Марат Әмирханов ТӘХЕТСЕЗ ПАТША КЫЙССА Беренче баб. Ки Мономах бүреген! Бикбулат, мөкиббән китеп, озак кына тәхетне күзәтеп торды. Шә-әп, каһәр! Шәп кенәме, искитәрлек. Күр, нинди затлы, алтын-көмешләре генә дә казна мирасына тиңдер. Ә никадәр энҗе-мәрҗән? Үзе биниһая зур, буй җитмәстәй биек. Һәм дә, ни гаҗәп, шыксызның-шыксызы, җансыз. Җансыз нәрсәләрнең дә җаны була икән ләбаса. Үзенең айбалтасын гына ал. Кәкшәеп беткән, чүплеккә генә тондырасы, юк, кулы бармый, сабын гына да берничә тапкыр алыштыртты инде. Чөнки орышта ул аның иң ышанычлы дусты. Айбалта әйтерсең лә уй-гамәлен алдан белеп тора, һәр ыргым - нәкъ урынына барып ята. Тәхетнең җаны исә Иоанн Васильевич калебендә булган икән. Хак, әйбергә җан иңсен өчен, аның ияле булуы шарт. Әнә ич, Иоанның урынына арт сынын җәеп җибәрүе була иде, тәхет гөлт итеп китә иде, мәһабәт, горур, тәкәббер төс ала иде. Ә бүрек? Таҗ урынына киярдәй бүрек тә бик хикмәтле дан-дәрәҗә билгесе. Шөһрәте Византиянең мәгърур җиһангиры, император Константин Мономахка барып тоташа. Бүрек - яраткан кияве, Киев Русенең олуг кенәзе Владимир Всеволод улына истәлекле бүләге. Ул аны үзенеке үрнәгендә тектерә. - Чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә, олы бәйрәмнәрдә һәм дә илкүләм рәсми тантана-шау-шуларда син бәгъзеләрдән аерылып торырга тиеш, - ди император, - бүрек биләгән урыныңның бөеклегенә дә саллы ишарә булыр. Мономах бүреге тәхеттән дә зиннәтлерәк. Саф челтәр алтыннан филигран ысулы белән эшләнгән. Өслегендә йолдызлы күкне хәтерләтеп, фирәзәзөбәрҗәт якутлар җемелдәшә. Нәкъ очына кечкенә тавык тәпие сыман тәречек беркетелгән. Чит-читләре кеш тиресеннән җыелган кырпу белән камаулы. Чын илһами җәзирә . Аны күрүгә, кара халык киселгән курадай җиргә ава, ырулыларының биле бөгелә. Владимир әлеге тылсымлы бүләккә лаек зат була. Русьнең бөтенлеге хакына хәтта туганнары Ярослав һәм Юрий белән кылыч чәкештерүдән дә тартынмый. Зур гыйлем иясе. Аның канатлы җөмләләре халык телендә хәдис урынына йөри. Иоанн да кәефле чакларында олуг кенәзнең бер әйтемен бик еш кабатлый. - Хатыннарыгызны яратыгыз, әмма дә ләкин аларга үзегездән өстен торырга ирек куймагыз, - ди күзләрен шукландырып, - бу мәшһүр Владимир кенәз васыяте. Кенәз, чыннан да, әлеге мәсләктә җик чиккән, күрәсең. Шулай булмыйча, хатыннарын бияләй урынына алыштырган ич. Аларга өстәп, ун дистәдән артык кәнизәк тә тоткан. Менә ичмасам гайрәт?! Этеп еккан, тартып торгызган. Ә без... тьфү-тьфү... Бу хәтта итәк колы Иоанн кулыннан да килми. Булган заманында егет солтаннары! Шамакай үзенә-үзе ямь табып, көлеп җибәрде. Бикбулат та уйхатирәләреннән арынды. Бармаклары гына аны тыңламады, бүрекнең яняктагы элмәләренә кагылып узды. Бүлмә эченә аһәңле моң таралды. - Зең-зең-зең... Мондый саф-пакь челтерәү белән асылташлар гына челтери. Җир-ана бу саз җырын аларга миллион еллар дәвамында сеңдергән. - Әстәгъфирулла! Бикбулатның авызыннан адашкан коштай намәкъбүл сүз очып чыкты. Вакыт-вакыт ата-ана каны шулай искәрмәстән бәргәләнеп куя. Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде. Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул - татар ханы, кыйбласы - Ислам. Мөселманлыгы Русия белән мөнәсәбәтләрдә дә һичнинди кыенлык тудырмады. Алай гынамы, Касыйм тәхетенә Иоанн патша ярдәме вә фатихасы белән утырды ул. Аралары яхшы, җил дә үтәрлек түгел. Ханлык Русия карамагында саналса да, күп нәрсәне хан үзе теләгәнчә хәл итә. Фәкать дипломатия, сугыш-орыш өлкәләрендә генә мөстәкыйльлеге чикле. Ләкин воевода сыйфатында гаскәр тота, турыдан-туры чик низагларында катнаша. Соңгы ике-өч елда менә Ливония сазлыкларында җәфа чигәләр. Шведлар белән алманнар иснәшеп алгач, хәлләр тагын да кискенләште. Иоанн Раштуа, изге бәйрәм вакытында, сөңгеләрне җиргә кадау урынына, Виттеншейн кирмәненә һөҗүм итеп, каршы якны тезләндерергә тырышып караган иде дә, барып чыкмады. Кагыйдә бозуны Күкләр дә ошатмады, күрәсең, иң якын һәм иң ышанчлы әшнәсен - Малюта Скуратовны югалтты. Котырып та карады мәгәр. Барча әсирләрне күз алдында дөрләп янган учакка тереләй ташлатты. - Кайчагында качу - җиңүгә юл ачу. Мин сиңа шундый җай бирәм. Бел, бу җан бәрабәре, - дип, үзе урынына Бикбулатны калдырды да гарьлегеннән Мәскәүгә кайтып китте. Патшаны Мәскәүдә дә яман хәбәр көтеп тора иде. Казан төбәгендә чуалыш башланган. Тәки баш бирергә теләми бу котырык канлы басурманнар. Әле күршеләрен дә үз якларына аударганнар. Аларга иш булып, чирмешләр, арлар, әкәйләр дә бунт күтәргән. Хәл мөшкел. Казан китсә, Рәсәй таркала. Чөнки Казанга Себере дә, Әстерханы да, Нугае да иярәчәк. Ә бу шведлардан солых сорарга туры киләчәк дигән сүз. Шунсыз Казанга гаскәр җибәрү мөмкинлеге юк. Бикбулатка да дөнья арты белән борылды. Илчеләрне көткән арада шведлар Лода шәһәре янында искәртмәстән генә ташланып, бар мал-мөлкәтләрен, корал-утчагырларын талап алдылар, хәтта байракларын да кулларына төшерделәр. Гаскәр бүре кергән сарык көтүедәй чуалышып бетте. Үзе дә аздан гына әсирлеккә эләкмәде. Мондый фаҗигагә юлыккан воеводалар, гадәттә, үз-үзләренә кул салалар. Ләкин Бикбулатка бу адымга барырга ирек бирмәделәр, җавап тотарга Мәскәүгә алып кайттылар. - Синең урының - дар агачы, - диде Иоанн үтергеч карашы аша, - дар агачы! - Мин җәзаңа әзер, государь! - диде Бикбулат, - минем гомер - чүп, син генә исән-имин бул. Иоанның йөзенә мыскыллы елмаю ятты. - Хитёр, басурман, җиңел котылмакчы, - диде, күзләрен чекерәйтеп, - әгәр мин сиңа гөнаһыңны ярлыкарга, хыянәтле гамәлеңне юарга ирек бирсәм, ни әйтерсең? - Ихтыярың, государь. - Хәзер үк Кушалинога чыгып китәсең, анда сине архимандрит көтеп тора. Хәзерендә бердәнбер таянычың - православие! Аңладыңмы? Бикбулатның теле аңкавына ябышып катты, сүзсез калды. - Ишетмим! - Аңла-а-а-дым... - Аңласаң, бар, ычкын! Чиркәү хәлләреннән айнып, аз-маз тынычлана төшкәч, Бикбулатны янә патша каршысына китереп бастырдылар. Иоанн бөтенләй башка иде, йөзе кояштай балкый. - Симеон туганым, мин сине дөньядагы иң хак, иң гадел дингә, христиан диненә күчүең белән чын күңелемнән котлыйм, - диде, күз яшьләрен яшермичә, - сине минем белән бергә Иисус Христоска баш июче кол Епафрас та сәламли. Ходайга дан булсын! - Амин! - дип хуплады Бикбулат диндәшенең котлавын. - Инде икенче бүләгем, - дип, җиңелчә генә чәркәсен иреннәренә тигезеп алды Иоанн, - белеп тор, мин княгиня Анастасияне Казан ханы Александр Сафагареевичка тәгаенләп торган идем, кызганыч, Ходай гомерен алды, ярата идем үзен. Сез охшашкансыз. Яшьтәшләр дә. Шуңа күрә сине дә үз иттем. - Мин Үтәмешгәрәй ханны ишетеп кенә беләм, - диде Бикбулат. - Александр, - дип төзәтте аны Иоанн. - Әйе, әйе, Александр. - Икенче бүләгем, - диде Иоанн, учларын угалап, - кыскасы, мин сиңа Рәсәйнең иң чибәр, иң бай, иң абруйлы туташын никахларга карар кылдым. Җитәр мендәр кочып ятарга. - Баш өсте, падишаһым. Бикбулатның селәгәйле иреннәре Иоанның укалы итәгенә беректе. - Ләкин дә... Тәхет иясенең кашлары иске чүпрәк сыман борын өстенә җыерылып төште, күзләренә ахак кунды. Бикбулат - мөселман тәрбиясе алган кеше. Аның өчен гаилә кору дин алыштырудан да өстенрәк. - Җә, әллә карышмак буласыңмы? - диде Иоанн. - Алла сакласын... - Соң, шулай булгач... Бикбулат төкереген йотып куйды да, җанын учына йомарлап, ата-бабадан килгән табигый сәләтен иреккә чыгарды. Куян кебек һаман үз күләгәңнән куркып яшәргә ярамый ич инде, чыңгызлы лабаса ул. - Наян кеше - шаян кеше, астан чыгар чаян теше, ди, падишаһым, рөхсәт итсәң дә, итмәсәң дә, бер гыйбрәтле мәзәк сөйләп алыйм әле, - диде, - чөнки бу синең тәкъдимеңә җавабым. - Җә... - Туган җирем Әстерханда булган хәл бу, - дип хикәяләргә кереште Бикбулат, батыраеп, - бер дәрәҗәле вә хәлле морза кешегә яучы килгән. Морза җавап бирергә ашыкмый икән. - Морза кем, нигә дәшмисең, урыны менә дигән, егете затлы, әллә мәһәрен азсынасыңмы? - дип сораган яучы. - Алай да димим. - Соң, сәбәп нәрсәдә? Морза ык-мык итеп торган да: - Кызым матур, янымда гына тотасым килә, - дигән. Кәләшне бик чибәр дисең бит, падишаһым, Әстерхан морзасы шикелле хурга калмабызмы? - И, ертлач, кәләшеңне тәгаенләгәнсең, димәк ки, әйт, кем ул? - дип карап бакты Иоанн әңгәмәдәшенә. - Мин аны күреп кенә калдым, әле кемлеген дә ачыкламадым... Бикбулат яшертен генә йодрык сугышларына йөри иде. Яшьтән көрәш белән мавыкты, билбавы каты иде шаһзадәнең, күпләр еш кына аның белән кабырга хисабына бил алыша иде. Йодрык сугышы - кара халык уены, анда затлы ыру вәкилләре ачыктан-ачык катнашмый. Бикбулат исә йөз-кыяфәтен үзгәртә. Тамашадан ул чын йөрәктән кәеф-сафа корып, тәннәрен язып кайта. Үктәбернең урталары иде. Елгалар инде бөтәш. Бала-чага боз өстендә чырчу килә. Мәскәүнең кантарлы катканак урамнарын, карачкы сыннарына охшап калган шәрә агач куакларын яктыртып, кары да төшкәләп тора. Тамашада катнашучылар да, күзәтүчеләр дә күп иде. - Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик, хәләл күкрәк көчләре, - дип, шат күңел белән башлап җибәрде бәйгене идарәче түрә. - Хәрәмчегә ун камчы, - дип өстәде булышчы. Шунда ук төп әмер яңгырады. - Кара-каршы тезелешеп басыгыз! Бикбулатка үзеннән бер башка биегрәк кеше туры килде. Гәүдәсенә караганда, көч-куәте чамалы булырга охшый. Куллары тез астына ук төшеп тора торуын, әмма җилкәсе тар. Мондыйларның егәре, гадәттә, озакка түзми. Тик бу әле тәүге тәэсир генә, гөман еш кына дөреслеккә туры да килеп бетми. Аннан китереп, бу бит татар көрәше түгел, өер белән өер орышы, буталышып бетәсең, йодрыкчылар да алышынып кына тора. Һөҗүмне көндәше башлады. Тәҗрибәле, күрәсең, араны тота, якын Башкалар да тукмашырга кереште, дөп тә дөп. Һәр ыргым сүз белән ныгытыла. Минут эчендә мәйдан күп катлы әче урыс матына уралды. - Анаңны... - Мә, тот... - ...кабер тактагызны... Бикбулат сүгенә белми, тойгысын ымлык ярдәмендә генә белдерә. - Һоп! - Әһә! Юраганы юш килде, дөрестән дә, озын кулның селтәнүе озакка бармады, хәлсезләнде. Бикбулат, җаен туры китереп, тегенең култык астына керде дә ике-өч омтылуда егып та салды. Аннан орыш кагыйдәсенә туры китереп, күтәреп тә торгызды. Көндәше исә, һич көтмәгәндә, яшелле-зәңгәрле тавышы белән сөрән салды: - Хәрәм! Хәрәм! - Кисәтү белән чикләнәм бу юлы, кабатланса - җәза, - дип, идарәче түрә боерыгын да чыгарып куйды. Бәхәсләшүнең фәтвасе юк иде, Бикбулат янә һөҗүмгә ябырылды. Монысында үзе кебек төптән юан, бакыр чәчле орышчыны сайлады. Тиң көрәшче белән көч сынашу күпкә һиммәтлерәк ич. - Һоп! Бакыр чәч: "Чыккан җиреңә кертәм мин сине", - дип, алдан ук куркытып куйды. Бикбулат тегермән куласасыдай бөтергәләнде, корбанына ташланган бөркеттәй һөҗүм арты һөҗүм ясады, тик теләгенә ирешә алмады, бакыр чәч аннан күпкә өстен иде, сирәк суга, әмма берәгәйле суга. Чираттагысында шулай итеп тондырды, явыз, Бикбулат мәтәлгәнен дә сизми калды. - Аһ... Бикбулатның борыныннан кан китте. Шул сәбәпле, көрәштән дә читләштерделәр. Әлегәчә мондый хәлләргә юлыкканы юк иде, җәрәхәт алучыларга ярдәм итү белән хатын-кызлар шөгыльләнә икән. Аны шулар кулына тапшырдылар. Монысы инде икеләтә хурлык иде. - О-о-о, тагын бер баһадир! Бикбулат чигенү ягына талпынып караган иде дә, туташларның бер татлы тавышлысы юлына аркылы төште. - Әй, камыт аяк, кыенсынма, әйдә, түрдән уз, без кеше ашамыйбыз, - дип култыклап ук алды. Бикбулат бурлаттай кызарып чыкты. Кызга җитә калды, отыры ирештерде. - Оялчан егет яр тапмас, ди, их, камыт аяк, үзең көрәшче... Бикбулат күз очыннан гына кызга бакты. Ир-егеткә гашыйк булу өчен мизгел дә җитә, ди. Шушы керфек җилпенгән бер арада Бикбулатның эче-тышы кайнар ялкынга төренде. Туташ хәзерендә ул аралашкан мохит затларыннан төбе-тамырыннан аерыла иде: дала кылганыдай аксыл-саргылт чәч, кыйгач каш, зәңгәр күз. Бит очындагы мәхәббәт уемы үзенә бер сөйкемлелек биреп тора. Бикбулатны чибәркәй әсир итте. Ләкин ул - хан, воевода. Аңа үз тиңе фарыз. Урам кызлары никадәр генә ымсындыргыч матур күренмәсен, иш була алмый. Кыз ул арада, ачыттыра-ачыттыра, җәрәхәтенә чүпрәк кисәге каплады. нигә дәшмисең, синең телеңне дә тешләткәннәр ахры, бәлки, әпәдер дә соң әле, ә? - Княгиня, безгә китәргә кирәк, вакыт чыкты, - дип мөрәҗәгать итте тәмле телле туташка янындагы кулдашы, - өйдә ачуланырлар. Княгиня?! Булмас ла, княгиня кара халык арасында нишләп йөрсен? Киемсалымы да гадидән-гади. Хәер, үзе соң... - Княгиня, кара әле, камыт аякның сакалы купкан ич, - дип пышылдады гасәбә кыз, - әйе, купкан! Княгиня авызыннан карагруһ - опричнина чорының иң хәтәр сүзе ычкынды. - Хыянәт! Бикбулат кыргый тай пырдымсызлыгы белән урыныннан купты... Бикбулат шушы хәлләрне күңелендә яңарткан арада Иоанн-яучы бүлмәгә кенәз Мстиславскийны чакырып кертте. Ул барысын да хәстәрләп куйган иде инде. Бу шартларда чигенү юк, каршы да килә алмыйсың. - Иван Фёдоровичның кулын үп, - диде Иоанн, урта бармагын тырпайтып, - нәрсә баганадай катып калдың? Бикбулат кына түгел, кенәз дә көрәк сакалын тырпайткан хәлдә уйга талган иде. Патша төпчеге Анастасияне яучылый лабаса! Бер яктан, олы шатлык, икенче яктан... Мстиславский уенның очына чыгып җитә алмады. - Киявең бывший басурман, әмма минем иң данлы воеводам, мөхтәрәм хан, аксөяк, прошу любить и жаловать, - диде Иоанн. - Татарин, колагыңа киртлә, - диде Иоанн, - Анастасиягә үземнең дә күзем төшеп йөри иде, Александр хакын хаклап, авызымнан өзеп бирәм... Бик хуп булыр иде дә бит, дип ачынып куйды Бикбулат. Аның каршында әле һаман йодрык сугышы мәйданында ярасын дарулаган уенчак-көләч княгиня басып тора иде. Их, иреннәре өттергечтер, куллары йомшактыр, куены кайнардыр... Анастасия белән очрашкач, ике күзе дүрт булды. - Әстәгъфирулла! - Нәрсә әйттең, аңламадым, - диде кыз. - Юк... болай гына... - Тукта-тукта, син соң теге Камыт аяк лабаса! Княгиня рәхәтләнеп көлде. - Хе-хе-хе... - Хыянәтче, - дип авызын ерды Бикбулат. Ул үз хыялы белән патша боерыгының тәңгәл килүенә чиктән тыш шат иде. Бу, һичшиксез, бәхеткә. Иоанның һәр адымы үлчәнгән шул аның, бар гамәлен дә алдан күреп-белеп башкара. Рәхмәтләр төшсен. - Жәл, качып котылдың, - диде княгиня, сакчы күрсәтә иде сиңа ябышкак сакалны. Бу хәлләрдән соң ике ел вакыт үтеп китте инде. Балалары да туды. Евдокия - тач әнисе, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары кыз. - Княгиня, малай алып кайтсаң, миңа охшар иде, - диде Бикбулат, шаяртып, - рөхсәт тә сорамадың. - Анысы синнән тора инде, хан, - дип көлде Анастасия, - орлыгы нинди, яралгысы шундый. Бикбулат хәләлен шап-шап итеп сөеп алды. - Үзеңне бел! Дөрестән дә, княгиняның канында да татар бөресе шытым бирә иде. Ул Казан ханы Илһам бине Ибраһимның бертуган энесе чукынчык Ходайкол шаһзадәнең кызы Анастасия Мстиславскаяның оныкчасы иде. * * * Бүлмәгә тыны-өне бетеп, Борис Годунов килеп керде. Күзләре - маңгайда, борын тишекләре чабыш атыныкыдай киерелгән, еш-еш сулый. - Бу-у-у хак сүзме? Бикбулат бу тәти егетне өнәп бетерми иде. Чөй сыймас һәр ярыкка борынын тыга, чамадан тыш әрсез, кыланчык. Ходай ыспайлыкны да мул биргән: ыспай буй-сын, ыспай төс-бит, ыспай сакал-мыек. Энәдән-җептән генә киенә, диңгез артыннан килгән илчеләрдән ким түгел. Кыз-хатынга шундыйлар кирәк тә инде, янында мәш киләләр. Ярый белә Годун, Иоанн үзе дә якын итә яшь боярны. - Нинди сүз? - диде Бикбулат, сорауның тәхеткә бәйләнешен белмәгәнгә салышып, - аңлатыбрак сөйлә. Әңгәмәне маэмай рәвешендә дүрт аякка мүкәйләп баскан Шамакай өзде. Яннарына килде дә чабатадай зур теле белән Борисның итәген ялый башлады. - Кит моннан, ялмавыз! - дип, Годунов аны этеп җибәрде. Шамакай, эт кебек чиный-чиный: - Ха-ха, кемсә үзенә-үзе тибенә, ха-ха, мин син булып кына күрсәттем ич, Алабай, Алабай - аргы якта ялагай, - дип такмакларга тотынды. - Телеңә салынма, тинтәк, - диде Годунов, зәһәрләнеп, - күземнән югал. - Алабай, Алабай - аргы якта ялагай... Годунов соравына җавап алмыйча бүлмәдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Шамакай аны дуңгыз колагына охшатып йомарланган йодрыкларын селкиселки озатып калды. - Ай-һай телең, - диде Бикбулат, - чама белер идең. - Ул ярпачка бу гына аз әле. Бикбулат сүзне озынайтып тормады, күзләре янә тәхетне сыйпап узды. Бу юлы тәхет Иоанн патша сурәтендә иде. Ирексездән тәннәре чымырдап китте. Әйе, күпме бояр кан сыкты бу тәхет җирлегендә. Гөнаһсыз җөмлә өчен дә башыннан язучылар булды. Бер мәҗлестә мөхтәрәм кенәз Дмитрий Оболенский-Овечкин, ачуы чыгып, Фёдор Басманның колагына: "Без патшабызга гадел вә саф гамәлләребез белән бирелеп хезмәт итәбез, ә син тавыш-гаугаларың илә ярарга тырышасың", - дип пышылдаган, имеш. Басман бу сүзләрне патшага җиткергән. Иоанн моны үзенә мәсхәрә дип кабул иткән, күрәсең, чираттагы чакырулы әбәт вакытында исерек килеш кызып китеп, хәнҗәрен, Бикбулат монысына үзе шаһит, кенәзнең йөрәгенә батырды. Бояр Репинин да шундый ук йөгәнсез тузынуның корбаны булды. Анысы да мәҗлес вакытында. Ул көнне Иоанн чамасын югалтып эчте. Йөзенә битлек ябып, сикергәли-сикергәли җыр сузарга ук тотынды. Шунда ук чытык чырайлы Репининны абайлап алды. Алпан-тилпән бояр янына килде дә битлеген аның йөзенә чумдырды. Репинин исә, бөтен даирәне шаккатырып, битлекне аяк астына салып таптады һәм әйте: - Государь! Мин - боярин, Дума әгъзасы, мондый дуамал акылсызлыкны кабул итә алмыйм, - диде. Патша кызарынды-бүртенде, хәтта ки көчәнүдән оятына көч килде: - Вон! Во-о-н! Репининны типкәли-типкәли бүлмәдән куып чыгардылар. - Мин сине дөньяда яшәтмим, имгәк, каян килгән фәрештә? - дип озатып калды аны Иоанн. Иртәгесен боярның җансыз гәүдәсенә тап булдылар. Бу - вәхшилекнең дә аръягы, билгеле. Ләкин вәхши илнең халкы да вәхши. Шуңа күрә ул үз паштасының һәр гамәленә ләббәйкә итә, аңа мәдхия җырлый. Замана! - Галиҗәнап, тәхетеңә утыр! Бикбулат янә тәхеткә күз төшереп алды. Бу соң уен гына лабаса! Иоанн Васильевич кансыз дуамаллык белән бер үк дәрәҗәдә шаянлык вә наянлыкта да мөмтаз зат иде. Ул мөритләрен төрлечә сыный, төрлечә боргалый. Әлеге уеннан да уймак чыгарырга ярамый. Йөгәнсез башка нинди уй килмәс? Шамакай, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап торган Бикбулатны җитәкләп диярдәй, җәнлекләр катына алып килде. - Еланың - Аочанны сыйла, ач ачулы була. Ул Иоанның үзе кебек үк тузынырга маһир. Бикбулат бу эбер-чебердән җирәнә иде. - Бүген Гоханның чираты, - дип, җәнлекче читлектәге саргылт әрләнгә төртеп күрсәтте. Кит, шул әкәм-төкәмнәргә дә исем-ат кушканнар. Җәнлекче әрләнне койрыгыннан эләктереп алды да елан куышына шудырды. - Ризыгың тәмле булсын, Аочан! Бикбулат күзләрен йомды. - Аочан! Аочан! - Кара әле, кара, - дип, Шамакай Бикбулатны кымтырыклады, - менә бу ичмасам манзара! Бикбулат күз арасыннан гына читлеккә текәлеп алды. Елан, гүя дилбегә, чуаланып беткән, агач кашыктай тукмак башын койрыгы өстенә салган да әрләнгә баккан. Тегесе, дер-дер калтыранып, үз язмышын көтә. - Аочан! Аочан! Хезмәтченең өзгәләнүен ни сәбәпледер елан колагына да элми. Аһ, еланның колагы юк лабаса! - Изге эшне вакытында тотмасаң - явыз эшкә, явыз эшне вакытында тотмасаң, изге эшкә әйләнер, - дип пышылдады Шамакай. Бикбулат җепшек борынын гына тарткалап куйды. Сарай халкы иртәнге тамашаны күреп хәйран калды: бу ике мәхбүс мәхлук авызларын авызга терәп, ләззәти рәхәтлеккә талганнар иде. - Күк йөзендә хәзер синең кояш, галиҗәнап, - диде Шамакай, - ки, Мономах бүреген! Чукынып кына китсенсәнә: ике үләсе түгел, җә тәхет, җә ләхет! Икенче баб. Хуш, җәберле адәм! - Кенәз Московский Иоанн Васильевич! - дип кызарып-бүртенеп игълан салды мөнади бояр. Бикбулат, өреп очыргандай, тәхеттән мәтәлеп төште. Нишләмәк кирәк, сөт кибәр, гадәт калыр, ди. Уңайсызрак туры килде, күрәсең, башы тәхет аягына килеп орынмасынмы. Һәм айнып та китте. Башына: "Нишлим мин, ә?" дигән уй килеп эленде. Әйе, Иоанн түгел, ә ул, Симеон Бекбулатович, тәхет иясе ич! Тәүге шәрәфле боерыгына имзасын беркетте, әнә. Ниһаять, затлы нәсел кешеләрен хур вә мыскылга салган "Җәберле адәм" кануны әйләнештән алынды. Күпләрнең күңеленә хуш килгәндер яңа хакимнең ошбу тәвәккәллеге. Ник дисәң, моңарчы җәбергә эләгү өчен патшаның: "Күземнән югал!" дигән сүзе җитә иде. Һәм "күздән югалган" бояр, никадәр генә хөрмәтле зат булмасын, ат койрыгыдай озын чәч үстерергә мәҗбүр. Озын чәч - җәбер билгесе. Патша кичергәнче кимсетелгән кемсә булып йөрисең. Ә ул кайчан кичерә, бер Алла үзе генә белгәндер, мөгаен. Аеруча хөр сүзлеләр зыян күрде. Шундыйларның берсе, кенәз Серебряный көлтә итеп бәйләгән чәчен аның аяк астына китереп ташлады да: - Мондый мәгънәсез кануннар бездә бихисап, государь, бу гамәлең һәр төрле хуплауга лаек, соңгысы гына булмасын, - диде. Бикбулатның да күңеле булды. - Кул кулны юа, кенәз, - диде, сүзләренә тирән мәгънә салып, бергәлеккә ни җитә? Бикбулат Иоанн Васильевич киләсен белә иде. Ул аңа, шартын китереп, язмача мөрәҗәгать иткән иде: "Барча Русиянең Государе олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка Иванец Васильев үзенең балакайлары Иванец һәм дә Фёдор белән йөз чөяләр, дәхи дә түбәнчелек белән кабул итүен үтенәләр". Бу язуга ышануы, ай-һай ла. Чөнки Иоанн, гомер булмаганны, үзен күрәләтә мәче алдындагы тычкан хәленә куйды. Хәер, гомер булмаганны түгел, киресенчә, гомер буе уен уйнады ул. Аның хәл-халәтен өйрәтелмәгән тай пырдымсызлыгы белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул, тәүге җәмәгате Анастасия вафатыннан соң, бөтен казна байлыгын төяп, Мәскәүне ташлап киткән иде ич инде. Имеш, боярлар аның яраткан хәләлен агулап үтергәннәр, хәзерендә үзенә яныйлар, фетнә әзерлиләр. Ике ай буе Русиянең затлы гареш вә көрси урындыгы буш торды. Ялындырып та карады соң, хәйләкәр төлке. Ахыр чиктә боярлар, берсүзсез буйсынуларына ишарә итеп, янына яланаяклап җәяү бардылар, йоммый түгеп, Русия хакына вазифасына керешүен үтенделәр. - Дума киңәш органы гына булып калса, хокукларыма тулы ирек бирелсә... Иоаннга сүзен төгәлләргә туры килмәде. - Баш өсте, государь, барысы да син теләгәнчә булыр, - диделәр. - Кәгазь языгыз! Яздылар. Рәсәйдә җиде елга сузылган канлы вә тышаусыз каһәрле опричнина чоры шулай башланды. Бу тамаша да шул зилзиләләрнең яңа чагылышы гына түгелме? Тиктомалдан тәхет бирмиләр. Табышмакмы, башкасымы, Бикбулат каршында бөтенләй икенче кеше басып тора иде. Үзе язганча, Иванец Васильев. Өстендә гап-гади бизәксез кафтан, башында боярлар кия торган гап-гади бүрек. Килеш-килбәте дә үзгәргән, дрән баганасыдай төз гәүдәсе ничектер бөкерәебрәк киткән сыман, күзләрендәге чамасыз ярсу да сүрәнләнгән, карашында фәкать сабырлык кына. Оҗмаһ сарыгы. Һәрхәлдә, Бикбулатка шулай тоелды. Сәламләшүдән соң кенәз Московский гозерен җиткерде. Аны урындагы кешеләрнең эшен оештыру мәсьәләләре борчый икән, хезмәт урыннары системасын үзгәртергә кирәк дип саный. Тәкъдимнәре бар. Иоанн тыйнак кына керде дә тыйнак кына чыгып та китте. Шәрабенә дә кагылмады. Бикбулат исә, аны озаткач, бер-бер артлы ике-өч чәркәне бушатып куйды. Аннан соң башын иңенә салып, озак кына уйга батып утырды. - Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар. Шулай да ничек килеп чыкты әле бу? * * * Иоанн тәкъва зат иде. Ике көннең берендә кояштан алда торып, догага ойый. Елый-елый Ходайдан үзен ярлыкавын, гөнаһларын кичерүне сорый. Динне ул саф йөрәктән, шашынып-бирелеп тота. Дуамаллыгы да зәһәрле, рәхимсез вә кансыз. Шулай ук ихластан. Нәкъ ике җәпле пычак. Һәр икесеннән дә бетмәс-төкәнмәс тәм таба. Бозым-сызым, сихер, хорафат та аннан ерак йөрми. Тиктомалдан тәхетен ташлап, кенәз Московский дәрәҗәсенә үзе теләп риза-бәхил булуын бәгъзеләр шуның белән аңлатты да инде. Моның нигезе дә бар иде. 1575 елның җәе - чын җәел җәй булып башланды. Ашлык котырып уңды. Төлке койрыгыдай купшы башаклар, сабакларына сыеша алмыйча, рәт араларына кадәр сырышты. Басу-кырлар мөлдерәмә иген, муллык, җитешлек исе белән тулышты. Халык сөенечтә иде. Бәхет, бер килсә, ишелеп килә бит ул. Патшабыз, әнә, урысларның кан дошманы шведларны солых килешүенә имза салырга мәҗбүр иткән, бәрелешләр туктаган. Австрия алманнары да Рәсәй воеводаларына баш игән. Илгә тынычлык килә, муллык килә. Моңа ничек сөенмисең ди? "Славу Богу!" Күкләрнең генә үз гаме. Уракка төшәр алдыннан, көтмәгәндә, яңгырлар китмәсенме. Күп тә үтми, симез башаклар, сабакларын сындырып, җиргә ятты. Тора-бара шытымга күчте, бурсый башлады. Халык яңгыр астында да урак урды, чүмәләләр куйды. Тик бу суга батканда саламга ябышу белән бер иде инде. Сугышы-низагы да сагалап кына торган икән. Ливониядә янә атыш купты. Иоанн бу талкышларның сәбәбен дин әһелләренең үшәнлегендә күрде булса кирәк, чиркәү даирәсен чистарту, үзе әйтмешли, чүп-чардан арыну мәшәкатенә кереште. Иң әүвәл үзе хуп күргән Филипп архиерейга каршы килүчеләрне оятсыз рәвештә яла ягучылар дип игълан итте. Аннан соң Рәзән епископы Филофейны чиркәүдән аерды. Соловки игумены Паисийны кыргый Валаам утравына сөрде. Бик күпләргә кагылды әлеге чистарту гамәлләренең җиле. Тау утравындагы монастырьга гына да ике дистә бәхетсезне озаттылар. Иоанн рухи күтәренкелек кичергән мизгелләрдә төнге күкне күзәтергә ярата. Сихерли аны күк. Үзенең биләмәләре дә биниһая зур, аларны урап чыгарга гына да атналар-айлар кирәк. Ә күк очсыз-кырыйсыз. Җирдәге дәүләтен көчәйтү, киңәйтү, ишәйтү аның кулыннан килә. Ә менә ничек Күккә менәргә, Күкне йөгәнләргә? Табигать сентябрьнең урталарында гына кешеләр күнгән эзенә төште. Җиһан әбиләр чуагы яменә төренде. Чалт аяз кояшлы көннәр! Әйтерсең лә күк тә күкрәмәгән, җир дә тетрәмәгән, атналар буе баш өстендә кара болытлар да йөзеп йөрмәгән, муенга җитәрдәй юеш пычраклар да булмаган... Аяз булды, болыт булды, Үткән көннәр онытылды. Шушындый матур кичләрнең берсендә Иоанн, гадәтенчә, Кызыл болдырга чыкты. Һава саф, күк әле генә юып чыгарылган кәләш бүлмәседәй чиста, җемҗем йолдызлар җемелдәшә... - Тәңрем, нинди киң синең рәхмәтең! Иоанн сөякчел учлары белән күзләрен угалап торды. - О, Боже! - Ни булды, галиҗәнап? - дип сорады йомышлы бояр. - Иоанн Великий чиркәве белән Благовещение арасына күз төшер әле, нәрсә күрәсең? - Булмас ла! - Әйе, әйе, комета! - О, Боже! Болдырдагылар тычкан күзе кадәрле генә йөгерек ут ноктасына багып үрә каттылар. Комета йолдызлар арасыннан тәгәри-тәгәри чиркәү манарасы артына кереп югалгач кына, Иоанн телгә килде. - Писемский, бу - миңа алхәбәр, иртәгә үк Лондонга чыгып китәсең, - диде, - бар, әзерлән! - Баш өсте, государь, нинди йомыш белән, максатым нинди? - дип белеште илче. - Миссияң ифрат та җаваплы, яучы булып барасың. Ошбу комета - Тәңренең шәрәфле юлламасы, ул минем догаларымны ишеткән вә дәхи дә форсат бирә. Бурычларыңны иртән тәгаенләрмен, әле үземә дә уйлап бетерергә кирәк, искәртмәстәнрәк булды бит. Боярлар каш астыннан гына бер-берсенә карашып куйдылар. Ник дисәң, Иоанның соңгы никахына әле ел да тулмаган иде. Дүртенчесе... алтынчымы, бәлки, җиденчедер дә - һич аңламассың. Православие мондый тышаусыз никахларны хупламый. Митрополит Антоний баштагы мәлне аны акылына килергә өндәп тә караган иде. - Хакимлегем - Тәңредән, мин бары Тәңре каршында гына хисап тотам, - дип кырт өзде, - сезнең кебекләр - билгеләнеп куелучы руханилар гына. - Сын мой... - Телеңне тый, йомырка тавыкны өйрәтми, - диде Иоанн, бастырып кына, - онытмагандырсың, шәт, дүртенче никахымны Собор рөхсәте белән тәгаенләдем. Рөхсәт таныклыгына өч архиепископ, җиде епископ, дистәдән артык архимандрит һәм игумен гына кул куйды. Имзаң өчен синең үзеңне митрополит урындыгына утырттым. Хәзер инде ул берәү белән дә киңәшеп тормый, күңеленә ошаган кызны күрдеме, чарасына керешә. Чара дигәне - бергә түшәк бүлешкән җәмәгатеңне ирексездән, елата-елата, чәчен кырдыру дигән сүз. Бөек княгиня Аннаны да әлеге язмыш күптәннән сагалап тора иде инде. Беркөнне Бикбулат белән дә шушы хакта гәпләшеп утырдылар. - Мөселманнарга җайлы, өч мәртәбә талак әйтәләр дә, шуның белән вәссәлам, дүрт ягың кыйбла, - диде Иоанн. - Мине шул бәхеттән мәхрүм иттең бит, Иоанн Васильевич, - дип җорланды Бикбулат, - хәзер менә арт ягым бозга катты, нишләргә дә белгән юк. - Анастасияне мин сиңа үз авызымнан өзеп бирдем! Бикбулат мөлдерәмә тулы шәраб касәсен авызына каплап куйды да, кызарып-бүртенеп әйтте: - Һаман шул сүзне кабатлыйсың, Иоанн Васильевич, нәфесеңне сузмакчы ахры, - диде, - әмма бел, пычакка-пычак килсәм килермен, Анастасиямә чит кулларны кагылдырмам! Иоанн җиң эченнән зур йодрыгын чыгарып күрсәтте. - Колагыңа киртлә, Симеон Бекбулатович, мин кеше оясына күкәй салмыйм. Рәсәй кызларыннан болай да гарык инде, диңгез арты чибәрләрен түш астына кертергә вакыт. Бабам Василий, әнә, Византия императорының оныгы сылудансылу Софья Палеологны ярәшкән. Миңа да бәхет елмаерга тора. Бу - ике көймәнең койрыгын тоту. Инглизләр белән туганлашу Русиянең абруен да күп мәртәбәләр үстерәчәк. Иоанн Англия королевасы Елизавета белән дустанә мөнәсәбәттә иде. Ике арада хат өзелеп тормый. Алыш-биреш, сәүдә эшләре дә көйләнеп бара. Елизаветаны күреп белгән бояр-илчеләр үзен бик мактыйлар, чибәр, мөлаем, ихтирамлы, диләр. Иоанн әвәлендә аның турында хыялланган иде. Ләкин хыялы буш хыял көе генә калачагын төшендергәч, фикерен үзгәртте. Дөрестән дә, бөтен дөньяны шауда тоткан бай һәм тәкәббер Англиянең королевасы чабаталы Русиягә килен булып төшмәс бит инде. Шушы көннәрдә генә Роберт Якоби атлы лейб-медик килеп төште. Хатында Елизавета: "Ошбу галим-белгечемне үземә хаҗәте юкка түгел, сиңа файдасы тисенгә җибәрәм. Аңа һич икеләнмичә сәламәтлегең турында кайгыртуны ышанып тапшыра аласың", - дигән. Иоанн табибтан туп-турыдан: - Англиядә минем кебек дәрәҗәле тәхет иясенә тиң кәләшләр бармы? - дип белеште. Роберт эченнән генә елмаеп куйды. Чөнки королева аңа утырып калу куркынычы янаган туганай сеңлесенә пар табу бурычын да йөкләгән иде. Эшләр пешәргә тора лабаса! - Бар, - диде, ике дә уйлап тормыйча. Шундук эченнән генә үзен битәрләп тә алды: аһ, ялгыштым, бераз ялындырасы калган бу аюны. Ләкин әйтеләсе әйтелгән, абруйны тотарга кирәк. - Бар, - дип, серле генә елмаеп куйды, - бу асыл кош - шәрәфле граф Гонтингдонскийның яраткан кызы, королева Елизаветаның туганае княгиня Иоанн бүлмәне иңли-иңли җилләнеп йөреп килде. - Графиня матурмы, буй-сынга ничек, килеш-килбәте нинди? - Матурлык - фәлсәфи төшенчә, галиҗәнап, һәркемнең үз идеалы, мисал өчен, үземә килгәндә... - Миңа синең идеалың ни пычагыма, - дип ярты юлда бүлде әңгәмәдәшен Иоанн, - йөзе ничек, йөзе, мин ак йөзле туташларны яратам. - Графиняларныкыча, галиҗәнап. Роберт баштагы хатасын инде кабатламады. Иоанн исә тәвәккәлләгән иде инде. Комета нәкъ вакытында пәйда булды. Бер ай дигәндә, Писемскийдан хат та килеп төште. Иоанн хатны берәүгә дә тоттырмый, түш кесәсендә генә йөртә. Анда язылганнарны түкми-чәчми күңелендә саклый. Хәтере ташка язган аның, "Библия"не үзенең биш бармагыдай яттан белә, Рим, Грек тарихларыннан якыннан хәбәрдар. Урыс тарихын әйткән дә юк. "Галиҗәнап падишаһым, Иоанн Васильевич! Синең барча биремнәреңне дә үтәдем. Һәм дә түбәндәгеләрне ирештерүне кирәк таптым. Королева Елизавета, әүвәл нигәдер, төрледән-төрле сәбәпләр табып, графиня Мария белән очрашуны сузып килде. Мин түземсезләнәм. Ниһаять, әйтте бу: "Күптән түгел туганаем чәчәк авыруы белән авырды. Кып-кызыл йөзле, шадра княгиняны һич тә кеше арасына чыгарасым килми, бераз савыксын инде", - диде. Сизеп торам: хәйләли. Шулай булып чыкты да. Чөнки шундук никах Шартлары хакында сүз кузгатты, булачак патшабикәнең, туачак балаларның хокуклары белән кызыксынды. Үзем дә югалып калмадым, кәләшнең грек диненә күчү мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым. Әлегә тәгаен генә җавап юк, һавадагы болыт кебек баш очында асылынып тора. Ә менә мәмләкәтләр арасындагы халыкара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауга карата фикерен яшермәде. "Мин патшаны теләсә кем белән килештерүгә әзер, әмма Англия, Мәскәүгә ярыйм дип, Литвага каршы да, Швециягә, Данияга каршы да сугыш ачмаячак", - диде. Йөри торгач, графиня Мария Гастингс белән дә очрашу насыйп булды. Паркта таныштырдылар. Тылмач аша сөйләшеп тә алдык. Гәүдәгә биек, төз, йөзе ак, күзләре соры, чәчләре коңгырт, борыны туры, бармаклары озын..." Матурлыгы, мөлаемлыгы хакында ләм-мим. Ә йөзе ак! Хәер, Иоанн калган "ваклыклар"га әһәмият бирер хәлдә түгел иде. Болай да көн кебек ачык лабаса, Англия королевасының туганае, ырулы графиня булсын да, матур да булмасын ди? Матур, әлбәттә. Матур гынамы... Алиһә! - О, Боже, Мария! Мәскәү белән Лондон арасында четерекле никах дипломатиясе башланды. Иоанн үзен тулысы белән шушы никах мәнфәгатьләренә багышлады, дәүләт хәлләре пәрдә артына күчте. Хәзерлек чаралары шулкадәр җитди иде ки, хәтта ул казна хәзинәсен яшертен рәвештә Вологда саклагычына илттерде. Кирәге чыга-нитә калса дип, кораблар да төзетте. Дөнья хәлен белеп булмый. Гыйшык-мыйшык хәлләре кешене сукыр вә чукрак итә, ди гарәп мәкале. Гыйшык Иоанның да акылын алган иде. Тәмам ташы кызды кияү егетенең. Һәм... 1575 ел. Үктәбернең ни арбалы, ни чаналы бер көне иде. Кремль Әйтерсең лә күккә биниһая зур чыбылдык элеп куйдылар. Суык дисәң, суык түгел, җылы дисәң, җылы түгел, шәрехләүгә бирелми торган төссез, томана көн. Нәкъ әйтемдәгечә, кыш кысыл, яз языл, җәй җәел, көзен үзең белерсең. Шушы аңлаешсыз хөнәсә көнгә җан өреп, кремль юлында иң дәрәҗәле боярлар, "Пентархия" әгъзалары Иван Мстиславский, Никита Юрьев, Василий Шуйский, Богдан Бельский һәм Дмитрий Годуновларның башта чүмәләдәй биек кырма бүрекләре күренде, аннары томан эченнән буй-сыннары йөзеп чыкты. - Боярларның артына ут капкан, күр, ничек йөгерешәләр, - диде урам хәерчесе әшнәсенә. - Саран тәреләр, бакыр тиеннәрен дә жәлләделәр. Тәхет залының бизәкле ишекләре киерелеп ачылды. - Рәхим итегез! Билгесезлектән гаҗиз боярлар этешә-төртешә патша катына үттеләр. Һәммәсе бөек затка үзенең эчкерсез хөрмәтен исбатларга ашыкты. - Государь... Иоанн кулын изәде дә, күкрәк төпкеленнән чыккан кытыршы тавыш белән диварны яңгыратты: - Миңа түгел, Барча Русь җиренең олуг кенәзе Симеон Бекбулатовичка бил бөгегез, - диде. Бүлмә мәет чыккан йорттай тын калды. Боярларның мыш-мыш килүе генә әлеге хәвефле бушлыкка азмы-күпме тере төс кертә иде. - Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы - анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. Үзем кенәз Московский титулында калып, яшәү өчен Арбатка, Неглинный янындагы элекке опричнинам утарына күченәм. С Богом! Иоанн, Бикбулатны да, Бишлекне дә тәмам аптырашта кадырып, залдан чыгып китте. Ханның ясины укылган икән инде, кызым Анастасия тол кала болай булса, дип ачынып куйды Иван Мстиславский, патша тозакны тирәннән корганга охшый. Шамакайга гына ике дөнья - бер кәнди, һичнигә карамыйча бии-бии такмакларга тотынды. Юмартны утырт югары, Саранны утырт сәкегә; Юашны утырт янга, Гаделне утырт алга... Кунак -хуҗаның чәчәге, әйдәгез, табынга рәхим итегез! - Табының кая соң? - Табын белән кем дә сыйлый, табынсыз сыйлап кара син. Боярларга акрынлап кот кайтты, шыпан-шыпан гына таю ягын карадылар. Өченче баб. Кеше куян куа диеп, син дә куян ку әнә! Тәхет иясе мөхтәрәм затның буыннан-буынга килүче иң ләззәти мавыгуы - ау. Бикбулат тәүгесеннән башларга карар итте. Тик ауга да тиктомалдан гына чыгып булмый. Ул бик чыгымлы чара. Ауның тәхет дәрәҗәсенә тиң багышламасы зарур. Әйтик, дәүләти мөһим вакыйга, олуг кунак, җиңүле яу... Дәүләти мөһим вакыйга димәктән, мәмләкәттә баш хаким алышынудан да мөһимрәк вакыйга була аламы соң? Юкка гына, фәрештәне хаким итсәң, аңа да мөгез үсә, димәгәннәр. Ә мөгез сөзәргә тиеш. Бик сөзәсе иде дә, шик-шөбһә кулыннан тота. Чөнки туры караса да, уңга борылса да, сулга авышса да, артка чигенсә дә, Иоанн албастының мыскыллы вә түбәнсетүле карашына барып төртелә. Үзе юк, ә күзе бар. Бу карашның бәһасе аңа бик яхшы мәгълүм. Мондый борчулы чакларында Бикбулат картые Шаһ-Солтанның ишеген кага. Оныгы муенына тәпи асканнан соң, ханбикә аерылып чыгып, үзе генә көн күрә башлаган иде. - Әссәламегаләйкүм, ханбикә, Ходай хәерле тереклек, озын гомерләр насыйп итсен! Шаһ-Солтан кулындагы дисбесеннән аерылмыйча гына сәлам кайтарды да, гадәттәгечә, касыйдә-теземгә күчте: Алтмыш муенга - аркан, Җитмеш башыңа - йөгән, Сиксән - кешән, Туксан - богау, Теләсәң кайсы якка ау! Гасре сәгадәт чоры үтте инде, хан, сиксәнгә җиткәндә, әллә ни майтарып булмый икән. - Сөбхәналлаһи вә би һәмдихи, бик күркәм күренәсең, күз тимәсен. - Көфер башың белән Аллаһуга таянма, гөнаһысын җыеп бетерә алмассың, - диде Шаһ-Солтан. - Асылым белән мин әле һаман да мөселман бит... Бикбулат картыеның аяк астына авып, башын тезләренә салды. Шушы халәттә алар бер-берсенең җылысын тоеп, шактый вакыт ләззәт кичереп утырдылар. - Син бүген үзеңә охшамагансың, балам, башыңа нинди борчу керде, сөйлә, - диде Шаһ-Солтан, оныгын сыйпаштыра-сыйпаштыра. Бикбулатның бу рәхәтлекне озаккарак сузасы килә иде, ахры, ишетмәмешкә салынды. - Җә, син патша да бугай бит әле. - Олуг кенәз, ханбикә, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, тәхет иясе. Минем үземчә яшисем килә... - Яшә соң! - Куркам. - Кемнән? - Иоанн Васильевичтан. - Тәхеткә утырганчы куркырга иде, хәзер соң инде. Буласы барыбер булачак. Ничек телисең, шулай яшә. Безнең ыру - тәвәккәл ыру. Дөнья беркем өчен дә, шул исәптән Иоанн өчен дә, дәвамлы түгел, Рәсулулла да анда мәңгелек түгел иде. Бикбулат барыбер тәхеткә утыру хөрмәтенә тамаша үткәрергә әлегә базмады. Әмма ниятеннән дә кайтмады. Бәлкем, орыш кыры форсат бирер? Кырым тарафында әлегә тынлык. Дәүләтгәрәй хан, ниһаять, илче Афанасий Нагойны, башка әсир зат белән алышу бәрабәренә, озакка сузылган тоткынлыктан азат итте. Әлегә кылычлар кыныда. Швеция белән килешү көчендә. Австрия исә бөтенләй дуслыкка өмет итә. Эстониядә бәрелешләр бара-баруын, ләкин алары да урык-сурык кына. Янә дә Польша... Польша ул - тырнак астына кадалган шырпы. Ул хакта хәтта уйлыйсы да килми. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Җае чыкты бит. Көтмәгәндә Англия илчесе Иероним Баус килеп төште. Корабы Колмогор портында якорь салуга, чик атчабары хәбәр ирештерде. - Сөбхәналлаһ! Бикбулат, тирә-юньдәгеләр сүземне ишетмәдеме, дип, як-ягына каранып алды. Ул үзен чылбырда тотарга тырыша, билгеле. Тик, төчкерүне тыеп булмаган кебек, ана сөте белән калебенә сеңгән бу догалыклар да үз иркеннән тыш иреннәрен ерып чыга иде. Англия илчесенең Мәскәүгә килеп җитүен ул түземсезлек белән көтте. Чөнки көннәр утырды, урман-кырлар ак юрган ябынды. Кар - тәүге ауга алхәбәр ул. Куян авы - үзенә бер күңелле тамаша. Иоанн үзе ауга сирәгрәк йөрде. Шулай да ауны тыймый иде. Быел исә хәл катлаулырак, ауны мин киткән сөенечтән оештыралар, дип уйлавы бар. Илче, көйле кияү, юлда шактый озак юанды, шәһәргә аяк баскач та, бил бөгәргә ашыкмады, бөтен шартын китереп, ял итте, хәл алды. Бикбулат әлегә кадәр илчеләр белән сирәк аралашты. Ул - воевода, вазифасы - орыш. Орышның теле исә - көч. Ә көч - кылыч йөзендә, сөңге очында. Җиңү сүз белән түгел, кан белән яулана. Иероним Баусны күргәч, чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде. Соң, бу диңгез арты адәменең карачкыдан аермасы юк икән ич, нәкъ сөяк сарае, эченнән энә үтәрлек, валлаһи. Киеме - бөтенләй дә кәмит. Камзулы тез астыннан гына, озын балтырлы оек, үкчәле башмак. Егыл да үл. Илче, инглиз аксөякләренә генә хас йөгенү хәрәкәтләре ясап, Бикбулатны сәламләде. Ярдәмчесе, шундый ук карачкы сыңары, аңа чуклы бау белән бәйләнгән кәгазь төргәге тоттырды. - Галиҗәнаф, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, мөхтәрәм Симеон Бекбулатович, - дип, юка иреннәрен бөрештерә-бөрештерә генә сүзен башлады, - илченең вәкаләтләре ышанычнамәсе рәсми рәвештә кабул ителгән көннән башлана, шунсыз мин вазифаларыма керешә алмыйм. - "П" авазын "Ф" га әйләндерүен исәпкә алмаганда, илченең урыс теле камил һәм йөгерек иде. - Баш өсте, - диде Бикбулат, - ышанычнамәңне кабул итәм, бүгеннән вазифаңа керешә аласың. - Галиҗәнаф, кичерегез, зинһар, ышанычнамә Иоанн фатша исеменә язылган, бу шәрәфле үзгәрешне без белмәдек, королева Елизавета аңа - ягъни Иоанн Васильевичка күф сәламнәр дә юллаган иде. Никах хәлләре дигәндәй, бүләге дә бар. Мин бик авыр хәлдә калдым... борырга да күп сорамас, илче, имеш, дәүләт хәлләрен ныклап аныкламыйча кем юлга чыга инде? Пешмәгән. Бикбулат уйлаганын тышка чыгармады. - Ышанычнамәдәге исем-ат мөрәҗәгатен сызып ташла да минекен өстәп яз, - дип, мәсьәләне ансат кына чишү юлын тәкъдим итте. Баусның күзләре шартлап чыга язды. - Олуг кенәз, бу бит королева юлламасы! Ышанычнамәне фәкать ул үзе генә үзгәртә ала, миндә андый вәкаләт юк. - Ул чакта мин сине биканун илче дип игълан итәм, - диде Бикбулат, - моның ни-нәрсә белән бетәсен аңлыйсыңдыр, шәт. Баус җиң капламасыннан керәчтәй ап-ак кулъяулыгын алып, озак кына кершәнле маңгаендагы тир бөртекләрен корытып торды да әйтте: - Галиҗәнаф, Мәскәүнең халыкара абруе үсүен Англиядә бик хуфлыйлар. Королева Елизавета ике халыкның туганлашуына да ризалыгын бирергә әзер, - диде, ерактан ук суктырып, - дуслык барсыннан да өстен. - Без дә Англия белән Русия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуына куанабыз, - диде Бикбулат, - королева Елизаветага озын гомер, күркәм хакимлек насыйп итсен Ходай. Ләкин хәзерендә сүз бу хакта түгел. Бу - балта сораганда чөшле тоттыру, хөрмәтле илче әфәнде. Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Баусның маңгаендагы тир бөртекләре дә ишәйгәннән-ишәйде. Шунда кече илче хуҗасына ярдәмгә ашыкты. - Ошбу дипломатик төенне чишү юлы бар, - диде ул, сузып кына, - ышанычнамәне яңабаштан язарга да, королеваның имзасын искесеннән кисеп алып, шуңа ябыштырып куярга. Бу - вакытлы чара, билгеле. Ул арада мин Англиядән ышанычнамәнең дөрес вариантын яздырып алып килермен. Икеөч айда барысы да үз урынына утырыр. - Ай-һай, королева хуфлармы, бик кыйммәткә төшә бит, - дип пышылдады Баус. Шамакайның колагы сак, ишетеп тә алды, чыгарып та салды. - Гәүдәгә төз, кулга кәкре икән бу англицки кемсәләре, - диде, бөтен кешегә ишетерлек итеп, ә безнең ише ачыгавызларны печәргә ясап куйган кебек үзләре. - Чуалып йөрмә монда, бар, урыныңа ычкын, - дип этеп җибәрде аны Бикбулат. - Аһ-аһ, бер дә харап. - Кемгә әйтәләр? Шамакай телен чыгарып күрсәтте дә такмакларга тотынды: - Баус - Баус - Баускан, иннек яккан, кершән сөрткән, сөрмә тарткан хатынҗәмәй саескан. Шамакайның җиңел кулыннан Бауска Хатынҗәмәй кушаматы тагып та куйдылар. Бикбулатның күңеленә кече илченең тәкъдиме хуш килде. Ул шул ук көнне Англия илчесе лорд Иероним Баус хөрмәтенә патша авы үткәрү турында фәрман чыгарды. Хикмәт илчедә түгел иде, хикмәт үз дәрәҗә-вазифасын танытуда иде. Баус ау мәйданына шул ук озын балтырлы ак оек, үкчәле башмак, укалы камзул киеп килгән иде. Көлке капчыгы, ат менүдән бөтенләй баш тартты. - Куянны бит әле куып тотарга кирәк, - диде Бикбулат, ирен очлары белән генә елмаеп, - ул, өйрәтелгән кош кебек, үз теләгеннән алдыңа килеп - Мин бит фацифист, - дип шаккатырды илче, - кешеләргә генә түгел, җәнлек вә кош-кортларга карата да җәзаи гамәлләр кылуны кабул итмим. - Бу бит ау, илче әфәнде, ауда аучыча кыланмыйча булмый. - Беләм, - диде Баус эре генә, - минем өчен куяннарны ярдәмчем, кече илче сэр Эдуард аулаячак. Әйдә, теләгәнен кылансын, картые Шаһ-Солтан әйтмешли, нигә кадалып китми шунда. Ау даирәсе шактый зур иде. Тулысы белән Боярлар Думасы, Земство башлыклары, чиркәү әһелләре, билгеле инде, исемле кенәзләр, воеводалар чакырылды. Һәрберсенең булышчысы, гасәбә-хезмәткәрләре. Янә дә актачылар, быргычылар, куучылар... Бурзайлар турында әйткән дә юк. Ау тылсымы иң әүвәл бурзайларның канын уйната. Әнә, ничек аякларында уйнаклыйлар, әйтерсең лә утлы күмер өстенә бастырганнар. Эчләр эчкә җыелган, муеннар сузылган, койрыклар кысылган... Карап торуга аучылар ишле күренсә дә, төркемнәргә бүленгәч, алар шактый җыйнаклана. Һәр төркемнең үз алды. Ау мәйданы җәен-кышын сак астында. Үрче генә. Хаҗәте чыкса, читтән дә китерәләр. Көн алдан сөйләшеп-килешеп куйгандай гаҗәеп уңай иде. Күк аксыл элпә белән капланган. Кура башын селкетерлек тә җил исми. Ак җәймәдәй җәйрәп яткан ялан-кырны ара-тирә төшкәләгән көмештәй саф кар бөртекләре генә иркәләп-үбеп алгалый. Җиһан яп-якты. Бикбулатның аты, түземсезләнеп, баскан урынында гына таптанып куйды. Атлары бер утар аның. Һәр очрак өчен биш-алты баш. Шулар арасыннан "Яшен" кушаматлы ак ау толпарын аеруча ярата. Бүген шушы атны иярләтте. Чыңгызханның мәшһүр Сәтәре үрнәгендә ул Яшеннең ияр астына да кызыл төстәге укалы тирлек җәйдерә. Ак ат, кызыл җәймә, бизәкле ияр, ефәк нукта - карап торырлык кына. Бикбулатның килеш-килбәте дә тел-теш тидерерлек түгел. Булат кылычы гына да илдә бер. Касыймда ханлык иткән вакытта Дамашкъ солтаны бүләк иткән иде. Мондый затлы кылычны фәкать Сүриядә генә ясыйлар. Серен дә саклый беләләр, әлбәттә. Бикбулат атын тыеп, тезгенен кыскартты да: - Башлыйбыз, - диде. Аумән, кенәз Мстиславский, кулы белән һаваны ярды. Шундук быргыларга җан керде, тирә-як ашкынулы аһәңгә чумды. Бу тирада төгәл ике минут дәвам итте. Аумән янә һаваны ярды. - Ма-а-рш! Берьюлы унлаган чаптар, болыт булып, урыныннан купты. Тояк асларыннан балчыкка буталган кар йомарламнары оча, атлар кешни, аучылар кычкырыша. Мәхшәр. - Ихи-хи-хи! - Вай-вай-вай! Баус каретасыннан да чыкмады, аучыларны, тәрәзәдән карап кына, рус сүзе белән озатып калды. - Живодёры! Ау кырында Бикбулатның ак толпары күренүгә, калкулык ышыгында сагалап торган булышчылар, барабан-думбакларын кага-кага, озын колакларны шул тарафка куа башладылар. Тик куяннарның колаклары гына түгел, сыйраклары да озын. Мизгел эчендә таралышып та беттеләр. Ләкин камалыш боҗрасы бар бит әле. Аны кисеп чыгу, ай-һай, хәлләреннән килер микән? - Этләрне җибәрегез! Бурзайлар ашкынып көткән сихри мизгел шушы инде. Сөлектәй сузылып, чиелдаша-чиелдаша томырылдылар гына. Әйе, чын ау этләре өрми, чилдыйлар гына. Типке сыйракларның бер хәйләкәре, ата заты булса кирәк, күрәләтә Яшеннең аяк астына килеп керде. Этләр абайламыйча да калды. Хәер, корбаннар болай җитәрлек ич, ничу ат аяк астында мәтәләнергә. - Эһ-эһ-эһ... Куркыныч янаганда, куяннар да чиный. Тик аларның чинавы елауга охшаш. Яшеннең аяк астыннан да шундый тавыш ишетелде. Тач бала үксүе кебек, дип уйлап куйды Бикбулат, изелде, ахры. Мескен... Юк, куянның да яшисе килә. Ат тояклары арасында әйләнгәләп-тулгангалап барды-барды да, бер җаен китереп, атылып та чыкты. Ушлы икән кушколак. Инеш аркылы кауклык эченә элдертте генә. - Бәрәкааллаһу! Бикбулатның сулышы утырырга да өлгермәде, бурзайлар өере йомгактай куаклык ягына тәгәрәде. Күпкән куян котылмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән шул. Бикбулатка артыннан тотам да калмастай булышчылары җебеп төшәргә ирек бирмәде. Яңадан-яңа атчабарлар ярдәмгә ашыкты, яңадан-яңа куяннарга тап булды, бурзайлар да күзгә күренеп ишәйде. Тәү очраган хәйләкәр кушколак онытылды. Тора-бара киек тә аучыга тартыла икән, әҗәлен көткән куяннар адым саен очрап кына торды. Аучылар кич-кырын, арып-алҗып, җыелу мәйданына кайтып тулдылар. Тавыш, шау-шу, көлеш-шаярыш, үртәш... - Примаков-Ростовский, бу сиңа Алман пушкарьлары артына посып, читтән генә күзәтү түгел, бу - ау! Ә анда үзеңә тезген тотарга туры килә, - дип, кенәз Меньший Шереметьев кулдашына төрттереп алды. Воевода үзе дә чеметергә оста иде булса кирәк, шундук җавабын очырды. - Кенәз, Ревельдә шведларга әсир төшкәч, кем коткарганын онытып җибәрдеңме әллә? - диде. - Бу һич тә егетләрчә түгел. - Бояр Захарьин күренми, кая ул? Бикбулатның соравына аумән Мстиславский җавап тотты. - Государь, бояр Никита Романович, аттан егылып, кулын тайдырды, хәзерендә лазаретта. - Тагын? - Кенәз Василий Сицкийның аты мәтәлеп үлде, үзе, шөкер, исән-сау. Ул да лазаретта. Бояр Иван Шуйский... - Җитте, - дип бүлде Бикбулат нотыкны, - тезген дә тота белмиләр җебегән авызлар. Аннан өстәде: - Трапеза! Баусның урындыгы иң дәрәҗәле рәттә иде, илбаш янында. Ул ашауэчү ягыннан да гаять четерекле кеше булып, тәгамен үзе белән йөртә иде. Алдындагы хәмер чәркәсен читкәрәк шудырып куйды да хезмәтчесенә: - Бокалыма үз шәрабемне агыз, - диде. - Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак - хуҗаның ишәге, дигән әйтем бар, - диде, уенын-чынын кушып, - бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит. Баусның дошман буласы килми иде, әлбәттә, киресенчә, бурычы - Англия мәнфәгатьләрен алга сөрү, Русь дигән искиткеч бай илдә тамыр җәю өчен җирлек булдыру. Ул чытырдатып күзләрен йомды да урыс хәмерен эчеп җибәрде. Башына иң беренче: үлүем шушы икән дигән уй килде. Чөнки бугазына капылт кына утлы йомарлам килеп тыгылды да мизгел эчендә тын юлын томалады. Катты да калды. Инде дөнья белән бәхилләшәм дигәндә генә, әлеге утлы йомарлам, ниндидер могҗиза белән ләззәтле кайнар дулкынга әверелеп, бөтен тәненә таралып китмәсенме! Эче-тышы сүзләргә генә сыеп бетмәс рәхәтлеккә чумды. Кычкырып көләсе, янындагы күршеләрен кочаклап үбәсе килә башлады. Теле дә тозактан ычкынды. - Аһ! Галиҗәнаф! Бравоссимо! Безнең хәмер тылсымлы ул, лорд, сөйләштерә дә, чишендерә дә, күпкә китсә, азындыра да, дип, эченнән генә тулы иреннәрен мыймылдата-мыймылдата елмаеп куйды Бикбулат. Күңел ачу гадәти рәвешенә керде. Мәйдан тоташ шау-шу базарына әйләнде, һәммәсе сөйли, ләкин берәү дә сөйләүчене тыңламый. Чират ау күргәзмәсенә җитте. Бу, иң дөресе - бурзайлар бәйгесе. Кайсы аучының эте күпме куян тоткан, шул ачыклана. Аңлашыла, берәү дә илбашын уза алмый. Аның өеме һәрвакыт мул була. Калыш икән, өстиләр. Бу юлы да кагыйдә бозылмады. - Мәрхәбә, галиҗәнап! Баус чәркәгә иренен башкача тигезмәде. Илче теләсә нинди шартларда да үзен йөгәндә тотарга тиеш. - Нишләф куян түшкәләрен фешермисез? - дип белеште аумәннән. Аның очлы күзләре табында куян ите юклыкны абайлап алган иде. - Патша рационына куян ите кертелми, - диде кенәз Мстиставский, - куян - этләр ризыгы. - Ә тиреләре? - Тиреләре? Тиреләре, әнә! Кенәз кулы белән сырт итәгендәге чокыр эчендә пыскыган төтен җәймәсенә төртеп күрсәтте. Илченең күзләре киерелде. - Яндырасыз? - Чүп-чарның урыны учак инде аның, лорд. - Мех чүф-чар түгел! Мстиславский кулын гына селтәде. - Бездә кәттә мехларның да башы-тоягы бер тиен. Үзләре әйтмешли, монда арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит, ә нинди байлык әрәмгә чыга бит, дип уйлап куйды Баус, Русиядә инглиз кәсепчеләренә мәйдан киң, кулдан ычкындырмаска гына кирәк. - Государь, Барча Русиянең олуг кенәзе Симеон Бекбулатович, - дип, бөтен шартын туры китереп, илче Бикбулатка мөрәҗәгать итте. - МәскәүЛондон арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да нәтиҗәлерәк тәкъдимнәр туды, бу хакта фикер алышыйк әле, аны һич тә кичектерергә ярамый. Бикбулатның хәмер җебеткән иреннәре бүлтәеп чыкты. - Нинди фикер алышу, Баус, кайда икәнеңне онытма, без - ауда, беләсеңме, ау-у-да! - Галиҗәнаф, эшлекле сөйләшүләр өчен мондый дәрәҗәле чаралар нәкъ урыны инде, - диде Баус, - мәсәлән, килешүләрнең күбесе шушындый шартларда тәгаенләнә. - Бу Ауропа түгел, - диде Бикбулат, - Русия! Ә Русиядә күңел ачалар. И-и-их, кеше куян куа дип, син дә куян ку әнә! Дүртенче баб. Кавыштырды йодрык сугышы... Шаһ-Солтанны үзара аяклы бәлеш дип йөртәләр. Ләкин ханбикәгә ошбу кушамат һич тә туры килми. Ул әле һаман күкәй салган тавыктай җырлап кына йөри. Һәр нәрсәгә кулы җитә, кысылмаган җире юк. Зиһене дә аек, сиксәнне ваклаган карчык димәссең, әллә кайчангы вакыйгаларны тартып чыгара. Беркөнне нәсел-ыру чытырманлыгына кереп чумды. - Нәсел агачы - ата-баба, бер ботагы - ата-ана, күп ботагы - кардәш-ыру, яфраклары - бала-чага, - дип, оныгына карап бакты. - Тел төбеңне аңладым, картый... Шаһ-Солтанның куш ияге песи баласыдай муенына сарылып ятты. - Нәмә?! Мин сиңа әллә кара халыкмы? - Гафу, ханбикә! Шаһ-Солтан нәсел-нәсәп мөнәсәбәтендә оныгын энә өстендә тоткандай тота, онытылып китәргә ирек бирми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Әмма күзгә бәрелеп торганы - Бикбулатның хатыны княгиня Анастасиягә мөкиббән булып йөрүе. Гаиләдә кем баш, кем койрык икәнен бик яхшы чамалый. Бу аңа ошамый. Шуңа күрә: "Хатынга олтан булып яшәргә, син - бөек Чыңгыз токымыннан килгән Кече Мөхәммәд бине Саин-Булат хан, бояр Мстислав дигәннәре кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый", - дип, һәрдаим кисәтеп тора, оныгын дөрес юлга чыгарырга тырыша. Бикбулат картые сөйләгәннәрдән хәбәрдар, билгеле. Карт бабасы Әхмәд хан - Алтын Урданың мәшһүр хакиме. Дәүләтне Үзбәк хан дәверендәге бөеклеккә җиткергән данлы шәхес. Халык ул вакытта афәтле сугыш-орышлардан да тын алып тора. Моңа, беренче чиратта, Төркия һәм Бөек Литва кенәзлеге белән солых килешүләренә кул кую ярдәм итә. Кызганыч, Әхмәд ханның башына үз татарлары җитә. 1480 елны хан кышны Донец елгасы буенда кичәргә карар кыла. Тыныч, бернинди куркыныч янамый. Шуңа күрә гаскәрләрен дә ялга тарата, үзе шәхси сак яугирләре белән генә кала. Моны сизеп алган Төмән урдасы ханы Ибраһим илә Кырым ханы Миңлегәрәй, сүз куешып, Әхмәд ханга һөҗүм оештыралар. Йоклап яткан чагында Әхмәд ханны Ибраһим бәдбәхет үз куллары белән суя. - Иваннан "спасибо" ишетер өчен кылынган җинаять бу, - ди Шаһ-Солтан, - татар өстенә төшкән кара тап, хурлык. Ханбикәнең сөйләвенә караганда, Әхмәд шаһзадә башкалардан яшьли үк тапкырлыгы белән аерылып торган. Кече Мөхәммәд җор кеше булган, картаймыш көнендә улларын чакырып алган да зирәклеккә ярыш-бәйге игълан иткән. - Патшалыкны үз кулыгызга аласыгыз килсә, миңа иренчәклегегезне исбат итегез, - дигән. Уллары бер-бер артлы җавап тоткан. Ханның күңеленә Әхмәд шаһзадәнең җавабы хуш килгән. Ә ул: - Мин йокларга яткач, күземне йомарга да иренәм, - дигән. Әхмәд тәхетне чичәнлеге белән яулаган, дигән сүз әнә шулай тарала. Бикбулат үзе дә бабасы сыңары. Бервакыт шулай, Ливониянең Береза елгасы кичүендә төн кундылар. Тавыш-тын юк. Күрәсең, шведлар ялга талган. Ләкин аларга ышаныч юк, кайвакыт җиде төн уртасында да өскә ябырылалар. Ходай да саклаганны гына саклармын, дигән. Хәлне ныклап ачыклау өчен, ул аръякка шымчылар чыгарып җибәрде. - Воевода, анда гаскәр шулкадәр күп ки, һәрберсе берәр генә ук атса да, бөтен күк йөзе капланыр, - дип хисап тоттылар әйләнеп кайткач. - Бигрәк тә шәп, кояш күзне чагылдырмас, - диде Бикбулат, - күләгәдә сугышу үзе бер сахра. Бу җөмлә, аяклы мәзәккә әйләнеп, әле булса гаскәриләр даирәсендә йөри. Шаһ-Солтан бу юлы нишләптер Анастасияне тынычлыкта калдырды. Югыйсә, бәйләнчек каенаналарга хас булганча, килененең юк җиреннән кер эзләү аның яраткан шөгыле иде. Ә Бикбулатның бер колагына керә, икенчесеннән шуып чыгып та китә. Картыеның төртмә сүзләре белән һич тә яраткан хатынының кәефен кырасы килми. Шаһ-Солтан үзе дә бу "эч бушату"ларның иясенә барып ирешүен теләми иде, ахры, кирәк санаса, чакырып алып, йөзенә бәреп әйтер иде. Тәкәбберлеге дә, һиммәтлеге дә ханбикәләрнекечә аның. Бикбулат, дөрестән дә, хәләленең җаеннан гына тора, чөнки чын ярату белән ярата. Шундый асыл затны димләгән өчен Иоаннга чиксез рәхмәтле. Мәхәббәт дигән хис-тойгы бик сәер халәт икән ул. Моңарчы Бикбулатның кыз-хатынга бәһасе ике сүздән генә гыйбарәт иде: ошый, ошамый. "Ошый" дигән бәгъзеләр, кагыйдә буларак, түш астына керә. "Ошамый"лар шундук хәтердән юыла. Яшерен-батырын түгел, җарияләре күп иде аның, ярата иде ул алар белән булышырга. Анастасия зөфаф кичендә үк тышау салды. - Хан, шәһвәтеңә бирелмә, мин хайвани теләкләр колы түгел, якынлык ул ике яклы, теләгеңә ирешәсең килсә, миндә дә шундый хисләр уят, - дип, Бикбулатның каударлануын кире какты. Ул бөтенләй югалып калды, теләкләре дә сүнде. Алдагы көндә исә... Алдагы көндә вазгыятьне Анастасия үз карамагына алды. - Хан, о-о-о, беләкләрең таштай, - дип, йомшак нәфис куллары белән Бикбулатка орынгалап куйды. - Мин - воевода, княгиня, сугышчының беләге каты булырга тиеш, - диде Бикбулат. - Миңа шундый тыгыз тәнле, көчле ир-егетләр ошый, - диде Анастасия, хәйләле вә сынаулы елмаю аша, - ә син нинди туташларны ошатасың? - Элек күп иде алар, - диде Бикбулат, хәрбиләргә хас төгәллек белән, - хәзерендә берәү генә. - О-о-о, хан, менә син нинди дәртле яр икән, ә ул берәү дигәнең кем инде, Бикбулатның кәләшен куенына кертәсе, кабарынкы саргылт чәчләреннән сыйпап аласы, үбәсе-кочасы бик килсә дә, батырлыгы җитмәде. Ап-ак өрфия ефәккә төренгән бу фәрештәдәй илаһи затка ничек итеп юлпыч учларыңны тидермәк кирәк?! - Сермени? - диде Анастасия, үпкәле тавышын калтыратып. - Ярар соң... Бикбулат янә хәрбиләрчә турысын ярып салды. - Ул - син, княгиня! Анастасия күз очлары белән генә көлемсерәп алды да уенын дәвам итте. - Юк, хан, дөрес әйтмисең, никах ул - үзенә, мәхәббәт - үзенә. Алар бикбик сирәк тәңгәл килә, - диде, - син бит миңа патша кушканга гына өйләндең. Башканы димләгән булса, әйтик, боярыня Марфа Демьянованы, битендә шайтан борчак суккан дип тормас идең, ярәшү балдагын шуңа кидерер идең. Әллә хак түгелме? - Хагын-хак, ләкин дә син Иоанн Васильевич димләгәнче үк минем күзләремне сукырайтып, колакларымны чукракландырырга өлгергән идең инде, княгиня, - диде Бикбулат, - безне йодрык сугышы кавыштырды. Бу син әйткән тәңгәл килү инде. Тик мин барыбер Иоанн Васильевичка гомерем буе бурычлы, аның өчен җанымны фида кылырга да әзер. - Юк инде, хан, - дип, Анастасия, ниһаять, киявенең куенына керде, - минем кемдер хакына тол хатын күлмәге киясем килми. - Җаныбыз - Ходайныкы, тәнебез - Патшаныкы... Анастасиянең күңеле башкада иде инде, иренең колагына кайнар тынын өрде. - Чишендер мине, назлап-иркәләп чишендер... Йәш белән йәшнең күңеле бер, ефәк белән ефәкнең төене бер. Бикбулат башы-аягыннан бәхет вә мәхәббәт дәрьясына иңде. Иртә үбеш, кич үбеш, кочак ачык, күңел киң. Дөньялар онытылды. Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар, ди. Шуның кебек мәхәббәт тә болытсыз гына булмый икән. Тормыш-яшәешләре гадәти эзгә төшүгә, Бикбулат көзге чебен кебек ифрат та йөдәткеч сырхауга тап булды. Бу - көнләшү иде. Әлеге йөгәнсез хис аңа бик күп урынсыз борчу һәм хафаланулар алып килде. Барысына да Иероним Баус гаепле. Мәскәүдәге асыл затларның башын шул әйләндерде, җилбәзәк. Бу хакта аңа мәртәбәле бояр Никита Захарьин җиткерде. Шөкер, куян авында сынган кулы озакка сузылып кына булса да ялганган икән инде, кашыкны үзем тотып ашый башладым, диде. Ләкин йөзе качкан, иреннәре дерелтектәй калтырый. - Нигә болай кәефең китте, Никита Романович, бер-бер борчуың юктыр бит? - дип сорады Бикбулат. - Борчу гынамы, галиҗәнап, аннан да хәтәррәге. - Сөйлә, тыңлыйм. Бояр сулышын йотып җибәрде дә дәвам итте: - Теге инглиз карачкысы кружилага тартым "клоб" дигән күңел ачу йорты ачкан икән, безнең шәрәфле яшь княгиняларыбыз шунда чират торып йөриләр икән. Кызым Серафима да шул клоб дигәннәренә язылган. Сүземне колагына да элми. Адәм тәганәсе бит, имеш, англичан ауропача биергә өйрәтә. Ирегетләр белән туташ-ханымнар җитәкләшеп-кочышып бииләр, ди. Моңа чик куярга кирәк, галиҗәнап. Православлар ич без. Безнең үз кануннарыбыз, үз - Рәхмәт, Никита Романович, хәбәрең бик вакытлы, чарасын күрермен. - Бер башлагач, авыр булса да әйтеп бетерим инде, галиҗәнап, анда бөек княгиня Анастасия Ивановнаны да күргәлиләр икән. - Нәрсә? Бикбулат боярның изүеннән эләктереп алды. - Гайбәтнең бәһасе - баш бәрабәре, бояр, авызыңны үлчәп ач. - Әйттем исә кайттым, галиҗәнап, үзеңә мәгълүм, мин ялган сүз сөйләмим. Бикбулат, башын чөеп, уйга талды. Княгинядан сорау алу аның олуг дәрәҗәсен кимсетү булыр иде. Моны эшләргә ярамый. Әмма белергә, әлеге сүзләрнең хакмы, хак түгелме икәнен тәгаен генә ачыклау зарур. Ничек итеп? Бердәнбер юл - "Инглиз" мәдәният үзәгенә (бу - клобның рәсми атамасы) шымчы җибәрү. Барсын, күрсен, карасын, өйрәнсен. Аннан соң күз күрер. Акылы белән ул шулай хәл итте. Ләкин гыйсъяни зәһәр татар каны акылдан өстен иде. - Бөек княгиняны чакырыгыз! - дип кычкырды ул, тирә-якны яңгыратып, гүя орыш кырында әмер бирә. - Земщина мәсьәләләре буенча киңәшмә вакыты җитте бит, олуг кенәз, боярлар көтә, - диде эш башкаручы кенәз. - Бернинди киңәшмә дә булмый, таралышсыннар! Боярларның чырае чытылды, мыгыр-мыгыр килеп таралыштылар. Йомышчы тиз әйләнеп килде. - Галиҗәнап, бөек княгиня Анастасия Ивановна инглиз клобына... Бикбулат зилзиләле кул хәрәкәте белән йомышчының авызын япты. - Күземнән югал! Бикбулатның төне өчәр катлы төшләр арасында саташып үтте. Берара Анастасияне тукмарга тотынды ул. Княгиня ярга ташланган балыктай сикергәли, качмак була. Воеводаның кулы - элмәк, ычкынырсың, бар, тәпәли генә. - Артыңа күрә таман, менә сиңа, менә сиңа... Үзе дә хәлдән тайды. Әмма үчен кайтарды, тирән вә киң канәгатьләнү хисләре кичерде. Анастасия сүзләрен теш арасыннан гына сыгып әйтте: - Хан, бу хәлне мин болай гына калдыра алмыйм, син олуг ыру әһеленә кул күтәрдең, патшабыз Иоанн Васильевичка һәм митрополит Алексей атакайга синең өстән шикаять юллыйм, - диде, - мин синнән аерылам! Ни хикмәт, әлеге янау Бикбулатка княгиня көткәнчә тәэсир итмәде, тилеләрчә хихылдады гына: - Хи-хи-хи! - Хан! - Әйе, мин хан, - дип кукрайды, - төкерәм мин синең ыруыңа! Аерыла, имеш. Кем икәнлегеңне онытма, аерылу турында фәкать ир генә сүз кузгата ала. Ә мин сине аермыйм һәм дә тәүге һәм соңгы мәртәбә кисәтәм, әгәр дә мәгәр тагын ул инглиз илчесе янында сырпаланып йөрүеңне җиткерсәләр, чәчеңне кырдырып, монастырьга озатачакмын. Иероним Баусның баш сөяген, бабам Чыңгызхан үрнәгендә кыршаулап, үч билгесендә бил каешына тагып йөриячәкмен. Аерылу менә шулай була ул. Бәхетенә, бу манзара төштән төшкә күчү генә булган икән. Чын уянудан соң Бикбулат Ходайга шөкерана кылып елап җибәрде. Ләкин, ләкин... Шымчы күңелгә ятышсыз мәгълүматларны ташып кына торды. Ул мәгълүматларга караганда, илче белән княгиня арасы якынайганнан-якыная бара, ара-тирә елышкалашып та алалар икән. Өстәвенә, ниндидер тудыкакузен да дәгъва итә башлаган Анастасиягә. Бер фырт егет, имеш. Курадай төз буй-сын, күперек чәч, күркәм чырай, инглиз фасонындагы кием. Кыскасы, майлары тулышкан байгура-бичәләрнең ярсулы хыялы. Табак битле камыт аяк Бикбулатның бу җәһәттән мактанырлыгы юк, билгеле. Назлы княгиняларны синең дәрәҗәң дә, хәрби казанышларың да, шаһсуарлык осталыкларың да кызыксындырмый. Алар барыннан да бигрәк бер алдыңа, бер артыңа төшеп, матур-матур мактаулар яудыручы кызыл авызларны үз итә. Баус ярым йокыга талган Мәскәү тормышын күчәреннән кузгатып җибәрде. Аңлашыла, көрәк сакаллы кадими боярлар ошбу алгарышка теш-тырнаклары белән каршы иде. Бикбулат үзе дә алар яклы. Шуңа күрә илчене чакыртып, үз исеменнән ризасызлык белдерергә кирәк дигән фикергә килде. Иленә үк кайтарып җибәрү мәслихәт булыр иде анысы, тик Англия белән эшлекле мөнәсәбәтләр тауга күтәрелгән бер вакытта монысы, мөгаен, үзең утырган ботакка балта чабудыр. Ә акылга утырту берәүдә дә шик уятмас. Баус һаман шул Баус иде. Каз күкәедәй шома йөзе балкый, сөрмә тарткан күзләре ялтырый. Кыска ыштан, озын оек, тумпак борынлы башмак. Коеп куйган сәвәләй. - Галиҗәнаф, сезне күрүемә бик шатмын, - диде илче, рәсми сәламләүләрдән соң. Бу аның шәхси мөнәсәбәтләргә ишарә итүе иде. Шулай булмыйча, патша зурдан кубып, аның хөрмәтенә нинди купшы ау үткәрде бит. Гомерлек истәлек. Әлеге дустанә багланышлардан соң ничек итеп бу күңелсез әңгәмәне башлап җибәрергә белмичә аптырап торганда, Баус үзе ярдәмгә килде. - Котлыйм, галиҗәнаф, хәләл җефетегез бөек княгиня Анастасия Ивановна - искиткеч талант иясе, бию сәнгате өчен туган зат. Тиздән сюжетлы нумерлар әзерли башлыйбыз. Зур тамаша үткәрергә ниятләдек. Тамашада сез иң кадерле кунагыбыз булырсыз. Анда, сезнең рөхсәт белән, барча Кремль даирәсен чакырырга кирәк саныйбыз. Әлеге чара Русия-Англия дуслыгының күркәм чагылышы булыр. Шул гына җитми иде, дип уйлап куйды Бикбулат. - Илче әфәнде, - диде, әңгәмәне үз ягына борып, - сезнең клобка карата боярларның дәгъвасы бар, ул бию-фәләннәрегез асыл затларыбызны бозуга китермәсме, дип шикләнәләр. Баусның елмаюлы йөзенә җитдилек чалымнары ятты. - Цивилизация берәүне дә бозмый, галиҗәнаф, цивилизация ирек кенә китерә, яшәү иреге... - Яшәү иреген бездә ир сүзе билгели, - дип бүлде аны Бикбулат, - син әйткән си... си... - Цивилизация, - дип ярдәмгә килде илче, - ци-ви-ли-зация! Civilis, латин сүзе. - Ул си... си... тьфү, үзегезгә булсын... - Иоанн Васильевич бөтенләй башка фикердә, галиҗәнаф, - диде Баус. Бикбулатның колаклары сагайды. - Иоанн Васильевич?! Герцогиня Мария Гастингс та аның бу тырышлыгына уңай бәя бирер, дип ышанам. Шуның өчен... Илче, Иоанн тәхетеннән шушы никах мәшәкатьләре сәбәпле генә аерылып тора, дип әйтеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. - Шуның өчен, кхе-кхе, шуның өчен... бөек княгиня Анастасия Иоановнаның осталыгы бик тә ярап куячак әле. Бикбулат телен тешләде. Бу хакта сүз озайтуның мәгънәсе үзеннән-үзе очланды. Ул бит олуг кенәз, патша түгел. Әле ярый Анастасиягә ачыктан-ачык бәйләнүдән Ходай саклаган. Хур була иде. Бикбулат картые Шаһ-Солтаннан фәкать төртмә сүзләр, шырпылы кинаяләр генә ишетсә дә, шул төртмәләрдән, шул кинаяләрдән еш кына үзен борчыган көек-көенечләргә җавап та таба иде. Ханбикәнең эчендәге тышында - ошыймы кешегә, ошамыймы, әйтәсен бәреп әйтә. Үзен шуңа хокуклы саный. Ник дисәң, Нугай-тимериләр ыруының иң өлкәне булып ул калды. Болай да таралышып беттеләр. Бикбулат ише умырткасызлары, әнә, дин алыштырды. Заманында бөтен Нугай урдасын кулларында тоткан шанлы ыру кыйпылчыгы иде, югыйсә. Шаһ-Солтан оныгын ишектән үк сорау белән каршы алды. - Әйт әле, бабаң Шаһ-Тимер ханның ничә баласы булган? - Төгәл генә хәтерләмим, дистәдән дә ким түгелдер. - Дистә, дистә, - дип мыгырданды кортка, - хәтер капчыгыңа салып куй: уналты! Алты малай, ун кыз. - Бу бит дүрт хатынга. - Ә сиңа кем дүрт хатын алырга комачаулый иде, - диде Шаһ-Солтан, - гаеп үзеңдә. Җә, әйт, ничә балаң бар? - Әлегә берәү... - Анысы да кыз бала, һиммәтле ата варисы белән мактаулы. Болай булса, тәхетеңә читләр үрмәләячәк... Бикбулатның башында нәрсәдер келт итте, әйтерсең лә капкачын ачып куйдылар. Йөгереп барып, әбекәйне кочаклап алды да: - Картый, рәхмәт, бүгенгә хуш, - дип, бүлмәдән атылып чыгып китте. Артыннан җил генә уйнаклап калды. - И, тәһарәтсез, - дип сукранды Шаһ-Солтан. Бикбулат, гүя кош тоткан, юл буена яшьли күңеленә сеңеп калган дала җырын авыз эченнән көйләп кайтты. Син - бер сурәт нәзыйсән, Кич кашымда ахыр сән, Уяна китсәм - янда юк, Нә атлысың - атың әйт. Җә-хуш, княгиня, инглиз карачкысыннан син үзең китәргә мәҗбүр булачаксың, куян тиресе түгел, ай-ай ярымга ничек тә түзәрмен. Чыңгызыйлар диләр безне. Кичен ул хәләле катына керде. Княгиня клобтан кайткан гына иде булса кирәк, йомшак кәнәфигә ярым яткан хәлдә хозурлыкка талган. Күлмәк итәгенең ян мендәргә җыерылып калганын да абайламаган, балтырлары күренеп тора... Бикбулатның барча күзәнәкләре уянып, гаскәриләрдәй һөҗүмгә әзерләнде. Ул күзәнәкләренең шәһвәтле шигар-чакыруына буйсынды, хатынының аяк астына килеп ауды. - Анастасия... - Барча урыс җиренең олуг кенәзенә идәндә аунау килешми, - дип, Анастасия итәк астына шәрә балтырын шудырды. Күзәнәкләрнең исә килешү-килешмәүдә хәстәре юк, таләпләре артканнанарта гына бара. - Анастасия... - Бекбулатович, зинһар өчен, кызма, арыдым, башым да авырта, - дип, княгиня читкәрәк тайпылды. Бикбулат иң саллы дәлилгә ябышты, аны инде кире кага алмыйсың. - Миңа варис кирәк, бу синең бурычың, княгиня! - диде. Бикбулат хатынының ай-ваена карамады, төннәрен атна буе аның катында үткәрде. Анастасия ахыр чиктә әйтте: - Бекбулатович, бу тышаусыз мәхәббәт уеннарың белән тәмам теңкәмә тидең, бүгеннән башка чыгарам, - диде. - Их княгиня, сагынырсың, мин булмам. - Әллә бер-бер сәфәргә китәсеңме? - Польшада хәлләр катлаулана, бу Русия мәнфәгатьләренә дә турыдан-туры кагыла, иртәгә шунда кузгалам, - диде Бикбулат. - Мин югында нишләрсең менә, шуңа борчылам. - Иркенләп "Инглиз" клобына йөрермен. - Җә-җә... Сәяхәт шактый четерекле иде. Польша ачыктан-ачык һәм тупас рәвештә Ливониягә нәфесен суза. Король Максимилиан исә бу хакта аңлашу-сөйләшү генә түгел, хәтта, мең төрле сәбәп табып, очрашуларны да һаман кичектереп килде. Менә шул сырт бирмәс чыгынчы мокыт урынга егылган икән. Тәхеткә герцог пан Баторий дәгъва итә ди. Русия әлеге дәгъвачыга хәерхаһ мөнәсәбәттә. Ләкин тимерне кызуында сугу хәерлерәк, Баторийны әле бөгәргә була. Бикбулатның гөманы рас килде, дөрестән дә, Баторий Русия тәкъдимнәрен тулысынча хуплавын белдерде. Тәхет бәрабәренә, әлбәттә. Баторийга - король титулы, Русиягә - Ливония. Ләкин Польшага ышаныч барыбер юк. Ул үзен Мәскәү белән кылтык кәләш кебек тота. Ымсындыра, ә кочагын ачмый. Бикбулатны Мәскәүдә дә күркәм хәбәр көтә иде. - Сагындырдың, княгиня, - дип, хатынына сырпалана башлаган иде, тегесе бик тиз учагын сүндерде. - Хан, син инде уразада, мин варис көтәм, - диде, - бигайбә. Һәм клобка да юл ябылды, дип эченнән генә сөенеп куйды Бикбулат. Варис кына исән-сау тусын! - Мин бик бәхетле, Анастасия! Бишенче баб. Астыртын кол хәйлә кора Боярлар Думасы әгъзасы Борис Годунов бөек княгиня Анастасия Ивановна Мстиславская хөрмәтенә мәҗлес үткәрү хәстәренә кереште. Иң әүвәл, берәүгә дә ышанмыйча, шәхси пешекчесе белән очрашып, княгиняның яраткан ризыкларын барлап чыкты. Әллә ни талымлы түгел икән. Башка хатын-кызлар кебек тәм-томга да исе китми, ди. Табында җиләк-җимеш булсын, яшелчә булсын. Бер четерекле ягы бар, кунак блүдәсе өчен ак кырпы уылдыгын һәм дә ананас җимешен хуп күрә икән. Болары менә башны кашыта торган. Уылдыкка кытлык юк анысы, карасы да, кызылы да мичкә-мичкә. Альбинос уылдыкны, ай-һай, юнәтеп булырмы? Ананасын Константинопольдән кайтартырга мөмкиндер, мөгаен. Аңа бит агачтан гына өзеп алганы кирәк. Годунов өчен "юк" дигән сүз, гомумән, юк. Ниятенә килдеме, туктата алмыйсың. Шушы тәвәккәллеге, үҗәтлеге өчен ярата да инде аны Иоанн. Егерме яшендә Боярлар Думасы әгъзасы итте. Хәзер дә иң яшь дәүләт әһеле. Мондыйлар бармак белән генә санарлык. Анастасия мәҗлестән баш тартты. - Юк, бояр, мондый халәттә минем кешеләргә күренеп йөрисем килми, - диде. - Ә нинди халәт? - дип белмәмешкә салынды Годунов. - Аккоштай зифа буй-сын, йөзек кашында гына йөртерлек матурдан-матур йөз, карлыгач канатларыдай җилпенүле пар каш... - Җитте, бояр, җитте, тукта, - дип өзде Анастасия ошбу салават тезмәсен, - җә эреп китәрмен. Чигендерерсең Годуновны. Дәлил арты дәлил. - Княгиня, табында син яраткан ак кырпы уылдыгы белән ананас та була, махсус кайтарттым, - диде. - О, Боже! - Княгиня, син дигәндә, җиде кат җир астына төшәргә дә әзермен! - Бояр, зинһар, тукта, беләсеңме, бу затлы ризыкларның исемен ишетү дә укшыта мине, варис әлеге минутта гап-гади елга балыгын гына тели. - Шыртлакамы? - дип элеп алды Годунов. - Баш өсте, ризалык кына бир. Анастасия тирән сулыш аша көрсенеп куйды да: - Бөек княгинялар ике сөйләшми, бояр, - дип, борылып утырды. Бу әңгәмә тәмам дигән сүз иде. - Мөхтәрәм Анастасия Ивановна, зинһар, тагын биш кенә минут вакыт бир, княгиня... Годуновның ялварулы карашы княгиняны йомшартты. - Өч минут, - диде. - Княгиня, син - Русиянең җәнабе гали патшабикәсе. Ә патшабикә, ни кызганыч, үз-үзенә хуҗа түгел. - Аңлатыбрак сөйлә, бояр! - Әйе, әйе, хуҗа түгел, - дип рухланып тезеп китте Годунов, - патшабикә - барча гавамныкы! Һәм дә гавамның яраткан патшабикәсе турында һәрдаим хәбәрдар булып торасы килә. Хәзер аеруча җаваплы чор - патшабикә бала көтә, варис! Годунов, сөзелеп, бөек княгиняга текәлде. - Афәрин, бояр, ышандырдың, мин риза. Дөрес корылган тозак табышлы була. Капкын ачык, җиме татлы. Бу җимгә җанвар ябырылачак та ябырылачак. Җим дигәнебез - бөек княгиня Анастасия Мстиславская, җанвар - олуг кенәз Симеон Бекбулатович. Годунов мәҗлесенең төп максаты да тәхет иясен Билгеле инде, баш муенга береккән, хатын кайда, ир шунда. Бикбулат та мәҗлескә килмичә булдыра алмады. Мәҗлес искиткеч югары зәвык белән әзерләнгән иде. Мул сый, ихлас кунакчыллык, җыр-музыка. Янә дә моңарчы күрелмәгән яңалык: инглиз биюләре. Көмәненә карамыйча, хәтта Анастасия дә бию сәләтен исбатлады. Аңа кырылып кул чаптылар. - Браво! Тәнәфес вакытында Борис олуг кунакка ат утарын карарга тәкъдим итте. Бикбулат бик теләп риза булды. Ат дигәндә, аягы идәндә. Хәер, хан да бул, ат та яратма, имеш. Годунов та ат рәтен белә икән. - Сөекле ат кешнәгәндә, ди, утарыңда аргамак та толпар, - дип, Бикбулат мактау сүзләре дә җиткерде. - Һәр татарның эчендә иярләнгән ат ятар, ди, галиҗәнап. Бикбулат әңгәмәдәшенә астыртын гына күз төшереп алды. Иоанн Васильевичның иң дәрәҗәле һәм дә иң хәтәр иярчене опричнина әһеле Малюта Скуратов белән туганлашкан боярның ачыктан-ачык татарлыгын тануы колакка ят иде. Годуновлар нәселендәге соңгы татарның вафатыннан соң ике буын алышынган ич инде. Ә ул татарлыгын чокып чыгармакчы. Хәер, Иоанның үзенә дә анасы Елена Глинская ягыннан татар каны кергән. Кемнеке диген әле? Дошмани зат, Алтын Урда дәүләтенең күренекле әһеле Мамай бәк каны! Җан тартмаса, кан тарта, ди. Иоанн Васильевич христианлашкан татарларны бик рәхәтләнеп үз даирәсендә тота. Әйтик, анасы Сөембикә ханбикәне җәберләсә дә улы Үтәмешгәрәй - Александрны бик якын итә иде. Җәсәден дә, патшалар рәтенә куйдыртты. Янә дә, соңгы өч елда Земщинаны чукынмыш Әстерхан шаһзадәсе Михаил Кайбулатович җитәкләде. Ә үзе соң, Бикбулат? Тәхеттә утыра лабаса! Яңа урыслар, кагыйдә буларак, иң ышанычлы дәүләтмәннәр. Һәм дә иң турылыклы ялагайлар, дип тә өстәр иде күпләр. Мәйданга җирән төстәге елгырны алып чыктылар. Бикбулатның авызына сулар килде. Менә бу толпар ичмасам. Атлауларын гына күр, бер басасы урынга биш баса. Аяклары озын, күкрәге киң, биле нечкә. Чын чабышкы. Озын чәчле кыздай, Койрыгы озын җирән ат, Галәмне узып йөлте алган, Үгечем юктай җирән ат. - Галиҗәнап, Җирәнкәйне кабул итеп ал, ихлас күңелемнән бүләк итәм. - Бояр?! Бикбулат бүленеп калды, әллә актачы бугалакны кисәктән тартып җибәрде, әллә үзе нәрсәдәндер өркеп китте, Җирәнкәй гәүдәсен сикертеп, арт аякларына басты да ыргытылган таштай алга атылды. - Ио-һа-һа! Годунов елгырның баскан җирендә калдырган кабартмалары кадәр генә булып, кечерәеп калды. Ул хәтта имгәнгән актачының ах-вахларын да ишетмәде. Бикбулат исә хәйран хәлдә иде. - Шә-әп! Годунов җил-яңгыр тимәсен шундук аңлап алды. - Җирәнкәйне үзем илтермен, - дип, гәүдәсен турайтты, - инде флигельгә рәхим ит, галиҗәнап, бераз хәл җыеп алыйк. Флигель дигәннәре ат йөртү мәйданының читендә генә иде. Манып алгандай ап-ак итеп акшарланган. Читтән караганда, җыйнак кына булып күренсә дә, эчке ягы шактый иркен икән. Килешле итеп җиһазланган, көлеп тора. Шушы көлеп торган бинада аларны, идәнгә кадәр бөгелеп, озын толымлы өч көләч чибәркәй каршы алды. - Галиҗәнап, синең белән аралашу бәхете насыйп иткән өчен Ходайга бик рәхмәтлебез, үзеңә бәхетле патшалык, озын гомер телибез, - дип, хор белән сәламнәрен ирештерделәр дә, чиратлашып, Бикбулатның кулын үптеләр. Шул арада мөлдерәмә тулы чәркә китерделәр. - Галиҗәнап, йолабыз буенча аяк ялына рәхим ит! Бикбулатның тәмам йөзе килде. Хәләле өчен махсус юнәтелгән ак кырпы уылдыгын кашыклап состы. Бориска шул гына кирәк иде. - Галиҗәнап, синең тыенкы вакытың, бу чибәркәйләр белән күңел ачып алу һич тә гөнаһ булмас, шәһвәт - ир-атка язык гамәл, - дип, капкын ишеген ачты. - Сылулар, каһәр... - Кочакларында эретә торганнар. - Бөек княгиня белән киңәшеп карармын, - диде Бикбулат теш арасыннан гына, - рәхмәт тәкъдимеңә. - Ха-ха-ха, шалун син, галиҗәнап. Ошбу татлы очрашуны да бик җентекләп, алдын-артын уйлап, үзенә сүз тигезмәслек итеп оештырды Годунов. Кала кочагында каенлыкка сеңеп утырган ике катлы бина эчендә иртәдән бирле ыгы-зыгы: олуг кенәз риза-бәхил булып калырга тиеш. Шуңа күрә мондый яшерен мәҗлес-очрашуларны үткәрү җәһәтеннән мең пот тоз ялаган тәҗрибәле кунакмәннәр чакырылды. Алар һәммәсен энә күзеннән үткәрделәр, ятаклар да читтә калмады. - Бу чумып китәрлек ятак мәхәббәт уеннары өчен яраксыз, - диде кабактай зур башлы кунакмән, - тыгызрагы белән алыштырыгыз. Камердинерны да ошатмады Кабакбаш, сәбәбен дә әйтеп тормыйча, үзләре арасыннан билгеләде. Тагын нәрсәләрнедер үзгәрттерде. Аннан соң чибәркәйләр ишек катына сакка басты. Бер сәгать үтте, ике, өченчегә китте, ә олуг кенәз юк та юк. Ахыры түзмәде, экипажын чакыртты. Бераздан ул Анастасия бүлмәсендә иде инде. - Бөек княгиня, галиҗәнап килмәде, синең хәбәрдарлыкны җиткергәннәрме, шымчылары иснәгәнме, әлегә билгесез, - диде. - Бәлкем, бу алдан уйланылган коткы салу гына булгандыр? - Юк, бөек княгиня, коткы түгел, чибәркәйләрне үз күзем белән күрдем, әзерлек югары дәрәҗәдә, ятакны да... - Җитте, болван, күземнән югал! Анастасия терт-терт олуг кенәз катына юнәлде. Бикбулатның чит уҗымга керергә җыенуы турындагы алхәбәрне Годунов ышанычлы кешеләр аша княгиняга гайбәт рәвешендә генә, тамчылап-тамчылап кына ирештереп торды. Әмма да ләкин нәкъ үзәгенә. Ник дисәң, кыз-хатын гасәбә-хезмәтчеме - никахлы иренең үзенә турылыклы булуын тели. Һәм бу юлда җинаятькә барырга да әзер. Шымчылык, яшерен күзәтчелек, җәнҗал куптару хакында әйтеп тә торасы түгел. Йөрәгенә көнчелек угы кадалган икән, хатын-кызны инде туктатырмын димә. - Хан, мин аңлату таләп итәм! - диде Анастасия, ишектән керә-керешкә. - Моңа минем хакым бар! Бикбулат хатынына күтәрелеп бакты. - Нинди аңлату, княгиня? - Хыянәтең турында, хан! Бикбулатны бу сөңгегә-сөңге җаваптан сакбаш йолып алды. - Галиҗәнап, яшерен белекче килгән, керсенме? - дип белеште. - Керсен! Ишек уемында, әлеге дә баягы, бүксә гәүдәле Кабакбаш иде. - Галиҗәнап, кунак йорты кунак көтә, - диде шымчы, княгиняның утлы карашына игътибар итмичә. - Димәк, уен гына түгел? - Юк, галиҗәнап... - Аһ, син, монафикъ җан! - дип кычкырды күәсе кайткан Анастасия, - кырыкалдар! - Бөек княгиня, мин олуг кенәзгә дә, син галиҗәнапларына да бер үк дәрәҗәдә хезмәт итәм, - диде шымчы тыныч кына, - бурычым - һәр икегезгә дә түкми-чәчми чын хәлне җиткерү. - Аңладым, китәргә мөмкин, - диде Бикбулат. Ир белән хатын икәүдән-икәү генә калды. - Мин җавап көтәм, - дип кабатлады әүвәлге соравын Анастасия. - Син минем бердәнберем, Анастасия, - диде Бикбулат, - ә кунак йорты Годун мәрәкәсе генә. - Аны баштук кисәтеп куярга ярамый идеме? - Беренчедән, княгиня, егет солтаннарына, мүкләнеп китмәс өчен, ара-тирә уен-муен да ярап куя, ул мәхәббәтне көчәйтә генә, икенчедән, Годунны сынап карарга кирәк иде. Тик мин аның ниятен барыбер аңламадым. - Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, - диде княгиня, - үзең әйтмешли, беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче. Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң: - Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! - дип мыгырданды. Хатын-кыз тумыштан күрәзәче. Күрәзәчелек аның калебендә. Ул, көн ыгызыгысына баткан ир-аттан аермалы буларак, киләчәкне дүрт-биш сикерешкә алданрак күзаллый. Ялгышса да, унга-йөзгә бер генә ялгыша. Анастасиянең гөманы да нигезле иде. Иоанн Васильевич әле турылыклыгын җүнле-башлы исбатларга өлгермәгән Бикбулатны түгел, моннан ике йөз ел элек үк үз теләкләре белән Руська сыенган Годуновлар ыруы вәкиле Борисны тәхеткә утыртырга тиеш иде. Бер табактан ашыйлар иде ләбаса. Годунов моңа бик нык кимсенде. Хаталандың, картлач, дип тешләрен шыгырдатты. Ә мин сиңа, Иоанн Васильевич, ул хаталарыңны төзәтергә булышачакмын дип, күңеленә беркетеп куйды, чараларына да кереште. Әйтик, хатын-кыз мәсләгендә Иоанн үзе йөгәнсез булса да, даирәсенә карата искиткеч таләпчән. Православие кануннарын бозарга батырчылык иттеңме, беттең, Борис иң әүвәл шушы юлны сайлады, Бикбулатны тәтәйләр катына кертеп, җәнҗал куптармак итте. Башта барысы да майлагандай шома барды, мәҗлес тә, ат абзары да, туташлар да... Ләкин олуг кенәз ул корган пәрәвез оясына кермәде, эләкте дигәндә генә артын борды. Үзенең башы җиттеме, Анастасиянең акылы уйнадымы, хәзер инде моның әһәмияте юк, димәк, башка юл сайларга кирәк. Годунов икенче көнне үк Кремльдә иде инде. Олуг кенәзгә воеводалар чакырулы икән, озак кына көтәргә туры килде. Әбәт вакытын да тыныч кына үткәреп җибәрде. Воеводалар табынына читләрне чакырмыйлар. Ул олуг кенәзнең Кунак йорты җәһәтеннән ризасызлык белдерүен көткән иде. Шуңа күрә гафу мөрәҗәгатен алдан ук әзерләп куйган иде. Тирәнгә кергәнче араны җайларга кирәк. Уйламаганда-көтмәгәндә, Бикбулат аны ачык йөз белән каршы алды, гафу марәҗәгатенең дә кирәге чыкмады. Димәк, ачу сакламый. - Әйдә, уз, бояр, озак көттергәнем өчен ачуланмассың, шәт, көне шундый. Рим шәрабен авыз ит, миңа ярыйсы тоелды, әчкелтем. Күңелне ачып җибәрә. Тыныч кына типкән җиреннән Борисның йөрәге талпынып куйды. - Галиҗәнап, рәхмәт, искиткеч шәп шәраб, - диде Борис, - үзем дә сүземдә тордым, җирәнкәйне алып килдем. - О-о, бояр, сөендердең, ул елгырны синең төсең итеп тотармын, - диде Бикбулат, - миннән - Рим шәрабе! - Ничекләр итеп бәхилләтермен инде бу яхшылыкларыңны, галиҗәнап, куанычымның чиге юк, - дип ярпачланды Годунов. - Җирәнкәйне утарга үземә кертергә, актачыга үз кулларым белән тапшырырга рөхсәт бир. - Куй, бояр, монысы инде хезмәтмәннәр вазифасы. - Юк, галиҗәнап, бу бик җаваплы эш, мин аны үзем башкарырга тиеш. - Ярар, ярар, - диде Бикбулат, көлемсерәп, - әйдә, алайса, Җирәнкәй хөрмәтенә тагын берне. Актачы иләктәй зур авызлы, сирәк тешле таш тазасы кеше иде. Сүзен дә үлчәп кенә сөйли, җәелеп китми. Әмма чәйлек көмеш аның да йөзен ачты. Ачмыйча теге, мондый бирем сирәк тама, бояр бик кече күңелле икән, монетны башкалар кебек йомышчы аша түгел, үз куллары белән учына салды. - Аркам синеке, бояр, камчыңны да рәхәтләнеп селти аласың, - диде ул ихластан. - Ихтирамың өчен рәхмәт, - диде Борис, - алай да бер үтенечем бар. - Баш өсте, бояр. - Олуг кенәзнең оста шаһсуар икәнлеге бөтен Рәсәйгә мәгълүм... - Чөнки көн саен ияр өстендә күнегүләр үткәрә... - Әйе, әйе, үземнән беләм, күнегүләр талчыктыра, кабыктыра, авыз корый, - дип элеп алды бояр. - Шул вакытта берәр тустыган күңелеңә ятышлы шәраб кабып куйсаң, күзләр ачылып китә инде мәгәр. - Хак, бояр, олуг кенәз шулай эшли дә. - Әлеге күнегүләрнең берсендә, аңа булган олы хөрмәтем йөзеннән, бүләк шәрабымны да галиҗәнапка тәкъдим итсәң, кесәң дә күпкә кабарыр иде. - Баш өсте, бояр, ә... - Шәрабны китерерләр, борчылма, - диде Годунов, - тик бу хакта ләм-мим, нәрсә диләр әле, яхшылык эшлә дә суга сал, диләрме? - Мин - сүз иясе, бояр, авызым йозакта. Борисның күңеленә кереп оялаган гаюри корт аны тәмам тилерткән иде: тәхет, тәхет, тәхет! Моңа аның һичнинди нигезе дә, тотыныр җебе дә юк. Ә җаны җилкенә. Башы тубал, план арты план, ният арты ният. Кармак очына унбиш яшьлек сеңлесе Ирина да килеп эләкте. Нигә әле Иринаның күркәмлеген тәхет мәнфәгатьләрендә файдаланмаска? Бу аның үзе өчен дә зыянга түгел ләбаса. - Мөхтәрәм боярыня Ирина Фёдоровна, утырган кыз - калтау җир, ди, соңарасың түгелме? - дип, ярым шаяру, ярым төрттерү белән сүз башлады. Иринаның ак маңгаенда нәзек кашлары уйнаклап алды. - Беләм, беләм, - дип дәвам итте абый кеше, - атакай сине Иван Шуйскийга тәгаенләп тора. Мин исә ул кенәз кисәгеннән дә дәрәҗәлерәк кияү егете тәкъдим итәм. - Кенәз Шуйскийдан өстен патша гына бар инде, - дип чырык-чырык көлде кызыкай. Борис сеңлесенә сөзелде. Күз төшәрлек кыз иде Ирина. Дөрес, әле ул балигълыкның тәүге чорын гына кичерә. Тиздән, бик тиздән калак сөякләренә май кунар, күкрәк алмалары тыгызаеп, тулышып китәр, янбашлары түгәрәкләнер... Годуновлар - ырулары белән күрекле вә чибәр кавем. Татар каны белән славян канының аралашуы нәселне яшәртеп, сафландырып кына калмады, үҗәтлек, тәвәккәллек, дуамаллык, астыртынлык, мәкерлелек кебек сыйфатларны тагын да тирәнәйтебрәк җибәрде. Иринаның мәхәббәтлеге исә мәшһүр әбисе Иркәбикә тәнәкәдән килә. Борис сеңлесенең наянлануына тезмә белән җавап бирде: Карт кулында калач бар, Йәш кулында камчы бар, Камчысыннан бал тамар, Калачыннан кан тамар. - Патшага да чират җитәр, боярыня, әллә варис белән генә канәгатьләнмәскәме? - Аллам сакласын, ул варисың икенче хатыны Параскева Михайловнаның да чәчен кыркыткан икән ич, минем һич тә раһибә күлмәге киясем килми. - Иван Иванович өченчесенә княгиня Елена Шереметьеваны яучылап йөри, - диде Борис, - сүз Фёдор Иванович турында бара. Иринаның алсу иреннәре клиндер рәвешенә кереп түгәрәкләнде. - О Боже, шул бичарагамы? - Беләсең килсә, Иоанн төпчеген Польша тәхетенә тәгаенли. Королева титулы моңа гына торырлык. Бу күпләрнең хыялы, боярыня. Фёдор Ивановичның хасталыгы сиңа файда гына булыр иде. Андыйлар хатын итәгенә ябышып ятучан. Бел, бу сөйләшү - сер, калганы минем өстә, сүземнән генә чыкма. Килештекме, королева? - Килешүен килештек, агаем, атабыз ни әйтер бит әле? Кичә өлкән кенәз Шуйский белән бик озак гәпләшеп утырдылар. - Ул картларга тезген тоттырырга исәп юк, сүземнән генә чыкма. Сеңлесен Фёдорга ярәшү уе Борисның башына көтмәгәндә, сүз агышында гына китереп бәрде. Дөрес, әле моңа вакыт кирәк. Барыннан да элек, әлеге никахның тормышчанлыгына Иоанн Васильевичны ышандырырга кирәк. Иоанн үзенә алмашка өлкән улы Иванны әзерли. Бу һәркемгә мәгълүм. Варисы төскә-биткә дә, холкы белән дә үзенә охшаган. Шундый ук кансыз, шундый ук тәкъва һәм дә һиммәт иясе зирәк. Тик Иоанның акылы - төпсез чиләк, әнә, һич уйламаганда, тәхеткә басурманлыктан чыгып та җитмәгән Бикбулатны утыртып куйды бит әле. Әгәр дә мәгәр булачак кияве Фёдор Мономах бүреген кия калса, Русия белән ул, Борис Фёдорович Годунов идарә итәчәк. Чирләшкә патша үлеп китсә, ягъни мәсәлән... О-о, бу очракта ни-нәрсә буласын әле күз алдына китерү дә авыр. Тик шунсы хак: Борис йоклап калмаячак. Ошбу хыялларга бүгенге аша сукмак салына. Бүген сукмак башында Бикбулат. Иң беренче аның белән араны өзәргә кирәк. Бикбулат исә үз хәл-халәтенә күнегеп бара иде инде. Дәүләт мәнфәгатьләренә башы-аягы белән чумды. Зур эшләр белән беррәттән, патша иманасы тирәсендәге ыгы-зыгыга да чик куярга карар итте. Сарайның эчке идарәсе казнасына махсус сайлап алынган утыз алты кала һәм кала яны авыллары имана түли. Бөртекле ашлык, мал-туар, кош-корт, балык, бал, утын, печән һәм башка кирәк-яраклар белән Кремльне алар тәэмин итә. Бу эшләрнең башында бояр Константин Шейн тора. Судагы балыктан да шомарак бик хәйләкәр зат. Иоанның якыны. Шуңа күрә Бикбулатның хуҗалык мәсьәләләренә тыкшынуын өнәмәде дә, аңламады да. - Нәрсә, әллә олуг кенәз табыныннан риза түгелме? - диде хәйранга калып. - Ым гына как, барысын да рәтләрбез. Бөек княгиня хөрмәтенә үткәрелгән кабул итү мәҗлесе оештырганда, Борис Фёдоровичка ак кырпы уылдыгын да мин юнәтеп бирдем. - Менә-менә, - диде Бикбулат, - патша иманасын ярты Мәскәү имә диюләре хак икән, бу казнаны талау лабаса, бояр! - Мөмкинлек бар икән, нигә булышмаска? - Базар аша, бояр, сатып, алыш-биреш аша. Бу акыллы сүзләр Шейнны кузгатмады. - Тикшерү җибәр, - диде битараф кына. Чөнки белә, тикшерүчеләр шул бер казаннан ашаучылар ич инде. Бикбулат тикшерү җибәреп мәшәкатьләнмәде. Кайда калҗа - шунда бурлык, дип Шейнны вазифасыннан гына азат итте. Воевода буларак, Бикбулатны күбесенчә гаскәр хәлләре кызыксындыра иде. Соңгы вакытта Кырым ягыннан барымталар ишәйде. Ханның боларда катнашы юк, бу - вак солтанатлар шөгыле. Мая туплаулары. Язгы ташкындай ургылып киләләр дә, мал-мөлкәт талап, күздән дә югалалар, күләгәләрен дә күрсәтмиләр. Капма-каршы ачык орыштан да курыкмый татар. Осталыкта аларга җитә алмыйсың. Урыслар, әйтик, укны барган җирдән тукталып очыра. Татар исә тезгенгә кагылмый да: ат чаба тора, яугир җәясен тарта тора. Ничек итеп ул сәрпи-аткыюч уклардан сакланырга? Хәрбиләр бу хакта күптәннән баш вата. Төрле ысуллар кулланып карыйлар, әлегә очына чыга алганнары гына юк. Кулына бер мәртәбә дә җәя тотып карамаган дьяк Очин-Плещеев бу төенне чишәргә алынган, имеш. Тәкъдимен воеводалар да хуп күрә икән. Соңгы сүзне, Сынау мәйданы Ука елгасы буенда иде. Таврия далаларына охшаш тигез җир сайлаганнар. Бер якта - Мәскәү сугышчылары, икенче якта - Кырым яугирләре. - Каян кием табып бетердегез? - дип сорады Бикбулат. - Әсирләрне чишендердек, - дип елмайды воевода Афанасий, - башларга рөхсәтме? - С Богом! Көтүдәге маллар кебек тыгыз өергә укмашкан гаскәриләр берьюлы хәрәкәткә килде. Кыр быргы, бумен, сорнай, набат кочагында калды. - Галиҗәнап, әнә ул имән агачларына күз сал әле, - диде воевода, - һәрберсенең төбендә ике атлы казак яшеренгән. Берсе - ботак очында, тирәякны күзәтә, икенчесе - ияр өстендә. Ул, күзәтче хәбәр бирүгә, аны икенче агач төбендәге кизүгә җиткерә. Анысы өченчесенә. Шул рәвешле, хәбәр воеводага, бу очракта миңа килеп ирешә. Тиз дә, ышанычлы да, төгәл дә. Чыннан да, җир астыннан гына калыккандай, офык читендәге имән ышыгыннан сакчы атылып чыкты. Җилдән җитез тизлек белән күршесе тарафына ыргылды. - Алдагы күзәтче дошман явын күреп алган, чылбыр ысулы белән шул хәбәрне бер-берсенә тапшыралар, - дип аңлатма бирде воевода. - Яуны ничек беләләр? - Ат тоягы астыннан чыккан тузан болыты буенча. Менә гаскәрибаш воеводага яу килүе турында хәбәрен ирештерде. - Җыелма шәһәрчекне корырга! Шул арада чакрымга сузылган ике рәт такта корылма калкып та чыкты. Аларга тишекләр уелган иде. Мәскәүлеләр корылма артына кереп сыенды. - Галиҗәнап, барысы да җентекләп уйланылган, хәзер безнекеләр бернинди комачау һәм югалтуларсыз зөбаниларга ук яудырачак, - дип аңлатма бирде Очин-Плещеев. Ул ниндидер дуамал канәгатьләнү белән, бүреген артка чөеп, такыр башын кашып алды. Бикбулат мыек астыннан гына елмайгандай итенде. Орыш-сугышка бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең яу хакында шулай шапырынуын күңеле кабул итми иде. Яу, аһ, яу! Яуның эте дә яу аның. Дошман хәзер элекке кебек яу чабу турында алдан әйтеп-белгертеп тормый, астыртын, капылт һөҗүмне үз күрә. - Җыелма шәһәрчек дигәнегез бик мәшәкатьле түгелме? - дип сорады Бикбулат. - Җиңү, олуг кенәз, мәшәкатьсез генә бирелми. Бикбулат сүз кыстыргалаганчы, алда тузан болыты купты. Хәзер орыш башланачак, монысы инде чынга охшаган. Ике арада дилбегә буе ара калуга, корылма ягыннан "кырымлы"лар өстенә уклар оча башлады. Ләкин ажгырып килүче яугирләргә уклар гына киртә куя аламы соң? Дошман киеменә киенгән хәрбиләрнең дә олуг кенәз алдында хурга каласылары килми иде, күрәсең: килә-килешкә бер төркем шәһәрчеккә ышыкланган сугышчыларга ябырылды, икенчесе, узып китеп, чигенүчеләрнең арка ягына ятты. Күренеп тора, җиңү "кырымлылар"га елмаячак. Шунда Бикбулат Иоанның гына башына килердәй дуамал карарга килде. Воевода белән дьякны - Ыштаннарыгызны салыгыз! - дип боерды. Тегеләр шаярта, дип уйладылар, ахры, бер-беренә карашып кына алдылар. - Олуг кенәзне көттермәгез! - дип бакырды сакбаш. Чалбарлар шунда ук аяк астына сыдырылып төште. - Беренче постка, бегом марш! Арт шәрәфләрнең берсе мичкә авызыдай киң, икенчесе ярык тагарак төбе кадәрле генә, терт тә терт, терт тә терт. Бикбулат кул ишарәсе белән генә җәя сорап алды. Ашыкмый гына тәтә җебенә сәрби укны элде дә очырып та җибәрде. - Һоп! Укларның барысы да үз урынына ятты. Авырттыргандыр, билгеле, әмма күнегүләр өчен махсус эшләнгән бу тукмак башлы уклар җәрәхәт ясый алмый иде. Бәйрәм кимәлендә оештырылган сынау-өйрәнүләр әнә шулай, көтелмәгәнчә, хурлык белән тәмамланды. Юк, киресенчә, яңа ысул хуплау алды. Ник дисәң, ниндидер урау юллар, яшерен сөйләшү-килешүләр аша бу искиткеч мәшәкатьле вә чыгымлы җыелма шәһәрчек хәрби тәрсәнә исемлегенә килеп керде, озак кына һич файдасызга кулланылышта йөрде. Фазыйләтен, фазыйләтен, фазыйләт, Гаҗәп түгел, Русия ич бу дәүләт. * * * Годунов, әүвәл килешенгәнчә, актачыга зур гына тартма җибәрде. Ул бик җентекләп төрелгән иде, кадакларын суыра-суыра, актачы җаны кебек күргән кләшәсенең бер җәбен сындырды, бармак битләрен сыдырып бетерде. Шушы кадәр көч куйгач, ничек инде бу асыл шешәләрдәге шәрабне авыз итеп карамыйсың, ди? Актачы китек иренен боҗралаган фырт мыегын үтә бер ләззәт белән сыпыргалап алды да шешәгә үрелде. Ләкин өлгермәде, утар эченнән соргылт бүксә тәгәрәп узды. - Ә-ә, Йомгак, затлы ризыкның исен бик тиз сизәсең, ә? Ярар-ярар, авыз иттерермен, җилләнмәсәң дә була, - дип сөйләнеп алды атлар башлыгы. Соргылт бүксә - ләтчә иде. Ефәктәй шома вә дәхи дә мөкәммәл сынлы бу нәни җанварның ияләшүенә биш-алты ай гына әле. Йомгак, дип исем кушты. Тычкан-күсе ишәйгән иде, тишек тамак эзләндерә бит ул. Актачы чакырылмаган кунакны ошатты. Чи ит калҗалары белән сыйламак итенсә дә, тегесенең исе китмәде. Ерткыч, күрәсең, җанлы азыкны, үзе тоткан корбанын хуп күрә иде. Ә менә судан баш тартмады, ялт иттереп кенә куя. Хуҗа, кызык өченгәме, җамаягына берничә тамчы шәраб та тамызгалады. Борын җыермады, эчте. Актачы шәрабны башта Йомгак җамаягына тамызды. - Патша ризыгыннан да авыз ит, алар заморский эчемлек кенә йота, синең дә эчеңне тишмәс. Ә үзе бүленеп калды - чабышкыларны күнегүдән алып кайттылар. Эшен бетереп килгәндә, җамаякка да күз салды. Ә ул мөлдерәмә иде. Кабыкмагансың икән әле, дип уйлап куйды. Иртән җамаяк буш иде инде. Әмма шунда гына ике эт көчеге гәүдәсе аунап ята. Менә ни өчен иреннәреңне тигезмәгәнсең икән, Йомгак, шәраб бит агулы булган. Җә Хода?! Әлләл-лә, бояр, тонык суның төбе корт, ди, юлың җир астыннан йөргәнгә охшап тора бит әле. Үз үчең үзеңә, Ходай сакласын. Актачы шыпан-шыпан гына яланга чыкты да шешәләрне, он итеп ваткалап, тирән чокырга күмде. Бәладән башаяк. Беленә-нитә калса, иң элек аның башы очачак лабаса! Годуновның бу нияте дә ярты юлда өзелде. Алтынчы баб. Аһ, Казан, сагышым иясе Шаһ-Солтанның бервакытта да Казан каласын күргәне булмады. Ханбикә гомере буе Казанны сагынып яшәде. Казан аның яшьлек хыялы иде. Бүгенгедәй хәтерендә, атасы Идәгә морза үз катына чакыртып алды да әйтте: - Кызым-гөлем, бердәнберем, гел янымда гына тотар идем дә, кыз баланың ризыгы ятлар кулында шул, - диде моңсу гына, - Ходайдан узмыш юк. Шаһ-Солтанның йөрәге жу итеп китте: яучы! Анасы шактыйдан тукып килә иде инде. Тәки килгән икән зобани зат. Ул куырылып төште. Морза аны кочагына кертеп, башыннан сыйпый-сыйпый, сүзен дәвам итте: - Бик тә шанлы вә исемле җиргә төшәсең, кызым, Казан каласына! Габделләтыйф хан безнең белән туганлашырга теләк белдергән. Нугайдан кәләш сорату Казан ханнарының канында. Син дә Нугай якларында туыпүскән Нурсолтан ханбикә, Сөембикә ханбикә, Үрбәт ханбикәләр дәрәҗәсенә күтәреләсең, кызым. Бу - ыруыбыз өчен тел белән әйтеп бетергесез олы хөрмәт, олы ихтирам. Рәхмәт, кызым-гөлем, син - ыруыбызның бәхет кошы. Әйе, ханнар өчен Казан тәхете кадәх нурына тиң илаһи табыш булса да, кызларына күзләре төшми иде. Ханбикәләр арасында ник бер Казан чибәре булсын, алар барысы да Нугай кавеменнән. Шулай, шәҗәрә матурлык-итагатьлек, хәтта байлыктан өстен йөри. - Кайчан? - дип кенә сорарга җөрьәт итте кыз. - Кыш дип торабыз, яучы да шул сүзне җиткерде. Мин ризалыгымны бирдем. Шушы көннән соң тирә-юньдәгеләрне алыштырып куйдылар, диярсең. Хәтта туганай агалары да бил бөгеп исәнләшә башлады. Шулай булмыйча, сеңелләре Казан ханбикәсе таҗын киячәк ләбаса. Бу исә Казан-Хаҗитархан, Казан-Нугай мөнәсәбәтләрен тагын да яхшыртуга юл ача. Соңгы вакытларда җәя җебедәй тартылган киеренкелек кимеп, шәт, хәлләр әүвәлге эзенә төшәр. Унбиш яшьлек җиткән кызның уйлары гына тау елгасыдай бөтенләй башка юнәлештән агым алды: кияү егетенең буй-сыны килешлеме икән, сакал-мыегын артык кыска кырдырмыймы икән? Тәҗрибәлерәк дус кызлары кысканы хуп күрми, яратышканда битне сыдыра, диләр. Туй бүләге нинди булыр икән? Ярату-яратмауны бүләктән үк белеп була икән ич. Затлы бүләк - затлы мәхәббәт. Дәртләре ярашырмы? Дәрт ир-егетләрдә бер өлеш булса, кыз-хатыннарда җиде өлешкә тиң, дип тәкрарлый тәрбияче абыстай. Зөфаф кичендә абыстай өйрәткәннәрнең файдасы тиярме, ул аннан бик куркып тора. Күңеле курка, ә тәне ашкына, моңарчы татып карамаган ниндидер ят ләззәт дәрьясына чума. Габделлатыйф, атасы мәшһүр Ибраһим хан кебек үк, мәһабәт вә күркәм кеше иде. Озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр. Саулыкка гына туймый. Бәвел сырхавы анда. Ара-тирә йөзе сап-сары булып саргаеп чыга. Шуңа күрә йомакайрак булып үсте. Шул ук вакытта, искиткеч үзсүзле, әйткәнендә тора белүче вәгъдәле, гадел кеше иде. Гаилә корырга да ашыкмады. Анасы Нурсолтан ханбикә генә башлы-күзле итте. Кызганыч, ул озын гомерле булып чыкмады, хәләле көтмәгәндә үлеп китте. Шуннан соң өйләнү хәлләре янә онытылды. Ә тәхет буйдаклыкны кабул итми. Телисеңме-теләмисеңме, ханбикәле булу шарт. Болай да шактыйга сузылды кәләш сайлау. Башта тәхетне ныгытырга кирәк иде. Ник дисәң, себердән Агалак хан аның урынына дәгъва итеп, һөҗүм белән килде. Мәскәүдән ярдәм сорарга туры килде. Инде барысы да тәртиптә дип җиңел сулыш алырга өлгермәде, Нугайдан Муса белән Ямгырчы морзалар яу чапты, Казанны өч атна буе камап тордылар. Монысында ул үз көче белән җиңеп чыкты. Ниһаять, яучылар сәгате сукты. Хаҗитарханнан бик риза-бәхил булып кайттылар. Кәләшне бик мактадылар. Карап кына торырлык сылу кыз икән, нәкъ җырдагыча: Алтын егач, тутый кош; Алма битле кара каш. Үзе акыллы, үзе ипле. Нәсел-нәсәбенә дә тел-теш тидерерлек түгел. - Каз төшермәс күлләргә каз төшердем ил өчен, - диде Габделлатыйф. - Казаныбыз үзенә лаек ханбикәле булыр. Әлхәмдүлиллаһ! Кара таплы бәхет, дигән бер сәер әйтем бар. Таплы булгач, ул нинди бәхет була ди? Бәхет мәхәббәт кебек үк, җә - бар, җә - юк. Ә менә иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Бу - язмыш. Аны төзәтү мөмкин түгел. Гадбеллатыйф хан да тәкъдир дәфтәрен яңадан яза алмады. Туй мәшәкатьләре иң кызган чакта гына Мәскәүдән махсус җибәрелгән җәза отряды аны кулга алды. Иван сатлык татар куштаннарыннан яшь ханның мөстәкыйльлеккә тартылуы, ирлек-мөрәүвәт холкы, үзсүзлеге, хәяти омтылышы, сәяси кыйбласы, урыс сәүдәгәрләрен кысуы турында яман хәбәр алган, имеш, һәм үз "хата"сын төзәтергә ашыкты. Габделлатыйф ханны Казаннан туп-туры Ак күл сөргененә озаттылар. Идәгә морза зирәк акыллы кеше иде. Сүз-гайбәт таралып өлгергәнче, кызын тиз генә дәрәҗәле Нугай шаһзадәсенә ярәшеп тә куйды. Шаһ-Солтанның хыялы хыял канатларында сүнде дә. Әмма сагышы күңел төпкелендә гомерлеккә юшкын булып утырып калды. Габделлатыйфның буйдак килеш яшьли вафатын да шул өзелгән никахка сылтап яшәде. Ул әлегәчә Габделлатыйфны догасыннан калдырмый, аңа атап сәдакалар өләшә. Ходай, шөкер, озын гомер бирде. Мөгаен, бу Габделлатыйф өлешен аңа багышлавыдыр. Багышлау гынамы, ишарә! Казанга ишарә. Әйе, бу илаһи каланы күрмичә, ул дөнья белән хушлаша алмый. Хакы юк! Ниятен озакка сузмады, беркөнне киенеп-ясанып, патша катына китте. Аны күрүгә, Бикбулатның өне качты. - Картый?! - Картый түгел, ханбикә! Сәламең кая? - Әссәламегаләйкүм, ханбикә... Ни йомыш, мин синең барча гозереңне дә үтәргә әзер, әйт кенә. Түргә уз, утырып сөйләшик. - Ямансу булып китте дә, туктале, мәйтәм, оныгыма барып эчемне бушатып кайтыйм әле, дидем. Үзең белеп чакырмыйсың, күрешүләрне дә сирәгәйттең, шул марҗаңнан арына алмыйсың инде. Шайтан булдыра алмаганны хатын булдыра, дигәннәре тач хак икән, тәки баш бирмәс чыңгызыйдан бозау ясады бит. Адәм көлкесе. Бикбулат каш астыннан гына корткага күз төшереп алды. Тулы гәүдәсе уклаудай төзгә каткан. Артык-портык җирләре каядыр эчкә кереп яшеренгән. Чын шәһамәт зат, үз дәрәҗәсен белеп кенә утыра. Бөтен килеш-килбәте вәкарьлек белән сугарылган. - Тыңлыйм, ханбикә, чәнечкеле сүзләр әйтү өчен килмәгәнсең, мөгаен, аларны мин синнән адым саен ишетеп торам. - Бик хуш, әлхәмдүлилләһ, - дип, Шаһ-Солтан җайлабрак утырды да, тәүге кәлимәсен очырды. - Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Иоанн Васильевичка юллаган тәкъдимхатын төгәл кимәлендә күреп-беләсем килә, - диде. Бикбулатның кулындагы чынаягы чайпалып китте, кызгылт төстәге ширбәт тамчы-тамчы келәмгә сибелде. Гасәбә кыз йөгертеп кенә олуг кенәз алдына яңа чынаяк китереп куйды да эчемлек агызды. - Исең китмәсен, мин һәрнәрсәдән хәбәрдар, - диде ханбикә, - көтәм. - Дәүләтгәрәй табанын ялтыраткан... - Сузма! Шаһ-Солтаннан фәкать гозерен үтәп кенә котылырга мөмкин иде. - Ул хатны мин яттан беләм, - диде Бикбулат, - тыңла: "Әстерхан һәм Казан өчен дошманлашуның мин бернинди фәтвасын да күрмим. Бир син аларны безгә һәм гомер-бакый дус яшәрбез. Шуның белән син мине зур гөнаһтан арындырырсың. Дәхи дә, безнең Китап буенча мөселман патшалыкларын көфер кулында калдыра алмыйбыз". - Сөбхәналла, сөбхәналла, адашкан адәмнәреңә һидаятеңне күрсәт... Шаһ-Солтан, дога укып, битен сыпырып куйды. Аннан соң: - Иоанн ничек җавап бирде? - Иоанн - җиңүче, җавабы да җиңүчеләр җавабы: "Хәзерендә безгә каршы бер кылыч бар, ул - Кырым. Әгәр сиңа үзебез яулап алган җирләрне бирсәк, Казан икенче кылычка әйләнәчәк, Әстерхан - өченчегә, Нугай - дүртенчегә. Сине берничек тә юата алмыйм". - Дәүләтгәрәй хан, алай да, Иоанн зобаныйның коесына агуны чиләкләп койды, шөкер, алга таба да коячак әле, - дип, канәгатьлеген белдерде ханбикә. Әле ярый, даирә ишетми бу дуамал картыйның ләкәтә сугуларын, дип сөенеп куйды Бикбулат. Агу дигәндә, Шаһ-Солтан түбәндәгеләрне күз уңында тота иде. 1573 ел Мәскәү өчен уңышлы башланып китте. Урыс гаскәре бер омтылуда әһәмияте зур булган Виттеншейн кирмәнен яулап алды. Эстония җиңелү алдында калды. Иоанн шатлыгыннан нишләргә белмичә үрле-кырлы сикерде. Шул кызудан Швед короленә мыскыл вә кимсетү белән сугарылган хат юллады. Ләкин генерал Акесон бу шатлыкка тышау салды. Лода каласы янында ике меңлек отряд белән уналты меңлек урыс армиясен тар-мар итеп ташлады. Урысларга хас ваемсызлык һәм хәмер бәласе иде бу. Иоанн бик тиз айныды, корольгә янә хат җибәрде. Монысы инде гафуихтирам һәм дә солых-үтенеч хаты иде. Солых сулаган һавадан да ныграк кирәк иде патшага. Ник дисәң, бәдбәхет Казан янә бугазыннан алды. Дәүләтгәрәй, басурман, казанлыларны үз ягына аударган. Ул фетнәчеләргә бармагыңны гына күрсәт, бөтен кулыңны тешләп алырлар. Кырымга кушылыгыз, оҗмахта яшәрсез! Татар фетнәсе патша-корольләрнең үз дәрәҗәләрен күтәрү мәнфәгатьләрендә алып барган исемле орышларыннан күпкә куркынычрак. - Казан кулдан ычкына икән, без ярты Русияне югалтачакбыз, - дип, гадәттәгечә, бәйдән ычкынган усал эттәй суккаланды Иоанн. Ливония тарафларына чыгып китәсе атлы гаскәр ашыгыч рәвештә Казанга юл алды. - Белмим, государь, татарларны ошбу көч белән генә бастырып булырмы икән?! - дип, шиген белдерде воевода Захарьин-Юрьев. - Хәтереңдәдер, Казанны җир белән тигезләгәч тә калкып чыктылар бит алар, дүрт ел буе канга тоз салдылар, күпме югалтуларга дучар булдык. - Яндырыгыз-көйдерегез, кырыгыз-үтерегез, тулы ирек, әмма ул басурманнарны бервакытта да минем сүземнән чыкмаслык итеп акылга утыртыгыз! Дәүләтгәрәй исә, Иоанны да гаҗәпкә калдырып, койрыгын бот арасына кысмасынмы! Төрек солтаны фатиха бирмәгән, диделәр. Хакмы-түгелме, әмма Дәүләтгәрәй баш күтәрүчеләрне авыр хәлгә, бик авыр хәлгә куйды, сүзендә тормады. Казан бунты ярты юлда киселде. Бикбулат ханбикәнең хәбәрдарлыгына тора-тора шаккатты. - Әле булса шымчылар тотасың, ахры, ханбикә, халыкара сәясәт дәрьясында миннән дә шәбрәк йөзәсең, - диде, чын гаҗәпләнү белән. Шаһ-Солтан ирен очлары белән генә елмайгандай итенде. - Мин әле Лода каласы янында хурлыклы рәвештә шведлардан куркып качкан булдыксыз воеводаларны да беләм, теләсәң, исемнәрен дә әйтә алам, - диде. Бикбулат кәнәфиенә сеңеп бетә язды. Чөнки әлеге воеводаларның берсе ул үзе иде. Шуңа күрә сүз сөрешен башкага борды. - Йомышларыңны йомышлап бетердеңме инде, ханбикә? - дип сорады. - Болары хәл белешү генә иде, - диде Шаһ-Солтан, җитди кыяфәттә, - инде йомышымны тыңла: мин Казанга сәфәр чыгарга хәл иттем. Аны оештыруны сиңа ышанып тапшырам. Бикбулат колагын кашып алды. Бәлки, дөрес ишетмидер? - Ниятем - чын Казан зыялылары, дин әһелләре белән очрашу, шәһәрне карау, - дип өстәде Шаһ-Солтан. Юк, дөрес ишеткән икән. Тик сигезенче дистәне ваклаган кортканы ничек шулкадәр ерак җиргә чыгарып җибәрмәк кирәк? Аллам сакласын, юлда ни булмас дисең? Казан - күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр. Карантин - кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йортҗир торгызу тыела. Нинди зыялы, нинди рухани? Алай дисәң, баш күтәрергә, бунт ясарга кешеләре табыла үзе. Ярар ла, киребеткән ханбикә ни сөйләмәс тә, ни сорамас. Чәбәләнерчәбәләнер дә тынар. Аның башында ил гаме, күңел ачу, сәяхәт-дөнья гизү кайгылары түгел. * * * Патшаларның һәр адымы, шул исәптән күңел ачуы, йөзәрләгән кеше катнашындагы күп көнлек ау галәмәтләре дә ил гаме санала. Бикбулат - бу җәһәттән үзе дә бик маһир түрә. Аның өчен һәр якшәмбе көнне Кремль ишегалдында кәмит тамашасы үткәрәләр. Кәмитләр алышынып кына тора, әллә кайлардан китерәләр. Иоанн аю биетүчеләр янында эш-мәшә килә иде, ә Бикбулат көчле кешеләрне, баһадирларны үз итә. Чөнки үзе дә шуның сыңары. Узган атнада, әнә, мәйдан баһадирына ияреп, кадактан чылбыр ишәргә алынды. Өч буынга көче җитте, тамашачы гөр килде. Анастасия үзенең бөек княгиня икәнен дә онытты, ахры, кычкырып ук җибәрде: - Ура, ура, ур-а-а! Олуг кенәзнең көтелмәгән манзараларны хуп күрүен даирә бик яхшы белә. Шул җөмләдән һәрберсе ярарга тырыша, куштанлана. Әле дә башкаручы бояр Афанасий, хәйләкәр генә елмаеп: - Галиҗәнап, сине бүген дөньяда күрелмәгән әкияти тамаша көтә, - диде. - Сезнең шул аю биетүдер инде. Аю биетү озакка бармады, аларны аркан тартучы көчмән алыштырды. Ялгызы чүмәләдәй зур нәсел үгезе белән тартышты. Тик бу куркыныч булып күренсә дә, өйрәтелгән үгез иде, тартышуның юри-мүри уен икәне аермачык беленеп торды. - Шушымыни әкияти тамаша? - дип, иреннәрен бүлтәйтте Бикбулат. - Юк, галиҗәнап, монысы бераз кыздыру өчен генә, чын тамаша менә хәзер башлана. Янә быргылар аваз салды, барабаннар дөбердәште. Шул шау-шу шаукымында мәйдан уртасындагы киң күтәрмәгә шоп-шома итеп юнылган озын калын такта сузып салдылар. - Минем кулымдагы озын кадакларны күрәсезме? - дип сорады алып баручы. - Күрәбез. - Сезнең күз алдында хәзер аларны яртылаш шушы тактага кагып чыгабыз. Булдымы? Бик хуш, инде бу кадакларны суырып алырга кирәк. Тамашачылар ризасызлык белдереп, шаулашып алдылар. - Һи, моның нәрсәсе бар, шушы да булдымы тамаша? - Сабыр, җәмәгать, дөрес, кул белән аны күбебез булдырыр иде, - диде алып баручы мут кына, - ә менә урман кешесе бөтенләй үзгә ысул тәкъдим итә. Уртага арыш саламыдай сап-сары чәчле, йөзен-битен тоташ сакал-мыек баскан йөнтәс адәм чыгып басты. - Башла! Шылт-шылт, шылт-шылт, сибә генә. Шул көйгә кычкырыш-бакырыш та алкышларга әйләнде. Бикбулатның авызыннан да тыелган сүз очты: - Сөбхәналла! Быргы-барабаннарны, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, кубыз, дум-думбак, сорнай ише музыка кораллары алыштырды. Тирә-якка ана сөте белән кергән үтә дә якын, үтә дә аһәңле моң сызылып таралды. Хак, Ватан алышынганда да сөт алышынмас. Сөт - мәңгелек. Ак челтәр болыт эченнән тамып кына төшкәндәй, мәйдан уртасында сөттәй ак толпар пәйда булды. Дирбиясе дә алтын тәңкәләр, асылташлар белән бизәлгән, күзләрне чагылдырып, елык-елык килә. Дүртесендә өйрәткән, Ефәк нукта сөйрәткән, Бишесендә биш биягә җибәргән. Алтысында ат иткән, Җидесендә җиткергән, Җитеп болан суктырган. Ике яктан ике углан тезгенләп тоткан. Көч-куәте ташып тора, биепме-бии. - Ак патшабызга - ак толпар! Казанлыларның эчкерсез бүләге, кабул итеп ал, - дип, озынчарак йөзле күркәм углан Бикбулат каршына килеп тезләнде. - Галиҗәнап, - дип дәвамлады икенчесе, - ошбу яшь җитезәк чабарны махсус синең өчен меңнәр арасыннан сайлап алдык. Алланың рәхмәте белән милли гореф-гадәтләребезгә туры китереп, исем-ат куш та тезгенен кулыңа тот. Бикбулат аптырашта иде. Дөрес, патшаны олылап бүләк бирү элек-электән килә. Дин дә, миллилек тә моңа киртә куймый. Бу үзе бер дәрәҗәле абруй. Ләкин үзләренең бәйсезлеген алга сөреп, Русия дәүләтенә каршы баш күтәрүче Казан фетнәчеләре кулыннан бүләк алуга даирә ничек карар бит? Әнә ич, бәгъзеләрнең чырае чытылды, иреннәре кысык. Аргамагы - илдә бер. Моң-аһәңнәре дә йөрәкне айкый. Шулай да таралып төшмәскә кирәк, йомшаклыгыңны күрсәтергә ярамый. - Урман кешесен дә Казаннан китердегезме әллә? - диде Бикбулат, йөзен чытып, - тапкансыз... - Утракса белән кадак суыру, галиҗәнап, борынгы урыс һөнәре, - диде Афанасий, - осталары гына сирәгәйде. Киеренке вазгыятьне үзгәртергә Анастасиянең генә акылы җитте. - Нәрсә катып калдың, галиҗәнап, исем куш та менеп атлан, аһ, беләзеге алтын, йөрәге ялкын! - дип, тезгенне угланнардан алып, Бикбулатка тоттырды. - Аҗаган! Бикбулат бер ыргымда аткыюч ук тизлеге белән елкының өстенә сикерде, аяклары зелпе тамырыдай атның корсагын кочты. Аҗаганның ыштан исе иснәгәне юк иде әле, җенләнеп, арт аякларына күтәрелде. - Ио-һа-һа-һа-һа... Икенче мизгелдә сынын уйнаткалый-уйнаткалый дулап чабып та китте. бәргәләнүнең максаты ап-ачык: сыртына кунаклаган хәрәм йөкне очыртып төшерү. Бикбулат та юкәдән ишелмәгән. Әле типке бирә, әле авызлыгын тарттыра. Ярсукайның дуамаллыгы ошый иде аңа. Шушындыйлардан туа чын толпарлар. - Әйдә, кыланып кал, барыбер мин дигәнчә булачак. Аҗаганның исә фәлсәфәсе үзгәрешсез - җайдакны очырту. Тик ничек? Арт болгауларның файдасы тими әнә. Һәм чабып барган җиреннән сөрлегеп тә китте, җайдак баш аша җиргә мәтәлеп тә төште. - Дык! Бикбулатны күтәреп, үз катына алып кереп киттеләр. Аның уң кулы тайган иде. Тамаша бүленде. Казанлыларны Шаһ-Солтан үзенә чакыртып алды, ә Годунов эзләренә басып диярдәй Иоанн янына йөгерде. - Государь, хыянәт! - Тәхет хуҗасына әйт, - диде Иоанн, сынаулы карашы аша, - минем ул эшләргә катнашым юк. - Иоанн Васильевич! Бу уенны туктатырга вакыт, Русиягә куркыныч яный. Заговор! Кремль Казан фетнәчеләре кулында! Татарлар! Иоанн кулындагы касәсен идәнгә бәрде дә Борисның изүен умырып алды. - Сөйлә, ни көтәсең? Маэмай агач төбен чылатырга өлгергәнче Иоанның шәхси җәза отряды Шаһ-Солтанның йортын камап алган иде инде. Иң беренче, казанлыларның башларына капчык кигезеп, каядыр алып киттеләр. Эзләре шуның белән вәссәлам. Шаһ-Солтан кулындагы таягын идәнгә бәргәләп әйтте: - Мин - ханбикә! Мин үз дәрәҗәмдәге түрәләр белән генә аралаша алам. Күземнән югалыгыз! - Чашма, кортка, - диде өлкән гаскәри, - ханбикәлегеңге барган җиреңдә исбатларсың, ә хәзерендә син - тоткын! * * * Шамакай, кәнәфиендә оеп утырган Бикбулат янына килеп, җиңеннән тартты. - Күрмисеңмени, кәефем юк, кулым сызлый. - Сиңа капут, - диде Шамакай. Бикбулат төшенеп тормады. Алманча шактый шома сукалый иде. Чөнки алар белән орыш кырында бик еш күзгә-күз киләләр. Әле солых, әле сугыш! Шуңа күрә Шамакайның сүзенә сәерсенмәде, "күр, берәү алманча белә икән", - дип кенә куйды. - Сиңа капут, - дип кабатлады Шамакай, - ка-а-пу-т! Гадәттә, мондый йомры сүзләрдән соң бу - Алланың үксез бәндәсе, җә биеп китә, җә телен чыгарып күрсәтә иде. Хәзер исә акыллыларга биргесез җитди һәм дә шомлы иде. - Әрем каптырдылармы әллә? - дип көлемсерәде Бикбулат. - Әйдә, әремне күрсәтәм, - диде Шамакай, - үз күзләрең белән күр. Шамакай аны Аочан читлеге янына алып килде. - Гохан кая, нигә берүзе генә? - Эчендә, - диде Шамакай, - ул аны йоткан, күрмисеңмени, бастырыктай юанайган бит. Бирән! - Әйтәм җәелеп яткан... - Бу сиңа ишарә, - диде Шамакай. Бикбулат нидер әйтмәк булган иде дә, җитешми калды, ишек катында тавыш-гауга купты, нидер ауды, нидер җимерелде... Бикбулатның йөрәге жу итеп китте. Патша катында бу башбаштаклыкны Мәскәүдә фәкать бер генә кеше эшли ала. Ул да булса, Иоанн Васильевич! Инде, әнә, үзе дә күренде. Йөзе чалыш, күзләре тонган, кулында - хәнҗәр... - Казан минем бөеремдә утыра, мин аны югалтыр өчен алмадым, Казан - Русиянеке! Мәңгегә, гомерлеккә! Ә син, басурман калдыгы, аны миннән тартып алмакчы икәнсең. Булмас, кулың кыска. Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты. Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып, гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән Аятел көрси догасын яңартты. - Әллаһү ләәә иләһә... Иоанн аңышмыйчарак калды, ник дисәң, нәкъ шушы мизгелдә каршысына Шамакай килеп чыкты. Чак чәкешмәделәр. - Ак эт бәласе кара эткә, ай-һай-һай, падишаһ падишаһка кул күтәрә, айһай-һай, - дип көйли дә башлады, - исәр кортка меҗелдәвен чынга ала берәү, ай-һай-һай... Иоанн Шамакайны үзе дә кыерсытмый, кешеләрдән дә кыерсыттырмый иде. - Ак эт, кара эт - бар да эт, - дип мыгырданды. Бу сүрелүе иде инде. Сүрелү, әйе, чигенү түгел. Шаһ-Солтан үз башына оештырган казанлылар тамашасы бу чигенүне тизләтте генә. Нәкъ унбер айдан соң Иоанн Васильевич, гадәттәгечә, шау-шу, зилзилә куптарып, тәхетенә кайтты. * * * Бикбулат капут. Годунов, ниһаять, теләгенә иреште. Иске чикмәннең урыны чүплектә! Бигайбә, Симеон. Син инде хәтер сазлыгына тәгәрәдең, шунда ук онытылырсың да. Борис кына түгел, күпләрнең гөманы иде бу. Ә Иоанн, бөтен Рәсәйне шаккатырып, Симеон Бекбулатовичка данлыклы Тверь кенәзлеген багышлады. Һәм бу - Олуг кенәз титулы белән! Русиядә бу дәрәҗәле титул ике генә затта: берсе - Иоанн үзе, икенчесе - Бикбулат. Тверь кенәзлеге - Мәскәү дәүләтенең иярчен-тиңдәше ул. Кенәзлекнең үз сарай даирәсе бар, үз боярлары, үз идарәсе, үз түрәләре. Күпме кала, күпме авыл, мал-туар, байлык. Сөрү җирләре генә дә унөч мең дисәтинә тәшкил итә. Бикбулатның язмышы үлем белән яшәү сандалы арасында калган иде бит. - Шарт! Һәм шуның белән вәссәлам! Бәхетенә, язмыш балтасы һавада асылынып калды. Ходай юләр-юродлар гамәлен игелек шытымнары белән сугара, диюләре хак дөреслек икән. Бу хәлләр хәзер куркыныч төш сыман гына тоела. Шөкер, тормышлары майлангандай бара. Анастасия да риза-бәхил. Яңа җиргә ядкәр итеп, бәби дә алып кайтты. Үзе кебек бик матур кыз бала. - Сиңа, кенәз, ханбикә янына барып, хәлен белеп, күреп кайтырга кирәк, - диде беркөнне Анастасия, - үпкәләп ятадыр, кешеләр җибәрү генә җитми. Бу Бикбулатның иң авырткан җире иде. - Шаһ-Солтан сөргендә бит, княгиня, - диде, - аралашу тыелган, үзең беләсең. - Ике ел үтте бит инде, прощение яз, - диде Анастасия, - чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга ул, кыюрак бул. - Ышан Иоаннга, үзеңне утыртып куярга да күп сорамас, - Казан мөнәсәбәтендә бик кансыз ул. Ханбикәне дә әйтер идем, авыртмаган башка тимер тарак, ул Казан угланнарын ниемә дип чакырырга кирәк иде. Яхшылык эшли, имеш. Яхшылыгы шул булды: мине тәхеттән алып ташладылар, үзен Ак күлгә сөрделәр. - Бу аклану гына, кенәз, исән вакытта хәер-фатыйхасын алып кал, үкенечкә калмасын. * * * Ак күл урманнары, гүя, ап-ак өрфия чыбылдыкка төренгән, кай тарафка гына бакма, иксез-чиксез илаһи аклык, саф-чиста пакьлек. Карап күз, сулап сулыш туймый. Ак күлнең исеме нәкъ менә кыш чорында җисеменә туры киләдер, мөгаен. Бу сихри тынлыкны урталай ярып, тирә-юньгә әледән-әле чиркәү чыңнары сибелә. Күп монда чиркәүләр. Адым саен китек кашлы ачулы карабүрекләргә тап буласың. Һәркемне күз әфә иләгеннән уздыралар. Өрфия чыбылдык һәм кара бүрек. Нишлисең, җиһан шулай ак-карадан тегелгән инде ул. Тоткыннар бистәсенә фәкать бер генә юл-сукмак илтә. Чөнки бистә ярымутрауга урнашкан. Җәен - дәрья, кышын кар камалышында. Янә бер камалыш - монысы сак. Шуңа да карамастан, тоткыннар ирекле тормышта яши. Ник дисәң, аларның барысы да дәрәҗәле нәсел-ыру вәкилләре. Теләгәнен ашый, теләгәнен кия, үз гасәбәләре, үз хадимәләре бар. Олуг кенәзне сәфәрендә даирәсе, шәхси сак яугирләре озатып йөрергә тиеш. Вазифаи кагыйдә шулай теркәлгән. Кая барасын, кем белән очрашасын алдан ук белдереп кую зарур. Бикбулат исә сәяхәтен, рәсми рөхсәте булса да, мыштым гына, кеше-кара күзенә чалынмыйчарак кына башкарырга хәл кылды. Уйлана торгач, хәйләсен дә тапты: сакал-мыегын үзгәртә дә, сәләмә кием киеп, мөсафир сукбай рәвешкыяфәтендә юлга чыга. Эт тә сизмәячәк. Эт сизүен сизмәс, ә кешеләр? Бу икеләнү-микеләнүләрне дә басарга кирәк иде. Димәк, тикшереп карарга кирәк. Һәм ул кичләтеп кенә, аркасына бөрмәкәй асып, Хәйрия йортына керде. Кычкырып сәлам бирде, икона каршында чукынып алды. - Славлю Тебя, Отче, Господи неба и земли... - Амин! Титак раһиб бер телем ипи, бер касә су алып килде. - Аллилуя... Сүз уртасында раһибның табагы кулыннан төшеп китте, үзе дә мөсафирның аяк астына ауды. - Галиҗәнап! - Мин - мин түгел, мин - странник! Нияте барып чыкмады. Ләкин ул аңа көенмәде, әле ярый, Ходай саклады, дип сөенде генә. Чөнки әлеге кыяфәт-гамәле, бер яктан, үзен түбәнәйтү булса, икенче яктан, Шаһ-Солтан ханбикә моны дәрәҗәсен кимсетү дип кабул итәчәк иде. - Бәрәкалла, бәр фәраз, әллә сиңа да тилеләр күлмәге кидерделәрме, - дип каршы алды оныгын Шаһ-Солтан. Исәнлек-саулык та сорашып тормады, әйтерсең лә көннең-көнендә аралашып яшиләр. - Нинди тилеләр күлмәге? - диде Бикбулат үзе дә, хәл-әхвәл урынына, - аңлатып бир, картый. Шаһ-Солтан, үзенә бер кәттәфилек белән, өстәл өстеннән көмеш йомры шудырып җибәрде. - Эчеп куй, син дә безнең рәвешкә керерсең. - Һични аңламыйм, картый... - Тыңла, аңлатам. Утрауда бик могҗизалы бер челтер чишмә бар. Суы искиткеч тәмле, эчкән саен эчәсене генә китерә. Тәмле ризык, бик беләсең килсә, акылны ала. Чишмәбез дә әнә шул сыйфатка ия. Эчәбез дә акылыбызны җуябыз, эчәбез дә акылыбызны җуябыз. Ә акыл безгә нигә? Патшалар гәрәңкәсе җиңелрәкләрне хуп күрә бит. Үзең дә шул балчыктан сөрелгән. Дәхи дә андыйларны учыңда йомарлап тоту бернинди кыенлык тудырмый. Үзегезгә җил-яңгыр тидермәс өчен, акыллы бәндәләрне котыпка сөрәсез. Сөрген - ул акыллы тилеләр иле. Ак күлнең тар сукмаклары әле булса Илһам хан, Мөхәммәдәмин хан, Габделлатыйф хан, Шаехгали хан, Ходайкол шаһзадә, Фатыйма-Солтан ханбикә, Үрбәт ханбикә һәм тагын бик күп асыл кардәшләребезнең аяк эзләрен саклый. Урыс аксөякләре дә бихисап. Җә, хәзер төшендеңме инде? - Мин сусыз да тиле, картый, үземнеке китеккә күрә, сиңа киңәш-табышка килдем. Ханбикә кулындагы дисбесен күкрәгенә кысты. - Әй, Шаһ-Солтан, Ходай биргән вәкарең бар, вәкарь белән матур итеп бакарың бар. Җаваптан канәгать иде ул. - Бәнем дә үтенечем бар, олуг кенәз, илтифат итәрсең, шәт. - Бик рәхәтләнеп, - диде Бикбулат, бу минем өчен зур бәхет. Шаһ-Солтан күзләрен йомып, догага талды. - Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ... Дога шактый озакка сузылды. Мичтә шарт-шорт килеп каен утыны яна, кучкарда шул көйгә йөнтәс Бохар песие мыр-мыр йоклый. Бикбулатның да күзләре йомылып-йомылып китә... Шаһ-Солтанның дисбе төймәләре бармак араларыннан шуа да шуа. Ул моны үзе дә сизми, оныгы да онытылды. Күңелендә бөтенләй башка манзара - бистә башлыгы Калистрат бояр белән булган әңгәмә манзарасы. - Җиде кат күкнең һәм бөек тәхетнең Раббысы булган Аллаһым... Тылмачның йөзе чытылды. Ханбикәнең бишәр-алтышар катлы дини Боярның да бу сүз чытырманына керәсе килеп тормый иде, тизрәк фикерен җиткерергә ашыкты. - Ханбикә, күпме кабатларга була инде. Ак күлдә мәчет төзү дәүләти мәнфәгатьләргә туры килми, киресенчә, максатыбыз - башка диндәге тоткыннарны православиегә тарту. Бу мөкатдәс эш... кхе... кхе... кхе... Калистратның төкереге тамак төбенә килеп тыгылды. - Борчылма, бояр, нотыгыңны үзем дәвам итәм, - диде Шаһ-Солтан, - мин аларны яттан беләм, тукый-тукый тәки миемә сеңдереп бетердең. - Кхе-кхе-кхе... - Ханбикә, менә синең киленең Анастасия Ивановна Мстиславскаяны гына алып карыйк. Аның бер канаты Ходайкол шаһзадәгә барып тоташа. Ник дисәң, шаһзадә, Пётр исеме алып, христианнарча яши башлый. Аның ошбу адымын Василий патша бик югары бәяли, Евдокия исемле сеңлесен ярәшә. Әлеге тату гаиләдә ике кыз бала үсә. Шуларның берсе дәрәҗәле нәсел иясе кенәз Фёдор Мстиславский белән никахлаша. Киленең Анастасия шул кавемнән. Үзеңә дә соң түгел, ханбикә, православие сиңа ирек китерәчәк. Өтерен дә төшереп калдырмадым, бояр... Калистратның авызы бушаган иде инде, үз сүзен үзе төгәлләде. - Ак күлдә моңа кадәр мәчет булмады, бүген дә юк, киләчәктә дә булмас! - Батыл ялган динегез, бояр, үзегезгә булсын, һәм дә минем хак вә гадел мөселман динем үземә булсын, ислам - гомерлек гасре сәгадәт ул, - дип битләрен сыпырып куйды Шаһ-Солтан. Тылмач "гасре сәгадәт" тә бераз тотлыгып торса да, ерып чыкты тагын. - Счастливое время ислама... - Навечно золотой век, - дип төзәтте Шаһ-Солтан. ...Ниһаять, дисбе тагылмасындагы бер төймә ханбикәнең урта бармак арасында тукталып калды. Хак, Ак күлдә мәчет төзелмәячәк. Бикбулат та ярдәм итә алмаячак. - Рәхмәт, олуг кенәз, сынар өчен генә әйткән идем, бер үтенечем дә юк, - диде Шаһ-Солтан, оныгын күзеннән кичереп, - үз гозереңне сөйлә. Бикбулат борчу дәфтәрен бер тында ачып салды. - Һаман варисым юк, өченчесе дә кыз булды, - диде, - нишләргә дә белмибез. Шаһ-Солтан янә дисбе төймәләрен шуыштырып алды. - Бүрек киеп яратышырга кирәк, - диде мыскыл аша. - Картый?! - Җә-җә, бу шайтан котырыгы гына, үзебезнең баштан да үткән хәлләр. Мин дә рәттән ике кыз бала таптым бит. Җәмәгатем Мамай хан гыйлемле кеше иде, бүреккә ябышмады, Чин табибын чакыртып алды. Белүемчә, ул Җән тамыры төнәтмәсе эчерде аңа. Бохарадан мумий дигән тау бәлзәме кайтартуы да хәтеремдә. Беренче булып синең атаеңны алып кайттым. Шуннан соң гел малайлар китте. Гомерләре генә кыска булды. - Рәхмәт, картый, миңа бик файдалы киңәшләр бирдең, - диде Бикбулат, - исән-сау яшә. Мин әле килермен. Бервакыт Сәмәрканд ханлыгының ут күршесендә үләт афәте купкан. Бу хакта хәбәр таралгач, Аксак Тимер әйткән, имеш: - Аллага шөкер, мин патшалык итә башлагач, безнең мәмләкәттә мондый хәвефле хафалар бетте, - дигән. Шунда Хуҗа Насретдин күршесенең колагына: - Дәүләтебезгә берьюлы ике каза җибәрмәскә әле дә Аллаһының акылы җиткән, - дип пышылдаган. Мондый уратма вә төртмә гыйбарәләр белән Шаһ-Солтанның зиһен кисмәге мөлдерәмә. Ул аларны аерым бер вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә әледән-әле иреккә чыгаргалый. Аксак Тимергә кагылышлы бу кинаяле кыйссасын ханбикә Иоанның Бикбулатны читкә тибеп, яңадан тәхеткә кайтканнан соң, Польша короле Баторий көчләп таккан хурлыклы Килешүгә кул куюы уңаеннан очырган иде. Башка сыймаслык хәл. Русиянең диңгезгә чыгу, Ауропа белән тигез хокуклы дәүләти багланышлар урнаштыру, үзен таныту өчен күп корбаннар бәрабәренә егерме дүрт ел буе алып барган сугыш кампаниясе менә шулай көтелмәгәнчә зур чигенү, мәгънәсез ташламалар белән төгәлләнде. Әлеге түнтәрелеш вакытында Бикбулатның гаскәре дә Псков каласы янында иде. Һөҗүмгә барысы да әзер, әмер генә көтәләр иде. Әмер урынына "отбой" быргысы яңгырады. - Воевода, бу - хыянәт! - дип күтәрелеп бәрелде кенәз Бестужев. - Псков - шанлы урыс каласы, аны ташларга безнең хакыбыз юк. Ләкин соң иде инде, Псковка поляклар, литувейлар кереп тулды. Хәрбиләр арасында, Баторий Смоленск, Новгород шәһәрләренә дә дәгъва итә икән дигән сүзләр таралды. Аннан инде Мәскәү дә ерак калмый. Мәсхәрә! Христиан Алласының акылы таманрак, күрәсең, югыйсә Русиягә берьюлы ике каза җибәрмәс иде. Җиргә төшкәнче төкерек туңардай салкын Раштуа көнендә Иоанның Александровка бистәсендәге йокы бүлмәсенә яшен ташы бәргән, имеш. Тәрәзәләрне, ишекләрне челпәрәмә китереп ташлаган. Күп тә үтми, йөрәк өзгеч шомлы тавыш яңгыраган: - Урыслар, качыгыз, качыгыз! Аның артыннан ук күктән илаһи язу сырланган мәрмәр кабер ташы да убылып төшкән. Монысы инде ишарә: сүземнән чыкмасаң, теләкләреңә юл ачылыр, кире каксаң - кабер. Ходайның җирдәге илчесе Күкләр сүзеннән чыга аламы соң? Юк, әлбәттә. Псковны югалту һич тә мәмләкәтне югалту дигән сүз түгел әле ул. Шулай да Иоанн бу хәлләрдән соң хәмергә ятты. Мәҗлес арты мәҗлес. Бикбулат та - әлеге мәҗлесләрнең даими катнашучысы. Бу - аның шәрәфле вазифасы. 1581 елның 15 ноябрь көне дә алдагыларыннан берни белән аерылмады. Гадәттәгечә, Иоанн иртә таңнан гыйбадәт бүлмәсенә юнәлде. Ике-өч сәгатькә сузылган бу табынулар, кагыйдә буларак, экстаз белән тәмамлана. Шуңа күрә тәне күгәрүләрдән өзелми. Бүген дә озак кына бәргәләнде. - О, Боже! Даруй царю Твой суд и сыну царя Твою правду. Помоги нам, Боже, спаситель наш, ради славы имени Твоего, раба Твоего - царя Московского; избавь нас, прости нам грехи наши ради имени Твоего... Бу - Иоанның тәүбәгә килүе. Гыйбадәттән соң ул саф, пакьтән-пакь зат булып, чистарып кала. Төштән соң мәҗлескә җыелдылар. Бу кечкенә мәҗлес иде, якын кешеләр генә. Иоанн үзе, өлкән улы Кече Иоанн, олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлбәттә, бояр Борис Годунов. Ул хәзер патшаның иң якын кемсәсе, ничек итсә итте, әмма Иоанның икенче улы Фёдор Ивановичка барыбер сеңлесе Иринаны кияүгә бирде. Фёдор монда юк иде, ул шау-шулардан ерак йөри. - Тверь якларында һавалар ничек анда? - дип белеште Иоанн. - Бездә күкнең төбе тишелде, кар муеннан, - диде Бикбулат, - авылларны көрт басып китте. - Козьма күпер суга, Микула кадак кага, ди, Микула да җитмәгән ич әле. - Үктәбер - кара бия, нуябер - ала бия, - дип сүзгә кушылды Годунов, - табигать назлы кыз шикелле ул, мизгел эчендә кырыкка үзгәрә. - Тавык төшенә тары керә, ди, синдә кызлар кайгысы, миндә кунак хәстәре, тотыгыз касәләрегезне. Хәмер, әнә шулай, телләрне тозактан алды. Гәп куерды, тавышлар бөердән чыга башлады. Бүлмә читендәге олы кәнәфигә чумып утырган Кече Иоанн гына нигәдер гафил кыяфәттә иде. Хәлбуки, ул - дәүләттә патшадан кала икенче дәрәҗәдәге зат. Рәсми варис. Киләчәк тәхет иясе. Иоанн өлкән улын үзенә тиң итеп тәрбияләде. Кая барса да ияртеп йөрде. Тәтәйләр катына да алып керә иде. Яраткан улыннан бернәрсәне дә яшермәде. Тегесе, сутка туймас язгы гөмбә шикелле, атасының барча сыйфатларын түкмичәчми сеңдерә барып, шундый ук зирәк, шундый ук кансыз, шундый ук дуамал кимәлдә буынга сикерде. Балигълык яшендә Кече Иоанн һәм әхлакый яктан, һәм килеш-килбәте ягыннан атасының бер кәррә нөсхәсе иде. Елмайганда да туңы эремәс төксе йөз, иярле кылыч борын, күсе сакал-мыек, ыспай буй-сын, чыршыдай төз гәүдә - болар барысы да нәсел-нәсәп, ыру бүләге. Атасын уздырып җибәргән чаклары да булгалады. Әйтик, Иоанн җиде рәсми җәмәгатенең берәвен генә монастырьга озатты. Кече Иоанн исә егерме биш яшьтә үк ике хатынының чәчен кырдырды. Иоанн да улының карага катып утыруын абайлап алды. - Нәрсә, варис, йомыркаңнан җөй эзләп утырасың анда, безгә кушыл, ачылып китәрсең, - дип, чәркәдәшләренә күз кысып алды, - беләсең, бушны бушка бушатканны җенем сөйми. Кече Иоанн иреннәрен кыйшайтты: - Сәләтсез - сәнәкне, көчсез көрәкне сындыра. - Нәрсә-нәрсә? Иоанн муенын сузган хәлдә хәрәкәтсез калды. Тәрәзә элмәсен калтыратып, бүлмә эченә капылт кына ниндидер өермә бәреп керде. Өстәл өстендәге эреле-ваклы шешәләр, мөлдерәмә тулы чәркәләр бер-берсенә орыныша-орыныша чәкәләшеп алдылар. Ишек чаршавы исә тоткычы-ние белән идәнгә ишелеп төште. - О, Боже! Бу тузганак зилзилә эчендә Кече Иоанның тавышы тимергә тимер - Государь, Баторий солыхы - кимсетүле солых. Русия - Псковщинадан башка койрыгы өзелгән кәлтә хәлендә генә ул. Мин - кануни варис, миңа китек дәүләт тәхете түгел, күршеләренә ут чәчеп, тирә-якны дер селкетеп торган гайрәтле һәм тәкәббер мәмләкәт тәхете кирәк. Гаскәр бир, мин Русиянең намусын үзем кайтарырга тиеш! Өермә тынды. Бүлмәдәгеләрнең дә авызлары иреннәренә эленде. Ә Иоанн яшелле-зәңгәрле иде: - Әй, син, бунтарь, сатлык боярлар белән сүз берләшеп, мине тәхеттән бәреп төшерергә уйладыңмы? Булмас! Кулың кыска, көчек! Иоанн, үзен-үзе белешмичә, урыныннан сикереп торды да, скипетры белән улының башына тондырды. - Получай, гад! Исерек патшаның бер ягыннан Бикбулат, икенче ягыннан Годунов эләктереп алды. Ләкин соң иде инде, варис черек усактай келәмгә гөрселдәде. - Йә Раббым, ля, ягъкыйл... - Тсс, - дип, Борис патша ягына ымлады. Иоанн мәҗлестәшләре элмәгеннән бер селтәнүдә ычкынды. Ычкынуга, йөгереп килеп, бар көченә улына тибеп җибәрде. - Чебен тимәс, чер итәр, тор, көчек, җавап тот! Кече Иоанн башын калкытырга чамалап караган иде дә, барып чыкмады. - Ха-ха, иркәләп боздым мин сине, көчек! - Галиҗәнап, кан, - диде йөзе качкан Бикбулат, - кан... - Кан?! Иоанның чалшайган күзләре, ниһаять, улын күреп алды. Һәм сыгылып та төште. - Боже, помилуй, я убил сыночка... Ата улын күкрәгенә кысты. - Боже! Варисның аңы бар иде әле. Ашсыз карашын атасына төбәп, ишетелеришетелмәс кенә: - Минем тормыш бернигә дә тормый, государь, Ходай үзеңә озын гомер бирсен, - диде. Кече Иоанн җан бирә алмыйча дүрт тәүлек иза чикте. Хакыйкать төтен кебек ул, күзгә керә. Иоанн җәллад чорында хак сүз баш бәрабәре иде. Кече Иоанн да - шул җөмләдән. Тик шунысы хак: фани дөньяда бернәрсә дә - патшамы син, колмы - эзсез югалмый, иртәме-соңмы, барыбер итәгеңнән эләктереп ала. Иоанны да хөкем читләтеп үтмәде. Кешелеген тәүге җәмәгате Анастасия үзе белән гүргә алып киткән булса, гомеренә улы Иван фаҗигасе киртә булып ятты. Җеназадан соң, аның яшәеш бизмәне, акрын-акрын башкалар язмышыннан аерылып, үз язмышы ягына авыша башлады. Тәхеткә мөнәсәбәтле шик-шөбһәләренең асылы да тамырдан үзгәрде. Күп вакыты гыйбадәтханәдә үтә, йөгенү-бил бөгүләрне дә туктатты. - Мин - христиан патшасы, Ходай каршында һәммәбез дә тигез, - дип кагыйдәи сәламләүчеләрне ярты юлда бүлә башлады. Өс-башы да гап-гади: кара чикмән, мескен бүрек. Тәхетенә дә чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә генә утыра. Бервакыт ул ашыгыч рәвештә Бикбулатны чакыртып алды. - Синең теге фетнәче туганаең-кортканы тоткынлыктан азат итәм, үзең барып ал да монда алып кил, - диде. - Ни кирәге чыккан иде Шаһ-Солтан ханбикәнең? - дип, сак кына белеште Бикбулат. - Узган якшәмбедә, ут алгач, тәти болдырга чыккан идем, - дип тәфсилләп сөйләп китте Иоанн. - Ходайның искиткеч матур бирмеш киче, рәхәтләнеп хозурлан. Күңелләрем күтәрелеп, барча әгъзаларым ләззәт белән тулды. Шунда, һич көтмәгәндә, битемә майдай йомшак күк җиле килеп бәрелде. Әһә, мәйтәм, хәзерлән, бу - алхәбәр! О, Боже, һәм дә карыйм, Благовещение чиркәве өстендә Чулпан йолдызыннан да яктырак тәре рәвешендәге комета! Үзеңә мәгълүм, Күкләр миңа комета-йолдызлар аша хәбәр сала. Һаман бер җирдән - изге Благовещение чиркәве өстеннән. Монысы өченчесе. Хәбәре хәбәр, аны фаразларга да кирәк бит әле. Шундук кенәз Бельскийны Лапландиягә чыгарып җибәрдем. Анда юрау остасы багучы-күрәзәчеләр шактый. Рәсәйнекеләрне дә җыйдырттым. Белүемчә, ханбикәнең дә фал ачучы дигән даны таралган. - Кызганыч, галиҗәнап, биремеңне үти алмыйм, күптән түгел Шаһ-Солтан ханбикәне Тәңре үз кочагына алды. - Ничек алды? - Болай да озын гомерле булды ханбикә, тугызынчы дистәне тутырып килә иде инде, урыны оҗмахта булсын. - Басурманнарга нинди оҗмах, тәмуг кисәве алар! Ишек катында кенәз Бельский күренде. Иоанн үтен чыгарып бетерә алмады, игътибары аңа юнәлде. - Җә, ничек? - Җәмгысе алтмыш күрәзәче җыелды, государь. - Вазифаларына керешсеннәр. - Баш өсте, государь. Күрәзәчеләр кометаны яхшыга юрады. Комета - Күкләр хәбәре. Күкләр патшаны зур дәрәҗәләр, олы бөеклекләр көтүе, Русиягә моңарчы күрелмәгән яңа юллар ачылуы турында хәбәр сала. Бу гомуми белдерүгә бер генә күрәзәче, Лапландиядән китерелгән, биленә кадәр асылынып төшкән озын аксыл сакаллы раһиб кына имза салмады. Үз нәтиҗәсен җиткерде. Нәтиҗә хәтәрдән хәтәр иде. - Патшага ирештерегез, Ходай каршына басарга әзерләнсен, март аеның унсигезенче көне тууга, җаны өзеләчәк, - дип, даирәнең өнен алды. Мондый шәрә хак-кыюлык, ни кызганыч, фаҗига белән тәмамлана. Лапландия күрәзәчесе дә иленә әйләнеп кайта алмады, Русия җирендә гомерен өзделәр. Иоанн, чыннан да, сырхаулап китте. Әмма 18 мартта аягына басты, кәефе аеруча яхшы иде. Хәлен белешергә килгән килене Иринаны, кычкыртып, кәнәфигә сузып салды. Бу тозсыз мәрәкәдән соң шахмат китертте. Сыннарны тезде дә Бельскийны дәштерде. - Кенәз, мин бүген улым-бәгъремне төшемдә күрдем, Иванец мине кичерде, ишетәсеңме, кичерде! - дип, шахмат уенындагы иң яраткан сынын - ат сынын Алды да бөгелеп тә төште. - Аһ! Үзен илаһилар рәтендә йөртүче буй җитмәс бөек зат мизгел эчендә гап-гади урыс карты мәетенә әйләнде дә куйды. Гүр Иоанның бар золымын үзенә йотты. Православ тәбәга аны ярлыкады. Ә тарих ярлыкамады. Тарих тәбәга-халыктан үчлерәк шул ул. Җиденче баб. Адәм көне адәмнән Бикбулатны таҗ мәҗлесенә чакырмадылар. Әмма аңа карап, яшь патшага мөнәсәбәте үзгәрмәде. Кызганулы ярату белән ярата иде ул аны. Фёдор, атасыннан үзгә буларак, кәтәнә буй-сынлы, купшак тәнле, аксыл чырайлы, сирәк чәчле Ходай бәндәсе иде. Йөзе һәрвакыт елмаюлы. Җансыз, наихә зат елмаюы. Аяклары да юньле-башлы тотмый, абынып-сөртенеп алгалый. Русиядә мондый мотлак биһиммәт патшаның булганы юк иде әле. Ләкин бу хәл берәүдә дә ризасызлык тудырмады. Чөнки православиедә юродлык хуплана, ягъни исәрләр, бичара-гарипләр, әтрәк-әләм-байгышлар Ходайга иң якын торучы гөнаһсыз изге затлар булып санала. Фёдор үз ишеләренә хас мәнфәгатьтә йомшак күңелле, ихластан ярдәмчел, чамасыз беркатлы һәм бик тә кешелекле кеше иде. Балачактан шулай. Бервакыт атасына Персиядән, бүләк итеп, биниһая зур фил җибәргәннәр иде. Аны тамашага куйдылар. Мәскәү генә түгел, бөтен тирә-як шунда агылды. Аю биетүчеләргә көн бетте. Тамашачылар аеруча филнең гармун сырлы озын борынына, ике-өч бастырык юанлыгындагы калын аякларына карап тел шартлаттылар. - Ух, бу гыйфрит аҗдаһаны да кабып йотадыр, валлаһи. - Чылбырыннан ычкынсамы, шәһәрең хәрабәгә калачак. Фёдорның кашлары җыерыла. Ник сез аның күз атып торуларын күрмисез, дип кычкырасы килә. Патша улы булуы кулдан тота, тәрбиячеләре дә хупламас. Филнең гөнаһсыз юашлыгы, мөлдерәмә күзләре, гаҗизлеге ошый иде малайга. Дөресрәге, бик тә кызгана иде ул бу дәү затны. Янына килә, буе җиткәнчә кулын сузып кына сыпыргалаштырып ала. Тегесенең дә бу инсафлы дустына ярату хисләрен белдерәсе килә иде, күрәсең, аны тотмакчы итенгәли, әмма Фёдор читкә тайпыла. Өч-дүрт атнадан тамашага Иоанн үзе дә килде. Ошатты. - Шәп, шельма, Русиянең абруена тиң бүләк, - диде. - Русиянең бөек патшасына тиң бүләк, государь, - дип төзәтте иярүче бояр. - Ризамын, - диде Иоанн, - инде бу мәхлугыгыз һөнәре белән шуны расласын. Фил патша алдында тезләренә чүгәргә тиеш иде. Өйрәтүчеләр фил тирәли чабышырга керештеләр. - Һай-һай-һай! - Колено, колено, колено! Кәҗәләнде генә бит хайван. - Өйрәтүчеләрне - базга, ә бу намәхрәм ит кибәнен туракларга! - дип ачуын чәчте Иоанн. Мәскәү этләре ай буе фил ите белән туенды. Фёдор бик авыр кичерде атасының вәхшилеген, ашаудан калды, йокысызлыктан интекте. Тәхеткә утыргач, энесе, үзе кебек үк кануни варис Дмитрийны анасы, бөек княгиня Мария Нагая һәм барча туган-тумачалары белән Угличка сөрүне дә йөрәгенә якын алды, ике яшьлек нарасыйны күкрәгенә кысып, елый-елый озатты. Алда Русияне артык кашык царевич Дмитрий язмышына бәйле рәвештә озакка сузылган фетнәле еллар көтә иде. Вакыйгалар токмачтай куера, Бикбулат исә үз кенәзлегендә мәртәбәле вә шөһрәтле олуг кенәз булып, хатыны, балалары белән чөкердәшеп, бер кайгысыз яшәп ята. Аны бимазаламыйлар, ул бимазаламый. - Кенәз, сизәсеңме, син утырган тавыкка әйләндең бит, - дип ирештерә башлады Анастасия ирен, - ничә карама, минем итәк астында чуаласың. - Нәтиҗәсе дә бар бит, княгиня, алты балага орлык салу егет солтаннарының гына кулыннан килә. - Мактанчык, гелән саен көмән күтәрүне шәраб чөмерү дисеңме әллә, бераз ял бирер идең. - Ярар, княгиня, күзеңә кырып салырга да булмам, ауга җыенам, - диде Бикбулат. - С Богом! Бикбулат һәр елны сентябрь азакларында сунарчы киеменә төренә. Нәкъ шушы айда ул каз авына чыга. Мәзәге өчен генә түгел, тәбәсе өчен дә. Атабабадан килгән, күрәсең, каз итенә мөкиббән. Аһ, каз ите! Ә үз кулларың белән тоткан кыр казы ите - бу инде оҗмах ризыгы. Төтен исе сеңгән калҗа кабуга эреп тә бетә, авызда татлы тәме генә утырып кала. - Йәә Самәдү йәә Аллаһ. Бу рәсми ау түгел, шуңа күрә күп кеше катнашмый. Янә дә бер үзгәлек, сунарчылар төркемендә фәкать татарлар гына: үзе кебек чукынганнары да, мөселман динендәгеләр дә. Аумән - Тугача морза. Олуг кенәзнең иң якыны, күптәнге киңәшчесе. - Быел казлар көр күренә, соңламыйк, - дип, тәүге хәбәрне дә ул салды, - алар озак юанмый. Җылы якка сәфәр кылучы канатбикәләрнең вакыты, чыннан да, тар, аң-саң итеп торсаң, койрыкларын да күрми калырсың. Шуңа күрә Бикбулат эшне тиз тотты. Иртән әзерләнделәр дә төштән соң чыгып та киттеләр. Казлар, гадәттә, Ак тирәк басуын үз итә. Шунда юнәлделәр. Бу - кош авы. Кошны кош тота. Бикбулатның ау кошлары бихисап: лачыннар үзенә бер, бөркетләр үзенә бер, әтәлгеләр үзенә бер, хәтта төнге ау өчен ябалаклар да тота. Шулай да кошларның ханбикәсе - шоңкар. Ул үзенең ияр кашында шоңкар белән бүз тойгы - ак карчыгага гына урын бирә. Бүз тойгының ерткычлыгын, шоңкарның зыялылыгын ошата ул. Көзге кич. Күзне иркәләүче бизәкләр инде юк: чәчәкләр коелган, яфраклар шиңгән, агач-куаклар шәрәләнгән. Тик көзнең кабатланмас үз яме. Тирә-як, басу-кырлар, бөтен җиһан илаһи ипекәй исе белән тулган. Бу ис сулышны киңәйтә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә, дәрт өсти. - Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, - дип, Тугача морза учындагы догаларын битенә якты, - күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, иншалла, халыкның Аучылар чатырларын тышкы яктан салам-кура белән капладылар. Кошларның томшыкларына тышау элделәр, тавыш-тыннары чыкмасын. Беренче көнне ут тергезү юк, шәраб чатагына да кагылмыйлар. Күңел ачу ауга бәйле. - Җә Тугача, хикәятеңне ирештер, - диде Бикбулат. Хикәят тә ау йоласы. Каз авының бисмилласы. Морза юлпыч корсагын җайлап кына тезләренә җәеп салды да, гадәтенчә, төчкереп алды. - Әлхәмдүлилләһ, җә Раббым, безләргә һидаятеңне күрсәт вә дәхи дә эшләребезне тәртипкә салырга булыш. - Амин!Телеңә салынма, монда православлар да бар, - дип кисәтте морзаны Бикбулат. - Бу бөек Болгар биләмәләрендә булган хәл, - дип сөйләп китте Тугача. - Мәшһүр Бату хан мәмләкәтенең мөкатдәс вә шәрәфле хакиме, синең мәртәбәле бабаң Әхмәд хан, галиҗәнап, вәзирләрен сынау өчен, аларны иртән иртүк берәмтекләп үзе белән тәпи-тәпи йөрергә алып чыга торган булган. Чират Туктар вәзиргә җиткән. Буа янында болар тегермәнче картны очратканнар. - Әллә мәллә? - дип сораган хан. Тегермәнче: - Кәллә мәллә, - дип җавап биргән. Ошбу кинаяле сорау-җавап түбәндәгечә дәвам иткән: - Әгәр-мәгәр? - Мәгәр-тәгәр. - Алты уникегә җитәме? - Утыз икедән артмый. - Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы? - Мамыгын да калдырмам. - Әлтер-мелтер? - Шалтыр-шолтыр. - Безнең әңгәмәне шәрехләп бир, вәзир, - дигән Әхмәд хан. Тегесе җилкәләрен генә сикерткән. - Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килсәң - киләсең, юкса, астырам, - дип кисәткән хан. Вәзир тегермәнче янына йөгергән, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирүен үтенгән. - Йөз алтын, - дигән карт. Акча кесәсенә шугач, әйткән: - "Әллә-мәллә" ханның сәлам бирүе иде. Мин: "Кәллә мәллә", - дип сәлам кайтардым. - Ә "әгәр-мәгәр"? - Йөз алтын! Вәзирнең түләми хәле юк, түләгән. - "Әгәр-мәгәр" дигәне, тегермәнең тартамы, дип соравы иде. - "Алты уникегә җитәме" ничек? - Йөз алтын. Акча янә тегермәнченең кесә төбенә төшеп утыра. - Монысы ханның, алты ай эшләгәнең унике айга җитәме, дип белешүе иде. - Инде ханның: "Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?" дигәненә: "Мамыгын - Йөз алтын! Вәзир, сыкранып, соңгы акчасын суза. - Каз дигәне ул син үзең буласың инде, вәзир, алтыннарың мамыгың иде, күреп торасың, мин аны берәм-берәм йолкам. Аучылар, һәрвакыттагыча, ауный-ауный, эчләрен тотып, көлделәр. - "Шалтыр-шолтыры", әйдә, бу юлы калып торсын, вәзирен кем дип белик менә, - диде Бикбулат, күзләрен уйнатып. Морзаның йөзенә күләгә кунды. - Вәзир дигәне, галиҗәнап, минем бабам Туктар солтан була инде ул. Янә көлештеләр. - Ха-ха-ха! Казлар таң белән күтәрелә. Аучылар алардан да иртәрәк аяк өстендә иде инде. Шоңкарлар, түземсезләнеп, тугры өстендә таптана, чөюне генә көтәләр. Аларда тамак кайгысы. Җитүле җирдә ризык бар, ди. Аудан соң табын мулдан була, теләгәнчә тыгын, ике-өч көн ачлы-туклы торуның кымын кайтарасың. Күзәтүченең күзәнәк-тамырлары җәя керешенә сапланган ук хәлендә, бер генә ым, хәзер тышка бәреп чыгачак. - Муен язылганчы - әссәламегаләйкүм, ата каз! - дип күршесенең кабыргасына төртте морза. Сүз куерып китә алмады, күзәтүченең калын иреннәре арасыннан чын төгәл мәгънәсе үзенә генә мәгълүм ымлык-хәбәр атылып чыкты: - Аху! Казлар өеренә җан керде. - Кый-гак! Монысы әйдәүче ата каз. Аның ымлыгы аңлаешлы: төркем кузгалачак. Әнә, әйдаманга ияреп, җепкә тезелгәндәй, берәм-берәм күтәрелә дә башладылар. Чөй рәвешенә кергәнче, төркем каңгылдаша-каңгылдаша түгәрәк әйләнә. Бу аларның туган-үскән җирләренә хөрмәт күрсәтүе булса кирәк. Ау шунда башлана. - Һоп! Шоңкарлар дәррәү кузгалды. Казлар, билгеле, моны көтми иде, ыгы-зыгы килергә тотындылар. Бу инде чын бәхетсезлек. Асыл шоңкар каз алса, канатын канга тигезмәс. Шоңкар корбанын һавада элеп ала. Күпме генә вакыт үтте, ә чатыр алды каз түшкәләре белән тулды, чалып кына өлгер. Берничәсен йолкый да башладылар. Бикбулат тән җылысы суынырга өлгермәгән каз итен өстен күрә иде. Көн, гадәттәгечә, "Хәмер эчтек - хушландык, һушлар китеп, буш калдык" белән тәмамланды. Иртәгесен Бикбулат казлар тавышына уянып китте. - Кыйгак, кыйгак! Шоңкар җитми сезгә, дип уйлап куйды ул, хәзер, кабаланма... Кояш инде офык тасмасыннан бер карыш күтәрелгән, күл өстендәге томан да эреп юкка чыккан иде. Якында гына этләр өрә, коргаксыган арба тәгәрмәчләре ыңгыраша. Көлтә ташучылар да кузгалган, димәк ки. - Кыйгак, кыйгак! Казлар күк зәңгәрлегендә ак челтәргә төшерелгән нәфис бизәкләрне - Шоңкарларны очырыйкмы? - дип сорады Тугача морза. - Биек күтәрелгәннәр күтәрелүен, бәлкем... - Ничек телең бара, - диде Бикбулат, - күр, моңланыпмы-моңланалар, бәгырьләр. Каз канаты кат-кат булыр, Көз киткән каз яз кайтыр... Ау ау инде ул, аның үз кануннары. - Далбай уйнатыйк, бушка чәбәләнеп йөрмәсеннәр, - диде Тугача. - Кинәнсеннәр, - диде Бикбулат, - ау кошлары ич алар. Далбайсыз да бер әтәлге тугрыга килеп кунды. Корбаны тырнаклары арасында тыпырчына. Карап баксалар, хәйран калдылар. - Торымтай ич бу! - диде Тугача, исе китеп. - Шоңкар булып шоңкарга да тоттырмас күк еланы. - Менә сиңа итәк былчыратучы әтәлге?! - Әтәлгене иреккә җибәрегез, - диде Бикбулат. - Мондый үҗәт кошны кулдан ычкындыру дөрес булырмы икән? - дип икеләнүен белдерде Тугача. - Аны читлектә тоту - үзе бер гөнаһ. Әңгәмә өзелде, чөнки басу юлында алдын атлы экипаж пәйда булды. Тузан болыты куптарып, туры аучылар тарафына элдертә. Мәскәү түрәсе килә-килешкә затлы урыныннан сикереп төште дә Бикбулат каршысына килеп басты. - Бөек Русиянең һәм дә Тверь җиренең олуг кенәзе, хөрмәт илә мактау иясе Симеон Бекбулатович, - дип, алдан хәзерләнгән сүзләрен төймәдәй тезеп китте ул, - сиңа, шанлы мәмләкәтебезнең исем-аты барча илләрдә мәгълүм патшабыз мөхтәрәм Фёдор Иванович хәер-фатыйхасы белән, тиздән булачак туган көнең бәйрәме уңаеннан шәрәфле конющий һәм бөек бояр титулларын йөртүче мөрәүвәт Борис Иванович Годуновның эчкерсез котлауларын җиткерәм, һәм дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс бәхет вә шатлыклар теләп калуын ирештерәм. Ул пакь каның тамган Русь хакына, аның көч-куәте хакына әле озак еллар тырышлыгыңны салырсың, дип ышана. Сиңа булган ихласи мөнәсәбәтен хаклап, Борис Иванович махсус бүләген тапшыруны боерды һәм мин ул боерыкны зур канәгатьлек белән үтим. Илченең бала йоннарыннан гына гыйбарәт сакал-мыегын талгын җил сыйпап узды. Болай да ашкынулы күңеле янә дә җилпенеп куйды. Күренеп тора, вазифасын бик тә ошата иде яшь түрә. Ул, уң кулын алга сузып, үзенчә бер кыланчык ифратлык белән, озын нәфис бармакларын шартлатып алды. Шунда ук баһадир гәүдәле кемсә Бикбулат алдына зур тартма китереп куйды. - Ошбу затлы диңгез арты шәрабләрен бөек бояр үз табыныннан җибәрде, - дип өстәде илче, - кулдан-кулга тапшыруны боерды. Рәхим итеп, кабул кыл. Ау хәлләрегез кәсафәтле булсын! Хушыгыз! - Борис Ивановичка рәхмәтемне һәм бүләкләремне махсус илчем аша җиткерермен, - диде Бикбулат һәм терсәгенә кунаклаган лачынга әмер бирде. - Наҗагай, кунакны озат! Лачын җилпенеп очып та китте. Колачлы канатларын уйната-уйната, таштай атылып килүче кошны күрүгә, илче сарай мөнәсәбәтләренә хас тәкәллефлеген онытты, бар көченә каретасына ыргылды. Гөнаһ шомлыгына, уң аягы кәскә тиеп, абынып китмәсенме. Бу инде фаҗига - энәдән-җептән генә чыккан асыл киеме тузанга батты. - Аһ, камзулым! Лачын карета өстендә әйләнгәләде дә хуҗасының терсәгенә килеп кунаклады. - Афәрин, Наҗагай, - диде Бикбулат, - тапканнар җибәрер кеше, пешмәгән нәмәрсә. Кичен табын кордылар. Кил, әй сакый, китергел Бадән наб - саф шәраб. Олуг түрәнең шәрәфле шешәләренә ау кавеменең исе китмәде, хәмерне хуп күрделәр: ачы булса, тоздай булсын, татлы булса, балдай булсын. Бүләккә Бикбулат белән Тугача ятты. Мәҗлес аучыларча мактанышу, сүз көрәштерү, уен-көлке кимәлендә барды. Һәркем, булдыра алганча, хыял канатында йөзде. Тугача морза, ниндидер үзенә генә мәгълүм алым кулланып, урманнан бер дәү аюны арбасына җигеп кайткан, имеш. - И-и, таптың мактаныр нәрсә, аюны аны кара халык та үз кубызына биетә, менә син күктән киек казлар әйдаманын җиргә төшереп кара, - диде Бикбулат. - Оста мәргән угы казны да, торнаны да, аккошны да куып җитә ул, галиҗәнап. - Хикмәт тә шунда, морза: коралсыз вә уксыз-җәясез! - Ә ничек? Күзләр Бикбулатка текәлде, ничек инде коры кул белән күктәге казны җиргә төшермәк кирәк? - Сызгырып, җәмәгать, сызгырып! Гөр килделәр, ләкин ышанмадылар. Чираттагы шыттыру, әлбәттә. Тугача чәркәләргә шәраб агызды. - Шул хөрмәткә, галиҗәнап! Шәп, мине егып салдың! Бикбулат сүзен алга сөрде. - Синең, морза, мөгаен, сәяхәт-походларда ат эчергәнең бардыр, - диде, - кәҗәләнгән атны да сызгыру тавышы тынычландыра, йөрәген баса. Һәм ул голт-голт эчә башлый. Сызгыра гына бел. Минем сызгыру, әнә, әйдаман казны да сихерләде. Төркемен үз ирке белән кулыма тоттырды. Мин бу корбанны кабул итмәдем. Бүгенге кебек артларыннан сызгырып озатып кына калдым. - Ай-һай, галиҗәнап... Барыбер ышанмадылар. Тугача әңгәмәне икенче юнәлешкә кертеп җибәрде. - Хәзрәте Годунны әйтәм, - диде җитди кыяфәттә, - бавыр тартмаса, бөер тарта, ничә әйтсәң дә, үзебезнең нәсел, нинди зур хөрмәт күрсәтте, бик зурлады үзеңне, галиҗәнап, аны бит хәзер дәүләтне үз кулында тота, диләр. Фёдор патша, еш авыруы сәбәпле, хакимият дилбегәсен аңа тоттырган, имеш. Ышанычлы, күрәсең. Элекке дуслыкны да онытмый. Әйдә, шул хөрмәткә, галиҗәнап. Һәм дә бәү-бәү. Бикбулат, һәрвакыттагыча, иртә уянды. Кәефе әйбәт иде. Башы да авыртмый, тәне дә көчендә. Ухылдый-ухылдый киерелеп-сузылып алды: нинди матур бу дөнья, яшә рәхәтләнеп, хозурлан! Матур дөнья гына йөзен күрсәтергә ашыкмады. Күз аллары күк төтен иде. Шунда ук яткан килеш кенә: - Елизар, әйт анда, җылы су белән күзләремне юсыннар, - дип күрсәтмә бирде. Олуг кенәзнең күзләре эренләү бер бүген генә түгел, мәгълүм хәл. Шуңа күрә кизү гасакир, ашыкмый-кабаланмый гына, табиб артыннан китте. Ул урап килгәндә, Бикбулат урыныннан торган, кая барып сугылырга белмичә бәргәләнә иде. Эренне юу бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Тиздән Тугача морза катыннан да күңелсез хәбәр килеп иреште. Ул да күзсез калган икән. Кушалино сараенда китте көенеч, күз яше, китте чыш-пыш, ялт-йолт карану. Авыздан да ымлыклар гына оча: - Тсс! Аһ! Кхе-кхе! Елизар кисәткән, имеш, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, олуг кенәз сукыраюга сабышып, безнең барыбызны сыный, дигән. Хәл болай булды. Елизар билгеләнгән вакытта олуг кенәз катына керде. Хуҗасы уянганда, аның баш очында басып торырга, һәр биремен үтәргә әзер булырга тиеш. Гырлый, шөкер, исән-сау, дип чукынып алды да, шкафтан шешә алып, бүлбүле ишетелмәсенгә җантайта-җантайта гына, чәркәгә шәраб агызды. Аның көне шулай, берәүгә дә сиздермичә генә, олуг кенәз өстәленнән хәмер авыз итүдән башлана. Әле дә мөлдерәмә тулы чәркә бал булып, нәфесле иреннәренә сыланды. Ә муены, гадәттәгечә, хуҗасы тарафына борылды. - А-а, Боже мой! Олуг кенәзнең күзләре шакмак. Һәм бу шакмак күзләр туп-туры аңа текәлгән иде. Их, кандалага әвереләсе иде дә идән ярыгына кереп югаласы иде. Юк шул, булмый. Тик нидер эшләргә кирәк. Елизар шома егет иде, әмәлен бик тиз тапты. Бер йотуда чәркәне бушатты да бүлмәдән чыгып йөгерде. - Олуг кенәз уянды, нәрсә авыз ачып торасыз, - дип, юындыручыкиендерүчене пыран-заран китерә башлады. Бикбулатның хәле мөшкел иде. Күзләре тоздай, ә дөнья дөм караңгы. Бүлмәсенә табиблар кереп тулды. Берсе - кычыткан төнәтмәсе, икенчесе - аю мәние, өченчесе елан агуы тәкъдим итте. - Әрәм тамаклар, мине гүргә кертмәкче буласызмы әллә? - дип чыгырыннан чыкты Бикбулат. - Евсейны чакыртыгыз! Евсей - ялгыз раһиб. Мәгарәдә яши. Бик гыйлемле. Дин кануннарын, православие тәгълиматын шәрехләүдә еш кына рәсми чиркәү әһелләре дә аңа мөрәҗәгать итә. Ул күрәзәче дә, багучы да түгел. Шулай да бәхетсезлек якасыннан алган адәмнәр башларын аның бусагасына барып сала. Күпләрне ул кире бора. Сирәк-мирәк кенә миһербанлылыгы да килеп куйгалый. Ә юравы рас килә. Евсей олуг кенәзнең чакыруын колагына да элмәде. "Мин - Тәңре бәндәсе, дөньяви мәшәкатьләрдән ерак торам", - дип кырт кисте. Ялыну-ялварулар да, куркыту-янаулар да ярдәм итмәде. Бикбулат раһиб янына үзе барырга мәҗбүр булды. - Бүләкләрегезне җыеп алыгыз да мохтаҗларга таратыгыз, - диде Евсей, Бу йомшару иде инде. - Галиҗәнап олуг кенәзебез... - Нәрсә, олуг кенәзнең теле дә юкмы әллә? - дип бүлде раһиб озатып йөрүче боярны. Бикбулат янә чигенде, хәлне үзе аңлатып бирде. Евсей озак көттермәде. - Бу - бозым, кенәз, - диде, - ризык белән кергәнгә охшый. - Ризыгыбыз киек каз ите иде, саф-пакь ризык. - Кош-кортларны да бозу бар, кенәз, яшәгәндә алар зыянсыз, агуларын ризыкка әйләнгәч кенә чыгаралар. Бозым үзләренә дә ризык аша керә. - Ошбу казадан арынып буламы соң? - дип, төп соравын юллады Бикбулат. - Ул бозымның көченә бәйле. Тирәнгә керсә, гүргә дә тагылып баруы ихтимал. Вә ләкин дә андый зәһәрле сихер ияләре потка табынучы чирмешләр арасында гына очрый хәзер. Ходайның рәхмәте киң, табиб дигән надан бәндәләрең төзәлмәстәй зыян салмаган булса, шәт, күзләреңнең томаны акрынлап таралыр. Догада бул, сәдака өләш. Ризык дигәндә, Бикбулат Годунов җибәргән шәрабларны исәпкә-санга кертми иде. Патша үзе фатиха биргән бүләкләр ич алар. Анда Кремльнең нинди үче булсын? Бернинди идән асты мәрәкәләрендә катнашмый, тәхет тирәсеннән читләшүенә дә биш былтыр. Борис Годунов исә тәхет тарафындагы төп дошманнары арасында Бикбулатны беренче исәптә йөртә иде. Чирләшкә Фёдорның гомере тиздән өзеләчәк. Ул моңа әзер булырга, дәгъвачыларны бер-бер артлы юлдан алып ташларга тиеш. Төп дәгъвачылар икәү - олуг кенәз Бикбулат һәм царевич Дмитрий. Шәраб агуыннан теге вакытта Бикбулатны ләтчә коткарып калган иде. Монысы нәкъ күз алмасына тиде. Годунов канәгать калды. Сигезенче баб. Тузар илнең җәнҗалы - У-у, о-о-о, үл-ә-ә-м, а-а-а... Ошбу чик дәрәҗә өзгәләнүле ыңгырашу ике кат имән ишек аша да бөтен диварны яңгыратып торды. Тик икенде күләгәседәй колга гәүдәле килмешәк сөяк табибына әлеге ух-ахлар бармы да юкмы, шөгылен дәвам итә. - Эта есть мой вазифа, кенәз. Ә шөгыль аяк-куллары богауланган кемсәнең сакалын эскәк ярдәмендә берәмтекләп йолкудан гыйбарәт иде. Сакал лискә эт йоныдай куе, учка урардай озын, җитмәсә, чуалып җанга тия. - У-у-у... - Кенәз, син есть вельможа, ә сүгенәсең как черень, оят миңа. Кенәз дигәнебез Иоанн патшаның иң якын терәге, алыштыргысыз фавориты, канэчкеч Малютаның турылыклы әшнәсе, кайчандыр Русияне учында тоткан залим опричник Иван Бельский иде. Аны, ут чыккандай ашыгыч рәвештә, далада кирмән салдырып яткан җиреннән чакыртып алдылар. Патшаны сүзе белән кимсеткән, нахак яла яккан, имеш. Сакал йолку Годунов уйлап тапкан яңа төр җәза иде. Иоанн ачуы чыккан боярларга билгеле бер вакытка чәч-сакалларын кырдыруны тыйган булса, Годунов, киресенчә, йөзләреннән ташбака күкәе ясый. Әйе, Борис Годунов, ниһаять, теләгенә иреште, Мономах бүреген киде, кануни шартларда бервакытта да чынга әйләнмәс хыялы тормышка ашты. Чынга ашмастай бу хыялга Фёдорның ул түземсезлек белән көткән үлеме җан өрде. Ә тәхетен ул үлем түшәгендә хәләл җефете Иринага мирас иткән иде. Фёдор үзе тәхеттә ундүрт ел утырды. Истә калырлык шактый эшләр башкарды. Әйтик, эзәрлекләнүче аксөякләрне тоткынлыктан азат итте, малмөлкәтләрен, биләмәләрен кире кайтарды. Хәрби әсирләрне иреккә чыгарды. Ә күпчелекнең күңеленә салымнарны киметүе белән кереп калды. Русия - йодрыклау иле. Кыйбласы - каты кул. "Кыйный, димәк, ярата", дигән мәкаль тәшкил итә анда яшәүче халыкның асылын. Шунлыктан, Фёдорның бу ташламалары хак бәясен алмады. Кыз патша Мәскәү өчен яңалык иде. Шул ук вакытта, бөтенләй үк читят хәл дә түгел. Ил укмашып, тернәкләнеп килгән бер чорда Киев Русендә бөек княгиня Ольга мәликә дә хакимлек итеп алды. Ир-егетләрнең борынына чиртеп кенә калмады, Русия атлы мәмләкәтне Ауропага нәкъ менә Ольга танытты, Алмания белән дәүләтара илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырды, рәсми дипломатия институтына нигез салды. Константинопольдә православие кабул итеп, оныгы кенәз Владимирга да христиан храмына юл сызып калдырды. Бәлкем, Ирина да бөек княгиня камырыннан әвәләнгәндер? Язмышлары да охшаш ич, икесенә дә тәхетне мәрхүм ирләре калдырды. Ләкин, ләкин... Годунов сурәтендәге Кара гарәп бар. Ул һәрвакыт уяу! Борис сеңлесенең алдына ауды. - Княгиня, үзем өчен түгел, Русия хакына үтенәм, тәхетеңнән минем файдага ваз кич. Ошбу катлаулы һәм рәхимсез вазифа өчен яратылмаган син, Ирина, сеңлем. Нечкә күңелле, фәрештәдәй самими, нәзберек изге зат бит син! Мәмләкәтебез таркалу алдында, аңлыйсыңмы? Синең бер сүзең җитә, сеңлем, княгиня... олтаның астында туфрак булырмын... - Кенәз, Фёдор патша исән вакытта да хөкүмәт белән син идарә иттең түгелме, ничек илне таркалу хәленә китереп җиткердең соң? - диде Ирина, - бу - мәрхүм государебызны кимсетү ич. Годуновның йөзе кара янып чыкты. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга алды. - Княгиня, зинһар, кичер, - диде, сеңлесенең кулларыннан сыйпаштырасыйпаштыра, - бу - безнең башка төшкән олыдан-олы кайгы галәмәте. Фёдорны мин патша булганы өчен генә түгел, якын дустым, фикердәшем, җаным кебек күргән туганымның җәмәгате, яраткан киявем булганы өчен ихтирам итә идем. Беләсең ләбаса, мин кавыштырдым ич сезне. Ул миңа үзенә ышангандай ышана иде. Синең кайгы - минем кайгы, сеңлем... Ирина, күрәсең, үзенең киләчәген тәгаенләп куйган иде инде. - Мин калган гомеремне монастырьда мәрхүм кадерлеләрем ирем - Фёдор һәм кызым Феодосия рухына гыйбадәт кылуга багышларга карар кылдым, - диде. - Кануни тәхет иясе булуымны хуплап, миңа ант иткән халкыма ошбу карарымны патриарх, Боярлар Думасы алдында җиткерәчәкмен. Мин моны, бояр, син әйткән Русиябезнең киләчәге хакына эшлим. Варисның кемлегенә килгәндә... Борисның түземлеге төкәнде, сарай этикетын бозып, бөек княгиняны тыңлап бетермичә, сүзе арасына керде. - Галиҗәнап, тәхетне читләр кулына бирү зур акылсызлык булыр иде, - Син - хөсетле зат, бояр, - диде Ирина, агасына туп-туры карап, - ә патша кешеләрне аерырга тиеш түгел, беренче чиратта - ил мәнфәгатьләре! - Государыня! Госу-да-а-рыня... Борис сиздерми генә күзләрен төкерекләде, елый, янәсе. Ләкин Ирина абайламады. - Мин Боярлар Думасының фикеренә дә колак салырга бурычлы, - диде. - Государыня, Боярлар Думасы монда көчсез, Рюриклар ыруы картайды, турыдан-туры варис та юк ич, Русиягә яңа, көчле династия зарур. Годуновлар җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Гадел һәм тәвәккәл патша булырмын. Нәсел-нәсәбебез белән ант итәм, государыня! - Мин гаепле, - диде Ирина күз яшьләре аша, - Рюрикларга варис алып кайтып бирә алмадым, кызым да бала килеш дөнья куйды. Әйдә, синеңчә булсын, сындырдың, бәлкем, чыннан да, бу иң дөрес карардыр. - С Богом! Борис сүзендә торды, таҗ мәҗлесендә: - Минем патшалыгымда ятимнәр дә, ярлылар да булмаячак, соңгы киемемне салып бирәчәкмен, - дип, күлмәген салып, баш очында болгады. Бу мәҗлестә дә Бикбулатка урын табылмады. Тик үзе юкның күзе юк, дисәләр дә, дәрәҗәле боярлар арасында аның үткәнен бүгенгә ялгаучылар да бар икән ич әле. Алар Бикбулатны әле һаман кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында күрәләр икән. Годунов шыр җибәргән, күрәсең, югыйсә, бу четерекле мәсьәләне даирәнең ант кәгазенә керттермәс иде. Менә ул җөмлә: "Патшабыз Борис Иванович Годуновка, гаиләсенә гамәл белән дә, сүз белән дә хыянәт итмәскә; тәхеткә олуг кенәз Симеон Бекбулатовичны кайтару хакында уйлап та карамаска ант эчәбез". Менә сиңа мә! Бикбулатның маңгаена тир бәреп чыкты. Бу бит, агай, алдан сагай, дигән сүз. Юк, итәк астыннан ут йөртергә башы ике түгел. Патша инде куелган. Ул аңа буйсынырга, хөрмәт итәргә, эш-гамәле белән булышырга бурычлы. Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: "Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин - ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде". "Иде" барысын да харап итте. Әлегәчә Бикбулат дәгъвачы көндәш кенә иде, карга куркытырга куйган карачкы гына. Хәзерендә дошманга әйләнде дә куйды. "Иде"нең теләк-омтылышка әверелүе дә бик мөмкин ләбаса. Мисаллары да тулып ята. Димәк, олуг кенәзнең тел төбе бөтенләй бүтәндә. Тәхетнең тәмен татыгын кеше ич ул. Анда инде теләк уянган. Годуновның карары катгый иде: бу көндәш дөньяда яшәргә тиеш түгел! Адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Әлеге ниятне беразга кичектереп торырга туры килде. Нәкъ шушы болгавыр вакытта кызы Ксенияне Даниянең күренекле герцогы Иоаннга ярәшү турында никах килешүен имзаладылар. Туй да, никах та кышка билгеләнде. Бик уңышлы никах иде бу. Ксениягә - бәхет, дәүләткә - табыш. Дөрес, кияү белән кәләш бер-берсен белми, күрешкәннәре дә, очрашканнары да юк. Шәхесләрнең түгел, исем-дәрәҗәләр никахы иде бу. Герцогка кәләше хакында түбәндәге язма белешмә тоттырдылар: йөз, куе һәм озын кара чәч. Чырай-кыяфәте саф-пакь, алсуланып тора, кашлары тоташ. Зур, кара, якты, аеруча күңеле нечкәргән, кызгану хисләре тулышкан вакытларда, җем-җем ялтыраучы күзләре белән әйтеп бетермәстәй матур сүзләр. Мәрхәмәтлелеге, басынкылыгы, татлы теле, акылы, мәгърифәтле зәвыгы белән дә әсир итә. Китап укырга, моңлы җырлар җырларга ярата". Юк килмәгән җирләре, бал кашыгына сал да йот. Бәхет матурлык-гүзәллекләргә карап йөрми шул. Көзен егерме яшьлек герцог, туганнарын, якыннарын тирән кайгыга салып, үлеп китте. Ксения кәләш килеш тол калды. Годунов та кайгырды. Тик никадәр генә ачы булмасын, бу шәхси кайгыны азрак яра белән үткәреп җибәрү аның кулыннан килә. Кызы кияүсез калмас. Ә менә... 1602 елның үгез мөгезен сындырырлык фибрал салкыннары хакимлек иткән көннәрнең берсендә Григорий атлы (дөньяви исеме Юрий Отрепьев) сукбай раһиб Новгород каласы янындагы монастырь капкасын какты. Мөритләре дә бар иде. Керттеләр, якты чырай күрсәттеләр, ятактан урын бирделәр. Иртәгесен архимандрит келиядә үзенә аталган язу тапты: "Мин, царевич Дмитрий, Иоанн улы. Атамның тәхетенә утырганнан соң, синең мәрхәмәтлегеңне онытмам". Архимандрит бу фетнәле язуны берәүгә дә күрсәтмәскә карар итте. Ләкин ул белдерүне яшереп кала алмады. Чөнки бу белдерүнең беренче мәртәбә генә яңгыравы түгел иде. Патриарх Иов атакайның язу-сызу, китап-нәшрият эшләре белән шөгыльләнүче якын ярдәмчесе диакон Дмитрий, уены-чынын кушып: "Беләсезме, мин Мәскәүдә патша булачакмын бит", - дип, иптәшләрен шаккатырган иде. Утлы шаяру Годуновка да килеп иреште. Бу томана сукыр Бикбулат кына түгел иде инде. - Соловкига! Гомерлеккә! Дмитрийны үшәнлеге коткарды. Урыс элек-электән эленке-салынкылыктан каза күрә. Әле дә патшаның әмерен үтәргә ашыкмадылар. Ул арада ушлы раһиб, берничә фикердәшен ияртеп, исән-имин качып та китте. Новгородтан соң Киевта юанды, аннан Литвага юл тотты. Король Сигизмунд та, Рим папасы Климент та аны Мәскәүнең кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында таныдылар. Беренчесенең Русия җирләренә күзе кыза иде, икенчесе исә католик динен Себер киңлекләренә кадәр киңәйтү хыялы белән яши иде. Дмитрийның шантажы гади дә, аңлаешлы да, иң мөһиме, Русия кешеләре ишетергә теләгән кулай хәбәр иде. Чөнки Угличка сөрелгән царевич Дмитрийның фаҗигале вә сер тулы аңлаешсыз үлеменә әле булса халык йөрәгендә кан сава иде. Исән-сау икән ләбаса патшаның төпчеге! Ходайның рәхмәте киң, әнә, карагруһ залимнәр кочагыннан качып котылган. - Афәрин! - Дмитрий - гадел тәхет иясе! Годунов сандал белән чүкеч арасында калды. Тәхеткә дәгъва итүче аферист затның патша улы булуы мөмкин түгел. Ник дисәң, Дмитрийны ул үзе үтертте. шалкан бәясенә дә тормаганлыгы ачыкланды. И, шатланганнары! Чиркәү кагыйдәләре буенча исә, патшаның дүрт никахы гына хак. Аннан соңгы хатыннардан туган балалар - уйнаштан туган балалар булып санала. Хокуксыз балалар. Дмитрийга килгәндә, ул җиденче никахтан туган. Яши бирсен, тәхет мөнәсәбәтендә аның ягыннан бернинди дә куркыныч янамый. Слава Богу! Алдарсың Иоанны, көт. Юлын тапкан, каһәр, Мария Нагая белән никахын чиркәү кануннары нигезендә рәсмиләштергән. Һәм... 1591 елның май ае иде, унбишенче көне. Шимбә. Сәгать кичке алтылар тирәсе. Тол патшабикә Мария улы белән чиркәүдән кайтты. Төшке ашка кадәр вакыт бар иде әле, Дмитрийга бакчада йөреп керергә дә мөмкин. Болдырда малайны сак әгъзалары Осип Волков, Данило Битяговский, Никита Качалов каршы алды. Волков Дмитрийны җитәкләп алды да: - Царевич, синең муенсаң яңа ахры, - диде. - Юк, әллә кайчангы... Җөмлә уртасында Волков кулындагы пычак ялтырады... Көтеп кенә торгандай, шул ук көнне Угличка Мәскәүдән шәрәфле комиссия килеп төште. Әзер нәтиҗә белән. Имеш, Дмитрий, таеп егылганда, үз пычагына кадалган. Дәгъвачы Дмитрий - Ялган Дмитрий. Бу Годунов өчен көн кебек ачык. Тик җәмгыятькә хак дөреслекне җиткерсә, үзенең башы җиргә тәгәрәячәк. Аферист исә ажгырып Мәскәүгә килә. Аны инде таныйлар, көтәләр. Бикбулат кайгысы төштән соңга күчте. Әүвәл ялганчы белән араны өзәргә кирәк. Годунов якыннары белән Алтын палатада шул хакта гәп корып утыра иде. Диварның колач җитмәс зур тәрәзәләреннән дулкын-дулкын нурлар ургыла. Апрель кояшы юмарт. Шаулап гөрләвекләр ага, агач-куаклар яшәрә. Табигать кабалана-кабалана өс-башын алыштыра. Аның тиргәш-талашларда, хәвефхәтәрләрдә, сугыш-орышларда гаме юк. Табигатьтән өстен көч була алмый. Табигать-Ана Аллаһы Тәгалә, Тәңре, Рух рәвеш-сыйфатында әүвәл үз-үзен, аннары юкны бар итеп, җиһанны тәквин кылган. Җиһан язмышы ТабигатьАна - Югары көч кулында. Ул үзе мәңгелек. Ә җан ияләренә гомерне санап кына бирә. Аһ, нинди гаделсез бу фани дөнья?! Исәпсез-хисапсыз көч куеп ирешкән дан-дәрәҗәсе биргән бетмәс-төкәнмәс канәгатьлек дәрьясында хозурлык кичерүче үҗәт бәндәсе - Годуновны да Әҗәл бабай сагалап кына торган икән. Кәефе кояшлы көндәй якты иде. Чөнки бүген иртән йөрәккә ятышлы хәбәр җиткерделәр. Новгород, ипи-тоз белән каршы алган черниговлылардан үзгә буларак, Ялган Дмитрийны кабул итмәгән, кулына корал алган. - Минем тәхеткә нәфесен сузарга җөрьәт иткән акылсыз башларның урыны - дар агачында, Годунов Русиясе өчен! - дип тост тәкъдим итте. - Афәрин, галиҗәнап! Җитешмәде Годунов "Годунов Русиясе" өчен тостын ахырына җиткерергә, чәркәсе кулыннан төшеп китте дә вак-вак кисәкләргә яргаланды. Үзе дә сыгылып төште. Авызыннан-борыныннан кан бөркелде. Аны берничек тә туктата алмадылар, патша күз алдында агарып катты. Бу хәл көндезге сәгать бердә булды. Ә ике сәгатьтән соң Кремль елъязмачысы түбәндәге җөмләне теркәп куйды: "1604 елның 13 апрелендә төш вакытында дәүләти җинаятьче Борис Годуновның баш өстендә Ходай хөкеме яшене яшьнәде". Гомерлеккә дип килгән 53 яшьлек Годунов нибары алты ел тәхет тотты. Каһәрнең зәһәре җиде буынга кадәр җитә, диләр. Годуновлар нәселенең егәре исә икенче буында ук өзелде. Атасының тәхетендә ике генә ай утырып калган 16 яшьлек Фёдорны, анасы патшабикә Марияне Отрепьев иярченнәре ерткычларча буып үтерде. Кызы Ксения алардан да бәхетсезрәк булып чыкты. Гүзәлкәй кулдан-кулга китте. Гүр иясе Борис атакай каберендә дә тыныч кына ята алмады. Кичәге ялагай теләктәшләре җәсәден, патшалар рәтеннән чокып алып, гап-гади агач табутка салдылар да Варсонофия кызлар монастыре читендә җиргә иңдерделәр. Бу инде мәрхүм белән көрәшү иде. Русиядә үчлек-кинә белән сугарылган ялган чор башланды. Тугызынчы баб. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың Алар ятакта шактый озак юандылар. - Оныкларыңнан оялыр идең, картлач, алты дистәнең аръягына чыгарга торасың ич инде, - дип чытыклангандай итенде Анастасия. Бикбулатның куллары хатынының сынын буйлап алды. - Янбашларың чүмәләдәй түгәрәкләнеп киткән, княгиня, мимылдап тора... - Таптың чагыштырыр нәрсә, чүмәлә, имеш... - Чәпчемә, княгиня, Мәскәүдән бик сагынып кайттым... - Аһ, кытыкны китерәсең, Симеон, Симеон, дим, Симеон... Һич көтмәгәндә, Бикбулатны зурлап Мәскәүгә чакырып алдылар. Яңа патша Годуновлар чорында эзәрлекләнгән ырулы шәхесләргә элекке дәрәҗәләрен, элекке шанлы исемнәрен кире кайтара башлаган икән. Иң әүвәл Угличка сөрелгән Нагилар акланды, һәрберсе биләмә алды, һәрберсенә титулына тиң дәүләти вазифа багышланды. Шәһит киткәннәрен Мәскәүдә яңабаштан җирләделәр. Патша Бикбулатка да олы хөрмәт күрсәтте, тәхетеннән торып каршылады. - Галиҗәнап, мин сиңа атаем Иоанн Васильевич лаек кылган олуг исемең вә дәрәҗәңне янәдән торгызам, моннан ары рәсми чараларда гына түгел, үзара аралашу вакытларында да сиңа Патша дип мөрәҗәгать итү турында махсус указ чыгардым, - диде. Чыннан да, Кремльдә узган өч көндә Бикбулатны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Сый-хөрмәт тә исең китәрлек иде. Мәскәүдән ул күтәренке күңел һәм зур өметләр белән кайтты. - Патшабыз во! - диде, баш бармагын тырпайтып. - Что надо! - Күргән кешеләр аны бер дә Иоанн Васильевичка охшатмый икән, ялган дигән хәбәр дә йөри, имеш, - диде Анастасия, икеләнебрәк. - Ялганмы-түгелме, ул - рәсми тәхет иясе, вәкаләтен бөтен Ауропа таный. Ниндидер мыжык боярлар гайбәт тарата икән - үз башларына. Сиңа да, княгиня, телеңне озынайтмаска киңәш итәр идем. Игътибарга ал, бу - Русия патшасы кисәтүе! - Көлмә, сөбхәналла, минем аркада Русиядә бердәнбер патшабикә дә, ханбикә дә булып йөрисең әле. - Ә син монафикь, Симеон, "С Богом" белән "Сөбхәналлаң" кулга-кул тотышып йөри. * * * Кремль хәлләре дигәндә, без, гадәттә, патшаны күз уңында тотабыз. Отрепьев таҗын бик ошата иде. Гадәттә, таҗ тәхеттә утырганда, рәсми очрашу-кабул итүләр вакытларында гына киелә. Ул исә башыннан да төшерми. Хәтта бер-ике мәртәбә таҗ киеп йоклады да. Арага Шамакай кермәсә, ихтимал, бу хәл дәвам да иткән булыр иде. - О Боже, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. Патша булырга яратабыз, ә? - дип бот чапты Шамакай. - Адәм көлдермә, зинһар. Отрепьев куырылып төште. Нәкъ өстенә басты бит, хак-дөреслек ләбаса бу. Ләкин җиде кат йозак эчендә саклана торган хакыйкать. Аны ачу - башыңны югалту. Отрепьев җитез уйлы кеше иде, әмере дә яңгырады. - Зинданга! Шәхси сак өзелеп китәрдәй нечкә гәүдәле, чал чәчле Шамакайны бөтереп кенә салды. Хәбәр яшен тизлеге белән таралды: государь Шамакайга кул салган! Патшаның ышанычлысы кенәз-воевода Пётр Басманов бу хакта махсус сүз кузгатырга мәҗбүр булды. - Государь, безнең дәүләттә иң четерекле, иң каршылыклы җәмгыяви гамәл - патриархны алыштыру, - дип, сүзен ерактан уратыбрак башлады, - чөнки моның өчен православие үзәге Константинопольнең хәер-фатыйхасы зарур. Әмма мөмкин. Атаең Иоанн Васильевич әлеге җәһәттән Русь чиркәвенең мөстәкыйльлеге юлында күп чаралар күрде. Син дә патшалык итүеңне шуннан башладың. Һәм дә дөрес эшләдең. Даирә берсүзсез кабул итте. Шулай да Кремльдә буыннан-буынга килә торган кул тимәс өлкәләр дә бар. Менә җансакчыларны алыйк. Алар - ялланган чит ил яугирләре. Иоанн Васильевичтан башлап, французларга өстенлек бирелә. Фёдор патшаны да, Годуновны да алар саклады. Син дә иминлегеңне шул ук җансакчыларга ышанып тапшырдың. - Озынга китте, кенәз, аңлатыбрак сөйлә, - дип бүлдерде Отрепьев. - Шамакай да - вафаты белән генә алыштырылучы державник кебек үк тәхет атрибуты. Нишләтәсең, теле беләк буе инде. Тиле ни сөйләмәс, барысын да чынга алырга димәгән. Шуның белән бергә, авызыннан вакыт-вакыт хаклыкка охшаш җөмләләр дә очып чыккалый. Иоанн Васильевич аның төртмә сүзләрен бик ошата иде. - Акыллы тиле, - дип елмайды Отрепьев. - Изге тиле, государь. Иртәгесен Шамакай сарайда иде инде. - Кара, синең уң кулың кыскарак икән ич, - диде Шамакай, бүлмә хуҗасын күз киштәсеннән үткәреп, - Ходай борын өләшкәндә дә сынатмагансың, кызхатын арасында даның бар, димәк ки. - Әле минем уң күзем астында миң дә бар, чәчем җирән, буем кыска... - Аның урынына күкрәгең киң, - диде Шамакай. - Рәхмәт яхшы сүзеңә. - Рәхмәтен рәхмәт, ә нигә Аочанны ашатмадың? - Елан туйдыру минем вазифама керми, - дип, юка иреннәрен чалшайтып алды Отрепьев. - Аочанны ачуландырудан сакланырга киңәш итәр идем, - диде Шамакай, - күрәсеңме, янында Гохан кушаматлы әрлән. Алар алышынып тора. Ник дисәң, Аочан өйдәшен вакыт-вакыт авызына шудыра. Шуннан соң хуҗа да тү-түт. - Ничек тү-түт? - Иоанн патша да, Бикбулат патша да, Фёдор патша да, Борис патша да Аочан Гоханны кабып йотканның икенче көнендә үк тәхет белән хушлашты. Отрепьев дерт итеп китте. Әмма сиздермәде, халәтен йомар өчен, Аочан катына юнәлде. Аочан көне-төне йокыда. Әле дә зелпе тамырыдай буталып, әрләнгә уралган. Күрәсең, канын шулай җылыта. Караучы рәшәткәле кечкенә тартмада вак тычкан балалары китерде - Аочанның яраткан ризыгы. Берсен койрык очыннан гына чеметеп тотты да, елан каршында әйләндергәләде. Тегесе күзен дә ачып карамады, тук иде, күрәсең. - Фёдор патша нинди иде? - дип, башын Шамакай ягына борды Отрепьев. - Фёдор - фәрештә. Гөнаһсыз зат. Оҗмах кошы. - Ә Годунов? - Хәйләкәр кол, затлы татар, Малюта кияве. Отрепьев үзе дә телмәр, абыз аратыл, шулай да Шамакайның акыл ияседәй зыялы төзек фикер йөртүе аны гаҗәпләндерә иде. - Бикбулат патша турында ни әйтәсең? - Мине тагын килмешәк сакчыларыңа тотып бирмәссеңме? - дип текәлеп бакты Шамакай әңгәмәдәшенә. - Борчылма, бирмәм. - Әгәр син, чыннан да, Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет - синеке, юк икән, тәхет - Бикбулатныкы. Әңгәмә өзелде, Польшадан илче килүе турында хәбәр иттеләр. Бу көтелгән кунак иде, Отрепьевка гүя канатлар үсеп чыкты, очып кына илче тарафына элдертте. Отрепьевның халәте рухи күтәренкелегенә тәңгәл иде. Польшаның иң күренекле воеводасы Мнишек аңа кызы Маринаны ярәшергә ризалык бирде. Марина - чибәр, дәрәҗәле, бай кәләш. Кулын сораучылар да бихисап. Мнишек исә Дмитрийга өстенлек бирде. Чөнки бу никах ярдәмендә бер атуда ике куян тотмак итте. Русия - колач җитмәстәй зур ил, булачак киявенә берәр кенәзлекне багышлау берни тормый. Тамыр җибәрү өчен баштагы чорда бик җиткән. Икенче куян - дин мәсьәләсе. Һәм бу - иң төп шарт. Кияү католик чиркәвенә күчәргә тиеш. Отрепьев карышып маташмады. Марина барысыннан да өстен иде. - Православлар белән католик идарә итмәк буламыни инде? - дип кенә куйды. - Башы булгач, бакасы була аның, галиҗәнап, патшасы кем - халкы шул. Акрынлап күнәрләр, ауропача яши башларлар. Илче кәләшне Русиягә алып килү мәсьәләләрен тәгаенләү максаты белән килгән иде. - Кенәз Мнишек хафаланмасын, бу тамаша-бәйрәмнең уты-ялкыны киләчәк буыннарга да нур чәчәчәк, - дип ышандарды Отрепьев олуг кунакны. Шамакай, гадәтенчә, илчене кымтырыклап алырга уйлаган иде дә, терсәгенә күтәрелгән кушбашны күргәч тукталып калды. - Аочан, тәвәккәллә, - диде, - нәкъ вакыты, Русияне сакласаң, син генә саклап калачаксың. * * * Озынча кара бүрек, аяк табанына чаклы салынып төшкән мул итәкле кара чоба Бикбулатны бер карышка калкытып җибәрде. Бүселеп чыккан корсагы да ыспайланып калды. - Читтән караганда, мин ничек күренәм, - дип белеште булышчы раһибтан. - Кызлар күзе төшәрлекме? Тегесенең коты алынды, ишетә-нитә калсалар, харап лабаса, хәбәре архимандритның үзенә үк барып җитәчәк. Монастырьда җенси ишарәдәге гәп, шәһвәт, зур гөнаһ санала. Чөнки раһиб - буйдак зат. - Брат мой, Ходайдан куркыр идең, тыелган сүзләр ич болар, - дип, көйгә салынгандай чукынып алды. - Мин ничарадан бичара раһиб кына, брат мой, чәчемне дә үз теләгем белән кырдырмадым. Шулай ук монда ябылдым дип яраткан хәләл җефетем, алты бала анасы княгиня Анастасия Ивановна Мстиславскаядан һич тә баш тартырга җыенмыйм. Бу хакта Иннокентий атакайга да әйттем. Мин вакытлыча гына. Ябалак кош кебек... Беркөнне ябалак йомгактай йомры чыпчыкбикәне эләктереп алган. Бу инде сиңа, анам үлде, бух эсним, генә түгел, үз башыңа килгән бәла. Керешкән чыпчык чыркылдарга. - И баһадир, нинди каһарман затка азык булуымны белеп үлим, исем шәрәфеңне әйтә күрсәнә, - ди икән. - Минем атым Ефәләк, - дип мыгырдаган кәефе килгән каһарманыбыз. - Ничек, ничек, ишетмим, - дигән хәйләкәр кошчык, - аңлатыбрак әйт, зинһар. - Ябалак! - дип кычкырган тегесе, авызын зур итеп ачып. - Я-ба-лак! Кычкыруы булган Ябалакның, чыпчыкбикә моның авызыннан очып та чыккан. Тиздән, брат мой, шул чыпчык кебек мин дә очып китәчәкмен. Очарсың, көт, ошбу йортка эләккән бәндәгә юл ябык, дип эченнән генә уйлап куйды яшь раһиб һәм, кагыйдә кушканча, тиз-тиз генә кәҗә тоягын күкрәге тирәсендә әйләндергәләп алды. - О Боже, бәндәңә үз хөкемеңне вә дә үз хакыйкатеңне бүләк ит! - Хөҗрә кысан икән, - дип бәйләнүен белде Бикбулат, - арт борырга да урын юк ич монда. Сиңа барыбер түгелме, старец, сукыр кешегә киңме хөҗрә, тармы хөҗрә - әһәмияте юк лабаса, дип әйтмәк иткән иде дә озатучы, тыелып калды. Бу гарип-горабаны кимсетү булыр иде. Изге йортта аларга аерым мөнәсәбәт. Бикбулат Шамакай сүзе аркасында авыз эчендәге чыпчык хәленә калды. Дөресрәге, ул язмыш ташын вакытыннан элегрәк кузгатып җибәрде. Отрепьев кенәз Басмановның киңәшенә колак салмады. Чөнки сарай сәвәләенең: "Әгәр син чыннан да Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет - синеке, юк икән, тәхет - Бикбулатныкы", - дигән чәнечкеле хак сүзләре йөрәгенә энә булып кадалган иде. Әмма кешенең табигате балавызга тартым, бөгелмәле дә сыгылмалы, эреп тә төшә... Тора-бара фикере үзгәрә, үзенең хәл-халәтенә күнә башлый, нинди генә хәвефле булмасын, ул аны тиеш дип кабул итә. Явызлык явызлык булып тоелмый. Отрепьев та үзен чын патша дип саный иде инде. Ник дисәң, чиркәү фатиха бирде, Боярлар Шурасы, Боярлар Думасы, воеводалар турылыкларын белдереп ант эчтеләр. Халык та ихластан үз итә, кая гына бармасын, җирне үбеп сәламлиләр, яраталар, өстеннән кош та очыртмаслар иде. Һәм бу һич тә юкка гына түгел, аның асылы изге, тамырлары тирәндә ята. Бу - Күкләр төшергән шәрәфле вазифа. Кем дә кем аның тәхетенә куркыныч тудыра икән, бу - Күкләргә каршы чыгу дигән сүз. Җәзасы да шуңа тиң булырга тиеш. Һич уйламаганда, куркыныч тудыручылар исемлегендә Бикбулат беренче урынга менде. 1606 елның 21 мартында җиде төн уртасында аның кулына богау салдылар. Өч көннән ул Кирилл-Белозёр монастыренда иде инде. Киләкилешкә чәчен кырдылар, иңенә раһиб чобасы салдылар, яңа исем-ат бирделәр. Шулай итеп, Русиянең һәм Тверьнең олуг кенәзе, мөхтәрәм галиҗәнап Симеон Бекбулатович Стефан старецка әйләнде. Иреккә чыккан чыпчык турындагы мәзәкне үзенең күңелен күтәрү өчен генә сөйләсә дә, мәгънәле булган икән. Күп тә үтми, Кремль еланы Аочан җан дусты Гохан әрләнне кабып йотты. Һәм, Шамакай әйтмешли, патша да тү-түт. Ялган Дмитрий, кырылмыш Григорий, бөек аферист, бөлгән бояр улы Юрий Отрепьевның көлен утчагырдан килгән тарафына таба атып тараттылар. Шулай, халык мәхәббәте - бидгать мәхәббәт ул. Кырык итәкле кәнтәй кызлар холкына охшаш, бер ялтырый, бер калтырый. Кайчан һәм кай тарафка үзгәрүен фаразлау мөмкин түгел. Бүген - мәхәббәт, иртәгә - нәфрәт. Отрепьев дучар булган бу афәтле хакыйкать тә - тарихтан-тарихка сузымлы хакыйкать. Сабак алу гына юк, шул иске тырма тешенә басу бүген дә дәвам итә. * * * Монастырьның коймалары биек, диварлары калын. Капкаларга эт башыдай зур йозаклар эленгән. Ләкин җәнҗаллы Русиянең зилзиләле хәбәрләрен таш диварлар да тоткарлый алмый. Бояр Василий Шуйскийның тәхеткә менүе Кирилл-Белозёрга икенче көнне үк килеп иреште. Бикбулатның авызыннан янә ана сөте белән кергән якыннан-якын сүз очты: - Сөбхәналла! Янында яшь раһиб та бар иде. - Йөзеңне чытма, брат мой, диннең теле юк, һәркем үзенчә гыйбадәт кыла ала, - дип акланды Бикбулат, - хикмәт сүздә түгел, хикмәт гамәлдә. Менә син теге чакта ябалак авызыннан ычкынган чыпчык турында хикәяткә ышанмаган идең, шулаймы? - Әйе, брат мой, фикерем хәзер дә үзгәрмәде. - Ялгышасың, брат мой, Стефан старецны ирек көтә. Күреп торырсың, атна-ун көннән олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлеге чыпчыктай, гаиләсе янына очар. - Дәлиллә, брат мой. - Дәлиле шул: бүгенге патшабыз Василий Иванович Шуйский белән без якын әшнәләр. Минем язмышка ул битараф калмаячак. Ялган Дмитрийның хатасын төзәтеп, гадел карар кабул итәчәк. Шуйский белән тәүге очрашу исенә төшеп, Бикбулат үзалдына көлемсерәп куйды. Василий Псковка барышлый, аның Кушалино бистәсендәге резиденциясендә тукталып, ике-өч көн кунак булган иде. Өйләнмәгән яшь егет. Төскә-биткә дан түгел үзе. Кечерәк тулы гәүдәсе, кызгылт йөзе, олы авызы югары санави дәрәҗәсенә туры ук килеп бетми. Аның урынына, нәсел-ыруы илдә бер. Кайчандыр "Всея Русияне" кулда тоту өчен Дмитрий Донской белән дәгъвалашкан мәшһүр Түбән Новгород кенәзе Суздальскийның турыдан-туры варисы ул. Гадәттә, яшь боярлар хәрби юнәлешне өстен күрә, ә аның нәзберек княгинялар кебек сәнгать, китап уку ише сәер мавыгулары да бар икән. Анастасиягә җитә калды, ирен чеметеп алды. - Безнең Симеонның ат утарыннан башы чыкмый, киеменнән тирес исе генә килә, - диде. - Олуг кенәз күренекле воевода, княгиня, күпләргә үрнәк, - диде Василий, - кызганыч, Ходай миңа андый сәләт бирмәгән. Сәнгать ул җан азыгы гына, шәхси ихтыяҗ. - Мәскәүдә нинди поэзия тел өстендә? - дип кызыксынды Анастасия. Аның күптән инде матур әдәбият, иҗтиһат турында гәп кузгатырдай галим затка тап булганы юк иде. - Үзегезгә мәгълүм, Мәскәүне инглизләр басты, - диде Василий, - аларга болгавырлык, тотрыксызлык та комачауламый, сәүдә йортыннан башлаганнар иде, инде уен-тамаша, сурәтчелек, китап-гыйлем өлкәләрен дә үз кулларына ала баралар, аларны финанс-табыш чыганагына әверелдерәләр. - Кызык, - диде Анастасия, иреннәрен бөрештереп, - урыслар урамда аю биетә, инглизләр диварларда тамаша кора. - Инглизләр фән вә фикер, эшмәкәрлек хозурлыгы бергә үрелеп бара, княгиня, - шуңа күрә дөньяны да тоталар. - Иоанн Васильевич тутырды аларны Русиягә, - дип сүз кыстырып куйды Бикбулат, - ярарга бик тырышкан итсә дә, королева кырык сәбәп табып, барыбер графиня Гастингс белән никахлашырга ризалык бирмәде. - Ярар, тауга карап, тау булып булмас, - диде Анастасия, иренең урынсызга тыгылуын ошатмыйча, - синнән нәфис сүз көтәм, бояр. - Түбәнчелек белән гафу үтенәм, княгиня, - дип билен бөкте Василий, - мин нәфис сүздән бигрәк, сынлы сәнгать, аерым алганда, иконалар тудыручы рәссам Андрей Рублёв иҗаты белән кызыксынам. - О-о, бояр, зинһар, шул хакта сөйлә әле, сөйлә... - Аны сөйләргә түгел, карарга кирәк, княгиня, - диде Василий, үзенә бер рухлану белән, - мисал өчен, минем диварымда Андрей Рублёвның "Троица" иконасы эленеп тора. Бу иконаны Константинополь әһелләре дә урыс православиесенең йолдызы дип бәяли. Рәссам әлеге әсәрен ТроицеСергиев монастырена нигез салган мәшһүр патриархыбыз Сергей Радонежский истәлегенә багышлаган. Сюжеты искиткеч тирән мәгънәгә ия. Өч фәрештә, евхарист касә, мамвр имәне, йорт һәм кыя. Уртада - үзен-үзе корбан итәргә әзер Христос; сулда - улына фатиха бирүче Тәңре атакай; Изге Рух - уңда; Ул - мәңгелек яшьлекне тәгаенләүче, юатучы. Нинди гармония, максатлар берлеге, изге омтылыш... - Василий Иванович, - дип сүз арасына керде Бикбулат, - ул Рублёв атлы сурәтче белән мине дә таныштыр әле, княгиняның туалет бүлмәсен бизәргә - Симеон... аһ, Симеон... Анастасия учлары белән йөзен каплады. - Бик таныштырыр идем дә, олуг кенәз, рәссамның бакыйлыкка күчкәненә дә ике йөз елга якын вакыт үткән шул инде, - диде Василий тыныч кына. Мәҗлес тәмам. Әңгәмәдәшләр, бер-берсенә хәерле йокы теләп, үз бүлмәләренә таралышты. - Кунак алдында мине хур иттең, хан, - дип ризасызлыгын белдерде Анастасия, - белмисең икән, тыгылма соң. - Һушың китте шул вәзем катымшага. - Көнчелек өянәге кузгалдымы? - дип, каш астыннан гына иренә бакты Анастасия. - Мин - чабышкы, княгиня, чабышкыны көнчелек йөртә. Бикбулат иртүк тора. Мәшәкатьле эш көне, күптәнге гадәт буенча, ат абзарыннан башлана. Бүген исә бахбайлары янына барып җитә алмады, бүлмәсенең ишек төбендә төнге сак башлыгы көтеп тора иде инде. - Нәрсә, бер-бер хәл булдымы әллә? - дип сорады Бикбулат. - Хәл генәме, олуг кенәз... - Җә! - Коралчы Тимофей кәләше княгиняның гасәбә-туташы Варвараны шәрәфле кунагыбыз белән тоткан, - диде сакбаш. - Тимофей боярны бик яхшы гына тәпәләгән. - Тимофей кая? - Ул монда гына, көтеп тора. - Син ничек боярга кул күтәрергә җөрьәт иттең? - диде Бикбулат, ачусыз гына, - башта үзеңнең кем икәнеңне белергә кирәк. - Танымадым, галиҗәнап. - Ничек боярны танымаска мөмкин? - Шәрә иде... Һы, телмәребез гайрәтле егет икән, дип уйлап куйды Бикбулат. - Эшегездә булыгыз, кунагым белән үзем аңлашырмын. - Ул китте бит... - Китте?! - Таң да беленмәгән иде әле. Алар өч ел үтеп, Бикбулат тәхеткә менгәч кенә очраштылар. Шуйский үзгәргән иде инде, элекке тәмле телле хыялый романтикның эзе дә калмаган. Күренекле бояр Фёдор Шереметьевның кызы Мария белән никахлашу өчен рөхсәт сорый. - Ата-аналарыгыз фатиха бирә икән, мин каршы түгел, - диде Бикбулат, - бәхет вә шатлыкта яшәгез. - Кәләшем Мария белән булачак каенэнем Александрның милек мәсьәләсендәге низагларын да гадел хәл итсәң, бик тә рәхмәтле булыр идем, - диде Василий. Ә алар ике авылны бүлешә алмыйлар икән. - Вакланма, бояр, үземнән беләм, - диде Бикбулат, дустанә кыяфәттә, - яраткан кәләшеңнең кайнар кочагы ике авылга гынамы, дөнья бәһасенә тиң ул. Кенәз Шереметьев кызын бик ярата иде, никах уңаеннан гауга чыгуга, саран кияүдән рәсми рәвештә баш тартты. Шуйский исә, бу хурлыклы хәлләрдән соң, дистә елга якын аңына килә алмыйча йөрде. Тәхеткә утыруына ике ел үткәч күренекле кенәз Пётр Буйнов-Ростовскийның төпчек кызы. Василий Шуйский кыюсыз, оялчан, үшән вә гафил бер бәндә булган икән дигән фикер кала күрмәсен. Юк. Суздальскийлар нәсел-ыруы элек-электән кыюлык, тәвәккәллек, батырлык һәм хәйләкәрлеге белән аерылып торган. Ошбу сыйфатлар, түгелмичә-чәчелмичә, сигезенче буын вәкиле Василийга да килеп ирешкән. Ул инде Мономах бүреге иясе. Тәхеткә үрмәләү - үзе генә дә зур дәлил. Бу яктан алар Борис Годунов белән охшаш. Охшашын охшаш, әмма ул - Годуновка каршы яшерен оешма оештырган кеше. Ә менә Ялган Дмитрийны колач җәеп каршы ала, төрлечә ярарга тырыша. Кремльнең Гранавитый палатасында патшаның кәләше Мария Мнишекны тәүге сәламләүче дә Василий. Авызыннан бал тама: "Яктылардан-якты бөек государыня, цесарева Мария Юрьевна! Тәңре һәм Барча Русиянең җиңелмәс патшасы, цесарь, һәм олуг кенәз ихтыяры белән син аның хәләл җефете итеп сайландың: тәхетеңә мен һәм государь белән бергәләп безнең өстән хакимлек ит". Яшь патшаның ашына таракан булып төшкән Иван Болотников җитәкчелегендәге крәстианнар фетнәсен дә бояр Шуйский канга батырып бастырды. Һәм, ни гаҗәп, күп тә үтми, үзе дә фетнә юлына чыкты. Монысында инде авызыннан бал түгел, агу чәчелде: "Во имя Божие идите на злого еретика!" Еретик дигәне Русия патшасы Дмитрий иде. Василий Шуйский көрәштәш фетнәчеләре белән монархны кулга алды. Аның ни белән төгәлләнгәне безгә мәгълүм инде. Русиядә хакимиятнең төп кагыйдәсе Иван III вакытыннан бирле төгәл үтәлеп килә: Государь халыкка түгел, халык Государьга ант эчә. Василий исә мөгез чыгаруны кирәк тапты, илне гаҗәпкә салып, халык исеменә атап ант бирде. Тик аңа карап, вазгыять бөртек тә үзгәрмәде. Шуйский да патшалыгын үзеннән алдагы тәхет ияләре кебек үк башлап җибәрде. Иң беренче эш итеп, кичектергесез рәвештә йомышчысы Супонов атлы илчесен Кирилл-Белозёрга чыгарып җибәрде. Стефан старец та түземсезләнеп, тыны белән суырып алырдай булып көтә иде патша вәкилен. Ул, әлбәттә, киләчәк һәм аңа азатлык алып киләчәк. Бу җәһәттән тамчы да шиге юк. Ниһаять, ул үз исеме белән иленә, хәләл җефете, балалары янына кайтып китәчәк. Аңа Шуйский белән Супонов арасында булган әңгәмә мәгълүм түгел иде, билгеле. - Государь, Симеон Бекбулатович... - дип төртелеп калды илче, нинди максат белән Белозёрга чыгып китәчәге турында боерык алгач, - ни... - Нәрсә боргаланасың, әйтеп бетер, - диде Василий. - Олуг кенәзгә инде алтмыш бер яшь, томана сукыр, булган кадәресе дә җитмәгәнме? - дип, Указга ишарә итте Супонов. - Җитмәс, - диде Шуйский, - сукырлык тәхеткә комачау тудырмый ул. Василий Тёмныйны гына хәтереңә төшер. Олуг кенәз дәрәҗәсе өчен агасы Юрий Галицкий, ике туган энеләре Дмитрий Шемякин, Василий Косой белән ничә еллар дәгъвалашалар. Күзен сукырайталар. Әмма сукыр килеш тә Василий Тёмный өстен чыга, дошманнарын сөреп бетерә, ә тәхетен саклап кала. Бекбулатовичка да ышаныч юк, бик үҗәт, астыртын зат. Кулы гына түгел, сүзе дә килеп ирешмәс җиргә олактыру хәерлерәк ул дәгъвачыны. Аңладыңмы? - Бекбулатовичны монастырьдан алып китүләрен үз күзләрең белән күргәч кенә, кайтыр юлга кузгалырсың. - Баш өсте, государь. Һәм менә Супонов Белозёрда. Килүгә, Стефан старецны чакыртты. Ул юлда томаулаган иде. - Илче, сүзеңне төшенеп җитмәдем, - диде Бикбулат, - әйт әле, миңа кайчан чыгып китәргә, княгиня Мстиславскаяга хәбәр җибәрергә кирәк бит, каршы алырга киләчәк. - Берсекөнгә иртән, этап белән, - дип ачыклык кертте монастырь әһеле. - Нинди этап! - дип сагаеп калды Бикбулат. - Син, Стефан старец, государь указы нигезендә Соловецкий утравына күчереләсең. Бикбулатның чигәсенә кисәк кенә ниндидер кайнар нәрсә килеп кадалды, әйтерсең лә ук аттылар. Хәле китеп, берара үзен-үзе белешмичәрәк торды. Моны әңгәмәдәшләре дә абайлады, күрәсең, кизү раһиб сулы тустаган төртте. Ләкин ул аны алмады, этеп кенә җибәрде. Һәм: - Указны бирегез әле, тотып карыйм, - диде. - Ерта күрмә, - дип кисәтте илче. Бикбулат әүвәл кәгазьне иснәп карады. Шуннан соң гына: - Артымны сөртермен дигән идем, болай да сасы икән, - диде, патшаңа җиткер, тәхет язгы боздан да ышанычсызрак ул, убылганыңны сизми дә каласың. Үзе дә минем арттан килмәгәе әле... Хәер, рәхмәтемне генә җиткер, кайгыртуы өчен. Ул Годуновны да, Дмитрийны да уздырды. Мәрхәбә. * * * Соловецкий утравы - әкиятләрдә тасвир кылынучы җиде юл чатына бөрешеп каткан зур таш-тау өеме ул. Җиде юл чаты - монда җиде җил чаты. Иртән дә, кичен дә, төнен дә, көнен дә. Диңгез аны йотмый, түкми-чәчми дулкыннары өстеннән шудырып кына тарата. Шуңа күрә дәрьяны хәтәр суыкларда да туң алмый. Ерактан караганда, бу таш-тау өеме кыранташ бушлыкны хәтерләтә. Тик ерактан караганда гына, чынлыкта анда энә төртерлек тә урын юк. Җан ияләреннән: этләр һәм бәндәләр. Мондагы бәндәләр үзенә бер токым, аларны кеше рәтендә йөртмиләр. Хак, раһиб булып раһиблары да Зур җирдәге соумәгаларга сыймаган, яисә теге яки бу сәбәп белән көчләп кара бүрек кидерелгән ялган диндарлар. Качаклар шактый. Сөрелгәннәр. Җыеп кына әйткәндә, җәмгыять иләге астындагы чүпчар, мордар затлар. Этләр әле ырылдаша, ә гадәти тормышта гомер бакый бер итәк астына сыймас шушы бәндәләр, ни гаҗәп, тату гаилә булып яши иде. Бикбулат менә шушы мохиткә эләкте. Икенче көнне үк аны баш раһиб чакыртып алды. - Галиҗәнап, мин синең бабаң кенәз Иван Фёдорович Мстиславский белән дустанә мөнәсәбәттә булып, бер-беребезне бик ихтирам итешә идек, - дип, танышу-сөйләшүне дөньяви кысаларда башлап җибәрде. Тавышы көр иде дин әһеленең, күкрәк эченнән чыга, һич тә карт кешенекенә охшамаган. Югыйсә, кенәз Иван Мстиславскийның гүр иясе булуына дистә елдан артык бит инде. Шактый өлкән яшькә җитеп үлде. Бер чорда аралашып яшәгәннәр икән, архимандрит та олыгайган булырга тиеш. Бикбулат күңелендә әңгәмәдәшенең килеш-килбәтен сурәтләп карады: озынча ябык чырай, күсе сакал-мыек... - Галиҗәнап, мин синең ни хакта уй йөрткәнеңне белеп торам, - дип дәвам итте архимандрит, - әйе, мин бу дөньяда туксан ел яшим инде. Шөкер, Ходай озын гомер бирде. Үзем дә тырышам, тәнемне чыныктырам, ел буена көн саен диңгездә коенам. Кулым бер эштән тартынмый. Догаларымның көчен һәрдаим сизеп-тоеп торам, рухланып көн итәм. Слава Богу! - Амин! Бикбулат саубуллашканда гына сорыйсы итте. - Атакай, миңа, гади бер раһибка, галиҗәнап дип мөрәҗәгать итүеңнең сәбәбен беләсем килә, - диде. - Моның сәбәбе өстә генә ята, - диде архимандрит, - тәхеткә бер утырган зат, аннан үз теләге беләнме, көчләпме аерылган хәлдә дә, шушы сыйфатта кала. Бу - чынбарлык. Соловки исә чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итә, бозу-үзгәртүләрне танымый. Безнең өчен син - чын патша, галиҗәнап. - Аңладым, атакай, рәхмәт. Соловки, дөрестән дә, кануннар сагында торучы кадими кимәлдәге кирмән иде. Аның хак тавышын ерак Котып та баса алмады. Хәер, тавыш кынамы, 1668 елда монахлар (аларга башкалар да кушылды) патриарх Никон исеме белән бәйле чиркәү реформасына каршы фетнә күтәрделәр. Каршылык шул кадәр көчле иде ки, Мәскәүнең җәза гаскәре, сигез ел чолганышта тотканнан соң гына, утрауга аяк баса алды. Бикбулатны Белозёрда махсус билгеләнгән кеше йөртә иде. Монда эт бирделәр. Яңа тәртипкә тиз ияләште үзе. Эте дә акыл иясе. Ул иртәнге гыйбадәттән соң өйләгә кадәр сәяхәт кыла. Кайтыр сукмагын да үзгәртеп кенә тора, әле таш-кыялар арасында хозурлана, әле диңгез шавына мөкиббән булып утыра. Монах халкы тырыш вә үҗәт бит ул. Әнә, таш-тауны ерып, кишәрлекләр дә булдырганнар. Иген игәләр, яшелчә дә үстерәләр. Үз тамакларын үзләре туйдыра. - Ариад, бүген минем тау һавасын сулыйсым килә, - диде Бикбулат, - җәйнең кадерен белеп калыйк. Ариад - бүре буардай эре сөякле зур эт. Ашыкмас-кабаланмас, өрүен дә санап кына өрә. Матурлыгы да бар. Кардай ап-ак җирлеккә вак-вак кара ямаулыклар төшкән, буй-сыны илдә бер. Көн ипле иде. Җилбикә дә кайдадыр тау ышыгында ялга талган булса кирәк, тып-тын. Җәен ул шулай югалып-югалып алгалый. Аның урынына Кояшбай иреккә чыккан, чип-чиста зәңгәр Котып күгенә фәкать ул хуҗа. Кызулыгы мактанырлык түгел-түгелен, әмма нурлары йомшак, шифалы, итагатьле. Кешеләр дә очраштыргалый, баш иеп, сәламләп китәләр. - Галиҗәнап, сине исән-имин күрү безгә зур шатлык. - Галиҗәнап, Ходайның рәхмәтендә бул. - Галиҗәнап... - Аулаграк якка борыл, Ариад, - диде Бикбулат, - уйларымны бозалар. Ә мин уйларым белән хатыным Анастасия янында. Һич күз алдымнан китми. Их, Ариад, син аның чибәрлеген күрсәң, үлеп гашыйк булыр идең. Анастасиягә генә ярата. Үзем дә бик яратам. Бик-бик. Әйтсәм ышанмассың, Ариад, аның белән кушылганнан соң, башка хатын-кызны куеныма керткәнем юк минем. Аңлыйм, минем дәрәҗәдә бу ахмаклык, әлбәттә. Башкалар күпме җария тота? О-о-о... Эт авызын ачмый гына ырылдагандай итенде. - Рәхмәт, Ариад, син мине аңлыйсың, - дип, Бикбулат җылы кулы белән этнең тубалдай олы башын сыпыргалап торды. Этнең үз вазифасы. Бер тында гына өреп тә куйды. - Һау-һау! Шул ук мизгелдә буыла-буыла ниндидер лискә чәрелдәде. - Хаф-хаф-хаф... Озак та үтми, тау куышы авызында маймылдай йөнтәс кеше пәйда булды. - Мин өйдәш кертмим, - диде кемсә, көчеге кебек үк чәрелдек тавышы белән. - Ходай йортыңа тынычлык вә муллык бирсен! - дип сәламләде Бикбулат куыш иясен, - борчылма, өйдәш булырга җыенмыйм, торыр урыным бар. - Кара бүрекмени? - Әйе, үзең нинди шөгыльдә? - Шөгылем - дәрвишлек, калебем - гыйбадәт, табынучым - Христос. - Ә нигә монастырьда түгел? - Хуҗасын ошатсаң, этенә сөяк бир, - диде дәрвиш, - әүвәл этеңне сыйлыйм әле. - Ул чит кеше кулыннан ашамый. - Соравыңа җавап инде бу, раһиб, һәр җан иясенең, шул исәптән этнең дә, үз кыйбласы бар, бу бик хуп, тик югары даирә генә кыйбласыз яши. - Ягъни мәсәлән?.. - Ягъни мәсәлән, монастырь ул - Тәңре йорты, гыйбадәт йорты. Анда тормышын үз теләге белән дингә багышлаган Ходай бәндәләре сыена. Русиядә исә монастырьны өтермәгә әйләндерделәр. Әйтик, патша үз хатыныннан ялыктымы, чәчен кырдырып, монастырьга яба. Бөек княгиня Соломонияне генә искә алыйк. Искиткеч ярдәмчел мәрхәмәт һәм илтифат иясе. Гүзәлләрнең гүзәле. Василий патша, егерме ел яшәгәннән соң, шул фәрештәдәй җәмәгатен көчләп монастырьга яптыра, имеш, бала тапмый. Бу - мөмкин хәл. Ләкин чиркәү кагыйдәсе буенча ир үзе дә хатыны артыннан кара бүрек кияргә тиеш. Ә бит, Василийга православие кануннары да, әхлакый тотнаклык та бармыюкмы - яшь кыз куенына керә. Озак уйлап тормастан, ләббәйкә митрополит Даниил әлеге гаделсез никахка фатихасын да биреп куя. Соломония исә, чәчен кырыкканда, көмәнгә узган була инде. Баласын монастырьда таба. Монастырьга тавыш-гауга кирәкми, сабыйны шунда ук юк та итәләр. Менә нинди ул сезнең монастырегыз, раһиб. Бикбулат бәхәскә кереп тормады, сөяксез тел ни әйтмәс. - Тәңре тавы - Васан тавы! Биек тау - Васан тавы! - дип, Давид псаломыннан өзек китерде дә урыныннан торды. - Раһиб, Ходай хакына, - диде дәрвиш, - синең этеңнән куркыптыр, мөгаен, Марусям тайган, тотып китерсәң, бик рәхмәтле булыр идем. - Дәрвишнең акылы - ике күз, ир дә, хатын да син үзең дип уйлаган идем, хаталанганмын, җәмәгатең дә бар, ахрысы. тирәсендә бер хәрендәшем, минем ни өчен буйдак йөрүемнең сәбәбен белешеп, яшең бара бит инде, энем, ник өйләнмисең, дип сорады. - Бик өйләнергә иде, агаем, җүнле кыз гына таба алмаем, - дидем. - Син, энем, һәр ягы килгәнен эзлисең булыр, - дип көлде хәрендәшем. - Алгач-алгач, кеше арасында ким-хур булмасын дим шул, - дидем. - Нигә, андый кызлар булмыймы әллә? - Нигә булмасын, энем, берәү түгел - икәү. - Кемнәр соң алар, димлә шуларның берсен, - дидем. Агаем печтик кенә уйланып торды да әйтте: - Алармы? Аларның берсе тумаган әле, икенчесе инде үлгән, - диде хәрендәшем. Мин шул туасын көтеп яши-яши җитмешкә килеп җиттем инде, раһиб. - Ә Маруся? - Марусямы, Маруся ул - минем сөтбикәм, кәҗәкәем. - Агаеңа охшап, син үзең дә җор зат икәнсең, - диде Бикбулат, - тик гафу ит, гозереңне үти алмыйм, күзләрем зәгыйфь минем, шуңа күрә эт белән йөрим. Дәрвиш бот чапты. - Без, раһиб, ике сыңар - бербөтен икән ич, мин үзем дә томана сукыр лабаса! Тукта-тукта, монастырьга сукыр патша китергәннәр дип ишеткән идем, әллә ул галиҗәнап Симеон Бекбулатович синме? - Әйе, ул кеше мин булам. - Ә мине Аристрах дип белерсең. Русияне шаулаткан бунтарь Аристрах! Бик күп бояр йортларына кызыл әтәч кундырдым, таладым, җимердем. Миннән опричниклар да шүрли иде. Сагаладылар, әмма тота алмадылар. Күреп торасың, мин бүген дә иректә. Соловки патша белән фетнәчене бер җепкә тоташтырды. Алар ахири дуска әйләнделәр. Бикбулат утрауда үзенең Стефан икәнен бөтенләй онытты. Василий Шуйский белсә, тиресеннән чыгар иде, мөгаен. Тик бу вакытта аның үз хәле хәл иде инде. Русия янә чуалыш ташкыны эчендә калды. Бер якта яңа Ялган Дмитрий калкып чыкты, икенче якта поляк-шляхтлар мыж килә. Ил эчендә фетнә арты фетнә. Идарә дилбегәсе Шуйский кулыннан тәмам ычкынды. Аңа да Бикбулат язмышы тәрәзә чиртте. Фетнәче боярлар төн уртасында йортына бәреп керделәр дә чәчен кыркыдылар. Үзенекен генә түгел, хатыны Марияныкын да. Монастырь! Хакимият Боярлар Думасы фатихасы белән иң дәрәҗәле вә иң абруйлы ил агаларыннан тәгаенләнгән "Барча Русия җире" Шурасы кулына күчте. Тәхет, моңарчы күрелмәгәнчә, тоташтан ике елга иясез калды. Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның яманлыгы тияр һәр җирдә. Бикбулатның ике дистәгә якын гомере яманлык кочагында үтте. Тормышында ниндидер яхшы якка үзгәреш көтми иде инде. Баксаң, халык хәтерендә икән әле ул, абруена кырау төшмәгән икән. Һәм тар җирдә, Соловкида аңа яхшылык килде. Боярлар Шурасы әүвәл кире Кирилл-Белозёрга кайтарды, аннан бөтенләй иреккә чыгарды. Олуг кенәз Мәскәүдә яши башлады. Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр. Соңгысы, Василий Шуйскийга монастырьда да тынгы булмады. Һөҗүм вакытында поляклар әсир - Ислам диненнән китмәгән булсаң, раһиб, тәкъдир дәфтәрең башкача язылган булыр иде, - диде Бикбулатка Соловки әшнәсе бунтарь Аристрах, чираттагы гәп вакытында. - Ходай - ул бердәнбер, дәрвиш, - дип җаваплады Бикбулат, - мөселманмы син, христианмы - аерма юк, без Аның коллары. Һәм Ходай туганда ук тәкъдир дәфтәремне нәкъ менә шулай тәгаенләгән, мин монда көчсез. Ә язмышымнан риза-бәхил. Тәкъвалык хәлләренә килгәндә, калебемдә Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Иисус Христос та бик тату һәм үзара килешеп яшиләр. Ә казый - Хак Тәгалә үзе. * * * Өч көн буе күктә асылынып торган көзге юеш томан, ниһаять, бүген җилфер-җилфер дулкынланып алды да, энә очы кадәрле генә вак яңгырга әйләнеп, сибелә башлады. Әйтерсең лә учак өстендәге казанның капкачын ачып, буын чыгардылар, тирә-як бушанып калды, тәннәр җиңеләеп китте. Хәтта монастырь капкачысының үзе белән бергә картайган эте дә уянып, оясыннан чыкты, сөякләре чытырдаганчы озак кына киерелгәләгәндәй итенеп торды. Үзенең кем икәнлеген дә танытырга маташып караган иде дә, хуҗасы аркылы төште. - Ярар, ярар, чашма, картлач, синең күгәргән тавышыңны ишетәсе килеп тормый әле, галиҗәнап та ошатмас. Ихтыярың дигәндәй, эт янә оясына кереп йомарланды. Бикбулатның исә томанда да, яңгырда да, каравылчы һәм аның ялкау маэмаенда гаме юк. Ошбу мизгел-дәкыйкада ул фанидан гафил, дөньясы итәгенә тезләнеп баскан карасу мәрмәр табут ташына сыеп беткән иде. Табут эчендә - Анастасия. Соловкига озатып калганда, алма кебек чибәр хатын иде әле. Шуңа күрә ул аны үле килеш күз алдына да китерә алмый. Тере кеше белән аралашкандай гәп кора: сөйләшә, бәхәсләшә, уй-хыяллары белән уртаклаша. Әрләп тә ташлый. Әле дә кашлары җыерулы, үпкәсе йөзенә бәреп чыккан. - Ярату хакында сүз дә кузгатмыйм инде, мине бөртек тә ихтирам итмәгәнсең икән, Анастасия Ивановна, әйтү юк, кисәтү юк, тот та никахлы иреңне ташлап кит, имеш. Иреккә чыгасымны бер дә күңелең тоймадымыни соң? Урап кайтачакмын, көт, дидем ләбаса. Ә син? Җә, ни уйлап үз теләгең белән чәчеңне кырдырырга кирәк иде? Янәсе, турылыклы хатын ир язмышын уртаклашырга бурычлы. Бу миңа зур дәрәҗә. Рәхмәт, әлбәттә. Шул ук вакытта чүплеккә ату да ышанмау. Ә мин әйттем, урап кайтам, дидем. Һәм кайттым... Чөкердәшәсе, яратышасы урында... Бик ачуымны китерсәң, тотармын да яшь кәләш алып кайтырмын. Имею право... Их, Анастасия! Хәтерлисеңме, Годуновның кыланышларын, Ходай гөнаһларын ярлыкасын, миңа нинди генә җарияләр төртеп карамады ул? О-о-о, Боже мой! Күбесен беләсең, чөнки мин синнән бернәрсә дә яшермәдем. Кичер, абына язып куйган чаклар да булгалады. Берсенең шаукымы, тора-бара халыкара яңгыраш алып, Русия дәүләтенең иминлеге хәнҗәр очына эленгән катлаулы вә авыр чорда хәлиткеч роль да уйнаган икән. Әле генә җиткерделәр. Үзеңә дә мәгълүм, Иоанн Васильевичның никахлы килеш инглиз графинясы Мария Гастингсны яучылау мәрәкәсе ике-өч елга сузылды. Инглизләргә ташлама арты ташлама ясалды. Алар искиткеч үҗәт һәм булдыклы халык булып чыкты. Күз ачып йомганчы Русиянең сәүдә үзәкләренә кереп тә тулдылар. Бу алыш-биреш безгә файдага гына иде. Алыпсатарлар, ниһаять, йокыдан уянды. Үзе хөрмәтенә оештырылган аудан соң атна да үтмәде, илче Иероним Баус, кабул итүемне үтенеп, махсус хат язды. Алар шулай кәгазь белән эш итәргә күнеккән икән. - Яшәү шартларына дәгъваң бардыр, мөгаен, тиз арада бу мәсьәләне көйләрбез, - дип, әңгәмә дилбегәсен үз кулыма алдым. Илченең колга гәүдәсе баудагы кер шикелле чайкалып куйды. - Кайгыртуыгыз өчен рәхмәтлемен, хөрмәтле галиҗәнап, - диде Баус, тигез ак тешләрен ялтыратып (теш, дигәннән, бу сәер халык иртә-кич сапка утыртылган кылсакал белән тешләрен чистарта икән), - минем башка йомыш. - Тыңлыйм, илче әфәнде, рәхим ит. - Русия белән Англия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре, шөкер, кануни төскә керде, - дип тезеп китте. - Бу - һәр ике як өчен дә шатлыклы күренеш. Инглиз тауарларына ихтыяҗның көннән-көн үсә баруын исәпкә алып, без Мәскәүнекеннән тыш, тагын бер фактория ачу мәгъкуль булыр иде дип саныйбыз. - Кайда? - Ярославль каласында. Урыны менә дигән, Архангел юлы өстендә. Элемтәаралашу өчен дә бик кулай. Анда инде кайбер чаралар да күрелә. Шартнамәгә кул кую тантанасын Ярославльдә үткәрү максатка ярашлы булыр иде. Фатиха бирерсез дип өметләнәм. Һәм мин сезне рәсми рәвештә Англия резиденциясенә кунак итеп чакырам. Ярославль элек тә ошый иде миңа. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тагын да күркәмләнгән, чибәрләнгән иде. Гафу, озынгарак китте, сүзем бит бөтенләй башка хакта. Их, Анастасия! Йокы бүлмәсе янында мине Шамакай көтеп утыра иде. Учларын угалап, арлы-бирле йөрештерә бу, йөзе балкый, карашы астыртын. - О-о-о, галиҗәнап, сине сурприс көтә! - Сурприс? Миңа Баус та бик җиткән, сурприсың үзеңә булсын, - дидем дә эчкә үттем. Һәм... аһ, Анастасия, егылып китүдән чишендерүчем генә саклап калды. Ник дисәң, ятактан үтә күренмәле челтәр күлмәктән генә бер япь-яшь чибәр туташ миңа томырылып карап тора иде. - Ай, Lобе... Әһә, мәйтәм, һау-һаулап сөйләшә, Баус бүләге инде бу. Бәйрәм ашы - кара-каршы... кыскасы, кочагына кердем сылукайның. Кайнар, ширбәтле... Дөньямны оныттым... Уралышып беттек. Әмма кайнар сулышка төенеп, тәмам якынлаштык дигәндә генә, тыны ургылды бит моның. - Уф-ф-ф! Һәм барысы да чәлпәрәмә килде. Укшый башладым. Карыйм, каршымда инде син басып торасың. - Алып китегез бу сасы пәри кызын! - дип кычкырдым, үземне үзем Иртән Романов керде. Беләсең инде, Фёдор Никитич дәүләтнең тышкы сәүдәсе өчен җаваплы бик тә абруйлы кенәз, турылыклы әшнәм иде. Миннән соң Годун аңа да кара бүрек кигезде. - Җә, ничек, англичанка татлы булдымы? - дип көлә бу. - Баус, үкчәле башмак, диңгез артыннан сасы кызлар алып килмәсә булмагандыр, - дидем. - Годунов этлеге, галиҗәнап, кызлары да англичанкалар түгел, Инглиз үзәгендә укучы курсисткалар. Безнең күңелне кайтару өчен, сасы ис китерүче җимеш ашатканнар... - Годунга ни-нәрсәгә кирәк булган инде бу тамаша, күрәләтә ахмаклык ич. - Алай димә, синең белән Баус арасына кара мәче җибәрү бу, аңлыйсыңмы? Годун, әлбәттә, безнең араны боза алмады. Русия-Англия бакчасына мин салган орлык җылы шытым бирде. Инглизләр, мин тәхеттән киткәннән соң да, Мәскәүгә һаман ярдәм кулын сузып торганнар. Алай гынамы, Романовларга тәхеткә юл ачучылар да инглизләр икән ич! Миңа, княгиня, шул мәгълүм булды: Русиянең яшәү-яшәмәве кыл өстендә торган патшасыз авыр чорда Земский ополчениесе башлыклары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийлар халыкка түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итәләр: "Безгә имение-утарларыбызны кызганмаска, йорт-җирләребезне сатарга, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны закладка салырга кирәк". Колагыңа авыр ишетеләдер, Анастасия, әмма бу - бердәнбер дөрес карар. Чөнки илбасарларны тар-мар итү өчен көчле гаскәр туплау зарур. Ә моның өчен акча кирәк. Күп акча. Күп акчалы дустанә мәмләкәт тә бар, ерак йөрисе түгел. Ул - Англия. Акча бирергә дә риза. Бурычка, билгеле. Әмма гарантия сорыйлар. Русиядә исә тәхет буш, шуңа күрә ышаныч та юк. Шулай да инглизләр бер кешегә хәерхаһ. Бу кеше - кенәз Фёдор Никитич Романов. Ә ул - поляклар әсире. Кирәк тирәкне ега ди, атасын улы - 16 яшьлек Михаил Романов алыштыра. Гаскәр туплана, җиңү яулана. Ниһаять, Русия янә патшалы була. Тәхеткә инглизләр фатихасы белән Михаил Фёдорович Романовны утырталар. Монысын да мин бердәнбер дөрес карар дип саныйм. Яшь булса да, Михаил саулыкка туймый. Бүгенге көндә ил белән аның атасы, хәзерендә патриарх Филарет, ягъни безнең якын дустыбыз кенәз Фёдор Никитич Романов идарә итә. Мин моңа бик шатмын. Бикбулат, нотыгын өзеп, касәгә су агызды, тамагы кибеште, күрәсең. ...Бикбулат суын эчеп, касәсен урынына куйды да, башын чөеп, күккә карап торды. Күк гөмбәзе болытлардан арынган иде инде, бер сүрән кояш кына эленеп калган. - Менә шундый хәлләр, кадерлем, - дип, нотыгына күчте Бикбулат, - кояш ялгыз, көн ялгыз, Ходай ялгыз, мин ялгыз. Алты балабызның берәве генә булса да янымда йөрсә, тар дөньялар киңәеп китәр иде дә соң, нишлисең. Алар гомерен дә мин яшим хәзер. Барыгыз бергә тезелешеп ятасыз: син, Анастасия Ивановна, Иван, Фёдор, Дмитрий, Евдокия, Мария, Анастасия. Иванның җәсәден дә Кушалинодан сезнең янга, Симоново монастырена алып кайтып җирләдек бит. Бик сөендем. Төпчегебез Анастасия һаман күз алдымда. Сиңа бик охшаган иде. Исемен белеп кушканбыз. Ә наянлыгы, тапкырлыгы миннән иде. ШаһТакылдыкның такылдыгы. Бәләкәйдән хикмәтле сүзләре белән шаккатыра иде, бәгырь. Хәтерлисеңме, бервакыт шулай бакчада кәеф-сафа корып утырганда: - Кызым, әйт әле, алма тәмлерәкме, чияме? - дип сораган идем. Башын кырын салган көйгә каш астыннан гына күзләрен уйнаклатып алды да: - Хөммә, - диде. - Нәрсә-нәрсә? - Хөм-мә-ә! Төпченә торгач ачыкланды, Мәскәү илчесе кенәз Афанасий Бохарадан кайткан икән, хөрмә җимешен кызыкай шуларда авыз иткән. Җылы якларга хөрмә артыннан кешеләр чыгарып җибәрмичә булмады. Кыз үзебезнеке бит. Күп булды инде бәләкәчебезнең хикмәтләре. Ә төш сөйләргә син өйрәттең аны. - Кызым, көндез төшләр кайда йөриләр? - дип сораганым да истә калган. Ике дә уйлап тормады: - Йоклыйлар, - диде. Хәтер дигәнең, бер караганда, узганнарны учак көледәй туздырып ташлый, икенче карыйсың, инде күмергә әйләнеп, көйрәргә үк тотына. Ә күзләрем минем сукырайгач кына ачылды. Яшь чагымда картыем Шаһ-Солтанның: "Бәндәне ризык йөртә", - дигән тәкъбиренә көлеп кенә карый идем. Ничек инде ризык йөртсен, ди, бәндә үзен-үзе йөртә, дип үрти идем. Үземнең тормышым дәлил, дөреслектә бәндәнең бөтен яшәеше шушы өч кенә сүздән торган гап-гади җөмләгә сыеп бетә икән бит. Ризык - ул, күпләр уйлаганча, ашау-эчү, туклану гына түгел, ризык - ул сиңа Ходай фарыз кылган гомер. Гомер кичү исә туганда ук тәкъдир дәфтәренә теркәлә, ди. Әйтик, миңа шәхсән пычак йөзлегендә яшәү мәгъкуль саналган. Ул тоташ эзәрлекләүдән гыйбарәт булды. Үзең уйлап кара, мине Иоанн Васильевич вафатына кадәр үк кысрыклый башлаганнар иде инде. Годун, Ялган Дмитрий, Шуйскийлар чорында ачыктан-ачык тәхет дошманы дип игълан иттеләр. Милкемнән коры калдырдылар, чәчемне кыркып, монастырьга яптылар, гаиләмнән аердылар, улым Иванны варис булганы өчен явызларча үтерделәр. Күрмәгәнем калмады!.. Үз башларына булган икән, дәгъвачыларымның барысы да минем гомеремдә җәзасын алды. Бу - Ходайдан, княгиня. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың. Ә бәндәнең үзеннән ни тора соң? Һәммәбезгә мәгълүм, галәм-җиһанны Ходай бар иткән, ә аңа хуҗа итеп бәндәне тәгаенләгән. Шул рәвешле, безгә үзебез сайлаган кыйблага таянып, үзебез теләгәнчә яшәргә ирек биргән. Кыйбла сайлау - бәндәнең үзеннән тора да инде. Ошбу җәһәттән дә картыем Шаһ-Солтан ханбикәнең бер гыйбрәтле әйтеме күңелемә килә. Дөньяда үлми дә, онытылмый да торган фәкать бер генә әл-халикъ хаклык бар, бу - Исем, дип өйрәтә иде ул мине. да тап төшермәдем, саф-пакь килеш сакладым. Кыйблам гадел дә, якты да. Бүгенгесендә бу минем иң зур куанычым. Мин - Русия патшасы Симеон Бекбулатович! Мин - Касыйм ханы Саин-Булат! * * * Скандинавиядән чакырып китерелеп, Русия дәүләтенә нигез салган варягрус Рюриклар токымы төгәл 736 ел (862-1598) тәхет били. Бу чорда Русия дәүләт берәмлеге буларак оеша, тернәкләнә, танылу ала. Күрәсез, дәүләткә исем дә кенәзләрнең титулыннан чыгып бирелгән - рус! Киев исә урыс шәһәрләренең Анасы (882 ел) дип игълан ителә. Токымның соңгы вәкиле - Иван IV улы Фёдор патша. Рюриклар токымының бетәшүе һич тә гайре табигый хәл түгел. Танылган тарихчы Лев Гумилёв тәгълиматы буенча, этнос 1200 ел яши. Шуның 800 елында үсә, соңгы 300 елында сүнә. 1613 елда, тәхет мәйданы Романовларга күчә. Алар Русияне империя дәрәҗәсенә (Пётр I, 1721) җиткерәләр. Ләкин Рюриклардан үзгә буларак, токым иртә ваклана. Ноктаны 1917 елгы февраль революциясе куя. Николай II үз теләге белән тәхеттән баш тарта, гади полковник булып кала. Дөньяда бернәрсә дә гомерлеккә бирелми. Без, кешеләр, үзебез дә анда кунак кына. Бер аксакал әйткән: "Бу тормышта мәңгегә килгән кеше кебек яшә, ә үзеңне ахирәткә иртәгә үләргә дучар булган кеше кебек әзерлә", - дигән. * * * Бикбулатның кабер ташына түбәндәге сүзләр уелган: "Лета 7124 году генваря в 5 день преставился раб божий царь Симеон Бекбулатович во иноцех схимник Стефан". Ул җитмеш бер яшендә (безнеңчә - 1612 елда) вафат була, хатыны, балалары янында җирләнә. Ишле һәм мәртәбәле гаилә янә бербөтен булып укмаша. Бикбулатның тормышы - афәтле уенга уралган серле табышмак. Бәхетсезлегеннән бәхет табып яшәгән сәбат иясе инсан ул. * * * Бикбулатны теге дөньяда да шау-шулы язмыш көткән икән. Әле дә шундый көннәр кичерүе. Чөнки төрбәсе өстендә ЗИЛ автомобиль заводының Мәдәният сарае тырпаеп утыра. "Иң шәп хикәя" конкурсына Ри ф ә Рахман БӘЙРӘМ ХИКӘЯ Гарахан өендә бүген бәйрәм булырга тиеш иде, эшләре бетмәгәнлектән, һаман да кырдан кайтып җитә алмады. Инде җирен сукалап чыккач та, күршесе Амаяк, гаиләгезне борчып тормыйм, эштән соң арытылды да, кырынасы-юынасы да килә, үземә генә кереп китәрмен, дигәч, анысына инде каршы төшмәс санап, Бәйрәмнең туган көнен "аман өе"ндә билгеләп узарга булды. Гарахан якындагы коргаксыган агачлардан, ташлардан, иске хайван тиреләреннән ясаган һәм таулардагы юлчылар өчен борынгыдан сакланып калган каралтыга охшаган чатырын, бер кызык табып, шулай атый иде. Хатыннар тавышыннан, бала-чага ыгы-зыгысыннан арыган вакытларда алар, Амаяк белән шунда барып, Кара юкә астындагы күләгәдә ял итеп, гәп корып утырырга ярата. Кемдер андый чакта чәйханәгә юл ала, ә күршеләр менә монда - агач ябалдашларына сыенган чатыр эчендә хушлана. Кара юкәләрне калкулык итәгенә, туфракны яхшыртсын дип, Гараханның әтисе Афят утыртты. Агачлар төпләндердем дип, буш урында үзеннән-үзе җимеш бакчасы барлыкка килмәде. Атасы вафатыннан соң, шулкадәр җирне эшкәртергә Гарахан гаиләсенең генә көче җитәрлек түгел иде. Инде менә юкәлек ата кешенең кадерле ядкаре булып калды, улы анда үзенә күңел тынычлыгы китерүче ял урыны тапты. "Аман өе"ндәге кәгазь тартмачыкта богмалылар да җитәрлек, там уртасында казылган һәм коры печән, сайгакча белән каплап куелган чокырдагы савытларда сыйры, казылыгы да саклана. Өйдән буш кул белән чыгып киткәндә, кая барасың, дип аптыратырга хатыны Гөлсарыга сәбәп табылмый. Алайса, аның күңелен күрим дип, башка эшләрне онытып, гел янында утырасы, гел йорт тирәсендә генә кайнашасы, Бәйрәмгалигә күз-колак буласы. Гарахан хатынына ярдәм итүдән баш тартмый, әмма үзен чын ир-ат итеп тоярлык гамәлләр күңеленә хушрак килә. Әле дә ярый җир кишәрлекләре зур да, гранат бакчаларының мул җимеш бирә торган еллары, югыйсә йорт тавыгына әйләнеп куюы да бар. Баланың туган көнен бергәләп юарбыз дип, чатырга чакырырга гына торганда, алдан ук сиздеме, Бәйрәмгалинең туган көненнән хәбәре бар идеме, Амаяк үзе сүз башлады: - Сезгә дә, синең аман өеңә дә кереп тормыйк, менә шушында трактор күләгәсенә генә утырып алыйк. Моннан кайдалыгыбыз өйдәгеләргә дә яхшы күренә, урыны да җиләсрәк, югыйсә һавасы бик тынчу. - Ни дим соң... - Үз кырыңны бетерүне бер бәйрәм итү начар түгел дә түгелен... Ярар, күрше теләгәнчә булсын, дип уйлады Гарахан. - Синең яшерен урыныңда ни дә булса калгандыр әле. Гранатыңның исәбехисабы булмый. Шәрабның иң яхшысы синдә инде. - Анысы шулай... - Шушында гына бер-ике армудуны чөйик тә, Бәйрәмгалиеңә исәнлек телик. Шуның белән җитәр, иртәгә инде минем кырларны сукалыйсы бар, рәхәтләнеп ял да күргән юк, яхшысы шул булыр: мин кайту ягына кузгалырмын... Гарахан каршы төшмәде: - Ярар соң. Аның үзен дә бик арыткан иде. Гарахан "аман өе"ннән төрле кирәк-яракны, булган сыен алып килде дә, чынлыкта да беркая аяк атларга теләмәгән, атна буена йончылганчы һәм, күрше хакы дип, ихластан эшләгән риясыз Амаяк янына килеп утырды. Бу вакытта Гараханнар өендә туган-тумача шактый җыелган, инде көмеш билле армудуларга хуш исле чәйләр коелган, өстәлгә бик мулдан тәм-том чыгарылган иде. Бәйрәм исе кырга да таралды. Гөлсары иртән иренә бер коштабак тутырып җыз-быз җибәрде. Төш тирәсендә улы Бәйрәмгали әтисенә чыгыртма илтеп кайтты. Инде менә кичкә итле төшбар әзерләп йөри Гөлсары. Кырдагы кешенең карыны нык ачып кайта аның дип, көн саен ашны мулдан, төрледән әзерли. Бүген - бәйрәм. Көндәлек сый гына ярамый. Кичә чалган куйның ите бик күп тә, майлы да чыкты. Бүген генә түгел, атна буена кунак җыярлык әле. Гөлсары, башка балалар белән ишегалдында уйнап йөргән Бәйрәмгалигә, чебен ише нәрсәләр кермәсен өчен ишеккә тарттырылган марля аркылы гына, гадәттәгедән дә йомшаграк, ягымлырак итеп дәште: - Улым, әтиеңнәрнең эше бетә микән - карап килче. Кунаклар җыелганны, табынның башланырга тиешлеген дә әйтерсең. Без әле чәй белән юанып торырбыз. Хатынның аш бүлмәсендәге эсседән йөзләре ут яна, яулык читләреннән чыгып торган чигә бөдрәләре тирдән чыланып, маңгаена ябышкан иде. Булса да булыр икән эсселек! Әле яз башы гына югыйсә! Әле колхоз кырлары да сукаланып бетмәгән, ашлык чәчүне сөйләп тә торасы юк. Тәмамларга торучылар булса да, районда алдынгылар рәтендә йөрүче хуҗалыклар гынадыр. Илдә, колхозларны реформалаштыралар икән, дигән сүзләр йөри. Күмәк хуҗалыклар - совхозмы ул, колхозмы - дәүләтләрнең миллионлаган манатлары агып торса да, яшәү көчен югалтты. Алар урынына барлыкка килгән яңа төрләр белән дә бүгенге шартларда шул ук булачак, ди ире Гарахан, хөкүмәт ярдәме кемгәдер эләгер, кемгәдер юк, үзгәрешләрдән һәрвакыт узаманнар гына ота. Гөлсары үз тормышларыннан канәгать. Өстәлеңдә ризыгың торгач, суыткычыңда итең булгач, амбарыңда икмәк тулы капчыклар өелгән бер чакта ничек зарланырга кирәк? Ишегалларында тупырдап торган Бәйрәмгалиләре тәгәрәп уйнап йөргәндә бигрәк тә! ул: Гараханнарның эше бетмәгән булса, дуслары андый чакта бик яратып авыз итүчән, авылда берүзе генә хәзерләүче корытыбны чәйгә чыгара торыр да төшбарны ире кайткач кына табынга куяр. Савыт-сабаның затлысы - кунакка тотыла торганы чыгарылган, өстәлгә тезеләсе тезелгән, кисәсе ризыкның күбесе киселгән, вазаларга тутырылган. Гөлсарының туган җирендә дә бүгенге ризыкларның кайберләрен әзерлиләр иде, тик ел буена яңа суйган ите, кайвакыт оны да булмагандыр. Базлы да, нык тормышлы да кеше инде җәйләрен тозлаган ит ашаган елларда да кысыр ашта яшәгән әби-чәби, ятим балалы йортлар җитәрлек иде ул үскәндә. Заманалар башка иде, табигать шартлары да башка. Бер илнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, килен булып төшкән көннәрдән үк Гөлсарыга монда тормыш кешене артык бетәштермәгән, сындырмаган кебек тоелды. Бер дигәнең сүздә генә аның, җәелеп яткан зур илнең бөтенләй башка якларына, таулар-үзәннәр ягына китерде язмыш җилләре... Ипи-чәйле, шикәрле кеше тормышын, әнисе бик мулдан санап, байларча торалар, дип мактап әйткәли торган иде. Чын байлыкны күрмәгәнгә генә ул. Нинди байлык, кешечә яшәрлекне күрмәгәнгә! Ә менә ул күрде. Килен булып төшкән йортында аның бервакытта да ризык кытлыгын тойганы булмады. Бәхетне анда гына дип санасаң... Үзе пешергән тәгамнәрдән дә бер-бер мәгънә таба Гөлсары. Балланган чәкчәк, ысланган ит ише нәрсәләр йортыннан озакка аерылучан, җәйләүләрдә кыш уздыручан, ат өстендә сәяхәт итүчән, күченеп яшәүчән халыкта күбрәк пешерелә шикелле. Димәк, аның ерак бабалары да шулай яшәгән, ә монда әле хәзер дә шулай көн итүчеләр җитәрлек. Куй йә елкы көтүлекләре белән тауларга менеп китәләр дә айлар буена өйләренә кайтмыйлар. Кабып карамыйча, ят ризыкның тәмен һич кенә дә дөрес чамаламыйсың. Ул нәкъ Гөлсарының иленнән аерылган, ирен яратса да, үз туганнарын оныта алмаган, яшәгән җиренә ахыргача ияләнеп бетмәгән күңеле шикелле. Әле ул күңелне беркемнең дә ишекләрен ачып караганы юк! Ай-һай, моннан соң инде гомумән ачылыр микән?.. Ире Гарахан Гөлсарының һәр ризыкны үзенчә атавына ияләнде инде. Нәрсәгә аптырыйсың?! Дюшбар, димәк, камыр эчендә төш бар! Казанда аны пилмән диярләр иде. Себердә дә пилмән ул. Мәскәвендә дә шул исемдә. Аның кайсы телнеке икәнлеге дә күптән онытылгандыр инде, галимнәр генә, бу безнең сүз, дип үзара бәхәсләшәләрдер. Гөлсары андый бәхәсләр хакында газеталардан күп укый. Менә аңа сүз өчен бәхәсләшер сәбәп юк, барысы да аңлашыла кебек. Тарттырылган-чыгарылган иттән пешерелә торган чыхыртманы ул, татарчага охшатып, чыгыртма дип атый. Курутоб дигәннәрен, татарның табада корыга кыздырган юкасына охшаш камыр ризыгыннан пешергәнгә, корытыб дип кенә йөртә. Анысы инде аның монда да ятрак ризык - таҗиклар яраткан салат. Алардагы мәгънәсен кем белгән дә, Гөлсарыга нигә кирәк ул?.. Менә шулай: ят якларда һәм ят ризыклар ашап яши, йөрәге, күңеле әллә кайларда Гөлсарының. Монда яраткан ире, баласы булмасамы соң?! Әллә кайчан йөгерепләр кайтып китәр лә иде: Чит туфракны ничек кенә яратып китсәң дә, анда яңа туганнар, дуслар тапсаң да, үзеңнеке үзәкне өзә, аңа берни дә җитми икән лә! Югыйсә үзен кар бүрекле түбәләре белән таң калдырган таулар илендә яхшылыктан, игелектән башка берни күрмәде бит Гөлсары. Каенатасы белән каенанасы ул дип үлеп торды. Килен булып төшкән чаклардагы бу яклар гадәтеннән чигенеп, тел дә яшерттермәделәр, гел озын күлмәк-ыштаннан, яулык яптырып кына да йөртмәделәр: теләгәнен киде, уйлаганын сөйләште. Гөлсарының башка бер гадәтләрдә тәрбияләнгәнен, иркенлек сөйгән татар кызы икәнлеген аңлыйлар иде монда. Ишегалларына аяк басканда, каршы алучы башка туган-тумачадан аерылып, үзе дә сизмәстән, башкалардан да алдарак аңа тартылган - алгарак чыккан әнкәсе: - Сөбханалла, сабый гына икәнсең лә әле! Үз кызым кебек күрермен, - дип куйган иде, рас әйткән. Ул өйләнешү дигәннәре дә Гөлсарының гомерендә онытылмаячак бер көне булып калды. Аяк астына ташланган тәлинкәне кияү бүләгенә бирелгән түфлиләренең уймак үкчәсе белән бик җиңел генә ватты ул, аяк алдына ташланган шампуллардан, башына түбәдән коелган алмалардан гына куркып калгандай итте, юкса берсе дә аны имгәтәсе булмаган, каенатасы үзенең баш киеме белән һәрберсеннән саклаган... Андый йолаларның мәгънәсен ул яши-яши төшенде: килен, син бу йортка хыянәт итсәң, шушы савытлар кебек ватылырсың, сине инде төрле афәтләрдән каенатаң да саклый алмас, дигәннәр аңа. Ул менә һаман да учакны көн дә үзе кабыза... Туй көнне аны киендергәннәр-ясандырганнар, алдына никадәр бүләк куйганнар, теләкләр теләгәннәр, туганнары арасында бик бәхетле яшәгән гаиләнең сабыен кулына тоттырганнар иде. Гадәтләрнең төрлелегеннән үк кыз аңлады - аны бу якларда үзе күргәннән мулрак, ә бәлки эшлерәк тә, бөтенләй таныш түгел тормыш көтә - мае бугазына килгәнче симертелгән сарыкны гадә корбанына чалдылар, итен җиде йортка тараттылар, канын аның маңгаена сөрттеләр. Менә монысына инде ул көчкә түзеп утырды, башыңа төшкәч... Гөлсарыга бигрәк тә туйарты ошады, ул иртәнге чәйгә китерелгән гуймагы - майлы он боткасы белән яшь киленгә мич куенындагы чүлмәкләрдә куерып утырган манный боткалы, коймаклы үз өен, үз ягының кадерле гадәтләрен исенә төшерде. Каената йортына аяк басканда "хуш килделәү"не дә ул һичкайчан онытмас, югыйсә инде үзе дә күпме шундый тамашаларда катнашкан, кызыгыкүңеллелеге сүрелергә тиеш кебек. Гөлсарының күзләренә тиктомалдан яшь килде. Йөрәге әллә нишләп китте. Бер сәбәпсез диген, бер сәбәпсез. Ул эшеннән туктап, стенага терәп куелган урындыкка барып утырды. Якындагы савыттан, утырган килеш кенә, су алып эчте. Бу суларның тәме алай да икенчерәк, дип уйлады. Әле күңелдә яңарган туйлары бөтенләй башкача, сөйләшүләре дә, инде ачык аңлашылса да, барыбер икенчерәк икәнлеге онытылмый... Киленгә кияү йортындагы егет, хуш килдең, дигән саен, яшь кенә бер ханым аңа атап китерелгән төрле ботакларның берсен алып әлеге дә баягы сүзләрне тәкрарлаган иде: Хатынның башка сүзләреннән яшь килен шуны аңлады: ул йортка озын гомер, байлык һәм кыска тел алып килергә тиеш... Шулай була алдымы-юкмы, монысын бер Алла гына белә. Аңа ни каенанасы, ни каенатасы, син андый булдың, син мондый булдың, димәделәр, кызыбыз, диделәр дә тордылар. Килен, дип дәшүләре дә, кызым кебек үк, җанына сары май булып ята иде. Аның исем тарихының үзенә бер мәгънәсе бар иде. Әнисенең хәлен белергә дип, акушерлык йортына беренче килүендә, кендек әбисе мич артындагы караваттан чүпрәк-чапракларга курчак кебек төрелгән кызын алып чыгып, кулына тоттыргач, әтисе Габделәхәт, нәселендә булмаган сары чәчләргә таң калып: - Тач сары гөл икән бу! - дигән. Үзе аңа тартса да, чәчләре әнисе Маһитапныкы иде Гөлсарының. Ул, башын такырга ала торгач, төсе барыбер үзгәрер әле, дип уйласа да, алай булып чыкмый. Бишектәге һәрвакыт бишкә төрләнми икән: ишегалдында комда уйнаганда да, бакчага йөргәндә дә, мәктәпкә баргач та, кызның чәчләре шул сары төсен югалтмады. Авылда Гөлсара исемле әллә никадәр кеше бар иде. Әнисе, шуларныкына охшатып кушыйк алайса, дисә дә, әтисе ризалашмаган - Сары гөл - Гөлсары булсын, дигән. Әнә шулай итеп, бераз колакка читрәк, әмма үзе бик яраткан исемле кыз булып үсте ул. Азәрбайҗаннарда да исем кушуның аермасы әллә ни юк: улны баба хатирәсе итеп тә атыйлар, мөселман икәнлегенә дә ишарә ясыйлар, исемнең асыл мәгънәсенә дә карыйлар. Беренче бала булгач, Гарахан Бәйрәмгалине Илчин дип атарга теләгән иде, Гөлсары тартышты, беләгенә асылынып ялынды: - Туган ягымда яраткан энем Бәйрәмгали калды, шуны исемә төшереп торыр, исеме белән атачы, - диде. - Нәкъ безнеңчә әйтелешле булсын. Гарахан килеште, Гөлсарысын, япь-яшь кыз килеш, туганнарыннан аерып алып киткәнлегенә үзенең дә җаны әрни, бер кунакка да бармаулары турында гел уйлый иде. Тормышлары авыр булдымы, озын юлдан куркып калдылармы - әти-әниләре үзләре дә, ни сагынсалар да, балаларын күрергә дип килмәде. Тора-бара олыгаеп та киттеләр. Гарахан, балабыз тугач, сезнең якларны да бер әйләнеп килербез әле, диде дә, тик әле бу эш чыкты, әле тегесе. Тәүдә әнкәсен җирләделәр, аннан йорт тоткасын - атасын. Инде менә, Алла боерса, Бәйрәмгали тернәкләнеп, егет булып килә - сөннәте узган, үзе кул арасына керә башлады, вак-төяк йомышка ярый, бергәләп кайтып килербез, дип уйлады. Көн дә ул хакта гына уйлап утырмаса да, Гараханының, туган ягыңа алып барырмын, дигән вәгъдәсен Гөлсары беркайчан онытмады, әмма иренең исенә төшерергә йөрәге җитмәде. Алкөн кичке аш вакытында шул хакта Гарахан үзе әйтеп ташлагач, түбәсе күккә тиде, сөенеченнән төне буена йокыга китә алмый ятты. Алла боерса, Алла боерса, дип кабатлады... Алла боерса, кыр эшләре генә бетәр дә... Алла боерса, дигәннән, Бәйрәмгали бик көттереп, Гөлсарыга егерме биш тулганда гына Ходай кушканы белән дөньяга килде, табиблар инде балаң булмас, дигәннәр иде. Язса, соң калып та була икән ул. Ходайның тагын да шул бирмеше: ул инде, көткәнегезнең әҗере, дигәндәй, берне бирде дә биргәне белән бетерде... Гөлсары, уена батып, бер кашына кынаны ныграк та тартып җибәргәнен сизми калды. Стакандагы юеш суга мамык чылатып, артыгын җай гына сөртеп дә башламаган буяуларның барысын да сөртеп атты. Көрән төстә булса да, аның үз кашлары болай да матур иде. Ул тагын бер кат көзгегә күз салды. Күз төпләре кызарып, яшьләнеп тора сыман. Анысы менә яхшы түгел. Елаган икән бу, диярләр. Җитмәсә, бүген йөрәге дә иртәдән бирле әллә нигә чәбәләнә. Шуның дулкынлануы йөзенә хәвеф төсе биргәндәй. Бер кирәк түгел чакта үзе дә инде... әле тегесен исенә төшерә, әле монысын. Ай буена сузылган орыҗлык узган, шуның рәхәте килгән Ураза арты - апрель ае иде бу. Дөньяда хәсрәт арты хәсрәт булып торса да, илләр, тормышлар үзгәреп китсә дә, яшәү хәсрәттән генә тормый. Кайдадыр сугыш бара, илләр үзара ызгыша, кайдадыр бала туа, кайдадыр кемдер туй итә. Менә Гөлсарыларда да бәйрәм өстенә бәйрәм. Гаете, туган көне бер-бер артлы. Үзгәртеп корулар дигәненнән соң яшәүләр авыраеп китсә дә, мәҗлес өстенә мәҗлес иде. Бәйрәмгалинең туган көне кыр эшләренең иң кызган чагына туры килде, аны бер читкә куеп тора алмыйсың, югыйсә башка елларда ярдәмгә кеше дә тапмассың, дип уйлады Гарахан. Аларның авылы зур түгел, анда нибары ике токым яши: Солтанлылар акрабалары белән, Шәүкәтлеләр нәселе. Ике нәселнең дә тормышы ярыйсы гына, җыелып бирелгән ата малына калганнар да, читләр ярдәме - галиҗәнаплек белән яшәгәннәр дә бөтенләй юк. Эшләрне үзара кулалмашка гына эшлиләр. Авылда тагын бу ике нәселгә карамаган, инде кайдан һәм кайчан килеп утырганлыгы да онытылган Амаяк белән бер дә дуслашып китәр түгел кебек иде Гарахан. Авылдашлары телендә сөйләшсә дә, әрмән чыгышлы булгангамы, Амаяк үзе дә гел читтәрәк торырга тырышты, күрше-күлән арасындагы ыгызыгыларга бик катышмады, кеше арасында сүз йөртмәде, Гарасуда һичкем белән ызгышка кермәде. Хатыны Ануш та үзе шикелле иде: йортына йомыш белән килгәнне кире борып чыгармады, кунакларга караңгы йөз күрсәтмәде, күрше-күләнне бәйрәменә чакырырга онытмады, әмма барыбер дә һичкем белән дә ныклап якынаеп китә алмады. Бу елда Амаяк, бөтен туплаган акчасын тиененә кадәр бетереп, ихатасына өр-яңа трактор алып кайтып утыртты. Гараханның үз техникасы шактый искергән, вакыты чыккан, ә төзәтерлек акча юнәтә алганы юк иде, кулалмашка эшләрбез дип, күршесе Амаякка үзе керде, елын-елга тирәләренә-тумаларына мөрәҗәгать итеп тормаска булды. Амаяк йортында кызлар гына үсә иде, ул берсүзсез ризалашты, ичмасам, моннан соң якыннан аралашырлык бер гаиләм булыр дип уйлады. Менә шулай көтмәгәндә бик якын булдылар да киттеләр. Аларны якынайтыр да, башка берәүләр булса, ерагайтыр да сәбәпләр бар иде... Илленче елларның урталарында Гараханның әтисе Афят, зур налогтан куркып, гаиләгә бүлеп бирелгән җирләрнең яртысыннан баш тарткан иде, түләү дигәннәре кимүен кимеде, әмма, табыш азайгач, тормышлары да шактый какшады. Җитмәсә, еллар узгач, яңадан җир алу өчен тартышкан әтисен, уйламаганда-нитмәгәндә бөтенләй башка бер нәрсәдә - милләтчелектә, ягъни мәсәлән нәсел-кавеменә туфрак дәгъвалауда гаепләделәр, җир кирәк икән, үз ватаныңа кит, диделәр. Аның кишәрлекләрен әрмәннәр алган һәм авылларында алар күбәеп килә иде. Элегрәк мондый хәлләрне Сталин боерыгы белән аңлаталар иде. Сталин үлгәнгә дә ни вакыт узган, алар гаеп тагарга башка кеше тапмады - гомер бакый иңгә-иң яшәгән авылдаш әрмәннәргә чын күңелләреннән үпкәләде. турында сөйләшкәндә, аның үлеме алдыннан илдә булган вакыйгаларны искә алсалар. - Башта, Сталин кушканга, диделәр. Менә минем китүемне кем кушкан?! Ул инде кабер эчендә ятадыр. Бер-бер бәхәс чыктымы, авызыңны ачтырмыйлар, сез безне унбишенче елда суеп бетерә язган, диләр. Кем кемне суйган? Минме суйган?! Минме ул елларда яшәгән?! Менә миннән авылдашларга ни зыян?! Афятка гаеп таксалар таксыннар да инде, аның белән бөтен кавемнәренә әллә ниләр өелде. Чит милләт күзендәге ак сыман яшәү белән бер тормыш башланды. Ахырда түземлекләре төкәнде, кайчан да бер куылганчы, үз иркебез белән китәргә кирәк, дигән уйга килделәр. Ичмасам, берни алмыйча, башларын кая куярга белми качмаслар... Аксакаллар белән дә утырып сөйләшкәндә, ни булса да яхшыга булсын, җиргә иркенрәк, электән кайберләре белән белешлекләре бар, инде кайберәүләр кодалашкан да Шәүкәтнекеләр янына китик, диештеләр. Шулай итеп, атна эчендә җыендылар да Гарасуга күченделәр. Авыллар көннән-көн кимеп, юкка чыга башлаган бер заманда аларның яңадан җиргә берегүе - кырык кат тиреңне салдыручы колхозга төпләнүе мәгънәсезрәк тоелган бер адым булса да, тормышлар рәтләнеп киткәч, Солтанлылар кайчандыр икеләнебрәк эшләгән адымнары өчен инде һич кенә дә үкенмәде. Барысы да тәмәкечелек, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнергә тотынды, һәм җитмешенче еллар ахырына, алар көче белән дә, Гарасу күзгә күренеп тернәкләнде. Шәүкәтнекеләр дигәннән, алар бу якларга бераз алдарак Яманджалыдан - 1967 елдан Дегзут дип исемләнгән һәм тора-бара тәмам әрмәнләштерелгән авылдан килгәннәр иде. Ике нәселнең дә хәсрәте бер булгач, дуслашыптуганлашып ук киттеләр, үзара алыша-барыша торгач, бер кавемгә үк әверелә башладылар. Ходай ни язса да, яхшыракка яза, дигәннәре дөрес икән. Кура үзәннәрендәге иркенлек тә, муллык та элек Солтанлылар яшәгән якларда, чыннан да, юк иде. Начар туфраклы тау-таш арасында әллә ни майтара алмыйсың, ә монда һәр эшең күңелне куандыра. Кызылгадик тауларының текәлекләреннән башланып, Гөрҗестан аша аккан һәм Каспийга ашкынган Кура аларга ут та, эчәргә су да, үләннәргә-малларга, кырларга шифа-дым да алып килә. Гарахан бакчаларын да көмеш сулы тау елгасы Кура сугара. Өй артындагы кишәрлекләргә тоташып диярлек башланган һәм ике чакрымга сузылган ашлык җирләре, бәрәңге буразналары, анар бакчалары аның сыенда яши. Трактор күләгәсендә хәл алганда, бакча-кырларының икмәк-җимеш үстерүгә әзерлегенә сөенеп ятты Гарахан. Дусты Амаяк та нидер уйлый, ниндидер планнар кора иде сыман. Кулында әле эчелә дә башламаган армаду, аның кызыл утларына карап, әллә ул да узган гомерен башыннан кичерә иде микән? Әллә соң Бәйрәмгали хөрмәтенә әйтергә татлы-баллы сүзләр эзлиме? Гарасуда уразада түгел, башка бер вакытта да ачыктан-ачык аракы эчү гадәте юк иде, күршеләр бу гадәтләрен хатыннарына да сиздерергә теләмәде. Эш беткән көнне ярдәмчеләр белән бер утырып алсаң да, зыян итмәс иде, анысына әле өлгерербез, барысы да Амаяк җиреннән соң, дип уйлады Гарахан. Шуңа күрә кырның баш-башында трактор узган урыннарда җир төзәтеп торучыларны да үзләре янына дәшмәде, соңгы әйләнештә, инде кайтсагыз да була, дип кычкырып кына узды. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять РУХ НЫКЛЫГЫН МИЛЛИ АҢ БИЛГЕЛИ авылдан дәшеп килүче була-нитә калса, ерактан ук күренсен дип, тракторны калкулыкның башына ук куюын ул хуп күрде. Башкалар кайтып та, эш бетеп тә, алар соңласа, Гөлсарының борчыласын көт тә тор. Җитмәсә, туган-тумачалары да чәйгә дәшелгән бер кичтә. Кояш эссесе кимегән, инде ул таулар артында югала башлаган вакытта монда утыру үзе ни рәхәт. Кичке кояш баешында тирә-якны күзәтүдән никадәр тәм аласың. Ерактагы тауларның манзарасына, болытларның талгын агышына, дөнья хозурлыгына таң каласың. Ә шул таулардан борылып-борылып аккан елгалар турында да уйласаң... Кура кебек, илне, халыкны яшәткән суларны яратуны сөйләп бетереп кенә буламы соң?! Ул әниләргә мәхәббәткә тиң торырлык бер хистер кебек иде Гараханга. Ике күршенең һәркайсы аерым-аерым, кулларындагы армадуларын да онытып, шулай уйга бирелеп утырганда, артларыннан, якында гына кемнеңдер чәриләп кычкырганы ишетелде. Гарахан белән Амаяк икесе берьюлы сикереп торды. Тавыш Гараханны йөрәге турысыннан икегә яргандай булды. Алар борылып караганда, Амаякның тракторы, кул тормозына куярга онытылган булып, түбәнгә төшеп бара иде. Инде кул сузарлык ара да түгел, йөгереп, артына барып асылынсаң да берни үзгәрмәячәк, трактор тагын да тизләнәчәк кенә... Ничек аны сизмәскә, ишетмәскә була иде соң?! Артыңа терәтеп үк куелган дигән тракторны! Менә бу хатирә, хыял, хәсрәт дигәннәрең нишләтә! Көтелмәгән хәлдән каушап калган Амаяк: - Кем соң чәриләде, кем? - дип уйларга өлгермәде, тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... Ата кеше тынсыз калды. Тез буыннары тотмас, аягы атламас булды, күрер күзләре кан белән томаланды... Шулчак Амаяк малайга атылды. Кара канга буялган гәүдәне тиз генә җирдән күтәреп алды, аның куллары, киемнәре буйлап кан чишмә кебек ага иде... Ул шул сурәтендә Гараханга таба борылды. Борылды да кулындагы үле гәүдәне чүт кенә җиргә төшереп җибәрмәде: каршысында мизгел эчендә чәчләре ап-ак булган япь-яшь ир өнсез-тынсыз калып басып тора иде. Сугаргыч каналга төшеп киткән трактор да, Амаяк та, башка берни дә аның күзенә күренмәде. Канга томаланган күз алмасында бары тик зәңгәрсу футболка уйный иде... Әле генә таң калдырган табигать хозурлыгы юкка чыкты, дөнья караңгылыгында бары тик бер төс калды... Моңа кадәр биек күкләрдә тибрәлгән, болытлар арасыннан җанга тынычлык бөркегән әлеге өрфия төсне Гарахан инде күрәлмәде. Ул, зәңгәр булган өчен генә, күкләрне кылычлар белән кискәләргә, фирүзәләнеп аккан тау суларын буарга, ташлар астында калдырырга әзер иде! Мизгелләр генә элек, Әнкә-Кура дип хисләнеп, сөюенә сөенеп утырган ир аннан юл алып килгән каналдагы зәңгәр тракторга да нәфрәт күзе белән карады. Аларның һәрберсе яши алганда - күкләр ишелеп өскә төшмәгәндә, елгаларны янартаулар йотмаганда, иртәгә үк буразна арасыннан узачак шундый ук зәп-зәңгәр трактор табанынача җимерелеп төшмәгәндә, аның улы, мәңге яшим дип туган Бәйрәмгалие, кулындагы улына карады, барып ала алмады, тик аягүрә чайкалып торуында булды. Амаякны да көтелмәгән хәл үткәненең хәсрәтле уйларыннан пычак белән кисеп төшергәндәй аерды. Нинди аеру гына?! Күсәк белән башына органдай итте! Үзенең дә кайчандыр шушындый ук таулар кочагында утырган, аннан язын силләрдә, көзен давылларда тау башларыннан тәгәрәгән эре-эре ташлардай гына очып-атылып-ватылып юкка чыккан авылы, җирсез-ашсыз калган, туган туфракларыннан күченгән, дөнья буйлап таралган кан-кардәшләре турында уйлап утырган ниндидер моңсу чагы иде бит. Кулындагы богмалысын да ирененә китерә алмыйча, күңеленнән сыкраган яшьләрен, йөрәгеннән саркыган канны сиздермәс өчен, дустының улын котлап, изге теләкләрен дә әйтә алмый торган чагы иде... Инде менә Бәйрәмгалинең үле гәүдәсе янында болар барысы да юк бер нәрсә шикелле булды да калды. Сабый гомере бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк, ата-ананың балага бәйле хәсрәте барысыннан да зуррак, җаныңа якын кешеләргә китергән хәсрәтең барысыннан да авыррак икән лә! Амаяк, баланы күтәреп, Гарахан каршында сүзсез шактый торганнан соң гына, нибары: - Кичерә алсаң кичер, үтерәм, дисәң, үтер мине, Гарахан, аңлап кылган гаебем булмаса да, Бәйрәмгалиеңнең гомере минем өстемдә...- диде. Гарахан аның кулындагы зәңгәрсу футболкалы улына да, җирән чәчле әрмәннең зәңгәрсу күзләренә дә туры карый алмады, баланы да кулына күчермәде. - Бәйрәмгалине аман өенә кертеп сал, - диде дә, сулкылдый-сулкылдый, җиргә сыгылып төште. Амаяк кушканны эшләде. Тагын Гарахан янына китте. Ул инде торып утырган да күзләрен еракка - кояш тәмам төшеп киткән офыкка төбәгән иде. Амаякка борылып карамады, дәшкәненә каршы җавап бирмәде. Бик озак тын да алмагандай утырганнан соң, булдыра алганча сабыр калырга тырышып: - Амаяк, Алла хакы өчен кач, бу хәлләр беленгәч, сине хатын-кызлар бугазлап ук атачак, мин дә ярдәмгә килмәм, йөрәгем дә җитмәс, баласын югалткан Гөлсарымны тыярга хакым бар дип тә санамам, - диде. - Мин боларның барысына да риза, яныңда калыйм, күрәчәктән качып буламыни?.. - диде үзе дә яшенә буылган Амаяк, көчкә-көчкә генә тел тибрәтеп. - Үтерсәң үтер, кичермәсәң кичермә... - Синең дә өеңдә күзеңә карап утырган ничә балаң бар. Атасыз калса, алар нишләр, хуҗасыз хатының кая барып сыеныр? Безнең авылда бердәнбер чит кавем бит син... Җитмәсә, туган туфрагым дип, кайтып егылыр җирең дә юк. Без ничек тә яшәрбез. Хода шушы бәгырь кисәгемне алмаштырырлык бер ул бирсен, дип телә инде син миңа моннан ары. Хуш, кач, кит! Амаяк, каршы төшеп, аны тынычландырырга уйлаган иде, үзенең дә күзләре кан белән тулып килгән Гараханга карагач, әллә нишләп китте, үкенечен, үзенең гаепле икәнлеген белдереп, тагын бер: - Их, Гарахан! Үтергән генә булсаңчы! - диде дә җан-фәрманга хатыны Ануш белән балалары янына йөгерде. Алар, берни алмыйча, шул сәгатьтә үк авылдан чыгып качтылар. Әле дә ярый хатынының авыр көнгә дип саклап тоткан берникадәр акчасы булган икән. Шуларны түш кесәсенә салганда, елаган хатынын кочагына алып, Амаяк: - Туганнарым яшәгән берәр шәһәргә кадәр булса да җитсә ярар иде. Инде мин авыл җирендә яши алмыйм. Үз гомеремдә икенче тапкыр бөтен нәрсәмне авыл туфрагына күмдем, югалттым бит, - диде. Амаяклар гаиләсе кая китте, аннан соң ничек яшәделәр - болардан моннан ары һичкем хәбәрдар булмады. Сирәк-мирәк тузгый, тарала башлаган "аман өе"нә барып чыкканда, Гарахан, күршесен искә алып: - Аның әллә ни гаебе дә юк иде инде. Аңлылык белән киселгән гомер түгел. Күрәчәк булгандыр. Бу хәлләр Амаякның да күрәчәгенә бит, - дия иде. Ни Бәйрәмгали, ни Гарахан кайтмагач, Гөлсары бакча артына чыкты. Кояш таулар артына төшеп киткән иде инде. Карабах каналында да ялгышып кына төшеп калган кебек алтынсу нурларының соңгылары тирбәләдер. Тирбәлерләр, дулкыннарда чайкалырлар да шулар эчендә үк эреп юк булырлар, ә мондагы арыкларга җылысы килеп җитәр. Гөлсары - бу якларда үзе дә кунак кына кебек. Гомере шунда узса да, әллә бер яшәгән урыныннан киселгәнгә, әллә иң матур чагы - яшьлеге еракта - Казан артында узганга, гел үз авылын, үз туган-тумачаларын уйлый. Инде ул белгәннәрнең кайсы исәндер дә, кайсы юктыр... Хат аша гына барысы турында да сорап бетереп буламыни?.. Заманага сылтасаң да инде... Китте дә суга төшкән кебек югалды, диләрдер. Әти-әнисе йортыннан киселгән икмәк кыерчыгы кебек аерылды ул. Югыйсә елын-елга кайтырлар, ике арада хатлар өзелмәс кебек иде. Алары да өзелгәләде шул. Әллә... әллә... Гөлсары туганлык якынлыгын, чакырып кадерләүне башкалардан көткән, әллә... туган якның никадәр газизлеген аңларга баштарак бик яшь булган. Бик яшь дип... никахыннан соң ике айдан унсигезе тулган иде инде... Гөлсары, унынчыны тәмамлармын да тракторчылар әзерли торган училищега китәрмен, дип кенә торганда, планнары үзгәрде дә куйды. Бу елда инде кызларны алмаячаклар, ул эшкә ир балаларны гына укытачаклар, имеш. Телисең - сыер фермасына төш, теләмисең икән - ындыр тирәсендә эше табылыр, читават урыны бушарга тора, диделәр. Ә аның бик тә, бик авылыннан читкә чыгып китәсе, һич югы район үзәгенә барып укып йөрисе килгән иде. Әллә язмышы, әллә ялгышы булды, шулвакыт ян күршеләре Фатыйма түтиләренә әллә нинди ерак җирләрдән, Әрмәнстан якларыннан туганнары кайтып төште. Шунда кияүдә булып, ир ягыннан карендәшләренә кыз эзләп йөрүләре, имеш. Кияү дигәннәре, Гөлсарының, матур көянтәсен җиңенә атлатып, бөрмәле алъяпкыч итәкләрен җилфердәтеп, чишмәгә суга барганын тәрәзә аша күреп калган да: - Өйләнсәм, шул кызга, башкасына түгел, югыйсә китәм дә барам! - дигән, имеш. Гөлсарының әтисенә кияүләп йөрүченең мондый ныклыгы, егет сүзе бер булыр дигәндәй торуы ошады. Сугыш кичеп, яраланып, түшенә дистә орденмедаль тагып кайткан, күкрәк кагып мактанырлык солдат, аксак аякларында ни еллар авылны тарткан рәис иде ул. Болар барысы да Гөлсарының бәхетенә инде. Ул сугыш елларында да, аннан соң да әтиле бала булып үсте, әмма йортта бай тормышны сизмәде. Колхозга ни җитмәсә, шуны әтисе үз ихаталарыннан табып алып илтә дә бирә торган иде, әмма бер уч икмәген дә алып кайта белмәде, алып кайтучыларны да җене сөймәде. Кичен, кызы клубка чыгам дип торганда, Габделәхәт абзый аңа йомшак кына сүз катты: Башка бер чакта артыннан кайтучыларны да сагалап пыранлатып җибәргән әтисенең бу кыланышы Гөлсарыны аптырашта калдырды, әмма үзе дә күп уйлап тормады: - Ярар соң, - дип ычкындырды. Алар Гарахан белән "индийский" кинога бергә чыктылар, кинодан соң, вичерга да калмыйча, бергә кайттылар. Аннан соң да әллә ни вакыт капка төпләрендәге утыргычта сөйләшеп утырдылар. Азәриләрнең теле җиңел генә аңлашылмаса да, тәмам төшенмәслек түгел иде - яшьләрнең сөйләшкәне килеште. Әле алдагы көндә, иртәгә кияүгә чыгасың син, малай, дисәләр, һич кенә дә ышанмас, кычкырып бер көлгән булыр иде, ә менә бу кич бар тормышын үзгәртте дә куйды, ул кулына да орынырга батырчылык итмәгән итагатьле Гараханга чын күңеленнән гашыйк булды, әтисе белән киңәшкәнче, алардан кулын сораганчы ук, егетнең шаяртып әйткән сүзенә каршы үзе дә, шаяртканга салышып, ризалыгын бирде дә куйды. Иртәгесен күрше апа аларга яучылап кереп тә җиткән иде... Инде менә... тауларга карый да тәрәзләренә каршы яктагы Аю таучыгын исенә төшерә, арык буена килеп торса - көндезләрен ашкынып, кичләрен акрынаеп аккан суларга текәлсә, бакча башындагы кечкенә инешне ямансулый... Ире Гарахан белән ул бәхетле яшәде, тик туган ягын сагынуын гына оныта алмады. Ике арада йөргән хатлар да, кайтып бер күрә дә алмагач, бу сагышны киметмәде, бары тик күңелен генә ярсытты. Гөлсары киемнәрен рәткә китергәч, кунак бүлмәсенең ишеген ачты. Каенсеңелләре табын тирәсендә маташа, өстәл тулы ризык, барысы да сөбхәттә иде. Артбакчадан гына Гараханнарны карап керим, дип чыгып китте. Инде шактый караңгыланган иде. Лапасны яктыртмыйча, берни күрерлек түгел. Башта ук утларны кабызасы булган: Гөлсары чүт кенә аяк астындагы әйберләргә абынып егылмады. Капшанып, кабызгычны тапты да төймәсенә басты. Лапас уртасында, кулына улын салып, Гарахан басып тора иде. Бәйрәмгалинең тәне таралып төшкән, зәңгәр футболкасының да, үзенең дә карар җире калмаган... Гөлсары кинәт чәриләп кычкырып җибәрде. Аның тавышына бар кунак ишегалдына атылды. Бәйрәмгә җыелган туган-тумача, күршеләр әтисе янына гына дип киткән баланың үз туган көнендә шушы хәлдә йортына кайтуыннан илерер бер хәлгә килде. Кайсы - тимер, кайсы агач кисәге тотып, гаеплене юк итәргә дип, юкә агачлы калкулыкка таба йөгерде. Трактор инде каналга төшеп баткан, Амаяктан җилләр искән иде. Ыжгырып, көчле тау елгасы кебек килгән ташкын ә дигәнче тракторны суда килеш ватып-изеп ташлады, моңа кадәр күләгәсе белән ял иттергән юкәләргә дә, хәтта калкулыктан еракта торган "аман өе"нә дә эләкте... * * * Бәйрәмгали көтелгән бала иде, аннан соң сигез ел узса да, Ходай Гарахан белән Гөлсарыны икенче угыл белән дә, кыз бала белән дә сөендермәде. Беренче бала бер булып калды. Гөлсары да әкренләп гөлләрнең көзгесенә - саргайганына әверелде, картайды, күзләрен сагыш басты. Алай да Гарахан калган гомерен дә аның белән генә кичкән булыр иде, тауларда көтү көткән акрабалары көннәрнең берендә аңа яшь хатынны димләделәр. Ул үзе дә анда көтү көтеп яшәгән, кешене аз күргән, бик кыргый, яхшы күңелле, имеш. Афагны Гөлсары тәүге тапкыр кунак өендә очратты. Бакчадан карбыз күтәреп кайтып кергән чагы иде. Гараханның өйләнәсеннән хәбәре булса да, нәкъ шул көнне көндәш белән торып китәрмен дип башына да китермәгән иде. Иртә таңнан каядыр чыгып барганда, Гараханы, кеше белән булуым бар, дип, кайтышына өстәл хәзерләргә кушканга, ризык хәстәрләп йөрүе иде. Карбызны ул юл уңаеннан арыкта гына юып алды да кунак йортына кертә китте. Башка чакта бик сиземле күңеле һич кенә дә керер дә, Афагны күреп, югалып калыр, димәгән иде. Ул үзен ничек тотарга белмәде. Туктале, икенче хатын алган чакта нинди гадәтләрне алга куясы, дип уйлады. Алар ире белән бу хакта алдан сөйләшмәгән иделәр. Гөлсары карбызын өстәлнең буш почмагына куйды да, куркынып диван почмагына сеңгән, болай да зур кара күзләрен шар кебек ачкан Афагка татарчалап, ике кулын кушучлап сузды: - Әссәламегаләйкүм. Тегесе үзе кебек исәнләшмәде, бик куркынып кына, ярдәм көткән сабый бала сыман, аның кулларына тотынды: - Вәгаләйкемәссәлам. Сүзләрнең ниндиен әйтергә дә белерлек түгел иде. Гөлсары: - Афаг, хуш килдең. Куркынып карама, мин синең көндәшең саналсам да, дошманың булырга да, үземне усал каенана кебек тотарга да җыенмыйм. Ничек тә бергәләп яшәрбез әле, - диде. Афаг: - Яхшы, - диде дә келагайя почмагы белән авызын каплады. - Мин Гараханның ир туганы түгелмен ләбаса. Бездә яшынма болай да юк, яулык почмагыңны төшер, косынкаң белән генә дә утыра аласың, көн эссе, - дигән булды Гөлсары. Хатын, баласыз иткән язмышы белән килешеп, Гараханга икенче хатынга өйләнергә ризалыкны чын күңеленнән биргән иде. Нишанлык бүләкләрен дә үзе алды, күлмәкләрне затлы тукымадан авылның оста тегүчесенә тектертте, итен-маен, татлысын һич кызганмады, иренә балдакны да кыйммәтлесен, калынын-киңен сатып алырга кушты, син икенчесен өйләнсәң дә, ул әле кыз бала бит, күңеле булсын, диде. Җәйләүдән әйләнеп кайткач, Гарахан нишанның теләгәнчә узуын, кызның ризалык бирүен, әле чын никах көне ачыкланып бетмәгәнлекне әйтте. Туганнары белән, бу инде икенче өйләнү, диештек; кыз таулардан төшкәч, йортыма ялгызым гына төшерермен дә мулла-мазар гына чакыртырбыз, дип килештек, диде. Борынгы заман түгел, минем дә барысын да йола буенча гына эшләр чакларым узган, дип өстәде. Гел якты чырай гына күрсәтсә дә, Афаг өлкән бичәдән шүрләүдән туктамады, йорт эшләренә дә тыкшынмады, аның янында ачылып китеп Гарахан белән дә гәпләшмәде, кайсы бүлмәгә керсә дә, гел бер почмакка посып утыруында булды. Гөлсарыга болай яшәү авыр иде. Кайтам, дисә, аны Гарахан үз ватанына да илтер иде югыйсә, ул уе да никтер күңеленнән китте. Никтер дип, туганнарын күрсә, улының кабере калган илгә кире китә алмам, аның рухын рәнҗетермен дип курыкты. Гарахан туй-мазар ясап тормаса да, йортына Афаг төшкән көнне кечкенә генә никах мәҗлесе белән канәгатьләнсә дә, ислам кушуына туры китереп, яшь хатынга икенче яхшы йорт булдырды. Хатыннарны булдыра алганча тиң күрергә тырышты: әле анда, әле иске йортында төн кунды, әмма күңеле яшь ни яше инде бала табарлык түгел Гөлсары, ни гүзәллеге тәмам ачылырга да өлгермәгән Афаг бала алып кайтмады. Гөлсары Гараханга килгән бу бәхетсезлекнең сәбәбе нидә икәнлеген белми аптырады. Һичкемгә зыяны тимәгән Гараханны Ходай нигә дип аталык бәхетеннән мәхрүм итә соң, дип гаҗизләнде. Моның серен ир үзе генә белә иде. Яраткан хатыны Гөлсарыны рәнҗетермен дип, ул яшь хатыны белән якынлык кылмады. Берсен икенчесеннән аерып куймыйм, шәригатьчә булмый дип, инде Гөлсарысына да төннәрен орынмады. Гөлсарыга берни сөйләмәсә дә, күңеле белән ул барыбер нидер сизенә иде. Язгы кыр эшләрендә икесе бергә кайчандыр уллары вафат булган калкулык өстендә аны искә алып утырганда, Гөлсары Гараханга әйтә куйды: - Башка чыгар син мине, Гарахан, авыл читеннән икенче бер өй салып бир дә аерып җибәр. Мин сиңа рәнҗемәм, тик бер вәгъдә генә бир: яшь хатының ир бала алып кайтса, Бәйрәм дип атарсың. Гөлсарының аны Бәйрәмгали дип атарга теле бармый иде. Үлем чалгысы саташсын, аңа үрелмәсен дип, ул үзе яраткан кадерле исемне бераз гына үзгәртте. - Нигәдер, син аны Бәйрәм дип атасаң, тормышыбыз яңадан бәйрәмгә әверелер шикелле. Мин аңа карап, үз улымны исемә китерсәм, синең күңелең җирдә орлыгың калганнан шатланыр... Бар сүзендә торган - йортын да салган, тормышын да караган, әмма суд аша аерып җибәрмәгән Гарахан Гөлсарының соңгы үтенечен бөтенләй тыңламады, дүрт баласын да башка исем белән атады. Һәр сабыйга төенчектөенчек бүләкләр күтәреп килгән Гөлсарының күзеннән яшь китмәде, ахырда ир түзмәде, төпчегенә - бишенчесенә хатынның үз каршысында мулладан азан әйттереп, Бәйрәм дип кушты. Гөлсары бу балага исем кушкан көннең иртәгесендә үз йортында да туй уздырды, аның исәнлегенә теләкләр теләтте, догалар укытып, Ходайдан озын гомер соратты. Ул Гарахан улына исем әнкәсе булудан күкләргә ашкандай булды, әкренләп күңеленә тынычлык тапты. * * * Поезд тәгәрмәчләре, шакы-шокы килеп, юлчыларны Юдино бистәсенә китереп җиткергәндә, төн буе күзенә йокы кермичә, бу хәлләрне уйлап яткан Гөлсары, инде улым уянса да була, купебызга кояш нурлары керсен, дип, тәрәзә пәрдәләрен тартып җибәрде дә жалюзины күтәрде. Аннан Бәйрәмгалинең, и Аллам, Бәйрәменең үз ятагыннан салынып төшкән кулларын сак кына, йомшак кына сыпырды: - Улым, тор, минем Ватаныма, Казаныма кайтып җитәбез. Алла күңелеңә минекендәге хисләрне дә салса, ул синең дә икенче Ватаның була алыр, - диде. Әле минем янымда тагын дүрт балам бар бит, дип уйлаган Гарахан, Бәйрәмнең үтенечен тыңлап, сөт әнкәсе белән туган якларына моннан ары шунда гына яшәргә дип кайтарып җибәргән иде. Гөлсары, Бәйрәмнең уянганлыгын ишеткәч, өстәлгә чәй китертте дә үзе тәрәзәдән туган иленең һәр кисәген бөтен җаны-тәне белән бирелеп карап бара башлады. Поезд юлы буйлап калыккан йортларның, яңача төзелгән тукталышларның берсе дә аңа таныш түгел иде. Ул үз гомерендә бер тапкыр гына күргән Казан да инде танымаслык булып үзгәргәндер. Авылдашлары да башкадыр. Күреп белгән туганнарының өлкәннәре кайсы кай зиратларда ятадыр. Аның азәри туфрагында калган Бәйрәмгалие кебек. Гөлсары менә туган ягына кайта. Аның шифалы суларын эчеп, кар сафландырган һаваларын сулап, рәхәтлек кичереп яшәргә дип кайта. Йорт алырлык акчалы булып, кием-салым, картайган әти-әнисенә, туганнарына күчтәнәчләр, бүләк төяп кайта. Озак еллар монда яшәмәгән ханымга туган ягының үз гадәтләре инде чит тоелмасмы? Аны кабул итәрме кырыс якның кырыс шартларында яшәгән кавемдәшләре? Киселгән сыныкмы ул? Әллә кадерле кешеләренең күңеленә май булып ятачак бер кешеме? Танырмы Гөлсары үзе тәгәрәп үскән болыннарны? Үз итәрме ул һаман да тәме телләреннән китмәгән ризыкларны? Инде ул тәмнәр үзгәргән кебек тоелмасмы? Суларын - сай, болыннарын такыр санамасмы туган ягының? Әлегә аның колагын күрше купедан килгән татар җырлары иркәли: И туган як, газиз туган як, Бишегемә былбыл кунган як. Сандугачлар белән сайрашып, Сабый чагым узган як. Гөлсарының күрше купеда кем барганлыгын бик тә, бик тә беләсе килде. Бәйрәме дә, чәен эчеп, коридорга чыккан иде. Безнең якның хозурлыгына кинәнеп бара микән, дип уйлады Гөлсары. Үз купесының авыр ишекләрен этә башлаган иде, ачылып киткән ярыктан улының кап-кара кашлы, зуп-зур күзле гаҗәеп чибәр татар кызы белән сөйләшеп торганлыгын күрде: - Исем анамла гелирим. Онун йеренә, йурдуна, иленә... Бу - хошбәхт. О буну чохдан гүзләйирди. - Сез бик игелекле эш кылгансыз. - Мән сизә эвләнирәм, даһа да яхшы олчакдир. - Бәйрәм итәбез икән алайса. - Она гүрә дә мәним адым Байрам. Кыз егетнең сүзләрен, билгеле, шаярту гына дип кабул иткәндер, рәхәтләнеп көлде. - Бәйрәм, бәхет... Сезгә чыксам?.. Өч кешенең бергә кушылган бәхете бик көчле булачактыр. Һавадагы хыялый кошка әверелеп, тагын Кавказ тауларына очып китмәсме? - Ә без хәзер гел шулай очып кына яшәячәкбез. Әле тауларга кунарбыз, әле сезнең якның суларына төшәрбез. Мондый матур сүзгә өстәп, тагын ни дисең? Рәфкать Шаһиев ХИКӘЯЛӘР Сагыну исе Иртәнге савымнан кайтып, чәй эчеп алганнан соң, Гөлйөзем урын-җирләрне юып алыйм дип, су кайнатырга куйды да, эчке якка кереп, мендәр тышларын салдыра башлады. Авыр эшме ул, җиңелме - нинди булуына карамастан, рәхәт итеп эшли белә ул. Һәр эштән тәм таба. Әле менә мендәр тышын салдыргач та, сүрү аша чыккан мамыкларны берәмтекләп җыеп, буш конвертка салды да матрас астына тыгып куйды. Шулай азрак җыелгач, иренмичә яңадан мендәр сүрүен аз гына сүтеп, конверттагы каз мамыгын тутырып, тегеп куя. Юк, саранлыктан түгел инде, тәртип яратканнан. Югыйсә казларны да оя-оя үстерә. Үзе белән бергә сыер савучы хатыннарны чакырып, көзен каз өмәсе ясый. Мендәрләре дә җитәрлек. Шулай булса да, мендәр тышын сүткәндә чыккан бер генә мамыкны да алып учакка ташламый. Гадәтләнмәгән. Гөлйөзем - эшләп арудан ләззәт ала торган җан. Эшләгән эше вакытлы, урынлы, килешле була аның. Шуңа күрә дә, шактый гына коры каенанасы да бәйләнергә җай тапмый. "Кеше этенгәндә этен. Кеше этенгәндә этенмәсәң, артыңнан чыгар кара төтен", дияргә ярата ул. Килен булып төшкән йортына да уңганлык-булганлык төяп килде. Иң зур бирнәсе шул булгандыр да әле Гөлйөземнең. Тегү-чигү, бәйләү кебек кул эшләренә осталык әнисе "бүләге"дер. Әнисе пәлтәләргә, колакчынлы бүрекләргә кадәр тегә иде. Гөлйөзем дә, килен булып килгәннән бирле, күрше-тирә әбиләрне, авыл хатыннарын, кызларны Сабан туе саен яңа күлмәк тегеп куандыра. "Кыз, син быел минекеләргә фонарь җиңле күлмәкләр тегәрсен инде", - дип, йә Мөнирә, йә Каимә алдан ук әйтеп куя. Чаярак кызлар үзләре: "Гөлйөзем апа, миңа да Әлфиянеке кебек перәннекле күлмәк тегәрсең әле", - дип киләләр. Күршедәге Мәрвәриастай да: "Кызый, син сыер саума әле, күлмәк кенә тек", - ди. Гәрәй бай кызы диләр ул әбиеңне. Бай кызы булып бай кызы да шулай дигәч, начар текмидер Гөлйөзем күлмәкләрне. Тегү машинасын Гөлйөзем улы Шәүкәт тугач, бәби акчасына алган иде. Алды дип, күрше Гаҗилә Әлмәттән алып кайтып бирде. Менә, шуның рәхәтен күрә хәзер. Акмаса да тама, иш янына куш була. Калган вак-төяк чүпрәк кисәкләреннән бәби юрганнары, түр юрганнары өчен матур-матур тышлар әзерли. Гөлйөзем мендәрләренә чиста тышлар кидерде дә, юарга дигәннәрен алып, ишегалдына чыкты. Мамык тузаннарын кагып, керләрен тагарактагы суга батырырга дип иелгән иде, капка келәсенең тонык тавышына башын күтәрде. Капкадан Маһирә әби кереп килә иде. Маһирә әби - күрше Минхәйдәр бабайның карчыгы, Гөлйөземнең авылдашы. Шул әбидән гайре, бу авылда, ул туып-үскән Кирлегәчтән беркем дә юк. Бердәнбер үз кеше - шул күршедә яшәүче Маһирә әби. Башка киленнәрнең авылдашлары көтүләре белән, ә ул менә берүзе... Үзе һәм әби. Шуңа да, урамда Маһирә карчык күренсә, аңа ничектер рәхәт булып китә. Ул рәхәтлекнең ничек икәнен сорасалар, Гөлйөзем аны аңлатып та бирә алмас иде кебек. Менә бүген дә, ул капкадан күренүгә, ишегалдына көлтәсе белән җылылык тулгандай булды. - Нихәл, балам? Тагын нәрсә эшлисең инде? Әле генә эштән кайтып бара идең бит, - диде ул, үз итеп. - Эшнең аның бетәсе юк инде, әби. Урын-җир әйберләрен сыгып куйыйм дигән идем. Җәйнең көне озын, эшкә киткәнче кибәргә дә өлгерә, - дип, әле сабын күбегенә батарга өлгермәгән кулларын алъяпкычына гына сөртеп, Гөлйөзем яулык астыннан бүселеп чыккан чәчен эткәләп куйды. Әллә әтиләре кырыс холыклы булганга, әллә инде каенаналы йортка килгәнгә, чәчен-башын туздырып йөрүне килештерми ул. Шуңа да аның башыннан яулыкның төшкәне юк. Маһирә карчык якты сагыш тулы моңсу күзләрен тутырып, аның бөтен хәрәкәтләрен йотардай булып, карап тора иде. Мае бетеп, төпләре чокыраеп калган бу күзләргә әйтеп аңлата алмаслык якынлык һәм үзенә күрә ниндидер бер кыенсыну тулган. Гөлйөзем тураеп басуга, аларның карашлары кисеште. - Әби, уз әйдә, өйгә керик. Хәзер чәй яңартып җибәрәм. Эшкә уңган булса да, сүзгә әллә ни осталыгы юк шул. Кыстый да белми. Әнә күрше Гүзәл ничек оста итеп кыстый белә. Ә Гөлйөземнән юк инде, сөйләшә белми. Үзе әйткәндәй, агач авыз, балта тел. - Юк, юк, кызым, рәхмәт, кереп тормыйм. Ни, кызым, мин шуны гына сорыйм дигән идем... - Маһирә карчык, ничегрәк әйтим икән, дигәндәй, бераз аптырап торды. - Син Завут тавын сагынасыңмы, кызым? Завут тавын... Гөлйөземнең уң күз кабагы тартышып куйды. - Әби, мин бит ул тауны белмим. Ә менә бакчага керсәм, әрәмә исе килә, - диде ул, кисәктән генә бугазына килеп тыгылган төенне йотып. - Алайса син әрәмәне сагынасың инде, кызым, - диде әби. - Ярый, кайтыйм әле мин, кызым. Кая барганны бабаңа да әйтеп тормыйча гына киттем. Шуны гына сорыйм дигән идем. Алайса син әрәмәне сагынасың инде. Маһирә карчык, шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тиз генә китеп тә барды. Өенә кайтып җиткәнче уйлары белән бөтен Кирлегәчне урады ул. Илле елдан артык тәне генә монда яшәде шул аның, җаны туган авылында иде. Югыйсә начар да яшәмәделәр. Карты Минхәйдәр гомер буена шаян, җор телле булды. Бер карт, яр буенда утырып, сүс бауларны: бер матурга бер ямьсез, дип, берберсенә бәйли икән. Икенчесе килеп: нишлисең син монда, дигәч, менә, өйләндереп утырам әле, дип сөйләнгән арада: ялгышып, бер матурга бер матур, дип "өйләндереп" куйган. Менә әниегез белән без шунысы булганбыз да кечкенә чакта да аерым яту булмады. Яшьлекне үтә дип җырлаган булалар. Үтми икән ул, китә икән. Үтә торган гына булса, үтеп-сүтеп йөрер иде дә тагын бер әйләнеп килер иде. Ә менә сагыну үтмәде дә, китмәде дә. Киресенчә, көчәя бара кебек. Маһирәнең җанына Янчәй суында агарткан кызыл башлы бирнә сөлгеләре белән бергә ияреп кереп сарылды да гомер буена озата барды. Югыйсә күпме еллар узды, кап-кара толымнар көмешләнеп сирәгәйде, шәм кебек өч малай үстереп сугышка озатты да, шуларның кечесен генә сагынуы белән яу кырларыннан тартып кайтара алды. Икесенә көч-куәте җитмәде. Шулар бәрабәренә сагынуы һаман саен артты гына. Юк, ул авыруларга сабыштыра, саташтыра торган әрнүле сагыну түгел. Ә үткәннәрдән җанга моңсу бер рәхәтлек бирә торган сагыну! Күршегә килен булып төшкән Гөлйөземнең үз авылдашы булуына сөенеп туймады. Әйтеп бетергесез бер якынлык тойды. Ләкин, Гөлйөземнең үзүзен тотышына, йөз-кыяфәтенә карап, бер генә дә "сагынып яшидер" дип әйтеп булмый иде. Бераз корырак, кырысрак табигатьле, ике сөйләргә урын калдырмыйча сүзен өзеп сөйли. Гомумән, җебеп-агып утыра торган килен түгел Гөлйөзем. Шуңа да, вакыт-вакыт: "Бу бала бер генә дә сагынмый микән әллә?" - дип уйлый иде Маһирә карчык. Тик... Беркөнне Маһирә карчык иртән казларын инешкә төшерергә дип чыккан иде. Әле урам уянып кына килә. Йокылы-уяулы бәбкәләр сукмак читендәге үләнне йолыккалап, җай гына сибелеп-таралып, өйрәнгән юлларыннан атлыйлар. Маһирә дә, уйларына чумып, аларга ияреп бара иде, тонык кына агылган җырны ишетеп, кисәк туктап калды. Иртән торып тышка чыксам, Карыймын ягыгызга шул. Карасам да ягыгызга Баралмыйм яныгызга. Җыр тымызык кына булып Гөлйөземнәр бакчасыннан агыла иде. Иртәнге урам тынлыгының куелыгын бозудан куркып, ишетә күрмәсеннәр дип кенә җырланган әлеге җырның сүзләре Маһирә җаныннан саркып чыккан моңга шулкадәр дә ятышып тора иде. - Сагынам шул, сагынам. Бернишләр хәлләр дә юк... Маһирә карчык хисләрен йөгәнләп бер учка җыйганда, җыр инде карлыган яфракларына сеңеп, бакча тынып калган иде. Бүген менә шул сагынуына дәва эзләп килгән иде ул Гөлйөзем янына. Үзенә иш эзләве иде аның. Һәм менә тапты, ялгызы түгел икән ул, аның кебек башкаларга сер бирмичә сызып кына сагынучы бар икән бит. Гөлйөзем, ян бакчага чыгып, Маһирә карчыкны урыс капкасыннан ишегалларына кереп югалганчы карашы белән озата барды. Аның инде керләр дә юасы килми иде. Шуның кадәр дә авыр, шулкадәр дә ямансу булып калды җанга. Әйтерсең, Маһирә карчык үзенең гомерлек сагынуын Гөлйөзем иңнәренә салып китте. Гөлйөзем бит үзенең сагынуын берәү дә сизми дип йөри иде. Аның җанына җигүле атлар да сыярлык, анда ниләр барын берәү дә белми иде бит. Ә әби белгән, сизгән Гөлйөземнең сагынуын. Ул, иңбашларын дерелдәтеп, тирән-тирән итеп тын алды да, буасы ерылган елга кебек елап җибәрде. Бакчага, Шушма буендагы әрәмәне искә төшереп, әчкелтем карлыган исе таралган иде. Бу инде карлыган исе генә түгел, бу сагыну исе иде. Курчак өе кебек авылда - Нәрсә, сез дә әби юк дип бәэлдисезме? Менә хәзер сез дә, без калдык, дип әйтәсезме? Кичтән әзерләп куйган печәнен сарыклары алдына салды да, Әминә, өенә кереп, өсләрен алыштырды. Өйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Әле ярый, әзрәк хәсрәтләре таралганчы дип, апасы Рәхимә аның янында калды. - Ай Аллам, апа, ник тордың әле, ятарга идең. Эшкә барасыбыз юк бит, - диде Әминә апасына. Әминә керүгә, апасы, юынырга дип, су да җылытып куйган иде. И-и, хәзер бит казан асларына ягып нужаланасы юк. Краннан агызып алган суыңны газ плитәсенә куясың да, ул арада кайнап та чыга. Аллага шөкер, әниләре бу рәхәтләрне күреп китте. Газы кергән, суы кергән, әниләре әйткәндәй, җәннәт инде... Юынып аралыктан чыгуга, апасы чәйләр ясап куйды. Кичә уздырган аштан калган тәм-томнарны суыткычтан алып, Әминә дә өстәл артына утырды. - Хәзер чәй эчик тә, мин конторга менеп төшим инде, апай. Алар бит йә тегендә, йә монда чыгып китәләр, урыннарында һич тота алмыйсың. Шәһәр нәчәлникләреннән бер дә ким түгелләр. Марат Мәрдиевич кәбинитендә утыра торган кеше түгел, китеп тә баруы мөмкин, - дип сөйләнә-сөйләнә, Әминә табыннан кузгалды, чәен эчеп тә бетерде. - Ярар, бар алайса, менеп төш, мин чәшкеләрне үзем чайкап куярмын, - диде Рәхимә, битен сыпырып. - Бар, үзең әйткәндәй, юкса чыгып та китәр. Әминә өс-башын рәткә кертте дә, бик эшлекле кыяфәт белән, өйдән чыгып китте. Апасы белән сөйләшеп, хәсрәтләре таралган кебек булса да, капканың бу ягына чыгып, тыкрыктан атлаганда, Әминәне тагын сагышлы уйлар биләп алды. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!.. Тыкрыктан чыгып, урамга борылуга, капкасыннан чыгып килүче Садри Әнвәре күренде. - Нихәл, Әминә! Кая киттең әле болай бик иртә? Әллә сине дә эшкә чакырдылармы? - Ийе, чакырганнар ди, көтеп тор! Үзең ничек соң, Гөлчәчәк апай нишләп ята? - Безнең хәзер җитмештәгечә инде, җайлы, - дип кеткелдәп көлеп куйды Әнвәр. - Үземнең дә ярый инде хәлләр, Әнвәр абый. Ярамаса да ярый, нишлисең бит? Инәй карчыктан соң ничек яшәрмен, дип кайгырып йөрим инде. Аның бит тыкрыгында кешесе дә юк. Ахравыйлар да атнага бер генә кайта. Кешегә алай димим инде үзем, көн дә монда кайталар кунарга, дигән булам. Бер Ходайга тапшырган инде... Апайлар да гел мине саклап бетерә алмас, яшим шунда... Әле син үзең болай бөктәрләр кыстырып, кая киттең соң, Әнвәр абый? - дип сузды Әминә, гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән. - Менә фермага менешем. Нәчәлствоның ит ашыйсы килгән. Ике тана суярга кирәк дип, директорның шофёры Рәүф кереп әйтеп чыкты. Сапый абзыйга булышырга кирәк, ди. Пычакны үткенләп йөреп, әзрәк соңга да калдым бугай инде, анасын саткыры, - дип, ул кулындагы төргәгенә ымлады. Бөктәр шактый калын күренә иде. Әминә ул кадәр үк юләр түгел, мал суйган җирдән бер сугымчының да буш кул белән киткәне юк. Юкка гына бер пычакны балалары шәһәрдән алып кайткан ике "ЭССЕН" пакетына төргән дисеңме?! - Сапый абзыең эшли тора инде ул, сине көтеп тормый, - диде Әминә, карашын аяк астына юнәлтеп. Иртәнге чыктан авылның асфальт урамы яшьләнеп тора иде. - Нефтьчеләр кул астына эләккәч баеды инде хәзер авыл. Склад та син эшләгән чактагы кебек түгел бит, Әминә. Анда кер-с-ә-ә-ң, - дип сузды Әнвәр. - Теге вакытларда кайда булды икән ул әйберләр, дип йөрим мин. Ул тракторларга запчасть дисеңме, ягулыгы дисеңме. Теге вакытларда бит, Котдус механик чакта, мескен, кайларга гына барып теләнеп йөрми иде. Хәзер малайлар заявка язып кертәләр дә, икенче көнгә Зөлфия, Әлмәткә барып, нефтьчеләрдән алып та кайта. Әнвәрнең сөйләгәнен тыңлаган кебек булса да, Әминә аны ишетмәде. Уйлары белән ул авылны нефтьчеләр ярдәмче хуҗалык итеп үзләре карамагына алганчы булган вакытларны иңли иде. Бар иде бит аяктан резин итек төшмәгән чаклар. Кичке савымнан соң, өйгә кайтканда, резин итекләрен шланга астында җылымса су белән юдырып урамга чыгуга, ул итекләр шакыраеп ката иде. Кичкә тотыныр иде буран. Юныслар тыкрыгындагы чокырга сырындылап салыр иде кар. Нәкъ шул җиргә җитүгә, Гайшә мәрхүмәкәй көлә-көлә җыр башлар иде: Иртә буран, кич тә буран, Мамык шәлеңне уран шул, Мамык шәлеңне уран... Аңа Гүзәл кушылып китә торган иде: Кигән киемең күрсәм дә, җаныем-бәгърем, Үзең күргәндәй булам. Хатыннарның җырлары, карлы буранга уралып, Чүрәгәй урманнары, Сәлимә таулары аша Колшәрип станциясенә китеп югала. Буран, фуфайка чабуларын тарткалап, авыз ачкан саен тынны капларга тырыша. Ә аларга кызык, әйтерсең, армаганнар да, туңмыйлар да. Ә өйгә кайтып кергәч, аяктан шул туңган резин итекләрне сала алмыйча җаннар чыга. Шулай да рәхәт иде. Авырып китеп үләм дисәң дә, сыерларыңны калдырырга кеше юк, савылмыйча да калмый иде. Хатыннар, үзләренекен төгәлләүгә, тиз-тиз генә савып куялар. Бары - бергә, югы - уртак иде шул ул вакытта. - Шулай хәлләр, Әминә, үзгәрде дөньясы. Хәзерге байлык, рәхәтлек! Тәртип нимеснекеннән ким түгел. Эшлиләр, акчаны уч тутырып алалар. Ял көнне, шәһәр кешесе кебек, алышып ял итәләр. Нефтьчеләр килеп ярдәм итеп торалар. Кирәк - материал белән булсын, кирәк - кеше белән. Авылны гөл иттеләр. Кара син ферма тирәләрен - концерт куеп, уйнап-биеп йөрерлек. Безнең бакча башындагы Өч коены гына кара син. Хатыннар кер чайкарга җайсызлап куйдылар, дип сукрансалар да, әйләнә-тирәсен ничек бизәгәннәр! Ул утыргычлары, мин сиңа әйтим! - Әйтмә дә инде, Әнвәр абый. Эшләп, яшәп туймаслык. Ярар, мин болайга борылыйм әле. Марат Мәрдиевичнең иртәнге планёркасы беткәндер, - диде Әминә һәм, әкрен генә атлап, конторга таба китте. Хуҗаны йөртүче Рәүфнең машинасы ишек төбендә үк тора иде. Аны күргәч, Әминәнең эченә җылы йөгерде. Ясаттыруын ясаттырыр инде. Шулкадәр байлык, мөмкинлек белән. Гомер буе шушы җиргә бил бөккән пенсионерга каршы килмәс анысы. Менә үзен тотуы, очратуы - мәсьәлә. Әминә баскыч култыксасына тотынып менде дә, ипләп кенә ишекне ачып, эчкә узды. - Әйдә, уз, Әминә апай, - дип каршы алды секретарь Рәсимә. - Марат Мәрдиевич үзе мондамы соң? - диде ул, секретарьнең тавышын күмеп. - Монда, тик планёрка бетмәде бит әле, Әминә апай. Утырып тор. - Рәсимә бүлмә ишегенең икенче катын да ябып, урындыкны этебрәк куйды. - Әбине дә озаттыгызмы? - диде ул, тавышын әкренәйтеп. - Озаттык инде, хәерле булсын. Бергә картайгач, бик авыр була икән, иркәм, - дип, гөлдерәп сөйли башлаган иде, исенә килеп, тавышын баса төште. - Дус яшәдек. "Кешене каргасаң, үз анасы белән торсын дип карга", дисәләр дә, Аллага шөкер. Тавышланып урамга чыкмадык, закон эзләп сәвиткә бармадык. Инәкәй белән әйбәт тордык. - Берәр йомышың бар идеме әллә? - диде Рәсимә, бу авыр сөйләшүне икенчегә борып җибәрергә тырышып. - Йомыш, дип инде... - Әминә тагын үзенең бар булган тавышына сөйли башлаган иде, Рәсимә, ишеккә ымлап, бармагын иреннәренә тидерде. - Әминә апаң шулай акырып сөйли инде ул, - дип көлеп җибәрде. - Йомыш шул иде инде: инәкәйгә рәшәткә ясатып булмасмы, дип менгән идем. Кызуында эшләп куймасаң, аннан калган эшкә кар ява. Марат Мәрдиевич каршы килмәс инде дә, менә үзен туры китерүе авыр. Әле монда булгач, бик әйбәт, вакытлы килдең, Әминә, дип утырам үземә. Ул арада бүлмәдән хуҗаның, бик коры гына: "Рәсимә, кер әле!" - дигәне ишетелде. Рәсимә, болай да әллә ни хисләре күренеп тормаган таш йөзенә тагын да салкынлык билгеләре чыгарып, акрын гына хуҗа ишегенә юнәлде. Әминә исә, ачык калган ишектән ишетелгән сүздән уңайсызланып, контора баскычына чыгып басты. Моннан авыл уч төбендәге кебек, ап-ачык күренеп тора. Әнә, мәктәп ничек матур булып утыра. Элек, Каюм абзый авыл советы рәисе булганда, мәктәпне әллә кайда кырга салдырып куйды, дип зарланалар иде. Менә хәзер әйләнә-тирәсендә гел йортлар. Балалар бакчасы да шунда гына - мәктәп янында. Хәзергеләрнең башлары эшли шул. Нефтьчеләр курчак өе кебек коттеджлар төзеделәр дә, теге авыр вакытта рәхәт эзләп читкә китүчеләрнең балалары кайтып урнашты, рәхмәт төшкереләре. Утын кисмиләр, көянтәләп су ташымыйлар. Төз генә басып, тек-тек атлап йөриләр. Алар шул йөзем, өрек ашап үскән балалар. Авылныкы кебек чөгендер басуында үскән түгелләр. Әнә авылның зираты да күренеп тора икән. Күпме шушында басып торганы бар Әминәнең, тик бервакытта да зиратка күз салганы юк иде. Ә менә бүген күрде. Ничек кенә күрде әле. Аннан да якын урын юк кебек хәзер. Бер-ике көн элек кенә сап-сары булып утырган агачлар, өлгергән тузганак башын җил очырткан кебек, яктырып калганнар. Кап-кара булып моңаеп утырган әнисенең өсте дә бүген сарыларга сарылгандыр. Зур әтисе янында бер урын булган икән. Аның өстендәге карт каен үз юрганы белән бүлешкәндер. Ни әйтсәң дә, үзенеке бит. Ходай кушып, рәшәткә дә ясатып куйдырса, әйбәт була инде. Мәктәп укытучысы күрсәтә торган матур рәсем кебек иде авыл. Карап туймаслык. Менә бит барлык нишләтә. Бабайлар: "Барлык - дуслаштыра, юклык - талаштыра", - дип әйтәләр иде. Шулайдыр. Алай дисәң, юк чакта без татурак яши идек кебек... Әминәнең бетмәс-төкәнмәс уйларын бүлеп, хуҗа бүлмәсеннән бер төркем белгечләр чыга башлады. Кемдер исәнләште, кемдер юк. Әминәне каян Алар таралуга, Әминә, Рәсимәдән сорап та тормыйча, хуҗаның ишеген ачты да: - Исәнмесез, Марат Мәрдиевич. Керергә ярый микән? - диде, сузып кына. - Кергәнсең бит инде, - диде хуҗа, кара янган йөзенә елмаю пәрдәсе тартып. - Әйдә, утыр. Нәрсә анда синең? - Зарланудан файда юк, мактанырлык эрәт юк, дияргә инде, Марат Мәрдиевич. Менә инәй карчыкны озаттым. Китте дә барды... - Нишлисең инде, беребез дә мәңгелек түгел. Яшен яшәгән, ашын ашаган дигәндәй. Ул арада аларның сөйләшүен бүлеп, ишектән склад мөдире Гөләндәм килеп керде. Борын яфрагында кечкенә борчак кадәр калкып торган миңе аңа аерым бер сөйкемлелек өсти иде. - Исәнме, Әминә апай. Йомыш беләнме? - диде ул, хуҗаның өстәле янына узышлый. - Килгән идем әле менә, - диде Әминә, Гөләндәмнең йөзеп кенә хуҗа янына атлаганын күзәтеп. Авылны нефтьчеләр үз канатлары астына алгач, Гөләндәм Әминә урынына складка эшкә килде. Райпо кибетендә сатучы иде элек. Бик уңган-булган ханым. Сату, кибет, склад - аның урыны. Кирәк кешесенә карап елмая белә, ә файдасыз белән алыш-биреше юк. Менә хәзер дә Гөләндәм, үзенә бик ышанган хәлдә, хәтта үзен беркадәр хуҗаларчарак тотып, Марат Мәрдиевичнең каршына ук килде дә: - Марат Мәрдиеч, документларга кул гына куеп җибәрегез әле, - дип, өстәлгә накладнойлар куйды. - Үзең карадыңмы, яхшы, яшь итме? Кара аны, миңа сүз әйттерерлек ясама! - дип, документларга имзасын сырлады да Гөләндәмнең кулына тоттырды. Ул, үз дәрәҗәсен белеп кенә рәхмәт әйтеп, кәгазьләрне алды һәм күкрәген алгарак чыгарып, башын югары тотып, ишеккә юнәлде. "Нәкъ моның урыны икән бу склад", - дип уйлап куйды Әминә, Гөләндәмгә карап. Ишек ябылуга, Әминә хуҗага борылды. - Марат Мәрдиевич, мин бит... - Әле син мондамыни? - диде ул, Әминәгә карамыйча гына, өстәл тартмасыннан нидер актарып. - Нәрсә анда синең? - Минем шул иде инде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инәй мәрхүмәгә рәшәткә ясатып булмасмы дип килгән идем сезнең янга. Сугыш ятиме, гомер буе шушы колхозда эшләгән. Гараждагы егетләргә сезнең бер сүзегез җитә инде, - дип, сүзен түгәрәкләде Әминә. - Кызык кына сез. Монда нәрсә, нефтьчеләр ярдәм итә дигәч тә. Үлгән бер карчыкка рәшәткә ясый башласаң, материал кайдан җиткерик ди без. Хуҗа кинәт чыккан җәйге өермә кебек күтәрелеп бәрелде. - Сугыш ятиме дип, әллә повестканы минем әти биргәнме?! Тапканнар Әндри казнасы. Ул аты-юлы белән, Әминә моңа кадәр ишетмәгән әшәке сүзләрне катлап-катлап тезде, һәм: "Сугышка кем җибәргән, шул ясасын. Рәшәткәне шулардан сора!.." - диде дә, берни булмагандай, телефоннан кемгәдер шалтыратырга тотынды. Әминә, дәресен өйрәнмичә такта алдына чыгып баскан бала кебек, башын аска иеп дәшми торды. Аннан, егылмасам ярар иде дип, аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, Рәсимә янында да тукталмыйча, тизрәк урамга ашыкты. Ике куллап баскыч култыксасына тотынды, башын кулларына салып, беравык күзләрен йомып торды. Колаклары чыңлады-чыңлады да бөтенләй ачыттырып елыйсы килде, тик яше чыкмады. Эченә салкын кереп, калтыранып куйды. Иртәнге яктылыкның эзе дә калмаган. Аның карашы тагын бая күз явын алырлык матур, төзек булып күренгән авыл өстенә юнәлде. Җайлап кына мәрхәмәтсезлек, кансызлык тамыр җибәреп килгән күз явын алырлык матур, төзек авыл җанны өшетерлек шыксыз, үзәгеңә үтәрлек салкын икән. Тәмам кимсенгән, рәнҗетелгән Әминә тагын шуңа игътибар итте: көзге җил шәһәр ягыннан килгән иләмсез болытларны, йолыккалап-тарткалап, авыл өстенә каплап йөри иде... Танырмынмы икән мин сине... - Әнкәй, бер сум гына бир әле? Мең сумны шулай бер сум ди инде ул. - Балакаем, кайдан алыйм соң?! Ипине дә хәергә җыелган акчага алып кайттым бит, - диде Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән башын да күтәрмичә. - Ну, бир инде, әнкәй. Әле генә теге үзбәк Рәхимулла хатынына бер чиләк карлыган сатып җибәрдең. Бар бит инде синдә. Ренатның туган көненә барам, шуңа кирәк иде. Нәфисә, чарасыз калып, иелгән башын күтәрде. Наил күзләрен мөлдерәтеп әнисенә карап тора иде. Ана кеше калтыранып куйды. Әзмәвердәй таза, шкаф кадәрле малае бөтен кыяфәтенә мескенлек билгеләре чыгарып аңа төбәлгән. Әлеге мескен күзләр ана кешенең җанын бораулап, үтәли тишәрдәй булып карыйлар. Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән бүленеп, әле генә Асия биреп киткән бер биш йөзлек белән ике йөз сумлыкны алъяпкыч кесәсеннән алып улына сузды. Наил, йодрык кадәрле сары лилия чәчәкләрен атлап кына үтеп, әнисенең кулыннан акчаны алды да, нәкъ шулай чәчкәләрне атлап, берни булмагандай, капкага юнәлде. Шикәр шакмагыдай таза, тыгыз тәненә сыланган футболкасыннан таза беләкләре кабарып тора. Аягындагы кроссовкасы футболкасына төстәш. Кигән чалбары да начар түгел. Тик, җилкәсеннән терсәгенә кадәр сузылган зәңгәрсу кара белән ясалган аждаһа койрыгы гына... Бәләкәй малай дигәч тә, апа-абыйларыннан сүз әйттерми үстергән әти-әнисенә, утыз өч яшенә җитеп, әле һаман өч тиен акча алып кайтып биргәне юк, дип кем әйтер. Нәфисә уйларыннан айныганда, Наилнең шәүләсе дә юк иде инде. Өч баланың берсенә дә бирмәгән мондый әзмәвердәй шәплекне, шәмдәй төз гәүдәне Ходай жәлләми биргән бит үзенә, дигән уй ана кешенең җанын көйдереп үтте. Утырып чыкканчы моның кадәр үк түгел кебек иде. Әллә инде күз буарга өйрәнеп кайтты бу юлысында. Шундый итеп сорый, шундый итеп карый күзеңә... Бирми чараң калмый. Менә бүген дә, Асиядән акчаны алганда ук, "сораса да бирмим" дип уйлаган иде. Юк, тагын булмады. Бала бит, нихәл итәсең. Авыру шул инде, авыру... Үзе теләп алган авыру. Мин монда аяк-кулларымның авыртуларына елап-елап бакча эшләп йөрим дә бит, ул гына шуларның берсен дә белми. Олы улы инде егет булып килгәндә, Миләүшәсе сигезне бетергән елны, картайган көннәрендә үзләренә ярдәмче булыр дип алып кайтырга уйладылар Наилне. Югыйсә, соңгысы шушы булыр дип тапкан Рамиленә дә ун тула иде. Кирәк булмаган да бит... Асиянең хет әнә - үлде дә, котылды. Бер өзгәләнеп елады да басылды. Нәфисә үзе карлыган җыйды, үзе шулай гөнаһлы уй уйлап куйды. Төнлә тапты ул Наилен. Дүрт сәгать тулгак белән интегеп тапты. "Төнлә туган нәрсә" дип әллә шундыйга әйтәләр идеме икән элеккеге әбиләр? Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкканда: "Ник кенә кирәк булды икән соң бу миңа", - дип иреннәрен кан чыкканчы тешләде Нәфисә. - Ну мамаша, ты точно богатыря родила, - диде бәби таптырган карт марҗа. - Такой сын тебя будет носить только на руках! - диде, чырылдап акырган кып-кызыл баланы югары күтәреп. Нәфисә кипкән иреннәрен кыймылдатып бер сүз дә әйтмәде. Йокыдан уянып, палата тәрәзәсеннән урамга күз салуга, ул аптырап китте. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер. Табигать август башы гына дип тормаган, әле саргаерга да өлгермәгән яшеллекне ап-ак карга төргән. Нәфисә ни көләргә, ни еларга белмәде. Тәрәзә төбенә таянган килеш, кар салкыныннан бөрешеп калган яшь каен яфракларын, кашкарый, зәгъфран чәчәкләрен күзәтеп, шәфкать туташының "яңа кешеләр"не имезергә керткәнен дә сизми калган. Яшь кенә шәфкать туташы улын имезергә дип кулына биргәч, Нәфисә, озак итеп һәр сызыгын, күз карашын, ирен кыймылдатуларын җанына сеңдерергә теләгәндәй җентекләп карап торды. Бала, ялгыш та бер тын чыгармыйча, үзенә бу дөнья яктысын бүләк итүче әнисен күзәтте. - Улым, үскәч танырмынмы икән мин сине?! - дип пышылдады Нәфисә, баласын күкрәгенә кысып. Баладан килгән татлы ис рәхәт итеп башын әйләндерде. Ул, палатада хатын-кызлар гына булуга карамастан, карават башына элгән йомшак сөлгене күкрәге өстенә япты да ими төймәсен баласының иреннәренә китерде. Малай әнисенең имиен әрсезләнеп имәргә тотынды, ә үзе күзләрен тутырып әнисенә карады. Нәфисәнең тәннәре калтыранып куйды. Әйтерсең, яшь каен ботагында асылынып торган бер йомарлам кар аның җилкә чокырына төшеп китте. Ә бала исә, рәхәтлектән күзләрен йомып, ими башын йолыккалавын белде. Нәфисәне тудыру йортыннан алырга ире ике баласы белән килгән иде. Шәфкать туташы кулына ап-ак йомшак төргәкне тоттыргач, Хәйдәр кызарып чыкты, үзе җилкәләрен сикертеп бертуктаусыз кет-кет көлде. Инде егет булып беткән малае белән кызы алдында бераз оялып та куйды бугай. Самат белән Миләүшә исә, зур булсалар да, иелә-иелә әтиләре кулындагы кечкенәне капшадылар. Иртән вакытыннан алда агарган дөнья Нәфисәләр өйләренә кайтып кергәндә инде үз хәленә кайткан иде. Тик ул киткәндә гөлчәчәккә күмелеп калган бакча гына кара көеп төшкән. Тубал-тубал утырган ак, кызыл дәлияләр гаепле кеше кебек башларын игән. * * * - Әни, бу Нәфисә апа ничек кенә өлгерә икән?! Ул бакчасындагы чисталык, тәртипне кара әле син? - Электән шулай. Җырлый-җырлый ясаган түтәлләре дә линейка белән үлчәп сызган кебек, - дип, килененең сүзен җөпләп куйды Фәридә. - Әнә, күрми дә әле ул безне. Нәфисә уйларына бирелеп, килене һәм оныклары белән капкадан кереп килүче Фәридәне күрми дә калган. Фәридә - Нәфисәнең яшьли үлгән бердәнбер энесе Дамирның хатыны. Онытмыйлар, еш булмаса да, шулай җыйнаулашып хәл белеп китәләр. - Нәфисә әби безне күрми дә әле ул, - диде Фәридә, көйләбрәк. - Ай Аллам, ишетмим дә, күрми дә торам икән шул, - дип, Нәфисә чиләген калдырып, карлыганнарны аралап, кунакларына каршы чыкты. - Нихәл, апа, - дип, Фәридә аңа ике кулын сузды. Аның белән күрешкәннән соң, Нәфисә Фәридәнең килене Эльвираны кочаклап алды. - И-и, минем өсләрем дә бит монда, гел кунак каршылый торган гына, - диде ул көлеп һәм карлыган кызыллыгы сеңгән кулларын алъяпкычы астына яшереп азапланды. Ул арада Эльвираның ике баласы Нәфисә әбиләрен кочаклап алдылар. - Минем былбыл балаларым да монда икән бит. Ничек үсеп беткәннәр. Радик кая соң әле? - диде ул, капкага таба карап. - Монда-а. Ансыз килеп булмый бит. Капка төбендә эт белән уйнап калгандыр, - диде Фәридә, артына борылып карап. Ачык капкада оялчан эчкерсез елмаеп Радик күренде. Нәфисә ике куллап күреште дә яргаланган куллары белән Радикның аркасыннан кагып куйды. - Үзең бер дә тик тормыйсың. Карлыган җыясыңмы соң? - диде Фәридә, сукмак кырыендагы кызыл карлыганнан бер-ике тәлгәш өзеп. - Эльвира, кара әле апаның лилияләрен, нинди төсләре генә юк. Бирсә, көз көне үзебез дә утыртырбыз әле. Яшь чагында синең бакчаң нинди иде, хәзер дә шулай. Ничек иренмисең дә ничек арымыйсың син, апа? - И-и Фәридә, элеккеге бакчалар, элеккеге чәчәкләр юк шул инде. Бакчасы да искерде, үзем дә картайдым. Бар иде "түтәлне тигез ясамыйсың" дип, әнкәйдән суган да утырттырмаган чакларым. Шушылай картаермын дип башыма да килми иде. Кара, нишләп монда торабыз соң, әйдәгез әле өйгә. - Җизни кайда соң? - диде Фәридә, исәнләшеп өйгә кергәч. - Күршегә кереп китте бугай. Наил белән булышып ята инде. Ул сораган берәр нәрсәне әзерләсәм, җене котыра. Шуның белән әйткәләшеп чыгып киткән иде. Әйдәгез, утырыгыз әле. Һаман сүз белән сыйлыйм алайса. Нәфисә плитә тирәсендә кайнаша башлады. - Апада, һәрвакыттагыча, тәмле исләр инде, - диде Эльвира, күчтәнәчләрен өстәлгә куеп. - Менә боларны алып куй. Нәрсәдер тиз генә уйлаштык та чыгып киттек. Әллә ни алырга да вакыт булмады. Китешли балалар гына "Пятёрочка"га кереп чыктылар, - дип өстәде Фәридә. - Берни дә кирәкми иде. Бөтен нәрсә җитә бит. Әле менә карлыган, кура җиләге, коелган алмаларны турап компот кайнаткан идем. Аның исе. Наил ярата. Суыткычка куя да тик шуны эчеп йөри. - Без бакча карап керәбез әле, - диде Эльвира, пакетыннан күчтәнәчләрен бушаткач. - Барыгыз, бар, балаларга ак карлыган белән кызыл карлыган юып бир. Кранда су бар анда. Агы теге якта, кызыл шомырт астында, - диде Нәфисә, суыткычтан май алып. - Менә иртән генә алмадан бәлеш салган идем. Фәридә, син шуны кисә тор. Әнә анысы кара карлыган белән төеп куйган кура җиләге иде, шуны да ал әле. И-и, аякларым бетте инде, Фәридә. Яшьләр бакчага чыгып китте. Балалар туйганчы кызыл, ак карлыган ашады. Аннан кура җиләгенә дә барып җиттеләр. Кызыл шомырт та ашап караганнар иде, авызлары бөрешеп, тиз төкерделәр. Бераздан Радик, малаен ияртеп, капка төбендәге эт янына чыгып китте. Кечкенә чагыннан гел шушында кайтып йөргәнгәме, бу йорт, аулак урам бик якын аңа. - Улым, мин синең кебек чакта ә-ә-әнә тегендә әти белән Сабантуйга бара идем, - диде ул, улын җилкәсенә күтәреп. - Беләм, беләм. Син әле бер аягың белән пычракка да баткансың, - диде Руслан, авызын ерып. Чөнки, монда килгән саен, аны әтисе җилкәсенә - Радик, Эльвира, кайда сез? Балалар?! Әйдәгез, чәй эчәргә керегез. - Керәбез, керәбез, - диде Радик. Кызын иярткән Эльвира кура җиләкләре арасыннан килеп чыкты. - Минем бөтен тәртипсезлекне карап чыктыгызмы, - дип елмайды Нәфисә. Аннан веранда стенасына, тәрәзә төпләренә элеп, җыеп куйган үләннәрен, ботагы белән сындырган җиләкләрен эткәләде. - Синең тәртипсез яткан әйберең дә матур. Юктан да кәнфит ясыйсың инде, - диде аның артында басып торган Фәридә. - Кара, монысы да артымнан чыгып җиткән. Әйдәгез, әйдә. Балаларның ашыйсылары килеп беткәндер, - дип, Нәфисә барысын да алдан үткәрде дә, күтәреп куйган челтәрне төшереп, ишекне ачык калдырды. - Наил эштәме әллә? - диде Радик, табынга утыргач. - Эштәме соң инде-е?! Әле яңарак кына чыгып китте. И-и, шул сыннарыңны әрәм итеп йөрисең, дим инде. Әйдәгез, менә бәлеше белән эчегез әле. Маен кабыгыз, - дип, Нәфисә әле берсен, әле икенчесен эткәләп-кузгаткалап кына торды. - Балаларга чәй кайнардыр, тукта, менә хәзер компот салыйк әле. Нәфисә тиз генә кыймылдап, суыткычтан өч литрлы банка белән компотны алып, өстәл читенә куйды. - Салкын булмас микән? - диде Эльвира, банканы тотып. - Юк инде, әзрәк әнә кайнар су салып җибәр алайса, - дип, аерым банкага чәйнектән кайнаган су да агызып куйды. Фәридә, таманлап ике балага да компот салып бирде. Балалар компотларын күтәреп чыгарга җыенганнар иде, әниләре: - Улым, кая киттегез?! Син бит зур. Утырып эчәргә икәнен оныттыңмы? - диде. Малай да, кыз да кире урыннарына утырды. Компотны эчеп куйганнан соң, "әппәр" итеп, тиз генә чыгарга җыендылар. - Урамга чыкмагыз, бакчада гына йөрегез. Юмыйча бернәрсә дә ашамагыз, карагыз аны, - дип, әниләре артларыннан кычкырып калды. - И, боларның үзләрен генә чыгарсаң... Тукта, үзем дә чыгыйм әле. Әби булгач, әби булырга инде, - дип елмайды Фәридә. Һәм балалар артыннан иярде. - Әйдәгез, ашагыз инде, Эльвира. Радик, менә алма бәлеше белән эчегез әле. Балалар да берни ашамады. Тәмле булмаганмы әллә? - дип, Нәфисә үзе дә бер кисәк бәлеш алып капты. - Бик тәмле булды, рәхмәт. Мин җизнине карап керим әле, - диде дә Радик, битен сыпырып, өстәл яныннан торып китте. Бигрәк сүзгә саран инде. Һәр сүзе исәптә. Нәфисә сөеп, карашы белән Радикны ишеккә кадәр озатты. - И-и, карап торам да балаларга, күз генә тимәсен инде, бигрәк тәртиплеләр. Без әллә таба белмәдек, әллә бага белмәдек. Әллә нәрсә төсле генә булды. - Без дә әллә ничек тапмадык инде, апа, - дип көлеп куйды Эльвира. - Башкалар кебек. Икесен тапканда да: "Ходаем! Бәхете-тәүфыйгы, хәләл ризыгы белән тусын", - дидем. Безгә әби, Ходайдан шундый балалар сорагыз, ихластан сорасаң, бирми калмый ул, дия торган иде. Нәфисәнең әллә аңында, әллә җанында "Менә сиңа шәһәр кызы!" дигән уй узды. Эльвира исә Нәфисәнең бу халәтен сизмәде дә. Ул, табакка су алып, чынаяклар юарга керешкән иде. - Ярар инде, Эльвира, үзем юып куяр идем әле. Эшем эшләнгән, дуңгызым дагалаган, дигәндәй. Нәфисә үзе сөтләрне, майларны суыткычка илтте, үзенең колагында Эльвираның сүзләре яңгырады. Ул арада ишектә Фәридә күренде. Аның артыннан ишеккә элгән челтәргә - Татар ашар да качар, дигәндәй, апа, без кузгалыйк инде. Эшсез килсә, эш калдыра. Күпме эшеңне калдырдык. Шулай да, сиңа килсәк, җаннар рәхәтләнеп кайта, - диде Фәридә. - Шушында килсәң, үзе - рәхәт, үзе - җәрәхәт, дисеңме? - диде җырламыйча йөри белми торган Нәфисә. - Эш дип, без пенсионерларның хәзер сыер савып, көтү каршылыйсы юк. Әй, туктагыз әле, чиләгем тулган бит. Фәридә, Эльвира, кайсыгыз булса да алыгыз әле. Балаларның барысының да үзләрендә бар. Нәфисә, аягының авыртканын да онытып, ишеккә юнәлде. Ул шулкадәр ашыгып атлый иде, әйтерсең лә әкрен генә чыкса өлгерми кала, аның берәмтекләп җыйган карлыганын алмый китәләр. Төзлеген, сыгылмалылыгын югалтмаган гәүдәсенә шәфәкъ кызыллыгы төсендәге мәк чәчәкләре төшкән юка күлмәге дә килешеп тора. Шатлыкта да, кайгыда да җырлап торган җаны гел шушы өрфия таҗлы мәк чәчкәләре кебек аның. Нәфисәнең артыннан карап торган Фәридә ирексездән шулай уйлап куйды. Нишләп шундый чагыштыру килгәндер күңеленә, Фәридә үзе дә аптырады. Бөтенесе Нәфисәгә ияреп бакчага чыктылар. Нәфисә йөзеп кенә карлыганнар арасына кереп китте дә унике литрлы зәңгәр капрон чиләген күтәреп тә чыкты. Аның бит алъяпкычы да кешенеке төсле генә түгел, дип уйлады Фәридә, апасының челтәрдән теккән алъяпкычына карап. - Бик чөмәкәйләп тулмаган инде. Радик, мәле машинаңа чыгарып куй, улым, - дип кулына тоттырды. Балалар әтиләре артыннан иярде. - Рәхмәт, Нәфисә апа. Килгән саен бер дә буш җибәргәнең юк инде синең, - диде Эльвира. - Бакчаң да үзең кебек, үзең дә бакчаң төсле. - Туктагыз, хәзер, - дип, Нәфисә кирегә борылды да өйдән чиләк белән йомырка алып чыкты. - Фәридә, мәле, монысын син алдыңа ал. - Әйдә, Радик, кузгал. Монда апаның күчтәнәче бетмәс. Бераз торган саен нәрсәдер күтәреп чыга ул, - диде Эльвира, елмаеп. Эльвираның тавышы тагын өстәл артында сөйләгән сүзен исенә төшерде. Исенә төшерде дип, ул аны онытмады да. Кайчак була бит шулай: иртән торганда күңелгә бер көй килә дә, көне буе шуны көйләп йөрисең. Эльвираның сүзләре дә, ишеткәннән бирле колакта яңгырап, җанында бутала. Кайсыларыдыр нидер әйтте, саубуллашты, куллар болгады. Машина кузгалды. Аулак урамдагы капка төбендә аксыл зәңгәр машина төтене өелеп калды. Ул арада, комганны комга ышкып чыгарган шайтан кебек, төтенгә чумган капка төбендә Наил пәйда булды. - Әнкәй, бер генә сум бир әле-е-е? - диде ул, тонган күзләре белән елмаерга тырышып. Нәфисә ишетмәде. Аның колагында Эльвираның: "Ходайдан тәүфыйклы балалар сорадым", - дигән сүзләре кабатланды. Ә мин алай әйтә белмәдем шул, диде Нәфисә, пышылдап. Сорый белмәдем... Ә бу сорый... Артык гомер Төшке ашка утырырга дип җыенганнар гына иде, капка тавышы ишетеп, Наилә тәрәзәгә күз салды. - Бар, тизрәк ишекне биклә, улым, тагын Маһирә карчык керә, - дип, Наилә әле генә өстәл янына утырган улы Камилне торгызып, ишек бикләргә чыгарып җибәрде. - Маһирә карчык керә дип, көпә-көндез бикләнеп утыр инде, - диде төшке ашка кайткан Шамил. - Ник кенә йөри торгандыр адәм җәфалап. Өендә утырырга ярамый күрәсең?! - И-и-и, картлык шулай итә шул, балакаем, - диде әниләре Гыйшкия. Һәм, авыр итеп тын алганын өйдәгеләргә сиздермәс өчен, учы белән авызын каплады. - Яраган белән ярамаганны белсә, болай йөрмәс иде, белми шул. Ул арада Камил дә ишек келәсен элеп, тиз генә әбисенең култык астына ук кереп, өстәл артына утырды. Маһирә карчыкның таягы белән шак-шок ишеккә бәргәне шактый ишетелеп торды да тынды. Аннан шапылдап капка ябылды. - Шуны да тотып япмый, - дип, Камил дә олылар сүзенә кушыласы итте. - Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Зурлар сөйләшкәндә, кечкенәләр тыңлап кына утыра, улым, - дип, Наилә чәй эчүен дәвам итте. - Кайбер сөйләшүне ишетмәсәң дә, бик әйбәт, улым. Эчеп туйсаң, бар, апаңнар кайтканчы дәресләреңне карап куй. Гыйшкия карчык оныгының башыннан сыйпады. Апасы әле кичә генә, колак артларыннан икешәр эз калдырып, чәчен матурлап юкартты. Камил тора башлаган гына иде: - Әппәреңне әйтмәдең бит, улым, - дип, әбисе аны кире утыртты. Камил, тиз генә битен сыпырып, табын яныннан торып китте. - Нихәл итәсең инде, Ходай артык гомер биргән бит үзенә. Маһирәне әйтәм, - дип, Гыйшкия карчык чәйдән бушаган чынаягын килене алдынарак этеп куйды. - Тагын берәрне яса инде, Наилә. - Кызганам шул Маһирәне. Адәм баласы шулай кирәксезгә калып йөресен инде. Кемнәр уйлаган да, кемнәр юраган диген, шулай булыр дип. Эштә - эшләп, җырда - җырлап туя алмый иде. Ә хәзер? Артык кашык булып йөре инде! Тамагы туярдай ризык ашыйдырмы?.. Кызы да кайтып күренми ичмасам. Андый бала да түгел иде, югыйсә. Мәскәүдә яши, имеш. Йә Аллам! Берәр гарип-гораба мал булса, бисмиллаңны әйтер идең дә чалып ташлар идең. Адәм җаны бит. - Әй, әллә ниләр сөйләп утырма инде, әни. Ризык кызганудан да түгел. Бигрәк пычранып йөри бит, - диде Шамил улы, әнисенә күтәрелеп карамыйча гына. Аннан, битен сыпырып торды да, мастерскойга менәм, дип чыгып китте. - Ни галушын салу юк, ни өстен алыштыру. Дуңгыз булып бетә дә аннан соң кешедән кешегә йөри. Жәлләтә дә бит, нишлисең инде. Без генә түгел, Җәмиләләр дә, Саимәләр дә кертми. Бәдигылҗиһан, ялгыз башы яшәсә дә, капкасын ук бикләп куя әле, - дип, ире артыннан Наилә дә өстәл яныннан кузгалды һәм табынны җыярга тотынды. Гыйшкия сүзсез генә тәрәзәгә күз салды. Ике таякка таянып, урталай бөкрәйгән Маһирә, үз өен узып, Шәрипҗаннарга җитеп килә иде. - Саимәләр дә ачмаган. Нихәл итәсең, Ходай һәркемгә гомерне үзе үлчәп бирсә дә, Маһирәнеке артык булган, күрәсең. Гыйшкия карчык тәрәзә төбендәге яран гөлләренең кан тамчысыдай коелган кызыл таҗларын, җыеп, чүп савытына илтеп салды. Яран гөле чәчәк атканда бик матур булып утыра да аннан соң, кипкән чәчәкләрен коеп, бөтен өйне чүпли. Башта матур булса да, соңыннан кадере бетә. * * * Наилә иртән эштән кайтканда, балалар мәктәпкә китмәгән иде әле. Кызларның икесе дә мәктәп киемнәрен киеп, чәчләрен җыеп үргәннәр. Хәзер яңадан чәчне үреп йөрү модасы китте бит, бик җайлы. Камил генә, нәрсәдер, һаман киенмәгән, сузылып йөри. - Әни, мин бүген мәктәпкә бармам, яме, - диде Камил, ишектән кергән әнисе каршына йөгереп. - Нәрсә булды? Ник бармыйсың? - Сиңа булышам. Сүткән кирпечләрне ташый торырмын. Кичә әтисе белән әнисе мунча мичләрен сүтү хакында сөйләшкәннәр иде. Камил шуны ишеткән икән. Бөтенесе хәзер мунчаны газга көйли. Шулай диде дә, ул бик эшлекле кыяфәт белән, мәктәпкә җыенып йөргән апалары янына кереп китте. - Укырга бармаганга апагыз нәрсә әйтер икән? Без укыганда, бер көн дәрес калдырсаң, биш көнлек дәресең кала, дия иде Рузалия апа. Нурфия апагыз да, әйбәт булган, димәс. - Әни, апага записка язып җибәр әле. Алия апа бирер. Син сорап язгач, ачуланмый инде. Безнең апа әйбәт. Ул үзе, әти-әниегезгә ярдәм итегез, ди. Камил, бик эре генә, әнисенең кулына кәгазь белән ручка китереп тоттырды. - Туктап тор инде азрак. Әниең эштән кайтып кына керде бит. Өлгерерсең, - дип, Гыйшкия карчык оныгын яратып кына шелтәләп алды. - Әйдә, утыр. Чәй эч. Синең кебек сәгать өчтән торып эшкә китмәгән ул, өлгерер. - Син, малай, укырга барасыңмы, әнигә комачаулап йөрергә каласыңмы? Калса, әйдә, тиз генә яз да инде, әни, китәргә кирәк, - диде Алия ишек төбеннән әнисенә. Наилә тиз генә кәгазьгә нидер сырлады да, урталай бөкләп, кызына тоттырды. Кызлар саубуллашып чыгып киттеләр. - Бишлеләр алып кайтыгыз, апаларыгызны тыңлагыз, - дип, әбиләре аларны ишек төбенә килеп озатып калды. - Сиңа да ясыйммы соң? - диде Наилә каенанасына, чынаякка чәй агызып. Кай арада өлгергән, Камил инде өстәл янында кайнаша иде. - Үзеңне кара башта, мин эштән кайтмадым. Кирәк булса ясап эчәрмен, - дисә дә, Гыйшкия карчык өстәл артына килеп утырды. - Әйдә, улым, эчсәң, кеше эчкәндә эч тә, аннан соң эшкә тотынырбыз. Әтиең кайтканчы бетереп куярга кирәк. Иртәгәгә, яңа мичне газга тоташтырырга, Равил белән сөйләштем дигән иде. Шуңа күрә бүген сүтеп, урынын чистартып куйсак, әтиең төнгә цементлап калдырырмын, диде. Наилә чәен тиз генә эчте дә урыныннан кузгалды. Кияүгә чыкканда ашатып карап алган булсалар, иң беренче үзем чыккан булыр идем, дияргә ярата ул, шаяртып. Ничек ашый, эшен дә шулай эшли. Хәзер дә, чәен эчеп бетерүгә, чынаякларын юарга әзерләнгән иде, Гыйшкия карчык тыныч кына: - Бар инде, болар белән пычранып торма. Улым эчеп бетергәч, үзем сөртеп куярмын, - диде. - Син, улым, алай бик җәелеп китмә. Укудан калып, эштән качып, әбиеңнең култык астында утырырга җыенасыңмы әллә? - дип сөйләнә-сөйләнә, карарак киемнәрен киде Наилә. Ул арада, уктан атылгандай, Камил дә урыныннан сикереп торды. - Җылырак киен, улым. Төнлә яңгыр яуды, урамда салкынча, - дип, әби кеше оныгын кайгыртты. * * * Ире иртән җайлап сөяп киткән баскычтан Наилә мунча кыегына менде дә иске балта белән кирпечләрне каерып, кузгаткалап, берәм-берәм урам якка ташлый башлады. Карап торсаң, гомер буе морҗа сүткән дә мич чыгарган диярсең. Юеш үлән өстенә чап та чоп кирпеч төште. - Улым, берүк ул тирәдә кайнашмый тор. Кирпеч тия күрмәсен үзеңә, - диде Наилә, аягын баскычка җайлабрак куеп. Камил исә, карга баласы кебек авызын ачып, әнисеннән күзен алмый, дикъкать белән аны күзәтте. Ул арада булмады, Наилә тотып менгән иске балтасын кирпечләре янына ташлады да улы янына төште. - Менә бу кечкенә балта белән сылаган, агарткан балчыкларын, корымнарын кыр да әтиең әйткән урынга ташы. Менә болай итеп кыр. Кулыңа тидерә күрмә, ипләп этлән. Берне генә күтәр. Күп күтәрсәң, эчең авыртыр. Наилә малаена эш тәртибен аңлатты да, ябылып китмәсен өчен, капканы бер кирпеч белән терәтеп куйды. Үзе тәрәзә аша гына каенанасына дәште: - Әни, берәр литрлы банкага чәй ясап чыгар әле. Шикәр салма. Шулай диде дә мунчага кереп китте. Камил рәхәтләнеп, корымга буялып, кирпеч ташый иде инде. - Берәр эшкә тотынса, ашауны онытып, үлгәнен белми эшли. Әниеңне әйтәм, - дип, бер кулына банка белән чәй, икенче кулына чынаяк тотып өйдән Гыйшкия карчык чыкты. Килештерә белә ул. Иңенә тастымал да салган. Капкадан кирпеч күтәреп кергән Камилне күргәч: - Атакайгынам, минем улымны танырлык та түгел. Менә эшли ичмасам. Әле ярый улым бар, кызлардан ни килгән алардан?! Эшлә, улым, эшлә. Эшләп кеше үлми, - диде дә кирпеч ташыган Камилгә озаклап карап торды. Төнлә явып үткән яңгырдан соң көн җылынып киткән. Аяк астында йомшак кына кыштырдаган тополь яфраклары рәхәт бер сагышлы җыр булып ишетелә. Көзге юеш яфраклардан таралган ачкылтым-татлы ис тыгыз, куе һава булып ишегалдына җәелгән иде. Килененә чәйне керткәннән соң, үзе дә, өсләрен алышып, мунчадан кирпечләрне чыгарырга кереште. - Әйдә, улым, өйик шушында. Аннан чистартып эчкә ташырбыз, - диде әбисе, күтәреп чыккан кирпечләрен җиргә куеп. Мондый эш күмәклекне ярата. Өчәүләшеп эшләгәч, мич күзгә күренеп юкка чыга барды. Төшке ашка кадәр шактый эш эшләнде. Мунча миченең өчтән бере сүтелеп, бер өлеше генә калды. Өчесе дә каралып, арып, мунча баскычына чыгып утырдылар. Азрак утыргач, Наилә каенанасына һәм улына: - Әни, бар син кер. Арыгансыңдыр. Шулай булса да чәй куеп җибәр инде. Улым, син дә ял ит. Чәй кайнауга мин дә керермен, - диде. Наилә калган салкын чәйне эчте дә буш банканы каенанасына бирде. Аннан соң бияләйләрен киеп мунчага, ә каенанасы лаштор-лоштыр галушын сөйрәп өйгә таба атлады. Ул арада Камил, чирәм арасына төшкән терекөмеш тамчысы кебек, юкка чыккан иде инде. Гыйшкия карчык чәй кайнады, дип чыгып дәшсә дә, Наилә башлаган эшен бетерми туктамады. Кирпечен-кирпечкә аерып бетергәч кенә урамга чыкты. Көзге салкынча һава тыннарны ачып җибәрде. Ул үзенең нык кына арыганлыгын сизде. Тик бу эшләп ару, рәхәт талчыгу иде. Кичү ягыннан каралып килгән яңгыр болытлары да кәефен боза алмады. Корымлы киемнәрен салып, өйгә керергә җыенганда, Камил дә уеннан кайтып керде. Морҗадан чыккан төсле каралып беткән Камилнең күзләре генә ялтырап тора. Ишек төбендә өйгә керергә торган әнисен күргәч, Камил бер кулын артка яшерде, икенчесе белән күзен угаларга тотынды. - Улым, кулыңда нәрсә ул синең? - диде Наилә, ишек төбендәге галошларны кырыйгарак этеп. Камил бер әнисенә, бер кулындагы дүрткә бөкләнгән кәгазь - Акча-а-а, - диде. Аның тавышы көчкә генә, куркып кына чыкты. Ниндидер ярамаган эш эшләнгәнен Камил чамалый иде. Чөнки аның кесәгә йөзәр сум акча тыгып йөргәне юк. - Кайдан алдың? - дип, Наилә улы янына килде. Аның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде. Ул кулындагы эш бияләйләрен салып мунча баскычына атты. Камил дәшмәде. - Улым, кайдан алдың? Кем бирде мондый зур акчаны? Таптыңмы әллә? - диде ул, малае алдына чүгәләп. Камил кинәт килеп туган мондый хәлдән аптырап калды. Иреннәре дер-дер килде, зур соры күзләрен яшь элпәсе каплады. Көне буе коп-коры гына йөргән борыны да җебеп юешләнде. - Саимә апа бирде, - диде дә мышык-мышык елый башлады. Сабыйның яше кулындагы акчасына тамды. Наилә аның елаганына игътибар да итми иде. - Ник бирде? Тик торганнан нигә дип ул сиңа акча бирде? Наиләнең инде каны кыза, ачуы чыга башлады. Камил, куркудан тагын да катырак елап, дәшми тора иде. - Нәрсә телсез калдың? Наилә, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, бөтен ишегалдына кычкыра иде. Аның тавышы түбә калайларына бәрелеп яңгырады. Тавышка өйдән Гыйшкия карчык та чыкты. Ул оныгын яклап нидер әйтә башлаган иде, килене, үз балама әле мин үзем хуҗа, дип, аны туктатты. Ишек тиз ябылды. - Ул бит акча! Нишләп Саимә акчасы синдә? - диде Наилә, ярсып. Камил, мышык-мышык килеп, күз яшенә юешләнгән йөзлекне әнисенә сузды. - Песи балаларын үтерергә кушты, - диде Камил, корымлы бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп. Һәм карашын әнисенә юнәлтте. Бу сүзләр Наиләне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Улының кулыннан акчаны тартып алды да, Камилне сөйрәп диярлек, Саимәләргә юнәлде. Саимәләр Наиләләргә күрше генә торалар. Ике уллары, чәчәк кебек бер кызлары бар. Бик нечкә күңелле ул Саимә. Җыр көйләмичә атлап та йөри белми. Бөтен гарип-гараба кош-кортны, этне-бетне өйләренә ташый. Ә менә каенанасы тишексез җиреңнән пес иттерә торган инде. Бер кычкырып җибәрсә, "лып" иттереп утырта. Тол калып, бер ялгызы ир бала үстергән хатын башкача була да алмыйдыр, бәлки. Ире Әнвәр дә шактый кырыс холыклы Саимәнең. Камилне кулыннан җитәкләгән Наилә артыннан башта шапылдап үз капкалары ябылды. Аннан соң, күгәненнән чыгардай булып киерелеп ачылды да, шак итеп Саимәләр капкасы ябылды. Калай капка, тимер баганага бәрелеп, күк күкрәгән тавышлар чыгарды. Наиләнең йөрәге, ярсып, үзеннән дә алда чаба иде. Ул атламый, ә ярсыган ана арысландай алга таба ыргылып бара. Камилнең аяклары җиргә тиеп-тиеп кенә китә. Саимәләргә килеп кергәндә, тегесе җырлый-җырлый кишер кырып утыра иде. - Ник син минем балага хуҗа буласың, ә?! Ник хуҗа буласың минекенә?! - диде ярсыган Наилә, кулыннан җитәкләгән Камилне селеккәләп. Исәнләшергә дә онытты. Саимә әллә чыннан да нәрсә булганын аңламый иде, әллә аңлап та аңламаганга сабышты. Бик тә гаҗәпләнгәндәй итеп: - Нигә бу кадәр кычкырасың, Наилә апа? Хуҗа булып нәрсә эшләгәнмен инде тагын? - дип, утырган урыныннан торды. Наилә исә әле һаман тынычлана алмый иде. Ул Камилнең күз яшенә юешләнеп беткән йөзлек акчаны Саимәнең битенә - Минем балага акча биреп, мәче балаларыннан котылмакчы булдыңмы? Үзеңнең дә ике малаең бар. Ник аларга гына кушмадың үтерергә? Йөз сум акчаң да янга калыр иде. Бүген мәче балаларын үтерергә кушкансың. Менә Маһирә карчыктан туйдык, ул артык. Иртәгә аны үтерергә кушарсыңмы?! Әнвәреңә әйтсәң, мәчене генә түгел, үзеңнең дә башыңны борып ташлый бит, Саимә. Наилә соңгы җөмләсен Саимәнең йөзенә иелеп, тешләрен кыскан килеш, иреннәре арасыннан пышылдап кына этеп чыгарды. Карашы үтеңне сытарлык иде. Аның ачуы тиз генә басылырга охшамаган. Иреннәре кебек, Наиләнең күзләре дә кысылган. Алар ниндидер бер кызгану катыш әрнү белән карадылар. Әнисе Камилне кулыннан ычкындырмаган иде. Саимәнең бөтен тәнен өтеп электр тогы узды. Ул кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бөтен тәне калтырап, "лып" итеп, бая гына кишер кырып утырган урынына утырды. - Соң, Наилә апа, беркемгә дә кирәкмиләр бит алар. Интегеп йөргәнче генә дигән идем, - диде Саимә, үпкәләп. Әллә Наиләнең тавышыннан, әллә дерелдәп торган Камилне кызганудан, сүзләре өзек-өзек чыкты. Камилнең бала акылы әнисенең сүзләрен бөтенләе белән аңлап җиткермәде. Шулай да... Аның әнисе, тәрәзә пыялаларын селкетерлек итеп, бик сирәк кычкыра. Ничек очып кергән булса, Наилә шулай, Камилне җилтерәтеп, чыгып та китте. - Минекенә хуҗа булмакчы, - диде ул, ачуын баса алмыйча. - Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан. Наилә капканы ачты да алдан малаен кертеп җибәрде, аның артыннан, капканы тотып ябып, үзе керде. Көзге саран яктылыкта кояш иренеп кенә җирне иркәли. Баягы кара болытларны җил куып тараткан. Капка төбендә үскән тополь сары йөгергән кулларын сузып Наиләне тынычландырырга тырыша. Бачкадагы сары зәгъфраннарның ачкылтым исе, тамак төбенә утырып, күзләрне ачыттыра иде. Камил мунчадан чыгарган корымлы кирпечләрне чистарта башлады. Чәй эчәсе килү дә онытылды. Наилә, баскычта яткан бияләйләрен алып киде дә, мунчага керешли, никтер урамга карыйсы итте. Урамнан, ике таягына таянган, күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, күзлеген маңгай өстенә үк менгереп куйган Маһирә карчык кайтып килә иде. Наилә кигән бияләйләрен кире салды да корымлы кирпечләре өстенә куйды. Маһирә карчык, өе турына җиткәч, таякларын коймасына сөяп, яулыгын рәтләде. Аннан намазга баскандай тураеп басты да мөнәҗәт көйли башлады. Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем, Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем. Наилә кул аркасы белән күзләрен сөртте. - Әни, капканы биклимме? - дип, Камил әнисенең әйткәнен дә көтмичә капкага йөгерде. Ана кеше: - Бикләмә, улым. Әйдә, әтиең кайтканчы эшне бетерик, - диде дә улы белән мунчага кереп китте. Тын урамда әле һаман Маһирә карчыкның тавышы ишетелә иде. Якуб Зәнкиевнең тууына 100 ел ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... ФЛЁРА СӘЙФУЛЛИНА белән бәйләнештә тора, аның очерк, эссе, фельетон, мәкаләләре даими рәвештә "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәгариф", "Татарстан яшьләре", "Ялкын"; Төмән өлкәсе басмалары - "Тюменская правда", "Тобольская правда" битләрендә татар һәм рус телләрендә басылып килә. Аларда автор укытучы, мәктәп җитәкчесе, Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран, ил язмышына битараф булмаган шәхес буларак таныла. Әлеге язмаларында халык башыннан кичкән аерым бер дәвер чагылыш таба. Автор монда үз төбәге, ил күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр, белем бирүнең торышы, милли мәктәп, киләчәк буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү һ.б. бик күп темаларны күтәрә. Әхлак, гаилә, намус, вөҗдан, җаваплылык, яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык көрәше кебек катлаулы мәсьәләләргә карата үз фикерләрен яза, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз туган телебезне, милли горефгадәтләребезне, халыкның милли тәрбиясе нигезләрен саклау, яңадан тергезү, аларны гаиләдә һәм мәктәптә тәрбия эшенең нигезе итеп кертү хакында борчылып яза. Яшь буынны дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек рухында тәрбияләү - аның мәкаләләренең төп асылын тәшкил итә. Һәр язмасында ул яшьләрдә милли горурлык хисен сүндермичә саклау, халкыбызның рухи байлыкларын балаларның күңеленә сеңдерү турында уйлана. Зәнкиевнең милли мәсьәлә хакындагы җитди уйланулары 1990 елларда аеруча активлаша. Өлкәдә милли хәрәкәт башында торучы милләттәшләребез эшчәнлегенең олы бер нәтиҗәсе буларак бәяләнерлек басма - татар газетасы ("Яңарыш", берече мөхәррире - Азат Сәгыйтов) дөньяга чыгуы да моңа киң мөмкинлек тудыра. Газета, әкренләп, Төмән өлкәсе татарларының әлеге мәсьәләгә үз карашларын җиткерү мөнбәренә әверелде. Ана телен саклау, мәктәпләрдә туган телне укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү мәсьәләләре Якуб Зәнкиевне гомеренең соңгы көннәренәчә борчып килгән сораулар булды, ул бу мәсьәләгә карата үзенең фикерен өзеп әйтә алды, битарафларны уяту теләге белән янып яшәде, шул омтылыш аның яшәү мәгънәсенә әверелде. Вакытлы матбугатның милли мәсьәләләрне хәл итүдә, халыкны берләштерүдә, тел һәм мәдәниятне саклауда хәлиткеч роль башкаруын аңлаган хәлдә, Я.Зәнкиев, әлеге басманың һәр санында диярлек басыла, замана тарафыннан кискен куелган мәсьәләләрдә сабыр акыл белән алтын уртаны табуга ярдәм итәрлек чыгышлар ясый. (Куанычлы ки, язучы иҗатының әлеге юнәлеше өлкәнең яшь галимәсе Халидә Кирамова тарафыннан тәфсилләп, монографик планда өйрәнелде.) Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев зур әдәбиятка журналистлык-публицистик эшчәнлек аша килә. Татар әдәбияты белән һәрдаим танышып бару, әдәби барышны тулысы белән күз алдына китерү, әдәбият тарихында булган һәр чорның үзенчәлеген аңлап кабул итү, талантлы иҗат әһелләренә олы хөрмәт һәм ниндидер бер интеллигентлы җылылык белән карау - ахыр чиктә, аның үзендә дә зур күләмле әдәби әсәр язу теләге тудыра. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган укытучы проза өлкәсенә тормышның катлаулы сорауларына җавап табу, илебез тарихының аерым чорларында төрле милләтләр язмышында хәлиткеч урын тоткан катлаулы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерү, әдәбият-сәнгатьнең мәңгелек сорауларына үз карашын чагылдыру максаты белән килә. Татар әдәбиятының асылында яткан гаделлек һәм ялган, мәхәббәт һәм нәфрәт, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек мәңгелек кыйммәтләр аның әсәрләренең үзәгендә тора. Якуб Зәнкиев иҗатының бер тармагын балаларга багышлап язган хикәяләре тәшкил итә. Әлеге әсәрләр бүгенге көндә җирле төбәктә әдәбият укыту программаларына да кертелгән. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы буларак, ул хикәяләрендә балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшенә, күңел халәтенә туры китереп иҗат итә. "Кайчыколак" - язучының әлеге юнәлештәге әсәрләрен берләштергән хикәяләр җыентыгы. Язучының кече прозасы ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... балалар өчен әхлаклылык мәктәбе булып торырлык. Аларда балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, табигать, кече яшьтәге балалар өчен әһәмиятле булган хәл-вакыйгалар урын ала. Шулар аша олы яшьтәге язучы тирә-якны таный башлаган укучыга тормыш дәресләре бирә. Шулай да, Якуб Зәнкиевне киң катлам укучыларга "Иртеш таңнары" (1988) романы танытты. Күләмле, эпик характердагы әдәби әсәр язуга керешүен автор бу рәвешле искә ала: "...Без яшәгән заманда, без гомер үткәргән җирләрдә укытучының әһәмияте ифрат зур иде. Шул үзем күргәннәр, кичергәннәр күңелемә тынычлык бирми башлаган чорда, безнең төбәккә Казаннан бер төркем язучы килеп төште. Ф.Хөсни, Ш.Галиев, А.Гыйләҗевләр белән аралашу минем тормышымны яңартып, үзгәртеп җибәрде. Укытучыларга багышлап, Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын сөйләп бирәсем килде. Әлеге фикер кырык ел буена миңа тынгылык бирмәде һәм нәтиҗәдә шушы әсәр туды..." Якуб аганың күп еллар күңелендә йөрткән күләмле әсәр язу хыялы, әкренләп, төгәл сюжет линияләренә, конкрет геройларга әверелеп, әсәр калыбына салына башлый һәм аның нәтиҗәсе гасырның 80нче елларында тормышка ашырыла. Әсәрне кәгазьгә төшерү, бөтенлекле сюжет кору, әлбәттә, физика-математика укытучысына билгеле бер кыенлыклар тудыра. Әдәби эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенүдә Якуб ага татарның талантлы шәхесе - язучы Аяз Гыйләҗевкә бурычлы булуын аңлап, беренче романының дөнья күрүендә аның зур ярдәме тиюен гомеренең соңгы көннәренәчә олы рәхмәт, хөрмәт хисе белән искә алды. Әлеге эшлекле аралашу язучының гаилә архивларында сакланган хатларында да чагылыш таба. Роман соңрак (1994) дилогия рәвешендә яңадан басылып чыга. Төбәк өчен бу әсәрнең дөнья күрүе үк олы әдәби вакыйга булса, гомумтатар әдәбиятында ул яңа тема, Татарстаннан читтә гомер сөрүче татар кавеменең үзенчәлекле дөнья сурәте чагылышы буларак кызыксыну тудырды. Әсәр халык тарихы, аның рухи елъязмасы булуы ягыннан да игътибарга лаек. "Иртеш таңнары"ның 1988 елда Татарстанда үткәрелгән "Елның иң әйбәт китабы" бәйгесендә, М.Мәһдиевнең дә укытучылар тормышына багышлап, җәмгыятьтә аның урыны, абруе, сугыштан соңгы елларда балаларга белем, тәрбия бирүдә ир-егетләрнең роле хакында фикер йөртеп язылган "Фронтовиклар" әсәреннән кала икенче урынны яулавы да үзе хакында үзе сөйли торган факт. Билгеле бер халык, этносның үзенчәлекле менталитеты чагылышы милли әдәбиятның төп сыйфатларыннан берсе буларак санала. Милләтнең психологик портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтенең сурәте сүз сәнгатенең үзәгендә тора. Гуманлылык һәм гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөрү - татар әдәбиятының төп билгесе. Әлбәттә, тарихи башлангыч мондый әсәрләрнең асылын тәшкил итә: аларда халык тарихы һәм җәмгыятьнең үз тарихи үткәненә мөнәсәбәте чагылыш таба. Якуб Зәнкиевнең әлеге романында илебез тарихындагы катлаулы вакыйгалар Себер җирлеге, себер татарлары язмышы аша чагылдырыла, үзенчәлекле геройларның холык-фигыльләре тарихи һәм табигый яшәү шартларында, үзләренә хас гореф-гадәтләре аша ачыла. Аерым детальләр, символлар, кабатланмас образлар галереясы романны татар әдәбияты тарихында авыл прозасына караган бихисап әсәрләр арасында да танылырлык һәм үзенчәлекле итә. Әлеге ике китаптан торган "Иртеш таңнары" романында Тубыл һәм Иртеш елгалары буенда гомер иткән татар халкының инкыйлаб вакыйгаларыннан алып, Бөек Ватан сугышы елларындагы фаҗигале язмышы сурәтләнә. Әсәрдә язучы авыл җирлегендә кул көче, маңгай тире белән гомер сөргән халык, үз миссиясен халыкка хезмәт итүдә күргән авыл укытучысы язмышларын ил тормышы, тарихи фаҗигаләр аша киң эпик планда күрсәтүгә ирешә. Мифологик мотивларга һәм сюжетта кулланылган халык авыз иҗаты элементларына салынган мәгънәви йөкләмәнең функциясен билгеләү ФЛЁРА СӘЙФУЛЛИНА Себер төбәге әдәбиятында дөнья сурәтенең үзенчәлекле чагылышын ачыкларга ярдәм итә. Бүгенге көнгәчә сакланып килгән гореф-гадәтләр, йола-ышанулар халыкның рухи мәдәни байлыгын тәшкил итә һәм сүз, музыка, уен төрләре синтезы буларак карала. Зәнкиев иҗатындагы дөнья сурәтендә фольклоризмның көчле чагылышын ассызыкларга кирәк. Автор үзе дә әсәрләр язу максатын милли рухи кыйммәтләрне, себер татарларына хас булган халык авыз иҗатын теркәп калдыруда һәм аларны киләчәк буынга җиткерүдә күрә. Язучының әсәрләре сюжет канвасына, әсәр текстына кертеп җибәрелгән фольклор жанрларының байлыгы белән аерылып тора. Дилогиядәге себер татарлары тарихына мөнәсәбәтле күпсанлы легенда-риваятьләр, көндәлек тормышындагы гореф-гадәтләр, бу як халкының үзенчәлекле көнитеш тәҗрибәсен туплаган мәкаль-әйтемнәр урын алган булуы үзенчәлекле дөнья сурәте тудыруга, геройларның холык-фигылен ачуга юнәлдерелгән. "Иртеш таңнары" дилогиясендә тарихи шәхесләр, вакыйгалар белән бәйле легенда һәм риваятьләр аеруча әһәмияткә ия. Ханбикә Сүзге һәм Күчем хан турында бәян роман-дилогиянең икенче китабында аерым бер бүлекне тәшкил итә. Автор себер татарлары тарихында урын алган әлеге тарихи шәхесләрне халык тарихының онытылмаслык гүзәл сәхифәләре буларак тәкъдим итүгә ирешә. Ханбикә Сүзге образы - Себер фольклорының иң гүзәл, шигъриятле образларының берсе. Аның турында мәгълүматлар Кунгур елъязмаларында, Г.Ф.Миллерның "Себер тарихы"нда да сакланып калган. Аерым бер чыганакларда аны Күчем хан Казаннан алып кайткан, дип язылса, икенчеләре аның казакъ илбашы кызы булуы хакында сөйли. Әсәрдәге Ялан авылы хронотобы да әлеге мәшһүр хан образы белән бәйләнгән. Тасвирланган драматик вакыйгалар "Алтын мөгез утравы" хакындагы легенда белән тыгыз үрелгән. Бу легенда ХХ гасырда да хан хәзинәсен эзләүчеләргә тынычлык бирми. Төп сюжет линияләренә өстәмә рәвештә тәкъдим ителгән мондый күренешләр әсәр эчтәлеген баета, кызыксыну уята. Шул рәвешле, әсәрдә татар укучысы өчен ятрак, әлегә кадәр таныш булмаган дөнья ачыла. Себер табигате сурәте, әлеге җирдә гомер сөргән татар халкының яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдыра торган тотемистик легендалар да әсәрдә үзенең лаеклы урынын алган. Аю баласын күкрәк сөте имезеп үстергән хатын турында легенда Себер җирлегендә табигать белән кеше багланышларының бик тирәндә ятуын гына түгел, ә аларның бербөтенне тәшкил итүе хакында бик борынгы карашлар яшәп килүен раслый. Бу үзенчәлек язучының гомер соңында иҗат ителгән "Ялкында өтелгән мәхәббәт" (1999) романында да күзәтелә. "Кызлар тавы" легендасы әсәрнең идея-эстетик катламы белән тыгыз бәйләнгән. Күчем хан сараендагы тоткын кызлар батырлыгы җирле халыкның ирек, азатлыкка омтылыш хисләрен гәүдәләндерүгә хезмәт итә. Бүгенге көндә дә Тубыл-Вагай якларында Кызлар убасы (Кызлар тавы) исемле калкулыкларның саклануы - әлеге риваятьләрнең тарихи җирлеге булуы хакында сөйли. Төп персонаж Нуриянең токым тарихына нисбәтле сурәтләнгән "яшел күлмәкле кызлар (еш кызлары)" - урман кызлары турында легенда да әсәр сюжеты тукымасына уңышлы керешеп китә. Ярыммифологик образлар себер татарлары аңында кешеләр белән янәшәдә - Себер урманнарында яши дип кабул ителә; җемелдәп торган яшел күлмәкле бу пәри кызлары, адәми затлар, ир-егетләрне үзләренә гашыйк итеп, урманда калдыралар, алар белән тормыш коралар... Шунысы кызыклы: уйдырма-әкият рәвешендәге мондый мифологик легендалар ХХI гасыр башында да саз артында, тайгага сыенып утырган Себер татарлары авылларында гомер сөрүчеләр тарафыннан чынбарлык буларак кабул ителә. Язучының зур эзләнүләре нәтиҗәсе булып торган әлеге әсәр әдәбият белгече В.Рогачёв тарафыннан хаклы рәвештә "халыкчан-тарихи эпопея" дип бәяләнә. Әлеге зур эпик полотнода Төмән җирлегендә гомер итүче халыкның ХХ гасыр башыннан алып, аның урталарына кадәр булган тормыш панорамасы тудырыла. Якуб Зәнкиев ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... әсәрләрендә этнографик детальләр, халыкның әлеге як табигатенә яраклашып гомер сөрүе, көнкүреш сурәтен чагылдыру аша милли характерлар ачылган. "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романында автор тарафыннан шигъри югарылыкта сурәтләнгән ау эте белән аю аулау, балык тоту күренешләре, сазлыкта үскән, күзләрне камаштырырлык төрле-төрле җиләкләр җыю, күл өстен каплап алган кыр үрдәкләре, җәйге урманда баласын иярткән поши сурәте, кышкы зәмһәрир суыкта хайваннарына печән салырга чыгучы карт образы һ.б. җирле халык тормышының этнографик сурәтен тәшкил итә. Автор тарафыннан үзәктән читтә, урман-сулар, сазлыклар артында гомер кичерүче себер татарлары тормышының әдәби-образлы чагылышы тудырыла. Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев әсәрләрен анализлау себер татары язучысы тарафыннан булдырылган пространство моделен аңларга юл ачса, мәдәни-тарихи, тарихи-әдәби һәм мифопоэтик контекстларга мөрәҗәгать итү исә әсәрдә авторның тормыш картинасын барлыкка китерү үзенчәлекләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирә. Үзәгендә дөреслек-хакыйкать эзләүче укытучы образы тору әсәрнең эчтәлеген язучының үз биографиясенә якын итә. "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романы да авторның милли колоритлы төбәк әдәбияты тудыру юнәлешендәге эзләнүләренең уңышлы дәвамы дип кабул ителергә хаклы. Язучы илебез тарихында булган зур тетрәнүләр вакытындагы татар халкының тәкъдирен, тормышын бөек максатларга багышлаган катлаулы язмышлар аша киң эпик сурәттә яктыртуга ирешә. Эпик киңлек, зур гомумиләштерүләр, милли-тарихи характердагы мәсьәләләргә мөрәҗәгать итү Якуб Зәнкиев әсәрләрен Г.Ибраһимовның "Безнең көннәр" (1934), М.Галәүнең "Болганчык еллар" (1976), Ф.Хөснинең "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), И.Газинең "Онытылмас еллар" (1949-1966), К.Нәҗминең "Язгы җилләр" (1948) кебек танылган татар романнары белән аваздаш итә. ХХ гасыр кебек тормышта, шул исәптән әдәбиятта да барган катлаулы үзгәрешләр вакытында Төмән өлкәсе татар әдәбияты, халыкчан реализм юлын алып, укучыны мәдәни-рухи яктан үстерә, үзаңын уяту максатына хезмәт итә, милли тарих белән таныштыру, тәрбия бирү юнәлешен сайлый. Үз әсәрләре аша Зәнкиев сүз остасы булып кына түгел, ә фольклорчы, этнограф, туган якны өйрәнүче буларак та танылды. Язучының иҗатын өйрәнү һәм бәяләү барышында әдәби текстта дөнья сурәте тудыруның үзенчәлекләре турында фикер алышу өчен киң җирлек булуына игътибар итәсең. Әсәрдә милли менталитет чагылышын, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүнең аерым сыйфатларын билгеләү язучының иҗат үзенчәлеген ачыклауга юл ача. Якуб Зәнкиев әсәрләренең рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылуы төбәктә яшәүче рус телле укучыга да әлеге язучы иҗаты белән танышу мөмкинлеген тудырды. Флёра СӘЙФУЛЛИНА, КФУ профессоры Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ СЫНАВЫНДА тәкъдим итте, укучыларга аларны аңлыйсы һәм бәялисе кирәк булды. Чөнки, шагыйрь әйтмешли, әгәренки йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк. Әйе, һәр ихтыяҗны иҗтимагый-сәяси яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра. Сәет Сакмановны да, аның мохитен, аның фикердәшләрен дә, дошманнарын да икъдисадииҗтимагый яшәеш шартлары калыплаган бит. Бу каһарманга мөнәсәбәтебез уңай булып, аны хуплаган тәкъдирдә дә, Сәет Сакмановны идеаль герой йөри торган тәртә арасына кертеп булмый, ул анда сыймый, андагы таләпләргә җавап бирми. Һәр чор әдәбияты һәм сәнгате үз геройлары белән дөньяга килә, шулар белән тарихка кереп кала. Ягъни ил-көннең яшәеш вазгыятенә бәйле рәвештә образлар системасы тудыра һәм алар үзгәреп-яңарып тора. ХIХ гасыр әдәбиятының классикасы саналган образларны: аталары калдырган байлык исәбенә типтереп яшәүче Евгений Онегин, Ленский, Печорин, ата жулик Чичиков, ялганчы, буш куык Хлестаков, хыялый һәм ялкау Обломов, мәхәббәттән башканы, кайгы-хәсрәтне белмәгән И.С.Тургенев кызларын искә төшерик. Шул чор әдәбияты тәкъдим иткән геройларның берәрсе сука артыннан йөреп, мал абзарын тазартамы, юкә каезлап, чабата үрәме? Лев Толстой каләме астыннан чыккан чибәр ханым Анна Каренина колхозның хезмәт "таягы"на тигән барлы-юклы икмәген кире хөкүмәткә илтеп бирер идеме икән? ХХ гасырның әдәби-эстетик казанышы саналган "Клим Самгин тормышы" (М.Горький), "Доктор Живаго" (Б.Пастернак) кебек эпик әсәрләрне алыйк. Икесенең дә романнарга исем биргән үзәк геройлары - тормышта үз кыйблаларын таба, системага җайлаша алмый бәргәләнгән шактый ук урта кул, шул ук вакытта фаҗигале шәхесләр. Совет әдәбиятының торышына җиңүче кыяфәтен биргән 20нче еллар, 30нчы елларда да Илья Ильф белән Евгений Петров каһарманлык бизмәненә шахтёр Стахановны да, Ардуан батырны да, атасын сатып үрнәк пионер даны алган Павлик Морозовны да түгел, ә яңа типны - авантюрист, алдакчы Остап Сөләйман-Берта-Мария Бендер Задунайскийны утыртып куялар. Холкы, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, караклыгы белән ничек кенә ачуыбызны китереп, саруыбызны кайнатмасын, Остап Бендер әдәбиятыбыз тарихына тип булып кереп калды. "Күчеш чоры" тибы дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үз вазифаларын "намус" белән үти: көлдерә, нәфрәтләндерә, көендерә, уйландыра... В.Катаевның "Вакыт, алга!", Л.Леоновның "Соть", "Дәрьяга юл", В.Панфёровның "Бруски" дигән 30нчы еллар роман-повестьларының үзәгендә вакытны узарга ниятләгән алдынгы эшчеләр, хыялый галимнәр, колхоз тормышы "ләззәтен" татый башлаган крестьяннар торса да, хәтта авторлары талантлырак булса да, берсе дә "Унике урындык", "Алтын бозау" исемле әсәрләр шөһрәтенә күтәрелә алмады, үз чорының сурәтле елъязмалары гына булып калды. Сәбәбе ачык: Сөләйман малае Остаптан рекордлар таләп итмиләр, "фирка уставын бозасың, коммунист исеменә тап төшерәсең", дип дәгъва белдермиләр. Хезмәт процессы никадәр генә матур да, ямьле дә күренмәсен, аны турыдан-туры сурәтләү үзе генә поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Аны кеше характеры, эчке дөньясы, кичерешләре ярдәмендә генә шигърият итәргә мөмкин. Көнбатыш әдәбиятының Бальзак, Флобер, Стендаль, Мопассан, америкалы Драйзер кебек бөек реалистлары яшәгән чорда да авыр физик хезмәт булган: шахтёр күмер чапкан, крестьян җир сөргән, иген үстергән... Мәгәр сүз осталарын күбрәк кешенең рухи дөньясы, мәхәббәте, өйләнүе, балалар үстерүе, башкалар белән аралашуы, алар белән мөнәсәбәте, батырлыклар кылуы, дингә карашы, фани дөнья белән хушлашуы... кызыксындырган. Акны кара дип расларга мәҗбүр ителгән совет әдәбият белеме бу төр әсәрләрне иске җәмгыятьнең тончыктыргыч шартларын, начар, тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, буржуаз дөньяны фашлауга багышланганнар дип бәяләде. Хәзерге җәмгыять яшәешендәге тискәре күренешләрне, авыр үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек биргән Сәет Сакманов та шул типтагы образлар рәтендә була алмыймы?! Т.Галиуллин трилогиясен рус һәм Аурупа, Америка әдәбиятлары классиклары белән янәшә куеп, чагыштырып карауны мин бик урынлы саныйм. Чөнки ул - фикер тирәнлеге, сәнгати сыйфаты ягыннан да алар белән янәшә куеп чагыштыру дәрәҗәсендәге әсәр. Сүз алып бара торган авторыбыз һәм аның әсәре дә, бүгенге укучыларыбыз да андый мөмкинлекне бирә. Автор хыялында канатланган, сәяси тормыш лабиринтларыннан сайлап алынган образны кабул итү укучының АЗАТ ӘХМӘДУЛЛИН зәвыгына, сәнгати каршылыкны аңлау сәләтенә дә бәйле. Чын шәхес образы катлаулы һәм каршылыклы булса, укучыда ихтирам уята. Андый образны аңларга тырышу, аңлату - әдәби тәнкыйтьченең, сүз сәнгате галименең бурычы һәм намус эше. Шул рәвешле, Р.Мөхәммәдиев "Кенәри - читлек кошы", А.Гыйләҗев "Балта кем кулында?" әсәрләрендә башлаган традицияне дәвам итеп, җәмгыять белән идән астыннан идарә итүче кара көчләрнең пәрәвездәй чәбәләнгән катлаулы хәл-әхвәлләрен, алдау, кирәкмәгән кешене юлдан алып ташлау кебек явыз алымнар белән эш итүчеләрне "Сәет Сакманов" трилогиясе үзенчә, югары сәнгать осталыгы белән чыбыркылый. Автор баш героен төрле яклап сурәтли, аның уңай сыйфатларын да күрсәтә, кояш яктысыннан тартып чыгарып, кимчелекләрен дә ачып бирә. Сәет үзен тайгак, пычрак юлга баскан, төзәлергә, чын-чынлап тәүбә итәргә тиешле кеше дип санамый. Аның үз язмышы өчен көрәшә белүе сокландыра. Ул "хәлле яшәешне кешенең акыл сәләтен күрсәтүче билге" дип саный һәм татарның милли байлары булырга тиеш дигән ышаныч белән яши. "Без - тычканнар баскан өйне тазартучы санитар мәчеләр", дип кабатларга ярата ул үзенең яраннарына. Бай белән ярлыга бүленеш табигый, адәм балаларын Ходай Тәгалә тигез яратмаган, дип исәпли. Берсенә матурлыкны, таң калырлык чибәрлекне мулдан биргән, икенчесенә - дөньяны калтыратып тоту, өченчесенә лидерлык сәләтен тоттырган... Кемнедер горур, эре, тәкәббер итеп яраткан, кайсынадыр байлык туплау, саранлык чирен иңдергән... Мәхәббәт маҗаралары белән бәйле мавыктыргыч борылышлар, укучыны кулда тоту максаты белән уйлап табылган, көтелмәгән хәлләрне сурәтләүгә маһирлык, сюжет канвасының табигый оештырылуы ягыннан да Т.Галиуллинның бу әсәре Көнбатышта "Декамерон"нан башланып, ничәмә гасырлар яшәгән "азгынлык, алдакчылык" романнарын ("плутовский роман") искә төшерә. Әмма тышкы якынлык эчке яңгырашка, фәлсәфи юнәлешкә кагылмый. "Сәет Сакманов" трилогиясендә үзәк персонажда чагылган сәяси-иҗтимагый тәрәккыяткә мөнәсәбәте һәм бәясе милләт яшәеше, татар теленең язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Монда халыкның киләчәге өчен борчылмаган, җинаятьчеләрне каптыру максаты белән генә мәшгуль алдынгы тикшерүчене яки милиция хезмәткәрен сурәтләгән маҗаралы (детектив) романнар белән уртаклык та бар кебек. Ләкин автор тормышка, яшәешкә аек карый. Менә, мәсәлән, соңгы елларда шаушу куптарган, үлем белән беткән бер генә җинаятьнең дә ачылмаганын да яшерми ул. Сәет - гап-гади образ гына түгел, ул - тип. Кыргый капитализм шартларының типик гәүдәләнеше булган герой, хәтта, әйтергә яраса, серле каһарман. Аның иҗади көчен, җегәрен җәмгыять тиешенчә куллана, файдалы эшкә җигә алмаган. Аерата бер яктан ул үзенә уңай мөнәсәбәт уята. Ул - саф татар баласы. Татар иң болгавыр заманда да югалып калмый, үзен диңгездәге йомычка хәлендә итеп санамый, дигән фикергә алып килә язучы. Т.Галиуллин бу персонажы белән ХХ гасыр ахыры - ХХI йөз башы әдәбиятында яңа тип ачты дисәк тә, дөрес булыр. Әйе, Сакмановларны җәмгыять яшәешеннән сызып ташлап булмый. Әле, бәлкем, шулардан узган гасыр башындагы кебек меценатлар чыгар, алар милләтебезгә зур хезмәт куяр. Чөнки Сәетнең атаклы саран Плюшкин кебек үз байлыгына мөкиббән китеп, акча санап ятмыйча, олы сәясәткә чыгарга, депутат булырга, әдәбиятны аңларга омтылышы кебек мактауга лаек сыйфатлары да бар. Аны, алда әйтелгәнчә, илдәге вазгыять, ситуация тудырган. Сәет Сакманов белән якыннан аралашкан кешеләр арасында аның даирәсенә очраклы килеп эләккән, чын мәгънәсендә инсафлы бәндәләр дә аз түгел. Андыйлар героебызга мөнәсәбәтле хатын-кыз арасында бигрәк тә күп. Фәнгә тартылган Мисхәт-Миша - шундыйлардан берсе. Яки, әнә, Сталин лагерьларын узган, лаеш шулпасын мулдан чөмергән, нечкә күңелле, юморга бай, мөлаем Әхмәдиша карт һәм аның карчыгы... Бу образлар милли үзенчәлекләрне күзгә артык бәрелеп тормаган деталь-күренешләр аша тасвирлауга, халыкның ерак тарихи тамырларын эзләүгә, тоталитар режим тегермәненә эләккән аеры шәхес, гаилә язмышы аша тулы бер буынны сурәтләүгә мисал була алалар. Әхмәдиша картның гадәти хәл-әхвәлләрен Сәет һәм яраннары белән бәйләп, язучы татар халкына хас фикерләү үзенчәлекләрен ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ СЫНАВЫНДА дә ача. Аңар чылтырап аккан чишмә суыдай сафлык, шәфкатьлелек, игелеклелек, ярдәмчеллек хас. Кеше үтерүне гадәти бер гамәл санаган бәгырьсезләр дә аның янында, саф әхлакый тәртипләр боҗрасына эләккәндәй, гөнаһсыз сарык бәрәннәре кебек булып, юашланып кала. Билгеле инде, әдәби әсәр уңай яки тискәре геройны сурәтләүгә генә кайтып калмый. Ул - идән, түшәм, тәрәзә, ишек, ишек тоткасы, баскыч, җылыткыч, яктырту җиһазлары... берәмлегеннән торган өй шикелле, композиция, сюжет, конфликт, характерлар, лирик чигенешләр, тел-стиль, сүз-сурәтләр гонсырыннан төзелгән катлаулы бина. Бу яссылыктан "Сәет Сакманов" трилогиясе җитди һәм һәрьяклап сөйләшүгә, фикер алышуга зәмин бирә. Автор төрле яшьтәге, дөньяга һәркайсы үзенчә карашлы йөзләгән персонажлар белән зур оркестр дирижёры кебек оста идарә итә; вакыйгалар җебен чуалтмый. Инде онытыла башлаган геройның яңадан "кирәге" чыга, ул яңадан сүзгә, хәрәкәткә катнашып китә... Күп кыллы, күп тавышлы полифоник әсәрдә кеше җанының бәргәләнүләрен, "зиһен ташкынын" сурәтләгән урыннар да җитәрлек. Катлаулы композициянең "сүтелгән, убырылып төшкән урыннарын" оста итеп сурәтләү авторга озак еллар дәвамында татар, рус әдәбиятлары тарихын студентларга өйрәтү, сүз сәнгате әсәрләрен анализлау буенча махсус курслар алып бару да ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Әгәр бу әсәрнең иҗат методын якынча "кырыс реализм" дип билгеләсәк, трилогиянең теләгән фикерне, хәтта эстетик идеалны ачуда үз бурычы бар. Трилогиянең беренче кисәгендә ("Тәүбә" романы) Көнчыгыш әдәбиятлары романтизмына барып тоташкан шигъри мәхәббәт фонында автор безнең көннәрдәге җинаятьчелекнең килеп чыгуының иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләрен ача. Икенчесендә ("Элмәк") хакимият һәм хөкем оешмаларының кайбер вәкилләре "фатихасы" белән җинаятьчелекнең көч-куәт алып бәйдән ычкынуының нәрсәләргә алып килүе шактый ук тирән психологик анализ ярдәмендә тикшерелә. Өченче роман ("Төнге юллар") "ахыр чиктә бер түлисе була, берсе генә дә - мәхәббәт ләззәтләре дә, байлык хозурлыклары да - мәңгелек түгел" дигән мәгънәне, кичерешне укучыга җиткерү бурычын үти. Гаилә бәхетенә, байлыкка ирешкән Сәет бу рәхәт тормышның озакка бара алмасын "татлы бер сиземләү" белән сиземли. Мәхәббәт - аның өчен җитди, ләкин үтеп чыгарлык сынау. Өч романның стиленә дә тормышка җанлы мөнәсәбәтнең ачык чагылышы, сурәтләү чараларының күптөрлелеге, тапкыр һәм көтелмәгән чагыштырулар, юмор хисе, фаҗигале хәл-әхвәлләр уңае белән дә "күз яше аша көлү" хас. Автор традицион сынландыру алымнарын һәм чараларын урынлы куллану белән беррәттән, төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә кую, төсләр, хисләр берлеге һәм каршылыгы, синестезия күренешләренә мөрәҗәгать итү ярдәмендә сурәтне төрләндерә, җанландыра. "Мәҗүси җил", "битараф ай", "шадра йолдызлар" кебек табигать сурәтләре янында "төссез, иссез, тәмсез, ләмле, үчле тавыш" кебек эпитетлар психологик халәт тудыруга ярдәм итә. Онытыла барган, яки җирле сөйләшләргә хас сүзләрне кулланудан да автор тартынып тормый һ.б. Кыскасы, татар әдәбияты бүгенге заманыбызны каршылыклары, табигый матурлыклары белән сурәтләгән роман-трилогиягә баеды. Сәнгатьчәлек ягыннан югары дәрәҗәдәге трилогия герое - Сәет Сакманов, бер тәнкыйтьче әйткәнчә, китәр өчен килгән, узгынчы каһарман түгел. Шунысы хак: ул тормыштан алынган, әмма язучының сәнгати хыялы ярдәмендә агымдагы тормыш каршылыкларын, бүгенге адәми зат рухының гаҗәеп бай һәм катлаулы булуын тагын да ачыграк һәм тулырак чагылдыра торган итеп сурәтләгән. Бу трилогия, һичшиксез, әдәбиятыбызның олы бүләгенә - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек әсәрләрнең берсе. Азат ӘХМӘДУЛЛИН, профессор, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты ГАФФАР ТУКАЕ! тормышыннан "Сызылып таңнар атканда" (1984), Габдулла Тукай турында "Соңгы сәгать" (1986) драмалары бар. Балалар өчен язылган әкият-хикәяләре, татар әдәбияты һәм сәнгате турындагы публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында очеркларын гына исәпкә алсаң да, чыннан да, Ә.Гаффарның тынгысыз каләме армый-талмый милләт, әдәбиятка хезмәт иткәнлегенә төшенәсең. Татар әдәбиятын күпмилләтле Рәсәйдә русчага яисә башка телләргә тәрҗемә аша беләләр. Бу урында Ә.Гаффар прозасының хәзерге татар язучыларыныкы арасында башка телләргә чагыштырмача күбрәк тәрҗемә ителгәнлеген дә билгеләп узарга кирәк. Аның иҗатын чит халыклар, беренче чиратта, "Долг" (1983), "Глоток воды" (1985), "Зерно и жернова" (1989), "Жизнь" (2008) исемнәре белән чыккан китаплары аша белә. Әлеге тупланмаларда исә төп урынны хикәя-повестьлары алып тора. Димәк, Бөтенрәсәй укучысы соңгы егерме биш-утыз ел эчендә дөнья күргән татар прозасын аның иҗаты аша да бәяли дигән сүз. Исемнәре һәм иҗатлары белән үз халкының тарихыннан аерылгысыз шәхесләргә багышланган әсәрләр Ә.Гаффар иҗатында аерым урын алып тора. Әйтик, татар халкының бөек улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әсәрләре дә берничә аның. Моңа шаккатырлык та түгел, Тукай үзе исән вакытта ук иҗатчыларның үзәгендә булган, шигырьләре, тәнкыйть мәкаләләре белән чордашларын җәлеп иткән. Язучылар исә аның ятимлек чорын, авыр бала чагын, шәхесенең күпкырлылыгын халык күңелендә мәңге яшәтергә ашыкканнар. Инде әйтелгәнчә, Ә.Гаффар иҗатында Тукайга киң урын бирелгән: драматик пьесасы, шигырьләре, хикәя-повестьларында да шагыйрь образын очрата алабыз. Тукайның күпкырлы шәхесенә сокланып язылган публицистик мәкаләләре шулай ук татар укучысын бөек шагыйребез белән таныштыруда зур роль уйный: "Хезмәт байрагы" газетасында - "Мәңгелек Тукай" (1982), "Татарстан яшьләре"ндә - "Мәңге нур син, и Тукай!" (1986), "Шәһри Казан"нда - "Мәңгелектән мәңгелеккә чаклы" (1998), "Ватаным Татарстан"да - "Уятучы бишек җыры" (2006), "Татар иле" газетасында - "Граммофон тәлинкәсендә - Тукай рухы" (2002). Ә.Гаффар "Ал үзеңә, Тукай!" шигырендә ("Мәгърифәт", 1998), бүгенге дөньяда яшәүнең авырлыгыннан зарланып, шагыйрь рухына мөрәҗәгать итә. Тукайның 100 еллыгы уңаеннан 1986 елда язылган "Соңгы сәгать" әсәре аерым игътибарга лаек. Ә.Гаффар әсәрнең жанрын үзе "хыялый поэма" дип билгели. Ә бөтен характеры, төзелеше, сәнгатьчә эшләнеше, конфликт үзенчәлеге ягыннан исә ул шигырь белән язылган трагедия жанрына карый. Эшләнешенең тулаем хыялга нигезләнүе, бөтен элементлары шартлылыкка корылуы аның үзенчәлеге булып тора. Әсәрнең эчтәлеген Тукай вафат булган көннең соңгы бер сәгате эчендәге вакыйгалар тәшкил итә. Әлеге сәгать эчендә, авторның иҗат фантазиясе ярдәмендә, Г.Тукай, үткәнгә - балалык елларына һәм киләчәккә сәфәр кылып, төрле чор әдипләре белән очраша. Вакыт символы итеп алынган сәгать, аның хуҗасы, шагыйрьнең мәхәббәт алиһәсе булган Гүзәл кыз образлары вакыйгалар барышында зур роль уйный. Сәгать тәгәрмәче, учакта пешерелгән бәрәңге детальләре әсәрнең төп фикерен чагылдыруга уңышлы ярдәм итәләр. Тукайның эчке дөньясын ачу өчен, Ә.Гаффар, үткәнгә кайту алымыннан файдаланып, кечкенә Апуш белән олы шагыйрь сөйләшүеннән Г.Тукайның еллар буе күңеленә җыелган уйларын, үпкә-сагышларын, сызлануларын укучыга һәм тамашачыга җиткерүгә ирешә. Трагедиядә Тукайның үз әсәрләре, башка шагыйрьләрнең әсәрләре уңышлы һәм күп файдаланылган. Биредә без Ә.Гаффарның шагыйрь образын яңача сурәтләргә омтылышы көчле булуын күрәбез. 1995 елда язылган "Дәрья башы" повесте Тукай бала чагының бер чорын - Кырлайдан Җаекка килгән вакытны үз эченә ала. 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге кандидатлары арасында язучы Ә.Гаффар да бар һәм аның әлеге повесть исеме белән аталган "Дәрья башы" повесть, романнар, хикәяләр җыентыгы зур бүләккә дәгъва кыла. Китапны ачып җибәргән "Дәрья башы" повестеның исеме җисеменә туры килә. Ул кечкенә Апушның бала чагының мөһим бер чорын - аны шәхес буларак тәрбияләүгә зур этәргеч биргән Җаекка - яңа гына кызлары һәм уллары үлгән Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы йортына килү вакытын тасвирлый. Әсәр шактый кызыклы, гади структуралы, психологик күзәтүләргә, диалогларга бай. Кырлайдан Җаекка алып баручы юл, чит-ят бер йортка аяк басу, "чираттагы әтиәниләр" белән танышу, кечкенә Апушның хис-кичерешләре әсәрнең сюжет линиясен тәшкил итә. Повестьтан моң сизелеп торуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу моңның сәбәбе - Апушның Кырлайны, андагы мәдрәсәне сагынуы, ятимлек газабы, ятимлек язмышына әрнү-үпкәләвендәдер. Аның яшьтәше Габдерәүфнең: "Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел", - дигән сүзенә каршы: "Кайда да бер. Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне..." - дип җавап бирүеннән бөтен җан әрнүен, юлда йөреп, анда сугылып, тегендә кагылып яшәвеннән аруын аңлап була. Аерым эпизодларда Габдуллаҗан образында берьюлы моң да, сагыш та, сабырлык та бергә үрелеп, кушылып киткән кебек. Кечкенә Апуш "уеннарда катнашмый", "әти", "әни" дип дәшүләрне бик озак иттерәсе килә", "кайда да ирекле булмавын"а көрсенә. Аның тарафыннан "бар җанын - үткәнен, хәзергесен, күрәчәген - ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләре"н якыннарына да ишетергә туры килә: "Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин... дим..." Ә.Гаффар "Дәрья башы"нда бай кичерешләр палитрасын куллана, еш кына аларны тиз арада чиратлаштыра: без Габдулланың әле куануын, әле уңайсызлануын, әле тарсынуын, әле ятсынуын, әле көрлек хисләрен кичерүе белән очрашабыз. "- Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы - Газизә анам. - Бер атаңа өчәүме? - Аталарым да шултиклем! Үземнеке - Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы - Сәгъди, Казандагысы - Мөхәммәтвәли. - Бай икән син! - диде Гәбдерәүф, тел шартлатып. - Ие шул, - диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: - Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, - дип көйләп куйды. - Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде". "Дәрья башы"нда Тукайның чын кешелек сыйфатлары, иман һәм рух ныклыгы алга бастырыла. Әдип монда "Тукай дини булмаган" дигән карашларга үз җавабын эзли: ул әле яңа гына танышып өлгергән "туганнары"на дин гыйлеме бирә, "мәгълүматлы мулла малае" буларак фикер йөртә, шәригать кушмаган эш-уеннардан ерак тора, һәр әйткән сүзен "Иман шарты", "Һәфтияк" кебек китаплар белән җөпләп бара. "Дәрья башы" повестенда шулай ук детальләрдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү әдип каләменең бер үзенчәлеге булып тора. Әйтик, дала, юл, бүре, дилбегә, Апушның әрҗәсе, мунча кебек детальләр әсәрнең төп фикерен чагылдыруда уңышлы булып тора. Алар әсәрнең идея-эчтәлеген, анда чагылыш тапкан карашларны, Габдуллаҗанның образын тулаем ачарга ярдәм итә. Повесть: "Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде", дигән җөмлә белән башланып китә. "Дала" образы - халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы. Шуңа бәйле рәвештә, әсәрнең беренче җөмләсеннән үк туган як моңнарын, якынлыкны тоеп була. Юл детале исә, бер яктан, кечкенә Габдулла өчен Кырлай, Казан, Чистай, Оренбург, Җаек араларын тоташтырган чиксез киңлек булып торса, икенче яктан, Җаекка илткән юл - ятим Апушның тормышындагы әһәмиятле чор, ак кар белән уратып алынган, аңа күпмедер вакыт җиңеллек китерәчәк бәхет юлы. Менә бу Җаекка кайтуларын да "бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгел": дүрт көн Казан каласында куналар, бер көн - Чистайда, бер көн - Оренбургта. Шул рәвешле, унсигез көн тоташтан юлда булырга туры килә. ГАФФАР ТУКАЕ! Повесть башында - Җаекка бару юлында һәм әсәр ахырында - Габдуллаҗанның уйларында - бүре образы белән очрашабыз. "Ялгыз бүренең, танавын күккә чөеп, кыска итеп улавы" әйтерсең лә кечкенә Апушның күп кыенлыкларга, тормыш газапларына дучар ителгән тормышына киная ясый. Дилбегәне тоткан Сафиулланың сүзләре исә "бүреләр"не дошман буларак та аңларга этәрә: "- Монда шулай бүреләр күпмени? - дип сорады малай. - Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде. - Әй, Габдуллаҗан, дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан". Сафиулланың юлда барган вакытта Габдуллаҗанга дилбегә тоттыруы һәм шәкертнең карышмавы - кечкенә Апушның Җаек чорында тормыш тәҗрибәсен җыярга, гомеренең җаваплы вакытына керергә әзерлеген күрсәтә булса кирәк. Әрҗә детале исә Апушны ятимлек ачысы сындырмавына, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмавына ишарә ясый: "- Әрҗәмне үземә бир, - диде. - Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел. - Мә алайсаң, - диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. - Ие, авыр түгел. Аның каравы... язмышың авыр..." Повесть азагында Апушның Гыймадетдин белән мунча керү эпизоды, безнең аңлавыбызча, аеруча әһәмиятле, чөнки герой тормышында яңа этап башлануны, аның, ятимлек сәхифәләрен ябып - үткәндә калдырып, тормыш китабының яңа битен ачуын - "дәрья башы"на керүенә ишарә булып тора. Телгә алып узылган һәм башка кайбер символлар, әдәби детальләр, прототибы Тукай булган каһарманның ятимлеге турында уйланулар, аның эчке халәтенә, яшәеш кануннарына бәя белән төрле мәдәни катламнарның бер әсәр чикләрендә кисешү үзәгенә әверелә. Ә.Гаффар сурәтләгән әдәби герой Габдулла Тукайны шактый реалистик, тулыканлы, катлаулы характерлы, көчле кеше итеп күзалларга ярдәм итә. Кыскасы, "Дәрья башы" повестенда Тукай образы укучылар алдында бөтенләй үзгә - сагышлы һәм көр күңелле, сабыр һәм җор сүзле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле Апуш булып ачыла. Әсәр, бөек шагыйрьнең бала чагын гына түгел, аның саллы иҗатын, тормышка карашын, каләме белән уеп калдырган уй-фикерләрен яңача аңларга, аларга яңача якын килергә ярдәм итә. Йомгаклап шуны әйтә алабыз: Тукай темасы Ә.Гаффар иҗатында бик зур урын алып тора. Һәм әдипнең Бөек Шагыйрьгә багышланган әсәрләре Габдулла Тукай шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка, яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатына дан җырлый. Бер яктан, алар Ә.Гаффар иҗатының йөзек кашлары булып торса, язучыны олылап, укучылар күңелендә хәтер-ихтирамны яңартса, икенче яктан, татарның бөек улы Тукайга булган хөрмәтебезне арттыра, аның даһилыгы алдында тагы бер тапкыр баш ияргә этәрә. Алинә БИКМУЛЛИНА, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты ЗАМАНДАШЛАРНЫ АҢЛАУ ЮЛЫНДА игътибарыңны эләктереп алмый. М.Маликованың каләм хасияте исә беренче битне укуга ук вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә һәм соңгы битен ябып куйганчы шушы кызыксыну кимеми. Кешеләрнең (бу очракта хатын-кызларның) язмышы күп вакыт илдә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең нинди булуларына да нык бәйләнгән. Шул ук кешеләр дәүләтләр яки илнең үз эчендәге төрле көчләр арасында гауга китереп чыгаралар, алай ук түгел икән, бер дә булмаса, янәшәдәгеләрне төрле мәкер җепләре белән урыйлар. Күпме кеше, алар җәтмәсенә эләгеп, шуннан ычкына алмыйча, гомер буе тыпырчына, ахыр чиктә, көрәшергә көче бетеп, үзенең аяныч хәле белән килешергә мәҗбүр була. М.Маликова чынбарлыктагы бу катлаулыкларны өч буын хатын-кызлар язмышы мисалында күрсәтеп бирүне максат иткән, шуңа күрә вакыйгалар вакыт ягыннан да шактый дәвамлы җирлектә гәүдәләнгән. Кешеләр, үз хәлләренә бәя биргәндә, еш кына "язмыш", "тәкъдир" сүзләрен кулланып, үзләре тарыган хәлләрнең котылгысызлыгын танырга, шуның белән күңелләрен күпмедер тынычландырырга омтыла. Бу хакта романда Нәзилә исемле карчыкның уйланулары кызыклы. "Иман ияләренә, Аллага ихластан инанган кешеләргә яшәү җиңелрәк, чөнки аларның өмет белән сыгынырлык, мәрхәмәтеңнән ташлама, дип ялварырлык заты бар. Һәммәсе дә тәкъдирдә язылган диләрме? Ә ни өчен меңмиллионнарча кешеләрнең тәкъдиренә шундый кайгы-хәсрәт, җәзалар язылган? Кылган гөнаһлары өченме?.. Әгәр күкләрнең хөкеме гадел икән, һәркем үз кылганнарына бәрабәр җәзасын алырга тиеш! Әмма асылда бу һич тә алай түгел бит. Димәк, күкләр гадел түгел. Ничек дигән әле А.Пушкин? - "Җирдә гаделлек юк, күкләрдә дә юк бит ул!" Чыннан да, романда сурәтләнгән хатын-кызларның үткәнен һәм бүгенгесен җентекли башласаң, моның шулай икәнлеген күрми булмый. Әйтик, аларның иң өлкәне - Нәзилә карчык. Ул бүгенге көндә генә карчык, әсәр кысаларында бала вакытыннан алып бүгенгәчә булган олы юлны укучы күз алдында үтә. Ул Финляндия чигендәге Карелиянең бер авылында туа. Әтисе шундагы хәрби гарнизонда хуҗалык эшендә булган. Нәзилә яшьтән үк җырга һәвәслеге белән аерылып торган. Солдатлар концерт куйганда, ул да сәхнәгә чыга, русча җырларны да нәкъ аларча итеп башкара. Бәхетенә, кыз фашистлардан качып Германиядән бирегә килгән музыка белгече Берта Иосифовна дигән яһүдә хатынының игътибарын җәлеп итә. Ул Нәзиләнең зур мөмкинлекләре булуын билгели, тик сугыш башлана. Әтисе - фронтка, Нәзилә исә әнисе белән туган якка юл тота. Кайту ай ярымга сузыла. Юлда очраган яхшы кешеләр ярдәмендә исән калалар. Туган авыллары Мулкүлгә кайтсалар, ихтимал, җиңелрәк тә яшәп китәрләр иде, әмма әнисе, моннан ун ел элек кулакка санап, үзләрен сөргән кешеләр хозурына килеп басуны мәгъкуль күрми. Озакламый әнисе үлеп китә. Нәзилә сугыш чоры үсмерләре өлешенә төшкән авырлыкларны иңрәеп күтәрә. Шундый шартларда да мәхәббәт дигән изге хис кешеләрне ташламый икән. Наил исемле үсмер егет аңа бергә булырга тәкъдим ясый. Өстенә кияргә эчке киемнәре дә булмаган кыз, фәкыйрьлегеннән оялып, сабыр итәргә куша. Егетне армиягә алалар, ул Мәскәү янында хәрби һөнәр курсларына эләгә. Аңа якын булу өчен, кыз да башкала тирәсенә торф чыгару эшенә ялланып килә. Азмы-күпме очрашуга да ирешәләр. Курсны тәмамлагач, егетне башка урынга җибәрәләр. Кыз тагын ялгызы кала. Авырып китеп, көмәне дә төшә. Шул аерылышудан алар инде бүтән күрешә алмыйлар. Наил Оренбург төбәгендәге Тоцк мәйданында атом бомбасын шартлатып сынау вакытында һәлак була. Олыгаеп беткәч кенә, Нәзилә ике аяксыз Мансур дигән кеше белән гаиләле булып яши башлый. Яхшы күңелле карты белән икесе арасында чын мәгънәсендә уй-фикердә гармония тоеп, намаз ияләре булып, кешеләргә ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә омтылып яшәп ятулары. Әмма романда Нәзилә тормышы алда сүз барачак Ләйсән, аның кызлары Гөлүсә белән Айзирәкләр язмышы гәүдәләндерелгән хәл-әхвәлләргә бер элгәр җирлек булып кына хезмәт итә. Әдибәнең бөтен игътибары менә шушы ике буын хатын-кызларның яшь бала Солтанга бәйле мөнәсәбәтләрен, эчке дөньяларын ачуга юнәлә. Күреп узганыбызча, әгәр элгәр буын вәкиле Нәзилә, нинди генә авырлыкларга, сыналуларга дучар булуына карамастан, эчке дөньясының бөтенлеген, милләтенә хас күңел киңлеген, кешеләргә карата сизгерлеген һәм шәфкатьлелеген саклап калса, аннан соң килә торганнарның ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН ахыр чиктә тормыш китереп кыскан хәлләр белән артык исәпләшеп тормаулары күренә. Вакыт-чор башка, дөнья-илдәге тәртипләр үзгә, кешеләре дә бүтәнчәрәк. Әни кеше булган Ләйсәнне, ике кызы белән, ире ташлап киткән. Соңыннан билгеле булганча, ул Камчаткада башка хатын белән малайлар үстереп ята икән. Наркологтабибә булып эшләүче Ләйсәнне, яше җитүгә, ашыга-ашыга, пенсиягә җибәрәләр (монысы да аны күпмедер бәяли булса кирәк). Педагогия институтын тәмамлап, аспирантура үтүче Гөлүсә һәм авыл хуҗалыгы институтында белем алучы Айзирәк исемле кызлары турында ул әлләни борчылмый. Кызларының тормыш сукмакларын табуына сөенеп, аларга алга таба да мөмкин кадәр ярдәм итү урынына ул: "Муеннан ике бала утырган арбаны сөйрәүче ат камыты төште", - дип кинәнә һәм яңадан үз тормышын кору ниятенә килә, моны, үзен акларга теләп, "алар өстенә авырлык салмау ягын кайгырту", дип аңлата. Мисырның Хургада дигән җиренә барып ял итеп тә ала. Аннан ул үзенең карары дөрес булуына ышанычын тагын да ныгытып кайта. Барыннан да бигрәк, анда чит илләр кешеләрен күреп, алар үрнәгендә, "заманга туры китереп яшәүне" иң дөрес юл дип саный башлый. Моның өчен иң комачау иткәне - чит телләрне белмәү икәнен төшенеп, инглизчә өйрәнү хәстәрен күрә башлый. Интернет аша австрияле Курт дигән алман милләтеннән булган илле яшәр ир белән дә таныша. Курт аны үзе килеп күрергә тиеш иде кебек, һәрхәлдә безнең халык этикасы буенча бу, һичшиксез, шулай. Ләйсән ханым исә, битен ертып, аның янына үзе чыгып китә, Альп таулары буенда торып та кала. Менә бу инде - әсәрдә сурәтләнгән хатын-кызларның икенче буыны. Аннан элгәре буын вәкиле Нәзилә исә мондый адымны ясый алмас иде. Ләйсәндә ана булуның җаваплылыгын тою, балалар бәхете, иминлеге өчен яшәү дигән омтылыш калмаган. Ул яңа шартларда аз булса да ирле булып яшәп калуны максат итә. Шуңа күрә балаларын һәм оныгын, авылдагы йорт-җирен калдырып, шактый җиңел генә күчеп тә китә. Кызлары белән интернет аша аралашу белән канәгатьләнә. Ләйсән - тулысы белән безнең тарихтагы динсез яшәгән унъеллыклар җимеше. Шулай булмаса, кызы үлеп яткан өйдә, дога кылып утыручы "әбекәйләрне йокы басмасын дип, чәй кайнатып, чыжылдатып коймак пешерергә керешмәс" иде. Бу инде - татарда бернинди киртәләргә сыймый торган гамәл. Мәет янында төн кунучыларның тамагын һәрвакыт күрше-күлән үзенә чакырып туйдыра торган булган. Шул ук күршесе Нәзилә карчык моны эшли алмаган булыр идемени? Димәк, бу хатын көн итешебезнең гап-гади таләпләреннән дә хәбәрдар түгел. Мондый мантыйк белән барганда, аның кызлары әлеге мәсьәләләрдә тагын да талымсыз булырга тиеш иде кебек. Хәер, олы кызы Гөлүсәнең бу нәрсәләр турындагы карашын белми дә калабыз. Ул, сабые Солтанны, ире Касыймны ялгыз калдырып, юл һәлакәтендә харап була. Аның сеңлесе Айзирәк алдына исә, яшь булуына карамастан, бер-бер артлы катлаулы мәсьәләләр өелә. Ул авыл хуҗалыгы институтында бергә укучы сөйгәне Васил белән ярәшү алдында тора. Әмма көтмәгәндә апасының сабые аның карамагында кала. Кыз җизнәсе - баланың атасы - Касыйм белән бер өйдә куна калырга мәҗбүр. Ихлас гашыйк Васил хатыны булачак кызның икенче бер ир янында төнгә калуы белән ризалашмый, баланы әтисе карамагына тапшыруны таләп итә. Тик Айзирәк (исеме генә дә нинди бит!) туганының баласын язмыш кочагында калдыра алмый. Уйлый торгач, ул ныклы карарга килә: баланың киләчәк язмышын кайгыртырга әтисе бар, Айзирәк исә шәхси тормышыннан баш тартырга тиеш түгел. Кыз күңелендә барган хисләр, уйлар көрәшен әдибә шактый эзлекле тасвирлый, шул сәбәпле Айзирәкнең сөйгәне Васил белән бергә булуга өстенлек бирүе дә укучы тарафыннан аңлап кабул ителә. Дөресен әйткәндә, баланың язмышы белән барыннан да элек әлеге дә баягы әбисе Ләйсән кызыксынырга бурычлы булгандыр. Ләкин аңа иң мөһиме - бүгенге көндә импортный алман ире белән яшәү. Шул рәвешле, төрле чор хатын-кызларының күңел дөньялары сурәтләнгән бу әсәрдә үзенең табигый асылыннан тайпылуга урта буын аеруча бирелгән булып чыга. Аннан соңгылар, өйдә тиешенчә куелмаган очракта да, күпмедер дәрәҗәдә дини һәм рухи тәрбия алды, шушы мохит аларга тәэсир итми калмады. Моны Айзирәк мисалы да күрсәтеп тора. Ул гаилә, туганлык мәсьәләләрендә нык җаваплылык тоя. Романда автор тарафыннан үзәккә куелган тагын бер мөһим мәсьәлә бар. Ул да булса - ашый торган ризыкларыбызның табигый сихәтле сыйфатлары җуела баруы. Бу ЗАМАНДАШЛАРНЫ АҢЛАУ ЮЛЫНДА афәтнең аянычлыгын автор әлеге дә баягы сабый бала Солтан язмышында күрсәтүне отышлы булыр дип тапкан. Һәм дөрес иткән. Ни өчен дигәндә, өлкән буынның тормыш итү, яшәү рәвешенең ахыр нәтиҗәләре әнә шул яңа буыннар язмышында чагыла да инде. Эш шунда: әнисенең күкрәк сөтеннән мәхрүм калган әлеге сабыйга бер ризык та хәерле була алмый. Аңарда бүген аеруча таралган аллергия дигән авыру көчәя бара. Хастаханә табиблары да баланы нинди юл белән дәваларга белми. Баксаң, авыруны җиңүнең юлы шактый гади икән. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры Кәүсәр Галимовна әйткәнчә, "элеккеге заманнарда сабыйларның авызына арыш икмәге чәйнәп, чүпрәккә төреп каптырганнар. Бу аларга туклыклы, файдалы ризык кына түгел, һәртөрле сырхаулардан дәва да булган... Сабыйлар арыш ипиен суырып үскән заманнарда андый хәл сирәк очраган бит... Бүгенге көндә кибетләрдә дә чиста арыш ипие сатылмый. Кырларга күп төрле ашлама кертәләр, агу сибәләр..." Чыннан да, бары тик әлеге институт кырларында гына чип-чиста табигый арыш, солы үстерелә икән бит. Шулардан әзерләнгән чи арыш боламыгы, солы кесәлләре белән тукландыра башлагач, баладагы күзгә күренерлек бөтен авыру билгеләре әкренләп юкка чыга, сабый сәламәтләнә. Хуш исле саф арыш тәмен тойган бала яшәү яме булып әверелә. Хәзерге вакытта фән-техника алгарышы ашый торган ризыкларыбызга, эчә торган суыбызга, сулый торган һавабызга гына түгел, еш кына кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләребезгә дә тискәре йогынты ясый. Бу җәһәттән беренче карашка чибәр, аралашучан, тапкыр Энҗия образы - моның гыйбрәтле мисалы. Аның шушы сыйфатлары артына хыянәт, кара көнчелек яшеренгән, үзенә кирәк вакытта әлеге бәндә шуларны эшкә җигәргә сәләтле. Ул Айзирәкнең сөйгән егете Евгенийны ансат кына читкә этеп куя, дус кызының яңа гашыйк булган егете Васил белән араларын бозуга да бик җиңел генә бара. Бәхеткә, Васил белән Айзирәкнең мәхәббәте аның барлык мәкерле тырышлыкларыннан өстен булып чыга. Әйе, бу роман янәшәбездәге гап-гади кешеләр турында. Алар бернинди каһарманлыклар да кылмыйлар, нинди дә булса хәттин ашкан хәлләрдә дә сыналмыйлар. Гадәти яшәеш мохитендә хәрәкәт итәләр. Әмма аларның күңел дөньялары шул беренче карашка көндәлек хәл-әхвәлләрдә бөтен каршылыклары белән ачыла. Укучы алар өчен борчылып, хис-кичерешләрен уртаклашып яши. Моңа ирешә алган әдибәне чын мәгънәсендә осталыкка ирешкән димичә, ни дисең? Инде әйтелгәнчә, "Арыш тәме" романы - М.Маликованың уңыш казанган әсәрләренең берсе генә. Уннарча роман-повестьларында, күпләгән хикәяләрендә ул кешеләрне чынбарлык тарафыннан тудырылган хәтсез хәл-әхвәлләр чолганышында сурәтләгән, ничә буын укучыларның күңеленә изгелек орлыклары чәчкән. "Язгы такыялар" повестена карата миңа матбугатта чыгыш ясарга туры килгән иде инде. Автор аны тагын да камилләштереп тәкъдим итә. Газзә белән Маһруй образлары узган гасырдагы хәл-әхвәлләрне кичергән татар хатын-кызларының типик вәкилләре дәрәҗәсенә күтәрелгән. Тормыш чынбарлыгына тугрылык, гомумән, М.Маликова каләменең отышлы ягы. Аның Бакый Урманче, Марат Мөлеков, Гариф Ахунов, Сара Садыйкова, Шәриф Хөсәеновларга багышланган хатирәләре үзләре генә дә аерым тәкъдир ителүгә лаек. Олуг шәхесләребезнең гадәти тормыш-көнкүрешләрен, иҗади мохитләрен, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшләрен әдибә, күңел җылылыгын кушып, яратып сурәтли. Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. Шушы олы бәя рәсми рәвештә расланган очракта да табигый кабул ителер иде. Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры ФАКИЛ САФИН ШИГЪРИЯТЕ Бу очракта тормышта гармония хасил була. Шигырьдәге мистик-эсхатологик мотивлар - яшәеш фәлсәфәсе, ә трагик мотивлар тормыш белән ("Дус дигәннәр сатып куйды гел юк хакка") бәйле. Шулай күпмәгънәлелек һәм текстның күпкатламлылыгы барлыкка килә. Шушы ике эчтәлеккә өстәп, шигырьнең эчке музыкасы эмоциональ эчтәлек хасил итә. Дүрт строфадан торган шигырьдә өченче строфага кадәр интонация иҗекләр саны үзгәрүгә бәйле үсә, дүртенче строфада тынычлана: 10/12/10/10; 10/12/10/12; 12/12/12/12; 10/12/12/12. Силлабик шигырь музыкаль инструмент кебек яңгырый, лирик геройның сүзләргә салынган хис күчешен үлчәмгә салынган халәт-интонация үзгәреше "озата бара". Әгәр беренче өч строфа яшәешкә эндәшү, кешенең үз тормышын үкенеч катыш борчылып искә төшерүе, ялвару-дога кебек тәэсир калдырса, соңгы строфа укучыга юнәлтелгән. Биредә лирик геройның тормышы, гомумән, җиргә килеп-киткән кешеләрнең берсенеке кебек гомумиләштереп, фәлсәфи-якты бәяләнә. Көрәшеп, тартышып, сызланып яшәлгән шәхси тормышка караш - җиргә килеп, анда эз калдырып китүнең бәхет булуы турындагы фикер белән төгәлләнә. Безнең фикеребезчә, силлабик шигырь төзелеше чикләрендә калган хәлдә шигырь яңгырашын үзгәртү, мәгънәви күпкатламлылык, дөньяга романтик карашны катлауландыру Ф.Сафин иҗатындагы төп үзенчәлекләрдән санала. Бер үк вакытта образлар системасында ассоциативлык, традицион-суфичыл яки шәркый символларга мөрәҗәгать итү, детальләштерү һәм шул детальләрнең матурлыгына басым ясау традиционлык тәэсире уята. Эчтәлекне киңәйтүнең шундый ук алымнары бик күп шигырьләрдә кулланыла. Тагын бер мисал - "Сәфәр" шигыренең романтик лирик герое шигырьнең беренче юлларында ук үзен: "Мин күктән! Йолдыз иленнән. / Ә җирдә - вакытлыча", дип белдерә. Детальләштереп тергезелгән гаять матур сурәтне сәфәр образы бергә туплый, ул ике мәгънәдә кулланыла: кешенең яшәеш киңлекләрендә сәяхәте, кайчак бу сәяхәт, яратканның чакыруына буйсынып, җиргә китерә (яшәештәге сәфәр). Икенче мәгънәсе кешенең көтелмәгәндә өзелергә мөмкин булган җир язмышы (җирдәге сәфәр). Җир юлы өзелгәннән соң булыр сурәтне детальләрдә тасвирлап, шагыйрь җир мәхәббәте (Чакыручы - яраткан кеше) һәм яшәешнең китүчегә мәхәббәте мотивларын куллана. Икенчесе (Чакыручы - Илаһи зат) кешенең Аллаһка һәм Аллаһның кешегә мәхәббәтенә карый, бу эчтәлекне ныгыту өчен шагыйрь традицион суфичыл сурәтләр куллана: "Мин - кайнар йолдыз төшенең / Сүрелмәс җете нуры", "Нәкъ шул таңда алмагачлар / Ап-ак чәчкәсен кояр", "Өметләрне утка ягып", "Дөнья дөрләп кабыныр" һ.б. Шигърияттә Ф.Сафин сурәтли торган чынбарлык ике катламлы. Аерым бер шигырьләрдә аның идеаль катламы иҗат дөньясы булып аңлашыла. Мәсәлән, Ф.Садриевка багышланган "Язларда яшик" шигырендә ул шулай. Кайчак идеаллаштырылган дөнья лирик герой рухи эзләнүләренең объекты ("Дуамал җан!.."), табигать ("Күтәрелә кояш"), туган җир ("Кайту"), төшләр ("Китеп барам") булып төгәлләшә. Шагыйрь иҗатында символлар еш кына төрлечә укылу вариантларына ачкыч ролен башкара: тургай ("Югалтулар"); тынлык ("Кышкы көн"); җәй ("Җәй үтеп тә бара менә"); оя ("Кошлар китә"); ай ("Поезд көтәммени!") һ.б. Күпчелек очракта шигырьләр цикллары бер символ тирәсенә туплана, соңгысы әсәрне өч аспектта: кеше философиясе, яшәеш философиясе яки суфичыл фәлсәфәне стильләштерү кебек укырга мөмкинлек калдыра. Мондый образ-символ шигырь яки циклга исем булып килә, гадәттә, шагыйрь берничә эпиграф куя, алар төрле мәгънә вариантларына ачкыч хезмәтен үти. Мәсәлән, "Күбәләк" циклы өч өлеш-шигырьдән гыйбарәт. Һәр шигырь мәгънәви тәмамланган, әмма башка шигырьләр белән дә бәйләнештә. Әйтик, беренче өлештә яшәеш фәлсәфәсе бирелә: матурлык, гармония - күптөрлелектә! Икенче фрагмент кеше фәлсәфәсен тергезә: шагыйрь фикеренчә, безнең һәркайсыбыз галәм кодын йөртә, бу код - мәхәббәт. Өченче фрагмент суфичыл фәлсәфә төсен ала: кеше тормышы - яшәешкә якынаю, һәр кеше туганнан үлгәнчегә кадәр шушы юлны уза. Үлем якынаю циклын төгәлли! Беренче һәм икенче кисәкләрдә дә өченче шигырьдә әйтелгән фәлсәфәне аңларга әзерләүче традицион суфичыл образлар бар. Бу очракта, беренче кисәк - туу турында, икенчесе - мәхәббәт, өченчесе китү турында сөйли. Нәтиҗәдә, өч өлеш суфичыл дөнья сурәтен тергезүче бербөтен хасил итә. ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА Беренче һәм икенче шигырь белән дә шулай. Әгәр беренче текст яшәештәге күптөрлелекне ассызыклый икән, икенчесе мәхәббәтнең төрлелеге турында сөйли. Өченче өлеш үлемне - күптөрлелекнең югалуы, бертөрлелеккә килү буларак карый. Мондый катлаулы эчтәлекне укучыга җиткерү өчен, шагыйрь авыр форма сайлаган: 18/18, һәр шигырь тезмәсе үзе мөстәкыйль фәлсәфи фикер булып тоела. Текстның төп лейтмотивы һәм символы - күбәләк - гомумән, кеше кебек тә, яшәү мәгънәсе яки җан иясе булып та укыла. Беренче эпиграф - Коръәннән цитата, дөнья беткән көн турында сөйли: "Ул көнне кешеләр куып таратылган күбәләкләр кебек булыр". Әсәрдә кешенең туудан үлемгә юнәлгән гомере дөнья бетү белән тиңләштерелә. Өченче шигырьдә "һәр кешенең үлеме дөнья бетү" дигән фикер укыла. Икенче эпиграф - Тукай шигыреннән өзек ("Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп") - циклны кешенең үз күңеле белән сөйләшүе кебек карарга юл күрсәтә. Шундый ук төзелешле "Йолдызлар бакчасы", "Кошлар очкан чакта. Тәфсир", "Бина" цикллары шагыйрь иҗатында дөньяга өр-яңа эмоциональ-психологик караш формалашу турында сөйли, аның күптавышлылыгы текстларны катлауландыру чарасына әверелә. Ф.Сафин шигъриятенең тагын бер үзенчәлеге аның төрле жанрлар үзенчәлекләрен оста файдалануында: поэма, поэма-эскиз, баллада, цикллар, мәсәл, дүртьюллыклар, бишьюллыклар интонация һәм стиль ягыннан төрле. Шагыйрь файдалана торган жанрлар арасында матурлыгы һәм нәфислеге белән сонетлар такыясы аерылып тора. "Тын суларга карап (Сонетлар такыясы)" классик үрнәктә иҗат ителгән: 15 сонетны берләштерә, магистраль сонетның беренче тезмәсе беренче сонетның беренче тезмәсенә әверелә, икенче тезмә - икенче сонетның беренче тезмәсе, һәм шулай соңгы, 14нче сонетка кадәр дәвам итә, монысы магистральнең соңгы тезмәсеннән башлана, тезмәләр боҗрасын яба. Тематик һәм композицион ачкыч (нигез) булган магистраль 14 сонетны эзлекле оештырган тезмәләрне берләштерә. Такыя романтик стильдә: шагыйрь үткәнне (яшьлек, мәхәббәт, туган җирдә яшәү) идеаллаштыра. Әлеге "кичәге" көннәрне искә төшерүче лирик герой үз кичерешләренә табигатьтә аваздашлык таба. Хәтердә сакланган кичәге һәм бүгенге сурәтләрне детальләштереп тергезү каршы куюга нигезләнә, бу да аерым мәгънәви тирәнлек өсти. Кереш итеп файдаланылган магистраль символик мәгънәгә ия образлардан төзелә: "Тын суларга карап көрсендем, / Кипкән камыш кисәк сискәнде. / Җил кабызды тузгак сүсәнне, / Кабынды да янә ул сүнде... / Төн кочакка алды, мин сеңдем, / Йолдызлармы ерак, ул шәмме?.. / Карт өянке моны искәрде, / Кайнардан да кайнар җирсенү... / Мин тынлыкка сыенам тагын да, / Җаным эзли, юк син янымда. / Яктылыкка үрелә күзләрем. / Ак каурыйлар елга ярында, / Ни сер килә офык шавында? - / Ишеталмый калдым сүзләрен..." Тын сулар иң элек вакытны символлаштыра: аның агышын туктатып булмый; коры камыш - хәтер, әмма ул өмет кебек тә укыла ала. Төн - бүгенге, яктылык - үткән, карт өянке - туган җир символы, ак каурыйлар - үткән хакындагы истәлекләр, бу мәгънәләр белән янәшә башка эчтәлек тә табылырга мөмкин. Һәр сонетта төрле әдәби алымнар ярдәмендә образларның төп мәгънәсе калкуландырыла. Башка укылыш вариантына да ишарә бар. Мәсәлән, өченче сонет түбәндәге тезмә белән башлана: "Җил кабызды тузгак сүсәнне" - магистраль сонет, сүсәннең төп мәгънәсе буларак, "хәтер"не калкыта, өченче текстта сүсән лирик геройның җир тормышын символлаштыра. Кайбер текстларда шагыйрь конкрет һәм гомуми мәгънә аңлатучы башка символларны да файдалана. Әйтик, алтынчы сонетта лирик герой ташландык йортка кайтуын сурәтли, йорт хәзер анда беркем дә яшәми торган әти-әни нигезе булып күзаллана. Шунда ук башка укылыш вариантына ишарә бар: йорт - үткәннең символы: "Кайтып кердем тагын үткәнгә, / Сыенып торам салкын миченә". Җиденче һәм сигезенче сонетлар бу ике мәгънәви сызыкны дәвам итә: әти-әни йортыннан китү, шаулы шәһәр тормышы, ата-ана фатихасын югалту һ.б. Әмма гомуми мәгънә дә югалмый - узганны сагыну, иң кадерле нәрсәләрне җую сагышы гомумкешелек кыйммәтләре кебек шәрехләнә. Италиядә XIII гасырда пәйда булган сонетлар такыясы гаять авыр шигъри ФАКИЛ САФИН ШИГЪРИЯТЕ формалардан санала, ул шагыйрьдән зур осталык (бигрәк тә рифмалар сайлауда) таләп итә. Бу яктан Ф.Сафин әсәре классик таләпләргә җавап бирә. Һәр сонет 4 тезмәле, беренче икесендә тезмәләр саны - 4, соңгыларында - 3. Абба тибында рифмалашу һәм тигез, 9ар иҗекле вәзен сагышлы интонация тудыра. Ике соңгы строфада лирик герой үз кичерешләре турында сөйли, шуңа күрә рифмалашу тәртибе үзгәрә: ааб ааб - текстка ышандыру көче өсти, шагыйрь һәм укучы арасында турыдан-туры сөйләшү хасил була. Сонет - элегик, фәлсәфи эчтәлек тудыру чарасы, әмма бу жанрны Ф.Сафин бөтенләй башка максатта, гражданлык лирикасы үрнәге иҗат итүдә дә файдалана. Аның "Казан утлары" журналының 4нче санында (2016 ел) басылган "Без - Тукайлы халык!" сонеттакыясы шундыйлардан. Шагыйрь биредә милләт тарихын, Тукайның бөеклеген, заман проблемаларын һәм гражданин-лирик геройның халкына әйтер сүзләрен бер төенгә җыйнаган. Берләштерүче фикер үзәк сонетның соңгы тезмәсендә бирелә: "Үксез җанкуенга милләтем сыенган". Ягъни текст милләт фаҗигасен, аның Тукайга - шигъри сүзгә сыенып саклану юлын тергезә. Сонет-такыяның һәр тексты, милләт тарихының аерым сәхифәләрен сурәтләү белән бергә, укучыга өндәмәләр, мөрәҗәгатьләр яки раслаучы фикерләр белән ныгытылып бара. "Без бетмәскә тиеш!" (1), "Яраклашмый яшик..." (2), "Тел тамыры исән!" (3), "Хәтер җаннан күчсә, кала әле канда" (4), "Бирешмәскә - көч һәм ярдәм бирче, Алла!" (5), "Илһам килә, тынма, каләм, ташып түгел!" (6), "Тел өченгә бара зур яу, гомумалыш..." (7), "Татар бүген: "Булу - булмау", - дигән чатта" (8), "Бердәмлеген җуйган халык җиңү көтми, / Бүлгәләнгән кавем берчак алга китми" (9), "Милләт рухын фәкать саклап калыр авыл" (10), "Без яшибез! Эзсез-тынсыз китмибез!" - дим" (11), "Каләм нинди дәһшәт! Көч ул изге кулда!" (12), "Караңгылык чиксен, йолдыз булып калык!" (13), "Күтәр башың, татар, төшермә син, күтәр! (...) Без бәхетсез түгел, без - Тукайлы халык!" (14). Шул рәвешле, Ф.Сафин сонет такыясы ярдәмендә көчле трибун, гражданин, сәясәтче, халкына юл күрсәтүче лирик герой тудыра. Татар әдәбиятының аерым чорларында активлашкан, әмма үз булып китә алмаган шигъри цикл жанр формасы да Ф.Сафин тарафыннан яңача файдаланыла башлый. Шагыйрь бу форманы янәшәлеккә кора, шушы янәшәлек ике төрле эчтәлек хасил итә. Гадәттә, циклда һәр шигырь аерым эчтәлек белдереп, аннары гомуми бер үзәк тирәсенә җыелса, Ф.Сафин циклларында һәр ике эчтәлек барлык шигырьләрне кисеп үтә, аларны берләштергәндә генә аңлашыла. Мәсәлән, "Җәйге сюита" циклы 8 кисәккә бүленә. Табигать үзгәреше бер эчтәлекне хасил итсә, кеше күңелендәге тибрәлеш икенче - фәлсәфи эчтәлек тудыра. "Уйның туган җире" циклында яшәеш һәм иҗат янәшәлеге ике эчтәлеккә юл күрсәтә. "Галәм күзе"ндә олы форма - поэма үрнәкләре дә урын алган. Тәнкыйди-сатирик "Милләт бакчасыннан репортаж", иҗтимагый-романтик "Эзләр" кебек әсәрләр шагыйрьнең бу өлкәдә дә осталыгын дәлилләп килә. Җыентыкта 300дән артык текст тупланган. Монда төрле әзерлектәге укучы үз күңеленә аваздаш әсәр, фикер, сурәт таба ала. Факил Сафинның романтик фикерләүгә нигезләнгән шигъри әсәрләре - татар шигъриятенең дә уңышы, югарылыгы, дәрәҗәсе. Текстларны мәгънәви катлауландыру, тематик күптавышлылык образларның күпмәгънәлелеге, автор символлары хисабына барлыкка килә, иҗтимагый-сәяси яки фәлсәфи мәгънәви катламнар лирик герой статусына тәэсир итә. Ул, әйләнә-тирәдә барган вакыйга-күренешләргә эмоциональ җавап бирүче генә булмыйча, милли бердәмлек вәкиле, үз заманының кәеф-халәтен белдерүче гражданин кебек чыгыш ясый. Тәэсирлелек, табигатьне яки тышкы дөньяны, психологик кичерешләрне детальләштерү, текстларның кәеф хәрәкәтенә тәңгәл эчке көе, музыкальлеге, сурәтләрнең, яңгырашның матурлыгы һәм камиллеге автор стиленең таныла торган хасиятләренә әверелә. Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы ЯҢА ЗАМАННЫҢ БӘХЕТ ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕ КАҺАРМАННАРЫ Кем көймәсенә утырсаң... диярлек. Әлеге Зур Суның һәм аның астында калган биләмәләрнең Хуҗасы үзенең кыяфәте (күн тужурка кигән, төн йокыларын калдырып, Зур Суны барлыкка китерәм дигән хыялы артыннан чабып, маңгай чәчләре пеләшләнгән) һәм холык-фигыле (халык алдында нотык тотарга һәм алкышларга күнеккән) белән Советлар илендәге гадәти, типик номенклатур чиновникны хәтерләтә. Ул коммунист, үзе бөек дип санаган хыялларга иман китергән, шул хыялы хакына ата-бабасыннан, туган нигезеннән ваз кичкән кеше, җае чыккан саен дәһрилеге белән мактанып, күкрәк кага. Укучы автор сурәтләүләреннән Хуҗаны образ буларак күз алдына китерә алса, аның Ярдәмчесе - үз йөзе булмаган, абстракт бер фигура булып кына гәүдәләнә. Кирәк икән, аны Хуҗаның Күләгәсе итеп тә интерпретацияләргә мөмкин. Чиновникларның ярдәмчеләре, гадәттә, Хуҗаның давыл, чоңгыл белән көрәшкән вакытта "Аллам!" дип Аллаһка мөрәҗәгать итеп ярдәм сораганы өчен, исән-сау котылып, ярга чыккач, Ярдәмчесеннән куркуы үз күләгәсеннән дә куркып яшәүче чиновник образын төсле буяулар белән куерта гына. Шул ук вакытта Хуҗа-Ярдәмче парлы образлары - бербөтен (Патша-Вәзир образлары бигрәк тә Шәрык әдәбиятында киң кулланыла). Бер мизгел эчендә аларның урыннары алышынырга мөмкин ("Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит"). Мулла бабай, Капчыклы карт, Көймәче карт - болар ил агалары, аксакаллар. Халык рухын, тормыш нигезен иңнәрендә тотып торучы өч кит. Көймә исә татар әдәбияты, гомумән, дөнья әдәбияты контекстында тормыш итүне күз уңында тота. Нух пәйгамбәр көймәсе һәрбер диндә бар, шуңа күрә дә әдәбият-сәнгать дөньясына аның аллегорик образ буларак кереп китүе табигый. Без караган хикәядә дә Зур Суны кичәр өчен автор көймәгә бер-берсенә охшамаган төрле катлам кешеләрен утырта. Аларның барысын да диярлек, Капчыклы карттан кала, бер максат берләштерә: Зур Суны кичеп Зур Җиргә чыгасы бар. Зур Су, Зур Җир - боларның баш хәрефләрдән язылуын авторның аларга метафорик мәгънә салуы дип аңларга кирәк. Әмма Зур Су дини риваятьтәге туфаннан аермалы буларак - ясалма, аның холкын, нәрсәгә сәләтле булуын әле берәү дә белми, алдан күрә алмый, моңа кадәр булдырып караганы юк. Аның каравы әледән-әле зыянын күрә тора: Зур Су яр читенә бихисап мәет сөякләрен юып чыгара. Алар - ата-бабаларның сөякләре. Зур Суны кичкәндә, көймәдәгеләр давылга эләгә, өстәвенә турыдан чыгып, чоңгылга туры киләләр. Давылны, әгәр аны татар әдәбияты контекстында карасак, ул безгә Дәрдемәнднең "Кораб" шигыре аша таныш ("Чыкты җилләр, / Купты дулкын..."). Ул үзгәрешләргә, ил өстенә килгән авырлыкларга ишарә булып та аңлашыла. Дәрдемәнд шигырендә "җан сорап" упкын тартса (дәһшәтле көрәш елларында корбаннар котылгысыз рәвештә булмый калмый), биредә - чоңгыл. Ул корбан сорый һәм ала. Нәкъ чоңгыл турысында Капчыклы бабай таш тутырган капчыгын муенына асып суга төшә - ул туган авылының зираты урынын алдан чамалап куйган, мәңгелеккә шунда калуы икән... "Кичү" хикәясе беренче карашка уңай тәмамлана: давыл тына, безнең каһарманнар Зур Суны исән-сау килеш кичеп чыга. Ләкин беренче кызыл юлдагы шом, киеренкелек тудыра торган җөмлә шул килеш кабатлана диярлек: дулкыннар нәкъ элеккечә тәмләптәмләп яр кырыйларын кимерүен дәвам иттерәләр. Әйе, давыл тынды, тормыш элекке тыныч хәленә кайтты, ләкин безнең каһарманнарны Зур Су үзгәртә алмады. Аларның һәркайсы үз хакыйкатенә, үз иманына тугры калды. Хәтта ки үлемнән курыккан мизгелләрендә вәсвәсәләнеп алган Хуҗа да (аның кичерешләре аң агышы алымы аша күренә) үзенең ваклыгын аклардай сәбәп уйлап чыгара алды. Бары тик Мөхәммәт атлы малай гына иман турында алга таба уйлаячак әле, дигән өмет бар, чөнки көймәдә вакытта ул үз-үзенә "Иман нәрсә ул?" дигән сорау куеп, бу аңа җавап таба алмаган, сорау ачык калган иде. Шул рәвешле, Зиннур Хөсниярның "Кичү" хикәясен XXI гасыр татар авангард әдәбиятының бер үрнәге итеп карый алабыз. Хикәя халкыбызның үткәнендә булган мәгълүм бер чорны аңларга, бәяләргә омтылыш буларак кабул ителә. Әдипнең мондый жанрда иҗат ителгән башка әсәрләре кебек үк (мәсәлән, "Гарасат" романы), әлеге хикәя дә татар әдәбияты киштәсендә үзенең лаеклы урынын били. Кем кемнән көлә? ясе натурализм юнәлешендә театрыннан юл аша фатир, матурлыкка дәгъва итмәве, араңгы якларына юнәлтелүе, ың каршы куелуы, объектив өшерелүе, каһарманнарның леге, мохит йогынтысы һәм, етафорик мәгънәле исемендә е дә, антипатиясе дә булмавы лән баета. проблемасына тәнкыйди каһарманнарының тормыш ы аша күренеп калган театр ар барысы укучы күңелендә ка омтылачагына өметсезлек с итә торган зонадан чыгарга орсат иде. Алар бу форсаттан агын да төпкәрәк төшү өчен чте. р язган Хөснияр иҗатында ле. Татар язучысы буларак, шлы булган милли кодларга темасы булсынмы, шәһәрдә кыйммәтләрен астын-өскә ла алмый, аның әсәрләренә ә язучы каләменең җавабы рмый. Әлеге әдәби юнәлеш әндә, "натуралистик хәрәкәт, Мелодрамалар нәүбәте ЯҢА ЗАМАННЫҢ БӘХЕТ ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕ КАҺАРМАННАРЫ боларны чәйнәп бирә, өстәвенә тәүлек әйләнәсенә күрсәтелә торган телесериаллар да шуңа корылган. Ләкин татар әдәбиятында бу жанрда сыйфатлы итеп язылган әдәбият сирәк очрый, кәгазь тышлыкка төреп бастырылган романнар юк диярлек. Зиннур Хөсниярның мәхәббәт турындагы мелодраматик характердагы хикәяләрен нәкъ шушы киштәгә урнаштыру дөрес булыр. Аның кискен борылышларга бай сюжетлы хикәяләре психологизм элементлары белән үрелеп бара. Кайберләренә әкият формасында интертекст килеп керә ("Әкият һәм хикәят", "Күкеле сәгать"), кайберсе ырым-ышануга нигезләнгән интригага корыла ("Айның туган-тумачасы юк"). Әдипнең мәхәббәт прозасындагы хатын-кызлар гадәти булмаган гүзәллеккә ия. Әйтерсең лә алар журнал тышлыгыннан төшкән, тирәнрәк казысаң, андый образлар чыгышы белән тылсымлы әкиятләрдән үк килә. Европа халыклары укый торганнарыннан, чөнки Хөснияр хикәяләрендәге гүзәлләр чыгышлары белән Шәрыктан түгел, ә сары чәчле, ак тәнле, зәңгәр күзле. Алар - "Йокыга талган гүзәлкәй" әкиятендәге кыз архетибы. Алар шулай ук гүя йоклый, еш кына бәхетсез яки тормыштан канәгать түгел, йә булмаса чын мәхәббәт булмаудан тилмерә. Чын мәхәббәт утларында бары тик Шаһзадә генә яндыра ала, ә безнең гүзәлләргә тиң булырдае - юк. Алай гына да түгел, хикәяләрне уку барышында нәкъ менә шушы матурлыклары аларга бәхетле булырга комачаулый, дигән фикер дә ояларга өлгерә укучы күңелендә. Янәсе, гүзәл хатын-кызларның бай рухи дөньясын күрергә теләүче ир-егетләр аз, моның өчен ир-егеткә йә сукыр булырга ("Тупыл мамык очыра"), йә хатын-кызга ниндидер кискен адымнар ясарга кирәк ("Ак болыт күләгәсе"). Үзенең Шаһзадәсен табу өчен, гәрчә ул янәшәсендә яшәп яткан ире булса да, гүзәл хатын-кыз "җиде тау кичә, җиде диңгез аша үтә", ягъни аның рухи дөньясында шуңа тиң кичерешләр булып уза. Бу драматизмны язучы шушы гүзәлләрнең эчке кичерешләрен тасвирлау, аң агышы алымнары аша бирә. Антураж ролендә еш кына - шәһәр фонындагы табигать тасвирлары. Гомуми күренештән аерып билгеләнгән шушы табигать хикәядәге психологизмны тирәнәйтергә ярдәм итә. Зиннур Хөснияр хикәяләрендә персонажларның диалоглары еш кына эчке сөйләм белән параллель бара, эчке сөйләм кычкырып әйткән сүзләргә капма-каршы мәгънәдә була. Әдип шушы алым аша хәзерге замандагы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигатен ача. Әдипнең мәхәббәт турындагы хикәяләре социаль мохит белән кисешми диярлек, әсәр каһарманнарының кайсы катлам кешесе, кайсы һөнәр иясе булуы кайчак ачыкланмыйча да кала, чөнки укучы өчен бу мөһим түгел, аңа ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр моделен күрү, аны үзеңә "киеп" карау мөмкинлеге әһәмиятлерәк. Аларда жанрга хас булган кинематография алымнары, хәзерге заманның көндәлек картинасын тудыру, вакыйгалар динамикасы аермачык билгеләнә. Шулай ук бәхетле финал яки, хәзергечә әйтсәк, хэппи энд - мәҗбүри. Хөснияр хикәяләрендә исә персонажлар тормыштагы киртәләрне түгел, ә эчке дөньяларындагы психологик киртәләрне җиңеп яки хаталарыннан сабак алып бәхеткә ирешәләр. Шушы үзенчәлекләр әдипнең хикәяләрен мәхәббәт романнарына якынайта. Алардан аермалы буларак, Хөснияр хикәяләре күңел ачу, вакыт үткәрү, эч пошканны басу хасиятен алга сөрми. Шул рәвешле, Зиннур Хөснияр прозасы төрле жанрларны колачлый, әдәбиятның төрле юнәлешләренә мөрәҗәгать итә, автор үзе яшәгән заманга үз бәясен бирә, моны төрле калыпка салып, укучы хөкеменә тапшыра. Укучы әдип әсәрләрендә үзен яки каршы йортта яшәп ятучы күршесен таный, чөнки аның каһарманнары - яңа заманның бәхет өчен көрәшүче шәхесләре. Ландыш ӘБҮДӘРОВА Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ ТАРИХЫННАН Бары тик 1991 елда, илебез тормышында килеп чыккан радикаль иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, әдәбиятыбыз тарихын яңача өйрәнү мөмкинлеге туды, шул исәптән, Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләсе дә кузгатыла алды. Татарстанның суверенитеты игълан ителү, бераздан Республикабызның үзендә Фәннәр академиясе төзелү һәм Г.Ибраһимов исемендәге институт та аның составына алыну сәбәпле, фәнни эшләрне оештыруда да мөстәкыйльлеккә ирешелде. Бераздан исә Татарстанда "Фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре" фонды оештырылуны (1995 елда) форсат күреп, Нил Юзиев шул ук елда Фәннәр академиясе җитәкчелеге ярдәмендә аның мөмкинлекләреннән файдалану юлына чыкты. Кыскасы, Тукай энциклопедиясен төзү юнәлешендә беренче адым ясалды. Әмма шунысы бар: бу - татар гуманитар фәне өчен өр-яңа эш. Нинди дә булса тәҗрибә тупланмаган. Шул сәбәпле Нил Юзиев дөнья күреп өлгергән персональ әдәби энциклопедияләрне өйрәнергә тиеш булды, алар арасында Лермонтов энциклопедиясе иң уңышлысы дигән фикергә килде (бу, чыннан да шулай, рус матбугатында ул зур яңгыраш алды - бик уңай яктан бәяләнде) һәм Тукай энциклопедиясен төзегән очракта яхшы үрнәк-өлге сыйфатында нәкъ менә аны иҗади файдалану мөмкинлеген күрде. Эшне нидән башларга? Беренче эш итеп галим энциклопедиянең лөгатьлеген (русча әйтсәк, словнигын) төзүне, ягъни анда урын алачак барлык мәкаләләрнең исемлеген булдыруны санады. Моның өчен иң әүвәл төп тематик юнәлешләрне ачыклау кирәк иде. Алар барысы сигез булып чыкты. Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча язылачак мәкаләләр исемлеген төзүгә М.Әхмәтҗанов, Ф.Яхин, Р.Ганиева, З.Рәмиевләрне җәлеп итте. Тик, кызганыч, лөгатьлекне редакцияләп бастырып чыгарып өлгерә алмады (1996 елда кинәт вафат булгач, аның васыяте буенча дияргә мөмкин (хаты бар), лөгатьлекне кулъязма хокукында бастырып тарату, гомумән, ары таба энциклопедиянең үзен төзүгә дә җитәкчелек итү безнең карамакка тапшырылды). Лөгатьлек 1998 елның язында Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият белеме советында галимнәр, язучылар, киң җәмәгатьчелек катнашында тикшерелеп, куллануга яраклы дип табылып, ниһаять, мәкаләләрне язуга да "старт" бирелде. Шул вакытлардан соң энциклопедиянең басылып чыгуына кадәр, күренә ки, унсигез ел гомер узган. Лөгатьлекнең үзен әзерләүгә өч ел вакыт сарыф ителүне дә искә алсак, барысы егерме бер ел ук булып чыга. Бу юлларны укыгач, кайберәүләргә эш шактый озакка сузылган кебек тоелыр, тукайчы галим-голяма әкрен эш итүдә гаепләнер. Эшнең сузылу сәбәпләрен бәйнә-бәйнә сөйләп чыгарга да кирәктер шикелле. Тик Тукайны тикшереп, тәҗрибә туплаган фән әһелләренең аз булуын, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятның тулы фәнни библиографиясе һаман да әле төзелмәгәнлеген әйтү белән генә чикләнәм. Әле Лермонтов мирасын тикшерүчеләр сафы никадәр ишле, эш өчен матди мөмкинлекләре зур булып та, энциклопедиясен әзерләүгә егерме елдан артык вакыт киткән. Соңгы ун-унбиш ел эчендә татар вакытлы матбугаты битләрендә булачак Тукай энциклопедиясенең концепциясен, структурасын, принципларын шәрехләргә омтылып язылган мәкаләләр берничә мәртәбә басылды. Укучыларны эшнең барышы белән таныштыру максатыннан, кайбер авторлар, мәсәлән, Нурмөхәммәт Хисамов, Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Зөфәр Рәмиевләр язганнарын китап-җыентыклар форматында нәшер иттеләр. Шунлыктан хезмәтнең эчтәлеген укучыларыбыз беркадәр күзаллыйлардыр. Шуңа да карамастан, бүген дә бу турыда, энциклопедияне төзү тәмамлануын, инде басылып чыгуын да истә тотып, кыскача гына булса да аңлатма биреп китү кирәк дип уйлыйм. Лөгатьлектә энциклопедиягә сарыф ителәчәк (кәгазьдәге) бөтен мәйдан 2400 бит (100 басма табак) булып, аның 2000ләп битен мәкаләләр биләячәк иде (калган битләрдә - кушымталар; басмада барысы - 864 бит + 800 иллюстрация). Ошбу мәйданның якынча өчтән берен шагыйрь әсәрләренә шәрехләмәләр алып торасы булды. Г.Ибраһимов исемендәге институт текстологлары Тукайның күптән көтелгән иң тулы, алты томлы Академик басмасын төзегәндә, шагыйрь каләменнән чыккан барлык иҗади текстларның саны 780 тирәсендә икәнлеге ачыкланды. Әйтергә кирәк, аңа кадәр татар әдәбияты белемендә бу рәвешле, ягъни һәр әсәрне (бигрәк тә шигъри текстларны) аерым-аерым, энциклопедик мәкалә жанрында тикшерү традициясе киң кулланылмады. Шуңа күрә, әлеге мәкаләләрне язарга алынган авторлар бераз аптырап та калдылар кебек. Өстәвенә, кайберәүләр Тукайның теге яки бу тексты турында элгәрге галим-голяманың фикер-күзәтүләренә, ачыш-табышларына таянмыйча гына сүз йөртте. Бу һәр мәкаләгә теркәп бирелә торган кыскача библиографик күрсәткечләр төзүгә әһәмият итмәүдә дә чагылды. Кайчак энциклопедик мәкаләләрдә сүз теге яки бу әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләп чыгуга, тикшерелә торган тексттан урынлыурынсыз зур-зур өземтәләр (цитаталар) китерүгә кайтып кала иде. Билгеле инде, эш барышында фәнни редакторларга мондый мәкаләләрнең текстларын нык үзгәртергә, хәтта кайчакларда яңадан язарга, шулай итеп, авторлар вазифасына караган иҗади гамәлләрне башкарырга да туры килде. Совет чорында әйтелгән фикер-бәяләрне искә алганда исә, аларга тәнкыйди якын килү, яңача фикерләү таләп ителде. Энциклопедия белән танышу барышында Тукайның барлык әсәрләре дә анда тикшерелдеме дигән сорау туарга мөмкин. Аңа шагыйрь иҗат мирасының бу көнгә табылган (авторлыгы расланган) кадәресе генә төрле яктан өйрәнелде дип җавап бирергә туры килә. Димәк, катгый рәвештә, барысы да дип әйтеп булмый. Эзләнүләр киләчәктә дә дәвам иткәндә, Тукай каләме белән язылган текстлар "килеп чыкмый" калмас. Ул язышкан газета һәм журналларның кайбер саннары, алардагы аерым битләр кайдадыр сакланадыр әле. (Мәсәлән, "Фикер" газетасының 1906 елгы 1, 7нче саннарының кайбер сәхифәләре, 1907 елгы 11, 14нче саннары никадәр эзләп тә табылганы юк.) Хезмәттә шагыйрьнең иҗатында яисә татар халкының мәдәни, рухи тормышында теге яки бу рәвештә Тукайга бәйлелектә чагылыш тапкан әдәби-нәзари, иҗтимагый, мәдни проблемаларны да читләтеп үтеп булмый. Болар турында язылган мәкаләләрдә дә Тукай "ачыла". Лөгатьлектә (мәкаләләр исемлегендә) шундый 150ләп мәкаләнең исеме аталган. Иң мөһимнәре исә - Тукай һәм татар балалар әдәбияты, ислам дине, фольклоризм, пейзаж, публицистика, жанрлар системасы (робагый, газәл, мәрсия, касыйдә, поэма, баллада һ.б.), гаруз, рифма... мәсьәләләре. Әйтергә кирәк, татар әдәбиятының, шул исәптән, Тукай иҗатының, Көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнешләре хакында хезмәтләр язылса да, аерым шигъри жанрларның эволюциясе нечкәләп тикшерелмәгән. Шөкер, Тукай һәм ислам дине, иҗатында дини мотивлар чагылышы кебек, заманында каршылыклы фикерләр тудырган мәсьәләләр дә энциклопедиядә, совет чорында кулланылган идеологик бәяләрдән арындырылып, бүгенге эзләнү һәм тикшеренүләргә нигезләнеп яктыртыла. Энциклопедиядә Тукайның туганнары һәм якыннан аралашкан замандашлары мөнәсәбәтләрен ачыклауга да зур игътибар бирелергә тиеш иде. Бу аңлашыла да, чөнки бөек шәхесләрнең көндәлек яшәештә, гаиләви мохиттә дә, иҗтимагый тормышта үз-үзләрен тотышлары, башкалар белән бәйләнешләрнең кайчак катлаулы төс алуы, дуслашулары яки читләшүләре кебек күренешләр укучыларда һәрчак кызыксыну уята. Бу аралашу даирәсенә караган мәкаләләр истәлекләргә һәм вакытлы матбугат сәхифәләрендә урын алган материалларга таянып язылды (аларда истәлек авторларының субъективлыгы да урын ала бит). Шунлыктан Тукай турындагы истәлекләр һәрчакта да хакыйкатьне чагылдыра дип әйтеп булмый (дус бар, көнчеләр бар; хәтер дә хаталанырга мөмкин). Мәкалә авторлары аларда булган фактларга бик сак килергә тырышты, истәлекләрдә каршылыклы фактлар, мәгълүматлар белән "очрашканда" исә, аларның авторларын гаепләү яки аклау күзлегеннән дә эш итмәскә тиеш булды. Тукайның тәрҗемәи хәленә кагылышлы, ачыкланмаган мәсьәләләр дә аз түгел әле. (Мәсәлән, шагыйрьнең "Тукаев" фамилиясен алуы; атасы Мөхәммәдгариф, имамлыкка указ алганда, Мөхәммәтгалимов дип язылган.) Кайбер туганнарын шәҗәрәсендә чагылдыру өчен дәлилләр, конкрет фактлар эзләү эше соңгы елларда башкарылмый тора. Мәсәлән, энциклопедия өчен "Тукай шәҗәрәсе" исемле мәкаләне язганда, 1986 елда Зәкия Рәсүлева төзеп бастырган версиягә, Марсель Әхмәтҗанов хезмәтләренә нигезләнеп кенә сүз алып барылды. Соңгы утыз елда табылган барлык яңа фактларны искә алып, документаль чыганакларны (XVIII-XIX гасырларда уздырылган ревизия язмаларын, метрикә дәфтәрләрен һ.б.) җентекләп өйрәнеп, Тукайның туганлык җепләренең берсен дә читкә какмыйча, Тукай шәҗәрәсенең тулы ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ ТАРИХЫННАН вариантын төзү әдәбиятчыларның (һәм тарихчыларның, крайны өйрәнүчеләрнең дә) зур бурычы булып кала әле. Язучыларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен тикшерү галимнәрдән әдәби иҗат серләрен ачу сәләтенә ия булуны сорый. Хезмәттә мондый юнәлештәге эзләнүләр дә урын алды. Тукай бай тарихлы әдәбиятыбыз горурлыгы булып торган Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Акмулла, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шагыйрьләр, әдипләр галим-мәгърифәтчеләр иҗатына шигъри сурәт-образлар белән дә, фикер, тәнкыйди сүз белән дә үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдереп өлгергән. Ул замандашлары С.Рәмиев, Дәрдемәнд, М.Гафури, З.Бәшири язганнарга да игътибар иткән, үзе тугры дип тапкан фикерен, сүзен әйткән. Кайчак ялгышкандыр да, әмма без хөкемдар ролендә эш итмәскә тырыштык (энциклопедик мәкаләләрдә субъективлык өстенлек алырга тиеш түгел, "минем уемча", "минем фикеремчә", "дип уйларга кирәк" сыман гыйбарәләр кулланыла алмый). Шагыйрь вафатыннан соң узган бер гасыр эчендә йөзләгән татар әдибе, аның иҗат җимешләре белән тәэсирләнеп, кыска гына гомерендә булып узган төрле-төрле хәләхвәлләрен өйрәнеп, шактый санда әдәби әсәрләр - романнар, повестьлар, поэмалар, драмалар, шигырьләр иҗат итте. Илебез тормышының төрле чорларында (1920 еллар, культ заманы, идеология басымы, җепшеклек һәм торгынлык чоры, ХХI гасыр башы) язылуы, билгеле ки, ул әсәрләрнең сәнгати дәрәҗәсендә дә чагылмый калмаган. Ни генә булмасын, Тукай темасына язган бу әдипләр турындагы махсус мәкаләләр энциклопедиянең эчтәлеген бермә-бер баета, укучыларны теге яки бу әдипнең иҗатына игътибарлырак булырга этәрә, әдәби процесстагы тенденцияләрне ачыкларга ярдәм итә. Бу төр мәкаләләрнең барысына да Тукай һәм татар дөньясы дигән зур, катлаулы теманы яктырту йөкләнгән. Бишенче мөһим тематик юнәлешне "Тукай һәм татардан тыш дөнья" дип исемләп булыр иде. Беренче тукайчы зур галим Җамалетдин Вәлиди фикеренчә, Тукай "1907 ел башында... үзен беренче шагыйрь сыйфаты белән таныткан" була инде. Кайсы замандаш иҗатчысына караганда да, аның әсәрләрендә (шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә, фельетоннарында) башка халыклар яшәешендәге хәл-әхвәлләр дә теге яки бу рәвештә чагылыш таба; шигъриятенә, вакытлы матбугаттагы чыгышларына мөнәсәбәтле язмалар үзе исән вакытта ук рус һәм төрки телләрдәге басмаларда күренә башлый. Моңа дәлил сыйфатында берничә мәкаләнең исемен атау белән чикләнәбез: "Тәрҗеман", "Белинский", "Габделхәмид солтан", "Әнвәр паша", "Дурново", "Пушкин", "Лермонтов", "Крылов", "Гладышев", "Шекспир"... Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, аның "күз күпне күрә, колак күпне ишетә". Әдәби бәйләнешләр темасы татардан тыш дөнья матбугатында Тукай (вафатыннан соң) шәхесенә һәм иҗади мирасына мөнәсәбәттә чыгып торган язмаларның авторлары иҗатында да зур урын били. Андый мәкаләләрдә татар әдибе әсәрләренә зур бәя бирелә, башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырулар ясала, кайчак "нәгъшенә тибү" очраклары күренә (мәсәлән, 1914 елда), "тәхтенә үрмәләүчеләр" дә табыла. Тик болар аның шөһрәтле исеменә, шөкер, энә очы кадәр дә тап төшерми. Бу Тукай әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүендә дә чагылыш таба. Шунлыктан әлеге мөһим вазифаны үтәгән тәрҗемәчеләр турындагы тыгыз фикерле язмалар, һичшиксез, энциклопедиядә мөмкин кадәр зур урын алды. Мәкаләләрнең күбесе рус телендә яңгыратучылар турында, чөнки алар шагыйрь әсәрләренә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Тукайны үз телләренә тәрҗемә иткән мари, чуваш, азәрбайҗан, башкорт, төрек әдипләре хакында да хезмәттә мәгълүмат бирүгә ярдәм иткәннәре өчен Баку, Йошкар-Ола, Чабаксар, Уфада яшәүче әдәбиятчы коллегаларга - авторларга рәхмәт белдерәбез. ХХ гасырның икенче яртысы һәм ХХI гасыр башы татар, гомумән, Татарстан сәнгате, мәдәни тормышы сәхифәләрен Тукай белән дә бәйле иҗади гамәлләрдән башка күз алдына китереп булмый. Театрлар, артист, композитор, музыкант, режиссёр, рәссам, архитектор, скульпторлар Тукай әсәрләренә, алардагы образ-сурәтләргә, сюжетмотивларга әледән-әле мөрәҗәгать итә. Моңа мисаллар бик күп ("Шүрәле" балеты, Б.Урманче ясаган сыннар, И.Әхмәтҗанов, Р.Төхфәтуллин тудырган "Тукай"лар, Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театры спектакльләре...). Бу темага караган мәкаләләр кайчакта рус телендә язылып, татарчага тәрҗемә ителде. (Авторлар моны музыкага, бигрәк тә сынлы сәнгатькә караган терминологиянең татарча әле тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве белән аңлата.) Укучыны Тукай тормышы һәм иҗаты, Әстерханга, Уфага, Петербургка, Троицкига ясаган сәфәрләре белән бәйле истәлекле урыннар турындагы язмалар да кызыксындырачак. Тукайга мөнәсәбәтле Кушлавыч, Казан, Җаек, Кырлай, Әстерханнар гына түгел, ул яшәгән "Болгар" (кызганыч, аның тарихи бинасы җимертелде), "Амур" кунакханәләре, Өчиле авылы, Сасна Пучинкәсе дә энциклопедия мәкаләләрендә чагылыш таба. Хезмәттә Н.Юзиев, Лермонтов энциклопедиясеннән үрнәк алып, әдәби топография дип аталган темага язуны да планлаштырган иде. Тикшерә торгач, андый топографик объектлар Тукай иҗатында шактый күп табылды. Шигъри әсәрләренә, аеруча публицистикасына әледән-әле Америка, Англия, Төркия, Агыйдел, Идел, Кырым, Истанбул кебек илләр, елгалар, төбәкләр, шәһәрләр исемнәре "килеп керә", алар турындагы мәкаләләрдә шагыйрьнең шул чордагы үзенчәлекле карашы ачыла. Тукай феноменының асылына төшенү юлында туган фәнни юнәлешнең бер гасырлык тарихы бары да онытылмаска тиеш. Шагыйрь иҗатына бәя бирү Ф.Әмирхан, Җ.Вәлидиләрдән башланып киткән, ә совет чорында ул идеология басымы астында төрле елларда, төрле рухта шәрехләнгән, интерпретацияләнгән. Бу өлкәдә җитди тикшеренүләре белән танылган һәм танылып килүче гыйлем әһелләре турында да мәкалә һәм белешмәләр урнаштырылды, уй-фикерләрендәге хосусиятләренә кыскача анализ ясалды, бәхәсле яклар да күрсәтелде. "Фикер" газетасында, "Уклар", "Яшен", "Ялт-йолт" кебек журналларда җигелеп эшләгән Тукай үз әсәрләрен төрле-төрле тәхәллүсләр (псевдонимнар) белән дөньяга чыгарган. Соңгы вакыттагы тикшеренүләр аларның саны 70кә җитүе турында сөйли. Энциклопедиягә һәрберсенең кулланылышы турындагы белешмә һәм мәкаләләргә дә урын бирелде. Тукай энциклопедиясе Г.Ибраһимов исемендәге институт, Татар энциклопедия институты, Казан федераль университеты һәм башка фәнни оешмалар, югары уку йортлары галимнәренең уртак тырышлыгы белән төзелде. Форсаттан файдаланып, мәкаләләре хезмәткә урнаштырылган барлык авторларга (алар - 135 кеше; бу язмада һәрберсенең исем-фамилиясен атап чыгу мөмкин түгел), редакцияләгән әдәбиятчылар, сәнгать белгечләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Сүземнең ахырында хөрмәтле галимнәрнең исем-фамилияләрен алфавит тәртибендә санап күрсәтәм: алар - Диләрия Абдуллина, Мөхәммәтгали Арсланов, Филүсә Арсланова, Азат Әхмәдуллин, Ләйсән Галиева, Тәлгат Галиуллин, Васил Гарифуллин, Илһам Гомәров, Таһир Гыйлаҗев, Дания Заһидуллина, Рамил Исламов, Нурфия Юсупова, Хатыйп Миңнегулов, Алия Мөбарәкшина, Рауза Солтанова, Гөлчирә Ханнанова, Рифә Харрасова, Заһир Шәйхелисламов. "Габдулла Тукай. Энциклопедия" - персональ әдәби энциклопедия татар гуманитар фәнендә беренче мәртәбә төзелде. Югарыда аны әзерләүгә шактый күп гомер сарыф ителүен әйткән идек. Зур, аеруча җитди эшләрне юбилейларга башкарып чыгуның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Берара, 2006 елларда, энциклопедияне төзү тукталып та калган иде. Шөкер, Г.Ибраһимов исемендәге институт җитәкчелеге, Тукайның 125 һәм 130 еллык юбилейларының бик тиз килеп җитәчәген истә тотып, җитди чаралар күреп килде, вакытлы иҗат төркеме төзеде, бу эшкә тартылганнарга катгый таләпләр дә куйды. Нәтиҗәдә, әлеге фундаменталь фәнни хезмәт 2016 елда Тукайның туу көненә (130 еллыгына) төзелеп бетеп, озак тормый, алты ай чамасы үткәч тә басылып чыкты. Бу юлы юбилейга өлгертергә теләү хезмәтнең сыйфатына тискәре йогынты ясамады дип уйлыйм. Ул Тукайга, тормышы һәм иҗатына, халкыбыз күңелендә яшәешенә кагылышлы ифрат күптөрле мәгълүмат-информацияне эченә ала, Тукай феноменын татар әдәбият белемендә, гомумән, гуманитар фәннәрдә өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен чагылдыра. Зөфәр РӘМИЕВ, 1996-2016 елларда вакытлы иҗат төркеме җитәкчесе, Тукай энциклопедиясенең баш мөхәррире ТУКАЙ ҖЫРЛАРЫНЫҢ ОЧКЫНЫ ЧӘЧРӘСӘ... йогынтысы да барлыгын һәрдаим ассызыклыйлар. Ул үзе бу хакта шушы рәвешчә яза: "Китерде мине ерактан / Ленин, Горький яктысы / Һәм Тукаең, Такташыңның / Җырларының чаткысы". Чыннан да, әгәр сиңа олуг шагыйрьләр кабызган утларның ялкыны һәм яктысы төшә, һич югы очкыннары чәчри икән, ничек алар салган юллардан читкә чыгасың ди?! Ш.Маннур да Тукайны, аның тулыканлы, пульсланып торган иҗатын үзенә бер идеал, юаныч, таяну ноктасы итә. Мәсәлән, "Эчем пошса" шигырендә ул иҗат иткән герой моңсуланган вакытында Тукайны кулына алуы турында сөйли. Әсәрне укыганда, Тукайның үзенә урын таба алмаган чакларында Коръән укыган лирик мине күз алдына килә: "Эчем пошса, моңсулансам кайчак, / Тукайны мин алам кулыма, - / Актаргалыйм аны әкрен генә, / Тукталгалыйм кайбер юлына... / Һәм укып та китәм - ябышып калам". Үз иле, кайвакыт хәтта җире дә булмаган милләтләрнең шагыйрьләрен еш кына ирексезлек, халкының мескен хәлдәлеге, кысылуларга дучар ителүе кулына каләм тоттыра, ә бит милләтне һәм телне саклау Ш.Маннурны да иң борчыган мәсьәләләрдән иде. Ул, бу теманы ачканда, Тукай образына да мөрәҗәгать итте. Шагыйрьнең балалар арасында бүгенгәчә популяр "Яхшы бел"дә мондый юллар бар: "Бу телдә рух байлыгың / Һәм йөрәк кайнарлыгың / Җырлаган бу телдә безгә / Сөекле Тукай моңын". Ш.Маннур туган ил, туган туфрак темаларын күтәргәндә, эпиграфларны Тукайның үтә тирән мәгънәле әсәрләреннән сайлады ("Исәнме, туган җир!"). Ул остазын татарның кабатланмас бөек шагыйре санады һәм бу хакта хәтта юмор-сатира әсәрендә дә чагылдырды: "Узды Тукай, Такташ язган чорлар / Һәм кайтмас та алар гомергә. / Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар, / Лилипутлар килә шигырьгә!" Әле бит бу - без әдәбият, бигрәк тә шигърият үсештә дип лаф орган елларда язылган юллар. Чыннан да, шигърияттән, гомумән алганда, фикер һәм тасвир масштаблылыгы китеп бара бит... Чын шагыйрьләрдә пәйгамбәрлек, димәк, фаразлау орлыгы булу хакындагы карашлар хактыр. Вахит Имамов "Һәйкәл салган әдип" мәкаләсендә болай дип яза: "Мамадыш янында бардыр / Бер авыл, Тулбай, диләр. Бөек Тукаебыз үскән Кырлай авылы белән аһәңдәш икән бит Шәйхи аганың туган авылы да. Берсен, менә, Тукай исеме бөтендөнья тарихына керткән һәм татар авылларының йөзек кашы иткән, Тулбайның да даны, беренче чиратта, Шәйхи Маннур исеме белән бәйледер ул. Хәер, шундук сорау туа: без киләчәк өметебез, дип, мәйданнарда, мөнбәрләрдә көткән яшь буын, мәктәп балалары Шәйхи Маннур һәм аның китапларының исемен яттан белә микән?" ("Мәдәни җомга". 2015. - 17.01) Бик кирәкле сорау. Әлбәттә, татар телендә белем биргән мәктәп укучылары Ш.Маннурның татарча да, русча да яхшы белергә чакырган шигырен хәтта яттан да беләдер, әмма безне аркабыздан сөеп үстергән күрше картларыдай якын Гайҗан бабайлар хакында алар ни уйлый? Ш.Маннурның чор тарихы сәхифәләрен яктырткан, еракта калган елларның кайтавазын түкми-чәчми диярлек китереп җиткергән поэмаларын безнең кебек үк яратып укыймы? Ул шагыйрьнең юмор-сатирасында, үзенчәлекле мәсәлләрендә халыкчан юморны тоя һәм аңлыймы? Бер карасаң, Ш.Маннур да - Тукай кебек, балалар әдәбиятында зур эз калдырган каләм иясе. Ул, тормыштан алынган хәл-ситуацияләрне җанландыру ярдәмендә, малай һәм кызларда кече яшьтән үк белемгә омтылыш, тырышлык һ.б. уңай сыйфатларны тәрбияләү кирәклеген сөйләгән. Татар милләтенең киләчәген күздә тотып, шуны яшәтүгә хезмәт итүче идеяләр уздырган күпсанлы югары поэзия үрнәкләре булырлык әсәрләр язган. Һәм шагыйрь бигрәк тә балалар шигъриятендә Тукай традицияләрен дәвам итүче буларак бәяләнергә хаклы. Алай да әлегә күңелгә шунысы җылылык биреп тора: Ш.Маннурның кечкенәләргә адресланган сюжетлы әсәрләре дә Тукайныкы кебек үк популярлык казанды. Рифә РАХМАН СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! ЮНЫС САФИУЛЛИН эше дә онытылмаслык. "Сөясеңме-сөймисеңме" спектаклендәге бик үзенчәлекле Габдулласын театрның ерак гастрольләренә дә барып (шул исәптән Мәскәүдә дә) уйнап йөрде. Хәзерге чорда авыл-район гастрольләрендә йөрүне яшь артистлар да өнәми. "Яныбызда гаярь, зур тәҗрибәгә ия сәхнә остасының эшләп алуы безнең артистларга җитди мәктәп булды", диде әтнәлеләр. Халык алтыдагы - алтмышка, ди. Микулай дәдәйнең шундый чыдам, тырыш, уңган, байлыкның кадерен, татар теленең тәмен белү сәбәпләрен мин аның туган авылындагы төпле, акыллы яшәү рәвешеннән, бай, ипле, матур йолалардан, Аяз абый мактап язган умартачы Ибан дәдәйнең һәм дә җырчы Ульяна түти корган затлы гаилә тормышыннан да күрәм. Шушы юллар каләм очымнан ак кәгазьгә купшыланып төшкәндә, хәтер түремдә бер-ике ел элек булган куркыныч вакыйга да калыкты. Марсель Сәлимҗанов: "Дунайга тиң балыкчыны белмим, без менә еш кына бергә балык тотабыз. Миңа түгел, хәтта минем Гөлнарама да балык эләкми башлаганда, безнең керәшен малае килограммлап каптыра. Оста балыкчылар күп бездә, Дунай осталарның да остасы!" - дигән иде. Студенецта минем дачам Идел кырында. Биноклем дә бар. Бервакыт Иделдән кемнеңдер шомлы итеп кычкыруын ишетәм. Карасам, ярдан 300 метр ераклыкта капланган көймәсенә ябышып бер балыкчы тора. Тавышы карлыккан булса да таныйм - Наил абый. Мин нишләргә белми чабып йөргән арада аны башка балыкчылар, күреп алып, ярга чыгарга ярдәм иткән. "Сиңа хәзер кайнар мунча кирәк", - дим, ә ул һәрвакыттагыча, үзе турында уйлаудан бигрәк, эшләгән яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару артыннан йөри... Соңрак ишеттем, әлеге балыкчыларга күчтәнәчләр куеп шатландырган икән. Язгы суның салкыны үзәгенә үткәндер, олы кешегә күпме кирәк, дип борчылып йөрсәм, инде җитмеш яшьтән узып киткән Николай Ивановичның авырып ятуы турында ишетергә туры килмәде. Беренчедән, сер бирә торган кеше түгел, икенчедән, бала чагыннан ук чыныгып үскән ир-егет. Кешегә фәлән яшьтә бит ул, дип картайтып карарга өйрәнгәнбез, ә бала чагында елга капитаны булырга хыялланган Николай-Микулай нинди генә салкын көндә дә теплоходның җил уйнап торган икенче катыннан төшмәс. Үзе һәр бирмеш көн балыкта. Балыгы җитеп ашса да тота. Акча эшлим дип газап чигеп йөрүе түгел, балыкларны бушка диярлек өләшә. Кешеләрне шатландыру - аңа җан рәхәте. Щепкинчылар чын сәнгать мәктәбе узып кайтсалар да, театрның зур сәхнә осталары югарылыгына күтәрелер өчен, аларга әле күп көч, күп вакыт сарыф итәргә кирәк иде. Театр дөньясында туктаусыз кайнаган яшь кеше буларак, хәтерем күп нәрсә сеңдергән. Шуңа театр белгечләренең берсен-берсе кабатлап: "Дунаевны Дунай иткән иң беренче эше - "Соңгы хат"тагы Ниязы", - дип әйтүләре белән бер дә килешә алмадым. Тауның түбәләре, русча әйтсәк, пиклары күп булмаган кебек, артистның сәхнәдә төзегән иҗат тавының да күккә ашкан бөек образлары күп булмый. Наил Дунаевның иң югары күтәрелеше дип ышанган биш образын сана, дисәләр, исемлекне Фигародан башлар идем. "Фигароның өйләнүе" дип аталган бу моңсу комедияне Дунаевның 60 яшен котлап язган бер мәкалә авторы спектакльне М.Сәлимҗановка бәйләп куя. Әмма "Фигароның өйләнүе" - театрда булдыксыз дип аталып йөртелеп, ахырда, театрдан ук куылган өйрәнчек режиссёр эше. Авторны ялгыштырган сәбәп - мондый гүзәл спектакльне бары талантлы режиссёр гына куя ала дип уйлаудан. "Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе" өйрәнчек режиссёрның гаҗәеп талантлы артистлар булышлыгы белән куйган диплом спектакле иде. Спектакльгә тамашачылар милли әсәргә йөргән кебек агылып йөрде. Бу онытып булмаслык зур уңышның узаманы Дунаев иде. Әгәр Дунаев Фигаросы спектакльнең башыннан ахырынача кояш кебек балкып, партнёрларына бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт биреп тормаса, артистлар шулчаклы илһамланып уйный алырлар идеме икән?! Артистларга аеруча монологлар авыр бирелә. Ә менә Фигароның монологында Дунаев бик тирәнгә чумып, төптә яткан моң-сагышны да, чумырып алып, тамашачы йөрәген ташытканчы сала алды. Дунаевның чираттагы биеклекләре А.Н.Островскийның "Агай эне - ак мыек" (1973) комедиясендәге Подхалюзин һәм "Бирнәсез кыз" (1983) драмасындагы Паратов образлары белән бәйле. Костромада бөек рус драматургының 150 еллыгына багышланган "Островский пьесалары фестиваленә" рус театрларының каймагы җыелган иде. Әмма бәйгедә җиңү СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! татар театрына насыйп булды. Беренче дәрәҗә диплом төрле хисләр, төрле җайлашулар, күптөрле планнар тудыра алу осталыгына ия Николай Иванович Дунаевка Лазарь Подхалюзин ролен бөтен катлаулылыгы, үткенлеге белән сурәтли алуы өчен тапшырылды. Дунаевның бу үлемсез образында ялагай приказчикның, сәүдәгәрләрнең сасы һавалы, пычрак, караңгы өнендәге гарип әхлак дөньясы тудырган кагыйдәләрне үзләштереп, мутантка әверелүе, ахыр чиктә үз хуҗасын да кабып йоткан бүребуар булып китүе гәүдәләнә. Бер театр белгече: "Дунаев уенын чамасыз мактадым ахры, артистның соңгы пәрдәдә аристократ булып күренүе артык иде", - дип куя. Әлеге спектакльне күп мәртәбә караган тамашачы буларак, урынсыз рәвештә кимчелек итеп күрсәтелгән бу күренешне якларга "Шау-шулы көн яки Фигараның өйләнүе" тырышам. Дунаев финалда аристократны уй- (Пьер Бомарше) спектакленнән. 1970 ел. нарга уйламады да. Хамның үлсә дә аксөяккә әйләнә алмаячагын олы сәхнә остасы булып танылган Наил Дунаев театр белгеченнән дә ким аңламады, әлбәттә. Хам-хамелеон үзен саклаганда, күп төскә керә: Лазарьның аристократ битлеге киеп алуы да шуның чираттагы ысулы гына иде. Белгородта М.Щепкинның 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән Бөтенроссия театр фестиваленә безнең театр Островскийның трагедия киңлекләренә чыга алган "Бирнәсез кыз" драмасы белән барды. Һәм Россия театр дөньясында үзе турында сокланып сөйләрлек данга иреште. Ә бит бу фестивальдә дә бик югары культурага ия театрлар, шул исәптән остазларыбызның берсе саналган Малый театр да катнашты. Шәкертнең остазны уздырырга тиешлеге - аксиома. Спектакльне мактап авыз ачкан театр белгечләре: "Сәхнәдә чын аристократны бик сирәк артист уйный ала, ә менә Дунаев-Паратов - чын аксөяк. Рус театрларында "Бирнәсез кыз" куелмауның тагын бер сәбәбе - Лариса Огудалованы уйный алучы актриса юк, ә алар сездә бер генә дә түгел, икәү икән", - дип башлыйлар. Ә бит, чыннан да, спектакльнең режиссёры да, щепкинчы Дунаев та репетицияләрдә иң әүвәл Паратовның аксөяклеген бөтен зурлыгы белән ачу юлыннан бардылар. Һәм ул максатка ярашлы табыш китерде. Милли театрга милли драматургия һава кебек, кояш, җир, су кебек кирәк. "Перестройка", "үзгәреш" дигән сүзләрдән драматурглар телсез калды. Баш режиссёр, минем янга көн дә кереп: "Пьесалар эзлә! Алсу рольсез йөри әнә!" - диеп тыкырдата башлагач, моннан күп еллар элек Ленин китапханәсендә яшьләремне сөртә-сөртә укыган "Өч аршын җир"не искә төшердем. Шундук кабат барып укырга утырдым. Аяз Гыйләҗев әсәре "тере" иде. Шатлыгымны Марсель абый белән уртаклаштым: "Их, куйсагыз, иң шәп спектаклегез булачак!" "Куйдырсалар куярсың! Йә, ярар, уйлап карыйк", - диде баш режиссёр, үз уйларына чумып. Аяз абый да: "Ай, парин, куйдырмаслар бит!" - диде. Күрәсең, теге заманда куйдырыр өчен бик күп көч түккән булганнар, хәтта ишегалдына үзгәреш дигән әкәмәт килеп кергәч тә, йөрәктәге бозлары акрын эри. Сәлимҗанов - диктатор, дисәләр дә, рольгә кеше сайлаганда киңәшә. "Мирвәлигә Ринатны алам, бер дигән булачак", - ди. Китапханәдә укып утырганда, Мирвәли никтер Дунай булып күренеп алган иде: аеруча хаксызга рәнҗеткән авылын каргаганда, Шәмсегаянның авылдашларына булган мәхәббәтен сүндергәндә һәм аеруча тегермәндә бодай тулы капчыкларны кочаклап елап утырганда. Инде сөйләшүгә күптән әзер кешедәй: "Дөрес, Ринат абый шәп, әмма игенче түгел инде, ул хәрби, генерал, бөек гаскәр башлыгы, аның карашы гына да патшалар карашы, - дип тезеп киттем һәм, ни әйтәсен алдан күреп: - Дунай - чын җир кешесе, байлыкның кадерен белә торган игенче, бөртекләп эшләр иде", - дип сүзне кыскарттым. Марсель Хәкимыч үзе бик бөртекләргә күнекмәгән. Ул ЮНЫС САФИУЛЛИН аңарга кирәк тә түгел. Кайбер бөртекләп утыручы режиссёрның ярты еллык эшен ул бер айда эшли ала. Бер гәпләшкәндә: "Репетиция - любовь моя!" - димисез никтер, диюемә: "Мин подвал режиссёры түгел, театр хисләр дөньясына тоташа икән, димәк, без күбрәк халык арасында кайнарга, аның уй-тойгыларына тоташы рга тиеш, - диде. - Чын галимнәр дә яңа лыкны өстәл артында чокчынып утырып түгел, ә табигатьтән ала". Очрашулар ешайды, сөйләшүләр кы зды һәм, ниһаять, милли җанлы рәссам Рәшит Газиевкә пьесаны тапшырып, тагын бер адым алга атладык. Микулай дәдәй мине бик яратып бетермәсә дә, үз фикерләремне раслар өчен, репетиция ясавын күзәтәм. Фантазия "Өч аршын җир" (Аяз Гыйләҗев) ташып тора үзеннән. Аның табышы күп спектакленнән. 1986 ел. була. Иң ошаган ягы - тапкан табышына ябышып ятмавы, туктаусыз эзләнү юлыннан баруы. Спектакль тиз өлгерде. Режиссёр да, артистлар да чын әдәби әсәргә сусаганнан булды бу. Марсель Хәкимыч сәхнәне кәмит кенә итеп караучыларны бөтенләй кертмәде монда. Без баштук спектакльнең жанры трагедия булыр дип килештек. Сүз дә юк, Ринат абый атасы белән бәрелешләрдә, авылдашларына каршы күтәрелгәндә, мәхәббәт аңлашканда карап туйгысыз иде. Наил абый да бу сәхнәләрдә соклангыч уен күрсәтте, әмма бөтен зурлыгы белән нәкъ менә тегермән сәхнәсендә ачылды. Бер генә тамашачы да аның адәм баласын юк итүче фаҗигане тиңсез гәүдәләндерүенә битараф калмады. Камал театрының трагик артистларга бай булуын күрсәткән "Өч аршын җир" турында Казан, Ленинград, Уфа, Мәскәү тарафларыннан да хатлар килде, "Тамашачы фикере" дигән дәфтәрләр дә кайнар рәхмәт белән тулды. Дунайның иҗат тавындагы бишенче биеклекне күрергә дә вакыт җитте. Фигаро, Подхалюзин, Паратов, Мирвәлиләрне уйнаган артистка "Гөргөри кияүләре"ндәге Гөргөри дигән керәшен ир-аты тапшырылды. Марсель Сәлимҗановның әйтүенә караганда, бу пьеса чын-чынлап сәхнә тотарлык югарылыкта язылмаган иде. Режиссёрның спектакль барып чыкмас дигән шиге премьерага кадәр сузылды. Әмма "Гөргөри кияүләре" бүген дә сәхнә тота! Ягъни 20 елдан артык! Сере нидә? Сере бик гади, аны аңлар өчен "Әлдермештән Әлмәндәр"не искә төшерү дә җитә. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, баш-аягы белән Шәүкәт Биктимеров кебек даһи артист җаныннан сикереп чыккан Әлмәндәр карт образын. Әйе, Гөргөри образы да - тулысынча Николай Иванович Тимриевнең үз каныннан яратылган бәгырь җимеше. Нигә Тимриев, нигә Дунаев түгел, диярсез. Чөнки Тимриев - Дунай кушаматы йөртүчеләрнең борынгыдан ук килгән нәсел фамилиясе. Зур шәхесләрне бөтен яклап белү ягындамын, шуңа өстәдем. Әлмәндәр диюгә, Шәүкәт абый искә төшкән кебек, Гөргөри диюгә дә, күз алдына соклангыч сәхнә остасының үз фантазиясеннән, ис-акыл китәрлек күзәтүчәнлегеннән, Әхмәт авылындагы уңган авылдашларының асыл якларыннан үстерелгән Гөргөри, ягъни Тимриев-Дунаев үзе калкып чыга. Әгәр "Гөргөри кияүләре"нә башка артист алып репетиция ясаган булсалар, ахыры ни белән беткәнен әйтү авыр булыр иде. Аңлашылсын өчен шуны да өстим: "Әлдермештән Әлмәндәр", Мәскәү телевидениесе тарафыннан махсус төшерелеп, бөтен СССРга күрсәтелгәч, театр исеменә пьесасын сорап хатлар яуды. Баш режиссёр: "Юк эш белән шөгыльләнмә, театрны бөлдерәсең", - дисә дә, мин пьесаны, ишәйтеп, төрле якка җибәрә тордым. Озакламый Сәлимҗанов бусагасын илчеләр таптый башлады. Янәсе, безгә дә килеп куя күр әле шул спектаклегезне. Марсель абый: "Юк, куя алмыйм, чөнки сезнең театрда Әлмәндәр юк, ул әле бездә дә бер генә экземплярда", - дип илчеләрне кире борды. Бары бер Мурманск театры гына спектакль оештыра алды. Әмма, Марсель абый сүзе дөрескә чыкты, "Әлмәндәр"ләре үлемсез була алмады. СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! Төп рольдәге Дунаев "Гөргөри кияүләре"н режиссёр ассистенты буларак та үстергәнен онытмыйк. Спектакльгә ул керткән өлешне берни белән дә үлчәп булмый. Керәшеннәр саны күп түгел. Ә спектакль инде 22 ел эчендә татар яшәгән барлык төбәкләрне дә айкап чыкты. Кая гына барып уйнамадылар аны. Спектакльнең Микулай дәдәй Гөргөрие аркасында бөтен зурлыгы белән туган кешелеклелек аурасы татар мөселманнары белән татар христианнары арасында әлегәчә игелекле Хатыны Татьяна Дунаева белән роль уйный. Арага дошманлык салып, милләтне бүлгәләп, Сак-Сок хәлендә калдырырга теләгән дошманнар исә һаман да үз максатларына ирешә алмый дип сөеник. Толерантлыкка хезмәт итүче Дунай кебек керәшеннәребезнең кадерен белик. Наил Дунаев та сәхнәдә гел төп рольләрдә генә уйнап тормады. Ә менә чын драматург кулы белән язылган бик күп эпизодик рольләрне төп рольләр янәшәсенә диярлек күтәрә алды. Чөнки персонажның Дунаев репетицияләрдә тапкан эчке кичерешләре, сәхнә детальләре, уй-фикерләре сәхнәдәге өч сәгатьлек уенны да тутырырлык табышлардан тора, ә артист бу байлыкның сәхнәдә күренгән берничә минутына иң-иң кирәкләрен сайлап, шундый осталык белән тутыра ки, бу персонаж тамашачы аңында төп персонажлар янәшәсендә саклана. Шундый үлемсез образлары арасыннан Василий белән Шәмсетдингә мөрәҗәгать итик. Һәр ике образ да аларның баш режиссёр белән уртак эзләнүләрендә туды. Беренчесе - В.Горбатовның 1974 елны куелган "Бер төн" спектакленнән. Бөек Ватан сугышының чынбарлыкны югалткан һәлакәтле көннәре. Көне буена сузылган дәһшәт эченнән Василий атасы өенә кайтып керә. Иң кадерле кешеләре арасында булса да, без аның һәр хәрәкәте аша җанын яндырган тәмуг утын күрәбез. Гаиләне шатландырган очрашу озакка бармый, кара кайгы белән алышына. Василийның хәрби расчёты да, батареялары да тар-мар ителгән, шәһәрне саклаучы дусларының һәммәсе дә кырылып беткән. Сугышчы булып туган шәһәрен якларга киткән инженер Василий бу минутларда кем соң? Гаилә өстенә өерелеп ишелгән катлаулы сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмый тәҗрибәле артист. Мизгел саен чуала барган хисләр киселеше каршында сәхнәне тутырырлык булып туган һәр уй-хәрәкәте алтын бәясенә тора. Шуңа, газиз атасының, сөекле хатынының, бербөтен булып туачак сәхнәнең образы да психологик планда иң көчле балкышны бирә алучы артист Дунаев тудырган Василий образыннан баш ала. Н.Фәттахның "Кол Гали" пьесасы буенча куелган спектакльнең уртак образын тудыруда да Наил Дунаев Шәмсетдине шундый камертон ролен үти. Кол Галинең туган илгә фидакарь хезмәт, туган халкыңа, туган телеңә тугрылык дигән асыл ышанычына капма-каршы торучы көч итеп гәүдәләндерелгән Шәмсетдин образы - Болгар дәүләтенең ни өчен җимерелүенә җавап бирерлек кыйммәтле образ. Дунаев Шәмсетдинне иблис йомыркасыннан яралган явыз көч итеп бирми, ул - бик күпләребез кебек үк гадәти кеше. Әмма аңа, туган ил, туган телгә караганда, үз рәхәте рәхәт. Ул һәрчак байлыкны бөтен нәрсәдән дә өстен куйган. Болгар кем кулына күчсә дә күчсен, тик шәхси рәхәтемә генә тимәсеннәр, дип яшәгән. Һәм менә аның тоткан мәсләге китергән фаҗига - байлык эчендә йөзгән Шәмсетдин бер сынык ипигә мохтаҗ. Кәеф-сафа сөргән йорты да, хуш-ис таратучы затлы кием-салымнары да юк. Дәүләтен сакламаган кеше нинди хәлдә булса, Шәмсетдин дә бүген шундый мескенлектә. Әмма барыбер бу бәлане илгә китерүче кешеләрнең берсе үзе икәнлеген аңламый. Мәхшәр эченнән Чәчәк саклап алып чыккан Кол Гали китабыннан йөз чөергәндә дә, китапның киләчәктә өметсезлектән коткару коралына әйләнәсенә, яңа төзеләсе бәхетнең рәхәтенә нәкъ менә халык акылын туплаган китапның нигез буласына ышанмый. Дунай иҗат палитрасындагы төсләрнең ниндиләре генә юк. Василий да, Шәмсетдин дә, ил өстенә килгән мәхшәр кочагында күрсәтелсә дә, артист тудырган образлар арасында җир белән күк аермасы. Аларны бер үк артист башкара дип әйтүе дә кыен. Әйтик, Болгарның төтенләп яткан хәрабәләре арасыннан килеп чыккан кыяфәтсез адәм баласы ниндидер могҗиза белән тарих терелткән Шәмсетдиннең нәкъ үзедер кебек. Наил Дунаевның иҗатын юкка гына тауга охшатмадык. Аны бөтен зурлыгы белән күрсәтер өчен, калын бер китап язарга туры килер иде. Театрны М.Сәлимҗанов җитәкләгән чорда Р.Таҗи, Р.Шәрәфи, Ә.Шакир, Н.Дунаевларның совет театрында яшәп килгән байтак тәртипләр белән килешмичә алып барган рухи эзләнүләре, татар театр традицияләрен баетулары махсус өйрәнүләргә лаек. Шуңа да мин Наил абыйга: "Нигә китап язмыйсың?" - дигәч, аптырап калды, бу турыда сөйләшергә кыенсынды - тыйнаклыгы җиңде. Әмма тора-бара китабы дөнья күрде. Анда альбомлык өстенлек итсә дә, тәмләп укып чыктым. Кайбер темалар мин теләгән күләмдә түгел иде. Әйтик, театр тарихына алтын хәрефләр белән теркәлгән образларын тудыру өстендәге уңышларга нинди алымнарга таянып, нинди юллар аша килүе, кеше рухы тормышын ача торган сәнгать формаларын һәм үзенә генә хас методын ничек булдыруы турындагы профессиональ язмалары, уй-фикерләре, чагыштырулары җитеп бетмәде миңа. Наил абыйның педагоглык эшләре дә мине сокландыра. Кайбер педагоглар булачак артистның индивидуаль үзенчәлеген тәмам юк итә. Профессор Николай Иванович курсында укыган шәкертләр бөтенләй бүтән. Алар арасында үз йөзен саклап калган шәхесләр күп. Мондый әзерлекле шәкертләр үстерү өчен дә бик зур тәҗрибә кирәк ләбаса. Мин, барлык керәшен авылларында да йөргән кеше буларак, китабындагы керәшен темасын да азсындым. Әгәр керәшеннәрнең асыл кешеләре, зур уңыш казанган узаманнары белән дә әңгәмәләр корылган булса, автор тәрҗемә өстендә эшләүнең серләре белән дә уртаклашып, шушы юнәлештә киңәшләрен дә бирсә, китапның файдасы бермә-бер үсәр иде. "Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын", ди бит халык. Ходай Тәгаләнең мәхәббәт фәрештәсе Коля белән Татый арасына мәктәптә укыган елларында ук бер-беренә турылаучы нур сузган. Бу нур берсе - китапханәче, икенчесе артист булырга укыганда да сүнмәгән. Гомер буе татар мәгърифәтен һәм сәнгатен үстерү юлында көч куйган бу ир белән хатын зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр һәм иң мөһиме - бер-берсен бәхетле итәргә дә онытмаганнар. Татьяна Дунаева турында язарга алынганнар аның Китап палатасы директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының китапханә факультеты деканы, библиография кафедрасы мөдире, университет проректоры булуы, татар бүлекләре оештыруы, китаплар язып бастыруы хакында сөйләрләр иде, ә мин, бу дөньяда үзем күргән, үзем чын-чынлап белгән ни-нәрсәләрне яза торган кеше булганга, Татьяна ханымның гомер таңымда миңа ясаган көчле йогынтысын һәм миңа эшләгән "этлеге"н әйтергә кирәк табам. "Этлеге" шул: мин аның аркасында гына ике хуҗаның (баш режиссёр һәм директор) "колына" әйләндем. Баш режиссёр үзенә ярдәмче, ягъни әдәби бүлек мөдире эзли башлаган чорда, Нократ буенда гаиләләре белән ял итеп ятканда, Татьяна артистлардан китапханәгә иң күп йөрүче кеше Юныс дигән мәгълүматны Сәлимҗанов күңеленә сала. Һәм мин 27 + 5 елымны Камал театрында ике хуҗаның хезмәтчесе рәвешендә "чиләндем". Икенчедән, чыннан да, миңа китапханә җене кагылган иде. Китаплар белән җитәкчелек итүчеләрнең берсе булганга, Татьяна Григорьевна миңа ярдәм итә яки кызларына куша, китапханәдә татарның эш күрсәткән кешеләре белән мәгънәле очрашулар да уздыра иде. Ир-хатын бер туфрактан яратылган, диләр бит. Татар милләтен яраткан теләсә кем борчылырлык хәл: мәчетләребез урыслаша барган заманда (намазга йөрүче буларак, үзем күргәннәрне әйтәм), керәшен татарының чиркәвендә догалар татарча укыла! Тик туганнарыбызны христиан динен тоткан өчен урыс арасына куучылар да юк түгел. Наил абыйның моңа биргән җавабы сокланырлык: - Керәшеннәрнең дине урысныкы булгач, урыс булыгыз, ә татар буласыгыз килсә, мөселманлыкка күчегез, - диләр. - Мөселман татарларның берсе дә гарәп булганы юк. Татарча сөйләшәм, шуның белән горурланам. Мин - төрки татар халкының керәшен төркеменнән. Җаныма үтеп кергән бу зыялы сүзләргә мин бик җитди карыйм. Бөтен гомерләрен татар театрын, татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган мондый шәхесләребезгә киң җәмәгатьчелек ихлас хөрмәт күрсәтергә бурычлы. Юныс САФИУЛЛИН, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ Хәтер мәгарәсе ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ гражданнарны патриотик тәрбияләү, милли мәдәниятләрне саклау, үстерү вазифаларын да башкара. Татарстанда бүгенге көндә йөздән артык дәүләт һәм муниципаль музей эшли. Аларда 1,5 миллион чамасы экспонат саклана, диләр. Музейлар челтәре, фондларның гомуми күләме буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы саналган Мәскәү шәһәре, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән генә калыша. Идел буе федераль округында ул иң алдынгы булып исәпләнә. Бер ел эчендә генә дә республика музейларын 1 миллион 628 мең кеше караган. Тарихтан күренгәнчә, музейларны оештыруда меценатлык зур роль уйнаган. 2015 елның 5 апрелендә үзенең 120 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Милли музеен оештыруга да Казан коллекционеры Андрей Фёдорович Лихачёв тупламасы нигез булып тора. 1890 елда абыйсы үлгәч, энесе вице-адмирал Иван Фёдорович аның хатыныннан барлык коллекцияне сатып ала һәм шәһәргә бүләк итә. Коллекциядә 20 меңләп вак акча һәм медальләр була. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың әйтүенә караганда, хәтер мәгарәсенә уникаль экспонатлар китерүчеләр бүген дә бар икән. Әле күптән түгел генә бер татар егете 1847 елгы рәсемнәрне Боратынский музеена алып килгән. Ул аларны, антиквариат кибетендә күреп, үз акчасына сатып алган булган. Бу ядкарьләр яңа экспозициядә күрсәтеләчәк. Андый рәсемнәр башка бер генә музейда да юк икән. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов 1000 данәгә якын тарихи материаллар алып килеп, бушлай тапшырган. Шундый кешеләр бик күп икән. Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин карашынча, соңгы вакытта эшкуарлар борынгы технологияләрне торгызу буенча музейлар белән эшли башлаган. Һөнәрчеләр теге яки бу товарны җитештерүнең борынгы технологиясен өйрәнәләр, аларны сувенирлар җитештерүдә киң кулланалар. Андый сувенирлар туристларның игътибарын күбрәк җәлеп итә. Музейлар, китапханәләр, архивлар кешелекнең хәтерен төп саклаучылар булып тора. Аларда халык җәүһәрләре туплана, саклана һәм кулланыла да. Музейлар, китапханәләр, архивлар бер-беренә нык бәйләнгән һәм бер үк вакытта вазифалары ягыннан шактый аерылалар да. Беренчесендә - әйберләр, икенчесендә - китаплар, өченчесендә, нигездә, документлар саклана. Музейларга көндәлек тормышта еш очрый торган типик һәм уникаль әйберләр дә урнаштырылырга мөмкин. Шулай да экспонатларның шактый өлеше - һич тә кабатланмый торган ядкарьләр. Мәсәлән, музейга куелган сәнгать әсәре рәссамның бердәнбер картинасы булырга мөмкин. Музей экспонатлары эмоциональ көчкә, тамашачыга бик нык тәэсир итү сәләтенә дә ия. Мәсәлән, китмән, сука белән янәшә урнаштырылган трактор уйландыра, җир эшкәртүдә кыска гына вакыт эчендә кешелекнең нинди прогресска ирешүенә сокландыра да. Китапханәдә сакланучы китаплар да күпчелек яктан музей экспонатына охшаш. Ул күптиражлы булуга да, берүк вакытта уникальлеккә дә ия. Китап халык күпләп укысын, куллансын дигән максаттан чыгарыла. Китап үткәннең, хәзергенең, киләчәккә фаразларның фактларын, вакыйгаларын, күренешләрен, процессларын бергә туплый. Аның белемне арттыру һәм мәгърифәтчелек мөмкинлекләре гаять зур. Китап тарихи хәтер формасында кабатланмас сыйфатларын гына түгел, музей әйберләренекен һәм документларныкын да үзенә тупларга сәләтле. Документ музей әйберләренең һәм китапларның югарыда санап үтелгән барлык сыйфатларына ия. Шуның белән бергә, тарихи хәтерне төгәл чагылдыруда ул алардан нык аерыла да. Беренчедән, рәсми документларны булдыру иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеген оештыру өчен мәҗбүри элемент булып тора. Шунлыктан документ музей әйберләре яки китапларга караганда чынбарлыкны ныграк чагылдыра. Димәк, тикшерүчеләр игътибарын ул ныграк җәлеп итә. Икенчедән, документ музей экспонатларына, китапларга караганда халыкка азрак таратыла. Дөрес, аларның законнар, халыкара килешүләр кебек беренче чиратта басылырга тиешлеләре дә бар. Әмма хокук саклауга, куркынычсызлыкка, оборонага кагылышлы документларның күпчелеге матбугатта басылмый, киң катлау халык Без тарихта эзлебез... ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ музейга тапшырган. Аларга, үткәннәрнең шаһите буларак, заманча бизәлешле экспозицияләр түрендә лаеклы урын бирелгән, икенче гомер бүләк ителгән. Мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Курсавиның чапаны, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның шинеле һәм кителе, Кызыл Яр авылында гомер иткән көмешче Фатыйма апаның эш кораллары, үзе ясаган бизәнү әйберләре, бик зур мәгънәви кыйммәткә ия тагын бихисап рухи байлык... Милли бизәкләр чигеп, төсле күннән Арча осталары музей өчен махсус эшләгән мозаика үрнәкләре күзне дә, җанны да иркәли, үткәннәр белән бүгенгенең рухын берләштергән серле нәкыш булып, бина диварларына җылы ямь өсти. Аерым экспозицияләр хозурында утырып фикер алышу, әңгәмәләр уздыру өстәле дә уйланылган, моның өчен стиль үзенчәлекләрен саклап ясалган өстәл-урындыклар куелган. Алай гына да түгел, музейның конференц залы заманча мультимедиа чаралары белән җиһазландырылган. Киләчәктә дә бу музей-храмга Хәтер дигән бөек көч хуҗа булып, гыйбрәтле үткәннәр сагында торыр. Арча тарихының Татарстан тарихы сәхифәләренең аерылмас өлеше булуын күреп белү яшь буында горурлык хисе уятыр. Үз тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе беркайчан да үткәннәрен хәтерләүдән курыкмас. Тарихтан күренгәнчә, Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны Х йөздә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак, Арчага XIII йөз башларында нигез салына. Бу хакта рус елъязмаларында телгә алына. Арчаның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында да хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында - Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. "Арча капкасы", "Арча кыры", "Арча ягы", "Арча зираты", "Арча юлы" атамалары - Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәве һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы М.Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: "Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак булырга тиеш", - дип яза һәм Арчаның Идел Болгары кулъязмаларында данлыклы шәһәр булып торуын әйтә. Арча атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр йөри. Удмуртлар Арча атамасын "ар" сүзеннән ясалган дип аңлатырга тырышалар (удмуртлар үзләрен дә "ар"лар дип йөртә), шуның нигезендә удмурт тарихчылары Арчага удмуртлар нигез салган дип фаразлыйлар. Татар галимнәре "Арча" атамасының артыш (можжевельник) исеменнән алынган дип исәплиләр. Бу якларда артышның күп үсүен дәлил итеп китерәләр.Төрки халыклар арасында иң күп кыпчак сүзләре сакланган халык - чувашлар артышны да арча дип атыйлар икән. 2009 елның 27 апрелендә, гадәттәгечә, Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә чит төбәкләрдән бер төркем язучылар катнашты. Алар арасында Тува Язучылар берлеге рәисе шагыйрь Ким дә бар иде. Ул үзенең чыгышында: "Безгә нинди таныш сүз бу. "Арча", - дип хәзерге Алтай халкы белән татарлар арасындагы уртаклыкны һәм тарихи бәйләнешебезне искә төшерде. Чыннан да, безнең чыгышыбыз Алтайдан бит. Алтай тау итәкләрендә "Арча" исемле агачлар үсә, шулай ук "Арча" исемен йөрткән авыл һәм елга да бар икән. Мөгаен, борынгы бабаларыбыз Казансу буйларына шуннан күченеп килеп урнашкан урынга Арча исеме кушкандыр. Музейда Арча тарихы төрле яклап бик киң яктыртылган экспонатлардан күренгәнчә, Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм бай ягы булган. Арча ныгытмасы хан гаскәрләренең җыйналу һәм өйрәнү урыны вазифасын да үтәгән. Арча ягы Казанны саклаучыларны корал, сугышчылар, атлар һәм ризык белән тәэмин итеп торган. Нугайлар нәселеннән булган Камай исемле морза, руслар ягына чыгып, юкка гына Иван Грозныйны: "Арча ягын кырмыйча, Казанны алып булмый. Башта Арча кальгасын җимерергә, авылларын туздырырга кирәк", - дип котыртмый. Илһамият Ватаны, син, Арча! ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ тиңлиләр. Чал Казансу елгасы гына түгел, татар халкының гомуммилли мәдәнияте нигезендә дә Арчаның йөзләрчә еллар буена формалашып килгән мәдәнияте ята. Арчаның үзенең дә тарихы Казан тарихыннан да ераграк китә булыр. Шуңа күрә биредә Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан бирле калыпланган мәгърифәт һәм мәдәният дәвам итә. Татарның аклыгы нигезенә дә шушы якның аклыгы түшәлгән. Шунлыктан, халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре үстергән Арча районының Әдәбият һәм сәнгате музее булуы табигый хәл. Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Аңа бистәнең үзәк урамыннан 1886 елда төзелгән тарихи бина бирелә. Бу тарихи бина гына түгел, бик купшы да. Аның нәкъ менә музей икәне ерактан ук шәйләнә. Арчаның яңа төзелгән биналарыннан бик затлы-зыялы булуы белән аерылып тора. Музейның капкалары да аерым игътибарга лаек. Ул иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән. Музейны оештыручы, аның беренче директоры Ринат Фазлыйәхмәтов республика архивларында хәзер музей урнашкан йортның фотосурәтен табып, сурәттәге татар милли бизәкләре төшерелгән капканың күчермәсен ала. Музей директоры бөтен нәрсәдә тарихи төгәллек булдырырга тели һәм ул эскиз буенча шундый ук капка эшләтүчеләрне таба. Тарихи бина дигәннән, узган гасырның 20 нче елларында монда кантон милициясе урнашкан була, бу турыда музейның алгы ягына эленгән махсус такта сөйли. Бер гасыр элек диярлек монда милиция хезмәткәрләре эшләвен такта гына искәртми, экспозиция залларының берсенә башта антураж өчен куелган бутафор кебек тоелган ишек алып керә, ишек артында - булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, халык язучысы Гомәр Бәширов кабинетының экспозициясе. 1925-1929 елларда ул Арча милициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Монда булачак язучы җинаятьчеләрне ничегрәк тотарга дип планнар корган, сорау алган, шаһитлар белән аралашкан. Ә яшерен ишектән аның янына агентлар, мәгълүмат ташучы кешеләр кереп йөргән. Ишек артында ишегалдына чыга торган яшерен баскыч та булган. Җирле милициянең ул агентларын әлегә кадәр берәү дә белми. Бары тик ишек кенә хәтерендә бик күпләрне саклый. Бу музейда ул да экспонат, яңадан эшләнмәгән, шул чордан калган. Бүген монда Гомәр Бәшировның эш кабинеты: өстәл, урындык, язу кирәк-яраклары, костюм-күлмәге, чәйнеге белән самавыры, китаплары куелган. Г.Бәширов татар язучылары арасыннан беренче буларак Сталин премиясенә лаек була. Язучының "Намус" романы дөньяга чыгу белән үк укучыларының мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләрдә дә тарала, бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов, әдәби иҗатыннан тыш, җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда Татарстан Язучылар берлеге идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак, берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Ике тапкыр (дүртенче һәм бишенче чакырылыш) СССР Югары Советына, бер тапкыр Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаеклы: "Туган ягым - яшел бишек" (1967) повесте һәм "Җидегән чишмә" (1977) романы. Гомәр Бәширов үзенең соңгы әсәре "Гыйбрәт"не иҗат итүгә 10-15 ел гомерен багышлый. Ул бу әсәре белән гыйбрәтле сүзен, васыятен әйтеп калдырырга тели, әмма романга соңгы ноктаны куярга өлгерми. Г.Бәширов - татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерүгә күп көч куйган, татар телен яхшы белгән, үзе исән вакытта ук классик язучы була алган шәхес. Аның улы Зөфәр Бәширов (1937) - күренекле фотограф, журналист, унлап китап-альбомнар авторы. Һәр музейның тәрбия өлкәсендә үз роле, үз урыны бар. Ләкин алар арасында төбәкнең борынгы тарихын, аның бөек шәхесләре турында бик зур мәгълүмат туплаган, бу төбәктә үсеп чыккан әдәбият һәм сәнгать осталарының иҗатын ачып АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ биргән әлеге музей аерым урын тота. Музейда иҗатлары чагылыш тапкан шәхесләргә багышланган экспонатлар белән танышкач, күп нәрсәнең башы Арчадан икәнлегенә ышанасың. Мәгърифәтчелекнең башында Кәче авылы мәчетенең имамхатыйбы Юныс бине әд-Кәчеви торган. Мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы да ул. Әдәбият бүлегенең беренче залында бөек мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, "Казан арты" тарих-этнография музееның Шәмсетдин Күлтәсиләрнең директор урынбасары Шәрифулла Гарипов (уңда) һәм Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов. тормышларын, эшчәнлекләрен чагылдырган фотодокументлар, аларның китаплары һәм шәхси әйберләре, Сабирҗан әл-Мәмсәвинең гарәпчә язылган "Әлифба"сы һәм башка иске китаплар белән танышырга мөмкин. Мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави (1776-1818) - мөселманнарны беренче булып дөньяви фәннәрне өйрәнергә өндәгән зат... Моның өчен Г.Курсави үлем җәзасына хөкем ителгән. Кыска гына гомер кичерсә дә, Курсави татар иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырды. Татар халкының рухи тормышындагы урынын билгеләп, Галимҗан Ибраһимов аны "Туачак көн йолдызы" дип атады. Курсавидан безгә калган төп сабак - кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен куючы беренче кеше Г.Курсави булды. Ул беренче ислахчы-реформатор һәм беренче фикри карлыгач иде. Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - татарлардан беренче тарихчы галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче, мәгърифәтче, фикер иясе иде. Бохарада һәм Сәмәркандта укыган елларында Ш.Мәрҗани, мөселман дине тәгълиматы белән беррәттән, фәлсәфәне дә, тарихны да, гарәп һәм фарсы телләрен дә өйрәнә, математика һәм астрономия белән шөгыльләнә. Ул, татарлар арасында беренче булып, Казан дәүләт университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша. Ш.Мәрҗани үзеннән соң бай фәнни мирас калдыра. Аның тарафыннан 30дан артык фәнни хезмәт языла. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы (богословие) проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртыла. Мәрҗанинең фәнни иҗаты һәм эшчәнлеге мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган иде. Академик В.Бартольд аны "Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы" дип атады. Ул үз халкын феодаль патриархальлек мөнәсәбәтләре һәм урта гасыр идеологиясе хакимлегеннән коткаруны күз алдында тотып, аны дөнья мәдәнияте һәм заман цивилизациясе белән якынайту максатыннан чыгып хезмәт куйды. Татар халкын артта калдырган сәбәпләрне тәнкыйтьләп, алдынгы идеяләрне яклап, ул дөньяви фәннәргә һәм мәгърифәткә таба кискен борылыш ясауны таләп итте. 1856-1933 елларда яшәгән Шәмсетдин Күлтәси чорының иң күренекле мәгърифәтчеләреннән берсе булган. Ул мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләрен һәм фәнни белемнәрне пропагандалый, дистәгә якын китап яза. "Һәйәте җәдидә" ("Гомуми астрономия", 1896), "Мөфассал һәйәте җәдидә" ("Гомуми астрономиягә кереш", 1898), "Хикмәте җәдидә" ("Астрономия мәсьәләләре", 1898), "Мөхакәмәт" ("Фикерләү", 1903) дигән хезмәтләрендә ул вакытта хакимлек иткән дини карашны кискен тәнкыйтьли, фәнне һәм фәнни танып белүне яклап чыга, ХХ гасыр башында басылган хезмәтләрендә Ш. Күлтәси укытуның яңа алымнарын хуплый, фән нигезләрен төпле өйрәнергә, тормышның гасырлардан килгән иске нигезләрен үзгәртергә өнди. Прогрессның һәм халык тормышын яктыртуның төп шарты сыйфатында фәнне ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ дини схоластикага каршы куя, фәнни философик проблема ларны шәригать законнары нигезендә хәл итәргә мата шучы догматикларны кискен тәнкыйтьли. Ш.Күлтәсинең фәнни-агарту эшчәнлеге та тар иҗтимагый фикере үсе шендә якты эз калдыра. Музейда урын алган күпчелек якташларыбыз ту рында сүз барганда, "клас Яңа Кырлайдагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музее бинасы. сик", "нигез салучы" дигән төшенчәләрне кулланырга туры килә. Бүгенге татар әдәбиятына нигез салучы, классик шагыйрь Габдулла Тукай, татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәү (1886-1938), татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал (18791933). Музейда алар турында материаллар тупланган, шәҗәрәләре эшләнгән. Габдулла Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла. Тарихтан күренгәнчә, һәрбер халык кайчан да булса үз шагыйрен тудыра. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасыр Италиясендә - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Казакъстанда - Абай, Грузиядә - Руставели, Россиядә - Пушкин, татар халкы өчен Тукай - шундый шагыйрь булды. Нәкъ менә Г.Тукай иҗатында татар халкының күп гасырлар дәвамында туплана килгән рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба. Габдулла Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми. Башкорт поэзиясе классиклары М.Кәрим һәм Н.Нәҗми, үзбәк халкының уллары Хәмзә һәм Г.Голәм, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылардан С.Сәйфуллин һәм Б.Майлин, таҗик әдәбияты классигы С.Айни, күренекле төрекмән әдибе Ю.Кербабаев - һәркайсы үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Казакъ язучысы академик С.Моканов Тукайны "Шәрекъ поэзиясенең титаны" дип атады. Районның Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туып-үскән Мәхмүт Галәү (тулы исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) - шулай ук талантлы шәхес, ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче. М.Галәүнең нәфис әдәбият өлкәсендә актив эшчәнлеге 20нче елларда башлана. Ул "Күкеле сәгать", "Күпнең берсе", "Төеннәр", "Искедән калган мирас" һәм башка хикәяләрен яза. Оренбургта яшәгәндә, 1924 елда, "Салам-торханнар", "Курчак туе", "Пугач явы" пьесаларын иҗат итә. 20нче еллар ахырында М.Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләгән эпопея язу турындагы ниятен гамәлгә ашыруга керешә. Гомуми исеме "Канлы тамгалар" дип аталган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. "Болганчык еллар" дип исемләнгән беренче китап 1877 елгы ачлык фаҗигасе вакыйгаларын тасвирлый. "Мөһаҗирләр" дип исемләнгән икенче китап 1897 елгы халык санын алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан күпләп Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Рус-япон сугышы, 1905 ел һәм 1917 елның Октябрь революцияләре чорына багышланган соңгы ике китабын автор төгәлләргә өлгерми. 1937 елда М.Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга кайтаралар. Махсус хөкем утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә буенча, әдип 1938 елның 12 ноябрендә атып үтерелә. Бүген республикабызда бик мәртәбәле исәпләнгән Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә. Г.Камал - татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул да безнең якташыбыз, Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа. АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы һәм татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм практик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә "Гыйшык бәласе" һәм тәрҗемә әсәре "Кызганыч бала" пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашы һәм практик ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте тарихына профессиональ милли театрның туу датасы булып теркәлә. Профессиональ театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. Революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган "Бәхетсез егет", "Беренче театр", "Бүләк өчен", "Уйнаш", "Банкрот", "Безнең шәһәрнең серләре", "Дәҗҗал", "Каениш" драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән санала. Г.Камалга 1923 елда - Хезмәт батыры, 1926 елда Татарстанның Халык драматургы исемнәре бирелә. Шушы ук залда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Солтан Гыйлемханов турындагы фотодокументлар, хатлар һәм китаплар белән танышырга була. Икенче залда халык язучылары Сибгат Хәким (1911-1986), Гариф Ахунов (19252000), Мөхәммәт Мәһдиевкә (1930-1995) багышлап экспозицияләр урнаштырылган. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы да бар. Дөрес, Сибгат Хәким күршедәге Әтнә районында туып-үскән. Күрәсең, арчалылар, әтнәлеләр белән озак вакытлар бер район булып яшәгәнгәдер (бәлки, башка сәбәпләр дә булгандыр), С.Хәким Арчаны үз иткән, аңа күп кенә әсәрләрен багышлаган. Музейга Гариф Ахуновның өстәле, урындыгы, язу машинкасы, язу приборлары, үз кулы белән эшләнгән, туган авылы "Өчиле күренеше" картинасы, Йөзлекәй әбисенең портреты, аңа бүләк ителгән сувенирлар куелган. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов үзе яшәгән чор, замандашлары турында "Яшьлек яме", "Хәзинә", "Хуҗалар", "Чикләвек төше", "Ардуан батыр", "Идел кызы", "Тимерханның күргән-кичергәннәре" кебек күләмле әсәрләр иҗат итте. Әдипнең әсәрләре буенча спектакльләр куелды, нәфис фильм төшерелде. Язучының якташлары, әдип истәлекләрен кадерләп саклау белән бергә, талантлы яшьләргә, әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов исемендәге премия бирүне дә гамәлгә куйды. Шушы ук залда Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алуы турындагы дипломы, язучылар берлегенә язган хаты бар. Язучы-прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 60нчы елларның ахырларында күренә. 1967 елда "Казан утлары"нда "Этюдлар" дигән баш астында берничә хикәясе басыла. 1968 елда басылган "Без - кырык беренче ел балалары" повестенда М.Мәһдиев Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы студентларның көндәлек тормышын, укытучыларның язмышын үткен тел белән ачып бирә. Шуннан соң бер-бер артлы иҗат җимешләре дөнья күрә. Сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы фронтовикларның намуслы хезмәтен тасвирлаган "Фронтовиклар" (1972) романы, гади авыл кешеләре, алар турындагы матур хатирәләрне тасвирлаучы "Кеше китә - җыры кала" (1978), "Каз канатлары" (1975), "Торналар төшкән җирдә" (1978) повестьлары, авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган "Мәңгелек яз" (1982) романы, "Ут чәчәге" (1980), "Исәнме, Кәшфи абый!" (1982) повестьлары белән Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Язучылар залы дип аталган бүлмәгә хәзерге заман татар язучыларының тормышын һәм иҗатын яктырткан витриналар эленгән, тыштан тыйнак кына тоелган, асылда, бик зур байлык тупланган музейда булганнан соң, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертеп, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта. Аларның тормыш юлы белән иҗаты аерылгысыз икәнен аңлыйсың. Әсәрләрен рус телендә иҗат иткән Г.Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Мәрзия Фәйзуллина, Рәфикъ Юныс, Равил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗановаларның иҗат һәм тормыш юлларын яктырткан материаллар, алар турында истәлекләр тупланган. Ел саен Г.Тукайның туган көнендә районда үткәрелә торган шигырь бәйрәме турындагы фотодокументларны һәм башка мәгълүматларны да табарга була биредә. Музейның сәнгать бүлегендә күренекле якташларыбыз Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйлаҗ Казанский, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре - үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Салих Вәлиев турындагы экспонатлар урын алган. Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Люция Хәсәнова, Рәбига Сибгатуллина, Фердинанд Фәтхрахманов, Фәнәвил Галиев, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Раушания Фәйзуллина иҗатларын да халык үз итә, югары бәяли. Музейда А.Фәйзрахмановның концерт күлмәге, камзулы, билбавы һәм чапаны, Гөлзадә Сафиуллинаның концерт күлмәге аерым урын алып тора. Экспонатлар арасында Салих Хисмәтуллинның кларнеты, Салих Вәлиевнең үзе ясаган концерт гармуны да бар. Экспозициядә Фёдор Шаляпин почмагы өчен дә урын табылган. Билгеле булганча, бөек җырчының яшьлек еллары Арча белән бәйле. Булачак җырчы 1885-1886 елларда биредәге реаль училищеда белем алган, чиркәү хорында җырлаган. Ул елларда берәү дә, хәтта Шаляпин үзе дә, берничә елдан соң Россия аның тавышы белән горурланыр, дөнья аны тыңлар дип уйламагандыр. Арчада укыганда, Фёдор гап-гади һөнәр үзләштереп йөргән бер хыялый җан гына булган бит әле. "Мин дөньяда Арча кебек чиктән тыш әһәмиятсез (ничтожный) башка бер генә шәһәрне дә белмим", - дип ачына М.Горькийга үзенең яшьлек елларын искә төшереп Ф.Шаляпин. Аның тойгыларын аңларга да була. Әтисе Федяны, җырга омтылышыннан аеру өчен, көчләп диярлек укырга Арчага җибәргән була. Композиторларның Арча турында иҗат иткән дистәләрчә җырларын исәпкә алу гына да бөек җырчының кырыс бәясен нык төссезләндерә, бүгенге көндә андый бәяне кабатларга җирлек калдырмый. Берничә ел элек "Плутон" нәшриятында "Арча ягы бигрәк матур" дигән җырлар җыентыгы дөнья күрде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фазлыйәхмәтов төзегән җыентыкка Арча һәм аның авылларына багышланган 176 җыр тексты кергән. Ул җырлар төрле кичәләрдә, концертларда еш яңгырый, аларны халык җылы кабул итте. Арчаның хәтта үз гимны да бар инде: Ак каеннар Ватаны, син, Арча! Илһамият Ватаны, син, Арча! Изге моңнар Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча! Әдәбият һәм сәнгать музеенда 2000нән артык экспонат бар икән. Алар Арча төбәгенең мәдәнияте, анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Музейларның һәркайсы мондагы кебек төп нөсхәләр, шәхси әйберләрне туплаган уникаль экспозициясе белән мактана алмый. Экспонатларның бер өлеше Арча ягы халкының һөнәрчелек белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат бирә. Күнгә чигү тарихы һәм технологиясе белән танышырга мөмкин. Гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы уен коралларын да күреп була монда. Гариф Ахунов әйткәнчә, сәнгатьнең һәр төре бөек, чөнки ул халыкныкы. Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ (Дәвамы алдагы санда) Юбилейга барышлый ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ "Тукай" романы казакъ телендә Казакъстан матур әдәбият нәшрияты Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романын казак елендә бастырып чыгарды. Романны Җ.Есбатыров тәрҗемә иткән. Китап әйбәт ышлыкта, 8 мең тираж белән чыгарылган. Бу китап ике тугандаш республиканың культура элемтәсе ныгуын раслый торган ер күңелле факт. Балалар газетасы Хәзерге чор урта буын кешеләреннән Бөек Ватан сугышына кадәр балалар өчен ыгып килгән "Яшь Ленинчы" газетасын яратып укулары турында сөйләүләрен е шетергә туры килә. Заманында бу газета битләрендә басылган кызыклы-кызыкл икәяләрне, шигырьләрне, төрле әкиятләрне аларның күбесе әле дә хәтерли. Аннан ыш күп кенә яшь язучыларның иң беренче хәбәрләре, зарисовкалары яки шигырьләре нә шул газета аша дөнья күрде. Менә, озакламый, 1961 ел башыннан элек сөеп укылган бу газета яңадан чыг ашлый. Яшь буынны тәрбияләүдә, балаларның рухи зәвыкларын үстерүдә аның һәмияте зур булачак. Кытай дусларга кунакка Татарстан АССРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле ике айлык гастрольгә Кыта алык Республикасына китте. Ансамбль коллективы, республикабызның җыр һә ию сәнгатен Кытайдагы дусларга күрсәтүнең никадәр җаваплы һәм мактаулы урыч икәнлеген аңлап, җитди әзерлек эшләре үткәрде. Репертуарда "Әллүки" Сибелә чәчәк" кебек халык җырлары, Н.Җиһановның "Минем республикам" исемле антатасы, А.Холминовның "Ленин турында җыр"ы һ.б. күренекле әсәрләр бар. ор составына РСФСРның халык артисты Ф.Насретдинов, РСФСРның атказанга ртисткасы З.Хисмәтуллина, А.Зәйнуллин һ. б. кертелде. Ансамбльнең биючеләре "Мәдрәсәдә булган хәл", "Ялчылар" (Гай Таһиров остановкалары), "Кияү", "Бормалы су", "Егетләр" һ.б. күптөрле биюләр күрсәтәчәк. нсамбль Кытай Халык Республикасының зур шәһәрләрендә һәм промышленность редприятиеләрендә чыгыш ясаячак. "Шүрәле" балеты - клуб сәхнәсендә Шаян сәхифә УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ Сине алырга килдем Нур Әхмәдинең Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән Суык тидереп, Нурның температурасы күтәрелгән. Хатыны белән дәвалап, урында ятарга мәҗбүр итә. Көтмәгәндә ишек кыңгыравы шалтырый. Ачсалар - шкаф - Нур Әхмәдиев биредә яшиме? - Ул мин, - ди түшәгеннән торырга мәҗбүр булган Нур. - Тиз генә киен, сине алырга килдем. - Милиционерны ишеткәч, Венера ханым бөтенләй хафага кала. - Ни өчен алып китәсез? Аның ни гаебе бар? Милиционер күп сөйләшеп торуны кирәк санамый: - Баргач аңлатырлар... Машинага утыртып, Нур Әхмәдине эчке эшләр идарәсен комитетына алып киләләр. Баксаң, партия өлкә комитетын Рево Рамазан улы Идиятуллин килгән һәм Әлмәт бүлеге язуч тели икән. Нурның өендә телефоны булмагач, партия а милиционерны җибәрә. Тиз арада, мөмкин булган кадәр күбрәк язучыларны секретаре нефть төбәге әдипләре белән ике-өч сәгать буена кы Бу партия өлкә комитеты секретареның Әлмәт язучылар б һәм соңгы тапкыр аяк басуы була. Төш Көннәрдән бер көнне, дөресрәге, йоклап ятканда, Каз студенты Нур Әхмәди бер төш күрә. Имеш, ниндидер гаебе һәм, җәза йөзеннән, бүкәнгә куеп, кулындагы бармакларын икән. Сул кулының бармакларын чабып бетергәч, түмәргә уң Нур түзмәгән, палачка әйткән: - КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Брежневк белә, каләм тотарга ике бармагымны калдыртсын! Брежневка шалтыратканнармы-юкмы, шалтыратсалар, билгесез, чөнки Нур куркуыннан шабыр тиргә батып уяна икәнлеген күреп, куанычыннан ни эшләргә белми. Төшкә ниләр генә керми. Күрәсең, фәрештәләр әдәбият мә Әхмәди атлы берәүнең пәйда булачагын алдан хәбәр итәргә Ә бөеклек чире һәр иҗатчыга хас сыйфат: Генераль сек әллә кем түгел. Гамил Афзал юбилее Сүзендә тормады лган прозаик һәм драматург Ф ры килгәндә, еш кына Нур Ә ннан өй хуҗаларына Фоат бол ләм дә киләм, болай ярамый, уң е аның? - ди Нур, гаҗәпләнеп. , башка вакытта хатын белән к Так точно, иптәш генерал! Геройлар да түлимени? дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әс ык атларын карады, сирәк-мирәк исәпкә алмаганда, беркая да чык еп, төнгелеккә ат сакларга чыкка күңелле кеше булып саклана. рныкыннан бераз аерылып тора аяклары тәшкил итә. Башкалар ңар аягын аркылы гына ыргыта аруларының берсендә, Бөгелмә во нда шүредәй, дигән әйтем бар, М бетергән була. Тәүлеккә якын ин таусыз бүреләр улый, этләр тыр де, баш авыртуына түзәр хәл юк й Мөҗәһит, вокзал ресторанына кер л артына барып утыра: йөз илле г ә, ашагач-эчкәч, Мөҗәһиткә хәл ке түлисе сумманы әйтә. Мөҗәһи Советлар Союзы Геройларынна әзер мин сорап киләм, - ди. Мө чыгып ычкына һәм халык арасы Министрның культурасы аксим Горький әсәрләренең тул . Комиссия белән СССРның мәдән нда вакыт-вакыт кайнар бәхәслә әсләрнең берсендә барысы да, ни стр: ыгыз? Культура министрыннан ме Бялик шунда әйтеп куя: нан түгел, ә министрның культу улкадәр ошый, көлеп җибәргәне Сара Садыйковада кунакта Таныласы килгәч нишләсен?!