Вахит Имамов КАРАБӘК ТАРИХИ РОМАН Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул ияләнгән эз буенча бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме - алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды. - Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, - дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде. - Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак-Суфи атлы солтан утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак-Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. АкСуфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да, исән вакытында, Харәзем мәмләкәтен үзенең йорты сымак санап яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатып, үзен кырнактай ятимәгә санап гомер иткәне булмады инде ул. Шулай да, суфи шаһлар үзләре Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кыла икән, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса. - Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? - дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. - Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк бит әле. Бәйләрбәге теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман йөзен чытты. - Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи, борынына сугып, кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә барыбер тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүрегә таларга ирек куеп торабыз вә кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә, һичшиксез, сикерәчәк! - Юк, мин куркудан сорашмыйм, - дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта да, вак җан булып калырга теләмичә. - Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде, дип кенә хафаланам. - Бездә дә шул ук кайгы, - дип йомгаклады Хәсән. - Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмаша. Ханбикәләр төсле ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәүләре авыр бу җиһанда... Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк, керә-керешкә үк, хәтта күз читләре белән дә шәйләп өлгерде - Туктамыш Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк, минем кияү сезнең белән тиңләшердәй сорыкортлар кавеменнән түгел, ул - күктәге бөркет, дигән кинаядер инде. Кыяфәт, чыннан да, кәттә Идегәйнең. Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел әле, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә, әнә, вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш көбә, алтын йөгертелгән җиңнәр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең баш түбәңне буяп куймагае... Туктамыш баштарак салмак кына тезде. - Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк - газиз атам сымак. Сыгнак тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә килеп иңдем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора... Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлап алгач, Туктамышта вәкарь тавыш та уяна башлады шул. - Тимер бәкнең ниндидер этләре, ул гарәпләр әтрафына китүдән файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул сузарга вөҗдансызлык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы Хөсәен җәнапләре үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең борадәремез дип игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без җәнапләрегез илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе Үргәнеч өстенә сасы чүл бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнапләре янәшәсенә иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз безләрнең илтифатсызлыгы дип кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә тотсак, безләргә Үргәнеч, Гаршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта ишетсәк, мәмнүн булачакмыз. Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып, Идегәй чәчрәп чыкты. - Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнарга каршы япа-ялгыз көе калдырырга тиеш түгелмез. Кичекмәстән Харәземнең өч каласына да берәр төмән чирү озату бик мәхкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмыйча калса, мин гаскәрбаш бурычын үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманнарның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка дивар саклаудан тыш кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны иңдерергә кирәк... үзбаш хан булырга маташа бу! - дип фикер йөртте Карабәк. - Әле аягына ыштыр урамаган, ә тегендә баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы". - Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, - дип урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. - Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү - ике күршенең урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр ерак җирдә Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең "ит изгелек, көт явызлык" дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы. - Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! - дип, иң әүвәле, үзенүзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды. - Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем? - Мәхмүт солтан, Казан каласының элгәре әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр... Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде. "Тукта, тукта, - дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. - Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә, әүвәл далаларда качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер-Котлык, Токтагый, Күнче углан, Коерчык - һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе - Ырыс хан уллары, Тимер-Котлык шул ук Ырыс оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен-берсе күтәреп чыгарга батырчылык кылмый. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак..." Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең йөзен тимгел-тимгел булып янган кызыл ялкын басты, камчысын да алып тормыйча, ул шундук корылтайны ташлап чыгып китте. - Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, - дип пышылдады Карабәк акрын гына. Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте. - Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә, әрсезлектә гаепләргә маташа ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр каршы тора алмыйча, кире киткән икән. Ләкин Аксак Тимер үзе сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел, азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан. - Тимер бәк азәриләр мәмләкәтенең җәнүб ягында гаскәр туплап куйган, Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт СарайБәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы - Урдабызның газиз кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз еллардан гайре талаш барган. Каф тау - безнең өчен җанын тәслим кылган мал түгел дә, аны барып якламыйча булмый. Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды. - Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын! Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле... Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә бөтенләй дә таныш түгел бер бәк, әмма иң гаҗәбе - Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта Кияү каладан нибары бер мең генә яугир озаткан Витаутас кенәз дә күтәреп чыккан икән. Витаутасы - Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән кайнар солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк калган. Шуңа күрә аңа, җеп урынына, карт төлкесен - Ак-Хуҗа бәкне тагып җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең өчен барыбер җылырак шул. Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады. - Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, - дип фатиха биргәндәй итте ул Көңгер-җигән белән улы Солтанга. - Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма. Күбрәк, әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьяләп су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә... Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау кайттылар. Берсен-берсе уздырып шапырына үзләре. - Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә. Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык. Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, шәхсән үзенә ришвәт түләмәгән өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты астына чыгып качкан. Капканы ачтылар-ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат бәк, барыбер, тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде. - Син белмисең инде аны, гамуҗа агам. Сыңар туман атлы микъдарлары - бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә көмеш тәңкә керә. - Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! - дип шаккатты Карабәк. Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын кузгаткан көтүченеке төсле яңа фәрман. - Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән үк кире кайткан анда. Азәриләр өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара! Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә ул торган саен төпкәрәк суырачак. Аннан исән-имин көе котылулар насыйп булмастыр шәт... Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса, чибәр кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле, гаҗәп елгыр һәм укмашып юырттылар. Урдалыларны былтыр рәнҗеп китәрлек итеп озатмагач, әлбәттә инде, азәриләр дә токмачын шулпага салырга ашыккан яшь киленнәр төсле өтәләнеп көтеп тормаган шул. Тәбриз - тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан кала. Мәчет манаралары - урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары санап бетергесез. Диварларының яртысы - бүрәнә, калган өлеше - комташ. Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер, Туктамыш үзе дә, ике кул - ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында йөрергә тырышкан Тимер-Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды. - Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? - дип мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына җыеп алгач. Карабәк үзе белән Көңгер-җигәнен дә ияртә килгән иде. Яшьрәк түрә - һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче сыман, Көңгер чәчрәп чыкты. - Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан шәрҗир ташлап карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл. Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак. Туктамыш - туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч - кылыч, ук орышы. Гәрчә... гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көчхәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик тиз кул изәде. - Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс... Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат, аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк, каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер ташларга да өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды. - Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз Туктамыш ханга бигать китерәчәк!.. И күндәмнәр, и-и, мәгърур ханга тугрылык вә буйсымчаклык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгызхандай җиһангир дип тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң! - Алга, алга! - дип үкерде Туктамыш, үзен-үзе белми котырынып. - Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз! Тәбризне сигез тәүлек буена, тол хатын урынына, акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз - яраланып янга ауган ат йә бер дөя дә, Туктамыш яугирләре - кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да гел калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды. - Йөз мең саугат әзер! - дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй. - Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! - дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан. - Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, - дип аптыратты аны яраннары. - Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам гел мөкиббән тыңлый. Аны нишләтәбез? Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде. - Соң, әүлияме, әсәнме - ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакында уйлардан арыган чакта бер тыңламый калмам... Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына, Урда җайдакларын янә өсләттеләр. - Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыптасына тикле туздырабыз!.. Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә Аксак Тимер гаять нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир Туктамышның сыртын каплап кайтучы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман, кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды. Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр әле. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны ул корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Хан-хакимнәр бәйдән ычкынганда мәмләкәтне Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен!.. Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң төлке илчесен дә юллап карады бит хәтта. - Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син, нәҗестән көрәк булып, Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык икәнен дә исеңә төшермичә, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, бигать китермәгән сыңар хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син. - Син миңа атам атаен, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына да якыннарыңа борын тыктырма син. Каф тау олысы да - Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы... Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан карт төлке Ак-Хуҗасын юлга чыгарган да Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен куптарып, анда да әле Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул. - Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, - дип әмер бирергә дә ашыкты Туктамыш хан. - Ак-Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык өйрәнгән. Һәрберсе икешәр төмән җайдак алып китсен! - Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы бәкләрнең дә күңелен күрә белә, - дип нәтиҗә ясады илтотмыш бар түрә. Хәбәр кайтты. - Ак-Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык тарафыннан бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан җәнүб яклап Сәмәркандка төбәп бара икән. Сәмәркандта Аксак Тимер углы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә теш күрсәтмәкче булып, тыпырчынып та караган ди. Ләкин күмәк гаскәр сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары эченә кереп бикләнгән бу. Аксак Тимер мәркәзе ак ташлардан өеп, тимер чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман, Харәзем белән Урда җайдаклары аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешмәгән. Ләкин шашкан көчләр язгы ташудан соң тынган елга сыман барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән Ак-Хуҗа бәк Гүзәр, Гаршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камалышка алган. Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән сигезенче ел башында Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар - уяу. Алар тарафыннан кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак, - Юк, юк! Яулаган кала - тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә кире кайтару юк! - дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияренә сикереп менгән. Аның өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын: - Бөек ханымыз, олуг Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак! Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер-Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә! - дип оран сала. - Ничек инде Идегәй, нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан кебек була аламыни?! - дип ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче, аны юатырдай сүзләр табучы юк, үзен кулга алып әмер бирде. - Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз! Юл буена эче тоташтан ут иде, кала тышына ук чыгып үзен көткән бәйләрбәге Хәсәнне күргәч тә ярсуы басылмады сыман. - Ниткән булгак ул мәркәздә? Син ни карап яттың? Кайда миңа каршы фетнә кузгаткан теге явыз этләр? Туктамыш әле төкерекләрен чәчә-чәчә, әле камчы уйнатып котырса да, Хәсән бәкнең йөзе таштан юнып ясаган шикелле салкын һәм үзгәрешсез иде, җавабы да кырыс кына чыкты. - Фетнә-булгак дигәннәре һичбер мәмләкәткә дә чит-ят гамәл түгел. Тәхете вә таҗы булгач, аңа атлыгып торучы кайнар башлар һәрчак табыла ул. Адәм балаларының чире шундый инде. Ишек төбенә кергәч, мәҗлес өстәленең читенә утыртсаң, ул түрдәге иң нәүмизле калҗага үрелмичә калмый. - Син ник суган әкияте сатып торасың әле монда? - дип һаман үкерүен белде Туктамыш хан. - Теге этләр, этләр кайда, дидем? Идегәй кияү дә шул Ырысныкыларга сатылганмы әллә? Хакмы шул сүз? - Ни аяныч, хак шул, - диде Хәсән, элеккечә күңелсез һәм салкын тын белән. - Алай гына да түгел, синең кияү - булгак юлбашчысы. Ырысныкыларны башлап ул котырткан. Токтагый белән Күнче - акыл утырткан ирләр, алары таҗга дәгъва итәргә теләк белдермәгән. Ә Тимер-Котлык - ияр татымаган, тәртәне күрмәгән яшь тай, дуамал бит. Идегәй эт шикелле өстереп торгач, котыргандыр инде. Яшь чагында кем генә хыялында айның түбәсенә сикереп менмәгән соң?! - Йә, кайда инде алар, кайдалар дим? Зынҗыр салып, зинданга ташлаттыңмы? Хәсән муенын ачып, тезләренә чүкте. - Ас, кис, мин аларны тотып кала алмадым. Идегәй үзенең ике меңгә якын нәүкәрен әллә кайчан шайтан уты белән агулаган булган. Синең кире борылуың турындагы хәбәрне алуга ук, Идегәй канаты астына җыелышып, һәммәсе дә шәрык капу аша мангыт ягына таба чыгып сыпырттылар. Бәйләрбәге бөтенләй дә абайламый калды, Туктамыш хан карчыга шикелле ташланып, камчы белән телә-телә, аңа ябырылды. - Юри качырдыңмы, кабахәт җан? Алар белән бер үк сүздә булып, миннән котылуда, минем җанны кыюда идеме сезнең исәбегез? Берегезне-бер калдырмыйм, җир астыннан табып, һәммәгезне дарга озаттырам, кисәкләргә теләм! Яңаклары-муены тоташ канга баткан Хәсән җир өстенә аугач, ике-өч мәртәбә итек табаны белән аңа тибенде дә, Туктамыш, үз-үзен белештермичә, янә ияренә сикереп менде. - Атасы, иркәччәем! - дип яңгыраган йөрәк өзгеч тавыш тарафына күз ташласа, сарай ягыннан аңа таба ике кулын сузып, абына-сөртенә, утыз ел гомерен бергә түшәк бүлешкән, алты бала багып үстергән өлкән хатыны, Тәүлинбикәсе өстерәлеп килә. - Туктамыш, атасы, никадәрле хурлык! Идегәй кияү кызыбыз Нәкыяне алмый качып киткән! Кызыбызны "талак" дип тормый да ташлап калдырган бит, җирбит, өстерәлчек! Шушы кимсетүле сүзләр, шушы түбәнчелек Туктамышның түзем чиләген әйләндереп каплардай тамчы булды. Котырынып-ярсып, ул кыныннан ятаганын тартып чыгарды да сыңар селтәнүдә газиз хатынының гәүдәсен икегә ярып ташлады. - Син, син үгетләдең мине Нәкыяне шуның яры ит дип! Балтыкчы каршында гөнаһыңны кимет, дия-дия, син җаныма үттең! Сиңа ләгънәт, Идегәйгә ләгънәт! Моннан ары ни йөзләрем белән ил каршына чыгып күренермен?! Берникадәр ушын җыйганнан соң, Хәсән Идел ярына таба өстерәлеп китте. Яңакларын каннан арындыргач, елга дулкыннары өстенә күз ташлады. И-и, рәхәттер сезгә, бәйсез, шаян, дәртле кылганнарым! Камытыгыз да юк, камчыгыз да. Ходай Тәгалә сезнең өчен ике яр төзегән, меңәр-меңәр чишмәләрне кушкан. Шуннан бирле гасырлар буена киртә белмичә, кыйналуҗәберсетүләр күрмичә, япь-яшь кияү, сылу килен төсле, бер дә үзгәрмичә, һаман агасың син, Идел-Иделкәем! Адәм баласына тәкъдир атлы шайтан синекедәй бәхет бирмәгән шул!.. Идегәйнең булгак-фетнә кузгатырга әзерләнеп йөрүен белде, белде бит ул. Барча Урда илендә моны иң башлап сизенгән кеше түгел идеме икән әле? Идегәй аның янына, сарай түренә, караңгы төн уртасында килеп керде. Йөзе тәүлек буе янган учак янында утырган кешенеке төсле алсуланып чыккан. Карашы - гел очкын. Иңнәренә канат үскән төсле. Бер урында басып тора да алмый, башына зәһәр ис капкандай, авыз читләренә күбек бәреп чыккан. - Туктамыш - сәрдәр түгел, Туктамыш хан - безнең мәмләкәткә каза чакыручы! - дип һичнинди кереш ясап тормыйча, шундук сүзне мөгезеннән алды. - Ул Магулстанның да, Харәземнең дә Алтын Урда өчен тишек тәңкәгә дә кирәге юк. Без әмир Тимер бәкне котыртып, өстебезгә бәла чакырабыз. Иш янына куш булганны гына ярата бу дөнья. Ә Сөләйман суфи белән Камәретдин - безнең янда кырмыскалар йә хуҗа сипкән тары бөртекләрен чүпләргә җыела торган чыпчык илә песнәк кошы гына. Бер генә тәртәгә дә ишәк белән чаптар атны бергә җикмиләр бит. Безнең Урдага Сәмәрканд әмире белән иңгә-иң басып юлга чыгу лаек. Әгәр Тимер бәк илә бер кузла астына керсәк, без ярты җиһанны тез астына бөгеп салыр идек!.. Хәсән торган саен сәерсенә барып күз акайтты. Вакытлыча гына бер саташумы бу соң, әллә Идегәй, асылда да, тәртә дигәннәрен бөтенләй ят итәме? Әле бер Урданы йодрык сыман учка җыеп булмый. Ә бу инде, кара, ярты җиһанны да үз итмәкче. Сәер, сәер. - Туктамыш хан - җәллад! Ул минем әткәйне барча мангыт каршысында икегә телеп атты. Гафу кыласым юк, онытачак түгел! - Хәсән бәкнең ирен читләрендә көлемсерәү тоеп, янә кыза төште. - Юк, бер минем әткәмнең гомерен кыйган өчен түгел, бер мөселманны икенчесенә каршы орыштырып йөргән өчен гафу кыла алмыйм! Безгә берләшергә, дәрьядагы тамчы, чүлдәге ком бөртекләре шикелле укмашырга кирәк. Фәкать шул чагында гына без гөрҗиенә дә, мадьярына, урысына, алман илә ләһләргә дә каршы тора алабыз. - Чамаладым, син Чыңгызхан яисә Зөлкарнәй төсле җиһангир булырга җыенасың, ахры, - дип, ниһаять, Хәсән телгә килде. - Ә син Аксак әмиреңнең кыйблаларын искә алдыңмы соң? Тоемласаң, синең әмир, әнә, Кабул янында - әфган-пуштуннарга, Баһдад тирәсендә гарәпләргә каршы кан чәчрәтеп йөри. Тап-тач шулар төсле, аксак әмиреңнең Урдадагы татарлар вә Каф таудагы азәриләр белән дә аркадашлык кылырга һичбер нияте юк. Ул үзен җиһандагы япа-ялгыз хаким итеп тоя һәм дә ки кайсыдыр хан яисә сәрдәр илә үзенең данын бүлешәчәк түгел. Идегәй хилаф нотык тоткач, җиңелеп чыгу өчен кермәгән бит, билгеле ки, ниятеннән кайтырга да исәбе юк. - Туктамыш ханнан арынмыйча торып, Урда халкы бәхет күрмәячәк. Һәрбер чаптар үзен иярли вә кыздыра белгән җайдакка гына сүзсез буйсына ул. Икенең берсе - йә Урданы Тимер бәк мәмләкәте илә кушып куярга да бар җиһанны биетергә кирәк. Йә Сарайга буйсынган һәммә милләт үзенә аерым дәүләт-ил төзесен. Идегәй шуннан ары сүрелгәндәй булгач, Хәсән, бармакларын бөгә-бөгә, өскә күтәрелде. - Урда - Бату илә Җучи ханнар тарафыннан мең тырышлык илә Байкүл вә Алтай тауларыннан алып Әдрән диңгез, Кырпу-ат өркәчләренә чаклы берәмтекләп, бөртеккә-бөртек кушып берләштерелгән дәүләт. Ул инде гасыр ярым заман буена ыһ та итмичә, какшамыйча яши. Аңа кылыч-сөңге күтәрергә батырчылык кылган башка мәмләкәт юк. Ул үзе барча солтан вә шаһларны дер калтырап вә тез чүгеп яшәргә мәҗбүр итә. Аның соңгы көнен, соңгы сулышын күрергә хыялланучы дошман юк дип уйлама. Мәскәү илә Тверьдагы урыс, Варшау ләһе, Венадагы мадьяр илә валах, хәтта Ватикан диварлары артына кереп поскан папа, рум кайсары - һәрберсе Алтын Урдабызның нигезләре череп, бер як янга янтаюын һәм хуҗасыз йорт төсле каплануын тели. Урдабызны аяктан ега алырдай бердәнбер каза вә бердәнбер хәвеф - безнең мәмләкәт эчендәге низаг, тарткалашу вә таркалу. Син дә, мин дә - дистәләгән малны суйган кеше. Һәрчак күргәнсеңдер, малның да хәтта бавыры, йөрәге, эчәк-сәүдә юллары, үпкәсе вә сидек куыгы бар. Әгәренки шул әгъзаларның берсенә генә дә зәхмәт-үләт йокса, мал бөтенләе белән череп таркалачак. Мангытмы без, татар-болгарлармы, башкорт яисә урыс-аланнармы - без бердәм Урдабызның бавыры, үпкәсе, сансыз эчәкләре. Син беләсең булыр, ана бүрене сунарчылар екса, әнчекләре ризык таба алмый кырылып бетәчәкләр. Ана каз югалса, бәбкәләре үлә. Хәтта фил чаклы фил баласы да әнисеннән башка яши алмый. Безгә таркалырга, Урдабызны тезгә чүктерергә һич ярамый. Урда тезенә егылса, аны иртәгә үк мадьяры да, аланы вә урысы да килеп талаячак. Әгәр инде, моннан да ары, син Урданы Сәмәрканд әмире кулына тоттырам дип ил өстенә дошман чакырырга ниятлисең икән, халкың өчен җир йөзендә моннан да шакшырак һичбер җинаять юктыр. Чамалап вә бәяләп карау өчен, һич югы газиз әнисенең түшәгенә чит-ят ирне чакыручы җүнсез баланы, сатлык баланы гына булса да күз алдыңа китер. Хәтта үз йортына чит ирне чакырган имансыз угыл да - җирәнгеч вә шакшы. Ә ил хәтле ил өстенә дошман чакырган сатлыкҗанны бер генә халык та гафу кылачак, онытачак түгел. Син баш-аягың белән хилаф сукмактасың, Идегәй. Акылыңа кил, кан үчеңне учларыңа биклә. Авызың тулы кан булса да, Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт! Юкса безгә үлем, үлем килә!.. Идегәй ул төндә уйчан төстә чыгып киткән иде, әнә бит, каһәрең, бәйләрбәге аңа уш-иманны иңдерә алмаган шул. Керде, качып китәр алдыннан да тагын бер мәртәбә бармак янарга дип күренде ул. Ит изгелек - көт явызлык, дигән гыйбарәне йөз кат тукыдылар, ул казанга үзең төшеп бер пешмәсәң, кадерләрен һич белмисең икән. Теге чактагы төнге сәфәреннән соң дарга озатмаган өчен, кара, ничек рәхмәт әйтте! - Син сөенмә, Хәсән, мин вакытлыча гына китеп торам, мәгәр кайтам, кабат кайтам әле! Туган өнемдә үз итмиләр икән, бүре оясына, дию мәгарәсенә барып баш иярмен, аннары шул диюне арканлап монда юнәлермен. Менә шул вакытта утлы кыямәт купкач, минем якка аумаганың өчен, ай-һай, үкенерсең! - Гомерлеккә, актык сулышыңа чаклы ятла, Идегәй соран, бу җиһанда синең Газраилең мин булырмын! - дип кисәтте аны бәйләрбәге. - Мин синең кебек җасус җанны дөмектерми торып, җир өстеннән китмим, моңа һич хакым юк! Сөйгән ярны, атаны югалтып була, иллә мәгәр илен саткан сораннан да яманрак залим бәндә, шакшы этҗан булмас. Җеп өзәрлек хәлем калмаса да, мин сине җир тишегеннән булса да эзләп табачакмын, соңгы сулышым алдыннан тешләремне синең бугазыңа батырырга өлгерәчәкмен әле! Сак бул, юлларыма туры килмә, мөртәт! Тимер бәк сатлык качакларны бик сагаеп кына каршы алды. Нәкъ болар шикелле үк качак Туктамышны унике ел элек колач җәеп каршылаган иде дә бит, әнә, мәрхәмәт белмәс ул соран җан аның ашъяулыгын пычратып җавап бирде. Үз башларына куыш эзләп качкан Токтагый, Күнче углан, Коерчык әмирләрнең һәммәсен белә ул. Ләкин болар кайнар бәлеш өмет итүчеләр генә, башлыклары, утлы күмерне үз учлары белән чумыручы - Идегәй мирза икән. Тимер аны белми, хәер, әтисе Балтыкчы бәк хакында, әлбәттә инде, ишетми калмады ул. Әнә, Тимер бәк чатырына кергәндә дә Тимер-Котлык белән Идегәй иңнәрен бер-берсенә куеп баскан. Ә аларның әтиләре Тимер-Мәлик белән Балтыкчы би ошбу фани дөньядан ахирәткә дә нәкъ болардай бергә, иңне-иңгә куеп кичтеләр бит. Туктамыш, хәтерсез, әүвәл Мәликне дарга озаттырган, аннары Балтыкчыны үз куллары белән кыеп аткан. Идегәй мирза менә хәзер Тимер-Котлыкны һич югы Күк Урда тәхетенә, Сыгнак каласына кайтарып утырту хакына килеп җиткән. Чынлап баксаң, тырнак асларын чистартып карасаң, бугалак белмәс бу Идегәй соран хан таҗларын үз башына үлчәп йөрмиме икән? Балтыкчы би турында Туктамышны Алтын Урда тәхетенә утырттырмау өчен башын салды, диделәр диюен дә, асылда аның улы Идегәйне шул ук мәмләкәттә таҗдар итеп күрергә хыялланган булуы да бар бит. Адәм баласының күңеле-нәфесе шайтан кытыклавы төсле азгын нәрсә, әүхәте бетә башлады дип тормый, карт ирләр дә керсез кызны бер кочарга чамалыйлар әле, әкәмәт бит!.. Тәхет дәгъвалаучы бушбугазлар - барысы да һавадагы торна, йә булмаса, күл буена төшеп баручы бәбкәләр шикелле сафка тезелгәннәр. Буар елан күргән куян төсле, каш астыннан гына һәммәсе дә әмир Тимер бәккә текәлгән. Тегеләрнең күз очкыннарына карап кына да чамалый һәм белеп тора әмир. Сокланалар, кызыгалар хәтта. Нигезсез дә түгел. Әмирнең килеш-кыяфәт шәп. Буйга ул күпчелек ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары бүрәнәләр салып йөрү кебек эшкә күнекмәгән, әмма киң, гайрәтле. Өстендә - гади йөзбашлары гына кия торган корыч тәңкәләрдән тезгән көбә. Беләкләрдә беләзектән алып терсәкләргә чаклы - корыч җиңсә. Йөзбашлардан бер-ике аерма бар: әмирнең билендә алтын аел, уң кул бармагында якут ташлы йөзек. Ул башына яуга кергән чакта гына очлым кия. Башка вакытларда тап-такыр итеп кырдырылган баш өстендә - киң каймалы кәпәч йә колакчын бүрек. Җирән сакалын бер дә озын йөртми, гәрчә аның төкләре артыгын масаердай бик куе да түгел. Бөтәрләнеп торган куе каш астында - очкыннары аяк табаныңа чаклы өтеп ала торган утлы, усал караш. Ул елмаю дигәннәрен дә бик өнәми бугай, йөзе һәрчак кырыс. Хәер, качакларны елмаеп каршы алырдай яхшылыклары да тимәгән бит әле, алар биек чатыр астына эләгә алулары белән дә бик бәхетле. - Кичәге ханзадә вә бәкләр минем гаскәремдә йөзбаш булып йөрү илә генә дан алалмас. Һәркайсыгызга төмән өләшердәй нәүкәрләрем дә юк. Безнең әмирлектә һәрбер түрә таганга асу өчен үз казанын таба, меңбаш яисә төмәнбаш булырга атлыкканнар үзе чирү җыя. Ошбу мәсләктән һәрбер ханзадәгә элеккеге Күк Урда кала вә кышлакларына, Идегәй мирзага исә үзенең мангыт олысына юнәлергә киңәш итәм. Төмән җыеп кайта аласыз икән, сезгә урын түрдән. Тимер бәкнең мондый кырыс каршылавы, кирәкмәс йомычка урынына читкә сыпыруы үтләрен бик сытса да, урт уйнатып, һәркайсы үз йортлары буйлап таралды. Ни әкәмәт, барыннан да элек Идегәй Сәмәркандка тиз әйләнеп кайтты. Мангытлылар аны үги итмәгән, ун мең нәүкәр туплап озатканнар икән. Гаҗәбе шул: Туктамыш хан кул астында да ун мең мангыт яугир булып йөри, ә аларның башында - Идегәйнең бертуган абыйсы Гайсә мирза. Тәкъдир-кәнтәй аларны бер-берсенең кылычыннан саклап кала алырмы?.. Тимер бәк төмәннәрне үзәгенә үтеп беткән Харәземгә куды. Уен-муен түгел, әлеге мәмләкәтне инде бишенче мәртәбә тез астына бөгеп салырга дип кузгалды бит. Үткән сәфәрләренең һичберсендә Ходай Тәгалә аңа ярлыкау укымады, тулаем рәвештә үгисетте сыман. Харәзем җиренә керсә, йә ком бураны уйнап каршы ала, ат-бичаракайларга сулыш алырга да мөмкинлек юк. Инде ике-өч каласын буйсындырган шикеллерәк итсә, әмир Тимер юкка чыгуга ук, андагы игенчеләр белән сәүдәгәрләр фетнә кузгата. Әмир күбесенчә җәнүб якта, пуштун-гарәбләргә каршы яуда йөри, гаскәр туплап, арт сабакларын укытырга, имгә китерергә ара таба алмый иза чигә. Әгәр Туктамыш Сәмәркандка бармак янамаса, һаман үз ихатасын киртәләп тә куя алмаган булдыксыз ир төсле йөрер иде әле. Бер рәхәткә - бер михнәт, дип юата бит мулла-мунтагайлар, менә Туктамышның артка тибеп уятуы да ярап куяр сыман. Тимер бәк унбиш-егермеләп кышлакны да сытып өлгермәде, кояш батышы ягыннан хәбәр китерделәр. - Үргәнеч әмире Елыкмыш бәк илә Сөләйман-суфи шаһ Туктамыш хан канаты астына чыгып качкан, юлда киртә-бугалак ясардай һичбер чирү дә юк. Аксак Тимер ачы итеп сүгенә-каргана, үз янына улы Мираншаһны дәшеп алды. - Биш төмәнне кул астыңа ал да качак әмир илә шаһ артыннан атларыңны кызганып тормыйча ку! Ул икейөзле, монафикъ Сөләйманга ничәмә-ничә имамнарны юллап: мин ислам мәмләкәте төзергә ният иттем, шәригать кануннарына тугры булган ахун вә казыйлар үтә кирәк; максат итсәң, сәедем йә уң кулым бул, барына да риза, миңа гына кушыл, дип, алтындай телемне чыгарып, күпме ялындым бит. Тыңламады, төкерде ул суфи. Мин дә ул монафикъка төкереп кенә бирәм. Урда чикләренә җиткәнче хәтәр ерак әле. Куып җит тә кылычыңнан үткәр!.. Мираншаһ, бәйге сызыгына баскан чабыш аты кебек, ак-караны күрми алга томырылды. Аңа ата тиеш булган әмир Тимер - йөзәрләгән кала, ИссыкКүлдән алып Фарсы култыгына чаклы чәчелгән мәмләкәтләрне тезгә куйган шанлы җиһангир бит, барысын да дөрес чамалаган. Сөләйман белән Елыкмыш алайларын Ак-су дәрьясын кичкәнче үк куып тападылар. Суфи-шаһ бер дистә балалары, дүрт хатыны каршында Мираншаһ әмир алдына ятим көчек төсле шуыша-шуыша килде, чал сакалы күз яшеннән юешләнеп беткән. - Угылларым, җәмәгатьләрем эргәсендә ким-хур итмә, читкә апкитеп ботарлатсаң да разый, - дип ялвара бит тагын. - Ә син минем атай гозерен санга санадыңмы? - дип үкерде ияреннән дә калкытмаган әмир. Аннары тәнсакчыларына җикереп әмер бирде. - Хөкем берәү. Суфиның бар нәселен имчәк баласына тикле кырып бетерегез!.. Мираншаһ мең чакрым арадан да әтисенең тын алуына чаклы сизеп тора. Ә Тимер бәктә нәкъ шундый ук үч һәм залимлектер. Үргәнеч каласын бишенче мәртәбә яулап алгач, күк күкрәгәндәй көчле тавыш белән кычкырды бит. - Бу мәркәзне җир белән тигезләп бетерегез дә, сукалап чыкканнан соң, кала урынына арпа чәчегез! Үргәнеч атлы эт оясы хакында моннан ары ишетәсе булмыйм!.. Кайтыр юлга чыккач, бер төмәнбаш яныннан икенчесенең тарафына күчеп йөри-йөри, Идегәй Аксак Тимер хакында байтак сораштырды. Бүген - меңәрләгән чакрымнарга сузылган каһанлыкның шанлы әмире ул. Ә чокысаң, каһанлыкка менгән баскычлары, ай-һай, канлы һәм бормалы икән! Аксак Тимер сәфәр вакытында, төнге ыстаннарда учак яккан саен: "Мин - Чыңгыз хан угылы Чагатайның киявенә әверелгән төмәнбашы Тахучар нәселеннән", - дип, барча меңбашлары эргәсендә шапырынырга ярата торган булган. Әйе, булган икән, булган андый инсан. Аксак әмир бар серне дә әйтеп сөйләшмәгән. Сере, асылда да, бик тирәндә икән. Харәзем хакиме Мөхәммәт шаһ эрегән кар шикелле капылт юкка чыккач, аны ак кыпчаклар яклаганны белеп, Чыңгыз каһан моны эзләтергә дип өч төмәнен куган. Яубашлары итеп Сүбүдәй белән Җәбә нойоннарны атап җибәрсә дә, яннарына Тахучар атлы киявен дә таккан. Адәм рәтле генә буйсынып йөргән булса, бәлки, Тахучар да нойон, сәрдәр дәрәҗәләренә чаклы үсеп җитәр, исеме дә оныклары өчен ап-ак калыр иде. Әмма кияүкәйне тыю белмәс гоҗлыгы һәм нәфес дигән чире әрәм иткән. Әфган олысының Нишапур дигән каласына җиткәч, Сүбүдәй баһадир телкәен еландай чыгарып ялварган ди моңа: - Кала эченә иңгәч, сарай-кибетләрен берүк талый күрмә. Бу кала бәкләре безгә бернинди каршылык күрсәтеп тормыйча бирелде, капкаларны алар үз ихтыярлары белән ачып куйды. Чыңгыз каһан игълан иткән "Яса" кануннары буенча, үз ихтыяры белән бирелгән калаларны караклар рәвешендә талап чыгу һич тә ярамыйдыр. Нәүкәрләренә дә, зинһар, шуны җиткер. әмер биргән. Билгеле ки, мондый "миһербанлы" төмәнбашның үзенә дә алтынкөмеш тәңкәләр инеш төсле мул аккандыр инде. Әмма каланы калдырып чыгуга ук, Сүбүдәй нойон Чыңгыз каһан тарафына махсус чапкын куган. Ә ул яктан катгый, усал фәрман: - Хан кияве булуына ташлама ясамыйча, Тахучарны төмәнбаш дәрәҗәсеннән гади нәүкәр итеп төшерегез! Караклыкта тагын бер мәртәбә тотыласы булса, аңа дар агачы!.. Менә шундый булган бит ул Чыңгыз ханның битләренә корым яккан "бөек сәрдәркәе"! Бик ерак бабасы булса да, турун Тимер бәккә Тахучар канындагы чирләр күчми каламы соң! Тимернең яшьлеге дә гаҗәеп бит ул, кабатланмас, үзгә! Тимернең әтисе Тарагай күптән төркиләшеп беткән барлас кабиләсенең башлыгы булып торган. Тарагай үзе Җидесу мәмләкәтенең ханы Казганга буйсынган ди. Илле җиденче елда Казган китеп баргач, тәхеткә аның улы Ильяс-Хуҗа менгән. Ә Тимер бәк белән алар балачактан бирле бергә үскән, шуңа егермесе яңа гына тулган дип тормыйча, Ильяс-Хуҗа үзенең ахирәтен Кеш атлы калага әмир итеп утыртып та куйган. Менә шулчак яшь әмирдә ерак бабасы Тахучарның өянәге кузгалган да инде. Алачыкка ия һөнәрчеләр белән кибет тоткан сәүдәгәрләрне, өстәмә салым яисә ришвәт сорап, талый башлаган бу. Тегеләр фетнә куптаргач, кырык-иллеләп ахирәте белән Кештән чыгып качкан. Һич югы вилаять эчендәге сала-бистәләрне талап чыгыйм дип авылларның эченә ябырылса, диһкан белән һөнәрчеләр, корал туплап, каршы кузгалганнар. Бер бәрелеш вакытында Тимер бәкнең уң тезе һәм уңъяк терсәгенә көтүчеләр чүл бүреләрен куркыту өчен ясаган сәрпи уклар эләккән. Тимер шуннан бирле уң аягын беркадәр сөйрәп йөри торган булып калган. Утыз ел буена аны уң кулы да нык кына интектерә, иллә мәгәр Тимер сул ягы белән дә шайтан төсле орыша белә икән. Әгәр турсык төсле өреп кабартылган буш уйдырма булмаса, Тимер яу вакытында яисә ауга чыкканда, җәя дугасын әнә шул ярымчулак, ярымтере уң кулында тота, ә сул кулы белән тәте җебен колагына чаклы тартып китерә ди. Ул югында дистәләгән мәргән аның тәте җебен тартып караган, ләкин берсе генә дә ук койрыгын яңак сөягеннән дә артка табарак китерә алмаган шул. Карап торышка чандыр күренсә дә, Тимер - гаярь, әнә, аның күкрәк сөяге дә арба тәгәрмәче шикелле дугаланып тора. Ә теге орыш вакытында яралангач, Тимер бәкне шул ук Кешнең зинданына кайтарып ташлаганнар. Ильяс-Хуҗага хәбәр иттергән ул, тик теге хаким моны коткару өчен бармакка-бармак та сугып карамый ди. Ләкин, ни галәмәт, зиндан каравылчылары тоткыннарга шыпырт-шыпырт кына кылыч-хәнҗәр, ә бермәлне сөңге-калканнар да ташырга керешкәннәр. Мәхбүсләр әллә безне сыныйлар гынамы, дип төпченә башласалар, җавап гел бертөрле. - Ул үз исемен кабатлауны катгый тыя. Аның бик олы түрә икәнлеге турында гына әйтә алабыз. - Соң, бу чаклы корал бүләк итүче бәндә диһкан булмас инде, байлыгы барын без дә чамалыйбыз, - дип янә төпченәләр, әмма шул ук җавап. Биктә тотылуларына ике ай дигәндә, ишекләрне ниргәсе-ние белән очырып, иреккә чыга болар. Кеш диварларының тышына ташлансалар, анда шәп киемле җайдак. - Минем арттан ияр! - дип әмерли бу җайдак качак Тимер бәккә. Инде каладан ерак киткәч кенә, турыдан әйтеп сала. - Мәрхүм Казган ханның хәзер тәхет тирәсеннән читкә тибәрелгән оныгы Хөсәен мин. Ильяс-Хуҗа - миңа гамуҗа гамуҗасын. Иллә мәгәр аның өчен мин - күптән артык кашык. Ил түрендә лаек урын дәгъва итү өчен миңа терәк кирәк. Сине нык күзәттем, миңа бик лаеклы вәзир була аласың. Гоҗ Тахучарның гоҗ туруны йөз бормасын, дип карар иткән, ахры, ул Тимер бәкне үзенең кызы Улҗай-Теркен белән кавыштырып та куйган. Шуннан ары өч-дүрт ел буе ятьмә кора-кора, Казган хан оныгы Хөсәен белән аның кияве Тимер шактый көчле гаскәр туплап алган. Ильяс-Хуҗаның тәхеткә менүенә җиде ел тулганда, ауга чыккан хан нөгәрен тулысы белән тар-мар иткән болар. - Хәзер мин хан! Мин - хан! - дип үкергән ди Хөсәен яланда ук. Ә үзе тугры кияве ягына күз дә салмый икән. Шуннан соң алты ел узуга, Аксак Тимер Ак-су белән Күк-су буендагы барча кабилә башлыкларын да Хөсәенгә каршы котырткан да чыккан. Фетнә вакытында бабай тиешле ханны әйләндереп аткач, сыңар аягын сөйрәп тәхет янына менгән Аксак Тимер, тәннәрне чымырдатырлык итеп, ярып кына салган. - Гәрчә Чагатай нәселенең хаклы дәвамчысы булып саналсам да, хан дәрәҗәсен алмыйм, әмир булып калам. Мин үземне ислам диненең корыч калканы дип игълан итәргә батырчылык кылам. Моннан ары фәкать шәригать кануннары буенча гына идарә итәчәкмен. Җир йөзендә Туран каһанлыгы төзүгә ирешмичә, мәңге туктыйсым юк!.. Шушы изге әләмне Тимер бәк унсигез ел буе җилфердәтә, кичәге ике дистәдән артык мәмләкәт таҗдарлары шушы "корыч калкан" кулыннан баш салдылар инде. Ләкин Тимер бәк тә - һич фәрештә түгел, өлгерә алмый гына. Ул Харәземне пыр туздырып йөргән арада Җидесудагы байтак вилаятьләрне хуҗасыз лапаска кергән төлке урынына Камәретдин әмир талап чыккан. Туктамыш хан юллаган Мәхмүт солтан җайдаклары Әтрар белән Зарафшанны талап узгач, Гаршы каласында Тимер бәк төзеткән Зынҗыр-Сарайны вәйран итеп киткән. Соңгы кайгылы хәбәрне ишетүгә үк, Тимер бәкнең күзләреннән эре яшь тамчылары саркып чыкты, имән кәүсәседәй бармаклары усал йомарланды. - Алга, бертуктаусыз алга! Камәретдин илә Туктамыш этләрен турап ташлаганчы тукталыш юк безгә! - дип нәүкәрләрдән бигрәк үзен-үзе ярсытып җикерде ул... Ике дошман чирү белән дә йөзгә-йөз килеп орышырга өлгерә алмадылар. Тимер бәкнең җирне гүелдәтеп якынаюын ишетеп алуга ук, Камәретдин әмир, койрыгын эт көтүе талаган йолкыш бүре шикелле, Тубыл елгасы аша Себер урманнарына кереп качкан. Ә Мәхмүт солтан Ак-су ярлары өстеннән Алтын Урда чигенә чыгып сызган. Болгар-йортны саксыз узгынчы таяк тидергән кырмыска оясыдай капылт уяттылар. - Бөек ханымыз сезнең йортка килә! Туктамыш ханымыз барча шималь олысларыннан аерым гаскәр җыя. Чиксез сандагы җайдакларны туплый алырдай ялан билгеләгез! Карабәк зиһене аша да чамалый, күңеле белән дә күптән сизә иде. Еракерактагы Сәмәрканд әмире яккан дуамал учакның төтене вә очкыны Болгар олысына да килми калмаячак. Хәвефле һәм зәһәр төтен синең бар ил күген басып алган икән, йортыңдагы ишек-тәрәзәләрне җиде катлы юрган-чаршаулар белән томалап интексәң дә, аның сасысы хәтта иң түргә дә үтми калмаячак. Өстәвенә, Туктамыш та гел күрмәмешкә сабышып йөри торган сукыр түгел инде. Мәмләкәттә хәзер Болгар йортыннан да гайрәтлерәк вә җитенкерәк бер генә олыс та юк. Әйе, җирдән калкынырга, сүл җыярга, көрәйгән хәлдә тураеп басарга җай бирмәде түгел, барысын да бирде. Ә көч алгансың, сүл җыйгансың икән, нәкъ сабан аты шикелле үк, сиңа сука арасына җигелергә, хәтта Урда атлы олауны да өстерәргә кирәк. Карабәк һәр тарафка диярлек йөзәрләгән бердәм чапкын куды. Әмер бер үк төрле. - Сез сайлаган ялан, ким дигәндә, йөз мең атны сыйдырырдай булсын. Ултикле ат вә җайдакларны ач тоту да, сусату да гөнаһ. Димәк ки, дала янәшәсендә инеш-чишмәкәйләр челтерәп агу күңелгә хуш килер. Аңа өстәп, бөек ханымыз чатыр корырдай урын чамалагыз. Тау башы да, күл буе да кулай. Ханымызның меңбаш илә олугбәкләр җыеп киңәш тотуы бар. Аннары инде гел эш дип кенә әзерлек күрү дә ярап бетмәс. Җәмгымыз да - адәм балалары. Сунар чыгу, иярдән генә торып киек сугу, чаптарлар бәйгесе төслерәк күңел ачулар да булмый калмас. Һәр тарафны алдан күрә белеп, күмәк чамалагыз. Ни галәмәт, Имәнкала ягына озатылган чапкыннар төркеме атна-ункөн дигәндә әйләнде дә кайтты. Карабәк инде кашларын бөтәрли үк башлаган иде дә, тегеләр аның кырыс карашын өшкереп тә бирми, авызлар - колакта. - Соң, безнең олыста күңел ятмастай җир, гомумән, бармыни ул? Әнә, кирәк икән, Сарман кирмәне янындагы Зәңгәр тауга, Азнакай бәк авылы күршесендә кукраеп утырган Чатыр тауга мен дә, чыдамасаң, меңләгән казан ас. Ә ул Бөгелмә кирмәне тирәли сузылган Урсал таулар! Сөн ярында, киртә башына менгән әтәч төсле кукраеп утырган Каравыл тау. Шәммәт илә Исәммәт авыллары арасында гөлҗимеш вә чия куаклары каплаган Кызылъярлар! Мөслим янәшәсендә боргаланган Ыкның җәясендә очлымын күккә чөйгән Мәгарә-таш!.. Берсеннән икенчесенең хозурына күчеп йөрийөри без саташып беттек. Безнекедәй гүзәл йортлар беркайда да юктыр! Җәннәт бакчасын күз алдына китерә алмыйча газап чиккән адәм безнең тарафка бер күз атса җитә! - Туктале, туктале, - дип, Карабәк тыкырдата башларга да мәҗбүр булды. - Мин сезне безнең йорт табигате илә сокланып, күңел ачып кайтыгыз дип озаттыммы әллә? Болгар йортның җәннәткә дә алыштыргысыз икәнлеген мин болай да беләм. Сез нинди урын, кай төбәкне сайлап туктадыгыз? Миңа шуны атап күрсәтегез! - Безнең йортта сәйран урынын сайлау кәләш сайлаудан да четереклерәк, - дип чапкыннар башлыгы Сәяф һаман элеккечә, сәяхәтен тасвир итеп, авыз суын корытмакчы иде, Карабәк йөзендәге кырыслыкны чамалап, капылт өзеп салды. - Чакмагыш авылы янындагы Нәзарә тау! - Әһә, Чакмагыш би сатып алган икән һәммәгезне! - дип Карабәк юри генә җим ташлаган иде, җайдакларның һәммәсе дә күкерттәй кабынды. - Нинди сатып алу, ниткән харам? Җиләк җыярга тукталган сылу кызлар төсле, итәкләрен түм-түгәрәк итеп җәеп салган, сөзәк кенә тау ул. Дөрес, ике якта, дөянеке кебек, ике өркәче бар. Алар хәтта сылу кызны җил-давылдан саклау өчен чыгып баскан ике сакчы кебек. Аста иркен дала, камышлы күл, ә аннары түшәккә менгәч ялындыра торган килен шикелле боргаланып, бөтерелә-бөтерелә аккан Чәрмәсән. И, аның дуамаллануы, и, кылтаеп, кирегә борылышлары! Итәгенең бөрмәләре йә чуклары белән сокланып, артына чишмәләре! Юк инде, юк, бездәгедәй гүзәл ялан-кырлар, инеш-сулар бер төбәктә булмас! - Уф, менә, ниһаять, авыз суларымны корыттыгыз, - дип, Карабәк тә чиксез канәгать төстә авыз ерды. - Кияүгә бирәсе кәләш урынына мактадыгыз хәтта. Бу чаклы да гашыйк булып кайткач, шул Чакмагыш би авылы янына барып төпләнербез... Ният иткән авыл тарафына йөзәрләгән олау чыгып китте. Чатыр, колга, киез, тозлаган ит, каклаган каз, корт, он, бал, киптерелгән икмәк, балта-пычкы, урак-чалгы, юрган-ятык, ятьмә, ыргак, савыт-саба, комган - һәммәсен дә, онытмаска тырышып, бик мул төяделәр. Бер уйласаң, куп та кузгал инде, һәрбер тараф әзер. Тик ярамый. Хуҗа үзе дә күренми, фәрман да юк. Кайнар таба өстенә менеп баскан төсле сәер халәт. Кылны да кырыкка ярырдай булып Болгар диварлары тышында йөгергән чакта кирмән эченнән ай тотылган төсле гаҗәп хәбәр. - Айзирәгең тулгаклый башлады бит. Үз йортыңда сөенеч, бәхет арта! Бер ай чамасы ук алдан белә, көтә, тилмерә, хәтта йомырка салган тавык шикелле кытаклый да иде бит, югыйсә. - Малай апкайт миңа, угыл апкайт. Ә хәбәрен алгач, көтелмәгән бер хәл, зур могҗиза кебек. И, сәер дә соң бу адәм балалары! Карабәк абына-сөртенә сараена чапса, тупсада - Алтынчәч. Йөзе корым яккан төсле, нык бүселгән. - Айзирәк тә угыл табып куйса, кайсысын гына үзеңә алмашка бәк итәрсең икән? - Алтынчәч! - дип, ата каз шикелле усал ысылдауга ук, Алтынчәч шым калды. - Мине ташлама инде, ятим итмә безне, дип кенә кисәтүем. Бигрәкләр дә сирәк күренәсең. Карабәк түр бүлмәләр эченә атылып керде. Соңгы тупса янына килеп җитсә, эчтә нарасыйның тәүге тапкыр аваз салуы. Керергәме, юкмы? Газиз атасының күзенә күренергә әзерме ул бала? Карабәкнең тын алганын сизеп торганнар диярсең, ишек ачылды да кендек әбисе көлеп пәйда булды. Ак биләүгә төргән сабыйны әтисенә сузды. - Менә сөен, күз сал әле. Суйган да каплаган, тач синең өлгең бу. Карабәк биләүне ипләп кенә учларына алды, мәгәр тел дигән әшәке җан һаман тик тормый шул. - Малаймы соң инде, валлаһи, угылыммы? - Угыл, угыл инде! Ханнардан кем тусын!.. Сабыен беләгенә салган килеш кереп, Карабәк, түшәктә ятучы Айзирәк каршында тез чүкте, яңак очларыннан үбеп алды. - Уйлап куйган исемем бар иде. Аны кушсам, берүк ачуланма. - Синең угылың бит, җаным, синең каның. Үзең беләсеңдер... Тураеп аякка гына күтәрелгән иде, баскыч төбендә чапкын. - Туктамыш хан Чулман тамагындагы Айгыр тавын үтте. Елга буйлап, кораб илә менә. Ике тәүлектән соң Ага-Базарга килеп җитүе бар. - Менә бер әкәмәт, - дип, Карабәк баш чайкады. - Әнисе, әнисе дим! Урда ханы үзе төбәп килгәч, бәби туена чакырылган кунак сымак булды бу, валлаһи! Әй, ярар соң, туй икән, туй! Исемне дә хан эргәсендә бергәләп куштырырбыз. Ханны Чулман ярында бар каланы җыеп зурладылар. Туктамыш, мөгаен, мондый ук зурлауларны өмет итмәгәндер. Кораб басмасыннан ярга төшкән чакта бик тыенкы гына кат-кат пышылдады. - Бу чаклы ук кирәкмәс тә иде. Бу чаклысы барыбер артык сыман. Кала урамына керә башлагач, Карабәкнең күкрәгенә поскан әтәче аваз салды. - Минем угылым туды, Туктамыш хан! Син бәби туена килгән төсле булдың... - Һи, башта ук шулай дип кисәтәләр аны! Ә мин Болгар халкы ханны каршыларга чыккан дип алданам. Рәхәтләнеп, туарылып, көлештеләр. Билгеле ки, сарай тупсасында Айзирәк терсәк буе гына нарасыйны Туктамышның учларына салды. - Аты кем булачак? - дип пышылдады кунак. Айзирәк күзләрен акайтты, Карабәк бар кирмәнне тутырырдай тавыш белән ярып кына салды: - Ике ел алдарак туганын Алтынбәк дип тамгалаган идек. Монысы шул ук кысадагы Галимбәк атлы булсын. Гомер буе үзем гыйлем илә зиһен атлы үгиләрне татып карамадым. Ичмаса, угылларымның берсе зиһенгә тиенмәсме? Сабыйны йокысыннан уятабыз дип тормыйча, бу юлы да кешнәп көлештеләр. Ихатага Хөсәен сәед күптән чакырылган иде. Өй түрендә бәби туе атлы мәҗлес чәчәк атты. Сәяф кул астындагы чапкыннар, валлаһидыр, сайлый белгәннәр шул, бигрәк камил, сылу, күркәм бу Чакмагыш яланы, Чәрмәсән буйлары, Нәзарә тау! Ике өркәч ышыгына яшереп корылган хан чатыры әзер. Җитмеш киртә тартып, берьюлы биш йөз түрә сыйдырырлык итеп корылган ул. Түрдә каткат киез белән уратылган аерым бүлмәләр бар. Туктамыш хан һичбер төрле нигъмәтне ят итми, әтәче уянса, җилләнеп тә алсын. Җитез чапкыннар җыелу көнен беренче августка дип оран салган иде. Шундый галәмәтне йола иттеләр бит - иң ерак олыстагылар тәүге булып килде. Бу хикмәткә "улы чолгау ураганчы, атасы урманга җиткән", дигән гыйбарә рас сыман. Аста диңгез булып җәелгән зур яланга шәфәкъ алдыннан берьюлы өч төмәнгә якын җайдак агылып кергәч, Нәзарә тау итәгенә күтәрелгән Туктамыш та, Карабәкне ике яклап кыскан Көңгер җигән белән Солтан бәк тә бердәм шаккатты. Таш Билбау ягыннан ук җыелып килгән башкорт яугирләре инде болар. Олау таккан койрык һич күренми. Әйтерсең лә ялан түренә тау итәге буйлап җиһанда тиңе булмаган буар елан шуыша-шуыша керә. Ләкин елан сыман шома, түм-түгәрәк түгел шул бу ташкын. Ул үз өстен сөңге урманыннан хасил түбә белән япкан. Үзе күндәм, үзе елгыр атлар юыртып кына бара. Сыртлары белән гаярь ирнең күкрәгеннән артмас тәбәнәк һәм талымсыз бу атлар тиктомалдан кешнәү дигән чирне, юкка-барга тибешүне белми. Хәер, аларның җайдаклары да күрше-күлән өстенә яу йөрү, читне талап баю дигән чирне йоктырмаган әле. Карабәк җиде ел буена хәйран калып яши. Мәскәү кенәзләре, әнә, Тверь җирен, Суздаль дружинасы Рәзәнне талаудан ямь таба. Ләһләр әле татар, әле валах белән мадьяр өстенә яу йөри. Каф тау өстенә гөрҗи белән әрмән сыеша алмый. Җидесу аръягын инде әйткән дә юк. Анда тилемсә Аксак үзе дөмекмәсә, озак сузмыйча, ул Сөләйман суфи белән Камәретдиннәрне генә түгел, газиз барлас кабиләсен, ак вә кара мангытларны, кыргыз-кайсакны да кырып бетерәчәк. Алай тезеп китсәң, татарда да шул ук бер чир инде. Әнә, Мамайның Хаҗитархан белән Актүбә өстенә, ә тегеләрнең, җавап вә үч итеп, Кырым илә Көбә үзәннәрне барып талавына ничә генә еллар үтте әле! Юк, урысы да, мангыты, кыргызы, татары да тәртә арасына керә, тәүбә итә белми. Һич югы башкорт кабиләсенең үз эчендә мондый кайгылар юк. Башкорт урысны барып талау, Каф таудагы гөрҗи белән аланнарны сую дигән чир-зәхмәттән азат. Карабәк ике мәртәбә Таш Билбау өстенә дә сәфәр кылып кайтты. Башкорт ырулары күбесенчә шул тау итәгенә сибелеп, мал үрчетеп, кыргый бал суыртып, сунар юлына йөреп, мыштым гына гомер сөреп ята. Алар шушы чаклы чирү җыеп китерергә сәләтле дип кем уйлаган! Карабәк янә-янә сокланып күз йөгертә. Әлләни шапырынырлык шайман булмаса да, ирләр бер үк чамадагы киемгә төренгән - өсләрендә каймалы тун, башларында төлке яисә кеш тиресеннән тегеп кигән бүрек. Сыртына ике-өч төрле җәя эләктермәгән сыңар гына да ир күренми. Карабәк нык белә: кечерәк җәяләре - тиен, сусар, куян, төлке сыман ваграк җәнлекләрне ауларга чыккан чакта ук очыра торган аткы, ә зурракларының берсе - сызгырып очучы, киң колаклы уклар өчен ясалган яу җәясе инде. Башкортларда, гомумән, сунар эшенә өйрәнмәгән бер генә малай да юк, аларның хәтта көянтә чаклы бәләкәй буйлысы да тиен-суарларны күзенә ук очырып кына, тиресенә зыян китермичә, чукып ала белә. Билгеле инде, сунарчының хәнҗәре һәм пычагы булмый калмый. Әнә, җайдаклар да сыер-бозау тиресеннән тегелгән итек балагына - пычак, билләренә икешәр-өчәр садак, хәнҗәр-кылыч тагып җыелганнар. Буар елан дала өстенә тезелеп урнашуга, карсак буйлы алмачуар атлар сыртыннан өч төмәнбаш шуып кына төште. Башкортларда хан вә әмирләр юк, ыру башлыклары арасыннан аксакаллар - үзләре үк сәрдәр. Боларының каеш аеллары саф көмештән, өсләрендә җиз тәңкәле көбә. Җитез, тиз йөриләр. Өчесе тиң Туктамыш алдына тукталып тез чүкте. - Баскорттарнын җалаер, бөрҗән, мең, көзәй, җурмат ырулары һинен сакыру буенса килеп етте, бед ерак һәфәргә лә әдер, боерың гына бедгә, бөек хан хужамыз. - Рәхмәт, рәхмәт, мин искиткеч мәмнүн, - дип җаваплады Туктамыш, төмәнбашларның һәр өчесен кочагына алып. - Без сәфәргә әле бүген-иртәгә генә кузгалмабыз сыман. Хәзергә дала буенча таралып урнашыгыз, ял итегез... Чиратта көтеп җиткергән төмән Мәскәү белән Тверь калаларыннан килгән булып чыкты. Җиде-сигез еллар элек бер-берсен сытып бетерердәй дошман иде болар, бүген кирәк булса, хәтта үбешәләр. Болар төмәнбашны сайлап интекмәгән, Мәскәү кенәзе Василий да, Тверьдагы Борис белән Рәзәндәге Алексей да үзбаш булып йөри. - Ә Җүнкаланың күндәм кенәзләре Василий белән Семён ни рәвешле бу юлы миңа буйсынмаска батырчылык итте? - дип, Туктамышның ярсып җикеренүенә каршы урыс сәрдәрләре әүвәл иңбашларын гына сикертте. Сер хан чатырындагы мәҗлес янында гына берникадәр ачылгандай итте. Карабәкнең колагына янда утырган Алексей пышылдады. - Җүнкаладан Семён купкан иде, Мәскәү кенәзе "без Муромда әле ике атнадан соң гына җыелабыз", дип ялгыш юлга кертте. Семён хәзер инде арт мукшы урманнары аша узасы бар. Ә мукшылар үчле. Аерым-аерым йөрсәң, аларның урам эте урынына тотып тукмавы бар. Кара, кара, Мәскәү кенәзе дә йоклап утырмый бит. Ул да әүвәл, Туктамыш колагына иелеп, нидер пышылдады, тегесе ияк каккач, учларын Нәзарә тавындагы өркәчләрне дә уятырдай итеп шапылдатып алды. Килешенгән, шартлы хәбәр икән. Чатыр ишегеннән кайсы алма-чия, кайсы каз итләре тулы тәпси тоткан япь-яшь кызлар кыр казлары сыман тезелешеп керде. Үзләренә берүк күз тимәсен! Маңгай өсләрендә энҗе-мәрҗәннәре белән ялык-йолык килеп торган кәккүш, иңнәрендә якалары, җиң һәм итәк очлары көмеш җепләр белән чигелгән алсу, зәңгәр, кызыл, яшькелт күлмәк. Аккош канатыдай нәфис куллар алга таба сузылган, билкәйләре үзенә дәшеп тора, болан баласыдай тектек итеп, еш-еш атлаган, төп-төз аяклары һаман-һаман дәрт кенә өсти сыман. Ә ул эре алма яки нәни кавын кебек булып тулган һәм атлаган саен дерт-дерт сикергәләп торган күкрәкләре үзләренә тартып, ымсындырып, сихерли дә сихерли шул инде! - Аһ, гүзәлләр! Тач аккошлар! Юк, хур кызлары, хур кызлары болар! - дип, һәрберсе бәя биреп чыкты. Туктамышның ике ягына ике сылукайны кертеп утырттылар. Валлаһи да, чибәрләр, тел-теш тидермәслек. Карабәк тә еш-еш күз ташлады. Уңдагысы бигрәкләр дә Алтынчәчкә тартым. Төпченә башласаң, хәтта сеңелкәше йә кардәше булуы да мөмкин. Ләкин ни хакына гына төпченергә? Бу сылукай бүген барыбер Туктамыш түшәгенә сузылып ятасы бит. Чит-ят яры, чит-ят карлыгачы. Алтынчәч шикелле үк кайнар микән, назлымы икән әле? Күкрәк таучыклары моның да ким түгел. Әмма... әмма иреннәре бигрәк нечкә, җеп шикелле икән. Димәк, усал. Аннары моның күзләре дә Алтынчәчнекедәй, күл суы шикелле, зәп-зәңгәр түгел бит, яшькелт-соры гына. Әле кендек асларында, бот тирәләрендә җыерчык йә сыр булуы да мөмкин. Юк инде, юк, аның Алтынчәче белән Айзирәккә җиткән гүзәл затны һич тапмалы түгел!.. Чынлап та, берзаманны Туктамыш соры күзле чибәркәйне култыклаган көе кереп югалды бит. - Шабаш! - дип уң кул бармагын иреннәренә тидереп дәште Василий кенәзләре, Нәзарә тавының төп хуҗасы сыман. - Бетте, таралабыз! Яшь парга назлану өчен җай бирергә кирәк!.. Мондый үтә нечкә, мөһим мизгелләрдә хәтта тел белмәгән инсаннар да тәрҗемә атлы киртә-күпер сорап маташмады, ыңгырашып тормыйча да бик тиз таралдылар. Ә таң аткач, Василий гына түгел, хәтта атасы Дмитрий Иван угылы да дистә еллар буе хыялланган бүләк. - Бөек хан фәрманын санга санамыйча, яу сәфәренә махсус дружинасын юлламаган өчен Семён Константин угылын үзбаш кенәзлектән алып атам! Стародуб олысы илә идарә итү өчен ярлык Василий Дмитрий углына тапшырыла!.. Сүзсез дә аңлашыла - Мәскәү чибәренең чатырдагы мунчасы, ай-һай, кайнар булган!.. Чакмагыш даласындагы җайдак саны унике төмәннән артып киткәннән соң, Туктамыш хан, ниһаять, Җаек дәрьясына төбәп юлга кузгалырга әмер бирде. Әүвәл шактый кызу юыртканнар иде, Ашкадар елгасын кичкән чакта гаҗәп сәер хәлләр булып алды. Кичү урыны өчен ертауллар алдан ук биш-алтылап сайлык табып куйды, юкса. Ләкин меңбашлары авыз ачып бару аркасында, Мәскәүнең бер зур олавы белән Болгар каласыннан бирле килгән ризык-шайман тулы арбалар бер кичүгә килеп тыгылганнар. Арбакашлар хәтәр усал ашыктырган, ахры, суы ияр өзәңгесенә җитәрдәй тирән бер урында унбиш-егермеләп арба үрәчәләре белән бер-берсенә атланып ябышканнар. Атлар пошкырыша, буа сыман киртә барлыкка килүдән агымсу тагын да күтәрелеп, чоңгыл төсле кайный. Ирләр урысчалап та, татарчалап та яман сүгенешә. Мондый мәхшәр купса, тинтәк ирләр табылмый каламы соң! Шундый бер-ике сантые чыбыркы уйнатуга, ат-бичаракайлар тәртәләргә тибеп сикеренә, ярсуыннан кешни. Ләкин бер генә малкайның да һичбер гаебе юк, хуҗасы бозау булганга ыргак-тозакларга килеп капканнар бит! Егермеләп менә шундый тоткын, елга суына чумып, үрәчәләрне аралый башлаган бер мизгелдә Мәскәү ягыннан килгән урыс ире белән Болгар яклы яугир бугазга-бугаз килеп сугышырга тотынмасыннармы! Ярый әле кулларында балта-кылыч, пычак-хәнҗәрләр юк, сәфәр тыныч баргач, коралларын арба түренә салып ыргытканнар. Иллә мәгәр икесенең дә йодрыклары бәләкәй чүлмәкләр шикелле хәтәр саллы, борыннарыннан, авыз читләреннән чәчрәгән кан тамчыларына карап тормыйча, әтәчләр шикелле һаман чукышалар. Әүвәл бу орышка бер юаныч, күңел ачу гына итеп көлешә-көлешә читтән генә күзәткәннәр иде, кызган башлар арба түренә ташланып, балталарын эләктерүгә, иңнәренә килеп сарылдылар. - Михайло, окстись, не дури, чертяка! Это же их земля. Сейчас мы десятерых побьём, а ночью они сотню наших вырежут. - Борһан, җүләрләнмә! Урыс белән тапма да, бүлешмә дә. Алар бер басуга чыгып утырырга да ярамый. Каберең якын булмасын, беләсең бит! Меңбашлары килеп камчы белән яра башлагач, бик тиз суындылар. Сораша башлагач, икесе дә бер-берсенә күрсәтеп, тик аклана. - Вот этот гадина убил нашего Бренко из арбалета на Куликовом поле. И он же потом, вторым выстрелом, снёс червоный наш стяг. Вовек не забуду! - Мин үрәчәне ычкындырырга дип иелгәч, яннан килеп үзе тондырды бит. Урысның иртәнге акылы төштән соңга ярамый. Нигә миңа килеп бәйләнгәнен мин кайлардан белим? Ә бер җай чыккач, мин дә, кинәнеп, тәннәр язып алдым. Мин аның каршына ясак күтәреп бармадым, ул кабих җан безнең алга яхшатланып, мүкәли-мүкәли, үзе килде ләса, бик үк сикермәсен! Аңлашу тынуга, барча ирләр, Ашкадар ярындагы йомраннарны уятырдай итеп, гор-гор көлештеләр. Меңбашлары якаларыннан сөйрәп бер-берсенә каршы куйганнан соң, калай әтәчләрнең кочаклашып дуслашудан гайре чарасы калмады. - Да, ты уже свой, свой! Впредь мы навеки! - дигән булды үгездәй Михайлосы. - Һе, урыс белән дуслашсаң, балтаң билеңдә булсын. Валлаһи, хак икән, - дип көлдерде дус-ишләрен кичәге Борһан мәргән... Ходайга мең шөкер, шуннан ары яңа чоңгыл-кичүләрдә туры килмәделәр. Туктамыш хан шушы чәкәләшүдән сабак алды, ахры, урыс төмәне белән мукшыларны Җаек белән Сакмар кушылган иңкүлектә калдырды да китте. Аеруча моңа Василий кенәз яман котырынды. - Мин дружина ирләрен ерак яу сәфәренә дип котыртып алып чыктым. Йөзәрләгән өстәмә олаулар да алдык. Без буш кул белән борылабыз икән, ни - Сез монда поскында, - дип юатырга мәҗбүр булды Туктамыш хан. - Хәвефлерәк хәбәр юлласам, безнең эздән шундук ыргылырсыз. Яулар алда әле, алда яулар... Җаек - азгын елга. Бер урында талгын гына, җәелеп тирбәлә дә, сыер-сарыкларын көтүгә куарга соңарган яшь киленнәр сыман кинәттән уянып, сикергәләп ага, кайный башлый. Җаекның кәефен чамалап, аның аша кичү урыннары сайлавы да кыен. Әле генә яр читләрендә чишмә суларыдай талгын чылтырый ул, шуңа алданып ашык-пошык чумсаң, елга уртасында сине чоңгыл көтә. Шул, тилерәк булганга, төпләрендә чуртан-җәеннәр дә, мәрсин балыгы да мыжлап тора аның. Сарайчык каласына туры китеребрәк төмәннәрне каршы якка күчерә башлагач, төмәнбаш һәм бәкләргә тын алырга беркадәр ара чыкты. Хан казаны, әлбәттә, аерымрак, шулай да, Карабәк Туктамыштан барыбер читләшмәде. Хан янына сәгать саен чапкыннар өстәлеп кенә тора, мәгыйшәт агышын күзаллавы җиңел. - Хәсән бәк сөендерә. Безнең чирүгә берәр атнадан соң чиркәс илә кыпчаклар, Мираншаһ этләреннән качып котылган кыргыз җайдаклары белән аланнар да килеп кушылачак икән, - дип хәбәр уртаклашты хан, һич тә көтмәгәндә. Бәйләрбәген тәүлегенә унар тапкыр телгә алалардыр, Карабәкнең теле гел кычытып тора, айлар-еллар буена күңелен кытыклаган сорауны һаман-һаман ярып сала алмый. Менә бүген алар икәүдән-икәү генә, Туктамышның тел төпләрен тарткаласаң ярый. - Син Сауранны алгач, Тимер-Мәликне дә, Балтыкчы бине дә кылычтан үткәргәнсең, анысын борын асты кибә башлаган һәр такырбаш белә, - дип ипле, талгын тавыш белән генә ялкын кузгатты ул. - Хәсән бәк хакында да, менә, Ырыс хан янында иң ышанычлы бәк, соңрак хәтта бәйләрбәге булып та саналып йөргән, диләр. Еллар узып китте, ә мин аңлый алмыйм. Хәсән бәк тә синең шәхси дошманың булып торган лабаса. Шулай икән, нишләп фәкать аны гына исән калдырдың син? Туктамыш бу сорауны көтеп йөргән сыман, көлемсерәп кенә җавап тотты. - Мин синең, Сарайга килгән саен, Хәсән янына сугылып чыгуыңны беләм. Нишләп безнең араны үзе аңлатмады, монысы сәеррәк. Хәлбуки, аның үзенә аңлатып бирү, мөгаен, читенрәктер. Чөнки адәм балаларының күңеленә бер тапкыр корт кертсәң, аны мең шифа белән савыктыру авыр. Туктамыш казан астына кыска итеп чабылган чыбыкларны гына ташлады да үзе берникадәр ераккарак күчте. - Ә Хәсәнгә килсәк, менә болайрак ул. Син беркадәр бутыйсың. Мин Тимер-Мәлик белән Балтыкчы бине җәзага тарткан чакта Хәсән Күк Урданың бәйләрбәге түгел иде инде. Хәсән ул Ырыс хан янында гына гел-гел түрдә булды. Ырыс хан аяк сузуга, Токтакыйны бәреп төшерделәр, тәхеткә Мәлик-сәрхуш ия булып куйды. Сәрхуш оясына акыллы баш сыймый, Хәсән бәкне дә читкә типте бит ул. Бәлки, Мәлик эргәсенә инде үзе дә ыргылып тормагандыр. Кыскасы, Сауран миңа капка ачкан чакта Хәсән анда беркем түгел иде. Андый кеше дошман була алмый. Шуңа күрә җәзалау турында сүз кузгату һич урынсыз иде. - Менә шулай гади генәмени? - дип, барыбер, аптыраудан туктамыйча сорау бирде Карабәк. - Ә ничек аны олугбәк итеп диваныңа алдың? - Менә монысы чыннан да сер инде, - дип, Туктамыш шаяртып кына бармак янап алды. - Син минем шул кадалып киткере Сауран янында өч тапкыр җиңелеп качканны ишеткәнсеңдер, шәт. Беренче тапкырында мине Карача мирза борадәрем чаптарлары бүләк итеп куйды. Өченче тапкырында чаптарлар коткарды, гел аларга рәхмәт укып яшим. Ә менә ике арадагысын, икенче котылуны чын могҗиза дип атасаң да була. Төмәннәрне Токтагый, сыртланнар шикелле, арттан ябырылып тар-мар иткәч, Ак-су ягына чыгып ычкындым мин. Ниндидер үтә елгыр җайдак куа чыкты. Уклары минем колак төбеннән, хәтта култык астыннан да сызгырышып оча. Чамаладым инде, гаҗәеп шәп мәргән бу. Укларын юри тидерми, мин качакны өнсез калдырмакчы. Шул Газраилдән качыйм дип ярга таба кырт борылган идем, аргамакның бер тоягы иске йомран оясына туры килгән. Чаптарымның бер сыйрагы шартлап кына сынды, җаныкайның. Мәтәлчекләр ата-ата очып төшсәм дә, тын алып ятарга ара юк бит. Өстемдәге көбәләрне салып ташлый-ташлый, Ак-су эченә чумдым. Икенче як ярга тикле ара ерак, ике йөз адым чамасы бар да бардыр инде. Артка таба караш ташлап, кызу-кызу йөзәм. Ә минем Газраилем ияреннән төште дә яр өстенә басты. Хәзер моңа чаптар да комачауламый, минем баш өстеннән төп-төгәл бер карыш ара калдырып, ук артыннан укны очыра бу. Уңга-сулга ташланмакчы булам, су төбенә чумам, тәмам сулыш капты. Гел бер урында чәбәләнгән сыман. Шулай да, елганың яртысын йөзеп үттем, ниһаять. Эчкә җылы йөгергәндәй итә. Газраилем инде укны очыртып җиткерә алмас, дигән шайтан уты да кабынгалап алды. Һәм нәкъ шул мизгелдә әүвәл бер ук минем чәчне тырмап-ялмап үтте, аннан икенчесе. Юк, юри интектерә, газаплый бу, каһәр. Инде соңгы тапкыр чумармын да ярга тикле бүтән чыгып тормам, дип кенә хыяллана идем, шалт иттерде дә, минем уңъяк беләк өстенә бер ук утыртты бу. Чамалаган, әлбәттә, сөяккә тидермәгән. Сыңар кул белән ярга чаклы иштем. Мөгаен, ул сәрпи ук та очыра алган булыр иде инде, ләкин җәясен башкача корып маташмады. Шул Газраил аркасында гына мин исән-сау калдым. - Әстәгъфирулла, чынлап, зур могҗиза! - дип, Карабәк баш чайкады. - Аңлавымча, синең Газраилең Хәсән бәк булып чыккан да бит инде. - Әйе, нәкъ шулай, Карабәк-Габдулла хан. Ул үзе моны искә дә төшермәде, Сыгнакта утырган чагында бер ауга җыенып чыккач кына чамаладым. Күзәтәм, моның кулы бермәлдә дә ялгышуны белми, кирәк икән, әрлән-йомранны да йә башына, йә тәпиләренә тидереп кенә чүки. Ә аның ук очыру ысулы бер үк төрле. Бервакытны, хәтта, сәрпи ук колагы белән бер җайдакның сыңар өзәңгесен кисеп төшерде бу. Шуннан маңгаена туры бәреп сорыйм. "Теге чакта җен шикелле куган бәндә син идең бит", дим. Әүвәл танымады, бераздан гына сынды. "Мин, әлбәттә, сине юри качырдым, - ди. - Токтакый да, Тимер-Мәлик тә аталары Ырыс ханга лаек була алмады, ә Урдабыз каты куллы хансыз таркалачак, ичмаса, бу калсын. Аның артында Аксак Тимер тора, Туктамыш барында ул безнең өскә ташланачак түгел дип сине сайладым", - ди. Юкса, минем Сыгнак хуҗасы булырга да өлгермәгән, мескен башкайларым җиңелүдән чыкмый азаплана иде бит әле, ә Хәсән менә, барыбер, күрәзәлек иткән булган инде. Валлаһидыр, хикмәт!.. Ләкин Хәсәнне соңыннан ул мине исән калдырган өчен дип кенә өскә күтәрмәдем, икмәктер, Карабәк. Ни аяныч, Хәсән кебек, синең кебек ил сынмасын, Урда чәчелмәсен, дип җан атучы сирәк. Җидесуга кергәч, Туктамыш Аксак Тимер тарафына махсус илче куды. - Туктамыш ун төмәнне җитәкләп үзе килә, - дип тәкрарлады шаһсолтаннар белән очрашуда эт каешы кебек шомарып беткән Карача мирза. - Шарты фәкать бердер - Туктамышның гомерен кыярга дип булгак әзерләгән Идегәй белән Тимер-Котлыкны кире кайтарып бир. Аксак Тимер җиз торбаныкыдай тавышы белән ихахайлап көлде. - Ә мин аның ни сәбәпле ут йотуын беләм. Ул Ырыс хан утарыннан качып, минем куен астына башын тыккан чакта, мин ул көчекне кайтарып бирмәдем бит. Үзем чәркә таптым, үзем симерттем дә Ырыс-дошман өстенә өстердем мин аны. Ул имчәк таба алмаган бозау сыман берни кыра алмагач, шәхсән үзем бардым һәм Сыгнакка утыртып та кайттым. Мин кеше иттем, мин хан иттем, ә ул, мәнсез, биткә лачкылдатып төкерде. Инде үзенең араныннан нәкъ шундый ук бәкләр качып киткәч, астына су йөгерде. Минем йә Идегәйне, йә Котлыкны симертеп, аның өстенә ташлатудан курка. Әйдә, калтырансын. Әзер ханнарны үз утарымда бәйдә тотып торгач, ул миңа каршы бик чамалап өрер... Туктамыш туганы Карачадан башка төрле сүзләр көтми иде инде, кабаланып, алга кул изәде. - Җидесудан көл калдырып узам! Әйе, Яссы каласын уйнап кына яуладылар сыман. Ирләрнең байтагы моңа чаклы бер дә яу йөрмәгән, аларны җикереп-камчылап та туктатырлык түгел. Яссыдан соң, юл өстендә очраган эреле-ваклы сала-кышлакларны талый-талый, Сәмәркандның үзенә үк төбәлеп ашыктылар. Туктамыш Себер карурманнары эчендә посып яткан әмир Камәретдинне чакырып, Тубыл аръягына елдам чапкын юлларга онытмады. Барча гамәл рәте белән, ипле генә бара иде сыман. Әллә шайтан аяк чалды, әллә Ходай Тәгалә тагын артын куйды, Туктамыш хан Сәмәрканд юлында борыны белән таш өстенә каплангандай булды. Кайда гына яшеренеп яткан да, кайсы шайтаны төртеп уяткандыр - Сырдәрья тамагына якынаеп килгән бер сәгатьтә җир өстенә котып салкыннары китерде дә орды. Шуңа кушып, йөзәрләгән дию сулышыдай коточкыч җил купты, әллә каян күтәрелгән энәле боз болыты адәм балаларының күз кабакларын, яңагын, муенын, колакларын әле сәрпи ук канаты, әле пычак йөзе төсле телгәләде. Аннан да яманы - энәле боз кисәкләре нәни, әмма зәһәр хәнҗәр урынына атларның да борын яфракларына, күзләренә килеп кадала, өнсез калган чаптарлар, бүре тешләреннән качарга җыенгандай, ышыграк бер оя эзләп сикеренә, катып беткән куллары белән тезген тота алмаудан, җайдаклары тояк астына, төбен җуйган арбадан төшкән капчык төсле, коелышып кала. Тоякка изелүдән ирләр җан тавышлары белән ачыргаланып кычкыра, ис-акылын җуйган атлар кешни. Үзәнлекнең эче тулы мәхшәр, яр өсләре - тоташ гарасат. Күз ачкысыз буран ике көн, ике төн буена котырынды, яр аслары - егылып аяк-билләрен сындырган атлар һәм җайдак ирләрнең йөзәрләгән мәете белән тулды. Өченче таңда коточкыч җил беркадәр басылуга, Туктамыш хан ничарадан бичара әмер игълан итте. - Ризык олаулары кайда адашып калгандыр, очына чыгучы юк. Ачлыктан атлар кырыла, үзебезнең дә хәлләр үтә мөшкел. Үләт атлы афәт кузгалганчы, төмән-төмән булып, төрле тарафларга юл алыгыз. Ирләрегезгә вә атларга ризык табу мәшәкате үзегезгә кала. Аз гына аякка басуга ук, йодрык булып янә тупланырбыз. Юк, Туктамыш хыялланганча, ансат кына туплана алмадылар. Күз ачкысыз буран һәм гарасат бер Туктамыш гаскәренә генә килеп ябырылган, ә Аксак Тимернекеләр, уртак гайбәт тапкан кодачалар төсле, өф-өф итеп кенә чәйләр эчеп, коймакларын кабып, җылы учак янында посып утырганнар. Туктамышның төмәннәрне таратуын белеп алуга ук, билгеле инде, карт бүреләр ботларыннан каптырып, таларга тотындылар. Аксак Тимер үзе, азгын ирләр төсле, Сырдәрья буйлатып, аяк очларына басып атлагандай, шыпырт кына килгән дә ятим баладай яклаучысыз калган Әтрар белән Сыгнак калаларын басып алган, алай да эссесен басмагач, Урда җире аша Җаек елгасына таба юнәлгән ди. Җитмәсә, Туктамыш үз артыннан ташланмасын дип, ике сатлыкҗан - Күнче углан белән Тимер-Котлык кул астындагы төмәннәрне ханга каршы юнәлткән бит әле. Дөрестән дә, Туктамышка Ырыс ханның ике алмашына каршы яуларда шактый көннәр әрәм итәргә туры килде. Ниһаять, шул Ырыс этләреннән котылып, Аксак әмир эзенә баскан гына иде, тегесе урау юллар аша, аяк табаннарына ут капкандай, кабат үзенең Сәмәрканд ягына борылып киткән. Юкка түгел. Туктамыш төмәннәре Ырыс алмашлары һәм Тимер бәк белән куышып йөргән арада Җидесуга - шималь ягыннан Камәретдин әмир үзе, ә Иссык-күл тарафыннан ул Магулстаннан чакырган яңа чирү бәреп кергән икән. Котырынган Аксак, бер көтү ау этләре уртасында калган ана бүредәй ярсып, әүвәл әле Камәретдин, әле Магулстан чирүе өстенә ташланып бәргәләнгән. Аксак Тимер, валлаһи да, ана бүредер шул, икесен дә кире бора алган. Камәретдин, бичара, янә Себер карурманнарына кереп яшеренгән, ә Магулстан чирүе котылып кала алмаган. Аксак аны Иссыккүлгә чаклы, эт өере урынына, чыбыркылап куган. Нәтиҗә шул: мәркәзләре Алматыны яулап, Магулстан җирен тәмам буйсындырган... Сарай каласына кайтып егылганнан соң агылган хәбәрләр Туктамышның табан астына да учак якты. - Җидесудан барча төмәнбашлар да әйләнеп кайтмаган бит. Идегәй һәр төмәнбаш янына да тегеләр сәфәрдә чагында үгетчеләр юллаган булган икән. Бакши морза, Турчак углан, Хаҗетдин, Айдын бәк - барчасы, икешәр-өчәр мең яугирләрен ияртеп, Идегәй аскан казан хозурына барып кушылганнар. Туктамыш әле бу хәбәрне дә тамак төбенә килеп утырган сөяк кисәгедәй бик авырлык белән йоткан иде, аның артыннан тагын да утлырагы. - Син урыс төмәненә кире үз кенәзлекләренә кайтып китәргә рөхсәт иткәч, ярты юлда аларны Мәмәт-Хуҗа илә Әхмәт-Кадыйр әмирләр куып җиткән. Туктамыш белән Аксак Тимер, ике бүре сыман, сырт кабартып, йон туздырып сугышырга ябыштылар инде, берсен икенчесе бугазлап ташламыйча, аларның тынасы юк. Һәр таң аткан саен үлем көтеп булмый, үзегезнең янга сыйдырыгыз, сезгә иярәбез, дип Василий кенәз каршына тезләнеп ялварганнар. Ә Мәскәү кенәзенә тантана итәргә нигез генә булсын. Чукынасыз икән, кабул итәм, дип шарт куйган ди теге. Безнекеләр сүзсез чукынганнар. Шул иманын саткан ике этҗан янына кичә генә синең түшәк биең булып торган мүкләк соран Бәхти бәк тә барып кушылган бит. Туктамыш хан чигәләренә ябышты да бөгелеп кенә төште. - Илен генә түгел, иманнарын да сатучы кабих җаннар кавеме пәйда булды. Ошбу чирдән котылырмы татар? Әгәр мондый хафа үләт төсле азса, безгә - ясин! Хурлык, хурлык! Бакча арасындагы ызаннарны бүлә алмаган өчен, читәндәге киртәләрне йолкып, урам уртасында кан чәчрәтеп сугышканнан соң рәхәтлек кичереп таралышкан дуамал күршеләр төсле, Җаекның ике ягындагы Урда каһанлыгы белән Сәмәрканд әмирлеге дә коймалар артына кереп бикләнгәндәй булды. Җаек үзе кичтән, йә күршедәге кода-кодачасы, йә келәт белән лапас арасында тыр-тыр йөреп арыган карчык кебек, өстенә кәҗә мамыклы аксыл, калын шәлен ябына да төне буе акрын гына гырлый. Иртәнге кояш нурлары йә сызгырып искән җилләр генә аны әүвәл чукларын, аннары инде шәлен бөтенләе белән тарткалап-йолыккалап, татлы йокысыннан уяталар. Елга төнне йоклап уздыруына үкенгәндәй, көне буе тагын толымнарын саташтыра-буташтыра бөтерелеп ага, юлында терсәген тырпайтып торучы пырдымсыз яр-кыя очрадымы, үчләшкәндәй кайный, аннары тынычлап ял итәрдәй үзән-сайлыклар эзләп, һаман алга ашыга, кабалана. Элек Җаек чик сызыгы түгел, аның хәтта сай кичүләре дә Сәмәрканд, Үргәнеч, Алматы, Сауран базарларына ашыгучы сәүдәгәрләр олавыннан яки өркәчләре арасына ефәк-постау, читек-кәвеш, көбә-калкан, Шам кылычыхәнҗәр, Коръән-Шәриф, чәй-дөгеләр, хәлвә-каклар, йөзем-анар, күн вә киез төягән дөяләр кәрваныннан кайнап тора иде. Кәҗә-сарык, колын-тайлар, елкыдөя көтүләрен бер-берсеннән качып-урлап кына каршы як җәйләвенә күчереп утлаткан башкорт-мангытлар, кыпчак-бәҗәнәкләр, кыргыз-кайсарлар да тик тотмады алай елга суын. Капма-каршы ярдагы ил-гавамнар белән бергә Җаек та кайнады, тынгылык күрмәде ул. Ә хәзер елганы корбан мал эзләп чабучы бүре-сыртланнар кичә дә, адашкан олаучы һәм дәрвишләр чыккалый. Зиһенен җуйган хакимдарлар халыкларын гына түгел, табигатьнең үзен саташтыра. Чөнки хәзер көпә-көндез, кояш нурлары астында көмеш тәңкәләрен уйнаклатып, көмеш тасма кебек ялтырап аккан көенчә дә йоклый, йоклый Җаек. Аның каравы, елга суын хәзер төнлә ерткалыйлар. Җаек бүген сазаган кыз, тол хатыннар кебек. Сәмәрканд ягындагылар тәмам ияләште. Һәр төн саен кырык-иллешәр җайдак, аның толымнарын, күкрәкләрен, бәгырен таптап, көнбатышка уза. Кайвакытта яр өстендә шулар Идел ягыннан Сәмәркандка таба ашыгучы көндәшләре белән очрашалар. Сөйләшүләр озак яңгырамый. - Идегәй мирза мине Кырымдагы Яүләш бәк хозурына төбәп юлга куды. "Туктамышны чөйсәк, баш вәзирлек - сиңа, төмән ияртеп килә алмыйсың икән, безне көткән яуда арт ягыннан када", дигән сүзләрнең җеген-җеккә тапшырырга боерды. Поскын нөгәр тозагына барып эләкмәсәм ярый да бит, без, әрвахлар, Ходай кулында шул. - Мин Болгар әмире яныннан кайтып киләм. Ул Идегәй хозурында хәтта бәйләрбәге булуга да риза түгел. "Яудамы, җыендамы - кайда гына туры килмәсен, ул кабахәт җанны үз кулларым белән кыячакмын", ди. Бернинди байлыкка, дәрәҗәгә кызмый, Идегәйнең вәгъдәләрен тезәргә тотынсаң, шартларга җитешкән шикелле ярсый башлый. Аның кулыннан көч-хәл илә чыгып кача алдым, тилемсә Идегәйдән котылып булмас инде... Берникадәр ара буе тагын тынлык, Җаек черем итәргә дип онытылган сыман. Ләкин дала ягында янә тояк тавышлары, яр өстендә тагын өзек-өзек сүзләр. - Аксак Тимер Туктамыш хан юллаган илчене кире куган. Идегәйне сораганчы, хатынымны сора, миндә алар бер дистәдән артык. Син - изгелекнең кадерен белми торган, игелексез ишәк. Идегәй миңа бөтен Урда халкын син ишәккә каршы эт урынына өсләтү өчен кирәк, дип тик тора ди. Теге илче, бичара, кайтырга да курка, аптыраганнан Себер ягына, әмир Камәретдин канаты астына китеп барган икән. - Кайтыргамы-юкмы, мин дә белмим. Идегәйне суеп булмасмы дип, уннан артык җасус юлладык бит инде. Ул кабих җан үз тирмәсен өчәр катлы ашый торган бер кош кайтарган ди, ә ул хөрәсән чит-ят исне ун адымнан сизә, тупсага да килеп булмый икән. Идегәй, явыз, безнең биш шымчыны тотып ботарлатты. Мин әйләнеп кайтсам, Туктамыш та кимен куячак түгел. Ул үз хатыны Тәүлинбикәне дә карачкы урынына чапкалаган җәллад, үзең дә беләсең бит... Җаек өстендә тынлык. Озак тормас төсле. Күндәмлек, коллык, буйсынулар мәңге-мәңге сузылмаган кебек, табигать-мәгыйшәт тә гел бертөрле дәвам итә алмый. Дәһшәтле һәм шомлы бер тынлык бу. Давыл якынлаша. Дулый-дулый нык котырыр инде. Кисәк кенә иңбашына төртүдән дерт сискәнеп уянгач, үзенең тирмә түрендәге ятак каршысында бертуган абыйсы Идегәйне күреп, Гайсә мирза әүвәл өстенә бер мичкә бозлы су койгандай куырылып калды, икенче мизгелдә сырты белән әйләндерелгән мәчедәй сикереп, аягына басты. Күз ачып йомарлык арада сыңар кулы белән түшәк очындагы агачлар өстенә сузылган иде дә, бармакларын, утлы күмергә тидергәндәй, кисәк тартып алды. Хәнҗәркылычлар юк. - Мин нәкъ шулай, коралга ябышырсың дип күзалладым да бит, - дип, төп хуҗа шикелле, Идегәй тәүге булып телгә килде. - Бәласеннән башаяк, шуңа җыештырдым. Гайсә чабыш аты төсле еш-еш сулыш ала. Карашлары сунар тозагына килеп капкан җанварныкы сыман. Чыгып качу өчен күз алдында ялтырап сазлык суы ятса, ул һични уйлап тормый сикерер дә иде. Ә монда хәтта баш тыгарлык кына ярык та юк. Идегәй тирмә ишегенә юлны таш кыя шикелле каплап баскан. Тирмә уртасындагы тимер таганда очкын чыгарып яткан күмер өемнәре. Тирмә тышында исә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн. - Кабих җан Туктамыш мине сиңа Газраил төсле сурәтләп өнеңне алган икән, - дип, янә Идегәй аваз бирде. - Аннары мин синең Газраилең була аламмыни? Син - газиз энекәш бит. Бертуган энекәш! Туктамыш үз куллары белән җанын кыйган Балтыкчы би угыллары бит без, шуны аңлыйсыңмы?! Канлы вакыйгадан соң инде ун елдан артык гомер үтеп киткән. Гайсә әтисенең үлемен үз күзләре белән карап тормады бит. Анда салкын акыл, башка төрле хисләр. Энекәш кеше һаман эндәшмәде. - Мин синең җаныңны кыярга дип тә килмәдем, адашкан сарык бәрәне урынына үз утарыма сөйрәп китәргә дә исәбем юк, - диде Идегәй аңа. - Ә кисәтергә тиешмен. Монысы - абый булган кешенең мәҗбүри бурычыдыр. Аннары... аннары барча яугирләрне бер Идегәй утарына гына җыеп тутыруның да кирәге юк. Таянырдай ирләр һәр адымда, һәр почмакта әзер булып көтсә отышлырак. Ә алар бар! Алар меңәрләгән! Син абыеңны һичбер ярдәмчесез көе Меңкышлакка килеп җиткән дип уйлыйсыңмы әллә? Фәкать шушы мизгелдә генә Гайсә мирзаның күзләре тулысынча ачылгандай булды. Һе, әкәмәт! Идегәй Сәмәрканд сәүдәгәрләренең иңеннән төшми торган буйлы-буйлы җиләннәргә төренгән икән ләбаса. Ярый әле баш түбәсендә тегеләрнеке шикелле дүртпочмаклы түбәтәй генә түгел, ә маңгай-колакларын каплап тора торган тирән киез калпак. Җилән өстеннән гади постау кушак, аягында итек. Эңгер-меңгерләрдә яныңнан үтеп китсә, валлаһи, танымассың. Кыяфәте белән, асылда да, гап-гади бер хәлвә сатучы, өрек ташучы бу! - Мин япа-ялгыз түгел, Туктамыш түбәсе астында калган аркадашларым да, мөгаен, бер-ике төмән бардыр. Ходай дәшкән сәгать сугуга ук, алар минем якка меңләп авачаклар. Әйе, әйе, Гайсә, син шикләнмә. Туктамыш шикелле бушбаш хан идарәсеннән күптән туйган алар. Аннары алтын-мәрҗәннәргә сатылмыйча калган бер генә инсан да юк. Мин дә әмир вә бәкләрне олавыолавы илә үз ягыма аудардым. Аллаһы боерса, минем якка сатылып чыгучылар иртәгә дә табылачак әле. - Төнге кунак булып керүең - мине сатып алырга килүеңме әллә? - дип, ниһаять, Гайсә авыз ачкан иде дә, Идегәй, юлбарыстай сикереп, аны изүеннән эләктереп алды. - Беләм, беләм, син, энекәш, сатылачак түгел! Чөнки син күптән инде Туктамыш хан колы! Ә тук этләр теләсә нинди узгынчылар калҗасына гына сатылмый ул. Ә мин - ач эт! Ләкин һичбер калҗага да сатыласым юк. Чөнки минем күкрәгемдә әткәй-мәрхүм яндырып калдырган олы ут бар. Син бәләкәй идең, син белмисең генә. Әткәй миңа ун яшемнән бирле, янартаулар уянгандай, кабат-кабат, гел-гел тәкрарлады: "Син кара мангыт кабиләсенең юлбашчысы булып калачаксың. Сиңа Чыңгыз нәселеннән булу һич мәҗбүри түгел. Мангыт көчле. Аның белән санлашмаган һичбер таҗдар, һичбер дошманнар юк. Үсеп кенә җит син, тик үсеп җит. Аннары мангытларны ат көтүе төсле куалап апкитәрсең. Котырынган ат табуны һичбер тыю белми. Котырынса, юлындагы һәр киртәне, һәр дошманын, хәтта өере белән килгән бүреләрне дә сытып бетерәчәк. Менә шуннан ары син ил бәге, ил әмире булып утырырга да хаклы. Урда - безнең җир ул, безнең Ватан. Үсеп кенә җит, син Урда өстенә бөек хан булып та калкачаксың әле!.." - диде. Гайсә Идегәйгә текәлгән көенә тораташтай калды. Абыйсының гәүдәсе бизгәк тоткан сыман дер-дер килә, ике авыз чите күбекләнгән, күзләрендә тилебәрән орлыгы ашаган бичараныкыдай сәер караш. Ул Гайсәне күрми, хыяллары белән бик еракта. Качып йөри-йөри зиһене ычкынгандыр, чирледер ул. - ...Әткәй шулай диде. Ә шул кешене Туктамыш хан, җәллад, үз куллары белән телеп атты. Гафу итәсем юк. Мәңге-мәңге! Аның үлемен мин үз күзләрем белән карап тордым. Шуңа күрә нәкъ мин Туктамышны үз кулларым белән үтерергә тиеш! Канга - кан, үлемгә - үлем! Идегәй авыз читләрен тиз-тиз сөртеп алды, ушына килгән төсле тирмә эченә, Гайсәгә, ишек катына атып бәргән хәнҗәр-кылычларга күз ташлады. Маңгаен каты итеп сыпырганнан соң, барыбер, энекәшенә текәлде дә катты. - Тиздән яу булачак, син белеп тор. Шуышып барып, Туктамышның итек табанын ялавыңнан бер файда юк. Мин Тимер бәкне Урда өстенә алып килми калмыйм. Сатып алынасылар - күптән алынган. Әләм йөртәчәк бәк - минем яклы. Яуны тәүге булып ташлап китүчеләр дә тәгаен билгеләнгән. Сиңа гозерем шул. Яу кырында миңа туры килмә. Араларга өлгермичә турап ташлавым бар. Аннары син япа-ялгыз түгел, мангыт төмәне бүген синең кулда. Минем кулда да шундый ук мангыт төмәне бар. Туктамыш, тилергән баш, шулай куа дип, ике мангыт төмәнен бер-берсе белән сөзештерүдән сакла. Абый хакы синең өчен алтын таулары да, чамасыз мал да түгел, иллә мәгәр туган кабиләң хакын син хаклый бел. Мангытларыбыз безгә киләчәктә башка кавемнәрне тездә тоту өчен бик-бик кирәк әле. Мангытны мангыт кулы белән суйдырма! Мине аңладыңмы? Идегәй тирмә ишеге янында кире борылып караган чагындагы Гайсә аны бәяләп калырга барыбер өлгерде бит. Егет чагындагы кебек үк куәтле ул. ботларыдай. Ул акрын гына атлаган чагында да тирмә идәне җиргә чүккән кебек була. Хәрәкәтләр елгыр. Юк, Идегәйгә еллар да, сукбайлыкта адашып йөрүләр дә тәэсир итми әле. Моның белән орыш кырында йөзгә-йөз килүдән сакланырга кирәк. Аксак Тимернең Сәмәрканд уртасындагы Зәңгәр Сарай ишекләрен бүген тагын Идегәй дөбердәтте. Хыялында, әлбәттә. Ә асылда, күрше ихаталарда караклыкта йөреп соңарган мур кыргыры песи шикелле, бөек әмир сараеның ишеген тырмап кына, сыйпап кына какты. Сарай эчендәге түрә-вәзир күптән ирештергән, әмир бүлмәсенә чаклы юлны тиз ачканнар. Тимер бәк үзенең бәләкәч оныкларыннан берсе - Әүхәт белән күңел ачып утыра иде, ияк кагып кына кабул итте. - Мин сине Урда ягына чыгып йөрүләрдән тыйган идем инде, ә син тагын яшеренеп-посып кына сәяхәт кылгансың. Ул сәүдәгәр, имеш. Каптырсалар? Син миңа дар агачында түгел, сараемда чакта кадерлерәк, - дигән шелтә сүзен ишеттерергә дә ашыкты әле хәтта. Идегәй телендә - иске бер җыр. Ул кубызын кушты. - Син һаман Урда ягына күз дә атмыйсың бит, бөек әмир. Син һаман-һаман Хорасан юлында, Гыйрат янындасың. Минем өчен борчылма, мин Урданың һәр сукмагын, һәр карышын беләм. Ә син, ком бураны, сәмум җиле, сусыз интегү дип тормыйча, бер бакчага ияләнгән шикелле, гел-гел йә Хорасанга, йә фарсылар иленә кыяклауны гына чамалап торасың бит. Меңәр чакрым буе кар каплаган таулар йә тоташ ком чүлләре аша газап чигеп йөрүләр нигә кирәккәндер? Кырык мәртәбәләр үлем илә качышлы уйный-уйный, үз гомерең илә шаярудан ничек ямь табасың? Аксак Тимер ордым-бәрдем карарларны сөйми, йә үз сакалы, йә Әүхәт оныгының баш чүмечендәге нәни толымы белән уйнап тик утыра. Идегәй дә хуҗаның нинди сыйны өнәмәвен, кайсы төр ризык белән күңел күтәреп булачагын белә, үрәчәсен шул тарафка таба салулата башлый. - Иң уңайлы вә иң-иң майлы калҗа - кул сузымыңда гына. Урда юлында сине ком чүле дә көтми, кыяларын керпе энәләре кеби кабарткан котсыз таулар да юк. Ияреңә мен дә сәяхәткә, ауга йә сәйранга чыгып киткән юлчы төсле, Урданың күл вә чишмәләре, тал вә камышлары илә соклан да бар. Хәтфә үлән тулы яланнары - атларыңа ризык. Хәвеф-хәтәр, бәла-каза көтми, анда сиңа тозак-кирмән коручы дошманың юк. Туктамышны бәкләр санга сукмый, ул җебегән сиңа каршы биш төмән дә күтәреп чыга алмый. Тимер бәк кайчак төрттереп алырга да җаен таба: - Һе, чит өйдәге бар мәче дә сукыр дип уйлаган ди акылдан язган бер күсе көтүе, - дип - Юк инде, юк! - дип, Идегәй мирза тезләренә чүгә язып күкрәгенә суга. - Әле генә кабат урап кайттым, үзең беләсең бит. Безне анда киртә була алырлык явыз дошман көтми. Олыс бәкләре, кала әмирләре синең генә килүеңне көтә. Җүнсез бүрегә ияреп йөргәнче, арыслан көтүендә яравайлану артык. Сасы үләксәне чемчеп яшәгәнче, арыслан кул астында фил-дөяләр өстенә ташлану - үзе үк зур шөһрәт... Барысы да менә шундый татлы җырны җырлый. Алар үз канаты астына алырдай синең кеби бөркет җиһангирны көтә. Ә Туктамышның Сарай дивары эчендә яткан төмәннәрендә - җыен сукбай. Тешен ыржайтып тулы нигъмәт, пешеп җиткән йөзем, анар, чия, хөрмә төсле, ботакларын иеп йә өзеп кап инде дип, синең авызыңа кереп тора. Байлыклары синең алдыңа арпа-бодай теземнәре, икмәк көшелләре кеби тезелеп ятачак. Әйдә, Урда өстенә кузгал, зинһар, кузгала күр инде, бөек әмир?! Сискәндереп, тупса ягында ишек шакыдылар. Тимер бәк оныгы Әүхәткә ым кагарга мәҗбүр булды. Әүхәт ишек ачса, анда - вәзир. - Каламызга Туктамыш хан илчесе Карача мирза бик зур олау илә кереп килә. Чапкыны Зәңгәр Сарайның ишек төбендәдер. Карача кичекмәстән синең илә күрешүне сорый, бөек әмиремез. - Җиде кич кунганнан соң, "исәнме-саумы, кодагый". Минем Туран каһанлыгын талап киткәннән соң, еллар буе Туктамыш этҗан, гафу да үтенмичә, туклыгыннан сикерде-кикерде дә, минем чирү тупларга фәрман әзерләвемне сизенеп, җиде кат болытлар өстеннән җиргә төшкәнмени? Ә бераздан бөек әмир барыбер әмер бирде. - Тәхет залын Карачаны кабул итү өчен әзерләгез. Ә син, Идегәй, Карача өчен күз көеге булма, пәрдәләр артына качыбрак тор. Илче сүзләрендә ялган булса, шыпырт ым кагарсың. Идегәй, билен бөгә-бөгә, шундук читкә тайды. Әгәр тураеп басса, ул йөзендәге елмаюны яшерә алмас иде. Аксак Тимер чирү тупларга фәрман әзерләнә, диде ләбаса. Җиңү, җиңү, бик зур җиңү бит бу! Карача мирза тәхет залына үтүгә үк сәерсенеп куйды. Аксак Тимер моны кан дошманнар илчесен кабул иткән сыман әзерләнгән, элеккеге миһербанлык, ачык күңел, эчкерсезлек дигән мөнәсәбәтләрнең хәзер эзе дә юк. Авыр булачак, бик кылчыклы барачак, димәк, бүгенге сөйләшүләр. Түзем капчыгың тишелә йә бүселеп чыга күрмәсен, илче мирза... - Бөек Туктамыш хан Туран мәмләкәтенең бөек әмире Тимер бәккә тугрылык сәламнәре юллый һәм дә саулык тели, - дип башлады зур кунак. Биек мөнбәргә мендерелгән тәхет тарафыннан кырыс кына тавыш ишетелде. - Бөек Туктамыш түгел, ә угылым Туктамыш! Ул мине хәтта икенче атасы дип танудан баш тартса да! - Әйе, баш өсте, баш өсте, бөек әмир җәнапләре. Туктамыш хан әле бүген дә сине үги атасы кеби якын күрә. Ялгыз калгач укырга дип сиңа шәхси хат юллады. Аның һәр юлында ул сиңа фәкать тугрылык сүзләре илә башын ия. - Укы, хатны монда укы! - дип боерды Тимер. - Игелегем өчен битемә төкереп җавап кайтарганда, Туктамыш кеше алды-арты дип тормады бит. Карача мирза җиң эчендәге олы хатның мөһерен ваткаларга мәҗбүр булды. "Мин сиңа бүләккә Дәште-Кыпчак каһанлыгындагы иң елгыр ау лачыны илә җилдән җитез тугыз ак аргамак юллыйм. Алар миңа син - атам каршындагы гөнаһларымны юарга вә күңелеңне йомшартырга ярдәм итсә иде. Мин фәкать Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Токтакый, Күнче углан кеби сатлыкҗаннар вә бәхетсез язмышым аркасында гына туры юлдан яздым. Аеруча якын киявем иткән Идегәй иблиснең газиз кызымны хур итеп качуы синең бәхетсез улыңның бар зиһенен алды. Кайтарып бир миңа ул сатлыкҗанны. Әгәр сүземә күнсәң, мин моннан ары сиңа игелек кылу сукмагыннан бер чәч калынлыгы да читкә тайпылмас һәм сиңа буйсынып яшәүдән һич туктамас идем..." - Һе, тагын миңа, тиңсез Туран каһанлыгының бөек әмиренә шарт куя бу! - дип, дары мичкәседәй шартлады Аксак Тимер. - Син моның сүзенә күн, Идегәй илә Ырыс хан угылларын кайтарып бир, ә ул аннары буйсыначак, мине атай итеп таныячак, имеш. Аһ, оятсыз, иллә дә игелексез! Пәрдә артыннан Идегәй пышылдады: - Гади илче сүзенә генә һич ышанмыйм, Туктамыш Сәмәркандка бәйләрбәген юлласын, дип җавап кайтара күр, бөек әмир. Ә Карачаны шул бәйләрбәге килеп җиткәнче монда бикләп тоту отышлырак. Ул - карт төлке, синең яуга әзерлек хакында ярты юлга җиткәнче үк хәбәр итүе бар. Аксак Тимер тәхетендә утлы күмер өстенә эләккәндәй боргаланып утырса да, үз карарын усал авазлады. - Туктамыш үзенең игелексез угыл вә вәгъдәсендә тормас хан икәнен мең кәррә раслады инде, ары табан да аңа ышанмыймыз. Ә син, илче мирза, безнең хозурымызга Казанчымы анда, Казанлымы атлы ләкаб йөрткән бәйләрбәген чакырырга елдам чапкын озат. Моннан ары килде-китте илчеләр аша түгел, фәкать бәйләрбәге югарылыгында сөйләшүләр алып барачакмыз. Синең үзеңә, Карача би, Сәмәркандта калырга туры килер. Меңбашларым илә ясавыллар сине кичекмәстән сак астына алыр. Артык хафаланма, беркем дә синең гомереңне кыярга ният итми. Күңелсез булмасын дип, мин сине сак астында мәркәз урамнары буйлап йөртергә дә рөхсәт бирә алам... Карача мирзаны Сәмәрканд читендәге таш сарайга илтеп бикләделәр. Капка-ишекләре калай белән тышланган имән такталы булса да, утлы хәбәр кыядай утырган кирмән диварларын да җимереп керә. - Бөек әмир төмәннәрне яу сәфәренә әзерли башларга фәрман юллаган ди. Егерме ил вә олыс буенча таралган чапкыннар ике айдан соң Сәмәрканд янындагы киң далада узачак корылтайга чакырып йөри. Ә егерме олыс әмирләренең һәркайсы корылтайга төмәннәрен ияртеп килергә тиеш, алар яз башында яу сәфәренә кузгалачак икән. Бөек әмир кай тарафка юнәләсен тәгаен генә әйтми, аны корылтайда ил бәкләре хәл итә ди. Имеш-мимештән соң инде кайнар мунча пары кебек куырырдай чын фәрманны да кышлаклардан-кышлакларга йөреп укый башладылар. - Яу сәфәренең озын бер елга ук сузылуы мөмкин. Шуны истә тотып, бөек әмир һәрбер сугышчыга дүрт сарык түшкәсен киптереп йә тозлап юлга әзерләргә әмер бирә. Садактагы тимер башлы уклар саны утыздан да ким булырга тиеш түгел. Әмир ике сугышчыга бер алмаш ат алуны таләп итә. Һәр ун яугир бер киез тирмәдән тыш, берәр кәтмән, урак, пычкы, балта, хәтта шөшле-без дә алырга онытмасын. Һәр йөз кешегә берәр казан белән турсык алу да мәҗбүри гамәл!.. - Сугыш бит бу, сугыш, Алтын Урда өстенә яу сәфәре! - дип йодрыклары белән таш сарай диварларын төя-төя котырынды Карача мирза-тоткын. - Туктамышның Сарай-Бәркәдәге чирүе бер төмәнгә дә тулмый. Ул олыслардан төмән таләп итеп, ә тегеләре уянып вә килеп өлгергәнче, ике-өч ай вакыт искән җил шикелле сизелми дә үтә. Бетә, юкка чыга, харап була икән Алтын Урда! Туктамышка ничек, ничек кенә чапкын җибәрәсе?! Төнге караңгылык Сәмәрканд өстенә кара юрган сыман сарылган бер вакытта, ипләп кенә илче мирза бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Тупса аша көбәләргә төренгән, садак, кылыч, хәнҗәрләрен аскан пәһлевандай ике яугир керде. Тимер бәкнең җанкыярларыдыр инде болар. Вәгъдәсендә тормый дигән булып, Туктамышның йөзенә корым ягып маташа бит шул да, и-и, астыртын соран, дип сүгенеп бетерергә дә өлгерә алмый калды, пәһлеваннар үзләре сүз - Без - Идегәй мирзаның шәхси тирмәләрен саклый торган ике сәрбаз. Заманында аның төче теленә алданып вә мангыт йортын ташлап, монда килдек. Без ул мангыт кабиләсе өчен янып-көя, безнең йорттан аерым мәмләкәт төзи, дип ышанып йөргән идек. Күзебез ачылды. Мангыт кабиләсе аңа кирәк түгел. Без - ул ханлык тәхетенә менеп барган чакта суеп салыначак корбан вә баскычлар гына. Син безнең сүземезгә ышанмаска да хаклы. Хупласаң-хупламасаң да, Урда тарафына елдам чапкын булып очачакмыз. Юлда очраган поскын нөгәр безнең өчен киртә була алмас. Ә Урдага иңсәк, Идегәй җанкыярлары йә Туктамышны юлдан яздыручылар дип, безнең башны әле Сарайга кергәнче үк кыюлары мөмкин. Сүземезнең хаклыгына инандыру өчен, син Туктамыш ханга хат язып бир йә ул гына таный алырлык шартлы бүләк юлла. Газиз әти-әниләремезнең гомерләре илә ант итәмез, без Урдага тугры, без хак юлда. Карача мирза ике пәһлеванны да яшьле күзләрен яшерү өчен кочагына алды. Аннары мөһерле йөзеген дә салып бирде, хат та язды. Тупса алдында, барыбер дә, кочып хушлаштылар. - Урдамызның язмышы сезнең кулда, ашыга күрегез, зинһар, оланнарым! Аксак Тимер юлга гаскәрен өч канатка бүлеп чыккан иде, Карсак Тай яланында бергә кушты. Яндагы Алтын Чук тавының өркәчләре көнләштергән ахры, шуның каршында сәрдәрләргә сәер, кыргый әмер ирештерде. - Менә монда, ялан уртасында, Алтын Чукка тәңгәл курган торсын! Төмәнбаш һәм меңбашлар чигәләрен уа-уа уйга батты, ләкин бер генә яраны да Тимер бәкнең ниятен аңламады. Гади яугирләр калкан өстенә салып, барча яктан ялан уртасына балчык вә таш ташыды, ыңгырашкан аваз сизелмәде. Тимер кул астында Хорасан, Мазандаран, Фарсы култыгына чаклы йөргән карт нәүкәрләр - тиңсез тәҗрибәле. Шулар яшьрәкләргә ирен арасыннан гына җим ташлады. - Йә сез балчык ташый-ташый курган калкытасыз, йә Тимер бәк баш сөякләрегездән зур тау кора инде. Ул андыйга маһир. Гыйрат юлында сөяк курганнарын без күп күрдек. Тау кадәрле курган хасил булгач, Аксак Тимер аның түбәсенә дәү филдән дә зуррак соры таш мендерде. Алмалык каласыннан Шәмсетдин сәед, бөек әмирнең шәхси сәеде саналган Бәркә хәзрәт, түш гаскәр башлыгы Сәйфетдин сәрдәр, аналарыннан аерылмас колын төсле, янда гына йөри. Тимер бәк менә шуларга төбәлеп яңа әмер бирде. - Ташның маңгаена Чагатай телендә дә, фарсыча да менә мондый сүзләр төшерегез. Җиде йөз дә туксан өченче санәнең кыл яз уртасында, Туран солтаны Тимер бәк, үзенең кан дошманы Туктамыш ханга каршы ике йөз мең җайдак илә яу сәфәренә юнәлде. Әгәр җиңелеп кайту сазлыгына төшсә, ул ошбу курганны нигезенә чаклы үз куллары белән таратып бетерәчәк... Таш әзер булганнан соң гына Сары-су елгасына төбәп юырттылар. Еракка ук озатылган ертаул җайдаклары тәүге тотыкларны да эләктереп кайтты. Аксак Тимернең ияр өзәңгеләре астына китереп ташланган әсир йөзбашлар бөек, дәһшәтле дигән даны таралган әмир йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый. Тимер бәкнең баш сөякләреннән тау ясата торган дуамал чире турында болар да хәбәрдар, ахрысы, җаваплары читкә тибеп очырынган мәэюс көчек тавышыдай шыңшып кына чыкты. - Синең гаскәреңдәге нәүкәр-сәрбазларың чүлдәге ком бөртекләре вә агач-тирәкләрдәге яфраклар кеби үк санап бетергесез. Урда синең яу сәфәрең хакында берни ишетмәгән, ул зиратка төбәлгән карт-карчыклар төсле, гафләт йокылары кичереп, тын да алмый йоклый. Алга барган саен Аксак Тимер үзе дә гел шаккатты. Урда ягыннан ичмаса сыңар гына да шымчы, ялгыз ертаул җайдаклар да тотып кайтмыйлар бит. Бигрәкләр дә үшән, валлаһи, пешеп җитмәгән аш, боламык бу Туктамыш! Аһ, юкка, юкка гына Тимер аның хакына унбиш ел элек бер йөз мең нәүкәрне әрәм иткән икән! Әмма, Ходай Тәгалә, үзе сакланганны гына саклармын дигән бит. Идегәй белән Тимер-Котлык, кетәклектә әледән-әле уянып кыткылдый торган тавыклар шикелле, гел бер җыр туглый. - Туктамышның, зәһәр елан төсле, Җаек елгасында поскын тозак корып, көтеп торуы бар. - Әйләнечтән юл туры, дигән карт агайлар. - Туктамыш Җаекта сырт кыздырсын, ә безгә Тубыл ярлары аша урап бару хәвефсезрәк булыр. Җебегән Туктамыш Таш Бикбауга тыгылырга җөрьәт итә алмый. Ул яуларда сынап та каралмаган төмәннәренең иңенә ничек таянсын ди! Ә без тау өстеннән сикереп төшәрбез дә Туктамышның баш түбәсенә имән күсәк булып ябырылырбыз! Аксак Тимер боларга ышанмыйча да булдыра алмый. Этҗан, сатлык, соран булсалар да, Идегәй белән Котлык барып борын төртердәй бүтән куыш таба алмаячак. Болар баш белән шаяра. Ә газиз башы бүкәнгә салынган бичараның котылу өчен эт шикелле тугрылык күрсәтүдән гайре чарасы да юк бит. Идегәй мирза сагыннан качып кайткан ике сәрбаз Тимер сәфәре хакында әйтеп салуга ук, Туктамышның баш түбәсеннән зәңгәр төтен чыккан кебек булды. - Аксак Тимер өстебезгә килә! Ике йөз мең җайдак! - дип, мунчада ис тиеп исергән бичара төсле, үзалдына йомылып сөйләнде ул. - Ике йөз мең җайдак! Актүбә белән Сарайчык олысындагы бәкләр ни караган?! Чәч йолкып елауларга карап кына күк йөзеннән ай егылып төшми. Туктамыш ил буенча яшеннәрдән җитез фәрман тараттырды. - Һәр олыстан берәр төмән илә Җаек су буендагы Кырык Күл яланына юнәлегез! Изге Урдамыз өстенә Аксак Тимер килә. Без аны Җаекның уң ягында корыч калкан сыман каршыларга тиеш!.. Карабәк, хәбәрне алуга ук, иңнәренә биек тау баскандай, сыгылыплар төште. - Бетте! Тыныч-имин мәгыйшәт кенә түгел, Урдамыз да бетә! Челтерәп аккан чишмә, талгын елга төсле ага иде тормыш. Камыш тулы сөзәк ярлары, су өстендә көмеш тәңкәләре белән ялтыраган наян чабаклары, арба үрәчәсен яки тәгәрмәчен күмә торган сай кичүләре, ком вә ташлыклары белән матур иде бу тормыш атлы талгын дәрьякайлар. Берничә мизгел эчендә Карабәкнең күз алдыннан Болгар иленең барча табигате, гомер агышлары, вак-төяк, әмма рәхәт, тансык шифа булган мәшәкате куян балалары, су буена төшеп баручы каз бәбкәләре шикелле йөгерешеп узды. Әнә, яр буйларын сөңге-уклар гаскәредәй зифа буйлы камыш, башбашларын төнбоеклар белән сылу кызлар керфегедәй нәфис таҗлы ап-ак яки саргылт лилияләр каплаган, зәп-зәңгәр сулары өстендә каурый болытлар чайкалган түгәрәк күл. Әнә, күр син: бер ягын - комлы сөзәк яр, икенче тарафын яшел чирәм каплаган иңкүлек уртасыннан толымланып матур инеш ага. Су өстендә көмеш тәңкәләрен ялтыратып, нәни-наян чабаклар сикерешә. Яр астында эреле-ваклы бака кабырчыклары белән тулы комлык йә ташлыклар. Менә, шул ташлык өстенә аякларын үрәчәдән салындырып утырган кәләпүшле агай килеп керде түгелме соң? Чатыр арбасына чалгы-сәнәк салган. Янда оныгы, арттарак шул наныйны сыйлау өчен салкын катык тулы агач тәпәне бар. Дөньясы түгәрәктер, бахбае инеш уртасында туктап, ирен очлары белән генә агымсу белән үбешә башлагач та, чыбыркысын селтәп сискәндерми. Сызгырасызгыра атын сугарып бетергәннән соң гына, дилбегә яннарын җилфердәтеп, атын уятты ул, аннары шундый ук үшәнлек белән яландагы әрәмәләр арасына кыр казыдай кереп югалды... Ераккарак күз сал, күрәсеңме - һавадагы торналар шикелле тезелешкән гаярь ир-егетләр, чалгыларын диңгез дулкыннарыдай уйнаклатып, куе үлән чаба. Тагын да ерактарак - уч төпләренә төкерә-төкерә, симез үрдәк төсле мышмыш килеп, пәке йөзедәй үткен балталарын уйнаклаткан ирләр. Йомычкалар өмәдә уңган кызлар йолкыган каз мамыгы төсле очып кына тора. Ирләр бура чутлый, өй күтәрә икән, димәк, тиздән аның тупсасыннан тау менүче сәйяхчылар төсле җитәкләшкән яңа бер пар атлап узар. Хәер, әнә, ияр өсләренә атланган көенә бер көяз егет ап-ак күлмәк-яулыкларга төренгән сылу кыз белән куышып йөри бугай. Сылукай, әлбәттә, ялындырган булып кыйлана да, ахыр чиктә, күмере кайнарлангач, барыбер үзе башлап кочагын ачачак бит... Бик бәхетле яши, матур, гүзәл, көнләштергеч иде ватаннары! Менә шул Ватан өстенә хәзер канатларын җилпеп, кайнар дәһшәт бөркеп, дию пәрие һәм аҗдаһа килә. Лапас-келәтләре, койма-читәннәре генә җимерелерме, әллә түбәсез үк калырмы бу Ватан?.. Бөек Җучи, бөек Бату ханнар корып куйганнан бирле - Урда-йортның бусагасын дошман чирүенең атлап кергәне юк иде бит! Йөз илле ел буе бернинди явыз көч тә, тилгән-козгын ише кош-корт, гомер буе ачлыктан арынмаган һәм мәңге туймас чүл бүресе белән сыртланнар да аңа тешен батырырга җөрьәт итә алмады. Мөгаен, вакыты-вакыты белән ул япан-кырда ваемсыз гына күшәп ятучы буаз сыерны да, кайчагында күрше киртә-араннарны, койма-капкаларны мөгезенә элеп кенә аткан ярсу үгезне дә хәтерләткәндер. Ләкин Урда бүген бәбәкләренә кан сауган, койрыгын һавага чөйгән, зәһәр мөгезләрен аска иеп, борыныннан кайнар сулыш бәрә-бәрә, тояклары белән чирәм-кәс типкәләп, дошман өстенә ыргылырга әзерләнгән гаярь үгез түгел, түгел инде. Урда мескен, Урда имгәтелгән, аны бишектә йоклаган сабыйны каплагандай саклап торучы юк. Ул маңгаена авыр күсәк белән сугып миңгерәтелгән бичара үгез йә сыңар аягын чабышта сындыргач, сугым пычагы тотып килгән кассапны да башын иеп көтәргә дучар булган мескен чаптар кебек. Ясин чыга торган хәзрәтләрне һичбер йортта сагынып тормыйлар бит. Шулар төсле, Аксак Тимернең дә Урда туфрагында кемгә кирәге бар?.. - Аксак тәре безгә борча-талпан сымак кына кадалмас шул, - дип, Карабәк әүвәл үзалдына гына фикер йөртте. - Алар канны бүкәй хәтле кабарганчы гына суыра да аннан шартлый. Мөгаен, Тимер безнең өскә бүре өере булып ябырылыр. Алай итсә, аның көтүдән соңгы сарыкны, актык бәрәнне буып ташламыйча кире китәсе юк. Ул чагында миңа, итәктәге йә тездәге нарасый урынына, үз олысымны ышыклау һәм саклау отышлырак... Әгәр хуҗа кешегә чирле йә аксабрак интеккән бәрәннәрне ташлап котылу да мөмкин. Әнә, мукшы бәге Җаббар үз төмәнен кусын. Сәләчигә дә Хаҗитархандагы ике-өч мең җайдакны корбан итсә ярый, алар барыбер аңа туган-кардәш түгел. Бер дә булмаса, Туктамыш Мәскәү, Тверь кенәзләреннән аерым-аерым төмән таләп итсен. Чакмагыш тавындагы чатырда чибәр марҗа кубызына бик шәп биеде бит... Карабәк - еллар буе ялгыз интегүләрдән соң, ниһаять, япь-яшь хатын алуга ирешкәч, мунчага кереп бикләнгән кияүмени! - ихатага бер тыны да чыкмый. Гамуҗа агасының мондый кыланмышына аптыраган Көңгер күрше авыл базарында кыйнап кайтарылган ятим малай төсле ярсып кергән. - Башкорт бәге Инсан үз төмәне илә инде бер атна элгәре Нокыш яры буйлап төшеп киткән. Җүнкала урыслары да Казанны узганнар ди. Ә без нишләп, агай, башына эләргә яулыгын тапмаганга күрә генә каенатасы күзенә күренергә базмаган килен сымак качып ятабыз соң? - Каударлык бет чүпләгәндә йә кызлар имчәген кармаганда гына кирәк шәйдер, җигән, - дип, Карабәк әүвәл тузынмакчы иде, аннан кул селтәде. - Аксак Тимернең кайсы яклап килүе хакында да бер-бер хәбәр юк бит. Ә ул Җаек аша безнең Болгар өстенә менеп басса? Ул чакта син нишләрсең? - Һе, мин бу хакта уйлап та карамадым, - дип баш кашырга мәҗбүр булды Көңгер. - Кырык Күл яланын урап узса, Аксакның, асылда да, Болгар эченә килеп керүе бар шул. Карабәк беркадәр тын алганнан соң гына әмер бирде. - Ярар, дар агачына менәсе бәндә күлдә батып үлмәс. Барча тарафларга чапкын юлла. Бер атнадан Бөгелмә тау янына җыелабыз. Аннан Җаек якын, без Идел буйлап киткәннәрне дә узачакбыз әле... Дөрестән дә, Бөгелмә таудан Сакмар елгасына кадәр араны тиз үттеләр. Карабәк Аксак Тимер сәфәрен дә төгәл күрәзәли белгән икән. Ул Тубыл ярлап шактый гына урау юл ясаган да Җаекны иң югары, әмма сайлык сулар аша кичеп чыккан. Таш Билбау тарлавыклары эчендә ертауллар Тимер бәкнең эзен югалткан. Котылгысыз күсәкне күз алдыннан җуйган Туктамыш хан чыгырыннан чыккан. - Кырык Күл арасына ике йөз мең җайдак кертеп тутырсак, Аксак безнең төмәннәрне, гөрси күтәреп бүре куучы сунарчылар төсле, берәм-берәм чүкеп алачак бит. Күлләр арасында Аксакны уңай үрләргә тезелеп каршы алырдай зур мәйдан юк. Ул явызны Җаек башында адашып йөри, диләр. Ул Таш Билбау өркәчләре арасында берьюлы өч-дүрт йөз мең баш бахбай утлатырдай ялан таба алмас. Чаптарлары җыкка кала икән, безгә файда. Аны үз олысларыбызга аяк басканчы ук каршыларга кирәк. Авылларны да талап йөри алмас. Юлдагы төмәннәр каршына чапкын юллап та тормыйча, Туктамыш хан Кырык Күл яланын ташлады да китте. Аксак Тимернең сул канатын әйдәп килүче Идегәй бу төбәкне үзенең чалбар кесәсенең җөйләренә тиклем ятлагандай белә. Бу тарафта Себердәге шикелле синең бакчаңа авам, менә авам дип шаулашып утырган, канат очын җирдән күреп булмас, илле-алтмышар адымлы мәгърур карагайлар да, хәтта Болгар җирләрендәге төсле, кыр казлары яки кияү эзләп чыккан яшь кәләшләр кебек тезелешкән зифа каеннар, гомер агышында кичерергә туры килгән кайгы-михнәтләрне иңбашына капчыккапчык итеп элгән аксакал-имәннәр, гайбәтче хатыннар шикелле бертуктамый лыбырдашып утырган усак агачлары, зур мәҗлестә кылтаеп алырга дип юкә һәм тирәкләр дә юк. Монда - фәкать ерым-чокырлар йә инеш-күлләр тирәсендә генә камырлык, зирек, чия, шомырт куаклары. Аларының да биеклеге ярты дилбегә озынлыгыннан артмый. Ләкин алар урыны-урыны белән сазлыктагы мүк шикелле куе, дошманның шунда посып торуыннан сакланырга кирәк. Кырык Күл яланы - ямьсез итеп телгә ала торган тугай түгел үзе. Аның турында сәер риваять бар. Яланның төн кунарга керә торган очындагы тау куышында кансызлардан-кансыз, залимнәрдән-залим бер дию пәрие яшәгән ди, имеш. Җаек буйлап куна тактасыдай җәелгән бу яланда ул заманда күлләр дә булмаган, аның буйлап шәрык яктан ефәк ташучы дөя кәрваннары йә шул ук тарафка хатыннары белән кызларына как вә хәлвә эзләп баручы ялгыз олаучылар гына үтеп йөргән икән. Дию пәрие бер дә буш үткәрми, кәрван үткән йә олаучы килеп чыккан саен сәйяхлар арасыннан иң яшь егетләрне һәм иң сылу кызларны гына урлый да, үзенең таудагы куышына алып китә ди бу. Бик күп яшь-җилкенчәкне урлаган бу шулай, ә тау куышыннан берәү дә кире әйләнеп кайтмый, адашкан аккошлар шикелле юкка чыга икән. Әлеге хәвеф хакында ишеткәне булмагандыр инде, көннәрдән бер көнне япа-ялгыз олау килеп чыккан ди бу яланга. Бер мангыт баһадиры Таш Билбау ягыннан үзенең җәйләвенә җиләк төсле пешкән татар кызын кәләш итеп алып кайта икән. Әле болар бер дә үбешмәгән, зөфаф кичен үткәрергә дә өлгерә алмаганнар. Кияү егет яланны ошаткан да татлы төн хакына шушында тукталырга карар кылган. Чатыр корып куйган, казан аскан, анда аш быгырдаган арада гашыйк яшьләр берсен-берсе куышып шаяралар икән. Кияүнең иңбашында әнкәсе чигеп биргән аксыл күлмәк, аягында газиз әткәсе теккән сафьян читек, ә сылу кәләш чишмә суыдай зәңгәрсу төстәге күлмәк өстеннән канатлары иңбашына яткан ак алъяпкыч киеп куйган. Егеткә тоттырмыйм дип йөгергән чагында кыздагы алъяпкычның ике иңе аккош канатларын хәтерләтә, ә келтерәп кенә көлгән тавышлары көмеш кыңгырауларны көнләштерерлек икән. Дию пәриен бәхетле парның менә шушы уен тавышлары уяткандыр инде. Куышыннан өстерәлеп чыккан да әле тау өстеннән төшеп тә тормыйча кычкыра ди теге. - Кәләшеңне менә монда алып мен! Аның белән зөфаф киче - иң әүвәле миңа! Егет каушамаган. - Минем кәләш синең бугазыңа торыр. Зөфаф киченә чаклы ялан өстенә төш тә, башлап миңа ирлегеңне күрсәт, - дип кыю җавап биргән. Дию үзенең олы дөя чаклы чукмарын эләктереп төшәргә онытмаган. Кияү егете дә кулына тимер кыршаулар кидерелгән бик зур гөрзи тоткан. Ялан уртасына басканнар да берсен-берсе дөмбәсләргә тотынганнар болар. Әүвәл дию пәрие дөя чаклы чукмары белән китереп ормакчы була, кияү егет кыр кәҗәсе кебек бер як читкә сикереп котыла ди. Баһадир кияү үз гөрзие белән кизәнгәндә, дию дә качып кала, ә дию чукмары яисә гөрзи килеп төшкән ялан уртасында җир убыла һәм шул мизгелдә үк чокырлар астан типкән чишмә суы белән тула бара икән. Егермеләп күл барлыкка килгәч, орышырга урын тарайган ди. - Яланны сазлыкка әйләндеререп бетерәбез, чукмарларны ташлыйк, - дип, кияү егет башлап тәкъдим иткән. әле мангыт батыры, үз көндәшен күтәреп, җиргә бәрә икән. Инде алай иткәч тә, барыбер, күлләр арта барган. Коры җиргә чыгып, дию кияү егетен күтәрсә, тездән бата, кияү диюне җиргә ормакчы булып иңбашына салса, бил тиңентен кереп чума, имеш. Күчә-күчә, орыша-орыша, дию хәлдән тайган. Егетнең чигүле күлмәген умырырга ымсынып карый ди теге, күлмәк һич бирешми, аның аягындагы итекләрен теше белән ябышып умырмакчы була, балтыр тиреләре сагыздай сузыла ди. - Кәләшеңне бир дә, мин куышыма кайтам. Тамак ялгап алгач, кабат орышырбыз, - дип хәйләләргә керешкән ди теге. - Юк инде, албасты, - дигән моңа егет. - Сине дөмектергәнче сугышабыз әле. - Син каян көч аласың? Мин инде алҗыдым бит, - дип, ахыр чиктә, инде түзми сорау биргән дию. - Мин үз илемдә, - дигән кияү егет. - Күлмәк белән итек - әти-әнинеке, алар миңа көчен биреп тора. Син мине чирәмгә батырасың, аның саен туган туфрагымның куәте илә шифасы тәнемә күчә бара.Тагын да тылсымлысы - миңа сөйгән ярым карап тора, ул да гыйшык өсти. Менә, синең белән чүбек чәйнәргә дә вакытым юк әле. Зөфаф киче көтә. Әйдә, бир билеңне. Ниһаять, кияү егете диюне күтәргән дә башы белән җиргә кадап куйган. Әле булса җаны чыкмагандыр: Кырык Күл уртасындагы иң зур сулык торыпторып уяна да, ярларыннан ташып, казан кебек кайнап быгырдый бит әле... Менә шушы яланда янә бер-берсен күрә алмас, гафу итүне белмәс ике дошман бил алышырга, бер-берсенең гомерләрен кыярга әзерләнә. Аксак Тимер үзе бушап калган Кырык Күл тирәли җәелеп урнашса да, Идегәй якын-тирәдәге барча әрәмәлек эченә поскын нөгәр куйды. Карабәкнең алга җибәрелгән ертаул чапкыннары әнә шундый нөгәр кулына килеп капкан. Ертауллар каты орышкан, ләкин Идегәй этләре аларны кырып салган. Ертауллардан бер хәвефле хәбәр дә алмагач, Карабәк, кода-кодагый чакырган ашка соңаргандай, як-ягына күз дә ташламыйча гына юырта иде, елан авызына барып кергән куян хәлендә калуын бик соңарып тойды. - Әткәй! Дошман! Дошман! - дип кычкырып, үзенә таба очкан улы Солтанның тавышын шәйләгәндә, Идегәй сәрбазлары Болгар төмәнен ике яктан урап алырга дип ташланган иде инде. Алар бик күп түгел, ике-өч меңнән артмас. Ләкин бар төмәнне кузгатып яуга керсәң, Идегәйнекеләргә ярдәмгә тагын өстәмә гаскәрләр килеп җитүе бар. Иң кулае - боларга каршы бер генә меңне аерып калдыру да кабат Урда эченә качу. Кырык Күл яланын башкага алыштырса да, Туктамыш җыйган төп гаскәрнең шушы тирәдә, кул сузымында гына туплануы мөмкин. Ә менә ничек монда Аксак Тимер гаскәре килеп җиткән - монысы нык гаҗәп! Әмма нәкъ шушы мизгелдә кемне генә елан авызына калҗа-корбан итеп ташлап китәргә соң? Кулдагы бармаклары ун булса да, кайсы хуҗа гына үз теләге белән шуларның сыңарын өзеп ташлый алсын?! - Сез чигенегез, әткәй, сез китегез! Мин боларны тоткарларга калам! - дип, шул чагында Солтан кул изәде. - Гәрәйлеләр, Ак Идел, Сөн йөзләре, әйдә, минем арттан! - Юк, син түгел, угылым! Үзем, үзем! - дип, Карабәк каударланып кычкырып караса да, ул туктата алмый, Гәрәй, Кыргыз, Уразай, Гайсар, Аккүз авылларыннан килгән йөзләр, Солтанга ияреп, дошманга каршы ташланган Болгарлыларның тугыз меңе исән-имин китте, Туктамышка барып кушылдылар. Кырык Күл ягыннан салкын хәбәр кайтты. - Идегәйнекеләр Солтан меңен турап бетергән! Солтанның гәүдәсен дошман уклары керпе энәләре кебек сырып алган булган... Икенче таңда янә хәвефле бер хәбәр. - Кырымның Танадан кузгалган төмәнен Мамай мирза угылы Мансур алып килгән. Алар тулысы белән дошман кулына төшкән. Аксак Тимер Мансур бәкне җәзага да тарттырып караган, мәгәр тегесе һич сынмый ди. Болай булгач, ул Кырым төмәнен Урдага каршы бора алмас инде. Туктамыш Урда эченә таба чигенде-чигенде дә Болгар олысына терәлеп кенә агучы Кондырча ярында тукталырга булды. - Начар урын түгел, нык отышлы, - дип нигезләргә тырышты ул үзен уратып алган төмәнбаш һәм бәкләр боҗрасына. - Менә, бер як янда - Кондырча, икенче якта - Сок, артта - Идел. Аксак безне берничек тә чолганышка камый алмый, аңа ике яктан да елга аша кичәргә туры килә. Без ике як ярда да аны калҗа-калҗа итеп тураклыйбыз. Ә менә бу маңгай ягына барча төмәннәрне тезеп куячакбыз. Бик гайрәтле булса, ыргылып карасын. Йә маңгаен ярыр, йә, ул кача башлауга ук, без Аксакның билен сындырырбыз! Башкаларның ым да какмый гына торуын шәйләгәч, Карабәк бүлдерде: - Ә Тимер бәк безне Идел ярына китереп терәсә? Чигенергә һичбер сукмак та юк, Идел аша кичеп качарбызмы? Һич югы әнә теге урман артына булса да хәвеф туса ярдәмгә килердәй поскын чирү яшереп калдырырга иде! - Чигенү белмичә орышу өчен менә дигән киртә! - дип җикеренде Туктамыш, канына тоз салгандай капылт ярсып. - Чигенү юлын чамаласаң, яу хәлиткеч булмый. Борылып караган саен Иделне күрүгә, котырып орышырлар! Миңа нәкъ шул кирәк! "Алай икән, - дип фикер йөртте Карабәк күңеленнән генә. - Тәхеттә калу өчен бу ике йөз мең татарны да корбан итәргә әзер. Ләкин иң асыл, иң гаярь ирләрне яуда кырып салгач, гарип-горабәләр ил-ватанны ничек итеп чәчәк аттырыр соң?.." Карабәк кисәтүен исәпкә алып, Кондырча буендагы куе урман эченә, барыбер дә, өч төмәнлек җайдакны яшерергә җыенганнар иде, Аксак Тимер үзенең улы Мираншаһ кул астында елгыр чирү куган. Көбәләргә төренгән биш төмәнгә каршы тора алмыйча, урдалылар орыш яланына тиз әйләнеп кайтты. Туктамыш хан әллә нинди мөгез чыгаруны уена да китереп карамады. Төп гаскәрне ялан артына, Идел буенарак туплады да, калганнарын, ике канат итеп, як-ягына тезде. Аксак Тимер хәйләкәррәк, ул гаскәрен җиде аерым чирүләргә бүлгән. Үзе уртада, аның янында бер-бер артлы улы Сөләйманшаһ белән оныгы Мөхәммәт солтан. Уң канатта - икенче угылы Мираншаһ һәм фарсы яуларын байтак кичкән Сәйфетдин. Сул канатын тагын бер угылы Гомәршаһ белән бәйләрбәге Сарый-Буга кулларына биргән. Июнь уртасының җеп сапламы кебек кыска гына төне узып китүгә үк, әтәчләнеп, Туктамыш ике канатны да яуга ташлады. Аксак Тимер чатырына чаклы иң беренче җитәргә хыялланып, Карабәк солтан Мираншаһ нөгәрен урап кына үтте дә Сәйфетдин әмир өстенә ябырылды. - Угылым өчен! Газиз Солтан өчен! Болгарлыларга Җүнкала дружинасы, Кырымның Солхат каласыннан килгән төмән дә иярде, Сәйфетдин нәүкәрләрен тимер җәяләрдән атылган уклар белән кыра башладылар. Ярты сөңге чаклы юан, зур укларның һава ярып, улап очуы да дәһшәт бөрки, ә инде аларның тимер көбә кигән әзмәвердәй ирләрне ияр өсләреннән чебеш урынына йолкып кына ыргытуы дистәләгән күршеләрен өнсез итә иде. Сәмәрканд җайдакларының рухы сынды бугай, аларның атлары тышауланган сыман капылт туктап калды. Алдынгы сафтагы урдалылар Тимер нәүкәрләрен кылыч-сөңге белән дә урырга тотынды. "Яуга, яуга!" - дип үкергән Тимер сыбайлары нәүкәрләрне камчы белән яра-яра куа, тик тегеләр уклау йоткан төсле селкенә дә алмый. - Чигенмәскә! Бар көч белән алга! - дип кычкыра-кычкыра, Сәйфетдингә ярдәмгә сул канаттан Гомәршаһ юллаган төмән килеп җитте. Ләкин юк, Сәйфетдиннекеләр үзләрендә дошманнарына каршы борылырдай гайрәт таба алмый, берсен-берсе ат тояклары, авыр гөрзиләре астында изә-изә, һаман чигенәләр. Моны күреп торган Карабәк канатланды. - Солтан өчен, угылым Солтан өчен үч алыгыз! Алга, алга, минем болгарларым! Казан, Җүкәтау, Кашан җайдаклары, урыс дружинасы, арба тәгәрмәче кебек сыта-сыта, инде Сәйфетдин нөгәрен ерып чыккан һәм Сөләйман шаһ чирүе белән вакланып та тормыйча, Аксак Тимер чатырына таба ыргылган да иде. Көтмәгәндә һаваны тантаналы, кыргый аваз ярып узды. - Дошман кача! Урдалылар кача! Ике як та, утлы күмер өстенә килеп менгән төсле, баскан урынында катып калды. Һәр сугышчы, уңны-сулны айкап, качучы ирләрне, җебегәннәр вә сораннарны эзли. - Кем чигенергә, яу кырын ташлап качарга җөрьәт иткән? Менә, без телтеш тидерерлек итмичә орышабыз. Бәлки, һәр төмән дә бездәй кыю түгелдер, бәлки, шулар кирегә чигенәдер? Ә бер төмән чигенә башладымы, кулы бушаган дошман, күмәк гайрәт белән, инде безне урап алачак бит. Карабәк тә ауга чыккан сунарчыдай ялт-йолт килеп, сугышчылар күңеленә шом ыргыткан тавыш иясен эзләде. Әнә бит ул, әнә - Аксак Тимер янындагы Бәркә хәзрәт. - Дошман кача, дошман! Ни галәмәт, хәтта Аксак Тимер үзе дә, аяклары белән сәфәр тәхетенә күтәрелеп, тирә-якны айкап чыкты. Үзенә төбәлеп, ике кулын күк йөзендә чайкаган сәед ишарәсенең төп асылын аңлап алды бугай, ниһаять, ул да иңкүлекне тутырып шәрран ярды: - Дошман кача! Урда кача! Урда бетте! Ул да түгел, өр-яңа бер хәвеф. - Туктамыш чатыры өстендәге хан әләме ауган! Хан үзе яуны ташлап качкан, Туктамыш хан качкан!.. Бәла ялгыз йөрми. Тагын бер коточкыч каза Урда яугирләрен авыр күсәк кебек миңгерәтте: - Каф таудагы Тәбриз өстенә өч ел элек кенә яубаш булып барган Хазбулат бәк безгә хыянәт итте! - Турчак углан, Даут, Үтәгән бәкләр, аңа ияреп, Аксак ягына качты!.. Җан өшеткеч хәбәрләр һәм явыз мәкер үзенекен итте, курку-шом тозагы җайдакларны елан өере шикелле чорнап-буып алды. Әүвәл бер йөз җайдак ябырылды. Һәр җайдакның күзе-башы тонган, алдында дошманмы, үзе шикелле үк Урда качагымы - аралап өлгерердәй чамасы юк. Ул кул астына эләккән һәр шәүләне сөңге очына ала, кылыч белән турый-турый үзенә юл яра. Качу өчен бер генә ачыклык - бөек Идел ягы. Анда ни көтәсен үзе дә чамаламый, аңа менә шушы мизгелдә, шушы дәһшәтле капкыннан чыгып качу мөһим. Арттан, давыл булып, Аксак Тимер нәүкәрләре күтәрелде. Хәзер алар - тимер ташкын, хәзер шулар Урда качакларын камыш ярган каек, тау өстеннән тәгәрәгән олы таш шикелле сыта. Урданың өнен җуйган гаскәрен Идел ярына китереп терәделәр. Сәмәркандлылар татар яугирләрен сөңгекылычлары белән ишкәк кечкенә күл суын айкагандай чайпалдыра, яра, суга, ега. Ярсыган ат тояклары астында изелгән урдалылар санын күз алдыннан кичерерлек түгел. Кайгы диңгезенә чумган бичаралар арасыннан да зиһенен җуймаган яугир аваз салды: - Ханны, ханымызны коткарырга кирәк! Ләкин бер генә йөз җайдак та, күмәк йодрык булып, дошман ташкынын ерып чыга алмый. Уңда мәет ава, сулда корбан ауный. Идел яры буенда кысык кына аралык пәйда булган, ис-акылын җуйган җайдаклар, берсен-берсе сытып, шуңа томырыла. Ә анда шул ук орыш, кылыч белән тураш, меңәрләгән корбан... Туктамыш хан белән Карабәк куе урман эчендәге тар сукмак буенча унбишегерме чакрым чапканнан соң гына берникадәр айнып туктадылар. Монда кечкенә бер аланлык, аны чытырман урынына гөлҗимеш, сәрби, карагат, бүре шомырты сыман куаклар чолгап алган иде. Иң беренче булып ияреннән Туктамыш сикереп төште дә хәтфә чирәм уртасына ауды. Орышларда гөрзикылыч уйнаклатып йөргән мәһабәт ир бит инде, юкса, шул да хәзер, әнә, сабыйлардай үксеп-үксеп елый. - Идегәй кабахәт җан гына сатты безне! Аксак тәрене өстебезгә ул ияртеп килде! Каһәр төшсен аңа, каһәр төшсен! Туктамыш чирәмгә капланып яткан, йодрыклары белән җирне төя. - Бәддога, бәддогадыр Идегәй хәсис җанга! Бар нәселе, тамыры корып бетсен!.. Байтак вакыт буе сулкылдагач, Туктамыш күтәрелеп утырды. Бер уйласаң, кырык яшьне генә узган ир бит әле, ә кыяфәтенә йөзьяшәр өянке чалымнары кергән. Яртылаш чаларган сакал-мыек, күз төбе һәм яңаклары гел җыерчык. Ул хәтта буе белән дә җиргә чүккән сыман. Юк, әле ун ел элек кенә Мәскәү өстенә барып күккә иңгән сәрдәр каһан түгел бит бу, түгел! - Сата, үзен сата татар! Бер яу барышында никадәрле түрә кабыгын алыштырды! Хазбулат кабахәт. Җил исүгә, битлеген алыштыра торган Даут соран. Җебегән Турчак углан. Аумакай Үтәгән бәк. Дошман ягына басып, үз туганнарын кылыч белән урган Котлык, Токтакый, Коерчык. Шул кабих җаннарга өстәп, безнең арабызда чын йөзен яшереп, сыртка пычак булып кадалырга йөргән яңа сатлыклары да бар бит әле... Карабәк тын да алмыйча, бүлдермичә генә Туктамышның янына чүгәләде. Елгыр караш белән чытырманлык артын айкап чыкты. Тояк тавышлары ишетелми, агач ботаклары сынган авазлар юк. Мөгаен, дошман аларның эзен югалткан, артларыннан куа чыкмагандыр. - Син яу эчендә йөреп, күрми генә калдың. Мин тау бөркете булып, гел күзәттем. Сул канатта Гайсә бәк үз абыйсы Идегәй-кабих белән йөзгә-йөз килде бит. Күзләремне шартлар дәрәҗәгә җиткереп, нык акайтып бактым. Юк, бер-берсенең өстенә ташланмый гына бит бу мангытлар. Күзгә төтен җибәрү өчен генә берничә йөз җайдак сөңгеләрен уйнатып алды да, ике мангыт төмәне дә яу кырыннан читкә чыгып китте. Идегәе генә соңыннан үз төмәнен ияртеп кире кайткан булды. Иллә мәгәр ул вакытта Хазбулат, Турчак, Үтәгән сораннар үзләренең чирүләрен алып качкан, ә Идегәйнекеләргә ганимәт мал җыясы гына калган иде инде. Туктамышның хәле мөшкел, ахры, ул һаман-һаман бизгәк тоткан төсле калтыранып ала. Әмма ярсуын йотып җибәрә алмый, уянып-уянып, гел сүгенә. - Үзен-үзе сата, бетә татар. Шул үләтне йолкып ташламасак, ул Урдабызны чалгы сыман кырып салачак бит!.. Аксак Тимер кичергән тантаналар кыялар эчендә адашкан кайтаваздай гел көчәя-көчәя таралып яңгырады. - Сәмәрканд төмәннәре Урда гаскәренең калдыкларын Идел яры өстеннән кырык-илле фәрсах буе куа барып урган. Кондырча орышында Урда ягы йөз мең тирәсе яугир югалткан ди. - Туктамыш ханның балалары илә хатыннары, орыш кырына алып килгән казна олаулары - җәмгысы да дошман кулына эләккән. Аксак Тимер Туктамышның хатыннарын үзенең олавына алып вакланмаган, ул аларны, ханның вәлидә сылуына чаклы, сатлык Хазбулатның чатырына китереп тутырган бит. Моннан ары бөек әмир исеменнән Сарайда Хазбулат хан идарә кылачак ди... Тау итәге буйлап аска тәгәрәгән кар түмгәге төсле, яман хәбәр гел ишәя бара. - Язгы айлар буе Таш Билбауда йөргәч, Аксак Тимернең атлары шырябыгып беткән. Аксак алар белән кире Сәмәркандка кайтып җитә алмый. Шуңа аның этләре, барча олысларны айкый-айкый, дүрт йөз меңгә якын чаптар талап җыйган. Нәүкәрләрен юлда сыйлау өчен янә шултикле үк сарык, өстәвенә кырык меңгә якын сыер талаганнар. Аксак бер йөз меңнән артык яшь егетне көтүчесе урынына алып китә. Өне тыгылсын дип, Болгар түрәләре аның берүзенә генә дә биш мең иң сылу кызларын бүләк иткән... Бер ай буе Идел уртасындагы Уртүбә атавына бикләнеп күңел ачканнан соң, Аксак Тимер, асылда да, кире кайтып китте. Ләкин һәр явыз баскынның илгә чире йогып кала, Урда олыслары шуннан газап чикте. - Сарайга басып кергән Хазбулат үзенең гаскәренә ирләр таләп итә. Һәрбер олыс ике мең булса да җайдак озатмаса, Хазбулат хан үч нөгәре җибәрмичә калмый!.. Туктамыштан һичбер хәбәр ишетелми, ә кала-салаларда үзләрен ышыклапаралап калырдай ныклы чирүләр юк. Кара гавам тез чүгеп яшәүгә өйрәтелгән, күз яшьләре күлендә коенса да, һаман баш күтәрми. Урда - җелеге суырып алынган өрәк төсле. Барча кеше, һәммә гаиләләр, әкәм-төкәм кебек, үз кабыгы - ихата коймачитәннәре эченә бикләнеп кенә яши. Капка ачып урамга чыгучы, ерак чишмәләрдән су ташучы, кода-кодагыйны кунакка дәшүче, атаказ йә тәкә эзләп йөрүче юк. Әйтерсең лә бөтен Урда белән җыелышып, олы йорт эченнән мәет озатканнар. Ил өстендә матәм. Еланны кабыгын салырга өйрәтеп торасы юк. Идегәй дә, төлке төсле, койрыгын сыртка салырга җайны бик тиз тапты. Аксак Тимер Кондырча буендагы орыштан соң ук, мәетләрне җыеп җирләгәнне көтеп тә тормыйча, Уртүбә атлы атауның эченә кереп чумды. Дистәләгән чатыр калкып чыкты, йөзәрләгән сылуларны китереп тутырдылар. Әмирнең күзе әтәчнеке төсле кызарынган, бу хикмәтле кыйссадагы кебек: җае чыкса, бу хәтта койма өстенә кунган козгынны да тотып тапар иде. Бу мәҗлесне, асылында, нәкъ Идегәй җыйды, ә өстәлгә аны дәшмәделәр. Шуңа Идегәйнең карасы коелды, йодрыкларын усал йомарлады. - Сез - ак дип кәпрәйсәгез, ә без кара дигән ат белән мөһерләнсәк тә, ике ыру да - бер ана балалары, без - мангытлар, - дип котыртты ул әүвәл Ырыс ханның угыллары һәм оныгы булган Токтакый, Коерчык, Күнче углан белән Тимер-Котлыкларны. - Күрше хакимдарлар иминлеге өчен күп кан койдык, инде үз башыбыз турында кайгыртырга вакыт. Әгәр без һаман да тәтәй кияү төсле Тимер бәкнең күз алдында биеп йөрсәк, әһә, боларга бертөрле дә зыян килмәгән бит, дип йомгаклап, аның безне иртәгә - пуштуннарга, берсекөнгә фарсыларга каршы озатуы мөмкин. Койрыгын яшереп йөри белмәгән төлке бүрене котыртыр ди, безгә дә бер төмән мангытны елдам төстә туган йортка юллап яшерергә кирәк. Ә ун мең җайдакны Кондырча ярыннан Җаек тарафына озатып җибәрүгә, Аксак Тимер чатырына борын сузды. Дөрес чамалаган: чәче чалара башлаган шушы чатак әмир дә ястык өстендә бер сылуны кочагына кыскан көе азынып утыра бит. Сылу яртылаш чишенеп аткан инде. Нәни кавын кебек имчәкләре әмир борын төрткән саен чиләктәге су шикелле чайкалып, гел уйнаклап тора, аның очындагы чияләрен иреннәрең белән каптырып алу өчен дә байтак кына чиләнергә кирәк. - Бөек әмирем, гафу, - дип башын түбән иеп кергән Идегәйне күргәч, ни галәмәт, Аксак ярсымады. - Нинди йомыш, сәрдәр? Син булдырдың, - дип хәтта салпы якка салам да кыстырды бит. Идегәй кызу тотты. - Мангытлар орышта бер төмәннән артык яугирен югалтты, аларны тулыландыру өчен туган йортка кайту мәслихәттер. Аннан ул Туктамышелан кайда качып йөри, аны белүче юк. Синең бөек гаскәреңә мин фәкыйрең юл күрсәтеп килдем. Ошбу хакта Туктамыш та белә, һичбер шигем булмас. Шуның өчен миндәй колыңнан үч алмакчы булып, Туктамышның исән калган төмәннәре илә мангыт йортына бәреп керүе вә аны угры юлбасарлар кеби талап чыгуы бар. Исән калган яугирләрем илә миңа савыгырга мангыт-йортка кайтып китәргә рөхсәт итсәң иде? Кирәгем-мазар чыкса, ым гына сал, мин бар төмәннәрем илә тугры эттәй синең аяк очыңа килеп җитәчәкмен. Тыгыз имчәкләрен әмир беләгенә төрткән сылу кызый кайнар тәнен уйнаклатып алды, Аксак Тимер сабырлыгын җуйды. - Мәйлең, мәйлең, мирза, биләмәңә кайт та төмәннәрне тутыр. Мин чакырмый калмам... Ә мангыт йортның тупсасына баскач, Идегәйдә колакка чит-ят яңа бер җыр: - Менә син, Тимер-Котлык әмир, Аксак хозурында күп биедең инде, мәгәр һич югы берәр кала бәге дә булуга ирешмәдең. Әнә, Аксак Тимер үзенең сәрхуш угылы Мираншаһны әле Тәбризгә, әле Сәмәркандка күчереп йөртә, инде Хорасанга да әмир итеп юлламакчы икән. Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ солтан атлы оныкларын да читкә типми, әнә, берсен - Алматыга, икенчесен Гыйрат каласына илтеп утыртмакчы. Ә без - гомер буе коллар. Син дә, Котлык - аның янына кире кайтсаң, гап-гади бер нәүкәр! Аксак Тимер табанын ялаулардан туймадыңмы әле? - Син ни кылырга киңәш итәсең соң? - дип сорау бирергә мәҗбүр булды Котлык. - Ак мангытларың янына кайт та аксакалларыңның барысына да аңлат. Әгәр без һаман теш күрсәтмичә, сыртны кабартмыйча, Аксак Тимер эргәсенә барып тезләнәбез икән, ул безнең төмәннәрне, меңәр-меңәр бүлеп, йә Мираншаһ, йә оныгы Мөхәммәт кул астына озатачак. Ә тегеләр өчен мангытлар - яуга ташлау өчен этләр генә. Без алар тәгаме хакына башны салачакбыз. - Ни кылыйк соң, йә, әйт инде, әйт! - дип ярсыды Котлык. - Һич югы үз йортыбызны мәмләкәт итеп кору, үзбаш яшәү турында уйланырга вакыт! - диде дә Идегәй барча ниятен дә чәйнәп каптырмады... Әмма бер ай узуга, җир өстендә, әнә, яңа кояш! - Идегәй үзен кара мангыт йортының олуг әмире дип игълан иткән! Сукыр тавыкка бары да - бодай ди бит. Идегәй дә киез тирмәләре арасында үзен остазы Аксак Тимер шикеллерәк бөек хаким итеп тотарга ният коргандыр, шәт... Тимер-Котлык түземлерәк һәм тешләгрәк түрә булып чыкты. Ул, гайбәтче хатыннар шикелле, итәгендәге көнбагыш чүбен урам уртасына чыгарып җилгәрергә бер дә ашыкмады. Идегәйдән отып алган җырны үз ягына калыплап суза башлады бу берчак: - Аксакаллар! Аксак Тимер бездән чирү таләп итә. Һаман аның итегендә ыштыр булып йөрсәк, ак мангытлар ыруында ирләр калмаячак. Моннан ары да мангыт ирләрен Аксак коллары итеп озатабызмы да, аның юлларына утын әрдәнәсе сымак түшибезме, әллә буйсынмыйча яшәүгә мәсләк тотабызмы? Шушы сөальләргә җавап әзерләгез, бер атнадан олы корылтайга җыелабыз... Корылтайда гауга. Ил агаларының күпчелеге алдан сүз куешкан шикелле бердәм кычкырыша: - Аксак колы булып яшәүләрдән туйдык, аңа буйсынмыйбыз. Үзебезгә хан сайларга вакыт! Ызгыш-талашлары озакка сузылмады, ак дөя йоныннан сугылган зур киез өстенә Тимер-Котлыкны хан итеп күтәрделәр. - Син - яшь, гаярь вә тәвәккәл. Печелгән үгез шикелле хакимнәргә ияреп йөреп булмый. Әйдә, безне якла. Җир йөзендә икмәк кебек пешеп чыккан яңа мәмләкәтнең тәүге хакименә бигать китерү башлангач, Котлыкка гамуҗа тиешле Күнче углан, эчтәге агуы кайнауга түзмичә төкеренә-төкеренә, янә Аксак Тимер тарафына чыгып качты. - Минем мангыт дия-дия тешем төшеп бетте. Ә бу чүбек башлар, сукыр тавык төсле, тук башакны солычадан да аера белмиләр бит. Ярар, ыңгырчаксыз ат арбасына утырып тау төшсеннәр инде!.. Сәмәрканд юлында кара болыт. Юк, ул кургаштай авыр яңгыр болыты түгел. Күк йөзе зәмзәм, ширбәт төсле сагындырган зәп-зәңгәр күл, челтерәп аккан чишмә суларыдай чип-чиста, ап-аяз. Анда үзенең энәдәй кайнар нурлары белән синең чәч бөртегеңә чаклы үтеп керүче кояш. Ул шултикле дә аяусыз кыздыра ки, хәтта җиһан үзе мич өстендәге ташларыннан гына түгел, ә диварларыннан, ләүкә такталарыннан, тас һәм комганнарыннан эссе бөркеп торган кызу мунча кебек. Туфрак өстенә басып, атлап булмый, аяк табаннарыңны утлы күмер төсле көйдереп һәм яндырып ала. Адәм балаларының муеннары, иңбашлары тоташтан тир. Инде ничә тәүлек буе туктаусыз атлыйлар бит, күктә кояшның керфек какканы, бичараларның бер учтан да артык су эчкәне юк, ә тир дигән зәхмәте барыбер саркылып чыга, тәндә аңа чишмә гел табылып тора. Тир саркыгач, җилән, күлмәк якалары, култык аслары юешләнә, кием чи каеш шикелле тәнне яра, тәнне чиләндерә. Бичаралар дилбегә буе ара узган саен, өмет белән күк йөзенә караш ташлап ала. Анда болыт әсәре күренми, яңгыр көтүнең дә файдасы юк. Һәркемнең карашында һәм уенда тик бер генә өмет, һаман иске хыял - су, су, су, бер тамчы су! Урда чикләреннән бирле Сәмәркандка таба агылучы коллар кәрваны бу. Алда - башларын түбән исә дә, ара-тирә үзләрен санларга кирәген искәртеп мөгрәргә онытмаучы сыер көтүе, артта - мәэлдәүләре белән колакларны ярып баручы кәҗә белән сарык өерләре, ә уртада - муеннарыннан сүс арканга тезеп куйган ирләр. Иярләрендә утырган көе генә чыбыркы-камчыларын уйнатып алырга һәвәс мангул яки кайсак сакчылары өчен болар барысы да - коллар. Аларның бурычы ачык: юлда колларны югалтып йә имгәтеп бетермәскә, исән-сау көенә Сәмәрканд базарына илтеп җиткерергә! Базарда аларны такта мәйдан өстенә мендереп тезәчәкләр, киемнәрен салдырып атачаклар. Ислам каласы бит, анда хатыннарга һәм кызларга гына башларына нәни капчык кияргә рөхсәт ителәчәк, алар гаурәт җирләрен тоткалап караганда оялмасын, имеш. Ә ирләргә һичбер ташлама юк. Әле үзләренә өйрәнчек йә йомышчы эзләп килгән сәүдәгәр һәм һөнәрчеләрнең колларны мәйданчыкта әрле-бирле китереп йөртүе дә мөмкин. Берәүнең дә гарип-зәгыйфьләрне алып алданасы килми. Бүгенге сакчылар искитмәле юаш, игътибарлы. Сәбәбен әйтүче юк, һәркем яттан белә. Татар ире белән татар хатыны Сәмәркандның үзендә дә, Гыйрат базарында яки Хорасанда да үтә кыйбат тора. Урыс-мукшы яки алман-ләһ коллары буй-сыннары, гайрәт-куәтләре белән килешлерәк йә сылурак булса да, алардагы пәһлеваннарның бәясе дә ун-унбиш динардан да артмый. Ә саусәламәт һәм әзмәвердәй таза татар ирен, хәтта ул камыт кебек кәкре аяклы булса да, теләсә кайсы кала сәүдәгәрләренең хәтта илле динарга алып китүе бар. Сере гади генә: татар чиста, аңа урлашу ят һәм, иң мөһиме - ул хуҗасына эт шикелле тугры, һичберкайчан хыянәтне белми. Татардан да уңганрак һәм аннан да күндәмрәк кол җир йөзендә юктыр! Менә шуңа күрә кадерли, чыбыркылар белән утын пүләне урынына тотып ярмый, атлары белән таптатмыйча, башын ярмыйча гына куа бүген сакчы-сатучылар. Мондый нечкәлекне коллар арасында да аңлаучылар, мыегына чорнап баручылар байтак. Кырым тарафыннан килеп, Кондырча буенда әсирлеккә эләккән бер баһадир инде йөзенче мәртәбә сүгенә, кат-кат төкеренә. - Каян гына килеп чыкты микән соң ул кыргыз алабае? Сәйфетдин чатырына таба ташланган, тагын бер ыргылсам, Аксакның ул сәрдәрен кыеп кына атасы идем бит! Әллә каян, чатыр чаршаулары арасыннан гына сикереп чыкты да тимер кыршау кидерелгән гөрзие белән нәкъ баш түбәсенә тондырды, анасын саткыры! Аннары ничек итеп кул-аякларны сүс бау белән тышаулап ташлаганнарын да белмим. Өзеп ташлыйм дип талпынып караган идем дә бит, юк, көчәнгәч баш чатный, каһәрең. Менә шулай, ачык авызлыгым аркасында, Аннары ул бераздан, тирә-ягына, ерак яланнарга күз йөгертеп, тагын өстәп куя: - Юк, барыбер качам! Яглы бәк - кол! Валлаһидыр, көлке! Һи, мин дә булыйм, моннан качмыйм да ди! Тирә-яктагылар, "тсс-тсс" килеп, тиз-тиз юаталар. - Качасың, әлбәттә. Шушындый Алып батыр гәүдәсе белән син дә качмасаң соң! Яглы бәк - ул, асылда да, пәһлеван. Тирә-юнендәге ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары хәтта чүмәләләрне дә күтәреп торыр сыман. Йодрыклары нәни казан чаклы. Беләкләре, әйтерсең, арканнан үрелгән. Ни галәмәт, аның аяклары хәтта чирәмдә дә бер-ике бармак калынлыгы җиргә батып бара. Ул ябышса, олы йорт почмагын да күтәреп селкетәдер... Җан аткан - елан итен ашаган ди, җае табылды бит. Берзаманны, сихри көзге булып, алда зәңгәр күл ачылды. Сусау дигән зәхмәт үзәкләренә үтеп беткән, сыер, тана, үгез - көтүләре белән шуңа ябырылды. Сакчы җайдаклар бичара малларны камчы белән яра, чыбыркы шартлата, күсәк белән ора - болар өшкереп тә бирми, куучылар суккан саен тирәнгәрәк керә. Күлнең төбе гел лайлалы, тездән балчык икән, көтмәгәндә мөгри-мөгри бата башладылар. Колмы, азатмы ул, татар - нык мал җанлы. Яглы бәк тә яман дулый-дулый алга томырылды. Муеннар сүс арканнар белән бәйләнгән бит, үз артыннан тагын унлап ирне сөйрәп бара теге. Әле шул килеш тә күл читенә кереп басты да, койрыгыннан сөйрәп, бер сыерны шундук тартып алды. Бу колдагы көч-куәтне күреп, бушбашрак бер сакчы арканнарны кылычы белән чабып кына атты. Иркенлекне тойгач, инде күлнең түренә үк кереп, сыерларны берәм-берәм чыгара башладылар. Ул арада арттан кәҗә-сарык көтүе килеп җиткән. Алар да - мал, алар да сусаган. Чыбыркы уйнатуны бар дип тә белми, күл тирәли сикереп чаба-чаба, су чөмерә болар. Күл казандай кайный, тирә-юньне сакчылар сүгенүе, сыерлар мөгрәве, кәҗә-сарык мәэлдәве баскан. Тавыш, шау-шу, мәхшәр!.. Сыер-сарыкларны юл өстенә кабат тезгән чакта күл тирәсен эңгер-меңгер каплаган иде инде. Кол ирләрне сүс бау белән бәйләргә тотынсалар, Яглы бәктән гүя җилләр искән. Ярты чакрымнан караган чагында да башкалардан калкып, күзгә сукыр чебен төсле кереп тора, ә хәзер юк. Аптырагач, күл төбенә ыргаклар һәм зур сөңгеләр белән дә кадап карадылар, тишек итегеннән гайре берни эләкмәде. Ахыр чиктә, куллар селтәп, ары кузгалдылар. Күл уртасында су өстенә калкып торган көпшә очын берәү дә шәйләмәде. Туктамыш ярты елдан соң гына, бөке төсле, кабат калкып чыкты. Кул астында өч төмән гаскәре бар, элеккечә вәкарь. Җайдаклары - тоташ болгарлылар. Көңгер - сәрдәр. Башка олыс бәкләре шундук шымга калды. - Хазбулат элекке ханга төкереп тә бирми, ул Сарайда үз исеменнән акча сугып ята. Туктамышның ике яшь хатынын да үзенә алып куйган. Шушы мәсхәрәне ишетүгә, Туктамыш, котырган үгездәй, мәркәзгә ябырылды. Ләкин аның капкаларын җимереп торасы юк, бушкуык Хазбулат үзенең биләмәсенә, Борын-Инеш ягына чыгып качкан икән. Туктамышны ахырына чаклы хур итәргә уйлагандыр инде, аның вәлидә хатыннарын да үзе белән алган. Әүвәл кичәге хан үзе, аның артыннан Көңгер төмәннәре Идел аша кичүгә ташланды. Тын дәрьяга җиткәннәр генә иде, кисәк борылырга туры килде. - Хазбулатны Кырымдагы Солхат әмире үзенә сыендырган. Ул БәйрәмХуҗа, җәнәвизләр яллап, Хазбулатны кабат Сарайга кертеп утыртырга җыена ди. - Алга, алга! Хазбулатның башын чабып, өлге күрсәтмичә, Урданы тулаем да сатлык чиреннән чистартып булмаячак! - дип куалый-куалый, Кырымга юнәлделәр. Туктамыш та еллар үтә-үтә шомара башлаган бит, Бәйрәм-Хуҗа янына аерым илче куды. - Туктамыш хан Бәйрәм-Хуҗага баш тарханлык ярлыгы бүләк итә. Бәкхуҗа үзе дә, барча нәселе дә моннан ары ясак-хәреҗ ише салымнардан азат! Карт кешегә шул бүләк тә җитте, ул Туктамыш ханны кала капкаларын ачып каршылады. Ваграк түрәләргә дә тархан булу дигән чир йогып өлгергән, шулар үзләре Хазбулат-соранны хан каршына сөйрәп китерде. - Бүкәнгә! Бүкән өстенә салып чапкалагыз! - дип үкерде Туктамыш хан. Мәйдандагы Салкын Таш өстендә тавыш тынгач, тантаналы төстә аваз салды: - Бәйрәм-Хуҗа тарханны Кырым атавының каладары итеп билгелибез. Моннан ары тархан илә Кырым Туктамыш хан фәрманына гына буйсынып яшәячәк!.. Ашыккан, ай-һай, нык ашыккан. Сарай тарафыннан чапкын килеп җитте. - Тимер-Котлык, ак мангыт чирүе илә Сарай эченә үтеп, үзен Алтын Урда ханы дип игълан иткән! - Кадалып кына киткере! Иске кетәклектә яңа әтәч! - дип сытып сүгенде дә Туктамыш хан янә ияренә менде. Юк, Тимер-Котлык сыек былчырактан әвәләнгән бушбугаз булып чыкты, иске хан йодрык төйнәгәнче Сарайдан ук шикелле чыгып ычкынган бит. Туктамыш тәхет залына әйләнеп кайтуга, бәйләрбәге Хәсән белән олыгаеп беткән Ак-Хуҗаны янына чакыртты. - Теше коела башлаган карт хатын шикелле, авызыңны бүлтәйтеп, миңа һаман үпкә саклап йөрмә, - дип, иң әүвәле Ак-Хуҗа бәкне иманга чакырды ул. - Берүзебез генә ябышып, Аксак тәрене әмирлегеннән чәнчелдереп төшерә алуыбызга нык шикләнәм. Кеше бавына ышанып, коега да төшмиләр, күрше балтасы илә урман кисәргә дә бармыйлар, анысын гына беләм. Кем очраса, шуннан ярдәм сорап, йөз суыбызны түгәргә ярамый, бу сансызлану вә ваклану була. Димәк, безгә көчле аркадашлар, хыянәтне белмәс дуслар кирәк. Син кайсы шаһ йә кайсар безгә ярдәмгә килер, дип ышандыра аласың? Нинди киңәшең бар? - Иң әүвәле, безгә Тимер бәкнең яңа һөҗүменнән саклану хәерлерәк, - дип башлады Ак-Хуҗа, һичнинди дә үпкә күрсәтмичә. - Бер кат җиңүгә ирешкәч, һәм дә, сакчысы юклыктан файдаланып, көтү-көтү маллар, сылудан-сылу кызлар талап киткәч, Урда яңа кирмән-диварларга бикләнгәнче, аның янә безнең өскә килеп җитүе бар. Бер карак та иске эздән йөрми, умырып талау өчен һәр угрыга яңа сукмак кирәк. Шундый нияткә керсә, ул безгә Каф тау аша, азәри вә гөрҗиләр ягыннан бәреп керер дип фаразлыйм. Шуңа, кичекмәстән, гөрҗиләр кайсары Георгийны үзебезнең якка авыштыру вә Урдага корыч аркан илә бәйләп кую мәслихәт. Мин Георгий хозурына юл чыгарга әзер. Һич көттереп тормыйча, бәйләрбәк кушылды: - Ак-Хуҗа бәкне хуплыйм, мин үзем дә Аксак Тимер кабат Урда өстенә Каф тау аша килер дигән фикердә. Георгий кайсарга безгә иңен куеп басса - хәвефсезрәк. Ләкин хаталанмыйк, гөрҗиләр Урданы каплап йә коткарып калырдай куәтле көч түгел. Һәрберебезгә мәгълүм: ачуын кабарткач, Сүбүдәй илә Җәбә нойон да үз вакытында гөрҗиләрне чебеш көтүе урынына сытып кына узган. Соңрак Бәркә каһан да барып изгән аларны, ахыр чиктә шул Аксак та бер мәртәбә барып талады бит инде. Без гөрҗиләр белән вакланмыйк, алардан баш тартыйк, дигән сүз түгел бу. Безнең йортка терәк ясау өчен куәте буенча мәмләкәтебездән ким булмаган, Урда белән тиңләшә алырдай олы дәүләт кирәк. Менә шулар илә берлек төзү хәер. - Йә, йә, авызыңа бал да май, сүзләреңнән үтә мәмнүн калам, - дип, Туктамыш хан да күзләреннән очкын чәчеп алды. - Кайсы падишаһ алдына без бил бөгеп барыйк, әл-Казани бәк? Хәсән бәк тынычлыгын таш дивардай саклап авыз ерды: - Аксак Тимер кайсы хаким астына су җибәрә, кемгә бармак яный - безгә шул отышлы. Җиде диңгез аръягындагы һинд солтаны яисә Һималай таулары артына кереп качкан чиннәр кайсары да, хәтта фил кадәрле алтынны тәгәрәтә-тәгәрәтә илтеп җиткерсәк тә, Урда сагына төмәннәрен куып мәшәкать күрмәячәк. Димәк, безгә төрек солтаны Баязит хозурына илче куу мөһим. Аннары Мисыр солтаны Фәрхәд тә безнең якка җиңел авар сыман. - Ә Фәрхәднең кайсы яклап безнең Урдабызга кендеге тоташкан соң? - дип янә Туктамыш хан бер көлтә очкын бәрде. - Үзбәк ханны исегезгә төшерегез әле, - диде Хәсән, бер дә каушамыйча. - Аның үз сеңлесен ничек итеп Мисыр солтанына кияүгә озату хакындагы кыйссаны белмисезме әллә? Ак-Хуҗа белән Туктамыш күзләрен акайткач, Хәсән инде, җеп саплаган сыман, талгын гына, ипләп кенә тезде. - Моңа алтмыш еллап гомер үтеп бара икән инде, онытуыгыз да мөмкин. Әмма гыйбрәт өчен истә тотарга кирәк моны, аһ, тотарга кирәк! - Хәсән җайлабрак утырды. - Үзбәк хан хаҗ сәфәренә барганда, үзе белән сеңлесе Мәликәне дә алган. Берочтан Каһирәгә дә сугылырга булган безнең хаҗиебыз. Урда ханы килеп төшкәч, билгеле ки, Мисыр солтаны Мәлик әл-Насыйр да кабул иткән инде. Солтанның әле егет кенә чагы, сылу Мәликәгә күзен салган бит бу. Мәлик-Мәликә, парлану өчен исемнәре дә шәп бит!.. Бүләкләрен биреп озатканда, Мәлик солтан Үзбәк ханнан Мәликәнең кулын сорый икән. Иллә мәгәр, менә каһәр: Үзбәк хан Мәликәне Баһдадтагы Мөшәррәф хәлифкә кияүгә бирергә, шуннан ары һәр җомга намазында үзенең хөрмәтенә хөтбә укыта башларга ният тоткан булган. Солтан Мәликне "мондый илләр ара эшне ялгыз башым илә хәл итә алмыйм, кайтып, дивандагы олуг вәзирләрдән рөхсәт сорыйм", дип юмалап качкан икән. Ә хаҗдан әйләнеп кайтса, Мөшәррәф хәлиф вафат. Өстәвенә, Мисырдагы Мәлик кызулата. Күз буяу өчен дип, Үзбәк хан диванга җитмеш абруйлы әмирен чакырткан. "Менә, Мисыр солтаны сеңлебез Мәликәнең кулын сорый, ул һәр таләп вә һәрбер шартка риза, без ни дип җавап бирик, йә, нишлибез?" - дип, үз башына сөаль дә биргән әле. Мәгълүм ки, безнең түрәләргә буза кузгатырга, абруй күтәрергә сәбәп кенә кирәк. Мисырдагы шәригать кануннары тегендирәк бит ул, бездәге кысалар да анда ярап бетми дип, и, чүбек чәйни, и, боламык болгата ди болар. Анык бер җавап юк. Үзбәк хан ярты елдан яңа диван җыйган, тагын ярты ел узуга - кабат диван. Каһирәдәге Мәлик солтанның да чүкече кыза тора бит, олы кәрван белән бүләк өстенә бүләк озаткан бу. "Әмирләрең солтаннарның коры бүләкләрне тарат", дигән язуы да бар ди. Үзбәк хан бүләкләр ыргыткач, асылда да, ауган инде болар. Ни галәмәт, Мәликә сылу Мәлик кочагына барып кергән чакта тәүге күрешүдән соң дүрт ел вакыт үтеп киткән булган... - Бик гыйбрәтле кыйсса, мәгәр аның бүгенгегә нинди катнашы бар, әйт, Казанлы бәк? - дип бүлдерде Туктамыш хан. - Катнашы гап-гади. Бүген Каһирә тәхетендә утырган Фәрхәд солтанның әбисе безнең Мәликә солтанбикә була инде, - дип кырт кисте Хәсән бәк. - Фәрхәд солтан хозурына зур илчелек юллыйк. Хәзинәдә бар бүләкне мулдан озату да онык-солтаныбыз күңеленә ачкыч булыр... Ярты елдан соң җылы хәбәр кайтты. - Фәрхәд солтан Ак-Хуҗаны киң колачын җәеп кабул иткән. Ул Мәликә атлы ак-әбисен һич тә онытмаган, Мисыр халкы әле дә булса аңа рәхмәтле ди. Ошбу солтан да бүләкләрен корабларга тутырып юллаган. Солых турындагы шартнамәгә дә, бисмиллалап, үз мөһерен суккан... Ә менә тагын өч айдан соң кайтып төшкән хәбәрдән соң Туктамыш хан кияү егетедәй биеп китә язды. - Синнән күрмеш, Аксак Тимер дә Фәрхәд солтан хозурына үзенең зур илчелеген җибәргән булган, канә. Солтан аларны бер ай буе кабул итмичә интектергән әүвәл. Ә тегеләр Туран каһанлыгы, бөек әмир үче белән янап әтәчләнгәч, җәмгысын да дарга озаттырган... Туктамыш хан уч төпләрен уа-уа тантана кичерде дә инде Хәсән бәкнең үзен төрек солтаны Баязит Йылдырым белән ләһ кайсары Ягайло тарафына илче итеп куды. Күз тимәсен, Хәсән бәк тә һәр икесе белән солых төзеп кайтты. Тын алырга, түл җыярга вакыт. Казна ташып тормый. Үз түрәләреңнән ришвәт талаудан да ансатрак һәм хәвефсезрәк ысул бармыни ул? Туктамыш Мәскәү кенәзе Василий колагына зур шом озаттырды. - Җүнкала белән Мөрем, Таруса, Мещера калаларын Рәзән кенәзе Юрий сорап йөри. Ул Рәзәнне үгез сымак симертү бик яман. Бүре куа чыккан сунарчыдай шашып, Василий килеп җиткән. - Калаларны миңа, миңа кайтар? Сандык-сандык алтын-көмеш сарай тупсасында... Мондый күндәм, елгыр яраннарга таяну да - шифа!.. Гөрҗиләр кайсары Георгийның Урда ханы ягына авышуы хакында, әлбәттә инде, Аксак Тимергә хәбәр итми калмаганнар иде, ул улы Гомәршаһ төмәннәренә ияргә менәргә әмер бирде. Аның илчеләр гомерен кыйган Мисыр солтанын да, Туктамыш белән берлек төзеп куйган Баязит солтанны да гафу итәргә һичбер исәбе юк, ләкин алар кул җитмәстәй ерак, бүрәнә аша бүре куып булмый, башта урман авызында юл бүлеп торучы вак-төяк агачны аударырга кирәк. Аксак Тимернең гөрҗи җирләренә һөҗүм башлавын белеп алуга ук, Туктамыш хан Яглы бәк һәм Гали белән Ильяс угланнар кул астында өч төмән озатты. Мангыт төмәненә башлык булып торган Гайсә мирзаның язгы боз шикелле таянып булмастай тайгак, көпшәк икәнен дә белә, ләкин кул астында гына дистәләгән чирү тезелешеп тормый, бу ышанычсыз мирзаны да, бәладән башаяк дип, Сарай тирәсеннән еракка озату мәслихәтрәк. Шымчыларның сүзенә колак салсаң, Гайсә бер дә Идегәй абзасы ягына карап сәҗдә кылмый сыман. Ходай Тәгаләнең шәфкать илә миһербанлык угын алдан чамалау кыен, ул мәрхәмәтеннән ташламаса, Гайсәнең дә үзе сайлаган кыйбладан читкә язмавы бар. Сөенечле хәбәр озак көттермәде. - Дирбәнд кирмәне илә Дәрьял тарлавыгын каршылыксыз үттек. Аттан ала да туа, кола да туа, дип белми әйтмиләр шул. Гомәршаһ - атасы Тимер бәк янәшәсенә куярдай оста сәрдәр түгел. Ул Ширбән каласын безне күрүгә үк ташлап качты. Гомәршаһ атасын чакырып чапкын куган булган. Инде Тимер бәк шәхсән үзе биш төмән ияртеп юлга чыккан, диләр. Аксак әмир мәкергә бик һәвәс. Үзе Хәзәр диңгезен урап юлга чыкса, шималь яклап, Туктамыш сараена үзенең камыт бавыдай шомарган илчесе, карт төлке саналган Шәмсетдин-Алмалыкны озаткан. - Бөек әмиребез сине бик юксына, һаман саен бергәләп Сауран илә Сыгнак калаларына, Ырыс ханга каршы яу йөргән көннәрегезне сагынып сөйли, - дип дуга кебек бөгелсә дә, талга кунган сандугачтай өздереп сайрады ул. - Туктамышны мин үз угылымдай күрдем, дип егълап та алгалый. Үз угылларым Гомәршаһ, Мираншаһ, Сөләйманшаһ өчен мин тәхет тә, мәмләкәтләр дә яулап бирмәдем бит, алар - әле булса гаскәремдә гади төмәнбашлар. Ә Туктамышым ил хакиме, җиһан күрке булды. Әгәр атасына рәхим-шәфкать илә ярдәм кулын сузса, без аның белән бергәләп фарсы илен, төрек мәмләкәтен, Мисырын да яулап алып, бар җиһанга яулык ташлар идек. Туктамыш бәгъзе шаһ вә солтаннар илә берлек төзеп, атасыннан дошман ясамасын. Мин тәхлил укыйсы көннәр җиткәндә дә, бар булмышым илә Туктамышны гына көтәчәкмен. Тезген өзеп чапкан кыркымыш тайлар да, төк коеп арыгач, көтүенә, аранына кайта. Мин үги улымның да җылы кояш кеби әйләнеп кайтуын көтәм. Бөек әмиремез Тимер бәк менә шулай, аталарча, сиңа үзенең кулын суза. Әмирләр игътибар итеп өлгерде: Шәмсетдин-Алмалык сөйләгән мизгелләрдә Туктамышның күзләреннән кайнар яшь тамчылары да сытылып чыкты. Көчсезлек һәм чарасызлык, алҗыганлык кайтавазы болар. Аңларга да була, яуда җиңелеп, үз йортында качып, Идегәй-Котлык кебек сатлыкҗаннар тарафыннан типкәләнеп йөрүләр үзәгенә үткән, рухын талагандыр. Ләкин Туктамыш Сәмәрканд әмире алдында тез чүккән, муенына бугалак салынган ил хакиме түгел. Урда илен муенчагыннан сөйрәп сугым пычагы астына илтеп салырга, ай-һай, иртә әле! - Тимер бәк вакыт сузу өчен генә сандугачтай сайрый, аның соран сүзләренә ышанасы түгел, - дип, бәйләрбәге Хәсән сикереп торды. - Сәмәрканд әмире Тәбриз каласына барып өлгерү өчен генә, күзне буяу өчен, синең тарафыңа ошбу икейөзле картны юллаган бит, - дип, Көңгер бәк тә, ярсый-ярсый, камчысын атып бәрде. Туктамыш уйга калды. Аксак Тимер белән кабаттан дуслашу-туганлашу - асылда, һавадагы торна кеби. Ә менә монда килеп тез чүккән әмирләр Тимер бәк янәшәсендә чыпчык-песнәк кенә булсалар да, алар - турылыклы, болар Идегәй сыман талап та, ташлап та китмәячәк. Бер киселгән икмәк кабат ябышмый ул. Кылычыңны кыныннан чыгаргансың икән, орышырга кирәк. Ике сыер арасында буталып йөргән бозау берсен дә имә алмас, аумакай йә юмакай булу хата! - Тимер бәк безнең олуг Урдамызны талап, коточкыч рәвештә вәйран итеп китте, һаман тамагы туймый, азгын кулын суза. Безнең араны хәзер синең кеби төлке илче дә көйли алмас инде. Ил өстенә корал күтәреп килүне ул сайлады, Урдамыз да, үз нәүбәтендә, корал ташлый вә тез чүгә торган умырткасыз, Шәмсетдин-Алмалык җимерек йөз, кыйналган кыяфәт белән кайтып киткән иде, ике атнадан ук Сарайга хәбәр ишетелде. - Шәмсетдин, юл уңае дигән булып, кайтышлый Меңкышлакта күсе сымак посып яткан Идегәй янына да сугылып чыккан икән. "Сине Тимер бәк янә үз чатырына чакыра" дип ялварып караса да, Идегәй аны шундук кире борган. Әүвәл ике үгез сөзешеп, берсен-берсе ексын, мин аларга шуннан соң да бугалак ташларга өлгерермен әле, дип әйткән ди. Шәмсетдин төкеренгәч, минем Аксак илә Туктамышның икесен бер бау итеп ишәр көннәрем алда әле, алда, дип өстәп тә куйган. - Аксак талап җыйган алтын-көмеш Таш Билбауга биргесез бит инде. Аңа Идегәй тамагына берәр калҗа өлеш чыгарса ярамады микән? - Юк, ни әкәмәт, сыңар гына дирһәм дә юллап карамаган. Икенче төрлерәк кармак салган. Әйдә, үзеңнең берәр кызыңны озат, мин аны оныгымның хатыны итеп алам, дип юмалап маташкан ди. Идегәй бу юлы да вәкарь җавап биргән, егерме ел синең җырларыңны тыңлап яшим, телең агулы вә юха. Елан кабыгын салса да, гадәтен үзгәртми ул. Сиңа хәтта кызымны озату да хәтәр. Аны әүвәл үзеңнең сасы ятагыңа сузып салачаксың, оныгыңа син кимергән сөяк кенә кала. Синең ише еланнан каберең ерак булсын, дигән. Шулай, бәйдән бер ычкынган эт оясына кайту юлын бик тиз оныта ул. - Аксак Тимер гөрҗи кайсары Георгийны тезгә куйган, ул Каф тавындагы Дәрьял тарлавыгын да кулына алган инде, - дигән хәбәр килеп җитте. - Аксак тәре, Шәмсетдин хәзрәтне юллап, күзгә төтен җибәргән иде, без дә аны тоткарларга тырышып карыйк әле, - дип, Туктамыш ничарадан бичара рәвештә генә Уртак атлы илчесен кузгатырга мәҗбүр булды. - Аксакка солых тәкъдим иткән бул, хаҗәте чыкса, хәтта балавыз сыгып күрсәтсәң дә ярый. Тик Аксак тәре, үрдәк кеби тыйтаклап, Каф тау өстеннән иңкүлеккә төшеп өлгермәсен. Син аның белән сайрашкан арада, безгә ерак олыс төмәннәрен күтәрергә кирәк. Шул көнне үк барча әмир-бәкләр тарафына елдам чапкын очты. Ун көн дигәндә Мамай тавы янына җыелсалар, төмәннәрнең саны унбиштән дә арткан. Каф тау өстендә ертауллар алаенда йөргән җайдакларны да санасаң, гомум куәт янә ике йөз меңгә җитә. Менә, тагын чебеш урынына таптап вә тукмач сыман тураклап кара инде, явыз Аксак тәре!.. Уртак илче Тимер Капкага да барып җитә алмыйча кире борылып кайтты да Туктамышның аяк очына ауды. - Тимер бәк тауны кичкән, иңкүлеккә төшеп ыстан корган. Төп гаскәре энәләрен кабарткан керпедәй Куй елгасы ярына тупланса да, өчме-дүртме шымчы меңлек кумык-аланнар олысында, ач бүреләр сыман, корбан эзләп йөри. Туктамыш шундук үз янына Хәсән бәкне дәште. - Биш төмәнне җитәклә дә кичекмәстән юлга! Каф тау итәкләре елга белән тулы. Шулар арасында еландай бөтерел, төлке булып койрыгыңны уйнат, әле теге, әле бу тау башына учак тергезгән булып төтен чыгарып ал да мең төрле саташтыр, иллә мәгәр Аксак Тимергә Урда җиренә керергә ирек бирмә берүк, Казанлы бәк... Бәйләрбәге ук шикелле атылып ашыкса да, Тимер бәк инде Куй буен ташлап өлгергән - Терек елга ярына Меңкирмән атлы таш-тау арасына ыстан корган икән. Монда ялан бик тар, Хәсән бәк Урда төмәннәрен ташлап карады, әмма бердәм рәвештә һөҗүм ясарга җаен тапмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булды. Шушы тоткарлану да ярдәм иткән, Туктамыш та ун төмән җайдак белән Терек ярына килеп җитә алган. Барча иңкүлекне айкап чыгуга ук, Туктамыш хәл итте. - Бер үк тырма тешенә сукыр гына ике кабат баса. Кондырча янындагы орышта ыстанны Идел ярына терәп куйганга күрә әрәм булдык. Чигенергә һич ара булмады, шуңа Сәмәрканд этләре безне аран эченә кертеп ябылган сарык көтүе шикелле, рәхәтләнеп талады вә урды. Бу юлы инде кабат абынмабыз. Ыстанны елганың бу ягына корыйк. Ә Аксак тәре, чатан аягын сөйрәп, елга кичеп газап-хәсрәт күрсен. Алай да, гаскәрдә утлар-сулар кичкән елгырлар бар! Шулар, күз ачып йомган арада, якындагы урманнардан йөзәрләгән имән-тирәк тапты. Шуларны егып, сай кичү каршында ботакларын керпе энәләре кебек тырпайткан агачлардан биек ур ясадылар. Боларга ташланып, йөзәрләгән чаптар белән җайдак җан бирәчәк әле! Болардан тыш, тәртәләрен алга таба каерып бәйләгән арбаларны боҗра итеп тезгәч, ыстан асылда да кирмән рәвешен алды. Аксак Тимер, сай кичүнең яуланган булуын белүгә үк, янда бөтерелеп йөргән чиркәс бәген икегә телеп атты. - Кичү урынын күрсәт, кичү урынын дип күпме ялвардым бит. Ә бу хәсис аны, бер дирһәм дә алмыйча, Туктамышка сатты! Үзенә күрә хәйләкәрлек кылып, Сәмәрканд чирүен агым буенча Терек елгасының үренә таба куып карадылар. Юк, кендеге береккәндәй, Туктамыш бер адым да калмый, каршы ярдан калкан сыман тагыла да бара. Аксак Тимер нәүкәрләрен түбән таба юллый, ә Туктамыш, энәгә тагылган җептәй, шул тарафка күчә. Тимер бәк көненә җиде мәртәбә әле югарыга, әле түбән таба ыргылып карый, юк кына бит, Туктамыш һәр очракта кирмән корып куя. Төннәре дә куркыныч бит аның. Уң якта Тереккә килеп кушыла торган Сунҗа елгасы бар. Дөрес, ул Терек кебек үк тирән түгел, ләкин ярлары вак таш һәм кыялардан торганга күрәме, аның суы тау чишмәсе төсле кайнап-шаулап ага. Әгәр Туктамыш шушы елга аша ташланырга тәвәккәллек кылса, ул тавышта тоякларына киез башмаклар киертелгән атлар кичүен, хәтта пошкыруларын да ишетеп булмаячак. Туктамыш таң сызылган вакытны сайласа, ул юллаган бер-ике мең җанкыярның изрәп йоклаган ун мең сәмәркандлыны да суеп чыгуы бар. Муенны күрәләтә элмәккә тыгып булмый, Аксак Тимер бер көн ахшам намазыннан соң үзенең төп ыстанын тирән ерымнар һәм биек ур белән әйләндереп алырга әмер бирде. - Урданыкылар үзләрендә кирмәннәрен әүвәл ерым белән әйләндереп алырга, аннары шуның эченә ур ясарга күнеккән. Казык кебек очланган бүрәнәләрен дә шул ерым төбенә тезеп чыга алар. Дошман җайдаклары атларының корсакларын шул казыкларга кадалып ярачаклар, имеш. Мин һәрчак тилгәндәй күзәтеп тордым, юк, атлар тиле түгел, күз-баш тондырып, казыкларга бер дә ташланмый. Үз ихтыяры илә кибән түбәсеннән сәнәктырмаларга сикерә торган җанвар буламыни? Ат-малкайлар адәм баласына караганда күпкә акыллырак. Алар җайдакларын сыртларыннан очырып төшерә дә кача. Ерымның балчыгын тышкы якка чыгарырга, ур боҗрасын тәүге киртә итеп өеп кую кирәк. Туктамышның урны җайлы гына яулавы да мөмкин. Атлары да ур өстенә тиз ыргылып менәр. Ә менә инде ур өстеннән килә. Чигенергә ара гел калмаган. Болай итсәк, Туктамыш телиме-теләмиме, меңәрләгән атын чокырларга тезгән казыкларда үтереп бетерәчәк. Хәтта казыкларга кадалмый исән калганнарын да арттан килгән ташкын сытып уза. Шундый төтен җибәрик әле Туктамыш күзенә. Болар урларын да бозау биеклеге генә ясаган бит, дип алданырлык булсын. Аксак Тимер нәүкәрләренең яртысы ерак сәфәрләрне үтеп азау тешен чыгарган сугышчылар, эшне тиз тоттылар, эңгер-меңгер ятып күз бәйләнгәнче, ике боҗра ясалып та бетте. Ышандырырлык булсын дип, ур өстенә берничә йөз калкан да тезеп чыктылар. Ертауллар үзвакытында җиткергән, мондый җайлы ур турында ишеткәч, ике төмән җайдакны Сунҗа ярына китереп бастырды ул. Сорнайлар кычкырта, төмбакларын кага башладылар. Елга ярындагы кыяларга да бәрелеп кайтарылгач, янартау шартлавы шикелле көчле тавыш купты. Идегәй белән Тимер-Котлык үзләренең мангыт йортларына кайтып китсә дә, мәрхүм Ырыс ханның сыңар улы Инаныч кына, адашкан бозау шикелле, Аксак Тимер янында торып калган иде. Шушы янартау тавышын ишетүгә, чәчләрен йолкый-йолкый, үкерә-үкерә еларга тотынды бит теге. - Бетте, кыямәт көне килеп җиткән икән! Утлы казаннарына салып кайнату өчен безне тәмуг көтә! Ыстан тирәли корган диварларның бер читеннән икенче башына чаклы йөгерә-йөгерә үкерә генә бит, һич туктатып булмый! Бу куптарган тәшвиш башкаларга йокты, кайбер нәүкәрләр манара һәм басмалар өстеннән төшеп, ыстанның тау ягындагы капкасына таба кыяклый башлады. Туктамыш сизмәде шул, аһ, тоймады бу минутта үзенең Тимер бәк ыстаны эченә нинди зәһәр күмер очыруын! Әгәр тоеп, шушы мизгелдә һөҗүмгә томырылса, бәлки, аның яугирләре сәмәркандлылар ыстанын сытып үтәр иде!.. - Бугазын томалагыз! Суеп ыргытыгыз Ырыс тилемсәсен! - дип ярсып кычкыра-кычкыра, инде Аксак Тимер үзе дә чыгырыннан чыкты. "Тилемсә" дип тамгаланган Инаныч та ишетеп торган, ахры. Үзе буып ташлаган сарыкны сыртына эләктереп качкан карак бүре төсле, ул тиз генә калканын аркасына элде дә дивар ярыкларының берсеннән тышка томырылды. Тимернекеләр айнып ук очыра башлаганда, Инаныч инде яңа урны үткән, ә бераздан Сунҗа ярының астына сикереп юкка чыккан иде. - Качак, качак! - дип яугирләр шатланышу Туктамышның күңеленә тач май булып ятты. Орыш комары да ишеге шыр ачылган мунча пары кебек юкка чыккан иде. - Булды, өнен алдык, бүген Аксак йоклаячак түгел! - дип күңелен дә юаткан булды әле... Өч тәүлек буена Терек яры буйлап аска-өскә күчеп йөри-йөри, шабыр тиргә баткач, Аксак Тимер янә мәкер уйлап тапты. - Безнең хатыннар, пешекчеләр, ат караучылар, камыт тегүчеләр, көпчәк ясаучылар ыстаннарда ята. Барысын да бирегә мал көтүе урынына куып китерегез! Ыстаннарда нинди алмаш көбә, яңа калканнар бар, һәммәсен дә монда! Тегеләрне гаскәр артына тезеп бастыруга яңа әмер: - Барча алмаш кием, артык җәя-садак менә монда, аерым бер күчкә чыгарып өелгән булсын! Ә сез, хатыннармы, әллә камытчымы, тиз арада сугышчылар киеменә төренегез! Төмәнбашлар күзләрен акайтып төбәлгән иде, Аксак Тимердә җавап әзер - Бернинди мөгез дә чыгармыйм, әкәмәт тә кормыйм. Моның ише мөгезләрне әллә кайчан Чыңгыз каһан уйлап тапкан инде. Хәтер казанын кырып карагыз бер. Мөхәммәт шаһның улы Җәләлетдингә каршы яу кылып йөргән чакта, дошманының өнен алу өчен, ул һәр алмаш ат ияренә салам тутырып ясалган карачкылар бәйләп утырткан бит. Утыз мең дип белгән чирү урынына алтмыш мең җайдакның чабып килүен күргәч, Җәләлетдиннең кырык меңле гаскәре, койрыкларын кысып, кире борылып качкан. Мин Чыңгыз ханның сабагын гына яңартамын бүген. Хатын-кызлар белән һөнәрчеләр күз алдында яугирләргә әверелеп беткәч, Аксак Тимер соңгы әмерен ташлады. - Бу карачкы гаскәр яр өстендә кала, ә без иң җиңел кораллы алайларны алып, түбәнгә ыргылабыз! Терек өстенә караңгылык саруны гына көттеләр дә, ертаул төмәннәр түбәнгә томырылды. Болар җиңел киемнән, авыр сөңге яки гөрзиләр юк, атлар алҗымаган, шул сәбәпле каршы яклап куа чыгучы аз-маз нөгәрләрдән ансат ычкындылар. Сай кичүне саклаучылар да хәвеф-шом, аеруча мәкер көтмәгән шул, каршылык күрсәтеп торучы табылмады. Сәмәркандның җиңел җайдаклары керпе булып яткан бүрәнәләрне урап кына үтте. Ыстан эчендәгеләр дә орышка әзер түгел, айбалта һәм кылычлар йөзеннән дистәләп кырылдылар. Туктамыш төп гаскәре белән әйләнеп кайткан чакта бик нык соңарганнар, сай кичү тулаем Аксак Тимер кулына күчкән иде инде. Туктамыш, утлы күмер өстенә килеп эләккәндәй, үкерә-үкерә, шашып котырынды: - Мин монда Газиз бәкне сакбаш итеп калдырып киттем ләбаса! Күз карасы кебек сакларга кирәк иде! Үзе кайда йөри, кайда ул кадалып киткере, эт еккыры шайтан?! Яр буена тезелешеп баскан ирләр арасыннан киемнәре эт талаган төсле ерткаланып беткән, үзе канга баткан бер ир атлап чыкты. Иңбашында тирән кылыч эзе. Балтырына кадалган сәрпи укны суырып алганнардыр, җир өстендә кан эзе калдырып, бер аягын сөйрәп кенә атлый. Тәнендә чак җаны. - Гафу кылың инде, Туктамыш хан, Аксак Тимер өстебезгә йөз Газраил кеби ябырылды. Кичү урынын саклый алмадык шул, гафу кылың без... Чәче чаларган бәк аклану сүзләрен тәмамларга да өлгерә алмый калды, Туктамыш аның баш түбәсенә кылыч белән чапты. Яр өстенә тезелешеп баскан бичаралар да, Туктамышка ияреп килгәннәр дә - һәммәсе аһ итте. Кара гавам абынганны гафу кылмыйлар икән бит бу дөньяда, ә хакимнәргә казый булмый икән. Орышны унбишенче апрель иртәсендә дәррәү башладылар. Туктамыш нәкъ Кондырча буендагы хатасын кабатлап, төмәннәрне ике генә төп канатка бүлде. Күнче һәм Ярлык угланнар, Даут белән Тургай әмирләр, Яглы бәк баһадир кул астындагы төмәннәр Тимер бәкнең сулъяк канатына тешләрен батырды. Гайсә мирза, Көңгер, Яхшыбай, Бәхшиш-Хуҗа, бәйләрбәге Хәсән төмәннәре Аксак Тимернең уң кул өстенә ябырылды. Җир ухылдап торды, ук болыты вакыты-вакыты белән күкне каплап китте, ятаган белән айбалталар ут көлтәсе чәчте - күзләр бәйләнгәнче орыштылар, бер як та өстенлеккә генә ирешмәде. Чигенергә фәрман гына көткәннәр диярсең, орыш тукталуга, ук очардай ара гына күчеп, ике як та чирәм өстенә чалгы белән чабып ташлагандай тезем сыман ауды. Икенче таңда өр-яңадан кабынган орышта Аксак Тимер ягы урдалыларның сул канатын Терек ярына таба кысрыклый башлады. Гаскәрнең нәкъ үзәгенә бастырылган Яглы бәк-баһадир уч төбендәгедәй күреп торды: ялан читенә таба хәйләкәр төлкедәй чигенүче төмән - Гайсә мирза кул астында калган мангытлар бит. Йә Ходаем, Гайсә аларны үзе куалап-ашыктырып тора түгелме соң?! Нинди икейөзлелек бу, нинди җебегәнлек? Өстәвенә, Яглы бәкнең җенен кузгатырга Туктамыштан чапкын килеп җиткән. Шәрран ярып акыра бит теге: - Ниткән чигенү ди ул? Сез барыгыз да хатын-җәмәй төсле җебегәнме әллә? Шулчагында Яглы бәк ике яктагы яугирләрне дә өнсез итте. - Минем атның алгы аякларын тышаулагыз! - дип җикерде ул кинәт, үз янында торган яраннарга. Тегеләр аптыраудан тораташтай калгач, төкерек чәчә-чәчә, кабат әмер бирде: - Атның алгы аякларына тышау кидерегез! Туктамыш безне җебегәнлектә гаепли бит, әнә. Миннән күреп, төмәндәге бер генә яугир дә чигенмәслек булсын!.. Тышаулангач, аргамак үзен кимсеткәнгә ярсыса да, дуамалланып, үз хуҗасын яу кырында ташлап кача алмый. Яглы бәк әтәчләнә, мәңге җиңелү белмәс баһадир булып кыйлана инде ул. Ләкин тышаулы ат өстендә үзенә үк яман - аның аргамагы гөрзи уйнатып килгән дошман җайдагыннан да читкә тайпыла алмый, дошман атларының сыннарына да сикереп тибәрдәй һичбер чарасы юк. Ярый әле, Яглы бәк баһадирдай зур гәүдәле инсан, аның дәү кылычы кайчак колга чаклы сузылгандай була. Сул кулына тоткан сөңгесе дә олы тәртә кебек, баһадир янына хәтта пәһлевандай дошманнар да якынлаша алмый. Әмма арыды, шабыр тиргә батты, гыжлап чыкты шул бәк. Аның дәү куллары бермәлне давыл тынгач туктаган тегермән канатлары сыман акрын гына сүлпәнәя, һаман җиргә таба салына башлады. Аннары мәкерле бер дошманның сөңгесе Яглы бәкнең култык астын ярып узды, икенче дошманнар баһадирның тез артларын елан төсле чакты. Әле яраларыннан кан сиптереп ага башлагач та бирешми бит үзе, җан ачысы белән кычкырып, һаман орыша, һаман бәргәләшә. - Килегез, якынрак килегез дим! Сез егып салганчы, мин тагын ун-унбиш кабихне теге дөньяга олактырам әле! Өлгермәде, дошманның хәтта пәһлеваннары да Яглы бәккә якынаерга кыймады. Кайсыдыр бер меңбаш кычкыргандыр, дилбегә буе арадан баһадир өстенә йөзәрләгән уклар очырдылар. Яглы бәкнең гәүдәсе энәләргә төренгән керпе төсле булды, аннары акрын гына чаптарының аяклары арасына авып төште. Сәмәрканд нәүкәрләре тукталып кала алмады, бичара чаптарны да керпе хәленә китереп бетерделәр... Кич белән Туктамыш чатырына ярсу күркә сыман кабарынган Актау килеп керде. Күзе-башы тонган, котыруын су сибеп тә туктатырлык түгел. - Миңа Гайсә мирзаны йә үзең тотып бир, йә мин аны үзем дарга асам! - Туктале син, җиңүгә бик ерак, безне иртән янә орыш көтә, - дип, Туктамыш та, бәйләрбәк тә аны тынычландырырга тырышып карый, әмма сүзләр таш диварга сипкән борчак кебек. - Йә Гайсәне тотып бирәсең, йә иртәгә яу кырында аны үзем суеп ташлыйм! Байтак канны эчкәннән соң гына беркадәр аңлатты бу. - Гайсә, соран, бүген Аксакка ияреп килгән бер генә мангытны да ук очына алмады, кылыч күтәрмәде. Көне буе гел күз ташлап йөрдем, үзенең килеп кушылган бәҗәнәк йөзләрен үлем авызына ыргыта, йә Кырымнан килгән җәнәвизләрне генә өсләттерә. Төмәнбашы икән, бусы - минем кода, монысы ихата күршесе дип, яугирләрен аралап кына орышырга тиеш түрә түгел. Бирегез миңа Гайсәне, үзем тотып суям! - Йә, яу үтсен, орыш тәмамлансын, аннары ул Гайсәне теләсәң ни эшләт! Мәгәр бүген шыбырдама, гаскәрнең үз эчендә буза куптарма инде, - дип ялынуның файдасы тимәде шул. - Гайсәне яклыйсың икән, иртәгә минем тарафка да әмер-фәрман илә һичбер чапкын кума! Син мине белмисең, мин - сине! Бигайбә! - дип җикерде-котырды да, кылыч кынын ишек ниргәсенә ора-ора, дулый-дулый китте. - Менә, күрәсеңме, безнең тарафтан олы хата киткән, - дип телгә килде Туктамыш хан, бераз тынычлангач. - Безгә бер олыс яки бер кала яугирләрен аерым төмән итеп калдыру һич ярамый иде. Безгә аларны һич югы меңәр-меңәр итеп, башка олыс җайдаклары белән аралаштырып, бутап бетерәсе калган. Ун олыстан җыелган ун мең белән идарә итү кыен, андый читенлек бар, иллә мәгәр аны җиңеп, ерып чыгып була. Ә менә ун меңбашы да олыс бәгенең авызына гына карап торса, ул әмиргә үз төмәнен теләсә кайчан яу кырыннан алып китү дә, хәтта аны безгә каршы юнәлдерү дә җиңел. Их, авызын чеметим, мондый ваклыкларга тикле уйлап бетерелмәгән шул, оһ, баш җитмәгән!.. Өченче тәүлек буе сузылган орышка ике як җайдаклары да бик авырсынып кына кузгалды. Җиңү яулау өчен бер ыргылу, бер дуамалланып сугышу да җитә, анысын инде һәрбер яугир аңлый. Әмма орыш ахырына чаклы бер саплам җеп кадәрле генә ара калгач, җиңү шатлыгы кояш кебек балкый-балкый якынайган чакта беркемнең дә тиктомалдан гына баш саласы, ганимәт-нигъмәт, шан вә бүләкләрне югалтасы килми. Бигрәкләр дә авыр, олы газап - яуның соңгы көне! Шулай да, урдалылар Аксак Тимернең яртылаш тетелгән сул канаты өстенә әле генә мунчадан чыккан яшь ирләрдәй дәртләнеп һәм ярсып ташландылар. Алар Урда туфрагына басып орышалар, ә туган җир, әйтерсең лә һәрберсенә үзенең җылысын һәм куәтен бирә. Ярык бәк төмәне бүген өр-яңадан туып чыккан сыман. Менә, ул Аксак оныгы Мөхәммәт солтан нәүкәрләрен камышларны егып барган елгыр каек кебек бик тиз ерып чыкты. Әнә, фарсылардан, пуштуннардан, гарәпләрдән яллап китерелгән Алаздәдә, Зирбәк-Чаку, Хөсәен-Мәлик меңнәре тилгән күргән тавык чебиләре кебек төрле якка сибелешеп кача. Бөек әмирнең алтын гөмбәз белән каплаган чатырына кадәр дә бер ук очырырдай гына ара калып бара. Көч-гайрәтне туплап тагын бер ыргыласы, күмәк талпынасы да аннары Аксак Тимернең үзен аркан йә ыргакка эләктерергә була! Әллә каян гына ике арага кулларына җиңел арбалар күтәргән НуретдинСабук, Мөхәммәт-Азат, Тәүкил Бавырчы йөзләре килеп керде. Күз ачып йомган арада арбалардан калкан кордылар да, Тимер бәкне шул боҗра эченә яшереп, ялан буенча әле уңга, әле сулга күчеп йөри башладылар. Ярык бәкнекеләр тегеләргә якыная алмый, боҗра-калкан эченнән боз яңгыры төсле уклар яудыралар. Әмиргә янаган хәвеф турында башка төмәнбашлар белеп алган. Аксакның Хөдад, Сәйфетдин, Буга кул астындагы алайлар да Ярык бәк төмәнен камалышка ала башлады. Имән диварга баш белән орудан гына файда юк бит, Ярык бәк үз яугирләренә оран ташларга мәҗбүр булды. - Кырымлылар, Солхатлылар, артка чигенегез! Боҗра эченнән чыгып котылмасак, без бетәбез! иттеләрме, әллә инде рухларын да юшкын белән тутык каплаганмы, боларга ияреп, Актау белән Күнче углан төмәннәре дә чигенергә тотынды. Дошман игътибарын икенче тарафка юнәлтмәкче булып, Туктамыш Аксак Тимернең кечерәк оныгы Җиһаншаһ төмәненә Гайсә белән Яхшыбай алайларын ташлатты. Бәхеткә, урдалылар Җиһаншаһның чатырына тикле туздырып ташлады, әмма Тимер оныгы чолганыштан барыбер чыгып качты. Ә ул арада аңа ярдәмгә дип, Ярык бәк белән орыштан бушаган Сәйфетдин төмәне дә килеп җиткән. Гайсә белән Яхшыбай җайдаклары чигенгәндәй итте. Моны күреп, Туктамышның үзәк канатында торган Карабәк белән Көңгер яуга ябырылды. Болардагы көбә белән калканнарның һәммәсе саф корычтан. Тимернекеләр Болгар җайдакларын аерып алып, әле уклар, әле сөңге белән чүкергә тотынды. Бу мәхшәрдә ата - улны, туган туганын һич аера алмый, әҗәл яланда бар көченә бии, тантана итә иде. Ялан читеннән көтелмәгән оран яңгырады: - Актау сәрдәр, яуны ташлап, Кырым тарафына чыгып качты! Аннан инде хәвефлерәк, дәһшәтлерәк оран: - Актау артыннан Күнче углан илә Таштимер бәк качты!.. Тау өстеннән ычкынган таш ташкынын туктата алмадылар. - Газиз бәк тәкъдирен кабатлап булмас инде! - дип кычкыра-кычкыра, көтүдәге кәҗә бәтиләре, сарык бәрәннәре төсле, барысы да Терек яры буйлап Көбә үзән, Кырым, Борын-Инеш, Тын дәрья ягына сибелә-сибелә качты... Аксак Тимернең иң якыннары саналган Мөхәммәт солтан белән Җиһаншаһ оныкларының төмәннәрендә биш-алты мең, Шәмсетдин-Алмалык төмәненнән нибары өч мең нәүкәр генә калган иде, бөек әмир аларны шундук куа чыгарга әмер таратмады. Ул - яуларны бик күп кичкән сәрдәр. Туктамышның кабат аякка баса алмаячагын ул болай да нык чамалый иде. Туктамышның кай тарафка чыгып ычкынуын кем дә шәйләмәде. Юкса, Аксак Тимернең үткен күз-колаклары һәрбер төбәктә бар, җитмәсә, сатлыкҗаннар һәм сораннар татар иленең үзендә дә санап бетергесез. Әмма Туктамыш ханның кайсы түбә астында казан тергезүен ике-өч ай буена күпләр белә алмады. Бөек әмиргә моның кирәге юк, ахырынача тез чүктерелгән хан аның өчен - бармак очыннан чәйнәп төкерелгән тырнак, ертык бишмәт, көпчәксез арба, тишек казан кебек. Аның әле теш кайрардай вак-төяк дошманнары да билдән. Әнә, Ярык атлы бер ташбаш бәк бөек әмир чатырына ук очырып, аны арбалар боҗрасы эчендә качып йөрергә мәҗбүриләп чамасыз мыскыл итте. Орыштан соң дистәләгән татар әмирләре аның чатыры каршына килеп тез чүктеләр, бигать китерделәр, ә Кырымдагы Солхат илә Кәффа, Иделдәге Хаҗитархан белән Үкәк, Көбә үзәндәге Маҗар калаларыннан бер генә дә хуҗа күренмәде. Болгардагы Карабәкне инде әйткән дә юк. Мәгәр ул бик ерак, Тимер бәк бер җәй эчендә анда кадәр барып җитә дә алмас сыман. - Мираншаһ, Гомәршаһ, Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ! - дип саный-саный, иң әүвәл, угыл белән оныкларын җыеп алды ул. - Сезгә фәрман. Солхат, Кәффа, Маҗар, Хаҗитархан, Үкәк калаларын - барчасын да җир өстеннән кырып бетерегез! Сарайны җир белән тигезләү өчен үзем барам. Аннары... аннары сез миңа, үгез төсле, тәртә арасын белмәс Ярык бәкне табып китерегез! Исән-сау көенчә, чәчләренең бөртегенә дә зыян китермичә! Мин аның тиресен үзем, үзем туныйм! Якыннары арасыннан Мираншаһка гына кыен туры килде. Гыйсъян Ярык бәкне әүвәл бөтен Кырымны бетереп эзләде ул, аннары Тын дәрья ярларын тоташ сөреп чыкты, койрыгын тоттырмый, оста кача теге! Аның БорынИнеш ягындагы Карасу ягына качып китүен белгәч, итәкләрен җыеп, шунда томырылды. Соңга калган, Ярык бәк Рәзән кенәзе янына чыгып качкан. Мираншаһ Карасудан бер мең сылу җыеп, инде Рәзән ягына ятьмә салган иде, арттан корыч әмер куып җитте: - Әнә, Каф таудагы Ширазда сәрбазлар баш күтәргән. Нәүкәрләрең илә шул тарафка ыргыл! Ә ул арада инде Кырымда олы бәйрәм, иманнан баш тарткан, мәетләр дә җыеп алынмаган илдә зур тантана. - Тын дәрья илә Үзи ягындагы мирзалар вә Кырым бәкләре Тукай-Тимер туруны Таштимер угланны Урда ханы итеп күтәргәннәр! Каннан туйган илле меңләп татар, корабларда Рум диңгезен кичеп, Баязит солтан канаты астына чыгып качкан!.. Аксак Тимер ярсудан Сарай каласына юнәлде дә, ул да илгә, сәмруг кошыдай, өр-яңа бер сәлам тараттырды: - Бөек әмир, Туктамышка юлны бикләү өчен, Ырыс ханның угылы Коерчыкны Урда ханы урынына игълан итә! Бөек әмирдән бүләккә аңа - алтын җепләр илә чигүле шәп җилән һәм дә алтын каеш!.. Шуның артыннан ук койрык төсле хәбәр: - Коерчык тәхеткә чөмәшеп утыруга, Сарай тирәсендәге әллә никадәр бәк Меңкышлактагы Тимер-Котлык янына качып киткән. Аксак Тимернең бәйдәге этенә буйсынып яшәгәнче, һич югы муенына элмәк тагылмаган бүре көтүенә кушылу калҗалырак, дип сөйләнә ул качаклар... Барча олыстагы кара гавам елгадагы бәкегә чумгандай тулы пошаманда. - Туктамышның да вафаты хакында хәбәр юк бит әле, ә монда бер үк казан эченә янә ике тәкә башы. Кулдан төшкән чынаяктай ватылып бетәр, таралыр микәнни соң инде безнең Урда?.. Болай да караңгы төн кебек хафалы бер иртәдә Болгар каласы ягыннан аяз көнне яшен яшьнәгәндәй искитмәле хәбәр: - Туктамыш хан Болгар олысында яңа чирү туплый! Ул үз йортын күтәрмичә калмас, чатан аягыңны сөйрәп кача башла, җәллад Аксак Тимер! Туктамышны Терек буеннан Карабәк, Яхшыбай, Көңгер генә түгел, аның үз туганы Карача мирза белән бәйләрбәге Хәсән дә якасыннан сөйрәп диярлек алып киткән иде. - Урдамызда, күз тимәсен, Болгар олысыннан да төзегрәк вә куәтлерәк бүтән төбәк юктыр. Тын алу, искә-ушка килү өчен шуннан да кулайрак урын табу кыен. Иллә мәгәр, усал этне ияртеп кайтмау өчен, мыштым гына качып яту мәхкуль. Бүре-төлкеләр дә яраларын өнгә качып ялый. Аксак киткәч, янә канат җилпеп, шуннан калкынырмыз... Бәла чакырмас һәм эт өстермәс өчен, мәркәз кала ягына төбәлеп тормадылар. - Идел аръягында, Нократка җиткәнче, җәннәт бакчасыдай матур урыннар бар, - дип бәян итте Карабәк. - Бер инеш ярында гына да җитмеш чишмә ага, һәрберсе шифа. Өстенә төнбоекларны яулык-яулык итеп япкан түгәрәк күлләрдә йөзәрсең. Бакыр чыгара торган мәгарәләрне ерып чыкмалы түгел, адашмыйча гына шуларга күз салырсың. Менә шул тарафта ыстан төзербез дә, сафланырсың бераз. Яңа төмәннәрне дә шунда гына туплап кузгалырбыз. Орыш, кан коюлар безнең гомергә, бәлкем, җиткәндер дә. Яшь сылулар күңел җәрәхәтләреңне дә таратмаслармы икән?.. Юк, Карабәк һич тә арттырмаган, күңелгә май булып ятарлык, җәннәт бакчасыдай гүзәлдер бу яклар! Су өстендә сикереп уйнаклаган чабаклары ятьмәңә, кызлар иренедәй тулып пешкән җиләкләре авызыңа керәм-керәм дип тора. Мондагы сылулар да хур кызларына биргесез гүзәлләр шул, иреннәрең белән имчәкләрен генә авырттыра күрмә! Мөгаен, сылу кызлар кочагында азынырга иң-иң кулай вакыт та түгелдер бу. Мәгәр назлануның махсус сайлый торган сәгате бармы да ул, безгә гомер ике киләмени?! Шулай да, шешкән чуан талаган шикелле, күңелдә ут. Бирән Аксак туя белерме дә кайчан гына кире борылып китәр? Кул астына гаскәр, гаскәр кирәк! Чит-ятка ышаныч юк! Гөрҗи кайсары баш түбәсенә йодрык белән сукканны да көтмичә тез чүкте. Баязит белән Фәрхәд солтаннар, Ягайло кайсар аңа төкереп кенә бирде. Ныклы, тугры аркадашны кайдан табасы соң? Бу җиһанда, үзеңнән кала, таянырдай нинди кыя-тау бар? Сорау арты сорау, газап арты газап. Алар гел өстәлә. Мәскәү ягыннан Ага-Базарга бер сәүдәгәр килгән. Туктамышның кайда качып ятуын сизенәме шулай, әллә болгарлыларның кылларын гына чирткәләп каравымы? Усал төрттерә ди. - Кондырча буендагы орыштан соң Туктамышның өлкән угылы Җәләлетдин генә безнең Василий кенәз сараенда ышык тапкан иде. Хәзер, менә, КәримБирде атлы бүтән угылы да килеп җиткән. Аталары белән үз халкы яклый белмәгәч, үги бала чит-ятны да туган итә инде. Каһәр генә төшсен! Аталары канатына терәк булу, туган халкын яклау урынына нишләп дошман кочагына, чит-ят кавем куышына кереп поса болар? Нишләп алар кыйбла-иманнарны бик тиз алыштыра? Хәтта учларында тәбә пешереп китерсә дә, тегеләр Җәләлетдин, Кәрим ише сораннарны, барыбер, ите кимерелгән сөяк төсле чыгарып атачак бит! Их, нилектән сораннарың, сатлыкларың гөмбә кебек үрчи, эт имчәге шикелле һаман аза, һаман аза, халкым?! Көтмәгәндә, әллә каян, җир астыннан калыккан әрвах шикелле, Туктамыш янына аякларын көч-хәл белән сөйрәп, бер карт килеп чыкты. Ул күлмәген каеш астына яки чалбар эченә дә төреп маташмаган, балаклары йомшак читек өстенә кайтарылып төшкән. Кулында җил-кояшта уңып беткән бер биштәр дә шомарудан сөяк кебек ялтырап торган сөян таяк. Картның чәче каурый болытлар шикелле ап-ак, чал сакалы күкрәгенә яткан. Аның инде кашкерфекләренә чаклы учтан-учка күчеп йөри торгач тузып беткән әфтияктәй аксыл, саргылт, соры. Күзләре дә юа-юа барча төсен җуйган кулъяулыгы сыман. Әллә соры шунда, әллә яшькелт. - Син мине танымыйсың инде, Туктамыш углан, - дип, ялан читендәрәк яткан бүкән өстенә чөмәшкәч, сүзне үзе башлады ул. - Ханнар - алар күк йөзендәге ак болытлар кебек. Җир өстенә, кара гавам арасына алар төшә белми. Ходайның рәхмәте илә, әле ярый, кайвакытта яңгыр булып, рәхимшәфкатьләрен яудыралар. Мәгәр күп вакытта аларның кашлары бөтәрләнгән, йөзләре дә үтә соры булыр. Читтән килгән җилләр дә куалый йә йолыккалый башласа, болытлар да янган йорттан күтәрелгән куе-кара төтендәй укмашалар. күзләре белән бораулавын сизгәч, юлчы әрвах биштәр белән сөян таягын бер кат барлап куйды, тезләрен турайтып, аякларын язды. Аннары челем суыргандай сызгыртып сулады да янә аһәң бирде: - Танымадың, күрәм. Каф тау өстеннән синең яугирләрең сөйрәп алып килгән бер әсән мин. Әсән Камал. Минем кебиләр үз-үзләрен "әсәннәрнең аты кыңгыраулы була", дип юатып яши бит. Бәлкем, син дә мин фәкыйрең хакында ялгыш кына булса да ишетеп калгансыңдыр. Хәер, түрәләрнең колаклары хәерсәдака вә ришвәт бирүчеләр авазына гына үтә сизгер була. Әсәннәрдән хәере дә таммый, ришвәте дә. Алар күп очракта үзләре кулын сузып йөргән сукбай хәлендә бит. Ярар, монысы хуш, сиңа килеп хәер сорашуым түгел. Бәгъзе сәбәп йөртә. Сиңа җыруым бар. Дөрес, хаким затлар әсәннәрнең туры сүзен сөйми. Мәгәр нигә үпкәләргә? "Ачы булса да, аша - үз куагың җимеше", дип васыять иткән бит безгә ата-баба. Йә, бер тыңла инде. Камал карт биштәреннән кубыз чыгарды да, аны чиертеп уяткач, күктә бер-берсен хәвефтән кисәтеп аваз салган аккошлар тавышы белән моңсу җыру сузды: Араннарны яңартырга мең җай бирде тәкъдир, Сине гафләт йокысы исерткәндер, ханым. Колыннарыңны нишләп бергә тупламадың, Айгырсыз да калгач, нишләр алар җаны? Араннарны гына ла бер җимергәч, Кайтмас инде, кайтмас илнең бер югалган даны. Монафикъ вә соран түрәләрең Базарга да куймый сатты, сатты инде аны. Кара гавам яше - тирән күлдер, Теткәләнеп бетте җаны-каны. Туктамышын каргар яңа буын, Бәддогадыр илнең кайтавазы... Туктамыш хан, тораташка калып, тын утырды. Һич тә рәхәт түгел. Бәддоганың исән ханнан бигрәк Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Хазбулат, Таштимер, Коерчык, Күнче углан, Актау, ахыр чиктә үзенең угыллары Җәләлетдин белән Кәрим-Бирде кебек явызларга төбәп укылырга тиешлеген Туктамыш та, хәтта шушы әсән Камал атлы җыручы да белә. Мәгәр Урдайортның хуҗасы бер Туктамыш кына. Ә син хуҗа икән, койма ауса, түбә тишелсә, күрше ихатадан күсе йөгереп керсә, сабыйлар еласа, маллар кысыр калса, игеннәрең өстенә боз яңгыры яуса - һәммәсенә бары бер хан, тик Туктамыш кына гаепле шул! Син халкың алдында хәтфә келәм белән җәелсәң дә, ул, барыбер, тыелып калмыйча, синең йөзең-яңагыңа аягын сөртеп китәчәк, корым ягачак бит... Ә шулай да, әсән Камал хаклы. Аран-коймаларны ныгыта белмәдем мин, капка-манараларны уяу сакламадым. Мине түрәләр дә, күрше кайсарлар да, аларга ияреп кара гавам да сатты. Ханнар башын базарларга куеп сатмыйлар бит. Ханнар башы дошман өчен кыйбат. Ә Туктамыш башын базардагы колга очына утыртып сатарга, ай-һай, иртә әле!.. - Син бик тә чаларгансың инде, җыручы карт, - дип, үзе дә алдан уйлап куймаган сорауны кузгатты ул. - Байтак илләр, бик күп сулар кичтең. Их, теге чакта болай хаталандым, бу чагында менә монысын эшләп бетермәдем, дип үкенгән көннәрең дә бардыр. Әйт әле син миңа, үзеңне бәхетле итеп тоярга өлгерерсеңме икән? Әсән Камал кубызының кылларын уятты да иртәнге чык шикелле саф күңеленнән әйтте. - Җыру өчен дә, синең күзеңә шанлы булып күренү хакына да әйтмим. Без бит даладагы тургай, тал ботагындагы сандугач, урмандагы кәккүкләр шикелле, гел аеры кавем. Читлектә дә сайрап, байгуралар күңелен ача торган кенәриләр, былбылларны син исәпкә кертмә. Читлектә көе дә нәсел арттырган кошларның баласы үзенеке булмас. Ә мин - тәртә-камытларны, читлектозакларны санга сукмас әсән. "Адәм башын кылыч түгел, йөгәнсез тел кисә", дигән әйтем минем ише әсәннәр хакында туган гыйбарәдер, бәлкем. Иллә мәгәр җыручылар илә шаирь кавеме, җаныкаем, халкы азат вә зынҗырсыз булмый торып, берничек тә бәхеткә ирешә алмый! Инде шаирь дә бүкән кеби дәшми кала икән, хакыйкать, гадәләт атлы зиннәтләрне тагын кем якласын?.. Әсән Камал аяк табаннарын көйдерердәй итеп сөйли иде, ихтыярсыз рәвештә берникадәр ара тын гына утырдылар. Ил гизеп йөрүче ак сакаллы картны чәй дә эчермичә озату - олы гөнаһ. - Әйдә, саф чишмәдән кайтарылган, зәмзәм суыдай чәйдән авыз ит, - дип чын күңелдән чакырды аны илгизәр хан. - Их, син аның нинди зәмзәм суы икәнен белсәң икән! - дип, әсән Камал аны иңбашыннан алды. - Синең колагыңа бәян итүләре үтә шикле. Теле чабата олтырагы кеби озын булганнарны бер дә яратмыйлар. Карга каркылдап тилгән чакыра, дигән кеби, теле озын бәндәне, чебен-черки төсле, шапылдатып юк итәргә ярата бит хаким-түрә кавем. Мин ашыйсын - ашаган, яшисен яшәгән юлчы бер карт инде. Миңа ярый. Биштәремдәге Коръән илә китаплардан кала югалтыр хәзинәм юк. Шулай булгач, әйдә, ул чишмәләр эргәсенә барып тезләник тә, мин сиңа йөрәк ярасыдай ачы бер риваять бәян итим әле. Дилбегә киңлеге генә бер инешнең яр астына төшеп туктагач, Туктамыш хан тәмам хәйран калды. Ярның биеклеге ике дилбегә буеннан артмас, әмма ул өстән алып инеш янына кадәр тоташтан су. Буй-буй булып яткан ак таш катламыннан да, көлсу туфрак, кызыл балчык, кап-кара ләм эченнән дә талгын гына булып, чеметемләп кенә, дистәләгән вак-вак чишмә саркый. Алга таба атласаң, нәкъ яр уртасыннан кан шикелле сиптереп яисә быгырдый-быгырдый, ял итә-итә, күбек бөркеп аккан сабырлары яки әрсезләре, наяннары да бар. Ак ташлар арасыннан сытылып чыкканнары аксылт төстә кебек, кызыл балчык түреннән типкәннәре үзенә шәфәкъ яктысы йә таң нуры кушып аккан сыман. Гәрчә чишмәләрнең байтагы яр астында чәч толымнарыдай бергә кушыла да, сабый балаларның күз яшьләре төсле үтә күренмәле, бер дә керсез булып, инеш суына кереп югала. - Бүген монда җитмеш чишмә тибә, иллә мәгәр һәрбер каза саен алар саны арта бара икән, - дип телгә килде янда әсән Камал. - Нинди казалармы? Менә, тыңла. Әсән Камал якындагы бер чишмәнең суын учларына алып эчте, юеш куллары белән күз тирәсен, сакалларын сыпыргандай итте. Туктамышның талымсызланып көтүен сизә инде үзе, барыбер дә, күлмәгенең җиңнәрен, итәген төзәтеп куйганнан соң гына дәвам итте: - Менә бу иң кырыйдагы чишмәнең атын Мәрьямнеке, диләр. Астагы бу инеш Гомәр атлы булыр. Алар икесе дә яр өстендәге Кирмән атлы калада шулай мескен генә булган икән димә. Юк, заманында аның урынында кала, ә эчендә тимер-бакыр кою, арба, чүлмәк, тәгәрмәч, чана, көбә, калкан, сабан, тырма ясау, камыт тегү, дуга-көянтә бөгү, тагын әллә нинди эшләр буенча алачыклар, үзәк мәйданында базар гөрләп торган. Ипле, тыныч, матур яшәгәннәр. Монда дәүләт тоткан Алмыш хан, Җәгъфәр, Ибраһим, Мөхәммәт, Сәлим ханнар хакында ишетеп беләсеңдер. Иллә мәгәр синең җиткелекле итеп вә күгәрченнәр кеби гөрләшеп дәүләт алып баруың һәр күршең күңеленә дә шифалы зәмзәм түгел. Шәпле малга бугалак ташларга маташучы угры һәрчак табыла бит. Шуннан инде менә шушы Кирмән иленә дә, бал күргән чебенчерки, тавык буып тыгынырга маташкан төлке-көзән кеби, бер-бер артлы дошман ябырылган. Бөтенесен дә санап бетереп булмас, истә калганнарын гына телгә алам. Кызыл Кояш Вүлдәмир, Озын Куллы Юрга, Аллаһсөяр Әндри, Зур Оялы Сивлат, Сүбүдәй баһадир, Җәбә нойон, тагын әллә кемнәр һәм һәрберсе, явыз бүре сымак, кабат-кабат, кат-кат килә-килә... - Оһ, бик тирәнгә чумдың син, чоңгылларда югалмасаң ярый, - дип, Туктамыш үзенең барлыгын белдереп куйган иде, әсән Камал шундук теш күрсәтте. - Синең исемгә барып җитмәдем бит әле, шуңа куан. Ә бүлдерү барыбер дә ошамады бугай, ул икенче чишмәнең чәчләрен тарагандай итте, хәтта сәер генә сыйпап та куйды сыман. Туктамыш песи кебек тын гына басып торды, бызгып маташмады. Эченнән генә: "Эт картайса койрыгын чәйнәр, адәм баласы олыгайса, акыл сата башлар", - дип сүгенде инде, дөрес. - Беренче яуга менә шушы инеш аша Гомәр чыгып киткән, - дип, мунчасына пар өстәгәндәй уянып китте әсән. - Мәрьям аңа шушы яр өстенә басып яулыгын изәгән, аннары һәрбер иртә-кичтә монда килеп көткән. Елый-елый җан биргән урыны да - шушы ук яр башы. Мәрьямне озатканнар, ә икенче таңда яр астыннан чишмә бәреп чыккан. "Мәрьям чишмәсе" дигәннәр, шул ябышып калган. Аннан яңа яулар. Кирмән һәркайсына берәр генә ир озатып торган. Еллар арты еллар агып үткән. Кирмәндәге йортлар кимегән саен, бу ярда чишмә саны арткан. Әнә, Хәдичә чишмәсе, аның янында Бану, тагын да арырак елап ятканнары - Хәмдениса, Гөлбикә, Зөбәрҗәт, Миңсылу, Маһитап... Хәзер инде ошбу авылны да Кече Кирмән дип йөртә башлаганнар. Хакимнәр туя белми, яулар тынмый, бу ятим һәм толбикә чишмәләр һаман артыр инде... Туктамыш җыручы картны озаткач та, сазлыкка чумган бичара шикелле, елмаю түгел, аваз салырга да тарсынып йөри иде. Аллаһының рәхмәте, әле ярый, Таш Билбау ягыннан җылы бер җил исте. - Башкорт ырулары тарафына Хөсәен бәк Гомәр угылы атлы имамны юллаган идем, ул аларны җиде-сигез санә буе Мөхәммәд галәйһиссәлам мәзһәбенә оста иңдерәдер. Карагавам аны, хәтта, пәйгамбәр шикелле үк изгеләрдән саный. Аның аша җим ташлаган идем, башкорт бәкләре бер төмән җайдакларын озатырга әзер икән инде. Аллаһы боерса, безләр дә тилмертмәмез... Ул җылы, ягымлы җил, күптән көткән олы кунак төсле, нәкъ кирәкле сәгатендә килгән. Җәнүб яктан усал чаң кагалар: - Коерчык илә Таштимер, котырган этләр сыман, берсен-берсе өзгәли башлыйлар бит. Янә меңәрләгән татар улларының гомере киселәчәк. Йә, кем генә безне бу этләрдән аралый соң инде?.. - Җитте, түзәр әмәлем калмады! Сараема кайтам! - дип котырды Туктамыш. Кайсы өндә качып ятканыңны сиздердеңме, син шул йортка бәла чакырасың, - дип бәйләрбәге Хәсән белән Карача мирзаның үгетләүләренә дә колак салмады ул. - Гаскәр туплап китерегез миңа, һич югы бер төмән! Калган чирүләрне мин Урда өстенә оран салып кына да бик тиз җыям! - дип әтәчләнүен дә тыя алмады. Туктамыш ике төмән белән Идел ярына гына чыгып баскан иде, Аксак Тимер чатан куян күргән төлке-бүре төсле шыр-комарга чумып ябырылды. Юк, Туктамышны куып туздырырга өлгерә алмый калды, кичәге хан, койрыгын янә сыртына ук салып, әмма ике төмәнне алырга онытмастан, Рәзән олысына сикерде дә чумды. Ә казасы - Болгар белән Казан каласына. Үзең үстергән сакал бит, сөйрә инде хәзер, Карабәк-Габдулла хан! Аксак Тимернең Болгар олысына төбәп чыгуы хакында хәбәр җәйге урмандагы янгын кебек коточкыч тиз таралды. Аны ишетеп алуга ук, Карабәк, күктәге тилгәнне шәйләгән ана каз шикелле, барча якыннарын үз канаты астына җыярга тотынды. - Меңбаш Хәсәншәех! - дип эндәште ул иң беренче булып ишек катына кереп баскан мәһабәт гаскәрбашка. - Бүген үк, хәзер үк, корт чаккандай җыенып, ерак юлга кузгалырга кирәк. Сиңа иң җаваплы әманәтне йөклим - газизләрдән-газиз ике угылымны кулларыңа бирәм. Кырыкка ярылсаң ярыл, сират газаплары кич, тәкъдир талый башласа, алар хакына гомереңне калкан итеп, ястык итеп түшә, әмма минем Алтынбәк илә Галимбәгемне генә коткарып кал! - Ә үзең соң кая, кая китмәкчесең, әмир түрә? - дип, Хәсәншәех учак күмередәй янган күзләре белән бораулый башлаган иде дә, ишектән, яшен төсле атылып, Карабәкнең сеңлесе Гайшә килеп керде. Бүлмәдә бертуган абыйсыннан бигрәк Хәсәншәехне очратудан каушап төште бугай, кайнар мичтән яңа гына алган күмәч кебек кызарып чыкты. - Оялма, сеңелкәш, оялма, - дип эндәште Карабәк аңа, сыңар кулы белән кочагына кысып. - Синең дә башлы-күзле булыр вакытың җиткән инде. Менә шушы Хәсәншәех белән Идел буена төшеп, кичләрен яр өстендә гыйшык тотып, әбәкләшеп вә җырлашып йөрүегезне дә беләм. Шуңа бүген аны махсус дәштем. Берсе - тугыз, икенчесе җиде яшьлек ике угылымны да сезнең кулга бирәм. Моннан ары аларны исән-сау үстерү, аякка бастыру - сезнең җилкәгездә. Меңнәр арасыннан тик сез генә угылларымның икесен дә үз балаларыгыз төсле багарсыз күк. Хәзер үк иң кирәген генә җыйнагыз да кичекмәстән юлга кузгаласыз. Гайшә сылукайның күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты. - Нишләп әниләрен - ике хатыныңны җибәрмисең, абый? Аларның үзәкләре өзелер бит болай. Карабәк, йөзенә бозлы су сипкәндәй, капылт кырысланды. - Безнең өстә илне-йортны һәлакәттән йолу бурычыдыр. Хатыннарым миңа соңгы минутларда иңнәремә канат кую өчен кирәк. Мин шулай хәл иттем! Шул арада ишетеп өлгергәннәр, Алтынчәч белән Айзирәк ялгыз аккошлардай өзгәләнеп керде. Карабәккә янә, алар алдында да тимер битлек кияргә туры килде. - Сез - минем җаннарым, җанашларым. Сездән башка мин бу җиһанда беркем түгел. Җаннары яннарында булса гына - көчле, гаярь ирләр. Энә кайда - җеп шунда. Ярсыз калса, давыл еккан, яшен бәргән нарат яки каеннар шикелле, бик тиз сынабыз без. Ахыр чиктә, ир кешегә дошманнары кулыннан газизләре күз алдында китеп бару да олы терәк. Ичмаса, мин сезнең хакка явыз дошман алдында тез чүкмәм. - Ә угылым? Ә балалар? - дип, һич килешергә теләмичә өзгәләнде ике япь-яшь ана. Карабәк, каткан бүкән төсле, бирешмәде: - Мин дә аларны үз гомеремнән мең кат өстен күрәм. Чөнки мин бер кат абындым һәм шуның өчен һаман газапланам. Өлкән Солтанымны Кырык Күл яланында үз кулларым белән әрәм иткәч, миңа ике генә бөртек алмаш калды. Алар - колын гына, тай да түгел әле. Янәшәмдә тотсам, явыз бүре өеренә эләгүләре шиксез. Гаебемне алар җилкәсенә салмас өчен, мин аларны читкә озатам да инде. Миңа рәнҗемәгез. Шулай ышанычлы, шулай гадел... Аннары Карабәк ым кагуга ук янына тугры эттәй йөгереп килеп баскан Көңгер җигәнен кочагына кысты. - Һәрбер меңнән иллешәр булса да яугирне сайлап җый. Алар өстенә калада балта илә корал осталары, ташчылар, мигъмарлар, чүлмәкчеләр, пыяла йә чуен коючылар, тагын әллә никадәр алтын куллы ирләр йөзәрләгән. Барысын да бөртек-бөртек җыйна. Хатыннарын, балаларын - бөтенесен иярт тә төн ягына юнәл. Эшне арчы анда, кирмән калкыт, безнең токым өчен өр-яңа нигез кор. Халыкның бер өлешен булса да коткарырга кирәк, ашык, ашык, җигән. - Мин бит утлар-сулар кичкән, тәҗрибәле сәрдәр. Минем урын монда, - дип Көңгернең каршы төшүе туктатып кала алмады. - Син базарга чыккач, мал сатып алган чакта телең корыганчы сатулашырсың, чәйнәшерсең, җигән. Ә монда мин хуҗа, син күндәмлек күрсәт. Үзем өчен түгел, халкым өчен көям. Юлга җыен, Көңгер. Ирләр кала читендә олау тезә башлагач, Карабәк янә ут капкандай йөгереп килеп җиткән. Чакмагыш тавы буеннан авыр хәбәр килде. Андагы Зур чишмә буенда Хөсәен хәзрәт Гомәр угылы соңгы сулышларын алып ята икән. Шуннан урарга да вакыт тапмый калма. Китеп барган булса, кабере өстендә биек төрбә калкыт. Ул ярты башкорт кавемен безнең мәзһәбкә авыштырып чыкты. Андый имамнарны пәйгамбәрдәй олыларга кирәк, үзеңә дә олуг савап булыр... Хәсәншәех меңен озатырга чыккач, Карабәк Идел яры өстендә газизләрен кочагына алды. - Алтынбәк угылым! Галимбәк балакаем! Ир кешеләр алдап сөйләшми, аерылган вакытта да ирләр була белик. Ходайныкын алдан белеп булмый, бәлки, күрешмәбез. Адәм балаларына бер тәүлеккә аймыл булган чагында да гомерлеккә хушлашкандай аерылу саваплырак. Мин сезнең хәтерегездә, сезнең йөрәкләрдә менә шулай көчле, матур булып калыйм. Сез дә соңгы мизгелемә чаклы җанымда калачаксыз... Карабәк Хәсәншәехкә кызу-кызу, кат-кат тәкрарлады: - Нинди дә булса кала-кирмәннәргә кереп сыену турында уйлыйсы да булма. Аксакның этләре эзләп тапмый калмас. Әүвәл туп-туры Казан каласына юнәл. Чирмеш ягына юл алгач, тоташ карурман башлана. Хәтереңә киртлә. Казансу елгасы боргаланып аккан бер урында таба сыман җәелеп яткан ялан, аның эргәсендә Түбәтәйтау булыр. Аның астында йөгерек өч чишмә. Шунда кирмән торгыз. Ил-йортыбыз дошманнардан арынмыйча торып, шылт иткән тавыш та чыгармыйча яшә. Вакыт - сагыз түгел, һәр мизгеле алтын бәһаседер. Идел яры буйлап берникадәр ара этенә-төртенә баргач, сорнай тавышлары белән янә аваз салды. - Барып урнашуга, хәбәр салмый калма... - Аннары үзалдына гына өстәп куйды. - Әгәр исән булсам... Аксак Тимер төмәннәре Болгар олысына Сакмар, Җаек елгалары аша урап күтәрелде. Элекке сукмаклар инеш белән таулар арасыннан сузылып бара. Кайбер урыннарда Урсал, Бәкер, Бөгелмә тауларының өркәчләре кибән, чалма кебек күк йөзенә сузылган, аларның итәкләренә басып барган чакта күзгә күренмәс аркан җебе шартлап өзелер дә иң югарыдагы калфактүбәтәйләр, чүмәлә-чүмәлә булып, сәйяхчыларның баш түбәсенә ишелеп төшәр сыман. Гаҗәп: монда зур-зур елгалар юк, аның каравы, атлаган саен чишмә, куна тактасыдай тигез ялан. Шуларны узуга, тагын Алып бүреге йә түбәтәе чаклы түгәрәк таулары сәлам биреп, каршы алып тора. Атлары - Бизмән, Чатыр, Бөркет, Көмеш, Зәңгәр таулар. Бөгелмәле таудан соң тасма кебек боргаланып сузылган Ык, Зәй, Мәнзәл елгалары. Нинди хикмәттәндер, Ыкның ике як яры да шомырт, балан, миләш куаклары белән шыплап тулган. - Төкле аягың илә, бөек әмиремез җәнапләре, - дип шушы Ык ярында Тимер бәкне тегермәнче төсле ап-ак чәч-сакаллы бер карт каршы алды. - Мин ошбу яр буендагы җәмгы тугайлык вә иген кырларының хуҗасы Тугаш бәк булырмын. Шанлы җиһангирны Ык суларыдай җәелеп каршылавымызга шатмыз. Биләмәм түренә үтеп, бөек әмиремез хәзинәмездә бар сый-нигъмәтләр илә авыз итсә иде. Җәмгы бүләр ыруы сине, тәбикмәктәй түшәлеп, үз йортында көтә. Тугаш - Сакмар буеннан кузгалганнан бирле аны тез чүгеп каршылаучы иң тәүге бәк. Өстәвенә, күк йөзендә кояшы да мунча мичедәй кыздыра бит әле. Җәнүб яктан сәмум җиле, убырлы карчыктай, бертуктаусыз дулый. Ул, тәһарәтсез, Җаек буеннан Урсал тауларга чаклы җәелгән барча тугайлыкны ялап чыккан. Әмир нәүкәрләре иярләгән илле мең атның бер кинәнеп утлаганы юк, күпчелеге өрәк хәленә килеп бетте инде. Мукшылар олысында инде, әнә, ачлык башланган, анда бер сарык бәясе йөз динарга җиткән, әле шул хакка да сугым малы таба алмый интегәләр, дигән яман хәбәрләр бар. Мондагы Ык тугайлары хәтәр чирәмле күренә, ичмаса, шушында бичара бахбайларга берникадәр ит кундырып булмасмы икән? - Утарым эчтәрәк, елга җәясендә, - дип, чал чәчле бәк Аксак Тимер яраннарын, су буйлатып, түбәнгәрәк таба алып китте. Хактан да, Тугаш бәк утары Ыкның җәя булып бөгелгән җирендә утырган бит. Күршедә Тәмьян атлы бер генә авыл күренә, җәянең башка һәр карышы - тоташ тугайлыклар. Җитмәсә, әле утар түрендәрәк матур гына күле, өч-дүрт чишмәсе бар. - Мин заманында Мамай мирза чирүендә меңбашы булып йөргән сәрдәр дә бит әле. Шөлди кырындагы яудан да исән чыгу бәхете эләкте бу чал башларга, - дип Тугаш бәк хатирәләр дәрьясына чумып йөзә дә башлагач, Аксак Тимергә әлеге җәядә атна буе кунак булып ятарга туры килде. Аннары атларын Чулман ярына төбәп куарга керешсәләр, тугайларда түгел, хәтта күл буйларында да эскәккә эләктерерлек тә печән-үләннәр юк. Барча ялан - тарак белән тарап чыккан сыман. Бәлки, үләннәрен җәй коры булганга гына шулкадәрле бөртекләп җыйганнардыр, дип алгарак та ашыкканнар иде. Ә анда янгыннан соң төтәсләп яткан далаларны күргәч, тәртәләргә тибеп тузындылар. - Бу болгарлар безнең атларга ризык калдырмас өчен этлек корганнар бит! Мондый ятьмә озак дәвам итсә, сасыган күлдәге балык төсле, үзебез дә яр өстенә чыгып егылабыз! Ярый әле, татар аты чыдам! Ике тәүлек буе тирес өстендәге тавык төсле чемченә-чемченә теркелдәп бардылар да алда тоз көткәндәй юырта башладылар. Ярларыннан чишмәләр саркыган инеш буена җитсәләр, ичмаса, кыяк белән сарут үләннәре талгын күл өстендәге дулкыннар шикелле тирбәлешеп ята. Ә аннан ертаулларның шомлы кисәтүе: - Болгардан егерме чакрымдагы урман авызында Карабәкнең поскын нөгәре тозак корып көтә! Ярты тәүлектән соң ук тотык эләктереп кайттылар. Канга батып беткән әсир, судан чыгарылган балык кебек интегеп сулый-сулый, ирексездән тезә: - Карабәк үзе дә, бөтен чирү дә шунда. Унике мең җайдак. Аксак Тимер кул астындагы нәүкәрләр өч төмәннән артык. Тукталып та тормыйча, Карабәк корган тозак каршына килеп тезелделәр. Миннән калмасын дигәндәй, Аксак Тимер Карабәк каршына соңгы илче куды. - Син өч мәртәбә Туктамышка чирү җыеп бирдең. Сине гафу итмим. Ирләреңнең минем алда олы гөнаһы юк, алардан үч алмыйм, таратсаң да була. Асыл ир икәнсең, чык та бирел. Яуга керсәң, калаңны көл итәм! - Меңнәр кире китми, әмирләрен яклап яуга керә, - дигән җавап кайтты. Сорнайларның яуга чакырган авазы яңгырады. Дөрләп янган урман төсле дәһшәтле ташкын болгарлылар ягына томырылды. Кала эче карак аю таптап узган умарталык сыман. Урам читләренә өйләреннән куып чыгарылган карт-коры, бала-чага, кыз-кыркынны тезеп бастырганнар. Дала ягыннан кала эченә әүвәл ап-ак аргамагын тыеп кына барган Аксак Тимер керде. Очлымы, көбә тәңкәләре, җиңсәләре, кылыч кыны, садак-хәнҗәре, ияр аеллары, өзәңге-авызлыклар - һәммәсе дә алтын. Каен тузы кебек бөгәрләнгән кашлары астында очкын кебек ике күз елтырый. Ул ачулы. Үзен куркып-өркеп кенә күзәткән карашларны ул күрә дә, гел күрми дә сыман. Ул бүген чираттагы бер җиңүен яулады. Бөек әмир - хөкемдар да, яклаучы да бүген. Тимер бәк үзәк мәйдан уртасына, Олы Манара һәм Ак мәчет каршындагы агач мәйданчыкка кереп баскач, Шәрык капка аша тоткыннарны үткәрә башладылар. Алда - күлмәк җиңнәре, изүләре умырылып төшкән Карабәк. Муены, күкрәге, иңбашлары - тоташтан кан. Аны куллары бәйләнгән арканнарны кыл шикелле тартып баручы ике дошман гына егылудан саклап бара сыман. Йөзе кырыс, карашы - гел әрнү. Яндагы сафларда өлкәнрәк бер картны күргән саен, кичерү сорагандай, башын иеп үтә. Мәйданда дар агачлары да, имән бүкәннәр дә күптән әзер. Артларында җиңнәрен сызганып баскан пәһлеваннар тора. Чабып барган атны ялларыннан эләктереп туктаталар яки ярсыган үгезне бер сугуда җиргә аударалар, дип, менә шундый албастылар турында сөйлиләрдер инде. Алар Тимер бәк фәрманын, кул изәвен көтә. Мәйдан үзәгенә үткәч, бозлы чишмәдә коенып чыккан сыман, Карабәк кисәк кенә тураеп һәм йөзен югарыга чөеп басты. Карашы белән, кырда чайпалган игеннәрне кочкандай, бар Болгарны айкап, сыйпап чыкты. И, мәркәзем! Әле кайчан гына сине туйга әзерләгән кияү-кәләшләрдәй киендереп, бизәп чыккан идек! Әнә, теге ташпулатың, тегермәнең, алачыклар, баш мәдрәсә, Ак мәчетең, таш кирмәнең - һәммәсе дә яңа. Инде хәзер синең садә кәләш кебек йорт бусагаларын баскыннарның пычрак аяклары таптап чыгармы да, явыз дошман талап йөрермени? Мәркәзгә дә, барча олыска да такыялар, калфак-түбәтәйләр, алъяпкыч-хәситәләр кидереп өлгердек без. Көбәләргә төреп, калкан тезеп чыгарга гына өлгермәдек. Пакьлегеңне саклый, яклый алмаганга кичер мине, илем?!. - Алдына тезлән дә бөек җиһангирдан ярлыкауны сора! - дип ысылдады аңа янда гына торган дошман түрә. Карабәк, мәчет манарасына менеп баскан мәзин сыман, газиз йортын күзәтүен белде. - Син ни өчен миңа каршы корал күтәрергә батырчылык иттең, сасы көзән? - дип мондалыгын искә төшерде, ниһаять, бөек әмир үзе. Карабәк кыя кебек тураеп баскан көенә җавап тотты: - Син илен югалткан һәм аның ватыкларын сәйлән ташларыдай өр-яңадан җыйган хуҗа түгел, барыбер аңламассың. Син гомерең буе чит-ятларны таладың да качтың. Син - чит җирләрне вәйран итүче кансыз баскын гына, ил төзүче, ил багучы түгел. Бер генә нарасыйны да тезләренә утырткан көе сөеп карамаган, хәтфә чәчен тарап үстермәгән сәйях-җәллад бала кадере дигәннәрен каян белсен! - Димәк, синең гафу үтенергә исәбең юк? - дип үкерде иярдәге дәһшәт. - Бер мәртәбә тез чүккән кол кабат тураеп басуны һәм саф сулышны белмәс... Аксак Тимерне җавап ишетүдән капылт аердылар, янына йөгереп килгән бер төмәнбаш ни хакындадыр тиз-тиз пышылдады да Кече Манара белән Шәрык пулат ягына кул изәде. - Ике хатының да мондамыни синең? - дип, күкерт төсле кабынып сорау бирде Аксак. - Аларга фәрман бир, чыгып күренсеннәр. Икесен дә үтә чибәр, диләр, күңелемә хуш килсәләр, үзем белән алам. Ә үзеңне... ярар, җибәрермен... Мизгелләр сәмум җиле кебек көйдереп уза торды, җавап авазы гына яңгырамады. - Аһ, Айзирәк! - дип ахылдаган авазга баш күтәрсә, Кече Манараның азан тәрәзәсенә хатыны чыгып баскан. - Ирем, иркәччәем! - дигән үзәк өзгеч аваз ишетелде дә, Айзирәк шәүләсе җиргә томырылды. Ә икенче мизгелдә Шәрык пулатны ялкын чорнап алды. Карабәк тә, кала халкы да берничә мизгелгә аның түбәсендә Алтынчәч гәүдәсен шәйләп калды сыман. Иңнәрендә ап-ак зур алъяпкыч, маңгаенда калфак. Ул түбә буйлап уңга-сулга сикергән чагында аның алъяпкыч иңнәре аккош канатлары кебек җилфер-җилфер килде. Алтынчәч коштай талпынды да күккә ашты сыман... - Башын чабып ташлагыз бу мәхлукның! - дип үкерде акылдан язган әмир Аксак Тимер. - Аның артыннан ук унике меңбашын да! Ошбу тискәре калада ун мең йорт ди, аны атна буе таларга рөхсәт итәм, аннары җимерерсез. Үзләрен җир кендеге дип санаган татарларга мәңгелек сабак булсын!.. Кайтаваз Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый... Җиһанга сигез йөз дә сигезенче елның рәҗәп ае аяк баскан иде. Чиннәр өстенә яу сәфәре белән юлга чыккач, бөек әмир хасталанып түшәккә егылды. Авыр хаста газапламый аны, зәһәр суык кына тидерде ул. Юлга чыгуына да икенче атна гына, юкса, Әтрар каласын да узып китә алмады. Каян гына килеп чыкты да, ул зәмһәрир салкын нишләп җиһангирны чебеш урынына бик тә җитез егып салды әле? Сарай ишегеннән борынын сузып, вәзир аваз бирде: - Синең яныңа гайре сәер чапкын башын иеп килгән, бөек әмир. Качак Туктамыш хан үзенең борадәре Карачаны илче итеп куган. Егълый-егълый, ул синнән ярлыкауны сорый. - Чакыр, керсен, - диде әмир салкын гына. Карача мирза тупсадан узгач та келәмгә тез чүкте дә ятим калган сабыйдай сулкылдап, тураеп басарга база алмый торды. Аксак Тимер аны күздән кичерәкичерә гаҗәпләнде. И-и, бирешкән мирза! Чәче он сипкәндәй ап-ак. Баш түбәсендәге чәчләр дә, сакал да сирәкләнгән. Йөзе гел җыерчык, тәне арык, хәтта элек кылыч уйнаткан куллары да кипшенеп, кызлар беләгедәй кечерәеп калган. Ризык дигәне дә аз тамадыр, күбесенчә ачлыктан кыркыладыр, боларның көннәре гел Идегәйдән качып йөрү белән генә үтеп бара бугай. Аһ, картайган, бетеренгән мирза! Тукта, тукта, ә ул Тимернең үзенә дә яшьтәш түгелме соң? Димәк, аңа бүген йә иртәгә җитмеш тула икән. И, гомерләр! Тәүге тапкыр тез чүгүләренә дә утыз елдан артык гомер үтеп киткән! - Туктамыш угылың егълый-егълый, башын җиргә орып, синнән янә ярлыкауны сорый, бөек әмир, - дип келәмнән купмыйча да телгә килде мирза. - Ул Тубыл елгасы буйлатып, Идегәй атлы этнең талавыннан качып иза чигә. Сукбай ханның бөек әмирнең исен китәрердәй бүләк-нигъмәтләр юллардай хәле дә юк, ат башы чаклы алтын ташыннан гайре бүләк тә тапмады. Ул йөрәгеннән өзелеп төшкән хат юллары аша сиңа тугрылык белдерә вә үкенү яшен коя. Синнән хаталары өчен кичерүне вә рәхим-шәфкать сорый. Ястыклар түренә җайлап яткан әмир тарафыннан әмер ишетелде. - Син үзең миңа язгы тургай кеби сайрап азапланма, аның хатын укы. Бер-ике караш ташлап алуга ук чамалады мирза, Аксак Тимер һаман имән төсле таза, гаярь әле. Юрган өстенә чыгарып салган беләкләре баудан үргән сыман. Җыерчыклар авызы белән борыны тирәсендә генә. Бөтәрләнеп торган кашлар астыннан төбәлгән карашы - һаман элеккәчә, һаман бөркетнеке. Моңа илле яшьне бирергә дә иртәрәк бит әле. - "...Мине, игелек кадерен белмәс юньсез угылыңны, кабат үз куышың астына кайтарсаң иде син, и, шәфкатьле атам?! - дип басым ясый-ясый, тавышын сәгать теле кебек көйли-көйли укыды илче мирза, үзе ярык тамбур төсле сызгыртып сулыш алган саен маңгай тирен сөртеп куярга да онытмады. - Ярлыкау кылсаң, минем муеным синең камытыңны сөйрәүдән һич ял күрмәс, аякларым һичбер авырлыкта таю-абынуны белмәс иде. Бичара вә адашкан улыңны гафу кылып, мине юлдан яздыручы Идегәй иблистән азат итсәң вә янә бергәләп Сарай тәхетенә ия булсак иде без, газиз атакаем?.." Түрдә яткан Аксак Тимер буылып ютәлләргә тотынды, яңагына яшьләр саркып чыкты. Дивар аша ишетеп торганнардыр, ике табиб атылышып керде. Беләгеннән беркадәр кан агызгач кына, Тимер бәкнең мәгарәдән күкрәгәндәй тонык тавышы гыжлап ишетелде: - Менә, чиннәрне генә тез чүктереп кайтыйм. Аннан Сарайга юнәләм дә Туктамышны тәхеткә иңдерермен. Кайткачтын әйт, аны соңгы кабат гафу итәм. Тагын минем биткә төкерә икән, бәддогадан башы чыкмаячак!.. Тимер бәкнең беләкләренә бер уч кадәрле күз яшьләре койгач, Карача мирза Себер ягына таба томырылды. Кияү чагы түгел, атларын уйнатып озак бара алмый, сикертмәләр, саллулаулар тәнне бик нык вата. Бер атна дигәндә аның олавын чапкын куып җитте. Йөзе ат тояклары астында изелгән табак төсле. Куллары бизгәк тоткан кебек дер-дер килә. Күзендә яшь. - Син югалгач, бишенче таң атканда әмир китеп барды. Бөек әмир вафат... - И, Туктамыш борадәрем, бәхет кояшың гел баеган икән! - дип яшь түкте Карача, үзе һаман атларын куалады. - Бәлкем, бәлкем, аталары ярлыкауны белгәч, Тимер бәкнең угыллары да Туктамышны ташламаслар әле... Борадәр мирза качак ханны сөендерергә дип ашыккан иде дә, өлгерә алмады шул. * * * Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый. Идегәй мирза котырган эт кебек ябышты бит, каһәр. Шул сөлек булып канын суырмаса, Туктамышның әле Аксак Тимер кайтып киткәннән соң да Сарайга кабат кереп утырырдай, тантаналар кичерердәй өмете бар иде. Карабәктән ике төмән алып киткәч, әүвәл Рәзән белән Мәскәү олысларын барып талады Туктамыш. Анда да үзенә, мәҗбүриләп-кыйнап, бер төмән гаскәр җыйгач, Кырым өстенә, көпә-көндез ай күргән хыялыйдай, үзен хан дип белдергән Таштимер атлы бушбугазны чәнчелдерергә китте. Тәүге айларда барысы да майлагандай җиңел генә барды. Өч төмән гаскәрне шәйләп өлгерүгә, Кырымдагы Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр Туктамышны тез чүгеп һәм колач җәеп каршы алды. Телләре телгә йокмый, Туктамыш алдында тәбикмәкләр төсле җәелә бу бахырлар. - Олуг ханымыз. Тиңсез сәрдәремез. Сине алыштыра алырдай таҗдар яралмаган. Таштимер, коры куык, синең кисеп ташланган тырнагыңа да тормый. Безгә синең аяк табаннарың астына туфрак булып җәелү дә бәхет. Сарайга кайт... Төчелектән күккә иңгән Туктамыш сеңлесе Җанәкәне Ширин бәкнең өлкән угылы Рухтимергә бирде. Челлә уртасында сандугач бураннары уйнаткандай, шаша-шаша, дулап туй иттеләр. Аннары аларның, бергәләп, үзе посып яткан Кәффа каласы өстенә килүен белүгә үк, бушбугаз Таштимер Кырымны ташлап качты. Рухтимерне атау каладары итеп билгеләсә дә, үзе Сарайга ашыкмый, ана каз оясына салам янына салам түшәгәндәй, яңадан-яңа меңнәр җыя иде. Шул чагында тәүге шомлы хәбәр, төнге юлчы сыман килеп, тәрәзәгә какты. - Биш ел буе оясында симереп яткан Идегәй Меңкышлактан чыккан. Аннан алдарак өлгереп, Хаҗитарханны Тимер-Котлык яулап алган булган. Аксак утыртып калдырган Коерчык хан Сарай диварлары артына кереп бикләнгән. Бу эт өере бугазга-бугаз килеп орышмый калмас инде. Валлаһи да хак бит, җигән Котлык үзенең агасы өстенә ябырылды да, гамуҗа Коерчык итәгенә янгын капкан төсле, хатыннарын, яраннарын җыеп та тормыйча, качып китте. Аннары урамда очраган ике исерек кебек кочышып алдылар да, Идегәй белән Котлык Кырымнан чыгарга кыймый яткан Туктамыш хан өстенә томырылды. Туктамыш тегеләрне Кизләү каласы читендә тозак корып каршыларга әзерләнгән иде дә бит, күк йөзенә беренче ук болыты күтәрелүгә үк, әле кичә генә аның аяк табанын ялап йөргән Аргын белән Яүләш бәкләр яуны ташлап ычкынды. Туктамышның кул астында төмән артыннан төмән куеп торучы олыслары юк бит, булган гаскәрен саклап калу өчен, ул Кияү каласы ягына, Витаутас кенәзнең түбә астына качты. Юк, тилебәрән орлыгы ашаган Идегәй мирза ак-караны күрми. Башта Витаутас янына моның үзе кебек үк мүкләк бер илчесе килде. - Мирза сиңа чәч бөртеге чаклы да үпкә саклап йөрми, Туктамыш ханны гына кире кайтарып бир. Ул - минем әткәм Балтыкчыны турап үтергән җәллад. Аны үз кулларым белән бугазлап ташламыйча, тынгы табасым юк!.. Үз сүзен үтим дип, өстәвенә, алтын-көмеш көшелләрен соңгы бөртегенә чаклы барлый-барлый, Витаутас алман, ләһ, валах алпарларын җыйды, Мәскәү белән Җүнкаладан ирләр чакырды. Гаскәре ике йөз мең ирдән арткан иде, юкса. Ләкин Идегәй белән Котлыкның йөз утыз мең җайдагына да каршы тора алмадылар, Бурсыклы елгасының ярына кысрыклап, ике әмир сарык көтүе урынына изде, тураклады тегеләрне. Туктамыш ни кылсын? Үз төмәннәре белән хәзер бөтенләй җирнең икенче читенә, Себер куенына чаклы качып китте. Иллә мәгәр Идегәй, күзе тонган сөзгәк үгез сыман, арттан килеп җиткән. Соңгы биш ел эчендә генә дә ун мәртәбә очрашып сугыштылар. Идегәй тәнгә ябышкан талпан, борча төсле. Ичмаса, үзен сытып та, сугып төшереп тә булмый. Соңгы тапкыр, менә, Тура белән Искәр калалары арасындагы зур яланда ике үгез урынына ярсып сөзештеләр. Туктамышныкылар бер адым да артка чигенмәде. Өч төмәнен кырдырып бетергәннән соң гына, Идегәйнекеләр таланган каз көтүе сыман җыелып югалдылар. Туктамышта алар артыннан ташланырдай көч-куәт юк. Идегәй кул астында тагын дүрт төмән җайдак торып калды. Кире борылып килсәләр, кайсы як күбрәк кырылыр, гөманлавы читен. Аксак Тимер янына юлланган Карача җылы өмет алып кайтса ярый да бит. Ә Аксак аның борынына сукса?.. Шымчы итеп озатылган ирләр тиз борылып кайтты. - Идегәйнең дүрт төмәне дә Җаекка төбәп бара. Меңбашлары Сарайга кайтып бикләнү турында хыяллана. Алар яраларын ялап савыкмыйча, бик тиз генә килә дә алмас инде... Тура каласына терәлгән ыстанында икенче таңда Сәмәрканд сәүдәгәрләре төсле буйлы-буйлы сырган җилән кигән алты-җиде олаучыны күргәч, Туктамышның күңелендә очкын дөрләп куйды. - Карачаның юлы уңганмы да, ул килешү төзегәннән соң килеп җиткән сәүдәгәрләрме әллә? Туктамыш үзенең төмәнбашларына әмер бирде. - Яугир ирләр ит кундырып, күңел ачып килсен, меңнәрегезне якындагы олыслар буенча таратсагыз була. Идегәйне бу юлы шәп кыйнадык, бик тиз генә безнең якка борын тыга алмас. Үзем дә Тубыл ягына күченеп сулыш алам, тәнне язам әле... Тубыл ярында, җилкәннәрен киереп, диңгез корабларыдай тезелешкән нараткарагайлар арасында иркен алан тапкач, шунда дистәләгән чатыр корып, казан асып туктаганнар иде. Тәнсакчылар саны дүрт йөздән дә артмый, колакларны сытып гәп куерткан барабан-бугазлар юк. Хур кызларыдай япь-яшь сылуларны ялан читендәге ефәк чатырларга кертеп бикләделәр. Алар чатырларының ишек яныннан ирләрнең күләгәсе генә узып китсә дә, болдырга җим савыты күтәреп чыккан хуҗабикәне күргән чеби көтүедәй чи-чи килеп, шундук бөтенесе бердәм чиелдаша, бүләк йә наз көтә. Тик аларны Туктамышның үгез егардай гаярь егетләре саклый, башны югалтмыйм дип һичкем якын килми. Кемдер учак җылысында кылычын кайрый, ук колагын барлый, икенчеләр киез тирмә эчендә йокы симертергә кереп ауган. Баш очында нарат ылыслары ысылдаша, кайдадыр якында тукран һич йокламый, әкияти дөнья! Таң сызылып аткан чакта аланлыкны кырмыска күчедәй меңәрләгән дошман уратып алуын һичкем сизенмәде. Сәүдәгәр җиләннәренә төренгән меңбашлары, бармакларын иреннәренә тидереп алганнан соң, алан уртасындагы ефәк чатырларга таба кул изәде. Туктамыш көчле гырылдаган, ботак сынган тавышларны ишетеп, күзләрен ачкан чакта инде нык соңарган иде, ятагыннан сикереп, кылыч-хәнҗәрләрен кулына эләктерергә дә өлгерә алмый калды. Чатыр ишеген җимереп кергән юлбасарлар аның ятак өстендәге чаршауларны йолкып атты да кылычларын айкады. Икенче мизгелдә Туктамышның телгәләнеп беткән гәүдәсе җир өстенә ауды... Карача менә шушындый хәлендә эзләп тапты аны. Гәүдәсен кочты да, балаларын җуйган ана бүре төсле, күзләрен күк йөзенә төбәп, сукрана-сукрана, сузып-сузып улый башлады ул. - Ичмаса, ник бер көнгә иртәрәк кайтып өлгермәдем? Каннан туя белмәс нинди кавем соң бу?!. Күк йөзендә кан исеннән исергән козгын бөтерелә. Аңа мәҗлес, аңа олы бәйрәм! Ә бу кавем кайчан тынгы табар? Бер-берсенең җанын кыя торган нинди ерткыч болар? Ул Аксак Тимер үзен җир өстендә ислам хәлифе, ислам калканы дип игълан иткән булды, ә асылда үзе - йолкыш этләр юешләп китәргә дә ярамас тәре баганасы. Нигә ул Туктамыш юри генә булса да санап карамаган? Кондырча янында ике йөз меңгә ике йөз мең мөселман маңгайга-маңгай бәрелеп орышты. Терек елгасы ярында янә икешәр йөз мең ир бугазга-бугаз килде. Җиде елдан соң Аксак Тимер белән Баязит Елдырым икешәр йөз мең җайдакның яртысын кырып салды. Сыгнак, Сауран, Тәбриз, Гыйрат, Баһдад, Дирбәнд, Ширбән, Алмалык, Шираз, Кышкар, Үргәнеч, Әтрар калалары өчен яуларда тагын ничә йөз мең! Нигә, нигә һаман бер-берсен кыра соң болар? Ач бүреләр талашу йә котырган үгезләр сөзешү өчен чит-ят яландагы сукмак беткәнмени? * * * Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый. Тагын унбиш елга якын гомер узып китте, Урда ял күрмәде. Туктамыш белән Идегәйнең чире улларына, тора-бара бөтен илгә күчте. Атка камыт кидерә яки ватык арба тәгәрмәчен дә алыштыра белмәс шәрә сукбаймы ул, әллә ындыр артына тирес чыгарырга да ярамаган тинтәк-тилемсәме, һәркайсына тәхет һәм таҗ кирәк! Кыйбла алышынды, зиһен дигәннәре яшен суккан төсле юкка чыкты. Шадыбәк атлы бер сукбайны Сарайга кертеп куйгач, Идегәй үзе, азәриләргә сабак укытыйм дип, Каф тау өстенә менеп киткән иде. Теге сукбай үзен Аллаһының кашка тәкәсенә санап, фәрман игълан иткән. - Идегәйне бәйләрбәге кәнәфиеннән алып атам! Мин - ялгыз хан! Көпә-көндез таң чакырып кычкыра торган әтәчнең саташкан тавышын ишетүгә, моңа кадәр Мәскәү куышында яткан Җәләлетдин әмир килеп җиткән. - Атам Туктамышның тәхете миңа тиеш! Мин - кануни гаһед! Түнтәреш хакындагы хәбәрне алуга Идегәй Каф тау өстеннән тәгәрәп төшәргә мәҗбүр булган. Аның кылыч җилен тоя башлауга ук, Җәләлетдин Болгар тарафына чыгып сызган. Идегәй аны куа чыкса, артта ай күрде, кояш алды, дигәйдәй, өр-яңа бер хәбәр. - Шадыбәк тагын Сарай тәхетенә кереп утырган бит! Шадыбәкне соңыннан Идегәй Баку тирәсендә тотып тураклады. Сабак алуыдыр, тәхеткә хәзер борын асты кибеп өлгермәгән Булат солтанны, мәрхүм Тимер-Котлык угылын мендереп утыртты ул. Мәгәр бәла шул ук, һаман төзәлми бит: ил казнасы буп-буш! Мәскәү кенәзе Василий сигез ел буена ясак түләмәгән, ул гына гаепле, һау-һау, аның өстенә яу! Идегәйнең Коломна, Переяслав, Юрьев, Ростов, Серпухов, Дмитров, Җүнкала, Городец калаларын тоташы белән талап килүен ишетүгә, тач атасы Дмитрий шикелле үк, Василий Кострома ягына чыгып качкан. Идегәй ноябрь азагында Мәскәүнең үзен дә боҗраларга бикләп куйган иде, илдән иблис авазыдай явыз чапкын: - Җәләлетдин, аю сымак, йокыдан уянып, Сарайдан качкан Булатны куа чыккан. Кырымга җиткәч, Азак каласы янында аны үтергән ди. Мәскәүдән нибары өч мең тәңкә йолым алып кына, Идегәй Сарайга әйләнеп кайтырга һәм анда Тимер-Котлыкның икенче угылы Тимер солтанны тәхеткә күтәрергә мәҗбүр булды. Монысы Тимер атын тиккә йөртми икән, ике-өч ай дигәндә меңбашларны үзенең кыйбласына аударды да, Идегәйне сәрдәрлектән бөтенләй алып атты. Әмир муены - сарык койрыгы түгел, Идегәй Сәмәркандка, Аксакның угылы Шаһрух ышыгына чыгып качты. Ә монда инде күптән җаен алган бер тәгәрмәч. Идегәй бөек әмиргә - кызын, ә тегесе гаскәр бирде. Идегәй шушы яллы чирү белән Җаектагы Сарайчыкны басып алган иде, Тимер хан килеп, аны кабат Үргәнечкә куды. Сарай - юлчылар ыстаны шикелле һичкайчан буш тормый, аны инде өченче тапкырына Җәләлетдин әмир яулап алган! Тимер ханга кылны кырыкка ярырдай булып кире чабасы да булмады. Бушбугаз Җәләлетдинне элек Мәскәүдә бергә качып яткан энекәше КәримБирде суеп үтергән бит! Ә аннары инде канлы тәгәрмәчнең шашып тузынуы. Кәрим-Бирдегә каршы энекәше Бәхтибәк күтәрелгән, абыйсы ошбу туганын да суеп аткан. Аннары Бәхтибәктән кечерәк Көбәк фетнә куптарган һәм, ахыр чиктә, Кәримнең җанын кыйган. Кәрим абыйсын яклап Ярим-Бирде купкан, ул Көбәкне суйган. Ярим абыйсының җанын чираттагы кечерәк энекәше - Җаббар-Бирде кыйган. Бу мәхшәрне туктатмакчы булып һәм Җаббарны да куып, Идегәй Сарайга Дәрвиш исемле чит-ят әмирне кертеп куйган иде. Идегәйнең тантанасына түзеп тора алмыйча, аңа каршы Туктамышның соңгы угылы, актык җанкисәге Кадыйр-Бирде күтәрелде. Аңа Киевтагы Витаутас кенәз белән Кырымдагы Ширин бәкләр гаскәр җыеп биргән. Идегәйне Сарайдан сытып чыгаргач, Җаек буенда орыш үткәрделәр. Идегәй җиденче дистәне сырлый инде, мәгәр, күз тимәсен, аның кулы ялгышуны белми. Яр өстендә ул бүген Кадыйр-Бирдене дә урталай телеп атты. Ләкин ике як гаскәр дә бүреләр талаган сарык тиресе кебек гел тетелеп бетте, Идегәй үзе дә яу кырыннан кара канга баткач кына чыгып котылды шул. Ял, ял кирәк! арасында зур аланлык табып туктадылар. Идегәй чаптарын биек камышлар эченә кертеп яшерде дә, кире әйләнеп чыгуга, өстендәге көбә-садакларына, алтын аеллы каешына тикле салып атты. - Мин монда адашкан бер көтүче булып кыйланырмын, ә син орыш ягына юнәл. Безнең исән калган сугышчылар булса, ипләп кенә шушы җиргә озат. Кара аны, дошманнарга эз күрсәтә күрмә! Ялгыз җайдак камышлыктан ачык кырга чыгып килә иде, аның каршысында җиде-сигез ирдән хасил нөгәр пәйда булды. Болар сугыш киемнәренә төренмәгән, көбә-калканнары бөтенләй юк. Дөрес, билләрендә хәнҗәр-кылыч, сыртларында җәяләр бар-барын. Ләкин барча тирә-якта сугыш кайный, гади көтүчеләр дә корал асып йөрергә мәҗбүр хәзер. Өстәвенә, әнә, өлкәннәре - ап-ак сакаллы карт. Аның йөзе күл өстедәй тыныч. Сөальне дә, җим урынына, әүвәл шул ташлады. - Идегәйнең хәле ничек анда? Мирза исән-саумы? Ачыктан-ачык, маңгайга бәреп әйткәч, бу аксакал Идегәйнең яралы икәнен дә белә инде, димәк. Күрәсең, шуңа шөбһәләнеп, ярдәмгә ашыгадыр. Яшереп тору артык. - Аллаһка мең шөкер, ул исән-сау. Әҗәл кошы Идегәй мирзамызны гел читләтеп уза, берүк күз тимәсен. - Ул шушы юл очындамы? - дип тагын бер генә сорау бирде карт аксакал. - Шунда, шунда, сезне көтә булыр, - дигән җавап алуга ук, бу юлчылар, һәр сукмакны яттан белгән төсле, алга ыргылды. Ялан уртасында яраларыннан сызлана-сызлана йөргән Идегәй камышлар арасыннан тояк тавышлары ишетүгә үк нык сагайган иде, сукмак авызында ак сакаллы карт җайдакны күргәч, тораташтай калды. - Казанлы бәк? Бәйләрбәге Хәсән? - дип тик бераздан гына телгә килә алды ул һәм шундук, акылыннан ычкынгандай, котырынып дәште. - Синең бугазыңа ябышмыйча үләргә хакым юк, дип кисәткән идең бугай. Бүген минем Газраилем булып өскә килдеңмени? - Әйе, моннан утыз ел элек үк кисәттем мин сине, - дип, ияр өстеннән җавап тотты юлчы. - Инандыңмы? Мин сүземдә торам! Идегәй изүләрен ертып котырынды, чыгырыннан чыкты. - Ат дагалаганда бака ботын китереп кыстырмый бит. Ник син ханнар орышында ике арага киртә булып керәсең? Тәхет бүлү - синең эшең түгел! Ияр өстеннән хөкем төсле аваз ишетелде. - Аксак Тимердән соң син кабих җан - татар илен тар-мар итеп бетергән иң-иң явыз мөртәт! Синең хәтта татар туфрагында күмелергә дә хокукың юк! Ак сакаллы бәйләрбәге юлдашларына борылып әмер бирде: - Безнең бүгенге көнебез дә бушка узмады бит, угылларым. Бу мөртәтне тураклап бетерегез! Эткә - эт үлеме!.. Күк йөзендә козгын канат җәйде... Илсөяр Иксанова ХИКӘЯЛӘР Онытылган парад 1945 елның 7 сентябрендә Берлинда узган Җиңү парадында катнашкан каенатам - Гарипов Фәйзрахманның якты истәлегенә. - Әй! - гадәтенчә, йөрәк ачысы белән кулын селтәде дә өйдән чыгып китте Фәйзрахман. Болдыр төбенә чүмәшеп, бер-бер артлы папирос суыра инде ул хәзер. Телевизор каршында утырып калган балалар да, Мәдинәсе дә кәефләре киткәнне бер-берсенә сиздермәскә тырышсалар да, күзләр - экранда, уйлары әтиләре янында булыр. Әле генә бирелеп карап утырган фильмның тәме китәр. Һәрвакыт шулай, сугыш турында фильм карый башладылармы, әтиләренең кәефе кырыла, торып-торып бөтенләй ачуы чыга башлый. "Болай булмады ул сугыш!" - дип, телевизор белән бәхәскә керә. Балалар исә: "Тукта инде, әти, әнә бит, күрсәтәләр, сөйлиләр - карыйк", - дип, кара әрҗәгә кереп китәрдәй булып, әтиләре әйтмешли, әкияткә мөкиббән булып утыралар. Ахыр чиктә Фәйзрахман "әй!" дип кулын селти дә болдырга чыгып утыра. Йөрәк януын тәмәке уты белән сүндермәкче була. "Их, белмисез шул сез! - дип өй эчендәгеләрнең үзен аңламауларына җаны әрнеп уйлана да, - белергә язмасын! - дип куя. - Белергә генә язмасын!" Сугышның беренче көненнән, көненнән генә түгел, сәгатеннән күргәннәрен, хәтереннән куарга тырыша-тырыша, күзалдыннан үткәрә. Юк, кусаң да, кумасаң да, җан төбендә ул коточкыч хатирәләр. Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын... Тик, нигә, нигә ул кичергән сугыштан бөтенләй үзгә фильмнар күрсәтә башласалар, ачуы кабара соң? Җаны айкала. Үз-үзенә урын тапмый. Ялган... Ялган белән килешә алмый икән күңел. Дөреслеге артык куркыныч, ялганы артык ачы шул! Менә бүген дә кулын селтәп чыгып китте дә... ике, өч, дүрт тәмәке дә йөрәк утын баса алмый... Балалар тын да алмый карап утырган фильмда маршал Жуковны күреп: - Мин аны Берлинда, Җиңү парадында тере килеш күрдем, - дип авыз гына ачкан иде, олы улы: - Җитәр инде, әти, тагын шул юк сүзне сөйләмә инде, - дип бүлде. - Эх! - дип җан әрнүе белән кулын селтәде Фәйзрахман... Аһ, ул парад, каһәр суккан парад та җанны яндыра хәзер. - Федька! Проснись! Нельзя спать, не успеешь ведь... Күзне җилемләп ябыштырганнармыни! Йокының татлы ләззәтенә оеган күзәнәкләрне уятырга теләп үзен селкеткән Яшаны кулы белән этеп җибәрергә маташа Фәйзрахман. Тик кул хәлсез - кул да йоклый... Йокы. Сугышның мең төрле газабы эчендә бәгырьгә төшкән тагын бер газап - йокы килү. Их, сузылып ятарга да туйганчы йокларга иде! Сугыш башланганнан бирле туйганчы бер генә тапкыр йоклады Фәйзрахман. Чолганышта. Беларусь сазлыкларында. Белоруссия чигендә хәрби хезмәттә булган Фәйзрахман сугыш башланган минуттан ук чолганышта калды. Вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга азаплана торгач, алар төркемнән икәү генә калды - командиры Яков Игнатьевич - Яша да Фәйзрахман. Бер якка да китәр әмәл калмагач, сазлык арасында җирне казып, чыгарылган туфракны гимнастёрка белән сулыкка ташыдылар да яшь наратлар сындырып, чокыр өстенә утырттылыр. Шул чокырда күпме ятканнардыр, көннәр-төннәр буталды. Тәмам йончыган, хәлсезләнгән организм, үз-үзен саклау инстинктын да (ә бу бит иң көчле инстинкт!) онытып, оеды да төште. Юкса сазлык тирәсендә өргән немец овчаркаларының тавышлары вакыт-вакыт бик якында ишетелеп ала иде. Йокыны да җиңә торган тамак бар икән әле тагын. Ачлыктан эчнең өзелеп-өзелеп кисүе кыймылдарга мәҗбүр итте. Кичке шәфәкъ таң яктысына тоташырга кул сузымы гына ара кала торган җәй уртасында шул кыска эңгермеңгерне файдаланып калырга кирәк иде. Сазлык суын пилотка белән сөзеп эчтеләр. Әле йокыга оеганчы ук агач башындагы карга ояларына игътибар иткән иде Фәйзрахман. Сугыш дип тормый, шушы мәхшәр эчендә дә нәсел калдырырга азаплана бичара кошлар. Табигатькә берни дә каршы тора алмый шул. Тик... быел калмас инде нәселләре. Күкәйдән яңа типкән кош балалары Фәйзрахман белән Яшаның гомерләрен генә саклап калыр. Сугыш вакыйгаларга бигрәк бай. Һәр көн - бер гомер. Һәм һәр гомер - сират күперендә. Әле немецлардан котылып каласың, әле - үзебезнекеләрдән. Вак-вак төркемнәр белән чолганыштан чыга алганнарны бик нык тикшерделәр. Тезеп бастырганнан соң: "Арада элемтәчеләр бармы? Элемтәчеләр, бер адым алга!" - дигән команданы ишетүгә, Фәйзрахман аягын гына күтәргән иде, Яша нык итеп җиңеннән тартты: тик кенә тор! Элемтәчеләрне, элемтә җайланмаларын ташлап калдырган өчен, строй алдында ук аттылар. Фәйзрахман да элемтә җайланмаларын сазлыкка батырып калдырган иде... Гомереңне ничек саклап калырга белмәгән мәхшәр эчендә ул кадәр авыр йөкне күтәреп йөреп буламы соң! Боларның мантыйгы буенча, җайланмаң белән бергә үзеңә батарга кирәк Рәсми төстә сугыш тәмамланды дип игълан ителгәннән соң да, тиз генә илгә кайта алмады Фәйзрахман. Җиңелгән, союзниклар арасында зоналарга бүлгәләнгән Берлин каласында эшләр тәмамланмаган иде әле. Шәһәргә беренче булып кергән Совет гаскәре, башкалар кулына төшкәнче, зур заводфабрикаларны сүтеп тизрәк илгә озату чарасына кереште. Иртәгә Җиңү парадында катнашасы дигән көнне дә соңга кадәр эшләделәр алар. Кайтып ятканда инде төн уртасы узган, ә таңнан торып киемнәрне рәткә китерергә кирәк иде. Җиңүчеләрнең погоннарындагы йолдызлары, каеш тимерләре генә түгел, һәрбер төймәсенә кадәр ялтырап торырга тиеш, дигән катгый боерык булды. Шуңа күрә ике-өч сәгать черем итеп алган солдатлар, йокылы-уяулы, төймәләрен ышкырга-ялтыратырга, киемнәрен пөхтәләргә керештеләр. Тик пөхтәлә-пөхтәләмә, күрәсен - күргән, сизрисен - сизрәгән киемнәр американнарның энә-җептән генә төшкән киемнәре янында бик хөрти күренә иде. Александрплацка якынлашкач та аеруча күзгә ташланды ул. Һәм шушы хәл күңелдәге киеренкелек кылын соңгы чиккә кадәр тарттырды. Кыл менә-менә өзелергә тора иде. Талчыккан, йончыган, талкынган совет солдатлары үз-үзләреннән канәгать американнар ягына нәфрәтле карашларын атты. - Җиңүчеләр, имеш! Кыяфәтләрен генә күр! - Безнең җиңүне бүлешергә килгән бу күркәләрне кырып кына саласы инде! - Кырырбыз да! Жуков боерык кына бирсен... - Бирми... Җүләрләнмәгез, боларга ату - яңадан сугыш дигән сүз. - Немецны тезләндергәнне, боларны гына... - Болар... атом бомбасын сынап караган ил! Японияне нишләттеләр?.. Шыпырт кына әйтелгән соңгы сүзләр кар йомгагы төсле кабара барган сүз йомгагын бер тында туктатты. Парадны дүрт илнең - СССР, АКШ, Бөекбритания, Франциянең - баш командующийлары кабул итәчәк икән, дигән сүзләр булган иде. Соңгы минутта гына Георгий Константинович Жуков кына кабул итәчәге ачыкланды. "Ни өчен икән, әллә теге "күркәләр"не парадта катнаштырмыйлар микән?", "Менә бу дөрес ичмасам, Жуков кына кабул итәргә тиеш тә", "Тегеләрнең җитәкчелеге бөтенләй килми дә икән", дип тагын дулкынланып алулар булды. Җиңүне - кан-яшь түгеп, җан газаплары белән, миллионлаган гомерләр хисабына яуланган Җиңүне - хәлиткеч бәрелешләр үткәннән соң гына килеп кушылган американнар белән бүлешәсе килми иде. Сәгать унбер тулып киткәч, Парадта катнашучыларны Александрплацта тезеп бастырдылар. Англичаннар, французлар, американнар... Биш мең гаскәри, шуларның ике меңе - СССР хәрбиләре. Маршал Жуков ачык машинада мәйданга килеп кергәндә, үзенең генә түгел, янәшәдә басып торган иптәшләренең дә йөрәк тибешен ишеткәндәй булды Фәйзрахман. Сүзләр белән аңлатып булмаслык хис - горурлык, шатлык, дулкынлану - йөрәкне бугазга кадәр күтәрде. "Рульдә - Жуковның бөтен сугышны бергә кичкә шофёры Александр Бучин", - дип пышылдады янәшә басып торган Яша. Жуков шәхесенә карата хөрмәт, ярату шулкадәр көчле, аңа кагылышлы һәрнәрсә бик кадерле иде совет солдатына. Жуковтан соң Парадка тезелгән гаскәриләрне АКШның армия генералы Эйзенхауэр, инглиз фельдмаршалы Монтгомери, француз генералы Латр де Тассиньи өч телдә сәламләделәр. Аннан соң колонна Брандербург капкасына таба үтте. Иң элек Фәйзрахманнар французлар, англичаннар һәм иң соңыннан - америка парашютистлары. "Боларның атлап баруларын гына карагыз инде, паркта йөрергә чыкканнар мыни?!" - диде кемдер. Чынлап та, тигез рәтләр белән атлаган башка гаскәрләр янәшәсендә эленке-салынкы барган американнар көлке күренәләр иде. Тик алардан да бигрәк, инглизләрнең волынкаларда уйнап баручы оркестрына карап, солдатлар тәкатьсез көлә башладылар. Моны берничек тә хәрби оркестр дип кабул итеп булмый: тездән итәк кигән, барысы бер иш озын-төз гәүдәле ирләрнең йонлы аяклары бигрәк кәмит булып күренә иде. Хәрби машиналар үтә башлагач кына, көлү өянәге чигенде. Англичаннарның, французларның, американнарның җиңел танклары, бронемашиналарыннан соң, колоннаны төгәлләп килгән, Иосиф Сталин хөрмәтенә ИС-3 дип аталган совет танклары үзенең көче-куәте белән мәйданны гына түгел, йөрәкләрне дер селкетеп, дулкынландырып узды. Парадны тәмамлап, һәр илнең оркестры үзләренең гимнын уйнаганда, дөнья ниндидер яңа яссылыкка күчкәндәй тоелды Фәйзрахманга. Парад тәэсиреннән бик озак айный алмый йөрде ул. Йөрәккә горурлык та, әрнү дә кереп укмашты. Тора-бара әрнүе генә калды, горурлык урынын да әрнү алып, икеләтә әрнүгә әверелде. Илгә кайткач, Парад турында берничә тапкыр сүз калкытып караса да, аны аңлаучы табылмады. Алай гына түгел, Фәйзрахманны алдакчы дип гаепләделәр. Берлинда нинди парад булсын, Җиңү парады Мәскәүдә, Кызыл мәйданда узды һәм вәссәлам! Хәтта, үз балалары да аңа ышанмый әнә. Аларны да гаепләп булмый. Улы бер тапкыр әтисенең Берлинда Җиңү парадында катнашуы турында мәктәптә сөйләмәкче булган, тарих укытучысы класс каршында шундый итеп оятка калдырган үзен, бу турыда хәзер ишетергә дә теләми ул. ...Фәйзрахман чираттагы папиросын кабызды. Тактадан корылган сыер абзарына карап, уфтанып куйды. Шул абзарда телогрейка ябынып бер кыш чыкты инде мескен сыер. Тагын кыш якынлаша, ә күрше авылдан сатып алган бура абзарны һич алып төшәр әмәл юк. Син колхозда эшләмисең, дип колхоз рәисе Нигъмәтҗанов трактор бирми генә бит. Колхозда эшләрлек сәламәтлеге булсамы!.. Ул турыда авыз да ачтырмый. "Әнә, алты почмаклы йорт күтәреп куйдың бит!" - дип кенә җибәрә. Дөрес, йорт салды ул. Зур итеп. Герман җирендә күреп кайтканча, фундамент белән. Андый йорт авылда берәү иде. Өй түгел, кәнсәләр сала ахры Фәйзрахман, дип сөйләште авыл халкы. Тик ул йортны нинди газаплар белән җиткергәнен үзе белә дә, хатыны Мәдинә генә белә. Мондый зур өйне ничек җылытырбыз дип коты алынган иде Мәдинәсенең, тик каршы тора алмады. Бу йорт - Фәйзрахманның хыялы иде. Илгә кайткач, мин дә шундый мансардлы йорт салырмын дип, чит җирдә йортларның төзелешләрен өйрәнеп йөрде ул. Өске катта, нимесләр шикелле, казылыклар киптерергә хыялланды... - Кал монда йә башка илгә кит, дөньяны күрдең бит, нигә ашкынасың ул хәерче Рәсәйгә, - дигән иде дусты Яша. - Анда да тормыш үзгәргәндер инде, үзебез генә дә күпме заводлар җибәрдек бит, - диде Фәйзрахман. Чын күңеленнән ышанып әйтте. Аннан, ничек инде чит туфракта каласың. Илдә аны әнисе көтә. Әнисе 43тә үк вафат, ә Рәсәй һаман да уфаллалы иде. Берлинда узган Җиңү парадын гына түгел, җиңүчеләрнең үзләрен дә оныткан иде ил. Фәйзрахман көйрәп беткән тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аягы белән изде. Берлинда эшләгәндә аларга данәләп кенә "Казбек" бирә башладылар. Аны янәсе, ничек иркен яши совет солдаты! Их, төбенә кадәр тартасы иде шуны! Ярамый! Җаныңнан өзеп алган кебек ташлап изәсең дә, казармага кайткач, папирос төрәсең... - Кичке салкын төшкән инде. Өстеңә эл ичмасам... Җилкәсенә җиңсез сырма китереп салган хатыны Фәйзрахманны уйларыннан бүлде. Йокысыннан уянып киткәндәй, ул күтәрелеп көнгә карады. Әбиләр чуагының тын һавасында, өзелгән күңел кыллары кебек, җилбер пәрәвезләр тирбәлә иде. Сугыш корбаны "Яшь кияү кайта..." дип уйлады Фәгыйлә. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Күн итек тавышлары Фәгыйләләр турысыннан үтеп тоныкланды. "Кияү кайта", - дип пышылдады, йөрәге көеп. - Көн дә таң йокыңны калдырып, шуның кайтканын тыңлап ятмасаң!.. - Үзең дә йокламыйсың бит! - Йоклар идем дә, аяк йоклатмый... Таң сызылганда сулкылдап сызлый башлый, ни хикмәттер. - Минем йөрәк сызлый... Кая, аягыңны төнәтмә белән уып карыйк булмаса. Урыныннан кубарга талпынган хатынын Мирвәли акрын гына үзенә таба тартып куйды: - Кирәкмәс, үтәр. Үтә торган булса... - Аннан бер тын торганнан соң, өзелгән сүзне ялгады. - Йөрәгеңне сыздырып ятма, син генә туктата торган эш түгел инде бу. Вакыт турылар. - Маһирә апа да жәл. Адәм страмы ясады, урамга чыгарлыгымны калдырмады, дип өзгәләнә. - Ана кеше өзгәләнер, тик ул да берни эшләтә алмас. - Кадыйр үзе дә жәл... Бала гына бит әле ул! - Инде бала түгел! - Бала булмый... Безнең Мирсәлим белән ике генә ай аермалары. Мирсәлим сентябрь ахырында туды, Маһирә апа декабрь башында тапты Кадыйрын. Чатнама суык иде. Карсыз суык. Кар бик саран яуды ул көздә. Яңа ел алдыннан гына буранлап-дулап бөтен дөньяны тутырды. Әле дә хәтерлим, күрше Гаяз абый кереп сөенче алды: "Нәселегез ишәя, Маһирә дә ир бала тапкан", - диде. - Мәрхүм, Гаяз абыйны әйтәм, шулай тирәннән алып сөйләшергә ярата иде инде. Уйлап баксаң, нинди нәсел... - Нинди дип, икебез дә Габделсаттар бабай тамыры бит без, беләсең, Маһирә апаның әтисе белән минем әти бертуган. - Булса ни, Маһирә апаң Чыпчыклар нәселен ишәйтте, син - әлхәмделилла, безнекен - Бүре Харисларыныкын. Кыз бала үз нәселе сагында тора алмый инде ул... - Әй, әйттерерсең әлләни! "Әлләни"ен әйтеп тормады Фәгыйлә. Ир белән әрепләшә торган гадәте дә юк, әрепләшер сәбәбе дә. Дөресе дә шул: инсафлы кыз бала сөйгән ярының нәсел агачын яшәртә. Шулай да, үз тамырларыннан да китми - Кадыйр турында сүз чыкканда, Чыпчыкларны гына түгел, Габделсаттарларның нәселен дә барлап куялар. Нәселдә булмаганны кыланды шул Кадыйр. Кыланды дип... Юк, кылану түгел бу. Үзе корбан булды бугай... - Кадыйр да жәл, - дип, уй йомгагының очын кабат сүзгә күчерде Фәгыйлә. - Алай дисәң, Нәфисә дә жәл инде! Иренең сүзләренә ышанырга, ышанмаска белми аптырап калды хатын. - Чынлап әйтүеңме бу? - Үзең бит, жәл дә жәл, дисең. Жәлләүгә калгач, Нәфисә дә... - Нәфисә - аздыручы! Оятсыз! Улы кебек баланы... - Үз тиңнәре калмагач... - Шул азгын хатынны аклап маташмасаң! Әй, ир халкы шул азгыннарны ярата инде ул. Әле үзең дә... Фәгыйлә сүзен әйтеп бетермәде, үз уеннан үзе сискәнеп куйды. Тфү-тфү, Аллам сакласын! Гарип дип тормаслар... Хатын-кызның бер ишен тәмам азындырды бу сугыш. Ундүрт яшьлек малай-шалайны юлдан яздырганны... Гарип булса да, ир бит әле аның Мирвәлие. Әстәгъфирулла! Җыен җүнсез уй килә башка... Һәр таңда офык чите яктырыр-яктырмас өйләре турысыннан үткән шыгыршыгыр күн итек тавышы тәмам бәгырен айкаган иде шул Фәгыйләнең. Бер Фәгыйләнең генәме?!. Фәгыйләләр турысына җиткәнче, иң элек әле Кадриянең йөрәгенә басып үтә ул шыгыр-шыгыр. Бүген иртәләгән, дип уйлады Кадрия. Күкеле сәгать рәттән дүрт кат кычкырганга әле күп булса чирек сәгать үткәндер. Түбән очтан шыгыр-шыгыр күн итек тавышы ишетелә башлауга, Кадрия әкрен генә урыныннан торып, тәрәзә читенә килеп басты. Әле таң җәелмәгән, таңның туар сәгате якынлашканны искәртеп, офык читенә генә ак тастымал тартыла башлаган. Таңгы эңгер-меңгер. Авылның иң татлы йокыга талган мәле. Менә ак тастымал алтынсу-алсу төс белән җәелеп китәр дә ыгы-зыгылы иртә уяныр. Мал-туар, кош-корт авазы иртәнге саф-салкынча һавага җылы бер тын өрер. Ә әлегә таң борын төрткән иң тын вакыт. Шул тынлыкны үсмер егетнең шыгыр-шыгыр итек тавышы гына сискәндерә. Юк, тынлыкны гына түгел, Кадриянең йөрәген сискәндерә бу аваз. Сискәндерә дию дә дөрес булмас, шул авазның үзе төсле телеп-телеп ала: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... оныт-оныт, оныт-оныт... оят-оят, оят-оят... Чәчәккә ачылмый суык суккан бөрегә охшап, куырылып почмакка сеңгән Кадриянең йөрәгенә аяк тавышы шундый кайтаваз булып килеп бәрелә. Нечкәозын шәүлә тәрәзә турысына тигезләнгәндә, кыз почмакка ныграк посып, сулыш алырга да куркып торды. Әйтерсең, урамнан үтүче аның сулаганын ишетергә мөмкин. Менә ул тәрәзә турыннан үтеп китте. Инде артыннан курыкмыйча карап торырга була. Кадриянең әтисе бу хәлне белсә, ни дияр иде икән? Һәрхәлдә, "Кара, Чыпчык Нургали малае нинди сылу егет булып үсеп килә, чыпчык кына димәссең... Хәер, ана ягыннан нәселләре нык шул, затлы нәсел, Маһиралар ягына тарткан малай..." димәс иде инде. Әллә әтисенең шул мактау сүзләре тәэсир итте, малайлар арасыннан Кадыйрны аерып карый башлады Кадрия. Хәер, болай да аерылып тора иде ул: яшьтәшләреннән бер башка озын, таза булмаса да, гәүдә-сыны ничектер нык, ыспай. Башка малайлар төсле йә үчекләп, йә мәгънәсез сүз-хәрәкәт белән күңелне кайтармый. Олыларча җитди тота үзен. Әтисенең "затлы нәсел" диюе хактыр. Нәсел дигәнне аеруча басым ясап әйтергә ярата иде әтисе. Кадриягә дә: "Кызым, онытма шуны, син затлы нәсел баласы - ахуннар заты. Кычкырып сөйләп йөрмәсәң дә, күңелеңә киртләп аны үзенең тиңе дип исәпләде, Кадыйр да шулай уйлыйдыр дип белде һәм егет белән әлегә алай-болай бер сүз алышмасалар да, язмышлары инде бәйләнгән дип хис итеп йөрде. Нәсел дигәне әтисенең башына җитте. Сугыш алдыннан алдылар әтисен. "Ахун Гаяз нимес шпионы булган икән, әле аның әтисе Хангали үк, Истанбулда укыганда, нимесләр белән дуслашкан, шулар тегермәненә су коеп яшәгән, имеш", дигән чыш-пышлар таралып, авыл халкының бер ише ул имешмимешләрне күпертсә, бер ише ышанырга-ышанмаска белми аптырады. Бары Гаязның гаиләсе: хатыны, балалары, туган-тумачасы гына бу гаепнең чеп-чи ялган, яла булуын белеп, нахактан бәгырьләре көйде. Тик берничек тә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр шул. Үзләренә ни язгандыр дип, хафада яшәргә генә калды. Озак та үтми сугыш чыгып, ир-ат затыннан булганнарның барысын да фронтка озаттылар. Гаяз да үзе теләп сугышка киткән, ил алдындагы гаебен каны белән юып, йөзен аклап һәлак булган, дигән хәбәре генә килде... Гаязның ике улы да ватан өчен гаепсез башларын салдылар... Өч буын хатын-кыз: әби, әни, үзе өелеп калгач, Кадрия киләчәктә таяныч булыр кешесе дип, тагын да шул Кадыйрга багынды. Ул инде егет булып йөри иде - колхоз тормышы тулысы белән шул 14-15 яшьлек үсмерләр белән хатынкызлар җилкәсендә. "Кадыйрның яше кергәнче сугыш кына бетә күрсен!" - дип өзелеп-өзелеп теләде Кадрия. Аны да югалтыр хәле юк иде инде! Тик... югалтты. Ничек кенә югалтты әле! Сугышка китеп югалса, мең кат җиңелрәк булыр иде кана! Мондый да хурлыгы булмас иде! Авыр уйларыннан арынырга теләп, үз-үзенә каршы төште Кадрия. Нинди хурлык? Ник? Ниемә дип бәргәләнә соң әле ул? Кадыйрның ярәшкән кәләшеме? Вәгъдә бирешкән ярымы? Кем соң аңа Кадыйр? Беркем дә түгел! Аның бит Кадриягә хәтта борылып та караганы юк. Шул бер тапкыр, бары бер тапкыр күңелләрен ачып сөйләшкәннәре булды. Гомеренең иң ачы көннәренең берсе... һәм иң татлы кичләренең берсе булган икән ул! Кадриянең дә, Кадыйрның да абыйлары бер олауда авылдан чыгып киттеләр. "Исән булсак, бер кайтырбыз... бер кайтырбыз..." Икесенең дә кара кәгазе генә кайтты. Авылның бер төркем ефәк кебек егетләрен сугыш дигән аждаһа авызына озаткан шул кичне, бөтен авыл кара хәсрәткә, ачы яшькә төренгән кичне, чишмәгә суга төшкән җирендә, суын да алырга онытып, күзләреннән чишмә агызып торган Кадрия янына Кадыйр килеп басты. - Елама, Кадрия, тиздән, бик тиздән тончыгачак ул нимес мәлгунь!- диде. - Кайтмасалар?!. Тынычлана башлаган Кадрия үз сүзләреннән үзе тагын да үксебрәк еларга тотынды. - Елама инде. Кайтырлар... Бир әле чиләгеңне... Кадыйр башта Кадриянең чиләгенә, аннан үзенекенә су алды. - Кадыйр, әти сине бик мактый иде. "Затлы нәсел", дия иде... Кадыйр бер сүз дә әйтмәде. Әллә сүз тапмады, әллә Кадрияне аңламады шунда. Кадрия, сүзне ялгарга теләп: - Кадыйр, сугыш тиз бетәр микән? - диде. - Тиз бетәр, без дә монда тырышсак, бик тиз бетәр. - И-и, бездән генә торса... - Тора, нишләп тормасын. Әнә сәвит Фатыйх абый әйтә: "Һәркем көченнән - Син дә быел мәктәпкә бармыйсыңмы инде? Җиденчене бетергәннәрнең күбесе инде ул турыда уйламый да. Шулай да Кадрия Кадыйрның укуын дәвам итүен тели иде... - Юк, укырга вакыт калмас шул. - Кадыйрның тавышы күңелсезләнеп куйды. - Укыйсың киләме соң? - Килә-килми, дип тора торган вакыт түгел шул, колхозны тотарга кирәк. Эш күп, үзең беләсең, эшләр кешесе әз. Укырбыз әле. Җиңик кенә! - Җиңгәч... син кем буласың аннары? - Тракторга утырырга исәп. - Ә минем укытучы буласым килә. - Булырсың, син әйбәт укыйсың бит. - Син дә әйбәт укыйсың. - Китап укырга яратмыйм мин. Математика, география кызык, ә әдәбияттан... укыйсы килми. - Юк, китап уку бик кызык бит. Күпме яңалык беләсең. Бер укый башласаң, туктап та булмый. - Ярар, мин укып тормам инде, укыган китапларыңны син генә сөйләрсең миңа. Кадыйрның әлеге сүзләре Кадриянең өметен ныгытты. Сөйләр... Сөйләрлек сүзләре бик күп аның, бик күп. Әле тагын, тагын кызыклы китаплар укыр. Алар да Кадыйр белән шулай китаптагыча матур итеп сөйләшерләр, шулай яшәрләр... Юк, китаптагы геройларның язмышларын кабатламас алар. Шундый ялгышлар тормышта кабатланмасын өчен язылган да бит инде ул әсәрләр. Китаплар турында сөйләшергә насыйп булмады аларга. Югыйсә, Кадрия, Кадыйрга сөйләрмен дип, китапханәдән күпме китап алып кайтты, эңгермеңгердә күзләрен талдырып күпме укыды. Кадрия китап укып хисләнгәндә, Кадыйр инде үз китабын яза башлаган иде. Башта чыш-пыш кына ишетелгән хәбәр әкренләп ачыктан-ачык сөйләнелә торган гайбәткә әверелде. Хәер, гайбәт дип булмый. Гайбәт кенә булса икән! Дөресе шул - Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя... Һәр таңда тәрәзәләре турыннан шыгыр-шыгыр үткән күн итек тавышы гына Кадриянең әле йөрәге урынында икәнлеген искәртә иде: шыгыр-шыгыр... оныт-оныт... оят-оят... дип сикерде йөрәге... Кадриянең йөрәгенә килеп кагылганчы, бу шыгыр-шыгыр итек тавышы Нәфисәнең җанын сыздырып-сыздырып ерагайды: бәхил... бәхил! Бәхил, бәхил, дип үзенчә шәрехләде ул авазны Нәфисә. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне булмаган икән: нечкә балтырында кунычы шылтырап йөргән итек Кадыйрга ике үлчәмгә зур булыр... Әлеге итек эзләренә сокланып торган көне исенә төште. Җир өстен беренче кар каплаган таңда, ишегалдына чыккач, Нәфисә бертын аптырап карап торды да үзалдына кычкырып көлеп җибәрде: ап-ак кар өстендә аршин буе итек эзләре җәелеп ята иде. Малай гынамы?!. Нинди генә малай булып чыкты әле бу Кадыйр! "Яшь бала. Яшь бала... Баланы аздырып..." - дип теңкәсенә тигәннәр иде. Әнә, аяк эзләрен генә карагыз сез аның! Йолкыш мужиклардан мең кат артык ир заты булып чыкты ул малай дигәнегез, беләсегез килсә! Нәфисә итек эзләренә горурланып карап торды. Әнисе көйләп укыган хәлне белдегезме, бер күрүдә бармагыгызны кистегезме!" Ул чакта аңлап та бетермәгән юллар яңа мәгънәләр белән баеды. Аның аңында баеды да... айһай, бу томана авыл гайбәтчеләренә моны аңлатып буламы соң?! Гомумән дә, боларның сүз боткасы арасында яшәргә тиеш идемени Нәфисә? Юк! Мең кат юк!!! Сөйгәненең кочагында кочак иркәсе булып кына яшәргә дип яратылган зат иде бит ул. Ходай аны бөтен яктан камил итеп сөеп яраткан: ул буй-сын, йөз-кыяфәт, үткен зиһен, җор-чая тел, ташып торган дәрт! Бер кешегә артык булыр, дип тормаган, өеп биргән. Шуларына өстәп, гомерлек бәхетен дә бирсәче! Юк, бер ягын китеп алмаса, тормыш буламыни ул?! Китеп кенәме, умырып алды! Иркә төпчек булып үскән "матур кызыбыз" (әтисе дә, абыйлары да гел шулай дип кенә йөртәләр иде үзен) буй җитеп, үзенә тиң егет солтаны белән гаилә корып, "матурым" булып кына яшәп ята иде... Шулай гына яшисе иде дә соң!.. Кайнар кочактан суырып алып, ялгызлыкның салкын ястыгына салды да куйды сугыш. Карасана, барысын-барысын өеп биргәндә, сабырлык дигәнен бөтенләй онытып калдырган икән ләбаса. Ялгызлыкка сабыр итәр тәкате юк иде Нәфисәнең! Түзеп карады. Түзми нишлисең. Бөтен авылына күзгә кырып салырлык ир заты калмады бит аның: карт-коры да малай-шалай. Вакыт бик чагыштырма төшенчә, диләр, хак икән. Сугыш урыны белән вакытны тизләтте, урыны белән сузды. Көннәр, айлар озын, мәңге үтмәс төсле озынга әйләнде. Шаулап торган тормыш әле кул сузымы арада гына калса да, ул инде әллә кайчан булган бәйрәм төсле иде. Инде ул бәхетле көннәрдән соң бер гомер яшәлгән кебек. Ә алда билгесез, куркыныч, авыр, ач көннәр тезелгән... Тик ни хикмәт, салмакланып аккан вакыт яшь-җилкенчәкне бик тиз олыгайтты: кичәге малай-шалай егеткә, дөнья тоткасына әйләнде. Көннәрнең берендә ындыр табагында Чыпчык Нургали малаен күреп, Нәфисә өнсез калды. Юка тәнендә тыгыз мускуллары уйнап торган озын буйлы егет шул Кадыйрмы соң? Көн эссесендә билдән чишенеп ташлап, алны-ялны белми эшләгән егеттән көне буена күзен ала алмады ул. Йөрәге уйнаклап типте, күңеле очынды... Ул үзенең яшен дә, ир хатыны икәнлеген дә, ике бала анасы булуын да онытты. Яшьлегенә - Кадыйрга тиң яшь чагына кайтты. Бер мизгелгә сугыш, авырлыклар, кимлекләр, өстәге бурычлар ... барысы-барысы юкка чыкты. Бу иләслек бер мизгелгә, бер көнгә генә сузылса соң! Юк, күңел тәмам урыныннан купкан, тәмам алгысыган иде. Бу алгысу шулкадәр көчле булды ки, Кадыйрны да бөтереп кенә алды... Ташкындай кайнаган дәрт өермәсенә унбиш яшьлек малай гына түгел, дөнья күргән ир-ат та каршы тора алмас иде! Кадыйр гына түгел, Нәфисә үзе дә әлеге өермәнең корбаны булды. Кеше сүзе, ана хәсрәте, оят-намус төшенчәләре... берни, берни туктата алмаслык өермә иде шул бу. Кинәт... көзге күк күкрәдеме?!. - Әни, абый сугышка китте!.. Тыны кабып, фермага йөгереп килгән биш яшьлек кызы Нәфисәне аяктан екты. - Ничек... сугышка? - Үзе шулай диде. Әнигә эштән кайткач кына әйтерсең, дигән иде. Мин аның артыннан ук чыгып чаптым. "Сугышка китүче"не күрше авылда куып тотып, көчкә алып кайттылар. Уникенче яше белән бара торган малай ишегалдына кергәч тә, аттан бушап калган абзарга бикләнде дә, бөтен гарен күз яшенә салды. Авылда әнисе турында йөргән ямьсез сүзләр, кичә кич Торна Хәкименең: "Кадыйр абыең сиңа яңадан әйләнеп кайтуы... барысы җанында кара таш булып укмашкан иде. Ачы яшьләре гүя шул ташны эретте. - Улым, ач әле ишекне, - дип әнисе килеп дәшкәндә, ул кайчандыр улак кадакланган почмактагы такта өстендә изрәп киткән иде. Бертын үзенең кайдалыгын аңлый алмый торды. Әнисенең ягымлы тавышына колаклары рәхәтләнеп иркәләнде. Кинәт... айнып китеп, җаны сулкылдап алды. - Улым... Сөйләшик... - дип дәште әнисе. Сөйләшәсе килми иде. Җавап бирмәде. Беркавем тынып торгач, ишек артындагы тавыш тагын җанланды: - Төн инде, балам, урыныңа кереп ят. Әнисенең аяк тавышлары өйгә юнәлде. Ишек ачылды. Ябылды. Бөтен дөнья тынды. Чынлап та төндер инде. Абзарда караңгы, вакытны чамалый торган түгел иде. Әнисе артыннан ишек ябылгач та, шактый гына башын иеп утырды әле малай. Башы тубал иде. Нидер уйлый алмады, тик утырды. Эченә суык үткән икән, яңа гына сизде. Әле бик салкыннар булмаса да, көзгә авышкан чак шул. "Йоклыйдыр инде..." Әни, дип әйтергә теләмәгәнгә, уен да билгесез затта гына уйлады. Юрган эченә чумгач, тәмам туңганлыгын аңлады. Шактый өшенгән икән. - Улым, - дип дәште әнисе, бертын яткач. Малай башын юрган астына яшерде. Тик барыбер әнисен ишетә иде. - Улым! Дөньяда син әлегә аңлап бетермәгән нәрсәләр күп. Ярар, сөйләшмә минем белән, барыбер ишетәсең, беләм. Тыңла гына. Мин синең алдыңда акланырга җыенмыйм. Әтиең кайткач, аңлашырбыз. Исән кайтса... Шуны бел: бүгеннән соң сиңа берәү дә минем хакта яман сүз әйтмәс. Әйтсә, ялган булыр, ышанма! Нәфисә улы белән сөйләшкәндә, Кадыйр инде аларның келәтендә иде. Озак чыкмады Нәфисә. Кадыйр көтеп гаҗиз булды. Очрашу мизгеленең татлылыгын тою гына гаҗизлеген йөгәнләп торды. Ниһаять, сак кына ишек ачылды. Кадыйрның канын кайнатып, сак аяк тавышлары келәт ишегенә килде... - Тукта! Егетнең кайнар тынын сындырырлык салкын бәргәндәй булды. Башка чакта үзенекеннән дә кайнаррак тын кушылып, тәмам ут итә иде аны очрашу мәле... Таңга кадәр күп сүз сөйләнелде... Башка очрашырга ярамаганлыгына әллә никадәр дәлилләр китерде Нәфисә. Тик аларның берсе дә, берсе дә Кадыйрның мәхәббәтен сүндерә алырлык түгел иде. Сүндерү түгел, киметә генә алырлык та түгел иде. Нәфисә дә үз дигәнендә нык булды: юк тек - юк! - Ярар, синеңчә булсын! Тик шуны бел: яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк! - дип, соңгы сүзен әйтте Кадыйр. Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Аяк тавышлары тынганчы, Кадыйр артыннан ябылган ырыс капкага аркасы белән сөялеп торды Нәфисә. Инде аяк тавышлары югары очка менеп җитте... Югары очтан монда тиклем ишетелә микәнни? Юк, юктыр. Итек тавышлары инде Нәфисәнең йөрәгендә генә шыгырдый иде: бәхил, бәхил, бәхил, бәхил... Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Эчендә кайнаган утны сүндерергә теләгәндәй, һәр адымын нык-каты басып атлады Кадыйр. Юк, Нәфисәнең сүзләренә ышана алмас ул! "Башка беркайчан, беркайчан..." Болай кисеп куярга, өзеп ташларга ярамый! Нәфисәнең дә, үзенең дә нинди кыен хәлдә булуын белә бардыр. Анысын Ходай кичерсен! Кичерә торган булса, кичерсен. Кичермәслек икән... Җирдәге Нәфисә атлы бәхете хакына тәмуг газапларына да әзер Кадыйр. Әмма дә ләкин кешеләрнең, бер генә кешенең дә, аларны гаепләргә хакы юк! Бу - Күкләрдән килгән газаплы бәхет, Күкләрдән иңгән хис, Күкләрдән килгән сынау. Азгынлык, дип бәяләүчеләр - мескеннәр. Алар мондый хисне татымаган, Күкләр аларга мондый бәхетне бирмәгән. Алар шуңа ачулы. Ачуларын әлеге бөек хис кагылган җаннардан алмакчылар. Юк, адәм затыннан берәүнең дә аларны аерырга хакы юк! Хәтта Нәфисәнең балаларының да, исән-сау кайтса, иренең дә... Болай кисеп куярга ярамый, Нәфисә! Әйтсәң иде: балалар үскәнче, дисәң. Ирем кайтып, аның белән аңлашканчы, дисәң. Мин риза. Күпме көтәргә кирәк, көтәрмен. Гомерем буе көтәрмен. Әмма синнән башка берәү дә, берәү дә йөрәгемне яулый алмас! Яшь кызлар бетмәгән, имеш. Минем өчен бу дөньяда бер генә хатын-кыз да синең тырнак очыңа да тормый бит! Син моны аңлап әйтәсең. Ә үзең: "Син әле яшь, аңламыйсың", - дисең. "Син - ир солтаны!" - дип кайнар пышылдаган төннәреңдә баласытмадың лабаса. Аңламыйсың, имеш. Бала, имеш. Икәү бергә кергән утта дөрләп янды инде Кадыйрның балалыгы! Әнисенең әрнүле-рәнҗүле карашларында көйде. Яшьтәшләренең "әбекәйнең яшь кияве" дигән мыскыллы сүзләреннән йөрәгенә ут капкан минутларда эреп, янә корыч булып катты... Ә син... аңламыйсың, дисең. Утка алданган күбәләк кебек, кочагыңа ташланганда аңлатасың иде соң! Ә хәзер... буласы булган! Син, бәлки, җиңел генә кире атлап чыга алырсың бу учактан. Ә мин... юк! Менә, Гаяз абыйлар өе. Ул да мине гаепләп карап тора. Әле таң шәүләсе төшмәгән караңгы тәрәзәләре үпкәле күзләр кебек. Гаяз абыйның кызы Кадрия дә шушы тәрәзәләрдәй караңгы карашын читкә алып үтә хәзер. Якты күңелле Кадрия аңа гел ягымлы итеп карый иде элек. Хәзер гаепләп карый. Ни өчендер, аның шулай каравыннан Кадыйр аеруча кыенсына. Юкса, аңа гаепләп караш ташлаучылар күп, ләкин Кадриянең болай каравы авыр. Гаяз абыйсы да аерым яратып, үткән-сүткәндә гел башыннан сыйпап, берәр җылы-шаян сүз әйтеп китә торган иде, мәрхүм. Әллә шуңамы, Кадрияне сеңлесе кебек күрде Кадыйр. Инде Кадрия дә аннан борылды. Менә Фәгыйлә апаларының өе. Бу йорт турысыннан да аерым бер оят хисе белән үтеп китә Кадыйр. Фәгыйлә апасы да, Мирвәли җизнәсе дә аны үз уллары кебек күреп: "И-и, безнең Мирсәлим белән игезәкләр кебек инде сез, гомергә шулай дус-тату булып яшәсәгез иде", - дип сөяләр иде. Даны киткәч, Фәгыйлә апасының: "Аһ, җир сиптең битебезгә, оятың да юк икән!" - дип өзелеп әйткәне Кадыйрның бәгырен телеп алды. Кая ул элеккечә, таң туса, Фәгыйлә апаларына йөгерү, мөмкин кадәр аларның берсенең дә күзенә чалынмаска тырышып йөрер булды. Аңламыйсың, имеш. Ә син, син аңлыйсыңмы соң, "Нәфисә апа"! Минем җанымда ниләр кайнаганын аңлыйсыңмы?!. Әллә... әллә синең өчен бу бер уен гына булдымы? Күңел ачу? Йә дәртеңне басу? Йә?.. Мине күкләргә күтәреп, диңгез төпләренә салган хисләр синдә булмадымы әллә? Мин алдандыммы? Кадыйр капкаларын, гадәттәгечә, акрын гына шыгырдатып түгел, дөбердәтеп киң ачып кайтып керде. Капканы япканда, Нәфисәгә әйткән соңгы сүзләрен кабатлады: "Яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк!" Таң сызыла башлаган иде. Яңа сызылган таңга карап әйткән сүзләргә фәрештәләрнең "Амин!" дип торулары турында белми иде шул ул! Фәнил Галиев ҮТЕРЕЛГӘН МӘХӘББӘТ КАЙТАВАЗЫ ХИКӘЯ Рәмзия Рөстәмовна, яңа гына шәһәр базарыннан кайтып, сатып алган азыктөлеген урнаштырырга җыенган иде, әмма, өс киемнәрен салырга да өлгермәде, кемдер ишек звоногына басты. Эшен ташлап, ишеккә таба юнәлде ул. Ишек артында гадәттә аз сөйләшүче, оялчан күрше кызы басып тора иде. - Рәмзия апа, - дип, кыюсыз гына дәште ул, әйтерсең үзен нәрсәгәдер гаепле итеп сизә иде. - Сезгә заказной хат килде. Сез өйдә булмаганда китерделәр аны. Мин алып калып кул куйдым, хатны Сезгә тапшырырга вәгъдә бирдем. Ачуланмыйсызмы? - Юк, әлбәттә, - дип, кызның башыннан сыйпады Рәмзия Рөстәмовна. - Нигә ачуланыйм? Киресенчә, мин сиңа бик тә рәхмәтлемен. Ашыгыч йә мөһим хәбәрдер анда, заказной хат булгач. Күрше кызын рәхмәтле карашы белән елмаеп озатып калганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна, кулындагы хатны төшермичә, бүлмәгә узды, күзлеген киеп, диван чатына барып утырды. Хат республика прокуратурасыннан килгән иде. Берникадәр вакытка аптырашта калып, саклык белән конвертны ачты. Прокурорның махсус бланкында язылган кыска һәм коры хат иде ул: "Хөрмәтле Рәмзия Рөстәмовна, иртәгә сәгать унга, ике якны да кызыксындырган мәсьәлә турында сөйләшер өчен, республика прокуратурасына килүегезне көтеп калабыз. Килә алмасагыз, кайда һәм кайчан сезнең белән очрашып булачагын хәбәр итегез". Хатка республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин имзасы куелган иде. - Ике якны да кызыксындырган мәсьәлә... - дип уйга калды Рәмзия Рөстәмовна. - Прокурор ярдәмчесе нәрсәне күз алдында тоткан икән? Ул бит инде җитмеш яшендә. Күптән пенсиядә. Прокуратура белән нинди уртак мәнфәгатьләре була ала? Идәндәге ризык тутырылган пакетларын һәм төшке аш вакыты якынлашуын онытып, Рәмзия Рөстәмовна тормышында хәтеренә уелып калган һәр вакыйганы исенә төшерә башлады. Алар күп түгел, әмма берсе дә прокуратура эшенә бәйләнмәгән иде. Әйе, шулай. Ләкин милиция, суд та бар бит әле... Кинәт йөрәгенә пычак кадалган сыман хис итте ул үзен. - Нияз? Йә Алла. Ничек ул баштан ук аның турында уйламады соң? Кырык елга якын вакыт узган бит инде. Ул хаклы булса да, кемгә һәм ни өчен бу онытылган үткәннәрне искә төшерү кирәк? Фаразы турында уйламаска тырышты ул, әмма фикерләре, ихтыярына һәм теләгенә каршы, үткәнгә кайтара иде аны. Авыр, газаплы, йөрәк әрнеткеч үткәнгә. Нияз Саттаров белән алар кырыгынчы еллар азагында танышты. Рәмзия кияүгә чыгу һәм гаилә кору турында уйламый иде әле, әмма бөдрә, коңгырт-сары чәчле, күк төсле зәңгәр күзле, озын буйлы, укымышлы, интеллигент егет кабул итү имтиханнары вакытында ук аның йөрәген яулап алды. Ул чакта алар урам аша чыкканда аздан гына йөзгә-йөз бәрелми калды. Бу бик авыр һәм болганчык еллар иде. Күптән түгел генә җиңү белән тәмамланган сугыш дәүләт куәтен һәм совет рухы көчен раслады. Илнең үз каһарманнары пәйда булды. Аларны хөрмәтләделәр, алар турында җырлар җырладылар. Әмма сугыш шулай ук, аерым гражданнар һәм катламнарның бүленүенә ишарәләп, җәмгыятьнең кайбер кимчелек һәм җитешсезлекләрен дә ачып салды. Сатлыкҗанлык, дошман ягына авышу, дәүләт эчендәге шпионлык һәм диверсия шушы кимчелекләрнең мисалы булып торды. Сугышка кадәр башланган репрессияләр "яңа сулыш ала", "чистартуның" очы-кырые күренми башлый... Мәхәббәт диңгезендә йөзгән ир белән хатын моңа әһәмият бирмәде. Рәмзия пединститутта укый, Нияз мәктәптән соң фортепиано классы буенча музыка училищесын тәмамлап, консерваториядә белем алуын дәвам итә иде. Катлаулы, кайчак яшьләрнең уен-көлкеләре белән чуарланган тормышлары сәясәт һәм бер-берсен алыштырып тора торган вакыйгалар турында уйланырга вакыт калдырмый иде. Аннан соң көндәлек тормыш мәшәкатьләре, ашау турында кайгырту тирә-юньдә булган хәлләрне төбеннән анализларга, бәяләргә ирек бирми иде. Барсы да үз чираты белән, утны-суны кичкән,"бар нәрсәне белгән, күргән һәм дөрес кылган" тәҗрибәле дәүләт җитәкчеләре тарафыннан төзелгән төсле бара иде. Әйе, яшьләрнең ишеген бәла какканчы, шулай тоела иде. Ул вакытта алар шәһәрнең иске өлешендә урнашкан, Ниязга бердәнбер варис буларак әнисе үлеменнән соң калган кечкенә генә агач йортта гомер итәләр иде. Ниязның юлдан язган, таза гәүдәле, кара тутлы йөзле һәм елгыр җанлы коңгырт-кара күзле Фиргат атлы дусты бар иде. Ул Нияздан өч яшькә олы булса да, аның белән яшьтәше сыман аралашты. Фиргат, Нияз кебек үк, консерваториядә укый, саксофонда уйный иде. Гаҗәеп музыкаль пар тәшкил иткән пианист һәм саксофонист дуэт белән Кальеның "Амополо"сын башкарганда тамашачылар таң кала иде. Ике дус еш кына зур булмаган джаз-оркестр составында, һәрчак осталыкларын камилләштереп һәм җитәр-җитмәс студент стипендиясен тулыландырып, бәйрәм кичәләрендә һәм концертларда чыгыш ясыйлар иде. Укудан соң Фиргат ир белән хатынга әледән-әле кергәләп чыга иде. Дуслар, бүлмә уртасындагы кечкенә, акча булган вакытта шәраб һәм җиләкҗимеш куела торган өстәл артына утырып, кызу гәп коралар иде. Асылда алар сәнгать, музыка, совет һәм чит ил артист-музыкантлары турында сөйләшә иде. Рәмзия, гадәттә, син кирәкмәгән җиргә кысылма дигәндәй, эченнән генә кайбер фикерләр белән ризалашып, кайберләренә кискен каршы чыгып, тыныч кына утыра иде. Егетләрнең сүз көрәштерүләре, кайчак хәтта көчле бәхәсләре дә дусларча кул кысышу белән тәмамланганга гына аны канәгатьләндерә иде. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН! төсләргә буяла башлавын сизә иде. Аларда, әйтерсең, көнбатыш мәдәниятен, яшәү рәвешен мактау һәм үз дәүләтеңне, аның тәртипләрен, җитәкчеләрен тәнкыйтьләү яңгырый иде. Рәмзияне иң борчыганы: яшь музыкантның укып бетергәч берәр зур үсеш алган илгә китү, анда, үз сүзләре белән әйткәндә,"чынчынлап музыка сәнгате белән туганлашу" теләге. Нияз кайчакта, аңа каршы төшеп, уйларыннан баш тарттырырга тырыша иде, әмма, йорт хуҗасы статусын һәм дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен, ешрак тыңлап кына утыра иде. Бервакыт, икәү генә калгач, кәефләре күтәренке чакка туры китереп, Рәмзия күңелен "тырнаган" уйларын Ниязга сөйләргә булды. Ире, елмаеп, Рәмзиянең чәчләреннән сыйпады да, тынычландыргандай: - Ул хыялыйның буш сүзләренә игътибар итмә. Тынычланыр әле... - диде. Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты. Ул көнне Нияз өйгә озак кайтмыйча торды. Рәмзия, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөргәләп, вакыты-вакыты белән тәрәзәгә күз салып, сабыр гына ирен көтте. Төнге уникеләр тирәсендә ишек шакыдылар. Рәмзия ачуга, бүлмәгә әйбәт киенгән дүрт ир килеп керде. Алар, үзләрен дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, берни аңлатмый һәм рөхсәт тә сорамый тентүгә кереште. Җылы мичкә аркасы белән сөялгән килеш Рәмзия күпмедер вакытка телсез һәм хәрәкәтсез калды. Үзләрен хуҗалар сыман тоткан чакырылмаган кунаклар арасында ачык төстәге плащ, яхшы үтүкләнгән чалбар һәм ялтыратып чистартылган аяк киеме кигән озын буйлы, мәһабәт бер ир-ат аерылып тора иде. Аның җирән төстәге кыска итеп кистерелгән чәче йөзенең аклыгын һәм ябыклыгын тагын да арттырып күрсәтә, ә шундый ук җирән төстәге мыегы һәм нурсыз, ниндидер салкынлык бөркелгән зәңгәрсу күзләре генә игътибарны үзенә җәлеп итә иде. Ул тентүдә катнашмады, тик, нидер уйлап, Рәмзиягә берәр сорау бирергә җыенып, бүлмә буенча йөри иде. Чынлап та, җирән чәчле озак көттермәде, уйларында баткан Рәмзия янына килеп, гаҗәпләндерерлек тыныч һәм әкрен тавыш белән: - Фиргат Әхмәтов... Сездә еш була идеме ул? - дип сорады. Югалып калдымы, нәрсә әйтергә белмәгән Рәмзия иңбашларын сикертеп куйды. - Ничек дип әйтим инде... Көн саен кергән чаклары да, атналар буе күренмәгән вакытлары да булгалады. - Ирегез белән нәрсә турында сөйләштеләр? - Музыка турында. Күбесенчә музыка турында. Уку, дуслары, балык тоту... Алар кайчак балыкка йөриләр иде. - Ә кичләрен? Кичләрен алар кайда үткәрә һәм нишли иде? Сораулар ничектер "капкыннарга" корылмаган төсле, гадәти яңгырый иде, шуңа күрә Рәмзиягә җирән чәчле аларны болай гына, бернинди максатны да күз алдында тотмыйча бирә төсле тоелды. Шушы уй аны бераз тынычландырды да. - Кичләрен алар, студентлар клубына барып, репетицияләр ясый, әзерләнә иде... - Клуб подвалында, пистолеттан атып, хәрби хәрәкәткә әзерләнгәннәр... - дип, тентүдә катнашкан хезмәткәрләрнең берсе көтмәгәндә әңгәмәгә кушылды. Җирән чәчле, аңа борылып, усал караш ташлады да, Рәмзияне юатырга тырышып: - Игътибар итмәгез! Егет Әхмәтовта табылган пистолетны күз алдында Рәмзиянең төсе качкан иде. - Тик минем ирем... - дип ишетелер-ишетелмәс кенә дәште ул. - Аның моңа нинди катнашы бар? Кайда соң ул хәзер? - Ул бездә... Советларга каршы пропаганда һәм агитация өчен кулга алынды. Ләкин тагын да авыррак җинаять кылуы турында мәгълүматлар бар әле. Дәүләт җитәкчелегенә каршы заговор оештыру. Сез бит пистолет турында ишеттегез. Сүз уңаеннан, клубта совет җитәкчелегенә каршы булган листовка да табылды... - җирән чәчленең тавышында инде кырыслык сизелә иде. - Сез хәзер, әлбәттә, моның дөрес түгеллеген, ирегез белән Әхмәтовның арасында дуслык мөнәсәбәтләре генә булганын исбатлый башларсыз. - Ләкин бит дөресе шул! - диде, төшенкелеккә бирелеп, еларга җитешкән Рәмзия. - Пистолет, листовка... Сафсата! - Тынычланыгыз! - дип юатырга тырышты аны җирән чәчле. - Тынычланыгыз, ә иң мөһиме, нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Без әлеге ике фетнәче артыннан күптән күзәтәбез инде һәм җавапка тартыр өчен җитәрлек дәлилләребез дә бар. Ә сезгә үзегезне кайгыртырга киңәш итәм мин. Сез яшь, чибәр, алар кебек кыек юлга басмагыз. Тиздән, башка җирдә һәм башка шартларда очрашып, барысы турында да җентекләбрәк сөйләшербез. Әлегә... Әлегә, өстәл янына рәхим итеп, мин биргән сорауларга таянып, аңлатма языгыз... Тентү вакытында йортта шик тудыра торган әйберләр табылмады, әмма икенче көнне үк Рәмзия артыннан махсус машинада ике милиционер килде. Алар аны, шыксыз бина янына алып килеп, тикшерүче бүлмәсенә озатты. Рәмзия каршысында тентү вакытында булган җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде. Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Нәкъ үзенә туры китереп тектерелгән кара костюм-чалбар. Ап-ак күлмәк. Галстук. Яхшылап таралган һәм чигә ягында туры итеп киселгән шул ук кыска җирән чәч. Ул Рәмзиягә күптән белгән танышы сыман елмайды һәм, озын өстәл янында куелган бер урындыкка ишарәләп: - Утырыгыз, утырыгыз! диде. Үзе дә утырды ул, ләкин эш урынына - кәнәфиенә түгел, ә Рәмзиягә капмакаршы яктагы урындыкка. - Кичә без таныша алмадык. Әмма соң булса да, уң булсын. Сезнең... - Ул янә итагатьле итеп елмаеп куйды. - Кучер Лев Яковлевич, дәүләт куркынычсызлыгы следователе. Ничек йокладыгыз? Кәефегез бик тә бозылгандыр инде? Безнең кичә сөйләшүебез барып чыкмады, төнлә барысын да төптән уйлагансыздыр һәм язмышны сынап карарга җыенмыйсыздыр дип өметләнәм. Үз язмышыгызны... Ул сөйләгәндә туп-туры Рәмзиянең күзләренә карый иде. Йомшак тон һәм елмаюына да карамастан, күзләреннән кичәге кебек үк салкынлык бөркелә иде. Аларга карау җирәнгеч һәм куркыныч, ләкин карамаска да мөмкин түгел, чөнки ул күзләрдә ниндидер сихерле һәм үзенә җәлеп итүче көч яшеренгән иде. Көтмәгән кунакларның пәйда булуына куркынган Рәмзия бер көн элек, күрәсең, моны сизмәгәндер. - Беләсезме, - дип, уйланып, бераз таркау гына бүлмә уртасына төбәлеп, сүзен дәвам итте тикшерүче, - миңа, дөресен генә әйткәндә, сезнең кичә иратлар арасындагы дуслык, концертлар, балык тоту, пляжлар турында фикер йөртүегез ошады... - Бераз кашларын күтәрде. - Пляжлар турында соңрак дуслыкта тулы хокуклык юк, дип әйтергә батырчылык итәм. Моның сәбәбе гади генә: бер-берсенә охшаган, бертөрле дуслар юк һәм була да алмый. Икесенең берсе һәрчак йә көчлерәк, йә акыллырак, йә матуррак. Шулай бит? Һәм көчлерәге, акыллырагы, билгеле ки, көчсезрәкне, физик яктан яисә акыл ягыннан зәгыйфьрәкне үзенә буйсындырырга омтылачак; матуррагы - икенчесенең хатынын яисә кәләшен үзенеке итәргә тырышачак. Ә хәзер күз алдына китерегез, олырак, тәҗрибәлерәк, үтә оста телле Әхмәтов үзенең иң якын дустында кунакта хакимиятне, үзе яши торган илне яманлый башлый, Ватанын сатып, чит илгә качу нияте турында сөйли. Сезнеңчә, бу очракта аның дусты нишләячәк? - Бездә кунак булганда Фиргат үзен шулай тотса, ирем аны куалап чыгарган булыр иде! - дип ачуланып әйтте Рәмзия. - Иремне начар беләсез сез! Ул гадел, үз илен яратучы кеше һәм кемгә дә булса Ватанына гаеп ташларга юл куймас иде! Бу сүзләрне ишеткәч, тикшерүче астыртын гына көлеп куйды. - Гадел кеше, үз илен ярата... Әгәр дә Әхмәтов бокс буенча республика чемпионы булган булса, үзенең танышлыкларын кулланып, түләүле кичәләр һәм концертлар оештырса, ә ирегез аңа күп акча тиеш булса? - Акча? - Рәмзия кашларын җыерды. - Нинди акча турында сөйлисез сез? Мин моны беренче тапкыр ишетәм. Безнең чыгымнарыбыз бар иде... Ләкин ирем стипендия ала, өстәмә рәвештә акча эшли иде. Мин дә тик утырмадым. Өйдә дәресләр үткәрдем. Әйбәт укыгач, югары стипендия алдым. Кучер бераз дәшми торды, көрсенеп куйды, аннары, Рәмзиядән күзен дә алмыйча, җитди кыяфәт белән: - Сез ирегезгә ышанасызмы? - дип сорады. - Әйе, үз-үземә ышанган кебек ышанам! - дип, уйлап та тормыйча җавап кайтарды Рәмзия. Тикшерүче берни дә әйтми сейф янына юнәлде, аның эченнән кәгазьләр тутырылган папка чыгарды. Папкадан кемдер тарафыннан язып тутырылган бер битне Рәмзиягә сузды. - Менә, укыгыз. Бу совет хакимиятенә каршы язылган листовка. Без аны тентү вакытында ирегезнең нота дәфтәреннән таптык. Ялгыш калдыргандыр. - Аны аңа махсус куйган булулары да бик мөмкин. Азмыни соң тирә-юньдә явыз кешеләр, диде Рәмзия, җирәнеп. - Бу гына түгел әле, - дип, тикшерүче, Рәмзиягә күрсәтми генә, фоторәсем тартып чыгарды. - Менә бу фотоны шул ук нота дәфтәреннән таптылар. Әдәпле ират буларак, мин аны сезгә күрсәтергә дә тиеш түгелмен, тик гафу итә күрегез инде. "Платон минем дус, әмма хаклык кыйммәтрәк". - Шулай дигән зирәк греклар. Инде менә икенче көн безнең әңгәмәбез бер-берсен ишетмәүче саңгыраулар сөйләшүен хәтерләтә, мөгаен, күзләрегезне ачарга вакыт җиткәндер. Карагыз! Ул фоторәсемне Рәмзиянең каршысына куйды. Аңа карагач, Рәмзия сискәнеп китте. Йөзе мәетнеке сыман агарынды. Фотода биленә кадәр шәрә Нияз сары чәчле, купальник кигән бер кызны кочаклап басып тора иде. Ләззәттән кысылган күзләр... Үбешергә ашкынган иреннәр... Ниязның җилкәсенә назлы гына салынган кул... Рәмзия егылып китә язды. - Сезгә кыенмы? - дип, урыныннан торды тикшерүче. - Бәлки су кирәктер? - Юк, юк! Борчылмагыз! - дип, кулларын болгый-болгый баш тартты Рәмзия. - Хәзер узар! Узар! - Юкка ул Әхмәтов белән бәйләнешкә кергән, - дип, беренче булып сүз катты Кучер. - Бәлки, сез белмисездер дә әле: ул егет ике тапкыр өйләнгән һәм сөяркәләрен перчатка сыман гына алыштырган. Мондый кеше янында бәлагә юлыгу берни тормый. Тикшерүче сүзен дәвам итте, ләкин Рәмзия аны тыңламый иде инде. Көнләшүдән, рәнҗүдән, бер-берсен алыштырган күңелсез хатирәләрдән йөрәге телгәләнә иде. Ниязның репетицияләрдән соң кайтуы, концертлар булганда өйдә озак вакыт күренмәве, арып кайттым дип еш зарланулары, Фиргатнең аларда кунакта чагында аңа төбәлгән азгын күз карашлары - барысын да исенә төшерде Рәмзия. Аның хыялында төзелгән тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт сарае, балалар мәйданчыгында комнан өелгән йорт сыман, күз алдында ишелеп төште һәм моны туктату мөмкин түгел иде. Каш астыннан гына тикшерүчегә карап: - Сез миннән ни ишетергә телисез? - дип, тонык, үзенә дә чит тоелган тавыш белән сорады Рәмзия. - Фиргатнең мондагы тормыш белән канәгать булмавын, илнең үсешен тоткарлаучы жулик бюрократларны сүгүен, иҗат иреге, чит илдә эшләү турында хыяллануын, ә Ниязның тыныч кына аның белән килешүен. Шуларны ишетергә теләгән идегезме? - Менә бит, бик әйбәт! - дип җанланды тикшерүче. - Ниһаять, зиһенегез тавышына колак салдыгыз! - Рәмзия каршысына берничә чиста кәгазь китереп куйды. - Хәзер барысын да тәфсилләп, кайда, кайчан һәм әңгәмәдә катнашкан кешеләрне искә алып, үз кулыгыз белән кәгазьгә теркәп куегыз. Менә күрерсез, сезгә җиңелрәк булачак, башка беркем борчымас та. Рәмзия берсүзсез башын какты да, ручка алып, язарга кереште. Бер бит язып, икенчесенә керешкәч, ул кинәт туктап уйга калды. Кучер моны күреп, ваза белән сары ромашкалар утыртылган өстәл янына килде һәм бераз тын торгач, фикерләрен шигырь юллары белән җиткерергә уйлады: Күрмә, дустым, ләззәт сары төстә, фараз кылма сары чәчәкләр белән. Алар сиңа әйтмәс, әйтмәс һич тә, нигә йөрәгеңдә мәхәббәт сүнгән. Кашларын күтәреп һәм вазадан бер чәчәк алып: - Тик... Тик кем белгән. Бәлки, шагыйрь хаклы да түгелдер, - диде ул. Чәчәкне кулында әйләндергәләп һәм бер-бер артлы таҗларын йолкып, тикшерүче ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләнә башлады: - Ярата, яратмый, ярата, яратмый... Соңгы таҗны йолкыгач, "яратмый" дигән нәтиҗә ясады. Кучер, кызганган кыяфәт чыгарып, берни булмагандай өстәл артына килеп утырды, ә Рәмзия янә үз эшенә кереште. Язып бетереп, кәгазьләрен тикшерүчегә тапшыргач, әле генә башкарган эшенең дөреслегендә шикләнепме, Рәмзия кучерның күзләренә карады да: - Аның белән хәзер нәрсә булачак? - дип сорап куйды. - Белмим, - дип, арган сыман, коры тавыш белән җавап кайтарды тикшерүче. - Моны Махсус Киңәшмә хәл итәчәк. Мәсьәлә җитди, әлбәттә, ләкин... - Ул туры килерлек сүзләр эзләгән арада бераз дәшми торды. - Ләкин теләге булса, ирегез хөкемне җиңеләйтә алыр иде. Гаебен таныса. Әмма чынбарлыкта исә ул тәкәббер, үзсүзле һәм барысын да кире кага. Бу аңа файда китерми, киресенчә, эшне катлауландыра гына. - Ул Рәмзиянең күзләренә ничектер сынау белән текәлде. - Туктагыз әле, ә бәлки сезгә очрашу оештырыргадыр? Аңа тәэсир итә алыр идегез... - Кирәкми! - дип, ныклы һәм кискен рәвештә җавап кайтарды Рәмзия. Тикшерүче гаҗәпкә калды. - Сезне ничек аңларга? Аңардан баш тартасызмы? - Әйе, баш тартам, - диде Рәмзия. Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? Юк, әлбәттә. Әйе, аны борчымадылар, өенә килеп йөрмәделәр, тикшерүче, оперативниклар үз яннарына чакыртмады, башка сәяси тоткыннарның хатыннары кебек салкын, кырыс Себергә җибәрмәделәр. Әмма ирләре исән чакта да тол калып, Себер якларында гомер итүче хатыннарның өзгәләнүеннән бер дә ким түгел иде аның хәле. Әгәр бер көнне дус кызы, элеккеге сыйныфташыннан хат алмаган булса, газаплануының нәрсәгә китерәчәге билгесез иде. Дусты аңа үзе авырган чакта яшь хатын-кыз белән яшәп алган ире турында язган иде, аерылышканнар икән... "Кылганнарың өчен үкенмә. Ирләр табигатьләре буенча эгоист һәм кабахәтләр. Без аларга вакытлыча гына кирәк, соңыннан, барысын да онытып, ярык тагарак янында калдырып китәчәкләр..." Хатның рухи тынычсызлык вакытында язылганлыгы көн кебек ачык иде, әмма Рәмзияне ул күпмедер дәрәҗәдә тынычландырды, фикерләрен җыйнап, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте. Аның әле тагын ике ел укыйсы бар иде. Читтән торып уку бүлегенә күчкәч, яхшы эшкә урнашты һәм уңайлы фатирга хуҗа булды ул. Ике тапкыр кияүгә чыкты, дөрес, икесендә дә бәхетсез булды һәм башка гаилә тормышын җайларга теләк белдермәде. Шулай, башкалар эшенә кысылмыйча, тыныч кына ялгызлыкта гомер итте. Ә Нияз? Хөкем ителгән якларга җибәрелгәннән соң, Рәмзиягә аңардан бер хәбәр дә килмәде. Тик янына Казаннан ерак түгел генә яшәүче иренең туганы, каенанасының ике туган абыйсы килеп киткән иде. Ул Рәмзияне, прокуратурага дөресен сөйләп, хат язарга үгетләде. Әмма әле дә үпкә, күңелсез хатирәләр әсирлегендә яшәгән Рәмзия аның ялваруын кире какты. Иренең туганы исә, яшь аралаш Рәмзияне каһәрләп, кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Соңрак Рәмзиягә төрле хәбәрләр килде: имеш, Нияз төрмәдә авыр чирдән үлгән, имеш, Фиргат белән качу оештырганы өчен атып үтергәннәр үзен. Әйе, бик күп күз яше түкте ул үз вакытында, төрле авырулары артты, чәченә чал кунды, әмма картлыгына таба үз хәле белән килешеп, сабыр, тыныч булырга өйрәнде һәм үткәнен сирәгрәк искә ала башлады. Ә менә үткәне... Үткәне аны җибәрергә теләмәде, күрәсең... Хат алганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна төне буе керфек какмады, таң атканчы, үзенең яраткан иске, бу юлы тар һәм уңайсыз тоелган караватында боргаланды. Иртән, юынып-киенеп, ашыкмыйча гына аш ашап, прокуратурага җыена башлады. Кирәкле әйберләрен таба алмыйча, киемнәрен алыштыра-алыштыра, бик озак әзерләнде. Ахыр чиктә, тантаналы чараларга барганда гына кия торган, кайчандыр зифа буй-сыныннан сакланып калган гади кара костюмында тукталды. Фатирыннан чыгып киткәнче көзге яныннан китмәде. Ярыйсы гына икән әле. Шул ук чиста, яшь җыерчык баскан ак йөз, тирән уйга баткан игътибарлы формасын җуймаган алсу иреннәр. Чәчләре генә... Яшьлектә куе, бөдрә, коңгырт-сары төстә булган чәчләр ак бәс белән капланган... Прокурорның өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин урта буйлы, чәче агара башлаган, соры күзле, бөтен килеш-килбәтеннән акыл һәм интеллигентлык сирпеп торган ир-ат иде. Орден планкалары, форма кителендәге погоннарга беркетелгән өч зур йолдыз тәҗрибә һәм хөрмәт итәрлек хезмәтен дә күрсәтеп тора иде. Килергә тиешле хатын-кыз турында алдан ук хәбәр итеп өлгергәннәр иде булса кирәк, ул, баскычтан Рәмзия Рөстәмовнаны каршы алып, аны кичекмәстән үз кабинетына чакырды. Кабинетка керүгә, Рәмзия Рөстәмовна кояш нурларына коенган иркен бүлмәдә зәвык белән сайланган җиһазлар һәм пәрдәләр аз гына каплаган чиста, ялтырап торган пыялалы киң тәрәзәләргә игътибар итте. - Әйбәт сезнең монда, - дип, комплимент ясамый калмады ул. - Рәхим итеп утырыгыз һәм үзегезне өегездәге сыман хис итегез! - дип, Рәмзия Рөстәмовнаның мактавына елмаю белән җавап бирде кабинет хуҗасы. - Кешеләр бездән нигәдер шүрлиләр, кырыс, дөньядан читләшкән кара йөзләргә тиңлиләр. Әмма без калганнар кебек үк. Яктылык, җылылык һәм матурлык яратабыз... Рәхмәтуллинның өстәлендә төрле калынлыктагы төпләнгән һәм бер-берсе өстенә куелган делолар ята иде. Ул берсен алып каршысына куйды һәм кәгазь тасма кыстырылган урыннан ачып укый башлады. - Саттаров Нияз Хәкимулла улы. Сезнең элеккеге ирегез бит? - дип, күзләрен күтәрмичә генә сорады ул. - Әйе, ул минем элеккеге ирем, - дип, күкрәгендә тынычсызланып тибә башлаган йөрәген тоеп, җавап бирде Рәмзия Рөстәмовна. - Тик... Ул бит инде күптән... - Әйе, әйе, Рәмзия Рөстәмовна, - без беләбез, - дип, ханымны тынычландырырга ашыкты Рәхмәтуллин, - ирегезнең инде күптән фани дөньядан киткәнен беләбез һәм сезне яраларыгызны әрнетү өчен чакырмадык. Эш шунда ки: хәзерге вакытта без 40-50нче елларда НКВДның Махсус Киңәшмәсе тарафыннан каралган эшләрне тикшерәбез һәм нахакка хөкем ителгән кешеләрне акларга тырышабыз. Сезнең элеккеге ирегезгә килгәндә, әлеге мәсьәләне чишелгән дип санарга була. Ул реабилитацияләнергә тиеш, юкса без сезне борчып тормас та идек... - якында гына яткан папкадан прокурор ярдәмчесе бер документ тартып чыгарды. - Баязитов Ленар Фәйзи улы... Бу кешене беләсезме? - Ленар абыйнымы? - дип сөенгәндәй итте Рәмзия Рөстәмовна. - Әйе, әлбәттә. Ул Ниязның туганы, әнисенең ике туган абыйсы. Нияз төрмәдә әле исән чагында миңа бер килгән иде ул. - Менә шул Ниязның туганы безгә гариза язды. Ул безнең очрашуны тели. Карт каяндыр сезнең тикшерү вакытында башта Ниязның гаепсез булуын исбат итүегезне, аннан соң ирегезнең Әхмәтов белән бергә эш итүләрен раслаганыгызны һәм шул сәбәпле Ниязның хөкем ителүен белгән. - Рәхмәтуллин кыска пауза ясады. - Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, Саттаров гаепле түгел. Ул реабилитацияләнергә тиеш, һәм нәрсә генә әйтсәгез дә, фикеребез үзгәрмәячәк. Тик өлкән яшьтәге авыру картның теләген генә үтәргә, гаризасына ачык аңлаешлы җавап язарга тиешбез. - Аңлыйм, аңлыйм. - Рәмзия Рөстәмовна, сумкасыннан кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте. - Нәрсә әйтә алам соң мин? Акылсыз, куркак бер кыз булганмын инде. Ул чакта бөтенләй буталанып беткән идем. Листовкалар, пистолет, чит илгә - Нинди листовка булсын инде ул! - Рәхмәтуллин елмаеп куйды. - Кул белән күчерелгән, азгын чиновниклар турында язылган Салтыков-Щедрин хикәясеннән өзек. Пистолет та иске һәм ватык булган. Әхмәтов аны кайдандыр тимер-томыр чүплегеннән алгандыр, мөгаен. Бу делога шул вакыттагы законнар күзлегеннән карасаң, аны гаепләүнең иң җитди сәбәпләре: ясалма батырлык, төрле дәлилләнмәгән, уйланмыйча гына әйтелгән гыйбарәләр, көнчыгыш мәдәниятен чамасыз мактау гына... Ул заманда очраклы рәвештә ишетеп калган гайбәтне яисә анекдотны башкаларга сөйләгән өчен дә җинаять эше кузгатылырга мөмкин булган. Ә монда җәннәткә тиң буржуаз тормыш турында хыяллар. - Рәхмәтуллин беразга тынып калды. - Хөр фикерле кешеләр! Хыялыйлар! Һәм бу, беренче чиратта, Әхтәмовка кагыла. Ә сезнең ирегез... Ул гадел, намуслы егет булган, ә игелеклелеге, артык ышанучанлыгы аны харап иткән. - Гадел, намуслы булган, дидегез... - Рәмзия Рөстәмовна шөбһә тулы яшьле күзләре белән тикшерүчегә текәлде. - Мин дә шулай уйлаган идем. Әмма делода башка фактлар бар иде! - Нинди фактлар? - дип аңламый торды Рәхмәтуллин, әмма кинәт, нәрсәнедер исенә төшереп, ияген тотты. - Ә, әйе! Сез тикшерүче күрсәткән фоторәсемне күз алдында тотасыздыр, мөгаен. Ул өстәлдә яткан дело эченнән бер конверт чыгарды, ә анда - саргайган рәсем иде. - Менә бу, беләсегез килсә, сәнгать әсәре! - диде тикшерүче, ачуы килеп. Сүз уңаеннан, безнең криминалист һәм психологлар аны җентекләп тикшерде. Бу сурәт чынлыкта - фикция. Прокурор ярдәмчесе кәнәфинең артына сөялеп утырды һәм, бүлмәгә, әңгәмәдәшенең игътибарлы карашына күз ташлап, сүзен дәвам итте: - Делоларны тикшергәндә, мондый фотоларны без бик күп таптык. Ул заманда оперработникларның яраткан методы булган бу ялган фотолар. Алар хатын-кызның психологиясен, көнләшүен, хыянәтне кабул итә алмавын бик әйбәт белеп, моңардан "уңышлы" файдаланганнар. Җинаятьтә гаепләнеп, кулга алынган теләсә кайсы ир-атның хатынына шушындый фотографияне күрсәтсәң, ул шул минутта ук җебеп төшә, ихтыяр көчен югалта. Калганы, халык әйтмешли, вакыт эше генә. Менә шушындый әшәке ысул белән репрессия елларында күпме язмыш җимерелә, күпме гомер өзелә. - Гафу итегез мине, - диде Рәмзия Рөстәмовна, күз яшьләрен тыя алмыйча, - әмма мондый фотога кешене үз ризалыгыннан башка төшерергә мөмкинмени? - Нинди ризалык ди ул... - Рәхмәтуллин кашларын җыерды. - Ул заманда кем кемнең ризалыгын сорап торсын? Кирәге дә юк иде аның. Җип-җиңел эшләнелә торган эш. Күз алдына китерегез, ирегез пляжда. Аның артыннан яшерен рәвештә фотоаппаратлы оперработник күзәтә. Җае чыккач, ирегез янына агентурасында эшләүче ярдәмчесен - гадәттә, чибәр туташны, яисә пляжда ял итүче "кармакка эләккән" берәр кызны җибәрә. Тегесе үз чиратында ирегезгә берәр сорау биргәндә, кинәт аңын җуя яисә эпилепсия өянәге кузгалган булып кылана. Хатын-кыз егыла башлаганда, ир-атның инстинкты уяна. Ирегез "авыру" кызны тотып кала, ярдәм чакыра, ә чибәркәй, берничә минуттан аңына килеп, коткаручысына рәхмәт әйтеп, тыныч кына китеп бара. Оперработник боларның барысын да фотога төшереп бара. Компромат әзер, аны ничек телисең, шулай кулланып була. Ирегез делосында да нәкъ менә шушы технология ярдәмгә килгәндер... Нәрсә уйлаганы, нинди җан газабы кичергәне турында фаразлап кына була иде... Прокурор ярдәмчесе дә тын гына утырды. Бу минутта ул ханымга сөйләргә тиеш булмаган серне ачкан өчен үз-үзен битәрли иде сыман. Ләкин дело бит инде күптән ябылган, ә бәхетсез ялгыз хатын-кызны гомер буе үз ялгышлары өчен газапланып яшәүгә дучар итү гаделсезлек һәм рәхимсезлек булыр иде. Хәзер ул, һич югында, иренең чынлап та гадел, намуслы кеше һәм икесенең дә әшәке ялган, гаделсезлек аркасында корбан булуларын белә. - Үзегезне җәфаламагыз шулай! - диде ул ихлас кызгану белән, тәмам төшенкелеккә бирелгән Рәмзия Рөстәмовнага карап. - Сез - дөнья күргән хатын-кыз, ә ул чакта япь-яшь кыз-бала гына булгансыз. Күпкә көчле, тәҗрибәлерәк, язмыш тарафыннан сыналган хатыннар да бирешкән ул чакта. Нишлисез бит, заманасы шундый булган... - Минем элекке... юк, юк, минем ирем белән анда, төрмәдә нәрсә булды? - дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды Рәмзия Рөстәмовна. Күз яшьләрен туктатырга тырышмый да иде инде ул. - Сезнең соравыгызга җавап бирү бик кыен миңа. Аның үлеме турындагы мәгълүматлар, Әхмәтовныкы кебек үк, билгесезлек пәрдәсе белән капланган. Рәсми версия буенча, икесе дә төрмәдән качарга тырышкан вакытта атып үтерелгән. Башка, расланмаган мәгълүматларда исерек конвойчылар белән сугышкан чакта Ниязның дустын яклап чыгуы турында сүз бара... Үзегез аңлыйсыздыр инде, хәзер чын дөресен белү һич мөмкин түгел. Шактый вакыт үткән, күп нәрсәләр онытылган... Рәмзия Рөстәмовна, барысын да аңлап, башын гына кагып куйды. - Китәргә ярыймы? - Әйе, әлбәттә. Кирәкле мәсьәләләргә ачыклык керттек. Килүегез өчен рәхмәт. Бүген үк Баязитовка җавап хаты әзерләячәкбез. Беләсезме, кәефегез булып, хәлегездән килсә, карт янына барып, аны тынычландыра алсагыз, әйбәт булыр иде. - Тырышып карармын, - дип, үз-үзенә дә ышанмыйча вәгъдә бирде Рәмзия Рөстәмовна. Фатирына кайткач, ул иңенә авыр йөк булып төшкән, аяк-кулларын богаулаган коточкыч арыганлык тойды. Йөрәге сулы чокырга егылып төшкән песи баласы сыман тончыга һәм тыпырчына башлады. Авырлык белән чишенеп, йокы бүлмәсенә узды ул, юрганын алды, хәлсезләнә баруын сизгәч, баш астына мендәрен салып, караватына ятты. Тормыш шыксызланып сүнә барды. Мондый халәтне гомерендә беренче тапкыр кичерә иде әле Рәмзия Рөстәмовна. Ничек кенә иренең мәхәббәте, тугрылыгы һәм һич югында намуслылыгы хакында шикләнә алды икән ул? Әрем сыман әче, түзә алмаслык авыр хатирә һәм хис-кичерешләрдән аның күкрәгендә, әйтерсең, сулышны кысучы каты төер хасил булды. Йөрәге, көчсезләнеп, әкрен генә тибә башлады. Ниндидер саргылт-соры караңгылыкка чума баруын һәм тәненең башка буйсынмавын тойды ул. Үзенең шушы дөнья белән хушлашасын аңлады һәм үлеменә каршылык күрсәтергә тырышмады. Киресенчә, күкләрдә, һичшиксез, Ниязны очратып, тезләнеп булса да гафу үтенәсен күз алдына китереп, ниндидер сабыйларча сөенеч кичерде Рәмзия Рөстәмовна. Яңа исемнәр Лилия ВӘЛИШИНА СЕРЛЕ КҮГӘРЧЕН ХИКӘЯ Ачык купе ишегеннән Казанның төп кызыл вокзалы күренеп тора. Вагоннар тирәсендә озатучылар йөренгәли. Китүчеләр поездларга утыра бирәләр, кайсылары тыныч кына, ә кайберәүләр ашыгып, алсуланган, каушаган йөз белән билетларын проводникка сузалар. Вакыт кичке сигезенче ярты тирәсе. Бер күренешкә дикъкать иттем: кара тимгелле кызгылт-җирән күбәләк киң канатлары белән җилпенә-җилпенә тәрәзә пыяласына килеп бәрелә, газаплана, әмма, ни кызганыч, очып чыга алмый. Тәмам хәлсезләнеп калын рамлы пыяла буйлап шуыша-шуыша үрмәли дә кисәк кенә тораташ сыман катып кала. Һични дә барып чыкмагач, бу җан иясе бөтен бүлмә буенча ачыргаланып борсалана, купшы, өрфә канатларын сузып йә стенага, йә түшәмгә орынып утыра. Түзмим, тәрәзәне ачам: җылы җәйге җил битемә кагыла, купега ургыла. Шундук күбәләк канатларын җәеп соңгы тапкыр талпына, иреккә, яктылыкка, йомшак җил искән турыга очып күтәрелә һәм күз ачып йомганчы юк була. "Игътибар! Хөрмәтле пассажирлар! ... нче номерлы Казан - Мәскәү поезды 19.45 тә беренче юлдан китә". Дикторның тавышы, тирә-юньне яңгыратып, вагон эченә үк үтте. Бер минут та узмады, купега өлкән яшьтәге кеше килеп керде: - Аллага шөкер, өлгердем!.. Еш кына сулыш алып дәште дә каршыдагы урынга гәүдәсе белән иңде. Поезд кузгалып китте. Тимер ат башта әкрен, аннан кызурак, һаман тизлеген арттыра-арттыра тулысынча көчен җыеп, ерак араларны йота-йота алга таба чапты. Минем янәшәмдә утырган әфәнде дә Мәскәүгә юл тота иде. Тышкы кыяфәте белән юлдашым башкалардан әллә ни аерылып та тормый диярлек. Ак бәс кунган, кайчандыр коңгырт-кара булган чәчләргә нур яктылыгында көмешсу төс тарала. Чәч арасына кергән шаян кояш уйнавында вакыт-вакыт күзгә күренеп кардай чал елкылдап ала. Озынрак, янтык, грекларныкыча борыны игътибарны җәлеп итә. Артык киң булмаган маңгай үз гомеренә хәтсез күп җыерчыклар тупларга өлгергән, билгеле. Очлырак яңакларында битләрдә бер-ике буразна, хуҗасының тормыш юлы турында сөйләгәндәй, тирән сузынкы эз салган. Юка иреннәр, кара калын ук сыман сызылган кашлар тәвәккәллек һәм кырыслыгын күрсәтә кебек. Әмма шомырттай күзләрдә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, ачылмаган сер чагылып китә. Аларда, күңел көзгеседәй, ниндидер мәхәббәт, иләм балкый иде. Бәхеткә, ул аралашучан, әңгәмә корырга бик һәвәс булып чыкты. - Гафу итегез, сез укыргамы, әллә эшләргәме? - Кунакка. - Мин дә кунакка. Балаларны күрергә теләдем, сәяхәткә чыктым, әйе, - дип ялгап китте яңа танышым. Шулчак ишек ачылды һәм проводница пәйда булды. - Чәй эчәргә теләсәгез, миңа мөрәҗәгать итәрсез, - дип дәште ягымлы тавыш, барлыкка килә башлаган тынлыкны бетереп. - Сеңлем, сез чәй эчәргә каршы түгелме? - дип дәвам итте күршем. - Каршы түгел, - дип ризалаштым мин. - Мә әле, сеңлем, өстәлгә алып куй бу сый-нигъмәтләрне, - дип, букчасында капшана-кармана, ризыклар сузды. Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Танышымнан калышмыйча, үземнең хәзинәдәгесен кыштыр-кыштыр иттереп, өстәлчеккә урнаштырам. Сүз иярә сүз чыгып, без сөйләшеп киттек, дөресрәге Габдрахман абый сөйләде, ә мин аны бүлдерергә кыймыйча тыңларга керештем. - Моннан кырык ел элек, нәкъ тә шушындый җәйге көндә поездга утырдым. Туган ягымны калдырып читкә, еракка юл алдым. Зур калага килеп төшкәч, эшкә урнаштым, бер урнашкач, шунда калдым, гаилә кордым. Тик лаеклы ялга чыккач, күңелем кире туган авылыма тартты: рәхәт, иркен болыннары, хәтфә үзәннәре, җырлы-моңлы елгыр чишмәләре, моңсу салмак инешләре, җанга-тәнгә дәрман биргән шау-шу урманнары, икмәк тапкан басу-игеннәре - бөтенесе үзенә чакырды. Мин нигез йортыма китмәскә дип кайттым, бүгенге көндә ата-бабаларым кәфенләнгән, рухы искән туган җиремдә яшим. Габдрахман абый тирән сулыш алып куйды. Карашын тәрәзәгә борды һәм каядыр читкә юнәлтте. Шомырттай күзләрдә сагыш чаткылары, тагын да көчлерәк булып, хәзер инде ачыктан-ачык агылды. - Әйе, кич, кич... Көн дә сүнә, үткән көннең соңгы алтын балкышы. Дөнья шулай көйләнгәндер. Йокларга иде дә, тик йоклыйсы килми. Юлдашымның карашын тотып, тәрәзәгә күз салдым: ерактагы офык очына шәфәкъ утлары сирпелеп таралган, әйтерсең лә билгесез рәссам чиксезкырыйсыз күк битенә кучкыл кызыл буяуны очраклы рәвештә генә түккән. Искиткеч сихри манзара! - Сеңлем, рөхсәт итсәгез, үзем белән күптән булган вакыйга турында сөйлисем килә. Шушы көнгә кадәр беркемгә дә серемне ачарга базмадым, ахры, вакыты җиткәндер. - Сөйләгез, тыңлыйм, - дидем. - Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Табигатьнең чәчәккә күмелгән айларының берсе - май. Мин күптән түгел генә өйләнгән. Бакча казу эшләре елмая, яңа гомер бирергә җыена. Исемдә калган: искиткеч ямьле көн, кояшлы, җылы, әмма эссе түгел. Тик күңелемдә төшенкелек идарә итә, моңсу-кайгыга чумган чакларым. Менә мәһабәт, мәгърур кыш та үтте; бар җиһанны ак чатмага, ак тылсымга биләгән, көмеш, энҗе яудырган, ялкынлы йөрәктәй дәртле, яшь айгырдай уенчак, көләч яз килде; күп тә узмас, җир йөзен гүзәллеккә каплап, сусылланып өлгергән, йомшак, мәрхәмәтле җәйләр дә җитәр исән кешегә, Аллаһы бирсә. Кызык та нәрсә инде бу дөнья дигәннәре: кеше бала чагыннан алып картаеп-бөкрәеп, чүгеп беткәнгә чаклы шушы җирдә казына, чиләнә һәм үз гомер юлының актык чигендә шул җиргә кереп тә ята - каты, салкын җиргә. Нәкъ тә менә шушы кыштан калган суык, таш туфракка. Җиңел булсын авыр туфрагың.... Соңгы сүз авыр, зур төер кебек тамакта кысылып калды. Күз эчен томан биләп алды һәм зәррә-зәррә яшьләр атылып, ташып чыкты. Казыган урыннан тукталып калдым. Габдрахман, үз-үзеңне кулга алырга кирәк. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең - каберен", - ди мәкаль. Әйе, кадерен һәм каберен - нинди мәгънәле сүзләр! Шундук көрәкне ташлап зиратка юнәлдем. Көчсезлектән, ачы үкенүдән күкрәгемдә еш-еш типкән тынгысыз кайнар көянәк кырыенда яшеренгән янартау дөрләп тетри иде. Моңарчы тынып яткан зәһәр утлы агуын агыза-агыза, үзәкне өтте, көйдерде һәм ахырда күңелдә җансыз кара бушлык калдырды. Тынычлан, йөрәгем! Әйтелмәгән сүзем калды. Гафу ит мине... Якындагы карт наратлар шаулавымы, әллә инде йомшак кына җил биткә сырпаланып исүе сәбәплеме, дөньядагы иң газиз кешеләрнең берсен - әтинең сулышын, тавышын тойган төсле булдым. Аның барлыгын янымда сиздем сыман. Кайткач, бакчага чыгып эшкә янә тотындым. Төшке аштан соң кояш кыздыра башлаганчы, мин кызуырак казый башладым. Кинәт сискәнеп киттем. Һич көтмәгәндә ак күгәрчен уң як җилкәмә очып кунды. Гаҗәеп матур күгәрчен! Үз гомеремдә андый күгәрчен күргәнем булмады. Сөттәй ап-ак, ә башында җилпәзәдәй күперенке бүрек калка. Мин тукталып, бераз каушап калдым. Ә бу илаһи, күктән төшкән кош җилкәмдә утыра бирде. Күп тә узмады, бакчадагы иң карт алмагачның ботагына очып кунды да мине күзәтә башлады. Икенче көнне бакчага чыгып күгәрченне эзләдем, әмма ул юк иде. Эсселектән, кояш нурларыннан качып, күләгәгә, ишегалды эскәмиясенә килеп утырдым. Алда әйтеп үтелгәнчә, минем боегып, төшенкелеккә, кайгыга батып йөргән вакытлар. Әти белән соңгы сөйләшү күз алдыма килеп басты. Әти гади колхозчы, гадел һәм туры сүзле иде. Гомере буе үз эшен җиренә җиткереп, намус белән хезмәт итте. Бердәнбер баласы диплом алып, югары уку йортын тәмамлап, авылга кайткач, ул, бик шатланып, зур хыялларын улына баглаган. - Хәзер син, улым, белемле төзүче. Авылда калырсың, монда матур-матур йортлар, биналар салырсың. Үз өеңне дә булдырырсың, өйләнерсең, гаилә корырсың. Җыйнаулашып, бер семья булып сөенеп яшәрбез. - Әмма минем башка планнар, әти, - дип, кыюсыз гына башлап җибәрдем сүземне. - Мин авылда калмаячакмын. - Ничек инде калмыйсың? Бу нинди сүз, Габдрахман? - дип гаҗәпләнде әти. Соравында гарьләнү сизелә иде. - Ни өчен? - Чөнки авылда карьера баскычы үсә алмый. - Ничек дидең, кар ера? - Алга таба үсеш юк, әти. - Мин гади колхозчы, улым, андый сүзләр белмим. Аңлаешлы итеп сөйлә. - Авылда аз акчага утырасым килми. Улыңны шәһәр шартлары күбрәк кызыксындыра. Минем алдымда күпме мөмкинлек ачыла. - Әмма син гади колхозчы түгел бит, син - укымышлы кеше. Синең хезмәт хакың шәһәрнекеннән кимрәк булмаячак. - Әти, әйтәм ич, анда мөмкинлекләр күбрәк. - Мөмкинлекләр, имеш, - дип үртәде әти. - Хезмәт сөйгән кешегә авылда да бар ул мөмкинлекләр. Шәһәргә киткәнче, башта үзебездә эшләп кара, аннары күз күрер. - Юк, әти, китәм, дигәч - китәм! - Менә сиңа вәт, үз дигәне, киребеткән малайның. - Кирегә сукалама, балам, әткәң кушканны үтә, - дип мышкылдап кушылды Оркыя карчык. Тик әтинең ачуы, ялкынсынып, биек, сабыр ярларыннан ташып чыккан иде инде. - Китәсең килсә - кит! Хәзер үк кит! Әмма шуны исеңдә тот: китәсең икән, монда кире кайтасы булма! Тәмам ярсып, ачы тавыш белән әйтелгән соңгы сүзләре әле дә колак түрендә чыңлый кебек. Өч атна узгач, утырткан бәрәңге тишелеп чыккач, киң болын шикелле җәйрәп яткан авыл бакчасын әйләнеп карап чыгарга теләдем. Чүпләрен утыйсы, озакламый бәрәңге төбенә өясе булыр инде, дип уйлап йөргәндә, баш очымда теге ак күгәрчен янә пәйда булды. Минем янымнан гына үтеп, бер агачтан икенче агачка кунгалады. Ничә яшемә җитеп мондый күгәрчен күргәнем юк иде әле. Элеккеге танышым сыман очкалады бу минем янәшәдә. Ак күгәрчен бакчада яши башлады: карт алмагачның куе яфраклар белән капланган иң югары ботаклары арасында төпләнде. Көн саен диярлек аны күрдем. Нәрсә генә эшләмә - су сибәсеңме, чүп утыйсыңмы, кошчыгым әллә кайдан чыга да минем тирәдә әйләнә. Көн артыннан көн агылды, сәгать телләре йөгерде генә - вакыт тиз үтте. Җәйнең беренче ае да сизелмичә генә узып китте. Без күгәрчен белән аерылмас дусларга әверелдек. Кошчыгымның аягына тимер боҗра ясап кидердем. Иртән торып бакчага керәм: - Гөр, гөр!- диеп дәшәм һәм уч төбенә сибелгән җимне аңа таба сузып сыйлыйм үзен. Ә ул, канатлы дустым, беренче булып җилкәмә куна да, күгәрчен телендә колак янында гөрли дә, шуннан, уч төбемә кунып, бодай, тары ярмасын чүпли. Күгәрчен бакчада өч ай яшәде. Ә бервакыт сәер хәл булды. Җәйнең соңгы көне. Кошчыгым үзен ничектер тынгысыз тотты. Сарай эченә кереп, бер урыннан икенче урынга күчеп, канатларын җилпеде һәм кадакта эленеп торган, әтинең иске, соры кәчтүменә очып кунды да, үткен томшыгын ошбу киемгә ышкып, чукый башлады. Озак кына һаман шул урында чуалды, бөтерелде, минем үгетләүгә, хәтта боерыкка да игътибар итмичә. Ничәмә-ничә тапкыр кудым, ләкин ул әрдәнәләр арасыннан - Ярый соң, - дип, сарайга таба кул селтәдем. Күз ачып йомганчы дигәндәй, озын, салкын кышлар җитәр. Шуның өчен дә канатлы дустыма җылы оя ясарга уйладым. Гадәттәгечә, иртән торып бакчага чыктым һәм күгәрченне чакырдым. Берничә тапкыр дәштем, ләкин кошчыгым күренмәде. Әллә үпкәләде микән Аппагым? Тагын әйдәдем үзен. - Гөр! Гөр! Аппагым, дустым! Кил минем янга. Хәйран гына чакырдым күгәрченемне. Әмма минем үтенечкә тынлык кына җавап бирде. Ничектер моңсу булып китте, шулай да Аппагымның кире кайтачагын белә идем. Мунча артына утын өеп йөргәндә, кошчыгымның якында гына гөрләгән тавышы ишетелде. Тавыш яңгыраган якка борылдым. Ни күрим: Аппагым кайткан! Элекке сыман иңемә очып кунды да колак янымда гына гөрләде. Дускаемны уч төбенә алдым. Кечкенә йомшак башын, битемә китереп, үптем үзен. Кошчыгымны актык тапкыр сөю, җылылыгын тою иде бу. Күп тә үтмәде, Аппагым ашкынып кулымнан очты. Күңелем нидер сизенде. Бер мизгел эчендә үтте бу актык аралашу, хушлашу. Соңгы күрешү - Күгәрченем әкренләп һаман югарыга, җәйрәп яткан, киң фирүзә күккә таба омтылды. Ә мин, карашымны ала алмыйча, хәйран калып карап тордым. Диңгездәге җилкән сыман, җиләс күгелҗемдә, канат-каурыйларын күпертеп, кагынып тибрәнде. Аппагым баш өстеннән бер әйләнде дә юк булды. Ә иң гаҗәбе шул: иртәгесен иске-сәләмә әйберләрне җыеп ыргыту нияте белән мәш килгәндә, әтиемнең сарайда эленеп торган теге соры кәчтүменә чират җитте. Аны әти озак вакыт яратып, хәтта соңгы сулышына кадәр кигән. Анда әле дә әтинең исе, гайрәте, җылылыгы сакланадыр кебек. Кайчандыр соры таза тукымадан тегелгән кәчтүм тузган, терсәк, яка турылары кыршылып, урыны-урыны белән юкарып беткән. Кием хатирәләр белән тулы иде, шуңа да аннан мин тиз генә аерыла алмадым. Үзем дә сизмәстән кулым һәр төймә, һәр кесә буйлап йөренергә тотынды. Һәм кәчтүмнең эчке кесәсендә ниндидер каты кәгазь кебек нәрсә барлыгын тойдым. Карасам - кат-кат бөкләнгән дәфтәр битенә язылган хат. "Газиз, бердәнбер балам! Бу хатны язу сәбәбе - актык сөйләшү. Соңгы сөйләшү миңа тынычлык бирми. Мин күп мәртәбәләр ул хакта уйладым. Караңгы төннәрдә уянып, безнең арада килеп чыккан низаг көненә кайтып, искә төшереп утыра идем. Ә мин бит сине кайтырсың дип көтәм. Көн саен капка төбенә чыгып юлны күзлим. Менә капканы ачарсың да, күкрәгемә кочармын сыман. Үтенәм, гафу ит мине, улым, акылсыз картны. Ә миңа килгәндә, әтиең күптән инде, балам, сине кичерде. Вакыт, вакыт... Мин өлгерергә тиеш. Күңелем сизә, улым, без бүтән якты дөньяда күрешә алмабыз, ахры. Ә йөрәк әрни, сыкрый тора. Насыйп булса, шушы хат синең кулга килеп керер дип өметләнеп калам. Беләм, хәзер син бу юлларны укыйсың, әгәр шулай икән, димәк, минем иң зур теләгем, үтенечем чынга ашты. Синең белән татулашырга бары бер адым гына җитмәде. Шуның белән хатны тәмамлыйм. Хуш, бәхил бул, улым". Үкереп елыйсым килде, әмма күз яшьләре атылып чыгарга ашыкмадылар. - Әти! Мин яратам сине. Йөрәгемнең бер өлеше гомерлеккә синең белән булыр. Күптән, күптән кичергән булгансың. Тик улыңның кыюлыгы җитмәде шул, ни кызганыч, уңайсызлану, оялу хисләренә бирелеп, ничектер батырчылык итмәдем туган йортка кайтырга. Әйе, очрашырга бер адым җитмәде... - Хатны саклыйсызмы? - дип сорау бирдем Габдрахман абыйга, уйларыннан бүлдереп. - Саклыйм, сеңлем, йөрәк түрендә, - дип җавап кайтарды юлдашым. - Ә күгәрченне чынлап та башка күрмәдегезме? - Аппагымны башка очратмадым. - Димәк... - Мин фикеремне әйтеп бетерергә өлгермәдем. - Димәк, - дип дәвам итте Габдрахман абый, - очраклы хәл түгел иде бу күренеш. * * * Җилләрне куып-кудыртып, җилкенгән тимер юл аты, актык станциягә җитеп, тынып туктап калды. Поезд баскычыннан перронга аяк басам. Мин - Мәскәүдә. Үз карынына миллионлаган адәм баласын сыйдырган шәһәр шау-шу тавыш, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт, тынгы белмәс меңләгән кеше белән каршылый. - Саубул, сеңлем, монда безнең юллар аерылышадыр. Рәхмәт моң-зарымны ахырына кадәр тыңлаганың өчен. Ә бу сиңа күчтәнәчем, - дип, яңа гына аертылгандай үтә-күренмәле, ачык-алтынсу төстәге бал тулы банканы кулыма тоттырды. - Күчтәнәчемнән авыз иткәндә, Габдрахман абыеңны исеңә төшерерсең. Габдрахман абый, зур-зур адымнар белән, умарта оясыдай кайнап торган шәһәр эченә кереп чумды да күздән югалды. Көтмәгәндә эре бөртекле яңгыр, дәррәү сибелеп, тигез асфальтта биешә башлады. Мин вокзал эченә керергә ашыктым. Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. Һәм ул вакытта нечкә күңелле кеше генә аның асыл мәгънәсенә төшенә аладыр. Кайберәүләр ышанмас та хәтта. Аларның моңа тулы хакы бардыр. Уйларымны бүлдереп, җәйге чая яңгыр да узып китте. Кояш чыкты, бөтен җир йөзе елмайды, һавада исә, алтын, зөмрәд, комач, күк төсләрен таратып, салават күпере хасил булды... "Иң шәп хикәя" конкурсына Лилия Фәттахова ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР... ХИКӘЯ Үкенү Табылдык ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР... ...Авыл иртә уяна. Гомеренең яртысын шәһәрдә үткәргән ир өчен әче таңнан тамак ертып кычкырган күрше әтәченең тавышына караганда бертуктамый агылып торган эреле-ваклы шәһәр транспортының шау-шуы якынрак иде инде хәзер. Ул әлеге шаушуга күнгән, гадәтләнгән. Төне буе йокларга бирмәгән чикерткә дә кайдадыр күңел төбендәге балачак хатирәләрен уятырга тырышты бугай. Аннары авыл урамыннан инде шактый сирәгәйсә дә, берничә дистә сыеры, кырыклап кәҗә-сарыгы булган көтү дә үзенең бу җир хуҗасы булуын искәртеп узып китте. Көтүчеләре йокысыннан уянып та җитмәгән яшь-җилкенчәк булдымы шунда, адым саен чыбыркы шартлавы ишетелеп торды. Әллә ешрак шартлаткан саен йокылары тизрәк ачылыр дип уйладылар инде. Берәрсенә шәһәрдән кайткан оныклардыр, мөгаен, болар. Авылда күбрәк карт-коры гына хәзер, дип зарланганнар иде кичә. Ярым уяу, ярым йокылы килеш, стенада текелдәгән сәгатькә күз салып алды. Әле биш тулып кына киткән икән. Ул да булмады, кемнеңдер тракторы, ачы тавыш белән дөньяны уятып, иртәнге авыл һавасына үзенең сасы исен кушып узып китте. Ерактарак кемдер машинасын кабызды. Авыл уянды. Ул торып утырды. Әтисеннән башка бөтенләй дә ятимләнеп калган өй эченә күз салды. Монда бар да элеккечә. Бер ел элек тә, биш ел элек тә шул ук җиһазлар, шул ук урында иде. Хәер, әнисе вафатыннан бирле берни үзгәрмәде бугай биредә. Күрше апайларга рәхмәт, тәрәзә пәрдәләрен, кашагаларны, урын-җирләрне юып-элеп киттеләр. Шәригать шулай куша ди, мәет чыккан өйдә бар нәрсәне юып аласы икән. Ул нигәдер бу йола-гадәтләрне оныта да башлаган икән инде. Ә бит үзе дә ахирәт тормышы турында уйлый башларга тиешле яшькә кереп бара... Мәскәүгә кайткач, мәчеткә барырга кирәк булыр әле. Юынып, атасының электр самавырыннан мәтрүшкәле чәй эчеп алгач, шул самавырда чагылган үз йөзен күреп көлемсерәп куйды: - Йә, малай, инде нишлибез? Инде нишлибез?! Бу йортны нишләтәсе булыр икән инде. Авылда туган-тумача калмады хәзер. Яшьрәкләр - шәһәргә, олыраклар авыл башындагы мәңгелек йортка күчеп беттеләр. Сатарга дисәң дә, алучы булмастыр. Хәер, алучысы табылыр да анысы. Ир, сата-нитә калсам дип, өй-каралтыны янәдән карап чыгарга булды. Бакча кырыенда миләш куаклары ышыгында әле бер ун еллар элек кенә яңартылган нарат мунча тора. Үзе осталар яллап төзетеп киткән иде Рушан аны. Әтисе гомер буе бакчада казынырга яратты. Рәт-рәт тезелеп киткән алмагачлар ышыгында берничә төп җиләк, ачыктарак берничә түтәл суган, кыяр, кишердән кала әллә ни юк-югын биредә. Элегрәк Мичуриндай кыланды әтисе: ни генә үстермәде. Ялгышып та бер чүп аламасын табып булмый иде бакчасында. Инде шактый ук шәбәеп, бакчаның бар җиренә хуҗа булырга өлгергән алабуталарны күргәч, соңгы атналарда бу бакчага керүче булмавын аңлады ул. Бакчаның яшел сукмагы аша ихатага узды. Биредә һәр коралның үз урыны. Теге кайтканында өч сарыгы, кәҗәсе, берничә тавыгы да бар иде түгелме соң? Кызык, сатты микәнни? Үләсен сизде микән әллә? Ир рәт-рәт тезелеп киткән агач ларларны ачыпачып карады. Ашлык-мазар да күренми. Мөгаен, берәрсенә биргәндер. Беркайчан да запассыз тормый иде ул. Малын кирәксенмәгәч, ашлыгын әрәм яткырмас шул. Сугыш чоры балалары икмәкнең кадерен белә алар. ...Ихата белән өй арасын тоташтырып торган коридордан үтеп, өйгә керде. Идән астына төшеп менсәң дә ярар иде. Бәрәңгесе калып, үреп ятмыймы? Әле тагын кайчан кайта. Ир, идән асты капкачын ачты да төшәргә бик җайлы итеп эшләнгән баскычның ныклыгын күреп, тагын бер кат атасының булдыклылыгына сокланып куйды. Идән астында да шундый ук тәртип! Эреле-ваклы һәр тартма үз урынында. Стенаның бер буена бетон киштәләр эшләнелгән. Анда төрледән-төрле консервалар, банкалар. Ник бер туфрак өеме, аунап яткан чүп булсын. Бәрәңгеләре аерым тартмаларда ята. Күп калмаган икән, алып чыксаң әйбәтрәк булыр дип, ир чөйдә эленеп торган капчыкка үрелде. Капчык эленгән җирдә ишек күргәч, аптыраудан бер мәлгә тын калды. Бирегә ни өчен төшкәнен бөтенләй онытып ук җибәрде. ЛИЛИЯ ФӘТТАХОВА Ишек. Идән астындагы базга ишек нигә кирәк? Әллә сөяп кенә куелганмы? Уе артыннан барып, кулы белән ишекне этеп карады. Ишек бик яхшылап беркетелгән, кузгалырга исәбе юк иде. Кырыйдарак тотка сыман нәрсәне абайлап, шуннан тотып этеп карады. Ачылмады ишек. Үз фатирындагы борылмалы тотканы исенә төшереп борып караган иде, авыр ишек бернинди сыкранусыз, бертавышсыз ачылып китеп, ирне эчкә дәште. Ишекнең теге ягында дөм караңгы иде. Берәр минут чамасы, дөп-дөп иткән йөрәген тыңлап, караңгылык белән карашып тордылар да, ни булса шул булыр дип уйлап, ир алга атлады. Уң кулы белән кармаланып стенага тотынды. Стена салкын, бераз гына кытыршы. Әллә таш, әллә бетон инде. Кулы ут кабызгычны абайлап алды. Ут кабызды. Яктылык белән каршына килеп баскан күренеш ирне баягыдан да күбрәк аптыратты. Иңе ике метрдан киңрәк коридор, биеклеге дә шул чама булырга тиеш. Баш түшәмгә тими. Коридор каядыр илтә. Кая? Билгесезлек бераз гына шүрләтсә дә, табигый кызыксынуы курку-шөбһәләрне артка этәреп, аякларын алга өндәде. Берничә метрдан соң стена уемында киштәләрне күреп алды ул. Менә кайда икән ул ташыган капчык-капчык он, шикәр, ярмалар. Банкалар, консервалар. Әллә картлач дөнья бетә дигән сүз шаукымына ияреп бераз акылга зәгыйфьләнә башлаган иде микән? Ахырзаманга әзерләнгәнме? Берара кайберәүләрнең шулай җир асларына төшеп, ахырзаманны көтеп ятулары турында шаулаган иде матбугат. Котылырсың алай гына... Юк, атасы аның беркайчан да андый ахмаклыкка бармас. Соңгы кайтуында да ул-бу сизелмәде. Боек иде үзе. Аның сәбәпләре дә бар иде шул. Күршесе Миңсылу апайны җирләгән вакыт иде ул. Ике ай элек иде бугай. Ир алга атлады. Берничә адым үтүгә, күзенә шактый зур гына бер бүлмә сыман куыш күренде. Болай ук булмас, Шаһрезадә әкияте түгел ич инде бу дип, күзләрен челт-челт йомып алды - бүлмә урынында иде. Беләген чеметеп карады: катырак чеметте бугай, ул башта авыртып алды, аннары күгәреп үк чыкты. Димәк, йокламый да, төш тә күрми. Сулышы тигезләнә төшкәч, бүлмәне күздән кичерде. Нәкъ авыл өе иде бу. Матурлап җыеп куелган карават. Бер пар мендәр, аларга гөләп чәчәкләре чигелгән. Арырак кечерәк кенә өстәл куелган, өстәл өстенә матур пыяла чәйнек белән ике чынаяк кунаклаган. Таныш чынаяклар. Зәңгәр җирлеккә кып-кызыл чияләр төшерелгән ул чынаякларны атасына колхоз идарәсеннән ниндидер бәйрәм уңаеннан биргәннәр иде бугай. Бүлмәнең икенче стенасы буенда чәчәкле япма ябылган диван. Диванның бер башында китап шкафы. Анда буш киштә юк, тәртип белән китаплар тезелгән. Диванның икенче башында борынгы комод, комод өстендә - телевизор. Телевизор башында кемнеңдер күзлеге ята. Атасы күзлек кими иде аның. Сәер. Иң күзгә ташланганы - бүлмәнең идәнендә дә, стеналарында да, хәтта түшәмендә дә чуар келәмнәр. Ирнең күзе диван кырыена җайлап куелган гармунга төште. Әтисенең гармуны иде бу. Янәшәсендә җырлар язылган дәфтәр ята. Ачылган биттә әтисенең иң яратып җырлаган җыры: Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар; Талда яфрак, миндә сагыну, Сездә нинди хәлләр бар? Йөрәге дертләп китеп, кинәт нидер чеметтереп алган кебек булды. Кайдадыр эчтә әллә үз күңеле елый, әллә атасының сулкылдавы ишетелә. Чәчәкле-бизәкле тирмәне хәтерләткән бүлмәне артта калдырып, ир алга атлады. Бер утыз-кырык адымнан соң ул баскычлы юлны шәйләп алды. Куркуы тагын башын калкыта башласа да, аны ниндидер көч һаман саен алга әйдәде. Ул үзенең һәр кыштырдавын, һәр сулу алуын тыңлый-тыңлый (тынлык та шомландыра икән ул!), киң итеп эшләнгән сөзәк баскыч буенча өскә күтәрелде. Баскыч аны бер өйгә алып менде. Гади генә өй. Сандык. Сандык өстендә чигүле мендәрләр. Чигүле тәрәзә Күршеләр ЛИЛИЯ ФӘТТАХОВА - Менә шул тыныч холыклы әтиебезнең бер генә тынышалмаган кешесе бар иде - ул да булса, күрше апабыз. Урыслар "божий одуванчик" диләр бит әле, менә шундый тыныч, беркем белән талашмаган, беркем белән юньләп аралашмаган Миңсылу апай белән җеннәре туры килмәде аларның. Әле Миңсылу апайның кәҗәсе безнең инеш буендагы шомыртларны корыткан, әле безнең әтәч күрше апабызның коймасына очып кунган, әле Миңсылу апай әти турында нидер мыгырданып әйткән, имеш - кайчан карама, бу икәү нидер бүлешә иде. Кайчак шулай күзәтеп торганым бар иде читтән генә. Әти иртән сарыкларын көтүгә куып, кош-кортларны ашатып ала да баскыч идәненә утырып койрыгын болгап килеп җиткән Алабае белән сөйләшә башлый. "Күренми әле теге нишләптер... Әллә чирләп китте микән, ә, Алабай, белмисеңме?" Миңсылу апай яшьли тол калды да, башка кияүгә чыкмыйча, үз көнен үзе күреп яшәде. Кайдан килгән булгандыр, безнең авылда туганнары юк иде аның. Ире ягыннан бертуган сеңлесенең кызы бар да, никтер аралашмадылар алар. Нинди сүз кергәндер араларына - беркем белми. Балалары да булмады. Үз йортыннан сирәк чыкты ул. Кырагайрак иде шулай. Беркемгә бер авыр сүз әйтмичә, кунак-фәләнгә йөрешми генә яшәде дә яшәде. Бакыйлыкка киткәндә, ул да сиксәнне узган иде, белүемчә. Кем белән талашырсың икән инде, әти, күршең дә киткән бит, дип әйттем бугай әле ул вакытта - мин, мәгънәсез... Әти дәшмәгән иде. - Милые бранятся, только тешатся, диләрме әле руслар?! Болар бер-берсен шулай яраткан булып чыга бит, представяешь? - Дустымның аптыраулы күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. - Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа - алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... - Рушан нидер уйлый иде. - Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? - Ә мин аларны аңлыйм кебек. Һәр кешенең яратасы да, яратыласы да килә. Яшь вакыттагы мәхәббәт ул давыл кебек бөтереп ала да, сиңа уйларга да ара калдырмый, үз эченә алып кереп китә. Ә олыгая төшкәч килгәне ул бөтенләй башка төрле. Монда инде ул хисләр аеруча нәзберек, аеруча кадерлерәк. Ул хисләрдән кемнең дә булса көлүенә, ә бәлки, мыскыл итүенә олыгая төшеп акыл утырткан адәм заты юл куймаска тырышачак. Әгәр алар ачыктан-ачык кушылган булсалар, гайбәтләрен сатучылар булмас иде, дисеңме? Олы хисләрен ваклаудан курыкканнардыр алар. Ә болай... беркем белми, беркем кысылмый. Рушан, уйга батып, тәрәзәгә бакса да, инде күз иярмәс тизлектә үзгәреп торган тышкы манзараны бөтенләй күрми иде. Юл буенда бер-беренә сыенып үскән каеннар аңа бары яшел сызык кына иде. Аның уйлары бүген генә аерылып киткән туган йортына, андагы идән асты бүлмәсенә, шул җир асты юлы аша кавышкан әтисе белән күрше апасына йөгерә. Үткәнгә юллар юк шул, булса да, ул юлларда каршы алыр кешеләре юк. Поезд тәгәрмәчләре дә әллә үртәп, әллә хәленә кереп, һаман бер үк нәрсәне тукый: "Киттек инде... киттек инде... киттек инде". ...Мин уйларымнан аерылып, үз дөньяма кайтам. Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды, Нәрсә булды миңа - белгән юк? - Күптән инде, күптән яшәгән юк, Күптән инде, күптән үлгән юк. Радио дулкынында башка җыр яңгырый икән инде. Нияз Акмалның теләсә кайсы психологтан да көчлерәк шигъри юллары бар күңелемне айкап ала. Әллә гомер буе мәхәббәтләрен кешедән яшерергә мәҗбүр булган бу икәүнең тарихы, әллә үз күңелеңнең кайсыдыр почмагына яшеренеп, син иң көтмәгән вакытта баш калкыткан үкенеч хисе синнән сорамый гына тозлы яшь булып тәгәрәп төшеп китә. Истәлекләр Мәгъсум Харисов УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Без башка чыктык МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Бикмуллин Шәяхмәтне ялчы итеп тоткан. Авыл читенә җил тегермәне салдырган. Үзе Килдураз волостенда берничә ел староста да булып торган. Урак машинасы, тимер сабан, җилгәргече дә булган. Сираҗ бай, колхозлашу башлангач, 1936 елда үлеп китә. Каберлектә ташы бар. Уллары Гыйматдин белән Гарифның барлык милкен конфисковать итеп, үзләрен авылдан Уралга - Магнитогорскига сөрәләр. Фәсхетдинов Гыйматдинга килгәндә - бөтенләй башка. Ул 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлеккә эләгеп, Франциядә дә яши. Россиягә кайткач, Петербургта Путилов заводы эшчесе була һәм эшчеләр хәрәкәтенә дә катнаша. Соңыннан, авылга кайтып, 25-26нчы елларны нарат бүрәнәдән алты почмаклы өй сала. Зөя яры балчыгыннан кирпеч сугып, аны яндыра һәм кладовой сала. Яндыру өчен балаларыннан (Гыймран һәм Гомәр) берничә мең кирпеч суктыра һәм француз авылы тибындагы кирпеч өй салырга уйлый. Атның яхшысын, эресен асрый. Авылда беренче булып яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Колхозлашу чорында аны да кулаклар исемлегенә керттеләр. Өеннән чыгаргач, ул Путилов заводына хат яздырып, аннан районга тиешле кәгазь килгәч, аны яңадан үз йортына керттеләр. Колхоз председателе итеп авылның ярлысы Мөхитов Салихны сайладылар. Мөхитов Салих аз-маз укый-яза белә. Атсыз, сыерсыз. Салам түбәле, 4 тәрәзәле, җил капкалы кечкенә генә өйдә яши. Әнисе - Шәмселниса абыстай, энесе - Мөбарәкҗан. Салих әтисеннән шул елларда аерылып чыгып өйләнә, Мидхәт исемле уллары тугач, вафат була. Фәсхетдинов Гыйматдиннан аерылып кайткан Фәхретдиннең олы кызы Мөнирәгә өйләнә. Өч кыз баласы (Ханә, Фөррия, ...) туып, сугыш башлангач сугышка китә. Сугышта энесе Мөбарәкҗан да үлә. "Чәчәк" колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх була. Ул да сугышка китеп үлә. Аның да Равия, Хания, Фәния, Фәүзия, Рәшит исемле балалары кала. Колхоз, таралып яңадан оешкач, "Ирек" дип исемләнеп, 1962 елгача яши, 1962 елда "Ирек" Никита Сергеевич Хрущёв әмере (ЦК КПСС Генеральный секретаре) белән "Ватан" колхозына кушыла. Ул вакытларда авылда клуб булмаганлыктан, эштән бушаган кешеләр кичен аерым йортларга җыелып, бер-береннән хәл-әхвәл сорашып, тормыш яңалыкларын, тирәкүрше авыл хәбәрләрен сөйләшеп, гәпләшеп утыралар иде. Колхозлашу вакытында мондый җыеннар урам саен булып, иртә таңга чаклы да сузыла. Әткәй дә кичләрен чыгып китеп, Бикмуллин Шәяхмәт абзыйларда кич утырып, яңа хәбәрләр алып кайта, аны түкми-чәчми иртә белән әнкәйгә һәм Хәнәфия абыйга сөйли. Хәнәфия абыйның зур йортын яңа төзелгән "Кызыл чәчәк" колхоз идарәсе иттеләр. Озак та үтмәде, колхоз идарәсе Фәсхетдинов Гыйматдин йортына күчте, ә каралтысына кулаклардан алынган атларны җыйдылар. Безнең авыл халкы аяк киемнәре тегүче булганлыктан, Хәнәфия абый йортында аяк киемнәре тегү мастерское ачтылар. Аның мөдире итеп Вәлиев Ярулланы билгеләделәр. Авыл ирләренең күбесе артельгә член булып керде. Бу, әлбәттә, колхозлашу барышына уңай йогынты ясамады, киресенчә, комачаулады гына. Шунлыктан булса кирәк, артельне япкач, авылның байтак кына кешеләре: Галимов Шәрәфлислам, Гатиятуллин Ярулла, Җамалдинов Галәтдин, Әхмәдуллин Нәгыймулла, Әхмәдуллин Хәбибулла, Абдуллин Кәлимулла, Гарифуллин Солтан, Дәүләтшин Мөхәммәтша һ.б. семьялары белән шәһәргә китеп бардылар. Әткәй колхозга керү ягында, әнкәй дә аның теләгенә каршы килми. Бу вакытта авыл халкы арасында бик күп төрле имеш-мимешләр йөрде. Халык яңалыкны бик өнәп бетерми. Ә яңа тормыш турында агитаторларның әңгәмәсеннән соң, күңеле белән колхозга кермәкче була, ләкин алданасы килми. Коткыга бирелеп, кайберләре сарыкларын суеп, сыерларын, атларын суеп ашыйлар яки сатып җибәрәләр. Безнең әткәй колхозга башлап язылучылардан булды. Аны колхозга кабул иткәндә, ярлылар комитетының күпчелек әгъзалары: - Харис абый әйбәт кеше, ярдәмчел, атсыз хуҗалыкларга булышу йөзеннән атын, эш коралын бушлай биреп тора, җирләрен сукалаша, көлтәләрен ындырга кертешә, - дип, уңай бәя биргәннәрен һәр җирдә ишетәм. Әле дә хәтеремдә: язгы көннәрнең берсендә, җомга намазыннан әткәй Җиһаншин 1 Рәшит Вазыйхович Гафиятуллин (1938 елда Казмада туган) - КХТИ тәмамлый, техник фәннәр докторы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978). Безнең нәселдән. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Гаделша абый белән бергә кайтты. Өстәл тирәли тезелешеп төшке ашка утыргач (үзебезнең туган кеше булганлыктан, әнкәй Гаделша абыйдан тартынмый иде), Гаделша абый: - Мин сине якын күреп, туган итеп кенә әйтәм, әнә тегеннән - Көньяктан чыкканнар (Төркиядән) колхозга кергән мөселманнарның маңгайларына кара пичәт сугалар, хатынкызларның чәчләрен төптән үк кисәчәкләр икән, яхшы чакта колхоздан чыгып кал, атабабаларыбызга хилафлык итмә, буй җитеп бара торган кызыңны хур итмә, - дип үгет бирде. Колхозлашуны авыл халкы төрлечә кабул итте. Беришеләре - бигрәк тә атсызсыерсыз хуҗалыклар, ярлылар - шатланып каршы алдылар. Аларның барлык өметләре - атлы-сыерлы булу. Атны-сыерны аларга кулаклардан алып бирәчәкләр, имеш. Кыскасы, исәпләре - җиңел генә баю. Таза урта хәллеләр бик үк өнәп бетермиләр. Янәсе, хуҗалыкны аякка бастырганда гына, атны-сыерны, мал-туарыңны колхозга илтеп бир, имеш. Ялкаулыклары аркасында гомере ат, сыер күрмәгән ярлылар синең малыңнан синең белән бертигез файдалансыннар, имеш һ.б. Халыкның ул вакыттагы һәм соңыннан сөйләве буенча да безнең Казма авылында күмәк хуҗалыкка керү Сираҗныкыларга гына яраган. Ә калганнары - үз кул көчләре белән көн күрүче таза хәлле крестьяннар. Эшләгән кешегә, хәрәкәт иткән кешегә безнең авылның җире җитәрлек булган. Ә ялкаулар шул җирдән дә тиешенчә файдаланмаганнар. Нәҗминекеләр - Әхбаретдин, Гыйльманетдин, Гыйльфанетдиннар - бертуганнар өчесе дә ярлы һәм ялкау булганнар. Хуҗалыксыз, булдыксыз кешегә бездә "Әхбар кебек" дип әйтәләр иде. Авыл халкы аяк киеме тегү эше белән шөгыльләнгәндә, алар кичләрен өйләренә ут алуны да тиешле санамаганнар. Ни хикмәттәндер, Нәҗминекеләр ярлы булсалар да, колхозга керү өчен атлыгып тормадылар. Хәтта кермәделәр дә. Соңыннан гына кушылып киттеләр. Алар, колхозга кергәч, кеше рәтеннән эшлисеннән куркалар, дип сөйләделәр. Хәнәфия абый белән әткәйгә килгәндә исә, аларның карашлары бөтенләй башкача. Безнең йорт элек-электән газеталы-китаплы йорт булган, зур карта һәм шактый зур, калын географик атлас та бар иде. Газета укыгач, әткәйләр ул картаны карыйлар иде һәм дөнья хәлләре белән танышалар. Газета укыганлыктан, Хәнәфия абый бигрәк тә һәр яңалык белән кызыксына, һәр яңалыкны хуплап каршы ала. Илдә колхозлашу башлангач та, Украина һәм башка җирдә төзелгән колхозлар белән һәм колхозлашуда дәүләт, партия политикасы белән дә хәбәрдар булып, районнан, Казаннан килгән вәкилләрнең кайчак ялгышып китүләрен әткәйгә бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Хәнәфия абзый үзе ат җигеп йөрергә, җир сөрергә, урак урырга яратмый иде. Ул язын подаука асып, җиргә орлык чәчәргә, иләк белән иген чистартырга ярата иде. Аның дингә ни дәрәҗәдә ышанганын соңгы көннәрендә дә белә алмадым. Ул юк-бар хорафатларга ышанмый, дин мәсьәләсенә фәнни күзлектән бәя бирә. Ураза тоту, корбан чалу, никах уку кебекләргә ышанып бетми. Ай, йолдыз, кояш системасы, галәм турында фикер йөртеп, шулар турында тирәнрәк белергә тырыша иде. Төннәрен аяз күктәге йолдызларга карап, уйланып утырган чакларын да күргәнем бар. Ул бервакытта да юк-бар сүзләр сөйләп йөрмәс, кеше белән кушылып та андыйларны сөйләшмәс. Ул минем белән очрашканда яки мәҗлесләрдә һәрвакыт үзен кызыксындырган мәсьәләләр турында хәбәрләшергә ярата иде. Безнең әткәйгә килгәндә, ул колхозлашуга беренче гариза бирүчеләрдән булды. Ул кеше белән бергә аралашып яшәргә ярата, шул чор гайбәтләренең берсенә дә ышанмый. Мин колхозлашуга чиксез дә куана идем, чөнки миңа - 13-14 яшьлек балага - ялгыз хуҗалыкта эшләве, әткәй авырганлыктан, бик кыенга килә. Күмәк хуҗалыкта эш тә күмәк башкарылып, ярдәмләшеп яшәү турында хыяллана идем. Мин һәр яңалыкка тиз үк тартылам, омтылам. Минемчә, колхозлашудан җирсез калмыйсың, атсыз булмыйсың. Сыер-сарыкны алгач, сөт, йон, ит мәсьәләсе генә бераз күңелне борчый иде. Соңга таба ул да аңлашылды. Йорт хайваннары, кош-кортлар хуҗалыкта кала икән ләбаса. Бәлкем, минем тормышымда беренче хыялым һәм аңа омтылышымның беренчесе колхозлашу булгандыр. Мин - әтиемнең үтенече буенча колхозга керү өчен үз кулым белән берничә мәртәбә үтенеч язган кеше. Шуны да әйтим: шактый матур итеп язуымадыр, үтенүләре буенча, башкаларга да язып бирә идем. Алга китеп булса да әйтим: Гаделша абый үгетенең йогынтысы кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, башта колхозга кермәс өчен аягын бик терәп торса да, тормыш ачысы, тормыш авырлыгыннан булса кирәк, ул үзе дә колхозга керде. Соңыннан колхозның алдынгы, актив, гадел эшчесе булып китте, озак еллар буе колхозның атларын карады, бүләкләнүләргә, мактауга лаек булды. Ә әткәйне колхоздан чыгардылар. Ул колхоздан үзе чыкмады, ә аны чыгардылар. Менә ни өчен. Безнең төп йорттан алып чыккан биябезнең берничә яман гадәте бар иде. Ул, беренчедән, көтүдә тормый, икенчедән, тәне бик кытыклы булып, җиккәндә сыртына ыңгырчак куйдырмый, өченчедән, аның сыртына дилбегә салып булмый, дүртенчедән, ят кешегә башка җирдә түгел, абзарда да тоттырмый, бишенчедән, һәрвакыт койрыгын бутап йөри, ялгышлык белән койрык астына дилбегә керсә, тибенеп дулый, алтынчыдан, ят кешене куалап талый иде. Әткәй, бу атны колхозга бирсәк, берәр кешене имгәтер, җигә дә алмаслар, дип суйды. Аның теләге изге иде. Аның уенча, колхозга күндәм ат бирергә иде. Атны сую әткәйне колхоздан чыгарырга сәбәп булды. Әткәй атны суюның сәбәбен башкаларга аңлатып караса да, аны аңларга теләмәделәр. Әткәй, кемгәдер утырып, ат сатып алу нияте белән Тәтеш базарына китте. Мин әткәйнең Тәтештән кайчан кайтканын белмәсәм дә, иртән йокыдан торган төшкә абзарда кызыл туры ат тора иде. Яңа атны күрергә үзен яхшы ат белгече дип сынап йөртүче Шәмсиев Гыйматдин абзый да килеп җитте. Атны абзардан ишегалдына чыгарып җибәрделәр. Ат ят җирдә иснәштергәләде, пошкырды, кешнәп тә куйды. - Харис! Бу атыңда өмет бар, әнә ничек ал аяклары белән тырнаша, кешни дә, иснәштерә дә. Булган атка охшый, - дип сүз башлады Гыйматдин абзый. - Ничә сум түләдең? - дип сорауга, әткәй: - Чанасы, сбруе, атына - җәмгысенә 60 сум түләдем. - Ай-һай! Шалкан бәясе, сыердан да арзан бит бу, - дип, Гыйматдин абзый кулларын тезләренә суккалады. Аның мактавы әткәй күңелен генә түгел, минем күңелне дә күтәрә. Ул елларны атны мактап телгә алу үзеңне мактаудан ун мәртәбә артык. Чыннан да, атны әткәй бик арзанга сатып алган икән. Җигешле ат 60 сум?! Атны арзан сатуның сәбәбе шул: хуҗаның алучы барда атны сатып калырга, колхозга атсыз гына керергә исәбе, имеш. Ат сатып алгач, әлбәттә, әткәйне берсүзсез яңадан колхозга алдылар. Колхоз оешса да, абзар булмаганлыктан, атлар үз хуҗалыкларында тора иде әле. Яңа ат уртача зурлыкта булып, арт бот башлары чыгып, кабыргалары беленеп тора. Киң күкрәк, туры муен, кайчы колак. Төскә-башка матур түгел. Андый кыяфәтле атның безнең авылда әлегә кадәр булганы юк. Ат арык, атны язгы сабанга кадәр тазартырга, симертергә кирәк. Ул вакытта крестьян психологиясе шундый иде: аты матур, көр, авырны тарта, яхшы чаба торган булсын. Төп йортта вакытта ук безнең атлар һәр яктан мактаулы атлар иде. Әткәй атка башак бутап бирсә, мин аңа белгертмичә генә солы салып бирәм. Атны җигеп йөрерлек бер эш тә юк. Ат ял итә. Ат симерә. Ат шомара. Әткәйгә Тәтешкә барырга олау әйттеләр. Ул үзебезнең налог өчен салынган икмәкне Тәтешкә илтергә тиеш. Әткәй икмәкне иләп, чистартып, торыпшага салып (безнең якта арбага, чанага икмәкне капчыксыз салу өчен брезенттан яки калын тукымадан тегелгән махсус җайланма-җәймә) чананы юлга әзерләп, мәчеткә ахшам намазына китте. Мин, әткәй юклыктан файдаланып, ындырдан кибәк, салам алып кайту хәйләсе белән атны буш чанага җиктем. Чанага тал мөргене каплап куеп, өстенә менеп утырдым да дилбегәне кулга чорнап тотып, апага капканы ачарга куштым. Чыбыркысыз йорт - йорт түгел. Аты булгач, чыбыркысы булу мәҗбүри. Әткәй ат алып кайткач ук, мин чыбыркы ишеп, абзар ишеге башына кыстырып куйган идем. Олылар авызыннан кайбер кешеләрнең, үз атын башкаларга яхшы күрсәтү өчен, капка ачылганчы, ишегалдында ук, атны чыбыркы белән "кыздырып" куюларын ишеткәнем бар иде. Шул ният белән мин дә чыбыркыны калдырмадым, әлбәттә. Ат беренче генә җигелә бит, безне хурлыкка калдырмасын, янәсе. Абзарда тик ятып, яхшы ашап, хәл алган, капка ачканны да көтмичә тыпырдап торган атка, башкалар кебек, капка артында ук чыбыркы тидерә алмадым. Ә урамга чыккач, болай да ашкынып торган атка чыбыркыдан "авыз" иттердем. Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. "Киттем" дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: "Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!" Бәхеткә каршы, дилбегә тигез тотылмаганлыктан, ат борылып чабарга, боҗра ясарга мәҗбүр булды. Куркуның да бер чиге була. Дилбегәне ныклап кулга алам. Мин хәзер атны үзем теләгән якка борып йөртәм. Ат буйсына - каты башлы түгел икән. Ләкин туктарга уйламый да. Күрәм: үзебезнең ындырда әрбәлек баганасы, саламын, башагын, кибәген алгач, тырпаеп ачылып калган. - Әһә, менә мин сине шуңа илтеп терим, беркая да бара алмассың! Кызу чабып барган атны шул баганага туры тоттым. Ат мин уйлаганча багана каршына килеп терәлмәде. Ул ягалай үткәндә тәртә башы баганага бәрелеп, камыт келәшчәсе сынды, ат камытыннан чыгып төште. Әле ярый, бәхеткә каршы, ат акыллы икән, башка сбруйларны өзмичә, шунда ук туктап калды. Үзенең дә чабып күңеле булды, йөрәге басылды булса кирәк. Инде нишләргә?! Атны чанага бәйләп, чананы үзем тартып кайтырга?! Шулай эшләдем дә. Мин, чананы тартып арт капкадан кергәндә, әткәй урам капкасыннан мәчеттән кайтып керде. Минем хәлне күреп аңлаганнан соң, башын селекте дә сүзсез генә өйгә кереп китте. "Әткәй моның өчен миңа ни күрсәтә инде?!" - дип, уйланып, бөтен кичке эшләрне җиренә җиткереп, куркып кына өйгә кергәндә, өстәл янында кичке аш әзер иде. Ниһаять, әткәй аш янында сүзгә килде: - Холкын белмәгән атка шулай чыбыркы белән сугалармы? - дип сөйләп китте. - Мин аңа чыбыркы белән сукмадым, - дип, әткәйне ышандырырга тырышсам да, ул ышанмады, чөнки минем белән булган хәлне аңа апам сөйләп биргән иде. - Дәүләтша абзыйларда безнең камыт келәшчәсе бар, шуны алып кайтып ясармын, хафаланма, - дип, минем борчуны басарга теләп, сүзне башкага борды. Бу сүзне ишеткәч, куркуым басылды, эчемнән генә мин әткәйгә рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләдем. Ашап-эчкәч, әткәй чыгып китте. Ул озак та тормады, алып кайткан камыт келәшчәсе белән кич утырып камыт төзәтте. Аның шул вакыттагы сабырлыгы, миһербанлы булып, җәза бирмәве, акыллы киңәшләр генә бирүе йөрәккә кереп калган, мин аны гомерем буена йөрәгемдә сакладым, үзем дә әткәй кебек сабыр булырга, ачуны тыя белергә өйрәнергә тырыштым. Менә шул туры кызыл ат белән колхозга кердек. Әткәйнең күзе авыртып Буа больницасында ятты. Бөтен хуҗалык эше, өлкән ир малай булганлыктан, миңа калды. Бу елларда кешедән яллап эшләтү бик куркыныч, кеше көчен эксплуатацияләүгә керә иде. Язгы чәчүне туган абый чәчә, без Хәлилрахман абый белән сукалыйбыз, тырмалыйбыз. Әткәй авырганга күрә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганлыктан, дөресрәге, укырга чакырып та тормаганлыктан (ул елларны кулак малайларын мәктәпкә дә алырга теләмәделәр), миңа IV сыйныфта укырга туры килмәде. Ул елны мәктәп Хәким мулла Шәкулов йортында иде. Семьяларын кече як өйдә калдырып, зур якны мәктәп иттеләр. Раскулачить итеп алынган мебельләрнең кайберләре авыл советына, колхоз идарәсенә, мәктәпкә, клубларга бирелде. Безнең венский урындыклар мәктәпкә эләккән. Ничектер алар миңа бик якын иде. Мин шул урындыкларны алып кайтмакчы булдым, ләкин барып чыкмады, үземнең сабакташлар, "кулак калдыгы" дип, тотып кыйнадылар. Болай да эленке-салынкы йөргән укучыга шул җитә калды, шуннан мәктәпкә бармадым, чакыручы да булмады. Шулай итеп, IV сыйныфта укып булмады. Кичләрен йә клубта, йә кыш көннәрендә ягылган мунчаларда малайлар белән кич утырып, көндезләрен хуҗалык эше һәм кулга эләккән китапны укып үтеп китте. Клуб дигәнебез Гыйният абзыйның гади бер ызбасы иде. Бу елларда җыеннар бик күп була торган иде. Әткәй авырганлыктан, җыелышларга да мин йөрим. Шундый җыеннарның берсе истә нык сакланган. Язгы көннәрнең берендә иске мәдрәсә бинасында җыен булды. Сүз колхозлашу турында бара. Әле дә хәтеремдә - өстәл янында кулларын бутый-бутый, бик гайрәтләнеп, кемнәргәдер янап сөйләгәндә, Габитов Җәләлетдин һәм Фәсхетдинов Гыйлаҗларга халык ташланды, аларны кыйнарга җыендылар. Эшнең начарлыгын сизеп, Җәләлетдин белән Гыйлаҗ тәрәзәдән чыгып качтылар. Халык алар артыннан бик шаулашып калды. Ачу-ара кайсыдыр, мине дә якадан эләктереп алып, "кулак токымы" дип чоланга да алып тондырды. Алай эшләргә нигә кирәк булгандыр, белмим. МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Мин авыртуга түзәм, әмма "кулак калдыгы", "кулак токымы" дигән нахак сүзне күтәрә алмыйм. Минемчә, кулак - явыз ниятле кеше, дәүләткә каршы кеше, кешеләрне юлдан яздыручы, каты күңелле, мәрхәмәтсез кеше. Югыйсә, минемчә, безнең авылда андый явыз ниятле кешеләр юк. Безнең әткәйгә килгәндә исә, ул - бөтенләй юаш, мәрхәмәтле, кешеләргә яхшылык кына эшләргә әзер торучы кеше. Мин моны үземнең әтием булган өчен генә әйтмим, ә авылның бөтен халкы аны уңай яктан гына телгә ала. Менә шул кеше - "кулак", ә малае - "кулак токымы", имеш. "Кулак" дигәннәребезгә ныклабрак күз салсак, алар эш сөючеләр, җир-суны яратучы игенчеләр түгелме соң?! Алар, буш вакытларын юкка сарыф итмичә, төрле һөнәр, эш белән шөгыльләнүчеләр түгелме соң? Кем ярлы? Ялкау ярлы! Кем хәлле? Эш сөюче хәлле! Нигәдер авыл халкы бу елларда бер-беренә бик тә кырыс иде. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл халкының ике кесәсендә ике гариза: берсе - колхозга керергә, ә икенчесе - аннан чыгарга. Фәтхи абый болай сөйли: "Иптәш Сталинның уңышлардан баш әйләнү турындагы хезмәтеннән соң (1930 ел марты) 55 хуҗалык, колхоздан чыгарга гариза язып, ул кәгазьләрне каен тузыннан ясаган түгәрәк подаука әйләнәсенә ябыштырып, кәнсәләргә куялар. Халык кушуы буенча гаризаларны Сәмигуллин Зиннәтулла җыя, подауканы да ул илтә. Түгәрәк подаукага ябыштырылган гаризалар буенча эзләп тап син беренче имза куючы кешене, ягъни башлап йөрүчене?! Шулай эшләргә кайсының башы җиткәндер. Янәсе, башлап кем кул куйганны берәү дә белмәсен. Бик кызык һәм тапкыр! 1931 елны кыш көне авылның таза хәлле крестьяннарыннан саналган Гарифуллин Фәтхлислам, Әхмәтҗанов Харис, Гарифуллин Гатаулла һәм Гыйниятуллин Фарукларны (барысы да безнең нәсел) үз атлары белән Казанга кирпеч заводыннан төзелешләргә кирпеч ташырга җибәрәләр. Алар Сталинның "Уңышлардан баш әйләнү" чыгышын ишетү белән үк авылга кайтып китәләр. "Ташлап кайткан өчен безгә ни була инде", - дип бик курыксалар да, артларыннан чакыру, хәтта кисәтү дә булмады". Колхоз ничә мәртәбә оешып, ничә мәртәбә тузмасын, 1931 елда инде тәмам ныклап оешты. "Кызыл чәчәк" исемен "Ирек" исеменә алмаштырдылар. Колхоз председателе итеп Габитов Җәләлетдинне, счетовод итеп Галимов Миңгарифны сайладылар. Язгы чәчү оешкан төстә башланып китте. Әткәй дә терелеп кайтып, язгы чәчүгә чыкты. Баштарак җирләр бергә сөрелде. Соңыннан колхоз 3 бригадага бүленде. Язгы чәчүләр беткәч, ындыр табаклары әзерләү, башак, кибәк, инвентарьлар өчен әрбәлекләр әзерләү башланды. Әрбәлеккә читән үрү өчен Каенлык урманыннан чикләвек чыбыгы кисеп ат белән ташыдык һәм читән тоттык, билгеле, олылар белән. Урак өсте көлтә бәйләүчеләр артыннан башак җыйнап, салам тырнап үтте. Башак җыйнау - авыр эшләрнең берсе. Ул елларны җирдә башак, салам калдыру җинаять санала иде безнең "Ирек" колхозында. Бригадир, агротехник (ул вакытта урта һәм югары белемле агрономнар юк иде әле), колхоз председателе һәрдаим уракчылар янында булып, эш нормасы үтәлешен һәм сыйфатын күзәтәләр иде. Агротехник дигәнебез - авыл хуҗалыгы эшендә тәҗрибәле дип телгә кергән Садыйков Әхмәтша абзый булып, аның кулында метр таягы булыр. Ул һәр уракчының артына төшеп, метр таягын ыргытып җибәрер иде дә, шул урынга квадрат сызып, шул мәйдандагы башакны санар иде. Менә шунда башлана агитация. Кешесенә карап: син "кулак токымы", син "анти", син "хәерче" әле шулай дәүләт планын өзәсеңме, дип, яхшылап "пешерер" иде. Ә яхшы булса, юмарт телен дә жәлләми, "ә син фәлән кызы (малае), әтиеңә (әниеңә) охшагансың, эш белү нәселдән килә шул", дип, бабай-әбиләрне дә искә алып мактый торган иде, мәрхүм. Ул елларны эшнең нормасы, сыйфат билгесе һәм шуңа тиешле эш-хезмәт көне һәр колхозчыга мәгълүм. Эш сыйфатын бозган, эш коралларын сәбәпсез ваткан өчен штраф түләтү дә гадәти күренеш. Шуның өчендер инде - ул вакытта эш нормасын үтәмәү, сыйфат бозулар юк дәрәҗәсендә иде. Яхшы эш өчен җыелышларда мактау, стена газеталарында мактап язу, бүләкләр бирү гадәти күренеш иде. Бригада һәм колхозның гомуми җыелышларында һәр колхоз әгъзасының катнашуы мәҗбүри иде. Җыелышлар бик кызу үтә, тәнкыйть, үзара тәнкыйть лозунгы ул елларны 100 процент белән үтәлә. Ул елларда колхоздан чыгучыларны "анти"лар дип йөрттеләр. "Анти"лар колхозчылардан төрлечә көләләр, мыскыллыйлар, җае 4 Фәтхелислам Гарифуллин - күренекле профессор Вахит Хаков хатыны Хөрриянең, күренекле музыкант һәм галим Сәйдәш Гарифуллинның әтисе. Венский урындыклар. Килдураз МӘГЪСУМ ХАРИСОВ да алар җиккән. Сөйләүләренә караганда, "яна торган суны" да (керосин) беренче булып нәселдәш Гафият абзый Сембер каласыннан алып кайткан. "Zinger" маркалы тегү машинасы, ачкычлы-пружиналы "Pariz" сәгатьләре, 20ле, 30лы бронза кысалы асылмалы керосин лампалары, идәнгә җәя торган келәм, фарфор аш һәм чәй сервизлары да безнекеләрдә булган. Бездәге кебек төрле китаплар, белмим, тагын кемдә булды икән? Сәйфетдиннекеләрдән башка тагын Казаннан газеталар алдырып кемнәр укыды икән? Хәзерге күзлектән караганда, һәркем йортында булган гади җиһазлар ул вакытта "кулаклык"ны билгели торган критерий булып саналган. Менә шулар инде "сәйфетдиннекеләр" формасында халык теленә кергән. Халык телендә "сәйфетдиннекеләр" - "әхмәтҗанныкылар" дигән сүз булдыклы, тырыш, уңган, гыйлемле кеше дигәнне аңлаткан. Ләкин безнең нәсел кешеләре никтер Сәйфетдинов фамилиясе белән йөрми. Мин бу турыда әткәйдән сорадым. - Әгәр бала әтисен хөрмәт итә икән, ул үз фамилиясен әтисе исеменнән алырга тиеш, - диде әткәй. - Әхмәтҗан бабайның әтисе Сәйфетдин, фамилиясе дә шундый, безнең әтиебез Әхмәтҗан, шуңа Әхмәтҗанов булып йөрибез, - дип аңлатты ул. Колхозлашу елларына кадәр халык телендә хөрмәт белән сөйләнгән берничә фамилия авылның иң булдыксыз ялкаулары тарафыннан - аз эшләп күп йокларга яратучылар тарафыннан - адым саен ләгънәтләнә башлады. Тиешлегә дә, тиешсезгә дә "кулак токымы", "кулак ялчысы", "кулак" кушаматлары хаксызга тагыла башлады. Бигрәк тә бу сүзләрне авыл түрәләре кулланырга яраталар. Шуннан туеп булса кирәк, әткәй мине укытып начальник итмәкче. Шуның өстенә әнкәйнең энесе Тәүфикъ абый: - Мәгъсум, укы, зур түрә бул, хәзерге начальникларны кулыңда биетерлек бул! - дип, мине укырга кыстый иде. Ул вакыттагы түрәләрнең әйткән һәрбер сүзе закон. Ләкин, ләкин һәр түрәнең әйткән сүзендә законлылык белән законсызлык янәшә йөри иде. Кайбер түрәләрнең законсызлыгы, башбаштаклыгы авыл халкы арасында ризасызлык тудыра. Менә шул гаделсезлеккә каршы нәфрәт йөзеннән булса кирәк, әткәй дә, Тәүфикъ абый да мине укытып, гаделлек һәм дөреслекне яклаучы итмәкчеләр иде булса кирәк. Алга китеп булса да шуны әйтим: мин югары белем алуга ирешсәм дә, кечкенә генә чинлы начальник та була алмадым. Дөресрәге, булырга теләмәдем, чөнки кешегә эш кушарга, боерырга яратмыйм, һәр эшне үзем белергә, хәлдән килгәнчә җиренә җиткереп үзем эшләргә тырышам, шуннан үземә ләззәт табам. 1930 елның көзендә әткәй Сария белән мине Казан мәктәпләренең берәрсенә укырга бирергә алып китте. Ике көн эзләсәк тә, без Бохараевны таба алмадык. Тагын ниндидер мәктәпкә кердек, ләкин соңга калган булып чыктык ("Совет" гостиницасы каршындагы мех берләшмәсе техникумы иде бугай), безне анда да укырга алмадылар. Без кире авылга кайтып киттек. Килдураз мәктәбенә укырга җәяү йөрдек, көннәр суытып, карлар ява башлагач, Хәйрулла бабайларга фатирга кердек. Без анда өчәү - мин, Шиһапов Риза һәм Ханов Рафикъ тордык. Шимбә көнне ат белән авылдан килеп алалар, ә дүшәмбе көнне янә китереп куялар. Иртә һәм кичен өйдән алып килгән азыкларны ашыйбыз, ә төш вакытында мәктәп ашханәсенә йөрибез. Ашханәдә ашау бушлай. Тамак тук, өс бөтен. Өс бөтен дигәннән, мин шушы елларда нәрсә киеп йөри идем икән?! Көз көннәрендә аякта күн итек, кыш көне киез итек, җәй көне сандал. Башта нәрсә? Җәй көне кәләпүш белән панама. Панаманы - материядән сырып тегелгән эшләпәне - әнкәй бик матур итеп тегә торган иде. Рәешкә генә - кепка. Ул вакытларда кепканы читкә китеп эшләп кайткан егетләр һәм солдатка карала торган егетләрнең кайберләре генә кия иде. Мин ничек кепкалы булдым?! Әткәй больницада авырып ятканда, тегелеп бетмәгән аяк киемнәрен тегеп бетереп, Буа базарында аларны сатып, кулга акча төшергәч, күптән кияргә кызыгып йөргән кепканы сатып алырга мөмкинлек туды. Иске материядән Күзби татары теккән шакмаклы кепканы алу белән үк башка кимәдем, аны, өйдәгеләрдән яшереп, лапаста гына тотып, кич белән урамга чыкканда гына кия идем. Болай озак яшереп йөреп булмады, кепка киеп "урыс" булуымны беренче мәртәбә апа күреп, әнкәйгә әйтте. Әнкәйнең әрләмәячәген мин алдан белә идем. Тик әнкәй алдында оялмыйча урыс малае кебек кепка киеп йөрергә үзем ояла идем. Билгеле, әнкәй белгән әйберне әткәй дә белгәндер, ул бу турыда больницадан кайтып, байтак вакытлар үткәч тә әйтмәде. Әткәй алдында кепка киюем кайчан булгандыр, анысын хәтерләмим. Эре шакмаклы, зур козырёклы кепканы, кепка кияргә кызыгып та үзләре кия алмаган иптәшләрем миңа бик килешә дип әйтә торганнар иде. Үзләре дә киеп карыйлар да: "Эх, минем дә булса", - дип куялар. Өстемдәге күлмәк, костюм, чалбарны әнкәй тегә торган иде. Кул белән тегелгән түгел, билгеле, машина белән тегә иде. Кыш көне өстә Прул (Фролово) авылы урыслары иләгән сарык тиресеннән Буа тегүчеләре теккән сары дуплы тун. Башта эче дә, колакчыннары да бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүрек. Өс-баш киеменең фабрикада тегелгәне эләкмәде әле безгә ул елларны. Килдураз мәктәбендә укыту тәртибе авыл мәктәбендә укытудан бөтенләй башка. Бүлмәләр күп, бишәү, биек, якты, иркен, коридоры да бар. Фәннәр кабинет системасында укытыла. Безгә математиканы Шихмуратов Касыйм абый укыта. (Бәлки, Шаһиморатовтыр.) Урта буйлы, саргылт чәчен артка тарап, күперенке кесәле яшел гимнастёркасын бил каешы белән буып, галифе чалбар белән күн итек киеп йөри иде. Мишәр акценты белән бастырып сөйли. Дәресне җиренә җиткереп аңлата, укучылар белән класс тактасында күп эшли, белмәгән өчен ачуланмый, киресенчә, көлә генә торган иде. Без аның дәресенә, кабинетына шатланып бара идек. Физиканы Мәхмүтов Нәфикъ абый укытып, физика бүлмәсендәге бер шкаф эченә сыеп беткән приборларның күплегенә, ара-тирә ясалган тәҗрибәсенә хәйран кала идек. Иң зур бүлмә биология бүлмәсе булып, биологияне Мәннан Сафин абый, ә соңгы елларны Галиев Гариф абый укытты. Химия дә шушы биология кабинетында укытыла. Ул елларда мәктәп программасында авыл хуҗалыгы фәне дә кертелә иде. Ул фәнне Галиев Гариф укытты. Заманы өчен бик кирәкле булган ул фән. Ана теле белән рус теле бер кабинетта булып, ана теле һәм әдәбияттан Шихмуратова Гөлсем апа, ә рус теле һәм әдәбиятыннан Егорова Анна Ивановна укыта иде. Без башка фәннәрдән ярыйсы гына, төпле генә белем алсак та, татар малайларының бәхетсезлегенә каршы, рус теле һәм әдәбиятыннан рәтле белем ала алмадык. Укытучыбызның сәламәтлеге начар булганлыктан, бер көн укытса - ике көн авырый, бер атна укытса - бер ай укытмый. Кыскача гына әйткәндә, без рус теле һәм әдәбиятын укымадык дисәк тә ярый. Бишенче класс укучыларының уку дәрәҗәләре дә бик чуар иде. Унбер авылдан җыелган укучыны кемнәр генә, нинди белемле кешеләр генә укытмаган?! Бигрәк тә рус телен белүче укытучылар аз булган. Мин Килдураз мәктәбенә барганда, "хорошо" белән "плохо" сүзләренең мәгънәсен генә белгәнмен. Әле белсәм?! Ул да онытылган! Уку елы тәмамланганда, укучыларның белем дәрәҗәләре шактый тигезләште - җайга салынды. Мин дә һәр предметтан "4" һәм "5" билгеләренә өлгереп барам. Өйгә бирелгән язма эшләрне яхшы гына аңлап, үзлегемнән эшлим. Гуманитар фәннәрдән дәрескә хәзерләнмәдем дисәм дә ялгыш булмас. Сәбәбе шул: без кайсы гына предметны укып, кабинет ишегеннән чыгуга, миннән бер класска алда укып баручы Галәветдинов Тәлгать: - Бүген тарихтан (география, ана теле һ.б.) нәрсә укыдың, йә сөйләп бир?! - дип, миннән имтихан ала. - Без бүген тарих дәресеннән фәлән тема үттек... - дип, мин сөйләп китәм. - Юк, юк, дөрес түгел, менә болай ул, - дип, минем ялгышларымны төзәтә, дөрес сөйләсәм, мактап, телдән генә билге куеп китә. Аның шулай сөйләтүе мине дәрестә дикъкать белән тыңлап утырырга мәҗбүр итә, дәрес материалын укытучыга сөйләп бирү өчен репетиция сыман бер нәрсә була иде. Дәрескә һәм дәрестән чыгарга звонокны мәктәп күләмендә дежур торучы укучылар бирә. Учительскаяның ишегенә дәрес башлану, тәнәфесләр, дәрес бетү расписаниесе ябыштырылган. Ә вакытны белү өчен ишек каршындагы стенага Парижда эшләнгән пружиналы сәгать эленгән. Кайчак звонок бирү вакытын дежурларга укытучылар әйтә. Алар дәрестә булганда, дежурлар үзләре звонок бирә. Үзләре генә хуҗа булып калганда, бигрәк тә ир малайлар, кайбер дәресләр 5-10 минутка кыскарып та китә: укытучылар күрмәгәндә генә сәгатьне алга уздырып куялар. Кайбер батыррак дежурныйлар 15 минутка кадәр дәресне кыскарттылар. Укытучылар хәйләне сизделәр. Биология укытучысы Мостафин Мәннан абый өйләреннән кыңгыраулы будильник алып килеп үз кабинетына куйды. Аның уенда хәзер дәрес бирү генә түгел, ә дежурларның МӘГЪСУМ ХАРИСОВ звонокны вакытында бирү-бирмәвен күзәтү. Биология дәресенең тәме китте, ә шаян балалар өчен ул "кызык" дәрескә әйләнде. Гадәттә, биология дәресе мондыйрак тәртиптә бара. Кабинетка кереп утырасың, укытучы исемлек буенча укучыларны барлый, өйгә бирелгән теманың эчтәлеген сөйләтә, яңа теманың исемен әйтеп, дәреслектән укучыларның утыру тәртибе белән абзацлап укыта һәм эчтәлеген сөйләтә. Дәрес бирүнең укытучы өчен иң "кульминацион" ноктасы дәреснең соңгы минуты була. Укытучыбыз өстәл янына утырып, будильникны алдынарак тартып куя да, ике кулы белән иягенә таянып, күз керфеген дә селкетмичә, сәгать телләренә төбәлә. Бу вакытларда ул кайсы укучының кайдан нәрсә укуын да, нәрсә турында сөйләвен дә ишетми, нишләвен дә күрми кебек тоела иде безгә. Шулай булгандыр да, малайларның шаяруына, кызларның чыркылдашуына ул бер дә әһәмият бирми иде бу минутларда. Тагын шунысы истә калган: ул елларда һәр укучы класстан класска күчкәндә, яз көне имтихан тота иде. Язгы имтиханнарга Буадан РОНО инспекторы Салихов Газиз килде. Ул экзаменга кергәч, бик озак утыра алмый, йокымсырап китә, укучыларның ничек җавап бирүләрен ишетми кебек, чөнки кулындагы блокноты яки карандашы идәнгә төшкәч кенә сискәнеп уяна. Без аны йокысыннан "айнытырга" уйладык. Авыл хуҗалыгы фәне буенча Галиев Гариф абыйга имтихан тотканда, инспектор утырасы урындыкка, аскы ягыннан өскә таба очлы башын чыгарып булавка беркетеп, урындыкны укытучы өстәле яныннан читкәрәк алып, нәкъ инспектор утырыр урынга куйдык. Звонок буласын түземсезлек белән көтәбез. Звонок булды, укытучыбыз Гариф абый, аның артыннан инспектор керде. Исәнләшү тәмамланды. Ниһаять, инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән. Гариф абый, билендә тормаган чалбарын ике кулы белән әледән-әле күтәреп (бу аның гадәте иде), ишекле-түрле йөреп, безне әрләде, бу хәлне директорга әйтеп, имтиханнан соң тикшереп, гаеплеләргә каты чара күреләчәген әйтеп кисәтте. Ни хикмәттер, инспекторыбыз бер сүз дә дәшмәде. Соңгы нәтиҗәсе шул булды: ул имтихан вакытларында башка йокламады. Ә безгә нәрсә булды?! Берни дә булмады. Бу турыда башка укытучылар да ләм-мим. Үземнең укытучылык практикамнан чыгып хәзер шуны әйтәм: Гариф абый да, инспектор да башкалар алдында хур буласылары килмәгәнлектән, бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәгән булса кирәк. Мин, инде укытучы буларак, үткәндәге бу эшкә катнашуыма бик үкенәм. Алтынчы класста укыганда, Килдуразга килеп укучы Казма, Өчмунча, Черкен малайлары мәктәп торагында яшәдек. Торак дигәнебез раскулачить ителгән Насыйбулла йорты иде. Уртада салкын чоланлы ике өй, ярты өлеше салам түбәле каралты, артта кара мунча, лапаста ягу өчен утын һәм кизәк кирпече. Тулай торакны мәктәп җыештыручылары җыештырса да, тәртип, чисталык саклау өчен дежурлар билгеләнә. Дежурлар идән сиберә, эчү һәм юыну өчен коедан су алып керә, тәртип саклый һ.б. Торакның эчке күренеше: голландка мич, йоклау өчен кулдан ясалган крестик ботлы койкалар, уртада дәрес хәзерләү өчен такта өстәл, берничә табуретка, мич артында юыну өчен кружка белән ике чиләк. Матчага эленгән 10лы керосин лампасы. Бүлмәбез бик гади - буяласы, ватыласы, югаласылардан куркасы юк. Тулай торакта отбойдан соң бик җанлы була иде. Ут сүнгәч, мендәр белән сугышмы, өстенә ябынган юрганын тартып алу, мендәрен яшерү кебек шаянлыклар башлана. Алданрак йоклап киткән укучыларның, аякларын койка ботына бәйләп, өсләренә салкын су сибүме - берсе дә калмый иде. Шук булсак та, зыян-зарәт китермәдек, бер-беребезне кыерсытмадык, тәмәке тарту, авызга хәмер алу кебек гадәтләргә өйрәнмәдек. Урлашмадык, гадел булдык. Югарыда санап киткән гадәтләрне башка укучыларда да күрмәдек. Ул заманда урлашу, тәмәке тарту, авызга хәмер алу зурлар өчен дә бик зур гаеп эш санала иде. Салкын кыш көнендә ялан аяк, ялан өс, ялан баш урам як ачык тәрәзәдән чыгып мәктәпкә кадәр чабышу кебек спорт ярышы белән дә шөгыльләнә идек. Бер көнне мичкә күп ягылып, өй бик кызып киткәнлектән, өскә дә ябынмыйча, күлмәкчән йоклап киткәнбез, ә тәрәзә ачык калган. Күпләргә салкын тиде, шул җөмләдән, мин дә укырга бармыйча, ике атнадан артык өйдә авырып яттым. Дүртенче класста укулар күңелле, җиңел, яхшы гына үтте. Укуның күңеллелеге Бер кыз учыма хат салды. Буа шәһәре МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Ләкин запискамы, хатмы - күңел аның Хәдичәнең үзеннән булуын тели. Юлда иптәшләр белән сөйләшүдән калдым, шаярулар онытылды, чөнки кул буш түгел, йомарланган учны ачасы килми, ачсаң, бер серле нәрсә очып китәр кебек. Нинди сихри көч шулай итте икән?! Авылыбызга җитәрәк, сәбәп табып, мин авылдашлардан аерылып калдым. Кәгазьне ачсам - хат. Мәхәббәт хаты. Хатның соңына Б.Х.Х. хәрефләре генә куелган. Димәк, хат Хәдичәнең үзеннән. Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! Тәнәфесләрдә уйнаганда, Хәдичәнең һәрчак минем яныма эләгергә тырышуының сәбәбен бүген аңладым. Менә мин дә егет булып җитешкәнмен. Ләкин үкенеп тә куйдым - егет булып та үзем кызларга хат яза алмавыма. Кыз үзе яза бит! Бу - батырлык, кыюлык түгелме?! Мин җавап хаты язарга утырдым. Утыруын утырдым, тик яза гына алмадым. Тел очында сүзләр күп кебек. Яза башлагач, каядыр китеп югалалар, язылганнары ятышлы түгел, матур җөмлә төзеп булмый. Дүшәмбе көнне укырга баргач, Камәр мулла малае Тәлхадан апасы Кәшифәнең истәлек дәфтәрен биреп торуын үтендем. Мин ул дәфтәрне кулга төшереп, җырлар белән беррәттән, берничә төрле хат башламы да бар икәнен укып белгән идем, ләкин күчереп алмаган идем. Тәлха дус тыңлады, апасының дәфтәрен кулга төшереп, миңа бирде. Мин инде, уку белән генә чикләнмәдем, бик ошаган хат башларын, мәхәббәт җырларын күчереп тә алдым. Истәлек дәфтәре үрнәгендә Хәдичәгә хатлар яудыра башладым. Китте күреп сөйләшүләр, яшерен очрашулар... Менә шул кызны юксына идем мин быелгы уку елында. Менә шул кыз минем йөрәкне җилкендерә иде. Яңгырлы көн булгангамы, башка сәбәп булганмы, сентябрьнең ахыргы атналарының шимбәсендә Шәрифуллин Гарифҗан (Коштавылыныкы, әнкәй белән бертуган Әһлулла абый малае) бездә кич кунып калды. Ул Буа ветеринария техникумының икенче курсында укый иде. Ул үзләре техникумында беренче курска укучылар җитмәвен, 7 еллык белеме булганнарны әле дә укырга кабул итүләрен сөйләп, миңа шунда укырга барырга тәкъдим ясады. Килдуразга укырга баргач, үткән ел веттехникумга кергән Афзалов Таһирны да күреп сөйләштем. Ул да мине шунда укырга китәргә димли. Мин хәзер күңелем белән ветеринария техникумы укучысы. Ә башымда борчулы уйлар: "Әгәр мин, җиденче классны ташлап, веттехникумга китеп, укырга керә алсам - бик әйбәт, ә керә алмасам нишләргә, яңадан кайтып, оялмыйча җиденче класска ничек кереп утырырга?! Миңа классташларым һәм укытучылар ни диячәк?!" Менә шундый уй мине бик тә куркыта иде. "Тәвәккәлләгән - таш ярган", диләр. Миңа да тәвәккәлләргә! Бу турыда өйдәгеләргә дә әйтеп карадым. - Хәлеңнән килсә, хәер-фатыйха, - ди әткәй. - Укысаң, хур булмассың! - ди әнкәй дә. - Мин, Ходайга тапшырып, тәвәккәллим, - дим өйдәгеләргә. Әгәр дә укырга керә алсам, дөресрәге, веттехникумга кабул итсәләр, тырышып укуыма үземне ышандыра алам. Күңел Буага омтыла, ашкына. Мин иртәгесен үк китә алмадым әле, үземә иптәшләр эзләдем. Минем белән җиденче класста укучы Сәгъдиев Ризатдин белән Ханов Рафикъны үзем белән китәргә күндердем. Янәсе, уңсак та - бергә, хур булсак та - бергә! Буада таш мәчет бинасына урнашкан веттехникумны табуы читен булмады. Гарифҗан безнең турыда учительскаяга кереп сөйләште. Аңа безне укырга алачакларын хәбәр итеп, хәтта кайсы класска кереп утырырга тиешлегебезне дә әйткәннәр. Без бик шат булдык. Без - укучы. Бүгенге күзлектән карасаң, әкияттәге кебек. Без - соңарып керүчеләр - 20дән артык булып чыктык. Бездән имтихан да алачаклар, имеш. Ләкин нигәдер бу эшне ашыктырмыйлар. Безне куркытып качырмаска исәпләре. Ул заманда укучылар кадерле булган. Без укырга кергәндә, техникум директоры Гыйльфанов Сәлах Казанга класслар комплектованиесе белән киткән булып чыкты. 4-5 көн укыганнан соң, директор Казаннан кайтты, ләкин безнең кебек соңлап килүчеләр өчен күңелсез хәбәр алып кайтты. "Тулы булган ике группаны укытырга, ә тулы булмаган беренче курс группасын таратырга", дигән күрсәтмә алып кайткан. Безне тараттылар. Бу хәл минем өчен үлем белән бер иде ул минутларда. Гарифҗан да бик кайгырды, әлбәттә, УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА чөнки җиденче класстан кузгатучы, укуны ташлатучы - ул. Без мәктәптән "куылгач" та елап, авылга кайтып китмичә, этләнеп, техникум торагында кундык әле. Гарифҗан икенче курс студенты булганлыктан, Буа хәлләрен яхшы белә. "Имеш, үткән елны гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия училищесына укучылар туплау дәвам итә", дигән яңа хәбәрне дә ул әйтте. Училище хәзерге Вахитов исемендәге урта мәктәп бинасына урнашкан, ә урта мәктәп үзенең торак бинасына күчерелгән. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче мәртәбә училище ишеген курка-курка гына ачып керүем, кечкенә генә коридорны үткәч тә, уң яктагы "Учительская" дигән язулы ишекне ачуым, анда зифа буйлы бер матур татар апасы белән сөйләшүем. Ул бик әйбәт, киң күңелле апа булып, укырга керүне сорап үтенеч язарга кирәклеген әйтте. Чыккач та хәл-әхвәлне Ризатдин белән Рафикъка сөйләп бирдем. Алар да училищега укырга керергә риза булдылар. Мәктәп каршындагы алма бакчасы коймасына блокнот куеп, училищега укырга алуны сорап, карандаш белән гариза яздым. Рафикъ белән Ризатдин да, минекеннән күчереп, гаризаларын яздылар. "Учительская"га өчәүләп кердек. Әлеге матур апа безне бик ягымлы каршы алды, гаризаларыбызны карады, гаҗәпкә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөресен әйткәндә, мин ул гаризаны ни формада язганмын - бүген дә һич күз алдына китерә алмыйм. Ул гариза юридик документ булудан ерак торгандыр, бәлкем. Без мәктәп коридорында дәрестән чыгарга звонок бирүне көтеп тордык. Шаушулы тәнәфес тә бетте. Звоноктан соң әлеге матур апабыз: "Укырга килүегез бик әйбәт булган, акыллыларым, уку - яхшы эш", - дип, безне биология бүлмәсенә ияртеп алып кереп, буш урыннарга утыртты да: - Сезнең группа шушы укучылар белән, шәт, тулыр инде?! - дип, укытучыга калдырып чыкты. Матур апа! Ул минем әле дә хәтеремдә. Ул мәктәпнең завучы икән. Бахтизина Гөлсем апа. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган нечкә бил, озын буй, кара туткыл йөзгә сызып куйган яңа туган айдай кара каш. Җилкәсенә тияр-тимәс итеп киселгән кара бөдрә чәч, күк зәңгәрлеге төсендәге озын итәк белән кофта, шактый ачык кофта изүе астында ак блузка, муенына салынган ефәк шарф-яулык, очлы борынлы, биек үкчәле, шактый озын кунычлы ботинка киеп салмак кына атлап йөрүләре, башны аз гына иеп, елмаеп кына исәнләшүләре аны шулай матур итә иде бугай. Без аның дәресебезгә керүен түземсезлек белән көтеп ала идек тә һәрбер хәрәкәтен күзәтә, һәр сүзен йотлыгып тыңлый идек. Аны тыңламый мөмкин түгел, аның саф татар телендә үзенә генә хас матур яңгыравыклы тавыш белән бер дә көчәнмичә, тигез генә сөйләмен бүләрмен, йөзенең матурлыгын бозармын, кәефен җибәреп, дәресен өзәрмен дип, дәрестә артык хәрәкәт ясарга, төчкерергә-йөткерергә дә ояла идем. Минем "хурлыкка" калуымның иң соңгы минутында кулымнан җитәкләп класска кертеп утыртучы гүзәл апамны, белем алуга ачкыч бирүче изге апамны гомерем буе онытмадым, һәм мин аңа бүгенге көнне дә зур ихтирамымны белдереп, рәхмәтемне әйтәм. Бахтизина Гөлсем апа һәм Хөсәенов Галимҗан абыйны (Кырлаңгы авылыннан) икенче курста күрмәдек. Алар Казанга китеп барганнар. Классташларга күз салам: күпчелеге кызлар, ир балалар анда-санда гына. Партадашым Купцов Иван дигәне керәшен малае булып чыкты. Бик кызык: без сентябрьдә - Килдураз мәктәбенең җиденче класс укучысы, октябрьдә - веттехникум студенты һәм, ниһаять, педучилище укучысы булдык. Әкияттәгечә. Бу хәлне шулай дими мөмкин түгел. Атна-ун көн үткәч, безгә училищега керү имтиханнары тапшырырга куштылар. Имтиханнарны дәрестән соң тапшырдык. Беренче имтихан математикадан булып, 4 гамәлле күнегүләр һәм 1-2 мәсьәлә чиштек, ана теленнән диктант яздык, тарихтан телдән сорау алдылар - болар барысы да уңышлы. Иң соңыннан рус теленнән диктант яздык. Рус теле укытучыбыз Ченохов Аркадий Акакиевич безнең кызыл белән чуарланган язмаларыбызны яңадан күчертеп яздырды. Кабат язып, кабат тикшергәннән соң да, кызыл белән төзәткәннәр күренә иде әле. Килдураз мәктәбендә русча укымавыбызның җимеше иде бу. Ниһаять, без - училище укучылары. Училищеда укучылар җитешмәү безнең бәхеткә булып чыкты. Бу елларда партиябезнең: "Барын да кадрлар хәл итә" дигән лозунгын тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләүгә зур әһәмият бирелгән. Кадрлар шулай ашыгычлык белән әзерләнгән, чөнки вакыт шулай таләп иткән. Без яңадан дәрескә йөри башладык. Бу арада училищеның тулай торагына да МӘГЪСУМ ХАРИСОВ урнаштык. Яңа укучылардан 3-4 көн дәрес сорамадылар. Менә "искерә" дә башладык - ара-тирә сораштырырга тотындылар. Физика дәресе. Укытучыбыз Зөлкарнәев Габделхәй агай 60 яшь чамасында булып, үтә ябык бер кеше иде. Ак ялтыравык башлы, маңгае шуңа биек күренгәндер инде. Ул, күзлеген арттан бәйләп, әле каш өстенә, әле күзенә куеп, әле борын уртасына төшереп, пыяласы аша да, пыяла өстеннән дә карап, әле кулындагы планына, әле укучыларга күз салып, аяк өсли йөргән хәлдә, лекция укыр иде. Озын кара толстовкасын биленә кысып бәйләп, тар балаклы чалбары, очлы борынлы штиблеты аңа үзенә бер кызык кыяфәт бирә. Ул, бер көнне дәрескә кереп, журнал буенча укучыларны барлады да, күзлеге өстеннән укучыларга карап: - Ягез, егетләр, кызлар! Инде сорашып карыйк, сез сөйләрсез, мин тыңлармын, - дип, яңадан журналга текәлде һәм: - Нәрсә ул физика фәне, ул нәрсәне өйрәнә? - дип сорау да бирде. Фамилияләре әйтелгән ике-өч укучы, торып бассалар да, лекция дәфтәрләрен куллары белән актарып, аска карап торудан узмадылар. Журнал буенча шуышучы кул туктап калды. - Купцов Иван! Сез җавап бирерсез, бәлки... - Физика ул, - дип, бераз пауза ясаганнан соң, - физика - ат ул, атны өйрәнә, - дип җавап та бирде. Безнең белән бергә укытучыбыз да көлде. Электр энергиясен ат җегәрлеге көче белән чагыштырып өйрәнгәнгә, авыл малаеның хәтеренә "ат" сүзе тирән сеңеп калган, күрәсең. Химия дәресе дә үткәннәрне кабатлау белән башланды. Химия укытучысы урта яшьләрдә булып, хәрәкәтчән генә кеше икән. Ул өстәл артына утырырга яратмый, өстәл өстенә утырырга ярата булып чыкты. Уртача буйлы, озынчарак йөзле, туры борынлы, зур авызлы, җор сүз сөйләргә иренмәүче кеше икән. Һәрвакыт авызын ерып, көлемсерәп тора. Шуңа күрәдер аның авызы гадәтидән зуррак булып күренә. Ни өчен көлемсерәп торуының да сәбәбен беләбез кебек. Авызын ерып көлгәндә, аның авызыннан ике алтын теше күренеп тора, шул тешләрен күрсәтер өчен елмая кебек тоела безгә. Укытучыбыз сорый. Кайберәүләребез аз-маз җавап та бирә. Укучыларның җавапларыннан укытучыбыз канәгать түгел. Барлык дикъкатемне туплап, "миннән генә сорамаса ярар иде", дип, Купцов алдындагы ачылган дәреслекне укый бирәм. Купцов та шул биттән сорауга җавап эзли булса кирәк. Укытучыбыз: - Сез ялындырасыз, әнә "яңа" укучылар сөйлибез дип торалар, - дип әйтүгә, ничектер мин китаптан аерылып аңа карасам, безнең күзләр очрашмасынмы укытучыныкы белән, һәм: - Егетем, син яңа әле... Фамилияң?.. Бәлкем, син сөйләрсең, - диюгә, торып бастым да, тәвәккәлләп: - Бу темада матдәләрнең фәлән үзлеге фәлән галим тарафыннан... - дип ике-өч җөмлә әйтүгә: "Булды, булды, молодец, әйбәт кенә түгел, бик һәйбәт, отлично", - дип, журналга да язылмаган, язылачак фамилиям турына "отлично" билгесен куймасынмы?! Бу минем училищеда беренче "5"ле билгесе булды. Шул "5"ле, белем дәрәҗәмә карап куелмаганын яхшы аңлаган хәлдә, мине намус белән тырышып укырга мәҗбүр итте. Йә, уйлап кара, беренче "5"ледән соң ничек итеп "2"легә җавап бирергә?! Бу укытучының педагогик тактлыгы, педагогик сизгерлеге, укучыларына мораль, психологик тәэсир итүе өчен куелганлыгын үзем укытучы булып эшли башлагач кына чын-чыннан аңладым. Күбрәк булсын иде мәктәпләрдә шундый сизгер педагогик тактлы укытучылар! "5"ле билгесенең йогынтысы миңа зур булды. Беренчедән, укучылар алдында минем дәрәҗәмне күтәрде, икенчедән, оятка калмас өчен, алдагы дәресләргә яхшы әзерләнеп йөрергә мәҗбүр булдым. Без училище тулай торагының аскы катында яшәдек. Укулар бертөрле җайга салынгач, уңга-сулга карарга, күңел ачарга да вакыт кала башлады. Училищеда Буа районы укучыларыннан тыш Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Тархан, хәтта Чуваш АССР авылларыннан да укучылар бар. Училищеның үз хуҗалыгы булып, чәчүлек җире, 2-3 аты, 5-6 сыеры, берничә баш дуңгызы, хәтта автомашинасы да бар иде. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Укучыларны училище ашханәсендә өч мәртәбә ашаталар. Ерактан килеп укучылар шунда ашау белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Без - якынраклар - өйдән өстәмә азыктөлек тә алып килгәлибез. Ашханәдә ашауны бушлай дип әйтеп булмый. Дөресрәге, безгә ул вакытта стипендия биреп, шул стипендиядән ашау-эчү һәм торак өчен тиешлесен тотып, калганын ведомость төзеп, кулыбызга бирәләр иде. Хәтерем ялгышмаса, стипендия 30 сум булсын, ашау-эчүдән, торак өчен тотудан соң да кулга 5-7 сум (төрле айда төрлечә) ала идек. 5-7 сум акчага кайбер укучылар кием-салым алса, кайберләре шәһәр ашханәсендә яки ресторанында тамак туйдыралар. Ул заманнарда күргәзмә агитациягә бик зур әһәмият бирәләр иде. Һәр кибет, һәр учреждение үз бинасының тышкы ягын һәм эчен шул заман лозунглары белән бизи. Ул вакытта ситсы, сатин бик кадерле булганлыктан, лозунгларны төрле кәгазьләргә, таба алганнары обой кәгазенә язалар яки яздыралар. Лозунгны матур итеп язучылар бик аз. Безнең училищеда укучы Купцов Иванның кулы "алтын" булганлыктан, ул төрле оешмалардан бәйрәм алды лозунглары язу өчен күп кенә эш-заказ алып кайта. Әмма үз заказын вакытында өлгертә алмаганлыктан үзенә ярдәмгә безне дә эшкә куша - лозунг яздыра, шуның өчен безгә дә алган акчасыннан өлеш чыгара. Менә шулай булыша торгач, мин дә лозунгларны ярыйсы гына яза башладым һәм, үзем дә төрле оешмалардан заказлар алып, азмы-күпме акча эшләдем. Әйе, акча эшләдем. Стипендиядән калган, эшләп тапкан акчага Мәскәүдән кайткан Афзалов Шакирҗан абыйдан костюм һәм универмагтан чалбар, майка сатып алдым. Костюм простой булса да, үземә килешле генә күренә кебек иде (бераз зуррак булса да). Ул минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән өс киеме киюем булгандыр. Шул ук елны әткәй Казаннан миңа зәңгәр төстәге йон материя тышлы, ясалма каракүл якалы, арттагы хлястигында 4 төймәле, 4 кесәле, ул заманча әйтсәк, "москвичка" сатып алып кайтты. Бу да минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән тышкы өс киеме иде. Аякта - Килдураз мәктәбе бүләкләгән ботинка. Башта полякча теккән, өскә күтәрелеп куела торган ярым колакчынлы, зур козырёклы һәм күн пряжкалы бүрек. Кемдә бар мондый бүрек? Кемдә бар мондый кием?! Мондый киемгә кем генә сокланып карамас?! Ир балаларның гына түгел, кызларның да мондый киемнәргә күзләре елтырый иде, әлбәттә. Кыскасы, Буада укыганда тамак тук (авыл якын, өйдән ашарга ярдәм итеп торганлыктан), өс-баш бөтен булды. Яхшы уку өчен бөтен мөмкинлек бар иде. Ләкин шулай да, яхшы укысам да, отличник була алмадым, чөнки рус теле серләренә төшенеп булмады, яшьтән үк рус телен укымау, белмәү бик нык комачаулады. Шулай укып йөри торгач, кышкы каникул да якынлашты, сынаулар башланды, безгә ярты еллыкка билгеләр чыгара башладылар. Аның нәтиҗәләре кайбер укучылар өчен бик аяныч булды. Күпчелек фәннән өлгерә алмаганлыктан, авылдашым Ханов Рафикъ (ул колакка да бераз каты иде) укуын ташлады. Казмадан без Шиһапов Ризатдин белән икәү генә калдык. Аның да укуы бик чамалы иде, мин аңа укуда бик нык ярдәм иттем. Педучилищега укырга йөрүнең беренче көннәреннән "А" классында укучы Бикмиева Хәдичәнең дә йомшак укуын миңа җиткереп торалар, минем аның начар укуына гарьләнгәнемне белеп, хәтта үртиләр дә иде. Беренче ярты елдан соң ул да укуын ташлады. Авылдаш һәм дуслардан аерылу ямансу булды, ләкин яңа дуслар барлыкка килде. Безнең училищеның бер үзенчәлеге - ир укучыларның азчылык булып, кызларның күпчелек булуында. Бу хәл егетләрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Иясез кызлар, кайсына барып сүз кушсаң да, кире кагудан бигрәк, үзләре дуслашутанышу ягын карыйлар. Шундый мөмкинлек булганда, әлбәттә, үзеңә ошаганы белән дуслашырга тырышасың инде. Училищеда укуның беренче елында мин, кызыгып, башкалардан күреп, 11 сумга "Пионер" фотоаппараты сатып алдым. Менә шуның белән мавыгып, хәтта дәресләр дә калдыргаладым. Чак кына күңелсез хәл дә булмый калды. Аерым урын-бүлмә булмаганлыктан, койканы одеаллар белән каплап, керосин лампасын кызыл кәгазьгә урап, койка астында плёнка проявить итә идек. Бервакыт пыяла кызып - кәгазьгә, ә кәгазьдән матраска ут элгән. Чак кына янгын чыкмады. Шуннан соң мин кабат кулыма фотоаппарат алмадым, бөтенләйгә ташладым. Училищеның икенче курсында укыганда, математика, рәсем, ана теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбиятыннан яңа укытучылар килде. Шулар арасыннан миңа иң ошаганы МӘГЪСУМ ХАРИСОВ рәсем укытучысы Мифтахов абый булып, аның дәресләрен чын күңелдән бирелеп тыңлый һәм ул кушканча рәсем ясарга тырыша идем. Ул үзе мәктәп коридорына Сталин, Ворошилов портретларын полотнога майлы буяулар белән ясады. Рәсем бүлмәсенең стенасына зур гына күләмле пейзаж да ясады. Рәсем бүлмәсе һәм спортзал бергә иде. Без аның эшен дәрестән буш вакытларда бик дикъкать белән күзәтә идек, үзебез дә сызгалый, буйый идек. Ләкин бу бәхет озакка бармады, уку елының ахырында аны Кызыл Армия сафларына алдылар, без рәсем укытучысыз калдык. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы Назыйфуллин абый да бер генә ел укытты. Аны да Кызыл Армия сафларына алынган дип сөйләделәр. Аның урынына III курста Миндубаев фамилияле яңа укытучы килде. Ул тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тора. Буйга озын, таза гәүдә, озын чәч, шадра бит, калтыравыклы калын тавыш, зур зәңгәр күз. Аның бер күзе пыяла булып чыкты. Һәр сүзен диярлек киная белән әйтә. Аңласаң - аңла, аңламасаң - юк. Дәрес материалы урынына төрле юк-бар сүз, анекдот сөйләргә ярата. Кызларга күз кысудан, үртәүдән тартынмый. Класс тактасына күнегүләр эшләтү өчен кызларны гына чыгарып, алардан күзен алмый, хәтта, ялгышны төзәткән булып, акбурлы кулларын да тота. Дежур дигән булып, кичләрен кызлар торагына килеп, төрле фәлсәфә сата. Ләкин аның торакка килеп, кызлар бүлмәсенә кереп йөрүләре кинәт тукталды. Кышның бер буранлы көнендә, тулай торактан чыкканын саклап торып, үзебезнең училище малайлары - яшь әтәчләре - аны карга батырып кыйнаганнар. Күзлеге югалып, бите күгәргәнлектән, 3-4 көн укытырга да килмәде. Шикләнгән укучыларны дирекциягә дә (бу вакытта директор Исляков В.И. иде) чакырып, сораулар алдылар, ләкин очына чыга алмадылар. Укытучылар турында искә алгач, Җәмилов абый турында да берничә сүз әйтми булмас. Ул елларны җәмгыять фәне эчендә яңа Конституцияне укыталар иде. Яңа Конституцияне укыту өчен район прокуроры Җәмилов килә иде. Ләкин ул курсын укытып бетерә алмады, халык дошманы сыйфатында райком секретаре Гомәров, госбанк начальнигы Галимов, авыл хуҗалыгы мөдире Шәрәфетдинов, район газетасы редакторы Яушевлар белән бергә кулга алынды. Педучилищеда ул вакытларда педагогия фәне укытыла иде. Ул фәнне укытырга Казаннан Шибаев һәм аның хатыны килде. Педагогия фәне фән булудан туктагач, алар яңадан Казанга китеп бардылар. Алар турында бер сүз дә ишетмәдем. Училищеның икенче курсында укыганда, мин инде яхшы укучылар рәтенә бастым. Рус теле һәм әдәбиятыннан кала, башка фәннәрдән "4", "5" билгеләре ала башладым. Яхшы укучыларның күпчелеге кызлар, алар классның төп терәге булып санала. Дәрескә әзерләнмичә йөрмиләр. (Абдуллина Хәлимә, Бикчәнтәева Кәшифә, Хөснетдинова Хәлимә, Бохарова Лидия һ.б.). Дәрескә әзерлексез көннәрне өйгә бирелгән эшләрне кызлардан күчерү гадәткә кереп китте. Әле анысын да мәктәпкә баргач, дәрескә кадәр яки тәнәфес араларында эшлим. Ә гуманитар фәннәрдән дәрескә утырып әзерләнмәдем диярлек, шулай да мин ул фәннәргә игътибарлы булдым. Көннәрдән бер көнне, башка кыздан көнләшүе аркасында А.Х. белән минем ара бозылып китте. Менә шул хәл аркасында миңа кызлар (аның әйтүе, котыртуы аркасында) өйгә эшләрне күчертмәскә ультиматум белдерделәр. Ул вакытта бу хәл миңа бик нык тәэсир итсә дә, бәхеткә, соңы әйбәт булды, ягъни өйгә бирелгән язма эшләрне үзем утырып эшләп, фәннәрне төплерәк үзләштерә башладым. Математика, физика, химия, сызым буенча өй эшләрен эшләргә рус группасында укучы Калистратов Максим һәм Михеев дигән чуваш малайлары (училищеның иң алдынгы укучылары) бик зур ярдәм иттеләр. Зачёт көне килеп җитте, үзебезнең класс малайлары мәсьәләләрне күчерергә тәкъдим итсә дә, мин баш тарттым. Кызларга да бу мәсьәләдә сүз дә кушмадым. Зачёт башланды. Тикшерә торгач, мәсьәләне кызлар да, малайлар да чишә алмаган булып чыкты. Бу мәсьәләне класс тактасында укытучы җитәкчелегендә чишкәндә дә, хата китеп, җавап дөрес чыкмады. Ә бу мәсьәлә минем чишелгән, билгеле, Калистратов ярдәмендә. Нишләргә? Укытучыга әйтергәме, юкмы?! Көлкегә калмаммы?! Тәвәккәлләп кул күтәрдем. Класс тактасына чыктым, дәфтәр ярдәмендә мәсьәләне чиштем. Менә шушында инде минем үзбаштан мәсьәлә чишәргә сәләтле икәнлегем "ачылды". Бу хәл кызлар арасында гына түгел, малайлар арасында, хәтта укытучы УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА алдында да авторитетымны күтәрде. Мин, шуннан соң, өйгә эшне кешедән күчермәс булып, үзем эшләргә тотындым. Минем фамилиям, русча язылышы Ахметзянов булганлыктан, класс журналында Абдуллинадан соң икенче булып языла. Күпчелек укытучылар дәресне кабатлаганда яки яңа дәрес үткәндә, исемлекнең башыннан сорый башлыйлар, класс тактасына күбрәк чыгаралар. Менә бу хәл мин ахмакка, шатланасы урынга, кире тәэсир итте. Укытучыларның еш соравыннан арынырга теләп, мин өченче курста Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка алмаштырдым. Харисов фамилиясе белән паспорт һәм училищены тәмамлау турында аттестат алдым. Мин, шулай итеп, җиңел генә Харисов фамилияле булып киттем. Укулар үз чираты белән дәвам итә, кызлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, үпкәләшүләр була тора, бетә тора. Шуны әйтергә тиешмен: егет кешегә кызлар белән аралашу, танышу, сөешү укуга һәм җәмәгать эшләренә актив катнашуга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә, сине әдәплелеккә, бер-береңне ихтирам итү, булышу, кайгы-хәсрәтне, шатлыкны уртаклашу кебек матур гадәтләрне тәрбияләүгә китерә. Беркем дә сөйгәне алдында үзенә карата начар фикер уятырга теләмидер. Буа мәктәпкәчә педагогия училищесын уңышлы тәмамлаган 17 алдынгы укучыны Мәскәүгә бару путёвкасы белән бүләкләделәр. Билгеле, алар арасында мин дә бар идем. 1937 елның июль башы. Ниһаять, без Мәскәү поездында барабыз. Бу минем беренче мәртәбә поездга утыруым һәм беренче мәртәбә Мәскәүгә баруым. Ул вакытларда китаплардан гына укып белгән, киноларда ара-тирә күргән Кызыл мәйданны үз күзләрең белән күрү, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин мавзолеенда булу чиксез зур тәэсир калдырды. В.И.Ленинны күрү өчен сафка баскан халыкның йөзләренә карап та бөек юлбашчыга нинди зур ихтирам икәнлеген күреп була. Менә без мавзолейда. Эче ярым караңгы. Уртада өстәл сымак урында бөек юлбашчының гәүдәсе. Яланбаш. Саргылт мыек. Өстендә күкрәк кесәсе күпертеп эшләнгән кара яшел гимнастёрка. Күкрәк тиң җирдән гәүдәсе яшел одеал белән ябылган. Гәүдәсе пыяла калпак белән капланган, баш очында ике солдат почётлы каравылда. Тынлык. Сафлар, аяк очыннан кереп, баш ягыннан борылып, мавзолейның көнбатыш ишегеннән чыгалар. Менә шулай хәтердә калган минем күңелдә беренче мәртәбә мавзолейга керүем. Алга китеп шуны әйтим: икенче мәртәбә мавзолейга И.В.Сталин үлгәч кердем, ул вакытта В.И.Ленин һәм И.В.Сталин бергә янәшә яталар иде. Сталинны да үлгәч кенә күрергә насыйп булды. Өченче мәртәбә мавзолейга керүемдә (1960 ел бугай) Сталинның гәүдәсе алынып, мавзолей артына күмелгән иде инде. Без бер атна вакыт эчендә рус теле укытучыбыз Ченохов А.А. җитәкчелегендә Мәскәүнең байтак кына урыннарында экскурсиядә булдык. Әти-бабасы гомерләрендә Мәскәүне күрмәгән авыл малаена башкала - Мәскәүне күрү зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шунысы кызганыч: училищены тәмамлагач та, Мәскәүгә баргач та, күмәк фотога төшкәнне хәтерләмим. Әллә фоторәсемгә төшеп тә мин югалтканмын, әллә инде бөтенләй фотога төшелмәгәнме?! Әллә фоторәсемгә төшү өчен акча булмаганмы, әллә наданлык аркасында шулай килеп чыкканмы?!. ...Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка әйләндерү мине озак борчыды. Туганнарым, апам, ике энем һәм сеңлем Әхмәтҗанов фамилиясен йөртә. Бу хәл кайбер очракларда уңайсызлыклар да китереп чыгара. Ләкин, нишләмәк кирәк, әтиемне бик яратканга һәм аны зурлау өчен, аның изге исемен фамилиям итеп алдым. Ул үзе дә әтисен олылап, әтисе исемен фамилия итеп алган. Соңы хәерле булсын, Харис - саклаучы, яклаучы, сакчы һәм игенче дип күрсәтелә сүзлектә. Кем белә, Харис фамилиясен мин генә түгел, тармакланып, улларым, оныкларым тагы да күтәрерләр, илгә танытырлар. Бик ихтимал! Мин, училищега Әхмәтҗанов фамилиясе белән керсәм, Харисов фамилиясе белән аттестат алдым - махсус урта белемле, аттестатлы Харисов булдым. Яшьтәшләр арасыннан Казма авылында аттестатлы беренче кеше мин булдым бу елларда. Шуның белән дә горурланам. (Дәвамы киләсе саннарда) "МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН..." Бәхет өчен күп кирәкме? н күп кирәкме? - - Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? ә карыймын да. Уйга чумдым, туктадым да юлларымда. а җан өрүе, - Саулык бирсә Ходам, әгәр якыннарым ынында. Булса янда, агылырлар җырларым да. ен күп кирәкме? - Бәхет телик, бәхет бирик, бәхет җитсе ең таңнарыннан. Әниләргә, балаларга, җан дусларга. ң юлдаш итеп, - Беркемне дә бәхетеннән мәхрүм итмик, саннарыннан... Бәхет булыйк бу дөньяда якыннарга. Сабый чагым болыннары Минем Зәйнәб кенә буласым килә... лы якта яшәгәнебезне беләм инде. Суык як ысын белмим. Әнидән сорарга, сөйләтергә Красногорск дип атала. Без өч катлы йортта без. Ә туган апаларныкы авыл өе шикелле егаллары да бар. Шуңа да барырга яратам аларга. Менә әнием белән шуннан кайтып без - җәяүләп кенә. Алардан ерак түгел генә ннарда күп-күп лалә, мәк чәчәкләре үсә. исемнәрен шулай ди. Мин бу кызыл, сары кләрне җыярга яратам. Шуңа да автобуска һич ырасым килми. Болыннарда иркенләп йөреп . Авылдагы кебек. Ә авылга без әле күптән л генә кайтып килдек. Аның исеме Сарлы һәм к еракта. Шуңа да анда самолёт белән очтык. лда рәхәт икән - балалар бакчасына да барасы Әни дә гел янда. Апалардан кайтканда авыл төште дә җырлап җибәрдем: й, күземнең карасы, өрәгемнең ярасы, йтегезче, авылыгызга айсы юлдан барасы... да: "Тавышың матур икән бит, кызым, әллә ң ул җырчы? Ул нинди була? Бу җырны мин бер апа. Ә әни мин җырлагач ник аптырады? буламы? Юк, әгәр дә алай икән, минем җырчы Минем Зәйнәб кенә буласым һәм гел әнием е Ходайның "Амин!" дигән вакытына туры Әти әнине урлаган Минем дә очучы буласым килә өн дә килеп җитте. Ур-ра, тагы самолётка утырам! ыйларның үзләрен дә күрдем. Аларның үз бүлмәс , төймәгә басып, самолётны хәрәкәткә китерәләр ем, әлеге кара төймәләргә басып карыйсым килә... ы да очкычка терәтеп куйдылар. Абый әти белә ер кулында олы чемодан, икенче кулы белән мин а җибәрми. Самолётка кергәндә билет күрсәтерг енә тыккан. Ул кулымны җибәрергә дә өлгермәде этә-төртә өскә менеп тә киттем. Менеп җитүгә зләгән бүлмәмә килеп тә кердем. Ишеге ачык ид мә монда. Ләкин буем кыска шул әле минем, шуң Үрмәләп бер биек йомшак урындыкка менә ген ән ике куллап эләктереп алып өскә күтәрмәсенме тем дип! Юк, ул хәтле усал түгел икән очучы абый милиямне дә, әни белән әтинең исемен дә әйтеп фет тоттырды да, бер апаны чакырып кертеп, аң елән әти янына озатып куйды. Качып китүем өче у артык борчымады. Чөнки мин очучы бүлмәсен, бый үз кулы белән конфет бирде. Авылга кайткач, барсын да. Су анасы белән Тәгәрмәч астында йткач булган иде. Шуңа да бик ачык хәтерләп п, бүгенге күзлектән карап сөйлим. Җылы яктан янына кайтабыз, аннары Ык дигән елганың аргы ягыннан туганнарның да хәлен беләбез. Андагы ны мәрхүм булган. Башкортстан ягына күбесенчә күпер аша җәяүләп кенә барабыз. Шулай әтинең улгач, әни белән икәү генә киткәнбез Ыкның теге е зур итеп күрсәтергә теләп, күрше авылга үземчә к арыйм. Кире кайтканда әни, мине кызганып, шинасын туктата. Сөендек дигән авылга килеп ндермичә, тормозга гына куеп, хәзер чыгам, дип ргә дә өлгерми, урамның югары очыннан, руле агы да зуррак машина арттан китереп бәрә. Әни ге ачык калдырылган автомобильнең баскычында тәгәрмәч астына барып керәм һәм тормоздагы ыкта этеп бара. Кибеттән йөгереп чыккан шофёр п, вакытында машинаны туктатмаса белмим, бу ән тәмамланыр иде. "Ашыгыч ярдәм" әни белән алып китә. Әнием авыл урамында аңсыз ятканда, йләп кайткан ялтыравыклы матур яулыгын һәм гүр иясе булганчы оныта алмады, кешеләрнең улай һич кабул итә алмый иде. Ә хастаханәдә тләремне тектеләр, уң як иңбашымны нык кына Әтисез кала яздык Сагындым әниемне Килеп җитмәгән посылка ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ ЗИННУР МАНСУРОВ Иҗатыма ак төс хуҗа. Шул аклыкны исбатлыйм дип, Чигәм нужа... Иҗатыма пакь хис хуҗа: Кайнарланып Җырлар язган өстәлемнән Бер-бер артлы асыл гөлләр, Зөбәрҗәтләр үсеп чыга, - Гомер биргән Ата-Анама, Ходаема гүя дога! ("Зөбәрҗәтләр үсеп чыга") Югарыда китерелгән шигъри мисалда "кайнарланып" дигән кәлимә кулланылган. Әлбәттә, мондый фигыль текстка очраклы гына кертелмәгән. Әле яңа эрага кадәр үк фикер ияләре катгый әйтеп куйган: рухи яну халәтенә күчә алмасаң, синнән һичничек яхшы шагыйрь чыкмас. Дөрестән дә, мисрагларга тылсымлы рәвештә рух өрмәсәң, язганың сүзләр җыелмасы булып калачак. Үзаң чакматашы белән кабызылган рух исә сер тулы офык киңлекләрен колачларга сәләтле. Аның күзләре ераккарак карый, карашы төпсез тирәнлекләргә юнәлә. Эчке янулы күңелнең шигырьләргә үрләгән уты бу фани дөньяның күшеккән җаннарын җылыта. Аның балкышы нурга сусаган калебне яктырта да, ә кайчак чуар йөрәкләрне өтеп тә ала. "Көч-гайрәтең, күрче, нинди, Миндә дә ут, ялкын көйри..." Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина "Нурчишмәм" әсәрендә нәкъ менә шушы могҗизага, ягъни сүзгә яшәеш биргән сәмави рухка рәхмәт укый шикелле. Һәм ул насыйп сәгадәтенә ихластан сөенеп тә куя: Йөзлек белән туганмын мин, Туганда ук. Башымда - уй, җанымда - җыр, Йөрәктә - ут. ("Галиҗәнап әнкәй") Ничек кенә сәер тоелмасын, иҗатта теманы сайлап алмыйлар. Моны күпләр раслый. Дөрес, Габдулла Тукай үзенең атаклы поэмасында шушындый искәрмә ясауны кирәк тапкан: "Берзаман бардым Печән базарына, - Шунда мин таптым азык язарыма". Әмма шагыйрь бу әсәрен иҗат итәргә инде шактый алдан ук әзер булган. Каләм әһелен иҗтимагый әһәмиятле яңадан-яңа темаларга иҗат темпераменты, әлеге дә баягы эчке янулы күңел алып чыга. Әйтик, тынычлана белмәүче йөрәгендә илһам уты йөрткән Эльмира Шәрифуллина нилектән әле язарына ниндидер маузуг эзләп йөрсен?! Чынбарлык белән күзгә-күз карашып уйланырга яраткан шагыйрәнең рухияте үзенең асылына тәңгәл тематик юнәлешләрне авырсынмыйча билгеләп куйган. Аңлашылганча, аларда халкыбызның яшәеше игътибар үзәгенә алына. "Без - татар балалары!" Үзенең һәрбер яңа әсәрен кәгазьгә төшерер алдыннан, бисмиллалы дога рәвешендә, автор эчтән әнә шундый сүзләрне кабатлый кебек. "Хәерле иртә, туган җирем, Илем-көнем, балаларым, - дип эндәшә ул һәр туар таңда. - Уяныгыз, Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын!" Шагыйрәнең бурычы отыры глобальләшә. "Дөньяны ничек җайга салырга?" "Әхлаксыз йортта оят качар" дигән мәкаләсендә ул үз җирдәшләре алдына менә шундый сорау куя. Ачы тәҗрибә авазы безне кисәтеп тора: җыен юк-бар нәрсәләр турында югары стильдә язу килешми. Буш сүзләрне рифмага салу өчен күктән бирелгән талант кирәк түгел. Күпкырлы шигъри образга мәгънә тапшыру йөкләнгән. Яхшы назым укучының игътибарын тәэсирләндергеч хикмәтләргә, мәгыйшәтнең бергәләп кайгыртасы мәсьәләләренә юнәлтергә тиеш. Мондый олуг максатларга ирешү исә уйлап табучы маһирлыгын таләп итми. Кешелек дөньясының һәрнәрсәсе табигый: матурлыгы да, күңелсезлеге дә... Аларны йөрәк аша үткәрү лазем. Ә моның өчен тормыш прозасыннан ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ тормыш поэзиясен таба белү, ике аягың белән дә ил-көн җирлегендә басып тору шарт. Үтә мөһим темаларны әллә кайдан эзлисе юк, безне утка салган хәлләр өстә генә ята. Әнә, Эльмира Шәрифуллинаның гамьнән арынмас күңелен яшәешнең нинди генә мәсьәләләре борчымый?! Иң әүвәл ул сүзенең үтемлелеген, башкаларның аңа игътибар бирүен тели. "Яна белгән, көлә белгән Кыз баланы күрсеннәр!" Шагыйрә "Күрсеннәр" әсәрендә шундый ышанычын белдерә. Һәм ошбу ихлас өмете белән ул милләтебезнең аеруча авырткан урынына кагылырга, элгәрләребезнең изге әманәте саналган туган тел темасын әледән-әле күтәрергә җөрьәт итә. Өзлексез сызланулар тәэсирендә язылган мондый шигырьләр хитапнамә рәвешендәге уртак эчтәлекле бәйләмне хәтерләтә. Туган тел бер генә була, Ул - минем бөек телем! Үзем белән бергә шыткан Иң асыл, шиңмәс гөлем! ("Туган телем...") Дөресен әйтсәк, бездә туган телне саклау мәсьәләсенә элек-электән төрлечә караш яшәп килә. Берәүләр ата-бабадан калган мондый аңлашу-аралашу чарасын мәҗбүрият дәрәҗәсендәге бурыч итеп санарга ашыкмый. Аерым телләр монополиясен үсендергән глобаль дөньяда, имеш, аның белән еракка китеп булмый. Икенчеләр татар теленә тиешле үсеш шартлары тудырмаганы өчен инде берничә гасыр дәвамында сүгелгән Мәскәүне гаепләүдән туктамый. Дәгъваларда хаклык юк дип әйтергә җыенмыйм. Чынлап та, тере мохите булмаган тел ни рәвешле яши алсын?! Вәләкин без гомерлеккә бирелгән мөкатдәс мирасыбызны саклауда гаять мөһим тәрбияви буынга игътибар биреп җиткермибез. Мондый шаукым авыр җаваплылыкны өстебездән төшерергә маташып, бәлане гелән башкаларга ягып гадәтләнүдән киләдер төсле. Татар баласы ана теле нигезләрен гаиләдә өйрәнергә тиеш түгелме соң? Моңа мегаполис комачаулык ясыймы? Заманында мәчет манараларының биек итеп куелуын хәтта ки Әби патша да тыя алмаган. Әле дә истә тора, Германия, Австрия, Чехия, Польша кебек Европа илләренә баргач, биредә төпләнеп гомер сөрүче милләттәшләрем гаиләсендә кунак булдым. Әлеге дәүләтләрдә бөтен тормыш үзләренең рәсми телләренә корылган, җор-шуклар әйтмешли, безгә бик якын тоелган этләренә кадәр аларча өрә. Татар нарасыена туган телен өйрәтмәс өчен йөз төрле сәбәп эзләп табарга мөмкин. Әмма ни гаҗәп, ошбу илләрдәге балалар безнеңчә яхшы сөйләшә. Шөкер, иллә кыен сайланыш шартларында телебезнең яшәргә омтылуы Америка, Австралия, Финляндия ише мәмләкәтләрдә дә күзәтелә. Менә шундый күренешне игътибар үзәгенә алып, милләт җанлы Эльмира Шәрифуллина "Сөйләшәмен үз телемдә" исемле әсәрендә тарихи ватаныбызның сәер чирен чагылдырган сорауны бөтен кискенлеге белән куя: "Кем комачаулый кешегә Үз телен өйрәнергә?" Ул әлеге сөальне махсус училищеда белем алган педагог буларак та, ана телен дәвам итәрлек кызлар үстергән ана буларак та бирә. Автор атап үтелгән шигыренә эпиграф рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерә. "Ана телеңне өйрәнүгә кем комачаулый? - дигән мәгълүм сорауны кабатлыйсы итә Илбашыбыз "Уфимские ведомости" газетасы хәбәрчесе оештырган әңгәмәдә. - Үз балаларын туган телләренә өйрәтә алмаган килеш, бөтен халык алдында милли сәясәт турында сүз куертучы кешеләр өчен оят миңа". Ахырзаман галәмәтеме, татарда ана теле сагында торырга тиешле әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында да, шулай ук галимнәребез даирәсендә дә милли үзаң бәйлелегеннән читләшкән затлар артканнан-арта бара. Дәвамчылык вазифасы йөкләтелгән буынның татарча юньләп белмәве, бердәнбер балалы гаиләләрнең ишәюе гаммәви күренешкә әйләнде. Янәсе, моңа җәмгыять тормышындагы тотрыксызлык гаепле. Шәхсән минем әни тугыз бала тапкан. Нәрсә, узган гасырның утызынчыкырыгынчы елларында яшәү шартлары яхшырак булганмы? Без милләткә янаган куркынычны тулысынча аңлап җиткерәбезме икән?! Телсез калган кавемгә милли дәүләтчелек кирәкми. Гомуми исәп-санның үрчемсез гаиләләр аркасында кимүе, Аллам сакласын, бездәй халыкны акрынлап этник юылуга китерәчәк. Күпме афәтләрне ЗИННУР МАНСУРОВ кичергән халкыбыз өстендә хәтәр дамокл кылычы асылынып тора. Милләт хәдимәсе булырга иман китергән Эльмира Шәрифуллина, әлбәттә, өммәтебез язмышындагы хәлиткеч сынауларга битараф карый алмый. Әдибә хәвефле өзеклекнең мөһим буынына - татар хатын-кызларына игътибар юнәлтә. Безнең халык тел төшенчәсе алдына "ана" сүзен юкка гына куймый. Шагыйрә берничә дистә әсәрен нәкъ менә аналарга багышлый. Ул бәгырьдә чияләнгән төендәй утырган әлеге мәсьәләне төрле яклап яктырта, телебезне җаны-тәне белән кайгырткан элекке әбиләрне дә искә төшереп куя, хәзерге балалар белән үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшә алмавы өчен ут йота. "Тәмуг кисәве" дип исемләнгән поэмада, мәсәлән, күпләргә таныш авыр халәт сурәтләнә: ...Ым кагып Йә төртеп күрсәтеп, Аңлатам үземә кирәкне. Гарип бит, Телсез бит оныклар - Шул телә, Шул телә йөрәкне! Борынгы һиндлар аңлатканча, хатын-кызлар гыйлемне табигатьтән, ир-атлар китаптан аладыр. Әлеге гыйбарәнең беренче өлешенә аеруча тирән мәгънә салынган. Беркем инкарь итмәс, аналарга мөкатдәс бурыч куелу белән беррәттән биниһая зур мөмкинлекләр дә өстәп бирелгән. Күк аларның ялварулы теләген беренче нәүбәттә ишетеп ала. Кайчак дәүләт ирләре дә башкарырга авырсынган эшләрне хатын-кыз үзенчә соклангыч пөхтәлек белән әйләндереп ташлый. Әүвәлгеләр әйткәнчә, хан ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле. Аналар һәрнәрсәгә сәләтле. Беркадәр фараз итеп, күз алдына китерик: әгәр бездә милли үзаң гомерлек рефлекс дәрәҗәсенә куелса, татар киленнәре бер-бер артлы бала табарга әзер булса, туган телебез нарасый күңеленә ана сөте белән сеңдерелсә... Күпмедер вакыт үткәч, чын мәгънәсендә демографик "шартлау" барлыкка килеп, татар теле тулы хокукына ирешер иде. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның уртак темага караган бериш әсәрләреннән, мәгънәви сөземтә буларак, күпләрнең вөҗданын сызлатырлык менә шундый тәгълим килеп чыга. Әлбәттә, яшь дәвамчыларның күплеге бик тә мөһим, ләкин тәрбия мәсьәләсе барыбер үзәктә кала. "Гайре бер хәл димәс идем Бала табу; Зур сабырлык сорый әмма Бала багу..." "Кеше ит!" исемле шигырендә автор әнә шулай искәртә. Мондый тәрбияви әсәрләрне бергә тупласаң, үзенчәлекле дәреслек төзеп чыгарырга мөмкин. Аңа әле шагыйрәнең күп кенә гореф-гадәтләребезне данлаган, милли ризыкларыбызны хөрмәтләгән үрнәкләрен өстәргә була. Андыйлары да байтак: "Сабан туе", "Каз өмәсе", "Өй туе", "Бәби мунчасы", "Чиккән сөлге", "Карга боткасы", "Чөгендерле катык"... Шушы урында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыга багышланган мәдхиядәгечә, шагыйрәнең үзенә рәхмәт хисләре белән ихластан эндәшәсе килә. Сөю, әрнү газабыннан Тамырларың шытым бирде; Шәкертләрең бил турайтып Басты бүген - Күзең күрде. Әнә шулай, Сабыр холык, Тыйнак акыл белән димме? - Саклап телне, сакла безне, Татар теле мөгаллиме! Безнең шигърияттә аналарны данлау мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Әлеге мөбарәк образга каләм тибрәтүче хатын-кызлар да, ир-атлар да үзләренчә яңадан-яңа ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ шәрех өстәргә омтыла. Белмим, ниндидер сере бармы, кара исәп белән чагыштырып караган чакта аталар темасына шагыйрьләр азрак мөрәҗәгать итә. Адәм баласы хөкем мәйданына атасының исеме белән чакырылыр. Ә бит аларның гаиләдәге вазифасын бөтен тирәнлегендә аңлау гүзәл затларның акыллылык дәрәҗәсен турыдан-туры күрсәтеп бирә ала. Зирәк хатын газиз ул-кызларын тәрбияләү барышында "әтиегез" дигән тылсымлы сүзне кабатлаудан туймас. Гаять игелекле мондый мөнәсәбәт Эльмира Шәрифуллинага да хас. Гомумән, ул ошбу төшенчәгә киңрәк мәгънә сала. Аның бердәй эчтәлекле әсәрләреннән халыкча хикмәт калкынып куя: атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең. Бу җәһәттән "Инша" поэмасында гыйбрәт саналырлык нәрсәләр күп. Анда ир белән хатын арасындагы багланышлар драматик коллизияләр аша күрсәтелә. Сөмбелә исемле укучы кыз күзаллавында ата образы төрле яклап ачыла. "Ир кадере", "Ата..." "Нинди сүз ул? Нәрсә аңлата?..." "Минем әти" дигән инша язарга алынган бала да, иҗатында үзенең педагоглыгын җете төсләрдә сиздерткән шагыйрә дә, шигърият сөючеләр дә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Аталар һәм аналар темасы "Мордар" поэмасында да күтәрелә. Кешелек җәмгыятенең үтә әһәмиятле төркемен тәшкил иткән гаилә мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә башлыгына карашын Эльмира Шәрифуллина башка әсәрләрендә дә чагылдыра. Алдан ук сизелгәнчә, шагыйрәбез күпчелек очракта аңа теләктәшлек күрсәтә. "Ата хакы - олы хак ул, белегез сез, - ди автор мөнәҗәт калыбында язылган "Ата хакы..." әсәрендә. - Ата хакын хаклау юлын күрегез сез". Шунысы да сокландыра: тәҗрибәле каләм әһеле булачак аталарны олуг миссиягә яшьтән, хәтта нарасый чактан ук игътибарга алып әзерләү яклы. Сабый чагында сөегез Ир баланы сез, аналар!.. ("Иркәләгез ир баланы") Югарыда күрсәтеп үтелгән иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр бер-берсе белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Аларны яшәешнең әбелхәят суты - сөю илаһи бөтенлектә тотадыр. Ватанга мәхәббәт, ата-ананы ярату, гыйшык тоту... Һәркайсы олы хистә януны аңлата. Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә генә тукталып узыйк. Борынгы грек философы Плотин шәхси күзәтүләренә таянып әйткәнчә, һәрбер кеше яратырга сәләтле, әмма газапланулар төрлечә була; аеруча җәфаланган затлар бар, алары сөя алучылардан санала. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, мөгаен, шундыйлар рәтенә керәдер. Моның хаклыгын раслар өчен йөзләрчә мисал китерергә мөмкин. "Дөньяда тиңе булмаган" исемле әсәрендә автор үзенчәлекле ярату хакында хыяллана. "Мәхәббәт камалышында Калып кабынсаң иде..." Шагыйрәнең үзен гәүдәләндергән мәгъшука мондый бәхеткә тиз ирешә: "Тәнендәге һәр күзәнәк Мәхәббәттән киенгән" ("Кемнәре юк бу дөньяның?..") Чыннан да, ул насыйптан мәхрүм калмый. "Сөю күле" дигән шигырьдә әнә шуңа ишарә ясала. Телдән түгел, күзләремнән Түгелә моң, түгелә, - Уем, буем, бар булганым Чумды сөю күленә. Менә шуннан соң инде җәфа чигүләр башланып китә. "Яратырга туган идем, Яраттырып яшәргә..." "Үксеп, үртәлеп" дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә шулай көрсенеп куярга мәҗбүр. Нишлисең бит, бөек хиссиятле мәхәббәт тә үз холкын күрсәткәләп тора. "Өтте ялкыны" һәм "Җирнеке" дигән шигырьләрдә зарыгып көтелгән яратуның кырысланып китүе сурәтләнә: "Сөя белү - үзе бәхет, Сөйдем - Өтте ялкыны"; "Никахыбыз күктә укылса да, Сөю газаплары - җирнеке". Сөю газапларын байтак татырга өлгергән Эльмира Шәрифуллинага тәкъдирендә язылган сынаулар белән килешергә генә кала. "Ризалаштым тагын - Рәвешем бит Авырлыкка инде көйләнгән", - дип сабырлана ул "Килеп җиттем" исемле әсәрендә. Күпләрнең иҗатында расланганча, лирик-фәлсәфи шигырьләр язу аерым ЗИННУР МАНСУРОВ алшартларга бәйләнгән. Моның өчен шәхес рухиятенең аеруча бай булуы сорала. Күңелне биләп торган барлы-юклы кичерешләр кәгазьгә тиздән түгелеп бетәргә мөмкин. Озак яшәргә яратылган дәрья төбендә кайнап торган чыганаклар булырга тиеш. Ә Эльмира Шәрифуллинаның калебен сыкратып торган уй-гамь, аның башлангычы тиз арада гына төкәнерлек түгел. "Кайчакта хисләрем, сыймыйча йөрәккә, сил булып тарала", - ди автор күренекле җырчыны данлыклап язылган багышлауда. Нәкъ шундый ярсулы кичерешләр шагыйрәнең үзенә дә хас. Гамьле күңел саекмый. Аңа тормышның сөенечләре дә, көенечләре дә өстәлеп тора. Шунысы бик мөһим: әсәрнең драматизмын билгеләгән хис-тойгыларны тиктомалдан уйлап чыгара алмыйсың. Барысы да чынхак, мантыйкый булырга тиеш. Иҗатның үз тәртибе: ничек яшисең - шулай язасың. Әдәби эшчәнлек ясалмалыкка авышуны да, артист сыман уйнауны да өнәми. Шөкер, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатында ниндидер кылану чалымнары сизелми, чөнки аның күпне кичергән йөрәге гайре табигыйлеккә бирешми. Һәрхәлдә, калеб кардиограммасын бозып-төзәтеп булмый. Гәрчә кайбер шигырьләрендә күз яшьләре күбәеп китсә дә, автор ялланып елаучылар образына берничек тә керергә маташмый. Чын ихласлык белән өртелгән күңел кирәк вакытта барыбер үзенчә ташый. ...Йөрәгемне кысам учларыма: "Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!" "Их, син, дөнья, Буялгансың йонга!" - Дип әйтәсе килә көрсенеп. Гөл-чәчәкләр, Җыр-моң арасыннан Ачы язмыш чыга бүселеп!.. ("Очрашу") Әрнүле күз яшем җиремә Гөл булып шытарга түгелде!.. ("Изге нәрсә бармы бу дөньяда?") Күкләр безне сөюдә дә бик үзгә төстә сыный. Мәхәббәт тарихының төрлелеге тәкъдир каләменең катгый ихтыярына да, шулай ук адәм баласының холык-фигыле хасиятләренә дә бәйледер. Ир хатыны Эльмира Шәрифуллинага, шактый иртә тол калып, балалар үстерергә туры килә. "Дөньяга сыймас сөюем Күз алдында боекты..." "Өлешемә тигәннән дә" исемле әсәрендә шагыйрә сабыр гына уфтанырга мәҗбүр. Үзен борчыган сораулар белән ул күкләргә дә бага. "Әллә инде артык яратканга?" дигән мәкаләсендә дә аның йөрәген туктаусыз телгәләп торган гаҗәпсенү белдерелә: "Нинди сәер сорау. Ни өчен көчле итеп ярата белгән кешедән сөйгән ярын күпсенә бу язмыш? Ни өчен яратуы үзәк-бәгырьләренә үтеп, җанын тәмам әсир алгач кына мәхәббәтен югалта да куя адәм баласы?.." Толларга бер яктан тормыш төрле михнәтләр күрсәтсә, икенче яктан гавам аларны һәрдаим рәнҗетеп тора. Тиктомалга кыерсыту өчен юк-бар сәбәпләр табыла. Элгәрләребез гыйбарәсендәгечә, толның ирене чабырса да, "аны шайтан үпкән" диярләр. "Пар-пар булып очкан торналар" шигырендә сәерсенүле гаҗизлек белән искәртеп үтелгәнчә, "Эчтән сыза, Эчтән елый алар - Дөрес аңлашылмас кемгәдер. Тол хатынны тол хатыннар талый - Хурлыклары үзәк өзәдер..." Сүз сәнгатенә караган һәрбер әсәрдә, әйе, каләм әһеленең рухияте дә чагыла. Инде әйтелгәнчә, кагыйдәгә әверелгән мондый эчке бәйләнеш Эльмира Шәрифуллина өслүбендә дә күзәтелә. Аның мәхәббәт газапларында чыныккан хиссиятендә сабырлык кыйммәте ап-ачык күренеп тора. Күкнең ошбу олы нигъмәте тирән күңелдә генә яши. Ә җан авазының бихисап төсмерләрдә аһәңле яңгыравы өчен иҗатчы калебендәге кылларның мөмкин кадәр ишлерәк булуы шарт. "Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән?.." "Безнең күңел" әсәрендә шагыйрәнең үзгәрәк яссылыкта ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ уйлануы, рухи халәтенең асылын аңларга омтылуы бик табигый. Аның бәгыре гаять сизгер. Газиз әнисен югалту кайгысы да гамь тулы күңеленә үзгәреш кертә. "Җанның телгәләп сызлаткан Бер кылы артты тагы", - дип көрсенә ул "Бәһалик Ана сүзен!" шигырендә. Гомумән, Эльмира Шәрифуллина кешенең эчке дөньясына бәйле рухи төшенчәләр хакында әледән-әле гөман кыла. "Гайре табигый хәл" дигән әсәрендә автор мәгълүм хакыйкатькә үзенчә килә: "Тәңгәл түгел гәүдә белән Җаннарның олылыгы!" Ихтимал, шагыйрәнең халәте рухиясендәге үзенчәлекне менә шундый сыйфатлар билгелидер. Хәер, күңел галәменең төзелеше безләрнең фаразыннан катлаулырак. Ничек кенә булмасын, Эльмира Шәрифуллина иҗатында калку яктыртылган сөю, бәгырь тетрәнүләре башкаларныкыннан сизелерлек аерылып тора. Яшьрәк каләмдәшенең язганнарын игътибарлы төстә күзәтеп барган, самими тәэсирләре белән уртаклашкан Нурихан Фәттах хаклы. "Аның күңел хисләре башка бер генә шагыйрьнекенә дә охшамаган, - дип ассызымлады ул "Татар шигърияте күгендә..." исемле мәкаләсендә. - Лирик герое үзенең ихлас мәхәббәте белән, горурлыгы һәм кайгысы белән бездән, сездән һәм дөньядагы барлык мәшәкатьләрдән югары күтәрелә. Мондый олы җанлы хатын-кызның сафлыгына, бөеклегенә сокланмый мөмкин түгел". Кешенең асылын чагылдыручы күңел ниндидер матрица буенча калыпланмый. Андагы ярату хисләре дә бердәй өлгеләргә сыешырлык түгел. "Мәхәббәтнең чиге бармы? Бармы чиге? Безнең сөю мисалының Бармы тиңе?" "Юктыр тиңе" исемле шигырьдә куелган әлеге сораулар гыйшык тотуның кабатланмас үзгәлегенә басым ясый төсле. Шул ук вакытта мәхәббәт тарихы кайбер охшашлыкларны да инкарь итми. Анда гыйбрәтләр дә, үрнәкләр дә бар. Бу уңайдан шагыйрәнең теләге беркадәр моңсу яңгырый: "Без сөйгәнчә сөя белеп Яшәсен берсе кабат..." Сөю-ярату тирән кичерешләргә бай булсын, әмма ул үкенечле югалтуларга китермәсен. Бездәйләрнең мәхәббәте, Фаил, Бездәйләрнең мәхәббәте, бәгърем, Таһир-Зөһрә, Таһир-Зөһрә, Таһир-Зөһрәләргә аваздаш. Беребез калып, беребез югалганга, Беребез калып, беребез югалганга, Йөрәкләрдән коела канлы яшь! ("Фаил җыры") Үз халкының тарихын яхшылап белгән каләм әһеле генә сүз сәнгатеннән рух алучы милләттәшләрен киләчәккә әйди ала. Кичә, бүген һәм иртәгә бөтенлек тәшкил итәргә тиеш. "Үткәннәргә хәер-дога, Киләчәккә мең савап..." Әле генә искә төшерелгән багышлауда шундый гыйбрәтле юллар да бар. Күрәбез, узганны яманларга яратмаган Эльмира Шәрифуллина алдагы көннәрнең хәстәрен күрергә чакыра. Аның мондый игелекле карашы тарихка мөнәсәбәтендә дә чагыла, шуңа күрә ул ошбу җитди темага еш алына. Хаклы таләп ителгәнчә, бәләкәй генә әсәр язар өчен дә бик күп тарихи хәлләрне белергә кирәк. Бу яктан җитәрлек мәгълүматка ия шагыйрә үзенең кемлеген белдереп куюны кирәк саный: "Без - Кол Шәриф шәкертләре, Идегәй бөркетләре, Күчембикә токымнары, Нурсолтан шытымнары, Сөембикә орлыклары, Кол Гали оныклары, Батырша яраннары без һәм Тукай оланнары - Халкымның күз каралары, Әрнүле яралары..." ("Без - татар балалары!") Җәмгыять үсешенең билгеле бер чорында булып узган вакыйгалар тезмәсен аерым күренекле шәхесләрдән башка тулаем күз алдына китереп булмый. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның милли тамырларыбызны хөрмәтләп барлавы, шөһрәтле элгәрләребезне шулай искә алуы бик мәслихәт. Бакыйлыкка чагыштырмача соңрак күчкән затлар да шул кадерле исемлекне лаеклы рәвештә тулыландыра. Әйтик, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләрен үзәккә алган багышлаулар, мантыйкый эзлеклелектә махсус атап язылган мөнәҗәт, баллада һәм җырлар телебездән төшмәгән газиз исемнәрне мәңгеләштерүгә хезмәт итә. Кайчак шагыйрәнең уйланулары әлеге жанрларга гына сыймый, ул күпне колачлаган поэма киңлекләренә килеп чыга. Әлбәттә, эпиклык иҗатчының масштаблы фикер йөртә алуын да, соңгы исәптә аның зурлыгын да ачык күрсәтә. Бу җәһәттән "Без - Тукайлы!" поэмасы, һичшиксез, Эльмира Шәрифуллинаның уңышы саналырга хаклы. Автор әлеге әсәренә шактый озаклап килде: башта төп героеның тормыш юлын һәм иҗатын кайта-кайта ныклап өйрәнде; шагыйрь турында замандашлары тарафыннан теркәп калдырылган истәлекләрне кабат-кабат күздән кичерде; милләтебезнең рухи символына әверелгән шәхеснең янәшәсендә торган затларны хәтердән үткәрде; Апушның тәпи җылысын сеңдергән туган тиягенә ничәмәничә тапкыр барып кайтты... Гадәттә, рәссам зур картинага тотыныр алдыннан күләме буенча кечерәк этюдлар эшли. Хәтерлим, киң полотнолы әсәр язарга ният кылган Эльмира Шәрифуллина да әүвәл Габдулла Тукайга багышланган төрле шигырьләрен матбугатта бастырып чыгарды. Бу үзенә күрә каләмне сынап карау, гаять җитди темага юл сабу иде. Бөек шагыйрьнең иксез-чиксез дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Аның кыска гына гомере дәвамында кылган игелекле эшләре фәрештәләр язып барган гамәл дәфтәренә дә сыймагандыр сыман. Менә шундый биниһая олуг затны шигъри кысага ничек кертергә мөмкин?! Колач җитмәс образны сурәтләргә алыну, әйе, каләм иясеннән сабырлык таләп итә. Ә Эльмира Шәрифуллина холкында мондый түземлелек сыйфаты бар. "Уйлар тулышкан күңелне Ак кәгазьгә сыгамын..." "Иҗат" дип исемләнгән дүртьюллыкта шагыйрәнең бәргәләнмичә эшләве күзаллана. "Без - Тукайлы!" поэмасына да ул муафыйк ачкыч тапкан. Анда даһи иҗатчының әсәрләреннән китерелгән өземтәләр юл күрсәткеч рәвешендә файдаланыла, әтрафлы төстә тезелгән эпиграфлар бәйләме композициянең эзлекле үстерелешен тәэмин итә. Поэманың бөтенлеге дә нәкъ менә шуннан. Аерым бүлекләрдәге назым үлчәменең мәгънәви йөкләнеш җәһәтеннән үзгәреп торуы да йөз көйгә кергән катлаулы гомер агышын тулырак ачып бирергә булыша. Әсәр җанлы организм төсле - аның артык урыннары юк. Гомумән, "эт эчәгесе" кебек сузылган сөйләм Эльмира Шәрифуллина өслүбенә хас түгел. Сүз уңаеннан әйткәндә, "Без - Тукайлы!"ның архитектоникасын билгеләгән кайбер үзенчәлекләр авторның "Каюм коесы" поэмасында да күзәтелә. Мәшһүр мәгърифәтче, тел белгече, язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри турындагы ошбу эпик багышлауда үзәктәге каһарманның туган ягында бүгенге көнгәчә сакланган бик күптәнге кое төп метафора итеп алына. Затлы тукыманың нигез җебен хәтерләткән әлеге сурәтләү чарасы әсәрнең сәнгатьчә камил төзелешенә ирешүгә зур өлеш кертә. Талантлар күп татар милләтендә - Данга төреп өскә чөярлек... Безнең халыктагы мөбарәк тәсбих мәрҗәннәрен чынлыкта менә шундый шәхесләр билгели. Алар кем икәнлегебезне ап-ачык итеп күрсәтә. "Каюм коесы" тирәнлекләреннән килгән мәгърур кайтаваз "Без - Тукайлы!" поэмасында да яңгыраш таба: Без - бәхетле, без - шагыйрьле халык, Без - Тукайлы халык мәңгегә! Эзләнүләр күрсәткәнчә, күпләргә мәгълүм тормыш хаклыклары турында үзеңчә әйтү иҗат җаваплылыгын тоючы каләм әһеленә җиңел бирелми. Моның өчен талант югары зәвык белән өртелергә, аның көч-куәте иҗтимагый олуг максатларга юнәлтелергә тиеш. Бары фикерләү культурасы гына рух культурасына китерергә мөмкин. Әлбәттә, сүз сәнгатенең серләре бик күптер, әмма аларны өлешчә берләштереп була. Шигырь үзе тикмәгә генә гармониялелекнең иң мөкәммәл гәүдәләнешенә тиңләнми, чөнки дөньяның яратылышыннан килгән ошбу төшенчәгә һәммәсе дә сыйган. Югары филологик белемгә ия булган Эльмира Шәрифуллина буыннар тәҗрибәсеннән сөзелгән поэтика кагыйдәләрен яхшы үзләштергән. Моны ул үзенең шигырь-поэмаларында да, кайбер ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ мәкаләләрендә дә сиздертеп үтә. "Китап калынмы, юкамы - Сүзе энҗедәй булсын!.." "Китап нуры" дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә үзе өчен дә, яшь каләмдәшләре алдына да халыкча кимәлдә катгый таләп куя. Түбәндә өзеге китереләчәк шигырьдә исә ул әдәби сүзнең могҗизасын тәфсилләбрәк аңлатырга омтыла. Әйтә белеп әйтелгән Сүз - назлы, Нәкыш чигеп, сурәт төшерер? Бит очыңнан үбеп аладыр; Галиҗәнап Шигырь! Ялкынлысы үзәгеңне өзә, Мең бизәкле Каны саркып торган ярадыр... Кыйммәтеңне кемнәр төшенер? Тагын кемнәр туып, ("Тыңлагыз!") Гади сүздән Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинага артык борчылырдай сәбәп юк. Күңелдәгене ачык итеп белдерү иҗат алымының өстенлеген билгели. Дөрестән дә, анык фикерли алганда язганың аңлаешлы чыгар. Шагыйрә боларын да бик нечкәләп тоемлый. Гап-гади хакыйкать югыйсә. Вәләкин без әлеге таләпкә тиешенчә игътибар биреп җиткермибез. Бигрәк тә яшь чакта. Әллә нинди "шаккатыризм"нар белән озак кына мавыгып алабыз. Чынлыкта шигырьдәге ясалма катлаулылык камиллектән ерак торуны күрсәтә. Күпләр өчен аңлашылып бетмәгән әсәр авторның талантын шик астына куя. Байтак акыл иясе шушы хакта кисәткән. Минем күзәтүемчә, Эльмира Шәрифуллина мондый чирләр белән авырмады, яшьли булдырган өслүбенә һәрдаим тугрылыклы калды. Аның әлеге мөһим сыйфатына Зөлфәт тә дикъкать итә. "Күңел агымының сере" дигән мәгълүм мәкаләсендә ул үз якташының каләм тибрәнеше хасиятләрен дөрес аңлаткан: "Сокланумы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан соң сыкрану, бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме - алар гади тел белән, табигый агыш белән язылган. Шигъри сүз күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, татар хатынкызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән". Гадиләштереп аңлатканда, шигырь үзең өчен генә язылмый. Бөтен барлыгың белән бирелеп иҗат иткән чакта кайбер мәгънәви детальләр күңелдә "онытылып" калырга мөмкин. Кәгазьгә җентекләп күчерелмәгән юллар тулаем әсәрне аңлашылмауга китерә. Менә монысы инде осталык җитмәүдән килә. Дөрес, шигърият сөючеләрдә дә төрле зәвыклылык күзәтелә. Берәүләргә фикер йөртеп уку, уйчанлык халәте якынрак тоела. Алар өчен яшәеш хаклыкларын исбатлап тору кирәкми, образлы сурәтләү аша күрсәтеп бирү дә җитә. Икенчеләр шигырь шәрабен хисләнеп эчәргә ярата. Һәркем үзенчә хаклы. Зәвык бердәй була алмый - моны истән чыгармау фарыз. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина мондый таләпләрне яхшы белә, үз укучысының рухи ихтыяҗларын да нечкәләп күзаллый. Шул ук вакытта ул фикердәшенә сайлап алу мөмкинлеген дә бирә. Күңел кылларына төрлечә кагылган әсәрләр арасында һәркемне җәлеп итәрдәй үрнәкләр дә бар. Мәсәлән, "Яшәү тәгълиматы" шигыре, минемчә, шундыйлар җөмләсенә керә. Язларда - тамчы, Җыелыр күлләр, Яшендә - камчы, Яктырыр төннәр, Туктатып кара, хәлеңнән килсә. Илһам ургылыр назик җаннарда. Яңгыр суыннан, Су телгә килер, Яшен нурыннан Нур тәнгә керер, Күкләрнең сере күңелгә сеңсә - Тамыр җибәрер яшәү аңнарда!.. Чынлап та, күкләр белән серләшкән мәлдә "илһам ургылыр назик җаннарда..." Әмма шигъри күтәренкелекнең дә үз чикләре булырга тиеш. Талант иясенең образлы фикерләве мантыйк кысаларыннан бүселеп чыкмый. Тик менә иҗат барышында төрлесен күрергә туры килә. Кайчак күңелдә бөялгән шигырь камыр кебек ташып китә. Кемдер мондый күренеш белән ирексез килешергә мәҗбүр, таләпчән каләм исә язу төзеклеген сакларга тырышыр. Әгәр илһамлануны идарә ителә торган төшкә тиңлиләр икән, чын әдәби әсәр гармонияле табигый оешканлык алырга хаклы. "Кошлар оча йөрәгемнән..." - Эльмира Шәрифуллина "Шагыйрь йөрәге" исемле шигырендә иҗатның асылын шулай аңлаткач, аның сәнгать әсәренә тере организм итеп каравын тою авыр түгел. Насыйп кылынган әдәби эшчәнлек төп-төгәл язылган тәкъдирдән аерылгысыз. Үзенең бәһасен белгән музага "камыр ташыту"лар бөтенләй килешми. Гомеремне түләп җырлар яздым, Гомеремне Түләп яздым, Шигырь буынына сеңдереп... ("Гомеремне түләп") Язылганның күләм ягыннан гайре табигый рәвешкә керүе автор сөйләмендәге сүзнең кирәгеннән артык сузылуыннан киләдер. Йөкләнешсез буш кәлимәләр шигырьне юкка чыгара. Ачыктан-ачык әйткәндә, кайбер китапларны укырга тырышу хатын-кыз сумкасын актаруны хәтерләтә: андагы хуш исле тәртипсезлектә кирәкле әйберне табып булмый. Күп сүзлелек Эльмира Шәрифуллинаның табигатенә салынмаган, димәк, иҗатында да акланмаган озынлыклар күзәтелә алмый. Безне аз сөйләү түгел, күп сөйләү үкендерергә тиеш. Бу яктан шагыйрә сүз сөрешен тиешле вакытта туктатып, әһәмиятле төгәлләнеш ноктасын иң кирәкле урында куя белә. Аның шигырьләре дә, поэмалары да җыйнак. Туйдырып бетергән сүз боткасы шигъри сүрүдән бүселеп чыкмый. Ул иҗатны конвейерга салмый, күңеле тулышкач кына яза. Әдәби сүз белән үтә сак эш итүче каләмдәшем шигъриятнең телне саклау чарасы булуын да тирәнтен аңлый: "Ул минем күңел сазымда Чирттереп җырлар кылым" ("Туган телем...") Тәҗрибә раслаганча, ныклы нигезгә корылган иҗат өслүбе һәрбер әдәби жанрда үзгәрешсез кала. Моның шулай булуын классиклар да таный. Чыннан да, яхшы шагыйрь һәм прозаикларның сөйләм хасияте, сурәтләү чаралары бер-берсенә аерылгысыз дәрәҗәдә охшаш. Бу табигый, чөнки күп кенә күренекле әдипләр иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлаган. Рухияткә бәйле язу рәвеше уртаклыклары Эльмира Шәрифуллинаның прозасында да күзәтелә. Аның повестьлары һәм хикәяләрендә дә, хәтта мәкаләләрендә дә без белгән шагыйрәнең күңел тынычсызлыгын тоймыйча мөмкин түгел. Шулай булуы хәерле. Ул бәгырьдән сыгылып чыккан хискичерешләрендә үзенә һәрвакыт тугрылык сакласын иде. Шулай да Эльмира Шәрифуллина вөҗүдендә шигъри күзәнәкләр чагыштырмача күбрәктер шикелле. Һәрбер әдәби жанрда да ул шагыйрә булып кала. "Толларның да җаны бар" дигән мәкаләсендә әдибә мондый сүзләрне тиккә генә язмагандыр: "Шигърият атавы! Илаһи да, шәфкатьле дә киң дөнья! Ул минем барлык серемне сыйдыра. Мин аңа курыкмыйча, шикләнмичә үземнең җанымны ачам". Акбүз пәрдәнең читен бераз вакытка гына ачып, без нәкъ менә шушы атауны күзәтеп алдык. Барысы да бар монда: ямь дә, гамь дә... Күрүебезчә, аның балкып торган чикләренә бөтен ил-көн дөньясы сыйган. Әлеге рухландыргыч атауның серләре ачылган саен ишәя бара. Биредә хәтәр үткелләр дә, мәгърур биеклекләр дә шәйләнә. Юк, бу ниндидер мираж түгел, безнең чынбар яшәешебез ич!.. Җиттем сиңа, мең бәлане җиңеп, Егыла-тора атлап, үрмәләп. Мин ханбикә бүген биләмәмдә, Баш ияләр гөлләр, чүгәләп. Үзенә лаек биеклеккә күтәрелүен "Килеп җиттем" исемле шигырендә белдергән Эльмира Шәрифуллина, әйе, күпьеллык әдәби эшчәнлеге барышында ирешкән күркәм уңышлары белән чын-чынлап горурланырга хаклы. Аның зур иҗатын күз алдында тотып, үземнең дә гөл-чәчәкләр хәрәкәтен кабатлыйсым килә. Миңа бик күпләр кушылыр дип уйлыйм. Зиннур МАНСУРОВ Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ КУЛЫН КЫСАР ИДЕ Рәниф Шәриповның сәнгатьле сүз ярдәмендә милләтне яшәтү рәвешендә үз алдына куйган максаты, беренче чиратта, татар халкының телен камил куллану, тарихын дөрес яктырту, милли азатлык көрәшен чагылдыру, әсәрләрне тормышчан итү, әдәбиятның гражданлык пафосын көчәйтү, аның ярдәмендә иҗтимагый проблемаларны үз вакытында чишү, әдәбиятта заман сулышын ныгыту рәвешендәге бурычларда чагылыш таба. Бу - әдәбиятта Тукай һәм милләтпәрвәр чордашлары сайлаган, киләчәк буыннарга күрсәтеп калган юл. Татар шагыйрьләрендә, гомумән алганда, милли көрәш рухы сүрелебрәк киткән 2000 елларда да дөреслекне объектив тасвирлаудан читкә тайпылмаган Рәниф Шәриповны чын мәгънәсендә Тукайның дәвамчысы санарга мөмкин. Язмышының Тукайныкына тартымлыгын Рәниф Шәрипов үзе үскән балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язган "Алмагачлар сагышы"нда бик ачык ишарәли. Поэманың "СубашАты" бүлекчәсенә шагыйрь махсус рәвештә Субаш-Атына якын Кырлай баласы Тукайның "Гәрчә анда тумасам да, / Мин бераз торган идем" юлларын эпиграф итеп куя. Әсәрнең лирик героена Субаш-Аты урманнары да Тукайны хәтерләгәндәй тоела. Иҗатында Тукай темасы артык зур урын алып тормаса да, Р.Шәриповның "Зәйтүнә мәхәббәте" поэмасы Шагыйрь образын мәңгеләштерүгә билгеле бер өлеш кертә. Күп кенә татар язучылары һәм галимнәре Тукай белән Зәйтүнә арасында олы мәхәббәт барлыгын исбатларга, бу мөнәсәбәтләрнең тарихын тиешеннән артыграк күрсәтергә, хыял ярдәмендә үстерергә тырыша. Рәниф Шәрипов исә поэмада объектив булып кала, чөнки Зәйтүнә - әле үсмерлек чорындагы бер кыз, ә Тукай - гомере ахырына якынлашканын сизгән танылган шагыйрь. Ул яшь бала язмышы белән уйный алмый. Поэмада кыз һәм егетнең үкенечле тойгылары җитәрлек. Ике арадагы төрле киртәләр аркасында, алар хәтта озаклап күрешә, еш очраша да алмыйлар, әмма күңелләрендә бер-берсенә карата җылы хисләр йөртәләр. Поэманың аерым бүлекчәләре Зәйтүнә һәм Тукай язганнарга нигезләнә. Тәүге эпиграфта кызның мондый сүзләре китерелә: "Без Чистайга китәчәгебезне, бары күрешү өчен генә килүебезне әйткәч, Тукай: "Бик кызганыч", - диде". Үкенү тойгысы шушы эпиграфтан ук башлана. Аның янәшәсендәге Тукай сүзләре исә түбәндәгечә: "Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, / Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы". Бу эпиграф шагыйрьдәге үзен башкалар белән авырдан аралашу, ятимлеккә бәйле кимлек тойгысы һәм башка сыйфатларны аңлатып бирә. Болар барысы да ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә шулай ук киртә булып тора. Икенче яктан, шагыйрьнең төп вазифасы, яшәү максаты - милләткә хезмәт. Моны Зәйтүнә дә, Тукай да, поэманы иҗат иткән һәм лирик мин образында чагылыш тапкан автор да шулай аңлый. Нинди генә темага алынмасын, Рәниф Шәрипов күләмле әсәрләрендә милли проблемаларны читләп уза алмый. Бу әсәрдә дә шулай. "Зәйтүнә мәхәббәте" поэмасы да кызның иленә, туган теленә, шул илгә, телгә хезмәт иткән һәм, япь-яшь булуына карамастан, ил агасына әверелгән Талантка мәхәббәте турында сөйли. Бу мәхәббәтне бүлгәләп, таркатып булмый, аның хисләре татар кешесенең, иманлы кешенең йөрәгендә йөрткән хисләре белән кушыла. Райондашы Азат Сабитов 2013 елны "Хезмәт даны" газетасында басылган мәкаләсендә, Р.Шәриповның Татарстанның Тукайга бәйле иң олы бүләгенә лаеклыгын яклап, болай дип язган иде: "Әйткәнебезчә, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигъри әсәрләрен туплаган җыентыгын поэзия сөючеләр дә бер тын алуда гына укып чыга алмас. Алай ансат кына "йотып" булмый аны. Кайбер шигъри юллар сине уйлар упкынына ташласа, икенчеләре ут кебек көйдереп ала, гасабиландыра. Битараф калучы булмас - монысына шик юк. Татарстанның иң абруйлы бүләге шигырь язучыга түгел, алар бихисап - поэтик фикер иясе Рәниф Шәриповка бирелсә, Тукаебыз, һичшиксез, риза булып ятар иде, дигән фикердә калабыз". Алай гына да түгел, мәкаләсенең исеме белән автор, исән булса, Тукай үзе шагыйрьнең кулын кысар иде, дигән фикер әйтте. Хак сүзләр. Кемнекенкемнекен, менә аның кулын Тукай кысар иде! Рифә РАХМАН Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы ҺИЧ БЕТМӘС БУ ТАРИХИ УРТАКЛЫК "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ТОКЫМЫННАН!.." ШАҺИНУР МОСТАФИН Еллар үтеп, Мирзашәриф агайдан калган ике катлы агач йортны мәктәп иткәч, Шәмсемөхәммәт агайны улы Мирзамөхәммәт укырга, язарга да өйрәтә. "Барысы да әкренләп көйләнеп килә, тормышларыбыз рәтләнә!" - дип сөенеп йөргәндә генә, каһәр төшкән сугыш зилзиләсе алар корган җылы ояны тузгыта. Мирзахәниф абыйның бертуган абыйсы Мирзафатыйх белән үги әтисе Шәмсемөхәммәт тә фашист илбасарларга каршы изге көрәштә яу кырында шәһит китәләр. Днепрны кичкәндә, бертуган энесе Мирзамөхәммәт тә, авыр яраланып, туган ягына ике аяксыз кайта... Дөресрәге, Баку госпиталеннән ике шәфкать туташы озатып куялар аны бирегә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән көчле рухлы 18 яшьлек каһарман егет тыныч тормышта да сынып-сыгылып төшми. Сугышка кадәр үк оста биюче, җырчы, тальянчы булган Мирзамөхәммәтнең яшәүгә мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул, һәртөрле авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп, махсус урта һәм югары педагогик белем алып, үрнәк гаилә корып, яңа мәктәп салдырып һәм аның алыштыргысыз директоры булып, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнеп, күпләрне сокландырып - "Актаныш Маресьевы" булып яшәвен дәвам итә! "Актаныш Маресьевы" дигәннән, бу тәкъбир-бәяләмәне иң беренче булып танылган язучы-публицист, аларның якташы Ягъсуф Шәфыйков "Татарстан" журналының 2007 елгы 8-9 нчы саннарында дөнья күргән күләмле язмасында әйткән иде. Әдипнең "Актаныш маресьевы һәм аның унбер баласы" дигән шул кыйссасы бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ни әйтсәң дә, протез аякларында элеккечә оста итеп биергә дә өйрәнгән Мирзамөхәммәт гомерлек яры - җан сөйгәне Мөсәвәрәсе (Себергә сөрелгән Нурлыгаян мөәзин кызы!) белән 11 балага - 6 малайга, 5 кызга илаһи Яшәү Уты бүләк итә! Мондый зур рухи Батырлыкны һәркем кыла алмый. Өстәвенә, гаиләләрендәге һәр балалары - Раил, Фаил, Илфак, Рәшит, Гөлсинә, Илһам, Илһамия, Мөдәррис, Гөлҗидә, Дилбәр, Зөлфия, Тормыш дигән көрәш мәйданында Ходай Тәгалә билгеләгән үз урыннарын, үз тиңнәрен табып, матур гына гомер кичерәләр. Нинди генә һөнәр ияләре үсеп чыкмаган әлеге көчле-тирән тамырлы гаилә бакчасыннан: абруйлы игътисадчылар, атказанган сәнгать эшлеклеләре (баш режиссёр вә язучы-җитәкче), танылган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәхәббәтен казанган мөгаллимәләр... Үз эшләренең чын осталары булган тегүче белән сатучы, слесарь белән кочегар, фермер белән авыл җирле үзидарәсе сәркатибе дә бар алар арасында! Мирзахәниф ага да нык горурлана үзенең шундый туганнары белән. Тик, ни кызганыч, Мирзамөхәммәт белән Мөсәвәрә генә озын гомерле була алмадылар. Беренче энекәше Мирзамөхәммәт алтынчы дистәсен тутырыр алдыннан гына бакый дөньяга күчте. Аның сөекле хатыны да, батыр йөрәкле иренең вакытсыз вафатын бик авыр кичереп, якыннарына, балаларына назлап баккан, тормышны өзелеп сөйгән нурлы күзләрен 68 нче яшендә мәңгегә йомды. Икенче энекәше - Мирзакотдус исә илле яшендә үк вафат булды. Аларны соңгы юлга озатышырга Мирзахәниф үзе дә, ерак араларны якын итеп, туган ягына "очып" кайткан иде. Шулчакта аңа һәр ике оя балаларын да бертигез дәрәҗәдә, игезәкләрдәй якын күреп, кадерләп тәрбияләп үстергән әнисе Гөлчирә абыстай (ул 103 кә кадәр яшәде, изге җаннарның берсе иде - урыны оҗмахның иң түрендә булсын! Амин...) болай дигән иде: - Туганнарың фани дөнья белән иртәрәк хушлаштылар, Мирзахәниф балакаем! Сиңа хәзер алар өчен дә яшәргә кирәк - нәселебезнең йөзенә кызыллык китермичә... Моңарчы сынатмадың... Кайда гына булсаң да, кайда гына торсаң да... Рәхмәт сиңа, улым! Ана рәхмәтенә лаек булудан да зуррак бүләк бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Мирзахәниф ага үзе шулай уйлый. Әйе, үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде аңа. Такталачык авылында башлангыч, Иске Кормашта җидееллык мәктәпләрдә укып, Минзәлә педагогия училищесында аң-белем эстәгән яшүсмер, көтмәгәндә-уйламаганда, очучы булырга карар кыла. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Минзәләдә укыган чорда очраклы рәвештә генә очкычын җиргә "кунаклаткан" очучы белән сөйләшептанышып китә Мирзахәниф. Килешле хәрби киемдәге шул ир-ат, җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, җитди йөзле яшүсмернең очкыч белән ныклап кызыксынуын күреп, аңа аэроклубка яисә училищега укырга барырга киңәш бирә. Мирзахәнифнең: "Ничек итеп?" - дигән соравына каршы ул, хәрбиләрчә кыска "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ТОКЫМЫННАН!.." итеп: "Военкомат аша!" - дип җавап бирә... Яшүсмернең иңнәренә тылсымлы канатлар куйган шул ике сүз аны тиз арада Минзәлә район хәрби комиссариатына китереп җиткерә. Биредә очучы булырга җыенган тагын 27 яшүсмер бар икән. Хәрби комиссариат юлламасы белән аларның барысын да Казанга - очучылар хәзерли торган махсус мәктәпкә җибәрәләр. Биредә исә үтә таләпчән комиссия һәркемне саулык-сәламәтлек, аң-белем ягыннан "җиз иләк" аша үткәрә икән. Нәтиҗәдә, 27 яшүсмернең нибары өчесенә әлеге мәктәпкә керү бәхете елмая. Мир- Бер Ана балалары - фронтовиклар Мирзахәниф һәм Мирзамөхәммәт, энеләре Мирзакотдус, сугышта захәнифне исә: "Сәламәтлегең хәбәрсез югалган бертуган абыйлары Мирзафатыйхның бик әйбәт булса да, буең бераз кызлары Лиза белән Зифа. 1946 нчы елгы фото. кечкенәлектән, быел укырга ала алмыйбыз - киләсе елга килерсең!" - дип, өенә кайтарып җибәрәләр... Әмма инде егетнең хәрби хезмәткә алыныр чагы да килеп җиткән була. Мирзахәниф бер ел дәвамында Белоруссия хәрби округында кавалерия полкында тырышып хезмәт итә. Шулай да "Очучы булырга!" дигән кайнар теләге һич кенә дә суынмый аның. Көннәрдән бер көнне Мирзахәниф, кавалерия полкының комиссары Соловей янына барып, күңелендәге серен ачып бирә. "Очучылар хәзерли торган хәрби училищега укырга китәргә телим!" - ди ул. Әмма комиссарның һәр яктан да үрнәк әлеге татар егетен һич кенә дә полктан җибәрәсе килми. Шуннан соң Мирзахәниф, зур тәвәккәллек күрсәтеп, СССРның Оборона халык комиссары К.Е Ворошиловка шәхси хат яза. Җавап сүзе озак көттерми. 1938 елның 16 августында плацта хәрби өйрәнүләр үткәргән чакта Мирзахәниф янына полк дежурные килеп, кичекмәстән комиссар Соловей янына барырга куша. Аңа Климент Ефремовичтан хат килгән икән. Ворошилов рядовой Шәриповны тиз арада Чиләбегә - хәрби очучылар, штурманнар әзерли торган училищега укырга җибәрергә боерган! Шулай итеп, Мирзахәнифнең теләге тормышка аша. Әмма училищеда уку өчен урта белемле булу шарт икән - Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның катгый таләбе шундый! Шуңа күрә булачак очучы-штурманга экстерн тәртибендә тиешле имтиханнарны кичекмәстән тапшыру бурычы куела. Сәләтле-зиһенле егет аларны да тиз арада җиңеп чыга. Хәрби училищеда баштарак: "Укырга керергә соңга калдыгыз, комиссия членнары инде таралышты", - дисәләр дә, нарком Ворошиловның хатын күрсәткәч, фикерләре үзгәрә. Полковник Шушаро рядовой Шәриповка, укытучыларның өйләренә барып, өч көн эчендә барлык имтиханнарны да тапшырырга кирәклеген әйтә. Егет, егетлеген итеп, шулай эшли дә! 1938 елның сентябреннән башлап 1940 елның декабренә кадәр Мирзахәниф хәрби училищеда штурман һөнәрен яхшылап үзләштерә. Ни әйтсәң дә, штурман - хәрби очкычның күзе дә, колагы да, очучының уң кулы да ул! Штурман маршрутның дөреслеге, разведка һәм фоторәсемгә төшерү, берөзлексез элемтә, "цель"гә үз вакытында килеп, тиешле урынга бомбалар ташлау өчен дә шәхсән үзе җавап бирә. "Яхшы штурман - җиңү юлдашы ул!" - дигән канатлы тәкъбир дә йөри очучылар арасында. Хәрби училищены уңышлы тәмамлагач, Мирзахәнифне еракка очарга сәләтле бомбардировщиклардан торган 219 нчы авиация полкына билгелиләр. Ике моторлы, 1100 ат көчле, сәгатенә 445 км тизлек белән 3800 км араны үтәрлек данлыклы Ил-4 бомбардировщигында штурман булып хезмәт итә башлый ул. Мәгълүм булганча, әлеге хәрби очкычның 12,7 мм лы - бер, 7,62 мм лы ике пулемёты бар. Ул үзе белән бер тоннага ШАҺИНУР МОСТАФИН кадәр бомбалар да тыгып оча ала. (Сүз уңаенда, бераз алгарак китеп булса да, шунысын да әйтик: 1941 елның августында фашистлар оясы Берлинны да нәкъ менә шундый Ил-4 очкычлары бомбага тота инде. Алар арасында Татарстан очучылары да була!) Беренче сугышчан чыныгуны Шәриповлар очкычы 1941 елның 22 июнендә Брянск күгендә ала. Лейтенант Козлов җитәкчелегендәге 4 кешелек экипаж (очучы үзе, штурман, укчы-радист һәм очкычның койрык өлешендәге укчы) дошманга каршы батырларча көрәшә. Әмма шул ук елның 27 июлендә Белоруссиянең Орша шәһәре янында фашистларның танк колонналарын бомбага тотканда, алар төркемендәге байтак очкычлар дошманның көчле зенитка утлары "элмәге"ндә кала. Фашист снаряды Мирзахәниф һәм аның сугышчан дуслары утырган очкычка да килеп тия. Очкычның арткы өлешендәге укчы шундук һәлак була. Экипажның калган әгъзалары исә, бердәм-уртак фикергә килеп, легендар очучы-капитан, Советлар Союзы Герое Николай Гастелло үрнәгендә (1907-1941), яна башлаган очкычларын дошманның танк колоннасы өстенә юнәлтәләр. Җиргә якынаер алдыннан гына очкычта калган соңгы ике бомбаны да фашистларга "күчтәнәч" итеп юллыйлар. Бәхеткә, әнә шул бомбалар аларның гомерләрен саклап кала да инде. Куәтле һава дулкыны Мирзахәнифләрнең очкычын күккә чөя дә, озак та үтми, янәшәдәге камышлы сазлыкка илтеп ташлый. Очучы белән укчы-радист шактый нык җәрәхәтләнсәләр дә, ни хикмәттер, штурманга артык зур зыян килми. Чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, газиз әнисе өйрәткән изге дога сүзләрен эченнән генә еш кабатлагангадыр инде, мөгаен... Үзләренең полкларына алар шактый көннәр узгач кына кайтып җитәләр. Сугышчан иптәшләре инде аларны батырларча һәлак булганга санап, туган якларына "похоронкалар" җибәрергә һәм, әлбәттә инде, хөкүмәтебез бүләкләренә тәкъдим итәргә дә онытмаганнар. Командирлары - лейтенант Козлов - Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ә экипажның калган әгъзалары (шул исәптән Мирзахәниф тә!) Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр. (Аңлатмалы искәрмә: Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында сакланучы бәһа биргесез документлардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы чорында, атаклы очучы - белорус халкының көчле рухлы тәвәккәл улы Николай Францевич Гастеллоның экипажы үрнәгендә (алар мондый тиңдәшсез фидакарьлекне 1941 елның 26 июнендә Белоруссиянең Минск шәһәре янәшәсендә күрсәтәләр), дошманның җирдәге ныгытмаларына, техникасына, җанлы көчләренә барлыгы 503 таран ясалган. Шуларның 286cы - штурмовщикларга, 119ы - бомбардировщикларга, 98e истребительләргә туры килә... Хәзер безгә сугышның беренче көнендә - 1941 елның 22 июнендә үк очучыларыбыз тарафыннан 16 (уналты!) мәртәбә таран ясалганлыгы да мәгълүм. Дошман очкычларына һавада таран ясаучылар саны исә 600 дән артып китә, шуларның җидесе - ниндидер могҗиза белән - исән (!!!) кала. Сугыш чорында Алтын Йолдызга лаек булган 2420 очучы арасында таранчылар йөзәрләп исәпләнә... Әйе, утлы лачыннарның батырлыгы, күпчелек очракта, тиешенчә бәяләнгән. Тик, ни кызганыч, араларында хаксызга онытылганнары да бар әле. Безнең бурыч - әнә шундый тәвәккәл җаннарны Билгесезлек баткаклыгыннан коткару, аларга икенче гомер - Мәңгелек Яшәү бүләк итү... Архивларда җентекле эзләнүләр барышында без дошманга таран ясаган очучылар арасыннан байтак якташларыбызны, милләттәшләребезне табу бәхетенә дә ирештек. Менә алар кемнәр: Татарстаннан Госман Бикбулатов, Ибраһим Бикмөхәммәтов, Мансур Гарипов, Владимир Ефремов, Иван Заварыкин, Александр Кармин, Алексей Клешевников, Иван Клясов, Дмитрий Кокорев, Пётр Коклянов, Хәлим Куҗахмәтов, Хәсән Мамин, Кузьма Новосёлов, Мисбахетдин Фәттахов, Константин Шуравин, Башкортстан татары Захарий Вәлиуллин, Казакъстаннан Кадил Зәбиров, Свердловск өлкәсеннән Хәбиб Сафин... Һәм Пермь төбәгеннән: исән калган гастеллочы - Алтын Йолдыз кавалеры Әнвәр Гатауллин... Әлеге атаклы очучы да, Мирзахәниф ага кебек, көчле шартлау дулкыны белән һавага чөелүе һәм сазлыклы җиргә килеп төшүе аркасында гына исән калган икән - заманында Бөтенсоюз радиосы өчен аның белән рус телендә әңгәмә корганда, шуны ачыкладым...) Инде яңадан Мирзахәниф аганың үткән сугыш юлларына әйләнеп кайтыйк. Аңа тагын бик күп очышларда катнашырга туры килә. Янә тагын дүрт мәртәбә бәреп "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ТОКЫМЫННАН!.." төшерәләр аларның очкычларын. Әмма Мирзахәниф, Ходай Тәгаләнең рәхмәте беләндер инде, шул һәлакәтләрнең һәркайсында да исән кала! Һәр очракта да, урау юлларны үтеп булса да, үз частена кире әйләнеп кайта. Сөекле әнисенең: "Син, улым, дөньяга килгәндә үк күлмәк киеп тугансың инде, шуңа күрә дә сине газиз Аллабыз саклый!" - дигән сүзләрен хәтерендә еш яңарта ул. Шулай да Мирзахәнифкә, госпитальдә берничә ай ятып, дәваланып чыгарга туры килә - ут капкан очкычларын җиргә төшергәндә, башы оптик приборга бәрелеп, контузия ала ул. Менә шул чорда гаярь егет биредә эшләүче шәфкать туташы белән якыннан танышып, соңыннан аны үзенең гомерлек яры-юлдашы итә. Шулай итеп, лейтенант-штурман Шәрипов күптән көткән үтә тансык Җиңү көнен Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге Речица шәһәре госпиталендә каршылый. Күкрәгендә өч Кызыл Йолдыз, I һәм II Мирзахәниф ага туган ягына дәрәҗә Ватан сугышы орденнары балкыган әлеге кунакка кайткач. 2008 ел, июнь. батыр фронтовикны барысы да ихлас күңелдән кайнар котлый. Егет үзе дә җавапсыз калмый - яраткан җырларын өздереп башкара. Фронтовик дусларын, якыннарын югалту ачысы да, бик күпләрнең нәгъләте төшкән фашизмны җиңү шатлыгы да чагыла аның күңеле түреннән ташкындай ургылган моңнарында! Нәселдәшләре, батыр йөрәкле булулары белән бергә, җырга, шигърияткә, биюгә, музыкага, рәсем сәнгатенә бик тә маһир затлар бит! Шулай булгач, ул да ничек җырламый-биеми түзсен инде?! Сугыш беткәннән соң, тагын 9 ай чамасы хәрби хезмәттә булып, 1946 елның мартында армия сафларыннан демобилизацияләнә Мирзахәниф абый. Әмма яраткан һөнәрен һич кенә дә ташламый. Баштарак ул гражданнар авиациясенә караган төрле очкычларда оча, аннары реактив двигательлеләренә дә күчеп утыра. Соңрак ул Архангельск, Мурманск, Вологда аэропортларында җаваплы вазифалар башкара. Барлыгы 53 ел гомерен авиациягә багышлаган мөхтәрәм ветеранны, ихластан зурлап, бүләкләр биреп, лаеклы ялга озаталар... Хәзер Мирзахәниф аганың һөнәрен аның балалары, оныклары дәвам итә. Араларында бортмеханиклар, стюардессалар, авиация табиблары, аэропорт хезмәткәрләре дә бар. Хәтта кияүләре дә - очучы!.. Менә шундый кызыклы-гыйбрәтле язмыш иясе ул безнең яңа әңгәмәдәшебез. ...Аның белән икенче мәртәбә Казанда, Мирзахәниф ага Актаныш якларына кайтып килгәч, очраштык. Күңел кичерешләре сөйләп-аңлатып бирерлек кенә түгел иде Ил Агасының. Ни әйтсәң дә, үзеңә тормыш бүләк иткән изге туфракның җылысын тою, газизләрдән газиз якыннарың, фронтташ яшьтәшләрең яткан зиратларда булып, аларның якты рухларына багышлап догалар кылу, исән кан-кардәшләрең белән көне-төне аралашу, яшьлек хатирәләрен яңартып, таныш сукмаклардан, инеш-елга буйларыннан, тау-үзәннәрдән үтү бөтен җаныңа-тәнеңә искиткеч шифалы дарулардай тәэсир итә бит. Шуңа күрә дә Мирзахәниф ага туып-үскән якларыннан бөркетнеке кебек рухи канатларын дәртле җилпендереп, зур рухлану, яшәүгә көчле омтылыш белән кайткан иде. Озын гомерлеләр, көчле рухлылар, җиңүчеләр токымыннан булган әлеге мөхтәрәм шәхес үзенең дөньяда балкып яшәве белән бик күпләрне үзенә тартып тора. Моннан 10 элек элек Вологдада автоавариягә очрап, ике аягы, уң кулы терсәге җитди җәрәхәтләнсә дә, Мирзахәниф ага, искиткеч зур ихтыяр көчен күрсәтеп, яңадан Яшәү мәйданына әйләнеп кайтты. Ләкин тормыш үзенекен итә - каһарман гастеллочы да чордашлары янына бакый дөньяга күчте. Урыны оҗмахның иң түрендә булсын изге җанның! Ул Хәтер күгендә һәрвакыт якты йолдыздай балкып яшәр, иншалла. Шаһинур МОСТАФИН, эзтабар язучы, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы ИҖАТЫНДА - ШӘХЕС ЯЗМЫШЫ өчен Концерт яза. Пианист буларак аңа күбрәк фортепиано өчен язылган әсәрләр якынрак тоела. Беренче мәртәбә татар музыкасында берничә уен коралы өчен (ансамбль) жанрлары шактый урын били. Соңыннан симфоник музыка өлкәсендә иң югары уңышлар арасында скрипка һәм оркестр өчен Концерт-поэма, Муса Җәлил истәлегенә багышланган "Поэма" һәм оркестр өчен "Рапсодия" урын ала. Балалар өчен дә күп кенә фортепиано әсәрләре, "Төрек көйләрен" һәм 4 сонатина яза. Милли музыка чаралары белән композитор музыка мәктәбе балаларына шактый гына техника кагыйдәләрен тәрбияләргә булыша. Кыю динамика һәм гармония яңалыклары тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә. Композиторның әсәрләрендә иң төп сыйфат нәрсә дисәк ул - шәхеснең үз-үзен камилләштерү, үз-үзен раслау. Музыкаль образларның үсеше эчке яктан драматик рәвештә. Ул авыр уйлардан, караңгы фикерләрдән котылуга һәм көч, ихтыяр, батырлыкка юнәлдерелгән. Төп мәсьәлә - кешенең иң югары мөмкинлекләренә тирән ышану. Композиторга тәүбә итү хас, аның сюжет эчтәлекләре - эчке психологик көрәшеннән акрын-акрын акыл һәм зирәклекне раслауга таба бару. Аның өчен беренче урында авырлыкларны җиңү һәм киләчәккә ышаныч белән карау. Әсәрләренең төп каһарманы - фикер иясе, бербөтен булган шәхес, тормышны ничек бар шулай - явызлыклар, яхшылыклар, газаплар һәм шатлыклар белән кабул итә алырлык кеше. Әмма образларның үсеш процессы - тоташ көрәш, ул үзенең замандашын көчле һәм гайрәтле итеп күрергә тели, бу аның идеалы. Шуңа күрәдер күп әсәрләрендә татарның батыр шәхесләренә дан җырлана. Язган циклларында, кагыйдә буларак, беренче кисәкләре - драматик, икенчеләре лирик, өченчеләре - уен музыкасын тәшкил итә. Композитор соната, партита, концерт, токката, пассакалья кебек классик жанрларны өстен күрә. Күбесе - татар музыкасында беренче мәртәбә яңгырый торган жанрлар. Аның музыкаль фикерләвенә объективлык һәм рациональлек кебек сыйфатлар хас. Аларда хәрәкәтчән яки шаян, уенчан жанрлар күп урын ала. Һөҗүмчәнлек, кискенлек, ашкынулы темперамент - Р.Еникеевның төп эшчәнлеген билгели. Лирик образларында беркадәр читкә китү, кайчакта импрессионизм төсмере сизелә. Бу - ниндидер сагынулы, медитатив күзәтүчәнлек, яки киеренкелек белән чыгу юлын эзләү, уйлану. Болар еш кына импровизация характерында булып, моңлы яки кызганыч интонация белән төрлечә тирән сулау, сораулар кую рәвешендә белдерелә. Боларда, барыннан да элек, сузып җырлана торган озын көй традициясе яңача яктыртыла, эпик киңлек урынына без эчке киеренкелек белән тулы хис-тойгыларны ишетәбез. Әмма тональ план традицион түгел, ул ирекле. Бу махсус тональ кыюлык һәм берникадәр эпатаж - композиторның образларында күп катнаша торган омтылышның билгесе. Композитор күп тамгалы тавышлар (полифоник) тезмәсен сайлый, татар музыкасы өчен гадәти булмаган ладогармоник конструкцияләрен ача. Татар музыкасында гармонияне уйлап табучанлык, кыюлык һәм тырышлык буенча 60-70 елларда аңа тиңнәр юк иде. Катлаулы формалардан тыш композитор популяр ансамбль музыкасына да игътибар итә. Үзенең камера пьесалары белән - ариэтта, ария, каприччио, романс, вальсскерцо - гади, һәр башкаручыга да яраклы нәфис поэзия белән рухланган популяр әсәрләр дә яза белгәнен күрсәтә. Аның вокаль иҗаты киң таралган. Алар арасында ватанпәрвәр эчтәлекле җырлар да ("Фирка турында җыр", "Ардуган батыр"), эстрада өчен лирик җыр-романслар да ("Ак дулкыннар", "Мәхәббәт таңнары", "Синең эзләр") бар. И.А.Крылов иҗаты буенча эшләнгән сатирик юнәлештәге "Мәсәлләр" дигән театральләштерелгән инструменталь миниатюралары да үзенчәлекле. Очраклы түгел, нәкъ менә Р.Еникеев - татар музыкасы өчен яңа юнәлешкә - неоклассицизмга нигез салучыларның берсе. Бу юнәлешкә нәрсә хас? Бу юнәлеш өчен акыл һәм хис тәңгәллеге, тормышка объектив мөнәсәбәт, беркадәр аскетлык, кырыслык, барокко һәм классицизм инструменталь музыкасына игътибар, камера музыкасына караш, таләпчәнлек, чаралар сайлауда рациональлек, полифоник ысуллар куллану хас. Шулай итеп, нинди генә музыкаль дәрәҗәдә карасак та, барысында да яңа фикер һәм идеяләр, тема һәм образлар, сурәтләү чаралары һәм алымнары туганын күрәбез. Татар музыкасында әле мондый энергетика һәм хәрәкәтчәнлек, гармоник телдә үзен ирекле сизү, полифоник һәм күптөрле алымнар кулланучы юк иде. Беренче мәртәбә күп ансамбльләр өчен камера жанры эшләнде. Иң мөһиме - ул үзенең героен иҗат итә, һәм бу җимерүчән ашкын көч түгел, ә бәлки үзенең макса ты һәм хаклылыгын аңлаган пәрвәрлек. Бу урында Санкт-Петер бург музыка белгече Абрам Григорьевич Юсфинның композиторга багышлаган Алгы рәттә уңнан беренче - Ренат Еникеев, фикерләрен куллану урынлы Фасил Әхмәтов; артта уңнан беренче: булыр. "Мин аның иҗатының Мирсәет Яруллин, Бату Мөлеков. асылын - җиңәргә омтылу, дөньяви карашларын гамәлгә ашыруы дип ассызыклап үтәр идем. Бәлки, аның шәхси холкында татар халкының батырлыгы, зирәклеге һәм гүзәллеге өчберлелек булып чагыладыр". Сәнгать фәннәре докторы, атаклы мөгаллим А. Г. Юсфин озак еллар Казан консерваториясендә эшләде, ул - милләтнең үзенчәлеген аңлаган шәхес. Атаклы белгеч Р.Еникеев музыкасында фаҗигале хәлләргә, фәлсәфи әһәмияткә игътибар бирә. "Р.Еникеев күп авырлыклар кичерде, - ди ул, - әмма бөгелмәде. Һәм иң мөһиме - аның музыкасында - ихтыярны раслау". Композитор шәхеснең формалашуы һәм җәмгыятьтә тоткан урыны мәсьәләсен күтәрә. Шәхеснең кискен фикер йөртүе, дөреслеккә омтылуы аркасында җәмгыятьтә катлаулы мөнәсәбәтләр дә китереп чыгара. Нишләптер аңа консерваторияда да урын табылмады. Әмма ныклы ихтыяр көче аны сындырмады, ул беркайчан бирешмәде. Хатыны - аның төп таянычы. Музыка белгече Нәргиз Мөштәри әйтүе буенча: "Ренат гадәттән тыш көчле холыкка ия, кыю фикер йөртә, аңарда Аллаһы биргән таланты белән, һичшиксез, эш сөю сәләте берләшкән. Минемчә, ул үз-үзен булдырган". Бу - шәхси фикер генә түгел. Талантлы композитор, гадәттә, үз хисләреннән башка, җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләргә дә кагыла. Милли чынбарлык шартларында бу теманың кайбер үзенчәлекләре бар. Билгеле булганча, 1552 елда Иван Грозный фәрманы буенча, татарларны шәһәрләрдән, зур елга буйларыннан куалар. Мәчетләр, мәктәпләр, китапханәләр җимерелә. Нәтиҗәдә, халык азатлык белән бергә мәдәниятен һәм мәгърифәтен югалта. 400 ел коллыкта яшәү халыкның сиземлегендә тирән йогынты калдырган. А.П.Чехов сүзе белән әйтсәк, "үзеңнән коллыкны изеп чыгару" кирәк була. Милләтнең исән калуы, милләтпәрвәр шәхес тәрбияләү, бәйсезлеккә омтылу мәсьәләсе килеп баса. Шулай итеп, Р.Еникеев үз вакытында бик мөһим вазифаны башкарган. Бу бүгенге көн өчен дә әһәмиятле. ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? "Күгәрченнәр" гөрлидер! Бу хикәячекләрне Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылы урта мәктәбене 0нчы сыйныф укучылары язган. Өмет Йолдызлы төн Сәлим каушап кал зны күреп алды "Өлгермәдем дә, ө унда алар бергәлә нда очрашырга сү р бер-берсе белә минә Сәлимгә үзе нче сыйныфны тә ген әйтте. Сәлим ина көллиятенең улары да мәгълүм м икенче көнне а инә театрга китте з генә авылына ка сеңлесе Сылу барл биб та ярдәм итә гә киңәш бирде. Ә лып килде. Сәл ар иде. Бер айдан әлимнең гаиләсе Ясминә белән Сә дызлы күк йөзенә ый. Йолдыз атылга "Сеңлем терелә к әгән иде. Бу юлы Беренче югалту Беренче яралы мәхәббәт Халык әйтсә, хак әйтә