Фоат Садриев ТУРГАЙ БӘЯН Үгез белән кәҗә сугышы Тургай, казларны капкадан инешкә куганнан соң, тавыкларга, Акбайга, бозауга ашарга салып кергәндә, әнисе көзге каршында чәчен рәтли, әтисе беләгенә сәгать тагып маташа, әбисе белән бабасы чәй эчеп утыра иде. Тургай әнисенең иннеген алды да аның каршына килде. - Әни, әйдә кызартыйк әле, - дип аның иреннәренә үрелде. - Кирәкми, улым, фермага барганда нәрсәгә ул, - дип, рөхсәт сорагандай әтисенә карады. Әтисенең йөзеннән ниндидер күләгә йөгереп үтте, ул борылып ишектән чыгып китте. - Тидерим инде! - дип ялынгач, әнисе елмаеп иреннәрен бөреп аңа китерде. Тургай әз генә тидерүгә, әнисе аңардан китеп тә барды. - Миңа да тидермисеңме соң, улым? - диде әбисе, чынаягыннан чәен эчәэчә. - Син болай да матур бит, - ди Тургай, көлеп. - Ай-яй хәйләкәр син, улым, - ди бабасы, мыек астыннан кеткелдәп. - Нинди матур булсын, бөтен бите җыерчык бит әнә. - Әбинең җыерчыклары да матур, - ди Тургай. Аннары кинәт сорап куя: - Нишләп сезнең икегезнең дә чәчегез ап-ак? - Тегермән оны кунды безнең чәчләргә, - ди бабасы әллә ничек серле итеп. - Нинди тегермән? - ди Тургай аптырап. - Бик зур тегермән ул, - ди бабасы. - Ташы туктаусыз әйләнә дә әйләнә, тарта да тарта, онының тузаны чәчләргә куна... - Тургайның иңбашын сикертеп, аптырап торганын күреп, бабасы өстәп куя: - Үскәч белерсең әле. Хәзер мәктәптә тырышып укырга кирәк, улым. Тургай сумкасын асып чыкканда, әле шактый иртә, урамда мәктәпкә баручылар күренми иде. Әллә соң Бормалы буеннан әйләнергәме? Инде өч көн инешкә төшкәне юк. Ул тыкрыкка борылды. Аяк астыннан бер таяк кисәге эләктерде дә, шуның очын койма тактасына басып, инешкә таба йөгерде. Койма рәшәткәләренең таяк белән текер-текер сөйләшүләренә кушылып, Тургай гөлдерәп көлеп тә җибәргәч, ул үзен гармун телләре өстеннән йөгергән кебек хис итте. Их, ялан аяк йөгерергә! Шушы бәбкә үләннәренә ятып аунар иде дә, мәктәпкә барасы бар. Мәктәптә укуы читен шул. Ә монда рәхәт! Менә ул Бормалыга төшеп тә җитте. Тирә-юньдә кошлар тавышы, талгын җилдә лепердәшкән агач яфраклары үзләренә чакыра... - Сагындыгызмы мине? - диде Тургай, тал яфракларына иреннәре, битләре, маңгае белән терәлеп. Яфраклар салкынча, инде саргаеп киләләр, үзләреннән ләм, балык, чукмарбаш исләре бөркелә, бөтен гәүдәгә рәхәтлек иңә... Кинәт кәҗә кычкырган тавыш ишетелде. Караса, Шәмседоха әби яр өстенә Ристанны бәйләп куйган икән. Ул Тургайны танып, "ки-и-ил, ки-и-ил" дигән сыман сузып-сузып кычкырырга тотынды. Тургай кәҗәгә охшатып, "мә-ә-ә!" дип кычкыра-кычкыра аның янына йөгерде. Килеп җитүгә, Ристан аның кулларын ялап алды, хәтта иңбашындагы сумкасын да иснәп торды, тик, андагы китапларны уку нияте булмаганлыктан, сораулы карашын туп-туры Тургайның күзләренә төбәде. Их, бер кыерчык ипи дә алмаган иде шул! Ә Ристанның соры күзләренә әлифбадагы кебек матур хәрефләр белән "Мәмәй бармы?" дип язылган. Тургай бу сораулы карашны күтәрә алмады, яр буйлап кына кибет очына йөгерде. Кибеттән түгәрәк күмәч алды да кәҗә янына ашыкты. Алып килгән күчтәнәчен вак-вак кисәкләргә сындырып аңа каптыра торды, үзенең мәктәптә укырга-язарга, санарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәнүен сөйләде, элеккечә гел-гел килеп булмаса, үпкәләмәссең диде, әле беркөн аның рәсемен ясап мәктәпкә алып барганын да сөйләде. Кәҗә ак керфекле соры күзләрен йома-йома, башын әле уңга, әле сулга кыегайтып, Тургайның сөйләгәннәрен тыңлады, шул ук вакытта ул биргән күмәч кисәкләрен тәмләп чәйнәде. Ашап туйгач, койма буендагы чиләгеннән су эчте, юеш борынын, иреннәрен ялмаштырды, мекер-мекер килеп үзенчә рәхмәт әйтте. Шулчак инеш басмасыннан бу якка чыгып килүче Әхтәм абый күренде. Ул ярга күтәрелгәч, аңа аптыраулы караш ташлап: - Бәй, син дәрескә бармадыңмыни? - диде. Тургай шунда гына исенә килде һәм тыкрык буйлап урамга таба йөгерде. Нык ашыгудан аяк астында чыгып торган бер таш кисәгенә сөртенеп егылды. Уң кулының уч төбен нәрсәдер ертып, каный башлады. Ул аны каны туктасын өчен әрекмән яфрагы белән урап тотты да мәктәпкә очты. Койма күләгәсендә Нурмый абзыйларның сөзгәк үгезе ята иде. Тургай әрекмән яфрагын аның авызы турына атып китте. Мышнап коридорга барып керде, аннары үзләренең беренче сыйныф ишеген ачты. - Керергә мөмкинме? - дип сорады укытучы өйрәткәнчә. Ләкин Әлфия апалары "кер" димәде, кырыс тавыш белән: - Нуруллин, хәзер икенче дәрес бетә бит инде, - диде. - Кайда йөрдең? Бөтенесе аңа төбәлде. Кызлар да елмая, Риф белән Мансурның авызлары колакларына җиткән. Ишеккә якын гына утыручы Рөстәмнең дә күзлекләре аның соңарганына куанып елтырый кебек. Уртадарак Фаилнең кызыл йөзе күренә. Аның тел очы ярым ачык авызыннан бер чыга, бер эчкә керә. Кешене үртәгәндә гел шулай итә Бүсмән. Тургай андый сорауга җавап бирермен дип башына да китермәгән иде. Шуңа күрә сыйныфташларыннан ярдәм сорагандай, аларга карап, җавапны нәрсәдән башларга белми торды. - Нуруллин, нишләп бик еш-еш сулыйсың? - дип апалары аны кузгатмакчы булды. - Эт-мазар кудымы әллә? Шушы "эт" сүзе аңа тел ачкычы бирде, зиһене яктырып китте: "Эт, кәҗә... сөзгәк үгез...." Бервакыт Галимҗан абыйсы үгез белән кәҗә сөзешкәнне сөйләп, аны көлдереп үтерә язган иде. Әзрәк үзеннән дә өстәп җибәрергә дә... Тургай сул кулы белән костюм кесәсендәге кыйпылчыкны кысты. "Ярдәм ит берәр нәрсә уйлап чыгарырга!" - диде аңа эченнән. - Нинди сугыш сөйлисең, Нуруллин?! - Һи, апа, күрсәгез! Без йөри торган мәктәп тыкрыгында... - Тургай баскан урынында өч-дүрт мәртәбә туп кебек сикергәләп алды. - Шул тыкрыкта сугышып яталар!.. - Кемнәр? - диде Әлфия апалары җитдиләнеп. Тургайның йөзе куркыныч төскә керде, башы аска иелде, күзләре сөзгәк үгезнеке төсле акайды. Дәһшәтле тавыш белән: - Ике кан дошман менә шушылай бер-берсенә ташланды!!! - дип Тургай канлы кулын сыйныфташларына таба сузып, аягы белән шартлатып идәнгә типте. Ике-өч кыз куркуларыннан берьюлы "мыйк!" дигән тавыш чыгардылар, бүлмәгә кан исе таралгандай булды. - Әгәр аермыйча китсәң, болар бер-берсен үтерәчәк иде! - дип дәвам итте Тургай, канлы кулын болгый-болгый. - Кемнәр соң ул, әллә Шүкәме? - диде түземе беткән Риф. - Берәү булса качар иде. Ә мин качмадым, тотындым боларны аерырга! Кемнәрдер көлгәндәй итте, кемнәрдер пышылдаша башлады. Фаилнең теле авызына кереп качкан. Мансурның иреннәре көләргә әзерләнеп, бер җәелә, бер җыела. Алсу коты алынып, канга карап каткан. Рөстәм, озын муенын сузып, аның колагына нидер пышылдый. - Җитте, Нуруллин, утыр урыныңа! - диде Әлфия апалары. - Апа, сөйләп бетерсен инде! - дип малайлар-кызлар урыннарыннан сикереп тора башладылар. Әлфия апалары аларны тынычландырып утырткан арада Тургай сөйли башлаган сугышны тәмам уйлап бетерде. - Анда бит Нурулла абзыйларның сөзгәк үгезе белән Шәмседоха әби кәҗәсе сугышып ята иде! - диде Тургай, вакытлы тынлыкны оста файдаланып. Бүлмәдә тагын көлү тавышы яңгырады. Әлфия апаларының иреннәре кысылган, яңаклары бераз кабарган, ул көлеп җибәрүен тыеп торган кебек тоелды Тургайга. Укытучы туктатканчы сүзне дәвам итәргә кирәк иде. Тургай, тагын да куркынычрак кыяфәт белән канлы кулларын ялт-йолт китереп, сүзен дәвам итте: - Үгез менә шушылай башын түбән игән, күзләрен акайткан, "Му-у-у! Му-у-у!" дип бичара кәҗәнең өстенә килә. Шунда кәҗә артка чигенде дә үгезнең бүксәсенә китереп төртте. Шундый нык төртте, апай, күрсәгез! Бүксәсе "дык" итте. Шуннан... ни... үгез кәҗәне борыны белән чөеп җибәрде. Кәҗә китте коймадан да биеккәрәк очып. Үзе "Мә-ә-мә-мә!" дип кычкыра, үзенең шомырты шыбыр-шыбыр өскә коела... Сыйныфтагыларның кайсы хихылдый, кайсы шыркылдый, кайсы көлүеннән тынсыз булып каткан. Моны күргәч, Тургай тагын да дәртләнебрәк китте, инде аны бернинди көч тә туктатырлык түгел иде. - Шуннан, апай, күрсәгез, үгез "У-у-у!" дип үкереп миңа килә башлады. Аяк астында туфракны менә шушылай кулларым белән көрәп алып тегенең әле борынына, әле күзләренә тондырдым. И, күрсәгез, апай! Шуннан башын өскә күтәрде үгез, күзләрен челт-челт йома... - Тургай моны эшләп күрсәтте. - Өске ирене дер-дер килеп күтәрелде...- Менә хәзер күрсәтәм. Ул Рөстәмнең артыннан килеп, өске иренен ике читеннән ике бармагы белән өскә күтәрде. Аның кып-кызыл казнасы, сирәк тешләре ыржаюга, иртәшләре төбеннән "ых-ых" дигән авазлар чыгарып тыела алмыйча көлә һәм Тургай сөйләгән маҗарада бик кирәкле күрсәтмә әсбап рәвешендә катнашуыннан канәгать иде. Аның күзлеге бер колагыннан ычкынып, икенче колагына гына эленгән килеш селкенеп тора башлады. Тургай: - Шунда үгез "Пух! Пух!" итеп төчкереп җибәрде,- диюгә, күзлек Рөстәмнең ачык дәфтәрендәге кәкре-бөкре язылган хәрефләренә килеп төште. Тургай бармакларын алганнан соң, Рөстәмнең өске ирене казнасын һәм тешләрен каплап, үз урынын биләде һәм аның күрсәтмә әсбап булуы шуның белән төгәлләнде. - Үгез өч мәртәбә бик каты төчкергәч, минем тагын берәр нәрсә эшләтүемнән куркып, Ыкка таба чапты... Иң элек көлүеннән Әлфия апалары туктады. - Нуруллин, әйт әле, моны берәрсе сөйләдеме, үзең уйлап чыгардыңмы? - дип сорады ул, күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп. - Валлаһи, чын, апа! - диде Тургай, күзен дә йоммыйча. Чөнки ул үзе сөйләгәннәренә үзе дә чынлап ышанып беткән иде инде. - Кояшның чыраен күрмим, әгәр алдасам. Директорның чыраен күрмим! Җир йотсын, ипидер менә! Әле алар сугышканда, бер оя кырмысканы да таптап үтерделәр. - Ул нинди кырмыска соң? - дип куйды Алсу, кызыксынуын яшерә алмыйча. - Тешли торган, - диде Тургай, тешләрен шыкылдатып. - Әллә синең үрмәләп менеп, берәр җиреңне тешләгәне юкмы? Аның бу сүзләре, учакка коры чыбык өстәгәндәй, көлү тавышларын тагын көчәйтеп җибәрде. Ниһаять, Әлфия апалары тынычландырды, Тургайны да урынына утыртты. Дәресләр бетеп, мәктәптән кайтырга чыккач, кызлар-малайлар Тургайны әйләндереп алдылар. "Ничек шулай оста уйлап чыгардың?" - дип гаҗәпләнделәр. Тургай йөзенә юри серле кыяфәт чыгарып: - Валлаһи, чын! Соңрак ышанырсыз әле, - дигән булды. Кайтып ашап утырганда, әтисе кабаланып керде дә: - Ристанның янбашына корыган тал кадалган. Суеп бирәм инде, терелергә охшамаган... - дип пычак үткенләргә тотынды. Тургай капкан ашын йота алмыйча сикереп торды, күзләренә яшь бәреп чыкты. - Әти, суйма, үзем терелтәм мин аны! - дип елап җибәрде. - Ничек терелтмәкче буласың соң син аны? - диде әтисе, пычагын кәгазьгә төрә-төрә. - Ирененә иннек сөртепме? - Галимҗан абыйга барам! Чаптарның эче ярылгач, терелтте бит. Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез генә карап торды. - Бар алайса, - диде, ниһаять, бер карарга килеп. - Шәмседоха әбинең үзенең дә бик үк суйдырасы килми. Тургай велосипеды белән "ә" дигәнче Шәмседоха әбиләренә барып та җитте. Ишегалдына күршеләре дә җыелган иде. Ристан чирәмгә яткан, үзе көчкә сулыш ала, корсак янындагы ярасыннан кан саркый. Шәмседоха әби елый-елый: - Әзрәк тал кайрысы ашасын дип кенә җибәргән идем, - дип сөйләп тора иде. Тургай Шәмседоха әбисен кочаклап алды да: - Әби, суйдырма, хәзер Галимҗан абыйны алып кайтам, ул терелтә, - диде. Шунда берсе: - Кәҗәң үлә, ичмасам суйсаң итен ашарсың, - дип әбине үгетләргә кереште. - Аның итен ашыйсым юк, ни булса, шул булыр, бар, улым, - диде Шәмседоха әби. ярты сүздән аңлады. Чаптарына атланып, авылга очты. Тургай көтүне саклап калды. Бер сәгать үттеме-юкмы, Галимҗан абыйсы килеп тә җитте. - Тал чыбыгы бик тирән кергән, ярасына сарыкның эч маен тутырып бәйләдем, терелер, - диде Галимҗан абыйсы. Тургай аңа рәхмәт әйтеп кайтып китте. Ристанны иркәләп йоннарыннан сыпырды, битләреннән үпте. Кәҗәнең яралануы кичкә бөтен авылга таралды. Тургай икенче көнне мәктәпкә баргач: "Менә миңа ышанмаган идегез аның үгез белән сугышуына. Хәзер ышандыгызмы инде? - дип иптәшләрен дә, Әлфия апаларын да шаккатырды. Аларны шаккатыру гына түгел, шулай килеп чыгуына үзе дә шаккатты. Әллә бу дөнья без сөйләгәннәрне кабатламакчы була - белмәссең... Син минем малаем түгел!.. Тургай әтиләре җырлый торган көйгә коридордан сикерә-сикерә җырлап бара иде: Атын-батын чуман чу, Чын чурихын батын бу; Бум бурихын бурантас, Каридорбух пирби час! Почмактан үзләре сыйныфы ягына борылуы булды, Диләрә Ахуновнага килеп тә бәрелде. Бу көтелмәгән бәрелүдән директор урынбасарының кулындагы журналы шапылдап идәнгә төште. Тургай "ялт" кына иелеп журналны алды да аңа тоттырды, үзе кып-кызыл булды. - Нишләп коридорда җырлап йөрисең? - диде ул аңа кырыс тавыш белән. - Мин бит тәнәфестә генә, - дип Тургай, башын аска иде. - Тәнәфестә дә ярамый. Синең җырың башкаларның тынычлыгын боза. Мондый тозсыз җыр бигрәк тә. Аңладыңмы? - Аңладым да... Шул арада дәрескә керергә кыңгырау шылтырады. - Ә нәрсә ул "да"? - Беркөн ни... - күпме тыелса да ниндидер көч аның бәйләнгән телен чишеп җибәрде. - Беркөн... Нәзир абый урамнан кычкырып җырлый-җырлый безнең турдан үтеп киткән иде... Диләрә Ахуновна энесе турында шушы җир кортыннан андый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Ул өнсез булып калды. Нибары өч сүз әйтә алды: - Хәзер үк дәресеңә кер! Тургай шуннан соң аның күзенә чалынудан гел куркып йөрде. Такмак җырлавы өстенә ул икенче ярамаган эш эшләвен аңлады. Олылар тормышына катышырга ярамаганлыгын өйдәгеләр аңа туктаусыз тукып тора югыйсә. Диләрә Ахуновна исә Нуруллинның чамасыз шаянлыкларын ишетеп белә иде. Инде малай үзенә килеп бәрелгәч, ул сыйныф җитәкчесе Әлфия Замановна белән озаклап әңгәмә корырга мәҗбүр булды. Мәктәптә беренче танышканда ук Диләрә Ахуновна: "Иң беренче чиратта гадел бул, таләпчән бул, дигән иде яшь укытучыга. - Әгәр беренче көннән үк дилбегәне ычкындырсаң, яңадан кулыңа ала алмассың", - дип тә өстәгән иде. Аның укучыларының берсе директор урынбасарын килеп сөзәрлек булгач, дилбегәнең тиешенчә тотылмавы ачык иде... Беркөн кичкырын ишегалдында Акбайны җырларга өйрәтеп маташканда, әтисе белән әнисе Тургайны өйгә чакырып кертте. Әнисе йомшак кына сүз башлады: - Дәфтәрләреңне карыйк әле, улым. Ул шундук дәфтәрләрен аларның алдына китереп салды. Шактый вакыт карагач, әтисе канәгатьсезлеген белдереп: - Бигрәк ямьсез язгансың бит, - диде. Аның Тургай кергәндә үк караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте. - Бүген урамда очрап, Диләрә Ахуновна белән сөйләштек, - диде ул. - Дәрестә тик утырмыйсың, укытучыңа комачаулыйсың икән. Теләсә ни сөйләп көлдерәсең икән. - Алар үзләре көлә бит, - диде Тургай, акланмакчы булып. - Җитмәсә дәрескә соңга калып, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, укытучыны алдагансың. - Мин Галимҗан абый Ык буенда сөйләгән кызык әйберне генә сөйләдем, - диде Тургай, акланырга теләп. - Шаяртырга да ярамагач, мәктәп дип аны... Аның бу сүзләреннән әтисе кызып китте: - Һаман мин әйткәнне аңламагансың икән! - дип сикереп үк торды. - Син кем малае соң?! Тургай әтисен ачуландырырга теләмәгән иде. Каушавыннан бер сүз дә әйтә алмады, аның ачулы йөзенә куркып карап торды. - Әгәр укытучылар кушканны тыңламасаң, безне шушылай оятка калдырсаң, син минем малаем түгел! Әнисе: - Әмир, син ни сөйлисең?! - дип нидер әйтмәкче булган иде, әтисе аңа ачулы карап, бер генә җикерде: - Тик тор! Әнисе үксеп елап җибәрде. - Аңладыңмы? - диде әтисе, Тургайга иелеп. Әтисе тагын бик күп нәрсәләр әйтте. Аның күңелендә "минем малай түгел! Минем малай мондый булырга тиеш түгел!" дигәне генә сөзелеп калды. Әтисе әйтте-әйтте дә, җилләнеп чыгып китте, урам капкасының шапылдаганы гына ишетелеп калды. - Әни, мин әшәкемени? - диде Тургай, әнисе каршына килеп. Ул әнисенең башыннан сыпыруын, кочаклап үбүен көтте. Тик әнисе коры тавыш белән: - Син артык шаян, улым, - диде. - Юк, әшәке мин! - диде Тургай, каядыр читкә карап. - Әтине ачуландырдым, сине елаттым... - Әйбәтләнерсеңме соң, улым? - Әйбәтләнермен, әнием... - Минем башым авырта, - диде әнисе, күз яшьләрен сөртеп. - Бераз ятып торыйм әле... Тургай ишегалдына чыкты. Акбай аңа чылбыры белән тартылып, "ыйк-ыйк" килеп сикергәләсә, бөтерелсә дә, аның янына бармады. Ишегалдын әллә нинди авыр салкын нәрсә тутырган шикелле иде. Әнисе бүген кочакламады да, үпмәде дә. Әтисе "син минем малаем түгел", диде. Ул үзе Акбаена эндәшергә теләмәде. Бу ни соң бу? Ул җылы свитерын киеп, атылчыгын кесәсенә салып чыккач, капка төбендә шактый вакыт уйга батып басып торды. Бу минутта ул үзен япа-ялгыз итеп тойды. Кибет чатында әбисе белән бабасының Шәмседоха әбисеннән кайтып килгәннәре күренде. Тургайның ни сәбәпледер алар белән очрашасы килмәде. Бу мәзәк иде. Алар белән сөйләшмәсә, моңа кадәр үзенә урын тапмый генә әшәке дип әйтергә кыймагандыр. Ул урамны аркылы чыкты да, тыкрыктан Бормалыга төшеп китте. Инешкә барып җиткәнче, колагында әтисенең "минем малаем түгел!" дигән сүзләре яңгырап торды, әнисенең елавы күз алдыннан китмәде. "Малаем түгел! Малаем түгел!" Нишләп болай соң бу? Ничек рәхәт иде мәктәпкә укырга барганчы. Тургайга беркем бер сүз әйтми иде. Хәзер болай итәргә, тегеләй итәргә дә ярамый. Шаярма, йөгермә, кычкырма, җырлама, кызык ясама! Ярамый, ярамый, ярамый! Бу нинди хәл бу? Фәлән минут дәрес, фәлән минут тәнәфес, фәлән минут ашау. Бөтенесе төрле яклап кысалар. Рөхсәт сорарга кул күтәр дә кул күтәр. Кул күтәрү бит ул пленга төшү. Нәкъ пленга төштеләр дә инде. Беркая да китә алмыйсың. Ничек ашкынган иде мәктәпкә барырга! Зөлфәт юкка елап йөргән. Кадерен белеп рәхәтләнеп кенә йөрисе. Тургай Бормалы буена төшеп китте. Агач яфраклары саргаеп бетә язган инде. Ул кәүсәсе урталай ярылган тирәкнең очы суга кергән җиренә аягын салындырып утырды. Аның елыйсы, кайтып әнисен юатасы килде. Тик елый алмады, кайтырга да аягы тартмады. Кайтса, әтисе белән әнисенең күзенә карый алмаячагын аңлады ул. Бүген шушында төн үткәрергә ниятләде. Әле кай арада караңгылык иңде, йолдызлар кабынды. Бүген тирәк дәшмәде. Бормалы елга ташыганда аккан бозлар тирәкнең кабыкларын кубарып бетергән, аннары кәүсәсен ярып төшергән. Кайчандыр боларны тал-тирәк үзе елый-елый сөйләгән иде. Шуңа күрә Тургай җанына урын тапмаганда гел аның янына килә. Әмма бүген тирәк аны күрмәде кебек. Усал җил ботакларын туктаусыз чайкалдыра, яфракларын йолыккалый, кәүсәсенең аумыйча калган икенче яртысын егарга тели. Чайкалган ботаклардан, шул ботаклар өстендә селкенмичә мәкер белән карап торучы йолдызлардан әллә нинди шом иңә. Кул сузымы арада нәрсәдер кыштырдап үтте. Биредә еланнар, ниндидер су кумаклары күп, диләр. Нәрсәдер ухылдап бөтен дөньяны яңгыратты. Мәче тавышы ишетелде дә, ул сабый елавына әйләнде, кемдер шаркылдап көлде кебек... Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен аермачык ишетте. Кинәт ул нәрсәдер сизенеп, башын югары күтәрде һәм чак егылып китмәде: селкенүче ботаклар, шыбырдашкан яфраклар бөтенесе бер зур мәче башына әверелгәннәр иде! Тургай куркуыннан читкә сикерде, аның күз алдында ул инде елаучы бала башына әйләнде! Тургай коты очып тыкрыкка таба йөгерде. Ул чабып кайтканда, әнисе капка төбендә басып тора иде. - Кая югалдың, борчылып беттек, - дип әнисе аны җитәкләп алып кереп китте. - Малайлар белән уйнадык, - диде Тургай, еш-еш сулап. Ул аяк очларына гына басып керде дә үз почмагына узды. Урыны җәеп куелган иде, тиз генә чишенде дә ятты. Әтисе дә яңа кайткан күрәсең, аларның сөйләшәсөйләшә кергәннәре, арадагы ишекне ябып куйганнары ишетелде. Йөрәге һаман үзенә ишетелерлек булып тибә иде. "Мин куркак, мин куян йөрәк!" дип үзен-үзе тиргәде ул. Сабантуйда Мансурны җиңгәннән бирле үзен батырга санап йөргән булды бит әле җитмәсә. Тирәкнең мәчегә дә, бала башына да әверелә алмаганын белә ич. Әллә исәрлек шушылай була микән? Куркак кына түгел, ялганчы да ул! Әнисен уйнадык дип алдады. Ник? Нигә дөресен әйтмәде? Алдашуның начар икәнен белә югыйсә. Бабасы аны берничә мәртәбә кисәтте: "Улым, тормышта бик кыен чаклар була, - диде. - Ничек кенә кыен, уңайсыз булса да, алдама, - диде. - Алдау, ялганлау - иң әшәке нәрсә", - диде. Бабасына беркайчан да алдашмаска сүз биргән иде. Сүзендә тормады. Әшәке малай булып чыга ул. Әтисе, минем малаем түгел, дип дөресен әйткән. Тургай шуны күтәрә алмады, инеш буена өчен үгез белән кәҗә сугышын уйлап тапты. Әтисен ачуландыручы да, әнисен елатучы да ул. Ә Диләрә Ахуновнага ярамаган сүз әйтүе? Ул бит Тургайның аңа килеп бәрелүен әйтмәгән әтисенә. Тәртибен төзәттермәкче булып сөйләгән аның әшәкелекләрен. Нишләп ул Фәйрүзәләр, Алсулар кебек була алмый? Аларга укытучының бер генә кисәтү дә ясаганы юк бит. "Бетте, җитте!" - диде ул йодрыкларын кысып. Иртәгәдән ул бөтенесенә үрнәк булачак. Берүзе бертөсле исәр булудан туктаячак. Иртән торгач, әбисе белән бабасы алдында әти-әнисенә бүгеннән төзәләм, дип сүз бирәчәк. Мәктәпкә баргач, Диләрә Ахуновнадан гафу үтенәчәк. Аңа шул кадәр рәхәт, җиңел булып китте. Моңа кадәр ул үз-үзен борчу-газапларга салган лабаса! Бөтенесенә дә үзе сәбәпче. Аны тәртип бозарга, алдарга, әшәкеләнергә котыртучы юк ич. Шушы уйлардан соң Тургай тынычлап йоклап китте. Бая тал-тирәкне чайкалдырып, яфракларын тарткалап көрәшкән җил Тургай утырткан алмагачның ботакларын сыгылдырып, тәрәзә пыяласына шатыр-шотыр ышкыды, әмма аны уята алмады. Иртән торгач, гафу үтенәселәрен ул нишләптер иртәгәгә калдырды, аннары бөтенләй онытты... Теш һәм экскурсия Бу дәрес бик кызык булды. Кешене чолгап алган табигатьне өйрәнделәр. Үзләренең авыл тирәсендәге Акай чишмәсен, Мәтәлчек тавын, Нух маңгаен, Чирмеш ерганагын, Болан яткылыгын, тагын бик күп атамаларны санадылар. Әлфия апалары табигатьнең кеше кебек үк тере икәнлеген кызык мисаллар белән аңлатты. Аны ничек сакларга, кадерләргә кирәклеге турында бөтенесе берәм-берәм сөйләделәр. Шуннан Әлфия апалары "хәзер ял итеп алабыз" дип, аягүрә бастырып, гимнастика ясата башлауга, Энҗе кычкырып җибәрде: - Апа, минем тешем төште! Әлфия апалары барысына да утырырга кушты. Энҗе генә бармагы белән канлы тешен тоткан килеш басып калды. - Кулъяулыгыңа төреп куй тешеңне, - диде Әлфия апалары. - Әйе, кайткач әниеңә отчёт бирерсең, - дип куйды Риф астыртын елмаеп. Ләкин тешне куярга ирек бирмәделәр, аны тотып карарга теләп, Энҗегә таба әллә ничә кул сузылды. Аның теше партадан партага күчә-күчә бүлмә буйлап китте. - Берүк югалтмагыз, - диде Энҗе. Ул шулай диюгә, дәррәү көлеп җибәрделәр. Аның алгы тешләре уртасында шактый киң бушлык барлыкка килгән иде. - Капкаң ачылган икән. Шуннан телеңне чыгарып күрсәтә дә алмыйсыңдыр әле, - диде Тургай аны үртәп. Энҗе: - Алмас, апай! - диде дә кып-кызыл тел очын тештән бушаган урыннан чыгарып күрсәтте. Моңардан көлмичә калу мөмкин түгел иде, ничек кызык икәнен күрмәсә дә, Энҗе үзе дә башкаларга кушылып чыркылдады. Әлфия апалары аларны тынычландырганнан соң, һәркемгә әйләнә-тирә табигатькә бәйле нинди дә булса әйбер ясарга кушты. Кемдер агач, кемдер өй, машина, эт, мәче, сыер, күбәләк ясады. Әлфия апалары һәрберсенең рәсемен карап, киңәшләр биреп йөргәндә, кинәт Энҗе як-ягына каранып еламсыраган тавыш белән: - Тешем кайда, тешемне бирегез! - дип кычкырды. - Нигә ул сиңа? - диде Лилия, гаҗәпләнеп. Мансур көлә-көлә аңа кушылды: - Җеп белән бәйләп урынына куядыр ул аны! Бүлмәдә шау-шу купты. - Барыбер ташлыйсы бит инде аны, - диде Алсу. - Тешне ташларга ярамый, апай! - диде Энҗе. - Тешне ташласаң, ирең ташлап китә, ди әби. - Ирең ташламыйча һаман синең белән торамыни әле? - дип Тургай ялкынга бензин сипте. - Бусы аның өченче ире бит инде! Рифнең бу сүзеннән соң шау-шу тагын да көчәйде. Апалары сыйныфны тынычландырды да: - Ягез, балалар, бирегез тешен, - диде. Ләкин тешне бирүче күренмәде. Энҗенең күзләре яшь белән тулган иде инде. - Әллә еламакчы буласыңмы? - диде Фаил мыскыллаулы тавыш белән. - Минекеләр бүрәнә ярыгында. Кирәк булса, хәзер бер уч алып килеп бирәм. - Үзең саклагансың бит әле, - дип кычкырды Энҗе. - Нәрсә миңа кычкырасың?! Әллә мин синең иреңме? Иреңә кычкыр! - диде Фаил көлеп. Болай булгач эш тирәнгә китте. - Син алгансың аны! - диде Энҗе, үзе ярдәмгә өметләнеп Әлфия апаларына карады. - Баязитов, алган булсаң, бир, - диде апалары. - Миңа нәрсәгә Энҗенең төшкән теше? - дип гаҗәпләнде Фаил. - Борын тишегемә тыгыйммы аны, башка җиремә куйыйммы? Алтын теш булса бер хәл иде. - Хикмәт тештә түгел бит, балалар, - диде Әлфия апалары. - Ә нәрсәдә? - диде Энҗе, укытучының әйткәнен аңламыйча. - Хикмәт бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә. Әйбәтме ул, начармы? Берберегезне чынлап хөрмәт итәсезме сез? Бәлкем берәрегез ялгыш кесәсенә салгандыр... Бу сүзләрдән соң бөтенесе дәррәү кесәләрен актардылар, тешне кем кемгә биргәнне тикшерергә тотындылар. Син миңа бирмәдең, мин фәләннән алдым, кире үзеңә бирдем, дип тарткалашсалар да, очына чыга алмадылар. - Үзең сумкаңа-мазар салып куймагансыңмы, ныгытып карадыңмы? - дип сорады Алсу. - Карадым, юк, - диде Энке өздереп. - Без теш югалтмадык, - диде апалары, һәр сүзенә басым ясап. - Сез бик тә кадерле, бөтенегезгә кирәкле зур бер нәрсәне югалттыгыз бугай... - Нәрсә ул, апа?! Әйтегез зинһар! - дип шаулаштылар балалар. - Әйтмим, - диде Әлфия апалары. - Үзегез уйлагыз. Бүген дә, иртәгә дә, аерым-аерым да, бергәләп тә уйлагыз. Әгәр кемдер ялгыш кесәсенә яисә китап-дәфтәрләре арасына салып оныткан булса, теш табылса, Яруллинага яисә миңа бирерсез. Ә хәзер соңгы дәресебез табигатькә экскурсия булачак. - Ур-р-ра! - дип кычкырды малайлар, сыйныф дәррәү сикереп торды, теш мәсьәләсе шуның белән онытылды. Шаярышып баргач, авыл башындагы үрне төшкәннәрен дә, болын юлыннан барып, әрәмәгә, Әйләнмә күлгә килеп җиткәннәрен дә сизми калдылар. Агачлар кайсылары сап-сары, кайсылары алсу-шәмәхә, кайсылары кып-кызыл булып, фоторәсемгә төшәргә матурланып җыенгандай, тезелешеп торалар. Зәп-зәңгәр күк йөзе, кояшның алтын нурлары аларны гаҗәеп серле, тылсымлы дөнья итеп - Балалар, әйтегез әле, агачлар ни сәбәпле саргая? - дип сорады апалары. - Җилдә су бетә дә салгая, - диде Рөстәм. - Әле өченче көн генә коеп яңгыр яуды, нишләп су булмасын, - диде Айгөл. - Бавыры авыртканга саргая, - диде Риф, күзләрен хәйләкәр кысып. - Безнең бабай бавыры авыртып больницада ятканда сап-сары булды. Лилия кычкырып көлеп җибәрде: - Бавыры кайда соң агачның? - "Кайда, кайда", - дип үртәде аны Риф. - Кайда булсын - тамырында! - Берегез дә белмисез, мин беләм, - диде Тургай. - Белсәң әйт, әйт, әйт! - дип ашыктырдылар аны. Барысы да елмаеп аңа төбәлде. - Мин таң атканда тышка чыккан идем, шунда күрдем, - дип сөйләп китте Тургай. - Бакчага сары чәчле, сары сакаллы бер өер бабай җыелган. Утырып торган эт буе гына үзләре. Бер кулларында... - Тургай ике кулын ике якка җәеп җибәрде. - Озы-ы-ын саплы пумала. Икенче кулларында сары, шәмәхә, ал, кызыл буяу салынган чиләкләр. Пумалаларын манчыйлар да агач яфракларын буйыйлар. Әнә кайбер агачларның очлары яшел килеш калганын күрәсезме? Пумаланың буе җитмәгәннәре шулай калган аның. "Буямагыз безнең агачларны!" дип кычкырган идем, тотындылар мине куарга. "Белмәгән башың белән безне өйрәтергә кем син?!" дип кычкыралар. Акбайны ычкындырып җибәргән идем, тотынды,малай, тегеләрне куарга. Өерләп бакча почмагына китергәч, и елыйлар, и ялыналар миңа. "Харап итмә зинһар, җибәр, йөз мең акча бирәбез", - диләр. "Акчагыз да, үзегез дә кирәкми, яңадан безнең яшел яфракларыбызга, үләннәребезгә кагыласы булмагыз!" дидем дә этне читкә алдым. Пумалаларына атланып, миңа рәхмәт укый-укый, һавага күтәрелеп юк булдылар. Балалар көлешеп туктагач, Әлфия апалары Тургайны тылсымлы әкияте өчен мактап алды, үсемлекләрнең көз көне ни сәбәпле саргайганнарын аңлатты. Аннары каен, чаган, юкә, шомырт, балан, камырлык агачларын, карлыган, гөлҗимеш, күгәнә куакларын күрсәтә-күрсәтә, алар турында сөйләде, аларның җимешләрен дә авыз итеп карадылар. Кинәт Мансур: - Менә монда тишек бар! - дип аваз салуга, бөтенесе ул күрсәткән урынга җыелды. Җир эченә чиләк сыярлык тишек кереп киткән иде. Иелешеп карый гына башлаганнар иде, Риф куркыныч итеп кычкырып җибәрде: - Әнә бүресе чыга, качыгыз! Кызлар чырыйлап читкә атылдылар, малайлар рәхәтләнеп көлделәр. - Агач яфрагын буяп йөрүче теге картларның оясы бу! - диде Тургай көлеп. - Мин кугач, шушында качканнар мөгаен. Әлфия апалары җәнлекнең оя тирәсендәге эзләрен карагач: - Бурсык оясы бу, балалар, - диде. - Бурсык ни соң ул? Сөйлә әле, апа! - дип аны сырып та алдылар. Апалары сумкасыннан төсле рәсемле бер альбом алды. Анда бурсык та бар икән. Борыныннан башына ак белән кара сызык сузылган, койрыгы банан төслерәк очлаеп килгән. - Алар кешене тешлиме? - дип сорады Айгөл. - Сине бер кабуда йота, - дип Фаил хихылдап куйды. - Бурсыклар кешедән куркалар, - диде Әлфия апалары. - Агач тамырлары, җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә белән туеналар, тычкан кебек вак җәнлекләрне - Бер дә уянмыйлармы? - дип сорады Фәйрүзә. - Юк, уянмыйлар. - Нишләп кешеләр дә шулай йокламыйлар икән? - дип куйды Мансур уфтанып. - Шуны да белмисеңме? - дип сүзгә кушылды Тургай. - Кешеләр бит гырлый. Месләүчеләре дә бар. Шуның тавышына уянырлар иде алар. - Ә тургайлар кыш көне йоклыймы соң? - диде Мансур, көлеп. - Юк, алар җылы якка китеп месли, - диде Тургай. Апалары да бергәләп көлде. Дәрестә булмагач, рәхәт иде. Акрын гына һаман эчкәрәк атладылар, апалары үзегезгә ошаган яфракларны җыегыз, дигәч, төрле якка таралыштылар.Тургай читкәрәк китеп, шаккатып карап торды. Чаганнарның эре-эре яфраклары берән-сәрән генә өзелеп төшә. Яфрак өзелгәч, кояш яктысында үзен күрсәтү өчен бераз һавада бөтерелеп, шаярып ала, аннары коры үлән яисә яфрак өстенә кыштырдап килеп төшә. Кымшанмыйча гына тыңлап торсаң, сары яфраклар түшәлгән җирдән тавышсыз моң килә. Үзе тып-тын, үзе моң. Тургай төрле төстәге яфракларны кулына алып, алар белән сөйләшмәкче була, иреннәренә, борынына, күзләренә тери, ниндидер төче ис килә, әмма алар сөйләшергә теләмиләр. Алардан яшел чактагы кебек җылы килми, бары тик моң, моңлы тынлык иңә, моңсулык, моңсулык, моңсулык җәелә. "Ах, ни булды соң сезгә?!" - дип пышылдый Тургай аларга, тамак төбенә килеп бүәлгән кайнар сулышын өреп. Моның сәбәбен аңлаган да кебек була. Аларны бит лепердәшеп сөйләшеп утырган җирләреннән ниндидер көч өзеп алып җиргә төшерә. Ә анда төшкәч, алар сөйләшергә кул күтәреп рөхсәт сорый алмыйлар, кымшанмыйча буйсынып ятарга мәҗбүрләр. Тургай эчкәрәк керсә, Энҗе балан куагына үрелеп азаплана. Менә ул аның бер ботагын әз генә иеп авызына китерде дә, кып-кызыл балан тәлгәшен тешләп алды. Балан сытылып, теге тешсез урыныннан иягенә чәптерде. Тургай аңа якын ук килде һәм Энҗенең иягеннән кызыл балан сүлен сөртеп алды. Икесе дә шул кызыл бармакка карадылар да көлеп җибәрделәр. - Ачымы? - дип сорады Тургай. - Үзең кабып кара, - диде Энҗе, капкан баланын суыра-суыра. - Ә син ботакны минем авызга бөк, - диде Тургай. - Әнә бит нинди эре тәлгәш нәкъ каршыңда. - Миңа син капкан тәлгәш кирәк, - диде Тургай. Энҗе үзе авыз иткән тәлгәшне аңа якынайтты, Тургай аның бер өлешен тешләп алды. Мәмрәп пешкән баланның әз генә баллы ачкылт сүле бер тешләү белән сытылып авызга таралды. Тургай аны йотып җибәргәч, төшләрен учына алып, читкә сипте. - Ник алай итәсең? - диде Энҗе. - Әлфия апа, җимеш төшләреннән яшь агачлар тишелеп чыга, диде бит бая. - Тургай үзе турындагы эре-эре тәлгәшле ботакны иеп: - Тагын кабасыңмы? - дип сорады. - Бүтән капмыйм, рәхмәт, - диде Энҗе. - Үзең сыйладың, үзең рәхмәт әйтәсең, - дип куйды Тургай. - Син әйтмәдең бит, Ислам, - диде Энҗе һәм чыркылдап көлеп куйды. Энҗенең "Ислам" дип дәшүе Тургайны әллә нишләтеп җибәрде. Аны бит өйдә гел үз исеме белән атыйлар иде. Энҗенең дәшүеннән бөтен гәүдәсенә җылы дулкын йөгерде. Тургайга бу мизгел икесе генә эзләп тапкан, беркем белми, күрми торган серле дөнья шикелле тоелды. Әйтерсең лә Энҗе аның төшкән әкият кызы иде. Аның чыркылдап көлүе дә көлү түгел, шушы сихри сары яфраклар, кызыл тәлгәшләр арасындагы матур кошның сайравы иде. Аның бар дөньяга ишетелерлек итеп җырлыйсы килде, әмма тыелып калды. Тургай Энҗегә якын ук килде, аның сулыш җылысы йөзенә үк кагылды. - Энҗе... мин озак уйладым... - диде Тургай. - Синең тешең миндә... Энҗенең гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде, бөтен йөзенә җәелгән елмаюы сәер булып катып калды. Ул әллә нинди тонык тавыш белән: - Нигә бирмәдең? - диде. Аның бу соравын Тургай әллә ишетте, әллә юк. - Синең елмаюың матур, - диде ул. - Тешең миндә калсын әле... Искә төшерергә... - Ә Әлфия апа? - Әйдә, барабыз да әйтәбез, - диде Тургай. Әлфия апалары Әйләнмә күл буен фотога төшерә иде. Үзенә таба килүче Энҗе белән Тургайны да "челт" итеп төшереп алды - Апа, без... - шулай диюгә Энҗе тотлыкты, ярдәм сорагандай, Тургайга төбәлде. - Нәрсә бар? - Энҗенең теше... ни... минем кесәдә булган... - диде Тургай, башын аска иеп. Әлфия апалары аларның әле берсенә, әле икенчесенә шикләнгәндәй озаклап сынап карап торды. - Иптәшләрегез белмидер бит әле? - Юк, - диде Тургай. Бераз уйланып торгач, өстәп куйды: - Иртәгә мәктәпкә баргач әйтермен. - Шулай эшләсәң, егетләрчә булыр, - диде апалары. Алар иптәшләре янына ашыктылар. Кулларына яфраклар җыеп тоткач, күтәренке күңел белән кайтырга чыктылар. Әлфия апалары белән кызлар алдан, малайлар бераз калыбрак атлады. Инде авылга кергәндә, Энҗе артына борылып карады. Аның сүзсез генә шулай карап алуы Тургайда шатлык уятты. Баягыдан да ныграк җырлыйсы килде, ләкин ул тагын тыелып калды. Кул күтәреп рөхсәт сораса, Әлфия апалары җырларга рөхсәт итәр иде, билгеле. Рөхсәт сорамыйча гына җырларга кыюлыгы җитмәү әлеге шатлыкны күпмедер томалады кебек... Кайтып ишектән керүгә үк Тургай: - Без бүген әрәмәгә экскурсиягә бардык, - дип хәбәр салды. - Мин сезнең барыгызга да күчтәнәчләр алып кайттым. Өйдәгеләр: - Кая? Нәрсә ул? - дип урыннарыннан кузгалдылар. - Ашыкмагыз, балалар! - диде Тургай. - Урыныгызда тыныч кына утырыгыз. Шуннан соң ул сумкасын ачты да, әле саргаеп та бетмәгән бер уч имән яфрагы алды. - Менә бусы сиңа, әти, - дип яртысын әтисенә бирде. Калганын бабасының учына салды. Аннары әнисенә алсу-шәмәхә миләш яфраклары, әбисенә үзләре сары, үзләре эре чаган яфракларын бирде. Алар һәркайсы Тургайга рәхмәт әйтеп, аны мактадылар. Ул Йомшакны да онытмаган иде. Аның алдына өстән каен яфраклары төшерә башлауга, мәче алгы аягы белән аларны ефыртып уйный да башлады. - Акбайны онытмадыңмы соң, улым? - дип сорады бабасы. - Онытмадым, - диде Тургай, сумкасыннан бер уч чаган яфрагы алып. Ул яфракларны Акбайга салып керде. Бабасы яфракларны куллары белән Һәркайсы кулындагы яфракларга карап, аны сүзсез генә тыңлады, үз уен уйлады... Һәркемнең үз эше Әлфиягә диплом яклаганда ук аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр. Моңа әти-әнисе дә сөенгән иде. Әмма ул авыл тормышын күрәсем килә, үземне гади авыл мәктәбендә сынап карыйсым килә, дип нык торгач, алар ризалашты. Гөлбакчаны да, мәктәпне дә ошатты ул. Директор Илдар Каюмович белән озаклап сөйләшеп утырды, ачык йөзле, тәмле телле Рәсимә әбигә фатирга урнаштырдылар. Студент чоры хыяллары Гөлбакчага килгән беренче кичендә чынбарлык булып күңелендә җанлана башлады. Балалар аның һәр дәресенә бәйрәмгә килгән кебек киләчәкләр, ул сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырачаклар, һәр сүзен хәтерләренә сеңдерәчәкләр. Аның ничек югары өлгерешкә ирешүен район, республика укытучылары килеп махсус өйрәнерләр. Әти-әниләр, гомумән, авыл халкы Әлфиягә рәхмәт укыячак, аны хөрмәт итәчәк. Нинди матур иде хыяллары! Әмма укулар башлану белән ул хыяллар искән җилдәй юкка чыкты. Гүя Әлфия Газизованы бөтерелеп аккан ташкын үз ихтыярына каршы агызып алып китте. Дөрес, балаларның һәркайсы беркемне кабатламый торган могҗиза иде. Ләкин бу кечкенә могҗизаларны тыңлату, буйсындыру гаять катлаулы эш булып чыкты. Еш кына хәлләрдә алар Әлфияне үзләре буйсындыралар кебек иде. Мондый хәлнең сәбәпләрен эзләп, ул дәресләрдән соң баш вата. Әллә быелгы беренче сыйныфка гына шаяннан шаян балалар туры килдеме икән, дип тә уйлап куйган чаклары була. Һәр баланың игътибары гүя калганнарныкы белән аерылгысыз тоташкан һәм аны барысы да Ислам Нуруллинга юнәлтәләр. Алар өчен укытучы Әлфиядән ул якынрак кебек. Нуруллин көлсә - бөтенесе дә авыз ера, ул шаяртып бер сүз әйтсә, барысы да күтәреп ала. Әйбәт кенә барган дәресне туктату яисә икенче якка борып җибәрү Нуруллин өчен берни дә тормый. Аның йомры башы кызык нәрсәләрне туктаусыз уйлап чыгарып тора, сыйныф аларны дәррәү күтәреп ала, шаркылдап көләргә, шауларга тотына. Бер көнне директор урынбасары Диләрә Ахуновна "Нишләп сезнең сыйныф бүлмәсеннән ничә карасаң да шаушу ишетелә?" дип, аның белән әңгәмә дә уздырды. Әлфия мәктәпкә яңа гына аяк баскан балаларга иркенлек бирүен, аларны мәктәп тормышына акрынлап күнектерергә тырышуын аңлатты. "Үзегезгә карагыз, - диде Диләрә Ахуновна. - Принципларым турында мин сезгә сөйләгән идем инде." Нуруллинның шаяртуларыннан үзе дә көлә-көлә дәрес уздырган Әлфия хәзер әллә завучның кисәтүе дөрес булды микән, дигән уйга килде. Башта ул Исламны яратты, битендәге, борынындагы вак кына сөйкемле сипкелләренә сокланып карады, аңа кисәтү ясаганда да елмаеп кына ясады. Әмма Әлфия хәзер бер нәрсәне аңлады: сыйныфта ул түгел, Нуруллин хуҗа була бара иде. Ислам ниндидер сүз әйтүгә, иң элек үзе көлеп җибәрә, аннары барысы да, Әлфиянең күзләренә карап: "Нигә син дә безгә кушылмыйсың?"- дигән сыман рәхәтләнеп көләләр. Ә Нуруллинның көлүе хәзер аңа мыскыллы көлү булып күренә, битендәге сипкелләре биешеп, аны үртиләр шикелле тоела. Малай тагын нидер уйлап чыгара һәм кайбер дәресләрендә Әлфия куйган максатының яртысына да ирешә алмый. Балаларга сыйныфта үз иптәшләренең хуҗа булуы бик кулай, чөнки Нуруллин аларга мәктәпкә кадәр өйрәнгән урам иркенлеген сакларга булыша. Ул аларның теләген тормышка ашыручы. Алар Нуруллиннан туктаусыз нидер көтәләр. Малай алар көткәнне бирергә һәрвакыт әзер. Барысы да Нуруллинга аркалана, Нуруллин аларга аркалана, Әлфия исә аларның бу бердәмлеген җимерә алмый. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнен чамалый ул. Әллә артык ирек бирүдән тугарылдымы балалар? Әллә дәресләрен кызыклы итеп үткәрмиме? Мәктәп директоры Илдар Каюмовичның беренче очрашуда әйткән фикерләрен кабат-кабат хәтереннән уздырды. "Беренче сыйныф - иң җаваплы чор, - диде ул. - Күп нәрсә балаларны сезнең белем елгасына ничек алып кереп китүегездән тора. Баланың кызыксыну тойгысы дәрестән дәрескә, көннән-көн көчәя барырга тиеш. Баланың кызыксынуы кимесә, аның эченә шайтан керә башлый." Ул һәр дәресен күзеннән кичерде, әлеге таләпләрне тиешенчә үтәгәненә инанды. Шунда ул үзенең иң йомшак урынын тапты. Сентябрьнең соңгы атнасы бара, ә ата-аналар белән аның юньләп аралашканы юк икән бит! Һәр баланы галәмне өйрәнгән кебек өйрәнергә кирәклеген, моның өчен ата-аналар белән даими элемтәдә торырга кирәклеген ул ничек онытты соң?! Моны төзәтүне бүгеннән үк башларга ниятләде Әлфия. Кичкырын көтүләр кайткач, ул Айгөл Заһидуллиналарга китте. Айгөл - басынкы гына кыз. Йөзе ап-ак, чәчләре, күзләре кап-кара, керфекләре озын, күз төпләре моңсу күләгәләнеп тора. Киемнәрен өр-яңа дип әйтә торган түгел. Дәресләрдә гел тыңлап утыра, башкаларга ияреп шаярмый, шаркылдап көлми. Әмма ни телдән, ни әдәби сөйләмнән, ни математикадан материалны үзләштерә алмый. Югыйсә Әлфия аңа күбрәк игътибар бирә, әледән-әле килеп үзенә генә аңлата. Әйбәт кенә аңлаган кебек була да, кабат шуны оныта, сорау биргәч, хәтеренә төшерә алмый интегә. Иптәшләре үртәбрәк берәр сүз әйтсә, тавышсыз гына еларга тотына. Ул ике-өч көн саен иртән соңга кала, сорасаң, сәбәбен әйтми. Хәзер инде Әлфиянең сораганы да юк. Әнисе Нәфисә апаны мәктәпкә бер мәртәбә чакырып китерде ул. Әлфия укулардан соң сыйныф бүлмәсендә ялгызы иртәгәге дәресләренә план төзеп утыра иде. Шулчак Нәфисә апаның юан гәүдәсе ишектә күренде. Ул исәнләшеп тә тормастан, ишек катындагы партага гыжлый-гыжлый барып ятты. Әлфия коты очып сикереп торды, аның янына килеп хәлен сорарга өлгермәде, ул: - Су, су, су! - дип пышылдады. Әлфия кружкага су салып килгәндә, Нәфисә апа парта өстенә торып утырган, көч-хәл белән сулыш ала иде. Калтыранган куллары белән ниндидер дару алып капты да, суны эчеп куйды. - Бәлкем врач чакырыргадыр? - диде Әлфия, нишләргә белмичә. Нәфисә апа "Юк!" дип баш чайкады. Аның йөзе кәгазь төсле ап-ак булган, кара чәчләре яулыгыннан тузып чыккан иде. - Ник чакырдыгыз? - диде ул бераз хәл алгач. - Айгөл турында сөйләшергә кирәк иде, - диде Әлфия, мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып. - Ни булган аңа? - дип Нәфисә апа кашларын җыерды. - Булуын берни дә булмаган... - Булмагач? - Беләсезме, Айгөл иптәшләреннән күпкә калыша. Дәресләрне бик авыр үзләштерә. Сезнең аны тикшереп караганыгыз бардыр бит? - Дәфтәрләрен карадым, - диде Нәфисә апа. - Без дә шулай кәкре-бөкре - Белеме, ничегрәк укуы турында да сораштыргансыздыр инде. - Мин аны ничек сораштырырга икәнен белмим. Вакытым да юк. - Моның өчен вакыт тапмыйча ярамый бит инде, Нәфисә апа, - диде Әлфия ялынгандай итеп. - Булышырга кирәк аңа. Бу сүзләрдән Нәфисә апаның чем-кара күзләре зураеп, очкынланып китте. - Сез мине үз кызымны үзем укытырга өндәү өчен чакыргансыз ахрысы, - диде ул ачулы тавыш белән. - Ә сез, укытучылар, нәрсә өчен акча аласыз соң? - Сез мине дөрес аңламадыгыз, Нәфисә апа, - дип аны тынычландырмакчы булды Әлфия. - Айгөлгә үтелгән материалны кабатлау җитми кебек. - Тагын нинди кабатлау ул? Беренче сыйныф баласына өй эше бирелми. Мәктәптә чакта яхшылап укытырга кирәк. Бала миннән, укыту сездән, Әлфия Замановна. Һәркемнең үз эше. Әлфия баланың ничек укуы белән ана кешенең кызыксынуы нинди зур көчкә ия икәнлеген аңлатмакчы булса да, Нәфисә апа аны ярты сүздә бүлдерде. Яңадан мәктәпкә чакырып интектермәскә кушып, чыгып та китте. Менә хәзер аларның өенә якынлашкан саен, күңеле тынычсызланганнан тынычсызлана барды. Ул тынычсызлык инде күпмедер дәрәҗәдә куркуга ук әверелде. Ләкин куркып кая барасың? Барыбер күрергә, сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Менә ул кайчандыр зәңгәргә буялган, хәзер буявы уңып, купшаклап беткән коймалы йорт. Ихата эчендәге әллә кайчан эшләнгән тәбәнәк кенә агач йорт та, иске абзар-кура да аның борчулы күңеленә сөрем генә өстәде. Ләкин аны шаккатырган нәрсә эчтәрәк булып чыкты. Ачык лапаста коба сыерның корсак астына кереп бетә язган Айгөл зур зәңгәр чиләккә чыжчыж сөт сава. Әлфия хәйран калып туктады. Әз генә якын килсә яисә дәшсә, сыер Айгөлгә тибәр йә аны таптап китәр, дип курыкты. Айгөл аны күреп алган иде инде, сыер астыннан иелеп караган килеш: - Исәнмесез, апа, - дип дәште. - Хәзер савып кына бетерим инде... Әлфия кымшану түгел, тын алырга да куркып басып торды. Әллә аңардан ятсынып, ишегалдындагы казлар каңгылдашып куйды, алар тавышына абзардан сарыклар җавап бирде. Сыер да аякларын күчергәләп тынычсызлана башлады. Айгөл аны ягымлы итеп иркәләргә кереште: - Былбылым, тик кенә тор. Син бит минем акыллы Былбылым. Савып бетерү белән тагын он ялатырмын. Күп итеп чөгендер яфраклары да әзерләп куйдым үзеңә. Абзарга япкач, ашарсың тәмләп. Көне буе көтүдә йөреп арыгансыңдыр, ашарсың да ятып йокларсың. Чү, чү, селтәмә койрыгыңны, сөткә чүп төшерәсең. Әнә шулай, акыллы бит син минем Былбылым. Барысын да аңлыйсың. Менә бетте дә. Айгөл чиләк күтәреп сыерның бу ягына чыгып, чиләге белән сөтне читкәрәк куйды да лапас эченнән тагын ярты чиләк сөт алып чыкты. Күтәрергә җиңел булсын өчен сөтне шулай бүлеп сава икән. Айгөлнең карышуына карамастан, Әлфия чиләкләрнең икесен дә үзе күтәреп алып керде. Нәфисә апа ятып тора иде. Салкын гына исәнләштеләр. - Апа, малларны ябасым бар иде. Мин кирәкме? - диде Айгөл, бер әнисенә, бер аңа карап. - Син безгә кирәк түгел, - дигәч, ул өйдән чыгып китте. Әлфиянең кыенсынудан ике бите ут яна башлады. - Килүем вакытсызрак булды бугай - диде ул, кыен хәлдән ничек чыгарга юл тапмыйча. - Зинһар мине кичерә күрегез... - Мәктәпкә чакырганым өчен. Мин үземчә укытучылык бурычымны үтәмәкче булган идем... Нәфисә апа тавышын күтәрмичә генә аны бүлдерде: - Сез әле яшь, Әлфия Замановна, - диде ул авыр сулап. - Укытучылык бурычы дигән нәрсә юк ул. Мин моны сезгә инде егерме ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән кеше буларак әйтәм. Депутатлык бурычы да, врачлык бурычы да, минем кебек җыештыручы бурычы да юк. Кешелек бурычы гына бар. Ә мине мәктәпкә чакыруыгыз белән сез хаклы идегез. - Юк, юк, мең мәртәбә юк! - диде Әлфия кызып. - Без, укытучылар, балаларны үтәли күрәбез, дип уйлыйбыз. Әмма бик нык ялгышабыз икән. Айгөл кергәнче мин сезгә шул хакта әйтергә телим. Мин бит аны... сыйныфта иң ялкау кыз дип уйлый идем. Бүгенге көнгә кадәр шулай уйладым. Шулай уйлаганым өчен кичерүегезне сорыйм мин. .. Сезне чакырганчы үзем өегезгә килергә тиешлегемне дә соңыннан гына аңладым. - Әлфия үзенең кайнар куллары белән Нәфисәнең кулларын тотты. Алар сап-салкын, гүя үлгәннәр иде. - Кичерәсезме? Шушыңа җавап алмый торып, минем сезнең белән сөйләшергә хакым юк. - Сезнең мин бөртек тә гаебегезне күрмим... - Нәфисәнең салкын бармаклары кымшанып аңа җавап бирде. - Күреп торам, сез чын күңелдән сөйлисез. Кулыгызның кайнарлыгы йөрәгемә үтте. Анда инде ничә еллар бернинең дә үтеп керә алганы юк иде... - Алай яшәп булмый ич, Нәфисә апа! - диде Әлфия, хисләнеп. Нәфисә бер ноктага карап шактый вакыт дәшми торгач, сүз башлады: - Сезнең иртән беркемне дә күрергә теләмичә йокыдан торганыгыз бармы? - Әлфия дәшмәде. - Менә мин инде ничә еллар шулай торам. Минем ялгышып елмайгалаган чагым була, ә көлгәнем юк. Кояш күктән көлеп карый, мин елмая алмыйм. Мәктәптә дә минем елмайганны күргәннәре юк. Күрерләр иде - елмайганым юк. Елмаер идем, миңа бүген начар, иртәгә тагын да начаррак буласын беләм. Кешеләр белән исәнләшәсем дә килми... Нәфисә, сөйләвеннән туктап, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте. Шул арада Әлфия аптырап сорап куйды: - Ни булды соң сезгә? - Мин сигезенче сыйныфта укыганда, гангрена булып, әнинең уң аягын бот төбеннән үк кистеләр. Әти мин туганчы ук вафат иде. Укуны ташлап, фермада сыер савучы булып эшли башладым. Әни үлгәндә әйтте: бабаң авыл мәчетенең манарасын кисүдә катнашкан. Аның шул гөнаһы өчен Ходай мине аяктан мәхрүм итте, диде. Иремне ферма өчен урман кискәндә агач басып үтерде. Аягым авыртып, мин дә фермада эшли алмас булдым. Көч-хәл белән Болынкырдагы икенче мәктәпкә җыештыручы булып урнаштым. Аяксыз әни, ике бала белән дөньяны сөйрәдем, ә дөнья миңа гел каршы торды, яшәгән саен өеп чир бирде. Хәзер ни көтим язмыштан? - Сезнең бит әнә нинди уңган кызыгыз бар, - диде Әлфия, аның сөйләгәннәренә яктылык иңдермәкче булып. - Уңган... - дип куйды Нәфисә, аның әйткәнен кире каккандай. - Ул бит чарасызлыктан уңган. Менә бүген кан басымым һич кенә дә җибәрми... Аякларымда тромб, артроз. Рәтем булган чакта тезләнеп савам сыерны. Чирле көннәрем сау чагымнан күбрәк шул. Бөтен эш Айгөл җилкәсенә төшә. Ул сабыйны чиләге-ние белән аударып, сыер әллә ничә мәртәбә таптый язды инде. - Халык сыер асраудан туктап бара түгелме соң хәзер? - дип сүз кыстырды - Күпме акча алып эшләгәнемне әйтер идем, оялам... - Нәфисәнең тагын күзләреннән яшь сыгылып чыкты. - Малаем техникумда укый. Укуы өчен дә, фатиры өчен дә түләргә кирәк. Кием-салымга, газына, башкасына... Даруларга гына күпме кирәк! Бәяләр айлап түгел, көнләп котыра. Сөтнең күбесен сатабыз, акчасы иш янына куш була шунда. "Былбыл"ны асрамыйча булмый безгә. Мин ике баланы кеше итим дип көчәнәм, алар мине үтермәскә тырыша. Юкса, бу дөньядан инде берни дә ала алмаячагымны да, аңа берни дә бирә алмаячагымны да күптән аңладым. Дөньяны инде беркайчан да буйсындыра алмаячагымны, ә аның мине җиңәчәген дә беләм. Барысы да ачык. Көтелмәгән берни дә калмады. Кызык та, мәгънә дә калмады. Балалардан башка. Сез минем эчемдә ниндидер очкын кабыздыгыз. Мин сезгә ышанам. Тик бер генә нәрсә үтенәм: ташламагыз Айгөлне! Нәфисә кинәт Әлфиянең алдына тезләнде, аның кулларын үбәргә тотынды. Әлфия аны култыгыннан тотып көч-хәл белән аягына бастырды. - Нәфисә апа, зинһар тынычланыгыз! - Кулъяулыгы белән аның күз яшьләрен сөртте. Ләкин Нәфисә тынычлана алмады. Авыр кулларын Әлфиянең ике иңбашына салды да: - Ташламагыз Айгөлне! - дип аһырды. Аның янып торган кара күзләре көйдергәндәй тоелды Әлфиягә. - Бабайның гөнаһысы өчен әни белән миңа, иремә язылган язмыштан аралап алыгыз аны! Сүз бирә аласызмы миңа?! - Кулымнан килгәнчә барысын да эшләрмен, Нәфисә апа! Күңелегез тыныч булсын, - диде ул. Киткәндә Нәфисә белән Айгөл, аның каршы килүенә карамастан, күчтәнәчкә бер литр сөт җибәрде. Бу очрашу 29 сентябрь көнне булды. 30 сентябрь иртәсе шундый назлы, бизәнгән-ясанган яшь кызлар кебек елмаеп килде. Күк йөзе дә айның соңгы көненә чистарынган, сафланган, кояш та җәйдән саклап тоткан иң ягымлы нурларын коя. Җил ятып ял итә, шуңа күрә һавадагы тоҗымнар да кыймшанмыйча бер урында тибрәнеп торалар. Көзнең шушындый көннәрендә еш кына, нишләптер, күңелгә яз килә. Икенче дәрес математика иде. Тигез күплекләрне кабатлап, яңа темага күчәргә әзерләнгәндә, Нуруллин тышка чыгып керергә рөхсәт сорады. Шул чыгудан ул кермәде. Озын тәнәфестә биология укытучысы Илгизә Исхаковна Әлфияне читкәрәк алып китте дә елмаеп: "Тургаегыз очты бит", диде. Әнисенең хәлен белергә биолог өенә кайткан булган. Безнең ындыр буендагы сукмактан Нуруллин кармак тотып Ыкка төшеп китте, ди. Бу инде иптәшләрен көлдерү генә түгел, Әлфияне сыйныф алдында мыскыл итү иде. Җитмәсә бөтенесе туктаусыз "Тургай кая китте микән?" дип шыбырдаша. Әлфия аларның тавышын "авыргандыр" дип бер сүз белән басарга тырышса да, үзенең эчендә җеннәр котырды. Калган дәресләрне үткәрүе үткәрү булмады, кәефе тәмам киткән иде. Укулар бетү белән Илгизә Исхаковналар янындагы сукмакка ашыкты. Яр өстенә килеп басуга, Исламның чылбыр белән йозакланган көймә башында кармак салып утыруын күрде. Пыяладай су өсте тып-тын. Ислам карашын калкавычына түгел, югарырак - Нух тавына юнәлткән иде. Әлфиянең колагына сизелер-сизелмәс кенә ниндидер көй ишетелгәндәй булды. Ислам авыз эченнән җырлый икән бит. Бик таныш көйгә дә охшаган. Өзек-өзек кенә аерым сүзләре дә ишетелеп ала. Әлфия аңа булган рәнҗүен онытып, малайны иде. Әйтерсең лә тау башындагы чал кылганнар арасыннан җил йөгерә, шул җилнең кылган сабакларына кагылуыннан моң дулкыны җәелә. Ул йомшак кына булып йөрәкне йә тынычландыра, йә бердәм тыпырдагандай көчәеп, аны каядыр ашкындыра... Менә Ислам кулларын югары күтәрде, тавышы Ык буйларын яңгыратып, еракка таралды: Оч син, күңелем, оч син, Оч син зәңгәр күкләргә! Шунда язган язмыш миңа Бәхет орлыкларын чүпләргә! Һау-вау, һау-вау! Шаулама, камыш, чыгарма тавыш! Шаулама, камыш, чыгарма тавыш! Шунда Ислам нидер сизенгәндәй ялт итеп артына борылып карады. Аның йөзенә аптырау билгеләре чыкты, ләкин ул аны бик тиз җиңде һәм Әлфияне хәйран калдырды: - Апа, төшегез монда, кармак салабыз, - диде. Әйтерсең, берни дә булмаган! Әлфия ярдан төшеп көймә янына ук килде. Нишләптер: - Кая тоткан балыгың? - дип куйды. - Миңа дигән балыклар суда, апа. - Нишләп мине алдап качтың? - диде Әлфия, кырыс тавыш белән. Нуруллин әз генә уйланып торгач, башын аска игән хәлдә мондый җавап бирде: - И, апа, миңа бабай һәркемнең үз эше, ди. Берәүләрнеке укыту, берәүләрнеке балык тоту. Әлфия бу сүзләрне ишеткәч, чак кына суга барып төшмәде. Ул Нәфисәнең кичә әйткәнен төп-төгәл кабатлады бит! Очраклылыкмы бу? Очраклылык та закончалык билгесе, диләр. Ул берни әйтә алмыйча ярдан югарыга атлады, әмма аякларыннан эләктергәндәй, ниндидер билгесез көч аны артка таба тартты. Эчке тавышы очраклымы, түгелме икәнне бизмәнгә салырга кушты. Кичә Айгөл турында сөйләшергә баруы, һичшиксез, педагогика таләбе буенча зарури иде. Нуруллинның бүген дәрестән качуы да аның үз-үзен тотышының логик үсеше булып тора. Димәк,икесендә дә очраклылык юк. Очраклылык булмагач, Әлфия ниндидер чара күрергә, гамәл кылырга тиеш. Ничек, нинди гамәл? Яр башына менеп җиткәч, Әлфия борылып аска карады. Ислам күзләрен кояштан күләгәләү өчен кулын каш өстенә куйган хәлдә, башын кыйгайтып аны карашы белән озата иде. Әлфия шул чакта эчендә нидер кузгалуын, үзен моңарчы көтелмәгән халәт биләвен тойды. Ул әлеге ике очракның, үзара берләшеп, күңеленә җылы агым булып иңүен һәм Исламга карата ачуын этеп чыгаруын сизде. Хикмәт нәрсәдә? Нишләп болай булды? Бу сорауга да җавап табарга кирәк иде... Мин юләр түгел Тургай йокыдан уянып, тәрәзәгә күз ташлауга кычкырып җибәрде: - Карагыз әле, карагыз, койма, баганалар ак бүрек кигән! Өй нишләп болай яктырган?! - дип ул әле әнисенә, әле әтисенә, әле бабасы белән әбисенә килеп сарылды. - Тыштагы карның агы өйгә тулган да күләгәләр диван астына кереп качкан, - диде, бабасы көлеп. Тургай, курткасы белән бүреген ашык-пошык кигәч, атылып тышка чыкты, агы өйгә генә түгел, күзгә дә тула икән бит! Бөтен җир ап-ак. Бер-берсен уздырырга теләп, һавадан төшүче кар бөртекләре көләләр. Аларга кушылып Тургай да көлә. Кар бөртекләре шундый эре! Ничек матур! Нинди тәмле исләре! Кар кунмаган агач та, койма башы да калмаган. Баһадир почмактарак өелешеп торган казлар яныннан керт-керт басып лапас алдындагы тавыклар янына килде, аларга тамак төбе белән нидер әйтеп куйды. Акбай муенсасын ычкындыруга котырып чабарга тотынды, әллә ничә мәртәбә казларны, тавыкларны пырхылдатып үтте. Капканы ачуга урамга томырылды. Тургай багана башыннан кар алды. Ул мамык шикелле җиңел, әллә нинди хуш исле. Тургай карны авызына каба, аңардан әллә сөт, әллә бал, әллә җил тәме килә. Ул урамга чыга. Ындырдан урап кайткан Акбай аның янында үрле-кырлы сикерә башлый, борыны белән аның тезләренә бәрелә, арт аякларына басып, битен, колагын ялап ала. Тургайның Бормалыны күрәсе килә. Алар икәүләшеп тыкрыктан шунда төшеп китәләр. Инеш үзе каралып агып ята, ә тирә-юне ап-ак. Таллар, тирәкләр челтәрле ак шәл ябынган төсле, башларын бераз аска игәннәр. Үләннәрдән биегрәк булып утыручы куралар да ап-ак. Акбай сикерә-сикерә чабып үткәндә, ул кураларның карлары коелып төшә. Тып-тын. Җил кая качты икән? Әллә кар астында басылып калып, чыга алмыйча ятамы? Тургай ярның текәрәк җиренә килде дә, мәтәлчек атып, аска тәгәрәде. Бүреге төшеп калган иде, аны Акбай алып килеп бирде. Хәзер ашау белән тау башына чана шуарга гына китәр иде дә, мәктәпкә барасы бар шул. Алар Акбай белән ешеш сулап йөгереп кайтып керделәр. Кызык бүген. Урамда да бөтенесе кар ыргыта. Тәнәфес саен кызлар да, малайлар да киенеп тә тормыйча ишегалдына чыгып кар атыштылар. Бөтенесе кычкыра, бөтенесе чабулый, кар йомарламнары төрле яктан оча, кем кемгә атканын да белмәле түгел, кайсы төшеңә тисә дә авырттырмый, көләсене генә китерә. Тышта рәхәт, ә менә бүлмәдә Әлфия апалары, тик утырыгыз, боргаланмагыз, пышылдамагыз, дип кисәтеп кенә тора. Соңгы дәрескә кергәч, Тургай тәрәзәгә күз салган иде, кар бөртекләренең, ак күбәләкләргә әйләнеп, тәрәзә каршына ук килеп уйнаганнарын күрде. Аннары алар әз генә зурайдылар да, чыпчык, сыерчык, сандугач тавышлары белән әллә нинди матур бер көйгә җырларга тотындылар. Тургай парта артында утырса да, аларның уртасына күчүен сизми калды. Шуннан соң әллә ул аларга, әллә алар аңа кушылып җырлый башладылар. Тургай югыйсә атламаган да кебек иде, ә үзе, кулларын аларга таба сузып, тәрәзә каршында басып тора икән... Болытларның төбе тишелгән, Карлар ява, карлар ява, Җилләр йоклый карның эчендә, Җәйләр йоклый минем исемдә-ә-ә!.. Ул җырлый башлаганда, сыйныфташлары көлешә башлаган иде, кинәт тынып калдылар, авызларын ачып аңа төбәлделәр. Ул шундый да моңлы итеп җырлады, аны хәтта Әлфия апалары да бүлдермәде. Тургай туктауга, бөтенесе гөрләтеп кул чаптылар. - Тынычландык, балалар, - диде Әлфия апалары, берни булмагандай. - Дәресне дәвам итәбез. Тургай иртәдән бирле ниндидер дулкынның үзен югарыга чөйгән кебек күтәреп-күтәреп алуын сизеп йөргән иде. Менә хәзер тынычланып калды. Җырлаганда-көлгәндә ул нишләптер бернинди кыенсыну сизми. Коридорда җырлап барганда директор белән Диләрә Ахуновнадан гына бераз шикләнә. Башка укытучылар аңа елмаеп кына узалар. Тургайга менә хәзер шулкадәр рәхәт булып китте. Тик иптәшләре генә әллә ни эшләделәр. Кайсылары аның кебек көй чыгармакчы булды, кайсылары җырның сүзләрен кабатлады, алда утыручылар туктаусыз Тургайга борылып елмайдылар, нәрсә дә булса әйттеләр. Әлфия апалары дәресне юньләп алып бара алмыйча интекте. Дәрес беткәч, бөтенесе дәррәү урыннарыннан кузгалды. Әлфия апалары Тургайга калырга кушты. Бүлмәдән барысы да чыгып беткәч, Әлфия апасы аңа йомшак кына итеп: - Ислам, дәрестә җырларга ярамаганын син беләсеңме? - дип сорады. - Беләм, - диде ул. - Нишләп җырладың соң? - Яңадан җырламам, - диде Тургай, башын аска иеп. - Син минем сорауга җавап бирмәдең. Ник җырладың? Дәресне өзү өченме? - И, апа, сизми дә калдым, - диде Тургай чын күңеленнән. - Өйдә дә шулай булганым бар. Әниләр дә аптырый. - Ә җырның сүзләрен үзең уйладыңмы? Берәр китаптан алдыңмы? - Юк, - диде Тургай, иңбашын сикертеп. - Мин берни дә уйламыйм. Үзе килеп тора... - Каян килеп тора? - Белмим... Карлар җырлатты мине. Үзләре кошлар кебек җырладылар матур итеп. Сез дә шунда, сыйныфташлар да. Бөтенебез бергә... - Әлфия апасының йөзенә чыккан аптырау билгеләрен күреп, ул сикереп торды. - Чын, апа, сез ышанмыйсыз... Чын бу... Әлфия апасы шактый вакыт аңа сүзсез генә сынап карап торганнан соң: - Яңадан дәресне бозмаска сүз бирәсеңме? - дип сорады. - Бозмам, апа... - Ярый, бар кайт, Нуруллин. Мәктәптән кайтып ашагач та, Тургай чанасын тартып тауга ашыкты. ... Кич өйләренә Әлфия Замановна килеп кергәч, Зөһрә белән Әмир каушап китте. Тургай әле чана шуудан кайтмаган иде. Әниләре өстәл әзерләргә кереште. Зөһрә белән Әмир Әлфияне түр якка алып чыктылар, нәрсә булганын белергә теләп, икесе дә аңа сораулы караш ташладылар. Әлфия Исламның сентябрь азагында дәрестән качу вакыйгасын да, бүген дәрестә җырлап җибәрүен дә җентекләп сөйләп биргәч, Әмир авыр сулап ишекле-түрле йөрергә тотынды. - Аның тик торганда җырлый башлавы безне сагайтырга тиеш, - диде Әлфия. - Ул моны усал ният белән дә эшләми бугай. Сәбәбен аңлатуы да кешечә түгел, әллә нинди серле, аңлаешсыз. Бәлкем психиатрга күрсәтеп карарга кирәктер? Әмир белән Зөһрә бер-берсенә карашып сүзсез калды. Малайларының сәер кыланмышыннан соң аларның үзләренең дә бу хакта сөйләшкәннәре булды, әмма тәвәккәлли алмаганнар иде. Әниләре белән әтиләре аларны чәйгә чакыргач, барысы да өстәл янына утырды. Мәктәп хәлләренә авылныкын да кушып, чәй эчкән арада, Тургай да кайтып керде. Аның битләре кызарган, бияләйләренә, итекләренә ап-ак булып кар ябышкан иде. Әлфияне күргәч, ул елмаеп җибәрде һәм: - Исәнмесез, апа! - дип өс-башларын салырга тотынды. Ул иске чалбарын кигән иде. Зөһрәгә укытучы каршында кыен булып китте. Ул Тургайга курткасы белән бүреген эләргә булыша-булыша: - Улым, тагын иске чалбарыңны кигәнсең, - дип канәгатьсезлек белдерде. - Яңа чалбарларың бәләкәйләнә бит, аларны кимәгән килеш чыгарып ташларбызмыни? килде. - Малайларга кидерербез. - Иптәш малайларың синнән дә зуррак бит, - диде әнисе. - Мин үз малайларымны әйтәм, - диде Тургай эре генә. Бабасы чынаягыннан эчеп маташкан чәен чак пошкырып җибәрмәде. Бөтенесе дә хәтта тын алудан туктап аңа төбәлделәр. - Ул нинди малайлар тагын? - диде әтисе ачулы тавыш белән. - Өйләнгәч туасы малайларым... Аның бу сүзеннән иң элек бабасы көләргә тотынды. Әлфиянең ике бите генә түгел, колакларына кадәр ут яна башлады. Әйтерсең лә аның бу сүзләре өчен ул гаепле иде. Зөһрә дә кып-кызыл булды. Әмир генә көлми иде. - Кемгә өйләнерсең микән соң? - диде бабасы, ясалма тешләрен шыкылдаташыкылдата көлеп. - Аптыраган инде, - диде Тургай елмаеп. - Аның хәзер юньле кызлары да калмады бит әле. - Синең белән укый торган кызлар ярамыймыни? - диде әнисе, Әлфиягә күз кысып. - Уйлыйсы бар әле, - диде Тургай, сүзгә нокта куйгандай итеп. Әнисе аның битләреннән үпте, кулларын юып, ашарга утырырга кушты. Әмир белән Зөһрә Әлфия Замановнаны озатырга чыгып, шактый вакыт торып керделәр. - Апа ник килгән? - дип сорады Тургай, әбисе әзерләп биргән йомырка тәбәсен ашый-ашый. - Безнең хәлне белергә кагылган, - диде әтисе. Әтисенең төпченгәнне яратмавын белгәнлектән, ул бүтән сорау бирмәде. Бер атна вакыт узгач, якшәмбе көнне әнисе Тургайның тырнакларын кискәндә: - Иртәгә больницага барабыз, - диде. - Ник? - дип сорады ул. - Үземнең дә врачка караласым бар. Сине дә күрсәтербез. - Минем бер җирем дә авыртмый бит, - диде Тургай. - Авырткач соң була, - диде әтисе, телевизор карап утырган җиреннән сүзгә кушылып. - Минем мәктәпкә барасым килә... - Мәктәп беркая да качмас, - диде әтисе. - Больница качамыни? - Телләшеп торсаң, мин икенче төрле дә сөйләшә белермен, - диде әтисе, ачуланып. Икенче көнне иртән больницага әзерләнә башладылар. - Язган дәфтәрләреңне, ясаган рәсемнәреңне алып кил әле, - диде әнисе. Тургай дәфтәрләрен, альбомнарын алып килде дә аптырап әле әтисенә, әле әнисенә карады: - Нәрсәгә кирәк алар? - Алып барырга куштылар, - диде әнисе, аның әйберләрен үзенең кечкенә сумкасына салып. Тургайның күзләрендә яшь күренде. - Мин бармыйм! - дип кычкырып җибәрде ул. - Әгәр тагын шул сүзеңне әйтсәң, сыртыңа каеш төшәчәк, - диде әтисе ярсып. - Бармыйм, бармыйм! Тургай шулай диде дә чыгып йөгерде. Ул, абзарга кереп, бозау ябылган мал чыктылар. Ул кычкырмыйча гына елый һәм бертуктаусыз "бармыйм, бармыйм, бармыйм", дип пышылдый иде. Аны машинага утыртып алып киткәндә, әбисе белән бабасы капка төбендә ни әйтергә белмичә кайгырышып калды. Иң элек врач бүлмәсенә әнисе кереп китте. Ул анда бик озак торды, Тургай белән әтисе көтә-көтә хәлдән тайдылар. Ниһаять, әнисе чыгып, Тургайны алып кереп китте. Ул бик курыккан иде, врач матур гына ягымлы апа икән. Икесе генә калгач, ул мәктәптә нинди фәннәрне өйрәнүләрен сораштырды, татар теленнән, укудан, математикадан сораулар бирде. Аннары Тургайга үзе белгән чәчәк, үлән исемнәрен санап чыгарга кушты. Ул бик күп үсемлекләр атады, врач апа аларның кайберләрен үзе дә белмәвен әйтте. Бер-бер артлы кошларны, балыкларны, бөҗәкләрне, агачларны санап чыгарга туры килде. Үзенең иптәш малайлары турында сораштырды, уйный торган уеннарын сөйләттерде. Шуннан соң кулына елык-елык килеп торган бәләкәй тимер чүкеч алды. Аны Тургайның каршысында төрлечә йөртеп, шуңа карарга кушты, аягын аякка атландыртып, чүкече белән тез башына өч мәртәбә сугып алды. Бер биек утыргычка утыртып, чигәләренә, маңгаена, арт чүмеченә электр тоташкан әллә ниләр ябыштырып тикшерделәр. Агачлар, чәчәкләр белән ничек сөйләшүен сораштырды. Аларның сүзен мин үзем генә ишетәм, диде Тургай. Врач апа Тургай ясаган агачларны күрсәтеп: - Болар ни агачы? - дип сорады. - Алмагачлар, - диде Тургай. - Әнә бит кып-кызыл алмалары. - Син ул алмаларга ике күз төрткәнсең, борын, ирен сызгансың. Ник алай эшләдең? - Алмаларның безнең белән сөйләшәсе килә бит. Шуңа авыз ясадым. - Син әти-әниләреңә өйләнергә теләвең турында әйткәнсең, - диде врач апа көлемсерәп. - Кызык итеп сөйләдем инде шунда, - диде Тургай, көлә-көлә. - Шаккатыруы кызык бит. - Миңа да берәр кызык сөйлә әле. - Сөйли алмыйм, - диде Тургай кинәт җитдиләнеп. - Нишләп? - Менә уйлыйм шуны... - Ул карашын уң яктагы тәрәзәгә юнәлтте, күзләре яшьләнде. - Юләрлекне тикшергәндә сөйләп булмый!.. Тургай урыныннан сикереп торды да ишеккә ташланды. - Ислам, алай түгел бит, - дип кычкырып калды врач. Аны коридорда әтисе белән әнисе дә туктата алмый калдылар. Артыннан йөгерешеп чыгып эләктергәч, машинаның арткы урынына утырттылар. Әтисе аны кочаклап ялварулы тавыш белән: - Улым, син ник болай кыланасың? - диде. Тургай еш-еш сулады, күзләрен чытырдатып йомды да пышылдап бары өч сүз әйтте: - Мин юләр түгел... * * * Нуруллинның сөмсере коелганын Әлфия Замановна балалар алдына кереп басу белән күрде. Сыйныфташлары аның кинәт шаярмас-көлмәс булуына аптырасалар да, моның сәбәбен белмиләр иде. "Мөгаен психик тайпылыш тапканнардыр", дип уйлады Әлфия коты очып. Ислам хәтта иптәшләре шаярткалап, көлешкәләп алганда да җитди булып утыра бирде. Тактага чыккач та, бер генә артык сүз дә лә аны башка берәү белән алыштырып куйганнар иде. Сыйныфта ниндидер якты ут сүнеп, җылы качкан төсле тоелды. Хәзер аның коридор тутырып җырлап йөрүләре, туктаусыз шаяру-көлүләре дә туктады. Әлфия Зөһрә белән сөйләшкәч, аңарда бернинди психик тайпылыш булмавын, Исламның сау-сәламәт икәнлеген белеп, чиксез куанды. Ләкин ул өйдә дә юньләп сөйләшми-көлми торганга әйләнгән. - Больницага алып барырга ашыкканбыз, - диде Зөһрә, уфтанып. Әлфия дә йөрәген туктаусыз яндырган нәрсәне әйтмичә кала алмады. - Мин гаепле монда. Мин киңәш бирмәсәм, мөгаен, алып бармаган булыр идегез... - Кем белә инде, - дип куйды Зөһрә. Әлфия аны юатырлык сүзләр эзләде, әмма таба алмады. - Күңеле урынына утырыр әле, - диде.- Без дә кулдан килгәнне эшләрбез. Әмир абый гына каты бәрелә күрмәсен инде... Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Исламның йөзе акрынлап ачыла башлагандай тоелды. Җомга көнне Әлфия аның бер мәртәбә елмаюын да күрде. Ләкин элекке Ислам Нуруллинның шукланулары, гөлдерәп көлүләре бик еракта калган иде инде... Мәтәлчек тавында Бу ялда бөтен сыйныфлары белән Мәтәлчек тавында чана шуарга сөйләшкәннәр иде. Хәтта Әлфия апаларын да чакырдылар. Ул, чакыруыгыз өчен рәхмәт, эшләрем муеннан, диде. Шимбә көнне нык кына җепшетеп җибәрде. Карны эретеп бетерсә, чана шуып булмас, дип хафага да төштеләр. Якшәмбе иртәсе үзе аяз, үзе салкынча булып килде. Сәгать унга Айгөлдән кала барысы да җыелып бетте. Зуррак егетләр, кызлар чаңгы шуалар иде инде. Алар, тау башыннан очып төшеп, тыкрык буйлап урамга ук барып чыгалар. "Маймычларны сайга чыгарабаз", дип көлеш-көлешә, аларны тауның тәбәнәгрәк урынына җибәрделәр. Абыйсы Шүкә белән килгән Зөлфәт тә чанасын тартып аларга иярде. Моннан авыл уч төбендәге шикелле күренә. Карның кояш нурларында җем-җем итүе күзләрне кытыклый шикелле. Алар бу сихри манзарага сокланып торган арада Айгөл дә килеп җитте. "Чанам ватылган", диде ул төшенке тавыш белән. Аны барысы да үзе белән бергә шуарга чакырды. Тик ул Алсу янына китте. Борынгы бабаларыбыз мамонт ауларга әзерләнгәндәге кебек, барлык нәрсәләр дә искә алынды. Таудан бөтенесе берьюлы тәртип белән генә шуып төшәргә, бергәләп тәртип белән генә менәргә килештеләр. Стратегик планга гаделлек һәм башка әхлак нормаларыннан чыгып искәрмәләр дә керттеләр: - Бүрекне алып атыш түгел! - Күзгә кар сипмәскә! - Аяк киемен салдырырга ярамый! - Муенга кар салыш түгел! Менә һөҗүмгә әзерләнгән гаскәр кебек, чаналарны тигезләп куйдылар. Арада иң юан тавышлысы Фаил булганга, команда бирергә аңа куштылар. Фаил ике көлчә төсле ике битен бик җитди кыяфәткә кертеп кабартты да, авылдагы бөтен җан иясенең йөрәген алырлык итеп кычкырып җибәрде: - Внимание! Минем команданы тыңла! Бер! Ике! Өч! "Өч" дигәндә куркудан Зөлфәтнең әллә тамак төбеннән, әллә пәлтәсе эченнән үк "пырт"ка охшаш аваз ишетелде. Беренче сыйныфларның старт пистолеты булмаганлыктан, бу сигнал да ярап торды. Чаналар дәррәү кузгалып түбәнгә очты, төшкән саен ныграк кызулый барды. Карлы җилнең битләрне, борыннарны өттереп үбүенә һәркем, төрле авазлар чыгарып, чыйнап, шаркылдап үз шатлыгын белдерде. Ләкин аларның стратегик планына ниндидер каршылык килеп керде. Иң элек Фәйрүзәнең чанасы, дулаган усал айгырдай, кинәт уңга каерып, Риф чанасына бәрелде. Аннары алар өстенә Алсу белән Айгөл килеп менде. Сул якта Тургай белән Фаил бәрелешеп тәкмәрләде. Лилия билгесез сәбәпләр аркасында тауның уртасында ук мәтәлчек атты. Кыскасы, җентекләп төзелгән план чәлпәрәмә килде. Ни өчен дисәң, һәр шуып төшү берничек тә аңлатып бирә алмастай сихри дөньяга чумдыра иде. Бер шуып төшкәч, син шуның тылсымыннан чыга алмыйсың, сөйләшеп куелган "бергәләп" дигәнне дә онытасың һәм, күзеңне йомып, кабат тау башына йөгерәсең, үзеңнең күкрәгеңнән шатлык авазлары бәреп чыкканын да сизмисең. Кемнең төшкәнен, кемнең менгәнен инде аерырлык түгел. Бөтенесе хәрәкәтләнә, бөтенесе ашыга, бөтенесе кычкыра, кемнәрдер аяк чала, кемнәрдер төртеп ега, кемнәрдер аска таба тәгәрәтеп җибәрә. Аларның күкрәкләреннән ярсып чыккан тавышларны мамонт тоткан кешеләрнеке белән генә тиңләп булыр иде. Вакыт та югалды, җир дә югалды, бары тик тау дигән ак ястык кына бар. Анда ничек егылсаң да, бер җирең дә авыртмый, битләргә ябышкан, беләкләргә, муеннарга тулган карлар да салкын түгел, тәнне кайнарлата гына бара, битләр ут яна, борыннардан аждаһа авызыннан бөркелгән ялкын кебек һава бәрә, тамак төбеннән дию тавышы чыга. Мондый рәхәт беркайда була алмый! Мондый кызык кинода да, циркта да була алмый! Мондый могҗиза менә хәзер шушында - Мәтәлчек тавында гына була аладыр. Моның бөтен рәхәте һәркемнең теләгәнчә котыруында, булдыра алганча кычкыруында, шаркылдап көлүендә, карда мәтәлчек атып йөзүендә. Рөстәм төшкәндә авызын зур итеп ача, күзлеге ялык-йолык килә, тамагыннан чыккан тавышы ажгырып килгән поездның гудок бирүен хәтерләтә. Иң аста Лилия инде өченче мәртәбә тезләнеп кулларына таянып торырга маташканда, Зөлфәт чажлап төшеп, аның яшел чалбарлы арт санына китереп төртте. Күрәсең, яшел булгач, алга барырга ярый, дип уйлагандыр инде. Лилия кабат карга капланды, Зөлфәт аның өстеннән мәтәлчек атып, юлын чанасыз гына дәвам итте. Ләкин чанасына боегып торырга туры килмәде. Чанасына корсагы белән яткан килеш төшүче Фаил нәкъ Зөлфәт чанасына маңгае белән килеп бәрелде. Маңгае күбеп чыкты, чананың бәрелгән җире күпмәде дә, яньчелмәде дә. Шул рәвешле Фаил адәм башының тимердән йомшаграк икәнлеген тагын бер мәртәбә тәҗрибә юлы белән раслады. Тургай: "Очты, очты, чаналар очты!" - дип сызгырып төшкәндә, юлына чажлап Энҗе килеп керде. Алар чаналары-ниләре белән аска тәгәрәделәр. Тәгәрәп туктагач, Тургай сикереп тормакчы булды, ләкин тора алмады, бугазына нидер баскан иде. Йөзендәге карны сөртеп, ныклабрак карагач, ул кысып торган әйбернең Энҗенең аягы икәнен күрде. Аның икенче аягы да җайлы урынны тапкан - нәкъ Тургайның җилкә чокыры турына кергән икән. - Ал аягыңны! - дип сөрән салды ул, кулы белән аның аягын кымшатып. Әмма бу шау-шу эчендә Энҗе аның сөрәнен ишетмәде. Ничектер сигнал бирергә кирәк иде. Ул Энҗенең ботын, бик калын киенгән булуына карамастан, көч-хәл белән чеметүгә иреште. Энҗе бу сигналны кабул итеп: - Нишлисең?! - дип кычкырып җибәрде. - Син үзең нишлисең? - дип аның соравына сорау ташлады Тургай. - Муенны кысла кебек кыскансың! Энҗе аның бугазын бушатып, аягын алырга өлгермәде, парлашып утырган көткәндәй, Фәйрүзә, Рөстәм,Мансур килеп өелде. Энҗе белән Тургай өстеннән аларны алып ату өчен төзелештә эшләүче Шәфәгать абыйның краны кирәк булыр иде. Күпмедер вакыт узгач, крансыз да берәм-берәм тәгәрәшеп төшә башладылар. Аларны бөтенесе уратып алды. - Карагыз әле, бик кызык икән бит бу! - дип баскан урынында сикергәләде Лилия. - Бөтенебез бергә төшик тә бергә өелик! - Юк, - диде Мансур уртага чыгып. - Бөтенебез бөтенебез белән көрәшәбез, егабыз, торгызабыз. Ул шулай диде дә Лилиягә барып та ябышты. Бүтән сыңар сүз дә кирәк булмады, кем кемне эләктерә, шуны егарга тырышты. Бу инде чана шуу гына түгел, бу инде Чуд күле өстендәге рыцарьлар бәрелешенең сурәте иде. Кемдер кемнеңдер аягын чалды, этеп екты, тәгәрәтеп җибәрде, беркем дә беркемне кимсетерлек сүз әйтмәде, бөтенесе көлде дә көлде. Болай укмашып уйный башлагач, алар бер-берсен ныграк күрделәр. Рөстәм үзенең төкереге күплегеннән үзенчә файдаланып шаккатырды: авызына кар каба да, тиешенчә юешләгәч, "фрү!" дип очырып җибәрә. Риф тезләнеп гел аста гына йөри, аякларыннан тота да аудара, тота да аудара. Аның кулына йә аягына китереп басканда, "Ай, баканы сыттым!" дип көлешәләр. Рөстәмне тартып еккач, аның өстенә Лилия, Алсу, Энҗе килеп ауды. Торганда Рөстәмнең күзлеге нәкъ борынга элә торган урыннан сынган иде. Аның сыңар пыяласы, чатын өскә күтәреп, боек кына карда ята иде. Күзлекнең икенче яртысын карны күпме актарсалар да таба алмадылар. Кемнең аягыннан тартып егарга җайлы икәнлеген чамалап маташкан Риф шулчак кычкырып җибәрде: - Әнә күзлегең! - диде ул Лилиянең аягына таба чәнти бармагын төзәп. Чыннан да күзлекнең икенче яртысы колакка элә торган сабы белән Лилиянең итек кунычына эленгән, пыяласы анда җылыга керергә сыймаганлыктан, итекнең тышында боек кына ялтырый иде. Рөстәмнең гел Лилия тирәсендә бөтерелгәнен барысы да белә иде. Энҗе шуңа ишарәләп: - Күзлекне җәдәч итеп сындыргансыз икән, - диде. - Бергә уйнау өчендер инде... Энҗе иң элек үзе чыркылдап көлде, аңа башкалар кушылды. Рөстәмгә аның "бергә" дигән сүзләре шулкадәр нык ошады. Инде кайтырга әзерләнә генә башлаганнар иде, мәчеттән Хәмзә хәзрәтнең азан әйткәне ишетелде: - Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Әшһәдү әлләә иләәһә илләәәааһ! Шунда Риф көлә-көлә: - Әшһәдү илләллаһ! - дип сузып бер әйтте, яңадан: - Әшһәдү иллә... - дип суза гына башлаган иде, Тургай бер уч кар алып, аның авызына каплады. Риф тынып калды, карын төкереп җибәрде, ә малайлар-кызлар көләргә тотындылар. Рифнең йөзенә ачу чыкты. - Син нәрсә, Тургай?! - диде ул, иреннәрендәге карны учы белән сыпыргалап. Аннары кулларын йодрыклап алып, аның каршына килеп басты. Кысык күзләре нык зурайган, ялт-йолт килә иде. - Ник авызга кар тыктың?! - Чана шууыңны бел, - диде Тургай тыныч кына. - Дураклыгыңны больницада алып калгач, акыл кердемени? - диде Риф, авызының уң як чите белән мыскыллы көлемсерәп. - Сине бит псих врачына тикшерткәннәр. дә чыркылдап алганы ишетелде. Тургай коелып төште, тәне эсселе-суыклы булып китте. "Белгәннәр! Аны больницага алып барганны белгәннәр!" - дип өзгәләнде эченнән. Болай ялгызы гына исеннән чыгара алмыйча йөри иде, менә хәзер иптәшләренә дә билгеле булды. Больницада тикшерелгән юләрдән барысы да көлә, билгеле. Ул сыйныфташларының йөзенә берәм-берәм карап чыкты. Кызгану да, гаҗәпләнү дә, мыскыллы елмаю да кирәк түгел иде аңа. Ул тирән итеп сулады да, чанасын эләктереп, авылга йөгерде. Иптәшләре, шунда гына исләренә килеп, аның артыннан: - Тур-га-а-й!!! - дип кычкырып калдылар. Әмма ул борылып та карамады. Барысына да шулкадәр күңелсез булып куйды. Тургайны больницага алып барганнарын алар өлкәннәрнең пышыпышы сөйләшүеннән белгәннәр иде инде. Тик белгәнен аңа сиздерүче булмады. Риф кенә ялгышты. Рөстәм аның аркасына дөпелдәтеп сугып алды да: - Ник телеңне тыймыйсың, Бака тәле?! - дип кычкырды. - Синең авызыңа кар тутырсалар, нишләр идең микән? - диде Риф, акланырга теләп. - Сиңа ныграк кирәк иде әле, - диде Мансур. - Дөрес, дөрес, - диештеләр кызлар. Читтәрәк торган Фаил Рифнең каршына ук килде дә, көлә-көлә: - Әллә өстәп тагын авызыңа кар тутырыйкмы? - диде. - Үз авызыңны сакла, Бүсмән! Риф шулай диде дә, чанасын тартып, таудан түбәнгә атлады. Барысының да кәефе кырылды. Фаил сәгатен алып карады да: - Унике тула, әйдәгез кайтабыз, - диде. Шул сүзне генә көткәндәй, башта малайлар кузгалды, аларга кызлар иярде. ... Тургай кайтып ашагач, китапларын караштырып утырды, рәсем ясамакчы булып, төсле карандашларын алды, тик нишләптер ясый алмады. Аның колагында таудагы күңелле шау-шу һаман яңгырап торды. Ул киенеп ишегалдына чыкты, бәрәңге бакчасы капкасына менеп, тау битенә карады. Анда беркем дә юклыгын күргәч, сөенеп куйгандай булды. Әгәр һаман шунда булсалар, кызыгып карап торасы иде. Юк, сөенә дә алмады ул. Нәрсәгә сөенергә? Больницадан кайтканнан бирле бернигә дә сөенә алмый ул. Менә бит Акбай да, Баһадир да, сыер белән бозау, сарыклар да элеккечә. Әнә ничек иркәләнәләр, сырпаланалар. Тургай үзе исә алар белән күренмәс пыяла аша сөйләшә кебек. Тавышларын да юньләп ишетми, иркәләсә дә, болай гына иркәли, аларга дәшүе дә чын түгел. Өйдә дә, мәктәптә дә шулай. Әйләнәтирәне өйрәнү дәресендә Әлфия апалары җирне шар кебек түгәрәк дигән иде. Чыннан да, җир туфрактан, агачлардан, сулардан, кешеләрдән торган бер олы шардыр. Тургай да пыяласы боздан ясалган салкын шар эчендә бугай. Ул күзгә дә күренми, кул белән дә капшап булмый, әмма ул Тургайны бөтен дөньядан аерып тора. Үзенең чын-чынлап берәүгә дә якыная алмавы аны туктаусыз бимазалый. Шуңа күңеле үсми, шаярасы-көләсе килми, боз шары бөтен яктан тыеп тора кебек... Капка биге шыкылдауга борылып караса, Энҗе кереп килә. Кулында бәләкәй кызыл букчасы да бар. Тургай аңа өрә башлаган Акбайга дәшеп өрүеннән туктатты да Энҗе каршына китте. Менә алар кара-каршы басып калдылар. Бүтән чакта булса, Тургай гөлдерәп көләр, Энҗе чыркылдар иде. Ә менә хәзер икесе дә моны эшли алмыйлар, шуңа күрә бик тә кыен. Энҗе букчасыннан - Без бакчадагы бер агачның баланын җыймыйча калдырган идек, - диде Энҗе елмаеп. - Менә әле генә сиңа дип җыйдым. Авыз итеп кара. Энҗе сузган баланны алганнан соң, Тургай да көлемсерәп җибәрде һәм: - Бу хәзер минеке буламы инде? - дип сорады. - Әйе. - Син мине әрәмәдә балан белән сыйлаган идең бит. Хәзер минем чират. Әйдә кабып кара әле. Энҗе өч-дүрт балан кабып, авызында әвәләргә тотынды. Тургай да балан кабып, авызында җебетте, Энҗе төше-ние белән йотып җибәрде. - Төшен дә йоттың бит! - диде Тургай. - Ни булган? - Эчеңдә төшеннән балан үсеп чыкса! - диде Тургай, елмаеп. - Үсми ул, - диде Энҗе. - Башта балан үсә, аннары балан баласына әйләнә! Бу сүздән Энҗе тешсез авызын туйганчы күрерлек итеп чырык-чырык көлде. - Әйдә, чәй эчәргә керәбез, - диде Тургай. - Оялам, - дип Энҗе капкага таба атлады. - Сиңа күчтәнәчкә бернием дә юк бит инде, - диде Тургай, аны капка төбенә кадәр озата барып. - Әллә букчаңа кар булса да салып җибәримме? - Кар үзебездә дә җитәрлек. - Ә безнең кар сөйләшә. - Ничек? Тургай итеге белән карны шыгыр-шыгыр китерде. - Ишеттеңме? - Ни ди соң ул? - Ул бит җырлый. - Ни дип җырлый? Тургай бабасының әбисен үртәп җырлый торган җырын җырлап бирде: Шыбыр-шыбыр яңгыр ява Шыгырдавык башмакка. Кабып йотам, сак була күр, Туры килмә ач чакка! Тургай: - Минем карыным ачты-ы-ы! - дип аңа килә башлаган иде, Энҗе чыркылдый-чыркылдый өйләренә йөгерде. Энҗенең килүе аның күңелен күтәреп җибәрде. Өйгә кергәч, ул яшерен генә аның атылчык таш янына салынган теге тешен озаклап карады. Энҗе каршысында торган кебек күз алдына килде, сөйләшкән, көлгән тавышы ишетелде. Тургайның күңеле күтәрелсә дә, бу озакка бармады. Кичкә таба үзенә урын таба алмыйча аптырап йөрде. Икенче көнне мәктәпкә баргач та, күпме генә тырышса да, ачылып китә алмады. Риф тә аннан ераграк йөрде, тәнәфестә дә, ашханәгә кергәч тә, күзен Тургайдан яшерде. Нишләптер Рифкә булган үпкәсе бетте аның. Уйлана торгач, үзен гаепләргә тотынды. Авызына нигә кар салырга иде? Үзе дә сизми калды шул. Азанның гаҗәеп зур нәрсә икәнен белә Тургай. Аның үзе моңлы, үзе серле сүзләрен ишетүгә, Тургайга әллә ни була. Намазга баскан әбисен дә хәйран калып күзәтә. Бу - илаһи халәт. Моңа комачауларга да, бу вакытта хәтта сөйләшергә дә ярамый. Рифнең азанны шаярып кабатлавы Тургайның башына суккан кебек итте. Рифнең бабасы намаз укымыйдыр. Шуңа күрә аңа азан ни дә, намаз ни. Рифкә моны аңлатасы да килә, әмма теге салкын боз пыяласы ирек бирми. Танышу Ничек тиз үтә бу җәйге көннәр! Сабантуй җиткәнне сизми дә калдылар. Мансур малайларны "әйдәгез, барыбыз да көрәшкә чыгабыз", дип кыстапкыстап караса да, берсе дә бил алышырга атлыгып тормады, "күз күрер әле", дип котылдылар. Иртәгә сабантуй дигән көнне кызык кына хәл булып алды. Фаил, Ислам, Риф Ыктан су коенып кайтып киләләр иде. Шулчак тукталышта автобустан төшеп бер малай аларга таба килә башлады. Ул гәүдәгә шактый озын иде. Өстенә ак футболка, күкшел шорты кигән, аякларында ак замш туфлиләр. Спортивкасының күкрәк турына зәңгәр дельфин төшерелгән икән. Иңбашына бик затлы зур кызыл сумка аскан. Малайларга карый-карый дәшмичә генә үтеп бара иде, Фаил: - Әй, дельфин, тып-тын гына кая йөзәсең? - дип аның каршына чыкты. - Ты чего? - диде малай, гаҗәпләнеп. Аның икенче ягына Риф килеп басты. - Кая барасың? - Риф күзләрен һәм иреннәрен кысып, аны өнәмәвен күрсәтте. - Бабайларга кайтам, - диде малай. Аннары өстәп куйды: - Сабантуйга... Риф, ияген алга чыгарып, аңа якынрак килде. - Сабантуйга бүләгең бармы соң? - Ә бүләк кирәкмени? - А как же! - диде Фаил. - Бүләгең булмаса, акча да ярый. Фаил кулын аңа таба сузды. Малайның иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылып китте. Ул күкрәк кесәсеннән йөзлек акча алды да Фаилнең учына салды. - Миңа да! - дип Риф тә кулын сузды. Аларның кыланмышын карап торган Тургайның сабыры төкәнде. Ике атлауда яннарына барып җитте дә: - Сез нишлисез? - дип кычкырды. - Фаил, бир акчасын! - Бирде диярләр! Фаил йөзлекне кесәсенә салмакчы булган иде, Тургай аны тартып алып, теге малайга сузды: - Мә акчаңны! - Мин Сабантуйга биргән бүләгемне кире алмыйм! Малай киң итеп елмайды да кызу адымнар белән китеп барды. Ислам акчаны ачу белән Фаилнең күкрәк кесәсенә тыкты. - Мин бит шаяртырга гына теләгән идем, - дип акланмакчы булды Фаил. - Уеннан уймак чыга, ди безнең бабай. - Ислам Рифнең күзләренә туп-туры карап: - Шулай бит, Риф? - дип өстәде. Риф бер сүз дә дәшмәде. Икенче көнне көрәшкә кыстап-кыстап карасалар да, Тургай да, Мансур да, башкалар да чыкмады. Спортивкасына дельфин төшкән малай көрәшергә чыгучыларның һәрберсен күтәрде дә бәрде, күтәрде дә бәрде. Аны Казаннан килгән кунак малае, исеме - Илшат, фамилиясе - Габбасов, дип таныштырды көрәшне алып баручылар. Ахырда дельфинны үзебезнең Шүкә екты. Төрле уеннарны карап йөргәндә, кемдер Тургайның иңбашына шапылдатып сукты. Борылып караса - Илшат. Исәнләшкәч, ул Тургайны култыклап читкә алып китте. - Ник көрәшкә чыкмадың? - дип сорады Тургайдан. - Синең белән көрәшергә бил сыеграк әле, - диде Тургай, көлеп. - Минем белән көрәшмәсәң, ваграк чебешләр күп иде бит. - Вак чебешләр мине кызыксындырмый, - дигән булды Тургай эре күренергә тырышып. - Синең исемең ничек? - Тургай. - Андый исем булмый. - Ну, Ислам инде. - Ислам, син миңа кичә ошап калдың. Әйдә, дуслашабыз. - Ничек? - дип сорады Ислам. - Менә визитка. Анда безнең адрес, өй телефоны. Казанга килсәң, шалтырат. - Ярар, - диде Ислам, визитканы кесәсенә салып. Бераз дәшми торгач, Илшат: - Син теге малайларың белән йөрмә, - диде. - Нишләп? - Белмим. Миңа ошамадылар... - Алар бит шаярмакчы гына булганнар. Илшат нидер әйтмәкче иде, аларны Госман абый, аның карчыгы, тагын кемнәрдер әйләндереп алдылар. Илшат Госман абыйның энесенең малае булып чыкты... Сабантуйдан соң Галимҗан абыйсы янына төшкәч, ул Исламнан: - Ник быел көрәшкә чыкмадың? - дип сорады. - Егуларыннан курыктым, - диде Тургай күңелендәген яшермичә. - Курыкмас өчен төрле көрәш алымнарына өйрәнергә кирәк, - диде Галимҗан абыйсы. - Мин сине иң элек самбо көрәшенә өйрәтә башлыйм. Тургай бик тиз генә бер-ике алым өйрәнеп, иптәшләрен шаккатырмакчы булган иде, Галимҗан абыйсы аны бу ниятеннән кайтырга мәҗбүр итте. "Көрәшергә өйрәнгәч, сиңа кемдер һөҗүм итеп, башка чараң калмаса гына, самбо куллана аласың", - диде. Көрәш алымнарын үзләштергәнче, иң әүвәл егылырга өйрәнергә кирәк икән. Галимҗан абыйсы күнегүләрне шуннан башлады. Тургай иптәш малайларын да чакырмакчы иде дә, Галимҗан абыйсы "андый җаваплылык алырга хакым юк", дип каршы төште. Көрәш белән бергә Тургайны атка атланып чабарга да өйрәтте. Атта чабу шул кадәр рәхәт иде, Тургай үзен һавада очып барган кебек хис итте, Галимҗан абыйсының кисәтүләрен онытып, атны куалады да куалады. Аның болай кылануы ат өстеннән очып барып төшү белән төгәлләнде. Ул аксап йөри башлады. Галимҗан абыйсы көрәшне дә, атта чабуны да туктатты. Аягының аксавын Тургай Ыкның текә ярында уйнаганда авырттырдым, дип ансат кына котылган иде. Әмма Галимҗан абыйсының хатыны Нәгыймә апа әнисенә сөйләгән дә, өйдәгеләр дөресен белделәр. Җитмәсә Галимҗан абыйсы белән Нәгыймә апа кичләрен аның хәлен белергә дә кергәләделәр. Нәгыймә апа кергән саен яратып кына Галимҗан абыйны тирги, баштук баланы интектермә, дидем мин аңа, ди, үскәч тә өлгерер әле дидем, ди. Ул бит көтүдәге качкан сыер кебек, үз дигәнен эшләми каламы соң, ди. Әтисе Нәгыймә апа ягыннан хуплап сүз кыстыра, ә бабасы Тургайны яклый, ир кеше барлык һөнәргә дә малай чактан ук өйрәнергә тиеш, ди. Батыр ярасыз булмый ул, атта чабарга без яшьтән өйрәндек, ди. Әнисе белән әбисе бер якка да кушылмыйча тыңлап кына утыралар. Тургай аларның сүзен күңеленә салып кына утыра: болай булгач, тыючы юк икәненә төшенә. Аягы тизрәк төзәлеп кенә бетсен, ул тагын болытларга җитә язып атта җилдерәчәк әле!.. Могҗизалы дөнья Никләр ашыктың, кай арада бездән ераклашып өлгердең соң әле син, җиләкле җәем минем! Үзеңнең юмарт канатларыңда ашкындырып йөрттеңйөрттең дә сиздермичә генә китеп барасың. Без, беркатлы малайлар-кызлар, инде сиңа ияләнеп беткәч, инде синнән башка сулыш та алмый торганга әйләнгәч, нигә дип син безне сагышка салып китеп барасың?! Их, җиләкле җәем! Балачагымның мәңге онытылмас җылы оясы! Якты кояшның мәрхәмәтле нурлары белән өретелгән оҗмахтай көннәре! Безне берберебезгә тагын да якынайткан, урман-таулардан, басу-кырлардан йөгертеп кайтарып зәңгәр Ык суларына чумдырган көннәреңне кайларга ук алып киттең син?! Аллы-гөлле болын чәчәкләре хасил иткән хуш исле дулкыннардан без колачларыбызны җәеп йөгердек, шул болыннардан кып-кызыл җиләкләр җыйдык, биек яшел дивар булып сузылган әрәмәләрнең эченә кереп, чиләк-тубалларыбызны карлыган-шомырт, гөлҗимеш-камырлыклар белән тутырдык. Син безгә яшел диңгез булып чайкалган арыш, бодай, арпа басулары өстендә сайраган тургайлар җырын тыңлаттың, безне камыл төпләрендәге чикерткәләр, бытбылдыклар белән сөйләштердең. Башын болытларга терәгән Нух тавы җәй буе безне иртән сәламләп каршылады, озын көн буе хәвеф-хәтәрдән саклап күзәтеп торды. Мең төрле төсләрең, моңнарың, чыңнарың, хуш исләрең ел саен сиздермичә генә эреп юкка чыга. Ел саен Тургай сине ак мамыкка төрелгән кыш белән очраштырырга хыяллана. Әмма арагызга алтын көзләр, гөрләвекле язлар килеп керә дә сезне рәхимсез аера. Зәңгәр күк астында сезнең хәрәкәтегез дәвам итә, кояш белән ай, исәпсез-хисапсыз йолдызлар, утлы керфекләрен тибрәндереп сезне озата бара, сезнең белән бергә меңнән-мең төрле рәвешләргә кереп серле җемелди... Әле кайчан гына күкрәп утырган иген басуларына дәү-дәү комбайннар килеп керде. Алар, кояш нуры сеңгән алтын бөртекләрне ындыр табакларына, амбарларга озатып, артларында салам өемнәре калдырып, эшләрен дә бетерделәр. Урылган басулар кап-кара итеп сөреп ташланды, көз чәчкән кишәрлекләрдә беренче шытымнар борын төртте, андый җирләр ерактан шәмәхәләнеп күренде. Агачларның яшеллеге уңа, кайберләренә саргылт, көрән, алсу-шәмәхә төсләр чыга башлады... Ничек тиз үтә вакыт! Аны койрыгыннан яисә сәгать теленнән тотып туктата торган булса, Тургай гелләрем дә җибәрмәс иде. Аның җиләкле җәе, күпме генә ялварса да, туктамады, китте дә барды. Ел саен шулай. Быел алар дүртенче сыйныфка баралар. Укулар башланырга өч көн кала, Тургай инеш-елга буйларын, басу-кырларны, Әйләнмә күлләрен, урман-әрәмәләрне, алардан аерыласы килмичә, кабат-кабат әйләнеп чыкты. Күпме генә әйләнсәң дә, берсен дә кесәңә салып мәктәпкә алып бара алмыйсың шул. Каршысында җәйрәп яткан манзарага карый да нишләптер гел уйга бата. Ә уйларның очы да, кырые да юк. Шулкадәр рәхәт уйлануы. Мәктәптә алган белемнәре аны күз алдындагы күренешләргә бүтәнчә карарга, бүтәнчә уйларга өйрәтте. Бәләкәйдән олыны, кыскадан озынны аерырга, хәреф, сан танырга өйрәнүдән башланган дәресләр өч ел эчендә аларга бу тылсымлы яшәешнең, иксез-чиксез сихри дөньяның бик күп серләрен, могҗизаларын ачып бирде. Бу дөнья без күз белән күргән, колак белән ишеткән, кулыбыз белән тотып караган, тәнебез белән тойган кебек кенә түгел икән. Без аерым-аерым әйберләр дип йөргән нәрсәләр аерым-аерым түгел, болай карап торуга гына шулай күренәләр икән. Алар бербөтен икән. Алар бөтенесе дә берсен икенчесенең эченә кертеп, берсе икенчесенә күренмәс җепләр, тере нурлар белән тоташтырып ясалганнар, билгеле тәртиптә Җир белән күккә урнаштырылганнар икән. Үсемлекләрдән башка бер генә бөҗәк тә, кешеләр, хайваннар, кошлар да яши алмый икән. Әле тагын бөтенесенә туфрак, кояш, һава, су, яктылык, җылылык кирәк икән. Сыңар тузан бөртегеннән алып, ай-кояшка, йолдызларга кадәр - һәммәсе дә җир белән күктә, шулар арасында туктаусыз әйләнә, бөтерелә, ага, дулкын булып уйный икән. Шунда үсемлекләр, кешеләр, җанварлар, кошлар, бөҗәкләр әйләнеп ага, авыл-шәһәрләр, илләр, кыйтгалар хәрәкәтләнә, сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар бер-берсен куып ага икән. Аларның бөтенесен китапларда җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр дип йөртәләр икән. Шунда ук дәресләрдә үткән "Сак-Сок" бәетләре, "Кәҗә белән Сарык", "Алёнушка", "Балыкчы һәм алтын балык" әкиятләре, мәктәптә өйрәнгән җырлар, ясаган рәсемнәр, тагын бик күп нәрсәләр җир-күк белән әйләнә, ага икән. Бу дөньяның иге-чиге дә, күкнең очыкырые да, уңы-сулы, алды-арты да юк икән. Бөтенесен белү өчен укырга да укырга кирәк икән... Мәктәпләрдә өйрәнгән төрле фәннәр җиһанны тоташ биләгән шушы бөек хәрәкәтнең адәм балалары өчен кирәкле кисәкчекләре, шәүләләре генә икән! Тургай бераз шаяртып болайрак уйлый: агачларның тамырлары - сүзләрнең тамырлары кебек. Ботакларын кушымчалар, яфракларын бәйлекләр, чәчәкләрен, җимешләрен җөмләләр дип күз алдына бастыра. Инглиз сүзләре исеме билгесез, танып булмый торган үсемлекләрне хәтерләтә. Математикадагы кушу-алуларны, тапкырлау-бүлүләрне, сумнар-тиеннәрне кошларның, җәнлекләрнең көтү-көтү йөрүләренә, таралышуларына, оя-оя булып үрчүләренә охшата. Чишмә челтерәүләре, искән җилләр, яфракларның лепердәшеп сөйләшүләре, кошлар сайравы Тургай өчен мәктәптәге җыр дәресләреннән берние белән дә аерылмый. Боларны аңлагач, ул инде үзенең олыларга ияреп үсә баруын аермачык сизә, шуңа эченнән генә куана... Менә биш көн инде Әлфия Замановна, ояларына очып кайткан балаларын сагынып каршылаган ана кош кебек, алардан күзен ала алмый. Алар барысы да кояшта каралган, чәч-тешләре агарган, малайларның чәчләре уңып саргайган, көл төсенә кергән. Кызлар да, малайлар да үсеп, бераз җитдиләнеп киткән кебек. Хәер, алай дисәң, Нуруллин коридорда да, ашханәдә дә көлә-көлә әллә ниләр җырлап йөри: Әбинең колагы ишетми, Бабайның кан басымы. Саңгырау һәм сузыклардан Була иҗек басымы. Үткән заман фигыле Иянең чәчен тарткан. Өчпочмакның мәйданын Так сан күреп шаккаткан! Тургай кайчакта яныннан үтеп киткән кызларны, малайларны да күрми. Әйтерсең, ул ниндидер башка дөньяда яши. Ул дөньяда шулкадәр әйбәт, кызыктыр кебек. Әгәр шулай булмаса, гел елмаеп-көлеп, гел җырлап йөрмәс иде. Ләкин аның көлүенең үзгәргәнлегенә игътибар итмичә кала алмады Әлфия. Моңа кадәр ул гөлдерр итеп бөтен кешене үзенә ияртсә, хәзер аның көлүе тыелучан, өлкәннәрнекенә тартым иде. Кызларның да, малайларның да берберләрен сагынганлыклары сизелеп тора. Алар гел бергә җыелалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәй көне ниләр эшләүләре турында сөйлиләр, туктаусыз көлешәләр, мактанышалар. Барысы да элеккечә шикелле, әмма нишләптер бөтенесе дә үзгәргән, тик ул үзгәрешләрнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачыклап бетереп булмый. Баязитов Фаилнең тавышы калынайган. Моны бөтенесе дә сизде, әлбәттә. Ул шуны белеп юри күп сөйләшә, күп көлә. Ни әйтсәң дә, тавыш калынаю ул үсүнең бер билгесе инде. Рөстәм Афзалов тагын да озынайган, тагын да нечкәргән төсле. Ул, гәүдәсенең шулай озынлыгына ияләнә алмагандай, басып торганда башын як-якка боргалый, туктаусыз борынын тарта, кулларын кая куярга белмичә, кесәсенә тыга, башын боргалагач, күзлеге елтырап-елтырап китә. Бакыев кара чутырга әйләнгән, тагын да ябыккан, хәтта бәләкәйләнеп калган шикелле. Битләрендә мәк бөртеге кебек вак кына таплар барлыкка килгән. Кайчакларда озын кара керфекләрен кысып бетерә язып, күзләрен яшерә, кулларын парта астына төшерә. Мансур Фатыйхов уйчанланган, юньләп көлми, башкалар сүзенә сирәк катнаша. Ул олылар ролен уйнаган кебек тоела. Фатыйхов бераз тазарган, ике бите алма төсле алсуланып, кызларныкына охшап тора. Быел өченче сыйныфка килгән Зөлфәт үзенең моряк тельняшкасы белән бөтенесенең һушын алды. Ап-ак күлмәгенең ычкындырылган якасыннан күренеп торучы тельняшка аңа шулкадәр килешә иде, беренче көнне үк аны кызлар сырып алып соклануларын белдерделәр, Энҗе хәтта битеннән дә сөйде. Диңгез төсле зәңгәр күзләренә шулкадәр килешеп тора иде бу кием. Кара чалбарын да ул зур аеллы каеш белән буып куйган, уң кулының аркасына зәңгәр якорь ясаган. Тәнәфес саен коридорга чыгып, күкрәген киереп, тельняшкасын күрсәтеп йөри. Кызларда да үзгәрешләр сизелә. Энҗенең чем-кара чәчләре биленә җитә язган, ул аларны үрмичә бантиклап кына куя, башын борган саен чәчләре елкылдап таралып китә. Айгөлнең йөзе тагын да агарган. Ул шома мәрмәр төсле. Кап-кара кашлары кызны тагын да чибәрләтеп күрсәтә. Укучыларының үсеп, чыныгып килүләренә куанса да, аларның бер гадәте Әлфия Замановнаны борчуга салды. Малайлар гына түгел, кызлар да бер-берсенә кушамат белән дәшәләр иде. Бу аларга кызык тоеламы, әллә моңа башка нәрсә сәбәпчеме - моны ул белмәде. Һәрхәлдә бу начар гадәттән балаларны биздерергә кирәк иде. Әлфия бүгенге соңгы дәресне шуңа багышлады. Тәнәфестән соң сыйныф тынычланып бетүгә, төртмә генә тавыш белән: - Колга, торып бас әле! - диде. Балалар аптырап калдылар. Рөстәм, чынлап ишетәмме икән дигәндәй, акрын гына торып басты. Сыйныфта беркем дә көлмәде, чөнки апалары бик җитди иде. - Ә син, Кытай, тактага чык! - диде Әлфия тагын да кырысрак тавыш белән. Рөстәм парта арасыннан чыга башлаган иде, Әлфия: - Колга, мин бит сиңа басып торырга куштым! - дип кисәтү ясады. - Бәй, апа, тактага чык, дидегез бит. - Мин тактага Кытайны чакырдым. - Кытай мин бит инде ул, апа... Аның бу сүзләреннән соң кемнәрдер сизелер-сизелмәс кенә көлеп куйды. - Син берүзең ике кешемени? - Әле мине, апа, Әпзәл дип тә йөлтәләл. - Анысы каян? - Анысы Афзаловтан ясалган Әпзәл. Кайбеләүләл Өстәм ди. Анысы "р" авазын әйтә белмәгәнем өчен. - Утыр, Афзалов, - диде Әлфия. - Йә, балалар, матурмы шушы? - Беркем дә дәшмәгәч, ул сүзен дәвам итте. - Берегез авыз ачып бер сүз дә әйтә алмыйсыз. Сәбәбен әйтимме? - Сыйныф тып-тын иде. - Һәркайсыгызга кимсетә торган тормышыбызның иң саф, иң матур чәчәкләре дип саный. Ярый торган эшме соң шулай бер-берегезне мыскыл итү? Ул укучыларының йөзеннән кыенсыну, оялу билгеләре эзләде. Төрлесендә төрлечә булса да, бар иде әле ул билгеләр. Әлфия сүзен дәвам итте: - Әти-әниләребез, безне бу якты дөньяга китергәч, һәркайсыбызга үзләре яраткан исемне куйганнар. Шуңа күрә исем кешенең җаны белән кушыла, тормыш юлыбызда гомер буе ярдәм итеп бара. Ә кушамат җанга зарар салучы ят нәрсә булып ябыша, безнең кәефебезне боза, яшәргә комачаулый. Исем кеше үлгәннән соң да кабер ташларында гына түгел, китапларда, халык хәтерендә яши. Исем - адәм балаларының кем икәнлекләрен, нинди эш-гамәл кылуларын сүзсез-тавышсыз гына башкаларга җиткерүче тылсымлы көч ул... - Әлфия исеме гасырлар кичеп, халык хәтерендә яшәүче бөек шәхесләргә дә тукталды. Сөйләгәннәрен бөтен сыйныф белән кабатлап чыккач, сорау бирде: - Моннан соң бер-беребезгә ничек дәшәбез инде, балалар? - Исем белән генә! - дип хуплады күбесе. - Кушаматларны әйтмибез! - дип өстәде калганнары. - Кем дә кем кушаматларны онытабыз, һәркемгә бары исеме белән генә эндәшәбез, дип сүз бирә, шуларның кул күтәрүен сорыйм. Сыйныф бердәм булып кул күтәрде. - Рәхмәт, балалар, - диде Әлфия. - Әгәр берәрегез шушыны бозса, миңа кереп әйтәсез. Килештекме? - Килештек, килештек! - диде барысы да. Бу дәреснең тиз генә нәтиҗә бирүенә Әлфия бик үк ышанып та бетмәгән иде башта. Әмма балаларның сафлыкка омтылышы җиңеп чыкты: аларның берберсенә исемнәре яисә фамилияләре белән мөрәҗәгать итүдән тәм табулары ачык күренеп тора иде. Димәк, кушамат күтәреп йөрү берсенә дә ошамаган булган. Шушы хәлдән соң Әлфия Замановна "өстебездә авыр йөк булып йөргәнче тагын нинди гадәтләребез бар икән?" дип бик еш уйлана торган булды... Исламның җиңүе Яңа ел алдыннан мәктәп үзе бер әкияткә әверелә. Ашыгу-кабаланулардан, шау-шулардан түшәм-тәрәзәләр, диварлар селкенеп тора кебек. Ишегалдында кыш бабай, кар кызы, әкият каһарманнары, төрле җәнлекләрнең сыннары ясала. Әйтерсең лә мыжгып торган бал кортлары үз умарталарына ашыга-ашыга нектар ташыйлар, кәрәз ясыйлар, шул кәрәзләргә бал тутыралар. Кемнәрдер бер-берләренә бәрелә язып чаналар, зур көрәкләр белән кар ташый, кемнәрдер ул карларны әвәли-әвәли сын рәвешенә китерә, кемнәрдер сынның тиешле урыннарын су белән чылата, чәпелдәтеп бер рәвешкә китерә, шомарта, киртли, сырлый. Мәктәп эченә нарат, чыршы ботаклары эленә. Бәйрәмгә дигән зур чыршы әле соңрак алып кайтылачак, соңрак бизәләчәк. Анысы зур залда була. Көн саен түшәмнәргә ак җеп белән кар бөртегенә охшатып исәпсез-хисапсыз мамыклар асыла. Кәгазьдән ясалган зур-зур кар бөртекләре стеналарга, тәрәзәләргә ябыштырыла. Иң мәшәкатьлесе - газета чыгару. Моны һәр сыйныф аерым эшли, һәр сыйныф турына стенага эленә. Әлфия апалары моны биш кешегә йөкләде. Мансур белән Айгөл бик матур язалар. Ислам белән Риф, шулай ук Энҗе рәсемне әйбәт ясыйлар. Әлфия апалары шактый озын ватман кәгазе, төрлетөрле буяулар, төсле кәгазьләр, келәй алып кереп бирде, аларны башка эшләрдән азат итте. Укытучылары чыгып киткәч, Риф ватманны бармаклары белән сыпырып-сыпырып карады, бармак битләрен теленә тидереп алды. - Кәгазьгә бал сөртеп куйганнар, ныграк яла, - диде Ислам аны үртәп. Газетаны дәресләрдән соң биш көн буе чыгардылар. Кайтып киткәндә, барлык әйберләрен шкафка бикләп йөрделәр. Ватман кәгазе акрынлап аййолдызлар, кар бөртекләре, яшел ылыс, кыш бабай, кар кызы рәсемнәре белән тулды, ялтыравыклы бизәкләр ябыштырылды, көмеш тузаннары сибелде. Үзләренең укулары, сыйныфтан тыш эшләре турында өч мәкалә дә язып урнаштырдылар. Эт, мәче, төлке, куян, аю, жираф, убырлы карчык, шүрәле рәсемнәре ясап, аларның башлары турына кызларның фоторәсемнәрен ябыштырдылар. Алты башлы аждаһаның башларына Мансур, Фаил, Риф, Рөстәм, Ислам, Зөлфәт фотолары куелды. Кайберләренә сакал-мыек та ясадылар, үзләре шуларга карап рәхәтләнеп көлделәр. Кар бөртекләре арасына табышмаклар да язылды: Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. Башы тарак, Койрыгы урак, Аны белмәгән дурак. Сакаллы килеш туа. Берәү дә гаҗәпләнми. Әлфия апалары Яңа ел ёлкасына шигырьләр, җырлар, биюләр, маскалар әзерләргә кушты. Барысы да "ярар, ярар" дисәләр дә, берсе дә бәйрәмгә нинди күчтәнәч белән киләсен әйтмәде. Исламның берәр төрле маска белән чыгасы килә иде. Тик беркемне дә кабатламаган битлекне каян табарга? Бу хакта ул кичтән ашап утырганда өйдәгеләргә әйтте. Бабасы крокодил диде, әбисе каз диде, әтисе белән әнисе дәшмәде. Ахырда әтисе: - Син, улым, Чарли Чаплин булып киен, - диде. - Аның фильмнарын яратып карыйсың. Аныңча кылану сиңа берни дә тормас. Моны барысы да хуплады. Костюм белән чалбарны әнисе белән әбисе текте. Таякны бабасы ясады, аның иске эшләпәсен дә бәләкәйләтергә туры килде. Аягына ботинканы әнисе кемнәрдәндер алып кайтты. Барысын да киеп, борын астына кара сарык тиресеннән бәләкәй мыек та ябыштыргач, түр якка чыккан иде, әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кул чабарга тотындылар. - Чаплиннан бер аермаң да юк! - дип аның күңеленә дәрт өстәделәр. Шул дәрт белән ул берничә куплет такмак та язды, көн саен таякны тотып, өйдә, ишегалдында Чаплин төсле йөрергә өйрәнде. Яңа ел ёлкасы бик күңелле булды. Исламның әбисе белән бабасы да килгән иде. Кайберәүләрнең әти-әниләре катнашты. Кыш бабай булып кем киенгәнен шактый вакыт танымыйча тордылар. Ул география укытучысы Раушан абый икәнен белгәч шаккаттылар. Ул тавышын да, йөз кыяфәтен дә шулкадәр оста үзгәртә белә икән. Иң кызыгы, һәр елдагыча, маскалар булды. Өч кеше клоун булып киенгән иде. Сигезенче сыйныфтан Шамилнең маймылы чын маймылдан әллә ни аерылмады. Куян, төлке, аю, шүрәле, убырлы карчык, ябалак, пингвин маскалары - һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Алмаз исемле малай юан корсаклы бизнесмен булып киенгән, муеннарында алтын чылбыр, бармакларында җем-җем килүче йөзекләр, кесәсе саен биш меңлек акча төргәкләре. Лилия Латыйпова кызыл болгар борычына "әверелгән". Билендәге калын каешына кылыч таккан, пистолетлар кыстырган, кара плащ, киң эшләпә кигән Шүкә Әбүзәр: "Мин пират, мин пират, кайсыгызга чират?" - дип кычкырып йөри, бер кулына кылычын, икенчесенә пистолетын тотып болгап ала. Ислам чалбар, костюм кесәләренә төрле-төрле конфетлар, чикләвек, кабак төше, крендель кебек тәм-томнар тутырып килде. Чыршы тирәсендә әйләнә башлауга, ул Убырлы карчыкка иярде һәм артыннан аның төсле кыланып бара башлады. Убырлы аңа бармак янаган иде, Ислам таягын аңа төбәде дә гөлдерәп көлеп җибәрде. Аның көлүенә балалар гына түгел, укытучылар, бәйрәмгә килгән кешеләр, хәтта убырлы карчык үзе дә кушылып көлде. Бизнесмен борынын чөеп "мин кем?" дигән кыяфәттә узып китүгә, Ислам нәкъ аның кебек корсагын киереп, алпан-тилпән атлап китте. Бу, күрәсең, бик кызык чыкты, гөрләтеп кул чаптылар. Ислам аны таягының кәкре башы белән костюм кесәсеннән эләктереп туктатты. Таягына шудырып өч крендель кертте дә Бизнесменга сузды һәм акча бирсәң, бирәм дигән мәгънәдә уң кулының имән бармагы белән баш бармагын ышкып күрсәтте. Бизнесмен аңа кәгазь унлык сузды, Ислам "юк" дип баш чайкады, таягы белән аның кесәсендәге акчага күрсәтте. Әмма Бизнесмен "юк" диде дә таяктан крендельләрне тартып алды. Шулчак Пират Әбүзәр йөгереп килеп аңа пистолетын төзәде, икенче кулы белән "кренделен кире үзенә бир" дигәнне аңлатучы ишарәләр ясады. Өч клоун, төлке белән аю Бизнесменны төрле яклап кысрыкларга, акча сорарга тотындылар. Пиратның янавына түзә алмыйча, ул крендельләрне Исламга бирде. Үз чиратында Ислам Пиратка да, клоуннарга, Төлке белән Аюга крендельләр, конфетлар, чикләвекләр өләште. Шунда Әбүзәр төлке белән аюның колакларына нидер пышылдады да алар өчесе Бизнесмен артыннан китте. Куып җитеп, аның кесәсеннән күренеп торган биш меңлек акчаларны һәркайсы ялт кына алып, ёлка төбенә качты. Бизнесмен аларны эзләгән булып, "Полиция! Полиция!" дип кычкырып чабулады,тамашада катнашучылар аңа кул чаптылар. Ахырда Бизнесмен туктады. Шуны гына көтеп торган Ислам аның сыртына китереп төртте дә, Шүрәле артына качты. Бизнесмен ялт-йолт каранды, Шүрәле каршына күкрәген киереп килде, тик Шүрәле мин түгел дип баш чайкады, озын бармакларын селкетеп күрсәтте. Бизнесмен борылуга, Ислам тагын аның аркасына таягы белән төрткәли башлаган иде, ул борылып таякны эләктерде. Икесе тартыша башладылар. Ислам Чаплинга охшатып аның нәрсәдер тутырылган зур бүксәсенә тиз-тиз төрткәләп алды, алгы аягы белән типкәләгәндәй итте. Барысы да авызларын ерып, кул чаба-чаба аларга төбәлделәр. Бизнесменның бүксәсен өченче мәртәбә төрткәләгәндә, көтелмәгән хәл булды. Бүксә итеп ясаган марлясы ертылып китеп, анда тутырган пычкы чүбе коела башлады. Моны күргәч, укытучылар да, өлкәннәр дә егыла-егыла көләргә тотынды. Пычкы чүбе, күрәсең, коры булгандыр, бик тиз арада агып, Бизнесменның корсагы шәлперәйде дә төште. Теге ертылган турдан кызыл чәчәкле бер чүпрәк кенә асылынып калды. Ләкин аңа карап уен туктамады, Бизнесмен әлеге чәчәкле чүпрәген алып билен буып куйгач, алар шактый вакыт Ислам белән култыклашып йөрделәр, Ислам баш бармагы белән әле Бизнесменның бүксәсенә, әле үзенең күкрәгенә төртеп-төртеп алды, имеш тә үзенең җиңгәнлеген аңлатты. Шушы уеннар вакытында ул Айгөлгә, Энҗегә, Фәйрүзәгә, Лилиягә, башкаларга конфетлар, чикләвекләр өләште. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга шигырьләр сөйләтте, җырлатты, биетте, әйлән-бәйлән уйнатты, һәркемгә бүләкләр өләште. Ислам да таягын Ислам җырлаганда гел балалар арасында йөрде, ә маскалар, аңа ияреп, туктаусыз биеделәр, бөтенесе кул чапты. Чарли Чаплин маскасы тамашада җиңүче дип табылды, аңа Кыш бабай, Кар кызы чыршы рәсеме төшерелгән кечкенә букча белән китаплар бүләк иттеләр. Аны уратып алган барлык сыйныфташларының, Әлфия апаларының мактау сүзләре, бабасы белән әбисенең аркасыннан кагып иркәләп торулары бу бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булды. Казан кунагы Каникуллар шундый шәп башланды. Ишеп кар яуды. Ислам дус малайлары белән окоплы-штаблы уйнады. Тауда чана, чаңгы шудылар. Алар ярты көн эчендә үзләре кар йомгагына әйләнеп беттеләр. Битләре кызарды, ут булып янды, карыннары ачты, ашап туймадылар, кар яуган саен, капка төпләрен киң итеп көрәп куйдылар. Мәктәптә шахмат ярышларына, түгәрәкләргә йөрделәр. Беркөнне кичкырын Ислам таудан кайткач, өс киемнәрен кардан кагып кереп, чөйгә элгәндә, телефон шалтырады. Трубканы бабасы алган иде. - Сине бер малай сорый, - диде ул. - Кем? - Белмим, - диде бабасы. - Привет, Ислам, - диде ят тавыш. - Привет, - дип җавап бирде Ислам, аңа охшатыбрак. - Таныдыңмы? - Юк. - Хәтерлә әле... өченче ел сабантуйда танышканны. - Ә-ә-ә, Илшат! - Ислам гөрләтеп көлеп җибәрде. - Ты чё? - диде Илшат аңа кушылып көлә-көлә. - Син шулай көлә беләсеңме? - Әллә син көлә белмисең? - Беләм дә... но не так уж. Алар шактый вакыт сүз таба алмыйча тордылар. Тынлыкны Илшат бозды: - Без әти белән Госман абыйларга кайттык, - диде ул. - Только что... - Син безнең авылдамыни?! - дип кычкырып җибәрде Ислам. - Ну, - дип җавап бирде кунак. - Встретиться бы. - Хәзер мин барам, - диде Ислам. - Давай завтра. Мы устали. Дорога плохая. - Ладно, - диде Ислам, русча белгәнен күрсәтеп. Икенче көнне иртән ашап-эчкәч, ул киенеп Госман абыйларга китте. Алар турына килеп җиткәч, нишләптер адымнары акрынайды. Госман абыйның бәләкәй чакта аның яңагына сукканы, тирәк төбендә бик озак елаганы исенә төште. Ләкин бу күңелсез хәлне ул ничек кинәт хәтерләгән булса, шулай тиз онытты да. Капканы ачуга, ишегалдында кап-кара чит ил машинасы торганы күренде. Илшат бер озын гына кеше белән абзарда нидер эшли иде. Аның "папа, папа" дип дәшүеннән Ислам теге кешенең Илшатның әтисе икәнлеген чамалады. Ислам аларга күренмичә генә абзар янындагы бәләкәй сарайга керде. Аның аларны шаяртасы, көлдерәсе килде. Сарайның баш сыярлык кына тәрәзә урыны бар иде. Шуннан карагач, ул Илшат белән әтисенең каралы-аклы чуар бозауның тамак астын кашып, сыртыннан иркәләп торуларын күрде. Ислам тәрәзә тишегеннән әз генә читкәрәк китте дә, ике учын иреннәренә куеп, "Өм-м-мү-ү-ү!" дип кычкырып җибәрде. Тамак астын кашытып торган чуар бозау кинәт артка тартылып, аларның кулыннан ычкынды. Ислам тагын бер кычкыруга, ул да кычкырып җавап бирде. - Чё, у них еще телёнок есть что ли? - диде Илшат, як-ягына каранып. - Не было вроде, - диде әтисе. Ислам, такта ярыгыннан аларның аптыраулы йөзләрен күреп, чак кычкырып көлеп җибәрмәде. Аннары ул өч мәртәбә тиз-тиз генә сарык булып кычкырды. Абзардагы сарыкларның берничәсе шундук "бә-әә-бә!" дип җавап бирде. Кунаклар тәмам аптырашта калдылар. - Вроде там барашка, - диде әтисе һәм алар Ислам яшеренгән сарайга килә башладылар. Алар килеп җиткәнче, көлә-көлә Ислам үзе килеп чыкты. Илшат йөгереп килеп, аны кочаклап алды. - Вот тот мальчик, - диде Илшат, әтисе белән таныштырып. - Исәнмесез, - диде Ислам, аның белән күрешеп. Ул ап-ак чәчле бик мөлаем кеше иде. Көн җылы булганлыктан, башына кимәгән, өстендә җиңелчә куртка, аягында зур итекләр. - Каян өйрәндең болай кычкырырга? - дип сорады ул Исламнан. Ислам аптыравын белдереп, җилкәсен генә сикертеп куйды. - Мин бит гел шулар арасында, бергәләп сөйләшәбез... - Тагын нәрсәләр булып кычкыра беләсең? Ислам "ка-ка-ка" дигән тавыш чыгарган иде, абзардагы казлар бөтенесе каңгылдашып җавап бирделәр. - Вот даёшь! - дип, Илшат гаҗәпләнүдән нишләргә белмичә, абзар эчендә йөрергә тотынды. Аннары Ислам кәҗә, тавык, әтәч, карга, чәүкә булып кычкырып күрсәтте. - Син хайваннар, кошлар телен өйрәнүеңне дәвам ит, - диде Илшатның әтисе. - Укуыңны бетергәч, без сине Казанга укырга алырбыз. Ислам, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Алар Илшат белән чана шуарга барырга булдылар. Ислам Илшатны тышта көтеп торды. Ул киенеп чыккач, чанасын алды да Исламнарга киттеләр. Ул малайларга берәм-берәм шалтыратканнан соң, тауга кузгалдылар. Илшат татарча сөйләшүгә бик тиз күчте, әмма сизмәстән кайбер сүзләрне русчалап җибәрә иде. Тик моның зыяны юк, малайлар өчен бу ашка артыграк сибелгән борыч кебек кенә тәэсир итте. Ул көнне алар кичкә кадәр тауда шудылар. Илшат ботинкалы чаңгыларын алып кайткан иде. Икенче көнне чаңгыда күл тирәсеннән үк урадылар. Илшат алардан шәбрәк шуа иде. Ул инде алтынчы сыйныфта укый, малайлардан зуррак икән. Төштән соң мәктәптә шахмат түгәрәге булды. Илшат унынчы-унберенче сыйныф малайлары белән уйнап караган иде, бөтенесен шаккатырып, аларга җиңел генә мат куйды. Мәктәпләрендәге шахмат түгәрәген мастерлыкка кандидат җитәкли икән. "Менә бит, шәһәр шәһәр инде", дип тел шартлатты малайлар. Шахмат уеныннан соң, Илшатка аеруча зурлап карый башладылар. Өченче көнне кич мәктәптә Илшатның әтисе Гомәр белән очрашу булды. Ул мәдәният министрлыгында эшли икән. Очрашуга барлык укучылар, укытучылар җыелган иде. Гомәр Солтанович баянда, таш сыбызгыда, курайда, сорнайда кызыксынды, бик күп сорауларга җавап бирде. Укучылар да аңа җыр, бию, музыка коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Ислам Г.Тукайның "Су анасы"н сөйләде. Очрашудан соң Гомәр абый аны үзе янына чакырды, мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кил, үзем булышырмын, диде. Илшат белән адреслар, телефоннар алыштылар һәм алар төштән соң Казанга китеп бардылар. Иптәш малайлары белән Ислам Казан кунакларын кул болгап озатып калды. Гадәттән тыш хәл Ял көннәре бик күп кебек тоелса да, себермә буран шикелле үтте дә китте. Каникуллардан соң укый башлаганга да бүген өч көн була. Ислам сумкасын асып чыкканда, капкадан Рөстәм белән Риф кереп килә иде. Өчәүләп шау-гөр килеп мәктәпкә атладылар. Бераз баруга арттан кемдер кычкырганга борылып карасалар, бүреген болгый-болгый Зөлфәт чаба. Тирләп пешкән, башыннан пар бәреп тора. - Кайчаннан бирле йөгерәм, уф! - диде, ул еш-еш сулап. - Әллә бездән башка мәктәп юлын таба алмыйсың? - диде Ислам аны үртәп. Зөлфәт көлеп куйды: - Сезнең белән баргач, тамак туйган кебек була. Сөйләшә-сөйләшә коридорга килеп керсәләр, мәктәпнең ярты баласы бер урынга өелгән, шырык-шырык көләләр, кычкырышалар. Шунда укытучылар да күренә. Малайлар төркем янына ашыктылар. Карасалар, стенага зур итеп баш ясалган. Кара төстәге германский маркер белән ялт-йолт кына сызылган. Чәчләре күпереп тора кебек. Аны ныклабрак карагач, Рөстәм: - Бу бит Диләлә Ахуновнага охшаган, - дип пышылдады. Чыннан да штрих белән генә сызылган иреннәре, ияк астының өчкә бүленеп торуы директор урынбасарын хәтерләтә иде. Укытучылар чыгып, балаларны рәсем яныннан үз сыйныфларына алып киттеләр. Исламнарны да Әлфия апалары кертеп утыртты, беркая да чыкмаска кушты. - Кем ясады микән? - диештеләр бөтенесе бер-берсенә карашып. - Озын койрыклы җендер, - диде Фаил, хихылдап. - Охшаган, әйемегез? - диде Фәйрүзә. - Охшаган? Кемгә? - Койрыксыз җенгә, - диде Риф. Тагын дәррәү күтәрелеп көлделәр. Шулчак кыңгырау тавышы яңгырады, ишектә Әлфия апалары күренде. Бу дәрестә каникулны ничек уздырулары хакында сөйләштеләр, бергәләшеп иң кызыклы вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә тукталдылар. Дәрескә йомгак ясагач, апалары "Мин каникулны ничек үткәрдем?" дигән темага өйдә язма эш эшләргә бирде. Беренче дәрес беткәч, бөтенесе теге рәсемне күрергә дип коридорга ябырылды. Тик аны ак ватман белән каплап, чит-читләрен скотч белән ябыштырганнар иде. Коридор да нишләптер элеккечә түгел. Укытучылар да артык җитди төсле ашыгып атлыйлар, элекке кебек туктап үзара сөйләшеп торганнары да күренми. Соңгы дәрес беткәндә, Әлфия апалары: - Звонок булгач, барыбыз да коридорга линейкага басабыз, - диде. Дүртенче сыйныфтан унберенчегә кадәр барлык укучыларны стенага ясалган теге рәсем каршына тезделәр. Ватман кәгазе алынган, рәсем шул килеш иде. Укытучылар балаларга карап стена буена басты. Илдар Каюмович килеп чыкты. Аның атлаган саен туфли табанының шак-шок итеп идәнгә тиюе чышы-пышы килеп шаяргалап торучы малайларны да тынып, сеңеп калырга мәҗбүр итте. Менә ул рәсемнең сул ягына килеп басты. Директорның йөзе караңгы иде. - Исәнмесез, - диде ул салкын ят тавыш белән. - Бүген, балалар, безнең мәктәптә бик тә күңелсез хәл... - Директор, стенага борылып, кулын рәсемгә таба күтәрде. - Изге мәктәп стенасына кемдер шушындый карикатура ясаган. Сүз дә юк, аны явыз уй белән эшләмәгән. Моның ни икәнен аңлап бетермәгән. Хәзер шул укучы, линейка алдына чыгып, үзенең гаебен танырга һәм гафу үтенергә тиеш. Илдар Каюмовичның сүзләреннән соң барлык укытучылар балаларның йөзләренә туп-туры төбәлде. Аларның карашы бер укучыдан икенчесенә күчте. Линейка алдына чыгучы күренмәде. Биш минутлап вакыт үтте... Бу басып торуның һәр секунды бер сәгатькә тиң иде. Һәркем үзенә гаеп ташланган кебек тойды... Тагын әллә никадәр вакыт узды. Коридорда сирәк-мирәк борын тарткан тавышлар гына ишетелеп торды. - Моны ясаучының кем икәнен барыбер беләчәкбез, - диде Илдар Каюмович, карашын балалардан алмыйча. - Әлбәттә, гаебеңне тану кыен нәрсә. Ләкин башка юл юк. Иртәме-соңмы әйтергә туры киләчәк... Өлкән сыйныфларның таләпчән тавышлары яңгырады: - Интектермә, зинһар, әйт тизрәк!.. - Үзеңә генә начар булачак... - Барыбер әйтәчәксең, киреләнмә!.. Ләкин "мин ясадым" дип чыгучы юк иде. Кинәт Әбүзәрнең тавышы ишетелде: - Берәрсе урамнан кереп ясап чыккандыр әле! Аның бу сүзләрен күтәреп алдылар: - Ак эт бәласе кара эткә... - Безнең мәктәптә андый кеше юк. Булса әйтер иде. - Без гаепсез. Кайтарып җибәрегез!.. - Шау-шуны туктатыгыз! - диде директор, тавышын күтәреп. - Техничкалар да, каравылчылар да мәктәпкә чит кеше кермәгәнен әйтеп торалар. Дөрес, кичә консультацияләр дә, репетицияләр дә үтте, түгәрәкләр дә эшләде. Без бер коллектив, җавапны да бергә тотабыз. Тагын авыр тынлык урнашты, беркемнең беркемгә карыйсы килмәде.. Бераздан бер-бер артлы тавышлар ишетелә башлады: - Безне җибәрегез инде, Илдар Каюмович. Сәнгать мәктәбенә соңга калабыз бит... Район сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр арасында дүртенче сыйныфтан Алсу, Фәйрүзә, Мансур да бар иде. Ләкин директорның йөзе кырысланганнан кырыслана барды: - Берегезне дә җибәрмим, - диде ул. - Төнгә кадәр басып торабыз. Карикатура ясаучының вөҗданы уянганчы көтәбез. Линейкадагылар тагын зарланырга тотындылар: - Ул оятсызның вөҗданы уянмаса? - Юри газаплыйдыр ул! - Без Чаллыга китәсе идек! - Минем әни ялгызы авырып ята, - дип еламсырады бер кыз. Вакыт үтте дә үтте. Гаебен танып чыгып басучы һаман күренмәде. Бу Айгөл, Алсу, Лилия өзгәләнүдән нишләргә белмиләр. Рөстәм, баскан урынында таптана торгач, инде арып беткән. Ул "аю табан"лы, бер урында озак басып тору аның өчен үлем белән бер. Әле кайчан гына елмаеп-көлеп, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре, тирән базга ябылгандай, берни кыла алмыйча, аптырашып басып торалар. Ислам моны керфек астыннан гына күзәтте, беркемгә дә туры карый алмады. Аның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Ул бик авырлык белән үзе өчен коточкыч кыен булган бер карарга килә башлады. Директор дөрес әйтә, бүтән юл юк. Тирән итеп сулады да линейкадан чыкты һәм башын түбән игән хәлдә Илдар Каюмовичка таба атлады. Аңа бер адым кала туктап калды. Коридор буйлап ухылдаган төсле тавыш дулкыны узды... - Нуруллин?! - диде директор гаҗәпләнеп. Укытучылардан кайсыдыр кистереп әйтеп куйды: - Баштук шулдыр, дидем бит! Ислам линейкага йөзе белән борылды, әмма башын күтәрә алмады. Шүкәнең ачулы тавышы аның колагын ярды: - Күпме бастырып тотты, Тургай тәре! - Илдар Каюмович, безне җибәрегез инде, - дип ялынды ниндидер бер кыз. - Ашыкмагыз, - диде директор аларга. Аннары Исламның күзләрен күрергә теләгәндәй, йөзенә үк иелде. - Без синнән моны көтмәгән идек, Нуруллин. Ник ясадың син аны? - Кызык итеп, - диде Ислам, шабыр тиргә баткан хәлдә. - Күтәр башыңны, кара иптәшләреңнең күзләренә!.. Аның башы тагын да түбәнрәк иелде, күкрәгендә нәрсәдер дөрләп яна иде... - Кайчан ясадың? - дип сорады директор. - Кичә... - Ислам тотлыгып туктап калды. - Репетиция беткәндә... Чыктым да сызгалап кердем... Һәрбер әйткән сүзе белән бергә өстенә әллә нинди авыр нәрсә баса барды. Үкенү белән оят тынын кысты... Ул болай ук булыр дип уйламаган иде. Барлык мәктәп каршына чыгып баскач, коточкыч кыен икән. Кирәк булмагандыр бирегә чыгу. Аңа һава җитми башлады, йөрәге ярсып типте. Ул үзен белештермичә, ишеккә таба атылды. Әмма география укытучысы Раушан аны, тилгән бәбкәне эләктергәндәй, эләктереп алды, әллә күтәреп, әллә сөйрәп, нәкъ элекке урынына китереп бастырды. - Гаептән качып котылып булмый, Нуруллин, - диде директор, аның хәленә кергәндәй кинәт йомшап. Эчендә ут булса да, Исламның башы төгәл эшләде. Тизрәк бөтенесе өйләренә кайтып китсеннәр иде. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр дә барсын. Аңа менә болай төбәлеп кенә тормасыннар. Бер кеше аркасында шушы кадәр кеше интегергә тиеш түгел. - Әйтер сүзең беттемени, Нуруллин? - Яңадан алай эшләмәм, - диде Ислам, үзенең аяк очларына карап. - Гафу үтенәм... - Кроссовкалары нишләптер бик кызганыч булып күренде аңа. Башын күтәрмичә генә директорга таба борды да: - Абый, аларны кайтарып җибәрегез инде... - дип өстәде. Шунда бөтенесе бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкырырга тотындылар: - Гафу итәбез, итәбез! - Шаярткан ул! Аның кәмит ясамыйча тора алмаганын барыбыз да белә бит! - Кайтарыгыз инде безне!.. өлкән сыйныф укучылары булуы аны гаҗәпкә калдырды. Моңа кадәр куркышып басып торган дүртенчеләр кинәт бөтенесе бер булып: - Гафу итәбез, гафу итәбез! - дип кычкырырга тотындылар. Малайлар, сүз берләшкәндәй, кулларын өскә күтәреп, селкеп тә алдылар. Ислам башының күтәрелгәнен сизде, эченә ниндидер көч иңгәндәй булды. Линейкада басып торучыларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килде. Күз карашын әле берсенә, әле икенчесенә юнәлтте. Күпчелегенең күзләре аның карашын кабул итте, алар аның рәхмәт әйтүен аңладылар. Бу шулкадәр рәхәт иде. Энҗе генә карашын аңардан яшерде. Бу аның Исламны гафу итәргә теләмәвен аңлата иде... Шау-шу көчәя башлагач, Илдар Каюмович уң кулын өскә күтәреп, учын балаларга таба борды. Ул тавышны туктатырга кирәк булганда шулай итә. Барысы да тып-тын калды. - Сезнең ни өчен җиңел генә гафу итәргә теләвегезне аңлыйм мин, - диде директор, тезелеп баскан балалар өстеннән күз карашын кат-кат йөртеп. - Әле безгә мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре турында Нуруллин белән дә, сезнең белән дә бу атнада ныклап сөйләшергә туры киләчәк. - Ул бераз уйланып торганнан соң, бөтенесе көткән сүзне әйтте: - Нуруллин үзе ясаган карикатураны юарга кала. Башкаларыгызга кайтырга рөхсәт. Бөтенесе дәррәү кубып үз классларына йөгерделәр. Директор техничкаларга чиләк белән су, чүпрәкләр алып килергә кушты. Барлык укытучылар таралышса да, Әлфия Замановна Ислам яныннан китмәде. Күрәсең, ул аның качып кайтып китүеннән курка иде. Ул арада сыйныфташ малайлары, Айгөл, Алсу, Лилия килеп басты. - Хәзер бергәләп юып ташлыйбыз, - диде Айгөл, сумкасын идәнгә куеп. - Барыгыз, кайтыгыз, - диде Әлфия апалары, аларны ишеккә таба аркаларыннан этеп. - Кем ясаган, шул юарга тиеш. Укытучыга карышуның файдасыз икәнлеген аңлап, сыйныфташлары мәктәптән чыгып киттеләр. Техничкалар ике чиләк су, ацетон, чүпрәк алып килгәннәр иде инде. Шулчак кемдер Әлфия Замановнаны директор бүлмәсенә чакырды. - Ничек юарга икәнен өйрәтегез, - диде ул техничкаларга. - Мин озак тормам. Ул кергәндә, Илдар Каюмович өстәл башында, Диләрә Ахуновна аның каршында утыра иде. Директор кул ишарәсе белән Әлфия Замановнага утырырга кушты һәм сүзен дәвам итте: - Әйтегез турысын. Нәрсә ошамады? - Әйтәм, - диде Диләрә Ахуновна, тавышын күтәреп. - Сез тәрбия моментын комедиягә әйләндереп калдырдыгыз. - Ничек инде комедия? - Шулай. Балалар уйланырга, бу хәлне тагын да ныграк кичерергә, ныграк борчылырга өлгермәделәр. - Ә сезнеңчә нишләргә иде? - Тагын да озаграк тотарга. Нуруллинның мотивларын ачыклап бетергәнче аңардан бөтенебез каршында сорау алырга, кызартырга кирәк иде. - Гафу итегез, Диләрә Ахуновна, - диде директор, аягүрә басып. - Бөтен мәктәп ярты сәгатьтән артык басып торды. Аннары Нуруллинның дүртенче сыйныф укучысы икәнен онытмыйк. Ул баланың шаянлыгын, шуклыгын без генә түгел, бөтен авыл белә. Аның шаяруларында беркайчан да усал, әшәке ният булганы юк. Укуы да начар түгел. Аның бу сүзләреннән Диләрә Ахуновна сикереп торып бүлмә буйлап - Мәктәп стенасын шушылай пычратуны сезнең гөнаһсыз шаяру дип бәяләвегез бик тә сәер. Хәтта Нуруллин сез әйткәнчә шаярган гына булса да, моны закон бозуга тиң гайре табигый хәл итеп күтәрергә кирәк иде. Ул чакта безнең педагогик бурычыбыз бер Нуруллинны гына тәрбияләү булмас, шушы фактка таянып, барлык укучыларны тәрбияләү булыр иде. - Мин үзем һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип исәплим. - Әти-әниләрен кайчан чакыртабыз? - диде Диләрә Ахуновна, директорның әле генә әйткән сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй. - Кирәк булырмы соң аларны чакыру? Әлфия Замановна беренче сыйныфта психоневрологка алып барганнан соң, Исламның коточкыч төшенкелеккә бирелүе турында күптәннән хәвефле уйларга батып тора иде. Хәзер бу хакта сөйләсә дә, Диләрә Ахуновна бары Әлфияне генә гаепләячәк. Рәсем ясау вакыйгасын һаман куертуның бала күңелендә ниләр китереп чыгарасын каян беләсең? Шуңа күрә ул: - Чакырмыйбыз! - дип директор урынбасарына кискен каршы чыкты. - Әти-әнисе белән... Әти-әнисе белән үзем барып сөйләшәм. Бергәләп, уртага салып. Мәктәпкә аларны китерүдән без нәрсә отабыз? - Башкалар куркып торсын өчен! - диде Диләрә Ахуновна, дулкынлануын тыя алмыйча. - Мәктәп гел куркытуга гына корылса, ул бала күңелен гарипләндерә, - дип директор Әлфия Замановнага борылды. - Барыгыз. Сөйләшегез яхшылап. Бәлкем әби-бабаларын да катнаштырырсыз. Анысын үзегез хәл итегез. Әлфия рәхмәт әйтеп чыгып китте. Ул ишекне ябу белән, Диләрә Ахуновна елап җибәрде. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, почмакка китте. Илдар Каюмович, аның янына килеп, урынбасарның иңбашына йомшак кына кагылып алды. - Зинһар тынычланыгыз.... Диләрә Ахуновна борылып, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен аңа төбәде: - Сезнең Нуруллинны ни өчен яклаганыгызны беләм мин!.. - Ни өчен? - Рәсем бит миңа охшаган. Сез мине күралмыйсыз! Бу сүзләр Илдар Каюмовичка шундый нык тәэсир итте, ул ни әйтергә белмичә өзгәләнүдән өстәлендәге әйберләрне тәртипсез рәвештә бер урыннан икенче урынга шап-шоп алып куярга тотынды. - Сез ни сөйләгәнегезне беләсезме?! Мин сезне күрше мәктәптән үземә урынбасар итеп китерттем. Халык мәгарифе бүлеге мөдирен моңа көч-хәл белән ризалатканымны да яхшы беләсез бит! Директор дөресен сөйли иде. Диләрә Ахуновна бераз тынычлангандай булды. Илдар Каюмович бу хатынның күзләрендә үзенә карата ниндидер әйтелмәгән зур нәрсә барлыгын да сизми калмады. Диләрә Ахуновнаның шул арада үзгәреп, аңа ярым елмаюлы карашы белән төбәлүе директорны нишләптер ашыгырга мәҗбүр итте. Ул кабаланып башына бүреген киде, пальтосын беләгенә салган килеш: - Гафу итегез, мине мәдәният йортында көтәләр, - дип кызу-кызу бүлмәсеннән чыгып китте. Бу вакытта Ислам стенаны чистартып бетергән, техничкалар чиләкчүпрәкләрен, ацетон шешәсен җыялар, Әлфия Замановна стенаның чисталыгын әле якын килеп, әле ерактан карап тикшерә иде. Директор кызулап атлаган җиреннән туктап, стенаны карады да, кисәтүле тавыш белән: - Менә шулай, Нуруллин, - диде һәм пальтосын кия-кия мәктәптән чыгып Сернең ачыла башлавы Мәктәптән кайтып иртәгә буласы дәресләренә әзерләнгәч, Әлфия Замановна Нуруллиннарга китте. Инде кояш баеган, караңгы төшеп килә иде. Тик Әлфияне кичке караңгылык түгел, күңелендәге караңгылык борчыды. Аны җиңел сөйләшү көтми иде. Әлфияне Әмир абыйның кызып китүчәнлеге аеруча куркыта. Монда каш ясыйм дип күз чыгарып ташламаска кирәген чамалый ул. Әлфия барып кергәндә, Ислам өйдә түгел иде. Чәй эчә-эчә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырганнан соң, Ислам турында сораштырырга керештеләр. Шулай итеп, аларга ник килүенең сәбәбен сөйләр чак җитте. Әлфиянең дулкынланудан ике битенә ут капты. - Сез аның чирекне дүртле-бишлеләргә генә төгәлләвен беләсез инде, - дип башлады ул. - Тик бер күңелсез хәл килеп чыкты бит әле. - Ни булды? - Нинди күңелсез хәл?! - дип әти-әнисе дә, әби-бабасы да аңа төбәлде. Әлфия стенага ясалган рәсем вакыйгасын сөйләп бирде. Әмир ул сөйләгәндә, үз-үзен тыя алмыйча, өй буенча йөрде, авыз эченнән ачулы сүзләр мыгырданды. Шулчак Ислам да кайтып керде. Аның чишенгәнен барысы да сүзсез генә көтеп утырдылар. Ислам Әлфия апасын күрүгә үк эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Әтисенең карашы мәрхәмәтсез иде. Мондый караш аның ачуы бик нык килгәндә генә була. Ислам кыюсыз адымнар белән аларга таба атлады да туктап калды. - Мәктәп стенасына рәсем ясамасаң, әллә башка җирдә урын беткәнме?! - дип кычкырды әтисе әллә нинди гырылдавык тавыш белән. - Мин бит инде аны юып бетердем, әти, - диде Ислам, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. - Мин юдыңмы дип сорамыйм, ник ясадың син аны?! - Шаярып кына ясаган идем... - Яңадан шаярмаслык итәм мин сине! Әтисе чөйдә эленеп торган киң каешны ачу белән тартып алды. Әлфия урыныннан сикереп торды: - Әмир абый, ул бит инде гаебен таныды, гафу үтенде... Зинһар өчен сукмагыз... - Менә, менә, мәктәптә дә, өйдә дә яклыйсыз! - дип Әмир кулындагы каешын болгап алды. - Шәхес иреге дип һәрнәрсәгә ирек куясыз, гафу итәсез. Машинаның, теләсә нинди транспортның тормозы булмаса ни була? Һәлакәт! Адәм баласына бер генә түгел, ун тормоз кирәк! - Аңлашылды бит инде, Әмир, - диде әнисе, аның каешын алмакчы булып. Ул каешын бирмәде, өйалдына ук чыгып китте. Әлбәттә, бер генә мәртәбә булса да каеш белән тамызасы, әбиләре, укытучысы алдында Исламны оялтасы килә иде. Шул ук вакытта аны бу эштән нәрсәдер тыеп торды. Сугуның бик начар икәнен ул белә. Башка нәрсә табарга кирәк иде. Ахырда ул бер уйга килеп, өйгә керде. Каешын идәнгә ташлаганнан соң, барысына да мөрәҗәгать итеп болай диде: - Мин мондый карарга килдем. Зөһрә, безгә, синең белән икебез мәктәпкә барып, гафу үтенергә кирәк. Барлык балалар, укытучылар каршында. Ислам үзен яклауларын сорагандай, әле әнисенә, әле әбисе белән бабасына, әле Әлфия апасына сораулы караш ташлады да: - Мин бит инде гафу үтендем! - диде. - Ә без?! Әниең белән без, бу хурлыкны күтәреп, читтә кала алмыйбыз! - Бәлкем болай ук катлауландырырга кирәкмидер? - диде Әлфия. - Кирәк! - диде Әмир кызып. - Нәкъ менә катлауландырырга кирәк! - Әтием... әни... Зинһар бармагыз! - дип өзгәләнде Ислам. - Барабыз! Мин хәзер Илдар Каюмович белән линейка җыю турында сөйләшәм, - дип Әмир телефоннан номер җыя башлады. Ислам атылып килеп, телефонга ике кулы белән басты: - Кирәкми, әти! - Бусы тагын нәрсә?! - дип әтисе сикереп торды да аның якасыннан алды. Исламның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул үкси-үкси: - Әти... әтием!.. Ул рәсемне мин ясамадым!.. - диде. Әтисе шундук аның якасын ычкындырды. Бөтенесе аптырашып Исламны әйләндереп алдылар. Әлфия апасы аның каршына килеп чүгәләде: - Син юри әйтмисеңме? - диде ул, Исламның күзләренә туп-туры карарга тырышып. - Юк... Өйдәгеләр аның бу сүзеннән соң бер-берсенә карап өнсез калганнар иде. Әлфия апасы Исламның калтыранган кулларын үз кулына алды: - Нишләп "ясадым" дидең соң? - Кызгандым... - Кемне? - Барысын да... Әтисе дә килеп аңа иелде. Ул бераз тынычланса да, әле күзләрендәге ачу бетмәгән иде: - Кемнәрне кызгандың син? - диде әтисе. - Бөтен мәктәп интегеп басып торды бит. Сәнгать мәктәбенә дә китә алмадылар. - Ә сурәтне кем ясаган? - Бу сорауны әнисе бирде. - Белмим... - диде Ислам. Әлфиягә Ислам шушы минутта ничектер зураеп, үсеп киткәндәй булды. Туктаусыз көлеп-шаярып, җырлап йөргән малайның үз өстенә шушындый йөкне алуына һич тә ышана торган түгел иде. Соңгы сүзне бабасы әйтте: - Барыбызны да уңайсыз хәлгә куйса да, оныгымны яклыйм әле мин, - диде ул акрын гына. - Ул йөрәге кушканны эшләгән. Башка берни турында да уйламаган. Шулаймы, улым? Ислам дәшмәде, бабасы әйткәнне, дулкынлану сәбәпле, ул бик үк аңлап бетерә алмады. - Әти, синеңчә, сарык та исән, бүре дә тук булып чыга түгелме соң? - Улым, бүре дә юк, сарык та юк. Бала гына бар. Кемгәдер җәза эзләп интекмәгез... - Минемчә, Шәрифҗан бабай хаклы, - диде Әлфия. - Бу безнең уртак серебез булып калсын. Беркемгә дә, берни дә сөйләмәскә. Килештекме шулай? - Аны барысы да хупладылар. - Ә стенаны пычратучы... гаебен танымаса, аның вөҗданында калсын... Бөтенесен борчуга салган бу кич әнә шулай төгәлләнде. * * * Әлфия бу көннәрдә үзен ике ут арасында калган кебегрәк хис итте. Дәресләрдә дә, тәнәфестә дә Исламның кычкырып көлүләре бетте. Коридорда җырлаганы җитдилек пәрдәсе яптылар. Әлфия Замановна нишләптер үзен аның алдында гаепле саный иде. Икенче яктан Диләрә Ахуновна ул рәсем ясау вакыйгасын укытучылар булганда да, икәүдән-икәү чакта да гел искәртеп тора: - Балаларны үсендерүегез, дилбегәне ычкындыруыгыз сезгә бик кыйммәткә төшәчәк. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген вакыт күрсәтер. Әле безгә бу хакта күп мәртәбәләр сөйләшергә туры килер, дип уйлыйм... Әлфия Ислам белән ике арада ниндидер аңлап бетерә алмый торган нәрсәләр сизде. Кайчакларда ул Исламның үзенә төбәлеп карап торуына шаһит була. Әлфия шуны сизүгә, ул күзләрен читкә ала, битараф булып күренергә тырыша. Аның шулай сиздермичә генә үзен күзәтүе, тыныч күлгә ыргытылган таш кебек, күңелен кузгата. Һәм ул теләсә дә, теләмәсә дә Ислам хакында уйларга мәҗбүр була. Бер көнне соңгы дәрес беткәч, Ислам партасында утырып калды. Иптәш малайлары әйдәкләп караганнар иде, "кайта торыгыз" дип кул гына селтәде. - Бирегә кил, Нуруллин, - диде Әлфия, аның нидер әйтергә теләвен чамалап. Ислам сумкасын алып, аның каршына килеп утырды. Аның бит очлары кызарып чыккан, күз алмалары туктаусыз хәрәкәтләнә, дулкынланганы сизелеп тора. - Йә, тыңлыйм сине. Сөйлә... Ул һаман сүзен башлый алмады. Бу элекке туктаусыз җорланучы Ислам түгел иде. Ниһаять, башлады, әмма тавышы пышылдаган кебек кенә чыкты: - Мин сезгә рәхмәт әйтә алмыйча йөрим, апа... - Нәрсә өчен ул? - И, апа! - диде Ислам җиңел сулап. - Сез килгәч, бөтенесе үзгәрде. Өстемнән иң авыр йөк төште... - Мин сиңа кыенлык кына китермәдемме икән, дип йөри идем әле. Берни дә үзгәрмәде бит. - Үзгәрде! - диде Ислам кинәт җанланып. - Ничек кенә үзгәрде, апа! - Син бит барыбер гаепле булып калдың... Ислам Әлфиянең күзләренә туп-туры карады. Аның карашы шундый җылы, ягымлы иде. - Мин хәзер ичмасам сезнең алда гаепсез!.. - диде ул, елмаеп. - Сез бит ул... сезнең алда гаебем юылды. Сез миңа ышандыгыз. Өйдәгеләр сезне тыңлады... Инде ничә көн шушыны әйтергә теләдем... Шундый җиңел булып китте хәзер... Ислам саубуллашкач акрын гына чыгып китте. Бу сөйләшүдән соң Әлфия аны элеккечә шаянлыгына кайтыр, дип өметләнгән иде. Әмма Исламның караңгы чырае ачылмады, бөтен кыяфәтендә күңел төшенкелеге ярылып ята. Аның турындагы уйлары Әлфиянең бөтен тынычлыгын алды. Элек ул аның бер дә арымавына, дәрестә дә, тәнәфестә дә туктаусыз хәрәкәтләнүенә, бөтен нәрсәне күрүенә, бар нәрсәгә җитешүенә хәйран кала иде. Менә хәзер, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, сагынып искә ала башлады. Дәрестә: "Апа, апа, карагыз әле, чыпчыклар өере агачларны сырып алды!" - дип кычкырып җибәрүләре дә кызык булган икән! Аңа һавадагы болытлар да, тыштагы буран да, яуган яңгырлар, карлар да олы могҗиза, тәрәзә төбендәге гөлләр дә сөйләшәләр иде. Әгәр сыйныфташларын нидер сөйләп көлдермәсә, кашын-күзен уйната, борынын селкетә, иренен кәкрәйтә, кайчакта түзә алмыйча Әлфия үзе дә көлеп җибәрә иде. Аның кымшанмыйча төп-төз утыруына да ышанып булмый. Ишетелеришетелмәс бака тавышы килсә - бу ул. Кайчакта тавык та кытаклап ала, тычкан да чыйкылдый, бәрән дә бәэлди иде. Ислам боларны нәкъ менә иптәшләре бер күренешкә игътибар итте: Исламның исеме чыкканда, мәктәптә генә түгел, авыл халкы елмая. Кешеләрнең караңгы йөзләре яктырып китә, күпләре елмаякөлә башлый, аларга ниндидер тылсымлы, куанычлы көч иңә... Яңа ел алдыннан Әлфия татар теле дәресендә "чыбык" дигән сүз кертеп җөмлә төзергә кушты. Ислам, көтеп кенә торгандай: "Хатын-кызларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән", - дип ярды да салды. Мәктәптән кайтып ашап утырганда, Рәсимә әбигә шуны сөйләгән иде, ул авызына капкан чәен, чәе янына капкан чүбек хәлвәләрен һәм кыстыбыйларын читкә борылып пошкырып җибәрде. Икәүләшеп озаклап көлделәр. Бик күп инде авылда аның турында кызык хәлләр. Тик болар хәзер һәммәсе дә үткәндә калган, хәзер кызыклы истәлек кенә. Бүгенге Ислам җитди, авыр табигатьле, аралашудан кача торган олы кешене хәтерләтә. Аның теге вакыттагы кебек төшенкелеккә бирелүеннән курка Әлфия. Ул Исламны мәктәптә үтә торган барлык чараларда катнаштырырга тырыша. Шигырь сөйләттерә, җырлата, биетә, уйната. Андый чакларда Ислам җитезләнеп, йөзе яктырып китә, күзләрендә дәрт кабына. Әлфия эзләнә, аңардан бөтен мәктәпне шаккатырырлык нәрсәдер башкартасы килә. Шуны эшләсә, Ислам элекке халәтенә кайтыр кебек тоела. Сигезенче март бәйрәменә бөтен мәктәп катнашында зур чара әзерләргә тотындылар. Анда көлкеле күренешләр дә кирәк иде. Әлфия Нуруллинны тәкъдим итте. Ләкин әле кайчан гына бик күңелсез хәл китереп чыгарган малайны шундый зур кичәдә сәхнәгә күтәрү дөрес түгел, диделәр. Әлфияне берничә укытучы яклап чыкты. Географ Раушан "ул укучы мәктәпне бетергәнче шулай репрессияләнергә тиеш буламыни?" дип мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куйды. Оештыручылар үз сүзләреннән барыбер чигенмәделәр. Әлфия директорга кереп хәлне бөтен тирәнлеге белән аңлатканнан соң гына, номерны программага кертергә мәҗбүр булдылар. Ул Нуруллин белән Лилия Латыйпованың икесе уйлап чыгарган номеры иде. Алар аны әдәби уку дәресендә күрсәтеп, бөтенесен шаккатырганнар иде. Бәйрәмдә чыгыш ясаячакларын әйткәч, Исламның башы күккә тиде. Алар дәрестән соң һәр көн репетиция ясадылар. Исламның элекке Исламга әйләнә башлавына ул куанып туймады. Менә бәйрәм дә җитте. Кичә зур залда гөрләп барды. Аларның чыгышына да чират җитте. Әлфия студент чакта сәхнәдән җырлаганда, биегәндә дә бу кадәр дулкынланмаган булгандыр. Шундый авырлык белән кертелгән номерда ниндидер өзеклек, ялгышу килеп чыкса, егыл да үл. Ул эченнән генә аларның икесенә дә дәрт-илһам, зиһен, осталык теләде. Дөресен генә әйткәндә, бу чыгышы белән Исламның теге гаебен юуына өметләнде ул. Менә "Ай, былбылым" көе яңгырады. Кыска итәкле сары тар күлмәк, биек үкчәле туфли кигән, беләгенә редикюль аскан Лилия сәхнәгә чыгып эскәмиягә утырды, редикюленнән иннек, көзге чыгарып, иреннәрен кызарта башлады. Иреннәрен теле белән ялап та алгалап, чәнти бармагының очы белән помадасын төзәткән кебек тә иткәч, зал дәррәү кул чапты. Иңбашына магнитофон аскан, кулына микрофон тоткан Ислам аның янына килеп сәлам бирде: - Исәнмесез! Лилия, аңа борылып та карамыйча, иреннәрен төзәтә-төзәтә: - Исән, - диде. Залда тагын көлешеп куйдылар. - Мин журналист, - диде Ислам. - Интервью бирмәссезме икән? - Әби, сиңа ничә яшь? - дип сорады Ислам, микрофонын аның авызына китереп. "Әби" сүзе ишетелүгә, залдагылар тыела алмыйча көләргә тотындылар. Лилия йөзенә аптырау билгеләре чыгарды, күзләрен түгәрәкләндереп, Ислам ягына, бу нинди юләр микән дигәндәй, башын чайкап куйды. Аннары хәйләкәр кыяфәт белән җавап бирде: - Заманында миңа Габделҗаббар Кандалый гашыйк булып, шигырьләр язып йөргән иде. Шуннан соң залда башланган алкышлар, көлүләр бер минут та туктап тормады. Әлфия куллары авыртып беткәнче кул чапты. - "Ир - баш, хатын - муен", дигәнне ничек аңлыйсың? - Моны ир баш, ләкин аның башында хатынының уе, дип аңларга кирәк. - Байлык, акча кешене бәхетле итәме? - Бәхетле итми, ләхетле итә. - Кычытмаган җирне кашу ни ул? - Дәрестә тыңламыйча утырып, аңламыйча калганыңны укытучыдан кабат сорау. - Наданлык гаеп саналамы? - Гаеп саналмый, гариплек санала. - Тешең сызлаганы бармы? - Бар. - Кайчан? - Өй эшен эшләмичә мәктәпкә барганда. - Компьютерыгызга вирус кергәне бармы? - Компьютерыбыз юк, ә өебез тулы вирус. Кирәк кешеләргә гел бушка өләшә алабыз. - Бабайны ничек эләктердең? - Кармакка суалчан сапладым да, ул йөри торган юлга аттым. Оекбашыннан килеп капты. - Ничек яшәдегез? - Өйләнгәндә күтәреп кенә йөртермен, дигән иде. Өйләнү белән җилкәмә менеп утырды да шуннан бирле төшкәне юк. - Сиңа бабаең сигезенче мартта чәчәкләр бүләк итәме? - Чәчәк бүләк итә дә каядыр чыгып китә. - Бабай сине иркәлиме? - Иркәли. Мәче тычканны иркәләгән кебек. - Бабайның авырганы бармы? - Аның авырырга вакыты юк. - Нишли соң ул? - Колорадо коңгызлары чүпли. Калган вакытында кармагын алып Ык буена китә. - Анда нишли? - Балыклар арасында ГАИ булып эшли. - Күзең әйбәт күрәме, әби? - Ничек кенә күрә әле! Менә сине дүрт итеп күрәм. - Кем соң мин? Таныйсыңмы? - Танымыйча! Үзебезнең Тургайдан башка кем болай сайрасын инде! - Алайса мин очып киттем! Көчле алкышлар астында Ислам белән Лилия җитәкләшеп йөгерә-йөгерә чыгып китте. Зал аларны өч мәртәбә чакырып чыгарып, алкышлар астында баш идерде. Әлфия шатлыктан күкнең җиденче катында иде. Кичә тәмамлангач, укытучылар аны бик яхшы чыгыш әзерләгәнсең, дип мактадылар, Раушан хәтта кулын кысып рәхмәт әйтте. Коридорда Ислам белән Лилияне дүртенче сыйныфлар гына түгел, өлкән сыйныф укучылары да уратып алганнар, котлыйлар иде. Аннары дүртенчеләр үз бүлмәләренә җыелды. Әлфия Ислам белән Лилияне әйбәт чыгыш ясаулары белән тәбрик итте, киләчәктә барыгыз да кичәләргә шулай әзерләнергә тырышыгыз, диде. Бераздан бөтенесе дөбершатыр бүлмәдән чыгып китте. Ислам гына, сумкасын рәтләгәндәй, арттарак калды да Әлфиягә таба борылды. Аның күзләре, йөзе шатлыктан балкый иде. - Рәхмәт, апа! - диде ул һәм бүлмәдә үзенең шул яктысын калдырып чыгып йөгерде. Әлфия, язгы ягымлы җилгә йөзен куйгандай, күзләрен йомды. Аңа шулкадәр рәхәт, аңа шушы халәтеннән башка берни дә кирәкми иде... Талпыну Бәйрәм кичәсе баланы шулкадәр үзгәртә аладыр, дип уйламаган иде Әлфия. Дөрес, ул шуңа өметләнде. Әмма бу ул көткәннән күпкә савыктыргычрак булып чыкты. Сыйныфка җан керде, Ислам шатланып-талпынып бөтенесен язгы гөрләвекләр кебек уятты. Үткәннәрне оныттылар, шаярулар, көлүләр, үртәшүләр белән тулы көннәр бер-бер артлы ага бирде. Узган якшәмбедә Ислам март аеның алдавыч кояшы, нечкә җиле астында җиңелчә генә спорт киеменнән көне буе сыерчык оясы ясаган. Берүзе биш оя ясап, ихаталарының төрле җирләренә урнаштырган. Ә кичкә температурасы 40 градуска күтәрелгән. Бу хакта дүшәмбе көнне Әлфиягә шәфкать туташы Тәнзилә әйтте. Тамак төбе дә шешкән, бик нык ютәлли дә икән. Аның хәлен сыйныфташлары белешеп, Әлфиягә җиткерә тордылар. Ниһаять, пәнҗешәмбе көнне укулар беткәч, ул мәктәптән туп-туры Нуруллиннарга китте. Өйдә Фатыйма әби ялгызы, түр якның ишеге ябык иде. Әлфия аңа пышылдап кына: - Әллә йоклыймы? - дип сорады. - Һи, йоклатырсың аны! Кичә температурасы төшә башлады. - Фатыйма әби үзе дә пышылдауга күчте. - Шуннан бирле рәсем ясый... Нәрсә буладыр ул... Кайчакта эндәшкәнне дә ишетми... Хәлен белергә туктаусыз балалар килә. Бөтенесе дә яраталар бит аны. Хәзер чәй әзерлим, аныңчы кереп чык. Әлфия акрын гына түр якның ишеген ачты. Ислам зур гына рамны ике тәрәзә арасындагы трельяжның көзгесенә сөяп куйган да, пумаласы белән буяп маташа. Тупсадан атлап кергәнче үк, Әлфия рамдагы рәсемнең Нух тавы икәнлеген таныды. Ислам ишекнең ачылганын сизмәде дә. Ул гүя үзе генә күрә торган сихри зат белән сөйләшә иде: әле рәсемгә якын ук килеп, пумала очын аңа тидереп ала, әле бөтен гәүдәсен бөгелдереп, башын артка ташлап яисә кыйгайтып карап тора, әле куллары белән ияген учлап уйга бата... Әллә тавышсыз гына теге зат белән сөйләшә, әллә барлык хәрәкәтләрен үзе генә ишетә торган музыкага буйсындыра. Әлфия аның шушы илаһи халәтен бозмас өчен кымшанырга да кыймыйча торды. Әмма Ислам, күрәсең, нидер сизде, ялт итеп артына борылды һәм гаҗәпләнү катыш сөенеч белән: - Әләй, апа! - дип кычкырып җибәрде. Әлфия шунда гына тупсаны атлап түргә узды. Ислам кабаланып пумаласын буяулары янына куйды да, кояштай балкып, аның каршына килде: - Исәнмесез, Әлфия апа! - Исәнме, исәнме, - диде Әлфия, аның маңгаена кулын салып. - Әләй, апа, рәхәтлеге!.. - Ислам күзләрен йомды. - Кулыгыз салкынча... - Әле температураң бетмәгән, ятып торырга кирәк, - диде Әлфия, аның диванга җәелгән урынына күрсәтеп. - Ята алмыйм мин, апа! Аның шулкадәр эчке хис, кайнарлык белән әйткән бу сүзләренең төбендә зарланумы, әллә башка нәрсә ятамы - билгесез иде. - Сиңа әлегә тынычлык, ял кирәк. - И, апа! Сез килгәч, шундый рәхәт булып китте! Нидер җитми иде... Рәхмәт инде, апа! Көчемнән килсә, әллә ниләр бирер идем... - Ул бераз уйланып торды да, шатлыклы тавыш белән дәвам итте. - Апа! Беләсезме, апа... Менә бу рәсемне ясап бетергәч, сезгә бүләк итәм! Алырсызмы? - Без аны үзебезнең сыйныф бүлмәсенә куярбыз, - диде Әлфия. - Мин риза, риза, апа! - диде Ислам куанып. - Авырып ятканда нишләп шундый олы эшкә тотындың соң әле син? - Их, апа! - диде Ислам, тагын да ныграк җанланып. - Каян белим? Эчтән әллә ни котырта. Дәрес вакытында йөргәнемне, тәрәзә каршына баруларымны да сизми калам. Бөтенесе белән уйныйсым, сөйләшәсем килә. Бөтенесе матур! Агачлар, хайваннар, кошлар безнең килүне көтә, безне күргәч, куанышалар. Кошларның нинди генә җырлары юк! Аларга ияреп, мин дә җырлап җибәрәм. Җир өсте дә, күк тә, чишмә-сулар да, болын-кырлар да җырдан гына тора... Тышта ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Ислам кулларын чәбәкләп бүлмәне әйләнде дә тәрәзә каршына килеп басты. - Апа, карагыз әле! Карлар тып-тын төшкән төсле. Ә бит алай түгел! Карлар да көйли-көйли, пышылдаша-пышылдаша төшәләр. Болытлар аларны сөеп озата, җир ягымлы, тын көй белән кочагына ала. Әнә бит нинди матур моң! - Ул тәрәзә аша кар бөртекләрен күзәткән килеш, бик озак тавыш-тынсыз торгач, Әлфиягә борылды. - Их, апа! Сез шундый әйбәт! Сез бөтен нәрсәне дә беләсез. Әле терелеп мәктәпкә баргач сорармын, дигән идем... Үзегез килгәч, хәзер сорыйм инде... Кичә телевизордан кайчандыр дөнья бетә, дип сөйләделәр. Бетәр микәнни? Исламның туп-туры текәлгән карашында икеләнү дә, хафалану да бар иде. Әлфия аны тизрәк тынычландырырга булды: - Дөнья миллион еллар шушылай булган, тагын миллион еллар шушылай дәвам итәчәк. - Мин гел уйланам, - диде Ислам, һәр сүзен сузып. - Күптән уйланам... Минем бер серем бар, апа. Әйтсәм дә сезгә генә әйтә алам... Көлмәсәгез... - Нишләп көлим? Әйт. - Олы уй ул, апа. Ышанып та бетмим, ышанасы да килә. Мин үлмәячәкмен шикелле... Ышанасызмы? Әлфия шундук җавап бирде: - Ышанам. - Сез дә үлмисез. - Минме? Белмим... - Әби әйтә, үлсәк тә яңадан тереләбез, ди. Мин гел тере калырга телим. Бу - Сине анда кем алып менде? Әтиеңме? - Берүзем мендем. Тик әтигә әйтә күрмәгез. Әллә ничек анда... Куркыныч та, куркыныч та түгел кебек. Нух маңгае янына баскач, гел күктән очып барган кебек. Болытлар баш очында гына, ә җир аста, түбәндә, түбәндә... әллә кайларга ук җәелә, очы да, кырые да күренми... үзе матур! Дөнья шундый олы! Без шундый бәләкәй! Минем дөнья кебек дәү буласым килә. Шул тауга менгәннән соң, үземне төштә Нухның җилкәсенә таянган итеп, дөньяның башлыгы итеп күргәнем бар... Аның күзләре очкынланды, ул инде түр өйнең аркылысын-буен бер итеп йөри, үзенең хыялый уй-омтылышларын Әлфиягә яшермичә җиткерә иде. Исламны тыңлаган саен, укытучы шушы кечкенә малайның нинди могҗизалы дөньяда яшәвенә, нинди уйлар белән януына хәйран калды. Менә биредә хәзер ишеткәннәре белән Исламның мәктәптәге шуклануларын, әллә ниләр уйлап чыгаруларын, туктаусыз көлүләрен бергә кушуы да кыен иде. Әмма бу шулай иде. Ислам аны эчтән тәрәзә пыяласына бөтен йөзе белән капланып озатып калды. Әлфия өйдән чыгып берничә адым атлауга, капка ачылып китте һәм анда ике кыз күренде. Алар исәнләштеләр дә туктап калдылар. Кызларның олысы алтынчы сыйныфтан Зилә, бәләкәе әле быел гына укырга кергән Камилә иде. - Нишләп йөрисез, кызлар? - дип сорады Әлфия. - Исламның хәлен белергә килдек, - диде Зилә. - Ул кем соң сиңа? - Беркем дә түгел, - диде Зилә. - Ислам минем элгечтәге курткам кесәсенә йә йомырка, йә пешкән тавык боты, йә бака-мазар сала. Шуннан очрашкан саен көлешәбез. Нык кызык була. Үрти ул. Тыелып булмый аңа кушылып көлгәндә. - Ә Ислам синең кемең? - дип сорады Әлфия Камиләдән. - Ул минем дус. - Ничек дус? - диде Әлфия, гаҗәпләнеп. - Ул мине очраткан саен иреннәрен колагыма тери дә: "Меҗҗҗәү! Меҗҗҗ! Меҗҗҗ!" ди. Аның "меҗе" бөтен тәнемне кытыклый, икәүләшеп көләбез дә көләбез... Кызлар йөгерешеп кереп китте. Әлфия, ишеп яуган ябалак карларны ерып, акрын гына үзләре ягына атлады. Исламның канатланып, ашкынып сөйләгән сүзләре, аның сыйныф бүлмәсен күтәреп көлүләре колак төбендә яңгырап озата бардылар. Кар бөртекләренең тып-тын моңнарын да аермачык ишеткән кебек булды ул. Аңа дөнья шулкадәр якты, иксез-чиксез зур һәм матур булып күренде. Ул үзен шушы ак дөньяның башлыгы итеп тойды... Китә диләр сине... Тормыш безне төрлечә алдый: кайчакта шатлык-борчуларын яшерә, көннәр вакыйгаларсыз тып-тын гына ага кебек. Әлфия авылның тавыш-тынсыз бер көйгә барган тормышына берегеп беткән иде инде. Халык аны үз гаиләсенә кабул итте, бернинди үзгәрешләр дә көтелми кебек иде. Ләкин тормышның безгә күренмәгән тирәндәге агымнары бар, алар көтелмәгән хәлләр, могҗизалар китереп чыгара. Коточкыч давыллар да күтәрелә, вулканнар да ата, сулар да баса, утлар да каба. ... Март аеның ул җылы кичен Әлфиянең мәңге онытасы юк. Кыш белән язның бил алышуыннан карлар лышпырдап торган, гөрләвекләр аккан, агач бөреләре исе борынны кытыклаган тылсымлы кич иде бу. Ул кич тәннең һәр күзәнәген яшәү дәрте белән тутыра иде. Нишләптер ул көнне Әлфия дә, Раушан да мәктәптә бик озак эшләп утырган булганнар икән. Нишләптер алар нәкъ бер вакытта кайтырга чыктылар. Мәктәп баскычын төшкәч, Раушан аны култыкларга рөхсәт сорады, Әлфия рөхсәт итте. Раушан кич бик караңгы, озатып куйыйм, дип үтенде, Әлфия ярар диде. Шул мизгелдә аның күңеленә "тып" итеп кайнар тамчы тамды... Капка төбенә җиткәч, Әлфия рәхмәт әйтте һәм кереп китмәкче булды. Ләкин Раушан аның кулын үзенең кулына алды. Әлфиянең күңеленә тагын бер утлы тамчы төште. Бусы тегесеннән кайнаррак иде. Аяк астында кар кыймшанган кебек булды. - Әлфия, беләсеңме... - Раушанның тавышыннан җылылык бөркелде. - Мин сиңа дүрт ел буе әйтә алмаган сүземне әйтергә телим.... - Раушан такта янында сөйләгәндә җавабын оныткан укучыдай туктап торды. Әлфиянең кулын кысып дәвам итте: - Мин сине яратам... Беренче күргән көнемнән... Әлфиянең аяк астында җир чайкалды. Әмма бу давыл түгел иде. Бу юлы утлы очкын нәкъ йөрәк уртасына тамды. Җирне тутырып йөгерүче гөрләвекләргә, су белән тулып килүче инеш-елгаларга караганда, җирне су басарга тиеш иде кебек. Ләкин әлеге кайнар очкын-тамчылардан аның бөтен гәүдәсенә ялкын капты, дөньяны янгын чорнап алды... - Мине теләсәң нишләт! - Раушан аның кулына уттай иреннәрен тидерде дә, кызу-кызу китеп барды. Әлфия янгын эчендә дөрләгән хәлдә көч-хәл белән өйгә керде һәм бүлмәсенә бикләнде. Раушанның көтелмәгән бу сүзләре утка салырлык та иде шул. Аларның моңа кадәр икәүдән-икәү калып, ике-өч сүз дә сөйләшкәннәре булмады лабаса! Алайса нишләп һәр күзәнәге очкындай кайнар, ни сәбәпле йөрәге ашкынып тибә? Бу сорауга җавап эзләгәндә, аны чолгап алган ялкын акрын гына язгы ташкын булып җәелде, күңеле тылсымлы ашкыну белән тулды: Раушан исемле егет аны ярата икән! Мәхәббәт, сөю дигән могҗизаның барлыгын белеп, күреп йөрсә дә, Әлфия, нишләптер, ул могҗизаның кайчан да булса үзенә дә килеп кагылачагын уйламый иде. Юк, дөрес түгел! Уйлагандыр, хыялларда йөргәндер дә, күңеленең иң тирән чоңгылында яшеренеп яткандыр ул могҗиза. Шулай булмаса, "яратам" дигән бер сүздән янгынга да, язгы ташкынга да төшәр идемени?! "Мине теләсәң нишләт!" - диде дә китеп барды Раушан. Димәк, ул әнә шул яратуын, бөтен тормышын Әлфия кулына, аның хөкеменә тапшыра, дигән сүз. "Теләсәң нишләт!" диярлек булгач, болай гына әйтелгән сүзләр түгел инде бу. Аны теләсә нишләтерлек зур хокукка ия булыр өчен Әлфиянең йөрәгендә дә нәрсәдер булырга тиештер бит. Әгәр нәрсәдер булмаса, ул бу дәрәҗәдә утка-суга төшеп дулкынланыр идемени?! Бер-бер артлы тагын мең сорау туды, тик аларга төгәл генә җавап юк иде. Ахырда шул сорауларның барысына да җавабын әйтергә теләгәндәй, Раушан күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Директор укытучылар белән үткәргән киңәшмәләрдә кайнар бәхәсләр гел чыгып тора, кайчакларда коллектив икеөч төркемгә бүленә, үзара үпкәләшүләр дә була. Тик укытучылар кубарган давыл Раушанны гына селкетә алмый. Аның тыныч кына, йомшак кына итеп әйткән сүзе кайнап торган чишмәне тиешле якка борып җибәргәндәй була. Югыйсә иң күбесен әйтмичә дә калдыра кебек, әмма мәсьәлә көтелмәгәнчә ачыкланып китә. Шуңа күрә барысы да аның сүзен түземсезлек белән көтәләр. Әлфия өчен Раушанның елмаюы бер олы сер иде. Калын иреннәре нишләптер Әйткән сүзләренең әйтелмәгән иң кадерле өлеше шунда сакланып тора ахрысы. Раушанның озынча йөзе карлы-бозлы давылларга каршы торып чыныккандыр төсле, шул каршы давылларның кырыс эзләрен дә саклый шикелле. Хәрәкәтләре салмак, беркайчан кабаланмас. Беренче карашка ул барлык нәрсәгә битараф кебек тоелырга мөмкин. Әмма аның бер генә нәрсәне дә читтә калдырмаучы шомырттай күзләре искиткеч хәрәкәтчән. Бу күзләрнең бәргәләнүендә әллә нинди тирәндә яткан уй-кичерешләр чагыла... Аларга яшерелгән серләрне күптән беләсе килә Әлфиянең. Тик Раушанның озын керфекләре, калын кашлары ул серләрне сикерешми-тартылмыйча гына саклый бирәләр. Әлфия, аны кабат-кабат күз алдыннан уздыргач, Раушанның үзенә бик тә якын икәнлеген тойды. Ул әйткән сүзләрнең Әлфияне "гөлт" итеп ялкынга төрүе юкка булмаган икән. Иртәгә мәктәптә очрашкач, Раушанга ни әйтер? Бу сорау турында уйланганда, йөрәгенең хәзер бик татлы итеп тибүен генә сизә ул. Әгәр Раушан тагын озатып куярга рөхсәт сораса, Әлфия кире кага алмаячагын аңлады. Әллә инде һавадагы фәрештәләр аның шул халәтен Раушанга җиткергәннәр, икенче көнне мәдәният йортыннан чыгуга, ул Әлфияне рөхсәт сорамыйча гына култыклап алды. Әле генә караган концерт турында фикерләшеп кайттылар. Капка төбенә җиткәч, Раушан пышылдап кына сорап куйды: - Йә, Әлфия, нишләтәсең мине? Әлфия көлеп җибәрде. - Минем сине берни эшләтергә дә хакым юк. - Бар шул, - диде Раушан, аңа якыная төшеп. - Ихтыярымны сындырып, син мине үзеңә буйсындырдың. Коткар мине! - Ничек? - диде Әлфия, көлүеннән тыела алмыйча. - Мин буйсындыручы, син буйсынучы булганбыз икән ләбаса! Нинди тигезсезлек! - Безнең тигез икәнлегебезне законлы рәвештә беркетергә кирәк. Әлфия көлүеннән шып туктады. Раушанның әлеге сүзләре артында әйтмичә калдырган мәгънәсе күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Чынлапмы бу, әллә шаяртумы? - Мин сине җитди кеше дип уйлый идем, - Әлфия канәгатьсезлек белдергән тавыш белән әйтте кебек. - Ә минем шаяртырга уйлаганым да юк, - диде Раушан, йомшак кына итеп. Аннары кинәт бәреп чыккан кайнар кичерешләрен тыя алмыйча: - Мин сиңа өйләнешергә тәкъдим ясыйм, Әлфия! - дип өстәде. Ул кабаланмыйча гына Әлфиянең иңбашларыннан тотты да кайнар иреннәре белән аны үбәргә кереште. Әлфия башын читкә бора да алмады, аңа әйтергә сүз дә тапмады. Ул әллә тоташ ялкын эчендә калды, әллә ниндидер көчле дулкын өстендә чайкалды. Вакыт та, аяк астындагы җир дә югалды... Ниһаять, ул үзен кулга алып, зиһенен җыйды. - Раушан, әйдә ныклабрак уйланырга беркадәр вакыт калдырып торыйк, - диде ул, һәр сүзенә басым ясап. - Без бит әле бер-беребезне белеп тә бетермибез. Раушан аны кочагына алды һәм колагына пышылдады: - Әйдә, синеңчә булсын. Мин сиңа карыша аламмыни соң?! Алар һәр кич очраша башладылар. Иң элек мәктәп "чыш-пыш" белән тулды. Авыл халкы өчен тыныч, гел бертөрле генә агып барган көннәр бетте. Моңа кадәр телгә кермәгән ике кеше - Раушан белән Әлфия калган иде. Хәзер шулар бу сөйләшүләр куанычлы сөйләшү, аларның бер-берсен табуына шатлану иде. Кемнәрдер Әлфиянең авылга килеп укыта башлаган чорыннан ук, аны Раушанга булсын иде, дип теләк теләгән, пар килгәнлекләренә сокланып йөргән. Кайберәүләр туйның кайчан булачагын гоманлый. Әлфия дә баш вата, барысын да акыл бизмәне аша үткәрергә тырыша. Моның өчен вакыт кирәк, ә Раушан һәркөн ашыктыра. Әлфия, көзгә кадәр сабыр итик, бер-беребезне сыныйк, ди. Ләкин тормыш кайчакта шундый сәер хәлләр китереп куя, үз ниятләреңнең ничек үзгәргәнен дә сизми каласың икән. Аларның өйләнешүе белән дә шулай булды... Беркөн Әлфия дәрескә кереп, сыйныф журналын ачарга да өлгермәде, Чинаев торып басты да, нечкә тавыш белән: - Апа, сине... - дип сүз башлады һәм тамагына әйбер тыгылгандай туктап калды. Ул, "ник ярдәм итмисез" дигәндәй, тилмерүле карашын әле уңга, әле сулга төбәде. Балалар барысы да елмая, кайберләре астыртын гына көлә иде. Зөлфәт үзенә беркем дә ярдәм итмәячәген аңлаганнан соң, әче нечкә тавыш белән кычкырып җибәрде: - Апа, сине бездән Раушан алып китә мәллә?! Әлфиянең ике битенә дөртләп ут капты. Балалар эчке бер канәгатьләнү белән хихылдашырга тотындылар, күрдеңме, дигәндәй, бер-берсенә караштылар, тыныч кына утыра алмыйча, урыннарында сикерештеләр. Аларның йөзләре кояштай балкый, кыланмышларында җиңү тантанасының иң кайнар мизгеле чагыла, "ура" кычкыру белән салют ату гына җитми иде. - Чинаев, - диде Әлфия, Зөлфәтнең янына килеп. - Олы кешеләргә дәшкәндә, исемнәренә "абый", "апа" сүзен кушарга, яисә әтисенең исемен ялгап әйтергә кирәклеген мин сиңа беренче сыйныфтан бирле өйрәтәм бит инде. Йә әле, Раушан Кемевич дип әйтергә кирәк? Зөлфәт мөлдерәп яшь тулган зәңгәр күзләрен Әлфиягә төбәп авыз эченнән: - Кемевич... - дип мыгырданып торды да, усал итеп ярып салды: - Раушан белән кочаклашып китәсезмени?! Балалар тагын күтәрелеп көлделәр. Алар Чинаевтан түгел, Әлфиянең үзеннән көләләр кебек тоелды. Аның башы томаланды, аларга әйтерлек сүзләр эзләде, әмма таба алмады. Раушан белән дуслашканнан бирле, укучыларның үзенә бүтәнчә карауларын, ниндидер күренми торган кабык эченә йомылуларын сизеп йөрде ул. Күрәсең, аның Раушан белән дуслыгын үзләренә хыянәт дип кабул иткәннәр, Чинаевны шул хыянәтне фаш итү өчен әзерләгәннәр иде. Ул моны аңлады, ләкин балаларга ни әйтергә? Каян ни дип башларга? Аны бу кыен халәттән Нуруллин чыгарды: - Син, маймыч, саплаган бер җимгә кабасың. Селәүгә дә, ипигә дә, ак кортка да. Зөлфәт колакларны ярырлык нечкә тавышы белән: - Көлмә кешедән, Тургай тәре! - дип сикереп үк торды. Ислам Зөлфәтнең янына килеп аны кочаклап алды һәм болай диде: - Кайгырма юкка, син суда йөзәрсең, мин күктә очармын! - Ул шунда гөлдерәп көлеп җибәрде. - Апа мәктәптән китми бит. Сине юри бутаганнар. Зөлфәт тә, калганнар да Әлфиягә төбәлде. - Борчылмагыз, балалар, мин беркая да китмим, - диде ул, бит очларының тагын да ныграк кызышуын тоеп. Раушан ике көнгә Казанга семинарга киткән иде. Ул "бүген кич кайтам, көт" дип шалтыратты. Әлфия көне буе очып йөргәндәй йөрде. Раушанның иң кадерле кешесенә әверелгәнен шул ике көндә аеруча нык аңлады ул. Әлфия аның тәкъдименә күптән риза, тик моны аңа әйтүдән үзен тыеп тора иде. Тәкъдим ясалган, җавап бирү миннән тора, аны соңрак әйтүдән берни дә үзгәрмәячәк, дип уйлады ул. Башта ниятләгәнчә, көз иң кулае булачак. Раушан кайткан кич аларның икесен тылсымлы кочагына чумдырды. Якты, айлы кич иде ул. Алар Ык, Бормалы буйларын мең мәртәбә урадылар, җырланмаган бер җырны да калдырмадылар. Туктап кайнар үбешүләр ул җырларның кушымтасы булды. Аларның җырына бакалар хоры кушылды, кошлар күтәреп алды, күктә йөзгән ай дирижёрлык итте, йолдызлар күз кысышып кул чапты... Әмма икенче көнне... Ул кичтә дә күктә ай балкый иде. Әмма ул кич Әлфиянең кайнар күз яшьләренә манчылды. Раушанның мәктәптә елмаймыйча, күрелмәгәнчә сәер, җитди йөрүеннән үк аның эченә шом кергән иде. Алар сөйләшкәнчә тау башында очраштылар. Аның авыз ачып әйткән беренче сүзе Әлфияне аптырашка салды: - Теләгеңә ирештең, Әлфия, - диде ул төшенке тавыш белән. - Мин директорга гариза яздым... Әлфия берни аңламыйча, өзгәләнеп аның күзләренә төбәлде: - Нинди гариза?! - Эштән китәргә, - диде Раушан. - Эштән?! Нишләп?! Әлфия нәрсәдер аңлый да башлаган кебек булды. Шул ук вакытта һәммәсе аңлаешсыз, томанлы иде... - Әлфия! Миңа туп-туры әйтсәң булмадымыни? Ул берни дә аңламаудан гаҗиз иде. - Нәрсәне?! - дип сорады елый язып. - Кияүгә чыгарга теләмәвеңне ни өчен үземә әйтмәдең? Балаларыңа әйтеп, нигә аны бөтен дөньяга тарату кирәк иде?! - Ялгышасың, Раушан! - Әлфиянең күзләренә яшь бәреп чыкты, дулкынланудан аның тыны кысылды. - Мин аларга андый сүз әйтмәдем! - Әйткәнсең! - диде Раушан кискен итеп. - Коридорда унынчы сыйныф кызлары "отказник кияү" дип көлешеп калдылар. Мине ишетми дип уйладылар. Укытучыларның йөзендә мәсхәрәле елмаю. Бүген иртүк күрше Җәмиләтти әнкәй белән мине юатырга керде. Ул баш тартты дип кайгырмагыз, насыйбы табылыр, ди. - Бу бит гайбәтчеләр эше! - диде Әлфия, өзгәләнеп. - Мин хәзер сиңа аңлатам... Ләкин Раушан аны бүлдерде: - Аңлатма, Әлфия. Син бер сүз генә әйт. Әйе, ул сүз бит күптән аның тел очында. Җимерелеп барган якты хыялларын шул сүз генә коткара алачак. - Мин бит риза, Раушан! - диде ул аңа күз яшьләре аша төбәлеп. - Бүген чыгарга да риза!.. Раушанның йөзе шатлыктан балкып китте. - Чынлап әйтәсеңме, Әлфия?! - Риза, риза, риза! - диде Әлфия тыела алмыйча. Раушан аны үзенә тартты, икесенең кайнар иреннәре бер-берсенә тоташты... Аннары барысы да бик тиз эшләнде. Ял көне Раушан машинасы белән Арчага барып, әти-әниләренең рөхсәтен алдылар, Сабантуйда өйләнешеп, туй ясарга ризалаштылар. Кар астындагы рәсем Бүген язгы каникулның соңгы көне. Кояш бер кат күлмәк аша да тәнне пешерә. Бөтен җирдә шаулап гөрләвекләр ага, иңсу, чокыр-чакыр урыннар күзгә күренеп язгы су белән тула. Сыерчыклар сайравыннан, чыпчык, чәүкә, карга тавышларыннан ихата күтәрелеп китәр кебек. Риф ике көн буе тирес өя. Бозлы кар кисәкләре белән болгатып өйгәч, кыш буе мал астыннан чыгарылган тирес шактый биек күтәрелде. Ул басылып кызгач, өстеннән җылы пар чыга башлый һәм җәйгә бер дигән черемә була. Риф койма күләгәсендә калган карны көрәккә элеп атканда, кар астыннан ниндидер зәңгәр кәгазь килеп чыкты. Ул кызыксынып кәгазьне алды. Кәгазь бүрәнкә шикелле бөкләнгән, ниндидер язуы да күренә иде. Учына салып суккалауга, кәгазьнең кары коелып та төште һәм Риф аны җәеп җибәрде. "Гөлбакча урта мәктәбенең III сыйныф укучысы Энҗе Яруллинаның математика дәфтәре", дип язылган иде анда. Риф былтыргы дәфтәр тышының бирегә ничек килеп эләккәнен дә аңлады һәм елмаеп куйды. Энҗенең әнисе Факия ападан помидор орлыклары алып кайтканнар иде бит. Орлыкны әнисе нәкъ шушы бүрәнкәдән алып тартмаларга төртте һәм алар инде тәрәзә төбен тутырып үсеп утыралар. Риф дәфтәр тышын тирес өстенә атты. Тик аны җил очырып төшерде. Хәзер ул эчке ягы белән ачылып төште. Менә шунда Риф ашыга-кабалана иелеп аны кулына алды һәм сулышы тукталгандай булды. Тышлыкның ике ягы да баш сурәте белән тулган иде. Хикмәт аның тулуында түгел, ул сурәтләрнең барысының да бертөсле булуында иде. Хикмәт аларның бертөсле булуында гына түгел, алар нәкъ мәктәп стенасына ясалган теге баш сурәтенең күчермәләре иде! Риф, ниндидер җинаять эшләгәндәй, як-ягына каранып куйды һәм түргәрәк китеп, улак читенә утырды.Аңа бала йоннарын кабартырлык уй килде: ул стенадагы рәсемне Энҗе ясаган булып чыга түгелме соң?! Әнә бит, кайберсен башлаган да ташлаган, аннары яңаларын ясаган. Иренен Диләрә Ахуновнаныкына охшатып алга чыгара алмыйча интеккәнлеге күренеп тора. Биш-алты гына сызык белән уйнатып-боргалап сызып җибәргән. Соңрак ясалганнарының ирене Диләрә Ахуновнаныкына шактый охшаган. Кайбер урыннарда берсе өстенә икенчесен ясап бетергән хәтта. Әгәр стенага ул рәсемне Ислам ясаган булса, Энҗенең былтыргы дәфтәр тышында берничек тә була алмый ич инде ул. Әгәр Энҗе ясаган икән, нишләп Ислам аны үз өстенә алды? Бусы Рифнең башына сыймады. Хәер, ул монысы өчен артык баш та ватып тормады. Исламнан барысын да көтеп була. Ул сәнәге белән көрәген коймага сөяп куйды. Тиресне бер-ике сәгатьсез өеп бетерерлек түгел. Ә Рифнең ул кадәр вакыт бу серне сакларлык түземе юк иде. Дәфтәр тышы бераз җилләгәч, бутыен салып, аягына кроссовка, өстенә куртка киде дә Ислам янына йөгерде. Аларның ишегалды иңсурак булганлыктан, су җәелгән, Ислам лом, көрәк белән шуны берничә урыннан ерып, агызып маташа иде. Кул биреп күрешкәч, Ислам үзе өйгән тиресне күрсәтте. Аның өстеннән пар күтәрелә иде. - Өйгәнеңә ничә көн әле? - дип сорады Риф. - Әле өч көн дә тулмады. - Ничек шулай тиз яна башлады соң ул? - Мин аңа әз-әз генә тавык тизәге дә салып бардым. Шул бик тиз кыздыра икән аны. Син салдыңмы? - Салмаган идем, салырмын инде, - диде Риф. Аннары күзләрен кысып, дәшмичә генә Исламга төбәлде. Аның ник болай карап торуына аптырап, тегесе аңа төртеп куйды: - Ни күрдең? Әллә минем битемә бал буяганнармы? Ләкин Риф аның төртүенә дә, сүзләренә дә игътибар бирмәде. Үзен бирегә китергән нәрсәне ачыклау ниятенә кереште: - Минем синнән бер әйбер сорыйсым бар. - Ни сорасаң да сора, акча гына сорама, - дип көлде Ислам. - Дөресен генә әйт әле, стенага теге рәсемне син ясамадың бит, әйеме? - Син нәрсә? - дип көлеп куйды Ислам. - Әллә түбә чәркәң шуыша башладымы? - Юк, син дөресен әйт, боргаланмыйча гына. - Әллә кайчан онытылган нәрсә... Каян башыңа китереп сукты ул? - Син ясамагансың аны! - диде Риф кистереп. - Каян белдең? - Белдем инде. - Алайса кем ясаган соң? - Башта менә син әйт "Мин ясамадым", дип. Аннары мин әйтермен. - Каян килде соң әле бу синең башыңа? Риф күзләрен хәйләкәр уйнатып алды: - Ясаган кеше үзе әйтте! Аның бу сүзе Исламның күңелен чын-чынлап кузгатты һәм ул аны яшереп кала алмады: - Әйт, кем ул?! - Дус итмисең икән, - диде Риф, үпкәләп. - Син әйтмәгәч, мин дә әйтмим. "Бетте" дигәндәй, кулын селтәде дә капкага таба китте. Ул, Ислам артыннан килер, ялыныр, дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Ислам хәтта туктатырга теләп артыннан бер сүз дә кычкырмады. Риф капканы ачарга үрелгәч, борылып карады. Ислам көрәгенә таянган килеш елмаеп тора иде. Рифнең сабыры сынды һәм ашыга-ашыга яңадан аның янына килде. Килеп тә җитте, кесәсеннән алып дәфтәр тышын сузды да. Ислам рәсемнәрне гаҗәпләнеп карарга тотынды. Аның йөзе җитдиләнгәннән җитдиләнә барды. Ул дәфтәрнең ике ягын да, ышанмагандай, әйләндереп карады. - Йә? - диде Риф. - Ясаучы ул булып чыга түгелме соң? - Синеңчә инде, синеңчә! - диде Ислам, нәрсәгәдер ачулангандай. - Нәрсә минемчә? - Нәрсә, нәрсә! - Ислам бераз уйланып торгач, әллә нинди төшенке тавыш белән: - Мин ясамадым... - дип куйды. Риф елмаеп җибәрде, хәтта тамак төбе белән генә шаркылдап та куйды. - Нәрсәгә куанасың? - диде Ислам - Синең гаебең юк бит. Шуңа сөенәм. - Минем гаебем булмаса, Энҗенең гаебе бар. - Анысы аның эше, - диде Риф, Исламның иңбашына кулын салып. - Ни өчен әйтмәгән ул аны? Һич югы сиңа... Моны болай калдырырга ярамый бит инде. - Риф, туктале... Нигә инде кабат кузгатырга? Кирәкми. - Таптың гаеп! Стенага рәсем ясаган икән! - Шулаен шулай да... - Риф, син моны беркемгә дә әйтмәскә сүз бирә аласыңмы миңа? - Ярар, әйтмәм, - диде Риф, серле тавыш белән. - Әгәр син бер әйберне әйтсәң. - Ни ул? - диде Ислам. - Ник син ясамаган килеш ясадым дидең? Ислам көлеп куйды. - Шәп ясалган иде бит ул. Менә минем осталыкны күрегез әле, диясем килде. - Бөгештерәсең! - диде Риф, аның җавабыннан канәгать булмыйча. - Аннары... күпме басып торырга була мәктәп белән. Мин әйттем - барыгыз да кайттыгыз да киттегез. Риф сәер генә көлеп куйды. - Без сиңа рәхмәт әйтергә тиеш икәнбез әле. Ярар, минем тиресне өеп бетерәсем бар. Сине шаккатырыйм дип килгән идем - булмады. Ул кызу-кызу атлап капкадан чыгып китте дә шундук борылып та керде. - Берәрсенә әйтәсеңме соң инде моны? - Әйтмәскә дип сөйләштек бит. Син бик тиз онытасың икән. - Энҗегә дә әйтмисеңмени? - Әйтмим. - Алайса үзем әйтәм мин аңа. Ислам көрәге белән Рифкә кизәнде. - Карале, нишлисең син?! - диде Риф, чигенә-чигенә. Ләкин Ислам аның каршына төште. Исламның йөзендә бу кадәр җитдилек күргәне юк иде Рифнең. Ул көрәген ничек тиз күтәргән булса, шулай тиз төшерде, хәтта аны читкә атып бәрде. Аннары ике кулын Рифнең ике җилкәсенә салып, йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Рифкә аның җылы сулышы бәрелде. Ялварулы карашы белән күзләренә төбәлде дә: - Әйтмә син аңа, - дип пышылдады. - Ник? - Әйтмә. Без бит синең белән малайлар. Сүз бирәсеңме? - Бирәм, - диде Риф. - Егет булып калыйк. Ул эре-эре адымнар белән чыгып китте. Батырлык түгел бугай... Теге дәфтәр тышы Исламны әллә нишләтте. Ул үзенең сыйныфташларына, бигрәк тә Энҗегә гүя башкача карый башлады. Күзләре кычкырып әйтелмәгән уй-теләкләрен, кылган эш-гамәлләрен үтәли күрергә тырышты. Болай карау сорау арты сорау уятты. Мондый халәт Ислам өчен ят иде. Чөнки аның эчендәге тышында, башкаларны да ул шундый дип күз алдына китерде, шуңа ышанды. Ә менә хәзер ул үзен башкалардан аерып, аларга ерактанрак үтәли күрсәтә торган күзләр белән карагандай тоелды. Бу гамәле аңа ошамады. Ул чит кеше хатын укырга ярамаганын белә. Чөнки анда кешенең үзе генә белә торган, башкаларга күрсәтергә ярамый торган уйлары була. Иптәшләрен читтән күзәтү аларның күңеленә үтеп керү, андагы иң яшерен уйларны актару була түгелме соң? Иң беренче зур сорау билгесе булып, аның уйларын Энҗе биләде. Әгәр аның мәктәп каршында гаебен танырга көче җитмәгән икән, ни өчен соң ул аны һич югы Исламга әйтмәгән? Ислам укытучыларга җиткерер дип шикләнгән булса, Энҗе аңа ышанмый, дигән сүз. Энҗе булып Энҗе ышанмагач, аңа ышанмаучылар тагын да бардыр инде. Әллә гел бүтән нәрсә сәбәпче микән моңа? Энҗенең шушы гомер берни булмагандай йөрүе сәер. Юк шул, берни булмагандай түгел икән шул. Һәр көн аны күзәтә башлагач, Ислам үзе өчен бик күп яңа нәрсәләр ачты. Энҗенең чырык-чырык көлүе кимегән икән ләбаса! Нишләптер көлгәндә тавышы элеккечә күтәренке чыкмый икән. Мәктәпкә барганда яки кайтканда, Ислам белән янәшә туры килсә, тизрәк кызлар төркеменә барып кушыла, яисә сумкасыннан нидер караган булып артта кала. Кайчаннан бирле ул үзенең күзләрен Исламнан яшерә, карашлары очрашса, шундук читкә борыла, нишләптер гел аска карый. Димәк, Ислам алдында күпмедер гаепле икәнен ул бер минут та онытмый. Ә ник түзә? Башта ул дәфтәр тышын Энҗенең үзенә бирергә уйлады. Инде бер көнне мәктәптән кайтканда, аны куып җитеп бирергә әзерләнеп беткәч, Энҗе койма янында сөйләшеп торучы Алсу белән Фәйрүзә янына йөгерде. Әллә тагы Исламның ни эшләргә теләгәнен күңеле сизде. Аннары нәкъ шул мизгелдә Исламның эчендә дәфтәр тышын Энҗегә бирергә һич тә ярамый, дигән уй дөртләп кабынды. Болай эшләү Энҗегә күсәк белән китереп суккандай булачак. Аннары Энҗенең гаебен белгәнлеген күрсәтү "син үзеңнең минем алда гаепле икәнеңне аңлыйсыңмы?" дип кычкыруга тиң булачак. Ислам батыр хәлендә, Энҗе начар булып калачак. Ә бит Энҗе стенага ясавы белән чын батырлык күрсәтте кебек. Тик моңа тәвәккәлләргә аның бик күп вакытлар әзерләнгәнен менә бу дәфтәр тышы ачык күрсәтә иде. Әле тагын күпме дәфтәрләргә, күпме кәгазьләргә күпме баш ясагандыр ул. Ислам аның матур бармаклары белән тырыша-тырыша рәсем ясавын күз алдына китерде. Энҗенең боегып йөрүендә үзен гаепле санады, аны бөтен йөрәге белән кызганды, өйләренә барып юатасы килде. Мәктәптә аңа ул гел яхшылык эшләргә теләде. Әбисеннән иң тәмле пәрәмәчләр пешертте, аларны иң элек Энҗегә бирде, әмма ул "ашыйсым килми", дип баш тартты. Кибеттән алып килгән "сникерс", шоколадларга да якын килмәде. Гүя ул аңа бик нык үпкәләгән иде. Энҗе ничектер кызганыч итеп елмая, менә-менә күзләреннән атылып яше чыгар төсле... Бәлкем яше дә чыгадыр, анысын күреп булмый, чөнки ул йөзен читкә ала... Энҗе күзләрен кысып, туктаусыз чыркылдап көлсен өчен нишләргә соң?! Бу сорауга җавап таба алмады. Ләкин барысын да үз тәртибе белән вакыт хәл итте... * * * Бүген Ислам Нух тавы рәсемен рамлап мәктәпкә алып килде. Төргән киндерен сүткәч, сыйныфташлары "аһ" иттеләр. - Син Нуруллин түгел, Репин! - диде Риф, рәсемне әле якыннан, әле ерактан карап. Энҗе колагына гына: - Мин синнән көнләшәм! - дип пышылдады. Мактау сүзләре тагын күпме дәвам иткән булыр иде, Ислам иптәшләрен бүлдерде: - Мин бит аны сезгә бүләк итеп алып килдем. Кая куябыз? - Үзебезнең бүлмәгә, - диде берәүләр. - Мәктәпнең рәсемнәр күргәзмәсенә! - диде икенчеләре. Әлфия апалары: - Хәзергә үзебезнең бүлмәгә элеп торыйк, киләчәктә күз күрер, - диде. - Аннары сез бит яңа уку елында бишенче сыйныф бүлмәсенә күчәсез. - Юк, балалар. Сезнең сыйныф җитәкчегез башка укытучы булачак. - Нишләп, апа?! - Без сездән башка нишлик?! - Сезне бирмибез. Безгә башка укытучы кирәкми. - Тәртибе шулай бит, балалар, - диде Әлфия елмаеп. Аңа шулкадәр рәхәт иде балаларның бу сүзләрен ишетү. Һәрберсе якын, үз булып беткәннәр бит. Үзе дә аларны бик тә, бик тә сагыныр инде ул. - Апа, без сезне бишенче сыйныфка урлап алып китәбез! - диде Ислам көлеп. - Урларсың, бирер сиңа Раушан! - диде Зөлфәт, күзеннән усал очкыннар чәчеп. Балалар бүлмәне күтәрә язып көлделәр. Әлфия исә кып-кызыл булып басып торды. - Җибәрмибез и всё, - диде Зөлфәт, учы белән партасына сугып. - Ә сиңа борчылырга кирәкми, Чинаев, - диде Әлфия. Дүртенчегә күчтең генә бит. Сине мин тагын бер ел укытам әле. Зөлфәт сөенеченнән кул чабып куйды. Соңарып тапшырылган хатлар Барысы да гел көтелмәгәнчә килеп чыкты. Җәйге каникулларга чыгарга соңгы атна башлангач, ягъни дүшәмбе көнне булды бу. Мәктәптән малайлар белән кайтканда, Энҗе аларны куып җитте дә ялынган тавыш белән болай диде: - Ислам, көн саен ниндидер песи балаларын сөйлисең, миңа да күрсәт әле. - Соңга калдың, - диде Фаил. - Нишләп? - диде Энҗе, гаҗәпләнеп. - Без аларны ашап бетердек, - дип үртәде Фаил Барысы да көлеп җибәрде. - Һәрберебезгә бер генә мәче баласы тиде, олы телдән кече телгә дә җитмәде, - дип өстәде ул тагын. - Кил, кил, - диде Ислам. - Алар әллә кайчаннан "Энҗе, Энҗе" дип кычкыралар. Ислам, ашап, ишегалдына чыкканда, Энҗе килеп тә керде. Ул, мәктәп формасын салып, күк йөзе төсле кимоносын кигән, муенына үтә күренмәле газовый яулыгын элгән иде. Кояш ягыннан килеп кергәч, Ислам аны үтәли күргәндәй булды. - Песи балаларыгызны карыйсым килеп, төн йокыларым качты инде, - дигән булды Энҗе. Ислам сарайга юнәлде. Аның артыннан килгән Энҗе ишек турында туктап калды. Ислам аның кулыннан тотып: - Әйдә, кер, курыкма, - диде һәм мәче янына алып килде. - Кара рәхәтләнеп. Шунда парлашып иелгәндә, иңнәре иңнәренә тиеп китте һәм Энҗедән килгән кайнарлык аның бөтен тәненә ток кебек таралды. Мәче балаларының өчесе имә, өчесе уйный иде. Шул уйнаганнарының берсе болайга таба килде дә, ике аягы белән оя читенә таянып, аларга туп-туры төбәлде. - И, күзләре ахак төсле икән, - дип Энҗе көлгәндәй итте. Ислам аңардан күзен ала алмады. Бу минутта аңа Энҗедән дә матуррак, Энҗедән дә якынрак кеше юк иде. Аның бөтен җире - кара чәчләре, чем-кара күзләре, шома иңбашлары да, алсу туфли кигән аяклары да искиткеч матур, шул кадәр үз иде. Боларның һәммәсе кул белән кагылырлык якын арада иде... Ул Энҗенең бик озак шушында торуын теләде. Әмма ул гәүдәсен турайтып: - Булды, рәхмәт, күрдем, - диде дә ишегалдына чыкты. Ислам Энҗегә күңелендә кайнаган нәрсәләрне әйтәсе килүдән, әмма ничек итеп әйтә белмәүдән гаҗиз булып, аңа иярде. Урамга чыккач, беләгеннән тотып алды да: - Энҗе, мин сине яратам!.. - дип пышылдады. Энҗенең йөзе кинәт ямьсезләнде һәм ул елап җибәрде, күз яшьләре аша ачыргаланып: - Нинди ярату?! Нинди ярату?! - дип кычкырды. - Мине яратырга мөмкин түгел! - Нишләп?! - диде Ислам ялварып. - Белерсең әле! Шул ике сүзне әйтте дә йөгереп китеп барды. Ислам ни уйларга, ни эшләргә белмичә, капка төбендә тораташтай катып калды. Башында мең төрле сорау бөтерелсә дә, җавап таба алмады. Җавабы кич, караңгы төшкәч килде. Энҗе, телефоннан шалтыратып, Исламны үзләренең капка төбенә чакырды. Ул киенеп тә тормыйча өйдән чыгып йөгерде. Энҗе капка төбендә басып тора иде. Ул Исламның кулына калын гына конверт тоттырды. - Ни бу? - дип сорады Ислам. - Укыгач белерсең. Энҗе шундук кереп югалды. Ислам, кайту белән өстәл янына утырып, конверттан урталай бөкләнгән кәгазьләр алды. Аларны алдына куеп, иң өстәгесеннән укый башлады. Кәгазь компьютерда язылган иде. " январь. Исәнме, Ислам! Мин сине беләм, син минем кем икәнемне белмисең. Мин синең алда бик гаепле. Бу минем теләгемнән башка үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Барыбер мин гаепле, гаепле, гаепле! Бу хатымны сиңа ничек тапшырырга? Белмим..." Икенче кәгазь. "1 февраль. Исәнме, Ислам. Мин синең алда котокыч гаепле. Үземә урын таба алмыйм. Зинһар гафу ит. Мин әйтергә курыктым. Мине беркайчан да гафу итмә, яме? Синең белгән кешең." Өченче кәгазь. "15 февраль. Исәнме, Ислам! Элек язган хатларымның берсен дә тапшыра алмадым, кайберләрен ертып аттым. Син бераз сабыр ит. Мин үземнең кем икәнемне әйтермен. Хәзергә батырчылык итә алмыйм. Ачулан, тиргә, сүк мине! Белгән кешең." Дүртенче хат. "18 февраль. Исәнме, Ислам! Сиңа моңа кадәр дә шактый хатлар язган идем, тапшыра алмадым. Куркак икән мин. Җирәнәм үземнән. Бер генә теләгем бар: син тотып кыйнасаң, җиңелрәк булыр иде. Тагын... Калганын яза алмыйм инде." Болардан тыш тагын җиде-сигез хат нәкъ шушындый эчтәлекле булып чыкты. Соңгы хат кулдан язылган иде һәм аның язуыннан Ислам Энҗе кулын таныды. "Ислам! Менә хәзер бу хатларны мин язганны белдең. Теге әшәкелекне мин эшләдем. Мин генә шундый эшкә сәләтле. Әйе, мәктәп стенасына рәсемне мин ясадым. Озак баш ваткач ясадым. Директор тезгәч, түземем бетеп, "мин!" дип кычкырырга уйлаган идем. Өлгермәдем. Син чыктың да минем әшәкелекне үз өстеңә мин моны әшәкелек дип уйламадым. Диләрә Ахуновнаның кикриге шиңсен, дидем. Эчемнән генә көлеп йөрдем. Аннары кинәт әллә ни булды. Борчылырга тотындым. Сине күргән саен, оялуымнан тәнемә ут каба. Үзебезнең сыйныфтан, Әлфия ападан, мәктәптәге һәр кешедән ояла башладым. Берничә көн "эчем авырта" дигән булып, укырга да бармадым. Сездән башка тора алмагач, кабат укырга йөрергә керештем. Чын оятсыз мин. Үзем язам, үзем оялам. Уф, арыдым! Иртәгә, йә берсекөнгә дәвам итәрмен. Әйтәселәремне әйтеп бетерим инде сиңа. Дәвам итәм. Алмагачлар ап-ак чәчәк атты. Кошлар сайрый. Язгы җил чәчләрне йомшак кына аралый. Син бит җилнең кулы бар, дисең. Без шуннан көлдек. Ә син дөрес әйтәсең икән. Җил йомшак бармаклары белән чәчләремне аралый, мине юатырга тели. Ә мин күз яшьләремне һич тыя алмыйм. Мине әти-әниләр дөрес ачуланалар икән. Мине тырнагымны чәйнәвемнән дә бармакларыма кызыл борыч ышкып кына туктаттылар. Әни әйтә-әйтә арып беткәч кенә йокыдан торам. Ашарга утырганда, кулыңны юдыңмы, дип сорыйлар, мин юдым дип алдыйм. Кайчакта сизеп, юарга мәҗбүр итәләр. Кайчакта алдаганны белмичә дә калалар. Кул юарга да иренгән кешенең киләчәге була аламы? Юк! Намус бар микән миндә? Менә ничә көн инде шул турыда баш ватам. Бар да сыман, юк та сыман. Әллә бер килеп, бер китеп йөриме ул намус? Теге сурәтне ясаганда да, син гаепне үз өстеңә алганда да, ул миндә юк иде бит. Әгәр булса, мине дөресен сөйләргә кушар иде. Сиңа гына булса да. Кайда яткан ул? Менә хәзер бар кебек, ул гел борчып тора. Алай китә-килә йөргән намус минеке түгелдер ул. Мөгаен синең намусың килеп, мине елатадыр. Ничек кенә булса да, син мине гафу итәргә уйлама. Хуш!" Очрашу Ислам иртүк Энҗегә шалтыратты, безгә очрашырга кирәк, диде. Ул Чаллыга туганнарыбызга барабыз, кичкә генә кайтабыз, иртәгә очрашыйк, диде. Юк, диде Ислам, кичке тугызда Бормалы ярында үзебезнең тыкрык турында көтәм, диде. Исламның күзе көне буе сәгатьтә булды. Түзмәде, тугызынчы яртыда ук инеш буена төшеп китте. Кояш баешы кичке шәфәкътән алланып тора. Хәйран калып, кошлар сайравын, бакалар җырын тыңлады, тал-тирәкләрнең сагызлы яшел яфракларын иснәде, иреннәре, битләре белән кагылып, аларның хәлләрен сорашты. Тамак кырган тавышка борылып караса, Энҗе басып тора. Ул кара күлмәк кигән, йөзе бик җитди иде. - Йә, нәрсә карап торасың? Кыйна мине! - диде ул, тавышын күтәреп. - Ник? - Мин бит иң әшәке кеше! Әйдә, сук! Ислам елмаеп "юк" дигән мәгънәдә баш чайкады. - Минем бер җан иясенә дә сукканым юк. Сиңа ни өчен сугарга тиеш мин? - Минем хатларда ни өчен икәне әйтелгән бит. Ислам акрын гына аның иңбашына кулын салды. - Онытыйк без бу хәлне? Ләкин Энҗе шундук читкә тайпылды. - Әгәр мин әйтмәгән булсам, син ясаучының кем икәнен белмичә дә кала идең бит. - Юк, Энҗе. Мин син ясаганны күптән белдем. - Күптән?! Алдама! Син берничек тә белә алмыйсың моны! Ислам аңа теге дәфтәр тышын сузды. - Ни ул? - Кара, белерсең... Энҗе, дәфтәр тышын ачып карагач, Исламга таба талпынып куйды: - Син моны каян алдың?! - Урамда җилдә очып йөри иде. Минем аяк астына килеп эләкте. - Ә миңа бер сүз дә әйтмәгәнсең, - диде Энҗе. Аннары үпкәләгән тавыш белән өстәп куйды: - Ай-яй, эчле икәнсең! Сине мондый дип белми идем. - Теләсәң ничек уйла, - диде Ислам, авыр сулап. - Әгәр гаепләгән булсам, дәфтәр тышын әллә кайчан күрсәткән булыр идем. Акладым мин сине, акладым... - Син мине акларга тиеш түгел! - Энҗенең дулкынлануы тавышына бәреп чыкты. - Мине аклагач, син минем кебек әшәке! - Дөрес әйтәсең, - диде Ислам. Алар икесе дә тынып калдылар. Кошлар, бакалар җыры көчәйгәннән-көчәя барды. Язның күзгә күренгән һәм күренмәгән тәүге дулкыннары мең төрле исләре, мең төрле тавышлары белән ике ярны тутырып, җәйгә таба ага иде... Аларның күңел халәтләре, сөйләшкән сүзләре бу сихри күренешкә һич тә туры килми иде. Иптәш малайлары белән булса, Ислам инде әллә кайчан, шул дулкыннар белән агып китеп, бу дөньяны оныткан булыр иде. Ләкин биредә Энҗе басып тора һәм ул аңа үзен күптән борчыган төп соравын бирде: - Энҗе, син аны ник ясадың? - Сиңа барыбер түгелмени? - диде Энҗе, сораудан ансат кына котылмакчы булып. - Хәйләләмә, - диде Ислам. - Дөресен әйт. Энҗегә дөресен әйтүе кыен иде. Моны халыкка таратырга ярамый иде. Шул ук вакытта ул моны Исламга әйтмичә кала алмаячагын да аңлады. Ниһаять, шактый вакыт дәшми торганнан соң, акрын гына сөйләргә кереште: - Диләрә Ахуновнаның энесе минем җизни икәнне син беләсең. Сәлимә апам белән алар район үзәгендә яшиләр. Диләрә Ахуновна апаларның тормышын боза. Ул килеп киттеме, җизни тавыш чыгара. Апаны әллә ничә тапкыр кыйнап ташлады. Апа түзә алмыйча аерылып та кайткан иде. Үги әти белән икесенең арасында тавыш-гауга купты. Мин апаны яклагач, үги әти миңа да кул күтәрде. - Энҗе тавышсыз гына үксеп алганнан соң, тимер тавыш белән: - Мин Диләрә Ахуновнадан үч алдым, - диде. Ислам барысын да аңлады. Тик бер сүз дә әйтә алмыйча аптырап торды. Бу аның башына килеп тә карамаган нәрсә иде. - Әйдә икебез Илдар Кыямовичка керик тә бөтенесен сөйләп бирик, - диде Энҗе. - Синең гаепле булып йөрүеңне теләмим... Бөтен мәктәп алдында гафу үтеник. Ислам ни әйтергә белмичә сүзсез калды. Бераздан зиһене акрынлап ачыла башлады: - Шуннан соң ни булачагын беләсеңме? - Ни була? - Диләрә Ахуновна үзенең рәсемен синең үч алырга теләп ясаганны беләчәк. Менә шунда күрсәтәчәк инде ул күрмәгәнегезне! Апаң белән җизнәңне дә аерылу хәленә җиткерәчәк. - Син нинди акыллы, Ислам! - диде Энҗе, хисләнеп. - Аннары миңа өйдә дә көн бетәчәк... Нишләргә соң, Ислам, нишләргә?! - Берни дә эшләмәскә, - диде Ислам. - Диләрә Ахуновна пенсиягә китәчәк, - Шулай ансат кына котылып булыр, дип уйлыйсыңмы? - Мин ансат димәдем. Гаебебезне хәзер әйтсәк, безне беркем дә кешегә санамаячак. - Нишләп? - Үзең уйлап кара. Шуннан соң алар тыкрыктан сөйләшмичә акрын гына кайттылар, Ислам бер сүз әйтмичә аны озатып, капкаларыннан кертеп җибәрде. Урам ялт итеп тора, күктән йолдызлар коела кебек тоелды Исламга. Күпме вакытлар күтәреп йөргән билгесезлек йөге аның иңнәреннән төшкән кебек булды... Галимҗан абый академиясе Исламны ниндидер олы сөенеч уятты. Ул күзләрен ачканчы ук елмая иде. Әллә укулар беткәнгә шатланумы бу? Аның соңгы атнасы сизелмичә үтте дә китте. Әлфия апалары аларны көн саен диярлек Ык буена, әрәмәгә, урманга алып барды, район музеена, сөт заводына, икмәк пешерү комбинатына, төзелеш әйберләре ясый торган оешмага экскурсия ясадылар. Кичә соңгы дәрес булды, апалары билгеләрне аңлатты. Алсу, Фәйрүзә, Айзирәк, Мансур, Энҗе дүртенче сыйныфны гел бишлегә генә төгәлләделәр. Исламның математикадан бер дүртлесе чыкты. Өчлеләре беткәнгә, Айгөлне Әлфия апалары аерып мактады. Әгәр ялкауланмасалар, Баязитов, Афзалов, Бакыевның дүрткә-бишкә генә укырлык мөмкинлекләре бар, диде. Зөлфәт уку елы буена бер генә өчле дә алмаган булып чыкты. Шуны әйткәч, бөтенесе дәррәү кул чапты. Ислам бүген Галимҗан абыйсы янына барырга ниятләде. Торып ишегалдына чыгуга, песи балалары йөгерешеп килеп җиттеләр. Иң элек аларга сөт салды. Алар хәзер матурландылар, җитмәгән җирләре юк. Юлбарыс балаларын бер генә минутка да күздән ычкындырмый. Ислам эшләрен бетереп кергәндә, бөтенесе ашап утыралар иде. Ул җылы сөт эчеп, бер йомырка ашады да, рәхмәт әйтеп, табыннан кузгалды. - Иртүк кая барасың, улым? - дип сорады әнисе. - Йоклар идең рәхәтләнеп. Мәктәпкә барасың юк бит. - И, әни, көн шундый матур. Ап-ак томаннар төшкән һавадан. Галимҗан абый янына барып кайтам әле. Ул, велосипедына атланып, көтүлеккә элдерде. Авылны чыгып, Надулат үренә җитүгә, велосипедын туктатты. Ык өстендә мамык тутырган төсле томан ята. Аръяктагы агачлар томан аркылы олы гәүдәле ят җәнлекләргә охшап каралып торалар. Әллә ничек бөтенесе йокылы-уяулы, серле. Ерактагы сыер, сарык көтүләре дә юньләп күренми. Җил дә җиргә ятып йоклаган бугай, һаман уяна алмый. Кичә бит йөгерде дә йөгерде. Тарткаламаганйолыккаламаган агачы, шакымаган ишеге, кермәгән тишеге калмады. Алай кылануы юкка булмады. Көтүдән таралган сарыкларны бер урынга җыйгандай, әллә кайлардан болытларны куып китереп, кичкә яңгыр яудырды. Җир бик коргаксыган иде, әйбәт булды, дип кешеләр рәхмәт укыды. Күктә тургайлар, агачлар арасында башка кошлар очына-очына сайрый, аларның дәртле йөрәк тибешеннән җиргә, яшел үләннәргә, серле томан пәрдәләренә искиткеч моң җәелә, кояш тамчылары зеңләп тама. Ислам шушы гүзәллекне күзләренә, җанына-тәненә сеңдергәч кенә юлын дәвам итте. Галимҗан абыйсы колач җәеп аңа каршы атлады, Ислам, йөгереп килеп, аның кочагына атылды. Галимҗан абый кытыршы иреннәре белән аның битләреннән үпкәч, бәләкәй чактагы кебек, берничә мәртәбә күккә чөеп алды. Алар сагынышканнар иде. Галимҗан абыйсы да нишләптер бик сирәк керә башлады. Ул ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая: - Син каядыр югалдың, Ислам, - диде. - Син дә безгә кермисең бит, - дип аклангандай итте Ислам. Галимҗан абыйсының елмаюдан кысылган күзләре җитдиләнеп китте. Башындагы читләре өскә бөгелгән эшләпәсен маңгаеннан күтәреп, тирән сулыш алды да: - Нишләптер вакыт җитми башлады, - дип куйды. Алар бер-берсенә бераз карап тордылар. - Син үскәнсең, - диде Галимҗан абыйсы. - Ә син гел ковбой төсле, - диде Ислам. Чыннан да аның яшькелт-зәңгәр костюмының погоннары бар, күкрәк турындагы һәм астагы кесәләрендә, киң каешында көмеш төсле бизәкләр ялтырый. Эшләпәсенең маңгай турында да барска охшаган билге беркетелгән. Чалбарының кесәләрендә, балак очларында да әллә нинди нәкышләр кызыктырып тора. Йөзе, җиңе сызганылган беләкләре инде кояшта каралырга өлгергән. Аягында үзе юкәгә сүс кушып ясаган җиңел туфля. Ислам ярты буханка ипи алып килгән иде. Чаптар, аның күчтәнәчсез йөрмәгәнен белгәнлектән, велосипед артына кыстырылган букчаны теше белән тарткалап та маташа. - Рөхсәтсез алырга ярамый бит, - диде Галимҗан абыйсы, Чаптарның муенын сыпыра-сыпыра. Ислам ипине ваклап ашатып бетергәч, ат йомшак иреннәре белән аның битен, муенын кытыклады. Аның рәхмәт әйтүе шулай була. Галимҗан абыйсы белән алар элек үткән самбо алымнарын кабатладылар, яңасын өйрәнә башладылар. Самбо күнегүләреннән соң атта чабу мәҗбүри шарт булып тора. Галимҗан абыйсы Исламны күтәреп атландыруга, Чаптар киң болын кочагына атылды. Болын инде яшәргән. Сап-сары үги ана, тузганак чәчәкләре күренгәли. Язгы су җыелган урыннарны Чаптар чажлап ярып үтә, су тамчылары әллә кайларга чәчри. Өй урыны, ишегалды кадәр вак күлләрнең читләрен эре ак, сары чәчәкләр әйләндереп алган. Болар барысы да Исламның күзенә чагылып кына калды. Аның колакларында җил уйнады, күлмәге чалбарыннан чыгып кабарды, үзе туктаусыз кычкырды: - Әйдә, Чаптар, әйдә, болытларга ук алып мен мине! Әнә безгә таба үләннәр йөгерә, күлләр йөгерә, юллар, куаклар йөгерә! Сәлам, Әйләнмә күл! Исәнмесез, шомыртларым, баланнарым! Саумысез, камырлыклар, гөлҗимешләр! Юк, чакырмагыз, кул болгамагыз, без сезнең янга кермибез, без күлне бу яктан гына әйләнеп чыгабыз. О, чүрәкәй үрдәкләр! Саумысез! Ник очтыгыз, мин бит сезгә тимим, матурларым! - Ислам болыннан чабып килеп, әрәмәгә кереп киткән төлкене күреп алды: - Нинди матур синең койрыгың, хәйләкәр төлке! Койрык очың ак икән! Олы күл яныннан әйләнеп кайтканда, Ык буендагы пар тирәк уртасыннан һавага туп-туры төтен күтәрелә иде. Галимҗан абыйсы яратып ял итә торган яшел чирәмле урын ул. Әлеге тирәкләрне дә яшь чакта үзе утырткан. Аларның ябалдашы астында һәрчак күләгә, эсседә салкынча рәхәт, җилдә-яңгырда ышык була. Чаптарның тезгенен муенына бәйләп куйгач, Ислам Галимҗан абыйсы янына килде. Тирәк күләгәсенә ул зур брезент җәйгән. Уртада зур савытта бәрәңге, яшел суган белән укроп, литрлы банка белән тозлы кәбестә куелган. Брезент читенә утыргач, Галимҗан абыйсы Исламның кулына кысла тоттырды. Элек кысланы бик яратып ашаганы бар аның. Чаптар яныннан килгәндә, бишалты кысланың җирдә ятканын шәйләгән иде. Шуңа күрә: - Ә тегеләрен нишләп пешермәдең? - дип кызыксынды. - Алары үлгән, пешерергә ярамый. - Алар бит чиләктә бөтенесе бертөсле. Ничек аерасың? - Тере кысланың койрыгы белән башы бер-берсенә таба бөкләнгән була. Ә үлесе турыга сузылып ята, - дип аңлатты Галимҗан абыйсы. - Тере кыслаларны яхшылап югач, кайнап торган суга салырга кирәк. - Әләй, алай иткәч, бик авыртадыр бит аның тәннәре? - Кысла берни дә сизми кала. Ислам кулындагы кысласын әйләндереп-әйләндереп карады. - Шулай да... әйбәт нәрсә түгел бу... - дип куйды. - Теп-тере җан иясен кайнаган суга... - Яшәү кануны шундый, - диде Галимҗан абыйсы. - Үзебез асраган кошкортны, сарыкларны, бозауларны да суярга туры килә. Ит ашамаса, кеше яшәргә сәләтсез җан иясенә әверелер иде. Мал-туар үсемлекне ашый, аларның итен, сөтен, йомыркасын без ашыйбыз. - Бичара көчсезләр көчлеләргә азык була икән, - диде Ислам, кәефе кырылып. - Син уйлаганча гади генә түгел. Тере булмаган нәрсәләр дә шул канунга буйсына, - диде Галимҗан абыйсы. - Минутларны сәгатьләр ашый. Сәгатьләрне тәүлекләр йота. Тәүлекләрне айлар, айларны еллар, елларны гасырлар ашый, үзенә ала. Кызыкмы? Бөтенесе бөтенесен үзенә ала, аның үзен дә нәрсәдер ала. - Минем хайваннар белән дә, кошлар белән дә дошман буласым килми. Мин алар белән сөйләшәм. Тере кысланы кайнап торган суга да сала алмыйм мин. - Балыкны ник тотасың? - Ашарга. - Ә нинди аерма? Кысла бер секунд эчендә берни сизми кала. Ә син балыкны күпме интектерәсең? Судан алгач, ничек бәргәләнә бичара! Тере килеш эткә, песигә бирәсең. Ислам аның бу сүзләреннән аптырабрак калды. Каз, тавык итләрен дә бик ярата ул. - Без аларны ашагач, аларның дошманы булып чыгабызмыни? - дип гаҗәпләнде Ислам. - Юк, дошман түгел. Галимҗан абыйсы аны җитәкләп Ыкка алып китте. Аръяктагы агачлар, аларның ботакларына уралган колмаклар, ак чәчәк аткан баланнар, шомыртлар, яр астындагы үги ана яфраклары, күрән-камышлар су өстендә көзгедәгедәй ачык күренә. Шунда ук кояш, зәп-зәңгәр күк, болытлар чагыла. - Кара син шушы суга! - диде Галимҗан абыйсы ниндидер яшь, көчле тавыш белән. - Су бөтенесен сугара, туйдыра, пакьландыра. Яшәтә! Ул мәңгелек! Нинди могҗиза! Нинди бөеклек! Һәммәсе дә ничек камил итеп уйланган! Су җирнең бөтен катламнары, күзәнәкләре буйлап ага. Сыңар үләннән алып, без бөтенебез күренүче һәм күренмәүче җепселләр, су тамырлары белән тоташканбыз. Кешенең каны - кызыл су. Бер төрле үсемлекләрдә ул яшел төскә керә, икенчеләрендә сары, ал, шәмәхә, кара сүл булып йөри. - Галимҗан су, һаваның бердәм хәрәкәтендә мәңгелек гаделлек ята. Вакыт та су шикелле. Дөнья вакыт эчендә яши. Сәгатьләр, секундлар вакытның тере күзәнәкләре ул. Галимҗан абыйсы күкрәгенә кулларын кушырып басып тора. Аның артында Ык елтырый, аръяктагы кошлар сайравына чумган әрәмәләр. Астан өскә карагач, аның эшләпәсенең киң читләре Исламга бераз гына болытларны каплый. Җир шарының баш ковбое диярсең! Аның якты йөзенә, көчле беләкләренә күргән саен соклана Ислам. Менә хәзер нишләптер сорап куясы итте: - Галимҗан абый, син кайда укыдың? Ул кычкырып көлеп җибәрде. - Ык буе академиясендә! - Аннары тагын хисләнеп кулларын Ыкка таба сузды. - Менә бит барысы да каршыбызда. Кара, күзәт, иренмичә өйрән. Игечиге юк! Математика белән физика да, биология белән химия дә, география белән тарих та, шигырь дә, җыр да шушында. Сез укый торган әкиятләр пүчтәк ул. Биредәге серле бер сәгать мең әкиятеңә тора. Шунда Ислам аны бүлдереп: - Галимҗан абый, син миңа теге атнаның теге атнасында оча торган тәлинкә турында сөйләрмен дигән идең, сөйлә әле, - диде. Ул сөйләргә кереште: - Әйе. Нәкъ шушында сыерларны сулауга туплаган идем. Күктә сыңар болыт әсәре дә юк. Офыкта бер ак әйбер күренде. Болыт бугай, дип уйлап бетерергә өлгермәдем, килеп тә җитте, Ык өстендә шып туктап калды. Чыннан да тәлинкәгә охшаган. Ике өй кадәр бар микән. Алай ук та юктыр. Әйләнә-тирәсеннән шәмәхәрәк яктылык сибелә. Берничә секунд туктап торганда, кабыргасының бер урыныннан беләк юанлыгы шакмаклы нәрсә чыгып алды. Шунда минем тәнемнән ток үткәндәй булды. Тәлинкә кинәт туп-турыга һавага күтәрелде, аннары шартлап сынган почмак ясап, Нух тавына таба китеп югалды. Мин тәлинкәнең хәрәкәтен бер мизгелдә текә почмак ясап үзгәртүенә хәйран калдым. Болар бит бездән ныграк үскән затлар. Без әле дөньяның рәтен белмибез. Бер атомда күпме көч! Ул тәлинкәнең очканда тавышы да юк бит. Тизлегенә күз иярми. Җирдәге бернинди материал да андый текә борылуга түзә алмый. Менә шуларны уйлагач, үзебезнең әле үрмәләргә маташкан сабый хәлендә икәнебезне аңлыйсың... Галимҗан абыйсы сөйләде дә сөйләде. Ислам аны аңлады да, кайчакларда аңлап та бетермәде. Авылга төштән соң гына кайтты. Галимҗан абыйсы сөйләгәннәр гел уеннан чыкмады, башында әллә ниләр бөтерелде. Кич көтүләр кайткач, Ислам тагын аның янына кереп китте. Ул алма бакчасындагы беседкасында ялгызы утыра иде. - Бер соравым калган, Галимҗан абый, - диде Ислам. - Әйдә, әйтеп кара. - Кеше гел үлмичә яши аламы? Су мәңгелек булгач... - Менә ничек! - дип куйды Галимҗан абыйсы һәм Исламга сынап карап торды. - Мин бу нәрсәләрне син аңламассың дип кузгатмаган идем. Кеше әллә ничә йөз ел яшиячәк. - Кайчан? - Ит ашамый башлагач. Бигрәк тә үзенә иркәләнгән, ат кебек хезмәт иткән җан ияләрен ашамый башлагач. - Син яшәү кануны шундый, дидең. - Бик күп заманнар үткәч, бу канун үзгәрәчәк. Әмма гасырлар кичеп яшәүнең тагын меңнәрчә шартлары бар. - Чамалыйм гына. Мин бит укыган кеше түгел. Әнә галимнәр кеше тәнендәге күзәнәкнең серен аңлап бетерә алмыйлар. Адәм балаларын рак чума кебек кыра. Күзәнәкнең барлык серләрен ачсалар, ракны бетерү әмәлен дә табарлар иде. Күзгә дә күренми торган күзәнәкнең эчендә тагын әллә ниләр булырга мөмкин микәнни? Бусына гел ышанасы килмәде Исламның. - Күзәнәкнең серләрен нишләп ача алмыйлар соң? - дип төпченде ул. - Акча җитми. Галимнәр җитми, - диде Галимҗан абыйсы. - Туп тибүчеләргә, шәйбе куучыларга, бер-берсенең эчке әгъзаларын җимереп, сөякләрен сындырып көрәшүчеләргә, сугышучыларга түләнә акча. Кайсылары иблисчә акыра, кемнәрдер бер сантиметрга биегрәк сикерү өчен гомерләрен багышлый. - Син дә мине сугышырга өйрәтәсең бит. - Юк, сакланырга өйрәтәм. Сугышырга уйласаң, өйрәтмәс идем. Спорт - ул уен, ял. Рәхәт иде Галимҗан абыйсы белән сөйләшүе. Ислам чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Ул капка турларына җиткәч, агач бакчасында әтисе белән әнисенең тарткалашканын ишетеп, туктап калды. - Син бит яшерәсең, тавышыңнан сизеп торам! - диде әтисе. Аңа каршы әнисенең елардай булып әйткән сүзләре яңгырады: - Яшермим! Минем яшерерлек гаебем юк! - Алайса нишләп гел аның янында ул? - Мин каян белим соң? - Син моны махсус эшлисең, үзең аның янына барырга әйдәклисең, - диде әтисе ачулы тавыш белән. - Ник син мине газаплыйсың болай?! - Әнисенең кычкырып елап җибәргәне ишетелде. - Берәр сүз әйтсәң, тотасың да балавыз сыга башлыйсың... Шулчак болдыр ишегенең ачылганы ишетелде. Әтисе белән әнисе сүзсез генә өйгә кереп киттеләр. Әбисе чыккан булган икән. Ислам коймага сөялде дә уйга батты. Кем турында сүз барганына ул төшенеп бетә алмады. Ислам турында да кебек. Әллә Галимҗан абыйсы белән ачуланыштылар микән? Аның кермәве дә юкка түгелдер. Балык кертсә дә озак тормый, чыгып китәргә ашыга. Әнисе елады. Әтисе ярсыган. Күпме уйласа да, моның очына чыга торган түгел. Ул өйгә кергәндә, әтисе телевизор карап утыра, әнисе яткан иде. Әтисенең йөзе караңгы икәнен күрде. Ул Исламга дәшмәде, хәтта борылып та карамады. Ислам чишенеп ятты, әмма йокысы качты. Ул әтисе белән әнисен бик ярата, аларның елмаеп кына торуын тели. Әбисе белән бабасы күрмәгәндә, әзрәк әйткәләшеп алалар алуын. Тик бүгенгесе андый үтә торган әйткәләшүгә охшамаган. Ниндидер моңарчы сизелмәгән ят нәрсә бар кебек. Ул ят нәрсә аларның йортында, һәрберсенең өстенә басып тора, әтисе белән әнисенең арасына ук кергән. Ул нәрсә күренмәсә дә, Ислам аны кап-кара итеп, күтәргесез авыр итеп тойды. Ул аларның берсен дә санга сукмаячак, ул аларның барысыннан да көчлерәк җанвар кебек әлегә йокымсырап кына тора, вакыты җиткәч уяныр, ул уянса, бөтенесе җимерелер кебек тоелды. Ни соң бу? Галимҗан абыйсы сөйләгәннәрдән Ислам моңа җавап таба алмады. Оча торган тәлинкә кебек, көтелмәгәндә килеп төшкән бу нәрсәгә җавапны киләчәк көннәр генә якынайтса якынайтыр ахрысы... Рабит Батулла АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР Азау - соңгы бүре Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән әйләндереп алынган авыл иде. Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау - исән калган соңгы бүре иде. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны дер селкетеп торган бөек бүреләр юк. Адәмнәр бик сөенде чирү беткәнгә. Куйларыбыз, җылкылар үрчер. Ит-сөт мул булыр, диештеләр. Көннәр буе бәйрәм иттеләр. Чын бүре беркайчан да адәми затны бугазламый. Чын бүре сабыйларга кагылмый. Хәтта адашып калган сабыйларны бүреләр үз балалары кебек тәрбия итә, диләр иде. Борынгы йолалар юкка чыкты. Йоласызлык йоласы башланды. Ялгыз бүре Азау ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу - үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр. Ул да аяусыз хәзер. Көтүе белән сарыкларны бугазлап чыкты. Ашар өчен түгел, үч кайтарыр өчен шулай кылды ул. Халык тагын куркуга төште. Бер бүре шулкадәр малны бугазлый алмас, бу посып калган чирүдер, дип кешеләр бүрегә ау оештырды. Аучыларга вертолётлар да кушылды. ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының) гаскәрләре белән тулды урман, кыр, ялан, сәхрә. Соңгы бүрене аулыйлар. Күмәк хуҗалык маллары да, шәхси утарлардагы маллар да бүре тешеннән һәлак булды. Бер генә абзарга бүре кермәде. Сантар абзарында ун баш сарык, ике сыер, бер бозау, бер ат иде. Чыннан да, таң алдыннан, ай тулган көнне бүре шушы абзарга керде. Айгыр бүре белән бик каты тарткалашты, бүре алдан килсә - алгы тоягы белән, арттан килсә, кушаяклап тибә, яннан килсә, башы белән бүрегә ора торды. Айгырның яраланмаган урыны калмады, бүре дә бирешергә теләмәде, тагын алдан һөҗүм иткән иде, айгыр аның муен өстен каты итеп тешләде дә чиный-чиный кешнәп, бүрене күтәреп җиргә орды, "гык" итте бүре, ләкин шундук дүрт аягына басты, ат аны тагын муеныннан тешләп, абзар капкасының имән баганасына ора башлады: бер-ике-өч-ун, бүре тынсыз иде. Абзардагы шау-шуга хуҗалар уянып, сакка куелган ГТХМ солдатлары абзарга кереп, фонарьлар белән яктырттылар. Алар алдында котчыккыч күренеш пәйда булды. Бер кырда канга баткан бүре гәүдәсе, бүре ыржайган, ирене ачылган, теле тешләре арасына кысылган. Сарыклар бер почмакка посканнар, ат еш-еш сулый, аның тешләре, иреннәре бүре канына буялган иде. Ыржайган бүре мәетен күреп, халыкның коты очты. - Әстәгъфирулла! Төшеңә керә күрмәсен! - диештеләр. Соңгы бүренең үтерелүе турындагы хәбәрне атналар буе талкыдылар, радио-телевидение, газеталар... Бәхетле яшәгез, кешеләр! Соңгы бүре дә юк ителде! Бәхетле тормышның рәте китте. Бүре белән сугышып, бүре канын татыган айгыр кешеләрне тешли, казларны, этләрне тотып ашый башлады. Тагын ГТХМ гаскәрләрен чакырттылар. Аны тотарга килгән солдатларны айгыр бугазлап як-якка чөйде. Калган гаскәр дә атны тота алмады. Хәйлә кордылар. Болынга солдат чатырлары корып, эченә солдат киемнәре кигән карачкыларны яткызып, атны шунда тотарга булдылар. Шулай эшләделәр дә. Ат чатырга килеп керүгә үк, чатырга, курчакларга бензин сибеп ут төрттеләр. Чатыр дөрләп яна башлады, карачкылар яна, чиныйчиный айгыр яна. Ниһаять, айгыр чатырны җимереп чыкты да ялкынланып янган көенчә авылга таба чапты. Аның койрыгы, ялы яна, ялкынга күмелгән ат каралты-курага атылып кайтты да кипкән печән кибәннәренә ышкынырга теләп, башын печәнгә тыкты, кибәнне ут алды, ялкын өйгә күчте, башка йортларны ут алды, бөтен авыл яна, тилергән айгыр һаман чаба, тиресе янып бетте. Юлда барган кем очрый, ат шуны тешли, шулай чаба торгач, ул тәмам янып бетте, кешеләр ут эчендә, бөтен авыл яна. Авылдагы йортларның, кешеләрнең күбесе янып бетте. Атом төшкән Хиросимадай авылдан кисәүләр белән коры сөякләр генә аунап калды. Тынлык урнашты. Исән калганнар янып үлгәннәрне, кисәүләрдән аралап, туганнар каберлегенә җирләделәр. Бичара кешеләр, күмердән арындырып, иске нигез урынына яңа йортлар сала башладылар. Фаҗига әкренләп онытылды кебек. Ләкин бу тынлык озакка бармады, ат тешләгән кешеләр котыра башлады. Алар бер-берсенең бугазына ябыша, тешли, тырный, үтерә. Тилергәннәрнең берсе яңа салынган йортына ут төртте дә тагын авыл яна башлады. Аларның котыру авыруы башкаларга күчмәсен, дип котырганнарны ялкын эченә аттылар. Саклык чарасы буларак, котырганнар белән бергә котырмаганнары да утка ташланды. Шулай итеп, Татар Саласы авылында бер генә йорт та, бер генә кеше дә калмады, барысы да янып, кырылып бетте. Дәдә Куркыт Моннан 1500 еллар әүвәл Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз угызлар (огузлар) яшәгән. Алар чыгарган "Дәдәм Куркыт хикәясе" бүгенге көнгә чаклы килеп җиткән. Бу әсәрнең нөсхәләре Төрекмәнстан, Төркия җирләрендә һәм Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана. Сабый чакта аны Бадәмкүз дип йөртәләр иде, чөнки аның күзләре бадәм төшенә охшаган иде. Бадәмгә охшаган ике күз дә дөньяга моңлы карый. Бадәмкүз менә-менә елап җибәрер кебек. Ләкин Бадәмкүз елак булып үсмәде, уйчан булып үсте. Ул бөҗәкләрне күзәтә. Кая бара алар, кайдан кайта? Ни өчен Күк йөзендәге йолдызлар һаман хәрәкәтсез, ни өчен Ай бер урында тормый, ни өчен кичен калка торган Чулпан таңда Зөһрә йолдыз булып күренә? Ни өчен кешеләр үлә? Картаеп та үләләр, бик яшьли дә китеп баралар. Ни өчен? Кичә генә аның җан дусты Очарбай суга батып үлде. Очарбай яхшы йөзүче иде, юкса. Су астында ялгыш тын алдымы ул, әллә аны Су Анасы батырдымы? Очарбайны гүргә иңдергәч, Бадәмкүз тилерә язды. Ул анасын да, атасын да, кардәшләрен дә күрми, ишетми, ул бары тик тугры эте Сарпый белән генә сөйләшә. - Ни өчен кешеләр үлә, Сарпый? Ни өчен гүргә кичә сабыйлар? Болыннарда, далада озак йөрде ул эте Сарпый белән. Туганнары сабыйны җен алыштыргандыр, дип курка калдылар. Олан сөйләшми, ашамый-эчми, шәүлә кебек тавышсыз атлап йөри, чабаннар янына барып чыкса, аннан чабаннар курка, ат дагалаучылар янына килеп чыкса, дагалаучылар курка. Шуннан соң аңа "Куркыт" кушаматы тагылып калды. Ата-анасы аны Әҗәк шаманга алып барырга уйлаган иде дә, Бадәмкүз-Куркыт качты. Ул Әҗәк шаманнан курка иде. Аның киеменнән, күзен акайтып җирдә аунаганыннан курка. Үлемнән курыккан кебек курка. Куркыт елгыр тае Укҗитмәскә атланып, ерак-ерак дала аръягындагы түрк кардәшләре авылына китте. Бадәмкүзнең кабиләсе, Карлык нәселле түркләрдән аермалы буларак, кунакка барасы кардәшләре (буйраклар) ярым утрак тормышта яши иде. Буйракларның саманнан салынган йортлары, киртә белән әйләндерелгән утарлары, икмәк салынган келәтләре, каклаган ит сакларга тирән базлары бар. Аларның иген чәчә торган тарлаулары, йорт янында бакчалары бар. Бакчада көнбагыр, киндер, кабак белән шалкан үсә. Буйраклар шаманчы түгел, тәңречеләр иде. Куркытка тәңречеләр бик тә ошый. Алар бер Тәңрегә инана. Ташка, агачка табынмыйлар. Укҗитмәс айгыр белән эте Сарпый аны буйраклар кабиләсе ыстанына китереп җиткезде. Дала түреннән килүче ялгыз җайдакны хуҗалар әллә каян күреп алганнар иде. Каршы чыктылар. Туганнары аны ияреннән күтәреп алдылар да йортка алып керделәр. Саман өйнең эче салкын рәхәтлек бирә иде. Айтүкә тутасы белән Моран җизнәсе аңа бик тәмле кымыз эчерделәр. Аннан соң табынга каклаган ит чыкты. Аты алдындагы улакка башак салдылар. Этенең савытына җепселле, җелекле сөяк куйдылар. Йокысы туйгач, Куркыт далага чыкты. Ары барды, бире йөрде дә, арыпталып кайтты да, ашамый-эчми генә йокларга ятты. - Бу баланың башында нидер бар! - диде җизнәсе Моран. - Моңлы бала, бабасына охшаган! - диде тутасы Айтүкә. Бераздан Куркыт саташа башлады, ул курыныч төш күрә иде, ахрысы. Ул коңгырт тавыш белән сөйләнә иде. Ир белән хатын аптырап, куркып утырдылар Куркыт янында. Тәңрегә догалар кылдылар, бу сабыйны савыктырыр өчен ярдәм сорап. Сабый тынычлап, тирән йокыга талгач кына, йорттан чыктылар. Икенче көнне иртән Куркыт йортбакчага чыкты, җирдә кабаклар тәгәрәшеп ята иде. Бер кабак арба тәгәрмәче кадәр зур үскән. Җизнәсе билхәнҗәрен суырып чыгарды да кабакның сабагын кисте: - Артык өлгергән! - диде үзе. Хуҗабай пычагы белән кабакны турый башлады. - Тукта, җизнәм! - диде Бадәмкүз. - Кабакның яртысын миңа бир. Бадәмкүз казан кадәр олы кабакның ярты өлешен чистарта башлады. - Ни эшкә ул кабак кабыгы? - диде тутасы Айтүкә. - Төшемдә мин бу кабакның чыңлаганын ишеттем, - диде Куркыт. Кабакның эчен алып бетергәч, кабыгын йорттан алып чыгып, утар күләгәсенә куйды. Кабак кипте, катыланды, казан рәвешен алды. Куркыт аңа көрәк сабын беркетте, кипкән куй эчәкләреннән бөтереп ясалган ике кыл беркетте дә кылларга чиртте. Кыллар кабакны думбырдатып коңгырт тавыш чыгарды. Тутасы белән җизнәсе аптырап карап торды. Кабак көй чыгара башлады. Бераз уйнаганнан соң, Куркыт үзе уйнаганга кушылып ялварыш җыры башлады. Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем! Нидән кичә бу бәндәләр, киң бәдәннәр? Ничүн ала Җир анабыз балаларны, аналарны, таналарны?.. Озак ялварганнан соң Куркыт думбрасын читкә куеп, йөзен ике учына салып уйга талды. Аннан торып әйтте: - Ягымлы Айтүкә тутам, ятышлы Моран җизнәм, үлемнән качып йөрмеш көнем. Чиксез рәхмәт тәгам-әүкатеңез өчен. Мин китәем ерак юлга, Көнбатышка таба. Мин үлемсезлекне эзләп китәм. Китте Бадәмкүз Куркыт Укҗитмәс атына атланып ерак җиргә. Думбрасын уйнап, ялварышлар җырлап, ул халыкларның күңелен күрде. Шулай итеп, ул Идел дәрьясының ярындагы зур калага җитте. Бакса, ни күрде. Дүрт ир чокыр казыйлар, ару-талу белми. Сәлам бирде Куркыт, сәлам алды. - Бу ни? - диеп сорады ул көрәклеләрдән. - Бу - кабер! - диделәр. - Кем кабере ул? - диде Куркыт. - Синең каберең бу! - диделәр. Куркыт, думбрасын алып, тагын Тәңрегә ялвара башлады. Дүрт каберче сокланып тыңладылар ялварышны. Куркыт хәлдән таеп уйнавыннан туктады. - Бу нинди корал? - диде ирләрнең берсе. - Бу - думбра! - диде Куркыт. - Яхшы әйтә думбраң! - диделәр. - Рәхмәт сиңа ялварышың белән думбраң өчен. - Барыбер без сине бу кабергә салырга тиешбез! - диделәр. - Ни өчен? - диде Куркыт. - Тәңре шулай кушты! - диделәр. Куркыт атының торыгына камчы сызды, Укҗитмәс алга очты. Ләкин ирләр аның эте Сарпыен тотып алдылар: - Бер казылган каберне кире күмү олуг җазык! - диделәр ирләр һәм Сарпыйны, суеп, кабергә салдылар. Үлемнән качып котылды Куркыт, китте Куркыт, думбрасын чиртә-чиртә озак еллар йөрде, аңа инде Бадәмкүз дип түгел, Дәдә Куркыт дип исем куштылар. Кая гына барса да, ул үлгән кешеләрне, кырылган малларны күрде. Шулай йөри торгач, ул Тунай елгасына килеп чыкты. Тунай елгасының якасында дүрт ир кабер казый иде. - Кем өчен ул кабер? - дип сорады Дәдә Куркыт. - Синең өчен! - дигән җавап алды. Шуннан ул, думбрасын алып, тагын моңлы ялварышын башлады. Каберчеләр аны онытылып тыңладылар. Ялварыш туктаганнан соң әйттеләр: - Без барыбер сине шушы кабергә салырга тиеш! Тәңре кушты! - диделәр. Куркыт инде каберчеләргә ялварырга тотынды. - Минем үләсем килми! Минем мәңге яшисем килә! - дип кычкырды ул. Һәм думбрасын алып, бар көченә йөгереп китте, аның аты Укҗитмәсне тотып, суеп, гүргә иңдерделәр. Атын биреп котылды Дәдә Куркыт әҗәлдән. Шулай җәяү китте Дәдә Куркыт, кире борылды, айлар, еллар шулай йөрде, думбра уйнап Тәңресенә ялварды. Шулай каңгырып йөри торгач, ул аты Укҗитмәснең каберенә килеп иреште. Кабер өстендә балкыган нурны, гүзәл чәчәкләрне күреп, Дәдә Куркыт хәйран калды. Кабер ташындагы язуны укып ул шаккатты. "Ошбу гүрдә тугры ат Укҗитмәс ятыр" дип язылган иде ташка. Дәдә Курытның күкрәгеннән кайнар уфтану чыкты: - Эһе-һеһ, онытмый халык атымның исемен! Китте Дәдә Куркыт юл тузанын куптарып, янә килеп чыкты эте Сарпый мәзарына. Ташка: "Ошбу гүрдә тугры эт Сарпый ятыр" дип язылган иде. Дәдә Курыт авызыннан тагын кайнар уфтану чыкты: - Эһе-һеһ, онытмый халык этемнең исемен! Юл буйлатып карт дәрвиш Дәдә Куркыт бара. Аркасында - думбра, күңелендә - суыклык. Шулай йөри торгач, ул туган туфрагына кайтып җитте. Аның ата-анасы, кардәшләре үлеп беткән. Халык бәйрәм итә. Халык думбра уйный. - Нинди уен коралы ул кулыгызда? - дип сорый Дәдә Куркыт. - Борынгы бабамыз, Дәдә Куркыт ясаган думбра! - диләр бердән. Мәйданнан читтәрәк казылган кабер, авызын ачып, ризыгын көтә иде. Кабер кырыенда көрәкләренә таянган дүрт ир басып тора. - Кем өчен бу кабер? - дип сорады Дәдә Куркыт. - Синең өчен, карт баба! - диделәр. Карт баба шунда җан бирде, аны бик олылап җир куенына тапшырдылар. Кабер ташына: "Гомере буе үлемнән качып йөргән думбра остасы Дәдә Куркытның гүре" дип язып куйдылар. Сагыз Чыннан да, ул сагыз кебек ябышкак кеше иде. Бала чактан ук ул шулай булып үсте. Әбисе аны өйрәтә иде: - Улым, кеше йөри торган юлларга төкермә! - Ник? - дип сорый сабый Гасыйм. - Юлга төкерәсең икән, син аны таптап-бетереп китәргә тиеш. Кояш та, Ай да, кешеләр дә, фәрештәләр дә күрмәсен. Сабакка йөри башлагач ук, ул мәктәптән кайтып килгәндә, Заһидның кар өстенә печ итеп торганын күргәч әйтте: - Кар белән каплап кит! - диде. Заһид кычкырып көлде: - Үзең капла! - диде дә чабып китте. Җиденче сыйныфта укыганда бугай, мәктәп белән урманга экскурсиягә киттеләр. Сукмаклар буйлап таралышып, балалар кайсысы чәчәк җыя, кайсысы җиләк җыя башлады. Гасыйм белән Заһид сукмак уртасында басып калды. Шулчак куаклар арасыннан Сәринә атылып чыкты. Заһид кыз басасы сукмак уртасына лачт итеп төкерде. - Абау ла, нигә алай төкеренәсең, җирәнгеч? - диде кыз. Заһид сукмак буйлап чабып китте. - Заһид! - дип кычіырды Гасыйм китеп баручы малайга. - Нигә төкерегеңне таптап китмисең? - Үзең тапта! - Хәзер таптыйм мин сиңа! - диде Гасыйм, Заһидны куып җитеп. Якасыннан тотып, Сәринә янына алып килде. - Тазала Сәринәнең аяк астын, нәҗес! Балаларның мәж килгәнен күреп, сыйныф җитәкчесе Наза апа йөгереп килде. - Сез нишлисез монда? - дип сорады укытучы апа. - Заһидны тәртипкә өйрәтәм! - диде Гасыйм. - Сез үзегез "экология, экология", дип сөйлисез, апа, ә ул - экологияне бозучы! Заһид Гасыймның бу кыланмышын онытмады. Аның эченә үч алу корты кереп урнашты. Әрәмә буенда ике куштан иптәше белән сагалап торып, Заһид Гасыймны кыйнамакчы булды. Икесе ике яктан Гасыймның бишмәтеннән умырып тотканнар иде, Гасыйм җәт кенә бишмәтеннән шуып чыкты да авыл ягына элдерде, бишмәт тегеләр кулында калды. Син күр дә мин күр, куып карасалар да, аның артыннан җитә алмадылар. Бишмәтне бик һәйбәтләп кенә Гасыймның өенә китереп бирделәр. - Әнә! - диде Гасыйм, үсмерләрне күргәч. - Хезмәтчеләрем минем бишмәтне күтәреп йөри. Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үзем дә барып ала идем мин аны. Гасыйм белән Сәринәнең арасы якынайганнан якыная бара иде. Алар бергә дәрес әзерлиләр, бер партада утыралар, алар сәяхәтләрдә гел кулга-кул тотышып йөриләр. Аларның хыялы да бер иде: төзелеш университетына керү. Гасыйм белән Сәринәнең Йосыф-Зөләйха кебек яратышуына тирәяктагылар сокланып карый иде, бары тик Заһидның гына аларның җитәкләшеп йөргәненә эче тырнала иде. Дөресе шул: ул көнләшә, кара көнләшү белән көнләшә иде. Ул үзенә күрә алардан көләр өчен үчек тә уйлап чыгарган булды. Егет белән кыз узганда: - Тәти кашык, киявең килә, киявең килә, арт капкаңны ач та кач! - дип такмаклый. Гасыйм югалып калмады: - Син үз капкаңны яп! Чыпчыгың чыгып очмасын! - диде, узып барышлый гына. Чыннан да, Заһидның чалбары каптырылмаган иде, тирәдәгеләр шаркылдап Заһидтан көлделәр. Гасыймның һәр төрттерүе, һәр тәнкыйте Заһидның ачуын кабарта иде. Гасыймнан үч алу теләге кар йомарлагы кебек зурая, үсә барды. Аттестат алгач, чыгарылыш кичәсенә Гасыйм күрше авылдагы урта мәктәпкә өр-яңа матае белән килде. Әтисенең аттестатка бүләге иде ул матай. Тантана, аттестатлар тапшыру, биюләр, дискотека - барысы да шау-шулы, матур һәм бик тә моңсулык мохитендә булды. Гасыйм белән Сәринә чыгарылыш кичәсеннән качып киткәндәй югалдылар. Сәринә белән икесе матайга утырып, сәяхәткә чыгып киттеләр. Яшьләрнең максаты тау башында таң аттыру иде. Матай җилле, арка утыргычта - Гасыймның сөекле кызы Сәринә. Кап-караңгы төн, матайның прожектор кебек якты уты әллә каян алдыра. Гасыйм күтәртелгән юлдан китмәде, гадәтенчә, аскы юлдан, кыр өстеннән салынган сукмактан җилдерде. Такыр юлдан матай белән йөрүе рәхәт. Машиналар да, сәпиткә атланган башкалар да шул такырдан йөри. Такыр юлдан матай оча гына. Нидер булды! Алар кыр өстендә торган силос арбасына җитеп килгәндә, нидер булды! Матай яктылыгында Гасыйм алдында тарттырылган тимерчыбыкны шәйләп алды да үзеннән-үзе рульгә чаклы башын иде. Шул мизгелдә үк матай арт тәгәрмәчен болгап алды да матае-ние белән Гасыйм силос арбасының арткы көпчәгенә килеп бәрелде. Ул аңына килгәндә, таң аткан иде инде. Аның башы авырта, күзләре сулкылдап сызлый иде. Иң беренче ул Сәринә турында уйлады. Акрын гына торды, матай янга ауган. Сәринә муены кисек килеш юл өстендә ята. Гасыйм башта аңламады, Сәринәне селкетеп карады һәм сөеклесенең һәлак булганын аңлады. Ул тиз генә матаен бастырып атланды да мәктәп ягына китте. Буганакның махсус рәвештә Гасыйм йөри торган сукмакка аркылы тарттырылуын бер күрүдә аңлап була иде. Каршы якка, юл кырыена тимер казык кагылган, казыкка тимерчыбык уралган, тимерчыбыкның икенче башы силос арбасына беркетелгән. Чыгарылыш тантанасы матәм мәрасименә әверелде. Ата-аналар, укучылар, укытучылар елый, тик Гасыйм гына елый алмый иде. Ул бәлки әле ни булганын да зиһене белән аңлап бетерми торгандыр. Әле генә аттестат алган, төзүче инженер булырга хыялланучы япь-яшь, гүзәл кызның кабер куенына кереп ятуына ышанасы килми. Юл полициясе Гасыймны пассажиркасын үтерүдә гаепләргә маташкан иде дә, тикшерү башка яктан китте. Гасыймның гаебе юк, дип табылды. Сәринәнең һәлак булуының сәбәпчеләрен тиз таптылар. Заһид белән куштаннарының бармак эзләре тимер казыкта да, тимерчыбыкта да, силос арбасының йозагында да ярылып ята иде. - Без шаярдык кына, без аны куркытырга гына теләгән идек, без Сәринәнең матайга утырып китәсен дә белмәдек, - дип акланырга маташсалар да, егетләрнең төрлесен төрле вакытка утыртып куйдылар. Гасыйм зираттан кайтып керми иде. Ул сөйләшмәс булды, көннәр буе сөеклесенең кабере янында утыра да караңгы төшкәч кенә атасы белән анасы аны алып кайтып китәләр. Дус-ишләре, туганнары аны ташламады, аның күңелен ачарга, игътибарын хәсрәтеннән читкә алып китәргә тырыштылар. Ул университетка керер өчен Казанга бармады. Озак айныды ул бу кайгысыннан. Бер ел кирәк булды бу рухи буналыштан чыгар өчен. җиңел бирелә иде. Курсташы Гөлфәйзә исемле кызны ул Сәринәгә охшатты. Һәм астыртын гына кызны күзәтә-тикшерә башлады. Килеш-килбәте дә нәкъ Сәринәнеке кебек, турыга аерган чәче дә, ике чем-кара толымы да, атлап йөрүләре дә охшаш. Күргән саен, сынаган саен Гөлфәйзәнең Сәринәгә охшаш якларын күбрәк таба тора иде. Ул аны Сәринә кебек кабул итә, хәтта аңа берике тапкыр "Сәринә" дип эндәшкәләде дә. Гөлфәйзә елмайды: - Син миңа ике тапкыр "Сәринә" дип эндәштең, кем ул Сәринә? - диде кыз. - Сәринә ул машина кырылышында һәлак булган кыз! - диде егет. - Бичара! - диде Гөлфәйзә. - Авыр туфрагы җиңел булсын! Шуның белән сүз бетте. Ләкин ике яшь күңелдә якынлык тойгысы хасил булды. Гөлфәйзә-Сәринә, чыннан да, сөйкемле иде, аны сөйкемле иткән сыйфатлар алда санаганнар гына түгел иде, Гөлфәйзәнең ата-ана итагатендә тәрбия кылынган, әдәпкә, тәртипкә өйрәтелгәне күренеп тора. Гөлфәйзә Гасыйм күңелендәге Сәринәнең урынын тулысы белән яулады. Алар аерылгысыз иде. Кемдер ике яшь йөрәкнең бер-беренә тартылуына сөенеп туя алмады, кайсыберләре битараф калды, бәгъзеләре бу ярашкан пардан көнләшә иде. Шуларның берсе Гасыймның группадашы, иптәше, бүлмәдәше Ишбу иде. Аның тулы исеме Ишбулат булып, шуннан кыскартылмыш "Ишбу" булып китте. Ишбу группада гына түгел, бөтен факультетына бер чибәр егет иде. Какча озын гәүдәле, сөрмә күзле, тешләре тип-тигез, бөтен кызлар аңа гашыйк иде. Ләкин шушы мәһабәт егеткә Гасыймның күңеле тартылмады. Тышкы кыяфәте мәһабәт булса да, аның ниндидер сөйкемсез ягы да бар кебек. Башта Гасыйм да аңа тартылган иде, тора-бара алар арасына аңлатып бирә алмаслык салкынлык ятты. Ишбуга кызлар янында уңыш казанганга күрә, Гасыйм аны сөйми кебек тоелды. Ә Гасыйм исә, аның эчке дөньясыннан чыккан тискәре мохитнең тәэсире, дип уйлады. Миһербан юк иде бу кешедә. Ул йолаларда тәрбия алмаган. Бер кызны башлап, икенчесен ташлап йөрү аның максаты кебек иде. Ләкин Гөлфәйзә башка кызлар кебек, аның алдында коелып төшмәде. Ул әдәп белән генә Ишбуның әдәпсез карашларын кире кага торды. Гөлфәйзәнең күңеле Гасыймда иде. Бу хәлне аңлагач, Ишбу бүтәннәр артыннан җилдерә башлады, ләкин аның күңеле барыбер Гөлфәйзәдә иде. Шулай итеп, беренче курс та бетте, икенчесен дә башладылар. Бервакыт, ятакханәдә яшәгәндә, Гасыйм Ишбуга бәйләнә башлады. Ул бүлмәдәшенә элек тә төрттергәләп алган иде инде. Ишбу аны шул бәйләнчеклегенә күрә яратмый иде. Беркөнне Ишбу, кибеттән алып кайтып, пилмән пешереде. Ашады да камыр калдыкларын юына торган ялгашка чыгарып түкте. Студентлар гауга куптардылар. Ялгаштан су үтми, су камырга бөялгән иде. Диварда язулар эленеп тора: "Ризык калдыкларын юына торган урынга ташламагыз, чүп савытына яки чүп узгаргычка ыргытыгыз. Чисталык саклагыз, кухняны тәртиптә тотыгыз". Кем икәнен тикшерергә тотындылар, Гасыйм әйтте: - Ишбу, синең эш бит бу! - диде. Ишбу пырлый башлады: - Мин түгел! - дип кычкырды ул бүлмәдәшенә. - Ябышкак сагыз! Бәйләнде бит! - Син әле яңа гына пилмән пешереп ашадың да кәстрүлеңне күтәреп кухняга кереп киттең. Әнә бит пилмән савытың идәндә ауный. - Доносчик! - диде Ишбу, ысылдап. - Мин синең күз алдыңда әйттем! Дуңгыз абзарына әйләндермә яшәгән урыныбызны! Ишбу сүгенеп, пырлап чыгып китте. Шуннан соң аларның болай да киеренке аралары тагын да бозылды, алар бер-берсе белән сөйләшмәс булды. Сөйләшкәндә дә ырты-пырты, әйткән сүзләре нәфрәткә уралып чыга иде. Икенче курсны тәмамлаганнан соң, Гөлфәйзә белән Гасыйм кызның туган ягына - Әстерханга кайтып килделәр. Гасыйм кызның ата-анасын, туганнарын бик ошатты. Алар балыкчы татарлар урамында яшиләр иде. Каралты-кура да, ризыклары да, йортларның бизәлеше дә борынгыча - татарча иде. Ризыкларны, бигрәк тә ит ашларын - ир-егетләр, камыр ашларын хатын-кызлар аерым урында - аш йортында әзерли иде. Нәкъ Гасыймның гаиләсендәге кебек. Әстерхан татарларында, ягъни нугайларда әле иске гадәтләр, борынгы йолалар сакланган икән, шөкер. Егет тә Гөлфәйзәнең ата-анасына бик ошады. Шуннан соң алар Гасыймның ата-анасы янына кайттылар. Булачак килен, дип кабул иттеләр алар Гөлфәйзәне. Көзгә таба алар институт ятакханәсенә кайтып егылды. Ләкин Ишбулат Гасыйм белән бер бүлмәдә яшәргә теләмәде. Гасыйм моңа сөенде генә, бер шапшак ким булыр. Гасыйм җәйге каникулларда төзүчеләр әтрәте туплап, шабашкага йөри башлады. Гөлфәйзәне ул йә әниләре янына Әстерханга, йә үз йортына калдырып китә торган булды. Эш өйләнүгә килеп иреште. Яхшы гына әҗер төшереп кайткач, Сабан туена никах мәҗлесе оештырырга, аннан соң Әстерханда туй ясарга килештеләр. Алар инде чыгарылыш кичәсендә ир белән хатын буларак катнаштылар. Бәхетле никах иде ул. Диплом алгач, аларны кафедрада калырга кыстап караганнар иде дә, Гасыйм каршы килде һәм алар төзү эшләре буенча Дәрвишләр бистәсенә китеп бардылар. Гасыймның эшчәнлеге, студәтрәтләрдә алган тәҗрибәсенең кирәге чыкты, ул бик тиз үсеп китте һәм җитәкче урынын да алды. Ләкин шулай уңышлы гына эшләп ятканда, өстәге бер "җонлач кул" аның фирмасына ярдәмче итеп Ишбулатны китереп куйды. Яшьлектә булганнар онытыла бара, аларны уртак эш берләштерә иде. Тегесе дә һич сүз кузгатмаенча, җайлы гына эшләп киттеләр. Зур уңышларга ирештеләр, күп акча эшләделәр. Ширкәт мәҗлесләрендә дә алар бергә булып, байтак кына пирәшләделәр. Институттагы үпкәләүләр онытылды кебек. Ләкин кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигәндәй, Гасыймның борынгы гадәте дә үзеннән калмый иде. Яңа ел алдыннан аңа кемдер шалтыратты да: - Тиз килеп җит! Төзелеш мәйданында гадәттән тыш хәл! - дип шомлы сүз әйтте. Ул, "Джип"ына утырып, эш урынына китте. Прорабныйга килеп керсә, анда өч кеше көтә иде - Ишбу белән таныш булмаган ике шешәдәше. Гасыймның бу шикле кешеләрне үз ширкәтендә да шактый кызмача. Уртада мангалда ут янып тора, болар шашлык кыздырып ашаганнар, ахры. - Янгын чыгарасыз бит сез болай, кем инде бүлмә уртасында учак яга! Кайда каравылчы? - дип сорады Гасыйм. - Мин аны кайтарып җибәрдем! - диде Ишбу. - Чүтеки Яңа ел бит, гаиләсе янында булсын, дидем. - Ә болар кемнәр, нишләп алар төзелеш мәйданында! - диде Гасыйм. - Кем аларны монда кертте? - Мин! - диде Ишбу, әдәпсез кыяфәттә. - Шуннан ни әйтерсең? Тагын бәйләнә башларсыңмы? - Абзар бу, прорабный түгел! - диде Гасыйм. - Дуңгыз абзары да моннан чиста була. - Авызыңны чамалап ач! - дип кычкырды кызмача Ишбу. Шешәдәшләренең берсе аягүрә басты да Гасыймга таба атлады: - Слушай, браток! - диде исерек. - Без хәзер ычкынабыз! Менә бераз гына утырабыз да китәбез. Шунда гына ул шикле кешеләрнең берсен танып алды: бу аның авылдашы, мәктәптәше, төрмәгә утырган Заһид иде. - Таныдыңмы? - диде Заһид, янаулы аваз белән. - Син кеше үтердең, ә мин утырдым! Гасыймны өчәүләп урап алдылар. - Чыгып ки... - Гасыйм сүзен әйтеп бетерә алмады, аның башына ни беләндер суктылар, ул аңын югалтты. Өченче шешәдәш, хәрәкәтсез гәүдә янына килеп, Гасыймның йөрәк тибешен капшап карады да әйтте: - Кажется он Богу душу отдал! - диде. - Мәетне яшерергә кирәк! - диде Ишбу. - Документларын алыгыз! Заһид, Гасыймның кесәләрен актарып, документларын янып торган утка ыргытты. - Менә шулай! Хәзер бәйләнә алмас! Сагыз! - диде Ишбу, усал куаныч белән. Алар, гәүдәне Гасыймның машинасына салып, төзелеш мәйданыннан чыгып, шәһәр читенә таба киттеләр. Кырда буран котыра иде инде. Байтак баргач, гәүдәне машинадан төшереп, олы юлдан ерак түгел генә иңкү урынга ташлап, кар белән күмгәндәй итеп, кайтып киттеләр. Буран гәүдәне бик тиз каплады. Хатыны Гөлфәйзә борчуга төште, аның ире унике тулганда да кайтмады. Ул иренең бөтен танышларына шалтыратып карады, милициягә хәбәр итте. Моргка, травматологиягә шалтыратты, ләкин Гасыйм турында бернинди дә хәбәр ала алмады. Яңа елда бичара хатынның аһ-зарларын беркемнең дә тыңлыйсы килми иде. Икенче гыйнвар көнне генә Гөлфәйзә милиция бүлегендә иренең югалуы турында гариза язып калдыра алды. Атна буе эздәделәр, Гасыймның машинасын да, гәүдәсен дә таба алмадылар. Гөлфәйзә тикшерүчегә Гасыймга Яңа ел алдыннан, югаласы көнне кемнеңдер шалтыратканын әйтте. Бу җинаятьне тикшерергә алынган следователь каршында Ишбу бутала башлады. Башта ул берни дә хәтерләмим, дип барды. - Ни өчен сез Гасыйм әфәнденең телефонына шалтыраттыгыз? - Ни өчен? - Яңа ел бит, дусларча бер утырып алыр өчен. Бергә укыдык, бергә яшәдек. - Утырдыгызмы соң? - Утырдык шактый гына... Ул "гаиләм янына кайтам", дип чыгып китте, шуннан мин аны күрмәдем. Капкачы да әйтеп тора: - Нәчәлник машинасы белән китте... - Рульдә үзе идеме? - Мин күрмәдем, аның машинасын гына танып калдым. Тикшерү эшләре ташка терәлде. Тач-төгәл шаһитләр булмау сәбәпле, эш вакытлыча туктатылды. Төзелеш эшләре Ишбулат кулына күчте. Тагын атналар, айлар узды, нәтиҗә күренмәде. Ишбу җиденче күктә очып йөри иде. Ул эшчеләргә җикеренә, боерыклар бирә, кечкенә гаебе өчен дә кешеләргә соңгы кисәтүләр ясый. Кичләрен прорабныйда шикле кешеләр тулып ята. Утырып чыккан Заһидлар белән гүләйт итәләр. Гөлфәйзә янына Әстерханнан ата-анасы килде, Гасыймның атасы да шунда иде. Алар бичара йөкле хатынны булдыра алганча юаттылар, Гасыйм югалган вакытта Гөлфәйзәнең биш айлык көмәне бар иде. Гасыймның югалганына да дүрт ай узып китте. Бәбәй дә дөньяга килде, ата кеше һаман табылмады. Полиция халкы өметсез эшне бөтенләйгә туктатты. ...Яз азагында бик күп кар яуды. Эзалар Дафар, чаңгыларын тагып, Дәрвишләр бистәсе янындагы урманга ауга чыгып китте. Ял көне иде. Куян, төлке аулардан битәр, ул саф һава сулар өчен, ерак аралар узар өчен чыккан иде. Төлке-куяннарны матай-чаналарда аулап бетергәннәр иде, ахрысы, Дафар күпме аралар узып та куян эзе күрмәде. Шулай сунары уңышлы булмаса да, ул канәгать иде һәм кайтыр якка таба борылды, олы юлдан ерак түгел генә эри башлаган кар астыннан ниндидер кара нәрсә чыгып торганын күреп, Дафар якынрак килде, бу пәлтә чабуы иде. Игътибарлабрак караган иде, пәлтә астындагы ботинка кигән аякны күреп, мәеткә тап булганын аңлады. Ул кар астыннан күренеп торган аякка сак кына тибеп карады, аяк катмаган иде, кеше тере булса кирәк яки аны күптән түгел генә ташлап киткәннәр кебек. Телефоннан полиция нәрәте һәм шундук "ашыгыч ярдәм" машинасын чакыртты... Чыннан да, кеше тере иде, ләкин аңында түгел. Гадәттән тыш хәл иде бу. Кар астыннан табылган кешенең атаклы төзүчеинженер Гасыйм икәнен Дафар чамалады. Аны ярты ел чамасы эзлиләр инде. Гасыйм, чыннан да, мәрттә иде, аны кар күмеп киткән булган, баш ярасындагы кан оешып каткан, кар астында яшәрдәй, исән калырдай шарт барлыкка килгән. Мәрткә киткән кеше белән сак кыланырга кирәк иде, Гасыйм әкренләп аңына килде. Башта аңламый торды, аннан тагын аңын җуйды, тагын уянды. Уколлар кадап, бер атна чамасы тоткач, шул вакыт дәвамында массажкүнегүләр ясата торгач, Гасыйм аякка басты. Дафарга авыру белән күрешергә рөсхәт иттеләр, Гасыймның хәтере яхшы иде. Ни булганын, бу җинаятьне кемнәр эшләгәнне ул сөйләп бирде. Ләкин Дафар югалган Гасыймның табылуы һәм аның сәламәтләнеп килүе турында беркемгә дә әйтмәде, ул табибларны да алдан ук кисәтеп куйган белән күрештермичә булдыра алмады. Табиблар да Дафарның теләгенә каршы килмәде. Ике якны да сак кына бу күрешүгә әзерләделәр. Туганнарының, хатыны Гөлфәйзәнең шатлыгын язсаң - язып, сөйләсәң сөйләп биреп булмас иде. Төзүчеләр ширкәтенең җитәкчесе Ишбулатны кулга алырга килделәр, нәчәлник башта аптыраган булды, карышты, Дафарны закон бозуда гаепләргә маташты, әмма бүлмәгә сау-сәламәт Гасыйм килеп кергәч, ул артына утырды. Калган ике җинаятьчене табуы кыен булмады. Аларның барысын да еракка, озын-озак утырырга озаттылар. Рецидивист Заһидны кире кайтмаслык җиргә җибәрделәр. Ширкәтнең урланган акчаларын да түләттеләр. Сөенеч, бәйрәм иде Гасыймнар йортында. Шулай җәй җиткәч, тулысы белән сәламәтләнгәч, Гасыйм кызын ишегалдындагы балалар мәйданчыгына алып чыкты. Баласы арбада йоклый иде. Ата кеше кулына китап алды. Аның янында гына эт өрә башлады, Гасыйм башын күтәреп баккан иде, күрше йорттагы бер сәрхуш мужик белән этен танып алды. Берничә бала уйнап утырган комлыкка эт хаҗәтен үтәп, арт аяклары белән күмгәндәй итеп китте. Гасыйм түзмәде: - Эй, сосед, почему ты за своей собакой не убираешь? - диде. - Сам убирай, эколог! - диде тупас мужик. - И почему на собаке нет намордника? - Тебе самому намордник нужен, е...! - диде хәтәр мужик. Өйдән Гөлфәйзә йөгереп чыкты да иренә әйтте: - Бәйләнмә шуңар, ату аның корешлары монда чуала, әйдәле, өйгә керик! Хатын, арбаны этеп, бер кулы белән иренең җиңеннән тартты. Мужик алар артыннан: - Я до тебя доберусь! - дип әшәке сүзләр белән сүгенеп, янап калды... Бүре чокыры Бүре чокыры дигән җир бу. Кайчандыр куе карурман иде монда. Бүре чокыры кырына аучы өе салып куйганнар иде. Аучы өенең хикмәтләре бар бит аның. Өч метрга өч метр чамасы өй, мүкләп-сүсләп күтәртелгән. Түбәсе - дранча, тәрәзәсе берәү генә. Өйнең яртысын сәке алып тора. Ул йоклау урыны да, ашау урыны да, сунар әсбапларын төзәтү урыны да. Ян якта, сул якта мич чыгарылган. Мич кечкенә, өйнең дүрттән бер өлешен алып тора. Ишеге чыптатире белән тышланган. Мич белән дивар арасындагы куыш урынга - каен, имән утыны, кучкарга - теленгән каен чырасы, мичкә коры утын тутырылган, мич алдындагы идәндә каен тузы, йомычкалар ауный. Юл адашып, дарысы бетеп, ризыгы калмаган аучы-юлаучы шушы өйгә кереп, кучкардагы шырпыны алып, чырага ут төртеп, мичне ягып җибәреп җылына ала, чәй кайната ала, бердәнбер тәрәзә кашагасы артында бер-ике атарлык дары, ядрә, шыбыннар була. Бер-ике төрерлек тәмәке белән гәзит кисәкләре дә була. Кечкенә өй бик тиз җылына. Без малай-шалай кышкы каникуллар вакытында шул ерак аучы өенә куна бара торган идек. Берәребездә мылтык та була торган ие, ата алганда, куян, көртлек атып, шушы аучы өе казанында пешереп сыйлана торган идек. Инде бер җәнлек тә ата алмасак, үзебез белән ала килгән бәрәңгене кайнар мичкә тәгәрәтеп, тозга мул манып ашый идек. Бик кызык сәяхәт була торган иде. Күптән инде бу якларга аучыларның килеп чыкканы юк. Ауларга киекҗәнлекләре дә беткәндер инде. Аучы өеннән ерак түгел генә, бер-ике чакрымлап булыр, балыклы күл, үрдәкле күл бар. Җәйге ау башлангач, балык тотарга, үрдәк атарга шушында киләләр иде. Хәзер аның күле дә саеккан, камыш каплап бетергән, шулай да кайбер үрдәкләр әле камышлар арасына оя корып, бала чыгара. Ара-тирә исләренә төшкәндә, җәй бер, кыш бер бу тирәгә сунарга чыгучылар да бар әле. Аларның берсе - прокурор Башаров, икенчесе - аның дусты, урман каравылчысы, соңрак лесничий Үтәгәнов. Берсе - гөнаһсызларны чамасыз кырган прокурор Башаров, икенчесе - сунарчы буларак, җәнлекләрне чамасыз кырган Үтәгәнов. Икесе дә җанкыяр! Алар иске гадәт буенча гына шушында сунарга килә инде, атарга җәнлеге дә калмаган, калдырмаганнар. Бу ике җәллад - күпме җаннарны кыйса да, җәзасыз калган җинаятьчеләр. Үкенәләрме алар кылганнарына? Әллә алар үзләрен хак саныйлармы? Җәйге ау башланырга шактый вакыт бар иде әле, болар икесе Бүре чокырындагы аучы йортына килде. Прокурорның узаркитәр (вездеход) машинасына кирәк-яракларын, мылтыкларын, ризыкларын, эчәрлекләрен тутырып килделәр. Машинаны куаклар арасына, күләгәгә кертеп, аучы өенә ташындылар. Алар ашыкмый, заман аларныкы. Үтәгән сәкегә, палас җәеп, табын әзерләрде. - Кушать подано, товарищ генеральный прокруор! - диде ул, шамакайларча. - Сала тор, главный лесничий! - диде Башар. Рәхәт иде Бүре чокыры кырыендагы ялгыз йортта күңел ачуы. Кайгы юк, мәшәкатьләр юк, сабый бала кебек хәсрәтсез иде бу ике кеше. - Бәхетле киләчәгебез өчен! - дип кычкырды урманчы Үтәгән. Икесе дә стаканнарын каплап, табындагы нигъмәтне ашый башладылар. Эчтеләр, ашадылар, тәнәфес ясар вакыт килеп җитте. - Шәп куыш бу! - диде прокурор Башар. - Монда кызлар белән дә килеп булыр иде, ә, Үтәгән! - Күпме кызларны ташыганың онытылдымыни? - дип шаркылдап көлде Үтәгән. - Кем төзеде икән бу йортны? - диде Башар. - Чыдам итеп корылган булган бу. Күпме еллар узган, әле һаман нык. - Сафиулланың атасы Гәрәй Сәлиме! - диде урманчы. - Н-да, - диде Башар, тешен каезлый-каезлый. - Сафины коткарып калып була иде, теге вакытта. Дөрес эшләдекме без теге вакытта, дөрес эшләмәдекме? Едрёна бабушка! Сафины коткарып була иде, ә нигә соң Башаров шул батырлыкны эшли алмады? Урманчы Үтәгәннең исе дә китми, аңа арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит! - Төкер башына, Башар! Минем монда күмеп куйган кешеләрне чутлый башласаң, акылдан язарсың. Шуңа күрә чутламаска кирәк. Вакыты шундый иде, теге вакыт өчен без дөрес эшләдек. Исең китмәсен, дус! Алар тагын берне күтәрде. - Менә хәзер кайнар ризык ашарбыз! - дип, Үтәгән мичкә ягып җибәрде. Тагын эчтеләр. Тагын кабымлык чәйнәделәр. Башар җыр башлады: - Алай итәрбез әле шул, Болай итәрбез әле, Безгә каршы төшәр булсаң, Шулай итәрбез әле. - Шәп җыр! - дип кычкырды Үтәгән. - Минем гимн, иптәш Үтәгәнов! Шулчак өйнең ишеге ачылып китте: - Керергә ярыйдыр бит? - диде чакырылмаган кунак. Икесе дә сагаеп, билләрен турайтты. Килүче бик яңа булмаган киемнән, бер күзе кара чүпрәк белән бәйләнгән, башында - батырып кигән йон башлык, көрәк сакаллы, иңендә биштәре дә бар. Кулына ике көпшәле мылтык тоткан. - Керергә ярыйдыр бит? - дип кабатлады юлчы. - Кергәнсең бит инде, - диде Башар. - Утыр! Үтәгән, кунакка сал! - Исән-саулармы сез? - диде кунак. - Ару гына әле! - диделәр беравыздан. Кунак башыннан йон малахаен салды. Ишектән кергән ят кеше бая телгә алынган Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла иде. Аны менә шушы прокурор кайчандыр бер гаепсезгә төрмәгә утырткан иде. Кайчандыр Сафи урман каравылчысы иде. Аның атасы шушы өйне төзеткән, диләр. Сафи нәчәлствоның, ау башланганчы, рөхсәтсез киек җәнлекләрне кырганнарына күрә, урман каравылчысының бу җинаятьләргә бармак аша каравы, хәтта күрмәмешкә салышуы, хәтта браконьерларга ярдәм итешеп йөрүе турында документлар җыеп, милициягә тапшырырга йөргәндә, аның үзен урманда, янәсе, кеше үтергәне өчен атарга хөкем иттеләр. "Үги ямщик" булып йөргәндә, ау өендәге бәдрәфтә күргән ертык Сталин рәсемен Гәрәй Сәлименә сылтап, ун елга аткардылар. Әтисе төрмәдән әйләнеп кайтмады. Ә менә атарга хөкем ителгән Сафи кайтты. - Утыр, кунак! - диде Башар. - Бары - табында, югы - салымда! Утырды кунак, ләкин хәмердән баш тартты. - Авырыйсыңмыни? - дип сорады Башар. - Авырмыйм! - диде кунак. - Кодировайт иттеләрмени? - Юк, болай эчмим... - Эчмәсәң, ашап утыр!.. Нинди җилләр ташлады үзеңне бу якларга? - Дару үләннәре җыям, мин Тауасты Ширмәсенә кунакка кайттым. Сәрьян исемем! - диде кунак һәм өстәлдән ипи кыерчыгы алып ашый башлады. - Ә сез? - Без дә урман һавасы суларга дип чыктык... - Мылтык беләнме? - диде Сәрьян. - Анысы гадәт, агайне! - диде дә Үтәгән тагын стаканнарны тутырды. - Дару үләне җыям, дисең инде, алайса. - диде Башар. - Үзеңнең капчыгыңда чурт та юк. - Дару үләннәре дә корыган, ахрысы, эзләп йөрмешем, эчкәрәк керергә туры килер, ахры. - Дару үләне җыяр өчен мылтык алдыңмы? - диде прокурор. - Якында гына колония бит, кирәге чыгар, Аллам сакласын! Сыегыз өчен күп-күп рәхмәтләрем, сау калыгыз! - дип кунак чыгып китте. - Бу бит теге Сафи! - диде прокурор, пышылдап. - Кайсы Сафи! - диде әңгерәйгән Үтәгән. - Мин утырткан Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла! Үтәгән кинәт айнып китте. - Каян килеп Сафи булсын, аны таш капчыкта үтергәннәр, дип сөйләделәр бит. - Димәк, үтермәгәннәр! - Дөмектерергә кирәк! - дип, Үтәгән мылтыгын алып чыгып китте. Башар ни әйтергә дә белми калды, ул каушаган иде. "Коткарырга кирәк Сафины бу юлы! - дип уйлады ул. - Коткарырга!" Аннан соң уйлаганын кычкырып әйтте: - Үтәгә-ән, тукта-а! - дип ишеккә атылды. Шул мизгелдә үк урманда ике шартлау тавышы ишетелде. - Тагын соңга калдым! - дип ачынып кычкырды Башар. Ишек каерылып ачылып китте, ишек ачыклыгында кулына ике көпшәле мылтык тоткан Үтәгән күренде. - Дөмектердем, дуплет белән!.. Бераздан көрәк алып барып, күмеп тә куярбыз. Башар башын кая куярга белми иде, үзе илереп кычкыра: - Аһ, нишләдек без! Йа Аллам, ни кылдык без? - Тилермә, прокурор! - диде Үтәгән. - Монысын син үтермәдең бит, мин аткардым! Утыр! Үтәгән мылтыгын бер янга куеп, стаканнарга аракы коеп чыкты. - Эч! - диде ул әмер бирүче кебек. - Эч! Кайгырма! Эшләнәсе эш эшләнгән! Мишәр әйтмешли, абдырау тегел! Баш ярылып, күз чыкмаган! Башар эчеп куйды. - Аша! Шәп тәрәч бавыры! Башар Үтәгән боерганның барысын да үти, эч дисә - эчә, аша дисә - ашый. Башар онытыла төште, аның кәефе күтәрелде. - Яле, үзеңнең гимныңны җырлап җиффәр! - диде Үтәгән. - Алай итәрбез әле, шул, болай итәрбез әле... Ишек ачылып китте, теп-тере Сәрьян өйгә керде. Тегеләр авызларын ачып катып калдылар. - Аш булсын, шифага булсын! - диде кунак. - Башлыгымны онытып калдырганмын! - дип, түндәк артына төшкән башлыгын алып киде. Үтәгән дә, Башар да җәт кенә мылтыкларына тотындылар. Үтәгән тәтегә басты, мылтык шартламады, Башар да тәтегә басты, мылтык "чак" итте дә атылмады. Кунак көлде: - Агайлар, - диде ул, көлә-көлә: - Чехов әсәрләрендә генә ул диварда асылынып торган мылтык ата. Кинәт прокурор: - Ул патроннарны алыштырган! - дип кычкырды. Прокурор Башаров бик кыен хәлдә иде. Бер яктан, ул Сафиның исән калуына куана иде, икенчеләй, үзенең бу кеше алдында гаепле икәнен дә истән чыгармый. - Нигә катып калдыгыз! - диде кунак. - Сыйланыйк! Үтәгән табынга яңа пешкән бәрәңге белән балык бавыры китереп куйды. Стаканнар тагын тулды. Тегеләр икесе күзләрен йомып аракы чөмергәндә, Сафи үз өлешен аяк астына түкте дә, эчкән ише кыланып, чыраен чыткан булды. - Карале, Сәрьян дус! - диде Үтәгән. - Дару үләннәре әнә теге якта үсә - Әйдәгез, алайса, йөреп керик! - диде Башар. Өчесе дә өйдән чыкты. Бераздан өйнең ишеге ачылып китте, ишектә йончыган кыяфәтле бер егет күренде. Ул бик борчулы, күзендә курку, алак-ялак карана, качар урын эзли кебек. Ул тирә-ягын күзләп чыкты. Ишек шыгырдап куйды, егет җәт кенә мич артына качты. Ишек әкрен генә ачылды, анда яшь кыз күренде, ул як-ягына карана-карана, сак кына, курка-курка гына өйгә узды. Өйне әйләнеп чыкканда, ул качкан егетне күрде дә: - Аһ! - дип кычкырды. Егет поскан җиреннән чыгып ишеккә таба атлады. Кыз сәкегә сикереп менде. Ләкин егетнең аңа һөҗүм итәргә нияте юклыгын күргәч: - Син кем? - диде. - Мин... төрмәдән качтым! - диде егет. - Әнекәем лә! - диде кыз. - Зинһар, курыкма! Мин сиңа тимим, мин җинаятьче түгел, мине ялгыш утырттылар, мин шуны исбат итәр өчен качтым. Кыз бераз тынычланды да әйтте: - Алай ярамый! - диде. - Аларга гаепсез кешене төрмәдә черетергә ярыймы? - Тотсалар, сине гомерлеккә зинданда калдырачаклар бит. Кире кайт син төрмәгә! - Син нишләп монда? Болар синең танышларыңмы? - Мин адаштым, ярый әле бу өйгә тап булдым. Аеры-чөере йөрмәгез, дип әйттеләр, юкса, менә адаштым... Әбием үлем хәлендә ята минем. Шушы авылдан. Әти белән әни, табибларга күрсәтәбез, дип әбине Казанга алып киттеләр дә күрсәттеләр - рак. Әбием, авылыма үз йортыма кайтарып куегыз, дип ялынса да, әти белән әни аның сүзен тыңламыйлар. "Үзебезнең Бүре чокырында үскән мәтрүшкәле чәй эчәсем килә. Шуны эчсәм, терелермен кебек. Зинһар, Бүре чокырында үскән мәрүшкә..." "Саташа!" - диде әни. "Син үзең саташасың, килен!" - дип кычкырды әби. Шуннан соң әни белән әти, базарга чыгып, бер бәйләм мәтрүшкә сатып алып кайттылар. Чәйгә салып, шуны пешереп, әбигә бирделәр. "Бу безнең Бүре чокырында үскән мәрүшкә түгел, аның исе дә, тәме дә башка!" - дип әби чәйне эчүдән баш тартты. Шуннан соң әти әйтте: "Бар, кызым, авылга кайтып, Бүре чокырында үскән мәтрүшкә җыеп кил!" - диде. Авыл кызлары белән күпме йөрдек, күпме эзләдек, юк мәтрүшкә, тамыры белән йолкып җыйганнар шул кала кешеләре... Нишләргә, кызларны табып, кайтып китәргәме. Мәтрүшкәсез кайтсам, әбием тагын ачуланыр. Шулчак вертолёт гөрелтесе ишетелә башлады. - Алар мине эзли, җаным, - диде егет, еламсырап. - Зинһар, мине сатма! Тоткын сәке астына кереп китте. Бераздан вертолётның аланга кунганы, кешеләр шаулашканы ишетелде. Ишектән кулларына автоматлар тоткан солдатлар килеп керде. - Руки! - дип кычкырды командирлары, кыз ике кулын да күтәрде. - Син кем? - Мин... мәтрүшкә җыярга килдем! - диде кыз, күзен дә йоммыйча. - Мәтрүшкәләрең кайда? - Урманда мәтрүшкә калмаган, тамыры белән йолкып ала торгач, корыган. Әбием калада үлем түшәгендә ята, үзебезнең урманда үскән мәтрүшкә белән чәй эчсәм, терелер күк тиям, дип мине урманга юллады. Адашып, менә монда килеп эләктем. - Син монда шикле кеше күрмәдеңме? - Йортның хуҗалары кайда? - Урман буйлап гүләйт итә. - Марш! - дип кычкырды командир. Солдатлар өерелешеп чыгып китте. Вертолёт тавышы ишетелде. Очып киттеләр. Егет сәке астыннан чыкты. - Рәхмәт, кызый! - диде качкын. - Син яхшы күңелле кыз. Кыз тәрәзәгә карады. - Тегеләр кайтып килә, - диде кыз. - Тиз бул, китик моннан! Егет белән кыз чыгып китте. Бераздан прокурор белән Үтәгән ишелеп килеп керде. - Тиз бул, машинадан корулы патроннар алып кил! - дип кычкырды Башар. Үтәгән юк булды. Бераздан тыны-көне капланган Үтәгән кереп, прокурорга патроннар сонды, аннан үз мылтыгын корып куйды. - Моны чүкемичә ярамый! - диде прокурор, кысык тавыш белән. - Бу күп белә, ул безне төп башына утыртырга кайткан. Икесе дә корулы мылтыкларын әзер тоттылар. Алар шулай бөрешеп, озак тордылар. - Карале, Башар! - диде Үтәгән. - Анда ниндидер вертолёт очып йөри, ишетәсеңме? - Учак якканнарны карап йөриләрдер, - диде Башар. - Бәйрәмне бозды, кабахәт Сапый! - диде Үтәгән. - Вертолёт тынгач, моның эшен бетерергә кирәк! Урман барысын да каплый ул! Шулчак тәрәзә ачылып китте, анда кызның башы күренде, ул кулын өй эченә сузды, аның кулында мәтрүшә бәйләме иде: - Урманда мәтрүшкә бетмәгән әле! - дип кычкырды кыз. Берьюлы ике мылтык та шартлады. Кыз әче аваз чыгарып, юк булды. Ишектә Сафи күренде: - Ахмаклар сез! - диде ул. - Сез һәрвакыт гөнаһсызларны үтерә килдегез! Солдатлар килеп керде. - Отставить! Брось оружие! - дип кычкырды командир исерекләргә. Башар белән Үтәмеш мылтыкларын сәкегә куйды. - За попытку убийства! - диде командир. Солдатлар икесен дә алып киттеләр. Сафи ялгызы гына өйдә калды. Бераздан ишектән кыз белән егет керде. - Рәхмәт, абый! - диде кыз. - Рәхмәт! - диде егет. - Миңа үч кайтарасы калмады. Нахак гаеп тагып, мине таш капчыкка утыртучылар әнә шул ике мәлгунь иде. Сафи кесәсеннән тыгыз тутырылган патроннар чыгарып, сәкегә чәчеп җиббәрде. - Сезгә, миңа атыласы ядрәләр менә шулар эчендә булыр! - диде Сафи. Шулчак урман эченнән кызларның кычкырганы ишетелде: - Гө-өлша-ат! Син кайда-ау! Гөлшат-кыз шәһәргә кайтып, әти-әнисенә Бүре чокырында үскән мәтрүшкә бәйләмен тапшырды. Әби Бүре чокырында үскән мәтрүшкә салынган чәйнең хуш исен әллә каян тойды. - И-и, менә бит үзебезнең мәтрүшкә исе! - дип бер чокыр чәйне ләззәтләнеп, вак-вак йотымлап эчеп бетерде дә елмаеп тын калды. - Котылды, бичара! - диде әтисе. Роза Мулланурова ХИКӘЯЛӘР Гамәл дәфтәре Көзнең җилле-явымлы шыксыз көне иде. Газыйм Рахманкуловка хат ташучы калын гына конверт тоттырып китте. Бер генә күз сирпеде дә Газыйм аны портфеленең төбенә үк салып куйды. Хәрефләрен бер якка авыштырып, таныш булмаган кул белән язылган хат турында шунда ук онытты да. Аның яңарак кына җылы яктан ялдан кайткан, мондагы һава бозылуга да, эшмәшәкатьләргә дә ияләшә алмыйча туңып, дөнья борчуларына баш-аяк белән кереп чумудан көч кадәренчә сакланырга тырышкан мәле иде. Сәләтле, талантлы рәссам, дип газеталар аның исемен бик еш кабатлый башлагач, электән танышы да, таныш түгеле дә аңа хат юллап, әллә кайчангы, ул үзе дә белмәгән дуслыклары хакында тәкрарларга хиресләнеп киткәч, хатхәбәрләргә исе китмәскә күнегеп килә иде ул. Мин дөнья баткагында бата-чума тыпырчынганда кайда булды икән бу кадәр дус-иш, дип уйлангалый да алар хакында сәгате-минуты белән оныта. Чөнки Вакыт галиҗәнапләренең бер сыйфаты аны гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый, алга әйди, ашыктыра; ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. Бер хыял белән җенләнеп эшли башласа, көнне төннән аермый, атналар буе остаханәсеннән чыкмый, буяу, кәгазь, киндер арасында алны-ялны белми кайнаша. Эш җаен алгач, тынычлана, иркенләп, яратып эшли. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән алтын кагыйдәгә дә тугрылыклы: бар гамьнәрен читкә куеп, күңел ачып алырга да каршы түгел. Илгә-көнгә баш күрсәтми онытылып эшләп ятканда дус-иш, вакыт, ел фасыллары, шатлык, хәсрәт, бәхет-мәхәббәт - һәммәсе истән чыга. Ашау-эчү кайгысы да калмый хәтта ки. Кайчак хәлсезләнеп, ике-өч көн ризык җыймаганы искә төшә дә, алдан хәстәрләгән консерв-мазар эзләргә тотына. Күп чакта анысы да булмый. Калдык-постык, каткан ипи кисәкләрен кайнар суга манып тамак ялгаса-ялгый, әмма кибеткә чыгып йөрүдән, кем беләндер аралашудан тыела. Остаханәдә телефон юк, берәрсе килеп, ишек дөбердәтеп караса да беркемгә ачмый. Эш дәрте сүнүдән, дәрман биреп торучы һөмәй кошын куркытып, ялгыш качырудан курка. Куллары пумала тота алмас чиккә җиткәч кенә, бер-ике атна вакытын бушка сарыф итеп, таныш-белеш арасында буталып ала. Кемнәр беләндер кызыпкызып бәхәсләшә, гомер сата. Шашынып эшләгән чагында, күрәсең, бар кызуын, үҗәтлеген, дәртен чыгарып бетерә дә тәмам бушап кала. Шулкадәр дә буш-кирәксез итеп тоя ул үзен, әйтерсең, кемдер нечкә энә белән тишеп эчендәге бар нәрсәсен агызып бетергән. Ул йомырка кабыгы сыман буп-буш һәм җип-җиңел булып калган. Андый чакларда үтереп эче поша, күңеле иркенлеккә, авылга тартыла. Ерак балачакта адашып калган хыял - авыл йорты, мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы җиһаздан затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк. Авыл мунчасы, бөтнек, мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән каен себеркесе... тели икән җаны! Авыл - хыял кебек үк ерак. Ә мунча.. . Монысы тормышка ашмастай хыял түгел лә... Яна-пешә чабынуга ни җитә соң?! Култыгына кипкән имән себеркесе кыстырып ишектән чыгып барышлый кылт итеп ачылмаган хат исенә төште. Ләкин бер җыенып чыккач, кире борылып керүне өнәмәде, төрле юрамышларга ышанучан иде ул. Әмма ләкин, әүвәл игътибарга алынмаган, атна буе хәтта ялгыш та уена кереп карамаган, шуңа күрә ачылмаган зәңгәрсу конверттагы хат, ни хикмәттер, кинәт кенә бар вөҗүден биләп алды. Кемнән икән соң ул хат? Хатын-кыз кулы белән язылганга охшаган. Шактый калын тоелганга ачып укырга ирендеме, кирәксенмәдеме? Әмма барыбер кызыксынырга, һич югы кем, нинди ният белән язуы хакында белергә тиеш иде ләбаса. Тик торганнан аңа кем, ни язсын икән? Җылы пардан изрәп ләүкәдә утырганда да, җилләнеп, себеркенең яфраклары коелып беткәнче яна-пешә чабынганда да шул уй күңеленә тынгы бирмәде. Ашыкпошык киенеп урамга чыккач та, аяклары үзеннән-үзе сыраханә ягына тәпиләргә торса да, уңга-сулга каерылмыйча туры өенә юл тотты. Чәйнеге чыжлый башлауга, портфель төбендә укылмыйча яткан зәңгәр конвертны эзләргә кереште. Менә ул... Конверт эченнән калын хат килеп чыкты. "Гамәл дәфтәре" дип язылган иде аның тышына. "Гамәл дәфтәре. Газизем! Гаҗәпләнмә, мин сиңа һәрчак шулай - "Газизем, Газизъяр" дип эндәшә идем бит. Әгәр ишеткән булсаң... Бәлки исеңдә дә түгелдер... Чөнки син бит мине юньләп белмисең дә. Газизъяр! Син бу язманы кулыңа алганда, ихтимал, мин инде якты дөньяда булмам. Нигә алаймы? Шулай. Үзең аңларсың. Укыгач, төшенерсең. Бу минем җан авазым. Бүтән берни дә түгел. Соңарган мәхәббәт аңлату, дип көлемсерәп куярсың, бәлки. Һәм ялгышырсың. Миңа инде берни дә кирәк түгел. Мәхәббәт аңлату да, хәтта мәхәббәт үзе дә артык... Әгәр ничәдер ел элек булса... Дөньядагы һәр җан иясе сыман мин дә яратуга мохтаҗлык тойганмындыр. Ә хәзер... Бар да бетте. Ышаныч какшады. Өмет сүнде. Син моны үзеңне гаепләү акты дип кабул итә күрмә тагын. Юк, беркайчан да мин андый түбәнлеккә төшмәм. Гаепләсәм үземне генә гаеплим, чөнки яраттым. Син дип яшәдем. Исемеңне телдән төшермәдем. Бәхет шул иде миңа. Һәм синең дәвамыңны күрү... Ләкин барысы да - өмет-хыяллар, шатлык-үкенечләр янып көл булды. Алга таба да тырмашып-тартышып яшәрлек ни көчем, ни теләгем калмаган икән минем. Ник мин моны "Гамәл дәфтәре" дип атадым? Монда минем уй-хисләрем, кичерешләрем, хата-ялгышларым. Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез, мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәрле яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас. Син ничектер, мин моңа бәләкәйдән үк ышанып үстем. Беләсеңме икән син мине? Юктыр шул. Белмисеңдер. Ә бит белергә тиеш идең. Мәңгелеккә бару юлында Язмыш безне кабаткабат очраштырды. Тик син һәрвакыт ашыга идең. Яшәргә, эшләргә ашыктың. Мин сине аңлыйм. Син дөньяга эш аты булып тугансың. Ирешкән һәр уңышың тырыш хезмәт, үҗәтләнеп, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Туктап тын алырга вакыт табалмадың. Әйе, безнең сукмаклар бер генә кисешмәде. Ләкин мине күргән чакларда да җаныма бакмадың. Маңгай күзең күрде, ә күңел күзең ... сукыр килеш калды. Әгәр шулай булмаса, сине өзелеп сөюемне, бәгъремдәге тирән моң җаныма тынгы бирмәгәнен тоярга тиеш идең бит син. Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки! Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама - ул да Газизҗан исемле иде, мин аны бөтен кагыйдәләргә каршы килеп Газыймҗан углы Газизҗан дип атадым - тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең. Ялгыш аңлый күрмә, үпкә-рәнҗеш белдерү нияте белән язмыйм мин бу хатны. Дәгъва белдерү дә түгел бу. Синнән нидер таләп итү дип тә уйлама. Хәер, дөнья белән исәп-хисап өзәргә җыенган кеше өчен нәрсә соң ул таләп йә дәгъва?! Дөньяда каласы вак, бик вак нәрсәләр. Исәп-хисап, дидемме... Дөньяныкы дөньяда калсын, дип каләм алдыммы кулга?! Иң олы хәсрәтемне бүлешердәй бүтән берәү дә булмагангамы? Белмим. Башым каткан. Теләсәң ничек уйла. Иртәгә газизләрдән газиз улымны җир куенына тапшырачакмын. Күкрәп үскән нарат кебек озын буйлы Газиземне! Бел, ул синең дә улың иде. Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син - аны, ул - сине күрми үсте... Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса, синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым... Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. "Такыя кигән кыз" алдында бик озак басып тордык. Улым миңа иелебрәк: "Бу - синме?" дип сорады. Әйе, дидем мин. Әйтерсең, бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. "Толымнарың искиткеч!" - диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде. "Кызганыч, сакламагансың". Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер; "Үзең беләсеңме икән, бу әсәр шедевр - синең иҗатыңның үре", - диде. Син килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. "Телисеңме, мин сезне кавыштырам!" - диде сабыйларча ышанып. Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы? Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел, дидем. Ул күңелсезләнде. Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. "Син артык тыйнак шул!" - диде улым. Вакыты җитәр, таныр... Танытырбыз, дигән булдым. Дөресе, мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде. Ә бит син безне танырга тиеш идең... Кыямәт көнне генә ата - улны, ана - кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам. Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең. Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул. "Такыя кигән кыз" сиңа берәрсен искә төшердеме?! Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш кыры читеннән чүп үләннәр - печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк - күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә-күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде. Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокырчакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да качапоса, кеше күрмәгәндә генә җыярга була. Кыр таптап йөргәнеңне күрсәләр, җаныңны суырып алырлар. Авыл кешесе бер хокуксыз бит ул. Таякка эшләргә генә хакы бар. Яшисең килсә, җайлашасың. Арышын кертмәскә тырышып, чүп үлән йолкыйбыз. Аннан аны зур гына көлтә итеп бәйләп аркаңа асып кайтасы... Кояш, яндырырга теләгәндәй, аяусыз кыздыра. Биттән тир ага. Күкбаш, әрем, тузан исе тынны буа. Хәтта буразнага аяк баскач ук җете зәңгәрлегеннән бихуш булып, такыя итеп үреп башыма кигән чәчкә таҗлары да бөркү һава белән кушылып маңгайны кысадыр сыман тоела. Эсселектән хәлсезләнгән чәчкә-гөлләр, чи печән әллә нинди ямансу моң тарата. Тик бер хыял, түрәләр күзенә чалынмыйча, тизрәк чишмәгә кадәр кайтып җитәргә дә, иркен тын алып, туйганчы салкын су эчәргә - шул татлы уй гына сүнәр-сүнмәс өметне саклый. Әнә, чишмә чылтыравы да ишетелгән кебек инде. Кинәт, уйламаган-көтмәгәндә каршыма килеп чыктың да... Тез буыннарым йомшап, куркып-хәлсезләнеп калуымны сиздең бугай. - Әллә куркыттыммы, чибәркәй? - дип елмайдың. Миңа моңарчы беркемнең дә болай назлы итеп, "Чибәркәй"ләп эндәшкәне юк иде әле. Каушап калдым. Үзем дә сизмәстән иелдем. Аркага аскан көлтәм җиргә шуып төште. - Бигрәк матур гөлләр бәйләме! - дип сокландың син. Бәйләм сиңа, печән көлтәсе булыр бу! Әлбәттә, уемны кычкырып әйтергә оялдым. Ул арада яныма ук килеп бастың да, чәчәк такыяны аралап, толым итеп үргән, баш тирәли ураган чәчемне сүтәргә тотындың. - Бу нинди гүзәл чәчәк? Күкбашмы? - дип сөйләндең. Миннән тузан катыш тир исе, ә синнән шундый тәмле хушбуй исе бөркелә иде, башым әйләнеп китте. Кипкән иренемне көчкә кыймылдатып: - Күктәтәй ул, - диярлек көч таптым. - Күктәтәй озак сулмый. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять ЯХШЫ АТНЫҢ НӘСЕЛЕ КАЛМЫЙ?.. - Син үзең чәчәк бит! - дидең син. Сокланып һәм яратып карадың. Белмим, соклануың миңа аталган идеме, такыягамы... Әмма минем ике битем ут булып кызышты, керфек төпләренә кайнар яшь бөялде. Елап җибәрергә әзер идем. Шулчак, хәлемне сизгәндәй: - Синең эчәсең киләдер, әйеме? - дидең. Мин ихтыярсыздан, юк дигәнне белдереп баш чайкадым. - Алайса утыр әле монда, - дидең, чирәм куе-яшелрәк булып үскән күләгәле җиргә ымлап. Һәм печән көлтәсе арасыннан иң эре, тереләрен сайлап җиде сабак күктәтәй аралап алдың да кулыма тоттырдың. Кулларың кытыршы, көчле, нык-каты иде синең. Эш эшләп үскән кешенең куллары шундый нык була. Мин бердән тынычланып калдым. - Менә бу күкбаш - күктәтәйләреңне караштыргалап, биш-ун минут ял итеп, тып-тын гына утыр әле каршымда, зинһар! - дидең. Блокнот белән карандаш чыгардың да ашыгып-кабаланып нидер сызгаларга-бозгаларга керештең. Үткен күзләрең маңгай астыннан сөзеп миңа карап-карап ала. Ә мин, инде ничәнче кабат, янып-тирләп чыгам. Битләрем ут булып кызыша. Үземә ачу да килә. Оялам да. Әмма барыбер шулай утыру рәхәт миңа. - Күкчәчәк тә, василёк та диләр аны. Ә шулай да сезнеңчә, күктәтәй күңеллерәк, име? Вакыт дигәннәрен дә оныттым бугай. Учларыма кыскан күктәтәйләрдән аерылмаска, айлар, еллар - гомер буе каршыңда утырырга риза идем шикелле. Ә син ашыгып-ашыгып сурәт ясадың, гүя минем барлыгымны да оныттың. Күпме утырганмындыр: "Менә булды да..." - диюең, чәчләреңне җилгә сипкәндәй башыңны артка чөеп көлүең мине тылсымлы-татлы халәттән уятып җибәргәндәй булды. - Күрәсең киләме үзеңнең сурәтеңне? Ярабби! Бу мин түгелме соң! Такыя кигән, кулына өч-дүрт бөртек чәчәк тоткан үсмер кыз бала күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп һәм куркып-оялып дөньяга бага. Шундый самими, чәчәк кебек нәфис, нарасый ул. Чәчләре дә болыт кебек. Бәлки мин түгелдер? Мондый матурмыни соң мин! Рәхмәт әйтеп җилкәмнән кактың да ашыгып китеп бардың. Ә мин бәбкә үлән өстендә берьялгызым утырып калдым. Кулымдагы чәчкәләр дә шиңде. Такыяның үрмә гөлләре шәлперәйде. Көтү кайтканчы кузгалмыйча, хәтта якында гына чылтырап аккан чишмә суында ирен чылатмыйча өнсез калып утырдым да утырдым шул. Җен алыштыргандай, шул көннән соң мин үзгәрдем. Йокыдан уянганда сабый бала түгел, гашыйк кыз идем инде. Авыл аша үтеп барышлый, чишмә эргәсендә ялга гына тукталган узгынчы рәссам үзе дә сизмәстән тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Балачактан иртә чыктым, дияр идем, балачагым булмаган икән. Сугыш башланганда җитү кыз булып өлгергән әнкәй буыннары ныгыр-ныгымас килеш урман эшендә ватыла. Суык тидерә. Гомер буе - гомере дә бик кыска булды аның - хаста булып, сырхаулап яши. Агач тамырлары кебек кәкрәеп каткан кул-бармакларына карарга куркыныч иде. Мин әбиемдә үстем - авыр эштән сыгылып үстем. Үсмер кыз-кыркынны да кызганмый изә-вата торган авыл тормышыннан котылу юлы бер генә - калага качарга! Әгәр сине очратмаган булсам, карт әбиемне ташлап авылдан чыгып китәргә йөрәгем җитмәс иде, әлбәттә. Безгә барыбер ферма юлын таптыйсы, дип, эленке-салынкы йөрер идем. Син мине йокылы-уяулы йөргән җирдән уяттың. Шул елны сигезенчегә барасы идем. Үз сурәтем белән очрашканның иртәгесен томанлы киләчәк ап-ачык булып күзалланды, укырга кирәк миңа. Яхшы укырга! Әбине шаккатырып, чормадан дәреслекләремне җыеп төштем. Күз ачылды, фикер офыклары киңәйде. Болай яшәп булмый! Киң юлга чыгарга, сине очратырга! Оялчан, тартынучан, сыек буынлы авыл кызы түгел, син белгән телләрдә сөйләшә ала торган, рәссамга лаеклы Кеше булырга. Син йөргән юлларда йөрү бәхет бит ул. Синең күргәзмәңә мин бер кочак чәчәк күтәреп килдем. Башта кырдан җыйган күктәтәйләр алып барасым килгән иде дә... Әле яз башы гына, кыр гөлләре кар астында йоклый. Нәзберек җылы як чәчкәләре, бәһасе белән безнең ише кесә төбе сайларның котын алып көлеп тора. Шулай да тырыштым. Зарлану булып тоелмасын, ак хризантемалар бәйләме сатып алыр өчен ай буе ачлы-туклы торырга туры килде. Ләкин синең өчен берни кызганыч түгел иде. Берни дә! "Такыя кигән кыз"ны беренче тапкыр шунда күрдем. Теге чактагы сурәттән ул купшылыгы, затлылыгы белән аерылып тора иде. Аңа бөтенесе исе китеп карый. Чәчәк бәйләмен күкрәгемә кысып мин дә шул картина янәшәсендә торам. Син мине танырга тиеш идең. Бер генә мизгелгә күз карашың кулымдагы чәчәк бәйләмен, чәч чугымны сыйпап үтте. Хәтта иелеп нәрсәдер әйтмәкче дә идең бугай, кемдер сиңа дәште, чакырып алды. Син борыла башлауга, соңарудан куркып, чәчәгемне сиңа сондым. - Сезне күрергә кирәк иде, - дип пышылдадым кыяр-кыймас. Син илтифатсыз гына бер кәгазьгә нидер сызгалап миңа суздың. Кош тоткандай куанып тулай торакка йөгердем. Кәгазьгә адрес һәм 11 дә 30 дип очрашу вакыты сырланган иде. Соңгы тиеннәремне җыеп чәчтарашка чаптым. Кичәгедән үзгәрәк, чибәррәк күренәсем килә иде. Күз-керфекләремне үзем, җиренә җиткереп буядым. Макияж өчен дә сәмән җиткереп булмасын яхшы беләм. Ә син килеп керүгә мине бер сүз белән аяктан ектың. Тырышып бөдрәләткән чәчемә, буялган озын керфекләремә күз дә салмыйча: - Душка керергә туры килер. Чәчне сыкмаска, суы агып торсын! - дип боердың, кулыма озын халат тоттырдың. Гаҗәп, бик тә кыргый тоелган тәкъдимгә дә күндем. Хәер, рәссам күңелен яулау җиңел түгеллеген, ни кушса, шуны үтәргә әзер икәнемне белеп килдем ич. - Тизрәк. Буяу ката! - дидең, озак мыштырдавымны өнәмичә. Берәр сәгать чамасы маташкач, пумалаңны читкә атып бәрдең. - Ритм бозылган. Кул калтырый, эш бармый. Бүтән чакта вакыт табалсагыз... - дидең. Остаханәдә салкынча, юеш чәч белән бертөрле позада утырып мин калтырана ук башлаган идем инде. - Киен! Чыгып китәргән җыенгач, яныма килеп бастың да, сак кына кочаклап маңгаемнан үптең. Һәм кулың кесәмне капшагандай итте. Син ишекне бикләп калдың. Мин чыгуга таш стенага сөялдем дә елап җибәрдем. Кулны кесәгә тыксам, өр-яңа йөзлек ияреп чыкты. Син мине танымадың. Чираттагы натурщица итеп кабул иттең. Төзәлмәстәй тоелган бу яра да әкренлек белән тартылды, җөйләнде. Гарьләнү, әрнү узгач, мин сине акларга тотындым. Чыннан да, кем соң мин рәссам өчен? Сезнең тирәдә төрле халык кайнаша, шул исәптән натурщицалар да мыжгып тора. Тагын чакырды бит... Икенче килгәндә сине остаханәдә туры китерә алмадым. Аннан тагын, тагын килдем. Мин сине күрми тора алмас хәлдә идем инде. Урындыкка утыртып-бастырып, хәтта коры такталардан корыштырган сәкегә яткырып та сурәт ясадың. Һәр сеанс ахырында иңемнән сак кына кочып, бит очымнан үбеп аласың һәм сиздермәскә тырышып кесәмә эш хакы - натурщицага түләнә торган сәмәнне шудырасың. Мин синең өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Ә сиңа җан түгел, йөзмең кыз-хатын бирә ала торган натурщица хезмәте генә кирәк. Әгәр яраткан кешең, бала-чагаң барлыгын белсәм, мин ничек тә үз-үземне җиңеп, мәхәббәт теләнеп йөрүдән туктар идем. Әйе, чынлыкта бу мине гарьләнергә, оялырга мәҗбүр итә торган саилче роле икәнен мин бик яхшы аңлый идем. Ләкин мин ялгыз, шулкадәр ялгыз, күземә синнән башка бер кеше күренми. Бүтән берәүне ярату мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм. Син кирәк миңа! Син. Тора-бара без бер-беребезгә ияләшкән кебек булдык. Хәтта берсендә, яңгыр астында күшегеп сине көтеп басып торуымны күргәч, "кирәк чакта кереп утыра тор", дип кулыма ачкыч та тоттырдың. Мин моңа шулкадәр сөендем. Икенче көнне үк, синең каядыр киткәнеңне саклап тордым да, күптән су, чүпрәк күрмәгән остаханәңне ялт иттереп җыештырып чыктым. Тәрәзәңә ак челтәр пәрдә алып элдем. Шыксыз, зур бүлмәгә кот кунгандай булды. Әмма сөендерим дип эшләгән бер эшемә дә исең китмәде. Салкын гына: - Синең эш түгел бу. Юкка мәшәкатьләнгәнсең, - дидең. Әйе, эшләрең гөрләп барган, шатланып иҗат иткән чор үткән, синең арыпалҗып, үшән аттай туктап калган мәлең иде. "Кризис... Эзләнү чоры. Эш бармый әлегә", - дигән өзек-төтек җөмләләреңнән синең эчке халәтеңне аңлаган идем инде. Җәй үз көченә керде. Узып барышлый чәчәк сатучы малай янында тукталдым. Чиләге тулы ап-ак ромашкалар... - Күктәтәең юктыр, үскәнем? - дип сораганымны сизми калдым. - Бар, апа! - диде малай ашыгып һәм ромашкалар каплап торганга моңарчы күзгә күренмәгән бер бәйләм зәңгәр чәчәк чыгарды. "Такыя кигән кыз"ны син, һичшиксез танырга тиеш идең. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диюләре хак икән, хак. - Тагын бер такыялы кыз сурәтен мәңгеләштерергә теләгең юкмы? - дип ирештерүемә, һич исең китмичә ваемсыз гына: - Үткәннәр белән яшәмим. Узганга әйләнеп кайту юк, - дидең. Юк, ул кичне мин онытмадым. Онытырга теләсәм дә онытып булмас иде. Язмышларыбызны бүтән якка борып җибәргән кич ич ул. Син үзең дә бер яклаучысыз, нәүмиз балага охшаган идең. Үзләре рәссам булалмаган, бер сызык сызарга сәләтсез килеш тәнкыйтьче, сәнгать белгече аты йөртүчеләрнең мәгънәсезлегенә аптырап, иҗат уңышларыңа күз йомуларын, юк-бар кимчелекне генә күреп-күпертеп, чебеннән фил ясауларын, никтер сиңа гына каныгуларын әрнеп сөйләдең. Аһ, әгәр бармагың гына авыртса, өф-өф итеп өрә-өрә ничек тә төзәтер идем. Йөрәгең яралы иде шул. Ә йөрәк ярасына да бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт. Әмма синең йөрәгең генәме, күзләрең дә сукыр булганга янәшәңдә үзең өчен өзелүче яр барын күрергә теләгең юк иде. Бәлки гаеп миндә булгандыр. "Ә"сен әйткәч, "Б"сен дә әйтергә кирәк иде дә... Тартындым. Мәгънәсез! Ни эшлим соң, кыюсыз бер авыл баласы ич. Ул кичтә... Юатыйм дип башыңны күкрәгемә кыстым да, без онытылдык. Шул кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем. Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга - ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң... Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган: озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме? Ә минем улым - бердәнберем, үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең. Һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме? Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кешелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар, харамга кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, харам дигәнне артык югары куймаса... бәлки минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем. Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең төрле хәйләләр корып үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы? - Улым, синең бит әтиең исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, - дидем. - Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, - диде ул уйланып. - Әмма... - Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр? - Әни, мин язмыш каһәреннән куркам. Мин тетрәнеп киттем. Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, харам мал исәбенә байый ала - шул көчле. Көчленеке замана! - Улым, - дидем. - Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям. - Юк, әни, - диде ул кискен, кырыс итеп. - Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла... Мин армия хезмәтеннән куркып, качып калдым, ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми. Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе: "Ник ашамадың?" - дисәм, "Ә син?" - дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә, сыгып куя. Кыз баладан да тәүфикълырак булып үсте. Нигә сөйлим мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә. Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлияләр өммәтеннән яралткан. Адәм - ягьни кеше үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр Аллалар сугышы нәтиҗәсендә Фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган, дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде - адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан... Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын - бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа. Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерүтәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син - сукыр, мин артык горур... Улымны кичә кургаш табутта кайтардылар. "Өйрәнүләр вакытында үз-үзен яралады. Ялгыш", - дигән сүзгә, әлбәттә, ышанмыйм. Гаеплеләрне йолып калу өчен шундый хәйлә уйлап тапканнарын иптәшләренең берсе сер итеп пышылдамаса да мондый нахак бәлагә ышанмас идем. Ул яшәүгә гашыйк җан иде. Ул мине ярата, ялгызымны авыр хәсрәткә салырга беркайчан җөрьәт итмәс иде. Мордар киткәннәрнең тәмуг кызуында куырыласын белә. Динле бала. Мине бу якты дөнья белән бәйләрлек ни бер җеп, ни бер таяныч калмады. Әгәр сөйгән яры булса, баласы калса... Хыял шул бу. Гаилә тормышына ул бик җитди карады, укып, кеше булгач кына өйләнергә уйлый иде. Иртә китәсен сизеп, ятимҗан калуын теләмәгәнгә ашыкмагандыр, бәлки. Юату өмет итмим. Ләкин шундый мизгел була, җанга сыймастай шатлык, йә үзең күтәрә алмастай авыр кайгыны кем беләндер бүлешәсе килә. Бу хатны сиңа юллавымның сәбәбе... Сәбәбен үзем дә белмим. Ул бит минем бербөртегем, бердәнберем, ышанычым, өметем иде. Мин аңа дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Туры юлдан барсын, дөрес яшәсен, дидем. Ул сүз тыңлаучан иде. Барыр юлы туры... Кече күңелле иде. Авырлыктан куркып, качып калсам, барыбер кемдер барырга, хезмәт итәргә тиеш, ә бала һәркемгә кадерле, дия иде. Бүтәннәр артына ышыклануны хурлык санады. Ил чакырган юлдан киткән өчен җәза шушымыни? Ул юк инде. Иртәгә бүлмәм уртасында табуты да тормас. Тик колак төбемдә: "Мин язмыш каһәреннән куркам!" - дигән сүзе яңгырар. Ни-нәрсә өчен каһәрләде безне язмыш? Намуслы, туры, гадел булгангамы? Нигә? Әгәр шул сорауга җавап алалсам, бәлки якты көнгә багарлык көч табар идем. Әмма бәргәләнеп эзләгән сорауга җавап юк. Кичә Мәрьям абыстай кергән иде. Шул ук сорауны аңа бирдем. Ә ул: "Дөньяны пычраклык, алдашу басты. Бәндәләр харам ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Изге күңелле адәмнәрнең күңеле ныграк яраланмасын өчен Җир аларны иртәрәк тә үзенә җыя", - дип юатмакчы. Җирдә намуссызлар бөялеп калса да ярый диясе килдеме? Күземне ачып көн яктысын, кояш нурын, хәтта ки вак иләктән иләнгәндәй сибеп-сибеп яуган яңгырлы кичләрне күрерлек хәлем булганда бу хатны сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм. Бу бит - Гамәл дәфтәре. Син, Газизъяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы - минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды". Газыйм Рахманкулов башын учларына кысып бик озак аңга киләлми аптырап утырды. "Такыя кигән кыз" картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен-берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый. Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала. Әләк Миңлегөл итле бәрәңге бәлешен бөреп, мичкә тыгарга тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса, имәнеп китте: ире ачкычын йозактан алып булаша, төсе... Төсе качкан, дию генә аз, ике күзе, гүя, утлы күмер булып көйри. Хатын, кулындагы табасын чак төшереп җибәрмәде. Нинди усал шөпшә тешләгән моны, дип уйларга да, сүз кушарга да өлгермәде, Сәгыйте, әле генә салган аяк киемен тотып, җил-җил атлап, юыну бүлмәсенә кереп югалды. Гадәте шундый аның: яз ае булса да, җәен-көзен дә, кайтуга, битен-кулын юганчы ук, кигән аяк савытын табаннарына кадәр әйбәтләп юып, сөртеп куя. Көннең көнендә шулай матавыклануыннан баштарак көләсе дә килгән иде Миңлегөлнең. Шикчеллек галәмәте инде бу дип, кызганып та куйды берара... Аннан аңлады, чисталыкны юлдаш иткән кешенең мондый гадәтен кимчелеге түгел, ә бәлки, үзенчәлеге, яхшы, хәтта ки отышлы ягы дип кабул итәргә кирәктер. Уйлап карасаң, аякка ияреп йортка күпме тузан, мир пычрагы керә! Ә кирәкмәгән чит-ят мәгълүмат хакында әйтеп торасы да юк. Менә шунысыннан араларга тели иде бугай ул үзен. Чыннан да, җирдә, күктә - ни генә булмас, шагыйрь әйтмешли, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! Эшеннән иртәрәк, сорап кайтып киткән иде Миңлегөл. Үзе зу-ур, үзе бәләкәй генә тантана бүген безнең, диюенә аптырадылар, билгеле. Ни-нәрсә соң ул үзе зур, үзе бәләкәй, дип төпченүләренә ачылып китәсе килмәде. Өйләнешеп бергә яши башлавыбызга нәкъ менә бүген ун ел тулды, дип тәфсилләп сөйләп тормас бит инде! Кемгәдер ул бик аз гомер, кем өчендер зур вакыйга... Нигә аны ваклап, шәрехләп маташырга? Сәгыйтенә дә алдан белгертүне кирәксенмәде. Үзе белер, әгәр оныткан булса - исенә төшәр, дип кенә уйлады. Ә ирләр хәтере, хатын-кызныкыннан да кыскарактыр, күрәсең... Бәләкәй-зур вакыйга хөрмәтенә иренең яраткан ризыгы - шулпалы бәлеш шәп буласы иде дә... Ни хәл итәсең, өлгермәде! Су тавышын тыңлый-тыңлый, әзрәк янтаеп киткән бәлешне ипләштереп-сипләштереп кайнар мичкә озатты озатуын, әмма пешеп чыгуын ике сәгатьләп көтәсе бит әле! Салатлар ясый торыр. Тик нигәдер иренең кашы-күзе җимерелгән. Нидер булган. Хатынның атлый-йөгерә чәй табыны хәстәрләвен дә өнәмәгәндәй: - Куй! Йөрмә, - диде төксе генә. Тавышы әллә ни усал да түгел, шулай да ниндидер аңлашылмаган шом бар. Әллә бик арыган, әллә күңелсез хәлгә тарыган. Ят кеше кебек бөкрәеп утыруы да сәер. Бик сәер аның кыяфәте. Әйтерсең, имгәтеп, изеп ташлаганнар үзен. Миңлегөлнең йөрәге кысылды: - Сиңа әйтәм... Сөмсерең коелырлык ни булды? Әвенең янгандай... - Янды! Яндырдылар! - Сәгыйть кырт кисте. Аптырап калган хатынына җылырак итеп дәште. - Утыр әле яныма. Иркенләп утыр. Сөйләшәсе озак... Ун ел бергә яшәп тә, Сәгыйтьнең холык-фигыленә төшенеп җитә алмады бугай Миңлегөл. Югыйсә, ун ел аз гомер түгел... Ир белән хатын икесе ике планетадан диюләре хактыр. Әллә чыннан да астыртын, үзсүзле, сәеррәк ул. Холкы кырыскорырак инде, сүзгә саран. Эчендәгесен тышка чыгармый. Күнде боларына да Миңлегөл, ир-атның юкка-барга сүз куертып, бытылдап йөрүен сөйми үзе дә. Тырышлыгы, булдыклылыгы бар Сәгыйтьнең. Үрә-түрәгә тәлинкә тота, ялагайлана кабыкларга төрмичә, күп чакта әдәп саклап торуны да кирәксенмичә, үзе дөрес дип исәпләгәнне ярып салырга маһир. Андый кешенең дустан дошманы күбрәк була. Белә ул монысын да... Тик нишлисең, чир китә, гадәт кала. Начар да яшәмиләр югыйсә. Кызлары үсә. Карап торышка тормышлары ал да гөл. Кеше өстендә - фатирда яшәп интекмәделәр, Сәгыйтьнең бабаларыннан калган, җыйнак булса да якты, бер бүлмәле фатиры бар иде. Икесе дә эшли. Уч тутырып акча алабыз дип юаналар. Ә ник юанмаска! Кафе-рестораннарда типтерерлек булмаса да, сак тотканда тормыш итәргә җитә ич. Һәрхәлдә, байлык-нигъмәтнең күктән яумаганын икесе дә аңлый. Артыгын өмет итми, булганына шөкер итеп яшәп яткан көннәре. Моңарчы шулай уйлый иде Миңлегөл. Ялгыштымы әллә? Хатын-кыз затына исе китә, мәдхияләр яудыра-яудыра теләсә кайсы итәк артыннан иярә торган гадәте юк ирнең. Хәер, үз хатынына да игътибары җитеп бетми. Һәрхәлдә, джентльмен дип мактап, күккә чөеп булмый аны. Әнә, оныткан бит бүген бәйрәм икәнен дә... Чәчәк кыстырып кайтса шунда... Озакка сузылган тынлыкны Миңлегөл үзе бозды: - Йә, әйт, ни булды? Нәрсә хакында сөйләшәбез? - Сәгыйтьнең баядан бирле төбәлеп, сынап карап торуы да, бу... күз бәйләш уены да ялыктыра башлаган иде. Билгесезлек җанын үрти, күңелен бимазалый. Ә ире, ишетмәгәндәй, хатынның колак яфрагына текәлгән дә тик тора. Әһә, имәндә икән чикләвек. Алка! Менә нәрсә сәбәпче икән! Әйтмичә генә алка сатып алуын килештермәгән. Бурычка кергән дигән уй һафага салган әллә берәүне?! - Күрми дә торам, алка алгансың икән! Әллә саф алтын инде? - Алтын! - Артка чигенергә юл юклыгын шәйләп алган иде инде ул. - Шушы яшемә җитеп, бижутерия асып йөрүдән туйдым да алдым әле менә! - Әйбәт булган. Кайчан? Күпмегә? - Болай ипле генә сорау алуын көтмәгән идеме, хатын-кыз күңеле үзе һөҗүмгә күчәргә тиешлеген сизде. - Күпме булса да, үзем эшләп тапкан акчага. Алка алып тагарлык кына хезмәт хакы алам ич мин дә. Онытмаган булсаң... - Эчтә ниндидер билгесез җен баш күтәрде. Беркайчан да болай кыю-кискен, тупас сөйләшкәне юк иде югын. Бүген әллә нәрсә булды. Үпкә-сапка күңелгә җыелган булган, күрәсең, буасы ерылды. - Үпкәләп йә табалап әйтүем түгел, син бит кәләшеңә никах балдагы киертергә кирәклеген дә әллә белмәдең, әллә онытканга салыштың. Ирем алып бирерме дип көттем-көттем дә үземә-үзем бүләк ясарга булдым. Авырткан җиренә кагылды инде - Сәгыйтьнең йөзе чытылды. Югыйсә бер дә рәнҗетергә теләмәгән иде Миңлегөл ирен. Тапты вакытын! Моңарчы күңел түренә күмелгән нәни үпкә баш күтәрде. Чарасыздан бичара таш атып бәргәндәй... Теленнән ычкынды. Юләр инде, онытылып беткән никах балдагы белән битәрләргә... Фәкыйрь студент чакларында өйләнешүләрен белми гүя? Җәеп ятарга түшәк-юрганың югында алтын балдак кайгысы идемени? Баегач, диделәр... Баер чаклар алда, дип күпме өметләнергә була? - Кайчан алдың? Йөзеге дә бар икән! - Ирнең тавышы сүлпән, үпкәле. - Йөзеге белән пардан булсын, дидем дә... Кайчан дип? Алынуы күптән инде... Үткән ел җәй көне авылга кайткач, Ижаудагы Мөбинә апа... син аны беләсең, бер бүләк тә бирмәдемени кияү-балакай, дип бик төпченә башлагач, әйткән идем... Алкага кызыгам, алыр идек, әмма бездә чират, алтын кибетенә баш тыккысыз, дидемме шунда. Дус хатыны ювелир әйберләр сата торган кибеттә эшли икән. Кыскасы, апа алып куйган. Акчага аптыраган көнем түгел, үз җаең белән бирерсең, кызыккач, рәхәтләнеп тагып йөр, дигәч, алдым. Акчасын кеше артыннан җибәрермен, дигән идем. Көтәрмен, ди ул. Ышандыра алдымы ул ирен? Юктыр... Карашы һаман да моңсу Сәгыйтьнең, юкса аның моңсу халәтен таратасы килә иде. Көлгән булды: - Ике атна тагып йөрим инде. Күрерме, сорармы дип юри әйтми тора идем. Ә син, хәләлеңә шундый да "игътибарлы"! Күрмисең дә! - Күрмәгән идем шул. Күрсәттеләр! - Кемнәр? Ничек? - Шулай. Кемнәр икәнен белмим. Синнән сорамакчы идем. Бәлки, дусларыңдыр? Әллә дошманнарың микән? - Нинди дус, дошман? Юк минем дошманым. Белмим тагын. Аңлат! - Аңлатканнар! - Ире үрелеп портфелен алды. Бармак очы белән чеметеп кенә бер конверт тартып чыгарды. Җирәнгәндәй, йөзен чытып, аны хатынына сузды. - Менә үзең укып кара, бәлки, аңларсың! - Каударланып хатка сузылуын килештермәгәндәй, конвертны ычкындырмыйча, сыкранып: - Ашыкма! - диде. - Алдан ук кисәтәм, хат кына түгел бу, гаилә өстенә ишелгән бәла. Бүтәнчә аңлата да алмыйм. Бәла генәме, зур сынау бу безгә. Ләкин... ничек кенә авыр булмасын, без бер-беребез алдында ихлас булырга тиеш. Ихлас! Син беләсең, мин хыянәтне кичермим. Миңа дөресен, фәкать чын дөресен сөйләргә тиеш син. Хакыйкать никадәр генә ачы, ямьсез булмасын, татлы ялганга караганда сихәтлерәк. Менә, хәзер укысаң да була. * * * Хәрефләр, юллар сикерешкәнгә, Миңлегөл баштарак берни аңламады. Аңа һич кагылышы булмаган сүзләр, җөмләләр... "Сәгыйть туган! Син мине белмисең. Син беркатлының күзен ачарга теләп, яхшылык теләүче яза моны. Ну малай, минем ирем синең хатын белән типтерә. Бар дөнья белеп-күреп тора. Тик син генә берни белмисең... Барып күрдем сөяркәсен - кып-кыска итәк, ул чәч - кара болыт, каш - нәп-нәзек! Авыз ерык. Җүнле ир хатыны гел елмаеп-көлеп тора димени? Йөрәк яна... Кеше көлә үзеңнән. Ирем аңа алтын алка, алтын йөзек бүләк иткән бит. Ә миңа юк. Күрсәтер, үзең дә ышанырсың. Яхшылык белән үтенеп сорыйм, тизрәк чарасын күр! Син бозау булсаң, мин үзем... күрсәтермен күрмәгәнегезне! Яхшылык теләүче: Ә..." Тагын ниндидер ямьсез сүзләр күзгә чалынды. Аңламады... Адәм ышанмаслык яла белән тулган ни соң бу? Хат... Түгел!.. Хөкем карары ич бу. Күзенә яшь бөялде. Бер сүз әйтә алмыйча, ул сыгылып төште. Әбисенең: "Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең сакла, Ходаем!" - дип дога кылганда ялварганын ишетә иде. Әмма гөнаһсыз кешене юкка гаепләп була дигән уй башына да килми. Киресенчә, икенче әбисенең: "Тик торган телеграмм баганасына берәү дә килеп бәйләнми!" - диюен хак саный. Шуңа күрә берәү белән дә ачуланышырга, ызгышка сәбәп булырга теләми бит ул. * * * Ә ялгышлар чыннан да булган... Яшьлек таңында - бар дөньяга гашыйк күзләре белән генә карый торган чакта - бер егетне яраткан иде ул. Шәһәрдә үскән, җор телле, күпне белә, күпне күрә торган Фәрит белән институтка керергә имтихан биреп йөргән чакта, һич көтмәгән-уйламаганда якынаеп, дуслашып китүләре гаҗәп иде. Кыз ихлас, эчкерсез, басынкы, ә егет... Ут! Теле-телгә йокмый, мәзәкләр сөйләп ташлый. Тыңлап тору рәхәт аны. Тирә-юньдә чибәрләр дә, акыллылар да җитәрлек югыйсә, никтер аны якын итте, сүз кушты. Әмма ләкин кулга-кул тотынышып, сөенешеп-сөешеп йөрергә язмаган икән яшь җилкенчәккә: беренче курста укый башлауга ук армиягә чакыру алды егет. Сынаулар узган, студент таныклыгына ия бәхетлене хыялыннан аерып армиягә чакыру кайсы акыллы башның эше булгандыр, тора-бара бу хатаны төзәттеләр шикелле... Ә озату кичәсе истә калырлык булды. Фәритнең апасы Фәридә Сәгыйть атлы егет белән килгән иде. Унлап дус-иш җыелган, Миңлегөл табын әзерләште. Шулкадәр күңелле итеп җырлашып утырдылар, гомер буе бергә яшәгән якын туганнар диярсең... Аннан, авылдагыча гармун тартып урам әйләнделәр. Шулчак Миңлегөлне беренче һәм соңгы кат кочаклап үпте Фәрит. "Көтәрсеңме?" - диде. Җавап: "көтәрмен" булды, әлбәттә?! Китте... Кыз күңеленә утлы күмер салып киткәнен абайладымы икән егет?! Юктыр. Аралар ерагайса да баштарак хатлары еш килә, сер сыярдай дус итеп күрә иде бугай ул аны. "Увольнениегә чыккач, бер хохлушка-хохотушка белән таныштым. Ну малай, безнең татар кызлары кебек оялчан һәм кысмыр түгел икән алар. Чибәр, юмарт, башыңны әйләндергәнен сизми дә каласың", дип язган иде бер хатында. Миңлегөл хохлушканың нинди милләт баласы икәнен дә белми иде, моны шаяртуга юрады. Егетнең тел төбен аңламамышка салышты, хат язудан туктамады. Дәресләр, китапханә, тулай торак. Ул үткән һәм үтәчәк юл шулай - туп-туры. Күңелендә пыскыган мәхәббәт чаткысын үзе үк үрләтте - чаткыдан ялкын кабынды. Көтәрмен, диде, димәк, көтәчәк! Беренче мәхәббәт беренче чәчәкләр кебек гади, әмма бик кадерле була икән. Кылларын тартып караучылар булса да, берәүне дә күңел түренә уздырмады кыз. Теле белән, бәлки, беркайчан әйтә алмаслык йөрәк серләрен кәгазь битенә тезде дә... чемодан төбенә үк салып куя торган булды. Ә Фәриттән хатлар сирәгәйде. Тора-бара бөтенләй килмәс булды. Күрәсең, егет корына яңарак кына кереп килгән үсмер күңелен җилкеткән теге чибәр әсир иткән, иләсләндергән иде аны. Хискә бирелепме, әллә болай гына Миңлегөлне суырып үпкәнен, "Көт!" - дигәнен оныткан ул. Шул гөнаһсыз бер үбешү аркасында кыз йөрәгендә нинди хисләр, хәтта мәхәббәт орлыгы яралуын белмичә, армиядән соң ул башка институтка күчте. Юллары да кисешмәде, элек икәү бергә таптаган сукмаклар да очраштырмады аларны. Тик ни хикмәттер, кыз күңелендә пыскыган ут сүрелмәде. Еллар үтү белән көл астында күмелеп калган нәни очкын сыман посып, күңелгә сәер бер моңсулык өстәп, вакыт-вакыт үрләп, ялкынланыр чагын - үз вакытын көтте. Тирән яшерелгән сер, ачылмаган бөре җан күзәнәкләрен, гүя, эчтән туктаусыз кыздырып, ялкын өстәп тора иде. Аның беренче мәхәббәтен, ачылмаган серен тик берәү - Фәритнең апасы белән озату кичәсенә килгән дус егете - Сәгыйть кенә белде. Алар укыган институтта аспирант иде ул егет. Әллә юллары бер тирәдә уралганга гел-гел очрый ул Миңлегөлгә? Әллә, кайчан кайтканын-киткәнен белеп, юри саклап тора, әллә язмыш шулай шаярта, йөрәк серен җилләргә чишәрдәй булып йөргән, күңелкәе мөлдерәмә чакларда бер дә бүтән түгел, нәкъ менә шул үзе - Сәгыйть очрый да хәл-әхвәл сорашкан була. Ә кызның күзеннән яше белән бергә кайчак йөрәк сере дә чайпалып-түгелеп китәргә күп сорап тормый. Юатмый ул аны, Фәритне дә хурламый. Тыңлый. Бары тик тыңлый. Ә үзүзеңне кая куярга, ни кылырга белми изаланган чакларда сер сыярлык кемеңдер булу бәхет бит ул. Дус бит алар. Дус кына! Бер дә бүтән түгел. Хәер, Миңлегөл шулай уйлый, ә егет йөрәгендә ни кайнаганын белми, күрми. Ә язның тымызык бер кичендә, күзләренә туп-туры карап, егетнең: - Чык миңа кияүгә! - диюе кызны чак кына хушсыз итмәде. - Ничек? Ә Фәрит? - дигәнен сизми дә калды. Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, теге чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныркөтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? - Оныт син аны. Синең янып-көюләреңә тормый ул. Минем тәкъдим турында уйла. Ашыкма. Ә мин... күпме теләсәң, шулкадәр көтәргә дә риза. - Мин... Мин бит сине... яратмыйм. - Әйтте дә, кинәт сискәнеп, күзен куллары белән каплады. Әгәр Фәрит аңа шул ук сүзләрне әйткән булса... - Гафу ит. Кичер мине, - дип кенә өсти алды. Әмма егет үзен тиз кулга алды. - Беләм, - диде. - Шуңа да ашыктырмыйм. Уйла, дидем бит. Вакытлар үтү белән кешеләр бер-берсенә ияләшә. Шуны мәхәббәт дип уйлаучылар да бихисап. Инде... булдыра алмасаң... Минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәр! "Кызгана!" - дип уйлады кыз. Кызгану ярату түгел, әмма ара якын гына! Дүртенче курска күчте, озакламас, диплом алыр, төрлесен төрле якка эшкә җибәрерләр. Кемдер авылга китәр, берәүләр - Себер якларына... Анда да кешеләр яши. Ияләшер. Бәлки, Фәрит тә онытылыр. Йөрәгенә ник шулай тирән керде соң ул? Кем ул шулкадәр! Мәңге онытылмаслык супергероймы?! Сөймәгәнгә - сөйкәлмибез, дип иптәш кызы юри аны үртәп җырлый, әнә! * * * - Кызлар, апагыз кияүгә чыга! - дип ярып салды ул, бүлмәсенә кайтып керүгә. Бүлмәдәшләре аһ-ваһ килеп, сораштырган булды: "Кем ул? Нинди егет?" "Егетем бар, көтәм!" - дигән булып очрашулардан качуын беләләр ич. Уку залында гомер уздыра торгач, көннәрдән бер көнне үзе ярата торган язучы ханым белән интервьюга юлыкты. Фикере кызык, әле дә хәтердә. Гүя, сүз аңа кагыла: "Гадәттә, хатын-кыз үзеннән көчлерәкне ярата. Хәтта ки, буе җитмәслекне. Үзен яратканга исе китми. Чөнки яратучы көчсезрәк. Һәм менә шулай мәңгелек каршылык бара. Тормыш чынлыкта шул бит инде. Хисләр тынганда тормыш сулышы да тына". Язучыга сорау бирәләр: хатын-кыз ни белән кала, янәсе? Җавап мәгънәле: "Акылына карап. Кайчак бернисез кала. Мәхәббәт хатирәләре белән генә, ягъни. Бу бик мескен халәт инде". - Мескен буласым килми, - диде дә тынып калды. Кызлар аңлады аны: - Хатирәләрдән тыш кешегә үзең булу кирәк. Балалар, оныклар, өй... - Ирнең үгие булмый ул, әле ничек кенә яратырсың! Менә дигән егеткә тап булдым дип борын чөймә! - дип, шаярткан була дусларның берсе. - Гаилә учагын тергезеп, бала-чага үрчетсәң, хыялый мәхәббәт иртәнге томандай тарала, - дип, фәлсәфә куерта икенчесе. Сәгыйтьне өзелеп яратканга түгел, егет кулын сорагач, үпкәләтәсе килмичә генә кияүгә чыктым, дип исәпли иде Миңлегөл. Җаны-тәне белән гаиләгә берегергә тырышуы хак-хагын. Үткәннәрдән котылырга кирәк. Аңлый да бит... Әллә шашкын мәхәббәт уты җанын артыграк көйдереп ташлаган, әллә ире алдында үзен гаепле тоя (аны яратучы да булгандыр бит! Ә Миңлегөл бүтән кыз урынын алгандыр төсле), үзләшеп бетә алмады ул Сәгыйтькә. Әйтерсең, күңел түрендә бушлык. Өем-өем көл торып калган. Кем белә, әгәр ире йомшаграк, ягымлы-назлырак булса, ихтимал, гаилә көймәсе майлаган кебек йөзеп китәр иде... Кырыс табигатьле, иркә-назга саран шул ире. Уйлаганын кистереп әйтә, бернинди компромисска баруны белми. Хәер, моның өчен гаепләми ул ирен. Белде бит, белеп барды. Әгәр үзе дә башка төрлерәк, әйтик, тәмле теллерәк, эчкерсезрәкме, әзрәк ялагай, юха да булса... Булмаган шул! Икесе дә бер калыптан. Сер бирми торган. Дөрес, талашып-вакланып берсен-берсе кимсетми. Әмма йөрәктә кайнаганны уртага салып аңлашу юк. Ә гомер үтә. Бәлки, чияләнгән төенне вакытында кисү, араларны өзү хәерлерәктер... Миңлегөлнең яшьлек хатасын (ә нәрсәсе хата соң әле аның? Яшьлектә кем кемне сөймәс, шуңа да яшь чак - юләр чак бит инде ул!) кичерә алмый интегәдер? "Теге"не һаман ярата дип беләдер. Яман фал ул көнләшү. Фәритнең марҗасы сырлаган хат дисәң? Юк ла! Бу, бердән, татарча! Икенчедән... Күргәне, очратканы юк, онытты бит аларны күптән! * * * Кара көеп, сагышланып җавап көтә ир. Йә, нәрсә уйлый инде Сәгыйть аның турында? Утсыз төтен булмый, дисә... Чәчең белән җир себереп тә ышандыра алмассың? Болай да шикчел ич ул... Хәер, Миңлегөл шулай юрый. Хат кара яла икәнен ничек расларга? Бер гөнаһсыз көе акланып маташу, нахак, гаебем юк, дип исбатларга тырышу да хурлык бит. Имеш "Яхшылык теләүче!" Шунысы хак: энә очы кадәр яхшылыкка да урын юк монда. Кем язган соң моны? Ни тели ул? Ни өчен! Бугазыңа ябышырга, җаныңны алырга торган ерткыч кебек бит һәр сүзе. Йа Хода! Ничек җир күтәрә кара йөрәкне! "Ялган! Ышанма берсенә дә!" - дип кычкырасы иде дә... Тагын ни әйтсен? Юк бит гаебе, юк! Кыска итәкле күлмәк киюе хак. Бер ул гына җирдән сөйрәлә торган кием кисенме? Елмаеп сөйләшүе дә гаеп икән... Дөя түгелмен, дип исбатла менә! Көлке, бер караганда. Көләр иде, хәле аяныч булмаса! * * * - Мин сине кисәттем, - диде ире, боек, сүнек тавыш белән. - Янә әйтәм, сынау бу безне. Ямьсез сынау. Тик без, ишетәсеңме, җаныбызны, күңелне имгәтмичә чыгарга тиеш моннан. Күземә туп-туры кара да әйт: күпмесе хак?! - Акланырга хурланам. Шулай да әйтәм: чеп-чи ялган! Бүлмәгә сөрем исе таралды. Тын алу авырлашты. Ире торып аш бүлмәсенә чыгып китте. Бераздан, сулы чынаяк тотып, кире әйләнеп керде. - Бәлешне харап иткәнбез! Көеп утыра. - Тавышы тыныч иде аның, тик йөзе генә тагын да ябыгып, агарынып киткән кебек. - Көчле утка куйганыем, онытылган шул. Газны сүндергәнсеңдер ич! - Сүндердем. Тәрәзәне дә ачтым. - Бәлеш харап булмас. Эче көймәгәндер. Ашалыр. Тышы ни, көйсә дә, кош-кортка ризык булыр. Баш бәласе түгел лә ул. - Шулай да... Хәтереңә төшерергә тырыш әле: ул алка-йөзекләр хакында кем белән, кайчан, ничек сөйләшкән идең? Күктән төшмәгән бит бу... дәлил. - Сәркатип кыз - Сәрия сораштырып торды: "Кайчан алдың да күпмегә? Бигрәк матур!" дигән булды. Ә мин, алдын-артын уйлап тормыйча: "Бәясен хәтерләмим дә инде, үзем алмагач, белмим дә..." - дидем, шикелле. Бәһамазарны тиз онытам. Син беләсең ич инде, алуын да Мөбинә апа алгач... Әгәр ышанмасаң, әнә телефон, шалтырат Ижауга. Төп-төгәл бәясен Мөбинә апа ялгыштырмый әйтер. Күпме бирәчәк калганын да белешерсең бер очтан. Өйдә тәмәке тарту гадәте юк иде ирнең. Тәрәзә янына ук килеп басты да сигарет чыгарды. Сындырып, гөл төбенә ташлады. Гасабилана иде ул. - Шулай да, сәбәбе булырга тиеш ич моның?! Тик торганнан язылмаган бу... Утыз җиденче еллар исе килә ич моннан. Тузга язмаган әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Гаҗәп, тарих кабатлана. Кем эше булыр бу? Кайчан, кемнең юлын кистең, канын кыздырдың икән? Редактор урыны өчен ыгы-зыгы сәбәпчеме әллә моңа? * * * Ыгы-зыгыдан читтә калырга тырышкан иде дә... Булмаган ахры... Иренең кырыс, таләпчән холкы белән килешкән иде Миңлегөл. Төксе булса да Дәүләт, йорт тоту мәшәкате көч-кодрәт, акыл-зирәклекне мирас итеп алган ирләр җилкәсенә төшә ич. Әмма заман башка, иркәләнеп, иргә салынып эшсез утыра алмый хатын-кыз да. Кирәк тирәкне ега. Дүртенче курсны тәмамлаганын да көтмичә, кызы якты дөньяга аваз салырга ашыкты. Җиде айлык Гөлиясен ике имтихан арасында алып кайтты ул. Диплом яза башлагач та ике куян койрыгын тотарга азапланды. Эш тә барсын, сабые да караулы булсын. Сәгыйтьнең кандидатлык диссертациясе язу мәшәкатеннән башы-күзе әйләнгән чак. Эшкә урнашырга кирәк. Әмма яшь балалы хатынга эш табу сират күпере кичүгә тиң икән. Ишек саен кереп эш эзли торгач аңлады, колач җәеп көтеп тормыйлар яшь белгечне. Өчәр ел декрет ялында утыра торган чак түгел, бәгырь кисәгеңне елата-елата яслегә йөгерәсең. Эш табудан өметен өзә язган иде инде, ярый ире ярдәмгә килде: - Заводка барасың! - Ишектән керә-керешкә шулай дип әйтеп салды. - Нишлим мин анда? - Аптырап кына әйтте. Теләсә нинди эшкә риза иде. - Эшлисең! Гәзит-журнал тирәсенә, хәтта корректор булып эшкә урнашу да хыял икәнен аңлагансыңдыр. Зур предприятиеләрдә күптиражлы гәзит чыга. Хәрби заводтагы татар гәзитенә хәбәрче кирәк икән. Шуның редакторы Гамбәрия апа безнең якныкы булып чыкты. Дөрес, минем үземне чакыра ул. Кызыктырып та карады: лаеклы ялга китсәм, урыныма калдырырлык төпле кеше кирәк, ди. Фәнгә бер кереп киткәч, юлдан тайпылмаска исәп. Хатыным шәбрәк тә яза, дип мактагач, сынап карарга ризалашты. Иртәгә көтә ул сине. - Мине... Булдыра алыр, дисеңме? - Синме? Үзеңне белеп бетермисең. Көч бирә торган җенең бар синең. Мөхәррирләре, кияүгә чыкмый ялгыз картаеп килә торган Гамбәрия Исламовна, аны үз баласы кебек якын итте. Эш җайга салынган: җитәкчеләр, эшче-хәбәрчеләр белән тыгыз элемтә урнашкан. Цехтан цехка йөреп осталар белән аралашу, типографиядә кайнашу Миңлегөлнең күңеленә аеруча хуш килде. Ул үзе дә - эшне, эш - аны сөя торган затлардан ич. Язарыңа азык - материал табу, утырып мәкалә язу, корректура уку-төзәтү, верстка, макетка салу кебек гамәлләрнең берсе дә ят түгел аңа. Укыган чакта практика үтүләре файдага. Азау теше ярган журналист итеп сизәр чагы алда, әлегә Гамбәрия апа остаз аңа, белмәгәнен җайлап аңлата, өйрәтә. Ана назы күрми үскәнгәме, яшь хәбәрче остазы өчен җанын фида кылырга әзер. Канатлар үстемени, гел елмаеп йөри ул. Дәрт-дәрманыңны иҗат эшенә җигү үзе рәхәт дип шатлана. Яше шактый булса да әле җир җимертеп эшләп йөргән Гамбәрия апасы бер көнне үз авызы белән серен чиште: "Бик йончыдым! Тышкы кабыгым гына сау-сәламәт, эчем яна-көя. Хастаханәгә кереп ятмый булмас. Әгәр дә ки, улбу була калса, бар мөлкәтне, ягъни гомеремне багышлаган эшемне ышанып тапшырыр кеше булу сөенеч! Каләмең үткен, көчең җитәр", - диде. Миңлегөл каршы төште: "Юк, юк! Сез тереләсез. Сездәге батырлык, ихтыяр көче юк миндә. Сез кушканны гына үтәүче мин..." "Менә мин кушсам?!" Кемдер керде, сүз өзелде. Ә төнлә Гамбәрия апаны инфаркт бәреп егуын, "Ашыгыч ярдәм" алып киткәнен, хәле - хәл икәнен җиткерделәр. Остазы янына ашыкты ул. Яшь баласы барын да онытып, атналар, айлар буе авыруны бакты. Әкренләп хаста аякка басты, йөри башлады. Икешәр камыт киеп, дөнья йөген тарту читен булса да Миңлегөл дә сер бирмәде. - Партия әгъзасы булмагач, баш мөхәррир итеп расламыйлар әлегә сине. Чиләге булгач, капкачы табылыр. ИО - мөхәррир вазифасын вакытлыча башкаручы дип кул куя тор. Җитәкчелек риза. Үзеңә ярдәмче - язу сәләте булган берәр студент егетне ярты ставкага алсаң ярый. Аннан күз күрер, - дигән иде Гамбәрия апасы. Бик тиз терелеп китәрдәй тоелса да каты кулы белән эләктергән иде аны чир. Миңлегөлгә хәерхаһ, киңәш бирә, артыгы... Өметле яшь каләм, булдыклы, язмалары матбугатта байтактан күренгәли дип, журналистика факультетын тәмамлап килә торган берәүне - Әхнәф исемле егетне тәкъдим иттеләр. Килде, кыюсыз гына ишек какты. Базда үскән бәрәңге сабагы кебек озын буйлы, бөкрәебрәк кенә йөри торган малай кайсы ягы белән җәлеп итте соң аны? Күзгә туры карарга кыенсынган оялчанлыгы, балак-җиңнәре нык кыскарган иске костюмы, бала-чага кебек борынын тартып торуымы?! Кызганды ул аны. Ярлы гаиләдә үскән авыл баласы, тыйнак, эшсөяр (студент чагында ук эшләп йөри бит), ышанычлы, тырыш дип уйлады. Һәм ялгышты. Еланныкы төсле - вакыты җиткәч салып ташларга кыенсынмый торган тышкы кабыгы гына булган бит болар. Укуын сылтау итеп эшкә ял көне яки Миңлегөл кайтып киткәч кенә килә ул, әмма елгырлыгы, үҗәтлеге җитәрлек. Кирәк кадәр материалны әзерләп өстәлгә куя. Язарына ризык каян ала дисәң? Русча чыга торган иске гәзитләрдән әтмәлли икән. Соңарып, авызы пешкәч кенә аңлады Миңлегөл моны. Әллә кайчан чыккан мәкаләләргә яңа исемнәр куеп, өр-яңадан калыплавы очраклы гына - бер ел элек вафат хезмәт алдынгысын "терелткәч" кенә фаш булды. Басылып чыгарга өлгерсә, Миңлегөлгә шелтә чәписеләре көн кебек ачык иде. Таныш исем күңелендә шик уятты, коточкыч хата дөнья күрмәде. Җиңел юл тапкан, рус гәзитендә мәрхүм исән чакта басылган мәкаләне чәлдереп, татарчага тәрҗемә иткән. Тәрҗемә-кәлҗәмә белән мавыгучы егеттән шул чакта ук котылу тиеш булгандыр да.... Әхнәф бүтән алай эшләмәскә антлар итеп, ялгышын танып, ялварып-ялынып аңлатма язды. Жәлләде Миңлегөл. Ни аяныч, яраткан Гамбәрия апасы ныклап аякка баса алмады. Ярты ел үтүгә икенче, аннан өченче тапкыр инфарт китереп сукты. Миңлегөл бу кайгыдан арынмаган иде, мөхәррир кәнәфие өчен көрәш башлануын ишетеп хәйран калды. Әллә кемнәрнең мөхәррирлекне даулавы исен-акылын алды. Юк, кызыкмый ул түрә булырга. Дан-дәрәҗәгә омтылып, мал-шөһрәткә кызыгып, күңел бөтенлеген вату-җимерү юләрлек ич. Эшен сөя, күңел биреп эшли - тагын ни кирәк аңа? Тыныч күңел белән эшкә килү, куанып өеңә кайту бәхет бит ул. Җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаң исән-сау булу - хатын-кыз хыяллана торган иң зур биеклек - бәхет мөнбәре шул түгелмени?! Яу кырын хәтерләткән вакыйгалардан алай да читтә кала алмады. Кызлар Миңлегөлне дилбегәне үз кулына алырга кыстый башлады: - Эшне беләсең, үзең гадел. Син булдырасың. Куркып торма! - диләр. Миңлегөл көлә. Җаны тартмый, теләми җитәкче булырга. Шаярган булып: - Ышануыгызга зур рәхмәт, кызлар. Ләкин... Булмый шул! - дип куйды. - Нигә? Әллә ирең риза булмас, дисеңме? - Диссертациясен яклау артыннан җан-фәрман тырышып йөрүче галимгә ымлау - киная инде бу. Саламга тотынгандай, шул фикергә ышыкланмакчы булды Миңлегөл. - Мөхәррир җыелыш-мазардан кайтып керми. Эш сәгатенә генә сыеша алмавы да бар. Белмисез генә, көнче бит ул - иремне әйтәм, усал. Юк-бар сүз ишетсә, бетте... Татар ирләрен беләсез ич, - диде. Сөйли белмәгән тел иң явыз дошман икәнен истән чыгарган. "Безнең Сәгыйтьҗан андый-мондый сүз ишетсә, көнләшүдән шартлый. Отеллодан ким түгел", дип тә ычкындырды бугай. Акыллы гамәл түгел инде сүз боткасы куерту. Хатын-кызда логика, ягъни мантыйк юк, дип дөрес әйтәләр. Менә нәтиҗәсе - хат! Хат кынамы - гаепләү акты. Елан төсле бөгәрләнеп, идәндә ята. Ә ире җавап көтә. - Түрә кәнәфиен биләү бик җиңел дип уйлап ялгыша күпләр. Хөсетле, көнче адәмнәр урап ала түрәне. Бер-бер ялгышыңны табып, бәреп төшерү хакында хыялланучысы була. Хәер, адәм әүлия түгел. Хата-ялгышлар хас кемгә дә. Хәтта бөек шәхесләр язмышы - хакимлек өчен көрәштән тора. Сәясәт диләр моны... Ә сәясәт чиста була алмый. Хакимлек өчен көрәштә нинди генә җинаятьләр кылынмый да кемнәрнең генә гомере кыелмый. Кеше рәнҗетү, намусын таптау чүп бу уенда. Мәкер-усаллык тулган җиргә кызыкма, кирәкми ул сиңа. Вөҗданлы, эш өчен яратылган, хөр күңелле син! Авырсынмыйча, яратып, эштән тәм табып эшлисең. Кызыгам шул гадәтеңә. Һай бу хатын-кызны! Бөтенесенә ошарга тырыша. Гомер буе мактау - комплимент көтә. Купшы сүзләргә саран ирен исә бөтенләй белмәгән ич ул! Әйе, ничә еллар аркага-арка терәп яшәп тә белеп бетермәгән бит ирен. Кырыс холкын аңлый алмый, көнләшү галәмәте, дип уйлый, коточкыч көнче, дип йөри бит ул аны. Шайтан теленнән тартты, гүя ки. Үз теле белән кеше алдында: ирем көнче, юк-бар сүз ишетсә, үтерә, дияргә... Ачык авыз инде. - Син минем күземне ачтың бит әле... - "Серемне чибәрләр дөньяга сибәрләр", дип уйламадың инде, ә? Шулай да хатын-кыз көнләшеп язган хат түгел бу. Утыз җиденче еллар исе килә, диюем арттыру түгел, әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Түрә булу ихтималын күздә тотып, үзен ир-ат дип санаучы сырлаган булырга тиеш моны. Озын Әхнәф... Никтер шикләндерә. Кем ул? Юкмы берәр кулъязмасы? Кызык өчен, чагыштырып карарга! Бар! Бар бит аңлатма язуы да! Менә ул: "...Миңлегөл апа! Хөрмәтле остазым! Барысы-барысы өчен чиксез рәхмәтле мин сезгә! Сезнең кебек изге җанны, кешелекле, игелекле ханымны кыен хәлгә куйганыма мең кат үкенәм. Кичерегез! Ярдәм өмет итеп барыр җирем юк, эштән кумагыз. Гомер буе онытмам яхшылыгыгызны. Сез минем өчен идеал! Хөрмәт белән: Әхнәф". Хөрмәт белән... Хөрмәтнең мондые да була микәнни? Кызык. Ике хат, ике гамәл. Берсен уң, икенчесен сул кулы белән авыштырып язган, күрәсең. "Ерак китәр бу малай!" дип куйды ире. "Түрә булырга хыялланып йөрмәсен, ире җәзалар" дигәндер... Алка белән йөзекне төп дәлил итүен күр! Адәм баласы хатадан хали түгел дип тиккә әйтмиләр шул. Алка-йөзек тагасы килгәнне әйткән булса соң! Каршы киләме инде Сәгыйте! Һай, хаталанды! * * * Миңлегөл тәрәзләрне киереп ачып куйды. Ургылып саф һава керә, тәрәзәңне ач кына. Ә телең йозакта булса яхшырак. Алай да, ялачының агулы угы читләтеп үткәнгә сөенергә кирәктер. Читләтепме? Агуы үзәккә үк үтәргә өлгермәде дип сөенсәң генә инде. Яра ясады, әлбәттә. "Дулкыннар тына икән, ярсулары басылса да юшкыны кала икән" дип җырлыйлармы әле? Озак бимазалар әле бу яра эзе. Әләк - адәм үтерер дигәнне белеп эш иткән бит... Күкрәген тутырып чиста, саф һава сулады. Иртәгә дә эшкә барасы! Үзе өчен тагын бер хакыйкать ачты: хатын-кыз мәхәббәтне гаиләнең нигез ташы дип саный, әлбәттә. Әмма мәхәббәт - хисләр өермәсе бит ул. Өермә исә... туза-тузына һәм уза. Таһир-Зөһрә, Миркәй-Айсылу мәхәббәте кебек... Алар, ни кызганыч, һәммәсе фаҗига белән төгәлләнә. Әгәр озак вакытлар бергә яшәсәләр, "утлы мәхәббәт" күпме дәвам итәр иде икән? ...Шул көннән соң бар дөньясын - ирен моңарчы булмаганча - ихлас яратуын тойды Миңлегөл. Илдус Диндаров БОЗ ӨСТЕНДӘ ХИКӘЯ Инсафның гәүдәсе татлы бишек йокысы белән, камыр төсле изрәгән, тәмам таралып төшкән. Шундый рәх-ә-әт! Йокы аралаш, бәллүдәге тимер сиртмәнең тигез генә тирбәлә-тирбәлә, сирәк кенә шыгырдавына кушылып, җанга бик тә таныш, бик тә якын хатын-кызның такмаклап көйләве ишетелгәндәй була: Хак Тәгаләм, Аллаһу... Кәҗәбезне талга ку! - Тал яфрагын ашасын, Инсаф елавын ташласын. Туктале, чуар, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән сөйкемле, газиз ул адәми зат биш-алты ел элек үк үлгән зур әнисе түгелме соң? Кайдан килеп чыккан ул монда? Малайның ябык күз кабаклары тетрәнеп куйды, сизелерсизелмәс елмаюлы иреннәре бер генә сүзне пышылдады: "Әбие-е-м!.." - Йә, йә, уян, тор, улым; бастырыласың бугай... Хисмәтулла абыең баюк инде тегермән ягына узды. Җәтрәк тор да кәҗәне куып кайт! Ишетсен колагың, Асабага кадәр илтеп җиткер үзен, - ди-ди, караваты янында, "йокы чүлмәген" төртеп уятырга кызганып, шулай акрын гына сөйләнеп әнисе Гөләндәм апа утыра икән. Ах, яраткан әбисен төшендә генә күргән икән лә! Үзенең дә инде елак бәби чоры әллә кайларда калган! Ирен читләре гел елмаерга торган, түгәрәк, көләч йөзле әнисенең каһәр суккан кәҗә турындагы сүзләре исә татлы йокы белән тартышканда, әле генә колагына кергән. Теге кәҗә-мәкәрҗә исә өнендә икән, ул бар! Уянып күзләрен ачуга, авызы-борыны салынды, сипкелле йөзе, әче балан капкандай, чытылды Инсафның. Таң тишегәннән, тәмле йокы базыннан, көтү куарга кузгалу кайсы малайга гына ошар икән соң?! Ямьле җәй иртәләрендә, самый үтереп йокы килгәндә сикереп торырга мәҗбүр иткән ул сакалбай белән изаланулары! Сумаладай чем-кара, сул як мөгезе урта җиреннән сынык, мут, хәйләкәр, карак-угры ул мәхлукны белмәгән кеше юктыр авылда. Сырлы мөгезен, артка таба үсә-үсә, кинәт боҗрадай алга бөгелеп, күзен томаларлык рәвешкә килгәч, лдус ДИНДАРОВ (1949) - язучы, журналист; "Гомер фасыллары", "Күңел яктысы", "Җәй пычкы белән кисеп ташлаганнар иде. Күрше-күлән бакчасын басып, зыян-зәвер сала торган дүрт аяклы "тәмуг кисәве"нең шул аерым билгесе һәркемгә ап-ачык чекерәеп тора хәзер. "Тамгалы шайтан" аркасында кеше зарын, үпкә-сапка, гаепләү сүзләрен ишетмәс өчен, бөтенләй урамга чыкмассың, билләһи. Кача да кайта өч-дүрт чакрымдагы көтүлектән. Аннары бәрәңге бакчасында көнозын хөррият аның өчен. Үзләренең соң, кәҗәнкә ишегенең келәсен танавы белән күтәреп ачып, тәмле-томлы ризык белән бүксәсен тутыруга, җәтрәк шыларга өйрәнгән әлеге дә баягы шул ристан түгелмени?! Шуңа күрә авыл халкының вак терлеген ялланып көтүче Хисмәтуллага ияреп, шаян әтисе әйтмешли, "Сынык мөгез"не канвуй белән тантаналы төстә озатып кайту" гаиләдәге бердәнбер ир бала - унике-унөч яшьлек Инсафка йөкләнде. Нишләсен, иртә таңнан кара, керпе чәчен су белән чылатып артка таба сыпыра-сыпыра, төсе белән коңгырт күзләренә туры килеп торган өч-дүрт кесәле кыска ыштаны эченә "сикергәннән" соң, мәлгунь кәҗәне җитәкләп, Асабага барудан башка чарасы юк аның. Бүгенге "сәфәре" икенчеме-өченчеме тапкыр буладыр инде. Сынык мөгезнең арт санын һәйбәт пеше чыбык белән юмарт кына "сыйлыйсыйлый" куып җиткәндә, махмырдан интеккән адәм кебек бертуктаусыз "кых" та "ках" ютәлләп, тамак төбен чистартып барган сарык-кәҗә көтүе басу капкасыннан чыгып килә иде инде. Җыен ыбыр-чыбыр "башлыгы" Хисмәтулла, кара төк баскан саргылт йөзен борып, юлдашына ваемсыз төстә бер генә карап алды. Кечкенә башына уңып беткән урыс кипкәсе чәпәгән, кышын-җәен өстеннән төшми торган кыска көрән бишмәте сөякчел, арык җилкәсеннән салынып тора. Шома артыш таягын артына куйган куллары арасына кыстырган да, уй тулы башын күтәрәлмәгәндәй аска игән килеш, бөкрәя биреп бара да бара ялан кыр буйлап. Малай, кәҗәсен чыбыклыйчыбыклый, үзенчә усал гына кычкыргалап алган арада, кырыс, томса чырайлы, шушы аңлаешсыз кешегә сиздермичә, яннан гына шикләнебрәк, шүрләп карапкарап алырга да өлгерә. Эчке дөньясын нык каптырмалы биккә япкан, һичкем белән аралашмас, сәер, исәр табигатьле, егерме биш яшьләрендәге мыштым кеше ул Хисмәтулла. Хәер, авыз тутырып гәпләшерлеге дә юк бугай аның: сирәк-мирәк кенә сүз катса, "бкд-бкд-бкд" кебегрәк авазлар чыгарып, кызып-кызып нидер бытылдарга керешә - һич аңларлык түгел. "Атың ничек", дисәң, "Кисмәдылы" диебрәк җаваплый. Усал, чапак телле егет-җилән, аның исемен ялгыш ишеткәнгә салышып, бозып "Нихәл, Кисмәк улы?" дип үрти, үчекли, ирештерә үзен. Анда да, авызына су капкандай, дәшми-нитми кала. Әмма бервакыт көтү кергәндә, иллә дә каты давыл, туфан кузгатты ул... ...Пожарный янында "Катынша" дигән даны таралган Маза Әкрамы: "Көтүдән кайтканда, ник кәҗәбезнең сөте булмый, үзең савып эчәсеңдер әле аны", - дип җикеренеп, бәйләнепме-бәйләнә. Теле белән генә мәсхәрәләве җитмәгән, "эх, син, шүрәле!" дип, җирәнүле чыраен чытып, Хисмәтулланың күкрәгенә төртеп җибәрде. Шуннан соңмы? Шуннан соң көтелмәгән хәл булды, Хисмәтулла, ниндидер кыргый аваз чыгарып, саллы гына таягы белән тегенең сыртына бер генә сылады. Коты алынган Әкрам, авырткан җирен уа-уа, читкә йөгерде. Пожарный Кәлимулла янында гәп сатып утыручы ир-ат сүзсез катып калды. Юк, ханнар тирәсендә әвәрә килүче, маймыл кыланмышы белән кеше көлдереп, күңелләрне күтәрүче, халык тарафыннан "мескен", "бичара" дип кызгандыра, жәлләтә, хәтта үзенчә яраттыра торган, яисә юри-марый тилегә сабышучы, гадәти дивана түгел иде көтүче Хисмәтулла. Ул һаман бөтенләй башка, адәм төшенмәслек, яшерен, серле күрәзәче булып калды. ...Менә шул сыйфатлары өстенә табигать адәм рәтле сөйләшүдән генә түгел, килешле төс-биттән, кыяфәттән дә мәхрүм иткән бичараны. Алап авызлы, калын иренле, мәңге кырынмаган йөзендә төп урынны кыска, киң, җәлпәк борын биләп тора. Күгәреп, зәңгәрләнеп торган иреннәр артындагы тешләре дә мулдан түгел бугай. Шушы "байлык" арасында күзләр генә ничектер үз гаме, үз дөньясы белән, аерым яши сыман. Бу салкын, караңгы, төксе биттә көтелмәгән хәзинә шикелле, төбендә хәтәр очкыннар уйнап торган, әллә нинди уйлар белән янган моңсу, саф, якты күзләр алар. Күз карашында исә һәрвакыт - ниндидер тынгысыз борчылу, гасабилану чалымнары булыр. Инсаф, күпме генә тырышса да, ул күзләрнең төсен ачыклый алмады. Берсе - соры, икенчесе зәңгәрсу күк йөзе сыман түгел микән? Берүзенә ике төрле күзгә ия булганнар да очрый икән ич бу җиһанда. Дөрес, аның ише бәбәкләрнең төрлелеген бер карауда гына аныклау читен. Берникадәр вакыттан соң гына, уйлана торгач, монда гадәти булмаган "нидер" барлыгына, чын асылына төшенәсең. Хисмәтулла турында сүз чыккач, укытучы булып эшләүче әтисе Гыйлемдар абый кемгәдер аңлатып торган иде, җир йөзендә андый гайре табигый күзле инсаннар миллионга бер генә очрый, имеш. Тәндә ниндидер меланин җитешмәгәнлектән, шулай булгалый, диме. Андыйлар әкәмәт кыланышлы, әллә нинди, көтелмәгән "мөгез" чыгарырга сәләтле булалар икән. Хисмәтулланы да башында җилләр генә уйнап торган, тилемсә адәмгә саныйлар бит. Бер адымын атлауга, икенчесен кая басасын һич кенә дә белеп булмаслык, сүлпән-саллы хәрәкәтле адәм иде ул... Күпме генә баш ватсаң да, асылда кем булуы нәмәгълүм, гадәтен, холкын, эчке дөньясын аңлап-аңлатып булмый торган, хикмәтле кеше, акылга сыймаслык, серле табигать күренеше кебек үк, һәрвакыт куркыта, шик-шөбһә уята ич. Аны өнәп бетермиләр, ошатмыйлар, яратмыйлар. Ахыр чиктә аның күңелдә ачу, дошманлык, нәфрәт хисләре тудыруы да ихтимал... Катынша Әкрам белән булган бәрелеш тә, Хисмәтулланың баш китмәле дуамаллыгы да әллә никадәр гайбәткә азык бирде. Аның белән авылдашлары арасындагы киртә рәшәткәләре тагы да тыгызлана төште, ятсыну артты. Шулардан хәбәрдар Инсафның да Хисмәттән шөлләве, тәшвишләнүе урынлы... ...Коргаксып яткан япан кыр өстендә алагаем көчле, соргылт тузан болыты кузгатып килгән көтү, Асаба җиренә, исемсез вак инеш ярына җиткәч, комсызланып сусыл үләнгә ябырылды. Инсаф, җиңел сулап, "инде котылдым кәҗә тәресеннән, тегесеннән дә", дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу! Малай, кадалып китсәнә, дип тиргәнәтиргәнә, адымнарын ешлатты исә, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, ул да тукталып, качарга нияте дә булмаган гаепсез кыяфәт белән, танавын төртеп, нидер чемченгәндәй итә әле, әбисе әйтмешли, бигылый. Гарьлегеннән бәреп чыккан ике-өч бөртек күз яшен сөртә-сөртә, кире көтүгә әйләнеп кайтудан гайре чарасы юк иде Инсафның. Ни гаҗәп, ихтыярсыз көтүче ярдәмчесенә әверелгән юлдашының мөшкел хәленнән мыскыллы көлемсерәү билгеләре сизелмәде Хисмәтуллада. Аңлаешсыз күзләрендә күләгәдәй кызгану, хәленә керү чалымнары да чагылып китмәде микән әле?! Ничек кенә булмасын, ул, басулар буйлап агылый да тагылый булып йөргән бу икәүне күрүгә, әкрен генә торып, чүпрәк букчасыннан бау алды да бер очын кәҗәнең муенына чалып, икенче башын каен кәүсәсенә бәйләп куйды. Көтүченең каты кулында бермәл, шыр җибәреп, бәэлдәргә керешкән мур кыргыры, кинәт тынычланып, тирәсендәге мул үләнгә ябышты. Хисмәтулла, "кәҗәбезне хәзер нишләтә инде бу?" дигән хәтәр уй белән читтәрәк басып, тынсыз калган малайны, үзенчә бытылдап, янына, чирәмгә җәелгән бишмәте өстенә күлмәгеннән тартып чүктерде... Икәүдән-икәү генә, дәшми-нитми, вәкарь генә тамак кыргалап, бер шөгыльсез кукраеп утыру да алҗыта. Малай эч пошудан чалкан әйләнеп төште дә зәңгәрсу күк йөзенә текәлде. Янәшәдә өлкән иптәше, үзенчә моңлы көй шыңшый-шыңшый, пәке белән нидер юнып, шомартып мәш килә. Йокымсырап киткән генә иде, бер мәлне курай, чып-чын курай тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Карасана, тал чыбыгыннан ясаган нәрсәдә көй чыгарып маташуы ласа карачкының. Малай аның күксел иреннәрендә елмаю әсәре дә күргәч, тагы гаҗәпкә калды. Менә сиңа җүләр сыңары, мыштымбай, йомыкый! Аның да күңеле буш түгел икән ич, аңарда да нидер кызыксыну уята, аны да нәрсәдер борчый, тынгылык бирми, күрәсең ...Курай димәсәң, хәтере калырлык, сыбызгы ише уенчыгын малайга сузды бу. Әйдә, син дә уйнап кара, янәмәсе. Малай, бар көченә сулышын өреп, сызгырта башлауга, якында гына утлап йөргән аңгыра, куркак сарыклар, башларын күтәреп, "бу нинди галәмәт тагы?" дигәндәй, аңа текәлеп каттылар. Ә Хисмәтулла, караңгы, салкын чырайлы, төксе, мөҗем кешесе, ышанасызмы, тешсез авызын ерып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Инсафның үзенә дә ничектер җиңел булып китте, ул, үзе дә сизмәстән, кырны яңгыратып шаркылдады. Ул да түгел, Хисмәтулла, урыныннан кубып, кәҗәне печәнлерәк җиргә, бүтән агач кәүсәсенә илтеп тозаклады. Көнозын, иренмичә, берничә тапкыр шулай итте ул. Тегесе дә, бурлык, качкынлык гадәтеннән бөтенләй ваз кичкән рәвешле, бик канәгатьләнеп, әле үлән кыркый, әле тәмләп сагыз чәйни. Тугайлыкта тәнне оетып йокымсырата торган тынлык хөкем сөрә. Хисмәтулла исә башын кашып алды да, Инсафны "әдә, әдә" итенгәләп, инеш ярына дәште. Сулыкның киңрәк бер урынында вак балык - маймыч уйнаклый. Әле уктай атылып китәләр, әле яр читендәге үләннәргә килеп төртеләләр. Хисмәтулла иелгән дә, дөньясын онытып, шуларның уйнаклавын күзәтә. Бу чакта кабартма иреннәре ачылып китә, төрле күзләрендә бер үк хисләр - соклану, ярату, тагын әллә ниләр тоемлана иде. Инсаф авыл күлендә еш кына беләк шае балык эләктерә, вак-төягенә әллә ни исе китми иде. Әмма саргылт йөзенә саран елмаю сирпелгән көтүченең куанычлы-моңсу, бер үк вакытта ниндидер эчке газаптан еламсыраган карашын күргәч, әллә нишләп китте. Саф суда рәхәт чиккән шул гөнаһсыз җан ияләренә мөкиббән китеп, карап туймаган Хисмәтулла бу юлысында ничектер бик тә гади, аңлаешлы, самими, үз абыйсы сыман якын булып күренде. "Кисмәк улы", "тилемсә", "җиңелрәк акыллы бәндә", дип мыскыллаучыларга карата үзендә кинәт ачу хисе кымырҗап куюын да сизде хәтта. Инде озын яр буйлап, иркен тугайда көтүне йөртеп, төшкелеккә тукталгач, Хисмәтулла абыйсы биргән ипи белән сөтне дә, һичнинди чиркану-нитү белмичә, умырды гына малай. Алардан да тәмлерәк ризык ашаганы туймаслык була икән. Кичкырын көтүне авылга куып кайтаргач, карусыз кәҗәне ишегалдына дуфкынга чаптырып кертте дә Инсаф, аркасыннан сөеп каршылаган ачык йөзле әнисенә бүген күргәннәрен, үзенең булдыклылыгыннан чүт кенә масаеп, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде. - Иртәгә дә Асабага барам, әни! - дип тә ычкындырды. Дөрестән дә, таң белән үзе торып, кәҗәсен әйдәкләп, Хисмәтулла абыйсының көтүенә иярде ул. Ашамлык-төчемлек төенчеген алырга да онытмады. ...Бу көнне көтүче, ихластан игътибар белән тыңлаучы табылуга сөенеп булса кирәк, гаҗәеп җанланып, юлда очраган үлән-чәчәкләргә төртә-төртә, нидер аңлатырга тырышып, бытылдап барды. Аңышкан хәтлесе шул: дәвалану өчен кулланыла торган шифалы үсемлекләр турында икән. Инсафның һәммәсен дә төшенеп бетермәгәненнән ни, шушы галибанә матурлык кочагында бөтен җаны-тәне белән, гади кешеләр кичерә алмаган чын ләззәтле-тантаналы халәттә иде Хисмәтулла - эчкерсез табигать баласы... Беркөнне челлә эсселегендә мал-туар, бер өемгә өелешеп-укмашып, әлсерәп яткач, Хисмәтулла Инсафка, чытырман әрәмәлегендә кеше-кара булмаса да, әүвәле як-ягына карана-карана, җир җиләге яфракларын аралап, ниндидер бер кош оясын күрсәтте. Көтүче абыйсы күз карашы белән, аяз күктә тыпырчынатыпырчына сайраган тургайга ымлагач кына аңлап алды Инсаф. И, әнекәчем, тургай оясы икән ич бу! Бәләкәй күкәйләрне күргәчтен, ике күзе ут булды малайның. Ул бит тургайның үзен дә якыннан рәтләп-юньләп күргән кеше түгел. Аны гел күктә, гел болытлар арасында төшми генә яши дибрәк белә иде ләбаса. Малайга иң яшерен серен ачкач, Хисмәтулла, бармагын бәхеттән ерылган иреннәренә тидереп, күз кысып куйды. Бу турыда һичкемгә - ләм-мим, имеш. Сары җирлеккә кызгылт-көрән төстәге бөрчек-бөрчек тимгелләр төшкән ул биш йомыркага кулы белән кагылырга да курыкты әле Инсаф. Кая ул, аңа ышаныч белдереп, эчендәгесен чыгарып салган өчен генә дә шушы мөлаем, кече күңелле кешегә бик рәхмәтле иде, аны малайларга чишмәскә эченнән генә кат-кат ант итте. Кырда, тугай кичкән көннәрдә ул үзе дә табигать хикмәтләренә, могҗизага гаҗәпләнергә, гүзәллеккә соклана белергә аңардан үрнәк алып өйрәнде ич. Сынык мөгезне, койрыгын сыртка салып, авылга шылудан биздерүче дә шул ук Хисмәтулла. Һәрхәлдә йонына кырмавык ябышып беткән сакалбай искиткеч тыйнаклык, күндәмлек күрсәтә, хуҗасының аяк шәрифләренә ял бирә торган булды. Хисмәтулла белән "сөйләшеп" туйгач, тирә-якта сәйран чигеп, куе посадкалар арасында йөрергә дә әллә нихәтле вакыты кала торган иде ифрат кызыксынучан, елдам малайның. Авылдан өч-дүрт чакрымдагы Асаба тугайлыгы, кечкенә инеше җирле халык өчен гадәти бер аулак урын гына ул. Бирегә бала-чага да сирәк килеп чыга. Чумып-чумып коену өчен уңай тирән күле дә, җыеп ашар тәмле җиләкҗимеше дә булмагач соң! Кыскасы, карт-коры әйтүе буенча, "Асаба" атамасы урысча "особенный"дан килеп чыкса да, шаккатырлык һичнинди аерым үзенчәлеге күзгә ташланмый иде. Дөрес, монда кайчандыр, патша заманасында ук, бай алпавытның утары булган, диләр. Әнә, тегендә, кояш баешы ягында, куе булып, рәт-рәт үскән ак каеннар артында түгел микән ул? Хисмәтулла, өйләдән соң, көтүне күздән ычкырдырмаска ишарәләде дә, яньчелеп, корымланып беткән чәйнеген тотып, посадка буйлап нәкъ шул юнәлешкә китеп барды. Ни өчендер артына борылып, бер күз йөртеп алгач, агачлар арасына кереп югалды ул... Инде менә кояш күптән күк түбәсенең икенче ягына тәгәрәп төште, ә Хисмәтулла-көтүче юк та юк. Ни булды икән? Көтүдән аерылып болай озак йөрми торган иде ләса. Сабырсызланган малайның түземе төкәнде һәм ул йөгерә-атлый куе агачлар ешлыгына юнәлде. Бер-берсенә ябышып, котырып үскән куак-агачларны ерып чыккач, үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында баганадай катып калды. Алда, аланның бер читенә иске генә бер йорт кәмәше сыенган. Иясез-нисез дә түгел бугай: ат арбасы, коесы, каралты-курасы бар. "Кылт" итеп исенә төште малайның: шушы тирәләрдә генә ниндидер мукшы карты яши дигәннәр иде. Заманында ярыйсы гына зур авылдан кызы, оныгы белән ул гына торып калган ди хәзер. Чү, киртәсез-читәнсез йортның ишегалдында ике кеше пәйда булды. Берсе - иске камзул кигәне - чәйнек тоткан Хисмәтулла... Туктале, икенчесе - сары чәчлесе - әллә ниткән, шакмаклы, кызыл күлмәге сылу гәүдәсенә ятып торганы - яшь кенә, чит-ят хатын-кыз түгелме соң?! Болар, сиртмәле кое янына тукталып, кулларын бутый-бутый нидер гәпләшәләр. Аңлашыла: бусы картның оныгы булса кирәк, ә Хисмәтулла чишмә суы алырга кергән. Яхшы гына таныш-белеше дә булырга мөмкин. Шул фаразын җөпләгәндәй, өйдән ап-ак, көрәк сакаллы карт чыгып, кунакка үз телендә, елмаеп, нидер әйтте, озаклап кулын кысты. Бераздан монда таба Хисмәтулла белән чибәр мукшы кызы якынлашты. Күр, кыз бөтенләй дә сөйләшми шикелле, Хисмәтулланың ым-ишарәсенә каршы йә кулларын буташтыргалап, йә бармаклары белән ирененә кагылып куйгалый. Йә Аллам, болар бит күзгә-күз карашып, кул хәрәкәтләре белән, тавышсыз-тынсыз гына, кызып-кызып, үзара рәхәткә чумып гәпләшәләр, сөйләшәләр! Йөзләре исә, бер-берсен сүзсез дә аңлауданмы, очрашу куанычыннанмы, кояштай кызарган, юк, ниндидер эчке шатлыктан балкый иде. Болар инде фани дөньяны хәтердән җуеп, каядыр югарыда, болытлар арасында йөзгән, очкан хәлдә иделәр. Болар икесенә бер бәхет кошын тотканнар да шул сөенечтән тәмам исерешкән, үзләреннән гайре аны-моны белмәс-күрмәс кешеләр кебек... Чөнки мондый көтелмәгән хәлдән качарга да өлгермичә, тораташтай катып торган малайга килеп төртелмичә, монда үзләре генә, ялгыз түгел икәнлекләрен искәртмәделәр дә. Аптырап калудан, сары чәчле калын толымнары күкрәгенә төшеп торган, чиста маңгайлы, туры борынлы, зәңгәр күзле кызыйның якты йөзе тагын да алсулана төште. Малай ягына ымлап нидер сорады да Хисмәтулладан, озын керфекләрен тибрәндереп, мөлаем гына, ихлас елмаеп куйды. Инсафка ул керфекләр әледәнәле канатларын ачып-йома торган матур бизәкле күбәләкне хәтерләтте. Шуннан соң саубуллашу билгесе итеп башын иде дә, Хисмәтуллага мәгънәле бер караш ташлап, борылып өенә китте кыз. Анысы, ул ишектән кереп югалганчы, артыннан күзен алмады. Нигәдер авыр сулап куйды, хәтта эчтән генә сыкрану авазы да ишетелде кебек. Әле генә, кайдандыр бу гөнаһлы җиргә әйләнеп кайткандай, ниһаять, Инсафка да игътибар итте. Курчак өенә төртеп, "Дюбы" дигән сүз кысып чыгарды. Инсаф көтүченең сөйләшү рәвешен берникадәр аңлый төшкәнлектән, ул авазларны үз-үзенә "Люба" дип төзәтеп кабатлады. Хисмәтулладан артыгын сорашырга мөмкин дә түгел, уңайсыз да иде. Әллә ничек кенә әсәрләнгән, әле генә матур да, газаплы да төш күргән кешедәй уйчан, моңсу иде аның карашы. Зәгыйфьрәк акылы моның хәтле якты, тирән кичерешләрне берьюлы күтәрә алырлык хәлдә түгел иде микән әллә? Кыскасы, хәзинәсен яшереп куйган адәмдәй хыялый, сәер иде. Малайның җилкәсенә җиңелчә генә кагылып, алга барырга ымлады да көтүенә ашыкты... ...Җәй көзгә авышты. Шушы кыска гына көтүчелек иткән вакытта Инсаф ничектер үзен олысымаграк сизә башлады. Җитдиләнде, уйчанланды, әтисе әйткәнчә, "башына акыл керде бераз". Бүтән вакытта дусларына теләсә нинди серен чишәргә ашыккан малай, хәзер мукшы гаиләсен искә төшергәндә дә, Хисмәтулла белән Люба турындагысын эчендә тыеп калды. Ул хәтлесен әнисенә дә сөйләмәде хәтта. Бу матур, самими мөнәсәбәтнең (моны мәхәббәт дип атарга яшьрәк иде әле ул) дәвамын бик тә беләсе килә иде аның. Саф күңелле әлеге икәүнең арасында нидер барлыгын бала булса да тоя-сизә иде шул... Булмады, бүтән туры килмәде Асабага барулар. Икенче көнне әтисе белән калага, мәктәп кием-салымын алырга киттеләр. Аннан соң бүтән эшгамәл килеп чыкты. Асабада, көтү көтәргә, теге сихерле йортның сары чәчле, чибәр иясен күрергә сәбәбе, җае чыкмады. Барысы да кирегә килеп торды. Сынык мөгез дә шуннан бирле көтүдән ник бер качып кайтсын, кара чутыр җен актыгы! Салкын көз җитеп, укулар башлангач, дусты Хисмәтулла бер дә күзгә-башка чалынмады. Инсаф элегрәк елларда, авыл уртасындагы зур түгәрәк күл каткач, боз өстендә шау-гөр килгән бала-чаганы аръяктагы йорт капкасыннан озаклап карап торганын күргәли иде аның. Шуннан артыгын белми иде. Ә быел исә әнисеннән аның турында атап сораштырды. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән, дөм ятим үскән икән Хисмәтулла абыйсы. Бирегә исә әнисе ягыннан туган тиешле Фәйзулла агасы янына кайткан. - Җәен көтү көтеп, кышын йорт-хуҗалык тирәсен карап, чистартып, бөтен эшләрен эшләп көн күрә, җан асрый инде шунда бахыр, - дип сүзен очлады Гөләндәм апа, көрсенеп. Шуннан артыгына керешмәде. Шул сөйләшүдән соң берничә көн үттеме икән, кичкырын Инсафның күршедәге дусты Сәлим, чабуына ут капкандай, бар көченә йөгереп керде. - Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! - дип тотлыга-тотлыга, бер генә аваз салды да янә ишек артында юк булды. Йөрәге кинәт депелдәп типкән хәлдә Инсаф та күл буена чапты. Монда шактый кеше җыелган, тирә-як шаугөр килә иде. Инсаф башта олы-караның сөйләшүенә колагын шомартты: - Казларын куып чыгарырга кергән диме... - Ничек йөрәге җиткән диген, кәгазь калынлыгы гына ич бозы да... - Тилемсәгә соң аңа... диңгез тубыктан, - диде берсе, гамьсез генә. Кичке эңгер төшеп килгәнлектән, суның иң тирән төшендәге боз өстендә ниндидер җанлы нәрсә карачкыл гына булып шәйләнә. Янындагы боз чәрдәкләнеп, тирәсенә бәреп чыккан су дегет күлләвегенә охшап тора. Кемдер Хисмәтуллага күпер ягыннан озын, киң такта кисәге шудырып өлгергән күрәсең, теге мескен шуңа таянып, менеп яткан иде. Боз авыр кешене дә күпмедер вакыт күтәреп тора, батарга ирек бирми икән алай. Күл тирәсен чолгап алган ир-ат төрлечә киңәш биреп сөрән сала. - Хисмәт, дим, Хисмәт, акрын гына шуыш ярга таба! Шуыш диләр сиңа, якорный малахай! - дип боерык биргәндәй, бугазы ерылганчы акырды хисапчы Сәймулла. - Күпер ягына шу үрмәләп! Күпергә табан! - дип кычкырды икенчесе. Әмма бәлагә тарган аларның берсен дә ишетми, ишетеп тә дикъкать бирми. Әллә үлгән инде? Юк, менә ул ипләп кенә аркасына борылып ятты. Шул хәрәкәтләнергә уенда да юк иде бугай аның. Медпунктта эшләүче юан гәүдәле хатынның: - Җәмәгать, ул бичара катып үлә ич болай, берәр нәстә кылырга кирәк! - дип ачыргаланып кычкыруына түзмәде, ахрысы, таза гәүдәле Шаһинур дигән егет, кулына озын колга тотып, яр буена таба төшәргә итте. Аның юлын атасы Габбас бүлде: - Син нәрсә, бер тиле-миле аркасында батып үлмәкче буласыңмы? Үзе тырнашсын, маташсын аз гына, бетәсе килмәсә! Әнә туганнары... ни карый... Шуннан соң ир-егетләр бермәл тынып калды, кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады. Шүрләделәр! Шыр җибәрделәр! Әллә сәер, иләс-миләс, акылга таман, акылга җиңел, дип, хаста кешенең гомерен сукыр бер тиенгә дә санамадылар, санламадылар! Дөрес, үзләренең гаебен каплау өчен нидер эшләделәр, ыгы-зыгы килделәр, акырдыларбакырдылар, нигәдер влач вәкилен көттеләр, участковый милиционерны таптырдылар. Шома боз өстеннән Хисмәтулла тарафына тәртәсез иске ат чанасы, такта-бүрәнә кисәкләре, хәтта яр өстендә торган чүнник капкасын шудырып-шудырып җибәрделәр. Боз өсте чуп-чуар булды. Тик юкка! Хисмәтулла элеккечә җан әсәре күрсәтмәде, якын гына шуып туктаган чанага таба тамчы да омтылмады, ичмасам. Ул инде һичкемне дә тыңламаска, фани дөнья белән арасын өзәргә дигән ныклы карарга килгән иде булса кирәк... Инсафның аны өзелеп-өзелеп жәлләүдән йөрәге чәнчегәндәй итте, күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Аннары, янына килеп баскан Гөләндәм апага, бу хәлдән чыгу юлын тапкан кешедәй, кинәт йөзе яктырып, кабаланып борылды да: - Әни, Асабадан Люба апаны чакыртырга кирәк. Аның сүзен, анттыр менә, тыңлый ул! Күлдән чыгартса, ул гына чыгарта аны! Әни! Барып алсыннар инде Любаны! - дип, түземсезләнеп сикергәләде. Бу бәла-казадан үз уйларына бирелгән ана, аның сүзләрен ишетеп бетердеме-юкмы: - И бала, бала! Әллә саташасың инде... - дип кенә куйды. Ул арада тирә-юнь тәмам күз бәйләнерлек булды. Кинәт шомлы караңгылыкны ярып, күл өстеннән коточкыч тавыш яңгырап узды. Бу - Хисмәтулланың тетрәндергеч ачы җан авазы белән ниндидер җыр җырларга азаплануы иде. Сүзләре аңлашылмый, әмма моңнары таныш, якын иде ул җырның. Һәркем дерт итеп сискәнде, хатын-кыз, "Әстәгъфирулла, тәүбә", итенгәләп, белгәнен укыштырды. Ә Хисмәтулла, яман да акырып, икенче җырга күчте. Бусында "Галиябану" көенең чалымнары иде. Ул аны яраткан Любасына багышлады төсле тоелды Инсафка. Шулайдыр, соңгы сәгатендә җир йөзендәге бердәнбер якын, газиз кешесен искә төшереп моңланды, ямансулады ул. Ә бәлки азаккы җырын сөйгәненә ишеттерергә теләгәндер, үзен үлем тырнагыннан фәкать аның йолып алуын көткәндер Хисмәтулла-көтүче... Төнгә таба шактый ук суытты. Әнисе, Инсафның ай-ваена карамыйча, җилтерәтеп өйләренә куды. Кайткач, ашарга дип утырган җиреннән бүгенге тетрәнүләрдән оеп, өстәлгә башын куюга, гафләт йокысына чумды малай. Уянганда, вакыт төшкә авышкан, кичүк иртән район үзәгенә ронога киткән әтисе Гыйлемдар абый кайтып кына кергән иде. Үзе генә түгел. Ат җигеп, районга озата барган колга буйлы, какча гәүдәле завхоз Гаваз абый белән. Суыктан кергәч, тансык кайнар чәйне шупырдаталар гына! Әнисе, өр-яңа хәлләрне бүтәннәргә ирештерергә каударланган хатын-кызга хас сабырсызлык белән, күзләрен яулык читенә мана-мана, авылдагы соңгы яңалыкларны җиткерә, тезә иде: - ...Шул, бичараның каткан гәүдәсен таң алдыннан гына чыгардылар. Төнката җырлады да җырлады... Ул мескен юка боз өстенә белә торып, әҗәлен эзләп кергән, имеш тә, диләр... Беләсезме, Фәйзулланың хатыны мәрхүмнең мәетен өйләренә кертмәс өчен чәчрәп чыкты чистый, җан талашты, җирбит. Бөтен эшен батрак булып башкарган кеше ләса ул Хисмәтулла... Иренең якын туганы! Ипи телемен, песигә биргәндәй, маңгаена чиртеп биргәч соң! Булса да булыр икән оятын бүре ашаган бәндәләр!.. Гыйлемдар абый, зур түгәрәк күзлеген, чамасыз борчылган чагындагы төсле озаклап сөрткәч, ике-өч бөртек шадралы борынына атландырып куйды да авыр көрсенеп әйтте: - Аның бу дөньяга карата күңеле әллә кайчан бозланып каткан булган, алыш-биреше беткән, күрәсең. Урыны җәннәттә булсын инде! Аннары ул, гаҗизлектән аптыраулы карашын Гавазга төбәп, асылда үзүзеннән сорагандай итте: - Неужели кереп коткаручы табылмады икән араларында, ә? - Кем керсен соң, Гыйлемдар Нуруллович?! Сала халкы бит ул, нәчәлство кушмаса, бармагын да селкетми... Хәтерегездә микән, берничә ел элек күрше чуваш авылында, Михайловкада, Андри пиччә, үзенең кечкенә генә колёсный тракторы... "чикерткә" дә дибез инде аны... астында калып үлде. Авыл куштаннары, өстенә ауган тракторны маментында күтәреп, коткарырга ирек бирмәгәннәр шунда. Милисия чакырмыйча, сәбәбен тикшермичә тотынырга ярамый авария урынына, бармак эзе югала, авылга сүзе-ние тияргә мужет, фәлән-фәсмәтән, имеш. Җыен сафсата!.. Милисия килгәч, күтәреп карасалар, җаны да чыкмаган булган әле мескеннең. Маментында коткарсалар ни була? Ике-өч кеше "эх" тә итми сыртка салырлык, ат чанасы хәтле генә ич ул трактор сәләмәсе. Шилә күрә торып кеше үтерделәр! Шуның шикелле... Әйтәм ич, түрә-карадан шүрләп, пыстаянны төртеп күрсәткәнне генә эшләргә күнеккән безнең халык... - дип сүзгә кушылды әңгәмәдәше, ачынып. Табын янында бермәл уңайсыз тынлык урнашты. Бу минутларда өлкәннәр бәхетсез Хисмәтулланы сагынып искә ала сыман тоелды малайга. * * * Соңгы сүз урынына. Бу хикәя узган йөзнең илленче еллары азагында чыннан да булган хәлгә нигезләнеп язылды. Һәм ул вакыйганы, мизгелен дә калдырмыйча, бүгенге тормышыбызга китереп утыртсаң, таман гына булыр иде кебек. Шул ук вазгыять, шул ук мөнәсәбәт, корбанын йотарга торган шул ук юка, шома боз, шул ук һәлакәт... УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ авторның холык-фигыле чагылмыйча калмый. Ә кыска шигырьдә шәхеснең төп билгеләрен аерымачык сурәтләмәдә күз алдына китереп була. Ниндидер фалчыдан булышлык сорау кирәкми, зәвыклы укучы барысын да сиземли. Әйтик, Рифат Җамалны якыннан бигүк белеп бетермәгән кеше дә шигъри "эзләр" буенча аның фәнгә бәйлелеген аңлап алыр. Моның мотлак шулай икәнлеген шагыйрь үзе дә раслый. "Кемнең кем икәне шигырьдә күренә", - ди ул исеме куелмаган дүртьюллыкта. Ничек кенә сәер яңгырамасын, шигърият белән фәндә охшаш яклар байтак. Белинскийча күзалласак, ният кылынган хезмәт һәр икесендә дә иң әүвәл аң-зиһен ешлыкларыннан саркып чыга. Акыл күзәнәкләренең тәэсирләнүе шагыйрьгә дә, шулай ук галимгә дә хас. Әйе, аларны хәтсез сыйфат берләштерә: гап-гади күзәтүчәнлек тә, күрәзәләрчә сиземләү дә, фараз итү дә, чагыштырма ясау да, төгәллеккә омтылу да... Идея исә шигърият өчен дә, фән өчен дә бик мөһим. Аларның олуг максатлары да уртак - тормышны танып белү. Кулымда - каләм, Күңелдә - галәм... Нибары ике мисрагтан гына торган әлеге шигырьдә дә шактый ачык тоемланганча, кешелек дөньясының асылына төшенү өчен чәчәк кәшәнкәсендә генә казыну җитми. Яшәеш турында күпләрне кызыксындырырлык сөземтәләр чыгару каләм әһеленнән күпкырлы әзерлек таләп итә. Менә шулчак инде галимлек ярдәмгә килә. Бу яктан Рифат Җамал өстәмә сәләт мөмкинлекләренә ия. Чамалап белгәннәргә ачыктаначык әйтик. Чынлап та, ул - ветеринария фәннәре докторы, профессор. Гадәти генә галим түгеллеген раслаган башка дәрәҗәле исем-бүләкләре дә бар: Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Күрәбез, әлеге зат яшәеш галәмен ачуга ике яклап хезмәт итүгә сәләтле. Өстәвенә... Мәктәптә математиканы да бик яратып үзләштергән. Монысы да үтә әһәмиятле. Гомумән, коп-коры булып тоелган серле математика теләсә нинди иҗатчыга булышлык күрсәтә. Моның мисаллары тормышта бихисап. "Математик формулаларның кыскалыгы, төгәллеге..." - дип, Владимир Маяковский тиктомалга сокланмаган. Югарыда телгә алынган кызыклы фәннән шәхсән үзем дә азмы-күпме хәбәрдар. Урта мәктәптә ул мине дә гашыйк итте. Казан дәүләт университетының механикаматематика факультетына укырга керер өчен имтиханнар тапшырдым, әмма башкача ниятләгән тәкъдир миңа анда белем алырга ирек бирмәде. Тик үкенерлек югалту юк. Мин математиканың көчле таяныч булуын иҗат эшчәнлегенең һәрбер баскычында тоям. Көндәлек гамәлләрне җиңеләйтә төшүен әйтеп тә торырга кирәкми. Әлеге төгәл фәннең бәрәкәтле этәргеч көче Рифат Җамал каләмендә дә ачык сизелә. Тауда туган, Тауда торган Һаман аска караган; Аста туган, Аста торган Һаман өскә караган. Кайсы күбрәк күрә икән, Чынлап уйлап карасаң?! ("Тауда туган...") Әлеге юлларны укыгач, француз язучысы Ги Мопассанның гыйбрәтле сүзләрен китерәсе килә. "Сәнгатьтә математик башлангыч бар, - дигән ул. - Анда зур нәтиҗәләргә гади һәм яхшы итеп берләштерелгән чаралар ярдәмендә ирешелә". Чынлап та, Рифат Җамалның ошбу шигыре артык гади кебек тоела. Ләкин мисал итеп китерелгән әсәрдә гадәти хәлләрдән гаҗәеп хикмәтләрне эзләү, аларның яшәеш тамырлары белән тыгыз бәйләнешен күрсәтү омтылышын тоймыйча мөмкин түгел. ЗИННУР МАНСУРОВ Әлбәттә, күпләрнең күңел күзеннән читтәрәк калган, әмма кызыклы күренешләр тормышта хисапсыз. Мәгънәви үстерелеш алырга әзер торган мондый мизгелләргә микротөгәллек белән игътибар юнәлтә белергә генә кирәк. "Уйларыма абынып тукталам..." Шагыйрь бу юнәлештәге эзләнүләрен тасвирлаган чакта әнә шундыйрак виртуаль алымнар да куллана. Ул башкалар эзеннән генә баруны өнәми, андый очракта берни тапмаячагын яхшы белә. Шәхси төсмерләре белән аерылып торган образлы фикерләү юнәлеше тынгысыз иҗатчыны үзенчәлекле шигъри табышка барыбер алып чыга. Һәм математик формулаларны нечкәләп өйрәнгән шагыйрь хис-кичерешле уйларын да үзгә эзлеклелектә үрә. Хәер, санлы зурлыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган гыйлем мантыйкый фикер йөртергә дә нык ярдәм итә. Бу җәһәттән Рифат Җамал әсәрләрендә әлеге "ефәк җеп" күзгә бәрелеп тормый, автор үзенең иҗади күзаллавын шигъри кысаларга керткән логиканы бик эчтә тота. Шуңа күрә аның язганнары шактый аңлаешлы килеп чыга, гәрчә алар нигездә катлаулы хикмәтләргә корылган булса да. Шушы урында чичәнебез Акмулланың канатлы әйтелмәсе хәтердә яңара: "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән..." Әлеге мәгълүм гыйбарәнең дөреслеген расларга теләгәндәй, Мәүлә Колый да язган юлларын "Хикмәтләр" дип атарга карар кылган. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аң-зиһен тирәнлекләреннән табыла торган мондый эчке мәгънәләргә ирешү өчен бер юнәлеш белән генә чикләнмәгән олы талант көче кирәк. Әнә, фәлсәфи робагыйлары белән бөтен дөньяга танылган Гомәр Хәйям математика белемен үстерүгә дә саллы өлеш кертергә өлгергән. Еш кына аларны төрлечә аерымларга омтылсак та, хикмәтле шигырь тормышта гыйлем белән янәшә бара. Уку китапларына ихтыяри төстә тартылган кебек, җыйнак шәкелдәге назымга да ихтыяҗ зур. Җанның кыска шигырь теләве көнбагыш ярырга ымсыну түгел. Кеше мондый хикмәтләрдән кызыклы идея, мәгърифәт нурын, фикерләү алымнарын баетырдай зирәклек эзли. Бу табигый, чөнки әдәбиятның асылы да аң-белем офыкларын киңәйтүгә, адәм баласын акыллырак итеп тәрбияләүгә кайтып кала. Шушы максатларга күңелен көйләгән Рифат Җамалның исемсез дүртьюллыгында антонимнарга охшаш "Өйрәндем. Өйрәтмәдем" дигән каршылыклы сүзләр бар. Бераз гына шәрехли төшсәк, автор һәртөрле китапның тәгълим кылуын белә, үзен исә "гыйлем бирүче" итеп санамый. Бу тыйнаклыктан килә. Телисеңме-теләмисеңме, сәнгатьчә югарылыкта язылган хикмәтле шигырьгә кешенең рухиятен ашлау коды салына. Шагыйрь түгел лә мин, Мин - галим. Ә шулай да шигырь язам Нигә мин? Күрүебезчә, Рифат Җамал "тузга язган"нарын укучыларга тәкъдим иткәндә үзенең фәнгә бәйлелеген искәртеп үтәргә ният кылган. Чыннан да, кем ул: шагыйрь җанлы галимме, интеллект югарылыгындагы шагыйрьме? Һәрхәлдә, беркадәр икеләнүен белдереп алган каләмдар Пегас-ат иярендә утыруын барыбер яшерми. Ә шулай да шигырьне нилектән яза соң ул? Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга шагыйрьләрчә җавап бирергә мөмкин. Ничек шулай килеп чыга? Аңарга фәрештә канатыннан кавырсын каләм насыйп ителгән - гамәл дәфтәренә тартым шигъри мәҗмугаларны шул яздырта. Катгый кагыйдә тәкрарлап торганча, иҗатка алыныр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә Рифат Җамал вөҗүдендә мондый түл-мая аеруча мул. Кечкенә генә авылдан чыккан ир-егетнең үз көче белән "Казанны алуы", кыска вакыт аралыгында югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешүе гаярьлек үрнәгенә бәрабәр. Шушы елларда ул райондагы күмәк хуҗалыкның баш ветеринария табибы вазифаларын үтәргә дә, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да, Саратов институтында хирургия кафедрасын җитәкләргә дә, гыйлем йортлары баскычыннан күтәрелү барышында фәнни һәм әдәби китапларын чыгарырга да өлгерә. Казан ветеринария академиясе ректоры булып эшләгән чакта аңа тәҗрибәнең ачысын да татырга туры килә. Гомер дәвамында сабак биргән УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ тормыш мәктәбе җелекне сыга торган тоташ сынаулардан гыйбарәт. Бу яктан Рифат Җамал һәммәсен артыгы белән күрә: галим-голәмә даирәсендә төрледән-төрле астыртын эш йөртүләрне дә, җәмгыятебезнең Мәкәрҗәгә илтеп сатардай "татарлык" галәмәтләрен дә, соңыннан аклауга китерәчәк мәгънәсез мәхкәмә даулашларын да... Шагыйрь мондый көрәштә өстен калуны гадәти хәл итеп саный, ничек кенә кыен булмасын, шәхесенә карата бәгъзе бәндәләрдә кызгандыру хисләре уятмау ягында тора. "Зурламагыз - мин батыр түгел, - ди ул. - Хурламагыз - мин бахыр түгел!" Ук атучыларның игътибарына юлыгуын үзенчә аңлатып та үтә: Гомрем буе бәйсез булдым, Әйттем уйлаганымны. Шуңа күрә күпләр белә Ничек кыйналганымны. ("Китап колы") Язып караучылар белә, кыска шигырьдә тормыш тәҗрибәсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кайнап торган чишмә төбеннән гаҗәеп көмеш боҗралар күтәрелүе шәйләнгән кебек, образлы фикерләүдә яшәеш мәгъдәннәреннән эретеп алынган хикмәтне тоймау мөмкин түгел. Җыйнак шәкелгә сыйган тирән мәгънәле дүртьюллыклар кайвакыт тормыш фолиантыннан сөземтәләр булып күзаллана. Иҗатта күпләрне кызыктырырлык мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен язу сәләтенең кешелек таланты белән берегүе сорала. Һәм каләм әһелләре - иҗтимагый затлар да. Шәхси уй-кичерешләр әтрафлы гомумиләштерелгән очракта гына алар киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә мөмкин. Әдәби әсәр аерым чикләнгән төркемне түгел, тулаем халыкны күз алдында тотып языла. Анда яшәешнең эстетик кыйммәтләре дә, әхлакый торышы да тоемланырга тиеш. Җәмгыятьне игелек, яктылык һәм хаклык идеалы югарылыгына чакыру өчен канатлы сүзең һич югы кош очар биеклеккә күтәрелә алсын. Бары үзеңә генә караган күңел рәнҗүләренең дә, төрле каршылыкка керүләрнең дә гомумилек дәрәҗәсенә җиткерелүе шарт. Ә Рифат Җамал боларны яхшы белә. Ул үз башыннан кичергән низаглы хәлләрнең дә бар инсаният өчен уртак ягын калкытып куя: "Турылардан, кыюлардан Кешелек арына... Кемнәр белән барып җитәр Мәңгелек ярына?!" Күпләр раслаганча, хикмәтле шигырьләр язар өчен беркадәр "акыл утыру", тормыш мәктәбендә күп нәрсәгә өйрәнү таләп ителә. "Акыл - туфрак, белем - ашлама" дигән принципны алга сөрүче Рифат Җамал тәүге иҗат баскычында кәгазьгә төшкән һәрбер шигырен дөньяга чыгарырга ашыкмады. Гүяки фикерләү көченең чыныгуын, тупланган тәҗрибәнең ныгуын көтте. Дөрестән дә, ул зур әдәбият мәйданына төпле әзерлек белән килде. Ә фән дөньясында ат уйнату үзе генә дә ни тора! Кече шигъри жанрга табигый төстә тартылган Рифат Җамал сәнгатьнең яшәеш асылына бәйле олуг максатларын тирәнтен аңлый. Һәрхәлдә, шулай әйтергә нигез бар. Каләмнең кыйбласы исә безгә яхшы мәгълүм: тормышның бәясен аңларга булышу, халыкның уй-гамьнәрен образлы чагылдыру... Ә татарның генетик аң-зиһенен нинди мәсьәләләр тынычсызлап тора? Үзен газиз милләтенең улы итеп тойган шагыйрьләр боларын инде эчке сиземләү белән билгели ала. Шундый мөбарәк ваемны бәгырендә йөрткән Рифат Җамал, әнә, исеме аталмаган өчьюллыкта халкыбыз дәвамчылары турында борчыла. Әй, беләсе килә: Кем булган бабаларыбыз, Кем булыр балаларыбыз? Шагыйрьнең сизгер күңелен барысы да бимазалый. "Бәхәсләш син, бәхәсләшмә - Ап-ачык ачы хаклык, - дип сызлана ул, - Китапханәләрдән хәзер Базарга күчте халык". Әйе, Рифат Җамал игътибар юнәлткәнчә, "Кемнеңдер хыялы - Тау-тау алтын". Һәм автор сары төстәге затлы металлга үзенең шәхси мөнәсәбәтен дә белдереп уза: "Ә минем күңелемә Бер уч арыш саламы күпкә якын". Алтын адәмнең акылын алыр. Халкыбыз юкка гына шулай кистереп әйтмәгән. Моның ише хәлләр хакында ЗИННУР МАНСУРОВ әледән-әле уйланган иҗатчы, кайбер милләттәшләребезне дикъкатенә алып, аларның рухи бушлыгын да үзенчә фаш итә. Асылда математикларча фикер йөртүгә корылган түбәндәге кыска шигырьне укып үтик: Ачтан үлмәс өчен бер тиенне Эзләгәндә меңнәр, Бер капкорсак, ябыгырга диеп, Түли меңнәр, Меңнәр!.. Укучыга бөтенесен дә шәрехләп бирергә яратмаган каләм әһеле, гадәттә, үзенең шигъри әсәрләрендә сорау җөмләләрдән дә нәтиҗәле файдалана. Мондый телөслүб алымын куллану Рифат Җамалга да хас. Аерым мөһим сорауны эченә алган мөрәҗәгатен белдергән чакта шагыйрь талипләрнең белемен тикшерүче профессорны да хәтерләтеп куя. Хәер, әдәбият сөючеләрне төрле җаваплар эзләргә этәргән шигырьләрдә авторның җанында яшәгән галимлеге дә чагылмыйча калмый. Аның каләме дөреслеккә игътибар юнәлтә, әмма аны исбат итәргә алынмый; хыял кылу аңа ят түгел, ләкин фәндәгечә әзер чишелешләр бирми. Ничек кенә булмасын, Рифат Җамал үз укучысының фикерләү сәләтенә, шигъри сүзнең рухландыргыч көченә ихластан ышана. Ә безнең аңдагы үстерелешкә дәгъва кылган әсәрләрдә төрледәнтөрле сораулар куела, алар катмарлы халык тормышының бик күп якларын колачлап ала күк. Кайберләрен мисал итеп китерик: "Без һәрчак юлдаш эзлибез. Ә кемгә юлдаш... үзебез?"; "Ни өчен Тар күңелгә күпме мәкер сыя, Киң күңелдә аңа урын юк?"; "Бар да сорый, бар да өметләнә, Дөнья тулы бәхет көтүче. Нигә сирәк шулар арасында Бер ятимнең яшен сөртүче?.." Немец галиме һәм язучысы Георг Лихтенберг фәһемлелек турында ишарәле сүзләр әйтеп калдырган. Алар кыска шигырь табигатенә аеруча туры килеп тора. "Кемнеңдер диссертациясенә әверелердәй фикер ыргыткалап тормаган әдип, - дигән ул, - беркайчан да бөек әдип булып китә алмый". Белмим, Рифат Җамалның берәр фәнни хезмәт нигезенә яткан әйтелмәсе бармы икән, әмма аның канатлы сүзләр белән янәшә торырлык шигъри гыйбарәләре хәтсез. Алар арасында ниндидер хәл-вакыйга уңаеннан фикри нәтиҗә ясаулар да, тормыш тәҗрибәсенең сабак алырлык өлешләреннән мәгънәви сөземтә чыгарулар да, аерым рухи-әхлакый күренешләргә карата катгый мөнәсәбәт белдерүләр дә очрый. Билгеле, әлеге дә баягы милли гамь, халык мәнфәгатьләрен кайгырту үзәктә тора. Хикмәтле берәмлекләрнең берничәсен хәтердә калдырырга тырышыгыз: "Син егылма! Егылганда Имән дә була идән"; "Авыр сүзне Әйтү җиңел, Күтәрүе кыен"; "Урыска үпкәләп, Марҗаны үпкәләп үтте гомере"; "Мәхәббәттән өстен балалар"; "Мин-минлектә гаепләп Булмый шул - Үзе турында "Без!" - дип сөйли ул"; "Ир-атлар көчлерәк... Ә хатын-кыз көнчерәк. Шуңадыр ул замананы Алып бара өстерәп"; "Күз яшьләре ачы була, чөнки Елаганда чыга җан ачысы..." Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, кыска шигырьләр язу үтә җаваплылык сорый. Авторның милли тамыр-чыгышы сизелеп торганда гына алар һәркем өчен кызыклы булырга мөмкин. Әлбәттә, әсәрнең халыкчанлыгын тәшкил иткән эчтәлегенә гомумкешелек кыйммәтләренең дә салынуы зарур. Әйе, әдәби иҗатта нәкъ менә эчтәлек уңышка ирешүдә хәлиткеч әһәмияткә ия. Ә аның асылында мәңгелеккә юнәлгәнлек билгеләре дә, бүгенге заман эзләре дә бөтенлек алырга тиеш. Кече шәкелдәге шигырьнең үзәгендә торачак төп идеянең дә иң әүвәлдә үк мөмкин кадәр анык булуы шарт. Тәгаен хикмәт кирәк. Шигырь күзәнәкләреннән хакыйкать сулышы бөркелгән очракта гына аның дөнья киңлекләрендә канатланып очачагына ышаныч туа. Дөрестән дә, гадилек белән ачыклыкта чынлык билгеләре күзаллана. Бу табигый дә, чөнки кыска шигырь сентименталь күңелләрдә ялтыравыклы матурлык хисләрен уяту чарасы түгел, аңа аек акыллы кешенең кодрәтле рухиятендә мөһимрәк дәрт-кичерешләр кузгату бурычы йөкләнгән. Бигрәк тә безнең халыкта. Әмма артык җитдиләнеп китәргә дә ярамый, канатлы атны сукага җигү килешеп бетмәс. Атлаган саен "халкым" дип төчеләнү дә, "милләт" сүзен конфеттидай уңга-сулга сибү дә, ура УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ кычкыру да хикмәтле шигырьгә ятышмый. Кемгәдер сәеррәк тоелса да, Рифат Җамал үз иҗатында мондый төшенчәләрне сирәк куллана. Шагыйрь халык хакын даулауны башкарак вазифалар эчендә күрә. Хәтта шапырынучан бәндәдәй күкрәк сугып, үзен хадим итеп тә санамый. Гаҗәп тә булып китә. Игътибарсыз калдырмаслык әлеге дүртьюллык аның табигатен ачык чагылдыра: Хезмәт итмәдем мин беркемгә дә, Хәтта халыкка, - Гомерем буе тугры булып калдым Бары хаклыкка. Күпләрнең күзәткәне бардыр, күңелдәгесен кыска итеп әйтә белүче башка кешеләрне чагыштырмача күбрәк уйландыра. Дөрестән дә, шигъри фикер кереше тартылган булырга тиеш. Җыйнак шәкелгә салынган сүзләр чәйнәп каптыруга мохтаҗ түгел. Аларның вазифасы ап-ачык: зәвыклы укучыга уйлану юнәлешен күрсәтү, аңзиһендә рухландыргыч кайтаваз барлыкка китерү, күңелне яңа хикмәтләр киңлегенә ашкындыру, интеллектны тулырак ачарга ярдәм итү, олы фикерләргә тулырак җавап кайтару... Кыска шигырьнең мондый бурычларын Рифат Җамал да таный. "Кайбер шигырьне укыйсың, - ди ул, - Укыйсың да уйлыйсың..." Шулай шул, сәнгать кешеләрне уйландырырга тиеш. Хикмәтле назым аларның баш миен эшләтсен, фикер йөртү сәләтен үстереп, мәгънәви нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтеп, халыкның иҗади үзаңын тагын да тирәнәйтсен. Француз шагыйре Поль Валери әйтмешли, яхшы шигырь - "гакыл бәйрәме". Ул очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләргә ия. Тәҗрибә гелән раслап торганча, иҗатчының уй-нияте түгел, аның осталыгы мөһимрәк. Хәер, әсәрнең асылын тәшкил итәчәк нигезгә дә зур әһәмият бирелгәнлеген истән чыгарырга ярамый. Әнә, Габдулла Тукай да: "Фәкать мәгънә кирәк", - дип искәрткән, аннары гүзәл ифадә, ягъни аңлата белү зарурлыгына басым ясаган. Ә осталык төшенчәсенә, белүебезчә, бихисап таләпләр керә. Кыскалык сыйфатыннан башлыйк. Гомумән, әдәби иҗатта аз сүзлелек төп шартлар рәтенә керә. Табигый ки, кече шәкелдәге шигырьләр язган чакта әлеге таләпне үтәү аеруча мөһим. Мәгънәсез сүз боткасы аның кысаларына сыешмый. Тел бистәләре белән дөнья тулган бит. Әсәр тукымасына бөтенләй кирәк булмаган сүзләр фикер сөрешенә тоткарлык ясарга тиеш түгел. Хәтта мәгънәви йөкләмәсе чамалырак тоелган кәлимәләр дә аз ноталардан оешкан аһәңлелекне бозып торырга мөмкин. Әгәр кирәк санамыйсың икән, андый фикерне эчеңдә калдыр. Безнең Рифат Җамал да, махсус дүртьюллык язып, нәкъ менә шуңа ишарәли: Уйланган кешегә кыен Бу дөньяда яшәү. Кайчак шигырь сүзеннән дә Мәгънәлерәк дәшмәү. Әдәби иҗат осталыгы кагыйдәсендә бөтенесе дә үзара бәйле. Сүзләрнең азлыгы белән ирешелгән кыскалык шагыйрьне югары бәяләнгән тыгызлыкка китерә. Ә мондый сыйфаттан башка камиллек биеклегенә күтәрелү кыен. Әлеге үзенчәлекләр табигый рәвештә төгәллеккә ялгана. Сүз төгәллеге исә тел-өслүбтән генә килми, ул аныклыкка омтылучан фикер таләбе дә. Ошбу шарт гыйльми эшчәнлектә аеруча игътибар үзәгендә тора, әмма сүз сәнгатендә төгәллек тагын да күбрәк сорала. Кыска шигырь традициясен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шагыйрь Равил Фәйзуллинның тулыланып торган иҗат тәҗрибәсе сөземтәсе буларак әйтелгән мондый фикере хәтердә саклана: "Сүзләр бик аз. Санаулы... Кыскалык, тыгызлык, төгәллек - уйлый белүнең үзгә бер формуласы ул. Фәндә генә түгел, шигърияттә дә". Гәрчә кыскалыкта осталык күзгә бәрелеп торса да, шигъри маһирлык серләре болар белән генә чикләнми. Иҗатта мәгънәви тыгызлыкка омтылган чакта гадилек таләбен дә онытырга ярамый. Ул шундый төшенчә ки, аның үзенчәлекле асылы бар. Гадилекне тиккә генә галилек белән бәйләмиләр. Мондый кыйммәтле хасият, мөгаен, фикер ачыклыгыннан киләдер. Моңа ирешүнең исә үз кагыйдәсе бар: башыңа уй ничек килә - шуны ихлас рәвештә белдер. Менә шул чакта ул аңлаешлы булыр. Рифат Җамал "Шул күзләргә карап" исемле әсәрендә ишарәләп үткәнчә, "Шигырь язу җиңел нәрсә, диләр - Булса ихлас әйтер сүзләрең". Һәрбер нәрсәнең тәртибе бар, дигәндәй, иҗатта ошбу табигыйлеккә күтәрелү өчен камил өслүбеңне барлыкка китерү зарур. Гап-гади тоелган әмәлнең биниһая мөмкинлекләреннән оста файдаланып, катлаулы хәл-күренешләрне дә үтемле төстә аңлатырга мөмкин. Ихласлык белән иҗат ителгән шигырь кайвакыт сәеррәк хисләр дә уята. Төрлечә кызыксынучан кешенең, моны мин дә яза алыр идем, дип уйлавы ихтимал. Мондый мөнәсәбәт - сөенечле фал. Димәк, әлеге әсәр аның күңеленә яткан. Ясалма катлаулылыкка авышмау кирәк. Фикер йөртү тоныклыгы аңлашылмау бәласенә китерә. Бездә кайчак шигъри серлелекне "төтен җибәрү" белән бутыйлар. Соңгысын эшләү өчен әллә ни әзерлек кирәкми, беренчесенә ирешергә исә зур сәләт таләп ителә. Гомумән, аңлашылып бетми торган әсәрләр язу күктән бирелгән талант билгесе түгелдер. Фикерләү аныклыгына ирешә алмау иҗатны юкка чыгаруга бәрабәр. Аңлаешсызлык сәнгатьне дә, фәнне дә бизәми. Гадилек кагыйдәсенә туры килгән әсәрләр Рифат Җамал иҗатында күпләп очрый. Менә шуларның "Арада юп-юка пыяла" дип исемләнгәне. Анда артык дәрәҗәдә акыллы булып кылану юк, әмма шигырьдә ниндидер хикмәт яшеренгәне сизелеп тора. Әйдәгез, укып карыйк. Бер егет тәрәзә каршында. Көтә ул анда ут янганын. Ашкына күрергә сөйгәнен, Сизми дә күзләре талганын. Тәрәзә һаман да караңгы... Белмидер бу Мәҗнүн бер нәрсә: Караңгы бүлмәдән җанашы Өзелеп егетне күзәтә. Горурлык кертмидер егетне, Кызы да чыгарга ояла. Көтәләр йөрәкләр бер-берсен - Арада юп-юка пыяла... Менә бит, тормышта очрый торган әлеге күренеш турында беркем дә әйтмәгән кебек сөйләү Рифат Җамалның алай артык көчәнмичә язылган гап-гади шигыренә оригинальлек төсмере өстәгән. Тәҗрибә төрлесен күрсәтә. Хәттин ашып тырышу да еш кына яхшыга илтми. Чамасыз купшылыктан сакланырга кирәк. Халкыбыз кисәткәнчә, җиде уйдан бер карар, ә сигезенче уй зарар. Чиктән тыш чокчыну әсәрне начарайта гына. Бу җәһәттән Рифат Җамалның күпләрне тарткан филология факультетында укып "бозылмавы" күңелендә туплаган байлыкны үзенчә чыгарып сипкәндә файда гына итә күк. Бриллиантны да артык шомартырга ярамый, чөнки аның кырлары асыллыгын югалтачак. Әһәмияткә ия чыгармалар иҗатта да булучан. Һәрхәлдә, каләмнең кайчак җайлы гына чалулап китүе, сыйфатка зыян салмаган очракта, язганның табигыйлеген беркадәр арттырырга да мөмкин. Яшьлек елларында Казан император университетында укып йөргән бөек язучы, Петербург Фәннәр академиясе шәрәфле академигы Лев Толстойның мондый сүзләре искә төшә: "Фән һәм сәнгать, үпкә белән йөрәк шикелле, үзара тыгыз бәйләнгән; әгәр шул әгъзаларның берсе бозылса, икенчесе дә дөрес эшли алмаячак". Ниндидер тәңгәллекләр үткәрмичә әйткәндә, Рифат Җамал иҗтиһаты да ошбу ике өлкәгә карый. Аның үпкәсе белән йөрәге сау-сәламәт хәлдә эшләп торсын, үзе галимлектә дә, шагыйрьлектә дә яңадан-яңа казанышларга ирешсен. Зиннур МАНСУРОВ Шәхесләребез ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН дошман пулясы аны аяктан екты да инде... Ул хәзер, бө тен ихтыярын җигеп, яшәү өчен көрәшә. Әйе, яшь тән үлемнән өстен чыкты... Әмма шулай да туган якларына кул тык таяклары белән кайтырга туры килде. Аңа Башкорт станның Салават районына керә торган Нәсибаш авылын да авыл советы секретаре эшен тапшырдылар. Г.Тукайның 4 һәм 5 томлыгы. Төзүчесе - Рашат Гайнанов. Сугыш беткән елда, күптәнге хыялын тормышка ашыру максаты белән, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга барып керә ул. Кулына диплом белән бергә "Совет Татарстаны" (хәзерге "Ватаным Татарстан") гәзитенә эшкә юллама да тоттыралар. Тагын ике елдан "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") гәзите редакторы урынбасары итеп билгелиләр. Хатип Госман исә аны университетка аспирантурага чакыра. Аспирант өйрәнү өчен "Фатих Әмирханның әдәби-эстетик карашлары" дигән теманы ала. Р.Гайнанов Ф.Әмирхан язышкан барлык гәзит-журналларны тикшереп, аның әле китапларында басылып чыкмаган әсәрләрен табып, архивларда казынып, әдипнең тормышы һәм иҗаты буенча бик күп мәгълүмат туплый, мәкаләләр яза. Ләкин шул елларда матбугатта Ф.Әмирханны идеологик яктан тотнаксыз итеп күрсәткән мәкаләләр күренә башлый. Сагаеп калган Х.Госман аспирантына: "Бераз вакыт үтсен инде, әлегә бу теманы калдырып торыйк", - дип, әйбәт башланган эшнең барышына тоткарлык ясый. Егеткә яңадан "Совет Татарстаны" гәзитенә әйләнеп кайтырга туры килә. 1958 елда сугыш вакытында тукталып торган "Азат хатын" журналы яңадан торгызыла. Матбугат эшендә тәҗрибәсе булган, оста каләмле Р.Гайнановны әлеге басмага җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Ә 1961 елда ул ике телдә чыга торган "Татарстан коммунисты" журналына күчерелә, аңа шул ук вазифаны тапшыралар. Ул үзе эшләгән гәзит-журналларда әдәбият, тел мәсьәләләренә караган гыйльми, тәнкыйди, публицистик мәкаләләр бастыра. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Рәхим, Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Г.Хуҗи, Заһирә Байчурина, Г.Афзал һ.б. тормышы һәм иҗаты турында язып чыга. Утызынчы елларда репрессияләнеп, әле генә акланган күренекле тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллин хикәяләреннән җыентык төзеп, 1958 елда аны бастырып чыгаруга ирешә. Кереш мәкалә һәм библиография тәкъдим ителү җыентыкның әһәмиятен тагын да арттыра. 1959 елда З.Байчуринаның "Ана сүзе" исемле шигырьләр җыентыгының махсус редакторы булуын да әйтергә кирәк, ул язган кереш сүз дә үз вакыты өчен әһәмиятле була. Нәҗип Думавиның Т.Фаик төзегән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгына шулай ук әтрафлы искәрмәләр урнаштыра. Шул ук елларда Р.Гайнанов тәрҗемә өлкәсендә дә шактый актив эшли. В.Осееваның "Васёк Трубачёв һәм аның иптәшләре", М.Твенның "Принц һәм теләнче", К.Станюковичның "Максимка", шулай ук М.Шагинян, И.Заботин, Ш.Надь, Ю.Алексеев, В.Киплинская әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра. Студент елларыннан ук килгән, аспирантурада укыган елларда җанын биләгән мавыгуыннан да күңелен суытмый. 1905 елдан чыга башлаган гарәп язулы гәзитжурналларны фронталь рәвештә өйрәнүне дәвам иттерә. "Татар матбугаты - безнең энциклопедиябез", - ди ул. Һәм шул "энциклопедия" материалларын өч юнәлештә җыя. Беренчесе - классиклар иҗаты, икенчесе - гәзит-журналларда язышкан, игътибарга лаек булган затларның био-библиографиясе, өченчесе - вакытлы матбугат тарихы. Менә болар барысы да аның фәнни-тикшеренү эшләрен үз итүе турында сөйли. Абруйлы, киләчәге ачык күренеп торган журналистның, кече фәнни ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ хезмәткәрнең "кече" мәгашенә риза булып, Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчүе барыннан да элек фәнебезне үстерүгә үзе кертә ала торган өлешнең бик кирәкле, мөһим булуын тирән аңлавыннан килә. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Думавиның күптомлыкларын фәнни басма итеп әзерләп чыгару турында хыяллана. Мәсәлән, Г.Ибраһимовның мирасы унбиш томнан да ким түгел икәнлеген ачыклый. Сигезтомлыкның (1974-1986) беренче-алтынчы томнарында төп эшне Р.Гайнанов башкара. Әдипнең моңа кадәр басылган китапларына кермәгән яңа материалларның күплеге һәм аларга бирелгән саллы Г.Ибраһимовның 5 томлыгы. Төзүчесе - Рашат Гайнанов. искәрмә-аңлатмаларның искиткеч бай мәгълүматлы булуы сокландыра. Бигрәк тә бишенче-алтынчы публицистика һәм тәнкыйть томнарын төзүгә аның көче күп салынган. Р.Гайнанов Габдулла Тукай әсәрләренең икенче дүрттомлыгын (1975-1977) һәм биштомлыгын (1985-1986) төзи. ХХ йөз башында нәшер ителгән гәзит-журналлардагы тәхәллүсләрне, имзасыз шигырь һәм мәкаләләрне җентекләп тикшерү, архивта сакланган язмаларын, замандашларының истәлекләрен өйрәнү, чагыштыру кебек киң планлы эш нәтиҗәсендә Тукайның 30га якын яшерен имзасын ачыклый. "Хәсрәт", "Шәкерт угы", "Җен", "Тәртә башы", "Мәҗнүн", "Дугъры", "Салам Торхан", "Догачы", "Адвокат", "Мәкәрҗәдә булучы", "Бән", "Догачы", "Адвокат", "Мосафир" - шундыйлардан. Р.Гайнанов икенче дүрттомлыкта аңа кадәрге басмаларда киткән байтак хаталарны төзәтә, әсәрләрнең язылу һәм басылу хронологиясен күпкә дөресли. Тукайныкы икәнлеге фәнни нигездә исбатланган 30лап шигырь, 20 мәкалә, 11 хат өстәлүе дә икенче дүрттомлыкның кыйммәтен арттыра. Текстолог моңарчы Тукайныкы саналган "Казаннан Думага телеграм", "Корымлы мунчалар", "Нәҗип Ломовой шигырьләре", "Яңа әсәрләр тирәсендә", "Хәйран булып калдык", "Татар мәҗлесе" исемле фельетоннарны төшереп калдыра, аларның башка авторларныкы икәнлеген ачыклый. Р.Гайнановның гомере буе җыйган материаллары үзләре генә дә бу юлы Г.Тукай әсәрләрен биш томда чыгару ихтыяҗын тудыра. (Биштомлыкта материалларны текстологик яктан әзерләүдә бертуган сеңлесе, тәҗрибәле текстолог Лена Гайнанова катнаша.) Биредә Р.Гайнанов башка басмаларда булмаган 120дән артык әсәр урнаштыра. Икенче дүрттомлыкта ук Р.Гайнанов, башка халыкларның - рус, украин, белорус, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан һ.б. тәҗрибәсен өйрәнеп, текстология фәненең таләпләренә туры китереп, татар филологиясендә беренче буларак, классикларның томнарын төзүнең, искәрмәләр һәм аңлатмалар язуның система-концепциясен эшли. Мондый эшләрне башкару бүген дә шушы үрнәктә тормышка ашырыла. Биштомлыкның фәнни аппараты тагын да киңәйтелгән. Искәрмә-аңлатмалар күләм ягыннан үзләре бер томны тәшкил итә. Ул татар әдәбияты тарихы, теориясе, фәлсәфәсе мәгълүматлары тупланган кече энциклопедияне хәтерләтә. Искәрмәләрнең "Мөтәшагыйрьгә", "Җавап", "Васыятем", "Кызык гыйшык" һ.б. әсәрләргә багышланганнары мөстәкыйль фәнни мәкалә буларак карала ала. Әйтик, "Җавап" шигыренең архивта кулъязмасы сакланмаган, кемгә төбәп язылганлыгы, датасы исбатланмаган иде, текстолог аның З.Бәширигә нисбәт ителгәнлеген раслый. "Китмибез!" шигыренең язылу сәбәбен ачыклауны, фәнни бәяләүне дә Р.Гайнанов башкарды. Гәрчә томнарда Тукай тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге үзәктә торса да, әдәбиятыбызны борынгыдан алып белү, аның башка сүз сәнгатьләре белән бәйләнешен ачык күзаллау, егерменче йөз башы иҗтимагый тормышыннан, шул чордагы вакытлы матбугаттан, язма һәм басма әдәбияттан нечкәләп хәбәрдар булу, иҗтимагый аңның төрләре булган тарихи, фәлсәфи, дини тәгълиматны белү биштомлыктагы фәнни аппаратның киңлеген һәм камиллеген тәэмин иткән. Тукай үзе исән вакытта чыккан 33 китап, гәзит-журналлар, совет чорында басылган аерым җыентыклар, төрле басмалар, ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН шагыйрьнең архивы - биштомлыкка керткәндә, төзүче һәр әсәрне шушы басмалардан тикшереп, чагыштырып чыга, әсәрнең язылу вакытын, кайчан, кайда басылганлыгын һәм бу томга кайсы чыганактан алынганын әйтеп бара. Болар басманың фәннилеген камилләштергән. Дүрттомлыкта һәм биштомлыкта Тукай әсәрләрендә телгә алынган реаль шәхесләр турында мәгълүматлар күп. 1956 елгы басмада булмаган алтмышка якын исем "Искәрмә һәм аңлатмалар"га кертелә. Кырыклап шәхес турында өр-яңа яисә тулыландырылган мәгълүмат бирелә, һәркайсының туган, үлгән еллары ачыклана. Тукайның чәчмә мирасында мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтәгән яисә бүтәнчә кулланылышта булган иске китаплар телгә алына. 1956 елгы басмада (беренче дүрттомлыкта) аларның күбесе аңлатмасыз калган. Р.Гайнанов исә, күп китапларның үзләрен күздән кичереп яисә ышанычлы чыганакларга таянып, аларның эчтәлек һәм формалары турында мәгълүмат бирә. Р.Гайнанов 12 шигырьне "Тукайныкы булу ихтимал" дип бирә. Чыннан да, аларны стильләре, темалары, эчтәлекләре буенча Тукайныкы дияргә нигез бар. Икенче дүрттомлыкка кертелгән, "Тукайныкы булу ихтимал" дип бирелгән шигырьләрнең алтысы, ягъни "Сәгадәт юк...", "Руслар эш күрәләр...", "Бунларның берсе - үз анасы...", "Аһ идәрсә...", "Сәнгә хезмәтдер..." дип башланганнары һәм "Әйтәсем килә" шигыре соңгы басмада "тәгаен Тукайныкы" дип шикләнмичә тәкъдим ителә. Икенче дүрттомлыкта "Тукайныкы булуы мөмкин" дип урнаштырылган өч шигырь, киресенчә, бу юлы төшерелә, чөнки аларның бүтән чыганактан булуы тәмам ачыкланып җиткән. Шулай итеп, дүрттомлык һәм биштомлыкта Тукай текстларының фәнни дөреслегенә ирешү юнәлешендә Р.Гайнанов зур эш башкарган. Томнарга моңа кадәр чыккан басмаларда булмаган 170 әсәр кертелгән. Томнар Тукайны тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирә торган җентекле, системалы, зур күләмдә искәрмә һәм аңлатмалар белән тәэмин ителгән. Текстолог Р.Гайнанов үзенең эшчәнлеге белән татар филологиясендә текстология фәнен югары баскычка күтәргән. Текстолог галим Р.Гайнанов төзеп чыгарган Тукай томнары җәмәгатьчелектә уңай бәя алды. Сибгат Хәким дүрттомлык турында болай дип язды: "Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында "табылды" дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Г.Тукай үлгәннән соң, ул кулъязмалар алтмыш ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән үзләре табылмаган, кемнәрдер килеп эзләгәнен көтеп ятканнар. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәт... Р.Гайнанов, текстолог буларак, шул томнардагы әсәрләрне тикшерү, чагыштыру белән дә чикләнгән булыр иде. Хәзергә тикле шулай кабатланып килгән бит. Р. Гайнанов архивка чума, үз теләге, үз инициативасы белән чума... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын икән, - ди. - Ул томнардагы искәрмәләр һәм аңлатмалар, комментарийлар үзләре генә дә бер фәнни диссертация!" - ди (Социалистик Татарстан, 1975, 28 декабрь). Язучыларның Тукай клубында 1977 елның 15 октябрендә дүрттомлыкны тикшерү үткәрелә. Анда алып барылган беркетмәдән күренгәнчә, М.Мәһдиев чыгышында болай ди: "Тукай томнарын мин арткы яктан укый башладым, искәрмәләрдән. Һәм аерыла алмыйча укып чыктым. Бу бит кече бер энциклопедия! Никадәр информация, мәгълүмат. Тарихтан, әдәбият белеменнән, безнең элекке, иске гәзит-журналлардан күпме белем, күпме мәгълүмат! Гариф абзый! Сезгә төбәп әйтәм, мондый галим Язучылар союзында булырга тиеш бит. Мин шуны тәкъдим итәм. Дәрәҗәле исемнәре, бүләкләре дә булыр Гайнановның. Мәсәлән, Тукай бүләге. Рашат Гайнанов без белмәгән күпме яңа әсәрләрен тапкан, әле күбесе томнарга кермәде", - ди. Бу уңайдан Нәкый ага Исәнбәт тә бик җылы сүзләр әйтә: "Элекке томнарда булмаган материалларны кертеп, Рашат Тукай мирасын баеткан... Аңлатмалары башка басмалардагыга караганда күп өстен. Күпме яңа ачыш, яңалык, бик күп белем. Эзләнү, эшләү нәтиҗәсе бу. Бик күбесен хәтта мин белмим, ул миннән күбрәк белә... Тукайның ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ ритмикасын төзекләндерү ягыннан да Рашат бик күп эшләгән. Тукайча дөрес итеп саклау ягыннан бик зур өлеш керткән. Бу мәсьәләдә ул башка басмалардагы күп хатаны төзәткән... Тукайның биштомлыгын эшләргә планлаштырасыз икән, Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенге көндә. Системалы итеп эшли белә, аңлашылып тора, материаллары да бихисап". Әмирхан ага Еники дә: "Бездә бит энциклопедия юк, берәр мәгълүмат кирәк булганда, мин Рашат Гайнанов төзегән Ибраһимов, Тукай томнарына, комментарийларга мөрәҗәгать итәм", - ди торган булган. Болай уйлаучылар тагы да бар иде. М.Мәһдиевнең дә, ХХ йөз башы мәдәни тормышыбызны белү өчен, студентларга Р.Гайнанов төзегән күптомлыкларның искәрмәләре һәм аңлатмалары файдалы булачак дип искәртүе мәгълүм нәрсә. Г.Тукай музее директоры Мөҗип Низамиев хәтта аларны аерым бер белешмәлек итеп чыгару турында хыяллана иде. Хәзер, күптомлы татар энциклопедиясе кулыбызда. Әмма шул ук энциклопедиягә күп кенә мәгълүматларның Р.Гайнанов хезмәтләреннән күчкәнлеген дә инкарь итеп булмый. Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов та Рашат аганың, академикларга хас булганча, киң эрудицияле, бай мәгълүматка ия булганлыгын әйтә (Бөек мирасны барлаучы // Тулпар. - 2010. - №6. - Б.62-63). Рашат Гайнановның тагын бер олы хезмәтен әйтеп үтәргә кирәк. Ул ХХ гасырның беренче чирегендә чыккан йөзәрләгән гәзит-журналларның басылу урынын, редакторы, нашире кем булуын, саннарын, елларын, кайда нинди саннары саклануын ачыклап, аларның паспортын төзи. Эзләнүче галимнәр өчен гаять кирәкле бу белешмә китап-юл күрсәткеч, ярты гасыр вакыт узгач кына, талантлы яшь галимнәр Раиф Мәрданов һәм Фәрит Шәкүровлар хезмәте белән тулыландырылып, "Татар вакытлы матбугаты" (1905-1924) дигән исем белән 1999 елда - "Рухият", 2000 елда "Милли китап" нәшриятларында басылып чыкты. Китапка 310 исемдәге гәзит, 89 журнал турында белешмә кергән. Бу кыйммәтле хезмәткә бәя биреп, аның җаваплы редакторы М.Госманов "Татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән кызыксынучыларның һәммәсе, китапны кулга алуга ук, Р.Р.Гайнанов дигән фамилияне укыячаклар. Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә", - дип язган иде (Беренче редакторым // Казан утлары. - 2006. - №4. - Б.139-148). ХХ йөз башы (1900-1917) татар язучылары һәм мәгърифәтчеләренең алфавит тәртибендәге белешмәсе өчен Р.Гайнанов төзегән сүзлек 800гә якын авторны үз эченә ала. Бу кулъязма сүзлектән файдаланып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы)" дип аталган библиографик сүзлек басылып чыкты. Әлеге китапка барлыгы 148 язучы һәм мәгърифәтче турында мәкалә кертелгән. Классикларга томнар өстәгән, татар текстологиясенең фәнни нигезләрен салган, алай гына да түгел, аларны бик уңышлы рәвештә гамәлдә кулланган Рашат Гайнанов, "татарның зур әдәбиятын күтәрүче беренче класслы текстолог булып өлгергәч" (М.И.Әхмәтҗанов), иртәрәк китте. М.Мәһдиев фаразлаган бәяләрне алырга өлгермәде. Ләкин хезмәтләренең әһәмияте елдан-ел арта гына бара. Фоат ГАЛИМУЛЛИН ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... Бәшир Рәмиевләр", "ЮНЕСКО карары буенча 1997 ел Галимҗан Ибраһимов елы", "Садретдин Айни. Иске Бохарада", "Гатаулла Камский һәм башка зыялылар", ире Якуб Шабакаев белән бергә авыллардан авылларга йөреп җыйган, системага салган һәм бастырып чыгарган сирәкләрдән-сирәк "Борынгы милли җырлар", "Җырлымоңлы Ырымбур" һ.б. - болар барысы да Мәдинә Рәхимколованың илһамлы карашы яд иткән һәм аның илһамлы кулларының шәрәфәте төшкән хезмәтләрнең тулы булмаган исемлеген тәшкил итәдер. "...Мәдинә ханым татарларда мәгърифәтчелек, мәшһүр уку йортлары, милли театр, матбугат, дәреслекләр, мәдәният учаклары, мәчетләр тарихы, дин, әхлак, тәрбия һ.б. турында яза. М.Рәхимколова татарның атаклы мәгърифәтчеләре, галимнәре, сүз осталары, күренекле зыялылары турында образлар (Р.Фәхретдин, М.Акмулла, И.Гаспралы, Дәрдемәнд, Ф.Кәрими, М.Биги, Г.Тукай һ.б.) галереясын иҗат иткән кеше булды, - дип язды галимәнең 95 еллыгы уңаеннан чыккан "Күренекле тарихчы, мөгаллим" дигән мәкаләсендә мәдәни тарихыбызның абруйлы галиме, тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. - Мәдинә апа Оренбургның Х.Ямашев исемендәге китапханәсенең нигез ташларын салучыларның, аның эшендә актив катнашучыларның, биредә үткәрелгән конференцияләрдә, кичәләрдә, очрашуларда, әңгәмәләрдә әйдәп баручыларның берсе булды... Кимендә ун гасырлык төкәнмәс тарихы, мәдәнияте булган милләтебезнең шушындый затлы вәкилләре белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә аның гаҗәеп эшчәнлеген, иңли алмастай фигълиятен, мөкатдәс омтылышларын барыбызга да өлге итәсе килә..." ("Мәгариф", 2006, №9) Әйе, күренекле галимебез биргән бәя хак: татарның асыл кызы Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимколованы илгә күрсәтәсе, өлге, үрнәк итәсе килә. Мәдинә апа минем авылдашым гына түгел, ә бәлки якыннан-якын кан-кардәшем буларак та якын. Минем Гайнекамал әбиемнең (безнең Идел-Урал тарафларында картинәй-картәтәй, картәникартәти диләр) әтисе Фәррәхетдин белән Мәдинә апаның әтисе Фәтхетдин бертуганнар. Димәк, без туганнан туган балалар булып чыгабыз. Шушы җитди шартлылыкны исәпкә алганда, аның хакында үземә билгеле нәрсәләрне тар гына кысаларда булса да киң даирә укучыларыбызга сөйләп китәргә теләвемнең турыдан-туры туганлык бурычыма барып ялгануы аңлашыладыр. Шуңа күрә мин татарның гомуммилли язмышында күренекле роль уйнаган нәселебез тамырларын Мәдинә апа язмышы аша ачарга тырышсам, укучыларыбыз күңеленә муафыйкъ килер иде дип уйлыйм. "...Рәхимколовларның колач җитмәс зур нәселен тирә-якка меңләгән тамыр җибәргән мәһабәт имән белән чагыштырырга мөмкиндер. Совет властеның бу нәселне ничек һәм никадәр тамырдан корытырга тырышуын аңлар өчен, әнә шул меңьяшәр кәүсәле, ямь-яшел яфраклы имәнне тамырлары белән җирдән суырылган хәлдә күз алдына китерергә кирәк, - дип язган идем мин "Минем Түгәрәк Имәнем" (Казан, 1999) дигән китабымда. - Рәхимколовлар - Олы Кәркәле халкының горурлыгы һәм мәңге уңалмас ярасы. Фаҗигасе. Битарафлык көзгесе. Аларның саваплы хезмәтләрен күрмәү, бүгенге "укымышлы наданлык", милләтнең, динебезнең "рәхимле колларына карата кылынган рәхимсезлек касафаты ул..." Әйе, Стәрлетамак белән Оренбург арасында, Стәрлебашның атаклы мәдрәсәсеннән нибары егерме генә чакрымда яткан, шул мәдрәсә рухиятенең җылы куенындагы Олы Кәркәле авылында чәчкә аткан, тирә-якта дистәләрчә мәктәп, мәдрәсә һәм мәчетләр салдырган булдыклы игенче Рәхимколовлар үзләренең фаҗигасе белән Рәмиев, Кәримов, Солтангалиев һәм башка шундый ныклы нәселләрнең фаҗигасен кабатлый. Кинәт кенә шундый сөаль туып куя: әгәр Октябрь түнтәрелеше булмый калган хәлдә, капиталы белән руслардан соң икенче урынны биләгән татар халкы XXI гасырны ниндирәк күтәрелеш хәлендә каршылар иде икән? Мондый сорауны кую мәгънәсездер шул инде. Инде балаларыбызга бабаларыбызны онытырга бирмәү, алар чәчкән яктылыкны үз кальбебездән эзләү, аны югалтмау бүгенге тормышыбызның иң тирән мәгънәсенә әверелде. Легендаларга ышанган хәлдә, нәсел башы булган Рәхимкол бабабыз, Дәүләкән тарафларындагы Ачылы Күл буйларыннан чыккан татар телле "башкорт", XVIII гасырның азакларында Дим-Өязе буйларына төшеп, переписьләрдә "Каркалина деревня" дип аталган Олы Кәркәле авылын нигезли. ХIХ гасырның икенче яртыларында АЙДАР ХӘЛИМ Рәхимколның, әйткәнемчә, татар телле, татар-мөселман йолалы биш бай оныгы - Галләметдиннең балалары Фәррәхетдин (минем картинәйнең әтисе), Сәхәбетдин, Камалетдин, Фәтхетдин (Мәдинә апаның әтисе), Баһаутдин бишәр-алтышар йөз дисәтинә (бер дисәтинә - 1,09 гектар) җир биләп, бу якларда иген игү, мал-туар асрау, тире, йон җыюда мәйдан тоталар. Бу хакта Мәдинә апаның "Минем нәселем" дигән язмаларында да сөйләнелә. Әгәр дә алардан таралган нәсел тармакларын, алардан чыккан күренекле кешеләрне барлый башласаң, безгә барлык Союзны, инде хәзерге Русияне урап чыгып, том-том белешмәләр язарга кирәк булыр иде. Баһаутдиннең "кулак" дип табылган ике улы - Камалетдин белән Сәхәбетдин кулга алынып, Олы Кәркәле-Җилдәр авылы юлында чекистлар тарафыннан хөкемсез-нисез атып үтерелә. Бу Рәхимколлар нәселенең киләчәктәге язмышында кара маяк булып алларына баса. Без әүвәлдән Галләметдиннең бер улы Баһаутдин тармагына гына тукталыйк. Анда фаҗига өстенә фаҗига өелә. Кара болытлар куерымы аша гайрәтле очып барган бөркетләрнең, атылганнан соң, чыпчык кебек җиргә кадалып төшүләрен күрәсең. Баһаутдин, бу күренекле җәмәгать эшлеклесе, эре җирбиләүче, тирән дин белгече, үз көченә ышанып, игенче хезмәте белән көн күрә. Мәккәгә барып, хаҗ кыла. Русия мөселман руханиларының 1905 елда Петроградтагы съезды делегаты була. Баһаутдиннең улы Габдрахман (1889-1959) - татар-башкорт халыклары дәүләтчелеге өчен җанын фида иткән кеше. 1917-1918 елларда бераз вакыт кына эшләп кала алган Милли Мәҗлесне оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе. Яшь башкорт республикасының беренче ЦИК депутаты. 1919 елдан большевиклар партиясы әгъзасе, татарлардан беренче булып хәрби академия тәмамлаган, якташы, шул ук Дим-Өязе буйларыннан чыккан дипломат Хәким Кәримовтан кала икенче булып халыкара аренага чыккан дипломат - Совет хөкүмәтенең Төркиядәге илчелеге сәркатибе. Аның беренче хатыны Мәдинә тәүге баладан вафат була. Мәдинә милли мәсьәләләрдә Сталинның кан дошманы сыйфатында атылган Солтангалиевнең бертуган сеңлесе булып чыга. Астында шушы бәла ятса да, имеш, үзенең чыгышы ягыннан "кулак улы" булуын яшерүдә гаепләнгән Габдрахман ашыгыч рәвештә Төркиядән кайтартыла һәм сәяси ышанычсызлык күрсәтелеп, партиядән куыла. Соңыннан партиядә аякка бастырылса да, инде "сансыз саналган" кичәге көрәшче 1959 елдагы үлеменә кадәр оешмадан оешмага типкедә йөртелә. Соңгы чорда СССР радиосы, ТАСС агентлыгында хезмәткәр булып эшләп йөри. Ниләр генә күрми Кәркәле егете! Баһаутдин улы Габдулла Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Кайбыч районында агроном булып эшли. Ватан сугышында һәлак була. Өченче улы Муса Рәхимколов - инженер-технолог. Мәскәүнең "Станколит" заводында эшләгәндә, каты авырып дөнья куя. Дүртенчесе Мәскәүнең коммуналь хуҗалыгында слесарь булып эшли, Ватан сугышында һәлак. Кызы Фатыйха беренче баладан вафат. Улы Шамил Ленинград экономика институтын тәмамлый, Чиләбе өлкәсенең Миньяр партия комитетында промышленность бүлеге мөдире булып эшли. Инде яңадан Мәдинә апага һәм аның атасы, гаиләсе язмышына килик. Баштарак телгә алынган "Минем Түгәрәк Имәнем" дигән китабымның аларга багышланган бүлегендә мин: "...Мәдинәттәй... - дим. - Ул минем шулай дип йөрткәнне ярата. Укучы аңлыйдыр, шәхсән мин аны Мәдинәттәй дип атасам да, рәсми мөнәсәбәттә Мәдинә апа дип атарга тиешмен. Язмыш, авыр, кара язмыш безне сабый чактан ук аерды. Нәселемдә шундый кешеләр барлыгын белеп, аны бәяләп өлгергәндә, миңа илле яшь иде... Рәхимколовлар - татарның соңгы могиканнарының берсе". Әйе, Мәдинә апаның оекчан килеш гаиләсе белән кышкы чанага төялеп авылыннан чыгып качуын, Түгәрәк Имәннәр аша киң, әмма куркыныч дөньяга чыгып олагуын онытмыйк. Әйткәнебезчә, ул 1916 елның 30 июнендә мулла Фәтхетдин бине Галләметдин Рәхимкол һәм аның беренче хатыны үлгәннән соң өйләнгән икенче хатыны - тумышы белән Казан кызы, әмма атасы тире җыю агенты Гомәрнең эше буенча яшәргә мәҗбүр булган, Слак авылында үскән Фатыйма Козлова гаиләсендә туа. Фәтхетдин мәхдүм әүвәлдә Стәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлый, аннан атасы Галләметдин аны башта Александрия, соңыннан Каһирә университетында табиблыкка укытып кайтара. ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... Табиблык дипломы булган яшь белгечне шундук патша армиясенә алалар. Ул унтерофицер булып хезмәт итә. Авылына кайткач, бераз вакыт табиблык бурычларын башкара, әмма ул чактагы авылда сырхаучылар сирәк булу сәбәпле, авылда яңабаштан җәдитчелек мәктәбе ачып, мөгаллимлеккә күчә. Ул татар тормышында беренчеләрдән булып шәкертләрне аерым бүлмәләрдәге сыйныфларга бүлә, аларны чыбык астында идәндә укытудан күтәреп, такта парталар артына утырта. Авылда кайбер кадимче ата-аналар аны "балаларын урыс ясауда" гаепли башлыйлар. Кызын гимназиягә урнаштырган өчен "динсез" кушаматы алган Фәтхетдин учительне авылдаш карагруһлары мөхтәсиб котыртуы буенча бик каты кыйныйлар. 1910 елда Фәтхетдин Уфага барып, мөфтияттә үзенең "динлелеген раслап" имтихан тота һәм авылларына "мөфти үзе җибәргән", дин белән рәттән дөньяви фәннәр дә укытырга яраган мәктәпнең "имам-мөдәррисе" булып кайта. Аның тавышы искиткеч мәкамле-моңлы була. Халык азанны мөәзиннән түгел, Фәтхетдин хәзрәтнең үзеннән генә әйттерә. Ул үзенә ярдәмче итеп яңа хәлфә китертә. Яңа хәлфә булып Фәтхетдиннең Усылы авылына кияүгә чыккан Бибикамилә апасының улы Мирсәид Рәхимов килә. Ул соңыннан атомчы физик-галим булып җитешә һәм озак еллар СССРның Обнинскидагы атом үзәгендә җаваплы урыннарда эшли. Фәтхетдин хәзрәт керткән ихлас яңалыклар авылдашлары арасында каршылыклар тудыра. 1924 елда, революция булып, Ленин үлеп, эш башына Сталин утырып алгач һәм авыл җирендә дингә, гомумән, хокук ирегенә басым башлангач, Фәтхетдин хәзрәт мулла-руханилык намыннан ваз кичә һәм "гади игенче" катламына күчә. Мәдинә апаның әнисе ягыннан Слак авылында яшәгән картинәсе Маһруй кыз балалар укыта. Аның үтенече буенча картәтисе Иж-Бубида йорт сатып ала һәм хатыны белән өч баласын, шуларга өстәп, Олы Кәркәледә Фәтхетдиндә кияүдә булган авырлы кызы Фатыйманы, аңа Фәтхетдиннең беренче хатыныннан туган ике үги баласын - Рәбыйга белән Гомәрне ияртеп, атаклы Иж-Буби мәдрәсәсенә илтеп куя. Шулай итеп, Иж-Бубиның ирләр һәм 1937 елда "халык дошманы" буларак атылачак Мөхлисә абыстайның хатынкызлар мәдрәсәсендә берьюлы җиде җан Козлов һәм Рәхимколовлар белем ала... 1924 ел бу гаиләгә, гомумән алганда, Рәхимколовларга, XX гасырның башларында коммунистлар хакимияте алып килгән югалтуларның чишмә башы булып тора. Гимназистка Мәдинәләр буынының, китаптан яратылган, китапка хезмәт иткән Рәхимколовларның, атап әйткәндә, асыллардан асыл булып тормышка чыгып килгән Мәдинәләрне Дәүләкән элеваторларына куып кертеп, бер кулларына кызыл флаг, икенче кулларына фанер көрәкләр тоттырган ел ул. Хакимият салымнарны арттырганнан арттыра бара. Байлыклары-барлыклары белән илне, милләтне тартып барган Рәхимколовлар тәмам бөлгән хәлдә торып кала. 1924-1929 еллар шулай совет хакимияте белән тартышып үтә. Салым түли алмаган авылның салымнары хакына Рәхимколовларның барлык мал-мөлкәте тартып алына. Шулай итеп, Фәтхетдин "раскулачивание" дигән нәрсәнең беренче шаукымына эләгә. Гаиләсе белән йортсыз-җирсез калган кичәге мулла вакытлыча үзе урынына килгән мулла йортына күченеп тора. Килгән мулла зиһенле кеше булып чыга. Хакимиятнең дини-имани бурычларын юньле-рәтле үтәргә бирмәячәген аңлап алган бу мулла озак та үтми Урта Азия тарафларына чыгып ычкына. Шулай ук вакытлыча муллалык мәшәкатьләрен башкарырга мәҗбүр булган Фәтхетдингә властьлар күпмедер вакыт бәйләнми тора. Күрәсең, моңа хатыны Фатыйманың башына кызыл кәсинкә бәйләп, "женсовет"ка үрләп алуы ярдәм иткәндер. 1929 елның салкын кышында ниндидер яхшы кешеләр Фәтхетдингә гаиләсе белән качып котылырга тәкъдим итәләр. Йорт-җирдән, башка бихисап эре һәм вак мал-туардан тыш унбиш баш аты да тартып алынган Фәтхетдингә шул ук яхшы кешеләр төнлә качып котылу өчен бер атлы чана да бирәләр. Бу урында сүзне Мәдинә апаның үзенә тапшыру муафыйктыр: "...1929 елның ыжгыр февраль суыклары иде. Әти безне - кайсы чабатага калган, кайсы оекчан гына булган балаларын утыртып, киезгә төрде. Без Кәркәлетамак авылы, Түгәрәк Имән аша Кыргыз-Миякәгә юл тоттык. Әти дә, әни дә, авызларына су капкандай, сүзсез калганнар иде... Мин исә яшьлегем белән дөнья малын түгел, безне раскулачивать иткәндә яндырылган бай китапханәбезне кызганып юл буе елап килдем. Анда әтинең кеше физиологиясе һәм анатомиясе буенча Каһирәдән алып кайткан сирәк китаплары АЙДАР ХӘЛИМ бар иде. Татар телендә XIX-XX гасырларда чыккан газета-журналлар, дөньяви, фәннипопуляр һәм дини-фәлсәфи китаплар, алар арасында Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Заһир Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза казый Фәхретдин әсәрләре... Безгә заманыбызның татар телендә чыккан барлык газеталары килә иде. Безнең әти хәтта Ленинның "Искра" газетасын да алдырган. Менә шуларның барысын да мичкә ыргытып яндырдылар раскулачивание вакытында. Утынлыкта утын җитәрлек иде дә бит. Калын кәгазьле, авыр китаплар янмый азапландылар. Алар үзләре белән "Искра" газетасын гына алдылар. Ул аларга махра төрергә ярады, күрәсең..." Алар Дим буендагы Чурай авылында яшәгән чыбык очлары булган туганнарына барып төшәләр. Шул ук Чурайның эчтән-тыштан сыланган-сызланган алачыгында кыш чыгалар. Кечкенә "песи сикесендә" йоклыйлар. Олы Кәркәледә кулга алынып, волость үзәге Җилдәргә барганда, чекистлар тарафыннан атып үтерелгән бертуган Камалетдин һәм Сәхәбетдин абзыйлары турындагы коточкыч хәбәрне алар шул ук Чурайның шул ук "песи сикесендә" ишетәләр. 1931 елда илдә тормышның рәтләнмәячәге ачыклангач, Фәтхетдин берүзе генә Урта Азия якларына чыгып сыза. Аның артыннан, чакырып хаты да килгәч, юлга әниләре белән Хәмит абзалары кузгала. Тиз арада гына, Рәхимколова фамилиясеннән котылыйм дип, Мөнҗия апасы бөтенләй дә яратмаган Чурай кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Алар да Хивага күчеп китә. Бу шартларда Мәдинә якындагы Дәүләкән элеваторындагы фанер көрәккә ябышмыйча булдыра алмый, билгеле. Бер үк вакытта укуга-белемгә омтылган кыз фабрика-завод училищесын булса да тәмамлап өлгерә. Әтиләре, Каһирә университетларын тәмамлаган югары белемле табиб-физиолог, Самарканд шәһәрендә туктап, күбрәк вакытта хәреф өйрәнү белән мәшгуль ветеринар техникумда тәнәфескә чакырып кыңгырау кагучы булып эшкә урнашкан икән. Унбишен генә тутырган кыз да Сәлимә, Мөнҗия апалары белән Урта Азиягә кузгала. Кыргызстанның Аксу дигән районының Кош-Түбә авылында туктап, Мәдинә башлангыч мәктәп мөдире, апасы шунда идән юучы булып урнаша. Фамилияләрендә чокчынып, килеп тапмасыннар дип, бу ике татар кызы "Рәхимколова" дигән фамилияләрен, кыргызларда [х] авазының булмавыннан файдаланып, "Рәимколова"га үзгәртәләр. Ветеринария техникумындагы укытучылар милләтләре ягыннан туксан проценты белән руслар була. Фәтхетдин абзый, русча гына түгел, юньле-рәтле укый-яза да белмәгән кыргыз балаларының кеше һәм хайван физиологиясе буенча имтихан бирә алмыйча газапланганнарын күреп, үзенең югары белемле анатом-физиолог икәнлеген онытып җибәреп, теге балаларга саф төрки-татар телендә адәмзатның тән төзелеше буенча сабакларын аңлата. Куанычларын кая куярга белмәгән сабыйлар, классларына кереп, "коридорда куңгырау куңгыратып ултыручы абызның" кеше физиологиясен аларны укыткан укытучыларыннан да яхшырак белүен хәбәр итәләр. "Яңалык" органнарга барып җитә. Фәтхетдин абзыйны кадрлар бүлегенә чакыралар, аның кем булуын, каян килүен сораша башлыйлар. Йомшак күңелле, кешегә авырлык китерергә яратмаган кардәшебез, "ул-бу килеп чыкмасын" дип, эшен ташлап китәргә мәҗбүр була. Аннан икенче бәла дә килеп чыга. Алар бер кешедән сарай сатып алып, әле генә бергә яши башлаган көннәрдә була бу. Үзебезнең яклардан килеп урнашкан бер якташыбыз сарайны саткан кешегә: "Сездә кулаклар яши ич!" - дип аларны чага. Кичәге хуҗа Рәхимколовларны сатылган сараеннан куып чыгара. Алар 1934 елга кадәр Шиһабетдин Мәрҗанинең онычкасы булган Мәрьям Агишеваның җир идәнле мунчасында яши. Ул заманда "чәчәк" чире көчәйгән була. Кыргызлар "сихерли" дип табиб Фәтхетдиннән укол ясатмый. Мондый нәрсәне бу якларда бөтенләй дә күргәннәре булмаган. Ул башта үз балаларына салып күрсәткәч, кыргызлар да балаларына инъекция ясата башлый. Менә ничек керттек без, татарлар, Европаны Азиягә! Аталары: "Балаларыма бәла килер", - дип, калган гомерендә алар белән бер түбә астында яшәргә курка. Ул Джизакта үзенә аерым яшәп, авылдан авылга "чәчәк" салып йөри. Һәм 1937 елда, бөтенләй дә көтмәгәндә, бик сәер шартларда, имеш, арыктан судан кайткан чакта, "йөрәге шартлап" җан бирә... Рухлары безгә рәнҗемәсен иде, оҗмах түрендә булсын иде Фәтхетдин хәзрәт һәм Фатыйма абыстайның, инде хәзер килеп, тууына йөз ел тулган Мәдинә апа белән Якуб җизнинең дә урыннары. ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... Мәдинә апа 1936-1938 елларда Самарканд автомастерскоенда нарядчы булып эшли һәм бер уңайдан рабфакны "отлично"га тәмамлый. Гомеренең калган, авыр булса да сабыр җиңеллек белән күтәрелгән микъдары укучыларыбызга мәкаләбезнең баштагы өлешеннән чагыштырмача билгеле. "Рәхимколовлар" нәселенең һәр тармагын шулай шәрехләп чыгарга мөмкин булыр иде. Әмма мондый нәселләрне барлар өчен ялгыз кеше көче генә җитми. Моның өчен тоташ институт асрарга кирәк. Кая инде ул безгә бүген?! Бу киләчәк буыннар бурычы булып кала. Мин ышанам, сүз ирке, хезмәт ирке, милләт ирке, дәүләт ирке килер һәм без кешелек тарихына искиткеч өлеш керткән татар халкының гадел бәясен дә ишетербез, Алла боерса. Кеше язмышлары кызык нәрсә бит ул. Аларның ничек бәйләнәчәген алдан һич кенә дә чамалап булмый. Менә сезгә бер тетрәткеч мисал. Бераз алдарак Мәдинә апаларга кадәр Урта Азиядәге әтисе тарафына әнисе белән чыгып киткән Хәмит абыйсы турында сүз булган иде. Күптән түгел архивымда казынганда, ашык-пошык язылган куен дәфтәренә тап булдым. Аның берничә битенә генә телеграф стиле белән язылган. Дәфтәрнең тышында: "Хәмит Рәхимколов. Мәскәү. Декабрь, 1987 ел" диелгән. Әйе, Хәмит абзам Рәхимколов авызыннан язып алынган кыска гына истәлек иде бу. Укыйм. Кат-кат укыйм. Әйе, нәселебезнең Олы Кәркәледән чыгып китү тарихына бәйле булган шушы ук мәгълүматлар. Искә төшерергә тырышам. Ничек? Кайчан? Нинди шартларда? Минем уемча, әле ул чакларда үземнең "атам ягыннан Хәлимовка әйләнгән Рәхимколов икәнлегемне" белмәскә тиеш идем. Бу хакта сөйләр кешем дә, Мәдинә апа турында, очраклы хәбәрләрдән тыш, юньле-рәтле ишеткәнем дә, беркаян бернинди сигнал да алганым юк иде. Тукта, ни өчен... Мәскәү? Хәтерли торгач, нәрсәләрдер искә төшкәндәй итә... 1987 елның кышында, елдагыча, язучыларның Мәскәү янындагы Малеевка иҗат йортына барган идем бугай. Вокзалдан Мәскәүдә яшәгән, шулай ук минем кебек "Ярымрәхимколов" булган Рим туганым Солтановка бер-ике сәгатькә ялга кергән идем бугай... Кинәт мием яктырып китә: кемдер шәһәр телефоныннан шалтыраткан иде. Аның мине күрәсе килә, имеш. Мин адресны әйтәм. Озак та үтми, ишектә өстенә бу ыжгыр суыкта җиңел генә аксыл плащ сыман нәрсә кигән абзыкай күренә. Хәмит Рәхимколов дигән кеше икән. Ул саф әдәби телдә миңа "ниндидер тарихлар" сөйли. Мин язгалап барган булам: "...Безне 1929 елда тырым-тырагай китерделәр. Безнең яхшылыкны күп тапкырлар күргән бер гаскәри кеше әтигә әйтеп сала: "Фәтхетдин абзый, исән чагыгызда чыгып ычкыныгыз инде, югыйсә сезләргә бик зур кыенлык килүе мөмкин... " Мин, поездга ашыккан һәм, иң мөһиме, үземнең "чын Рәхимколов булуымны" төшенеп өлгермәгән "яшь язучы кисәге", ул сөйләгәнне тота-каба гына булса да тыңларга, теркәп барырга тырышам: "...Мин Самаркандтагы Оркыя апама барып төштем. Кияве үзбәк. Хәрби. Үзбәк езнәбез - кавалерия полкы командиры. Чурайдан сеңелләрем килеп төште. Езнәбез өстеннән "читтән килгән контр балаларын үзендә асрый", дип жалу язганнар. Мин Самаркандтан Андижанга качтым. Анда зурәтиебез Баһаутдин хаҗиның Муса исемле улы яши иде. Төне буе урамда җылынып, көндез мунчада яшеренеп ятам. Гариф дигән иптәшем белән мунчада утырганда, Муса абзый килеп керә һәм безгә "хәзер арык казу эшләре башланачагын, арык казучы үзбәкләр белән төзүче урыс инженерлары арасында тәрҗемәчеләр кирәк булачагын" хәбәр итә. Мин урысча яхшы гына белә идем, әти мине Кыргыз-Миякә җидееллык мәктәбендә Филипп Афанасьевич Андреев дигән абруйлы укытучыда укыткан иде. Ул бүрәнәне дә русча сөйләтә ала иде. Шул чакта Иваново-Вознесенскидан "биш меңче" текстильщиклар килде. Безгә аларны да тәрҗемә итәргә туры килде. Имеш, мамык үстерүчеләр белән тукучылар арасында дуслык күпере салу ниятендә алар безне Иваново-Вознесенскига чакыралар. Мин барырга булдым. Мәскәүгә барышлый, юлын туры китереп, авылга - Олы Кәркәлегә сугылдым. Әтиләр аннан киткән, Чурай авылында яшиләр иде. Очраклы кешедән авылыбызда безнең бернәрсә дә калмавын белешкәч, туган авылыма кермичә, читтән генә карап тордым-тордым да Мәскәүгә киттем. Анда Баһаутдин абзыйның улы Габдрахман абзыйга кердем. "ИвановоВознесенскида сиңа нәрсә калган? - ди бу. - Анда кемең бар? Әйдә, монда эшкә кер!" Шулчак мин Хәмит абзыйга үземнең юлга ашыкканлыгымны сиздереп, капчыгымнан күчтәнәчкә бер төргәк мәтрүшкә һәм бер савыт бал бирәм. Бүген булгандай хәтеремә төшә: Хәмит абзый мәтрүшкәне һәм балны исни, сыгылып төшеп үкси башлый: - Кәркәлем мәтрүшкәсе! Кәркәлем балы! Мин бит боларны шул киткәннән бирле күргәнем юк! - Аннан ул мине кочакларга тотына. - Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа, туган! Ул бәлки туганлыгын чын-чыныннан аңлап, миңа "туган" дип дәшкәндер. Ләкин мин, кызганычка каршы, заманга хас алабарманлык күрсәтеп, бу фактка тарихи әһәмият бирмәгәнмен. Мин җыенам, ул сөйли, ул сөйли, мин һаман языштырган булам: - Һәм ул чакта хәрби академиядә укыган Габдрахман абзый мине РСФСР Статистика идарәсенең Кремль эчендә урнашкан төзелеш идарәсенә бетончы итеп урнаштырды. Минем бетончылыкка документым бар иде. 1934 елда гаскәргә алдылар. Харьков өлкәсендәге Вольчанск шәһәрендә хезмәт иттем. Курсант, аннан өлкән сержант. Отделение командиры. Ул чакта әти-әниләр Урталыш дигән кыргыз авылында яшиләр, балалар укыталар иде. Хәрби хезмәттән алар янына кайттым да Оренбургка килдем. Урта мәктәп тәмамладым. Пединститутның ике курсын тәмамлауга, сугыш башланды. Сугыштан соң радиотехник институтта укыдым. Гаилә сәбәпләре аркасында тәмамлый алмадым. Аннан 1952 елда пединститут дипломын "отлично"га якладым. Безнең бабайлар: Рәхимкол - Галләметдин - Фәррәхетдин - Фәтхетдин - Мифтахетдин... Һәм башкалар, һәм башкалар... Архивымдагы ашык-пошык язылган кечкенә кенәгәм туганлыкның менә шундый серләрен саклаган булып чыкты. Яшәргә ашыксаң да, тарихны теркәп барырга кирәк икән шул. Әмма һаман да төшенә, очына чыга алмыйм: ул заманда Хәмит абзый мине нинди юллар белән эзләп тапкан? Рим Солтановның телефонын каян таба алган? Ул заманнан соң миңа Мәскәүдә ничә тапкыр булырга, хәтта ике ел буе укырга туры килде - нигә бу тарихлар белән кызыксынмаганмын? Моңа менә шул әүвәлдә әйткән язмыш сәерлекләре, аннан менә бу кечкенә куен дәфтәренең кайдадыр качып ятуы сәбәпче булганмы? Әллә безне Аллаһы Тәгалә үзе очраштырган булганмы? Аннан, кеше хәтеренең күкрәве кыска, гомер юлы бик озын бит ул. Менә сезгә тагын бер кечкенә мисал. Мин дүртенче сыйныфтан башлап үзебезнең Кәркәлетамактан өч-дүрт чакрым чамасында (чын ераклыгын беркем белми!) яткан Олы Кәркәлегә җәяү йөреп укыдым. Көн саен икешәр тапкыр мин эре сары бүрәнәләре белән яктырып, сайрап-яңгырап утырган сарайлы колхоз келәтләре, ындыр табаклары аша, төзек авыл советы, колхоз идарәсе, ат абзарлары һ.б. каралтылар кырыннан үтеп йөрдем. Әле дүрт яшемдә Олы Кәркәле мәктәбендә ач балалар өчен оештырылган приютта азыкланып яттым, анда бишенчедән алып җиденчене тәмамладым. Баксаң, шул заманнардан җитмеш ел гомер узгач, андагы мин күргән бина-каралтыларның барысының да Рәхимкол бабаларымнан тартып алынган мал-мөлкәт булганлыгын бүген килеп кенә аңладым!.. Менә без нинди "тугодум"да, менә без ничек тарихка претензиясез яшибез! Рәхимколлар нәселе, атап әйткәндә, аның иң яктылардан якты йолдызы Мәдинә апа Рәхимколовага багышланган бу язмамны мин аның әлегә зур матбугатта дөнья күрмәгән йөзләгән шигырьләре арасыннан сайлап алынган бер кечкенә шигыре белән тәмамларга булдым: Валчык кадерен белү өчен, Ачлык күрү кирәк түгел. Хөрлек кадерен күрү өчен, Коллык күрү кирәк түгел. Солых кадерен татыр өчен, Сугыш ачу кирәк түгел. Тормыш кадерен аңлар өчен, Үлеп карау кирәк түгел. Айдар ХӘЛИМ Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ РИФӘ РАХМАН дуслаша. Хәер, Зәйнәп Сәгыйдәнең башкалар өчен язарга ныклап керешүе дә шагыйрь вафатыннан тетрәнүе аркасында була. ХХ йөз башында Тукай зур күпчелек өчен үзенчәлекле мәктәп тудырса да, аның белән барлыкка килгән әдәби бәйләнешләр дәрәҗәсе, әлбәттә, бердәй түгел. Шагыйрьне остаз итеп сайлаган кызларыбыз арасында, әйтик, Гыйффәт туташ күбесенчә Тукайча яңгырашлы, идея эчтәлекле әсәрләр язса, Зәйнәп Сәгыйдә иҗатында хатын-кыз нечкәлегенә, кызларча уйлауга да урын калган. Тукайга багышланган бер кочак әсәрләр арасында аныкы әнә шундый сыйфатлар белән аерылып тора да: Шул чәчәккә охшап китсәм булмас микән? Каләмемдән матур сүзләр тумас микән? Тукай - кояш, аның җылы нуры астында Бичаракай сары чәчәк үсмәс микән? Зәйнәп Сәгыйдәне, идея-эчтәлек ноктасыннан караганда, Тукайга иң якынайткан як - иҗатны социаль юнәлгәнлекле итәргә омтылыш: байлык һәм ярлылык дөньясын, ирләр тирәлегендә, җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәтне тасвирлау, гаделлек һәм хаклык эзләү һ.б. Ул Тукайча антитезалы тасвирлар ярдәмендә, шул ук образлар системасыннан файдаланып, иҗтимагый тормышның караңгы якларын ачып бирә: Бер ягында - анда җәннәт, анда нурлар ялтырый, Бер ягында ярлы мескеннәр елый, икмәк сорый. ("Нигә соң алай?") Зәйнәп Сәгыйдә, остазы кебек, күпмедер төшенкелеккә бирелгән вакытларда да яңадан талпынып-талпынып китәргә омтыла, шунлыктан лирик герое, ни генә булмасын, барыбер көрәшермен, дип, үзе бер сайлаган юлдан читкә китми. Тукай яраткан үлчәмнәрдә, ритмнарда иҗат итүенә карамастан, Зәйнәп Сәгыйдә шигырьләренең яңгырашы кайтышрак, бу, беренче чиратта, һәр әсәрдә диярлек якынча рифмалар да куллануга, бердәй формулаларны, сүз һәм гыйбарәләрне санау, тезү һәм синтаксик янәшәлекләрдән мул файдалануга карамастан, тиешле накал тудыра алмауга барып тоташа. Дөрес, З.Сәгыйдә әсәрләре дә тәэсирле, гади укучы өчен генә түгел, әдәбиятны ныклап өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы. Араларында Тукайның ярсулы шигырьләре кебек үк күңелгә ташкын булып узып керә торганнары да очрый: - Булмый шул, дус, көчләнеп тә шатланалмый яшь күңел, Саф мөкатдәс уйлы һәм йомшак күңел ул, таш түгел... Саф күңелгә дөньяның дәһшәтләре тулса кереп, Карт, сабый, моңлы ятимнәр яшьләре акса ерып. Кайда баксаң да, золым, вәхшәт, ачы яшь елгасы Ялтырап торган матур йөзләрдән аккач сулдырып. Югарыдагы "Җавап" шигыреннән алынган өзек тәэсирле булсын өчен, аны телебездәге сүз басымнарының урынын катгый нормага алып һәм текст берәмлекләрендәге мәгънәви басымнарны табып укырга ярамый. Мисалга китерелгән юлларны бары тик үлчәм мәкамнәре генә, буыннарга бәйле рәвештә күчкән яисә өстәмә булып төшкән басымнар гына җиңел укылышлы һәм яңгырашлы итә. Заманыбыз артистлары еш кына бу төр озын үлчәмле шигырьләрне үз стихияләрендә укыйлар һәм сәнгатилекләрен юкка чыгаралар. Игътибар итик: "Җавап" Тукайның "Пар ат"ы калыбында язылган һәм аны укучыга нәкъ әлеге әсәр яңгырашында ирештерергә кирәк тә. Зәйнәп Сәгыйдәнең күпчелек әсәрләре Тукайныкы белән бәйләнештә иҗат ителгән, әмма аны интуитив тоеп кына була, чөнки ул остазыннан күчереп утырмаган, ә теге яки бу шигыре тәэсирендә язган. Кайбер текстларда бу бәйләнешкә ишарә дә очрарга мөмкин. Тукайның, эш һәм тырышлык (иҗтиһад) мул җимеш китерер, дигән карашта торуын, моны бигрәк тә балаларга адресланган әсәрләрендә дә чагылдыруын беләбез. Зәйнәп ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ Сәгыйдәнең сеңелләре Һәдия белән Фәхриягә язылган "Эш" шигырендә шул фикер үзәктә тора. Без барыбыз да шулай уйлыйбыз да бит, әмма бу хакта нәкъ Тукайдан этәрелеп китеп сөйләмибез. Зәйнәп Сәгыйдә язган түбәндәге юллар гына да шагыйрә "Эш" әсәренә мотивны Тукай шәхесеннән һәм иҗатыннан алган дигән фикергә алып килә: Ник сөелгән Исмәгыйль һәм моңлы җырчыңыз Тукай? - Эшләгәннәр армый-талмый, күп тырышлыклар һаман... Бик белеңез: бер минутлык иҗтиһад һәм аз гамәл Күп хыялдан мең кабат артык сөелгәндер тәмам. Тукай "Шагыйрьгә" әсәрендә картайган шагыйрьнең үлгәндә дә җырлаячагы турында сөйли. Зәйнәп Сәгыйдәнең шул ук исемдәге ике строфалы әсәре, әйтерсең, аңа җавап, авторны юату рәвешендә язылган: Бер дә кайгырма, шагыйрь, үтсен көнләр, үтсен төнең, Һич елама, акса да елга булып гомрең, елың... Бел, шагыйрь: урның синең дөнья түгел - үзләнмә, Шигыреңне лампа итеп, бер якты нур эзләнмә... Тукайның атаклы "Даһигә" шигырен искә төшерик һәм бу урында шуның тәүге һәм соңгы строфаларын гына китереп узыйк. Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. ...Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул! Инде Зәйнәп Сәгыйдәнең шундый ук исемдәге әсәреннән шулай ук ике икеюллыкны телгә алып китик: Күңелсез кер вә таплардан илаһи пакь икән күңлең, Төшермә һич рухыңны, күрче: анда нинди нур күгең! ...Ходайның зур көчен хөрмәт өчен иблиснең алдына Тез чүгү, итү сәҗдә - зур гөнаһ һәм зур оят, аңла! Бер караганда, бу әсәрләр шактый үзенчәлекле язылган, шул ук вакытта аларның икесендә дә яктылыкка, бөеклеккә омтылган шәхес рухы данлана, икесендә дә зур көч, идеал сыйфатында бары тик Алла гына таныла. ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: "Ничек итеп рус әдәбиятында А.С.Пушкин, "бөтен башлангычларның башлангычы" булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаган булса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең җырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм гомеренең азагына кадәр үзенең барлык иҗат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды", - дип белдерде. Зәйнәп Сәгыйдә иҗаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли. Рифә РАХМАН ..." андый бәя ишеттеләр микән? Уңган, булдыклы, затлы-зыялы кешеләрне нәсел тамыры белән юк итәргә, исемнәрен оныттырырга тотынган совет чоры турында әйтеп тә торасы юк. Һәр заманның шәхес дип бәяләрлек үз каһарманнары табыла. Гасыр белән гасырны чагыштыру мөмкин булмаган кебек, кешеләрен дә бер бизмәндә үлчәп, эш-гамәлләрен бер калыпка салып бәяләү дөрес түгелдер анысы. Әмма мин Рафаэль Сөләйман улы ЮНЫСОВны нәкъ менә ХХ гасыр башының әнә шундый абруйлы кешеләре белән чагыштырыр идем. "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып, табын күрке, яшәү чыганагы - галиҗәнап икмәк җитештергән өчен генә түгел. Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, дигәнне истә тотып, шауламыйшапырынмый гына әле ятимнәргә, әле картларга, әле төрле җәмәгать чараларына даими ярдәм күрсәтеп торуы өчен генә дә түгел. Агафуров, алтын медальләргә ия булып, Екатеринбургның даими мактаулы ватандашы исемен йөртсә, Юнысов "Алтын йөрәкле кеше", Чаллы шәһәренең һәм Мөслим районының мактаулы гражданины титулларына ия, ЮНЕСКОның "Шәфкатьлелек" алтын медале, "Россия икътисады лидеры" ордены белән бүләкләнгән - мондый уртаклыклар өчен дә түгел. Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья, эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья, диләр. Хезмәт сөю, маңгай тире түгеп мәртәбәгә ирешү әлеге исемнәрне бер җепкә тезә дә инде. ...Авыл баласының берсенә дә әти-әнисе, янына утырып: "Моны болай ит, тегене тегеләй ит", - дип акыл сатып, эшкә өйрәтеп маташмый, үз гамәлендә үрнәк күрсәтә - шуның белән шул. Мәскәү асты сугышларында яраланып, дүрт ай буе госпитальдә яткан, бер кулын өздереп кайткан фронтовик Сөләйман агай да шулай булгандыр. Аның сыңар кул белән печән чапканын, утын ярганын күреп үскән дүрт бала - Наил, Рафаэль, Васил, Фәимә арасында ялкаулыкны иш иткәне табылмас. Әниләре Мөзәянәнең колхозда - яшелчәлектә баш күтәрми эшләгәннән соң, өйдә орчык Әти-әнисе һәм туганнары белән. урынына бөтерелгәне дә күз алдында. Татар гаиләсенең тәрбия чарасы - сыек чыбык матчага кыстырылган, тәртип бозмавың, тәмен татып карамавың хәерле... Әтиләренең балалар алдында тәмәке кабызганы да юк. Андый "җинаять" өстендә тотыла калса, тота-кабалана сыңар җиңенә яшерергә ашыгыр. Бүгенгедәй хәтерли әле Рафаэль: бервакыт әтисенең тәмәкене җиңенә яшерүе булды, "күфәйке"се төтенләп яна да башлады. Икәүләп сүндергәннәр иде... Хәтер сәйләннәреннән торган төймәгә менә шундый мизгелләр күпләп уелган. Авылны икегә бүлеп аккан Мәллә елгасына төшеп, әнкәсенең сөт сөзә торган марлясы белән балык тотып йөргән чагы да шундагы таллар күләгәсенә качып калган кебек. Кулга биш тиен акча эләксә, малайлар белән бергә кош тоткандай сөенә-сөенә кино карарга йөгерүләре дә... Акча булмаса да каңгырып тормыйлар иде анысы, чөнки разведчиклардан ким җирләре юк: билгеле бер урыннан клубның фундамент ташын кубарасың, идән астын казып керәсең, алда торган соңгы "каршылык" - алына торган тактаны күтәрәсең дә иң алгы рәттә идәнгә утырып, рәхәтләнеп кино карыйсың. Казаннан җырчы артистлар килүе - инде бөтенләй әйтеп бетергесез бәйрәмгә әйләнә. Алар, клубка кеше АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА сыймаслык булганда, "Газик"ның бортларын төшереп, ачык сәхнә ясыйлар да төнге берләргә тиклем концерт күрсәтәләр. Ул чакта ук тере легендага әйләнгән Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов дисеңме, бармакларына күз иярмәгән гармунчылар дисеңме... Шул моңнар күңелне җилкеткәндер инде, мөгаен, алай булмаса, җәй көне көтү көтеп алган акчасына Рафаэль "Чайка" дигән хромка гармун күтәреп кайтыр иде микән?.. Бу урында аның яшьтәше, байтак еллар "Туган як" агрофирмасының директоры булып эшләгән Рөстәм Мирзагали улы Шәриповның истәлеге игътибарга лаек: - Без үскәндә авыл малаеның иң зур хыялы - велосипед алу иде. Әти-әниләр - колхозчылар, ә колхозда акча түләү дигән әйбер юк. Шунлыктан без үзебез акча эшләү вариантларын эзли идек. Сабан туена барырлык акчаны заготовщикларга тал каерысы яки зелпе тамыры тапшырып эшләргә була. Ә авылда күбрәк акча эшләү варианты - көтү көтсәң генә инде. Рафаэль Сөләймановичның да бер елны абыйсы Наил белән көтүгә чыгулары, эшләгән акчаларына велосипед алырга планлаштырулары турында сөйләгәне бар. Тик Мөслимгә велосипед алырга дип барып, алар гармун күтәреп кайталар. "Әй шуны кычкыртып кайттык - әле бер теленә, әле икенче теленә басабыз. Шундый бәхетле, шат идек", - дип сөйли ул. Бу хисләр миңа да бик таныш, чөнки үзем дә авылда җәй буе кыяр үстереп, ике көннең берендә унсигез чакрым ераклыктагы Пучы базарына кыяр сатарга йөрдем. Шуның акчасына, почта аша заказ биреп, велосипед алган идем. Әй, сөенүләр!.. Рафаэль Сөләйманович бүген дә кулына гармун алып уйный башласа, бала чаклардагы шул шатлыклы мизгелләрне гел искә төшерәбез... Күз алдында шундый күренеш яңара: абыйлы-энеле ике малай, ялан аякларын ялтыратып, аның каравы - гармун күтәреп! - басу юлыннан кайтып киләләр. Авылга кадәр җиде чакрым атлыйсы, бераз гына баралар да, утырып гармун "уйнап" алалар, әзрәк атлауга, янә шыгырдаталар, тагын, тагын... Җәйрәп яткан басу-кырлар, ул "моңнарның" еллар үткәч кенә кайтаваз булып әйләнеп кайтасын алдан сизенгәндәй, җил канатында кулъяулык болгап кала. Алар сизенсә дә, малайларның хыялы әле алсу рәшә төсендә генә. Рафаэль, әнә, инженер йә бухгалтер, экономист булам, ди. Үзе физиканы ярата, радиотехника белән мавыга. Өйгә алдырган "Техника молодёжи" журналыннан өйрәнеп, әллә ниләр ясап ташлый. Схемасына карап, посылка тартмасыннан радиога кадәр эшләп куйды. Әле кечкенәрәк чагында да, "вәлүк" тимереннән - трактор, аңа тагылган иске гәлүштән прицеп "ясап", тал чыбыгыннан күпер "салып", күрше малае белән уйнап мәш килер иде. Әллә нишләп тимерче алачыгы тирәсендә бөтерелү дә бик ошый үзенә, шулай булмый ни, нәрсә дә булса рәтләтергә барган җирдән күрек басуны, учак яндыруны аңа ышанып тапшыралар! Эшләргә ярата малай, барысын да белергә, төбенә тоз коярга тырыша. Үз куллары белән электр плитәсе, шкаф, өстәл, урындыклар ясавын, өйләренә электр кертүен әйт әле! Мәктәп баласы димәссең... Әле ыңгырчак каешын күтәрергә көче дә җитмәгән чагында ук, ат җигеп, Ык аша яфрак ташыган, эшне авыр-җиңелгә бүлеп сайларга күнекмәгән малайга җитмеш төрле һөнәр дә аз тоела. Әтисе, абый-энеләре белән бергәләп өй салулары, мунча, мал өе бураулары да ир-егетнең алдагы тормыш тәҗрибәсендә ныклы таяну ноктасы булачак әле... Күз керфеген кагып алган арада үтеп киткән балачак... Синең тылсымлы дөньяң хәзинә тулы сандыкны хәтерләтә. Бер генә асылташын кулыңа алып карыйм дисәң, үзең дә сизмичә, тагын, тагын үреләсең. Чөнки бүгенге барлыкның, бүгенге уңышларның, бүгенге холыкның асылы шул сандыкның иң яшерен түрендә, иң кыйммәтле нәрсә булып саклана. Сакчы фәрештәләр янәшәсендә - һаман да шул кендек каны тамган авыл туфрагы, әткәй-әнкәй хатирәсе, аулак өйле сихри кичләр, олы тормыш юлына озатып калган мәктәп сукмагы. Хәер, сукмак дип... Мәктәп - Мәллә елгасының аръягында, язгы ташу вакытында агач күпер агып китә дә, укырга йөрү үзе бер маҗарага әйләнә. Малайларга нәрсә, тыгылышкан боз өстеннән генә җилдерәләр, курку дигән нәрсә ике ятып бер төшләренә керми. Бервакыт, инде ярга чыгып җиттем дигәндә, Рафаэль ялт итеп суга чумуын сизми дә кала. Ярый әле авыл советы рәисе Хантимер агай яр буенда гына, "Һәйт, кая барасың?!" дип тартып чыгармаса... Корычны да, тәмам чыныксын өчен, әле утта, әле суда сынап карыйлар түгелме?!. "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." * * * Сугыш афәтләрен, ачлык елларын кичкән әби-бабайлар белән сөйләшергә ярата торган гадәтем бар минем. Чөнки андый буын вәкилләре берәм-берәм бакыйлыкка күчеп бара, санаулы гына калган өлкәннәребездәге истәлекне бүген барлап өлгермәсәк, иртәгә соң булачак. Аларның барысы өчен дә бәхет бер генә төстә - туя ашарлык икмәк кыерчыгы төсендә. Шушы төскә еллар иминлеге дә, сабыйларының туклыгы да, үзләренең шөкерана кылып яши белүләре дә сыйган. Бер кыерчык икмәк... Кыл өстендә калган гомерләрне озынайткан, күзләргә яшәү нуры өстәгән, ачымы, төчеме, акмы, карамы - тормыш чыганагы булган икмәк. Бүген икмәкнең җаныбыз теләгәнен граммлап түгел, килолап алырга мөмкинлегебез бар. Авыз тутырып ак күмәч ашаганда, кайчандыр кемнәрнеңдер алабута икмәгенә дә сөенеп туймавы турында уйланучылар гына сирәктер. Өстәл түрендә торган, күкрәкләргә терәп кисәр ипидән басу-кырлар исе килә дип исереп торучылар да берән-сәрән генә табылыр. Ул табынга килсен өчен түгелгән көч, куелган хезмәт - боларның барысы хакында да җиң сызганып шул өлкәдә эшләгәннәр үзләре генә белә. Ә ул өлкәдә - гади хезмәткәрдән алып җитәкчегә кадәр - җир сулышын тоючы, арыш серкә очырганда башын җуючы, бу эш минеке диюче, авырлыкларның күзенә туп-туры карап атлый алучылар гына эшли дә инде. - Мин Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып 1988 елда килдем, аңынчы байтак өлкәләрдә эшләргә туры килде. Һич онытмыйм: өмә көнне эшкә чыктым. Шулай туры килде: ул көнне директор каядыр киткән иде, субботникны оештыру миңа йөкләнде. Өстемдә бишмәт, кулда көрәк - бергәләп эшләдек тә обедта җыйнаулашып чәй эчәргә кердек. Әйтерсең, мин гомер буе шушында эшләгәнмен - күңелдә гаҗәеп бер хис! Бу коллектив, бу эш - минеке иде, - дип искә төшерә Рафаэль Сөләйманович тәүге хезмәт сукмакларын. Тәүге сукмак дип ялгышрак әйттем шикелле. Үзе үк искәрткәнчә, әле бирегә килгәнче, байтак өлкәләрне иярләргә өлгерде ләбаса. Алга чәчеп-җәеп карасаң, берберсенә һич охшамаган, бер-берсен кабатламаган эш өлкәләре иде алар... Кайнап торган студент еллары да, гаилә дә, үз-үзеңне эзләү юллары да шул еллар аралыгында... Мәктәпне тәмамлагач, күрше малае әйдәкләүгә ияреп, Казан ветеринария институтына китеп баруы гына да ни тора! Яшьлекнең иң ваемсыз, рәхәт, диңгез тубыктан булган чагы шул... Бу һөнәрнең аныкы түгеллеген тиз арада аңласа да, артка чигенүне белми торган егет үҗәтлеген итә. Укыган вакытта берьюлы өч эштә эшләгән чаклары да була: институтта - балта остасы, хладокомбинатта - дворник, төзелештә - электрик... Әле бит башкалар кебек үк вагон бушатырга да, пятачокларда ут өертеп биеп кайтырга да өлгерә. Фото эшен яратканын белеп алгач, институт газетасының фотокорреспонденты итеп билгеләделәр - анысына да вакыт табыла. Кино яратмаган студент буламы? "Дружба", "Вузовец", "Пионер", "Родина", "Татарстан" кинотеатрларында яңа фильм гына пәйда булсын - аларга да җитешә. Ял көннәрендә атна саен Мөслимгә кайтып йөреп булмый, "кукурузник"ка билет юнәтә торган түгел. Бер бүлмәдә торган дүрт егет тәмам туганнарга әверелеп беткәннәр иде, ярый әле калганнар якыннан - әле Арчага, әле Сабага, әле Питрәчкә кунакка алып кайталар. "Свидание"га дигән сәгатьләр - аерым исәптә. Яшьләр өчен күрешү мизгеле көн уртасында ни, төн уртасында ни... Бер мәктәптә укыганда артык күзгә чалынмаган Сәвия, Пермьдә медучилище бетереп кайтып, тимер юлчылар больницасында шәфкать туташы булып эшли иде. Ул төнге сменада булса, күреп кайтыйм дисәң, әллә нинди батырлыкларга барырсың... Егет инде әллә кайчан игътибар итеп куйган иде: ни хикмәттер, больницаның ашханәсенә азык-төлекне бер дә ишек аша ташыганнары күренми. Димәк, тагын кайдадыр башка юл бар. Бу инде клубның идән астыннан керү генә түгел, шактый биек койма аша сикерәсе икән. Аннан җир асты галереясы аша эчкә үтү әллә ни авырлык тудырмас... Һай, тиле яшьлекнең сагынып сөйләр татлы мизгелләре... Тимерне кызуында сугарга яраткан егет укып бетерүгә өйләнеп тә куйды. Кулына диплом алуга ук, Казан артындагы бер совхозга "шабашка"га киткән иде, кара көздә җиң сызганып эшләп, 1300 сум акча тупларга өлгерде - Сәвия белән парлап Мәскәүдә киенеп кайттылар, зурлап туй үткәрделәр. Кыз алып кайтырга ректор үзенең "Волга" машинасына тиклем биреп торды! Мөслимнең Мәлләтамак АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА белән Тугаш авыллары арасына әллә кайчан сукмак салынган иде, булачак әби-бабай фатиха бирерме дип икеләнеп торасы юк. Кунакка баргач, бабайга койма коешып, үзенең булганлыгын күрсәтеп кайткан егеткә каршы килеп торырлармы... Искә төшерсәң, күрше авылга барып йөргән чаклар да маҗарасыз гына булмаган икән. Рафаэльнең бригадир булып эшләүче дусты свиданиега җыенган егеткә төнлә үз матаен биреп торыр иде. Рафаэль шул матайны юып, чистартып, Тугашка юл тотар иде. Берчакны, бензины бар микән дип шырпы сызып караган мәлендә бакка якынрак килүен абайламый калды - ут капты. Бакны гәүдәсе белән каплап сүндергәч, үзе Ыкка йөгереп чумды. Кызлар өйдән тиз генә ачы катык алып чыктылар, ярый әле шуны сөрткәч, йөздә җәрәхәт эзләре калмады... Яшьлек белән туры мәгънәсендә утка да, суга да төшү булган иде шул... Аннан - яшь гаилә туганнары янына юл тоткан Ленинабад шәһәре. Рафаэль Сөләйманович биредә врач-эпизоотолог булып эшкә урнаша. Институтта искиткеч укытучылардан белем алган гыйлемле, кыю, булдыклы егетнең эшкә сәләтен бик тиз күреп алалар - өлкә авыл хуҗалыгы идарәсенә инспектор итеп күчерәләр. Шул арада Алма-Ата шәһәрендә бер ел армия хезмәтендә дә булып кайтырга өлгерә Рафаэль. Анысы - үзе бер әкият кебек. Яхшы хезмәт иткәне өчен шул бер ел эчендә өч тапкыр отпускага кайтып килгән егеткә икетуган абыйсы шикләнебрәк тә карап куя: янәсе, син алай-болай дезертир түгелме? Документларын күрсәткәч кенә эченә җылы керә. Ял бирәбез дип торганда баш тартырлыкмы - хатынын, елмаеп яткан улын күреп килергә менә дигән сәбәп!.. Инде бөтенләйгә кайтып, менә дигән эш урыны көтеп торганда, күңелне ниндидер җирсү биләп ала. Юкса, монда барысы да бар, шәһәр дә шулкадәр матур, чиста; карьера ясыйм дисәң дә... Тик күңелдә "туган якларга кайтырга кирәк" дигән дулкын һәм өнсез чакыру бәргәләнә... Шушы чакыруга ияреп, Татарстанга кайтып та төшәләр. Эш сорап кергән белгечне Тукай районы Ильбухтино совхозына баш ветврач итеп җибәрәләр. - Җитмеш бишенче елның көзе иде ул, - дип елмая Рафаэль Сөләйманович, шул елларга әйләнеп кайтып. - Унберенче сентябрьдә эшкә килдем, совхоз директоры силос салып йөри. Аның өстендә плащ, аягында озын кунычлы резин итек. Ә минем өстә - туйда кигән костюм, шундый модный галстук, аякта ялтырап торган ботинка. Директор бер минем костюмга карый, бер - ботинкага. "Ай-да специалист!.." Шунда ук аңлап алдым мин аның уен: "Зөфәр Заһретдинович, бер дә борчылмагыз сез. Хәзергә бүтән киемем юк әле минем", - дип юатырга ашыктым. Чөнки без Урта Азиядән кайтканда, контейнер төбен күмәрлек әйберләребезне поезд белән җибәргән идек. Алар кайдадыр буталып йөреп, безнең кулга әйләнеп кайтканчы, ярты еллап вакыт үтте... Ул чагында яшьләр идек, зур комплекста ду килеп эшлибез. Терлекчелек тә, яшелчә үстерү дә безнең өстә. Иртәнге дүрттә фермага килеп, кич уннарда кайту - гадәти хәл, көндәлек эш режимы. Игенче авылындагы ташландык йортта яши башлап, аннан Калмашка - совхозның яңа төзелгән йортына күчкәч, гаилә башлыгының ял белмәс кулларына кырыкмаса кырык эш табыла: җырларда җырланганча, өй каршында гөлбакча пәйда була, чебиүрдәкләр пипелдәшә башлый, алар өчен каралты-куралар төзелә. Тик менә җанга гына һаман нидер җитми кебек, үзеңне таба алмыйча тинтерәүме... Беркөнне Чаллының Автозавод исполкомында: "Директор урынбасары булып базарга бармыйсыңмы?" - дигәч, Рафаэль Сөләйманович озак икеләнеп тормый, өздереп: "Барам!" - ди. Яңа эш, яңа эзләнүләр, яңа ачышларның кызыктыруымы?.. Урынбасар булып та, директор булып та эшләячәк әле ул монда - тик ни хикмәт, юк инде, аныкы түгел, түгел... "Камгэсэнергострой" оешмасында биш ел начальник урынбасары, аннан Алабугада тегү фабрикасы җитәкчесе булып эшләгән еллар - барысы да бүгенге көнгә алып килгән урау сукмаклар. Юк, эшләгән эшләрнең берсе өчен дә үкенерлек, вакыт үткәреп йөргәнмен дип уйларлык түгел: һәр өлкәдәге тормыш тәҗрибәсе, һай, ничек кенә кирәк булачак әле! 1988 елда Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып килеп, 1993 елдан бүгенгә кадәр "Чаллы икмәге" дип аталган холдингны булдырыр, аякка бастырыр, үстерер, яшәтер өчен тамчылап җыелган тәҗрибә төп ярдәмче булачак... * * * "Мин беркайчан да, бер эштән дә оялмадым". Рафаэль Юнысовның бу сүзләрен бөтен кеше күзе төшәрлек урынга зур хәрефләр белән язып куярга булыр иде... Ни кызганыч, бүген ир-атлар арасында "эш юк, акчаны аз түлиләр, барып та йөрмим" дип зарланучыларны еш очратырга мөмкин. Аларның кайберләре өчен себерке тотып дворник булып йөрү оят, икенче берәве төзү эшендә тузанга батып йөрергә теләми, өченчесенә тамак чылатырлык акча табылса, шул җитә... Башын комга яшереп котылырга теләгән тәвә кошыдай, авырлыктан күз йомып качарга теләгәннәр аз түгел. Ә бит ир кешене тәвәккәллек, кыюлык, теләсә нинди эшкә ике куллап тотыну кебек сыйфатлар чын ир-егет итә дә инде... - Мин Казан кооператив техникумын төгәлләп, 1976 елда Чаллыда икмәк заводында эшли башладым, - дип сөйли шунда 37 ел буе хезмәт куйган, 2 нче департамент директоры булып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Надежда Михайловна Бабина. - Ул чакларны искә төшерсәң, исең китмәле... "Дарницкий" дигән бер генә төрле икмәк пешерәбез, халыкка ипи җитми, башка шәһәрләрдән китертәбез; он фонд буенча гына бирелә, аны Бөгелмәдән алып кайтырга кирәк; яңа көн гел проблема белән башлана - әле бер әйбер сафтан чыккан, әле котельная ватылган. Көз җитте исә, профилактика дип, ул котельнаяны атналар буе туктатып торалар - безнең предприятие бөтенләй ике кулсыз кала... Заводта эшчеләр җитми - кайчак стройбаттагы солдатларны да, унбиш тәүлеккә утыртылганнарны да безгә разнарядка белән эшкә җибәрәләр. Он юк, чүпрә - дефицит. Гел кемгәдер бәйлелек... Рафаэль Сөләйманович менә шушы бәйлелектән котылу юлын эзләде дә инде. Хәтерлим әле, кышкы бураннар булса, икмәк машиналары ишегалдына үтеп керә алмый иде - чистарту өчен техника юк. Юнысов иртүк эшкә килүгә, иң беренче эш итеп юлны чистарттырырга трактор эзләп китә... Бервакыт без аның туган көненә Толстойның "Пётр Первый" дигән китабын "Челнинскому Петру Первому от сподвижников" дип язып бүләк иттек. Чөнки 1993 елда "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенә әйләнеп, Рафаэль Сөләйманович дилбегәне үз кулына алганнан соң, могҗизага тиң үзгәрешләр башланды. Уңышларның нигезендә аның гаҗәеп максатчанлыгы, һәрнәрсәгә искиткеч җаваплы каравы, һәр эшне төбе-тамыры белән белүе ята. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Заводның үткәнен һәм фидакарь эшчеләренең исемнәрен берсен дә сызып атмыйча, өр-яңа тарих язу әнә шул үзгәртеп кору елларыннан, бәйсезлеккә омтылудан башлана. Гади генә икмәк заводын бүгенге олпат компаниягә әйләндереп, аның исемен бөтен илгә таныту өчен коллективның бербөтен булып, армый-талмый хезмәт куюы таләп ителә. Көнне-төнгә ялгап йөри торгач, иң башта он һәм чүпрә дефициты бетерелә, май, шикәр табыла; башка партнёрлар белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштырыла, складлар төзелә, суыткычлар булдырыла. - Рафаэль Сөләйманович - эштә гаҗәеп принципиаль, таләпчән кеше. Юкка гына аның белән бер ел эшләү өч елга тора дип әйтмиләр. Ул үзенә дә таләпчән, үзе белән эшләүчеләргә дә шулай. Аның иң яхшы гадәте - әле генә эш өчен ачуланып атса, инде уңай нәтиҗәләрен күргәндә, елмаеп, яхшы мөгамәләдә булып сөйләшә, беркайчан үч сакламый, үчләшми. Усал булса да, күңеле йомшак. Берәрсе авыр хәлдә калып, аңа мөрәҗәгать итсә, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Рөстәм Мирзагали улының бу ихлас сүзләреннән ирексездән елмаеп куясың. Җитәкче таләпчән булмаса, ул җитәкләгән холдинг республиканың йөз күркенә әверелә алыр идеме? Мөмкинлек булган чорда бик күпләр әллә нинди оешмаларны җитәкләргә алынды - чәчәк аттыру түгел, вакыт сынавын, авырлыкларны җиңә алмыйча, булганны да көлгә әйләндерделәр... Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың, диләр - йокысыз төннәрнең, тырышлык һәм таләпчәнлекнең генә нәтиҗәсе күзгә күренә шул. ...Елларны артка чигендереп, борылып карасаң - юктан күп нәрсә юк. Ә инде булдырыйм дисәң - берне, берәгәйлене төзергә кирәк. Шул максатны алга куйгач, чылбыр белән бер-берсенә бәйләнгән, компаниянең умыртка сөяген тәшкил иткән тармаклар барлыкка килә. Менә кайчан кирәге чыга Рафаэль Сөләймановичның элегрәк җитмеш төрле һөнәрдә үзен сынап каравы! Машина, трактор, эшчеләрне йөртүче вахта автобуслары, кран, АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА бульдозер кебек куәтле техника булдыру, аны ремонтлау базасы, гаражлар, заправка, техник хезмәт күрсәтү станциясе, төзү-монтажлау участогы, тегермән, элеватор, котельная... төзеткәндә балта остасы, электрик, төзүче һөнәрләрен энәсеннән-җебенә кадәр белү дә, төзелеш оешмасында бергә эшләгән танышлар да төп ярдәмчегә әйләнә. Бүтәннәргә ялынып йөрмәс өчен, проектлау бюросы да үзләрендә булдырыла. Бу урында янә чигенеш ясап аласым килә. Юнысовларның нәсел җебе - Болгар якларыннан. XVIII гасыр урталарында Юныс бабай берничә ир туганы белән Метрәй авылына килеп төпләнә. Аның елга буенда тегермән корып эшләтүе, асты таш, өсте агач булган бик матур йорт җиткерүе, аскы катта кибет тотып, авыл халкына керосин, сабын сатуы турында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Шуңа күрә Рафаэль Сөләймановичның эшкә үҗәтлегенә шаккатасы юк... 1993 елда заводның халык телендә "копейка" дип йөртелгән бер иске "Жигули"е һәм күптән эштән чыккан бер "КамАЗ" машинасы булса, бүгенге көндә холдингтагы транспорт базасында ике йөздән артык техника берәмлеге бар. Үзләренең тегермәнэлеватор комплексы, су скважиналары. Күмәч, кондитер, ит, яшелчә эшкәртү цехлары, эшчеләр өчен тулай торак, кием тегү, кер юу цехлары... "Челны-фуд", "Челны логистик", "Фреш-маркет" кебек үзәкләрне, 56 кибетне үз эченә алган Сәүдә йорты. 5 меңгә якын хезмәткәрне берләштергән коллектив. Биш йөзгә якын төрдәге икмәк һәм кондитер эшләнмәләре... Сер түгел, бүгенге сатып алучы еш кына сайланырга ярата. Гаепләп булмый - димәк, сайлау мөмкинлеге бар. Кемдер кесәсенә карап, кемдер "ошый-ошамый" дип сайлана. Киштәләрдә ипинең нинди генә төрләре юк! Агы, карасы, чүпрәлесе, чүпрәсезе, көрпәлесе, мәклесе, чикләвеклесе, йод өстәлгәне... Бер урында таптанып торуны белмәгән "Чаллы икмәге" бу исемлекне әледән-әле яңартып тора. Мин үзем кая да булса еракка барырга җыенсам, "Чаллы икмәге" пешергән чәкчәкне, кәләвәне күчтәнәчкә алмый калмыйм. Беләм анысы, компания җитештергән продукция шәһәр һәм республика халкына гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим ителә. Чит республикада "Тортугалия" кондитер фабрикасының тәме белән дә, бизәлеше белән дә күзне камаштырган тортларын күргәч, кибет киштәсе янында үзем пешергәндәй горурланып басып торганымны хәтерлим әле... Байтак тортларның, "Россиянең яхшы йөз товары" кебек конкурсларда катнашып, җиңү яулауларын да беләм. "Тортугалия" сәүдә маркасы белән чыгарылган эшләнмәләрне аеруча балалар ярата инде, чөнки, әйткәнемчә, тышкы кыяфәте белән үк әкият иленнән төшкәндәй күренгән тәмлүшкәләр күзне кызыктыра, телне кытыклый... Кондитер эшләнмәләренең тәмле һәм затлы булуының бер сере - җиһазларның да затлы булуындадыр, мөгаен. Мәсәлән, "Тортугалия"нең үзен төзегәндә, итальян белгечләренең ярдәме бик зур була. Крем ясау, вафли һәм печенье пешерү, бисквит һәм баллы ярымфабрикатлар әзерләү өчен Италия, Германия, Голландия, Швейцария, Чехославакиядә эшләнгән технологик линияләр, җиһазлар куела. Рафаэль Сөләйманович, үз холкына тугры калып, кая барса, шунда яңалык күрергә, һаман өйрәнергә омтыла - байтак еллар элек Германиянең Дюссельдорфе шәһәренә халыкара күргәзмәгә баргач, 25 кило... буклет күтәреп кайта. Европа илләрендә ничек, нинди җиһазлар, нинди технологияләр - барысын да җентекләп өйрәнергә! Шул ук күргәзмәдә круассаннар җитештерә торган линияне күреп тә күзе кыза. Алай гына да түгел, ул линияне "Чаллы икмәге"нә урнаштырып та куя. Әлеге Германия-Швейцария линиясе 12-14 төрдәге круассан җитештерү өчен көйләнгән булса, "безнекеләр" кулына килеп эләккәч, кырыктан артык төр эшләнә башлый... - Тагын элекке белән хәзергене чагыштырам инде, - дип сөйли Надежда Михайловна, холдингтагы автоматлаштырылган җиһазлар, гомумән, андагы тормыш турында сүз кузгаткач. - Элек, мәсәлән, чәкчәк пешерү өчен бер газ плитәсе бар иде, сменага нибары ун кило өлгертәләр. Көнозын басып торырга кирәк, билләр, куллар калмый... Рафаэль Сөләйманович ничек тә эшчеләрнең хәлен җиңеләйтергә тырыша ул, шунда ук Голландиягә махсус барып, чәкчәк пешерү линиясе ясатып алып кайтты. Көнкүреш бүлмәләре, ашханә, душ бүлмәләре булдырды. Күрә иде бит: кызлар гел аягөсте, арып бетәләр... Юнысов ул кабинетта утыра торган җитәкче түгел, аңа һәрчак тере аралашу кирәк. Ул йокы "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." Туган яктагы "Туган як" агрофирмасы басуларына ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов килгәч. дигәнне белми, сәгать дүрттә тора, җидедә инде эшкә килеп җитә, цехтан цехка йөреп чыга, производствода да, столяркада да булырга өлгерә, сораша, белешә, берәр җирдә кран ватылганын, лампочка янып чыкканын күрсә, тетмәңне тетә... Янәсе, мондый шартта эшчеләр ничек эшләргә тиеш... Аның күзеннән бернәрсә дә читтә калмый! Ул үзе бик күп укый, матбугат белән гел танышып бара. Татар әдәби телен гаҗәеп яхшы белә! Берәр текст тәрҗемә итәсе булса, иң яхшысы - аңа мөрәҗәгать итү... Таләпчәнлеге дә, йомшак күңеллелеге дә бар. Ул еш кына оныгы Биктимерне үзе белән эшкә алып килә. Аңа цехларны күрсәтә, сөйли, өйрәтә. Биктимер үзе дә бик кызыксынучан, бөтен нәрсәне белергә омтыла, бөтен эшне эшләп карарга тели... Алма агачыннан ерак төшми шул!.. Оныклар - һәр әби-бабай өчен балдан татлы җимеш инде алар. Эдуард белән Миләүшәнең балалары Сәвия Мәхмүтовна һәм Рафаэль Сөләйманович өчен дөньяның иң асыл байлыгыдыр, мөгаен. Фирүзә, әбисе һөнәренә гашыйк булып, хәзер дәрәҗәле медицина университетында белем ала, беренче курсны гына тәмамлавына карамастан, фәнни хезмәт белән кызыксына; Фәридәләре быел мәктәпне тәмамлый, дизайнер-архитектор булырга җыена; Биктимер дүртенче сыйныфка бара, бабасының эшен дәвам итеп, әтисенә терәк булырга хыяллана. Улы Эдуард - генераль директорның беренче урынбасары, әтисенең таянычы, ярдәмчесе, бүгенге күп проектларны гамәлгә ашыручы төп менеджер. Хаҗда булып кайткан, намазга баскан Сәвия ханым исә - гаилә учагын сүрелдерми саклаучы; оныкларына тәмле телле әби, иренә - ныклы калкан. - Өйдә бер дә кешегә салынып утырган юк безнең, - ди Рафаэль Сөләйманович, гади генә итеп. - Үземнең остаханәм, бөтен эш коралларым бар, сәнәк-тырма сапларын да үзем ясыйм. Хатыным белән икәүләп җир казыйбыз, агач утыртабыз... Җир, агач... Тамыры җиргә береккәннәр аннан беркайчан да аерыла алмый. Нинди генә дәрәҗәле исемнәр алып, нинди генә үрләр яулама, туган туфракның сүзсез чакыруы барысыннан да көчлерәк шикелле... Рафаэль Юнысовның 2003 елда Мөслим, Сарман, Минзәлә районнарына караган, 23 мең гектар җир мәйданы булган 11 авылны "Туган як" дип аталган агрофирма исеме астына берләштерүе - җитештерү һәм сату циклына күчүне ("кырдан алып - кибет киштәсенә кадәр") күздә тотып кына эшләнгән гамәл булмагандыр. Һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындыруың да бар бит әле - ул чакта әлеге колхозлар таралып беткән, хөкүмәткә әллә никадәр налоглар, бурычлар җыелган, авыл халкының акча күргәне юк... - Авыллар, кешеләр төшенкелеккә бирелгән иде - барысына да җан кереп китте, ташландыкка әйләнгән җирләр яңадан чәчү әйләненешенә кертелеп, икмәк бирә башла. АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА ды, кешеләргә хезмәт хакы түләнде, авыллар ның йөзе күзгә күренеп яктырды, - дип сөйли шул агрофирманы сигез ел җитәкләгән Рөстәм Шәрипов. - "Чаллы икмәге" ярдәме белән дүрт авылда мәчет са лынды, туган авылы Мәлләтамакта Рафаэль Сөләйманович шәхсән үзе төзетте. Мәлләта мак белән Нарат асты авыллары арасында Ык елгасы аша салынган тимер күпер дә - "Чал лы икмәге" бүләге. Агро фирманың үзәге булган Түбән Табын авылын да 27 мең тонна икмәк Республика җитәкчелеге белән. эшкәртерлек һәм 17 мең тонна икмәк сакларлык складлар, ашлык эшкәртү һәм киптерү комплексы төзелде. Фермаларга яңа җиһазлар кайтартылып, реконструкция ясалды. Элек савымчылар сөт тулы чиләкләрне җыю цехына кул белән ташып йөрсәләр, барлык торакларга да сөтүткәрү системалары куелды, яңа тораклар төзелде. Игенчелек буенча исә һәрберсе элекке 20-30 тракторны алыштырырлык яңа чәчү һәм җир эшкәртү комплекслары кайтартылды. Бу эшләрне күздән кичерсәң, Рафаэль Сөләймановичның алдан күрүчәнлегенә, тәвәккәллегенә исең китәр... Ә бит барысы да Спас районында булган бер киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең: "Егетләр, авыл хуҗалыгы бүген бик авыр хәлдә, ситуацияне төзәтергә кирәк", - дип чыгыш ясавын ишеткәч туган уй-хисләрдән башланды... Нигә әле тотынып карамаска? Әйе, әлегә республикада икмәк пешерү өчен Краснодар, Кубань, Алтай, Ставрополь,Оренбург якларында үстерелгән орлык кайтартыла, ә бит нәкъ шундый ук сортлы арыш һәм бодай орлыкларын үзебезнең туган як кырларында да үстерергә мөмкиндер!.. Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә, ди халык: күп тә үтми, республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә, "Туган як" дип аталган агрофирма эшкә дә керешә. Үз вакытында Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең дә, бүгенге көндә Татарстан Президенты булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовның да һәрдаим ярдәмен тоеп тору Рафаэль Юнысовка бу шактый кыен һәм билгесезлекләргә бай тармакта алга атлау кыюлыгы бирә. Никадәр хезмәт, никадәр көч, никадәр борчу-мәшәкатьләр... Бүген "Чаллы икмәге" кибетләрендә - шушы кырлар орлыгыннан тарттырылган он, шул оннан пешерелгән менә дигән югары сыйфатлы һәм бик күп төрле икмәк. Икмәк кенә түгел, һәр кибеткә диярлек урнаштырылган мини-мичләрдә пирогын да, өчпочмакларын да, гөбәдиясен дә сатып алучыларның күз алдында ук пешереп бирәләр. Берничә ел элек кенә халык чит илдән кайтартылган, ялтыравык кәгазьләре белән күзне алдаган товарларга мөкиббән иде. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану дигән сүзләрнең кызыл сүзләр генә булмавын хәзер күпләр яхшы аңлый - табигый, үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә игътибар бирә. "Чаллы икмәге" бүгенге супермаркетларның чишмә башы - ваклап сату челтәрен кайчандыр Сабантуй бәйрәмендә башлап җибәргән кечкенә генә бер павильон. Нәкъ менә халыкның ихтыяҗы, мәхәббәте кибетләр челтәрен елдан-ел киңәйтүне, әлеге ихтыяҗны даими өйрәнеп торуны, товарлар исемлеген арттыруны таләп итә дә инде. "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." Холдингта хәләл продукция җитештерә башлау да - заман таләбе. Ипинең, тортларның, чәкчәк, кәләвә, ширбәт, вафли, зефир кебек татлы ризыкларның хәләл төре барлыкка килү - мөселманнар өчен аеруча куанычлы вакыйга. Бүгенге көндә холдингның товар әйләнеше ел әйләнәсендә 10 миллиард сумнан артып китә. Шөкер, ул акчадан даими рәвештә хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелеп тора. "Йөзьеллыкның меценатлары" халыкара хәйрия фондының попечительләр советы "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятен үзенең "Алтын китабы"на керткән икән, монда инде сүзләр артык кебек... Өч югары уку йортын тәмамлау (Ветеринария институты, Авыл хуҗалыгы институты, РФ хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе), Татарстанның Дәүләт Советына өч тапкыр депутат итеп сайлану, Россиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исемен йөртү, язманың башында ук телгә алынган бүләкләргә, алардан тыш "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры исемнәренә ия булу гына Рафаэль Сөләйман улы Юнысовка гап-гади җир кешесе булып калырга комачауламый. Тормыш фәлсәфәсе дә гади генә: "Нинди генә статуска ия булмасын, кеше үз хезмәте белән якты эз калдырырга омтылсын. Һәркем үз гомерендә мөмкин кадәр яхшы эшләр эшләп өлгерергә тиеш", - ди ул. Аралашкан даирәсе, дуслары, танышлары арасында нинди генә өлкә кешеләре юк! "Дустыңның кем икәнен әйт - үзеңнең кем икәнеңне әйтермен" дигән гыйбарә күпләргә таныш. Рафаэль Сөләйманович авызыннан бик күп язучыларның, сәнгать әһелләренең исеме яңгырагач, гаҗәпсенеп тә, сөенеп тә куйдым. Җитәкче кешенең әдәбият-сәнгатькә мәхәббәте аның җан җылысы, хыялый күңеле, гыйлеме хакында сөйли ләбаса. Яшермим, бу исемнәр, китаплар турында сүз чыккач, артык ышанырга ашыкмадым, ниндидер бер шик чабуымнан тарта иде: янәсе, мең мәшәкатьне үз өстенә алган кешенең шигырьхикәя китабы укып утырырга вакыты, мөмкинлеге, теләге буламы... Ялгышканмын икән... Кичтән калдырып киткән китабыма иртәнге җидедә гаҗәеп "рецензия" ясап шалтыраткач, мин Рафаэль Сөләймановичны үзем өчен өр-яңадан ачтым. Ул - тормышка һәм матурлыкка гашыйк, гади, шул ук вакытта гадилектә галилек икәненә төшенә белгән җир кешесе. "Әнигә кадер-хөрмәт күрсәттем шикелле - риза-бәхил, улым, дип китте. Ә менә әтигә хөрмәт күрсәтә алдым микән? Иртәрәк китте, сиксән өченче елны ук җирләдек. Искиткеч кеше иде... Бервакытны хәтерлим, 49 нчы комплекста яшәгән чагыбыз - әйтми-нитми генә әти килеп төшкән. Аптырап киттем, ничек таптың, дим. "Кирәк кеше таба ул", - дигән була. Үземнең аксыл костюмымны биргән идем - шуны кигән, чип-чиста ак күлмәктән... Гел пөхтә, чиста булып яшәргә яратты әти. Соңгы сулышында янәшәсендә була алмадым - янына кайтырга дип машина көтеп утырганда, ишек шакып телеграмма китерделәр... Менә шундый үкенечләр йөрәкне телгәли..." - дип әрнеп уйлануында да гомумкешелек фәлсәфәсе. * * * ...Җир йөзендә һәйкәлләрнең саны хисапсыз. Галиҗәнап икмәк тә шул рәвешле байтак илләрдә, байтак шәһәрләрдә зурланган. Яңа Зеландиядә - пончикка, Ульяновскида, Днепропетровскида - әкияти күмәч-колобокка куелганнарына карап елмаясың; Ленинград өлкәсе Зеленогорск шәһәрендәге экспозицияне күргәч, блокада вакытында тәүлеклек 125 грамм икмәк белән җан асрарга, шул бер телем ипи бәрабәренә гомере белән түләргә мәҗбүр булганнарны искә төшереп тетрәнәсең. Әйе, икмәк - шагыйрь теле белән әйтсәк, табын кояшы, яшәү чыганагы; таштан яки корычтан йөзләгән, меңләгән һәйкәл куйсаң да күпсенүче булмас. Аны зурлаган, аның һәр валчыгына үзенең хәләл көчен керткән, туган туфрагын кадерләгән, иң изге эшләрнең берсе - икмәк әзерләү белән шөгыльләнгән кешеләргә дә сүздән һәйкәл куясы килә. Гасырлар дәвамында сыннар уала, һәйкәлләр җимерелә - якты гамәл һәм тузга язган сүз буыннан-буынга кала... Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА ТӨП ҖИТӘКЧЕ Г. ИБРАҺИМОВ ИДЕ Хөрмәтләгез! - ди күк, - изге җаным, Ул бит мине көтә сагынып. 71 ел һәрбер "шылт" иткәнгә Йөгереп чыга очып, талпынып". Стенадан сурәт карап тора, Әби аңа серле елмая: "Кибетләрдә йөреп кердем әле, Чәй суына, әйдә, син кая?" Сөйләшә ул шулай сурәт белән, Озак карап тора күзенә. Серле карашыннан сөйгәненең Көч аладыр кебек үзенә. Ялгызларны ялгыз, димик, зинһар, Алар яши хатирәләрдә. Тик онытмыйк, гадел булыйк инде, Хәл белешик, ярдәм кулы сузыйк, Тыныч күкле бу иртәләрдә... КӘКРЕ КАДАК АК ҖИЛКӘН очты. Ак кирпеч арасындагы ярыкка чөй бәреп, кадакны шуңа каккан булганнар. "Ык-хык" дигән ике хезмәт кычкырыгы чыгарып, Вәли аны бик тиз йолкып алды, учына йомарлап, бүлмәсенә йөгерде. Әйе, ул хәзер аныкы, аның кадагы. Барлык мәшәкатьләр артта калды... Ләкин бу әле эшнең башы гына иде. Күрше кызларының ишеге өстенә аны кадаклап кую - менә монысы инде чын батырлык. Күрше-тирәнең берсе булмаса берсе өйдә, дәррәү авылларына да кайтып китмиләр. Халык йоклагач шакылдап та булмый. Вәли төрле курсларда укучы күршеләренең расписаниесен бик җентекләп өйрәнде, язып-язып та алды, кат-кат чагыштырды. Була, җаена төште - җомга көнне иртәнге унда барча халык китеп бетәргә тиеш. Шуңа күрә ул "общага"да хуҗалык эшләрен башкаручы Фәез абыйдан чүкечне кичтән үк алып менеп куйды, ишек өстен дә кат-кат күзәтте, планын хәтта бүлмәдәш егетләренә дә чишмәде. Бер күчерткәнгә йә таба ярым коймакка алданып, сер капчыгын кирәксез урыннан тишсәләр?! Утыр аннары аны ямап! Кызларның ышаныч тәсбихына мәрҗән тезеп! ...Һәммәсеннән алда уянса да, Вәли сер бирмәде: йоклаган булып кыланды, аны беренче парга бүлмәдәшләре "уята алмады". Шактый озак тоелган вакыт узды, ниһаять - этажда тынлык урнашты. Вәли чүкеч-кадагын тотып күрше кызларының ишеге төбенә юнәлде, тик үрелеп тә буе җитмәде. Бүлмәсеннән урындык алып чыкты, җайлап басып, инде эшкә тотындым гына дигәндә, кухня ягында шалтыршолтыр тавыш ишетелде. Йөгереп чыкса, кичәге мәлгунь песи икән, аны балконга куып чыгарды да максат-ниятен тормышка ашырырга юнәлде. ...Вәли кадакны тәмләп, ихлас йөрәктән яратып какты. Наличник өстендә инде яртысы гына торып калгач, күзгә чалынмасын һәм су тутырылган пакетны ышанычлырак тотсын дип, бер якка таба кәкрәйтте. Эш әзер иде. Канәгатьлек тулы карашын кадакка бертын төбәп торгач, кадакның шакмак-шакмак бизәкләнеп ялтыраган эшләпәсеннән сыйпап та куйды хәтта. Әйе, соңгы көннәрдә төзелешнең бу атрибуты белән алар шактый туганлаштылар шул... Пакет эләсе көнне егетләр инде бергә билгеләделәр. Төрле якларын күмәкләшеп уйлаштылар. Кызлар, әлбәттә, барысы да бүлмәдә булырга тиеш. Юкса кирәгеңне бирәчәкләр. Бер мөһим ягы бар: күрше-тирә күрергә һәм хәбәр салырга мөмкин. Шуңа да, пакетны элгәч, ишек шакырга һәм качарга кирәк. Беренче шакуга ук атылып чыкмый кызлар. Көязләнәләр! - Керегез! - дигән вәкарьле тавыш ишетелә. Керүче булмагач һәм шаку кабатлангач, берәрсе, атылып чыгып, "разборка" оештыра. Гөлия иртәгә булачак зачётка әзер иде инде. Шуңа күрә егетенә очрашырбыз дип сүз бирде. Кәстрүлдә су җылытып, чәчен юды, бик пөхтәләп киптерде, лак һәм егетләр аңлап бетермәгән тагын әллә нинди хуш исле майлар сибеп, причёска ясады. Болар бар да Вәлиләр бүлмәсе егетләре күз алдында - кул-бит юу бүлмәсендә башкарылды. Һәммәсен күреп-белеп тору аларны этлеккә аеруча да рухландырды. Тагын ун минут һәм ул килеп җитәчәк... Бүген Гөлия егетен бүлмәдәш кызларына да күрсәтмәкче була. Мактанмаслык та түгел - Казан егете бит! Менә, дезодорантларын сөртеп, алсу күлмәген дә киеп алды. Иреннәрен буяды һәм... ишек шакыдылар. "Күрәсең, килгәндер. Вахтада дежур торучылар чакырырга менгәндер", дип уйлады ул, каушавын җиңеп: "Керегез!" - диде. Шаку кабатланды. - Үзе менде микәнни? Менәр дә, ул бит чая телле Казан егете! - дип мактанып алды бүлмәдәш кызлары алдында һәм, эре генә атлап, ишеккә юнәлде. Аны ачып, ярты гәүдәсе белән коридорга сузылуы булды - көязлеге күккә очты. Үләт еккан! Шунда егете дә килеп керде. Каһәр суккыры! Җитмәсә, Вәлиләр бүлмәсеннән: "Ты не накрашенная страшная и накрашенная", - дигән җыр яңгырый иде. Вәлиләрдә исә көлү өянәге башланды. Шаулап узды аларның бу кичләре. Вәли белән Илдар төнгә хәтле күңел ачты, ә Сәет зачётка әзерләнгән булып утырды. Соң ятылды. Иртән торулары үзе бер үлем иде. Алдан уянып, юынып өлгергән Сәет, чәй куеп кергәч, ныклап укырга ябышты. Иртән укыганы күбрәк истә кала иде. Вәли белән Илдар да ачылмаган күзләрен салкын су белән сыпыргалап керделәр, лекцияләрен караштырырга булдылар. Сәет чәйнекне алып керде, өстәл көйләде, тик чәй эчәргә насыйп булмады. Шәбәргән Гөлия, чәйнекләренә салырга булыр дип, кичтән үк бер чынаяк тоз әзерләп куйган иде. Электр плитәсендә икенче кат чәй кайнатып азапланмадылар - зачётка киттеләр. ...Вәлинең эшләр яман. Алдагы зачётларыннан да котыла алмаган иде. Бүген шул фәннәрдән башка группаларныкы икән, бәлки, койрыкларына эләгү насыйп булыр?! Профессорлар рөхсәт биреп, мондый бәхет елмая калса да, бер сәгатьтә дүрт зачёт дигән сүз бит! Ә старосталары Дилбәр - чая мишәр кызы - рөхсәтне алып чыкты - деканның үзенә керде. Артта калучыларга аның җавабы кискен иде: - Шул "койрыкларыгыз" аркасында, каникул көннәремне әрәм итеп, отчёт тапшырып йөрер хәлем юк! Ведомостьләрне бүген яптырам! Шулай итеп, бер сәгать эчендә дүрт зачёт бирергә тиеш булып чыкты Вәли. Ары чапты, бире чапты - бер каттан икенчесенә очып кына йөрде. Зачётка керергә чират алып куярга кирәк - ахырдан керүчеләр янәшәсендә. Алайса, параллель группаларда алдан керергә сикергәләп торучы юк. Ул Вәлиләрдә генә укып тинтерәгән кызлар беренчелек өчен бугазыңа ябышалар. - Юк, юк, син безнең группаныкы түгел, тай моннан, кайчан керәсен дә үзебез хәл итәрбез, Лилия белән мин иң ахырдан керәм, дидем бит инде! Бетте! - дип җикерде аңа Ләйсән. - Әнә, сине өченче катта көтәләр ди! Элдерт! - диде ачулы Лилия. Чыннан да, Дилбәр, зачётын тапшырып чыгып, коридорлар буйлап "койрыклы" Вәлине сагалап йөри иде. Егет, коткаручысын тапкандай, аңа атылды. Кинәт каршысында кафедрадан килеп чыккан грамматика укытучысы пәйда булды, Вәли ук тизлеге белән аңа бәрелде. Аптырашта калган доценттан гафу үтенергә дә онытып, староста артыннан йөгергәндә, коридор ишеге яңагыннан тырпаеп торган бер кәкре кадак ап-ак күлмәгенең җиңен эләктерде. Юлында каршылык көтмәгән Вәли бар көченә тартылды - җиң умырылып чыкты. Дилбәр, өченче катка менә торган баскыч тотынгычларына сөялеп, тетмәсен тетә дә башлады: - Мин монда синең сүрәлгәнне көтеп ятмыйм! Теләсә ничек ябып бетер! Аня, хырафатларга ышансаң, җәең шышында узар! Сүекле факультетыңның үзеңне ебәрәсе килми! Допсессия карачкысы! Шулай да Вәлинең бәхете бар икән. Бер фәннән бик җиңел котылды. Ә менә рус теленә кергәч, тамашалар башланды. Билетны белү түгел, нәрсә турында булуын да аңлый алмады русчасы чамалы егет. Теоретик сорауларга карап, озак утырды. Практик бирем "гвоздь" сүзенә фонетик анализ иде. Хәрефләрне - бер тартыкка, бер сузыкка аерып шактый азапланды. Күз алдыннан Гөлияләр наличнигына беркетелгән кәкре кадак китмәде. Ишек ярыгыннан старосталары гелән-гелән: "Өстә зачёт бетә, укытучы ведомостьне япканчы менеп куйдыр. Тотып чәпим ату!" - дип ысылдады. Вәли ике ут арасында калды: нишләргә? Икесе дә җан кебек кадерле зачётлар. Шулай да профессордан сорарга батырчылык итте: - Надежда Матвеевна, мне туда надо, - диде ул, бармагын өскә таба күтәреп. - Не рано ли ещё, Вали-и-и? - дип сузды галимә. - Ну чтож, мы все когданибудь туда пойдём. Я Вам разрешаю, только с одним условием: молвите там за нас словечко! Может, нам тоже удастся в рай попасть! -Көлүдән чыдый алмаган профессорның күзлек пыялалары тирләп чыкты. Аудиториядә ун-унбиш минутлык көлү тантана итте. Илдар бу вакытта дәфтәреннән сорауларга җавап күчереп өлгерде. Вәли кәлтә җитезлеге белән өске катка юнәлде. Ә Гөлия, "Казан егете"н култыклап, кәс-кәс басып, өске каттан аңа каршы төшеп килә иде. Рамил ХАННАНОВ ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? Серле ярдәм яки кайтарылмаган бурыч Шатлык аны өч тапкыр сикертте! идәнгә килеп төште. Мансур, туктап, миңа китапларымны алып бирде һәм кичкә кинога чакырды. Кино беткәннән соң, Мансур мине тулай торакка озатып куйды һәм: "Тыныч йокы, Фирая!" - дип, битемнән үбеп алды. Бу очрашудан безнең арабызда мәхәббәт учагы кабынды. Мин аны уйлап яттым, аны уйлап уяндым. Шушы көннән соң без аның белән аерылгысыз пар аккошлар булдык. Яз ахыры иде. Көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, бәхетемне кара болыт каплады. Мансурга повестка килде. Ул армиягә китәсе көнне, аңымны җуеп, хастаханәгә эләктем. Ашыгыч ярдәмне дустым Фәридә чакырткан. Бу хәлне белеп, Мансур яныма килде, һәм без аның белән вәгъдәләштек. Ул китеп барды. Мансур киткәннән соң, күңелдә ниндидер бушлык урнашты. Аңымны җую сәбәбен белгәч, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Йөкле булуымны бер кешегә дә әйтмәдем. Әкренләп көндәлек тормышыма әйләнеп кайттым. Сессиягә әзерләнергә керештем. Өч ай узды... Үсеп килүче корсакны яшерү көннән-көн авырлашты. Минем турыда гайбәт йөри башлагач, академик ял алдым. Мансурның хатларын түземсезлек белән көттем, аларны кат-кат укыдым. Бервакыт Мансурның хатлары туктады. Мин язган хатларга да җавап булмады. Үземне кая куярга да белмәдем. Билгесезлек акылдан шаштыра... Ниһаять, Мансурдан хат килеп төште. Мансурга: "Фирая башка бер егеттән авырга узган, корсагын киереп йөри", - дип хәбәр иткәннәр икән бит! Ул "мондый хыянәтне кичерә алмыйм" дип язган. Кайгыдан нәрсә эшләргә дә белмәдем, төне буе үксепләр еладым, ләкин Мансурга берни аңлатмадым, ялынырга да, акланырга да теләмәдем. Бала тапканчы дип яшәргә урын эзли башладым. Кояшлы бер көнне урамнан барганда, миңа кемдер: "Фирая, сәлам!" - дип кычкырды. Әйләнеп карасам, авылдаш егет Зариф икән. Аңа хәлемне аңлаттым. Зариф үзендә яшәп торырга чакырды, мин, әлбәттә, ризалаштым, чөнки башка чарам юк иде. Зариф бик яхшы, акыллы, кулыннан килмәгән эш юк. Мин аш пешереп көтә идем. Ул минем "капризларны" үтәде. Шулай дүрт ай сизелми үтеп тә киткән. Шимбә көн кич белән мин үземне начар хис итә башладым. Зариф ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Төнге унбердә дөньяга син аваз салдың. Балага Дамир дип исем куштык. Бала табу йортыннан безне алырга Зариф килде. Ул миңа ак роза бәйләмен сузды. Сине кулына алгач, Зариф май кояшыдай елмаеп куйды. Өйгә кайткач, Зариф мине аш бүлмәсенә чакырып алды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Риза булдым инде. Шулай итеп, туу турындагы таныклыгында Мансурның улы "Харисов Дамир Зариф улы" дип теркәлде. Зариф сине үлеп яратты. Улыма саф һава кирәк дип, авылда өй җиткерде. Шәһәрдән авылга күчендек. Зарифны колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Тормыш гөрли. Зарифны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, ярата ук алмадым. Гөрләвектәй биш ел гомер үтте дә китте. Безнең күршедәге йортка яшь гаилә кайткан. Күрше Галия белән бик тиз уртак тел таптык. Якынрак танышырга дип, яңа күршеләребезне кунакка чакырдык. Кулына кечкенә кызчык тоткан һәм хатынын җитәкләгән Мансур килеп кермәсенме шунда! Язмышның мондый борылышын мин берничек тә көтмәгән идем. Фирая сөйләде дә сөйләде, яңагыннан кайнар яшь акты да акты. Ә Дамир, берни дәшми генә, ишегалдына чыгып китте. Шунда ул күрше ихатадан Галиянең Мансурга: "Сәлимә инде буй җитте. Авыр булса да, без аңа хакыйкатьне ачарга, балалар йортыннан алуыбызны әйтергә тиешбез", - дигәнен ишетте. Шунда ул тыелалмыйча кушаяклап өч тапкыр сикерде! Аннан йөгереп керде дә барысын да әнисенә сөйләде. Фирая улы өчен бик сөенде һәм үзенең хәер-фатихасын бирде. ...Сентябрьдә гөрләп туй узды. Көзнең иң матур аенда Дамир белән Сәлимәнең гаилә учагы кабынды. Айгөл ХӘЕРТДИНОВА, Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Бәләкәйләр БӘЛӘКӘЙ ФЛЮРА ФЛЮРА СӨЛӘЙМАНОВА шул. Шушы төп йортына фронттагы абый Донбасстагы гаиләсен алып кайтты. Без яңадан үз өебезгә киттек. Заһир абый ул көзне укырга ике айга соңга калып барды. Кырларда әле тракторга эш бетмәгән. Әй, тырыш та иде инде үзе. Кулыннан нинди генә шөгыль килми! Шигырь җанлы икәнен сөйләп тә торасы юк. Шул чакта әйтеп йөргән бер шигъри юлы һаман исемдә әле: "Алгебра - яшь гомернең чәчәген койдыра!.." Математикадан уку авыр булганга уфтанып язгандыр инде... Тагын берсе: Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Нәсимә. Шәүкәтен кыйнасаң кыйна, Васви тәтәйгә тимә! Шулай шаяргалап язганнары күп аның. Минем туган җирем Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы. Аның матурлыгын сөйләп кенә түгел, җырлап та аңлата алмассың. Ул тауларны әйтсәң, андагы җиләклекләрне искә төшерсәң... Ә урамыбыз "Тал урамы" дип атала. Искиткеч исем бит. Тал урамы! Шушы урам буйлап чишмә суы агып төшә. Шәмкә чишмәсе, ягъни үзебезнең авылча - Шәмкә улагы, икенче урамдагы Мәчет янындагысы - Мәчет улагы, тау башындагы зират тирәсендәгесе - Кыйсый улагы. Апалар чишмәдән су ташыйлар. Мин очраганда туктатып җырлаталар. Аларга әни үлгәч чыккан бәетне мөнәҗәт итеп җырлыйм: Ак юкә агачлар суйдыгыз, Кабыгын никләр җуйдыгыз? Ак кәфеннәргә төрдегез, Әнием кая куйдыгыз?.. Урыр идем шул уракны - Хәсрәт җанны талкыйдыр... Күрер идем әниемне - Гүр туфрагы каплыйдыр... Фәридә апам миннән олырак булгач, мәктәпкә алданрак барды. Шулай да, әле укырга кермәсәм дә, мин инде алар янына еш бара идем, чөнки хорларында "Карак песи" дигән җырны башлап җырларга кирәк иде. Мияү-мияү, пескәем, Хыянәтче икәнсең. Саклый торган маеңны Үзең ашап киткәнсең. Шулай бервакыт, әле монысы клубта, шушы җырны җырлагач, бер малай сәхнәдән елап чыгып китте. Тамагы ач булганга, ашыйсы килгәч, күңеле тулып үкседе ул. Ипигә май ягып биреп кенә юаттылар үзен. Инде укырга кердем. Безнең мәктәп авылның ике җирендә ике бинада булгач, мине, арка кочтырып, ягъни муеннарына атландырып әле берсенә, әле икенчесенә күчереп йөртә башладылар. Ни өчен шулай итеп алып китәләр - озын тәнәфес вакытында җырлатырга кирәкмен. Кайбер җырларның башын белми идем, кушымтасын гына җырлыйм. Мәсәлән, "Хуш, авылым"ны. Ул вакытта бу җыр бик популяр иде. Авыл кешеләре хәтта урамда да туктатып: "Флюра Сөләйманова, күп сораулар буенча "Хуш БӘЛӘКӘЙ ФЛЮРА авылым"ны безләргә башкармассыз микән?" - дигән булалар. Ничек башкармыйсың инде, үтенеп сорагач! Соңыннан миңа рәхмәт әйтәләр, башымнан сыйпап китәләр. Шундый уңган, шундый булган, диләр. Рәхәт инде, мактагач! Башлар күккә тия! Ата-аналар җыелышында да, 8нче Март, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә сәхнә түрендә мин. Тик әнием генә күрми боларны... Миңа ручкалар, карандашлар, дәфтәрләр бирәләр - яхшы укыган өчен, дип әйтәләр. Ә залдагы әни-апалар елап утыра. Кем шигыре булгандыр, ул чакта авторларны белү бик сирәк иде, менә мондыена җыр да көйләп куя идем әле. Нинди уңган, нинди булган - Ул һәр эштә, һәркайда. Йомшак сүзле, күркәм үзе, Нурлы йөзе елмая! Мәктәптә без акробатик күнегүләр ясарга ярата идек. Биек-биек пирамида очларына бер куркусыз менеп: "Яшәсен Бөек Октябрь бәйрәме!" - дип кычкыручы да мин идем. Мәктәп тормышы шулай җырлап барды. Абыем белән мәктәпкә киткәч, сеңлем Фәния берүзе өйдә кала. Ул вакытта кыш көннәре - өйгә бозауны кертәләр. Фәния бозаудан куркып мич башында утыра. Инде мәктәпкә йөри башлагач: "Бозау нихәл, синнән башка ул ничек тора, ямансуламыймы?" - дип котырталар иде үзен малайлар. Ятим булгангамы, Яңа елга, Беренче Майга берәр күлмәк бирәләр иде. "Америка паёгы" дигән нәрсәләр бар. Мәктәптән дә өлеш чыгаралар. Шулай булса да - өстә гамаш, эчтән кия торганы юк иде. Бураннарда мәктәптән кайтабыз да мич башына менеп утырабыз. Кайчагында күрше апа - бергә укый торган Равиянең әнисе - мине үзенең алъяпкычына төреп алып кайткалый иде. Матуррак, җылырак көннәрне укытучы апабыз күрше авыллар - Кыртапалыларга да ияртеп җибәрә. Аларның кайту юллары безнең урам аша үткәнгә инде. Мин мәктәптә яхшы укыдым. Шул хөрмәткә Заһир абыем шигырь дә язды. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү - Ударниклар күп бездә. Алардан үрнәк алыгыз, Тырышып укыгыз сез дә! Алдынгыларның сафында - Сөләйманова Флюра. Тырышып укый дәресләрен, Отличник шуңа күрә! ФЗОдагы олы абый Зөфәр әнине күмәргә кайтмады. Үлгәнен белмичә калган, хәбәр бирүче дә булмагандыр инде... Берзаман кайтып керсә, безнең өйнең баскыч төпләре сап-сары итеп юылган. Ул чагында анда бүтән яшь гаиләләр торган иде. Теге, Рәхимә апаларга китеп яшәгән вакыт булгандыр инде безнең. И, әни савыккан икән, Аллага шөкер, дип уйладым, ди. Шуннан безнең янга килде, аркасында биштәр. Берәр тәмле нәрсә юк микән, дип актарабыз моны. Нәрсә булсын инде? Рәхимә апа куып җибәрмәсә, тәки Зөфәр абыйны оятка калдыра идек. Ул абый авылга кайткач, колхоз ярдәме белән, барыбыз өчен өй салдылар. Аңа анда озак торырга туры килмәде, үз тормышын көйләргә читкә чыгып китте. Ә монда безнең яшәү инде җайга салынган, зарланып йөрмибез, авыл әкренләп тернәкләнә, кешеләрнең йөзләрендә шатлык, бәхет чаткылары күбрәк чагыла. Балаларның чырчулары, шау-гөр килеп уйнаганнары еш ишетелә башлады. Аларның гаме кышын - укуда, җәен - каникулда. Күбрәк, көтү кайткач, сыер саклаганда уйный торган идек. Безнең авылда күпер өстендә уйнау да бар иде. Әлбәттә, зурлар булып кыланабыз - түгәрәк әйләнеп җырлыйбыз. Һәр куплетның сүзләрен мин башлап җибәрәм. Гармунчыбыз булмаса да, аның кебек уйнаган сыман йөрүче берәр малай табыла шунда. Утырмагыз урындыкка, Гармунчылар утырсын. Бөгелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын?! Суда, суда, Суда йөзәласыңмы? Мин сине күрми түзалам, Ә син түзаласыңмы? Ташу киткәнче, күпер өстендә зурлар да уеннар оештыра. Аларны карарга бармый ничек түзәсең ди инде? Хәтердә, күпер агып китмәсен өчен, аны тракторга бәйләп куялар иде. Ул боз өстенә учак кабызып агызуларны әйтәсеңме? Шул хәтле матур күренеш бит бу! Үләмә елгасы буйлап авыллар аша янып барулары әкият кебек тоела иде безгә. Тора-бара тормыш чыннан да җанланып китте авылда. Заһир абый завклуб булып эшли. Яшьләр театр куялар. Бервакыт "Рәйхан" спектакле башланырга тора. Тик, нигәдер, һаман пәрдә ачылмый. Озакка китте көтүләр - халык инде берничә тапкыр кул чабып та алды. Юк. Башламыйлар. Нигәдер мине чакыралар. Менсәм, алар "Рәйхан" көен онытканнар икән, шуны искә төшерә алмый азапланалар. Җырлап күрсәттем - китте пәрдә ачылып. Халык тамашага күмелде. Кайвакыт мәктәп балаларын да концертка катнаштыралар иде. Бу юлы миңа җырларга гына түгел, биергә дә куштылар. Аягымда түфли-мазар юк, кунычлы йон оекбаш белән сәхнәдә биеп йөрим. Биим дә биим, һич туктамыйм, дөресрәге, туктый алмыйм, гармун да туктамый, ник дисәгез, каян кереп китәсен таба алмыйм. Укытучы апам сәхнә тәрәзәсеннән кулы белән әйдәп тора, тәрәзәдән кереп булмый ич инде. Абый залдан йодрык селкеп утыра. Шунда башлары эшләмәгән: мәктәп залы түгәрәк - сәхнәсе юк, анда теләсә кая кереп китәсең, ә монда ишекләре кайда? Шып туктап, як-якка карап тордым да, бер тишек табып, шунда чумдым - ишек шул икән. Их, шул чакларны төшерергә фотографы да юк иде бит аның. Чандыр, ябык, бәләкәй генә гәүдәле Флюраны күрсәгез шаклар катыр идегез. Хәерче заманнарда үтте шул безнең балачак. Монысы шулай булды. Ә менә җырлаудан хәзер дә туктый алмыйм. Җырлыйм да җырлыйм... Күз алдымда әнием һәм тәрбиягә алган балаларым, оныкларым... Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла... Шөкер, балачакта баштан кичкәннәрне сөйләп чыктым, тик балачак фотомны гына бирә алмыйм инде. Ник дигәндә, бер тапкыр да төшәргә туры килмәде шул... Флюра СӨЛӘЙМАНОВА Хәтер Бауман урамындагы Матбугат йортында 1970-1980 еллар берлегенең "Тынгысыз каләм" дигән стена гәҗите чыгып ки озын гәҗитне халык сарып ала торган иде. Язучылар гына журнал редакцияләре һәм китап нәшрияты да шушы бинада и бер "каләм җимешеннән" (Яңа ел саны, елы билгесез) хәзер КЫЙМЫЛДЫЙЛАР... Күк капусы Табигать һәм мин ЭТЮДЛАР Типсәң - тимер өзелә Рафис Корбанов белән дус яшәгән чагында "Оптимист" ширкәтендә дүртә сутыйлы бакчабыз бар иде. Хәлдән килгәнчә түбә корып, шунда егерме елдан арты көн күрдек. Язларның берсендә Рафис, гадәттәгечә, фамилиям белән генә аваз салды: - Кәримов, кил әле, күрмәгәнеңне күрсәтәм! - ди. Килсәм... тәртә буйлык торба эченә бер җан иясе кереп качкан да, ни үгетләп, ни куркытып чыгарып булмый үзен. Күсәк тыгып төртеп тә карадык, торбаны бастыры җирне дә төябез, төшми дә, кымшанмый да. Калдырып китәр идек тә, җан иясен күрәсебез килә. Шуннан торбаны сузып салдык та, эченә бер чиләк су агыздык. Һәм, икенче башыннан йомран чыгып урманга таба теркелди башлады. Бу тирәдә бүтән йөрмәсе дигәндәй, Рафис, йөгереп барып аның койрык астына типте. Йомран очып барга хутка шап итеп килеп төште, көтмәгәндә кисәк борылып, кискеч тешләрен ыржайтты, үзе эт кебек ырылдый. Качсак - куып китә, куркытсак - өскә сикерә инде бу, ди тораташтай катып калдык. Безне берара гипнозлап тоткач, борылды да "солидно" гына китеп бард йомранкай. Ә без исә, исән-имин котылуыбызга сөенгән булдык. - Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, - дип көлеп калды оптимист Корбанов Кыр үрдәкләре артыннан Сандугач һәм еланнар