Рөстәм Вәлиев ДӨНЬЯ ГАМЕ РОМАН 1906 ел узып китте, андагы күкрәү һәм ыңгырашны кар өемнәре генә күмә алмады. Гыйнвар бусагасына баскан караңгылы-яктылы бер көндә "көрәш!" сүзе телгә менде. Ачулы буржуазия меңләгән эшчеләрне эшсез, бер телем икмәксез калдырды, профсоюзлар һәм рәсми оешмалар ябылды. Гучков әфәнде, инкыйлабның яңа дулкыны "яшь, яңа ирегебезне дә, мәдәни һәм иркен тормышыбызның калдыкларын да җирләячәк", дип, кайгыргандай ясалма кыяфәт чыгарды. Аллаһтан кичермәскә, җәзага тартуын сорадылар. Җәзага үзләре хөкем итте: кулга алулар, хәрби-кыр судлары, сайлау алды җыелышларын куып тарату башланды. Авыр бәрелешләрдән соң, пролетарийлар яңадан һөҗүмгә күчте, кабат баш күтәрүләр һәм эш ташлаулар, баррикадалар, югалтулар... 1906 ел узып китсә дә, "көрәш, көрәш, көрәш!" дигән сүзләр тынмады. Кичен егетләр кала буйлап йөрде. Ылыс, кар, ризык исләре аңкый. Империянең үзәк губернияләрендә ачлык башлану азык-төлек бәяләрен нык күтәрде. Кунакханәдәге утыз тиенлек төшке ашлар тагын ун тиенгә сикерде. Егетләр кунакханәгә әйләнеп кайткач, номерга төшке ашларын һәм графин белән сыра кертүләрен үтенде. Ашап-эчтеләр, "Дюшес" кабыздылар, җырлап та алдылар һәм Габдулла унберенче киткәч, үзенең номерына юнәлде, исәбе бер-ике сәгать эшләп алу иде. Коридорда караңгы булганга, ишек яныннан читкә тайпылган адәмне танып җиткермәде. — Пардон... вәссәлам. Шырпыгыз юкмы? Шамакайныкына охшаш мыек, сарык тиресеннән тегелгән сай түбәле бүрек, озын сөякчел бармаклар. Кулындагы шырпысы сүнде. Көтеп тору залыннан керосин лампасының сүрән яктысы сузылды. Бу адәм исерек булдымы, әллә оятсызмы — китәргә ашыкмады. — Әле генә урамнан кердем. Андагы хәлләр!.. Бар җирдә теге дуңгызлар, кылычлары белән яныйлар. Берәүне, губернатор хатыны балык койрыклы кыз тапкан, дигәне өчен генә кулга алдылар. — Гафу итегез... — Гаҗәеп хәлләр! Күз алдына китерегез, Гайни мулла, ярты сәгать үзенең хезмәтче кызы артыннан куып йөргән... кыз анасыннан ничек туса, шул килеш, Аллаһ колы... Дәвамы. Башы узган санда. — Гайни мулла намуслы кеше, андыйга бармас. — Габдулла каты итеп әйтте һәм чакырылмаган кунакны әйләнеп узарга теләде. — Чыннан да! — Шамакай мыеклы элеп алды. — Полк табибыннан махсус дарулар алган... табиб аларны тышы-ние белән йотарга һәм өч көн тәһарәт алмаска кушкан — тәэсире шаккатмалы икән. Туктагыз әле! Кыз китертимме, елгадагы ала балыгы кебек чиста, саф. Этенмәгез әле. Әй-әй, монда хулиганлык итәләр, мәхәллә мулласыннан көләләр. Габдулла эттән туган бу бәндәнең борын төбендә ишеген шартлатып япты да ачкыч белән ике кат борды. Теге сүгенә, ишеккә суга, тибә башлады. Габдулла дәшмәде, әмма бераздан, эшкә тотына алмасын аңлап ачынды. Кабахәтнең чыраена бирәсе калган, дип уйлады, полициягә алып китсеннәр, бер кич төрмәдә утырыр да иртән чыгарган булырлар иде әле. Ул кулына китап алып ятакка сузылды, шактый озак укыды һәм ике катлы тәрәзә аша да ишетелгән яңа ел киче ыгы-зыгысын, астан, төне буе буфет эшләгән яктан менгән шау-шуны тыңлап ятты. Таң алдыннан, лампаның керосины бетеп сүнгәч кенә, йокыга китте һәм унбергә кадәр уянмады. Миңлебай белән Сираҗи иртүк торып, калага чыкканнар, күргән-ишеткән яңалыклар белән уртаклашыр өчен, аның янына керделәр. Эшчеләр бистәсендә берничә эшчене Яңа ел кичәсеннән алып киткәннәр, югыйсә, бәйрәм итсәләр дә, хәтта шәраб тә эчмәгәннәр, ди. Халык җыелышында маскарад барган чакта Чемринскийның ышанычлы хөкемчесен кулга алганнар, ул урындыкка басып, студентлар, нәфис сәнгать сөючеләр алдында сәнгатьнең әһәмияте турында чыгыш ясаган икән. Кеше ышанмаслык имеш-мимешләр дә җитәрлек: бер җен карчыгы төнлә Зур Михайловское урамы буйлап: "Патша сигезенче елда үләчәк", — дип сөйләп йөргән. Дуслар бергәләп төшке аш ашады, аннары Миңлебай белән Сираҗи кабат урамга чыкты. Габдулла эшләргә утырды. Тик кулы бармады. Урыныннан торып бүлмә буйлап йөренде, тәрәзә янына барып басты. Көн яктылыгында урам үз көенә яшәп ята. Чаналарга төялеп, төрле киемнәргә киенгән мәзәкчеләр узып китте. Нигә дип бу тормыш аңа мәхәббәт насыйп итми икән, батырлыклар кылмаган, акыл ияләре булмаганнарга да биргән сөюне ник аннан жәлли икән? Моңарчы мәхәббәт аның хыялына әле бер кыз, әле икенче кыз кыяфәтендә килде. Алар, егет күңелендә матур истәлекләр калдырып, каядыр китеп югалды. Истәлекләр? Булмаган нәрсә турындамы? Ләкин ул үзенең иң матур көннәрен татлы хыяллар белән үткәрде, аның җаны уйлар һәм хисләрдән бер өзгәләнде, бер төзәлде — нәрсә, бу бушлыкмыни? Әмма хисләрнең дошманы — хәрәкәт! Фикер йөртергә, ия булырга өндәгән физик дошман ул кешене юкка чыгара: башта аның тәнен, аннары фикерен һәм хыялын... Бигрәк караңгы төн, дип уйлады ул. Бер тавыш, бер кыштырдау юк... Ул яраткан тынлык аны баса, изә. Ул кулын сузды һәм карават өстендәге бауны каты итеп тартты. Озын коридорның аргы башында кыңгырау чыңлады, бер минуттан егет килеп тә җитте. — Йокламый идеңме? — дип сорады Габдулла. — Йоклый идем, әфәндем. Чәй китеримме? — Әйе. Тик син бер дә йоклаганга охшамаган. Тукта... мин сине бик яхшы төшеңнән бүлдемме? — Төшләр күрмим мин, — диде егет. — Бөтенләйме? Һәм сиңа беркайчан да... ну, төшеңә дип әйтүем, ак бүре кергәне юкмы? — Ак бүре? — хезмәт күрсәтүче пырхылдады. — Ак бүреләр булмый, әфәнде. Чәй сорадыгызмы? Хәзер китерәм. Чәй эчкәннән соң, Габдулла өстәл янына утырды... Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр... Кырлайның каеннары, болыннары, елгасы матур, төнге көтүдә атлар кешни. Иртән кызлары чишмәгә суга бара, сандугачлар көянтәгә кунып, мәхәббәт турында сайрый. Ә урман... йә Аллам, урманы нинди, хәзинәләргә таба алып баручы никадәрле серле сукмаклар! Ләкин җен-пәриләр һәм Шүрәле яшьләрнең башын шулкадәр бутый, теләсә кайсы егет аңа юл таба алмый. Көндезен дә җиләк җыючылар һәм утын кисүчеләр эчкә — куелыкка керергә шикләнәләр. Төнлә — Аллам сакласын! Шүрәле белән төнлә генә очрашырга мөмкин. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егете киткән урманга утынга. Утын кисүче егет батырларның батыры, бер селтәнүгә балтасы белән явыз җеннең яки Шүрәленең башын кыеп төшерә ала. Ләкин кешеләр белән бу серле җан ияләре иңгә-иң яшиләр, болар урманчытырманнарның, яшерен сукмакларның, гомумән, табигатьнең сере бит. Алар һәрвакыт дошманлык тоталармы? Алар белән дошманлашу кирәкме? Көч сынашу, зирәклектә ярышу, беркатлы җан иясен шаяртып алу — монысы башка эш. Киң күңелле хәйләкәр ярлы егет Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырып, аны ахмакка чыгара. "Исемең кем синең? — дип үкерә Шүрәле. — Үземне кыерсыткан кешене белергә тиеш бит мин!" ди. Былтыр икән. Кычкыра да бакыра Шүрәле, үзенең дусларын чакыра, тегеләре көләләр генә. "Әй юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел", — диләр. Таң атканда, кулындагы каләмен куйды. Берничә әкият язды, әмма берсендә дә каһарман-батырлар кулларына кылыч алмыйлар. Әле, Алла теләсә, тагын язар, аларында да серлелек, аңлашылмаучанлык кешегә дошманлык кылмас. Чәй эчеп алырга да йокларга, йокларга кирәк дип үгетләде ул үзен. Әмма ятагы янына көч-хәл белән генә килеп җитә алды. Башы мендәргә тиюгә, керфекләре йомылды. Көн туганын, коридордагы ыгы-зыгыны, дусларының кайсыдыр ишеген шакыганын да ишетмәде. Ул уянганда, төш вакыты җитеп килә иде. Бүлмә суынып киткән, авыздан пар чыга. Кулына сабын, сөлгесен алып, юынырга китте. Боз кебек салкын су йокысын шундук юып төшерде. Өстәлдән язылган кәгазь битләрен җыеп, тартмага салды: кичтән язганнарны кабат укып чыгасы килмәде, ниндидер сәер курку хисе тотып калды. Ишек шакыдылар. — Керегез! — дип кычкырды ул каты итеп. Кунакханә хуҗасы Нәркиз икән. Нәрсәдәндер саклангандай, ул бусага янында туктап калды. — Хәерле иртә. Ничек йокладыгыз? — Рәхмәт. Керегез инде. Юантык, кызарып торган тулы яңаклы хуҗа тәрәзә яктысыннан күзен кысты. Күзе йомылгач, ул кулга ияләштерелгән аюга охшап калды. — Габдулла әфәнде, Мотыйгулла хәзрәт улының патшаны һәм барлык министрларны бәреп төшерергә өндәве дөресме? — Сез нәрсә? Ул кала урамындагы шакшыларны куып чыгарырга гына чакырды. — Дөрес, урамнар пычрак. Шулай да юкка өндәгән ул. Сезгә шундый эшем, йомышым бар... кыскасы, мин бер атна элек аның гәзитенә реклама биргән идем. Хәзер гәзитне ябалар дип әйттеләр. Кунакханәгә кагылышлы белдерүне... белмим инде, ничек кире алырга, тентү вакытында кулга төшмәгәе... Менә шулай. — Ничек булыша алам соң мин? — Хәзер аңлатам. Анда, Купеческаяда, яхшы танышым бар, Домна Семёновна... аның кәгазе бар, менә күз салыгыз. Карап кына алырга теләсәгез, рәхим итегез, диде. Мин аны кире кайтарырга тиеш. Нәркиз Габдуллага кәгазь бите сузды: "Кутьина Домна Семёновнага бирелгән, дөрестән дә, ул, Җаекта елдан артык яшәп, фәхешханә тота, хөкемгә тартылганы юк, яшерен оешмаларда тормый. Әдәпле, әхлаклы булуын имза һәм казна мөһере раслый". — Укып чыктыгызмы? Менә миңа да шундый кәгазь булса иде. — Полиция участогыннан сорагыз. — Әй, алар андый әйбәт итеп яза белмиләр! Сез... сез булдырасыз, диләр, язуыгыз да, аңлавыгыз да яхшы, диләр. Саранлашмам, мин бит сезнең хезмәтләрегез өчен күпме түләгәннәрен беләм... һм-м! — Димәк, әйбәт итеп язарга? — Әйбәт итеп, әфәнде! Теге яшерен оешмалар хакында да. Мин үз чиратымда, сезнең турында сорасалар, әхлаклы кеше, Мотыйгулла хәзрәт улы белән дә аралашмый, диярмен. Коридорда аяк тавышы ишетелде һәм, рөхсәт сорап тормыйча гына, Миңлебай атылып керде. Ул кунакханә хуҗасын күреп, бусагага чигенде. — Соңрак сугылырмын... — диде. — Киттем, киттем, — дип каударланды Нәркиз. Габдулла чыгып китәргә әзер торган Миңлебайны чакырды. — Берәр нәрсә булдымы? — Камилдән... наширлек хокукын алдылар. — Тикшерү тәмамланмады бит әле. Ничек кыюлыклары җиткән? Камилне күрдеңме? Янына бар! — диде Габдулла. — Ул өйдә юк, Мортаза әфәнде янына киткән. Тиз генә типографияне гәзите белән бергә сатарга булган, диләр. — Сата? — Наширлек хокукы булмагач, аңа типография нәрсәгә? — Ләкин... Мортаза Гобәйдуллинга түгелдер бит? Әлбәттә, юк! Ул акча сорарга киткәндер. Бәлки закладка салырга яки вице-губернаторны сатып алырга телидер? — Белмим. — Миңлебай тынып торды да сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй, — Гурьевтан олаулар килде, дип куйды. — Монда олауның ни катнашы бар? — Сираҗи Гурьевка кире кайтып китәргә тели. Атасы авырый, чакыра, диләр. — Габдулла җавап бирмәде. Миңлебай сагышлы гына: — Мин бит синең уеңны беләм, — диде. — Бер-беребезне битәрләмик, — диде Габдулла. — Шулай итик, — дип килеште Миңлебай. Алар, әйтерсең, ант бирештеләр. Сираҗиның аларны бик тиз ташлап китүеме, әллә куркумы, соңгы вакытта сиздереп торган шомнары тагын да артты. — Аның хет барыр урыны бар, — диде Миңлебай. — Дөрестән дә атасы үлем хәлендә икән, шактый зур эшкә варис булачак. Бу сүзләр урынлы әйтелмәде. Дөрес, Миңлебай аларны үпкәләве аркасында гына ычкындырды. Әллә үзенең барыр җире булмавына ачуы килдеме — белмәссең. Уйламаганда Сираҗи килеп керде. Аның монда, ике бүлмә аша гына икәнен белсәләр дә, керүе көтелмәгәнчә булды. Ул шунда ук үзе турында сүз барганын төшенде. — Әгәр әтинең авыруы куркыныч булмаса, мин әйләнеп килермен, — диде Сираҗи. — Анда берүзем яшәүне күз алдына да китерә алмыйм... каһәр суккыры, әти мине җибәрмәс дип куркам. — Ул синең мәдрәсәдән китүеңне беләме? — Бу турыда аңа язганым булмады. — Күрәсең, кайдандыр белгән. — Сыра соратыйк мәллә? — Аның бу соравы шундый урынсыз чыкты, дуслары елмаюларын тыеп кала алмады. — Әйе, сыра! Яки Обыденковка барыйк. Шулчак хезмәтче егет кереп, кулындагы утынны дырк итеп идәнгә ташлады. Сираҗи сискәнеп куйды. — Мин бик тиз... иртән йоклый идегез, яга алмадым. Күрәсезме, күпме утын китердем? Хуҗа әйтә: Габдулла әфәнденең бүлмәсенә күбрәк як, ди. — Калдыр, мин үзем, — диде Габдулла. Егеткә бу ошамады, ул борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, ачуланып китеп барды. — Бүлмәләрдә салкын, — дип зарланды Миңлебай. — Тычканнар басты. Бүген иртән күземне ачсам, капкында тычкан... урталай өзелгән. Сираҗи калтырый башлады. - Тукта! Җирәнгеч... таптылар сөйләшер сүз... корткычлар турында. Җитте!.. Ул Юныс абыйларга таба атлады. Ике малай капка төбен себерә иде, алар белән исәнләште, һәрберсенә берәр кәнфит тоттырды, тегеләре шунда ук, уңайсызланып, кәнфитне кесәләренә шудырды. "Ничек үскәннәр! — дип уйлады ул. — Ә мин аларны, бәбиләр сыман, кәнфит белән сыйлыйм". — Әтиегез өйдәме? — Өйдә, — дип, көттереп кенә җавап бирде олысы. "Танымадылар, — дигән уй килде башына. — Килгәнем юкка, күп булса, бер елдыр". Габдулла — Апуш абыйлары, Хикмәт белән әтиләренең дусты икәнен исләренә төшерергә теләгән иде. Ләкин үзен абый дип әйтергә уңайсызланды — малайлар аның белән бер буйда һәм карашлары да артык җитди, кырыс иде. Ул бары елмайды гына. Баскыч янында итеген себерде, өйалдына керде һәм караңгыда, ялгышмыйча, капчык киндере белән тышланган авыр ишекне тапты. Алгы яктагы җылы, сөремле һавадан ютәлли үк башлады һәм күзләре яшьләнде. — Габдулла килгән! — дип кычкырып җибәрде плитә янында торган Сәрби тутасы. — Әтисе, ишетәсеңме, Габдулла килгән безгә! Бүлмәдән ике малай йөгереп чыкты, үскәннәр, кызарышканнар, кунакка төбәлделәр. Габдулла үзенең ахмаклыгыннан көлде, зур малайларны кәнфит белән сыйлады, ә кечкенәләренә калдырмаган. — Әнисе, әнисе дим, кем килгән анда? — эчке бүлмәдән Юныс абзыйның тавышы ишетелде. Ул чишенде, Сәрби тутасы пәлтәсе белән бүреген ишек янына элеп куйды, аннары киез итекләрен тартырга булышты. Ул уңайсызланды, аягын читкә алды, ләкин тутасы кычкырды: — Бу эшмени — мужикка ярдәм итү! Мужигын күр син — нинди кунак бит. Күрдеңме энекәшләреңне, ничек зур үстеләр? — Тураеп, аның колагына пышылдады: — Хуҗам авырый минем. — Аннары тагын кычкырып әйтте: — Кунак итәрлек нәрсә дә табылыр... — Тагын пышылдауга күчте: — Табиб әйтә, аңа әйбәтләп ашарга кирәк, ди. Аның тамагыннан үтми, менә хәзер сосла тотам. Ярар, әйдә, бар! Аны алга таба этеп, лампаның зуррагын, яктырагын тотып, артыннан атлады. Юныс абзый сәкегә таянган, башын түбән игән, чәче кыркылган, баш түбәсендә ап-ак түгәрәк булып пеләше күренә. Калтырана-калтырана күтәрелеп, ул Габдуллага елмайды. Кулын бирде, кысышканда, кулының егәре беткәне сизелде. — Күптәннән килергә уйлаган идем, — диде Габдулла, сәке янындагы урындыкка утыргач. — Малайларыгыз үсеп тә караган! — Рифкате инде эшли, — диде Юныс абзый, — Винклер эшханәсендә. Хикмәт тә шунда. Аны бит заводтан чыгардылар... ишеткәнсеңдер. — Әйе, — диде ул, гәрчә беренче тапкыр ишетсә дә. — Ибнеәминов эшне туктатты, — дип дәвам итте Юныс абзый. — Ике атна завод эшләмәде. Күпләр үзләре китте, мин дә уйлаган идем... хәзер кая инде миңа. Язга терелермен, язга озак калмады... Моргулистан хәбәр алдык, ул Екатеринбургта. Әгәр яшьрәк чагым булса, — диде ул үкенеч белән, — кая да булса китәр идем. — Минем дә китәсем килә, Юныс абзый. Ырымбурдан, Казаннан эшкә чакырып язалар. — Кит, — диде Юныс абзый гади генә. — Син монда гел кеше күз алдында һәм япа-ялгызың, ахры. — Качкан шикелле килеп чыга. — Шулай булыр иде, әгәренки син бер михнәттән икенчесенә китмәсәң. — Мин куркак түгел, — диде ул тыныч кына. — Ләкин җитди эшләргә сәләтлеме мин — менә анысына ук ышанып бетмим. — Син башкаларның кайгысына көенә беләсең. Эх, улым, бар авырлыклар да алда әле. — Беләм, — диде ул, ачынып. — Ләкин сез минем өчен борчылмагыз. Сәрби тутасы керде, чәй эчәргә касәләр, шикәр, хәтта май да куйган. — Майны Нәфисә китерде, — диде, мондый муллыкның каян килгәнен аңлатуны кирәк санап. — Кызыбыз, Аллага шөкер, үзенең язмышын тапты. Ул кияүгә чыккан! Габдулла лампа яктысыннан читкәрәк авышып, тынып калды. Юныс абзый гаепле сыман аның караңгыланып киткән йөзенә бакты. — Мин бик нык авырып киттем, — диде ул. — Аларга комачау итәрлек хәлем калмады. — Әй, син, әтисе, тагын үзеңнекен тукыйсың! — дип кычкырды Сәрби тутасы. — Ничек кенә әйләнмә-тугланма, кыз баланың язмышы ул — кияүгә чыгу, бала табу һәм иренә ярау. Әллә иренең башкаларга караганда җитешрәк булуы начармы? — Аны Бохара сәүдәгәренә бирделәр, — диде Юныс абзый. — Тегенең илендә хатыны бар, берәү генә дә түгел бугай. — Безнең кызыбызның аларны беркайчан да күрәсе юк. Ул монда булганда... сәүдәгәр, ул яртышар ел яши Җаекта... ул монда вакытта кызыбыз аның бердәнбере. — Нәфисә аны ярата микән? — дип әкрен генә сорап куйды Габдулла. — Аңа кияүдә булу ошый. — Сәрби тутасы тыныч кына җавап бирде. — Күз яше түкми, зарланмый, хәтта күңеле дә күтәренке була. — Хатын башын чайкады. — Көлеп үләрсең! Ничектер бер аларга барган идем, ул курчак уйнап утыра. Бөтен курчаклары да бай хатыннары кебек матур киемнән. Ул киемнәрне үзе чигә... Башка нишләсен? — Сәрби түти, сез бит аны кызыгыз кебек яраттыгыз. Ник ирексезләп бирдегез? — Син әллә ул үкенде, елады дип уйлыйсыңмы? Юк, тыныч кына: мин риза, диде. Хәтта симез тинтәкне күргәч тә, артыгын борчылмады... Апуш, акыллым! — диде ул нык итеп. — Узган эшкә салават. Азагы хәерле булсын. Габдулла соң гына китте, аларның иң мөһим мәсьәләгә дә гадәти каравына көенеп һәм гаҗәпләнеп китте. Аны малайларның олысы озатты, әтисе аңа кунак белән бистә урамнарын чыкканчы барырга һәм извозчикка утырып киткәнче янында булырга кушты. Салкын-юеш урамда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, бары сугыш чукмарлары — егетләрнең аяк астындагы катарга маташкан балчыкны изүләре, гармун күреген ертырдай акыртулары һәм тамак төпләре белән кычкырулары гына ишетелә. — Курыкмыйсыңмы? — дип сорады Габдулла. — Юк, — дип тыныч кына җавап кайтарды малай. — Әнә извозчик килә. Ул бүтән беркайчан Нәфисәне очратмады. Бәлки ул акылыннан язгандыр? Курчак белән уйный, диләр... Бичара, аның сайлау мөмкинлеген генә түгел, гаделсезлектән җан әрнүе кебек сыйфатларын да йолып алганнар. Аның белән ни кылансалар да кайгыра белми — чөнки чын мәгънәсендә башка юлны күрми... Бу көннәрдә ул Казанга нашир Шәрәфкә хат юллаган иде, менә дусларча язылган җавап һәм алдан бирелә торган илле сум акча килде. Монысы юлыңа булыр. Күңел буш, бернинди сөенү, ашкыну юк. Монда әле аны нәрсәдер тоткарлап тора. Ялыгулар аның бөтен көчен алды, авыруга сабыштырды. Мин авырыйм, диде ул үз-үзенә, авырсам да китәргә кирәк. Ничек кенә булса да Кырлайга барып җитәргә, анда теләсә кайсы карчык сихерли-әфсенли белә, ярдәм итәрләр, бәлкем... Бервакыт көндез һава суларга чыккач, Габдулла Диләфрүзне очратты. "Менә хәзер иртәгә үк китсәм дә була!" — дип уйлады ул, кызның чигәсендәге алтынсу бөдрәләренә карап. Хәтерли микән кыз теге вакытта Габдулла язып утырган бүлмәгә йөгереп керүен һәм аны күргәч аптырап, чишмә челтерәгән тавышлар белән көлеп җибәргәнен? Хәер, мин кем идем инде аның өчен — бер малай, Камилнең шәкерте, ярлы өс-башлы, матурлык та чамалы. Кыз аның китәргә җыенуын белми иде. Бәлки, сизенгәндер? Югыйсә, аерылышкан чактагы кебек сагышлы булмас иде. — Минем өчен иң үкенечлесе — абыем белән дус булмавыгыз, — диде ул. — Мин сезнең дус булуыгызга сөенә идем. — Кинәт кызарып, турыдан-туры сорады: — Телисезме, бер нәрсә әйтәм. Әйе, уртаклашырга телим. Мине Мәүлетовның улына сорадылар. Ләкин мин әтиемә әйттем: яратмаган кешегә чыкмыйм, дидем. Кичерегез... сезгә шул турыда әйтеп торуымны берүк кичерә күрегез!.. — Нигә? — югалып калган Габдулла көлемсерәде. — Нәрсә өчен сезне кичерергә, күгәрченкәем, сез үзегез мине гафу итегез. Мин ни дип әйтим — мин шат, шат! Кыз кашын җыерды: — Ярар, җитәр бу хакта. Хушыгыз. Әтиемне онытмагыз, ул сезне элеккечә үк ярата. Хушыгыз. Диләфрүз, Габдулланың кулын ирләрчә нык итеп кысып, китеп барды, ул урыныннан да кузгалырга кыймыйча басып торды, әле генә кызның кулы кагылган учын иреннәренә тидерде. Ниһаять, китәм, дип уйлады ул, сөенеченнән хәтта тыны буылып, һәм яз көне, китү турында саташып йөргәндә язылган шигыре исенә төште: Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз, Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: "Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!" Номерына кайткач та татлы уйларга чумып, дөньядан китеп, бәхетеннән сөенеп, куанып утырды. Шулчак Миңлебай керде дә, көлә-көлә: — Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез: Габдулла Кариев, күчмә театр артисты, — дип әйтеп салды. — Миңлебай, чынлапмы? — Ярар, синең өчен Миңлебай булып калам. Башкалар өчен бүгеннән башлап — Габдулла Кариев. Синең хөрмәткә исемеңне алам, Габдулла. Фатихаңны бир, чөнки башка сокланыр кешем юк... — Ул елап җибәрде һәм Габдулланың иңбашына башын терәде. — Рәхмәт... Мин киттем. Шундый шатмын, көлке күренәмдер инде... Ике көннән Габдулла дустын Казанга озатты, "Сәйяр" дигән театр труппасы оешкан иде; театрның ни акчасы, ни даими тукталыр урыны юк, исеме җисеменә килеп тора. Мин дә китәм, дип уйлады ул, яшьлегемнән китәм. Ләкин яшьлек үтте инде. Китәмме мин, каламмы, яшьлек барыбер үтеп китте. Нәрсә, калырга һәм күзгә ташланмый гына тыныч тормышта яшәргәме, бары кайбер якты иртәләрдә яшьлегеңнең үтәсен тоеп, сүнеп барган көн белән бергә югалуын күзәтергәдер? Аны ябык кына үсмер сурәтендә күрерсең, ләкин ул инде сиңа буйсынмас. Кешеләргә карата, тәртипләргә карата түзем булырсың, акыллы гына көлемсерәп куярсың, синең көлемсерәвеңне зур гөнаһка санамаслар. Шулай син тынычлык һәм шулкадәр хыялланган ирегеңне алырсың. Әмма кемнеңдер яшьлеге сиңа бармак төртеп күрсәтер һәм авыр сулап куяр: менә ул, өметен югалтучы, ул безгә комачаулый, чөнки барыбызга да ышанмау, кайгы һәм хәсрәтнең котылгысызлыгын йоктырачак! Ышанмагыз аңа, ул ышанмаска әйләнгән! Димәк, шулай итеп юлга? Юлга, диде ул үз-үзенә сагышланып, әйтерсең, юлы аны Голгофа тавына илтә. ...Рәмиевнең кайчакларда кулыннан каләмен куясы килмәгән вакытлары була. Нәкъ менә шуның кебек, аңарда Фираяны гел күрәсе килү теләге уянды. Тораташ түгел, һәрвакыт күз алдында балкып торучы, хәрәкәтчән, фигылехаләте белән гел яңара баручы бу ханым — янар хисле баллада сыман. "Аермасы шунда, — дип елмайды ул үз-үзенә, — хисләргә ирек бирсәң, — ялыктыргыч дастаннар тудырырга сәләтле. Ләкин үзем белән берни кыла алмыйм..." Тарантаста барганда шундый уйлар узды башыннан. Фирая ханым аның халәтен аңлагандай дәшмәде. "...Бернишли алмыйм, хәрәкәтсезлеккә дучармын. Бәлки байлыгым аркасындадыр. Ләкин байлыгым икатыма булышлык итә! Әниемә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен..." Алар китапханә янына килеп туктады. Аның тарантаста каласы яки шундук редакциягә җәяүләп китәсе килгән иде, ләкин бу ихтирамсызлык булыр иде. Ул җиргә сикереп төште, үзенә таба сузган сумканы алды. Фирая ханым аның кулына тотынып, киңел генә тарантастан төште. — Әйдәгез, киттек. Ул йортны һәм алгы якның буеннан-буена утыртылган агачларны күзәтеп адымнарын акрынайтты. Әнисе сөйләве буенча, кайчандыр бу йорт аларныкы булган — әтисе аны Ырымбурга килүгә сатып алган. Өске катта гаилә яшәгән, аскысында контора урнашкан. Шул ук елны әтисе тәрәзә каршына тирәкләр утырткан, хәзер инде алар өске катның кәрнизенә чаклы җиткәннәр. Аннары әтисе иркенрәк йорт алган. Ә монысын җәмгыяте хәйриягә тапшырганнар. Көндезләрен монда аулак. Кичләрен тәрәзәләрдән пианолада уйнаган тавыш ишетелә. Бу, мөгаен, яшьләрнең аралашып күңел ачу өчен бердәнбер урыннары булгандыр. Ләкин Рәмиев монда сирәк була иде: артык хөрмәтләп каршылый иделәр хәйриячене, андый җирләргә барырга, дөресен әйткәндә, вакыты да юк иде. Юлдашына ошый иде, күрәмсең. Уку залының ишек төбенә килеп китүләре булды, тук-тук басып ниндидер бер әфәнде атылып чыкты һәм чак кына килеп бәрелмәде. — Кичерегез, кичерегез... ханым, сәлам сезләргә! — Һәм Рәмиевка карап: — Мин сезне, ышанасызмы, инде өченче көнем эзлим. Эзлим, эзлим! — дип нигәдер шатланып куйды ул... — Мин сезне монда көтәрмен, — диде Рәмиев ханымга, бу чакырылмаган әңгәмәдәштән, үзе генә булса, тизрәк котылырмын дип уйлады. — Ни кирәк? — дип сорады ул әфәндедән. — Казаннан мин! Сезгә сәлам тапшырдылар... яңалыклар гаугалы! Потаповны цензор итеп куйганнар. Әмирхан исә мулланы фантастик бәянының каһарманы иткән. Ниһаять — Казанга Тукаев дигән берәү килеп төште, ул тәкәбберлеге, ул тәкәбберлеге!.. Килеп тә төшә, шунда ук хөрмәтле Галиәсгар әфәндене эзләп тә таба! Тегесе: сез кем буласыз соң? — дигән. — Гафу итегез, сез имеш-мимешләргә бик ышанучан икәнсез. — Нәрсә-нәрсә? — Аның йөгереп торган күзләренә туп-туры, ачулы карап, Рәмиев салкын һәм ачык итеп әйтте: — Мин шәхсән үзем таныш булмаган кешеләрнең серләрен күңелемә ятышсыз саныйм. Ул әфәндегә аркасы белән әйләнде һәм тәмәкесен кабызды. Фирая ханым күренгәндә, йөзе караңгыланган һәм югалып калган, инде өченче тәмәкесен кабызып маташа иде. Ханымны күргәч, бик сөенде: — Ниһаять! — Ул сездән акча сорадымы? — Ю-юк, өлгермәде, — диде Рәмиев, уңайсызланып. — Без барыбыз да... үзебезне бик сәер тотабыз: Мәккә суфыйлары файдасына иганә итәбез; шәкертләр файдасына, көчләп чукындырылганнар һәм кабат ислам дөньясына уңышлы әйләнеп кайтучыларга; тагын кемнәр файдасынадыр. Бер Алла гына белә! Хатын дәшмәде, ләкин бераздан кинәт кенә сорап куйды: — Сез Казанга бармыйсызмы? — Мөгаен, юктыр. Ни Казанга, ни башка җиргә барыр теләгем юк, теләсә нинди әфәнделәр җыела торган урыннарга беркайчан да исем китмәде. — Аңламыйм, — диде ул, усал итеп. — Юк, аңламыйм! Ханым белән саубуллашкач, Рәмиев редакциягә китте. Үзәк урамнар көндезгечә шау-гөр килә, өзек-төтек тавышлары Рәмиев барган аулак тыкрыкларга да килеп җитә. Ике яклап, тыгыз булып тезелгән тирәкләр һәм юкәләр ябалдашында кичке кояш кызыллыгы уйнаклый. Димәк, Тукаев Ырымбурга киләсе итмәгән, дип уйлады ул, исе китмәгәндәй. Бик яхшы, башкала яшь егетнең гаугачан каударлыгын суытыр. Рәмиев приискасының элеккеге эшчесе Зөлфикар туган авылы Кырлайга октябрь урталарында кайтып төште. Туган ягына кайту юлында көтү куучылар белән терлек куды, Уфада урман кисүдә эшләп алды, Чулман буйлап сал агызучылар белән йөзде. Ниһаять, Казанда тукталып, әнисе белән сеңелләренә бүләкләр алды. Авылдашы арбасына утырып, базардан туры Кырлайга кайтырга чыкты. Инде улын күрергә өмете калмаган авыру әнисе, урыныннан торды. Иелеп, улы әнисенең коры сөяккә калган иңнәреннән кочты һәм сукыраеп беткән диярлек күзләренә бакты. — Бу мин, әни, — диде ул әкрен генә. — Сиңа Казан калачы алып кайттым. Сеңлесе, самавырга су сала-сала, дога укыгандай, туктаусыз сөйләнде: — Аллага шөкер, яман вакытлар үтте, газизләребез әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә генә Габдулла кереп чыкты, Кушлавычта тукталган икән. Күрсәң — ул тәмам әфәнде булган!.. — Указлы мулладыр, шәт? — Юк шул, Зөлфикар, ул, беләсеңме, менә мондый чәч үстергән. Хәтта тарта да, диләр... — Димәк, шәп егет! — дип көлде Зөлфикар. — Ә, туктале... минем турыда сораштымы? — Әйе, әйе, — дип раслады сеңлесе. — Егет шәп булырга охшый. Шүрәле турында бик кызык әкият язган, диләр. — Булырга. Аның бит чәче дә шүрәленеке кебек — мен-нә мондый!.. — Күләр, акыл чәчтәмени? Чәй эчәргә утырдылар. Карчык алдына зур итеп ак калач сындырып куйдылар; ул чеметеп алып аны авызына капты һәм тәмен тоеп калыр өчен озаклап чәпелдәтте. Чәй янында ул бары бер генә сүз әйтте: — Быел... тагын стражниклар килмәсме? — Әйткәнен шунда ук онытты да, тынычланды. Ике ел элек авылга стражниклар килгән һәм туп-туры Зөлфикарның тимерче алачыгына ташланганнар, янәсе, тимерчене корал ясаган вакытында эләктермәкчеләр. Әгәр егет шул вакытта качып өлгермәгән булса, әлегәчә төрмәдә ятасы иде. Габдулла өчен иң истәлекле урын ул — Кырлай. Өчиледә туган апасы яши. Ләкин ул Кушлавычка — үзе, әтисе, бабасы Мөхәммәтгалим һәм бабасының бабасы Шәмсетдин туган авылга кайтты. Кечкенә чактан исендә калдырган Ситдыйк йортында тукталды. Таныш, заманында хәтта сиңа якын булган кешеләрнең дә бүген исә чит-ят тоелуы гаҗәп! Менә Ситдыйк... Менә аның таныш ыгы-зыгылы хәрәкәтләре... "Һай, яхшы, һай, әйбәт!" — дип сөйләнүләре чын күңелдән... Хезмәтче карчык белән зур-зур самавырлар өстерәгән малайга кычкырулары, һәм үзендә кунарга тукталган һәркем алдында тәлинкә тотуы... Бу таныш сыйфатлары аны хәзер бөтенләй чит-ят итеп күрсәтә. Чәй эчкәч, егет болдырга чыкты. Көзге пәлтәсенә ныграк төренде, авылда кими торган картузын батырып киеп куйды. Тыкрыкка таба китте, анда торбадан өргән шикелле юеш салкын җил исә. Тыкрык киң һәм тирән уйсулыкта өзелеп калган. Аста тар гына инеш көмешсыман ялтырап ята. Каршы ягында, нәкъ текә яр өстендә диярлек, шомырт агачлары арасында ике тәрәзәле йорт күренеп тора. Ул шунда туды. Анда үзләрен кайгы-хәсрәт көткәнен белмәгән гаиләләр яшәде. Кайчандыр салам түбәле бу йортны калай белән япканнар һәм хәзер анда атасы нигезеннән аерылып чыккан бай улы яши. Бераз басып торганнан соң, Габдулла кире борылып китте. Май баскан гәүдәләрен кыймылдатасы килмичә, казлар муеннарын сузып, аның артыннан ысылдап калды. Яланаяклы, кыска күлмәкле кызчык ишегалдыннан качкан кәҗәләре артыннан йөгерә. Ачы җил аның күлмәк итәген җилфердәтә. Менә ат килә, дилбегә тоткан ир арбадагы хатын-кызларны үртәп кычкыргалап ала — ындырга барышлары. Сәхип картның киң ындырында ашлык сугу машинасы гүли, ара-тирә аның гүләвенә барабан авызына көлтәләр ыргытып торучы яшь хатыннар, хуҗаның киленнәре тавышы килеп кушыла. Сәхип — авылда ашлык сугу машинасы һәм чәчкече булган бердәнбер кеше, аның җире дә күп, уңдырышлы да. Габдулланы күргәч, ул киеменең тузан-кибәген кага-кага каршылады. Менә ул казакиеның ике итәген артка таба ташлап, биленә таянды. Хәзер аның эчтән кигән, шулай ук ашлык сугу машинасы кебек бик сирәк әйбер саналган чесудан тегелгән пинжәге күренеп тора. — Кара! — ди, башын хатыннар ягына селкеп, үзе кеткелди, — башта бик курыктылар, аннары тешләмәгәнен күргәч, киресенчә. Димәк, файдалы... Ул әллә ырым-шырымга ышанудан, әллә юри башын тилегә салып: "Сез, Сәхип абый, машина турында әйтәсезме?" — дип сораганны көтте бугай. Машинаны исеме белән атамады. Габдуллага ул хөрмәт күрсәтте, хәтта аның кычкырып торган шәһәр киемендә булуыннан да каушап калмады. Тегене-моны сөйләшергә яратса да, әңгәмәне хәйләкәр генә үз ягына, үзенең тапкырлыгына, тырышлыгына, хуҗалыгының нык булуына борып куйды. — Җирдән зарлансам, гөнаһ булыр. Дөрес, Кубань кара туфрагы түгел түгелен. Әгәр аңлап эш итсәңме... Алайса, әнә ахмаклар, үз буйларына ел да бертөрле орлык чәчеп, көчен бетерәләр, бернинди тәрбия күрми җирләре. Тирестән күп нәрсә юк, миннән башка кертүче дә юк. — Җирне бик еш бүләсез, шуңа җаннары ятмыйдыр. — Сафсата, буш сүзләр барысы да! Аларга тиз генә чәчеп бетерергә дә читкә, акча эшләргә кыякларга булсын. Мин һәрвакыт җиргә бөгелгән килеш, беркая китәргә ашкынмыйм. Читкә эшкә китүче, ул нәрсә, бар эшләп тапканын терлек азыгына тота — анысы кыш чыгарга да җитми. Ул тәмам әсәрләнде, шатланды, сөйләшүне ни-нәрсәгә борырга белми торды. — Ял итәсеңме? — дип сорады ул. — Ярар, ял ит әйдә. Күрерсең, озак та үтмәс, рекрутларның күңел ачулары башланыр. Сиңа өйләнергә кирәк! Безнең мулла инде бик карт, кызы — өлгергән җиләк, шулай итеп мәхәлләле дә, хатынлы да буласың. Ә? — Һәм, бөрмә билле киемен төймәли-төймәли тагын ындырга йөгерде. Борылып, нәрсәдер кычкырды, ләкин Габдулла машина тавышы белән ишетә алмады. Сәхип: "Ник Кырлайга барып кайтмыйсың? — дип сорады булса кирәк. Кырлайга ул икенче көнне җыенды. Ситдыйк олау тәкъдим итте һәм аның белән малай җибәрде, әйе, тагын соңгы минутта гына кунагының туңып калтыранганын күреп, арбага постау тышлы эт тиресеннән тегелгән тун ыргытты. Бик урынлы булды: чөнки кырга чыккач, ачы җил үзәкләргә үтәрлек исә башлады. Сәер: еллар үткән саен, үзара таныш булган кешеләр бер-берсеннән читләшә башлый. Ләкин авыл, аның кырлары, көзге мул тынлык Габдулланың күңеленә шулкадәр якын, газиз, әйтерсең, ул алардан бөтенләй дә аерылып тормаган. Рәхәт авылда, ләкин тормышы гомерлеккә шәһәр белән бәйләнде, ахрысы. Ансат булмаячак, ул моны Казанда үткәргән бер көндә үк аңлады. Ул куркып һәм каушап калды, сулда да, уңда да, алда да, артында да шәһәр үзенең йортлары, заводлары, эшханәләре, трамвайлары, олаулары, кешеләре белән зур бер казанда кайный (ирексездән, шәһәрнең исеме "казан" сүзеннән килеп чыккандыр дип ышанасың). Шәһәр үзенең ярлылары, байлары, басыла торган һәм ябылган гәзит һәм журналлары, татар, урыс, мукшы, чирмеш телләрендә сөйләшүче кешеләре белән яшәп ята. Боларның берсенең дә бу мәхшәрдән югалып калган кечкенә буйлы, агарынган йөзле егеттә бер гаме дә юк. Вокзалдан җәяү генә атлаган иде, ләкин бик тиз адашты, халык төркемен күреп шүрләде һәм извозчик туктатып, "Йолдыз" гәзите урнашкан урам исемен атады. Анда Ырымбурдагы алтын хуҗасы һәм шагыйре белән фамилиядәш Сәгыйть Рәмиев эшли иде. Караңгы төште, редакциядә каравылчыдан башка кеше юк иде, ул Сәгыйть әфәндене "Болгар" кунакханәсеннән табу мөмкинлеген әйтте. Габдулла шунда китте. Караңгырак коридордан соң зур тәрәзәле бүлмә якты булып тоелды. Ул номер хуҗасының төз, тар җилкәле сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, түгәрәкләнеп торган биек маңгаен һәм сынаулы карашын күрде. — Һм-м, шәкертме? — Әйе, шәкерт тә, укытучы да булдым... Мин озакка түгел, белешергә генә: сезгә "Ачлык-Падишаһ"ның тәрҗемәсен җибәргән идем... Сез басмадыгыз да, җавап та язмадыгыз. — Гафу итегез!.. — диде Рәмиев, ашыгып... — Сез... — Шул Тукаев инде, хәтерләмисезме? — Әгәр дә без берәр вакыт очрашкан булсак, — дип көлемсерәде Сәгыйть әфәнде. — Менә без хәзер... — Юк, юк, — диде ул, — мин тук, чын әгәр. Мин киттем. Хуҗа ул арада лампа кабызды, тәрәзәләр бер мизгел эчендә кара төнгә чумды. Ходаем, нинди караңгы! Кая барыр ул, иртәне кайда көтеп алыр? Иртүк авылга кузгалырмы? — Әйдә, кыланма, — диде Сәгыйть әфәнде кырыс кына. — Барыр җирегез юклыгын күреп торам. Хуҗа җанланып китсә дә, барыбер борчылганын яшерә алмады. Стаканнарга чәй агызганда, күмәчне кисәкләргә бүлгәндә, ул кашын җыерып ни турындадыр уйланды. — Дөресен әйткәндә, мин дә кунагыма бик ышанмаган идем. Үземнең дә дусларда куну иде исәбем. — Нәрсә, кулга алулар тынгы бирмиме? — Сез... берәр нәрсә беләсезме? — Юк, белмим, — диде Габдулла. Ләкин аңа шомлану, каушап калу, һәм кайчан бәреп кереп актарырлар, тентерләр, түбәнсетеп карарлар дигән нәрсәләр билгеле иде инде. ...Димәк, шәһәрдә минем белән дә шулай булачак, дип уйлады. Ләкин шәһәр тормышы турында иртәрәк уйлый түгелме — алда солдатка каралу көтә, тикшерү үтәсе бар. Әйләнеп карарга да өлгерә алмассың — чәчеңне кыркырлар һәм шагом-маршка китеп тә барырсың. Өч көннән соң, Габдулла Олы Әтнәгә китте. Ул шул авылда каралырга тиеш иде. Төнлә кырпак кар яуган, тирә-як аклыкка төренгән. Чиста, саф һавада бару рәхәт иде. Төрле авыллардан җыелган рекрутлар төркем-төркем булып оешкан. Киң сәүдә мәйданында сәүдә арбалары тезелеп киткән. Хәйләкәр сатучылар көнбагыш, чикләвекләр һәм кәнфитләрне үлчәп, тәртәләргә элеп куйганнар. Старосталар рекрутларны баскыч янына җыйды. Ниһаять, хәрби язу-сызу эшен алып баручы чыгып, жирәбә турында белдерү ясады. Мичкәгә бөтерелгән кәгазьләр ыргытты һәм: — Килегез әйдә, берешәрләп алыгыз! — дип кычкырды. Жирәбә белән эшне тәмам иткәч, тикшерү әгъзалары төшке ашка китте. Габдулла мондагы башбаштаклыктан хурланды һәм нык арыды. Сәгатьләр буе калкынып тору, старостаның боерып кычкырулары, рәсми оешма вәкилләреннән берәрсе күренүгә, рекрутларга акырып торган җиреннән кинәт кенә йомшарды, хәтта эшем кешесе булып кыйланган сыткылы битле хәрби сәркатип алдында чамасыз түбәнсенүе аны тәмам ялкытты. Күкшегән бармакларына тын өреп торган чикмәнле, чабаталы егетләр өчен кимсенде. Ояла-ояла чишенеп, медальләр таккан ниндидер әфәнделәр утырган өстәл янына килеп басу, табибларның аны дорфа рәвештә теге-бу якка борулары, аның арык тәненә, мускулсыз беләгенә, кечкенә буена түбәнсетеп караулары хурландырды. Теләсә кайсы рекрут: "Юк, энекәш, син гренадерлыкка яраксыз. Бар кайтып кит", — дигәнгә сөенер иде, ул хурланды. Рекрутларның җилкәсеннән кагып:"Уңдың син, егет!" — дигәннәре һич башына сыймады. Габдулла урамга чыгып, юлаучылар йортына юнәлгәндә, урамда пыр тузынып күз яше катнаш күңел ачу башланган иде инде. Аңа тагын уңайсыз булды. Тоткыннар йорты янында ул ике солдатның аягын терәп карышкан Фәритне баскычка таба сөйрәгәннәрен күрде. Кайбер кызыксынучылар баскыч тирәсендә сикергәли һәм кайсы куркып, кайсы сокланып: — Ай-һай, башсыз! Писарьнең чыраена менеп төшкән, ай-һай, — диештеләр. Казанга ул солдат булудан котылып, җиңеләеп кайтты. "Әл-ислах" гәзите редакциясендә аңа Ырымбурдан килгән хатны тапшырдылар: Кәрими тагын үз гәзитенә чакырган. Габдулла моңа куанды, ләкин Казаннан китәсе килмәде. Яңа Татар бистәсенең бу ике катлы зур йорты Уральскидагы Галиәсгар җизнәсенекен хәтерләтте. Баскычтан менгәндә, ул картузын салды һәм соңгы айда нык үскән чәчен бармаклары белән аралап куйды. Болай иткәндә чәче аны олыгайтып җибәрә сыман. Ул Фатихның авыру икәнен ишетеп белә иде, әмма аны авырулар арбасында утырган килеш күреп, имәнеп китте. Өстәлдән ни дә булса алырга кирәксә Фатих кулы белән көпчәкләрне әйләндерә дә тиз генә килеп җитә. Әңгәмә вакытында да әле тәгәрәп яннарына килде, әле артка китте, һәм башын артка ташлап, күзлегенең калын пыяласы аша төбәп карады. Үз-үзен тотышында, кием-салымында бернинди кылану юк: үтүкләнгән кара-кучкыл кәчтүм, галстук, ак җиңсә. Йөзе аксыл, күпереп торган ирен. Үзен гел кулда тотарга кирәклекне тойганга күрәме — йөзе бераз сагышлы. Беренче карашка хука Габдулланы кабул итмәде кебек. Сөйләшү гади генә башланып китте: Казанны ошаттыгызмы, ничек урнаштыгыз, ярдәм кирәкмиме? Шушы бер-ике авыз сүз алышудан, егет үзен аның янында иркен һәм тыныч тойды. Уральскида шәкерт вакытында ук ул бу исемне — Фатих Әмирханны, аның төпле, сагышлы хикәяләрен, Бәхтияров белән бергә мөхәррирлек иткән гәзитен яратып укыды. "Әхбәр" гәзитендә эшләү мөмкинлеге барлыгы турында сүз чыккач, Габдулла шунда ук кырт кисте. Юк, юк, ул алар белән килешеп эшли алмас иде! Ниндидер чәй яки күн патшасы турында фельетон бастыра калса, бармак белән төртеп күрсәтүләрен кичерә алмас иде. Үзенең гәзиттә эшли алу мөмкинлеген дә шик астына алды: монда, ни генә дисәң дә, башкала басмасы, аның үз шәхесен яратуы буржуа күзенә төртелергә мөмкин. Юк, ул аларга бармас. Иң яхшысы — "Китаб" нәшрияты. Нәшрият зур түгел, хуҗасы әйбәт кеше күренә. Аны, айга егерме сум билгеләп, экспедитор итеп куйдылар. Нәшрият "Мәскәү номерлары"нда бүлмәләр алып тора. Габдулла яшәргә дә шунда күченде. Көндез ул җыюдагы хаталарны төзәтә (шуның өчен аның төп хезмәт хакына беркадәр өстәлә), почтага хатлар илтә, китапларны кибетләргә җибәрә. Шуның өстенә ул ирекле иде, Фатих Әмирхан мөхәррирлегендәге "Әл-ислах" гәзитенә күңеле теләгәнне яза ала иде. Китап белән сәүдә итүчеләр, аны якыннанрак белгәч, тыйнак булганы өчен үз иттеләр һәм яңа басмалар соравын бервакытта да кире какмадылар. Шулай итеп, бер-ике ай эчендә ул шактый китап туплады: Пушкин, Гёте, Грибоедов, Толстой, Шиллер, Байрон, Гамсун... Ул аларны кеше күз алдында тотмады, сандыгына яшерде: номерына кереп йөргән мәнсезләр аның нәрсә укыганын белми торсалар да ярар. Кемнәр генә керми монда: танышлар да, таныш түгелләр дә; кайсыларын үз гомерендә беренче тапкыр күрүе; завод хуҗаларының күкрәкчә һәм эшләпәдән йөргән үсмер уллары; училищеның элекке укучылары; коткы таратуда гаепләнеп куылган студентлар, мәдрәсәдән качкан шәкертләр. Әле тагын ит ашамаган, тәмәке тартмаган, әмма салырга бик яраткан бер толстойчы да бар... Аларның барысын да тиз генә исеңә дә төшерә алмассың. Байлыгы һәм даими яшәү урыны булмау сәбәпле, Габдулла бай малайларын күралмый, аларны көчекләр дип атый. Җитлекмәгән бу тинтәкләр, чыннан да, рестораннарда, паркларда оятсыз рәвештә әшәкелекләр кыла, аллеяларда урам этләрен бауга бәйләп, өстереп йөри, җыелып торган кешеләр өстенә шартлаткычлар ыргыта. Иртән аталарының акча янчыгы җиңеләя, чөнки улларын участоклардан тартып чыгаралар. Номерга еш килеп йөрүчеләр бик кызулар, күпсүзлеләр, алар нәкъ шундый ук кайнарлык белән бөек исемнәрнең тетмәсен тетәләр һәм бик җиңел генә тарихның астын өскә әйләндереп ташлыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, алар арасында белемлеләре дә, башлылары да бар. Габдулла бу үсмерләргә көнләшеп карады, шау-шулары, үзләрен мәгънәсез тотулары өчен азрак кына күралмады да. Дөрес, ул дәшмәде, ләкин эчендә шактый җыелды... ярсынган миендә бу шау-шулар озак вакыт тынмады, ниндидер ачык ялт-йолтлар күзен авырттырды. Кунаклар бик соң таралыша, ул, алар киткәч, торып тәрәзәне ача. Элекке реалист Сәлим куна ук кала, урындыклар һәм кәнәфидән аңа ятак әтмәллиләр, кунак шунда авып, тирән йокыга тала. Габдулла, ниһаять, кулына китап ала, караваты янына шәм куеп укый башлый. Иртәнге якта шәм сүнә, ул китабын кулыннан төшереп җибәреп күзен йома... Шул рәвешле, көн артыннан көн, төгәлрәге — төн артыннан төн уза, чөнки бары төннәрен генә ул беркем белән бүленмәгән үз дөньясында яши ала. Менә ул "Евгений Онегин"ны укып чыкты. Төннәрен рәхәт. Төнлә халык йоклый. Ул ачык тәрәзәдән кергән җиңелчә җилгә каршы кулын сузып, йоклый алмый ята. Ул Татьяна турында уйлый. Бичара гүзәлкәй, нигә, нигә дип көтмәдең, бәхетсез принцессалар утыз ел да утыз көн көтәләр. Бары бер ел... һәм чынлап та ул онытылдымы? Юк инде, аннан соң да ул аны оныта алмый. Менә ул... Көтә бит аны! Тик нигә ул чагында көтмәде, нигә? Әти-әнисенә буйсынмаска да була иде. Ләкин ул башкача булдыра ала идеме? Бичара Татьяна... берәү дә алай эшләмәгән, һәм син дә, башкаларны кабатладың. Икенче бүлек Бервакыт Фатих йортында аны чибәр, дәрәҗәле бер ханым белән таныштырдылар. Габдулла үз мәкаләсенең корректурасын калдырыр өчен кергән иде, ишек артында хатын-кызның челтерәвекле көлүен һәм Фатихның куе, тыныч тавышын ишетте. Сак адымнар белән, ишек яныннан китте. Их, бу кыланчык хатыннар, кызлар, хет үтерсеннәр, Габдулла аларның берсе белән дә Фатих кебек ышанычлы итеп сөйләшә, аралаша алмас. Ул үзенең озак көтәсен аңлады, әмма борчылмады. Йортсыз-җирсез тормышта аңа теләсә кайсы почмак — котылу урыны, утырып уйлар уйларга яки хыялланырга, һәм арып киткәч, черем итеп, хәл җыярга беркем комачауламаслык аерым дөнья иде. Ерактан ишетелгән хатын-кыз тавышлары яки аларның тәрәзәдән күренеп калган нәфис сыннары егетне сагыш катнаш йомшаклык белән шактый вакыт дулкынланырга мәҗбүр итте, хәзерге тормышын апалы булган, Диләфрүзле булган үткәне белән бәйләде. Бер генә ир-ат та аңа, әйтик, Камилне йә Юныс абзыйны хәтерләтмәде, аларны ничектер үзе дә исенә төшерергә бик омтылмады бугай. Ә хатын-кызлар, алар аның кечкенә чагыннан башлап, тормышының төрле мизгелләрен гаҗәеп рәвештә бергә бәйләде. Урамда очраткан бик күп хатын-кызларның берәрсе белән дус булу, бер күрешүдә үк, кулга-кул тотынып, тыныч, ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, һәр икесенең тавышын бер көйгә салу, тоташтыру турындагы хыяллар — болар бар да кирәк идеме соң аңа? Әлбәттә! Һәм ул хатын-кыз, аз гына булса да, тышкы кыяфәте, язмышы, шәфкатьлелеге белән апасын хәтерләтсен иде. ...Менә тавышлар якынлашты, ишек ачылды. Бәхтияров ишеккә яны белән басып һәм җиңелчә генә иелеп, хатынга юл бирде. Фатих аз гына арттарак, ул арбада да гәүдәсен төз тота, мәһабәтлеген һәм тыныч-якты чыраен саклый ала иде. — Һа! — дип кычкырып җибәрде Бәхтияров. — Без инде автор корректурасын көтмәскә булган идек, Габдулла монда икән! Фирая ханым, сезгә яңа хезмәткәребезне — шагыйрь Габдулла әфәндене тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. Ханым, тыныч кына елмаеп, аңа таба килде, ул ашыгып аягына басты, кәгазьләрне йомарлап, артына яшерде. Ханым Габдуллага озын кебек күренде, бу аны куркытты, ләкин каршына атлап аның салкынча йомшак кулын кыскач, үзеннән биек түгел икәнен күреп тынычланды. Сынының зифалыгы белән күлмәгенең макси булуы гына аны шулай буйга озын итеп күрсәтә икән. — Габдулла әфәнде дә сезнең яклардан, диде Фатих, алгы бүлмәгә чыккач. — Ялгышмасам, Уральскидан? Ул чагында сез, һичшиксез, Камил Мотыйгыйны белергә тиеш, — диде ханым. — Мин аның шәкерте идем. — Камилгә сезнең җавап ошар иде... Кызганыч, әфәнделәр, соңга калам. Иртәгә клубта очрашырбыз дип ышанам?.. Ул Габдулланың кулын кысты да ишеккә юнәлде. Бәхтияров аны озата чыкты. Фатих белән Габдулла өстәл янына урнашты. Ул корректураны Фатих алдына салды һәм бу юлы төзәтүләрнең бик аз булуын әйтте. Бу мәкаләдә, тәнкыйтьнең укучыга китап турында тирәнрәк фикерләвен үстерергә ярдәм итә алуы, наширнең абунәчеләр артыннан ияргәндә, аларны түбән зәвыкка этәрәчәге һәм әхлаклылыкны санга сукмаячагы турында язылган иде. — Мәкалә әйбәт, — диде Фатих. — Мине бигрәк тә сезнең тәнкыйтьче югары әхлаклы һәм тел тидермәслек зәвыклы булырга тиеш, дип әйтүегез җәлеп итте. Завод хуҗабикәсе ничек, сезгә ошадымы? — Ух син! Капиталистмыни? — Нәкъ үзе. Аның мәрхүм ире губерния байларының берсе иде. — Һич уйламассың. — Сез җилбәзәкләргә карап хөкем йөртергә өйрәнгәнсез. Ул бит кенәз кызы, гимназиядә укыган! Бестужев курслары турында хыялланган, әмма гаилә тозагына килеп капкан... хәзер инде ире мәрхүм. Тол хатын үзен әллә кемгә куймый, иренең байлыгына исе китми, үзенең эшен сокланырлык, әйтергә кирәк, акылга ятышлы итеп алып бара. Иганәче, андыйларны эзләп табарга кирәк әле. Баш-аягы белән әдәбиятка гашыйк, — Фатих елмайды, — шагыйрьләргә табына. Мөгаен, аны бөлгенлеккә төшерерлек бердәнбер нәрсә — шулдыр. Габдулла: — Ул миңа ошады, — дигәч, Фатих көлде: егет аның хатын-кыз буларак тирән тәэсир итә торган ягымлылыгын сизмәгән. — Әйе, ошады, — дип кабатлады ул, кашын җыерып, — кыланчык түгел. Ниме соң, иртәгә клубта берәр кызыклы нәрсә буламы? — "Мәгариф" авторлары чыгыш ясый. Шулай булгач, әзер торыгыз! — Юк-юк, — диде Габдулла, — шигырь укымыйм. Тамагым... кхм-кхм! — Чәй эчмисезме? — Рәхмәт. Хатлар җибәрәсем бар. Ул ашыгып чыгып китте. Бернинди эше юк иде аның. Казанга килүенә ике ай тирәсе. Хәзер инде ул дөрес карар кабул итүен аңлады. Номердагы шау-шулы, рәтсез тормыш та дөрес. Яшь һәм очраклы танышларының сөйләшүендә тирәнлек, эзлеклелек булмавына күптән төшенсә дә, ул алар белән әлегә арасын өзә алмый иде. Бәхәсләр вакытында исемнәрдән, китаплардан күп өземтәләр китерәләр. Бу яшь бәреп төшерүчеләрнең, сай фикерле фәлсәфәчеләрнең, аңлатма бирүчеләрнең гәпләре ни хакында соң? Тормыш яшьләргә әлегә җиңүләр генә вәгъдә итте. Аларның өлгереп җитмәгән карашы иге-чиге булмаган кырны күрсә дә, сикәлтәләрне сизмәде. Инкыйлаб, аннары манифест, чуалышлар, вәгъдәләр, өметләр — болар барысы да, байлар, зыялылар һәм... инде картлыкка аяк баскан әдәплеләр даирәсе өчен аңлаешлырак иде. Җәмгыятьтә алар бер дәрәҗәдәге кешеләр, бер даирәдән, ягъни, ахыр чиктә, бертөрлерәк. Габдулла янына төрле кыяфәтле, төрле фикерле, вакыт-вакыт тупас, дорфа, әмма ихлас күңеллеләр җыела иде. Әмма ул бер нәрсәдә шикләнмәде: Фатих, Сәгыйть әфәнде һәм Галиәсгар Камал кебек талантлы, акыллы, ныклы карашка ия кешеләргә җитәр өчен, бик ерак иде әле аларга. Фатих гади, тыйнак, әмма аның тирәсендә һәрвакыт студентлар, югары курсларда укучы кызлар, белемле ханымнар, алар белән ул ягымлы аралаша, шаярта. Фатихның кунаклары көнләшү хисләре уятса да, Габдулла килешергә мәҗбүр: Фатих авыру, бәлки кунаклардан ул алҗып, ялыгып та куядыр, ләкин нәкъ менә алар аша ул тормыш белән һәрдаим элемтәдә тора. Галиәсгар аны һавалылыгы белән оялырга мәҗбүр итә: җиңсә белән тройка, галстук, купшы мыек — буржуазиянең нәкъ үзе, суйган да каплаган. Галиәсгарның үз-үзен тотышын да аңлап бетермәде Габдулла: хакимият гәзитен япкач, ул либералларга китте һәм аларның редакциясенә җаваплы сәркатип булып урнашты. Талантлы драматург Максуди юлыннан китте. Сәгыйть тә "Йолдыз"да эшләде, ләкин үзенең шигырьләрен башка басмаларда бастыруны хуп күрде. Сәгыйть әфәнденең холкы гадидән түгел, шуңадырмы авыр ачыла, әмма Габдулланың аңа карата мөнәсәбәте алар танышканчы ук ачык иде инде. Аның шигырьләре вакыт-вакыт тормышның әһәмиятле мәсьәләләреннән ераклашкан, күперенке-фәлсәфи булып тоела, тик Габдулла андагы белемлелек, мәдәнилек, акыл һәм, ниһаять, хәзерге вакытта әдәбияттагы яңалык очкыннарын һичшиксез таный иде. Ул нигәдер Сәгыйть әфәндене кунакка дәшергә кыенсынды. Әмма үзе сирәк кенә аның "Болгар"дагы бүлмәсенә барып йөрде. Ул шигырь укымады, ахырга кадәр соңгы рәттә утырды. Кичә беткәннән соң, алар өчәү — ул, Бәхтияров һәм Фирая ханым — бергә киттеләр. Фатих, кәефе юкны сылтау итеп, иртәрәк кузгалган иде. — Әгәр каршы килмәсәгез, беренче сезне илтәбез, — дип тәкъдим итте Фирая ханым Бәхтияровка. Тегеңә барыбер иде. Бәхтияров төшеп калгач, ханым: — Сез мине илтерсез, — диде. — Ерак түгел, Евангелистовскийга. — Кунакханәгәме? — дип сорады Габдулла, аптыравын яшермичә. — Юк. Анда фатир алып торам. Өченче ел инде. Килгән саен номерларга урнашуны яки өр-яңадан фатир белешүне яратмыйм. Зур-зур көзгеле пыялалар, кенәз залларындагы кебек, эчтән зәңгәрсу-аксыл төс сипкән күп сандагы лампочкалар белән яктыртылган, хәтта тротуарларда яткан кар да зәңгәрләнеп күренә. — Аһ! — дип кычкырып җибәрде хатын, искәрмәстән аның иңбашыннан этеп һәм кулы белән каядыр төртеп күрсәтте. — Күрәсезме? Ул кибет янында туңып, бөрешеп утырган җирән песине күрде. Габдулла чанадан сикереп төште, йөгереп барып, бөгәрләнгән салкын җирән йомгакны кулына алып, куенына тыкты. — Минеке, — дип, ашыгып әйтте ул, әйтерсең, песине аның кулыннан тартып алырга җыенганнар. — Алайса... сез алыгыз. — Юк, сездә калсын. Миңа кунакка килер. Яле, мыр-мыр, син миндә сөт эчәргә каршы түгелме? Туктагыз, килеп җиттек. Артка борыл, акыллым. Извозчикка көтәргә кушылды. Аларга ишекне сәер баш киемле карчык ачты. Әйбәтләбрәк карагач, карчыкның башында колакчыны өскә күтәртеп бәйләнгән ирләр бүреге булып чыкты. Халат итәгенә абына-сөртенә, борын астыннан сөйләнеп, карчык аларны алгы якка уздырды, аннары, йөгереп барып, ут кабызды. Фирая ханым өстендәге тунын салды һәм туктап калды — Габдулла бу зур, кабарып торган җиңел тунны алырга тиеш иде бит. — Кызык... — күңелле генә әйтеп куйды Фирая ханым. — Кыш, зыкы суык, мин җиңсә белән итәктән... Анысы нәрсәдән дип уйлыйсыз? Усак йомычкасыннан. Әйе, шундый кул остасы бар иде, миңа үзенчәлекле кәчтүм эшләде... Мин чанага аягүрә бастым, ике яктан ирем һәм каенага тотып бара, җыелышка очабыз гына. Кәчтүмне бөгәрләмәс өчен, палубадагы кебек тезелгән такталарга басып күтәреләм. Таң калдылар, шау-гөр килделәр... маскарадта булды бу хәл. Иртәгесен кәчтүм өчен бирелгән премияне тиененә кадәр остага бирдем, җиңсә белән итәк, билгеле, шул ук кичтә таралды, өйгә көч-хәл белән кайтып җиттек... Кая китте безнең мыраукан? Ханым карчыкка сөт салып бирергә кушты. Габдулла пәлтәсен салды, ләкин песине кулыннан төшермәде, аннары, кабаланып, хуҗа хатынны тыңлады. Киез итеккә ияреп кергән кар эреде. Ханым таләпчәнлек катыш серлелек белән әйтте: — Безгә, мөгаен, маскарадлар кирәкмәстер бүген. Мыраукан сөтен эчүгә китәрсез. Әйе, сезгә нәрсәдер әйтергә теләгән идем... Берәр чит тел өйрәнергә кирәк дигән уй башыгызга килгәне юкмы? Менә, мәсәлән, алман теле. — Әйе, бик телим. — Иртәгә мине табыгыз... Йә кайчан вакытыгыз булса, шунда сезне Мария Карловна белән күрештерермен. Гаҗәеп хатын!.. Песи баласы ул арада сөтен эчеп бетерде һәм тәлинкәне ялый башлады. Габдулла пәлтәсен киде, иелеп песине алды. — Ярар, Аллага тапшырдык. Сау булыгыз. — Ул кулы белән ниндидер аңлаешсыз хәрәкәт ясады. — Бәлки ханым кулын үптерергә теләгәндер, дип уйлады Габдулла, әллә башыннан сыйпарга теләде микән? Саубуллашканда, Газизә апасы һәрвакыт аның башыннан сыйпый торган иде бит, хәтта үсеп беткәч тә. Извозчикка акчасы чак җитте. Песи баласын күкрәгенә кысып, ул подъездга йөгерде. Бу редакциядә бар нәрсә якын: исеме дә — "Әл-ислах" — үзгәртеп кору дигән сүз, ягъни яңалык вәгъдә итүче; агач бина һәм аның икенче каты; баскычлары — Габдулла аның түгәрәк җылы култыксалары буенча учын шудыртып йөгереп йөрергә ярата, һәрчак ачык ишекле чоланны — анда көне буе рәшәткәле җилле генә алсу вак күмер кисәкләре коеп самавыр кайный; агач күмере, чәй исе тәмәке, урамнан кергән саф салкын һава — һәммәсе дә күңеленә хуш килә... Редакциягә кереп-чыгып йөрүчеләр ялыктырмасын өчен, ул иртәрәк килә, чираттагы мәкаләсен калдыра, Фатих белән бер-ике авыз сүз алышырга өлгерә һәм көне шул күтәренке рухта армый-талмый үтә. Бүген иртә таңнан редакциядә нигәдер борчылган Сәгыйть әфәнде белән Галиәсгар Камалны очратты. — Кәримовлар типографиясендә кичә жандармнар булган, — диде Фатих. Кәримовларда Казан әдәбиятчыларының шактые үзләренең җыентыкларын бастыра, жандарм хакимиятенең йогынтысы кайберәүләр өчен сәяси гаепләүгә әйләнергә мөмкин. Галиәсгар полиция алып киткән хәрефләр өчен борчыла. Татарча китаплар бастыручы танылган типограф Харитонов ун еллар элек аңа, матур язу остасыннан, хәреф бизәкләрен эшләткән иде. Хәзер аларның саны утыздан артып китте, аларның барысы да Кәримовлар типографиясендә иде. — Күпме елым китте шуңа... бизәк тә төшердем, чокыдым да. Кануннар бар бит, ахыр чиктә! — Кануннар? — диде Фатих, үртәлеп. — Риза әфәнденең гап-гади ниятен исегезгә төшерегез. Кануннар җыелмасыннан мөселман халкының хокукларына караганын җыентык итеп чыгармакчы иде, нәрсә булды? Цензура кырт кисте: янәсе, канун аларга пычагымамы. — Бераз дәшми торгач, ул күңелсезләнеп дәвам итте: — Без бит цензураны бетерү турында түгел, хыялыбыз — дөньяви белемле цензура булдыру. — Котылу чарасы юкмыни соң?.. — Бар, нишләп булмасын! — дип бүлдерде аны Сәгыйть әфәнде. — Җыентыкларыбызны Домбровский типографиясендә бастырачакбыз. — Шаяртмагыз, — дип үпкәләде Галиәсгар. — Кулъязмаларны изге Гурий туганлыгы йортына бирергәме? Акылдан язарсың!.. — Анда нәрсә телисең, шуны бастыралар: миссионерларның басмаларын да, мөселман догалыкларын да. Әйе, әйе! Күзәтеп-тикшереп торучы юк бит. — Кемнәр алар? — дип кызыксынды Фатих. — Алар, күрәсең, Меркурий сукмагы буйлап баралар, Марстан түгел. Габдулла үзен цензор дип санаган адәмне исенә төшерде: — Иманаевның кулы Домбровскийның типографиясенә дә җитәр. — Аңа бик ышанасылары килмәс. — Аның каравы профессор Смирновка тулысынча ышаналар. — Бу профессорны ике күргәнем булды, — дип сөйләп китте Фатих һаман да сытык чырай белән. — Халыкка димим, фәнгә шулай түбәнсетеп карап ничек төрки дөнья галиме саналырга мөмкин икәнен хәзергәчә аңламадым. Хәтерлисезме, "Ревизор"ны тәрҗемә итәргә теләгән идек? Шул, Смирнов каршы чыкты бит! — Хәтта Балда турындагы әкияткә дә... — Әгәр аларга ирек куясың икән, алар шунда ук йә Лев Толстой җыентыгыннан, яки "Ревизор"дан, яисә Пушкинның әнә шул әкиятеннән башлаячак. Туктагыз, алайса Достоевский, Некрасов һәм Чехов тыела булып чыга бит!.. Галиәсгар ачынды: — Без дистәләгән китапка күпме реклама бирдек, әгәр цензура җыентыкларның тамырына балта чапса, хәер сорашырга гына кала. Габдулла, ачы көлемсерәп, Галиәсгарга дошман күзе белән карады: шундый вакытта ничек табыш турында әйтә ала бу бәхетсез сәүдәгәр? Галиәсгар, дөрестән дә, сәүдәдә мәгънә белүчеләрдән иде, чөнки атасы сәүдә итүче булып, улын да шул юлга кертергә әзерли иде. Ул хәйләкәрлектә атасын да уздырды. Әтисе улының сәүдәгәр кызына өйләнүен телиме? Яхшы, кыз аңа ошый. Яхшы, ул сәүдә белән шөгыльләнер, тик бары китаплар белән генә, аның бары тик китап кибетләре генә булыр. "Гомере буе юл куешып яшәрмен дип уйлый!" Габдулла иптәшенә карата гадел түгел иде, моны үзе дә белә, чөнки эшлекле кешеләрнең килеш-килбәте ошамаса, үзен бернишләтә алмый. Галиәсгар мәһабәтлеге белән күзгә ташланып торса да, татарларга хас киң күңеллелеге белән бергә хәйләкәрлеге аны сәүдәгәр йә булмаса яңа гына өлгергән завод хуҗасына охшата. — Ай-һай, көлеп тә күрсәтәсез! — дип кызды Галиәсгар, Фатихка төбәп. Кинаясе белән ачуын чыгарган Габдуллага исә ул борылып та карамады. — Бу хакта мин шуны әйтә алам... — Җитте инде, дуслар, җитте! — Фатих арыган кыяфәттә елмайгандай итте. — Үзара үпкәләшү ярдәм итә алмас. Әйдәгез, карыйк әле, "Бәянелхак"ның хөрмәтле халкы ни белән сөендерә икән? Менә бик урынлы яңалык: "Декабрьнең өчендә Яңа татар бистәсе мөәзине Бәдикъ Әхмәровның ишегалдыннан Австралия токымлы күркә югалды. Борчуга төшкән хуҗасы табучыны бүләкләргә вәгъдә бирә..." — Нәрсәсе бар инде моның? Менә монысы — гүзәл әсәр! — диде сиздерми генә кереп килгән Бәхтияров. — Күрегез, дингә нык ышанган наширләр Зингер машинасына ничек оста итеп реклама ясаганнар: яшь кыз матур аягы белән тәбәлдереккә баса, өстендә Ауропа күлмәге, әмма... үзенең башы юк! — Нәкъ мөселманча: япь-яшь кыз күп меңләгән укучылары каршында ачык йөз белән утырмас бит инде. Телләре ачылып китте, төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып көлештеләр... Габдулла атнага ике тапкыр Мария Карловнаның өенә йөрде. Ул, өлкән яшьтәге урыслашкан алман хатыны, кызы, кияве һәм оныклары белән яши. Кияве белән кызын Габдулланың бер мәртәбә дә күргәне булмады, әмма берсеннән-берсе кечкенә дүрт оныгы һәрвакыт әбиләренең бүлмәсеннән чыкмады. Алар әле үткен тавышлары белән чырыйлап кычкыралар, әле тынып калалар һәм "дер аффе", "дер аббе" кебек гап-гади алманча сүзләрнең дә әбиләре авызыннан тәэсирле чыгуын исләре китеп тыңлап торалар. Кайчакларда Фирая ханым да күптәнге танышына кергәли, балаларны тәмтом белән сыйлый, хуҗабикә белән бергәләп хуш исле тәмәке тарта, яшь кызлар кебек көлә, шаяра. Мария Карловна йортында кунакларга чәй эчертү гадәте юк, шуңа аның яныннан чыгуга, алар берәр арзанлырак ашханәгә кереп, суган бөккәне белән чәй эчәләр. Яннарында гади кешеләр шау-гөр килә, һәм Габдулла хәйләле шаянлык белән, Фирая ханым аны гаиләсеннән кагылган кенәз улы дип кабул итәдер, аның турында күп нәрсәне белмидер... дип уйлый. Фатих өендә очрашкач, аның Фирая ханымга ачыктан-ачык дусларча мөгамәләдә булуын күреп, Габдуллада аңа карата ихтирам хисе артты. Ул көннәрдә аларның редакциясендә фамилиясе Казанда каләм тибрәтүчеләр арасында беркемгә билгеле булмаган билгесез бер ханым җибәргән шигырьләр ыгы-зыгы куптарган иде. Почта, гомумән, бик мул — шигырьләр дисеңме, булган хәлләр турында мәкаләләр һәм көндәлек төрле вакыйгалар, — ләкин бу шигырьләр көтмәгәндә килеп, гәзитчеләргә сөенеч өстәде. — Искиткеч, — диде Фатих, шигырьләрне укып чыккач. — Монда инәлү юк, үз дәрәҗәңне исбатлау, ләкин... башка төшенчәләр, дөньяга башка караш аша. Ир-ат абруеның какшамаслыгы да Аллаһ аша кире кагылмый. — Минемчә, шигырьләрне ир-ат язган, — диде Сәгыйть әфәнде. — Алай гына да түгел: аларны безнең шагыйрьләр арасыннан берәрсе язган. — Мин, киресенчә, ир-ат болай итеп яза алмый дигән фикердә, — дип җавап бирде Фатих. — Мин кемнеке икәнен дә атыйм: Габдулла ул. Хәтта аның тупаслыгын таныйм. Габдулла шунда ук җавап таба алмый торды, иптәшенең искәрмәсеннән шулкадәр гарьләнде. Нигә, нигә?.. Ярар, син шигырь төзелеше хакында язасың, күп шигырьләрне нәфис булмаган калыбы өчен кабул итмисең ди, ләкин нигә тиктомалдан шундый сүзләр әйтергә ди? Габдулла басты һәм, кискен сүзләрдән үз-үзен көчкә тыеп: — Шигырьләр генә түгел, Сәгыйть әфәнде, кешенең мин-минлеге дә сез әйткәнчә, тупас булырга мөмкин, — диде. Бервакыт ашханәдә утырганда, Габдулла шул шигырьләрне исенә төшерде һәм Фирая ханымга укыды. Ул фикерен тиз генә белгертмәде, һәм: — Безгә, редакциядәгеләргә ошады, — дип кенә әйтеп куйды. — Сез, ир-атлар, безнең көннәрдә хатын-кызлар ни кичергәнне аңлап бетермисез. Ниһаять, күзебез ачылды: дөнья киң, башка җәмгыятьләр дә бар икән һәм хатын-кызның күп нәрсәгә сәләтле булуына үзебез дә төшендек. Аннары көтмәгәндә ул: — Бүген җомга, әйдәгез мәчеткә барабыз, — дип куйды. Шәһәрдәге күркәм мәчеткә — күренекле мулла, тарихчы һәм фәлсәфәче исемен йөрткән Мәрҗани мәчетенә киттеләр. Сигез кырлы биек манарасы, түгәрәк гөмбәзе, ялтырап торган һилал ае ерактан ук балкый. "Авыл мәчетләрендәге кебек, манара ике кыеклы түбәнең сыртына урнашкан икән", — дип уйлады Габдулла. Йә Аллам, Болгар һәм борынгы Казанның җимерелеп, тузанга әйләнгән бар матурлыгы, үзенчәлекле корылмалары, кабаттан яңарып, ниһаять, тергезелә. Шаккатарсың! Алгы якта барыбыз да яраткан лалә чәчәген сурәтләү — Петербург бароккосының үзенчәлеген гаҗәеп җанландыра. Гыйбадәт тәмамлангач, алар ап-ак кар җемелдәп яткан урамга чыкты, хатынның йөзе уйчан һәм кырыс иде, Габдулла хәтта, шулкадәр дини кеше микәнни бу, дип гаҗәпләнеп тә куйды. — Хәзер миңа барабыз, — диде Фирая ханым, егетнең кулын ныгытып кысып. — Мин сезнең белән... сөйләшергә тиеш. Киттек! Чанага утыргач, Габдуллага йөзе белән борылды. Ялтырап торган күзеннән очкыннар сибелә. Үзе тантаналы, әмма сагышлы. — Минем кыз балам бар! Дөньяда аннан да кадерле кешем юк! Аллам сакласын, аңа берәр бәла-каза килсә, мине үлемгә дучар итәр кебек. Кызыма бары алты яшь, ләкин инде аның алдагы язмышы турында уйланам. Мин хәлле кеше, аны гимназиягә бирә алам, аннары Петербурга — курсларга, аның янәшәсендә булу өчен, үзем дә күчеп китә алам... Кызым акыллы, тырыш, ләкин иң мөһиме — аның нык булуын телим. Холкында да, тәртибендә дә, белем алуында ныклык... Тик бу бик авыр, чөнки кешенең үзеннән генә тормый! Әтием чыгышы белән кенәз нәселеннән, офицер. Җиребез күп, ат заводыбыз бар иде. Мине кызлар мәдрәсәсенә бирделәр, анда тәртипләр иркенрәк булганга, гимназиягә күчерделәр. Дусларым шәһәр кызлары булды, араларында шактые марҗа, алман һәм яһүдәләр дә бар иде. Әмма безнең милләт аермасына исебез китмәде диярлек. Китаплар уку, әңгәмәләр, егетләр белән аралашу — үз иркебездә булды. Мин дә үземне җиңел, иркен хис иттем. Ләкин өйдә — әни, дөресрәге, әбиләр тарафыннан куелган мәҗбүри тәртип: үземне мөмкин кадәр тыйнак, күзгә ташланмаслык итеп тотарга, гыйбадәт кылырга, икенче төрле киенеп йөрергә, гимназиядәге дус кызларымны, егетләр турында әйтеп торасы да юк, кунакка чакырмаска тиеш идем. Әниемнең кырыслыгына түздем, карчыклар һәм мәхәллә мулласы хатынын кунакка чакырганда, өстәл янында әдәпле генә утырдым. Ләкин бу зур бәла түгел, бу үз өебез, үзебезнең тормыш рәвеше. Уку елларында, дус кызларым белән аралашып, өйдә авырлык белән булдырган табигый тәртибемне шунда ук югалта идем. Үз-үземне чиклим, юктан да шикләнә башлыйм... ниндидер икейөзлелек, кемнедер алдарга тырышамдыр кебек иде. Шулай итеп, дусларым белән табигый аралашу барып чыкмады, ахырга кадәр ихлас, эчкерсез була алмадым. Яшь кеше өчен моннан да куркыныч нәрсә бармы? Мин сайлаган кешемне табып, әти-әни ярдәменнән башка да таныша аласымны, яратканымны аңлагач, аңа кияүгә чыгасымны белә идем. Ләкин шунысы да ачык иде: сайлаган ярым белән бер диндә һәм аның бай гаиләдән булуы шарт иде. Күрәсез, гади генә түгел, ниндидер өстәмә шартлар белән сайлау булып чыга. Мин язмышымның рәхимле булуына ышандым: тирә-юньдә никадәрле матур да, бай да диндәшләрем бар. Берәрсен сайлап гашыйк булырга гына кирәк һәм бәхет үзе кулыма килеп керәчәк. Әмма күңел көрлегенең яшертен теләге (әйе, мөгаен, шулдыр!) мәдрәсәдән куылган шәкерткә гашыйк булырга мәҗбүр итте. Менә шунда әниемнең хакимлеген күрдем: шәкерт белән очрашуны тыйдылар, үз өемдә тоткын булдым, озак та үтмәде, булачак иремнән яучылар килеп төште... Шулай да булсын, әле каршы килә ала идем, әти дә туп-туры әйтте, ирексезләмим, диде. Тик ниндидер тоемлау, тормышым башкаларныкы кебек булмас дигән өмет, ниһаять, гап-гади кызыксынучанлык, яңа кызыклы тормышка ашкыну үзенекен итте — мин риза булдым. Ирем яшь, мөстәкыйль, чибәр һәм укымышлы, тиздән мин аны ошаттым да. Аннары минем белән булган гаилә тормышы бары уен гына иде. Ул ирем үлгәнчегә кадәр дәвам итте. Хәтта матәмдә дә югалтудан бигрәк икейөзлелегемнән азапландым... мин борчылдым: ул шундый яшь, көче ташып тора һәм уйламаганда дөнья куйдымы? Икенче яктан күңелемдә кемдер пышылдый: менә хәзер син ирекле, үз язмышың белән үзең идарә итә аласың. Юк, моны сөйләп кенә бетереп булмый, юк! Ләкин, күрәсең, аның инде онытыла барган авыртуны кабат яңарту, үткәне белән хәзерге арасындагы чикне ачыграк тою өчен сөйлисе килде. Аңа киңәшләр дә, юату сүзләре дә кирәкми, бары игътибар белән тыңлау гына кирәк. Габдулла дәшмәде, тыңлады. — Яшьлегемнән гаҗәеп сәер бер тойгы калды. Кайдадыр, урамдамы, кибеттә, бакчада яки театрдамы, ялгызым гына кала алмадым. Оялу яисә куркудан түгел, мин әйтерсең үземне, барлыгымны югалтам, үз-үземне ничек тотарга белмим. Әтием янымда булганда, сыным турая, як-ягыма ышаныч белән карыйм, аның танышлары белән җиңел аралашам, шулай ук абыйларым, иптәш кызларым һәм таныш студентлар белән дә. Ләкин ялгызымны калдырып китүләре була... мин сыгылып төшәм, нәрсәдәндер кызышам... Шул вакытта берәрсе миннән кайсыдыр урам яки йортның кайда икәнен сораса, әйтеп бирә алмас идем. Ялгызым гына мин беркем түгел идем кебек. Кайчакларда Фирая ханым Габдулладан үзе турында сөйләвен үтенә. Үзе турында? Ул моны булдыра алмас. Һичкайчан. Ул теләсә ни турында теләсә кем белән сөйләшә, башкаларның эч серләрен сабыр гына тыңлый ала, тик үзе турында сөйли алмый. Мөгаен, кызганыч булып тоелудан куркадыр, үзен жәлләүләрен ул күралмады. Әгәр апасы булса, икенче эш: ул болай да энесе турында барын да белә, аны ярата, жәлли иде. Габдулла үзе дә апасын ихластан яратты, кызганды, аның язмышы озак еллар теләсә кайсы хатынкызның язмышын үлчәү үрнәге булып торды. Берәр хатын-кыз турында ни генә белмәсен, ул инде аның өчен ачыш түгел, апасы язмышына өстәмә генә булып тоелды. Аның Фирая ханым белән бәйләнешен Сәлим дә белә. Бу ни сәбәптәндер, аны дулкынландыра һәм ачуын чыгара иде. — Миңа калса, ул сине бала-чага урынына йөртә, — ди ул үтергеч елмаю белән. — Син... акча сора аннан, акчаң юк бит! Теләмисеңме? Афәрин! Ул хайваннар кемнеңдер үзеннән теләнүен генә көтә. — Тынычлан, — ди аңа Габдулла, — юкса мин сине куып чыгарам. Тегесе шунда ук телен тешли, ачуланып, үпкәләп мышнарга тотына. — Сиңа хәзер бер сүз әйтеп булмый. Май башында хуҗа, бурычлардан котылыр өчен, кибетен сатты. Кибетнең яңа иясе элеккеге хезмәткәрләрдән баш тартты. Габдулла китаплар тутырылган сандыгы белән кием-салымы төйнәлгән төенчекне извозчикка салды да, кулына песиен тотып, редакциягә китте. — Каян килгән бу песи? — дип гаҗәпләнде Фатих. Габдулла аңлатып биргәч, бүтән сораулар бирмәде үзе. — Яраган, — диде Фатих. — Яшәр урынны тегесеннән яхшырагын табарбыз. Җәй өчен Кабан күле ярыннан өй алып торырга телим. Ботан бакчасына каршы. Шунда ук редакция дә булыр. — Мин эшсез калдым бит. — Штатка алырбыз. Габдулла төенчеген кулыннан төшереп җибәрде, сөйләнә-сөйләнә, песиен сыйпарга тотынды: — Шулай, Мияукаем, дөрес әйтәләр: бәхет яуса, җүләргә дә җай килә икән бит. Йорт белән ихата дача сыман, аулакта, яшеллектә урнашкан. Йөз сажиннар тирәсе ераклыкта күлнең тыныч суында Ботан бакчасы көзгедәге кебек тирбәлә. Кечкенә салларга утырып, малайлар балык тота, кайсылары чәрелдәп салкын суга чума да, калкып чыккач, яр буена кояш җылыткан сары комга барып ава. Габдулла аларны ишегалдына — кузна уйнарга чакырды. Малайлар кебек яланаяк, яланбаш Габдулла бура таягы туры килеп тигән саен дәртләнеп кычкырды. Уйнап туйгач, ул бүлмәгә кереп язарга утырды. Төшке аштан соң Фатих белән Бәхтияров клубкамы яисә кемнеңдер дачасынамы киттеләр. Габдулла исә яр буена чыгып утырды, тирә-ягына күз ташлап, тәмәке кабызды. Бистә халкы — кемнәрдер гармун уйнап, кемнәрдер җырлап көймәдә йөзә. Караңгы төшкәч, көймәләр борыннары белән ярга килеп төртелде, күл өсте тынып калды. Каршы якта, су аналары микән, ниндидер шәүләләр күренеп-күренеп алды. Ул урыныннан торды да ишегалдындагы кечкенә йортка китте, аларда хуҗалык эшләрен башкарган Саимә апасы белән чәй эчтеләр, аннары ул үзенең бүлмәсенә кереп, эшкә утырды. Төн уртасына кадәр урыныннан кузгалмады, алай да күп язылмый, аны тынгысыз уйлар урап интектерә. Иртәгесен онытыла торган беркөнлек фельетон белән мәкаләләр аны файдасыз шөгыль һәм әрәмгә көч түгү дигән фикергә китерде. Ул фабрикаларда осталар яртысын хатын-кызлар һәм балалар тәшкил иткән эшчеләрне мыскыл итә, дип яза, ләкин изү-җәберләү ничек бар, шулай кала бирә. Ул беркайдан бер тиен кермәгән милли театрның аяныч өлеше турында яза, шул вакытта калын кесәлеләр ниндидер мәккә суфыйлары файдасына меңнәрен дә кызганмыйлар, театр исә фәкыйрь хәлдә кала бирә. Ярдәм итү максаты белән үзләре тиеннәр ыргытып, үз халкын яхшылыкның кадерен белмәүче, тупас, дорфа дип атаучы милләтчеләр турында күпме язды! Телдән дә, язма рәвештә дә бергәлек хакында даими кабатлап торуларны искә төшерәсеңме... Бергәлек булмады һәм булмаячак та, берләшү идеясе — ялган, начар капланып торган чаршау гына. Менә Һиндстанда белем алучы Һинди Минһаҗ туган иленә кайтты да мөселманнардан акча җыйды. Янәсе, Хвалынск өязендә университет төзелешенә кирәк. Акчаны үзләштерде, сәүдәсен башлады да бай сәүдәгәрнең кызына өйләнде. Менә Йосыф Акчура, кадетлар партиясе әгъзасы, Фәләстыйнга мәчет төзергә китте; Габдрәшит Ибраһимов, либерал, Япониягә юнәлде — шулай ук мәчет төзетә. Дистәләгән гәзит-журналлар, либераллар, эсерлар, кадетларның — һәммәсенең бу акылдан язганнарның кыланышыннан күңелләре нечкәрә. "Бәянелхак" үзенең сәхифәләрендә сыра заводларының рекламасы белән тиргәшүне аралаштыра; хатын-кызларга театрга йөрү — гөнаһ, дип вәгазь укый, шул ук вакытта "Аркадия" фахишәләренең белдерүләрен бастыра. Боларда үз халкы, үзләре әйткәнчә, үз милләте өчен бер тамчы булса да кайгырту бармы? Элегрәк илнең мәдәни тормышын мәчетләргә бирергә омтылучыларны шамакайлар дип шаярталар иде, хәзер исә алар усалрак чыгышлар ясый. Күптән түгел, Тукайны иманнан аерырга кирәк, дип белдерделәр! Бу аны көлдерде, шунда ук фельетон белән җавап кайтарды: наширнең кибеттә сату иткәндәге элеккеге гадәте калган: аласың икән — ал, юк икән — кибетемнән ычкын! Габдулла иманнан аерылуның алар тарафыннан шактый киң мәгънә аңлатуына башта төшенмәде: ул көфер, Алланы сүгүче генә түгел, милли мәнфәгатьләрне сатучы хыянәтче дә; аның урысчадан тәрҗемәләре дә гаеп санала икән. Алар аны халык каршында җәмгыятьнең дошманы итеп күрсәтергә телиләр, имеш... Бервакыт һава сулап йөргәндә, капка төбенә извозчик тарантасы килеп туктады. Аннан Сәгыйть әфәнде төште. — Мәгәр сез дәрвиш икәнсез! — диде ул Габдуллага, кулын сузып. — Белмәгәнмен дә. Габдулла үзендә ниндидер куаныч тойды. Аны күрүенә шат, ялгызына күңелсез икәнен авыз эчендә болгатып, ул кунакны яр буйлап сәйранга чакырды. — "Бәянелхак"ның изге кулы монда да үрелгән, дип ишетелде, — диде Сәгыйть әфәнде, дачадан ераклашкач. — Хак, — диде Габдулла һәм шаяртып зарланды: — Мин коеп куйган милләтче түгелме соң, бары татар кызларын гына яратырга тиеш дип саныйм... Алар мине үзебезнең гүзәлкәйләребездән аерырга маташалар. — Хәзер күрәм, без барыбыз да ялгышканбыз, — диде Сәгыйть әфәнде, шаяртуга игътибар бирмичә. — Җәмгыятьне агартып, аның белән якынлашырбыз, ул да үз шагыйрьләренә карата ягымлырак булыр, дип уйлап ялгышканбыз. Безнең иптәшләр арасында җәмгыятьнең тануына өметләнүче һәм бертуктамый "милләт", "милләтнеке" дип кабатлаучы беркатлылар күп икән ләбаса. Менә ниндидер бер шагыйрь "Хатыннар өчен милли көйләр" дигән тулы бер китап бастырган. Габдулла күңелле генә көлеп куйды: — Менә хәзер Коръәндә телгә алынганнарның һәрберсенә багышлап шигырьләр язарбыз. Алар ярдан шактый ераклашты, кояш та түбән тәгәрәде, ләкин Сәгыйть әфәнде кире борылу турында уйламады да, дәшмичә, кашларын җыерып барды һәм, ниһаять, теле ачылды: — Сезгә укыйм, тыңлагыз әле: Бигрәк артык изде дөнья... Калмады сабырым, бетәм, Тик азаккы тамчы яшьнең Җиргә тамганын көтәм. Ул тамар бер, мин бетәрмен, Тик шуны белсен үзе, Бу азаккы яшь булыр бу, Идеалымның йолдызы! Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс; Бу калыр, бу ялтырар! Һәм, караңгы көн бетеп бер, Мәңге якты ай туар! — Шәп, бик шәп юллар! — диде Габдулла икеләтә шатлык белән, чөнки Сәгыйть әфәнде, мөгаен, беренче итеп аңа укыгандыр. — Гафу итегез, Габдулла... сезгә гади генә дәшәм, сез дә... миңа Сәгыйть дип кенә әйтегез. Дусларча киңәш бирәсем килә: сак бул, бу өер бездән көчлерәк, аларны ни намус, ни дәрәҗә туктата алмый, чөнки аларның намуслары да, дәрәҗәләре дә юк. — Мин курыкмыйм. Шулай да кайвакыт... башка: алда безне ниндидер хәвеф көтә, дигән уйлар килгәли. Ирек турында хәзер әллә ни кычкырмыйлар, кешеләр күз алдында әшәкеләнә бара. Халыкка әллә ни булды? Ләкин аның белән, шагыйрь белән дә нидер булган, элек тә ул дөньяга кашларын җыерып карый иде, карашында тирән ачу, нәфрәт очкыннары кабынып алгалады, әмма бу битарафлык, курку түгел иде? Хәзер ул клубларда, редакциядә сирәк була, көндез номерында берүзе утыра. Кичләрен танылган гүзәлкәй, шулай ук тәрбияле әфәнделәр тарафыннан каргалган Мәрьям Искәндәрова җырлый торган рестораннарда үткәрә, диләр. Аның үзенең дә тавышы шәп, халык көйләрен гаҗәеп хисләнеп башкара; хәзер аны Мәрьям белән бергәләп, халык алдында түгел, граммофон пластинкалары чыгара торган ниндидер фирмада җырлап йөри дип сөйлиләр. Ул Мәрьямгә гашыйк булган, диләр... Әмма ул бер дә гашыйк кешегә охшамаган иде. — Бар да ялган! Нервылар, нервылар, — Сәгыйтьнең тавышы калтыранды, ул да булмады кычкырып көләргә тотынды: — Хәер, нинди нервлар булсын бездә, әтиләребез күңел нечкәлеге турында берни белмәгән, безгә каян килсен ул! Ярар, иптәш, хуш. Үзе кузгалмый, карашы белән бушап калган тын яр буйларын айкый... Сәгыйть белән саубуллашкач, Габдулла ялгызы гына шактый торды әле, тәмам караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга борылды. Көтмәгәндә дусты белән очрашу күңелле булса да, күңелендә ниндидер юшкын калды. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Казанда калып дөрес эшләдеме ул? Бәлки күчмә тормыш аның өчен кулайрак булгандыр? Һәр яңа кеше белән очрашкан саен, ялкынланып язган чәнечкеле, зәһәр мәкаләләрен ертып чүп чиләгенә ыргытканда, ул ниндидер чакыру ишеткәндәй тойды һәм үз-үзеннән алдагы тормышының мәгънәсе турында сорады. Менә аларның редакциясенә Ырымбурдан яшь, каләмле, Галимҗан Ибраһимов керде. Егермене узган, озын чәчле, тар чырайлы, чандыр, кискен хәрәкәтле егет. Шундый акыллы, укымышлы! Борынгы ислам мәдәнияте, Декартның вәгазьләре, диннәр турында иркен фикер йөртә. Казанга исә университетка әзерләнү уе белән килгән, тик башта Кавказ һәм Кырым буйлап сәяхәт итәргә тели. Егетне тыңлагач, аның да сәяхәт итәсе, очрашасы, сирәк китапларда актарынасы, көндәлек фельетоннардан аерылып торып, үзе өчен нәрсәдер язасы, укыйсы... сукбайлыкка китәсе килде. Йомышчының кулыннан язу алгач, ул сискәнеп китте. Язу Фирая ханымнан иде. Ул ханымны бер минутка да исеннән чыгармады, әмма аны эзләп табу, каядыр чакыру, сөйләшү башына да килмәде. Ханым аны җиңелчә генә шелтәләгән, шушы көннәрдә ничек булса да үзенә кереп чыгуын үтенгән, озакламый Казаннан китәргә җыена икән. Бәлки... Фирая ханым юлдадыр инде? Яки хәтере калгандыр, аны күрәсе дә килмидер? Йомышчыны шаккатырып, кискен генә сорап куйды: — Шунда ук йөгердеңме хәбәр белән... Ул язгач та? — Шунда ук... — Извозчик көтеп торамы? Хезмәтчене аркасыннан эткәләп-төрткәләп, аның белән бергә чанага атылды. Дөрес эшләде ул, чөнки хатынның адресы онытылган иде. Фирая ханым аны чын күңелдән сөенеп каршы алды, Габдулла ирексездән аның озын матур бармакларын яңагына тидерде. — Кичерегез, — дип пышылдады ул, кинәт кабынып китүе һәм озак килми торуы өчен үзен гаепле санап. Ханым аны үзенә каршы кәнәфигә утыртты, хезмәтчегә чәй китерергә кушты, Габдуллага яңа урынга күчтеңме, ияләшеп буламы, дигәнрәк сораулар бирде. — Әйе, — диде ул, — әйбәт. Без анда җәй буе торачакбыз. — Аннары? Тагын күченү, тагын номерлармы? — Әлбәттә, — диде ул гади генә. Ләкин... җәй буена бит! Ханым аның кайнарлануыннан көлемсерәп куйды һәм сораштыруын, гаҗәпләнүен дәвам итте: бертуктамый күченүләр булмый бит инде, ничектер тормышны җайга салырга кирәк... кем кайгырта аны? Кем? Бу сорауны ул башта аңламады: кемдер аның артыннан йөрергә тиеш микәнни? Акчасы җитә, хәер, аңа күп кирәкмени? Торган өчен түләргә, хәрчәүнәдә төшке ашка, кирәкле китапларны сатып алуга җитсә... Сәламәтлеге турында уйларга кирәк иде. Аның нәрсәсен уйлыйсың инде? Дөрес, кайчакларда йөткергәләп ала. Бизгәге башланса, аспирин каба — булыша. Кымызга барыргамы? Су яки кымыз эчәр өчен махсус баралармыни? Бәлки далага, казакъларга китәр, шунда кымыз да эчәр. — Китәргә җыенуыгыз хакмы? — Әйе, — диде ханым, сагышлы елмаеп. — Кышка гына әйләнеп килермен, мөгаен. Тик башта Акчуринда булырга кирәк, беләсездер, шәт — танылган фабрикант. Ул безне бергә чакыра. Әйдәгез! — Әлбәттә. — Ул берсүзсез ризалашты. Әмма шунда ук үкенде дә: андый очрашуларны яратмый иде ул. Фирая ханым китәсе көнне хәбәр итәчәген әйтеп саубуллашканда: — Үзегезне саклагыз! — дип өстәде. — Алла сакласын! — дип шаяртты Габдулла, кызарып, һәм ашыга-ашыга ханымның кулын кысты. Урамга чыккач, аңа ханым янында бик аз торгандай тоелды. Тик алда, кыска гына дип аталса да, бергәләп чыгасы тулы бер сәфәр көтә иде әле! Извозчик, халык төркемен уза-уза, шәһәр читендәге ярминкә рәтләренә ашыкты. Аттракционнар янына килеп туктады. Габдулла карусель тирәсендә әсәрләнгән бер малайны күреп алды. Малайның әйләнәсе килү теләге Габдулланың үзенә күчте гүя: һәй, гаҗәеп нәрсә бу әйләнгеч! Малайга карап, ул үзенең шундый чагын исенә төшерде. Кайчандыр, бик күптән, Габдулланы тәрбиягә алган анасы базарлар буйлап алып йөргән иде — кыш буе шул ярминкәгә дип теккән түбәтәйләрен саттылар. Аның бик тә карусельдә әйләнәсе килде, әмма анасы әллә акчасын жәлләде, әллә үз борчулары аркасында аның теләген аңлап җиткермәде, Габдулла нәүмиз калды. Әмма ни өчен Габдулла үзенең бала чагын чит-ят малай турында уйлагандай якын итә соң әле? Чираты җитте, әйләндерүчегә билетын сузып, Габдулла ниндидер приказчик каршындагы атка атланды. Шома сырты тайгак, очып төшүең дә бар. Музыка уйнап җибәрде. Карусельнең шыгырдавы, кешеләрнең шатлыклы тавышлары көйгә кушылды. Китте, китте!.. Ничек шәп, бик шәп! Рәхәт! Шау-шу, ялтыр-йолтырлар алга таба бүтән тәэсир итмәде. Ул юлындагы беренче сату чатырына керде дә ниндидер буш тартма өстенә ишелеп төште. Бугазына яше тыгылды. Менә шулай тәмамланды аның нидер сиземләве, дулкынлануы, күз күрмәгән калаларга сәфәр кылырга әзерлеге — тукыма кисәгендәге шәһәр шәүләләре белән! Болар бар да тормышның чынлыгына, аның башлангычына, яңалыгына үрелеп карау кебек булды. Берничә минуттан ул тынычланды һәм, шулай да бу манзара кызык әйбер, дип уйлады. Сәнгать түгел, монысы билгеле, шулай да сәнгатькә тартым нидер бар. Әгәр тукымага аның туган җире кырлары, елгалары, урманнары белән төшерсәң, бик матур күренер иде, мөгаен. Кайдадыр еракта яшәгәннәр бу манзарага карап сокланырлар, шул матурлыкны көн дә күргән мондагыларның исләре дә китмәс иде. Бу күренеш аз гына булса да шигырьләргә охшый түгелме, ул да тормышны аның беренче исләреннән һәм сурәтләреннән башлап, әмма шул ук вакытта аны гаҗәеп итеп күрсәтүе белән күз алдына китереп бастыра бит. Ике көн узып киткәч, Фирая ханым хәбәр алды: әнисе каты авырып киткән. — Әгәр соңарсам, үземне мәңге гафу итмәячәкмен. — Ул моны шундый кайгылы итеп әйтте ки, Габдулланың йөрәгенә тиде. — Якыннарым кимегәннәнкими. Үтенәм синнән, — "син"гә күчеп, ул Габдулланың үзе өчен кадерле икәнен сиздерергә тырышты, — мине онытма, дустың дип сана! Тагын бер үтенечемне читкә какма... бай гаиләләргә карата мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Алар син уйлаганча ахмак һәм явыз түгелләр. Мин дә бит, — ханым көлемсерәде, — шулай ук бай. Июнь дә бетеп килә, Казан арты кырларына бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Гәзиттәге хәбәрләр дә, авылдан килгән хатлар да, монда шәһәрдәге сөйләшүләр дә тынычлыкны ала торган. Һава томанлы кызгылт төскә керде. Болак кипте, елга юлы өстендә куе сасы ис аңкып тора. Кабан күле дә саекты, төбе комлы сайлыкта кармак тоткан малайлар чуала. Төннәр бөркү, ялыктыргыч. Өчиледән хәл белергә Кәбир мулла кереп чыкты, ул атасы, ягъни Габдулланың мәрхүм бабасы урынына мәхәллә мулласы булып калган. Элек тә фәкыйрь авыл, хәзер, аның сүзләренә караганда, киләчәктә ни көткәнен уйлап куркуга чумган. Абзасы Габдулладан ике яшькә зуррак, дөрес, ул берникадәр сабырланган, әмма элеккечә хәрәкәтчән, сүзчән, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Ябыккан, саргайган, ниндидер бетмәс ютәл белән азапланган Габдулланы күреп шаккатты. — Тыңлале, энекәш, эшем күп түгел, кибеткә барып, тиз генә кадаклар алам да - киттек безгә. Яңа йортымны да күргәнең юк, хатынымны да. Берәр атна торырсың, сөт эчәрсең, аннары үзең карарсың - көчләп тотмам. Габдулла риза булды. Абзасы кибеткә барып килгәнче, киемнәрен алыштырды, күчтәнәч-мазар алды, дүртенче киткәндә, яктыда кайтып өлгерергә өметләнеп, юлга кузгалдылар. Шәһәрне чыгуга, киң кырлар башланды, тик алар сарыга манчылган иде. Өстә усалланып искән җил тәбәнәк сабакларга кагылмый, кагылса да, шунда ук кабат югарыга күтәрелә. Юл буе алда кызгылт томан торды, ник бер адәм заты очрасын - тирә-юнь тирән тынлыкка чумган. Бердәнбер очраган кигүле атның үлән чемченүе, шунда ук бер хатынның җирдән иелеп нидер алуы бик кызганыч күренеш булып тоелды. — Байлар болынында печән чапканнар, хатын шуның калдыкларын җыеп йөри. Шулай иртәдән кичкә кадәр бер-ике кочак була. Кышын нишләр ул бичара хатын? Күпләр терлегеннән колак кага, язын җир кисәген эшкәртә алмый, — дип аңлатты Кәбир мулла. Әбүзәров исә ачлык була калса дип туплаган илле пот ашлыгын сатты. Нәрсә өчен диген? Ниндидер ахун белән "көрәшер" өчен. Эттән туган гаскәри!.. Керәшен татарлары яшәгән авылны чыкканда, елгага таба барган хатыннар очрады. Эченә нәрсәдер салынган ике чуен казан тотканнар, берсенең кулында урындык, икенчесендә — икона, калганнарында — берәр сай савыт. Кәбир мулла, көлемсерәп, атны туктатты да арбадан сикереп төште, үз янына Габдулланы дәште, карап торыйк, янәсе. Хатыннар ул арада елга буена килеп җитеп, үргән палас җәйде, йөзләрен кояшка борып, яланаяк шунда бастылар. Арырак урындыкны куеп, иконаны урнаштырдылар. Озын буйлы, ябык битле, кипкән-корышкан бер карчык дога укыды. — Мәрхәмәтле җир анасы, җир атасы, кояш анасы, кояш атасы, су анасы, су атасы... сорыйбыз - күктән хәл кертә торган ташкын төшер... Үз халкыңа бәхет, игелек бир... Гыйбадәт кылгач, хатыннар палас өстенә ашъяулык япты, тирәли тезелешеп утырдылар. Һәрберсе кулына сай савыт алды. Карчык озын саплы чүмеч белән чуен казаннан ниндидер ботка салып чыкты. — Күр мәҗүсиләрне... нәрсә кыланалар, — дип сөйләнде Кәбир мулла, көлемсерәп. — Тугыз йөз еллар элек безнең халык шулай гыйбадәт кылган. — Христиан гыйбадәте түгелмени бу? — Һич тә охшамаган. — Иконалары бар бит? — Болай гына, христиан Алласы үпкәләмәсен өчен генә, — дип көлде Кәбир мулла. - Ярар, Ходам, сораганнарын бир. Кузгалдык! Ике чакрымнар чамасы дәшмичә баргач, ниһаять, Кәбир мулла сүз башлады. — Миңа да кырда күмәк намаз укуны, дога кылуны уздырып алырга кирәк, — диде ул. - Аңлыйсыңмы, һаман өлгереп булмый: әле печән чаптым, аннары киртә тоттым, хәзер менә түбәне буярга җыенам. — Кара аны, кешеләр безгә мондый мулла кирәк түгел, дип куып җибәрмәсеннәр. — Габдулла көлеп куйды. - Хәер, теләмәсәң, оештырма. — Ярамый, халык сорый, менә түбәне буйыйм да. Эңгер-меңгердә кайтып җиттеләр. Капка төбендә хуҗабикә каршы алды. Яшь, бик сөйкемле, үткенлеге күренеп тора. — Исән-имин кайтып җитүегез белән! Кадерле кунак - хуҗаларга шатлык. Капка үзеннән-үзе ачылып киткәндәй булды, караңгы ишегалдында тагын бер хатын-кыз сыны чагылып китте һәм хуҗабикәнең тавышыннан өйгә атылды: — Мәйсәрә, әй Мәйсәрә, самавырны әйбәтләп өрдер! — Менә, хатын шундый, — Кәбир мулла көлемсерәде, ләкин горурлануы сизелеп тора иде. - Өйдә көне буе кыңгырау чыңлап торган кебек. Кичке аш сөйләшүләр, истәлекләргә бай булып, озакка сузылды. Сыйнигъмәт ташып, хезмәтче хатын аяксыз калды, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Хуҗабикә үзе өр-яңадан, җиң сызганып, сыйлау эшенә тотынды. Аштан соң Габдулла мәлҗерәп төште, аңа ишегалдындагы җәйге өйдә урын хәстәрләделәр. Башы мендәргә тиюгә, ул шунда ук йокыга талды. Иртән иртүк торуга карамастан, ул абзасын өйдә тапмады. Басу капкасы янында, диде хатыны, киртә белән маташа икән. Чәен эчкәч, Габдулла авыл читенә чыкты. Кәбир мулланы башта танымады: алама күлмәк-ыштаннан, киң читле киез эшләпәдән, кулына балта тоткан. — Якында гына көтүлек, — дип зарланды ул, — каһәр суккыры сыерлар минем басуга керергә генә торалар. — Нишләп миңа да дәшмәдең? - диде Габдулла. Ул киртәне кулы белән тотып торды, абзасы шул арада аны казыкка кысып бәйләде. — Ярар, әйдә, — диде абзасы, — ял итәргә дип килдең, бар, рәхәтләнеп ял ит. Киртә белән эшне бетергәч, ул балтасын билбавына кыстырды да энекәшенә елмаеп күз кысты. — Хәзер түбәне буйыйбыз! — Мин дә синең белән. Икәүләп түбәгә менделәр, әмма буявын Кәбир мулла үзе генә буяды. Ул тар баскыч белән җиңел генә күченеп, озын чорык буйлап тиз-тиз пумаласын йөртте. Габдулла түбәнең сыртына утырып та, ятып та торды. Абзасы елмаеп, аны кумакчы булды: — Син, бар, төш әле. Башыңа кызу сугар. — Бергә керербез. — Минем эшем күп әле. Чыннан да, авыл мулласының эше бетмәс-төкәнмәс. Үз кырын үзе сукалап чәчә, уңышны җыеп ала, печән чаба, аны кибәнгә өя, крәстияннарның терлеген дәвалый, үзләренә табиблык ярдәме күрсәтә, аларның балаларына кечкенә мәдрәсәдә сабак укыта, кичләрен ата-аналарына вәгазь сөйли. Крәстияннарның кайберләре, мәчеттән чыкканда, Кәбир мулладан калмый: белемле кеше белән гәпләшәселәре килә. Кәбир мулла аларны кызыксындырган сорауларга түбәнчелек күрсәтеп җавап бирә, әмма андый әңгәмәләр аңа авырга туры килә. — Минем өчен мондый гәпләргә караганда алачыкта чүкеч белән сугу җиңелрәк, — диде абзасы, Габдуллага зарланып. — Кайсыбер муллаларга сөйләргә генә бир, ашау-эчүен дә оныта. Вулыста очрашканда, таңга кадәр утырган чаклар бар. Аңа карап ышану артамы йә кимиме? Мин болай уйлыйм: ышану бар икән, димәк, бар инде ул, юк икән - юк. Габдулла көлде. Абзасы ошый иде аңа. Бүген аның йокысы качты. Ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан йолдызлар сибелгән тыныч күк йөзе күренә, кечкенәдән таныш йолдызы калганнарыннан яктырак нур сибә, тик, кызганыч, ул аның исемен белми иде. Басу-кырлар, авыл тузаны исе килә, кыштырдаушытырдау, мыгыр-мыгыр кеше тавышлары шәһәрдәгегә охшамаган - бар да күңелгә якын. Өлкәннәр, басуга чыкканда, аны да үзләренә ияртүләрен исенә төшерде. Кырлайда тәрбиягә алган атасы, Сәгъди, байларга яллана. Тугыз яшьлек Габдулла тырма тотарлык иде инде. Кояш белән бергә торалар. Тамак ялгап алгач, атларга камыт кигезеп, мичәү бауларын сөйрәп, басуга китәләр. Атасы Габдулланы турыга атландыра, калган атларны арттан тырмаларга бәйли. Сәгъди кыр уртасында тора, малай аның яныннан узган чакта тырмаларны күтәреп, актамырдан чистарта, аннары аларны арбага төяп богылга сала. Өч ат белән тырмалау ансат эш түгел, уяу булырга кирәк: йә тырма дөрес борылмый, йә яны белән әйләнә, йә теше белән өскә карап ята. Атланып бару йокыны китерә, ләкин атасының каты итеп кычкырып алуы малайны шунда ук уята. Көндез кигәвеннәр тынгы бирми, уяу булмасаң, атың читкә тайпылса, тырма тешләренә очып төшәсеңне көт тә тор. Менә кояш биеккә күтәрелә, төшке ашка туктарга вакыт. Атларны алачык янына куып, камытларын салдырып, тагарак янына бәйли, аннары өстәл янына килә, тозлы сарык итенә ярма катыш бәрәңге салып пешерелгән кайнар аш авызда эреп югала. Атасы, тамак туйдыргач, черем итәргә ярата. Габдулла ерымнарга җиләк, саран эзләп йөгерә. Сәгать дүртләрдә кабат эшкә тотыналар һәм тәмам күз бәйләнмичә туктамыйлар. Черки безелдәве астында учак янында чәй эчәләр. Черкиләр алачыкка да очып керә, аларны төтен чыгарып куалар, аннары, киң агач сәкегә ятып, аякларына чикмән ябалар. Җомга көнне өлкәннәр мәчеттә гыйбадәт кылырга, мунча керергә дип авылга кайтып китә. Габдулла белән хуҗа малаен, атларны күз уңыннан җибәрмәскә, дип кат-кат кисәтәләр: басуга чыгармаска, куып китерелгән урыннарында тотарга, үзләренә алачыкка кермәскә, кибәндә генә йоклап алырга кушып калдыралар. Чит ындыр табагында эшләрне бетергәч, алар, ниндидер ярсу белән, үзләренекенә тотыналар. Хәтерендә: бәрәңге казыганда, аяклары бик нык туңгач, ул аларны йомшак туфрак белән күмде. Саҗидә апасы бәрәңге казыганда, күз яше чыгарып, анасы белән нәрсә турындадыр әрепләшә иде, көрәгенә ачу белән басты да ялгыш малайның аягын кисте. Акырып елап, ул чалкан ауды. Ләкин анасы канәгатьсез тавыш белән, ни булды тагын, синең акыруың гына җитмәгән иде монда, дип кикеренде. Ул басты, ярасына туфрак сипте, аксаклап, янә бәрәңге җыя башлады. "Быел бәрәңге булыр микән?" дигән авыр уй изеп узды. Хәтере авылга — үткәненә алып кайтты, ләкин көн үткән саен, аның күңеле шәһәргә тартты — ыгы-зыгысын яратып бетермәсә дә, кысан шау-шулы шәһәргә! Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәркемәсе. (Ахыры киләсе санда) Фоат Садриев ТУРГАЙ БӘЯН Хөрмәтле укучым! Мин башлыйм, сиңа чакыру ташлыйм! Чакыру ташлау ул таш ыргыту түгел. Минем сине гел бертөслегә әйләнгән гадәти көннәреңнән беразга гына булса да аерасым килә. Мин сине зәңгәр томанга алсу нурлар кушып нәкышләнгән балачак иленә алып керермен. Мин сине тоташ шатлык, сөю ташкыны булып килүче ашкынулы яшьлек язларына алып килермен. Мин сине канатлы хыяллар, кылы һәм саф мөнәсәбәтләр дөньясына якынайтырмын. Әлбәттә, миңа иярә алсаң. Шундый-шундый хәлләр Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды. Аның беренчесе — көтүче Галимкан күргән серле төш иде. Туганнары Зөһрә белән Әмирнең "менә бүген, менә бүген" дип бәби көткән көннәре булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимкан килеп керү белән үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң гына гөлдердек тавышы белән: "Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!" — диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды: "Каян белдең?!" Галимкан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп, аларга таба каратты. Һөкүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен сөйләргә тотынды: — Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш. Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, кирләр яргаланган. Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп кибәрмәсенме! Шундый килләп күкрәде, башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды. Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга Журнал варианты. Фоат САДРИЕВ (1941) - прозаик, драматург, "Таң киле", "Бәхетсезләр бәхете" романнары, "Шаһзаманов эше", "Авыш басу икмәге" һ.б. повестьлар авторы. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөслимдә яши. таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора, муенына яшел камыт кигерелгән, артына гакәеп матур сабан тагылган. Ул сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы күзләрне камаштыра. Атның йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара кирне әйләндереп сөрә дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй укым үсеп бара. Шунда йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә теге кирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада "ышш" итеп кылы яңгыр яварга тотынмасынмы! Бөтен кирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар, басуның сөргән кире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем... Галимканның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик. Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп бара иде. Яргаланып каткан кир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды. Кир күптән үлгән иде инде. Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды. Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте. Яланаяк киргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде. Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет сүнде... Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава хәрәкәте сизелде. Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды. Кил... Кил терелгән!.. Бу — бәхет киле иде! Әз генә салкынча кебек, әнкәйләрнең сулышыдай кылы да кебек... Килнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң кил урамнардан, ишегалларыннан, бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды. Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте. И, килкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына кырларда кырламаганнар икән! Һәр кагылуың тәнгә генә түгел, канга да үтеп керә. Адәм балалары өмет белән күккә карадылар. Күк аларны аңлады. Шуннан соңмы? Шуннан соң... Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү кыры яңгырады. Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш ис белән тулды. Кир киерелеп сулыш алды. Офыклардан офыкларга иңләгән өмет кыры авыл кешеләрен басуларга чакырды... Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл халкын куандырып, бер бала дөньяга килде... Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп, чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гакәбе шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган сеңере кибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды. Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер булып калды. Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем кую мәклесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган искиткеч кылы, якты бер көне иде. Мәклес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир мул итеп мәклес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды. Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп кенә калмый, иксез-чиксез киһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде. Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт ике кулын күккә сузып болай диде: — Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле. Кир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай. Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты нур гына ташый... Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән киргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда, кылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда, зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп, очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар... Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәкәгать итеп төгәлләде: — Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай сизә. Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны Тургай дип кенә йөртә башладылар. Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды. Бишек кыры астында Ил улсыз булмас, кир гөлсез булмас дигәндәй, туу белән Тургайның беренче авазлары, кан кылысы дулкын булып киһанга кәелә башлады. Ана белән бала — гөл белән лалә шул, беренче авазларыннан ук аңлаштылар. Зөһрә баласы турында, маңгае киң — зиһенлелек билгесе, диде. Йөзе нурлы, тавышы моңлы, димәк, күңеле йомшак, дип тә өстәде. Кул бармакларының аерылыбрак торуын барысы да юмартлык билгесенә юрадылар. Бишек кыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте: Ай бишеге бар аның, Песи гөлне тирбәтә, Гөл бишеге бар аның. Әннә мине тирбәтә, Өзгәләнеп сөяргә Әби укый белгәнен, Үз әнисе бар аның. Бабай сөйли күргәнен. Тургайның әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән ятсынып каш кыерулары өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай, кинәт чыркылдап көлеп кибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп, бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш түгел, чын мәркән чыккан иде. Әбисе белән бабасы ул тешне бергәләп тә, аерым-аерым килеп тә карадылар. Бабасы: "Теге атнада гына врач бер тешемне алган иде, Ходай шуның урынына оныгыма теш бирде", — дип куанса, әбисе: "Теше барның эше бар", — дип юанды. Малайның авызыннан "әббә", "әннә", "әттә", "бабба" дигән сүзләр ишетелә башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер кирен дә калдырмадылар. Ул көнне, дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе эшкә китте. Шәрифкан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта катыкка оеткы салып маташканда... баланың еларга азапланган кебек "выггавыгга"дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп кибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе белән бабасына да кылы яңгыр шикелле коелды. Бишектән котылу Тургайның әбисе белән бабасы ул кичне бик озак йоклый алмыйча яттылар. Ахырда акрын гына сүз башланды: — Карт, син моңа ничек карыйсың? — Нәрсәгә? — Бу баланың бишек читенә ябышып асылынып торуына. — Торды микән соң ул? — Миңа ышанмыйсыңмыни? — Сиңа ышанам мин. Күзләрең генә кайчакта олы әйберне бәләкәй итеп, бер нәрсәне ике итеп күрүчән. — Үзеңнең колагыңны бел! Бер сүз дәшмичә тик торганда, "Нәрсә дидең?" дип бәйләнәсең. — Иреннәрең мыймылдап, бер ачылып, бер ябылып торгач, әллә берәр өметле нәрсә әйтә микән, дип сорыйм шул. Ярар, сорамам моннан ары. — Сүз каена гына әйтүем лә инде. Карале, балабызны екмыйча, канатлары белән фәрештәләр саклагандыр, мөгаен. — Былтыр баскычтан аягың таеп базга егылып төшкәндә, нишләп сине сакламадылар икән соң? — Белмим инде... Карале, мин ишегалдындагы турник тимеренә асылынып караган идем. "Бер, ике" дигәнче дә тора алмадым, кулым ычкынды. — "Өч, дүрт" диясең калган. — Үртәп тормасана! Мин әйтәм, монда нидер бар... — Бар шул, бар!.. Ничек бишек читеннән шуышып чыгарга кирәк?! Тауның итәгеннән кубып авып төшүенә ышанам, тик моңа... — Миңа ышанмыйсыңмыни? — Үзең "бер" дигәнче дә асылынып тора алмагансың бит әнә. Монда нәрсәдер бар... — Ни икән соң ул? Кен-пәриләр түгелдер бит? — Бала нидер тели... Әзер түгеллеген белми... Ул бездән аерылмакчы. — Ни сөйлисең син?! Нишләп бездән аерылсын ул? — Аңа шундый кодрәт бирелгән булырга мөмкин. Ул бит галәмнең бер сабагы булачак. Хәзергә бөре генә... Кем белә, бәлкем аңа биеклеккә таба якты, чиста юл язылгандыр... — Бездән аерылыпмы? — Безне ияртеп... Алар төне буе аяк очларына гына басып залга үттеләр, бала егылып төшә күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават алып кайттылар һәм Тургайны шунда күчерделәр. Карават дүрт яктан биек арата белән әйләндерелгән, алай егылып төшәрлек түгел иде. Чәнти бармак мәсьәләсе Тургай үзен төргән чүпрәкләрне, өстенә салынган япмаларны һич тә яратмый, кыймыл-камыл килеп бушайта, сүтә иде. Караватка күчкәч, ул ярым шәрә килеш, туйганчы тәгәрәде, үрмәләде, араталарга тотынып басарга, йөрергә маташты. Баланы ныклабрак карарга мөмкинлек тугач, аның һәр киренә игътибар итеп, күзәнәкне микроскоптан өйрәнгәндәй өйрәнә башладылар. Әнисе "ике тамчы су кебек бер-беребезгә охшаганбыз", дигән уеның ныгый баруыннан ләззәтләнде. Әтисе "башы, борыны, авызы үземнеке", дип куанды. Әбисе "күзләрен карагыз әле, тач минеке бит", дип бот чапса, бабасы, кайсыдыр төшләрендә үзенеке белән охшашлык табып, серле генә елмайды. Алар һәркайсы хаклы иде һәм моңа берсе дә гакәпләнмәде. Гакәпләндергәне — Әмирнең туганнан туганы Галимкан булды. Тургай тугач, ул аның янына бик еш керә торганга әйләнеп китте. Әзмәвердәй эре гәүдәле бу ирне авыл халкы Гарәп дип йөртә. Аның кояшта янган йөзе, мәче койрыгыдай күперенке кара кашлары, туры борыны, калын иреннәре чыннан да гарәпне хәтерләтә иде. Сумаладай ялтырап торган бөдрә чәчләре, тирән кыерчыклар белән сырланган йөзе аңа ничектер әкияти пәһлеван серлелеге өсти. Ашаганда ризык валчыгы төшмәсен өчен көрәк кадәр кулының учын ияге турында тотып тора. Әгәр ипи валчыгы-мазар идәнгә төшсә, аны кадерләп алып, тузанын өрә, бисмилласын әйтеп, авызына каба. Галимкан иртәдән кичкә кадәр лом белән таш ватса да, аңардан беркемнең дә "арыдым" дигән сүз ишеткәне юк. Күрәсең, ул бу дөньяга кирдә мәгърур атлап йөрү өчен, сабантуйда батыр калу өчен һәм гомер буе ферма сыерларын көтү өчен яратылган иде. Авыл халкы әйтмешли, Ходай үзенең шушы әзмәвердәй баласын нишләптер бик каты рәнкеткән — баладан мәхрүм иткән... Шуңа күрә аның үзе аерым гына да, хатыны Нәбирә белән дә Тургай янына керүе табигый иде. Иң элек баланың караваты янына килеп, идәнгә тезләнә, әллә нинди могкиза күргәндәй, башын ярым кыйгайтып, бер сүз дәшмичә Тургайга озаклап карап тора. Тирән итеп сулыш алганы ишетелә, авызларын чәпелдәтеп куя, төкерекләрен йота. Аннары могкизага санаган шул баланың күперенке битенә тырнаклары яргаланып беткән имән бармагы белән йомшак кына кагылып ала һәм, сабыйны куркытмас өчен, икенче кулы белән авызын каплаган хәлдә, тыелып кына көлә... Бераздан Галимкан балага дәшә башлый. Тургай бер дә ятсынмый, карават аратасына маңгаен терәп авыз ера, кулларын суза, Галимкан аның нәни бармакларына калын иреннәрен тери, ул бармакларның кытыклавыннан тамак төбендә нидер сулык-сулык килә... Тургай, пых-пых килеп тырыша торгач, торып баса һәм, өйдәгеләрне шаккатырып, үзенә күрә бер тамаша башлана. "Ыгы", ди Галимкан. "Ыгы", дип кавап бирә Тургай. Аларның ыгы-быгы сөйләшүе шактый дәвам иткәннән соң, Галимкан ярым пышылдап, гомергә булмаганча ягымлы тавыш белән Тургайга мөрәкәгать итә: — И, балакаем, таныйсыңмы мине, туган итәсеңме? Әйе шул, якын иткәнеңне күреп торам. Менә кәй киткәч, мин сине болынга көтү көтәргә алып барырмын. Андагы матурлыкны күрсәң син! Мин сине атка атландырып йөрермен. Ул көнне Галимкан фермада сыерларга азык өләшеп кайткач, төш вакыты киткәндә килеп керде. Гадәттәгечә карават янына тезләнде, озаклап карап торды, беренче "ыгы"ларын әйтә башлады да кинәт шым туктап калды. Аннары сикереп торды да: — Зөһрә, кил әле! — дип кычкырып кибәрде. Тургайның әбисе белән бабасы түр якта нидер эшлиләр иде, Галимкан, ишектән башын гына тыгып, аларга да сөрән салды: — Шәрифкан абый, Фатыйматти, чыгыгыз монда! Галимканның гайре табигый тавышыннан, дулкынланган йөзеннән котлары алынып, тегеләр өчесе дә бала янына ташландылар. — Әйт тизрәк, ни бар?! — дип кычкыра-кычкыра, Зөһрә бала караватын ике мәртәбә урап чыкты. — Сез бит берни дә белмисез! — диде Галимкан күк күкрәгән тавыш белән. Бу тавышка хәтта Тургай да кулындагы уенчыгын төшереп кибәрде, авызын ачкан хәлдә аңа карап тора башлады. Бөтенесе дә тын алудан туктадылар. Галимканның буынтыклы озын имән бармагы, карават аратасыннан үтеп кереп, Тургайның нәни аякларына барып терәлде. — Ни булды?! — диеште әбисе белән бабасы, хафаланып. — Беләсезме... аның аяклары!.. Аның аяклары!!! Галимкан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча буылгандай туктады да, ике аягының йон оекбашын салып атты һәм теге дәһшәтле имән бармагын Тургайның кызыл тәпиләре өстендә биетергә кереште. Зөһрәнең дә, Шәрифкан белән Фатыйманың да авызлары ачылды. Алар, берни аңламаудан гакиз булып, әле Тургайның аяклары өстендә биеп торучы имән бармакка, әле Галимканның кырык бишенче үлчәмле шәрә аякларына карыйлар иде. Бу билгесезлек тулы газаплы мизгел беркайчан да бетмәслек озын кебек тоелды. — Аның аякларының нәкъ минеке төсле икәнен күрмисезме әллә?! — Галимканның тантаналы сүзе дәвам итте: — Безнең чәнти бармакларны карагыз әле! — Ул ярым чүгәләп, аягын үкчәсенә куйды һәм чәнти бармагын селкетеп күрсәтте. — Исемсез бармак белән тигез диярлек бит! — Тигез! — диделәр бөтенесе берьюлы. — Хәзер баланыкын карагыз! Карадылар һәм беравыздан: — Тигез! — диделәр. — Күрдегезме нәсел тамырының ничек көчле икәнен?! — диде Галимкан. — Күрдек! — диделәр барысы да. — Бүтән күрсәтеп тормам, — диде Галимкан, оекбашларын киеп. — Ярый, ярый, ышандык, — диештеләр бөтенесе бертавыштан. Галимкан, Тургайны ике кулына алып түшәмгә кадәр күтәрде дә, кайнар иреннәре белән шәрә аяк табаннарын кат-кат үпте, урынына кадерләп салды һәм кил-кил атлап чыгып китте. Ул түбән очтан югары очка кадәр һәрбер очраган кешегә, кайберәүләрнең өйләренә үк кереп, әлеге хәлне сөйләп йөрде. Ышанмаучыларына, оекбашларын салып, чәнти белән исемсез бармагын күрсәтергә дә иренмәде. Кичкә кадәр дәвам иткән бу ярты көн аның соңгы елларындагы иң бәхетле мизгелләреннән иде. Төштән соң аның урынына фермага эшкә хатыны Нәбирә китте. Чөнки ул, Зөһрә янына кергәч, эшнең нидә икәнен һәм Галимканның тиз генә кайтмаячагын аңлаган иде. Ә Галимкан авыл өйләрендә, урам баганаларында утлар кабынгач, тын гына ябалак-ябалак кар ява башлаганда, кырлый-кырлый кайтты. Ул исерек иде, әмма аны беркем дә гаеп итмәде, чөнки ул, гомумән, аракы капмый, шатлыктан гына сабыйларча исерә иде. Галимканның кырлары арасында бүген бусы да яңгырады: Сандугачым, бир канатың, Сагынгач күрешергә. Дусларыма очыйм әле, Шатлыгым бүлешергә. Ул ак карга басып урамнан кайтса да, күңеле әллә кайда биектә, сихри рәхәтлек дөньясында йөзде. Ай үсәсен көн үсеп Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары китте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан "пылт" итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә кан иясенең ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул урындыкларны бергә кыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә, бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, сикерә, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп китә... Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса — вата, сытылса — сыта, акса — агыза, түгелсә — түгә, буялса — буйый, ваклый, изә, тартып өзә, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли... Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә кене бармы? Әти-әнисе эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый. Ул баланы тыярга азапланудан йөрәкләре кага, сулышлары кысыла, башлары әйләнә, телләре арый, аяк буыннары тотмас хәлгә килә, бил-аркалары сызлый, күңелләрендә "әти-әнисе тизрәк кайтсын иде!" дигән уй бөтерелә... Тургай иң элек әбисе белән бабасын уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде — сәгать өстәлдән "очкан" иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар — тапмадылар. "Будильникны кая куйдың?" дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр киргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә шатланды. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр "бала баласы балдан татлы", дип йөргән әбисе белән бабасы "заманына күрә баласы, атына күрә чанасы", дигән мәкальне куллануга күчте. Намаз вакыты китсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю кәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тигерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп кибәрә. Аннары көләргә яисә еларга мәкбүр итәрлек нәрсәләр эшли алгач, ул бер дә бәләкәй малай түгел инде хәзер! Күп хәрәкәтләнүдән аның киемнәре тез турыннан, ике терсәгеннән бик тиз тишелеп чыга, оекбашларыннан, чүәкләреннән аяк бармаклары, үкчәләре якты дөньяга елмая. Аның күзгә күренми торган канатлары да бар иде бугай. Әнә шул канатлар аны югары күтәрәләр, стена-ишекләр аша күрсәтми-сиздерми генә тышка алып чыгалар иде. Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар, еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр — тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе "ах" иттеләр. Тургайны, әйтерсең, бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер кимерүләр онытылды. Ул кылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәркөн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Кәй уртасы киткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория киләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә кыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде. "И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде", дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. Куян һәм тиен күчтәнәче Кыш көне Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлләде, тәне ут кебек кызыша, уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырый, вак-вак энәләре кем-кем итеп тышта уйнарга кызыктыра. Ишегалдына йомышын йомышларга чыкканда, Акбай аны үзе янына чакыра, буылабуыла чылбырын тарта, Тургай килгәч, ал аяклары белән ике килкәсенә баса, нишләргә белмичә сикергәли, битләрен ялап ала. Тургайны күреп, абзар эчендә дә канлану башлана. Тышта ничек якты, рәхәт. Ләкин аны алып чыккан бабасы шундук керү ягына бора, салкын тидерәсең, ди. Керергә борылуга, моңаеп болдырга сөялгән чанасы чакыра. Тау шуып кайткач куйган килеш. Ничә көннәр Тургайны көтә әнә. Аны сагынганын белдереп, чананың табанын кулы белән әз генә кысып тора да кереп китә. Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчликөчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар, дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм карамакчы булса, аның да кызыгын тапмый, телевизорны сүндерә дә куя. Кесә телефоны матур көен сузуга, Тургай аны үрелеп алды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде: — Улым, даруларыңны эчтеңме? — Эчтем, әтием. — Ашадыңмы? — Ашадым. Син кайда, әтием? — Кәй көне әниеңнәр белән киләк кыйган аланда әле мин. — Әләй! — гакәпләнүдән кычкырып кибәргәнен сизми дә калды ул. — Урмандамыни?! — Әйе. — И, матурдыр анда, әтием. Әйеме? — Бик матур, — диде әтисе. — Бөтен кир ап-ак кар астында. Киләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөкәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта кем-кем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан. — Их, күрергә!.. — диде Тургай, торып утырып. — Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым. Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Киләккә барган көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөкәкләр, бал кортлары, божаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын кәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда, очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме киләк кыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына, чыршы очына тиеп, каядыр киткәнен карады. Бервакыт балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләгән икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөкәкләр — чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр, талпаннар мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай киләк кыймады, киләкне әнисе белән әтисе кыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөкәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимергә кысылып яньчелгән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары, кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары... Сыртына салгач, тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөкәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөкәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төш күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур кәйге көн, теге урман аланы, киләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Киләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде... Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән? ...Әтисенең "УАЗ"игы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде, ул килеп тә керде, кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер тоткан иде; чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде. — Әле температураң бетмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк. Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды. Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде. — Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп кибәрде, — дип әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге кәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. — Куян әйтте, минем ипине ашаса, терелер, диде. Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп китте, икесе дә шаккатып тел шартлатты. — Әнә ул тәмле орлыкларны куянның кызы сиңа дип сипкән. — Кызы да бармыни? — Бар. — Ни төсле? — Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар. — Матур икән. И, аякларын кылытыр идем мин аларның! — Аларның оясы бар. Кәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп кыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак ди. Яле, кабып кара, улым. Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Киләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре киләк кыйганда, алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып кибәргәннән соң, Тургай сорап куйды: — Ә куяннар үзләре иписез нишли соң? — Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине кәй көне кунакка чакырды. Тиен сиңа уйнарга чыршы күркәләре кибәрде. Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып кибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә ачкылт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, "ә-ә-әх, исе дә исе!" диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә кибәрде. Аның янында утырган Шаян, "Әптечи!" дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре киңел. Тургай аларны борынына тери-тери иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп кибәргән иде, Шаян и алып китте инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте. — Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, — диде әбисе, Тургайны юатып. — Бу күркәне ашасам, үстерәме? — дип сорады Тургай. — Ул бит нык каты, — диде әтисе. — Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик яратып кимерә аны. — Син, улым, куян кибәргән ипине аша, — диде бабасы. Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп, ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер кепкә тездерде. Бабасы кепне тәрәзәгә аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге кәйге киләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөкәкләрне гел искә төшерде. Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу ипине кибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча, иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап торуларын да күргән кебек булды. Әбисе чәй тәлинкәсе белән виктория киләге алып керде. Киләкләр кып-кызыл, шундый эреләр иде. — Менә, улым, суыткычтан алып кебеттем. Моны ашасаң, бер чирең дә калмас, — дип тәлинкәне тәрәзә төбенә куйды. Ул киткәч, Тургай өч киләк капты, ипиен дә берничә мәртәбә тешләп чәйнәде. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә ашады. Күңелле сәяхәт Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр сорап алып, барлык кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып кына өлгерә — инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларында исәпсез-сансыз күркәләр асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр, ялтыр-ялтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә. Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан, муенына чыршы күркәләрен гәрәбә итеп кигән, биленә зур алтын аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган, куян йоныннан ясалган редикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның редикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр, туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары китми. Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының бавын тотып та өлгерми — шул арада алар тау башында басып та торалар икән. Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра һәм кар бураннары чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәкләп көләләр. Тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле кире бар, шунда чана күтәрелеп китеп тәгәриләр. Ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә һәм Тургай уянып китә... Күчтәнәч өчен сугыш Караса, Әхтәм абый Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: "Икегез уйнагыз", — дип икенче бүлмәгә чыгып китте. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул, тәрәзә янына барып, чыршы күркәләрен тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште. — Каян алдың? — диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә пыршылдатып. — Тиен китереп бирде, — дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен. Фаил маңгаен кыерып уйларга тотынды: — Нинди тиен? Акчамыни? Тургай көлеп кибәрде. — Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә? — Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени? — Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер. Фаилнең авызы сәер булып кәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Кепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәмберәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады. — Эчендә ни бар икән моның? — диде ул, мыгырдап. — Әйдә кисеп карыйбыз. Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады: — Аның эчендә тәмле кимеше бар ди. Кәй киткәч кенә пешеп китә ди. Пешкәч алырбыз. Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарчык ыргытып та уйнадылар. Фаил тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның әтисенә биреп кибәргәнне сөйләгәнне авыз ачып тыңлады Фаил. Аның авызы ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Тургай куян ипиенең тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч, Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды. — Кабып кына карарга... әз генә... — диде ул, ялварулы карашын Тургайга төбәп. Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер киреннән, аннары икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып кибәрде дә тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга исәбе юклыгын аңлады. — Китер ипине! — диде Тургай, аңа үрелеп. Ләкин Фаил бер кулы белән ипине артына яшерде, икенчесе белән тәлинкәдәге киләкне учлап алып авызына капты һәм мырлый-мырлый тәмләп чәйнәргә тотынды. — Бир! — дип аның кулына ябышты Тургай. Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, киләк ябышкан иреннәре, ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде. — Тургай мине чеметте! — дип елады Фаил. — Чеметтеңмени, улым? — Куян ипиен ашап бетерә бит инде! — диде Тургай, һаман ипиен эләктерә алмыйча. Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде. — Син саран, саран! — диде Фаил, елый-елый. — Мин яңадан сезгә килмим дә! Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карапкарап торды да: — Мә, ашап бетер! — дип ипине аңа сузды. Фаил телен чыгарып аны үртәде: — Бә-бә-бә! Алар чыгып киттеләр. — Нишләп бирмәдең соң, улым? — дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч. Тургай бер сүз дә дәшмичә аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган һәм виктория киләгенә буялып беткән иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде әле... Туган көн могкизасы Тургай апрельнең соңгы көнендә туган иде. Бүген аңа биш яшь. Әбисе белән бабасы, әнисе белән әтисе аны ничегрәк котларбыз икән дип киңәшә-киңәшә, иртәнге табынга кыелдылар. Тургайның әле иң матур төшләр күреп йоклый торган чагы. Әнисе яңа гына пешергән өчпочмакларны өстәлгә куеп, алтын йөгертелгән фарфор чәйнектән чынаякларга чәй агызырга керешкән иде. Алар алгы бүлмәдә утыралар иде. Шулчак түр якның ишеге ачылып китте һәм кулларын ике якка канаттай кәйгән Тургай күренде. Аның, гадәттәгечә, күзләре кысылып беткән, күз тирәләрендә язгы кояшны көнләштерерлек шаян сызыклар биешә. Киң шома маңгае кояш үзе менеп утыргандай ялтырый. Ул сокланулы тавыш белән: — Әләй, нинди тәмле исләр чыккан! — дип кычкырып кибәрде. Барысы да аңа төбәлде. Тургайның әлеге сүзләре тамашаның башы гына булган икән! Аның калын иреннәре, нидер әйтергә кыенгандай, тартылыптартылып тордылар да тыела алмыйча кәелеп киттеләр, ап-ак тешләре ярымай төсле балкыды, хәйләкәр очкыннар чәчүче коңгырт күзләре тагын да ныграк кысылдылар. Шулчак күкрәгеннән ниндидер көмеш кыңгырауларны сыдырып китергәндәй тавыш ишетелде, ул тавыш көмеш кәтүкләр өстеннән килде дә әллә нинди рәхәт, тыелгысыз, бернинди чикне белмәстәй көлү булып яңгырады. Бу көлүнең шатлыгы шул мизгелдә үк өйдәгеләрнең һәркайсын әсир итеп, йөрәкләренә күчте. Тургай бөтен өйне яңгыратып, тәрәзәдән кергән кош тавышларын күмәрлек итеп, онытылып-онытылып көлде... Аларның Тургайны кочаклап аласы, күзләреннән үбәсе, кысып кочаклаган килеш аның бу сихри көлүен дәвам иттерәсе һәм тын да алмыйча тыңлыйсы, каннарына күпме сыя, шулкадәр сыйдырасы килде. Тургайның көлүенә иң элек күршеләрнең күркәләре "голдыр-голдыр" килеп кушыла. Аннары каз-үрдәкләр, әтәч-тавык халкы көр тавыш белән сәлам бирә, аның көлүен күтәреп ала. Урамнан узучылар да аны ишеткәндә туктап бу якка борылалар, үзләре дә сизмәстән кушылып көләләр, бик озак елмаеп-көлеп йөриләр. Тургай Гөлбакча авылына әнә шундый сихри көлү алып килде. Хәмзә хәзрәт аны илаһи көлү дип атады, окмах фәрештәләре, пәйгамбәрләр, әүлиялар гына шулай рәхәт итеп көлә ала, диде. Сөйләшә башлавы һәм көлүе белән бергә аның тагын бер сәер гадәте күренде. Ул барлык кан ияләре белән дә сөйләшә иде: аларга иң ягымлы сүзләр белән дәшә, нәрсәдер сорый, нәрсәгәдер өйрәтә, кайчакта үртәшеп тиргәп тә ала. Алар белән сөйләшү, көлү өчен бернинди сәбәп тә кирәкми. Тургай кош-кортлар кычкырса, эт өрсә дә, бака чурласа да, кошлар сайраса да, рәхәтләнеп көлә. Алар барысы да аны таный, аңлый, шундый ук көр тавыш белән кавап бирә, ишегалды, абзар-кура шау-гөр килә. Тургай каз-үрдәкләр, әтәч-тавыклар, көтүдән кайткан сыер, сарыклар белән сөйләшә, аларны кочаклый, үбә, араларында тезләнеп, үрмәләп, тәгәрәп йөри, ашарга сорап интектерсәләр, өстенә менә башласалар, көлә-көлә бармак яный, пырдымсызланмаска куша, телен чыгарып күрсәтә дә өйгә кереп югала яисә урамга чыгып йөгерә. Торабара Тургай өйдәге гөлләр, бакчадагы чәчәкләр, агачлар белән, күктәге кояш белән, яңгыр тамчылары, кар бөртекләре белән дә бик яратып сөйләшкәнен күрсәтте. Ул үзенең колачын кәеп, бөтен дөньяны үзенең кочагына кысмакчы була, көн саен күбрәк колачлый, күбрәк аңлаша. Озын көн буе, кичкә кадәр сузылучы бу илаһи гамәл һәр иртәдә ишегалдыннан башлана... Кылак Пипи Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде. — Хәзер ашарыгызга бирәм, — диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып. Өйгә керергә барганда, бакчага борылды. Агач күләгәсе астында бабасы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә гәкит укып утыра иде. — Бабай, менә моны иснәп кара әле, — дип әремнәрне бабасының борынына китерде. Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәкитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды — күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып кыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде һәм ул "һәп-те-чччи-и!" дип төчкереп кибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәките шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгереште. — Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! — диде бабасы, торып баскач. — Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты. Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан ким савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп киттеләр. Тургай, улакка ким салды. Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче тапкыр күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен угалый-угалый: — Каз сары чәчкә аткан бит! — дип кычкырып кибәрде. Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. "Ни дидең әле, улым?" — дип шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик шуннан бирле берәрсе урамдамазар очраса: "Казыгыз чәчкә атмадымы әле?" — дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: "Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!" — дип кавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде. Бәбкәләр ким ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан кимне төшерү өчен әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын чөеп, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып кибәрәләр. "Пип-пип!" дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын кәлеп итте. Ким алырга дип улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай "Һайт!" диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа аерым тәлинкәдә ким калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә китте, аның учыннан кимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул киткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә китешә алмыйча интегә. Гел артта йөри, ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин китешә алмыйм бит, дигәндәй елак тавышы белән "пип-пип" килә. Шуңа күрә аны "Кылак Пипи" дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди. "Кылак" ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелтсары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап, Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп кибәрде. Кылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән, менә алмады. Тургай аны йомшак кына тотып яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп: "Кы-кы-кы" — дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына кыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да, аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Кылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп киткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып кибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Кылак Пипи ишеләрен этеп кенә кибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның ким ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулгач кына улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып кибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмыйсың. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп кибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән Юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен Юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, кимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Кылак Пипи кебек нык куркак булганнарына ким дә азрак эләгә ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә. Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгереште. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары китте. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып кибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә инешкә төшү өчен юлны аркылы чыга башладылар. Кылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз: "Ка-ка-ка", — килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Кылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады: — "Пип" диген, "пип" диген! Ник дәшмисең?! — дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып. Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, ким ашаткач, "пип-пип" дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде... Ул арада теге машина хукасы да килеп киткән иде. — Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, — дип ул яшел акча сузды. Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты: — Акчаң үзеңә булсын! — диде ул, елавыннан туктый алмыйча. Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы чыгып, машина хукасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең: — Күрмәдем бит, гафу итегез, — дигән сүзләре ишетелде. — Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде... — Онык алмагач, мин дә алмыйм, — диде бабасы, читкә атлап. — Вәт ахмаклар! — Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде. Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Кылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар. — Без аны ындырга алып барып күмик, улым, — диде бабасы. — Юк, юк, — дип елады Тургай. — Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән. — Пиппибең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый. — Үлү... — Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. — Үлү... Ни соң ул?.. Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде: — Үлгән кан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кыймшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны киргә күмәргә кирәк. — Ник? — Кир өстендә бозыла, исләнә. — Кир астында нишли? — Череп бетә. — Юк, юк, Пиппибем уяна минем! Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды. — Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! — дип Тургай аңа иярде. Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде. — Үлгәнмени? — дип сорады әбисе. Бабасы бер генә сүз белән кавап бирде: — Үлгән. — Үлмәгән, үлмәгән! — диде Тургай. — Уяна ул. Шулай бит, әбием? Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның кавабы кискен булды: — Уянмый, улым... Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына ким дә тидереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Кылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны киргә күмеп куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Кылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе "бәлеш пешердем" дип чакыргач та, Тургай "ашыйсым килми" дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Кылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Кылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан ким ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Кылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып кибәрә иде. Ул шатлыгыннан "пип-пип" дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек... Бөтенесе мине чакыра... Быел аның янына иптәш малайлары да кыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсына, аңа иярә. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр. Бүген алар ярты көн буе Галимкан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай — Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт шау-гөр килеп авылга китеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сызгырышканын, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде. Малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган кебек түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар Бүсмән дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы Бүсмән Әхтәм. Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман "р" хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә нихәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда, ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде: Үләннәрдә, тугайларда Тулган сөт кебек томан. Чүмеч белән чиләкләргә Тутырып булыр сыман. Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр ди бугай. Шуннан Бүсмән файдаланганнан артып калган язулы кәгазьне кесәсеннән чыгарды. — Яле укып күрсәт! — дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды. — Бу бит кытайча, — дигән була. — Син үзең кытайча! — дип көлделәр бөтенесе бергә. Шуннан кушаматы Кытай булып китте. Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның теге аксак бәбкәсе шикелле китешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер кире кабасы бит. Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка кәеп кибәрде. — Галимкан абый бүген менә шушының буе кәен каптырды! — диде тантаналы төстә. Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп китте. — Йә, йә, сөйлә әле, улым, — диде әнисе. — Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, — диде бабасы, хәйләкәр елмаеп. — Тау башында булса гына инде, — диде әтисе, төрттереп. Тургай бер сүз әйтмичә тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган бәләкәй чыбыкны алып керде. — Ул иң элек менә болай итте, — дип, Тургай кече яктан бер савытны эшләпә итеп башына киде. Аннары Галимкан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик кентекләп кармакка "саплады". "Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят", дип кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, "пуф-пуф" дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер күзен кысты, "печт" итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре "калкавыч"ка төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга, кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды — имеш тә черки кунды. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак кирен баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен китдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. "Китте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең", — дип ялындылар аңа. Ә ул алар ялынган саен Галимкан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп кибәрде һәм Галимкан абыйсы тавышы белән: — Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! — дип кычкырды. Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап ыргытты. Аннары тагын кочагын кәеп күрсәтте: — Менә шушының хәтле балык кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы... — ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. — Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, — ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. — Күзләре менә шушының кадәр иде! — Галимкан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң? — Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. "Барыбер тотам мин аны!" дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул... Тургайның Галимкан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең кылы, йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әнисе табын уртасына кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде — бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. Бәлешен ашап бетергәч, Тургай, рәхмәт әйтеп, ишеккә атлады. Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып кәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп китте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып китеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәйрәк нәрсәләр иде, үстеләр дә киттеләр. Бозау да, Галимкан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән киргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп зурая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә. Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык кан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәпшәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның яфракларын битенә тидерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләп, иреннәрен каплады. Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортыен киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде. Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек кәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай басу өстеннән күзен ала алмыйча бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә торды. Килмәсләрен белсә дә, көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде. Уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, Тургай арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер кире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимкан абыйсы Чаптарны арбага киккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык кир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битенә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш бер-берсенә бәрелгәләп тора, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Якягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер... Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак кылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тидереп, "исәнме" дип пышылдады һәм көлеп кибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да, кызганып, бу уеннан кайтты. "Утыр, яме", диде ул пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөкәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-камыл килә торгач, бөкәк корсагына әйләнде. Тургай бармак очы белән аның сыртына басып караган иде, шундый каты, агач кайрысы кебек. Шул арада борынына тия язып әллә чикерткә, әллә бүтән әйбер сикереп үтте. Монда әллә ниләр бар, мыжгып тора икән бу арыш арасы. Һава гына юк, шундый бөркү. Күлмәксез килеш тә аркалары тирләп чыкты. Их, кил булса! Тургайдан куркып ята микәнни? Ул үзенең бу уеннан елмаеп куйды. Чакырыр иде, моннан ишетәмени ул аны. Тукта, әнә бит башаклар ныграк селкенеп куйды, тәнгә рәхәт киләслек кагылганы сизелде. Кил аның уен аңлады ич! Юк, алай ук әшәке түгел икән бит кил. Әнә, ничек рәхәт, талгын гына, йомшак кына битләренә, муенына, тәпиләренә кагылып үтә. Ник менә шулай гына исми икән ул? Нигә кызып китә, артыгын кыланып ташлый? Минем көчемне күрегез, дип мактана микән? Чү, туктады түгелме соң?! Аның турында Тургайның бу уйларын сизеп, үпкәләде бугай. Элеккедән дә тып-тын калды арышлар. Бер генә башак та селкенми. Ә кояш шундый нык кыздыра! Тургай арткы якта сызгырган тавыш ишетте. Ул арыш сабакларын аралап шул якка атлады. Әнә тагын, тагын, тагын сызгырды. Йомран инде бу. Тауда күп алар. Монда Тургай артыннан килгәнме әллә? Менә йомран үзе дә күренде. Ул төп-төз баскан, ал аяклары белән арыш сабакларына ябышкан кебек тора. Тургай хәтта аның алгы ике озын тешен дә күреп өлгерде. Өлгерде генә шул. Йомран шундук юк булды. Оясына качты бугай. Тургай тәннәренә каты булып ышкылган, сыдырган сабакларны аралап та тормыйча йомранга таба атлады. Оя тишеген эзләде, әмма аның эзе дә калмаган иде. Басудан үзләренә ашарга азык ташыйлар ди бит алар. Тургай аяк очларына басып карагач, басуның биегрәк өлешен күрде, үзенең түбәндәрәк икәнен шәйләде. Ул биеккә таба атлый башлауга, аяк астыннан бер бәләкәй кош фырылдап очып чыгып китте. Тургай аның ни төсле икәнен дә күрә алмый калды. Чак кына аның оясына китереп басмаган икән. Оя әбисе пешерә торган бәләкәй йомры пәрәмәч кадәр генә, сабаклар төбенә соры үләннәрдән чорнап ясалган. Тургай ояның эченә үрелеп карагач, тын алудан туктады: анда бәләкәй генә соры өч күкәй ята иде. Шуларның эченнән кош чыга бит инде. Бәбкәләр, чебиләр дә шулай чыга, Тургайның үз күзләре белән күргәне бар. Ул күкәйләргә кагылырга ярамый ди, юкса әниләре ташлап китеп, эчендәге балалары чыкмыйча калырга мөмкин ди. Кинәт туфракта энә очы кадәр генә нидер ялтырап алды. Тургай иелеп тә, башын кыйгайткалап та карады, әмма ялтырау юкка чыкты. Ул шул урынны чамалап, оя кырындагы туфракны бармаклары белән казырга, араларга тотынды һәм теге ялтыраган әйберне күреп алды. Ул балчыкка күмелгән, очы чак-чак кына чыгып тора икән. Ояның гел астында диярлек. Тургай ояга кагылмыйча гына ул әйберне бармаклары белән балчыктан аралап алды. Бу күгәрчен каурые төсендәге таш иде. Ярымай кебек бөгелеп тора, төче коймак калынлыгы гына, зурлыгы әнисенең күкрәгендәге брошканың яртысы кадәр. Кояшта елтырый торган бер бәләкәй генә урыны бар икән, калган кирләре ул кадәр шома түгел. Авырлыкка нык авыр үзе, әллә тимердән дә авыррак тагын. Тургай аны шортыеның иң тирән кесәсенә салып куйды. Бер божан башакка килеп кунган иде, башак әллә ни кадәр түбән бөгелде, божан урманның бер өлешен каплады. Шундый кызык! Ул урманга әтиләре белән барганы бар бит Тургайның. Шундый биек, зур! Шаулап утыручы урманның яртысын божан белән башак каплады да куйды. Ни эзли инде ул башактан? Аякларын, мыекларын әллә ниләр кыландыра, кабалана. Божан йонлач икән, кояшта керфектән дә кыска булып аермачык күренә сап-сары йоннары. Тотып та карар иде дә, тешләвеннән курка. Аягын тешләгәне бар шул. Ай-яй авыртты, аягы гына түгел, бөтен тәне сызлады. Божан очып китте, курыкты бугай. Кинәт кил исеп куйды. Әллә Тургайның тирләгәнен белә инде. Бу юлы ул туктамады, акрын гына башакларны селкетергә тотынды. Башаклар сөйләшергә керештеләр, Тургайның колак-битләренә, маңгаена, килкәләренә кагылдылар. Ул берничә башакны берьюлы тотып аска бөкләде. Кылчыклары шактый озын икән боларның. Әйтәм кирле кагылганда тәнне кычыттыра. Ул аларны борынына терәде. Шунда аңа әллә ни булды: бөтен гәүдәсенә, эченә ниндидер киңел нәрсәнең рәхәт итеп, һәр күзәнәген кытыклап керә башлавын сизде. Аңа беркайчан булмаганча рәхәт иде, берни кирәкми иде, башаклар исе аны татлы итеп изрәткән, барлык авыр нәрсәләрдән аерып алган иде... Бервакыт кил дә тынды, башаклар да хәрәкәтсез калдылар, рәшә дә юкка чыкты. Кай арададыр кып-кызыл булып зурайган кояш башта яртылаш, аннары бөтенләй арыш эченә төшеп батты. Тургай аны да кызыл түбәтәе юкка чыкканчы баскан килеш озатып калды. Бөтен дөнья кызыл шәфәкъ нурына чумды. Зәңгәр һава да уртадан тоныкланды, кояш төшкән якта алсу-кызыл төскә буялды. Авызга, күзләргә керә язып безелдәгән бөгәлчәннәр, шөпшә-божаннар да юкка чыкты. Тургайның әз генә утырып хәл аласы килде. Утыру белән ятып торырга уйлады һәм башы киргә тигәнче үк йоклап та китте. Ул төшендә тагын сакалыннан бәйләп куелган килне күрде. И тартыша кил, и тартыша, ләкин һич тә ычкына алмый. Шуңа күрә Тургайга якын килеп исә алмаган инде ул. Кесәсендәге теге ташының очлы башы белән килнең сакалын каезлап чишеп кибәргән иде — кил очты гына! Шунда, артына кемдер килеп басуын сизеп борылып караса, бер ап-ак бабай тора. Ул ташка бармагы белән төртеп күрсәтте: — Бу әйберне югалта күрмә, балам... — Ни соң ул? — Йолдызның атылган кыйпылчыгы. Сакласаң, бәхет китерер. Атылчык, диләр аны. Шул арада ак бабай эреп юк та булды... Тургай куркырга уйлап та карамады һәм курыкмавы бик гакәп иде... Ул туңып уянып китте. Бөтен дөнья караңгылыкка чумган, күктә йолдызлар кемелди, шул кемелдек уртасында башаклар шәйләнә. Аңа курку төште. Нәрсәдер чыштырдаган кебек булды. Сабаклар арасыннан бер-берсеннән күз ераклыгындагы арада ике яшькелт ут күренә. Бу утлар нәрсәгәдер беркетеп куйган кебек, аерылмыйча, икесе бергә селкенәләр иде. Бүре йә төлкедер, дип уйлады Тургай. Ул торып басуга, парлы ут юкка чыкты, кәнлекнең сабакларны кыштырдатып чабып киткәне ишетелде. Ничек кайтырга? Тургайның эчендә нидер өзелеп төшкән шикелле булды һәм ул елап кибәргәнен сизми дә калды. — Әти-и-и, әни-и-и! — дип кычкырды ул, елый-елый. Бераз елавыннан туктап тыңлап та карады, әмма кавап бирүче ишетелмәде. Авыл бик еракта калды бугай шул, кайсы якка барырга икәнен дә чамаларлык түгел. Шулчак кулы кесәсендәге теге кыйпылчыкка тиде. Ярдәм итәр, диде бит. Тургай ташны колагына китерде, ул киңелчә генә чеңләде һәм чеңләве уң якка киткән сыман тоелды. Тургай тотты да шул якка йөгерде. Йөгергән саен артыннан әллә нәрсәләр куа киләләрдер кебек тоелды. Бабасы сөйләгән кен-пәриләр, аждаһалар, усал бүреләр исенә төште, алар төрле яклап аңа якынлашалар кебек тоелды. Ул инде кычкырып елавыннан да туктады, авызыннан ниндидер гүелдек тавыш кына чыга иде. Тургай, түзә алмыйча, бер мәртәбә кинәт туктап тыңланып та карады, йөрәгенең "дөп-дөп" тибүеннән башка берни дә ишетелмәде. Шуннан соң ул бар көченә ярсып чабарга тотынды, арыш сабакларының аякларын, кулларын, килкәләрен, битләрен сыдыруын да сизмәде. Кинәт еракта: "Кикриик-ү-үк!" дигән тавыш ишетелде. Тургай үз колакларына үзе ышанмады. — Безнең әтәч! Баһадир! — дип кычкырып кибәрде ул һәм шатлыгыннан сикергәли-сикергәли йөгерергә тотынды. Озак та үтмәстән, электр утларының кемелдәве күренде һәм Тургай авыл башына килеп тә чыкты. Ул авылда! Ул өйдә булачак! Аның йөрәге шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып типте. Караңгы куркыныч еракта калды. Баһадир, аны сәламләгәндәй, бер-бер артлы өч мәртәбә кычкырды. Тургай урам башыннан өйләренә кадәр ничек кайтып киткәнен сизмәде дә. Аны үзләренең капкасы төбендә кешеләрнең күплеге генә гакәпләндерде. Ул авыл кешеләренең аны бик озак Ык суыннан эзләгәннәрен, таба алмагач, кайгырышып кайтып килгәннәрен белми иде... Тургайны күргәч, кешеләрнең шатланулары, әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының, Галимкан абыйсының күтәреп алулары, елый-елый сөюләре, үбүләре әллә нинди могкизалы төшне хәтерләтте. Алар елашсалар да, Тургай көлде дә көлде, аларның бөтенесенең шатлыгын бергә кыйсаң да, берничек тә аның шатлыгына китәрлек түгел иде... Тизрәк, биеккәрәк! Тургай капка төбендә Галимкан абыйсын көтеп шактый басып торды. Әллә бүген кайтмый микән? Ул ни дә булса алып кайта. Яз көне юа, кузгалаклар белән сыйлады. Әллә ничә мәртәбә кир киләге, кызыл карлыган алып кайтты. Шундый тәмле булды, барысы да рәхмәт әйтеп ашадылар. Беркөн көлә дә көлә, үзенең ике кулы кесәсендә. — Нәрсә алып кайтканымны әйтә аласыңмы? — дип Тургайны аптыратып бетерде. Бик озак кызыктырды, Тургай инде тәмле әйбер ашарга тәмам әзерләнеп беткәч кенә, ике кесәсеннән ике бака алып чирәмгә куйды. Көлеп үлә яздылар шул бакаларның сикереп йөрүеннән. Акбай килеп борынын тигереп караган иде, төчкереп кибәрде. Киткәндә бакаларын Галимкан абыйсы кесәсенә салып алып китте. Елга бакалары ихатада яши алмый, ди. Тургай бәхәсләшеп тормады, Галимкан абыйсы белә инде. Карале болытларны, өеп куйган ак мамык төсле. Алар бүген авыл өстендә Тургайга карап тик кенә торалар. Кил өскә күтәрелә алмый, аста агач яфракларын сизелер-сизелмәс кенә лепердәтеп йөргән була. Аның исәбен белә Тургай. Ул, бер өскә күтәрелсә, нишләгәнен оныта. Галимкан абыйсы үзенең сыерларын куып алып киткән кебек, болытларны әллә кайларга алып китә, агачлар яшел кулларын болгап кала. Әһә, әнә урамнан дөп-дөп ат чапкан тавыш ишетелде, алмагач, чия ботаклары арасыннан Чаптарның, аның өстендә утыручы Галимкан абыйсының башы үтеп киткәне чамаланды. Әнә, Чаптар капка төбенә килеп туктады, Галимкан абыйсы киргә сикереп төште. Хәзер тезгенен капка баганасына бәйли дә чәй эчәргә керәчәк. Галимкан абыйсы аның шорты кесәсенә шоколад тыкты. Аннары аны ике кулына алып күтәрде дә тезләрен, бүксәсен, күкрәкләрен үбәргә, иреннәре белән кытыкларга тотынды. Аның киң читле эшләпәсеннән, зәңгәрсу костюмыннан, көрәктәй кулларыннан, әллә нинди үлән, төтен, ат тирләве исе килеп башны әйләндерә. Ул арада Галимкан абыйсы аны "ап-па, ап-па", дип өскә чөя башлады. Тургай ике кулын өскә сузып, зәңгәр күккә, теге ак болытларга таба оча, ул болытларны эләктермәкче булып бармакларын суза, тик әздән генә эләкми, болытка инде барып китте дигәндә, кире аска оча. Абыйсының көчле кулларына "тып" итеп төшеп утыра да алар аны тагын да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була. Шатлык Ул өйгә кереп киткәч, Тургай кирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар зур шәмәхә күзләрен тутырып аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимкан абыйсыннан курыкмый, учыннан теләсә ни ашый. Тургайдан бераз шикләнә. Колын бик ерактан гына үрелеп, шоколадны иснәп карады да, борынын кыерып, өске иренен күтәрде, апак аскы тешләре күренде, борын тишекләре киңәйде. Аның бу кыланмышыннан Тургай тыела алмыйча көлеп кибәрде. Колын артка чигенеп әнисен урап үтте дә, икенче яктан килеп, аны имәргә тотынды. Тургай шоколадын сындырып атка каптырмакчы булган иде, ул үзе сузылып шоколадны эләктерде. Тик чәйнәргә өлгермәде, шоколад киргә төшеп китте. Тургай аны иелеп алды да сындырып берничә мәртәбә каптырды. Чаптар шоколадны теле белән әвәли-әвәли көч-хәл белән чәйнәп йотты. Тургай, аның корсак турына чүгәләп, колынның имгәнен карап тора башлады. Янбашы тирләгән, үзе туктаусыз койрыгын болгый, корсак астына, ботына кыелган чебен, кигәвеннәрне куа. Тургай абзар артыннан берничә әрем сындырып алып чыкты. Чаптарның бот, корсак тирәләренә, янбашына әрем белән суккалады. Газизкан абыйсы янына көтүгә баргач та шулай итәләр алар. Чаптар рәхәтләнеп кенә тора. Ул әнә хәзер дә башын Тургайга борып рәхмәт әйтә. Әрем белән кигәвен-чебеннәрне куа-куа, ул атның корсак астына ук кереп киткәнен сизми дә калды. Чаптар нинди зур икән! Тамырлары юан булып бүртеп тора. Капка шыкылдаганга борылып караса, Галимкан абыйсын әбисе белән бабасы озата чыккан. Тургайның әрем белән селтәнеп ат аягы астында йөрүен күреп, алар өнсез калдылар. Әбисе белән бабасы килкенеп Чаптарга таба ыргылганнар иде, Галимкан аларны шып туктатты. — Сез нәрсә?! — диде ул, пышылдап. — Якын барырга ярамый. Чаптар ул бик хәтәр ат... Пырдымсызланып өстенә басуы бар. Галимкан киргә чүгәләде дә, Тургайны үзенә чакырды: — Кил әле, балам, "үчтеки-үчтеки" итәм... Тургай елмаеп башын гына чайкады. Өчесе дә нишләргә белмәде. Якын килсәң, атның кузгалуы бар иде. Галимкан аякларын кирдән сизелер-сизелмәс кенә аңа таба шудырып барырга кереште. Чаптар, аның ниятен аңлагандай, коймага таба бер адым атлады һәм арткы тоягы белән чак кына Тургайның аягына китереп басмады. Ә Тургай аска карамады да, әрем белән селтәнде дә селтәнде. Әбисе белән бабасы, Галимкан абыйсы аны сулышлары белән тартып алырдай булып тора бирделәр. Әбисе куркудан мышык-мышык еларга кереште, аяк-куллары дер-дер килде. Галимкан киргә тезләнде һәм: — Чаптар, зинһар, баса күрмә!.. — дип пышылдады. Чаптар, аның әйткәнен аңлагандай, Тургайны урынында калдырып, гәүдәсен коймага таба күчерде. Галимкан ат артыннан атлый башлаган Тургайны озын куллары белән эләктереп алды да югары күтәрде. Барысы да киңел сулап куйдылар. Ә Тургай рәхәтләнеп көлде, әрем сабакларын әле уңга, әле сулга селтәде. Галимкан абыйсы кулыннан төшкәч, өчесе дә аны сөйделәр, атка алай якын килмәскә кирәк, тибәргә мөмкин, диделәр. Шуннан соң Галимкан абыйсы аны атка атландырды. — Кара аны, ялын ныгытып тот, — диде Нык тотарга икәнен белә инде ул, көтүлектә әллә ничә атланганы бар. Галимкан абыйсы Чаптарны тезгененнән тотып, урам буйлап алып китте. Моннан кешеләрнең ишегаллары, бакчалары да күренә икән. Тәпиләп йөргәндә, койма белән капкадан, агачлардан бүтән нәрсә күренми бит. Галимкан абыйсы аны, тыкрыктан менеп, ындыр артыннан ук әйләндерде. Әтисе эштән кайткач, үзенең атта йөргәнен сөйли-сөйли, аның колагын тондырып бетерде. Тондырганын белмәс иде, әтисе үзе әйтте. Әнисе район үзәгенә барган булган икән, Тургайга зәңгәр күлмәк белән чалбар алып кайтты. Аны кигәч, барысы да шаккаттылар, нинди зур булып үскәнсең, диделәр, көзге каршына алып барып, үзен күрсәттеләр. Сиздермәсә дә, Тургай үзе дә эченнән генә "үскәнмен икән шул", дип уйлады. Яңа күлмәк-чалбарны кигәч, бабасы: — Улым, яле Баһадир булып күрсәт, — диде. Тургай, бер дә ялындырып тормыйча, аякларын әтәч кебек күтәреп-күтәреп атлап, борыннарын чөеп, ике битен кабартып, һәрберсенә ачулы карый-карый, өй эчендә әйләнде, үзе туктаусыз "кыт-кыт-кыт" итте. Бергәләп көлешкәч, күршеләре Салих бабай булып йөрергә куштылар. Бусында Тургай бабасының эшләпәсен киде, верандадан бер таяк алып кереп, кулына тотты һәм бөкрәеп, аякларын акрын гына шудыра-шудыра алга атлады. Аннары туктап, бер кулын биленә салды, кых-кых ютәлләде. Шуннан соң бабасы тальян гармунын алып килде һәм бию көе уйнап кибәрде. Тургай дөбер-шатыр очына-очына биергә тотынды. Аңа әтисе белән әнисе, әбисе кул чапты һәм такмак әйтеп торды: Балам бии, багыгыз, Кесәгезне кагыгыз, Кәнфитегез булмаса, Сатучыдан алыгыз. Бу кем улы, кем улы - Якалары каюлы, Ятса, урыны кәюле, Торса, урыны кыюлы. Тыпыр-тыпыр биидер, Аягы киргә тимидер, Очкан коштай талпынып, Канатларын кагынып, Һәп, һәп, һәп! Тургай биеде дә биеде, биегән саен аяклары тизрәк хәрәкәтләнде, гүя алар идәнгә юньләп тимиләр иде. Аның ике бите ут кебек янды, гәүдәсе киңеләеп, әллә күккә күтәрелде, әллә киргә төште: ул әниләрен күрде дә, күрмәде дә; такмаклаган тавышларын ишетте дә, ишетмәде дә; ул үзе дә, үзе дә түгел иде. Кинәт ул сикергәләп биегән киреннән, кулларын чайкый-чайкый, әллә нинди моңлы тавыш белән кырлап кибәрде: Чаптар бара, аһа-һай! Мин дә барам, аһа-һай! Тирәннән бәреп чыккан бу ашкынулы моңны бернинди көй белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бу тылсымлы аваз каяндыр бик ерактан, киһанның иң биек катламнарыннан килә һәм бик еракка китә иде шикелле. Өйдәгеләрнең һәркайсы таң калып аңа карады. Шунда Тургай кырлавыннан да, биюеннән дә туктады да тавышсыз гына үксеп елап кибәрде. Аны шундук: — Улым, ни булды?! — дип уратып алдылар. Тургайның елмаеп-көлеп торган йөзе шул арада танымаслык булып үзгәргән иде. Кашлары туктаусыз кыерыла, сикергәли, аларда әле газап, әле шатлык шәйләнә, яшь каплаган күзләре аңлаешсыз, ә иреннәре бер елмая, бер көлә. Ул, нидер әйтергә теләп, әле әнисе, әле әтисе, әле әбисе белән бабасы каршына килеп, шактый иза чиккәч, ниһаять, авызын ачып сүз әйтә алды: — Миңа... миңа... сезнең янда рәхәт! — диде ул, сүзләрен бүлә-бүлә. — Миңа рә-хәт!!! Әнием, әтием, әбекәем, бабакаем!.. Сезнең белән!.. (Дәвамы алдагы санда) Редакциядән: Бу айда каләмдәшебезгә 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Исәнлексаулык, икат уңышлары, күңел көрлеге, сәгадәтле гомер телибез! Фирүзә Камалетдинова ЯРАТЫП КИТҮ ХИКӘЯ Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Кәйге челлә озаккарак сузылды шул. Тәнгә кызу кояш нурлары кадалган саен, каядыр еракка, боз өстенә ак аюлар сузылып яткан туң утрауларга качасы килә. Әмма үз-үзеңне киңми хәлең юк: хезмәтем шуны сорый... Һични белән исәпләшмичә, каршылыклы, аклы-каралы дөньядан һаман хакыйкать эзләп йөрисе... Чын дөреслеккә күптөсле күңел кичерешләре, кыенлыклар аша барып китәсе... Эчтән пошынып каләмемә үреләм. Гүя дәфтәремнән болан күзләредәй моңсу күзләр карап тора. Колагымда тавышлары яңгырагандай була — әйтерсең лә әрнү диңгезендә тамчы сыман нәни өмет бәргәләнә: "Бетермәгез безнең авылны! Бетермәгез авылны! Сезнең хәлегездән килә бит..." Әллә кайдан, тирәннән — күңел төпкеленнән үк күтәрелгән таныш аһәң кинәт сискәндереп кибәрә. "Минем хәлемнән киләме?" — Үз-үземә шулай дип сорау бирәм. Мин бит нибары гап-гади журналистмын! Гап-гади корреспондент булганга, редакторыбыз бер төркем депутатларга ияртеп кибәрде ләса. Мәктәпләре ябыла торган авылларга хөкүмәт кешеләре ничек битараф калсыннар ди инде? Һәм без моны дөрес итеп матбугатта күрсәтергә тиеш... Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Бөркүгә ничекләр чыдармын дип, юлга бик кыенсынып чыгуым тикмәгә булган. Депутатлар гади автобус белән йөрмиләр икән: кондиционерлар, тын гына гүелдәп, назлы, киләс кил өрдереп тора, йомшак урындыклары окмах түрләренә тиң диярсең. Без кояшка таба барабыз. Кояш гүя үзе дә безгә каршы йөгерә... Көн үзәгендә бер генә мәсьәлә: оптимизация, диде оештыручылар. Авыл өчен "ция"ләрнең берсе дә ят түгел; күп төрле революция, коллективизация, конфискация, девальвация, индустриализация, приватизацияләрне кичкән авылның монысына да каршы торырлык хәле юктыр. Күңел нигәдер шулай тоя. Авылның йөрәге дә заман килләрендә чуерташтай каткандыр, мөгаен. Менә без канын шомлы тынлык йомарлаган авыл урамына кереп барабыз. Ямь-яшел чирәм өстеннән юыртабыз, гүя килешебезгә табигать бик килештереп, олылап затлы келәм кәеп куйган. Һәм әлегәчә аңа берәү дә аяк басмаган. Андасанда кадакланган тәрәзәләр күренә, тәмам кыйшайган, аварга торган караңгы Фирүзә КАМАЛЕТДИНОВА — шагыйрә, прозаик; "Толымлы ай", "Кирбизәк", "Хикәяләр" һ.б. китаплар авторы. Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши. капкалар очрый. Беләм: болары яхшы фал түгел. Авыл бит ул төзек тормышы белән генә күркәм күренә. — Мәктәп каршысына туктыйбыз, — дип, шофёрны дөрес юлга салды кайсыдыр. Безне, рәссам картиналарыннан иңгәндәй, ап-ак кирлектәге күлмәк өстеннән бизәкле алъяпкыч япкан әбекәйләр каршы алды. Мизгел эчендә төркемебез белән әйләнә уртасында ук калдык. Мондый кирләрдә, гадәттә, китәкчеләр сүз башлаганчы, халык үз уен әйтеп өлгерә. Халыкка трибуна кирәкми чөнки. Бу юлы да шулай булды. — Яптырмагыз, сеңлем, безнең мәктәпне! Мәктәп бетсә, авыл да бетә инде, — диде бер әбекәй, чигә чәчләрен кулы белән ак яулыгы астына этә-этә. Мин аның күзләренә карадым: алар болан күзләредәй моңсу иде. — Авылыбыз шәһәр янәшәсендә генә бит, балалар да бер кайтырлар. Оныклар үсеп киткәч, туган нигезләренә кайтмый кайда гына барсыннар соң? Мин мәктәп бинасына күз төшереп алдым: шактый иске күренде ул. Бүрәнәләренә дә караңгы төс иңгән икән. Без утырып килгән дәү автобуслар һәм район хакимияте башлыгының елкылдап торган затлы чит ил джибы янында бераз кыйшая төшкән мәктәп кенә түгел, авыл үзе дә югалыбрак калды кебек. Һәрнәрсәдән гүя искелек, черек исе аңкый иде... Уртага мәктәп директорын чакырдылар. Сорауларга ул кавап бирәсе икән. Уртача буйлы, какча гәүдәле директор, сыланып торган тыңлаучан чәчләрен артка сыпырып, берара сүзсез торганнан соң, эчке борчуын артык сиздермәскә тырышып: — Хәл шулайрак инде безнең: кәмгысы ун укучыбыз бар, быелгысы елда укырга керүче бер бала да юк. Киләсе елга берәү көтелә, аннан соңгы елда икәү киләчәк, — дип куйды. — Мәктәпне япсагыз, алары да шәһәргә китәчәк, — дип шаулашты әбекәйләр төркеме. Минем янда басып торганы, диктофоныма ук иелеп: — Яптырмагыз, сеңлем, әйтегез депутатларга. Сабый көенчә авылдан чыгарып кибәрмәгез безнең балаларны! — дип пышылдады. — Үзегез әйтегез сез... — Алар безне ишетмәсләр шул, аларның үз мәшәкате... Авыл бит үзе дә ятим бала хәлендә. Ә ятимнең аның атасы да, анасы да булмый, — дип сүзне ялгап кибәрде кайсыдыр. Әлбәттә, тере депутатны үз гомеренә беренче тапкыр күргән авылның хәлен аңларга мөмкин иде. "Ишетмәсләр дә, — дип кабатладым мин эчтән генә. — Чөнки оптимизация күптәннән бара бит инде. Ул, зур тизлек белән мәктәпләрне йота-йота, алга ыргыла. Шулай да без сезнең сүзләрегезне газетка язырбыз. Авыл шулай уйлый, диярбез". Ул арада мәктәпне карарга чакырдылар. Депутатлар төркеменә ияреп без дә эчкә уздык. Баскан саен шыгырдаган такта идәннәр үткәннәрнең кайтавазы булып ишетелде. Күз алдымдагы күренештән бермәл тын алалмый тордым, гүя һич көтмәгәндә, такта идәннәр ярыгыннан теге гасырда ук калып, миннән шактый ерагайган балачагым калыкты. Иркен коридорның нәкъ урта турысында өсте ак япма белән капланган, тутыкмас калайдан эшләнгән олы су багы тора. Бак өстендәге диварга Ленин бабайның дәү портреты эленгән... Аннан да өстә, бинаның дүрт ягын тоташтырып, Ньютон, Ломоносов, Менделеев кебек гыйлем ияләренең төссез портретлары тезелгән. Телсез калып, текәлеп тора торгач, мин хәтта егерме беренче гасырда яшәгәнемне онытып кибәргәндәй булдым... Инде системалар алмашынды: капитализмда яшибез түгелме соң без хәзер? Музей түгелме бу, чынлап та мәктәпме соң? * * * Безнең дәфтәрдә төсләр төрле булса да, рәсемнәр күп түгел. Ел әйләнәсенә бик тырышып нибары өч рәсем ясыйбыз: сентябрьдән яңа елгача — яфрак (чөнки табигатьтә көздә коелган яфраклардан да күп нәрсә юк), яңа елдан язга кадәрле — чыршы (чөнки без, кир катыра башлауга, хыялда чыршы бизибез), аяз күкләрдә кошлар чылбыры күренгәч, сыерчык оясы сызгалыйбыз. Әлбәттә, рәсем дәресе абыйның ак ватман кәгазенә өрәңге яфрагы төшерелгән кызгылтсары сурәтне тактага элеп куйган мәленнән башлана. Ул картина шактый искергән инде: ничә буын алышынган, гүя балаларның күз нурларыннан читчитләре кыелып, ертылып, тәмам йомшап беткән. — Балалар, — ди абый, бер уч төрле-төрле кипкән яфракларны өстәл өстенә салып, — игътибар итегез әле сез табигатьнең могкизасына: бер яфрак икенчесенә охшаганмы? Юк... Кешеләр дә шулай... Сез дә үсеп китәрсез. Төрле һөнәрләр сайларсыз. Арагыздан укытучылар, табиблар, бәлки әле галимнәр дә чыгар... Без бер-беребезгә карашып алабыз. Чынлап та бер-беребезгә охшамаганмы без? Баксаң, киемнәребездә дә әлләни аерма юк кебек. Кара күлмәк, ак алъяпкыч, тасмаларыбыз да ап-аклар. Малайларда караңгы зәңгәр төстәге погонлы костюмнар. Бер-ике үлчәмгә зуррак инде зурын. Әниләре киләсе елга да "расхут" чыкмасын дип, шулайрак алырга тырышалар да соң... Без — кызлар киемне саклап кисәк тә, малайлар өметләрне бик акламыйлар шул. Ел ахырына киткәнче үк терсәк турлары, тез башлары тишелеп чыга. Ел беткәнче, костюмны яфрак-яфрак эре ямаулар чуарлый... Шулай да безнең бөдрә башлы Володя Ленин исемле малай рәсеме төшкән йолдызчыкларыбыз бертөрле, биш почмагы да кып-кызыл булып янып тора, берсенең дә төсе китмәгән. Рәсем дәфтәрләребез дә бертөсле хәтта: аларны ел да укытучы абый үзе юнәтә чөнки. — Кешеләр дә шулай төрле, — дип кабатлый абый, яфракларны учы белән бер кырыйгарак этеп һәм өстәлдә торган кырлы стаканнан су йотып куя. Сусыз тора алмый ул. Мәктәпнең өсте ак япма белән капланган, тутыкмас дәү багыннан су алып керә дә шуңа кечкенә шешәдән дарумы, агумы тамыза. Бүлмәгә песи үләне исе тарала. Гадәте шундыймы, чиреме — без монысын белмибез. Тик аның үзенә тәгаенләнгән суны беркайчан да эчеп бетерә алганы юк. Яртысына да төшеп китмәгән көенчә, өстәлдә кала бирә. Әмма шунысын беләбез: абый безнең авылга ун чакрым юл үтеп, чатнама суык кышларда чаңгыда килә. Кайсыбер көннәрдә кар кешесенә охшап тора ул: үзе дәү, үзе ябык, үзе ап-ак. Үзе колакчынлы бүреге өстеннән соры оренбур шәлен ябынган була. Аның шәлен, керфекләрен, кашларын бәс сарган, каз мае сөртелгән битләре кызарып, елкылдап ялтырап тора. Каз мае туңдырмый ди, имеш. Монысын миңа әтием әйтте. Кайчак малайлар дәфтәр артына абыйны кишер борынлы Кар бабай итеп ясап куялар. Без кызларга шуны күрсәтеп мактанышып алалар. Югыйсә абыйның бездән бер кат та Кар бабайны рәсем итеп ясатканы юк, ул гел чыршы рәсеме төшерергә куша. Тыңламагач тыңламый инде бу малайлар... ...Ә соңгысы һәрчак кыр дәресе була. Монысын да без абый белән бергә яратабыз. Чөнки көн дә кырлый торгач, ул кырны барыбыз да яхшылап ятладык. Белгән белән ничек кыенлык кичереп булсын ди инде? Кузгал, уян ләгънәт ителгән, Коллар һәм ачлар дөньясы! — дип дәррәү кычкырып кырлап кибәрәбез дә куплет ахырында "ы-ы-ы" дип сузып торабыз. Тавышыбыз иркен безнең шулай. Абый, кыр башлануга, урамга күз ташлап ала, аннан йомшак кына басып, тәрәзә ягына юнәлә һәм, көн нинди булуга карамастан, форточкаларны киереп ачып куя. Үзе һаман тәрәзәне күздән ычкындырмый. Ә тәрәзә каршысында гына авыл кибете. Аның баскычы төбенә һәрчак ир-атлар кыела... Озаклап бәхәсләшәләрме, берәр төрле төче яки ачы эчемлек шулай тотамы — алар һаман шунда... Абыйга кибет төбенең кешеләрдән бушамавы ошый да сыман. Чөнки ул ачык форточкаларга әледән-әле күз төшергәләп алган саен: — Яңабаштан киттек... тагын да кычкырыбрак кырлыйбыз, балалар, — диеп боера. Безгә шул гына кирәк тә. Белмәгән кыр түгел ләбаса! Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, Коллар һәм ачлар дөньясы... Абый янә тәрәзәгә күз салгалап ала да: — Хәзер русча кырлыйбыз, — дип куя. — Киттек! Тагын да кычкырыбрак! Малайлар муен төймәләрен ычкындыра башлый, без башны югарырак күтәреп, бердәм алдырып сузып кибәрәбез: Вставай, проклятьем заклеймённый, Весь мир голодных и рабов! Кыр куплеттан-куплетка куәтләнә, куәтләнә... Кибет төбендәге кешеләр башларын безнең якка боралар... Абыйның йөзендә канәгатьлек чаткылары уйнаклый. Безнең тагын бер бик яраткан дәресебез бар: физкультура. Монда һәммәбез ирекле: кәйрандай йөгерәбез дә, көңгерәдәй сикерәбез дә, арысак утырып та торабыз. Чөнки бу — уен дәресе. Абый бер сүз дә әйтми. Ул безгә битараф шикелле тоела кайчакта. Берзаман чирек бетә. Абый тып-тыныч кыяфәттә безнең каршыга кереп баса да: — Балалар, көндәлекләрегезне ачтыгызмы? Бөтенегез дә үзегезгә рәсем, кыр һәм физкультурадан "5"леләр куегыз, — ди. Бу көмлә безнең бертөрле тормышыбызга ямь өстәп кибәргәндәй тоела. Ә абыйның исе китеп сөенә белмәгәненә дә, чыгып төшеп кайгырмаганына да без инде күнектек. Артыгын сөйләшмәгәненә дә. — Фронтовиклар шундый була, — ди әбием. Хәер, безгә рәсем белән кырдан, физкультурадан "бишле" куелгач, бик киткән. Чөнки беләбез: рәсем ясар өчен Аллаһыдан иңгән талант кирәк. Кешенең баш мие төзелешенә бәйле ди, имеш, барысы да. Ул ми дигән ит кисәгендә кул хәрәкәтен һәм дә күз үткенлеген көйләүче аерым кепселләр бар, имеш; шулар булмаса, рәссам чыгар дип өметләнү бөтенләй дә урынсыз ди. Монысын әтием ниндидер газетадан укып бирде бер тапкыр. Кырлар өчен дә талант кирәк икән. Танылган спортчылар да сирәк-мирәк кенә туа, диләр. Шулай да минем кайчак бик тә кырчы буласы килеп куя куюын. Әлфия Авзалова кебек үк булмаса да инде... Күңел һаман яхшылыкка өметләнә. Кыр дәресе кергән көнне мин шыпырт кына әбием янына елышам, чөнки үлепләр кырлыйсым килә. Ә көннәрдән бер көнне тоттым да: — Әбием, тыңлап кара әле, менә нинди кыр өйрәндек без бүген, — дидем. — Тыңлыйм, кызым, әйдә башла, — диде ул, мине кочагы белән үзенәрәк сыендырып. Мин кырлап кибәрдем. Дәрестәгечә, кычкырып, әлбәттә. Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы... Әбиемнең бик әзгә генә йөзе кыерылды, аннан ирен читләренә елмаю кунды. Кытыршы куллары белән минем чәчләремнән сыпырды да: — Абау, шундый кыр буламы? Кырга төкселек килешми икән, һай... Кешеләрнең дөньясын да, үзләрен дә ләгънәт итү гөнаһ, балам. Иблис кенә ул ләгънәт ителгән. Аллаһ тарафыннан... Ә кыр ул менә болайрак кырлана, — диде. Аннан тамагын кыргалап торды да: Аклы күлмәк кидерерләр, Салкын гүргә иңдерерләр... — дип көйли башлады. Һәм үтә тыныч тавыш белән өстәп куйды: — Бу кыр мөнәкәт дип атала... Бер дә кыр кырлаган кебек түгелсең шул, балам, шигырь сөйләгән төсле генә... Көен дә, сүзләрен дә дөрес сайламагансың диимме? Менә мондыйлары да бар ул кырның, әйтегез абыегызга, шундыйларын да өйрәтсен. — Ул янә чәчләремнән сыйпый-сыйпый: Сандугачлар талга төшә, Талдин тирәккә төшә; Кайгы-хәсрәт башка төшә, Баштин йөрәккә төшә, — дип, әллә нинди тирән моңга төреп көйләп күрсәтте аннары. Мин пырхылдап көлеп кибәрдем. Сугыш турындагы кинодан сикереп төшкән кешедәй, өстенә гимнастёрка, галифе чалбар кигән абыйның әбием кырларын кырлавын күз алдына китереп карадым. Юк, юк, дөресрәге, һич тә күз алдыма китерә алмадым. Сугыш беткәнгә бик күп еллар үтсә дә, аны безнең авылда башка төрле киемнән күргән бер генә кеше дә юк. Төсләре уңып, шактый таушалып, хәтта кыршылып тузсалар да, ул әллә киеменә, әллә сугышка, әллә туган илгә булган мәхәббәтенә шушылай тугрылык саклый. Сандугачлар талга төшә, Талдин тирәккә төшә, — имеш... Юк, килешми бу кыр абыйга! Үзенә килешмәгәнне безгә ничекләр өйрәтсен инде ул? Безне тыңлап торган әни: — Кешене кеше өйрәтми, дөнья өйрәтә, — дисең ләса, әнкәй, үзең, әйдә, азаплама баланы, — дип, аргы якка чыгып китте. Чүт елап кибәрмәдем. Баш миендәге теге зәгыйфь кепселләр күз алдымда биеште. Көндәлегемне ачып, шулчак "бишле"мне күрсәтәсем килде, күрсәтмәдем. Түздем. Чөнки безнең ул "бишле"ләр уртак иде шул, чөнки без бөтенебез дә табигать балалары... Әбием әйтмешли, Аллаһы Тәгаләнеке... Хәер, әбиемә үпкәләмәдем мин. Бер тапкыр өйдә үзем генә дип белеп: Коховка, Коховка, Дускаем винтовка, — дип кырлап кибәргән идем, әнием алдагы өйдән: — Нәрсә дип әйтәсең, кызым? — дип эндәште... Шуннан мин өйдә башкача кыр дип авызымны ачмадым шикелле. Бик кырлыйсым килгән чакларда күңел төпкелемдәге эчке моң гына иңри иде: Сандугачлар талга төшә, Талдин тирәккә төшә... Хәер, сүзем абый турында иде бит әле. Ул безнең белән экспериментлар уздырырга ярата. Дөресрәге, ирекле ил һәм ирекле киләчәк күрергә теләгән каны бер генә теләгебезне дә чикләргә көрьәт итми. Менә без дәреслекне ачабыз. Өйдә укырга бирелгән әкиятне табабыз. — Йә, кайсыгыз башлый? — дип сорау бирә абый. Без бишәүләп кул күтәрәбез. Ул бераз башын кашып тора да: — Әйдә, бишегез дә берьюлы укыгыз, — дип боера. Фаилнең артка калганын белеп алгач: — Әһә, калдыңмы, утыр әйдә, — ди. Шулай уен ахыргача дәвам итә. Ә ахыры шунда: киңүче билгеле булгач. Беркөнне ничектер, абый дәресләрдән соң безнең өйгә килде. Әтигә йомышы төшкәнгә охшаган иде. Алар икесе дә фронтовиклар икән. Әти дә, кырда көне буе борчак чабып, кояшта тәмам янып, әлсерәп кайтып кына кергән иде. Абый әтигә: — Дугада булды инде анда хәлләр. Курскида, дим. Манчып та карадылар соң... Шулай да исән кайттык... Безгә дә кайтасы гына калмаган да бит... — дип әйтеп салды. Мине, укытучылардан да бәхетле кеше юк, дип инанган баланы, бу сүзләрне ишетү әллә нишләтеп кибәрде. — Иттарткыч аша чыктык ласа, Солтан дус, — дип сүзгә кушылды әти. — Хәзер инде Ходай биргән гомерне яшәргә кирәк... Яшәп торганда тормышны да ташлап булмый бит инде аннары... — Тик беркемгә кирәгебез юк бит безнең, илгә дә, кешегә дә... Шуңа гына әйтүем... — Барыбер дә үртәлеп яшәмәскә кирәк безгә, туган. Башкача булмый... Мин аларның озын-озак сөйләшүеннән абыйның сугыштан соң физика укытканын, шуннан РОНО мөдире булганын, кемнеңдер аңа: "Немецларга хезмәт иткән", дип яла ягуын һәм зинданга ябуларын, аннан чыккач, озак еллар буена бер колхозда ат караучы булып эшләвен, Сталин үлгәч аклануын... Ахыр чиктә безнең авылга башлангычларны укытырга билгеләнүен белдем. Шунда мин, мич каршындагы чаршау артында, мәктәптәге бер вакыйганы искә төшердем. Болай булды ул. Апаларым миңа Мәскәүдән алдына бик матур алсу күбәләкләр төшкән кылы кофта алып кайттылар. Шатлыгым күкләргә ашкан иде ул көнне. Куанычтан сикереп тә, йөгереп тә йөрдем. Ни боерсалар, шуңа ризалаштым, ни кушсалар, шуны үтәдем. Икенче көнне мәктәпкә киеп киттем. Ә мәктәптә без партадашым Хәлим белән сүзгә килдек. Тукта, нәрсә бүлдек соң әле? Ә, әйе, кил тауга табан исми, дип торган була. "Тауга табан да исә, елгага табан да исә, шуңа күрә кил бит ул", — диюем булды, каралы каләмен минем кофтага сөртеп тә алды. И еладым инде мин шунда! Абый: "Иртәгә ацетон алып килеп, үзем чистартып бирермен, елама гына", — дип юатты. Икенче көнне абый шешәгә салып ацетон алып килде. Аны чүпрәккә манып и ышкыды, и ышкыды... Кап-кара таплар ап-акка әверелде. Мин шуны аңладым: тапларның карасы да, агы да яхшы түгел икән... Аларның икесе дә күренеп, чекерәеп күзгә кереп тора икән шул... — Без, ярар инде, чыдадык, балаларга мондый язмыш язмасын иде, — диде абый, әти белән сөйләшкәндә. — Китсеннәр иде алар моннан, Әхмәт. Авылларыбыз кечкенә, тик алар безгә дә сыену урыны була алмады. Шәһәргә китсеннәр иде! Анда барыбер дә кешене кеше белми... Әти, аның сүзләренең дөреслеген раслап, башын селкеде. Аннан: — Әйе шул. Аларга яшәү киңелрәк булсын иде ичмасам, — дип абыйны көпләде. — Сталин кушканча яшәп тә карадык соң... Әгәр дә яшәү дияргә яраса... Ул бераз уйланып торды да өстәп куйды: — Тик кая барсаң да, бер әттәхияттер инде, туган. Хастаның баш очында әкәл утырыр, ди бит... — Шулай да... шулай да һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар... Безгә ул көмеш эләкмәде ләса... — диде абый, үкенеч тулы тавышын тешләре белән кысып. Ә Сталинны мин нигәдер Ленин бабай дип күз алдыма китердем. Чөнки безнең мәктәп диварында Ленин белән Хрущёвның олы-олы портретлары эленеп тора. Дәү бак янына су эчәргә барганда, без аларның исем-фамилияләрен гел укып үтәбез. Ә көннәрдән бер көнне бу ике портретны кубарып алып, янә ике дәү портрет элеп куйдылар. Аларының асларына "Косыгин", "Брежнев" дип язылган иде. Брежнев дигәненең көрән кашларын тотып-сыпырып та карадык әле. — Шундый калын кашлар булмый, ябыштырып кына төшкән ул аны, — дип, Зөфәр үзенчә ачыклык та кертеп алган иде. Ә тегеләрен идән юучы Галимә апа чүплеккә үк чыгарып ташлаган булып чыкты. Абый бу вакыйганы үстереп торырга кай калдырмады: тиз-тиз юллап, кире алып керде дә, калтыранган куллары белән ишекне көчкә ачып, склад сыман бер караңгы бүлмәгә бикләп тә куйды. Без элеккеге бай йортында укыйбыз. Дөресрәге, миңа ерак бабай тиешле кешенең йорты булган ул. "Аскы катта итек басу, кием тегү, ипи салу өчен махсус бүлмәләре бар иде", — дип искә ала әти аларны. Хәзер инде ул тармакны әтием берүзе генә саклап килә. Бу хакта ул миңа беркемгә дә сөйләмәскә куша. Шулай да безгә теге чорларда ук тагылган "Мулла" дигән кушамат кына һаман арттан калмый ияреп йөри. Ерак бабайларны үткән гасырларда ук сөргеннәргә сөрсәләр дә... Ә мәктәп, ягъни бабамнар йортының бүрәнәләре һаман да чатнап тора. Сап-сары, шома, эре кәүсәле агачлардан буралган ул. Чын осталар эшләгән ди шул аны! Почмакларындагы бүрәнә башлары да доминоны берсе өстенә берсен куйган кебек тип-тигез. Әле аларның мүкләре дә чыкмаган, төсе дә уңмаган. Безнең авылда шушы мәктәп урнашкан чатны "Мулла чаты" дип атыйлар. Монда ниндидер безгә бик үк билгеле булмаган серләр яши. Чөнки әниләр, "Мулла чаты"нда карап кына йөрегез, егыла күрмәгез, дип кисәтеп кенә торалар. Бу тирәдә егылсаң, аяк-кулың мәңге дә төзәлми ди. Сәбәбе шул: мулла бабам, ерак Себергә чыгып киткәндә, кан рәнкешләрен шушында чәчеп калдырган, имеш... * * * Әлбәттә, газетага, авыл шулай уйлый, дип тә язып чыктык. Әбекәйләрнең теләк-гозерләрен дә төшереп калдырмадык. Мәктәпнең искелеген дә, килешторышын да сурәтләдек. Һәм икенче көнне үк безгә "өстән" шалтыраттылар. "Сез һаман хөкүмәтнең сәясәтен дөрес аңламыйсыз, һаман искелеккә ябышып ятасыз", диделәр. Мәгълүмат үзәгеннән яшь кенә кыз безне оптимизация кергән алдынгы районга алып барырга вәгъдә итте. Көтеп алынган ял көнемә туры килсә дә, мин ул районга барырга ризалаштым. Һәм без юлга чыктык... Киңел машина асфальт юлдан килдерә генә. Килләр дә куып тоталмыйдыр, мөгаен. Без кояшка таба барабыз. Кояш үзе дә гүя безгә каршы йөгерә... Туган илемнең алга китеше мине ничек куандырмасын ди! Тик журналист кеше фикерләрнең төрлесен тыңларга, аларны икенче берәүләргә дә киткерергә тиештер бит. Хәзер безнең илдә демократия лабаса! Һәркем үз фикерен әйтергә хокуклы. Машинабыз коштай оча. Мин бераз каушап та киттем бугай: әбекәйләрнең фикерен һаман яза киләм шул. Ә алар һаман бертөрле сөйлиләр. Өйрәтеп куйганнар диярсең: "Бетермәсеннәр безнең авылны! Яптырмагыз безнең мәктәпне! Сабый көенчә, биздермәгез авылдан балаларны!.." Юлның ян-якларындагы нәзек аяклы сылу каеннар, әйтерсең, безнең арттан йөгерәләр. Әйтерсең, сары чәчле гөлбадраннар, юан сабаклы ак әремнәр аларга тагылган... Әйтерсең, безгә бөтен дөнья ияргән... Күкләрдә салынып-салынып, канаты талган дәү кошлардай, караңгы болытлар йөзә. Безне районда бик теләп каршыладылар. Оптимизациянең башлангычын карарга килүчеләр моңарчы да күп булган икән. Зур, якты сыйныфлардан торган мәктәпнең һәр бүлмәсен диярлек ачып күрсәтеп чыктылар. Һәрберсендә компьютерлар, яхшы киһазлар, якты тәрәзәләр... Менә шунда килеп укыячак икән мәктәпләре ябылган балалар. Әлбәттә, куанычлы хәл: ни әйтсәң дә, яхшы белем — якты киләчәк инде ул. — Шулай яхшырак, ышанасызмы? — Ышанам, әлбәттә, — дидем мин. Чоргамы ышанмаска! Илгәме ышанмаска! Бөтенесенә дә ышанабыз ич без: кешеләргә, заманга, киләчәккә... — Ә хәзер мин сезне ябыласы мәктәпкә алып барам, — диде РОНО мөдире. Аның тавышында эчке бер горурлык сизелеп тора иде. — Мең кат сөйләгәнче, бер кат күрүең яхшырак, — дидем мин дә, аны куәтләп. Бинадан килеп чыксак, аптырап калдык: әллә кай арада коеп яңгыр ява башлаган иде. — Бер дә яхшы булмады әле бу, — дип, пеләш башын кашып куйды РОНО мөдире. — Ярар, тузан басылыр әзрәк, — дип кушылдым мин. Аның төсе үзгәреп китте. — Өч чакрымлап булыр юлсыз участок бар бит әле, шуны ничек үтәрбез икән соң? — Үтәрбез әле... Балалар йөрисе юлда тукталып калмабыз... Мөдир, минем белер-белмәс сөйләшүемне ошатмыйча, усал итеп, салкын күзләре белән чагып карап алды. Һәм без киттек. Яңгыр тагын да көчәйде. Ярсу тамчылары машина түбәсендә үкәтләнеп биешкән саен, мөдир күбрәк тынгысызланды. — Тапкансыз көнен, күрмисезмени, болытлар иртәдән үк салынып тора иде бит... — дип куйды. — Алардан өстә кояш көлә иде, без юлга чыкканда, — дип елмайдым мин. Ул шофёрына сорау бирде: — Ничек уйлыйсың, Гали, кереп булыр микән? — Барып карыйк соң... — диде тегесе битараф кына. Яңгыр тагын да көчәя төште. Юеш асфальт та инде тигез түгел: чокырлычакырлы иде. Үзебезне дә юллар яңгыр тамчыларыдай биетә башлады. Бу мәлдә барыбыз берьюлы сүзсез калдык. — Киттек, дәльше төшеп карыйк, әйдәгез бергәләп, тик кереп булырдайга охшамаган бер дә... Шофёр сүзләрен аеруча тынычлык аша әйтсә дә, миңа алар юаныч бирмәде. Оптимизациянең яхшылыгына нәкъ менә бүген ышанасым килә иде шул. Ихластан, кечкенә авыл балаларын кызгандым. Алар гаеплеме бәләкәй авылда туганга? Асфальт беткән кирдә, яңгыр астында шактый таптанып тордык та янә кылы машинабыз эченә чумдык. — Керә алмабыз, әлбәттә... Ничек керәсең ди монда? — Мөдир борчулы иде. — Кире борылыйк, булмаса, — дип әмер бирде ул. Без бер сүз дә дәшмәдек. Чөнки һәммәсе сүзсез дә аңлашыла. Кайчак үзе кылган гамәлләр каршында хөкүмәт үзе үк чарасыз да була икән шул... * * * Тып-тын иртә. Безне гыйлем иле белән тоташтырган чаңгы юлы саран кояш яктысында пыяладай тигез һәм энкедәй ялтырап күренә. Чаңгы тавышы да Кир шарының икенче ягынача ишетеләдер кебек. Мамык шәлемә сарылган бәсләр, кил уңаена битемә тиеп киткән саен, өшетеп кибәргәндәй тоела. Мин абыйны күз алдыма китереп елмаеп куям. Минем дә кашларым, керфекләрем Кыш бабайны хәтерләтәдер, мөгаен. Без инде сигезенчедән соң, күрше авылга йөреп, соңгы сыйныфта укыйбыз. Мәктәп ишеген ачып керүгә, яныма классташым Рәйнә йөгереп килде. Һәм исәнләшеп тә тормастан: — Абый үлгәнне ишеттеңме? — дип сорады. — Кайчан? Ни булган? — Ни булганын кем белсен? Өстәлдә эчелеп бетмәгән стаканы калган. Бүлмәсенә песи үләне исе таралган ди. Агумы, дарумы — анысын беркем дә тикшереп тормагандыр инде... Моны аңа фронтовик әтисе әйткән. Алар авыл башында яшәгәнлектән, хәбәр иртүк килеп ирешкән. Ә безгә мин мәктәпкә килгәч кенә... Дәресләрдән соң өйгә кайтсам, әтием абыйны озатып кайтып кына кергән. Ул ике кулы белән башын тотып, бик озак уйланып утырды. Фронтовиклар үлгәндә дә бер-берсен ташламыйлар икән шул. * * * Бу авыр хәбәр быргы тавышыдай колак төбемдә айлар буена яңгырап торды. Кечкенә авылның кәйге рәшәләрне тибрәтеп йоклаткан кичләре һәм быргы тавышы... Абый безне кәйге ял чорында да онытмый иде бит. Янына чакырып алырга бер кай таба иде. Дөресрәге, алма кыярга инде! Мәктәбебез ишегалдында мул уңыш белән куандырып, бик матур, иртә өлгерә торган алмагачлар үсә. Кәйнең бөтен кете гүзәллеген үзләренә кыеп, алсуланып тулышалар иде алмалары. Көннәрдән бер көнне тып-тын авылны быргы тавышы сискәндереп кибәрә. — Абый чакыра! Ур-р-а! — дип, дөньябызны онытып, дәһшәтле аваз килгән якка чабышабыз. Безнең куанышып йөгереп киткәнне күреп торган әти бертапкыр әнигә, пышылдап кына: — Быргы тавышы миңа бу укытучының кан авазы булып ишетелә, — дип куйды. — Мыскыл ителгән йөрәкнең кан авазы, — дип куәтләде әни. — Мин юл буена үз-үземә сорау биреп бардым: "Нәрсә икән соң ул кан авазы?" Без килеп киткәндә, абый алма бүлә иде: чирәмгә кучалап-кучалап, тигез итеп, рәт-рәт куеп бара. Аның озын нәзек бармаклары йөгерек хәрәкәтләнә. Хәер, абыйның кулларының матурлыгы кара тактага акбур белән язганда күбрәк тә күренә иде сыман. Абый безне күзен кыскалый-кыскалый елмаеп каршы алды. Бер күзе пыяла диләр аның, шуңа микән, тамчы да хәрәкәтләнми. Хәер, без моңа гакәпләнмибез дә, чөнки даулы елларның котсыз шаһиты ул күз. Шунысын да беләбез: абый бит сугыштан киңеп кайткан! Безнең авылда киңеп кайтучыларның йә аягы, йә кулы, йә күзе юк. Абый янында мәктәп мичен ягучы Рәхилә апа басып тора. — Рәхилә, — дип эндәште абый аңа, — менә боларын киптереп куй әле быел да! Кышка балаларга компот кайнатып эчертербез. Ничек яраттылар бит былтыр. Ә боларын... Кая, балалар, итәкләрегезне тотыгыз әле! Кепкаларыгыз бармы?.. Безнең итәкләр алсу алма белән тула. Озын буйлы, олы йөрәкле абый, көмешләнгән чигә чәчләрен сыпырасыпыра, безнең арттан сөенечле елмаеп карап кала. Сак кына алдыртып, куаныша-куаныша, өйгә йөгерәбез. Кәй уртасында чын бәйрәм менә шушы була инде! Абый бүләк иткән бәйрәм бу! * * * Минем хөкүмәт кушканча, оптимизацияне олылап, матбугатны шаулатырлык мәкалә язарга дигән хыялым шулай итеп төтен булып күккә очты. Үз ялганыма үзем үк ышанырга да риза идем инде югыйсә. Чагыштырырлык берәр мисал гына күрсәтсеннәр... Теге авыл апайларын, артта калганнар дип, әзрәк чеметеп алырга да булыр иде... Тик алар хаклы булып чыгамы инде? Үзем трамвайга йөгерәм, колагымда аларның тавышлары самавырдай кайный: "Әйтегез, сеңлем, бетермәсеннәр безнең авылны! Тимәсеннәр мәктәбебезгә..." Тик аны ничек бетерми калу мөмкин булганын мин бит үзем дә белмим. Депутатлар да белмиләрдер, мөгаен. Ничек бетерми калырга була соң аны? Моңа минем дә йөрәгем әрни, чөнки үзем дә кечкенә авыл баласымын... Эшкә килеп китсәм, өстәлемдә ачылмаган хат ята. Минем исемгә үк адреслап кибәргәннәр. Тип-тигез хәрефләр укытучылар кулын күрсәтеп тора. Бу юлысы кемнән икән инде бу хат? Тагын оптимизациядән риза түгелләрдер әле. Колагымда хат эчендәге сүзләр умарта күчедәй гөжли: "Бетермәгез, авылны! Япмагыз, мәктәбебезне!.. Дүрт-биш бала, димәгез, ул балалар — авылның өмете. Без күз карасыдай саклап торган балалар шушылар лабаса!" Әлбәттә, күңел сизгән: без барган мәктәп укытучылары ачу-үпкәләрен конвертка салып миңа юллаганнар. "Бераз булышсагыз, Ньютон портреты янына бәлки Тукай белән Кәлилне дә эләр идек. Тик мәктәп бит шуларны аласы акчага сезгә табын корды..." — дигәннәр. Их, мин дә утырдым ласа ул табында! Гаеплемен. Аштан олы булырга ярамый, дип өйрәттеләр шул безне. Аннан, өстәп, мәктәпнең бюджеты бик аз булуын да әйткәннәр. Директорларын мактаганнар. "Безнең авыл халкы суны да чишмәдән генә эчә, шуңа матур уйлый ул. Үз мәктәбе белән матур яшәргә дә тели", — дигәннәр. Һәм мәктәпләреннән чыккан галимнәрне, укытучыларны, табибларны, башка күренекле кешеләрен санаганнар. Күзләрем ап-ак кәгазь өстендәге хәрефләр артыннан йөгерә, йа Хода, йөрәк тибешем аермачык ишетелә түгелме?.. "Ә сез искелек турында язасыз. Моңа без гаеплеме? Директормы?" Мин ни күрсәм, шуны язып чыктым шул... Авыл баласы булсам да, авылның хәзерге яшәешен белеп бетермим, димәк... Дөресен әйткәндә, абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып китә алмабыз бугай... Аның хәлен дә аңламыйбыз кебек. Күршебез Дания апа: "И үскәнем, безне бит Аллаһы Тәгалә үзе ташлап бетерми: министрыбызны да яшәтеп тота әле", — дияргә ярата... Димәк, саланың, четерекле хәлгә калганда, туры юл күрсәтерлек затлары бар. Һәм АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ бар! Алар авылны яшәтергә тели! Уты-суы кергән, шәһәрдән һич ким түгел, диләр. Бәлки, бер көн килер: юллары да көйләнер. Бәлки, авылга кайтучылар да ишәер. Балалар да күбрәк туар. Кешеләргә эше дә табылыр. Бәлки... Чөнки, ни әйтсәң дә, әле һаман шәһәрнең тамагын авыл туйдыра бит. Абыйның үз балалары да шәһәрдә танылган табиблар, диләр. Авылдан китүләренә сөенәләр микән алар? Бәлки... Әтиләре өйрәткән кырларны хәтерлиләр микән? Мин үзем башым иелгән, йөрәгем киселгән мәлләрдә нигәдер һаман әбием кырларын исемә төшерәм һәм күңел төпкелендә бер моң тибрәнә, газиз аваз иңри: Кайгы-хәсрәт башка төшә, Баштин йөрәккә төшә... Тып-тын һавада, безнең авылга чаңгыда килгәндә, абый, кешенең күңел халәтен бәяли белмәгән катлаулы, исәпсез дөнья турында гел уйланып йөргәндер. Авыл читендәге ерак офыклардан: "Тагын ничек ярыйм соң сезгә?" — дип сорагандыр. Ашыйсы килә бит кемнең дә... Ипи кирәк! Ә икмәкне авыл үстерә... Ә без киткәнбез шул инде. Һәм берничек тә кайтып китә алмабыз кебек... 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь ӘБИЛӘР БӘБИ ТАПМЫЙ Кәлил хәзрәт Фазлыевның Коръәндә исеме телгә алынган хикмәт иясе Локман Хәким нәсыйхәтләренә багышланган китабындагы "Нигезне саклау — илне саклау" дигән бүлеге игътибарымны аеруча кәлеп итте. Хәзрәтнең бүгенге хәл-халәтебезне тирәнтен чагылдырган әлеге язмасында уйландыра торган юллар бихисап: "Хәзерге вакытта "тел бетә, дин бетә", дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз. Бер-беребезне уздыра-уздыра салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып, туйлар ясап корган гаиләләребездә — ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый?" яки "Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен кавап бирә", — дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз кәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән — без нинди көтүче?!" Кәлил хәзрәт китабыннан янә бер мисал: рус язучысы Михаил Шолоховның "Күтәрелгән чирәм" романында Щукарь карт: "Яшәсен әбиләр!" — ди; "Нигә болай дип әйтәсең", — дигәч: "Алар бәби тапмый", — дип кавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күп очракта бу кырчы, биюче әбиләрне, гармунчы бабайларны, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, әбиләр инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә факига кайда! Балаңның синең телдә теттереп сөйләшүе бик яхшы гамәл, әлбәттә. Әмма оныгың синең телдә сөйләшә алмый икән, эшләрең харап — көтүең таралган, өеңә явызлар бәреп кергән, димәк... Исән чагында кадер-хөрмәт татый алмаган күренекле шагыйребез Харрас Әюпнең ошбу шигъри юллары барчабызны сагайтырга тиеш: Терсәк якын — тешләп булмый, Китми икән буй терсәккә. Үз балаңның авызыннан Явыз Иван тел күрсәтә... Сүз дә юк, арабызда чын мәгънәсендә яхшы КӨТҮЧЕ булганнар да бар, шөкер. Моңа бер дәлил — кырчы, композитор һәм мөгаллим Мәсгут Имашев һәм аның гаиләсе. Мәсгут аганың күптән түгел генә Камал театрында булган юбилей кичәсендә оныгы Айрат Имашев таң калдырды. Юк, татарча затлы итеп кырлавы белән генә түгел, бабасына әйткән гап-гади сүзләре белән дә сокландырды ул. Чал чәчле Мәсгут абыйга оныгы: "Бабай, синең кырларыңны киләчәктә дә башкарырмын, Алла бирса!" — диде. Бабасы телендә, саф татарча әйтте. "Нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга бик шәп каваптыр бу. Ләбиб ЛЕРОН Зөлфәт Хәкимнең бүгенге дөньяның саркастик моделен тудырган "Сәер никрут" (2014, №11) повесте да постмодернизм юнәлешендә икат ителгән. Повестьның төп герое Хәсәнов Булат — 21 яшьлек, таза-сау, кулы эш белгән, акыллы егет. Аның армиягә барырга теләве, туган илен яратуы военкомат һәм прокуратура хезмәткәрләренә дә, врачларга һәм депутатларга да, хәтта армиядән качып котыла алмаган солдатларга да күләрлек булып тоела. 12 бүлектән торган әлеге текстта язучы Булатның, теләгенә ирешү өчен, нинди вакыйгаларга таруын күрсәтә, шуның белән бүгенге кәмгыятьнең хәленә төрле сыйныф-катлаулар киселешендә анализ ясый. Әлеге чиктән тыш арттыру алымына таянып башкарылган, абсурдлык чигенә киткерелгән анализ ялган, икейөзлелек, ришвәтчелек, азгынлык баткагындагы ил образын хасил итә, бу илне яратуның күләрлеккә әйләнгәнен ассызыклый. Әлеге сюжет, Булат тарихы язучыга тагын бер тарих — ил, кәмгыять тарихын тергезергә ярдәм итә. Икенче эчтәлек сызлану белән сугарылган. Бу сызлануда үткәндәге идеалларның капма-каршысына алышынуы да, кәмгыятьнең ялган идеаллар, матди омтылышлар белән яшәве дә, шушы яшәештә кешелеклелек сыйфатларының да, рухи кыйммәтләрнең дә куелуы, югалуы гомумиләштерелеп бирелә. Повестьның ахырында, әсәр буенча укучыда уянган күпсанлы сораулар Булатның уйлары буларак китерелә: "Мин тормышны, илдәге хәлләрне белмим, аңламыйм микәнни? Атам-анам, туган кирем, сеңлем, сөйгән кызым, урманболыннар, елгалар-күлләр, нарат исле такталар — менә шул безнең ил, безнең яшәеш дип йөргәнмен. Тормыш катлаулырак һәм башкачарак икән бит. Һәркем үзен генә кайгырта, үз кесәсе, үз бүксәсе турында уйлый барысы да. Ә уртак нәрсәбез бар соң? Безне нәрсә берләштереп тота? Байлык, мал артыннан чабудагы багланышлармы? Минем солдат булырга теләвемнән барысы да көлә. Минем илгә хезмәт итүемә барысы да аптырый. Барысы да мине күләр, ди. Бигрәк сәер хәл бит. Мин, атам-анам, сеңлем, сөйгән ярым — шушы ил кешеләреме? Мин аңламый торган һәм мине аңламаучы психиатрлар, полиция хезмәткәрләре, депутатлар — без яши торган ил кешеләреме? Бәлки алар балда-майда йөзгән иксез-чиксез илгә хезмәт итү, чынлап та, зур мәртәбә түгелдер?.. Бәлки мин, киресенчә, үземнең "кечкенә" һәм бөек Ватанымны шушы кешеләрдән сакларга тиешмендер?" Шулай итеп, безне берләштерә ала торган кыйммәт — илне ярату, диюче автор фикере әсәрне оештыручы үзәккә әйләнә. Уңайның — тискәрегә алмашынуы, Р.Батулла повестендагыча, киная белән идея белдерүдә катнаша. Укучы белән уен корган язучы, бер яктан, классик әдәбияттагыча — барысын да аңлап-бәяләүче, икенче яктан, төрле эчтәлекләргә ачкыч ролен үти. Наил Шәрифуллинның "Ялгыз кеше язмалары" (2015, №7) — авторны югалтып язылган әсәрләрдән. Имеш, Булат исемле язучыга бакча күршесе Миргаяз үзенең көндәлекләрен бирә һәм аларны файдаланырга рөхсәт бирә. Текстта Булат укучыны үзенең мөнәсәбәте һәм кичерешләре белән дә, Миргаязның язмалары белән дә таныштырып бара. Әмма ике өлешнең дә артык кәелеп, көпшәкләнеп киткәнен әйтергә кирәк. Текст эчендәге текст — Миргаяз язмалары шактый факигале хәлләрне колачлый. Әтисе башка хатынга киткән Миргаязның әнисе бала алып кайту, малайның шуның белән бәйле кичерешләре гаять тәэсирле, шактый каршылыклы әни образы да сискәндерә, уйландыра, татар әдәбиятында күнегелгән чикләрдән чыгып китә. Ләкин бу язмалар әдәби әсәр булып китмәгән, чыннан да, аерым кешенең көндәлекләре дәрәкәсендә калган. Сурәтләү осталыгы китенкерәми дигән тәэсир кала. Рөстәм Зариповның "Милициянең йөз кызыллыгы" (2014, №7) повесте шулай ук заманча әсәрләр структурасында икат ителгән. Текст авторы — милициядә эшләгән танышы һәлак булгач, шуның язмаларын бастырып чыгарырга алынган кеше. Төп текст исә — әлеге милиционерның көндәлекләре. Алар кәмгыятьтәге пычраклыкны һәм гаделсезлекне, хокук саклау органнарындагы уеннарны фаш итәрлек итеп уйланылган. Ләкин текст аерым кешенең көндәлеге кебек укыла да: ул массачыл әдәбият телендә, кара бәя әйдәп бара, публицистика кагыйдәләренә нигезләнә. Гадәттә, мондый әсәрләрдә автор стратегиясе әлеге текстны югары әдәбият мәйданына күчерүгә хезмәт итә, яки кызыклы әдәби алымнар әсәрне укучы өчен яңалык баскычына күтәрә. Әмма бу әсәрдә алай килеп чыкмаган. Әсәр ахырында язучының соңгы сүзе, мәрхүмне әйбәт кеше буларак соңгы юлга озату күренеше ярдәмендә язылганнарны ирония белән бәйләү омтылышы ясала, тик "көндәлек" тексты шактый күләмле булганга, бу өлеш югалып кала, төп эчтәлекне бер үзәк тирәсенә туплап бетерә алмый. Детектив повесть жанрының шулай ук яңа, постмодернистик яссылыкта тәкъдим ителешен уңышлы әсәр — Кәрим Караның "Инга Мейтаның кинаять эше" (2014, №9) повесте мисалында күрәбез. Детективка хас күп сыйфатлар оста кулланылган: әсәр беренче күренешеннән үк кинаять табышмагына бөтереп алып кереп китә: имеш, урта яшьләрдәге бер ханым коточкыч кинаять кылган Сафин Шәфкать дигән кешене Казан шәһәрендә эзләп йөргәндә кулга алына. Әлеге табышмак гаять катлаулы һәм заман вазгыяте белән бәйле: ул чишелгәндә, Латвиядән килгән ханымның, корбан булмыйча, кайчандыр Чечен кирендә кылган кинаяте өчен кәза алуы, Шәфкатьнең исә кинаятьчегә кәза бирүе ачыклана. Шул ук вакытта әлеге кәзаның катылыгы, кешелексезлеге, хатынның үз кулы белән яраткан ирен һәм улын үтерергә мәкбүр булуы уйландыра. Әлеге сюжетны барыбер әдәби аңлатылышка, матурлык һәм яктылык, өмет белән бәйле йомгакка алып килү теләге уяна. Рәмзия Габделхакованың "Соңгы сорау" повесте (2014, №6) бер үк вакыйгаларга төрле кешеләр бәясе аша төрле эчтәлекләр, төрле тарихлар ясый. Берничә эчтәлек һәр кешенең үз хакыйкате булудан килеп чыга. Бер гаилә, аңа килгән үкенечле хәл — ананың авыруы, корган дөньяның тузуы фонында язучы бик күп заман проблемаларын куя: яшьләрдәге катылык, эчү, наркотикларга уралу, кәмгыятьтәге байлык кыю, алдау, икейөзлелек һ.б. Ания һәм аның анасы тарихлары әхлакый һәм психологик киеренкелектә язылган. Проблемаларның, бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе итеп кәмгыятьнең матди байлыкларга йөз тотуы күрсәтелә. Текст тәэсирле, уйландыра, теле матур — укыла. Шул ук вакытта повестьта әдәбияттан, заман сериалларыннан таныш мотивлар күп. Р.Габделхакова хикәяләрендәге яңалыгы белән сискәндерә торган ирреаль катламны повестьта да күрәсе килә. Классик традицияләрне баету-үзгәртү юнәлешендә дә кызыклы әсәрләр бар, аларда да заманча алымнар, тенденцияләр күзәтелә. Нәбирә Гыйматдинованың "Нурулла" повесте (2014, №5) милли әдәбиятыбызда реализмның үзгәрү юлын күрсәтә. Иктимагый мотивлаштырылган тормышка иктимагый-сәяси тәнкыйть (татар авылына дуңгызлар китерү, дин белән иманның аерым булуы, кешеләрнең үзгәрүе — матди байлыкларга өстенлек бирүе) килеп кушыла. Шуның белән бергә авылны үзгәртергә алынган гаярь ир Нурулла — эш кешесе, көчле кеше статусында бирелсә дә, шушы төп геройны идеаллаштыру повестьта романтизмдагыча ике төрле тормыш моделе хасил итә. Мәхәббәт өчпочмагы, гадәттәгечә, мавыктыргыч, геройлар оста икат ителгән. Повесть укыла, фикер кузгата, хәзерге кәмгыять проблемаларына тирән үтеп керүе белән кызыксындыра. Үткәнгә бәя дә төгәл, ышандыра. Ләкин сюжет хәрәкәте салмак, урыны белән иктимагый хәлләр-күренешләрне сөйләп бару озынга китә. Моннан тыш, язучының үз икатында моңа кадәр инде очраган мотивлар, хикәяләү рәвеше, детальләр кабатлану сизелә. Рифә Рахманның "Көт син мине" (2014, №12) повесте бер гаилә, аның өч буыны тарихында, Сания белән Зәйнулланың бәхетсез мәхәббәт тарихында ил факигаләренең бер читен калкытып куя. Оста каләм белән, образларны психологик төгәллектә тудырып язылган постромантизм әсәре кешеләр язмышларын һәм ил язмышын табигый тоташтыра алуы белән матур. Текстта уйландырырлык гомумиләштерүләр бар. Автор шәхес культы һәм төрмә-сөрген факигасенең бер сәбәбе кешеләрнең үчле, көнче, икейөзле булуында икәнлеген билгели. Мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнеп китү мотивы кызыклы. Мәхәббәт өчпочмагының өченче кешесе — Фәһим образының уңай бирелеше әсәрне классик яссылыктан алып китә, укучыдан үз нәтикәләрен чыгаруны сорый. Нәкип Әминовның "Себер кунагы" (2015, №4) повесте ил тарихындагы тетрәндергеч хәлләргә багышланган, теманы яңача ачу күзәтелә, моңа кадәр милли әдәбиятыбыз игътибар итмәгән яссылыктан якын килү мактауга лаек. Бөек Ватан сугышына китеп, пленга эләккән, аннары лагерьларны кичкән ир, туган авылына кайта алмыйча, Себер якларында төпләнеп кала, өйләнеп, балалар үстерә. Очраклы гына ачылган әлеге сер Хәбирнең туган авылында калган, ике ул үстергән хатыны Гөлсем белән очрашуга сәбәп була. Повестьта аңлашу өлеше Хәбирне эзләп Себергә барган Гөлсем белән күрешү вакытында бирелсә, әсәр ахырында Хәбир белән гомер иткән хатыны Гарифәнең авылга кайтуы, ләкин Гөлсемнең инде гүр иясе булуын белүләре кебек дәвам итә. Бик тә аянычлы, факигале язмышлар турында сөйләнсә дә, язучының сабыр, акыллы, язмыш биргән сынауларны көчле кешеләр булып күтәрә алган геройлары соклану уята. Гадирәк, әдәби алымнар куллану ягыннан берьяклырак кебек кабул ителсә дә, әсәр хисси тәэсирле, сюжет бирелеше камил, психологизм алымнары белән баетылган. Әсәрнең исеме эчтәлекне ачып бетерә алмаганлыкны, йә булмаса ата һәм балалар мөнәсәбәтләрендә сюжет белән бәйләнеп бетмәгән өлешләр булуны, авыл кешеләренең сугыштан соң һәм хәзерге вазгыятьтә бу хәлләргә мөнәсәбәтен тулырак ачу мөмкинлеге барлыкны кимчелек төсендә күрсәтергә мөмкин. Повестьларның бер өлеше массачыл әдәбият кысаларында калган. Дөрес, телстиль кәһәтеннән, конкурска килгән һәр әсәрнең укылышын билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, бу редакция хезмәте нәтикәседер. Ринат Камалның "Таня-Таңсылу" (2014, №10) повесте — бәхетсез мәхәббәт тарихы. Уңай герой Таңсылу, ялкау, эчәргә яратучы, кешелексез Петрикка гашыйк була, кияүгә чыга, бәхетсез яшәп, вакытсыз, үкенечле үлә. Бу тарихны Таңсылуның дусты Фәнисә сөйли, әхлакый бәяли. Ярым публицистик текст шәхси тарих яссылыгында кала, югары әдәбиятка хас гомумиләштерү, шартлылык принциплары сакланмаган. Гөл Мирһадиның "Төш" повесте (2015, №1) кызыклы концепциягә нигезләнә. Бер гаилә мәхәббәт тарихын язучы чынбарлык һәм хыял дигән ике тарих рәвешендә тасвирлый. Беренче — чынбарлык, эчүчелек аркасында яраткан ирен югалткан хатынның ялгызлык факигасе, шуны үзгәртә алмау үкенече булса, икенчесе — һәр көнне төш вакытында хатынның шушы факигане искә төшереп, уенда ирен элмәккә түгел, бергәләп тормышны үзгәртүгә алып килүе. Әлеге алым матур тәэсир калдыра. Ул кешенең үткәнне төзәтергә омтылып, үкенечләр белән яшәвен дә, асылда һәр кешенең ялгызлыгын да, байлык түгел, мәхәббәтнең иң олы кыйммәт булуын да искәртә. Әсәрнең психологик үтемле, заман проблемаларын чагылдыруын да билгеләргә кирәк. Аерым бер күренешләр, әйтик, Сөмбелнең бәби алып кайтуы, әдәби осталык белән язылган. Ләкин гомумиләштерү көче йомшак, күренешләрне күрсәтеп түгел, сөйләп-аңлатып бару публицистикага якынайта. Сурәтләп башланган повесть акрынлап тормышны тиз-тиз сөйләп чыгуга күчеп китә. Хәмидә Гарипованың "Тозак" әсәре (2015, №3) дә хәзерге заманның көнчелеккә һәм үч алуга корылган ялган уеннары тозагына төшкән гаилә факигасен сурәтли. Ул әдәби күренешләр-өстәлмәләр белән баетылган публицистик әсәр булып чыккан. Сәйдә Зыялының "Агулы теш" повесте (2015, №10) әсәр үзәгенә куелган проблематикасы ягыннан колхозлаштыру, шәхес культы чорына кагылышлы, шушы тарихи вакыйгаларда аерым кеше холкының, әхлак сыйфатларының ролен калкытып куюы белән игътибарны кәлеп итә. Ләкин әсәрдә повесть кысаларыннан чыгып киткән һәм төп сюжетка турыдан-туры бәйләнеше күренеп тормаган тарихлар бар. Хөснетдиннең кеше үтерү тарихы шундый. Ул явызлыкка кәза бирүгә дә, йә булмаса төп сюжетның чишелешенә дә китерми. Гаять тәэсирле, сурәтле аерым вакыйгалар булса да (әйтик, Рәшидәнең бала табуы, Сабитлар гаиләсенең нахакка гаепләнеп кулга алынуы, Миңлегалинең хатынын үлемгә китерүе һ.б.), повесть бербөтен булып оешып китмәгән. Ания образы үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп бетерә алмый. Әсәр ахырындагы публицистик монолог та әсәрдәге таркаулыкны, йомгак булмау тәэсирен көчәйтә. Конкурс кысаларында документаль әсәрләр дә укучы игътибарына тәкъдим ителде. Алар арасында "Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовның якты истәлегенә багышлыйм" дигән эпиграфы һәм соңгы сүз урынына килгән йомгагы белән әсәрнең документаль нигезле булуына ишарә ясаган повесть — Гүзәл Әдһәмнең "Меңнәрнең берсе" бар (2015, №10). Чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре булып чыккан бу повесть плен тормышы, кәмгыять тарафыннан читкә кагылу — остракизм проблемасын да, идеологик ялганнарның кешеләрнең миһербанлылыгын бетерүне дә алга куя. Әдәби яктан камил эшләнгән повестьта символлар теле урынлы кулланылган: Зиннур, әнисе каберенә куяр өчен, килкәсенә салып кайткан таш, кабердә үсеп килгән шомырт куагы, чигүле сөлге шундый вазифаны башкара. Кабатлаулар, әйтик, 41дә һәм 45тә көрәшче сигез егет исемен кабатлау сугыш факигасен гомумиләштереп бәяләүгә хезмәт итә. Әсәрнең исеме уңышлы табылган, берничә мәгънәгә юл күрсәтә. Гомумән, тәэсирле, бер тында укыла торган, геройлар тормышы белән яшәп алырга мәкбүр иткән әсәр — шиксез, конкурска килгән яхшы повестьларның берсе. Аны документаль түгел, бәлки әдәби әсәрләр рәтенә куярга кирәк. Гомәр Даутовның "Моңнар булып кайтырмын" (2015, №3), Фирдәвес Хукинның "Без белмәгән сугыш" (2015, №5), Әхтәм Зариповның "Хатирәләрем — хәзинәләрем" (2014, №4) повестьлары тулысы белән документаль проза таләпләренә кавап бирә. Мондый әсәрләрнең үз укучысы бар. Алар фактик нигезе, тарихи кирлеге, идеал булырлык шәхесләр хакында сөйләп, тәрбияви-әхлакый вазифаны башкаруы ягыннан әһәмияте белән игътибарны кәлеп итә. Шул ук вакытта документаль әсәрләрнең әдәби процесска, әдәби әсәрләрне камилләштерүгә тәэсире аз булуны, аларның фәнни-публицистик текст кагыйдәләренә нигезләнеп икат ителүен искәртергә кирәк. Шулай итеп, конкурска килгән повестьлар, гомумиләштереп караганда, татар әдәбиятында бу жанрның үзгәреш киңлеген күрергә дә ярдәм итә. Заманча, эчтәлек ягыннан күптармаклы, күпкатлы повестьлар икат ителә башлау, повесть жанрының күләм ягыннан бер үзәкне калкыту хисабына кечерәюе шундыйлардан. Күпчелек әсәрләр ХХ гасыр уртасы татар әдәбиятындагы олы хикәяне хәтерләтә. Традицион сыйфатлардан, татар повестьларында геройларның бөтенлекле, һәм тормыш тарихы, һәм психологик кичерешләрнең дәвамлы үсеше киселешендә тудырылуы саклана. Повесть жанры кысаларында иктимагый тәнкыйтьнең, ил тарихына, анда булган факигаләргә гомумиләштерелгән бәянең кискенәюен дә уңай күренеш буларак билгеләргә кирәк. Повестьта татар тормышын детальләрдә тергезү, сөйләү түгел, сурәтлелекнең алга чыгуы, символлар, кабатлаулар, сюжет яки геройлар бирелешендә әкияти-мифологик структураларны файдалану көчле як булып кала. Конкурска килгән повестьларга бәйле тагын бер үзенчәлек игътибарга лаек. Соңгы еллар татар прозасын тикшергәндә, әсәрләрнең күбрәк совет чоры авылы тормышын сурәтләве кимчелек буларак телгә алына иде. Конкурста катнашкан әсәрләр хәлнең үзгәрә баруы турында сөйли. Ретроспекция ясап, үткәнгә мөрәкәгать итү күзәтелсә дә, повестьларның күпчелеге хәзерге заман, чор проблемаларына кагыла, бүгенге кеше һәм дөнья сурәтен тудыра. Гомумән, мондый конкурслар әдәби барышка тәэсир итүнең нәтикәле бер юлы дигән йомгак соралып тора. "Казан утлары"н укучылар ике ел эчендә күпме повесть белән танышты, эстетик ләззәт алды, милли әдәбиятыбыз исә яхшы әсәрләргә баеды. Димәк, конкурс үзенең максатына иреште. Милли әдәбиятыбызда төрле чорларда үсеш кичереп тә, бүген игътибардан читтә кала торган башка жанрлар да бар. Әйтик, кече проза жанрларының еш кына публицистикага тартылуы, әдәби алымнарны урынлы кулланып бетерә алмау сер түгел. Нәсер, этюд, фәлсәфи хикәя конкурслары уздыру аларны да көчәйтеп, хәтта милли әдәбиятыбызның үз үсеш юлларын табуга китермәсме икән дигән фикер туа. Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы, конкурсның жюри рәисе ШИГЫРЬ БЕЛӘН ЯСАК ТҮЛӘП... ШАГЫЙРЬ ИЛДУС ГЫЙЛӘКЕВ ИКАТЫНА БЕР КАРАШ Талантны сайлап алу безнең ихтыярда түгел, мондый мөкатдәс мая күкләр тарафыннан иңдерелә. Ә менә аны эзләнүле юнәлештә үстерү, шушы рухи мөмкинлекләрне үзенчәлекле шәкелгә кертеп, үз-үзеңне табу биниһая көч таләп итә. Һәрбер сәнгать төрендә дә үзгә өслүбкә ирешү зарур. Озак еллар дәвамында күзәтүемнән чыгып әйтәм, шагыйрь Илдус Гыйләкев үзенең күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтикәсендә асылына ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды. Аның стиле күрер күзгә катлаулы түгел. Бу табигыйлектән килә, чөнки гади генә алым белән китди темаларны да күтәрергә мөмкин. Классиклар кат-кат искәрткәнчә, хакыйкатькә гадилек килешә, ялганга катлаулану кирәк. Ә Илдус Гыйләкевнең икат өслүбе нәкъ менә шушы кәһәттән — үзара ярашу таләпләренә туры килүе ягыннан нык аерылып тора. Шагыйрьнең "Пөхтәлек чишмәсе" дип исемләнгән әсәрендә авторның үзенә юнәлдерерлек мондый сүзләр бар: "Әллә каян күреп, танып була..." Чыннан да, аның шигырьләре бүтән беркемнеке белән дә буталмый, хәтта имзасыз чыгарылган очракта да, аларны кем язганын бик күпләр белеп алачак. Барысы да мантыйкча, һәрбер язу стиле, кешенең сәнгатьтәге чагылышы буларак, шәхеснең үзендә калыплаша. Әгәр анда каләм әһеленең холык-фигыле төсмерләнми икән, мондый икатчы үзенчәлекле әсәрләр тудырырга сәләтле түгел. Тәкрибәле остазлар раслаганча, чынлыкта иң яхшы әсәр үз күңелеңне укып языла. Менә шуңа күрә Илдус Гыйләкев шигырьләре белән танышканда, авторның рухияте дә бөтен тулылыгында күз алдына килә. Шагыйрь хәтта фәрештәләр теркәп барган гамәл дәфтәренә дә бага, аның сак колаклары кан авазын да ишетеп ала кебек. "Соңгы шигырь" дигән әсәрдә, мәсәлән, шундыйрак хәлләр тасвир ителә: "Бу — йөрәгем дәшә... / Гадел сүзләр! / Йөрәк һәрчак сөйли дөресен..." Икат кануннары тәкрарлап торганча, сәнгатьне әхлак кыйммәтләреннән башка күзаллап булмый. Әдәбият әдәптән башлана. Борынгы Рим дәүләте философы Сенека сүзләре белән әйткәндә, "Әүвәл күркәм гадәтләргә, ә аннары зирәклеккә өйрән, чөнки беренчеләреннән тыш соңгысына ирешү кыен". Күпләргә мәгълүм, Илдус Гыйләкев гомер атлы тәрбия мәктәбендә әдәп-әхлак фәнен бик тә яхшы үзләштергән. Аның рухи үзәге таза, күңел кыйбласы үтә анык. Шулай да язмыш остабикәсе сабыр шәкертенә кырыслыгын күбрәк күрсәтәсе иткән. Каты табигатьле тормыш үзенең моңчан баласын кайта-кайта сындырып сынарга ниятләгән. Рия сата белмәгән затка күпне күрергә туры килә: ата-баба кичергән гаделсезлекләрнең варислар тәкъдирендә кабатлануын да, хезмәт баскычлары борылышында хаксыз корылган киртәләрне дә, гвардиндай буй-сынлы малаен факигале төстә югалтуны да, миһербаннан мәхрүм бәндәләрнең газизләренә кылган вәхшилеген дә, тиң-тигез гаилә канатларының көтмәгәндә сыңарга калуын да... "Ничек түзелгәндер?! — дип гакәпләнә шагыйрь "Мин шигырьдә калам" исемле әсәрендә. — Ут кабыныр, кәгазь битләренә күчерсәм". Ә ул ачысын-төчесен мул сеңдергән күңелен барыбер акка күчерә, яктылык бөркеп торган уй-гамәлләрен бер-бер артлы сөекле укучысына тәкъдим итә. Тәкъдиремнең авыр буласын да Әйткәннәрдер, ничек әйтмәсеннәр, — Туганымнан бирле чәбәләнәм Кайгы-хәсрәтләрнең ятьмәсендә. ("Үземне сынадым") Табигыйлек, аңлаешлылык, дөреслек... Сәнгать әсәрләренең кыйммәтен тәшкил иткән шушы өч принцип Илдус Гыйләкевнең тигез үсеп барган икатында ярылып ята. Аның шигырьләренә тәфсирләү кирәкми. Язганнары кыйнак, тыгыз, уй-гамьгә корылулы. Катлаулы метафоралар белән артык дәрәкәдә мавыкмый. "Табарга өйрәнегез" шигырендә ул нәкъ шушы хакта искәртә: "Шагыйрьләрнең төп фикерен / Кинаядән эзләгез!" Бик үтемле итеп язуын да үз укучысына алдан сиздертеп үтә: "Гади сөйләр — эчтән көяр син" ("Шулай булачак"). Боларның барысы да шагыйрьнең икат өслүбеннән, стильнең башлыча телгә бәйле булуыннан киләдер. Бу кәһәттән Илдус Гыйләкев мондый бәйләнешкә тугрылыгын күрсәтә, "Шуңардан куркам" исемле шигырендә аерым игътибар үзәгенә алып, әдәби эшчәнлекнең төп коралын үзенчә изге итеп күрә. "Сүз кадерен мин зурлап яшим, — ди автор. — Түбәнсетсәм — хакы тотар!" "Белеп яз" дип исемләнгән әсәрендә янәдән өстәп куюны кирәк таба: "Кулга каләм алган кеше / Күк каршында каваплы!" Үзләренең мәктәпләрен булдырган әдипләр искәртеп торганча, табигый гүзәллеккә лаек әсәрләр кирәгеннән артык шомартуларны өнәми. Тормышның нәкъ үзендәгечә. Хәтта кырыс дөреслек тә күп очракта күрексез була, ягъни ул әллә кайдан ук күзгә бәрелеп тормый. Хакыйкатькә купшылык килешми. Шигъри телнең матурлыгы исә сүзләр төгәллеге аша табыла. Чамадан тыш бизәлгән сөйләм бушлыкны яшерер өчен уңайлы. Төрлечә кыланулар ясалмалыкка илтә. Ә боларны тирәнтен аңлаган Илдус Гыйләкев үзенең ниндилеген алдан ук аңлатып куя: "Мин ясалма була белмим..." "Калганы синең эш" дигән әсәрдәге фикер, шагыйрьнең мондый китди мәсьәләләргә карашын чагылдырып, башка кайбер юлларында да дәвам иттерелә. Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли. Гакәп, элгәрләрнең мәкальгә әверелгән әлеге искәртүе түбәндәге дүртьюллык белән аваздаш яңгырый: "Ялтыравык сүзләр тезмәсенә / Истә калыр уй-хис йокмаган; / Йөрәккә дә урын бирелмәгән — / Әллә юк ул, әллә йоклаган..." ("Йөрәксез шигырь"). Мин Илдус Гыйләкевне укыйм, бер кыентыктан икенчесенә күчәм. Әлбәттә, шигырьләрнең бер-берсен тулыландырган эчтәлегенә генә түгел, аларның эшләнешенә дә ирексездән игътибар ителә. Күләмнәре кыйнак, вәзеннәре төрле, мисраглары бөтенлекле. Шигъри рәтләр эреле-ваклы кишәрлекләрне, бүлгәләнгән игенлекләрне хәтерләтеп куя. Китап битләре арасына кәгазь кисәге куеп, инде онытыла башлаган сүзләрне искә төшерәм. Әле белемгә сусаган студент чагымда ук, борынгы Цицероннан күчереп, куен дәфтәренә болай дип язган идем: "Яхшылап эшкәртелгән кырдан да матуррак нәрсә юктыр". Бәрәкалла, күңелдә ләззәтле сурәтләр тудырган мондый тәгъбирне Илдус Гыйләкев әйтергә тиеш булган лабаса! Һәрхәлдә, ул аның рухына бик тә туры килеп тора, һәм әлеге раслама уйны яңа катламнарга алып төшә. Мин китмәскә карар кылдым инде, Басу-кырлар, сезне калдырып... ("Гашыйклар") Берәүләр Илдус Гыйләкевкә "авыл кырчысы" исемен тага, ә икенчеләр аны "кир шагыйрьләре" көмләсенә кертә. Дөрес, икатчыны яшәү суты биргән газиз туфракка бәйләү табигый хәлдер, әмма моның ише атамаларга бу очракта төгәллек китеп бетми. Бәлки, Татарстанның Азнакай районы Туйкә авылында яшәүче шагыйрьне натуралистик әдәбият вәкиленә охшатырга тырышучылар да табылыр. Дөрестән дә, шушы якка авышу өчен аның мөмкинлекләре зурдан иде: озак еллар дәвамында салада гомер кичерә, ишекне ачуга ук киргә аяк баса, көннең күбрәк вакытын табигать хозурлыгында үткәрә. Хәтта үзенең беренче кыентыгына да "Кир китабы" (Татар.кит.нәшр., 1988) дигән исем биргән. Ә кир-күк киңлекләрендә сокланырлык нәрсәләр күп. Учак әйләнәсендә пыр-фыр очып йөри торган пәрванага, ягъни ут күбәләгенә озак карап утырырга була. Ык буенда "Дөнья матур, дөнья киң" кырын көйли-көйли, мунчаң миченә өстәр өчен тишекле ташлар кыеп кайт. Атаклы Чатыртауда ачы авазлар чыгарып шомландырган суырга, ике бармагыңны авызыңа кабып, көчле сызгыру белән кавап та бирә аласың. Шунда үскән әби чәчен сәгатьләр буе сыйпап төшлән. Кышкы урман аланында имән чикләвегедәй чәчелеп яткан кәнлек тизәгенә чичәннәрчә кәһәтлектә ишарәле робагый багышлау исә илһамлы үкәтлегеңә бәйле... Күрәсез, дөньяга Константин Паустовский күзләре белән карап та үз ачышларыңа бик күпләрне кәлеп итәргә мөмкин. Юк, Илдус Гыйләкевнең рухият матрицасы бөтенләй бүтән, аның кан-тәнен иктимагый юнәлештәге икат әгъвалаган. Кайбер каләмдәшләренең аңа карата беркадәр чикләнгән билгеләмә бирүенә дә Илдус Гыйләкев "Шулай яшим" шигырендә ачыктан-ачык кавап кайтарырга көрьәтләнә. "Мин — милләтче! — ди ул кырт кисеп. — Минем хакны башка халык хаклармыни?!" Әгәр дә шагыйрь үзенең икатын мондый олуг максатка багышлый икән, ул аяклары белән туган туфрагында ышанычлы кыяфәттә басып торырга тиеш. Бу кәһәттән Илдус Гыйләкев күпләрне чынлап көнләштерә ала. Аның таланты нәкъ менә шундый табигый кирлеккә тамыр кибәргән, ошбу мохит милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы шагыйрьнең үзенчәлеген дә билгели. Хикмәт шунда ки: ул татар халкының күпкырлы яшәешенә бәйле иктимагый мәсьәләләргә нигездә "авыл призмасы" аша карый, көнкүреш очраклыкларына бирелмичә, бөтен милләтне битараф калдырмый торган уртак идеяләрне гамьле күңел нуры белән яктыртып үтә. Минем карашымча, Илдус Гыйләкевнең шигъри дөньясында гавам үзен ата-баба йортындагыча хис итә, чөнки монда аның өчен барысы да диярлек кадерле булып тоела. Шагыйрьнең икат чишмәсеннән аерым даирәләрне генә түгел, тулаем кәмгыятьне дулкынландырырлык хис-кичерешләр саркылып чыга шикелле. Зиһеннең иксез-чиксез урларына яңадан-яңа төшенчәләр савыла. Дөресен генә әйткәндә, авыл прозасыннан гаммәви әһәмияткә ия шигъриятне аерып алу, аңа гомуммилли яңгыраш бирү сирәк затларга гына хастыр. "Соңгы хыялый" исемле шигырьдә, әйтерсең, шуңа ишарә ясала: "Соңгы могикан хәлендә / Яшәп ятам авылда..." Авторның үз темасына тугры калуын башка әсәрләрдә дә (мәсәлән, "Игезәкләр янында", "Иген иккәнгә генәме?") сизәргә мөмкин. Классиклар дөрес искәртә, сүз сәнгатендә уеңны уеп әйтү өчен үз халкыңның тарихын яхшы белергә кирәк. Әле өстәвенә күпмедер дәрәкәдә философ булуың да шарт. Зур сәясәттән читләшмәү дә бер зарурият итеп куела. Каләм әһеленә болар да китеп бетми — тормышны оештыруда да турыдан-туры катнашырга мәкбүрсең. Киләчәктә ни буласын беркадәр алдан тою, ягъни әүлиялык исә аны бермә-бер зурайта. Француз язучысы Оноре де Бальзак әдипне хәтта дәүләт эшлеклесенә тиңләгән. Ничек кенә булмасын, кадерле милләтеңнең рухи тормышын төзешү өчен бар яктан да әзерлек таләп ителә. Әгәр шундый бәрәкәтле зәминнең көчен һәрдаим тоеп тормыйсың икән, син үз халкыңның кирдә яшәү сәнгатенә нидер өсти алмассың. Монысын Илдус Гыйләкев тә бик яхшы белә булыр. "Рәшит Әхмәткан ядкяре" дигән шигырь шулай фараз кылырга нигез бирә: "Шагыйрь булу гына аз икән шул / Татар баласына бу илдә". Шигърият сәнгатьнең югары төре булып саналса да, ул күктә канатлы аттай очып кына йөрми. Аның безне сыендырган кирдә, халык тормышында эшләре күп. Икатчы өчен кеше канындагы борчулардан да зуррак тема, гомумән, милләт язмышы турындагы уйдан да олырак гамь юктыр. Үз халкына тугры хезмәт иткән әдәбият кына кешедә барча игелекле гамәлләргә дәрт-омтылыш тудыра ала. "Ничек тергезергә?" дип исемләнгән кыска шигырендә боларны Илдус Гыйләкев тә үзенчә раслый: "Кабынырга китеп кыза / Шул уйлардан каләм кулда..." Каләмен милләткә хезмәт иттерүгә багышлаган Илдус Гыйләкев тә үз борчуларының бетмәс-төкәнмәс чыганагын халык гаме катламнарында күрә. "Ничек кенә тергезергә / Горурлыкны, милли аңны?!" — дип өзгәләнә ул "Ничек тергезергә?" шигырендә. Һәм "Төп шарт" дип исемләнгән дүртьюллыкта әлеге сорауга үзенчә кавап та бирә: "Ана сөте белән керсә генә була уятып". Ә тынгылык бирмәгән нәрсәләр күп. Әнә, "Үги кош" әсәрендә мәкрух канлы шагыйрь үзебезнең татар телен кунакларга урын таба алмыйча каңгырып йөргән күңел кошына тиңли. "Безнең хәлгә килгәндә" дип исемләнгән шигырьдә исә күпне кичергән кавемнең югалып калмавына ирония белдерелә: "Һәрбер татар, манып күз яшенә, / Шигырь белән роман язарлык..." Сүз сәнгате осталарына хас булганча, шагыйрь кайчак үзенчә гаепли дә: Кайда синең, татар, Гаярьлегең?.. Кайда синең, татар, Зирәклегең?.. Кайда синең, татар, Горурлыгың? Тел югалтып нәрсә табасың? Ничәү калдык соң без?! Утка куйган Шәм шикелле сызып барасың... ("Кавапсыз сораулар") Шигъри өземтәләрдән сизелгәнчә, Илдус Гыйләкев халык тормышындагы аерым күренешләргә мөнәсәбәтен ихластан хуплау яки кире кагулар аша белдерә. Аның каләме битараф түгел. Бүгенге чынбарлык күп кенә әсәрләрдә "әйе" һәм "юк" каршылыгында яктыртыла. Инде әйтеп үтелгәнчә, шагыйрь элгәрләребез әманәтенә хилафлык кылган хәлләргә карата гаепләү карарына охшаш кырыс нәтикәләр дә чыгара. Әйтик, бездә еш күзәтелгән катнаш никах мәсьәләсен үзәккә алган "Булмый кичереп" исемле шигырьдә менә шундый юллар бар: "Милләт эчтән чери башлый икән, / Кызларында бетсә горурлык... / Чит милләткә хезмәт итүчене / Аңлап була, булмый кичереп". Хөкем итүченең үзенә дә бик авырга туры килә: "Шагыйрь булып туу киңел лә ул, / Тиз төзәлә тәндә ярабыз. / Халык маңкортлаша — шуны күреп, / Шагыйрь булып яшәп карагыз..." ("Иң авыры") Милләт канлы шагыйрьне барысы да борчый: безгә чит-ят "Изге Валентин көне"н, аумакайларча толерантлык күрсәтеп, "Изге Вәли көне"нә әйләндерүләр дә, ир-атларны да бизәмәгән алама гадәтләрнең, ниндидер мутация буларак, отыры хатын-кызларга күчә баруы да, өммәт варисы вазифасын аласы сабыйларны, шәригать кануннарын бозып, теләсә кайда ташлап калдырулар да... Кешенең һәрдаим хаталар ясап торуы да аның уйларын бик еракка алып китә. "Күктәгеләр гафу итмәсләр шул, — дип хафалана Илдус Гыйләкев "Ходай бизмәне" дигән шигырендә, — Күп кылынды Кирдә хаталар". Шагыйрь инсаниятне эзәрлекләгән шаукымның чыганагын да ачыкларга омтыла: "Чынбарлыкны ике төрле аңлау / Бетмәгән шул кирдә әлегә" ("Киресенчә дә мөмкин ич"). Безнең халык төрлесен кичерде. Дөрес сүз әйтүче кешенең авызына сугып, аңа кәза бирү чорлары да булды. Үз күләгәсеннән куркып яшәргә мәкбүр ителгән илдәшләрен искә төшереп, Илдус Гыйләкев кайвакыт эчендә утырган "тәнкыйтьче"не кисәтеп тә куя: "Теге еллар кире кайтса, / Себергә китүче мин" ("Милләт көтүчесе"). Шагыйрь үзе кебек ватандашлары алдында чамадан тыш таләпчәнлек галәмәте күрсәтмиме? Ул монысын да исәптән чыгармый, гакиз башын тотып, горур кыяфәттә икеләнеп тә ала: "Каршылыклы уйлар белән / Күңелем ташый тулып, — / Әллә дөнья кыекмыек, / Әллә мин артык туры..." ("Аңлый алмыйм"). Исбатларга да кирәкми, чын икатта каләм әһеленең яшәү рәвеше чагылырга, әсәрләрендә ихласлык тулы каны шәрран ачылырга тиеш. Ә шагыйрь күңелендә тойгы-кичерешләр алмашынып тора. Мизгел эчендә әле берсе, әле икенчесе өстенлек ала. Бик күпне даулап йөргән затның кайчак гайрәте дә чигеп куя. Төрле хисләр йогынтысында калу Илдус Гыйләкевкә дә хас. "Үзең хука булмагач" исемле дүртьюллыкны гына укып карыйк. Анда татлы-ачы милләт гаме янәдән өскә калкып чыга: "Офтанган юк: "Гомер уза", — диеп, / Тормыш кудык — киткән булганы. / Шунсы гына кала үкенечкә: / Чын татарча яшәп булмады..." Беркадәр нәзакәтсез рәвештә әйткәндә, тормышның кендеге шигырьгә бәйләнмәгән, мәшһүрләребез искәртеп үткәнчә, дөньяны башкарак чыгыр әйләндерә. Әмма иктимагый тереклекнең бихисап шартлары шигърияткә дә аерым вазифа йөкли. Язганына "Онытмасагыз иде" дигән исем куеп, бу хакта Илдус Гыйләкев тә искәртә: "Шагыйрь хакы да бар бу дөньяда! / Тел яшерү илтмәс яхшыга..." Шигъри сүзнең могкизалы көченә ышанмау эстетик тәгълимат раслауларына туры килми. Халыкның киләчәген фаразлауда исә өмет киселүләр бөтенләй килешми. Ышаныч белән яшәү һәркем өчен фараздыр. Тарих буйлап кире чигенсәгез, Шанлы уй-хисләргә батарсыз. Туфан суы калкыр... Кеше кабат үрчер! Яши алмас мәгәр татарсыз... ("Татарсыз буламы соң?!") Шигъри сүзнең иктимагый әһәмияте хакында тәфсилләбрәк сөйләгән чакта Илдус Гыйләкев китапларыннан уңышлы мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Гомумән, каләмнең кәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләр белән бәйлелеге аның икатында гаять кете төстә чагыла. "Триллион төрле уй башымда..." "Кем баерактыр әле" дип исемләнгән әсәрләрендә шагыйрь әнә шулай көрсенеп тә ала. Инде искәртеп үтелгәнчә, Илдус Гыйләкевнең төрледән-төрле шигырьләрендә нинди генә темалар күтәрелми! Дөрес, тормыш белән кирәгеннән артык охшашлык һәрбер сәнгать әсәренең яшәүчәнлеген чикли. Чорлар аша яңгыраган ачы тәкрибә авазын Илдус Гыйләкев яхшы ишетәдер дип уйлыйм. Шуңа күрә шагыйрь көнүзәк мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, әмма үзенең хаклы икәнлеген исбат итәргә ымсынмый. Кинаяле ишарә алымын кулланган очракта дорфалык түбәнлегенә төшүдән сакланырга тырыша. Яшәп киткән әдипләр кисәткәнчә, әгәр әйтер сүзең юк икән, ап-ак кәгазь битен пычратмыйча тор; әгәр күңелеңдәгесен белдерү теләге туса, аны ялганламыйча, ихластан язарга ашык. "Бер генә шарт" дигән аллегорик шигырендә мондый кагыйдәне Илдус Гыйләкев тә хуплый: "Дөнья иркен, йөзгә кадәр / Яшәсәң яшә, — / Ярты-йорты акыл сатма, / Белмәсәң... дәшмә!" Шунысын да онытмыйк: хөрлек сөйгән сүз сәнгатендә артыгын әйтмәү дә мөһим. Бу уңайдан Илдус Гыйләкевнең "Шулай булачак" шигыре үзенә генә түгел, башка яшь каләмдәшләре өчен дә файдалы киңәш сыйфатында яңгырый күк: "Синең өстенлегең — гадилектә!.. / Юк кына бер фикер аңлашырга / Катлы-катлы көмлә төзәбез..." Менә шундый теләкләр кагыйдәгә әйләнеп китә. Андый таләпләр ерактан килә, алар һәркем өчен анык: каләм әһеле тынгысыз күңелендә бөялеп торган әһәмиятле уйларын кыска, тыгыз һәм тирән итеп яза белергә тиеш. Янәдән өстәп әйткәндә, тыгызлыктан башка сәнгатьлелек булмый; әсәрнең озынлыгы тирәнлекне аңлатмый. Ә Илдус Гыйләкевнең күпчелек шигырьләре әлеге шартларга һәрьяклап туры килә. Аның язганнары кысыр чәчәкне хәтерләтми, алар канда эш-хәрәкәткә ихтыяр тудыра. Шагыйрь үзенең күзаллавын башкаларга көчләп такмый, аңлашырга сәләтле әңгәмәдәшенә озаклап үгет-нәсыйхәт укымый. Күпләр билгеләп үткәнчә, сәнгать төрләре арасында әдәбият — иң саллысы. Әгәр дөньяда ниндидер могкизалы мизан-бизмәннәр булса, шигърият иңендәге йөкнең зурлыгы ачыкланыр иде. Хәер, бу гамәлне башкарып чыгу чынлыкта мөмкин түгел, чөнки моның өчен ярашлы авырлык үлчәүләре юк. Шагыйрьне тикмәгә генә фикер иясенә тиңләмиләр. Чын шигырь сүрүеннән уй-гамьнәр ташып тора. Аңны тулысынча биләп алган фикерләрнең ихтыярсыздан тезмәле рәвешкә керүен Илдус Гыйләкев "Мактаулы гамәл" әсәрендә дә искә төшереп үтә: "Кемдер әйтер, шигырьләрем аша / Ниләр уйлаганымны белеп..." Шагыйрь кайчак гакизлек халәтендә калуын да, бик сәер гамәлләр кылуын да яшерми. "Авыр сорау белән бәреп, / Үз башымны үзем ватам". "Үземнән башлыйм" дип исемләнгән шигырендә автор әнә шундый гипербола куллана. Ә сораулар мыжгып тора. Шәригать кануннары кушканча, Илдус Гыйләкев үз укучысыннан акыллырак булып күренергә теләми, күңелен борчып йөдәткән сөальләрне әңгәмәдәшенә дә күпләп бирә. Аерым әсәрләрдә куелган сораулар яшәешнең төрле өлкәләрен колачлый. "Назга сусау" кыентыгында гына да (Татар.кит.нәшр., 2014) алар берничә дистәдән артып китә. Әйдәгез, кайберләрен укып үтик: "Кемнәр соң без — олуг Кеше заты — / Каян килдек, кая барабыз?"; "Кеше әллә Галәм хозурында / Кемдер уйный торган курчакмы?"; "Күпме хәсрәт йота ала кеше?"; "Нигә кемдер тартып ала / Өлешеңә тигән хакны?"; "Гөнаһ баскан бу дөньяны / Мөмкинме соң үзгәртү?"; "Гөнаһ кыеп яткач, беркөн кинәт / Шартламасмы соң бу Кешелек?"; "Акыл кыйдым, бик күп гыйлем өстәп, / Ә үзем соң нәрсә калдырам?.." Күзәтүләр күрсәткәнчә, укучыларга уйланып алыр өчен мөмкинлек бирүче шагыйрь сорау көмләләрне иктимагый яңгырашлы әсәрләрдә ешрак куллана. Ул үз фикердәшләренә ихласлык белән ышана, алар хозурында аптыраулы хәлләрдә дә кала. "Чуалдым мин, чияләндем, — дип көрсенә ул "Үзем эзлим" дигән шигырендә, — Уйларымда күпме төен!" Әлбәттә, Илдус Гыйләкев икатында әледән-әле очрап торган сораулар үзәген милләт язмышына бәйле төрле-төрле мөһим мәсьәләләр тәшкил итә: "Таркау булган татар нилектән?"; "Анам теле — каным теле! /Үз канымны кимсетергә / Ирек биреп торыйммы?!"; "Милләтең бар, дәүләтең юк... Нигә?"; "Кемнәр соң без?.. / Вассаллармы, коллармы?"; "Нигә шулай борчылам соң, / Ни эзләп канны кыям?.." Шагыйрь әнә шулай өзгәләнә, кайвакыт төшенкелеккә дә бирелә: "Шулай кирәктерме, түгелдерме?.. / Дөрес яшимдерме, түгелдерме? — / Һәр көн уйлап алам" ("Мәңгелек хәрәкәт"). Сүз сәнгатенең хикмәте шунда: аннан бихисап сорауга кавап табарга мөмкин. Әдәби әсәрләрнең мәслихәтчелекне хәтерләткән мондый үзенчәлеге Илдус Гыйләкев икатында да калку чагыла. Гакәбрәк тә тоела, күпләр шагыйрьнең уй-фикер офыкларын авыл кысаларында гына күрә. Ә ул язу барышында куелган сорауларга кавапны кирдә генә түгел, чиксез кодрәтен өзлексез сиздертеп торган очсызкырыйсыз күк катларыннан да эзли. "Күзләреңнән күренә шул" шигырендәге сүзләр аның үзенә дә туры килә: "...Күңелең киң — / Кир түгел, галәм сыйган!" Шагыйрь фәрештәләр төшеп-менеп йөри торган рәхмәт юлының кир-суыбызга тоташуын "Хәтәр адым" дип исемләнгән әсәрендә дә кисәтүле төстә белдерә. "Табигатьтән аерылган затлар, — ди ул, — Ерагая төсле Алладан". Аннары башка бер шигырендә күзаллавына яңа шәрехләр өсти: "Гадәтилек барса кирдән атлап, / Шагыйрь үзе оча күкләрдә" ("Онытмасагыз иде"). Әгәр ул үзенең икатында газиз халкын борчыган йөзләрчә сорауга кавап табарга омтыла икән, димәк, боларның барысы да илаһи антка шаһитлек кылган галәбәле каләмнең мөмкинлекләренә тирәнтен ышанудан килә. Үз канында милләт гамен йөрткән Илдус Гыйләкев шагыйрьлекне билгели торган кагыйдәне дә күрсәтеп үтә: "Матур шигырь языйм дисәң, / Бармакларың сөйсен каләм. / Кешеләрне ярата бел, / Йөрәгеңә сыйсын галәм!" ("Өч шарты бар"). Кулга игелекле ният кылып алынган каләм адәм заты алдына зур бурычлар куя. Гаять мөһим максатларга төбәлгән икадият вәгъдәңнең иман биеклегендә торуын, сөекле халкың тапшырган йөкләмәләрнең намус белән үтәлүен таләп итә. Бу дөньяда гомере буена әманәт саклаганнарны, антка тугры булганнарны Аллаһ әкере көтә. Тәкъдирең тактасында шагыйрьлек миссиясе аерымланып күрсәтелгән икән, син изге бурычыңны шигырьләтә дә түләргә тиешсең. Шуңадыр да Илдус Гыйләкев "Шигырьле гомер" әсәрендә шигырьне иманга тиңли, язылган һәрбер юлның үзе өчен бик әһәмиятле булуын да искәртә: "Кешегә сыймас серләрем / Шигырьгә сыйды..." Икатчы үз каваплылыгын турыдан-туры да белдерә. "Без... дөнья каршысында, / Ходай каршысында әкәтле", — ди автор "Икебезнең әкәт" шигыре ахырында. Ул мөбарәк йөкләмәсен һәрвакыт истә тота. Әлеге дә баягы бурыч мәгънәсен аңлатканда, беркадәр сәеррәк тоелган синонимнар да куллана. Әнә, үзенә күрә иман яңартуга багышлап язылган "Түләү" исемле әсәрендә Илдус Гыйләкев "шигырь белән ясак түләп" яшәве хакында әйтә. Шагыйрь мондый ясакны соңгы сулышынача түләргә әзер — газиз халкы гына лаеклы рәвештә яши алсын! Ул ошбу гамәлне мөкатдәс вазифасы итеп саный, милли мәнфәгатьләр хакын даулауда яшәү мәгънәсен күрә. Аның күңеле көр, икат дәрте көчле. "Мөмкинлек бирсәләр..." дигән шигыре исә янә ихластан вәгъдә кылудай яңгырый: "Мин туйганчы әле кырламадым, / Тавышым бит яңа ачыла..." Зиннур МАНСУРОВ БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ ШАГЫЙРЬ ГАЗИНУР МОРАТНЫҢ ИКАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР Газинур Морат — татар халкында китап культын кабат канландырган 60 нчы еллар шигъриятенең көчле тәэсирендә үскән буын вәкилләреннән берсе. Әлбәттә, 70 нче елларда билгеле бер тәкрибә туплап, инде чираттагы дистәне башлаган шигърият мәйданына ныклап аяк басканнарның, шул исәптән Газинур Моратның икатында да алдагы чорлар әдәбиятының чалымнарын табарга була иде, чөнки, нинди генә идеологик кысаларга тартылмасын, нинди генә фәлсәфи-эстетик карашларга нигезләнмәсен, теләсә кайсы әдәбият үзеннән элгәреләр тудырган традицияләрдән тулаем баш тартмый. Кайсыдыр яктан капма-каршы сызыклардарак торган кебек "кепшеклек" һәм "торгынлык" шагыйрьләрен аеруча мәгърифәтчелек әдәбиятының һәм романтик, һәм реалистик канатларыннан ук килгән сәнгать тенденциясе — халык аңын сүз ярдәмендә уяту, зыялы катламның тормышка актив мөнәсәбәтен булдыру, милләтне агарту идеясе берләштерде. Бу, беренче чиратта, тарихи үткәнгә, заманның сәяси барышына яңача, үзенчәлекле караш булдыруда, милләттәге рухи кризиска каршы чыгуда, аны һәр милләт, аерым кеше бәхете өчен яшәргә чакыруда чагылды. Әлеге тенденция Газинур Морат икатын да читләп узмады. Совет халкы үз яшәү дәверенең торгынлык дип аталган этабына килеп кергәндә, аның күпмилләтле әдәбиятында, илкүләм матбугатта, кайбер юнәлештә артка китешләр сизелүгә карамастан, татар шигърияте фикри офыкларын киңәйтүен дәвам итте, соңгы елларда ирешкәннәрен классик әдәбият уңышлары белән янәшә куеп карады, һәр икесенең иң матур сыйфатларын бергә үрү омтылышын ясады, бар төр жанр формаларының, икат алымнарының яшәргә хаклылыгын аңлау юлына басты. Татарстан Язучылар берлегендә 70 нче еллар ахырыннан талантлы яшьләрне барлау, әдәби хезмәткә хәзерләү эшенә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, көндәлек матбугатта барган әдәби бәхәсләр, яшьләрнең икат командировкаларында бергәләп катнашуы, шул чорда татарда талантлы әдәби потенциалның зурлыгы, аның милләтне, милли рухны саклау юлындагы хезмәтләре, шигъриятнең гомуми үсеш дәрәкәсе, халыкта аңа ихтыяк зурлык һәм башка күзгә күренеп тормаган сәбәпләр үз эшен эшләде: нәкъ менә татар шигърияте яңарыш кичергәндә дөньяга килгән сабыйлар 80 нче еллар башында инде өлгергән каләм әһелләре сыйфатында әдәбият мәйданына аяк басты. Кайсы гына әдәби төрдә икат итүенә карамастан, теләсә кайсы татар язучысы бер үк вакытта журналист та булып китә, әмма һәрберсе тәэсирле сүз көченә ия публицист буларак танылмый. Газинур Морат исә — ике төр икатны янәшә алып барган һәм берсенең сыйфатларын икенчесендә уңышлы куллана алган каләм иясе. Аның тәүге әдәби һәм публицистик тәкрибәләре туган районының "Хезмәт даны" газетасында 70 нче еллар башында күренә, ә инде университетта уку чорында шигырьләре республика матбугатында да басылгалагач, Газинур Морат каләмдәшләре тарафыннан өметле шагыйрь буларак телгә алына башлый. "Кир хәтере", "Мин дөньяны тыңлыйм" исемле тәүге кыентыклары белән танышкач, шул чорның иң таләпчән тәнкыйтьчеләреннән берсе буларак танылган Фәез Зөлкарнәй Газинур Моратның икатында шигъри юлларга салынган фикер тирәнлеге хакында язып чыга. Ул шагыйрьнең әдәби текстларны катмарлы метафораларга төрүен, көтелмәгән график чаралар ярдәмендә строфалардагы мәгънә басымын билгеләвен, фикри катламнарны ачуда аваз яңгырашын уңышлы файдалануын күрә. Киң кәмәгатьчелеккә шагыйрь буларак таныткан "Кир хәтере", "Мин дөньяны тыңлыйм" китаплары нигезендә Газинур Морат 1988 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Шагыйрьнең беренче кыентыкларында 60 нчы еллар шигъриятенә хас сыйфатлар — күзгә бәрелеп торыр хәлдә. Үз чоры публицистикасында активлашып киткән гыйльми, әйтик, физик терминнардан, урыстан алынмалардан мул файдалану, нечкә яңгырашлы юлларны публицистик аһәңлеләре белән бергә үрү, глобалистларча фикер йөртү, ил һәм халык өчен каваплылык белән генә канәгатьләнмичә, дөнья проблемаларын чишәргә алыну... "Кир хәтере" мәкмугасына исем биргән әсәр дә Газинур Моратка хас икат алымнарын ачык чагылдыра. Бу хәвефле планетамның Газиз миңа һәр ягы. Ультракыска дулкыннарда Тыңлап ятам дөньяны. 1985 елда дөнья күргән китапта урын алган шактый шигырьләрнең язылу вакыты, әлбәттә, күпкә алдарак, һәм аларга салынган һәр мәгънә бүгенге көн яшьләренә тулысынча аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Беренче карашка, дөнья халыкларының иминлеген кайгыртып, Ак йорт сәясәтенә каршы язылган кебек тоелган бу төр шигырьләрне 70 нче һәм 80 нче еллар буынының икатчы татар яшьләре генә түгел, күпчелек студентлары, милли зыялылары да башкачарак күз белән, үз тарихлары ракурсы аша укый иде. Алар әлеге шигырь юлларыннан шагыйрьнең тыелган радиодулкыннарны, каналларны тыңлавын, аерым бер халыкның милли бәйсезлеген югалтуы турында язганда, үз милли факигасен уйлавын ачык аңлаган дип исәпләргә кирәк. Газинур Морат 80 нче еллар икатында укучыга шәхси фикер сөрешен күрсәтергә теләгән каләм иясе сыйфатында ачыла, авторның үз язганнарыннан шулай ук тәм табуын тоймый мөмкин түгел. Шагыйрь бу чорда интеллектуаль үсеш дәрәкәсен башкаларга да ачарга теләгәндәй, һәр иктимагый яңаны, тарихи-фәнни ачышларны читләп узмаска тырышып, кыйтгаларга, Кир-анабызга хас проблемалардан котылу юлларын эзләп яза шикелле, вакыт-вакыт алар шактый абстракт, әмма кискен һәм шунлыктан ышанычлы яңгырый: Ирләр кебек: еламаска Өйрәтә бу заман. Юл бер генә: гуманистик Кырыслыкка табан. ("Көл син, кырым!..") Газинур Морат бөтен икаты белән, хакимнәрне, Кир йөзендә сугыш һәм солых өчен каваплы кешеләрне акылга һәм көчле ихтыярлы гамәлләргә чакыра. Нәкъ менә әхлакый экспериментлар, парадокслар, икепланлылык алымнары, дөнья белән идарә итәрлек фикерне героеннан әләм итеп күтәртү аның бу чор поэзиясен татар интеллектуаль шигърияте агымына куша. Яшь шагыйрь үз чорының вәхши күренешләрен оста табылган һәм бөтенләй көтелмәгән, имәндергеч әдәби детальләр аша сурәтләүгә ирешә: ...Кулына шоколад тотып, Бөдрә чәчле сабый Эшафотка менеп китте, Баскыч саный-саный. ("Кинокадр") Үксез язмыш поездында Кунакка бара сабый. Әнисенә. ("Поездда") Газинур Морат әдәбиятка ныклап аяк баскан елларын "Үзгәрешләр көтү" чоры дип билгели. "Үзгәрешләр көтәм" әсәрендә аерым кеше, ил, дөнья яшәешендәге гадәтилеккә әйләнгән хәлләргә чик куелу турындагы фикер лейтмотив булып бара. Шагыйрьнең бу үзгәрешләрне ничек күзаллавын фаразлау исә укучының үзенә калдырыла. Газинур Морат шигърияте укучыны уйларга мәкбүр итүе белән кызыклы да. Язмышыннан берәү йөзен чыткан, Кай гаиләдә низаг-ызгыш чыккан, Илләр чыраена илләр суккан... Мәңге шулай барыр, димсең, эшләр? Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр. Шагыйрьнең кайбер әсәрләреннән милли үзаңы югары шәхес татар язмышына бәйле фикер тапса, заман идеологиясенә буйсынганы үзе көткәнне аңлый ала. Татар совет шигърияте, милли фикерне әнә шулай ныклап яшерә белү аркасында, цензура кайчысыннан чагыштырмача киңелрәк котыла алды, тирән метафоралылыкка иреште, урыны-урыны белән туарылыбрак китеп, ил алып барган сәясәтне аңламаучыларның да күзен ачкалады, андыйларны асмәгънәле шигырьләрне аңлау өчен әзерләде дә. Шагыйрьләребез, шул исәптән Газинур Морат та, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен башка хакимиятләр алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманнан алынган тарихи фактлардан файдаланып аңлатты. 60 нчы еллар поэзиясендә, аеруча Рәдиф Гаташ кебекләр икатында романтик рух никадәр көчле булса, Газинур Моратның тәүге әсәрләрендә дә шулай иде. Аның лирик герое мизгел эчендә яну, шуның белән мәңгелеккә калу турында уйлана, үз алдына сораулар куя-чишә яши. Ул ил һәм милләт язмышы турында Равил Фәйзуллин геройлары кебек пафослы фикер йөртә, даими рәвештә үзен һәм башкаларны көрәшкә әйдәп тора. Аңа байлык-мөлкәт тә, дан да кирәк түгел, ул бу төр кыйммәтләрне рухи кыйммәтләргә каршы куя, һәр нәрсәне үз аңлавындагы гадел үлчәү тәлинкәләренә сала, киләчәккә карап, Кир шары, аның кырлары-басулары буйлап атлый. Газинур Морат, М.Әгъләмов кебек, аерым бер фикерне, гыйбарәне ассызыклый, укучыга аерып алып киткерә, ә инде шул чакта уңышлы яңгырашка ирешсә, кат-кат кабатлый. Ул тормыш вакыйгаларын бары тик фәлсәфи яктыртырга омтылышы белән, 70 нче елларда киң танылу алган Кадыйр Сибгатуллинны да хәтерләтеп куя. Тәүге чор икатында Газинур Морат һәртөрле шигъри калып белән иркен эш итсә дә, башлыча ирекле формаларга өстенлек бирә. Публицистик яңгырашка, фикерне турыдан-туры әйтеп бирүдән битәр, көмлә төзелеше, риторика, омтылышлы, ашкынып язу аша ирешә. Шушы сыйфатлар, яшерелгән һәм яшерелмәгән фикер белән үрелеп, аның әсәрләрен тәэсирле итә. Газинур Моратның 80 нче еллардагы шигырьләрендә Вөкдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр янәшәсенә Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек, тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаган, гамәлләре белән явызлыкка, үзгәрмәс фикергә каршы чыккан шәхесләрнең исемнәре атала, шунлыктан алар әлеге рухи кыйммәтләрнең кирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителә. Аның лирик герое һәрвакыт матур һәм дөрес яшәү турында уйлана. Гадәттә, шагыйрьләр, әдәбият мәйданына аяк басканда, мәхәббәт темасына зур урын бирә, Газинур Моратта исә — киресенчә. Иктимагый-фәлсәфи пландагы әсәрләрен киңәеп язган, аерым фикерләрне кат-кат ассызыклаган, бер әйтелгәннәренә башка әсәрләрендә яңадан әйләнеп кайткан, тар проблемадан этәрелеп китеп, зурракларына килеп чыккан шагыйрь интим лирикада кыскалыкка, төрлелеккә омтыла. Әдәби тәнкыйть аның сан ягыннан чагыштырмача азрак мәхәббәт шигырьләрен әйләнебрәк үтсә дә, аларның оригинальлеген, мәхәббәт темасында традициональрәк кала килгән татар шигъриятендә беркадәр аерылып торуын искәрми мөмкин түгел. Әлеге әсәрләр форма, мотив, образ кәһәтеннән бер-берсен кабатламый диярлек. Дөрес, Газинур Моратның мәхәббәт лирикасында да тулаем икатына хас уртаклыклар бар, нәкъ менә ул кулланган алымнар сөю хакындагы әсәрләрен оригиналь итә дә. Шагыйрь бу төр шигырьләрендә сәнгатькә баглы терминнарны, сәнгать тарихыннан билгеле булган исемнәрне файдаланырга ярата: Мин хәтерлим әле ул чакларны: Тирәкле инеш буйларын, Бакалар прелюдиясен, Сандугачлар рапсодиясен, Чикерткәләр кантатасын, Яфраклар сонатасын, Бәгъремнең ноктюрнын, Мәхәббәтнең матәм маршын ...Һәм шәрә күләгәңне. (Соль мажор) Бер караганда, әлеге шигырьдә дастаннардан килгән санау, тасвир объектларын бер-бер артлы тезү күзәтелә кебек. Асылда исә бу санауларның традицион теземнәр белән уртаклыгы бөтенләй юк. Бер-бер артлы килгән музыкаль форма атамалары лирик герой күңелендә туган төрле көчәнештәге хисләрнең чиратлашуын, ахырга таба күңеленең бик нык нечкәрүен күрсәтү өчен хезмәт итә. Менә шушы романтик нечкәлекне, герой үзе дә көтмәгәндә, тормыш чынбарлыгы, тән теләге өзә шикелле. Якты ноталарны аңлаткан атама, күңел яктылыгына хезмәт иткән табигать предметлары, күренеше һәм сызма кебек кенә бирелгән кыз портреты, мәхәббәтнең һәлакәтен белдергән матәм маршы төшенчәсе әдәби контрастлыкның нигезен тәшкил итә. Кичерешләр катмарлыгын аңлаткан һәм, авыр тойгыларга батырып, караңгы төсләрдә тәмамланган шигырьгә куелган атама бераз аптыраштарак та калдыра, чөнки ул лирик геройның тәүге хисләрен генә белдерә ала. Газинур Моратның мәхәббәт лирикасы Равил Фәйзуллинның 60 нчы елларда шул темага язылган шигырьләренә якын тора. Аларда атамалар, сүзләрне юлларга салу, соңгы мисраг, тыныш билгеләре мәгънә киткерүдә мөһим роль уйный. Шагыйрьнең аерым әсәрләрендәге тасвир объектын һәм эчтәлеген дөрес күзаллау өчен, атамага салынган эчтәлек ачыклыгы мөһим. Әйтик, түбәндәге шигырьнең исеме булмаса, йә әлеге атама әсәрне укыганчы ук төгәл аңлашылмаса, лирик герой белән мөнәсәбәткә керүче субъект — тол хатын дип түгел, ә төн сыйфатында аңлашылыр иде: Тол хатын Аһ, бу төннең озынлыгы!.. Кочагына ала да ул мине, Таләп итә башлый күз яшемне. Мин карышам. Тик ни кылыйм? Соң ни кылыйм инде?.. Шагыйрь интим лирикада, бигрәк тә шәхесара мөнәсәбәтләр турында язганда, аерым фикерне кыска, өзеп әйтә, штрихлы картиналар белән эш итәрга ярата. Аның күңел шигъриятендә соклану, ярату тойгылары янәшәсендә оят, үкенеч, бер кире кагылган хисләргә үткәннеке булып калырга тиешле тойгылар итеп кенә карау хас. Яшьлек, хатын-кыз матурлыгы, табигать турындагы фикерләрен-хисләрен шагыйрь еш кына чорлар аша килгәннәре белән бәйли: Күл уртасында Зөһрә кыз, Ярым ай гүя көймә. Салмак кына ишә сылу, Ямансу бер көй көйләп. Ишетәм аның сагышын, Ишетәм чорлар аша... (Төнге этюд) Газинур Морат икатына хас алда саналган сыйфатлар "Оча кырлар" кыентыгында да күзәтелә, әмма күпчелек әсәрләрендә метафоралылык инде кими төшә, үзгәртеп кору еллары тудырган шартларда ул сәяси эчтәлектәге шигырьләрне укучыга аңлаешлырак итеп кора башлый, аерым бер кеше, милләт хокукы турындагы әсәрләрендә үзәккә империядә изелгән милләтләр, кешеләр хокукларын куя ("Кош хокукы"). Шагыйрь икатында әле кайчан гына көндәлек матбугатның игътибар үзәгендә торган Әфганстан, Карабах сугышлары канлана, тарихта канлы эзләр калдырган шәхесләргә бәя бирү омтылышы арта. Татар иктимагый хәрәкәте көчәю шартларында көрәшчеләр арасыннан милли лидерлар аерылып чыга. Алар, нигездә, әдәби мәйданда да үз урынын тапкан көчле рухлы, кыю шәхесләр була. Яңарышлар заманы, үз чиратында, милли лидер проблемасын әдәбиятка алып керә. Киргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында тагын зур урын били башлый. Бу хәлләр Газинур Морат шигъриятендә дә үзен сиздерә. Тарих битләрендә үз исемнәрен төрлечә язып калдырган шәхесләр, аларның үз милләтләре, башка халыклар язмышындагы роле турында уйлана ул. Газинур Моратның "Оча кырлар" кыентыгына кергән әсәрләрен "фидаилар кирәк" дигән фикер бер ноктага кыя. Аның шул исемдәге күләмле шигыре милләт өчен яшәү идеясенең алга таба икатында үзәк урында торачагы хакында хәбәр шикелле яңгырый, китапның да умыртка баганасын тәшкил итә. Ил сәяси үзгәртеп кору этабына кергәч, шагыйрь милли азатлык, яңарыш идеясен яклаган үткен каләмле публицист буларак та таныла. 90 нчы еллар уртасыннан Газинур Морат икатында миллилек тагын да арта, сәясииктимагый лирика фикер ноктасыннан үткенләнә, заман фактлары белән баетыла, идея эчтәлеген күптөрле аңлау мөмкинлеге бетерелә, тормыш вакыйгаларын анализлау аркылы килгән уйларга юл бирелә. Заманга бәйле рәвештә, абстрактлылык урынсыз булып калган публицистик рухтагы әсәрләрендә дә кирәгеннән тыш пафослылык, югары ноталарда язу күзәтелми диярлек. Шагыйрьнең "Түбә" кыентыгы әнә шул хакта сөйли. Әлеге китап турында көндәлек матбугатта күп язылды, һәм шул китабы өчен Газинур Морат Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. Шагыйрь лиро-эпик әсәрләр икат итүче буларак та билгеле. Алар арасыннан аеруча "Ачлык" поэмасы аңа зур әдәби уңыш алып килде, әлеге әсәр 90 нчы елларның бу темага язылган башка поэмалары арасында үзенең лаеклы урынын тапты. Тезмә белән чәчмәне чиратлаштырып икат ителгән поэмада татар дастанпоэма традицияләре яңа алымнар белән баетылды, "Идегәй" кебек классик фольклордан стиль чаралары заман фикерләрен уздыру өчен файдаланылды. "Ачлык" әсәре татар әдәбиятының традицион иктимагый-сәяси поэма жанрын форма кәһәтеннән баетты, аңа яңа, заманча эчтәлек алып килде. Шагыйрь "Ачлык" поэмасына Альбер Камюның "... Ирек хакына шәһит китү генә мәгънәгә ия була. Тик шул чагында гына кеше үзенең бөтенләй үк үлмәячәгенә ышана" дигән сүзләрен эпиграф итеп ала. Аның төп мәгънәсе, "Ирек хакы" рәвешенә кергән сыйфатта, алга таба әсәрнең поэтик тукымасын тәшкил итә. "Ачлык"ның беренче кисәге, яңгыраш ноктасыннан караганда, индивидуаль-автор икегенә нигезләнми, аның үлчәме Газинур Морат икаты өчен хас түгел, шунлыктан игътибарны аеруча кәлеп итә дә. Тәүге строфалар ук укучыны ерак тарихка алып китә, чөнки әле беренче юллардан Идел-йортның кайсы чорлардагы бәйсезлеге турында сүз барганлыгы ачык аңлашылып бетми, ул бары тик соңгы юлларда гына тәгаенләнә. Укучыда ике вакыт аралыгын күзаллатуга ирешү — шагыйрьнең зур уңышы. Ул шуның аша тарихтан гыйбрәт алырга, үткәндәге хаталарны яңадан кабатламаска өнди. Поэмада төрле калыплардагы тезмәләр аша киткерелгән фикер кискен яңгырашлы, заман һәм тарихи мәгълүматларга таянган нәтикәләрдән оешкан публицистика белән чиратлаша. Болай эшләүнең бер вазифасы — 90 нчы еллар башы татар дөньясының иктимагый-сәяси барышыннан хәбәрсез замандашка һәм инде бигрәк тә киләчәк укучысына шул хәл-вакыйгалар турында ачыклык кертүдә. "Ачлык" поэмасы, шагыйрьнең лирикасы кебек үк, фикер тыгызлыгы белән аерылып тора, чәчмә текстлар әлеге тыгызлыкны тагын да көчәйтеп кибәрә. Бу әсәрнең эмоциональ яңгырашына зыян китерми, чөнки Газинур Морат, бер яктан, ритм-рифмага бик игътибарлы, икекләрне юлларга ирекле салган строфаларда да гомуми ритмик буыннар санын сакларга тырыша, икенче яктан, укучыда хисне фикер-фәлсәфә аша уятырга омтыла. Поэманың икенче кисәге шигъри текстка күп яктан ачыклык кертә. Беренчедән, ул әсәрдә 90 нчы елларда татар милли хәрәкәте турында сүз барганны аңлата, икенче яктан, бу хәрәкәт башында торучыларның, аңа теләктәшләрнең ирек өчен канын фида кылырга әзер торуы турындагы фикерне дә киткерә. "Безнең башка ниләр язды икән? Үлем турында уйлыйсы да килми" дигән көмләләрдән шагыйрьнең дә алар арасында булуы аңлашыла. Чәчмә текстларның аерым бер өлеш тәшкил итмичә, поэтик юлларга ялганып китүе аеруча Урта гасырларда популяр булган хикмәтләрне искә төшерә, әмма без алардагы тезмә өлешнең, нигездә, притча рәвешендә булуын беләбез. Икенче яктан, бу алым "Ачлык"ны тезмә һәм чәчмә чиратлашкан дастаннарга яисә кайбер традицион поэмаларга да якынайта. Ачлык мәйданында санаулы кешеләр утырса да, бөтен халыкның бу гамәлләрне яклавын шагыйрь берничә мәртәбә кабатланган "ачлык тотып ачыклады халкым" дигән юллары аша белдерә. Шул ук гыйбарә ярдәмендә Газинур Морат яңа заман шартларында бары тик коралга нигезләнмәгән сәяси гамәлләр аша гына үз хокукыңны яулап булуын да аңлатырга тели. Поэмада илнең үзгәртеп кору елларында алып барган сәясәтенә гадел бәя бирелә, шагыйрь төрле милләт-халыкларның империя кысаларында бары тик көчләп, корал ярдәмендә куркытып кына тотылуын ачык итеп әйтеп бирә. "Ачлык" поэмасының фольклор, дини китаплар белән интертекстуаль бәйләнеше көчле. Алар ярдәмендә татарның, төрки халыкларның берничә гасырлык тарихы ачыла. Әсәрдә турыдан-туры киткерелгән фикерләр, фактлар янәшәсендә метафорик пландагылары да китәрлек. "Халык баш итчегә чиратка тезелгән", "Ә халыклар ясак түли телләтә", "Анаң телен кыздыралар табада", "Балаң телен талаталар этләрдән", "Без бәхеткә ач татар" кебек, поэманың идея эчтәлегенә тирән мәгънә салган оригиналь гыйбарәләр Газинур Моратның, һичшиксез, талантлы һәм милли рухлы шагыйрь икәнлеген раслап тора. Кыскасы, "Ачлык" поэмасы 90 нчы еллар шигъриятенең зур уңышы саналырга хаклы. Әдәби авангардта барган татар шигърияте милли-иктимагый тормышының елъязмасы да, барометры да кебек. Газинур Моратның "Төнге әверелеш" һәм "Кош хокукы" китаплары хакында да шул сүзләрне әйтергә булыр иде. Алар каләменең иң көчле вакытын татар шигъриятен үстерүгә, аның фикри офыкларын киңәйтүгә багышлаган Газинур Моратның билгеле бер дәрәкәдә икат хисабы буларак та кабул ителде. Ул, 60 нчы елларда әдәбиятка килгән байтак талант ияләре кебек үк, икатын яңа конструкцияләр, ачылмаган темалар, көтелмәгән метафоралар эзләүдән башлап, торабара фикерне ачыграк, үтемлерәк киткерүгә, традицион формаларга өстенлек бирә. Әлбәттә, чын шагыйрьләргә хас булганча, аның икатының төп алымнарын үзенчәлекле кулланылган троплар тәшкил итә. Алар арасында гомер бакый таныш булган, әмма яңа кирлеккә утыртылган герой-образлар да, заманга хас трансформацияләнгән традицион символлар да, шагыйрьнең өр-яңа үз табышлары да бар. * * * Газинур Морат поэзиясенә темалар масштаблылыгы, фикер һәм кичерешләр киңлеге хас. Шагыйрьне бигрәк тә халык, аңа хезмәт иткән шәхесләр, тарих тегермәненә салынган аерым кеше язмышы борчый. Аның лирик герое үзгәрешләр көтеп кенә яшәми, шул юлда актив хәрәкәт тә итә. Газинур Морат икатында фикер сөрешенең төгәл логикасы күзәтелә. Шагыйрь уйлап, уйланып яза, аның герое күпчелек очракта ачык калыплашкан нәтикәләргә килә, әмма укучыны алга таба уйланырга, тормыш фактларын күңеле аша уздырырга, үзенчә бәяләргә мәкбүр итә. Газинур Морат әсәрләрендә, хәтта уй-фикер, метафоралар тыгызлыгы күзәтелгәндә дә, эмоциональ тулылыкка, бөтенлеккә зыян килми. Рифә РАХМАН КИҢ КАРАШЛЫ ГАЛИМ ҺӘМ КӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ ФОАТ ГАЛИМУЛЛИНГА 75 ЯШЬ Әдәбиятыбызның үзенчәлекле сыйфатларын тирәннән өйрәнгән, аның аерым чорларын, жанрларын, аларның күренекле вәкилләренең икатын кентекләп барлапөйрәнеп чыккан, сүз сәнгатебезнең һәм фикри, һәм сәнгати мирасына лаеклы өлеш керткән галимнәребез, шөкер, шактый. Аларның саны көннән-көн арта бара. Без алар белән горурланабыз. Шундый галимнәребезнең берсе — Фоат Галимулла улы Галимуллин. Китди икат мирасы булдырган галим һәм күренекле кәмәгать эшлеклесе, оста оештыручы һәм укытучылар остазы-педагог. Әдәбиятыбызга ул бай тормыш тәкрибәсе туплап килде. Кукмара якларындагы авылларда мәдәният өлкәсендә, яшьләр оешмаларында эшләү, хәрби хезмәттә булу аны чыныктырган, рухи баеткан. Ә меңәрләгән-меңәрләгән кеше күңеленә исә ул Татарстан радиосының дикторы буларак, үзенең Ходай Тәгалә биргән бәрхет тавышы белән килеп керде. Мин үзем өчен аны бераздан баритон тавышлы кырчы буларак та ачтым. Хәтерлим, пединститут ректоры, профессор Мирфатыйх Зәкиевнең юбилее иде. Шунда кичәге радио дикторы, бүген исә институтның тарих-филология факультеты деканы урынбасары Фоат Галимуллин матур кырлавы белән сокландырды. Ул вакытта инде педагогия институтын тәмамлаган, аспирантура үткән, Уфага барып яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәкә алган икән. Танышлык шуннан башланды, тора-бара ул бер-беребезне хөрмәт итүгә, хезмәттәге дуслыкка әйләнде. Алга таба инде безнең юллар гел дип әйтерлек янәшә бара. Ул — Казан дәүләт педагогия институтында (университетында), ә мин — Казан дәүләт университетында татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Мин — педагогия университетында берничә ел профессор, Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе, ә ул Казан университетында берничә ел рәттән шундый ук вазифа башкарды. Гел дә янәшә утырабыз: йә ул комиссия рәисе, йә мин аның әгъзасы буларак, яисә киресенчә, мин — рәис, ул — әгъза — чыгарылыш курс студентларының белемнәрен бәялибез, диплом эшләрен тикшерәбез. Бергәләп Чаллыга, Әлмәткә барып, укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында лекцияләр укыйбыз, дәүләт имтиханнары алабыз. Бу эшләр барышында мин Ф.Галимуллинның татар әдәбияты тарихын әйбәт белүенең шаһиты булдым. Хәзер фәннәр өлкәсендә бер тармакны алып тирәнәю алга чыкты. Күпчелек галимнәр бер өлкәдә аерата хәбәрдар, шул өлкәне яхшырак белә. Мин үзем, мәсәлән, нигездә драматургия өлкәсендә эшлим. Әйтик, әдәбиятыбыздагы поэзия байлыгын һәм нечкәлекләрен профессор Тәлгат Галиуллин кебек, яисә борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыбызны профессор Хатип Миңнегулов кебек үк кентекләп белмим. Бу кәһәттән Фоат Галимуллин үзгә. Кайсы чордагы әдәбиятыбыз турында сүз бармасын, кайсы язучы һәм нинди әсәр хакында булмасын — ул алар хакында яхшы белә. Әсәрләрдәге сюжет борылышларын, персонажларны, аларның исемнәрен әйбәт хәтерли, имтиханда кавап тотучы студентка шигъри юлларны төгәл әйтеп кибәреп булыша, ялгышса, төзәтә... Әлбәттә, болар аның укыту процессында төрле чорга караган, төрле проблемаларга багышланган курслар алып баруыннан да, искиткеч шәп хәтерле булуыннан да килә... Төрле чорларда педагогия университетындагы татар әдәбияты кафедрасында мөдир булып эшләгән Галимкан Нигъмәти, Абдулла Сайганов һәм Фәрит Хатиповлардан килә торган ныклы традицияләр бар. Аларга алмаш Фоат Галимуллин ул традицияләрне уңышлы дәвам иттерде, алай гына да түгел, баетты. Кафедра көмһүриятебез оешмалары, мәктәпләре, укытучылары белән бәйләнешләрен тагын да ныгытты. Кафедра каршында студентларның фәнни-икади эш һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре актив эшләде. Аның әгъзаларының радио һәм телевидениедән чыгышлары ешайды. КДПУ һәм КДУ студентларының фәнни конференцияләрдә алмашлап чыгыш ясаулары системалы төс алды. Болары — профессор Ф.Галимуллинның фәнни китәкче, педагог-оештыручы буларак эш-гамәлләре. Аның киң колачлы китәкче һәм оештыручы буларак сәләте Татарстан Язучылар берлегенә рәислек иткәндә тагын да ачыграк күренде. Ул бу вазифага язучыларыбыз оешмасы өчен авыр елларда сайланды. Берлекнең мөстәкыйль яшәү-яшәмәү мәсьәләсе кискенләшкәндә, ул үзенең элгәрләре тарафыннан тудырылган икади мохитне саклап кала алды. Нәтикәдә, Язучылар берлеге, аның иктимагый-сәяси абруена зыян килмәде. Фоат Галимуллинның бу өлкәдәге эшчәнлегенә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев 2002 елда лаеклы бәя бирде: "Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую да аның (Язучылар берлегенең. — А.Ә.) китәкчелегеннән зур активлык, китлеккәнлек һәм интеллект сорый. Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм". Аның эшчәнлегенә каләмдәшләре дә югары бәя бирде. "Фоат Галимуллин кайсыдыр ягы белән И.Гази традицияләрен дәвам итә, — диде күренекле язучы Мәдинә Маликова. — Искиткеч кешелекле, иътибарлы, тырыш кеше. Рәвеше, үз-үзен тотышы белән дә, рәисебез буларак, әдәбиятыбызны лаеклы рәвештә күрсәтә белә..." Язучылар берлеге рәисләренең эшчәнлеген Ибраһим Гази, Зәки Нури, бигрәк тә Гариф Ахунов (мин аның тәкъдиме белән 1974 елда язучыларның Әдәби фонды рәисе итеп сайландым, бу вазифаны 16 ел, идарә, аның президиумы әгъзасы буларак та, 20 елдан артык башкардым), Туфан Миңнуллин чорларыннан алып күзәтеп киләм. 1970 еллардан башлап Язучылар берлегенең иктимагый активлыгы бермәбер көчәйде, аның рәисләре милли әдәбиятыбыз барышын икатчы буларак кына түгел, агымдагы вазгыять эчендә кайнаучылар буларак та яхшы белүчеләр иде. Һәртөрле иктимагый, әдәби чараларда, юбилейларда чыгышлары мәдәни һәм әдәби барышны тирән белүләре, аңлаулары белән аерылып торды. Нәфис сүз сәнгатебезне, аерым язучылар һәм әсәрләрне бәяләүдә алар яңа сүз әйтә белделәр. Г.Ахунов һәм Т.Миңнуллиннарның чыгышы һәрвакыт, үзләре зур художник буларак, кызыклы, әдәбиятыбызның шул чордагы хәлен әйбәт белүләре белән мәгънәле була иде. Шулай ук язучы буларак танылган рәис Р.Мөхәммәдиев тә мондый чыгышларында вакыйгахәлләрне, каләмдәшләре икатын, замана күзлегеннән генә түгел, әдәбиятыбыз тарихы югарылыгыннан торып бәяләүгә игътибар итә башлады. Чөнки ул — әдәбият галиме дә. Галимлек, милли әдәбиятыбыз тарихын яхшы белү рәис һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин чыгышларын һәрвакыт баета, канландыра, фәнни нигезләрен үтемлерәк итә иде. Берлек рәисенә бик тә кирәкле бу сыйфатларны алардан соң килгән китәкче Илфак Ибраһимов та уңышлы үстерде һәм дәвам иттерде. Менә шулай, Фоат Галимуллинның бүгенгә кадәр ирешкән уңышларын берничә тармакка бүлеп карарга мөмкин. Шулар арасыннан, әлбәттә инде, аның әдәбият белеме фәне һәм тәнкыйте өлкәсендә ирешкәннәре аерым билгеләп үтүне сорый. Аның бу өлкәдәге уңышларын 750дән артык хезмәт һәм мәкалә, дистәләрчә монография һәм кыентык, урта мәктәп өчен язылган әдәбият дәреслекләре, методик әсбаплар һәм ярдәмлекләр билгели. Ул милли әдәбиятыбызның ХХ гасыр башы классиклары Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар турындагы, совет елларында әсәрләре белән танылган Ш.Камал, Ф.Бурнаш, К.Нәкми, М.Кәлил, Ф.Кәрим, Г.Нигъмәтигә багышланган хезмәтләрендә бу икатчыларга яңача бәя бирде. Милли әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Ф.Хөсни, Г.Бәширов, И.Гази, Г.Ахунов, Н.Фәттах, А.Гыйләкев, М.Мәһдиев, Ш.Бикчурин, М.Хәсәнов, И.Сәлахов, Х.Сарьян, Ә.Баянов, М.Хәбибуллин, М.Маликова, Р.Кәрами һ.б. икатын яңа идея-эстетик позицияләрдән торып бәяләгән хезмәтләр язды. "Фоат Галимуллин объективлыгы белән аерылып тора, — дип характерлады тәнкыйтьченең үзенчәлеген Гариф Ахунов. — Әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала һәм, үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә" (1993). Аның "Инешләр Иделгә кушыла", "Офыкларны алдан күреп", "Эзләнү вакыты", "Писательское слово на рубеже веков" дип аталган, бүгенге әдәби процессны, аерым язучылар икатын, күренекле әсәрләрне анализлаган мәкаләләрдән торган китаплары әдәби тәнкыйть өлкәсендә яңа сүз буларак кабул ителде. Аларның авторына, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге уңышлары өчен тәгаенләп, Камал Вәлиди исемендәге дәрәкәле премия бирелде. Галим буларак, Ф.Галимуллинның татар сүз сәнгате гыйлеменә керткән зур өлеше дип аның совет әдәбиятының беренче унъеллыкларындагы фикерләү барышын, сәнгати үзенчәлекләрен кентекләп тикшергән хезмәтләрен күрсәтергә кирәк. Бу гаять бай, каршылыклы әдәби процессны өйрәнүгә ул "Эстетика һәм социологизм (1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте)" (1998), "Әле без туганчы: 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш" (2001), "Табигыйлеккә хилафлык: ХХ гасырның 1920-1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре" (2004), "Татар әдәбиятында эстетик эзләнүләр" (2010) исемле монографияләрен багышлады. Татар әдәбиятының өлгергән аерым проблемаларын өйрәнүгә һәм пропагандалауга шулай ук "Әдәби икатта осталык мәсьәләләре", "Әдәби бәйләнешләр" дип аталган, сәнгатьле укуның серләренә багышланган программалар, әсбаплар, махсус курслар хәзерләде һәм алып бара. Икади эшчәнлегенең тагын бер зур өлеше итеп Ф.Галимуллинның урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язуын күрсәтергә кирәк. Илебез үзгәртеп корулар чорына кергәч, урта мәктәп программаларын да яңартып эшләү көн тәртибенә басты. Татар әдәбияты буенча 5-8нче сыйныфлар өчен программалар, дәреслекләр язу һәм хрестоматияләр төзү, аларны башкарып чыгу өчен, авторлар коллективын туплау эшләре башланды. Профессорлар А.Әхмәдуллин (китәкче), Ф.Галимуллин, Ф.Ганиева, педагогия фәннәре кандидаты Ф.Исламов составында редколлегия төзелде. Татар әдәбияты белеменең төп көчләре һәм алдынгы укытучылар (Г.Әдһәмова, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллин, Ф.Ганиева, М.Кәләлиева, И.Нуруллин, Х.Миңнегулов, Д.Сибгатуллина, Ф.Хатипов, М.Хәсәнов, Н.Юзиев һ.б.) авторлыкка тартылды. 2000 елда яңартылган программалар чыкты, 2001 елдан яңа дәреслекләр һәм хрестоматияләр басыла башлады. Бүгенгә инде алар төзәтелеп, беркадәр үзгәртелеп, дүрт-бишәр кат дөнья күрде. Бу зур һәм каваплы эштә Ф.Галимуллин иң ныклы таяныч булды һәм була килә. Шунысын гына әйтү дә китсә кирәк: 10-11 нче сыйныфлар өчен барлыгы 56 бүлектән торган дәреслекләрне 7 автор язды. Шуларның зур күпчелеге, төгәлрәк әйтсәк, 20се Ф.Галимуллин каләме астыннан чыкты. (А.Әхмәдуллинныкы — 18, Т.Галиуллинныкы — 10, Ф.Ганиеваныкы — 4, Н.Юзиевнеке — 2.) Алар, бүгенге көн югарылыгыннан торып, яңа идея-эстетик карашлардан чыгып язылган, ә кайберләрендә ("Татар прозасы ирешкән уңышлар", "Иктимагый фикер үсеше һәм публицистика", "Әдәби тәнкыйть") аерым әдәби чорларга, язучылар икатына беренче буларак бәя бирелгән. Исеме һәм икаты әйләнеп кайткач, Г.Исхакый әсәрләрен мәктәп дәреслегенә кертүне дә нәкъ менә ул башкарды. Рус мәктәпләренең 6, 9, 10 нчы сыйныфларына аталган татар әдәбияты дәреслекләренең төп авторларыннан берсе, фәнни редакторы да Ф.Галимуллин иде. Әдәбиятыбызның уңышларын радио һәм телевидение аркылы пропагандалауга да ул нык әһәмият бирә килә: күп еллар дәвамында "Яңа китаплар" дип аталган тапшырулар циклын алып барды, "Тел күрке — сүз" дигән популяр тапшырулар аның актив катнашуы белән әзерләнде һәм эфирга чыкты. Әдәби чыганаклар буенча Ф.Галимуллинның якыннан катнашында язылган аудиокассеталар — урта мәктәпләр өчен бик тә файдалы ярдәмлекләр. Болардан тыш, галим әдәби һәм фәнни алмаш хәзерләүгә дә турыдан-туры көч куя. Аның китәкчелегендә 1 фән докторы әзерләнде, 11 аспирант филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәкә алды, тагын берничәсе бу дәрәкәгә якынлашып килә. Халыкара Төрки академиясе академигы, Петровский исемендәге сәнгать һәм фән академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Камал Вәлиди исемендәге бүләге иясе, тагын да башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган профессор Фоат Галимуллин үзенең олы юбилеен, образлы итеп әйткәндә, оста иярләнгән ат өстендә каршылый. Меңәрләгән шәкертләре, коллегалары исеменнән без аңа шул ат өстендә озын-озак армый-талмый баруын, яңадан-яңа икат кимешләре белән шатландыруын телибез. Азат ӘХМӘДУЛЛИН, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы ЯҢА ТОРМЫШ КҮПЕРЕ ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯ Утыз икенче елның башында, ниһаять, Кукмара районының Арпаяз авылында да күмәк хукалык оеша. "Ниһаять" дип әйтүнең сәбәбе бар. Авыл кешеләре мондый берләшүгә нык каршылык күрсәтә. Күрше Пычак, Әсән-Елга авыллары инде моннан ике ел элек күмхук булып яшәгәндә дә, аерым булып калуга өстенлек бирәләр. Районның большевик китәкчеләре моны Арпаязда кулакларның оешкан төстә эш итүләре белән аңлаталар. Шуңа күрә авылда хәллерәк кешеләргә каршы рәхимсез көрәш оештырыла, малларын тартып алалар, авылдан сөрәләр. Шуның нәтикәсендә генә кешеләрне буйсындыруга ирешәләр. Яңа күмхукга "8 март" дигән исем бирелә. Авыл шактый зур, йөз егермедән артык хукалык бар. Шуңа күрә күмхукда ике бригада төзелә. Аларны никтер үзебезчә "беренче", "икенче", дип түгел, русчалатып "первай", "ыфтурай", дип йөртәләр. Бу — алга таба латин язуына күчү өчен, илдә укый-яза белмәүчелекне бетерү максатын тормышка ашыру еллары да. Авылдагы мәктәптә иртән балалар укыса, кичкә таба яшь-килкенчәк кыела, араларында өлкәннәр дә булгалый. Минем әни, никтер, укуга мәкбүр ителми. Аның каравы унбишенче елгы сеңлесе Гайшә апабыз әлеге "мәктепкә" йөрергә тиеш була. Укытучылары — Хәким Гайнанов. Авылыбызга Мамадыш ягындагы Козгынчы авылыннан килгән. Мәктәп безнең бабайлардан тартып алынган ике катлы йортка урнашкан. Көннәрдән бер көнне, яңа ел алды тирәсе булса кирәк, мәктәпкә ул вакыттагы күмхук рәисе Мөлек Нәкибе килеп керә. Укытучы Хәким дәресен бүлә, барысы да үзе белән суык болыты ияртеп кергән бу кешегә карыйлар. Бераз тыңкышрак тавыш белән ул сүз башлый: — Менә, Хәким туган, синең монда авылның иң грамотный яшьләре утыра. Кукмарадан язу килде. Шушы яшьләрдән иң акыллысын сайлап алып, бригадирлар курсына кибәрергә кирәк. Озакка түгел, өч-дүрт айга гына. Син кемне әйтсәң, шуны кибәрәбез. Егерме биш-утыз пар күз укытучыга төбәлә. Әлбәттә инде, Хәким абыйлары берәр егетнең исемен әйтер дип көтәләр. Бригадир егет кеше булырга тиештер инде. Ул бит, күмхук рәисеннән кала, авылда икенче китәкче була торгандыр. Әмма Хәким абыйлары кемнең дә булса исемен атарга ашыкмый. Бүлмәдә утыручыларның һәммәсен күздән кичерә, кайберләренә кабат-кабат карап ала. Һәм, байтак дәшми йөренгәннән соң, кара такта янында туктала, алдында утырган кешеләргә озак кына карап тора да әйтеп сала: — Иң лаеклысы Гайшә булыр, Галимуллина. Бөтенесе киңел сулап куя. Һәммәсенең күз карашы ункиде яшьлек Гайшәгә текәлә. Ә ул, бу сүзләрне ишеткәч, югалып кала. Кая инде аңа бригадир булу? Аны кем санласын да, ул нинди китәкче булсын? Кемдер кушканны эшли ала, кешеләрне кушып эшләтү ничек аның хәленнән килсен? Мөлек Нәкибе саңгыраурак. Шуңа күрә укытучы аның колагына кычкырыбрак кабатлый: — Ярулла Галимулласы кызыннан да грамотные юк. Уку аның хәленнән киләчәк. Ә менә бригадир булып эшли алырмы-юкмы, анысын мин дә әйтә алмыйм. Мөлек Нәкибе өчен дә бу тәкъдим көтелмәгәнрәк була. Ник дисәң, кызның атасы Галимулла шушы мәктәп йортыннан чыккан кеше — Ярулла бай малае. Бу нәселнең дин белән алыш-биреше булуы да яхшы мәгълүм. Читтән килгән укытучы Хәким аларын белеп бетермәскә дә мөмкин. Фиркалеләр мондый кеше баласын хупларлармы? — Син тагын берәрсен әйт әле, сөйләшер өчен кайлырак булыр. — Юк, иптәш Мөлеков, хәзергә бүтән кеше юк. Курсларда икекләп укып утыручылардан ни хикмәт чыгар? Гайшә йөгерек укый, язуы да ярыйсы гына... Шушы сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме-юкмы, Гайшәне әнисе Сәрбикамал белән күмхук йортына чакырдылар. Кызның иртәгә үк Кукмарага укырга китәргә тиешлеген әйттеләр. Мөлек Нәкибе белән бергә ниндидер ике ир-ат та бар иде. Районнан килгән кешеләр булса кирәк. Мөлек Нәкибе генә булса, бик каты торырга кыенып килгән Сәрбикамал эчтән тынды. Теге ят кешеләрнең берсе бигрәк кайлы сөйләште шул: "Өч ай укыйсы булыр. Анда торыр урын бирерләр. Ял араларында кайтып та йөрер. Иптәшләре булыр". — Хәзер халык хакимияте заманы. Хатын-кызларга ирек бирелү эш белән ныгытылырга тиеш. Аларның кулларына да китәкчелек дилбегәсен тоттырырга кирәк. Мөлек Нәкибе дә өстәп куйды: — Безнең авылдан ике егетне — Шакир Галимканын, Галиәхмәт Вәлиәхмәтен тракторчылыкка укырга кибәрәбез. Вәлиәхмәтнең анасы Мәгъмүрә каршы килеп караган иде дә, малаең авылга трактор алып кайтачак, кем бәхетенә тия әле мондый эш, дигәч, риза булды тагын. Шуның кебек, менә Гайшә дә авылда беренче буларак дипломлы хатын-кыз бригадир булачак. Ана белән кызга дәшми генә борылып чыгып китүдән башка юл калмады. Дәшмәү — ризалык билгесе, дигәндәй, кәнсәләрдәгеләр дә алар артыннан киңел сулап калдылар. Шулай итеп, яшьләр 1932 елның февраль-март-апрель айларын Кукмара белән авыл арасын йөреп уздырды. Көннәр озыная башлагач, көн саен диярлек авылга кайтып йөрделәр. Өлге авылын чыгып, берәр чакрым баргач, бер үзән бар — халык телендә аны "Кара Елга" дип тә атыйлар. Яз көннәрендә шуннан ургылып-ургылып Камышлы үреннән төшкән кар суы ага. Егетләр, үзләре яланаяк калып, Гайшәне арка кочтырып алып чыгалар. Менә шулай йөри торгач, алар май аена укуларын тәмамлап та кайттылар. Район китәкчеләре, чыннан да, сүзләрендә торды. Арпаяз авылында оешкан күмхукга "Фордзон" дигән трактор бирделәр. Өйлә турына Галимкан белән Вәлиәхмәт тракторга утырып күрше Пычак авылына кайтып та киттеләр. Әмма Пычак белән Арпаяз авыллары арасында бер үзәнлек бар. Шуннан кечерәк кенә инеш ага. Ул Кортлык дигән таулыктан агып төшә. Ник дигәндә, шушы бик матур урында авыл кешеләре умарталык оештырганнар. Аннан агып төшүче шактый мул гына сулы инешне дә "Кортлык суы" дип йөртәләр. Кайчандыр менә шул үзән өстенә Пычак — Арпаяз авыллары арасындагы юлны тоташтырган күпер салганнар. Тракторны үрдән төшереп, инде күпер такталарына ун-унбиш адым калгач кына, каяндыр кир астыннан гына килеп чыккандай, алларында бер ир кеше пәйда булды. Ул, кулларын бутый-бутый, егетләргә туктарга куша иде. Егетләргә, тракторны туктатып, киргә төшәргә туры килде. Аларның каршыларында калыккан бу илле яшәр абзый Арпаязның Галимулла дигән кешесе булып чыкты. Ул, күпернең селкенеп торган култыксаларын тагын да ныграк кыйшайта-кыйшайта, хәвефләнеп нәрсәдер кычкырса да, тракторның гөрелдәп эшләвеннән аның сүзләре аңлашылмый иде. Егетләр аның янына килделәр һәм инде нәрсә әйтергә теләгәнен дә ишетә башладылар. — Күпер әйле-шәйле генә тора бит, килеп керсәгез, бу нәмәрсәгез белән бергә кимерелеп төшүегез көн кебек ачык. Череп беткән күпер бу тимер тавын ничекләр күтәрсен? Башыгыз бармы сезнең? Хәер, бу хакта сездән бигрәк хәзерге башлыклар уйлап карарга тиештер. Әүвәл яңа күпер салырга, аннан соң гына мондый нәмәрсәне алып кайтырга кирәк булгандыр. Егетләр, аның сүзләренә ышанып бетмичә, күпернең астына ук төшеп киттеләр. Эшнең хәтәр икәнлеген алар үз күзләре белән күрде. Чыннан да, бу күпер дигәнең моңа кадәр ат-арбаны ничек уздырып торган диген? Аның такталарының гына түгел, өрлекләренең дә бер дә тотанагы юк икән бит! Өч-дүрт урыннан терәү белән төрттереп куйганнар. Алары да чалыш-чолыш тора. Элек шактый нык булган, әмма хәзер череп юкарып калган урта өрлеге бер киреннән аска таба сыгыла башлаган. Егетләр сызгырып ук кибәрделәр. Тракторлары белән кереп чумасы булганнар икән бит! Моннан трактор белән чыгу турында уйлыйсы да юк. Алар, тракторны сүндереп, бер-берсенә карашып алдылар. Каршыларына очраган Галимулла абзыйның Пычак авылына йомыш белән генә барышы икән, шуңа күрә ул үз юлында булды. Инде нишләргә? Уйлый торгач, егетләр шулай килештеләр: Вәлиәхмәт трактор янында калып тора. Галимкан исә, авылга кайтып, эшнең нидә икәнлеген күмхук китәкчеләренә әйтә. Галимкан, ашыга-ашыга, Арпаяз тарафына йөгерде. Вәлиәхмәт, күпер астына төшеп, чиләге белән чип-чиста су алып менде. Тракторның радиаторы да бераз коргаксый төшкән икән, ярты чиләккә якын су кереп тә бетте. Шуннан соң, чүпрәк алып, тракторының болай да чиста өслеген сөртергә тотынды. Әмерикәдән үк кайткан бу могкизаның кара буяулары елык-елык килеп тора иде. Шушы эш белән мәшгуль булган егет берәүнең колак төбендә кинәт кычкырып кибәрүеннән сискәнеп китте: — Нәрсә, авылга кайтып китәргә хәлең беттемени? Нигә монда тора бу трактор? Сезне авылда көтәләр бит. Әле мин дә трактор каршыларга дип ашыга идем... — Ни бит, Гыйльми абый, Ярулла Галимулласы әйтә, бу күпер чыдатмас, ди, трактор белән керсәгез, кимерелеп төшәрсез, ди... — Тапкансыз сүзен тыңлар адәм. Ул кулак калдыгы ни әйтмәс. Без аны ат караучы итеп куйдык. Ул әнә шул атларын тәрбияләсен. Трактор эшенә тыгылмасын! Син, малай актыгы, нигә үзең генә? Иптәшкә Галимкан да булырга тиеш иде бит! — Ул авылга йөгерде. Күпернең черегән булуын авыл кешеләренә әйтү өчен... Гыйльми дигән бу кеше авыл советы рәисе итеп сайланган иде. Вазифасы ягыннан бу кирлектә аннан да зур китәкче юк. Күмхук рәисе дә аның сүзеннән чыга алмый. Шуңа күрә ул хәлнең кискенлеген бик әйбәт төшенде. Ниндидер кулак калдыгын сүгәргә соңыннан да өлгерермен, башта, чыннан да, күпернең нинди хәлдә булуын үз күзең белән күрергә кирәктер. Ничек соң бу турыда уйланылмаган? Трактор кадәр трактор алып кайтасыбызны ике-өч айдан элек белеп торабыз лабаса. Ә шуны күтәрерлек күпернең булмавы беленсә, район китәкчеләре алдында йөз кызартырга туры киләчәк бит! Гыйльми, эченнән шуларны уйлый-уйлый, бер таштан икенчесенә сикерәсикерә, күпер астына төште һәм... гакәпләнүеннән катып калды. Моның исеме генә күпер икән бит! Ничек эләгеп тора диген син аны? Ә өстән бер дә алай тоелмый, күпер тек күпер. Атлы узганда да бер көн кәһәннәмгә очачак бит бу! Һич кичекми күпер салуны оештырырга кирәк, бүген үк! Галимулла хәзер хатыны Сәрбикамалның атасы Шиһаби бай йортында тора. Аларның юан бүрәнәләрдән урам буйлап салынган амбарлары бар. Бик нык булырга тиеш. Шуны сүтеп, монда ташытырга кирәк. Тел белән генә тегермән тарттырып йөрергә кем дә булдыра. Яңа тормышка матди өлеше дә керсен. Шул бүрәнәләрне ике кат итеп түшәп чыксаң, тракторны гына түгел, кенне дә күтәрәчәк бу күпер! Өскә менгәч, ул Вәлиәхмәткә дәште: — Сез хәзер Галимкан белән тракторыгызны Пычак авылындагы "Кызыл тау" күмхукы идарәсе каршына илтеп куярсыз. Үзегез шунда, чиратлапмы, бергәләпме, каравыл торасыз. Ишетсен колагың, Галимканга да әйт, күпернең тракторны чыдатмаячагы, яраксызлыгы турында сезгә кулак калдыгы Галимулла түгел, мин әйттем! Бетте-китте! Аңладыңмы? — Аңладым, Гыйльми абый. — Аңласаң шул: Галимкан белән хәзер тракторны кире борып, Пычакка таба алып китәсез. ...Галимканга авылга кадәр йөгерергә туры килмәде. Иске зиратны үтүгә, ул бер төркем кешенең үзенә таба килүен күрде... ...Бүген янгын каланчасында каравыл нәүбәтендә торучы Киһанша Пычак юлыннан күзен алмады диярлек. Ник дигәндә, Мөлек Нәкибе иртәдән үк әйтеп куйды: — Өйләдән соң авылга тракторны кайтарып киткерергә тиешләр. Пычак башыннан чыгуга, трактор күренер дип уйлыйм. Дөрләп йөрүе дә ишетелми калмас әле, бик каты пырылдый диләр аны. Синең күзләр үткер, колакларың сизгер. Киһанша, өйлә узганнан соң, каланчасыннан бер дә төшмәде диярлек. Күзе гел юлда булды. Пычак ягыннан бер дә андый-мондый ят нәрсә килгәне күренмәде, тавыш-фәлән дә колакка чалынмады. Шулай да ул каланчасыннан берничә минутка гына төшеп торды торуын. Киде-сигез яшәр кызы Миннур аңа төенчек белән әбәт алып килгән иде. Киһанша, киргә төшеп, кызчык кулыннан төенчеген алды, баланы кочаклап үбеп, рәхмәт әйтте. Тиз генә тамак ялгап, савытны яулыкка бәйләп, кире бирде. Аннан соң тагын кәһәт кенә өскә үрмәләде. Шулчак кинәт колагы ниндидер ят тавышны тотып алды. Әмма нинди тавыш булыр бу, ул моны ачыклый алмады. Моңа кадәр андый бырылдауны ишеткәне юк иде. Тавыш Пычак белән ике арадагы күпер ягыннан ишетелә иде. Бу шул трактор дигәннәредер инде. Мин тамак ялгап алган чагында кайтып киткәннәрдер шул. Туры килүен кара син! Менә хәзер күпер үрен менәрләр дә зират янындагы юлга килеп чыгарлар дип көтте ул. Әмма, шул тарафка күпме генә караса да, юлда нинди дә булса үзгәреш күренмәде. Бер кешенең йөгерә-атлый авыл ягына ашыгуыннан башка берни дә юк иде. Теге бырылдау тавышы да тынып калган түгелме? Шулай да Киһанша шул тирәдә йөрүче кешеләргә кычкырырга тиеш дип тапты: — Кай-та-лар! Кай-та-лар!!! Моны ишетеп, барысы да трактор кайтасы юлга йөгерештеләр. ...Галимкан үзенә каршы килүчеләргә якынлашты. Иң алда килүче күмхук рәисе, Галимканны таныгач, бот чабып куйды: — Син, энекәш, ник болай үзең генә йөгереп йөрисең? Кайда тракторың, кайда Вәлиәхмәт? Аның күңеле ниндидер хәвеф сизә, шуңа күрә каушавыннан тавышы да бераз дерелди иде. Сулуы капкан Галимкан көчкә телгә килде: — Ни, Нәкип абый, трактор күпердән чыга алмый. Вәлиәхмәт белән Гыйльми абый шунда калдылар, трактор янында... Мөлек Нәкибенең гакәпләнүдән кашлары маңгаена менде. — Нәрсә сөйлисең син, энекәш, ничек күпердән чыга алмасын? Трактор шулай күпергә сыймаслык зурмыни? — Эш зурлыкта түгел, авырлыгында. Ярулла Галимулласы әйтте, бу черек күпердән чыга алмассыз, үзәнгә мәтәлерсез, ди. Кайсыдыр шунда киргә төкереп куйды. — Бу кулакларның тыкшынмаган кирләре бар микән, ә? Инде менә колхозга трактор алып кайтуга да комачау итми калмыйлар! Әмма Мөлек Нәкибе алай уйламый иде. Аның күңеленә дә бу арада шундый уй кереп чыккалады. Тракторны тимер тавы белән тиңлиләр. Бигрәк тә, ачуым килмәгәе, кеше биеклеге арткы тәгәрмәчләре авыр икән. Аларның тимер тешләре киргә батып-батып керә икән. Узган атнада Әсән-Елга авылында күргән иде, безгә дигәне дә шундыйрактыр инде. Ул кызуырак атлады, башкалар да адымнарын тизләттеләр. Күпернең теге ягында Гыйльми белән Вәлиәхмәт трактор янында торалар иде. Барысы да бу машинаны кентекләп карарга тотынды. Күбесенең мондый нәрсәне беренче тапкыр күрүе. Кайберләре тотып-тотып, сыйпап-сыйпап та алгаладылар. Шушы нәмәрсәне монда кадәр алып кайткан егетләргә дә күктән төшкән кешеләр сыман итеп, тел шартлатып карап тордылар. Галимкан белән Вәлиәхмәт күңелләреннән рәхәтлек кичерделәр. Ник дигәндә, аларның мондагы бүтән беркем дә булдыра алмый торган эшне башкарырга кулларыннан килә бит. Бигрәк тә үзләренә гакәпләнеп карап торучы кызлар алдында аларга бик рәхәт иде. Аннан соң олылар күпер астына төштеләр. Аның череп беткән сайгакларын, терәүләрен сугып-сугып карадылар, шул ук нәтикәгә килделәр: моннан трактор уздырырга мөмкин түгел! Кыелган халык өскә менде. Тракторны, кирегә борып, Пычак ягындагы үргә менеп киткәнче, артыннан ияреп бардылар, күздән югалганчы карап тордылар. Китәкчеләрнең исә үз кайгылары. Аяк өстендә генә киңәшеп алдылар. — Минемчә, — дип сүз башлады авыл советы рәисе, — эшне болай оештыру тиеш булыр: Шиһаби бай амбарының таза бүрәнәләре — күпер өчен менә дигән материал. Шуны сүтәбез дә монда ташыйбыз. Кулак калдыгы Ярулла Галимулласы, бай кызына йортка кереп, шунда рәхәт чигеп ята. Аның күмхукга файдасы шул булыр. Кызы Гайшәне, әнә, биргадирлыкка укыттык. Таза егетләрне кыйсын да бабасының амбарын сүтеп ташуны оештырсын. Беренче эше шул булсын! Биредә кыелган яшьләр арасында Гайшә дә бар иде. Ункиде-унсигез яшәр кыз авылдагы мондый вакыйгадан читтә торып кала аламы соң? Мөлек Нәкибе тирәсендәрәк басып торган кыз нәрсә турында сүз барганын ишетеп торды. Һәммәсе аңа таба борылып карап торганын сизеп, бераз уңайсызлык кичерде. Әмма үзен тиз генә кулга алды: — Кукмарада безне кыр эшләрен ничек оештырырга, кирне кешеләргә үлчәп бирергә, эштән соң карап кабул итәргә өйрәттеләр. Әби-бабасы, әти-әнисенең амбарын сүттерүне оештыру турында бер сүз дә булмады. Анысын сез үзегез эшләгез инде! Кызның бу кадәр кыю әйтелгән сүзләре бөтенесенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Гайшә, чыннан да, дөресен әйтә иде. Ничек инде ул ата-бабасы хукалыгындагы амбарны үз куллары белән сүттереп, трактор астына китереп түшәттерсен? Бу гайре табигый булыр иде. Гайшә әйтүен әйтте, тик шул ук вакытта аның зиһене таралды, тез буыннары калтырап китте. Тәненә тир бәреп чыкты. "Моңа кадәр гамьсез яшәгән китәкчеләр бүгенге көннең бөтен авырлыгын аның гаиләсе килкәсенә сала түгелме? Ни хаклары бар аларның? Әтиләре Галимулланы, авылдагы иң укымышлы кешеләрнең берсен, мыскыл итеп, ат карарга куйдылар. Түзде. "Ат — авыл кешесе өчен бик тә кадерле мал. Аларны карауны теләсә кем кулына тапшырып булмый. Гомер буе атлы-тунлы булдык. Бу хайваннарны ничек тәрбия итәргә кирәклеген бик яхшы беләм. Шуңа күрә бу эшкә һич авырсынмый алынам", диде дә әткәй шушы ат караучы вазифасын киренә киткереп башкарып килә. Әнә күмхук төзүдә куштанланып йөрүче Хисамый Зыясына сыерыбызны алырга куштылар. Хәзер аның хатыны безнең сыерны сава. Затлы савыт-саба, кашык-чүмеч кебек нәрсәләрне дә сыпырып алып чыгып киттеләр. Кыр эшләрендәге күмхукчыларга әбәт әзерли торган ашханәгә китереп аударганнар. Алар шуннан аерым кешеләрнең өйләренә таралып беткәннәр. Инде хәзер амбарыбызны сүтеп алуны үзем үк оештырырга тиеш икән! Юк инде, монысы була торган эш түгел!" дип уйлады ул. Ул арада Гайшәнең әтисе Галимулланың Пычак авылы ягыннан кайтып килүе күренде. Әтисен күрүгә, Гайшә аның янына йөгереп барды, аңа сыенып, елап кибәрде. Галимулла абзый, эшнең нидә икәнен белмәсә дә, күмхук китәкчелеге ягыннан үзенә карата бер дә яхшылык көтмәгәнлектән, әлләни аптырап калмады. Кызына юату сүзләре әйтте: — Йә, кызым, тагын ни булды, ни генә булса да, сабыр ит. Ходай кушмаган эш булмас. Әйдә, кайтыйк. Ата белән кыз, күмхук яклы төркемнән аерылып, Арпаяз авылы ягындагы үргә таба кузгалдылар. Халык алар артыннан карап калды. Күбесе, эчтән генә булса да, Ярулла Галимулласының үзен тыныч, сабыр тотуына игътибар иткән иде. Ул гаделсезлекләргә каршы бары тик нык холыклы булу юлы белән генә көрәшергә кирәклеген күрсәтә иде. ...Дүрт-биш көннән Шаһаби байның амбар бүрәнәләреннән салынган күпер аша үтеп, Арпаяз авылына беренче трактор кайтты. Күпләр өчен аның гөрелдәве матур музыка кебек ишетелә, Гайшә өчен исә ул иң ямьсез шау-шу чыганагы булып тоела. Мондый рәнкеш белән кайткан трактор авылга киңеллек китерерме икән? Ай-һай, бик икеле! Соңгы сүз: Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, Гайшәне бригадир итеп билгеләмәделәр. Ул бу вазифага Бөек Ватан сугышы елларында гына, ир-атлар фронтка китеп беткәч кенә куелды һәм эшне бик әйбәт оештыручы буларак танылды. Әтисе Галимулланы атлар караудан читләштермәделәр. Ул намус белән шунда эшләвен дәвам иттерде. Әмма район китәкчеләреннән берсе кигеп килгән, бер генә төнгә күмхукның ат абзарында кунган айгырга ашарга биргәндә, әлеге хайванның тибеп егуы сәбәпле, 1941 елның 10 февралендә вафат булды. Гайшәнең бертуган апасы Нурхәят бер айдан соң өченче ир баласын тудырды. Аңа Фоат дип исем кутшылар. Бабасы Галимуллага алмаш туды, дип сөенделәр. Бәхете белән туган булсын, дип теләк теләделәр. Әмма өч айдан сугыш башланды. Аның әтисе дә Галимулла исемле иде. Авылның данлыклы гармунчысы һәм оста тимерчесе. Ул сугышта башын салды. Фоат ГАЛИМУЛЛИН ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА АЛГАН ШАГЫЙРЬ Шулай бер сөйләшеп утырганда, Эльвира Һадиеваның әйткән көмләсе бик тәэсирләндергән иде мине: "Шагыйрь булган кешеләр күп, әмма кеше булып кала алган шагыйрьләр аз". Кемнеңдер кылганнарын, гамәлләрен, күңелен без Аллаһы Тәгалә белгән кадәр белмибез, билгеле. Әмма тормышта, аеруча көндәлек матавык шартларда, кемнең кем булуы барыбер дә күренә. Сәхнәдә генә һәммәбез дә матур вә әүлиядай дөрес. Ә менә тормышта... Шагыйрь Рәдиф Гаташ минем өчен нәкъ менә шуның белән аеруча кадерле: гадәти тормышта да Кеше булып кала алуы белән. "Ходай саклагандыр..." Ничек соң ул — Кеше булып кала алу, диярсез. Дөресен генә әйткәндә, төгәл кавабын белмим. Бары үз критерийларым турында гына әйтә алам: башкаларга зыян салмау, аяк чалмау, үз дөреслегеңне өстен куеп, калганнарныкын таптамау, тирәңдәге кешеләрне күтәрү, олылау. Ә иң мөһиме — ихластан ярата, дөньяга балаларча соклана белү. Әйе, соңгы икесе — иң мөһиме, чөнки, алары булмаса, калганнары да булмый. Үз критерийларым, дим, хәер, болар — барлык Китапларда да бар шикелле... Еллар уза барган, олыгая төшкән саен, кешеләргә карата катгыйрак, таләпчәнрәк була башлыйсың икән. Шуңа да бик сирәкләр генә янәшәңдә кала. Бер үк вакытта — ныграк кызганасың һәм хәленә дә керәсең кешеләрнең. Әмма инде — кемнәрнең синең белән нинди уеннар уйнаганын анык белгән хәлдә. Ул да бик яхшы белеп яшәгәндер тирәсендәге метаморфозаларны. Аларның сәбәп-нәтикә бәйләнешләрен еллар буе күзәтеп... Еш әйтә торган шундый көмләсе бар: "Ай-һай, катлаулы дөнья, ай-һай катлаулы кешеләр, мин бу беркатлылыгым белән әле дә яшәдем..." Һәм гел өстәп куя: "Ходай саклагандыр инде..." Рәдиф абый гомере буе кеше хәленә кереп яшәде. Башкаларның икатын кайгыртып, алар өчен ут йотып. Чын күңелдән. Күңеле тупасланып, керләнеп, "зурлар тормышы"ның кыргый кануннарын үзләштереп, бозылып өлгермәгән беркатлы сабыйдай. Шигырендәгечә: Һәрчак алчак: бәлки, уй-акылым юк? Югалтырлык мөлкәтем, байлыгым юк? Кыңгыр эш өчен борчымый вөкданым, Йокым тәмле... Һәм хәрам азыгым юк! Миңа — әле яңарак кына мәктәпне тәмамлап Казанга килгән балага — шушы шигырьләрне укый иде дә ул, мин аларны аннан кат-кат кабатлап, ятлап, уйланып йөри идем. Ниндидер нәтикәләр дә ясаганмындыр инде үзем өчен ул чакта. Әмма аларны чын-чынлап аңлау соңрак килде. Ул процесс әле һаман дәвам итә. Һәм торган саен алардагы дөреслек, күрәзәи көчләр ачыларак төшә... "Без очрашырга тиеш түгел идек..." Дөресен генә әйткәндә, без гомумән очрашырга тиеш түгел идек. 1997 елның март ае. Миңа Казанга Яшь язучылар конференциясендә катнашырга чакыру хаты килеп төште. Аяз көнне яшен суккандай булды ул хәбәр. Без юлга кузгаласы көнне күз ачкысыз буран купты. Авылдагы бер шофёр да Казанга чыгып китәргә батырчылык итми. Мин инде күңелемнән генә телим: "Бар сам, адәм көлке сенә генә кала чакмын... Бармый калсак иде, бар мый калсак иде..." Ахыр чиктә, әнием белән безне Кам АЗга утырттылар да алып киттеләр Казанга. Шигырь бәйрәмендә: М.Әгъләм, Х.Мөдәррисова, Д.Булгакова (Уфа), Л.Гыйбадуллина, Р.Гаташ, Л.Янсуар (әнисе Нина белән). 2003 ел, август. Язучылар берлегенең элеккеге Тукай клубында узды ул кичә. Ничек шулай туры килгәндер, без әнием белән (ул минем татар теле һәм әдәбият укытучым да) Рәдиф абый утырган рәткә, аның янәшәсенә туры килдек. Әнинең, батырлыгын кыеп: "Исәнмесез, Рәдиф абый", — дип эндәшкәне хәтеремдә калган. Һәм Рәдиф абыйның, аңа хас темперамент, кайнарлык белән кызыксына башлавы: "Сез кайсы районнан, былбыл балалары?" Әмма ул вакытта без ничектер ныгытып танышып, аралашып китә алмадык. Мине Резеда апа Вәлиевага билгеләделәр. Һәм ул очрашу язмышның тагын бер матур бүләге булды. Резеда апа миңа шул конференция барышында да, аннары да (ул әнием белән безне аннан өенә дә чакыргалады) шигырь язу буенча гына түгел, ә тормыш сабаклары да бирде. Соңгылары миңа баштарак сәер тоелса да, тора-бара аларның хаклыгына төшендем: "Шагыйрьләр, дип, аларны пәйгамбәргә тиңләмә, алар да гап-гади кешеләр", — ди иде Резеда апа. Менә шул конференциядән соң, Рәдиф абыйның безне үзенә — "Казан утлары" редакциясенә чакырып калуын истә тотып, көннәрдән бер көнне әнием белән шунда юл тоттык. Зәңгәр күн тышлы дәфтәргә чиста-пөхтә итеп күчереп язган шигырьләремне тапшырыр өчен. Һәм менә шул зәңгәр дәфтәр хәл итте дә инде барысын. Рәдиф абый кинәттән минем язмышым, киләчәгем өчен ут йотып торучы кешеләрнең берсенә әверелде. Мондыйга бөтенләй ияләшмәгән, алай булуын күз алдына да китерә алмаган мин баштарак югалып калдым. Миннән дә бигрәк әнием аптырады. Ләкин мин Казанга укырга килгәндә инде: "Рәдиф абый булган Казанга киләм" — дип килдем. Ниндидер эчке бер ышаныч тоеп, бу олы, чит-ят шәһәрдә ялгыз булмасымны аңлап... Аннары күп еллар дәвамында Рәдиф абыйның: "Менә бит, язмыш дими нәрсә дисең инде, очраштырырга тиеш булган ул безне", — дип кабатлаганын ишетеп яшәдем мин. Ул чакта инде төгәл белә идем: әйе, тиеш булган. "Кан, кан — уртак..." Мин беренче курска укырга килгән елны ук Рәдиф абый шигырьләремне барлык газета-журналларга диярлек тапшырып, бастырып чыгарды. Әлеге дә баягы зәңгәр тышлы дәфтәрдәге шигырьләрне китап итеп чыгару артыннан йөрде. Мин әле кайсы ишек артында кем утырганын, нәрсә барын да белмим... Ә ул 17 яшьлек бер бала хакына олы башын кече итеп йөри... Бу хәл баштарак акылыма сыймый иде, төш күрәмдер, чынбарлыкта бу олы шагыйрь абый минем өчен бу кадәр көеп йөри алмый бит инде, ди идем үземә. Ә аннары, Рәдиф абыйны инде якыннанрак белә башлагач, шушы бер гомер эчендә аның күпме кешегә күрсәткән яхшылыгын күргәч, аңладым, сокланып бетә алмадым. Кибәч әбием (әтиемнең әнисе), гап-гади керәшен карчыгы, әйтә иде: "Башкаларны кәшенә, дәрәкәсенә карамыйча олылый, ә үзен кече итә белгәннәрне Кодрәт Ул монда түгел, Күк Патшалыгына кергәндә күрә. Үзен кече итә белгәннәрдән дә Олы зат кук кир көзендә..." Ул миңа бу сүзләрне бергәләп колорадо кортына агу Р.Гаташ үзе укыган Талбазы мәктәбе укытучылары белән сипкәндә, печән 50 яшьлек юбилеена кайткач: Р.Миңнуллин, Т.Сәгыйтов, С.Әлибаев (Уфа), һ.б. 1991 ел, май. күбәләгәндә, көтүдән һәр кич кайтып керә алмый кәфалаган сыерыбызны каршы алырга барганда... кат-кат кабатлый иде. Үсә төшкәч, инде бераз акыл кергәч, мин бу хакыйкатьне Изге Китаптан укып белдем, Инкилдән... Рәдиф абыйдагы кече күңеллелек шуңа да күңел пакьлеге билгесе булды минем өчен. Казанга килеп, язучылар мохитенә эләккәнче, мин үземне беркем дип тә атамый идем. Әмма монда килгәч, үземнең "керәшен", ягъни "кечедән дә кече" милләт вәкиле булуымны аңладым. "Мин кайчандыр булган тарихи коллизияләр өчен кавап тотарга тиеш микән?" дигән сәер-шомлы уй кереп урнашты күңелгә. Ә ул арада Рәдиф абый Кремль урамында урнашкан кимерелеп барган йортның мин яшәгән фатирга илтүче, кайчандыр бик затлы булган, хәзер инде искереп, кителеп беткән баскычына килеп баса да шигырьләр укый: Бишегеңә кыр көйләгән Ануклар, Керәшеннең ак, пакь каны Начтуклар. Хыялыңны шулар үстергәннәр бит — Татарча чын моң сакчысы карчыклар. Шундый ул: күңелен баглаган, сайлап алган кешеләренә тугры була белә. Аларны кил-давылдан саклый, яклый. Хәтта үзен аямыйча... Без хәзер Казанны толерантлык үзәге, дип атарга, һәр дингә, иманга хәерхаһлы булуыбызны ассызыкларга яратабыз. Бу бик хуп, имин генә була күрсен Идел-йорт. Ләкин тыштан шулай ялтырыйбыз да үз эчебездә бер-беребезгә бармак белән төртәбез, кемнеңдер кояш астында яшәргә хокуклымы, түгелме икәнлеген тикшерәбез... Ассызыклап әйтәсем килә: без — язучылар, милләтнең интеллигенциясе, "каймагы". Халыкны да өйрәтәбез, мәйданнарда лаф орып, узып барышлый гына, шушыңа... Кайчандыр керәшен темасының шигырьләрендә калкып чыгуы, аны шулкадәр дулкынландыруы гакәпләндерә иде, тора-бара аңладым: Рәдиф абый аның аша үзенә якын теманы — татар-башкорт темасын да ваемлаган икән. Анализлаган, асылына төшенергә тырышкан. Алай гына да түгел, әле дөньядагы вазгыять менә шушындыйга әверелгәнче үк, тирәнрәк, шомлырак түнтәрелешләрне күрәзәләп борчылган... Конфликтларны гомумән яратмаган кеше буларак, ул кискен һәм тәгаен бер карашта тора: олы низаглар вакларыннан башлана, дигән... Кан, кан — уртак, типтәр йә мишәр, дисәм, Казан, керәшен — газиз өлешләр, дисәм, Үзем дә, шиксез, төп Татар йортыннан Кайчандыр киткәнгә гакиз, Яр, дисәм!.. Мин яшәгән фатир хукабикәсе 84 яшен тутырып килүче бик үзенчәлек ле әби иде, "бывшая дворянка", зама нында Офицерлар йортына балларга йөргән, шул балларның берсендә Муса Кәлил белән биегән. Валентина Михайловна Муса Кәлилне: "Буйга кыска булса да, бик импозантный ир-егет булып хәтердә калган", — дип искә алырга ярата иде. Үзе, фотола рына караганда, озын буйлы, бик чибәр, затлы ханым булган. Рәдиф абый шушы тарихлар дан шигырь һәм гыйбрәт таба иде: "Менә монысы да язмыш, Лу, гакәп бит, киһанда бөтен нәрсә шулкадәр бәйләнгән, кайчан да булса син боларны китап итеп язачаксың..." Яшь чакта детальләргә артык игъти Сулдан уңга:Ф.Сибагатуллин, Р.Туфитуллова, барлы булмыйсың, аларның нинди Р.Вәлиев, Р.Гаташ, Т.Нәкмиев. Кармәттә тормыш пазлына әверелүен соңрак Х.Туфанның музей-йорты каршында. 2011 ел күрә башлыйсың. Хәзер мин Рәдиф абый әйтә торган сүзләрне инде үзем башкаларга әйтәм... Әйе, Рәдиф абый килә дә шигырь укый. Валентина Михайловна белән без тыңлыйбыз. Валентина Михайловна, аларның мәгънәсен аңламаса да, рәхмәтләр укый, алкышлый. "Революциягә кадәр булган тормыштагы кебек утырабыз", — ди. "Зинаида Гиппиус салонында, әйтерсең!" — дип элдереп ала, "конкистадор"лыкка дәгъва кылучы Гумилёвны, Британия дендие Байроннарны гомерлек кумиры дип санаган Гаташ... Эдемны сагына... Ул Казан урамнары буйлап та шигырь укып йөри иде. Үзенә бик килешә, дип исәпләгән, һәм чыннан да килешкән аксыл костюмының күкрәк кесәсендә һәрчак "кемдер" була: Атнабаймы, Лоркамы, Рембомы, Вийонмы... Ул минем әле Казанга килгәнче үк күп укып һәм күпләрне белеп килүемә соклана, без рәхәтләнеп сөйләшә алабыз... Ул мине китапларга күмә, үзен Цветаевага дәресләр биргән Волошинга тиңли... Сәгатьләр буе китап кибетләрендә йөрибез, карышуыма, оялуыма карамастан, ул миңа китаплар сатып алып бүләк итә. "Киләчәктә синең китапханәң искиткеч булачак, сөен, бала, безнең заманда юньле китап табу кыен иде, менә бу язучыларны, колак чите белән ишетә-ишетә көттек, аларны Союзда басмыйлар иде, кайтканнарын көтеп интегә идек..." Шулай ди дә Ницше томнарын тоттырып куя миңа... Үзем исә мәктәпне тәмамлап чыкканчы китапханәләрдә Ахматованы таба алмавымны, 9нчыда укыганда гына Цветаеваның кайтуын уйлап куям... Шмидт урамындагы китап кибетендә Рәдиф абыйны һәрчак көтеп торалар — яңа басмаларны әзерләп куйган булалар, ул шулар арасыннан үзенә дә, миңа да ни кирәген сайлый... Дөнья тоташ шигърияттән, бәхеттән тукылган. Ул шундый камил... Куркыта да кайчак... Бу тәрбия, Көнбатышның һәм Көнчыгышның иң борынгы, хәтта сакраль традицияләрендәгечә, Остаз-Укучы мөнәсәбәтләренә көйләнгән һәм бер-беребезгә карата булган тирән ихтирамга нигезләнгән иде. Рәдиф абый кебек, хатын-кызны шәхес буларак ихтирам итә белгән татар язучыларын бик сирәк беләм мин — бармак белән генә санарлык. Рәдиф абыйның максаты да олы — ул үзеннән соң Кирдә Тигезлек калдырырга тели, каныбызны мең кат кабык артына яшерергә, йөзебезне кат-кат битлек артында йөртергә мәкбүр итми торган Беренче Ихласлыкка кайтырга өнди. Шуңа да очраган берәүдә Күк тамгасы булган шәкертне эзли... Күбрәк ялгышадыр, бәлки... Әмма тапканнары да аз түгел бит: Зөлфәт, Наис, Ркаил, Чулпан, Гөлнур, Эльмира, Лилия, Рүзәл, Һади, Резеда... Мин, аның үземә карата булган гаять кешелекле мөнәсәбәтен беренче тойган мизгелдән, ярата гына белә торган булып калдым: һәр яңа пәйда булган Күк тамгасын йөртүчене... "Гөлбакчамы? Кырбакчамы?" дигән робагые бар Гаташның. Без һәммәбез дә бер яссылыкта яшибез шикелле юкса, әмма, юк, ул яшәгәне үзгә, ул яшәгәне — Бакча... Без кайчандыр куылган Эдем бакчасын юксына, Адәм белән Һаваның бербөтен булган чагын кайтарырга тели, Яшәешнең әле гармониясен куймаган дәверен эзлидер кебек тоела ул миңа вакыт-вакыт... Гаташ дәресләре Беренче курстан соң, кәйге каникулга Янсуарга кайтып киттем. Һәм менә Рәдиф абыйдан хатлар агыла башлады — көнгә бер, кайчакта икешәр дә хат. Ул хатларны хәзер кайта-кайта укыйм да таң калам: Рәдиф абыйның бөтен фәлсәфәсе, тормыш кодексы сыйган аларга... Һәм шулар аша ул юнәлеш биреп, контроль ясап та торган. Шәкерте курстан тайпылмыймы: нәрсә укыйсың? нинди нәтикәләр ясадың? ник ялкауланасың?! яздыңмы, юкмы? язсаң, срочно кибәр! һ.б. Асылда, дисциплинага, профессиональлеккә өйрәтү дә булган бу... Калын-калын конвертлардагы "Кому" графасына Гаташның сирәкләр генә таный алырдай почергы белән: "Шагыйрә Луиза Янсуарга — дусты Гөлназ Гариповадан" яки "Гөлшаттан", "Ландыштан"дип язып куелган була. Татарча! "Гел-гел Рәдиф Гаташ исеменнән яза башласам, авылыгыздагы почтальоннар аңламас, шагыйрь түгел, күләр икән ул", — дип уйларлар, ди үзе. Мин көләм: "Соң, Гаташ белән Гөлназның, Гөлшатның, Ландышның — барысының да почерклары бер була алмый бит инде..." "Бәрәкәтство, чынлап та!" — дип тел шартлата Рәдиф абый. Вакытвакыт һәм бик еш кына көндәлек тормыш шартларында, үзе әйтмешли, "быт" мәсьәләсендә, бөтенләй беркатлы ул. Үзе әйтмешли, Ходай саклый аны. Хатларга әйләнеп кайтсак, мин аның мәктәп укучысы Ркаил Зәйдуллин белән хат алышып торганын беләм. "Кайтабыз куеп дөньяның күзләре моңсу этен..." — дигән мин яраткан шигырен, баксаң, Ркаил абый Рәдиф абыйга теге вакытта ук хатларында язып кибәргән булган икән. Соңыннан мин тагын бер хат алышу тарихының шаһиты булдым: Лилия Гыйбадуллина белән. Рәдиф абый аның китабын чыгару өчен янып йөргәндә, Лилия 11 нче сыйныфта укый иде. Китабын да чыгарды Рәдиф абый, Лилиягә хатлар да язып торды, ә Лилия — яңа язган шигырьләрен хат белән кибәргәләп... Хәзер без "Ялкын" почтасына икатын юллаган балалар белән нигездә Интернет, социаль челтәрләр аша язышабыз. Бу динамик заманда — тиз дә, уңайлырак та. Рәдиф абый безнең Интернет аша аралашуыбызны, гомумән, Интернетта "кайнашуыбызны" өнәми, гел сукрана бу мәсьәләдә, гел шелтәли. Әмма ул бер нәрсәне бераз гына күз уңыннан ычкындыра: аралашу чаралары вә ысуллары төрле булырга мөмкин, әмма без бит барыбер дә аның традицияләрен дәвам итүчеләр. Аның дәресләрен... Луиза ЯНСУАР Редакциядән: Бу айда "Казан утлары" редакциясендә озак еллар бүлек мөхәррире булып эшләгән, бүгенге көндә журналның идарә әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлектынычлык, икат уңышлары телибез! ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР Находка — Тын океанга капка... Алга таба сәяхәтебез — Находка шәһәренә, аның тирәсендәге тарихи урыннарга, борынгы кешеләр яшәгән авылларга һәм Чыңгыз хан исеме белән бәйле Алтын үзәнгә, Сучан-Партизанск каласына... Находка шәһәре Владивостоктан 170 чакрымнар ераклыкта, Япон диңгезе буендагы ярымутрауга урнашкан булып чыкты, юлыбыз исә гел урман-таулар-сопкалар арасыннан барды... Шәһәргә килеп китү белән, беренче эшем итеп мәчеткә юнәлдем. Әйе, ни могкиза, Находка шәһәрендә мәчет бар, ул — Приморье краенда бердәнбер ике катлы, манаралы таш мәчет! Ул шәһәрнең иң матур киренә — Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: Россиядә беренче азан шушы мәчеттә яңгырый, чөнки ул кояш чыгышында булган беренче мәчет, аннан ары бары тик океан гына... Бу мәчет 2006 елның 23 октябрендә ачылган, аңа кадәр шәһәрдә гыйбадәт йорты гына булган. Мәчеттә имам булып Абдулвасит хәзрәт эшли, ул — Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, татарча белгән үзбәк кешесе. Әмма Находка шәһәрендә бөтен дини һәм милли тормыш бер кеше тирәсендә — милләттәшебез, Кукмара егете Нуретдин Садретдинов тирәсендә кайный. Ул — элеккеге диңгезче, штурман, хәзер эшмәкәр, шул ук вакытта Находка шәһәренең "Туган тел" татар-башкорт оешмасы китәкчесе, "Ислам" дип аталган дини оешма рәисе, бөтен татарларның, мөселманнарның ярдәмчесе. "Туган тел" оешмасы Находка шәһәрендә 2002 елдан эшли башлый. Башта бу оешма белән "Водоканал" китәкчесе, соңрак эшмәкәр булып киткән Наил әфәнде Шаһинуров рәислек итә, аңа Технология һәм бизнес институты ректоры, милләттәшебез Рәисә Шакир кызы Говоруха ярдәмгә килә. "Наиль Владимирович и Раиса Шакировна объединили сразу большую группу татар и башкир, пенсионеров и молодежь, среди которых преподаватели, бывшие военнослужащие, работники здравоохранения и культуры, — дип яза бу турыда краеведлар. — Шагинуров Наиль Владимирович (1952 г.р.) окончил Новосибирский институт инженеров железнодорожного транспорта, был офицером-строителем, проектировщиком, партийным работником, семь лет работал начальником Водоканала. В настоящее время бизнесмен, возглавляет строительное предприятие. Говоруха Раиса Шакировна (1954 г.р.) окончила Дальневосточный институт советской торговли, аспирантуру Московского института народного хозяйства им. Г.В.Плеханова, специальность — экономист. В Находке с 1992 г. Советом учредителей Института технологии и бизнеса в 2000 г. избрана ректором, в 2005 г. была переизбрана на эту должность". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX — XX вв. — Находка, 2007, стр.62-63.) Күрәсез, Находка шәһәрендә татар милли хәрәкәтенең башында ук затлы, укымышлы милләттәшләребез торган, алар татар-башкортларны бер оешмага туплый алганнар. Бүген исә "Туган тел" оешмасының актив үзәге бар, милли ансамбльләре эшләп тора, алар шәһәрдә һәм крайда оештырылган барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга тырышалар. Находкада шулай ук татар зираты да бар, мөселманча күмүне мәчет тулысынча үз өстенә алган. Аңлавымча, тирә-яктагы бистәләрдән дә татарларны биредә кирлиләр. Ахыры. Башы 2нче санда. Находка шәһәрендә мин күп татарлар белән очраштым, аларның тетрәндергеч язмышларын тыңлап, күзләремә яшь килде... Татарлар бирегә сөрелеп тә, сөргеннән качып та, ачлыктан качып та, эшкә язылып — вербовка белән дә килгәннәр, диңгезче татарлар да күп. Шәһәрдә барлыгы 150 мең кеше яши, шуларның 1363e — татарлар, әмма бу сан шактый киметелгән булырга тиеш, чөнки моннан ун ел элек Находкада ун мең татар яшәгән, диләр... Находка шәһәр музееның беренче директоры, моннан 80 ел элек Уфа шәһәрендә туган һәм 1953 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган милләттәшебез Рәйсә Нури кызы Паутова (Сафиуллина), архив материалларына таянып, "Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX-XX вв.)" дип аталган китап язган (Находка, 2007), ул анда татарлар турында да шактый мәгълүмат биргән. Бу музей-күргәзмә комплексының директор урынбасары булып шулай ук Марина Нургалиева эшли, ул милләттәшебез Илдар Нургалиевның хатыны булып чыкты. Алар миңа Находка музеена гына түгел, ә шәһәрдән шактый читтә булган археология лагерена — "Палеодеревня" ("Борынгы авыл") дип аталган тарихи тыюлыкка да сәяхәт оештырдылар, бу эштә Находка шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем Нуретдин Садретдинов белән Мәдинә апа Корбанова миңа ярдәмче булдылар. Моннан 30-40 мең еллар элек кешеләр яшәгән бу тарихи урыннар, таулардагы мәгарәләр, үзәнлекләрдәге борынгы агач йортлар, кир куышлары, аларда мич белән кылытылган сәкеләр, учак урыннары, эш һәм сугыш кораллары чал тарихны күз алдына китерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк: "Палеодеревня" дип аталган, ачык һавадагы бу музей комплексын гамәлгә куючыларның берсе — Находка шәһәренең "Туган тел" татарбашкорт оешмасы. Биредә татарлар да эшли булып чыкты — Илдар Нургалиев борынгы тарих белән таныштырса, Буа егете Рөстәм бу байлыкны саклый икән. Борынгы авылдагы тарихи сыннарны исә милләттәшебез Зөләйха Киһаншина ясаган, бераз татарга да охшатып ясаган кебек тоелды... Шулай ук бу тирәдәге бер бистәне заманында "Татарская слобода" дип атауларын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу тирәдә шактый атамалар татарча, әйтик, заманында Казанка дигән авыл булган, ул Сучаннан (Партизанск) ерак түгел. Монда тарихи урыннар бик күп, "Алтын үзән" дип аталган урын да бар, кайберәүләр әйтүенчә, биредә Чыңгыз ханның алтыны күмелгән, имеш, үзе дә монда кирләнгән, дип әйтүчеләр бар. Мин янәшәдәге Партизанск шәһәрендә дә булдым, ул да шахтёрлар каласы, заманында татарлар күпләп яшәгән кала. Ул заманда аның исеме Сучан булган, 60нчы еллар азагында кытайлар белән бәрелешләр килеп чыккач, кытайча дип уйлаган бөтен атамаларны русчага әйләндереп чыкканнар, имеш, алар монда килеп, рус кирләренә дәгъва кылмасыннар дип... Без Партизанск шәһәренә Находканың үзешчән башкаручылары белән бергә бардык, шәһәр музеенда татарлар алдында чыгыш ясадык. Милли калфаклардан, ак яулыклардан беренче рәткә килеп утырган татар апаларын күргәч, үзеңне Татарстанда кебек хис итәсең — монда ул кичне татар теле, татар моңы өстенлек итте. Партизанскида ул көннәрдә "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасы төзелде, аларга Находка шәһәре татарлары ярдәм итеп тора, бәлки бергәләп бу якларның да борынгы тарихын өйрәнербез әле... Мин Находка шәһәрендә бу сәфәремдә үземә ярдәм иткән Нуретдин Садретдиновка, затлы, булдыклы милләттәшем Мәдинә апа Корбановага, зыялы галимә Рәйсә апа Паутова-Сафиуллинага, минем белән әңгәмә корган Әминә апа Хәсәновага, аның кызы Камиләгә, Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприяновага, Галия Ишмөхәммәт кызы Никифоровага, үзәк өзгеч язмышлы, 1943 елгы ачлыкка түзә алмыйча, Чирмешән районыннан шушы якларга чыгып киткән, хәзер инде 84 яшенә киткән Нәкыйбә әби Зиннуровага (Гатина) мең рәхмәтле, алар турында алга таба аерым-аерым язармын әле, чөнки алар моңа лаек! Ә хәзер, шушы кереш сүземнән соң, бу төбәкнең тарихына да тукталып үтәсем килә, чөнки ул да бик гыйбрәтле. Находкага шәһәр статусы нибары 1950 елның 18 маенда гына бирелә, аңа кадәр ул төрле исем-атамалар астында бистә-авыл булып йөри, төрмә лагерьлары ролен дә үти. "Находка" сүзе, үзегез белгәнчә, "табылдык" дигәнне аңлата, имеш, 1859 елда бер урыс морягы бу тыныч култыкны күргән дә шулай дип кычкырып кибәргән икән... Алай булырга да бик мөмкин, әмма култык озак еллар "Америка" атамасын йөртә, урыс диңгезчесе утырган көймә үзе дә "Америка" дип атала, хәтта 1907 елны биредә төзелгән авылга да Америка исемен бирәләр... Әмма безнең өчен бу түгел, ә инглиз тикшерүчеләренең төбәккә биргән бәяләмәләре кадерле, чөнки анда татарлар турында да мөһим хәбәр бар: " августа 1855 года залив Находка посетил корабль английского флота "Барракуда", исследовавший залив Петра Великого на пути из Татарского пролива в Японию, — дип яза Википедия сайты. — Ранее неизвестный залив был назван англичанами заливом Горнет. По возвращении из плавания офицер "Барракуды" Джон Тронсон в 1859 году издал книгу, в которой так описывал открытую местность: "Ранним утром 21 августа мы достигли залива Горнет, который оказался слишком открыт ветрам, чтобы стать там на якорь. В закрытых от ветра бухточках и вдоль побережья лежат очень плодородные земли. В глубине бухты видны немногочисленные татарские дома..." (Оригинальный текст: We reached Hornet Bay early on the morning of the 21st: it is too open and exposed to form a good anchorage... In the sheltered coves of the harbour and along the coast here, there is a great depth of soil. Some Tatar houses... were seen in sheltered parts of the bay. Tronson J.M. Voyage in HMS "Barracouta". — London, 1859. — С.364.) Безнең өчен монда иң мөһиме — инглизләрнең яр буенда татар өйләренең күренеп торуы турында хәбәр итүе... Икенче бер сайтта "татарские дома" сүзе "дома местных жителей" белән алыштырылган, татар атамасы алып ташланган. Һәм тарихны татар сүзеннән "чистарту", арындыру менә шушы рәвешле алып барыла инде, бу бөтен Россия буенча шулай. Ә инглизләр яр буенда күргән өйләрне татарныкы дип атаган бит, бу ни өчен шулай соң? Моңа да ачыклык кертергә тырышыйк. Находка тирәсендәге кирләр дә элек төрки каганатлар кул астында булган, аннан төрки телле бохай-мохэ, кидан-чжурчжэннар, татар-монголлар идарәсендә яшәгән. Дөнья өчен, бигрәк тә Европа халыклары өчен бу халыклар бер исем — ТАТАР исеме белән аталып йөртелгәннәр һәм фәнни хезмәтләргә дә шулай кереп калганнар. Әле ХIХ гасыр урталарында да хәзерге Находка тирәсендә таз кабиләләре яшәгәнлеге билгеле, аларны галимнәр манчжурларга да, монголларга, тунгусларга да кертеп өйрәнәләр. Әмма таз кабиләләре төрки-татарларда да булган бит, хәзер дә Омски өлкәсендә Тазлар авылы бар, анда Себер татарлары яши, авылның икенче исеме — Гузлар, тазлар белән бәйле тагы шактый татар атамаларын күрсәтергә була. "Как было выяснено позднее, на берегах бухты жили аборигены — тазы, этнические корни которых уходят далеко в глубь веков к палеоазиатским, монгольским и тунгусским племенам, — дип яза краеведлар. — Этноним "тазы" китайского происхождения, китайцы так называли всех аборигенов юга Дальнего Востока". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.10.) Ерак Көнчыгышны өйрәнүче хәрби Геннадий Невельскийның язып калдыруынча, Приморье төбәгендә киде мең тирәсе кирле халык, шул исәптән, тазлар да яшәгән. Ә инде 2006 елда Находка шәһәрендә нибары бер таз кешесе теркәлгән, бу хакта статистика белешмәсендә күрсәтелгән. Находка шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музеенда бохай һәм чжурчжэннар турында гына мәгълүмат бар, биредә дә татар-монгол чоры өйрәнелмәгән. Югыйсә, төбәктәге 40 борынгы шәһәрлекнең XIII-XIV гасырларда барлыкка килгәннәре дә бар бит! Имеш, урта гасырларда чжурчжэннар биредән киткән, алар урынын татар-монголлар басып алган һәм үзләреннән берни дә калдырмаганнар... Тарихта алай булалмый ул, һәр яшәгән халык үзеннән соң ни дә булса калдыра, биредә дә борынгы ядкәрләрнең бер өлеше татар-монголларныкы булырга тиеш. Находка һәм Партизанск (Сучан) шәһәрләре арасындагы 50 чакрым кирләрдә иң борынгы кешеләр яшәгән тау куышы бар, галимнәрнең әйтүенчә, аңа кимендә 30-40 мең ел. Әйткәнемчә, иң борынгы заманнардан калган сала урыннары да биредә, аны төзекләндереп, "Палеодеревня" дип исем биреп, хәзер ул урынга туристларны һәм балаларны йөртәләр. Биредән ерак түгел тагы бер тарихи урын бар, аңа "Екатеринское городище" дип исем биргәннәр. Галимнәрнең әйтүенчә, биредә тагы шул чжурчжэннар яшәгән, шәһәр валлар белән уратылган, аларда 14 каравыл каланчасы торган, ә кала үзе өч эчке шәһәргә бүленгән булган. Соң, татармонголлар да шәһәрләрне нәкъ шулай салганнар бит, бөтен дөнья моны таный, ә Россия тарихчылары бу мирасны һаман мифик милләтләргә бирә. "Одним из интереснейших памятников культуры чжурчжэней в Приморье было Екатеринское городище, расположенное в Партизанском районе, в трёх километрах от села Екатериновка, — дип яза алар. — Место для его строительства чжурчжэни выбрали в открытом с востока распадке, со спуском к реке... По гребням сопок насыпали мощные плотно утрамбованные земляные валы с 14 сторожевыми башнями. Внутри города пространство разместили для строительства трёх Внутренних городов, у каждого из которых было своё назначение". (Васильева Т.А. Раскопки на Екатеринском городище в районе родника // Клад. — Находка, 2009-2010, стр.8.) Бездә дә нәкъ шулай булган — Алтын Урда шәһәрләренең, татар ханлыклары калаларының үзәк өлешендә ханнар, Сарай халкы, түрәләр, аксөякләр яшәгән, астарак, икенче катламда — хәрбиләр һәм һөнәрчеләр, шәһәр читендә калган бар халык көн күргән. Ерак Көнчыгыштагы бу борынгы шәһәр хәрабәләрен, алардан табылган ядкәрләрне кытай-корея, хәтта японнар белән чагыштырып өйрәнәләр, әмма төрки-татар мирасы белән генә чагыштырып карамыйлар, шулай өйрәнсәләр, тулысынча тәңгәллек табарлар иде. Тагы шуны искә төшерәсем килә: бу борынгы кала һәм салалар урнашкан урын "Алтын үзән" дип атала, риваятьләр буенча, биредә Чыңгыз ханның байлыгы күмелгән, үзе дә монда кирләнгән, дигән сүзләр йөри. Кирле халык әлеге урынны Чыңгыз хан исеме белән бәйләгән икән, бу риваятьләр, гасырдан гасырга, телдән телгә күчеп, безнең көннәргә хәтле килеп киткән икән, димәк, монда куәтле татар-монгол империясе булган һәм биредә аларның тарихи эзләре калган, дигән сүз бит! Әмма монда борынгы тарихны бу күзлектән өйрәнмиләр шул... Дөресен әйткәндә, биредә дә тарих ярымутрауга урыс аяк баскан һәм казык каккан вакыттан гына исәпләнә, ул — 1864 ел, шул вакытта монда биш урыс хәрбие яши башлый. Аннан Сахалин каторгасыннан берничә тоткынны китерәләр, алар күрше авылга нигез сала. Ә Находкага төпләп нигез салучылар финнар, немецлар һәм украиннар була. "В 60-е и 70-е годы XIX в. на территории будущего г. Находки Удельное Сибирское ведомство переселяет финнов и немцев... Переселенцы пришли в Приморье не на пустое место. Здесь проживали независимые племена нивхов, орочей, удэгейцев, тазов и др. Они не были подвластны ни Цинской (Китайской) империи, ни каким-либо другим государствам". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.6, 9.) Бу кирле халыклар балык тоткан, аучылык белән шөгыльләнгән, мал асраган, кир эшкәрткән. Төрле сәбәпләр аркасында, ХIХ гасыр азагында Ерак Көнчыгышка меңләгән кореец, манчжур, кытай һәм япон күчә. "В 1870-1871 гг. на территории Дальнего Востока насчитывалось около 15 тысяч манчжуров и китайцев, — дип яза краеведлар. — ... В 1895 г. в Приморье проживало: китайцев — 8275 чел., корейцев — 5400 чел., японцев — 894 чел". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.17.) Әмма бу халыкларның, бигрәк тә кореялыларның язмышы шактый аянычлы — башта аларны көчләп чукындыралар, аннан инде совет заманында сөргенгә үк сөрәләр. 1937 елда 250 мең кореецны Казакъстанга сөрәләр, аларның 180 меңе генә 1957 елда кире Приморьега әйләнеп кайта. Кытайларның бер өлеше качып өлгерә, калганнарын шушы ук язмыш көтә. Ә инде татарларның ул чордагы тарихына килгәндә, алар биредә булган һәм "инородецлар" исемлегендә йөргән. "В Уссурийском крае в 1902 году проживало 258 533 души, в т.ч.: русских — 187 тыс., корейцев — около 30 тыс., японцев — 3400 тыс., местных и инородцев — 8,5 тыс. человек, — дип яза краеведлар. — ...Инородцами в России до 1917 г. называли все неславянские народы... Что касается Уссурийского края, то в инородцы попали татары, чуваши, мордва и др., в том числе и коренные жители". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.24.) Әйе, бирегә ихтыяри-мәкбүри күчеп килүчеләр арасында украиннар, финнар, немецлар, поляклар, яһүдләр дә була, аларны рус милләте составында күрсәткән булырга тиешләр. Ә татарларны кирле халыклар рәтенә керткәннәр, чөнки тарихи яктан да, тормыш-көнкүрешләре белән дә руслар өчен алар татар-монгол империясе калдыклары булган... Әйткәнемчә, 1923 елда Приморье төбәгендә 6532 татар яшәгән, ә 1939 елда аларның саны инде 11 меңгә киткән... Хәзерге Находка каласы 1930 елга кадәр Америка авылы исемен йөртә, шул елда аңа бистә (посёлок) статусы бирәләр һәм исемен Находка дип үзгәртәләр. Моның да үз сәбәбе була — диңгез буендагы, дөньядан читтәге, чит илләр күрми торган бу урынны тоташ төрмәгә әйләндерәләр. "В 1930-1940e годы в Находке действовали стационарные лагеря и пересыльный пункт заключённых ГУЛАГа", — дип яза бу турыда Википедия сайты. 1855 гектар мәйданны биләгән, 70 мең тоткынны үзендә газаплаган әлеге концлагерьларда, әлбәттә, татарлар да күп булган, әмма бу тема үзе аерым өйрәнүне сорый. 1939 елда Владивостоктан Находкага бөтен концлагерьлар һәм тоткыннар күчерелә. "Под грифом "секретно" 15 ноября 1939 г. издан приказ по "Дальстрою": "...по свёртыванию деятельности стройучастков и отделений, находящихся в черте г. Владивостока, перенос их в бухту Находка", т.е. все концентрациональные лагеря должны быть перенесены на территорию бухты Находка, — дип яза краеведлар. — "В пересыльном лагере Находка в зоне, где под открытым небом содержалось до 20 тысяч человек. Ни о каких помещениях не могло быть и речи — сидели, лежали и жили вповалку, прямо на земле. Куда не посмотри — бессчётная, постоянно гудящая однородная серая масса", — рассказывал И.Твардовский (брат поэта А.Г.Твардовского)". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.45.) ГУЛАГ тоткыннары Находкада диңгез портлары төзиләр, урман кисәләр, күмер шахталарында эшлиләр, балык тоталар, шәһәр салалар... Колымага да тоткыннарны Находка аша озата башлыйлар. Бу "транзитка"ны халык "кәһәннәм капкасы" — "преддверие ада — широкие ворота на Колыму...", дип атый. "В лагерях №11 и №13 в Рыбном порту, рассчитанных на 11 тысяч заключённых, содержалось до 70 тысяч человек. А в 1945 г. население увеличилось за счёт японских военнопленных". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.46.) Находкадагы бу концлагерьлар 50нче елларның ахырына кадәр була әле, биредә ир-атларны да, хатын-кызларны да тоталар, аларның күпчелек өлеше ирекне күрмичә, шушында үлеп кала. Бу тоткыннарның каберләре бөтен Находка буенча сибелгән, шәһәр үзе дә кеше сөякләре өстендә утыра... "Многие заключённые умирали от воспаления лёгких и инфекционных заболеваний, умерших хоронили в районе современной улицы Пограничной и на пади Ободной (по свидетельству старожилов, деревянные столбики в этих местах стояли ещё в конце 1950-х годов). Безвестные захоронения разбросаны по всему городу, многие здания стоят на костях", — дип яза Википедия сайты Находка турында. Находкага төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында килеп эләккән милләттәшләребез белән дә очрашырга насыйп булды. Менә Әминә апа Хәсәнова (Зәйнуллина), ул 1933 елда Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Гайнулла — Себер татары, әнисе Хөбәйбә Казан ягыннан булган, аларны "кулак" дип Себергә сөргәннәр. Гайнулла абзый киде баласы белән сөргеннән качкан, алар Амур өлкәсенә, дөнья читенә барып чыкканнар, гел урын һәм фамилия алыштырып, эз бутаганнар, гаилә хукасы хәтта Иван Иванович та булып йөргән. Аны тотып төрмәгә утырталар, ул аннан да кача... Әминә апа гаиләдә төпчек бала булган, аны сыер сатып укытырга теләгәннәр, әмма аларның соңгы сыерларын да урлаганнар. Шуңа күрә, бик теләге булса да, югары белем ала алмаган, кичке мәктәп һәм бухгалтерлар курсы тәмамлаган. Әминә апаның бәхете ирдән була — ул Свободный шәһәрендә Усман исемле татар кешесенә кияүгә чыга, өч балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, ире Усман Находкага күчеп килгәч, 40 көн эчендә үлә, Әминә апа балаларны ялгызы аякка бастыра. Ул бүген дә ирен бик яратып һәм сагынып искә ала, моннан 50 ел элек никахта кигән күлмәгенә кадәр кадерләп саклый. Әминә апа чын мәгънәсендә татар рухлы балалар тәрбияләп үстергән, институтта эшләүче кызы Камилә әнисенә генә түгел, Находка милли хәрәкәтенә дә зур ярдәмче һәм таяныч. Мин Находка шәһәрендә аларның икесе белән дә очраштым, биредәге татар тормышы турында алар миңа күп нәрсәләр сөйләделәр. 90га китеп килә торган Нәкыйбә әби янына без үзебез бардык, чөнки ул инде күрми диярлек, хәзер шәһәргә чыгып та йөрми икән. Нәкыйбә әби Зиннурова (Гатина) шәһәр читендә, үз өйләрендә, кызы Маһирә һәм кияве Рәшит белән яши. Аның язмышы бигрәк тә үзәк өзгеч булып чыкты. Ул 1928 елны Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. 1943 елның кәендә аларның ишле гаиләсе, алты бала һәм әниләре, ачлыкка түзә алмый, язылып (вербовка), арбага төялеп, Камчаткага дип чыгып китә. Аңа кадәр дә авылдан 10 гаилә Ерак Көнчыгышка киткән була. Әнисенең абыйсы да 11 кешелек гаиләсе белән ерак юлга кузгала. Балалары күп булганга, аларны пароходка алмыйлар, товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка озаталар. Башта алар Мелководье бухтасында урнашалар, 11 гаилә клубта яши башлыйлар, тамак ялына, бөтен авыр эшкә алыналар. 1946 елны әтиләре дә сугыштан кайта һәм алар Находкага күченәләр. Нәкыйбә апа 1950 елны Зарифулла исемле татар кешесенә кияүгә чыга. Ул Чүпрәле районыннан әти-әниләре белән бирегә килеп эләккән була. Нәкыйбә апа гомер буе авыр эштә эшли — балык та эшкәртә, ашханәдә, фабрикада да хезмәт куя, бернәрсәдән дә баш тартмый. "Эштән беркайчан да курыкмадым, ирләр кебек эшли идем, авылда чакта сука да күтәрә идем..." — дип искә ала кечкенә генә бу татар әбие... "Монда килгәндә, бер авыз русча белми идем, хәтта исемемне дә әйтә белми идем, — дип искә ала ул. — Монда килүне дә үзем Аллаһтан сорап алганмын инде, авылда вакытта, башкаларның киткәнен күргәч, "И Раббым, Дальнивостокка китәргә насыйп булса иде, аллы-гөлле күлмәкләр киеп йөрергә язса иде", дип елый-елый тели идем... Язмышым шушында булган инде... Гел Аллаһтан ярдәм сорадым, гел Аллаһ ярдәм итте... Авызыма хәмер капмадым, нинди авыр заманнарда да тормышыма хәрам кертмәдем, 46 ел ир белән яшәдем, аның бәхиллеген алып калдым..." Нәкыйбә апага уку бөтенләй эләкмәгән, ул яза белми, имзаны да өч хәреф белән генә куя. Ә менә күңеле дингә бик тартылгач, татарча календарьлардан намаз тәртибен, Коръән аятьләрен укырга өйрәнгән, хәзер намаз иясе. Күзләре күргәндә, аяклары сәламәт чакта ул Находкада мәчет ачуны да башлап йөргән, анда хәзер дә иң кадерле кеше. Шулай ук Находкада мәет юучы калмагач, бу эшкә Нәкыйбә әби үзе алынган, Коръән укып йөргән. Хәзер ул инде 1нче группа инвалид, кызы-кияве, оныклары янында, ире белән моннан 50 ел элек салган йортта тыныч-матур гына яшәп яталар. Ул безне балалар кебек көткән иде, хәтта чәкчәк тә пешереп куйган! Аның белән сөйләшеп сүзебез бетми, кулларымны кысып тотып: "Менә хәзер сиңа ияреп кайтып китәр идем туган якларыма", — дигәч, минем күзләремнән яшь бәреп чыкты... "Авылыгызга кайтканың булдымы соң, Нәкыйбә апа?" — дип сорадым. "Бер генә тапкыр кайттым, 1971 елда берүзем кайтып, өч ай торып килдем, — диде ул. — Башка кайтмадым... Теге вакытта бераз хәтерем калган иде, без бит ачлыкка түзә алмыйча авылдан чыгып киттек. Шунда ярдәм итүче булмады... Анда калсак, әни ачтан үлә иде, чөнки ул без ашамыйча ашамый иде, ә ашарга юк, әти сугышта... Хәзер үкенәм инде, ник тагы кайтмадым икән, дип... Бүген-иртәгә китәргә чемоданым әзер..." Нәкыйбә апа Чирмешән районында калган туганнарының исемнәрен әйтеп яздыра — Кара Чишмәдә Миңзифа апа, Зиания Хөснуллина, Бәркәтә Ключта — Мирсәетов Тәлгат, Минневәли, Мәдинә... Шулар янына очып кайтырдай булып утыра... Башында — теге заманнардан калган, сизрәп беткән авыл яулыгы. "Моны әни төсе итеп, салмыйча, 40 ел буе бәйлим, ул әнинең яулыгы иде..." — ди үзе дә 90га китеп килгән Нәкыйбә әби... Һәм әнисеннән өйрәнеп калган доганы миңа да сөйләп бирә: "Йә, Раббым! Күңелләргә яхшылык, йомшаклык, башларга зиһен, араларга мәрхәмәт, мәхәббәт, хәерле шатлык, тынычлык, хәерле ризык, хәерле дәүләт, хәерле тыныч гомер, хәерле үлем, үлемнәргә сабырлык бир... Кирдән бәла бирмә, күктән каза бирмә, илдән аерым дәрт-хәсрәт бирмә, хагыннан-нахагыннан Үзең сакла. Дөнья вә ахирәт ким-хур кылма дус-дошман арасында..." Туган яклардан, Татарстаннан Тын океан буйларына килеп ирешкән дога... Һәм шушы догалар белән дөнья читендә дә нурланган, моңланган, сакланган, якланган газиз милләттәшләрем... Сез бит шушы ерак төбәкнең дә догачылары, нур таратучылары, саклаучылары... Аллаһы Тәгалә дә сезнең саклаучыгыз һәм яклаучыгыз булсын иде! Мин Находкада берничә көн Мәдинә апаларда тордым, ул да күп хатирәләре белән уртаклашты. Шәяхмәтова-Корбанова Мәдинә Нуриәхмәт кызы 1939 елда Башкортстанның Бүздәк районы Зур Үзтүбә авылында туган. 1941 елда ишле гаилә Ерак Көнчыгышка язылып китә (вербовка). Башта анда Рәйсә апалары барып урнаша, аннан өйдәгеләргә дә чакыру (вызов) кибәрә, ул чагында тәртибе шундый була. Әтиләре Нуриәхмәт инде 52 яшендә була, алар алты бала белән ун көн буе товар поездында киләләр, Сучан (хәзерге Партизанск) бистәсендә баракка урнашалар. Диңгездән шактый читтә булган бу урында элек-электән күмер чыгаралар, әтиләре Нуриәхмәт тә коногон булып шахтага эшкә ураша, ягъни кир астында ат белән күмер ташый. 1944 елда әтиләре күмер тузаныннан чирли башлый һәм туберкулёздан үлә, өстә ат белән эшләгән әниләре дә кулын сындыра. Ул вакытта инде киденче бала туган була, әниләре Кәмлиха сынык кул һәм киде бала белән утырып кала... Балаларын детдомга алырга сорыйлар, ана аларны бирми. Олы кызлары Рәйсә, Сәвия, Сәйдә бер-бер артлы шахтага эшкә төшәләр, соңгы балаларга исә ул авыр эш эләкми. Мәдинә Сучанда русча урта белем ала, аннан тау техникумын тәмамлый. "Татарча исемемне әйтергә дә курка идем, ояла идек, чөнки үртиләр иде, — дип искә ала ул. — Әмма әни русчаны өйрәнмәде, бер авыз сүз русча әйтмәде, мәктәпкә ата-аналар кыелышына да йөрми иде... Өйдә гел татарча гына сөйләштек... Әни биш вакыт намазын калдырмады, беркайчан да дуңгыз итен ашамады, хәтта өйдә үзенә аерым кастрюль тота иде... Сучанда татарлар күп иде, ураза тотучылар, намаз укучылар да күп иде. Әбиләрнең күбесе Коръән укый, ашлар уздыралар иде..." Менә Кәмлиха апаның 1947 елда сайлау вакытында төшереп алган фотосы, ул анда кызы Сәвия белән тартмага бюллетень салып тора. 3нче дәрәкәдәге ГеройАна буларак, хөкүмәт төшерттергән инде аны. Кәмлиха апа да, Сәвия дә ак ефәк шәлләрдән, Кәмлиха апаның күкрәгендә медале дә бар... Ананың йөзе бик китди, ә Сәвия балкып тора, яшьлек кайда да яшьлек шул... Мәдинә 1958 елда Миңлегәрәй исемле татар кешесенә кияүгә чыга, ул диңгезче була, гаилә Находка шәһәрендә яши башлый. Әмма ул Миңлегәрәй монда Михаил Михайлыч булып йөргән, аңа татарлар гына үз исеме белән дәшкәннәр. Мәдинә апаның Әкълимә исемле кызы да урыс-марка арасында Наташа булып йөри, Ларисаны әбисе генә Әлфия дип атый... Әлбәттә, бу балалар яхшы белем алганнар, әмма милли тамырлар шактый ерак калган шул... Гел татарча гына сөйләшә торган, урыс телен өйрәнүдән баш тарткан Кәмлиха әби дә юк инде, ул 85 яшенә китеп, бакыйлыкка күчкән. Мәдинә апаның дүрт апасы да олыгаеп үлгән, ә әтиләре үлгәндә туып калган төпчек бала Биктимер тау институтын тәмамлап, хәзер дә инженер булып эшли. Мәдинә апа үзе Находка шәһәрендә милли оешманың иң актив әгъзасы, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, мәчет эшләрендә дә ярдәм итә. Мәдинә апа миңа әнисеннән калган дини китапларны да күрсәтте, алар "Коръән капчыгы" дип аталган чүпрәк букчада саклана. Биредә басма Коръән битләре дә, кулдан күчереп язылган аерым сүрәләр-аятьләр, догалар да бар иде. Мөгаен, бу Коръән китапларын алар үзләре белән туган яклардан алып килгәннәрдер, аны яшерә-яшерә саклаганнардыр һәм укыганнардыр, кулдан күчереп күбәйткәннәрдер... Дөнья читенә дә Коръән күтәреп килгәнегез өчен һәм дөньялыктан да Коръән белән үткәнегез өчен урыныгыз кәннәттә булсын, газиз милләттәшләрем... Мәдинә апаларда мин милли хәрәкәтнең башка әгъзалары белән дә очраштым. Менә Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприянова, ул Находка татарларының "Туган тел" оешмасында бухгалтер булып эшли. Гүзәлия ханым 1956 елда Кукмара районының Манзарас авылында туа, аңа 9 яшь вакытта, Казанда финанс-экономика институтын тәмамлаган әтисе Шамилне юллама белән Кемеровога кибәрәләр. Гаиләдә инде ул вакытта өч бала була, әти кеше Кемеровода төрле оешмаларда экономист булып эшли, балалары да шушы юлдан китә. Гүзәлия Кемерово шәһәрендә политехник институтны тәмамлый, финансист-экономист белгечлеге ала, химкомбинатта эшли башлый. Булачак ире Находкадан Кемеровога ялга кайткан була, шунда танышалар, өйләнешәләр, аннан Находкага күчәләр, чөнки иренең эше диңгез белән бәйле була. Гүзәлия ханым биредә үз белгечлеге буенча эшли, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә аның Находка татарлары белән ныклап аралаша башлавы 2004 елда була. Владивостоктан килгән татар үзешчән артистлары биредә зур концерт күрсәтәләр, шунда халык бер-берсе белән танышып кала. 2007 елда Гүзәлия ханым "Туган тел" оешмасында эшли башлый. Аларның "Яшьләр йорты"нда аерым бүлмәләре бар, башта шәһәрдә татарча укытулар да булган, элеккеге имам моннан киткәч, укулар туктаган. Элек мәчет тә аерым өйдә булган, аны беренче мулланың хатыны Әлфия сатып алган. Дин белән бәйле эшләрне татарлар күбрәк мәчеттә башкара икән, әмма биредә хәзер күпчелек мөселманнар — үзбәкләр һәм такиклар, алар 15 мең тирәсе. Татарларда, нигездә, хатын-кызлар актив — мәчеткә дә алар йөри, милләт эшләрен дә алар алып бара, бөтен мәдәни чараларны да алар башкарып чыга, концерт костюмнарына кадәр үзләре тегә... Менә тагы бик актив бер татар хатыны — Галия Ишмөхәммәт кызы Никифорова, ул 1951 елны Кукмара районының Важашур авылында туган, кибетчелеккә укып, шул һөнәре буенча авылларында һәм Кукмарада эшләгән. Удмурт егетенә кияүгә чыгып, алар 1973 елда Находкага киләләр, чөнки ире диңгезче була, диңгезгә йөри. "Башта бик сагындым, — дип искә ала Галия ханым. — Әнигә сагынып хатлар яза идем, монда берни юк, болын юк, бернәрсә күренми, дип. Тауларга менеп карый идем... Бездә бит тәрәзәгә карасаң, күрше авыл күренә..." Аларның ике балалары була, балалары кечкенә вакытта, Галия ханымның ирен үтерәләр. Галия ханым әнисен дә авылдан Находкага алдыра, чөнки ул аның бердәнбер баласы була, әнисе Маһирә 89 яшендә монда үлә, татар зиратына күмелә. Галия ханымның татарлар белән аралаша башлавы да кызык кына килеп чыккан. "Урамда татарча сөйләшеп барган ике егетне очраттым, әсәрләнгән кебек, артларыннан ияреп киттем, — дип искә ала ул хәзер. — Алар да Кукмарадан булып чыкты, аралаша башладык, ул егетләрнең берсе Нуретдин Садретдинов иде". 1999 елда Галия ханымның кызы Светлана белән Нуретдин өйләнешәләр, хәзер инде ике балалары бар. "Нуретдин аша башка татарларны да таптым", — ди Галия ханым. Әйе, Нуретдин аша биредә күп татарлар бер-берләрен тапканнар, оешканнар, туганлашканнар. Ул дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, милләтне динлегә-динсезгә бүлми, кулыннан килгәнчә, барысына да ярдәм итәргә тырыша, һәр татарның проблемасын, хәлен белеп тора. Нуретдин — Находка өчен чын мәгънәсендә ТАБЫШ ул! Бу милләттәшебез 1966 елда Зур Кукмара авылында туып үскән, Байконурда армия хезмәте үткән, 1987 елда Находкага килгән. Нуретдин башта диңгезче-штурманнар мәктәбен тәмамлый, 2000 елларга кадәр диңгездә матрос булып та, боцман булып та, штурман булып та эшли, сәүдә флотында Японияләргә хәтле барып китә. Соңрак шәхси бизнесын ачып кибәрә, технология һәм бизнес институтын тәмамлый, китәкче эшләрдә эшли. 2005 елда аны Находкада мәчет салу буенча каваплы кеше итеп сайлыйлар, 2006 елда мәчет ачыла, бер елдан соң рәсми теркәлә. Биредә дини ошма да, милли оешма да теркәлеп, закон нигезендә эшли, әмма шуңа карамастан, мәчетне һаман борчып торалар, тентүләр дә узганын ишеттек, кемгәдер татарларның, мөселманнарның шулай бердәм булып эшләп китүләре ошамый ахрысы... Әйе, Находкада татарлар начар яшәми, һәрберсенең эше, ашы, шөгыле бар, иң мөһиме — алар укмашканнар, бер-берләрен тапканнар, бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр. Шундый актив татарлар рәтенә мин ООО "РН-Находканефтепродукт" оешмасының генераль директор урынбасары, милли хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтеп торучы Флюр Киһаншинны, Һадиулла Әхмәтов, Рәшидә Вахтиева, Шиһабетдин Гыйльманов, Камилә Глытина, Ирек Камалов, Салих Камалетдинов, Фәния Шуминская, Хәтмулла Кәләлетдинов, Шамил Идрисов, Дамир һәм Венера Кабановларны, Рәис һәм Фәһимә Хәмитгәрәевларны һәм югарыда санап киткән милләттәшләремне кертер идем. Дөньялар ничек кенә булса да, алар башлап кибәргән эшләрен дәвам итәләр, кыйблабызга тугры булып калалар, дөнья читендә дә татар исеменә тап төшермичә, зур горурлык белән йөртәләр. Ә Находкада экономик хәлне алай ук яхшы димәс идем — күп промышленность предприятиеләре ябылган, поездлар йөрми, самолётлар очмый. Шәһәр һаман шул диңгез, балык хисабына яши, судоремонтный завод эшләп тора, портлар бар, Находка Россиянең океанга капкасы, дип тә атала. Шуларны истә тотып, биредә 1990 елны "Находка" экономик зонасы төзелгән булган, хөкүмәт аңа миллионлаган сум акча сарыф иткән, Америка һәм чит илләр күп акча салган, әмма ул тулы көченә эшләп китә алмаган, 2006 елны бөтенләй ябылган. Хәзер шәһәрдә бик нык кеше кимү күзәтелә, аның яңадан балыкчылар бистәсенә әйләнүеннән дә куркалар. Моның өстенә, биредә көчле кир тетрәүләр һәм су басулар-цунамилар да булып тора икән, аның иң көчлесе 1993 елның 14 июлендә, төнлә булган, халык Аккош сопкасына качып кына исән калган... Югыйсә, шундый матур яклар бит! Находка Приморье краеның иң көньяктагы шәһәре исәпләнә, ул Сочи, Бишкәк, София калалары белән бер яссылыкта ята, әмма һава торышы аларга караганда барыбер салкынрак. Находка тирәсендәге урман-тауларда, бакчаларда бар нәрсә үсә, өлгерә — йөземе-абрикосы да, карбызкавыны да, лимоны-киләкләре дә, хәтта "алтын тамыр" женьшень да... Монда шулай ук манчжур чикләвеген, Амур виноградын, бәрхет агачын, "чёртово дерево" дип аталган деморфант куакларын да очратырга мөмкин. Соңгысы бик чәнечкеле, аның аша үтеп булмый икән, көзен бал кортлары шуннан соңгы балны кыялар, ылыс исе килгән балы бик үзенчәлекле һәм файдалы, диделәр. Ә инде диңгездәге балыкның төрен-санын әйтеп тә, санап та бетерерлек түгел, тайгада юлбарыслар, аю-бүреләр, боланнар иркенләп йөри, алар хәтта кешеләрнең дачаларына кадәр килеп китәләр икән... Находка... Татарның Алтын үзәне, Таш Кирмәне, ә урысның төрмәләр иле... Данланган да, каргалган да төбәк... Әле аның сере ачылмаган, тарихы өйрәнелмәгән, үткәне дә, киләчәге дә билгесез... Биредә хикмәт эзләүчеләр дә шактый, 1957 елда Себердән һәм Казакъстаннан йөзләгән баптист, төрле сектантлар ургылып Находкага кыела башлыйлар. Имеш, аларның китапларында язылган, дөнья беткәндә, ак канатлы көймә-ковчег бирегә килеп, барлык инанучыларны да коткарачак икән... Моның су көймәсеме, күк көймәсеме икәнлеге билгесез, әмма халык бер могкиза көтеп яши... Безнең өчен бу көймә — Аккош тау башындагы мәһабәт мәчет, мин дә анда тезләнеп намазларымны укыдым, биредә ятып калган милләттәшләрем, дин кардәшләрем рухына дога кылдым, һаман да шушында яшәп ятучыларына бәхет-сәгадәт-иман-иминлек теләдем... Менә без хәзер, бер гаилә балалары кебек, милләттәшләребез белән очрашырга Партизанск-Сучан каласына барабыз. Без дигәнем — югарыда телгә алган милләттәшләрем, шулай ук безгә Находкадан Венера Кабанова, янәшәдәге Врангель бистәсеннән үзешчән башкаручылар Миңниса Хисаметдинова, Зөләйха Киһаншина, Мария Изиняева да килеп кушылды. Япон чияләре — сакура чәчәк аткан үзәнлекләрдән, табигате белән Төркия, Сахалиннарны хәтерләткән урмантаулар буенча, күрше шәһәргә — милләттәшләребез белән очрашырга барабыз без. Анда Партизанск-Сучан тарихында беренче буларак милли оешма төзеләчәк... Партизанск шәһәре әкренләп юкка чыгып бара торган бер бистә булып чыкты. Аның бөтен тарихы күмер белән бәйләнгән, ул 1896 елда Сучан руднигы буларак ачылган. Бистә үзе дә 1972 елга кадәр Сучан исемен йөрткән, биредәге елга да шул исемдә булган. Алдарак әйтелгәнчә, төбәктә кытайлар белән бәрелешләр булгач, бөтен кир-су атамаларын үзгәртеп чыкканнар. Ә бистәгә Партизан исеме бирелү узган гасырның 20нче елларындагы партизан хәрәкәтенә бәйле. Партизанскида бүген 30 меңләп кеше яши, халык саны кимегәннән-кими бара, чөнки эш юк. Гомер буе бары тик күмер эше белән шөгыльләнгән халык, шахталар ябылгач, урамда калган. "Угольная промышленность как градообразующая отрасль была ликвидирована в 2004 году", дип яза Википедия сайты бу турыда. Шәһәр зур түгел, әле монда Сталин бараклары да шактый, күп биналар шул заманнардан калган, шактый фәкыйрь хәлдә... Югыйсә, бу шәһәрнең гербында "алтын тамыр" — женьшень бит, ул бу тирәдә күпләп үсә икән. Тирә-яктагы урман-тайгаларда, тау-сопкаларда барысы да бар — алтын тамырыннан чын алтынга кадәр, ә инде барс-тигрлары турында әйтеп тә тормыйм... Гомер буе күмергә генә карап ятып, шушы байлыкны һәм матурлыкны файдалана белмәгәч, халык бөлгенлеккә төшкән, бу хәлдән ничек чыгарга белми. Хәер, аның бөтен иле буенча шушы хәл бит... Безнең татарлар белән очрашуыбыз шәһәр музеенда булды, бу эшкә хакимият тә кушылгангамы, очрашуга шактый кеше килгән иде. Аңлавымча, Партизанскида моңа кадәр татар оешмасы булмаган, федераль Сабантуй алдыннан бу ялгышны төзәтергә уйлаганнар. "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасына китәкче итеп Котова Людмила Гасисовна куелды, мөгаен, катнаш никахтан туган кешедер. Заманында Сучан-Партизанскида татарлар күп яшәгән, алар шахтада эшләгән, шәһәрне төзегән, көнкүреш тармакларында хезмәт куйган. Хәзер дә татарлар шактый, әмма карт як, һәрхәлдә, безнең белән очрашуга күбрәк олылар килгән иде. Без башта музейны һәм татар күргәзмәсен карадык, аннан соң татарча кыр-биюләр белән аралашкан чыгышлар башланды. Шәһәр хакимияте вәкилләре, Находкадан "Туган тел" татар-башкорт оешмасы китәкчесе Нуретдин Садретдинов төбәктә милли үзенчәлекләрне саклау, динебез һәм мәдәниятебез турында сөйләделәр. Мин исә күбрәк төбәк тарихына тукталдым, анда татарларның тоткан урынын ачыкладым, бу төбәкне күтәрүдә татарларның ролен ассызыклап күрсәттем. Находкадан килгән үзешчән башкаручылар исә биредәге халыкны милли кырларыбыз белән сөендерде, соңыннан бергәләп фотога төштек һәм чәй эчтек. Әлбәттә, бер килгәндә, берничә сәгать вакыт эчендә генә халыкның хәлен белеп булмый. Партизанск шәһәре безнең планда, гомумән, юк иде, форсат чыккач, мөмкинлектән файдаланып, бераз булса да милләттәшләр белән аралашып алырга булдык. Менә алгы рәттә милли киемнәрдән балкып утырган татар апалары — Раузания Исмәгыйлева һәм Мөслимә Исмәгыйлева, аңлавымча, килендәшләр. Раузания Борһанетдин кызы 1932 елда Апас районының Кече Әтрәч авылында туган, 1954 елда монда кияүгә чыгып килә. Ә Мөслимә Гыйсмәтулла кызы 1932 елда Буа районы Яңа Чәчкаб авылында туа, 1957 елда монда кияүгә чыгып килә. Элек шахтёр егетләр туган якларына кайтып, татар кызларына өйләнәләр иде шул, хатынлыкка марка алу башларына да килми иде... Бу апалар икесе дә гомер буе шахтёрларга хезмәт иткән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Очрашуга килгән татарларның барысы да диярлек гомерләрен шахта белән бәйләгән кешеләр, тарихчылар өчен бөтенләй өйрәнелмәгән, ачылмаган өлкә. Бу шәһәргә дә аерым килеп, биредә бераз яшәп, татарлар белән аралашып, милләтебез турында күп мәгълүмат тупларга мөмкин икән, дигән фикергә килдем. Аллаһ насыйп итсә, бу якларны тагы бер әйләнермен әле, ә хәзергә юлым икенче бер шахтёрлар шәһәренә — Артёмга... Таулар-тарлавыклар аша, урман-үзәннәр буйлап, тау сыртларын һәм елга-суларны кичеп, без тагы милләттәшләребез белән очрашырга ашыгабыз... Чөнки кайда да татар бар, кайда да көтеп торалар, кайда да борынгы татар тарихы кәйрәп ята... Артём — татар шахтёрлары шәһәре Приморье краена эш сәфәре белән килгәч, минем төп тукталу урыным Артём шәһәре булды, мин шунда килеп төштем, шуннан киттем, башка урыннарга да шушы кала аша тукталып бардым. Моның сәбәпләре дә бар, чөнки төп һава аланы — аэропорт шушы шәһәрдә, биредән Владивостокка 50 чакрым, Уссурийск белән Находкага да юл биредән үтә. Биредә тукталуымның тагы бер сәбәбе — Артёмда бик гади, эчкерсез, үзебезнең яклардан килеп урнашкан татарлар яши, алар берләшеп, укмашып, мәш килеп эшләп яталар. Мин дә алар арасына бик тиз кереп киттем, очрашулар уздырдым, шулай ук шәһәрнең такиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, анда нәрсә генә үсми һәм нинди генә киек-кошлар яшәми! Ерак түгел диңгез-океан кәйрәп ята, мин анда да булдым, Татар дәрьясының иксез-чиксез киңлекләре белән хозурландым... Артём шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә — Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт иктимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артём шәһәренең "Туган дин" оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм. Хәзер исә иң беренче эшем итеп Артём шәһәре, аның кыскача тарихы, мондагы татарларның тормышларына тукталып үтим. Биредә гомер буе татар шахтёрлары яшәгән һәм эшләгән, сүзем дә алар турында булыр. Артём шәһәренең борынгы тарихы юк, чөнки ул узган гасырда, күмер чыгарылу сәбәпле генә барлыкка килгән. "Основан в 1924 году как рабочий посёлок при месторождении бурого угля, городом стал 26 октября 1938 (эта дата считается днём рождения города). Назван в честь русского революционера Артёма (Сергеев Фёдор Андреевич) (1883-1921)", — дип яза Википедия сайты. Бәлки борынгы заманнарда биредә кирле халыклар яшәгәндер, әмма ул чор өйрәнелми дә, яктыртылмый да. ...Әйе, бу якларда беренче шахтёрлар татарлар һәм украиннар булган. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артёмда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Элек бистә Зыбунный исемен йөрткән, бу украинчадан — "сазлыклы, баткак урын", дигәнне аңлаткан, музейда әйтүләренчә, ул инде 1913 елда ук булган. Әмма шәһәрнең рәсми тарихын совет чорыннан, күмер чыгудан гына башлыйлар. Әйе, биредә күмер күп һәм яхшы сыйфатлы булган. Әйтик, Артёмның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артём шахтёрлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе — Әхмәтша Киһаншин, ул 1909 елда Тәкәнеш районының Иске Искубаш авылында туган, 1946 елда алар гаиләләре белән Сучанга (Партизанск) күчкәннәр. Артём шәһәрендә Киһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр, шәһәр музеенда аның һәм гаиләсенең фотолары урнаштырылган. "В Приморье первые татары и башкиры пришли в составе казачьих войск осваивать и охранять новые восточные земли Российской империи, — дип яза журналистлар. — При этом большинство семей из Татарстана и Башкортостана основательно обустроились, пустили корни в приморской земле преимущественно в 1930-1950 гг., когда мощными темпами стала развиваться добыча угля, в крае открывалось много новых шахт. Татары гордятся своим земляком Ахметшой Зиганшиным, который первым в Приморье был удостоен высокого звания — Героя Социалистического Труда". (Светлана Алембаева. "Туган дин" — значит "родная вера" // Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.) Әмма утызынчы еллар Артём тарихына үзенең төрмәләре белән дә кереп калган, биредә ГУЛАГның киде төрмәсе булганлыгын язган идек инде. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булганнарны, "власовчыларны", Идел-Урал легионы тоткын татарларын да китергәннәр, алар баш күтәрми шахтада эшләгәннәр, шунда үлеп калучылары да булган. Төрмә сроклары тулгач, бу тоткын татарларның бер өлеше Артёмда урнашып калган, алар татар кызлары белән гаилә корганнар, шәһәрдә бүген дә аларның нәселләре яши, диделәр. Әлбәттә, бер килүдә генә мондый зур һәм катлаулы тарихны, факигале чорны ачып-өйрәнеп бетереп булмый, урыннардагы милли оешмалар да әле бу юнәлештә эшли белмиләр, димәк, бу тоткын татарлар темасы да махсус өйрәнүне көтә. Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы — татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр, "һәр бишенче кеше татар", дип әйтүчеләр дә бар. "Татары — одна из самых многочисленных диаспор в Артёме, — дип яза кирле журналистлар. — Примерно пятая часть нашего населения может с полной уверенностью отнести себя к этой национальности". (Сергей Манин. Если бы татары всей земли... // Выбор, 2009, 9 декабря.) Чыннан да, шәһәрдә татарлар элек тә күп булган, хәзер дә шактый. Дөрес, биредә инде алар эшләгән барлык шахталар да ябылып беткән, соңгы шахта 2000 елда ябылган, күмерне хәзер Кытайдан ташыйлар. Биредә йортларда табигый газ юк, электр ягалар, табигый газ Владивостокка да Сахалиннан яңа гына килеп киткән. Артёмда барлык предприятиеләр дә диярлек ябылып беткән, яшьләргә эш юк, алар Мәскәүгә һәм башка урыннарга китә. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә ризык бик кыйммәт, квартплаталар бик югары, ә хезмәт хакы әллә ни түгел. Халык, шул исәптән татарлар да, үз бакча-дачалары һәм ризыклары исәбенә яши. Тормышлары нинди генә катлаулы булса да, Артём татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның "Туган дин" дип аталган иктимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артём татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук "татар клубы" дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артёмда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, комга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар. Артёмда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та шул бистәдән Фәүзи хәзрәт йөри. Әйткәнемчә, Артём шәһәрендә мин халык белән махсус очрашулар уздырдым, милли хәрәкәт китәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәкәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Хәзер биредә бөтен татар тормышы шушы "Туган дин" татар-башкорт оешмасы тирәсендә укмашкан, шунда кайный. Приморье краеның "Туган ил" татар оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның Артёмда яшәве дә бәлки милли эшләрне канландырып кибәргәндер. Казакъстанда туып-үскән бу милләттәшебез хәзер биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Владивостокта мәчет салдыру артыннан йөри, татар тарихы белән бик кызыксына һәм эзләнә. "Туган дин" оешмасының китәкчесе — милләттәшебез Гаязетдин Салихкан улы Ситдыйков, ул 1963 елда шушы Артём шәһәрендә туган, Владивостокта политехник институтны тәмамлаган, элек бизнеста эшләгән. Ул хәзер шәһәрнең бөтен тормышкөнкүрешенә каваплы кеше — ООО "Артёмовская управляющая компания"нең генераль директоры, шәһәр Думасы депутаты. Безнең белән очрашуга ул да килде, аз сүзле булса да, милләтебез өчен күп эшли Гаязетдин, сабантуйларның, фестиваль-концертларның, бөтен милли һәм дини чараларның чыгымы аның өстендә. Менә шундый ир-егетләребез дөнья читендә дә милли рухка сүнәргә ирек бирмиләр, халкыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, милли тормышны һәм эшне кигелеп тарталар. Артёмда татар тормышын, "Туган дин" оешмасының эшен Фәния Хисамовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Фәния Хәйбулла кызы — "Туган дин" татарбашкорт оешмасы рәисе урынбасары, шәһәрнең кәмәгать пулаты әгъзасы, хатынкызлар советы әгъзасы, ул һәрвакыт эш урынында. Фәния 1954 елда шушы Артём шәһәрендә туган, әтисе Хәйбулла — Башкортстанның Архангель районы Узунлар авылыннан, әнисе Әдибә — Татарстанның Азнакай районы Әгер авылыннан, алар шушы Артём шәһәрендә очрашып кавышалар, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәйбулла абзый вафат инде, Әдибә апа Артёмда балалары белән яши. Фәниянең үзенең дә өч баласы, дүрт оныгы бар, алар барысы да аңа милли эшләрдә ярдәм итәләр, татарбашкорт оешмасы бүлмә алгач, анда ремонтны да балалары ясый. Фәния — татарбашкорт оешмасының символы, бөтен милли чараларны оештыручы, халыкның көндәлек хәлен белеп торучы һәм ярдәм итүче. Мин анда вакытта, армиядә хезмәт итүче бер татар егете, гарипләнеп, больницага эләккән иде, Фәния Владивостокка аның янына да барып йөрде, Татарстандагы әти-әниләре белән дә даими элемтәдә торды. Фәниянең якын ярдәмчеләре — башкорт хатыны Зәнфирә Бурая, якташыбыз Гөлсинә апа Хәмитова, Зәйтүнә Мәрданшина, Кәримә Хафизова, Хәдичә Гарипова, Фәнис һәм Зәйтүнә Баһаветдиновлар, Фәрит Фәйзуллин, Вахит һәм Сөембикә Ивановлар һәм башка актив милләттәшләребез, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Гөлсинә апа белән Табил абый Хәмитовларга аерата рәхмәтләремне киткерәсем килә. Артём шәһәрендә мин аларда тордым, алар мине беренче көнне үк якын туганнары кебек кабул иттеләр, киткәндә, үз балалары кебек кадерләп озатып калдылар. Табил абый — Башкортстанның Кушнаренко районы Әхмәт авылыннан, ә Гөлсинә апа Татарстанның Азнакай районы Мачаклы Баш авылыннан булып чыкты. Алар биредә очрашып кавышканнар, Табил абый — шахтада, Гөлсинә апа сәүдә өлкәсендә эшләгән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Аларның шулкадәр тырышлыгына, түземлегенә таң калырлык, нинди шартларда да уфтанмыйзарланмыйча, күкрәкләре белән боз ярып бара торган токым бу... Мондый кешеләр булганда, милләт ач-ялангач калмас, кар өстенә казан асып, бөтен илне туендыра алырлык татарлар алар! Үземне бик тетрәндергән тагы бер кешенең язмышына һәм сөйләгән сүзләренә тукталасым килә, ул — Тавричанка бистәсе мулласы Фәүзи хәзрәт Хәматханов. Фәүзи Гыйлемхан улы 1939 елны Башкортстанның Борай районында туа, яшьтән ятим кала, аннан язмышы шушы яклар белән бәйләнә. Ул 30 ел шахтада эшләгән, лаеклы ялга чыккач, Тавричанкада мулла вазифасын үти, дини йолаларны башкарырга халык чакыруы буенча Артёмга да килә икән. Безнең Артёмдагы очрашуда ул да катнашты һәм менә нәрсәләр сөйләде: "Шахтада эшләгәндә дә ураза тота идек, авыз ачтыра идек, — диде Фәүзи хәзрәт. — Халыкны кыеп, зур-зур ашлар уздыра идек. Кырда китмешләп кеше гает укый идек, Тавричанкада... Бу бит теге заманнарда... Закир исемле карт бар иде, аңа налог сала башладылар бу эшләр өчен. Мулла аны яклап хакимияткә барган. Аннан комга намазларын йорттан-йортка йөреп укый башладык, бу 60-70нче елларда инде... Шахтада дога кылып утырган карт ир-атларны күргәнем булды. Шул сәбәпле алар игелек күрде. Хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры кир табып намаз укучылар булды... Бик күп үлемнәрдән калдым, шахтада эшләп, хәтта бармагым да сынмады. Аллаһы Тәгалә шулай өйрәтә... Балаларыма гел бәхет теләдем. Пычрак, тузанлы шахта киемнәрен кигәндә: "И Раббым, бу киемнәрне балаларым кимәсен иде", дип тели идем... Теләгән теләкләрем кабул булды, ике балама да югары белем бирдем... Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламады... Мин бу дөньяда гыйбрәт алып яшим..." Тирән шахта төпләрендә дә намаз укыган татар ир-атлары... Көне буе кир астында күмер кисеп ураза тоткан милләт агалары... Сез дөньяның, ил-кирнең, милләтнең терәге һәм догачылары булдыгыз, инде нәселегездә сезгә дә догачылар булсын иде! Сез шундый авырлык белән төзегән бу шәһәрләр, бу тормыш сездән соң да иманлы һәм имин калсын иде! Менә тагы күзгә яшьләр китерерлек бер истәлек, аны Кәримә апа Хафизова язган. Үзем барысыннан да сорашып өлгерә алмагач, кайбер татарлардан истәлекләр язып бирүләрен үтенгән идем, Кәримә апа шушыларны язып китергән. Ул 1939 елны Башкортстанның (Ярмәкәй, дигән, Илеш районы булырга тиеш) Абдулла авылында туа. Артём шәһәрендә армиядә хезмәт иткән абыйсы шунда шахтада эшкә кала, 1957 елда ялга кайткач, әнисе белән Кәримәне дә Артёмга алып китә. Ул вакытта инде аларның әтиләре үлгән була. "Авыл тормышы бик авыр булганлыктан, илне ташлап китәргә булдык", — дип язган Кәримә апа. Биредә ул төзелештә эшли башлый, 1959 елда Арча районы Югары Пошалым авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елда аларның алтын туйлары була, ике кызлары, өч оныклары, оныкчыклары бар икән. "Үземне бик бәхетле әби дип саныйм. Бабаем белән тигез картаеп яшибез. Үз йортыбыз белән торабыз. Кәй айларында бакчам тулы төрле-төрле чәчәкләр үстерәм, чәчәкләр арасында йөрим дә бу дөньяның окмахында яшәгән кебек булам. Кулдан килгән хәтле төрле мероприятиеләргә йөрим. Сабантуйларга татар-башкорт ризыклары әзерлим, анда мәклесләребез татарча уза". Элек алар туган якларга еш кайтып йөргәннәр, бүгенге көндә анда якын туганнары калмаган инде... Һәм Кәримә апа үзенең үзәк өзгеч сагыну сүзләрен ак кәгазь битенә төшергән, аны еламыйча уку мөмкин түгел: "Бик сагынабыз туган илебезне, исән-сау булсак, кайтып бәхилләшеп килербез, Алла бирса. Туган илнең кышкы суык бураннары да кылы, көзнең үзәкне өзәрлек ачы килләре, язның йомшак килләре, яңгырлары, кәйнең сандугач сайраулары, сыерчыкларның бии-бии сайраулары, бакаларның бакылдаулары — барысы да күз алдында... Юкка гына кырламыйлар бит: Чит-чит, дидем, читкә киттем, чит иде теләкләрем, Хәзер инде чит илләрдә өзелә үзәкләрем... Быел кызларым илгә кунакка кайталар, сагынуларыма түзәлмагач әйтеп куйдым, туып-үскән йортымның бакчасыннан ике-өч стакан кир алып килергә. Киремнең исләрен иснәп сөенермен. Үлгәч, кирләгәндә, шул кирне сибәргә куштым..." Бу — үзәкләр өзелеп, туган якларны сагыну, кирсү инде... Моңа дәва юк, ул — читтә яшәп калган күп татарларның йөрәк ярасы... Барысы да бар кебек — яхшы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар, кеше арасында кадер-хөрмәт, әмма иң кадерлесе — туган ил юк... Туган кир юк, карлы-буранлы, сандугачлы-бакалы туган авыл юк... Анда да, монда да инде яңа буын, алар бер-берләрен белмиләр диярлек, чөнки аралашырга ара гаять ерак, дөньяга караш төрле, кызыксынулар капмакаршы... Мондагы нәсел урыслашып бара, 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Моны милли факига дип тә, котылгысыз чынбарлык дип тә бәяләргә мөмкин, әмма аннан берни үзгәрми. Дөнья читенә килеп дөньяны күтәргән татарлар дөньядан менә шулай туган якларын сагыныпсаргаеп китеп баралар... Үзләре белән сандугачлар моңын, тургайлар кырын, көзге урманнарның шашып шаулавын, кышкы бураннарны, язгы ташуларны да алып китә бит алар... Мәңгелеккә дә туган як белән бергә күчә... Моннан 30 ел элек шушы татарларга багышлап язган шигырь юлларым искә төшә: "Казанга, тик Казанга! Килә соңгы сүзегез: Барысына да риза!" "Казанга, тик Казанга! Бохарадан, Донбасстан, Барысына да риза!" Уралдан һәм Кузбасстан Әй, туганнар, туганнар, Хәбәр сала якташлар, Әллә язмыш, әллә күрмеш Аваз сала татарлар. Дөнья буйлап куганнар... Мин тетрәнеп уйлап торам, Яшьлек киткән, картлык кайта, Мин тетрәнеп карап торам. Кан тарта шул, һай, кан тарта! Әй, татарлар, татарлар, Бар байлыгын бирер иде Сибелдегез, чәчелдегез, Илендәге бер көненә! Буталды кан-нәселегез, Бәхилләшә алса әгәр Киде яттан, китмеш кирдә, Үз кирендә, үз телендә. Нужа сезне кудымы икән Айлы каберләр моңая Туган яктан, туган илдән?!. Чит зират эчләрендә. Бер анадан без ун туган, Туган як киле сулкылдый Без ун туган, без мең туган, Туфрагы өсләрендә... Мең тарафта меңебез. Әй, туганнар, туганнар! Үзбәкстан чүлләреннән, Әллә язмыш, әллә күрмеш Тирән шахта төпләреннән Дөнья буйлап куганнар... Миңа еш кына, "Син нигә әллә кайлардагы, Ерак Көнчыгыштагы татарларның тарихын, тормышын өйрәнеп азапланып йөрисең, татарлар анда беткән һәм бетәчәк бит инде", диләр. Бәлки шулайдыр да, чын татарларның, милли рухлы, иманлы татарларның монда инде бәлки күп гомерләре калмагандыр... Алар урынын бәлки урыс телле, урыс динле, урыс ризыклы һәм урыс йөзле татарлар алыштырыр, алар инде үзләрен урыс дип яздырырлар, Кытай басып алса, берничә буында кытайга әйләнерләр... Бәлки шулай булыр, без узган тарихта моны күрдек бит инде. Ә мин исә бүгенге тарихны һәм татар тормышын ничек бар, шулай теркәп калдырам, борынгы тарихны өйрәнеп, биредә татар казыгын кагып куям... Дөньяның ничек үзгәрәсен һәм ничек бүленәсен әле беркем белми, бәлки минем әлеге язмаларым киләчәктә татарларга бу кирләрнең татарныкы булуын исбатларга бер дәлил булыр. Әйе, Ерак Көнчыгышта борынгы тарих безнеке — төрки-татарныкы, әйе, бу кирләрне, бу илләрне соңгы йөз елда да татарлар күтәрде — алар калалар салдылар, диңгездә балык тоттылар, шахтада күмер чаптылар, юллар салдылар, урман кистеләр, ат кебек кигелеп, тормышны өстерәделәр. Татарларның биредә бөтен нәрсәгә тулы хокуклары бар — үз телләрендә сөйләшергә дә, үз диннәрен тотарга да, үзләренчә яшәргә дә... Татарлар бу үзгәртеп кору елларында милли һәм рухи яктан шактый аякка басып калдылар, аларның хәзер бөтен Ерак Көнчыгыш буенча милли һәм дини оешмалары, милли эшмәкәрләре, милли зыялылары бар, алар бер-берләрен табыштылар һәм укмаштылар. Димәк, алга таба да шулай дәвам итәргә, нинди шартларда да, кайда гына яшәсәң дә, үзең булып — татар-мөселман булып калырга кирәк! Приморье татарлары мине бик зурлап, рәхмәтләр әйтеп озаттылар, мин үзем дә өлкәнең киләчәк перспективаларын кайгырткан мәкаләләр язды, Тукайның тормыш һәм икат юлын чагылдыру этаплары турында сүз йөртте. Мәсәлән, "Без белгән һәм беләсе Тукай"да (Мәдәни комга. — 1996. — 17 май) шагыйрьне өйрәнү бурычларын тезис рәвешендә тәкъдим итте һәм: "Тукай феноменын өйрәнү һәм бәяләү тарихын якынча өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор — революция алды елларын, икенчесе — 20-50нче елларны, өченчесе 60нчы еллардан соңгы вакытны эченә ала", — дип белдерде. Флүн Мусинның фәнни-теоретик язмаларында шагыйрь икатын гыйльми күзаллау концепциясе, методологик принциплары тәкъдим ителде, әлеге икатка заманча мөнәсәбәт, Тукайның күзаллауларын ачыклау проблемалары куелды. Галим алда аталган мәкаләдә дөрес билгеләгәнчә: "Тукай икатын хәзерге карашлар яссылыгында өйрәнү турында сүз алып барганда, иң мөһим концептуаль бурыч итеп, бу икатны милли идея яссылыгында яктырту санала". Шушы уңайдан, Флүн Мусин тарафыннан Тукайның дөньяга карашын ачыклау проблемасы да көн тәртибенә куела. Ф.М.Мусин хезмәтләрендә, шагыйрьнең халыкчанлыгыннан, милләтчелегеннән тыш, төрле яссылыктагы күзаллаулар, шул исәптән иктимагый фикер киңлеге дә ассызыкланды. Галимнең Тукай икатының актуальлеге, заманга лаеклыгы, мәңгелеге кебек фикерләре, аны ничек укырга һәм аңларга тиешлек, талант иясенең һаман да татар кәмгыятендә әйдаман була алырлыгы турында уйланулары "Тукайга кайту", "Тукай в меняющемся мире", "Тукай һәм безнең заман" һ.б. күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш тапты. Югарыда аталган язмалардан "Тукай белән яңа гасырга" дип исемләнгәнендә Ф.М.Мусин Тукай мәгърифәтчелеген "гомуммилли әһәмиятле сәбәпләр" белән бәйләп аңлатты. "Эш шунда, — диде ул, — мәгърифәтчелек идеологиясе һәм идеаллары татарның ул вакыттагы милли мәнфәгатьләренә аеруча туры килгән" (Ватаным Татарстан. — 2001. — 20 апрель). Флүн Мусин "Тукаеведение: итоги и перспективы: изучение аспектов поэзии Тукая составляет важнейшую перспективу тукаеведения (Республика Татарстан. — 1996. — 23 мая) язмасына куелган атама белән үк Тукай икатын өйрәнүдәге башка мөһим яссылыкны да билгеләп узды, ә инде "Тукай һәм безнең заман"да (Мәдәни комга. — 2006. — 18 август) шагыйрьне хәзерге карашлардан чыгып өйрәнү проблемасын куйды. Галим татар әдәбият белеменең Тукай фәнендәге уңышларын һәм үсеш юлларын рус телле үзәк матбугатта яктыртуга зур игътибар бирде. Мәсәлән, "Тукай в новом веке" (Республика Татарстан. — 2001. — 26 апрель) язмасында ул Тукай икатын өйрәнүгә заман таләпләрен ачты. Шагыйрьне, бигрәк тә иктимагый-идеологик карашларын инде элекке идея-эстетик, аерым алганда, сыйнфый позицияләрдән торып шәрехләмәскә, аның киң милли-демократик позициядә торганлыгын күрсәтергә кирәк, дип белдерде. Флүн Мусин Тукайның ХIХ гасыр мәгърифәтчеләре алып барган миссияне дәвам итүе һәм яңа тарихи шартларда татар милләтен яңарышка илтүне кайгыртканлыгы турында сүз йөртте, бу юлдагы гамәлләрен тасвирлады. Ул Тукай икатын әдәби традицияләр кирлегендә яктыртуның мөһимлеген аңлатты, моңа элек игътибар китмәгәнлеген күрсәтте. Татар фәнендә, бигрәк тә тарих гыйлемендә Тукайдан атеист, революционер ясау теләге көчле иде. Аны чабуыннан тегеләйгә дә, болайга да тарткалап карадылар. Г.Ибраһимовлар кебек инкыйлабчы ук күрсәтә алмасалар да, атеист сыйфатында раслау зур галимнәрнең шактый саллы китапларында чагылыш тапты. Мин моны, шулай эшләгәндә, Тукай тагын да ныграк таныла, дөньяда билгеле була, рус тарихында да эзе кала, дип беркатлы ышанудан да килә дип уйлыйм, партия заказын үтәү белән дә бәйләп карыйм, кешенең, бигрәк тә коммунист галимнәребезнең совет пропагандасы белән тәмам агулануының чагылышыдыр да дип саныйм. Үзгәртеп кору еллары Тукайны дөрес аңлауга киң юллар ачты. Шул шартларда үзе дә шактый үзгәргән һәм Г.Исхакый кебек милләтчеләр мирасын өйрәнү барышында күзаллаулары тагын да киңәеп киткән Флүн Мусин инде Тукайны атеист сыйфатында ачарга тырышучыларга да каршы сүз алып барды, ул Аллага ышанучы иде, ә дингә мөнәсәбәте шул чор шартлары белән билгеләнә иде, дип язып чыкты. "Тукай в меняющемся мире" (Казань. — 2006. — №7. — С.29-30) мәкаләсендә галим Тукай поэзиясенең 1917 елгача, совет заманында һәм яңа тарихи чорда өйрәнелү аспектларын, принципларын, бурычларын янәшә куеп күрсәтте, боларны иктимагый чор тудырган шартлар белән бәйләде. Ул шагыйрь икатын әлеге мәкаләдә үзе дә заман фәне ирешкән биеклекләрдән һәм төрле яссылыклардан килеп бәяләде, каләм иясенең мирасын тирән өйрәнү татар әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен кирәк, дип язып чыкты. Флүн Мусинның ХХ гасыр башы татар әдәбияты, мәсәлән, Г.Ибраһимов хакындагы язмаларында Тукайга мөнәсәбәтле фикерләр дә чагылыш тапты. Әйтик, "Күләгәдә ниләр бар?"да ул болай дип белдерде: Г.Ибраһимов "Татар шагыйрьләре"ндә "...бер яктан, Тукайның икат эволюциясен гомуммөселманлык идеясеннән татарлыкка күчү рәвешендә күзалласа һәм шул нигездә теленең дә халыклашуын таныса, икенче яктан, әлеге халыклашуның шагыйрьнең, гомумән, стиленә тәэсирен берьяклырак аңлата һәм бәяли. Ачыграк әйтсәк, үз халкының авыр тормышын һәм аянычлы язмышын чагылдыру максатында, Тукайның шигърияттәге традицион "югары" өслүбтән гавамга якын "түбән" өслүбкә күчүен Ибраһимов кабул итеп бетерә алмый. Гомумән, поэзиягә романтик карашта торган, ягъни аны илаһилык, гүзәллек һәм нечкә хисләр дөньясы итеп караган Ибраһимовка Тукайның шигъриятне "кирләштерергә" омтылуы ошап бетми". Галим әлеге язмада Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятендә ачылган темаларга белдергән теге яки бу карашларын ачыклады һәм аларның сәбәп-шартларын ышандырырлык аңлатты. Ул Г.Ибраһимов Тукай икатына карата әйткән тәнкыйтьне, беренче чиратта, ике каләм иясенең идея-эстетик яктан төрлерәк позициядә торулары белән бәйләде, "романтик Ибраһимов белән реалист Тукайның идея-эстетик карашларында кызыклы гына аермалар" бар, дип белдерде. Флүн Мусин фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм икат кыелышларында Тукайга мөнәсәбәтле докладлар белән чыгышлар еш ясады, аның әдәбиятыбыз күгендә торган каләм иясе икәнлеген һәрвакыт ассызыкларга тырышты, үз чорының иң алдынгы карашлы икатчылардан икәнлеген күрсәтте. Галим Тукай юбилейларын уздыруны, әлеге чараны басмада чагылдыруны башлап йөрде, әйтик, ул "Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте" китабының жаваплы редакторы да иде. Дәреслекләр авторы булган Флүн Мусин "Тукай икатын укыту мәсьәләләре"ндә (Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. К., 2006. — Б.39-43) Тукай шигъриятен хәзерге укыту-тәрбия процессында тагын да нәтикәлерәк файдалануга, уку йортларында яңа гасыр югарылыгыннан торып өйрәнүгә игътибарны арттыру, үткәндәге кайбер тар яки берьяклы идеологик клишеләрдән арынып, шагыйрьне бөтен барлыгында күрү һәм күрсәтү кирәклеге турында сүз алып барды һәм Тукай шәхесе белән мирасын өйрәнүдә әһәмиятле булган, әмма тиешенчә хәл ителмәгән мәсьәләләрне ачыклап узды. Галим: "Тукай икатының милли асылын ачу ахыр чиктә аның татар әдәбияты тарихындагы урынын һәм милләтара яңгырашын дөрес билгеләр өчен кирәк. Тукай феноменын төрле яклап өйрәнүдә һәм бәяләүдә тагын аның тормыш факигасен яктыртуның әһәмияте зур", — дип язды. Сүзебезне милли асыл турында сөйләшүдән башлаган идек, каләм, югарыдан кушылган кебек, галимнең шул хактагы фикерләренә алып чыкты. Рифә РАХМАН ШӘХЕСЛӘР, ЯЗМЫШЛАР... ГӨЛСЕМ КАМСКАЯНЫҢ ТУУЫНА 115 ЕЛ Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 100 елдан артык тарихында чын талантлы артистларга бай булды. Мин инде аларның кайберләре турында язган да идем. Шуларның берсе, әлбәттә, Гөлсем апа Камская. Аның турында язарга утыргач, аптырап калдым: Гөлсем апа Казан кызы икән бит! Шәһәрдә туып-үскән кызларның театрда эшләгәннәре сирәк булды. Безнең театрда эшләгән хатын-кызларыбызның күбесе авылдан чыкканнар иде. Гөлсем апа Камская 1901 елда Казан шәһәрендә туа, 1922 елдан татар академия театры артисткасы. 1927-1933 елларда ул ире белән Әстерхан, Мәскәү театрларында хезмәт итә. 1933 елда кире Казанга — Татар академия театрына әйләнеп кайта, 1962 елга кадәр, ялга чыкканчы, академия театрында эшли. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы. Миңа Гөлсем апа Камскаяны беренче мәртәбә 1957 елны Мәскәүдә, Камал театры гастрольгә килгәч, күрергә насыйп булды. Без, Щепкин исемендәге театр училищесында укучы татар студиясе студентлары, академия театры спектакльләрендә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Минем өчен академия театрының Мәскәүдәге гастрольләре мәңге онытылмаслык бер вакыйга булып калды. Беренче мәртәбә үз гомеремдә чын профессиональ татар театрын күрдем, алай гына да түгел, татар тамашачысының үз театрын, татар артистын ничек хөрмәт иткәнен, зурлаганын шунда аңладым, күңелемдә татар артисты белән горурлану хисләре уянды. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамашачы, татар академия театрының спектакльләрен карар өчен, театрның хәтта тәрәзәләрен, ишекләрен ватып бетерә язды. Мондый хәлне минем әле Мәскәүдә күргәнем юк иде. Ә бит гастрольгә шундый көчле коллективлар белән үзбәкләр, кыргызлар, такиклар, төрекмәннәр, азәрбайканнар килгән иде. Китмәсә союздаш республикалар, безнең кебек автономия түгел, исеме бар — кисеме юк. Менә хәзер уйлап утырам: безнең бәхетебезгә, Мәскәүдә татарларның күп булуы, татар театрының төрки халыклар дөньясында иң көчле чагына туры килүе безгә шундый зур уңыш китергәндер. Татар академия театры турында Советлар Союзының партия, дәүләт китәкчеләре генә түгел, Мәскәүнең иң зур театр тәнкыйтьчеләре: "Это выдающийся коллектив — гордость Советского театрального искусства", — дип язып чыкты. Академия театры илнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде. Моңарчы безнең республика дәрәкәсендәге бер генә театр да мондый зур бүләккә лаек булганы юк. Союздаш республикаларның кайбер театрлары гына мондый зур дәрәкәгә ирешә алды. Мәскәүдә генә түгел, Казанда да чын талантлы артистлар эшләргә мөмкинлеген раслады, югыйсә безгә чын, бөек талантлар Мәскәүдә генә кыйналган, дип аңлаталар иде. Кызык бит, мин, Мәскәү рус театрларын гына карап өйрәнгән яшь егет, үзебезнең татар артистларының бернинди рус артистыннан ким түгеллеген шунда күрдем. "Ни өчен академия театры гастрольләре турында шулай күп яздың?" — дип сорасагыз, шуны аңлатырга теләдем: Гөлсем апа Камскаяның театрда чәчәк аткан чагы нәкъ шушы гастрольләргә туры килде. Таки Гыйззәтнең "Ташкыннар" драмасында — Гөлниса, Нәкый Исәнбәтнең "Хука Насретдин" комедиясендә — Сәхилә карчык, "Зифа" комедиясендә — Кәләмзә, Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасында — Хәдичә. Әлеге рольләрне Гөлсем апа онытылмаслык, искиткеч кызыклы итеп башкарды. Аның "Хука Насретдин" спектаклендә Сәхилә карчык роле һаман да күз алдымда тора. Миңа, 17 яшьлек егеткә, спектакльдә герой белән героиня истә калырга тиеш, чөнки аларны театрыбызның талантлы артистлары уйнады. Юк бит, яшь кызлар белән сату итүче аждаһа карчык һаман күз алдымда. Ул вакытта бер әйбергә игътибар иткән идем: Гөлсем апаның битендә гумоз белән ясалган бик зур "бородавкасы" бар иде. Мин әйтәм, ничек ул сәхнәдә кубып төшми икән, ә ул исә үзенең миңен шулай зур итеп, көлкеле итеп эшләгән. Роленә шулхәтле килешеп тора, шул сөяле булмаса, нәрсәдер китмәгән төсле тоелыр иде. Күз алдына китерегез: битендә зур сөял, кылыч борын, кәкре аяклар, эченнән ут бөркеп торган юха елан, теләсәңтеләмәсәң дә, ул сине үзенә карарга кәлеп итә. Гадәттә, артисткаларның күбесе үзен сәхнәдә матур итеп күрәсе килә, ә Гөлсем апа, киресенчә, роль өчен үзенең кыяфәтен мөмкин кадәр үзгәртергә тырыша иде. Моның белән нәрсә әйтергә телим: рольнең тышкы кыяфәтен таба белү сәхнәдә үзеңне иркен тотарга нык ярдәм итә. Гадәттә, артист рольнең эчке дөньясын ачканда, тышкы кыяфәтенә бик игътибар биреп киткерми, шуның аркасында роль кайвакытта камил килеп чыкмый. Ә Гөлсем апа рольнең эчке дөньясы белән тышкы кыяфәте тәңгәл килерлек ачкыч тапкан, күрәсең. Әгәр без аның икатына дөрес бәя бирергә теләсәк, бер әйбергә игътибар итәрбез: аның шулай эзләнүе кабатланмас рольләр тудырырга ярдәм итте. Менә Нәкый Исәнбәтнең "Зифа" комедиясендә Кәләмзә роле. Ул үзенә ир эзләүче хатынның эчке дөньясын шундый итеп ачып бирде ки, хәзер дә телевидениедән сихерләп аракы эчерү сәхнәсен карагач, чын талантлы артистканың уенына шатланып, горурланып утырасың. Монда да рольнең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы шулкадәр дөрес табылган, моны бары тик рольнең мәгънәсен аңлаган артистка гына эшләргә мөмкин. Пьесаларда артист уйный торган роленә характерны күп очракта үзе табарга тиеш. Менә шундый очракта Гөлсем апа Камскаяның роль өстендә эшләү алымы бик нык ярдәм итәр дип уйлыйм. 1961 елны, без Щепкин училищесын тәмамлап кайтканда, Гөлсем апа пенсиягә чыккан иде инде. Шуңа күрә миңа аны театрда бары тик Галимкан Ибраһимов әсәре буенча куелган "Татар хатыны ниләр күрми" спектаклендә Сабира ролендә генә күрергә насыйп булды. (Режиссёры — Празат Исәнбәт.) Гөлсем апаның бу роле турында театр тәнкыйтьчеләре яздылар, мин аларны кабатлап тормыйм. Үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Бу спектакльгә тамашачы агылып йөрде. Хәтеремдә, Уфа шәһәрендә гастрольләр вакытында ул 17 мәртәбә аншлаг белән уйналды. Без бит анда 30 көнгә генә барган идек. Сез әйтерсез, исеменә карап килгәннәрдер дип, анысы да ярдәм иткәндер, ләкин спектакльнең даны булмаса, бер айлык гастрольдә 17 мәртәбә аншлагка уйнап булмый. Гөлсем апаның сәхнәгә чыгып, бер карап алуына тамашачы "ах" итә иде. Спектакльнең героинясы — мескен Гөлбану (артистка Рауза апа Хәйретдинова), менә нинди ерткыч кулына килеп эләкте дип, тамашачы Гөлбануны кызгана, жәлли башлый. Чөнки Сабира карчык бөтен кыяфәте белән күзеңне чукып чыгара торган карчыганы хәтерләтә иде. Моның кулына килеп эләксәң, ычкына алмыйсың, ул сине изеп, сындырып үзенә буйсындырмыйча туктамый. "Рольне шулай кискен кара буяулар белән эшләргә нәрсә этәрде икән?" — дигән сорауга, ул үзенең улы Закирны (артист Вәкил Закиров) шулкадәр ярата, Гөл бануны аңа тиң түгел, ул аның тормышын, киләчәген кимерде, дип, шундый явызлы клар эшли. Хәтта Гөл бануны үзен-үзе үтере ргә мәкбүр итә. Спек такльне карагач, шун дый фикерләр туа: татар халкында каенананың киленгә карата мондый коточкыч кыланмыш лары булды микән? Бу татар тормышыннан алып язылган әсәрме? Ягъни татар халкында мондый хәлләр бик еш кабатланганмы? Миңа калса, мондый хәлләр безнең халыкта булса да, сирәктер, ләкин бул магандыр дип тә әйтә "Татар хатыны ниләр күрми" (Г.Ибраһимов) спектакленнән алмыйм. Әгәр дә Гөлсем күренеш. Сулдан уңга: Р.Хәйретдинова (Гөлбану), апа Сабира ролен шулай В.Закиров (Закир), Г.Камская (Сабира). уйнамаса, Гөлбануның үзен-үзе үтерүгә кадәр барып китүен сәхнәдә ышандырып булмас иде. Сүз дә юк, бу талантлы артистканың "Татар хатыны ниләр күрми" әсәрен нинди тирәнлектә аңлаганын раслый. Театр ул шундый икат урыны, әгәр дә син гел әшәке, явыз, кешеләрнең тормышын кимерүче рольләр уйныйсың икән, сине бервакытта да гади тамашачы үзенең яраткан артисты итеп кабул итә алмый. Киресенчә, талантлы артист үз ролен никадәр яхшы уйнаса, ул артист үзе шундый кеше, шуңа күрә аңа шундый рольләр бирәләр дип, тамашачы артистка тамга сала. Шуңа күрә артистларның күбесе, уртакул роль булса да, уңай геройларны уйнарга тырыша, бу — театрда язылмаган закон. Артистның тормышта нинди кеше дә, сәхнәдә нинди талантлы икәнен бергә эшләгән иптәшләре генә белә. Гөлсем апа тормышта шулхәтле ипле, тыйнак, аз сүзле кеше буларак күңелемә кереп калган. Кеше дигәннән, Камскаяның язмышы турында китап язарга, фильм төшерергә китәрлек материаллар бар. Гөлсем апа талантлы режиссёр Гали Ильясовка кияүгә чыккач, аның белән бергә Әстерхан, Мәскәү театрларында эшләве турында язган идем. Алар Мәскәүдән Казанга кайткач, ире Гали Ильясов 1934-1936 елларда академия театрында режиссёр булып эшли, шуннан аны күчмә театрга директор, баш режиссёр итеп билгелиләр. 1922 елда — уллары Дэллюс, 1935 елда Әсфән туа. Озак та үтми, 1937 елда, Гали Ильясовны "халык дошманы" дип кулга алалар. Менә шуннан соң Гөлсем апаның шәхси тормышы кимерелә, халык дошманы хатыны булып яшәүләре үзәгенә үткәндер, ләкин рухи көче, үзенең талантлы булуы, авыр булса да, сәхнәдә эшләргә, балаларын саклап калырга ярдәм итә. Театрның директоры Рәшидә апа Киһаншина: "Менә базардан ике йөз грамм ит алдым, Дэллюсем белән Әсфәнемә шундый тәмле итеп пәрәмәчләр пешердем, рәхәтләнеп ашадылар балакайларым, дип, Гөлсем апаның сөенеп сөйләгәне әле дә хәтеремдә", — диеп искә төшерә иде. Белмим инде, ике йөз грам иттән ничә пәрәмәч пешереп буладыр, китмәсә, рәхәтләнеп ашадылар, ди бит. Монда сүз кешенең әздән дә канәгать булып яши белүендәдер. Татарстанның халык артисты, аның улы Дэллюс абый Ильясов Татар академия театры сәхнәсендә гакәеп киңел, биюче, кырчы артист буларак тамашачы күңеленә кереп калды. Аның кайбер рольләрен искә алып китәсем килә. Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасында — Хәлил, "Ак калфак" драмасында — Бакый, Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" комедиясендә — Галим, "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясендә — Искәндәр... Шушындый рольләре белән ул минем күз алдымда тора. Әсфән Ильясов бөтен гомерен татар радиосына бирде, талантлы режиссёр буларак, ул эшләгән әсәрләр бүген дә радиодан яңгырап тора. Мин нәрсә әйтергә телим: әнисе сәнгатьне шулкадәр яраткан, бөтен күңеле белән балаларына сеңдергән. Минем өчен иң кадерлесе шул: алар үзләренең талантлы булуларын исбат итте. Дэллюс абый миңа: "Әйдә, мин сине әти янына алып барам", — диде. Бераз кызмача идек. Мин әйтәм: "Анда буш Г.Камская улы Д.Ильясов белән. кул белән барып булмый, әйдә, күчтәнәч алыйк, әз булса да конфет", — дим. Дэллюс абыйның кесәсендә акчасы булганын бик хәтерләмим. Казанка буенда ике катлы агач йортка кергәнебез хәтеремдә. Бер озын буйлы марка апа ишекне ачты, мин бит әле аларның ничек яшәгәнен белми идем. Менә икенче бүлмәдән озын гәүдәле, Әсфәнгә бик охшаган бер абзый килеп чыкты, кул биреп күреште. Мин шулхәтле каушадым, ничек утырганыбыз, нәрсәләр турында сөйләшкәнебез хәтердә калмаган, күрәсең, озак утырмаганбыздыр. Урамга чыккач, Дэллюс абыйга үпкә белдерә башладым: "Нигә мине монда алып кердең, ничек инде ул синең әниеңне шушы маркага алыштырган. Гөлсем апа ничәмә-ничә еллар аңа тугры булып, тилмереп, сагынып көткән. Ә син нигә аның янына барып йөрисең, шушы да булдымы әти?" — дим. Дэллюс абый: "Ярар, син әле яшь, аңламыйсың, әйдә, берәр киргә кереп утырыйк, шунда сөйләшербез", — диде. Менә хәзер Гөлсем апаның хәлен күз алдына китереп утырам. Хәер, ул вакытта әле мин бу факиганең тирәнлеген, Дэллюс абый белән Әсфәннең нәрсәләр кичергәнен аңлап бетерерлек түгел идем. Мине Гөлсем апаның язмышы гына тетрәндерде. Хәзер уйлап куйдым, шушы катлаулы, гыйбрәтле язмышы мине аның турында язарга этәрмәде микән? Юк, шәхси тормышындагы бәхетсезлекләре генә түгел, Татар академия театры сәхнәсендә кабатланмас рольләре белән Гөлсем Камская татар театры тарихында үз исемен калдырды. Әгәр без төрки халыклар дөньясында татар театрының үз урыны бар, дибез икән, моңа Гөлсем апаның да хезмәте кергән. Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ Трагик артистлар дөньяга сирәк туа. Театр белгечләре арасында, андыйлар һәр халыкта йөз елга бер, иң күп дигәндә ике генә туарга мөмкин, дигән фикер яши. Бәлки ул сүз хакыйкатьтән бик үк ерак та түгелдер. Дөнья сәнгате тарихы да әлеге фикерне куәтли кебек. Әйтик, ничәмә йөз еллык тарихы булган театрлардан инглиз сәхнә сәнгате Д.Гаррик, Э.Кин, Л.Оливье, немец театры Э.Поссарт, Л.Барнай, италия театры Э.Росси, Т.Сальвини, Э.Дузе, француз театры Ж.Б.Тальма, Э.Рашель, Сара Бернар, АКШ театры А.Олдридж кебек трагик актёрларны гына биргән. Ә тарихы йөз елга тиң татар театры дөньяга ике трагикны бүләк иткән. Аларның берсе кыска гына вакыт эчендә атылган йолдыз кебек мәдәният күген балкытып узган Мифтах Әпсәләмов булса, икенчесе — татар профессиональ театр сәнгате туган көннәрдән алып утыз ел буе бертуктаусыз эшләп, Отелло, Гамлет, Карл Моор, Городничий, Тартюф, Батырхан кебек дөнья классикасы такы булырдай образлар икат иткән Мохтар Мутин. Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 6 гыйнварында Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Театр сәнгате белән Бәләбәй рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. Ул елларда гимназистлар әдәби кичәләр уздыралар, бик үк катлаулы булмаган пьесалар буенча спектакльләр куялар. Беренче сәхнә тәкрибәләре әнә шул әдәби кичәләрдә А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов шигырьләрен укып, башта кечкенә, аннары зуррак рольләр уйнап туплана. Сәхнәнең үзенә генә хас ниндидер бер тылсымлы көче бар. Халык алдына чыгып уңыш казанган һәр кеше гомер буена әнә шул мизгелне оныта алмыйча, һаман да шул исерткеч минутларны кабат тоярга омтылып, сәхнәгә тартылып яши. Аның белән дә шулай була. Уфада бухгалтерлар курсында укыганда да, соңыннан шушы һөнәре буенча Диния нәзарәтендә эшләгәндә дә, ул сәхнәне ташламый. Алдынгы карашлы яшьләр оештырган кичәләрдә шигырьләр укый. "Галия" мәдрәсәсе шәкертләре катнашында спектакльләр куя. Алай гына да түгел, мөфтияттән Уфада узган беренче татар спектаклен уйнау өчен рөхсәт алу да Мутин тырышлыгы белән эшләнә. Дөрес, Г.Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" әсәре буенча 1906 елның 21 апрелендә Уфа шәһәрендә узган беренче татар спектакленнән сакланып калган документларда, вакытлы матбугат материалларында М.Мутин исеме телгә алынмый. Монысын инде аның хезмәт урыны белән бәйле дип уйларга кирәктер. Диния нәзарәтендә эшләгәнлектән, ул үзенең исем-фамилиясен театр афишаларына кертмәүне мәгъкуль күргән булса кирәк. Диния нәзарәтендә Мохтар озак эшли алмый. Ул, рус кызы Елизавета Шляхтина белән өйләнешкәннән соң, аннан китәргә тиеш була. Инде нишләргә? Мутин бераз вакыт аерым хукаларда приказчик, конторщик булып эшләп карый. Ләкин буйсынмаучан көчле характер, үзенең табигать тарафыннан башка миссия өчен яратылуына ныклы ышаныч аны һаман алга әйди. 1908 елда 22 яшьлек Мохтар сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Башта ул хатыны Елизавета белән аерым программа хәзерләп, Русиянең татарлар яшәгән шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри, соңрак русның мәшһүр трагик актёрлары Адельгеймнар үрнәгендә гастролёр-трагик булып китә. Бу вакытта инде ул кайсы да булса бер шәһәргә килеп төшкәч, иң элек үз тирәсенә урындагы көчләрне туплый һәм куяр өчен үзе алдан төп рольне әзерләгән әсәр сайлый. Пьесаны, үзе башкара торган рольне яхшы белгәнлектән, аңа инде башка артистлар белән эшләргә генә кала. Шулай итеп, чагыштырмача кыска вакытта өр-яңа актёрлар белән спектакль хәзерләнә. Бер шәһәрдә берничә кат уйнагач, ул башка шәһәргә күчеп китә. Гастролёр сыйфатында М.Мутин 1912 елга кадәр йөри. Уфада С.ГыйззәтуллинаВолжская китәкчелегендә "Нур" труппасы эшли башлагач, ул үзенең икатын әлеге коллектив белән бәйли. Шулай булса да, Оренбургта 1915 елда "Ширкәт" труппасы оешканчы, үзенең гастрольдә йөрүләрен дәвам итә. Өченче татар профессиональ труппасының төп артисты һәм режиссёры булып танылгач кына, Мутин ялгыз гастрольләрен ташлый һәм шул вакыттан аның икатының яңа чоры башлана. Баштагы чор репертуарына күз салсак, Мутинны ниндидер күтәренке рухлы, көчле ихтыярлы, ныклы характерлы геройлар үзенә тартканлыгы күренә. Алар арасында Садыйк хәлфә, Сөләйман ("Низамлы мәдрәсә", "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!" — С.Рәмиев), Камали ("Бәхетсез егет" — Г.Камал), Хәсән карт ("Әлмансур" — Г.Гейне), Жан Рено ("Хөкемдә хаталык" — А.Деннери) кебек зур көч, осталык сорый торган катлаулы рольләр шактый зур урын алып тора. Артистның бу үзенчәлеге ул чор театр тәнкыйте тарафыннан да билгеләп үтелә. "Кармак" журналында, мәсәлән, аның "күбрәк каһарман картлар яки олуграк яшьле ил каһарманнары рольләрендә" көчлерәк уйнавы, ә кайвакыт "көлдерткеч картлар ролендә дә" чыгыш ясавы турында языла. Октябрь революциясен М.Мутин инде татар халкының танылган зур артисты сыйфатында каршы ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: сул эсерлар партиясенең актив эшлеклесе Мутин революцияне зур энтузиазм белән көтә. Моңа кадәр дә инкыйлаби эш өчен патша охранкасында исәптә торган һәм берничә тапкыр шактый дәвамлы эзәрлекләүләргә дучар ителгән кеше өчен бу табигый. Большевиклар китәкләгән әлеге дөньякүләм зур катаклизмга да, аннан соңгы Советлар дәүләте кул астында ил яшәгән 70 елдан артык чорга да бүгенге көндә карашлар шактый төрле. Аларга иң дөрес бәяне тарих һәм вакыт билгеләр. Ә менә М.Мутин икатына килсәк, бунтарь рухлы, сугышчан характерлы романтик актёр өчен әлеге дөньяның астын өскә әйләндергән көчле давыл да, гыйсъянчылык белән сугарылган көрәш атмосферасы да чүлдә көтеп алынган яңгырдай кабул ителә. Яңа сулыш, яңа дәрт, яңа рух алып бөтенләй яшәреп киткән Мохтар, артистлык икаты, сәхнә сәнгате кысаларында гына калмыйча, киң сәяси мәйданга аяк баса. Казанга М.Мутин 1918 елның декабрь азакларында килә һәм ул чорда шәһәрдә эшләгән дистәләгән театр коллективы арасында иң күренекле булган Татар драма артистлары труппасына урнаша. К.Тинчурин китәкләгән әлеге коллективның шактый өлешен элеккеге "Сәйяр" артистлары тәшкил итә. Алар арасында Г.Болгарская, Ә.Синяева, Х.Коләхмәт, Камал III кебек инде халык ихтирамын яулаганнары да байтак. Шулай булса да, М.Мутин биредә тиз үзләшеп китә. Кыска гына вакыт аралыгында Карл Моор ("Юлбасарлар" — Ф.Шиллер), Давыт ("Ике фикер" — Г.Коләхмәтов), Батырхан ("Яңа кешеләр" — Г.Ибраһимов), Фердинанд ("Мәкер вә мәхәббәт" — Ф.Шиллер) кебек зур рольләр башкарып, башкала халкы арасында танылып та өлгерә. М.Мутин татар сәхнәсенә инкыйлаб пафосы, канатлы романтика һәм үз сәнгатенең давыллы хисләрен алып керә. Трагик талантның зурлыгы, масштаблыгы аны Казан сәхнәсендәге тәүге адымнарыннан ук алгы планга чыгара. Киң эрудицияле, тирәннән эзләнүче бай шәхес буларак, ул героик драма һәм трагедиянең ялкынлы идеяләре халык өчен дөньяны үзгәртеп кору өлкәсендә бик кирәкле мәктәп була ала дип саный, икатында күбрәк дөнья классикасы әсәрләренә мөрәкәгать итә. Дөресен әйтергә кирәк, милли драматургия бу чорда әле көн геройларын сәхнәгә чыгара алмый. Шулай ук киң кәмәгатьчелекне борчыган фикерләр, проблемалар да театр сәнгатеннән читтә кала киләләр. Менә шундый вакытта М.Мутин кулланган зур классика әсәрләрен заманча яңгыраш белән, заманга аваздаш итеп уйнау, кую принцибы максатка иң ярашлы чаралардан саналырга хаклы. Бөек трагикның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актёрлык һәм режиссёрлык эше — Ф.Шиллерның "Юлбасарлар" романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле. Үз вакытында Генрих Гейне "Давыл һәм кысрыклау" чорының күренекле драматургларыннан берсе булган Ф.Шиллер икатына карата: "Бөек революция идеяләре хакында язды, фикер бастилияләрен кимерде, бөтен халыкларны бердәм туганнар общинасы шикелле берләштерә алырлык мәгърур храм төзүдә катнашты", — дип яза. Әсәрне сәхнәләштергәндә, М.Мутин, инкыйлаб идеяләренә чын күңелдән ышанган кеше буларак, аларны мөмкин кадәр зуррак, үтемлерәк, эмоциональ яктан тәэсирлерәк итеп куярга омтыла. Әгәр моңа кадәр героик спектакльләрне татар сәхнәсендә бе ренчеләрдән булып куйган режиссёр Г.Кариев югары хисләрдән, пафос, патетикадан аңлы рә вештә читкә китсә һәм драматургик материалны мөмкин кадәр "киргә төшерсә", М.Мутин, кире сенчә, режиссура сурәтләү чаралары ярдәмендә һәм төп герой Карл Моор ролен үзе башкаруы белән әсәрдәге гыйсъянчылык, ирек сөю, тира ниягә каршы көрәш мотивларын көчәйтә, үстерә төшә. "Эш" газетасының 1918 ел, 25 декабрь санындагы белдерүдә спектакль турында: "Гер мания эшчеләре тормышыннан трагедия", — дип юкка гына язылмый. Әлеге белдерү, бер яктан, режиссёр М.Мутинның жанр структурасын үзгәртү аркылы әсәрне эреләндерү омтылышын чагылдырса, икенчедән, аның чор, заман белән бәйләнеш эзләвен дә күрсәтә. 1918 елның 27 декабрендә узган премьера "Кандыр буе" (К.Тинчурин) спектакле гакәеп зур уңыш казана. Халык та, спектакленнән күренеш: тәнкыйтьчеләр дә әсәрне китди кызыксыну Минһак — Мохтар Мутин. белән кабул итәләр. Ул чорның күренекле театр тәнкыйтьчесе Г.Кәрам, спектакльнең гомуми уңышын билгеләгән хәлдә, иң беренче урынга М.Мутин уенын куя. 1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген китәкли, бер үк вакытта элекке "Сәйяр" артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының баш режиссёры һәм сәнгать эшләре китәкчесе вазифаларын башкара. Икенче "Аң" труппасының спектакльләрендә уйный һәм яңа әсәрләрен сәхнәгә куя. Бу чорда М.Мутин Казанда гына түгел, бәлки бөтен республика театр коллективлары эшенә юнәлеш бирә. Бөек трагикның тоткан мәсләге турында аның "Татарстан хәбәрләре" газетасының 1921 ел, 6 май санында басылган "Сәнаигы нәфисә. Еллык отчёт урынына" исемле мәкаләсе ачык сөйли. Биредә ул китәкләгән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының сезон дәвамында (5 октябрьдән 1 майга кадәр) күрсәтелгән барлык спектакльләре турында хисап бирелгән. Куелган 18 спектакльдән тугызы рус һәм дөнья классикасы әсәрләре нигезендә эшләнгән. Алар арасында В.Шекспирның "Отелло"сы, Ф.Шиллерның "Юлбасарлар"ы, Н.Гогольнең "Ревизор"ы, А.Горькийның "Тормыш төбендә" һәм "Мещаннар" әсәрләре. Театр дөньясында бүгенге көнгә кадәр тәркемә әсәрләргә тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Бу аңлашыла да. Чөнки милли театр күбрәк үз халкы тормышын чагылдырырга, үз милләте проблемаларын күтәрергә тиеш. Тик монда икенче як та бар. Әгәр үз проблемалары эчендә генә бикләнеп калса, бер милли театр да үсмәс, алга бармас иде. Үзенең эшчәнлеге нигезенә М.Мутин әнә шул соңгы фикерне сала. Классика татар сәхнәсе осталарын дөнья сәнгате үрләренә күтәрергә тиеш! Алай гына да түгел, ул яшь сәнгать әһелләренә иң яхшы икат мәктәбе буларак та хезмәт итәргә бурычлы! Күренгәнчә, М.Мутинның теләге изге. Ул ихластан милли сәнгатебез, кадрларыбыз өчен борчыла. Шулай ук, икат кешесе буларак, биредә артист үз мәнфәгатен дә читкә куймагандыр. Бу чорда М.Мутин — Карл Моор, Отелло, Городничий рольләрен башкарырлык бердәнбер зур трагик. Ә кайсы гына артистның үзе яраткан рольләрдә сәхнәгә ешрак чыгасы килмәс? Алда телгә алынган 1920-1921 елгы сезонда Н.В.Гогольнең М.Мутин тарафыннан куелган "Ревизор" сатирик комедиясе аеруча зур уңыш белән бара. Әсәр режиссёр тарафыннан тормыш-көнкүреш комедиясе буларак аңлана. Ул пьесадагы вакыйгаларга тормышта булырга мөмкин дип карый һәм аларны нәкъ тормыштагыча итеп үзе дә ышанып, тамашачыларны да ышандырырлык итеп сәхнәләштерә. Нәтикәдә башкаладан килгән яшь, килбәзәк, акыл ягыннан да бик үк алга китмәгән бер чиновникның инде тормыш тәкрибәсе ягыннан чагыштырмас дәрәкәдә югары, алдакчыларның алдакчысы, ришвәтчеләрнең ришвәтчесе, зур властька ия булган Городничийны төпсез чуманга утыртып китеп баруы турында кызыклы да, гыйбрәтле дә спектакль туа. Тамашаның төзелешенә ныклабрак күз салсаң, М.Мутинның үзәктә Городничий образы торган моноспектакль икат итүе күренә. Театр тәнкыйте тамашаны бик яратып кабул итә. Басылып чыккан рецензияләрдә спектакльнең бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында әйтелә, аны сәхнәләштергән, төп рольне башкарган М.Мутинның татар сәхнәсендә иң зур көчләрдән икәнлеге билгеләп үтелә. "Талантлы артист Карл ролендә никадәр матур вә дөрес тип бирә алса, Городничий ролендә шулай ук тулы, һәйбәт, Гогольнең текстына муафыйк бер тип бирә алды. Ул хакыйкатьтән, үз тәгъбиренчә, "мошенникларның да мошенникларын" алдый ала торган, үткен, усал, самодур бер рус түрәсен тәшкил итә белде... Ул уенның башыннан табигый вә дөрес тон алып, шуны ахырына кадәр дәвам иттерде. Аның дикциясе бик иркен, һәрбер хәрәкәте, позалары алдан уйланылган, һәр адымы саналган иде. Мутин, чыннан да, бу роль турысында күп эшләгән, күп баш ваткан булырга кирәк... Городничий ролен артистның төп рольләреннән берсе итеп исәпләргә ярый". М.Мутинга дан-шөһрәт алып килгән, халык арасында киң танылу китергән күп рольләр егерменче еллар башында уйналган. Алар арасында, алда санап кителгәннәреннән тыш, Батырхан (Г.Ибраһимов — "Яңа кешеләр"), Давыт ("Ике фикер" — Г.Коләхмәтов), Кәрим ("Дошманнар" — Ф.Сәйфи-Казанлы), Әлмансур ("Әлмансур" — Генрих Гейне буенча С.Сүнчәләй), Фиргавен ("Йосыф-Зөләйха" — К.Әмири), Иблис ("Иблис" — Я.Гордин) кебек зур көч һәм ныклы ихтыяр сорый торганнары да шактый. Шулай булса да, М.Мутин икатының иң биек үрләре булып В.Шекспир трагедияләре буенча куелган спектакльләрдәге Отелло, Гамлет образлары тора. Чын мәгънәсендә илаһи сәләт, колачлап бетермәс киңлек, мәгърур буй-сын, бай тавыш һәм хисләр диңгезе булырга тиеш бу рольләрне башкаручыда! Бөек трагикта саналган сыйфатларның барысы да тиешле камиллектә булган. Аның уенын караган, ул куйган спектакльләрне күргән бик күпләрнең тәэсирләре шул турыда сөйли. "Отелло" милли сәхнәбездә тәүге тапкыр Беренче хөкүмәт татар күргәзмә труппасында 1920-1921 ел сезонында куела. Гомумкешелек идеалларына туры килә торган иң гадел, иң кешелекле кәмгыять төзүдә катнашуына чын күңелдән ышанган М.Мутин В.Шекспир трагедиясен аксөяк венецианка һәм кара маврның мәхәббәт тарихы итеп кенә карый алмый. Тигезлек, татулык, туганлык идеяләрен тормыш программасы буларак таныган актёр һәм режиссёр өчен пьеса — иң беренче чиратта, кешеләрнең, тән төсенә, кәмгыятьтә тоткан урынына, байлыгына карамастан, тигез итеп яратылганлыгын раслаучы материал. Аларның барысын да табигать яраткан һәм шуңа күрә кир йөзендә яшәүчеләрнең һәркайсы заман һәм киләчәк, мәңгелек һәм галәм алдында бертигез каваплы, бер үк төрле кыйммәткә ия. М.Мутинның дөньякүләм зур гуманистик идеяләр белән сугарылган икенче бер эше — В.Шекспирның "Гамлет" трагедиясендә Гамлет образы. Әсәрне сәхнәгә куйган Зур рус драма театры режиссёры Ю.В.Соболев трагедияне көчле, зур шәхеснең дөреслек өчен, өзелгән вакыт кепләрен ялгау өчен, үз-үзен аямыйча, бөтен барлыгын биреп алып барган көрәш тарихы итеп карый һәм дөреслек тантанасы котылгысыз дигән бер фикергә юнәлтә. 1922 елның 8 ноябрендә зур вакыйга була — тарихта беренче тапкыр татар театрының үз бинасы ачыла. Бу бинаны ремонтлау, аны эшләрлек дәрәкәгә киткерүгә М.Мутин үзеннән зур өлеш кертә, хәтта барлык төзү-ремонт эшләрен китәкләүчеләрнең берсе була. Шуңа карамастан, Мутин "Кызыл Октябрь" исемен алган бу театрда бер генә сезон эшли. Гомумән алганда, татар артистлары утызынчы еллар башына кадәр бер театрда гына берегеп калмыйча, сезон саен яңа коллективта — Уфа, Әстерхан, Оренбург, Чистай, Мамадыш, Буа һ.б. шәһәрләрнең сәхнәләрендә эшлиләр. Мутинның "Кызыл Октябрь"дән китүенә, күрәсең, коллективны китәкләгән баш режиссёр белән уртак тел табып киткермәве сәбәп булгандыр. Чөнки К.Тинчуринга, икат кешесе буларак, күбрәк тормышкөнкүреш драмалары, комедия-мелодрамалар якын һәм, театрның репертуарын билгеләгәндә, ул шул юнәлешне алга сөрә. М.Мутин, инде аңлашылганча, күбрәк дөнья классикасы әсәрләрендә, зур трагик образларда чыгыш ясый. Шунлыктан К.Тинчурин китәкләгән театрда аңа эш юк дәрәкәсендә аз була. 6. Ике ел чамасы Уфа, Буа сәхнәләрендә уйнаганнан соң, М.Мутин Казанга 1925-1926 ел сезонында әйләнеп кайта. Биредә татар театрының 20 еллык юбилеен билгеләп үтүгә хәзерлек эшләре башланырга тора. Озакламый бәйрәмне уздыру комиссиясе төзелә. Комиссиянең китәкчесе итеп Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Ш.Шәймарданов, аның урынбасары — М.Парсин, секретарь итеп М.Мутин билгеләнә. Комиссия составына әгъзалар итеп Г.Ибраһимов һәм К.Тинчурин кертелә. Комиссия оештыру эшләрен башлап кибәрә. Мохтар Мутин Мөхәммәт Парсин белән берлектә, тарихта беренче тапкыр татар театрының тарихын яктырткан, күренекле шәхесләрен күрсәткән, географиясен билгеләгән, репертуарын анализлаган китап хәзерләргә алына. Зур көч, тырышлык сорый торган хезмәт чагыштырмача бик кыска вакытта башкарыла. Кыентык 28-29-30 гыйнварда узган юбилей көннәрендә дөнья күрә. Әлеге китапны, хаклы рәвештә, татар театр сәнгатен өйрәнү фәненең тәүге нигезе дип бәяләргә була. Юбилей зур тантанага әверелә. Аны Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен ил күләмендә бәйрәм итәләр. Юбилей уңаеннан С.Гыйззәтуллина-Волжская, З.Солтанов, Б.Тарханов, К.Шамил, К.Тинчуриннар белән беррәттән, татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып Мохтар Мутинга да "атказанган артист" исеме бирелә. "Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый", — ди татар халкы. М.Мутинны да каршылыклы, кискен характеры яңа конфликтларга этәрә. Бәхәс Татар дәүләт академия театрының ул сезондагы баш режиссёры К.Тинчурин белән ике арада килеп чыга. 1927 елның кәендә ТДАТның Мәскәүдә узган гастрольләре уңаеннан 9 гыйнварда художество советы утырышы уздырыла һәм башкалада күрсәтеләчәк репертуар билгеләнә. Ул түбәндәге әсәрләрне эченә ала: К.Тинчуринның "Килкәнсезләр", "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", Ә.Такетдин Рахманкуловның "Упкын", Х.Габитовның "Энкекәй һәм Юлдыкай", Ф.Бурнашның "Таһир-Зөһрә" пьесалары. Аталган әсәрләр, чынлап та, китди игътибарга лаек. Әмма шул ук вакытта репертуарның шактый берьяклы төзелүе дә күзгә ташлана. Аңа татар, рус, чит ил классикасы бөтенләй кертелми, илдәге башка халыклар драматургиясе дә тулысынча читтә кала. М.Мутин, зур трагик актёр буларак, ил башкаласы сәхнәсендә яраткан рольләренең һич булмаса бер-икесендә күренергә тели. Тик художество советы әһелләре К.Тинчурин тәкъдимен кабул итә. Шуннан соң М.Мутин Баш политик идарәгә (Главполитпросветка) хат яза. Конфликт зурая, театр рамкаларына сыймый башлый. Нәтикәдә, К.Тинчурин да, М.Мутин да бу театрдан аерылырга мәкбүр булалар. К.Тинчурин күпмедер вакыт Казанда йөргәннән соң, Әстерхан театрына баш режиссёр булып китә. М.Мутин исә, кино сәнгате серләренә өйрәнер өчен, кинорежиссёрлар хәзерләү курсына Мәскәүгә юл тота. М.Мутин Татар дәүләт академия театрына яңадан 1932 елда гына әйләнеп кайта. Аңа кадәр ул Мәскәүдә оешкан татар театр труппасында, Татарстан радиокомитетында диктор, режиссёр булып эшли, беренче татар кинокартинасы булган "Булат батыр"да катнаша. Утызынчы еллар башыннан М.Мутин икатында шактый сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аек акыллы кеше буларак, ул күп кенә нәрсәләргә яңадан әйләнеп кайткан һәм аларга мөнәсәбәтен үзгәрткән булырга тиеш. М.Мутин сәнгатендә үзгәреш, борылыш чоры итеп аның К.Тинчурин әсәрендәге Минһак образы өстендә эшләү вакытын күрсәтергә кирәктер. "Кандыр буе" музыкаль драмасы — татар сәхнәсендә заман темасына, колхоз төзелеше чорында авыл хезмәтчәннәре психологиясе үзгәрүгә багышланган иң беренче әсәрләрдән. Зур көч куелган эш нәтикәсез калмый. М.Мутин өчен бөтенләй яңа манерада уйналган, гакәеп ышандыру сәләтенә ия, тормышчан, ләкин трагик актёрга гына хас киң масштаблы колхоз дошманы образы дөньяга килә. Аның нык характерлы Минһакы спектакльнең конфликтын эреләндерә, уңай герой — егермебишмеңче Акбирдин-Әбкәлиловка да киңлек өсти. Минһак ролен башкарганнан соң, М.Мутин икаты төп ике юнәлештә үсә башлый. Беренчесе — аның өчен төп традицион булган романтик уен юнәлеше. Татар дәүләт академия театрына М.Мутин кайткач, аның яраткан репертуары да кайта. 1933 елдан ул инде Карл Моор, Отелло, Кәрим ("Дошманнар" — Ф.СәйфиКазанлы) кебек рольләрдә чыгыш ясый башлый. Икенчесе — әле күптән түгел генә үзләштерелгән, тирән психологик кичерешләрне тыенкы уен манерасы аркылы тамашачыга киткерү юнәлеше. М.Мутинның утызынчы елларда башкарган күп кенә рольләре шушы соңгы юнәлешне дәвам итәләр. Алар арасыннан Михайлов ("Икмәк" — В.Киршон), Орда ("Кара алтын" — М.Микитенко), Гәрәй ("Өермә" — Зөлкарнәй), Кубас ("Тургай" — Р.Ишморат һәм К.Тинчурин), Батырхан ("Килкәнсезләр" — К.Тинчурин), Йосыф ("Яшь гомер" — Г.Коләхмәтов), Гофрай ("Миркәй белән Айсылу" — Н.Исәнбәт), Гәрәй ("Козгыннар оясында" — Ш.Камал) кебекләре М.Мутинны татар театр сәнгатенең иң зур көчләре рәтенә күтәрә. Коллективта М.Мутинны нык ихтирам итәләр, хәтта бераз гына шүрлиләр дә. Бусына инде аның туры сүзлелеге, күңелдәгесен, алдын-артын уйламыйча, кистереп, күзгә бәреп әйтүе сәбәпче булгандыр. Тормышта, гомумән, ул артык аралашучан кеше булмый, шау-шулы компанияләрне яратмый. Күбрәк үзалдына нидер уйланып, эчтән кичереп, ниндидер проблемалар хәл итеп йөри. Якыннан белмәгән кеше өчен аның үз-үзен тотышы бераз гына сәер дә булып тоелырга мөмкин. Ирек сөюче шәхес буларак, М.Мутин тоталитар режимның чикләүләрен бик авыр кичерә. Инкыйлаб таңындагы зур өметләр реаль тормышка бәрелеп инде чәлпәрәмә килгән. Илдәге атмосфера торган саен күкрәккә баса, сулышны буа. Ничек яшәргә? Әлеге сорау аңа тынгылык бирми, тик аңа инде бу сорауга кавап табарга язмаган булып чыга. Беренче кисәтү күкрәве 1936 елның сентябрендә Татар дәүләт академия театры актёрлар коллективының "Кызыл Татарстан" газетасында чыккан мәкаләләрне тикшерү кыелышында яңгырый. Беркетмәләрне караганда, кыелышның беркадәр көтелмәгәнрәк юнәлештә китүе гажәпләндерә. Биредә актёрлар бер-берсеннән булмаган гаепләр эзлиләр. Мутинга карата берничә тапкыр: "Эшкә комачаулый", — дигән сүзләр әйтелә. Репрессия еллары өчен иң зур гаепләрнең берсе бу. Чор мантыйгыннан чыгып караганда, эшкә комачаулаучы һәр кеше — халык дошманы. Мондый нәтикә ясалган икән, бу — иң кискен чараларга да ерак калмый дигән сүз. М.Мутинның кулга алыныр алдыннан башкарган иң соңгы роле — русның күренекле язучысы В.Иванов әсәре буенча режиссёр Ш.Сарымсаков куйган "Бронепоезд" исемле спектакльдә Вершинин образы. Себер партизаннарының халык арасыннан чыккан нык холыклы, көчле рухлы китәкчесе роле М.Мутин шәхесенә, үзенә үлчәп тегелгән кием шикелле, таман килеп тора. Тик аңа бу яраткан рольне күп уйнарга насыйп булмый. Спектакльнең премьерасы 1937 елның 5 гыйнварында була. Шуннан соң күп тә үтми, М.Мутин кулга алына. Тоткынлыкта нәрсәләр күргәндер, ниләр кичергәндер — бер Ходай үзе генә белә. Архивларда, матбугатта бу турыда мәгълүматлар юк. Тик халык йөрәген яулаган зур артист бөтенләй эзсез югалмасын диптер инде, язмыш аны гомеренең соңгы көннәрендә татарның икенче бер күренекле шәхесе, язучы Ибраһим Салахов белән очраштыра. "Тайгак кичү" роман-хроникасында М.Мутинның соңгы көннәре турында үзәк өзгеч юллар бар. Илле сигезенче статья нигезендә "халык дошманы" дип ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мутин, Колыманың кан өшеткеч зәмһәрир суыкларында этап белән бер приискадан икенчесенә сөрелеп йөри-йөри, тәмам эштән чыгып, хәлдән тайгач, Магаданнан 23 километрдагы инвалидлар колонна-лагерена килеп эләгә. Коры сөяккә калган, аякларын көч-хәл белән сөйрәп йөрүче артистка биредә дә тынычлык юк. Конвой астында, этләр өстерә-өстерә, аларны ягарга утын алып кайту өчен урманга куалар. Соң чиккә кадәр хәлсезләнгән Мутин утынны зонага алып кереп киткерә алмый, егыла. Шуны гына көтеп торган симертелгән бурзайлар, конвойчыларның шат хахылдавы астында, аның өске киемнәрен, бүреген ерткалый башлыйлар. Ә ул, аңын куяр-куймас хәлдә, инстинктив рәвештә башын яшерә... Шушы вакыйгалардан соң ун көн чамасы үткәч, 1942 елның май ахырларында И.Салахов аның үлү хәбәрен ишетә. Татарның бөек трагик артисты әнә шундый үзәк өзгеч шартларда тилмереп, газапланып кан бирә. Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ, сәнгать фәннәре докторы ХӘТЕР ХИКӘЯ - Разве тебя не учили запоминать имена семерых предков? — спросил мальчик. - Не учили. А зачем это? Я вот не знаю, и ничего. Живу нормально. - Дед говорит, что если люди не будут помнить отцов, то они испортятся. - Кто испортится? Люди? - Да. - А почему? - Дед говорит, что тогда никто не будет стыдиться плохих дел, потому что дети и дети детей о нём не будут помнить. И никто не будет делать хорошие дела, потому что всё равно дети об этом не будут знать. Ч.Айтматов. "Белый пароход" Көн тынчу иде. Май аеның кояшы мәрхәмәтсез кыздыра, тиздән кәй китәсен искәртеп куярга ашыга диярсең. Атна уртасы булуга карамастан, Мирас юлга чыкты. Тиз генә кайтмам дип киткән булса да, кузгалды әле менә. Урак өсте — уку елы ахыры, отчётлар бирер вакытта ул бер эшсез адәм сыман авылга кайтып бара. Үзе теләп түгел. Аны чакыртып кайтардылар. Мирасның әбисе авыр хәлдә икән. Хәтере дә бик начарайган. Күбесен танымый да башлаган ди. Кайтмыйча ярамый. Өлкән кеше. Рәнкеп китмәсен. Авылга керү белән, Мирас туп-туры әбисенең йортына китте. Соңга калырмын дип, ашыгып атлады. Ярата ул аны, бердәнбер әбисе бит. Әтисенең әнисен ул инде хәтерләми дә. Әбисе белән бәйле хатирәләр дә күп. Бала чагында ул аларга еш килә иде, кәнфит ашый иде, әбиләренең күршесендә торган малайлар белән туп тибә иде, бакчаларында казынып уйнарга ярата иде. Эх, балачак, баллы чак! Үткән инде, килгә очкан... Кил дигәннән, киле дә юк, ичмасам. Бу коры эсселек тәмам теңкәгә үтте. Өйнең ишеге ачык иде. Ишегалдында әтисе күренде. - Мирас, кайттыңмы, улым?! Бик яхшы иткәнсең, — дип, аркасыннан кагып куйды Кәмил абый. Мирас, нидер сорарга дип омтылып, авызын ачкан иде, Кәмил абый аның ни сорыйсын аңлагандай, башы белән өйгә таба гына күрсәтте. Мирас шундук керергә кирәклеген аңлап алды. Өйгә керде. Монда тагын да тынчурак. Мескен әбисе, ничекләр түзәдер?.. Авыру кешегә бигрәкләр дә читен бу челләдә. Өйдә авыр тынлык урнашкан. Элек әбисенең йортында һәрвакыт радио эшләп утыра иде, ә хәзер исә зур телле сәгатьнең ашыга-ашыга вакыт санаганы гына ишетелә. Хәер, бу — өйдәге яшәү чаткыларын белдергән бердәнбер тавыш иде. Шушы тынлыкка кереп барганда, мич артыннан табак-савыт шалтыраган тавыш килде. Аннан башына яулыгын, биленә алъяпкычын бәйләгән әнисе чыкты. Улын күргәч, ул да тизрәк аның янына килеп, кочаклап алды: - Саумы, улым. Рәхмәт. Кайтып яхшы иткәнсең, — диде дә яулыгының очы белән күзен сөртеп алды. - Әни, әби ни хәлдә? — дип сорады Мирас. Нигәдер аның тавышы калтыраулы, кыяр-кыймас кына чыкты. - Кереп чык үзең, улым. Танымаса, ачуланма. Хәтере начарайды әбиеңнең... Мирас эчке якка таба атлады. Әбисе яткан урын бүлмәнең иң түрендә. Аның гәүдәсе ап-ак урын белән бергә кушылган диярсең. Йөзе дә яткан түшәге кебек агарып киткән. Чәчләре дә чал. Гәүдәсе танымаслык булып кипкән. Кулындагы кан тамырлары тагын да ныграк сизелә кебек. Күз кабаклары ачык, әмма аның карашы бер генә ноктага төбәлгән иде, шунлыктан ул йоклый кебек тоелды. Сизелеп тора: тын алуы авырлашкан. Өстендәге юрганы еш-еш күтәрелә иде. Йөгереп йөргән әбисен бу кыяфәттә күрү Мирас өчен бик авыр булды. Әйтерсең лә бу бөтенләй аның әбисе дә түгел, ә ниндидер чит бер кан иясе. Мирас күзләрен йомып, кире ачты: юк, бу аның әбисе. Түшәк өстендә, әкәл белән көрәштә, бу гүзәл дөньяда соңгы минутларын үткәрә. Ни гакәп, Мирасны таныды ул. Аны күрү белән, бераз кымшанып куйгандай итте: - Улым, Мирасым... — дип ике генә сүз әйтә алды. - Әйе, әбием, бу мин. Әбисе аны таныды. Хәтере начарайды, дип әйткәннәр иде. Таныды бит! "Бәлки әле терелеп китәр", дигән уй килде Мираска, әмма әбисенең ак йөзенә, инде нуры качкан күзләренә һәм төссез иреннәренә карагач, тагын шикләнеп куйды. Озак торалмас шул... Ни эшләмәк кирәк, әкәл бездән сорап килми. Тормышны бездән югарырак көчләр хәл итә. Безнең тормыш — ул үлемгә таба сәяхәт. Сәяхәт итә-итә, без үзебезнең ахыр ноктабызга китәбез. Кемдер — иртәрәк, ә кемдер — соңрак. Әбисе яшәгәнен яшәгән инде, зарланырлык түгел. Ходай аңа озын гомер биргән. Озын һәм иң мөһиме — нәтикәле тормыш кичергән ул. Үз сәяхәтен үткән. Әмма ничек үткән? Мираска бу кадәресе билгеле түгел иде. Карчык күзләрен йомды да йокыга талгандай булды. Мирас бүлмәдән чыгып китте. Мирас тупсага, әтисе янына чыгып утырды. Сүз башлавы авыр иде. Хәер, бу вакытта сүзләр артык та. Ни турында гына сөйләшә башласаң да урынсыз. Синнән бер адымда, дивар артында гына кеше үлем көтеп ята, ә син аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың, чөнки яшисен яшәгән инде ул. Бары тик көтәсе генә кала. Ә моның ничек авыр икәнен көткән кеше генә белә. Мирас торып басты, ишегалды буйлап йөреп алды, үзен-үзе кая куярга белми иде ул. Әнисен ни дип юатырга, нинди сүзләр табарга, ничек итеп ярдәм итәргә — бу аңа билгесез иде. Ул менә шушылай тиздән китәсе үлемне бик якыннан гомерендә беренче тапкыр күрә бит. Куркыныч икән ул. Гаять куркыныч. Уйларына баткан килеш ул әбисенең келәте каршына барып басканын сизми дә калды. Келәт ишеге ачык иде — эчкә таба атлады. Як-ягына каранып бераз басып торганнан соң, карашы почмактагы сандыкка юнәлде. Әбисенең килен булып төшкән чагында бирнәсен салып алып килгән сандыгы. Әбисенең әтисе авылда билгеле балта остасы булган, сандыкны ул үз куллары белән ясаган. Боларны Мираска кайчандыр әбисе үзе сөйләгән иде. Нишләп бу сандыкны бер кадерсез әйбердәй салкын һәм пычрак келәткә чыгарып ташлаганнар икән? Мирасның моңа ачуы килде. Әбисе өчен кадерле булгандыр бит ул... Сандыкны ул келәттән күтәреп чыкты да, кояш нурлары астына, бәпкә үләнгә куйды. Аны инде тузан баскан, әмма оста кулы юнып эшләгән бизәкләре һаман да саклана. Кечкенә бизәкләре шундый зәвык белән эшләнгән, чын сәнгать әсәре диярсең. Чынлап та, карт бабасы бик оста булгандыр шул. Сандыкның биге күптән инде ватылып төшкән, ачкыч эзләп азапланасы юк. Мирас капкачны ачып кибәрде. Сандык эче тулы әйбер иде. Нигездә, кирәкмәгән вак-төяк тутырганнар. Мирасның шулчак үз-үзенә дә ачуы чыкты: нәрсә дип бу сандыкны сөйрәп чыгарды инде ул?! Чүп актарып утыр инде шушы вакытта! Эх, һаман бала-чага инде син, Мирас! Шулай дип уйлыйуйлый ул әйберләрне кире тутырырга кереште, әмма шулвакыт төптәрәк яткан бер төенчеккә игътибар итте. Кулына алып, әйләндергәләп карады. Ниндидер кәгазьләр, фотосурәтләр иде бу. Бер фоторәсемдә — егерме сигез яшьләр чамасындагы егет. Ул солдат киемендә, кулында корал. Фоторәсемнең артына "Сәхәветдин, 1943 ел" дип язылган. Бу — аның карт бабасы бит! Ватан сугышы солдаты. Бәлки, соңгы фоторәсемедер. Киңү язын күрә алмаган ул. 1944 елның азагында хәбәрсез югалган, дип сөйләгән иде әбисе. Кәгазьләр арасыннан бер хат та килеп чыкты. Сәхәветдин бабасының карт әбисенә язган хаты бит бу. Саргаеп беткән кәгазьне ертырга куркып, сак кына ачты Мирас. Укырга кереште: "Сөекле хатыным һәм балаларыма Украина якларыннан сәлам юллыйм! Минем мәхәббәтем сезне сакласын! Яратам, кадерлеләрем! Яңа ел белән сезне! Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен! Озакламый кайтып китәрмен. Сезне сагынып һәм яратып, Сәхәветдин". Хатны укып чыгуга, аның бугазына төер утырды. Кайту теләге белән янып яшәгән бабасы, кайтып китәлмәгән шул... Аңардан истәлек булып шушы бердәнбер хаты һәм фотосурәте калган. Нишләп әле бу фотосурәт сандык төбендә келәттә ята?! Мирасның тәмам ачуы килде. Үзе белән Казанга алып китәргә, зурайтып алырга да фоторам белән өйнең түренә элеп куярга кирәк дигән уй үтте аның башыннан. Фотосурәтне һәм хатны күлмәгенең сул як эчке кесәсенә салып куйды. Аларның урыны бу сандык төбендә түгел! Түгел лә! Мирас сандык эчендәге барлык вак-төякне чыгарып, сандыкны сөрткәләп бетергәндә, өй ягыннан әнкәсенең тавышы ишетелде. Ул да булмады, елап шешенеп беткән ана Мирас янына килеп тә киткән иде. Ул еш-еш тын ала: - Мирас, әбиең чакыра, улым... Мирас эшнең нидә икәнлеген шундук аңлап алды. Ул йортка йөгерде. Бер мизгелдә ул эчкәрге якка, әбисе янына кереп тә киткән иде инде. Шик калмаган: карчык бу якты дөньяда үзенең соңгы минутларын үткәрә. Әкәл дигәнең йортның тупсасын инде кичкән. Мирасны күргәч, карчыкның йөзе яктырып киткән төсле булды. Аның сөйләшергә хәле калмаган иде инде. Ул бары тик бер сүз генә әйтә алды: - Сандык... Мирас әбисенең ни хакында әйтергә теләгәнен аңлап алды. Ашыга-ашыга кесәсеннән хатны һәм фотосурәтне чыгарып: - Әби, таптым мин сандыкны, бабайның хатын да, сурәтен дә таптым! Менә алар. Мин аларны саклармын. Югалтмам, онытмам, әби! Карчык елмайгандай итте дә, башын кагып, ишарә ясады. Бу дөньяда соңгы сулышы иде аның. Мирасның әнкәсе яулык белән йөзен каплады. Мирас аны барып кочаклады: - Әни, карале, хәтер югалмый икән бит!.. Светлана ГЫЙЛӘКЕВА. Казан БЕЗ КЕМНӘН КИМ? ЮМОРЕСКА Ел саен яфрак әзерләргә задание бирәләр бит — фәлән центнер тапшырып, колхозның яшь терлеге өчен үзеңнән өлеш кертергә кирәк... Безгә, бюджетта эшләүчеләргә, аерым көн һәм машина билгеләнгәч киттек Иж буе әрәмәлегенә. Килеп туктавыбыз булды, андагы тамашага беркавем хәйранвәйран булып, шаклар гына катып карап тордык. Анда машина, анда палатка, янында ярым шәрә ирләр, хатын-кыз, бала-чага. Су коеналар, ит кыздыралар, учак якканнар. Безнең Иж буйкайларыбызда, безнең әрәмәлеккәйләребездә, безнең киләкле, чәчәкле болынкайларыбызда шәһәр әтрәк-әләмнәре рәхәтләнеп яталар бит, ачуыңнан шартлаплар ярылырсың. "Безнең алардан кай киребез ким? Нигә безгә дә кыелып бер чыкмаска?" — дигән уй килде башка. Шул арада кичкә план әзер иде инде. Ирем эштән кайтканчы мал-туарны әйбәтләп ябып, шәңгә-өчпочмакларымны төйнәп көтеп алдым. "Әйдә, атасы, — минәйтәм, — бер рәхәтләнеп ял итеп кайтыйк әле Иж буйларында. Балалар үсеп, читкә таралышканнан бирле аулак өй ясап та туйган, урын үзгәртик", — мин әйтәм. Сүземне көткәндәй сумкадан башын чыгарып торган шешәнең елтыравыклы бөкесенә күз генә төшереп алды да гаражга машина кабызырга кереп китте ирем. Күршегә кайткан дачникларның палаткасын алган идек, аны куйдык, учакта чәй кайный, табын корып кибәрдек, һай, ул елга буйларының матурлыклары, саф һавасы, әрәмәлектә сайрап торган кошлары! Бакаларның кичке кырлары тансык инде менә, тансык прәмәе Тау өстендәге авылда берсе дә юк бит боларның. Рәхәтләнеп утырабыз да утырабыз. Караңгы төшә башлады. "Әйдә, ятыйк", — ди ирем. Күп сөйләшми ул, талканы коры. Бу хозурлыктан аерылып, палатка түренә үрмәләдек, һай, ул яшь үлән исләре. Прәме, мин сиңа әйтим... Озак та узмады... "без дә без, без дә без". Рәтен белеп киткермәгәнбез, палаткага черки тулган. Папирос төтенен уйлап та бирмиләр. Әллә үзләре тәмәке тарта башлаганнар инде су буе черкиләре. Кисәү башлары алып кереп, көч-хәл белән арындык дошманнардан. Ярар, ятабыз, ятабыз, күзгә йокы керми. Бүген числоның ничәсе соң әле? Кичә 20нче июнь иде бугай. Бүген 21e... ә? Соң бит исәпләргә уңай булсын диеп, 1 июньдә чуар тавык астына йомырка салган идем, кара тавыкны чуарыннан бер атна элек үрдәк йомыркасына утырттым. Хараплар гына булдым бит, бүген чебиләр борынлар көн ләбаса, китезрәкләре чыга башларга да мужет, әйтәм лапас буенда күршеләрнең ата мәчесе йөри иде. Сизсә, төне буе иркенләп ташый инде бәбкә-чебиләрне... Иргә әйтсәм инде... "Гомергә бер чыктык, анда да..." — диячәк. Шулай да тучны бүген ничәсе микән, сорыйм әле, ул да йокламый ята бугай. "Кара, сиңа әйтәм, бүген числоның ничәсе?" "Путёвкага 21e дип яздым", ди. "Ә, ә, ә... абзар тирәсеннән узганда, чебеш тавышы ишетмәдеңме?"... "Синдә чеби кайгысы, менә мин чылбырдагы үгез ычкынмаган микән дип ятам". "Теге дачникларның көн белән төнне аера белмәгән бройлерлары яшелчә бакчасын хәл итеп куймасыннар, димен". "Аерып япкан тәкә чыкса, яшь бәрәннәрне харап итеп бетерер". "Китте, әйдә, кыен кайтабыз!" Әй... Бу кәйге төннең кыскалыгы... Без кайтып абзар-курадагы малларның исән-иминлеген тикшереп кереп ятканда, таң сызылып килә иде инде. Рәмзия КИҺАНГӘРӘЕВА. Әгерке районы, Кичке Таң авылы ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? Күрше кызы — Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм, — диде Дамир. — Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. Дамирның өстенә әйтерсең салкын су сиптеләр. Ул әнисеннән мондый кавап алырмын дип башына да китермәгән иде. Әнисе аңа Сәлимәдән дә яхшырак, баерак кызлар барын, күрше кызының аңа тиң түгеллеген тезеп китте, китте... Шунда кинәт Дамирның мие чуалды, аңа әнисенең сүзләре хак шикелле тоелды һәм ул иртәнге матур уйларыннан кире кайтты. Алар кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә бардылар, бергә кайттылар, математикадан бергәләп авыр мәсьәләләрне чиштеләр. Әкренләп дуслыкны мәхәббәт ялкыны чорнап алды. Алар хәзер матур киләчәк турында сөйләштеләр, хыялландылар. Күрше кызы тәмам йөрәгенә кереп урнашты Дамирның. Торса да, ятса да, озын чәчле, шомырттай кара күзле, мөлаем йөзле, йомшак тавышлы Сәлимә күз алдыннан китмәде. Ул хәзер күрше кызыннан башка яши алмас дәрәкәгә китте. Әйе, бары тик Сәлимә генә аңа наз, матур көннәр, бәхет бирәчәк. Ул бары тик аның белән генә гомер юлын бергә кичәчәк, бәхет диңгезендә йөзәчәк. Һәм ул бу турыда бүген Сәлимә белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк, аның кулын сораячак. Ул шундый нияткә килеп, урыныннан кузгалды, шунда аның күзе әнисе белән очрашты һәм ул үзенең бу сөенечен иң әүвәл әнисе белән уртаклашырга булды, тик әнисе әнә ничек кырт кисеп кенә кавап бирде бит әле! Шул көннән соң Дамир Сәлимә белән очрашканда аңа күтәрелеп карамаска тырышты, чөнки әнисе аны башка берәүнең кызы белән таныштырып та өлгерде. Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды. Шаулатып-гөрләтеп туйлар уздырдылар, егет белән кызга иң матур теләкләр теләделәр. Дамир белән Равия аерым яши башладылар, матур гына кызлары туды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату хисләре барлыкка килә алмады. Озакламый алар аерылыштылар, ул Сәлимә янына барып, аны оныта алмавы, бәхетсезлеге турында сөйләмәкче, тезләнеп гафу үтенмәкче булды, әмма соң иде шул. Сәлимә күптән түгел генә кияүгә чыккан. Ничә тапкыр өйләнеп караса да, әйбәт гаилә тормышы төзи алмады Дамир. Әйе, уч төбеңә килеп кергән бәхет кошын бер ычкындырсаң, аны яңадан тота алмыйсың шул. Халидә ФӘРДИЕВА, Казандагы 4нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәфәр башы "токлы" булды Ул дерт итеп уянып китте. "Онытканмын бит!" Юкса көн бик матур башланып киткән иде. Аны бик яхшы эшләгәне һәм ышанычлы кеше булганы өчен шушы сәфәргә кибәрделәр. Алсуның, әлбәттә, бик барасы килмәде, юл бик ерак һәм гаиләсен дә калдырып китәсе килмәде. Шулай да, авырлык белән булса да, ул ризалашты. Йокыдан торды, юынды, ашады, кайлап кына кирәк-яракларын барлады, чемоданын тутырды, билетларын әзерләп куйды. Ул эшлекле сәфәргә әзерләнде. Кичтән гаиләсе өчен ашарга әзерләп, керләрен юып, үтүкләп хәстәрләде. Балалар өчен дә борчыласы юк, каенанасы карап тора. Бар да тәртиптә. Ул тыныч күңел белән сәфәренә китә ала. Менә кузгалыр вакыт китә. Алсу такси чакыртты һәм өйдән чыгарга кыена башлады. Тик шунысы читен: ире Алсуны озата алмый, эштә кала. Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп-йоклап барган киреннән шулай сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә? Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар. Ул ашыга-ашыга кулына телефонын алды. Ире кавап бирмәде, чөнки эштә иде. Каенанасы да алмады, бәлки, оныклары белән урамга чыгып киткәндер. Машинаны борып, шофёрга тизрәк барырга кушты. Өйгә килеп кергәч, көлепләр кибәрде ул. Үтүге алынган булган бит. Ишекләрне бикләде дә, тиз генә баскычтан төшеп, машинага утырды. Самолётка өлгермәвен белә иде Алсу, шулай да барды инде. Барып китсә, самолёт та очмаган икән бит. Алинә РӘХМӘТУЛЛИНА, Казандагы 4нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Очасылар килә — Кайчан кияүгә чыгасың? — дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит: "Пенсиягә чыккач!" — дип кавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем ... утыз елдан соң чынга ашмасынмы! Бер-бер артлы еллар уза торды: утыз, кырык, илле кебек түгәрәк санлылары да терәлеп калмады, сиздермичә генә агып киттеләр. Дус-ишләремнең күбесе башлы-күзле булып бетте, кайберләре инде бакыйлыкка күчте. Нурания белән Гөлсинә оныкларын мәктәпкә китәкләп илткән көнне генә тирән йокымнан уянып киткәндәй булдым һәм: "Мин дә яшим бит! Кешеләрнең үзләреннән соң дөньялыкта ниндидер эзләре кала, ә мин — тере өрәк! Үзем өчен генә яшәгән булып чыгам түгелме?! Тиздән 55 яшь тә тула! Мин эгоист булганмын, хәзер инде бала таба алу сәләтен дә куйганмын. Яңакларыма таянып, уйга чумдым. Күз алдымнан мәктәп елларым, югары уку йортында укып йөргән чакларым үтә тордылар. Бик көчле беренче мәхәббәтем ялкыны минем канатларымны көйдергән булган бит! Кавапсыз мәхәббәт бер көнне минем йөрәкне 35 ел буе эретеп булмаслык ташка, үземне тере мәеткә әйләндергән икән ләбаса! Мине сөймәгән егеткә үч итеп күпме егетләрнең каннарын таптап йөргәнмен! Минем өчен алар күпме ныграк тилмерсәләр, шуның кадәр миңа рәхәтрәк булган! Мин — вампир, мәхәббәт вампиры булып яшәгәнмен бит! Мин, кирдә матурлык тудырырга сәләтсез кеше, ничек итеп гүзәл, камил зат — Кеше тудыра алыйм ди! Бу көнгә кадәр "хатын-кыз" исемен йөртергә дә лаек булмаганмын! Хатынкыз үзе дә йомшак күңелле, гүзәл зат булырга тиеш бит ул!.. Менә шул көннән минем тормышка карашым үзгәрде, кешеләргә дә икенче төрле күзлек аша карый башладым. Пенсиягә чыгар вакыт киткәч, тормыш офыгында очраттым мин насыйп ярымны. Чигә чәчләренә көмеш кергән, буыннарына тоз утыра башлаган, тормыштан бик күп сабак алган буйдак ир-егет яшьлектә мин йөрәгемнән өзеп атарга тырышкан беренче мәхәббәтемә бик-бик охшаган иде. 55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым. Өч ел тәхеттә утырганчы өч көн бәхеттә йөзү артыграк икән — шуны аңладым. Минем хәзер очасылар килә! Ай кызы — И, зәңгәр күк! Утыз яшемә китеп тә, үземә пар таба алмадым бит кирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур. — Хәлең ничек, абзый? "Скорый" чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш.! — Кулыңны суз да торырга булыш, Айсылу! Йөрәгем урыныннан купты бугай, "Скорый" гына утырта алырга охшамаган әле аны! — Абый, сез минем исемемне каян беләсез? — Айсылу исемле кызның туасын мин инде ун ел көткән идем. Сиңа, ялгышмасам, шушы көннәрдә генә 20 яшь тулды. Зур күзләрең синең "укчы" йолдызлыгыннан булуыңны әйтеп торалар. Сине чәшке туннар һәм алтынкөмеш белән генә яулап алып булмый! — Әллә сез экстрасенсмы? Марат Бәшәров белән азрак охшашлыгыгыз да бар. Минем турыдагы билгеләмәләрегез дөреслеккә туры килә. Чәшке туннар кайгысы түгел әле миндә! Исемегезне дә әйтсәгез, шушы көннәрдә генә сезгә эштән ике бүлмәле фатир бирүләре турында мин дә сезгә әйтәм. Өйләнеп, әти-әниләрегезне оныклар белән куандырасыгыз килә. — Син дә экстрасенслар арасында Марат Бәшәров тирәсендә күренмәдең шикелле. Минем турыда бу яңалыкны каян белдең әле, Ай сылуы? — Беркөнне Татарстан яңалыкларын телевизордан караган идем. Алачак фатирының бер бүлмәсенә мине квартирга кертсә, өйләнгәнче идәннәрен юып торыр идем! — дип уйлап куйганмын. Тәрбияле кешегә охшагансыз бит! — Ике бүлмәсенә берьюлы фатирга кертәм мин сине! Киләсе дүшәмбе көнне, матур күлмәгеңне киеп, минем белән ЗАГСка барырга ризалык бирүең генә кирәк! Әти-әниләрең риза булырлармы икән? — Әти-әнием ун ел элек машина белән бәрелеп үлгәннәр шул. Мине әбием үстерде. Ул риза булыр дип уйлыйм. Син бит — татар егете! Әбием мине бары татар егетенә генә кияүгә бирәм, ди. — Мин әтиеңне дә, әниеңне дә алыштырырлык кеше булырга тырышырмын. "Әйе" дип кенә әйт! — Мин риза! — дип пышылдады Айсылу. Бер күрүдә гашыйк булу мөмкинлегенә алар икесе дә ышаналар иде. Ә бер күрүдә кияүгә чыгарга ризалык бирердәй кыз бардыр дип һич уйламый иде Гафур. Сихерләде бугай Ай кызы! Әллә инде бүген аларга күктә никах укылган көн микән? Ата күке мәхәббәте — Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. — Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. Чуан кабара, тула да бер көн барыбер тишелә икән. Дамир белән Сәлимәнең туйлары беркайчан да булырга тиеш түгел! Аларга кенси якынлык кылырга ярамый! Әй, Аллам, тәүбәмне кабул ит тә гөнаһларымны кичер! 23 яшьлек улым белән бу турыда сөйләшү бик авыр булачак. Аңлашудан качып та калып булмый. ...Сәлимәнең әнисе Саимә белән Әлфия балалар бакчасыннан ук аерылмас дуслар булдылар. Мәктәптә бер партада утырып, "Элемтә" техникумына имтихан тапшырып, аны икесе дә кызыл диплом белән тәмамладылар. Зифа буйлы чибәр ике кыз бик матур бииләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бергә йөриләр, сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен дә бергә яулыйлар иде. Икесе дә Азат исемле бер кырчы егеткә гашыйк булдылар. "Мәхәббәттә өченче кеше артык" дигән гыйбарә бар. Аерылмас ике дусны язмыш аерды, егерме дүрт ел элек ак чәчәкле май аенда булды бу хәлләр. Әлфиянең төн йокысы качты, башын куярлык гашыйк булган иде ул Азатка. Сандугачлар өзеп-өзеп сайраган бер кичтә башын югалтты да инде. Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн кир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән! Күз яшьләре коелды, юллар аерылды. Кызларының авырлы икәнен белгәч, әтисе белән әнисе арасында тавышгауга чыккалый башлады, әтисе 23 яшьлек кызын ташлап, өйдән чыгып китте. Әлфия өчен аның иң кирәк вакыты иде әле бу. Дамирын — йөрәк парәсен тапты, үстерде Әлфия. Әле ярый укуын тәмамлап кала алган! Әнисе белән икесенең алган хезмәт хаклары тормышның очын-очка бәйләп барырга гына китә иде. Акча киткерү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары да күп булды Әлфиянең. Дамирының баян уйнарга сәләтен вакытында сизеп алып, бөтен кирәкле шартларны да тудырды. Баласына көн-төн бәхет теләде Әлфия, ә бәхет дигәнең нигә елмаймый соң?! ...Кырчы Азат күрше дусты Саимәнең дә башын Әлфия белән бер үк вакытта бутап йөргән икән! Бер үк елда дөньяга туган ике баласыннан качып киткән Азатны бүген бу шәһәрдә күрүче дә, ишетүче дә юк. "Кайгы-хәсрәтләр күрергә туа адәм баласы..." дигән моңлы кырын да халык онытты, Әлфия белән Саимә дә онытырга тырыштылар. Ата күкеләр дә була. Алар да балаларын юксына белмиләр шул! Флёра МӘРДАНОВА Сыңар алка Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Ул дулкынланудан тыны бетеп, өенә йөгереп кайтты да: — Кызым, теге алканы бир әле, — дип кенә әйтә алды. Берни аңламаган кызы шкатулкадан әнисенең сыңар алкасын алып биргәч, лып итеп урындыкка утырды. Әнисенең бу халәтен аңламыйча күзәтеп торган Илмира да, аптырап, аның тезләрен кочып, янына килеп чүгәләде. Ә Гөләндәмнең кулында... шкатулкадагы сыңар алканың ише иде. Илмира, әнисенең күзенә текәлеп, кавап көтте, тик Гөләндәмнең генә кавап бирерлек хәле юк, аны уйлар бөтереп алган иде. Каян гына килеп чыкты соң әле бу болыт? Нишләп болытларның кабарганын да, аны уйларыннан арындырырга теләгәндәй көчәеп исә башлаган килне дә сизмәде соң ул? Гөләндәм аны-моны уйлап өлгергәнче кып-кылы яңгыр койды да китте. Бу юлдан беренче генә үтми бит инде. Ике авыл арасын, шушы болыннар аша эшкә йөреп, кәен-кышын аз таптамады ул. Әле китмәсә бу болынның хисләр ташыганда, башны кая куярга белмәгән чакларда уйларны тәртипкә китерә, яши башларга көч бирә торган сихри көче дә бар. Шуңа күрә ул яңгырдан качарга уйламады да, кылы яңгырны тәненең бөтен күзәнәге аша тоеп, үзенә хәл кергәнен искәреп атлый бирде. Табигатьнең илаһи бөеклегенә, серлелегенә сокланып, кылы яңгырдан соң үләннәрнең ямь-яшел булып яшәреп китүенә гакәпләнеп барганда, күзе кирдә кемелдәп яткан ноктага төште. "Карачы, нинди матур булып ялтырый бу пыяла кисәге", — дип уйлады яшь хатын. Күңеле нидер сизенгәндәй киргә иелде. Кулы гүя үзеннән-үзе сузылды. Учындагы кеп-кечкенә әйбергә карады да... имәнеп китте Гөләндәм. Күп еллар элек югалткан, "теге төннең" ачы истәлеге булган сыңар алкасы иде бит бу! Башы әйләнеп китте. Болында үскән өянкеләрнең берсенә барып сөялде. Кайчандыр калын һәм озын булган, әле бүген дә ни китте кызларның төшенә дә кермәгән толымнарыннан авыр тамчылар агып төшәләр. Гөләндәм күзләргә кергән, яңакларны юешләп үткән тамчыларны теге чактагы күз яшьләренә охшатып тик басып тора. Хисләре ташудан аның кеп өзәрдәй хәле дә калмаган иде. Ире белән бергә үткәргән, балалар үстергән вакытларын йөрәк сулкылдавы аша тоеп басып тора бирде. Карасана, бу алканың югалганына да алты ел үткән икән бит. Шул вакыт эчендә кичергәннәре, кепкә тезгәндәй, берәм-берәм хәтерендә яңарды. Яңгырның туктаганын да, ялтырап кояш чыкканын да сизмәде Гөләндәм. Башын күтәреп караса, күк йөзе аязып беткән. Кирнең ике читен тоташтырып салават күпере сузылган. Ә хәтергә "теге төн" килде. ...Ул кичне өйгә соң кайтты Сабир. Ару гына салып алса да, нык исерек тә түгел, аягында йөрерлек, сүзен әйтерлек хәлдә иде. Каян тавыш чыгарырга белми, әле хатынына, әле балаларга бәйләнеп йөри башлады. Гөләндәм, аталары күзеннән яшерергә теләп, балаларга урынны чоланга кәйде, чаршауны тартып куйды да, берни булмагандай Сабирына эндәште: — Йә, әйдә, бит-кулыңны юып ал да ашарга утыр, аш суына. Хатынының тыныч тавышы ирне котыртты гына. Аның бүген бөтен дөньясын кимерәсе килә иде. Шул ачу белән ул Гөләндәмне чәченнән урап тотып, ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Шулчак капкага кемдер кагылгандай булды. Бу тавышка Сабир айнып киттеме, йомарланган кулларыннан хатынның чәчен ычкындырды. Котылганына сөенеп урамга чыгып йөгерде дә, менә шушы болында бик озак ялгызы йөреп, бер нияткә килеп кайтты Гөләндәм. "Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр". Иртән йокыдан айнып торган ир берни булмагандай эшкә китте. Гөләндәм битен-кулын юып, чәчен тарарга уйлап, көзге каршына килүгә, колагында бер алкасы юклыгын шәйләде. Шулай итеп, бер төн эчендә Гөләндәм ирен дә, алкасын да югалтты. Әле генә табылган алкасын тоткан хәлдә тагын хатирәләргә чумды ул. Яшьлектәге матурлыгын бөтенләй үк куймаса да, олыга тарткан, чигәләренә чал кергән инде хәзер. Менә бит, ничә еллар кирдә аунап ятса да, кайчандыр тапталган, балчыкка буялган алканың бар пычрагын шифалы кылы яңгыр ялт итеп юган да алган. Ул хәзер элеккедән дә матуррак ялтырый. Үзен дә шушы сыңар алкага охшатты ул. Алты ел ялгыз яшәгән гомерендә ниләр генә кичерергә туры килмәде аңа. Сүзе, гайбәте күп булды. Нахаклары бигрәк үзәкләргә үтте инде. Ә Гөләндәм аларга игътибар итмәскә тырышып яши бирде. Чөнки аның бу дөньяда олы бурычы — ике баласын үстереп кеше итәсе бар. Ул гайбәтләрдән өстен булырга тиеш. Менә шушы уйлар аңа яшәү өчен көч бирә. Йөрәк сулыгып-сулыгып яшьлеген, мәхәббәтен юксына, ләкин үткәннәргә юл юк шул. Әнисә МИНҺАКЕВА. Сарман районы Кәлил бистәсе Үкенү газабы — Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. — Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. Хәлимәнең ачыргаланып кычкыруын ишетүгә, ишегалдындагы әтәч, ул-бу булмагае диптер, ахры, тавыкларын кыеп, яман кытаклап, келәт астына кереп шылды. Лапас түбәсендә чыркылдашып утыручы чыпчыкларга тиклем дәррәү очып киттеләр. Дамир, анасының мондый кыланышларына күптән күнегеп беткән булса да, бу кадәресен үк көтми иде. Хәлимә, улына тишәрдәй булып карап: "Өйләнмисең, мин сине япа-ялгызым хәерче Сафа кызы өчен үстермәдем. Минем рөхсәтемнән башка өйләнә-нитә калсаң, имезеп үстергән сөтем белән каргармын", — дип чәрелдәде. "Ник алай дисең, әни, Сәлимә — авылның иң акыллы кызы, үзе уңган, үзе тәмле телле. Мин аны гына яратам", — дип, каршы төшмәкче булды Дамир. "Ярату белән генә ерак китә алмассың. Бу тормышта барын да байлык хәл итә. Өйләнмисең, дигәч, өйләнмисең. Иртәгә югары оч Юныс кызын яучыларга барам. Сәлимәне оныт, ул сиңа тиң түгел", — дип, бу сөйләшүгә нокта куйды анасы. Имәндәй таза гәүдәле, типсә, тимер өзәрлек егет анасына каршы тора алмады. Ике айдан Дамир Юныс бай кызына өйләнде. Туйны ресторанда уздырганнан соң, Юныс бай кызы белән киявенә зур гына коттеджның ачкычын тоттырды. Шулай итеп, өйгә яшь килен төшереп, аның рәхәтен күрү бәхете дә Хәлимәне читләтеп кенә узып китте. Улы хәзер аның белән очрашмаска тырыша: онытканда бер генә кереп чыга, ә килене каенанасы белән аралашуны бөтенләй кирәксенми. Ана болын тикле өйдә япа-ялгызы яшәп калды. Еллар бер-бер артлы уза торды. Улы белән килене күптән шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтканда, алар Хәлимә янына ярты гына сәгатькә кереп чыгалар. Улы белән туйганчы сөйләшеп утыра алганы да юк. Их, теге вакытта никләр генә каршы төште икән соң? Ни улы, ни үзе рәхәт күрми хәзер. Сәлимә дә бәхетсез. Ул Дамирдан кала берәүне дә ярата алмады. Кыз көе картаеп бара әнә. Күпме түзәргә була! Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте шул. Ходай шуның өчен кәзасын да өеп бирде: аны ялгыз калдырды. Үкенүдән дә зуррак газап бармы икән бу дөньяда? Әнә шулай тилмереп, газапланып ятканда, кемдер әкрен генә өйгә килеп керде. "Сәлимә, балакаем, син икәнсең", — диде Хәлимә, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Кыз, йомшак кулын аның маңгаена куеп: "Хәзер, Хәлимә апа, чәй куеп кибәрәм", — диде. Кура киләге белән мәтрүшкәле чәй эчкәч, авыру анага хәл кергәндәй булды, ә бераздан тынычлап йоклап та китте. Ул торганда, өйгә тавык шулпасы исе таралган иде. Сәлимә аны кайлап кына утыртып куйды, кашыклап кына Хәлимәгә тәмле шулпа ашатты. Авыруның йөзенә алсулык йөгерде, йөзендә елмаю шәүләсе күренде. Ул төнне Сәлимә авыру ана янында куна калды. Алар таң атканчы сөйләштеләр. "Сәлимә кызым, сезнең бәхетегезне мин кимердем. Барысына да үзем гаепле. Улым бар көе ялгыз яшим. Син дә, аны сагынып, гомереңне ялгыз үткәрәсең. Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, — диде Хәлимә апа. — Их, барын да кире кайтара алсаң иде ул... Минем бит оныкларымны да сөя алганым юк. Үзем генә, бары тик үзем генә гаепле. Улымның бай яшәвен теләдем. Баксаң, яратып, бер-береңне хөрмәтләп яшәүдән дә зуррак байлык юк икән. Мин моны барын да куйгач кына аңладым", — дип өзгәләнде ул. Сәлимә, аның ябык гәүдәсен кочаклаган көе: "Язмышыбыз шундый булгандыр. Үкенмә, Хәлимә апа, алга карап яшик. Икебез дә бер кешене яратып гомер кичерәбез. Бу да зур бәхет ич. Аның исән-сау булуын телик. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Курыкма, мин сине ташламам", — диде. Таң атты. Хәлимә белән Сәлимә аналы-кызлы сыман бер-берсенә сыенып утыралар. Тынычланып калган ана йөзендә алсу кояш нуры чагыла иде. Лилия НУРИЕВА, Казандагы 96нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сер — Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. — Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. Галиянең ярым пышылдап кына әйткән бу сүзләреннән нидәндер курку, чарасызлык, аптырап калу сизелә иде. Ул, хәлсезләнеп, урындыкка барып утырды. Кир ярылса, кир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: "Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде", — дип әйтә алмый бит инде ул. Анасыннан рәтле-башлы кавап ала алмаган Дамир: "Ярый, әни, син уйлый тор, кичен сөйләшербез", — диде дә китез генә атлап чыгып та китте. Галиянең күңеленнән, әллә әйтмәскәме, дигән уй сызылып үтте. Чыннан да, берәү дә белмәячәк. Юк, юк, алай эшләргә ярамый. Их, бу язмыш дигәннәрен, сындырыплар сыный бит. Егерме ел элек бу хәлгә тарыйсын белгән булсамы?.. Уйлары аны яшьлек чорына кайтарды. Галия белән Хәлим чыгарылыш кичәсеннән соң озак кына капка төпләрендә утырдылар. Сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел, әллә нинди планнар корылды, бергә булырга дип кат-кат вәгъдәләр бирелде. Таң алдыннан салкынча булып китте, Галия йоклый торган келәт эченә керделәр. Кабат иреннәр бергә кушылды, бер-берсенең кочагында эреп бетәрләр төсле тоелды, мәхәббәт уты отыры көчәя барды. "Галия, барыбер бергә буласы... каршы килмә, бәгърем". Кыз сөйгәненә каршы килә алмады шул, ул егетнең кайнар кочагына тагын да ныграк сеңде... Һәм алар моңарчы татымаган назлы рәхәтлеккә, серле дөньяга очтылар... Ике атнадан унсигезе тулган Хәлимнең кулына повестка тоттырдылар. Егет армиягә китте. Өч атнадан Галия үзенең көмәнле булуын белде. Башта әнисе кызын эт итеп сүкте, аннан соң икәүләшеп кочаклашкан көе еладылар. Бераздан, кеше-мазар сизгәнче дип, әнисе кызын Казанда торучы апасына ияртеп кибәрде. Ике ел дигәндә, кечкенә Дамирын кочаклап, Галия туган нигезенә кайтып төште. Ире үлгән дә Галия авылга кайткан икән, дигән хәбәр таралды. Бераздан, Зилия исемле яшь балалы хатын ияртеп, армиядән Хәлим дә кайтып төште. И өзгәләнде дә соң Галия. Хәлимем кайткач, бергә булырбыз дигән өметләре челпәрәмә килде. Келәткә кереп, күңеле бушанганчы иңрәп-иңрәп елады, барын да сөйләп бирергә теләп кыкраса да, телен тешләп калды, тавыш-мазар чыгармады, үз эченә бикләнеп яши бирде. Хәлим дә берни сиздермәде. Әнә шулай ут эчендә янып яши торгач, егерме елның үтүен дә сизми калды. Былтыр Хәлим, күршедә генә улы Дамир яшәвен дә белмичә, дөньядан китеп барды. Инде менә тынычлана төшкәч кенә, улы Дамир, Хәлимнең кызы Сәлимәгә өйләнәм, дип, кабат утка салды. Шулай итеп, гомер буе яшереп килгән серне әйтергә туры килер микәнни? Нинди бетмәгән хәсрәт булды соң бу? Гомер буе янып, йөрәге кара күмергә әйләнеп бетте бит инде... Арт капканың шыгырдап ачылуы ишетелде, сөйләнә-сөйләнә, күрше Зилия килеп керде. "И-и Галия, балаларыбыз өчен шатланып бетә алмыйм, туйларын исән-имин үткәрергә язсын Раббым. Хәлим генә күрә алмады бу көннәрне. Үз кызы булмаса да, Сәлимәне бик ярата иде", — диде ул керә-керешкә. Галия сикереп үк торды: "Ни дидең? Үз кызы түгел иде, дисеңме?" Шаян сәхифә УЕНЫЧЫНЫ БЕРГӘ Туфан МИҢНУЛЛИН Вәгазь — Әгәр дә син бу дөньяда тыныч кына яшим дисәң, үзеңнең урыныңны дөрес сайла. Кешеләр тормышта үз урыннарын дөрес сайлый белмәгәнгә нужа чигәләр. Ты ныч яшәргә теләгән кешенең урыны — уртада. Алга да чыкма, артка да калма, яннан да атлама. Мин — нимесләрдә плиндә булган кеше. Уртада йөрүем аркасында исән калдым. Бик алга чыксаң — кыйныйл ар, яннан барсаң — эттән талаталар, артка калсаң — аталар иде. Көтүдә дә шулай бит. Алга чыккан кәкәнең дә, янга тайпылган сыерның да, артка калган сарыкның да сырт ына чыбыркы төшә. Уртадагы үз кае белән йөри. Мин зарланган кешеләрне яратмыйм. Андыйлар бөтен кешене узмакчы булып алга йөгереп чыгалар да, кемдер аяк чалганга егылгач, кылыйлар. Кылама. Нигә кыларга? Алга чыгарга теләүче син генә түгел бит. Шуңа күрә аяк чалалар да инде. Алга чыгасың килсә, аяк чаласыларын белеп чык. Артыңнан таш атасыларын да бел. Шуларны белмәсәң, чыкма. Таш эләгүдән куркасың икән, уртада йөре. Артка калганыңны күреп, артыңа китереп типсәләр дә кылама. Нигә артта каласың? Ишәкмени син? Кеше бит син. Арттан гына барып, кемнәрдәндер төшеп кал ганны кыеп барырга чамалыйсыңмыни? Алай булмый ул. Бүтәннәрнең дә кыясы килә. Яннан гына шомартып барырга уйлыйсыңмы? Юл чит ендәге укымга кереп чыгаргамы исәбең? Нәрсә, укымга керүне син генә яратасыңмы? Чыбыркы эләгәсен белми сеңме? Белгәч, уртада йөре. Анда көтүченең чыбыркысы китми. Шулай. Тыныч кына яшисең килсә, уртада йөре, Туф ан дус, Туфан энекәш! Шәүкәт ГАЛИЕВ Кыюлык турында йттеләр бер шагыйрьгә: — Син дә яшисең кирдә... Тарихка кара, туган, Нинди кыюлар булган! — Әйе, беләм, мин сак шул... Безгә кыю булу кыен, Үлгәннәргә ансат ул. Равил Фәйзуллинга ар иде кызыл шигырьләр... Син язасың ак шигырь. Әгәр булмаса сак шигырь, Әгәр булмаса вак шигырь, Әгәр булмаса чак шигырь, Әгәр дә булса хак шигырь — Ник язмаска ак шигырь. Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ Патрит ("Кайда минем илем" әсәреннән өзек) "Атабыз бөек Сталин" үлде (1953 ел). Һәркайда кайгы митинглары, ә безнең кебекләр эчтән генә аңлап, шатланышып күз кысыша. Хәлләр үзгәрәчәк, болай бул са!.. Чынлап та шулай булды: хәрби комиссариатка чак ыртып, безгә хәрби билет, паспорт, хәтта "За победу!" медале дә бирделәр. Паспортка әсирлектә булган, ярал ы түгел, дигән сүзләр язылган язылуын да... Хәер, аныс ы вак мәсьәлә. Шатланып, кәкәгә кыңгырау таккан шикелле, медальне тагып, гаиләм янына тупылдап кай тып кердем, агай... Өем бар хәзер, бакчам бар, тавык-кәкә асрыйбыз, батырып эшләп йөрим, миннән бәхетле кем бар дөньяд а! Нәрсә ди әле казакълар? "Казакъ халкы кәйләүдән кәйләүгә кымыз эчеп, ит ашап йөргән халык, кир өст ендәге эшне татарлар гына бетереп йөргән",— диләрм е? Ә урыс нәрсә ди? "Лопата, кирка и лом, вот тебе татарский диплом!" — диме? Ярый, көлсеннәр, сабыр итеп эшләсәң, бер рәхәтен барыбер күрәсең аның... Кичләрен эштән бушаган арада, эч пошмас өчен, мин Германиядә "артист" булып йөргән чакларны искә төшерәм, кайбер шигырь-кырларны язып Казанга, Язучылар союзына юллый торам. Аннан да миңа хатлар килә башлады. Гази ага Кашшаф, хат белән генә чикл әнеп калмыйча, Алмалыкка ике мәртәбә үзе килде. Төннәр-көннәр буе мине сөйләтеп, Муса Кәлил хакынд агы хикәятләремне язып алып китте. Бераздан минем исемне дә кертеп, газета-журналларга яза башладылар. Корреспондентлар килә, фотол арга төшерәләр, Мусаны күргән, аның янәшәсендә булган дип, экспонат итеп, мине телевизорлардан күрс әтәләр. Хатыным Халидә каршында да дәрәкәм үсеп китте: — Син саткын түгел, патрит икәнсең, — ди. "Патриот" сүзен шулай кыскартып әйтә... Гәрәй РӘХИМ * * * Күкрәгемнән Йөрәгемне алып, Мәкнүн йөрәген куйдым. Ренат Харис шигыреннән уенымнан Башымны алып, Электрон-исәпләү машинасы куйдым, Иңнәремнән