Фәүзия Бәйрәмова ҺИҖРӘТ ТАРИХИ РОМАН "Йә - китәбез, йә - үләбез!" Мөхәммәтҗан карт ничә көннәр буе җанына урын таба алмый, әле карурманнарга чыгып китә, әле күл буена барып утыра, әле атын җигеп, Тарага юл ала... Кая барса да, күңелендә, телендә бер сүз - "һиҗрәт", илдән китү, дин-ислам хакына туган яклар белән мәңгегә бәхилләшү. Электән мулла кеше буларак, иманга куркыныч янаганда, һиҗрәтнең мәҗбүрият икәнлеген ул белә, әмма шушында тамыр җибәргән, нигез корган, гаилә тоткан ир-ат буларак, аның тота-каба гына кубарылып чыгып китәсе дә килми. Олыгайган көндә анда аларны ни көтә, газеталардан күренгәнчә, Төркиянең үзендә дә әллә ниләр булып ята, яшьләр хакимиятне дер селкетә, ирек даулыйлар. Дөрес, анда мөселманнарга дин тотарга ирек бар, әмма заманалар үзгәреп, аларда да Рәсәй илендәге кебек булмасмы - монысын беркем дә әйтә алмый... Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә, инде сатыласы маллар очсыз бәягә сатылган, анда баргач яшәп китәргә бераз мая тупланган, кешеләрдә сәфәр дәрте, юл мәшәкате... Аларны инде бер нәрсә белән дә үгетләп, ниятләреннән кире кайтарып булмый. Мөхәммәтҗан картны иң борчыганы - тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме - ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... Шул ук вакытта үзе дә алар белән ерак юлга кузгалырга җыенмый, әниләре баладан үлеп киткәч, итәк тулы ятим белән калды, хәзер шуларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Монда ул һәр куакны, һәр агачны, һәр кошны, һәр җанварны белә, үзе исән чагында балаларын ач итмәсен дә белә, ә менә чит-ят илдә аны нәрсә көтеп тора - әйтә алмый... Менә бүген дә ул, Тулпар атын җигеп, өяз каласы Тарага юл алды. Анда качып кына Габдрәшит хаҗи кайткан, дигән сүзләр йөри, Мөхәммәтҗан карт аның белән очрашырга дип махсус бара. Габдрәшит хаҗи - тирә-юньдә иң күренекле, иң укымышлы кеше, иң гайрәтле, туры сүзле хәзрәт. Атасы ягыннан - җиде буын ахуннар, дин әһелләре, бохаралы, анасы ягыннан - гайрәтле мишәр һәм себер татарлары токымыннан. Яшьтән ятим калып, Аллаһ ярдәме белән Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган, Коръәнне яттан белгән, Тара мәчетендә имам булган, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, хәтта ки бөтен Рәсәй мөселманнарының казые булган абруйлы кеше! Халык аны хөрмәт итә, сүзенә ышана, ул әйткәнне эшли иде. Һәм шушы кеше, туган якларына кайтып, авылдан-авылга йөреп, халыкка дөнья хәлләрен сөйли башлады, Рәсәйне бик куркыныч чорлар көткәнен аңлатты, мәчетләр ябылачак, манаралар киселәчәк, муллалар атып үтереләчәк, дин бетереләчәк, диде. Халык телсез калды, болай да гасырлар буе бу илдә җәһәннәм газаплары күргән татарларны инде милләт буларак, инде мөселман буларак юкка чыгу көтә иде. Исән калу өчен бары бер генә юл бар, ул - бу Аллаһ каргаган илдән китү, дин-ислам хакына һиҗрәт кылу иде... Югыйсә, алар заманында бу җирләргә ислам динен тарату, дәгъват кылу өчен килгәннәр иде бит! Себердә яшәп яткан җирле халыкларның ислам диненнән шактый ерак торуларын ишетеп, бирегә әле хан заманнарында ук Бохара якларыннан күренекле дин әһелләре - сәедләр һәм шәехләр, укымышлы галимнәр килде. Дөрес, себер татарларының бер өлеше инде бик борынгы чорлардан - Багдад хәлифәте заманнарыннан, соңрак Үзбәк хан вакытларыннан ук ислам динен кабул иткән булганнар, әмма мәҗүсилектә калганнары да бар икән. Һәм гасырлар буе, бигрәк тә Күчем хан заманнарында Себердә ислам динен тарату өчен Бохара тарафларыннан дәгъватчы-миссионерлар килеп торды, Мөхәммәтҗан картның нәсел башы да шуннан. Картларның сөйләүләре буенча, алар бераз соңрак килгән, Әвәсбакы шәехнең Фәйзи шык, Алим шык, Ашкы шык, Баба шык улларыннан киткән зур нәсел ул, шуңа күрә, Тарадан башлап, шушы Яланкүл, Аубаткан, Үләнкүл, Рәчәп авылларының яртысы - Шиховлар фамилиясен йөртә. Мөхәммәтҗан картның үзенең дә фамилиясе Шихов, ә авыл халкы аларны йә шыклар дип, йә бохарилар дип атый. Шыклар - шәехләр дигәнне, ә бохари-бохаралы - Бохара тарафыннан килүчеләр дигәнне аңлата. Ә Бохара тарафыннан, дине бер булса да, милләте буенча төрле кешеләр килгән - монда Алтын Урданың затлы татарлары да, зәңгәр күзле, ак йөзле таҗиклар да, кап-кара Африка мөселманнары - гарәпләр дә, халык телендә сартлар дип йөртелгән үзбәкләр дә булган. Соңрак алар барысы да бер исем - бохаралы дип йөртелә башлаган, дистә меңнәрчә себер татарлары арасында таралып, алар белән аралашып-кушылып яшәп киткәннәр, әмма беркайчан да үзләренең кемлекләрен онытмаганнар. Мөхәммәтҗан карт та җиде буынны гына түгел, кырык буын бабаларын белә, аларның бу дөньяга кайлардан таралганын да яхшы белә. Анда кәҗә тиресенә гарәпчә язылган, уклауга чорналган мең еллык нәсел шәҗәрәсе саклана, һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Әйе, Мөхәммәтҗанның атасы - Мөхәммәтрәхим, аның атасы - Сөецбакы, аның атасы - Мөхәммәтрәхим, аның атасы - Мырза шык, аның атасы - Фәйзи шык, ә ул - Әвәсбакының улы, бу - кырыгынчы буын. Ә нәсел башы Мөхәммәд галәйһиссәламнең кызы Фатыйма һәм аның балаларыннан китә, шәҗәрәгә шулай дип язылган. Шуңа күрә, нинди авыр елларда да, алар пәйгамбәр нәселе дәвамчылары булуларын онытмадылар, ислам хакына шушы җиргә ябышып яттылар, Себернең кара урманнарын ислам нуры белән нурландырдылар. Һәм нинди авыр вакытларда да, аерым кешеләр китсә дә, алар ил белән кубарылып һиҗрәткә китү турында уйламадылар, үзләрен Ходай тарафыннан шушы җирләргә ислам таратырга җибәрелгән илчеләр дип аңладылар, шушы фикергә гомер буе тугры булып калдылар. Һәм менә өммәт алдына, милләт алдына, бөтен җитдилеге белән, котылгысызлыгы белән һиҗрәт мәсьәләсе килеп басты... - берәүләр "йә - китәбез, йә - үләбез", диделәр, икенчеләр аларны кузгалмаска үгетләде, мондагы тормышның да уңай якларын табарга тырыштылар. Ике якта да хаклык бар иде. Һиҗрәт турында сүз, дин-ислам хакына Госманлы иленә - Төркиягә күчеп китү мәсьәләсе Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә күтәрелеп-күтәрелеп ала, илдәге хәлләргә карап, халыкның да кәефе үзгәреп тора. Себер татар авылларында дин Казан якларындагы кебек көчле булмаса да, монда да иман хакына җир читенә китәргә әзер торучылар бар, бигрәк тә бохаралы дип йөртелгән аксөяк нәселләр нык торалар иде. Дөрес, моңа кадәр патша хакимияте аларга артык каты кагылмады, аз санлы катлам, дип, бохаралылардан хәтта гаскәргә дә алмадылар, укымышлы бу татарлар җирле халык белән түрәләр арасында арадашчы булып торды. Әмма заманалар үзгәрә, ханнар вакытында ук Себергә ислам динен таратырга килгән бохаралы мөселманнарның да баш очында кара болытлар куера, ил өстенә шомлы афәт киләсен алар җаннары-тәннәре белән тоялар иде... "Һиҗрәт", "һиҗрәт", дисәләр дә, дин-ислам хакына бөтен нәселең, хәтта ки авылың белән кубарылып, туып-үскән җирләреңне мәңгегә калдырып, бер белмәгән якларга чыгып китәргә күпләр әзер түгел иде. Шуңа күрә бу мәсьәлә сузылды, сүз куерды, бергәләп китә алмагач, кайберәүләр аерым-аерым да һиҗрәткә дип Төркиягә чыгып киттеләр, әмма төп халык һаман нидер көтте, өмет итте. Китик, диючеләр дә, калыйк, диючеләр дә ул арада тәмам шомарып, чарланып беттеләр, ике яктан да берсеннән-берсе дәһшәтле дәлилләр китерелде, гади халык тәмам гаҗиз булды. Әмма соңгы елларда Рәсәйдә барган шомлы үзгәрешләр, мөселманнарны эзәрлекләүләр, кулга алулар, төрмәләргә утыртулар һиҗрәт яклыларны көчәйтте. "Монда калсак, безне дә шушы хәл көтә", дип, алар авылдан-авылга йөреп, мәчет-мәдрәсәләрдә чыгышлар ясадылар. Өяз башкаласы Тарада исә һиҗрәткә кузгалырга теләүче себер татарларының исемлекләре төзелде, патшага прошение-гаризалар язылды, инде юл хәстәрләре күрелә башлады. Халыкның ашыга-ашыга туган җирләрен ташлап китәргә җыенуының төп сәбәбе булып чукындыру куркынычы тора иде. Себер урыслар тарафыннан яулап алынганнан бирле, менә инде берничә гасыр буе, җирле халыкларны көчләп чукындырулар беркайчан да туктап тормады. Биредә әлмисактан бирле яшәгән иштәк-остяк-вогуллар, себер татарлары, кыргыз-кайсаклар авылыавылы белән дә, аерым-аерым да чиркәүләргә куып кертелде, чукынырга теләмәгәннәр төрмәләргә, монастырьларга ябылды, мәңгегә каторгага сөрелде. Көчләп чукындырылган җирле халыкның бер өлеше әкренләп урыска әйләнде, берничә буында үзенең асыл телен дә, изге динен дә, кемлеген дә онытты, әмма каракучкыл йөзләре, кысык күзләре аларның урыс түгеллеген кычкырып тора иде. Һәр патша килгән саен үз тәртибен кертте, чукындыру да бер көчәеп, бер йомшарып торды, әмма беркайчан да ахыргача туктамады. Башка җирле халыкларны урыс диненә куып кертү тизрәк барса да, попларга себер татарлары белән шактый озак изаланырга туры килде. Алар арасына асылташлар булып сибелгән бохаралылар һәм казан татарлары дин-ислам өчен үләргә дә әзер иделәр, алар бу иманны себер татарларына да кертә алдылар. Шуңа күрә урыс поплары чукындырып киткәннән соң да, себер татарларының бер өлеше барыбер качып кына ислам динен тотты, түрендә икона булса, сандыгында Коръәне ятты, муенында мәҗбүриләп асылган калай тәре булса да, күлмәк изүендә изге сүрәләр язылган бөтие яшерелгән иде. Әмма бу хәл ачылган очракта аларны төрмә көтә, хәтта каторгага сөргән очраклар да була. Урыс поплары бигрәк тә унсигезенче гасыр башларында нык котыра, башкисәр Ермак һәм Явыз Иван чукындырып бетерә алмаган себер татарларын ят дингә күндерүне Пётр патша һәм аның патшабикә кызлары, христиан дине әһелләре, Тубылда чиркәү суды оештырыла, анда менә шушы "яшерен мөселманнар"га җәза бирү белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә себер татарын яңадан исламга кайткан өчен җәзалыйлар. Урыс дин әһелләре һәм хәрбиләре, патша хакимияте белән берләшеп, чукынырга теләмәгән татарларны тереләй утларда яндырудан башлап, мәңгелек сөргеннәргә хәтле сөрәләр, аларның затлы нәселләрен юк итәләр... Себердәге барлык мәчетләр дә диярлек ут төртеп яндырыла, мәктәп-мәдрәсәләр җимертелә, чукынмаган татарлар үз авылларыннан куыла, исән калганнары чукынган милләттәшләре өчен дә салым түли, рекрут бирә башлыйлар. Бу коточкыч хәлләрне Тарада, Иртыш-Ишим буендагы татар авылларында да яхшы хәтерлиләр, чөнки ул хәлләр аларның туганнары, якыннары белән дә булды бит! Шуңа күрә, тагы чукындыру сүзе чыга икән, аңа җавап итеп, һиҗрәткә чакыру яңгырады, милләт фаҗигасенә тиң Гөлбостан авылы тарихы сөйләнде. Ул авыл Иртыш елгасы буенда, Ишим тамагында урнашкан, бик борынгы, хан заманнарыннан калган сала, дөресрәге, элеккеге кала була. Хәзер аның урынында "Керәшен кыры" дип аталган бушлык, тоташ каберлекләр... Гөлбостан халкы борын-борыннан үзенең затлылыгы, шыклар-шәехләр нәселеннән укымышлы бохаралылар яшәве белән аерылып торган, төп халкы исә саргат кабиләсеннән себер татарлары булган. Алар Ермакка каршы да арыслан кебек сугышалар, бирелмиләр, патша гаскәрләре дә аларны тиз генә буйсындыра алмый, ә менә урыс поплары шушы борынгы ханнар авылының башына җитә. Чукындыруга алар тиз генә бирешмиләр, тәре күтәреп килгән урыс попларының да кайберләрен алдалап, кайберләрен куркытып, кайберләрен сатып алып кире боралар. Әмма алар тирәсендәге тимер кыршау кысылганнан-кысыла бара, бу тирәдә алардан башка чукынмаган татар авылы калмый, инде чират Гөлбостанга да җитә. Башта авылның аксакалларын, шәех-муллаларын урлап, Тубыл төрмәсенә ябып, канга батырып кыйныйлар, аларга нахак ялалар ягалар, христиан динен кабул итмәсәләр, үлем белән яныйлар. Нәтиҗәдә, бу аксакалларның бер өлеше төрмәдә юкка чыга, бер өлеше, муеннарына тәре асып, авылга әйләнеп кайта. Нәфрәт белән үзләренең йөзләренә төкергән авылдашларына алар болай ди: "Без җанны саклап калу өчен тәреләрен астык, чөнки Коръәндә дә гомерне саклап калу өчен динеңне яшерергә мөмкин, диелгән. Әмма без күңелебез белән барыбер мөселман булып калдык, тормышыбызда да мөселманлыкны алып барырбыз. Урыс поплары авылга килгәндә, аларча булырбыз, алар киткәч, үзебезчә - татарчамөселманча яшәрбез". Һәм шулай яши башлыйлар да - поплар Гөлбостанга килгәндә - икона һәм тәре, алар китү белән - намазлык һәм түбәтәй... Әмма бу уен озакка бармый, поплар килеп, авылның чукынган һәм чукынмаганнарын аера башлыйлар, имеш, пакь христианнар "поганый басурманнар" белән бергә яшәргә тиеш түгел икән, димәк, мөселман-татарлар туган авылларын ташлап китәргә тиеш булалар. Гөлбостанда мәчет тә тыела, тиз арада чиркәү салып куялар, Казан ягыннан килгән керәшен татарын анда поп итеп билгелиләр. Ә ул һәр кешене күзәтеп, теркәп, билгеләп бара, чиркәүгә йөрүләр, бала тугач, чукындыру һәм язып куюлар, кеше үлгәч, аны христиан гадәте буенча күмүләр аның өстендә була. Шушыларны аз гына бозсаң да, авылга атлы казаклар килеп җитә, тагы яткырып суктырулар, тагы судлар, тагы төрмәләр... Шушы куылулардан, эзәрлекләүләрдән, суд һәм төрмәләрдән тәмам алҗыган, бу хәлдән һичнинди чыгу юлы тапмаган себер татарлары аянычлы язмышлары белән килешә башлыйлар. Кемнәрдер - авылын ташлап сукбайга әйләнмәс өчен, кемнәрдер - калган гомерен төрмәдә уздырмас өчен ыңгырашып булса да поп урманнар, төпсез сазлыклар аша кыпчак далаларына барып җитүчеләр, аның аша Бохарага юл тотучылар да була. Хәтта дин-ислам хакына Төркия, гарәп илләренә һиҗрәт кылучылар булганын да әйтәләр, әмма бөтен халык ул юлга баса алмый, күпләр туган авылларында кала һәм яшәр өчен чукынырга мәҗбүр була. Әмма патша хакимияте аларны чукынгач та тынычлыкта калдырмый - бу татарлар яшереп үз диннәрен тотып ятмасыннар өчен, яңа фәрманын чыгара. Бу фәрман буенча, чукынган җирле халык вәкилләре үз милләттәшләре белән гаилә кормаска, бары тик праваслау урыслар белән генә өйләнешергә, кияүгә чыгарга тиеш булалар. Моның белән патша хакимияте берничә мәкерле максатын тормышка ашыра - җирле халыкларны, шул исәптән, себер татарларын да ана теле мохитеннән аера, аларның берничә буында урыска әйләнүенә юл ача. Икенчедән, элеккечә качып үз диннәрен тотуга, исламча яшәүгә барлык юлларны да яба. Шушы хәбәрләрне алгач, Гөлбостанның мәҗбүри чукынган татарлары катгый карарга киләләр - моннан соң беркемгә дә кияүгә чыкмаска һәм өйләнмәскә! "Без гомеребезне саклап калу өчен кяфер динен алырга мәҗбүр булдык, үлем куркынычы астында муеныбызга тәре астык. Моның өчен Аллаһтан көне-төне кичерү сорыйбыз, без күңелләребез белән барыбер мөселман булып калдык... Инде бездән соң килгән буыннар боларны онытыр, урыслар белән гаилә корып яшәп, урыска әйләнер, кяфер булыр... Шуңа күрә, үзебездән кяфер нәсел калдырмас өчен, васыять итеп әйтәбез - ир балаларыбыз беркайчан да өйләнмәсен, кыз балаларыбыз беркайчан да кияүгә чыкмасын! Бу - безнең әманәт, васыятебез, соңгы догабыз..." Һәм шулай була да - Гөлбостан авылы егетләре өйләнми, кызлары кияүгә чыкмый картая, үзләреннән кяфер нәсел калдырмыйча, әлеге авыл халкы әкренләп зиратка күчеп бетә... Хәзер ул урын "Керәшен кыры" дип атала... Әлбәттә, бу хәбәр бөтен Себергә тарала, татарлар аны елый-елый тыңлыйлар, башкаларга да тараталар. Халык инде соңгы чиккә килеп җиткәч, мәчетләр беткәч, мөселманнарга кара урманнарда да урын калмагач, бохаралы Алим Шихов исемле кешене Петербургка, патшабикәнең үзе янына җибәрәләр. Пәһлеван кыяфәтле, тавышыннан диварлар дерелдәгән, аяк атлавыннан идәннәр сыгылып торган Алим шыкны патшабикә Елизавета Петровна кабул итә. Үз каршында баһадир кыяфәтле, башы түшәмгә тигән, өстенә затлы киемнәр кигән татар ир-атын күргәч, ул, шаярткан булып: - Сездә, Сибириядә, бөтен татарлар да шушындый богатырь-баһадирмы? - дип сораган. Алим шык та югалып калмаган, мыек астыннан гына елмаеп: - Әйе, нәкъ шулай, патшабикә галиҗәнапләре, татарлар барысы да шундый, әмма мин алар арасында әле иң бәләкәе, - дип җавап биргән. Әлбәттә, Алим шәехнең төп сүзе себер татарларының аянычлы язмышы турында булган, һәм төп таләбе - динебезгә тимәскә, халыкны салымнар белән бумаска, татар җирләренә урысларны күчереп утыртмаска! Әлбәттә, бу таләпләрнең барысы да үтәлмәгәндер, әмма патша хакимияте дә вакыты-вакыты белән татар бугазыннан кулын ычкындырып торган, чөнки җирдә эшләргә дә кеше кирәк булган. Инде бу шомлы көннәр тәмам артта калды, заманалар үзгәрде, чукындырулар да яңадан әйләнеп кайтмас, дип торганда гына, дөньялар тагы болгана башлый, Себер өстенә тагы чукындыру шомлыгы тарала... Бу инде егерменче гасырның башлары була... Көтмәгәндә, Тубылда яңа чукындыру үзәге ачып куялар, аны "Противомусульманская миссия" дип атыйлар, ягъни, ул турыдан-туры мөселманнарга каршы эшләргә тиеш була. 1900 елның 15 февралендә Синод указы белән ачылган бу карагруһ оешма, бөтен Себергә, бигрәк тә, ислам диненә ябышып яткан татар авылларына таралып, халык арасында христиан динен тотыналар - башта себер татарлары өчен аларның үз телләрендә сүзлекләр һәм китаплар чыгаралар, аларны язуда һәм таратуда Казаннан махсус җибәрелгән керәшен татарлары нык булыша. Бу китапларның барысы да диярлек ислам динен түбәнәйтүгә, христиан динен күтәрүгә юнәлтелгән була. Миссионерлар турыдан-туры Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, аның сүзләрен-аятьләрен бозып, халыкка изге китапны үзләренчә аңлата башлыйлар. Шулай ук себертатар телендә Мөхәммәд пәйгамбәрне хурлаган китаплар да дөнья күрә. Ефрем Елисеев исемле поп-миссионер, керәшен татары, мөселманнарга каршы көрәштә бөтен игътибарын мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлдерә, аларда бары тик урысча укытып һәм христиан дине дәресләре кертеп кенә татарларны җиңәргә мөмкин, дигән нәтиҗә ясый. Патша хөкүмәте моны тиз ишетеп ала... Һәм патша хөкүмәте шушы юнәлештә чаралар да күрә башлый. Гасырлар буе барган көчләп чукындырудан соң әле яңа аякка басып килгән татар милләтен мәктәп-мәдрәсәләре аша кабат чукындырырга уйлый. 1905 елның маенда империя хөкүмәте әлеге мәсьәлә буенча махсус киңәшмә җыя, анда татар әлифбасын урысныкына алыштыру, мәктәпмәдрәсәләрдә мәҗбүри урыс телен кертү, балаларны урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Бер елдан, ягъни 1906 елның мартында бу кагыйдәләр аерым җыентык булып басылып чыга һәм аларны үтәү мәҗбүри булып тора. Милләт моңа каршы күтәрелә, бу хәлләрне яңа чукындыру, дип атый, хакимият исә каршы чыккан татарларны җәзалау юлына баса. Милләтнең күренекле уллары тагы төрмәләргә ябыла, алар чыгарган газеталар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләренә йозак салына... "Чират безгә дә килеп җитте..." Бу хәлләр ерак Себергә дә килеп җитә... Мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, алардан йөге-йөге белән дини китаплар алып чыгыла, мулла-мөгаллимнәрне берәм-берәм Тара һәм Тубыл төрмәләренә ябып куюлар башлана. Бу хәлләргә ризасызлык күрсәтүчеләрнең үзләрен күзәтү астына алалар, калага алып китеп, полициягә ябып куярга да күп сорамыйлар. Патшаның дин иреге турындагы фәрманыннан соң бераз тынычланган халыкның йөрәгенә тагы шом керә, ул арада Тарадан да берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, себер татарларының иң күренекле кешесе Габдрәшит хәзрәтне Петербургта кулга алганнар икән, газеталарын суд белән япканнар, үзен крепостька бикләп куйганнар ди. Югыйсә, ул бу көннәр киләсен халыкка әллә кайчан аңлаткан иде, кайткан-киткән саен себер татарларын мәчетләргә җыеп, бу илдә мөселманнарга беркайчан да ирек булмаячагын сөйләгән иде бит! Һиҗрәт мәсьәләсен дә бу якларда беренче булып ул күтәрде, иманны саклап калу өчен исламга ирек булган урынга күчеп китәргә кирәк, диде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыкканнан соң, якташлары өчен иң кулай андый урын дип Төркияне тапты, хәтта аның патшасы белән дә сөйләшеп-килешеп кайткан, диделәр. Мөхәммәтҗан карт үзе дә хәтерли әле аның Аубаткан, Яланкүл авылларына килеп, мәчет-мәдрәсәләрдә халык белән очрашып йөрүләрен. Бу төбәктә генә түгел, бөтен Себерендә Габдрәшит хаҗи кебек гыйлем иясе юктыр, мөгаен, ә аның сөйләү, ышандыру көче турында инде әйтеп тә торасы юк. Аның белән бер тапкыр очрашкан һәм чыгышын тыңлаган кеше алга таба инде Габдрәшит хаҗиның тарафдары булып китә, аның сүзеннән чыкмый. Ул Мөхәммәтҗан карттан бераз яшьрәк, әмма зур гыйлеме, халык арасында абруе, сүз һәм гамәленең бер булуы аны барысыннан да олы һәм өстен куя. Һәм ышандыра, һәм үз артыннан алып китә... Һиҗрәт белән дә шулай булды - ни авыр елларда да авылга ябышып яткан себер татарлары, бохарилар Габдрәшит хаҗины тыңлагач, алыштырып куйган кебек булдылар, әйтерсең лә аларның өченче яшерен күзләре ачылды. Алар үзләренең тормышларына, узган тарихларына бөтенләй башкача карый башладылар. Ул көчләп чукындыру хурлыклары, ул атлы казакларның авылларга атылып кереп, буйсынмаган халыкны яткырып камчы белән ярулары, кулаякларга богау салып, сөргенгә сөрелүләр... Милләт, яраларын ялап, кара урманнарга кереп качты, төпсез сазлыкларга барып сыенды, адәм баласы яши алмаслык урыннарда тормыш итә башлады... Габдрәшит хаҗи менә шуларның барысын да яңадан милләтнең исенә төшерде, бүген дә аларның хокуксыз хәлдә яшәүләрен әйтте, алда исә тагы да куркыныч хәлләр көткәнен кисәтте. - Бу илдә иң хокуксыз халык без, ягъни, мөселманнар, татарлар, - дип сөйләгән иде ул. - Ни дин-ислам ягыннан, ни милли нисбәттә безгә урыслар белән тигез хокуклар каралмаган, киресенчә, һәрдаим түбәнсетү, һәрдаим кимсетү һәм читкә этәрү бара... Бу илдә урысча имтихан бирмәсәң, муллалыкка указ да ала алмыйсың. Алга таба барлык халыкка шул таләп куелачак, моның өчен инде менә ничә еллар мәктәп-мәдрәсәләребездә урысча укытырга күчәргә мәҗбүр итәләр. Без хәзергә бирешмибез, әмма андый әмерләре бар. Изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштырып, укытуны алар теленә күчерсәк, тора-бара милләт тә шул кавемгә әйләнәчәк бит, Аллаһ сакласын! Алар артында - дәүләт, жандармерия, атлы казаклар, гаскәр, инде ниһаять, тәре аскан поплары тора... Безнең артта - бөек тарихыбыз һәм үз дәүләтебезне югалту сәбәпле, шушындый аянычлы хәлгә төшкән бәхетсез милләтебез тора... Эшләр болай барса, алда безне милләт буларак бетү, юкка чыгу көтә... Нишлик, туганнар? Яланкүл мәчетенә җыелган ир-атлар тынсыз калды, авыр эштән изелеп, әле аларның беркайчан да болай төбенә төшеп уйланганнары, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәре юк иде. Әле ул вакытта Хөҗҗәт мулла да авылда иде, Габдрәшит хәзрәткә ул җавап бирергә җөрьәт итте: - Хәзрәт, - дип башлады ул салмак кына. - Авылда яшәсәк тә, без сез язганнарны укып барабыз, чыгарган матбагагызны Тарага да барып алабыз, бу тирәдә алдыручылар да бар... Ил белән шушы хәл икәнен дә беләбез, әмма дә ләкин безнең хәлебез - Себер мөселманнарының хәле аерата авыр, без беткәнче урыс арасында яшибез... Бөтен тирә-якта урыс авыллары, анда дуңгызы, хәмере, хәрамы - барысы да бар. Попларның әрсезлеге турында инде әйтеп тә тормыйм - тәреләрен күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, динебезне сүгәләр, пычраталар... Аз гына каршы әйтсәң, артларыннан бастырып атлы казаклары килеп җитә, юк кына нәрсәләргә бәйләнеп, ир-атларыбызны Тара төрмәсенә алып барып ябалар, анда аларны куркытып һәм янап, тагы эшкәртәләр... Шул төрмәләрдән муеннарына тәре асып кайтучылар да күренә башлады, нишләсен, мәңгегә кәтер китмәс өчен чукынырсың да! Әстәгъфируллаһ! Аның авырлыкларына түзәрсең, менә шул чукындыру куркынычы һаман өстебездә тора бит... Халык та хәзер элеккеге түгел, һәркем үз җаен карый. Иманны саклау өчен, динебезне, телебезне, үзебезне саклап калу өчен бер генә юл кала инде, теге вакытта сез әйткәнчә, һиҗрәт, моннан башны алып китү... Хөҗҗәт мулла күптәннән инде моннан китү тарафдары иде, Хаҗ кылу нияте белән берничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булып, барышлый-кайтышлый айлар буе госманлы Төркиясендә яшәгән, һиҗрәт эшләрен белешкән кеше. Бер баруында ул госманлы хөкүмәтенә һиҗрәт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә, аңа: "Әгәр күмәк рәвештә һиҗрәт кылырга телисез икән, ул чагында үзегезнең хөкүмәтегездән рөхсәт кәгазе алып килегез, югыйсә, документсыз килеп, авыр аерым-аерым һиҗрәт кылган кешеләргә госманлы иленә килеп урнашу җиңелрәк булса да, инде йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән мөселман кубарылып чыккач, Төркия дә, Рәсәй дә рәсмилеккә күчәләр - мөһаҗирләрдән документ таләп итәләр. Патша хакимияте Идел-Уралдан һәм хәтта ки ерак Себерләрдән туган илләрен ташлап чыгып киткән мөселман-татарларга башта каршылык күрсәтмәсә дә, инде авылыавылы белән, йөзәрләп-меңәрләп китә башлагач, инде моңа чит илләрдә дә игътибар итә башлагач, бу хәлләргә нокта куярга булды - сораган документларын бирмичә, еллар буе йөртте. Шуңа күрә дә бу һиҗрәт мәсьәләсе Себердә елларга сузылды, китәсе кешеләр аерым-аерым китте, авыллар белән кузгалырга һаман рөхсәт булмады. Ул арада, халыкны котыртып йөри, дип, Хөҗҗәт мулланы да төрмәгә утыртып куйдылар, аңа да төрлечә янап-куркытып карадылар, әмма ул нык торды, төрмәдән котылам, дип, тәреләрен дә асмады, һиҗрәт дигән ниятеннән дә кире кайтмады, хәзер дә әнә шул хакта сөйли. - Дөрес әйтәсең, Хөҗҗәт мулла, - дип аны хуплады Габдрәшит хәзрәт. - Ул чукындыру дигәненең туктап торганы да булмады... Илебезне-җиребезне урыс басып алганнан бирле, меңнәрчә-меңнәрчә милләттәшебез кяфер диненә күчәргә мәҗбүр булды. Бөтен мәчет-мәдрәсәләребез полиция күзәтүе астында, мөфти-муллаларны да урыс хөкүмәте билгели. Безгә үз хакыйкый тарихыбызны белү тыелган, үз дәүләтчелегебез дип авыз да ачарга ярамый. Ә заманында дистәләгән дәүләт тоткан халык булганбыз бит югыйсә! Үз дәүләтең булмагач, кяфер дәүләтендә алар билгеләгән тәртип белән яшәргә мәҗбүрбез. Ә аларның төп максаты - урыс булмаган бөтен халыкларны әкренләп чукындырып бетерү һәм урыска әйләндерү. Явыз Иван заманында да шул булды, Пётр да шул юл белән барды, хәзергеләре дә алардан ким түгел. "Бу хәтле кысуга болар чыдый алмас, диннәреннән чыгарлар, милләтләрен онытырлар, безнең кебек булырлар", дип уйлый булыр явыз кяфер... Инде гасырлар барышында күпме милләттәшебезне алар казанына салдык. Чират хәзер безгә дә килеп җитте... Җыелган халык тагы аһ итеп куйды, тагы узгандагы авыр хәлләр, керәшен кырына әйләнгән татар авыллары күз алдына килде. Әмма мәчеткә җыелган халыкның барысы да китү ягында түгел иде, хәтта ки моңа каршы эшләп йөрүчеләр дә бар иде. Алар, ярдәм көткәндәй, Мөхәммәтҗан карт ягына борылып карадылар, чөнки Тара кунагына каршы ул гына сүз әйтергә мөмкин иде. Һәм шулай булды да. - Шулаен ул шулай да, әмма яшибез бит әле, хәзрәт, - дип сүзен башлап җибәрде Мөхәммәтҗан карт, бу фикергә каршы булуын тавышына чыгарып. - Мәчетләребез эшләп тора, өебездән килеп куып чыгаручы юк, күрше авыл урыслары белән дә тату яшибез... Сугыш заманы түгел, ачлык түгел, нигә әле булмаган хәлләр өчен алдан хәвефләнеп, бөтен авыл белән кубарылып чыгып китәргә? Гаепкә алма, Габдрәшит хаҗи, мин элек тә каршы идем туган җирләрне ташлап чыгып китәргә, хәзер дә каршы... - Каршы булсаң, китмәссең, кем сине мәҗбүр итә? - дип, аңа каршы чыкты Юанбаш Мөхәммәди. - Киткән кеше китә, калганы кала, бернинди мәҗбүриләү юк... Әмма син башкаларны котыртып йөрмә инде, Мөхәммәтҗан әкә! Без Аллаһ ризалыгы өчен, иман хакына шундый зур юлга кузгалабыз. Нәсел-нәсәбебезне исламда саклап калу өчен һиҗрәт кылабыз. Исламга ирек булган җиргә - Исланбулга китәбез, Аллаһ теләсә! Госманлы иленә, хәлифәткә, мөселман кардәшләребез янына барабыз! Бу юлда без таш яуса да түзәчәкбез! Ә менә монда калып, нәселебезнең урыслашуы, кяфергә әйләнүе белән беркайчан ризалашмаячакбыз! Халык гөрли башлады, үзара бәхәсләшүләр, сүз көрәштерүләр китте. Халык күкрәк какты. Инде кемнең нәрсә әйткәнен аңламас хәлгә килгәндә, мәчет диварларын Габдрәшит хәзрәтнең йөрәк түреннән чыккан авазы тетрәндерде, ул мөнбәргә басып, Коръән укый иде: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Иннә-лләзиинә тәвәффәәһүмүл-мәләәәикәтү заалимиии әңфүсиһим каалуу фиимә күңтүм каалуу күннәә мүстәдгәфиинә фил-ард..." - Белмәгәннәрегезгә татарчасын аңлатам, Коръәннең "Нисә" сүрәсе, 97нче аять: "Дин өчен һиҗрәт итү лязем булып та, һиҗрәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы газап фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь?" - дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кяферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", - дип. Газап фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ник күчмәдегез?" - дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр". Бу Коръәндә язылган, җәмәгать, Аллаһ сүзләре, Аллаһ әмере! Бүгенге көндә ислам динен иркен тота торган урыннар бар, ул - госманлы җирләре, алар килегез, дип торалар. Әлбәттә, тормыш башлап җибәрү анда да җиңел генә булмас, әмма монда калып кяфер булганчы, ислам илендә фәкыйрь булуың мең артык! Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң, халык тынып калды, хәтта ки куркыныч, шомлы булып китте. Китәргә мөмкинлек булып та китмәсәң, теге дөньяда җәһәннәм көтә икән бит! Кара урманнарда аюлар белән бил алышкан, диңгездәй күлләрдә балыклар белән узышкан, Себер күкләрендә бөркет булып очкан, агачтан-агачка киек-каплан булып сикергән татар ирләре Коръән сүзе каршында баш иде... Аллаһы Тәгаләнең җәһәннәм белән кисәтүе алдында тез чүкте... Бу дәһшәтле тынлыкны тагы Мөхәммәтҗан карт бозды, ул да Коръән сүзе белән башлады: "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Илләл-мүстәдгәфиинә минәр-риҗәәли вән-нисәәәи вәл-вилдәәни ләә йәстәтыйгүүнә хииләтәү вә ләә йәһтәдүүнә сәбиил". - Мин дә белмәгәннәргә татарчасын аңлатам, Коръәннең "Нисә" - "Хатыннар" сүрәсенең 98-99нче аятьләре: "Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм газабы булмас, алар торган җайларында кяфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды", дип тә әйтелгән әле монда... Ягъни, карт-корыга, хатын-кызларга, бала-чагага кяфер арасыннан күчеп китмәгән өчен җәһәннәм газабы юк, Габдрәшит хаҗи! Ә монда ярты авыл шундыйлардан тора, кая алар белән андый билгесез юлга чыгарга?! Габдрәшит хаҗи аның белән бәхәскә кермәде, Коръән-хафиз буларак, андый аятьләр барын ул яхшы белә иде, әмма бәхәсләшеп, ил картын уңайсыз хәлгә куярга теләмәде. Мөхәммәтҗан карт - тирә-юньдә билгеле шәхес, дин дисәң - дине бар, кулы алтын, белмәгән эше юк, әле үзе шагыйрь-чичән дә, теленнән гөл коела... Себерне, аның кырыс һәм матур табигатен аның кебек өзелеп яратучы, һәр җан иясенең, һәр бөҗәкнең телен-көен белүче тагы бармы икән? Ул Себердән китсә дә, читтә яши алмас иде, тышавын өзгән чаптар ат кебек, туган якларына җәяүләп булса да кайтып егылыр иде... Аны һиҗрәткә чакырудан мәгънә юк, әмма башкаларның башын әйләндермәсә, яхшырак булыр иде... Хәзрәтнең уйларын сизгәндәй, сүзгә Хөҗҗәт хаҗи кушылды. - Соң, Мөхәммәтҗан әкә, ул сүрәнең тагы дәвамы бар бит әле: "Бер мөэмин киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. Бер мөэмин Аллаһ юлына, расүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды", диелгән анда. Һиҗрәт кылган мөселманнар Аллаһның саклавында һәм яклавында булачаклар, син әйткән картлар, балалар, хатын-кызлар да... Шуңа күрә, син Аллаһ ризалыгы өчен, аның җәннәтләренә өмет итеп, шушындый зур юлга чыгарга ниятләгән кешеләрне кирегә үгетләмә инде, Аллаһ әмеренә каршы барма, Аның ачуына дучар булма... Бу сүзләрдән соң артык бәхәс булмады, әмма һәркем үз фикерендә калды. Мөхәммәтҗан карт та, йөрерләр-йөрерләр дә, туктарлар, басылырлар, дип уйлады, китүчеләргә документлар бирелмәүне дә яхшыга юрады. Ул арада Хөҗҗәт хаҗи да Хаҗга киткән җиреннән Төркиядә урнашып калды, монда башка кайтмады. Әмма аның эшен биредә шул Юанбаш Мөхәммәди Шихов башкара, бик акыллы, зирәк булганга, аны шулай "Юанбаш" дип йөртәләр. Ул үз тирәсенә бер төркем туплый, анда Давыт Шихов, Әбнәзир Князев, Абханнан Әхмәдиев, Вәли Зыятдинов була, алар Яланкүл, Аубаткан, Кумыслы, Үләнкүл, Каракүл, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Чарналы авылларында йөреп, халык белән эшлиләр. Юанбаш Мөхәммәди исә күбрәк Тара, Тубыл белән эш йөртә, һиҗрәткә җыенганнарның документлары артыннан берничә тапкыр үзе Петербургка хәтле бара. Авыл старостасы Вәли Зыятдиновны, халыкны китәргә котырта, дип, җиде айга Тара төрмәсенә тыгып куялар, шуннан соң һиҗрәтчеләр яшерен эш алып бара башлыйлар. Тарада дуслары ярдәмендә, Вәли Зыятдинов мәңгелек сөргеннән котыла, төрмә аның һиҗрәткә китү теләген тагы да ныгыта. Әйе, эшләр Мөхәммәтҗан карт уйлаганча булмады - бу көннәрдә яңа хәбәр килде - Юанбаш Мөхәммәди башкаладан һиҗрәт өчен кирәкле документларын әзерләп кайткан, гаеттән соң юлга кузгаласылар икән. Бу хәбәр Мөхәммәтҗан картны иярдән бәреп төшергән кебек булды, ул шунда ук авыру кызы Хөснибикә турында уйлады, бернигә карамый китәргә әзерләнгән ир һәм кыз туганнары, аларның балалары күз алдына килде. Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар - Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! Юк, бу эшне ничек тә туктатырга кирәк, туктатса, моны Габдрәшит хаҗи гына туктатырга мөмкин, чөнки бар эш шуннан башланды. Мөхәммәтҗан карт үзе аның белән аерым очрашыр, халык хәтле халыкны куркыныч астына куярга ярамаганын әйтер. Инде бик китәселәре килә икән, әнә, башта иратлар китеп урнашсын, аннан гаиләләрен дә алдырырлар. Сугыш-мазар юк, берсе дә ач-ялангач түгел, өйләрдән килеп куып чыгаручы юк, ничек инде ирекле баштан шушы җәннәттәй җирләрне ташлап китәргә мөмкин?! Аккош каргышы ...Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахры. Әйе, Тара шактый ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була... Ул һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр, Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә... Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай - Хөснибикәсе үзәкне өзә шул... Ире Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер... Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкренәйтте, озын муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир-ат инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара... Менә Мөхәммәтҗан карт та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде, абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләпбизәкләп бетерде... Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты... Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар - анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул, Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде, саташкандай, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә ТайрасыТаһирәсе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде. Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында, шигырь әйтеп йөри... Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп, Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде: Карның агындай тәннәрең, Көләч йөзле, бәгырькәем, Багалмадай иде йөзкәең. Күз алдымнан таясың. Кара кашым, карлыгачым, Төннәр буе утырамын Моңлы карый иде күзләрең. Шәмдәлләрдә шәм ягып. Чәч толымыңда чулпыларың, Зәгъфрандай саргаеп, Чыңлаган күк тоела колакта. Кара япан ябынып. Энҗе-мәрвәт муенсаңны Тәкъдиремдә язылгандыр - Үбеп-үбеп алам аулакта. Сыктап-сыктап яшәрмен. Көмеш беләзегеңне тагып Тимер өем эчләрендә Йөргән кебек тоеласың. Ялгыз гомер кичәрмен... Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады... Алар инде бергә картаеп киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төшә... Бу юлы да шулай булды - урман-дала уртасында ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына елый иде... Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп, үзе дә сүзсез генә елады... Инде Тайрасын гына түгел, баласын - телсез-чукрак Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән бергә кушылып елады ул урман юлында... Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт күтәрелеп карады - зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп бара иде... Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар, бу шундый кошлар иде... Аккошлар... Алар да китә... Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә... Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта Мөхәммәтҗан картның йөрәге "жу" итеп китте, бер - диңгездәй җәйрәп яткан күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы йөрәк ярасы исенә төште - "Аккош каргышы!" Аның нәселендә аккош каргышы бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә... Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп - аларның диңгездәй зурлары да, җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар. Аларның исемнәре дә җырлап тора - Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава, Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы... Менә шул Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе... Бу күлнең ярларын камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады. Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан, ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе - аккошларны куркыту, йорт казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән, аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар, күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын, андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә, куркытырга гына теләде, әмма ул аткач, бер аккош, канатларын күкрәгенә кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште... Аның канат астыннан ак мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде... Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да, аларга ниндидер изге, пакь кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты, аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады. - Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит, нишләдең син?! - дип өзгәләнде ул. Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тыныпшомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри... Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай эшләде - үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы - белми. Икенче көнне иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде... Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде... Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр, аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды. Соңыннан билгеле булды - бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде, аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип курыктылар... Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды... Җирдә ул ак кар белән бергә кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош ятканын белдереп тора иде... Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде... Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде... "Аккош каргышы!" дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын белүгә. Авыл халкы исә "Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы булганга, баласы шундый туды", дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде. Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар, аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде... Тайрасы-җан кисәге, нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. "Кайттылар... - диде ул, җиңел сулап. - Мине алырга кайттылар... Каргышларын кире алырга кайттылар..." Кул хәрәкәте белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең лә җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән сулкылдый, елый иде... Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда, Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды... Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп бер уен коралы - скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып, эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады - көй чыкты! Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә санады... Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде... Бу көен ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара... Бәнем ялгышларым җиттеме икән - Ялгыз аккош авыл-лай күгендә? Аккош каргышлары төштеме икән - Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә... Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә, Коткар нәселемне каргыштан. Сакла нәселемне ул ялгыштан - Аккошлардин калган язмыштан... ...Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап Тарага таба атлый... Аның бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы, шулай барачаклар - җырлап һәм елап, елап һәм җырлап... Моны хәтта ки җыр дип тә әйтеп булмый, ул - күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы... Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре, сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының җырын тыңлыйлар иде... Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елгакүлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде... Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы булып, тау-ташларга уралачак, әманәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле... Әмма моның өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк... Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы, бу мәңгелек иман изге әманәт булып гомер буе сакланачак... Габдрәшит хаҗи янында Тарага икенче көнне генә килеп керделәр... Озын юлда төрлесен уйлады Мөхәммәтҗан карт, Яланкүлдәге кайнарлыгы бераз басыла төште, һиҗрәт мәсьәләсен дә төрле яктан килеп бәяләде. Ул үзе анда китмәячәк инде, бу турыда сүз дә була алмый, Тайрасының, ата-аналарының каберләрен калдырып, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җирне пыран-заран китереп, балалары белән билгесезлеккә чыгып китә алмый ул. Ә менә кызы Хөснибикә... Ул бик кызганыч, үзәкләрне өзә шул гарип баланың язмышы... Үзенең балалары нинди булып туар, ире риза булып яшәрме телсез-чукрак хатын белән? Әле монда, ни булса да, ярдәмгә ашыгырга карт атасы бар, анда кем янына килер, кем хәлләрен белер? Хәер, Мөхәммәтҗан картның ике кыз туганы һәм энесе дә, балалары белән, шушы һиҗрәт кәрванына кушылырга уйлыйлар, аларның инде хәл ителгән. Анда баргач та, Хөснибикәсен ташламаслар, инша Аллаһ! Алай да, инде бер юлга чыккач, Габдрәшит хаҗига хәлне аңлатып карарга кирәк, бәлки башлап йөрүчеләргә әйтер, Хөснибикәләр гаиләсен калырга үгетли алырлар? Теге вакытта Яланкүл мәчетендә Габдрәшит хаҗига каршы төшеп тә ялгыш эшләде ахры ул... Кеше алдында кирәкмәс иде, имеш, Коръәнне Мөхәммәтҗан карт та белә... Габдрәшит хаҗи исә ил алдында аның йөзен ертмады, каршы төшмәде, әмма үз фикереннән дә кире кайтмады. Мөхәммәтҗан карт та үз фикереннән кире кайтмады анысы. Тәмам башы катты аның бу һиҗрәт белән... Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән Тарага килеп кергәндә, өйлә туры үтеп киткән иде инде, Мөхәммәтҗан карт атын мәчет ягына атлатты, намазын да укып алыр, Габдрәшит хаҗины да шунда күрермен дип уйлады. Башлыча ике катлы агач йортлардан торган Тара шәһәре аны көзге ярминкәләре, кайнап торган базарлары, урамда очып йөргән сары яфраклары белән каршы алды. Аның Тарага элегрәк тә килгәләгәне булды, биредә татарлар шактый яши, бохаралы мөселманнарның да төп яшәү урыннары шушында. Биредә ике мәчет бар, чиркәүләрнең саны хисапсыз. Заманында Күчем ханның җәйге ыстаны булган һәм Ялым-Тора дип аталган бу шәһәрне себер татарлары хәзер дә Тора, дип кенә йөртәләр. Урыслар исә аны басып алып, 1594 елда биредә хәрби кәлгә төзеп куялар, тора-бара ул бөтен Себерне яулап алырга бер үзәк була. Тара өчен сугышлар әле Күчем хан үлгәч тә озак дәвам итә, аның балалары һәм оныклары бу шәһәрне генә түгел, бөтен Себерне кире кайтару өчен көрәшеп карыйлар, әмма урысларны җиңә алмыйлар. Тара бөтенләе белән урыслар кулына күчкәч тә, татарлар биредә юкка чыкмыйлар, шул ук бохарилар каладан аз гына читтәрәк - тау асты бистәсендә оешып яши башлыйлар. Бик яхшы сәүдәгәрләр һәм оста арадашчылар булганга, җирле халыклар белән ике арада эш алып бару өчен, патша хөкүмәте аларга тими, тия башласалар, алар Петербургка илчеләр юллыйлар һәм мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп кайталар. Алим шык та шулай заманында патшабикә янына барып, халыкны бөтенләй чукындырып бетерүдән саклап калган иде... Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады, чөнки алар урыс хакимияте өчен барыбер мөселманнар, барыбер татарлар иде. Габдрәшит хаҗи дөрес әйтә - алар татарларны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Татарлар да тик ятмый - кулларына аз гына акча кердеме - урыс арасында мәчет-мәдрәсә төзеп куялар, балаларын укыталар, һөнәр бирәләр, үрчиләр! Тарада беренче мәчет-мәдрәсәләрне дә шул Габдрәшит хаҗиның бабалары салды бит, әле ул Пётр патша заманында ук булды. Шул гасыр азагында шәһәрдә беренче таш мәчет салынды, түбәсен калай белән яптылар, анысын инде данлыклы Айтукә байлар эшләде. Мөхәммәтҗан карт хәзер менә шул таш мәчеткә бара, ул һаман эшләп тора... Аны күрергә дип тәгаенләп килсә дә, Габдрәшит хаҗи мәчеттә булмады. Мөхәммәтҗан карт намазларын укыды да, инде кайда яшәгәнен сораштырып, өенә барырмын, дип торганда, бер яшь татар килеп, аңа булышырга алынды. Ябык кына кыяфәтле, бер күзенә ак төшкән бу кеше үзен сәер тота, туктаусыз як-ягына карана иде. Ул Аубаткан авылыннан булып, Исмәгыйль исемле икән, хәзер Тарада яши ди, Мөхәммәтҗан картны да белә булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт аңа үзенең гозерен әйтте, Габдрәшит хаҗины эзләп килүен җиткерде. Яңа - Хәзрәт Питердән качып кайткан бит, ул мәчет тирәсендә бик күренеп йөрми хәзер, анда-санда гына кергәләп чыга... - Алай икән, - диде Мөхәммәтҗан карт, авыр сулап. - Мин аны күрергә дип ат җигеп Яланкүлдән үк килгән идем бит... Килешеп бетмәсә дә, өенә бармыйча булмас инде, киңәшәсе нәрсәләрем бар иде... Яшь кеше аның янына ук килеп утырды. - Авылда бер-бер яман нәрсә юктыр бит, агай? - диде ул, кызыксынып. - Яман гынамы, энекәш, яман гынамы?! Бетә авыл, безнеке дә, сезнеке дә... Бөтенесе һиҗрәткә дип кузгалган, тыеп-туктатыр хәл юк... - Габдрәшит хаҗига әйтүдән мәгънә юк моны, агай, - диде яңа танышы, бик белдекле кыяфәттә. - Ул үзе аларны котыртып йөри бит... Аны тыңлый күрмәгез! Иярә күрмәгез, харап булырсыз! Панисламист, пантюркист бит ул! Хөкүмәт дошманы, күзәтү астында ул хәзер, сак булыгыз! Шул чакта Мөхәммәтҗан карт аңлап алды - бу шома егет Габдрәшит хаҗига каршы кеше иде ахрысы, тел төбеннән шул аңлашыла. Үзе дә артыграгын әйтеп ташлады ахры, инде хәзрәткә зыяны-фәләне тия күрмәсен... - Ярар, энекәш, мин китим әле алайса, - диде ул, авыр гына күтәрелеп. - Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Яшь татар аңа ярдәм итәргә теләп иелде, шул чакта Мөхәммәтҗан карт аның изүендә нидер ялтырап китүен күрде, тимер чылбырга "тавык тәпие" тагылган иде! Мөхәммәтҗан карт, корт чаккандай, сикереп торды, чепи күз белән саубуллашып та тормыйча, тизрәк мәчеттән чыгып китте. Ошамады аңа бу егет, әллә нинди шымчы кыяфәтле бәндә, әллә муенында тәресе дә бар инде, әллә күзенә генә күрендеме... Ни булса да, яныннан тизрәк китүең хәерле. Мөгаен, мәчеткә кем кергән-чыкканны тиешле җирләргә җиткереп барадыр... Аллам сакласын, Габдрәшит хаҗига зыяны тия күрмәсен... Атына утырып, мәчет тыкрыгыннан борылуга, каршына очраган татарлардан Габдрәшит хаҗиның кайда торуын сорады. Аның өе якында гына булып чыкты, ул карагай агачыннан салынган җыйнак кына йортта яши икән, каршысында бакчасы да бар. Ишек шакылдаткан тавышка өйдән буй җиткән егет чыкты, каршында олы яшьтәге татар ирен күргәч, аны шунда ук эчкә үтәргә чакырды. Мөхәммәтҗан карт егет артыннан эчкә үтте, алар китаплар белән тулы якты бер бүлмәгә килеп керделәр, аның түрендә, Коръән укып, Габдрәшит хаҗи үзе утыра иде. Ул да бераз олыгаеп киткән кебек, йөзе дә арыган-алҗыганга охшаган, соңгы вакытта тормыш аны да нык басты шул... Баштанаяк актан киенгән, мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бу кеше Хозыр-Ильясның үзенә охшаган, аннан нур һәм көч-кодрәт бөркелеп тора иде... Кул биреп, кочаклашып күрештеләр, утырып, дога кылдылар. Кайбер фикер каршылыклары булса да, Габдрәшит хаҗи кунагына нык куанды, якын туганы кебек, түр башына утыртты. Капка төбендә аты калганлыгын белеп, улына аны ишегалдына кертеп куярга, алдына ашарга салырга кушты, егет ашыгып чыгып китте. Ул арада икенче бүлмәдән ирләрнең үзләренә дә ашарга чыгардылар, әнисе белән үсмер кыз алар янына тәмле-төмлесен ташып кына тордылар. Өстәлгә кайнар ашы да, салкынча ите дә, җиләк-җимеше дә, сөтле чәе дә чыкты, ирләр ашаган арада сүз дә башлап җибәрделәр. - Син, Габдрәшит хаҗи, мине кичер инде, теге вакытта Яланкүл мәчетендә сүзеңә каршы төштем... Менә хәзер дә шул мәсьәлә буенча килдем әле... - Әллә үзең дә китәргә җыенасыңмы, Мөхәммәтҗан мелла? - диде Габдрәшит хаҗи, гаҗәпләнеп һәм серле елмаеп. - Юк, хәзрәт, мин андый олы юлга чыга алмыйм, - диде Мөхәммәтҗан карт, кырт дип, мин туганнан-туганыма өйләндем... Бер-бер артлы тагы балалар туды... Әмма алар барысы да телсез-чукрак булып тудылар... Әниләре үзе дә шундыйрак... Менә шул ничә гарип-горабаны төяп, мин ничек билгесез юлга чыгып китим? Монда мин һәр үләнне, һәр киекне беләм, гаиләмне ач итмәм, анда нишләрмен? Син миннән яшьрәк, әмма мин алтмышка җитеп киләм бит инде, ак сакаллы бабай! - Йә, куй, Мөхәммәтҗан әкә, син әле егетләргә биргесез! - дип, хуҗа аны бүлдерде. - Сине урмандагы аюга каршы коры кул белән барган, аның белән бил алышкан, сыртына салып, авылга алып кайткан, дип сөйлиләр бит... - Анысы аның яшь чакта булды бит инде, - дип кул селтәде Мөхәммәтҗан карт, әмма үзенең күңеле булды, күзләре янып, хәрәкәтләре җиңеләеп китте. - Аюларны күп ектык без, хәзрәт, бүреләрне күп суктык... Ә хәзер тормыш басты, Тайрамның вакытсыз китүе, балаларымның зәгыйфь булып тууы да күңелне төшерде... Мин әле кайчан гына җир җимертеп, ун авылны бер итеп йөри торган кеше идем бит! Ярар, анысын куеп торыйк, сиңа килүемнең сәбәбе бик җитди, Габдрәшит хаҗи, шул теге вакытта кузгаткан сүз инде... Телсез-чукрак кызым Хөснибикә өчен бик борчылам, җитмәсә авырлы, бик зәгыйфь, йомшак бала, мондый юлны күтәрә алмас ул... Ире беркемне тыңламый, үзе дә китә, хатынын да өстери... Бәлки, син әйтсәң, калып торырлар иде, баласын табып, бераз тернәкләнгәч, үзләре хәл итәрләр иде тагын... Бу һиҗрәткә җыенучылар арасында карт-корылар, яшь балалар күп, аларны бер белмәгән-күрмәгән җиргә, кышкы юлга ничек чыгарып җибәрәсең? Әллә китәргә теләгән ирләр үзләре генә китсеннәрме башта, дим? Шул турыда киңәшергә дип, ат җигеп, махсус килдем синең яныңа... Габдрәшит хаҗи җавап бирергә ашыкмады. Кече яктан хатынын чакырып, тагы кайнар чәй китерттерде. Ул арада ат бәйләргә чыгып киткән уллары да кереп, алар янына килеп утырды. - Мин үзем дә иртәгә таң белән озын юлга кузгалырга торам, Мөхәммәтҗан әкә, - дип башлады Габдрәшит хаҗи, сүзне ерактанрак урап. - Гаиләмне Казанга илтеп куям, аннан, җай чыккач, Истанбулга алдырырмын, инша Аллаһ! Бәлки, минем хәлләрне ишеткәнсеңдер - үзем дә жандармнардан качып йөрим, чөнки мәхкәмә төрмәгә ябарга дип карар чыгарды... Мөхәммәтҗан карт уңайсызланып куйды, менә бит, башта кешенең хәлен сорамыйча, үзенекен сөйли башлады! Һай шул авыл акылын, әйтерсең лә аның кайгысы гына кайгы, аның эше генә эш! Ә менә шундый гыйлем иясе төрмәгә хөкем ителеп, качып йөрергә мәҗбүр икән бит... Хәер, Тара мәчетендәге теге чепи күз нидер сөйләп маташкан иде бит, качып йөри, дигән иде... Димәк, белеп сөйләгән икән... - Син тагы кичер инде мине, хәзрәт, - дип, ул икенче тапкыр гафу үтенде. - Хәлеңне сорамыйча, үземнекен сөйли башладым, синеке минекеннән дә авыррак булып чыкты... - Без барыбыз да бер хәлдә, Мөхәммәтҗан әкә, - дип дәвам итте Габдрәшит хаҗи. - Без үз илебездә качак хәлендә, теләсә кайчан тотып, зинданга ябарга мөмкиннәр... Ул гасырлар буе шулай булды, алга таба әле тагы да куркыныч булачак, эшләр шуңа таба бара. Мин теге вакытта мәчеттә әйтеп бетермәдем, чөнки анда да озын колаклар булырга мөмкин, бу илдә әле канлы инкыйлаблар көтелә... Бишенче елгы халык күтәрелешеннән алар бик курыкты, хәзер рәттән - урысынтатарын, украинын-ләхен, җәбрәен-мөселманын төрмәләргә утырта башладылар. Авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый, син хөкүмәткә, патша галиҗәнапләренә каршы икән, дип, килеп алып китәләр һәм ябып та куялар. Газеталар ябылды, думалар куып таратылды, инде чират мәчет-мәдрәсәләргә дә җитеп килә... - Анысына ук бармаслар инде, хәзрәт, мәчет-мәдрәсәләрнең тыны да чыкмый бит, ак патшага дога кылып утыралар, - дип, тагы бераз каршы төште - Синеке дә дөрес, ак патшага дога кылган урыннар да күп, - дип, моңсу гына елмаеп куйды Габдрәшит хаҗи. - Бәлки, башта аларына тимәсләр дә, әмма чират барысына да җитәчәк - тарих шуны күрсәтә... Татарда хәзер шуларны күрүчеләр, чын тарихны язучылар, халыкка аңлатучылар күренә башлады. Цензорлар гына бу дөреслекне сызып бетерә алмыйлар, татарның күзләре ачылып килә - менә нәрсәдән курка ул карагруһлар! Менә нәрсә өчен милли матбагабызны, дини уку йортларыбызны юк итәргә телиләр һәм шул кара эшкә тотындылар да инде! Сөйләшү шактый озакка сузылды, сүзгә уллары да катнашып китте, ул Мөнир-Әхмәт исемле икән, үсмер кызлары Фәүзия атлы булып чыкты. Менә алар да туып-үскән урыннарыннан кубарылып чыгып китәргә җыеналар икән, иртәгә иртүк юлга кузгаласылар ди. Шул исенә төшкәч, Мөхәммәтҗан карт тагы үз мәсьәләсенә күчте, аннан кузгалырга уйлады. - Безгә нишләргә соң, хәзрәт? - диде ул, читкә-чатка кереп тормыйча. - Халык икегә бүленде бит, бөтен авыл купты, әле мондый хәлнең булганы юк иде, кыямәт диярсең... - Китәргә ниятләгән кешеләрне туктату дөрес булмас, Мөхәммәтҗан әкә, - диде Габдрәшит хаҗи. - Һиҗрәт бит ул, иманны, динне саклап калу өчен, Аллаһ ризалыгы өчен дингә ирек булган урынга күчеп китү... Госманлы дәүләте, килегез, дип тора, еллар буе артыннан йөреп, тиешле документлар алынды, юлга чыгуның көне-сәгате билгеләнде - ураза гаетеннән соң, дип торалар... Дөрес, юл мәшәкате җиңел булмас, кышка каршы бит. Патша хөкүмәте махсус шулай сузды, кирәкле кәгазьләрне кышка таба юлга чыга торган итеп бирде. Мөгаен, шуннан куркып, туктап калырлар, дип уйлаганнардыр. Инде тагы да сузсак, юллар бөтенләй ябылырга мөмкин, чөнки дөньяда зур сугышлар, фаҗигаләр көтелә, китсәк, хәзер китеп калабыз, аннан капкалар ябылачак. Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картка да куркыныч булып китте, чөнки Габдрәшит хаҗиның буш сүз сөйләмәгәнен ул яхшы белә иде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыккан, ничәмә-ничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булган, Төркиядә һәм Япониядә патшалар белән кара-каршы утырып сөйләшкән, монда да ничәмә-ничә газет-журналлар чыгарган, сәяси фиркаләр төзеп йөргән, мөфтиказый дәрәҗәсенә кадәр ирешкән, төрмәләрен дә күргән Габдрәшит хаҗи бит ул! Ул белми сөйләмәс, начар киңәш бирмәс. Әмма, әмма Мөхәммәтҗан картның да үз кайгысы кайгы бит, ничек шул зәгыйфь баласын йөрәгеннән өзеп чит-ят җирләргә чыгарып җибәрсен ул?! Аның борчулы уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи үзе яңадан бу сөйләшүгә әйләнеп кайтты. - Кызың өчен дә бик борчылма, Мөхәммәтҗан әкә, - диде ул. - Бәлки, менә шушы телсез-чукрак кызыңнан туган нәсел синең бердәнбер догачыларың булыр әле, Аллаһ белүче! Монда калганнарда дин кайгысы булмаячак, баш кайгысы булачак, бәндәләр исән калу турында гына уйлаячаклар, әмма күпләр харап булыр... Сугышлар, ачлык, төрмәләр, бер гаепсез кешеләрне, бигрәк тә, дин тотучыларны үтерүләр - аларның иге-чиге булмаячак, Мөхәммәтҗан әкә... Бу илдә гасырлар буе күргән газапларыбыз әлеге фаҗигаләр алдында кечкенә булып калачак... Габдрәшит хаҗи кыйбла якка ачып куелган тәрәзәгә карап сөйли дә сөйли, әйтерсең лә анда күк мөнбәренә куелган китапны укый, бәндәләрне шул хакта кисәтә... Зур укымышлы, мәһабәт гәүдәле, сакалы агарып килә торган бу ил картының сүзләренә ышанмау мөмкин түгел... Мөхәммәтҗан картның да күңелендә бер генә уй бөтерелә башлады - киткәннәр котыла, калганнар тотыла икән... Язмыш аларны, бугазларыннан эләктереп алып, кара гүргә салмакчы була икән... Ярый да әле анда иман кәлимәсе белән, мөселман булган хәлеңдә - Аллага тапшырдык инде, хәзрәт, ни булса да ил белән күрербез... Киңәшкисәтүләрең өчен зур рәхмәт, ни булса да, Аллаһ язган булыр! Әйткәнемчә, мин үзем китмим, нишлисен һәркем үзе хәл итәр. Бер генә үтенечем бар - кызымны... Хөснибикәмне ярдәмеңнән, догаңнан ташлама... - Хөснибикәңне синең догаларың саклар, Мөхәммәтҗан әкә! Дөньяда иң зур дога - атаның баласына догасы. Бик кайгырма, ут йотма, баштарак авыр булса да, янында синең кыз һәм ир туганнарың да булачак бит, ярты авыл анда булачак! Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк, безнең бабаларыбыз динислам хакына җылы якларны Себергә алыштырганнар, ә монда - киресенчә - боз салкыныннан кояш нурына таба китә бит кешеләр! Ислам нурына таба! Моннан да зур бәхет була аламы?! Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картның да күңеле тынычланып китте, ул күңеленнән генә Хөснибикәсенә фатихасын бирде. Инде кузгалырга дип торганда, Яланкүлдән Юанбаш Мөхәммәди һәм тагы берничә ир-ат килеп керде. Мөхәммәтҗан картның мондалыгын алар ишегалдындагы юртак атыннан ук белгәннәр иде, шуңа күрә аптырамадылар. Ә менә аның тыныч кына чәй эчеп утыруын күреп гаҗәпкә калдылар, Мөхәммәтҗан карт Яланкүлдәге кебек нәгърә ормый, шауламый, язмышы белән килешкән кебек күренә... Габдрәшит хаҗи янында башка төрле була да алмыйсың, ул - теләсә кемне ышандыра, үз артыннан алып китә торган шәхес, һиҗрәткә төп каршы кеше Мөхәммәтҗан карт та, әнә, икенче кешегә әйләнгән... Тагы кул биреп күрешүләр, кочаклашулар, хәл белешүләр китте, тагы өстәлгә сый-хөрмәт чыкты, вакыт сузылды да сузылды. Юанбаш Мөхәммәдиләр Габдрәшит хаҗиның иртәгә китәсен белгәннәр дә тагы шул һиҗрәт турында киңәшергә, документларны күрсәтергә дип килгәннәр. Юлга кузгалуны ноябрь уртасы, декабрь башы дип тәгаенләделәр, ул вакытта ураза да беткән булачак, юлларга кар да төшәр, әле аның Умба-Омскиена чаклы да ике йөз чакрымнан артык ара бит. Умбада кайда тукталырга, нинди поездга алдан заказ бирергә - барысы турында да киңәштеләр, җаваплы кешеләрне билгеләделәр. Ә Истанбулда аларны Габдрәшит хаҗи үзе каршы алачак, анда инде барысы да сөйләшеп куелган, мөһаҗирләрнең килгәннәрен генә көтәләр ди... Шушы сөйләшүләрдән соң, ирләрнең күңелләре күтәрелеп китте, Мөхәммәтҗан карттан кала, барысы да госманлы мәмләкәте белән хозурлана башлады, аның турында күбрәк беләселәре килеп, Габдрәшит хаҗидан Төркиядәге хәзерге вазгыять турында сораштырдылар, ул бик теләп җавап бирде. - Госманлы иле дә кайный, җәмәгать... Анда да алда зур үзгәрешләр көтелә, чөнки яшьләр искечә яшәргә теләмиләр, хөкүмәт алдына көн дә яңа таләпләр куялар... Истанбулда бихисап газета-журналлар чыга, кем нәрсә теләсә - шуны яза, кем нәрсә теләсә - шуны сөйли... Хакимият кайда да үз-үзен яклый - анда да күп кенә яшь сәясәтчеләрне төрмәләргә утырттылар, илдән кудылар... - Соң, анда да шул хәл булгач, нигә туган илне госманлыга алыштырырга соң? - дип сораганын сизми дә калды Мөхәммәтҗан карт. Башкалар да куркып, сагаеп калдылар, алар шул төрмәләрдән качып, бу илдән китәләр бит инде, баксаң, анда да шул ук хәл икән! - Әйе, анда да шул ук хәл, - диде Габдрәшит хаҗи, аларның уйларын сизгәндәй. - Әмма анда дингә тимиләр, мәчет-мәдрәсәләрне япмыйлар, муллаларны төрмәгә утыртмыйлар, синнән урыс-кяфер ясарга тырышмыйлар... Хәзергә шулай, алдагысын бер Аллаһ белә... Җыелган халык җиңел сулап куйды, иң мөһиме - дингә тимиләр икән! Алар шул дин-ислам хакына гына шушы озын юлга - мәңгелек юлга кузгала бит... төрле сайрар кошларыннан, якын туганнардан, ата-бабаларның каберләреннән аерыла бит! Аларның бу моңсу уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи тагы дәвам итте: - Төрекләр уку-укытуга бик зур игътибар бирә башладылар, гарәпкә генә ябышып ятмыйлар, чит телләр өйрәнәләр, французча белү бик модада, - диде ул. - Балаларыгызны теләсә кайсы уку йортларында укыту мөмкин булачак, аларга зур дөньяга юллар ачылачак, инша Аллаһ! Төрек халкы бик тырыш, җиргә ябышып ята, анда бар нәрсә үсә - карбызы да, әфлисуны-йөземе дә, җәннәт ризыклары булган инҗире, зәйтүне дә... - Арпа-бодай бармы соң, анда да бәрәңге утырталармы? - дип сорап куйды бер авыл агае. - Иген дә чәчәләр, яшелчә-җимешен, бәрәңгесен дә утырталар... Дөрес, анда һәр тарафта үз ризыгы, Шам тарафында, ягъни эссе якларда, Анадалада инҗирйөзем, армут-анар кебек затлы җимешләр тиз өлгерсә, рум тарафында, Конья тирәләрендә салкынча була, анда иген игәләр, яшелчә үстерәләр. - Безгә соңгысы яхшырак икән, - дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. - Безгә, Себер халкына, салкынчарак җир кирәк, хәзрәт... Безнең халык андый эссегә күнекмәгән, авыр булыр... Хөкүмәт белән сөйләшкәндә, шул рум тарафы дигән урынны тәгаенләсәң иде... - Үзем дә шулайрак уйлап торам, - диде Габдрәшит хаҗи. - Бик борынгы, бик тарихи урыннар ул Конья тирәләре, төрекләрнең изгеләштерә торган җирләре... Аларның беренче дәүләтләре, башкалалары да шунда булган... Анда бөек акыл иясе Мәүлана хәзрәтләре җирләнгән, мәчете-мәдрәсәсенә хәтле саклана. Дөрес, Коньяның үзендә зур сулар юк, әмма бераз арырак китсәң, суы да, яшеллеге дә бар. Казан татарлары исә Искешәһәр тирәсенә урнашканнар, баргач, үзегез барысын да карап, йөреп чыгарсыз, бер урында тукталырбыз, инша Аллаһ! Икенде вакыты кереп килә иде, барысы да рәхмәт әйтеп, урыннарыннан кузгалды, намазны янәшәдәге мәчеткә кереп укырга булдылар. Намаздан соң Габдрәшит хаҗи үзендә калырга тәкъдим итсә дә, аларның иртәгә иртүк ерак юлга чыгасыларын уйлап, Мөхәммәтҗан карт та, Юанбаш Мөхәммәди һәм аның белән килүчеләр дә рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Ул кичне юлга кузгалмадылар, мәчет янәшәсендәге мәдрәсәгә кереп кундылар. Габдрәшит хаҗи әле анда кереп тә алар белән шактый сөйләшеп утырды, ахшам, ястү намазларын да бергәләп укыдылар. Шулчак Мөхәммәтҗан карт үзен мәчеттә каршылаган Аубаткан кешесенең гел Габдрәшит хаҗи артыннан тагылып, күзәтеп йөрүен шәйләде, бу хакта хәзрәтнең үзенә дә әйтте. Габдрәшит хаҗи үзе дә моңа игътибар иткән булган икән, шуңа күрә өйдәге кебек артыгын сөйләмәде, аларга да саграк булырга кушты. Шуны гына көткәндәй, Юанбаш Мөхәммәди ук кебек атылып чепи күз янына барды, авыл турылыгы белән, ярып та салды: - Син нәрсә, чепи Исмай, һаман безгә тагылып йөрисең? - диде ул, аны зур гәүдәсе белән бер читкә кысрыклап. - Синең турыда төрле сүзләр йөри бит, тәти егет! Теге йорттагы абзыйлар тирәсендә дә күргәлиләр ди сине... Исмай ябык гәүдәсе белән аның көрәктәй куллары астыннан чыгып ычкынмакчы булды, үзе нидер мыгырданды, ризасызлык күрсәтте. - Кара аны, егет, - диде Юанбаш Мөхәммәди, бала башыдай йодрыкларын аның борын төбендә уйнатып. - Кара аны, Габдрәшит хаҗиның башыннан бер генә бөртек чәче төшсә дә, үз башың белән җавап бирәсең! Ишеттеңме, аңладыңмы? Аубаткан Исмай аның кулыннан ычкынып китте, һәм шул чагында аяк астына чыңгылдап нидер килеп төште. Барысы да лампа яктысында шуңа текәлделәр, Исмайның аяк астында җиз тәре ялкылдап ята иде... җирәнгәндәй, тәрене аягы белән тибеп җибәрде. - Бар, исән чакта ычкын моннан, югыйсә, болдыр баскычына асып куям үзеңне, хәшәрәт... Исмай мүкәләп тәресен эзләп тапты, аны тиз генә куенына яшерде һәм, артына да борылып карамыйча, ашыга-ашыга чыгып китте. Бу хәлдән барысы да аңга килә алмый тордылар, беренче булып сүзне Мөхәммәтҗан карт башлады. - Харап булган егет, динен саткан, кяфер булган, - диде ул, авыр сулап. - Яшьтән шушы Тарада, урыс арасында бөтерелде ул, - дип дәвам итте Юанбаш Мөхәммәди. - Югыйсә, атасы Габдрахман абзый да начар кеше түгел иде бит... Гомер буе үз хезмәте белән көн күрде. Ә менә улын кулдан ычкындырган, Исмәгыйльдән Иванга әйләнгән егет, адәм хурлыгы... Моңа кадәр бу хәлләрне авыр сулап, дәшми генә күзәткән Габдрәшит хаҗи да сүзгә кушылды: - Бер татар баласының үз иреге белән муенына тәре тагуында барыбызның да гаеп бар, җәмәгать, - диде ул. - Димәк ки, милләт белән, халык белән эшләп бетермәгәнбез... Хәзер бит теге заманнар түгел, муенга тәрене көчләп асмыйлар. Димәк ки, егетне ышандыра алганнар, үз диннәренә аударганнар... Бәлки, ниндидер куркытулар, янаулар да булгандыр, бәлки, закон каршында ниндидер гаебе бардыр, шуннан котылу өчен бу юлга баргандыр... Аллаһу әгълам, Аллаһ белүче. Алда әле мондый хәлләр күп булачак... Менә шуңа күрә, иманны саклап калу өчен, һиҗрәткә кузгала инде халык. Икенче көнне мәчеттә иртәнге намазны укыгач, һәркем үз юлына кузгалды - Габдрәшит хаҗиның гаиләсе - Казан ягына, Яланкүлләр - авыл тарафына... Аубаткан кешесе аларны чат башыннан борылганчы карап калды, аннары ашыга-ашыга полиция идарәсенә, жандармериягә юнәлде, аның үз эше иде... Тиздән авылда, тагы берничә елдан шушы Тарада, мәхкәмәдә бу бәндә белән кабат очрашасыларын Габдрәшит хаҗи да, Мөхәммәтҗан карт та уйларына да кертә алмыйлар иде... Туганнар белән соңгы табын ...Ул елның уразасы көз аена туры килде, әллә туган якларда соңгы ураза булганга, әллә көннәр шулай сагыштай сары торганга, халык аны үзенә бер бирелгәнлек белән тотты. Авыл халкының бер өлеше биш вакыт намаз укымыйча, җомга намазларына гына йөрсә дә, уразаны монда беркем дә калдырмый, кемдер Алладан куркып, кемдер кеше сүзеннән оялып тота... Яланкүлдә дә шулай - рамазан аенда бөтен авыл белән бергә сәхәргә торалар, бөтен авыл белән бергә кичен авыз ачалар... Ул авыз ачтырулар быел бигрәк тә үзәк өзгеч булды - әллә бәйрәм, әллә бәхилләшү, хушлашу - соңгы тапкыр бергә булган мәҗлесләр кебек иде алар. Туган-тумачалар, бер оч-урам халкы шулай бер-берләренә йөрештеләр, бүләкләр бирештеләр, бер-берләренә иң җылы, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга тырыштылар. Һиҗрәткә каршы эшләүчеләр дә бу айда тынып торды, чөнки инде буласы булган, китүчеләрнең документлары кулларында, мал-мөлкәт сатылган, барысы да гаеттән соң олы юлга кузгалуны көтәләр... Мөхәммәтҗан карт та бу айда гел кызы Хөснибикә белән бергә булырга тырышты - йә ифтарга, дигән булып, үзенә чакырды, йә бүләк-санакларын күтәреп, кияве өенә барып җитте. Кияве Салих элек бабасының тормышларына артык кысылып йөрүен, кызын калырга үгетләвен өнәп бетермәсә дә, ураза вакытында аларга сүз әйтмәде, ул да ата белән кызның соңгы күрешүләре икәнен яхшы аңлый иде. Ә Хөснибикә әле үзе балалар кебек, иренең бераз ирек бирүен сизүгә, чакырмыйча да атасы йортына чыгып йөгерә, аның белән җитәкләшеп, Ырыслы күл буена чыгып китә, яшь колынчык кебек, сары яфраклар өстенә ятып ауный, әйтерсең лә туган якның бөтен исен-тәмен тәненә-җанына сеңдереп калырга тырыша... Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде. Хөснибикә үзе дә яраттыра торган бала иде шул! Ул түгелергә торган яшькелт зур күзләр, дисеңме, ул мәрмәр кебек ак йөз, ап-ак тән, ул карлыгач канатыдай елкылдап торган озын кара чәчләр... Хәер, аның анасы Таһирә дә нәкъ шундый иде бит - авылда гына түгел, бөтен Себерендә иң гүзәл бичә! Дөрес, ул бохаралы түгел, җирле себер татарларыннан, аларның да әле иң борынгы кабиләләреннән - саргатлардан. Себер гомер-бакый алар кулында булган, бик гаярь-гайрәтле, сугышчан, югары мәдәнияткә ия халык булган алар. Нигездә, Ишимнең Иртышка коя торган тамагында яшәгән бу саргат татарларын беркайчан да көч белән җиңә алмаганнар, ә хәйлә һәм мәкер белән тозакка керткәннәр. Керәшен кыры - шул бөек кабиләнең юкка чыгуына бер фаҗигаи мисал бит инде... Менә шул саргат кызы Таһирәне Ишим-Тамак якларыннан кодалап алып кайткан иде Мөхәммәтҗан. Тара-Тубыл юлы өстендәге бу борынгы кала аша үтеп барганда, мулла өендә күргән иде ул аны. Янәшәдәге Олы Бүрән авылыннан, ятим бала, диделәр. Инде олыгаеп барган, "карт егет" хисабында йөргән Мөхәммәтҗан күрде дә бу кыз баланы, тынсыз-хушсыз калды - ул аның гомер буе эзләгәне һәм көткәне иде... Әйтеп-сөйләп бетергесез тышкы матурлыгы өстенә, аның көмеш нур сибеп торган йөзе, нәни генә ап-ак куллары, фәрештәдәй тыйнаклыгы Мөхәммәтҗанны бер күрүдә гашыйк итте. Ул, тәвәккәлләп, кызны хатынлыкка сорады. Мулла хәзрәтләре аның туган тиешлесе икән, ул, әлбәттә, Яланкул имамының теләгенә каршы килмәде, никахлар укып, кызны биреп тә җибәрделәр. Яхшы җиргә, мөселман-татарлар арасына, мулла йортына килен булып төшә, дип куанып та калдылар әле... Мөхәммәтҗан калымны мулдан бирде, ул бу урман гүзәле өчен бар байлыгын бирергә әзер иде. Ә Таһирәсенең, ятимәкәйнең, әллә ни бирнәсе дә юк иде - бер төенчек чүпрәк-чапрак инде шунда. Аның каравы беләгендәге борынгы көмеш беләзеге дөнья бәясенә торырлык затлы һәм сирәк хәзинә иде! Фирүзә ташлар белән бизәлгән ул көмеш беләзек Таһирәгә мәрхүм әнисеннән калган булган, ә аның нәселе Саргат солтанга барып чыга. Ул исә теге шомлы елларда ук башкисәр Ермакка каршы сугышта шәһит киткән, каласы туздырылган һәм яндырылган, гаиләсе исә кара урманнарга качып кына исән калган. Ире үлгәч, хатыны Тукбикә халыкны басып алучыларга каршы яуга күтәргән, әмма урыс ядрәсе аны Иртыш елгасы буйларында куып тоткан, су эчендә юк иткән... Тукбикә турында себер татарларында бик борынгы җырбәетләр дә саклана, үзе дә шушы нәселдән булган Таһирәсе дә аны белә иде. Алыста ла йирдән башын алган Күрәлмадым синең буйларыңда, Иртыш суы шаулап агатыр. Колач ташлап, Тукбикәм йөзгәнен. Шаулап та гына аккан суныңтайын Аккош канатыдай ак җанына Күземдән канлы йәш таматыр. Явыз урыс мылтыгын төзәгәнен. Агач үсте Себер йиренә, Урман басты Себер йирләрен, Урыс килде татар иленә. Кяфер алды татар йирләрен... Әйе, Себердә бу бәетне һаман да әйтәләр, ә менә Хөснибикәсе әнисе кебек аны моңлы итеп башкара алмый шул инде, тәкъдир аны тавышсыз иткән. Ә менә дип сөйлиләр иде, ул аны үлгәндә дә салмады... Хәзер ул беләзек Хөснибикә кызында, ичмаса, ерак илләрдә анасының төсе итеп кияр, колынкай... Мөхәммәтҗан карт, сагышлы уйларына бирелеп, өйгә кызы Хөснибикә кергәнен сизми дә калды. Ул аңа сокланып та, кызганып та озак карап торды - нәкъ әнисе инде бу бала, нәкъ аның Яланкүлгә килен булып төшкән вакытындагы кебек. Күлдәй яшькелт күзләрен камыштай озын керфекләре чорнап алган, ак мәрмәр йөзендә ниндидер илаһи нур балкый, елмайганда исә күк капуслары ачылган кебек була... Телсез-чукрак булса да, авылда аңа кызыгып караучы егетләр шактый иде, кияүне исә кыз түгел, аның атасы Мөхәммәтҗан үзе сайлады, Хөснибикәнең кемгә кияүгә чыгасын ул хәл итте. Һәм менә шул Салих хәзер аның фәрештәдәй баласын җир читенә алып китеп бара... Мөхәммәтҗан картны тагы авыр уйлар басты, тагы шул һиҗрәт, кызыннан, туганнарыннан аерылу хәсрәте җанын изде. Хөснибикә дә аның уйларын сизгәндәй, карт атасының күкрәгенә башын куйды, күзеннән энҗе яшьләре тәгәрәп төште... Ул күңеле белән атасының борчылганын күптән сизенә, ире белән шул хакта ачуланышканнарын да хәтерли, сүзләрен ишетмәгәч, бу борчылуның сәбәпләрен белми... Әмма ул күрә, сизә - аның тормышында нидер үзгәрергә тора, бу үзгәреш аңа гына түгел, күп кешеләргә кагыла, чөнки ярты авыл урыныннан купкан, һаман нидер җыялар, саталар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Ире Салих та малтуарны сатып, төенчекләрне төйнәп куйды, Хөснибикәнең сорау белән мөлдерәп тулган карашына кулын селтәп кенә җавап бирә. Әтисе аңлатырга тырыша, алар кечкенәдән кул хәрәкәтләре белән сөйләшергә өйрәнделәр, әмма ул да аңлатып бетерә алмый, ниндидер ерак юлны күрсәтә... Тик Хөснибикә ул юлның кая алып барганын белми, ул урман юлларын күзен йомып та таба, күрше авылларга үзе генә барып кайта ала, әмма аннан да еракта дөнья барын белми... Ул арада икенде намазы вакыты җитте, Мөхәммәтҗан карт камәт төшереп намазга басты. Хөснибикә дә әтисе артына килеп басты, чөнки әле әнисе исән вакытта ук аны намазга өйрәтеп калдырган иде. Телсез-чукрак кызының бик сизгер, һәр хәрәкәтне кабатлап баруын күреп, Таһирә аңа гарәп хәрефләрен язып өйрәтә башлады, иреннәрен бөрә-бөрә, аларның әйтелешен аңлатырга тырышты. Башта Мөхәммәтҗан моңа каршы булды, телсез-чукрак кеше, хәрефләрнең әйтелешен ишетмәгәч, аларны үз теле белән кабатлый алмагач, берни дә килеп чыкмас дип уйлады. Әмма кечкенә кызчык әнисенең һәр хәрәкәтен, бармак очларының, иреннәренең, йөз сызыкларының һәр тибрәнешен карап, йотып, сеңдереп барды, аһылдый-уһылдый аның артыннан кабатлады. Иртәнге һәм төнге намазлардан кала, ул әнисе янына басып, аның бар хәрәкәтләрен кабатлады, намазлыгына ябышып ятты... Аның ничек укыганын, нәрсә укыганын бер Аллаһ кына белә, әмма телсез-чукрак баланың, нәни кулларын күккә күтәреп дога кылуын күргәндә, олылар да елый иде... Әнисе үлгәч, Хөснибикә намазны атасы артына басып укый башлады, ул эш белән мавыгып онытылып китсә, кызы аны кулыннан тартып намазлык янына алып килә иде. Үсә төшкәч, Хөснибикә олылар белән ураза тота башлады, әнә быел да, авырлы булуына карамастан, уразага кергән. Бүген Мөхәммәтҗан карт аны һәм һиҗрәткә җыенган кыз туганнарын ифтарга - авыз ачарга чакырды, бәлки, бу соңгы мәҗлесләре дә булыр, дип, тагы күңеле тулды. Икенде намазы бетеп, бераз вакыт узуга, өйгә бер төркем хатын-кызлар килеп керде, алар абыйлары белән шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, ахшамга кадәр бераз сөйләшеп алырга булдылар. - И, газиз кыз кардәшләрем, бәлки, бу безнең бергәләп соңгы утыруыбыздыр, олы юлга кузгалыр алдыннан сезгә әйтер сүзләрем бар, - дип башлады Сеңелләре Мәхсүрә белән Мансура аңа якынрак килеп утырдылар, Мәхсүрәнең үсмер кызы Зөлбану Хөснибикә белән бераз читтәрәк урнаштылар. Элегрәк абыйлары һиҗрәт турында ишетергә дә теләмәгәч, бу хакта әле кыз туганнары белән җитди сөйләшүнең булганы да юк иде. Әмма соңгы вакытта Мөхәммәтҗан карт та тәкъдирдә язылган белән килеште кебек, һиҗрәткә каршы сөйләгәне ишетелми башлады. Бер караганда, абыйларын да аңларга була - гарип кызы, барлык туганнары гаиләләре белән кубарылып, мәңгегә туган якларны ташлап китәләр бит... Себер татарларында туганлык җепләре бик көчле, аның язылмаган катгый кануннары да бар. Абыйлары Мөхәммәтҗан - хәзер аларга ата урынына калган кеше, ягъни, аның сүзе закон булырга тиеш. Әмма Мәхсүрә белән Мансураның ирләре дә бар бит әле, һәм соңгы сүзне барыбер алар әйтә. Ә алар, китәбез, диделәр. Ә энеләре Сахибзадә үзе хәл итте китәсен, беркем белән киңәшеп тормады. - Сезгә кызым Хөснибикәне әманәт итеп тапшырам, - дип сүзен дәвам итте Мөхәммәтҗан карт. - Аның хәлен үзегез беләсез - кеше ишеткәнне ишетми, кирәген аңлатып сөйли алмый... Монда без аның белән аралашырга өйрәнгән идек инде, анда балакаема бик авыр булачак... Кияү дә аның хәлен аңлап бетми әле, матурлыгына, тыйнаклыгына карап өйләнде... Анда баргач, карашы үзгәрмәсме, балам чит җирдә ятим калмасмы - менә шул уйлар өзгәли минем үзәгемне... - Алай бик бетеренмә, абый, - диде Мәхсүрә, аны юатып. - Ялгызы чыгып китми бит - янында ире бар, без барыбыз да анда... Әнә Зөлбану да аның белән бик яхшы аңлаша бит! Алар монда да гел бергә булдылар, анда да аерылмаслар, Аллаһ теләсә! Барысы да борылып Хөснибикә белән Зөлбануга карадылар, алар исә, дөньяларын онытып, үзләре генә белгән хәрәкәтләр телендә мәш килеп сөйләшеп утыралар иде. Мөхәммәтҗан карт та, беренче тапкыр күргәндәй, сеңлесенең кызына текәлде - ул коеп куйган Хөснибикә иде! Шундый ук зифа буй, ак йөз, шундый ук зур яшькелт күзләр... Охшаса да охшар икән туган туганга! Әле бер-берләрен аңлыйлар да икән бит, кайчан, каян өйрәнеп өлгергән бу Зөлбану балакай Хөснибикәнең телсезләр телен? Мөхәммәтҗан карт шулай дип сораганын сизми дә калды. Зөлбануның озынча ак йөзе алсуланып чыкты, олылар сүзенә кушылырга уңайсызланып, кыска гына җавап бирде: - Туганым бит ул минем, әкә, - диде ул. - Без бит бергә үстек, аннан күреп өйрәндем инде... Мөхәммәтҗан картка бераз җиңел булып китте. Юк, аның туганнары Хөснибикәне беркайчан да ташламаслар, Аллаһ теләсә! - Рәхмәт, кызым, туганлыкны аңлыйсың икән, мәңге шулай булыгыз! Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, бу - минем сезгә васыятем, әманәтем! Монда без күп идек, һәр авыл саен туган-тумачаны табарга була... Анда сез аз, чит кавемнәр арасында, аларның холык-фигыльләрен белмисез... Нәрсә генә булса да, дөньялар кайсы якка үзгәрсә дә, сез үзгәрмәгез - бер-берегезгә таяныгыз, бер-берегезне сатмагыз, бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз! - Үзең дә тәвәккәлләмисеңме соң, абый? - дип сорады сеңлесе Мәхсүрә, аның йомшаруын сизеп. - Син бит безгә атабыз урынында калган кеше, анда да барыбызны бер канат астында җыеп тотар идең... Кыз туганының шулай олылап дәшүенә Мөхәммәтҗан картның күңеле булды. - Рәхмәт, кардәшем, мин хәзер дә сезнең өчен олы абый урынында да, ата урынында да, - диде ул. - Теләсә кайсы вакытта яныма кайтып сыена аласыз - үзем үлгәндә дә сезне яшәтер өчен тырышырмын... Мин китмим инде, монда калам... тулы менә бу сабыйларыма монда нәселне дәвам итәргә язган, күрәсең... Җиңгәгез дә авыру, үзегез күреп торасыз, балаларда да шаукымы бар... Олыгайган көнемдә итәк тулы бала, шөкер Аллаһка! Безгә монда яшәргә җиңелрәк булачак, Аллаһы Тәгалә шуларны аякка бастырырлык хәерле гомер бирсен инде. Әйе, Мөхәммәтҗан картны моннан кузгатырлык көч юк иде инде... Читтә яши дә алмас иде ул, шушы карлы-бозлы Себерен сагынып саргаер иде... Ул әйтерсең лә табигатьнең үзеннән үсеп чыккан кебек - карагайдай нык бәдән, төз буй-сын, аюдай көч, бүредәй үткенлек, тиендәй җитезлек, сандугачтай моң - барысы да бер кешедә тупланган. Шушыларны үзе белән ала алганда гына, аны урыныннан кузгатып булыр иде, бөтен Себерне - кышын-язын, җәенкөзен моннан күчергәндә генә, Мөхәммәтҗан карт китәргә ризалашыр иде... Ул арада ахшам якынлашты, лампага ут элделәр, өй эче яктырып китте. Мөхәммәтҗан карт янәшәдәге мәчеткә юнәлде, Хөҗҗәт мулла киткәннән бирле, биредә намазларны ул укыта иде. Өйдә калган хатын-кызлар исә кече якта авыз ачарга ризык әзерли башладылар, хәер, җиңгәләренең инде көндездән үк барысы да әзер иде. Өстәлне зур якка куйдылар, кунаклар өчен генә дип тоткан бар тәмле-томлы чыкты, барысы да сабыр гына азанны көтә башлады. Көзге кояш урман артына кереп яшеренгәч, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырады, аны бүген Мөхәммәтҗан карт үзе әйтте. Хатын-кызлар кайсы берничә йотым су, кайсы хөрмә-җимешләр белән авыз ачтылар да, дога кылып, ахшам намазына бастылар. Хөснибикә белән Зөлбану намазны янәшә басып укыдылар, Хөснибикәнең туган нигезендә бу соңгы намазы иде... Әллә шуны сизенепме, тезләнеп сәҗдә кылганда, күз яшьләре намазлык өстенә тамды, ул бөтен җаны-тәне белән Аллаһтан үзе өчен дә, туасы баласы өчен дә, карт атасы өчен дә хәерлесен сорады... Кичке ашка утырырга Мөхәммәтҗан картны көттеләр, ә ул бер төркем ир-ат белән кайтып керде. Мәчеттәге ахшам намазыннан бирегә ифтар мәҗлесенә энесе Сахибзадә, сеңелләренең ирләре, кияве Салих та килгән, Мөхәммәтҗан карт бик кыстагач, Юанбаш Мөхәммәди дә ияреп кайткан иде. Алар шулай бер төркем килеп кергәч, ирләргә тиз генә аерым өстәл куелды, өстәлгә тагы яңа ризыклар чыга башлады. Себер татарларының иң яраткан ризыгы өйрәдән башка мондый мәҗлесләрне күз алдына да китереп булмый, сөякле ит шулпасына киледә төелгән арпа салып пешерелә ул милли аш. Өйрәгә өстәп, өстәлгә табак-табак ат ите куела, аннан тирән эчле бәлеш чыга, көзләрен ул ярма һәм кабактан булса, кышларын инде, эре мал суйгач, ит бәлешләре пешә... Бүген дә әнә ифтар табыны пәрәмәчләрдән тау кебек өелеп тора. Аның өстенә катыгы-каймагы, балы-мае, урман җимешләре - мәмрәп торган мүк җиләкләре - торна күзе, кура-карлыганнары - барысы да көннәр буе Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотканнарга сый-нигъмәт... Табын янында да сүз һиҗрәт турында барды, чөнки инде ураза бетеп бара, гаеттән соң олы юлга кузгалырга торалар иде. Бәхетләренә, быел көз дә бик матур, коры килде, туктаусыз яңгырлары белән интектермәде, югыйсә, яңгыр яуса, монда авыл араларында аякланып йөри торган түгел. Инде коры, җылы көннәр артта калып, аяк асларын катыра да башлады, күлләрне боз элпәсе каплады, урманнарны ак бәс сарды... Әле бу кичтә әнә кар да төшкәли башлаган, бәлки, олы сәфәргә кузгалганчы, чана юллары да төшәр, ул чакта җиңелрәк булыр иде... Юанбаш Мөхәммәдинең әйтүенчә, Умбага кадәр атлар белән барачаклар, йөкләр-төенчекләр белән, алтмыш-җитмеш олау кирәк булачак. Олы юлга чыккач, Яланкүлләргә күрше-тирә авыллар да кушылачак, алар белән дә сөйләшенгән. Ә Умбыда аларны Мәтин бай көтеп тора, мең кеше булса да ашатам, үземдә тотам, чөнки да, аның яртысы булыр, документлар шуның кадәр кешегә әзерләнгән. Аннан Умбага аларны алырга Барнаулдан махсус поезд киләчәк, ул Одессага кадәр алып барып җиткерәчәк икән. Аннан соң инде һиҗрәтчеләр диңгездә пароход белән Истанбулга китәчәкләр икән, анда аларны көтеп торачаклар ди... Сөйләшкәндә шулай җиңел генә тоелса да, бу сәфәрнең авыр буласын барысы да аңлый иде. Кыш көне, балалар, карт-карчыклар, авырлы хатыннар белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә бит алар... Мәңгегә, бөтенләйгә, дип чыгып китә... Юлда да, анда баргач та, төрле хәлләр булырга мөмкин, үлем-җитемнәргә дә әзер булып торырга кирәк. Иң мөһиме - бу бөек кузгалышның, бу мәңгелек китүнең Аллаһ ризалыгы өчен, иманны саклап калу өчен һиҗрәт икәнен онытмаска, шуның хакына барысына да түзәргә, сабыр итәргә... Алар шулай дип бер-берсен юатты, бер-берсен дәртләндерде һәм тынычландырырга тырышты, әмма йөрәкләрендә инде юлга кузгалмас борын ниндидер моң һәм шом бар иде... Инде ашка дога кылып, мәчеткә тәравих намазына керер вакыт җитте. Шул чакта урам якта ниндидер чит тавышлар ишетеп, барысы да сискәнеп китте - киләсе кеше килгән, инде таралыр вакыт җиткәндә, көзге кара төндә кемнәр шулай йөрергә мөмкин? Ул арада каты итеп ишек дөбердәттеләр, керергә рөхсәт тә сорап тормыйча, ниндидер чит-ят кешеләр өйгә бәреп керде. Бишмәтләрендәге ялтыр төймәләрдән һәм башларындагы текә кәпәчләреннән аларның гади кешеләр булмыйча, хөкүмәт эшендәгеләр, полиция-жандармериядән килгәннәре күренеп тора иде. Алар арасында бер генә таныш кеше бар - Аубаткан Исмай. Көтелмәгән кунакларны күргәч, ризыкка дип сузылган куллар кире төште, һиҗрәт дип ачылган телләр тешләнде, барысы да, шомланып, бу хәлләрнең ахырын көтте. Йорт хуҗасы буларак, Мөхәммәтҗан карт алгарак чыкты һәм, татар гадәте буенча, өенә бәреп керүчеләрне табынга чакырды, әмма аның сүзләрен Аубаткан Исмаеннан башка беркем аңламады. - Ашау кайгысы түгел монда, әкә, - дип, барысы өчен дә җавап бирде ул. - Үзегез күреп торасыз, болар - Тарадан килгән хөкүмәт кешеләре, полицайлар... Аларның тикмәгә йөрмәгәннәрен дә яхшы беләсез... Безнең кулыбызда Мөхәммәди Шиховны кулга алырга, дигән боерык бар. Аны алырга дип килдек, ә ул монда булып чыкты. Хәзер өенә барып, үзе алдында тентү уздырабыз һәм аны Тарага алып китәбез... Аубаткан Исмайның бу сүзләре барысын да телсез калдырды. Нинди Тара, нинди кулга алу, нинди тентү? Юанбаш Мөхәммәдинең ни гаебе бар? Һиҗрәтне өзү өчен эшләнгән этлек түгелме икән бу? Ник дисәң, бөтен документлар анда бит, бөтен эшне ул оештыра, башкалар ияреп йөрүчеләр генә... Күбесенең башыннан шундый уйлар сызылып үтте, Мөхәммәтҗан карт түзмәде, бу сорауны Аубаткан Исмайның үзенә дә бирде. - Шулай итеп, һиҗрәт сәфәрен өзәргә булдыңмы, энем? - диде ул, Исмайның каршысына ук килеп. - Барып чыкмас, Аллаһтан язылган икән, китәр алар, син генә туктатып кала алмассың... - Соң, Мөхәммәтҗан әкә, син үзең дә каршы идең бит ул нәрсәгә?! Теге вакытта мәчеттә, бетәбез, бетәбез шул һиҗрәт белән, дигән идең! Нәрсә, сине дә сатып алдылармы бу корткычлар? - Син, Исмайдан урыс Иванга әйләнгән мөртәт, сүзләреңне чамалап сөйлә! - дип, Юанбаш Мөхәммәди аның өстенә очып кунды. Аларның арасына, кылычларын чыңгылдатып, полицай урыслар килеп керде. Ул арада Юанбаш Мөхәммәдинең бүрәнәдәй беләкләренә богау да салып куйдылар. Бу хәлдән барысы да шашып калды. Тарадан килгән полицайлар башлыгы Юанбаш - Сез патша галиҗәнапләренә каршы коткы таратуда, империянең нигезен җимерергә тырышуда гаепләнәсез, - диде ул, русчалатып. Аубаткан Исмай аны татарчага тәрҗемә итәргә тотынды. - Татарга тылмач кирәкми, дәшмә, надан! - дип кычкырды аңа Юанбаш Мөхәммәди. - Мин - Пётрларда патша хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барган кеше! Үземне-үзем якларлык көчем дә, гыйлемем дә бар! Аннан ул урыс полицаена борылды да, урысчалатып: - Мин кайда патшага каршы сөйләп йөргән инде, анысын да белик! - диде. Сүзгә тагы Аубаткан Исмай килеп кушылды. - Оныттыңмыни, теге вакытта, Тарада мәчеттә сөйләгәнеңне? Безгә монда ирек юк, солтан җиренә китәргә кирәк, дидең! Татарларны бөтен җирдә кысалар, урыслар басып алганнан бирле көчләп чукындыралар, алар безне урыс ясамыйча тукталмаячаклар, дидең! - Нәрсә, дөрес түгелмени? - дип, сүзгә Мөхәммәтҗан карт та кушылды. - Менә мин дә нәкъ шулай дип әйтәм, алайса, мине дә кулга алыгыз! Син, энем, Мөхәммәдидән үч аласың, теге вакытта муеныңдагы тәреңне тартып өзгән өчен! Анда барып әләкләгәнсең. Хәзер һиҗрәтне өзәргә тырышасың - барып чыкмас, мөртәт керәшен! - Син, әкә, кайчаннан бирле һиҗрәт яклы соң әле? Авылда моңа иң каршы кеше син идең бит, оныттыңмыни?! Әллә үзең дә шулар арбасына утырып чыгып китәргә җыенасыңмы? - Әйе, мин каршы идем, дөрес әйтәсең. Менә шушы гарип балам хакына, аларны илдән җибәрәсем килмәде... Ә хәзер - барыгыз, бу Алланың каһәре суккан илдән башыгызны алып качыгыз, дим! Чөнки монда калсаң, теләсә кайсы вакытта менә шушы хәл булачак - рөхсәтсез өеңә килеп керәчәкләр, кулыңа богау салачаклар, зинданга ыргытачаклар... Әле, синеке кебек, муеныңа тәре дә асарга мөмкиннәр... Китегез, балакайларым, качыгыз бу илдән, иманны, үзегезне, нәселне саклап калыгыз - миннән сезгә хәер-фатыйха! Тара урысларына татарларның бу талашлары кирәкми иде - Юанбаш Мөхәммәдине, төрткәли-төрткәли, өйдән алып чыгып киттеләр. Аубаткан Исмай да тизрәк алар артыннан җилдертте, монда калса, Яланкүл ир-атлары аны өзгәләп ташларга мөмкиннәр иде. Өй эче, яу чыккандай, тынып, бушанып калды. Ифтар мәҗлесе өзелгән иде. Әмма иң куркынычы, Юанбаш Мөхәммәди кулга алынгач, һиҗрәт сәфәре дә өзелергә мөмкин иде... Ирләр иртәгә үк Тарага барырга, өяз түрәләре белән сөйләшергә, дигән фикергә килеп, башларын иеп, өйләренә таралдылар. Мөхәммәтҗан картның кызы, туганнары белән соңгы мәҗлесе шулай догасыз тәмамланды... Һәм бу илнең үзен дә озак елларга догасыз, имансыз, динсез, бәхетсез чорлар көтә иде... Татарларны төрмәдән коткару Иртән билгеле булды - Юанбаш Мөхәммәди белән бергә, төнлә авылдан тагы берничә ир-атны кулга алып, конвой белән Тарага алып киткәннәр икән. Аларның барысын да хөкүмәткә каршы сөйләгән өчен, Рәсәйне яманлап, төрекләрне мактаган өчен гаеплиләр, ди. Имеш, халыкны Истанбулга, төрек иленә күчеп китәргә котырталар икән. Имеш, монда калсалар, аларны чукындырачаклар, урыс ясаячаклар икән... Ничә еллардан бирле һиҗрәткә дип җыенган, соңгы вакытта инде малмөлкәтләрен дә сатып бетергән, бүген-иртәгә юлга кузгалырга торган халык аптырашта калды. Ничек инде ул, кулда Питерның үзеннән рөхсәт кәгазьләре була торып, шулай каршы чыгарга, һиҗрәт өчен төрмәгә утыртырга мөмкин? Җитмәсә, ураза вакытында? Әле мондый хәлнең авылда булганы юк иде! Төнлә килеп, авыз ачып, намаз укып утырган җиреңнән өстерәп алып чыгып китсеннәр инде! Нәрсә, алар кеше үтергәнме, кеше талаганмы, хөкүмәтне бәреп төшерергә чакырганмы?! Әйе, алар хөкүмәтнең мөселман-татарларга каршы алып барган эшләреннән риза түгел, чукындыруга да каршы, урыс булырга да теләмиләр. Шул сәбәпле, туган җирләрен ташлап китәләр дә инде - иманны саклап, мөселман-татар булып калыр өчен җир читенә чыгып китәләр... Авыл халкының моңарчы һиҗрәткә каршы булганнары да аларның хәлләренә кереп, ярдәм итә башладылар. Иң беренче эш итеп авылның үткенрәк ир-атларын Тарага юлладылар, алар анда өяз түрәләре белән сөйләшергә, кулга алынганнарга ярдәм итәргә тиешләр иде. Бик барам, дисә дә, Мөхәммәтҗан картны авылда калдырдылар, хәзер барысы өчен дә ул җаваплы иде. Кызы Хөснибикә хәсрәте дә бер кырыйдарак калды, чөнки сүз милләт хәсрәте, халык кайгысы турында бара иде... Ни генә булса да, һиҗрәтне өзмәскә, кулларында рөхсәт кәгазе булганнарга гаеттән соң әзер булып торырга кушылды. Биш-алты авылдан олаулар әзерләү башланды, моңа җаваплы кешеләр билгеләнде, бөтен халык шушы тормыш белән яши башлады... Ул арада Тара татарлары да тик ятмады, милләтнең бөтен өске катламы - муллалар һәм ахуннар, байлар һәм сәүдәгәрләр, шәкертләр һәм һөнәрчеләр калыкты. Күренекле Айтүкә байлар Питерга, хәтта патшаның үзенә кеше юллаган, диделәр, бик күп акча түләп, адвокат та яллаганнар, ди. Ә Айтыкиннар тотынса, алар болай гына туктамый инде, бөтен шәһәрне тотып торучы, ярты дөнья белән сәүдә итүче атаклы байлар бит алар! Җитмәсә, ураза вакытында Яланкүл татарларын кулга алганнарын ишетеп, тирә-як авыллардан да Тарага кешеләр килә башлады, шәһәр мәчете һәм мәдрәсә шундый юлаучылар белән тулды. "Бүген аларны, иртәгә безне килеп алырлармы? - дип кайнады халык. - Салымын түлибез, солдатын бирәбез, инде мал йөртергә, иген чәчәргә урын калмады, барысын алып бетерделәр, хәзер иманыбызга ябыштылармы? Бездән керәшен кыры ясамакчы булалармы? Барып чыкмас! Үлсәк үләбез, әмма мөселман-татар булып калабыз!" Бу хәлләрне полиция бүлегендә дә шомланып күзәттеләр, охранка шымчысы Исмай-Иван исә өенә кереп бикләнде, чөнки урамда күрсәләр, татарлар аны өзгәләп ташларга мөмкин иде... Мондагы хәлләр турында хәбәр губерна үзәге Тубылга да барып ишетелгән булып чыкты, өяз начальнигына аннан телеграмма килеп төште. Баксаң, Тара татарлары инде Петербургка барып җиткәннәр, госманлыга китәргә рөхсәт биргән патша чиновниклары янында булганнар, бу хакта Истанбулга да хәбәр итеп өлгергәннәр икән. Ә бу - халыкара гауга дигән сүз! Җитмәсә, шәһәр тулы сөргенгә сөрелгән революционерлар, араларында кызыл байрак болгап йөрүчеләр дә бар, алар күтәреп кенә алачак бу каршылыкны... Өяз начальнигы үзе дә чукынган татар Исмай-Иван сүзе белән бу ыгы-зыгыга кереп батуына үкенә башлады, китсеннәр иде шунда, Төркиягә түгел, хет җәһәннәменә! Өяз начальнигы, карт урыс, бүлмәсенә становой приставны чакыртты, чөнки бу тоткын татарлар аның карамагында, алар белән алга таба нишлисен дә шушы полиция башлыгы белән сөйләшергә-киңәшергә кирәк иде. - Йә, нишлибез бу тоткын татарларың белән? - дип башлады ул сүзен, бүлмәсенә полиция башлыгы килеп керү белән. - Менә, Тубылдан, губернаторның үзеннән телеграмма бар, татарлар безнең өстән жалу белән Питерга хәтле барып җиткәннәр... Имеш, без монда Төркиягә китәргә теләүчеләрне законсыз кулга алганбыз икән... Хәзер Тубылда да, Питерда да - Соң, Иван Иваныч, ул татарларның хөкүмәткә каршы сөйләп йөрүләре дә дөрес бит инде! Безнең яшерен шымчыбыз Исмай-Иван аларның артларыннан тагылып йөреп, барысын да үзе ишеткән! - Бер сатлык татар сүзе белән генә без берни дә эшли алмыйбыз! Эш мәхкәмәгә барып җитсә, алар җиңәргә мөмкин... Үзең беләсең, монда аларның тамырлар тирән, бер Айтикиннары гына да бөтен Себерне кулда тота. Үлән арасындагы елан кебек эш итәләр ул татарлар... Юлларында торсаң, чагып алулары да бар. Әйе, татарлар арасында Айтүкә байлар, дип йөртелгән бу нәсел Себернең иң атаклы кешеләре иде. Алар да чыгышлары белән бохарилар булып, нәселләре Күчем ханга ук барып тоташа, Динали сәетнең оныклары булып торалар, ягъни пәйгамбәрләр токымыннан. Инде алар монда ныклы тамыр җибәргәннәр, сәүдә белән Кытайларга хәтле барып җиткән кешеләр иде. Аталары Нияс Айтикин әле узган гасырда ук Тарада күн заводы, кибетләр тоткан, 1нче гильдия купец булган, Омск-Коканд кәрван юлын ачкан атаклы кеше. Аның уллары Абдулфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин, Нәҗметдин исә тагы да еракка - Көнбатыш Европага сәүдә кәрваннары озаталар, Иртышта аларның "Работник" һәм "Тара" дип аталган үз пароходлары йөзеп йөри, ә Тарада исә зур-зур йортлары, пыяла заводлары, ризык һәм кием кибетләре бар. Айтүкә байлар шәһәр казнасына да бик зур өлеш кертәләр, ә аларның хәйриячелек эшчәнлеге турында инде әйтеп тә торасы юк - юмартлар, халыкны урыскататарга аермыйлар! Һәм менә шушы кешеләр хәзер һиҗрәтчеләр ягына басты, әнә, патша түрәләренең үзләренә барып җиткәннәр! - Айтикиннарның бу эшкә кушылулары начар булды, әлбәттә, - дип сүзгә кушылды полиция башлыгы. - Югыйсә, мәхкәмә өчен бөтенесе әзер иде... Хөкүмәтнең яшерен күрсәтмәсе барын да беләсең бит, Иван Иваныч, күпләп аларны моннан җибәрмәскә кушылган. Монысын өяз начальнигы үзе дә белә иде, әмма аның шәһәрдә тавыш та чыгарасы килми. Ул полиция башлыгының губернатор тарафыннан билгеләп куелуын да яхшы белә, ә аның тел төбе - бу татарларны төрмәдә черетү. Аларны якларга тырышуын сизсә, өяз начальнигының да башына җитүе мөмкин, чөнки ул турыдан-туры Тубыл белән эш йөртә. Әмма бу эшләр Тарада зур тавыш кузгатачак, һай, давыл кубачак монда! Дөнья читендә, кара урманнар уртасында урнашкан кебек булса да, үзенең баш бирмәве һәм бунтлары белән танылган кала әле ул Тара! Пётр патшаның әмерләренә буйсынмыйча, аны антихрист дип игълан итеп, йөзәрләп үз-үзләрен яндырып үтергән раскольникларның нәселе, иске урыс динен тотучылар яши әле монда! Һәм меңләгән сәяси тоткын биредә сөргендә ята, шәһәр шырпы кабызмасаң да гөлт итеп кабынырга тора... Инде хәзер бу татарлары аяк астында бутала! Становой пристав та дөрес әйтә - аларны моннан җибәрергә ярамый, яшерен кәнсәләриянең әмере шундый. - Чөнки алар биредә төп салым түләүчеләр, рекрут бирүчеләр, шәһәр халкын ашатучылар дип санала, - диде өяз начальнигы. - Үзең беләсең, мондагы урыс авылларыннан әллә ни көтеп булмый, Тарада да спирт заводыннан башка берниебез юк. Татарлар моннан күпләп китә башласа, шәһәрне эш белән тотып торучы Айтикиннарың да калмас, аны ашатып торучы авыл татарлары да калмас... Менә кайсы ягы да бар бит әле аның! - Айтикиннар бу эшкә нык комачау итәчәкләр, - дип дәвам итте полиция башлыгы. - Алар патшаның үзеннән көмеш медаль алган кешеләр бит, элемтәләре бик саллы! Җитмәсә, аларның сукно фабрикаларында Рәсәй хәрбиләре өчен кием тегәләр, таныш-белешләре бик күп! Айтикиннар хәзер бу татарларны яклар өчен бөтен каналларны кулланачак, Иван Иваныч! Әмма безгә Сөйләшүдән шул аңлашылды: мәхкәмә өчен дәлилләр җитеп бетмәсә дә, бу татарларны төрмәдән чыгарырга ярамый иде. Һәм ул һиҗрәт дигәннәрен өзәргә кирәк, чөнки патша хөкүмәтенең яшерен әмере буенча, илдән күпләп күчеп китү тыелган. Алар читтә Рәсәй дәүләтенә карата кире фикер тудырырга мөмкиннәр, монда калганнарны да шуңа өндәргә, патша хөкүмәтенә каршы баш күтәрергә котыртырга мөмкиннәр. Димәк ки, һиҗрәтне өзү өчен, Яланкүлдән, Кумыслыдан, Аубатканнан, Черналыдан һәм тагы якын-тирә авыллардан ир-атларны кулга алырга кирәк булачак, алардан башка хатын-кызлары юлга кузгалмаячак, татарларда шундый тәртип. Себердә генә түгел, бөтен Рәсәйгә яңгырарлык эш кузгатырга кирәк булачак - бу татарларны пантюркизмда, панисламизмда гаепләргә, аларны госманлы шпионнары дип игълан итәргә, иң мөһиме - аларны хәлифәт төзергә омтылуда гаепләргә! Әмма моны ышандырырлык итеп эшләргә кирәк, араларыннан Исмай-Иван кебек йомшакларын чүпләп табарга, аларны мәңгелек каторга белән куркытырга һәм шушы гаепне үз өсләренә алдырырга... Яшерен охранканың моңа зур тәҗрибәсе бар иде, полиция башлыгы бу зур эштә Тубылдан да ярдәм чакырачагына ышандырды. Инде бөтенесе килешенеп бетте, дигәндә, ишек артында ниндидер шау-шу ишетелде, өяз начальнигы бүлмәсенә бер төркем кеше килеп керде. Бу - татарлар, аның да әле иң атаманнары - данлыклы Айтикиннар иде! Өяз башлыгы аларны күптән белә һәм бу татар байлары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша иде. Сәбәбе - аларның шәһәргә файдадан башка зыяннары тигәне юк! Киресенчә, шушы татар сәүдәгәрләре аркасында гына Тара дөньяга чыга, дөнья белән аралаша, Европадан Кытайга хәтле сәүдә юллары шушы Айтикиннар сәбәпле Тарага да кагылып үтә. Алар - шәһәрнең мактаулы әгъзалары, 1нче гильдия купецлар, Тарада гомумкитапханәгә хәтле алар үз акчаларына ачтылар! Моңа кадәр Айтикиннар өяз башлыгын һичкайчан юк-бар белән борчымадылар, ә менә бу юлы аның йөрәге кысылып куйды - җүнлегә түгел боларның кинәт килеп керүе, дип уйлады. Барысы белән дә кул биреп күрешкәч, ул аларга утырырга тәкъдим итте, ишек төбендәге хезмәткәренә кунакларга чәй китерергә кушты. - Борчылмагыз, Иван Иваныч, без уразада, - диде Айтикиннарның өлкәннәреннән булганы, саф рус телендә. - Һәм эшебез дә бик ашыгыч һәм бик мөһим... Ул өяз башлыгы алдына үзе белән алып кергән кәгазьләрне чыгарып салды. Тегесе аны караган арада, тагы сүзен дәвам итте: - Полиция башлыгының да монда булуы яхшы булды әле, чөнки бу мәсьәлә икегезгә дә кагыла. Менә адвокатыбыз, ул яңа гына Питердан кайтып төште, бик мөһим хәбәр белән кайтты... Полиция башлыгы эшнең нәрсәдә икәнен инде үзе дә чамалый башлаган иде - кулга алынган Яланкүл татарлары артыннан йөри болар! Кыяфәтләре бик җитди, үз-үзләренә ышанып сөйлиләр, ниндидер кәгазьләр күтәреп килгәннәр. Ә ничек киенгәннәр - патша сараена килгәннәрмени! Өсләрендә затлы сюртуклар, аларның кесәләреннән алтын чылбырлары асылынып тора, аякларында елкылдап торган чит ил ботинкалары, ә башларында - кара бәрхет татар түбәтәе! Менә шул түбәтәйләре һәм пөхтә сакал-мыеклары гына аларның татарлыгын күрсәтеп тора, ә калганы - барысы да Европача! Аларның кече энеләре һәм уллары хәзер шул Европа тарафлары белән - Алмания, Италияләр белән генә эш йөртәләр икән, ә Финляндия белән Балтыйк буе илләреннән кайтып кергәннәре дә юк, дип сөйлиләр. Кирәк икән, бөтен Европаны күтәрәчәк алар, Рәсәйдә татарларны кысалар, дип, дөньяны сасытачаклар... Полиция башлыгы офтанып куйды, бу татарлар белән бәйләнүенең ахыры Аның уйларын сизгәндәй, Айтикиннарның өлкәне тагы телгә килде: - Һиҗрәткә җыенган татарларны кулга алу дөрес эш булмады, - диде ул. - Моның шулай икәнлеген, шөкер, Питерда да аңладылар. Менә бу белешмә шул хакта. - Әмма алар патша галиҗәнапләренә каршы сөйләделәр, Рәсәйне хурладылар, халыкны хөкүмәткә каршы котырттылар! - дип, аңа каршы төште полиция башлыгы. - Бездә шаһитлар да, дәлилләр дә җитәрлек... - Әмма алар һиҗрәткә рөхсәт бирелгән көннән бу ил ватандашлары булып саналмыйлар, - дип, аңа җавап бирде Айтикиннарның адвокаты. - Алар җиде ел буе шушы рөхсәт артыннан йөрделәр, ниһаять, аны алдылар, госманлы илендә бу татарларның киләсен беләләр һәм көтеп торалар... Хәзер аларны тоткарлыйсыз икән - халыкара конфликт чыгачак, бу хәбәр инде Истанбул газеталарында басылган! Өяз башлыгы тирләп чыкты, мундиры бугазын буа башлады, ул үзенең бу татарлар белән бик авыр хәлдә калганын аңлады. Бер яктан - җибәрмәскә, дигән яшерен әмер, икенче яктан - тотмагыз, җибәрегез, дигән ачыктан-ачык күрсәтмә... Кайсын тыңларга? Аларга суд була калса да, дәлилләр бик йомшак, боларны җиңәрлек түгел... Ул, җавап көткәндәй, полиция башлыгына карады, анысы инде дәшмәде, чөнки әйтер сүзе калмаган иде... Айтикиннарның кечесе сүзгә кушылды: - Иван Иваныч, без моңа кадәр сезнең белән тату яшәдек, үзегез беләсез, шәһәргә кулдан килгәнчә ярдәм иттек, - диде ул. - Инде эшләр мондыйга киткән икән, безнең дә сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрәчәк бит, безнең дә моннан китеп баруыбыз бар... Бу татарлар төрмәгә утыртылып, һиҗрәт сәфәрләре өзелсә, без барыбыз да өстебезгә зур гөнаһ алган булабыз... Иван Иваныч, барыбыз өчен дә Аллаһ бер, барыбыз да шушы салкын Себердә җан асрыйбыз... Үзегез беләсез, татарлар дин өчен бик куркалар, чөнки узган тарихларда төрлесен күрдек... Тагы шул көннәр килер дип борчылалар. Алар бары тик иманны саклап калу өчен генә шушы авыр юлга чыга, тотмагыз аларны, алмагыз өстегезгә зур гөнаһ! - Ә Себерне кем тотар, кем иген игәр, кем мал асрар, барыбыз да моннан качып бетсәк? - Өяз башлыгы шулай дип әйтүен сизми дә калды. - Анысы өчен дә борчылмагыз, әнә Идел буйларыннан йөзләгән татар гаиләләре бу якларга күченә башлады бит... Үзегез беләсез, авыллар гына түгел, урман аланнары да килгән татарлар белән тулды, урнаштырып бетерә алмыйбыз, алар да безнең өстә. Бу сүзләрдә дә дөреслек бар иде - соңгы елларда Идел-Уралдан бик күп гаиләләр монда күчте, җирсезлектән, хокуксызлыктан тилмереп, туган якларын шушы салкын Себергә алыштырдылар. Бер караганда, патша хакимияте берни дә югалтмый кебек - болары китсә, бушлыкны күчеп килгән казан татарлары тутырачак, эшләргә, салым түләргә кеше булачак... Өяз башлыгы инде бер карарга килгән иде - кулында Питердан кайткан рөхсәт кәгазе бар, суд өчен дәлилләр йомшак, җитмәсә, бу тоткын татарлар өчен нинди кешеләр аның каршына баш иеп килгән! Димәк, чыгарырга аларны ябылган җирләреннән, теләсә кая китсеннәр, хәзер аларны тотар көч юк иде... - Ярый, килештек, миңа хөкүмәт кәгазе закон, - диде ул, полиция башлыгына карап. - Чыгар үзләрен зинданнан, биреп җибәр боларга... Калганын үзләре карарлар... Ә сез кергәләп йөрегез, Рәхмәтулла Ниязович! Менә шәһәрдә яңа больница салырга кирәк, ә рәт юк инде, каян булсын! - Больницаны үз өстебезгә алабыз, Иван Иваныч! Халык өчен бит! Ә бу карарыгыз өчен зур рәхмәт! Гает бәйрәменә өйләренә кайтсыннар бу мөселманнар, юлга әзерләнсеннәр... затлы төлке туннарын киделәр, урамда үзләрен көтеп торган сиртмәле фаэтоннарга утырып, пар атлар белән полиция бинасына таба юнәлделәр. Алар анда шатлыклы хәбәр белән бара - Яланкүл татарлары зинданнан чыгачак, һәм һиҗрәткә юллар ачылган иде... Өяз башлыгы, карт урыс, аларны тәрәзәдән башын чайкап карап калды - бу татарлар бер-берләре өчен утка керергә дә әзер иде! Кара син аны, дөньяның нинди зур байлары, олы башларын кече итеп, зинданда яткан шул авыл татарлары өчен сорарга килгәннәр бит! Питерларга хәтле барып җиткәннәр! Һәм үз дигәннәрен эшләделәр - Себер тарихында беренче тапкыр йөзләгән татар хәзер дин өчен чит илгә күчеп китәчәк... Моның яхшымы-яманмы икәнен өяз башлыгы хәзергә үзе дә аңлап бетерми, әмма бу хәлләрдән соң аның да күңеленә шом керде. Татарлар шулай кубарылып китә икән, димәк, нидер сизенәләр, дөньяда ниндидер зур үзгәрешләр булырга тора... Сәясәт дөньясы да тыныч түгел - казан кебек кайный, көн дә террор, кеше үтерүләр, инкыйлабка чакырулар... Тара-Тубыл төрмәләре әнә шул революционерлар белән тулган, алар өчен Алла да юк, мулла да юк, поп та юк... Бәлки, бу татарлар шушы хәлләрне сизенеп, алдан аяк киенәләрдер, инде ут капкан бу җирләрдән качып-күчеп китәләрдер? Бу сорауга өяз башлыгының җавабы юк, ә җавап тапканда, ул инде үзе дә төрмәдә булачак иде... Полиция башлыгы исә тыкрыклар буйлап, җәяүләп кенә эш урынына ашыкты, ул шушы татарларны җиңә алмаганына гарьләнде, алар сүзенең өстен чыгуына кимсенде. Әмма өяз башлыгында да хаклык бар - бер Исмай-Иван сүзе белән генә аларны төрмәгә утырту авыр булачак, шуңа күрә бу юлы бәйләнмәвең хәерле. Ә вакыт киләчәк әле, киләчәк, урысның телен дә, динен дә кабул итәрсез, рәхмәт әйтә-әйтә, нәселегезгә, куеныгызга кертәчәксез. Моның шулай буласына полиция башлыгы шикләнми, чөнки Себерне басып алучылар нәселеннән бит ул! Ата-бабаларының юкка кан түкмәгәннәрен белә, һәм ул үзе дә бу җирләрнең бер карышын да, беркемгә дә бирмәячәк, шул исәптән, бу татарвага да! Айтүкә байлар зинданда яткан Яланкүл тоткыннарын туп-туры үзләренә алып кайттылар. Ураза вакыты, көн кичкә авышып бара, шушында авыз ачып, намазларын укып, үзләрендә кунып китәргә тәкъдим ясадылар. "Сез - Аллаһ мөсафирлары, сезләрне кунак итү безнең өчен мәртәбә", диделәр алар. Айтикиннар бөтен зур нәселләре белән шәһәрнең тау астындагы Татар бистәсендә үзләре зур бер утрау булып яшәп яталар икән. Ерак түгел Иртыш елгасы, аңа коючы Аркар, елгаларның кырый-кырыйлары инде кар-боз белән капланган. Шәһәргә терәлеп кара урман шаулый, башлары күккә тигән карагайлар, эрбет агачлары җилдә чайкала... Табигатьтә инде кыш башланган, инде ничә көннән бирле талгын гына йомшак ак кар ява, ул юлларны, кырларны, урман-болыннарны каплап киткән. Яланкүл татарлары үзләре Тара төрмәсендә ятканда, табигатьтә берничә көн эчендә булган үзгәрешләргә таң калдылар, моңа сөенделәр. Әмма иң зур сөенеч, могҗизага тиң яңалык, ул, әлбәттә, төрмәдән исән-имин котылулары, һиҗрәтнең өзелмәве иде. Моның өчен алар Айтүкә байларга кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр. - Без сәбәпче генә, бу Аллаһның рәхмәте, - дип җавап бирде Айтүкә байлар. - Башта без дә сезнең авылларыгыз белән һиҗрәткә кузгалуыгызга аптырабрак караган идек, чөнки монда да яшәргә була... Әмма соңгы еллардагы хәлләр, дәүләт думасын куып таратулар, Тубыл-Тара зинданнарының тоткыннар белән тулуы, бирегә сөргенгә сөрелгән революционерларның көннән-көн артуы уйландыра башлады... Бу хәлләр хәерле бетмәс кебек, бу илдә ниндидер зур тетрәнүләр булырга охшаган... Габдрәшит хәзрәт тә шулай дип әйткән иде. "Үз дәүләтебез булса, болай дөнья буйлап каңгырып йөрмәс идек, кяфер законы Әмма дөньялар бик нык үзгәрәчәк. Без бит дөнья буйлап йөрибез һәм моны бик яхшы сизәбез... Әмма без кузгала алмыйбыз инде - үзебез олыгайдык, балалар монда ияләшкән. Башлаган эшләребез дә көн дә биредә булуны таләп итә - Умбада, Кызылъярда, Павлодарда, Верныйда да завод-фабрикаларыбыз бар, аларның эшен өзә алмыйбыз. Яланкүл татарлары арасында иң абруйлысы Юанбаш Мөхәммәди иде, Айтүкә байларга җавапны да ул бирде. - Тоткынлыктагы дин кардәшләрегезгә шулай эчкерсез ярдәм иткән өчен Аллаһ үзегезгә дә ике дөньяның һидәятен насыйп итсен, - дип башлады ул сүзен, бераз рәсмирәк төстә. Аннан гадирәк, авыл теленә күчте. - Инде дә борчылган идек безнең аркада һиҗрәт сәфәре өзелә икән дип! Юк, үзебез өчен алай кайгырмадык, халык бездән башка бу олы эшне башкарып чыга алырмы, дип борчылдык... Зинданда көннәр буе тоткан уразаларыбыз, төннәр буе укыган тәһәҗҗүд намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булды, Аллага шөкер, Хак Тәгалә ярдәмгә сезне җибәрде! Инде авылда халык та сөенер, гает бәйрәменә кайтып та җитәрбез, инша Аллаһ! Авыз ачканда да сүз юл, һиҗрәт мәшәкатьләре турында барды, киңәшләшү намаздан соң да дәвам итте. Шул хәтле кешегә Умбага барырга алтмыш-җитмеш кенә олау җитмәс, дигән фикергә килделәр, әле бит һәркем үзе белән күтәрә алган кадәр кирәк-ярагын да алачак. Шуңа күрә Айтүкә байлар олаулар санын йөзгә җиткерергә киңәш итте, калганнарын Тарадан үзләре бирергә килештеләр. - Атлар бездән булыр, - диде алар. - Олаучылар гаеттән соң Яланкүлгә барып кунар, икенче көнне юлга чыгарга җайлырак булыр... Умбага барып җиткәнче юлда татар-казакъ авылларында төн кунарсыз, алары белән дә алдан сөйләшербез. Умбада Мәтин бай белән сөйләштек, ул сезнең барыгызны да үзенә алачак, анда сыймаганнарыгыз минем Умбадагы өйләремдә торырсыз, без Мәтин бай белән янәшә генә яшибез. Поезд чыгымнарын да бүлешеп күтәрербез, дип торабыз, аның буенча инде эшләр бара... Аз булса да хәлегезне җиңеләйтәсе килә инде, кардәшләр! Яланкүл татарлары Айтүкә байларның сүзләрен авызларын ачып тыңладылар. Алар төрмәдә ятканда да милләттә күпме эш барган икән, күпме кеше аларга сиздерми-күрсәтми генә ярдәм итәргә алынган! Моны Аллаһ рәхмәте дими, тагы ни дип әйтәсең! Димәк, Аллаһы Тәгалә бу һиҗрәттән риза, шуңа күрә юлларын да ача, яхшы кешеләрне сәбәпче итә... Инде тәвәккәлләргә, бу юлда ниләр генә булса да, сабыр итәргә, Аллаһ ризалыгы өчен түзәргә кирәк булачак. Халык төрле, араларында икеле-микелеләре дә бар, инде ничек тә фетнә чыгармаска, бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә җитдилеген гел исләренә төшереп торырга туры киләчәк. Ә моны бары тик ислам дине, Коръән нигезендә генә аңлатып булачак. Олы сәфәр алдыннан Икенче көнне таң беленгәнче сәхәр ашап, иртә намазыннан соң, Айтүкә байлар биргән яхшы атларга утырып, яланкүллеләр кышкы юлга кузгалды. Күңелләр күтәренке, көн искиткеч матур, инде чана юлы да төшкән, атлар ап-ак урман-кырлар өстеннән очып барган кебек кенә җилдерәләр иде. Ә кар һаман әкрен генә ява да ява, җир өстенә бәрәкәт булып ява, күңелләргә дога булып иңә, җаннарны тынычландыра иде... Җилдәй искән шәп атлар белән авыз ачкан вакытка, кичке ахшам намазына Яланкүлгә кайтып җиттеләр. Юанбаш Мөхәммәдиләрнең төрмәдән котылып кайтулары турында хәбәр шунда ук бөтен авылга таралды, авыз ачу белән, халык мәчеткә җыела башлады. Бүген уразаның соңгы көне, тәравих намазы булмаячак, әмма ирләр төнге намаз алдыннан тагы бер җыелып киңәшергә булдылар, чөнки вакыт аз калып бара иде. Хатын-кызлар исә бәйрәм мунчалары яктылар, иртәгесе көн өчен пешеренделәр, китәселәр исә тагы бер кат төенчекләрен барлады, юлга хәзерләнде. ...Ураза гаетенә җыелган халык мәчеткә генә сыймады, урамда ак кар өстенә җәймә җәеп, намаз укучылар да күп булды. Монда тәртибе шундый иде: бер генә ир-ат та өйдә утырып калмый, гает намазында катнаша, сәдакасын бирә, вәгазь тыңлый. Бүген дә шулай булды, гает бәйрәме бүген бигрәк тә үзәк өзгеч булды, чөнки бу туган авылда, туган илдә соңгы гает иде... Бу - бәхилләшү гаете иде, моның шулай икәнен китүчеләр дә, калучылар да яхшы аңлады. Элек капма-каршы торулар, бәхәсләр булса да, мәңгелеккә аерылуны аңлау аларны килештерде. Бүген намазда Мөхәммәтҗан карт имамлык итте, вәгазьне дә ул сөйләде. - Җәмәгать, авылдашларым, кардәшләрем, менә без бүген соңгы тапкыр бергәләп гает намазы укырга җыйналдык, - дип башлады ул сүзен. - Иртәгә иртәнге намаздан соң һиҗрәтчеләр, Аллага тапшырып, ерак юлга кузгалачаклар, җыелу шушы мәчет янында булачак... Үзегез шаһит - без башта бу сәфәргә каршы идек, әмма Аллаһтан шулай язган, күрәсең, аларны беркем туктата алмады, хәтта төрмәләрдән дә алар исән-имин котыла алдылар. Инде бу мәсьәлә ахыргача хәл ителгән, патшадан башлап, өяз түрәләренә хәтле рөхсәтләрен биргәннәр, инде бездән дә бер хәер-фатыйха, җәмәгать! "Бисмилләһи тәвәккәлтү галәлләһи вә хаулә вә лә куәтә иллә билләһи" - "Барлык эшләребезне Аллаһка тапшырабыз, Аллаһ куәте-көченнән башка гайре көч юктыр". Бу Аллаһ мөсафирлары ниятләгән җирләренә исән-имин барып җитеп, шул туфракларда тамыр җибәрсеннәр иде. Амин! Болар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, иманны, динебезне саклап калу өчен, туган яклардан мәңгегә аерылып, күз күрмәгән җирләргә китеп баралар, аларга догада булыйк! Бәхиллегебезне бирик, элеккеге ачуланышуларны онытыйк! Инде киткәннәргә дә әйтер сүзем бар. Юлда да, анда баргач та төрле хәлләр булыр, Аллаһ ризалыгы өчен, Аның хакына түзегез, сабыр итегез! Сез иманны саклау өчен, җәннәт өмет итеп, шушы юлга кузгаласыз, алда үзегезне ни көткәнен белмисез... Ни булса да, Аллаһка таяныгыз, бер-берегезне ташламагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз. Безнең бохари ата-бабаларыбыз дин-ислам хакына шушы Себер җирләренә һиҗрәт кылганнар, кара урманнарда яшәүче халыкка иман нуры таратканнар. Сез исә ислам иленә китәсез, тоташы белән мөселманнар яшәгән, мөселманнар идарә иткән җирләргә һиҗрәт кыласыз. Анда барысы да булыр, инша Аллаһ - дин тотарга ирек тә булыр, мәчет-мәдрәсәләр дә эшләп торыр, көчләп чукындыру куркынычы да булмас... Салкын Себердән аермалы җылы табигать булыр, җәннәт җимешләренә тиң ризыклар булыр, анда барысы да булыр, әмма анда туган җир, туганнар гына булмас... Без булмабыз... Димәк, тәкъдирдә шулай язылган булган. Моның белән килешергә кирәк. Үзәкләрегезне туган якларны, туганнарны сагыну өзгәләр, елап күзләрегез сукыраер, төшләрегезгә шушы ак карлар, шаулап утырган карагай урманнары керер, туган илгә җәяүләп йөгереп кайтыр хәлгә килерсез - әмма түзегез, бу сезгә Аллаһның сынавы булыр. Аның әҗерен ике дөньяда да күрерсез, бу дөньяда - иманлы нәсел белән, ахирәт көнендә - җәннәт бүләге белән... Инде сез дә безгә, биредә кяфер арасында калган кардәшләрегезгә, догада булыгыз, бу дөньяда насыйп булмаса, ахирәт көнендә җәннәтләрдә бергә булырга язсын, дип Аллаһтан сорыйк! Мөхәммәтҗан карт бу сүзләрне елый-елый сөйләде, аңа кушылып, гаеткә җыелган халык та елый иде... Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? Инде телсез-динсез каласыңны аңлап, бөтен нәселең белән кубарылып, туган якларны ташлап китәр идеңме? Анда сине ни көтә? Син кем кадерлесе анда? Моны барысы да аңлый иде, һәм моңа барысы да әзер иде... Халык гает намазыннан таралгач та, һиҗрәт өчен җаваплы ир-атлар әле мәчеттә калдылар, иртәгә башланачак сәфәрне тагы бер кат барлап-тикшереп чыктылар. Юлга чыгачак бөтен гаиләләрнең исемлеге төзелде, һәр олауга бер җаваплы кеше билгеләнде, ә бөтен төркемнең башлыгы итеп Тайяр улы Тәһсинне куйдылар, чөнки Умба-Омски юлын иң яхшы белүче ул иде. Һәр ат чанасына кышкы киемнәрдән биш-алты гына кеше утырырлык иде, ә әйберләр, сандык-төенчекләр өчен артта аерым олаулар билгеләнде. Атларның үзләренә дигән азык та аерым олауларга төялде. Китүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп алмаска киңәш ителде, әмма хатын-кызлар тегү машиналарыннан, ә ирләр һөнәрчелек коралларыннан аерылмаска булдылар, чөнки киләчәктә аларны шулар ашатачак иде. Юлда кереп кунасы татар-казакъ авыллары инде алдан билгеләнгән, сөйләшенгән иде, төннәрен шунда туктап, атларны ял иттерергә булдылар. Ерак юл өчен бөтенләй ризыксыз да булмый, аның бозылмый торганнарын - казылык, каклаган һәм тозлаган ит, бавырсак, кипкән икмәк алырга дип киңәш ителде. Инде намаз мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Авылдан кузгалган вакыттан башлап, Истанбулга барып җиткәнче алар мөсафир саналалар иде һәм намазларны да дин рөхсәт иткәнчә, кыскартып, сәфәр намазы итеп укырга килештеләр. Намаз вакытлары җиткәнне төркемгә азан әйтеп белдерергә булдылар, мөмкинлек булганда, намазны җәмәгать белән, андый шартлар булмаса, олауларда утырган җирдән укырга дигән фикергә киленде. Инде тәһарәт мәсьәләсенә килгәндә, юлда гел су булмас, дин рөхсәт иткәнчә, тәэммүм алырга килештеләр, моның өчен һәркем үзе белән зур булмаган таш-кирпеч кисәге алырга тиеш иде. Мөхәммәтҗан карт үзе дә олаулар белән Умбага кадәр озата барырга булды, ул юлда дин эшләренә дә җавап бирер, Хөснибикәсенә дә күз-колак булыр... Бүген ул Коръән ашына кияүләренә чакырулы, өенә кайтып, гаиләсе белән бәйрәм чәен эчәр дә Хөснибикәсе янына китәр... Аласы әйберләрен алганмы, юлда ашарына ризыгын салганмы, җылы өс-башларын әзерләгәнме - ата кеше үзе күзәтәчәк, үзе хәстәрләячәк. Инде ул тәкъдире белән килеште, ичмасам, соңгы көннәрдә булса да баласына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп калсын... Бүген Яланкүлдә аерата ямьле һәм ыгы-зыгылы иде... Авыл кайнап тора, капкалар ачыла да ябыла, берәүләр, кочак-кочак әйбер күтәреп, урамның икенче башына ашыга, икенчеләре калган мал-туарны кемнәргәдер урнаштыра... Кышкы авыл өстенә коймак исе, итле бәлеш исе таралган, бүген бар халык ураза бәйрәмен бәйрәм итә, кунакка йөрешә, бүләк бирешә... Яңа яуган ап-ак кар исе кичтән яккан кара мунча исе белән кушыла, кемнәрдер олы юлга чыгар алдыннан бүген дә иркенләп юынып ала, халык әле бүгенгә көндәлек авыл тормышы белән яши. Ә иртәгә барысы да үзгәрәчәк. Чаналарга менеп утырганнан башлап, икенче тормыш, башка яшәү шартлары башланачак... Моны барысы да белә, әмма ничек буласын чамалыйлар гына, котылгысыз тәвәккәллек өстенә кешеләрнең йөрәкләрендә бераз хәвеф һәм шом да бар... Ничек булыр? Ахырга чаклы түзәрләрме? Түзә алмыйча, берәр җирдә өзелмәсләрме? Һәркем күңеленнән шул сорауларга да җавап эзли иде... Ә балаларның бер нәрсәдә кайгылары юк, алар Яланкүл урамнарын тутырып, соңгы тапкыр агач чаналарда шуалар, аякларына киң агачтан ясалган аучы чаңгылары киеп, урман юлыннан җилдерәләр... Иртәгә бу балалар да ата-аналары белән ерак юлга кузгалачаклар - урмансыз, карсыз, чаңгы-чанасыз җирләргә... бу Себер табигате бөтен җирдә дә бар, дип уйлый һәм шуның белән бәхетлеләр... Кара, Зөлбану белән Хөснибикә дә шул балалар арасында бит, хәер, алар үзләре дә әле балалыктан чыгып җитмәгән шул! Әмма инде аларның йөзләрендә елмаю булса да, күзләрендә әллә нинди моң, аерылу сагышы, алар, гүя, туган җирләре белән мәңгелеккә бәхилләшергә дип соңгы тапкыр урамга уйнарга чыкканнар... Мөхәммәтҗан карт алар янына килде, Зөлбану белән Хөснибикәнең кар атышып уйнавын елмаеп карап торды. Ул арада капка астыннан шуып чыгып, Пүрехан да килеп җитте. Пүрехан - Хөснибикәнең көчек чагыннан карап үстергән бүре-эте, аны Мөхәммәтҗан карт урмандагы ау алачыгыннан табып алып кайткан иде. Бияләй кадәр генә иде әле ул вакытта, бер аягы яралы иде, ишегалдында малайлар белән бергә үсте. Бүре затыннан булгач, Мөхәммәтҗан карт башта аннан шикләнгән иде, кире урманга җибәрергә дә уйлады, әмма Пүрехан һәрвакыт йөгереп өйгә кайтты. Бәлки, бер аякка гарип булуы сәбәпле, урманга түгел, кешеләр янына сыенгандыр, ул анда барыбер ачтан үләр иде. Хөснибикә белән алар бигрәк тә дуслашты, чөнки башка балалар Пүреханга кычкырсалар да, Хөснибикә аһылдап аның башыннан гына сыйпый иде. Шулай итеп, Пүрехан Мөхәммәтҗан картларда яшәп калды, ә Хөснибикә кияүгә чыккач, берничә көн җир тырнап елады, бу хәлгә түзә алмыйча, ул аны кияве йортына илтеп куярга мәҗбүр булды. Менә хәзер дә ул Хөснибикәнең артыннан тагылып йөри, иртәгә нишләр - белгән хәл юк. Иртәгә чылбырга бәйләп куймый булмас үзен, югыйсә, Хөснибикәдән калмаячак ул... Өйгә кергәч, ул бу хакта кияве Салихка да әйтте, Пүреханны иртәдән чылбырга бәйләп куярга кушты. Бу йортта да юлга чыгарга барысы да әзер иде, кода-кодагыйлар китми-китүен, алар да, Мөхәммәтҗан карт кебек, уллары белән килененең һиҗрәткә китүенә каршы булдылар. Әмма Салихны үгетләп кенә кире күндерә торган түгел иде, әллә нинди эчке бер ашкыну белән җыенды ул бу сәфәргә... Адәм баласын тәкъдире йөртә шул инде, димәк, эчәр сулары, ашар ризыклары анда булган, шулар тарткан... Алай да, кунаклар җыелганчы, Мөхәммәтҗан карт киявенә бераз үгет-нәсихәт бирергә булды. - Башта бик каршы булсам да, инде китүегез белән килештем, кияү, - диде ул. - Үзең беләсең - Хөснибикәмне йөрәгемнән өзеп алып чит җирләргә җибәрәм... Мин бит монда аңа ата урынында да, ана урынында да идем. Ул бит әле балалыктан да чыгып бетмәгән, колынкаем, әнә, Зөлбану кардәше белән кар атып уйнап йөри... Син аңа каты кагылма инде, кияү, хәленә кер. Ул бит кая, нәрсәгә киткәнен дә белми, бездән мәңгегә аерыласын да аңламый, сагынудан саргайса да, моны беркемгә әйтә алмас... Мөхәммәтҗан картның күзләренә яшь бәреп чыкты, ул аны күлмәк җиңе белән сөртеп алды. Атаның ничек баласы өчен йөрәге өзгәләнгәнен кияве дә сизде, чөнки Себер ирләре юкка-барга еламый иде... - Борчылма, бабай, үзем исән чагында Хөснибикәнең башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, күз яше таммас, мин аны тормыштан да, кешеләрдән дә рәнҗеттермәм, Алла теләсә! - диде ул. - Инде баласын исән-имин таба күрсен, икесен бергә карап үстерермен. Үзебез урнашып алгач, сезне дә чакыртырбыз, бергә-бергә гомер итәрбез әле, бабай! Киявенең бу сүзләреннән Мөхәммәтҗан картның күңеле күтәрелеп китте. Әйе шул, нигә әле ул һаман дөнья беткән кебек кара кайгыга батып утыра? Хөснибикә бер ялгызы чыгып китми бит, янында әзмәвердәй ире бар, ярты авыл, туган-тумача шунда булачак... Дөньяныкын белеп булмый, Аллаһ насыйп итсә, бәлки әле үзе дә ул якларны бер әйләнер... Хаҗга да юлны шул Истанбул аша диләр бит, балаларын бераз аякка бастыргач, андый нияте дә бар Мөхәммәтҗан Аллага тапшырырга кирәк, дип уйлады ул. Бәйрәм табыны янында Коръән укып, кызы белән киявенә фатихасын бирде, аларга хәерле сәфәрләр, хәерле-имин тормыш теләде, үзләреннән соң иманлы нәсел калдырсыннар, дип, озаклап дога кылды. Ата кешенең баласына догасы кабул булмыймы соң инде? Кабул булыр, инша Аллаһ, әмма моның өчен җир йөзендә үк тереләй сират күперләре кичәргә туры килүе дә бар шул... Һәм ул шулай була да... "Бәхил булыгыз, туганнар!" Икенче көнне иртә намазыннан соң Яланкүл мәчете янына бөтен авыл җыелды - китәселәре дә, каласылары да, ир-атлар да, хатын-кызлар да шунда агылды. Кышкы көннең сүрән таңы йөрәкләргә бетмәс сагыш салды, күңелләрне моңландырды, тәннәрне оетты, хәрәкәтләрне салмакландырды... Әйтерсең лә китүчеләр дә, калучылар да бергә булу вакытын шулай аз булса да сузарга телиләр, аерылышу мизгелләрен җаннары белән туктатырга омтылалар иде... Әмма кышкы көн кыска, барыр юл озак, кайчан да бер кузгалырга кирәк... Тарадан Айтүкә байлар җибәргән олаулар инде кичтән үк авылга килеп кунганнар иде, Чабаклы һәм Үләнкүлләр, Чарналы һәм Каракүлләр, Кошкүл һәм Койгалылар һиҗрәт кәрванына олы юлда килеп кушылачаклар, ә янәшәдәге Аубаткан белән Кумыслы мөһаҗирләре авыл башында көтеп торалар. Китүчеләр барысы да җылы итеп киенгән - өсләрендә кайры тун, аякларында киез итек, ирләрнең башларында тире бүрек, хатын-кызларда - мамык шәлләр... Зур төенчекләр арттагы олауларга салынган, янда - юлда ашыйсы ризык, күкрәкләрдә - Коръән китабы... Калган барысы да кала... Җыелган халык алдында Мөхәммәтҗан карт Коръән укып фатихасын бирде, аннан соң һиҗрәтчеләр башлыгы Юанбаш Мөхәммәди сүз алды. - Авылдашлар, менә без китәбез инде, хәзер юлга кузгалабыз, - диде ул авырлык белән, бугазына килеп терәлгән төерне йота алмыйча. - Бәхил булыгыз, бергә яшәгәндә каты сүзләр әйткән булсак, кичерегез, безгә ачу тотмагыз... Без динислам хакына туган җирләребезне ташлап китәргә мәҗбүр булабыз, курыкмыйча ислам динен тотарга телибез, нәселебезнең дә мөселман булуын телибез... Безнең өчен борчылмагыз, без Аллаһ юлында, Аллаһ ризалыгы өчен шушы юлга чыгабыз, ни күрсәк тә түзәрбез... Без сезнең өчен куркабыз, бу кяфер арасында калып, урыска әйләнүегездән куркабыз, авылларыбызның керәшен кырына әйләнүеннән куркабыз. Әмма безнең, кара урманнарда күмелеп калган бер уч себер татарының, бохариларның бу кяфер илен җиңәрлек көчебез юк. Шуңа күрә үзебез китәбез... Ни булса да, бер-беребезгә догада булыйк, кем арасында, нинди заманда яшәсәк тә, мөселман булып, үзебез булып калыйк! Ә хәзер, олау башлары, атларыгызга утырыгыз, гаиләләрегезне төягез, юлга кузгалабыз... Мәчет каршындагы халык дулкындай тибрәлеп куйды, аннан авыл өстенә үзәк өзгеч моң булып, бәхилләшү авазы булып, тәкъбир тавышы таралды: Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар, Ләә иләһә иллә Аллаһу, Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү. Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар, Ләә иләһә иллә Аллаһу, Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү. Бу аваз, авыл өстенә генә сыймыйча, кара урманнарга хәтле барып җитте, кайгы булып, карагайларга килеп уралды, кар каплаган кырлар-болыннар тәкъбире, ил-дин өчен соңгы сугышка кергән милләт каһарманнарының үлем күзенә карап әйткән тәкъбире! Чукынмаган өчен тереләй утларда яндырылган татар ирләренең һәм хатын-кызларының ялкын телләре арасыннан ыңгырашып әйткән соңгы тәкъбире! Чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән, монастырьларга ябылган татарларның су төбеннән, тимер читлекләрдән яңгыраган соңгы тәкъбире! Дин-милләт дигән өчен тимер чылбырларга бәйләп гомерлек каторгага сөрелгән татарларның җан авазы, мәңгелеккә бәхилләшүе, дин-милләт өчен көрәшергә соңгы әманәтләре дә бит ул - татар тәкъбире! Моны шушы фаҗигаләрнең барысын да кичергән милләт кенә аңлый ала... Һәм менә шул соңгы тәкъбир хәзер Себер күгендә, Яланкүл авылы өстендә яңгырый... Бәхил булыгыз, туганнар!!! Бәхил булыгыз... Хатын-кызлар бу изге аваздан күз яшьләрен тыя алмый кочаклашып елаша башладылар, бер-берләренә соңгы сүзләрен әйттеләр, бирәсе күчтәнәчләрен бирделәр. Мөхәммәтҗан карт кияве белән кызын Тулпар атын җигеп үзе озатырга булды, аларны кадерләп чана түренә кертеп утыртты, дилбегәне дә үзе тотты. Ул чана төбенә кичтән мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә йомшак җәймә җәйде, кызына таяныбрак барырга кечкенә мендәрчеген дә салырга онытмады. Кызы Хөснибикә авырлы булганга, ул чанага башкаларны утыртмады, һәрхәлдә һәр олауга дүрт-биш кеше утырту каралган булса да. Хөснибикә дә әтисе үзе теккән җыйнак төлке туннан, үзе бәйләгән йомшак мамык шәлдән, ак киез каталардан курчак кебек, чана түрендә утыра. Хөснибикәдән кала, барысы да кая барганнарын һәм ни өчен илдән киткәннәрен белсәләр дә, аның телсезчукрак балакае әле һаман берни аңламый, зур яшел күзләрендә бераз курку да, кызыксыну да сизелә... Әмма янында ире һәм атасы булгач, ул барыбер тыныч, Зөлбану да әнә әти-әниләре белән күрше олауда, тик алар нигәдер бик моңсулар... Һиҗрәт кәрваны Ул арада олаулар Умба ягына таба, кыйбла якка карап тезелделәр, һиҗрәт кәрванының бер башы Ырыслы күл буенда, икенче башы Ям кугы дип аталган нарат урманына кадәр сузылган иде. Һавада Тайяр Тәһсиненең "Кузгалдык, җәмәгать! Аллага тапшырдык!" дигән сүзләре яңгырады, һиҗрәт кәрваны кузгалып китте... Авыл башында бу кәрванга Кумыслы һәм Аубатканнан килгән олаулар да кушылды, олы юлга таба башка авыллардан да атлы чаналар чыгып килә иде. Яланкүл халкы авыл башына хәтле мөһаҗирләрне елый-елый озата барды, хуҗаларыннан аерылган этләр дә олаулар артыннан һау-һаулап бераз чабып бардылар да, арып һәм аптырап, туктап калдылар. Гомер буе Тара белән Умба арасында ямщик булып йөргән Айтүкә бай олаучылары һиҗрәт кәрванын җай гына кыйбла тарафка таба алып киттеләр, инде Яланкүл авылы да ак томаннар артында күздән югалды... Мөһаҗирләр шул чагында гына нәрсә югалтуларын аңладылар, юк, бу туган авылны гына күздән югалту түгел иде, бу - кендек каны тамган җирләрне, эчкән сулары белән канга сеңгән милли хәтерне, кемлегеңне дә югалтуның башы иде... Иман хакына, үз теләгең белән, үз-үзеңнән, үткәннәреңнән, яратканнарыңнан баш тарту иде... Бу югалтулар ачысына бары тик ныклы иман калканы белән генә каршы торырга, үзеңә дә юкка чыкмаска мөмкин иде... "Хушыгыз, инде бөтенләйгә хуш-бәхил булыгыз, Туба, Мәртен, Чумарт атауларында киерелеп печән чапкан болыннар, инде сез татар мөһаҗирләренең төшләрендә генә шау чәчәктә утырырсыз... Хушыгыз, Ям кугы, Куртайлы, Койгалы урманнарында аю атып, бүре сугып, җиләк җыеп, эрбет коеп узган заманнар, хәзер монда без булмабыз инде... Хушыгыз, Яланкүлне чорнап алган зәңгәр күлләр - Рәҗәп һәм Каук күлләре, Мәүлет һәм Каргакүл, һәр елны аккошлар кайта торган Ырыскүл, йөрәк тамырларыбызда шушы күлләр суының шифа-дәрманын алып китәбез... Без гомер буе, соңгы сулышыбызны алганчы, туган якның исен-төсен, кышкы саф салкыннарын, язгы дәртле тамчыларын, җәйге җылы туфракларын, көзге сары яфракларын күңелебездә сакларбыз, шушы сагыну-җирсү хисен балаларыбызга, нәселебезгә дә тапшырып калдырырбыз... Хуш, туган җир, бәхил бул, безгә рәнҗеп калма..." Соңыннан бу аерылу сагышы моң булып татар мөһаҗирләренең җырбәетләренә күчәр, Төркиянең чүл-далаларында яңгырар: Карлыгачлар очмас карурмандин, Кара кошлар очып барайды. Башмагым төшмәс ят җирләргә Башкынаем китеп барайды. Карлыгачлар үтмәс кара таудин Мөһаҗирләр үтеп барайды... Кара урман башын, әй, кар алган, Яшь йөрәгем башын сар алган. Яшь башым белән яшь йөрәгем Кайгы-хәсрәт өчен яралган. Иртән лә торып тышка чыксам, Ай туган ла җиргә, көн туган. Күрербез Ходайның язганын, Туып-үскән җирдән лә кем туйган... Шулчак, барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар - аларны арттан бүре куа килә иде. Әйе, озын тимер чылбырына уралып, гарип арт аягын карлы юлдан сөйрәп, гәүдәсен әле алга атып бәреп, әле йомгак кебек тәгәрәп китеп, һиҗрәт олавы артыннан Пүрехан чаба иде... Качкан, тимер чылбырын өзеп, агач казыгын чәйнәп чыгып качкан Пүрехан Яланкүлдән, ул менә хәзер балачактан бергә үскән Хөснибикә артыннан йөгерә, күккә карап улый-улый, җиргә ятып елый-елый, яшел күзле адәм баласы артыннан йөгерә ул... - Тимәгез, атмагыз, бу бит Пүрехан! - дип кычкырып җибәрде Мөхәммәтҗан карт. - Безнең арттан килә ул, чылбырын өзеп качкан, бәгырь... Ул арада Пүрехан йөгереп килгән уңайга Хөснибикә утырган чанага сикерде, бәс каплаган борынын аның киез итегенә төртеп, әллә табу сөенеченнән, әллә тагы югалту кайгысыннан, өзгәләнеп-үксеп шыңшый башлады. Хөснибикә дә таянып торган җиреннән сикереп торды, Пүреханның башыннан кочып алды, алар үзләре генә белгән-аңлаган телдә нидер сөйләшәләр иде. Пүреханның да, Хөснибикәнең дә яшел күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, телсез кыз белән телсез җанварның сагыш-хәсрәтләре диңгез булып түгелде... - Ярар, кызым, җибәр Пүреханны, кайтсын өйгә, - дип, Мөхәммәтҗан карт Пүреханны чанадан төшерергә тырышты, әмма ул куган саен яңадан сикереп менде. Хөснибикә дә, атасын тыңлап, кул хәрәкәтләре белән, аһылдый-аһылдый, аягын сөйрәп, чана артыннан баруын дәвам итте, артыннан, шалтырап, тимер чылбыры ияреп килә иде... Һәм Пүрехан егылып үлгәнче Хөснибикә утырган чана артыннан барачак иде... Ирләр белән киңәшкәннән соң, Пүреханны да Умбага кадәр үзләре белән алырга булдылар, аннан олау белән кире әйләнеп кайтыр, диделәр. Һәм юл буе шулай булды - Пүрехан әле олаулар янәшәсеннән юыртты, әле кызганып, Мөхәммәтҗан карт аны чанасына алды, ә туктаган авылларда Пүреханны тагы чылбырга бәйләп куйдылар, ни әйтсәң дә, бүре затыннан бит, дип уйладылар. Юл шулай алдан сөйләшенгәнчә дәвам итте - төнгә татар-казакъ авылларында кунарга тукталдылар, көндезләрен исә такыр кышкы юлдан шәп кенә җилдерделәр. Намаз вакытлары җиткәндә, Мөхәммәтҗан карт, чанасына басып, кычкырып азан әйтте, шарты булганда, бергәләп, җәмәгать намазы итеп, туктап тормаганда, аерым-аерым укыдылар. Шулай итеп, бер атна дигәндә Умбага килеп җиттеләр, алдан сөйләшенгәнчә, туп-туры Мәтин байларга киттеләр. Айтүкә байларның уллары да шушы тирәләрдә генә тора икән, халыкның бер өлешен алар да үзләренә алды. Умбада туганнары, якын таныш-белешләре булганнар аларга китте, мәчеткә барып сыенучылар да булды. Әйберләрне бушатып, олаулар кире Тарага һәм Яланкүлгә, башка авылларга кайтып китте, бары тик Мөхәммәтҗан карт кына, мөһаҗирләр поезды килгәнче, Умбада калды. Татар мөһаҗирләре башта Умба-Омскины күргәч, куркыбрак та калды, чөнки аларның күпчелеге беркайчан да туган авылларыннан читкә чыкмаган, дөнья күрмәгән, шуңа күрә бу таш кала бераз өркетә иде. Юанбаш Мөхәммәдиләр поезд мәшәкатьләре артыннан йөргән арада, мөһаҗирләр әкрен-әкрен генә шәһәргә чыгып, кирәк-яракларын алгалый башладылар. Йөреп кайткан бере исе-акылы китеп сөйләде - ул урамнарының озынлыгы, ул базарларында кешенең һәм әйбернең күплеге, ул күз явын алырлык матур таш йортлар, чат саен алтын тәреләрен ялтыратып утыручы чиркәүләр, алардан калышырга теләмичә, бер-бер артлы күтәрелеп чыккан мәчетләр дисеңме... Яланкүл ирләренең кайберләре Тарада булганы бар иде, аларның артык исе китмәде, әмма Тара - агач шәһәр, ә монда - тоташ таш, дип тел шартлаттылар. Мөхәммәтҗан карт та кызы һәм кияве белән Умба урамнарын әйләнеп кайтырга булды, бер уңайдан, таш мәчетне дә карап чыгармын, дип уйлады. Туктаган урында, Мәтин байларда Пүреханны бәйләп калдырырга уйласалар да, ул баш бирмәде, ырылдап, сыртын кабартты, күзләреннән ут чәчте. Аны да шул чылбырыннан тотып, үзләре белән шәһәргә алып чыгарга мәҗбүр булдылар. Умба, чыннан да, зур таш кала булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт үзе урыс хәрефләрен әллә ни белми, кияве Салих Тарада бераз өйрәнгән булып чыкты, бергәләп, урамнардагы язуларны укып бардылар. Монда Себер губернаторы сарае да, ул яши торган курчак өе кебек йорт та бар икән, ул театрлар, китапханәләр, чиркәүләрне инде әйтеп тә торасы юк - әллә каян кукраеп утыралар. Тимер юл вокзалын да барып карадылар - анда халык кырмыска кебек кайнап тора иде, ә поездлар ике яктан да ажгырып килеп чыгалар да, дөбердәп, борын төбеңдә туктыйлар. Бу хәлләрне күреп, Хөснибикә курка калды, чытырдатып иренең кулына ябышты. Пүрехан булып Пүрехан да, төтенгә батып утырган тимер аждаһаларны күреп, койрыгын кысты, Мөхәммәтҗан картның аякларына елышты. Ә халык Пүреханның үзеннән курыкты, чылбырга бәйләнгән әллә эт, әллә бүрене күреп, урысы-татары, үзбәге-казагы читкәрәк ашыкты, кырын-кырын карап, яннарыннан үтеп китте... Мөхәммәтҗан картның бу таш урамнан эзләгәне - мәчет иде, һәм ул аны чыкты ул. Әле янында килгән-киткән өчен кәрвансарай кебек озын агач йорты да бар икән, мөһаҗирләрдән дә берничә кеше шунда барып урнашкан икән. Пүрехан белән мәчеткә кереп булмаганга, Хөснибикәне аның белән урамда калдырып, Мөхәммәтҗан карт белән кияве кереп намаз укып чыктылар, анда җыелган казакълар белән бераз сөйләшеп утырдылар. Аларның һиҗрәткә кузгалган себер татарлары икәнлекләрен белгәч, казакълар кунакка кыстый башлады, юл сәдакасы дип, хәер бирде, Аллаһ мөсафирларының догаларын алып калырга тырышты. Дала казакълары дин тотуда алай каты булмасалар да, Аллаһтан куркалар, җае чыккан саен, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык эшләп калырга тырышалар иде. Алар Мөхәммәтҗан картка ияреп, мөһаҗирләр туктаган Мәтин байларга, Айтикиннарга да бардылар, көн саен куен-сарыгын чалып, мөһаҗирләрне туендырдылар. Хәер, Умбада яшәүче татарлар да, Тара ягыннан Истанбулга һиҗрәт сәфәренә чыккан милләттәшләре турында ишетеп, алар янына агыла башлады, һәркем мөһаҗирләргә ярдәм итеп, савап эшләп калырга тырышты. Ун көнләп Умбада паровоз көтеп ятканнан соң, ниһаять, Барнаулдан мөһаҗирләр өчен махсус эшелон килде. Ул унике вагоннан булып, шуның унбере - юлаучылар өчен, уникенчесе мәчет һәм йөкләр өчен билгеләнгән иде. Вагоннарга исә туган туган белән, авыл авыл белән урнашырга тырышты, аларның да исемлеге алдан төзеп куелган иде. Мөһаҗирләрне озатырга бик күп татарлар килгән иде, әйтерсең лә бөтен Умба кубып чыккан! Һәркемнең кулында китүчеләргә күчтәнәч-бүләк, һәркем иман өчен изге юлга чыккан һиҗрәтчеләрнең догасын алып калырга тырыша... Вагоннар янында хушлашу ыгы-зыгысы, бәхилләшү һәм рәхмәт әйтешүләр башланды, гомерләрендә беренче тапкыр поездга утырган авыл халкына һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ул арада ябалак-ябалак кар ява башлады, китүчеләрнең күз яшьләре белән буталып, сагышлы йөзләрендә эреп таралды, туган якның соңгы сәламе булып, артларыннан киемнәренә ябышып керде... Мөхәммәтҗан карт кызы белән киявен вагонга үзе кертеп урнаштырды, алар аның кыз туганнары һәм Сахибзадә энесе, аларның балалары белән бергә иде. Инде Умбадагы тормышына бераз ияләнә төшкән, атасының һәм иренең янында булуына тынычланган Хөснибикә, бу ыгы-зыгыны күреп, тагы хәвефләнә калды. Ишетмәгәч, ул моның сәбәбен аңламады, сөйләшә алмагач, кая барабыз, дип сорау да бирә алмады. Аның күңелендә борчу, күзләрендә курку иде. Әтисе, Пүреханны өстерәп, вагоннан чыга башлагач, ул аның артыннан омтылды, әмма ире аны җибәрмәде, беләкләреннән кысып тотты. Хөснибикә поезд тәрәзәсенә капланды, урамда карт атасын күреп, тагы бер тапкыр аның янына талпынды. Шул чакта поезд каты итеп тартылып куйды, Хөснибикә чайкалып китте, соңгы тапкыр томырылып атасына карады, нидер белдерергә теләп, кулларын күтәрде, күкрәгеннән аһылдаган аваз бәреп чыкты... Эшелон кузгалып китте... Ә кышкы күктән әллә эре кар бөртекләре, әллә яралы аккошның ак каурыйлары коела иде... Әйтерсең лә салкын Себер шулай итеп үзенең ятим балалары белән бәхилләшә иде... Әйтерсең лә Мөхәммәтҗан карт нәселен аккош язмышлары, аккош каргышлары куа килә иде... Хөснибикәнең тимер читлектә китеп баруын күргәч, Пүрехан башта улап күккә сикерде, аннан Мөхәммәтҗан картны өстерәп, поезд артыннан чаба башлады. Бу үзәк өзгеч күренеш иде - чылбырга бәйләнгән Пүрехан бәгырьләрне актарып, сулкылдый-сулкылдый улады, ә баласын мәңгегә югалткан Мөхәммәтҗан карт, үксеп-үксеп елый-елый, аның артыннан йөгерде... Аның хәле бетте, аяклары тотмый башлады, куллары оеп чыкты, ул үзен өстерәп диярлек йөгергән Пүреханны тыя алмасын аңлады, чылбырны ычкындырды да җиргә тезләнде, ак кар өстенә егылды... Пүрехан атылган ук кебек котырынып чабып китте, артыннан озын чылбыры сөйрәлде. Пүрехан эшелон артыннан күмелгәнче йөгерде, тимер юл буйлап ул әле тагы озак аксый-аксый чапты, аннан кырт кына урман ягына борылды да, күккә карап, тагы озак итеп улап торды. Куркыныч, шомлы, шул ук вакытта сагышлы-рәнҗүле дә иде бу тавыш... Аның кеше заты, бигрәк тә яшел күзле, тавышсыз кыз бала белән мәңгегә бәхилләшүе иде... Пүрехан Мөхәммәтҗан карт янына кире әйләнеп кайтмады... Бары тик соңыннан Яланкүл авылы тирәсендә төннәрен ялгыз бүре улавын куркып тыңладылар, иртәләрен аның гарип аяк эзләре буенча Пүрехан икәнлеген белделәр, әмма ул кешеләр янына яңадан әйләнеп кайтмады... Ул адәми затларның бу аерылу хыянәтен аңлый да, кабул итә дә алмады... Мөхәммәтҗан карт, Тулпарына утырып, Яланкүлгә бер атнадан соң, ялгызы кайтып керде. Ул сөйләшмәскә, көлмәскә әйләнде, намазларын укыгач, кулына үзе ясаган скрипкасын ала да тимер өенә кереп бикләнә. Анда елыйелый, Сак-Сок көенә, инде телсез кызы Хөснибикәгә багышлап, бәет әйтә, бәет чыгара иде... Мәзлүмәм идең, җаным-кызкаем, Мөсафир кылдың үзеңне, назкаем. Үгетли алмадык, ятып калмадың, Олаулар китте тезелеп кыйбладин. Һуштан ауганчы безләр сыктадык, Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык. Күрешә алмабыз Сак белән Соктай, Сөйләшә алмабыз су белән уттай. Бәхетең ачылсын инде, балакай, Ерак илләрдә калдың, колынкай. Кошлар җиткерсен бәнем сәламем, Кулда калтырый каурый каләмем. Хәтфә бишмәтем туя кимәдем, Газиз кызымны туя күрмәдем. Маллар табылыр, башың сау булса, Кайгың таралыр, бәхетең ачылса... Ә ул бәхет ачылачак иде, ачылачак! Әмма моның өчен актарылып аккан диңгез суларын кичәргә, кеше менә алмаган биек таулар аша үтәргә, чүлләрдә пешәргә, җилләрдә өшергә, бер сынык икмәккә, бер йотым суга тилмерергә, иң якыннарын мәңгегә югалтырга, кеше почмакларында бәрелеп-сугылып йөрергә - Аллаһ биргән бөтен сынауларны да үтәргә туры киләчәк иде... Хәзергә моны Себердә калган Мөхәммәтҗан карт та, Төркиягә һиҗрәткә киткән Хөснибикә дә белмиләр иде... Һиҗрәт эшелоны Киттеләр... Менә бу юлы чынлап киттеләр инде... Әле Яланкүлдән чыгып киткәндә, Умба белән ике арадагы карлы юллар буйлап барганда, шау-гөр килеп, Умбада, Мәтин байларда кунак булып ятканда, бу әле чын мәгънәсендә китү булмаган икән. Барыбер үз илең, аякка нык басып торган үз җирең, тирә-якта үз халкың иде, ә хәзер бу тимер арбада дыңгырдап билгесезлеккә очасың, кая барганыңны да белмисең... Авыл халкының күпчелеге поездга беренче тапкыр утыруы иде, башта куркудан авыз да ача алмадылар, бер-берләренә сыенып, тын гына утырдылар. Аннан бераз ияләшә төштеләр, хатын-кызлар вагон тәрәзәләренә капланды, ирләр киңәш-табыш итте, юл хәстәрләрен күрделәр, балаларга да җан керде, алар вагон буйлап йөгерешә башлады. Бары тик Хөснибикә генә, өнсез калып, бер почмакта утыра, Умба вокзалындагы хәлләрдән соң ул һаман аңына килә алмый иде... Һиҗрәт эшелоны ачы төтеннәр чыгарып кузгалып киткәч, Хөснибикә читлектәге кош кебек бәргәләнде, Пүрехан белән атасының янәшә йөгергәнен күреп, алар янына сикереп төшәргә омтылды, әмма ире аның беләгеннән кысып тоткан иде. Менә Пүрехан чылбырыннан ычкынды, сикереп-тәгәрәп диярлек бар көченә поезд артыннан ыргылды, Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдадыаһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Инде Умба да, бүредән алып үстергән Пүрехан да, телсез-чукрак Хөснибикәнең карт атасы Мөхәммәтҗан да бик еракта, ак томаннар артында калдылар. Һәм Хөснибикәнең үзәген өзеп, бәгырен телеп, бер уй үтте, бу - аерылышу иде... Бу - атасы, туган авылы, анасының кабере, узган тормыш белән мәңгегә аерылышу иде. Һәм ул аларны инде беркайчан да күрмәячәк иде... Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра. Юк, утырмый, әйтерсең лә, балачактагы кебек, су төбенә төшеп китте, күл төбенә төшеп ятты. Ул чакта аны, тешләре белән күлмәк итәгеннән өстерәп, күл төбеннән Пүрехан алып чыккан иде. Ә хәзер Пүрехан да юк, атасы да ак кар өстендә егылып калды, тимер арба, чайкала-чайкала, аны алардан аерып алып китеп бара... Хөснибикә, чарасызланып, тагы вагон тәрәзәсеннән тышка карады, ә анда кар каплап киткән ала-кола дала, анда-монда тырпаеп утырган камыш сабаклары гына күзгә чалынып кала, урыны-урыны белән бәс сарган агачлар да күренеп китә... Авыллар да юк, Яланкүл дә юк, Яланкүл янындагы эрбет-карагай урманнары да, хәтта күлләр дә юк... Ап-ак дала, шул ап-ак даладан язмышына таба һиҗрәт кәрваны чаба, йөзләгән татар, дин-ислам хакына, туган-үскән җирләрен калдырып, билгесез илләргә китеп бара... Кемнеңдер йомшак кына орынуыннан, Хөснибикә сискәнеп китте, борылып караса, елмаеп басып торган Зөлбану кардәшен күреп, уянып киткәндәй булды. Зөлбануның нур чәчеп торган йөзе, ярату һәм кызгану белән тулган зур яшькелт күзләре Хөснибикәне яңадан бу дөньяга кайтарды, үзенә тартып торган күл төбе әллә кайда - еракта калды, аның белән бәйле хатирәләр дә таралып, артка чигенде. Әйе, Хөснибикә Яланкүлдә түгел иде, аккошлар оя корган Ырыскүл дә түгел бу, һәм ул да күл суында түгел, үзен алып китеп барган тимер арбада чайкала... Әмма ул монда үзе генә түгел бит, әнә ире Салих нәрсәләрнедер урнаштырып, барлап йөри, вакыты-вакыты белән, борчылып, Хөснибикә ягына карап ала. Әнә әтисенең кыз туганнары Мәхсүрә һәм Мансура апалары, энесе Сахипзадә әкә, менә янында елмаеп Зөлбану басып тора... Ярты авыл монда икән бит, ул ялгыз түгел, әмма әтисе генә юк, үз туганнары гына юк, алар анда калдылар... Хөснибикә кул хәрәкәтләре белән Зөлбанудан шулар турында сорады, ни өчен биредә әтисенең һәм туганнарының юклыгын, үзләренең кая барганын белергә теләде. Зөлбану да үзе белгәнчә аңлатырга тырышты, бер күккә, бер җиргә төртеп күрсәтте, Аллаһ, иман, диде, шуның хакына чит җирләргә күчеп китүләрен әйтте. Аның кул хәрәкәтләреннән күренгәнчә, бара торган җирләре бик ерак икән, әмма бик матур ди, анда җәен-кышын җимешләр үсеп утыра, былбыллар сайрап тора ди, Себердәге кара урманнар урынына җәннәт бакчалары шаулый ди... Боларны азмы-күпме аңлагач, Хөснибикә тагы уйга калды, нигә шундый матур, рәхәт урынга аның әтисе һәм туганнары күчми икән соң? Аның әтисе бит дөньяның иң акыллы кешесе, барасы җирләре алай яхшы булгач, ул да анда китәр иде, Себернең ак карын кочаклап, егылып ятып калмас иде... Әмма Хөснибикә болар турында Зөлбануга аңлатып тормады, чөнки бу сорауларга барыбер аның да җавабы булмас иде. Зөлбану белән аралашып алгач, ул барыбер бераз тынычланды, ул арада янына Мәхсүрә һәм Мансура апалары да килеп җитте, кул астында булган нәрсәләр белән тамак ялгап алдылар, озын юлга яраклашу-җайлашу хәстәрен күрә башладылар. Әйтмәсәләр дә, һәркемнең уй-хәсрәте үзе белән иде, һәркем авылда иң якыннарын калдырып киткән, ни әйтсәң дә, җаннарның яртысы анда өзелеп калган иде... Хатын-кызлар яшеренеп кенә сызланды-елады, ирләр, үз хәлләрен күрсәтмәс өчен, эш тапкан булып, вагон араларында әрле-бирле килде, балачага, мондый кысынкылыктан һәм тарлыктан гаҗиз булып, тәрәзәләргә сарылды, алар хыялларында булса да ак дала буйлап тәгәрәделәр, билгесез язмышлары каршына йөгерделәр... Кышкы көн кыска, ул арада өйлә намазы вакыты да килеп җитте, сәфәрдә булгач, аны икенде белән бергә кушып укырга булдылар. Ирләр уникенче вагонга юнәлде, карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар хәзергә үз вагоннарында калды, шунда укырга булдылар. Уникенче вагонның кырыйкырыйларына сандык-әрҗәләр өелгән иде, уртасы исә буш, юлчылар өчен махсус шулай көйләнгән. Хатын-кызлар башта барып, аны тәртипкә китереп, юып чыктылар, идәннәргә үзләре тукыган паласлар җәелде, җылы булсын өчен, астына киез дә салып калдырылды. Уникенче вагон шунда ук ямьләнеп китте, Яланкүл мәчетенә охшап калды. Бу юлы намазда Юанбаш Мөхәммәдине имам итеп билгеләделәр, аннан чиратлап имамлык итәргә булдылар. Инде туган авыллардан чыкканнан бирле намазлар кыскартылып, сәфәр намазы итеп укыла иде, өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне дә бергә кушып укыдылар, бу юлчылар өчен бик җайлы булды. "Вакыт иркен булганда, бәлки, барысын да тулысынча укырга кирәктер?" диючеләргә белемлерәк кешеләр: "Бу - Аллаһның мөсафирларга бүләге, бүләкне кабул итмәү рәхмәтсезлек булыр иде", дип җавап бирделәр. Бу юлы да өйлә белән икенде бергә укылды, аннан соң ирләр, таралышмыйча, бераз киңәшеп алырга булдылар. - Җәмәгать, инде урнаштык, исән-имин кузгалып киттек, Аллаһ ниятләгән урыннарыбызга сау-сәламәт барып җитәргә насыйп итсен! - дип башлады сүзен Төхфәтулла улы Мөхәммәди Юанбаш. - Юлыбыз әле шактый озын, атнадан артык барасы. Миндә тәкъдим бар - хатын-кызлар үзләре аерым вагоннарда барсыннар, ирләр - аерым. Чөнки күрәм, хатын-кызларыбыз чит ирләрдән бик уңайсызланалар, киенә-чишенә дә алмыйлар, ятып торырга да кыенсыналар. Әйдәгез, бу вакытта гаиләләребездән аерылып торыйк, кирәк тапсагыз, әнә, ишек төбендә очрашыгыз, тукталышларда хәл итәсе нәрсәләрне дә ки вагонда гел туганнар һәм мәхрәмнәр генә икән, ул чагында бергә дә мөмкин, әмма вагон тутырырлык туган-тумача юктыр дип беләм. Ирләр гөрләшеп алдылар, алар үзләре дә чит хатын-кызлар белән бер вагоннарда барырга уңайсызланалар, бу турыда ничек сүз башларга гына белмиләр иде. Рәхмәт Юанбаш Мөхәммәдигә, хәлләренә керде, шулай итәсе булыр, диештеләр. Кулга каләм тотып, ак кәгазьгә язып, вагоннарны бүлештеләр, һәр вагонга бер җаваплы кеше билгеләделәр. Яшьрәкләргә дә эш табылды - алар станцияләрдә поезддан төшеп, халыкка ашарга-эчәргә алып менәргә тиешләр, моның өчен һәркемне йөгертеп булмый. Тукталышларда бигрәк тә сак булырга кушылды - беркем рөхсәтсез беркая китәргә тиеш түгел, аяк язарга ишек төбенә генә чыгып басасы, бу бигрәк тә хатын-кызларга һәм балаларга кагыла. Инде атна-ун көн шактый озак вакыт, аны бушка уздырырга ярамас, намаздан соң - ирләр, намаз араларында хатын-кызлар, балалар, уникенче вагонга җыелып, вәгазь тыңларга, дәресләр алырга дип киңәшелде. - Синнән сорыйм әле, Мөхәммәди әкә, күңелемдә калмасын - бер һиҗрәткә дип юлга чыккач, кире кайтырга ярыймы? Бу сорауны Хөснибикәнең ире Салих бирде, барысы да аптырап аның ягына борылып карады. - Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки үзегез күрәсез, хатыным Хөснибикә бик газаплана, корсагындагы баласына зыян килмәсен, дим. Ул бит башкалар кебек түгел, берни белми, кая барганын, нигә атасын, туганнарын, авылны ташлап чыгып киткәнне аңламый, шуңа күрә бик сызлана, мескенем... Үзегез беләсез, каенатай аны җибәрергә теләмәде, мин каты торганга гына бу юлга кузгалдык. Аларның Умбада йөрәк өзгеч аерылышулары җаныма тынгылык бирми, үземне гел гаепле кебек хис итәм. Күңелемә шик килде... Тора алырбызмы икән без анда, бөтенләй чит-ят илләрдә? Барыбыз да саргаеп үлмәбезме икән? Кайберәүләр мондыйрак сорауларны инде Умбада ук бирә башлаганнар иде, хәтта Аубаткан һәм Яланкүлдән берничә гаилә Умбадан кире авылларына да кайтып китте. Нишлисең, һәркем үзе хәл итә, беркемне дә мәҗбүриләү юк. Юл җиңел түгел, әле анда ни көткәнен дә беркем белми, шуңа күрә икеләнүчеләр дә күренә башлады. Әмма һиҗрәт - икеле-микеле уйный торган нәрсә түгел, бу - бик җитди эш, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, дин-ислам хакына башкарыла торган гамәл. Күңелгә шик кергән икән, аны бары тик дин-исламга таянып кына аңлатырга һәм таратырга мөмкин. Төхфәтулла улы Мөхәммәди шулай эшләде дә. - Һиҗрәт нияте белән бер юлга кузгалгач, кайтып-китеп йөрүләр юк инде ул, Салих энем, - диде ул. - Әлбәттә, ярты юлдан борылып кайтып китәргә дә була, Умбада кайберәүләр шулай эшләде дә, аларның шул вакыттан инде һиҗрәтләре өзелде... Барып урнашкач, кайтып-килеп ике арада йөрсәң дә, ул инде һиҗрәт булмый, үзеңә җайлыны эзләп йөрү була. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен, динебезне саклап калу өчен шундый авыр юлга кузгалдык, менә шушы иман хакына барысына да түзәргә тиешбез. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһиссәламне искә төшерегез, һиҗрәт бит аннан башланган! Мәккә кяферләренең җәберләүләренә түзә алмыйча, дин-исламны саклау һәм тарату өчен, илле өч яшендә туган җирен, якыннарын калдырып, Ясрибкә, ягъни хәзерге Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Дөрес, аңа кадәр ул аз санлы Мәккә мөселманнарын, үлем-җәбердән саклап калу өчен, яшерен генә башта Хәбашстанга, аннан Мәдинәгә күчерттергән була. Әле безнең арттан куа чыгучы, эзәрлекләүче юк, ә Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезнең дә, аңа ияргән мөселманнарның да теңкәләренә тигәннәр, эзәрлекләгәннәр, төрлечә кимсеткәннәр, үз ялган диннәренә аударырга тырышканнар. Пәйгамбәребез Кәгъбәтуллада намаз укып утырганда, явызлар хәтта ки сөекле пәйгамбәребезне үтерергә ниятлиләр, план коралар, әмма Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша аңа бу хакта җиткерә, кяфер-мөшрикләр аны үтерә алмыйлар. Сәфәр аеның егерме җиденче көнендә пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкер белән бергә, Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә ниятләп, юлга кузгалалар. Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезне өендә таба алмагач, артларыннан куа чыгалар, ниятләре - юлда тотып үтерү була. Юлчылар исә ул вакытта Мәвер тавында бер куышка кереп яшеренәләр, Аллаһ әмере белән, бу тау тишеген шунда ук үрмәкүч пәрәвез белән чорнап ала, күгәрченнәр оя кора һәм күкәй сала... Бу Аллаһның бер хикмәте, рәхмәте була инде... Куа килүчеләр тау куышына килеп җиткәч, аларның аяк тавышларын ишетеп, Әбү Бәкер бик нык курка, хәзер тотып алып, сөекле пәйгамбәребезне үтерерләр инде, дип кайгыра. Моны күреп, Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа әйтә, "Син кайгырма, Аллаһ безнең белән", ди. Нәкъ шулай була да - куа килүчеләр пәрәвез сарган тау тишеген күреп, монда күптән кеше аяк басмаган икән, дип, борылып китеп баралар. Пәйгамбәребез өч көн, өч төн шушы тау куышында гыйбадәттә үткәрә, Рабигүл-әүвәл аеның беренче дүшәмбесендә аннан чыгып, Мәдинә тарафына юнәлә. Моны ишетеп, Мәккә мөшрикләре аны тагы куа чыгалар, әмма Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле пәйгамбәрен явызлар җәберенә бирми, алар Әбү Бәкер белән исән-имин Мәдинәгә килеп җитәләр. Ә Мәдинә халкы пәйгамбәребезне урамнарга чыгып, бик сөенеп каршы ала, һәркем аны үзенең кунагы итәргә хыяллана. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган башка мөселманнарны да Мәдинә халкы үз туганнарыдай якын күрә, йорт-җирен, ризыгын бирә, ислам динен Мәккәдәге кебек, яшермичә, ачыктан-ачык тотарга шартлар тудыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам Мәдинәгә күчеп килү белән, биредә тиз арада ислам дине тарала башлый, беренче ислам дәүләте дә монда төзелә, соңыннан мөселманнар Мәккәгә барып та аны сугышсыз яулап алалар. Менә үзегез уйлап карагыз инде, әгәр пәйгамбәребез һәм башка мөселманнар Мәккәдә калган булсалар, аларның язмышы ничек булыр иде? Динисламның язмышы ничек булыр иде? Дөрес, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне дә, динебезне дә саклар иде, әмма тагы күпме газаплар күрер иде алар? Димәк, һиҗрәт әмере аларга Аллаһтан булган, безгә дә бу уйларны Аллаһ күңелебезгә салды, шуңа күрә, мондый җаваплы юлга чыккач, икеләнмик инде, туганнар! Ир-атларның бер өлеше бу хәлләр турында ишетеп белсә дә, күпчелек халык Юанбаш Мөхәммәди сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлады. Әйе, бер караганда, аларның хәлләре әле Аллага шөкер, арттан куа килүчеләр юк, эссе чүлләрдә дөягә атланып та үтмиләр бу юлларны, тимер атларда гаиләләре белән җилдерәләр... Анда да ярдәм итәрләр, инша Аллаһ, мөселманнар янына баралар бит, Мәдинәдәге ансарлар кебек, аларны да ташламаслар... Ә менә бер баргач, яңадан илгә кайтып-килү мәсьәләсендә кайберәүләрендә барыбер сораулар калды. Салих тагы шул сорауны күтәрде: - Мөхәммәди әкә, пәйгамбәребез соңыннан Мәккәгә кайткан түгелме соң, безгә Тара мәчетендә шулайрак сөйләгәннәр иде, - диде. - Әйе, Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә килгән, әмма ул Хаҗ кылу өчен генә анда барган, соңыннан Мәдинәгә кайтып киткән, - дип җавап бирде Юанбаш Мөхәммәди. - Ул бит үлүен дә Мәдинә шәһәрендә үлгән, шунда күмелгән дә... Күрәсезме, хәтта ул да, инде Мәккә халкы иман китергәч тә, аларны гафу иткәч тә, яңадан анда кайтмаган, чөнки ул Мәдинәгә һиҗрәт нияте белән, дин-ислам хакына күчеп киткән булган һәм шунда калган да... Безгә дә пәйгамбәребез сөннәтен тотарга кирәк. Әлбәттә, дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин, Умбадагы кебек, кире борылучылар да булуы бар, әмма ул чагында алар һиҗрәт савабыннан мәхрүм кала инде... калганнар, азан әйтеп, камәт төшереп, тиз генә намазга бастылар. Намаздан соң, алдан сөйләшенгәнчә, вагоннарда урыннарны алыштылар - ирләр ирләр белән, хатын-кызлар үзләре аерым урнашты, балалар да шулай бүленде. Таң алдыннан исә беренче зур станциягә - Кызылъяр-Петропавелга килеп җиттеләр, эшелон монда шактый гына торасы икән, ир-атлар төшеп, аяк язып алырга, һава суларга булдылар. Хатын-кызлар исә, башта куркыбрак торсалар да, паровоз озак тора, дигәч, ирләре янына төшеп, бер-берләренә азык һәм кирәк-яракларны бирештеләр, үзара киңәшеп тә алдылар. Ул арада балалар да батыраеп, берәм-берәм баскычлардан сикерешеп төшә башладылар, атааналары аларны каравылларга ашыкты, шулай итеп, һиҗрәт составы тирәсендә йөзләгән кеше җыелган мәйдан барлыкка килде. Аларны күреп, әллә кайчаннан биредә яшәүче казакълар һәм татарлар йөгереп килеп җитте, алар Тара татарларының дин-ислам хакына госманлы иленә китеп барулары турында инде ишеткәннәр иде, һәркем бу мөһаҗирләрне күреп калырга ашыкты. Казакълар - бик юмарт, ихлас халык, алар шунда ук итен-маен, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җиттеләр, аны сөенә-сөенә, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, китүчеләргә тарата башладылар, аларның хәер-фатыйхасын, догаларын алып калырга тырыштылар. Бер-берләрен моңа кадәр күрмәгән-белмәгән кешеләр кочаклашып күрештеләр, елап аерылыштылар, чөнки гасырлар буе бергә яшәп, алар инде туганлашып беткәннәр иде... Һиҗрәткә китеп барган татарларны Себер урманнары гына түгел, кар каплаган казакъ далалары да, шушы далаларның чын хуҗасы булган казакъ халкы да бәхиллеген биреп, елап озатып калды... Әмма татарларның авылы-авылы белән кубарылып, туган илләрен ташлап китеп барулары дала казакъларының күңеленә шом салды. Татарлар, бигрәк тә бөтен урман-дала халкына гыйлем биргән укымышлы бохарилар юкка гына болай кузгалмаслар, димәк, илдә ниндидер афәтләр көтелә, дип уйлады алар. Үзләренең олылары, укымышлы муллалары белән дә бу хакта киңәшеп карадылар. "Ил өстенә кызыл кыргын килә", диде Тараз якларында яшәүче бер акыл иясе, ягъни, кызыл террор, әмма моңа кадәр әле нәкъ ун ел вакыт бар иде... Һиҗрәт эшелоны, Кызылъярдан акрын гына кузгалып, Курган-Чиләбе якларына юл алды, аннан соң Урал таулары, Уфа-Самарлар булыр, алардан соң - Рәзән-Мәскәүләр, ә Мәскәүдән - Хаҗибәйле-Одесса, Кара диңгез аша - Истанбул... Юл әле бик ерак, ул әле башлана гына, шуңа күрә, иманга зәгыйфьлек китермичә, саулыкны саклап, шушы тәртипләргә өйрәнеп һәм түзеп, барасы да барасы... Вагон араларында интегеп йөрмәс өчен, Кызылъярда туктап торганда ук, хатын-кызлар һәм балалар уникенче вагонга керделәр, Зәйнәп абыстай аларга бераз үгет-нәсихәт биреп алырга булды. Хөснибикә белән Зөлбану да биредә иде, Хөснибикә ишетмәсә дә, башкалардан аерылып каласы килмәде. Балалар исә бу кадәр иркенлектән башта аптырап калдылар, аннан идәнгә җәелгән келәмнәр өстенә ятып, тәгәри-уйный башладылар. Алар шулай бераз кан тараткач, Зәйнәп абыстай барысын да каршына тезеп утыртты, әниләре дә балалары янына чүмәште. Яшьрәк кызлар, баласыз киленчәкләр аерымрак утырды, һәркемнең үз ишләре белән күбрәк аралашасы килә иде. - Менә озын юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр шулай үзебез генә иркенләп җыйнала алдык, Аллаһка мең шөкер! - дип башлап китте Зәйнәп абыстай сүзен. - Үзегез беләсез, хатын-кыз таифәсенең ирләргә белдерергә уңайсызлана торган нечкә яклары да бар, андый вакытта, бер-беребез белән киңәшик, ярдәм итешик... Безгә әле барып урнашканчы ирләребез белән аерым яшәргә туры киләчәк, моңа да ияләнергә кирәк. Ашау-эчү мәсьәләләрен һәр әмма зурлап юынулар урынга барып җиткәч, тәмам урнашкач кына булачак, анысына да әзер булып торыгыз. Юлда чисталыкны саклау бик мөһим, Аллам сакласын, авырып китсәк, монда өебез түгел, кул астында әллә нәрсә юк... Шулчак Таһирә апа дип йөртелгән Кумыслы хатыны сүзгә кушылды: - Мин үзем белән барысын да алдым, Зәйнәп абыстай, - диде ул. - Китәбез, дип, җәй буе дару үләннәре җыеп киптердем, салкын тигәннән дә күп, ә эч киткәннән һәм катканнан агач кайрыларын төеп әзерләдем, төнәтмәләрем дә бар... Пешкән-янганнан төрле майлар да алдым. Алар барысы да үзем белән, төенчегемә сыймаганнары менә бу әрҗәләрдә. - Бик яхшы булган, Таһирә апа, - диде Зәйнәп абыстай. - Син алайса авыруларның яныңа килгәннәрен көтеп торма инде, һәр көн иртә-кич хатынкыз вагоннарын әйләнеп, урап чык... Үләннәреңне дә үзең белән ал. Кем ютәлли, кем чирли, кем уттай яна - барысын да тикшереп-белеп тор, бигрәк тә балаларны кара... Сез дә бер-берегезгә күз-колак булыгыз, хатыннар, чирегезне яшермәгез, чөнки урыны-вакыты андый түгел. Балалар дигәннән, монысын инде аналарына әйтәм - нык карагыз аларны. Сикереп-уйнап имгәнә күрмәсеннәр, гарип калмасыннар. Бигрәк тә станцияләрдә балаларыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз, урамга чыксагыз, җылы итеп киенеп чыгыгыз. Каты чир-зәхмәт аркасында һиҗрәтегез дә өзелүе бар, Аллам сакласын! Хатын-кызлар гөжләшеп алдылар, бу хәтле озак әзерлекләр белән, бу кадәр авырлыклар белән башланган сәфәрнең шулай өзелүен берәү дә теләми иде. Әйе, юл бик җитди, җаваплы, әмма билгеле бер тәртип белән яшәсәң, ашау-эчү, чисталык кагыйдәләрен сакласаң, исән-имин барып җителер, инша Аллаһ! Әнә Зәйнәп абыстай да шуларны раслый, моның өстенә, икеле-микеле уйлардан да арынырга, Аллаһка тәвәккәллек кылырга куша. Зәйнәп абыстай үзе белән Коръән китабын да алган икән, хатын-кызлар бераз тынычлангач, матурмоңлы тавыш белән укый башлады. Хатын-кызларның күбесе дини белемле иде, алар абыстай артыннан пышылдап кына кабатлап бардылар, вагон-мәчет илаһи бер нур белән тулды... Аннан Зәйнәп абыстай балалардан белгән аятьсүрәләрне укытты, алар аерым-аерым да, бергәләп тә җырлый-җырлый, сузакөйли, тәгәрмәч тавышларын да уздырып, урамда улаган буран тавышларын да күмеп, Коръән укыдылар... Бу мизгелләрдә инде еракта калып барган туган авыллар да, әле барып җитмәгән төрек иле дә, артта калган авырлыклар, алда көткән билгесезлекләр дә алар өчен юк иде... Һиҗрәт эшелонының уникенче вагонында, туң җир белән салкын күкне тоташтырып, изге Коръән аятьләре яңгырый, мөһаҗирләр исә илаһи нур эчендә йөзәләр иде... Зәйнәп абыстайның бик оста сүз остасы, чичән икәнен дә белгән балалар аннан әкият сөйләвен дә сорый башладылар. Яланкүлдә вакытта, җәйләрен, малларны көтүдән каршы алганда, ул авыл балаларын күл буена җыеп, матурматур хикәятләр, борынгыда булып үткән хәлләрне сөйли иде. Күпме буын балалар Зәйнәп абыстайның әкиятләрен тыңлап үсте. Хәер, аларны әкият дип тә әйтеп булмый, барлык вакыйгалар да шушы тирәләрдә булган, дип ышанып тыңлыйлар иде балалар. Ул бөтен Себер белән идарә иткән ханнарсолтаннар дисеңме, ил-җирләр өчен барган каты сугышлар, аягүрә үлгән батыр каһарманнар дисеңме, дошманга бирелмичә, манаралардан ташланган ханбикәләр дисеңме - тәннәр чымырдап торырлык, гомер онытылырлык түгел! Зәйнәп абыстайның шуларны сөйли башлаганын көтеп, балалар идәнгә җайлап сузылып яттылар, олыраклар аның тирәсенә якынрак килеп утырды, чичәнә хикәятен башлады... - Борын-борын заманнарда түгел, әле безнең бабайларның бабайлары - аның җирләре Алтайдан Урал тауларына кадәр җәелгән, котыптан кыпчак далаларына кадәр сузылган... Бу тирәдәге бөтен халыклар - иштәге-нугае, кыргыз-кайсагы аңа буйсынган, татарлар кул астында булган, Күчем хан аларның берсен дә рәнҗетмәгән. Динебезне ныгытыр өчен, Бохарадан ярдәмчеләр чакырткан, ислам динен таратырга Себергә йөзләгән мөселман килгән. Себер җире киң икән, Күчем хан шундый ир икән, Себер-йортта бер икән, милләтенә тиң икән, Ирекле кеше ул булып, илне тотар ир икән! Күчем хан илдә бер икән, ир сыртланы ир икән, Милләтенең баласы - татарына тиң икән! - Халкыбыз бай яшәгән, дәүләтебез нык булган, урманнарда киек, суларда балык гөжләп торган, хан бар кешене дә тигез күргән. Әмма Урал аръягындагы төкле урыслар бу җирләрне, бу байлыкны бездән тартып алырга теләгәннәр, кяфер патшасы Себергә үзенең яугирләрен җибәргән. Алар кеше үтерә торган утлы таяклар белән килгәннәр, безнекеләрдә ук та җәя, сөңге дә кылыч кына булган... Борынгыларның бәет-мөнәҗәтләрендә бу хакта менә ничек әйтелә: Себер-йортны дау алды, Яу өстенә яу килде, Күчем хан әйткән көн килде, Чыңгызның куйган хан тагы Кан тагы булып әверелде, Татар иле камалды. - Башта Йармак дигән канэчкеч атаманнары башкалабыз Искәрне басып алган, ул тирәдәге халыкны баш өсләрендә кылыч тотып көчләп чукындырган, чукынмаганнарны үтергән. Күчем хан яугирләре Искәрне камап алган, урыслар анда ачтан кырыла башлагач, Йармак аннан чыгып качарга омтылган, Күчем хан аны куып җитеп үтергән. "Эткә эт үлеме!" дигән. Әмма урыслар барыбер Күчем ханга, татарларга тыныч яшәргә ирек бирмәгәннәр, Себер өстенә яу артыннан яу җибәргәннәр. Урыслар килгән бер җиргә кәлгә салып куеп, аны утлы корал белән саклый башлаганнар, якын-тирә авылларны талаганнар, үзләренә буйсындырганнар. Безнең Торада да элек Күчем ханның ыстаны булган, ул җәйләрен биредә яшәгән, әмма урыслар аны да басып алганнар. Күчем хан ун-унбиш ел буе кулына кылыч тотып бу басып алучылар белән сугышкан, картайган, сукырайган, әмма урысларга үз теләге белән бирелмәгән, иманын сатмаган. Ул соңрак безнең Иртыш буйларыннан Уба елгасы буйларына чигенергә мәҗбүр булган, аның шәһәрләре анда да булган. Инде кяферләрдән еракта, Бараба далаларында бераз тын алыйм, көч җыйыйм, дип уйлаганда, урыс яугирләре аның җәйге ыстанына таң алдыннан, көтмәгәндә һөҗүм итеп, утлы таякларыннан бар халыкны диярлек кырып салалар, үтерәләр. Бу канлы сугышта Күчем хан каты яралана, аны яугирләре һәм уллары Убаның теге ягына алып чыгып китәләр, ә исән калган гаиләсен, балаларын, хатыннарын, киленчәкләрен урыслар әсир итеп алалар һәм башкалаларына алып китеп чукындыралар. Күчем хан каты яралардан үлә, улларына, нәселенә кяферләрне Себердән кууны әманәт итеп әйтеп калдыра, ислам динен һәм милләтебезне васыять итә. - Бабайларның сөйләве буенча, Күчем ханның уллары һәм оныклары, ул үлгәч тә әле, бик озак еллар урысларга каршы сугышалар, ләкин аларны җиңә алмыйлар. Алар да безгә дәүләтне, динне һәм милләтне васыять итеп бу дөньядан китә... Татарлар Себердә яңадан дәүләтне торгыза алмыйлар, әмма динне һәм милләтне шушы көнгә хәтле саклап яшиләр. Дөрес, динебезгә, динебез аша милләтебезгә күп һөҗүмнәр булды, халкыбызның бер өлеше көчләп чукындырылды һәм урыска әйләнде, хәзер менә калганнарын да шул хәл көтә... Безнең аларны җиңәрлек көчебез юк, шуңа күрә үзебез китәбез... Иманны саклап калу өчен, урыска әйләнмәс өчен, туган җирләребезне калдырып, дөнья читенә чыгып киттек, оланнар... Бу тарихны, бу дастанны беркайчан да онытмагыз, кайда гына яшәсәгез дә, аны нәселегезгә тапшырыгыз. Әйе, без - дин-ислам хакына ерак илләргә һиҗрәт кылучы мөселманнар, әмма шул ук вакытта без әлмисактан бирле Себердә яшәгән, биредә дәүләтләр тоткан һәм аларны югалткан бөек һәм фаҗигале язмышлы халык - татарлар да... Менә шушы ике нәрсәне онытмасагыз - дин һәм милләт - аларга гомер буе тугры булсагыз, тагы ханлы да, данлы да булырбыз, Аллаһ теләсә! Себер иле киң икән, татарның гөле икән, Пәйгамбәрләр заманыннан намазлы җире икән, Милләтенең сөйләме дә былбыллар теле икән, Себер шундый ил икән! Татарына тиң икән... Котыплардан кыпчаккача тәхет тоткан җир икән! Дәүләт тоткан ил икән! Күчем хан шундый ир икән - Татар өчен сугышта арысланга тиң икән! Зәйнәп абыстай бүген "Күчем хан" дастанын бигрәк тә йөрәкләргә үтәрлек итеп әйтте, бу аның илдән китүчеләргә васыяте кебек тә яңгырады. Әйе, олы як кая барса да, кайда яшәсә дә, үзләренең кем икәнлекләрен, кайлардан килүен беркайчан да онытмаячак, үлгәнче истә тотачак... Ул гынамы, - алар Себер елгаларындагы җәелеп аккан язгы ташуларны, актарылып өскә чыккан боз тауларын, язын авыл өстен тутырып очкан аккошларны, җәйге йомшак җилләрне, авыл урамнарын иңләп кайткан мал көтүләрен, сандугачлы таңнарын, көзге урманнарның, үзәк өзеп, моңлы шаулавын, сазлык-әрәмәләрдә тәгәрәп үскән мүк җиләкләрен, бөрлегәннәрне, кыйблага карап сузылган кышкы чана юлларын, шул юллар буенча мәңгелеккә китеп барган чакларын - алар мәңге онытмаячак! Юк, юк, юк... онытмаячак... Ә менә яшьләр, алардан соң туган, алар бу дөньядан киткәч туган буын - хәтерләрме боларны? Дөньяның читендә, кара урманнар арасында, котып тарафында Себер дигән җир барын, анда ятим булып калган туган авылларын, һаман шунда яшәп яткан милләттәшләрен, кан кардәшләрен хәтерләрләрме, белерләрме, онытмаслармы алар? Зәйнәп абыстай вагон идәненә тезелешеп утырган балаларга, аларның тынып калган аналарына карады. "Менә бу балаларның кем булып үсүләре, тарихи хәтерне ни дәрәҗәдә саклаулары аналарыннан да торачак, - дип уйлады ул. - Димәк, күбрәк алар белән эшләргә, аларга аңлатырга кирәк булачак. Дини илгә баралар, дин болай да булыр, инша Аллаһ, ә менә телне, милли тарихны һәм мәдәниятне, үз ризыкларыбызны һәм киемнәребезне, татарга гына хас һөнәрләрне чит-ятлар арасында саклап калу шактый авыр булачак... Картнә-әбиләр, әни-инәләр бу гөнаһсыз сабыйларны ничек тәрбияләр - алар шундый булачак. Балаларның да исләренә һәрвакыт ана теленең матурлыгын, байлыгын, кирәклеген искә төшереп тору лазем..." Һиҗрәт шәһите Баралар... Татар тарихыдай чиксез кыпчак далаларын, милләт хәсрәтедәй төпсез Себер елгаларын кичеп, инде Урал тауларына кереп баралар... Гомерләрендә дә тау күрмәгән себер татарлары, шомланып һәм сокланып, юлларында мәгърур басып калган таш-кыяларга текәләләр... Үзләренең дә заман башларында шушы биек таулардан төшкән Тау Ирләре икәнлекләрен белмиләр алар... Нух пәйгамбәр көймәсе белән шушы Урал-Җаек тауларыннан төшеп, көнчыгыштагы урман-далаларга, көнбатыштагы үзән-кырларга таралган бөек төрки-татар кавеме хәзер инде тауларын танымый... Инде аларны да җиде ятка калдырып, илдән китеп баралар... Инде үзенең дәһшәтле таулары белән Миасс, Злотоуст станцияләре артта калды, алда Уфа - татар шәһәре, диделәр, анда эшелон шактый торасы икән. Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатынкыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды. Хатыннар аның янына барып, баш очында "Ясин" дә укыдылар, өшкерделәр дә, төрле төнәтмәләр дә биреп карадылар - файдасы тимәде. Уфага җитәр алдыннан, ул кул хәрәкәтләре белән Зәйнәп абыстайны үз янына чакырып алды, аңа ияреп, башкалар да Мәрфуга яткан урынга җыелдылар. Ул ярылып кипкән иреннәрен көч-хәл белән ачып, аларга соңгы сүзләрен, соңгы теләген әйтеп калырга ашыкты: - Мин китәм инде... Аллаһ янына китәм... Үз өемә кайтам... Мине юлда ташлап калдырмагыз... Мөселманча күмегез... Соңгы әманәтем шул... Үлемтеккәфенлекләрем үзем белән... Мин аларны юлга алып чыккан идем... Һиҗрәтем өзелә инде... Шул үкенеч... Мәрфуга хәле бетеп, күзләрен йомды, ут булып янган битләре өстеннән тозлы күз яшьләре тәгәрәп төште. Янына балалары җыелды, кайсыдыр тагы Коръән укый башлады. Ул туктаган арада, Зәйнәп абыстай Мәрфуганың ак яулыклы башыннан сыйпап, үз догаларын укыды, тагы өшкереп карады... - Һиҗрәтең өзелмәс, туганым, борчылма... Юлга һиҗрәт нияте белән чыккач, савабы да һиҗрәт өчен булыр, инша Аллаһ! Мәрфуганың керфекләре тетрәп куйды, ул күзләрен ачты, беренче һәм соңгы тапкыр күргәндәй, янында басып торган хатын-кызларга карады. Кайда ул, кая бара? Аста ярсып тәгәрмәчләр дөберди, барган уңайга, идән-түшәмнәр чайкала, тәрәзгә юеш кар бөртекләре килеп сыланалар да, күмер төтене белән кушылып, каралып агып төшәләр... Әйтерсең лә табигать үзе бу татар хатынын соңгы юлга кара күз яшьләре белән елап озата... Юк, бу бит Кумыслы күл өсләреннән шулай кара карлыгачлар очып уйнаклый, әйтерсең лә зур давыл, яңгыр буласын хәбәр итәләр... - Кумыслы... күл... буйларында... "Саташа, бичара, һаман шул Кумыслы күл, туган авылы белән саташа", дип уйлады үлеп барган Мәрфуганы чорнап алган хатыннар. Ә ул саташмый иде, аның, мәңгелек өенә киткәндә, үзе белән Кумыслы күл буйларында үскән үләннәрнең исен, суының тәмен алып китәсе килә иде... Әмма исәннәр моны аңлыймы соң?! Мәрфуга хәлсез куллары белән баш очына ишарәләп күрсәтте. Ул яткан кайнар мендәрне бераз күтәреп карадылар, аннан төенчеге белән үлемтекләре һәм... төргәктә кипкән үләннәр һәм туфрак белән кечкенә шешәдә су килеп чыкты. Болар - Мәрфуга белән Кумыслыдан һиҗрәткә китеп барган туган туфрак һәм берничә йотым су иде... Төргәкне Мәрфуганың еш-еш күтәрелгән күкрәгенә куйдылар, ул аннан калтыранган бармаклары белән кипкән үләннәрне алды, аларны битләренә китерде, тирән итеп бер иснәде, талгын бер рәхәтлек кичереп, елмаеп куйды... Саташа, бичара, һаман Кумыслы күл буйларында үскән үләннәр белән саташа, дип уйладылар аны саклап торган хатыннар. Ә ул саташмый иде, ул туган туфрагы белән тагы бер тапкыр бәхилләшә иде... Моны аңлап, хатыннар нәни шешәдәге Кумыслы суын инде китеп барган Мәрфуганың уттай иреннәренә тидерделәр, ул җиңел сулап куйды, әйтерсең лә шуны гына көтеп яткан, шуны гына теләгән... Суның соңгы тамчыларын ул йота алмады, алар ирен читеннән үлемтек төенчегенә тәгәрәп төште... Мәрфуга очып китәргә теләгән коштай талпынып-тартынып куйды, терсәкләренә таянып, яткан җиреннән бераз күтәрелә төште һәм, җиңел сулап: - Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ, - дип шәһәдәт кәлимәсен әйтте һәм тынычланып, урынына сеңде... Кумыслы хатыны Мәрфуга беренче һиҗрәт шәһите булды... Мәрфуга шулай тыныч кына, язмышы белән килешеп, бу дөньядан китеп барды, калганнар исә бары тик бер сорауга җавап эзләделәр - мәет белән нишләргә? Монда аны юып та, күмеп тә булмый, димәк, бу эшләрне алдагы станциядә эшләргә туры киләчәк. Әмма паровоз бу хәтле вакыт аларны көтеп тормаячак бит, ирен, балаларын да мәет күмү өчен анда калдырып булмый, алар соңыннан һиҗрәткә кушыла алмаячаклар. Димәк, мәетне Уфада калдырырга туры килә, әмма кемгә? Бу хакта эшелон башлыгына да җиткерделәр, ул да мәсьәләне Уфада хәл итәргә киңәш итте. Нәрсә генә булса да, мәет вагонда калдырыла алмый иде. Уфага килеп туктау белән, урысча бераз яхшырак белгән ир-атлар станция начальнигына юнәлделәр, хәлне аңлатып бирделәр. Олы яшьтәге урыс кешесенең мондый хәлләр белән очраштыргалаганы булган, ул аларга бу тирәдә яшәүче татарларны эзләп табарга һәм мәетне күмәр өчен шуларга биреп калдырырга киңәш итте. Вокзал янында гына татарлар яши икән, эзләп табып, хәлне аңлаттылар, үзләренең Себердән бөтен состав белән госманлыга һиҗрәткә китеп баруларын, юлда олы яшьтәге бер хатынның үлүен, аны биредә мөселманча күмәргә кирәклеген әйттеләр. Әмма паровоз аларны көтеп тормаячак, шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мәетне күмәргә алып калуларын сорадылар, кәфенлекләре дә, хәер-сәдакалары да барлыгын белдерделәр. Бераз киңәш-табыш итешкәч, барысы да җыелып тагы вокзалга киттеләр, Уфа татарлары үзләре белән мәет салырга кабык колашасын, кирәк-яракларын алдылар. Ирләр җыелып Мәрфуга яткан вагонга керделәр, бу вакытта хатынкызлар урамга чыгып торды, ярдәм итәргә якыннары гына калды. Мәрфуганы үлемтек төенчеге белән бергә күтәреп колашага салдылар, калган әйберләрен иренә, балаларына бирделәр. Мәетне күтәреп урамга чыккач, мөһаҗирләр аның янына җыелышты, барысы да тын гына һиҗрәт шәһидәсе белән бәхилләште... җибәрде, вокзал өстенә кара төтен таралды, аның ачысы бу юлы күзләргә генә түгел, йөрәкләргә дә үтеп керде... Бу - кыйблага таба карап очкан, нурга таба йөгергән бер юлдашларыннан инде мәңгелеккә аерылу иде... Паровоз тагы сузып кычкыртып җибәрде, вагоннар сискәнеп тартылып куйдылар, ул арада Мәрфуганың мәетен күтәреп алып киттеләр. Моны күреп, балалары һәм хатын-кызлар елаша башладылар, ирләр тәкъбир әйтергә тотындылар. Уфаның карлы урамнарына Себер мөһаҗирләренең бәхилләшү авазы булып тәкъбир яңгырады, ул Мәрфуганы күздән югалганчы озата барды, баш очында эленеп торды... Киттеләр... Тагы кузгалып киттеләр... Һиҗрәт юлында беренче шәһитләрен биреп, инде юлда ук һәрнәрсәгә әзер булып, язмышның күзенә туры карап, алар тагы кузгалып киттеләр... Алда - кар каплаган авыллар һәм шәһәрләр - Самар, Рузаевка, Рәзән, Мәскәү... Аннан - Хаҗибәйле-Одесса... Ары таба - Кара диңгез аша - Истанбул, госманлы иле, мөселманнар җире... Әмма аңа кадәр әле күпме барырга, юлда тагы күпме шәһитләр бирергә туры киләчәк аларга! Ә хәзергә алар бара - тәкъдирләренә буйсынып, киләчәккә зур өмет белән, әмма эчләре тулы сагыш-моң белән, Себер мөһаҗирләре һиҗрәткә китеп бара... ... Хөснибикә дә инде бу тимер арбадагы тормышына күнегә башлады. Ире белән тукталышларда, урамда очрашалар, уникенче вагондагы мәчеткә барган-кайтканда да күрешкәлиләр. Инде Салих та тынычланган, кире кайтып китү турында уйламый да, сорамый да... Үз вагоннарында да, мәчеттә дә көне буе вәгазьләр, дәресләр бара, Салих аларда гомер буе яшәп тә моңарчы белмәгәннәрен белде. Авылда мал арасында ятып, җәй буе озын кышка утын-печән әзерләп, кышлык азык булдырып, аның дөнья турында уйларга да вакыты юк иде. Ә дөнья әнә нинди зур икән бит - инде ничә көн баралар, әле Рәсәй җирләренең дә теге башына барып җитә алганнары юк. Монда төрле халык җыелган, шактый укымышлылар да бар, менә шуларның әйтүенчә, бу җирләр борынгыда барысы да татарларныкы булган икән. Себере дә, Уралы да, Самары да, менә хәзер үтеп китеп бара торган мишәр яклары да татарлар кулында булган. Башта Явыз Иван дигән патша, аннан башкалары бу җирләрне татар канын түгеп басып алган, үзләрен кол иткән... "Ә нигә татарлар бу җирләрне яңадан сугышып тартып алмыйлар икән?" Бу сорау Салихның башында юл буе бөтерелде, ул аны Юанбаш Мөхәммәдигә бирмичә булдыра алмады. - Мөхәммәди әкә, тагы бер сорау тынгы бирми миңа - бу безнең җирләр икән, ни өчен без, татарлар, аннан китәргә тиеш соң? Иманым камил, беркем дә сөенеп ташлап китмәде бит туган җирләрне, һәрберебезнең җаны елый... Нигә без китәргә тиеш соң моннан, ә алар түгел? - Кемнәр - алар? - Кемнәр, дип, безне басып алучылар инде... Бәс, бу безнең җирләр икән, бәс, монда безнең дәүләтләребез булган икән, ул заманнарда иркенләп үз динебезне тотканбыз икән, нигә хәзер дә без шуны эшли алмыйбыз соң? Нигә без китәргә тиеш моннан?! Юанбаш Мөхәммәди бу яшь себер татарына бераз тын гына карап торды. Сорау бик гади тоелса да, бик җитди иде, аңа орды-бәрде генә җавап бирсәң, күңелендә шик калуы бар. Ирләрчә туры сорауга ирләрчә туры җавап та кирәк булачак. - Әйе, Салих энем, син дөрес әйтәсең, моннан без түгел, алар китәргә тиеш иде... Әмма китмәячәкләр, чөнки алар бу җирләрне сугышып, кан коеп яулап алдылар... Әйе, безнең канны коеп, гөрләп яшәп яткан татар дәүләтләрен юк итеп, алар татар җирләрен басып алдылар, һәм кылыч, һәм тәре тотып, үз тәртипләрен урнаштырдылар. Безнең халык гасырлар буе аларга каршы көрәште, җиңелгәннән соң да тиз генә бирешмәде, яу артыннан яуга кузгалды... Күчем ханның оныклары Урал аръягына чыгып, анда яшәүче татар-башкортларны, мишәрләрне патша хөкүмәтенә каршы сугышларга күтәрделәр... Казан, Идел-Урал-Себер кулдан киткәч тә, татарлар ике йөз ел буе баскыннарга баш бирмиләр, буйсынмыйлар, ирек өчен көрәшәләр. Шушы юлда бик күп каһарман ирләр корбан була. - Без аларга ата-бабаларыбызның җирләрен калдырып китәбез бит, кол ителгән милләтебезне ташлап китәбез! Без үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклыйбыз, дип чит-ят илләргә китәбез, әмма бөтен милләт китә алмый бит! Алар нишләр? Нигә соң шундый зур, бөек тарихлы милләттә татарны яңадан дәүләтле итәрлек кешеләр табылмый? Ярар, без инде кара халык, авылда мал-туардан башка нәрсә белмибез, әмма Казан-Уфа-Төмән-Таралар бар бит әле, аларда яшәүче укыган татарлар бар, нигә күтәрми алар халыкны дәүләт өчен көрәшкә? - Сорауны дөрес куясың, энем, әйткәнемчә, булган татарның андый ирегетләре, мондый күтәрелешләр ике йөз ел буе дәвам иткән. Әмма татар хәзер шушы коллык шартларында башын күтәрмичә генә исән калуның юлларын эзли башлады, чөнки баш күтәрүнең үлем икәнен яхшы белә... Милләткә хәзер исән калырга кирәк, әмма Габдрәшит хаҗи әйткәнчә, үз дәүләте булмаган милләт иртәме-соңмы барыбер юк була, көчлеләр тарафыннан йотыла... Менә шуңа күрә без китеп барабыз инде... - Әмма анда да безнең үз дәүләтебез булмаячак бит, без кайда да килгәнкилмешәк булачакбыз! - Әйе, дөрес әйтәсең - безнең анда да үз дәүләтебез булмаячак... Без төрекләр гасырлар буе төзегән һәм саклаган ислам дәүләтенә барып сыенабыз... Анда безнең динебезгә тимәячәкләр, иманыбыз зәгыйфьләнмәс. Бары тик шуның өчен генә без шушы авыр юлга чыктык, Салих энем, Аллаһ барыбызга да сабырлыклар бирсен! Халыкның күңелсезләнгәнен күреп, Зәйнәп абыстай аларга тагы үгетнәсихәтләрен бирде, барыбыз да Аллаһ кулында, тәкъдиребездә ни язылган булса, шул булыр, әҗәлдән качып котылу мөмкин түгел, диде. Таһирә апа исә вагонны җилләтергә, мәет яткан урын-җирләрне читкәрәк алып куярга кушты, яшь киленчәкләр шунда ук эшкә керештеләр. Хөснибикә дә аларга кушылырга булды, күз яшьләрен сөртте дә тиз генә урыныннан сикереп торды, әмма эчендәге сәер хәрәкәттән куркып, яңадан урынына утырды. Аның күзләре зур булып ачылган, йөзендә курку да, гаҗәпләнү дә чагыла, үзе куллары белән эчен тоткан иде. Хатыннарга булышып йөргән Зөлбану моны күреп, Хөснибикә янына йөгереп килде, янына утырып, ул да кулларын аның инде беленебрәк торган корсагына куйды. - Тибә, Хөснибикәнең бәбие тибә башлады! - дип, ул бөтен вагонга кычкырып җибәрде. Алар янына Мәхсүрә белән Мансура йөгереп килде, башкалар да җыелышты, вагон җанланып китте. - Менә бит, тере җан аннан да хәбәр бирә! - дип сөенештеләр. - Сабыйга җан керде! Фәрештәләр Аллаһ әмере белән аңа җан иңдерде! Менә бит, берәү үлә, берәү туа, дөнья шулай яратылган инде ул... Инде бәхетле сабый булсын, фәрештәләр хәерле язмыш иңдергән булсыннар... Зөлбану кул ишарәләре белән Хөснибикәгә боларның барысын да аңлатты. Хөснибикә башта нигәдер оялды, кызарып чыкты, аннан йөзенә елмаю тибенә, хәбәр сала бит! "Син хәзер минем өчен дә җаваплы, үзеңне нык тот, әни!" - ди бит... Әни, ди, инәй, ди, балакаем... Елама, син миңа кирәк, бик кирәк, ди... Бу минутта бөтен вагонында, юк, бөтен эшелонда Хөснибикәдән дә бәхетле кеше юк иде, аның бу шатлыкны ире белән дә бүлешәсе килде. Яшь кызлар күрше вагонга Салихтан сөенче алырга йөгерделәр, аннан Хөснибикә ире белән тамбурга чыгып, бик озак бер-берләренә сыенып, янәшә басып тордылар... Ә ике арада аларның туачак балалары, нәсел дәвамчысы гайрәт белән тибенә, шул рәвешле, дөньяга аваз сала иде... Ә һиҗрәт паровозы ак карлар арасыннан аларның киләчәгенә таба томырылып чаба иде... Одессада кораб көтү ...Одесса татар мөһаҗирләрен җил-яңгырлар белән каршы алды... Аларның диңгез буендагы бу шәһәргә тизрәк барып җитәсе килгән иде, әмма һиҗрәт паровозы дөбердәп Одесса вокзалына килеп туктагач, каушапкуркып ук калдылар. Мөһаҗирләр бу тимер арбага инде ияләнгәннәр иде, аның тәртибен-җаен беләләр, ятарга урыннары, ашарга ризыклары, намаз укырга мәчетләре бар иде. Ә монда кая барырлар? Бу бит Себердәге Умба түгел, монда татарның Мәтин байлары юк иде... Җитмәсә, урамда юеш, монда кышның эзе дә юк, ә алар җылы киемнәрдән, киез итекләрдән, кайры туннардан... Әмма озак уйлап торырга вакыт юк, составны бушатырга кушалар, сандык-төенчекләрне җиргә төшерергә кирәк. Юанбаш Мөхәммәди тагы вагоннан-вагонга очып диярлек йөри башлады, аңа Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр-Князевлар, Салих, хатын-кызлардан Таһирә һәм Зәйнәп абыстайлар ярдәмгә килде. Аякларга читек-кәвешләрне алып киделәр, өстәге калын киемнәр дә салынып, төргәкләргә тутырылды, төенчеләр артса да, йөрергә җиңел булып китте. Хатын-кызларны һәм балаларны, әйберләр белән бергә, вокзал мәйданына бастырдылар, шуннан кузгалмаска куштылар. Ирләр ике арада йөгереп, әйберләрне бушатты, хатын-кызлар малларны һәм балаларны саклап торды. Ул арада вокзал каршындагы мәйданга яхшы атлар җигелгән берничә бөркәүле арба килеп туктады, алардан чалма-чапаннар кигән олы яшьтәге дин әһеле һәм башына кырпау бүрек кигән бай кыяфәтле ир-ат чыкты, артларыннан тагы берничә кеше күренде. Аларның татар икәнлекләре йөзләренә язылган иде, әмма себерләргә охшамаган, аксыл йөзле, эре гәүдәле, аурупа кыяфәтле татарлар иде алар. Бу татарлар туп-туры вокзал читендә зур төркем булып басып торучылар янына килделәр, мөселманча, татарча сәлам бирделәр, кайдан килүләрен сорадылар. Хатын-кызлар башта куркып-каушап калдылар, аннан үз авылларының исемнәрен әйтә башладылар. Ул арада төркем янына Юанбаш Мөхәммәди үзе дә килеп җитте, сәлам алыштылар, бер-берләре белән таныштырдылар. - Без Габдрәшит хаҗиның соравы буенча, Сибириядән килгән мөһаҗирләрне каршы алырга килдек, - дип сүзен башлады чалма-чапан кигән дин әһеле. - Мин шушы шәһәрнең мулласы булам, атым - Ибраһим, фамилиям - Адикаев. Бу әфәндебез шәһәребезнең мәртәбәле кешесе Хөсәен бай, зур сәүдәгәр... Әйе, Габдрәшит хаҗи сезне каршы алып, кунакханәгә урнаштыруны үтенде, без инде урыннар белешеп куйдык. Габдрәшит хаҗиның исемен ишеткәч, мөһаҗирләр сөенеп куйды, менә бит, аны монда да беләләр икән! Аның исеменнән ярдәм итәргә торучылар монда да бар икән! Көтүләре белән урамда калмыйлар икән болай булгач... - Без мөсафирларга шулай ярдәмгә килгәнегез өчен сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын, - дип, барысы өчен дә Юанбаш Мөхәммәди җавап бирде. - Мин Төхфәтулла улы Мөхәммәди булам, шушы һиҗрәт төркеменең өлкәне, җаваплысы, ягъни... Безгә ярдәм бик кирәк булачак, хәзрәт, чөнки монда һичкемне белмибез, кайда кунарга, кайдан Истанбулга пароходка утырып китәргә - әле берсе дә хәл ителмәгән... Үзегез күрәсез - халык күп, озын юлда килеп, авыручылар, хәтта үлем очрагы да булды... Тагы юлга кузгалганчы, кешеләрне бераз ял иттерәсе иде, күрәсез, олылар, балалар да күп бит... Моңарчы сүзгә катнашмыйчарак торган Хөсәен бай әңгәмәгә кушылды: - Алайса, болай итәрбез, Мөхәммәди туган, - диде ул. - Моннан ерак түгел хаҗилар өчен махсус салынган Кәрван-Сарай бар, без аны Хаҗиханә дип тә йөртәбез. Ул бик зур, өч меңләп кеше сыярлык, үзенең мәчете, ашханәсе, мунчасы, кирәк булса, хастаханәсе дә бар. Без сезнең өчен шуны белешкән идек. Әле пароход тиз генә булмас, дөрес, ул да белешенгән, әмма сезнең үзегезгә аерым кирәк, шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Әйберләрегезне ташырга хәзер атлы-арбалар килеп җитәр, халык шул якка таба җәяүләп тә бара тора ала, Хаҗиханә моннан ерак түгел. Менә бу егетләр юлны күрсәтер, анда очрашырбыз, калганнарын шунда иркенләп сөйләшербез. Хөсәен байның бу сүзләрен күктән төшкән бәхет итеп кабул иттеләр, чөнки алар бөтенләй чит-ят җирдә ярдәм итүчеләр булыр дип башларына да китермәделәр. Ул арада эшелоннан әйберләрне ташып бетерделәр, аларны әллә кайдан гына килеп чыккан атлы-арбаларга төяделәр, халык исә үзләрен озата барган җирле татарлар артыннан ияреп китте. Аяк астында чыптырдаган суларны күреп, тирә-юньдә шаулап үсеп утырган ямь-яшел сәер агачларга карап, алар гаҗәпкә калганнар иде... Кайда монда кыш, кайда монда Себердәге ап-ак карбураннар, кайда чыршы-наратлар, башлары күккә тигән карагайлар? Аларның монда берсе дә юк, кешеләр дә Себердәге кебек түгел, бик җиңел киенгәннәр, үзләре каядыр ашыгалар, яннан бәрелеп диярлек китәләр... Ул арада шәһәр халкы да бу сәер кешеләргә игътибар итә башлады, - башларында җон бүрекләр, күбесенең өсләрендә җылы туннар, аякларында да әллә нәрсәләр - кемнәр соң болар? Чегәннәр, дияр идең - чегәннәр болай киенми, алар җиңелчә йөрергә ярата, хаҗилар, дияр идең - бала-чагалар, хатын-кызлар күп, ә Хаҗга, гадәттә, Одесса аша ир-атлар гына китә. Шәһәр халкы аларны әнә шундый шикле һәм аптыраулы караш белән озатып калды, бары тик соңыннан гына аларның Истанбулга күчеп китеп баручы себер татарлары икәнлекләрен белделәр. Кәрван-Сарай дигәннәре, чыннан да, бик зур, рәт-рәт тезелеп киткән таш биналардан торган үзе бер кала булып чыкты. Рәсәй мөселманнары Хаҗга Одесса аша бара, башта пароход белән Кара диңгездән Истанбулга, аннан тагы су юлы белән Җиддәгә китәләр икән. Одессада алар өчен шушы гаять зур Хаҗиханә салынган, ул ел әйләнәсе хаҗиларга хезмәт итә, олы Хаҗдан тыш, гомрәгә дә гел барып торалар икән. Шулай ук Истанбулга сәүдә белән йөрүчеләр, шәкертләр һәм эш адәмнәре дә шушы Хаҗиханәдә тукталырга тырышалар, чөнки ул вокзалга да, пристаньга да якын, үзендә яшәү өчен бөтен шартлар бар, диделәр. Шулай дип әйтсәләр дә, Хаҗиханә гаиләләр өчен каралмаган иде, аерым бүлмәләр алырга Себер мөһаҗирләренең матди мөмкинлекләре дә чамалы иде, шуңа күрә тагы, эшелондагы кебек, зур-зур бүлмәләргә хатын-кызлар - хатын-кызлар белән, ирләр исә үз ишләре белән урнашты. Барысы да монда озак тоткарланмабыз, пароход белән тиз арада Истанбулга китеп барырбыз, дип уйлады. Әмма аларга Одессаның дымлы, юеш һавасын сулап, ягылмаган салкын таш биналарда туңып, Хаҗиханәдә шактый озак ятарга туры килде... Килгән көнне үк Хөсәен бай мөһаҗирләрнең өлкәннәрен үзенә кунакка дәштерде, алар арасында Юанбаш Мөхәммәди, Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр дә бар иде, яшь булса да, Салихны да алдылар. Хөсәен бай шәһәр уртасында ике янәшәдә генә яшиләр булып чыкты. Бу татар байлары Пенза ягы мишәрләре булып, бөтен Одессаны диярлек ит-май белән тәэмин итәләр икән, улларының унбиштән артык ит кибете бар, диделәр. Аталары Хөсәен Истанбул белән сәүдә эшләре алып барган, бераз олыгайгач, бу эшне улларына тапшырган, әмма төрекләр белән араларын өзмәгән. Себер татарлары килеп, аш янына утыргач та, сүз шул госманлы иле турында булды, аны Хөсәен бай үзе башлады. - Бик тынгысыз вакытта юлга кузгалгансыз икән, туганнар, - дип башлады ул сүзен. - Истанбулда бер дә тыныч түгел хәзер - халык солтанга каршы күтәрелә... Солтан Абдулхәмит тә бик каты тора - төрмәләр яшь милләтчеләр, укымышлы төрекләр белән тулган... Госманлы кулыннан берәм-берәм хәлифәт җирләре китә, аларга аурупалылар ябырылды. Монда ил эчендә шундый хәлләр, ни белән бетәр - бер Аллаһ белә... Аларда хәзер чит кеше кайгысы юк, үзләренекен кая куярга белмиләр. Боларны ишетеп, мөһаҗирләр телсез калды, хәтта ашаудан туктадылар, әмма каршы бер сүз дә әйтә алмадылар, чөнки алар аңларлык нәрсә түгел иде бу. Кунакларның ни хәлдә калганын күреп, сүзгә Ибраһим мулла катнашты. - Син кунакларны алай куркытма әле, Хөсәен туган, - диде ул. - Алар инде ниятләп шушы авыр юлга чыккан, монда кадәр килеп җиткәннәр... Истанбулда төрекләр үзара сугыша, дип, алар инде кире борыла алмый. Документлары кулларында, аннан кил, дип торалар, Габдрәшит хәзрәт үзе ярдәм итәргә алынган, шәт, урамда калмаслар, инша Аллаһ! - Әйе, мин Габдрәшит хаҗины күрдем анда, ул хөкүмәт кешеләре белән бу мөһаҗирләр турында сөйләшкән-килешкән, элегрәк хәтта солтанның үзе белән дә очрашкан булган. Әмма заманалар үзгәрде, госманлыда вазгыять бөтенләй башка... Авыр хәлдә калмасыннар, дип, кисәтеп әйтеп куям, кая барганнарын бераз чамаласыннар. - Әмма, Хөсәен кардәш, госманлыда солтан-вәзирләрдән кала, халык та бар бит әле, алар бик дини, кунакчыл, һиҗрәт кебек изге юлга чыккан мөселманнарны авыр хәлдә калдырмаслар, инша Аллаһ! - Әйе, анысы да бар - төрекләр Аллаһ юлындагы инсаннар, ихласлар һәм ярдәмчәннәр, алар солтан-пашаларга карап тормаслар, кулдан килгәнне эшләрләр... Әмма алар арасында да төрлесе бар - төрекне төп башына утыртырга һәрдаим әзер торган әрмәние, һаман Византияне кире торгызырга өметләнеп йөргән рум-греклары, бөтен сәүдәне-банкларны, акча капчыгын үз кулларында тоткан елгыр яһүдиләре, беркемгә буйсынмыйча, үзләренчә яшәп яткан көрдләре... Һәркем бу болганчык суда үз балыгын тота. Киңәшем шул: татар туганнар аларның берсенә дә ышанмагыз, бер Аллаһка таяныгыз да ихлас мөселманнарга сыеныгыз. Үзебезнең татарлар да бар анда, алар ерак авылларга таралып урнашкан, хәлләрен алай җиңел димәс идем, әмма госманлыда тамыр җибәрделәр инде. Алар янына да барып карагыз, киңәш-табыш итегез... - Безнең үзебезнең дә шундыйрак исәп бар иде - элегрәк күчкән татарларны эзләп табып, алар белән киңәшергә, - дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. - Без - авыл халкы, гомеребез буе шунда яшәгән, шәһәр тормышы безнең өчен ят нәрсә, авыр булачак... Аннан, үзегез беләсез, без бит гомер буе салкын Себердә яшәгән халык, ә госманлыда бик эссе, диләр, хәтта кыш та булмый икән! Безгә андыйга ияләнү бик авыр булачак, шуңа күрә ул илнең салкынрак урынын эзләп, шунда урнашырга туры киләчәк. Андый җирләр бардыр бит төрек илендә? Хөсәен байның моңа кадәр сүзгә катнашмыйча утырган уллары Хәсән белән Абдулла бер-берләренә карап, елмаеп куйдылар. Алар госманлыда еш булалар, бу илнең төрле почмакларын күргән кешеләр, аның турында барысыннан да үзара ыгы-зыгыларга да куркып карамыйлар, киресенчә, шулай булырга тиеш, дип табалар иде. - Төрек илендә һәр шәй бар, - дип, Хәсән мөһаҗирләр соравына җавап бирде. - Төньягында - кара урманнар һәм Кара диңгез, көньягында - җәннәт җимешләре һәм Ак диңгез, уртада - Мәрмәр диңгез, рум тарафында - Эгей диңгезе... Истанбулны икегә бүлеп, ике диңгезне тоташтырып, Бугаз сузылып яткан... Су дисәң - суы бар, тау дисәң - тавы, илнең уртасында - Анадулуда - иген кырлары, җимеш бакчалары, тоз күлләре... Әмма әти хак әйтте - госманлы иле бүген зур тетрәнүләр кичерә, яшь төрекләр искечә яшәргә теләмиләр, алар солтан басымы астыннан чыгып, үз Ана Ясаклары, ягъни Конституция буенча яшәүне таләп итәләр. Бу дөрес тә булыр иде, чөнки халык бераз булса да ирек өмет итә, яшь төрек зыялылары шуның өчен көрәшә. Әмма без сезгә ул эшләргә катнашмаска тәкъдим итәр идек, хәзер Төркиядә сәясәткә катнашу, солтанга, хакимияткә каршы эшләү - туп-туры төрмәгә илтеп тыга. Хәер, сезгә моны сөйләп торасы юк, монда да шул ук хәл бит инде! Бердәнбер аерма - анда хәзергә дингә кагылмыйлар, мондагы кебек, дин өчен төрмәгә утыртмыйлар... - Әмма мондагылар әләкләсәләр, утырталар да, тотып та бирәләр, улым, - дип, аның сүзенә каршы төште Хөсәен бай. - Оныттыңмыни, моннан берничә ел элек Габдрәшит хаҗины, урыс хөкүмәте әләге һәм таләбе белән, башта Истанбулда кулга алдылар, аннан монда тотып җибәрделәр, Одесса төрмәсенә утыртып куйдылар... Артыннан үзебез күпме йөрдек бит, бөтен шәһәр мөселманнары аны яклап купты... Рәсәйдән күпме телеграммнар килде! Халык тавышыннан куркып кына хәзрәтне төрмәдән чыгардылар. Рәсәй сорый, дип, Габдрәшит хаҗи кебек акыл иясен дә урысларга тотып бирде төрек солтаны... Тукай абзагыз нәрсә дигән әле, улым, "Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион!" дигәнме? Шәп әйткән, дөрес әйткән! - Гаҗәпләнмәгез, Истанбулга безнең аша баручы шәкертләр бирегә Казаннан бар яңалыкны җиткереп торалар, Тукай шигырьләре дә тиз килеп җитә, - диде Хәсән. - Чыннан да, шагыйрь шәп әйткән, дөрес әйткән, өздереп "Китмибез!" дигән: Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: - Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! - диләр. Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; Камчылар - шул иске камчы, башкалык - тик фәсләре! Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер; Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! .................... Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл). Себер урманнарына татар шагыйренең бу шигырьләре килеп җиткәне юк иде, мөһаҗирләр аны тетрәнеп тыңладылар... Бу Тукай дигәннәре нәкъ Яланкүлдәге Мөхәммәтҗан карт кебек сөйли иде. Ул да бит бу һиҗрәткә күпме каршы төште, күпме дәлилләр китерде, күпме ялварды, аннан инде тәкъдиргә буйсынды, авыру кызын һәм туганнарын үзе фатихасын биреп озатып калды. Инде илдән кубарылып чыгып киттеләр, инде монда хәтле килеп җиттеләр, инде алда ни көтсә дә, кире борылу юк... Моны мөһаҗирләр дә, аларны кунак итүчеләр дә яхшы аңлый иде, шуңа күрә, йөрәк яралардай сүзләрдән ераграк булырга тырыштылар. Алай да, Салихның йөрәгенә ук булып килеп кадалды бу сүзләр - "Китмибез без!" Аның күзләре ачылып киткәндәй булды, үзе юлга чыкканнан бирле эзләгән сорауларга җавап тапты. Әйе, ахрысы, каенатай хаклы булган - китәргә кирәкмәгән аларга... Алдагы авырлыклардан куркудан түгел, ә илне, туган җирләрне шул кяферләргә ташлап киткәнгә җаны янды Салихның. Әйе, һиҗрәт изге, әмма үз илеңдә, үз җиреңдә динең өчен көрәшү, иман хакына җиһад тагы да саваплы һәм кирәкле эш булган булыр иде... Тик хәзер бу турыда уйларга да, сөйләшергә дә соң инде. Табын янында сүз үз җаена дәвам итте, токмачлы аштан соң, өстәлгә табактабак ит китерделәр, аннан бәлеше, җимешле чәе чыкты. Юлдан килгәннәрнең инде Умбадан бирле кайнар ризык ашаганнары юк иде, алар күбрәк токмачлы ит шулпасын якын иттеләр, чит җирләрдән китерелгән җиләк-җимешләргә бераз ятсынып карадылар. Ул арада Хөсәен байның кече улы Абдулла да сүзгә катнашты. - Менә бу җәннәт җимешләре барысы да Истанбулдан китерелгән - йөземе, анары, алма-армуты, карбыз-кавыннары, әфлисуны-бананы, - диде ул, өстәл тулы җиләк-җимешкә күрсәтеп. - Ел әйләнәсе анда бөтен нәрсә үсә, бигрәк тә - эссе якларында... Әмма сезгә анда авыр булыр, шуңа күрә, Габдрәшит хаҗи белән киңәшеп, илнең уртасынарак урнашырга тырышыгыз. Үзегездәге кебек, иген игәрлек, мал асрарлык булсын. Салкынчарак булган, инеше-су агып торган урынны табарга кирәк, ә су булган урында яшеллек тә бар... Инде тәвәккәлләп шушы юлга чыккансыз икән, нык торыгыз, андагы татарлар белән дә, безнең белән дә элемтәдә булыгыз. Сез - Аллаһ юлындагы кешеләр, без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез, инша Аллаһ! Аннан соң сүз Кара диңгез аша булачак соңгы сәфәргә күчте. Бу хакта сөйләшүләр инде күптән, мөһаҗирләр бирегә килеп җиткәнче башланса да, һаман ачыкланып бетмәгән нәрсәләр күп икән әле. Себер мөһаҗирләрен Одесса портында туктаган төрле пароходларга бүлгәләп утыртып җибәреп булмый, ә аерым кораб бик кыйммәткә төшә һәм шактый көтәргә туры киләчәк. Әмма һич башка чара юк, диңгез аша җәяүләп чыгып китеп булмый, торырга урыннары бар - көтәрләр. Пароход чыгымнарының бер өлешен Хөсәен байлар да күтәрешергә булды, әмма алар да тулаем түли алмыйлар иде. Инде бу Кәрван-Сарайда тотканнарына да зур рәхмәтләр әйтеп, Себер кунаклары таралышты, аларны торган урыннарына кадәр яхшы атларда илтеп куйдылар. Шулай итеп, мөһаҗирләрнең Одессада мөсафирлыклары башланды... Хаҗиханәдә бикләнеп ятмас өчен, алар әкренләп шәһәргә чыга башладылар, башта куркып, якын-тирәдә генә йөрделәр, аннан диңгезгә хәтле барып җиттеләр. Бу таш кала аларны таң калдырды... Әйе, Одессаның шаккатырлыгы бар иде, ул инде Умба-Омски гына түгел! Инде кыш кереп килсә дә, ямь-яшел булып утырган агачлар дисеңме, өчәр-дүртәр катлы сырлы-бизәкле таш йортлар дисеңме, ул чуен күперләр, алар буенча дагаларыннан ут чәчеп чапкан көяз атлар, аларда кәпрәеп утырган эшләпәле ирләр дисеңме... Умбада боларның берсе дә юк иде... Дөрес, анда да, монда да чат саен чиркәүләр, кибетләр, базары, театрлары бар, әмма Одессаныкы бөтен яктан да бай һәм келпеп тора! Ул Пассаж дигән кибетләренә керсәң, адаша торган, ул Дума дигәннәре хан сарае кебек, ул китапханәләре, кереп ашый торган рестораннары - исең-акылың китәрлек... Әмма Себердән килгән мөһаҗирләрне иң шаккатырганы, әлбәттә, диңгез булды, аларның мондый зур суны гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле бу диңгезнең култыгы гына, дисәләр дә, аның очыкырые күренми иде, ә яр буйлары эреле-ваклы пароходлар, көймәләр, җилкәнле җаеклар белән тулган, ничек бер-берләренә бәрелешмиләрдер! Алар да менә шушы корабларның берсенә утырып, шушы төпсез дәрьяга кереп китәчәкләр бит инде - бу аларны куркыта да, ымсындыра да иде. Биредә себер татарларын иң якын, диделәр, югарыга ниндидер тимер тартмаларда төшеп-менеп йөриләр. Мөһаҗирләр аңа утырырга курыктылар, кырыйдан гына карап тордылар. Диңгез эчендәге маякка да алар аптырап карап тордылар, ул чиркәү каланчасыннан да биек һәм кичләрен утлары янып тора иде... Урамнарда йөргәндә, биредәге халыкка да игътибар иттеләр, алар бик төрле, чуар иде. Умбадагы кебек, урысча киенеп, урысча сөйләшеп йөрүчеләрне дә күрде алар, телләре аңлашылмаган кешеләр дә шактый иде, аларын яһүдиләр, диделәр, бу халык монда күп яши икән. Әмма иң гаҗәбе - сөйләшүләре татарчага охшаган, киемнәре дә урысныкы түгел, әмма себер халкыннан шактый аерылып торган кешеләрне дә очратты алар Одесса урамнарында. Боларын кырым татарлары, диделәр, алар да монда шактый икән. Хөсәен байның сөйләвенчә, Одесса элек татар шәһәре булган, ул Хаҗибәйле, дип йөртелгән. Монда хәтта төрек хәрбиләренең кәлгәсе дә булган. Әмма Әби патша заманында шәһәрне урыслар басып ала, бу сугыш вакытында бик күп татарларны һәм төрекләрне үтерәләр, җирле халыкның бер өлеше качып котыла. Еллар үткәч, кырым татарлары тагы туган җирләренә җыела башлый, аларга казан татарлары, Пенза ягыннан мишәр-татарлар да килеп кушыла, шулай итеп, көчле генә мөселман җәмгыяте барлыкка килә. Алар тиз арада биредә мәчет салалар, мәдрәсә-мәктәп ачалар, мөселман-татар зираты булдыралар. Татарларның биредә төп кәсепләре - сәүдә һәм, моңа өстәп, Одесса аша хаҗиларны җибәреп-каршы алып тору да алар өстендә икән. Себер мөһаҗирләре бирегә килгәндә, көн шактый яңгырлы һәм дымлы булса да, тора-бара кояш чыгып, бераз җылытып җибәрде, татарлар да җиңелчә генә киенеп, салкын Хаҗиханәдән урамнарга ашыктылар. Шәһәр бүген аеруча ямьле һәм купшы күренә иде, урам тулы матур итеп киенгән кешеләр, бөтен җирдә гөрләп эшләп торган кибетләр, янәшәдән генә җылы пар бөркеп чабып узган җигүле атлар... Болар барысы да Одессага бәйрәм төсе кертә, күңелләрне күтәреп җибәрә иде. Гомер буе авылда бикләнеп ятып, алар шушындый илләрҗирләр барлыгын да белмәгәннәр бит! Одесса шушындый булганны, әле Истанбул ниндидер, аны да сөйләп бетерә алмыйлар бит! Салих белән Хөснибикә дә, җиңелчә матур киемнәрен киеп, Зөлбануны да үзләре белән алып, шәһәр карарга чыктылар. Хөснибикә өстенә чиккән затлы бәрхет камзулын киде, башына энҗеле калфагын эләктерде, ак ефәк шәлен ябынды, аягында әтисе Тара базарыннан алып кайткан каюлы читекләр иде. Муенындагы энҗе-мәрҗәннәре, беләгендәге фирүзә кашлы беләзеге аны кино афишаларындагы шәрык гүзәле кебек күрсәтә иде. Әллә шуңамы, үткән-сүткән борылып-борылып аңа карый, кырым татарлары исә сәлам биреп китәләр, аларга җавапны Салих кайтара... Зөлбану да апасыннан калышмаган, Яланкүлдән алып чыккан бөтен затлы киемнәрен кигән, алар болын чәчкәләре кебек, әллә кайдан нур чәчеп торалар. Икесенең дә ак мәрмәрдәй йөзләре, зур яшькелт күзләре, талчыбыктай төз сыннары бу татар кызларының затлы нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Тик Хөснибикә генә инде шактый түгәрәкләнеп килә, гәүдәсен киң камзулы астына яшерсә дә, аның хәрәкәтләре инде Зөлбануныкы кебек түгел, сак һәм әкрен. Салих та Хөснибикәсен күз карасыдай саклый, кулыннан ычкындырмый, тавышсыз ханбикәсен керфек сирпүеннән үк аңлый... Менә алар тагы диңгез буена килеп бастылар, ул шомлы да, серле дә, матур да иде... Хәзергә көннәр җылы тора, шуңа күрә диңгез дә тыныч, җилле көннәрдә исә аның янына килергә куркыныч. Бөтен яр буе эреле-ваклы көймәләр белән тулы, ак төтеннәр чыгарып, зур-зур пароходлар да килеп туктый. Пристань моңа кадәр гомерләрендә дә күрмәгән әллә нинди машиналар, техника эшләп тора. Әмма аларны иң кызыксындырганы - менә шушы зур кораблар, чөнки үзләре дә тиздән шуларга утырып, Төркиягә китәчәкләр... Бу хәл бераз куркыта, шул ук вакытта моннан тизрәк китү теләге дә көчле. Ә дәрьяның очы-кырые юк, әле моны "култык" кына, диләр, ә диңгез үзе бөтенләй дә иксез-чиксез икән... Төбенә дә төшеп җитеп булмый, ди, бу сиңа Яланкүлдәге Ырыслы күл генә түгел инде, Аллам сакласын! - Җизни, бу көймәгә без барыбыз да ничек сыярбыз икән? - дип сорап куйды Зөлбану диңгезгә текәлеп карап торган Салихтан. - Әллә ничә катлы ул, балдыз, аның әле астында да зур-зур бүлемнәр бар, - дип җавап бирде аңа Салих, чөнки аның Тарада Иртыш буенча йөзгән пароходларны күргәне бар иде. - Ә ул ничек батмый икән, бигрәк куркыныч бит! - Ул шулай төзелгән инде, аның су астында да бер зур өлеше бар әле, батырмыйча күтәреп тора торган... Диңгездә давыл булмаса, куркыныч түгел, ә менә җил-давыл котырганда, чыннан да, Аллам сакласын инде! Әлегә көннәр әйбәт тора, әмма кайчан кузгаласы һаман билгеле түгел. Декабрь азагында монда да суытып җибәрә, көчле җилләр була, диләр, ничек тә шуңа кадәр китеп каласы иде, балдыз... Хөснибикә аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен ишетмәсә дә, йөзләрендәге борчуны күреп, сүзнең алда торган сәфәр турында икәнен аңлады. Ул, гомумән, кешенең йөзеннән, иреннәреннән, күз карашыннан бик күп нәрсәләрне төшенә иде, әмма сөйләшә алмагач, аңлата да алмый иде. Хөснибикә сизә - алар шушы зур су буенча еракка китеп барачаклар, әмма янында ире һәм туганнары булгач, ул инде бераз тынычланды, элеккеге кебек өзгәләнми. Тик үзен Умбада ак кар өстенә тезләнеп озатып калган карт атасын, чылбырын өзеп, поезд артыннан чапкан Пүреханны ул һаман оныта алмый... Ни өчен алардан, авылыннан аерып алып, шушы диңгез буена китереп бастырганнарын да аңлый алмый ул. Әмма үзе өчен дә, туачак баласы өчен дә өр-яңа тормыш башланганын, үткәннәргә инде юлларның ябык булуын бөтен йөрәге белән тоя... Ул арада диңгез ягыннан ниндидер салкынча җил исеп алды, су өстеннән шадра дулкыннар йөзеп узды. Җил тиз арада көчәйде, әллә диңгез суын, әллә яңгыр тамчыларын йөзләргә китереп сылый башлады. Салих җиңелчә генә киенгән Хөснибикәсен үзенә табарак тартып куйды, диңгездән читкәрәк алып китте. Зөлбану да алар артыннан ашыкты, чөнки җил көчәйгәннән-көчәя бара, яр буендагы агачларны да дер селкетә иде. - Кайтыйк булмаса, монда җил-давыл кузгалырга тора ахрысы, - диде Салих, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләп. Хөснибикәнең куллары боз кебек салкын иде, үзе җиңелчә генә калтырый, җил-давылдан сакларга теләгәндәй, карындагы сабыен камзул итәге белән капларга тырыша... Әмма диңгез җиле бөтен җиргә үтеп керә, җелекләргә төшә, аннан бары тик качып котылырга гына мөмкин... Алар йөгерә-атлый Хаҗиханә ягына ашыктылар, яр буендагы кешеләр дә бик тиз таралып бетте, урамнар бушап калды. Шәһәр өстенә диңгез тарафыннан җилдавыл килә иде, судагы кечерәк көймәләр йомычка кебек бата-калка башлады, зур пароходлар да салмак кына арлы-бирле чайкалдылар, яр буена таба йөгерешеп килгән дулкыннарга каршы басарга мәҗбүр булдылар... Монда бөтенесе дә бик тиз үзгәрә икән - әле генә чалт аяз кояшлы көн иде, ә хәзер диңгез дулый, әллә яңгыр ява, әллә кар төшә, һава шунда ук салкынайтты, җил сөякләргә хәтле үтеп керә башлады. Шәһәр карарга чыккан мөһаҗирләр төрле яктан Хаҗиханәгә ашыктылар, чөнки аларның беркайчан да мондый хәлне күргәннәре юк иде. Ай Һәм ашыга-ашыга, чыланып Хаҗиханәгә кайтып җиткәч, аларга яңа хәбәр әйттеләр - Истанбулдан аларны алырга паром дигән йөк көймәсе юлга чыккан, берничә көннән монда буласы икән... Алар бу хәбәргә шатланырга да, кайгырырга да белмәделәр. Шатланырлар иде - урамда эт чыкмаслык көн, җилдавыл котыра, шундый вакытта ничек диңгезгә чыкмак кирәк? Кайгырырлар иде - алар менә инде ун көнләп шушы шәһәрдә, салкын таш бинада ята, инде чирләүчеләр дә бар, барысы да моннан тизрәк китү турында хыялланды, инде китү хәбәре килгәч, ничек борчылмак кирәк? Инде аларга дигән кораб юлда, бу көннәрдә бар әйберләрне әзерләп, тиздән соңгы сәфәргә... Соңгы сәфәргә, шушы диңгез дигән дәрьяларын исән-имин кичсәләр, аннан соң Истанбул, аннан соң һиҗрәттә яңа тормыш башланыр, инша Аллаһ! Һәркем бу көннәрдә әйберләрен барлады, юлга әзерләнде, киңәшеп, җылырак киемнәрне янга алырга булдылар, чөнки диңгездә бик салкын була, диделәр. Ирләр исә соңгы тапкыр Одесса кибетләреннән юлга кирәк-ярак алды, хатын-кызлар да, бинадагы боз салкынына түзә алмыйча, урамга чыгып-чыгып керде. Күпләр исә, авыллардан киеп чыккан туннарына төренеп, намаз-гыйбадәттә утырды, һәркем Аллаһтан бу соңгы сәфәрнең хәерле булуын теләп догалар кылды, теләкләр теләде, ә кемнәрдер өчен чыннан да соңгы сәфәр буласын әле беркем дә белми иде... Урамда исә җил-давыл бер тынды, бер көчәйде, хәтта аяк астындагы суларны да туңдырып-катырып җибәрде. Себердәге кебек ап-ак карлар булмаса да, хәтта монда да кыш сулышы сизелә иде. Мөһаҗирләр яңадан кайры туннарын, тире бүрекләрен киеп куйдылар, ераккарак яшерелгән киез итекләр дә яңадан чыкты. Шуңа карамастан, халык өшеде, туктаусыз исеп торган салкын диңгез җиленнән эчләренә суык төште, аларның хәтта Себердә дә болай туңганнары юк иде. Мөһаҗирләр арасында мондый юеш һәм салкын һавадан авыручылар артты, Таһирә апа тагы үлән-төнәтмәләрен күтәреп, Хаҗиханә бүлмәләре буйлап йөри башлады. Бу көннәрдә Хөснибикә дә кәефсезләнде, тәне әле боз, әле ут булды, ул үзенең авырый башлаганын сизенде, әмма бу хакта әйтә алмады, атасы кидереп җибәргән тунына төренеп, салкын урын өстенә менеп ятты... Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде. Бу хәбәрне ишетеп, мәчеттән Ибраһим мулла белән хатыны Әминә абыстай килеп җитте, алар Хөснибикәне өшкереп тә карадылар, үзләре белән алып килгән ниндидер әчкелт дарулар да бирделәр, әмма аның хәле яхшырмады. Бүлмәдәге боз салкынлыгын тоеп, Әминә абыстай эшнең нәрсәдә икәнен аңлады, Хөснибикәне олы юлга чыкканчы үзләренә алып кайтып китәргә теләде. Бу хакта иренә дә әйтте. - Бу бала монда тиз генә терелә алмаячак, өйгә, җылыга алып кайтыйк без аны, аның эченә салкын төшкән, - диде Ибраһим мулла. Хөснибикәнең ире Салих һәм мөһаҗирләр җитәкчесе Юанбаш Мөхәммәди белән киңәшеп һәм килешеп, Хөснибикәне Ибраһим муллаларга алып кайтып киттеләр. Ибраһим мулла Хаҗиханәдән ерак түгел, җыйнак кына үз өйләре белән яши икән, йорт янында бакчалары, мунчалары, каралты-куралары да бар, авылдагы кебек көн күреп яталар... Алар икесе дә инде олы яшьтә булып, балалары аерым яши икән, мулла белән абыстайның да күп вакыты мәчеттә һәм аш мәҗлесләрендә үтә. Авыру Хөснибикәне алып кайткач, абыстай күп вакытын аны дәвалауга бирде, аны аерым бүлмәгә урнаштырды, үз баласы кебек юындырып, киемнәрен алыштырды, төрле йорт ашлары пешерде, күренеп тернәкләнде, битләре алсуланды, күзләренә нур кайтты... Аның бәхетенә, мөһаҗирләрне алырга килгән паром да, диңгездә давыл булу сәбәпле, берничә көнгә Одессада тоткарланды, юлга чыкмады. Үзенең балалары күптән үсеп-таралып беткән Әминә абыстай Себердән килгән бу телсез кыз баланы аерата якын итте, авырлы килеш шундый ерак юлга чыкканын кызганды. Хөснибикәнең ире Салихтан сорашып, ул аның әнисе үлгән булуын, әтисенең инде карт икәнен, телсез-чукрак кызын һиҗрәткә бер дә җибәрәсе килмәвен белде. Әле җитмәсә, авырлы да бит! Юлда нишләр ул, анда баргач, ничек ияләнер, ул бит башкалар кебек сау-сәламәт түгел! Шул телсез-чукрак килеш тә, авыру һәм авырлы була торып та Хөснибикәнең бер генә намазын да калдырмавы Әминә абыстайның бөтенләй күңелен нечкәртте, аны яныннан җибәрәсе килмәде. Ул кайсыдыр ягы белән Әминә абыстайның яшьли үлгән кызына да охшаган иде. Балачакта ук ана җылысыннан аерылган Хөснибикә дә йомшак күңелле, йомшак куллы, олы яшьтәге бу хатынны бик якын итте, үз анасыдай күрде. Алар бергәләп намаз укыдылар, Хөснибикә бераз терелгәч, кул арасына да керә башлады, Әминә абыстай аның аш-суга да бик оста икәнен күрде. Бу хакта ул иренә дә әйтте, Хөснибикәне ире белән монда калдырсак та яхшы булыр иде, анда аңа бик авыр булачак бит, диде. Салих белән Хөснибикәнең төпле, ныклы иманлы, тырыш яшьләр булуына Ибраһим мулла үзе дә игътибар иткән иде, әмма Аллаһ юлында һиҗрәткә чыккан кешеләргә калыгыз, дип әйтергә аның теле әйләнмәде. Алай да, Салих хатыны янына килгәч, ул сүзне читтәнрәк башлап карарга булды. - Хатының авырлы, үзе авыру да, шушы хәлдә аны ерак юлга алып чыгу дөрес булырмы икән, энем? - диде ул. - Әминә абыстаең аны монда калдырып торырга куша... Әлбәттә, шәһәрдә сиңа да эш табылыр иде, күреп торабыз, тырыш кешеләр сез... Салих хәзрәттән мондый сүз көтмәгән иде, башта аптырап калды, дәшмичә шактый уйланып торды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аларга илдә калырга шушы соңгы мөмкинлекне бирәдер? Бәлки, шушы чит-ят җирләрдә калыргадыр, аннан авылга кайтырлар? Ә анда ни йөз белән кайтып кермәк кирәк? Шушы һиҗрәт өчен авылда күпме сүз булды, инде нинди авыр юл үттеләр, соңгы сәфәр генә калды, инде монда хәтле килеп җиткәч, ничек баш тартасың? Аллаһ ни әйтер, юлдашлары моны ничек кабул итәр? Дөрес, Хөснибикәнең хәле алай ук яхшы түгел, әмма мөһаҗирләр арасында салкын тиеп авыручылар шактый, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында, әмма берсе дә кире борылырга уйламый. - Бу тәкъдимегезгә рәхмәт, хәзрәт, Хөснибикәмне үз балагыз кебек карадыгыз, анысына да зур рәхмәт... Әмма инде монда кадәр килеп җиткәч, юлдашлардан аерылып калуны, һиҗрәт сәфәребезнең өзелүен күңел кабул итә алмый... Баштарак уйларга кирәк булган да бит, хәзер соң инде. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен дип шушы юлга чыктык... - Аңлыйм, улым, бик аңлыйм, әмма синең хатының башкалар кебек түгел - авыру, авырлы, җитмәсә, ишетми дә, сөйләшә дә алмый... Аңа бигрәк тә авыр булыр дип борчылабыз. Баласын тынычлап монда табар, аннан үзегез карарсыз тагы кайда яшәргә... - Хөснибикә үзе беләме соң моны? - Юк, синең белән киңәшмичә әйтә алмадык. Хәер, ул бөтенләй ишетмәгәч, без ни теләгәнебезне аңлата да алмаган булыр идек. Син аның белән аңлаша аласың, үзе белән киңәшеп кара әле... Алар хатын-кызлар янына чыктылар, Салих Хөснибикәсен таный алмыйча яңа затлы күлмәк кидергән, башында да матур яулык, аякларында чиккән чүәкләр... Салихны күргәч, Хөснибикәнең битләре алсуланып китте, ак нәфис кулларын иренә таба сузды, янында хәзрәт булгач, уңайсызланып куйды. Салих хатынының янына утырып, кул хәрәкәтләре белән аңа нидер аңлата башлады. Хөснибикәнең зур яшькелт күзләре гаҗәпләнүдән тагы да ныграк ачылды, ул бер иренә, бер Әминә абыстайга карады. Салих аша Әминә абыстай да сүзгә катнашырга булды. - Син әле терелеп бетмәдең, кызым, мондый хәлдә юлга чыгу авыр булыр, - диде ул. - Кал монда, балаңны монда табарсың, без сиңа ярдәмче булырбыз... Мөселманнар бит без, татарлар, әлхәмдүлилләһ! Ирең дә монда кала ала, калырга теләмәсә, барып урнашкач, сине кайтып алыр. Син миңа үз кызым кебек якын, әле үзең дә балалыктан чыгып җитмәгәнсең, бик авыр булыр, дип, кызганып әйтәм бу сүзләремне... Салих кул хәрәкәтләре белән Әминә абыстайның сүзләрен Хөснибикәгә җиткергәч, ул бер тын уйланып утырды, аннан иренә карап, ишарәләр белән аңлата башлады. - Мин - ир хатыны, ул ничек әйтсә, шулай булыр... Әмма мин туачак балабызны һиҗрәт савабыннан мәхрүм итмәс идем... Ул ислам илендә, мөселманнар арасында туарга һәм яшәргә тиеш... Без шуның өчен илдән кубарылып кузгалдык бит... Ә монда... сез бик яхшы, Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә, әмма монда гел урыслар, кяферләр бит, минем балам да алар кебек булыр, дип куркам... Телсез-чукрак Хөснибикәнең, әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән Хөснибикәнең, шушы сүзләреннән барысы да тетрәнеп, тынып калдылар. Әйе, ул ишетмәсә дә, иң кирәген - иман хакына һиҗрәт кылганлыгын аңлаган, ул сөйләшә белмәсә дә, иң кирәген - иман хакына юлын дәвам итәргә кирәклеген белә. Ишеткән-сөйләшә белгәннәргә җаны, йөрәге белән үзенә ни кирәген аңлатты. Моннан соң үгетләп торудан мәгънә юк иде. Салих та әллә нишләп китте, ул соңгы вакытларда гел киресен уйлап йөри башлаган иде, ә Хөснибикәсе иң кирәген әйтте дә бирде: "Туачак балабыз хакына кяфер иленнән китәбез", - диде. Әйе, алар үзләре илдән генә түгел, кайчан да булса бу дөньядан да китеп котылырлар, ә калган балалар, нәсел кем булыр? Кем арасында яшәсә - шул булыр. Моны хәтта бер тапкыр да авылдан чыкмаган телсез-чукрак хатын да аңлаган, ә ул, ир башы белән, әллә нинди вәсвәсәләргә төшеп бетте... - Ярар, балалар, үзегез беләсез, - диде сүзне йомгаклап Ибраһим мулла. - Без Хөснибикәнең авырлы һәм авыру булганы өчен генә кызганып әйткән идек бу сүзләребезне. Ишегебез һәрчак ачык, Аллаһ мөсафирларына ярдәм итү безнең изге бурычыбыз. Калганын үзегез хәл итегез. Урамда җил-давыл бераз тынган арада, Хөснибикә дә шактый тернәкләнде, инде аягына басты, китәргә әзерләнә башлады. Ул арада мөһаҗирләрне алырга килгән кораб хуҗалары да диңгезгә чыгарга әзерлекләрен белдергәннәр, иртәгә таң белән юлга кузгаласы, ди. Хөснибикәне җылы итеп киендереп, сиртмәле тарантаска утыртып, диңгез портына Ибраһим мулла белән Әминә абыстай үзләре илтеп куйдылар. Бирегә инде Хаҗиханәдән дә мөһаҗирләр җыела башлаган иде, алар Хөснибикәне күргәч, шатланып, аны кочаклап алдылар, бигрәк тә Зөлбану сөенде, ул апасы монда кала икән, дип, бик курыккан иде. Ирләр әйберләрне ташыдылар, хатын-кызлар төркем-төркем булып аларны саклап торды, бала-чагалар да шул тирәдә генә чуалды, аларның тизрәк бу кораб дигәннәренә кереп утырасы килде... Көн бераз рәтләнеп киткән кебек тоелса да, диңгез бөтенләй үк тынычланып Әнә бит каралы-сорылы дулкыннар әллә кайдан гына килеп чыгалар да ярсу бер көч белән яр читенә китереп бәрәләр, һавага су баганалары күтәрелә... Бер дулкын артыннан икенчесе йөгереп килеп кенә җитеп тора, әле бу култык дигәннәрендә шулай, ә ачык диңгезгә чыккач ни булыр? Белгән кешеләр шулай сөйләшә, ә мөһаҗирләр борчылмаска тырыша, кораб хуҗасы юлга кузгала икән, белеп эшлидер, диләр. Инде монда хәтле килеп җиткәч, диңгез аша Истанбулга бер-ике көндә ничек тә барып җитәрбез, түзәрбез, дип үз-үзләрен юаталар. Ә диңгез һаман нәрсәгәдер ачуланып кайный, мырлый, җырлый, әллә нинди ят тавышлар чыгара, тагы әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, юеш йодрыгын селки, мөһаҗирләрне куркытырга тели... Мөһаҗирләрне озатырга Хөсәен бай да уллары белән килгән иде, тагы күп кенә татарлар, мөселманнар да пристаньга җыелды. Һәрберсе нидер күтәреп килгән, китүчеләргә үзенең киңәшен һәм күчтәнәчләрен бирә, дога кыла... Инде мондагы халык белән танышып-дуслашып беткән мөһаҗирләр дә, туганнары белән аерылгандай, аларны кочаклап елыйлар, дога кылалар... Диңгезнең бу ягында, бу ярында яшәүче татарлар - алар туган илдә күргән-белгән соңгы татарлар, шуңа күрә аерылышу да бик хәсрәтле-сагышлы... Озата килүчеләр белән саубуллашып, паром-корабка утыра башладылар. Хөснибикә дә инде үз туганы кебек якынаеп өлгергән Әминә абыстай белән кочаклашып саубуллашты, ишарәләр белән аңа рәхмәтләрен әйтте. Салих та Ибраһим мулла белән саубуллашып, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләде һәм алар, мөһаҗирләр төркеменә кушылып, тар баскычлардан күтәрелделәр. Аннан соң Салих Хөснибикәне апалары кулына тапшырып, үзе Юанбаш Мөхәммәдигә ярдәм итәргә китте, чөнки халыкны урнаштырырга кирәк иде. Бу кораб дигәннәре йөк ташый торган гаҗәеп зур паром булып чыкты, чөнки бу кадәр халыкны гадәти пароходларга сыйдыру мөмкин түгел, мөһаҗирләрнең аны сатып алырга акчалары да җитмәс иде... Ә халык керде дә керде, инде астагы зур-зур бүлемнәр дә кеше белән шыплап тулды, өскә, баскыч асларына, бөтен буш урыннарга әйберләрен куйдылар һәм үзләре урнаштылар, берничә көнгә ничек тә түзәрбез, дип, үз-үзләрен юаттылар. Монда инде ирләргә-хатыннарга аерылып торырга мөмкинлек юк иде, һәркем үз гаиләсе, үз туганнары, үз авылдашлары белән бер тирәдә урнашырга тырышты. Хөснибикә дә Зөлбанулар белән бергә булды, ә Салих исә һаман Юанбаш Мөхәммәдиләргә булышып, әйберләрне урнаштырып йөрде. Менә халык бөтен бүлемнәргә шыплап тулды, монда хәтта кыймылдарлык та урын калмады, алар кисмәктәге балыкларны хәтерләтәләр иде. Шунда ук эссе булып китте, салкыннан куркып киенгән кышкы киемнәр тагы салынды, һава җитми башлады. Ул арада кораб, торбасыннан аклы-көрән төтеннәр чыгарып, сузып кычкыртып җибәрде, шалдыр-шолдыр китереп тимер чылбырларны җыйдылар, баскычны күтәрделәр һәм чайкала-чайкала кузгалып та киттеләр. Соңгы сәфәр Гомерләрендә беренче тапкыр корабка утырып диңгезгә чыккан татар мөһаҗирләре баштарак кыймылдарга да куркып бардылар, аннан, бу хәлгә дә килешеп, ияләнә төштеләр. Ир-атлар хәтта батыраеп китеп, өске катка да менеп карады, намаз уку урыннарын җайладылар, һәркемне яңадан барлап-тикшереп чыктылар, барысы да көймәдә иде. Әмма култыкны үтеп, ачык диңгезгә чыккач, кораб сизелерлек итеп айкала-чайкала башлады, көчәя барган җил аны әле бер якка, әле икенче якка бәрде, әйтерсең лә таудан-тауга сикерәләр иде. Кешеләрнең кулларындагы пешкән йомыркалары тәгәрәп китте, авызларына китергән сулары чайпалып түгелде, тотынмыйчарак барганнары бер-берләренең өсләренә аудылар. Бу хәлдән балалар чырылдап елап җибәрде, хатын-кызлар пыш-пыш килеп дога кылды, ирләр исә, тотына-тотына, өске катка менеп киттеләр, кораб белән ни булганын ачыкларга уйладылар. Ә кораб белән берни булмаган иде, бары тик диңгездә җил көчәеп бара һәм тагы давыл чыгу куркынычы бар, шуңа күрә татар мөһаҗирләрен төягән йөк көймәсе дә шулай алпан-тилпән чайкала иде... - Аллага тапшырдык, туганнар, исән-имин шушы дәрьяны кичәргә насыйп итсен инде! - диде Юанбаш Мөхәммәди. - Бик давыллап тора, хатыннарыгызга, балаларыгызга әйтегез - өскә менмәсеннәр... Бу хәлне күреп, куркырлар, җил очырып алып китүе дә бар, Аллам сакласын! Ә өстә, чыннан да, җил улап тора иде, тагы әллә кайдан гына килеп, яңгыры башланды, ул төшә-төшешкә катып бозга әйләнә, инә кебек чәнчеп йөзгә бәрә, күзләрне томалый иде. Диңгезгә эчкәрәк кергән саен, давыл көчәя барды, тау-тау дулкыннар кораб өстенә ыжгырып киләләр дә палубага ябырылалар, тотынмыйча басып торсаң, үзләре белән алып төшеп китүләре дә бар. Кораб исә гәүдәсен тота алмыйча калтырана, дулкын китереп бәргән саен, сискәнгәндәй, сикереп китә, әле бер якка янтаеп куя, әле икенче якка авып диярлек бетә... Бу хәлне күреп, ирләр дә куркып калды, тизрәк аска төшеп киттеләр, анда исә аларны идән буенча тәгәрәп йөргән балалары, аларга чытырдап ябышкан хатыннары көтеп тора иде. Нәрсә бу?! Нигә бу кораб дигәннәре шулай болгый, аякка басарга да ирек бирми, идәнгә сылый соң? Балалар коса, хатын-кызлар елый, төенчекләре, ризыклары кайсы-кайда тәгәрәп ята... Кайда монда ашау, кайда монда йоклау, хәтта намазны да күпләр утырган килеш кенә укыдылар, чөнки аякка басу мөмкин түгел иде... Салих Хөснибикәсен кысып тотты, кочагыннан чыгармады, дулкын кайсы яктан китереп бәрсә дә, аларны бер-берләреннән аера алмады, идән буйлап та бергә тәгәрәделәр. Икесе дә үзләре өчен түгел, карындагы бала өчен борчылдылар, аның сирәк-мирәк тибенеп куюына да сөенеп, үз хәлләрен оныттылар, сабыр иттеләр. Әмма беркем дә диңгез юлының болай ук куркыныч һәм авыр буласын күз алдына да китермәгән иде... Тышта яман тавыш белән диңгез үкерә, эчтәге мөһаҗирләр кайсы ятып, кайсы тезләнеп, кайсы утырып Аллаһка ялвара, балалары хакына бу афәттән исән калдыруны сорый... Корабтагы бөтен тимер-агач корылмалар соң чиккә җитеп, шартлап сынардай булып шатырдый башлады, өстә кемнәрдер йөгереште, аста кемнәрдер җан ачысы белән кычкырып җибәрде: - Батабыз, бетәбез бит!!! Нишлик?! Шушында җан бирү өчен юлга чыктыкмы икәнни, Раббым?! Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде... - Үлгән, балакай, киткән, җаны очкан, - диде Зәйнәп абыстай, баланың өстенә иелеп. - Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек, Аллаһ каршына китәбез... Сабыр ит, Гафифә кызым... Аубаткан хатыны шунда гына аңына килде, бу сүзләргә ышанмыйча, бер баласына, бер Зәйнәп абыстайга карады, аннан: "Улым, Абдулла, улым, Абдулла, ач күзеңне!" - дип өзгәләнде. Башкалар да үз хәлләрен онытып, яшь ана башына килгән олы хәсрәттән шашып калдылар. Юлда авырулар булса да, Кумыслы хатыны Мәрфуга үлгәннән соң, әле беркемнең дә башына мондый кайгы-хәсрәт килмәгән иде. Инде күпме юл үтеп, инде ниятләгән җиргә барып җитәбез, дип торганда, тагы бер хәсрәт, тагы бер мәет! Инде монысы диңгез Аубаткан хатыны үле баласын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елый башлады, янына ашыгып ире килеп җитте. Аның да хатынын юатырлык сүзләре юк иде, ул да бердәнбер улын, кичә генә йөгереп уйнап йөргән баласын югалткан иде, ул да баласы өстенә капланып, сулкылдап елый иде... Ирләр киңәш-табышка җыелдылар, баланы күмәргә кирәк иде, әмма кайда, ничек итеп? Тирә-якта диңгез актарыла, әле коры җиргә ерак, ә мәетне каядыр куярга кирәк. Кораб хуҗасы белән дә киңәшеп, мөселман гадәтен дә искә алып, баланы кәфенләп, җеназа укып, диңгезгә ташларга булдылар, белгән кешеләр, тәртибе шундый, диделәр. Инде ата-анасына шуны җиткерергә, халыкка ни өчен шулай эшләгәннәрен аңлатырга кирәк иде. - Туганнар, ни эшләмәк кирәк, күрәсез - арабызда тагы бер мәет бар, - дип сүзен башлады Юанбаш Мөхәммәди. - Аллаһы Тәгалә юлдашларыбыз Гайнетдин белән Гафифәнең бердәнбер улларын үз янына алды... Димәк, баланың тәкъдиренә үзе туганчы ук шулай язылган булган... Ата-ана өчен авыр кайгы, әмма бернишләп булмый, тәкъдирне үзгәртә алмыйбыз... Аллаһтан сезнең өчен сабырлык сорыйбыз... Инша Аллаһ, сабыйның урыны җәннәттә булыр, һиҗрәт шәһитләреннән булыр, сезгә дә җәннәт капкаларын ачар... Инде баланы җеназа укып, күмәргә кирәк, әмма без диңгез уртасында, димәк ки, без аны суга гына тапшыра алабыз... Кораб капитаны да шулай ди, хәтта Мәккәгә барырга чыккан хаҗилар да, диңгездә үлсә, аларны җеназа укып, диңгезгә ташлыйлар икән... Безгә дә шулай итәргә туры киләчәк. Бу сүзләрне ишеткәч, халык тынсыз калды, алар мондый хәл булыр дип күз алларына да китермәгәннәр иде. Димәк, монда үлә калсалар, аларны да шушы язмыш көтә? Кәфенлеккә төреп, диңгезгә ыргыту көтә?! Аларның хәтта каберләре дә булмаячакмыни инде? Халыкның дулкынлана башлавын күреп, Юанбаш Мөхәммәди тагы сүз башлады: - Туганнар, без нинди юлга чыкканыбызны белеп чыктык, - диде ул. - Аллаһ ризалыгы өчен, туган җирләребезне калдырып, һиҗрәткә кузгалдык. Бу озын һәм авыр юлда теләсә кайсыбызның җанын Газраил килеп алырга мөмкин иде. Бу инде бездән тормый... Алай да без бирегә хәтле исән-имин килеп җитә алдык, әмма барыбызның да язмышы кыл өстендә... Без хәзер корабыбыз белән котырган диңгез өстендә йомычка кебек бөтереләбез, сәфәребезнең ахыры ни белән бетәр - белмибез... Аллаһ безне менә шушындый без белмәгән һәм күрмәгән авырлыклары белән сыный... Инде барыбызга да көне-төне гыйбадәт кылып, Аллаһтан сорарга кирәк - һиҗрәт юлыбызда бу сабый корбаны соңгысы булсын иде! Үзебезгә бу бәладән исән-имин котылып, җиргә аяк басарга насыйп итсен иде! Шул хакта дога кылыйк! Ә баланы югарыга алып менеп юарбыз, кәфенләрбез, җеназа укырбыз һәм Аллаһка тапшырырбыз. Абдулланың мәетен анасы кулыннан сак кына алдылар да атасына тапшырдылар. Баланы төрергә кәфенлек кирәк иде, берничә кеше үз кәфенлеген сузды, кешеләр юлга барысына да әзер булып чыкканнар икән. Ирләр өскә менеп китте, Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа баласының үлеменә һаман ышанмаган Гафифәне кочакларына алдылар, ана кешенең бу хәлләрне күрмәве хәерлерәк иде... Ирләр исә арлы-бирле чайкалып торган юеш палубада, идәнгә яткырып, нәни Абдулланы юдылар, кәфенләделәр, баш очына басып, җеназа намазы укыдылар, аннан бисмилла әйтеп, диңгезгә ташладылар... Боларны эшләгәндә, олы ирләр дә сүзсез елады, алар гына түгел, бу хәлләрдән күпне күргән Кара диңгез үзе дә ярсып елый, бәргәләнә иде... Абдулланың ап-ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе, диңгез өстендәге акчарлак кебек, актарылып суырып алдылар, бала мәете бата-чума бераз су өстендә талпынды да, күздән югалды, юкка чыкты. Мондый хәлдән тетрәнгән ирләр дә аска, гаиләләре янына төштеләр, кораб, кара дәрьяның кара суларын ерып, кара төнгә кереп бара иде... Хөснибикә тирә-ягындагы тавышны, диңгез үкерүен, хатын-кызларның һәм балаларның елауларын ишетмәсә дә, барысын да күреп торды - корабка бәла килгән иде... Күрше авыл хатынының терекөмеш кебек бердәнбер балалары үлгән, аны ир-атлар өскә алып менеп киттеләр... Аннан соң ни булганын Хөснибикә аңламады, әмма йөрәге белән шомланып сизенде - баланың мәете корабтан юкка чыкты. Ул карынындагы үз баласын куллары белән кысып тотты, сабый анасының җылысын тоеп, тибенеп-тибенеп алды, Хөснибикә тынычланып китте. Ире Салих та кулларын аның корсагына куйды, карындагы сабый аңа да тибенеп җавап бирде. Ир белән хатын, бер-берләренә сыенып, караңгы корабта шушы бәхеттән дә яктылык табып, уй-хыялларында киләчәкләренә таба йөзәләр иде... Төнлә давыл бераз басылды ахры, ул чаклы болгамый башлады. Көне буе идәндә бәргәләнгән, үлем фаҗигасен күргән, тәннәре һәм җаннары арыганталчыккан мөһаҗирләр кайда ятсалар, шундук изрәп йокыга киттеләр. Алар төшләрендә Себернең ап-ак карларын, шул карларда уелып калган җәнлек эзләрен, артларыннан томырылып чабып килгән тугры атларын, авыл өстеннән туп-туры күтәрелгән морҗа төтеннәрен, шул төтен белән бергә бар дөньяга таралган ризык исләрен, себеркеле мунча парларын, боз каплаган күлләрне, бәкедән су алган хатын-кызларны, мәчетләрдән кайтып килгән ак сакаллы картларны күрделәр... Алар моңсу гына туган илдән китеп баручыларга карыйлар, сагынудан саргаюларын әйтәләр, мөһаҗирләр белән мәңгегә бәхилләшәләр, ахирәт көнендә күрешергә өмет итәләр иде... Хөснибикә исә төшендә балачагын күрде... Әле әнисе дә исән вакыт икән, алар Ырыслы күл буенда йөриләр, әтиләре дә шунда... Ә күл өстендә ниндидер сәер кошлар бөтерелә, болар аккошлар түгел икән, чөнки алар хәзер монда килми, башка җирдә оя коралар... Бу кошлар бераз кечерәк һәм ап-ак, диңгез акчарлаклары кебек... Менә кошларның берсе, очып барган җиреннән, күлгә егылып төште, башкалары исә авыл өстеннән бер әйләнделәр дә кыйблага таба очып киттеләр... Суга егылып төшкән кош та алар артыннан йөзә башлады, кинәт ул кичә үлгән малайга әйләнде, кулларын сузып, башка кошлар артыннан йөгерде... Менә ул Хөснибикә янына килеп җитте, кулларын сузып, аны су буена өстерәде, ә анда... кәфенлеккә төрелгән бала мәете йөзеп килә иде... Хөснибикә сискәнеп уянып китте, әкрен генә Салихны да уятты. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде, ул иреннән өскә, һавага алып чыгарга сорады. Алар изрәп йоклап яткан кешеләргә басмаска тырышып, караңгыда текә баскычтан өскә үрмәләделәр. Төнлә давыл бераз басылган, диңгез өсте дә тына төшкән, таң әле атып кына килә иде. Иркенлектән файдаланып, ире белән бергәләп иртәнге намазны укыдылар, аннан бераз диңгезгә карап, саф һава сулап тордылар. Шул чак Хөснибикәнең таң алдыннан күргән төше исенә төште, чөнки диңгез өстендә дә нәкъ шундый кошлар очып йөри иде... Аннан ул нидер сизенеп, аска карады, ә анда, кораб койрыгы артыннан, ак кәфенлеккә төрелгән бала гәүдәсе йөзеп килә иде... Хөснибикә иренең беләгенә чытырдатып ябышты, куллары белән диңгезгә төртеп күрсәтте. Бала мәетен Салих та күрде, "Абдулла!" дип пышылдады ул, коты алынып. Әйе, кичә суга ташлаган бала мәете дулкыннар арасында батакалка, кораб артыннан йөзеп килә иде... Салих белән Хөснибикә җитәкләшеп аска йөгерделәр, кешеләрнең күбесе инде йокыдан уянган, кайсы намаз укый, Хөснибикәгә аптырап карадылар, ни булганын аңламадылар. "Абдулла!" - диде Салих, диңгез ягына кулы белән күрсәтеп. Халыкның бер өлеше өскә ашыкты, Абдулланың әти-әнисе дә алар арасында иде. Кораб артыннан йөзеп килгән Абдулланы шунда ук күрделәр, аның өстендә акчарлаклар бөтерелә, алар аны әллә саклап килә, әллә үз вакытларын көтә - аңлап булмый иде... - Улым! - Диңгез өстен үзәк өзгеч тавыш телеп үтте, бу - Абдулланың әнисе Гафифә шулай ачыргаланып кычкыра иде. - Улым! Балам! Балам!!! Гафифәне тизрәк читкә алып киттеләр, чөнки ул рәшәткәгә күкрәге белән капланган, бер-ике талпынса, үзе дә диңгезгә очып барып төшәргә мөмкин иде. Хатыннар кочаклап алып, аны юата башладылар, баланың атасына исә үзенә ярдәм кирәк иде. Ул диңгез белән палубаны аерып торган тимер рәшәткәгә сыгылып төшкән, улын йөрәге белән тартып алырлык булып, кулларын аңа сузган, үзе туктаусыз, "балам, балам", дип кабатлый... Диңгез өстендә ачыргаланып акчарлаклар елый, кораб идәненә тезләнеп, бердәнбер балаларын үз куллары белән диңгезгә салган ата-ана елый, алар артыннан, аерылып калырга теләмичә, Абдулланың ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе йөзеп килә... Бала әле шактый вакыт шулай бата-калка кораб артыннан йөзеп барды, аннан диңгезнең соры дулкыннары аны соңгы тапкыр өскә күтәрделәр дә, акылдан шашарлык хәлгә килгән ата-анасына соңгы тапкыр күрсәтеп, үз куеннарына алдылар. Абдулланы озата килгән акчарлаклар да күздән югалды, палубадагы кешеләр дә, салкынга түзә алмыйча, берәм-берәм аска төшеп китте, бары тик тимер рәшәткәгә капланып, ата белән ана басып калды... Алар һаман нәни Абдулланың гәүдәсе су өстендә күренер, дип көтәләр иде... Ә ул башка күренмәде, кара дәрья илсез-җирсез бер татар баласын үз кочагына алды... Ә аста халык тын калып, озак кына сөйләшмичә утырды. Мондый дәһшәтле, шомлы, куркыныч хәлне аларның гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле кайчан гына йөгереп йөргән газиз балаң күз алдында җан бирсен дә, аны үз кулларың белән суга ташла әле! Һәм шул бала дәрьяда батмыйча, кораб артыннан ияреп килсен әле - акылыңнан шашарсың! Бу юлда аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин бит! Менә нәрсә икән ул һиҗрәт - ул һәр мизгелдә үлем белән очрашу, су төпләренә китү, дигән сүз дә икән әле! Җәннәткә юл шушы җирдәге тәмуглар аша да үтә икән! Халыкның күңелсезләнеп калуын, пошаманга төшүен күреп, Юанбаш Мөхәммәди сүз башлады: - Монда үзебездә дә гаеп бар, җәмәгать, мәетне суга салганда, авыррак әйбер бәйләргә кирәк булган, - диде ул. - Күрәсез, ул батмаган, су өстенә калкып чыккан... Дулкынга ияреп, арттан йөзеп килгән... Ата-анасына авыр инде бу хәлләрне күрү, Аллаһ сабырлыклар бирсен... Мондый хәлләр бер безнең башка гына төшмәгән, хәтта пәйгамбәрләр башына да килгән. Юныс пәйгамбәр кыйссасын хәтерләсәгез, аны хәтта диңгездә зур балык йота, ул балык карынында да Аллаһка дога кылуын ташламый. "Лә иләһә иллә әнтә, субханәкә инни күнтү минәз-залимин", дип дога кыла, ягъни, "Синнән башка илаһ юк, Син пакь булучы Зат, дөреслектә мин золым кылучылардан булдым", дип Аллаһка ялвара. Ни өчен Юныс галәйһиссәлам үзен шулай дип атый, чөнки ул иман китермәгән кавемен ташлап китә, ә кавеме, күзенә үлем газабы күренгәч, иман китерә, Аллаһ алардан газабын кире ала... Әйткәнемчә, Юныс пәйгамбәр Аллаһ рөхсәтеннән башка халкын ташлый, әле җитмәсә, аларга рәнҗеп дога кыла, менә шулар өчен Аллаһ аның үзенә җәза бирә. Әгәр Юныс пәйгамбәр балык карынында тәүбә итмәгән булса, Аллаһка гыйбадәт кылмаган булса, кыямәт көнгә хәтле шунда калган булыр иде... Коръәннең "Нун" сүрәсендә бу күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Юныс кеби булма. Ул Юныс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөрәҗәгать итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә. Әгәр ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып, агачсыз вә үләнсез булган сәхрага хур итеп ташланыр иде. Ул Юнысны Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхи иңдереп, пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды". Күрәсез, Аллаһ хәтта үзенең сөекле пәйгамбәрләренә дә ялгыш-хаталары өчен нинди җәзалар биргән, ә без, гади халык, җаһиллектән әле чыгып та җитмәгән кавем, ни көтик? Шуңа күрә төрле көфер уйларга бирелмик, кардәшләрем, һиҗрәтебезнең савабын киметмик, Аллаһның җәзасына тарымыйк. Нишлисең, мондый озын һәм авыр юлда төрлесе булырга мөмкин, без әле дә күпчелектә монда кадәр исән-имин килеп җиттек. Инде күп калмады, сабыр итик! Әнә, күрәсез, диңгез дә бераз тынычланды, хәзер алай болгамый. Сабыр итик, авылдашлар, юлдашлар, күбенә түздек, инде азына түзик... Аллаһ ризалыгы өчен, түзик... Бу барыбыз өчен дә зур сынау... Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң корабта тынлык урнашты. Һәркем үзенекен уйлады, һәркем эченнән генә тәүбә итте, дога кылды... "Инде пәйгамбәрләр башына да шундый авырлыклар килгән икән, без ничек бер авырлык күрмичә җәннәт өмет итик?" дип уйлады алар. Һиҗрәт бит ул күрше авылга гына барып кайту түгел, яки теге яки бу нәрсә ошамый, дип, урын алыштыру түгел. Һиҗрәт - Аллаһ ризалыгы өчен, иманыңны саклау өчен, дин тотарга ирек булган урынга күчеп китү... Шушы юлда сабыр итү, сыналу, барысына да түзү... Хәтта үлем-китемгә дә, чөнки Аллаһ бирә - Аллаһ ала... Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң Салих тагы уйга калды. "Аллаһы Тәгалә Юныс пәйгамбәрне кавемен рөхсәтсез ташлап киткән өчен шулай каты җәзалаган, ә без дә туган халкыбызны, туып-үскән җирләрне ташлап китеп барабыз бит, - дип уйлады ул. - Үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклау өчен, без халкыбыздан, илебездән мәңгегә аерылдык... Ә алар нишләр? Анда калган милләт нишләр? Бөтен халык кубарылып чыгып китә алмый бит, димәк, без аларны дошман кулына калдырып киттек? Бер яктан, һиҗрәт - савап, икенче яктан, халкыңны дошман арасында калдыру гөнаһ та булырга мөмкин бит әле... Һәм моңа җәза да булуы мөмкин... Раббым, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне, ниятебез изге иде, инде бу эшләрнең ахырын да хәерле кыл! Мөселманнар арасына исән-имин барып урнашып, үзебездән соң иманлы нәсел калдырырга насыйп ит!" Диңгез бераз тынычланганга, ирләр өйлә һәм икенде намазын иркенләп өстә укыдылар, хатын-кызлар да бераз тынычланды, кулларына тәсбих тотып, белгән догаларын укырга утырдылар. Юл никадәр авыр булса да, үлем һәм авырулардан торса да, инде килеп җитәбез, инде аз гына калды, дигән өмет барысын салкында да җылыта, бөтенләй аумаска көч бирә иде... Әйе, инде ерак калмады, арыган һәм тилмергән сабыйларны йөрәккә кысып, тагы бераз түзәргә... Ә анда, диңгезнең аръягында - Истанбул, мөселман өммәтен үзенә җыйган Исламбул, аларның булачак Ана Ватаннары, туачак балаларының, оныкларының Ата Йорты, нәселнең нигезе хәзер син булачаксың, Төрек Иле, Төркия! Җылы күңелең белән кабул ит салкын Себерләрдән иман хакына сиңа күченгән себер татарларын, заманында бөек милләт булган кавемнең илсез-җирсез, дәүләтсез калган ятим балаларын! Алар сиңа өмет белән килә, карлы-бозларны күкрәкләре белән ерып, коллык чылбырларын тешләре белән өзеп, алар сиңа дога белән килә, Төркия! Кабул ит татар мөһаҗирләрен... Дамир Гыйсметдин АСЫЛТАШ САТИРИК МАҖАРА Мәгълүм ки, һәр авылда теләсә нинди техниканы сүтеп җыючы, аның эшләү тәртибен аңлардай талантлы адәм бар. Техника җене кагылган андый инсаннар конструкторларның башына да кермәгән ысулларны кулланып, якын кешеләренең тормышларын бераз гына булса да үзгәртә һәм җиңеләйтә алганнар. Аларны халык инженерлары, урысча әйтсәк - кулибиннар дип тә атаганнар. Шундыйларның берсе - һәр тишеккә борынын тыгып, үтә кызыксынып гомер итүче Зиннур бабай. Ул үзе, ничектер сүтеп-җыештырып ясаган детектор радиосын тыңлап, имеш, әйткән булган: "Ярман безгә яу белән килергә охшаган. Тиздән сугыш булыр ахрысы..." - дигән. Чын тарих соңрак авыл күрәзәчесенең әйтүен тулысынча раслаганраславын. Ләкин баштагы мәлендә сәяси фаразлау Зиннурга бик кыйммәткә төшкән. Радиоалгыч ясарлык сәләте булган акыллы агай да вакыйгаларның тиз арада шулхәтле трагик рәвештә килеп чыгуын берничек тә күз алдына китерә алмаган. НКВД хезмәткәрләре бу сәяси фаразлауны коткы тарату дип бәяләп, Зиннур аганы һәм үз куллары белән ясаган "җинаять җиһазларын" конфисковать итеп, бер әрҗәгә җыештырып-төяп, "воронокка" утыртып, тиешле җиргә алып та киткәннәр. Кешеләр сугышта катнашып, орден-медальләр тагып, урам тутырып, гармун тартып кайткан мәлдә, радиосөюче Зиннур агай, чиләнеп, урман кисеп, алты елын "Карлаг" дигән төрмәләрдә черки ашатып, туберкулёз хастасын ияртеп, авылына шым гына кайтып төшкән. Әле, күрше-күлән күрмәсен дип, бакчаларны әллә кайлардан урап, төн караңгылыгына төренеп кенә туган йортының тәрәзәсен шакыган... Әйе, аның аянычлы мисалы әле күп еллар авыл кешеләрен, шомлы бер искәрмә сыман, һәрдаим өркетеп тора иде. Бу җирлектә яшәгән һәркем аңлый инде: озын тел гомерне кыскарта. Әлеге гыйбарәне биредә ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кертәләр иде. Кем-кем, ә Тимәш кешесе хәзер урамга чыгып серен җилгә дә сөйләмәс. Җае чыкса-чыкмаса да, теле үтереп кычытса да, ул дәшми калуны хуп күрә. Кинәнеп китеп, хакимиятләрне сүгү теләсә нинди авылда шәйләнгәндер, чөнки яңа сәвит влачы гади кешене санга сукмавы, җәберләве белән дөньяда атказанган. Тик Тимәш халкы җаны-тәне белән яңа влачны күрәлмәсә дә, телен аркылыга тешләп яшәгән. Һәм моны буыннан-буынга сеңдереп калдырган. Әлеге яшәү рәвешен Зиннур аганың оныгы Сабир мыегына бик яхшы чорнап куйган иде. "Күп күрмә, күп сөйләмә!" кагыйдәсен тотып, ул башлап мәктәпне, аннары сәүдә университетын тәмамлап, үз көнен үзе күрде, бернинди маҗараларга, гадәти булмаган хәлләргә, сәяси уеннарга катнашмый гына, Аллага шөкер, пенсия яшенә килеп төртелде. Лаеш шулпасы эчеп үскән Сабир, инде ниһаять, пенсиягә чыгып, абыстае Гөлчирә, оныклары белән бергә чөкердәшеп, намаз карты булып яшәргә хыялланган мәлдә, дөньялар тагын үзгәреп, катлауланып китте. Менә бүген дә, пенсиядә булуына карамастан, ул ашык-пошык җыенып, ике авылдашы Галимҗан һәм Зөлфекәр белән, Мәскәүгә бәхет эзләп китеп бара. Поезд белән бу кичтә Мәскәүгә бәхет эзләп китеп барган Тимәш пенсионерларының өчесе дә эшче-крәстиян хакимиятенең "игелеген" ачлытуклы яшьлекләрендә байтак тәмсенгәннәр иде. Шул ук Галимҗанны гына алыйк. Нишләптер илгә ияреп колхозга кермәгән Биктаһир бабасы нәсел-нәсәбәсен шактый авыр сынауларга дучар итте. "Кулак нәселе" дигән мөһер әйтерсең лә бөтен ыруының маңгаена кләймә сыман чәпәп куелган иде. Инде картаеп барган Биктаһир аганың егерме биш сутый бәрәңге бакчасы мәктәпнең спорт мәйданчыгы белән янәшәдә урнашуы гына да кулак агайның күпме гомерен кыскарткандыр. Волейбол тубы, ара-тирә, Биктаһирның бәрәңге бакчасына килеп төшсә - эшләр харап! Биктаһир абзаң әйтерсең лә шуны гына көтеп торган. Ул яшенә карамастан, беренче булып тупны табып ала һәм, "ул миндә" дигәндәй баш өстенә күтәреп, спорт мәйданчыгындагыларга күрсәтә. Аннары буразнадагы тупка баса да дүрт япьле сәнәк белән мәктәп милегенең язмышын шундук хәл итеп куя. - Мәгез тубыгызны, уйнагыз!.. Әлбәттә, бу усал гамәлнең нигезендә Биктаһир бабайның мәктәп балаларына түгел, ә сәвит влачына тирән нәфрәте яткандыр, мөгаен. Тик кулак бабасының оныгы Галимҗанга шундый дәү әтисе булганга күпме рәнҗеш сүзләре ишетергә туры килде... * * * Мәскәү поездында йоклап баручы команданың тагын бер әгъзасы Зөлфекар Ибраев турында бер-ике кәлимә әйтмичә ярамас. Аның да бабасы үтә кызыксынучан, белемле, туры сүзле кеше булган, диләр. Шулай килеп чыкты ки, өч авылдашның да бабалары тәртә кебек тугры сүзле, нишләптер влач белән уртак тел тапмыйча, үзләренең туксанын туксан итеп, үҗәт адәмнәр булып яшәгәннәр. Мәгълүм ки, Сәвит хакимияте яңа тормыш коруны җимерүдән башлый. Бердәнбер төзек нәрсә авылда - мәчет-мәдрәсә. Чөнки догада булган диндар кешеләр гыйбадәтханәләрне үз тырышлыгы, хәләл акчасына, зәкятләр, сәдакалар хисабына тәртиптә тотарга тырышканнар. Ә кызыл куштаннар башкача фикер йөрткән: нишләп соң әле бу искелек символы шулай әллә кайдан күренеп, кояш нурларында горур балкып, яңа тормышны мыскыллап торырга тиеш! Зөлфекарның бабасы Байтимер, бисмиллалы кеше буларак, мәчет манарасын кисүгә ачык рәвештә каршы төшә. Намазга баскан саен динсез иблисләргә бәддога укый. Әлбәттә, балкып торган манараны вәхшиләрчә кисүгә теше-тырнагы белән каршы чыккан Байтимер агайны халык дошманы дигән мөһер чәпәп, алып китәләр... * * * Тимер поезд әрҗәсендә сәяхәт кылган Тимәш пенсионерларын асылда бер нәрсә генә бәйли иде - мәнфәгать! Дөресрәге - акча. Һай ул акча дигәннәре! Мәмләкәтләрне, дөньяның иң затлы кешеләрен дә каршылыкка кертерлек көчкә ия булган, көтелмәгән сугышлар башлап, кан коюларга китергән акча галиҗәнапләре! Бәхетле булуның ставкалары да билгеле. Картаймыш көнендә хатыны Алия белән шул акча аркасында аерылуга барып җиткән халыкара сәүдә алу. Үз почмагына ия булу. Ике тапкыр аерылып, өч тапкыр өйләнеп тә бәхетле булалмаган Зөлфекарның төшләренә нишләптер Австралия, дөресрәге Һинд океаны ярларында урнашкан Аделаида шәһәре керә. Ул үзенең белеме, тәрбиясе белән ерак Австралиядә дә югалмас, киресенчә, бәхетле булырга тиеш иде. Зөлфекар белә - ул бу илдә ялгыш, очраклы гына туган. Күктәге көчләр ярдәмендә ул хатаны ничек тә булса төзәтәчәк, әлбәттә. Йә зур акча казанып, йә бер бай татар хатынына өйләнеп, ул соңарып булса да, теләсә ничек, морадына ирешергә тиеш! Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә чын-чынлап җирдә басып торучы кеше - бәхет эзләүчеләрнең өченчесе - Сабир иде. Ул буш хыял артыннан чабып йөрми, үзенең урынын әйбәт белә. Күктәге йолдызларга үрелми-нитми генә үз көнен үзе күрә. Гомернең кешегә бер генә тапкыр бирелгәнен дә яхшы аңлый ул. Кооператив төзеп, үз көче белән баеп китеп, соңрак салым инспекциясендәге аферистларга эләгеп, тутый кошын кулыннан ычкындырганга, хәзер һәр адымын, һәр гамәлен уйлап, җиде кат үлчәп, бер генә кисәргә тиеш! Мәскәүгә килеп төшүгә үк, ул иске дусты Нургаянга шалтыратыр. Эшкә ашкынып торучы коллективның позитив энергиясен, җегәрен яңадан матур тормыш коруга юнәлтер! Алга! * * * Илле яшьләрендәге Нургаянның күзләре бер дә тик тормады. Гадәттә, андый йөгерек күзләрне психологлар йә түземсез, йә ялганчы кеше дип фаразлыйлар. - Җегетләр, сезне исән-сау күрүемә бик шатмын! - диде ул, күзләрен төрле якка уйнаткалап. - Хәзер объектка барабыз, сакал биетеп алабыз, ягъни ашап алабыз, ял итәрсез. Иртәгә ударный труд, җегетләр. Алары хакында иртән баш заказчик килгәч, янә бер гәпләшербез... Безнең Тимәштә сөйләшкәннәр барсы да көчендә кала. Әйтергә кирәк, мондый җылы каршы алу Казан командасына ниндидер шифалы оеткы салгандай булды. Кәефләр әйтерсең лә бер стаканны түнтәреп куйгандай иде. Димәк, әлегә барсы да яхшы! Аларга Сабир авылда җыелганда вәгъдәләрне әзрәк шәрехләгән иде. Ачыклык йөз процент булмаса да, бар, бригаданың әлегә борчылырлык сәбәпләре юк иде. Бер иске "УАЗик"ка төялеп, төзелеш осталары Мәскәү астындагы бер авылга җитеп, иске бүрәнә йортка урнаштылар. * * * Эш кешесенең вакыты бик тиз уза. Бигрәк тә кылган гамәлеңнең нәтиҗәсе күренеп торса. Ә ул, ягъни "кәтиҗ" диварлары һәр көн өскә күтәрелеп, хуҗа абзыйның да кәефен күтәрә, капитализмны үз куллары белән төзүчеләрнең дә күңелләренә дәрт-өмет өсти иде. Ике ай тирләп-пешеп эшләгәч, төзелеш мәйданының иң хәлиткеч өлешендә эшләр кинәт тукталды. Гадәттә, иртән килеп эш бирә торган иде - Нургаян каядыр юкка чыкты. Кәтиҗнең хуҗасы Сабирның шалтыратуына, смскыларына баштарак илтифат итмәде, ә бер тәүлектән соң үзе шалтыратты. Җегетләр, янәсе, вакытлыча эш туктала. Всем лечь на дно!.. Соңрак сөйләшербез... Потом всё растолкую! Әлбәттә, мондый форс-мажор хәл акча казанырга килгән Тимәш бригадасының планында юк иде. Шуңа алар аптырашып Сабирга төбәлделәр. Янәсе, аңлат бу хәлләрне! Дөресен әйткәндә, сакланганны Алла саклар, дип яшәгән Сабир үзе дә бу көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. - Бу эш турында, Тимәштә җыелгач, без болай сөйләшмәгән идек, якташлар, валлаһи! Берәү дә паникага төшәргә җыенмый, бу халәттә нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен аңлыйлар иде. Галимҗан: бүгенгә бераз суынып, моны онытып Зөлфекар башын чайкап куйды: - Ай-һай, җегетләр, без әфиристләр белән эш итмибез микән?.. Компаньоннар дәшмәде. Көнбатыштан әллә нинди кара, шомлы болытлар чыкты. Йортка терәлеп торган наратлар шатырдашып, җилдә чайкала башлады. Ярты сәгать үткәндерме-юкмы, күкләр гөрселдәде, бик көчле яшен яшьнәде... * * * Табигать маҗаралары һәркемне дә гаҗәпләндерә, кайберәүләрне сокландыра, кайберен өркетә. Галимҗан намазда булмаса да, мондый чакта эченнән генә белгәннәрен укыштыргалый иде. Мәчет тирәсендә булгалап, сәдакаларыннан да өлеш чыгара иде. Бу Мәскәү өстендәге яшенле яңгырның иртәнгә хәтле котыруын да Галимҗан курку катыш дулкынлану белән кабул итте. "Тикмәгә түгел бу, тикмәгә түгел, әстәгъфирулла!" дип пышылдады. Җилле-давыллы яңгыр таң алдыннан әкрен генә тынычланып, ниһаять, юнәлешен үзгәртте булса кирәк. Шундый хәвефле төн кичергән тимәшлеләр каударланмый гына ихатага чыктылар. - Карагыз әле наратларны - биргән кирәкләрен - шырпы кебек башларын сындырып чыккан, ә - анасын сатыйм! - дип сүгенде Зөлфекар. Читтәрәк, урман кырыенда, Галимҗан бер-ике потлы өч күгелҗем таш күреп алды. Аның йөзе балкып, ниндидер серле нурга күмелде: - Валлаһи, яшен ташы бит бу! Җегетләр, бу яшен ташы гына түгел! Бу безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән һәдия! Ура-а, хәерчелектән котылабыз, димәк! Ниһаять! Догаларым кабул булды, йә Раббым! Зөлфекар балта түтәсе белән күгелҗем ташка сугып карады: - Нишләп күктән төшсен ул?! Кичә иртән ком карьерыннан Николай "КамАЗ"га салып кайткан иде ич аларны. Ком белән бергә төяп, әлбәттә. Галимҗан вазгыятьне гадиләштерүгә кискен каршы чыкты: - Җегетләр! Сез ашыкмагыз... Могҗиза ул меңгә бер тапкыр гына була! Нишләп мин әлеге гамәлне безгә Аллаһы үзе иңдерде дип саныйм. М...мин инде берничә төн рәттән гел шул күкнең бүләге турында төшләр күрдем бит! Теләкләр теләдем. Ник ышанмыйсыз, Зөлфекар, Сабир, ә?! Беркүпмегә сузылган пауза Галимҗанның юлдашы иде. Ул шулхәтле хисләнеп, дулкынланып, ышандырырлык итеп сөйләде ки, хәтта питон кебек салкын канлы тыныч Зөлфекарның да башындагы кепкасы дымланып чыкты. Җитмәсә, Галимҗан Җир шарына иләкләп-чиләкләп ява торган метеор-кометалар турында шактый хәбәрдар икән бит! Серле вә хикмәтле нәрсә. Адәм баласы бу иксезчиксез күкләрдән иңгән могҗизаны аңлый алырлык халәттә түгел. Космос дигән нәрсәнең дә чиксез, төпсез икәнен күз алдына китерә алмый ул. Галактикада нинди хәрәкәт, нинди кануннар, нинди шартлаулар, аларның Җир-анабыз белән нинди багланышларда булуын бер инсан да төгәл генә фаразлый алмый. Без бу якты дөньяга аңсыз туабыз, шул килеш китеп тә барабыз. Җир шулай яратылган ки, аның өстенә йолдызлар яңгыры булып туктаусыз төрле ташлар ява. Шөкер, алар, космос дигән иләк аша иләнеп, безнең башыбызга кар, яңгыр, боз рәвешендә генә төшә. Зөлфекар түзмәде, Галимҗанның йолдызлар турында мавыктыргыч лекциясен өзеп: "Бу бит, дуслар - Коперник, Галилей бит бу!" - дип куйды. - Фикерне бутамагыз, - диде Галимҗан катгый тавыш белән һәм йолдыз - метеор темасын дәвам итте. - Әле бит космосның явым-төшемнәрен тотып карау да мөмкин түгел, чөнки бик сирәге генә планетабыз белән бәрелешә. Аларның барысы да диярлек атмосферабызга кергәч янып бетә. Биредә тоташ серлелек. Андый яшен ташларының үзенең базары да оешкан. Мондый метеоритны, Сез, якташларым, теләсә нишлисез, ә мин күкнең бу сәламен бик җитди кабул итәм! Би-ик! Хәер, һәркемнең үз юлы... Ышанмасагыз ышанмыйсыз инде... Түлке монда Николай кебек денсезләрне катнаштыра күрмәгез! Бу саваплы эштә һәммәсе бер дөрес тәртиптә булырга тиеш. - Димәк, бу - безгә тегеннән килгән посылка! - дип, күккә бармагы белән күрсәтеп шаярткан булды Зөлфекар. - Монда шаяртулар урыны түгел! - дип кырт кисте Сабир. Дөресен әйткәндә, Галимҗанның ялкынлы чыгышы, ягъни сүз бөртекләре дымлы, уңдырышлы туфракка төште булса кирәк. Алда әле нәрсә булыр, ә менә метеор дигәне - чынбарлык. Ул әнә реаль, лапас астында ята. Аны каккалап та суккалап карарга мөмкин; телисең икән, тешләп кара, күтәреп бак. Кыскасы, Тимәшнең бер абруйлы әгъзасы күкләрнең хәдиясен ифрат җитди вә өметле һәм иң мөһиме - бик вакытлы иңдерелгән дип кабул итте. Өч кешенең берәүсе болай дип саный икән - бу пүчтәк түгел инде, агай-эне... Авылдашлар шапырынмаска килештеләр. Бу могҗизалы тормышта нәрсәләр генә булмый, шайтан белсен! Күк җисеме темасын өч кешедән гайре беркем бернәрсә белмәскә тиеш. Үз арабыздан бернинди сүз чыкмаска тиеш. Зөлфекар бөтен эшне тәртипкә салырга тәкъдим итте. Николайдан бер-ике яртыга әлеге ташны тулаем сатып алуны да үз өстенә йөкләде. Берәр белгечне табып, фәнни киңәш алу - беренче гамәлләрдән. Әлбәттә, бу җитди эш идея авторы Галимҗанга тапшырылды. Сабирга төзелеш эшләренең очына чыгарга, расчёт ясауны ахырына хәтле җиткезергә куштылар. Ниһаять, җил-давыллар, яңгырлар узып китте. Мәшәкатьле төн кичергән команда, сөйләшеп туймаганга күрә, үзләре дә сизмәстән, алда нәрсәләр булыр икән, дигән сорауга дулкынланып җавап эзләде. Әгәр дә мәгәр, Галимҗан әйткәннәр рас килеп, затлы ташка тап булсалар... И-их, нинди әкәмәт булыр иде! Авылдашлар бер-беренә дәшмәсәләр дә, күңелләрендә ниндидер татлы мизгелләр, эйфория кичерәләр иде. Әйтерсең лә алар фантастик, хәзергечә әйтсәк, маҗаралы виртуаль әкияти дөньяга килеп эләктеләр. Ләкин көндәлек тормыш кайчак мантыйксыз борылышлар ясый, берәр мөгез китереп чыгара. Һәм матур гына бизәлеп килгән рәсемгә көтмәгәндә, галәмәт ямьсез кара буяу тама. Җиде ятып, бер тапкыр төшкә дә керми торган нәрсәләр пәйда була... Зилзиләле яңгырдан соң, кәтиҗ төзелешенә кинәт кырыс йөзле өч ир заты килеп төште. Баштарак үзен участковый дип таныштырган капитан яңгырлы төндә күрше йортта аяныч җинаять кылынганлыгын әйтте: җитмеш биш яшендәге пенсионерканы вә аның балигъ булмаган оныгын өч ир көчләмәкче булган. Кайдандыр килеп кәтиҗ төзегән, биредә теркәлүсез яшәгән өч маньяк. Адәм актыкларын яшәгән урыннарында, әлбәттә, табалмаганнар. Алар, мөгаен, тиз генә үз якларына сыпыртканнардыр. Ә менә торган урыннарыннан бәдрәфтән гайре беркая чыгып йөрмәгән Казан пенсионерлары, һич көтмәгәндә, кул астындагы капкынга килеп эләкте. Ниндидер билгесез өч адәм актыгы аркасында! Мич башында яткан җиреңнән себер китәсең бит, валлаһи! Җитмәсә, сан ягыннан да, һөнәрләре, төзелештә регистрациясез эшләүләре белән дә полиция Тимәш егетләрен шундук шик астына алды. - Менә сиңа геморрой! - диде Галимҗан, сызланып. Зөлфекар әкрен генә: - Болар бит безне хәзер алып китәргә дә могут... - дип куркуын белдерде. Капитан, чит телдә сөйләшкән шабашникларның янына ук килеп: - А вы кто такие? Грузины... Азики? Вроде нет. Татары что ли?! - дип Галимҗан "Әйе!" дип башын селекте. Әлбәттә, үз гомерендә милиция-полиция белән якынрак танышкан абзыйагайлар хакимиятнең бу тармагын нишләптер үз итеп бетермиләр иде. Баксаң, алар кешенең иминлеген криминалдан саклый. Күкрәген бандит пулясы астына куя. Берәр нәрсә булса, "Милиция!" дип разбой салабыз, йә "пожар!" дип кычкырабыз! Шулаен шулай да, гражданнарның шомлы күңеленә полициянең якты вә мәрхәмәтле образы никтер үтеп керәлми. Күпсанлы фактлар, погонлы кешеләрнең дорфалыгы, ямьсез вә рәхимсез гамәлләре аркасында полициянең якын арада гына граҗданнарның ихтирамын, хөрмәтен яулап алалмас кебек тоела. Юкса, бердәнбер факт - җинаятьчеләрнең сан ягыннан туры килүе, әлбәттә, очраклы хәл дип кенә бәяләнерлек бер версия иде. Ләкин алар бу фактны беркатлы гына бәяләмәскә җыенганнар булса кирәк. Зөлфекар әйтмешли, җинаятьчеләре нинди - тикшерүчеләре дә шул ук бер чамада. Кәтиҗ төзүчеләрдән көне буе сорау алдылар. Тиздән төзелешкә хуҗа абзый белән прорабны да алып килделәр. Шул яшендә булса да, көчләнә язган Марфа түтәй үз акылында булып чыкты. Турысын әйткәндә, җинаять корбанының чиста кыяфәте, пөхтә киемнәре яңгырлы төндә булып узган фаҗигагә бөтенләй катышы юк кебек иде. Әле башы тәртиптә, кул-аяклары сау-таза!.. Куркудан котлары алынган Тимәш ирләрен Марфа түтәй яшәгән бүлмәгә берәм-берәм дә, өчесен бергә дә алып керделәр. Нинди генә сораулар белән дөмбәсләмәделәр. Берничә сәгать бимазалагач, тикшерүче, ниһаять, өч ирнең икесен "свободны!" дип бүлмәдән чыгарып җибәрде. - Этих-то ребят я знаю... Они тут уже два месяца. Всё время работают. Им, чай, не до баловства... Нет, энти - ничего худого не делали! - дип искә төшерде зыян күрүче карчык, протезлы аңкауларын чәпелдәтеп. - Вот третьего я толком не приметила... Может он, может кто другой... Внучка приедет завтра - расскажет... Зөлфекарның бертуктаусыз арзан сигарет тарта-тарта башы тубалга әйләнгән, әледән-әле аркасыннан салкын тир бәрә иде. Ерак Австралияләргә китеп, җәннәт почмагында яшәргә хыялланган татар кешесенең баш өстеннән бер мизгелдә нинди генә караңгы уйлар, явыз кара сәмруглар очып үтмәгәндер. Көннең икенче яртысында, ниһаять, Зөлфекарның туалет белән төзелеш арасындагы шул вакыт эчендә ураган юлын полиция алибига чутлады. Бигрәк тә җирле котлетлардан соң аның активлашуы барсына да билгеле иде. Кыскасы, Казан ир-егетләре өстендә очкан хәтәр кошлардан соң ниндидер мәрхәмәтле фәрештәләр дә канат җәйде. Әмма Марфа түтинең һәм оныгының әлегә ачыкланып бетмәгән серле җинаятькә дучар булуы якын арада беркемгә дә җинаять урынын ташлап китмәскә дигән кисәтүгә кул куярга форсат бирде. - Картлык көнемдә шул гына җитмәгән иде, анасын сатыйм! - дип сүгенде Галимҗан. Шулай да лапас астында яткан яшен ташлары Галимҗанга ниндидер җылы нур, өмет сибеп тора иде. Үзләре генә калгач, Тимәш ирләре яңадан бу әллә Сириустан, әллә Кызлар йолдызлыгыннан килгән сәлам турында эшлекле сөйләшүне кирәк дип таптылар. Бу ләззәтле темага сөйләшү өч геройның да яшәвендә ниндидер өмет - мәгънә тудыра иде. Кем белә, бүген тузанлы тулай торакта ярымтоткын рәвешендә яшәгән буш кесәле авылдашлар иртәгә миллионер булып китсә! Тиз арада бу эшләрдә белем-фикере булган кешене табарга кирәк дигән бердәм уйга килделәр... Табарга тек табарга, ләкин тикшерүче каккан казыкка өч яшьти дә канун арканы белән бәйләнеп, беркая да китә алмыйлар иде. Хет утырып көл, хет үкереп ела... Ә теге күктән төшкән хәдия серле сандык кебек үз җаена лапас астында ята бирә. Нинди сюрприз анда? Нинди хикмәт? Чын, зиннәтле асылташмы, Төзелеп бетмәгән йорт хуҗалары бу шомлы хәлләрдән соң нишләптер бөтенләй күренми башлады. Ә Галимҗан үзләренә килгән галәм сәламе турында бик ышандырып сөйләде. - Үзегез уйлап карагыз, җегетләр. Без кемнәр? Әйе, без - галахлар, без - язмыш корбаннары. Без - бичаралар. Без - хәерчеләр! Без галактиканы, космосны бөтенләй аңламыйбыз, без - наданнар! Безнең бернәрсәбез дә юк. Без - гади кешеләр... Димәк, барысын күреп-белеп торган Хак Тәгалә безгә шул өмет билгесен юллаган. Калганы безнең эш. Шапырынмыйча, менә бүгенгесе кебек аяныч хәлләргә эләкмичә генә, яшен ташын анализга тиз арада бирергә кирәк. Зөлфекар белән Сабир якташларын тын алмыйча тыңладылар. Бу галәм, астрономия өлкәсенә якынрак торган таныш-белешләрен барлаштыргаладылар. Һәм Галимҗан, и, ничәнче кат рәхмәт төшкере, башына кулы белән "леп" итеп сугып куйды. - Бар бит андый кеше, бар! Казан обсерваториясендә эшли! - Нүжәли?! Кем?! Галимҗан, озакка сузмый, кайчандыр йолдызлар белән мавыгып, күк җисемнәре белән саташып-җенләнеп йөргән, күрше Сорилендә туган Хәмидулланы искә төшерде. Аның чире заманында миңа да эләккән иде, дип өстәп куйды Галимҗан. - Хуп-мәйле! - диде Зөлфекар, кесәсеннән телефонын чыгарып. - Бозауламыйк, тизрәк кыланыйк! Безне бөек эшләр көтә! Якташлар тагын тынып калдылар. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә бит! Кесә телефоны дигән могҗизаны уйлап тапкан кешенең урынын җәннәтләрдә генә насыйп әйләсәң иде, Раббым. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан шалтырата аласың, секундта үзеңә хәбәр килә, гаҗәеп нәрсә! Ходайның рәхмәте, Хәмидулла исән-имин булып чыкты. Теманы да бик тиз эләктереп алды. Ниндирәк адымнар ясарга дигән киңәшләрен җиткерде. Мондый шок вә стресс тудырган вакыйгаларны гади авыл мужиклары бер кабуда гына чәйнәп йоталмадылар, әлбәттә. Шулай да астрономия белгеченең киңәш-күрсәтмәләрен истә тотып, план кордылар. Иң мөһиме - галәмнән кинәт иңгән метеоритлар хакыйкый булсын иде. Бу теләкне Хәмидулла якташларына җиткезергә кушты. Әйдәгез, Аллаһы Раббыбыздан бергәләшеп әнә шул хакта сорыйк... Калганы Тимәш егетләренә вак-төяк кебек кенә тоела башлады. Күкнең бүләген күзгә ташланмый торганрак җиргә яшереп, күксел брезент белән каплап куйдылар. Экскаваторчы белән бульдозерчы кызыксына калса, аларга андый ташлар һәрьякта тәгәрәп ята, кирәге - бер тиен, кебегерәк буш фразалар әйтеп, башка темага күчәрләр. Метеорит темасын башкага бору вазифасы Зөлфекарда иде... Төзелештәге чүп-чарны нәчәлство кушуы буенча төяп җибәргәннәр, и - бетте китте - маладис! Ком арасында нәрсә генә аунап ятмыйдыр анда?! Бу яңгырлы төндә әллә кылынган, әллә кылынмаган серле сексуаль җинаятькә Тимәш мишәрләренең бернинди катнашы булмавын полиция, ниһаять, аңлады булса кирәк. Хокук саклаучылар гамәлдә җинаятьчеләргә карата мөмкин кадәр күбрәк факт казып чыгарырга тырышалар". Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер", "Без капчыкта ятмый" дигән гыйбарәләр Феликс Дзержинскийның "канатлы афоризмнары" белән янәшә торырлык һәм полиция өчен изге кагыйдәләр. Шулай да, Галимҗан фикеренчә, "Алмагачы"н җырларга йә "Яблочка"ны биергә иртәрәк иде әле. Шабашниклар дигән ямьсез статуска ия булган өч ир-егет акчасыз, ашамлыксыз Мәскәү астындагы урманда, ристан рәвешендә, язмышның чираттагы сынавын башларыннан кичерергә мәҗбүр иде. Галимҗан, бу уңайдан, - дигән сүзләрне искә төшерде. Әкрен генә безнең чал чәчле геройларның зиһене ачылды: үз ирекләре белән шабашкага алынганнарның төзелеш эшләренә ни контрактлары, ни хакимият тарафыннан имзаланган рөхсәт кәгазьләре, лицензияләре һ.б. юк иде. Гомерләренең соңгы чигенә килеп терәлгән бу адәми затлар, үзләренең беркатлылыгы аркасында, чыннан да, бик мөшкел хәлдә иде. Кем әйтмешли, ир-җегетләр начар һәм бик начар арасында эленеп калды. Кайдан акча табарга да ничек яшәргә? Нәрсә эшләргә? Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция тотынганга, телефоннан хәбәре килде. "Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин всё решу... Җегетләр, потерпите!" Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе сыман кабул иттеләр. - А как же! - дип телгә килде күкләр белән даими элемтәдә торучы Галимҗан. - Безне Хак Тәгалә шундый авыр хәлдә ташламас! Әнә бит, Нургаян: "Җегетләр, чыдагыз, без сезнең белән!" дип яза... Башкалар да шул ук татлы фикер бишегендә тибрәнсәләр дә, вакытыннан алда кычкырган күкене искә төшереп, дәшми калдылар. Ул арада тимәшлеләр яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдылар. Тагын нинди сюрприз икән, дип пошаманга калган фатирантлар аптырашып бер-беренә карады. Ачтылар. Бусагада тешсез Марфа әби һәм аның кырында һушны алырлык чибәркәй, зәңгәр күзле, кызыл калфак кигән илаһи бер зат басып тора иде. Бу манзара ир-егетләрне аптырашта калдырды. Контрастлы ханымнар исәнләшеп, кереш сүзне кыска тоттылар. "Көчләнгән" әби дәшми генә оныгының сөйләгәнен тыңлап утырды. Ара-тирә башы белән ымлап, "Вот именно", "А как же" дигән ымлыклар белән матур оныгының хикәятен раслап торды. Кыскасы, Марфа әби бөтенләй көчләнмәгән икән. Шул ук хикмәтле яңгырлы төндә әбинең оныгы мәктәптән өйгә соңрак кайткан. Ә аннан соң әнисе белән әбисенә өч ир миңа бәйләнделәр, каядыр алып китә яздылар, шуңа тоткарландым дигән версияне сөйләгән. Кызның кычкырганын ишеткән кешеләр, янәсе, ярдәмгә килгәннәр. - Бу вакыйгага безнең нинди катнашыбыз бар? - дигән сорауга әби белән онык беркүпме дәшми тордылар. Аннары онык беренче булып телгә килде: - Ну что вы, как невзрослые дяди. Вы не понимаете о чём речь?! Попытка к изнасилованию несовершеннолетней. Статья... Зөлфекар түзмәде: - Дәлилләр кая? Чибәр кыз, бер дә уйлап тормый: - Алар урысча сөйләшмәделәр. То ли узбеки, то ли татары были... - Вәт, менә бу ичмасам аргумент! - дип көлде Галимҗан. - Это всего лишь сказки про белого бычка! Читали такую? Эшнең төбен сизеп алган Сабир, дусларына карап: - Болары да бездән акча саварга килгәннәр... - диде. - Заявите в полицию! - диде Галимҗан. - Раз такое дело... Кызый чыгып китәргә дип тора: - Я думала, что мы договоримся. Вам, конечно, это дороговато станет... Тимәшлеләр нишләргә белми басып калдылар. Зөлфекар араларны бөтенләйгә бозарга теләми: - Урманда йөргән һәр кешене төрмәгә утырталармы? Ә без монда ике айдан артык яшибез, ләкин бер дә урманга барганыбыз юк. Вакытыбыз тар, эшебез кызу... Бәдрәфкә дә йөрергә онытабыз... Кайчак... Так что, поймите нас. Нам Әби белән онык китеп бардылар. Ләкин тимәшлеләрнең кәефләре тәмам кырылган иде. - Бу нинди әкәмәт?! Нәрсә эшлибез, егетләр? - диде бөтенләй кәефе төшкән Галимҗан. - Уңга-сулга сибәрлек акчаң булса иде ичмасам! - диде Сабир, гарьләнеп. Зөлфекар замананы сүкте. Янәсе, барысына да акча кирәк: анасына, баласына, әбисенә, сәбисенә... Черек ил! Сплошной разврат!.. Шулай итеп, көчле яңгырдан соң тагын ике көн узып китте. Тимәш бригадасы билгесезлектән, эшсезлектән интеккәнгә, бер-берсе белән юк-бар мәсьәлә буенча низагка да кергәләделәр. Рухи төшенкелек аркасында, карап торырга дустанә якташлар, күкерт кебек капылт кабынып китә башладылар. Галимҗан, сабыр төбе - сары алтын, дип, якташлар арасындагы киеренкелекне күп очракта йомшартырга тырышты. Ләкин вакыт уза торды, ни төзелештә, ни полиция ягыннан, ни метеорит мәсьәләсендә бернинди гамәли үзгәрешләр сизелмәде. Хәер, сүзендә тимердәй нык торучы Нургаян, берәр атна узгач, офыкта янә пәйда булды. Ул тимәшлеләрнең моң-зарын озак тыңлап тормады: - Җегетләр, хәлләр шәптән түгел. Шеф бөтенесен ташлап каядыр Кипрга ычкынган. Аны эзлиләр. Кәтиҗ арестован... Акча тю-тю! Мин сезгә юлыгызга берсәк акча таптым... Ычкыналсагыз моннан - ычкыныгыз... Полицайлар сезне болай гына җибәрмәс... Мондый хәлләрне зур акча гына решать итә... Үзегез дә аңлыйсыз! Нургаянның теле шактый чишелгән иде. Ул халыкара темаларга, илдәге коррупциягә тукталды. Влачны сүкте. Һәрхәлдә тимәшлеләр Нургаянның махмырлы авызыннан бер генә өметле сүз дә ишетмәделәр. Ләкин маҗаралы урманда утырудан гарык булган, кыргыйлаша башлаган адәмнәр биредә калуны да берничек тә теләмиләр иде. Галимҗан, Нургаяны тыңлап, бригаданың бердәм теләген җиткерде. - Нургаян дус, син сөйләгән сүзләр безне бик борчый. Без монда ике ай вакытыбызны салдык, күпме көч куеп, йортны күтәрдек. Нәтиҗәдә, шыр хәерче булып кайтып китәргә мәҗбүрбез. Безнең кечкенә үтенечебез бар: инструментларны вокзалга илтергә берәр машина тапсаң иде. Калганнарын хуҗа абзый табылгач сөйләшергә туры килер инде. Монда маҗаралар көтеп утыруның бернинди мәгънәсе юк, билләһи газыйм! Шул ук кичне Нургаян, беркая да китмәскә дигән күрсәтмәне үз белдеге белән гамәлдән чыгарып, капитализм төзүчеләрне вокзалга Казан поездына илтте. Әлеге вазгыятьтә монысы да тимәшлеләр өчен бик зур ярдәм иде. Ул-бу була калса, без - сине, син безне күрмәдең, дип җавап тотарга килештеләр. Иң мөһиме - утызар килолы өч кисәк метеоритны поезд кондукторына сиздерми генә вагонга кертеп куйдылар. Монда мишәр факторы ярдәм итте. Мәгълүм ки, Казан вокзалында гомер-гомергә мишәр-татарлар хакимлек итә. Ә йөк ташучылар вокзалдагы бөтен ишек-тишекне, кем әйтмешли, һәр этне белә. Аларның берсе проводникны сөйләштереп торган арада, Галимҗан командасы күкләр һәдиясен чит күзләр күрмәслек итеп ипләп кенә урнаштырып та куйды. Поезд туган якка кузгалып киткәч, Зөлфекар түзмәде, әкрен генә такмак әйтә башлады: Галимҗан соңгы көннәрдәге җанкыйнау аркасында хәтта поезд тәгәрмәчләре текелдәвенә дә йоклый алмады. Йокларсың монда: "кругом шестнадцать". Мәскәүләр шымытыр тоттырып җибәрделәр. Метеорит белән дә эшләр суга сәнәк белән язган кебек - эзе бар, ә гамәле юк. Һаман бер урында таптанабыз. Ходаем, асылташ кына без теләгәнчә булып чыксын иде инде... Әйе, без барчабыз да бу яшен ташына инанып, аңа дәү өметләр баглыйбыз. Монда Галимҗанның җилкәсендә зур мәсьүлият ята. Үзе дә инанды, якташларның да башын борды. Әгәр дә метеорит дигәнең юк кына бер чуерташ кисәге - биш тиенлек чичикай кебек нәрсә булып чыкса?.. Юк, Галимҗанның әлеге караңгы фараз уена да керергә тиеш түгел! Ул ахыргача бер фикердә торачак. Алла боерса, безнеңчә булыр! Асылташ! Тимәшлеләр исән-имин Казанга кайтып төштеләр. Астроном Хәмидулла, бер миллионлы Казанда метеоритлар турында хәбәрдар булган бедәнбер белгеч иде. Аның күк җисемнәре хакында белеме дә, иң мөһиме - бу өлкәдә үзенең дус-ишләре, корпоротив элемтәләре дә байтак иде. Казан - зур шәһәр, ләкин берәр кызыклы хәбәр булса, ул рәсми каналлар буенча да, сарафан радиосы аша да кирәкле вә кирәкмәгән колакларга бик тиз барып ирешә. Тимәшлеләр кайтып берничә көн ял итәргә өлгермәделәр, кайбер гәҗитләрдә, интернет сайтларда Казан геологик экспедициясе Мәскәү астындагы бер авылда бик зиннәтле метеоритка тап булган дигән сенсация таралды. Әлбәттә, мондый эштә шау-шу бер дә кирәкмәгән нәрсә иде. Һәрхәлдә моны Галимҗан бөтенләй көтмәгән иде. Шуңа да бер уч валидол эчеп, Хәмидуллага шалтыратырга җөрьәт итте. - Агай-эне Хәмидулла, монда безнең хакта галәмәт тузга язмаган хәбәрләр йөри башлады... Сезнең тирәдән чыккан сүз түгелдер бит?! Галим кеше бу эшләрдән хәбәрдар иде. - Юк, Галимҗан ахири, шту син! Моны соң үз арагыздан берәрсе ычкындырмады микән? - Безнекеләр арасында андыйлар булмас... Хәмидулла тирән сулап куйды: - Безнең халык мактанырга ярата инде ул. Бигрәк тә теленә бераз шайтан суы да эләксә... Дустынамы, хатынынамы, күршесенәме - аннары русча әйтәм: далее везде со всеми остановками. Син артык борчылма, Галимҗан якташ: әле бит ташны өйрәнәсе, аңа исем кушасы бар... Болар беркөнлек кенә эш түгел. Менә аннан соң пьесаның иң кызык өлеше башлана. Ә бүген әле борчылырга да, нәтиҗә ясарга да иртәрәк, Галимҗан әфәнде!.. Ләкин Галимҗан андый битараф, тыныч кеше булып тумаган шул. Әле бит күктәге айның Хәмидулла белмәгән икенче ягы да бар. Мәскәүдән рөхсәтсез кайтып китүләр. Андагы полициянең дәгъвалары... Ә җир җимертеп эзләтә башласалар? Һәр чатта: "Игътибар, полиция эзли!" - дигән игъланнар белән фоторәсемнәрен чәпәп куйсалар?.. Менә нинди мәрәкә! Картлык көнеңдә! Мондый вазгыятьтә елганың иң тирән урынына кереп төпкә ятарга һәм бераз көтәргә кирәк! Борчылудан кан басымы шактый күтәрелгән Галимҗан түзмәде, Зөлфекар белән Сабирга шалтыратты: "Җегетләр, кичектермичә гәпләшеп алырга кирәк!" Ял паркында очрашырга килештеләр. Галимҗан кан басымын уйнаклатып тоткан уй-фикерләре белән ачыктаначык уртаклашты. Сабир якташының хәленә керебрәк сөйләшсә, Зөлфекар, киресенчә, сез ситуацияне катлауландырасыз, бер дә юкка паникага биреләсез, алай ярамый дигәнрәк мәгънәдә сукалады. Сабирның кайчандыр курсташы булган, ә хәзер прокуратурада эшләгән Зиннәт дигән дусты бар икән. Һич булмаса аның белән киңәшеп алуны кирәк дип таптылар. Күп белүче, күп күрүче журналистлардан котылу юллары шәйләнмәсә дә, Галимҗан Тимәштә туган Гали бабайның оныгын - Алтанны эзләп карарга вәгъдә бирде. "Каны тартмаса, бәлкем, җаны тартадыр..." Зөлфекарның паникага бирелмәскә дигән кисәтүе дә урынлы, дип, якташлар таралыштылар. * * * Хәмидулла атна-ун көн эчендә метеоритның моңарчы рәсми исемлекләрдә теркәлмәвен ачыклады. Димәк, Тимәш делитантларына метеорит базарында аны ваклап-күпләп сату хыялы белән хушлашырга туры килә. Дөньяда андый мисаллар байтак. Хәмидулла, иманлы кеше, вөҗданлы галим буларак, бу ачы хакыйкатьне берничек тә яшереп калалмый. Тормышка җиңелчәрәк баккан яшьрәк галимнәр бу эшләрне шухыр-мухыр китергәлиләр. Кайчакта әҗерен дә күрәләр. Имештер, көч түгәләр. Ут белән уйныйлар, кәнишне. Күптән түгел Хәмидулланың бер шәкерте, карап торырга акыллы гына егет, Рафис та, шундыйрак уеннарда катнашып, җылы урынын югалта язган иде. Соңрак дусишләр аркылы ниндидер шәхси лабораториядә җайлы эш тапкан, диләр. Хыялый Тимәш пенсионерларына ничек булса да турысын әйтмичә ярамый. Гәрчә гомер буе акча кытлыгыннан интеккән кешеләрнең соңарып булса да тутый кошны эләктерергә хыялланып йөрүен дә аңлап була. Тик ник соң мондый күңелсез хәбәрне алар нәкъ менә Хәмидулла авызыннан ишетергә тиеш?! Хәер, соңгы арада вакыйгалар бераз кирегә китә башлады кебек. Галимҗан нишләптер Хәмидуллага шалтыратмый хәзер. Ә бит моңа хәтле көненә берничә кат шалтырата иде. Моның сәбәбе дә тиз арада ачыкланды. Бу мөнәсәбәтнең кинәт үзгәрүе астрономның беренче нәтиҗәләре белән бәйле икән. Галимҗан һәм аның иярченнәре Хәмидулланың беренче прогнозын ишеткәч, "буш куык" галимне башкага - булдыклырак белгечкә алыштырырга булганнар. Эшлекле белгеч Хәмидулланың шәкерте Рафис булып чыккан. "Менә кайда икән чикләвек!" Ташның беренче анализларын ниндидер юллар белән кулга төшергән әрсез белгеч тимәшлеләргә бөтенесен эшләп бирергә вәгъдә кылган. "Алай булса, эшләсеннәр Рафис белән! - дип тынычландырды үзен Хәмидулла. - Ә мин бу китапны ябып куям һәм әлеге гоп-компаниядән ераграк торам..." Прокурор белән журналист икесе ике буын кешеләре булып чыкты. Хокук саклаучы, тәҗрибәле, дөньяны күргән-белгән кеше буларак, Тимәш пенсионерларын җентекләп тыңлап: "Дөресен әйткәндә, мин андый авантюралардан ерак торыр идем... Әле ул метеоритның тоннасы бер тиен тора торган нәрсә булып чыкса?.. Җитмәсә, Мәскәү астындагы полициянең җинаять эшен ябуы-япмавы да билгесез. Ул фактор да чуваш апарасы кебек калкып чыкса, нишләрсез?" Зиннәтнең сүзләрен ишеткәч, Галимҗанның кан басымы күтәрелде. - Менә мин дә бит сезнең белән килешәм, иптәш прокурор. Тутый кош әлегә кулыбызда түгел бит. Тегендә безне болай печтеләр, монда болай сөйлиләр. Кемне тыңларга белмәссең, валлаһи! Сез, безне ташламагыз инде... Без Сабир классташыгыз белән дә килешкән идек. Әйе, без аңлыйбыз, сезнең хезмәт тә бәяләнергә тиеш... Математикада, кем әйтмешли, тапкырлау гына түгел, бүлү дә бар. Яхшы килеп чыкса, Алла боерса, бүлешербез, барыбызга Зиннәт, уң кулын алга сузып, Галимҗанны кырт туктатты: - Шту сез, шту! Бер минут та узмады, хокукчы абзый тиз генә машинасына утырып китеп тә барды. Әлбәттә, шулхәтле халык алдында ришвәт турында ачыктан-ачык сүз куертырга ярыймы соң инде! Ул бит чит-ят күзләргә чалынмый торган яшертен гамәл! Ә журналист Алтан Бату белән сөйләшү бөтенләй башкача килеп чыкты. Прокурордан аермалы буларак, Алтан бер-ике җөмләдән соң ук вазгыятьне бик тиз ачып салды: - Җегетләр, сез моның маркетинг ягын яхшылап санадыгызмы? Бу кәҗә белән сарык әкиятендәге кебек булмасын! Монысын, агайлар, мин үз өстемә алам... Каршы килмәсәгез, әлбәттә... Чөнки минем астрономия лабораториясендә белгән кешем бар. Дустым бар дисәң дә була!.. Дөресен әйткәндә, Батуның ни дәрәҗәдә талантлы журналист икәнен гади пенсионерлар аңларга әзер түгел иде. Алар гәҗит-журнал укымыйлар, укысалар да ышанмыйлар иде. Чөнки матбугатны даими карап баручы, тормыш, ягъни чынбарлыкны белгән, чагыштырырга сәләтле булган укучыны хәзер шәм яндырып эзләргә кирәк. Алтан Бату шәһәр гәҗитенең криминал хроника бүлегендә ара-тирә мәкаләләр язуын язгалый иде. Полиция протоколын гади укучы аңларлык хәлгә җиткерү мөмкин булмаганга, Алтан кебек каләм ияләре йә полиция хезмәткәрләреннән, йә таныш-белешләрдән ишетеп, ешрак үз фантазияләрен эшкә җигеп, кимендә атнага бер тапкыр ике битлек текст яза. Ә асылда берсеннән берсе күчереп алалар. Әрсезлек мәсьәләсенә килгәндә, Батуның салым инспекциясе белмәгән оттырышсыз керемнәре дә булып тора иде. Мәгълүм ки, һәр түрә хакында язып була. Йә мактап - очерк, йә хурлап - фельетон. Хәзер Бату кебекләр икесеннән дә акча каералар икән. Кыскасы, кайдандыр яшен ташын сөйрәп кайткан якташларын Бату бик оста гына тынычландырды һәм вакыйгаларның кыл уртасында үз урынын эләктереп алды. Галимҗан үзенең үт куыгы белән сизенә иде, мондый әрсез усал, мәнфәгатьле кеше ярты юлда туктап калмас. Әлегә хәтле Аллаһы Тәгалә тимәшлеләрнең теләк-рәхмәтләрен ишетеп ярдәм кылып килде. Әлеге эшнең башында кайнаган, сәламәтлеген югалта язган, аңа эчкерсез инанган инсан буларак, Галимҗан да туктап артка чигенмәячәк. Әлбәттә, үзен ул мондый иблис командасында вә уеннарында күрми. Тик Бату бу эшкә катнашуы белән шайтанны чакырды, дип уйлады күкләр белән даими элемтәдә торган Галимҗан. - Күз күрер, моңарчы ярдәм иткәнне Раббымыз ташламас, - дип тынычландырды үзен марфлут. Ләкин Мәскәү өлкәсендәге хезмәткәрләр тимәшлеләрнең эшен игътибар белән күзәтеп торалар икән. Бигрәк тә гәҗитләр, телевидение метеорит турында уйдырма артыннан уйдырма тарата башлагач. Полиция, рәхмәт төшкере, Нургаянны һәм аның карун хуҗасын каты гына кысып, Казан пенсионерларына тиешле хәләл акчаларын түләттергәннәр! Кем уйлаган, полицияда реформалар шундый уңай якка борылыр дип. Хәер, биредә сүз реформаларга бик кагылмый, ә күктән бушлай төшкән метеорит турында бара. Тикшерүчеләргә әнә шул күк җисеменә бәйләнгән җепләрне капшап, вазгыятьне контрольдә тоту кирәк иде. Озак та үтми акча казана башлаган Казан астрономнарына җирле полиция да игътибар итте. Кыскасы, белгечләр, экспертлар полиция башлыгының бүлмәсенә җыелдылар. Бер караганда, эчке эшләр күзәтүенең әлеге мәсьәләгә тыкшынуын иртәрәк кенә түгел, урынсыз дип бәяләргә мөмкин иде. Шуңа да сөйләшү дустанә, ихтирамлы рәвештә барды. Алар күбрәк белгечләрне тыңладылар. идек! - дип башлады Мәскәү вәкиле... - Закон нигезендә. Тик сезнең икенче эшегездә, ягъни астрономия өлкәсендәге уңышларыгызның җәмгыяви ягын белгәч тукталып калдык... Ә нигә безгә бергәләп эшләмәскә? Ил өчен, халык өчен. Канун кысаларында, әлбәттә... Тимәшлеләр дәшми утырдылар. Чыгышта төп нотыкны үзен эксперт итеп таныткан Хәмидулланың шәкерте Рафис ясады. Монда ботканы пешерә башлаучы тимәшлеләргә кайбер кызыклы яңалыклар да мәгълүм булды. Бу метеорит тимер катыш таштан гыйбарәт икән. Дөнья базарында аңа бөтенләй кызыксыну юк дияргә була. Һәрхәлдә бүген. Эчке базарда, бәлкем, тора-бара күренер. Тик аны ваклап сату өчен лицензияләр, дистәләгән анализлар ясарга кирәк әле. Бу шактый чыгымнар таләп итә. Әлбәттә, без сезнең ярдәмегез белән эшләрне тизләтә алабыз. Ләкин күпкә түгел... Бу экспертлар шурасын җыюны журналист Батудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде. Аның ялкынлы, патриотик чыгыш ясавы залдагыларны уятып, дәртләндереп җибәрде: "Илдә барган үзгәрешләрне тизләтергә, яшь буынны тәрбияләүгә яңа сулыш өрергә. Ришвәтчелек, коррупция белән аяусыз көрәшергә. Ә полициянең безнең эштә катнашып китүен мин уңай дип бәяләр идем, әфәнделәр! Сез дә тыныч, без дә тыныч йокларбыз... Әлбәттә, без сезнең хакимият башлыгына да кайнар сәламнәребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез!.." Бу сүзләрдә ялагайлык ярылып ятса да, алдан рәсми кешеләр, аннары гадиләре дә ерактагы губернаторга адреслап кул чаптылар. Галимҗан, Сабир, Зөлфекар өйләренә җәяү генә кайтырга булдылар. Дөресен әйткәндә, аларның кәефләре төшенке иде. Галимҗан, уфтанып: - Шәхсән, мин бу компания белән эшләмәү ягында! - дип кырт кисте. Сабир, булганына шөкер, дигәндәй дәшми торды. Ә Зөлфекар югарыда, фәлсәфи биеклекләрдә йөзә иде. - Җегетләр, без картаябыз бугай. Әнә мәйданга нинди шустрый әтәчләр чыга хәзер, күрдегезме?! Галимҗан парктагы буш эскәмияне шәйләп алды: - Әйдәгез, утырып алыйк әле, дуслар! Никтер соңгы арада йөрәк тоткалый башлады... - Булыр, булыр, мондый хәлләрдән соң! - диде Зөлфекар моңсу гына. - Зөлфекар, ничек соң анда Аделаида? - Бер әптәй белән хәбәрләшеп торабыз, нәрсә булыр... Сабир, хәбәрдар икәнен күрсәтеп: - Ике ел элек кайтып та киткән иде бит! - Казангамы? Галимҗан, якташы өчен сөенеп: - Менә бит кеше өйләнергә җыена, маладис син, Зөлфекар! Картаймыйсың! Димәк, егәрең, потенциал бар. Хуп, мәйле! - дип, аркасына дусларча какты. Галимҗан шуннан соң сүзне бераз башка якка борды. - Дуслар, бу илдә бәхеткә туенып булмас ахрысы... Күктән иңгән малның да рәхәтен күреп булмый. Метеорит дигәнебез әкрен генә безнең кулдан китә кебек. Ераккарак шуыша... Үткен күзле карчыгалар күзәтеп торалар... Һәр адымны. Ә лицензияләр, сертификатлар алу бездә арыслан авызыннан сөяк тартып алу белән бер. Ул арада безгә тау башындагы зиратка... Зөлфекар түзмәде, Галимҗанны кинәт туктатты: - Юк, братлар, картлык, әҗәл турында сөйләшмибез! Минем мондый фикерем бар: без метеор белән хата ясадык. Аның бер өлешен үзебезгә кысып калырга - Һай, хитри-митри! Син, Зөлфекар, бездәге таможняны белмисең ахрысы. Алар бөтен тишек-тошыкларны актарып, кирәкмәгән нәрсәне һәрвакыт табалар. Чыгарырсың! Шиш! Ышан миңа: менә бу чәчләрне алар агартты, агай-эне! Мин яхшы беләм, күпме кеше алар аркасында зинданнарда утыра. Ә менә теге яшь әтәчләр җаен табарлар... Аларның башы хәзер бик хәтәр эшли. Әңгәмәне Галимҗан дәвам итте: - Вәт хәлләр, дускайлар. Яши идек хәерчеләр кебек. Берни белмичә. Ә хәзер күңелгә кереп утырды теге метеор дигән нәрсә. Ни алга, ни артка җибәрми! Нишләргә белмисең! Әллә күптән күрешмәгәнгә, әллә сөйләшеп туймаганга, якташлар аерылырга теләмәделәр. Һәрберсе, әйтерсең, ачык микрофонга нәрсәдер бик мөһим, үзен борчыганны әйтеп калырга тели иде. Бу юлы якташлар вак-төяк нәрсә турында түгел, милләт, тел, халык турында сүз куерттылар. Тагын тавыш бирмичә сайланган әйдаман Галимҗан телгә килде: - Бер акыллы кеше әйткәндәй, бездә тавыш күп, ыгы-зыгы - дачурта, ә файдалы гамәл бик аз. Менә безнең таныш-белешләрне генә алыйк. Кайда булса да очрашса, төпченә, казына, аннары киңәш бирә башлый. Игътибар иткәнегез бардыр: безнең халык акыл сатарга ярата. Менә фәләнне эшләргә кирәк, тегесен башкарырга кирәк... Безнең татар кешесе - почтальон рәвешендәрәк. Кайсы кеше гомер буе "кирәк" дигән капчыкларын таратып йөри. Ул капчыклар - проблемалар белән тулы. Шул шөгыльне башкару, ягъни "кирәкне" кемнәргәдер элеп калдыру - безнең татарның иң яраткан төп эше. Ул кирәк капчыгын асып китә дә, үзе тынычланып, кафега кереп йә йөз грамм шайтан суын чиртә, йә сөяркәсе янына барып йоклый. Шуның белән эш бетә дип уйлый. Зөлфекар да татарны тәнкыйтьләүгә өлешен кертте: - Кирәк дип йөрүчеләр күп, ә менә гамәлдә җигелеп эшкә керешү, нәрсәне ничек эшләп күрсәтүче сирәк. Тагын безне артка сөйри торган бер ямьсез гадәт бар. Без - мактанчык халык. Минем үземдә дә бар ул чир. Сүз остасы булмаса да, ирекле микрофон алдында Сабир да милләтнең кимчелекләрен бетерү турында янып-көеп йөрүен раслады. Әйтергә кирәк, гади генә эшмәкәр килеш тә ул бик укымышлы кеше булып чыкты. Сабирның сүзләренә караганда, бездә күп саннар хикмәтле, еш кына аларга ышанырга да мөмкин түгел. Җитмәсә, шул ялган статистикага, сәясәтчеләрнең мактанчык чыгышларына таянып, бер төркем Мәскәү политтехнологлары, имиджмейкерлары, экспертлары, пиарщиклары Казанның ясалма, чынбарлыкка туры килмәгән, кыйшайтылган образын тудырырга тырышалар. Бу татар халкы өчен бөтенләй ят образ, килешмәгән брендлардан арынсак, без яхшы гына алга китәр идек... Милләтен яраткан, аның алдынгы, акыллы, белемле булып үсүен күрергә теләгән гади тимәшлеләр, ни күрсәк тә бергә булыйк, дип аерылыша башладылар. - Җегетләр, минем бүген яраткан оныгым кайта. Иртәгә аңа уналты яшь тула. Бәлкем, кич утырырбыз. Чакырам. Зөлфекар бу тәкъдимне шундук күтәреп алды: - Минем күптән гармун уйнаганым юк. Рәхәтләнеп бер җырларбыз. Шулай итеп, якташлар Галимҗанның дачасында җыелырга булдылар. - Бер күрешү - үзе бер гомер! - дип нокта куйды Зөлфекар. Адәм баласы ниятли, планнар кора, хәстәрен күрә, ә Ходай Тәгалә бар нәрсәне үзенчә башкара. Галимҗан белән оныгы Солтан якташлар, дуслар, туганнар җыенына кичтән үк әзерләнә башлады. Әле вакыт бар - кибетләр эшли. Дачага - электричка белән ит әзерләп куйдылар. Анысын да бабасы заманында Истанбулдан өйрәнеп кайткан иде. Татарда бит чит илләргә барып гыйбрәт ал дигән акыллы әйтем бар. Галимҗан аны кайчандыр оныгына да өйрәткән иде. Дөнәрдә пешкән итне ашап туялмаслык. Юкка гына таныш бакчачылар ул ризыкны "Галимҗан дөнәре" дип атамыйлар. Төнлә, көтмәгәндә, көчле яңгыр ява башлады. Дөньяны дер селкетеп күк күкри, яшен яшьни. Диванда "бисмилла"сын әйтеп утырган дәү әтисе кинәт "Һай!" дип җанөзгеч тавыш белән кычкырды. Солтан шундук бабасына ташланды: - Бабай! Дәү әти! Нәрсә булды?! Ләкин дәү әтисе берни дә дәшмәде, куллары салкын иде. Үсмер югалып калмады. "Ашыгыч ярдәм" чакыртты. Өйдә башка кеше юк иде. Солтан үзе белгәнчә массажлар да ясап карады. Ләкин Галимҗанның җанөзгеч авазы, күрәсең, бу якты дөнья белән бөтенләйгә хушлашуы булгандыр. Һәрхәлдә "Ашыгыч ярдәм" табиблары моны раслады. Чал чәчле доктор мәетне тагын бер кат карагач, әкрен генә әйтеп куйды: - Йөрәк... - Солтанга борылып: - дәү әтиегезнең йөрәге авырта идеме? - Соңгы вакытта даруларны учлап эчә иде! - дип җавап бирде Солтан. - Эх, дәү әти, дәү әти! Үсмер онык чыдый алмады - үксеп елап җибәрде. Табиблар Солтанны тынычландырырга тырыштылар, ниндидер таблеткалар бирделәр. Бу көтелмәгән әҗәл турындагы хәбәр шундый ук көтелмәгән тизлек белән бөтен таныш-белешләргә, туган-тумачаларга таралды. Галимҗан кебек гади кешенең бу дөньядан китеп баруы гадәттән тыш хәл дип бәяләнмәде, әлбәттә. Күктәге кәнсәләрия төгәл эшли: кешеләрнең берсен ала, берсен китерә. Бу - котылгысыз кагыйдә, һәм ул һәркемгә дә кагыла - патшаларга да, сукбайларга да. Ниндидер гәҗит кенә Галимҗанны һәвәскәр астроном, зиннәтле метеор тапкан кеше дип язып чыккан иде. Полиция, махсус комиссия оештырып, Галимҗанның дачасында тикшерү уздырды. Мәгълүм ки, безнең мәмләкәттә комиссияләр оештыру - бик мөһим гамәл, ләкин аның нәтиҗәләре күпләргә мәгълүм түгел. Чөнки түрәләр шул күпләрнең иминлеге, сәламәтлеге хакында борчыла. Кем әйтмешли, белмәгәннең беләге авыртмый. Бу үлем-китемдә, гомумән, метеорит белән бәйле әлеге тарихта, Хәмидулланың мәгълүматы һәм белеме бик урынлы булып чыкты. Менә шул абруйлы кеше әйтүенчә, дачада кавын зурлык, күктән төшкән яшен ташы табылган. Иң мөһиме - аны беренчеләрдән булып Галимҗанның оныгы Солтан тапкан. Кирәк бит! Тәүге тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда бу иң затлы ташларның берсе икән. Аның бәһасен кычкырып әйтергә дә ярамый. Хәер, бу инде башка маҗаралы вакыйганың дәвамы. Ә безнең тарихка килгәндә, Хәмидулла әфәнде, мәрхүм Галимҗан тапкан ташларны төптән, тагын бер кат тикшереп, аларның бернинди кыйммәткә ия булмавын раслады. Серле, могҗизалы дөнья бу... Ә йолдызлар, галәм, метеоритлар белән Галимҗан кебек мавыккан кешеләр, һичшиксез, бу җиһанның бер табышмагы... Мәскәү астыннан мәшәкатьләнеп алып кайткан ташларны якташлары Галимҗанның каберенә куярга булды. Кыска гына матәм чыгышында Зөлфекар сагышлы тавышы белән болай диде: - Торсыннар, зират өстендә һәйкәл булып! Безнең өчен алар нинди генә асылташ әле! Башкалар да күрсен! Аяк астына гына карап йөрергә гадәтләнгән халык бу дөньяда галәм дигән серле бер могҗиза барын искә алыр. Моның өчен генә дә без дустыбыз Галимҗанга мәңге рәхмәтле... Истәлекләр Милли идеологиянең нигезе тел, мәгариф, мәдәният, дин һәм, гомумән, милли яшәешкә караган бөтен факторлар җыелмасыннан гыйбарәт. Алар арасында бер төп, калган барысыннан да өстен торган милли идея бар. Һәм ул, Мәҗит Гафури сүзләрен куллансак, "һәммә байрактан тора югары". Менә шушы үзәк идея теге яки бу милләтнең тарихтагы, хәзерге дөньядагы һәм киләчәктәге урынын билгеләүгә юнәлдерелгән була. Аның асылы - дәүләт. Чөнки дәүләт милләтнең яшәешенә гарантия тудыра, аның мәңгелеген тәэмин итә. Дәүләтләре юкка чыккач, татарлар инкыйраз куркынычы астында кала. Исән-имин булу өчен, аларның юкка чыккан дәүләтләренә бәрабәр милли яшәешләрен бар итүдән башка чаралары калмый, һәм Октябрь инкыйлабына кадәр милләтебез үз-үзен саклау рәвешен тудыра алды. Беренчедән, ул гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклардай мөстәкыйль яшәү рәвешенә ия була алды. Икенчедән, үз мөмкинлекләренә көйләнгән үзенчәлекле мәгариф системасын булдырды һәм Россиянең иң укымышлы халкына әверелде. Һәм инде өченчесе: татарлар рус дәүләтендә үз урыннарын билгели алдылар. Алар, күренекле башкорт тарихчысы Б.Х.Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләтенә әверелделәр. 1870 елны Сембер шәһәрендә дөнья күргән бер китапта "татары подчинились русским только политически, но не морально", дип язылуы юкка гына түгел. Бу - аларның, сан ягыннан азчылык булуларына да карамастан, Россиянең дәүләти һәм сәяси системасында үз-үзләрен саклап калуларын һәм милләт буларак лаеклы яшәүне тәэмин итә алуларын тану. 1917 елның Октябрь инкыйлабы хәлне тамырдан үзгәртте. Совет чоры тарихта төрлечә бәяләнә. Ул, бер яктан, инкыйразга юл ачкан булса, икенче яктан, 1920 елда Татарстан Республикасының барлыкка килүенә сәбәп булды. Бу республика үзенең асылы белән курчак дәүләтне хәтерләтсә дә, хокуклары һәм мөмкинлекләре белән административ берәмлекләрдән берничек тә аерылып тормаса да, безгә 1990 елның августында дәүләт суверенлыгын игълан итүгә юл ачты. Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе - Татарстанның суверенлыгы, икенчесе - дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе. Менә бу - һәммә кешегә аңлашырдай гап-гади идеология, һәм ул Бөтендөнья татар конгрессының уставына салынган. Конгресс Башкарма комитеты үз эшчәнлеген шушы ике юнәлештә алып барды. Аның әгъзалары Дәүләт суверенлыгы декларациясен эшләүдә, Федератив Үзәк белән ике яклы Шартнамә төзү хакындагы сөйләшүләрдә, Татарстан Дәүләт Советында законнар төзү һәм кабул итүдә актив катнаштылар. Шулай ук Россиянең милли сәясәте, милли мәдәният турындагы законнарга үзгәреш кертүгә багышланган Дума тыңлауларында принципиаль позициядәге чыгышлар ясадылар. Беренче ун ел эчендә Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә федерация темасына һәм милли проблемаларга багышланган 20дән артык конференция үткәрделәр. Гомумән, Конгрессның беренче унъеллыгында 80 фәнни-гамәли чара үткәрелде. Шуларның 28e төбәкләрдә үтте. Без Россиянең киләчәген эңгер-меңгергә күчеп, кояшы батып юкка чыгуда түгел, Тукаебыз әйткәнчә, "Хөр мәмләкәт, хөр Русия" булып яшәвендә күрәбез. Заманында татарлар руслар белән бергә Мәскәү дәүләтен юктан бар иттеләр, гасырлар дәвамында аның үсешенә үз өлешләрен кертә килделәр. Россиянең бөтенлеге татарларның бөтенлеген тәэмин итә торган фактор булганлыктан, без аны милләтебезне саклау һәм үстерүнең гарантиясе рәвешендә күрергә телибез. Россиядәге татар факторын бөтен нечкәлекләре белән күзаллау шулай ук бөтен ил өчен мөһим. Моның стабильлек факторы икәнлеген күп төбәк башлыклары таный һәм шуннан чыгып эш итәләр дә. Татарларның исә бөтен Россиягә таратырдай уңай тәҗрибәләре бар. Россиядәге авылларның юкка чыга баруы барыбызның да күз алдында. Ә менә татар авыллары шундый шартларда да алга бару мисалларын тудыралар. Мин Татарстан, Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге татар авылларының да заман шартларына яраклашып яшәү мисалы тудыра алуларын күз алдында тотам. Чувашстандагы Шыгырдан һәм Тукай, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Ульян өлкәсендәге Кулатка районындагы татар авыллары әнә шундыйлардан. Алардагы икътисади һәм рухи тормыш күпләр өчен заманча яшәү өлгесе булырлык. Шушы рәвештәге татар факторы Россия файдасына эшли һәм аны чәчәк аттыруга юл ача. Шунлыктан бу факторны хәрәкәткә китергәндә, бүгенге татарлыкның нидән гыйбарәт икәнлеген ныклап өйрәнү зарур. Ул исә илдәге халыклар белән аңлашып, дустанә яшәүгә нигезләнгән. Бу, минемчә, игезәкләрне хәтерләткән татар-башкорт мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Халыкларыбыз гасырлар буена бер җыр-моң дөньясында, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшиләр. Күп еллар буена татар-башкорт мөнәсәбәтләрен күзәтеп, тикшереп килгән Америка профессоры Хафез Малек: "Бу ике халык бер телдә сөйләшә. Әгәр дә аңарда татар сөйләшсә, ул татар теле була, башкорт сөйләшсә, башкорт теле була", дип язды. Күренекле профессор Р.Г.Кузеев күп еллар дәвамында аралашып яшәү нәтиҗәсендә татар-башкорт уртаклыгы барлыкка килде, дигән фикерне фаразлый. Күп булмасалар да, бер колакларына "Син кем?" дип дәшсәң, "башкорт", икенче колакларына иелеп шул ук сорауны бирсәң, "татар", дип җавап бирүчеләр бар. Юкка гына түгел, кайбер төбәкләрдә уртак татар-башкорт җәмгыятьләре яшәп килә. Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез Мөнәвир Фәтхетдиновның ике халыкны да сөеп: "Шомыртым, наратларым, Башкортым, Татарларым, яшәгез сез сау-тазалар, бергә булып шат яшәгез, Башкортым, Татарларым", - дигән сүзләре нәкъ безнең омтылышларыбызга тәңгәл килә. Без мөнәсәбәтләребезнең нәкъ шулай булуын телибез. Гади халык гасырлар буена шушы рәвештә аңлашып, дуслашып, бер рухи дөньяда һәм шул ук вакытта бер-берсенең кем икәнлеген аңлап яши. Ә менә кайбер галимнәр хәтта бүгенгәчә мөнәсәбәтләребезне катлауландыра. Алар, беркемнән сорамастан, Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Азнакай кебек районнарына килеп, андагы халыкны башкортлыкка күндереп йөри. Имештер, аларның тамырлары башкортныкы, аларны бары татарлаштырганнар гына. Асылда нәкъ киресенчә. Заманында шактый күп татарны башкорт сословиесенә язганлыклары мәгълүм. Мәсәлән, 1719 елны Казан губернаторы Салтыков Сенатка 46841 ясаклы татарның 19932ce башкорт сословиесенә язылганлыгын хәбәр иткән. 1730 елны аны алыштырган Волынский әле нибары 20 ел элек - 35, күп булса 40 мең булган башкортларның саны татарлар хисабына 100 меңгә җитте, дип хәбәр иткән. Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәсендә дә Башкортстанда меңләгән татарны башкорт итеп яздылар әнә. Һәм шушы эш, ни кызганыч, бүген дә дәвам итә. Бу язмамны милләтебез алдында торган кайбер проблемаларга юнәлтмәкче булам. Ә алар шактый. Иң әүвәл бу - милләтебезнең мәңгелегенә юл ачу, аның санын арттыру һәм сыйфатын саклап калу. Икенчесе - шушы максатка ирешүнең төп шарты булганы - Татарстаныбызны чын рәвешендәге алга киткән, чәчәк атып яшәүче республикага әверелдерү. Бу ике бурычны алар бердәм рәвештә яшәсәләр генә тормышка ашырып булачак. Иманым камил, сөт калса, Ватан кайтачак. Яки татар үзе сакланса, аның Ватаны да кайтачак. Сөт - ул милләтебезнең сыйфаты, аның ныклыгы. Татар дөньясы - ул Татарстан һәм Җир шарының төрле якларына сибелеп яшәүче милләттәшләребез. Соңгы 25 елда татарлар акрынлап булса да бер җан, бер тән булып, бер-берсенең сулышын, йөрәк тибешен сизеп, тоеп яши башладылар. Аларның башкаласы - Казан, тарихи ватаннары - Татарстан. Без - татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү үзе бер бәхет. Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең шушы шигъри юллары халкыбызның рухи халәтенә туры килә. Аңа милли горурлык хисләре кайта, үз-үзенә ышанычы ныгый. Әгәр дә мин, Конгресс, аның Башкарма комитеты барлыкка килүнең беренче елларында ук читтә яшәүче милләттәшләребез белән эшләүнең нәтиҗәле механизмын таба алды дисәм, әлләни ялгышмамдыр. Ул да булса, төрле төбәкләрдә аның күчмә утырышларын уздыру. Бу, бер яктан, комитетның башкарган эшләре турында җәмәгатьчелек алдында хисап тоту булса, икенчедән, җирле хакимиятләр белән татар проблемасын уртага салып сөйләшү төсен алды. Шундый утырышларның беренчесе - үзебезнең Түбән Кама шәһәрендә, икенчесе Екатеринбургта үтте. Анда Башкарма комитет бюросы һәм җирле хакимият белән татар проблемаларын бергәләп хәл итүне билгеләгән килешүгә кул куелды. Без Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россельне үзебезнең теләктәшебезгә әверелдереп, бергәләп татар яшәешенә кагылган күп чаралар үткәрдек. Саратов өлкәсе губернаторы Дмитрий Аяцковны да шундый ук теләктәшебезгә әверелдерә алдык. Губернатор булып эшләгән елларында ул татар мәгарифенә бик нык ярдәм итте. Әгәр бүген Саратовтагы татар гимназиясе чәчәк атып яши икән, монда аның да өлеше бар. Шушы рәвештәге эшләр Самара, Сембер өлкәләрендә дә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Удмуртия, Мари һәм Чуваш республикарында һәм башка төбәкләрдә дә уңышлы гына башкарыла килде. Аларның җитәкчеләрен шулай ук татар проблемаларына җәлеп итә алдык. Алай гына түгел, Россия Президенты Б.Н.Ельцинның ведомстволарга татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәтелгән 17 маддәле йөкләмә бирүенә ирешә алдык. Һәм кулдан килгәнчә аларның үтәлешен тикшереп тордык. Әгәр дә мин Конгресс эшчәнлеген тасвирлаганда күпләгән активистларыбыздан кайберләренең генә булса да исемнәрен атап китмәсәм, бу һич кенә дә гаделлеккә туры килмәс иде. Менә алар. Бу Уфада - мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Рәиф Әмиров, Эдуард Хәмитов, Радик Сибгатов, Бәләбәйдә - Нурмөхәммәт Хөсәенов, Самарада - Азат Надиров, Әминә Шәмсетдинова, Равил Яһудин, Илгиз Колычев, Фаик Фарукшин, Шамил Баһаветдинов, Рифкать Әһлиуллин, Фәхретдин Канюкаев, Ульяновскида - Айрат Ибраһимов, Мордовиядә - Ирек Биккинин, Әстерханда - Ахияр Измайлов, Әнвәр Алмаев, Оренбургта - Зиннур Шакиров, Ирек Үзбәков, Түбән Новгородта - Алимҗан Орлов, Удмуртиядә - Мәсхүт Гаратуев, Саратовта - Фрид Рәшитов, Митәсим Сөләйманов, Мөкатдәс Бибарсов, Зөфәр Хәкимов, эшмәкәр-галим Камил Аблязов, Чувашстанда - Әлбир Крганов, Богырысланда - Гобәйдулла Сафиуллин, Мәскәүдә - Рифкать Галимов, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, бертуган Рәсим һәм Ринат Акчуриннар, Нур Гарипов, язучы Ямил Мостафин, Санкт-Петербургта - вицеадмирал Марс Искәндәров, Шамил Әхмәтшин... 1998 елның 10 апрелендә 15 сәгатъ 30 минутта соңгы ике кешенең зур тырышлыгы белән Конгресс Таврический сараенда Бәйсез ДәүләтләрДуслыгы (Содружество Независимых государств) составына күзәтүче рәвешендә кабул ителде. Ни кызганыч, милли хисләр утында янып яшәгән Марс Искәндәров, Равил Яһудин, Мәсхүт Гаратуев, Ахияр Измайлов, олы һәм мәртәбәле эшләр башкарып, инде мәңгелеккә күчтеләр. Урыннары җәннәттә була күрсен! Конгресс БДБ илләрендә дә шактый эшләр башкара. Анда, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 4 миллионга якын татар яши. Бу илләрдә башкарылган һәм башкарыла торган эшләр шулай ук күпкырлы. Конгрессның андагы эшчәнлегендә дә җирле хакимият җитәкчеләре актив катнаша. Әйтик, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев татар тормышы белән махсус кызыксынып тора, үткәрелә торган чараларның кайберләрендә үзе дә катнаша. Шымкент, Семипалат төбәкләренең җитәкчеләре дә татар эшләреннән читтә тормыйлар, кирәк вакытта ярдәм кулларын сузалар. Казакъстандагы зур эшләрне барлаганда, һичшиксез, тарихчы галим Гриф Хәйруллинның, профессор, медицина фәннәре докторы Морат Кәримовның исемнәрен аерып күрсәтү урынлы булыр. Гриф Хәйруллин эшчәнлегенең шактый өлеше тарихыбызны өйрәнүгә, фәнни хезмәтләр язуга багышланган булса, Морат Кәримов күп еллар буена Татарстанның Казакъстандагы вәкиле рәвешендә татар-казакъ дуслыгын ныгыту юнәлешендә зур эшләр башкарды. Ләкин барысы да ал да гөл дип уйлау һич кенә дә дөрес булмас иде. Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәләре үз телләрен белми торган татарларның арта барганлыгын күрсәтә. Телсезлек - милләт бетүгә туп-туры юл. Россия Дәүләт Думасының 309 нчы законны кабул итүе милли мәгарифебезне генә түгел, ә, гомумән, дәүләтчелегебезне торгызуда билгеләнгән стратегик гамәлләребезне какшата. Моның өчен безгә милли горурлыгыбызны иң беренче урынга чыгарып, үткән бай тарихыбызны барлап, аны халык күңеленә сеңдерү кирәк. Галимнәребез үткән тарихыбызны гәүдәләндерүдә шактый уңышларга иреште. Зур күләмле хезмәтләр барлыкка килде. Әмма аларны пропагандалау эше түбәннәнтүбән, сүлпәннән-сүлпән. Телевидение һәм радио бу өлкәдә тиешле эш алып бармый, дисәм, дөреслектән әллә ни ерак булмамдыр. Ышанасы килми, ләкин миңа кайвакыт кемнәрдер тарихи хәтеребезне махсус рәвештә сүндерүне максат итеп куйган кебек тоела. Ичмасам күршеләребез башкортлардан үрнәк алсак иде. БСТ каналы моны игътибар үзәгендә тота, даими рәвештә тарихи тапшырулар оештыра. Тарихсыз халыкның киләчәге юк икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый. Бурычларыбызның иң зурларыннан берсе - яшь буынны тәрбияләү, татар гаиләсенә махсус игътибар бирү. Балага бишектән башлап ук җыр-моңнарыбызны, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сеңдерү зарур. Әйтик, Чувашстанның Тукай, Лениногорск районының Керкәле авылларындагы кебек. Бу авылларда җәмәгатьчелек балаларны бөтен тулылыгы белән милли рухта тәрбияли. Мәдрәсә, мәктәп, ата-аналар бу эшне бердәм рәвештә алып баралар. Шунлыктан бу авылларда эчүчелек, наркомания кебек күп урыннарга хас булган заман чирләре дә юк. Чувашстанның Шыгырдан, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Мордовиянең Белозерье кебек авылларында да шундый ук нәтиҗәле милли тормыш өстенлек итә. Сер түгел, соңгы елларда шәһәрләрдә балаларны татар мәктәпләренә бирергә теләмәүчеләрнең саны артты. Имештер, бу мәктәпләрдәге балалар рус телен начар үзләштерә, шунлыктан аларның югары уку йортларына керү мөмкинлекләре чикле. Монда дөреслек бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Моңа югары уку йортларына керү БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) рус телендә генә бирелергә тиешлек тә дәлил булып тора сыман. Ләкин, алай булгач, нигә соң Казандагы 2нче татар гимназиясендә, Саратовның шәһәр уртасындагы татар гимназиясендә беренче сыйныфка керү өчен бер урынга алты кешелек конкурс? Бу гимназияләргә башка милләт балалары да керергә омтыла әле. Ижевск татар гимназиясендә яки Самараның "Яктылык" мәктәбендә дә шул ук хәл. Моның хикмәтен әллә кайдан эзлисе юк. Бу мәктәпләрдә укыту, белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсе тиешле югарылыкка куелган. Аларны тәмамлаучылар өчен теләсә кайсы уку йортының ишеге ачык. Боларда укыган балаларга заман чирләре дә йокмый. Бу мәктәпләрнең эшчәнлеген киң җәмәгатьчелек һәрвакыт күз уңында тота. Татар галимнәре һәм байлары да үз өлешләрен кертә тора. Мондый мәктәпләрне тәмамлаган балалар туган телләрен дә, рус һәм инглиз телләрен дә камил рәвештә үзләштерә. Ләкин алар өчен бүтән телләрне белүнең төп нигезе - туган тел. Революциягә кадәр Россиядә татарлар үз телләрен саклый белгәннәр. "Сын Отечества" газетасында (1904 елгы 1 июнь саны) тикмәгә генә "мөселманнарның рус йогынтысыннан ерак торуларына аларның мәктәп системасы сәбәпче", дип язылмаган. Инде безгә бүген дә милли мәгариф проблемасын беренче урынга чыгару зарур. Моны тормышка ашыруда дин әһелләребезнең дә ныклы һәм даими катнашы булырга тиеш. Алар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәчетләрдә вәгазь бары тик татар телендә генә укылырга тиеш дигән күрсәтмәсен бөтен тулылыгы белән үтәргә бурычлылар. Һәм шул ук вакытта яшь буын белән эшләүгә, бигрәк тә мәктәпкә игътибарларын бермә-бер арттырырга тиешләр. Татар Конгрессының дин әһелләре белән якынаюы, уртак чаралар үткәрүе иң кирәкле эшләрнең берсе. Болгар җыенын дәүләт органнары белән бергә үткәрүнең традициягә әверелә баруы моңа ачык мисал. Дин дәүләттән аерылган булса да, ул җәмгыятьтән аерылмаган лабаса. Халкыбызның 1552 елдан башланган иң авыр чорларында аны Ислам дине саклап калган. Аның аркылы Аллаһы Тәгалә милләтебезгә яшәү көче иңдергән. Ят камалышта калса да, чукындыру, руслаштыру сәясәте янаса да, ул бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А.Фирсов болай дип язган: "Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещёных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твёрдыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены". Дини тәрбия бүген дә актуаль проблемаларыбызның берсе. Шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр торгызылды, аларның яңалары да үсеп чыкты. Кремль ТАТАР КҮГЕ ЯКТЫ, БИК ЯКТЫ! "МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН..." ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР Идән юучы чиләгендәге каеннар асстагы Костя исемле бер малай белән борчак пешмәде безнең, укуның беренче реннән үк. Әтисе кибет мөдире дә булып эшли иде шикелле, шуңадырмы, бик беренче сыйныфтан ук үзен әллә кемгә куймакчы. Русчасы бик яхшы булса да фәннәрдән әллә ни алдыра алмый, язарга, укырга бик озак өйрәнә алмый интекте русча яхшы сөйләшмәгәннәрдән көлгән була. Тәнәфесләрдә мин булып кыланып ны ашый, имеш, мин "бедная татарочка". Минем моның кыланмышларына бе сем китми", башкалар кебек җавапка үртәшмим, ишетмәмешкә, күрмәмешк ам - туган апаның ире, җизнәй шулай өйрәтте. Шуңадырмы, Костяның ачу да ныграк чыга, һич тә тынычлана алмый, койма ярыгыннан бар узганга өреп ы эт кебек тота үзен. Әтисе улына кыйммәтле ручкалар, каләмнәр, пеналлар алып безнең андыйларны күргән дә юк. Чираттагы рәсем дәресенә бик затлы буяула килде бу. Дәрес башланыр алдыннан барчабыз рәсем дәфтәрләрен парта өстен к. Партадаш кыз минем альбомны ачып, өйгә бирем итеп бирелгән рәсемемне карап, "Здорово, как красиво!" - дип кычкырып җибәрмәсенме. Рәсемнәрн ан да матур ясый идем, бу юлы да агачлар чын булып күренсеннәр дип, кич бу ырышып утырган идем. Башкалар да безнең парта янына җыелышып мине арымны карый башладылар. Шунда кешеләрне этә-төртә бу да борынын тыгып а. Шул арада "Дай, посмотрю!" - дип, минем рәсем дәфтәрен тартып алды да ышканчы, идән юучы онытып калдырган, класс бүлмәсенең почмагында торучы тәге пычрак суга илтеп ыргытты. Аннары: "Извините, не хотел, кто сюда вообщ поставил?" - дип, безгә карап авыз ерды. Мин дә аптырап калмадым, ачуымна п барып өстәлендәге өр-яңа буяуларын кабы белән идәнгә төртеп төшереп дем дә рәхәтләнеп өстенә басып таптадым. Аннары, аңа телемне күрсәтеп, "И отела, извини", - дип, тыныч кына урыныма барып утырдым. Нигә кайгырырга әсемемне кабаттан да ясый алам бит, дәфтәрем дә биш тиенлек кенә. Ә бунтар га әтисеннән шәп кенә эләкте булса кирәк, миңа бәйләнүеннән туктады. Төрле ыкларга каршы торырга өйрәткән тормыш университетының тәүге беренч чларыннан ук менә шундый чирканчыклар ала-ала, төрле чыныгулар киче гә туры килде миңа. Озын колаклы шатлык Чын туганнар Таулар иле яки коммунизм утраучыгы Сарлыма кайттым әле мин Ходай боерды Казлар һәм бәбкәләр яки SOS аими эшемне дә ышанып тапшырдылар - Ык буенда каз, Бик тә җаваплы вазифа икәнен дә бәйнә-бәйнә аңлаттылар: ә җуймаска, үтертмәскә, алар көзгә кадәр көр, матур булып ышка кергәч, каз өмәләре уза, аның бөтен күрке казларның ында, кызым", - диде әнием һәм боларның бары да миннән грәк тә каргалардан, тилгәннән сак булырга кирәк", - дип, әшен бирде. Бигрәкләр дә күп белә ул, шуңа да аны һәрчак нәрсә икәнен төбенә кадәр аңлап бетермәсәм дә, аның гаҗәеп заллыйм, әлеге күренешне тизрәк үз күзем белән күрәсем м бәбкәләр генә шул, шушы кечкенә томшыкларны каз итеп ларны каравыллап кына утырмыйсың, әлбәттә, шундый ук леккә үз кош-кортларын алып төшкән яшьтәшләрем, зуррак, белән бар дөньяны онытып төрле уеннар да уйныйбыз, гөр п ышаныч бәбкәләрнең әнкәләрендә, әткәләрендә: бигрәкләр ре генә. Берәр куркыныч туа башладымы, гаилә башлыклары канат кага башлыйлар, бирелгән сигналны ишетеп, без дә җитеп өлгермәгән чаклар да була. Берсендә иләмсез зур каз бәбкәсен урлап киттеләр. Безнекеләр барысы исән булса түче каргалар авызында кечкенә бәбкәләрне күреп, аларны м. Бер бәбкәнең әнкәсе кычкыра-кычкыра, канатларын кагап та карады, ләкин очып китә алмады шул... Төш җиткәч, дә, өстәл артында утырып ашауга караганда тәмлерәк икән стында тамак ялгаулары... Марҗалык белән хушлашу п китте, көз килеп җитте. Абыем Гайнетдин белән мәктәпкә рус мәктәбеннән соң татар мәктәбендә алдырта алмас дип, гына кертмәкчеләр иде. Әни белән үз сүзебезне нык әйттек, м да артка чигенмәдек: "Миңа бит инде сигез яшь, укый, яза, н беренчеләр белән укып йөрергә тиеш ди мин?! Икенчегә нче класслар белән укыячакмын, беренчеләр янына аягымны ем, үҗәтлегемне күрсәтеп. Аннары: "Мин бит марҗа түгел, ләм!" - дип тә өстәп куйдым. Үземне якларга, бирешмәскә бәкстандагы үксез язмышым. Мине икенче сыйныфка кабул ел булмады, Красногорскта русчага нинди авырлыклар белән а инде, киресенчә, русчадан татарчага күчәр өчен кабат кискен , тагы икеләтә тырышырга кирәк. Рус теле, җыр дәресләрендә т, физкультурада да "бишле" алам. Башка фәннәргә килгәндә, бетермим. Шулай да туган тел күңелемә нигәдер бик газиз. Русча да, татарча да, һинд, чех телләрендә дә... "Контр"лар була яздык яки акыллылык бәласе лары иң беренчеләрдән булып безнең өйдә пәйда булды лар, кызларның җыйнаулашып телевизордан кино карарг сыберләре рәхмәттән тыш бакыр акчалар да калдыры ике тиен. Шулай итеп, чак кына кинозалга да әверелмәд ашларыбызны чак кына төрмәгә дә алып китмәде абыемны җенләнүе. Берзаман ул радиодан төрле дулкыннарны тотып, адиосын да тыңлый башлады. Тора-бара безгә дуслары да ңлыйлар. Тыелганны үз колагың белән ишетү кызыграк бит. нны бөтен авыл ишетерлек итеп көйләделәр, тапшыруларн еш. Болай итүләре яхшы булды - һәркем үз өендә тыңласын, ә шулай "Азатлык" Сарлының һәр йортына үтеп керде, инд колхоз рәисе белән участковый гына бик каты пошаманда сы йорттан җибәрелә икән бу куркыныч дулкыннар? Үзәкк ларга кирәк. Берсендә Гайнетдин абый дулкыннарны гому п йөргәндә, җырлый-җырлый әти кайтып керә, тракторы н сөргән өчен бик каты сыйлаган булалар аны. Шулай итеп, Сарлыга башта әти җырлап җибәрә, аннары аңа кушылы һәм идән асты радиостанциясенең авылдагы штаб адрес ик каты профилактик әңгәмә уздырыла, әтиләргә штра зурга җибәрелми. Югарырак сыйныфларда Бигрәк гүзәл Ык буем гүзәл җирдә урнашкан. Вакыт тигәндә, ду рле почмакларына юл алабыз, тагы да матуррак ның буеннан-буена борма-борма су юлы - Ы ән туйганчы хозурланыгыз дигәндәй, табигать самбль да төзеп куйган. Әтеш тауга менеп гатенә тагы бер кат таң калабыз. Аннан Убал а, Үчәлле буе агачлыгы да, заманында күплә ейзаж тудыралар. Әнә без рәхәтләнеп су кер ган. "Ай"ның нәкъ урта бер җирендә озынч к тә ял итәргә ярата. Ачылы төбәк тә бик ачы капланган, яз җитүгә үк су эчендә кала, су җә гы сазлык җирләрдәге кебек ачы, дым яратуч нда карлыган, балан, миләш, бөрлегән, шомыр ченә берничә аланны сыендырган Бәешле! У , төньякка китебрәк урнашкан. Аның үз күл ан, шомырт үз җимешләрен монда мул бирә җирләргә, өмәләр ясап күңелле итеп чабала ян, төлке ауларга йөриләр. Пошилар да очры з салсаң, анда көтүләр йөри... Гүзәл, бигрәклә та ничек инде җырламый түзәсең ди?! ңа ... Изге Мәрҗәнә яки мәрхәмәтле әнием кайтырга ният кыла. Ык елгасының икенче ягында урнашкан Башкорт Урманаендагы бер танышы аңа авылларында бик тә ипле гаиләдә Мәрҗәнә исемле, күңеле мәрҗәнгә тиң шундый берәүнең барлыгын әйтә. "Тик риза булыр микән үзе, - ди ул. - Кемнәр генә яучы җибәрмәде бу йортка, йә әнисе, йә үзе ризалашмады. Яратып көткән егете сугыш кырында ятып калган иде, шуны да оныта алмый диләр. Яше дә бар инде аның, синнән олырак ул. Моңарчы кияүгә чыкмаганны, хәзер генә белмим, ай-һай, уңай җавап ала алырсың микән?! Ләкин күндерә алсаң, балаң өчен аңардан да яхшырак әни таба алмассың. Ак кәгазь кебек аның күңеле..." Әти башка кешеләрдән дә әни турында сораштыра, аның үзен дә читтән генә күзәтә. Баласына әни, үзенә хатын алып кайту максаты белән юлга чыккан ир, чыннан да әнидән 8 айлык Зәйнәб әнисе Мәрҗәнә белән дә яхшырагы булмас дип, тимерне кызуында сугарга була: танышыннан урамга чакырттырып чыгара да урлап алып китә. Инде утыз тугызын тутырган, дөньяның әчесен җитәрлек татырга өлгергән әни, нык ачуы килеп, башта качып кайтып китәргә дә уйлый. Ләкин кечкенә Гайнетдиннең күзләре белән очрашкач, йөрәге түрендә бу сабыйга карата җылылык хисләре уяна. "Күзенә карадым да, мин китеп барсам, тагы кемне алып кайтыр микән бу ир балага әни итеп, дип уйладым. Гайнетдин генә тотып калды мине. Үземнән яшь, артык чибәр, олпат гәүдәле Фазлетдиннең, беренчедән, мине яратып торырына да ышанмадым, аннары минем кияүгә чыгу инде уемда да юк иде", - дип, миңа да сөйләгән иде ул чираттагы ачылган, күңел түрендә җыелганнарын актарган мизгелләрнең берсендә. Әнием тырышлыклары, булганлыклары белән тирә-юньдә дан тоткан гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Зур каралты-куралары, көтүләре белән маллары, умарталары була. Болар өстенә бабай чабыш атлары асрый, шәп нәселле, озын аяклы этләр тота, ауга йөри, аңа сунарчы буларак та тиңнәр табылмый. Колхозлаштыру башлангач, кулаклар дип, аларның бар мөлкәтен тартып алалар, соңгы капчык оннарына хәтле төяп алып чыгып китәләр. Бабайны цемент шахтасына сөрәләр, берничә елдан соң үпкәсенә цемент тузаны тулып, бик каты авырып киткәч, комиссовать итәләр, ул нигезенә кайтып егыла һәм озак та үтми бакыйлыкка китеп бара. Әбигә, балаларына нәрсәләр генә күрергә, кичерергә туры килми ул чорда. Бер уч он табып кереп, шуны су, төрле үләннәр белән бутап, пешереп ашаган чакларын да сөйли иде әни. Аннары сугыш башлана. Ул вакытта әнигә ундүрт яшь була. Унбиш яшьтән аны Ленинград өлкәсендәге торф җиренә эшкә җибәрәләр. Өч ел буе шунда бил бөгә ул. Бөтен авырлыкларга түзеп кенә калмый, әнисе, туганнары турында уйлап йөрәге әрни, аларга ярдәм итү юлларын эзли. Үзеннән кечерәк өч бертуганы өчен икенче әни дә бит әле ул. Паёкка бирелә торган спиртны җыеп барып, аны ситсыга, төрле кирәк-яракка алыштырып, өенә посылкалар җибәрә. Каты салкыннарда да туктамыйча, норма үтиләр. Өенә ул нык бетеренеп кайтып керә. Ләкин тырышлык, гыйлем белән бөтен нәрсәне җиңәргә күнеккән нәсел үзенекен итә, бирешергә ярамый - максат куйсаң, туган якның һәр валчыгы булышыр. Әби белән әни бергәләп гаиләне аякка бастырырга керешәләр. Авылда умарталык ачылачагын ишетеп, әни умарталык курсларын бетерә - әбиләр бит үзләре дә заманында умарта тотканнар. Бал - бөтен авыруларга каршы иң яхшы дәва. Мәрҗәнәсен шул юл белән генә саклап калып булуга инанган ана үз ихаталарында да кабат бу эшне торгызу максаты белән җиң сызганып эшкә тотына. Ихатада кечкенә генә булса да умарталык пәйда була. Гаилә балдан төрле төнәтмәләр ясап, авылның шактый кешесен төрле авырулардан коткарып кала. Киң карашлы әти-әни тәрбиясендә үскән укымышлы, гыйлем әби кызына карап шакката: кара әле, миннән дә күбрәк белә бит бу, Ходай ярдәм итәдер инде үзенә, дип фикер йөртә ул, Мәрҗәнәсенең игелекле гамәлләренә дүрт куллап фатиха бирә. Умарта умарта инде, җелекне колхоз эше суыра. Сугыштан соң күмәк хуҗалыкны күтәрергә кирәк, анда эш тәүлек буена диярлек сузыла, ир-атның күбесе сугышта үлеп калган, әйләнеп кайтканы да кайсы кулсыз, кайсы аяксыз... Әни колхоз умарталыгында кайнашырга да, башка эшләргә дә өлгерә. Башлы дип хисапчы итеп тә куялар әле үзен. Менә шундый Мәрҗәнә килен булып төшә дә инде ул Азнакай районы Сарлы авылының Фәрхетдиновлар гаиләсенә. Әни үзен әти урлап киткәнче бер төш күргән була. Имеш, аның янына бер кыр казы очып килә дә аннары кечкенә кызга әверелә. Юраучы: "Кияүгә чыгарсың, кыз бала алып кайтырсың", - ди. Әни Гайнетдин абыйны, җиде яшьлек сабыйны бер күрүдә үк ярата. Моны сизепме, бала да аңа тиз ияләшә. "Малайлар малайлар инде, кызларга караганда шуграк та булалар. Ләкин, үз әнкәсе булмагач, фикереңне бик тә нык итеп җиткерергә кирәк чагында да, сүзеңне сайлап, чамалап кына әйтәсең, бала күңелен җәрәхәтләүдән дә яманрак нәрсә юк, шуны беркайчан да истән чыгармаска тырыштым", - дип сөйли иде әнием инде үзе картаеп әби булгач. Ул Гайнетдин абыема һәрчак чын әни булырга омтылды, абыем да аңа үз итеп "әнием" дип кенә дәште. Өфедәге олы абый да әбиләргә еш кына кунакка кайткалый иде. Абыемнарның үз әниләренең (ул да Өфедә икенче тапкыр гаилә корган иде) гомере озын булмады, ул Сирин абый хәрби хезмәттә чакта вафат булды. Олы абый армиядән ялга туры безгә кайтты. Гайнетдин абый гына әнисе исән чакта аның белән бер генә тапкыр да очраша-күрешә алмады... Абыем бик күрсәтмәсә дә, мин аның әнисен ничек күрәсе килгәнен, аны сагынганын тоя, аңлый идем. Кайчакта бик боегып, уйга калып йөргәнен ул үзе дә яшерә алмады. Гитарада уйнап, моңланып җырлап утырган чакларында качып кына үземнең елаганнарым да булды. Көчле рухлы абыем булу белән гел горурлана идем. Әнигә дә ул бер генә тапкыр да авыз күтәреп каршы әйтмәде, күңелен җәрәхәтләмәде. Әнием дә язмышы болай да әче булган абыйга беркайчан да әче миләш тоттырмады. Әни Сарлыда мин белгәннән бирле мәктәптә, күрше-тирә авыллардан килеп йөрүче укучы балалар яши торган интернатта ашарга пешерде. Ул эшкә иртә таңнан чыгып китә иде. Анда йөгергәнче әтигә, безгә дә табын әзерләп калдырырга кирәк бит әле. Әни - бик оста пешекче. Ул безнең як ризыкларын гына әзерләми, бөтенләй таныш түгел ят ашлар белән дә шаккатыра иде авылдашларын. Аның кебек үзбәк халык ашларын да җиренә җиткереп пешерүче юк Сарлыда. Кыскасы, аш-суны төрләндерергә бик тә ярата. Әни барына да җитешә. Балаларының, әтинең өс-башын карарга да, өйне җыештырырга да. Каралты-курада да, маллар янында да эш җитәрлек. Авылыбызда умартачылыкны җәелдереп җибәрүче дә әнием булды. Ул бу шөгыльнең үзенә күрә бер профессоры кебек, аның бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Әнием бал кортларын безне - балаларын яраткан кебек ярата. Аларның теленә хәтле аңлый. Кортлары да аны тыңлыйлар, әнине беркайчан да чакмыйлар. Салкыннарда ул аларны өйгә алып кереп тәрәзәләр куенына җибәрә. Ахырдан кортларын ничектер бик тә җайлы итеп, бик кадерләп кенә учларына алып җыя. Үзе аларга "бәгырьләрем", "матурларым", "баллыларым" кебек матур сүзләр белән дәшә, бар дөньясын онытып кортлары белән сөйләшә! Ул - кортларның дирижёры кебек. Аның алар белән кайнашуы үзе бер сәнгать! Әни үзе белгәннәрен башкалар белән дә бик теләп бүлеште, авылдашларын да умартачылык серләренә өйрәтте, аларга чын мәгънәсендә осталык дәресләре бирде. Әниебез эшкә батыр булса да, күңеле артык йомшак иде. Миңа әйтәсе сүзен дә беркайчан да каты итеп, кистереп әйтмәде. Шулай итсәң яхшырак булмасмы, диебрәк бирә иде киңәшләрен. Тавыш, моң бирелгән булса да, җырларга бик һәвәс булмады. Әти баянда уйнап җырлаганда да күбрәк уйга батып тыңлады. Мин һөнәр сайлаганда җырчы булуыма каршы да килде әле. Ахырдан, чып-чынлап җырчы булып киткәч, минем өчен куанып бетә алмады. Зөфәрне дә бик яратты ул. Җәйләрен, хәл белергә кайткач, киявен таңда уятып, иртән сауган сөтләргә кадәр эчерә иде. Әнкәемне яратуым шулкадәр көчле иде, репертуарымда да аналарга, бары тик аңа багышланган җырларым шактый урын алды. Беренче чиратта, ул кичергәннәрне чагылдырган, әниемне тасвирлаган җырларны эзләп таба, сайлап ала идем: Су өстендә үскән төнбоектай, Карашларың, әнкәй, ник боек... Әнием 84енче яшендә, 2009 елның август аенда, минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни. Аның белән сөйләшкәннән соң, шундук абый белән җиңгине җыйдым. Алар пошаманда. Кинәт кенә әллә нәрсә булды, диләр. Икенче көнне дә хәле яхшырмагач, хастаханәгә салырга булдык. Мин телефоннан Азнакайның башлыгы белән сөйләшеп, әнине яхшырак палатага яткырып, шәбрәк карауларын сорадым. Мансур Камаретдинович, рәхмәт яусын, кулыннан килгәннең барын да эшләде. Әни белән телефоннан сөйләшеп торам, ул, балам, борчылма, бар да яхшы булыр, ныклап начараеп китсәм, әйтермен, ди. Мин, болай булмый, кайтып китәргә кирәк, дип уйлыйм, килгәнебезгә дүрт көн узган иде. Ял итү кәефе бөтенләй юк, ул көнне дә үзебезнекеләргә ияреп кенә диңгезгә чыктым. Зөфәр һәм кече улыбыз йөзәргә суга кереп киттеләр, мин исә яр буенда - пляжда калдым. Уйларым гел әни турында. Бер мәлне барлык акылым белән фани дөньямнан ниндидер бер бөтенләй башка киңлеккә чумдым. Әни белән ике арада моңарчы булмаган бәйләнеш барлыкка килде. Кабаттан фанилыкка әйләнеп кайтуга, күземә иң беренче булып күктә бик ерактан - минем якка таба бөркет кебек зур кош очып килгәне күренде. Кош канатларын ачык китап кебек киң итеп ачып җилпеп килә. Ул да булмады, якындагы агач ягыннан бер кошчык очып килеп чыкты, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй ачыргаланып, кычкырып баш өстемнән берничә кат әйләнде дә кабат юкка чыкты. Күктәге зур кошым да күренмәде. Минем йөрәгемнән, җанымнан шул мәлдә нәрсәдер өзелеп төште... Әнием, әнием, китеп барасыңмы әллә минем кайтканымны да көтмичә?! Күземнән яшь тамчылары тәгәрәде. Диңгездән Зөфәр белән Фоат чыкканда, мин шундый халәттә идем. "Әни инде исән түгел бугай, аның җаны килеп хушлашты минем белән", - дип үксеп аңлатырга да өлгермәдем, кесә телефоны шалтырады: әнием чыннан да мәңгегә күзен йомган. Очып килгәч, булып кош, Әйткәнсеңдер: "Балам, хуш!" Юксынамын, уйлыйм еш, Синсез узар быел кыш. Алып киттең. Хыянәт Иттең миңа ник, җәем?! Хәлең ничек, догалар Көтәсеңдер, әнкәем. Әрнеп елый, үкси көз, Ничек яшим, әйт, синсез?! Кемнәр көтәр өзелеп, Авыр икән әнисез. Ял күрмәдең, белмәдең Җир йөзендә ник бераз?! Оҗмахтамы урының? - Анда, диләр, һәрчак яз. Очып килгәч, булып кош, Әйткәнсеңдер: "Балам, хуш!" Сагнам, әнкәй, уйлыйм еш, Синсез үтә тагы кыш... Юк, юк, Юк, үлмәгән, Әнкәй, югалмаган - Суга гына киткән нибары... Талантлы, матур, кырыс әтиебез Абыйларым, туганнарым аннарым булуына мин Ходайга чиксез тек, шатлыкларны, кайгыларны бергә талантлылар, җырлыйлар, төрле уен -инструменталь ансамбль оештырып рөхсәт бирмәделәр: "Кызлар йөри ерерсең!" Аларның җырлаганнарын, ыр, моң диңгезенә чумасым, аның аршы килүне дә булдыра алмыйм. дөрес. Җырга, моңга һәвәс булсалар уймадылар. Гайнетдин абый, инде ләнде, радиоалгычлар, телевизорлар . Кемнең нәрсәсе ватылган - аңардан ысы әтидән күчкәндер дип уйлыйм, тлады, шуңардан рәхәт тапты. Кече ши. Азнакайга кайткан саен шуларда алалары да бик тырышлар, авылдагы ергәләп гөр киләбез, бакча эшләрен ар да аралашып үсә. Пенсиягә чыккач, балалары янына га бик рәхәт кеше. Кунакка йөрешеп җат төркеме белән илебезнең төрле абызга китерде. Мин - алдынгы сыер савучы мада эшләргә калдык. Күрше авыл дылар, терлек карадылар. Берничә п, ярыша-ярыша тырышып эшләп, дә икенче урын алып бүләкләндем. класс белән бер ел колхозда эшләтү, ның барлык районнарында - авылны матур башлангыч иде. Чөнки әлеге тне шәһәрдә, читтә табу планнары лучылар аз булмады. Кемдер гади укырга керде. Табибмы, җырчымы? Мөхәррир сорау бирә РУХЫҢ САУМЫ, МИЛЛӘТЕМ? Җир шарындагы татар дөньясының илһамланып, җанланып китүенә 1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче съезды җыелу һәм Бөтендөнья татар конгрессын оештыру турында карар кабул ителү сәбәп булды. Бу безнең Чиләбе өлкәсендәге эшчәнлегебезгә дә яңа көч, яңа күтәрелеш өстәп җибәрде. 1998 елның язында, өлкәбез төбәкләреннән татар делегатлары җыелып, Өлкә татар конгрессы оештырылды. 2002-2003 елларда узган "Чиләбе өлкәсендә Татарстан көннәре" һәм "Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре" шушы абруйлы җирле Конгрессыбызның өлкә хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә оештырган чарасы булды. 2009 елда исә, Конгрессның чираттагы съездында, Конгресс башкарма комитетының җитәкчесе дилбегәсен ышанып миңа тапшырдылар. Төп максатыбыз татар рухын һәр татарның йөрәгенә җиткерү, татар милләтенең гүзәллеген бөтен гаммәви чаралар аша дөньяга киң һәм сокландыргыч итеп күрсәтеп тору, Татарстан, Казан һәм татар яшәгән бүтән төбәкләр белән тыгыз элемтәдә эшләүдән гыйбарәт иде. Бераз алга китеп әйтик: Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының бүгенге көндәге уңышлары һәм югары абруе - нәкъ менә Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән бергәләшеп эшләү нәтиҗәсе. Чиләбедә һәм регионның берничә төбәгендә татар телен укыту курсларын ачып җибәрүдән һәм өлкә күләмендә (Чиләбе өлкәсендәге 43 төбәкнең берсе дә читтә калмый) ел саен уза торган "Җәлил укулары" бәйгесен, Тукай көннәрен оештырудан башлаган идек эшебезне. Тиздән шуңа "Хәзинә" исемле атналык телевизион тапшыруыбыз һәм шулай ук "Хәзинә" дип аталган айлык, 15 мең тираж белән чыга торган газетабыз өстәлде. Хәзер исә безнең тормышка ашырылган, әле дә дәвам иткән проектларны санап чыгу да кыен: "Озын толым", "Бишек җырлары", "Шәҗәрә", "Сабыйлар халык әкиятләрен рәсемгә төшерә" бәйгеләре... Бөтен татар (хәер, татар гына да түгел) кавемен шаккатырып сокландырганы - "Татар кызы" бәйгесе булды, әлбәттә. Берничә дистә татар кызының апрельдән сентябрьгә кадәр җырлау-бию-артистлык осталыгын күрсәтүен, спорт чаралары, авылда каз өмәләре үткәрүен, су ташу, печән эскертләү, өчпочмак, бәлеш һ.б. милли ризыклар әзерләвен, калфак, изү, беләзек чигү, татар теленнән, тарихыннан имтихан тоту һәм тагын күптөрле сынаулар аша үтүен телевидение, газета һәм интернет сайтлары аша бөтен өлкә күзәтеп торды. Бу бәйгенең төп мәгънәсе - примитив чибәрлек конкурсы түгел, ә кызларыбызның сәләтлелеге, рухи күркәмлеге аша милләтебезнең бөеклеген күрсәтү икәнен хәзер күпләр аңлый инде. Соңрак "Татар кызы"на аның сабыйлар варианты - "Нәни энҗеләр" өстәлде, хәзер исә, менә икенче ел рәттән инде, "Татар егете" дә уза. Мәгълүм ки, "Татар кызы" хәзер Бөтенроссия, хәтта Халыкара конкурс дәрәҗәсенә кадәр үк үсеп җитте. Татар кинофильмнары фестивале, районнарда берничә милли көрәш заллары ачып җибәрү, һәр ел саен, мәгариф министрлыгы белән берлектә, өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары үткәрү, "Чиләбе өлкәсе татарлары энциклопедиясе" проекты өчен мәгълүмат туплау - болар барысы да Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә, алар ярдәмендә алып барыла. Татарстан җитәкчеләре - министрлардан башлап Президентка кадәр - бездә еш була, ә Ринат Зиннур улы Закиров һәм БТК Башкарма комитеты әһелләре белән без көн саен элемтәдә. БТК тәҗрибәсен үзләштерүдән туган тагын бер эш даирәбез - татар авыллары. Коншак, Үзбәгәрәк, Караболак, Арслан, Әптерәк, Әчлекүл, Әмин, Редутово, нугайбәкләр (Фершампенуаз, Париж) авылларына без бүләкләр төяп кенә түгел, ә үзебез дә чын татар рухын тояр өчен, татар һавасын сулау өчен барып йөрибез. Бүгенге көндә Чиләбенең ике урамы Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәрен йөртә. Татар мәдәнияте сыйныфы эшләп килгән 81нче мәктәпкә дә Җәлил исеме бирелде, һәм анда Чулпан апа Җәлилова катнашы белән каһарман шагыйребезнең музеен да ачтык. Шәһәр уртасында, Пушкин урамындагы бакчада, Җәлилгә һәйкәл дә куелды. Троицкида, Тукаебыз 1912 елда тукталган йортның диварында истәлек тактасы урнаштырдык. Быелгы "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгеләренең туган якны өйрәнү этабы нәкъ менә Троицк каласында, аның XIX гасыр архитектурасына, мәчетләренә, иске сәүдә йортлары биналарына экскурсия һәм биредәге татар җәмгыятенең тарихына имтихан тоту формасында узды. Троицкиның беренче татар театрлары барлыкка килгән калаларыбызның берсе булуын истә тотып, егетләребезкызларыбыз Г.Камалның "Беренче театр"ын сәхнәгә куйды. Ул көнне монда булган Г.Кариев исемендәге театр артистлары безнең спектакльгә югары бәя бирде. Сабан туйлары хәзер, русларның Масленицасы кебек, һәр шәһәрдә-районда ел саен үткәрелә торган бәйрәм булып китте. Бер сыңар татар гына яшәгән урыс авылларында да шаулатып татар бәйрәмнәре уза. Ә менә моннан ике ел элек, БТК тәҗрибәсенә таянып, "Ак калфак" оешмасын булдыргач, һәм бу фидакарь хатын-кызларыбыз өлкәбезнең бөтен татар төбәкләрендә - Чиләбедә һәм Магнитогорскида, Златоустта һәм Миәстә, Копейскида һәм Троицкида, тагын берничә дистә шәһәрдә-авылда остаханәләр үткәреп чыккач, Конгрессыбызның абруе аеруча да үсеп китте кебек. Соңгы елларда мондагы татар дөньясы җанланып китү генә түгел, шактый киңәйде дә. Күпләр "кем мин?" дип уйлану чорына керде. Чиләбе өлкәсендәге 200 меңнән артык татар арасында "татар бәхете өчен мин җан атармын", дип торган шәхесләр күп: Ирек Сабиров, Сания Шевченко, Мәхмүт Шәрәфетдинов, Марат Канафин, Луиза Алмаева, Рәсимә Нашарова, Реда Кәбирова, Сәлимә Габидуллина, Валя Заһидуллина, Әлфира Усманова, Дамир Сафин, Искәндәр Шәмсетдинов, Рәүф Гыйззәтуллин, Рөстәм Вәлиев һәм тагын йөзләрчә милләттәшебез - шул токымнан. Менә шулай, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә без дә алга атлыйбыз. Узган юлыбыз, һичсүзсез, вакыйгаларга һәм уңышларга бай. Әмма эш күп әле. Артыбыздан яшьләр килә, тәҗрибәбезне, уй-фикерләребезне аларга сеңдереп өлгерергә кирәк. - Ана телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе һәр чорда да актуаль һәм четерекле булды. Аеруча да Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен. Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилне укыткан, тәрбияләгән Оренбург төбәге мәгарифе һәм педагогикасы нинди һава сулый? Милләт яшьләрен ничек үстерәсез? Руслан ЗӘБИРОВ, Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе: - Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәриятенең тарихы 1989 елдан башланды, шул вакытта "Оренбург татар иҗтимагый үзәге" барлыкка килде. 1996 елдан ул "Оренбург шәһәре милли-мәдәни автономиясе" исемен йөртә башлады. Шул ук вакытта Оренбург өлкәсендә Орск, Богырыслан, Бозаулык, Сорочинск шәһәрләрендә һәм Татар Каргалысы белән Әсәкәй авылларында җирле татар иҗтимагый оешмалары барлыкка килә башлады. 1999 елда Шәһәр татар автономиясе әгъзалары инициативасы белән, район татар җәмгыяте вәкилләре катнашында "Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе (мохтәрияте)" оештырылды. 2013 елда аңа яңа исем бирелде: "Региональ иҗтимагый оешма "Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе". Бүген Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе - ул җирле татар милли-мәдәни автономияләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан торган челтәр. Өлкәдә Абдуллин, Александровка, Әсәкәй, Матвеевка, Тоз-Түбә районнарында һәм Орск, Богырыслан, Оренбург шәһәрләрендә 8 иҗтимагый оешма эшли. Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык тарихы бар, аның үз структур бүлекчәләре төп юнәлешләр буенча эшли: 1. Этнокультура (татар) компонентлы мәктәпләрнең директорлары һәм укытучылары берләшмәләре. 2. Татар яшьләре берләшмәсе. 3. "Ак калфак" татар хатын-кызлары берләшмәсе. 4. Хәйриячеләр берләшмәсе. Иң элек без заманча этнокультуралы (татар) мәгариф системасына игътибар итәбез. Безнең максат - татар теле укытылган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү. Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте өлкәдәге татар этнокультура компонентлы мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ел саен аларның директорлары һәм укучыларның ата-аналары белән очрашулар, татар теле һәм әдәбияты укыт учылары өчен семинарлар оештырыла. Анда Оренбург өлкәсенең мәгариф, Та тарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнаша. Семинарларның максаты - иң шәп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату; инновацион методика алымнары, укыту технологияләре белән танышу. Шушы көннәрдә Оренбургта "Татар мәгарифе көннәре" уза. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр катнаша. Шулай ук ел дәвамында өлкәнең Региональ мәгарифне үстерү үзәге белән бергә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикумнар оешт ырыла. Җирле татар иҗтимагый оешмаларында татар телен өйрәнү клублары эшләп килә. Андый клублар Оренбургта, Әсәкәй һәм Тоз-Түбә районнарында бар. Һәр елны уза торган чараларның иң күңеллесе - "Җәлил укулары" дип аталган региональ шигырь укучылар конкурсы. Ул якташыбыз, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлана. Анда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнаша. Конкурсның тарихы ун ел элек башланды, ә биш ел элек ул региональ статус алды. Ел саен конкурста өлкәнең төрле төбәкләреннән 40тан артык укучы чыгыш ясый. 2016 елда бу чара Җәлилнең туган авылында - Мостафада уздырылды. Конкурста җиңүчеләр дипломнарга һәм акчалата бүләкләргә лаек була. Шулай ук Россиянең атказанган табибы Рамил Әхмәт улы Зәбиров исемендәге премия дә тапшырыла. Ризаэтдин Фәхретдин әйткән: "Милләтләр югары күтәреләләр, түбән төшәләр, алга китәләр вә артта калалар, хуҗалык итәләр, хезмәтче булып йөриләр; шушы эшләрнең һәрберсендә асыл көч, төп сәбәп - яшьләрдәдер". Оренбургның татар милли-мәдәни автономиясе каршында инде икенче ел Татар яшьләре берләшмәсе эшләп килә. Биредә яшь активистлар җыела. 2016 елда Оренбург яшьләре "Аулак өй" дип аталган берничә чара уздырды. Анда алар татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтте. Мәсәлән, "Татар туйлары", "Каз өмәсе" һ.б. Яшь активистлар ел дәвамында автономия уздырган чараларда волонтёрлар булып катнашалар. Димәк, киләчәгебез - ышанычлы кулларда. Мәдәният һәр чорда хәйриячеләр ярдәмендә яшәп килде. Татар милли-мәдәни автономиясе бизнес вәкилләре белән элемтәләрне өзми. Бүген дә безгә автономиянең Хәйриячеләр берләшмәсе акчалата зур ярдәм күрсәтә. Ел дәвамында автономиядә 10-12 чара уза. Ундүртенче ел рәттән "Ак хисләр" исемле халыкара конкурс-фестиваль оештырыла. Бу конкурс Әсәкәйдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында уза. Чара кысаларында конкурсантларга Татарстан педагоглары җыр һәм бию буенча мастеркласслар бирә. Әсәкәйдә шулай ук "Алтын көз" исемле балалар конкурс-фестивале дә үткәрелә. Өлкә Сабан туе 2016 елда Әсәкәй районында узды. Шулай ук әлеге татар бәйрәме Тоз-Түбә шәһәрендә дә гөрләп үтте. Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе эшен төрле юнәлешләрдә алып бара. Күп проектлар - планнарда, аларны тиз арада эшкә ашырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме - бездә үсешкә, активистларның санын арттырырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Булганны саклыйк, ишәйтик. - Әстерхан - бик борынгы, заманында ханлык мәркәзе, төркиләрнең төп сәүдә үзәкләренең берсе булган өлкә. Аны, табигый гүзәллегенә бәйле рәвештә, "Көньяк Венеция", дип тә йөртәләр. Мәскәүдән 1 400 чакрым ераклыкка "качып" сыенган, куенына йөздән артык милләт, ундүрт дини конфессияне сыендырган төбәктә милләттәшләребез үзләрен ничек хис итә? Әнвәр АЛМАЕВ, Әстерхан "Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасы рәисе: - 1989 елда Әстерханда "Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Ул - Әстерхан өлкәсендәге рәсми рәвештә теркәлгән беренче милли оешма. Оешманың төп максаты - татар милли мәдәниятен торгызу һәм үстерүгә, милли үзенчәлекләрне саклауга, татар милли бәйрәмнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызуга, халыкның культура дәрәҗәсен арттыруга, халкыбызның элекке һәм хәзерге мәдәниятен белүгә нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисен һәм югары әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итү. "Дуслык" җәмгыяте оешу белән, сиксән елга якын ябылып торган "Идел" татар газетасы 1990 елның августыннан янәдән чыга башлый. Ул мәдәни, әхлакый һәм иҗтимагый проблемаларны яктырта. Әстерхан татарларының тормышы, күренекле шәхесләре хакында яза. Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теленә якынайту максаты белән, "Тукай - минем йөрәгемдә", "Минем гаиләм" һ.б. иҗади бәйгеләр уздыра. 2002 елдан алып бу көнгә кадәр өлкә күләмендә беренче татар милли китапханәсе эшләп килә. Ул, татар авылларының мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тора, аларга Казаннан килгән яңа китапларны тапшыра, татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы истәлекле даталарны билгеләп үтү, олуг татар шәхесләренә, шигърияткә бәйле әдәби һәм мәдәни кичәләр, "түгәрәк өстәл"ләр, китап күргәзмәләре уздыру кебек чаралар башкара. 2002-2005 елларда китапханәдә татар якшәмбе мәктәбе дә эшләп килде. "Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып татар халык бәйрәме Сабантуйны киң форматта уздыру тора. Әстерханда 2008, 2017 елларда Федераль Сабантуй бәйрәме узды. Хәзер бәйрәм 30 меңнән артык кешене җыя. "Нур", "Ялкын" кебек милли ансамбльләр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Әстерхан татарлары өчен өлкә һәм Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашында даими рәвештә төрле чаралар уздырыла. Оешма каршында берлекнең "Дуслык" яшьләр бүлеге дә эшли. Ул оешма уздырган барлык чараларда да актив катнаша. Төрле кичәләр, мастер-класслар уздыра. "Дуслык" оешмасы тарафыннан "Ел татарлары" һәм "Татар кызы" кебек проектлар да тормышка ашырыла. 2008 елда беренче тапкыр "Татар теле укытучысы" бәйгесе узды. Әстерхан өлкәсендә бай тарихлы Татар халык драма театры эшли. Труппа өлкәнең Яшь тамашачылар театры, филармония кебек зур сәхнәләрдә спектакльләр, милли концертлар куя. 1998 елдан театрның репертуары киңәя, ел саен бер-ике яңа спектакль дөнья күрә. 2012 елда оештырылган "Көрәш" федерациясе дә зур нәтиҗәләргә ирешә башлады. Милли көрәш белән яшь буын бик теләп шөгыльләнә. Шулай да "Дуслык" милли татар оешмасының иң зур эшләре - Татарстан Республикасы белән багланышта Тукайга һәм Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр. Әстерхан татарларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәме бәяләп бетергесез. Шул ук вакытта Әстерхан өлкә Думасындагы татар депутатлары да милли тормышыбызда зур роль уйный. - Бай традицияләре, үз-үзен саклау иммунитеты булган татар авылы... Бүген аның язмышы кем кулында? Гомер-гомергә милләтнең зыялы катламының төп өлеше авылларда тәрбияләнгән. Ульяновск өлкәсе татарлары да искәрмә түгелдер... Халкыбызның киләчәген тәрбияләүдә сезнең автономия нинди вазифа башкара? Рамис САФИН, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты рәисе: - Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, безнең Ульяновск өлкәсендә 150 меңнән артык татар кешесе гомер кичерә. Бүген татарлар барлык халыкның 12% ын алып тора. Өлкәбезнең 67 торак пунктында милләттәшләребез күмәкләшеп гомер кичерә. 1998 елда Россиядә иң берен челәрдән булып өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. Бүгенге көндә Өлкә законнар чыгару җыелышына һәм Шәһәр Думасына 9 кеше депутат булып сайланды. Төрле тармак буенча 14 милләттәшебез - профессор, 105 е фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия. Хакимият, мәгариф һәм мәдәният органнарында татар халкының мәнфәгатьләрен Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе яклый. Аның Башкарма комитетында - 105 кеше. Соңгы елларда барлык муниципаль берәмлекләрдә дә милли-мәдәни автономиянең район советлары булдырылды. Алар, җирле район хакимияте белән уртак тел табып, нәтиҗәле эш алып бара. Озакламый безнең автономия оешканга 20 ел тула. Шуңа күрә бүген ниндидер нәтиҗәләр ясарга да була, алга таба нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында да уйланабыз. Мәгариф буенча горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. 2004 елда Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачылды. Узган ел аңа Г.Тукай исеме бирелде. Бүген анда укырга теләүчеләрне конкурс нигезендә кабул итү зарурлыгы турында уйланабыз. Мәктәптә урын җитмәгәнлектән, балаларның күбесе башка мәктәпләргә китә. Шунысы сөендерә: әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларның барысы да диярлек Казанда, Самарада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керә. Гомумән алганда, ун ел элек татар теле өлкә мәктәпләрнең 25-30% ында өйрәнелсә, соңгы елларда ул мәгариф системасының яртысына диярлек үтеп керде. Бүген Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы балаларның 50% тан артыгы (ун ел элек 32% иде) ана телен фән буларак яки факультативларда һәм түгәрәкләрдә өйрәнә. Кызганычка каршы, һәр төбәктәге кебек, бездә дә мәктәпләр һәм укучылар, шул исәптән татар милләтеннән булган балалар саны елдан-ел кими бара. Мәктәпләрдә акча бала санына карап бүленеп бирелә башлау да милли мәктәпләргә тискәре йогынты ясады. Шунлыктан, 2006 елда Ульяновск шәһәрендә ачылган татар мәктәбе быел янәшәдәге мәктәп белән берләштерелде. Авырлыклар аша булса да, мәгариф идарәсе белән уртак тел табып, без биредә татар телен дәрес буларак укытуны калдыра алдык. Хәзер бу мәктәптә татар, чуваш һәм мукшы балалары үз ана телләрендә белем ала. Монда һәр милләтнең үз мәдәни үзәге дә булдырылды. Без бүген биредә татар халкы музеена экспонатлар туплыйбыз. Милли мәгариф системасындагы проблемалар һәм югалту турында сөйләгәндә, Россиянең һәр төбәгендәге кебек, милли тормышта кыенлыклар бездә дә җитәрлек. Гомумән, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга бу илдә яшәү, милли мәгариф системасын җайга салу элек тә авыр булган, хәзер дә җиңел түгел, алга таба тагын да катлаулы булачак. Федераль мәгариф министрлыгы тарафыннан милли телләрне укытуны кысу бара. Төбәкләрдәге татар авылларында мәктәпләр ябылу безгә икеләтә авырлык тудыра. Чөнки татар авылында мәктәп ябылгач, андагы балаларны күршедәге рус яисә чуваш авылындагы мәктәпкә автобуслар белән йөртеп укыта башладылар. Ә анда мохит тә, тәрбия дә безнеке түгел инде. Моннан берничә ел элек, федераль стандартка сылтау итеп, татар авылларында беренче классларда "Әлифба"ны укытмый башлаганнар иде. Безнең өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында без бу хакта Губернаторга җиткердек. Ул моны акылсызлык дип атады һәм мәгариф чиновникларына яңа уку елыннан әлеге хатаны төзәтергә күрсәтмә бирде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 500 данә һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан 300дән артык "Әлифба" алып кайттык һәм татар авылларына тараттык. Сер түгел, соңгы 20 елда татарлар яши торган авылларга Казан артистлары килми башлады. Хәзер, бу бушлыкны тутыру максатыннан, ай саен татар автономиясе, Татар мәдәният үзәге артистлары белән бергәләп, "Татар теле һәм сәнгате көннәре" уздыра. Авылдан без концерт куеп, күңел ачып кына кайтмыйбыз, ә милли тормышны җанландыру, андагы проблемалар хакында да сөйләшәбез. Чөнки бу чараларга район башлыкларын, мәдәният һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләрен дә чакырабыз. Әле менә шундый чараларның берсе район башлыгы катнашында Павловка районы Татар Шмалагы авылында узды. Андагы китапханәгә татар китаплары соңгы тапкыр моннан 20 ел элек кайткан булган, акча юклыкка сылтау итеп, өлкәбезнең "Өмет" газетасына да язылмый башлаганнар. Сөйләшү барышында район башлыгы чиновникларына бу кимчелекләрне төзәтергә һәм матур әдәбият сатып алу өчен акча бүлеп бирергә кушты. Моннан тугыз ел элек өлкәбездә ачылган Татар мәдәнияте үзәге дә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур роль уйный. Хәзер биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина җитәкчелегендә 22 кеше (иҗади һәм техник хезмәткәрләр белән) өлкә бюджеты хисабына татар сәнгатенә хезмәт итә. Үзәктәге иҗат коллективларына 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге үзешчәннәр йөри. Үзәкнең үзешчән сәнгать коллективларына йөрүчеләр саны 200 дән артып китте. Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова җитәкләгән Мәдәни үзәктә балалар иҗатына аеруча зур игътибар бирелә. Гөлнара Вафина һәм Алсу Әлмәтова кебек үз эшенең осталары җитәкләгән музыка төркемнәренә дә сабыйлар яратып йөри. Алар шәһәребездә һәм өлкәбездә уза торган һәр чарада да актив катнаша. Ә узган елда Гөлнараның "Кыңгыраулар" дип аталган балалар төркеме, көнбатыш илләрендә уздырыла торган фестивальдә катнашып, дипломант исеменә лаек булды. Күпсанлы семберлеләр үтенече белән, мәдәният үзәгендә татар театр төркеме ачылу да безнең мәдәни тормышта зур вакыйга булды. Хәзер ел саен районнарда эшләүче татар халык театрлары өчен якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Бари Тарханов исемендәге өлкә театр фестивалендә катнашу зур мәртәбә булып тора. Мәдәни үзәктә халкыбыз мәгарифенә һәм мәдәниятенә багышланган даими эшләүче һәм яңартылып торучы күргәзмә дә бирегә килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ә узган ел, мәдният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина инициативасы белән, беренче тапкыр "Сембер сөлгесе" дигән гаҗәеп кызыклы күргәзмә эшләде. Анда авыллардан 80гә якын чигелгән сөлге китерделәр. Алар арасында ХIХ гасырда тукылганнары да бар иде. Монда шулай ук өлкәбездә яшәп иҗат итүче рәссамнарыбызның эшләреннән торган күргәзмәләр дә оештырыла. Мәләкәс районы Мукшы Күле авылыннан Россиянең атказанган укытучысы Гыймран Хисмәтулловның "Тормыш мизгелләре" дигән шәхси күргәзмәсе халыкка аеруча ошады. Өлкәбездә тагын бер яңа проектка нигез салынды - беренче тапкыр Яңа Малыклы районында татар гармунчыларының "Уйна, Сембер гармуны!" дигән фестивале уздырылды. Анда 30дан артык гармунчы катнашты. Шунысы сөенечле: бу чарада балалар һәм яшүсмерләр дә зур активлык күрсәтте. Узган ел, күпсанлы яшьләрнең һәм ата-аналарның үтенечен искә алып, Татар мәдәнияте үзәгендә үзебезнең йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез нигезендә ЗАГСта язылуны татар телендә оештырдык. Өлкәбездә уникаль, халыкның 96% татарлар булган Иске Кулаткы районы бар. Биредә 1932 елдан бирле татар телендә "Күмәк көч" газетасы чыга, үзләренең "Яңа дулкын" дип аталган телеканаллары бар. Авыл мәктәпләрендә балалар татар теле һәм әдәбиятын укыйлар. Халыкның милли үзаңын уятуда радио, телевидение һәм газеталарның роле әйтеп бетергесез зур. Моннан 28 ел элек өлкә телевидениесендә ул вакыттагы СССРда беренче булып милли булмаган төбәкләрнең берсендә - Ульяновск өлкәсендә татар телендә "Чишмә" һәм чуваш телендә "Ядкарь" дигән тапшырулар эфирга чыга башлады. Төрле сәбәпләр табып, аларны 18 елдан соң яптылар. Әлбәттә, халыкта бу зур ризасызлык тудырды. Шуңа күрә өлкәбезнең Губернаторы Сергей Морозов әлеге тапшыруларны башка каналда өлкә бюджеты хисабына яңадан чыгарырга дигән карарга кул куйды. Бүген әлеге тапшырулар аена ике тапкыр 20шәр минут тамашачыларны милли тормыш белән таныштырып бара. Өлкәбездә 1990 елдан бирле чыгып килүче "Өмет" газетасының да тиражы елдан-ел арта бара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Хәлимов җитәкләгән бу редакция базасында соңгы елларда гына борынгы Сембер төбәгендә иҗат итүче татар язучыларының һәм шагыйрьләренең 90 нан артык китабы басылып чыкты. Бу эш бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Ә узган ел исә без беренче тапкыр "Сембер-Ульяновск татарлары" дигән энциклопедия бастырып чыгардык. "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең бездә филиалы ачылу да татар тормышына яңа омтылыш бирде. Хәзер бездә узган чаралар турында көнесәгате белән бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләребезне таныштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен Татарстан Президентына һәм телерадиокомпания җитәкчелегенә зур рәхмәт! Аны Ульяновскида ачу инициативасы белән өлкәбезнең Губернаторы С.И.Морозов үзе чыккан иде, шунлыктан филиалны тоту чыгымнарының да шактый өлешен үзебезнең хөкүмәт үз өстенә алды. Биш елдан бирле безнең өлкә Губернаторы каршында Милләтләр советы эшли. Анда өлкәбездәге һәр милли оешма җитәкчесе әгъза булып тора. Советның рәисе дә - Губернатор үзе. Өч айга бер тапкыр уза торган киңәшмәдә без, автономия җитәкчеләре, үзебезне борчыган барлык проблемалар хакында да әйтәбез. Барысы да булмаса да, мәсьәләләрнең байтагы иртәме-соңмы чишелеш таба. 2014 елда безнең Ульяновск өлкә татар автономиясен Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы "Россиянең иң яхшы татар автономиясе" дип игълан итте һәм акчалата сертификат белән бүләкләде. Билгеле, бу безне тагын да тырышып эшләргә, яңа башлангычларга этәрә. - Җөмһүриятебездә милли хәрәкәтнең башлануына 30 еллап вакыт узган. Татарстанга терәлеп торган Чувашстан татарлары да вакыйгалар үзәгендә кайнады. Бүген әлеге төбәк халкын ниләр борчый? Нинди максатлар белән яшисез? Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ, Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе: - 2017 елда Чувашстанда татарларның милли яңарыш хәрәкәте башланганга - 30 ел, Татар иҗтимагый үзәге оешкан га - 20 ел, милли-мәдәни мохтәрият төзелгәнгә 10 ел тула. Безнең республикада бүген 36 мең татар яши. Аларның күпчелеге республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы авылларда гомер итә. Шул ук вакытта шәһәрләрдә дә татар мәхәлләләре актив эшләп килә. Чувашстандагы татар авылларында татар мәктәпләре, мәчет-мәдрәсәләр халыкка хезмәт күрсәтә. 2016 елда Урмай авылы мәктәбенең 150 еллыгын бик зурлап үткәрдек. Милләттәшләребезне Республика татар милли-мәдәни автономиясе берләштерә. Аның тырышлыгы белән ике дистә елга якын авыл-шәһәрләрдә Сабантуйлар, төрле милли бәйгеләр, конкурс-фестивальләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен укулар оештырыла. Моннан тыш, Чувашстан татарларының "Мишәр" халык фольклор ансамбле Чувашстанда гына түгел, барлык татар дөньясында дан тота. Шулай ук 25 ел дәвамында төбәкара "Урмай моңы" татар эстрада җыры фестивале Чувашстан татарларын күп җирләргә танытты. Бүген Татарстанның күп кенә танылган җырчылары беренче чирканчыкны шушы бәйге аша алды. Хәзерге көндә Чувашстан татарлары тырышлыгы белән төрки халыкларның "Урмай - Зәлидә", югалган җәүһәрләребезне торгызу максатында, мөнәҗәтләр, дини җырларны үз эченә алган "ART MADHIA" фестивальләре, милли мирасны фәнни яктан өйрәнү максатында, төбәкара "Мирас" фәнни-гамәли конференцияләре уза. Чувашстан татарларының Казан, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән бәйләнеше бик тыгыз. Татар конгрессы Башкарма комитеты белән Чувашстан татар автономиясе берничә проектны бергәләп алып бара. Татар конгрессы оештырган күп кенә чараларның кунаклары Чувашстанга тәҗрибә алырга даими килеп тора. Чувашстандагы татарлар бүгенге көндә бердәм. Күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булып торалар. Чувашстандагы татарларның мәнфәгате Татарстанның, Бөтендөнья татар конгрессының милли сәясәтенә тулысынча туры килә. Шулай да күпкырлы эшчәнлегебездә без тарихка азрак урын бирәбез сыман. Бүгенге көнгә кадәр Чувашстандагы татарларның тарихына багышланган саллы гына бер тарихи хезмәтебез дә, тарихны өйрәнүче галимнәребез дә юк. Бу эштә без Казанга гына таяна алабыз. Шыгырдан, Урмай, Тукай, Чичкан, Бикшик кебек үсеп, зураеп барган авылларыбыз белән беррәттән, проблемалы авылларыбыз да бар. Балалар саны азаю сәбәпле, кечкенәрәк авылларыбызда мәктәпләр ябылды. Шунысы сөендерә: хәзер бу авылларга да яшьләр яңадан кайта башлады. Мәктәпләребезнең яңадан ачылуына да өмет бар. Милли хәрәкәт бу эшләрдә дә әйдәп бара. Республика күләмендә чыга торган татарча газета, төрле фестивальләр, Сабантуйлар, бәйгеләр, татар дөньясына танылган фәнни конференцияләр, икътисади форумнар, Алтын Урда дәвере мәчет-мәдрәсәләренә охшатып төзелгән яңа гыйбадәт йортлары, авыллар арасында спорт ярышлары - барысы да милли хәрәкәт җимешләре. 1987 елда Урмай һәм Шыгырдан кебек зур татар авылларында картларның яңа мәчетләр төзү идеясе белән чыгуы Чувашстанда татар милли хәрәкәтенә этәргеч биргән иде. Совет чорында республикада ике мәчет кенә эшләп килсә, хәзер аларның саны 50гә якын. Бу эшне картларыбыз башлап йөрде. Аннары милли яңарыш шаукымы башка өлкәләргә дә үтеп керде. Тагын бер мәсьәлә калыкты бит әле. Ул - Милләт мәдәнияте йорты оештыру. Милләт мәдәнияте йорты - татарлар өчен яңалык түгел. Бу җәһәттән без Финляндиядәге татарларның "Мәхәллә йорты"н, Австралиядәге татарларның "Милләт йорты"н, Мәскәүдәге Асадуллаев йортын мисал итеп китерергә мөмкин. Әлеге йортның функциясе, беренче чиратта, милли методик үзәк ролен үтәү булса, икенче чиратта милли сәнгатьне, мирасны, мәдәниятне бергә туплау, аны пропагандалау. Шул максатта, анда музейлар оештырыла, әдәби салоннар ачыла, җыелышлар, конференцияләр уздырыла. Әнә Казандагы яһүдиләрнең гыйбадәт йорты - синагога бинасында урнашкан милли үзәк уңышлы гына эшләп килә. Бүген Чувашстанда яшәүче татарлар милли, дини үсеш, мәдәни мирасны саклау җәһәтеннән шактый зур көч куя. Халкыбыз хәленнән килгәнчә татар мохите тудырырга омтыла, зур планнар корып, милли-дини мәнфәгатьләребезне саклау-яклау юнәлешендә эшли. Рамил ХАННАНОВ әзерләде. Әдәби хәзинәләребез Бөек Октябрь Социалистик Революциясенә быел 100 тула, Башкортстан Мәркәз Шурасы корылганга да бу ел 100 тулды, атаклы шәхесебез Әхмәтзәки Вәлидигә бые 125 яшь тулган булыр иде, бу өч вакыйганы берләштергән Вәлидинең "Хатирәләр китабы чыкканга быел 48 ел тула. Шушы өч бөек вакыйганы үз күзләре белән күргән шушы вакыйгаларны кайнаткан, үзе дә шунда кайнаган сәясәтче, тарихчы-галим, каләм остасы З.Вәлидинең вафатына быел 47 ел тулды. Урыны җәннәттә булсын! Китапны тәрҗемә иткәндә, мин "тюркский, төрки" кәлимәтләре (терминнары) урынына "түрк" сүзен кулландым, чөнки "төрек" сүзе "түрк"тән килеп чыкс да, ул аерым бер милләтне генә күз уңында тота, "түрк" дигәндә, без борынг ташъязмалардагы бер телдә сөйләүче, бер йолаларда тәрбия алган төрле халыкларны шул исәптән төрекләрне дә күз уңында тотабыз. Башкорт та, кыргыз да, тата да, төрек үзе дә - түрк ләбаса. "Казах", "казакъ", "козак" сүзләре буталмасын өчен, күчмә халык казахлары үзләре атаганча - "казакъ", Донские, Сибирские, казачьи отряды гаскәриләре "козаклар" рәвешендә тәрҗемә ителде. Шулай ук казачий полкларда хезмәт итүче татар-башкортлар да "козаклар" дип алынды. Козак - ул милләт түгел, бары тик иҗтимагый катлам гына. "Хатирәләр" Төркиядә төрекчә 1969 елда басыла, урыс телендә 1997 дә, башкор телендә 1996 елда чыга, инде, ниһаять, бу китапны татарча да укый аласыз. Маҗаралар дөньясына чумасыгыз килсә, тизрәк укый башлагыз! Рабит БАТУЛЛА Зәки Вәлиди Туган ХАТИРӘЛӘР Төркестан вә башка Көнчыгыш мөселман түркләренең милли яшәеше һәм культурасы өчен көрәше. Алсүз Яшьлегем ХАТИРӘЛӘР дип сөйләшә. Ләкин соңгылары көнбатыш вә төньякта яшәгәннәренең байтагы татарлашып беткән. 3. Өченче төркем исә төрле гасырлар дәвамында Көнчыгыштан килеп башкортларга кушылган кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар (баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар төркеменнән гыйбарәттер. Боларның башкортлар арасында урынлашканнары саф башкортча сөйләшә, Көнбатыш тарафларга җирләшкәннәренең күбесе татар теле шивәсе тәэсирендә калган. Бу өч төркем, белгәнебезчә, соңгы йөзьелларда барысы да башкорт гаскәрендә хезмәт итә иде. 4. Дүртенче төркем Көнбатыштан, Болгар вә Казан якларыннан, алары урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч, Башкортстанга күчеп килгән качаклар (яки типтәр, ягъни госманлыча - "дәфтәрле") татарлардан торган мишәр вә мөселман чувашлардыр. Көнбатыштан Казан ханлыгыннан килгән бу качакларны урыслар "Башкиры припущенники", ягъни "уртага алынган башкортлар" дип атаганнар. Исемнәре аталган бу дүрт төркемнең беренче өчесе ярымкүчмә булып, киң туфракларга вә җәйләүләргә хуҗа иделәр вә алар бер кабиләгә оешкан иде; дүртенче төркем исә, борынгыдан бирле игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешеләре, кабиләнең тарихын, дастаннар вә йолаларны, гореф-гадәтләрне белмиләр иде. Минем кабиләм "соклы-кайлар" исә өченче төркемдәгеләр булыр. Илле биш елдан бирле тарихчы галим саналганыма күрә, иң аз белгәнем мәүзугъ үз ыруымның тарихыдыр. Агыйдел елгасына коючы Игән ермагының бер тармагы янына урнашкан вә авылыбызның нигезен тәшкил иткән соклы-кай вә унгыт ыруглары 1800 елларда аталарыбыз Көзән вә Бакы хуҗа булган, ике калкулыкта вә Якуб коесы тирәли таралып утырган 12 каралты-курадан гыйбарәт иде. Унсигезенче йөз ел сугышларында болар бик күп югалтуларга дучар булган һәм туфрак кысыр калган, буш калган җирләргә соңыннан 1860 елда, атамның туган елында, патша хөкүмәте бездән тартып алынган җирләргә бик күп "Минзәлә мишәрләре" дип аталган Көнбатыш Башкортстандагы авыл кешеләрен китереп, аерым мәхәллә итеп урнаштыргач, авылыбыз кинәт зураеп киткән. Игән елгасы тармаклары янында утырган Әрмит, Үтәк вә Тугай исемендәге авыллар да XVIII йөз ахырларында башкорт авыллары бик кечкенә булган, Үтәк вә Төкен авыллары, Сәлим Үтәбаевның "Ядигәр" атлы әсәрендә язганына күрә, "Кече табын" кабиләсеннән, имеш. "Әрмит"ләрнең исеме "Әрбит" дип язылганына күрә, кайчандыр Көнбатыш Себер "төмән"нәренә баглы булгандыр дип уйлыйм, аларның кайсы кабиләләргә караганнарын мин белмим. Болар да үз җирләре тартып алынгач, Көнбатыш Башкортстаннан сөрелгән бу күчмә кабиләләргә җир бирелгән икән. Җирләре тартып алынганга күрә, "Көчек Солтан", "Морад Солтан" вә "Солтан Гәрәй" исемендәге баһадирлар идарәсендә, җирләрен кайтару өчен, халык Русиягә каршы баш күтәргән. Безнекеләр, "Көчек Солтан"ны бик хөрмәт иткәннәр, аның идарәсендә Көнчыгышта Табул сулыкларында Әркарагай, Көнчыгыш Уралда Ирәндек вә Чубаркүл дип аталган җирләрдә дә яшәгәннәр, язын эссе чакта Акбиек атлы тауларда җәйләгәннәр. Көчек Солтанның идарәсендәге кешеләр Кәмәлек, Кубань тарафларына күчеп киткән дә урыслар белән сугышып йөргән. Күршебез Катай башкортлары да безнекеләр белән дус булган, фәкать күрше авыллардагы "арлар" бу солтанны кабул итмәгәннәр. Бу арлар бездән кыз алып, кыз бирмәгәннәр; "көчек, эт" дип аталганнарына күрә, ар халкы "сезнең солтаныгыз эт-көчек икән" дип бездән көлә торганнар иде; без дә аларны: "җылан йоткан ар" дип үрти идек. Безнең башка аркадашларыбыз Көнчыгыш Уралдагы "Кучи", "Исмәгыйль" вә "Нугай" авыллары илә Юрматы олысында "Мукач" авылларында да яшиләр иде. Кучи вә Нугай авыллары әүвәлчә авылыбызның Көнчыгышында Игән елгасы буенда "Күчи Йорты" дип аталган җирдә иде, бездән ул тарафка киткәннәр, алар Уралга, Ирәндек тирәләренә күченә, безнекеләр исә үз урыннарында кала. Ләкин арадагы дуслыкны өзмиләр, дәвам итәләр. Акбиек җәйләүләренең Көнчыгыш тарафында "Бетерә" исемле бер елга бар. Тимәс авылына барганда, юл бу елга белән берничә тапкыр кисешә. Моннан 150 еллар элек берәүсе безнең авылдан Күчә авылына киткән ди, икенче берәү Күчәдән ЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН безгә юл тоткан. Икесе дә кыз алырга йөриләр икән. Бу ике төркем, ике килен, юлда очрашкан ди. Бездән киткән килен озын юлда Бетерә елгасы аша хисапсыз кичүләрне кичә-кичә ана йортыннан ераклашкан саен алҗый икән, шуннан бу әйткән: бетерәбетерә дип сөйлисез, бетмәс бетерә булырмы? дип елый башлаган. Күчәдән килүче килен дә: "Бетерә" елгасы кичүләре бетмәсен иде вә хәзер барачак Игән елгасында аны ниләр көтә икәне турында җылый-җылый җырлый икән: "Бетерәләр бетереп йөрәгем янса, гаҗәп, ялкынын Игән елгасының сулары сүндерерме?" 14 яшемдә чагымга Ирәндектәге Күчи вә Нугай авылларына берничә тапкыр барганым булды, иске дусларым вә апаларымда кунак булган идем, шунда мин без белгән "Мурадым" (Идегәй мирза углы Нурадин)ны язып алдым вә үз риваятьләребезгә өстәп куйган идем. Минем беренче эзләнүләрем-тикшеренүләремнең берсе шушы дастанга кагылышлы. Ул 1911 елда нәшер ителгән беренче мәкаләмдер. Безнең җылкыларыбыз яз башында, борынгы заманнан бирле, күнегелгән гадәт буенча Акбиек җәйләүләренә үз башларына көтүчесез китә торган булганнар. Күчәләрнең дә язның эссе көннәрендә җылкыларын алып, Акбиеккә китү гадәтләре булганлыгы турында алар җырлаган җырларны күчереп бирделәр. Бу җырларда шулай сөйләнә: "Акбиек кеби бер тауны Тәңре безгә бүз тирмә (кәҗә тиресеннән чатыр)лар корып, җәйләмәк өчен бирде. Аның (ияр салынмаган бияләре), тайлары утарга, ягъни бияләрне савар өчен тышаулардан азат булып, араннарда уйнаклап чабып (җылкычыларга) "безне корык кулланмыйча гына тотыгыз" дип үзләре араталарга керә икән. Ягъни мондагы һава (язын) эссе заманнарда бик салкынча булганга тайлар араннарга үзләре кереп, бәйләнмәгән килеш рәхәт чигә торган булганнар. Бу җәйләү бездән (Көнчыгышта) бәлки йөз чакрым чамасы ераклыкта булгандыр. Ата-бабаларыбыз бер-берсеннән ерак арадагы җәйләү вә кышлакларда яшәгәннәр дә еракларда барган сугышларда һәлак булганнар. Бәгъзеләренең каберләре билгеле. Кайсы мәрхүм турында: ул "Кубаньда үлде", диләр иде. Ул - Төньяк Кавказның Кубань елгасыдыр. Башка бер бабабыз Төмәнгә, Мансилгә китеп, Урал тавының Көнчыгышында Чубаркүл исемле күл тирәсендә калмыклар вә урыслар белән сугышта шәһид китүе турында сөйлиләр иде. Картлардан олы агам Вәли мулла вә уңгытлардан Гүссам ага борынгы дастаннарны күп белә иде. Бу дастаннар Алтын Урда дәверенә кагылышлы шигъри хикәяләр иде (Идегәй, Җирәнчә, Исауглы Әмәт в.б.). Борынгы бабаларыбыздан бу дастаннарны бик яхшы белгән берәү (кабере авылыбыздан өч чакрым ераклыкта урнашкан Карлы бүләк дигән югары җәйләүдә), Аллабирде искә алына, моңа "Аллабирде Нугай" вә каберенә дә "Аллабирде гүре", диләр. Бабаларыбыз арасында озын буйлылар бар иде, дип сөйлиләр иде, Аллабирденең каберен атам ачып карады, чыннан да, гүр иясенең озын буйлы икәнен күреп хәйран калды һәм кабердә кылыч калдыклары да табылды. Аллабирде белән чордаш Нугай бәге нәселеннән Борнак бәк исемле кеше турында хатирәләр бар, Нөгеш елгасы якасында Акбиеккә якын бер җәйләү шуңа (нугай Борнакка) нисбәт ителә. Башка нугай бәкләре Кубань-су ягына күчкәч, бу Борнак илә Аллабирде монда калганнар. Эстәрлетамак шәһәрендәге голамә "Нугай угыллары" бар иде. Алар Нугай мирзалары нәселеннән, имеш. Боларның аталарыннан берсе "Аллабирде" каберлегенә җирләнгән, имеш. Атабызның вә агаларыбызның остазлары шулар икән. Алар безгә кунак булып киләләр иде, дин голамәсе әгъзалары булсалар да, алар хәмергә битараф түгел иде. Көзән угылларыннан булган бишенче буынның берсе Иштуган (шуннан минем нәсел исемем) бездән бик еракта, Кәмәлек дигән урында урысларга каршы сугышта һәлак булган. Авылыбызның әтрафында "Урыс үлгән" вә "Урыс кырылган", "Урыслар тар-мар ителгән җир" кебек атамалы урыннар бар, җир сөргәндә, корал калдыклары да табыла иде. Боларның бөтенесе дә ыругыбызның башыннан кичкәннәренә кагылышлы риваятьләрдән гыйбарәт булуы минем зиһни өлгерүемә тәэсир иткәндер. Болар күрсәтәдер ки, минем ата-бабаларым күрше авыллардагы башкортлар белән чагыштырганда, хәрәкәтчән, күчеп йөри торган, сугышчан кабилә булган, безнеңчә ХАТИРӘЛӘР "Төбәк" дип аталган анайортыбыз "Игән буе" өлкәсе булуы белән бергә Акбиек җәйләүләре вә Көнчыгыш Башкортстандагы Ирәндек тирәсе дә аларның йортлары саналган, хайваннар илә бу тирәләрдә күчмә тормышта яшәгәннәр; ханнар, бәкләр вә мирзалар җитәкчелегендә Көнбатыш Себердә Мансил, Тубылда, Иркарагай, Көнбатыш Башкортстанда Кәмәлек, Төньяк Кавказда Кубань елгасы арасында булган бөтен сәяси вакыйгаларга катнашканнар; урысларга каршы орышканнары кеби, алар калмыклар белән дә сугышканнар. Күршебездәге кечкенә Калмык авылы халкы аталарыбыз белән берлектә, мөселман булмаган (будда) калмыкларына каршы сугышканнар, шуның нәтиҗәсендә алар хәзерге җирләренә килеп утырганнар. Ләкин өндәрләр (җитәкчеләр) буларак искә алынган кешеләрдән Көчек (Күчүк) Солтанның вә Борнак би, Аллабирде вә Көзән бәкләрнең кем булганнары мәгълүм түгел. Бары тик үсә төшкәч, урысча өйрәнеп, 1912 елда Уфа "Җир чикләү комиссиясе" архивында эшли башлагач кына вә Көнбатыш Себер тарихына кагылышлы русча әдәбият вә "Башкорт шәҗәрәләрен" өйрәнә башлаганнан соң гына, "Күчүк Солтан"ның Көнбатыш Себер ханы мәшһүр Күчем ханның XVII гасырда яшәгән Аблай Солтанның углы "Күчүк Солтан", Борнак вә Аллабирде биләрнең дә XVI йөзьелда яшәгән Нугай биләре булганлыгын, аталарыбызның, Күчүк Солтанның әмерендәге сугышчылары буларак, бу ханзадәләр вә аның кардәше Абага вә Кансуар Солтаннар белән берлектә Көнбатыш Себердә, Әстерхан вә Кубань тарафларында урысларга каршы сугышканнарын, шул сугышларда ганимәткә алынган маллар хисабына яшәүләре, бу ханзадәләрнең җирләре төрле тарафларда булганлыгын белдем. Көчек Солтанның 1663 елда бер башкорт биенә биргән түркчә фәрманы сакланган, ул Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе "Тарих материаллары"нда 1943 елда нәшер ителде. Борынгы бабаларыбызның бу ханзадәнең сугышта катнашуы турында Аскар авылында яшәүче Һидаят Суфи атлы затның кулындагы шәҗәрәдә язылган. Борнак белән Аллабирде биләрнең безгә якын Мукас авылында бүген дә исән яшәүче торыннары "Нугай Юрматы"ларның шәҗәрәләре дә 1960 елда Башкортстандагы Гыйльми академиясе тарафыннан матбугатта бастырылды. Күчүк Солтанның 1664 елда урыслар белән сугышларда янында 6400 нугай сугышчысы булганлыгы (Акты исторические IV, 331) аңа буйсынган башкортларның "Күчүк хан ничек итеп мөстәкыйль бер дәүләт корса, без дә шулай ук азатлыкны кулга төшерер өчен сугышачакбыз", дигәне (Дополнения к актам историческим) урыс чыганакларында язылган. Гыйсъяннарда җитәкчелек иткәннәрдән "Солтан Мурад", бу "Күчүк Солтан"ның углы булып, Кырымга вә Истанбулга китеп, Төрек Солтанын күргән. Дагыстандагы сугышларда урыслар тарафыннан әсир ителеп, үлем җәзасына тартылган. "Солтан Гәрәй" дигәннәре "Күчүк Солтанның углы булып, урыслардан качып яткан заманнарда "Карасакал" вә "Шуна" кушаматларын йөрткән. Авылыбызга исем биргән бөек атабыз "Көзән Карт"ның кай заманнарда яшәгәнлеге билгеле түгел. Бары тик авылыбыз янындагы бер тау гына аның исемен йөртә. Бу Көзәннең торыннарыннан Айдак илә Чуракның Юрматы ыругы Тәлтим 42 би арасында, ягъни алар белән берлектә 1577 елда Эстәрле елгасы башында үзләренең җирләрен Сәет (Каргалы) татарларына сатканлыкларын белдергән антлашма кәгазенең түркчә вә урысча нөсхәләрнең фоторәсемнәре 1956 елда Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе тарафыннан "Башкортстан тарихына кагылышлы материаллар" тезмәсендә түркчә дә, урысча да басылып чыкты. Җир вә нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы хәбәрләр башка бер документлар арасында да бар иде. Агаларыбызга җитәкчелек кылган солтаннарыбызның исемнәре "Солтан Морад", "Бәхти Гәрәй", "Солтан Гәрәй" соңгы вакытларга чаклы безнең якта балаларга бик тә таныш һәм кадерле исемнәр була килде. Ыругыбызның асылы Соклы-кай һәм тагын безгә якын Сәнәкле-кәй, Йөрәктаукай, Таулы-кай төркемнәре кеби Кай яки Кайлы ыруының бер тармагыдыр. Бу ыругның хәзерге җирләребезгә килгәнче үк Көнчыгыш Уралның Ирәндек тирәләрендә Гаиләмнең мәдәни багланышлары ХАТИРӘЛӘР калып, гарәпчә өйрәнүен дәвам итә. Олы агам Вәли янына һәр елны Гомәр Акай исемле бер дагыстанлының килгәне вә агамның угылларына (шул чираттан, Вәли муллага) гарәпчә вә фарсыча дәресләр биргәне мәгълүм. 1860 елга чаклы башкорт гаскәрендә, урыс хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән вә хәрби мәктәпләрдә урысча белем алган башкортлар арасында урыс мәдәниятенә тартылыш күренми. Йосыф майор шикелле субайлар хезмәт тышында авылга кайткач, хәрби киемнәрен салып ташлыйлар, урыс музыкасы вә җырлары белән кызыксынмыйлар, үз итмиләр, бию һәм урысча уеннарга катнашмыйлар иде. Кармыш угылларының өйләрендә Көнбатыш вә урыс мәдәниятенә кагылышлы һичнәрсә юк. Өй вә каралты-кураларын бары тик Сыр-Дәрья буйларындагы кебек, Төркестан ысулы белән җиһазлыйлар иде. Совет дәверендә бастырган әсәрләрендә бәгъзе башкорт тарихчылары түркләргә урысның уңай йогынты ясавы турында шапырыналар. Бу бары тик урыс басымы астындагы күренеш кенә. Дөрес, һичшиксез, урыс заман техникасында өстен, ә мәгънәви мәдәният һәм рухи культура ноктасыннан караганда, башка мөселманнар кеби, башкортларның өстенлеге дә гомуми вә катгый бер дөреслектер. Арабызда сатучы яки тимерче-фәлән булып эшләүче урыслар телебезне бик тиз өйрәнеп алалар иде яки аларның балалары исламият йогынтысында яши башлый һәм урыслар тарафыннан тыелган булуга карамастан, Исламны кабул итәләр иде. Урыслар башкортларның тормышын оригиналь рәвештә кабул итүе турында язучылар да бар иде. ХIХ йөзьел уртасында Орынбур гаскәренең башлыгы, поляк чыгышлы генерал Циолковский да Макар авылында Йосыф майор йортында кунак булган чакта башкорт тормышының оригинальлеге, башкорт музыкасын бик ошатуы турында сөйли һәм башкортларга үз йолаларын сакларга куша. Бер заманнар Төркиядә яшәүче төрек зыялылары да Көнбатыш культурасына табына иде. Төрек зыялыларының берсе Фатих Солтан Мәхмәт Ауропа, аеруча Италия Ренессансына гашыйк булган, имеш. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Фатих Ислам мәдәниятенең бер асыл вәкиле буларак, Ауропадагыларга өстән карый һәм үз мәдәниятенә гашыйк кеше буларак, аның белән горурланган. XVIII-ХIХ йөзләрдә урыс культурасының мохите белән теләр-теләмәс элемтәгә кергән башкорт укымышлылары шул ук хәлдә иде, чыгышлары белән Урта Азияле буларак, үз культураларын саклыйлар һәм моның белән горурланалар иде. Бохара-Хива муллалары Гаиләбез муллалар белән бик күп кайнаша иде. Эстәрлетамактан Нугай нәселле Шәрәфетдин белән Кәмал, Сәйран авылыннан Әпсәләм вә аның углы Бикбулат мулла, Юмагуҗа авылыннан Солтан Гәрәй, Коншак авылыннан Галләм, Эстәрлебаштан Нигъмәтулла белән Зәйнулла, көньяк Урал Муллакай авылыннан Сәет углы Габдулла, Колбактыдан Ханнан вә Троицкидан мәшһүр Зәйнулла Ишан исемлекнең иң башында торалар. Болар - гарәпчә, фарсыча яхшы белүчеләр, диндә галим кешеләр, мәдрәсә тотучылар, китап укучылар, Бохараның Накшбәнди тарикате (җәмгыяте) әгъзалары. Вәли мулла да, атам да надан муллалар белән аралашмаска тырыша иде. Бу шәехләрнең иң галиме Троицкида яшәүче Зәйнулла белән Муллакай Габдулла иде. Бохарада белем алган Габдулла дин гыйлемендә зур абруй казанган, гарәпчә-фарсыча шигырь иҗат итүче олуг остаз иде. Ул - суфыйчылыкта Һиндстандагы Мөҗәддид-и Халиди оешмасының Накышбәнди тарикате әгъзасы. Бу шәхесләрнең мәдрәсәләре дә, мәсәлән, Казан тарафындагы Кышкар вә Түнтәр муллалары вә башкорт илендәге "Ишаннар" исемендәге мәдрәсәләр кебек, Бохара, Хорезм ысуллы мәдрәсәләре. Бу шәхесләр кадимчеләр (фанатик) түгел, алар сәясәт өлкәсеннән дә хәбәрдар, зиһенле адәмнәр иде. Гариф Сәйрани белән Хызыр мулла Безнең гаиләгә иң нык йогынты ясаган кешеләр Эстәрлетамакта яшәүче Нугай нәселле муллалар булды. Алар үзләрен Кырымнан күчеп килгән Нугай Уйбакты мирза нәселеннән дип саный. Казанлы Курсави, Мәрҗани, Көнбатыш Себерле Чардаклы Хәким кебек галимнәр Бохара белән һәрвакыт элемтәдә тора иде. ЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН Сәясәттә үз карашлары да бар иде. Агам Вәли мулла белән атам да - шуларның мәдрәсәсендә белем алган кешеләр. Болар арасыннан кайбер фикер ияләре дә чыккан, алар математика, тарих фәннәренә җентекле игътибар биргән. Нугаевлар нәселе мәдрәсәләрендә укып чыккан шәхесләребездән күршебездәге Сәйран авылы кешесе, исеме телгә алынган Бикбулат мулланың ир кардәше Гариф Сәйранидыр. Бу зат Корыч авылыннан Катай угылларыннан Низаметдин илә берлектә Нугаевлар мәдрәсәсендә укыган чакта Казанлы Мәрҗанинең исламият турындагы яңа фикерләреннән канатланып, ул заманга күрә, "модерн" төшенчәсен йөрткән "әлТарикат әл-мутхла" исемендәге әсәреннән илһам алып, математика вә фәлсәфә белән кызыксына башлый вә бу юлда белемен арттыру максаты белән, узган йөзьелның беренче яртысында Бохарага китә. Әмма бу фәннәрнең артта калганлыгын күреп, аның кәефе кырыла. Минем атама Сәйрани бүләк итеп җибәргән китапның исеме "Гакаид нәсәфи" дип атала, китап эчендә гарәпчә язган хаты да була, бу хатта ул Бохарада фәннәрнең ничек укытылуы турында хәбәр итә. Атам бу хатны татарларның бөек галиме Ризаэтдин Фәхретдингә вә тарихчы Морад Рәмзигә җибәреп, бастырып чыгарды. Гариф шул ук мәгънәдә Бохара мәдрәсәсендәге хәлләрне аңлата: башларына сарылган чалмалары таулар кебек биек, нәфесләре диңгез кебек киң, ләкин наданнар вә нәҗесләр, дип яза ул. Аның бүтән бер гарәпчә хаты Казан тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең әсәрендә басылып чыкты. Бу зат (Гариф Сәйрани) кайнар холыклы дусты Низаметдин белән берлектә фәнни эзләнүләрен дәвам итү максатында тагын Бохарадан Һератка вә Кабулга, аннан Иран юлы белән Багдадка китә, ләкин икесенең дә хыяллары җимерелә, һәр икесе дә 1856 елда хәерчелектә кала һәм сәер шартларда икесе дә вафат була, ихтимал, үзләрен үзләре үтергәндер, дигән фараз яши. Тормышта чын гыйлем эзләгән, иҗтимагый тормышта инкыйлаб (үзгәреш) эстәгән бу ике затның маҗаралар тулы авыр гомере һәм, ниһаять, Бохара, Һерат, Рәй, Багдад кеби дин мәркәзләрендә фикер хәятенең гаять түбәнлегенә шаһит булулары нәтиҗәсендә, хыял-теләкләренең җимерелүе алар өчен олы фаҗига булгандыр, ихтимал. Авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Бүҗә авылыннан Хызыр исемле бер имам һәндәсә (геометрия) фәнен бик яхшы белә иде. Атам да аннан һәндәсә буенча белем алган. Бу зат Сәмәркандта Тимерланның торыны атаклы математик Олугбәкнең "Руб-и муҗаеб (астрономикал квадрат)ы" белән чагыштырып, мәчетләрнең кыйбла тарафын тәгаен билгели иде. Ләкин бу замандаш Төркиядә вә Русиядәге математика белән чагыштырганда, якынча гына, уртача гына белем була килде. Бу имам тирәягыбыздагы тауларның Үлкән вә Алатауларның биеклеген гап-гади кораллар белән генә хисаплап чыгарган. Хызыр мулла гомеренең соңгы көннәрендә Баҗык исемле авылда имам булып торды, минем урысча өйрәнүмне бик хуплый иде һәм ул минем мөһәндис (инженер) булып китүемне бик тели иде. Аның әҗәленнән соң, мин дә кайбер яңа төзелә торган мәчетләрнең кыйбласын аның ысулы белән билгели идем. Мин үскән вакытларда Көньяк Урал башкортларына Хива бик көчле йогынты ясый иде. Мәсәлән, туйларда "Хива чапаны" дип аталган кием бүләк итү гадәттә иде. Бездәге кыш көне кия торган, комач белән тышланмаган, сары күннән тегелгән туннар тач Хива-Хорезм рәвешендә, сакал-мыек шәкеле дә Хива-Хорезмдагыларныкы кебек иде. 1929 елда кышын Хорезмда булганымда шуларны күреп шаккаткан идем. Сүзнең кыскасы: атамны камап алган мохит төгәл мәгънәсендә Бохара белән Хорезм мәдәнияте тәэсирендә иде. Халык ярымкүчмә тормыштан бары тик ХIХ йөзьелда гына аерылган, дөресе, аерылып та бетмәгән иде. Бу мохитнең күзгә ташланып торган мәркәзе бездән җиде чакрым арадагы Көньяк Сәйран авылы, янә шундый ук ераклыктагы Төньяк-Көнчыгыш тарафында булган Макар авылы иде. Ягъни Гариф Сәйрани белән Йосыф майорның авыллары иде. Урыслар империалистик максатлар белән Чин (Кытай), Тибет арасындагы киң мәйданнардагы авылларга барып җитә алганнар. Урал тарафларындагы авылларга бөтенләй игътибар итмәгәннәр. Орынбурда корылган География Җәмгыяте Көньяк Башкортстанның культура учакларыннан бары тик Зыянчураны гына өйрәнде һәм кайбер материалларын ХАТИРӘЛӘР бастырып чыгарса да, ул мәгълүмат безнең тарафларга килеп ирешмәде. Башкортстан вә Татарстанда Сәйран, Шәлче, Япанчы, Сарт Хәсән кеби бәгъзе мәшһүр шәхесләребезне җитештергән яки тарихи байлыклары булган Көнбатыш Төркестанда да Сәйран, Шәлче вә Яфәнес кеби тарихта атаклы мәдәният мәркәзләреннән купкан (күчеп киткән) инсаннарның мәмләкәтебезгә килеп урнашканнарын күрсәтәдер. Казан мәктәбенең тәэсирләре Авылыбызның төн ягында 15 чакрым ераклыкта урнашкан Үтәк исемле бер авыл бар. Ул авылда башкортлар белән типтәрләр аралаш яши. Авылның имамы Сатлык Кафи иде. Атам шул Кафиның кызы Өммелхәяткә өйләнгән. Өммелхәят минем анам булыр. Атам Өммелхәяткә өйләнеп алгач, күнегелгән мохиттән бераз аермалы башка бер мохиткә кереп китте. Бохара, Хива белән арасын өзеп, Казан белән элемтәгә кереп, башка бер даирәгә якынайды. Үтәк авылыннан борынгыдан бирле абруйлы дини адәмнәр чыккан. Болар арасында 1826 елда вафат булган Кучкар Әмирханы - исеме мәшһүр галим зат. Дагыстанда, Истанбулда, Мисыр вә Һиҗазда белем алган, үзе вә Әхмәтҗан исемле углы (дин гыйлеме өлкәсендәге абруйлы шәхес, ул - Ислам дине фәнендә бәгъзе яңа карашларны алга сөргән зат). Хаҗдан кайтып килгәндә, Казанда тукталып, бер мәчеттә имам булып шунда кала. Анам тарафыннан туганыбыз тиешле кеше Үтәк авылында мәдрәсә тотучы Үтәгул Габделҗәлил хәзрәт 1859 елда вафат иткән. Хивада Яңа Үргәнеч шәһәрендә белем алган анамның атасы - Сатлык Кафи (үлеме - 1900) Бохарада, Хивада булган вә һәр икесе дә - фарсычаны яхшы өйрәнгән кешеләр. Авылыбызда анамның тәэсире аркасында фарсы мәдәниятенең тәэсире киң җәелгән иде. Мин гарәпчәмне атамнан өйрәндем, анам исә фарсычаны өйрәтте. Казан тарафларында имам булып урнашкан Әмирхан вә аның углы Әхмәтҗан Үтәк авылындагы туганнарын укытыр өчен, Казанга чакыра. Шулай итеп, авылыбызда Казан тарафдарлары күбәеп, Бохара, Хива тарафдарлары азаеп кала, ике мәдәният арасында көндәшлек барлыкка килә. Казан тарафдарлары Үтәк авылыннан чыкмыштыр. Бу хәрәкәтнең башында Сатлык Хәбиб Нәҗҗар иде. Ул мине 11 яшьтә чагымда үз мәдрәсәсенә укырга алган агам булыр. Казанда галим булып өлгергән Мәрҗани, безнең тарафларда аны "Шиһап Хәзрәт" дип йөртәләр, ул Ислам гакыйдәләренә (догмаларына) кагылышлы мәсьәләләрдә кыю фикерләве бик хупланып каршы алынган булса да, тарихка кагылышлы әсәрләре казакъ, башкортлар хакында бу кавемнәрне кимсетебрәк язган гыйбарәләре сәбәпле, һич хөрмәт ителми иде. Шул җәһәттән Хәбиб Нәҗҗарга "Шиһап мулланың ялчысы" буларак карыйлар иде. Мәрҗани гарәп сәяхәтчесе ибн Фадланның шамани "төс" дип аталган пот (фетиш)ларга кагылышлы сүзенә ялгыш аңлатма бирә вә башкортларда ир җенесе (фаллос) культы булганына кагылышлы язмалар бастырганлыктан, гарәпчә бик яхшы белгән Муллакай Габдулла хәзрәт атамның күз алдында Мәрҗанинең "Мостафад әл-Әхбар" исемле әсәрен утка атып яндырган. Мин өлгергән вакытта бу өч кешедән аеры тагын бер башка кемсәләр дә бар иде. Шуларның берсе - Муллагол Диванадыр. Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте. (Дәвамы алдагы саннарда) САМАРА ТАТАРЛАРЫ ҺӘМ ЗАМАНА ФОЛЬКЛОРЫ Борынгы курган клеге 70 метрлы курган бар н Чыңгыз хан үзенең гаскәр Оренбург тарафыннан. Ш н. Аны шунда җирләп, биек ылы чигендә. Әхмәдиев 1957 елгы, П Морат бабкай чишмәсе Кемнең җен күргәне бар? вакыт. Ахшам укыдым. Караңг е арасыннан ике ялтыр күзле ка , "Лә хәүлә вә лә куәтә"не укы ннан кызымны чакырдым. "Ин кып, икәүләп пычак белән стен хстволка мылтыктан аттырдык, Моратхано 1936 елгы, Похв Хат Фольклорда эп ар. Башкаларга карамасын, дип балдак кадакта на да кояш булма, ың бит азакка. Зарипова Фәи 1957 елгы, Похв Йорт анасы Нугай авылы атамасының килеп чыгышы Тарихи-топон урман булган элек. Нагайка - кыска камчы. Бай шеләрдән урман кистергән. Шуннан бу авыл атама е шулай. Әле тагын болай дип тә сөйлиләр: татар ларны "нугай" дип йөрткәннәр. Шуннан монда и башлаганнар. Татарны үзбәкләрнең нугай ди Алтынбаев Габделкави Габ 1940 елгы, Похвистнево ра Кодагый, хәзер таң ата н да бер хатын, кайтышлый кодагыена кагылган. бик кыстыйсы килми икән хуҗабикәнең. та, кодагый, хәзер таң ата, - дип, кунагын көттерә и й, атар, атканчы бер ипине тартыр, - ди икән карын Кемне сөйсә дә барыбер ве (ире. - Л.М.) белән яхшы тормаган. Киңәш сорарга . Ирем сөйми башлады. Гел талаша. Балаларны яти икән. ер дога язып бирермен. Ачма, укыма. Ирең тала азеңне ал да тышка чыгып тор. Бераздан кер, - ди тоттырган. киткән хатын муллага рәхмәт укып, сәдакасын бире эшләгән. Яхшы тора башлаган болар. Өйдә татул моның серен беләсе килгән. Теге хатын үзенең мулл турында сөйләп биргән. Укыйк әле, ни язган икә аннар. Аны сөйсәни миңа, Моны сөйсәни миңа, Биш тиен акчасын биргәч, Кемне сөйсәни миңа, - ан ди мулла биргән кәгазьдә. Вакказова Хатимә Шә 1941 елгы, Похвистнево районы Кра "Кач-кач" Юктан бар итүче Аллаһ рмышны Аллаһы юктан бар ит игез җәннәтне, Җир йөзен бүлә рлыкаучы, яманлыктан саклауч ны үтик, тар гүрләргә ятканч олуг әҗер, гөнаһлардан сакланы итәр безгә, гамәл кылсак макт эшебез үлчәү мизаннарында, асар яман эш кылынганда. әвия насыйп итмә һичкемгә. ткән чакта, зинһар, тайдыра к мартны, хәер-сәдака бирик. их әйтик, өскә бурычлар җыйм әүбә итсәк, кабуллыкка ирешер, ар мөселман хисаплашыр, күре Морзаханова 1947 елгы, По Акыллы хатын Бавырсагың таралмасын! тыла. Никахтан соң туйгача кия ыла, кияү коймагы пешерелә. Туй рәләр. Килен төп йортка төшкәнч вырсакны кыз ягындагы туганна ы. Аны пешерүнең үз тәртибе, ка йганнан соң, ике сәгать үткәч, ба ый. Бавырсак тулысынча таркал тә. "Бавырсагы таралган", - дил Каз өмәсендә бәлеш урлау лар җыелыштык. Бәлеш салынга яңа такмак өйрәнгән: се. Аңа каршы икенчесе әйтә: төш. ыга. к. гәннәр. Бәлеш турында әйтешәл чып тыңлап торабыз. Урланган б зны, диләр инде, йә җырлаталар. Әмирова А 1956 елгы, Похвистнево Иске Ярмәктә Юкәле тау Шәхесләребез ЮКСЫНУ ә-истәлек моннан ун елга якын элек, Бөтендөнья комитеты рәисе Ринат Закировның юбилее уңа е газета кысаларында кыскартылып басылып та өчен газиз басма!) җитәкчелеге Шамил Закиров сорагач, әлеге язма искә төште. Бәй, мин бит анда да да беркадәр язып үткән идем бит. Архивымнан ктым. Әйе, чыннан да шулай. Бернинди төзәтм лган, шул килеш журнал укучыларына тәкъдим Казанның иң бай егетләре учагы булып "Шәрекъ клубы" эшләп алган. Анда Тукай заманы зыялылары җыелган, спектакльләр куелган, китапханәләр эшләгән, "Сәйяр" труппасы җыйналган... Кыскасы, клуб ул чорда яңа яралып килүче милли сәнгатьнең үзенә күрә бер бишеге булган. Бүгенге Камал театрын һәм Милли мәдәни үзәкне "Шәрекъ клубы"ның дәвамчылары санап, аналогия үткәреп буламы? Була кебек. Чөнки тарихи максат шул ук: халыкны милләт буларак саклап калу, рухи үсешен тәэмин итәргә тырышу. Масштаблар гына бүтән, тәрбия ысуллары гына үзгәрәк. Әйтик, "Шәрекъ клубы"на илле-алтмыш кеше йөрсә, Закировлар идарә иткән биналарда, көн саен яки көнаралаш дигәндәй, уртача бишәр йөз кеше тамаша кыла. Кемнәр йөри соң бу залларга? Монда бит мал бүлмиләр! Асылда, Үткән белән Киләчәкне өзеклексез әхлакый тоташтыру зарурлыгын аңлаганнар йөри бу залларга. Рухыбыз сау булсын өчен, телебез бетмәсен өчен, көй-моңнарыбыз саклансын өчен. Шундый мәркәзи биналарны (бу сиңа ярым криминаль казино-мазино йортлары түгел!) үз кулларында тоткан, хуҗа була белгән егетләрне ничек итеп иң-иң байлар дип атамыйсың! Закировлар - тумышлары белән Чистай ягы кешеләре. (Чистай ягы Гаяз Исхакый, Әмирхановлар ягы инде ул.) Төгәлрәк әйткәндә, Нарат-Елга авылында ишле гаиләдә туып-үскән егетләр. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның химия-технология институтына юл тотканнар, кергәннәр, укыганнар (бу очракта шуны да искәртеп үтәсем килә: беренчедән, башлы булган егетләр! Татар мәктәбен бетергәннәргә техник вузларга керү бик авыр иде; сәләтле күпме татар егет-кызлары рус теленнән сочинение аркасында киселеп калдылар! Икенчедән, техник белем алсалар да, милли мәсьәләләрне нечкә аңлауда, аларны чишү өчен тырышуда, гуманитар белем алган байтак мөтәтатарлардан Закировлар күп башка өстеннәр!). Институтны бетергәч, табигый, һәр кешенең индивидуаль, үзгә хезмәт юлы башлана. Тәртип-холыклар белән бер-берсеннән шактый аерылсалар да, Шамил белән Ринатның тормыш елъязмаларында охшаш яклар да байтак, һәр икесе дә вуз бетергәннән соң да укуларын дәвам итәләр. Шамил Ленинградта аспирантура (техник өлкәдә түгел, культура институтында!) тәмамлый, Ринат - күптән инде фәннәр кандидаты. Икесе дә комсомол-партия мәктәбен үтәләр, ягъни район һәм өлкә комитетларында эшлиләр. Икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре... һәм, ниһаять, алда әйтелгәнчә, икесе дә директорлар. Бертуган Закировларны мин кырык еллап беләм. Өлкәне Шамил белән, табигый, алданрак таныш. Ныклабрак танышу 1968 елны булды. Шамил - КХТИ студенты, активист, сәхнәпәрвәр. Институтның актлар залында татарның яшь әдәбият-сәнгать вәкилләре белән очрашу оештырды ул. Без дүртәү чыгыш ясадык: җырчы Илһам Шакиров, композитор Ренат Еникеев, язучы Роберт (ул вакытта әле Рабит түгел) Батулла, яшь шагыйрь сыйфатында - мин. Ул кичә мәңге онытылмаслык тамаша булды. Халык залга, коридорларга сыймады. Милициягә дә эш табылган ул кичне, урамда калган яшьләр ишекләрне каерып, тәрәзәләрне ватып залга үтмәкче булган. Торгынлык чорының башлангыч еллары булса да, сәяси "җепшеклек" кайтавазы көчле булган әле ул вакытта. Шамил инициативасы белән оешкан бу кичә төрле вариантларда Казанның байтак вузларында шаулап узды. (Ул еллар турында олуг әдибебез Рабит Батулла тәфсилләп язып чыгарга да ниятли дип беләм. Батулла ул чорда "Ядкарь" иҗади яшьләр хәрәкәтен җитәкләде.) Оештыру сәләте студент елларында ук булган инде Шамилнең. Закировларга бер нәрсә хас: әгәр үзләре инанган максат өчен кирәк булса (беренче чиратта, милли мәнфәгать), алар вазифаи кысаларга гына сыя торган затлар түгел. Бер карасаң, студент-химикка ул кичәне оештыру мәҗбүри ихтыяҗ түгел бит. Ә бит оештырган! Димәк, аның бу гамәле күңел таләбе, җан таләбе булган. Мондый мантыйк белән фикер йөртсәң, Шамил әфәнденең гомере буе кылган бар хезмәтләре күңел таләбе белән башкарылды шикелле. Эшне җаны-тәне белән бирелеп үтәү - бу аның тормыш кодексы, кредосы. Чирек гасырга якын театрда директор булып торганда, бихисап эшләрнең байтагын, бәлки әле яртылабындыр, эшләмәскә дә булыр иде. Беркем дә бәйләнмәс иде. Дөньяда инструкция-устав буенча төп-төгәл үз вазифасын гына башкарып, тыныч кына бәргәләнмичә яшәп, карьера яулаган җитәкчеләр буа буарлык. Соңгы дистә еллар эчендә Шамил Зиннурович инициативасы һәм турыдан-туры катнашы булган театрдагы зур башлангычларның кайберләрен генә санап үтим: өлкән яшьтәге ветеран артистларның "Инсаният" труппасын төзү, яшьләр өчен "Балачак" студиясе оештыру, "Яңа татар пьесасы" конкурсын үткәрү, театр һәм артистлар турында китап-альбомнар бастыру, шактый озак еллар өзеклектән соң ерак өлкәләргә һәм чит илләргә янәдән гастрольләргә чыга башлау. Театр эчендәге иге-чиге, очы-кырые булмаган хуҗалык һәм ремонт эшләре... Ярый, бу гамәлләр театр эшчәнлегенә, директор вазифасына карый, диик. Ә менә соңгы елларда Кызыл Байракта (Югары Ослан районы) гөрләп уза торган "Сәйдәшне искә алу" тантанасын, Яуширмәдә (Чистай районы) үткәрелүче "Исхакый укулары"н, театр мәйданында "Туган тел" бәйрәмнәрен оештыруга алынуын ничек аңлатасың? Кушып эшләтә торган гамәлләр түгел болар. Сәйдәшкә багышланган бәйрәмне Сабантуй шикелле үк зарыгып, сагынып көтеп алалар хәзер. Бу бәйрәм елдан-ел масштаблы төс ала. Безнең күз алдында республикакүләм яңа бәйрәм туды. Әлбәттә, әлеге чараларда Мәдәният министрлыгы, театр, иҗади оешмалар, җәмәгатьчелек тә актив катнаша. Әмма, ни генә дисәк тә, бу очрашу-тантаналарны Шамил Закировсыз күз алдына китерү кыен. Күп нәрсә аның фидакярлегеннән, тынгысыз тырышлыгыннан тора. "Байлык тынгы бирми ул!" дигәннәре әллә дөрес микән? Әллә рухи байлык иясенә дә карый микән бу тәгъбир? Шамил Закиров. Кемнәрдер аны "изге җандыр ул", диләр. (Төрле телләрдә йөзәр ләгән Коръән тупланмасын булдыру да нәрсәдер аңлата шикелле.) Мин үзем, мәсәлән, аның байтак язучыларга ярдәм кулы сузганын беләм. Ул шулай ук халкыбызның төп журналы булган "Казан утлары"ның да якын дусты, аны таратуда булышып тора. Шамил Закиров һәм Марсель Сәлимҗанов Кайчак уйлап та куям: бу кешенең дошманнары, һич югы, күралмаучылары бар микән? Бардыр. Озак еллар җитәкче булган кешене өнәмәүчеләр булырга тиеш. Шулай да андыйларның дәлилләре аздыр. Үлчәү тәлинкәсенең яхшырак ягы дигәне шапылдап аска тартадыр... Мәшһүр артист Ринат Таҗетдинов әле быел гына узган үзенең юбилей кичәсендә болай дигән иде: "Шамил Зиннурович исән-имин эшләгән чакта җирләнергә насыйп булсын иде!" Артистларча, бераз эффектны да онытмыйча әйтелгән булса да, бик тә гыйбрәтле, моңсу сүзләр! Шамилне кайчак арыган, алҗыган кыяфәттә дә күрергә туры килә. Кеше тимер түгел, көне-төне чабып, янып эшләгәч, арырсың да... Алсу йөзле, тук кыяфәтле, вәкарь белән генә сөйләшүче, кәнәфиендә канәгать оеп утырган Шамил Зиннур улын күрергә насыйп булмады инде. Һәм булмас та. Ул шулай - Үзе булып яратылган. Шамилнең туганы Ринат турында берничә сүз. Хәер, бу шәхес турында берничә сүз белән генә булмый: ул башкарган эшләр аерым тикшерүләргә, аерым хезмәтләргә лаек. Ринат Зиннурович белән дә күптәннән таныш. 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш елларында бигрәк тә еш очраша идек. Аңарчы да, партия өлкә комитетында иҗат оешмалары белән кураторлык иткән елларында да шактый күрешелде, кайбер уртак эшләр дә башкарылды. Хәзер дә аралар өзелмәде. Әмма һәрберебез өчен Вакыт дигән нәрсә цейтнотның синонимына әверелеп бара хәзер... Ринат Зиннурович - конкрет, стратегик эшләр кешесе. Ахыр максатлар абыйсыныкы кебек булса да, максатка бару, аңа ирешү юллары шактый ук аерыла да. Шамилнең гомерлек хезмәте эмоциональ иҗат кешеләре - артистлар, язучылар, композиторлар белән үтсә, Ринат тормышының байтак өлеше рәсми кешеләр - төрле рангтагы җитәкчеләр, чиновниклар даирәсе белән бәйле. Бу хәл, әлбәттә, аның эш стилендә дә чагылыш таба. Ул бүгенге җәмгыятьтәге үсеш динамикасының нечкәлекләрен яхшы белә, киләчәкне конкретрак күзаллап яши. Кыскасы, заманының гыйлемле зирәк улы, актив хадиме. Үз вакытында байтак еллар комсомол-партия структураларында эшләү, чарлану, шул чор идарә итү мәктәбен үтү аңа файдага киткән дип уйлыйм. Нинди генә шигарьләр астында яшәмик, дөньяда яшәү рәвеше кисәк кенә үзгәрә алмый, асылы аның, нигездә, шул ук кала. Ринат Закиров - хәзерге татар дөньясында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Аның хезмәти вазифасы белән дә бәйле бу хәл. Ул - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе. Мөгаен, бөтен дөньяга сибелгән татарларның яшәешен иң яхшы белгән кешедер ул бүген. Татар дөньясы - бик катлаулы, четерекле, күп катламлы дөнья. Аны бербөтен милләт итеп сакларга тырышу - ифрат авыр миссия. Миңа калса, милләтне берләштерү процессы әлегә уңышлы бара. Бу тарихи хәрәкәттә, һичшиксез, Р.Закировның роле зур. Ринат Зиннурович Конгресс җитәкчесе буларак та, халык депутаты буларак та абруйлы шәхес. Бер генә мисал: моннан өч ел элек Казанга Россия Президенты Владимир Путин килгән иде. Ул республика җитәкчелеге һәм татар җәмәгатьчелеге белән Казан Кремлендә очрашты. Бик югары дәрәҗәдәге очрашу. Анда күрше республика президентлары да бар иде. Татар халкының рухи үсешендәге борчыган мәсьәләләрне күтәреп, Ринат Закиров кыю чыгыш ясады. Нотык, аңлавымча, Республика исеменнән, татар халкы исеменнән иде. Кайчак зур җитәкчеләргә күтәрергә кыен мәсьәләләрне җәмәгатьчелек вәкилләре әйтсә, кулайрак була... Нинди генә дәрәҗәле постлар булмасын, беркөн алар бетә: рәислекләр дә, депутатлыклар да... Тормышның аяусыз, гадел кануны. Сайланып куелу белән бәйле вазифалардан тыш, кешенең, әгәр ул шәхес булса, күңел куеп, җегәр салып тудырган хезмәт-ядкарьләре дә калырга тиештер. Бу уңайдан Ринат Закировның әлегәчә алыштыргысыз директор буларак, "Казан" милли мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында да әйтеп китү дөрес булыр. Үткән гасырның 80 нче еллар уртасында шәһәр үзәгенең Казансу буенда корылган бу бина, шул заман хакимнәре уенча, Ленин тәгълиматларын пропагандалау үзәкләренең берсе булырга тиеш иде. Дөнья куласа, заманалар үзгәреп, коммунистик идеяләр тарату урынына бу мәһабәт бина Милли үзәккә, милли мәдәният, милли идеяләр үзәгенә әверелде. Моннан ике ел элек "Казан" милли мәдәният үзәгенең унбиш еллык юбилее да уздырылды. Шул вакытта фәнни-гамәли конференция дә узды. Конференциянең исеме үк күп нәрсә аңлата: "Милли мәдәният үсешендә һәм иҗтимагый аң формалаштыруда "Казан" милли мәдәният үзәгенең роле". Төп фикер шул булды: ифрат зур! Күпләребез үзәкне иң әүвәл концертлар, төрле кичәләр, күргәзмәләр, конференцияләр, симпозиумнар үткәрү урыны дип белә. Ул шулай да. Әмма Үзәкнең төп байлыгы - аның Милли мәдәният музее икәнен күпләр белеп җиткермәскә дә мөмкин. Берничә сан китереп узыйк: музей тупланмаларында археология, этнография, нумизматика, картография һәм театр, музыка, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать төрләренә караган утыз алты меңгә якын экспонат бар! Шуларның унике мең чамасы төрле тарихи документлар һәм сирәк очрый торган китаплар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр байлык тупланган! Үзәкнең шәһәр филармония составына кергән сәнгать коллективлары аерым игътибарга лаек. Алар - "Казан нуры" халык уен кораллары һәм "La Primavera" камера оркестрлары, "Казан" бию ансамбле. Бу коллективларны дөньяның күп илләрендә яхшы беләләр. "Lа Primavera" турында күп язылды, ә "Казан" бию ансамбле турында аерым әйтәсе килә: Татарстанның җыр һәм бию ансамбленә көндәш коллектив ул. Җитәкчесе Чулпан Закирова (Р.Закиров һәм актриса Р.Мотыйгуллиналарның кызы) куйган биюләр тамашачы күңеленә бик хуш килә. Мескенлек юк аларда! Биючеләрнең нәфис пластик хәрәкәтләре матур эстетик тойгылар, горурлык хисләре уята. Сәхнәдә түбәтәй киеп, кәҗә бәтиләре кебек сикергәләп йөрү заманнары узды. Чулпан куйган биюләрне күргәч, "Браво! Афәрин!" дип оран саласы килә. Ринат Закиров җитәкләгән Үзәк үзе бер мәдәни дәүләт ул. Коллективта эшләүчеләрнең саны гына да ике йөз утыздан артык, ә кылган зур гамәлләр саны - меңләгән! ...Бертуган Закировларның эшчәнлеге сокландыра да, уйландыра да. Бер максатны кыйбла итеп алып эш иткән бертуганнар элек тә булган. Әйтик, Рәмиевләр, Шәрәфләр... Хәзер дә булырга тиеш, һәм беркадәр бар да алар. Күңел күбрәк булуларын тели. Әгәр халкыбызның һәр улы-кызы бертуган Закировлар эшләгән эшләрнең бик аз өлешен генә башкарсалар да, милләтебез тормышы шактый камил булыр иде. Шамил һәм Ринат Закировлар турында бер-ике кәлимә сүз әйтергә күптән кыҗрап йөри идем. Язмам башындагы берничә җөмлә моннан ике ел элек язып та куелган иде. Ниһаять, теләгемә ирештем шикелле. Ничек килеп чыккандыр, анысы икенче мәсьәлә. Үзем өчен иң мөһиме - күңел тынычланып калды. Язарга форсаты да чыкты шул: бу көннәрдә Ринат Зиннур улы Закировка 60 яшь тула. Исәнлек-саулык, олуг эшләрендә уңышлар телибез аңа. Шундый ук теләкләр Шамил Зиннур улы Закировка да ирешсен. 2008 ел Өстәмә. Дөресен генә әйткәндә, өстәмә сүз язып та тормас идем, тугыз ел элек язылган текстка бүген дә кул куям; әмма Вакыт дигәннәре яшәешебезгә үз өстәмәләрен гел кертеп тора шул. Торган саен Дөнья үзгәрә, үзебез дә күпмедер үзгәрәбез. Язмабызга нисбәтән, бу еллар эчендә иң зур өстәмәләрнең берсе - 2012 елның февралендә Шамил Зиннур улы Закировның вафаты - бакыйлыкка күчүе булды. Нишлисең, дөнья шулай яратылган: берәүләр килә, берәүләр китә. Кояш астындагы Җир өслегендә тереклек гел алышынып тора. "Кеше китә, җыры кала" дияргә генә кала. Җыр димәктән, байтак еллар төп җитәкчеләрнең берсе Ш.Закиров булган Камал театры үз җырын әле дә уңышлы дәвам итә, традицияләрне дә онытмыйча, яңа дәвер таләпләренә лаек җавап бирергә тырышып иҗат итә бирә. Бәлки, элеккеге җитәкчелек вакытындагы кайбер үзенчәлекләр үзгәргән яки кими төшкәндер, ә бит театрда моңарчы булмаган күркәм яңа башлангычлар да җитәрлек. Күрә белергә, аңлый белергә генә кирәк. Иҗат кешеләре өчен бик уңай замана димәс идем безнең бу глобальләштерүгә юнәлтелгән елларны. (Хәер, чын иҗатчыларга кайсы заманда җиңел булган соң?) Теләмәсәң дә, уйланырлык хәлләр җитәрлек. Театр, эстрада коллективларында - тамашачыларның залларны тутыру проблемасы, язучыларда - укучыларың булу зарурлыгы, рәссамнарда - картина-сыннарны урнаштыру мәсьәләсе... Ә театрга килгәндә, тамашачы белән тулы залларны күргәндә (яшьләр дә бик күп була анда хәзер), коллективның әледән-әле дөньяның төрле илләрендә гастрольләре турында хәбәрләрне ишеткәндә, безнекеләр инициативасы белән төрле дәрәҗәдәге фестивальләрнең уңышлы үтүенә шаһит булганда, күренекле артистларыбызга багышланган матур-матур китап-альбомнарны укыганда, үзебезнең Камал театры өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм мин. Шул чакларда еш кына Шамил Зиннур улы хәтергә килә. Бу күркәм башлангычларда аның өлеше дә бик зур булды дип куанасың. Әле бу көннәрдә генә Шамил Зиннур улы белән, дөресрәге портреты белән янәдән очрашырга туры килде. Сөекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова белән хушлашу көне (17 июнь, 2017) иде. Мәрхүмәнең җәсәден җиргә иңдерү мәрәсименә килгән йөзләгән кешене, Яңа Бистәдәге зират капкасыннан керүгә, Шамил кабере каршы алды. Чардуган эчендәге мәрмәр ташта - рәсеме. Уйчан, акыллы, моңлы күзләр... Күпләр аңа дога иңдереп, баш иеп киттеләр. Бирегә килгәннәрнең һәммәсе диярлек аның дуслары яки танышлары. Ул көнне Шамил Зиннур улының рухы шат булгандыр дип уйлыйм. иртә чор Византия чыганакларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итеп килгән тарих язучылыгы (историография), варвар сурәтен гасырдан гасырга тапшыра килгән. Аттиладан соң алты гасыр үткәч, XIII гасырда, Чыңгыз хан һәм дәвамчыларының да шул ук сурәт эченә утыртылуын нәкъ менә бу гасырдан гасырга күчү белән аңлатырга мөмкин. Рус тарих китапларындагы Алтын Урдага карата булган күралмаучанлыкның да борынгы греклардан калган варвар хыялый сурәтенә барып тоташуы ачык аңлашыла. Византиянең Анатолия дип йөртелгән өлкәсенең тора-бара Төркиягә әйләнү хәрәкәте белән бәйле рәвештә, XI гасырдан башлап тарих сәхнәсенә инде бер гасыр элек Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән күпсанлы угыз кабиләләре чыга. Бу көнбатыш төркиләренең Сәлҗуклы һәм аннан соңгы Госманлы дәверендәге яулау һәм сәясәт йөртү өлкәсендәге уңышлары да Европадагы мең еллык варвар сурәте эчендә тарихи елъязмаларда чагылыш тапкан. Аттиланың үлеменә төп-төгәл 1000 ел тулганда, Истанбулны яулап алган Фатих Солтан Мәхмәд, чорыннан күпкә өстен укуязу осталыгына ия зыялы шәхес булса да, Көнбатыштагы әлеге дә баягы шул варвар сурәтеннән котыла алмаган. Атаклы немец язучысы Stefan Zweigның 1927 елда иҗат иткән "Sternstunden der Menschheit - Кешелекнең йолдызы ялтыраган мизгелләр" исемле язмаларында урын алган Мәхмәт II хакындагы хикәясе инде классиклашкан ике мең еллык хикәяләрнең бер үрнәге булып тора. Урта гасырларның тарихи елъязмаларында варварларны атауда кулланылган татар этнонимы бик борынгы исем булганга, борынгы чор тарихи язмаларда ук теркәлгән. Кытайлар Чыңгыз ханга кадәр монгол даласында яшәгән халыкларга татар (тата) исемен биргәннәр. Шул ук вакытта, бүгенге татар халкының милләт булып оешуы (этногенез) X гасырда Ислам динен кабул иткән Идел-Кама болгарлары һәм алардан соңрак бу җирләргә баш булган күпсанлы кыпчак кабиләләренең берләшеп кушылуы белән бәйле. Безнең эраның 482 елыннан башлап исемнәре Византия чыганакларында күренә башлаган һәм VII гасыр уртасында Идел буенда тупланган болгарлар (Утригур / Отуз огур болгарлары), вакытлар үтеп, X гасырда (922 ел) Ислам динен кабул итәчәк төрки кавемнәрнең борынгы бабалары була. Аларның иң якын кардәшләре - Дунай болгарлары (Кутригур / Докуз огур болгарлары) исә, Византия йогынтысы астында IX гасырда (864 ел) христиан динен кабул итеп, славянлашканнар (Rasonyi, 1993: 89; Yüce, 1992: 390). Югары дәрәҗәдәге мәдәнилек тудырган болгарларның көньякта һәм төньякта ярты гасыр аралык белән ике аерым дингә керүләре дөнья тарихында аннан соңгы ике мең елга турыдан-туры йогынты ясаган гаять әһәмиятле вакыйга була. Безнең эраның V-X гасырларында яшәгән Дунай болгарларының туган теле булган болгар төрки теленең эзләре бик аз сакланган. Болар кайбер чыганакларда очраган кеше исемнәреннән, чин атамаларыннан, төрле әйберләр өстенә язылган сүзләрдән гыйбарәт. Алтаистика һәм төрки телләрне чагыштырма өйрәнү өлкәсендә [з] фонемасының - [р] белән, [ш] фонемасының исә [л] белән алыштырылуы күзәтелгән гомумтөрки сүзләр белән чикле Дунай болгар төрки теле хәзинәсе З.Гомбоц, Г.Фехер, Дж.Дени, Дж.Бенцинг, К.Х.Менгес, Т.Текин кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән (Tekin, 1987). Идел болгарларының тел хәзинәсе исә XIII-XIV гасырларга караган кабер ташларындагы язулардан гыйбарәт. Боларны фән дөньясына ачуда Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Г.Әхмәрев кебек татар галимнәре зур өлеш керткән. XIX гасырда Н.Ильминский бу болгар төрки теленең чуваш теленең нигезендә ятуы турында фикер әйтә. Соңыннан фикер рус һәм европа тарихчылары тарафыннан да бик үз ителә, ә Н.Ашмарин тарафыннан тагын да алга җибәрелә (Tekin, 1988: 2-3). Бөек мәдәни үзәк булган Болгарның бердәнбер мирасчысы итеп чуваш халкын күрсәткән бу фикерне Үзбәк Байчура (1980), Фәрит Хәкимҗанов (1987) һәм Мирфатыйх Зәкиев (2008: 294-370) кебек татар галимнәре тәнкыйть итеп чыкты. Төрки тамырлы борынгы катлам тәшкил иткән болгарлар белән алар артыннан бу җирләргә җәелгән кыпчаклар - [латин.: Cuman; рус.: Половцы; поляк.-латин.: Plauci, Plawci; чех.-латин.: Plavci; латин.: Pallidi, Flavi; немец.: Valwen, Falwen, Falones; ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР герман.-латин.: Valani - "ачык төстә, алтын сарысы, тонык сары, кызгылт сары"] бүгенге татарларның бабалары. VIII гасыр башларында Орхон-Енисей буйларында хакимлек иткән Төрки каганлыкта беренче тапкыр язу теле буларак барлыкка килгән борынгы төрки тел кебек үк, көнчыгышта туган кыпчак теле дә бүгенге көндә татар теле дә кергән бөтен хәзерге төрки-кыпчак әдәби телләре өчен XI гасырда теркәлгән нигез тел булып тора. Бу тарихи диалект турында җентекле мәгълүматны беренче булып Мәхмүд Кашгарый биргән. "Диване лөгать эт-төрк" (1074) дип аталган беренче төрки сүзлектә ул XI гасырның төрки диалектларын тасвир иткән һәм бу гасырның иң көчле төрки кавемнәре булган угызларга һәм кыпчакларга зур урын биргән. Әлеге хезмәттә угыз һәм кыпчак телләреннән башка тагын карлук, йагма, чигил, йемек, ограк, тухси, уйгыр, болгар, сувар, аргу, кәнчәк, басмыл, чөмүл, кай, татар, йабаку, хотан, согд, түбүт, баласагун, барсган, кашгар, куча, сайрам, уч кебек егермедән артык кавем һәм кабиләнең тел үзенчәлекләре күрсәтелгән (Karahan, 2008: 42). Кыпчак теле тарихи шартларга бәйле рәвештә бары тик XIII гасырда гына әдәби тел буларак кулланыла башлый һәм XIII-XVI гасырларда дәүләт теле, әдәбият һәм фән теле булып формалаша. Бу дәвердә Алтын Урданың, аның артыннан Казан һәм Кырым ханлыкларының һәм XIII гасырда, Әйүбиләр заманында, үзәге Мисыр булган Урта Көнчыгышта барлыкка килгән Мәмлүк дәүләтенең дә теле - кыпчак теле була. XI гасырда кыпчаклар җәелеп яшәгән җирләр - Кара диңгезнең төньягында Кавказ тауларыннан алып Карпат тауларына кадәрге далалар, фарсы телендәге чыганакларда искә алынганча, Дәшт-е Кыпчак иде. Бирегә урнашкан һәм борынгы ватаннарыннан язма мәдәният йогынтысы килеп ирешмәгән кыпчаклар яки, Европада танылган исемнәре белән әйтсәк, команнар, алдагы чорларда венгрлар һәм болгарлар белән булган кебек, христиан миссионерларының тәэсиренә дучар ителә. Бу миссионерлыкның бер нәтиҗәсе - итальян һәм немец монахлары төзегән "Codex Cumanicus" исеме белән танылган дәфтәрләр. Әлеге миссионерлыкның ни дәрәҗәдә уңышка ирешкәнлеге, христианлашканнан соң никадәр команның румын, болгар һәм венгр милләтләре эчендә эреп юкка чыкканлыгы турында мәгълүматыбыз юк. Бары тик шуны әйтергә мөмкин: XIV гасыр башларында язылган һәм христианлык белән бәйле догалардан, дини җырлардан, латинча, фарсыча һәм команча сүзлектән торган "Codex Cumanicus", кыпчак сөйләм теленең кыйммәтле истәлеге буларак тюркологиядә инде ике гасыр буе филологик эзләнүләр темасы булып тора (Árpád, 1998: 158-165; Golden, 2014: 183-202; Grønbech, 1942). Башында Византия торган ул чор хаким дәүләтләре боерыгы астында бихисап күп сугышчы гаскәре хәлендә гасыр арты гасыр гомер сөргән кыпчакларның теле (яки коман теле, polevest теле) Мисырда мәмлүк (хакимлек яулаган коллар) солтаннарының, яңа әфәнделәрнең дә теле була. Шул ук кыпчак теле Чыңгыз хан ыруыннан килгән, тик тора-бара төркиләшкән Алтын Урда (татар) ханнарының ярлыкларында да әфәнде катламының, дәүләт ияләренең теле буларак мәгълүм. Бу ханнарның Госманлы дәүләтенә язган ярлык һәм битикләре (хатлары), кыпчак төрки теленең истәлекләре буларак, Истанбул Топкапы сарае музеенда саклана. Мәсәлән, Алтын Урда хөкемдары Олуг Мөхәммәд ханның Госманлы солтаны Морад IIгә 1428 елда язган "битиг"ендә аның кыпчакча сөйләме игътибарны җәлеп итә. Бүгенге Румыниянең төньягында урнашкан җирләрдә, Госманлы дәүләте белән үз дәүләте арасында калган "кяфер улак"ны бергәләп алып ташларга тәкъдим иткән Олуг Мөхәммәд хан, үзара сәүдә мөнәсәбәтләрендә булуны таләп итә; бигрәк тә "кичәр бой калур мәнгү ат" дип, югалмый торган дуслык мөнәсәбәтләренә чакыра (Kun, 1949: 603-644). Бу ярлык һәм битикләрдән, Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының, XV гасырда Византияне уртадан алып ташлап, үзе бер дөнья дәүләте хәленә килгән Госманлы дәүләте солтаннары белән югары дәрәҗәдә аралашулары аңлашыла. Алтын Урдада, аеруча XIV гасырда, Ислам дине халык арасына үтеп керә барган саен, монгол булуларын оныта башлаган аксөяк әфәнделәр төркиләшә. Җирле телләрне, бигрәк тә болгар телен артта калдырып, кыпчак теле җәелә бара (Roux, 2007: 286). Ислам географиясе белән бәйле борынгы әсәрләрдә татар атамасы бик сирәк очрый: "Безнең эраның 982-983 елында язылган "Худуд-и галәм"дә татарларның докуз огузлар (тогуз гуз), ягъни уйгырлар белән бер үк ырудан булулары искә алына. Бу хәл татарлар арасындагы кайбер төркемнәрнең уйгырлар идарәсе астында булулары белән бәйле. Гәрдизи, X гасырда яшәгән география язучысы Җәйхани биргән мәгълүматларга таянып, төрки халык - кимәкләрнең бер нәселе чыгышы буенча татар дип белдерә. XI гасыр әсәрләрендә татарлар турында беркадәр күбрәк мәгълүмат бар. Җүрҗан Мәлики Кәйкавус бине Искәндәр үзенең "Кабуснамә" исемле әсәрендә татарлар - төрки кавемнәр арасында кыенлыкларга иң күп түзгән кавем, дип яза. Газнәле һәм Сәлҗуклы дәвере шагыйрьләренең шигырьләрендә дә татар атамасы күренгәли. Монголлар турында сүз алып барган фарсыча язылган әсәрләрдә монголлар хакында монгол һәм татар, гарәпчә язылган чыганакларда исә күбесенчә татар атамасы очрый, бик сирәк кенә монгол атамасы кулланыла. Мәмлүк тарихчылары үз дәүләтләренең иң төп дошманы булган илханлыларга татар диләр һәм Тимерланга карата да шул ук атаманы кулланалар, монголларны алар мәмлүк төркиләренең кардәшләре дип саныйлар. Ислам чыганакларында татар атамасы күбесенчә монголларга карата кулланыла. Монголларның Чыңгыз хан заманыннан башлап көнбатышка таба хәрәкәт итүләре, җәелүләре, Ислам дине таралган җирләрне яулап алып җимерүләре, 1258 елда Багдад шәһәренә кереп Аббаси мәмләкәтен юк итүләре, 1260 елда Мәмлүкләрнең җиңүе белән тәмамланган Айниҗалут сугышы нәтиҗәсендә яуларының туктатылуы турындагы вакыйгалар чыганакларда әһәмиятле урын били" (Sümer, Tatarlar: İA C.40, s.168). Шул рәвешле, профессор Фарук Сүмәрнең әйтүе буенча, Урта гасырларда татар атамасы, нигездә, монголларга карата кулланылган. Төркия тарихында да татар исеме һәм аңа бәйле рәвештә монголларны хәтерләү элекке вакытларда һич кенә дә уңай түгел иде. "Латин чыганакларында татарлар дип искә алынган монголлар, шул ук чыганаклардан күренгәнчә, 1256 елда Анатолияне (төрекчә - Анадолу) буйсындырганнан соң, Урта Анатолиядәге күчмә тормышка яраклы бөтен җирләрне басып алалар. Кызылырмак елгасына коя торган кечерәк елгаларның саны бик күплектән "Инеш-елгалар төбәге" дип аталган һәм үзәннәр белән капланган бу җирләр күчмә халык өчен кышны үткәрергә бик уңайлы, язын исә мул үләнле көтүлекләргә бик бай була. Шул сәбәпле, монгол кабиләләренең бер өлеше киң җәйләүләрдә һәм кышлакларда иркенләп тормыш корып җибәрә. Монгол кабиләләре Кайсери, Сивас, Чорум, Йозгаттан Искешәһәр төбәгенә кадәрге бөтен җирләрне үз илләре иткәннәр. Нәкъ шул чорда, 1245-1248 еллар арасында, Анатолиядә миссионерлык белән шөгыльләнгән монах Доминикен Simon de Saint-Quentin үзенең латин телендә язылган "Historia Tartarorum" исемле әсәрендә монголларның гореф-гадәтләре, ышанулары һәм көндәлек тормышлары турында бик кызыклы мәгълүматлар бирә" (Cambridge, Türkiye Tarihi, 1071-1453, Cilt I: 432). Анатолиягә монголлар килгән юлдан XV гасыр башында Әмир Тимер дә килә, Балканнарда хәрби һәм сәяси уңышларга ирешкән Госманлы дәүләтен Әнкара сугышында (1402) җиңеп, Солтан Баязитны әсир ала. Алты гасырдан артык дәвам иткән Госманлы тарихында бу иң җитди авыр вакыйга XIII гасырдагы җимергеч монгол яуларының хатирәсен яңарта. "Бөек әмир" Тимернең ярдәме белән Алтын Урда дәүләтен терелткән Туктамыш хан, бөтен дошманнарын җиңеп, рус тарихи елъязмаларында "татар хакимияте" дип аталган чорны тагын бер гасырга озайткан. Масаеп китеп, Туктамыш хан 1387 елда үзен улы кебек якын күргән һәм ярдәм итеп торган Тимернең Кавказдагы, Мавәраэннәһердәге көчләренә һөҗүм итә. Тимерлан айлар, елларга сузылган бу бәрелеш өчен 1395 елда бик катгый һәм кырыс итеп җавап кайтара. Шул рәвешле, татар исемен дөньяга ишеттергән Алтын Урда Тимернең җимергеч һөҗүменнән соң бетә, юкка чыга дип әйтергә мөмкин (Roux, 2007: 315-316). Татар атамасы, аеруча Алтын Урда заманында, күрше халыкларның карашлары нигезендә объектив атама буларак тарала. Ләкин тарихта татар атамасының Алтын Урда варислары булган Кырым-Идел-Урал мөселман төркиләре өчен субъектив милли үзатама хәленә килүен XIX гасырның ахырларына кадәр көтәргә кирәк иде әле. ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР Яңарышның Госманлы төрекләрендә, татарларда һәм Кавказда башланып, бөтен төрки дөньяга җәелүе күзәтелгән XIX гасырда, татар атамасы башта милли үзаңга ирешкән җәдитче зыялылар, бераздан уку-язу өйрәнеп агарган халык тарафыннан үзатама буларак кабул ителгәннән соң, хәзерге, уңай татар сурәте барлыкка килә. Алтын Урдадан соң оешкан ханлыкларда да өстен тотылган шәхсият - татарлык түгел, мөселманлык була. Көнбатышта да, көнчыгышта да милли түгел, дини шәхсият өстен тотылган Урта гасырларда бу - гаять табигый хәл. Русия дәүләте иң җитди көндәшләре булган әлеге ханлыкларны бер-бер артлы үзенә буйсындыргач, 1552 елдан соң башланып киткән көчле христианлаштыру хәрәкәте барганда, бүгенге татарларның ул чордагы бабаларының үзләрен татар дип түгел, мөселман дип атаулары бу тарих яссылыгында шактый аңлаешлы булып күренә. Хәзерге мәгънәдәге татар шәхсиятенең барлыкка килүе, һичшиксез, XIX гасырда алга киткән яңарыш агымы белән бәйле. Stanford университеты профессоры АзадәАйшә Рорлих, халыкның баштагырак чорларда үзен һәрвакыт мөселман дип танытуы, шуның белән бергә татар, казанлы, болгар һәм мишәр кебек этнонимнарны да куллануы турында яза. XIII гасырда мәшһүр булган монгол татарлары белән буталмас өчен барлыкка килгән бу реакция XIX гасырда үзенең урынын татар милли горурлыгына тапшыра. "Ләһҗә-и татари"не язган галим Каюм Насыйри һәм бөек тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләрнең эшчәнлеге, фикерләре, татар атамасының милли шәхсият буларак үз ителешендә реабилитация ролен башкарган (Rorlich, 2000: 27-28). Татарчада мәгърифәтчелек дип аталган агару, белем туплау агымы, Русиядә Пётр I реформалары белән бер гасыр элек башланган яңарыш, үсеш процессына мөселман җәмгыятен дә тартырга тырышулар бөтен төрки дөнья өчен әйдәп баручы булачак һәм йогынтысы көчле ренессанска әверелә. Исламдагы дини күрсәтмәләрне үзгәртү, бозу очракларын тәнкыйтьләү белән башланган реформалар динне яңача аңлап кабул итү күренешен барлыкка китерә. Мәктәп-мәдрәсәләр белән бергә рус мәктәпләрендә дә белем алу башлаган XIX гасыр ахырында, формалашуга йөз тоткан ысулы җәдит буыны, цензура астында булса да, тора-бара байый барган татар матбугатыннан алып сәхнә әсәрләренә кадәр барлык өлкәдә дә яңарыш кичергән җәмгыятьтә хөр фикерле яшьләр барлыкка килүгә юл ача. Патша хөкүмәтенең соңгы унике елы (1905-1917) - бүгенге көндә интеллектуаль мәдәниятнең һәр өлкәсендә һәрбере бер татар маркасы хәленә килеп классиклашкан Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Кәрими, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек шәхесләр якты эшчәнлекләре белән танылган дәвер иде. Урта гасырларда уңай булмаган татар сурәте, шулай итеп, XIX гасыр ахыры - XX йөз башлары арасында заманадан артта калмас өчен балаларын укыткан, халкын агарткан, хатын-кызлары да иҗтимагый тормышка катнаша башлаган яңа мөселман җәмгыятенең алдынгы үрнәгенә әверелә. Русиядә, аеруча Екатерина II патша хакимиятеннән соң, көнчыгышка капка ачкан алдынгы муллаларны Урта Азиядә, хәтта Кытай Төркестанында да бүген дә хәтерлиләр. Сәүдә итү аркасында икътисадый һәм шулай ук мәдәни яктан баеган, телләр өйрәнгән, кешелек бәйләнеш төрләре арткан татарлар, Балтыйк ярларыннан казакъ далаларына кадәр уңай исемнәрен җәелдергәннәр. XX гасырның беренче егерме елында Казан, Бакчасарай, Оренбург, Уфа кебек шәһәрләр, киң төрки дөньяның иң көнбатышындагы мәдәни үзәкләр булып калкып чыга. Шул рәвешле, Госманлы Төркиясендәге реформаларның йогынтысы җәелгән Кавказ төбәгендәге Тифлис (Тбилиси) һәм Бакуны да кертсәк, төрки җәмгыятьләр соңга калыбрак катнашкан яңарыш ярышы барган үзәкләрнең һәммәсен дә искә алган булып чыгабыз. Шуның белән бергә, Тимерлан һәм аның дәвамчылары дәверендә чәчәк ату чорын кичереп, яңа гасырларда тукталып калган һәм хәтта артка чигенгән Төркестанның Бохара, Сәмәрканд кебек классик мәдәни үзәкләренең XIX гасыр ахырында, дини схоластик йогынтыдан котылып, белем алу, агару юлында артта калганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Хәзерге казакъ әдәбиятына нигез салган Абай Кунанбаевның тормышы һәм иҗаты буенча күләмле гыйльми хезмәт булып саналган "Абай энциклопедиясе"ндә (1995) татар темасы шул рәвешле чагылыш тапкан: "Татар һәм казакъ бәйләнешләре шактый элекке заманнарда ук башланган. Татарлар көнчыгыштан көнбатышка, Русиядән Урал тауларының аръягына үтеп, далаларга кадәр килеп җиткәннәр, сәүдә иткәннәр, аеруча яңарыш чорында мәктәп һәм мәдрәсәләр ачып, казакълар арасында Ислам динен таратканнар. Татарлар Казакъстан җирләренә, аеруча Семи, Вернай, Капал, Җидесу төбәкләренә күпләп килеп урнашканнар. Казакъ әдәбиятының нигезен салган Абай Кунанбаевның шигырьләрендә татарча сүзләр бик еш очрый. Реформачы казакъ шагыйренең халкын агарту максаты белән язган фәлсәфи-дини әсәрләре "Кара сүзләр" (кыска ак шигырьләр) яки "Гаклияләр" буларак танылган. Боларның икенчесендә акын ногай атамасын кулланса да, чынбарлыкта татар сурәтен чагылдырган" (Barakulı, 1995: 538). Бөек казакъ акыны Абайның татар сурәтен чагылдырган шигырь юллары түбәндәгеләр: "Ногайга карасам: гаскәрлеккә дә түзә, юксыллыкка да түзә; бәла-казага да түзә, чыдый; мулланы, мәдрәсәне, динне саклый. Хезмәт куеп, табыш алуның да юлын алар белә, хакимлек, күркәмлек тә аларда. Аларның байлары янында, беребез - туймас тамагыбыз хакына хезмәтче, беребез мәҗлесендә утырабыз" (Абай, 1986: 96). Татар әдәбиятының Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов кебек бөек язучыларының тормыш хикәяләрен укыганнан соң, бу акыл һәм талант ияләренең берара далага китеп, казакъ халкы арасында бик теләп көн иткәннәре аңлашыла. Казан университетында укыр өчен акча эшләргә дип казакълар арасында укытучылык белән шөгыльләнгән Г.Ибраһимовның, бераз вакыт үткәч, 1909 елда Уралда яза башлаган "Казакъ кызы" романы аның бу чордагы тормыш тәҗрибәсенең җимеше булып тора. Татар язучысы Мәгъсүм Насыйбуллин, татар-казакъ әдәби бәйләнешләрен тикшергәндә, Жакан Сыздыков (1901-1977) исемле казакъ әдибенең истәлекләрендә урын алган шул юлларны китереп үтә: "Казакъ язма әдәбиятын тудырган беренче буын язучыларыбыз турыдан-туры татар әдәбияты осталыгы астында тәрбияләнделәр, татар мәдрәсәләрендә белем алдылар, татар матбугатында үзләрен күрсәттеләр, татар нәшриятында китапларын бастырдылар" (Насыйбуллин, 1992: 15). "Кыргыз совет энциклопедиясе" дә, татар әдәбияты турында мәгълүмат биргәндә, кыргыз язучыларының Г.Тукай шигырьләре белән совет чорына кадәр үк таныш булганлыгын билгеләп үтә. Тукай шигырьләре Молдо Кылыч һәм Тоголок Молдо кебек кыргыз шагыйрьләренең шигъри әсәрләренең профессиональ дәрәҗәгә күтәрелүләренә җитди йогынты ясаган (Kırgız Sovyet Entsiklopediyası - 5, 550). Татар китабының тарихы буенча зур белгеч профессор Әбрар Кәримуллин билгеләп үткәнчә, казакъ, кыргыз кебек дала халкының беренче китаплары Казан һәм аның якын-тирәсендәге татар мәдәни үзәкләрендә басылган (Кәримуллин, 1979: 102-129). XX гасыр башларындагы татар буржуазия вәкилләре, байлыкларыннан өлеш чыгарып, милли матбугатка, милли әдәбиятка һәм белем бирү эшләренә акчаларын сарыф иткәннәр, милләтне алга җибәрүдә ярдәм күрсәтеп, үзләреннән соң якты истәлекләр калдырганнар. Советлар Берлеге артыннан Евразия киңлекләрендә яңа сәхифә ачып җибәргән төрки дөнья өчен бу татар буржуазиясе һәм татар яңарышы бүгенге көндә матур үрнәк булуын дәвам итә. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Каюм Насыйри кебек татар фикер дөньясының реформачылары иске җәмгыятьләрен схоластикадан коткарган. Яңарыш белән дустанә яши торган дини тойгы барлыкка китерергә тырышучы шәрекъ дөньясы исә, әлеге алдынгы фикер ияләренең мирасына бүген дә мохтаҗ. Финляндиядән Америкага кадәр дөньяның бөтен почмагында оешкан татар җәмгыятьләре үзләренең эшчәнлекләре белән, диаспора вәкилләре исә һәр төрле тирәлектә яшәргә, чит телләр өйрәнергә, яңалыкларны үз итәргә хәзер торучанлыклары белән уңай татар сурәтен яшәтә киләләр. Күптелле һәм күпмилләтле тирәлектә яшәүче Татарстан Җөмһүрияте исә бу уңай татар сурәтенең ватаны булып мәңгегә калачак. ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР Чыганаклар Абай. Эки томдык шыгармалар жыйнагы. 2 том. Авдармалар мен Кара Сөздәр. - Алматы: "Жазувшы", 1986. Абай энциклопедиясе. Редакторы Р.Н.Нургалиев. - Алматы, 1995. - 720 б. Ahmetbeyoğlu A. Grek Seyyahı Priskos'a Göre Avrupa Hunları. - İstanbul: "Türk Dünyası Araştırmaları Vakfı", 1995. - 84 s. Árpád B. Middle Kipchak: The Turkic Languages (Edit. L. Johanson, E.A.Csato). - 1998. - s.158-165. Baichura U. Tataro-Bulgarica I: On the Bulgar Origin of the Qazan Tatars According to Some Linguistic Data: Studia et Acta Orientalia 10. - Bucarest, 1980. - s.15-26. Barakulı T. Tatar: Abay Entsiklopediyası (Red. R.N.Nurgaliyev). - Almatı, 1995. - 720 s. Cambridge Türkiye Tarihi, 1071-1453, Bizans'tan Türkiye'ye Cilt I (Edit. Kate Fleet; çeviri Ali Özdamar). - İstanbul: Kitap Yayınevi, 2012. - C.1. - 600 s. Golden P. Qıpçaq: Turcology and Lingusitics, Évá Ágnes Csató Festschrift (Edit. N.Demir, B.Karakoç, A.Menz). - Ankara: "Hacettepe Yayınları", 2014. - s.183-202. Grønbech K. Komanisches Wörterbuch, Türkischer Worlindex zu Codex Cumanicus. - Copenhagen: Monumenta Linguarum Asiae Maioris, 1942. - Subsidia 1. Gumilyev L.N. Hunlar (çev. Ahsen Batur), 4. - Baskı, İstanbul: "Selenge", 2005. - 665 s. Зәкиев М.З. Татар халкы тарихы (Этник тамырлары, оешуы һәм киләчәге). - Казан, 2008. - 543 б. Karahan A. Dîvânü Lugâti't-Türk'e Göre Oğuzca: Oğuzlar: Dilleri, Tarihleri ve Kültürleri, 5. Uluslararası Türkiyat Araştırmaları Sempozyumu Bildirileri. - Ankara: "Hacettepe Üniversitesi Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü", 2015. - s.41-60. Кыргыз совет энциклопедиясе. 5. - Редакторы - Б.Орузбаева. - Фрунзе, 1980. - 656 б. Kun T.H. Philologica III, Kazan Türkçesine Ait Dil Yadigârları, AÜ DTCF Dergisi C. VII (S.4.), 1949. - 603-644 s. Nasıbullin M. Tatar-Kazak Edebî İlişkileri, Dostluk Büyük Zenginlik ("Kazan Utları", 1989, Sayı 12; den aktaran. M.Öner) // Kardeş Edebiyatlar, Erzurum, Sayı 21, yıl 1992. - s.15-20. Németh Gy. Attila ve Hunları (terc. Şerif Baştav). - Ankara: "DTCF yay 106", 1962. - 326+XX s. Rasonyi L. Tarihte Türklük (3. Baskı). - Ankara: "TKAE", 1993. - 420 s. Rorlich A. Volga Tatarları. - İstanbul: "İletişim", 2000. - 392 s. Roux J.P. Türklerin Tarihi, Pasifik'ten Akdeniz'e 2000 Yıl. - İstanbul: "Kabalcı", 2007. Sümer F. Tatar: İslam Ansiklopedisi (MEB), 1979. - C.12-1. - s.56-61. Tekin T. Tuna Bulgarları ve Dilleri. - Ankara: TDK 530, 1987. - 70 s. Tekin T. Volga Bulgar Kitabeleri ve Volga Bulgarcası. - Ankara: TDK 531, 1988. - 212+91 s. Yüce N. Bulgar: İslam Ansiklopedisi (TDV) cilt: 6 - 1992, s.390-391. Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. - М.: "Наука", 1987. Мостафа ӨНӘР, Эге университеты профессоры, Төркия. Төрекчәдән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе ТУЛГАНАЙ ТОТЫЛГАНДА сере, минемчә, әсәргә салынган фаҗиганең режиссёр тарафыннан артык купайтылуында иде: караңгы сәхнә җиһазлары, аламасәләмә киемнәр, кургашын болытлар, авыр-трагик музыка, актёрларның алдан ук "трагедия" уйнаулары спектакльне бармас дәрәҗәгә китергән иде. Ә менә Башкорт академия театры артистлары бу спектакльне яктыгүзәл декорацияләрдә, "Ай тотылган төндә" (Мостай Кәрим) спектакленнән бер күренеш. Җыр-бию ансамбленә Режиссёры - Фаил Ибраһимов. тегелгән киемнәр кебек матур киемнәр киеп уйнадылар. Тамашаны сәхнәләштерүче сәнгатькәрләр гүя фаҗигаләр бай йортларда, матур табигатьтә ешрак була, дип әйтәдер кебек. Башкортларның бу тамашасы бик зур уңыш казанган иде. Алар спектакльне хәтта Кремль театрында да уйнап, Мәскәү тамашачысын сокландырган иде. Чаллы театрының "Ай тотылган төндә" спектакле бөтенләй башка, үзгә ысул белән бизәлгән саран сәхнә җиһазлары, риваять чорына якын киемнәр мохитендә уйналды. Һәм актёрларның сәхнәдәге яшәеше шушы саран детальләрне баетты. Күчмә тормыш шартлары үзе шартлы җиһазлар ясарга мәҗбүр итә. Йөк машинасына декорация тутырып йөрү заманнары узды-китте. Сәхнәне аркылыга урталай бүлеп, "киптерергә" дип тарттырылган зур бер җылкы тиресе эленгән. Ул тире Дәшти-Кыпчак даласының харитасы кебек күренә. Як-яктагы керү-чыгу урыннары да кибәргә эленгән куй тиреләре белән капланган, тиреләр ишек вазифасын үти, җиргә (идәнгә) җанвар тиреләре җәелгән. Вакыйгада катнашучылар шул җәелгән тиреләр өстенә утырып ризык җыялар, киңәшмәләр уздыралар, яратышалар. Югарыда, вакыйгалар өстендә тотылачак тулган ай балкый. (Рәссам - Валерий Яшкулов.) Фаҗига менә шушы мохиттә булачак. Финалда әлеге җылкы тиресе, дала харитасы урталай аерылып-ертылып китә. Бу да - символ. Тиренең ертылып китүе - ул фикерләрнең урталай бүленүе, Бөек Даланың урталай бүленүе, йолаларның урталай ертылуы һәм, ниһаять, милләтнең урталай ертылуы турыда сөйләмиме икән? Бу - зур фаҗига. Фаҗиганең шаукымы сәхнәгә Дәрвиш (Илфат Әскәров) кыяфәтендә килеп керә. Әсәрнең төйнәлеше шуннан башлана. Серле, шомлы Дәрвиш сөяк кимерүче Дивананың җәйләү патшабикәсе Тәңкәбикәнең никахсыз туган үз баласы икәнен белә. Һәм мәкерле Дәрвиш, шушы хәлдән файдаланып, Тәңкәбикәне шантажлый башлый. Ул Шәфәкъка өйләнергә мәкер кора. Салмак кына башланган тамаша әкренләп кыза бара, актёрлар бирелеп уйный. Әүвәлге камерный-сабыр тавышлар көчәйгәннән-көчәя. Күрәсең, режиссёр актёрларының тавышын башта саклый, ул тавышлар фикерләр, ихтыярлар (ирадәләр) бәрелешендә, ягъни кульминациядә кирәк булачак. Әсәрнең төп фикере: йолаларны хөрмәт итегез, йолага каршы барганны алда фаҗига көтә, ди автор. Ярашкан спектакльдә сәләте чамалы артист - сәләтле булып, сәләтле артист талантлы булып күренә. Чаллы театрының "Ай тотылган төндә"се - ярашкан тамаша (ансамблевый спектакль). Пластика (Нурбәк Батуллин), музыка (Юрий Чаплин), рәссам (Валерий Яшкулов), режиссураларның (Фаил Ибраһимов) үзара ярашып иҗат итүе актёрлар составын да ярашканлыкка тарта. Театрның корифейлары Инсаф РАБИТ БАТУЛЛА Фәхретдинов (Беренче аксакал), Булат Сәлахов (Икенче аксакал), Рафил Сәгъдуллин (Өченче аксакал) янына талантлы яшьләрнең (Руслан Әюпов, Зөлфия Гыйльметдинова, Энҗе Шиһапова, Фәнис Сәхәбетдинов, Зөлфия Галиуллина) туплануы шушы ярашканлыкны барлыкка китерә. Иң олы йөк Энҗе Шиһапова (Тәңкәбикә), Зөлфия Гильметдинова (Зөбәрҗәт), Фәнис Сәхәбетдинов (Дивана) белән Руслан Әюповның (Акъегет) иҗади җилкәсенә төшә. Һәм алар бу йөкне башыннан азагынача уңышлы тартып бара. Актёрлар гади пьеса уйнамый, ә риваять уйный, шуңа күрә романтик риваятьләргә хас мохиттә хәрәкәт итәләр, алар кайвакыт балет хәрәкәтләре белән сәхнәдә йөри, Дивананың Дәрвишне эт булып талау күренеше - үзе бер уңышлы эпизод. Монда актёрның акробатлыгы да, эт рәвешен алуы да, физик әзерлек тә, актёрлык гайрәте дә таләп ителә. Мәхәббәт каһарманы Руслан Әюпов белән мәхәббәт гүзәле Зөлфия Гыйльметдинованың дуэты әсәрнең төп уңышын тәшкил итә. Егетнең актёрлык гайрәте, кирәк чакта пышылдавы, кирәк чакта югары-каты тавыш белән сөйләве, дикциясенең шәплеге һәм, гомумән, Чаллы театрында ачык-чиста Ана теленең яңгыравы да тамашачының күңеленә хуш килде. Форсаттан файдаланып, режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗаты турында кыскача гына мәгълүмат биреп узам. Утыз өч ел дәвамында Фаил Ибраһимов - дистәләрчә (80) спектакль куйган һәм мул уңыш яулаган режиссёр, Минзәлә һәм Чаллы театрларында баш режиссёр булып озак еллар эшләгән җитәкче, Камал һәм Әлмәт театрларында пьесалар сәхнәләштергән шәхес. Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр... Театр өлкәсендә дә, әдәбиятта да профессиональ тәнкыйть үшәнләнде. Юкса тәнкыйть талантлы кешенең иҗатын хупларга, үстерергә бурычлы яки аның иҗатын инкарь итәргә тиеш. Соңгы елларда җирлексез мактау, җирлексез хурлау мәкаләләре еш күренә башлады. Андый гамәл әдәбиятны да, сәнгатьне дә үстерми, халыкның зәүкын боза гына. Әле анысы бер хәл, талантлы кешенең игътибарга лаек әсәрләрен, сыйфатлы спектакльләрен мактамау да, сүкмәү дә эчне пошыра торган нәрсә. Бу да - инкарьнең бер шәкеле, әлбәттә. Битарафлык, күрмәмешкә салышу, талантлы кешенең талантлы икәненә шик белән багу, талантлы кешенең уңышлы әсәрен салып таптау, югары кимәлдәге эшен күрмәгәнгә салышу куркыныч мохит тудыра. Әлеге тенденция - әдәбиятның, сәнгатьнең башка өлкәләренә дә хас күренеш. Сәнгатьнең дә "үз рэкэты, үз мафиясе" бар, күрәсең. Сәнгать булмаганга тәнкыйть юкмы, әллә тәнкыйть юкка сәнгать юкмы? Әлбәттә, алар тыгыз бәйләнгән, тик сәнгатьтә дә, әдәбиятта да, тарих фәне мәйданында да уңышлар бар. Кызганыч ки, ул уңышларның байтагы тәнкыйтьнең эзлекле игътибарыннан төшеп кала. Галимнәрнең гафу ителмәс хәбәрдарсызлыгымы бу? Әллә субъективлыкмы? Әллә театр белгечләре арасындагы гап-гади "күрә карау" галәмәтеме? Фаил Ибраһимовның катлаулы, бай иҗаты да шулай шау-шусыз гына, мактау таләп итмичә генә өлкәнәйде. Кызганыч, бөтен татарына җиде-сигез генә режиссёр булып та, аларның кайберләре тәнкыйть, матбугат игътибарыннан читтә кала. Юкса, биш-алты спектакль куюга ук, яшь режиссёрның иҗат атналыгын уздырып, аның тоткан юлы, өслүбе, иҗат алымнары турында тәфсилле сөйләшүләрне оештыру Театр әһелләре җәмгыятенең, Актёрлар йортының, Фәннәр академиясенең даими планында булырга тиеш. Гәзитләр, журналлар һәр режиссёрның иҗаты, яңа куйган спектакльләре турында махсус заказ белән мәкаләләр яздырырга, бастырырга тиештер бит инде. Төрле уку йортларында белем алучы шәкертләргә курс, диплом эшләре яздырып, киләчәктә диссертациягә кадәр барып җитәрлек итеп, максатлы рәвештә театр тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре әзерләү бер тәртипкә салынырга тиештер. Профессиональ театр тәнкыйтьчеләре, кызганыч ки, бик аз. Үзенең озын иҗат гомерендә (33 ел) Фаил Ибраһимовның хезмәте турында язылган мәкаләләр күп түгел, унлап булыр. 80 спектакль куйган режиссёр өчен бу - сиксәннән бер өлеш кенә. Ни өчендер җитди тәнкыйтьчеләр Фаилнең иҗатын күрми, күрергә теләми? Очраклымы бу? Әллә монда ниндидер сәламәт булмаган мөнәсәбәтләрнең чагылышы бармы? Әйдәгез, югары кимәлдәге театр тәнкыйтьчеләрен, театр әһелләрен тыңлап багыйк. Менә, ул чагында (моннан 13 ел әүвәл) Фаил Ибраһимов җитәкләгән Чаллы театрының Казандагы гастрольләреннән соң театр белгечләре оештырган конференциядә телдән әйтелгән, ләкин матбугатка чыкмаган сүзләр (1994). Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илялова: - Әлеге театр белән мин моннан дүрт ел элек танышкан идем. Бу юлы мин аптырап калдым. Каршымда - яңа театр, сез яхшы якка үзгәргәнсез. "Курку" спектакле шәп. "Күбәләк булып җаны кайтыр" спектаклен мин моннан дүрт ел элек караган идем. Әсәр үзгәргән. Бу - югары дәрәҗәдәге спектакль. Актёрлар ышандырып уйный. Бу - олы, җитди эш. Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова: - Чаллы театры - ялтырап торган профессиональ театр! Бу - бәхәссез! Профессионализм - актёрларның яхшы уенында. Әлеге театрда мәһабәт егетләр күп, яшь артисткаларны үз артларыннан ияртә алырдай тәҗрибәле Гөлүсә ханым, Әлфия Рәхмәтуллина кебек артисткалар бар. Драматург Юныс Сафиуллин: - Шәп театр! Хикмәт режиссурада! Камал театры директоры Шамил Закиров: - Зәвыклы театр! Хикмәт репертуар сайлый белүдә. Фаил символлар белән эш итә! Сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов: - Бик кызыклы театр. Югары дәрәҗәдәге профессиональ коллектив. Режиссура көчле. Сәхнәне җиһазлау, бизәү эшләре - сценографиянең образлы булуы - Чаллы театрының йөзе. Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова: - Театрда зәвык сизелә. Яшь театрның юл башы зәвыктан башлана икән, бу инде бик тә куанычлы күренеш. Театр озын гомерле булсын. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи: - Әйбәт, әйбәт, бик һәйбәт театр Фаил Ибраһимов театры. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюп: - Кыска гына әйткәндә, егетләр булдыра! Бу сүзләрне профессиональ актёрлар һәм театр белгечләре әйткән иде. Ләкин ни өчендер профессиональ тәнкыйтьчеләр шушы фикерләрен матбугатта җәеп салмады. Ә абруйлы матбугат ни өчендер дәшми. Миңа калса, сәхнәдә символлар куллану, образлы детальләр иҗат итү, мизансценалар аша көтелмәгән мәгънә әйтү - режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗат алымнарының берсе. Татар театры, без белә-белгәннән бирле, "ике такта, бер басма - уртасында мәхәббәт" ысулы белән иҗат итә килде. Бигрәк тә күчмә шартлардагы театрлар спектакльләрне гел бер төрле җиһазлый иде. Арткы диварга каенлык (башка очракта: наратлык, урман, болын) күренеше ясап эләләр дә ян-яктан - өй баскычы (болдыр яки тәрәзә), икенче якта тактага ясалган капкамы, мунчамы төртеп куялар, сәхнә уртасына калку урын ясыйлар да, ике егет - бер кыз артыннан, бер егет ике кыз артыннан куыша башлый, көлә-көлә, елый-җырлый мәхәббәт уйныйлар. Һәрвакыт безнекеләр җиңә иде. Өлкән буын артистлары, режиссёрлары, зинһар, миңа үпкәләмәсен, әлбәттә, театр тарихында бик уңышлы спектакльләр дә күп булды, мин монда фәкать гомум "өслүб" турында әйтәм. Ягъни, режиссёрлар спектакльнең образлылыгы, күчмә шартларда шартлы детальләр белән генә кыен хәлләрдән чыгу турында башларына да китерми, чынбарлыкка якын авыр декорацияләр ясата торганнар иде. Бу күренеш татар театрының торгынлык елларында булды. Шөкер, яңа режиссёрлар, яңа актёрлар, яңа драматурглар килде. Татар сәхнәсендә образлылык, читләтеп әйтү алымнары да пәйда булды. Фаил Ибраһимов - театрның миссиясен тирән аңлап эш итүче режиссёр. Ул пьесаның "орлыгын" тапмыйча, спектакль куярга тотынмый. Аның өчен пьесаның рухына тәңгәл килә торган сәхнә җиһазы кирәк. Образлы ул җиһазны табу өчен, атналар, айлар уйларга, хыял дөньясында фикер йөртергә кирәк. Фаилнең символлар, абстракция образлары белән эш итүе, иҗат өслүбе беренче спектакленнән үк ялтырап күренә иде инде. Фаил Ибраһимовның режиссёр буларак тагын бер асыл сыйфаты бар. Ул - тәрбияче-режиссёр. Шәһәрнең стационар театрлары, гадәттә, әзер актёрлар белән, сыналган, танылган артистлар белән эш итә. Күчмә шартлардагы театрларда актёрларга кытлык була, шуңа күрә артистларны читтән, һәвәскәрләр арасыннан алырга туры килә. Алар актёрлык осталыгы дәресләре узмаган. Менә шулардан режиссёр актёр ясарга тиеш. Спектакль куясы урында режиссёр актёрлык осталыгы Чаллы Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры дәресләре уздырырга мәҗбүр. Фаил - бу эшнең Фаил Ибраһимов. остасы. Ул - театр мәктәбе эшләп бетермәгән җитешсезлекләрне төзәтергә алынган режиссёр. Ул - уртача сәләтле актёрдан - яхшы актёр, яхшы актёрдан шәп актёр ясый ала торган тәрбияче. Фаил Ираһимов сәләтенең тагын бер гүзәл ягы бар: ул спектакльдә ярашканлык (ансамбль) хасил итә ала. Товстоногов әйткәнчә: бөек актёрларның берсе - агаракка, икенчесе тагаракка тартып, спектакль уйнауга караганда, урта сәләтлеләрнең берләшеп, ярашып уйнавы кадерлерәк. Ачылып бетмәгән актёрны талантлы актёрга якынлаштыра алу сәләте һәр режиссёрга да тәтеми. Фаил Ибраһимовның тәҗрибәсе бай, куйган спектакльләре күп, ул Татарстан актёрларының нәрсәгә сәләтле икәнен биш бармагы кебек белә. Кайсы театрга барып спектакль куйса да, Фаил Ибраһимовның хезмәте заяга китмәс. Алда планнары бар аның, ул кече күләмле әсәрләргә мөрәҗәгать итмәкче була. Әлбәттә, театр җитәкчеләре, пьесаны куярга алганда, бу пьеса безгә күпме керем бирер, дип уйлый. Ләкин Фаил Ибраһимов, иҗат кешесе буларак, җитди пьесалар сәхнәләштерергә хыяллана. Актёр үссен өчен, комедия белән рәттән, трагедиясен дә, кыска шәкелдәге пьесаларны да уйнарга кирәк. Фаил - озын иҗат юлында шактый кыен ашаган кеше. Ләкин ул кыенлыкларны җиңә килде, алга таба да режиссёр Фаил Ибраһимов алган юлыннан тайпылмас, сәнгатькә тугры хезмәт итәр, иншалла! Быелгы Төрки халыклар фестивалендә Мостай Кәримнең пьесасы нигезендә Фаил Ибраһимов куйган "Ай тотылган төндә" тамашасы театрның ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга баруы турында сөйли. Иҗат итү шартларының никадәр кыен булуына карамастан (театрның профессиональ коллективы яшәрлек үз бинасы юк), театрны, зур коллективны тиешле формада тотканнары өчен, театрның баш режиссёры Фаил Ибраһимов белән директоры Рашат Фәйзерахмановларның батырлыгы һәм иҗади каһарманлыгын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер. Чаллы театрының киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерлек иҗади гайрәте бар. Рабит БАТУЛЛА ЮЛЛАР ҺӘМ ҖЫРЛАР Фәттаховны гомер буе беләм кебек. Минем күз алдынд олының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды ган мәдәният хезмәткәре исемен алды... Инде менә хәбә овның татар халкы алдындагы хезмәтләре "Фидакарь хезмә яләнгән икән. Ләкин бәяләрнең иң зурысы әле бу түгел. Аны л хәзер Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының ! Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында хезмә рмәтләүләр исән чагында сирәк эләгә. Ә ул бу хөрмәтләүләргә а тиешле зурлау күрмәгән якташларын таныту юлында куйган "Рәшит Ваһапов. Заман. Иҗат. Шәхес" китабы өчен "Бәллүр бүләкләнүе юлның башы гына булган икән әле. Бай тарихлы, мул биргән төбәк дөньяга Рифат Фәттахов дигән кеше килүе Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кынамы соң әле монда?! Кав л татар халкы яңадан ачасы шәхесләр... Аның үзен белүчеләр дә лән генә чикләнми. Алай да беркадәр чигенеп, аның тәрҗемә ян итмәс. Җәяүле кеше сукмагы каләм кыстырып йөрү генә түгел. Булды бу. Совхоз техникумга бухгалтерлар курсына китәм! Шуны тәмамлагач, колхоз рәисе булам дип йөрим. Татар теле укытучым Әнвәр абый Ташбулатовка бу хыялым бер дә ошамады. Шуннан ул мине үзе белән Казанга алып китте. Габдулла Тукай, Рәшит Ваһапов каберләрен күрсәтте. Бу сәяхәт минем тормышта борылыш ясады". Димәк, алда - Казан! Казанга Рифат Фәттахов пар атта түгел, җәяүләп чыгып киткән икән. Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров белән. Сулдан уңга: Рифат Фәттахов, Гөлсирин Абдуллина, Урыным - Казан дәүләт Азат Абитов, Ранис Габбазов. университетының журналистика факультетында, дип ышанган, алтын медальле аттестат алган егетне хәрби комиссариат хәрби-сәяси мәктәпкә димләп торуга карамастан, ул Казанны сайлый. Казан студентлары арасына Рифат Фәттахов дигән егет килеп керүен бик тиз ишетеп алган идек без. Чөнки рус телендә генә чыгып килгән "Ленинец" газетасы Нижгар төбәгеннән хөр фикерле, таза сынлы егет килүгә татарча сөйләшә "башлаган". Ул Казанга килүгә үк, бөтен газеталарга язарга керешә. "Социалистик Татарстан" газетасы ишеге төбеннән тиз боралар аны. Миргалим Харисов дигән җитди журналист: "Энем, профессияне дөрес сайламагансың", - ди. Башка газеталар да бетмәгән. Өченче курста укыганда ук, факультет диварында "Рифат Фәттахов иҗаты" дигән стенд эленеп тора. "Ленинчы"га тотынганда, ул аспирант иде инде. Урамда, мәйданнарда милли хәрәкәт активлаша. Рифат та рухы белән милләтче. Нидидер файдалы эшләр майтарасы килә. Ул бит, гомумән, кул кушырып утыручылардан түгел. Аны бераз мактандырып алганда да ярар иде. Булдыклы кешегә мактану килешә ул. "Студентлык чорында ике ел гына авылдан ярдәм алдым. Аннан үзем продюсерлык итә, ягъни концертлар оештыра башладым. Авылдашларымны ул вакыттагы мәшһүр артистлар белән күрештерәм, үземә дә азмы-күпме әҗере кала. Казанга килүгә, иң беренче продюсерлыгымны Хәйдәр Бигичевларга кунакка килүдән башладым. Зөһрә ханым сыйлаган шулпаның тәме әле дә теш төбендә. Бик җылы кабул иттеләр. Менә шуннан соң, мин аларның концертын оештырып, авылыбызга алып кайттым". Бу хакта Рифат Фәттахов белән әле иркенләбрәк сөйләшербез. Хәзергә "Ленинчы" белән эшне бетереп куйыйк. Остазы Флорид Әгъзәмовны сагынып искә алу өчен дә җай чыгып тора. "Әйе, мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул мине кулымнан җитәкләп йөртте. Идеяләр бирә, юл күрсәтә торды. Мин йөгерә-йөгерә үти тордым. Нинди ишекләргә шакыйсын да ул өйрәтте. Әле шулай да җиңел генә булмады ул эш. Иң нык ярдәм итәргә тиешле кешеләр сыната иде. Бер генә мисал: университетның русча чыга торган газетасының бүлмәсе бар, ә татарчасыныкы юк. Бүлмә таләп итеп кергәч, ул вакыттагы проректор Миркасыйм Госманов мине "әрсезләнеп" йөргәнем өчен кыздырып чыгарды". Үткән эшкә салават. Ул бит барыбер "Ленинчы" белән генә чикләнеп калмый. Юрганын тарсынып, "Мәгърифәт" газетасы дип җенләнеп йөри башлый. Монда да алар Флорид абый белән бергәләп йөриләр. Чыннан да, уку йортларының һәркайсында студентлар өчен газеталар чыга. Нигә дип әле барысына уртак вузара Җырны җигеп, җилдереп икәнлеген аңлау өчен бәләкәй малайның хыялы җитми. Күк гөмбәзенең чиксезлеген аңлый алмый йөдәгән кебек. Рәшит Ваһапов! Актукныкы! Әбисе, сандыгын ачып, тәлинкәне иске патефонга куеп җибәргәндә, өй эчен әллә нинди могҗизаи моң биләп ала. "Казанга килгәч, авылдашымның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак кызыксындым. Ләкин тапканым бик аз булды. Менә шуннан инде мин бу эшне үземә бурыч, авылдашым васыяте итеп кабул иттем", - ди Рифат. Ул бу бурычны бише белән генә түгел, йөзе белән үти. Хәзер инде "Ваһапов кем соң ул?" дигән сорау беркайчан да куелмас. Беренче Фестивальдә үк килгән кунакларга аның тавышы язылган 600 кассета биреп җибәрелде. Югыйсә, ул кассетаның "ХХ гасырның бөек җырчылары" сериясеннән чыгарылуы үзе генә дә зур казаныш иде! Бу тема Рифат Фәттаховны кыздырып җибәрә. "Бөек Җырчылары бар татарның. Әнә, Зур концерт залында Бах, Бетховен кебек композиторларның бюстлары тезелеп тора. Ни өчен соң анда үзебезнекеләр - Булатова, Даутов, Насретдинов, Ваһапов юк?! Казанның 1000 еллыгын форсат итеп, бөек татарларга һәйкәлләр тезеп чыга ала идек. Инде аннан соң да унике ел үтте. Казан урамнарында Кол Галидән башка берәр бөек шагыйрьгә һәйкәл куелдымы? Урам исемнәре татарча сөйләшәме? Бервакыт Финляндиядән дуслар килеп төште. Вокзал ягыннан Азинога таба үткәнче, миннән урам исемнәрен сораштыра бардылар. Саныйм: Чернышевский, Толстой, Бутлеров... Һәйкәлләрне күрсәтәм: Ленин, Горький, Шаляпин... Өйгә кайтып җиткәндәрәк: "Теге юл аэропортка илтә", - дигән идем, кунакларым миңа: "Безне шунда илт. Син безгә татар шәһәрен күрсәтәм дип алдалагансың. Без андый шәһәр күрмәдек, кайтып китәбез", - диделәр". Аның каруы, бөек якташларын һәйкәлле итүгә ирешә. Авылы Актукта Рәшит Ваһаповка бюст куйдыра. Инде быел Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов һәйкәлләре Нижгар төбәгендәге Уразавылда - Кызыл Октябрь районы үзәгендә мәгъруранә басып тора. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцевка, Бөтендөнья татар конгрессына, якташларына чиксез рәхмәтле ул. "Бер мин генә йөрсәм, әллә ни майтара алмас идем", - ди. Сөйләшүебездә һәрдаим чагылып киткән "Финляндия" сүзенә игътибар итәм. Ул анда да үз егет бугай... "Мин анда туасы булганмын бит, - ди Рифат, - бабайның әнисе Айниҗиһан әбием шунда күмелгән. Ерак бабам белән ул әбием гаиләсе - инкыйлабның тагын бер корбаны. Айниҗиһан әбием, барып урнаша торырга дип Финляндиягә киткәч кенә, чикләр ябылган. Болар икесе ике якта каңгырып яшәргә калганнар. Бабай кулында яшь бала да калган бит әле. Минем Фәттах бабам ул. Айниҗиһан әбиемнең каберен күреп кайттым". Авыл белән Финляндия арасында хатлар йөреп торган. Аннары моңа чик куелган. Бервакыт Финляндиядән килгән посылканы да кире борып җибәргәннәр әле. Янәсе: "Кирәк түгел подачкаларыгыз!" Чөнки тиешле җиргә чакыртып, нык кына өркетеп алганнар. Әмма теге якта калганнар өчен дә кадерле нәрсәләр булган. Хәмидә Чайдам ханымның шундый истәлеге бар: "Минем әти дипломат иде. Кая гына юлга кузгалса да, чемоданына татарча җырлар язылган тәлинкәләр тутыра иде", - дип сөйләде ул. Әлеге дә баягы, Рәшит Ваһапов җырлары инде болар. Менә шуның өчен Ваһапов исемендәге фестиваль дөнья буйлап сәфәренең беренче адымнарын иң элек Түбән Новгородта, аннан Хельсинкида башлый да инде. Беренче елны ук төбәкара фестиваль сыйфатында ул Санкт-Петербургка, Төмәнгә, Екатеринбургка, Башкортстанга юл ала. Икенче елны Удмуртия,Чувашстан,Ульяновск өлкәсе, Пермь крае, Самара... Өченче елны Мәскәү, Украина, Марий Эл, Кытай, Германия... Һәм янәдән - Актук, һәм янәдән - Казан. Җыр, дөньяны әйләнеп, туган ягына, башкалабызга кайта тора... Кайта һәм яңа исемнәр ияртеп кайта. Татар яшәгән һәр төбәктә кызып киткән җыр бәйгеләре Ваһапов исемен әләм итеп күтәрә. Шул бәйгеләрдә җиңүчеләр Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында катнашырга атлыгып тора. Конкурсларның жюри рәисе дә Илһам Шакиров үзе бит әле. Татар эстрадасына яңадан-яңа исемнәр килә. Яңа якты йолдызлар балкый тора. Менә кайчан башланган икән ул татар эстрадасындагы бүген генә исеме табылган Үзгәреш җиле! Миллиард сумнар түкмичә генә! Фәкать Җыр атлы аргамакта җилдереп кенә. Ни өчен шулай дәррәү күтәрелде соң җырлы халык? Татар җырын зурлап, татар фамилияле җырчыларның - кемнең Латвиядән (Эллина Шиһабетдинова), кемнең Прагадан (Галия Ибраһимова), кемнең Алматыдан (Бибигөл Түләгәнова), кемнең Берлиннан (Айдар Гайнуллин) килүләренең дә роле зур булгандыр. Альбина Шаһиморатова Америкада стажировкада иде, ул да кайтты. Хәтта Зураб Соткилава кебек грузин, Алаар Хаак кебек эстон, Фёдор Тарасов кебек рус җырчылары да читтә кала алмады. "Әлбәттә, аларны кайтару, китерү өчен шактый тырышырга кирәк була торган иде. Беренчесеннән үк Фестивальнең милли премиясен тапшыруны гадәт иттек. Беренчесе - Фәридә Кудашева! Планканы шул югарылыктан төшерергә ярамый иде, төшермәдек тә!" Фестивальләрнең лауреатлары да бу мәртәбәле исемне горурланып йөртә булыр. Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Марсель Вагыйзов, Айгөл Сагынбаева, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Азат Фазлыев... Фестиваль кабызган йолдызларның саны хисапсыз. "Тырышмый гына балык та капмый", ди рус мәкале. Татар җырына лаек заллар юллап йөрүләр, юл чыгымнарын каплардай иганәчеләр табулар да җиңел булмагандыр. Китерелгән җырчыларга юл чыгымнарын, тору хакын, гонорарын каплыйсы да бар бит әле аның. "Рәшит Ваһапов исемендәге Фонд рәсми төстә оешканнан бирле, хәлләр җиңеләйде. Татарстан хөкүмәте Фондны бюджетка алды, безне теләнеп йөрергә калдырмады. Фондның бюджеты хәзер 10 миллион белән исәпләнә. Штатта да унлап кеше эшли. Чыгымнарга сыеша алмаганда, Президентыбыз һәрвакыт хәлебезгә керә. Рәхмәт аңа". Унөченче фестивальгә һәм үзенең 50 яшьлек юбилеена дөньяның 11 илендә, Россиянең 56 төбәгендә эз калдырып килә Рифат Фәттахов. Мактанырлык гамәлләре тагын да бар аның... "Эстрададагы башбаштаклыкны җиңеп, фестиваль кысаларында фонограмманы гамәлдән чыгаруда, сәхнәгә профессионализм алып килүдә ролем зур булды дип саныйм. Исемнәре ни кызыккыч булса да, фонограммасыз сәхнәгә чыкмыйм мин, дигән җырчыларны чакырудан баш тарттык. Халык җырларын оркестр белән яңгыратуга ирештек. Иң яхшы оркестрлар белән килешү төзергә тырыштык. Мәшһүр Фуат Мансуров безнең теләктәш, фикердәш, сәхнәдәш булды. Казаныш түгелмени бу! Татар җырын Мәскәүдәге Чайковский исемендәге 1800 кешелек залда, Союзлар йортының 1200 кешелек колонналы залында яңгыраттык. Зур заллар бу! Ә иң кечкенә зал - Америкада. Сан-Францискода залы 20 генә кешелек Татар йорты бар икән. Анда мин, Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин барган идек. Андагыдан да кечкенә аудитория Лос-Анджелеста булды. Бер татар бае гаиләсендә. Филүс аларга "Туган тел"не җырлады. Фәйзелхак әфәнде елый, хатыны елый, мин елыйм, Филүс елый, Рөстәм елый... Япония, Кытай, Фестивальнең мәртәбәле кунаклары белән. Төркия аша Америкага барып Зураб Соткилава һәм Бибигөл Түләгәнова. төпләнгән татар нәселен елатып кайттык. Туган илне сагыну, җирсү буыннар аша да басылмый икән. Юк, мин кечкенә заллар турында хыялланмыйм. Казанда эстрада концертларын куеп булырлык бер затлы зал, музыкаль театр турында хыялланам. Профессиональ эстрада кирәк. Шунда ук тавыш яздыру студиясе дә булсын иде ул. Безнең эстрада бригадалары чегән таборы рәвешендә болганалар лабаса. Ә теге музыкаль театр турында моннан дүрт ел элек үк Президентка хат керткән идек. Ул "добро"сын биреп, тәкъдимнәр әзерләргә кушып, виза да салган иде. Нилектәндер йөк кузгалмый". Алган белеме җәһәтеннән җырдан ерак торырга тиеш кеше дә бит инде ул үзе... Бу ниткән шаукым була соң? Язмыштыр, күрәсең. 13 яшендә "Артек"ка җибәрәләр аны. Татар малае булганына күрәме, татар вожатые аны үз отрядына ала. Ә бу отряд "Артек" музыкантларының - быргычы-барабанчыларның җыелма отряды булып чыга. Музыкаль белеме булмагач, аңа, беләгең таза, дип, "Артек" байрагын йөртергә кушалар. Шулай итеп, 45 көн дәвамында лагерь байрагын тотып, иң алдан йөри, музыкантлар башында! Кызыклы хикәятләре күп аның. "Бер елны чиргә уралдым. Ашап булмый, йоклап булмый, ябыгып беттем. Актукка кайтып киттем, бәхилләшергә дип. Рабига әбием кайтуыма картоф яккан (бәрәңге боламыгы яккан зур пәрәмәч) пешергән. Шуны ашап бетергәнемне сизми дә калдым. Терелеп тә киттем. Мин әле дә гел шулай итәм: дөнья ямен югалта башладыммы - авылга кайтам. Сарсаз күле, Ишмәт тавы тирәсендә бер әйләнсәм, бүтән кеше булам. 360 кына чакрым бит, дөньяны әйләнгәнне, авылга гына кайтам инде мин!" Күпме генә урап йөрсәм дә, аның татар сәнгать дөньясына продюсер дигән термин алып керүе турында әйтми кала алмыйм. Үзе исә бу турыда: "Минем чиләнүләрем шундый да матур, шундый да яңа сүзгә сыеп бетсә икән ул! Бер исемсез, билгесез, хәтта ки берәүгә дә кирәкмәгән талантны табып алып, аны җырларга гына түгел, бәлки киенергә дә өйрәтеп, юл сызып биреп, аудитория ясап, репертуар сайлап, алай гына да түгел, фатирлы, машиналы итеп - кыскасы аңа атасын, анасын алыштырып, гомереңнең бер өлешен бирү була инде ул продюсерлык итү. Бездә продюсерлык институты эшләнмәгән. Бу гамәлне, хәтта ки хәйриячелек кебек аңлау да бар. Зур дөньяга юл яра алган, хәзер инде аңа мин кирәкмим дип уйлаган бер "талантым" белән сөйләшәбез: "Син нидән канәгать түгел? Сиңа акча җитмиме?" - дип сорыйм. "Җитә. Сиңа күп кала. Шуңа ачуым килә", - ди бу. Нәрсә әйтим? Хәзер ул егет үзбаш эшли. Эшләсен! Минем эшемнең нидән гыйбарәт икәнен үзем генә беләм. Атаклы продюсер Айзеншпис бар иде. Ул менә көлдән күмәч "пешерә" белә торган остаз иде. Аның "күмәчләре" инде пешеп җиттек дип уйлап, үзбаш яши башлаудан соң, өч-дүрт ай узуга ишелеп төшә торганнар иде. Чөнки "үзбаш" булган төркемне яки аерым бер җырчыны популяр итү юлында ничәмә-ничә кылыч сынганын, сәхнә арты көрәшенең аяусыз икәнлеген алар белми дә кала. Кирәкле кешеләрне табуга, алар белән сөйләшүләр алып баруга киткән вакыт һәм акча чыгымнарын гына санасаң да... Аннары бит әле кабатланмас стильне табу, репертуар туплау кадәресе дә бар. Продюсер менә шул эшләр белән дә шөгыльләнә. Яңа исемнәр, яңа йолдызлар фестивальләр булып торганга кабына дип уйлау дөрес түгел ул. Җырчы Халыкара фестивальләрдә бишәр Гран-при алып та популяр булмаска мөмкин. Җырчы - продюсерына, продюсер талантка ышанганда гына Йолдыз кабына! Минем үзләренә продюсер булуымны, ризалашуымны көтеп торучылар байтак. Шөкер, Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары аша байтак талантлар калкып чыкты. Сайлап алырга да мөмкин. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Ә инде кайбер низаглар чыгып тору - бу кадәресе тормыш кануны. Ачынулар да бар. Әйтик, Филүс Каһировны дөнья йолдызы итү мөмкинлеге бар иде. Италиядәге Бельканто академиясе җитәкчесе Мирелли Френи белән сөйләшүләр уңышлы төгәлләнгән иде.Тавышы ошады, үсеш мөмкинлекләрен күрделәр. Филүс үзе теләмәде. Кызганыч. "Үзгәреш җиле" дигән проект та татар җырына шундый үсеш тели ләбаса. Әмма бу "Үзгәреш җиле" татар җырын дөньяга танытуның иң үтемле юлы, җырны яңа өслүбтә башкарып, заманча сәхнә бизәлешенә төреп бирү була инде ул, дип уйладылар, ахры. Шулай итеп, Опера театры бинасында сынап каралган "Үзгәреш җиле" Мәскәү залындагы концертка тамашачы җыя алмады, диделәр... "...Чөнки татар бәгырендә яңгырап торган газиз җырларның эчке моңы әллә кая киткән булып чыкты. Бу фикер иске булса да, кабатлыйм инде - татар җырының фишкасы - моң! Үзгәртсәң дә, концертларның структурасын үзгәртү җәһәтеннән генә уйланырга кирәк. Йөрәгеннән моңын алсаң, татар үзе дә юк ул. Җырында аның тарихы, язмышы..." ...Димәк, продюсер талантлы җырчыга икенче дәрәҗәдәге космик тизләнешне бирә, ә менә өченче тизләнешкә чыгу-чыкмау аның үзеннән тора. Ә бит Ходай биргән талантны татар исеменә хезмәт иттермәү үзе гөнаһ. Шушы урында сөйләшүгә нокта куеп, Рәшит Ваһапов исемендәге 13 нче фестивальнең йомгаклау концертына киттем. Бүген анда Фестивальнең узаманы Рифат Фәттаховны зурларга тиешләр. 50 яшьлек юбилее егетнең! Концерт шәп, котлаулар мул булды. Рифат Фәттаховның түшенә медальләр дә кадалды, бүләкләр дә бирелде. 50 нче сан белән бирелгән "Тынычлык Розасы" дигән орден аеруча кызыксыну уятты. Ул орден ни-нәрсә һәм нинди казанышлар өчен бирелә икән, дип әсәрләнеп торганда, Грузиядән килгән СССРның халык артисты Зураб Соткилава үз халкының җырларын җырлап, юбилярның йөрәген яулады. "Минем халкым җырчысын зурлап килеп, үз халкыңның моңнарын бүләк иттең. Моннан да зуррак бүләк булырмы? - диде Рифат Фәттахов. Аннары өстәп куйды: Мин, гомумән, милли җанлы кеше. Һәр милли нәрсә минем өчен кадерле". Ышанабыз, Рифат! Асия ЮНЫСОВА, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кайтаваз Йөрәк аша үткәреп алының 3нче санында басылып чыккан "Сагынган бер тында зур кызыксыну белән укып чыктым. Авто акыйгаларны шундый зур осталык белән тасвирлап ру чорының фаҗигасе, авыл активисты булып йөрүч сызлыгы, сугыш вакытындагы коточкыч авырлыкларн мышы, сугыш чоры балаларының ачы язмышы - ми еше кебек, йөрәгем аша үткәргәндәй булдым. Шаһид ем әнкәемнән күчереп алган, шундый итеп сурәтләгән р балачак хатирәләре, ялгыз калуы, сыерыннан аерылу күпләргә хас авыл тормышын бөтен нечкәлекләр дагы геройларының характеры, нәкъ авылча сөйләме ең иң нечкә кылларына кагыла, хәзерге яшьләрг р нечкәлеге белән күзалларга ярдәм итә. Без, язучы , фәһемле хикәяләрен, эчтәлекле повестьларын яраты иясенә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез, шунды рен көтеп калабыз. Ралия КӘРИМОВА Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе Түбән Кама шәһәр Якты әсәр Шаян сәхифә УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ * * * Абзам Шәяхмәт өенә киттем. Аның углы - минем элеккеге яшьлек дустым - Нурмөхәммәд тә коры печән әзерләргә киткән булып чыкты. Өйдә хатыннар гына калган. Алары да өй артында, "ындыр" дип аталган җирдә, ашлык сугуда икән. Алар янына киттем. Ни күрәм? Ындырда Мәхүб, Махия апаларым белән Ләйлибәдәр - яшьлегемдәге кызлар - ашлык суктыралар. Аларның барысы да кияүдә икән. Махия Шәяхмәт абзамның кызы иде. Авылыбыздагы башкорт, мишәрләрнең гадәтләре бераз аерыла иде. Башкорт нәселле кызларның йөзләре ачык, алар атка атланып чаба, хәрәкәтләре ирләрнеке кебек. Махия дә шундыйлардан, ул хәтта иярсез атка атланып ыргып чаба, кияүгә чыкканда, аның бу кылмышын гаеп итеп күрсәттеләр. Мәхүб исә, ир-егетләр белән көрәшеп, үзенә ир сайлады. Ул бары тик үзен көрәштә җиңгән егеткә генә кияүгә чыгачак. Калгасау авылының бер куәтле иренә ул хатын булды. Ләйлибәдәр исә безгә күрше мишәрнең кызы иде. Сабыйлыгыбызда анам янында бергә белем алган идек. Мишәр таифәсенең (төркем, кабилә) кызлары ирләрдән кача һәм атка атланмый. Шулай итеп, бу юлы Махия аңа миннән качарга юл куймады. Мин дә иген сугуга килеп катнаштым. Бераздан мин салам өстенә сузылып яттым. Махия шунда чүмәлә итеп куелган көлтәләрне "һоп" итеп минем өскә өя башлады да мине көлтәләр белән күмеп тә куйды. Көлтә чүмәләсе астында калгач, миңа кычкырдылар: - Нигә өйләнмисең? Нигә дуадак ата каз кебек тулганасың? Өйләнергә сүз бирмәенчә, көлтә астыннан чыгармыйбыз! - дип шаярттылар. * * * Урман эченнән, юлсыз юлдан, тирән-юеш карга бата-чума, алга барабыз, атлавы кыен, тирләп-пештек. Кулына балта тоткан бер башкортны очраттык. Агач аударыр өчен килгән икән. - Авыл еракмы? - дип сорадык. - Мынау шул түбәнең аркаһында, яп-якын гына! - диде балтачы. Ләкин сәгатьләрчә барсак та, калкулык күренмәде. Тарихта кыйтгадан кыйтгага җиңел күчеп йөрергә күнеккән түрк кавемнәрендә ераклык үзләренчә үлчәнә, аларга ерак аралар да якын сыман тоела. Казан татары: - Чүгүчәк шәһәре кайда? - дип сораса, казакъ кешесе, ияге белән ишарә ясап, Кытай ягына күрсәтер дә әйтер: - Ана ул Чүгүчәк! - дияр. Казан татары соңыннан әйтер: - Казакъ ымлап күрсәткән якка өч ай йөредем! - дияр. Төрек-сәлҗуклар заманасында Анатолиядә дә шулай булган, имеш. Җәләлетдин Руми язып калдырган: "Барасы җир еракмы?" дип сораганга түрк: "Монда гына", дип җавап бирер. Бу җавапның асылы нәрсә булыр, беләсезме? Аның асылы: Тәңре сиңа куәт һәм батырлык биргән, ул ара бик ерактыр, Алла сиңа ярдәм итсен, дигәнне аңлата". * * * Мәскәү урамнарында кышын бик күп кар көртләре өелгән була. Автомобильләр йөри алмый. Сталин мотоциклга утырып йөри ала. Беркөн, мотоциклның бишегенә утырып, Сталин белән бергә каядыр китеп барабыз. Яз килгән чак, урамнарда тау кадәрле кар өемнәре эреп ята. Мотоциклдан төшеп, җәяү бармый хәлең юк. Биек кар тауларына күрсәтеп, Сталин: - Безнең Совет таулары! (Наши Советские горы!) - дип шаяртып алды. Икенче көнне ул мине тагын матайга утыртып каядыр алып китте. Биек өйләрнең югаргы катыннан сап-сары кәгазьгә төрелгән ниндидер бер нәрсә ыргыттылар. - Боларны төнлә генә ата торганнар иде! - диде Сталин. - Хәзер бер Халык комиссары вә Көнчыгышның мөхтәрәм бер вәкиле узып китәсен белеп, шуның шәрәфенә ташладылар! - дип төрттереп куйды. Мәгәр кышын җылыткыч батареялар һәм бәдрәфләр эшләми икән, кешеләр гәзитә кәгазенә төреп, өске кат тәрәзәләрдән нәҗесләрен урамга ташлыйлар ди. Рабит БАТУЛЛА тәрҗемәсе.