләм инде. Ул Вена янәшәсендәге Гюнс кирмәнен атналар буена яклаган Николай Юрисичны да, ялган вәгъдә белән кул күтәртеп, дарга асып куйды. Ә мин дарга асылганчы, яу кырында, кулга кылыч тотып һәлак булуны өстен күрәм. — Алга, алга, диварлар өстенә! — дип Сөләйман ярсып кычкыргач, яңа бер көч белән һөкүмгә ташландылар. Баш өстеннән сызгырып очкан ядрәләр шавына түзә алмыйча, Сөләйман солтан үзенең бәрхет чатырына чумды. Аның көндәлек алып бара торган матур гадәте бар. Шома күн тышлы шул дәфтәрен алып, соңгы битен ачты да сәйләндәй тезелгән гарәп хәрефләре белән тиз-тиз язып куйды: "Мең дә биш йөз алтмыш алтынчы санәнең көз башланган бишенче кичәседер..." — Солтан галикәнапләре, солтан галикәнапләре, киңү яуладык без! Зриньяны яу кырында турап ташладылар, безнекеләр кирмән капкалары аша бәреп керде! — дип кычкыра-кычкыра чатыр эченә иңгән баш вәзиргә кавап сүзе әйтүче табылмады. Сөләйман Кануни, Шәүкәтле Сөләйман, кулына каләм тоткан көенчә, мәңгелеккә күчкән иде инде. Чаллы, 2014. ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел ИКАТ УТЫ ДӨРЛӘП ЯНА Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 35 ел дисәк тә, аның тарихы 1980 елның гыйнвар аена кадәр, күп еллар элек башланган. 1963 елда, совнархозлар бетерелеп, Чаллы кабат республика буйсынуындагы шәһәргә әверелә. Моңарчы берничә ел туктап торган "Знамя коммунизма" — "Коммунизм байрагы" газетасы 1 апрельдән яңадан чыга башлый. Беренче көннәрдән үк укучы балалардан да, күңелен икат уты тынгысызлап торган өлкәннәрдән дә редакциягә шигырьләр, проза әсәрләре килә башлый һәм ул шактыйга кыела. Әмма, газетада әдәби хезмәткәр штаты булмаганлыктан, алар белән танышырга, тиешле кимәлдә эшкәртеп газетага тәкъдим итәргә кеше юк булып чыга. Кулъязмалар кыела тора, билгеле, аларның кайберләре басыла, тик бу эшне тиешле юнәлешкә салмыйча да булмый. Октябрь аенда редакция үтенечен искә алып, Татарстан Язучылар берлеге Чаллыга Зәки Нурины кибәрә. Өлкән әдип кулъязмаларны иренми карап чыга, өметле каләм ияләрен чакырып, һәркайсы белән аерым сөйләшә. Озакламый, Казан педагогия институтын тәмамлап, районга Хәниф Хөснуллин кайтып төшә. Кесәсендә Татарстан Язучылар берлеге биргән юллама — анда яшь шагыйрьнең Чаллы төбәгендә әдәби берләшмә белән китәкчелек итәчәге хакында язылган... 1964 елда редакция каршында инде әдәби берләшмә оеша һәм аңа "Чулпан" дип исем кушалар. Берләшмәнең актив әгъзалары Разил Вәлиев, Мөдәррис Әгъләмов, Фәннур Сафин була. Разил Вәлиев белән Мөдәррис Әгъләмовка, еллар үткәч, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, "Татарстанның халык шагыйре" исеме бирелде. Чаллыда яңа төзелешләр башлангач, иң беренче булып шәһәргә язучы Равил Вәлиев килә. Ул ГЭС төзелешендә оештырылган "Энергетик" газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. КамАЗ төзелеше башлануга, шәһәргә Хәниф Хөснуллин (Минзәләдә эшли башлаган була), Мәхмүт Газизов килә. Фаяз Дунайның бунтарь тавышы яңгырый башлый. Эдуард Касыймов романнары илкүләм танылу ала. Тәлгат Галиуллин, Наип Лаисов ныклап әдәби һәм фәнни эшкә керешә. Мөдәррис Әгъләмов Чаллы халык театрында режиссёр ярдәмчесе вазифасын башкара. Шагыйрьләр Шәүкәт Гаделша, Ямаш Игәнәй, Әлфия Ситдыйковалар һәм тагын башкаларны да төзелеш үзенә чакырып китерә. Айдар Хәлим 1971 елда Уфадан килеп, КамАЗ төзелеше хакында очерклар яза. Минзәләдә шофёрлыкка укучы Факил Сафин 1971 елның ноябрь аеннан 1972 елның мартына кадәр ЗИЛ-164 машинасында Курья пристаненнан Чаллыга азык-төлек ташый. Чаллыга Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим һәм башка бик күп әдипләр килеп кенә торалар. Шушы чорда исеме күпләргә таныш "Ләйсән" әдәби берләшмәсе оеша, ул бүген дә эшен дәвам итә. Китәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина. Шагыйрь Сибгат Хәким 1971 елда болай дип язды: "Бездә милли горурлык хисен тар аңлыйлар. Милли чикләнгәнлек белән бәйлиләр. Мәсәлән, шушы КамАЗны утыз-кырык милләт төзесә дә, ул бит минем кирдә, нигезенә урынны минем халкым бирә һәм башлап ул эшкә керешә, бөтен авырлыгын үз өстенә ала". Китмешенче еллар уртасыннан башлап Чаллыда СССР Язучылар берлеге әгъзалары туплана башлый. Чаллының әдәби мохитенә иң нык тәэсир иткән кешеләрнең берсе, әлбәттә, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин булды. Ул Чаллыга 1978 елда килә. Газиз Кашапов, Нәкип Мадьяров, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Вахит Имамов, Әнвәр Шәрипов, Рафис Сәлимканов, Әхмәт Дусайлы, Данис Хәйруллин, Факил Сафин, Мирһади Разов, Фирүзә Камалетдинова, Ирек Диндаров, Шамил Шәйдуллин яңадан-яңа әсәрләр язалар, китаплары чыгып тора. 1980 елда, Чаллы язучыларының туктаусыз тынгысызлап торуы аркасында, шәһәр китәкчесе Рәис Беляев булышлыгы һәм ул чактагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов ярдәме белән Чаллы Язучылар оешмасы төзелә. Чаллы Язучылар оешмасының беренче рәисе күренекле прозаик Эдуард Касыймов иде. Аннан соң оешма белән Разил Вәлиев (оешманың ныклап эшли башлавы ул китәкчелек иткән 1981-1984 елларга туры килә дә инде), Ризван Хәмид, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Вахит Имамов китәкчелек итте. Чаллыга килгәч, КамАЗ заводында эшләмәгән каләм иясе сирәктер. Равил Вәли — бригадир, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Вахит Имамов — диспетчерлар, Факил Сафин баш конвейерда гади автомобиль кыючы эшчедән участок башлыгы дәрәкәсенә күтәрелә. СССР автомобиль промышленносте министрлыгы бәйгесе киңүчесе, КамАЗның мактау тактасына кертелә. Ирек Диндаров агрегат заводында халык контроле бүлеген, Мансур Сафин гражданнар оборонасын китәкли. Мирһади Разов та беренче чыныгуны КамАЗда ала. Әлфия Ситдыйкова 20 ел дәвамында автомобильләр кыю заводында дизель төягечен йөртә, Сирень Якупова чирек гасыр КамАЗда эшләде, талантлы шагыйрь Айрат Суфиянов әле бүген дә двигательләр заводында сынаучы вазифасын башкара. Туксанынчы еллар башында Чаллыга Айдар Хәлим килеп, "Аргамак" журналына нигез салды, иң саллы әсәрләре безнең калада язылды дисәм дә хата булмас. Фәүзия Бәйрәмованың да тормышы Чаллы белән бәйле. Монда ул берсеннән-берсе саллы китапларын язды. "Кырык сырт", "Күчем хан", "Батыршаһ", "Ана" һ.б. китапларын укучылар йотлыгып укыйлар. Шушы чорда Рахман Шәфигуллин, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһакева, Рәзинә Мөхияр, Рәис Гыймадиев, Вера Хәмидуллина, Равил Сабыр, Булат Сәләхов, Галиәхмәт Шаһи, Хәмит Латыйпов актив икат эшенә керешәләр. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге талантлы яшьләр белән тулылана тора. Соңгы елларда безгә Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Амур Фәләх, "Белла" халыкара премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина, хәзерге көндә "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Фидаил Мәкитовлар килеп кушылды. Чаллыда яшәүче язучыларыбыз бүген дә актив икат итә. Аларга илһамлы гомер телим. Факил САФИН, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге китәкчесе Айдар Хәлим ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ ХИКӘЯ Печән өсте кызып кына килә. Халыкның бер учма үлән артыннан бугазга-бугаз килеп, дөнья кызырып йөрүдән башка чарасы калмаган мәл иде. Хәтердә: без бу юлы атлы-арбалы идек. Ничек? Мөмкин эшме бу? Колхоз колы булган ятимә хатынга, аның ун яшьтән узмаган улы — малай актыгына, каян килгән ат дигән дүрт аяклы бәрәкәт? Сугыштан соңгы елларда, аеруча уттай печән өстендә, бригадирдан кигүле ат алуга ирешеп, үз хукалыгың өчен урманга утынга-печәнгә бару — бу хыялның иң югары тантанасы иде бит! Сәбәпләрен ачыклап тормыйк. Моңа бер роман да китмәс. Аннан, бу вакыйгаларга алтмыш елдан артык гомер үткән. Сурәтләп киткерү мөмкинме? Шунысы хак: без — колхоз дигән күмәк хукалык хәерчеләре, бу юлы, инәй әйтмешли, аның "атлы хәерчеләре" идек. Халыкны үләнле урман-акланнарга кертмичә, бер яктан, урман каравылчылары кыерсыткан, икенче яктан, малын, бигрәк тә шул мур кыргыры сарык малын елдан-ел арттыра барып, колхоз кыскан. Сарыкның пычактай үткер, утлы телләре кая ди сутлы үлән, тау битләүләрендәге челек-кармавыгын гына түгел, еланнарын да калдырмыйча чәйнәп йоткан, кара кир таптау-табыр, соры туфрак-тузанга әйләнгән шушы кызу көннәрдә без инәй белән "Карагайлыклар" дигән урман эчләрендә үтмәс чалгыларыбыз белән тегендә бер, монда бер селтәнеп, сәнәккә эләрлек тә үлән тапмагач, ахыр чиктә, өметебезне өзеп, "Әнәч Кулы"ның калын урманнарын икегә ярган тирән чокыр башына килеп туктаган идек. Ул елларны яланнарда чебен-черки ифрат та күп була торган иде. Көннәр корылыгыннан булса кирәк, бу елны алар аеруча үрчегән иде. Кигәвеннәр безне уратып алып, выж да выж дулыйлар, тегеннән дә, моннан да атылып чыгып, атыбызның тиресен тере килеш туныйлар, корсак асты, янбашлары, бот буйларына кунып, гыж-гыж китереп канын суыралар, ә мин исә, үзем дә черки болыты эчендә йөзгән хәлдә, үзебезне сырмап алган кигәвеннәрне, әлләни уңышка ирешмәсәм дә, эре яфраклы имән ботагы белән шап-шоп китереп, атыбыздан куарга, аның тирәсендә, як-ягына чыгып, туктаусыз өтәләнергә мәкбүр идем. Әгәр яңгырлырак елларны чабарга дигән печәне чагыштырмача Айдар ХӘЛИМ (1942) — шагыйрь, публицист, прозаик; "Гомеремнең ун көне", "Өч аяклы ат", "Татар моңы", "Хунвейбин" һ.б. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Чаллыда яши. очраштырып, кигәвен-черки дигәне күзгә кереп бармаган булса, быелгысын кигәвен-черкие күп булып, печән дигәне ифрат та накыс иде. — Кә, капкалап алыйк, улым, — диде инәй. Ашау күңелле хәбәр иде. Ашарга дигәндә син миңа гына куш!.. — Атны тугарыйммы? — Тугармыйча булмас. Ат иңсәсен бушка арытмыйк. Табылганча селтәнгән булырбыз да... Колынын да караштырып кил. Күренми... — Лабылыкка чумгандыр ул, — дим. Үзем колынны чакыра да башлыйм. — Гөл-гөл!.. Гөл-гөл!.. Биябезнең Якты Маңгай дигән колыны бар. Тугач та, ике айлык чагында, аның чәлтере аша йөкле арба үткән. Әмма Ходайның рәхмәте белән ул төзәлгән, тез астындагы тәгәрмәч изгән төше сеңерле бокра булып гарип калган. Шуңа күрә ул, башка колыннар шикелле, анасының бер алдына, бер артына чыгып чабауйнаклый алмый, ләштер-лөштер килеп арттанрак өстерәлергә мәкбүр. Бу яктан караганда, безнең кайбер гадәтләр капма-каршы: мин гел инәйнең алдыннан чабарга яратсам, Якты Маңгай инәсенең артыннан теркелдәргә ярата. Шуңа да чем-кара Чегән Бия аны күзеннән беразга гына язлыктырса да, шундук борчыла, пошкыра, фырылдый башлый. Якты Маңгай исемен колынга мин бирдем. Инәсенә охшап, шомырт кара гөл-гөлнең маңгаенда яп-якты кашкасы булганга. Ә менә үзем, башкаларга матур исемнәр бирергә яратсам да, исемем белән атаганнарын яратмыйм. Исемсез мин. Минем әтәй дә сугышта исемсез югалган. Хәтерлибез бит. Югалтмаганбыз. Ил исемсез югалткан дип, без югалтмыйбыз, онытмыйбыз. Инәй дә мине югалтмый. "Улым", ди. Дус малайларга килсәк, алар, шартыннан чыгып, төрлесе төрлечә эндәшә. "Әй, Ташкүмер!" Чөнки минем кашларым, чәчләрем ташкүмер кебек чәтрәң кара. "Әй, Ташмаңгай!" Чөнки минем маңгаем таш кебек нык. "Әй, Тимер-тән!" Чөнки минем тәнем тимер кебек чыдам. Якты Маңгай бу юлы да инәсеннән читтә иде. Әмма аның арбабыздан астарак, каядыр яфрак куерымына чумган хәлдә, тояклары белән черегән ботаксатак сындырганы ишетелә иде. Мин бу яшемдә кул арасына кереп, чалгы тота, ат кигә-тугара белә башлаган идем инде. Буем тәбәнәк булу сәбәпле, иң читене атка камыт кидерү иде. Биямне тугарып, тышаулап, иркенгә кибәрергә маташкан арада Якты Маңгай да урман лабылыгыннан яктырып килеп чыкты һәм лачтыр-лочтыр китереп, тастай эре чикләвек яфракларына актан-ак сөтен агыза-агыза, инәсенең имчәкләрен талкый-талкый имә башлады. Мин урап килгәндә, инәй кикеле ашъяулыгын сүткән, аннан өч кыярны, бер түтәрәм кара ипине, чәйле тимер чәйнүкне чыгарып, табын уртасына олы байлык итеп тезеп куйган иде. Аларны күрү белән, ашказанымны кузгатып, авызыма сулар килде. Ул ашъяулык эчендәге икенче бер кечкенә төргәкне сүтте, чүпрәк эченнән йөзе чар-беләү күрмичә картайган пычак чыгарды һәм, арба янына килеп, аны тәгәрмәч коршавы тимерендә чаж-чож китереп чарлый башлады: — Кайчан үсеп китәрсең икән? Кыяр теләрлек тә үткен пычагыбыз юк!.. — Бир, үзем үткерлим!.. — Әлегә үс. Үткерең юк. Үскәч. — Үткерләнми үсеп буламыни? — Күп сөйләнмә. Үсәрсең, нибуч. Кинәт кенә каяндыр уянып чыккан кил исеп куйды. Яфрак куерымнары бүлкәләнеп тетрәнгәндәй итте. Шундук офыклар яшәрә башлагандай күренде. Кирдә-күктә сәер һәм сирәк мизгел урнашты: һавада яңгыр исе тарала, әмма күк күкрәми, күк йөзе яшенсез айкала-чайкала, әмма яңгыр яшеле белән сугарыла бара иде. Ярты гәүдәсе белән чикләвек куакларына чумган биябез, черкичебенне сызгырта-сызгырта койрыгы белән кугалап, авызына эләккәндә — эре кыяклы үлән, башаклы сарут, эләкмәгәндә, юкә туйрасының аш табагыдай яссы яфракларын шартлатып өзеп, кетер-кетер китерә, шуның белән тирә-юньгә гүя борынгы заманнардан әйләнеп кайткан күчмән тормышны хәтергә төшергәндәй итә иде. Якты Маңгай, гадәттәгечә, күренми, әмма вакыт-вакыт каяндыр ач кыңгырау шикелле зеңгелдәп кешнәп алганы ишетелә... Ниһаять, без дә табынга утырыштык. — Кыярларны нигә өчне алдың, инәй? Берсе миңа, икесе сиңамы? — Берсе сиңа, берсе миңа, өченчесе кемгә? Әйт. — Белмим. — Атаңа. Кайтса, нишләр идең? — Кайтмый торсын әле. Үзебезгә дә ашарга китми. — Һи-и-и, ни сөйлисең, бушавыз?! Инәйнең йөзенә алсулык йөгерә. Гарьлегеннән нишләргә белми, ашъяулыктан валчыклар чүпли башлый. Авыр тынлык урнаша. — Инәй, мин ятиммени? — Нигә? — Ятим, диләр бит. Кем була ул ятим? — Ата-анасыз бала. Үзең ничек уйлыйсың, син ятимме? — Түгел. Ата-анасы булып та, бала ятим була аламы? — Була ала. — Ә мин ятим булмаммы? — Булмассың. — Кайчан? — Мине тыңласаң... Тагын тынлык урнаша. Инәй сулкылдый. Әллә елый инде? Колагындагы көмеш алкасы калтыранып ала. — Нигә алай дисең? — ди ул, миңа туры карамыйча. — Мин белгән аталы кешеләрнең аталары балаларын кыйный. Мине беркем дә кыйнамый. Шулай бит, инәй? Ул инде елый гына түгел, яшь аралаш көлә. Бу минем атасыннан өч көнлек булып калып, анасының куенында ятимлекне сизмичә, ун яшькә китеп барган малай актыгының Ата Рухы турындагы пролетар фәлсәфәсе була иде инде. Менә инәй ике кыярның очларын кыркып ала, урталайга яра, аннан урталайга ярылганнарны тагын да урталай итеп дүрткә яра, аларга тоз сипкәләгәндәй итә һәм табынга куя. — Кабыкларын арчымыйм, — ди. — Кыярның ашы кабыгы астында... Мин күрәм, кыярларның да эчке дөньясы бар икән. Ул йолдызлар белән шыгрым тулган күк гөмбәзе кебек сихри тәртиптә, сак кына, вак кына, ак кына тешләр белән шыплап тулган. Тешләре әллә үзләре шундый, әллә тупас пычак телүдән, ничектер елаган сымак күренә. Ихластан да, гүя йокылары туймыйча уятылгач, мышык-мышык елаган сабыйлар иде алар... — Аша. — Инәй алдыма кыяр турамнары куйды. Аннан үзенең ап-ак тешләре белән "хыррыс!" дигән кебек авазлар чыгарып, кыярны умырып тешләде һәм минем алдыма ике телем кара ипи этәрде. — Берсе фурмыга, берсе курмыга... — Әллә нәрсә сөйлисең, — дидем. — Нинди фурмы, нинди курмы ди? — Курыкма, икесен дә аша, — дип көлеп кибәрде инәй. — Сөйлим микәнни? Биемем... картинәң искә төште дә... Сиңа ике түгел, дүрт телем дә чәп итәргә китмәс. Ит кундырасыз бит. — Ә картинәй нәрсә? Курмы-фурмы дип сине ашаудан тыйдымыни? — Юк, тыймаган ла... Ашаткан гына. Шул ук вакытта тыйган да. Борынгыларның никадәр каты тәртипле, таләпчән булганлыкларына таң калып әйтүем. Биемем мине, кичә генә килен булып төшкән кыз баланы, саранлыктан түгел, азыкның фурмыга дигәненнән курмыга дигәнен аерырга... чаманы белергә... сакчыл булырга... исраф итмәскә өйрәткән булган икән... — Сөйлә инде! — дидем мин, бер телем ипине кыяр белән азык шүрлегемә менгезеп тә куйган кегет. — Фурмы-курмы!.. Ха-ха!.. Ник сузасың, сөйлә!.. Туйра лабылыгына инде тәмам кереп чумган кара бия миңа теләктәшлек күрсәткәндәй пошкырып куйды. — Бу кадәр дә атаңа охшарсың икән!.. Көтә бел әзрәк!.. Шулай, туебыздан соң, биатам, киявем белән... синең атаң була инде... беренче тапкыр бер гаилә булып иртәнге чәйне эчәргә утыргач, бианам миңа, кичә генә төшкән килене алдына, ике телем ипи кисеп куйды да: — Бел, киленчәгем, — диде китди кыяфәт белән, күзләрендә дәһшәт уйнатып. — Берсе фурмыга, икенчесе курмыга... Мин, бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткән киленчәк, нишләргә дә белми аптырап калдым. Кулыма алган телемем төшеп киткәндәй булды. Кагылып та карамадым... — Аша, аша, — ди бианам. — Ашаган — ярышка төшкән, ашамаган — ашка пешкән... Мин әйткәнгә карама. Мин шундый туры сүзле ул. Синең дә шундый булуыңны телим. — Үзе биатама, атаңа карый. Атаң мыек астыннан гына елмая. Яклап, мин әлегә яңа кеше булган чит өйдә, киявем бер сүз әйтсә, ичмасам!.. Соңыннан атаңнан белештем: фурмы дигәне исем өчен, кагылырга ярамаганы, курмы дигәне ашарга яраганы, үз өлешең, хәләлең булганы икән... Атның пошкырганы ишетелә. Аны кигәвеннәр талый. Пошкырып түзә. Безне черкиләр талый, әмма без бу юлы черкиләр талауга куанган кебек, кашынакашына шырык-шырык көлешеп түзә идек... — Менә атаңны да... үземә дигән курмымны... ирем-хәләлемне... бу сугыш, нәгъләт, мәңге кайтмас фурмы иттерде дә гүргә кертте... Ә бит без аны фрунтка синең белән икәү озаттык. Сиңа ике генә ай иде. Абдуллин дигән стансадан. Фрунтка китә торган ишалун каршында, син төрелгән корама юрганны ачкалап, йөзеңә текәлде дә: "Улым, көт мине, ярармы? — дигән булды... — Әниеңне сакла, беркемгә дә бирмә!.." 1942 елның кышындагы бу очрашу синең атаң белән беренче һәм соңгы очрашуың булган икән, илаһым!.. Хәтерлисеңдер бит? — Хәтерлим, әлбәттә! — дигән булдым. — Мин аның афтаматын да тотып карадым. — Алдашма. Ул чакта афтаматсыз иде әле. Вишмишуклы гына иде... — Бәй, үзең сораганга гына әйтәм. Аның белән ул синең дә соңгы очрашуың булды мәллә? — дидем мин, аны-моны уйламыйча. Инәйгә нәрсәдер булды. Аның гәүдәсе "Ек!" итеп тартылып куйды. Ул, яшьләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Бераздан, дымлы күзләрен челт-челт йомып: — Атаң әфисәр иде, — диде. — Кем була ул әфисәр дигәннәре? — Әфисәр дигәннәре... Хәрби нәчәнник инде шунда. Башкаларны сугышка күтәрә торган кеше. — Ә-ә-ә... Алай икән. Безнең табыныбызда әле өченче кыярыбыз калган иде. Атаңның өлеше дип аны инәй миңа бирде. Әмма мин аның яртысын әтәй өлеше итеп инәйнең үзенә суздым. Ул аны алмаска маташты. — Яланда ашарга яраткан ике нәрсәм бар: төче кыяр белән кара ипи һәм әйрән белән кара ипи... — Кара ипи, дисең. Ак ипиең бармыни? Булса, миңа бир. — Юк шул. Ак ипине зур укыганнан соң ашарсың. Сыерсыз калгач, әйрән дә юк. Сөткә булса да бер-ике кәкә, сарык малы юнәтмичә булмас... Без балчык көрәгәдән алмашлап мәтрүшкә чәе эчтек. Ул озак каплаулы торганга күрә карая төшкән иде. Мин байларча кикереп кибәрдем. Нигә кикермәскә? Әлхәм-шөкер, килкәм чокыр, өстем бөтен, тамагым тук иде минем. Инәй бисмилласында табындагы икмәк валчыкларын нәзек кенә бармаклары белән чүпләштереп, тел очына салды, кыркылган кыяр очларын һәм калган валчык очтыкларын кошлар өлеше дип үлән арасына сипте. Ашаганнан соң ятып, корсактагы ризыкны бераз сеңдерәсе бар иде дә, черкиләр бимазасыннан котылу мөмкин булмагач, без чалгыларыбызны алып, агачлар арасыннан чабылмый калган сыек урман үләне, кәрешкә-мәрешкәләрне селтәштерә башладык. Акланнар "Лесничество" дигән урман хукалыгы өчен чабылып беткән, кибән-эскертләре коелган иде. Урман эчендәге күләгә үләне исә чынлап та ачуны китерер дәрәкәдә сыек, сирәк сакал сыман килбәзәк, су кебек ашсыз иде. Кояшсыз кирдә мантый алмыйча, буе озын, биле йомшак булып үскән кыяклы һәм яфраклы үлән, абага һәм дала камгагы белән аралашып уралган кәрешкә, урман борчагы бездән арттагы пакуста күпереп-кабарып калсалар да, аларның, кипкәч, сәнәк очына эләрлек булып кына калачагы көн кебек ачык иде. Чалгы йөзе үтеп кергәндә, кара кузаклары шартлап ачылган килбәзәк урман борчагына бушка селтәнә-селтәнә, мин арый да башлаган идем. Булмаган үләнгә чалгы янап торуның мәгънәсе юк иде. Чүкү турында әйтеп тә тормыйм. Ә шулай да миңа, Гайнетдин абзыйлар кебек, чүкеч очына төкерә-төкерә, яхшы итеп чалгы чүкергә өйрәнергә кирәк. Әлегә минем беләгем, күзем тиз арый. Чалгының кашына түгел, башына кундыра башлыйм. Күпмедер шулай, кымтып маташканнан соң, без уч төбедәй акланга килеп чыктык. Әй, инәйнең шатланганын күрсәгез! Камыштай башаклы, юан сабаклы урман саруты, каты сабаклы, мүккә охшаган тыгыз үрмә үлән — бу урманчы күзеннән ничек сакланып калган?! Аллаһы Тәгалә аны безләргә бирәсе килеп, юлыбызга чыгарып куйганмы? Без инәй белән рәттән төшеп, акланны пеләш баш кебек такырайтып, төбеннән-тамырыннан кырдырып чыктык. "Ярты фурман булыр моннан, — диде күңеле килеп инәй. — Урман араларында сукалаганнарын да кертеп, бәлки берәр фурман да чыгар, әйеме?" Көн кичкә авыша башлаган иде. Үземнән зур чалгы белән әвәрә килеп, уч төпләрем кызган, чалгы тоткасына ышкылган кирләре төерләнеп кабарган иде. — Кайтыйк, булмаса, — диде инәй. — Ак күңел үләр, йөзе көләр, дигәннәр. Безгә дә, ак күңелгә, бәхет көлде бит әле. Бар, атыңны кик. Инәй миңа "атыңны" диде. "Кик!" диде. Димәк, ат минеке! Мин — ир-ат!.. Мин ат кигү, кайту шатлыгыннан чалгымны күтәреп, арба янына йөгердем. Урман эчендә шатыр-шотыр килеп яфраклар өзгән, кигәвеннәрдән котылырга тырышып, фыр-фыр килгән биябезне эзләп табып, арба янына алып килдем. — Гөл-гөл-гөл! — дип кычкырдым, кайдадар ботаклар сындырган колынны чакырып, — Гөл-гөл-гөл!.. Озак та үтми, урманның куе яшел рәшәсен ертып, Якты Маңгайның кара борыны күренде һәм ул шул кара борынын инәсенең имчәкләренә төртеп, аларны беренче мәртәбә күргәндәй, илһамланып һәм дәртләнеп, сөт тамчыларын яфракларга чәчрәтә-чәчрәтә тагын имә башлады. Тик бәла: әйткәнемчә, аякларымны терәп, кәкә майларымны чыгарып, чөелдереген тартсам, мин хәтта камыт кысаларын да кыса алам, ә менә атның ачы тир исләре белән ярсып аңкыган бөятле шул авыр камытының үзен генә ат муенына кидерә алмыйм — буй бәласе зыян итә иде. Ярдәмгә инәйне чакырырга уйлаган идем, эчемдәге ниндидер тавыш кисәтте: ир-ат башың белән оят түгелме? Нәрсә, ул камытны арба үрәчәсенә басып кидерә алмыйсыңмыни?! Чынлап та! Мондый уй ничек элегрәк башыма килмәгән? Һәм мин шулай эшләдем дә. Үрәчәгә сикереп мендем. Камыт шап итеп биямнең күкрәгенә төште дә утырды. Бу гамәлдән соң гүя мин үзем дә бер башка үскән идем. — Инәй, атны киктем!.. — Менә бит минем улым... нинди үскән! Гүәрдин!.. Атасы кайтса, танымый да торыр иде!.. Һаман шул кайтса да кайтса!.. Яшь кәкә тиресеннән тегелгән, инде хәзер үлән сөте буялып яшелләнгән чүәкләре белән чабылган үлән камылын шырт-шырт изеп, инәй урманнан килеп тә чыкты. Ул бәхетле, йөзе нурлы иде. Ул без утырып ашаганда табынга әйләнгән кирдә яткан чәйнекне, ашъяулыкка төрде, хатын-кыз төене белән өстән уратып төйнәде һәм төенчекне арба үрәчәсенә бәйләде. — Буш арбада буш савыт шалтыраганын яратмыйм. Үрәчәнең эчен булса да үлән белән тутырыйк, улым, — диде ул. — Буш килеш авылга керергә оят. Бу атлы булып алган хәерчеләр акылларыннан ычкынган икән, диярләр... Буш арбада чүлмәкләр кебек чикылдап авылга керүебезне күз алдыма китереп, мин кызарып куйдым. Һәм кабарган кулларымның, төерләнгән учларымның авыртуына, суланып әрнүләренә карамастан, юк кына төштә дә үлән-мазар табарга тырышып, агач төпләреннән учма-учма үлән кыркып кыйнаштыра, арбада яткан сәнәгебезне алып, үрәчә эченә салгалаштыра башладым. Бу эшкә инәй дә кушылгач, без күпмедер вакыттан арбаның эчен тутырып, кеше каршында хурланмаслык итеп печән кыйнаштыра алдык. Инәй дә талчыккан, алкыган иде. Кояш туты көйдергән йөзендәге борчылу һәм дөнья мәшәкате аңа ничектер инәйләргә генә хас аерым бер мөлаемлык өсти. Чәчләре уртасыннан ак юл калдырып, яшьләрчә очыртып бәйләнгән яулыгы эченә яшерелгән толымнарының очларында ике көмеш тәңкәсе бар. Аларның икесендә дә бер үк Микулай патша башы. Иелгәндә-ниткәндә генә зеңләп ала. Инәй аларны акча теләп сайрый, ди. — Бер дә күңелем тыныч түгел, улым, — диде ул, миңа борылып. — "Әнәч Кулы" өстендә кичә буташтырган үләннәребез исән-сау микән? Мин шуларга күз салып, шул тапкырдан турыга чишмә янына төшәрмен. Син дә тапканынча тагын бераз селтәштер дә, озын-озак сузмыйча, шунда кил. Атыңны авызлыкларга онытма. Дулап китмәсен, мәтри. Монда бик текә кир, тыюлык турмызыңны салып төш... Һәм ул чалгысын йөктәге печән астына тыгып, кәһәт адымнар белән китеп тә барды. Мин бер югалып торып, бер әнкәсе янына калкып чыгып, исенә төшкән саен инәсенең имчәген талкыган колыныннан аерып, атымны бераз алга тарттырдым да яңа кишәрлектән үлән кымтый башладым. Бисмиллаһ әйтсәң, юк кирдән дә мал табыла, дигәндәй, учмалап-учмалап үлән дә табылды. Ярты сәгать чамасы үттеме-юкмы, инде мин кузгалырга вакыттыр дип торганда гына, кинәт кояш сүнде, кир йөзе кисәк караңгыланды да куйды. Бу моңа кадәр мин һичкайчан күрмәгән, шундый куе, тотып карарлык кара зәңгәр караңгылык иде ки, миннән берничә адымда гына торган нәрсәләр дә ниндидер хыялый рәвеш алып оедылар һәм куркыныч кыяфәттә катып калдылар. Кинәт бар галәмне тустаган төбеннән тетрәтеп, офыкларга кадәр чайкалтып күк күкрәде. Күк гөмбәзен ут кайчылары белән телеп яшен яшьнәде, тагын күкрәде, тагын яшьнәде. Черки-кигәвен явы тынды-онытылды, алар тәмам югалган да иделәр кебек. Инде атым кигәвенсез дә бимазалана башлады. Мин, әллә дилбегәсе белән берәр кәүсәгә бәйләп куеп, үзем арба астына кереп торыйм микән дип тә уйладым. Юк! Кайтыр юлга чыгарга кирәк. Иртәрәк төшкән булсам, инәйне шунда чишмә янында көтеп торырмын! Шулчак басып торган барлык нәрсәне егардай булып көчле кил исте, агач кәүсәләре чайкалып, очлары бөтерелде, гарасат миңа, тәмам аударырга теләгәндәй, шундый дәһшәт белән килеп бәрелде ки, арба астына кереп чумганымны сизми дә калдым. Мизгел! Тавык күкәе кадәр боз рашкысы белән бергә котырып һәм дуамалланып, актарылып һәм ярсып, яңгыр ява башлады. Бу коен иде. Кирдән югары дөнья карасу куе зәңгәр төстә, кирнең өсте ап-ак боз белән капланып та алды. Мәзәк итеп, утырган уңайдан, берәр тустаган булыр, боз да кыйдым. Ниһаять, боз туктап, ишелеп яуган яңгыр белән алышынды. Миңа арба астында рәхәт, өстем-башым коры иде. Инәй күз алдыма килеп баскач, куркып киттем: тал кебек зифа, бер кат күлмәкчән инәем-инәкәем бу кадәр котырып яуган яңгырда нәрсәләр генә эшли икән?! Лычма су булгандыр инде!.. Аның өчен өшегән тәнем бала йоны белән капланды. Мин — атлы, ул — атсыз?! Әгәр ятим калсам?! Юк, миңа ятим калырга ярамый!.. Атадан ятим — бер хәл, анадан да ятим?! Арба астына ничек атылып кергән булсам, аның астыннан атылып чыкканымны сизми дә калдым. Биямне авызлыкладым, арба өстенә бер омтылышта сикереп мендем һәм кулымдагы чикләвек чыбыгы белән атыма сыдырдым: — На-а-а!.. Ялт-йолт килеп утлары уйнаклаган, дөбер-шатыр килеп әле булса күкрәгән күктән чиләкләп койган коен дәрьясын кичеп, атым текәдән-текә юлга төште һәм арбаның үз авырлыгы тәэсирендә түбән таба ыргып чаба башлар халәттә юыртырга тотынды. "Әнәч Кулы"ның юлы бу тирәдә ихластан да бик текә түбән иде. Ат кызулыгын арттыра барганда, минем арбам төбендә яткан тыюлык чаукамны тәгәрмәчкә турмыз итеп тыгарга онытуым искә төште. Болай да салкын яңгырда аркама салкын тир бәрде. Куркышымнан тәнемә тагын каз йоны калыккандыр, мөгаен. Әмма соң иде инде. Атым дулап китсә, тыя алырмынмы дигән уйда, тәкрибә өчен генә дилбегәсен шакарып тарттым. Тимер авызлыктан ертылырдай булып авызы каерылган кара биям, кечкенә малай тарафыннан мондый кансызлыкны көтмәгән кара биям, бригадтагы атлар арасында иң акыллылардан булган кара биям, юлның иң кискен текәсендә барган каеннан туктап диярлек, үрә басты һәм колынын чакыргандый кешнәп кибәрде: — Ио-һо-һо-һо!.. Куанычымнан авызым колакка китте. Атым миңа буйсына иде. Ә колыныбыз кая?! Тагын торып калдымы? Инәсе кешнәп Якты Маңгайны чакыра иде бит!.. — Гөлгөлең озакламый куып китәр!.. — дип тынычландырырга тырыштым мин биямне. — Борчылма, гадәтен беләсең... Быел кәй башында бер колынны бүре ерткалаганнан соң, ат караучылар колыннарны яланга кибәрүне тыйганнар иде. Әле ничек колынны үзебез белән алырга рөхсәт иттеләр. Дилбегәләрне бераз йомшартып, атымны үз уңаена кибәрдем. Минем тәнемдә, йөгемдә, алдымда һәм артымда бер генә дә чыланмаган урыным калмаган иде. Мондагы урманнар юан кәүсәле ак каеннардан торса да, чокырда тагын да караңгырак, яңгыр тагын да дәһшәтлерәк иде. Мин инде чишмә янына якынлашып килә идем. Түз, инәкәем, түз, хәзер килеп китәм!.. — Ио-һо-һо-һо!.. Кара бия колынын чакырып, тагын да кешнәде. Якты Маңгай һаман да юк иде. Мине яңа курку басты. Менә алдымда яңгыр томанын ерып, "Әнәч Кулы" чишмәсенең кечкенә түгәрәк акланы күренде. Атымны уңгарак бордым. Кайчандыр кирне сука белән сөреп, агач үсентеләре утыртылган акланның түмгәләкләрендә тәгәрмәчләрем белән тыркылдыйтыркылдый, әйтелгән урынга килеп тә киттем. Әмма инәй юк иде. Арбамнан төшеп, аны эзләгәндәй итеп, алга-артка йөгергәләдем. Яңгыр бераз басылган, әмма әле һаман да ипле генә ява иде. Әгәр биглыйлар, халык сөйләвенчә, сугыштан соңгы елларда да урманнарда качып яткан дибирсантлар, минем инәкәемне урлап алып китсәләр? Ятим калсам? Әгәр пркарурлар, нигә аның берүзен кибәрдең, дип миннән сорау ала башласалар? Ни әйтермен? Тукта, инәкәемнең исеме ничек иде соң әле? Мин, исемсез малай, инәкәемнең исемен әллә чынлап белмим, әллә куркышымнан оныткан идем. Әтәем кайтса, ни дип кавап бирермен? Мин бит аны Абдуллинда фрунтка озатканда инәкәемне сакларга, беркемгә бирмәскә ант иткән булганмын?! Табылса, беренче эш итеп аның үзеннән исемен сораячакмын... — Ин-нә-ә-әй!.. Ак каен карурманнарында минем авазым кайтаваз булып кына кайтарылды. Хәзер күз алдымда инәкәем көлми дә, елмаймый да, ул елый иде. Аның көн туты, кояш челләсе яткан йөзендә миңа булган үпкә сагышланган иде. Инде аңа кушылып мин үзем дә елый идем. — Ин-нә-ә-әй!.. Ул һаман юк иде. Кеше куркышының иң куркыныч өлеше — шом. Шом килмичә торып, кешенең куркуы әле курку түгел. Бу юлы минем тәнемә һәм каныма-кальбемә нәкъ шундый шом — иң якын, иң кадерле нәрсәмне югалту куркынычы иңгән иде. Инде минем белән бергә табигать тә — шыбыр суга баткан үләннәр дә, чәчкәләр дә, агач кәүсәләренең кайрысы, ботаклары, ботакларының яфраклары буйлап аккан яңгыр сулары шомга төшеп елый иде. Мин үксү катыш йотлыгып янә кычкырдым: — Ин-һә-һә-һә-әй!.. Ул юк иде. Якты Маңгай да юк иде. Тукта, әгәр теге пркарурлар миннән исемемне, атамның исемен сораса?! Мин кичергән шомнан инәйнең генә түгел, инде үземнең дә, әтәйнең дә исемен оныткан идем. Мин исемсез малай идем. Калтыранып куйдым. Гүя кылынырга теләп, үзем дә сизмәстән, йодрыгым белән арба үрәчәсенә суктым. Биям сискәнеп алды. Кулымның авыртуын да сизмәдем, бәлки ул шул мизгелдә сынып ялганган да булгандыр. Өметемне югалтып, башымны үрәчәгә салдым. Нишләргә? Кинәт тыныч, чак ишетелерлек тавыш белән кемдер пышылдагандай итте: — Ни булды, улым? Ник кычкырасың алай? Нинди тавыш? Кем? Карасам, алдымда шәм кебек төз гәүдәсе энәсеннән кебенә кадәр чыланган, яшькелт вак чәчкәле күлмәге зифа тәненә сыланган, көннең туты, кояш челләсенең мәшәкате йөзенә сагыну булып яткан инәминәкәем — минем кир йөзендәге иң матур, иң кадерле, иң акыллы, иң миһербанлы кешем басып тора иде. Яңгыр туктаган икән. Мин колын кебек аңа барып сыендым. Инәкәй юеш, әмма кылыкай иде. Тәнемдәге каз йоннары шундук юк булды. Мин ятим түгел идем. Кара бия дә кинәт кенә нәзберек итеп пошкырып куйды. Карасам, Якты Маңгаем да безне куып киткән һәм талпына-талпына, актан ак сөт тамчылары белән яшел үләннәрне агартып, инәсен талкый башлаган икән... Мин колагыма кадәр китеп елмайдым. Менә һәркемне тигез балкытып кояш та чыкты. Ул кояш яп-яңа кояш иде. Табигать күз яшьләре аша елмайды. Инде яланнан кайтасы да килми иде. Көчле коенда туфрактан боламыкка әйләнгән сыек балчыкны тәгәрмәчләребездән тирә-яка чәптерә-чәптерә, без кайтыр якка юлга чыктык. — Инәй, синең исемең ничек? — Нигә ул сиңа? — Югалтмас өчен. — Югалтмадың бит. Кирәк нәрсә исемсез дә табыла... — Ул чәчүргечләрендәге чулпыларына кадәр зеңгелдәтеп көлде. — Үскәч белерсең әле!.. Колыны белән табышкан биябезнең адымнары ырамлы иде. Аның да алда сөекле баласын — бердәнбер Якты Маңгаен туйганчы имезәсе, ялларыннан ялап тарыйсы, күзләренә күзен куеп карыйсы — баласына ярыйсы бар иде шул. Айгөл Әхмәтгалиева УЛ ЮГАЛМАДЫ ХИКӘЯ Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, "бүтән беркайчан да... тамчы да..." дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады. Кем белә, бәлки аның күңелендә бу юлы да тагын кечкенә генә булса да өмет уты яктырып алгандыр. Малай исә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Үзәк өзгеч дәрәкәдә якын да һәм шул ук дәрәкәдә чит тә булган әнисенең кабат ишек бусагасында пәйда булуы инде гадәти тоелган тормыш агышын башыннан аягына кадәр үзгәртәчәген сабый йөрәге белән тоемлап, үзалдына кыерылып куйды. Әнисе кочагын кәеп янына якынлашкач та, аңа каршы томырылмады, сыеныр почмак эзләгәндәй, як-ягына каранды. — Улыкаем, мин кайттым бит! Бөтенләйгә кайттым... Йә, чәчеңнән булса да сыйпыйм инде. Малай баскан урыныннан кымшанмады. Элекке чак булса, айлар буе югалып йөргән әнисенең өйгә кайтуын зур бер сөенеч дип кабул итәр, аның итәгенә сарылып, шатлыгыннан үрле-кырлы сикерер иде. Әмма соңгы елларда малай вакытыннан иртә олыгайды: ул инде ваемсыз нарасый бала түгел, йөзенә күпне күргән аксакаллар уйчанлыгы иңгән, куелмый торган сагыш сөреме ягылган иде. Ана кешенең баласына сузылган куллары яралы кош канатыдай салынып төште. Малай диван почмагындагы мәктәп сумкасын эләктереп, кырт борылды да өйдән чыгып китте. — Нәрсә, миңа каршы котыртып бетердеңме? - Хатынның тавышы нигәдер карлыгып чыкты. — Ул инде бәләкәй бала түгел, барысын да үзе аңлый... - Тәмәкене беркайчан да өй эчендә тартмаган ир газ плитәсе янындагы шырпы кабына үрелде. Бераздан, бар игътибарын алкаланып чыккан тәмәке төтененә юнәлтеп, бик озак шунда текәлеп торды. Ирен читләренә ачы бер көлемсерәү таралды. - Сукыр бер тиенең дә калмадымы? Шуңа кайттыңмы? Хатынның каш-керфекләре дерелдәп куйды. Кавап кайтармады. Стенага беркетелгән көзгедән, тәүге кат күргән шикелле, үзенең төс-кыяфәтен күзәтте. Кайчандыр каралы-сарылы эзләр итеп буятылган чәче, соңгы арада бөтенләй тарак Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА - язучы-прозаик; "Болытта киләк үсә", "Синең өчен яшим", "Мин гашыйк булдым" исемле китаплар авторы. М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты. Чаллыда яши. күрмәгәндәй, укмашып бөдрәләнгән. Кыска киңле соры күлмәге тәмам искереп, сизри үк башлаган икән - бил каешы булырга тиеш урында көе дә сүтелеп киткән. Күз төпләренә вак-вак буразна булып кыерчыклар сибелгән, алар күгелкем-кызылсу төскә кереп, хатынны шактый картайтып күрсәтә иде. Ә бит аңа... Хатын янә дертләп китте. Утыз биш яшь кенә тулып өлгерде ләбаса. Күз карашы көзгедән арырак, стенага беркетелгән сурәткә йөгерде. Билгә тиклем төшкән толымнарга күмелеп утырган бәхетле парның да күзләреннән елмаю качкан күк тоелды. ...Малай ишекне ачып кергәндә, дәреснең башланган гына мәле иде. Укытучы аның борын астыннан гына исәнләшеп, соңгы партага чүмәшүенә шелтәле карап алды, әмма, ни гакәп, кисәтү ясамады. Малай, сумкасыннан дәфтәр-каләм чыгарып, алдына куйды. Ярты гәүдәсе белән партага сузылып яткан күршесе ярымуяу, ярымйокылы кыяфәттә, сәлам биргәндәй, баш какты. Малай аңа көлемсерәп тә, кызганып та карап куйды - иптәшенең дүрт көн буе көтү көтеп, тәмам арып-талып мәктәпкә килгәнен белә иде. Укытучының дөньядагы төрле диннәр турында сөйләгәне үзенең дә колагына чалыныпчалынып кына китте - уйлары анда, өйдә иде... Бермәлне сыйныфның гөж килеп нидер сөйләшүе аны аңга китерде. Быел гына мәктәпкә килгән яшь укытучы үзе белгән кадәренчә дин тәгълиматы, окмах һәм тәмуг турында аңлата икән. Күршесе дә гәүдәсен турайтып утырды. — Апа, окмахта сыерлар, сарыклар бар микән ул? - Уе белән әле дә булса көтү көтеп йөргән баланың соравы бик тә ихлас яңгырады. Аның сүзләрен ишетеп, сыйныф дәррәү килеп көлешеп алды, укытучы гына сагаеп калды. Сорауны уенга борырга тырышып: — Бардыр инде, булмый калмас, - дию белән чикләнде. Әлеге кавап сорау бирүчегә ошап бетмәде. Ул: — Әй, анда да көтү көтеп кәфаланасы була икән, - диде дә янә парта өстенә сузылып ятты. Малай үзенең инде шактый кыскарган, көйләре сыпылып чыккан күлмәк киңенә текәлеп торды-торды да терсәге белән дык итеп күршесенә төртте. Аңа үзенең серен, яңалыгын кем белән дә булса бүлешү кирәк иде. "Минем әни кайтты", - дип пышылдады ул, күршесенең колагына иелә төшеп. Тегесе күзләрен ачты да, бер дә исе китмичә: "Әй, тагын китәр әле", - диде, янә керфекләрен төшерде. Малайның күзләренә кинәт кенә яшь тыгылды. Китмәсә, сөйләшеп утыруларыннанмы, әллә баягы беркатлы сорауданмы ачуы чыккан укытучы аларга кисәтү ясады. Күршесе, башын күтәреп: "Апа, ә аның әнисе кайткан!" - дип кычкырып әйтеп куйды. — Әниләр кайтырга тиеш инде ул. - Моның нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә катгый инанган кыяфәттә, укытучы, үз сүзен раслап, ияк какты. Баягы сатлык яшь тамчылары кайнарланып, инде бит очларын пешерә башлады. Малай аларны йодрыгы белән сөртеп алды да кисәк кенә урыныннан кузгалды, ишеккә атылды. Ишек катына киткәч, бар дөньясына рәнкү һәм нәфрәт тулы күзләрен мөлдерәтеп, укытучыга борылды: — Әниләр эчмәскә тиеш!.. Малайның куллары Карлыгачның елкылдап яткан ялын бертуктаусыз сыпырды да сыпырды. Ат, аның халәтен аңлагандай һәм шул халәтне киңеләйтер өчен берни дә эшли алмавына үзен гаепле санагандай, башын иеп тора бирде. Сабантуйлар, чабышлар алдыннан, малай, гадәттә, орчык кебек бөтерелеп, бер атлыйсын ике сикереп яки бөтенләй очып йөри торган иде. Бүген исә аның иңсәләрен күтәрә алмас йөк баскан диярсең... — Минем әни кайтты, Карлыгач. Ат: "Бик әйбәт булган", дигән шикелле, башын беркадәр күтәрде дә үзенә елышкан малайга борылды. — Тагын башланыр инде... Әлбәттә, "башланыр" дигән бу нибары бер сүзгә ана кешенең, кешелеген югалтып, аракы шешәсенә үрелүе, ямьсезләнеп, котсызланып, атналар буе эчеп ятуы, аннан каядыр китеп югалуы, башка хатыннар һәм ирләр арасыннан үзенә иптәшләр табып типтереп яшәп алуы, айлар узганнан соң гына берни булмагандай кайтып керүе, өйдәге мәхшәр, ата кешенең чарасызлыгы һәм малайның суырылып-бөрешеп калуы сыйганлыгын Карлыгач белми иде. Белсә дә, адәм баласының, әни дигән затның, кырык кылын өзеп тапкан нарасыен да, сөеп кавышкан тиң ярын да онытып, шушы кадәр түбәнлеккә тәгәрәү сәбәпләрен һич кенә дә аңлый алмас иде ул. Ат: "Мин нишли алам?" дигән сыман, акыллы күзләрен тутырып, малайга карады. Малайның ябык гәүдәсенә, мәктәпкә атна буе киеп йөри торгач, шактый керләнә төшкән яшькелт күлмәгенә, табаны куба башлаган иске чүәгенә, коңгырт керпе чәчләренә, мәзәк тә, сөйкемле дә булып тырпаеп торган колакларына, томраеп та, һәрчак сагаеп та карый торган зур кара күзләренә бетмәс-төкәнмәс моң яшеренгән иде. — Әле дә син бар, Карлыгач. Бүтәннәр көлә, минем белән сөйләшәселәре килми... "Колын чагымда мин дә сине сәеррәк дип саный идем. Адәм балалары белән түгел, минем белән сөйләшергә ярата идең..." — Кылы! - Малай кулын ат ялы астына яшерде. - Син шундый кылы, Карлыгач! "Кылы эзләп минем янга килергә тиеш түгел бит син, дустым... Кыш көне дә, абзарга кереп утыра идең дә туңган бармакларыңны минем ялым астына куеп кылыта идең..." — Ул тагын китәр микән, Карлыгач? Малай болай дип аргамактан түгел, үзеннән сорады. Өйдә давыл алдыннан була торган тынлык хөкем сөрә иде. Әни кеше, инде тәкате корып, иреннәре кибеп яргаланса да, әлегә үзен тезгендә тота: эш белән онытылырга теләвеме - бау тутырып бөтен урын-кир кәймәләрен, тәрәзә пәрдәләрен юып киптерде. Түшәм-кашагадан башлап, көнозын өй юды. Бакчага чыгып, ире һәм улы белән бәрәңге утыртты. Сүзләр бер-берсенә ялганмады. "Күзәнәк шәп үргән". "Ак ягы белән төшмәсен". "Бакчага тирес чәчелмәде" кебек өзек-өзек көмләләрдән артмады. Малай әтисе һәм әнисе казыган чокырларга бәрәңге яркасы ташлап барган шәйгә, әлеге могкизага үз гомерендә беренче кат кына тап булгандай, дөньяның серлелеге, әкәмәтлеге турында уйланды: күр инде, кыл урталай киселгән, яраланган, инде кибеп-сулып барган ярты бәрәңгедән шаулап-күкрәп яшел сабаклар чыксын, йодрык кадәрле әллә ничә бәрәңге пәйда булсын... Нинди көч, нинди кодрәт бар соң бу киһанда киселгәнне - ялгарлык, үлгәнне - терелтерлек? Малай кинәт үз уеннан үзе сискәнеп китте. Кулындагы ярты ярка бәрәңгене кат-кат әйләндереп карады. Карчыклар йөзедәй кыерчыкланып, бөрешеп калган ягыннан вак-вак үрентеләр кибәргән, кискән ягы карала башлаган уч яссуы кадәр бәрәңгедән, ике-өч ай узуга, чиләк-чиләк яңа уңыш кыеп алу, чыннан да могкизага тиң тоелды. "Һы... кызык..." — Кәһәтрәк ыргыт әле. Көрәк буш тора бит. Көрәген киргә батырып, шуның сабына таянган әтисе эндәшә икән. Алдан казып барган әнисе инде байтак ара атлаган. Малай исә, үз уйларына чумып, вазифасын бөтенләй оныткан. Ул, соңгы араларда тартылыбрак киткәнгәме, биленнән гел төшеп интектергән кыска чалбарын күтәреп, кереш буеннан икеөч кат әйләндереп куйды да, чиләк төбендәге дүрт-биш бәрәңгене урыннан гына буразнага ыргыткач, сукмакта утырган капчык янына юнәлде. Аның авызын ачып, чиләккә ике куллап бәрәңге тутырды. Кавырсыны да катып өлгермәгән гәүдәсен бер якка авыштыра төшеп, зур чиләкне казылган кир янына китереп куйды. Кулга түгәрәк бәрәңге эләккәндә рәхәт, тотасың да ерактан ыргытасың. Ә болай... Ак ягы белән күккә күз текәп яткан кисәкне иелеп әйләндерергә туры килә. "Алай тизрәк чыга бит", ди әтисе. Былтыр... бәрәңге утыртканда әнисе юк иде, икәүләп кенә мәшәләнделәр. Күзәнәкне дә икәүләп алдылар. Әнисе "ә" дигәнче башкара торган эшне икәүләп ярты көнгә суздылар. Әтисе, күзләре ике яркага да тигезрәк эләксен дип, кулына тоткан һәр бәрәңгене кырык кат әйләндергәләде. Малай исә, әтисе күрмәгән арада, артык зур булмаганнарын йомры килеш кенә капчыкка аткарырга тырышты. Әтисе күзәнәк тулы капчыкларны килкәсенә күтәреп, сукмакка тезеп чыкты, малай, гадәттәгечә, аларның бавын чишеп, төбе тутыга башлаган чиләккә бушатты. Ул чакта да, артык кәелеп сөйләшми генә, икәүләп бер бакча бәрәңге утырттылар. Хәтерендә: малайга коточкыч авыр иде. Юк, үзе чиләктән әз генә калку булып, шул чиләкне өстерәп йөрү түгел, өйдәге бербөтеннең кимерелүен тану, әнисез тормышның караңгылыгын аңлау авыр иде. Май кояшының мәрхәмәтле нуры күпме генә иркәләргә тырышмасын, малайның кабыргалары беленеп торган как аркасына да, ирнең керләнә төшкән кыска киңле күлмәге астында бәргәләнеп тибенгән йөрәгенә дә кылы үрләмәде. Бүген башкачарак. Ата кешенең ике каш арасына иртәрәк сарылган буразналарында туфрак катыш тир тамчылары кемелди. Күзләрендә исә... сүрән генә булса да яктылык шәйләнә кебек. Әллә малайга гына шулай тоелдымы? Хәер, үз күңелендә дә ниндидер аңлашылмаган хисләр өермәсе: яулыгын кашларына төшереп, арттан чөеп бәйләгән, кара трикосын тез буена кадәр бөкләп менгергән, озын футболкасының итәген исә кендек тирәсеннән төйнәп куйган әнисенә яшертен генә күз ташлаган саен, ул өермә отыры көчәя, әле давылга, әле буранга, әле дуамалланып яуган яңгырга әйләнә. Күңеле шулай дулый, шулай елый малайның: давыл булып, яңгыр булып... Әнә бит, нинди яшь, нинди сылу аның әнисе... янәшәдә чагында, эчмәгән чагында. Ул шундый газиз, шундый үз, шундый якын һәм... шундый ерак. Малай, керфекләренә яшь бөялүдән куркып, күзләрен челт-мелт йомып, болытларга текәлде. Болытлар ак иде, бөдрә иде, гөнаһсыз һәм гамьсез иде. Элекке чак булса, малай барысын-барысын онытып, әнисенә барып сарылыр иде, йомры башын аның бил буена терәп, рәхәтләнеп елап та алыр иде. Ә хәзер... Йодрык кадәрле генә йөрәгенең бозга әйләнеп баруы түгелме?.. Чөнки белә: бу - алдавыч матурлык һәм алдавыч тынлык. Теге чакта, үзләренең яшелчә бакчасындагы иске кар базы авызына карап телсез калган мизгелдә, ул балачагын бөтенләйгә куйды. Капка төбендәге чирәмдә уйнаган кирләреннән туп койма аша бакчага очып төшмәсә... Аның артыннан малай да койма аша гына бакчага сикермәсә... Чия куаклары артындагы иске базның капкачы ачык калып, тупны эзләгән малай тап шунда килеп чыкмаса... Малайның күзләре ул мәлдә аптыраудан түгел, куркудан чытырдап йомылды. Баздан аңа буш шешәләр ыржаеп карап тора иде. Пычрак иде, котсыз иде, бик күп иде алар. Аларда әнисенең атналар буе шеше кайтмаган нурсыз йөзе дә, әтисенең караңгылык иңгән күзләре дә, малайның кимсенү һәм әрнү яшеренгән яралы йөрәге дә чагыла иде. Малай калтыранып кына керфекләрен күтәрде. Янә баз авызына төбәлде. Бу хәтле шешәнең хәмерен кыеп түксәң, шушы баз мөлдерәмә булыр иде. Күз алдына ямьсез күренеш килеп басты: әнисе баз кырыена сузылып яткан да, чәч-башын тузгытып, йотлыгып-йотлыгып аракы чөмерә... Малайның күңеле болганып китте, укшымас өчен тирән итеп сулыш алды, аякларын сузып, чия куагы астына чүмәште. Кинәт сулкылдап елап кибәрде. Урам яктан аны эзләп кычкырулары, сызгырулары ишетелде. Малай урыныннан кузгалмады. Үксепүксеп, сулкылдап-сулкылдап, башын тезләренә салып, елады да елады ул. — Әйтмәм дигән идем... Кичә Карлыгачны сорап килделәр. Малай дертләп китте. Теге чактагы чия куагы төбеннән бәрәңге бакчасына кайтып төште. Әтисе башын күтәрми генә әллә үзалдына сөйләнә, әллә әнисенә, әллә аңа дәшә икән. — Тагын кем? - Малайның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Тирә-якта гына түгел, район сабантуйларында алдынгылыкны бирмәгән аргамакка күпләрнең күзе кыза, башкорт ягыннан да, Ижау каласыннан да сорап килүчеләр байтак булды. Канын бирергә әзер, тик колын чагыннан ук күз карасы кебек кадерләп үстергән, бөтен эч-серен уртаклашып килгән Карлыгачка гына кагылмасыннар. — Күрше хукалыктан, рәисе. "Күпме сорасагыз да бирәм, сатыгыз", ди. — Үзләренә булсын акчалары! — Әй, улым... - Ата кеше артык сүз әйтмәде. Аның көрсенүе "акча дигәнең безгә дә комачауламас иде" дигәндәй яңгырады. — Гел шул ат дип инде... Акча булса, үзе юа торган кер машинасы алып кайтыр идең... - Буразна башына чыгып киткән әни кеше дә сүзгә кушыласы итте. Аңа дигән кавап һәр икесенең тел очында йомарланып калды. "Мин өйдә юкта ярты хакына сатып кибәрер өченме?" - Ирнең йөрәк түрен шушы уй телеп үтте. Малайның исә күз алдына күршеләрнеке кебек, үзе ап-ак, уртасында пыяла ишеге булган кер машинасы килеп басты. Юыласы керне шунда тутырып куялар да төймәсенә генә басалар. Бераздан инде юылып, сыгылып, кибеп диярлек өлгергән керне ишегалдындагы бауга элеп, килләтеп кенә алалар... Тик малай хыялындагы кер машинасы нигәдер теге иске базга ботарлап ыргытылган иде... — Малай риза түгел, дидем. - Әтисенең баягы сүзен дәвам итүе икән. - Башта тасма телләнеп маташкан иде, яңадан яный ук башлады. Кулларында влач дигәч тә, бигрәк азындылар. Авызлары ни әйткәнне колаклары ишетми. — Тоттырам ди мин аларга Карлыгачның койрыгын! - Әтисенең сүзләрендә калкан күреп, малай батыраеп китте. - Әти, быел район Сабан туенда безнең Карлыгач беренчелекне бирмәячәк, мин әйтте диярсең... Әтисенең мыек очына тыенкы гына горурлык йөгерде. Давыл озак көттермәде. Караңгы төшкәндә генә бакчада эшне төгәлләп, ишегалдында юынып алдылар, өйгә кереп, арыган кыяфәттә идәнгә сузылып яттылар. Әни кеше исә, аш бүлмәсендә кил-кил басып, табада йомырка кыздырып алды, кәбестә белән кишерне уып, салат әзерләп куйды, ул арада күңелле сызгырып, чәй дә кайнап чыкты. Өчәүләп өстәл артына утырдылар да тел тибрәтеп сүз катмый гына табага үрелделәр. Әни кешенең нигәдер кыбырсынуы йөзенә чыккан иде, ир бу кыбырсынуның нигә, ни өчен икәнен бик яхшы аңлаганга, авыр сулады, зәңгәрсу каймалы ак чынаяктагы чәен болгатырга тотынды. Малайның колагына кашык чыңы түгел, әнисенең юхаланып та, ялварып та, үтенеп тә, ыңгырашып та дәшкән тавышы гына ишетелде: — Авыр эштән соң... Бәләкәй генә... Хәл алыр өчен генә... Артыгы кирәкми... Сорамыйм... - дигән өзек-өзек сүзләр, ачык ярага тоз сипкәндәй, малайның тәнен калтырап куярга мәкбүр итте. Ул кулындагы кашыгын өстәлгә ташлап, олы якка чыгып китте. Әтисенең дә чынаягын шап итеп куюы булды бугай. — Авызыңны яп! Ант иткән була бит әле... бөкрене кабер генә төзәтә шул... — Минем эчем яна... менә бер генә йотым булса... — Чәеңне эч! — Тамагымнан үтми... әйтәм бит, эчем яна... — Иртәгә үк булнискә алып барам, бәйләп булса да алып китәм мин сине. — Барам ди... Сиңа ышансаң, психбольницага да илтеп тыгарсың... Бер йотым дим бит, бер генә... Аш бүлмәсендәге тавыштан качарга теләп, малай кулы белән колакларын томалады, алай да әтисе белән әнисенең авызыннан яңгыраган ямьсез сүзләр колак пәрдәсен ертып керде. Алар кычкырышу гына түгел, бер-берсенә эт булып өрә иде кебек: һау-һау, һау-һау... Малай тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап, диванга менеп утырды. Өзгәләнеп тә, ачыргаланып та һаулаган эт тавышы байтак ишетелеп торды, аннары тынгандай булды. Аш бүлмәсе ягыннан янә өзек-өзек авазлар ишетелде: — Син мине кызгана да белмисең бит ичмаса! — Кызганганга күрә шушы хәлгә төшеп беттек. Әллә кайчан чи каеш белән тотып ярасы калган. Сузып-сузып эт улаган тавыш яңгырады, бераздан аны чинау алыштырды... Малай чәчрәнләп диваннан төште: ишегалдында Актүш өзгәләнә ләбаса! Ишекне шәрран ачык калдырып, баскычка атылып чыкты, утны яндырды, аякларына кәлүш тә элеп тормастан, ишегалдына томырылды. Малай яхшы белә: күрше-тирә керсә, чирәмдә наратлыктан төшкән керпе йөргәләсә, Актүш ялкау гына, иренчәкләнеп кенә, мин хукаларны кисәтергә тиеш шул, дигән кебек, кыенсынып кына өрә. Ә бу юлы... Малай аптырап урам яктагы капкага карады. Ул ябык, келәсе төшерелгән, тавыш-мазар ишетелми иде. Малай эт оясы янына килде. Актүш, кылы эзләп сыенгандай, бар гәүдәсе белән ояга терәлеп яткан иде. Кемгәдер рәнкегән кыяфәттә башын күтәреп малайга текәлде дә шул мизгелдә башы салынып та төште. Өнсез калган малай бер - Актүшкә, бер - аның тәлинкәсе янында яткан казылык кисәкләренә карады, аннары кисәк кенә өйгә йөгерде. — Әт-ти-и-и! Актүшне агулаганнар! Өйдәге гауга шул мизгелдә өзелде. Әтисе дә майкачан килеш йөгереп чыкты, тик ул эт оясы янына түгел, ат абзарына таба атылды, тиз генә утны кабызды. Малайның йөрәген икенче кат шом басты: "Карлыгач!" Абзарның ишегенә кагылмаганнар - бакча яклап арткы такталарын кубара башлаганнар, мөгаен, эттән инде котылдык, дип уйлаганнардыр. Актүш соңгы көчен кыеп хәбәр салмаса, Карлыгачны йә харап итәргә, йә урлап чыгарга да өлгергән булырлар иде. Малай шушы коточкыч уйдан тетрәнеп китте, гәүдәсен тыелгысыз бер калтырау биләп алды, бизгәк тотамыни, ул калтырау бөтен тәненә таралды, тешләре тешкә бәрелеп, шык-шык килә башлады. Әтисе Карлыгач тирәсендә булашып, улының үз-үзен кочаклап дерелдәвен тиз генә искәрмәде, ат тирәли әйләнгәләп, үзалдына кемнедер сүгә бирде: "Вәт кабих, ә, берәрсенә акча төрткән дә монда кибәргән инде бу..." Шулай дип берничә тапкыр кабатлады да, малайның бер аваз-өн салмавына аптырапмы, башын күтәреп, аңа карады. — Улым! Сүрән ут яктысында малайның ак күбек тибеп чыккан, күгәргән иреннәрен, калайланган күзләрен, калтыр-колтыр килгән гәүдәсен күреп, ата кешенең коты очты. Ат кайгысы мизгел эчендә онытылды, ир, ук кебек томырылып, улы янына атылды, тәненә ябышып калган тораташ кулларын кубарырга тырышып, бар көченә аны селкетергә тотынды. — Син нәрсә, улым, курыктыңмыни? Тимәгәннәр, Карлыгач исән-сау, менә бит... Улым, улым дим, тынычлан әле... Малай сүз дәшәрлек хәлдә түгел, ул әле дә булса көзге ачы килдә туңып калтыранган яфрак кебек, дер-дер килә иде. Әтисе үзе дә шашынган кыяфәттә аны кәһәт кенә күтәреп алды, абына-сөртенә өйгә йөгерде. Бу вакытта әни кеше, бер йотым су эзләп тилмергән юха елан шикелле, бөтен шкафларның астын-өскә китереп, үзенә хәмер юллый иде. Ир, ишекне аягы белән генә тибеп ачты да малайны диванга кертеп салды, аннан берни аңышмыйча үзенә борылган хатынны чәченнән эләктереп алды: — Син гаепле, син аны шушы хәлгә китереп киткердең, нервысын бозып бетердең... Фельдшерга чап, бала үлә! Әни кешенең күзе зураеп ачылды, ул, чәче тартылып авыртуданмы, малайның сәер йөзен күрепме, аһылдаган аваз чыгарды. Ишеккә ташланмады, гакиз кыяфәттә улы өстенә иелде. — Нәрсә булды, нишләде? Улым! — Нишләде, нишләде... Бала үлә дим! - Ата кеше гасабиланып кычкыра бирде. Малай шул мәлдә керфекләрен күтәрде, әнисенең үзенә иелгән йөзен, куркудан киерелеп ачылган күзләрен күреп алды. Тәненең калтыравы кимегән иде, бу карашны күргәч, бөтенләй тынычланып калды. Нинди генә булса да, ул аның әнисе, бердәнбер, канга бик якын да, ерак та әнисе иде шул... — Нәрсә каккан казыктай торасың? Фельдшерны алып кил! Шуннан соң чыгып ычкынсаң да була! Бөтенләйгә! Бусагага аяк басма! Аракы күленә төшеп йөзсәң дә, бер сүзем юк... Ант эчкән була бит... Улым гына исән-сау булсын... Икебез ничек тә кан асрарбыз. Син генә аның канын бимазалап, күзгә күренеп йөрмә башка... - Малайның халәтеннән коты алынган әтисе инде үзе дерелди башлаган иде, бик озак тынычлана алмыйча, ишекле-түрле йөренә бирде. Нәрсәгә тотынырга, ни кылырга белмәде, малайның кытыгын китереп, әле улының аяк табанын тотып карады, әле кул беләзеген эләктереп, тамыр тибешен тикшерде. Әнисе исә башта улының кан качкан йөзенә селкенми дә текәлеп торды, аннан корт чагып аңына килгәндәй сискәнеп китте, тиз генә сөлге юешләп, тир бәреп чыккан маңгайга япты, тагын аш бүлмәсенә торып чапты, касә төбендә калган бал өстенә чәй агызды. Касәне малай янына алып чыккач, бер кулы белән аның башын күтәрә төште дә, кылы, йомшак, назлы итеп: — Син безне куркытма әле, улым! - диде, чәйне аның иреннәренә якын китерде. Малайга рәхәт иде. Тәненә кисәк иңгән киңеллектән битәр, аны кайгыртучы, аның өчен борылучы әнисенең янәшәдә икәнлеген тою рәхәт иде. Бу рәхәтлекнең бик кыска гомерле, вакытлыча икәнен аңлау гына бәгырен кимерә, ашый иде. Малай күгәреп каткан иреннәрен ачар-ачмас, үзенә сузылган касәдән ике-өч йотым чәй уртлады. Моны күреп, әтисенең йөзенә беркадәр яктылык кунды. Ул малайның аяк очына килеп утырды. Үзе бертуктаусыз аның нәзек аякларын сыпырды, үзе, инде бу юлы тыныч тавыш белән, ана кешегә эндәште: — Кит син, зинһар, бөтенләйгә кит. Малайны авыруга сабыштырып туктыйсың алайса. Кайтмаска дип кит, кәһәннәм читенә китеп олак. Безне генә тынычлыкта калдыр... Әнисе эндәшмәде. Касәне кулына тоткан килеш, карашын төн пәрдәсе сырып килгән тәрәзәгә төбәде. Малайның күңеле янә урыныннан купты. Аның башланып кына килгән тормышы тоташ югалтулардан гына торыр микәнни? Аргамакның китез аякларына кызыккан бәндәләр аны Карлыгачсыз калдырырга маташалар, нәни йомгак чагыннан ук ишегалды чирәмендә тәгәрәп үскән Актүшне дә югалтты, хәзер менә әнисе... шулай ук бөтенләйгә китеп югалырмы?.. Бөтенләйгә, мәңгегә... Болай, ул төссез-нурсыз кыяфәттә чыгып югалганда, аның янәшәдә булуына караганда булмавы мең артык тоелса да, иртәме-соңмы әйләнеп кайтасын, берара бөтен тирә-якны тынычлык, ниндидер сәер яктылык, кылылык, газ мичендә пешкән ипи исе, бау тутырып юылган кер исе биләп алачагын белү күңелнең бер почмагын юатып, тынычландырып тора иде. Әтисенең дә сабыр савыты тулгандыр шул, түземлекнең дә бер чиге буладыр... Малай үзе генә ишетерлек итеп аһылдап сулыш алды. Күз алдыннан көндез бәрәңге утыртып йөргән мизгеле, кулындагы кисек яркага шаккатып карап торган мәле сызылып үтте. Шул могкизага - киселгәнне ялгарга, өр-яңадан яшәү көче бирергә кодрәте киткән зат аның әнисен генә терелтә аладыр бит. Бу үтенечне кемнәргә, ничекләр киткерергә, ни рәвешле ялварып сорарга соң? Артыгы кирәкми, бар булганыннан да баш тартырга әзер малай - тик әтисе белән әнисе гел балкып-елмаеп яшәсен, өйләрендә татулык булсын, әнисе эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... беркайчан да китеп югалмасын... Шушы теләге тормышка ашсын өчен әллә нинди алыш-бирешкә дә әзер булыр иде ул. Укытучысы аны дәрес саен: "Йөзеңдә нур юк, авыз ачып кавап бирә белмисең, беркем белән дуслашмыйсың",— дип әрли. Сөйләшер иде, авылның бөтен балачагасы белән дуслашыр иде, укытучыга да елмаеп кына торыр иде. Әнисе, әнисе генә беркайчан да... эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде... Хәтта каннан артык күргән Карлыгачын да... Башына килгән бу уйдан малай тагын баягы кебек дертләп китте... Карлыгачын да рәхимле берәүнең кулларына тапшырырга риза булыр иде ул... Керфекләрне ачыттырып, пешереп, иреннәренә кадәр кап-кайнар тамчылар тәгәрәште... Карлыгач... Малайның бердәнбер сөйләшер сердәше, тугры дусты. Сабантуйларда икенче, өченче урыннарны яулап, өйгә алып кайткан суыткыч, тузан суырткыч, телевизор, келәмнәр - барысы да Карлыгач бүләге. Әнисе аракыга алмашкан юрганнар, чәй чынаяклары, радиоалгычлар да Карлыгачныкы иде... Кер юу машинасы, ди әнисе, үзе юа торган, ди... — Быел Карлыгач беренче булачак, әти. Кер юу машинасы апкайтабыз әнигә... Малайның кинәт кенә шулай дип куюын ишеткәч, саташа дип уйладылар, ахры - әтисе белән әнисе ялт борылып бер-берсенә караштылар. Әнисе, сөлгене идәнгә ташлап, кулын малайның маңгаена куйды. Кайнар тоелмагач, бераз тынычланып, улының кыл кебек каты чәченнән сыйпады. Әллә кайчан онытылган татлы да, әрнүле дә бер хис малайның йөрәген телеп үтте. — Безне генә ташлама, улым, барырсың, Сабантуйга да барырсың, беренче дә булырсың... — Мин сиңа... үзе юа торган... кер машинасы... Тик син дә безне ташлама, әни. Эчмә генә, әни... - Малайның күзләре йомык иде. Керфекләр пәрдәсе аша да ул әтисенең авыр көрсенеп тәрәзәгә таба борылганын, әнисенең, башын иеп, артсыз урындыкка барып утырганын аермачык күрде. * * * Ат чабышы башланыр алдыннан, Сабантуй мәйданындагы халык төркемтөркем булып тау астындагы үзәнлеккә агылды. Берәүләр тау битен, икенчеләр каенлык тирәсен сырып алды. Кемдер үләнгә кырын ятып урнашты, кемдер, бәйрәм киемнәре тапланмасын өчен, үлән өстенә олы кәймә йә кәгазь кәеп утыруны хуп күрде. Көн кояшның үзе кебек көлеп торгач, район Сабан туена күрше-тирә авыллардан гына түгел, әллә кайлардан әллә кемнәр кыелган иде. Тик кайдаклар өчен кан атучылар арасында әллә кемнәр, әллә кемнәр, әллә кемнәр булса да, малайның әтисе белән әнисе юк иде. "Бармагыз!" - диде малай. Кистереп әйтте, каршы килмәслек итеп әйтте. Гакәп, әтисе дә, әнисе дә артык сорау бирмәделәр. Карлыгачны, елдагыча, колхозның хукалык атлары, юртаклары белән бергә, йөк машинасының калын такталар белән әйләндереп алынган әркәсенә менгергәч, малай кабинага, шофёр агай янына чүмәште. Урыннарыннан кымшанмыйча, тагын нидер көткәндәй басып калган әтисе белән әнисенә кул изәде дә, карашын алардан аерып, башын икенче якка борды. — Быел да киңеп кайтыргамы исәп? - Чигә чәчләренә мул булып чал йөгергән күрше агай, мыек чолгыйларына кадәр балкытып, йөзен тутырып елмайды. - Маладис син, пар-рин, ма-ла-дис! Беркемгә дә сер бирмисең, әй... Авыл гөж килә, Карлыгачны кем урларга кыенганын авыз тутырып сөйли. Атаң гына... "Каракны күзем белән күрмәдем", дип, киресенә катып тора. Шулай, өстәгеләрдән курку канга сеңгән инде безнең... Иң өстәгедән куркуны гына белмиләр... Малай, агайның ни әйтергә теләгәнен аңлап ук бетермәсә дә, бик батыр кыяфәттә борынын чөйде: — Мин дә курыкмыйм, ул карак прсидән дә, өстәгеләрдән дә курыкмыйм. Карлыгачны алам да Киләктау чокырына качам да китәм, берәү дә табалмый аннан! Карлыгачка тиеп кенә карасыннар!.. Тигән очракта нишләргә кыенганын анык белми иде, шуңа да малай кинәт кенә тынып калды. Агай да тиз генә эндәшмәде. Юл чатында уңнан килүче машиналарны үткәреп торды да машинаны сулга борды. — Сабантуйлар синең кебек малайларныкы инде ул, әйе... - Агай мәзәк кенә итеп борынын кыерды. - Мин үзем көрәшә торган идем, билсез калганчы тырыштым. - Аның йөзенә бик тә сагышлы, үкенечле, сагынулы өрфия пәрдә сарылды. - Иртәгә Сабантуй дигән кичне әби янына тезләнеп, намазга хәтле укый торган идем. Укыйм да и сорыйм Ходайдан, и сорыйм... Сорыйм дип, әби әйткәннәрне кычкырып кабатлап барам инде: "Илаһым, кодрәтле Аллаһы Тәгаләм, үзең көч бир, үзең зиһен бир, үзең киңүләр насыйп ит"... Әбинең "бу балага" дигән сүзләрен дә төшереп калдырмыйча кабатлап утырганмын икән, әби, башымнан сыйпый-сыйпый, рәхәтләнеп кеткелди торган иде... "Һәр адәм баласы адашып йөри-йөри дә, иртәме-соңмы, барыбер Аллаһка кайта. Фанилыкта ук кайтырга тиеш, иманга килергә тиеш", ди торган иде әби. Авырлык килгәндә генә искә төшерәбез шул... Малай канланып китте. Юл читенә тезелгән нәзек каеннарның үзләренә таба йөгерүләренә шаккатып төбәлгән киреннән шофёр ягына борылып ук утырды. Агайның соңгы сүзләре зиһененә барып китмәде, үз борчуы борчу иде: — Киңә идеңме? — Киңә идем. Билемә сөлге салган мәлдә дә эчемнән генә Ходайга ялварып алам да, пар-рин, әйләндереп кенә барам көндәшләрне... — Һы... - Малай беразга аптырап калды. Ул кемнән, ничек, ни рәвешле ялварып сорарга кирәклеген белми иде. Санаулы минутлар тиз үтә, ә менә көтеп торганда сәгать телләрен тотып күчерердәй буласың - вакыт дигәнең урынында катып калган сыман тоела. Чиста токымлы чабышкыларны быел нишләптер иң азакта ярыштырасы иттеләр. Әле хукалык атлары йөгереп үтәсе бар, ярышка кергән кигүле атларны, берсе дуамалланып китеп, арбасын әйләндереп каплагач, өр-яңадан ярыштырырга булдылар; юртаклар да чират көтеп тилмерә... Малай, күкрәк читлегеннән чәчрәп чыгарга кыенган йөрәген ничек тыярга белмичә, Карлыгачның муеныннан кочып, аның тирәсендә бөтерелеп йөри-йөри, тәмам тинтерәп бетте. Колакларын томалап бәйләгән яулыгы, артык дулкынлануданмы, манма суга әйләнгән иде - бер сүтеп, бер кыя торгач, ул да кибеп өлгерде. Ә уйлары... уйлары чәбәләнүдән туктамады... Юлда килгәндә агайның әйткән сүзләре аны тәмам әсәрләндергән иде. Малай, атының ялын сыйпый-сыйпый: "Тырыш инде, Карлыгачкаем, без быел икенче дә, өченче дә түгел, беренче килергә тиеш", - дип кабатлаган мәлендә, кисәк кенә сискәнеп китте. "Ходайдан сорадым", дидеме шофёр агай?.. Малай, үзе дә сизмәстән, иреннәрен ачар-ачмас тибрәндереп: "Илаһым, Карлыгач беренче килсә иде, әнигә үзе юа торган кер машинасы алып кайтсак иде", дип тәкрарларга кереште. Кабатлаган шәйгә кинәт бу теләкнең чынга ашасына шулкадәр ышаныч пәйда булды, ул теләк белән бергә ни өчендер күз алмасын кап-кайнар яшь элпәсе каплады, тора-бара әлеге элпә тозлы тамчы булып бит очына тәгәрәде. Малай ул яшьләрне тыя алмады, йөзен атның кайнар муенына терәп, үзалдына һаман бер үк сүзләрне пышылдый бирде. Әйтерсең, яшәешнең бөтен әһәмияте бүген Карлыгачның чабышта беренче килүенә һәм нәкъ менә кер машинасы белән бүләкләнүенә генә кайтып калган - малайның бар вөкүден шушы теләк кенә биләп алган иде. Күз алдыннан, хыялый бер сурәт рәвешендә, Карлыгачның иң алдан ыргылып, финиш сызыгы аша үтүе күренеп китте, малай ул сызыкны гына түгел, кир белән күкнең бербөтенгә әверелеп, офык читендә очрашкан мәлен дә күреп алды... Ярышларны игълан итүченең микрофоны әле кыштырдап, әле тотлыгып, әле кирәгеннән артык сызгырып куйды, сүзләре кил иркенә таралды. Тау битенә сибелгән халык, сүз берләшкәндәй, бертавыштан: "Ишетелми!!!" дип сөрән салды. Ул арада микрофонны көйләделәр: "Иптәшләр, хәзер колхоз югыртаклары ярышка чыга, аннан чиста токымлы атларны кертәбез", - дигән хәбәр аермачык яңгырады. Нәкъ шулай - югыртаклар, диде микрофон хукасы, юртаклар димәде. "Чиста токымлылар чабышында егерме бер ат катнашачак, үзебезнең район кирлегеннән дә, күрше районнардан, күрше республикалардан да килүчеләр бар. Киңүчеләргә бүләкләр саллы, спонсорларга рәхмәт әйтеп, аларның исемнәрен санап китик..." Калган сүзләр малайның колагына эленмәде. Чөнки ул үзен сәер бер халәт биләп алганны тойды. "Һы..." дип үзе яратканча кабатлап куйды. Гакәп, йөрәгенең тыпырчынуы тына төште, гәүдәсенә ниндидер тынычлык таралды. Әле генә бәгырен өзеп теләгән теләге шул мизгелдә үк нишләптер кисәк кенә кечерәеп, томанланып калды. Әгәр... әгәр... теләгәннәр, сораганнар чынга аша икән... Күз яшьләрен беркемнән яшермичә, беркемнән оялмыйча, кыенсынмыйча, ялына-ялвара, инәлә-инәлә башка теләкне ирештерергә кирәк бит: әнисе... эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... һәрчак янәшәдә булсын. Әнисез өй - кояшы урланган көн, йолдызлары сүнгән төн, сусыз кипкән гөл, утсыз учак. Әнисез тормыш - тоташ моң, тоташ сагыш, тоташ караңгылык. Анда елмаюга урын юк. Анда яктылыкка урын юк. Анда - сарылык белән өртелгән сагыш кына хакимлек итә. Әти кеше ялгызы гына үрләтергә маташкан учакның кылысы туңган бармак очларын да кылыта алмый шул. Ә бит әни кеше бар, ул исән, ул тере, ул бар, бар, бар! "Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә..." Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады. Әйе, ул чыннан да ашыга, алай гына да түгел, ашкына, кабалана иде. Гүя, менә хәзер, шушы минутта - канының тәмам тулышкан мәлендә сорап өлгермәсә, теләгенең бар мәгънәсе куелып төшәчәк... "Безне беркайчан да ташлап китмәсен иде..." Баягы кайнар тамчылар янә күзгә килеп сарылды, нәзек-нәзек гөрләвек булып, ирен читләренә кадәр сузылып төште. "Беренче килүем дә кирәкми, үзе юа торган кер машинасы да кирәкми... Әни генә... эчмәсен иде!" Малай иңсәләрен дерелдәтеп, ихтыярсыз үксеп кибәрде, тик, ни гакәп, бу юлы башын ат муенына яшермәде, кемнедер эзләгәндәй, яшь пәрдәсе каплаган күзләре белән әле күккә, әле киргә, әле кул сузымы арада кәйрәп яткан елгага, әле зәңгәр офыкка төбәлде. — Мәйданга чиста токымлы атларны кертәбез! - Тау итәкләрен, үзәнлекне иңләп, микрофоннан кат-кат яңгыраган сүзләр малайның аңына соңлап кына барып китте. Үзенең кайдалыгын, нишләргә тиешлеген әле генә аңлагандай, ялт итеп Карлыгачына борылды. Сабантуй да, ат чабышы да, киңү дәрте дә кинәт кенә әллә кая китеп югалган, бөтенләй әһәмиятсезгә әйләнеп калган иде. Барсам бардым, бармасам юк дигәндәй генә атлап, инде тезелеп маташкан аргамаклар янына Карлыгачны әйдәкләде. Хәер, малайдан аермалы буларак, Карлыгач баскан урынында биеп-ыргылып тора, хукасының көтмәгәндә әллә нишләп болай сүлпәнләнеп калуына гакәпсенеп, муенын каерып, борыла да карый, борыла да карый. Малай елмаерга итте, уч төбе белән атның корсагын сыйпап куйды. Көндәшләре арасында элгәре елларда күренгәннәре дә, бөтенләй чит-ятлары да бар иде - аларга битараф кына күз ташлады. Гомумән, аның бар булмышын сәер бер битарафлык били башлаган иде. Ат, шуны сизеп, пошынып-пошкырып куйды, "нишләвең бу синең, уян әле, дустым" дигән шикелле, малайның тезген бавы тоткан кулына борыны белән орынып алды. Түгәрәк эчендә әрле-бирле йөренгән ак кепкалы ир-егетләр, мәйданга кәелгән комны тигезләп чыккач, кайсы кая таралышты, бәйге башланырга санаулы минутлар гына калган иде. ..."Әни, син эчмә! Әни, син эчмә! Әни, китмә! Китмә!" Малай баягы халәтеннән айнымаган иде. Уктай томырылган Карлыгачның һәр адымына шушы теләк кушылып бара диярсең. Малай ярыш турында түгел, әле дә булса әнисе турында уйланды. Үкчәләре белән атның корсагына бәреп-бәреп алганда да күңеленнән ярсып-ярсып шулай дип кабатлады. Күз алдыннан берәм-берәм ат тояклары ялтырап үтте; башкалардан шактый калышып барганын малай гүя тау битеннән торып кына күзәтә иде, акылы белән барысын да аңласа да, канын үзенә буйсындыра алмады. Аның алдында бары тик әнисенең сыны гына шәйләнә иде... Менә әнисе - шундый көләч, шундый ягымлы, шундый кылы әнисе - малайны алдына утыртып сөя, "тиздән сиңа кыз бәби алып кайтып бирәбез, аның яклаучысы, саклаучысы булырсың, улым", дип, чәч бөдрәләре белән малайның муенын кытыклап, чуп-чуп итеп битеннән үбә. Малай аның юанаеп киткән корсагына оялып кына карап куя. Өйдә өчесенең дә сөйләшкән сүзе тиздән кайтып китәргә тиешле курчак кебек кыз бәби турында гына. Ә ул кайтмады. Аны алырга дип киткән көләч әнисе сулып-суырылып, канатлары каерылган кош кыяфәтендә кайтып керде. Әти кешенең дә йөзеннән нур качты. Әнисе мендәренә сарылып бик еш елый торганга әйләнде. Хәл белергә кергән күрше хатыннары белән аш бүлмәсендә башта елашып, аннан көлешеп утыра башладылар. Малай башта шомраеп калса да, кулына тәмле кәнфит йә прәннек тоттырып урамга озаткач, сабыйлык гамьсезлеге белән, барысын да оныта иде. Шул рәвешле айлар, айларга ялганып еллар үтте, ул айлар-еллар исә малайны күпкә иртә олыгайтты - ул әниле һәм әнисезгә бүленгән капма-каршы ике дөньяда яши башлаганын аңлады... Малай кинәт кенә уйларыннан арынып китте. Колак төбендә сызгырган кил тавышына кушылып, әнисенең: "Син безне куркытма әле, улым!" — дигән сүзләре яңгырады. Шулай диде бит әнисе, аның өчен борчылып, кайгырып әйтте. Аның әнисе! Яратып әйтте!.. Малай кинәт кенә тезген бавын калгытып кибәрде. Карлыгачка көч өстәргә теләгәндәй генә, камчысы белән селтәнеп алды, аяклары белән атның сыртына бәргәләде. Ат та, "күптән шулай кирәк иде", дигәндәй, алга ыргылды, менә ул башта бер, аннан икенче, өченче, дүртенче атны узды, беркадәр ара калдырып, йөзеп кенә барган күгелкем аргамакны куып тотарга да күп калмады. Тау итәгенә сибелгән халык гөж килә иде; кычкырган, сызгырган, улаган, чыелдаган тавышлар арасыннан тагын: "Син безне куркытма әле, улым",— дигән кайгыртучан, кылы сүзләр ишетелгән кебек тоелды. Малай тыелгысыз дәрт белән: "Һә-ә-әй!"— дип сузып, янә тезгенне калгытты... Малайның кечкенә йөрәге бөтен шатлыкны берьюлы күтәрергә әзер түгел иде. Ул шул мәлдә үзенең бөтенләй дә куана белмәвен аңлап, тагын да кыерылыбрак, бөрешебрәк калды. Югыйсә, кырлый-кырлый, бии-бии бөтерелергә генә кирәк бит: Карлыгачның беренче килүе, бүләкнең нәкъ менә кер машинасы булуы (үзе юа торган!) могкизаның да могкизасы иде! Ул гына да түгел, "бармагыз!" дип кистереп әйтүенә карамастан, әти-әнисенең парлап Сабантуйга килүе, ат чабышын кан атып күзәтеп утыруы үзе бер шатлык икән бит! Әнисенең ап-айнык булуы... Монысы, чыннан да, нәзек иңнәр генә күтәрә алырлык куаныч түгел иде... — Маладис, егет икәнсең, улым! Тәки үз дигәнеңне иттең, ә... - Әти кешенең тавышында таулар горурлыгы яңгырады. - Без дә түзмәдек менә... — Шушымы әле ул безнең киребеткән егет? - Сүзне бүлеп, малайның колак төбендә бераз карлыкканрак төче тавыш яңгырады. Малай ялт кына артына борылды. Көн кызу булуга карамастан, озын киңле ак күлмәк кигән, муенына көлсу төстәге галстук таккан түгәрәк корсаклы ир заты, күмәч кебек кабарыбрак торган кул аркасын чалбарына сөрткәләгән булып кылангач, күрешергә сузылды. Әтисенең шул мизгелдә караңгыланып киткән йөзен күргәч үк, малай бу кешенең кемлеген чамалады. Ялгышмаган икән. — Шәп, шәп... Атыңны әйтәм. Бәлки синең белән килешеп булыр, ә? - Күмәч куллы ир, төче телләнеп, малайның колагына иелде. - Алайса, атаң белән анаң киреләренә катканнар, синең сүзне өстен чыгармакчылар... Сатасыңмы миңа Карлыгачны? Үз бәяңне әйт. Күпме булса да түлим. Акчасына иң крутой компьютер да, планшет та, телефон да алаласың. Бүтәннәр арасында иң шәбе синеке булачак! Әле-е-е! Аннан соң да, беләсеңме, әллә нәрсәләр алырга китәчәк! Нәрсә, килешәбезме? Малай күзен тутырып башта әтисенә, аннан әнисенә текәлде. Чәчен баш түбәсенә тәгәрмәч итеп кыйнап куйган, күзләрен кара күзлек астына яшергән әнисе малай янына килеп, кулыннан китәкләде. Теге адәмнең кырыйда барлыгын бөтенләй күрмәгән сыман: — Кузгалыйк, улым, - диде кылы тавыш белән. — Ярлы тәкәбберләр! - Күмәч кулның тешен кысып әйткән мыскыллы сүзләре гүя үзенең ике катлы иягенә сыланып калды - учы белән ияк астын кат-кат сыпырып, ир заты шулай дип кабатлады. - Карар-бызззз... Аның бал корты кебек бызылдап торуына исе китепме, малай, әнисеннән кулын ычкындырып атлаган шәйгә, муены каерылганчы әллә ничә тапкыр артына борылып карады. Күмәч кул мыскыллы караш белән алар артыннан текәлеп калган иде. ...Күкрәк киереп утырган таулар тезмәсе ягыннан сулышны иркәләп талгын кил исте. Үзе белән сусыл үлән, күкчәчәк, кир киләге исе генә түгел, иркенлек, хөрлек исе дә алып килә иде кил. Карлыгач, ялкау гына үлән чемченгән киреннән, башын күтәреп, таулар ягына текәлде. Чабышка әзерләнгәндәй, бер урында биеп алгандай итте. Аннан, гәүдәсен кылтык кызлар урынына уйнаклатып, тыелгысыз дәрт белән шул тарафка томырылды. Тик бераздан, болай ыргылуның файдасыз икәнен искәртеп, аягына бәйләнгән аркан тартылып куйды. Ат, кан ачысы белән иһаһайлап, әле бер, әле икенче якка ташланды, тик ничек кенә ашкынмасын, каты кул белән бәйләнгән тышауны өзү мөмкин түгел иде. Якындагы таш юлдан бертуктамый агылган машина тавышы һәм төтен исенә күмелеп, тагын яңа көн башланды. Карлыгач нәүмиз кыяфәттә башын иде. Ул үзенә-үзе хука түгел иде шул. Адәм балалары кебек үк, ул да күзгә күренгән һәм күренмәгән арканнар белән тышауланып куелган иде. Эх, бәйдән ычкынасы иде дә таш юл читендә болын исеме күтәреп яткан шушы биләмәдән мөмкин кадәр ераккарак китеп югаласы иде. Кешеләрнең саташулы дөньясыннан, күз яшьләреннән азат булган башка дөньяга... — Карлыгач, ул тагын эчкән! Ул тагын эчкән! Яшь дустының күзләренә яшеренгән бетмәс моң бу юлы ниндидер сын рәвешендә күз алмасында катып калган иде. — Безнең киңүне юган, имеш... Әз генә, имеш... Әз генә дигәне тагын атна буена китәчәк... 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь ӘДӘБИЯТ МИЛЛӘТНЕҢ ӘХЛАКЫЙ ЙӨЗЕН БИЛГЕЛИ Россиядә Әдәбият елы дигән, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дигән исем бирелгән 2015 ел төгәлләнде. Киләсе елга нинди генә исем бирелсә дә, безнең өчен ул Муса Кәлил белән Габдулла Тукайның олы юбилейлары елы булачак. Әдәбият, әдипләр, әдәби тормыш игътибардан читтә калмаячак дип уйларга кирәк. Ләкин ил китәкчеләре безне дөньяда икътисади кризис колач кәя, Россиягә икътисади блокада белән яныйлар, каешларны кысыбрак буарга туры киләчәк дип кисәтәләр. Әдәбиятка килгәндә исә без әле Татарстанда әдәби окмахта яшибез дияр идем мин. Күпме әдәби басма чыгып тора, китапларыбыз дәүләт нәшриятында дөнья күрә, аларның 85 проценты турыдан-туры китапханәләргә кибәрелә. Язучыларның үз йортлары, әдәби кичәләр үткәрер өчен үз клублары, ул кичәләрне һәм һәртөрле әдәби чараларны, укучылар белән очрашуларны оештырыр өчен 23 кешелек аппарат коллективы, автомашиналарыбыз бар. Пенсия яшендәге язучыларга ай саен пенсияләренә өстәп субсидияләр бирелә. Дөрес, болар узган коммунизм чорындагы дәрәкәдә түгел түгелен. Булганына шөкер итәргә кирәк, диясе килә. Язучыларга карата шундый хәерхаһлы мөнәсәбәт, дөресен генә әйткәндә, Россиядә бары тик бездә генә калып бара. Мәскәүдә бүгенге көндә язучыларның 11 оешмасы бар. Алар барысы да дәүләттән бер тиен акча алмыйча, кыелган взнос хисабына көн күрәләр. Ләкин, шөкер, киһанда әдәбиятка, язучыларга уңай карашта торган мәмләкәтләр дә бар. Соңгы елларда миңа элеккеге союздаш республикалар булган берничә илгә барырга туры килде һәм, икейөзләнмичә әйтәм, "их, бездә дә шулай булсын иде!" дигән көнләшү белән кайттым мин алардан. Азәрбайкан һәм Казакъстан Язучылар берлекләре совет заманындагыча гөрләп эшләп ята. Кабарда-Балкар, Ингушетия, Чечен республикаларында да язучыларга ихтирам зур. Ә күптән түгел генә Дагыстанда булып, анда әдәбиятка мөнәсәбәтне күреп, исем китеп кайттым. Һәр авылда бер милләт яшәп яткан, авар, даргин, кумык, лезгин, лак, табасаран, урыс кебек киде төп милләтле бу республиканың Язучылар берлегендә шушы милләтләр буенча секцияләр эшли. Махачкалада Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бердәнбердер, Поэзия театры ачылган. Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Әхмәтовның алтмыш яшьлек юбилей кичәсен республиканың Башлыгы Рамазан Абдулатыйпов үзе алып барды! Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән кунаклар бар иде. Махачкаланың А.С.Пушкин исемендәге Рус драма театры халык белән шыгрым тулы иде. Мин аннан бездә дә киләсе елда һич югы Муса Кәлил белән Габдулла Тукайның юбилейлары әнә шулай дәүләт китәкчеләре катнашында, иң югары кимәлдә үткәрелсен иде дигән хыяллар белән кайттым. Туган милләтеңнең киләчәген кайгыртканда, халыкның әхлакый йөзен билгели торган матур әдәбиятка, аның бөек вәкилләренә әнә шундый мөнәсәбәт булганда гына ул милләтнең, ул халыкның киләчәге булачак. Рафис КОРБАН "Безнең киңү... Финиш сызыгына беренче килү түгел, үз-үзеңне киңү күпкә авыррактыр, мөгаен..." — Әти аны бу юлы үзе куа... Өйдән бөтенләйгә кит син, ди... "Йодрык кадәрле йөрәгеңдә таулар күкрәгенә сыймас авырлык икәнен аңлыйм, дустым. Ничекләр ярдәм итим соң?" — Минем яшисем килми, Карлыгач... "Юк, юк, юк!!! Синең башыңда мондый коточкыч уйлар булырга тиеш түгел! Түгел!" Өйалды ишеген ачып керүгә, малайның борынына яшь карлыган яфрагы исе килеп бәрелде. Димәк, әнисе аш бүлмәсендә, яфраклар кушып, тәмле итеп чәй пешерә. Димәк, ул айнык... Беркадәр гакәп иде: кичә кич шактый күңелле күренгән әнисенең болай тиз аякка басуы гайре табигый хәл кебек тоелды. Малай, шым гына басып, түр бүлмәгә үтте, яшел төстәге тар диван башында ятимләнеп утырган кечкенә мендәр астына кулын шудырды - кесә телефоны шунда иде. Иртән, өйдәге шомлы тынлыктан әллә туеп, әллә куркып, өстенә ни эләксә, шуны киеп мыштым гына чыгып киткәндә, телефонын алырга оныткан иде. Карлыгачка су эчереп кайткач, буш чиләкне койма башына элеп куйды да телефонын эләктереп бакча артындагы куышына чуму нияте белән өйгә керде. Аяк очына гына басып чыгып барганда, әнисенең борын астыннан гына үзалдына көйләгәнен ишетеп, шып туктап калды. ...Ак биләүләрдә биләгән - Бәхете булсын димәгән... Көчле булмаса да, йомшак кына, моңлы гына иде әнисенең тавышы. Кыры гына малайга аңлашылып бетмәде. Кыр артыннан ук әнисенең әкрен генә үксегәне ишетелде дә, малай, кулын олыларча селтәп, ашыга-кабалана чыгып китте. Әнисенең чираттагы бәйрәм атнасы башланачагы көн кебек ачык иде. Ишегалдына чыгуга, бакчаның тәбәнәк коймасы өстеннән үрелеп, нигә, ни өчен икәнен дә аңламастан, балан куагының бер ботагын сындырып алды. Шул мәлдә уң колагын әчеттереп, нидер тешләде. Малай, колакның әрнүенә түзә алмыйча, йөзен кыерып куйды, шап итеп колагына сукты. Әллә бал корты, әллә шөпшә булды инде - аяк астына тәгәрәде. Шул мәлдә урам яктагы капка биге шалтырап ачылды, әтисенең бик ашыгып атлап керүе, агарып каткан сәер йөзе күренде. Малайның елардай булып колагын угалап торуын күргәч, аның янына ашыкты. — Корт чакты бугай ла... - Исе китмәгән кебек әйтергә тырышса да, малайның тавышы калтырап чыкты. Әтисе күзен кыса төшеп аның янына иелде, болай да уттай янган, кабартмага әверелгән колакны чеметтереп, кортның угын алды. — Салкын куеп торырга иде дә... - Аннан, көмләнең азагын әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйланып тордымы, бертын сүзсез калды. Кисәк кенә малайны кочып күкрәгенә кысты, уфтанып куйды. - Улым... тик син, ни... артык борчылма гына, яме... Нишлисең, безгә язганы безгә була инде... Малай, кашын сораулы кыерып, әтисенә күтәрелеп карады. Әтисенең какча яңагы буйлап яшь тамчысы тәгәри иде. — Ни бит әле... - Әтисе күзләрен яшереп, читкә борылды. - Анда... Карлыгачны... машина бәргән... Малай кисәк кенә әтисеннән читкә тайпылды, күзләре киерелеп ачылды, аның да йөзе мизгел эчендә агарынып китте. Ышанасы килмәде. Әле яңа гына Карлыгачы яныннан кайтып керде бит! — Аптыраган инде... Әллә арканын өзеп, юлга үзе барып кергән, әллә берәрсе махсус эшләгән... - Әтисенең тавышы каяндыр ерактан гына ишетелде. Малай, аякларының киргә тиюен-тимәвен дә искәрмәстән, авыл читендәге болынлыкка - Карлыгач янына томырылды. Юк! Тормыш дигәннәре тоташ югалтулардан гына торырга тиеш түгел... Ул еламый, юк, еламый... Күзләрен генә түгел, күңелен дә коточкыч бушлык биләп алган иде. Нәрсәдер чытырдап өзелде. Кап-караңгы төндә нәни генә булса да яктылык кемелдәтеп утырган бердәнбер шәм сүнде диярсең... Янәшәсендә кан сердәше, дусты, кылытыр кан иясе - Карлыгачы гына бар иде, инде аны да бөтенләйгә югалтты. Үзенең шушы олы киһанда япа-ялгыз калуын уйлап, малай калтыранып куйды. Төнге салкын, кыска киңле юка күлмәге аша бөтен тәненә үрмәләп, куырып алды. Үз-үзен кочаклап утырудан гына әллә ни кылына алмады. Элек, кышкы кичләрдә, өйдәге мәхшәрдән качып, абзарда утырганда, туңган кулларын ял астына куеп кылытырга Карлыгач бар иде. Ә хәзер... ике тау арасындагы киң чокырда, аяк асты тутырып кәрешкә, кир киләге үскән төпкелдә төн уртасында әле тезләрен, әле терсәкләрен кочаклап утырган мәлдә аның кан ярасын бүлешер беркеме дә юк. Якында гына, камышлар тирәсендә өзми-куймый бакалар чурлый иде. Куе булып үскән үлән арасыннан шыштырдап әллә йомран, әллә төлке баласы үтеп китте. Малай аның ике утлы төймә булып ялтыраган күзләрен генә күреп калды. Курыкмады. Аңа барыбер иде. Кемнән дә булса ярдәм сорарга, еларга, таяныч эзләргә теләмәде - мине барыбер беркем дә ишетми дигән уйдан күңелен соры бер битарафлык урап алган иде. Шәрә беләкләрен черки талап интектергәндә уңлы-суллы селтәнеп утыра торгач, үлән арасына авып, йоклап китүен үзе дә сизми калды. Илаһи көй ишетелгән мизгелдә генә сискәнеп уянып китте ул. Кәйге төннең бер саплам караңгылыгы әллә ни арада китеп югалган, таң атып килә иде. Тау битендәге каенлыкта, гакәеп бер кырны көйгә салгандай, берсен-берсе уздырып сайраган кош тавышларында илаһи моң ишетелде. Ул моң зекер әйтеп утырган яфраклардан, чык тамчысы эчкән үләннәрдән, алсу юрган ябынган болытлардан агыла иде. "Эх!" Малайның эхелдәп куюына әнисе турындагы караңгы уйлары һәм кан әрнүе сыеп беткән иде. Кичә, Карлыгачны машина әркәсендә алып киткәннәрен карап калган мизгелдә, бу югалтуның мәңгелек икәнен сабый йөрәге белән аңлап килеште ул. Гакәп - югалу һәм югалту шулкадәр табигый һәм киңел булып тоелды. Үзе дә югалырга булды. Беркемгә әйтмичә, бөтенләйгә. Чөнки ул беркемгә дә кирәкми, аның кан авазын беркем дә ишетми. Китәсең дә югаласың. Тик кая, ничек итеп? - Аяклары малайны кайчандыр әтисе белән печән чабып алырга туктаган, матурлыгына, серлелегенә шаккаткан Киләктау буена алып килде. Киде төн уртасында черем итеп алган арада ул төшендә Карлыгачның мөлдерәп торган акыллы күзләрен дә, әнисенең әле елмайган, әле ямьсезләнгән йөзен дә күреп алды. Сабантуй көнне күз яшьләре белән ялына-ялвара теләгән теләге уеннан тагын сызылып үтте. "Әни эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде..." Тик шул кичне әнисеннән аңкыган аракы исе әлеге теләк-өметне мең кисәккә телгәләп, аяк астына түшәде шул. Бер урында селкенмичә яту малайның тәнен тәмам оеткан иде - аягын кымшатуга, табан астын мең энә белән чәнчеп алдылармыни! Табанын уауа торып утырды. Тамагы ачкан икән - үтереп-үтереп ашыйсы килеп китте. Тик ул шушында утырырга карар иткән иде. Кайчанга кадәр, кемне көтеп, ни өмет итеп - монысын үзе дә белми, ләкин өйгә бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска дигән карары әлегә нык иде. Үлән сабагын теш арасына кыстырып, тагын сузылып ятты. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Колак төбендә меңләгән черки гөжелди иде, малай ул тавышның төштәме, өндәме икәнен аерырга маташты, тик бар гәүдәсен хәлсезлек, сәер халәт чолгап алды да ул төпсез караңгылыкка төшеп югалды. Караңгылык - яктылык, ямьсезлек - матурлык, төш һәм өн... Табигатьтә тоташ парлылык, капма-каршылык... Әгәр шулай икән, югалту белән янәшә табыш та булырга тиеш тә соң. Ә ул табыш бер генә төсмердә була ала: әнисе... әнисе... Саташулы-уяулы бу уй да төштә генә сызылып үтте, ахры. Малай хәтта үзенең йөзенә терәлеп диярлек иелгән әнисенең күзләрен аермачык күрде. Үзенең сөяктән генә торган иңбашларында әнисенең кулларын тойгандай булды. "Улым, улым!" дигән куркынган тавышы да яңгырагандай тоелды. Малай рәхәт елмайды. Төше татлы, гакәеп дәрәкәдә татлы иде - уянырга, шул бәхетле мизгеленнән бүленергә теләмәде. — Улым, улым! Тавыш төштән түгел, янәшәдәге чынбарлыктан килә иде. Әнисенең эндәшкәненә кушылып, әтисе дә нидер әйтте. Менә аның көчле куллары малайны күтәреп алды. Малай үзенең кирдән аерыла баруын сизеп, куркынган кыяфәт белән керфекләрен күтәрде. Әтисенең нур качкан йөзен, әнисенең күп елаудан кызарып беткән күзләрен күреп, ни булганын, үзенең кайдалыгын аңышмыйча аптырап китте. "Карлыгач... Карлыгач өчен елыйлар". Кайда соң әле алар? Киләктау түгелме соң? Кешеләр дә кыелган. Ни булган соң? Малай гәүдәсен кыерды. Әтисе тезләренә чүкте, малайны кабат киргә яткырды, кытыршы кулы белән битеннән сөеп куйды. — Улым, син безне ишетәсеңме? — Улым, безне ташлап, кая китеп югалдың син? Монысы - әнисе икән. Елый-елый малайның беләген сыпыра. Кызык, малай аларны ташлап китеп югалдымы? Киресенчә, әнисе бит... Гел-гел аларны ташлап, каядыр югала... — Без сине бөтен авыл белән төн буе эзләдек, улым. Ярый әле күрше агай Киләктауны исенә төшерде... Айкамаган кир калмаган иде бит. Ә син монда төш уртасына кадәр йокы симертеп ятасың икән... - Шаяртырга тырышса да, әтисенең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. — Кичер мине, улым... Кичер! Мин бүтән беркайчан да сине ташлап китмим. Беркайчан да! Беркайчан да китеп югалмыйм, улым, бәгърем! Югалтулар, ай, авыр, белә идем бит югыйсә, белә идем... Эчмим мин, ышан, улым, эчмим! Йә Ходаем, син мине ишеттең: ул исән, ул табылды! Кичер, Ходаем, кичер мине! Ялгышларымны кичереп, бер Үзеңә табынып яшәргә көч бир! Сынауларың булды - кан иңгән бер баламнан аерып сынадың. Әйе, сыгылып төштем мин, авырлыклар алдында шунда ук тез чүктем. Тураеп басарга, өметне югалтмаска үзең көч бир! Бербөртек баламнан, күз нурымнан, кан кимешемнән аерма берүк! Йә Раббым... Ишет берүк! Әнисенең инәлеп елый-елый шулай дип кабатлавына малай янә керфекләрен тибрәтте. Кирдә теләгән теләкләрне ишетүче барлыгына тагын бер кат инанырга теләп, ул күзләрен тутырып, кемнедер эзләгәндәй, әле күккә, әле киргә, әле кул сузымы арада тибрәлеп утырган ак каеннарга, әле зәңгәр офыкка төбәлде. Марс Яһудин МИҢ ХИКӘЯ Көзнең вак иләктән үткән яңгыры пышан-пышан соңгы яфраклар белән сөйләшә. Әйтерсең, кәй буе сөйләшеп туймаганнар. Хәер, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкрәп торганда, сөйләшүнең рәте-чираты буламы соң? Аның каравы менә хәзер... Сүзләрне ашыкмый гына берсе артыннан берсен тезеп... Беләсе иде, нәрсә турында икән әңгәмә. Мич янындагы эскәмия өстендә, яңгыр шавына оепмы, карчыгының орчык моңына изрәпме, карт утыра. Аның үрә башлаган кәрзине, әнә тәгәрәп китәм, менә төшеп югалам дигәндәй, урманга алып барып адаштырылган песи баласы сыман югалып калган кыяфәттә, тезендә ята. Карт, карчыгы әйтмешли, "хыялланып" утыра: "Орчык бөтерелә. Аңа кеп чорнала. Вакыйгалар дисбесен күчәренә урый-урый, дөнья да шулай әйләнә микән? Шулайдыр. Кайчан гына әле бу карчык та бит учак өстендә биюче ялкынга бирмәс кыз булгандыр..." Шулчак тәрәзә пыяласына лып итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Картның күзләреннән томан пәрдәсе юылып төшкәндәй булды. Ул, "бу ни бу?" дигән сораулы караш белән, тәрәзәгә таба борылды. Һәм анда пыялага ябышкан сары яфракны күрде. "Күшеккән йөрәк. Кем йөрәге икән?" - дип уйлап куйды һәрнәрсәдән фәлсәфә эзләүче карт. Ул тәрәзә яңагына килеп таянды: "Ә алмагачлар яшел әле. Кылы як үсемлекләре шул алар, кыш якынлашуын сизәрдәй күзәнәкләре юк". Шушы көнгә кадәр яшеренеп торган бер алма дөп итеп юеш чирәмгә төште. - Карчык, кил әле! Күр! - диде карт, галәми бер ачыш ясагандай кинәнеп. Карчыгы, шуны гына көткән шикелле, карышмый-нитми генә орчыгын сәке өстенә куйды да аякларын яза башлады. Идәнгә төшеп басты. Ял итеп алырга бер сәбәп булды әле, дип куанса да, үзе, эштән аерганнарына ризасызлык белдергән кебек: "Нәрсә булды тагын?" — дип сөйләнә-сөйләнә карты янына килде. - Кара! - диде карт, алмагачка таба күрсәтеп. - Нәрсә? Алма төшкәнме? - Юк ла! Алмагач ботагында, күрәсеңме? Әнә, яфраклар астында. - Ә, теге чәчәкне әйтәсеңме? Кичә үк күрдем инде мин аны. - Шуннан, бер дә гакәп түгелмени соң бу сиңа? Марс ЯҺУДИН (1950) — язучы, журналист; "Тормыш бу", "Казлар очар су күреп", "Еллар аша", "Сиртмәле кое" һәм башка китаплар авторы. Чаллы шәһәрендә яши. - Гакәп? Аяныч, диң. Алмасы булмый бит инде аның. - Алмасы? Аяныч? Андый уйлар башыма да кереп чыкмады. - Нәрсәләр уйлыйсың соң бу чәчәккә карап? Мине алып килгәнеңә инде икенче көз, бер ачылып сөйләшкәнебез юк. Шулай диде дә үзенең әле суынып та өлгермәгән мендәре өстенә барып утырды. Карт та, эскәмия янына килеп, кәрзинен кулына алды. Ләкин икесенең берсе дә, нәрсәдер көткәндәй, эшләрен дәвам итәргә ашыкмады. - Яшь чагымда мин вилсәпиттә йөрергә һәвәс идем, - дип башлады карт, - яланнарга, елга буйларына чыгып китә идем дә аулак сукмаклар, агач аралары буйлап әкрен генә йөри идем. Һәм хыяллар уяна, йөрәк тулпар аттай чаба башлый иде. Юлымда, имеш, күз явын алырдай алиһә очрый. Ул миңа шунда ук, бер карауда гашыйк була. Мин аны вилсәпитемә утыртам да алып китәм. Китәбез... Кая? Анысын кем белгән. Ике мөсафир — барабыз, барабыз. Кыйтгалар, дәрьялар, дәверләр артта кала... Бервакыт шулай, печән өсте иде, әлеге дә баягы вилсәпиттә урманга, үзебезнең печәнлеккә китеп барам. Әти белән энем кунып калганнар иде, минем ашамлык алып килгәнне көтәләр. Киләс, аяз иртә. Арыш басулары, тау битендәге кылганнар моңсу гына дулкынланып утыра. Менә кечкенә инеш. Туктап, су эчеп алдым. Инеш буе агачлыгыннан чыгуга текә генә үр. Бу үрне мин, гадәттә, вилсәпитне китәкләп менәм. Ләкин бүген... Агачлыктан чыктым гына... үргә менеп баручы бер кызны күрдем. Зур гына сумкасы да бар, бөгелә-сыгыла атлый. Мин ничек вилсәпитемә атланганымны да, ни арада кызны куып киткәнемне дә инде хәтерләмим. Әллә нәрсә дип шаяртып кына сәлам биргән булдым. Кыз дәшми генә карап куйды, керфекләрен аска төшерде. Таныш кыз түгел иде, мин аның кая баруын сорадым. Дәшми. "Кызылташкамы?" дигәч кенә "әйе" дигәндәй баш иеп куйды... Ә, карчык, син бит Кызылташтан. Синең авылдаш булып чыга инде бу кыз. Озак кына үгетли торгач, сумкасын алып рульгә элүгә ирештем. Дәшми генә барабыз. Мин кызның арыш басуы шикелле дулкын-дулкын чәченә, шушы иртә кебек саф бит алмаларына, аякларына сылашып интектерүче күлмәк итәкләренә күз сирпеп-сирпеп алам. Алда тагын бер калкулык иде, анысын да менгәч, кызны вилсәпиткә утырырга үгетли башладым. Транспорт булганда нигә кәяү барабыз, имеш. Мине бит печәнлектә көтәләр, кояш та инде ярыйсы гына кыздыра башлады. Ә кыз, телгә килеп, беренче сүзен әйтте, "юк", диде. Һәм утырмады. Мин инде кызны авыр сумкасы белән калдырып та китә алмыйм. Кыз да бик ошый, аерылып китәсе килми. Барабыз шулай. Бара торгач, Чия тавы янына да киттек. Син ул тауны беләсең инде. Ял итеп алмыйбызмы, мин әйтәм. Вилсәпитне агачка терәдем дә, "әйдә, чия ашап төшик", дим. Кыз "юк" дигән мәгънәдә башын йөртеп алды. "Алайса шушында күләгәдә генә утырып тор, мин хәзер киләм", - дидем дә тау башына менеп киттем. Кыргый чия куакларын ера-ера, чия эзләп йөрим. Бер дә күренми. Чүгәләп, астан карый башлагач кына берне таптым, икене... Менә уч та тулды, таудан төшә башладым. Карасам, агач янында кыз да юк, сумкасы да юк. Йөгердем тау астына таба. Рульне бер кул белән генә тотып (икенче кулда чия бит), бар көчемә педальгә бастым. Эһ дигәнче кызны куып та киттем. Вилсәпитне юл кырыена ыргыттым да учымдагы чияләрне аңа суздым. Кыз кире какмады. Мин киңел сулап куйдым. Аның кыймый гына һәрбер чияне учымнан алуын, чия шикелле үк иреннәре белән, үпкәндәге кебек суырып кабуын ымсынып карап тордым. Чираттагы чияне алганда, аның бармагы әз генә минем учыма кагылып китте. О-о, моннан да зур ләззәтне минем кичергәнем юк иде әле. Кыз башка алмады. "Алып бетер инде", дип кыстап карасам да, "юк", диде. Калган өч чияне үзем кабып куйдым да, елмаеп, кызга карадым. Аның сул як яңагына бер тамчы чия суты кунган иде. "Кая әле, битеңә сут чәчрәгән", - дип, аңа якынлаштым. Каян шулкадәр кыюлык килгәндер, иңбашларыннан кысып кочтым да сут кунган яңагын... үбеп тә алдым. Кыз шунда ук читкә тайпылды. Сумкасын алды һәм китеп тә барды. Мин, үземне гаепле санапмы, урынымнан кузгала алмый торам. Менә борылыштан, тузан болыты күтәреп, урмандагы кәйләүгә баручы сөт машинасы күренде. Кыз янына киткәч, туктады һәм аны утыртып та китте... Шул булды минем беренче мәхәббәтем. Башкача мин ул кызны очратмадым, эзләсәм дә таба алмадым. Исемен дә сорамаганмын ичмасам... - Күзлегеңне ки әле, - диде шунда карчык. - Күземә әллә нәрсә булды, чүп кердеме. Карт, торып, өстәлдән күзлеген алды. Карчыгы янына килде. Карчык, "менә бу күздә" дип, сул күзен күрсәтте. Карт, карчыгының йөзенә иелү белән, июль кояшы астында көеп янган дала өстендә кинәт күк күкрәгәндәге шикелле, өнсез калды. Карчыкның сул як яңагында, кыерчыклар өрфиясе артында, чия суты сыман гына кызарып миң шәйләнә иде... Яңгыр пышан-пышан яфраклар белән серләшә. Яфраклар астына поскан чәчәк елмая кебек. Ә керфекләрендә, энке бөртекләрен хәтерләтеп, тамчылар ялтырый. Кайтаваз ТЕАТРГА ТАРИХИ ТЕМА КИРӘКМЕ? "Казан утлары" журналының 2015 елгы 11нче санында басылган "түгәрәк өстәл"не зур кызыксыну белән кат-кат укып чыктым. Минемчә, журнал бик кирәкле теманы күтәргән. Галимнәребезнең милләт язмышы өчен чын күңелдән борчылулары миңа нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, бу темага язарга күптән кыкрап йөри идем. 1970 еллар башында курчак театрында Нурихан Фәттахның "Энкеле үрдәк" дип аталган пьесасы куелды. Балалар өчен язылган бу әкиятне русчага тәркемә итеп тә күрсәттеләр, районнарда йөреп тә байтак вакыт репертуардан төшми уйналды ул әсәр. Пьесаның язылу тарихын Р.Батулла берничә мәртәбә сөйләде, язып та чыкты, шуңа кабатлап тормыйм. Ни генә булмасын, мондый уңыш авторга уңай тәэсир итте, икатына этәргеч булды. Озак та үтми, Н.Фәттах "Кол Гали" дип аталган тарихи трагедия язды, аны академия театры 1975 елда сәхнәгә чыгарды (режиссёры - М.Сәлимканов). Спектакль зур уңыш казанды, аны Мәскәү, Уфа, Фрунзе шәһәрләрендә күрсәттеләр, газета-журналларда күпсанлы рецензияләр, интервьюлар, актёрларның фотолары басылды - кыскасы шау-гөр килгән, тынгысыз, шатлыклы еллар... "Бераз вакыттан соң Фәттахның кытыршы холкы аны тагын үз йортына бикләп куйды", - дип яза Батулла Нурихан турындагы истәлекләрендә. Кытыршы холкы гына түгел, ул, күрәсең, бәйрәмнәр, мактаулар күпкәрәк киткәнлеген аңлагандыр, аны "яңадан эшкә чумды" дисәк, дөресрәк булыр. Нәкъ шул елларда аның дистәләгән мәкаләләре, рецензияләре, юмористик хикәя һәм повестьлары өстенә "яшь хикәячеләр клубы" рубрикасын алып баруы, проза турында уйланып язулары һәм "Сызгыра торган уклар" дип аталган зур күләмле роман язуларын әйтсәк, авторның үз өендә бикләнеп тик кенә утырмаганлыгы ачыклана кебек. Китмешенче еллар азагында Нурихан, тарихи чыганакларга таянып, "Сармат кызы Сәринә" дип аталган трагедия икат итә. Безнең эрага кадәр яшәгән болгарларның борынгы ата-бабалары сарматлар тормышы, аларның факигаләре тасвирлана бу әсәрдә. Сәринә образын ул гүзәл артисткабыз Алсу Гайнуллинаны истә тотып яза; трагедияне академия театрына тәкъдим итә. Пьеса озак кына баш режиссёр Марсель Сәлимканов папкасында ятканнан соң, 1980 елның 18 мартында коллектив алдында уку һәм фикер алышу булды. Мин анда әйтелгән һәр сүзне язып барырга тырыштым. Әлеге язмага, үземнең һәм Нуриханның көндәлекләрендә теркәлеп калган сүзләргә таянып, шул чорда булган карашлар белән укучыны да таныштырырга көрьәт итәм, чөнки "түгәрәк өстәл"дә "тарихи темага пьесалар кирәк" дигән фикер үткәрелә. Пьесаны Равил Шәрәфиев 2 сәгать ярым, тәнәфес тә ясамыйча укып чыкты. Шуннан фикер алышу башланды. Беренче сүзне театрның өлкән артисткасы Рәшидә ханым Киһаншина әйтте. (Бу урында һәм алга таба сөйләүче ничек сөйләгән, шулай үзгәртмичә, әз генә кыскартып язылды. - Р.Ф.) Әсәр жанр ягыннан дөрес бирелгән, образлар төгәл, һәркайсының үз характеры бар, рольләр үз урынында. Әсәрдә кызыл кеп булып намуслы булу, туган кирне саклау, мәхәббәткә тугрылыклы булу төшенчәләре ята. Мин бу әсәрне театр репертуарына алу ягында. Равил Шәрәфиев: Кеше авызыннан аңлау читенрәк. Мин пьесаны өч мәртәбә укып чыктым. Әсәр бик озын һәм шактый катлаулы. Бик ерак чор тасвирланса да, күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль - сүз илләр язмышы турында бара. Бүгенге көндә дә халыкара киеренкелек, сугыш. Трагедия жанры бик төгәл - финалда Сәринә үз-үзен һәлакәткә дучар итә. Ул чордагы яман йолаларны Сәринә бетерергә тели, ягъни дошманны үтереп, аның башын алып кайтса гына, кыз үзенә ир сайлый ала. Сәринә, менә шушы йола бетерелсә генә, үзенең амага (ыру башы) итеп сайлануына ризалыгын бирәчәген әйтә. Монда спектакль өчен тиешле саналган киеренке моментлар, кискен борылышлар китәрлек. Ни генә булмасын - мин бу спектакльдә уйнар идем. Наил Дунаев: Без "Кол Гали"не рәхәтләнеп уйнадык, репетицияләргә атлыгып йөрдек. Дәртле, икади еллар булды ул еллар безнең өчен. Автор бу әсәрендә дә зур проблемалар күтәрә. Илне саклау, кан коюга каршы булу, гуманизм - бу темалар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Только пьеса бигрәк озын, катлаулы. Минемчә, ул бераз кыскарса, кыйнакланса, мешать итмәс иде. Географик урыннар да күбрәк. "Кол Гали"нең адресы бар иде, шуңа ул безгә якын иде. Бу сарматлар бигрәк ераклар икән. Тарихны белмәү дә комачаулый. Инде без дә аңлап бетермәгәч, тамашачы ничек кабул итәр аны? Һидият Солтанов: Миңа сарматларның географик һәм вакыт ягыннан ераклыгы әлләни тәэсир итмәде, киресенчә, бу әсәр бүгенге политик киеренкелеккә кавап кебек яңгырады. Ул кызның поступоклары безне уяулыкка өйрәтә. Трагедиянең төп фикере - чын халык язмышын кайгырту. Һәр образның үз холкы бар, пьесаның теле бай, финал трагедия законнарына туры килә. Беренче картинадан ук конфликт башлана, бу инде тамашачыны булачак событиеләргә әзерләп куя. Кызларның сугышчанлыгы, батырлыгы ышандыра. Ватан сугышында аз булдымыни батыр, фидакарь, патриот кызлар? Ни генә булмасын, бераз кыскарткач, шомарткач, әсәрне берсүзсез сәхнәгә менгерергә кирәк. Әзһәр Хөсәенов (театр директоры): Без тарихи әйберләргә игътибар итмибез түгел. Нурихан абый - зур проблемаларны курыкмыйча күтәрә торган серьезный автор. Мин пьесаны бик дулкынланып тыңладым, һәр образны үземчә күз алдына китереп утырдым. Монда бөтен коллектив катнашырдай массовый күренешләр дә бар һәм алар кием-салым әзерләү ягыннан зур чыгымнар да сорамый шикелле (көлешү, шаян репликалар. - Р.Ф.). Без пьесаны куярга алынабыз икән, эш барышында автор белән режиссёр килешеп эшләсәләр, әйтелгән кимчелекләр бетәр дип уйлыйм. Хәлим Кәләл: Мин әсәрне икенче бүлеккә киткәч кенә аңлый башладым (тагын көлешеп алдылар. - Р.Ф.). Героиня чит кабиләгә, чит ил кешесенә ияреп китте. Сарматны югалтты, үз илен онытты. Мондый хәл бүгенге көндә дә актуаль. Әнисе, бер хәбәр дә булмагач, кызын эзләп китте, аның "күзен ачты", үзе һәлак булды. Ышандыра, тетрәндерә. Мондый спектакльне карап бетермичә, тамашачы ташлап чыгып китмәячәк... әйбәт уйнасак. Әдәби бүлек мөдире Зөмәрә ханым: Әсәрне үзем, аерым укыдым. Менә икенче мәртәбә тыңладым. Миндә: "Сугыш котылгысыз!" - дигән кебегрәк тәэсир калды. Бөтенесе талаша, яу чаба, нишләптер дуслык кулы сузган ыру юк. Сармат илендә дә үзара каршылык. Бесконечный сугыш. Сәринә кровожадная. Йола буенча кияүгә чыгар өчен, бер баш та китә бит. Танай качты, Сәринәнең бер таянычы да юк. Ил тотарлык ирләр кая соң? Әзһәр Шакиров: Нурихан абыйны без бик хөрмәт итәбез. Мин дә үз фикеремне әйтим инде. Миңа калса, пьеса бик озын. Мәсәлән, Филеб, Анналар, скульптура ясаулар төп темадан читләштерә, төп образларга мешать итә. Азакка таба әсәр йомшара, арыта башлый. Ышандырмаган урыннарны яңадан эшләргә, камилләштерергә кирәк дип уйлыйм. Баш режиссёр Марсель Сәлимканов: Бүгенге көндә үзебезнең авторлардан трагедияләр сирәк килә, без тәркемә әйберләре куярга мәкбүрбез. Безнең өчен Нурихан Фәттах - кыйммәтле автор, без аннан бер сүз белән отмахнуться итә алмыйбыз. Трагедиядә - бик борынгы атабабаларыбыз тарихы. Безнең янда автор үзе утыра. Ул сарматларның кем икәнен, кайда, кайчан яшәгәннәрен безгә аңлатты. Тамашачыга кем аңлатыр? Кем була инде бу сармат дигәннәре? "Минем ниндидер сарматларга ни катнашым бар?" - димәсме. Ну ярар, ансын кыскача программага да язып куеп булыр. Пьесада натурализм бар. Ул Барак дигән егетнең башын күрсәтмичә генә аңлатып булмасмы? Әзһәр дөрес әйтә, ул скульптуралар ясау моментлары, Баспур иле, Сатир патшалар, гдето бөтенләй икенче якка алып китәләр, основной темадан отвлекают. Танайның биографиясен өч мәртәбә кабатлау да артык. Трагедияне шәхси мәхәббәт белән тәмамлау ахырны йомшарта. Гомумән алганда, әсәр укыла, укучыны "кибәрми", значит, зрительне дә ялыктырмас. Менә шул без әйткән недостатокларны автор исендә тотса һәм эшләү, сәхнәгә кую, әзерләү процессында үзгәртүләргә каршы булмаса, куябыз без "Сармат кызы"н. Фикер алышу тәмам булгач, Н.Фәттах бөтен артистларга, тәнкыйть сүзләре, гомумән, фикер киткергән иптәшләргә рәхмәт әйтте, кимчелекләрне бетерергә, әсәрне яңабаштан эшләп кыскартырга ризалыгын белдерде. Бу язманы әзерләгәндә, мин "Сармат кызы Сәринә"нең барлык вариантларын яңадан карап, укып чыктым. Тулысынча ул 7 мәртәбә эшләнгән, кайбер бүлекләре нык үзгәргән. Академия театрында булган фикер алышудан соң, нык кыскартылып, 1986 елда Әлмәт театрына тәкъдим ителгән. Миңа калса, Сәринәнең Баспур патшадагы язмышы, әнисе белән очрашу-сөйләшүләре, үз кулы белән Сатир патша улы Филебны үтереп, далага качып китү моментлары тетрәндерә, чөнки Филеб, Сәринәне яратуына карамастан, сүзендә тормый. Академия театры әсәрне куймады. 2002 елда чыккан 5 томлыкта пьесаның азагы Сәринәнең үзен-үзе үтерүе белән түгел, шуңа ишарә рәвешендә тәмамлана, трагедия драмага әйләнә. Нурихан бу әсәрен 1977 елдан башлап 1986 елга кадәр 9 ел язган. Ул аны яратып, бирелеп эшләде, сәхнәдә күрергә хыялланды - насыйп булмады. Казанда гына да энергияләре ташып торган, талантлы режиссёрларыбыз бар, үзләре укытып актёрлар әзерлиләр. Йә булмаса: "Теләгәндә бу драманы сәхнәгә менгерерләр иде", - дип тә тәмамларга була. Руфинә ФӘТТАХОВА ҮЗ ТАРИХЫН БЕЛМӘГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК Журналның 11нче санында басылган "Без тарихта эзлеме?" дигән "түгәрәк өстәл"не бик кызыксынып укып чыктым. Анда авторларның: "Без язган тарихи әсәрләр белән режиссёрлар кызыксынмый, театрлар безнең пьесалар буенча спектакльләр куймый", — дигән фикерләре белән танышкач, бу темага кагылышлы кайбер уйларымны киткермәкче булам. Әлбәттә, редакция күтәргән мәсьәләне бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм, алай гына да түгел, мондый әңгәмәләр, журнал редакциясе белән чикләнмичә, күпсанлы тамашачыларга, милләтебезнең тарихы, халкыбызның киләчәге белән кызыксынучыларга киткерү максатыннан, бәлки, телевидение аша да үткәрелсә яхшы булыр иде. Беренче чиратта, бу әңгәмәдә мине иң кызыксындырганы — тарих үзе түгел, ә тарихи чынбарлыкны сәнгати фаразлау. Миңа калса, икатта тарихка кагылышлы проблемалар берьяклы гына була алмый. Тарихи шәхесләр, тарихи вакыйгалар турында язганда, иң беренче — без нәрсә әйтмәкче булабыз? Икенчесе — ни өчен без моны әйтергә телибез, дигән сорауларны ачыкларга тиешбез. Безнең драматургиядә ике төрле тарихи пьесалар турында сүз алып барырга була. Беренчесе — борынгы әкиятләргә, бәетләргә, легендаларга, мифларга таянып язылган пьесалар. Әкиятләрдән башласак, алар да бит безнең тарихыбыз. Кызык кына күренеш килеп чыга. Даими рәвештә, өч-дүрт ел саен, дөньяга "Кәкә белән Сарык" әкияте буенча язылган яңа пьеса туа. Аларның кайсын гына алма, бер үк персонажлар, бер үк вакыйгалар. Авторлар Габдулла Тукай әкиятен әвештәвеш китереп, сюжетын алдын артка куеп әвәлиләр дә, яңа әсәр икат иттек дип, горурланып йөриләр. Укыйсың да аптырап каласың — Тукай күпме авторларны ашаткан, күпме драматургларга Кәкә белән Сарык мөнәсәбәтләрендә икади эзләнүләргә азык биргән. Ләкин бер әйбер онытылып бара. Бу сюжетка йөз ел бит инде. Без ХХI гасырда яшибез. Дөнья, кешеләр, технологияләр үзгәрде, прогресс алга китте. Компьютер, интернет заманасында яшибез. Нәни балалар хәзер "Дюймовочка", "Серая шейка" әкиятләрен карамый. Аларны башка персонажлар кызыксындыра: Рабокар полли, фиксиклар, лунтиклар. Әлбәттә, милли кәкәбез белән милли сарыгыбыз да кирәк. Ләкин без аларны Тукайныкы итеп калдырыйк инде. Үзебез яңа персонажлар, башка, заманча сюжет уйлап чыгарыйк. Инде бәетләргә, легендаларга таянып язылган пьесаларны алсак, күңеллерәк күренеш күзәтәбез. Минемчә, аларның иң уңышлы үрнәкләре итеп Таки Гыйззәтнең "Киде кыз" бәетенә нигезләнеп язган "Кыю кызлар" комедиясен һәм Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның "Зәңгәр шәл" исемле татар халык кырына таянып язган шул ук исемдәге пьесасын атап була. "Зәңгәр шәл"гә килгәндә, ике бөек автор татар театр сәнгатендә "музыкаль драма" дигән яңа жанр тудыра. Мондый пьесалар тарихи дөреслеккә, тарихи вакыйгаларга бәйләнмәгән. Аларның нигезендә халыкның шаянлыгы, уен-кырлары, типажлары, горефгадәтләре, ягъни фольклор һәм этнография ята. Автор тарафыннан уйлап чыгарылган булсалар да, алар безне ышандыра, үзләренә кәлеп итә. Ул пьесалар буенча куелган спектакльләрне караганда, безнең күңелләребез нечкәрә, каныбызга кылы керә, йөзләребездән елмаю төшми. Алар бездә борынгы әби-бабаларыбызга булган мәхәббәт хисләрен, буыннан-буынга күчеп, хәтеребездә сакланып килә торган рухыбызга бәйле истәлекләрне уята. Шуңа күрә алар безнең өчен кадерле, якын. Мәскәүдән килгән театр белгечләре "Зәңгәр" шәл" кебек әсәрләрне күреп тәнкыйть сүзләре әйтсәләр дә, кайсы гына татар кешесе бу спектакльләрне карарга каршы килер икән. Алар да безнең тарихыбыз бит. Инде тарихи шәхесләргә, тарихи вакыйгаларга килсәк, аларны сурәтләү — шактый катлаулы әйбер. Бу эш зур белем һәм фидакарь хезмәт таләп итә. Тарихи чынбарлыкны язар өчен рәсми чыганаклар кирәк. Ә без үз тарихыбызны яхшы беләбезме соң? Тарих битләребезнең күп өлеше томан эчендә, ә бер өлеше югалган, юкка чыккан бит. Күп шәхесләребезнең тормыш юлын, кылган эшләрен могкиза белән сакланып калган аерым-аерым документлар, халык хәтерендә сакланган дастаннар аша гына беләбез. Шул мәгълүматларга гына таянып, Болгар, Алтын Урда, Олуг Мөхәммәд, Казан ханлыгы чорлары, күпсанлы ханнарыбыз-ханбикәләребез турында пьеса яки роман языла икән, нинди тарихи дөреслек турында сүз алып барырга була?! Конкрет вакыйганың төгәл датасын эзләү эшен галимнәргә, тарихчыларга калдырыйк. Икат кешесен ул хәлләрнең чыганагы, рухы, вакыйгаларның мотивациясе кызыксындырырга һәм ул укучыларга, тамашачыларга адәм баласының кылган эшләре нинди нәтикәгә китергәнен күрсәтергә тиеш. Әйтик, "Идегәй" дастаны бар. Юныс Сафиуллин аның буенча бик әйбәт инсценировка ясаган иде. Марсель Сәлимканов шактый көч куеп шуны сәхнәләштерде. Спектакль үз яңгырашын тапты. Күп еллар театр сәхнәсендә уйналды, тамашачы яратып карады, ләкин төп сорау ачыкланмыйча калды. Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан барлап эшкәртелгән бөек дастаныбыз герое, атаклы театр сәхнәләштереп күрсәткән данлыклы Идегәйнең бөеклеге нәрсәдә соң? Ни өчен без аның фикердәшләре, теләктәшләре булырга тиеш? Нинди бөек эшләр кылган ул? Олуг Мөхәммәдкә ярдәм иткәнме? Алтын Урданы китәкләп, дәүләт буларак саклап калганмы? Әллә Аксак Тимерне китертеп, Алтын Урданы кимертүгә сәбәпче булганмы? Марсель Хәкимович репетиция вакытында галимнәрне чакыртып, аларның фикерләрен дә тыңладык, ләкин сорауга кавап табылмады. Бу мисалны тарихыбызның күп яклары ачыкланмаган булуы турындагы сүзгә ияреп әйтүем. Проблема тарихи дөреслекне язу-язмауда түгел, миңа калса, тарихи әсәр язган автор шул чор аша, үткән вакыйгалар аша бүгенге көн проблемаларын күтәрергә, бүгенге көн белән бәйләнеш табып, аналогияләр китерергә тиеш. Тарихи шәхеснең биографиясен хронология буенча сурәтләргә түгел, ә шәхеснең кылган эшләрен, һәр кәмгыятьтә, һәр чорда да булган һәм бүген дә көн үзәгендә торган проблемаларны, вакыйгаларны анализлау кирәк. Сорауга кавап бирү белән мавыкмаска, дөрес кавапны бер Ходай Тәгалә үзе белә. Икат кешесе проблеманы күреп, аның ни өчен шулай булганын анализлап, тамашачыларны һәм укучыларны уйландырырга тиеш. Адәм баласы әүлия түгел. Аңа хаталар да, ялгышлар да хас. Бигрәк тә зур шәхесләрнең хаталары тарихта зур роль уйный. Һәр бөек шәхеснең язмышы нигезендә көрәш ята. Власть өчен көрәш. Ул көрәшне сәясәт аша алып баралар. Белгәнебезчә, сәясәт бик пычрак эш, үзебез дә күреп торабыз, сәясәтчеләр үзләре дә күңелләре йомшарган саен шуны әйтә. Власть өчен барган көрәштә нинди генә кинаятьләр эшләнми, нинди генә язмышлар кимерелми. Күпме кеше рәнкетелә. Нинди генә шәхесләрнең намуслары тапталмый! Ул сәясәт, көрәш дәүләт өчен, милләт хакына эшләнәдер, ләкин алар барысы да кәмгыять һәм аерым кешеләр язмышыннан тирән кәрәхәт калдырып үтәләр. Бу күренеш Шекспир заманында да булган, бүгенге чорда да чәчәк атканын күреп торабыз. Драматургиянең нигезендә сүз түгел, профессиональ телдә әйтсәк, "действие, поступки, события" дигән төшенчәләр ята. Шуларга анализ ясала. Мәсәлән, "Яңа татар пьесасы" конкурсына килгән күп кенә пьеса авторлары, әсәргә тирән фикер салам дип, пьесаны сүз боткасына әйләндерәләр. Вакыйгалар сәхнәдә уйналмый, аларны персонажлар бер-берсенә сөйләп, пьесаны чәчмә әсәргә әверелдерә. Мин үзем бик кызыксынып, Алтын Урда варисы булган Казан ханлыгының үз дәүләтен саклый алмау сәбәпләрен анализлаган әсәр карар идем. Ни өчен милләтебез язмышы шулкадәр факигале? Дәүләт кимерелүнең сәбәбе нәрсәдә? Ханнарыбызның булдыксызлыгы аркасындамы, әллә бәкләребез-морзаларыбыз сатлык булгангамы? Казанны дошман алганда, башка төбәк халкы битараф калгангамы? Ни өчен ил өстенә килгән яу алдында татар халкы берләшә алмаган? Сөембикәне милләтебез символы дибез дә бит, ни өчен соң ул символны сабый баласы белән дәүләт карары буенча дошманга биреп кибәргәннәр. Тарихчылар, галимнәр бу сорауларга кавапны белә торганнардыр. Ә мин гади кеше — "обыватель". Мине бу сораулар борчый һәм әлеге темаларга бәйле сыйфатлы әсәрләр укыйсым, спектакльләр карыйсым килә. Дөрес, бүгенге көндә тарихи темага бәйле пьесалар языла, алар театр сәхнәләрендә ара-тирә куела. Ләкин ул әсәрләр белән якыннан танышкач, каһарманнарыбыз язмышына, тормышына, кылган эшләренә күз салсаң, күп очракта аптырап каласың. Алар ниндидер трафарет, шаблон буенча язылган диярсең. Сурәтләнгән шәхесләребез матур да, йомшак та, ап-ак та. Гел изге эш эшләп йөргән әүлияләрне хәтерләтәләр. Ул әсәрләрдә хан тирмәсенә рөхсәтсез теләсә нинди чапкын, теләсә нинди юлчы-дәрвиш керә дә, авторга кирәк булган мәгълүмат бирә. Әйтерсең лә хан тирмәсен беркем сакламый, бүгенге көн теле белән әйтсәк, бернинди "служба безопасности" юк икән. Менә шул вак элементлардан зур ялган уйдырма килеп чыга. Театр сәнгатендә "сценическая условность" дигән төшенчә бар. Ул икади фантазиягә юл бирә, ләкин төче уйдырмага урын калдырмый. Шулай да татар әдәбиятында (һәрхәлдә, мин укыган әсәрләр арасында) мине ышандырган, уйланырга мәкбүр иткән ике тарихи әсәрне атар идем. Ул — Мәхмүт Галәүнең "Мөһакирләр" һәм Нурихан Фәттахның "Әтил суы ака торур" романнары. Бу ике автор, тарихи дөреслекне саклап, хронология, тарихи төгәллеккә ябышмаган. Ләкин аларның әсәрләрендә халкыбызның этнографиясе, көрәше, сәясәте, бабаларыбызның тормышы, мөнәсәбәтләре, ихтыяклары югары дәрәкәдә күрсәтелә. Андагы проблемалар язучыларның зур талантлары аша сугарылып, безне шул чорны тоярга, анализларга, үткән вакыйгалардан сабак алырга ярдәм итә. Бүгенге көн белән чагыштырып, ниндидер ачышларга, нәтикәләргә китерә. Тарих үзе дә, аның икатта, сәнгатьтә, гомумән, мәдәнияттә тоткан урыны күп сораулар тудыра. Бу темага күп сөйләшеп бәхәсләшергә була. Уртак фикергә килү авырдыр, чөнки һәрбер галимнең, икат кешесенең аңа үз карашы, концепциясе бар. Бәхәсләшергә, эзләнергә, икатта якты эз калдырыр өчен, бөтен дөнья классик драматургиясен өйрәнеп, профессиональ белемеңне үстереп, яңа үрләргә күтәрелергә кирәк. Теге яки бу режиссёр мин язган әсәрне куймый дип зарланырга түгел, ә үз дөреслегеңне, тарихны үзеңә генә хас булган ракурстан күреп, фикереңнең яңалыгы белән, әйткән сүзеңнең кыюлыгы белән дәлиллә. Борынгы бабаларыбызның бөеклеген күрсәтеп, кылган хаталарын анализлап, шуннан сабак алып, киләчәктә дә милләтебезне саклап калыр өчен, кыйган тәкрибәбезне балаларыбызоныкларыбызга: "Без тарихта эзлебез", — дип васыять итеп калдырыр өчен икат итәргә, яңадан-яңа әсәрләр тудырырга кирәк. Әйбәт пьесадан баш тарткан режиссёрны күргәнем юк әле минем. Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты ЯЗМЫШКА МӘДХИЯ ХӘНӘФИ БӘДИГЫЙГА 75 ЯШЬ Язучыларның әдәбиятка килүләре төрлечә, үзенчә булган шикелле, танылулары, укучы күңелендә, кәмәгатьчелек күгендә ялтырап алулары да төрлечә була. Әлбәттә, икади рух канына сеңгән кеше барыбер каләмен ташламаячак. Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрь, галим-педагог, журналист-публицист менә шундыйлардан. Әдипнең эзләнүләре турында, баксаң, Ә.Гадел, Ш.Маннапов, Н.Акмал, Г.Садә, Ә.Гаффар, М.Әхмәтканов, Ш.Әхмәдулла, Ә.Мәхмүдов кебек дүрт дистә чамасы төрле буын вә зыялы каләм ияләре уңай фикерләрен әйтеп калдырганнар, һәркайсы үзенчә бәясен биргән. Миңа, шәхсән, аның шигырьләрен күңелемне салып укуга ике вакыйга этәргеч бирде. Иң әүвәл Х.Бәдигый икатына югары бәясе белән, күптән түгел арабыздан киткән сатирик, димәк, бер шәйгә дә үзе тотып карамыйча ышанмый торган Фәнзаман Баттал таң калдырды. Кемнеңдер концертында урыннарыбыз янәшә туры килде. Сәхнәдән Хәнәфи сүзләренә кыр яңгырагач, иптәш әйтеп куйды: "Тәлгат, кем, бу егетнең шигырьләрен игътибар беләнрәк укып кара әле, анда бер буш строфа, көмлә, мәгънәсез чагыштыру тапмассың!" Яхшы кыр тәэсирендә әйтелсәләр дә, бу фикер мине уйландырды. Икенчедән, аның 2013 елда "Мәдәни комга"да баш мәкалә буларак бирелгән, Тукайның туган көненә багышланган "Халык улы, халык шагыйре" дигән мәкаләсе сокландырды. Озак еллар дәвамында бөек шагыйребезнең икатын өйрәнгән кеше буларак, өздереп әйтә алам: мәкалә Тукайны белеп, аңлап, яратып, берәүне дә кабатламыйча, мисалларны нәзберек сайлап алып язылган. "Хәнәфи Бәдигый — Тукайның якташы, — дип яза Люция Рахманкулова. Кечкенәдән ул Тукайга якын булуын үзенчә тоеп үскәндер. Кайчандыр, күп еллар элек, әти-әнисенең кечкенә Габдулла яшәгән йортта торулары, шул турыдагы хатирәләр шагыйрь булып китәргә этәргәндер". Икаты турында сүз алдарак булыр, мәгәр бу сүзләрдәге дөреслекне инкяр итүе кыен. Х.Бәдигыйны мин Муса Кәлил икатының тел-өслүб үзенчәлекләренә багышланган тикшеренүләре, яңа гасырның беренче елында дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләрен, күзәтүләрен, уйлануларын эченә алган "Абага чәчәге" (2001; шигырь кыентыгына бирәсе исемне "әрәм" иткән) мәкмугасы буенча белә идем. Хәтерне арткарак чигереп, аның үз туган районы Арча вилаятендә укытучы, ун елга якын урта мәктәп директоры, Казан дәүләт педагогия институтында доцент, декан ярдәмчесе, консерватория доценты, Вахит ага Хаковның шәкерте, милли университетны оештыручыларның һәм китәкчеләренең берсе булуын, үз тәкрибәсенә таянып язылган һәм Татарстан китап нәшриятында 100 мең тираж белән басылып (икенче нуле "ялгыш" өстәлмәде микән дип, кат-кат тикшердем), тиз арада таралып беткән "Уроки татарского языка: самоучитель" (1993); рус мәктәпләренең VI сыйныфында укучы татар балалары өчен Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 63 мең тиражлы, авторлыкта "Туган тел" (1993) һ.б. дәреслекләрен дә искә алып китәргә тиешбез. Кайсы шагыйребез шундый бай биографиясе белән мактана ала? Г.Кашшаф, Р.Мостафиннар бакыйлыкка күчкәч, М.Кәлил мирасын, бигрәк тә аның шигырь төзелешен, сурәтле фикерләү үзенчәлекләрен тәфсилле өйрәнүче, аңа тугрылыклы Хәнәфи Бәдигый калды. Ул Кәлил шигъриятен гомуми өйрәнми, ә беренче чиратта, аның тел-өслүб осталыгын ачу максаты белән яши. "Мәдәни комга" (25 сентябрь, 2015) гәзитендә басылган "Кәлил икатында су образы" мәкаләсе — шуның ачык мисалы. Хәзерге татар поэзиясендә Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьнең рухи дөньясы нидән гыйбарәт? Кул астымда "Күңел ялкыны", "Яшел чирәм" китаплары булса да, соңгысын — "Тормыш фасыллары" дип аталган, 302 биттән торган шактый калын кыентыгын аркылыга-буйга укып чыктым. Яшәү фәлсәфәсен иман, Алла, Коръән тәгълиматына таянып үстергән, табигать күркен, кәнлекләр дөньясын, олы шәхесләребезне нәкышле яктылык белән сурәтләгән затлы шигырьләре олы тарихлы әдәбиятыбызның йөзенә кызыллык китермиләр. Иң мөһиме: Хәнәфинең яшәешнең йөрәк тибешен тоюдан килгән шигъри рухы, әйләнә-тирәнең матурлыгын, тереклек дөньясын аңлавы, чеметеп алуга маһир юмор сәләте бар. (Мөгаен, шул сыйфаты белән Ф.Батталны да вәйран иткәндер Бәдигый.) "Тормыш фасыллары"на тупланган шигырьләр тематик байлыгы, жанр төрлелеге, форма һәм эчтәлекнең камиллеге ягыннан гына түгел, китди анализлы кереш сүзе, бер эчтәлеккә туплап бирелгән фәлсәфи фикерләре белән дә игътибарны кәлеп итә һәм алар аның икатын шактый тулы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. Хәнәфи Бәдигыйның шигырь-поэмалары актуаль поэзия үрнәкләре дип бәяләнергә лаеклы. Моның шулай икәнлеген аның дистә еллар дәвамында "Казан утлары", "Чаян", "Мәгариф" һ.б. журналларда, "Мәдәни комга", "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Сабантуй", "Мәгърифәт" һ.б. газеталарда әледән-әле, кайберләрендә исә еш кына беренче биттә басылып чыгуы ачык күрсәтә. Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: Г.Тукайга, М.Кәлилгә, Киңү, Республика, Белем көннәренә, Сабантуйга, Яңа елга багышлап язылган мондый актуаль шигырьләрне танылган шагыйрьләр икатыннан да табып булмый. Шуның белән бергә теге яки бу китди вакыйга уңаеннан бирелгән шигъри сәхифәләрдә еш кына Хәнәфи Бәдигыйның шигъри юллары эпиграф итеп китерелүе дә шул хакта сөйли. Аның шигърият дөньясына иртәрәк һәм кинәт килеп кермәве хезмәт һәм икат юлында гыйльми-педагогик эшчәнлекнең өстенлек алуы белән дә бәйледер. Ошбу хакта Хәнәфи Бәдигыйның поэтик икатына бәя биреп, шагыйрь Нияз Акмал бик ачык итеп язган: "Чын шигърияттә лирик герой һәм шагыйрь язмышының тәңгәллеге булган очракта гына (лирик героймы ул, сатирик әсәрме — барыбер!) шигырь үз көченә ия була ала. Бу яктан алганда да Хәнәфи Бәдигый үз-үзенә тугры кала. Аның мәхәббәт лирикасында да, сатирик әсәрләрендә дә үз сүзе, кичерешләре, әрнү-рәнкүләре, шатлану-өметләнүләре бербөтен булып күзаллана. Лирик герое һәрвакыт бер үк затны — Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьне хәтерләтә. Хәтерләтә генә түгел: "Менә бит мин, таныйсызмы мине?" — дип әйткән кебек тоела". Хәнәфи Бәдигыйның шигърият мәйданына килеп керүенең үзенчәлеген танылган тарихчы-галим Марсель Әхмәтканов ачык итеп аңлатып биргән: "Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый икатының нәкъ менә 90нчы еллар башында аеруча активлашып китүе игътибарны кәлеп итә. Әлбәттә, моның ныклы кирлеге бар. Беренчедән, ул коеп куйган, фәкать үз зәвыгын гына күздә тотып икат итүче шагыйрьләрдән түгел. Шуның белән бергә — галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм журналист буларак та милли-азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган лидерларның берсе, милләтпәрвәр. Шуңа күрә аның шигърияте дә, беренче чиратта — китлеккән, актив гражданлык, патриотик хисләр белән сугарылган шигърият. Әлеге әсәрләрнең идея-эстетик әһәмияте, тема-эчтәлегенең актуальлеге, тел-стиль һәм шигъри бизәкләрнең камиллеге, эчтәлек белән форманың тәңгәл килеп, чын сәнгать әсәре булып формалашуында чагыла. Аларда халкыбыз, телебез, дәүләтчелегебез язмышы калку булып гәүдәләнә". Чыннан да, халыкчан шигъриятне, шундый шагыйрьләрне халык үзе, чор, кәмгыятьтә барган мөһим вакыйгалар тудыра. Моның шулай икәнлеген татар шигъриятеннән генә түгел, дөнья әдәбияты тарихыннан да бик күп мисаллар китереп расларга булыр иде. Әйе, 90нчы елларда гасырлар дәвамында кимсетелеп яшәгән халкыбызның чикләнгән булса да бәйсезлек, мөстәкыйльлек яулап алуы нәтикәсендә тарихииктимагый яшәешебездә, әдәбият, мәдәният, сәнгать дөньябызда, һәм поэзиядә милли азатлыкка таба борылыш әһәмиятле үзгәрешләр алып килде. Әмма моны тиз арада кабул итәргә икатчыларның байтагы әзер түгел иде: элекке, ияләнгән, күнегелгән сюжет-схемалар, идеяләр һәм шуларга яраклашкан нәкыш-бизәкләр яңа чорда төссезләнеп, үтмәсләнеп калды. Милли азатлык байрагының килфердәү дулкынын сәнгать дөньясында, шул исәптән шигърияттә дә чагылдырырга кирәк иде. Бу кәһәттән чыгып караганда, Хәнәфи Бәдигый шигърият мәйданына әнә шул яңа чорны алкышларга, шуны тормышка ашыру өчен көрәшергә әзер булган шагыйрьләрнең берсе буларак килеп керде. Шул чорда ул Г.Тукайның атаклы "Китмибез!" шигыренә ияреп, шуңа аваздаш булган "Көтмибез!" дигән шигырен халыкка ирештерде. Бу, бер яктан, Г.Тукай күтәргән милли-азатлык байрагын тагын да югарырак күтәреп, алга барырга өндәү булса, икенче яктан, шул ук бүгенге карагруһчыларны фаш итү дә иде: "Кайберәүләр безне булмас эшкә тәклиф итәләр: / Ирек даулап йөрмәгез сез, үзе килер, көт! — диләр. / Көтмибез без, көтә-көтә узды китмеш ел гомер. / Кәкә артыннан печәннең йөргәне юктыр гомер!" — дигән юллар белән башланган ул шигырь бүгенге Россиядә дә шул ук "хокуклар"ның саклануын, кысучыларның һәм талаучыларның тагын да көчәюен сатирик планда, Тукайча фаш итеп биргән. "Саумы, шагыйрь!", "Татар язы", "Сыену" кебек шигырьләрендә ул Тукайны татарның илһамчысы, сыену урыны, үксез канына юаныч эзләп: "Сафланырга килә... Бөек шагыйрь, пәйгамбәре — Тукай янына!" — дип яза, тантаналы төстә рухланып. "Апрель, апрель инде: / Йомшак киле, чирәм исе белән / Тәмам алгысыта күңелне. / Апрель китсә, татар әллә нишли: / Үзе шигырь көйли, / Үзе моңсу, үзе күңелле" ("Сыену"). Хәнәфи Бәдигыйның шигърияткә килергә ашыкмавының бер сәбәбенең сере аның "Көзге чәчәкләр" циклындагы юлларында ачыла кебек: "Яшьлегемдә көзге чәчәкләргә / Багышланган кырлар язмадым. / Кара көзне мактау заманында / Алдашырга никтер базмадым". Бу юлларның нәрсә турында булуын тарихны белүчеләр чамалыйдыр. Бабаларын кулак дип, большевиклар хакимияте куштаннарының бөтен йорт-кирләрен, мал-туарларын талап алып бетергәнен, "кулак калдыгы", "контр", "бабаңнар эзеннән барасыңмы?" дигән дәһшәтле сүзләрне кечкенәдән ишетеп-белеп, фәкыйрь тормышта үскәнгә язылган ул. "Тормыш фасыллары" исемле әлеге шигырьләр, кырлар, поэмалар һәм фәлсәфи фикерләр туплап бирелгән китап "Мәхәббәт фасыллары", "Туган як тугайлары", "Язмыш бураннары", "Язгы кичләрдә" (кырлар), "Балачак хыяллары", "Гримсыз тамаша" (юмор-сатира) һәм "Фәлсәфи фикерләр" дигән эчтәлек һәм тематик, идеяэстетик яктан максатчан һәм эзлекле итеп төзелгән бербөтенне хасил итә. "Тормыш фасылларына сәфәр" исемле кереш сүзендә шагыйрь, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүдов Хәнәфи Бәдигый икатына карата: "Х.Бәдигыйның шигырьләре төзек: уңышлы табылган рифмалары төп фикерне төгәл, образлы итеп күзалларга ярдәм итә. Тел-әдәбият галиме буларак, ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, белеп яза. Аның сурәтләү алымнары да үзенчәлекле: ул антитеза, метафораларга еш мөрәкәгать итә, эпитетлардан оста файдалана, юмор-сатирада гипербола, гротеск алымнарын уңышлы куллана, әсәрләрендә синестезия — поэтик сиземләү дә урын ала, рәссамлык сыйфатлары да сизелеп-сизелеп куя: аерма шунда гына: ул табигать күренешләрен шигъри бизәкләр белән кәгазъгә төшерә", — дип, шактый төпле бәя бирә. "Һәр китапның үзәген тәшкил иткән әсәрләр була. "Тормыш фасыллары"нда "Яшәешкә мәдхия" шигыре — шундый әсәрләрнең берсе. Шигырьдә шактый катлаулы иктимагый мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь Аллаһы Тәгаләгә, туган киргә, халкыбызга, газиз әткәй-әнкәйләренә, мәхәббәткә дан кырлау рәвешендә язылган бу шигыре белән бүген онытылыбрак торган мәдхия жанрын да канландырып кибәрә кебек", — дип яза автор, әлеге шигырьнең эчтәлеген ачып. Чыннан да: "Мин рәхмәтле тормыш фасылларын / Бергә кичкән газиз халкыма. / Яшәешкә башын игән йөрәк / Рәхмәт хисе белән талпына", — дигән шигъри юлларны заманча алдынгы, киң карашлы, зур фикерле, кайнар йөрәкле чын шагыйрь генә яза аладыр, мөгаен. Шул уңайдан аның Яңа елга багышлап язган шигырьләреннән берничә юл китерү урынлы булыр: "Өмет тулы мөлдерәмә күзләр / Тулган ай күк балкый бу кичтә ("Яңа ел мизгеле"); "Хуш киләсең, и Яңа ел! / Көтәбез, беләсеңдер! / Син үзең дә киргә безне / Яратып киләсеңдер! ("Исәнме, Яңа ел!"); "Алып кил син ап-ак, чиста, саф көннәрне, / Бир син безгә татлы, рәхәт, тын төннәрне!" ("Хуш киләсең!"). Оптимистик рухлы, якты уй-теләкләр белән сугарылган әлеге шигырь юллары көйгә салынган кыр кебек киңел укыла, хәтергә сеңеп кала. Ритм-рифмасының, тел-стиленең камиллеге, форма белән эчтәлекнең тәңгәллеге дә зур әһәмияткә ия булуы ачыла бу юлларда. Табигать күренешләрен канландырып, илаһилаштырып тасвирлау, гомумән, аның икатына хас үзенчәлекләрнең берсе: "Салкын кышның бураннарын мактап, / Ямьле язга китеп барышлый, / Истәлеккә керсез йөрәгемнең / Дәртле кырын сиңа багышлыйм" ("Кышка мәдхия"). Хәнәфи Бәдигый шигъриятенә Г.Тукай, М.Кәлил икатларының йогынтысы нык сизелә. Бөек Тукайга һәм каһарман-шагыйрь Муса Кәлилгә багышлап язган шигырьләре, поэмалары аның икатында күренекле урын алып тора. Патриот-шагыйрь Муса Кәлил икатын исә 35 ел дәвамында фәнни нигездә өйрәнеп язылган күпсанлы гыйльми хезмәтләре белән бергә, аңа багышланган "Дала бөркете" поэмасы — герой-шагыйрь мирасына керткән зур өлеше. "Саумы, шагыйрь! / Язның алтын фаэтоны / Кабат очраштырды бергә! / Сөйгән халкың канатланып килгән / Сине тагын бер күрергә!" ("Саумы, шагыйрь!"); "Пар атларда килгән Тукай кебек, / Син дә ашкынгансың Казанга. / Татар тартып китергәндер сине / Зур тормышта кайнар казанга!" ("Дала бөркете"). Билгеле, үз күзәтүләренә, үз шигъри табышларына нигезләнгән моң-кичерешләре генә шагыйрьнең икат йөзен аеруча ачык чагылдыра һәм алар аның икатының үзәген тәшкил итә. "Көзге чәчәкләрнең так яфрагы / Кәй кылысын көтә юксынып. / Яз гөледәй кете өсләрендә / Күбәләкләр уйный ымсынып" ("Көзге чәчәкләр"); "Урман чишмәсеннән килә, суың — көмеш, / Авылыбызны ямьләндереп, йөгер, инеш!" ("Йөгер, инеш!"). Әлеге юллардан күренгәнчә, Х.Бәдигый икаты билгеле бер темага багышланган әсәрләрдә дә ритм-рифма байлыгы, шигырь төзелеше һәм эчтәлек ягыннан тәңгәл килеп үрелүе белән дә игътибарны кәлеп итә. "Язмыш бураннары" бүлегендәге "Әнкәйләргә бүләккә", "Төш", "Кепсәдәге урак", "Тукранбашлар", "Сөрелмәгән булсаң", "Онытылган дисбе", "Үткән көннәр", "Кызыл яр", "Мөмкин түгел", "Өермә" һ.б. шигырьләрендә лирик герой һәм кеше язмышы төсләр һәм образлар аша кабатланмас рәвештә, гаять дулкынландыргыч итеп сурәтләнә. Бу шигырьләр бер-берсен тулыландырып килеп, яшәешкә мәдхия кебек яңгырыйлар. "Мин бу таныш чәчәкләрнең телен / Белмим, никтер аңлый алмадым. / Беркөн әнкәм каберендә күргәч, / Тукранбашлар серен аңладым" ("Тукранбашлар"). Бу тирән сагышлы тою-сиземләүле экзистенциаль юллар Х.Туфанның "Ромашкалар"ын хәтерләтеп куя. Әйе, теләсә-кайсы шагыйрь икатында, телисеңме-юкмы, әдәби традицияләр йогынтысын сизми калмыйсың. Бер караганда, ул бик табигый дә булып тоела: димәк, дөньяны поэтик тасвирлауда аерымлык кына түгел, гомумилек тә хас дигән фәлсәфи нәтикә ясарга туры килә. Кешене кир шарына алып килгән глобаль проблема турында да ул үзенчә, гади дә, ышандырырлык итеп тә яза белә. "Сөрелмәгән булсаң, Адәм, / Аллаһның кәннәтеннән, / Мәңге азат булыр идек / Бу дөнья михнәтеннән" (Сөрелмәгән булсаң"); "Ак кәсәден аның озатканда, / Кил елады ятып, юл буйлап. / Дисбе төймәләре сыктый-сыктый, / Минем кулдан акты ни уйлап?" ("Онытылган дисбе"); "Иделдә кил, / Кызыл ярда торам, / Йөрәгемне юа ак дулкын. / Тынгы эзләп кенә килгән идем, / Зилзиләгә килеп юлыктым" ("Кызыл яр") кебек юлларда шәхси һәм гомуми характердагы тирән кичерешләр, бер яктан караганда, таныш образлар булып тоелса да, дулкынландыргыч итеп, яңача тасвирлана. "Яз-кәйләрнең назлы хушбуй исе / Дәртле дулкын булып агыла. / Көзге чәчәкләрдә яшәешнең / Тирән фәлсәфәсе чагыла". "Көзге чәчәкләр" циклындагы әлеге һәм: "Матурлыкның тиңсез алиһәсе — / Галикәнап көзге чәчәк — сез!"; "Минем күңелем никтер сине эзләп, / Көзге чәчәкләргә тартыла" дигән, гомумән, матурлык, мәхәббәт турында, кан-тән, акыл берлегендә туган шигырьләр. Биредә так-яфраклар шавы иң татлы хисләрне яшереп, пышылдап сөйләшкән кызлар серен дә "ачкан" кебек күңелгә уелалар. Хәнәфи Бәдигый икатында юмор һәм сатира аеруча зур урын алып тора дигән идек. Әлеге китапка тупланган 250 дән артык поэтик әсәрнең өчтән бере чамасы һәм 80 ләп фәлсәфи фикернең юмор-сатирага корылган булуы шул хакта сөйли. Әле моңа аның егерме ел дәвамында "Чаян" журналында 100 дән артык юморсатира әсәре басылуы да килеп өстәлә. Аның бу юнәлештәге уңышлы икатына каләмдәшләре дә игътибар иткән. Бу хакта Шамил Маннапов болай дигән: "Соңгы елларда матбугатта, бигрәк тә "Чаян" журналында шигырьләре еш күренә торган бер исем игътибарымны кәлеп итте: Хәнәфи Бәдигый. Хәлбуки, бездә публицистик, лирик шигырьләр язучы шагыйрьләр шактый, ә менә сатира-юмор өлкәсендә икат итүчеләр алай ук түгел. Бармак белән генә санарлык алар. Хәнәфи Бәдигый, лирик-публицистик шигырьләр белән бергә, сатирик, юмористик әсәрләр дә яза. Һәм, әйтергә кирәк, зур осталык белән, жанр таләпләрен белеп, халыкның "Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә" дигән мәкаленә туры килерлек итеп яза". Әлеге фикерләр байтак каләмдәшләренең язмаларында чагыла. Фирдәвес Зариф: "Хәнәфи Бәдигый шигъриятенең икенче бер кыйммәте шунда: ул сатира-юмор остасы да. Бу яктан аны Г.Тукай, М.Кәлил, Ә.Исхак, Г.Афзал, Ш.Галиев һ.б. традицияләрен уңышлы дәвам итүчеләрнең берсе дип әйтергә кирәк", — дип тулыландыра аларны. "Булса икән юлы татарның / Башы шикелле такыр. / Юк шул, түмгәк тә сикәлтә, / Кутырдай чокыр-чакыр. / Югыйсә алтыннан асфальт / Түшәп йөри алырлык. / Нәфсе тулмас чокыр. Түгел / Тигезләп юл салырлык" ("Татар башы"). Бу шигырь иктимагый халәтебезне бөтен тулылыгы белән ачып бирә һәм ул бераз Г.Тукайның "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш"ын хәтерләтеп куя. Шунысын да әйтик: Х.Бәдигыйның "Фәлсәфи фикерләр"ендәге көмләләре дә юмор-сатира, сарказм белән үрелгән. Кайберләрен генә мисал итеп китерик: "Китәкченең осталыгы чебеннән фил ясаганда аеруча ачык күренә". "Оста китәкче һәртөрле башлангычны туктатырга янгын сүндерүче кебек үк һәрвакыт әзер була". "Акыллы булып күренү өчен ахмаклык кирәк". "Ялган никадәр татлы булса, авызда калган тәме шулкадәр ачы була". "Ялганнан авыз итмичә, чынның тәмен тоеп булмый". "Өстәгеләр искергән кануннарны гамәлдән чыгарып ташламыйлар, алардан менә дигән яңаларын ясыйлар". "Тормыш фасыллары"ында Хәнәфи Бәдигый үзен күзәтүчән, сизгер, кече күңелле балалар шагыйре итеп тә таныта. Балаларга багышлап язган өч-дүрт дистә чамасы лирик һәм юмористик шигырь-поэмалары, балладалары балалар психологиясен бик яхшы белеп, аларның якты уй-теләкләрен, омтылышларын заманча матур, актуаль итеп тасвирлап биргән. Хәер, аның башта данлыклы Арча педагогия училищесында укып, яшьтән укытучы хезмәтен сайлап (хезмәт юлын математика һәм кыр укытучысы буларак башлап кибәрә), шуңа тугрылыклы булып, ярты гасыр чамасы мәктәптә, аннан соң фән юлына кереп, югары уку йортларында мөгаллимпедагог, доцент, профессор, декан ярдәмчесе, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкаруы моңа китәрлек дәрәкәдә ныклы нигез булып тора. "Шунсы рәхәт: чынга аша / Балачак хыяллары. / Тик нигә кире кайтасы / Килә башлый аннары. / Без кешене хөрмәтлибез / Һөнәре өчен түгел, / Кеше булган кешеләргә / Тартыла безнең күңел!" — дигән юллар һәркемне дә ныклап уйландырырлык. Хәнәфи Бәдигый, байтак еллар дәвамында Казан дәүләт консерваториясе укытучысы буларак, үзенең шигырьләренә ике дистәдән артык көй икат иткән автор да. "Язгы кичләрдә" дигән бүлектә аның шул кырлары тупланган. Аларның күпчелеге консерваториядә үзе укыткан талантлы яшь башкаручылары тарафыннан төрле сәхнәләрдә һәм Татарстан радиосы аша да күп тапкырлар яңгырап, тыңлаучыларның һәм тамашачыларның ихтирамын казанды. Каләмдәшләренең әлеге китапка тупланган ике дистә чамасы бәяләмәләре Хәнәфи Бәдигыйның киң колачлы, тирән фикерле, кайнар хисле һәм заманча актуаль шагыйрь булуын раслый. Даһилыкка дәгъва итми. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Аның да, һәр шагыйрьдәге кебек, төрле дәрәкәдәге шигырьләре бар. Гомуми шатлыкны сурәтләгән яисә сәясиикътисади хәлләргә кагылган кайбер шигырьләрендә кичереш рухын көчлерәк итеп тоясы килү хисе кала. Әлеге уңайдан шунысын да әйтик: мөхәррир Фирүзә Фәтхетдинованың китапны әзерләүдә таләпчән булуы да күренә. Бу мәкаләне язуның хикмәте шунда: кырык елдан артык актив әдәби-гыйльми, педагогик, журналистик икат эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, күп хезмәтләр язып, әсәрләр икат итеп, китаплары чыгуга карамастан, аның бу хезмәтләренә тиешле һәм лаеклы бәя бирелмәгән. Хикмәт нәрсәдә соң? Бәлки, бәя бирүчеләр аның икатын белми дә, укымый да торгандыр әле дигән уй килә. М.Кәлилнең тел-өслүб үзенчәлекләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган, "Дала бөркете" поэмасын, проза әсәрләрен, каләмдәшләре турында дистәләрчә фәннипублицистик мәкалә язган, күпсанлы докладлар сөйләгән, докторлык диссертациясе әзер галим Кәлил исемен йөртүче бүләккә дә иң лаеклы шәхес. Вакыт шәрифләре безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Ул, ахыр чиктә, барысын да үз урынына куя. Иманым камил: хәзерге татар шигъриятендә әлегәчә үзенә тиешле бәясен алмаган, намуслы һәм тормышның, замандашларының йөрәк тибешен тоеп, икат белән яшәүче Хәнәфи Бәдигый эзләнүләре үз бәясен алыр. Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, филология фәннәре докторы ЧАЛЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ ИКАТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ Чаллы төбәге шагыйрьләре икатын махсус тикшерү бу кирлектә шигъриятнең зур үсеш алуын күрсәтә. Шагыйрьләр күп, шигъри барыш татар әдәбияты тарихында үз урыннарын алган Айдар Хәлим, Факил Сафин кебек шагыйрьләрне дә, студент вакытыннан ук поэзиягә алып килгән яңалыгы белән сискәндергән Лилия Гыйбадуллина кебек яшьләрне дә, шигърият серләрен акрынлап ача-ача осталыкка ирешә килгән бик күп икатчыларны да берләштерә. Яшьләр, студентлар, мәктәп балалары да икатка тартыла. Күрәсең, бу процессның активлыгына Чаллыда татарча газета-журналлар нәшер ителү уңай йогынты ясый торгандыр. Төбәк шигъриятендә күренеп-аерылып торган 30лап икатчының һәрберсе хакында фикер әйтү мөмкин булмас. Моннан тыш, соңгы айларда мин төбәкнең кайбер шагыйрьләре икаты, аерым алганда, Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллиналар шигърияте хакында махсус язмалар әзерләдем. Алар матбугатта тәкъдим ителер дип уйлыйм. Шуңа күрә дә әдәби барышта үзенчәлекле урынга дәгъва итүче, шактый актив берничә икатчының шигъриятен күзәтү, үзенчәлекләрен билгеләү максаты куям. Чаллы язучылары, шагыйрьләренең икаты хакында миңа 2006 елны чыгыш әзерләргә туры килгән иде. Анда, Чаллы төбәге яшь шагыйрьләре икатын гомумиләштереп бәяләп, тискәре мәгънәдә традиционлык хакында сүз башлаган идем. Чөнки шигъри канлы татар халкында шигырь язучылар күп. Ләкин чын шагыйрь булу өчен үз юлыңны, үз стилеңне табу сорала. Бу яктан, Сирень Якупованың "Кар юлы" кыентыгы (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014, 223 б.) шагыйрәнең, чыннан да, татар шигъриятендә үз урынын тапканлыгы хакында сөйли. Романтизм икат юнәлешендә язылган шигырьләрдә камил булмаган дөнья һәм андагы гаделсезлеккә, усаллыкка шагыйрь күңеленең, кешедәге изге омтылышларның каршы куелуы ике төрле дөнья моделен тәшкил итә. Тормышка, яшәеш кануннарына сызланып (экзистенциаль), сагышлы, хәтта әрнүле бәя барыбер яктылык, гармония ноктасына килеп төгәлләнә. Моңа шагыйрә лирик геройны идеаллаштыру аша ирешә. Бер үк вакытта лирик геройны шәхсиләштерү, үз "мин"енә якынайту күзәтелә. Сирень Якупованың лирик герое - үз күңеленең төрлелеген, тирәнлеген, яктылыгын сөйләүче, күрсәтүче, бернинди чикләүләр, сер пәрдәләре белән капламыйча, күңел тәрәзәләрен ачкан кеше булып аңлашыла. Ләкин бу шәхсиләштерү аның икатын гадиләштерми, икат чын шигърият мәйданында кала. Моның сере нидә соң? Бу икатта еш очрый торган алымнар нинди? Күңел халәтен укучыга киткерү өчен, шагыйрә ниндидер таныш картина, таныла торган детальләр сайлый. Аннары шул сурәтне лирик герой язмышына, кичерешенә янәшә куя. "Үткән чакта" шигырендә - арба тарткан ат, "Соң булса да..." - әче миләш, "Алтын яфрак өеменең..." - үз-үзе белән качышлы уйнаучы песи баласы, "Нинди төз буй!.." - мәһабәт нарат, "Даруханә саен..." - тукранбаш эзләү һ.б. Тормышта таныла торган рәсем, әйбер, эш-хәрәкәт күңел халәтенең аллегорик образына әверелә. Һәм шигырь эчендә автор аны сиздерми генә "мин"енә күчереп куя, нәтикә ясый. Мәсәлән, "Алтын яфрак..." шигырендә песи баласының уенын күргән лирик герой болай ди: "Кирән песи - минем күңел, / Бу көз гомер көземме? / Алтын яфрак-елларымны / Кыштырдатам үземме? / Уйнаган булып кыланам. / Уйланам..." Текстларның соңгы юлларында китерелгән нәтикә күпләр теләгенә, кичерешенә аваздаш булып чыга, гомумиләшә. Классик шигырьгә хас алым: кичереш-хисләрнең башкаларныкы белән уртаклыгы текстларның укылышын тәэмин итә. Тагын бер мисал - "Үткән чакта" шигырендә гомер арбасын тартып чапкан Вакыт, шул юл буйлап коелып калган кыйммәтләр: балачак, яшьлек, сөйгән яр, хыяллар һ.б., шуларны югалтып аһ оручы, яшьлеге узган лирик геройга гына түгел, һәркемгә аңлаешлы. Аның күңелендәге теләк: "Калмый миннән ярты адым да, / Юк ла инде, күпкә алдымнан, / Ак нур чәчеп тере ялыннан, / Өмет колынкаем атласын!" - шунда ук укучыныкына әверелә. Һәр шигырьдә диярлек шагыйрә укучыны ниндидер яңалык, шаккатыргыч образлар яки детальләр ярдәмендә түгел, бәлки таныш кичерешләрне тергезеп кәлеп итә. Гадилекнең самимилеге - бу икатның көчле ягы. Әйтик, "Тәгәрисем килә карга ятып" шигырендә лирик герой, канын ачып: "Эт белән бер..." Минем хакта түгел! / Шуны исбатлап үтте бөтен гомер", - дигәндә дә, аннары дөньяның буранына йөрәк кылысын каршы куеп: "Йөрәгемнән өмет бавы сузам, / Тотыныгыз, и кешеләр!" - дип эндәшкәндә дә ышандыра. Гаять халыкчан сурәткә нигезләнеп, милләт хәле турында сөйләгәндә дә ("Даруханә саен керә киләм...", "Пәрдәләрен кайлап тартып куйган..."), шәхси сәхифәләрне искә төшереп, "Бүген минем күңел керпе инде..." дип белдергәндә дә шагыйрә самими һәм якын тоела. Шагыйрә икатында гакәпләндергән шигырьләрнең күбесе икат темасына язылган. "Кышын - яңгыр, язын - кар", "Дога", "Үз телемдә сүз әйтимче...", "Йомарланып кереп ятты күңел...", "Бураннарын кышның яратканнар..." - тормыш мәгънәсен, үзенең язмышын икатта күргән лирик герой образы тудыра. Тагын бер көчле як - шигырь техникасы. Шагыйрә, аеруча, интонацион шигырь мөмкинлекләрен нәтикәле файдалана. Телгә алынган "Үткән чакта" шигыре - моңа матур мисал. Шулай да Сирень Якупова классик силлабик шигырь формасына ешрак мөрәкәгать итә. Үз формасы да бар: шагыйрә һәр строфада икекләр саны тигез булган вәзенгә өстенлек бирә. Аның фикер сөрешенә, сүз-сөйләм агышына 10/10 формасы килешә, гаять матур әсәрләр туа. Әйтик, "Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар..." шигыре: "Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар, / Әллә ниләр вәгъдә итәр таңнар, / Йолдызлары, аһ, ул йолдызлары, / Юл күрсәтеп, гел еракка тамар. / Йөгерерсең килне уза-уза, / Китәм диеп, киде алданырсың, / Дигән иде әни... / Инде мин дим - / Кызым түгел ләкин тыңлаучысы". Буыннар арасындагы бәйләнеш, кешенең гел өмет белән яшәвен, ләкин теләгәненә ирешә алмавын сөйләгән бу тексттагы якты үкенечне шушы үлчәм тәэмин итә. 9/9 ("Хыялым артыннан йөгердем"), 12/12 ("И түбәннән агылалар бу болытлар", "Язгы кояш") үлчәмнәренә язылган шигырьләре бар. Кече формалардан, 10/10/10лы, ааа тибында рифмалаша торган силлабик кыска шигырь ("Типтереп тә кирдә яшәп куйган...") еш очрый. Китапта альбом шигыре булып калырга тиешле, мәгънә ягыннан уйланып бетмәгән текстлар да ("Елама, күзләрең буялган", "Шигырь итеп язасымны...", "Егылдым кышкы сукмакта", "И тапсам иде икән, дим..."), инде тапталган фикер кабатлаучылары ("Балалар уенын күзәткәндә", "Су буенда", "Илһамлы мизгел", "Танымыйм", "Кипкән әрем саклыйм өйдә", "И көтәбез ул бәхетне", "Яшьлек") да шактый. Гражданлык лирикасында урынсыз чагыштырулар бар. Әйтик, халык язмышын бәйдәге эт ("Эт язмышы") яки буар елан авызына кереп баручы куян ("Берәм-берәм буар елан йота") белән чагыштыру - югары поэзия эше түгел. "Талларга кунып сайрый кош..." кебек текстлар да очрый. Ләкин, гомумән алганда, С.Якупованың шигырьләр кыентыгын төбәк әдәбиятының гына түгел, татар әдәбиятының уңышы дип бәяләргә мөмкин. Әлфия Ситдыйкованың соңгы елларда проза өлкәсендә матур-матур әсәрләре дөнья күрде. Ике ел рәттән шигырь кыентыклары бастырып чыгаруы исә тиз, киңел язуы турында сөйлидер, мөгаен. Дөрес, кыентыклар сыйфат ягыннан берберсеннән шактый аерыла. Беренче кыентыкта ("Утлы кимеш". - Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. 143 б.) "өйрәнчек" шигырьләр күбрәк кебек тәэсир кала. Монда хатын-кыз шигъриятенең тематик байлыгы чагылыш тапкан. Бер елдан соң дөнья күргән икенче кыентык "Тансык бәхет" (Казан: Татар.кит. нәшр., 2012. 222 б.) яңалыгы белән дә, шигъри табышлары белән дә игътибарны күбрәк кәлеп итә. Әйтик, "Туган чакта һәркем көчсез сабый...", "Кан сакчысы иттем йөрәгемне...", "Йөрәкләрдә шигырь уты яна...", "Ничәмә кат янган утка кердем..." кебек сәхнәләрдән укый торган, кешенең ныклыгы, икатның көче белән горурланып язылган патриотик шигырьләр дә, кеше язмышы, яшәеш фәлсәфәсе матур чагылыш тапкан әсәрләр дә ("Ак җилкән", "Хәтер елгасында, әнкәй, каткат...", "Иксез-чиксез зәңгәр киңлек..." һ.б.), саф мәхәббәт шигырьләре дә бар. Алар традицион кимәлдә, техник яктан камил эшләнгән, ләкин бу шигырьләрне яңалыгы белән гакәпләндерә дип бәяләү дөрес булмас иде. Еш кына хисләрнең сәбәбен әйтеп, ачыклап бетермәү күзәтелә. Лирик герой да - романтик, ярата белгән, дөньяга шагыйрь күзе белән караучы, туган кирен яратучы, ләкин анда шушы сыйфатлардан тыш ниндидер шәхси, үзенчәлекле сызыкларны күрү мөмкин түгел. Әйтерсең, Әлфия хис-кичерешен сөйләп бара, ләкин тулысынча канын ачып бетерергә шикләнә - шуңа күрә моны гомумиләштереп, образлы бәяләми. Дөрес, хисләрне детальләштереп, кентекләп сөйләп бару гаять тәэсирле, ул күңелнең төрле мизгелләрен, кеше уй-эмоцияләренең тирәнлеген, байлыгын күрсәтә. Шигырьләр укыла. Ләкин яңалыгы белән сискәндереп хәтергә кереп урнашырлык шигъри юллар күп дип әйтмәс идем. Бәлки, шуңадыр да, яңалык ягыннан гражданлык лирикасына караган шигырьләр шәхси, интим, мәхәббәт хисләрен белдергән шигырьләргә караганда көчлерәк бу икатта. Гадәттә, олы шагыйрьләр икаты дөньяга караш концепциясенең үзенчәлеге һәм шуны чагылдырырлык әдәби алымнарның яңалыгы белән гакәпләндерә, аларның беркемне дә кабатламый торган стиль үзенчәлеге шуңа бәйле була. Әлфия икатының камилләшү юлы танылырлык үз шәхси образларын, дөньяга шәхси карашны белдерерлек шигырь техникасы алымнарын табуда, күрәсең. Күп кенә шигырьләр эшләнеп бетмәгән, фикер формалашып китмәгән дигән тәэсир калдыра ("Мин хисләрдән яралганмын...", "Кир сулышы, чор сулышы"). Традиционлык гел бер силлабик формага өстенлек бирүдә дә, таныла торган рифмалар белән эш итүдә дә аермачык. "Тавышы-агышы", "канымны-данымны", "тирәгемә-йөрәгемә", "алда-ялга" кебек рифмаларны үзгәртәсе килә башлый. Халык кырларын хәтерләткән вәзен, төзек булса да, шигъри орлыкка чәчәк булып ачылырга ирек бирми, укучыга образны-күренешне уйлап бетерергә мөмкинлек калдырмый. Әйтик, "Сөләйман балдагы" шигырендә мәхәббәтнең юкка чыгуы әйтеп бетерелгән, шушы күренешне укучыга хыялында төзеп карарга, үз язмышына үлчәп чагыштырырга мөмкинлек калмаган. Әлфия һәм Сирень шигъриятеннән аермалы буларак, Айрат Суфиянов икатында төзеклек, ритм-рифма һәм сүзләр сайлау, гомумиләштерә алу ягыннан осталык китенкерәми. Мәсәлән, "Кылычлы кил" кыентыгын ачып кибәргән беренче шигырь - гаять тәэсирле, кайгы хисен чиктән тыш зурайтып сурәтләгән текстта "Абый киткән көндә" дигән төгәлләштерүне - башка, гомумирәк фраза белән алыштырасы килә. Чөнки дөнья кайгысы дәрәкәсендә сурәтләнгән хис шәхси рамкаларда кала алмый, ул ил өчен корбан булган яшьләрнең гомере иртә өзелүдән хис сәбәбе ясауны сорый. "Таң туып килә, бите алланып..." дигән, яшәүнең матурлыгын күрә-аңлый белү сәләте белән сокландырган шигырьдә, әйтик, беренче строфадагы "гыйффәтле" сүзе урынсыз тоела. Яки "Каршылык" шигырендәге соңгы строфа тулы текст белән бәйләнештә түгел, ул логик яктан да хаталы булып чыккан. Тәэсирле текст кешенең каршылыклы тормышы, холкы турында сөйли, ләкин соңгы юллардагы "тиңсез бөеклек" шушы сурәттә артык булып чыккан. "Туган телнең киләчәген уйлап..." шигырендә исә беренче тезмәләр: "Туган телнең киләчәген уйлап, / Көлдән тудым кабат", - шулай ук урынсыз тоела: чөнки текстта кабат тел мәсьәләсенә дә, мифологик феникс образына да әйләнеп кайтылмый, канәгатьсезлекнең, экзистенциаль чарасызлыкның сәбәбе дә тормыштагы явызлык, битарафлык булып чыга. Ләкин боларны тел югалу белән бәйләргә бернинди ачкыч та юк. Шигырьләрдә логик, фактик, хисси төгәлсезлекләр шактый еш очрый. "Гасырларга багып тыңлап торам / Яңа сулыш биргән һәр язны, / Татар өчен мәңгелектән килгән / Мәхәббәткә тугры авазны", - кебек юллар белән, мәхәббәтнең милләте юк бит, дип, бәхәсләшәсе килә. Кайчак татар шигъриятендәге мәгълүм юлларга иярү интертекстуальлек түгел, бәлки күчерү төсен ала ("Улыма", "Кайтыйк әле, улым, авылга бер..."). Йә булмаса: "Мәхәббәтем белән мәрхәмәтем / Бергә кушылганда, / Таң калырлык аклык, сафлык туа / Күкрәп минем канда", - кебек юллар ышандырмый, мәрхәмәт һәрчак кеше күңелендә яшәргә тиеш бит, дип искәртәсе килә башлый. "Инде үстем, бәхетнең дә / Иртәсе сары икән. / Сорап та тормый йөрәкне / Моң-сагыш сара икән" кебек тапталган һәм рифмасы уңышсыз строфалар да юк түгел. "Әйтерсең лә минем каным / Ярсызлыкны коча балачактагыча" кебек, ритм-рифма өчен генә, мәгънәсенә карамыйча, сүзләр сайлау да бар. Шуның белән бергә, кыентык Айрат Суфияновның шигъри таланты, потенциалы зур икәнлекне күрсәтеп, дәлилләп тора. Аның шигырьләрендә фәлсәфи фикер тирән, ул кешелекне дә, милләтне дә колачлап ала, шушы фонда "лирик мин - кеше" дәрәкәсендә төгәлләштерүләр дә ясый. Әйтик, уңышлы шигырьләрдән "Хәтерсез кан да юк, тел дә юк..."та бер-берсен дәвам итеп килгән: бүгенге һәм киләчәк - үткәнне истә тотуга бәйләнгән; милләтне бердәмлеккә хәтер илтә; хәтер, югарыга күтәреп, аңны үзгәртә - кебек фәлсәфи һәм иктимагый фикерләр табигый рәвештә лирик герой халәтенә ялгана: "Бу кырым дөньяга яралды, / Канатым кояшка тигәндә". Әлеге юлларда лирик геройның күңел омтылышы гына түгел, шигъри сүзнең тылсымлы көченә ишарә дә бар. Нәтикәдә, шигырьдә хәтернең кеше өчен, сәнгать өчен, милләт өчен һәм кешелек өчен әһәмияте бербөтенгә әверелә. Шагыйрь бик гади, үтемле итеп зур категорияләр хакында сөйли белә. Менә "Сыгылмады, бөгелмәде..." шигыре: "Сыгылмады, бөгелмәде, / Баш имәде һичкайчан. / Теләделәр дошманнары: / "Сынсын иде, ичмасам". / Яраклашып шуышмады, / Сабыр булды, түземле. / Көенегез дошманнары, / Сынмады ул, өзелде. / Өзелсә дә, күңел күзе / Калды ачылган килеш. / Бераз гына көлемсерәп, / Бераз ачынган килеш". Бик гади генә кем икәне төгәлләштерелмәгән зат хакында сөйләүче лирик герой нык булыгыз дип үгет тә бирми, горур яшәргә дә чакырмый, ләкин үрнәк-идеалны күз алдына китереп бастыра. Айрат шигырьләрендә ир-ат шигъриятендә сирәк очрый торган дәрәкәдә күңел халәтен, кичерешләр күчешен детальләп сурәтли алу сокландыра. "Умырзая"да өметнең чиксез көчен тасвирлау, "Сөенәсем килде" кебек көчле шигырьдә күңелдәге омтылышлар хәрәкәтен тергезү, икейөзлелек кебек сыйфатның тормыштагы урынын детальләп-барлап язылган "Күргәнем бар чәчәк астыннан да..." кебек текстлар да татар әдәбияты барышында үзенә лаек югары урынны алырлык. Рәзинә Мөхияр икатын яхшы мәгънәсендә хатын-кыз шигърияте дип бәяләргә кирәк. Хатын-кыз хисләре, көндәлек халәт, якты омтылышлар, борчу-гамьнәр аның үзәгендә тора. Шуның белән бергә, сүзләр сайлау осталыгы, эчке рифма мөмкинлекләреннән иркен файдалану, охшаш яңгырашлы сүзләрдән көй-музыка тудыра алу да игътибарга лаек. Күңелендә тормышка соклану, кешеләргә ышаныч һәм мәрхәмәт тулы лирик герой - лирик мин шәхсилек белән фәлсәфилек үремтәсендә. Әйтик, "Шәм кабызыйм" шигырендә һәр кешенең башкалар юлын яктыртучы булу сәләте күренеп китә: "Шәм кабызыйм, / Кара төндә / Ялкыннары / Таралсыннар / Тирә-якка, / Адашканга / Юл күрсәтеп". Ләкин бу шигърияттә һәм фикер, һәм образлылык кәһәтеннән традиционлык шулкадәр көчле, авторның үз алымнарын, үз язу стилен аерып чыгару авыр. Менә ике кыска шигырь: "Без, татарлар, тарихта эзлебез, / Гасырлардан килә үз йөзебез, / Кешелеккә бар әйтер сүзебез". Яки: "Уемның бер очы күктә, / Икенчесе әле кирдә... / Уйланасы уйлар күп тә". Матур яңгыраш, сүзләрнең аһәңле сайланышы укылышны тәэмин итсә дә, фикер һәм образлылык дәрәкәсендә кабатлану күзәтелә. Тагын бер автор - Данис Хәйруллин шигъриятенә дә аерым тукталасым килә. Катлаулы образлар тудырырга омтылыш көчле бу икатта. Эчке рифмалар да моңа матур гына килеп ялгана - димәк, зәвык, тоем бар. Ләкин аерым бер очракларда әлеге катлаулы сурәтне күз алдына китереп булмый: "Әсир иттең, керфекләрең ача-ача, / Эзләп киттем, эзләреңә баса-баса", - дигәндә, матур рифмалашкан аһәңле тезмәләрдәге керфекләрне озаклап ачу процессын күз алдына китерү авыр булып чыга. Яки: "Саумы, туташ, керфек асларында / Яшьлек кыйпылчыгы, күзләр - шул! / Кыйпылчыкка калган көзгеләр без, / Көзгеләрдә калган көзләр шул", - строфасындагы катлаулы сурәт бербөтен образ ясамый. Шул ук вакытта, шагыйрь текстларындагы нечкә ирония һәм үзирония күренеше үзенчәлекле, бу яктан, шигырьләр Гамил Афзал икатын да хәтерләтә. Әйтик, "Безнең кыр" шигырендәге "кайнап торган" дөньяга бәя милләткә бәягә әверелә: "Кайнап тора әле Казаныбыз, / Алсалар да каймакларын кыеп..." Яки: "Алда әле артта калган көннәр", - кебек сурәтләрдә нечкә ирония, татар менталитетына юнәлтелгән үзирония - шагыйрьнең осталыгы билгесе, дия алабыз. Фикер төгәллеге, образның камиллеге бигрәк тә дүртьюллыкларда күзәтелә. Гомумән, Данис Хәйруллин кыска шигырьләрдә көчлерәк. Кайбер текстлар үзләре мөстәкыйль дүртьюллыкларга бүленә кебек тәэсир дә туа ("Бер карасаң...", "Дөнья", "Алмаш" һ.б.). Дүртьюллыкларда экзистенциаль көлү дә урын таба: "Кае чыкса, айга улар бүре булып, / Йә кагыныр әтәч кебек эре булып. / Битлеген ач! - / Бер чарасыз калыр, бәгырь, / Кипкән яфрак астындагы бөре булып". Кеше фәлсәфәсе шулкадәр төгәл һәм камил сурәтләнгән, лирик геройның сызланып көлүе аны гомумиләштереп, тәэсир көчен тагын да арттыра. Аерым бер очракларда сатира тормыш-кәмгыятькә бәя бирә. Шагыйрьнең көлү алымнары халыкчан, төгәл, сатира белән юмор янәшә килеп, көлүне кылыта, йомшарта: "Моңсу идем. / Келтер-келтер көлеп куйдың, / Көлүеңне киптерергә элеп куйдым... / Кичер мине, дөньялыктан / Туймадым мин, / Дөньябызга хука булмак туйдан туйдым!" Шул рәвешле, Чаллы төбәге шигърияте турында сөйләгәндә, төбәктә икатлары яшьләр өчен кайсыдыр сыйфатлары белән осталык мәктәбе булырлык шагыйрьләр барлыкны күрсәтергә кирәк. Урта буын шагыйрьләр арасында татар әдәбияты барышын үз шигъри икатлары белән баеткан, үзгәртүгә өлеш керткән каләм ияләре бер төркем булып күзаллана. "Мәйданчык"та һәм "Көмеш кыңгырау"да бүген әдәби сыналу уза торган яшүсмерләр дә шушы дулкынга килеп кушылыр, милли әдәбиятыбызны баетуга, камилләштерүгә катнашыр дигән өмет бар. Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?.. Чаллы төбәгенең икат көчләрен гүзәл Чулман буендагы Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренә төрлесе-төрле елларда төрле язмышлар белән килеп урнашкан, хисләрен, фикерләрен образлы итеп башкаларга киткерергә Аллаһы Тәгаләдән сәләт бирелгән язучылар тәшкил итә. Төрлесе төрле яктан булсалар да, төбәк язучыларының бер уртаклыгы бар. Аларның һәрберсе — авылда туып-үсеп, халык тәкрибәсен, хыялын, зиһенен, тапкырлыгын, уй-фәлсәфәсен, хикмәтле сүзен, ягымлы телен канына сеңдереп үскән талант иясе. Факил Сафин — татар әдәбиятында шагыйрь буларак та, прозаик буларак та мәртәбәле урын тоткан, танылган әдип. Аның "Соңгы көз", "Гөлкиһан", "Биек тауның башларында", "Саташып аткан таң", "Шәүлә" һ.б. чәчмә төрдәге әсәрләре тематикпроблематик яңгырашы белән дә, фәлсәфи һәм психологик тирәнлеге, үзенчәлекле герой-характерлар, укучыга эстетик тәэсир итүнең күп төрле алымнары белән дә милли прозабызның зур уңышы булып тора. Әдип татар әдәбияты үзенең иң борынгы чоры күтәргән темаларга, кеше гомеренә, шәхесенә, хокукына игътибарлылык, гаделлек, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек идеяләренә, мотивларга тугрылык саклый, яшәешнең, иң беренче чиратта, гомумкешелек кирлегенә, менә шушы берберсенә кагылышлы фәлсәфи-эстетик кыйммәтләренә барып тоташуын аңлап икат итә. Күптән түгел генә дөнья күргән "Былбыл оясы" повестенда ул тагын бер кат нәкъ шушы кыйблага йөз тотуын дәлилли. Әсәрнең төп сюжет сызыгы тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән. Әсәр эчтәлеге киң яңгырашлы. Монда язучының дөньяны аңлавының тагын да тирәнәя, икат мөмкинлекләренең куәтләнә баруы күренә. Автор намус, тугрылык, каваплылык, вөкдан сафлыгы кебек гомумкешелек кыйммәтләрне раслау белән бергә, безнең милләткә кагылышлы туган тел, милли сәнгатьнең үтә мөһим мәсьәләләрен күтәрә, тирән фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Автор табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңача фәлсәфи карашларын да белдерә. Әсәрдә кәмгыять һәм кеше, кеше белән кеше мөнәсәбәтләре бер-берсенә бик нык үрелгән, язмышларының бер-берсенә бәйләнгән булуы ассызыклана. Әсәрнең төп герое Хәсән — КамАЗ эшчесе. Бернинди хөсетлек, көнчелек хисләренә урын бирмәгән саф күңелле бу ир иң яраткан кешесенең хыянәтенә тарырмын дип һич кенә дә уйлап карамый. Әмма эшеннән очраклы рәвештә генә өенә сугылган ир хатыны Нәфисәне икенче берәү белән чамадан узган оятсыз халәттә күрә. Гаилә таркала. Хәсәннән башка яши белмәгән һәм яши дә алмаган хатын, берничә елдан, гафу үтенеп, иренә кабаттан кайта. Инде бер тапкыр аның яшьлек хатасын гафу иткән ире бу олы хыянәтне дә кичерә. Әсәрнең шушы рәвешле чишелеше укучы күңелендә, бигрәк тә хыянәт ачысын үзе кичергән укучыда ризасызлык та уятыр сыман. Әмма монда автор икат процессының мөһим кануннарыннан берсе булган характер мантыйгыннан чыгып эш итә. Кеше холкындагы каршылыкларны тормышчан итеп сурәтли, холык мантыйгын эзлекле, бөтенлекле итеп күрсәтә. Матур итеп кырлаучы Нәфисә — хис кешесе, Хәсән исә әсәрнең буеннан-буена акыл һәм бурыч кешесе итеп сурәтләнә. Ул тормышларының болайга борылуында хатынын гына гаепләми, үзенең ялгышларын — сөйкемле, сөекле, кыр яратучы хатынының күңеленә ачкыч табалмаганын да таный. Рухи ныклык, акыл һәм хис бөтенлегенә ия шәхес буларак, герой укучы күңелендә хөрмәт хисе уята. Төп һәм ярдәмче сюжет сызыкларын, әсәр дөньясын бер фикер берләштерә: барлык каршылыкларны киңә, кара фикерләргә юл калдырмый торган мәхәббәт хисләрен сакларга кирәк. Монда ир белән хатын мөнәсәбәте генә күздә тотылмый, әлбәттә. Кызганычка, гафу итә белү, кичерү психологиясе күрсәткәнчә, мондый игелекле гамәлне кылырга бик азлар гына сәләтле була. Моның өчен Ф.Сафинның үзәк герое кебек көчле, үтә олы канлы булу кирәк. Әгәр проза әсәренең авторы шагыйрь дә икән, аның чәчмә әсәрләрендә дә лирик нәфислек үзен ачык сиздерә. Бу әсәрдә дә кеше хисләре, психологиясе үтә нечкә төсмерләр белән бирелә. Ф.Сафин әсәрләренә хас тагын бер үзенчәлек — ул тирәндә яткан киная-подтекст, образларны метафорик итеп сурәтләү. Бу әсәрдә чамасын белеп кенә метафоралаштырылган образлар кешенең яшәешенә хас проблемаларны тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, әдәби әсәр әле ул тарихи вакыйгаларны, мөһим хәлләрне тарихта калдыра торган артефакт та булып тора. КамАЗ тормышы белән бәйле хәлләр һәм 90нчы еллардагы миллисәяси көрәш вакыйгалары сурәтләнгән күренешләрдән шул чор сулышы бөркелә. Әсәреннән әсәренә тормыштагы матурлыкны һәм мәрхәмәтлелекне төп тема итеп күтәрүче Факил Сафин укучыларына менә шундый мәгънәле повесть бүләк итте. Милли мәсьәләләр — һәр халык өчен мәңгелек. "Кире уртак, дибез, эше, таңы... Ә шулай да һәр кавемнең аерым-аерым каберстаны". Айдар Хәлимнең беренче карашка исеме укучы өчен шактый сәер яңгыраган "Хунвэйбин" романы хакында сүзне шагыйрь Р.Фәйзуллинның менә шушы юллары белән башлыйсы килә. Чөнки бу әсәр — милләтнең асыл үзенчәлеге, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында. Әлеге титаник хезмәтне әдәбият белеменә Лев Толстой кертеп кибәргән фокус термины белән бәяләргә була. Бераз үзгәртеп, язучының икат фокусы дияргә дә була. А.Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте, "Татар вакыты" романы, "Кылганнар чәчкә атканда", "Трофей ашъяулык", "Кырлар вакыт", "Берлинга хат", "Казыктагы тальян", "Кара кышта", "Эңгер", "Авылдаш", "Ыгды-быгды чокыры", "Паравыз кычкыртты", "Әкчин" хикәя-новеллалары, йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә, чыгышларында яңгыраган тематикпроблематик, әхлакый-этик, эстетик фикерләре, күзәтүләре, әйтерсең, күпсанлы нурлар белән тоташтырылып, бер үзәккә кыела да, алар бер фокуста очраша һәм көчле, кодрәтле энергияләре белән күпкырлы бербөтен тудыра. Бу романга тәнкыйть игътибар итми калмады. Матбугатта "күләме белән генә түгел, күтәрелгән проблемаларның тирәнлеге, колачы белән татар әдәбияты тарихында тиңдәше булмаган роман", "чын мәгънәсендәге милли әсәр" дигән фикерләр яңгырады. Әсәрнең жанрын анык кына билгеләп булмый. Монда Айдар Хәлимгә хас публицистика да, фәлсәфилек тә, шагыйрьлек тә, сатира да, юмор да — барысы да урын алган. Әсәрнең композициясе, аның катламнары, фикри-гамәли генезисы төп герой итеп бирелгән Иркен образына килеп тоташа, вакыйга-хәлләр аның катнашында бара. Иркен — татар әдәбиятындагы традицияләрне дәвам иткән, әмма масштаблыгы ягыннан моңарчы татар әдәбиятында әлегә урын алмаган герой. Ерак тамырлары белән татар киреннән булып, Америкада яшәп ятучы һәм монда Америка татарларыннан делегат рәвешендә катнашу өчен татар конгрессына килгән кеше. Шушы кыенда катнашам дип кенә килгән булса да, аның сәфәре, көтелмәгән факига сәбәпле, бер елга сузыла. Автор героен милли тарихи вакыйгаларның шаһите итә, Татарстан буйлап авылларны, шәһәрләрне барлата. Бу очрашуларның һәрберсе кабатланмас сюжеты, проблемасы, төенләнеш һәм чишелеш структурасы булган роман эчендәге микроманны хәтерләтә. Иркен Сәлахи күргән хәлләр чаң сугарлык. Ул, беренче көннән үк, татар милләтенә ят булырга тиеш күренешләр белән очраша башлый. Әсәрнең безнең шәһәр укучылары өчен тагын бер кызыклы ягы бар. Вакыйгалар күбрәк Чаллы шәһәрендә бара. Иркеннең күзәтүләре алда анализланган, телгә алынган проблемалар белән бәйле. Яшәешнең төп мәгънәсе — үзенчәлек. Ул бөтенләй диярлек юкка чыккан. Чөнки буйсыну булган кирдә ирек юк, ирек булмаса, үзенчәлек тә юк. Милләтне коткарырга кирәк. Әмма нинди юл белән? Дөньяны күп күргән, Кытайда гына түгел, мондагы кирле хунвэйбиннар галәмәтләренә дә шаһит булган Иркен (әлбәттә инде, автор): "Иман, эчке рухны ныгыту", — белән дип кавап бирә. Иман ул — мәхәббәт. Аллаһы Тәгалә бар иткән кешене ярату, кеше өчен Аллаһы Тәгалә биргән гүзәллекне, кирдәге матурлыкны ярату, аның байлыкларын исраф итмәү, саклау, кешеләр арасында булырга тиешле намус, әхлак, вөкдан, тәүфыйк, инсаф, әманәт, самимилек, шәфкать, мәрхәмәт кебек сыйфатларны, төшенчәләрне, кыеп әйткәндә, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тәртипне олылау, үз итү. Әдип куйган бурыч — татар милләтен кир йөзенең тәрәккыят арбасыннан төшереп калдырмау. "Әдәби "мин" белән янәшә милләт кичерешләре, ватан язмышы, иман хөкеме һәм туган тел мәсьәләләре тоташ бер агым булып сурәтләнеп бара. Катламнарның иң тирәнендә милли горурлыгын югалтмаган, иманын сатмаган шәхес кенә төшенә алырлык пласт. Тәнкыйтьче галим Т.Галиуллин бер хезмәтендә Айдар Хәлимгә: "Гражданлык пафосын затлы сүзгә төрә белүче әдип", — дип бәя биргән иде. Әлеге фикер әсәрнең композицион корылышы белән дә, сөйләмнең төрле формалары — автор хикәяләве, персонажлар телендәге төгәллек, индивидуальләштерә белү осталыгы, лирик чигенешләрдәге нәфислек һәм башка бик күп үзенчәлекләр белән дәлилләнә. Форсаттан файдаланып, бер фикерне анык итеп киткерәсе килә. Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, Ф.Сафин һәм башка әдипләрнең икаты никадәр дәрәкәдә тирән милли хисләр белән сугарылса, аларда шул ук дәрәкәдә, көчтә гомумкешелек идеяләре яңгырый. Үзенең милләтен яраткан кеше башка милләтләрнең дә хәлен аңлый. Айдар Хәлимнең икатында да, шул исәптән "Хунвэйбин" романында да кешене милләтенә карап түгел, бәлки иманына, ярдәмчел сыйфатларына карап бәяләү урын алган. Фәүзия Бәйрәмова — милләт язмышы темасына аеруча еш мөрәкәгать итүе, шушы юнәлештә гражданлык хисенең көчлелеге белән аерылып торучы язучы. Дөрес, аның әсәрләре милли идея, тематик куәт, колачлы фикерләү сыйфатлары белән генә түгел, эстетик тәэсир итү кәһәтеннән дә әһәмиятле. "Болын", "Канатсыз акчарлаклар", "Соңгы намаз" әсәрләрен сәнгатьчә камиллек ягыннан әдәби тәнкыйть югары бәяләде. Соңгы бишьеллыкта дөнья күргән әсәрләрнең берсе "Күчем хан" — тарихи роман. Автор бу әсәрнең беренче битеннән үк укучысы белән аерылгысыз элемтә урнаштыра, мавыктырып алып китә. Әсәрдә себер татарларының XVI гасырда бәйсезлек өчен алып барган көрәше бәян ителә. Казан да, Әстерхан да инде киткән. Конкрет тарихи теманы яктыртса да, тарихи әсәр сәнгатьчә тематиканың онтологик (булмыш) һәм антропологик аспектларын читләтеп үтә алмый. Әсәрдә себер татарларының яшәешендә мөһим урын тоткан табигать, тормыш һәм үлем кебек табигый, тотрыклы башлангычлар, хезмәт белән бәйле шөгыльләр, һөнәрчелек, кәсеп, бәйрәм эпизодлары күрсәтелә. Һәр кеше — киһанның тигезлеккә, хокукка, бәхеткә омтылган баласы. Әмма адәм баласын вәхшилек, явызлык сагалап тора. Илне опричнина белән канга батыру өстәвенә, патша һәм дәүләт башлыклары яңа кирләрне яулап, биләмәләрен киңәйтергә ниятли. Аларны Себер кирләренең байлыгы кызыктыра. Моның өчен бәйсез дәүләт булган Себер ханлыгын юк итәргә, юл өстеннән себер татарларын алып ташларга кирәк. 1582 елда бәйсез дәүләткә каршы игълан ителмәгән, озак елларга сузылган урыс-татар сугышы башлана. Автор тарихи роман жанры өчен чагыштырмача кыйнак булган әсәрендә чор конфликтын тулы күрсәтергә тырыша. Сугышның төп сәбәбе — яңа кирләр, байлык. Әмма башка сәбәпләре дә бар. Себердән канэчкеч байларга каршы көрәшү өчен корал һәм иң куркынычы — яңа дин килә. Автор чорга, теге яки бу милләткә хас психологияне бик төгәл бирә. Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, В.Имамов һ.б. тарихчы әдипләрнең романнарыннан аермалы буларак, бу әсәрдә шәхси тормыш, мәхәббәт макараларына урын бирелмәгән диярлек. Күчем ханның яраткан бикәсенә карата сөю, якыннары өчен каваплылык хисләре саран гына итеп, зур булмаган күренешләр белән сурәтләнә. Авторның мавыктыру көче башка нияткә юнәлтелә. Язучы Себернең соңгы илбашы Күчем ханны ихлас горурлык хисләре уята торган шәхес буларак сурәтләүне, дин, милләт һәм дәүләт өчен көрәшнең символы итүне, милләткә үрнәк күрсәтүне максат итә. Ф.Бәйрәмованың үткән белән бүгенгене бәйләп сурәтләгән бу әсәре бабаларыбызның иң авыр шартларда күрсәткән рухи ныклыгына дан кырлый. Милләт йөрәгенә тагын курку салынган, татар халкының киләчәге отыры тагын да томанлы, авыр, шөбһәле булачагы аңлашылган, мәртәбәле бер шагыйребез әйткәндәй, "еллар узган саен, гамь арта" гына барган заманда бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәте менә шуннан гыйбарәт. Сер түгел, әсәрләргә бәя биргәндә, тәнкыйтьчеләрнең хатын-кыз язучылар турында еш кына "алар моң-зар, мәхәббәт шатлыгы, сөю сагышы кебек тема-проблемалар, мотивлардан уза алмый. Гәрчә алар мөһим, изге төшенчә булып торса да, идея-тематика киңлеге, масштаблылык китми", дигән фикерләрне ишетәбез. Шушы уңайдан "Айгөл Әхмәтгалиеваның соңгы бишьеллыкта дөнья күргән, "Синең өчен яшим" (2011) һәм "Мин гашыйк булдым" (2014) кыентыкларында урын алган хикәя һәм повестьларын укып карагыз һәм аның тематик-проблематик төрлелек, идея-эстетик куәт ягыннан ир-егетләрне бәйгегә чакыра алырлык талантлы язучы булуын күрерсез" диясе килә. Беренче кыентык "Бәллүр богау" повесте белән башланып китә. Бик кызыксынып укыла торган бу әсәрдә театр тарихы бәян ителә. Әлеге тарих гомере буе театрда артистка булып эшләгән Фаягөлнең хатирәләре аша яктыртыла. Алар шәхес культы, сугыш афәтләре вакыйгалары белән үрелеп бирелә. Автор ике заманны чагыштыра. Икесендә дә хаклык һәм ялган бергә буталган. Элек тә, хәзерге чорда да намуслы, үз сүзен туры әйтә белгән кешеләргә яшәргә авыр... Шушы ук кыентыкта авторның дистәгә якын хикәясе дә урын алган. Язучы аларда әлеге кечкенә жанрның идеятематик, типиклаштыру ягыннан зур мөмкинлекләрен, эстетик кегәрен күрсәтә. Оныкларының бүгенге мохиттә имансыз булып үсәсен алдан чамалаган, әмма укымышлы, "мин беләмлек"ле ул-киленнәреннән, кыз-кияүләреннән куркып, алар күңеленә иман орлыклары сала алмаган Сания карчыкның нәтикәдә нәкъ менә шушы имансыз оныкларның берсе тарафыннан үтерелү вакыйгасы бәян ителгән "Балам — багалмам", авылдагы гүрнәчәдәй йортын ташлап, акча эшләү максаты белән шәһәргә килгән, нәфесен тыялмыйча, ялгыш бер адым ясап, түбәнгә тәгәрәгән, ахырда йортсыз-кирсез бомжга әверелгән ирнең авылга кайту вакыйгасы сурәтләнгән "Кем ул?" хикәяләренең идеясе "ни чәчсәң — шуны урырсың" дигән мәкальгә аваздаш яңгырый. Кыентыкта язучының "Төсле моң" хикәясе дә урын алган. Безнең карашка, бу хикәя — А.Әхмәтгалиева икатында сәнгать кәүһәре итеп эшләнгән әсәрләрнең берсе. Нурислам гомере буе беренче мәхәббәте белән очрашуга өмет итә. Бу очрашудан яшәү дигән татлы сүзнең мәгънәсе ачыкланыр һәм, ниһаять, чын-чынлап яңа тормыш башланыр сыман тоела аңа. Автор хикәяләү башында "Авылдашларыма багышлыйм" дип искәртә. Йолдызлардан сирпелгән серле яктылыкта коенып утырган авыл урамы, Нурислам белән бергә картайган карт таллар арасында нәзек чылбыр булып агып яткан инеш образларын автор үтә нәфис итеп сурәтли, һәр сурәтләнгән детальгә үзе теләгән мәгънәне бирү, туган авылына, якташларына олы мәхәббәтен белдерү өчен, ул сүзләрнең үтә төгәл, иң ягымлыларын гына сайлый. "Мин гашыйк булдым" (ТКН) кыентыгы яшүсмерләр өчен повесть һәм хикәяләр дип тәкъдим ителә. Язучы һәр чорда яшүсмерләр дәверендә була торган, шул ук вакытта нәкъ бүгенге заманга хас гыйбрәтле хәлләрне үтә оста тотып ала, сюжет коруда да маһирлык күрсәтә, ата-анага, балаларга, туган киргә карата булырга тиешле мәхәббәт, сакчыл мөнәсәбәт, каваплылык хисләрен үзәккә куя. Әгәр һәрберебез яхшы гамәлләр генә кылып, башкаларга үрнәк күрсәтсәк, кәмгыять күпкә сафланыр иде. Күп хикәяләр менә шундый идеяне чагылдыра. "Кыргый", "Кичер мине, әти" хикәяләре дә шушы фикерләрне куәтли. "Кичер мине, әти" хикәясендә кәйләрен печәнлектә, кышларын салкын мунчада кунып йөргән, мәктәпкә иң беренче килеп, өй эшләрен башкарырга шунда гына тынычлык таба торган; бар булган яхшылыкларын эчү дигән яман гадәт күмеп китә торган әтисе турында иншага ни язарга белми аптыраган малай образы күңелне тетрәндерерлек итеп сурәтләнә. Язучы рухи яктан бай геройларны үз итә. Малайлары-кызлары сәнгать мәктәпләрендә укый, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Канада хоккейчысы Кросбины беләләр, Селена Гомес, Джастин Бибер кырларын тыңлыйлар. Ренуар, Пикассо, Матисс, Бетховен кебек дөньякүләм танылган бөек икатчыларның әсәрләре белән кызыксыналар. Аның яшүсмер геройлары — бүгенге кәмгыять кимешләре. Аларның кызыксыну даирәләре дә, таләпләре дә башкачарак. Көнкүрештәге әйберләр дөньясына килсәк, йокы урыннары сәке, келәт, печәнлек түгел, очрашу урыннары да күл буйлары, таллыклар, яшь наратлар янында түгел — супермаркетлар, суши-бар, пиццерия, интернет-кафе; мәгълүмат чыганаклары да глобус-карталар гына түгел, "Вконтакте", "Одноклассники" сайтлары. Табигый ки, аларның сүзлеге дә, аларча әйтсәк, сленг та башка. Тәкрибәле булсалар да, байтак язучылар бүгенге яшүсмерләр дөньясына А.Әхмәтгалиева кебек кыю рәвештә керә алмый. (Берничә ел элек "Казан утлары" оештырган "Хикәя турында сөйләшү"дә тәнкыйтьче-галимә Рифә Рахман нәкъ шушы кыенлыклар турында чыгыш ясаган иде.) А.Әхмәтгалиева әсәрләренең һәрберсендә тирән белемен, яшүсмерләр дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдарлыгын күрсәтә. Язучы пейзажны нәфис итеп сурәтли белә, табигать матурлыгын гына чагылдырып калмый, бәлки геройларның кичереш, аң хәрәкәтен тирәнәйтергә, образның үзәген тоярга да ярдәм итә. А.Әхмәтгалиева икатына кешенең үз-үзен аңларга омтылуын күрсәтү, аны психологик нечкәлек белән сурәтләү хас. Шушы уңайдан "Минем әтинең кызы" повесте аерым игътибарга лаек. Әсәрдә бүгенге чынбарлыкта көннән-көн арта барган, балалар психикасына тискәре йогынты ясый торган күренеш — гаиләдә ир белән хатынның аерылышу проблемасы калку куелган. Сыңар канатлы гаиләдә яшәгән өчен яшүсмер кыз Гөлнара әнисен дә, әтисен дә, бабасын да, әбисен дә гаепли. "Нибары бер талпыну, бәхетне кулга төшерергә дә, кыеп төшерергә дә нибары бер адым китә". Ни кызганыч, күпләребез менә шушы адымны ясый алмый шул. Татар әдәбиятын укытучыларга сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр сайлау зур проблема булып тора. Яңадан-яңа китаплар басылса да, аларны теге яки бу сәбәп белән, әйтик, әсәрнең күләм ягыннан зур булуы һәм бер сәгатькә генә исәпләнгән дәрестә бөтенлекле анализлау мөмкинлеге булмау, яисә күтәрелгән проблеманың катлаулы булып, укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килмәве; яшерен-батырын түгел, язучыларның соңгы елларда кенси мөнәсәбәтләрне үтә дә ачык, тәмләп сурәтләүгә йөз тотуы һ.б. сәбәпләр аркасында күбесен укучыларга тәкъдим итеп булмый. Бу яктан караганда, Айгөл Әхмәтгалиеваның повесть һәм хикәяләре — класстан тыш уку дәресләренә менә дигән әсәрләр. "Мәңгелекнең бер кыйпылчыгын тәшкил иткән гомер юлын яктылыкка омтылып кына, тирә-якка нур чәчеп кенә кичәсе иде", — дип яза автор һәм әсәрләрен шул теләккә ярашлы итеп икат итә. Сирень Якупова — китап укучыларга нечкә тоемлы шагыйрә буларак танылып өлгергән икатчы. Ул үзенең каләмен хикәя жанрында да сынап карый. Аның хикәяләре, нигездә, кеше холкында өстенлек алырга тиешле күркәм сыйфатларны баету рухында язылган һәм аларда кеше матурлыгы мәсьәләсе күтәрелә. Сюжет вакыйгаларында хатын-кызның ана буларак фидакарьлеге, нәфис йөрәгенең куәте чагылыш таба. Автор кеше күңеленең сере, мәхәббәт яралары, факигаләре кебек, тормыштагы гап-гади әйберләрдән дә яңа яклар таба белүе белән күңелгә кереп кала. Аңлашыла ки, хәтта сюжет итеп бик гади генә вакыйга алынса да, һәр хикәядә аның башламы, конфликт үсеше, бетеме булырга тиеш. Менә шул яктан караганда, Сирень Якупова — 2-3 битлек, чагыштырмача кыйнак әсәрләрдә теге яки бу геройның эчке каршылыгыннан тыш, аның кичерешләренең тышкы сәбәпләре дә булуын күрсәтә белүче, берочтан тормыш турындагы фәлсәфи уйларын да сиздерүче хикәя остасы. Монда әлеге дә баягы аның, шагыйрә буларак, фикерләрне тыгыз, кыйнак туплый белүе дә ярдәмгә киләдер, мөгаен. "Аты юкның" хикәясендә дә инде байтак әсәрләрдә урын алган Сабантуй күренешенең бер мизгеле — ат чабышы сурәте бирелә. Хикәянең "төше" шунда: бу ярышта бердәнбер ат катнаша. Бүтән атлар юк, димәк, аларны әзерләүче ирләр дә юк. Атлар кебек, чын ирләр дә сирәк. Менә шул рәвешле бер күренеш — халык, тулы бер милләт проблемасына әйләнә. "Ир-атсыз гаиләдә, илдә үскәннәр кызганыч", — ди автор. Автор чагыштыру, янәшәлек алымнары белән оста эш итә. Төсләр поэтикасын эшкә кигә, халык авыз икаты әсәрләреннән урынлы һәм үтемле файдалана белә. "Канның ялангач чагы" хикәясе ялангач калган агачлар белән кешенең үтә гадәти булмаган чакта чагылып китә торган асылын янәшә сурәтләүдән башлана. Төп сюжет сызыгын беренче карашка үзенчәлекле тоелган вакыйга тәшкил итә. Хатын каты авырудан интегүче ирен яшьлек эзләре белән бәйле урын — урман белән хушлашырга алып килә. Ир исә бөтенләй башка ниятен тормышка ашырырга тели. Ул, чит ирләргә калдырып китәргә теләмичә, унсигез ел бергә гомер иткән хатынын, өч бала анасын, атып үтерергә ниятли. Катлаулы адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның канының, күңеленең шәрә калган мәлен, әйтик, бу хикәядә сурәтләнгәнчә, үлем якынлашканда үзен ничек тотуын күрергә кирәктер... "Туй алдыннан", "Син хаклы", "Өстәгеләрдән дә өстә" хикәяләре авторның фәлсәфи уйланулары белән сугарылган. "Туй алдыннан" хикәясендә гадәти генә вакыйга сурәтләнә. Сакидә әби үзенә күлмәккә дип тегүче хатынга тукыма алып килгән була. Әмма бу уеннан кире кайтып, тегүчегә кабаттан килә. Әлеге аллы-гөлле тукымадан оныкларыма Сабан туена күлмәк тектерергә ниятләдем, ди. Чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән кызның, яшьлекнең үзе кебек нәфис, матур күлмәге урындык аркасында эленеп тора. Автор монда янәшәлек алымын эшкә кигә. Кеше үз гомерендә өч дәверне кичә: балачак, яшьлек һәм картлык. Һәр дәвернең үз туе. Берсе яшьлек туена әзерләнә, оныкларга күлмәк юнәлтеп йөргән әби үзе соңгы туена әзерләнә. С.Якупованың байтак хикәяләрендә авыл баласы образы, аның кичерешләре, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарның фидакарьлеге чагылыш таба. "Нос, яки Балачакның бер кышы" хикәясе дә шушы дулкында язылган әсәрләрдән. Тормышта күп очракта хаксызлык хөкем сөрә. Кулында көч булганнар, өстә торганнар көч-терәкләре булмаганнарны кыерсыта. Әмма бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгалә бар. Кешене иң өметсез чакта да шушы уй сафландырырга тиеш. Сюжеты да, композициясе дә үзенчәлекле "Өстәгеләрдән дә өстә" хикәясенең идеясе шул рәвешле яңгырый. С.Якупова менә шундый фәлсәфи эчтәлекле, моңлы, халык икаты белән бәйләнеше зур булган хикәяләре белән сөендерә. Лира Ибраһим-Вәлиди китап укучыларга "Кимчәчәк" дип исемләнгән хикәяләр тупламын тәкъдим иткән иде. Кыентыкка сүз башы язган Рәшит Бәшәр аның хикәяләрен "шигъри аһәңгә ия әсәрләр" дип бәяли. Бик хак сүзләр. Чыннан да, аның әсәрләрен лирик проза дип бәяләргә тулы нигез бар. Моңа өстәп тагын Лира ИбраһимВәлиди прозасына лирик-фәлсәфи, фәлсәфи-психологик дигән бәяләмәләр дә туры килә. Әсәрләрнең сюжетларына кете сурәтлелек хас, чишелешләре дә үзенчәлекле. Хикәяләрдә урын алган вакыйгалары да, сурәтләү аһәңе дә уйланулар дөньясына алып кереп китә. Кеше — үтә каршылыклы шәхес. Яшәешкә аяк баскан һәр кешенең "кулларында нәни генә ике пакь төенчек. Берсендә — пәрәнкәсенә капланып, тыйнак кына иманы елый, ә икенчесендә чиксез наз, ләззәтләр вәгъдә иткән күзләрен мөлдерәтеп нәфсесе елмая". "Яңгыр кызы" хикәясендә әнә шундый фәлсәфи уйлар белән өртелгән вакыйга урын алган. "Кем сез?" хикәясендә тиздән бакыйлыкка күчәчәген белгән ирнең күңеле бу фани дөньяда соңгы тамчы сөю таләп итә. "Буш савыт" әсәрендәге Тәүфикъ та үзе яраткан кеше белән яшәргә талпынып карый. Әмма ире өчен кан-фәрман белән тартышкан хатыныннан ычкына алмый, көче китми. "Тәүфикъ дигән савыт бар, ә эчендә үзе юк иде". Сөю-сөелү, мәхәббәт белән яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе барлыгы идеясен автор менә шулай көпләп куя. ...Бушлык, чарасызлык. Кирдә һәрнәрсәнең үз кануны бар. Кануннарга буйсынмаган кеше генә ирекле була ала. Шул кануннарга буйсыну өчен күпме кагыйдәләр уйлап чыгарылган: оят, намус, вөкдан, иман кагыйдәләре. Ә барысы да бер нәрсә өчен — күктән төшкән кешене кирнеке итәр өчен, аны яраттырыр өчен. Башкача мөмкин түгел. Башбаштаклык булса, кирдә гомумән тормыш булмаячак. "Табышмак" хикәясендә менә шундый каршылыклы фәлсәфә чагылыш тапкан. Лира Ибраһим-Вәлидинең хикәяләрендә геройларның һәрберсе — гыйбрәтле язмышлы адәм баласы, һәрберсе үз хәтере, моңы, сагышы белән яши. Кайберләре бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле, тирән һәм яңа булулары белән аерылып тора. Кешене мәрхәмәтлелеккә өндәү белән сугарылган яшәешнең кануннары катгый. Кешеләр хакында берьяклы гына фикер йөртергә кирәкми. Дөньяда без хөкем итүче түгел, ә хөкем ителүче. "Кеше булырга хакы бар" хикәясендә тасвирланган Зөһрәнең дә, күп гөнаһлар, кинаятьләр кылса да, бу дөньяда үзен кеше итеп санарга хакы бар... Язучы кабатлау, каймалы кабатлау, кабатлап көчәйтү алымнарыннан оста файдалана. Әлеге синтаксик конструкцияләр, стилистик фигуралар әсәрләрне фәлсәфи эчтәлек белән баета, теманы тирәнәйтә. Боларга өстәп, Лира Ибраһим-Вәлиди икатына ягымлы аһәңле тел, халык авыз икатыннан икади файдалана белү дә хас. "Үз белгәне турында яза". Бу сүзләр — укучылар игътибарына "Йозак", "Капкын" кебек кыентыклар тәкъдим иткән Рахман Шәфигуллин турында. "Капкын" китабына кереш сүз язган күренекле тәнкыйтьче Айдар Хәлим аның төп үзенчәлекләреннән берсен әнә шулай төгәл бәяләмә белән билгели. Рахман Шәфигуллин — бик яшьли катлаулы тормыш эченә кереп китеп, әдәбият мәйданына зур тормыш мәктәбе узып килгән язучы. Әсәрләре балачакның, яшьлекнең аерылмас истәлекләрен яңарту рухында икат ителгән. Байтак персонажлары — реаль тормыш нигезләре булган геройлар, кайберләрендә — танылган, татар халкы күңелендә сакланган шәхесләр. Автор үз буыны кичергән михнәтле елларның авырлыгын, катлаулылыгын, шул ук вакытта кылысын да, дәртен дә сиздерә. Тырыш, хезмәт сөючән, сәләтле, максатка омтылучан, шул ук вакытта хаксызлыкка үзенчә каршылык күрсәткән, аңа каршы көрәшкән яшүсмер, аннан ир-егет булган татар баласының образы соклану, горурлану хисләре уята. Язучы кыю рәвештә дөньякүләм хәлләрне, илнең иктимагый-сәяси тормышына кагылышлы проблемаларны күтәрә. Автор кичерешләре, гаять шәхси тоелганнары да иктимагый-социаль призмалар күзлегеннән үткәрелә. Кешегә Аллаһы Тәгалә биргән талант, иманың нык, ниятең саф булмаса, һәр очракта да бәхеткә илтми. Ният, омтылыш изге булырга тиеш. "Йозак", "Кабахәт" әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның язмышы нәкъ менә шушы фикерне ныгытырга ярдәм итә. "Утлы дулкын" әсәрендә сугыш чорында татар авылында табибә булып эшләгән һәм зур сынауда кешеләрнең каргышын алмыйча, намусына хилафлык китермичә якты дөньядан киткән эстон хатыны Хилди образы яратып сурәтләнә. Гаилә башлыгы Кальюга кагылышлы эпизодлар бик кызыксынып укыла, укучыда Эстониянең СССРга кушылу тарихы, яңа хакимияттә туган каршылыклар, чор психологиясе турында бөтенлекле караш тудыра. Тормыш юлында төрледән-төрле милләт вәкилләре (рус, эстон, украин, коми, удмурт, мари һ.б) белән аралашкан язучы теге яки бу милләткә хас психологияне күрсәтә белә. Аның әсәрләрендә халыклар дуслыгын яклау идеясе үзәк мотивларның берсе булып тора. "Язгы чакырылыш" әсәренең герое Дамир сапёр хезмәтендә яшьлек мәхәббәтен эзләп Каек шәһәренә килеп чыга. Әсәрдә герой күзлегеннән Казакъстан белән Татарстан республикасы чагыштырыла. Дамир кайчандыр татар мөгаллимнәре укырга-язарга өйрәткән халыкның хәзер үз илендә хука булып, рухи яктан да, матди яктан да чәчәк атуына соклану хисләре кичерсә, икенче яктан, аның татарларның үз мохитен саклауга, рухи яктан үсешенә шартлар булмауга йөрәге әрни, күңеле рәнки. Рахман Шәфигуллинның бала чагына, яшьлегенә туры килгән еллар турында гына түгел, узган гасыр азагында илнең таркалуы һәм 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш чоры хакында да, бүгенгебез турында да әйтер сүзе бар. "Хәтер сандыгыннан ядкарьләр" дип исемләнеп, публицистик әсәрләр тупланып бирелгән өлештә узган гасырның 70-90 нчы елларындагы, Чаллы белән бәйле вакыйгалар, шул чор мохите, халыкның милли хәтеренә кереп калган шәхес образлары бирелә. Кешеләр өчен иңдерелгән изге китапларның һәрберсендә Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган сыйфатлары — тәкәбберлек, үз-үзеңне башкалардан өстен кую, масаю булуы искәртелә. Кир йөзендәге илләр тарихында иң зур кинаятьләр, шул исәптән шәхес культы дигән афәт тә шушындый сыйфатларга ия кешеләр тарафыннан кылына. Язучы Амур Фәләх "Зимагур" әсәрендә гыйбрәтле образлар, вакыйгалар белән безнең ил тормышындагы катлаулы иктимагый-сәяси хәлләрнең менә шушы яссылыгын бәян итә. Күтәрелгән теманың инде байтак әсәрләрдә сурәтләнүенә карамастан, бу повестьта вакыйгаларның сюжет чылбыры да, геройлары да үзенчәлекле итеп бирелә. Вакыйга-хәлләр утызынчы еллар уртасы, Ватан сугышы һәм аннан соңгы берничә елда бара. Автор мәсьәләләрне шактый киң колач белән күтәрә. Үзенең идеологиясен бәхәссез хакыйкать дип белдергән партия "кешеләрне кыру — хаклык" дигән өндәвен кәмгыять аңына сеңдерә. Үз чиратында, мәкерле һәм төсен бик тиз алмаштыра белгән хөсетле адәмнәр бу хәл-әхвәлләрдән үз максатларында бик оста файдалана башлый. Әсәрнең герое Харис та, кызын үзенә бирмәгән өчен, аерым хукалык булып яшәүче балыкчы авылдашыннан үч ала. Аның турында органнарга язылган шикаять хатка кул куя. Авыл советы председателе булу өчен үзенә мөнәсәбәттә һәрчак хәерхаһлы колхоз рәисен дә дошман итеп органнарга хәбәр итә. Автор героеның психологиясен оста ача. Ярату хисләренә каршы усаллык кылу сәламәт акыллы кеше өчен киңел эш түгел, кешене вөкдан бимазалый. Әмма Харис күңелендә алардан өстенрәк икенче бер әйбер — үз холкы, аның явыз табигате өстенлек ала. "Бәхет пилмәне" әсәре дә — кешелексез сәясәтне фаш итү дулкынында язылган әсәр. Авторның "Сукбай", "Өмет" хикәяләре исә заманның үткен проблемаларын күтәрә. Безнең һәрберебез — Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугы. Үзебезне нинди язмыш, сынау көткәнен беребез дә белми. Шуңа күрә һәркем бәхетсезлеккә дучар булганнарны аңларга, аларга мәрхәмәтле булырга тиеш. Амур Фәлах вакыйгаларның, геройлар кылган гамәлләрнең сәбәп-нәтикә бәйләнешләрен, артык катлауландырмыйча, тормышчан, шул ук вакытта образлы, күңелгә уелып калырлык психологик тирәнлек белән күрсәтә белә. "Алай түгел, болай ул". Илдар Хәйруллинның юмористик хикәяләре тупланган кыентыкка шундый халыкчан исем бирелгән. Хикәяләр төрле тема һәм проблемаларны күтәрә: "Үз кеше" — эчүчелек, "Туган көн бүләге", "Әфлисун кабыгы" — көнчелек чире белән интегү, "Түбә" — урлашып табылган байлык белән мактану, "Гасыр романы" — белем ягы чамалы булып та, башкаларны өйрәтергә ярату, "Чарасы табылды" — гайбәт, "Тынычлану" — саранлык, "Яраткан бәйрәм" — караклык кебек темаларны яктырта. Хикәяләрдә сәләте, таланты булмаса да, зурга дәгъва итүчеләр, масаерга яратучылар, мактанчык, әрсез, әләкче, ялагай, куштан бәндәләр, гаиләдәге тупас мөнәсәбәтләр, тәмсез теллелек, куркаклык кебек күренешләр көлке объекты итеп алына. Автор берочтан шундый әхлакый гариплекләр өчен кирлек тудырган кәмгыятьне дә фаш итә. Ул кыентыгына "Алай түгел, болай ул" дип исем бирсә дә, "алай булма, болай бул" дип акыл өйрәтми. Мыек астыннан гына көлә дә нәтикә ясауны укучысына калдыра. Илдар Хәйруллинның бер үзенчәлеге — ул мәзәк вакыйгаларны үтә кыйнак итеп сурәтли белә. Аның көлкеле мохит тудыра белү остасы булуы һәр хикәясендә чагылыш тапкан. Уңай формада әйткән булып, киресен күздә тотып көлүгә нигезләнгән ирония, шул пафоска корылган эчке монолог алымын, персонажның үз-үзен фаш итү алымнарын кулланырга ярата. "Түзәргә кирәк", "Кайт, энекәш!", "Саташу", "Укы, энем" хикәяләре шушы алым белән язылган. Байтак кешедә үзе татыганнарны, күргән-белгәннәрне, күңелгә тынгылык бирми башлаган бер дәвердә, аларны сөйләп бирәсе килү теләге уяна. Әмма һәркем дә бу эшкә тотына алмый. "Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк". "Тугрылык" кыентыгындагы кереш сүзендә Рубис Зарипов проза әсәрләренә тотынуының бер сәбәбен Ф.Латыйфи язып калдырган әлеге фикергә якын итеп аңлата. Рубис Зарипов, безгә билгеле кайбер авторлар, шул исәптән "Иртеш таңнары" китабы авторы Якуб Зәнкиев кебек үк, укучысына күпне вәгъдә итмичә генә, үзе өчен дан-шөһрәт дәгъваламыйча, замандашлары кичергән, үзе күргән, үз килкәсендә татыган тормышны бәян итә. Аның әсәрләренең геройлары — ачлы-туклы яшәсәләр дә, түбәнлеккә төшмичә, тырышлык, үкәтлек, хезмәт сөючәнлек белән авырлыкларны киңгән кешеләр. Рубис Зарипов аларның үзенчәлекле, гыйбрәтле язмышларын сурәтләп, бүгенге буынга үрнәк күрсәтә. Автор яшьләрнең эчү, наркомания, кинаять юлына басуын, кайберәүләрнең, кәмгыятьнең кыйбласызлыгын сылтау итеп, аларны аклавын хупламый. "Тормышка беренче адымнар" әсәрендә туган яктан бик еракка, Вологда якларында тайгага урман кисәргә киткән ике авыл малаен да һәрдаим кимсетүләр сагалап тора, моңа милли түбәнсетүләр өстәлә. Әмма егетләр карак, рецидивист оясы булган бу яклардан бозылмыйча, намус белән хәләл акча эшләп кайталар. Рубис Зарипов төбәкнең мәдәни тормышына, милли мәсьәләләргә багышланган язмалары белән дә үзен тынгысыз каләм иясе итеп күрсәтә. Сүзне йомгаклап әйтсәк, Чаллы төбәгендә гүзәллекне тоя, сәяси-иктимагый вазгыятьне аңлый белгән, чынбарлыкны, рухи дөньяны үзләренчә күрү һәм чагылдыру сәләтенә ия әдипләр яши һәм икат итә. Икатларын тагын да ныклабрак тикшерсәк, аларның төрле агым-стильләрдә, юнәлешләрдә, жанрларда: реализмның традицион агымнары саналган тәнкыйди, мәгърифәтчелек агымнарында, шулай ук проблемаларны кир кешесе образы белән бәйләп ача торган авыл реализмы, магик реализм, психологик реализм, сентиментализм, символны үзәк итеп күтәргән әдәби агымнар, экзистенциаль фәлсәфә белән сугарылган агымнарда икат ителүен дә күрер идек. Айгөл Әхмәтгалиеваның психологизм һәм затлы сүз, Сирень Якупованың моңлы һәм сагышлы лиризм, Лира Ибраһим-Вәлидинең фәлсәфи психологизм, Рубис Зариповның шәхси тәкрибә, Рахман Шәфигуллинның моңлы сагыш, Амур Фәләхның кан сизгерлеге, рухи дөньяга игътибарлылык, Илдар Хәйруллинның нечкә юмор белән өртелгән; Фәүзия Бәйрәмованың һәм Айдар Хәлимнең бүгенге белән тарихны тоташтыручы, гражданлык пафосы, милли хисләр белән сугарылган, колачлы иктимагый-сәяси, тарихи фикерләр урын алган, Факил Сафинның кешеләр язмышын, акылын олы итеп, шагыйрьләрчә оста чагылдырган, киная һәм метафорик алымнарга бай булган әсәрләре укучыларның игътибарын көтә. Лилия ХӨСНЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты ШИГЪРИЯТТӘ СИРИН СТИЛЕ Моңа кадәр шагыйрь Сирин Батыршинның (1896-1969) икаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Әмма узган гасыр татар поэзиясендә аның да күренекле генә урыны бар. Шагыйрь әдәбиятта "Сирин" дигән псевдоним белән танылды, 20-30 нчы елларда үзенә генә хас шигъри стильне барлыкка китерде. Әдәбиятка Сирин 1920 еллар башында икат иткән әсәрләре, яшьлек ялкыны, көчле революцион пафос белән язылган шигырьләре белән килеп керә. Күп кенә башка шагыйрьләр кебек ул да Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, ленинизм идеяләренең киңәчәгенә, золым-газаплар белән тулган тормышның яхшыруына өметләнә. Бу яктан Сирин Г.Камалга охшаш: Г.Камал инкыйлабны таң ату белән чагыштырган булса ("Таң" шигыре, 1918), Сирин исә аны кояш чыгуга тиңли. "Октябрь нурлары" (1920) шигырендә Сирин совет властен ярлы кешеләрне ашатучыэчертүче, киендерүче, аңа чын хокук бирүче итеп сурәтләде. Үзенең шатлыгын ул: Укытты да, өйрәтте дә, Атам кебек бу кояш! Еласам, күз яшем сөртте, Анам кебек бу кояш! - дип тасвирлады. Монда әле ул традицион дүртьюллыклар белән язды. Гражданнар сугышы темасына багышланган "Кызылармеец хаты" (1919), "Сәлам сезгә, кызыл бөркетләр!" (1920), "Кызыл гаскәргә" (1922), "Сикерт атың! (Кавалерия маршы)" (1925), "Атлы шлемнар" (1927), "Кызылармеец атлар" (1928) шигырьләре дә шул ук киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик пафос белән сугарылган. 1920 елларда Сириннең "Сикерт атың! (Кавалерия маршы)" әсәре бик популяр була. Шагыйрь аны кайта-кайта эшләгән: аның ике варианты бар. "Атлы шлемнар" дип аталганында (1927) автор шигырьнең эчке ритмына гаять зур әһәмият бирә: ат тоякларының тавышларын хәтерләтерлек сүзләр генә куллана. Аны укыганда урам ташларына басып, тигез рәтләр булып килгән атлар гаскәре күз алдына килә: Әй, командир! Бир команда: Киңү якын! Киңү якын! Тып-тып басып, Ат уйнатып, Сикерт атың! Сикерт атың! 1923 елда Сирин Казанда Татар рабфагына укырга керә. Икади яшьләр белән таныша, әдәби икатка китдирәк карый башлый. Рабфакта уку елларында (1923-1925) Сириннең иктимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашлары билгеле бер дәрәкәдә үсеш-үзгәреш кичерә. Бу елларда икат ителгән "Еласыннар... Мин еламыйм!" (1923), "Бер шәехнең идеалистик логикасы" (1925), "Тынычлык кошлары" (1926) әсәрләрендә атеизм темасы күтәрелә. "Тынычлык кошлары"ндагы түбәндәге өзек, ул елларда халык арасына таралып, хәтта көйләп сөйләнеп тә йөртелгән: Алласы да калмасын, Мулласы да чалмасын алып ташласын! Безнең кебек тир түгеп, Безнең кебек бил бөгеп, эшләп ашасын! 1925 елда рабфакны тәмамлагач, Сирин бер ел Бөгелмәдә, "Якты юл" газетасында эшләп ала. Әмма инде әдәбият-сәнгать дөньясының, икади атмосфераның бары Казанда гына икәнлегенә төшенеп алган яшь шагыйрьнең күңеле Казанга тарта һәм ул, 1926 елның көзендә Казанга килеп, Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда ул үзе теләгән икади мохиткә эләгә: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ә.Исхак һ.б.лар белән таныша, бөтен барлыгы белән белем алуга, икат эшенә бирелә. Студент елларын (1926-1930) Сириннең тормышында да, икатында да яңа бер этап итеп карарга, аның тормышта да, поэзиядә дә үз-үзен, үз язу стилен эзләү, эзләнү чоры дип атарга кирәк. Студент буларак, Сирин бик тырышып укый. Үзенең истәлекләрендә ул: "Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт булалар иде... Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем", — дип искә ала. Билгеле булганча, 1920 елларда Казанда икади яшьләрнең төрле әдәби күмәк һәм оешмалары барлыкка килә. "Егерменче елларның беренче яртысында әдәби түгәрәкләр активлашып китә... Болар арасында бигрәк тә "Октябрь" күмәгенең роле зур булды... "Октябрь" күмәге татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара... 1924 елда "Октябрь" күмәге членнарының бер өлеше Г.Кутуй һәм Г.Толымбай китәкчелегендә "Сулф" ("Сул фронт") исемле яңа күмәк төзиләр һәм "Октябрь"дән аерылып чыгалар". Сирин дә "Сулф" күмәгенә керә. Бу турыда шагыйрь Әхмәт Исхакның истәлеге бар. Ул анда Сирин белән 1923 елда ук танышканлыгын әйтә. "Тора-бара дуслашып киттек, — дип яза ул. — Бер-беребезгә шигырьләребезне укыштык. Киңәшләштек, бәхәсләштек, театр-киноларга бергә йөрдек. Ул вакытларда икат яшьләре арасында киң таралган яңалык эзләү килләренә бирелеп, "футуризм" дигән чирне йоктырып, "Сулф" ("Сул фронт") дигән төркемгә иярдек". Бу елларда барлык татар шагыйрьләре, шул исәптән Сирин аралашып яшәгән Такташ, Кутуй, К.Нәкми һ.б.лар да поэзиядә үз урыннарын табарга омтылып, төрле экспериментлар үткәрәләр. Мәсәлән, Такташның "Тилеләр", "Янар таулар", Кутуйның "Көн — кадак", "Карт пычкычы", К.Нәкминең "Еллар гына юып бетермәс", "Кабыргасы белән тора" һ.б. әсәрләре. Сирин дә 1927-1928 елларда шигырьләренең формасы белән мавыгып ала. Мәсәлән, "Көнлиләр" (1927) шигыре: Ай белән кояш, Икәү берләшеп, Бәгърем нурларын Урлап качтылар... Урлап качтылар, Ерак чаптылар, Илне яндырып, Уйнап яттылар... Күренә ки, автор биредә катлаулы образлар белән мавыгып, әсәрнең эчтәлеген икенче планда калдырган. 1928 елда икат ителгән "Безнең кайгылар" шигырендә дә шуңа охшаш хәл. Анда да Сирин, сүзләрнең бертөрле яңгырашы белән мавыгып, аларны тезеп төшә һәм әсәрнең эчтәлеген күздән ычкындыра. Аның бу әсәрләре матбугатта шул ук елларда тәнкыйть ителделәр. Ярый әле шагыйрьнең мондый мавыгулары озакка бармады. "Октябрь" һәм "Сулф" күмәкләре озын гомерле булмаган кебек, бер-ике елдан Сирин дә үзенең бу мавыгуларыннан арынды. Яшьлек ялкыны дөрләп торган, киләчәккә зур өмет баглаган Сирин, әлбәттә, милли әдәбият чикләрендә генә калырга теләми, классик рус поэзиясен, бөтендөнья поэзиясен өйрәнә. Башка шагыйрьләр кебек үк, ул да бу елларда Маяковский икаты белән мавыга, шигырьләрен аның әсәрләре кебек итеп язарга омтыла. Нәтикәдә, Сирин икатының тематикасы киңәя, каләме чарлана, шагыйрьнең үз-үзенә ышанычы арта. Аның 1928 елда Маяковскийга ияреп "Идәнгә төкермәгез!", аннан тагын "Кытай кыры (Кытай шагыйре Ши-Кингтан)", 1929 елда "Гейне фикере", 1933 елда "Алтын металл (Шекспирдан)", "Гакәпләнү (Әбел Галә әл-Мәгарридән)", "Лермонтовтан хат", Пьер Беранжедан алып "Син бит Гөлсем түгелсең", "Аучылар" әсәрләрен, 1934 елда "Пушкиннан бер өзек", Есениннан алып "Зәңгәр кичтә", "Алсу кофта, зәңгәр күзләр" кебек шигырьләр икат итүе Сириннең бөтендөнья поэзиясен дә китди өйрәнгәнлеген күрсәтеп торалар. 1928 елда Сиринне яңа гына оешкан ТАППка әгъза итеп алалар. Нәкъ менә студент еллары һәм шуннан соңгы биш-алты ел (1928-1935) — Сириннең иң актив икат иткән, көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры. Сириннең бу чордагы эзләнүләре башлыча поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзләүдә, эчтәлек белән форманың берлегенә ирешергә тырышуда күренә. Ул, Маяковскийдан үрнәк алып, шигырьләрен зур аудиториядә укуны күздә тотып, татар шигыренең трибунлык сыйфатына басым ясап икат итәргә тырыша. Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны — һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә автордан шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы сүзләр һәм рифмалар сайлап язуны таләп итә. Беренче шигырьләреннән үк Сирин шушы юнәлештә тәкрибәләр ясый башлый. Без моны аның "Энәләр" (1922), "Тегүче кыз" (1925) әсәрләрендә күрәбез. Шушы алым белән Сирин 1927 елда үзенең иң күренекле әсәрләренең берсен — "Язгы тамчылар" шигырен яза. Монда ул бер яктан охшаш яңгырашлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын чагылдырырга омтылса, икенче яктан әсәрнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала: Там, Там, Тамчы, там, Тамуыңны яратам. Тамчы-тамчы Кырларыңны Ак кәгазьгә таратам. Язгы тамган Тамчыларның Музыкасын тыңладым. Шуңар Тамчыланып Тамды Күңелемдәге уйларым. Шагыйрь язгы тамчыларның поэтик матурлыгын гына кырлап калмый, ә бу күренешне кәмгыять тормышы белән дә бәйли һәм шуның белән әсәрнең иктимагый ролен дә көчәйтүгә ирешә: Там, Там, Тамчы, там, Бергә тамыйк ичмасам! Мин дә тамчыланып тамыйм, Көрәшләрдә аксын кан! Әсәр басылып чыгу белән бик тиз халык арасына таралган һәм халык, аны яратып, аңа көй дә язган. Шул көй безнең көннәргә кадәр килеп киткән — ул көй әле бүген дә балалар бакчаларында, музыка дәресләрендә нәниләрне биеткән вакытта уйналып килә. Бу алымны Сирин күпчелек шигырьләрендә куллана. 1929 елда шушы алым белән ул үзенең иң күренекле, программ әсәрләренең берсен — "Минем трагедиям" шигырен икат итә. Бу — фәлсәфи әсәр. Сирин шагыйрь шәхесенең, шагыйрь икатының, поэзиянең шул чор кәмгыятендәге урыны, вазифасы, роле турында уйлана. Үзенең поэтик икатын ул болай сурәтли: Бу минем уйларым, Бу минем йөрәгем тибүе. Бу минем канымның тәнемнән Кәгазьгә кыр булып килүе. Һәм Сирин үз икатының кәмгыятьтә нинди урын алып торуын ачыкларга омтыла: Ни өчен, Ни өчен мин болай Ак кәгазь өстендә кан коям? Каләмнән тамдырып канымны, Үземне вакытсыз ник суям? Шуннан соңгы фикер сөрешен болай дәвам итә: "Мин ни өчен язам? Шөһрәт кирәкме? Кирәкми. Мин үлгәч, шөһрәт нәрсәгә? Ул түгел, ул түгел, ул түгел, иң мөһим мәсьәлә!". Авторның идеалы — яктылыкка омтылу. Һәм ул үзенә якты тормыш өчен көрәш юлын сайлап ала: үз-үзеңә сокланып, масаеп, буш куык булып утыруга каршы чыга. Ни булыр иде соң, мин, Сирин, гөлсирин булып, гел бизәнсәм? Яз саен яшәреп, Таң саен зәп-зәңгәр чәчкәдә утырсам... Юк, каным жәл түгел, коелсын чәчкәм дә. Каләмнән тамдырып канымны, кәгазьгә чәчәм дә, Кыр итеп Тезәм мин. Беләм мин: корбансыз киңү юк, Авырлык күрмичә, рәхәтләр күрү юк. Автор әсәрне киләчәккә оптимистик хисләр белән тәмамлый: Яшисе килә, күп яшисе. Көләсе килә, күп көләсе. Киләсе көннәрнең Көлгәнен Күрәсе килә. Их, Күрәсе, Күрәсе, Күрәсе!.. Шулай итеп, 1930 елларда татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган "Сирин стиле" дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел иде. "Сирин стиле" бер яктан хыялның көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган булса, икенче яктан, яңгыравыклы ритмы, халыкның гади, йөгерек, матур, музыкаль телен файдалануы белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль яңгырашлы сүзләр белән төрле халәт-хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьдә музыкальлек өстенлек ала, аңарда төрле тавышлар яңгыраган төсле, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә: һәр әсәренең киң иктимагый яңгырашы турында да кайгырта. Поэтик идея белән публицистик фикерләүне бербөтен итеп алып барырга омтыла. "Сирин стиле"нең барлыкка килүенә авторның үз чордашлары Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан һ.б. шагыйрьләр белән аралашып, очрашып-фикерләшеп икат итүе дә йогынты ясагандыр, әлбәттә. Аеруча Такташны якын күрә Сирин. Алар икесе дә бунтарь канлы. Бер-берсе белән якын дус булганнар һәм ярыша-ярыша икат иткәннәр. Казанның иң зур залларындагы әдәби кичәләрдә икесе дә яңгыратып шигырь укыган, яшьләрнең, студент кызларның иң яраткан шагыйрьләренә әверелгән. Рифгать Батыршин үзенең истәлекләрендә инде 1951 елларда Казан авыл хукалыгы институтында немец теле укытучысы, өлкән яшьтәге Алмаева Фатыйманың Сирин турында әйткән түбәндәге сүзләрен китерә: "Без, студент кызлар, Сирин, Такташ, Кутуй нинди клубларда чыгыш ясыйлар, шунда чаба торган идек. Шигырьне бигрәк шәп сөйлиләр иде". Ә Сириннең тууына 100 ел тулу уңае белән язган "Эз сызып атылган йолдыз" мәкаләсендә Ямаш Игәнәй: "Заманында сәхнәләрдә Һади Такташ белән ялкынлы шигырьләрен укып йөргән шагыйрь бит ул. Татар шигъриятендә яңалык ачучы", — дип яза һәм Сириннең үз сүзләрен китерә: "Сәхнәнең бер ягыннан Такташ, икенче ягыннан мин килеп чыга идем. Укып кибәрәбез шигырьне, зал ни эшләргә белми, сихерләнә, илаһи шаукымга тоташ уралып, тылсымлы-серле халәтнең иң югары ноктасында бөтерелә", — дип сөйләгән иде ул бер очрашу вакытында". "Шагыйрь белән очрашулар" дигән истәлегендә язучы Локман Бадыйкшан да үзенең 1959 елның 19 декабрендә Казанда Сирин белән очрашуы турында яза. Тукай клубындагы бер кичәдән соң Локман ага Сиринне үзенә кунакка чакыра. Такси белән Бишбалтага барганда, Сирин Иделгә карап болай ди: "Йөрәгемнән бер дә китмәде Идел. Тормышымның иң авыр минутларында аның шифалы суларында йөзгәннәремне, яшьлек елларында яр буйларында дустым Һади Такташ белән бәхәскә кереп гәпләшкәннәремне исемә төшереп алдым әле". Шунысы кызыклы: мондый дуслык аларның икатларында да чагылыш таба. Такташ белән Сирин әсәрләре арасында байтак кына охшашлык-аваздашлык табарга мөмкин. Бер үк темага яки бер үк мотивка икесе ике төрле әсәр язганнар, әйтерсең, бер-берсе белән ярышып икат иткәннәр. Юкка гына язучы Р.Мостафин Сиринне "Такташның көндәше" дип атамый бит. Мәсәлән, Октябрьнең ун еллыгына Такташ үзенең "Үпкәлим" шигырен, ә Сирин "Урам уртасында" әсәрен багышлый; шул ук 1927 елда Такташ кызыл кавалеристларга багышлап "Атлы сугышчыга", ә Сирин "Атлы шлемнар" шигырен яза. Мондый аваздашлык хәтта Такташ үлеменнән соң да дәвам итә. Кызларның кыска күлмәк киеп йөрүләренә Такташ "Кырым сиңа булсын" (1927), ә Сирин "Бала итәкле озын күлмәкләр" (1933) шигырен, кар явудан этәрелеп китеп Такташ "Ак чәчәкләр" (1929), ә Сирин "Кышкы чәчәкләр" (1933), халыкара күләмдә тыныч тормыш турында Такташ "Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан кавап нотасы" шигырен (1927), ә Сирин "Халыкара сугышка каршы Конгресста Сириннең сөйләгән беренче рече" поэмасын (1933) икат иткәннәр. 1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанның М.Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта; бер үк вакытта, ТАПП тарафыннан билгеләнеп, Казан тегү фабрикасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең әдәби түгәрәгенә китәкчелек итә. 1930 елда аны Татиздатның авыл хукалыгы бүлегенә редактор итеп эшкә чакыралар. Анда ул 1935 елның августына, кулга алынганга кадәр эшли. 1930-1935 елларда Сирин икаты киң колач белән кәелеп китә, үзенең иң югары ноктасына китә. Ул татар халкының иң көчле, иң үзенчәлекле, иң популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. Бу елларда ул үзенең иң камил һәм популяр әсәрләрен икат итә; аларда шул заманның актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Мәсәлән, аның иң популяр, зур күләмле "Булмый! Булмый!" шигыре (1930) шул елларның иң көнүзәк мәсьәләсе — авыл хукалыгын коллективлаштыруга багышланган. Әсәр нигезенә "Машиналы күмәк тормыш төзеп кибәр!" дигән төп идея салынган. Шушы фикерне автор укучы күңеленә антитеза алымы ярдәмендә киткерә: бер якта — "милек, минлек", ягъни хосусый милекчелеккә нигезләнгән иске тормыш; икенче якта — "машиналы күмәк тормыш", ягъни иктимагый милеккә нигезләнгән яңа кәмгыять, яңа тормыш. Күмәк тормышның никадәр өстен, никадәр файдалы икәнлеге турындагы фикерне шагыйрь авыл кешесе аңына барып китә алырлык гади сүз-алымнар ярдәмендә бирә. Бу — авторның гади крестьян белән шигъри телдә сөйләшүе булып чыккан. Әсәр яз көнендә килгәргечтә орлык килгәрүне тасвирлау белән башланып китә: Ашлыгыңны килгәрәмсең, Килгәр, Килгәр. Тормышыңның Чүп-чарларын Килгә Кибәр. Бертугандай Бергә эшлик, Бергә яшик, Машиналы Күмәк тормыш Төзеп кибәр. Аерым-аерым Матур тормыш Булмый! Булмый! Ялгыз-ялгыз Матур тормыш Булмый! Булмый! "Ашлыгыңны килгәрәмсең, килгәр, килгәр" сүзләрен Сирин рефрен итеп куллана һәм һәр кулланган саен алар әсәрнең иктимагый мәгънәсен тирәнәйтә баралар: Ашлыгыңны килгәрәмсең, Килгәр, Килгәр! Милек, минлекләрне очыр, Килгә Кибәр! Әсәрдә ялгыз хукалыкның коралы булган сукага күмәк тормыштагы машина каршы куела: Машинасыз тормыш авыр, юк иптәшең, Майламаган тормышыңның тәгәрмәчен! Якын итеп кенә матур бер сүз әйтим: Сукалы карт тормышыңны суксын яшен! Иске тормыш Үлә, Үлә, Үлеп бетә. Яңа тормыш Көлә, Көлә, Килеп китә. Машиналар Шаулый-шаулый, Кырлый-кырлый, Бергә-бергә Эшләшергә Безне көтә. Коммунистлар партиясенең XVI съезды карарларын халыкка йөреп аңлату темасына багышланган "Күп тарат!" (1930), Татарстан автономияле республикасының 10 еллыгына багышланган "Татарстан" (1930) шигырьләре дә шушы ук форма һәм стиль белән язылганнар. "Килә"ләр" шигыре дә (1930) — Сириннең иң популяр, халыкның иң яраткан әсәрләренең берсе. Тормышта үзенең нинди теләк-омтылышлары булса, шагыйрь шуларның барысын да "килә" дип санап чыга. Әсәр чын мәгънәсендә ритмик һәм музыкальлек ягыннан нәфис эшләнгән. Менә әсәрдән бер өзек: Килләр булып Исәсем, Гөлләр булып Үсәсем, Чәч булып Бәйләнәсем, Тәгәрмәч булып Әйләнәсем килә. Тагын килә Бу "килә"ләр, Килә, Килә, Күп килә, Аңлап китәлмим Үзем дә Бу "килә"ләр Ник килә? "Сирин стиле" әдәбиятта үзенә тиешле урынны киңел генә яулап ала алмый. Шагыйрьнең үзенә бер төрле яңа форма белән икат итүен кайбер тәнкыйтьчеләр кабул итеп бетермиләр, аны "формализм"да, футуризмда гаеплиләр. Мәсәлән, әдипнең "Тамчылар" шигырьләр кыентыгына язган кереш мәкаләдә З.Гали Сиринне пассивлыкта һәм формализмда гаепли. "Совет әдәбияты" журналында (1933, №12) Сириннең "Кышкы чәчәкләр" шигыре басылгач, журналның 1934 ел 1-2 нче санында Гомәр Гали белән Нур Баян да аны тәнкыйтьләп чыгалар. Сирин кәмгыятьтәге гаделсезлек, аның тамыры турында уйлана. Еллар буе совет кәмгыятенең патриоты булып та, үзен һаман гаепләүләре, эзәрлекләп торуларының сәбәбен ачыкларга тели. Һәм әкренләп моның сәбәбенә дә төшенә: тышкы яктан кызыл лозунглар белән төреп-бизәп алынган совет системасының эчендә мәкерлелек, алдашу, кыерсыту, байлык бүлешү ятканлыгын һәм үзенең шул система эчендә яшәргә мәкбүр булуын аңлап ала. Шагыйрьнең хөрлек, ирек сөюче бунтарь каны мондый икейөзлелеккә, мәкерлелеккә каршы нәфрәт белән тула: гаделсезлеккә каршы көрәш ача. Һәм Сирин икатында борылыш башлана: аның каләме астыннан бер-бер артлы совет системасының чын йөзен фаш итә торган әсәрләр туа башлый. Нәтикәдә, Сириннең 1932-1935 еллар икатындагы төп мотивларның берсе булып, кәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, икейөзлелекне тәнкыйтьләү, ачы сатира барлыкка килә. Ул, эзоп теленә мөрәкәгать итеп, тискәре күренешләрне мәсәл жанры аша камчылый: "Кәкә белән сарык" (1931), "Сатучы һәм сатып алучы" (1932), "Карга белән саескан" (1934), "Ишәк белән куян" (1935) һ.б. әсәрләр. "Ана" поэмасы (1934), "Күтәрик бокалларны!" (1934), "Паганини" (1935) шигырьләре дә совет системасына ачы сатира белән сугарылган. Сирин хәтта Сталинның үзенә дә эпиграмма язган. "Серең ач, Сирин!.." дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә алып китә: 1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында үзенең башка әсәрләре белән беррәттән Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп китмәгән, әмма Б.Солтанбәков, сорау алу материалларына таянып, аның эчтәлеген китерә. Анда "Сандугачым, һәр кырыңда син Сталинны мактап кырла. Шул чакта сине күреп алырлар һәм сиңа "СССРның атказанган сандугачы" исеме бирерләр" дигән сүзләр булган. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр чорында Сириннең башка сыймаслык кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе булган. Сиринне 1935 елның 22 августында кулга алалар һәм 1936 елның февралендә биш елга Сиблагка сөрәләр. Сөргеннән ул 1940 ел ахырында гына кайта. 1941 елда, бераз хәл алгач, үз теләге белән Ватан сугышына, фронтка китә. Яраланып кайткач, колхозда эшли. Соңыннан "Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен" һәм "Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң авылда умартачы булып эшли. Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары белән реабилитацияләнә. Әдәби мохиттә Сириннең икаты сөргеннән соң туктап кала, дигән фикер урнашкан. Ләкин ул алай түгел: сөргеннән кайткач та шагыйрь икатын дәвам иткән, 1940-1969 елларда барлыгы 90нан артык шигырь һәм берничә әкият язган. Әмма шунысы хак: сөргеннән соң ул инде 1930 елларда үзе барлыкка китергән "Сирин стиле"нә әйләнеп кайтмый, ә традицион дүртьюллыклар белән икат итә. Чөнки кәмгыятьтәге вазгыять тә инде үзгәргән була: революцион күкрәнүләр заманы узган, тормыш салмакланган һәм андый шигырьләргә ихтыяк да инде беткән була. Ә аның 1930 елларда нигезләгән "Сирин стиле" татар шигърияте тарихында кабатланмас, үзенчәлекле бер күренеш булып калды. Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул бистәдәге татар зиратына кирләнә. Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР Кояш чыгышында татар эзләре... Ерак Көнчыгыш... Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар кирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгезокеаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел... Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә: "Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал буйларына килгәннәр", — дип әйтергә яраталар. Әйе, бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма ул заманнарда, Төрки каганатлар, Чыңгыз хан чорында кояш чыгышыннан башлап кояш батышына кадәр барлык кирләр дә татарлар кулында булган, ягъни, биредә төрки халыклар гомер бакый яшәгән. Төрки сүзен дә шартлы рәвештә генә әйттем, чөнки VI гасырга кадәр мондый атама булмаган, борынгы тарихчылар бу кирләрнең төп хукасы, идарәчеләре итеп татарларны таныганнар һәм империянең халкы да "татарлар", дип аталган. Совет чорында тарих фәнендә "татар" атамасын "төрки", "монгол-татар" белән алмаштыра башладылар, хәзер исә "монгол" сүзе генә торып калды. Ни гакәп, урыс тарихчылары гына түгел, рәсми татар тарихчылары да шушы юлдан киттеләр, шулай итеп, борынгы татарларның 2 мең ел буе яулаган казанышларын, илкирләрен, дәүләтләрен киңел генә монголларга биреп куйдылар. Һәрхәлдә, монголлар элек тә, хәзер дә бу тарихны күтәрерлек халык булмасалар да... Бүгенге көндә Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихны төбәк галимнәре өйрәнә, шул ук вакытта Кытай, Корея, Япония тарихчылары да зур кызыксыну күрсәтә. Тик нигәдер татар тарихчылары гына бу процесстан читтә калганнар, алар теориядә безнең тамырларның биредән икәнлеген язгаласалар да, практикада төбәктә төркитатар күзлегеннән бернинди эзләнүләр алып барылмый, аралашу юк, мирасыбызга дәгъва кылу юк. Шунлыктан чыгыпмы, әллә башка яшерен сәбәпләр беләнме, Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихта татарларга урын юк, аны төрле кабиләләр арасында бүлгәләп бетергәннәр, бу мәсьәләдә урысы-кытае-кореялысы бер сүздә. Биредә кыелышып борынгы Бохай дәүләтен (698-926), мохэ, чжурчжэни, кидан кабиләләрен өйрәнәләр, әмма аларның барысының да төрки-татарлар кулында булганлыгын гына әйтергә "оныталар". Югыйсә, хәзер дә Сахалин утравының көньягында татар-монгол шәһәрләренең хәрабәләре табыла, шулай ук Амур тамагында да XIII-XIV гасыр татар шәһәрлекләре бар. Мин Приморье краеның музейларында төрки балбалларны да, һун бабаларыбызның сугыш коралларын да, Алтын Урда чоры табылдыкларын да очраттым, әмма аларны биредә төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр, ә бохай, мохэ, кирле тунгусманчжур кабиләләре белән генә бәйлиләр. Кир-су атамаларында да төрки-татар сүзләре шактый, әйтик, хәзерге Дальнереченск шәһәре элек "ИМАН", дип аталган, Партизанск — "СУЧАН" булган, ә төбәкнең иң зур күле хәзер дә "ХАНКА" (Хан күле) дип атала... Әмма биредәге рус галимнәре бу атамаларның барысын да кытайлар белән бәйлиләр, төбәкнең төрки-татар чоры бөтенләй өйрәнелмәгән. Югыйсә, совет чорының кайбер тарихчылары бу төбәктәге мәдәни ядкәрләрнең төрки кабиләләрнеке булуын әйтеп калдырганнар бит! "Чтобы понять историко-культурное значение этих памятников древнего искусства Сибири и Дальнего Востока, нужно представить конкретную историческую ситуацию того времени, когда оставившим их тюркским племенам принадлежала руководящая роль в истории степного мира Азии и отчасти Европы. От Хингана и до Дуная простиралась в I тысячелетии н.э. кочевья тюркских племен..." — дип язган алар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.320.) Әмма бүген Себердәге һәм Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарих бөтенләй башкача бәяләнә, анда төрки-татарларга урын юк. Шуңа күрә дә минем 2012 елның май аенда Приморье краена килеп, Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендә тарихчылар белән очрашуларым, биредәге борынгы татар тарихы белән кызыксынуым аларда гакәпләнү уятты. Моннан тыш әле мин тагы Находка, Артем, Партизан шәһәрләрендә дә булдым, өлкә архивларында, музейларда, китапханәләрдә төбәкнең борынгы тарихын өйрәндем, бөтен кирдә татарлар белән очраштым. Татарстанга кайткач, матбугатта болар турында берничә язмам дөнья күрде, 2012 елның июнь ахырында Владивостокка тагы очарга туры килде, шул елның сентябрендә ай буе диярлек Сахалин утравында татар тарихын өйрәндем, бу турыда 2014 елда "Сахалин утравы һәм татарлар" дип аталган китап бастырып чыгардым. Кыскасы, Ерак Көнчыгышта татар тарихын өйрәнүем берничә ел буе барды һәм ул әле хәзер дә дәвам итә, Хабаровск, Амур өлкәләренә барырга да теләгем бар. Алай да, Приморье краена булган сәяхәтем турында күләмлерәк тарихи хезмәт язарга булдым һәм хәзер аны укучыларга тәкъдим итәм. Алдан ук шуны әйтеп куясым килә: бу язма — татар тарихы белән кызыксынучылар өчен, чөнки анда борынгы чорларга, дәүләтләргә, аерым тарихи шәхесләргә бәя биреләчәк, ә ул барлык кеше өчен дә кызыклы түгел. Әмма бу язманы укучылар борынгы тарихыбыз, Ерак Көнчыгыштагы асыл тамырларыбыз турында бик күп яңа мәгълүмат ала алырлар иде... Шулай итеп — Ерак Көнчыгыш, Приморье крае... Самолёт белән Мәскәүдән 8 сәгать очасы, ара — 9 мең чакрым, Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны да салсаң — 10 мең километр... Бу — бик ерак ара, поезд белән атна буе килергә кирәк, ә теге елларда атлы татарлар бу юлны айлар, еллар буе үткәннәр... Төбәкнең 80 процентын таулар алып тора, алар куе урманнар белән капланган. Бу урман-тауларда юлбарыс һәм капланнар, аюлар һәм боланнар көн күрә, женьшень, бадан, манчжур чикләвеге, эрбет кебек сирәк үсемлекләр үсә... Күлләрендә лотослар чәчәк ата, елга-диңгезләрендә затлы балыклар йөзә... Әлбәттә, мондый бай төбәк беркайчан да кешесез тормаган, биредә татарлар да, кытайлар да хука булган, хәзер исә бу кирләр урыслар кулында. Хәер, алар да биредә 1860 елда Россия империясе белән Кытай арасында килешү төзелгәннән соң гына яши башлыйлар, шушы вакыттан бу төбәк Россия карамагына күчә. " ноября 1860 года между Российской и Китайской империями был подписан Пекинский договор, окончательно определивший их общую границу на участке между Амуром и побережьем Японского моря, — дип яза кирле тарихчылар. — началось освоение русскими людьми далекой юго-восточной окраины России". (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.6.) Күрәсез, урысларның Ерак Көнчыгышта нибары 150 еллык тарихлары бар, ә татарларның — кимендә 1500 еллык... Зур тарих, чын тарих моны белә һәм хәтерендә саклый. Шуңа күрә Тын океаннан Урал-Каек тауларына кадәр ара, Котыптан кыпчак далаларына кадәр кирләр бөтен дөнья тарафыннан Татар Иле буларак танылган һәм "БӨЕК ТАТАРИЯ", дип аталган. Шуңа күрә әле ХIХ гасырда да урыс географик карталарында Ерак Көнчыгышны "ВОСТОЧНАЯ ТАТАРИЯ", дип күрсәткәннәр, аның башка исеме булмаган. "Название Татария произошло от слова "татары", собирательного имени, которым обозначали в XIII-XVI веках группы родов монгольского и тюркского происхождения, входивших в эти века в государство Чингизхана и его преемников, — дип яза тарихчылар. — На русских картах, составленных после включения татарских ханств в состав Российской империи, название Татария в европейской части и в Сибири обычно отсутствует и лишь на Дальнем Востоке выделяется Восточная Татария, охватывающая Приморье, Монголию и Северную Маньчжурию (карта И.К.Кириллова, 1734 г.). Татарией называется Приамурье и Приморье на карте Сахалинского моря, составленной Головиным В.М. и Рикордом П.И. в 1811-1813 гг. (Головин, 1972)". (С.Д.Гальцев-Безюк. Топонимический словарь Сахалинской области. — Южно-Сахалинск, 1992, стр.132.) Әйе, нәкъ шулай — әле ХIХ гасырда да бу төбәк "Татария" дип аталган. Шуңа карамастан, бүгенге рус тарихчылары төбәкнең узганын бары тик Кытай белән генә бәйлиләр, мең елларга сузылган бөек татар тарихын әйләнеп үтәргә тырышалар. Әмма ул чорларда Кытай үзе дә төрки-татарлар кул астында булуын искә төшерергә кирәк! Кытай гасырлар буе үзенең төньяк күршеләренә зур салымнар түләп торырга мәкбүр була, хәрби контрубиция бирә. "...как немногочисленные (особенно в сравнении с многолюдными оседлыми империями) и дикие (в общекультурном плане) кочевники не только раз за разом завоевали оседлые страны, но и устанавливали над ними довольно прочное господство, — дип яза татар краеведлары. — Например, с 221 г. до н.э., когда в Китае возникла первая централизованная империя, до настоящего времени из 2232 лет кочевники прямо правили Северным Китаем более 820 лет, причём из них в течение 430 лет власть их распространялась на весь Китай. (К.А.Аблязов. Историческая судьба татар. От племени к нации. Том I. — Саратов, 2012, стр.49.) Авторның күчмәннәргә карата биргән кыргый (варвар) бәяләмәсе белән килешмәсәк тә, аларның Кытай белән мең елга якын идарә итүләрен ачыклавын дөрес дип табабыз. Әйе, күчмә төрки-татарлар бу кирләрдә гасырлар буе яшәгәннәр һәм хакимлек иткәннәр икән, һәм алардан рухи һәм матди мирас та калырга тиеш кебек. Әйе, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье краенда да төрки-татарлардан калган күп ядкәрләр бар, әмма алар барысы да башка халыкларныкы булып өйрәнелә. Әйткәнемчә, биредәге борынгы тарих Бохай дәүләте, мохэ-чжурчжэни-кидан кабиләләренә бүлеп бирелгән, кытай белән кореялыларга да аз-маз өлеш чыгарылган. Ярар, без дә хәзер бу кабиләләр тарихына якынрак килеп, аларның кемлекләрен ачыкларга тырышыйк. Хезмәтебезнең бу өлешендә кавапны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китапларына таянып эзләрбез, чөнки алар да төрки-татар факторын әйләнеп уза алмаганнар, читләтеп булса да аны танырга мәкбүр булганнар. "...Всё это привело к консолидации мохэсцев и созданию в середине VII в. крупного объединения с централизованной властью у сумо мохэ, названного в тюркских эпитафиях "боклийским каганатом", — дип яза кирле тарихчылар. — ...Так как в то время ряд племён мохэ был в зависимости от Тюркского каганата, Да Уи нужно было обеспечить невмешательство тюрок в его деятельности по расширению территории Бохая". (Российский Дальний Восток в древности и средневековье. — Владивосток, 2005, стр.440, 454.) Безнең өчен бу өзектә берничә мөһим мәгълүмат бар: мохэ кабиләләренең Төрки каганатлар кул астында булуы һәм Бохай дәүләтенең төрки чыганакларда "боклийский каганат" дип аталуы. Әйе, Сары диңгездән Кара диңгезгә кадәр барлык кирләр һәм барлык кабиләләр ул заманнарда Төрки-татар каганатлары һәм дәүләтләре кул астында булган. Ерак Көнчыгыштагы Бохай каганатына да идарәче-башлыкны төрки-татар каһаннары билгеләгән. "...С этой целью он (Да Уи) направил вместе с хэйшуй мохэ посольство в каганат с просьбой назначить в Бохай тюркского тутуня", — дип яза тарихчылар. (Российский Дальний Восток..., стр.454.) Ягъни, Ерак Көнчыгыштагы Бохай дәүләте белән Төрки каганат билгеләгән тутун-татан-татар идарә иткән. Икенче мөһим мәгълүмат — Бохай дәүләтенең төрки ядкәрләрдә — кабер ташларында "Бокли каганаты" дип искә алынуы. Биредә сүз VIII гасырда Күктүркләр дәүләте белән идарә иткән данлыклы Билге каһан һәм аның энесе Күлтәгингә куелган һәйкәлташка рун хәрефләре белән чокып язылган текст турында бара, бу комплекс-стелла бүгенге көндә Монголиядә саклана. Алгы яктан, кояш чыгышыннан, Бөкли даласының ыруг берләшмәсеннән, табгач, тибет, авар, румлы, кыргыз, өч курыкан, утыз татар, кытан, татабларда Түрк халкының бөтенесе шулай диде: Дәүләтле халык идем, кайда инде дәүләтем? Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. Каганлы халык идем, кайда каганым? Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде. Төрки-татар дәүләтләренең бу тирәдәге бөтен кабиләләргә, шул исәптән мохэләргә дә тәэсире искиткеч көчле булган, моны совет чоры тарихчылары да танырга мәкбүр. "Не менее глубокое влияние на ход социально-экономического развития мохэ имели их связи с соседней Центральной Азией и Сибирью, конкретно с тюрками, — дип яза алар. — Об этом следует сказать подробнее, поскольку в лице тюрков мохэ имели союзников в борьбе против агрессии империи Тан". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.319.) Әйе, төрки-татар каһаннары Ерак Көнчыгыштагы Бөкли ыруглары һәм кирләре белән дә идарә иткәннәр, әмма бүгенге тарихчылар Бохай дәүләтен һәм анда яшәгән кабиләләрне төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр. Бу төбәктән табылган табылдыкларны да төрки мирас дип түгел, төрле мифик кабиләләрнеке итеп күрсәтәләр. Әйтик, Уссурийск шәһәренең ял паркында мин бик борынгы заманнардан калган мәрмәр ташбаканы күрдем. Ул тоташ граниттан кисеп ясалган, авырлыгы 10 тонна икән. Шәһәр музее буклетында бу ташбака XII гасыр табылдыгы, дип күрсәтелгән, әмма бу дөрес булып чыкмады. Уссурийск шәһәрендә әлеге чорларны өйрәнә торган рус галимнәре белән махсус очрашып, аларга да үземнең сорауларымны бирдем. Алар ташбаканы XIII гасыр ядкәре, диделәр, ягъни, бу татар-монгол чорына туры килә. Яшь галим-археологларның сөйләвенчә, Уссурийск урынында элек борынгы шәһәр булган, ул Суйпин дип аталган, шәһәрнең ике кремле булган. Галимнәрнең язуынча, XIII гасырда, ягъни биредә Чыңгыз хан нәселе хука булган вакытта, Приморье краенда кырык борынгы шәһәр исәпләнгән, Ерак Көнчыгыш буенча бу сан йөз илледән артык. Әмма әлеге мирасны, бу борынгы тарихны беркем дә төрки-татарлар белән бәйләми. Алар баштанаяк шул Бохай дәүләтенә, чжурчжэни кабиләләренә кереп батканнар, шул тарафка гына юллар сузылган, тарихка башка күз белән карый алмыйлар кебек. Мин Уссурийскидагы урыс галимнәреннән: "Биредә Төрки Каганатлар һәм Татар-монгол чорыннан калган табылдыклар очрыймы соң?" — дип сорадым. Алар моны өлешчә булса да танырга мәкбүр булдылар, уңай кавап бирделәр. Әйтик, кытай чыганакларында бу кирләрдән рун язулы чүлмәк ватыклары табылуы хәбәр ителгән, шулай ук Төрки каганатлар чорыннан бил каешлары һәм аеллар да табылган. Уссурийск паркында кәйрәп яткан теге мәрмәр ташбака да Төрки каганатлар ядкәре булып чыкты бит! Ягъни бу ташбака кимендә VII-VIII гасырларда ясалган булырга тиеш һәм ул төрки-татар каһаннарының каберләре янына, гыйбадәтханәләргә куела торган булган. Бу турыда "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә төгәл мәгълүмат бар: "Күлтәгингә куелган һәйкәлташ, борынгы төрки эпиграфик истәлек. Хәзерге Монголия территориясендә Күлтәгин һәм аның агасы Билге каганга куелган. Борынгы гыйбадәтханәгә килү юлында, аерым төрбәдә, мәрмәр ташбака өстенә урнаштырылган дүртпочмаклы озынча зур таш", — диелгән анда. (Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан, 2002, 376 бит.) Чыннан да, Уссурийскида мин күргән мәрмәр ташбака өстендә дә аркылыга буеннан-буена зур ярык бар, ул шушы кабер ташы-стелланы утырту өчен булып чыкты. Ташбаканың өстендә геометрик бизәкләр дә бар, аның мәгънәсен галимнәр өйрәнергә һәм әйтергә тиеш. Кызганычка каршы, безнең төркитатар тарихчылары бу тарихи мирасны өйрәнеп, үз сүзләрен әйтмәде әле. Уссурийски шәһәре турында язганда, мин бу тарихи мирасларга тагы әйләнеп кайтырмын әле, ә хәзер тагы Ерак Көнчыгышның төрки-татар чорларына тукталасым килә. Заманында Татар дәрьясы дип аталган Тын океан ярларыннан башланган, Евразиянең бөтен урман-тауларын, елга-күлләрен, дистәләгән ыруг-кавемнәрне колачлаган һәм шуларның барысына да хука булган бу Төрки каганатлары, чыннан да, дөньяда тиңе булмаган Татар империясеннән саналган. Шуңа күрә киһангир Чыңгыз ханның да нәкъ шушы төбәктән, шушы кирлектән, шушы халыктан үсеп чыгуы бер дә гакәп түгел. "Тюркский историограф VIII в., повествуя о державе своих предков и завоеваниях первых каганов, пишет: "Вперёд (т.е. на восток) вплоть до Кадырканской черни, назад (т.е. на запад) вплоть до Железных ворот они расселили свой народ". Кадырканская чернь — это горы Большого Хингана, а Железные ворота — проход Бузгала в горах Байсунтау, по дороге из Самарканда в Балх, в 90 км к югу от Шахрисяба. В момент своей наибольшей территориальной экспансии (576 г.) Тюркский каганат простирался от Маньчжурии до Боспора Кимерийского (Керченского пролива), от верховьев Енисея до верховьев Амударьи. Таким образом, тюркские каганы стали создателями первой евразийской империи, политическое и культурное наследие которой оказало существенное влияние на историю Средней Азии и Юго-Восточной Европы". (История Татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. — Казань, 2002, стр.230.) Бу — рәсми билгеләмә, һәм аның авторы — Санкт-Петербург галиме Сергей Кляшторный. Һәм бу билгеләмә тарих һәм заман тарафыннан да куелган, Күлтәгин белән Билге каган кабер ташларына мәңгелеккә уеп язылган... Алга — Кадыркан иңкүлегенә кадәр, артка — Тимер Капыга кадәр алар үз халкын урнаштырдылар. Ике арадагы үксез күк түрк халкын китәкләп, алар менә шулай тәхеткә утырдылар. Башлыларның башын идерделәр, Тезлеләрне чүктерделәр... Инде бу төрки-татарлар кул астында булган кирле кабиләләргә дә бераз бәя биреп үтик. Биредә алгы планга су-мо мохэ, чжурчжэни, кидан, манчжур-тунгус кабиләләре чыга, чин-мачин-кореялылар да бар. Әйткәнебезчә, Бохай-Бөкли каганаты бик нык алга киткән, шәһәрләрдән торган дәүләт булган. Шуңа күрә, тарихчылар бу төбәкне "иң борынгы мәдәни төбәк", дип атыйлар. Кайбер галимнәрнең язуынча, Бохай дәүләтенә нигез салган мохэ кабиләләре белән татан-татарлар бер тамырдан булган, аларның нәселләре Да (Та) дип аталган, бу исә татарның кыскартылган, кытайча варианты. "В степях Монголии и Забайкалья по Онону издавна кочевали скотоводческие племена татань или татар, — дип яза тарихчылар. — В "Цзинь-го-чжи" о их происхождении говорится, что они были потомками мохэсцев и жили у гор Иньшань. Татань делились в танское время и после на две группы. Жившие поблизости к Китаю назывались образованными, отдалённые от Китая, назывались дикими". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.376.) Совет чорында язылган бу китаптан без төрки-татарлар һәм аларның кирле халыклар белән кардәшлеге турында шактый дөрес мәгълүмат ала алдык. Соңгы елларда чыккан китапларда, фәнни хезмәтләрдә бу бердәмлек һәм үзара йогынты турында сүз юк инде. Ә бит бу борынгы мохэ кабиләләрендә бөтен яктан төркилек ярылып ята — алар ат ярата, ат ите-сөте белән туклана, аларда юлбарыс культы була, сугыш кораллары төркитатарларныкы, каберлекләрендә дә төркичә күмү күренә. Тирә-юньдә алар иң көчле халык санала, мохэләр тимер эшен белгәннәр, төбәктә беренчеләрдән булып, тимердән сугыш кораллары ясаганнар. Алар шулай ук кир эшкәртеп, ашлык чәчкәннәр, мал тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Мохэләрдә шулай ук ат өстендә туп уйнау да бик популяр булган, бу үзе үк төркиләрнең кәкә өчен тарткалашларын хәтерләтә. Мохэләрнең Сихотэ-Али-Хинган кыя тауларына ясап калдырган рәсемнәреннән күренгәнчә, алар ат өстендә, далача киенгән хәлдә сурәтләнгән. Моңа совет чоры рус тарихчылары да игътибар иткән, әмма алар бу тәңгәллекне "төрки-монголлар (татарлар) белән тыгыз бәйләнеш нәтикәсе", дип караганнар. "В тесные взаимоотношеня с тюрками были вовлечены и тунгусы, мохэские племена, обитавшие на Амуре и в Маньчжурии, — дип яза тарихчылар. — Здесь они вплотную соприкасались с тюркскими племенами, предками тюрко-язычных народов Сибири и Центральной Азии. И не только соприкасались, но вместе с ними принимали участие и в политической жизни того времени, развёртывавшейся от Желтого моря до Аму-Дарьи, Днепра и Дуная". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.322.) Бохай-Бөкли дәүләтенең 5 башкаласы булуы билгеле, без өйрәнә торган Приморье краенда аларның Шуайбин өлкәсе булган. Әйткәнебезчә, хәзерге Уссурийск шәһәре урынында Бохай дәүләтенең Суйпин-Кайюан калалары булган, хәзерге Партизан районында Шайга шәһәрлеге урнашкан. Мохэлар белемле халык саналган, алар кытай китапларын да укыганнар, кайбер галимнәр әйтүенчә, аларның үз язулары да булган, әмма күпчелек төрки рун язмасын файдаланган, чөнки ул дәүләт теле исәпләнгән. "Вместе с тем, тесные культурные, политические и экономические связи бохайцев с тюркскими степными племенами обусловили и знакомство с ещё одним, третьим видом письменности: тюркским руническим письмом", дип яза бу турыда тарихчылар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.349.) Тарихтан билгеле булганча, Ерак Көнчыгышта төрки-татарларның тәэсире ул заманнарда да бик көчле булган, бу мәдәни йогынты гасырлар буе дәвам иткән, хәтта кирле халыкларның бүгенге тормыш-көнкүрешенә дә күчкән. Бүгенге көндә дә Тын океан буенда яшәүче аз санлы кирле халыклар, Сахалин утравында яшәүче нивх, уилта, эвенклар, нанайлар төрки-татар-монголлардан калган чиккән киләннәр, чиккән читекләр һәм итекләр, милли баш киемнәре кияләр. "Соответственно сказанному, С.В.Иванов полагает, что "из района Верхнего Приамурья, где древние тунгусы соприкасались с тюрками, а позже с монголами, указанные подвески вместе с поясом постепенно проникали к народам Нижнего Приамурья — предкам нанайцев, ульчей и нивхов. И дальше он пишет: "Рассмотренный материал приводит к заключению, что тюрко-монгольскому компоненту в культуре народов Амура принадлежала большая роль, чем это можно было предполагать прежде, и что влияние на них культуры кочевых скотоводческих племён началось за несколько столетий до образования Монгольского государства, по-видимому, ещё в период киданской имперниии Ляо, а может быть, и ранее". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.326.) Төрки каганатлар көчсезләнү белән, Ерак Көнчыгышта да кабиләләр арасында ыгы-зыгы, тарткалашлар башлана, хакимияттә бер халык икенчесен алыштыра, яңа дәүләтләр барлыкка килә. IX гасырда, 926 елда Бохай дәүләте киданнар тарафыннан юк ителә, алай да, Манчжурия һәм хәзерге Уссурийск тирәсендә бохайларның мөстәкыйль биләмәләре кала әле. XI гасырда киданнарның дә дәүләте какшый башлый, аларга алмашка чжурчжэннәр килә. Болар да мохэ кабиләсеннән — нюйчженьнәр була, димәк, төрки-татар тамырлы, дигән сүз. Алар мохэ кабиләләре башлаган эшне дәвам итәләр — дәүләтне, аның икътисадын яңадан торгызалар. Тарихта Цзинь империясе — Алтын империя, дип аталган бу биләмәләрдә гаять сугышчан рухлы кабиләләр яшәгән, алар иген иккәннәр, мәктәпләр тотканнар, китаплар язганнар, кирмән-калалар салганнар. Тарихчыларның язуынча, чжурчжэннәрнең диннәре шаманлык булган, анда борынгы төрки элементлар да бар. Без югарыда телгә алган ташбаканы да кайбер тарихчылар шушы чор ядкәре буларак өйрәнә. Аларның язуынча, хәзер Уссурийски паркында яткан мәрмәр ташбака XII гасырда, чжурчжэннәр патшасы Эсыкуй хөрмәтенә, аның каберенә куелган булган. Чжурчжэннәрнең Цзинь империясе 118 ел гына яши, ул татар-монголлар белән барган 30 еллык канкойгыч сугышта юкка чыга. Бу сугыш та Ерак Көнчыгышта яшәүче төрки-татар-монгол-кытай кабиләләренең дөнья белән идарә итү, хакимлек өчен тиңсез орышлары булып тора, киһан күләмендәге бу орышта Чыңгыз хан киңеп чыга, татарлар кояш чыгышы тарафыннан бөтен дөньяга таралалар... "В 1210 году начался конфликт монголов с чжурчжэнями, — дип яза тарихчылар. — Инициатором конфликта выступил Чингиз. Он превый бросил вызов чжурчжэням". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.) Әмма аңа кадәр сугышчан чжурчжэннәр һәр өч ел саен татар кирләрен талап, татар балаларын урлап, үзләрендә коллыкта тота торган булганнар. "С цзиньцами у монголов были старые счёты, — дип яза тарихчылар. — (Император) Улу (1161-1189) ...приказал своим войскам раз в три года отправляться на север, чтобы истреблять и грабить татарские кочевья. Это называлось набором и истреблением рабов. "Поныне ещё в Китае все помнят, — писал Мэн-хун, — что за двадцать лет перед этим, в Шаньдуне и Хэ-бее в каждом доме были рабы — татарские девочки и мальчики — все захваченные в плен войсками... Татары ежегодно платили дань чжурчжэням, а те принимали ее за границей, не допуская татар в пределы Цзиньского государства. "Татары убежали в Шамо, и мщение проникло в их кости и мозг". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.) Яшь, гайрәтле Чыңгыз хан монгол-татарларның бу хурлыкларына нокта куярга була, әмма ул үзе бу киңүне күрми, 1227 елда үлә, мәңгелек дошманнары булган чжурчжэннәрне тар-мар итүне васыять итеп әйтеп калдыра. Әмма әле ике арада сугыш моннан соң да ун елга якын дәвам итә һәм татар-монголларның киңүе белән тәмамлана. Шунысы гакәп: урыс тарихчылары татар-монголларның бу киңүләрен бары тик кара төсләр белән генә тасвирлыйлар, дөнья беткән кебек итеп язалар, шушы хәлләрдән соң алар өчен Ерак Көнчыгышның борынгы тарихы туктый. "Дальнейшая история Приморья и соседних с ним районов нашего Дальнего Востока мало известно, — дип яза алар. — В географии юаньской династии вместо цветущих городов и поселений упоминаются преимущественно развалины бохайских, ляоских (киданских) и цзиньских (чжурчжэнских) городов. Монгольским императорам, начиная с Хубилая, пришлось снова создавать населённые пункты в опустошенных ранее областях..." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.416.) Әйе, урыс тарихчылары гасырлар буе татар-монголларны бары тик кимерүчеләр, булганны юкка чыгаручылар итеп кенә күрсәтте. Югыйсә, шул ук Ерак Көнчыгышта, Амур буйларында татар-монголларның йөз илледән артык шәһәрлек урыннары, кирмән-калалары булган бит, әмма аларны өйрәнүче юк. Ерак Көнчыгыш тарихында XIII гасырдан XIX гасырга кадәр бушлык, ул өйрәнелмәгән, чөнки ул урысныкы түгел, ә татар тарихы. Төрки каганлыклар да, Бохай-Бөкли дәүләтләре дә, аларда яшәгән күптөрле кабиләләре дә, төрле чорларда бу төбәк белән идарә иткән төркитатар-монгол-кытайлары да — алар Зур Татар Тарихының бер өлеше... Әйткәнемчә, урыс тарихы биредә 1860 елдан гына башлана... Боларны укыган кешедә табигый бер сорау туар — Ерак Көнчыгыштагы ул бөек татарлар кая киткәннәр соң, нигә тарихта юк булганнар? Кытай дәүләте көчәя башлау белән, татарларның бер өлеше шушы милләт составына күчәргә мәкбүр була, кытайлаша, бер өлеше, төрки-татарлыгын саклап калу өчен, үз кардәшләре янына — Себер, Идел-Урал төркиләре янына күчә. Бүгенге көндә бу татарларның да зур бер өлеше инде урыс милләте составына күчкән, урыслашкан, бер өлеше генә, кояш чыгышыннан алып килгән якты нурны, бөек рухны, тарихи хәтерне саклап, Идел-Уралда һәм Себердә яшәвен дәвам итә... Алда — кояш чыгышына кадәр, Уңда — көн уртасына кадәр, Артта — көн батышына кадәр, Сулда — төн уртасына кадәр Яшәүче бар халык миңа буйсына, Аларның тормышын мин кайга салдым. Төркинең бәкләре һәм халкы, сүземне тыңлагыз! Кабиләләрне ничек берләштерергә кирәклеген әйтеп, Мин монда ташка чокып яздым. Ялгышу нәтикәсендә таркалачагыгызны әйтеп тә, Мин монда чокып яздым. ...Түрк халкының бөтенесе шулай диде: Дәүләтле халык идем, кайда инде дәүләтем? Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. Каганлы халык идем, кайда каганым? Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде. Күлтәгин һәм Билге каганнарның кабер ташларындагы мең еллык бу сүзләр төрки-татар халкына бүген дә кисәтү, үгет-нәсихәт булып яңгырый... Уссурийск — иң борынгы кала Владивостоктан йөз чакрым ераклыкта, төньяк тарафта урнашкан Уссурийск шәһәре бу төбәктә иң борынгылардан санала. Дөрес, аңа урыслар тарафыннан нигез нибары 1866 елда гына салына, һәм ул вакытта авыл Никольское, дип атала. Әмма бу урында бик борынгы шәһәрләр булганлыгы билгеле, аны Суйпин, дип тә, Суйфун, дип тә, Кайюан, Шуайбин, дип тә атыйлар, анда моннан меңнәрчә еллар элек борынгы төркиләр, кирле халыклар, татар-монголлар, кытайлар яшәгән. Шәһәр атамасының Уссурийски елгасына бернинди дә катнашы юк, ул моннан 150 чакрымнар ераклыкта, патша замынында бу төбәк шулай дип аталгач, калага да шул исемне биргәннәр. 1935-1957 елга кадәр шәһәр Ворошилов исемен йөрткән, аннан тагы Уссурийскига әйләнгән. Ә XVIII гасыр Европа карталарында бу урындагы шәһәр хәрабәләре Фурдан, дип күрсәтелгән булган. Уссурийск — Приморье краеның икенче зур шәһәре, анда 166 мең кеше яши, вакыты-вакыты белән аны төбәкнең башкаласы итү турында да сүзләр булып ала. Әмма ул диңгездән шактый ерак, төбәкнең төньягына таба, Хан күленнән ерак булмаган иңкүлектә, сопка-таулар арасында урнашкан. Шәһәр халкының күпчелеге урыслар — алар 90 процент, аннан кореялылар һәм украиннар — алар өчәр процент тирәсе, ә инде калган милләтләр — азәриләр, әрмәннәр, татарлар, такик-үзбәкләр, кавказлылар — барысы бергә дүрт процент тирәсе. Патша заманында бу бистәгә украиннар күпләп күчеп килгән булган, шуңа күрә алар хәзер дә шактый. Монда әле кытайлар исәпкә алынмаган, чөнки алар теркәлмәгән, әмма бик күп. Уссурийски шәһәрендә бөтен ресторан-кафелар, базарлар диярлек шушы кытайлар кулында, аларның биредә бик зур сәүдә базалары бар, ул гектарларга сузылган һәм бөтен Себер шуннан кытай товарын ташый. Шуны да әйтергә кирәк: Кытай биредән кул сузымында гына, машина белән 2-3 сәгатьлек юл, төбәк халкы анда визасыз керепчыгып йөри, хәтта теш дәваларга да Кытайга барып кайталар. Уссурийскида бик зур тимер юл үзәге барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, дөнья белән элемтә шуның аша бара, ул Владивосток белән Хабаровски аша Мәскәүне тоташтыра, биредән турыдан-туры Кытайга һәм Төньяк Кореяга да тимер юл сузылган. Уссурийски тирәсендә төбәкнең иң уңдырышлы авыл хукалыгы биләмәләре икәнлеген дә әйтергә кирәк. Ерак Көнчыгышта иң күп соя мае биредә китештерелә һәм читкә дә чыгарыла, шикәр белән дә шул ук хәл. Биредә шулай ук игенчелек, терлекчелек, аучылык та киң колач алган, бөтен Приморье краен болар ашата, дисәк тә дөрес булыр. Шәһәрдә эре промышленность, машина төзелеше дә бар, югары уку йортлары, аларның филиаллары шактый, музейлар, театрлар, гыйбадәтханәләр дә бар. Уссурийскины өлешчә хәрбиләр шәһәре, дисәң дә була, чик буе булгач, биредә һәрвакыт күпләп гаскәриләр торган, ул хәзер дә шулай. Ә гражданнар сугышы елларында Уссурийскида Колчак гаскәрләре белән бергә Америка дивизияләре дә, япон полклары да торган... Бу тирәләрдә төбәкнең иң матур табигать тыюлыклары-заповедниклар, әйткәнемчә, диңгездәй зур Хан күле дә Уссурийскидан ерак түгел. Бу күлнең төньяк өлеше Кытай территориясенә керә, калганы — Россиянеке. Хан күле Ерак Көнчыгышта иң зур күл икән, аңа 24 елга коя, нибары берәү агып чыга. Бары тик монда гына төньяк лотослары үсә, оча торган һәм агачта да яши алган балыклар бар икән... Япон режиссёры Акира Куросава биредә "Дерсу Узала" фильмын төшергән, заманында күренекле галимнәр һәм сәяхәтчеләр Пржевальский һәм Арсеньев төбәктә тикшерү эшләре алып барганнар. Әлбәттә, урман-тауларында юлбарыслар яшәгән, "алтын тамыр" женьшеньнәр үскән Уссури төбәге табигый тыюлык булып санала. Биредә шулай ук тау үсемлекләре дендрарие, аюлар питомнигы, Ерак Көнчыгышның астрофизик обсерваториясе дә урнашкан. Уссурийски шәһәрендә мин берничә көн булдым, анда яшәүче милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, мәчет-гыйбадәтханәләрдә булдым, тарихи урыннарны өйрәндем, кирле тарихчылар белән әңгәмәләр алып бардым. Әйткәнемчә, моннан мең еллар элек төрки-татарлар бу урында шәһәрләр салып, дәүләтләр төзеп яшәгәннәр, алар төрки каганатлар составында да булганнар, Бохай дәүләтендә дә яшәгәннәр, ә инде 1234 елда бу борынгы кала Чыңгыз хан варислары кулына күчкән. "Итак, что же было на месте нынешнего города Уссурийского в древние времена? — дип яза тарихчылар. — Это стало ясным по мере накопления сведений из древнейшей истории этих земель. Еще до VIII века, когда юг нынешнего Приморья вошёл в состав государства Бохай, в долине Суйфун обитало племя шуайбинь. Позднее возникла область Бохайского королевства с таким же названием. Именно к бохайскому периоду относится время возникновения Южно-Уссурийского городища". (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.19.) Кирле тарихчылар бу урында Шуайбин каласы булган, дип язалар, биредә шул исемдәге кабиләләр яшәгән, аларның гыйбадәтханәләре, кремль-кирмәннәре, хакимият сарайлары булган, бу халык ат яраткан, тирә-юньгә ат һәм тоз саткан. Инде югарыда язганыбызча, бу төбәк тә башта киданнар кулына, аннан чжурчжэннәргә күчә, аларның юлбашчылары Эсыкуй да биредә яшәгән, дигән тарихи мәгълүматлар бар, Уссурийски уртасындагы мәрмәр ташбака да аның хөрмәтенә куелган булган, диләр. "Из государственной летописи Золотой империи (Цзинь) известно, что именно сюда переселились чжурчжени во главе со своим вождём Ваньян Чжуном (Эсыкуем). По мнению историка и археолога В.Е.Ларичева, одна из уссурийских черепах была посвящена памяти именно князя Эсыкуя из правящего рода Ваньян, умершего в 1148 году". (Уссурийск..., стр.20.) Менә без хәзер Уссурийски шәһәренең ял паркында, шул ташбака янында басып торабыз... Без, дигәнем — Уссурийски шәһәрендә татар-башкорт милли оешмасы китәкчеләре Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар һәм Владивосток шәһәреннән килгән милләттәшебез Риф Хәсәнов. Ун тонналы бу мәрмәр ташбака элек башкарак урында булган, аның сыңарын Хабаровскига алып киткәннәр, монысын бирегә күчергәннәр. Биредән ерак түгел борынгы халыкларның кирмән-кремле булган, анда аларның гыйбадәтханәләре дә урнашкан, юлбашчыларының каберлекләре дә шунда булган. Әйткәнемчә, бу ташбакаларның сыртында такта-стелла урнаштырылган булган, анда борынгы юлбашчылар турында мәгълүмат бирелгән. Ә мәетләргә килгәндә, 1872 елда кытайлар килеп, аларны казып алып киткәннәр. Ташбакалардан тыш та әле бу урында моннан йөз ел элек төрле тарихи ядкәрләр булган, алары инде урысларның өй нигезләренә, таш корылмаларына "күчкән". Бу турыда рус галимнәре үзләре үк менә нәрсә язып калдырганнар: "В 1881 году путешествующий по Уссурийскому краю действительный член ИРГО И.С.Поляков отмечал: "К сожалению, оставшиеся памятники в виде человеческих статуй, разного рода орнаментов, каменных глыб с надписями теперь недоступны для наблюдателей; большая часть из них ушли на фундаменты воздвигнутого здесь ныне русского поселения, это казармы для двух стоящих здесь батальонов, а также громадные и красивые ряды домов, построенные добровольными русскими колонистами или переселенцами. Я видел только двух сделанных из камня черепах громадных размеров: они остались на месте только потому, что их было невозможно стащить с места при малом количестве людей..." (Уссурийск..., стр.14-15.) Уссурийски каласы һәм аның тирә-юнендә әле моннан йөз ел элек кенә борынгы халыкларның шәһәр хәрабәләрен күрергә мөмкин була, алар үзләренең зурлыклары һәм табылдыклары белән тарихчыларны таң калдыралар. Шушы шәһәрдә укытучы булып эшләгән краевед А.З.Фёдоров 1911-1916 елларда Уссурийски янында казу эшләре алып бара һәм археологик истәлекләрнең нибары 5 проценты гына сакланып калуын яза. Әмма шул калган кадәресе дә аны шаккатыра, ул борынгы шәһәрнең бөтен яктан да зур әһәмияткә ия булуын әйтә: "Во время одной из экскурсии по окрестностям Никольска-Уссурийского на правом берегу р.Раздольной у кирпичного завода Никлевича я наткнулся на огромное нагорное городище, — дип яза Фёдоров. — Валы мощными линиями обрисовывали его контуры и, следуя за всеми особенностями рельефа, кольцом охватывали склон горы. Я был изумлён развернувшейся передо мной картиной. Ходячая фраза о том, что Уссурийский край — край молодой, ещё совершенно нетронутый ничьей культурой, не соответствует истине..." (Уссурийск..., стр.19.) Әйткәнемчә, бу борынгы тарих, мең еллык шәһәрлекләр барысы да мохэчуржчжэн мирасы буларак кына өйрәнелә, ә төбәкнең 1234 елдан соң чоры бөтенләй яктыртылмый, имеш, татар-монголлардан берни калмаган. Әлбәттә, һич кенә дә алай булалмый, чөнки татар-монголлардан бөтен дөньяда шәһәрлек урыннары, кирмән-крепостьлар калган, аларны галимнәр һаман өйрәнәләр, ә биредә генә берни калмаган икән! Уссурийски шәһәрендә мин бу сорауларымны урыс тарихчыларына да бирдем. Владивостоктан килгән археолог Александр Мезенцев һәм тарихчы Юрий Никитин биредә тикшерү эшләре алып баралар икән, алар белән махсус очрашу уздырдык, анда кирле тарихчы Андрей Коваленко һәм башкалар да катнашты. Аларның әйтүенчә, кирле тарих инде шактый яхшы өйрәнелгән, кытай чыганаклары да мәсьәләгә ачыклык керткән. Әмма кытайлар һәм кореялылар бу төбәктәге борынгы тарихны үзләренеке итеп күрсәтү өчен бик нык тырышалар икән, бу хәл рус тарихчыларын да сагайткан. Шулай, Россиядә борынгы тарихны татарларга бирмәс өчен әллә нинди мифик милләтләр уйлап таптылар да, хәзер аның белән нишләргә дә белмиләр, ә кытайлар алардан сорап та тормаячак, алар инде монда. "Ни өчен бу борынгы тарихка төрки-татар күзлегеннән карамыйсыз?" дигән сорауны да бирдем мин аларга. "Материал китәрлек түгел", дип кавап бирде рус тарихчылары. Материал бар, ул аяк астында аунап ята, бу борынгы шәһәрлекләрнең күбесе төркитатар-монголлар чорында төзелә, дәүләт-империяләре гөрләп чәчәк ата... Алай да, рус тарихчылары бу яктагы борынгы халыкның, шул исәптән, бохайлыларның да монгол телле булуларын таныдылар, әмма "татар телле" дип әйтүдән тыелып калдылар. Мин ташбака турында да сорадым, ул кайсы халыкның, кайсы чорның мирасы, дидем. Кавап төрлечә булды — XII яки XIII гасыр, унөченче гасырның да, имеш, 1230 елы. Безнең уебызча, бу даталар да борынгы мирасның татарларныкы булуын яшерү өчен әйтелә, чөнки 1234 елдан бөтен Ерак Көнчыгыш татар-монголлар кулына күчә. Хәзерге Уссурийски урынындагы Суйпин-Фурдан шәһәренең әле 1635 елга кадәр — манчжурлар килеп яулап алганчы яшәгәне билгеле, әмма ул чор өйрәнелмәгән. Алай да, галимнәрнең әйтүенчә, бу тирәләрдә борынгы рун язулы чүлмәк ватыклары да, татар яугирләренең каеш аеллары да, татар-монгол чорының башка ядкәрләре дә табылган, боларга әле Владивосток турында язганда да тукталырбыз. Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да булдык, ул элеккеге чиркәү мәктәбе урнашкан кечкенә генә таш бина булып чыкты. Ни гакәп, шундый борынгы шәһәрдә музей нибары 1999 елда гына ачылган, 1916-1917 елларда ул сүздә генә калган. Музей әллә ни бай түгел, биредәге борынгы шәһәрлекләрдән табылган ядкәрләр Владивостокка, Хабаровскига һәм башка шәһәрләргә таратылган, МәскәүПетербург музейларында да урын алган. Музей каршында меңьеллык таш ядрәләр, таш тегермәннәр тәгәрәп ята, алар бу тирәдәге тау-сопкалардан кыелган. Эчтә исә һаман шул Бохай дәүләте, мохэләр, киданнар, чжурчжэннәр... Монда төркитатарның үзе дә, эзе дә юк, аны эзләп йөрүдән мәгънә дә юк, "татар", дигәч, сиңа күктән төшкән кешегә караган кебек карыйлар... Ә кореецлар бу төбәкне "яулап алуны" мәдәни яктан башлаганнар — Уссурийск уртасында корееялы бер шәхси эшмәкәр ике катлы "Корея мәдәният үзәге" төзеп куйган, андагы заманча музей-залларны мин Владивостокта да күрмәдем. Алардагы кореялыча һәм русча экспонатлардан күренгәнчә, бу кирләр заманында кореецларныкы булган икән... Кытай да шулай дип яза, бөтен Ерак Көнчыгышны кытай кирләре, дип, географик карталар бастырып чыгаралар. Уссурийск янындагы бер тау-сопка башына Будда сынын менгереп куйганнар, ягъни, бу — чин-мачин, корея кирләре, дип, беренче казыкны какканнар инде. Ә татарларның биредә утырып эшләргә офислары да юк, халык, нәрсә булса да, Арча татарлары өенә кыела... Фәүзия БӘЙРӘМОВА Ахыры киләсе санда Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ СУЛАГАН СУЛЫШ Китапны кулга алгач, бер тын белән укып чыктым, дип мактанабыз. Дусларыбыз хакында, без аның белән бер сулышка сулыйбыз, дибез. Бу аңлашып һәм бер үк тормыш принциплары белән яшәүне, бер уй-фикерләр белән януны күрсәтә. Шул ук вакытта, кеше кем беләндер бердәй тын алса да, һәрвакыт уникум булып кала. Әдәбиятта да шулай. Аның белән бергә атлаган каләм ияләре бар. Ирешкәненнән артка калганнары да юк түгел. Димәк, берәүләре заман әдәбиятының сулышын тотып алган, икенчеләре, бәлки, аны кабул итмәгән, бәлки, чордаш каләмдәшләре белән аякка-аяк бара алмый. Шагыйрьне ахыргача аңлау өчен дә, аның сулышын, каләме тибрәнешен тоярга кирәк. Кемнедер тыңларга, йөрәгең аныңча тибәргә, әмма башка дулкыннарда тын алырга да була. Чорыбызның танылган шагыйре Равил Фәйзуллин Ибраһим ага Нуруллин белән бер әңгәмәсендә: "Алыйк бөтен халыкка аңлашыла дип танылган Тукайны гына: кем күпме һәм нәрсә аңлый бит! Һәммә кеше бертигез һәм бертөслерәк аңласа, Тукай турында йөзләгән тикшерүчеләрнең хезмәтләре дә кирәк булмас иде!" — ди. Тукай һәм Фәйзуллин. Никадәр бер-берсенә якын алар? Никадәр бер-берсеннән ерак? Ике арада остаз һәм шәкертлек мөнәсәбәте тоемланамы? Шагыйрьләрнең охшашлыгы, икатларының традициялелеге һәм яңалыгы турында яза башладыңмы, үз-үзең белән бәхәскә керәсең. Инанган фикереңә йөз дәлил китергәндә, шунда ук унлап каршы дәлил күңелеңә килә. Эзләнергә тотынсаң, саннары арта бара... Шунысы гына хак шикелле: чын шагыйрьләр каләм сырлаган бизәкләр төрлелеге белән бер-берсеннән никадәр ерак торса, милләт гамен аңлау, киләчәкне күзаллау, узган чорларны объектив бәяләү һәм каләм көче, табигый талант зурлыгы белән бер-берсенә шулкадәр якындыр. Буыннар арасындагы бәйләнешләр турында әдәби тәнкыйть тә, андагы фикерләрне гомумиләштергән, бер эзгә салган, баеткан әдәбият тарихы да күп язды. Теге яки бу каләм иясенең остазларын эзләү, нинди әдәби алымнар, кемнәрдән килгән сәнгати чаралар белән эш итүен барлау бүгенге галимнәр өчен дә хас. Теге яки бу бәйләнешләрне инкарь итүчеләр дә, раслап-яклап чыгучылар да асылда әдәбиятның өзлексез бер агым икәнлеген таный. Димәк, һәр шагыйрь нинди дә булса кепләр ярдәмендә үзеннән алда язган һәр каләм иясе белән билгеле бер дәрәкәдәге бәйләнештә. Киң кәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар башында ук новатор шагыйрь буларак танылса да, Равил Фәйзуллин шигъриятен дә татар әдәбияты, шул исәптән Тукай традицияләреннән читтә карап булмый. Аерым әсәр эчендә һәм тулы икатта эчтәлек байлыгына, идеялелеккә, фикер ассоциациясенә, аз сүздә күп мәгънә киткерүдә омтылыш Тукайга да, Равил Фәйзуллинга да хас. Поэзияне үсешкә китерерлек үзенчәлекле язу, кыю икат итеп, әсәрләре һәм шәхесләре тирәсендә төрле бәхәсләр тудыру, бөтенроссия мәйданында һәм аннан читтә дә танылу, ачык гражданлык позициясе, актив эшчәнлек, популярлык кебек сыйфатлар да аларны үзара охшата. Шунысын да әйтеп узыйк: каләм ияләренең һәркайсына актив икат итү чорында татар әдәбият белемендә игътибар зур була, әсәрләрен бәяләп, бихисап мәкаләләр басыла. Р.Фәйзуллин һәм алтмышынчы елларның башка яшь шагыйрьләре зур әдәби мәйданда тәүге сүзләрен әйткәндә, татар вакытлы матбугатында әдәбиятта Г.Тукай һәм М.Кәлил традицияләре хакында бәхәс чиктән тыш куера. "Социалистик Татарстан" газетасы моның өчен махсус рубрика да булдыра. Р.Фәйзуллин һәм классик шагыйрьләр, шул исәптән Тукай шигърияте арасында уртаклык һәм аерымлыклар турында уйланулар бүгенгәчә бара. Галимнәрнең күпчелеге гаять тә үзенчәлекле язуларына карамастан, ике икат арасында бәйләнешләр барлыгын, аларның әдәбиятыбызның чишмә башына ук барып тоташуын кире какмый. Тукайның да, Р.Фәйзуллинның да язганнарын чордашларының гомумән тормышка, дөньяга, тар тирәлектәге һәм киң мәйдандагы иктимагый-сәяси чынбарлыкка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый йөзен, эзләнүләрен, гамәлләрен ачу актуаль һәм кызыклы итә. Тукай шигърияте, гомумән алганда, гади халыкка ни дәрәкәдә якын һәм аңлаешлы булмасын, шактый өлеше интеллектуаль укучыга адреслана яисә аның әсәрләрен белемле, актив тормыш белән яшәгән милләттәшләре тагын да тирәнрәк аңлый, чор һәм тарих белән бәйләп, асмәгънәләр рәвешендә әйтелгән фикерләрен дә таба, икатны мотивлаштырган прототипларны, аларның эш-гамәлләрен билгели ала. Р.Фәйзуллин турында язганда, "нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы" дигән гыйбарәләр кулланалар, аларны шулай ук Тукай икатына карата да әйтеп булыр иде. Классигыбыз ХХ гасыр башы татар поэзиясен формалар белән баетуга зур көч куя, әмма ул традицион калыпларның үз мөмкинлекләрен эшкә кигә, яңа чор материалы белән үрә. Р.Фәйзуллинның әдәбияттагы уңышларын яңа формаларда яңа эчтәлек чагылдыру дип таныйлар, әмма бу очракта шигъриятебездә узган гасырга калыплашкан, популярлашкан, ныгыган калыплар турында сүз бармый. Дөрес, әлеге формаларның, шагыйрьнең язу алымнарының да бик борынгыдан килгән тамырлары бар. Икатының башлангыч чорында сөйләм интонациясенә, ирекле формаларга өстенлек бирсә дә, Р.Фәйзуллин каләме китмешенче еллардан әдәбиятыбызда сыналган, ныгыган, халык зәвыгына якын булган һәм Тукай кебек корифейлар татарның поэтик фикерләвенә яраклы тапкан поэтик формаларны куллануга таба борыла. Р.Фәйзуллинның "Паласны кем кагар?" (1980), "Якты моң" (1983), "Сәгать белән Сәгыйт" (1989), "Газиз китабы" (2004) исемле шигъри кыентыкларында чагылыш тапкан шигырьләре инде чын мәгънәсендә Тукайлардан килгән балалар әдәбияты традицияләрен алга таба үстерә. Р.Фәйзуллин "Балалар матбугаты һәм без" язмасында, "зур һәм бөек язучыларның икатлары һәрвакыт диярлек балалар дөньясыннан аерылгысыз", дигәндә, Тукайны да мисалга китерә. Ул шулай ук, остазларының берсе булган Тукай кебек, көндәлек матбугатта әдәбият-сәнгатьне, иктимагый-сәяси тормышны яктырткан әдәби-публицистик язмалар да бастыра, аларда Тукай, аның икаты, татар әдәбиятындагы урыны, һәр татар каләм иясенә тәэсире турында эссеуйланулар да яза. "Үлемсезлек символы (Ул — мөнбәр тәрәзәбез)" мәкаләсен шагыйрь "без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр /.../ халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен?" дигән сорау куеп башлый һәм "аның икат чоры гакәеп дәвергә — халкыбызның гасыр башындагы олуг күтәрелеш-ренессанс чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы ул. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи биеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар — Тукайны бөек итеп танып, аны киләчәккә илттеләр. Ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Тукай үзе, гакәеп икаты, XX йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул", — дип кавап бирә. 1968 елны язган "Бердәнбер юл түгел тормышта" шигырендә исә Тукай исемен халык өчен яшәгән, үлгән һәм шуның белән мәңгелеккә күңелендә калган Кәрим, Кутуй, Кәлилләр янәшәсендә атый. "...Булдым һич тә онытылмас кеше"дә Р.Фәйзуллин әдәбияттагы хәрәкәтне "Тукайга кадәргесе, Тукайдан соңгы чордагысы" дип әйтүгә игътибар итә, димәк, Тукай — үлчәм биеклеге, берәмлеге, иктимагый тормышта һәм әдәби хәрәкәттә "маяк шәхес". Бу язмада Тукайга кагылышлы күп фикерләр чагылыш таба, автор бигрәк тә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарылган эшләргә тәфсилле туктала. Ул үзе дә Тукайны популярлаштыруга, бигрәк тә Тукай фәнен үстерүгә зур өлеш кертә, укучыга әледән-әле шагыйрь образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы хакында фикерләр ирештерүнең юлларын таба ("Горурлыгыбыз", "Әле без һаман да замандаш", "Ихтирам тудыра"). Мәсәлән, аның "Бар шундый бер Батулла" исемле киң яссылыктагы язмасы Тукай хакындагы "Сират күпере" спектакленә театраль рецензия рәвешендә башланып китә. Ул кайбер әңгәмәләрендә ("Аңлаешлы" һәм "аңлаешсыз" шигырьләр, яки поэзиянең гражданлык йөзе"), каләмдәшләре хакында язмаларда ("Салмак уйлы хәким шагыйрь", "Тукайлар, Бабичлар юлыннан", "Нечкә хисле, батыр йөрәкле", "Заманга иш икат"), шигърияткә күзәтүләрендә ("Үр артында яңа үрләр") Тукай, аның язу стиле, традицияләре, әсәрләрен тәркемә итү, икатны бәяләү һәм башка проблемаларга туктала. Публицист Равил Фәйзуллин әдәбият-сәнгатькә кагылышлы язмаларында Тукай фикерләренә еш таяна. Әйтик, сүз сәнгатебезнең язмышын кайгырткан "Китап гасыры китәрме?" мәкаләсендә Тукайның түбәндәге сүзләрен искә төшереп уза: "Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да алмады (...), алар сәламәт әле, алар яңгырый әле". Шигърияте, публицистикасы никадәр зур, тематик бай булмасын, Р.Фәйзуллин Тукайга табынудан, аны татар шигъриятенең биеклеге дип танудан туктамый, әле бик күпләр икатын татар традицияләреннән бер читтә кала дип санаганда да, үзенең остазлары арасында Кол Галине, Акмулланы, Кандалыйны, Тукайны һәм башкаларны атый, димәк, шагыйрь үзен классикларыбызның варисы саный ("Верю в силу слова"). Шул ук вакытта Р.Фәйзуллинда Тукай белән шигъри телдә аңлашулар, интертекстуаль диалоглар бик аз ("Әни ишетми калган кыр", "Сәйдәш" (15 бүлекчә. Сискәнү) һ.б.), булганнары исә ике шагыйрь икаты арасында тыгыз бәйләнешне күрсәтеп тора. Р.Фәйзуллин, Тукайга ничек килүен дә күрсәткәндәй, дүртьюллыкларының берсендә: "Йолдыз, Кояшларны күрми торып, / Ничек белмәк кирәк бу Айны! / Мин Пушкинның торган кирен күреп, / Бөеклеген тойдым Тукайның", - дип яза. Р.Фәйзуллинның киңкатлам укучыга Тукай турында иң билгеле әсәрләре — "Яздан аерып булмый Тукайны" һәм "Тукайларны уйлап" шигырьләре. Ул аларда шагыйрь язмышы, аның физик үлеме һәм рухи мәңгелеге, моның шарт-сәбәпләре, талантларны кадерләү кирәклеге, халык өчен яшәгән зур шәхесләр, бу очракта Тукай алдында баш ия. Апрель — туган тел, шигърият, Тукайлы булу бәйрәме, кайчан да бер гаделлек киңәчәгенә ышанулар, өметләр яңарган ай. Халкыбызның бу көннәрдәге хисләре турында "Яздан аерып булмый Тукайны" әсәрендә шагыйрь болай ди: "Апрель. / Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр, / Яшәрүләр биргән бу айны? / Яздан, гаделлектән, киләчәктән / Мөмкин түгел аеру Тукайны!" Р.Фәйзуллин "Шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен 1978 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Минемчә, бу — әдәби кәмәгатьчелекнең ике шагыйрь арасында сизелерлек кепләр барлыгын тануы да. Равил Фәйзуллин исемен телгә алганда, никадәрле генә киңкырлы эшчәнлек алып бармасын, күз алдына, беренче чиратта, проблеманы төптән алып чишкән публицист та, парламентлардан торып чыгыш ясаган кәмәгать эшлеклесе дә килми, сүзен киләчәк гасырларгача уйдырып әйткән шагыйрь торып баса. Тукайны да иң тәүдә Шагыйрь буларак олылыклыйбыз. Чын шагыйрьләр белән һәрвакыт шулай. Алар барлык жанрларга бердәй хезмәт итәргә мөмкин, әмма халык күңеленә Шагыйрь образы ныграк урнаша, якынрак була. Шуңа булса кирәк, кайвакыт прозаик, журналист, драматург буларак югары мәртәбәгә ирешкәннәр дә үзен шигырь мәйданында да танытырга тырыша, кайвакыт хаксызрак рәвештә дә шагыйрьлек даны даулый. Моның икенче бер сәбәбе дә бар. Алдагы гасырларда бигрәк тә Көнчыгышта, беренче чиратта, шагыйрь олылыкланды, шагыйрь югары чөелде, чын мәгънәсендә сүз сәнгатенең такы булган шигърият алдында баш иелде. Шагыйрьләргә булган бүгенге мөнәсәбәт шанлы шигъриятебезгә булган мөнәсәбәтнең кайтавазы кебегрәк тә. Татар әдәбияты турында сүз алып барганда, аның чишмә башында шагыйрь Кол Гали торуын да онытмаска кирәк. Алдагы чорлардан яңа бер талантны "казып чыгарсалар да", ул, һичшиксез, шагыйрь булыр иде. Шагыйрьләргә түбәнчелекле мөнәсәбәт Кандалый, Акмулла, Тукай, Такташ кебекләрнең дә халыкка кылган игелекле хезмәте белән булдырыла. Без Шагыйрьгә мөнәсәбәтне шулар рухына, гомумән, Сүзгә мөнәсәбәт кебегрәк тә кабул итәргә күнеккән. Бу аңлашыла да, һәр яңа чор тудырган талантның элгәреләр белән бәйләнеше бар, чөнки ул өзелмәс чылбырның чираттагы бер буыны булып тора. Ул чылбырда асылташлар да, гадирәк төймәләр дә юк түгелдер. Нәкъ дисбедәге кебек... Тукайлар кемелдәп торган шигъри дисбедә Равил Фәйзуллин исемле якутташ та бар. Рифә РАХМАН МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ САБИР ӨМЕТБАЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ МИНЗӘЛӘ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНА 80 ЕЛ Булды микән, димен, безнең яшьлек, Күккә-болытларга карасам... Болытлар да ул чак кызгылт-кара иде... Кайсыннандыр тамса күз яше, Янәшәсе койды кара кан. Эшләп узганлыгын уйлап яшьлегемнең Горурланам кайчак, эзем танып, Узган юлларыма карасам. Әлеге шигъри юлларның авторы бармы, булса — кем ул, шигырь дип язганмы, купшы сүзләр тезмәсе генәме бу — аларны кайда укыганымны да, ишеткәнемне дә хәтерләмим — әллә күңелемдә генә яңгырыйлармы — тәгаен әйтә алмыйм. Әмма узган гомерем турында уйланып утырганда: "Булдымы икән безнең яшьлек?" — дигән сорау куела да, яшәгән елларымнан, узган юлларымнан кавап эзли башлыйм. "Картлыгы килгәннең яшьлеге булу табигый", — дип, үз-үземне тынычландырам да кулыма каләм алам, алдыма ак кәгазь салам. Әйе, безнең дә яшьлегебез булды. Үлем, кан коюларны, хәбәрсез югалуларны күп ишетүдән кайнар күз яшьләре коеп кына узмады ул. Без, Ватан сугышы чоры балаларына, кайгы-хәсрәтне, михнәт-газапларны, өлкәннәр белән уртаклашып, авыр кичерсәк тә, башка дөньялар барлыгын хәтерләткән мизгелләр дә, бәхетле яшәү булачагына өмет уянган чаклар да була иде. Бигрәк тә авылыбызга спектакльләр белән чын театрлар килгәндә. Минзәлә театры килү — авыл халкы өчен олы бәйрәм булыр иде. 18 яшендә Киевне коткару сугышында һәлак булган абыем 1942 елда (17 яшендә) күпмедер вакыт (2-3 ай чамасыдыр) Илеш-Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында эшләп алган. (Артистлары фронтка алынгач, ир затлар китмәгән сәбәптәндер.) Нинди рольләр башкаруын да, нәрсәләр эшләвен дә әнкәй үзе күреп белми иде. (Фаразлавы буенча, баянчы вазифаларын башкарган булуы ихтимал.) Әмма, мәрхүм абый турында сүз чыкканда (чыкмаса — чыгарып): "Һәр эшкә оста абыегыз кебек", — дип аны зурлап, изгеләштереп сөйләр иде. Сүзем абыйның "артистлыгы" турында түгел, ә безнең йортның театрлар килгәндә кунакханәгә әверелүе хакында. Авылыбызга нинди генә концерт бригадасы яисә драма коллективы килмәсен — алар әнкәбез өчен абыйның иптәшләре — артистлар иде. Елның кай вакыты, нинди генә көн булмасын — артистлар өчен безнең ишек ачык, булганы белән табын әзер. Әгәр клуб мөдире онытыпмы, башка берәр сәбәптәнме, фатирга безгә кермәсәләр, әнкәй аларны үзе барып алыр, килмәсәләр, сый әзерләп, чәйгә чакырыр иде. Әлбәттә, әнкәйнең бу йомшаклыгы безгә спектакль-концертны бушлай карату мөмкинлеге өчен генә түгел, ә мәрхүм артист улының эшен дәвам итүчеләргә хөрмәте зур булганнан. (Ирле-хатынлы бер "театр" бригадасының, әнкәйнең шундый йомшаклыгыннан файдаланып, кышкы салкында 10 көн кунак булып ятуы истә.) Минзәлә театры килеп, чын артистлар белән очрашуымны үзем дә яхшы хәтерлим. Урак өсте иде. 1946 елның августы булгандыр. Әткәй белән мин сыерыбызны кигеп, печәнгә киткән идек. Кайтуыбызга артистлар безгә "фатир төшкән". Кич белән Мольерның "Ирексездән табиб" әсәре буенча спектакль буласы икән. Миңа 11 яшь кенә булганлыктан, "Мольер" сүзен дә, "табиб" сүзен дә аңламыйм, әнкәйдән сорыйм. Нәрсәне аңлатуын малайлардан алда беләсе килә. Әнкәйнең кавабы хәтердә: — Табиб дигәне — врач булса, ирексездән дигәне төрмәдер инде, ә менә "мольер" дигәне берәр чир-сырхау түгелме икән? Чирсез кирдә врач булмас бит? ...Авыл кирендә спектакльләр сәгатькә карап түгел, көтү кайтып, хукалыкта эшләр тәмамлануга, халык кыелуга, колхоз рәисе кайчан килүгә карап башлана. Клубка артистлар бер сәгатькә алданрак барасы булгач, әнкәй кичке ашка иртәрәк чакырды: — Артист апайларыгыз мәшкә куырды. Бәрәңгене шуңа кушып ашагыз да чәйне бәрәңге төрмәсе белән эчәрсез, — диде. — Мәшкә түгел — гөмбә, гөмбәнең дә иң шәбе — ак гөмбә, бәрәңге төрмәсе түгел, ә бәрәңге бөккәне, — дип әнкәйне төзәтте тышта яшеренеп тәмәке тарткан апай. — Бездә аны кыйган да, ашаган да кеше юк, Хәдичә... Сездән соң гына кыя башламасалар... (Хәдичә апаны беренче күрүем.) Ә төрмәне бөккән диючегә кушылмыйм. Аның бәрәңгесе бөгелми бит, камыры бөгелеп, бәрәңгесе шуңа төрелә. Шулай булгач, төрмә дөрес була... Уенын-чынын берләштереп, ашагач-эчкәч, артистлар — клубка, ә мин яңа ризыклар, яңа сүзләр белүем белән мактанырга күрше малайларга юнәләм. Барып керсәм, алардагы артист абый балык чистартып утыра. Гел бер иш зурлыктагы кызыл канатлар! — Менә бу кара малай, Базы елгасында балык юк, дип алдамакчы булган иде дә, мин аңа ышанмадым. Томалап пешерергә ике кило булыр бит? — диде миңа карап бу артист абый. Ә мин, аның соравына кавап бирү урынына, үзем сорадым: — Каян эләктеләр болар? — Судан! — Кайсы судан? — Юеш, сыек судан. — Күпер астындамы андый су? — Балыкчыдан да, сунарчыдан да: "Уңышың кайдан?" — дип сорамыйлар, энем. Алар дөресен әйтмәячәк. Ә мин әйтәм. Чөнки без иртәгә Базытамакка күчеп китәбез. Балыкка дип әллә кая барып йөрмәгез, тегермәнегезнең бурасы свайлар өстенә салынган — бура астына идән ярыгыннан "порх оны" коела, шуңа балык ияләшә. Көтү белән барып өркетмәгез, анда балыкның төрлесе. "Гөмбә", "бөккән", "порх оны" кебек яңа сүзләр генә түгел, яңа дөнья ачтылар безгә ул кич Минзәлә театры артистлары. Хисләр муллыгыннан спектакльнең эчтәлеген аңлар хәлдә түгел идек без — авыл малайлары. Киемнәре дә, чәчләре дә без көндез, яктыда күргәнчә, ягъни кешеләрчә түгел, исемнәре дә, сөйләшүләре дә... башка. ...Икенче көнне, үгез киккән арбаларга төяп, Базытамакка илткәндә, барлык артистларның игътибары арбада ятып барган бабайда булды: аның тавышы таныш та кебек, ә кыяфәте... коточкыч шешенке... (Соңыннан аңлашылганча, ул балыкчы Мөхит Кичубаев исемле артист булып чыкты.) Клубка барганда, аны Мәсәбих абыйларның умарта корты сарып, тәненең ачык урыннарын корт чаккан, бакча артындагы күлгә чумып кына үлемнән калган. Шулай да, муеныннан, битеннән 28 корт угы табылу аның кыяфәтен танымаслык үзгәрткән. Сүзләре шешне кайтару өчен нинди дару эчү тиешлек турында, спектакльне өзмәү турында барды. Кемдер берсе: "Париксыз гына уйнарсың, юкка борчылма!" — дигәч, икенче берсе: "Баш сызлый дип — парик, тән шеште дип кием кими уйнасак, Мольердан ни кала?" — диде. (Болары Гомәр Калинин белән Мөхәррәм Зәйнуллин дигән артистлар булганлыгын үзем шул артистлар белән эшли башлагач кына белдем.) Әлеге мөхтәрәм артистларны искә алганда, алар алып килеп авыл халкына күрсәткән спектакльләрне искә төшереп, әле хәзер дә сүзсез калам һәм рәхмәт белән баш иям. Ә.Фәйзинең "Акчарлаклар" спектакленнән бер күренеш. 1946 ел. 1946 елдан 1956 елга кадәрле арада авылыбызга килеп куелган спектакльләр Минзәлә театрының батырлыгы, артистларының фидакарьлеге турында сөйли: "Васса Железнова", "Аршин мал алан", "Өйләнү", "Гаепсездән гаеплеләр", "Йөз миллионга елмаю", "Мәкер һәм мәхәббәт", "Фамилияләрен әйтмичә", "Сәвил", "Бирнәсез кыз" — болары башка телләрдән тәркемә ителгән әсәрләр буенча куелган спектакльләр генә; арада татар язучыларының пьесалары буенча куелган спектакльләр күпме! Шул спектакльләр, аларда уйнаган артистлар йогынтысында бездә — авыл малайларында театр сәнгатенә мәхәббәт уянгандыр дип әйтәбез икән, бу ихластан. ...Минзәлә театры турында хатирәмне язарга алынуым театрның моңа кадәр, миңа кадәр язылган тарихын тулыландыру максатында түгел. Дания Гыймранованың китабында театрның оешу, китлегү, сугыш һәм сугыштан соңгы тернәкләнү чорлары да, шул чакларда театрда икат итеп, куелмас эз калдырганнарга кагылышлы истәлек материаллары да, мөмкин кадәр тулы язылганлыктан, хәтер сандыгымда сакланган кайбер артистлар шәхесенә кагылышлы аерым эпизодларга гына тукталырмын. Үземә ярдәмгә, мин тукталган шәхесләрне күреп белгән, әле бүген дә аларны сагынып искә алучыларның язганнарына да мөрәкәгать итәрмен. Аннары бер кызыклы фактның бу язмама каләм алырга этәрүен әйтеп узу артык булмас. Минзәлә театрын оештыру әмеренә 1935 елның 15 июлендә кул куела. Бу — театрның туган көне. Минем дә туган көнем 1935 елның 15 июле. Без — яшьтәшләр. Бу исә мине театрга якынайта да, бурычлы да итә. ...Минзәлә театрында эшләү чорым бүген мизгел генә булып тоелса да (сигез ай), анда күргән-белгәннәрем, алган тормыш сабакларым икади эш белән узган озын-озак гомерем юлында гыйбрәт, чагыштыру маяклары булдылар. ...Сәнгать кешеләре, аерым алганда, артистлар турында, аларның теге яки бу спектакльдә рольне ничек башкаруы хакында, ягъни артистның һөнәри камиллегенә бәһа мөһере баскан мәкаләләр күп языла. Алар, кагыйдә буларак, бер калыпта сугыла, "балчыгы" гына үзгә була. Артист урынына рольне машина яки робот башкарса да, шундый ук "кирпечләр" сугылыр иде, ягъни, мәкаләләренең эчтәлеге "ошады"-"ошамады"га кайтып калыр иде. Икат әһеленең шәхси сыйфатларына кагылмыйча, аның һөнәри башкару осталыгына гына игътибар һәм бәһа бирү тенденциясе бездә киң таралган алым. Кеше һөнәр иясе генә түгел бит, иң элек ул — шәхес! Шәхес булган кеше өчен язмышындагы теләсә нинди очракта да кешелеген югалтмау мөһим... Һөнәри осталык күз-колакка тиз чалына. Күп халыкларны үз сәнгате белән яулап алган талантлары аша беләбез. Алар — кыр, бию осталары, рәссамнар, музыкантлар һәм башка төр һөнәр ияләре. Алар — данлыклылар, дәрәкәлеләр, исемлеләр... Ә нинди кешеләр? Белмибез. Кеше буларак, әйтик, ир кеше — ирлек бурычларын үтәгәнме ул? Үтәмәсә, нигә үтәмәгән? Пүчтәк сорау түгел бу. Әллә шул кырлавын яисә биюен генә белгәнме? Осталык — яшәүгә кайлашуның бер төре генә ул. Ир икән, ул осталыгына өстәп, хатын алырга, нәселен калдырырга, өй салырга, агач утыртырга, ягъни, кешенең иң табигый бурычларын үтәп кенә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә тиеш. Ярый, әйдә, өй генә түгел — сарайлар салдырсын, агач кына түгел — урман утыртсын, утраулар калдырсын, ди. Нәселе калмаса, ул ир — ир түгел, сабын куыгыдай кабартылган, ниндидер һөнәргә өйрәтелгән канлы машина гына булып чыга түгелме? Хатыннарның — хатыннар белән, ирләрнең ирләргә өйләнеп, "зәңгәрләнеп", кенес алыштырып яшәүләре — кешелекнең бозыклыгы. Бозыкны үрчетмиләр. Нәкескә басмыйлар, ә күмәләр. Кешеләрне дә күмәләр. Данга, чәчәкләргә, дәрәкәгә. Болар — кешенең кешегә һөнәр иясе дип кенә каравыннан. Дөньяны һәлакәттән матурлык коткарыр, дисәләр дә, даһи шәхесләр тудырган сәнгать әсәрләре генә дөньяны матурлый һәм озын гомерле итә. Озын гомерле кайбер сәнгать әсәрләре сокландырса да, күп чакта бәхәсләр тудыра, кайберләре шиккә дә сала... Чөнки аның икатчысы, оста булса да, кешелеге шикле. Язачагым, шиксез, чын кешеләр белән очрашуларым турында. ...Урта мәктәпне медальгә тәмамлап та, медале миңа тәтемәү сәбәпле, институтка керә алмый калганлыктан, елны бушка уздырмас өчен район агитбригадасында гармунчы-артист булып йөргәндә, Актаныш районының Аеш авылында Минзәлә колхоз-совхоз театры артистлары тарафыннан А.Островскийның "Бирнәсез кыз" әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәген белеп алдым... Язмыш бүләге ич бу! ...Безнең бригада ул кич Аештан 10 чакрымнар ераклыктагы Ябалак — Илеш авылы клубында чыгыш ясарга тиеш иде. Нишләргә? Ничек-ничек итәргә? Әгәр мин "Бирнәсез кыз"ны карарга китсәм, үз төркемемә хыянәт итеп, "бирнәсез калам", китмичә, концертта катнашырга калсам, хыялларыма, сугышта үлгән артист абыем васыятьләренә, ниятләремә хыянәт итәм... ...Ике хыянәттән беренчесен сайладым — "Бирнәсез кыз"га китәргә булдым. ...1955 елның соңгы аеның соңгы атнасы. Алла каргаган буранлы салкын көннәр. (Мондый көннәрне безнең әнкәй "урыс өеннән дә чыкмаслык", дия иде.) Аеш авылына кәяү барырлык түгел. Чит колхоздан ат сорап алырлык "рәтем" дә, абруем да юк. Без концерт куясы клубның мөдире булып эшләүче авылдаш яшьтәшем Радик Сәгадиев (СССРда беренче булып йөрәгенә ясалма клапан куйдырган кеше) ярдәмгә килде: бер "ярты" исәбенә конюхтан ат киктерүгә иреште. Шулай итеп, минем өчен Радик та авыл клубы тамашачыларына хыянәт итте: концерт буласы кичне клубны (постын!) ташлап китте. Соңыннан, Мәскәү шифаханәсендә очрашкач, әйтте: шуннан соң аны эшеннән чыгарганнар. Ясалма клапан белән сигез ел яшәде.) "Тәвәккәл — таш ярган", — диләр. "Ярабыз", болай булгач, барабыз! Аешка китәр алдыннан фатирга бергә төшеп йөргән иптәшкә кая һәм нигә китүемне әйтергә көч табуымны батырлыгымнан санамыйм: программаны үзгәртеп төзергә вакыт китәрлек иде. Спектакльгә өлгерә алырбызмы? Атны кусак та, кумасак та, тизлеген арттыра алмый: юлны буран күмдергән, киле дә безгә каршы исә. ...Сөн елгасына киткәндә, караңгы да төште; боз өстендә юл югалып, ат хәтеренә генә ышанырга калды... ...Күпме барганбыздыр — алда авыл утлары кемелдәде. "Өлгерәбез!" дип сөенештек. Тик иртәрәк шатланганбыз — утлар Аешныкы түгел, ә Кәзкәй авылыныкы булып чыкты. Радикның бу якларда йөргәне юк икән, юлларны да күреп белми. (Атның Кәзкәй аша Актанышка барганы булган.) ...Безгә тагы 10 чакрымнар кире якка көрт ерырга кирәк булды... "Бирнәсез кыз" яртысына якынлашканда, Аеш клубына аяк бастык. Ишек төбендә — контроль (соңыннан дустыма әйләнәчәк рәссам Кәшфи Камалетдинов) "тәнәфестә керерсез" дип бик текә торса да, нигә килүебезне әйткәч, үз яныннан узмый гына карарга рөхсәт итте. Без бәхетле идек. ...Спектакльдән соң миңа инде күптән фатирына кайтып яткан администратор Рәкыйп Шәймөхәммәтовны күрергә һәм Минзәлә театрына эшкә алыну-алынмауны хәл итәргә кирәк иде. Мәсьәләне ничек чишү нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Ул чакларда кесә телефоннары юклыкны хәтерләгән кеше күз алдына китерер — Рәкыйп абый әйтүеннән шул аңлашылды: базага кайтып, Сабир Өметбаевка күренмичә, мәсьәләне чишелгәнгә санап булмый икән... — Ниятең ныклы икән, бер атнадан Минзәләдә булабыз. Квартплатасыз, суточныйсыз, зарплатасыз да эшләргә риза булсаң, иярәсең, — диде ул. - Ни эшләргә тиеш булам соң мин? - Нинди эш килеп чыга — шуны... - Сәхнәдәме? - Безнең бар эшебез сәхнәдә, энем! Сәхнәдә эшлисе булгач, ризалашмый кая барыйм? ...Шул Аеш төненнән соң минем өчен макаралы яңа тормыш башланды. Кинәт кенә, хыялыма ирешеп, Минзәлә "артисты" булгач, Аештан соң күрше Илеш районының Исәнбай авылында беренче тукталыш. Аннары район үзәге Югары Яркәйдә, Күктау, Исәммәт авылларында иде. Узган атнада гына шушы авылларда "артистлыгымны" күрсәтеп киткән рядовой солдат кинәт генерал булгандай кабул иттеләр мине. Ишек төбендә "Бирнәсез кыз"га килүчеләрнең билетларын ертып торуымны генерал булуга тиңләүчеләр кемнәр һәм күпме булгандыр, чынбарлыкта солдат булыр өчен дә әле миңа күп тоз ашарга кирәклекне үзем дә күз алдыма китермәгәнмен. Хәерле булсын... кирегә юл ябык. ...Колхозларда күпмедер күләмдә шикәр комы бирә башлаганнар иде. Миңа өлеш тиеш булмаса да, бүлгәндә исемлеккә кертеп, өлеш чыгаралар. Сатуда юк нәрсәне табуны администратор Рәкыйп абый Шәймөхәммәтов үзенең зур киңүенә тиңли иде. Тиңләсен! Шикәрен генә тапсын! Безнең өчен ипине шикәр комына манып чәй эчү — "швед өстәле" иде. ...Башкортстаннан Актаныш районы Байсар авылына күченү өчен олаулар көтәбез. Безне илтергә тиешлеләре әйтелгән вакытка түгел, буран туктагач кына килделәр. Исәммәт белән Байсар арасы 20 чакрым булыр. Ничә олау килергә тиеш булып, ничәсе килүен әйтә алмыйм, әмма безгә әйберләрне генә чанага салып, үзебез кәяү барырга, диделәр. "Үзебез" дигән сүз яшьләргә генә кагыла булып чыкты. Кыймылдадык. Тау төшкәндә чана артына басарга рөхсәт итәләр... Ә урманда, юлсыз араларда... тәпи-тәпи... ...Театр дөньясында һич кенә дә гафу ителмәс очракларның иң кәттәсе — билгеләнгән спектакльнең өзелүе. Андый "ЧП"лар сирәк булса да, булгалый икән. Әмма театр аркасында түгел, күбрәк транспортка бәйле рәвештә. "Быел исә, ни хикмәттер, погода хыянәт итә, явым-төшем күп. Көне-төне кар ява. "Кемдер Аллага тел тидергәндер", — дип фаразлый "атеист" артистлар, атлар артыннан атлый-атлый. ...Байсарга авыл өйләрендә утлар сүнгәч кенә барып кителде, спектакль куелмады, план янды, без "сүндек", барыбыз бергә салкын клуб сәхнәсендә кунасыбызны әйттеләр. Театрларда кабул ителгән тәртип шундый: гастроль бригадалары ирле-хатынлы гаиләләрдән төзелә. Минзәлә театрының иң абруйлы артисткасы Хәдичә апа Сәлимова — театрның баш режиссёры Сабир ага Өметбаевның хатыны. Ә режиссёрлар, кагыйдә буларак, гастрольләргә чыкмый, базада икенче бригада белән яңа спектакль әзерләп кала. ...Шунлыктан күп чакта Хәдичә апа фатирга ялгызы гына төшә. Әбүәп АвзаловБәхия Вәлиева, Мөхәррәм Зәйнуллин-Нәзифә Гайнетдинова, Мөхит КичүбаевРабига Шакирова, Шамил Сабиров-Мәбрурә Рәхмәтуллина, Габдулла ШәрифкановНурия Гыйззәтуллина — аерылмас парлар. Бу исемлекне яшьрәк парлар белән дә дәвам итәргә булыр иде. Кыскасы, берсе артист булса — икенчесе башка һөнәр иясе булганнар да, театр арбасына кигелеп, йөкне бергә тарта — сәнгатькә хезмәт итәләр. (Әйтик, Рәкыйп абыйның хатыны артистка Киһан Сәлимова булса, Гомәр Калининның хатыны администратор, Әнвәр Фәсхетдиновның кәмәгате медицина хезмәткәре һ.б.) Андый гаиләләр бүгенге театрларда да бар һәм бу парлар һәр театрның нигез ниргәләреннән санала. Югарыда китерелгән парлылар исемлеген язуымның сәбәбе — Байсар клубында куначагыбыз хәл ителгәч, 48 яшьлек Хәдичә апаның: "Әхтәм дигән егетегез минем аркамны кылытып ятса гына клубта кунарга риза", — дип сөрән салуы исемә төшүдән. Аяз көнне күк күкрәдемени!!! Барысы да мине үгетли, "Ризалаш, Хәдичә апа папируз гына тарта, сиңа да "Беломорканал" тарттырыр", — диләр. Көләләрме, шаярталармы, чынлыйлармы — белмим. Аптырыйм, аңламыйм, үртәләм, хурланам, кызарам, бүртенәм, әмма дәшмим. "Дәшмәү — ризалык билгесе", — ди Әнвәр Фәсхетдинов. Нәсимә апа Киһаншинаның "сыңары" Киһангир ага Киһаншин, кабыныркабынмас учакка "кәрәчин" сибеп, сүзне икенчегә бормакчы: — Хәчтәй, сезнең арканы кылытырга лаек егет түгел ул; труппага кушылуын юдырмавы сәбәпле, бураннар туктамый, спектаклебез өзелеп, юлыбыз уңмый башлады... Әүвәл өзекне ялгасын, шуннан соң карарбыз... кемнең аркасына нәрсә китмәвен!.. ...Тәмам буталдым: нинди өзекне, ничек ялгарга?... Шул сорауларга кавап таба алмый, чи утын тутырылган калай мичне кабызырга маташам: башымны күтәреп карарга хурланам да, куркам да. Бермәл учагым янып киткәч, әкәткә акча биреп торучы булса, "өзек ялгау" кинаясен гамәлгә ашырырга ризалыгымны белдерергә дип башымны күтәрсәм, барысы да урын хәстәрләп ятканнар, кемгә генә дәшсәм дә, уятуым өчен гафу үтенергә кирәк булачак кебек тоелды. ...Яшьлекнең иң авыр үтәлүче гамәле, мөгаен, хатаңны танып, гафу үтенә алмаудыр. Аннары уеннан — чынны, чыннан уенны аермау. Минзәләлеләргә кушылган беренче көннәремдә уеннан чынны аера белмәүдән "интегүләрем" хәтердә. Байсардан Пучыга күченгәндә дә, Пучыдан Аюга күчкәндә дә (тракторыбыз ватылып), Матвеевка дигән рус авылында кунарга мәкбүр булуыбызда да мине "гаепләделәр". Янәсе, әүлия кебек апайның аркасын кылытудан баш тарткан, шуның "кәсәфәтен" күрәбез икән... Минзәләгә 31 декабрь төнендә кайтып киттек. "База" дигәннәре Башкарма комитет урнашкан бинаның аскы катындагы бер бүлмә икән. Фанердан бүленгән почмакта дирекциясе. Декорацияләрне бушатуга, барысы да өйләренә чапты. Сабир абыйны көтеп, Хәдичә апа гына калды. - Син ни көтәсең, улым? — ди бу миңа. - Минем барыр урыным юк. Шушында кунам да иртәгә фатир эзләрмен. - Монда кундырмаячаклар сине. Үзебезгә алып кайтам. Сабир абыең килсен дә... бергә кайтырбыз. ...Кәшфи Камалетдинов, рәссам буларак, атып-сатып кына ташлаган декорация детальләрен, реквизит-бутафория нәрсәләрен урнаштырып, кыйнаштырып тоткарланган иде — Хәдичә апа аны чакырып китерде дә: - Кәшфи, менә бу малайны урнаштырырга кирәк бит, парин... Үземә алып кайтырмын дигән идем дә, Сабир абыең һаман килми... Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен... Син, бар, илт юньлерәк танышыңа, шәһәр үзеңнеке, тыңларлар. "Бер кичкә — кер мичкә!" диләр. ...Кәшфи мине үзләренә алып кайтты, анда пилмән белән сыйладылар. Мунча кертеп, каз мамыклы түшәк кәйгән урында йоклаттылар. Икенче көнне, ягъни яңа 1956 елның 1 гыйнварында мин талонга икмәк сатыла торган "Хлебный магазин" янәшәсендәге фатирга урнаштым. Кәримовларга. ...Минзәләгә килеп урнашкач та күргән-белгәннәрем күктән киргә төшереп күзләремне ачса да, күңелемне төшереп, дәртемне сүндерә алмады. Үземне белә башлаганнан алып, Минзәлә театрының авылыбызга килеп куйган барлык спектакльләрен карап барган, һәр артисткасын фәрештәгә, ир артистларын пәйгамбәрләргә тиңләгән авыл малаеның "Исполком подвалында" (базада) ишеткәннәре фәрештә-пәйгамбәрләрнең дә шатлана, кайгыра, мактана, хурлана, әрләшә, елый, көлә торган кир кешеләре икәнен күрсәтте. Аларга да акча китми икән, ашау-эчү кирәк икән. Итек-читекләрен яңарту, торыр урыннарын ремонтлау кирәк икән... Барысы да гап-гади кеше омтылышлары, кеше уйлары, кеше теләкләре, кеше өметләре... Шушы гап-гади кешеләр Гольдони, Шиллер, Мольер, Островский, Гоголь, Камал, Тинчурин, Әминов, Каффарлы персонажларына әверелеп, авыл халкына могкизалар күрсәтә, кайгы-хәсрәтләрен оныттыралар, бәхетле мизгелләр бүләк итәләр икән. Театрның эченнән карап аны аңлау — артист хезмәтенең үтә дә каваплы икат булуына инануда һәм профессиямне сайлауда бик кирәкле шәй булгандыр дип уйлыйм. Исемнәре аталган кемне генә алсак та, алар — биографияле, тарихлы кешеләр. Заман үлчәвенә салып караганда, алар, бәлкем, герой да түгелләрдер. Ләкин һәркайсы — кеше булуына тап төшермичә бу дөньядан ак йөз белән киткән олы шәхесләр. Шәрифканов Габдулла, Зәйнуллин Мөхәррәм, Гыйззәтуллина Нурия, Калинин Гомәр, Кичубаев Мөхит, Шакирова Рабига, Яһудин Нур, Гайнетдинова Нәзифә, Сәлимова Киһан, Авзалов Әбүәп, Вәлиева Бәһия, Фәсхетдинов Әнвәр, Нигъмәтканова Мөнәвәрә (исән-сау), Киһаншина Нәсимә (исән-сау), Киһаншин Киһангир, Киһаншин Әхмәдиша, Киһаншина Роза, Вәлиев Рәшит, Мәрдеханов Рәшит, Рәхмәтуллина Мәбрурә, Сабиров Шамил, Гарифуллина Мөслимә (исән-сау), Камалетдинов Кәшфи — һәркайсының язмышы аерым китаплык вакыйгаларга бай. Аларның һәркайсы турында мавыгып укырлык әсәрләр язарга булыр иде. ...Әмма бу язмада Минзәлә театрының Атасы һәм Анасы дип аталырга лаек, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Сабир Өметбаевка, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәдичә Сәлимовага, ягъни театрга нигез салучыларга һәм аларның кайбер юлдашлары белән эстафета калдырган яшь буын артистларыннан Анатолий Богатырёвка тукталырбыз. Хәдичә апа Сәлимова... Ул — Свердловск өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә туып-үскән, шунда педагогия техникумында мөгаллимә һөнәрен үзләштергән; белгечлеге буенча дүрт ел эшләгәч, "театр кене" кагылып, Казанга килгән; тагын дүрт ел театр техникумында укып, Академия театры труппасына алынган "фанатичка". Нәфига Арапова, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Такдарова, Шакир Шамильский, Кәрим Тинчуриннарның һәркайсына үз булып, ияләшеп беткәч кенә, Минзәлә колхоз-совхоз театрын оештырырга ире Сабир Өметбаев белән Чистайга китә ул. Батырлык димәсәк тә, шуңа тиң адым бу. Миңа Хәдичә апа катнашкан спектакльләрдән "Гаепсездән гаеплеләр"дә Кручининаны, "Бирнәсез кыз"да Огудалованы, "Васса Железнова"да Вассаны, "Мәкер һәм мәхәббәт"тә Леди Микфордны, "Балан куаклыгы"нда Ковшикны, "Язылмаган законнар"да Майлыбикә образларын авыл сәхнәсендә күрү насыйп булды. (Әлбәттә, күбесен малай чакта. Ә үзем режиссёр булгач, "Кара бүре"дән өзекне исә кино тасмасына төшердек. Ул телевидение фондында саклана.) Кем турында гына фикер йөртсәк тә, аның эшләреннән тыш үзеңә мөнәсәбәтеннән — мөгамәләсеннән чыгасың, шуларга таянасың. Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтканова истәлекләреннән: "Хәдичә апа Сәлимованың талант иясе булуы турында күп язылды. Кыскача гына аның, кеше буларак, холкы-фигыле турында хәтеремдә эз калдырганы шул: талантлы икәнен бик яхшы тоеп, үзен баш калардан өстен куебрак яшәсә дә, икатташларына кимсетеп карау түбән легенә төшмәде ул. Шул ук вакытта мин аның кешеләргә ярдәм иткәнен дә хәтерләмим. Бәлки мин генә күрмәгәнмендер? Әмма көчле ихтыярлы кеше иде ул. Талантлы булуын белеп яшәгән шәхесләр киңүләргә тиз Н.Гогольнең "Өйләнү" спектакленнән. Сулдан уңга: күнегәләр, киңелүне та М.Нигъмәтканова, М.Кичубаев, Ә.Авзалов. нымыйлар. Әмма Хәди чә апа киңүләре белән шапырынмады, сирәк-мирәк киңелгән чакларында аны танырлык көч тапты. Бу — чын, олы талант ияләренә, көчлеләргә генә хас сыйфат бит! "Ана йөрәге" (С.Кайтов әсәре) дигән спектакльдә Наилә роле икебезгә бирелсә дә, репетицияләрдә Хәдичә апа үзе генә үтә, миңа үтәргә бирми иде. Ә Казанга гастрольләргә килгәч, миңа шул рольне уйнарга туры килде. Уенымны тамашачылар да, тәнкыйтьчеләр дә ошаттылар, мактаулар да булды, хәтта диплом тапшырдылар. Наилә роле миндә генә калды, аны миңа, риза булып, Хәдичә апа үзе тапшырды. Бу аның киңелүе түгел, ә үзен киңүе иде. Аңа йомшак күңелле персонажлар бармый иде, тәнкыйтьчеләр дә шулай диделәр, ул аларга каршы килеп сүз әйтмәде. Ваклана белми иде ул, эрелеген югалтмас иде. Аның белән фатирларга бергә төшәргә туры килгәләде. Әйберләрен күтәрми — кешегә куша, хукабикәләр белән дә дорфарак сөйләшә, әмер бирергә ярата. Икенче тапкыр килгәндә, Хәдичә апа белән булса, фатирга кертмиләр иде. Шунысы игътибарга лаек: фатирлардан икенче авылга күчеп киткәндә, хукалардан гафу үтенеп, үзендә булган күчтәнәчләре белән уртаклашып (чәйдер, шикәр-карамельдер кебек нәрсәләр), рәхмәтләр әйтеп китәр иде. Бер кешедә ике холык: кырыс һәм мәрхәмәтле, усал һәм ягымлы, саран һәм юмарт. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр? Ничек булса да, ул үзен яраттыра иде. Ярата идек без аны". Хәдичә апаны театрның һәр артисты, һәр хезмәткәре "эчендәге — тышында" булганы өчен, яратудан элек, кыен хәлдә калдырмаска тырыша иде... Минзәлә театрында бик аз вакыт эшләсәм дә, Хәдичә апаның минем киләчәгемне планлаштыруга йогынтысы әһәмиятле роль уйнады: ул миңа бер урынга берегеп "катмаска" кирәклекне төшендерде, укырга китү зарурлыгына ышандырды. Мәскәүдә татар студиясендә уку өчен студентлар кыю буенча конкурс булачагын, шуңа игълан чыгачагын әйтте. (ВТО әгъзасы бит!) Нинди каналлар буенча белгәндер — шул игълан басылган газета ертыгын миңа "Хәдичә ападан бүләк" дип китереп бирделәр. Бу безнең бригаданың "Ни чәчсәң — шуны урырсың" дигән пьеса буенча спектакльгә репетицияләр вакытында иде. Баш рольдә уйнаучы өлкән актриса роленең сүзләрен белми, бутала, башкаларны да бутый, игътибарсыз. Режиссёр Сабир абый да, катнашучы артистлар да минем хатын ролендә уйнаучы бу артистканы түгел, ә сүзләрне белгән, режиссёр кушканча уйнарга тырышкан Әхтәмне "сүгәләр", "бәйләнәләр", юктан хата табалар, хатынны ничек яратырга кирәклеге турында вәгазь укыйлар; кыскасы, мине өйрәтүдән мәзәк чыгаралар. Хурлансам, кимсенсәм дә, үземне яклап сүз ката алмыйм. Хатыным ролендә уйнаучы, гаепле булса да, сүз әйтми, мине дә якламый, дәшмичә, кызарыпбүртенеп утыра исемен атамыйм, оныклары бар). Ахырда түземем китми: "Йә — хатыным ролендә уйнаучыны алыштырыгыз, йә миннән рольне алып, башкага бирегез. Шулай эшләмәсәгез, "артистлыктан чыгарыгыз", дигән гариза язып бирәм дә, авылыма кайтып китәм", — дидем бер сулышта. Сабир абый сабыр гына көлде дә: — Синең әле артистлыкка кабул ителгәнең дә юк, энем. Син сынау шарты белән эшләүче монтажник идең. Бүген сынауны уздым дип бел. Өмет бар, Өметбай сүзе шушы: приказ чыгарып, бүгеннән артист штатына күчерерләр, — диде дә, тәнәфескә тукталдык. Сабир абыйны парткыелышка дәштеләр... ...Мин шатланырга да, кайгырырга да, гомумән, үземне ничек тотарга да белмәдем. Үземне Аештан баеш артист булдым, дип йөри идем бит! Репетицияләрдән соң (фатир хукасыннан әкәткә акча алып) бер шешә кызыл шәрабка "атландым" да, кыюлыгым кыеп, Сабир абый фатирына күзгә-күз карап сөйләшергә киттем. "Өмет бар" дигән Өметбай сүзенең мәгънәсе ни булуны ачыкларга кирәк иде... Тик... Сабир абый өйдә булмады. Хәдичә апа кер уа иде. Мин килеп кергәч, гакәпләнеп карап торды да түргә узарга кушты. Ә кулымдагы "бомба"ны күргәч: — Сабир абыеңны сыйларга килдеңме? — диде. Мин: — Икегезне дә, — дидем. — Ник аны сыйламакчы булдың әле кинәт? — "Артист итәбез", диде бит. — Үзең теләмәсәң, ул сине артист итә алмый. — Телим шул. — Теләгәч, укырга кит! Монда хәзер торгынлык. Катып калачаксың. — Ул миңа "өмет бар", диде бит... — Өметбайның әйтә торган гадәти сүзе. Шул сүзе өчен сал әнә шул кружкага тутырып... ...Ык-мык итеп торуыма Хәдичә апа үртәлде булса кирәк, кулымнан шешәне үзенә алды да, бөкесен ачып, ике кружкага шәраб салды. — Тот, әйдә... вакыт бара... — Сабир абыйны көтмичәме? — Сабир абыең бүген кайтмаячак. — Ник? Кайда куна соң ул? — "Скорая помощь"та кунар инде... — Ә моны... нишләтергә соң? — Абзарга кергән малны кире чыгару юк, — диде дә шешәдә калган эчемлекне юынтык сулы чиләккә агызды. — Нигә алай иттегез инде? — Аның урыны шунда, энем. — Миңа нишләргә соң хәзер? — Кайтып ролеңне өйрән... Штатка кабул ителү әле артист булу түгел. Эшне сыеклыктан башлавың хата. Хатадан башлаган бата. — Батсалар да эчәләр бит... — Өметсезләр эчә. Ә сиңа "өметле", дигән... Өметбай. Ышанмыйсыңмыни? — Ышанамдыр сыман... кебек... шикелле... — "Дыр" белән "бугай"га таянып, гайбәт тыңлап йөрмә. Кайтып ролеңне өйрән... — Сабир абыйны алып киткән "скорый"ны табасы иде, сөйләшәсе иде... — "Скорый" кирәклесен үзе таба ул, эзләмә син аны. ...Шунда мин Хәдичә апаның күзләре яшьле булуын күрдем. Бер сүз әйтми чыгып китү уңайсыз булганга гына: — Нинди чир белән авырый соң ул? — дигән булдым. ...Хәдичә апа кабат керләрен юарга тотынды. Алар Сабир абыйның безгә таныш күлмәкләре иде. — Аның чире әнә шул "Скорая помощь" йоктырган чир. Күрәсеңме: сары күлмәктә кызыл помада? Азгынлык дип атала бу. — Аңламыйм да, күрмим дә... — Сиңа кирәге дә юк. Хуш! ...Хәдичә апа белән булган бу очрашу миндә сорау арты сораулар гына тудырды. Шуларның кайберләренә генә булса да кавап тапмасам, тынычлана алмам төсле тоелганга, тагы "база"га киттем. Анда каравылчы гына йокымсырап утыра иде. — "Скорый", дисеңме? Ха! — Сабир абыйны шунда, диделәр. — Хәдичә апа гәстрүлләрдә йөргән чакта ияләштергән мәгъшукасын "скорый пумыч", диләр. Башыңа мәшәкать кирәк булса, адресларын өйрәтәм. Түлке мин әйткәнне әйтмәссең... — Кирәкми, өйрәтмә! — Кирәкмәсә — эләкми! Син сорамадың, мин әйтмәдем. Чөнки беркем, берни белми. Бәладән башаяк. Кеше сүзе кеше үтерә... ...Менә нәрсәдә икән хикмәт! Сабир абыйның "авыруын" театрның һәр әгъзасы шулай авыр кичерә икән. Белсәләр дә әйтмиләр, әйтсәләр дә ишеттерми генә, күрми генә. — Шулай да, ул "скорый пумыч"ны биздереп булмыймы? — Партсобраниеләрдә дә тикшерделәр, күрәсең, мәхәббәттер. Бер генә чара кала: ампутация опухоли. — Ничек? — Аны театрдан китәргә мәкбүр итеп. — Артисткамыни ул? — Бөтен Минзәлә белгәнне, син генә белмәгәнгә салышма, яшь иптәш. Хатының булып уйнарга әзерләнә түгелме соң үзе? Кара аны, Алла сакланганны саклар, ди, сиздермә. Әнә ич, приказда шулай күрсәтелгән... ...Ул вакытта гакәпләнүем Сабир абыйның да гади кеше инстинктларыннан мәхрүм түгеллеген белүемнән генә булса, хәзер исә театр коллективының остазлары абруе өчен ничек көрәшүләрен аңлап, бөтен ваклыклары белән күз алдыма китерүдән. Репетицияләр вакытында миңа бәйләнүләр "улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла" булган икән! ..."Скорая помощь" яңа сезонда башка шәһәргә күчеп китә һәм театр бүген аның исемен дә оныткан. ...Шунысы тагы да гакәбрәк: Хәдичә апа Сабир абыйның хыянәтенә хыянәт дип карамаган. Ә узгынчы бер авыру, терелер дип караган. Дуламаган, тузынмаган. Бу аның горурлыгы юклыктан түгел, ә күңеле киңлектән, олы сәнгать өчен, чын икат өчен тәкәбберлектән горурлыкны өстен куя белүдән. ...Узгынчы бу авыруыннан терелгәч, шәхес культы фаш ителүгә, беренчеләрдән булып, Сабир абый Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен куя. 1956 елның язы. Бөтен театр дөньясы тернәкләнгән яңа чор башлана. Ул "кепшеклек чоры" дип атала. Кәй буе театр шул "Зәңгәр шәл" спектакле белән гастрольләрдә йөрде. Хәдичә апа ишанның беренче хатыны ролендә, мин шәкерт ролен башкардык. Сабир абый тагын өендә ялгызы калды... Август ахырында мин Мәскәүгә киттем... Шуннан соң Минзәлә театры белән бәйләнешләр өзелде... Сабир абыйга икенче "скорая помощь" ияләшә. Анысы инде үтерә торган "помощь" була. 1967 елда Академия театрының "Әни килде" спектакле белән кәйге гастрольләрдә йөрибез. Авылларда уйныйбыз да Әлмәткә кайтып кунабыз. ...Беркөн көндезен, вакыт табып, мунчага барырга булдык. (Иптәшем Николай Дунаев иде бугай...) ...Эссе көн. Мунчада бездән башка бер генә кеше утыра. Бер аягын калай таздагы суга тыккан, икенчесен, эскәмиягә куеп, үткен пәке белән аны туный, ягъни кисә. Кызыксынып, карамакчы булып, үзен-үзе кисүченең янына бардык. Аяк табанында була торган гадәттәге үкчә сөялен генә кисү түгел иде бу — бөтен табанын туный абзый. ...Безнең аптырап карап торуыбызны күрде дә башын күтәрде карт... Һәм мин шунда, таеп, чак егылмый калдым. — Нәрсәдән курыктыгыз? — ди абзый. — Курку түгел бу, Сабир абый, сезнең белән күрешмәкче булган идем. Исәнмесез, саумысез?.. — Саулыгына чыдарга булыр иде, сөял йөдәтә... вәгаләйкемәссәлам... күңелдәге сөялдән шулай котылып булса икән... Сезнең гастрольләрдә икәнегезне беләм, спектаклегезне карадым... — Нигә сәхнә артына кермәдегез? — Мин хәзер элекке мин түгел шул, күренеп, сүз куертасым килмәде. Кичерерсез дип беләм. — Хәдичә апа да карадымы спектакльне? — Хәдичә апагыз Минзәләдә, мин икенче хатын белән... монда... ...Сүз бетте, кир упты... Ике як та сүзне ничек дәвам итәргә белми интегә. Сабир абый: Кунакка чакырыр идем — хатын авырый. Кунакчыл да түгел. Үзем дә... күрәсез... Мин: Үзегез гостиницага килегез! Очрашуны билгеләп үтәрбез, узган-күргәннәр турында сөйләшербез. Сабир абый: Шул узганнар турында гына сөйләшмәсәк, минем киләчәгем дә, хәзерге хәлем дә кеше кызыгырлык түгел. Мин: Бу очрашу үзе кызык, үзе кадерле! Сабир абый: Шатлык китергән очрашу гына кадерле була, онытылмаслык булып истә кала... 1944 елның иртә килгән язы иде... Без — 1 нче Украина фронты сугышчылары... Кем инициативасы белән булгандыр, безгә татар артистлары концерт куярга килә, диделәр... Тере артистларны күрәсе килүемне сөйләмәсәм дә аңларсыз... Әмма, кемне очратуымны әйткәч, тагы егылып китмәгез: сәхнәдә баянчы Рокыя Ибраһимова! Ул бит минем белән театр труппасын оештыруда күп көч куйган беренче музыкант! Менә бу инде чын очрашу, бәхетле очрашу, истәлекле очрашу иде... Хәзер мин очрашулардан качам, мунчага да кеше аз вакыттарак килергә тырышам. Мин: Нигә шулай, ничек шулай булып чыкты соң тормышыгыз? Бу сораудан соң Сабир абый коенып-юынып килде, озак кына уйланып утырды, безгә дә утырырга кушты. — "На ногах правды нет", ди урыс. ...Кама Тамагы районы малае булсам да, мин урыс арасында эшләп, урыс белән дус булып, урыста укып һөнәр үзләштердем. 1934 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, Хәдичә белән кушылдык, гаилә кордык, улыбыз туды. Күрелде инде... Бары — бергә, югы — уртак булды. Мин рус классикасыннан Толстойга табынган кеше... Гомерем буе, шушы даһи кебек, гаилә ныклыгы өчен көрәшеп, ныклы гаиләләргә мәдхия кырладым. Спектакльләремдә, билгеле. — "Язылмаган законнар" белән "Сәвил"не мин дә күрдем... уйнадым да. — Барысында да булмаса да, күбесендә гаиләсен таркатуда гаепленең сәбәпләрен күрсәтергә тырыштым... Ә менә үз гаиләмә игътибарым китмәгән... — Ягъни? — Толстой — гаиләсен ташлап киткән Король Лирның поступогын кабул итә алмый. "Ничек инде, шундый титан акыл иясе, Лирдан гаилә таркаттыра?"— дип, Шекспирны сүгә. Ә бит гомеренең ахырында даһи Толстой үзе, бар мөлкәтен балаларына бүлгәләп, гаиләсеннән китеп, тимер юл станциясендә үлә... Моны, заочно булса да, Шекспир даһиенең киңүе, диләр. Минем очракта киңүче юк. Ә... киңелүчеләр һәммәбез... Мин: Сезнең кебекләр дөньяда бик күп, Сабир абый, үзегезне киңелгәнгә санамагыз... "Көрәш дәвам итә!" — диегез. Сабир абый: Ялгышым да, язмышым да шушыдыр. Зинһар, сөйләтмәгез. Хәдичә апагызны очратсагыз, миннән сәлам әйтегез. Егет ул. Егет булып калсын... Бигайбә... ...Шуннан артык сүз әйттерә алмадык Сабир абыйдан. Сүз әйтмәсә дә, Минзәләдән китүен, аерылышуын авыр кичергәнлеге кыяфәтенә чыккан иде... ...Шуннан соң мин аны очратмадым. Әмма абруйлы исеме, икади алымнары һәрчак күңелемдә булды. Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтканова сөйләгәннәрдән: "Минем бөтен икади гомерем Сабир абый белән бергә узды. Минзәлә театрында 22 ел, Әлмәт шәһәрендә гомеренең соңгы елларына кадәр. Әлмәт театрына 1973 елда, Сабир абыйдан соң күчеп килдем мин. Очрашкач: "Нигә дип килдең монда, хәзер үк Минзәләгә кайтып кит, син бит Хәдичә урынына каласы артист", — дип кычкырды миңа. Бик озак аңа күренмәскә тырышып йөрдем. Бермәл Горький исемендәге клубка чакырта бу мине. — Нигә кайтмыйсың? — Ә сез нигә кайтмыйсыз? Сез анда мондагыдан кирәгрәк ич. — Мин кайта алмыйм. — Нигә? — Белмим. — Ә мин беләм: безнең Минзәләдә ашыйсы ризыгыбыз, эчәсе суларыбыз беткән. Кунак булып кына кайта алабыз. Икатчы булып түгел. Анда хәзер башка мохит. — Мин икатсыз мохитне, мәхәббәтсез яшәүне белмим. Сабир абыйга хатын-кыз назы булмады. Гомере буе наз эзләде ул, хатын кылылыгын тоймады, йомшак сүзләр ишетмәде, сагынып көтеп алуларны күрмәде. (Бердәнбер уллары Ринат та әти-әни дип өзелеп тормады. Берчак Әлмәткә килгән ул, Сабир абыйны гаепләгән, аның яшь хатыны белән ызгышкан. Ә Сабир абый үлгәч, килеп, кайбер әйберләрен, китапларын алып киткән. Шуннан соңгы язмышын белмим.) Әлмәттә Сабир абый үзен иркен тотып, язучылар белән аралашып, артистлар белән дустанә яшәсә дә, өзгәләнгән чаклары еш була иде. Чөнки яшь хатыны — Илчкәсе — театр халкын дошман күрә, алардан көнләшә, читләштерергә тырыша иде. Миңа "Мөнәвәрә", димәде, "әнә, Минзәләң килде, сөйләшегез, ул килсә, мине онытасың", — дип, чәй эчәргә кереп бикләнә иде. Сабир абый рәхәтләнеп, көлә дә: — Картайган саен күләрләнә. Синең Мөдәррисеңне дә артистлар бик ярата, көнләшеп ямьсезләнә күрмә, Хәдичә апаңнан үрнәк ал, — ди иде. Минем гастрольләрдән кайтуымны көтеп ала, күрешүгә "ярый әле Минзәләгә кайтып китмәдең", дип кочаклый иде. Күңеле мөлдерәмә тулган, аны бушатыр сердәш кирәк. Сәгатьләр буе сөйләшеп утырыр идек. Кулыннан теләсә нинди эш килә торган, фикер иясе, һәрьяклап көчле шәхеснең күңеле йомшак, теле ягымлы, холкы кешелекле иде". Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева сөйләгәннәрдән: "Бик әйбәт кенә, чын икади дәрт белән эшли иде әле Сабир абыебыз. Бердәнбер көнне... ("Көнне түгел — төнне", ди иде Хәдичә апа сөйләгәндә.) Әйе, төн белән, кеше йоклагач, фатир ишеген шакыйлар боларның... Шакучысы театрның сәхнә эшчесе була. Белгән кеше, ягъни, үз кеше... Ачалар... ул Сабир абыйның урамга чыгуын сорый, үзе керми. Урамга чыгып, күпмедер вакыттан соң әйләнеп керсә, Сабир абыйның йөзеннән кан качкан, калтырана. Сүзен әйталмый тора икән. Йөрәк чирле иде бит, мәрхүм... Хәдичә апа, куркып: "Әллә берәрсе үлгәнме?" — дип сорый. Сабир абый: "Әлегә үлмәгән, пожалуй, үземә үләргә туры килер, синең өчен", — ди. Хәдичә апа: "Шаяртма!" — ди. Сабир абый: "Тагы теге килгән, беркая да китмим, ди. Нишлим?" "Теге" дигәне Сабир абый белән Мәскәү театрында бергә эшләгән Гали Ильясовның сеңлесе икән. "Берәр эш табып, почмак табып урнаштыру синең өстә кала", дип хат язып калдырган икән абыйсы. Гали Ильясов үлгәч тә, бер килгән булган бу хатын. Әлеге дә баягы — шайтан таягы дигәндәй, Хәдичә апа гастрольдә чакта килгән... Аларына туктап торасы юк. Сабир абый тәвәккәл холыклы, йомшак күңелле ир кеше буларак, ирлеген күрсәткәндер бу мохтак хатынга. Төнлә ишек шакытып чыгартучы шул булып, гаиләне таркатучы мәкерле һөкүм шуннан була. — Әгәр кабул итмәсәң, мин синең күз алдыңда үләргә мәкбүр булам, — ди, агу күрсәтә. — Нишлим? Нишлибез, Хәдичә, әйт киңәшең! Сабир абый Хәдичә апага кабат-кабат, һаман саен "нишлибез?" ди икән, ишектән аерылмыйча. — Нишлисең, "Скорая помощь"ны буш кибәрмәссең бит", — ди дә Хәдичә апа, кайчы алып, идәнгә кәйгән келәмне урталай кисә, бер мендәрне шуңа төрә дә: "Бар, көттермә, "ложный вызов" була күрмәсен, тик алданма, сак бул!" — дип 45 ел яшәгән ирен, бирнә биреп, озата ул. Шуннан соң Сабир абый фатирда торып театрда бераз эшләде әле. Еш-еш авырый башлады... "Скорая помощь" дигәне дару биреп торырга репетицияләргә ияреп йөрде. Әмма Сабир ага Өметбаевның рухы, дәрте, кулы сизелми иде инде ул чор хезмәтләрендә. Шуннан ул Әлмәткә күчеп китәргә мәкбүр була... Андагы тормышлары безгә караңгы. — Күчүне януга тиң, диләр бит... — Әйе, Сабир абый янып үлде, көеп үлде... Хәдичә апа аннан алдарак вафат булды. Ике оныгын, бердәнбер улын һәм гомер иткән ирен югалту хәсрәте алып китте аны. ...Үлем хастасы белән егылгач, сакларга килгән Фәнисәгә әйткән: "Авыруымны Сабирга хәбәр итеп белдермәгез, "скораясыннан" котылгач, кайта ул..." Кайтты Сабир абый, диваналана башлаган "аптечка"сын да иярткән иде... Хәдичә апаны күмгәндә бик елады... Озакламый Сабир абыйның үзен дә кирләшергә барды театрның аңа тирән хөрмәтле варис-артистлары... ...Бүген Минзәлә колхоз-совхоз театры оештыручысы, озак еллар директоры һәм баш режиссёры хөрмәтенә "Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры" дип атала. Остаз исемендәге премия булдырылган. ...Көчле характерлы, үзенчәлекле рольләр икат итеп, шушы театрда бөтен гомере буе эшләгән артисткаларны бүләкләргә Хәдичә Сәлимова премиясе дә булдырылса, нур өстенә нур булыр иде. Ул аңа лаек шәхес. Бүгенге театр китәкчеләренең бу адымга тәвәккәллеге дә, көче дә китәрлек. Сабир абый әйткәндәй, "өмет бар" Өметбаев театрында! Аерылышуларына да карамастан, Хәдичә апа да, Сабир абый да шәхси мөгамәләнең эшкә комачаулавына юл куймыйлар... Әйтерсең лә берни булмаган! Һәрвакыттагыча, дустанә сөйләшү, хәл белешү, киңәшләшү... "Хәдичә апа Сабир абый турында гайбәткә юл куймаса, Сабир абый исә Хәдичә апага хөрмәтендә һәрчак рыцарь булып калды", — ди Татарстанның халык артисткасы Илүсә Бәдриева. Башкалар бердәм рәвештә аңа кушыла. Әйе... аларның бер-берләренә мөнәсәбәте уникаль дә, сокланырлык ихлас та булуы бәхәссез. Әгәр алар тормышыннан үрнәк алып, пьеса язучы булса, аның буенча куелган спектакль, шиксез, театр репертуарында озак сакланыр һәм сокландырыр иде. ...Язмамда бу ике фидакарьнең шәхси тормышларында озаграк "казынуым" өчен аларның рухлары алдында гафу үтенеп, башымны иям, кичерегез, ...хатирәләрем дога булып ирешсә иде, дим. Бергәлектә дә, аерылышкач та шәхесләреннән түбән төшмәгәннәр алар, ирешкән биеклекләрендә калып, шул биеклектә яшиләр, яшәрләр, яшәсеннәр! Тукталып китүне вәгъдә иткән өченче шәхесем — Минзәлә театрында артист һәм директор булып эшләгән Анатолий Богатырёв — Татарстанның атказанган артисты. Ни өчен кинәт шундый сикереш ясыйм? — дигән сорауга кавабым: чөнки Богатырёв Анатолий — Роберт Шәймәрдановка кадәр театрда иң озак директор булып эшләгән артист (13 ел). Аннары ул табигате белән Сабир ага Өметбаевка охшаш башлап йөрүче — инициатор: Чаллы театрын оештыруда да, Түбән Кама театрын ачуда да ул башлап йөрде. Ул чаң сукты. (Ул театрларның берсе Богатырёв исеме белән йөртелсә, гаделлеккә мәдхия булыр иде дә, әмма ләкин андый шәхесләрнең "дустан күп дошманы", диләр. Минзәләдә Хәдичә апа Сәлимованы, Әлмәттә Сабир ага Өметбаевны дини-милли йолаларны тиешенчә үтәп, кадерләп кирләүне оештыручы керәшен милләттәшебез Анатолий Степанович Богатырёв булуы да; имчәк баласы Терезаны ятим, ирен тол калдырып хатыны Әлфиянең кинәттән, Казандагы гастрольләре вакытында үлеп китүе дә; мине Минзәләгә чакырып, Гогольнең "Өйләнү" әсәре буенча спектакль куйдыруы да; үзенең кинәт кенә үлеп китүе дә — барысы-барысы хатирәләремдә аңа аерым тукталуга этәрде дисәм, башка фидаилар рухы рәнкемәс. Минем аның белән беренче очрашуым 1962 елның кәендә Бөгелмә шәһәрендә булды. Щепкинчыларның Академия театры составында беренче гастрольләре иде. Кунакханәдә яшәп, авыл клубларында уйныйбыз. Бер көнне Бөгелмә театры бинасында Минзәлә театры спектакль күрсәтә икән дигән хәбәр ишетелде. Аны күрәсебез килсә дә, карау мөмкинлегебез юк — кич ерак авылда үзебезнең гастроль спектаклебез. ("Көзге ачы килләрдә" түгел идеме икән?) Үзем эшләп киткән театр артистлары белән күрешеп булса да калырга дип, иртән иртүк үзәктәге кунакханәгә барсам, алар инде йөк машинасына төялгәннәр, күчеп китәргә кемнедер көткән чаклары. — Исәнмесез, — дип сәлам бирдем, сәламемне алучы булмады. Һәркайсы утырып барыр өчен үз урынын кайлау белән мәшгуль иде. Бер бөдрә чәчле чибәр егет машинадан сикереп төште дә, "Исәнме, Әхтәм абый", дип кулын сузды, "Толя", диде. — Мин сине танымыйм, син кем буласың соң? — дидем. — Әйттем ич: Анатолий Богатырёв... Степаныч! — Директормы әллә? — дидем, үзем дә сизмәстән. Рәхәтләнеп, чын күңелдән көлде бу бөдрә чәчле егет. — Нигә көләсез? Исемегездән чыгып кына соравым иде. Сездә Чемодуров, Улубашевлар эшләүне беләм. — Соң сездә дә Николай Дунаев, Вера Минкина эшли — директор түгелләр ич! Мин дә гади керәшен малае, артист булып йөрим. Ә сине диплом спектаклегездән хәтерлим. Күңелем күтәрелеп, телем ачылып китүгә сәбәп булды аның мине тануы. — Шушы танышуны ныгытып, шампан белән каплап куйыйк... Элекке таныш артистлар очраса дип алып килгән идем; танышлар юк, бер дус табылды. Шофёр кабинасына кереп, бутылканы көч-хәл белән ачып, шәрабына чылансак та, аны нәрсәгәдер салып эчкәндәй иткәч, Толяның әйткәне әле дә колагымда: "Башы булды, бакасы Минзәләдә очрашкач". Еш булмаса да, очрашуларыбызны бәйрәмгә әверелдерә иде Толя. Хәер, мин аның күңелсез йөргәнен, боеккан чагын хәтерләмим. Андагы ташып торган оптимизм башкаларга да киңел күчә иде. Толяда, гомумән, шат булып кылану дигән нәрсә юк, чөнки ул шатлыкның үзе иде. Ничәнче елны икәнен хәтерләмим — тунга тире иләтергә Актанышка барырга туры килде. Самолётка билет булмагач, автобуста кайтырга булдым. Башта Минзәләгә, аннан Чаллы аша Казан автобусына утырырга кирәк булачак иде. Бу турыда телефон аша Анатолийга белгерткәч, ул эшен ташлап, үз машинасында мине Бигеш аэропортына илтеп, самолётка утыртканчы ташлап китмәде. Бигрәк тә кешелекле, тугрылыклы, ярдәмчел, вәгъдәле кеше иде, мәрхүм. 1985 елда спектакль көнне бушка уздырмас өчен расписаниедә иртә белән дә, кич тә репетицияләр куелгач, ниһаять, бер якшәмбедә артистлар соравы буенча ял бирелә. Бакчалары барлар шунда юнәлсә, Анатолий Степанович мине Байлар дигән авылга балык тотарга алып китте. Таныш балыкчы көймәсендә күпме утырсак та, бер балык та капмады. Минем күзем калкавычта булса, Анатолий бер ярга караса, ике тапкыр сәгатенә карый: — Сәгатькә карап балык капмый, урынны алыштырырга кирәк, — дидем. — Балык кабармы, башкамы — урын алыштыру вакыты китте, әйдә, утрауга чыгабыз — кый кармакларың. — Учак кабызырга коры-сары кыярга кушты да бу, үзе авыл ягына, яр буендагы машинасына таба ишеп китте. — Кая барасың? — дигәч, "шырпы онытылган" дигәнен генә ишеттем. Ул вакытта кесә телефоны юк, эчә торган су алып кил, дип кычкырырга уңайсыз. Кем инде су уртасында су сорый!.. Өсне салып кызынырга чебен-черки йөдәтә. Ник ризалашып килүемә үкенеп, бөрлегән тапмаммы дип, йөри-йөри утрауның теге ягына барып чыкканмын. Берчак: "Робинзон! Чык, әйдә — Пятница килде!" — дип кычкыра бу. Чыксам, чынлап та мин күрмәгән ике ир басып тора. — Таныш бул — сельпо председателе белән колхоз рәисе. Исемнәре хәтердә калмаса да, алып килгән сыйлары атна буе утрауда яшәсәк тә бетәрлек түгел иде. Горбачёв указының иң котырган чагы булганлыктан, гөнаһлы мәклесләр качып-посып, яшерен-пошырын оештырыла иде бит. Анатолий да, ике рәис тә "рульдәбез" дип хәмергә тимиләр, кыздырып алып килгән кәен балыгы белән чөгәле "уха"ны гына ухылдаталар. Мин дә: "Сез эчмәгәч, мин дә эчмим", — дип характер күрсәтмәкче булган идем — болар миңа аз-маз ярдәм итәргә булдылар... Ничек кайтып китүебезне хәтерләмим. Уянып китсәм, кыйнак кына нарат өй сәкесендә ятам. Бу — Анатолийның үз бакчасындагы йорты икән. Дача! — Тор, уха пеште! — ди бу. — Тегеләр кая? — дим мин. — Алар син йомшаруга кайтып киттеләр, ә мин дачамны күрсәтергә сине монда алып килдем. Тор, кара: минем кое — республикада иң тирән кое. — Туктале, ничек сезне ГАИ тотмады? — Без бит стаканнарга су салып кына... Анатолий кунак сыйларга ярата иде. Аның фәлсәфәсендә кеше — дөньяга килгән икән — ул кунакка килгән. Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева истәлекләреннән: "1957 ел көзендә Алабуга культура-агарту мәктәбе студентлары Алабуга районы Атиаз дигән авылга бәрәңге алырга килеп төштек. Авыл бер генә урамлы, матур гына инеш буендагы тау буенча сузылган, табигате белән соклангыч иде. Кичке уеннар оештырабыз. Уеннарның барлык төрендә дә иң актив кечкенә бер малай күзгә ташланды. Бик матур, һәр кыланышы килешеп торган бу егетне авыл кешеләре, сөеп, Толик дип кенә йөртәләр иде. Укулар башлангач, шимбә кичләрендә әлеге дә баягы матур малай иң актив катнашучы! Театр дәресләрендә, егетләргә кытлык булу сәбәпле, "Толик"ны группа кызлары этюд, театраль өзекләр әзерләгәндә коткаручыбыз дип, беркемнән дә кыерсыттырмаска тырышабыз. Спорт ярышларында да катнаша ул. Чаңгы ярышында шәһәр беренчелеге аныкы. Кәмәгать эшләре белән мавыгып, укуга вакыты да китмәгәндер инде. 45 чакрым ераклыктагы авылына чаңгы белән кайтып китеп, кышкы буранда аякларын өшетеп, больницага кергәч, театр дәресләрен алып баручы укытучыбыз спектакльне өзгән өчен "2"ле билгесе чыгарды чирегенә. Ләкин ул бөтен авырлыкларны да уйнап кына уздыра, тормыш аның өчен ал да гөл. Спорт белән шөгыльләнү, бию дәресләре файдасыдыр, мәктәпне тәмамлаганда, ул кинәт кенә үсеп китте. Театрга эшкә без өчәү килгән идек. Шәһәр халкы иң беренче аны күреп алды, чөнки бию кичәләре, концерт-тамашалар аның активлыгы белән уза. Беренче роле Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт" әсәре буенча куелган спектакльдә Тәлгат роле булды. Халык аның бу хезмәтен бик яратып кабул итте, аны шул көннән Тәлгат дип кенә йөрттеләр. Театр коллективына да бик ансат кереп китте. Балыкчы өлкән артистлар белән ул да балыкка бара, кармаклары юк, кемнең кармагына балык капканын карап тора да, яр буен яңгыратып: "Мөхит абый, капты, капты, кил инде тизрәк", — диеп кычкыруга, балык, куркып, ычкынып китә икән. Балыкчылар: "Башка безнең белән йөрмә, алып бармыйбыз", — диеп ачулансалар да, икенче көнне тагын үзен ияртеп балыкка китәләр иде. Энергиясе ташып торган егетне бригадабызның китәкчесе итеп чыгаралар. Артистларны фатирга урныштыру аның өстендә. Шулай бервакыт, "костюмнар әзерлисең бар", диеп, хатыны Әлфияне төшереп калдыра да башка артистларны урнаштырырга китә бу. Таратып бетергәч, үз фатирларына кайта. Өйдә кечкенә малай гына. Мич арасындагы сәкегә ял итәргә ята. Уянып китсә, кич киткән, клубка китәргә кирәк. "Апа, Әлфия кайтмадымыни әле?" — дип сорауга, апа: "Синең Әлфияң кайдадыр, минеке кайтты", — диеп, үз кызын күрсәтә. Үзләренең фатиры диеп, икенче өйгә кереп йоклаган икән. Шулай итеп, башка вакытта килгәндә дә аларның үз туганнары кебек барып керә торган йортлары булды ул өй. Театрның икади тормышында, финанс туплау, репертуар сайлау, спектакль тудыру эшләрендә бик ихлас катнашучы иде ул. Театр репертуарында халык күңелен яулаган "Һәйкәл" (Ә.Баян), "Соңгы төн" (И Юзеев), "Гарасат" (Г Сабитов), "Мин — солдат хатыны" (Анкилов), "Упкын читендә" (А Дударев) һ.б. бик күп спектакльләрнең уңышында Анатолийның хезмәте зур булды. Аның белән гастрольләрнең узганы да сизелми кала иде. Кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәте, авырлык алдында югалып калмавы, ихлас ярдәме коллективның ышанычын яулады. Дусларына бервакытта да хыянәт итми, гомере буена дусларыннан аерылмый, аларны онытмый торган кешеләр бик күп булмый, ә ул шундый иде. Яшьли үлеп киткән хатыны Әлфия белән тормышлары да күпләр сокланырлык, үрнәк алырлык иде, диеп ихлас әйтә алам. Алар бер-берсен күз карашларыннан аңлыйлар, кадерлиләр, саклыйлар, яраталар, күпләр өчен иң авыр вакытларында юатучылары, аңлаучылары, ярдәмчеләре булдылар. Аларның 10 кв.метр бүлмәләрендә матур истәлекләр калдырган бәйрәмнәр, кичәләр мәңге онытылырлык түгел. Яшьтәшләре генә түгел, Әлмәттән килгән Сабир абый Өметбаев та, Башкортстаннан Нәкип Әсәнбаев та, Казаннан Хәким ага Сәлимканов кебек шәхесләр белән театрга аяк баскан яшь көчләрдән Н.Нәкмиев, К.Вәлиев, Д.Кузаева, Ә.Хөсәеновлар һ.б. Анатолийның кадерле кунаклары иде. 60 нчы еллар башында авылдан-авылга трактор, ат чаналарында йөри идек. Кышкы салкыннарда 30-40 чакрым юл бик озак, көн буе узыла. Матур истәлек булып күңелдә калган шул мизгелләрнең бер сәбәпчесе — Анатолий. Туңыпкалтырап утыручыларны чанадан сөйрәп төшереп, ат-трактор чанасы артыннан йөгерергә мәкбүр итә дә, без тирләп-пешеп бетәбез. Бервакыт бер яшь кызыбыз толып чабуларына буталып егылып калды, ә трактор бара да бара. Юлда кечкенә авыл очрады. Анатолий авыл китәкчеләренә кереп хәлне сөйләгәч, ат бирәләр. Хәлдән тайган кызыбызны ат белән алып кайтты. Урман эченнән узган юлга ике яктан кар сарган чыршылар асылынган. Безнең чаналар метродан баруны хәтерләтә. Алдагы атта яки трактор чанасы алдында утырган Анатолий чыршы ботакларына кагылып ала, безнең өскә кар ишелеп төшә. Китә чыр-чу, көлеш, барыбыз да хәрәкәткә киләбез, кылынабыз. Спектакль бетүгә, Толя залга төшеп китә, скамейкаларны кыеп, яшьләр белән кичке уен өчен урын әзерли башлый, тамашачылар да, артистлар төркеме дә таңга чаклы күңел ачабыз, яңа кырлар өйрәтәбез, шигырьләр сөйлибез, биибез. Монда да юлбашчыбыз Анатолий. Ат ярата иде ул. Авылларда атка атланып чабып хозурлана иде. Бервакыт, аттан егылып, оча сөяген сындырды ул. Хәтта операциягә дә ятарга туры килде аңа. Ләкин эшкә зыян китермәде. Гастрольләрдә көндез клубта концерт, тематик кичәләр оештыра идек. Зур колхозларның кече бригадаларында көндез спектакль яки концерт куябыз. Сара Садыйкова икатына багышланган концерт белән кечкенә авылларда бушлай чыгышлар бик матур хатирә булып истә калган. Бригаданың "Яшен" дигән кечкенә күләмле көндәлек һәм гастроль нәтикәләре турында зур күләмле гәкит чыгару да Анатолий активлыгы белән оештырыла иде. Ихласлыгы, оештыру сәләте, кешелекле булуы, авыр вакытларда югалып калмавы, кыенлыкны киңүне үз өстенә ала белүе, кешеләрне ихтирам итүе — менә шул асыл сыйфатлары аны коллективыбызның ышанычлы кешесе итеп тануга китергәндер һәм халык арасында танылган театрыбызның китәкчесе — директоры итеп сайлаткандыр. Китәкчелек чорында, нинди генә вакытта да, кешеләрне рәнкетерлек сүзләр әйтмәде, кешелекле булды. Ярдәмчел, тырыш, сәнгатьне яратучы, сәхнәгә тугрылык саклаган матур кеше булып калды. Менә шундый матур истәлекләр калсын иде барыбыздан да. Иртә, бик иртә киттеләр ирле-хатынлы Богатырёвлар, ләкин мәңге онытылмаслык истәлекхатирәләре гомер буена күңелләрне кылыта. Зур эшләр эшләп, яшьлекләре, тормышлары белән зур хезмәткә мәдхия яңгыратып киттеләр. Андыйларны онытмыйлар! Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина истәлекләреннән: "Без бала вакыттан Минзәлә театры спектакльләрен карап үстек. Сәнгатькә мәхәббәтне алар тәрбияләде. Авылга "Тайга йолдызы" (Ш.Шаһгали әсәре) белән килеп төштеләр болар. Салкын кыш, артистлар йөк машинасы өстендә, ә кабинадан биләүдәге бала күтәргән япь-яшь ханым төште. Аны бик буйчан ир каршылады. Бу парны безнең Нурлыһода әбекәйләргә фатирга урнаштырдылар. Әбекәй кич спектакльгә бара алмады, артистларның баласын карап калды. Шулай итеп, авылга килү белән бу пар гел әбиемнәрдә туктала торган булды, күчтәнәчләр алып киләләр. Без аларны мунча ягып, табын корып каршы алабыз. Анатолий Богатырёв белән Әлфия Мусиналар иде болар. Ә кечкенә сабый — 2 айлык кызлары Тереза иде. Еллар узгач, 1979 елда Минзәлә театрына артистка булып килгәндә, гаризамны А.С.Богатырёв исеменә язып эшкә урнаштым. Ыспай егет еллар үтү белән төсен югалтмаган, дулкынланып торган чәчләренә бераз чал кунган, килешле сакал-мыек киткергән мөлаем китәкче иде инде. Театр традицияләрен саклауга зур өлеш керткән китәкче иде ул. Олыны олы итә белә, кечене кече итә. Дуслары ышанычлы, сыналган. Үзен һәрчак саклап, күтәреп алырга әзер торган тугрылыклы дуслар — үзе кебек. Бик игътибарлы, кешегә каты бәрелмәс, кешелек горурлыгына кагылмыйча гына әрли дә, мактый да белә иде Анатолий Степанович. Субботниклар модада чаклар бит. Эшлибез, колхозга печән әзерләшергә дә йөрибез, театрны да юабыз — эчен дә, тышкы кызыл кирпечләрен дә. Ул шунда ук "пирожковый команда" оештыра. Ашау-сыйлану белән тәмамланыр иде бу субботниклар. Акчасын каян алгандыр. Акча дигәннән, яшьләргә һәрчак акчаң бармы, булмаса, "мә, булгач түләрсең", дип акча биреп тора иде. Бу аның күңеленә нык уелып калган бер вакыйга белән бәйле булгандыр дип уйлыйм. "Хатыным Әлфия үлгәч, кирләдек, мәшәкатьләрен уздырдык. Кызым Тереза белән икебез ике ятим. Бер тиен акча юк. Кая барып сугылырга, егылырга белми йөргәндә, коллектив акча кыеп бирде. 30 сум акча бик күп ул чор өчен. Кичкә үзем белән эшләүче хезмәттәшем керде. Иртәнгә кесәдәге акчадан килләр искән. Чарасызлыктан утырып еладым. Шул хәлдән соң акчасыз кешене кызганам. Ә минем акчаны урлаган ир мәрхүм инде, урыны кәннәттә булсын", — дип сөйләгәне булды аның. Чын артист иде ул. А.Дударевның "Упкын читендә" драмасында (1983 ел) Красовскийны уйный. Мин — Алина, иреннән качып киткән бичара хатын, ул мине эзләп таба. Богатырёв — Красовский сәхнәгә килеп керә — янып, дәрте ташып торган яшь чибәр ир, ул күренүгә, залдан ниндидер дулкын уза, тамашачы бертавыштан "ох" итә. Мин, нәзек кенә, кечкенә генә Алинаны үзенең көрәк куллары, олы гәүдәсе белән ботарлап, күтәреп алып өстәлгә атып бәрә. Ул куркыныч, менә хәзер бәреп үтерә кебек тоела, куркудан мин куырылып китәм. Ә сәхнә артына чыккач: "Сеңлем, берәр кирең авыртмадымы? Катырак тотсам, гафу ит", — ди. Ә Лек Вәлиевнең "Париж егете Әлфәнис" комедиясендә (1986 ел) Мыгырдык картны уйный. Нәкъ авыл гадәтләрен, гаилә тәртибен саклап килүче, этләргә ачуланып йөрүче авыл карты. Тамашачы бик ярата иде аның уйнавын. Сөйләшкәндә тавышын төрле тоннарга күчереп, бер югары, бер түбән тавыш белән сөйли, ул көлгәндә үзе селкенә, аңа ияреп бөтен тирә-як селкенә кебек. Кешелек сыйфатлары сокландыргыч иде! Театр хезмәткәренең баласы яки артистлар гаилә корса, ул анда тамада. Бик күңелле туйлар уздырды ул театрда, юбилейлар. Гастрольгә чыгасың, бу тынгысыз зат, иртүк бөтен яшьләрне уятып, үзе артыннан йөгерергә алып чыгып китә. Зур шәһәрләргә барсаң, кырынган-киенгән, барыбыз кыенганны авызын ерып көтеп тора да музейларга алып китә, культпоходлар, очрашулар оештыра, әллә нинди шөгыльләр табар иде. Райкомнан эт итеп сүгеп кайтарырлар, ә ул берни сиздерми авызын ерып кайтып керер иде. Артистларны "эттән алып, эткә салып" ачуланганын, билләһи, хәтерләмим. "Нәрсә, Ябалак?" — дия иде, бик ачуын китерсәң. Аннары керәшен кырларын бик матур итеп башкару осталыгы бар иде аның. Түбән Кама шәһәренә күчеп, анда театр ачып эшли башлагач, 60 яшьлек юбилее алдыннан 2002 елда 8 март көнне Рөстәм Галиев белән театрга — Минзәләгә килделәр. Чакыру билетлары белән. Бөтен хатын-кызларга тюльпаннар күтәреп килгән Степаныч! Биредән киткәненә байтак ел, ләкин ул безнең белән гел кызыксынып, театрны үзенеке итеп яшәде. "Күзләремә операция ясаттым әле, хрусталикларын алыштырдылар. Үлгәч тә менә болай итеп күзәтеп ятачакмын", — Театрның 50 еллыгы уңаеннан телетапшыруга чакырылган кунаклар һәм театр коллективы. 1985 ел. дип шырык-шырык көлә, үзе күзләрен кыскан. Аның юбилеена директорыбыз Роберт Шәйхуллович Илүсә Бәдриева, Рөстәм Муллин һәм мине кибәрде. Спектакльдән өзекләр дә алып бардык. Без Түбән Камага килеп кергәндә, Богатырёвның кан басымы бик югары күтәрелеп, ашыгыч ярдәм табиблары уратып алган иде үзен. Ярты сәгать үттеме-юкмы, кояш кебек балкып килеп тә керде безнең янга. Илүсә Бәдриева белән уйнаган өзекләре бүген дә күз алдында. Яшьлегенә кайткан иде ул. Соклангыч иде. Театр юбилейлары өчен янып йөрүләрен, артистлар өчен торак артыннан чабуларын, транспорт булдыруларын язганнардыр, кабатлап тормыйм. Чын мәгънәсендә үрнәк китәкче, кешелекле, намуслы, чиста күңелле кеше иде. Эчендә ни кайнаганын беркемгә сиздермәгән, акырып-бакырып кеше канын биздермәгән тәрбияле ир-егет, ике бала атасы иде ул. Аны театр коллективы белән барып кирләсәк тә, Анатолий Степанович безнең арада калды. Үзе янып, яратып уйнаган сәхнәсендә аның рухы яши. Хезмәттәшләре, тамашачысы, Минзәлә халкы күңелендә дә матур бер моңсу хатирә ул". Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор-кырчы Мәсгуть Имашев хатирәсе: "Бер шәһәрдә яки бер авылда бергә яшәргә насыйп булмады Анатолий белән. Шуңа күрәдер һәр очрашуыбыз хәтергә уелып калырлык күңелле була иде. Алтмышынчы елларда мин Әлмәт музыка училищесында директор булып эшлим, Анатолий Минзәлә театрына артист булып килгән. Шушы театр мине Һава Сафинаның "Кыр дәвам итә" дигән пьесасы буенча куелган спектакльгә музыка язарга чакырды. Анатолий белән шул вакытта таныштык. Ачык йөзле, риясыз-хәйләсез булгангадыр, аралаша торгач, без Анатолий белән дуслашып киттек. Бераздан мине эшкә Казанга күчерделәр, Анатолий Степанович Минзәлә театрында директор булды. ...Бервакыт ул мине Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Кайрылмасын канатың" дигән спектакльнең музыкаль бизәлешен эшләргә чакырды. Премьерага пьеса авторы белән без дә бардык. Спектакльне халык бик яратып кабул итте. Тамашаның урта бер кирендә мәктәптә укучы кыз бала, әтисе белән әнисенең аралары пытырылуын (бозылуын) сизеп, аларны аерылмаска өндәп, бик моңлы бер кыр кырлый — бу вакытта театрның шыгрым тулы залында кулына кулъяулыгын алмаган кеше калмагандыр. Мин үзем дә тыела алмадым... ...Театр гастрольгә китте... Ижау шәһәреннән кайткач, Анатолий белән Казанда очраштык. "На "Ура" үтте гастрольләребез, спектакльнең теге кыз кырлаган моментына килеп киткәч, дворец директорын, мәдәният идарәсе китәкчеләрен — урыс кешеләрен — әкрен генә залга алып керәм. Бөтен зал мышык-мышык килә, һәркемнең кулында кулъяулык. Урыслар спектакльдән шаккатып чыгалар, малай. "Татарлар бигрәк нечкә күңелле икән", дип сокланалар", — дип сөйләде ул. Анатолий белән бәйле тагын бер тетрәндергеч (минем өчен) хәлне сөйләми булдыра алмыйм. ...Көннәрдән бер көнне телефонда Анатолий тавышы: "Сәлам, дустым, мин Казанда, күрешеп китәсем килә". Мин әйтәм: "Килеп китмәгәнсең, кая ашыгасың, безгә кил", — дим. "Мин военкоматтан шалтыратам, бер-ике сәгатьтән безне Чернобыльгә озаталар", — ди бу. "Хәзер киләм, көт", — дидем дә чыгып чаптым. Военкоматта дежур торучы подполковник Анатолийга бер сәгатькә чыгып керергә рөхсәт итте. Без туп-туры военкомат янындагы курчак театрына кереп киттек. Театр директорлары бер-беребезне яхшы беләбез (бу вакытта мин опера театры директоры), директор кабинетында чәй эчеп, туйганчы хәл-әхвәлләрне сөйләшеп утырдык. Анатолий яшь чагында армиядә, химия гаскәрләрендә хезмәт иткән булган. Аның хәрби һөнәре, Чернобыль атом станциясе шартлагач, иң кирәкле һөнәр икән. Авырлык турында сөйләшмәдек. Ут эченә китеп баручы дустымның хәлен, ни уйлаганын мин сүзсез дә аңлыйм. Йөрәгемне "мәчеләр" тырный, ләкин берни хәл итеп булмый. Военкомат капкасы төбендә каты кысышып, кочаклашып аерылыштык. ...Минем сөенечкә, барлык туганнарының, дусларының сөенеченә Анатолиебез исән-сау кайтты. Шуннан соң ул Түбән Кама шәһәренә күчте, анда театр оештырды, аның директоры булды, соңрак мәдәният һәм техника йорты директоры булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, Анатолий Степанович эшен яратып, канын-тәнен аямыйча, бирелеп эшләде. Дуслары күп иде аның, чөнки дусны дус итә белүче, шәфкатьле, ачык күңелле кеше иде ул. Безгә аның белән Казанда да, Минзәләдә дә,,Түбән Камада да, Мәскәүдә дә (бер айлык семинарларда), өйдә дә, аның дачасында да, театрларда да еш очрашырга туры килде — кырларга, шаян сүз әйтеп көләргә (тавышы көчле иде), үз кулы белән мул өстәл оештырырга ярата иде. Күпсанлы туганнары, дуслары катнашында гөрләп үткән юбилей кичәләре хәтеремдә онытылмас бәйрәм булып сакланалар. Тормышымда шушындый "егет" кеше белән дус булып, кырлашып яшәвемә мин бик бәхетле. Ашыгып китте дустым. Урыны кәннәттә булсын". Анатолий Степанович Богатырёв турында истәлекләре белән шагыйрь Мансур Шиһапов та уртаклашырга теләгән иде. Кызганычка каршы, каты авырудан соң кулына каләм тота алмый икән. Телефоннан сөйләшкәндә, Түбән Кама шәһәрендә өр-яңа театр ачу макараларын бик образлы телдә тасвирлагач, театрның бүген Анатолий Богатырёв исемендә булырга тиешлеген дәлилләде ул, ә чынбарлыкта бүген ул ачкан, ул оештырган театрда мәрхүмнең исемен телгә алу да "гаеп" саналуга нәфрәтләнүен сиздерде. Язмамны "Минзәләм йолдызлыгы" дип атасам да, йолдызлыктагы өч йолдызга гына тукталдым. Театрда йолдызлар күп була. Шулардан хатирәләре белән уртаклашкан Рәзилә Муллина белән Илүсә Бәдриевага тукталмасам, гөнаһлы булырмын. Рәзилә... Бәхетле язмышлы артист ул. Минзәлә районының Татар Мөшеге авылында балта остасы Мирхәт абзый белән клубта эшләгән Фәгыйлә апай гаиләсендә туган беренче бала. Кечкенәдән артистлар уенын күреп, аларның кеше күңеленә тәэсир итү көчен тоеп үсә ул. Мәктәптә уку елларында ук үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша, смотрларда "киңүче" исеменә лаек була. Шулай да артистка булырга кыенмый. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, өч ел режиссёр булып халык театрында эшли. Ниһаять, артистлык тылсымы аны киңә. Менә инде ничәнче ел ул Минзәлә театрының төп артисткасы. Ире Рөстәм Муллин белән театрның иң якты йолдызлары. Уйнаган рольләрен санаганда, аларның төрлелеге актрисаның профессиональ колачы, амплуа әсирлегеннән котылганлыгы турында сөйли. Ул — шәхес. Күп спектакльләрдә баш рольләрне башкарса да, Рәзиләдә "йолдызлык" авыруы юк. — Һәр талантлы артист сәхнә йолдызы була алмаган кебек, йолдыз булганнарның да һәркайсы артист дигән сүз түгел, — ди ул, проблемага профессиональ яктан карап, — үзенең уңышсызлыкларын бүтәннәргә яисә язмышка сылтаган артист беркайчан да алардан котыла алмый. Кемдер үз эшеннән үзе канәгатьлек таба, кемдер үз масаюына сылтау табып юана. Минем юанычым да, куанычым да — театрыбызга кирәк булуымны тоеп эшләү. Театрга гына түгел, тамашачыга кирәк син, Рәзилә Мирхәтовна, халыкка, милләткә кирәк. Хезмәттәшләре аның икади биографиясеннән бер кызыклы хәлне хәтерлиләр: спектакль тәмам, зал алкышларга күмелә, сәхнәгә тамашачылардан букетлар тапшыру башлана. Чәчәк букеты алмаган артист калмый. Бер Рәзиләне генә күрүче юк. Чөнки Рәзилә әхлаксыз, азгын хатын ролен башкарган. Тамашачы аның артистка булуын онытып, бозык хатын дип кабул иткән, аны гафу итмәвен чәчәк бирмәү аша белдергән. Бу бит мәдхия! Шушы очрак Рәзилә өчен "артист нинди булырга тиеш?" дигән сорауга кавап буларак еш исенә төшә икән: иң мөһиме чәчәк букеты түгел, ә тамашачыда туган фикерләр букеты! Кемдер үзенең хәтеренә таянып, хатирәләрен язарга утырса, кемдер хәтерсезлеген эшкә кигә: нәрсәнедер күрмәскә, белмәскә тырыша. Рәзиләнең фикер колачы сыйдырган күп артистлар турында матур-матур истәлекләре бар. Анатолий Богатырёв турында хатирәләрен сорап мөрәкәгать иткәч, ул миңа калын дәфтәр тутырып, мәрхүм 20 артист турында кызыклы мәгълүматлар язып кибәргән. Мин аңа, шул юнәлештә язуын дәвам итеп, альбом яки хатирәләр китабы чыгарырга киңәш иттем. Ышанам: киң күңелле кеше буларак, киңәшләргә "колак салачак" ул, һәм без әле ачылмаган йолдызлар ачачакбыз. Илүсә Бәдриева... Минзәлә театрында мин куйган өч спектакльдә дә катнашты ул. Мәрхүм ире Фәиз Бәдриев тә киң колачлы икатчы. Өлгергән сәхнә остасы, талантлы музыкант булгач, уллары Булат алар эшен дәвам итеп, Минзәлә театрының баш режиссёры вазифаларын үтәүче дәрәкәсенә күтәрелгән. "Бәдриевләр йолдызлыгы" турында сүз алып барырга, династия дияргә буладыр, — дигәч, Илүсә ханым: "Юк, юк! Династия турында түгел, үзебез турында да бары тик Сабир абый белән Хәдичә апаны күреп белгән хезмәттәшләре, Толяның курсташы буларак кына... телгә алсагыз. бик киткән. — Сәхнә тормышы белән гаиләдәге хәлләр — икесе ике дөнья. Сез безнең өчен әйбәт артистлар гына түгел, үрнәк гаилә буларак та кызыклы... — Анысы өчен дә без Сабир абыйга бурычлы. — Ничек? — Сабир абый тәкъдиме белән, ул димләп, ул кодалап өйләнешкән парлар һәркайсы ныклы, какшамас гаилә кордылар, үрнәк булырлык матур яшәделәр. Фәиз белән минем дә никахым Сабир абый катнашында булды... Без театрга эшкә урнашканда, фатир сорау, фатир алуны уйга да китереп булмый иде. Ничәнче ел булгандыр, Чистайдагы рус театрын Минзәләгә күчерәләр. Аларга хөкүмәт фатир бирдерә. Ләкин театр яшәве өчен, фатирга өстәп, тамашачың булуы мөһим. Театр мантый алмый, тарала. Рус артистларыннан бушаган фатирларга мохтак яшь татар артистларын урнаштыру башлана. "Кемне — кайда, кем белән?" — дигән сорауга Сабир абыйның үз кавабы. Безне Фәиз белән бер фатирга урнаштыралар. Бер фатирдан — бер казанга, бер казаннан — бер кесәгә күчтек, кесәдән караватыбыз уртаклашты. Без генә түгел, Сабир абыйга Роза апа белән Әхмәдиша абый да, Нәсимә апа белән Киһангир абый да, тагын башкалар да бурычлы. — Фатир кысынкылыгы каннарны якынайткан булып чыга түгелме? — Фатирга кадәр ондыр, ярмадыр салган капчыклар берлеген узасын онытмыйк. — Ягъни, нинди "капчыклар берлеге"? — Яшерен-батырын түгел, сугыштан соңгы елларда да әле театрлар "подножный корм"да яшәде. Ягъни, гастрольләр вакытында колхозлардан алып кайткан ондыр, ярмадыр запасларына таяна идек. Башкортстанның Бакалы районына гастрольләр вакытында карабодай ярмасы бирәләр. Аны Минзәләгә кайткач кына бүлешергә булалар. Әхмәдиша абыйның ярма салырга капчыгы юк икән. Соңыннан алу шарты белән үз өлешен Роза апага салдыра ул. Уртак ярмадан уртак ботка пешә. Шул ботканы алар гомер буе бергәләп ашадылар, зарланмадылар. Гомер буе тамаклары тук, өсләре бөтен, гаиләләре ныклы булды. Сабир абый сайлаган парларның һәркайсы үрнәк гаилә корды. — Сабир абыйның корган төп гаиләсе — ул төзегән театр. Аның васыятьләренә тугры калып, яңа заман тамашачысына яңа спектакльләр тәкъдим итә алса, театрда Сабир абый рухы яши дигән сүз. Кошларга очар өчен канатлар гына түгел, һава да кирәк булган кебек, театрның яшәве өчен аңа артистлар гына түгел, үз тамашачысы булу да мөһим. Театрның тормыштагы ролен дә, аның нинди булырга тиешлеген дә шул үз тамашачысы гына әйтә, үз тамашачысы гына бәһали,аның үсү юлын билгели. Бүген Минзәлә театры Сабир Өметбаев исемендә яши икән, аның бер канатын икади көчләре тәшкил итсә, икенче канаты, шиксез, мирасны кабул итеп, эстафетаны киләчәк көннәргә илтүче китәкчеләредер. Табигатьтә хәзергә кадәр билгеле 88 йолдызлык бар. Ачылмаганнарының саны чиксез күп. Без — кешеләр күктәге йолдызлыклардан Андромеда, Игезәкләр, Аю, Үлчәү, Сукояр йолдызлыклары турында гына ишетеп, сөйләшүләребездә телгә алгалыйбыз. Алардагы йолдызлар санын да, кайчан һәм ничек барлыкка килеп, ни өчен, ни исәбенә, ник яшәүләрен дә белү ихтималы юк. (Кирәге дә юк.) Саннары да, гомерләре дә миллиардлар белән генә саналып, үзгәрешсез һаман үз урыннарында яши, кала бирәләр алар. Ә кирдәге шартлы йолдызлыклар исә кеше гамәлләренә генә нигезләнеп, кеше язмышларына бәйле. Язмышлар исә (яшәү шартларына бәйлелектән) үзгәрүчән дә, башка язмышларга тәэсир итеп, аларны үзгәртүчән дә булалар. Аларның хәтерләрдә күпме гомерләр саклану ихтималы мирасның кемнәр кулында булуына бәйлелеге дә сер түгел. Шул яктан караганда, Минзәлә театры бик бәхетле. Чөнки театрны мирас буларак кабул итеп алган хәзерге вариста, Сабир ага Өметбаевтагы кебек, ихласлык, үз эшенә бирелгәнлек һәм коллективына ышаныч бик көчле. Иң мөһиме: театр коллективының аңа ышанычы шиксез һәм вак-төяк очраклыкларга бәйле түгел. Уртак ышанычка нигезләнгән шушы тандемга чирек гасыр тулып килсә дә, театрның бүгенге артистлары, бергә узган елларны түгел — ә коллективта һаман булып торган уңай үзгәрешләрне санап, директорлары адресына мәдхия генә юллыйлар, аны йолдызлыкны ачучы астрономга тиңлиләр. Без дә аларга кушылабыз һәм калын китап язганда да сыеп бетмәс гамәлләр кылган шанлы театр директоры Роберт Шәйхуллович Шәймәрданов белән якыннанрак таныштыру "артык сөяк" булмас дип уйлыйбыз. 1989 елда мәдәният институтын тәмамлаган булдыклы егетне Мәдәният министрлыгына эшкә чакыралар. Өч ел эшләү дәверендә үзенең тәвәккәл һәм инициативаларга юмарт булуын күрсәтергә өлгергән һөнәрманны яшәү белән үлем арасында көн итүче, хукалары алышыну "чехардасыннан" арып, финанс кытлыгыннан чыгу юлын югалткан Минзәлә театрына директор итеп билгелиләр. Театрның бинасы иске һәм кимерек. Бүлеп бирелгән акчаның кая очканын белерлек түгел. "Реставрациягә китте", дип отчёт бирсәләр дә, эшләгән бер эш тә күренми. Халыкта да, артистлар арасында да гел бер сүз йөри: "Чаллыга күчерәләр икән". Гел күчеп эшләргә тиешле театрның нибары бер искергән автобусы бар. Артистларның күзләрендә өметсезлек, кулларында каядыр күчеп китү өчен тутырылган чемоданнары белән гариза. Нинди кадр кирәк дисәң — ул юк. Чакырыр өчен фатиры булмау, эш хаклары түбәнлеге Робертны бик кыен хәлдә калдырса да, куркытмый, ә кыю адымнар ясарга этәрә. Ул, иң элек, театрның мондый хәлгә төшүенең сәбәпләрен ачыклый. Булдыксыз, театрны үз кесәләренә эшләтеп, сәнгать турында уйламаучы әрәмтамак — прилипаллардан коткару "операциясенә" керешә ул. Аңа коллективның сакланып калуын теләгән намуслы артистлар булыша. (Бер "операция" процессына мин дә шаһит булдым.) Нәтикә буларак, изге теләкләргә һәм намуска таянып эш итүче директор театрның бетүгә юнәлгән юлын булсынга, үссенгә юнәлтүгә ирешә. Аның яшьлек энергиясе, үкәтлеге нәрсәләр кирәген белеп, шуңа өстәгеләрне ышандыра алуы нәтикәсендә, бер ел эшләү дәверендә ул театрга 5 яңа машина, музыкаль үзәк, радио һәм яктырту аппаратуралары, столяр станогы алдыруга ирешә, театр бинасын ремонтлау эше канлана. Бу эшләрне могкизага тиңлиләр. Хукалык эшләрен канландырган яшь китәкче театрның икади йөзен — имиджын үзгәртүгә дә күп көч куя һәм үзгәртә. Бүген Себердә дә, Урта Азиядә дә, Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә дә көтеп алалар икән, бу, һичшиксез, директоры Роберт Шәйхуллович булган Минзәлә театрының тамашачы зәвыкларына кавап бирерлек профессиональ югарылыкта булуы нәтикәсе. Хәзерге көндә театрга эшкә алынган артистлар өчен торак проблемасы юк. Кадрлар мәсьәләсендә дә "кытлык кырык чакрымга качкан..." Роберт Шәйхулловичны китәкче буларак та, кеше буларак та бизәгән төп сыйфатларыннан берсе һәм иң мөһиме — эшкә күңел биреп эшләгән һәркемгә хәерхаһ булуындадыр. Ул кешегә ышана да, ышандыра да белә. Сүзен гамәл белән ныгытуы — аның абруй нигезе. Театрга нигез салган, авырлык килгән елларда театрны саклап калуда үзләрен аямыйча эш күрсәткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә риясыз эшли ул. Театрга Сабир Өметбаев исеме бирелү дә, Сабир Өметбаев исемендәге премия булдыру да Роберт Шәйхуллович тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган үсеш баскычларыннан. Ә театр бинасы, карап туймаслык гүзәл сарай буларак, эченә керсәң, чыгасың килмәс уңай. Инде менә театрның 80 еллыгы уңаеннан Сабир Өметбаев һәм Хәдичә Сәлимоваларның фотоларын сорап шалтыраткач, театр директорының безгә биргән кавабы аерым игътибарга лаек: — Һичшиксез, Хәдичә апа да, Сабир абый да, Анатолий Богатырёв та Минзәлә театры йолдызларыннан. Ләкин йолдызлыкта йолдызлар күп була бит. Аларның барсының да әлегә исеме булмаска да мөмкин. Ә кайберләре, әлегә балкымасалар да, кемелдиләр генә. Димәк, киләчәктә аларның да балкулары бик ихтимал. (Йолдызлар караңгыда балкый!) Без сездән йолдызлыктагы башка йолдызларны да яктырткан язмаларыгызны көтеп калабыз. Сезнең эш йолдызлар ачу булса, безнең эш йолдызлар балкысын өчен шартлар тудыру. Минзәлә йолдызлыгының "Казык йолдызы" Роберт Шәймәрдановка театр артистлары гына түгел, күпсанлы тамашачыларның да рәхмәтле булуына шикләнмибез. Яши, яшәсен Өметбаев исемендәге театр! Әхтәм ЗАРИПОВ БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ ХИКӘЯ Бүген ай нигәдер бик моңсу булып калыкты. Күк йөзендә үзенә урын тарсынгандай, сүрән генә елмаеп, болыт читенә сыенды. Аның йөзенә озаклап карап торсаң, менә-менә елап кибәрер шикелле тоела иде. Авыл өстенә таралган нурлары да башка кичләрдәге кебек түгел, нишләптер бик тонык күренә. Авыл халкы йокларга иртә ята, күп кенә тәрәзәләрдә ут сүнгән. Кызлы өйләрдә генә серле яктылык балкый, вакыт-вакыт пәрдә читләре тибрәлеп куя. Кичке тынлыкны бозып, урамнан машина узганы ишетелде. Дилбәрнең йөрәге дертләп китте. Көн буе, әнисе фермадан кайтканчы өйне кыештырып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, тәмам арыган иде, машина тавышын ишеткәч, аякларын идәнгә тидерер-тидермәс кенә очып, үз бүлмәсенә чыкты, утны сүндереп, тәрәзәгә күз салды. Ни гакәп, капка төбендә беркем күренмәде. Югыйсә, Азатның машинасы иде бит, аның гөрелдәгән тавышын Дилбәр әллә каян таный. "Тыкрык буена туктагандыр әле". Шулай дип үзен юатты да кич чыгарга әзерләнә башлады. Өстенә үзе яраткан зәңгәр күлмәген киде, кылы кофтасын беләгенә салды, чәчләрен килкәсенә тузгытып төшерде дә, әтисе белән әнисе янына чыгып: — Мин клубка киттем, — дип, аларга тыныч йокы теләде. — Тәртипле генә йөр берүк. Төн уртасына калма, кызым, син кайтып ятканчы барыбер күзгә йокы керми, — дип, Маһинур апа кызына көндәгечә үгет-нәсихәт биреп калды. Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. "Бүген килә алмыйм". Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең. Инде кич чыгып торыргамы-юкмы дип икеләнгәннән соң, Дилбәрнең аяклары урамга атлады. Һава киләсләнгән, күктәге йолдызлар кем-кем килеп торалар, тулып өлгермәгән ай да баягы моңсулыгын онытып, елмаерга тотынган. Дилбәр тиз генә дусты Язиләгә шалтыратып алды: клубка бергә барырга сөйләштеләр. Юл буе серләшә-серләшә атлап, клубка якынайгач, баскыч төбендә торган сары чәчле, кыска итәкле таныш булмаган кызны күреп, икесе дә адымнарын әкренәйтте. — Ә-ә, теге очка кайткан шәһәр кызы Иркә бу, — диде Язилә, белдекле кыяфәттә. Дилбәр күк йөзенә күтәрелеп карады. Гакәп, ни арада каяндыр соры болытлар килеп чыккан да тирә-якка кунакларга китешкән, югыйсә чакыручы булмады... Әле яңа гына галәмнең барлык йолдызларын санап була иде, ә хәзер берсе дә күренми. Шулай уйланган мәлдә Дилбәрнең күзе клуб читенә килеп туктаган машинага төште. Сары чәчле кыз оча-канатлана шул якка йөгерде. Машинадан кап-кара юка күн куртка кигән берәү чыкты да, ишекне ачып, кунак кызын алга утыртты, ачык тавыш белән нидер сөйләнде. Караңгыда күзне алдау мөмкин булса да, колакны алдап булмый иде — әлеге тавышның иясе Азат иде... Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде. Яңаклары кайнарланып янарга тотынды. Мөлдерәмә тулы күзләреннән дә кайнар тамчылар тәгәрәде. Шул кичтән бирле Дилбәр өчен кояш сүнгәндәй тоелды. Моннан да ачы, моннан да яман берни була алмас кебек иде. Аны оныттылар, аны башкага алыштырдылар, ул дөньясында бер бәхетсез хәзер. Шушындый уйлардан башы авырта башлады, кулыннан эш төште. Бу кайгыдан да авыр бернәрсә юк шикелле иде, күзләреннән елмаю югалды. Беркөнне иңсәсенә көянтә-чиләк асып, башын иеп кенә чишмәгә барган киреннән көтелмәгән күренешкә тап булды. Берничә өй аша гына яшәүче күршеләрнең ак ромашкалар төшкән яшел капкасы чыңлап ачылды да аннан гарипләр арбасына утырган япь-яшь кыз бала күренде. Колясканы этеп чыккан хатынны таный Дилбәр, Наилә апасы ул, шәһәрдә яши, ата-анасы янына гаиләсе белән кайтып тора. Ә менә бу кызны беренче тапкыр күрүе. Курчак кебек сылу кызның... ике кулы да, ике аягы да юк иде. Дилбәр үз аякларының да йомшап калуын сизде. Буш чиләкләре иңсәсен басты, йөзе ташка әверелде. Ә гарип кыз исә, йөзендә кылы нур балкытып, аңа елмаеп карады, баш кагып исәнләшкәндәй итте. Кызның күзләрендә шулкадәр яктылык, тормышка мәхәббәт балкый иде. Үзенең ни рәвешле чишмәдән әйләнеп кайтуын Дилбәр юньле-рәтле хәтерләми дә. Суын өйалдына кертеп бушатуга, әнисе янына атылды. — Наилә апаңның кызын әйтәсеңдер... — Әнисенең йөзенә борчулы уй таралды. — Дөнья әллә нинди кайгылар белән сыный шул кешене. Олы кызы шушылай булып тугач, больницада ташлап калдырган, дигәннәр иде. Ана йөрәге шул гөнаһны да, шул хәсрәтне ничек күтәреп яшәгәндер... Менә, быел детдомнан эзләп тапкан, үзләренә алып кайткан бит кызын. Дәү әнисе сөйләп тора иде, ул баланың карандашны авызына кабып ясаган рәсемнәрен күрсәң, шаклар катасың, ди. Тормышка чытырдап ябышкан, шундый ачык йөзле бала, һәркемгә елмаеп эндәшә, мин дә күреп калдым. Без йөргән булабыз монда, юк борчуны да зурга санап, чырайны чытып, башны иеп. Дилбәргә кинәт үзе өчен бик тә оят булып китте. Соң, ул да менә ничә атна инде башын иеп йөри, Азат белән дуслыклары өзелүдән дә начар берни була алмас дип кайгыра. Әйтерсең, бар дөнья Азатка терәлеп калган. Тормыш алда, аңа дигән насыйп яр да табылыр әле. Әнә бит, шулай дип елмайгандай, күктә кояш көлә. Аның яктысы һәм кылылыгы Дилбәрнең күзләренә дә кереп тулды. Сиңа дигән бәхет тукталышының кайда икәнен кем ачык белә? Ул тукталышны эзләп йөргән булабыз, ә ул һәрберебезнең янәшәсендә — кан түренә иңгән тормышны ярату хисендә икән бит! Кыз башын күтәрде, дөньяның матурлыгын шушы мизгелдә генә күргәндәй, әле кояшка, әле күршеләр капкасына кабат-кабат борылып карады. Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 10 Б сыйныфы укучысы