ИНЖЕНЕР ГАРИННЫҢ ҺИПЕРБОЛОИДЫ А.Н.Толстой КЫЯМ МИҢЛЕБАЕВ ТӘРҖЕМӘСЕ Бу җәйдә Парижның эшкуарлары иртәнге ашны "Мажестик" кунакханәсендә ашый торган булып китте әле. Анда җыелган халык арасында франсузлардан башка бөтен милләтләрнең дә вәкилләрен очратырга мөмкин. Ашап-эчкән арада, оркестр уйнап, бөкеләр атып, хатын-кызлар чырк-чырк килеп гөрләшкән арада, зур сөйләшүләр алып барыла, сату-алу эшләре җайга салына. Гостиницаның бер дигән холлында, күчәргә утыртылган пыяла ишекләр катында, Франциянен электәге батыр ирләренә тартымрак мәһабәт гәүдәле, чал чәчле бер агай бик эре генә кыяфәт белән кыйммәтле паласлардан арлы-бирле йөренгәләп тора. Өстенә ул киң ара фрак, аякларына ефәк оек белән лаклы, каптырмалы туфля кигән. Күкрәгенә көмеш чылбыр аскан. Бу агай швейцарлар башлыгы, гостиница тотучы акционерлар ширкәтенең ышанычлы вәкиле. Шешенке кулларын артка куеп йөренгәндә, ул аратирә туктап калгалый. Пыяла стенаның теге ягында, зур-зур яшел агач кисмәкләрдәге шау чәчәккә күмелгән агачлар, пальма яфраклары арасында аның клиентлары ашап-эчеп утыра. Аңдый чакны аквариумдагы үсемлекләр һәм бөҗәкләр дөньясын өйрәнүче профессорга охшап китә. Хатын-кызларына тел тидерерлек түгел, чибәрләр. Яшьләренә яшь дип кызыгасың, ул күзләре инде янып тора: англосаксларга хас зәңгәрләре дисеңме, Көньяк Америка хатын-кызларына хас төң карасыдайлары дисеңме, франсузларга хас миләүшә төслеләре дисеңме — һәммәсе бар. Өлкәнрәк хатыннар йсә, аш-суны әчкелтем соуслар белән тәмләткән шикелле, таушала башлаган матурлыкларын кием-салым, бизәнү белән янартып җибәргәннәр. Хатын-кызлар анысы чибәрләр, әйтәсе дә түгел. Тик менә ресторанда утырган ирләргә швейцар агай икенче төрлерәк карый. Капкорсак. Симез гәүдәле, сакал-мыекларын кырган чагында пәке, үтмәстәй, шешенке йөзле, йонлач бармакларын балдаклар белән бизәгән бу егетләр сугыштан сон каян, нинди шайтан таякларыннан яралганнардыр? Алар бер таңнан икенче таңга, кадәр кабаланакабалана төрледән-төрле шәрәп чөмерәләр. Йомшак бармаклары исә һавада акча саный, акча ясау, белән мәшгуль. Аларның күбесе Америкадан килеп оялаган. Ә бит ул нәләт төшкере илдә тездән алтынга батып йөриләр, иске изге дөньяны арзан гына бәягә кулларына төшерергә маташалар. Гостиницаның ишек төбендә кузовлары кызыл агачтан эшләнгән мәһабәт машина — рольс-ройс тавышсыз гына килеп туктады. Швейцар, муенындагы чылбырын чыңлатып, ишеккә юнәлде. Иң әүвәл тәбәнәгрәк буйлы, кыска гына кара сакаллы, саргылтрак чырайлы, итләч борынының яфраклары киңәеп киерелгән берәү килеп керде. Аның өстендә иләмсез киң озын пальто, тубал эшләпәсен маңгаена ук төшереп кигән иде. Ул мәгърур кыйфәт белән үзенең юлдашын көтеп алырга туктады. Аның беләң бергә килгән хатын ишек төбендәге колонна ышыгыннан атылып чыккан егет белән сөйләшеп калган иде. Егеткә баш кагып, хатын күчәрле ишектән эчкә керде. Бу Париҗдагы иң гүзәл хатынкызларның берсе, — озын зифа буйлы, соргылт күзле, сөттәй ак постау костюм кигән мәшһүр Зоя Монроз иде. — Роллинг, без ашап-эчеп алабыздыр ич? — дип сорады ул тубал эшләпәле кешедән. — Юк әле. Ашаганчы тегенең белән сөйләшәсем бар. Мондый кискен җавапка да үпкәләмәвен белдергән сыман Зоя Монроз көлемсерәп куйды. Ул арада ханым белән автомобиль янында сөйләшкән әлеге егет тә керде. Өстендәге иске пальтосын җйлбәгәй җибәргән, йомшак эшләпә белән таягын кулына тоткан. Сипкел баскан йөзеңдә дулкынлану сизелә. Сирәк кенә тырпу мыегы ябыштырып куйган төсле. Ул, мөгаен, кул биреп күрешергә дә теләгәндер, әмма Роллинг, кесәләреннән кулларын чыгармыйча гына, баягыдан да кырысрак итеп: — Семенов, сез чирек сәгатькә кичектегез, — диде. — Эшем булды... Шул эш инде... Гафу кылгайсыз... Җайланды тагы... Алар риза... Иртәгә Варшавага чыгарга әзерләр. Роллинг моңа каршы: — Бөтен гостиницага акыра торган булсагыз, сезне моннан куып чыгарачаклар, — диде. Аның төссез күзләреннән рәхим-шәфкать көтәрлек тугел иде. — Гафу кылгайсыз, пышылдап кына әйтим алайса... Варшавада һәммә нәрсә әзер: паспортлар да, киемнәр дә, корал-фәлән дә... Апрель башларында алар чик аша үтәчәкләр... — Хәзер мин мадемуазель Монроз белән ашап-эчеп алам, — диде Роллинг. — Сез ул әфәнделәргә барып әйтегез: мин аларны бүген сәгать дүрт тулып узгач күрергә телим. Кисәтеп куегыз үзләрен: әгәр дә мәгәр мине кәкре каенга терәтергә җыеналар икән, полициягә тоттырачакмын... Бу сөйләшү 192... елның язында булды. Таң атканда Ленинградтагы Крестовка елгасында Көймәчеләр мәктәбе турысына пар ишкәкле бер көймә килеп туктады. Көймәдән ике кеше төште. Яр кырыенда ук кыска гына сөйләшү булып алды: берсе хәйран кырыс тавыш белән нидер кушты, икенчесе, тын гына аккан караңгы суга текәлеп, тыңлап торды. Крестовка утравындагы урман артыннан зәңгәр төн пәрдәсен ертып алсу таң атып килә иде. Аннары икесе дә көймәгә иелде, шырпы сызгач, аларның йөзләре күренде. Көймәдән кәгазь төргәкләре алдылар, сөйләгәнне тыңлап торучысы шуларны кыстырып урман эченә кереп китте, сөйләүчесе исә көймәгә сикерде дә ашыга-ашыга ишәргә кереште. Суның шәфәкъ нуры төшкән сызыгын узды да аргы ярның күләгәсенә кереп чумды. Су өстендә дулкыннар гына чайкалып калды. "Спартак" командасының тиз йөрешле сай бер көймәсендә төпкә җигелеп ишә торган ишкәкче Тарашкин ул төнне клубта дежур тора иде. Яз җиткәнлектән һәм яшълеге аркасында ул гомерен ваемсыз рәвештә йоклап уздырмыйча, ике тезен кочаклап, йокыга талган суга карап бонда утыра иде. Төнге тынлыкта уйландырган нәрсә — ул да булса зур суны төшләрендә дә күрмәгән Мәскәү командасының ике ел рәттән бер кешелек, ике кешелек, дүрт кешелек көймәләрдә җиңеп чыгуы иде. Гарьләнми ничек түзәсең моңа! Җиңелүдән соң җиңүгә ирешеп, булгаңың спортсмен яхшы аңлый иде. Шуны аңлау, аннары әчкелтем үлән, дымсу агач исләрен алып килгән ямьле яз Тарашкинга күңелен төшерергә ирек бирми, июнь аенда булачак ярышка хәзерләнергә дәрт өсти иде. Бонда (Бон — яхт-клубларда спорт көймәләре, яхталар килеп туктый торган басма) утырган Тарашкин пар ишкәкле көймәнең килеп туктаганын да, кузгалып киткәнең, дә күреп торды. Дөнья хәлләренә ул алай артык шаккатмый иде, тик бу юлы бер әйбер аны ярыйсы ук гаҗәпләндерде: ярга төшкән ике кеше бер-берсенә пар ишкәктәй охшашлар иде. Буйлары да бер чама, өсләрендә дә бер үк төстәге киң пальто, йомшак эшләпәләрен маңгайларына ук төшереп кигәннәр, икесендә дә чөй сакал. Әй, ис китәрлек нәрсә юк ла, Республикада үзең төсле кеше белән бергә коры җирдәме, елгадамы булсын төнлә йөрү тыелмый лабаса. Тарашкин ул чөй сакалларны шундук онытыр да иде, тик өлгерә алмый калды: шул ук көнне Көймәчеләр мәктәбе янында гына, каен урманы эчендәге ташландык дачада могҗизалы хәлләр булып алды. Алсу шәфәкътән утраудагы әрәмәлек өстенә кояш күтәрелгәч, Тарашкин мускулларын шытырдатып бер селтәнде дә клуб ихатасыннан йомычка җыярга тотынды. Сәгать биш тулып, алтынчыга киткән генә иде әле. Ян капка шыгардап куйды, кибеп җитмәгән юлдан велосипедын җитәкләп Василий Витальевич Шельга килеп керде. Шельга бик тә чыныккан, көчле спортсмен, урта, буйлы, нык муенлы, җинел гәүдәле, җитез хәрәкәтле; тыныч һәм сак эш итүчән кеше иде. Ул уголовный розыскта эшли, мускулларын ныгыту өчен спорт белән шөгыльләнә иде. Ул велосипедын болдыр буена куеп: — Ни хәлләр бар соң, иптәш Тарашкин? Ал да гөлме? — дип сораштыра башлады. — Буыннарны бераз язып алыйм дип килгән идем әле... Кара инде бу чүп-чарны, ай-яй. Ул гимнастеркасын, салып, җиннәрен сызганды — аның куллары чандыр булса да мускуллары нык иде — боннарны ремонтлаганнан соң ихатада өелеп яткан такта кисәкләрен җыештырырга тотынды. Бүген заводтан егетләр килә, бер төн эчендә ялт иттерербез, — диде Тарашкин. — Василий Витальевич, алты ишкәкле көймәгә языласызмы соң? Шельга сумала мичкәсең, тәгәрәтеп барган мәлгә: — Нишләргә дә аптыраган әле, — диде. — Мәскәү егетләренең борынына чиерткәндә ярар иде дә бит, килә алмам дип куркам... Бер мәзәк эш чыгып тора әле. — Тагын бандитлардыр инде? — Юк, алай гына түгел — халыкара масштабтагы җинаять... — Кызганыч, бергә-бергә ишкән булыр идек. Боннар ягына чыккач, су өстендә йөгерешкән кояш нурларына карап, Шельга себерке сабын тук-тук бәргәләп ныгытты да шыпырт кына Тарашкинны чакырып алды: — Бу тирәдәге дачаларда кемнәр яшәгәнен яхшы беләсез булыр? — Зимагурлар яши шунда. — Март урталарында бу дачаларның берәрсенә күченеп килүче булмады микән? Тарашкин кояш нурында тирбәлгән елгага күз төшереп алды, бер аягы белән икенчесен кашып куйды. Шуннан соң гына: — Әнә теге агачлыкта ишек-тәрәзәләренә такта сугылган бер дача бар, — диде. — Өч-дүрт атна элек, шулай хәтердә калган, ни күрим — тегенең морҗасыннан төтен чыга. Без аны шундук, бандитлар-мазар түгел микән, дип уйлаган идек. — Ул дачага урнашучыларның берәрсен күрмәдегезме соң? — Туктагыз әле Василий Витальевич. Бүген иртән шуларны күрдем шиклле бит. Сазлы ярга көймә белән килгән теге кешеләр турында егет бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Шельга аның сүзен җүпләп торды, үткен күзләре исә кысылганнан-кысыла барды. Әйдә, күрсәт әле шул дачаны, — диде ул һәм каеш белән аркасына аскан револьвер кабурасын барлап куйды. Сирәгрәк кенә, каенлыктагы дача ташландык булырга тиеш иде: болдыры черегән, тәрәзә капкачлары өстеннән аркылы-торкылы такталар сугылган. Чардак тәрәзәләренең пыялалары коелып төшкән, почмакларындагы яңгыр торбасы чәрдәкләнеп, тетелеп беткән, асларына мүкләр үскән, өй тирәсен алабута баскан. Дачаны агачлар арасыннан гына караштырганнан соң, Шельга саклык белән генә тарәли әйләнеп чыкты да: — Дөрес әйткәнсез, яшиләр, — диде. — Бүген дә булганнар әле... Ни пычагыма тәрәзәдән кереп йөриләрдер — һич аңламыйм. Килегез әле монда, бу тикмәгә түгелдер. Алар җәһәт кенә, болдырга якынлаштылар. Болдырда яңа эзләр ярылып ята иде. Болдырның сул ягындагы тәрәзә капкачын яңарак кына кубарып ташлаганнар, тәрәзә эчке якка шар ачык. Юеш комда тагын аяк эзләре калган. Зур-зур эзләр, курәсен, авыр гәүдәле кешенекедер; шулар янында ук кичерәгрәк эзләр дә бар, анысының аяк очлары эчкә табарак караган. — Болдырда бөтенләй башка эзләр, — диде Шельга. Ул тәрәзәдән өй эченә күз салды һәм акрын гына сызгырып тавыш бирде. — Әй, абзыкай, тәрәзәгез ачык калган, берәр нәрсәгезне чәлеп китмәгәйләре. Җавап бирүче булмады. Караңгы бүлмә эченнән ниндидер тәмсез төче ис килә иде. Шельга кычкырып та карады. Аннары тәрәзә төбенә менеп, револьверын чыгарды да өй эченә сикереп төште. Беренче бүлмә буш булып, аяк астында штукатурка, кирпеч ватыклары, газета кисәкләре аунап ята иде. Яртылаш ачык калган ишектән кухняга керделәр. Ис җыя торган калпагы тутыгып беткән плитә, өстәл һәм утыргыч өсләрендә примуслар, фарфор тиглиләр, пыяла һәм металл ретортлар, банкалар, цинк тартмалар. Бер примус әле дә булса пыскып утыра. Шельга тагын бер мәртәбә "абзыкай"га эндәшеп карады. Аннары башын чайкап алды да саклык белән генә икенче бүлмәнең ишеген ачты. Бүлмә ярыйсы ук караңгы, тәрәзә капкачлары ярыгыннан гына кояш яктысы саркый иде. — Әнә ул! - дип куйды Шельга. Түрдәге тимер караватта берәү чалкан ята. Өстен дә чишенмәгән. Куллары баш артына каерылып, карават чыбыкларына бәйләнгән. Аяклары да бау белән уралгаң. Күкрәк турысында пиджагы дэ, күлмәге дә умырылган. Башы иләмсез каерылган, чөй сакалы тырпаеп тора. — Әһә, кадап үтергәннәр икән, — дип сөйләнде Шельга, күкрәк астына батырылган финкага ишарәләп. — Озак газаплаганнар... Күрегез әнә... — Василий Витальевич, бу бит теге... көймә белән килгән кеше. Үтергәннәренә дә бер-ике сәгатьтән артык түгелдер әле. — Шушында гына саклап торыгыз. Бернигә кагыласы, берәүне дә кертәсе булмагыз. Ишеттеме колагыгыз, Тарашкин? Берничә минуттан Шельга клубта телефоннан сөйләшә иде инде: — Вокзалларга наряд җибәрегез... Пассажирларның һәркайсын тикшерегез... Гостиницаларга наряд оештырыгыз. Иртәнге алтыдан сигезгә кадәр әйләнеп кайтучыларның һәммәсен тикшереп чыксыннар. Бер агент минем янга эт алып килсен. Эт килгәләгәнче, Шельга чардактан башлап бөтен дачаны җентекләп тикшерергә булды. Кая карама чүп-чар, пыяла ватыклары, обой кисәкләре, тутыгып беткән консерв банкалары аунап ята. Тәрәзәләрне пәрәвез сарган, өй почмаклары күгәреп, гөмбәләнеп беткән. Дачаны 1918 нче елларда ук ташлап киткәннәр булса кирәк. Кухня белән тимер караватлы бүлмәдә генә кеше аягы йөргәнлеге сизелә. Үтерелгән кешенен кесәсеннән табылган франсуз булкасы белән бер телем чәй колбасасыннан башка бернинди ризык ише нәрсә, дөнья кирәк-яраклары күзгә чалынмый. Монда кеше яшәмәгән, бирегә тик ниндидер яшертен, эш белән генә килә торган булганнар. Өйне тентеп чыкканнан соң, Шельга әнә шундый фикергә килде. Кухняны әйбәтләп күздән кичергәч, ниндидер химик препаратлар беләән эш иткәннәре мәгълүм булды. Плитә өстендәге көл өемнәрен актаргач, шундагы брошюраларның бөкләнгән битләрен укыштыргалагач, ул, үтерелгән кеше юк-бар пиротехника (Пиротехника — фейерверклар ясау һәм очыру техникасы.) белән шөгыльләнгән булырга тиеш, дигән икенче нәтиҗәне да ясады. Мондый нәтиҗәгә килү Шельганы тәмам аптырашта калдырды. Ул тагын бер мәртәбә үтерелгән кешенең киемнәрен тентеп чыкты, ләкин берни таба алмады. Шуннан ул мәсьәләгә икенче яктан килергә тырышып карады. Тәрәзә төбендәге эзләрне искә алганда, үтерүчеләр икәү булган, һәм алар тәрәзәдән кергәннәр, ә бу шактый хәвефле нәрсә, чөнки дачадагы кешенең тәрәзә ватып кергәнне ишетеп, каршылык күрсәтүе бик мөмкин бит. Димәк, алар дачадагы кешедән ничек кенә булса да берәр нәрсә алу янсә аны үтерү нияте белән кергәннәр. Ярый, алар бу кешене үтерергә теләделәр, дип карыйк. Алай дисәң, алар бит бу эшне җиңелрәк башкара алырлар, әйтик, дачага килгәнен сагалап торган булырлар иде; бу кешенең кыяфәтенә караганда, алар аны җәфалаганнар, шуннан соң гына пычак кадаганнар. Димәк, үтерүчеләр моңардан нидер сораштырып та, бусы әйтмәгән булса кирәк. Нәрсә таләп иткәннәр икән соң? Акча дияр идең — ташландык дачада пиротехника белән шөгыльләнергә ниятләгән кешенең юлга чыкканда үзе белән зур акча алуы икеле. Дөресрәге — алар бу кешенең төнге һөнәренә бәйле берәр серне белергә теләгәннәрдер. Уйлый торгач, Шельга кухняны кабат тикшереп чыгарга ниятләде, Стена кырындагы әрҗәләрне урыннарыннан кузгаткан иде — кухня астына казылган подвал капкачы күзенә ташланды. Тарашкин, шәм төпчеге, яндырып, идәнгә ятты да дым бәргән идән астын яктыртып торды, Шельга исә чери башлаган юеш баскычтан аска төшеп китте. Озак та үтмәде, ул карангыдан: — Шәмегезне алып монда төшегез әле! — дип кычкырды. — Менә кайда икән анын чын лабораториясе. Подвал бөтен дача буйлап сузылган иде: кирпеч стена буйларында кузлага утыртылган берничә такта өстәл, газ баллоннары, кечерәк кенә мотор, динамик, электролиз ясау өчен пыяла ванналар, слесарь инструментлары, өстәлләрдә исә көл өемнәре. — Менә бит ул нәрсә мәтәштергән, — диде Шельга, подвал стенасына сөяп куелган калын агач борысларны һәм табак-табак калайларны караштыргалап. Агач та, калай да үтәдән-үтә, тишкәләнеп, ә кайберләре тетелеп беткән — карап торышка утта көйдерелгән сымак тоела. Имән тактаны энә белән тишкәләгәннәр диярсең! Бер миллиметрдан да нәзегрәк итеп урта бер җиренә зурзур хәрефләр белән "П. П. Гарин" дип язылган. Шельга тактаның икенче чгын әйләндереп караган иде — шул ук хәрефләрнең киресен күреп, таң калды Калын имән тактаны ничектер үтәдән-үтә тишеп язганнар. — Кара инде бу хикмәтне, — дип сөйләнде Шельга, — юк, П. П. Гарин монда пиротехника белән шөгыльләнмәгән. Тарашкин аңарга ниндидер соры матдәдән пирамида төсле итеп эшләнгән, биеклеге утыз биш — кырык, иңе егерме — утыз миллиметр чамасы бер нәрсәне китереп күрсәтте: — Василий Витальевич, бу нәрсә булыр икән? — Каян алдыгыз аны? — Алар анда тартмасы беләң ята. Шельга пирамиданы әйләндерде-тулгандырды, иснәп карады, аннары өстәл кырыена куеп, яна торган шырпы кадады да үзе подвалның аргы почмагына китеп басты, Ш рпы янып беткәч, пирамида гөлт итеп дөрләп кабынды да биш-алты минут иссез-нисез, күгелҗем ялкын белән янды. — Моннан болай тәҗрибәләр ясамаска киңәш итәм, — диде Шельга. — Пирамида, газ шәме булган булса, подвалдан чыгып та өлгерә алмас идек. Ярый, инде килеп нәрсә белдек дигәндә, мондый нәтиҗә чыгара алабыз. Беренчедән, үч алу яки талау нияте белән үтермәгәннәр. Икенчедән, мәрхүмнең фамилиясең белергә тырышып карыйк — П. П. Гарин. Безгә мәгълүме шулар гына. Сез, Тарашкин, моңа каршы үз фикерегезне куясыз: көймә белән киткәне П. П. Гарин түгел микән, дисез. Алай булмаска тиеш. Тактага фамилияне Гарин үзе язган. Психологик күзлектән чыгып караганда, бу аңлашыла да. Әйтик, мин меңә шундыйрак берәр гаҗәеп нәрсә уйлап тапсам, куанычымнан сезнең фамилияне язмас идем, үземнекен язар идем әле. Мәрхүмнең лабораториядә эшләгәне безгә мәгълүм. Шулай булгач, аның уйлап табучы, икенче төрле әйткәндә, Гарин икәнлегенә шик калмый. Шельга белән Тарашкин подвалдан чыгып, болдырга кояшка утырдылар да, тәмәке тарта-тарта, эт алып килүче агентны көтә башладылар. Үзәк почтадагы чит илләргә телеграмма кабул итә торган тәрәзәләргә берәү дерелдәгән симез кулы белән язулы бланк сузды. Телеграфист егет шул кулга, берәр секунд, карап торды да, эшнең нидә икәнең төшенеп, үзалдына: "Әһә, бишенче бармагы юк икән, чәнти бармагы", — диде һәм бланктагы язуны укырга кереште: "Варшава. Маршалковская. Семеновка. Йомышыгыз яртылаш кына үтәлде, инженер китеп барды, документларын калдырмады, әмерегезне көтәм. Стась". Телеграфист "Варшава" сүзенең астына кызыл карандаш белән сызып куйды. Аннан соң урыныннан торды да, гәүдәсе белән тәрәзәне каплап, рәшәткә аша телеграмма бирүчегә күз салып алды. Урта яшьләрдәге, шешенке саргылт чырайлы, арпа мыегы авызын томалаган юан гына бер кеше. Күзләрен күрерлек түгел — күз кабаклары җилсенгән. Такыр башында көрән төстәге бәрхет картуз. — Нәрсә булды? Нигә телеграмманы алмыйсыз? — дип сорады ул тупас кына. — Шифрлы бит ул, — диде телеграфист. — Ничек инде ул шифрлы булсын ди? Нәрсә тузга язмаганны сөйлисез? Сату-алу эшен язам, алмаска хакыгыз юк. Мин Польша консуллыгыннан, удостоверениемны күрсәтә алам. Тоткарлаган өчен җавапка тарттырам! Дүрт бармаклы кеше зәһәр ачуланып, такыр башын селки-селки тиргәште тиргәшүен, әмма тәрәзәдәге кулы барыбер дерелдәүдән туктамады. — Эш болай тора бит, гражданин, — диде анарга телеграфист, — сез, бу телеграммада сату-алу эшен язам, дип ышандырырга тырышасыз, ә мин әйтәм, политикага бәйле, шифрлы, дим. Телеграфист көлемсерәп тора бирде. Сары чырайлы әфәнде исә тавышын күтәргәннән-күтәрә барды. Ул арада анын телеграммасын сиздермичә генә алып, бүген озатылган хәбәрләрне тикшерер утыручы Василий Витальевич Шельга өстәленә илтеп салдылар. "Варшава. Маршалковская" дип язылган бланкны күргәч, ул зал ягына чыкты да ачулы әфәнденен артына килеп басты һәм телеграфистка ым какты. Егет исә борыннарын җыерып, паннар тоткан политикага карата бер-ике сүз әйткән булды да квитанция язарга утырды. Поляк ачудан мышный-мышный, лаклы ботинкаларын, шыгырдатып, бер аягыннан икенче аягына авышкалады. Шельга анын зур-зур аякларын күргәч, тышкы ишек катына барып, дежур торучы агентка полякны күзәтергә кушты. Кичәге эзләнүләр бертөрле дә нәтиҗә бирмәде: эт ис белән дачадан Крестовка елгасына килеп туктады — җинаятьчеләр көймәгә утырып киткәннәр, ахрысы. Вокзаллардан эзләу дә уңышсыз бетте: күрәсең, Ленинградта оялары яхшыдыр. Телеграммалардан да юньле нәрсә чыкмады. Менә бу соңгысы гына — Варшавага Семеновка җибәрелә торганы кызыксыну уята уятуын... Телеграфисттан квитанцияне алгач, поляк кесәсенә акчага дип тыгылды. Нәкъ шул чакны тәрәзә янына карасу күзле, чибәр йөзле, чөй сакаллы берәү кулына бланк тотып килеп басты да, урын бушаганны көтеп, тәкәллефсез генә усал полякның зур корсагына карап тора башлады. Аннары Шельганың күз алдында хәйран бер күренеш булып алды: тегенең дүрт бармаклы кулын күрүгә, чөй сакалны корт чаккандай булды, ул полякның йөзенә текәлде. Күз карашлары очрашкан иде — полякның авызы шар ачылып, төшенке күз кабагы югары сикерде, тонык күзләрендә коточкыч курку чагылды, йөзе хамелеонныкыдай үзгәрде — кургашын төсенә керде. Шунда гына Шельга эшнең серенә төшенде: ул поляк каршысындагы чөй сакал Крестовка утравындагы урман дачасында үтерелгән кешенең игезәге дип уйларлык иде... Поляк карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде дә җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Аны күзәтергә тиешле агент һичбер төрле тоткарлык ясамады, аңарга тагылып урамга чыкты. Мәрхүмнең игезәге тәрәзә янында торып калды. Аның кара каймалы салкын кузләре гаҗәпләнүдән гайре берни сиздермәде. Ул иңнәрен җыерып алгандай итте, поляк чыгып киткәч, телеграфистка бланк сузды: "Париж. Батиньоль бульвары, 555 иче номер сорап алыр. Хәзәрдән үк анализ ясарга керешегез, сыйфатын илле процентка күтәрегез, май урталарында беренче посылкагызны көтәм. П. П." Телеграфистка ул болай диде: — Минем дустымны Неорганик химия институты Парижга командировкага җибәрде, шул башкара торган фәнни эш турында сүз бара. Үзе ашыкмыйча гына кесәсеннән папирос тартмасы чыгарып, папиросын тартмага суккалап алды да саклык белән генә кабызып җибәрде. Шельга аңа әдәпле генә итеп сүз кушты: — Сезгә бер-ике сүзем бар иде, — диде. Чөй сакал аңа текәлеп карады да, керфекләрен аска төшереп, үтә нәзакәтле итеп җавап кайтарды: — Тыңлыйм. Сөйләгез. Мин уголовный розысктан — диде Шельга һәм кенәгәсен ача төшебрәк: —Сөйләшергә җайлырак урын тапсак та, зарар итмәс иде, — дип өстәде. — Сез мине кулга алмакчы буласызмы? — Уемда да юк. Мин сезне кисәтеп кенә куярга телим: моннан уктай атылып чыгып киткән поляк сезне үтермәкче була, кичә ул Крестовкада инженер Гаринны үтергән. Чөй сакал беравык уйга кайып торды. Ләкин ул тынычлыгын да, игътибарлы булуын да җуймады. — Әйдәгез соң, минем әле унбиш минут вакытым бар, — диде. Урамга чыгулары булды, Шельга янына тимгелтимгел кызарынган дежур агент йөгереп килде: — Иптәш Шельга, теге ычкынды бит. — Нигә җибәрдегез? — Аны автомобиль белән көтеп торганнар. — Сезнең дә мотоциклыгыз бар иде түгелме соң? — Эшкә ярамый — диде агент, почтамт ишегеннән йөз адым чамасындагы мотоциклга күрсәтеп. — Йөгереп тә барды, шинына пычак та кадады. Мин сыбызгы сызгыртып калдым, ә ул машинасына утырды да — выжт. — Машинасының номерын күрә алдыгызмы соң? — Юк шул. — Өстегездән рапорт язам. — Ничек күрәсең ди аның номерын — юри пычракка буягач! — Ярар алайса. Хәзер угрозыскка барыгыз, егерме минуттан мин дә килеп җитәрмен. Шельга чөй сакал артыннан китте. Беркадәр вакыт алар дәшми-тынмый бардылар. Профсоюзлар бульварына борылдылар. — Сез бик тә инде мәрхүмгә охшагансыз, — диде Шельга. — Миңа моны ишеткәләргә туры килгәне бар инде. Минем фамилиям Пьянков-Питкевич. Кичәге газетадан укып Гаринны үтергәннәрен белдем. Кызганыч. Миң аны бик яхшы белә идем. Бик уңган кеше, менә дигән химик. Аның Крестовкадагы лабораториясендә булгаларга, туры килә иде. Ул хәрби химия өлкәсендә гаҗәеп зур ачыш ясарга хәзерләнә иде. Төтен шәмнәре дигән нәрсәне ишеткәнегез бармы сезнең? Шельга аңарга кырын гына карап алды да җавап бирәсе урынга үзе сорап куйды: — Ничек уйлыйсыз — Гаринны үтерү Польша файдасына бәйле берәр нәрсә микән? — Юктыр. Анын сере тирәндәрәк ята. Гарин эшли торган нәрсә турында Америка матбугатында басып чыгарганнар. Польша ике арада бәйләнеш тоту өчен генә кирәктер. Бульварда Шельга утырырга тәкъдим итте. Кешекара күренми иде. Шельга, портфелен ачып, рус һәм чит ил газеталарыннан кисеп алынган хәбәрләрне берәмберәм тезенә җәйде. — Гарин химия өлкәсендә эшләгән иде, анын турындагы хәбәр чит ил матбугатына үтеп кергән, дисезме әле? Менә боларнын кайсыберләре сез әйткәннәргә туры килә, кайбер нәрсәләр исә миңа бөтенләй үк аңлашылып җитми. Укып карагыз әле менә: "...Америкада бер рус уйлап табучысының эшләре, турында Ленинградтан алынган мәгълүматлар зур кызыксыну тудырды. Анын приборы монарчы билгеле булганнар арасында иң зур җимерү көченә ия икән, дигән фикерләр йөри". Питкевич укыды да: — Сәер инде... Белмим шул, ишеткәнем булмады... Гарин турында түгелдер бу, — дип куйды. Шельга аңарга икенчесен сузды: "...Америка флотының Тын океанда үткәреләчәк зур маневрлары уңае белән, хәрби министрлыкка Советлар Россиясендә эшләнеп яткан биниһая зур җимерү көченә ия булган приборлар хакында мәгълүматыгыз бармы? — дигән сорау куелды". Питкевич, язып та карыйлар инде, дигәндәй бер кыланыш белән Шельга кулыннан өченче хәбәрне алды: "...Химия короле миллиардер Роллинг Европага китте. Аның сәяхәте күмер сумаласы һәм аш тозы продуктларын эшкәртүче заводлар трестын оештыруга бәйләнгән. Париҗда биргән интервьюсында Роллинг, революңион көчләр дер калтыраткан Иске Дөнья илләренә үзенең аҗдаһа химия концерны тынычлык алып киләчәк, дигән ышаныч белдерде. Советлар Россиясен Роллинг аеруча агрессив итеп телгә алды: ишетүемчә, ул илдә җылылык энергиясен еракка юнәлдерү өстендә ниндидер серле эшләр алып барыла икән, диде". Питкевич илтифат белән укып чыкты. Уйга калды. Аннары кашын җыерып: — Гаринның үтерелүе менә шушы мәкаләгә бәйләнгән булуы бик ихтимал, — диде. Көтмәгәндә Шельга: — Сез спорт белән шөгыльләнәсезме? — диде дә, Питкевичның кулын алып, учын өскә әйләндерде. — Мин үзем спорт дип үләм инде. — Ишкәк тотып кулы кабармаган микән, дисез инде, иптәш Шельга... Әйе, ике җирдән кабарып чыккан— бу инде минем начар ишкәкче икәнемне күрсәтә: өченче көн Гаринны көймә белән Крестовка утравына чыгарганда сәгать ярымлап иштем... Шундый мәгълүматка сез канәгатьме? Шельга анын кулын җибәрде дә көлеп куйды: Үткен кеше икәнсез, иптәш Питкевич, сезнең белән чынлап торып мавыгу да зарар итмәс иде. — Көрәштән минем бервакытта да баш тартканым юк. — Әйтегез әле, Питкевич, теге дүрт бармаклы полякны сез моңарчы да белә идегезме? — Дүрт бармаклы кулны күргәч, нигә исе китте икән, дисез инде? Күзегез үткен икән, иптәш Шельга. Әйе шул, таң калдым... алай гына да түгел — котым алынды. — Нигә? — Нигә икәнен әйтәсем килми. Шельга иренен тешләде. Тын бульварның аргы башына күз салды. Питкевич сүзен дәвам итте: — Аның кулы гына гарип түгел, күкрәгендә дә кыйгачлап төшкән эз бар. Ул Истәлекне мең тугыз йөз унтугызынчы елда Гарин калдырган иде. Стась Тыклинский аның исеме... — Нәрсә, мәрхүм, Гарин әллә аны да өчәр дюймлы такталарны тураклаган төсле гарипләткәнме? Питкевич ялт итеп гәптәшенә таба борылды. Беравык алар күзгә-күз карашып тордылар: берсенең карашы тыныч һәм астыртын, икенчесенеке исә көләч һәм ачык иде. — Әллә мине ахыр чиктә кулга алырга җыенасыз инде, иптәш Шельга? — Юк... Анысы качмас. — Бик дөрес... Мин, әлбәттә, күпне беләм. Тик инде сер итеп, саклый торган нәрсәмне әйттерергә һич кенә дә мәҗбүр итә алмаячаксыз. Үзегез күреп торасыз, җинаятькә минем бертөрле дә катнашым юк. Телисез икән — ачыктан-ачык уйныйбыз, һәр һөҗүмнән сон очрашып фикер алышабыз. Шахмат уйнаган кебек. Берберебезне үтерүгә китереп җиткермибез. Әйтсәм әйтим инде, гәпләшеп утырган арада сезне үтерүе берни түгел иде. Чынлап әйтәм. Әгәр сезнең урында Стась Тыклинский утырган булса, мин як-ягыма караныр идем дә беркем юк икәненә тәмам ышангач, салмак кына атлап Сенат мәйданына китеп барыр идем. Аны шушы эскәмиядә үле хәлендә, бөтен тәнен тимгел баскан килеш табарлар иде. Ләкин кабатлап әйтәм, аның ише фокусларны сезгә карата кулланмаячакмын. Я, уйныйбызмы соң? — Уйныйбыз. Риза, — диде Шельга, күзен утландырып. — Беренче булып мин һөҗүм итәмдер инде? — Үзәк почтада эләктермәгән булсагыз, мин үзем килеп сезгә уйнарга тәкъдим итмәгән булыр идем әле. Дүрт бармаклы полякның эзенә төшәргә булышырмын. Кайда гына очратсам да, шундук сезгә я телефоннан, я телеграф белән хәбәр итәрмен. — Булды бу. Ә хәзер, Питкевич, теге куркыныч әйберегезне күрсәтегез инде. Питкевич башын чайкап алды, әйдә, сезнеңчә булсын — ачыктан-ачык уйныйбыз ич, дигәндәй, көлемсерәп куйды, аннары ян кесәсеннән саклык белән генә озынча бер тартма чыгарды. Аның эчендә бармак калынлык кына металл трубка ята иде. — Менә шул инде, бер башына басасың да эчендәге пыяласы ватылып китә. Уголовный розыскка җиткәндә Шельга, телеграф баганасына килеп бәрелгән шикелле, кисәк туктап калды. — Һе! — диде ул, авыр сулап. — Һе! — диде һәм, гайрәтләнеп, җиргә тибеп куйды. — Бу чаклы оста булыр икән, артист! Кәкре каенга терәттеләр шул. Кеше үтерүчедән ике адымда тор да шуны кулга алмый җибәр, имеш. Эшләнгән җинаятьнең бөтен нечкәлекләрен белә торган кеше белән сөйләш тә, ул сиңа юньләп берни әйтмичә китеп барсын, имеш. Бу Пьянков-Питкевич дигәннәре: ниндидер бер зур серне белә булса кирәк... Шельга менә хәзер генә, сизенә башлады — ул дәүләт күләмендәге, дөнья күләмендәге әһәмияткә ия булган сер икән... Ә бит Пьянков-Питкевичны койрыгыннан эләктергән үк иде — шуып чыкты, хәерсез, ычкынды! Шельга үзе эшли торган өченче катка атлый-йөгерә менеп җитте. Өстәл өстендә газетадан ясалган пакет ята иде. Эчкә кереп торган тәрәзә кырында юантык гәүдәле, юаш кына бер кеше утыра иде. Итеген майлап җибәргән, картузын салып, корсагы турысына тоткан. Ул, Шельганы күргәч, торып башын иде. Аннары бүлмәгә самогон исе бөркеп: — Управдом Бабичев булабыз, Пушкарский урамдагы егерме дүртенче йорттан, жилтовариществодан, — диде. — Бу пакетны сез китердегезме? — Без китергән идек шул. Унөченче фатирдан... Төп бинанын үзендә түгел ул. Кушып салынган өлешеннән. Шунда яшәүче егетебезнең ике тәүлектән бирле кайтканы юк. Бүген милиция чакырттык, ишеген ачып кердек, закон кушканча акт яздык, — управдом учы белән авызын томалады — аның бит алмалары комачтай кызарды, күзләре түгәрәкләнде, дымланды, ә бүлмәгә самогон исе таралды, — менә бу пакетны аннан соң мичтән табып алдык. — Ул егетегезнең фамилиясе ничек иде? — Савельев Иван Алексеевич. Шельга пакетны ачып җибәргән иде — аннан ПьянковПиткевичның фоторәсеме, кайчы белән тарак, чәч буйый торган карасу сыекча салынган кечерәк кенә шешә килеп чыкты. — Нинди һөнәр иясе иде ул Савельев? — Фән кешесе иде... Шакшы сулар ага торган торба шартлагач, комитет аңар сүз кушып караган иде дә... "Бик рәхәтләнеп ярдәм итәр идем, химик шул мин", дип әйтеп әйткән иде. — Төннәрен еш китеп йөри идеме сон? — Төннәренме? Бер дә сизелмәде. — Управдом тагын авызын томалады. — Таң тишегеннән китәдер иде, анысы хак, ә менә төнлә йөргәнен сизгәнебез, исерек чагын күргәнебез булмады. — Танышлары киләп йөри идеме соң? — Юк шикелле. Шельга телефоннан Петроград ягындагы милиция бүлеге белән бәйләнешкә керде. Пушкарский урамдагы егерме дүртенче йортның кушып салынган өлешендә Савельев Иван Алексеевич дигән кеше чынлап та яшәгән икән. Утыз алты яшендә, инженер-химик. Февраль аенда килеп урнашкан. Тамбов милициясе тарафыннан бирелгән удостоверениесен күрсәткән. Шельга Тамбовка телеграмма сукты, аннары управдом белән бергә автомобильгә утырып Фонтанкага юнәлде. Анда җинаятьләр тикшерү бүлегендә, суык бүлмәдә —Крестовка утравында үтерелгән кешенең мәете ята иде. Управдом аны күрүгә танып алды, унөченче квартирада яшәгән кеше икәнлеген әйтте. Шул ук вакытларда диярлек үзен Пьянков-Питкевич дип атаган кеше ябык түбәле карета белән Петроград ягындагы бер бушлыкка килеп туктады, юл хакын түләде дә бушлык буйлап тротуардан китеп барды. Такта коймага эшләнгән ян капканы ачып керде, ишегалдын узды да кара ишек ягындагы тар баскычтан бишенче катка менде. Ике ачкыч белән ишеген ачтыу шыр буш алгы бүлмәдә пальтосын, эшләпәсен салды, аларны бердәнбер кадакка элеп куйды, аннары дүрт тәрәзәсенә дә яртылаш акшар сыланган түр бүлмәгә узды. Тетелеп беткән диванга утырып, ике кулы белән битен каплады. Китап киштәләре, физик приборлар тулы ялгызак бүлмәсендә генә ул кичәгедән бирле үзен тетрәтеп торган коточкыч борчылу хисенә бирелә, дулкынлана ала иде. Битен ике яктан кыскан куллары дерелди иде. Үлем куркынычының бөтенләй үк үтеп китмәгәнен аңлый иде ул. Димәк, чолганышта калган. Аның файдасына эш итүче мөмкинлекләр бик аз шул — йөздән туксан тугызьь аңа каршы. — Нинди саксызлык, нинди саксызлык! — дип сөйләнде ул үзалдына. Барлык көчен җыеп дулкынлануын җиңде, керләнгән мендәрен йодрык белән төйгәләп, чалкан ятты да күзен йомды. Бөтен уйлары үзен тотуга, тыеп торуга юнәлтелгән булганга, анын башы эшләми иде әле. Берничә минут үлгәндәй ятканнан соң хәл керде тагын үзенә. Урыныннан торып, стаканга мадера салды, аны бер йотуда эчеп тә җибәрде. Тәненә кызуы йөгергәч, ул бүлмә буйлап йөрийөри ашыкмыйча гына котылу юлын эзли башлады. Саклык белән генә, плинтус янындагы купшынган иске обойны кайтарып, аның астыннан сызымнар ясалган табаклы кәгазьләр чыгарды, аларны әвәрәләп төрде. Киштәдән берничә китап алып, сызымнар һәм физик приборлардан алынган детальләр белән бергә, чемоданга тутырды. Әледән-әле туктап колак саласала, ул чемоданны түбәнгә төшерде, караңгы утын подвалындагы чүп-чар өеме астына күмде. Яңадан үз бүлмәсенә менгәч язу өстәле тартмасыннан револьверын алды, аны караштыргалап арткы кесәсенә салды. Биш түларга унбиш минут вакыт калган иде. Ул яткан килеш кенә бер-бер артлы берничә папирос тартты, төпчекләрен почмакка ыргытты. Кисәк кенә: — Тапмаганнар лабаса! — дип кычкырып әйтә куйды. Диваннан сикереп торды да бүлмә буйлап ишекле-түрле, кызу-кызу йөренә башлады. Кичке эңгердә ул аягына тупас итек, өстенә җитен пальто киеп, өйдән чыкты. Төн уртасында милициянең уналтынчы бүлегендә телефонга деҗурныйны чакырдылар. Берәү ашыга-ашыга болай диде: — Крестовка утравына, өченче көн кеше үтерелгән дачага хәзер үк милиция наряды җибәрегез... Шуды гына әйтте дә тынып калды. Дежурный трубкага сүгенеп куйды. Телефон станциясенә шалтыратып сораган иде — Ишкәкчеләр мәктәбеннән шалтыраттылар, дигән хәбәр алды. Ул мәктәптән сораштырырга булды. Анда телефон шактый озак чырылдап торды, торды да, шуннан соң гына йокылы тавыш ишетелде: — Кем тия? — Сездән шалтыраттылармы? Теге тавыш, исни-исни: — Бездән шул, — дип җавап кайтарды. — Кем иде? Сез күрдегезме? — Юк, бездә электр эшләми. Иптәш Шельга кушты, диде. Ярты сәгатьтән дүрт мндиционер Крестовкадагы ташландык дача янында йөк машинасыннан сикерешеп төште. Каен башларында тонык кына булып кичке шәфәкъ беленә иде әле. Кемнендер ыңгырашканы ишетелде. Болдырдан биш-алты адым җирдә толып кигән берәү йөзтүбән ята. Чалкан әйләндерсәләр — каравылчы. Баш очында хлороформлы мамык. Ишек шар ачык. Йозага йолкынган. Милиционерлар эчкә кергәч, идән астыннан тонык кына тавыш ишетелде: — Капкачны ачыгыз, кухнядагы баз капкачын ачыгыз, иптәшләр... Кухня стенасы буена өстәлләр, әрҗәләр, авыр-авыр капчыклар тау кадәр өелгән иде. Аларныц кайсын кая ыргытып, баз капкачын ачтылар. Идән астыннан пәрәвез сарган, өсте-башы тузанланып беткән, күзе тонган Шельга килеп чыкты. — Тизрәк минем арттан! — диде ул, үзе бүлмәгә томырылды. — Яктыртыгыз әле! Фонарьлар белән яктырткач, тимер караватлы бүлмәнең идәнендә ике револьвер, кызгылт бәрхет картуз, зәһәр әче исле косык күрделәр. — Сак булыгыз! — дип кычкырды Шельга. — Сулыш алмагыз, тизрәк чыгыгыз — үлем бу! Ул чигенә-чигенә, милиционерларны ишеккә этәрде, үзе идәндә аунап яткан бармак кадәрле генә металл трубкага коты алынып, чирканып карады. Зур эш йөртүчеләргә хас булганча, химия короле Роллинг эшкә кагылышлы йомыш белән килүчеләрне махсус бинада — офиста кабул итә. Анда анын секретаре килүчеләрне энә күзеннән уздырып, кемнец кем икәнен ачыклый, аларнын нәрсә уйлаганнарын үтәдән-үтә күрә, искиткеч бер әдәплелек белән барлык сорауларына җавап бирә. Стенографистка Роллингның идеяләрен сүз кристалларына әйләндерә, ә инде моныц еллык арифметик уртачасын чыгарсац, аннары акча эквивалентына тапкырласаң — якынча болай бәяләнә: неорганик химия короле идеясенең бер секунд эчендәге мыскалы илле мең долларга тиң. Дүрт машинистканың кызгылт тырнаклы бармаклары дүрт ундервудның клавишалары өстендә берөзлексез биеп тора. Йомышчы малайны чакырырга өлгерми — Роллннгның ихтыяры материягә әйләнгән диярсең, хәзер каршысына килеп баса. Роллингның Мальзерб бульварындагы офисы шактый күңелсез, караңгы бина. Стеналарга карасу парча сугылган, идәнгә дә шундый ук төстәге, кайын йомшак паласлар җәелгән, мебель дә кара күн белән тышланган. Карасу өстәлләр өстендәге пыялада химия заводларының проспектлары, көрән күн тышлы белешмәләр, һәйбәт рекламалар ята. Каминны сугыштан алып кайтылган бомбомет белән тутыгып беткән берничә газ снаряды бизи. Карасу-көрән чикләвек агачыннан эшләнгән биек ишек артында, төрле диаграммалар, картограммалар, фотографияләр арасында химия короле Роллинг үзе утыра. Йомыш белән килүчеләр, энә күзеннән үткәннән соң, йөнтәс паласларга басып кабул итү бүлмәсенә керәләр дә күн урындыкларга чөмәшеп, карасу-көрән биек ишектән күзләрен ала алмыйча, дер калтырап көтеп утыралар. Чикләвек агачыннан эшләнгән ишек артындагы кабинетның һавасы гына да нинди кыйммәтле: секундына илле меңлек фикерләр иясе, химия короле кабинеты ла ул. Кинәт әлеге чикләвек агачыннан эшләнгән ишекнең шар күтәргән арслан тәпиенә охшатып ясалган ябсы җиз тоткасы селкенеп куйгач һәм аннан соргылт костюм кигән, чигәсен кырпу сакал баскан, искиткеч тупас кеше — загфыран сарысы капкан авыру чырайлы король күренгәч, тып-тын кабул итү бүлмәсендә утыручыларның кайсының гына йөрәге ешрак типмәс икән? Ишекне ача биреп, король йомыш белән килүчегә текәлеп карый да американ акценты белән: — Керегез! — ди. Секретарь, алтын карандашны ике бармагы белән генә тоткан хәлдә, искиткеч ягымлы итеп сорау бирде: — Гафу итегез, фамилиягез ничек әле? — Генерал Субботин... эмигрант. Җавап бирүче гайрәтләнеп иннәрен калкытты, йомарланган кулъяулыгы белән аксыл мыегын сыпырып алды. Секретарь дусларча, күңелле генә сөйләшеп утырган кебек, елмаеп куйды, карандашы белән блокнотына нидер сырлады да сагаеп кына яңа соравын бирде: — Мистер Роллинг белән сөйләшергә теләвегезнең төп максаты ңәрсәдә соң, месье Субботин? — Бик җаваплы, бик кирәкле максат. — Мистер Роллингка кыскача гына аңлату өчен кәгазьгә төшерә алмаммы дигән идем. — Болай бит ул, минем максат дигәнем план ул... Ике як өчен дә файдалы план... — Большевикларга каршы химия куллануга бәйле план дип аңлыйммы? — дип сорап куйды секретарь. — Нәкъ үзе... Мин менә шуны мистер Роллингка тәкъдим итмәкче булам да инде. — Мистер Роллингта андый планнар чамадан тыш күп түгел микән, дип шикләнәм әле мин, — диде секретарь, тегенең сүзен әдәпле генә бүлдереп. Көләч йөзенә хәвефләнү билгеләре чыкты. — Большевикларга каршы химия куллану турында фәкать руслар гына да бер атна эчендә йөз егерме дүрт план тәкъдим итте. Портфелебездә тагын бер үк вакытта Харьковка, Мәскәүгә, Петроградка һава һөҗүме башлау өчен гаҗәеп әйбәт эшләнгән диспозиция дә бар. Ул планның авторы гаҗәеп зур осталык белән хәрби көчләрне Россиягә күрше кечкенә дәүләтләр территориясенә туплый. Автор шулай ук сметасың да күрсәтә: бу өч башкалада яшәүче халыкны тулысынча кырып бетерү өчен алты мең сигез йөз илле тонна гәрчич газы кирәк булачак, ди. Генерал Субботин каны тиз йөрүдән чөгендер шикелле кызарды һәм: — Алай булгач, нәрсәгә сузасыз соң? — дип, секретарьның сүзен бүлдерде. — Минем план да начар түгел, бусы аеруча шәп. Дәртенә керешергә кирәк! Сүздән эшкә күчәргә кирәк... Тоткарлык нәрсәдә соң? — Хөрмәтле генералым, тоткарлык менә нидән килә: мистер Роллинг үзе туздырачак сумманың эквивалентын күрми. — Ниткән эквивалент ул тагы? — Алты мең сигез йөз илле тонна гәрчич газын самолеттан ташлату мистер Роллингка берни тормый. Ләкин ул бушлай гына эшләнмәячәк. Сугышны акчасыз гына алып барып булмыйдыр бит? Тәкъдим ителгән планнарда мистер Роллинг сугышның фәкать бер генә ягын күрә. Ә менә большевикларга каршы диверсия алып баруның эквивалентын, ягъни күпме файда китерәсең, кызганычка каршы, берәү дә күрсәтми. — Көн кебек ачык аңлашылды... Россиягә законлы хуҗаларын, законлы стройны кайтаручыга файдасы... аның файдасын алай гына санап бетерә алмыйсың инде... Андый кешене алтын-көмешкә күмәбез инде! — Генерал секретарьга бөркеттәй, каш астыннан карады. — Әһә, алайса, эквивалентын да күрсәтергә икән? — Төп-төгәл итеп, саннар белән күрсәткәндә, сулга — пассив, уңга — актив саннарны язып, астына сызганнан соң плюс килеп чыгарлык булса, бәлки, мистер Роллинг кызыксыныр да иде. — Әһә! — диде генерал, мыш-мыш килеп тузанлы эшләпәсен баса төшеп киде дә ныклы адымнар белән ишеккә юнәлде. Генералның чыгып китүе булды, тышкы ишек төбендә йомышчы малайның кемгәдер, керергә ярамый, дип җикеренүе ишетелде. Шундук икенче бер тавыш бу малайны шайтан алып китсен иде дигән теләк белдерде, секретарь каршысына Семенов килеп басты. Пальтосын җилбәгә җибәргән, эшләпәсен таягы белән бергә кулына тоткан, чәйнәлеп беткән сигарасын авыз кырыена капкан. Ул ашыгып кына секретарьга: — Сәлам, агайне, — диде дә эшләпәсе белән таягын өстәлгә ташлады. — Мине король янына чиратсыз гына кертеп җибәрегез әле. Секретарьның алтын карандашы һавада асылынып калды. — Мистер Роллингның бүген эше күбрәк иде шул. — Юкны сөйләмәгез, агайне... Анда минем автомобильдә хәзер генә Варшавадан килеп төшкән кеше утыра... Мистер Роллингка әйтегез, Гарин эше белән килгәннәр, диегез. Секретарьның кашлары сикереп куйды, һәм ул биек ишектән кереп китте. Бер минуттан кире дә чыкты. Нәзакәтле генә басынкы тавыш белән: — Месье Семенов, сезне чакыралар, — диде һәм шар күтәргән арслан тәпиенә охшаган тоткасыннан тотып ишекне дә үзе ачты. Шуннан Семенов химия короле каршысына кереп басты. Тик Семеновның моңа әллә ни исе китмәде: бердән, ул тумыштан сантый, икенчедән исә, хәзер аңа король түгел, ул корольгә кирәгрәк иде. Роллинг аңа яшел күзләре белән үтәли тишәрдәй булып текәлде. Семенов моңа да илтифат итмәде — өстәлнең икенче ягына, каршысына килеп утырды. — Я? — диде Роллинг. — Булды. — Сызымнармы? — Мистер Роллинг, матавык килеп чыкты бит әле... Роллингка шул җитә калды. — Сызымнар кайда? Нигәдер мин аларны күрмим, — диде ул, ярсып, һәм учы белән җиңелчә генә өстәлгә сугып куйды. — Роллинг, мин бит сезгә сызымнарны табып бирү белән генә чикләнмичә, приборның үзен китерергә вәгъдә иттем... Мин болай да шаккаткыч күп эш эшләдем... Кирәкле кешеләрне эзләп таптым... Аларны Петроградка җибәрдем. Алар Гаринның лабораториясенә үтеп керделәр. Приборның ничек эшләгәнен үз күзләре белән күрделәр... Ә менә шуннан соң шайтан белсен нәрсә килеп чыкты... Беренчедән, Гариннар икәү икән. Роллинг чыраен сытып: — Мин аның шулай буласын башта ук белгән идем, — дип куйды. — Без берсен юк иттек инде. — Нәрсә, үтердегезмени? — Шундыйрак бер нәрсә эшләдек инде, һәрхәлдә, ул җан тәслим кылды. Сезнең моңа бер дә, исегез китмәсен: аны юк итү Петроградта башкарылды, ул үзе совет кешесе иде. Вак мәсьәлә... Шун нан соң икенчесе — тегенең игезәге килеп чыкты... Без инде коточкыч зур эш башкарып та... — Кыскача гына әйткәндә, — диде Роллинг, аның сүзен бүлдереп, — Гаринмы, аның игезәгеме исән әле, мина ни сызымнарын, ни приборларын китергәнегез юк. Ә мин шуңа нихәтле акча әрәм иттем. — Телисез икән, хәзер чакырам — автомобильдә шул эшләрнең барысына да катнашучы кеше — Стась Тыклинский утыра, ул сезгә бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. — Күрәсем дә килми Тыклинскийларыгызны. Сызымнар, приборлар кирәк миңа... Буш кул белән килергә оялыр идегез, ичмасам... Бу сүзләрнең салкынлыгына да, Роллингның бу алама рус эмигрантын хәзер яндырып-көйдереп бетерәм дип, йотардай булып текәлүенә дә карамастан, Семенов бер дә оялмый-нитми, чәйнәлеп беткән сигарасын авызына кабып, кыю гына сөйләнә башлады: — Тыклинскийны күрергә теләмисез икән — күрмәссез: аны күрүдән сезгә файда килмәс. Эш менә нәрсәдә бит әле: миңа акча кирәк, Роллинг, егерме мең франк чамасы. Чек язасызмы, акчалата бирәсезме? Дөньяда бик күпне күргән, кешеләрне таный белгән Роллингның да бу хәтле оятсыз адәмне очратканы юк иде әле. Шуның белән сөйләшеп ничаклы вакытын — кыйммәтле минутларын әрәм итте бит! Шуның сипкелле битенә кара савыты белән тондырудан Роллинг үзен көчкә тыеп калды — аның итләч борынына хәтта бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Үз-үзен кулга алып, ул звонокка үрелде. Аның кулы кая барганны күреп утырган Семенов: — Эш менә бит нәрсәдә, хөрмәтле мистер Роллинг: инженер Гарин хәзер Парижда. Роллинг утырган җиреннән сикереп торды — борын канатлары киерелде, ике кашы арасында зәңгәр кан тамыры бүртеп чыкты. Ул йөгереп кенә барып, ишекне бикләп алды, аннары Семеновка якын ук килеп, урындыгына ябышты, икенче кулы белән өстәл кырыена тотынды. Йөзенә үк иелеп: — Ялганлыйсыз! — диде. — Шул да булдымы сүз, нишләп ялганлап торыйм ди? Эш болай була. Стась Тыклинский бу игезәкне Петроградта телеграмма җибәргән чагында күрә дә тегенең адресына күз салып өлгерә: Париж, Батиньоль бульвары... Кичә Тыклинский Варшавадан килеп төшкән мәлгә без шунда чабабыз, кафега кереп әлеге шул Гарин беләнме, анын игезәге беләнме күзгә-күз очрашабыз. Роллингның күзләре Семеновның сипкелле йөзен капшап чыкты. Шуннан соң химия короле сынын турайтты, үпкәсеннән көйгән сулуын тышка чыгарды: — Сез бит Советлар Россиясендә түгел, Парижда икәнегезне яхшы аңлыйсыз булыр. Әгәр дә мәгәр җинаять эшлисез икән, мин сезне гильотинадан алып калмаячакмын. Әгәр дә инде мине алдарга маташасыз икән, мин сезне сытачакмын. Ул үз урынына барып утырды, җирәнгән кыяфәт белән чек кенәгәсен ачты: — Егермене үк бирмим, бише дә бик җиткән. Чекны язгач, тырнагы белән генә Семеновка таба чиертеп җибәрде. Аннары инде, терсәкләрен өстәлгә куеп, бер генә секундка ике учы белән дә башын кысты. Гүзәлләрнең, гүзәле Зоя Монроз тикмәгә генә химия короленең җан дустына әверелмәде. Моннан биш ел элек, унтугызынчы елда, Зоя Петроградтан Парижга качты, һәм шунда артист халкы арасында иң чибәр, иң акыллы хатын-кыз дигән даны чыкты. Аны кинога да төшерделәр, вак-төяк театрларда җырлап-биеп тә йөрде, сугыштан соң янчык тутырып Парижга атлыккан чит ил кешеләрен бөлгенлеккә дә төшергәләде. Ләкин Зоя, хәзерге заман кешесе буларак, күңел ачып кына калмады — политиканы күзәтеп барырга да вакыт тапты. Мәшһүр Роллингның Европага киләчәген белгәч тә, Нью-Йоркка китеп барды. Анда барып төшкәч, зур бер газетаның репортерын яллап, матбугатта үзе турында мәкаләләр бастырып чыгартты. Шулай итеп, Европадагы иң акыллы, иң гүзәл хатын-кызның Нью-Йоркка килүе дә, аның, балерина булудан тыш, хәзерге заманда иң модалы фән — химия белән кызыксынуы һәм бриллиант урынына, эченә газ тутырылган хрусталь шарлардан җыелган муенса тагып йөрүе дә игълан ителде. Америка халкына шул җитә калды. Роллинг, Европага, барырга юлга чыккач, кояшлы иртәләрнең берсендә өске палубадагы теннис мәйданчыгында тренер белән теннис уйнаучы Зоя Монрозны куреп алды. Әле шушы арада гына барлык газеталар шаулаган хатын-кызга Роллинг кашын-күзен җыерып, шактый озаклап карап торды. Зоя анын күнеленә хуш килде. Шул ук кичне барда утырганда ул Зояга үзенең җан дусты булырга тәкъдим ясады. Бозлы эчемлекне салам үтәли суыра-суыра Зоя моңа каршы: — Рәхмәт. Мин риза, — диде. — Сезгә, үкенергә туры килмәс. Сайлый беләсез икән. Чүпрәк-чапрак мине аз кызыксындыра... Шуны да исегездә тотыгыз, мин революцияне күргән, тиф белән авырган, кызылларга каршы сугышкан кеше... Мин җиңелергә яратмыйм. Сез зур кеше. Мин сезгә ышанам. Сез җиңеп чыгарга тиешсез... Мин сезнең секретарегыз булырга телим. Роллинг биек урындыгында кымшанып куйды, авызын кыйшайтып көлемсерәп алды — көлми түзәрлек түгел иде. — Сез акылдан шашкансыз, — диде ул. — Миңа секретарьлыкка керергә тырышучылар арасында элеккеге корольләрдән дүрт кеше, руслар династиясеннән берничә олуг князь... Шулай да, шайтан алгыры, сез миңа ошап киттегез әле. Алар әнә шулай кавыштылар, һәм король аны сайлап ялгышмады. Париҗда Роллинг химия заводларын бер трестка туплау турында сөйләшүләр башлап җибәрде. Иске Дөньяның промышленностена Америка бик мул итеп капитал кертте. Роллингның агентлары аз-азлап кына акцияләрне җыя тордылар. Париҗда аңа "Америка буйволы" дигән кушамат тактылар. Чыннан да, Европадагы промышленниклар арасында ул баһадир булып күренә иде. Ул, күзен-башын тондырып, юлында очраган бар нәрсәне вата-җимерә алга барды. Аның максаты бер генә, ул да булса бөтен дөнья күләмендәге химия промышленностен бер учка — үз кулына туплау иде. Зоя Монроз аның холкына һәм көрәшү ысулларына бик тиз төшенеп җитте. Аның көчен дә, шулай ук йомшак якларын да күрә белде. Роллинг политикада бик сай йөзә революция һәм большевиклар турында тузга язмаган сүзләр ычкындыргалый иде. Зоя Монроз акрынлап кына аның тирәсенә кирәкле, файдалы кешеләрне туплады. Журналистлар белән таныштырды, әңгәмә оештырды. Роллинг илтифат итмәгән вак-төяк хроникачыларны яллады: алар черки кебек дөньянын һәрбер ярыгына үтеп керәләр дә зур журналистлардан ныграк файда китерәләр иде. Ә инде Зоя Монроз парламенттагы уң депутаттан "Франциядә химия оборонасы төзү өчен Америка промышленносте белән ныклап торып бәйләнешкә керергә кирәк" диебрәк нотык сөйләтүне дә "оештыргач", Роллинг беренче мәртәбә дус итеп, ирләрчә аның кулын кысты. — Бик шәп, мин сезне секретарь итәм, атнасына егерме җиде доллар жалованье билгелим, — диде. Роллинг аның файда китерәчәгенә ышанды һәм эч серләрен ахырына хәтле ачып салды. Зоя Мрнроз кайсыбер рус эмигрантлары белән бәйләнешен өзмәде. Семенов исә аңардан жалованье алып торды. Ул Семенов дигәннәре сугыш вакытында укып чыккан инженер-химик, хәрби хезмәттә башта прапорщик, аннары ак офицер булган, хәзер исә эмиграциядә вактөяк комиссияләр белән шөгыльләнә иде. Зоя Монроз кулында ул контрразведка җитәкчесе иде. Советлар илендә чыккан хазета-журналларны ташый, төрле хәбәрләрне, имеш-мимешләрне, гайбәтне җыя — бернидән дә тартынып тормый, кыю һәм тырыш агент иде. Көннәрдән беркөнне Зоя Монроз корольгә Ревельдә чыга торган бер газета мәкаләсен күрсәтте. Ул мәкаләдә Петроградта эшләнеп ята торган яңа прибор телгә алына, аның искиткеч зур җимерү көченә ия булуы әйтелә иде. Роллинг көлде генә: — Юк сүз, берәүне дә өркетә алмаслар... Сез хыялга артыграк бирелүчән. Большевиклар берни булдырырга сәләтсез халык, — диде. Шуннан соң Зоя иртәнге чәйгә Семеновны чакырды да, анысы инде әлеге мәкаләгә бәйле кызыклы бер хәлне сөйләп бирде: — ...Унтугызынчы елда, Петроградтан сызар алдыннан гына шулай бер дус полякны очраттым. Стась Тыклинский белән без технология институтын бергә бетергән идек. Аркасына капчык аскан, аягына палас кисәге ураган, пальтосына акбур белән саннар сугылган — чират әзләре инде. Кыскасы, бер дә гаҗәпләнерлек урын юк. Ә менә йөзендә — ниндидер шатлык балкый. Күз кыса бу мина. Ни бар, дим. "Бер алтынлы эшкә юлыктым әле, — ди бу. — Эттә генәсе! Миллионнар булырдыр, алай гынамы соң — йөз миллионнар!" Сөйлә дә сөйлә дип бәйләнәм моңа. Көлә генә бу. Шулай итеп аерылыштык. Шуннан соң ике-өч атна узгач, Васильев утравыннан барам. Тыклинскийның анда яшәгәнен бе-ләм инде. Алтын турында сөйләгәне исемә төште дә, бу миллионердан ярты кадак шикәр сорап карыйм әле, дип сугылып үтәргә булдым. Тыклинскием түшәктә ята — кулы, күкрәге ак марляга уралган, чыкмаган җаны гына калган мескеннең. — Кайсы явызы болай имгәтеп ташлады? — дим. — Сабыр ит, ходай тәгалә ташламаса, терелгәч тә, үтерәм мин аны, — ди бу. — Кемне? — дим. — Гаринны, — ди бу. Шуннан бу миңа, барын да ачып бетерергә теләмәгәнлектән өзек-төтек иттереп кенә башыннан үткән хәлне сөйләп бирә. Моның күптәнге танышы — инженер Гарин — чамасыз зур җимерү көченә ия булган ниндидер аппарат өчен күмер шәмнәре хәстәрләргә тәкъдим итә. Тыклинскийны кызыктырыр өчен алыначак табыштан процент билгели. Тәҗрибәләр ясауны тәмамлагач, әзер аппарат белән Швециягә сызарга да, анда патент алып, аппаратны үз кулы белән эшләтергә ниятли икән. Пирамидалар ясау эшенә Тыклинский дәртләнеп керешә. Күләме кечерәк булсын, җылыны күбрәк чыгарсын өчен тырыша. Приборының ничек эшләвең һәм төзелешен Гарин беркемгә дә әйтми. Артык гади принципта төзелгән булганга, тел төбеннән үк аңышып, серне сизмәгәйләре, дип шикләнә. Тыклинский аңарга пирамидалар ташуын белә, әмма аңарга аппаратны күрү бәхете тәтеми. Тыклинскийның моңа ачуы чыга. Сүзгә дә килгәлиләр болар. Ә бер мәлне Тыклинский Гаринның кая барганын сагалап йөри. Петроград ягындагы тын урамнарның берсендә, җимерелә башлаган бер йортта үткәрә икән теге тәҗрибәләрен. Тыклинский аның артыннан кача-поса шунда керә дә ниндидер баскычларда, ватык тәрәзәле, кеше яшәми торган, бүлмәләрдә адашып йөри-йөри дә подвалдан, пар аттырган кебек, каты чыжлау тавышын, пирамидалар янганда чыга торган исне абайлап ала. Саклык белән генә подвалга төшүе була — ватык кирпеч өеменә абынып егыла — үзен сиздерә. Үзеннән егерме-утыз адымда, подвалнын аргы башында сукыр лампа яктысында Гариннын зәһәр ачулы йөзен күреп ала. "Кем бар анда, кем бар?" — дип шашынып кычкыра Гарин, шул ук вакытта бәйләү энәсе юанлыгындагы күз камаштыргыч нур Тыклинскийнын кулын һәм күкрәген кыйгачлап көйдереп үтә. Тыклинский тан акканда гына анына килә, ярдәм итүләрен сорап шактый гомер кычкырып ята, аннары мүкәләп подвалдан өскә менә, шактый кан коя. Урамнан узып баручылар аны күреп алалар, бәләкәй арбага салып өенә илтеп куялар. Ул аягына басканда, Польша белән сугыш башлана, аңа Петроградтан таярга туры килә. Бу вакыйга Зоя Монрозны тәмам хәйран калдырды. Роллинг исә көлемсерәп утырды, әллә ни исе китмәде. Ул фәкать сулыш органнарына тәэсир итә торган газларга гына ышана, ә инде зур армияләргә, туп яки броненосец, крепость ише нәрсәләргә вәхшилектән калган мирас дип кенә карый иде. Сугышта иң көчле кораллар — аэроплан белән химия. Петроградтан ниндидер приборлар кайтарту — бөтенләй акылга сыймый торган нәрсә булыр иде. Ләкин Зоя Монроз, тынычлана белмәде. Семеновны ул, Гарин турында төплерәк фикер туплап кайтсын өчен, Финляндиягә җибәрде. Анда Семенов бер ак офицерны яллап, ул офицер чаңгы белән чикне кичеп, Петроградта Гаринны күреп сөйләшкән, хәтта әле бергә-бергә эшләргә дә тәкъдим итеп караган. Әмма Гарин бик сак кыланган. Чит илләрдән үзен күзәтеп торуларын белгәндер, мөгаен. Үзе ясаган аппарат хакында исә, андый аппаратны булдырган кеше әкияттәгедәй көчле булачак, диебрәк кенә сөйләнгән. Аппаратның моделе белән үткәрелгән тәҗрибәләр искиткеч матур нәтиҗә биргән. Хәзер инде ул пирамида-шәмнәрнең эшләнеп беткәнен генә көтә икән. Яз башы. Якшәмбе кич. Коеп яңгыр ява. Тәрәзәләрдән төшкән яктылык һәм күп сандагы фонарь утлары Париж урамнарының асфальтында чагыла. Гаҗәеп тирәндә яткан утлар өстеннән, гүя караңгы каналлардан, юеш автомобильләр чаба, чыланган зонтлар йөгерешә, бер-берсенә бәрелә, әйләнә дә тулгана. Дымсу караңгылыкка бульварлардагы черегән яфрак исе, яшелчә, кибетләренең тынчу исе, бензин, хушбуй исләре үтәдәнүтә сеңгән иде. Яңгыр графит түбәләрдән, балкон рәшәткәләреннән, кафелар өстенә корылган иләмсез зур буй-буй тентлардан агып төшә, Томанда төрле күңел ачу йортларының рекламу утлары кабына, бөтерелә, җемелди. Кечкенә кешеләр — җыен кибетчеләр, чиновниклар, хезмәткәрләр — бүген төрлесе төрлечә кәеф-сафа кыла. Дәрәҗәле, зур кешеләр, эш кешеләре өйләрендә камин каршысында утыралар. Якшәмбе көн кара халыкка тулаем бирелгән, теләсә нишләтсен. Зоя Монроз, аягын бөкләп, киң диванда, күпчекмендәрләргә күмелеп тәмәке тарта-тарта каминга карап, фрагын кигән Роллинг, аякларын тәбәнәк эскәмиягә куеп, зур креслода тәмәке тарта-тарта күмерләргә карап утыра иде. Дөнья башында торган кешенең итләч борыны, сакал баскан чигәләре, күз кабаклары салынып төшкән, җилсенгән күзләре — бөтен йөзе камин яктысында кызган тимердәй кып-кызыл булып күренә. Ул әнә шулай атнага бер көнен эшсез уздыра: башын һәм нервларын ял иттерә иде. Зоя Монроз матур шәрә кулларын алга сузып: — Роллинг, ашаганнан соң ике сәгать вакыт үтте, — диде. Әйе, — диде тегесе. — Мин дә, сезнең кебек үк, аш сеңеп беткәндер, дип уйлыйм. Зоя ачык соры төстәге күзләре белән аның йөзенә карап алды. Иреннәре акрын гына җитди тавыш белән аның исемен әйтте. Роллинг исә җылы урыныннан кымшанмыйча гына: — Мин тыңлыйм сезне, җанашым, — диде. Сөйләргә рөхсәт алынды. Зоя Монроз диван кырыена күчеп утырды, тезләрен кочаклады. — Роллинг, химия заводларының шартлау куркынычы бармы? — Ничек кенә бар әле. Җир күмеренең дүртенче буыны — тротил — галәмәт зур шартлау көченә ия. Ә инде күмернең сигезенче буыны — пикрин кислотасын — диңгез тупларының броня тишә торган снарядлары эченә тутыралар. Әле тагы да көчлерәге бар — тетрил. — Анысы нинди нәрсә, Роллинг? — Шул ук җир күмере. Бензолны (С6Н6) сиксән градуста азот кислотасы (Н1\Оз) белән бергә болгатсаң, нитробензол килеп чыга. Аның формуласы — C6Н51\С2. Әгәр дә мәгәр без шундагы ике өлеш кислородны (02) ике өлеш водородка (Н2) алмаштырсак, ягъни нитробензолга сиксән градуста акрынлап кына чуен чүбе, тагы бераз хлорид кислотасы кушып болгатсак — ул чагында анилин (C6Н51\Н2) табыла. Анилинга илле градус басым астында агач спирты кушсак — диметил-анилин барлыкка килә. Аннары зур чокыр казып, тирә-ягын туфрак белән әйләндереп алабыз, ул чокырга сарай салып, шуның эчендә диметил-анилинга азот кислотасы кушабыз. Реакция барышында термометрларны ерактан торып кына подзорный трубадан күзәтәбез. Диметил-анилинның азот кислотасы беләң катнашмасы тетрил бирәчәк. Тетрил дигәнем иблис белән бер инде: реакция барышында ул кайсыбер вакыт ни сәбәпледер шартлый да зур-зур заводларның көлен күккә очыра. Кызганычка каршы, безгә аның беләң эш итәргә туры килә шул. Аны фосген белән эшкәрткәннән соң зәңгәр төстәге буяу — кристалл виолет хасил була. Мин шуның белән шактый акча төшергән кеше. Сез миңа кызык кына сорау, бирдегез әле... һем... Мин бит сезне химиядә азмы-күпме сукалыйсыз дип йөри идем... һем... Әйтик менә, ташкүмер сумаласыннан сезнең баш авыртуыгызны бетерә торган пирамидон эшләп чыгару өчен, әллә ничә баскыч үтәргә кирәк... Ташкүмердән пирамидонга чаклы яки анда ислемайга, фотография препаратына килеп җиткәнче тротил, пикрин кислотасы ише мәхшәр әйберләр, бром-бензилцианид, хлор-пикрин, ди-фенил-хлор-арсин, тагын әллә ничаклы матур нәрсәләр — төчкертә, елата торган, маскаларны нолкып атарга мәҗбүр итә торган, буылдыра, кан костыра, тәнне шештерә, тереләй черетә торган сугышчан газлар аша үтәргә туры килә. Бу яңгырлы якшәмбе кичне Роллингка бераз күңелсезрәк иде, шуңа күрә ул бик рәхәтләнеп химиянең киләчәге турында уйланырга кереште. — Минемчә, — диде ул, яртылаш көйрәгән сигарасын борын очында әйләндергәләп, — ходай тәгалә күкне, җирне, барлык җан ияләрен ташкүмер сумаласы белән аш тозыннан яраткан. Тәүратта бу хакта турыдан-туры әйтелми әйтелүен, шулай да моны анлавы кьген түгел. Күмер белән тозга хуҗа булган кеше бөтен дөньяга да хуҗа. Ундүртенче елда немецлар ни өчен сугышка тотындылар? Чөнки бөтен дөньядагы химия заводларының уннан тугызы алар кулында иде. Ул заманда иң культуралы милләт буларак, немецлар күмер белән тозның серенә төшенеп алган иделәр инде. Тик меңә алар безне тугыз ай эчөндә Эджвуд арсеналын (Эджвуд арсеналы — Америкадагы хәрби химия промышленносте үзәге. 1917— 1918 ңче елларда Эджвуд шәһәре янында төзелгән.) төзеп җиткерерләр дип уйларына да китерә алмадылар. Немецлар безнең күзебезне ачтылар, без акчаны нәрсәгә тотарга икәненә төшендек тә хәзер инде бөтен дөнья белән вдарә итүне алардан үз кулыбызга алдык: сугыштан соң акча да, химия дә безнең кулда булып чыкты. Хәзер инде эшли белмәгән илләр үзлекләреннән үлеп бетәчәк, без аларга булышырбыз гына. Ә инде эшли белгәннәрен, беренче чиратта Германияне, биниһая зур бер фабрикага әйләндерербез... Америка флагы җир шарын, бонбоньерка ураган шикелле, экватор буйлап та, полюстан полюска чаклы да уратып алачак... — Роллинг — диде Зоя аның сүзен бүлдереп, — сез бит үзегез бәлагә юлыкмакчы буласыз... Ул чагында алар бит коммунистлар булып китәрләр... Килер бер көн, алар сезгә: кирәгегез юк, үз көнебезне үзебез күрәбез, дип әйтерләр... Мин күрдем инде андый хәлне... Коточкыч хәл... Сезгә миллиардларыгызны кайтарып бирмәячәкләр... — Алайга китсә, җанашым, мин бит бөтен Европаны гәрчич газына тончыктырам. — Роллинг, ул чагында соң булачак! — Зоя, тез башын кочаклаган хәлдә, алгарак талпынды. — Роллинг, минем сезгә начар киңәш биргәнем булмады... Мин сездән, химия заводларының шартлау куркынычы бармы, дип сорадым. Эшчеләр, революционерлар, коммунистлар кулында, безнең дошманнарыбыз кулында — сизеп торам — коточкыч көчле корал булачак... Алар ерактан торып химия заводларын, дары складларын шартлатып, аэроплан эскадрильяларын яндырып, газ байлыгын юкка чыгарып — шартлый торганын шартлатып, яна торганын яндырып бетерәчәкләр. Роллинг аякларын эскәмиядән төшерде, бераз кызара төшкән күзен йомгалап алды, беравык яшь чибәр хатынга игътибар белән текәлеп карап торды. — Минем аңлавымча, сез тагын... — Әйе, Роллинг, әйе, инженер Гарин аппараты хакында сүз кузгатуым... Анын турындагы хәбәрләргә сез юньләп илтифат итмәдегез... Мәсьәләнең никадәр җитди икәнен мин генә беләм... Семенов миңа бер бик кызыклы әйбер китерде: аңа Россиядән җибәргәннәр... Зоя звонок бирде. Лакей күренде. Зояның әмерен үтәде —нараттан эшләнгән тартма кертте. Зоя ул тартмадан ярты дюйм калынлыгы корыч кисәге алып камин яктысына китерде. Корычка үтәдән-үтә ниндидер сызыклар, кәвәрәләр ясалган, бер, читенә каләм белән тиз генә селтәнгәндәй: "Көч сынау... Гарин", дип язылган иде. Кайсыбер хәрефләр эчендәге металл киселеп төшкән иде. Роллинг корыч кисәгенә озаклап карап торды. Шуннан соң акрын гына: — Бу теге "каләм сынау" кебегрәк килеп чыккан икән, энә белән камырга язганмыни! — дип сөйләнде. — Гарин аппаратының моделен сынау вакытында утыз адымнан язылган нәрсә булыр бу, — диде Зоя. — Семенов сүзенә караганда, Гарин егерме кабельтов (Кабельтов — диңгездә үлчәү берәмлеге, 1852 метрга тигез.) ераклыгыннан дредноутны (Дредноут - көчле артиллериясе булган, тиз йөрешле, иң зур броненосец, хәзерге линкорга якын.) май кискән кебек кисеп төшерерлек аппарат ясый алачагына ышана икән... Ачуыгыз килмәсен, Роллинг, мин үз фикеремне тагын кабатлыйм: ул хәтәр аппарат сезнең кулда булырга тиеш. Тикмәгә генә тормыш мәктәбен Америкада үтмәгән шул Роллинг. Аның һәр чәч бөртеге көрәшкә юнәлдерелгән иде. Билгеле булганча, күнегү мускуллар арасында көчнең дөрес бүленешенә тәэсир итә, аларны мөмкин кадәр киеренкерәк эшләргә мәҗбүр итә. Роллинг көрәшергә тотынса, иң әүвәл аның фантазиясе эшли башлый — моңарчы берәүнең, да башына килмәгән эшләр турында уйлана торгач, игътибарга лаек берәр нәрсә казып чыгара. Тукта! Фантазиянең эше тәмамлана. Төпле фикер эшкә керешә — чагыштыра, үлчи, бәяли, файдалы дип хәбәр бирә. Тукта! Практик акыл тотына — саный, исәпли, баланс чыгара: актив, ди. Тукта! Роллингның корычтай нык ихтыярына чират җитә, шунда инде ул, күзе тонган үгез шикелле, максатына ыргыла — үзенә дә, бүтәннәргә дә ничек кенә кыйбатка төшмәсен, барыбер максатына ирешми калмый. Бүген дә шундыйрак нәрсә булып алды. Роллинг яңа нәрсәнең эченә күз салган иде, төпле фикер әйтте: Зоя хаклы, диде. Практик акыл баланс та чыгарып өлгерде: иң файдалысы — аппарат белән сызымнарны урларга, иңҗенерның үзен юк итәргә. Нокта! Гариннын язмышы хәл ителде, кредит ачылды, ихтыяр эшкә җигелде. Роллинг креслодан кузгалып, аркасын камин җылысына куйды да, ияген алга сузып: — Иртәгә Семеновны Мальзерб бульварында көтәм, — диде. Бу сөйләшүдән соң җиде атна вакыт узды. Гаринның игезәген Крестовка утравында үтереп ташладылар. Семенов Мальзерб бульварына сызымсыз һәм аппаратсыз килде. Роллинг чак кына кара савыты белән аның башын ярмады. Кичә Гаринными, аның игезәгенме Париҗда күргәннәр. Икенче көнне гадәттәгечә көндезге сәгать бердә Зоя Мальзерб бульварына сугылды. Роллинг чыгып, ябык лимузинга аның белән янәшә утырды, ияген кулындагы таякка терәде дә теш арасыннан гына: Гарин Париҗда, — дигән сүзләрне сыгып чыгарды. Зоя мендәргә сөялә төшебрәк утырды, Роллинг аның ягына ачулы караш таашлады. — Семеновның башын әллә кайчан гильотинада чаптырырга кирәк иде. Шул чаклы да булдыксыз, оятсыз, тинтәк булыр икән. Кем кушкандыр аңа үтерергә! Аңа ышанган мин җүләр. Хәзер инде шул ахмак аркасында бәлагә эләгәсенне көт тә тор... Роллинг баярак кына Семенов белән ике арада булган әңгәмәне Зояга төшендерде. Роллингны аеруча шиккә төшергән нәрсә игезәкләр булды. Ул дошманның осталыгына шаккатты. Әллә Гарин үтерергә җыенуларын сизенгән әллә инде кайчан да булса барыбер үтерергә тырышачакларын аңлап, алдан хәстәрен күргән — үзенә охшаган икенче берәүне калдырып сызган. Бик томанлы шул болар барысы да. Ә инде Парижга ни шайтаныма килгәндер — монысына бөтенләй баш җитәрлек түгел. Лимузин автомобильләр арасына кысыла-кысыла Елисей кыры буйлап бара. Көн җылы, бөркү, бераз күгелҗемләнеп торган аяз күк фонында Олы Салоннын пыяла гөмбәзе һәм канатлы атлары, биек йортларнын бераз түгәрәкләнеп киткән түбәләре, тәрәзә өсләренә тотылган буй-буй корамалар, мул ябалдашлы, каштаннар күренә. Автомобильләрдә кайсы кырын яткан, кайсы тезен тезгә атландырган, кайсы таяк башын суырып барган халыкнын күпчелеген язгы эшләпәләр кигән, көләч галстуклар таккан карсак буйлы яна байлар тәшкил итә. Алар чибәр-чибәр кызларны ашатырга-эчерергә дип Булон урманына алып баралар. Чит ил кешеләренә күңел ачарга яраклы андый кызлар Парижда җитәрлек алар. Йолдыз мәйданында Зоя Монроз лимузины ялланган бер машинаны куып җитте. Ул машинада Семенов белән саргылт симез йөзле, арпа мыеклы берәү утыра иде. Алар икесе дә муеннарын сузып, бөтенләй биһуш булып, Йолдыз мәйданын уратып җир асты поездлары туктый торган төшкә баручы кечерәк кенә яшел автомобильне күзәтәләр иде. Семенов үзенең шоферына шул машинаны күрсәтте, ләкин юл буылган, аның янына үтәрлек түгел иде. Тырыша торгач, алар ничектер алга үттеләр һәм яшел автомобильнең каршысына чыгарга дип җан-фәрманга ыргылдылар. Ул арада теге метрополитенга җитеп туктады да, аннан урта буйлы, киң коверкот пальто кигән кеше атылып чыгып, җир астына төшеп тә китте. Болар барысы да ике-өч минут эчендә Роллинг белән Зояның күз алдында булды. Зоя да шоферына метрога таба борылырга кушты. Лимузин Семенов машинасы белән бер үк вакытта килеп туктады. Таягын болгыйболгый Семенов лимузин янына йөгереп килде, хрусталь ишекне ачты да бик нык дулкынланып сүз башлады: — Гарин иде. Кыяклап өлгерде. Исем бик китми әле. Бүген үзенең янына Батиньольга барам да килешү тәкъдим итәм. Роллинг, алдан сөйләшеп куйыйк әле: аппаратка күпме бирергә исәбегез? Бер дә борчылмагыз — закон кушканча гына эш итәрмен. Кара, таныштырыйм әле: Стась Тыклинский. Әйбәт кеше. Рөхсәт биргәнне көтеп тә тормастан, ул Тыклинскийны дәшеп алды. Анысы атлый-йөгерә зиннәтле машина янына килде дә, башыннан эшләпәсен салып, пани Монрозга баш иде, кулын үпте. Роллинг исә тегесенә дә, монысына да кул биреп тормады, лимузин түреннән читлектәге каргый мәче шикелле күзләрен елтыратып утыра бирде. Мәйдан уртасында кеше күз алдында болай кылану акылга сыймый торган эш иде. Зоя сулъяк ярга — бу вакытта халык аз була торган "Лаперуза" ресторанына барырга тәкъдим итте. Тыклинский әледән-әле башын иде, салынып төшкән мыегын сыпыргалады, күзләрен майландырып Зояга караштыргалады, тыела төшеп булса да комсызланып ашады. Роллинг, күңелсез генә, тәрәзәгә аркасы белән утырды. Семенов теленә салынып лыгырдавын белде. Зоя тыныч күренде, ягымлы гына елмайгалады, күз карашы белән генә кунакларның рюмкаларына өсти торырга кушты. Шампанский китергәч, ул Тыклинскийдан сөйли башлавын үтенде. Тыклинский муеныннан тастымалны йолкып атты: — Пан Роллинг өчен без җаныбызны да кызганмадык. Советлар чиген без Сестрорецк янында үттек. — Без дигәнегез кемнәр була инде? — дип сорау бирде Роллинг. — Мин дә тагын, пан кызыксына икән, минем ярдәмчем, Варшавадагы бер рус, Балахович армиясе офицеры. Зәһәрнең зәһәре... Чәнчелеп китсен ул офицер, пся крев, ярдәменнән бигрәк, зарары тиде. Миңа Гаринның кайда тәҗрибә үткәрүен күзәтеп белергә кушылгдн иде. Җимерелгән йортка бардым — нәкъ шунда явыз инҗенер мине аппараты белән тураклап ташларга теләгәнен пани да, пан да беләләр булыр. Шул подвалда мин корыч кисәген табып алдым да пани Зояга җибәрдем. Пани Зоя минем тырышлык күрсәтүемә ышанган булыр. Гарин тәҗрибә урынын икенче җиргә күчергән. Пани Зоя белән пан Роллингнын ышанычларын аклау өчен, мин көне-төне йокы йөзе күрмәдем. Крестовка сазлык-ларында үпкәмне черетсәм череттем, барыбер максатка ирештем. Гариннын эзенә тәки төштем бит. Егерме җиденче апрельдә төнлә ярдәмчем белән без икәү Гариннын дачасына кереп, үзен тимер караватка салып бәйләдек тә тентергә керештек... Берни юк... Акылдан шашарлык хәл бит — аппаратный исе дә юк, ичмасам... Ә мин анын аппаратны шунда саклаганын беләм... Шул чакны минем ярдәмче Гаринга тупасрак кагылды... Пани белән пан минем дулкынлануымны дөрес аңларлар... Пан Роллинг кушуы буенча шулай эшләдек дияргә уйлаганым юк... Алай түгел, минем ярдәмче артык кызып китте... Роллинг тәлинкәсенә карап утыра бирде. Зоя Монрозның өстәл өстеңдәге кулы эскәтерне бөтергәли башлады — ялтыравык тырнакларын, бриллиант, зөбәрҗәт, сапфир кашлы йөзекләрен елык-елык китерде. Шушы зиннәтле кулга карап утыру Тыклинскийга мәдәт бирде. — Пани белән пан бер тәүлектән соң почтамтта минем Гаринны очратканымны беләләр булыр. Матка бозка, мәет белән йөзгә йөз очрашкач, кемнең генә коты алынмас икән! Җитмәсә әле тагын артымнан милициясе чаба. Безне алдады Гарин: үзе урынына башка берәүне төртте. Мин яңадан теге дачаны тентеп карарга ниятләдем: идән асты булырга тиеш ләбаса, мәйтәм. Шул ук төндә ялгызым гына дачага киттем. Каравылчыны исерттем дә тәрәзәдән кердем... Пан Роллинг мине ялгыш аңлый күрмәсен... Тыклинский җанын корбан итә икән, идея өчен корбан итә... Дачада чәчләр үрә торырлык дөбер-шатыр килгәнне ишеткәч, тәрәзәдән чыгып ычкынуы берни түгел иде... Пан Роллинг, бөтен цивилизацияле дөньяга каза китерерлек дәһшәтле коралны руслар кулыннан тартып алу өчен мине җибәреп бик дөрес эшләгәнсез. Мин моны шул минутта ук, теге тарихи минутта аңлап алдым, пани Зоя, шляхта намусы белән ант итеп әйтәм сезгә. Тавыш кухнядан килә иде —мин ерткыч кебек шунда ташландым. Ни күрим — Гарин стена буена өстәлдер, капчыктыр, әрҗәдер өеп маташа. Мине күрүе булды — аппарат моделен салып йөртә торган, миңа күптән үк таныш күн чемоданын эләктерде дә күрше бүлмәгә атылды. Мин револьверымны алдым да анын артьыннан ташландым. Ул инде тышка сикереп чыгарга әзерләнеп, тәрәзәне ачып ята иде. Мин атып җибәрдем. Ул бер кулына чемодан, икенчесенә револьвер тоткан килеш бүлмәнең аргы башына йөгерде, карават ышыгыннан миңа атарга кереште. Чын-чынлап дуэль иде бу, пани Зоя. Пуля минем фуражканы тиште. Шуннан бу, ниндидер чүпрәк белән авыз-борынын томалап, миңа таба металл трубка сузмасынмы. Шампанский бөкесе аткандай гына тавыш чыкты, ә үзе шундук минем борынга, муенга, күкрәккә меңләгән вак-вак энәләрен батырды, тәнемне талый, күземнән яшь агыза башлады, мин төчкерергә, ютәлләргә тотындым, пани Зоя, гафу итегез, бөтен эчем актарыла дип торам, коса-коса идәнгә егылдым. — Ди-фенил-хлор-арсинга яртылаш фосген кушкан, арзанлы нәрсә икән: хәзер без андый гранаталар белән полицияне коралландырабыз, — диде Роллинг. — Әйе шул... Пан бик дөрес әйтә, Газ гранаты кулланган... Әле дә ярый үтәдән-үтә җил өрә иде, газны шул куды. Мин аңыма килдем дә көч-хәл белән өемә кайтып егылдым. Үзем агуланган, хәлем юк, үземне бөтен шәһәр буйлап агентлар эзләп йөри. Ленинградтан качмый хәлем калмады. Без шуннан мең бәла белән сират күперен кичтек. Тыклинский кулларын җәеп җибәрде, мәрхәмәт көтеп, тынып калды. Зоя аңардан: — Гариннын Россиядән качу-качмавын тәгаен беләсезме соң? — дип сорады. — Аның качмый чарасы юк иде. Мондый хәлдән соң барыбер уголовный розыск алдында җавап бирергә туры килер иде. — Ни өчен ул Париҗны сайлаган? — Аңарга күмер пирамидалары кирәк. Алардан башка бит аның аппараты корылмаган мылтык кебек кенә. Гарин үзе физик, химияне бөтенләй белми. Аның заказын үтәп әлеге пирамидаларны башта мин ясадым, аннары икенче берәү — ул мескен теге Крестовка утравында шуларның корбаны да булды. Гариннын монда, Париҗда, тагын бер компаньоны булырга тиеш — Батиньоль бульвары дип ул телеграмманы шуңа суккандыр. Монда Гарин пирамидаларны сынап карарга килгәндер. — Инженер Гариннын компаньоны хакында нинди мәгълүматлар туплый алдыгыз? — дип кызыксынды Роллинг. Бу сорауга Семенов җавап бирде: — Ул Батиньоль бульварындагы кәй генә гостиницада яши. Кичә без анда барган идек, каравылчыны сайраткан булдык. Ул кеше анда йокларга гына кайта икән. Әйберләре бөтенләй юк икән. Өеннән ул Парижда медиклар, лаборантлар, химик-студентлар кия торган киндер балахон киеп чыга икән. Якын-тирәдә генә эшләргә тиеш. — Кыяфәте ниндирәк? Нигә кирәк мина анын киндер балахоны? Каравылчы сезгә анын тышкы кыяфәтен әйттеме соң? — дип җикеренде Роллинг. Семенов белән Тыклинский бер-берсенә карашып алдылар. Поляк кулын күкрәгенә куйды. — Панга кирәк булса, ул әфәнденең тышкы кыяфәтен без бүген үк килеп әйтербез. Роллинг кашын җыерып озак кына дәшми-тынмый утырды. — Кичә сез Батиньольдагы кафеда күргән кешенең дә, Йолдыз мәйданында астына сыпырткан кешенең дә Гарин булуын исбатларга нинди дәлилләрегез бар? Ленинградта бер тапкыр алдангансыз ич инде. Ягез? Поляк белән Семенов тагын бер-берсенә карашып алдылар. Тыклинский мөлаем гына елмаеп куйды: — Пап Роллинг, инженерның шәһәр саен игезәге бар, дип әйтергә теләмидер ич?.. Роллинг баш какты. Зоя Монроз, кулларын ас мехына төргән хәлдә, гамьсез генә тәрәзәгә карап утыра бирде. — Тыклинский бит Гаринны яхшы белә, ялгышуы мөмкин түгел, — диде Семенов. — Хәзер безгә, Роллинг, икенче бер нәрсәне ачыкларга кирәк. Бу эшне үзебезгә генә башкарып чыгарга — көннәрдән беркөнне Мальзерб бульварына сызымнар белән аппаратны күтәреп китерергә мөмкинлек бирәсезме, әллә үзегез дә безнең белән бергәләп эш итәргә уйлыйсызмы? Көтмәгәндә Зоя, тәрәзәдән күзен алмыйча гына: — Юкны сөйлисез! — дип куйды, — Мистер Роллинг инженер Гариннын тәҗрибәсе белән, бик нык кызыксына, мистер Роллингның ул ачышны сатып аласы килә, мистер Роллинг һәрвакыт закон кушканча гына эш итә; әгәр дә мистер Роллинг әле генә Тыклинский сөйләгән сүзләрнең берсенә генә булса да ышанса, шундый бәдбәхетне, шундый җинаятьчене властьлар кулына тотып бирү өчен, һичкичекмәстән полиция комиссарына шалтыратыр иде. Тыклинскийның бу хәлләрне күбрәк акча каеру максаты белән генә уйлап чыгарганын үтәдән-үтә күргәнгә, мистер Роллинг киләчәктә дә кайбер вак-төяк йомышларың үтәргә рөхсәт итәрдер. Роллинг бу мәҗлестә беренче тапкыр елмайды, жилет кесәсеннән теш казый торган алтын шырпысын чыгарып, тешләре арасына батырды. Тыклинскийның кызарган маңгаенда тир бөртекләре күренде, яңаклары сәлперәеп салынып төште. — Сезнең максатыгыз — мине кызыксындырган мәсьәлә буенча конкрет пунктларга төп-төгәл, туп-тулы мәгълүмат туплау. Ул пунктларны сәгать өчтә Мальзерб бульварында алырсыз. Сездән оста шымчылык итүегез генә сорала. Минем боерыктан башка бер адым атлыйсы, бер сүз сөйлисе булмагыз. Норд-Зюд линиясенең елкылдап торган ап-ак, хрусталь поезды Парижның җир астындагы караңгы юлларыннан акрын гына дөбердәп бара да бара. Борылышларда пәрәвездәй электр чыбыклары күренеп кала, өстенә очып килгән ут көлтәсеннән цемент стенага уелган ояга посып калучы эшче кузгә чалына, кара фонда сары хәрефле рекламалар балкый: "Дюбонэ", "Дюбонэ", "Дюбонэ" — рекламалар әнә шул тәмсез эчемлекне париҗаннар башына сеңдереп маташалар. Бер генә мизгелгә поезд туктап ала. Утларын балкытып вокзал күренә. Төрле төстәге рекламалар күзгә ташлана: "Хуш исле сабын", "Нык подтяжка", "Арслан сурәте төшерелгән вакса", "Кызыл иблис" дип аталган автомобиль шиннары, үкчәгә кага торган резин кисәкләре универсаль йортларда — "Лувр"да "Гүзәл чәчәк сатучы"да, "Лафайетт галереясы"нда арзанга сатыла". Универсаль магазинда эшләүче бер төркем көләч йөзле, чибәр хатын-кызлар, йомышчы малайлар, чит ил кешеләре, хап-тар пиджаклар киеп алган яшьҗилкенчәк, керле күмәкләрең комач билбау белән буган эшчеләр кысыла-кысыла поездга елышалар. Пыяла ишекләр ачылып китә... Җыелган халык иркен сулап куя, шуннан инде — эшләпә кигәннәр, акайган күзлеләр, ачык авызлылар, кызыл чырайлылар, көләч һәм ачулы йөзлеләр — һәммәсе эчкә ургылалар. Кирпеч төсендәге куртка кигән кондукторлар, тоткаларга ябышып, түшләре белән халыкны вагоннарга дыңгычлап тутыралар. Шыртлап ишекләр ябыла, сигнал бирелә. Поезд, утлы тасма булып, көймәләп эшләнгән җир асты бушлыгына чума. Семенов һәм Тыклинский Норд-Зюд вагонының ян эскәмиясендә ишеккә аркалары белән утырганнар. — Пан шуны да белергә тиеш — мин бит әдәп саклап кына тыелып калдым... Йөз тапкыр кыза ала идем... Миллиардерлар ашын күрмәгән мәллә мин! Исем китте ди аларның ашларына... Бәдбәхет диләр бит, бәдбәхет! — Ташласана, пан Стась. Безгә яхшы түлиләр, берни таләп итмиләр. Кабактан кабакка, кафедан кафега йөр дә йөр — үзе тыныч эш, үзе кызыклы... — Мине кешегә санасын алар! — Ташласана, Стась, кешегә санаган өчен генә акча түләмиләр бит!.. Тыклинский белән Семенов сөйләшеп утырган эскәмия артында, ишек кырында, терсәге белән бакыр штангага таянып, теге чакны Профсоюзлар бульварында Шельгага үзен Пьянков-Питкевич дип таныштырган кеше басып бара иде. Пальто якасын күтәреп иякләрен каплаган, эшләпәсен күзенә төшереп кигән. Гамьсез генә, ялкау гына кыяфәт белән, таягының башын авызына тидергән килеш, ул тегеләрнең сөйләшкәннәрен башыннан алып ахрынача тыңлап барды, алар эскәмиядән сикерешеп торгач, әдәпле генә үткәреп җибәрде, аннары ике станциядән соң — Монмартрда төшеп калды. Якындагы почта бүлегенә кереп, телеграмма сукты: "Ленинград. Угрозыск. Шельгага. Дүртбармак биредә. Хәлләр хәтәр". Почтамттан чыккач та сул кулдагы тар тыкрыкка борылды, таныш басмалардан Монмартрның түбәсенә менде дә, як-ягына күз салып алгач, бер караңгы кабакка керде. Анда газета, бер рюмка портвейн сорап алып, укырга тотынды. Биш-ун минут үтмәгәндер, урамнан яланбаш, сары чәчле, ач янаклы, өстенә киндер балахон кигән берәү килеп керде. — Саумы, Гарин, — диде ул газета укучыга. — Котла мине... Зур унышка ирештем... Гарин урыныннан сикереп торды, каты итеп анын кулын кысты. — Виктор... — Әйе инде! Куанычым эчемә сыймый... Патент алуны куәтләргә әле минем исәп. — Ярамый патент алырга. Әйдә әле. Алар кабактан чыгып, киртләч-киртләч таш түшәлгән тар гына тыкрыктан менделәр, унга борылып, шәһәр читендәге пычрак өйләр яныннан шактый бардылар, чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган бушлыкларны, анда кибәртә эленгән сәләмә керләрне, кустарьлар заводын, мастерскойларны уздылар. Көн кичкә авышкан иде инде. Каршыларына төркемтөркем арыган эшчеләр очрый торды. Бу тауларда башка нәсел кешеләре — ябык һәм кырыс чырайлы көчле кешеләр яши икән дип уйларлык иде. Гүя француз милләте, симерүдән һәм дегенерациядән котылырга теләп, Париж тирәсендәге биеклекләргә менеп качкан да шунда кырыс чырай белән тыныч кына аскы шәһәрне шакшыдан арындырыр көн, Лютеция корабын (Париж (борынгыча — Лютеция) гербы — алтын кораб. (Автор искәрмәсе.)) яцадан кояшлы диңгезгә борыр көн җиткәнне көтәдер кебек иде. — Менә бусына керәсе, — диде Виктор һәм тәбәнәк кенә таш сарайның ишеген америка ачкычы белән ачты. Гарин белән Виктор Ленуар кирпечтән өелгән, бәләкәй генә утлы янына килделәр. Утлык өстенә калайдан калпак эшләнгән. Өстәлгә рәт-рәт итеп пирамидалар тезелгән. Утлыкка ярыйсы ук калын бронза боҗра утыртылган, аның әйләнәсенә кечерәк-кечерәк унике фарфор җамыяк уеп кертелгән. Ленуар шәм яндырып җибәрде дә мәзәк кенә көлемсерәп Гаринга текәлде. — Петр Петрович, без сезнең белән ун-унбиш елдан бирле бер-беребезне беләбез бугай? Биш пот тоз ашадык. Минем намуслы кеше икәнемә ышанырлык вакыт булды шикелле. Мин Советлар Россиясеннән качканда — сез булыштыгыз... Моннан чыгып, мин сезнең үземә яхшы мөгамәләдә икәнегезне аңлыйм. Әйтегез әле — ни пычагыма дип сез аппаратыгызны миннән яшереп йөртәсез? Соң минсез, менә шушы пирамидасыз берни майтара алмаганыгызны беләм ич мин... Әйдәгез әле иптәшләрчә... Гарин, фарфор җамыяклар уеп утыртылган бронза боҗраны бик җентекләп карый-карый: — Серне белергә телисез инде алайса? — дип куйды. — Телим шул. — Барын да бергә эшлик, дисез инде алайса? — Әйе. — Кирәк була-нитә калса, эштә уңыш казану өчен, сез берни белән дә исәпләшеп тормаска тиеш булырсыз — киләчәктә бу бик ихтимал... Ленуар, аңардан күзен дә алмыйча, утлык почмагына утырды, авыз кырыйлары тартышып куйды. — Әйе, ризамын, — диде ул кыю гына, Гарин, тырнаклары белән сакалын чеметкәләп, беравык дәшми торды. — Мин сезне эшкә тулысынча катнаштырам... Тик минем дә бер шартым бар... Кичектергесез шартым бар... — Ярый, барына да ризамын. — Беләсезме, Виктор, Парижга бит мин ялган паспорт белән килеп төштем. Көн саен гостиңиңа алмаштырам. Кичә мин үземне күзәтүләрен сиздем. Минем, арттан күзәтү эше акгвардиячеләргә тапшырылган. Мине большевиклар агенты дип уйлыйлар ахры. Миңа шымчыларны эздән яздырырга кирәк. — Мин нишләргә тиеш соң? — Минем кыяфәткә керергә тиешсез. Кулга ала-нитә калсалар, үз документларыгызны күрсәтәсез. Шулай итеп, мин икегә бүленәм. Буйга без икебез дә бер чама. Чәчегезне буятып, сакал ябыштырасыз да, пардан киенеп җибәрәбез. Хәзер яши торган гостиницагыздан бүген үк шәһәрнең икенче башына, Латин кварталына күченәсез. Килештекме? Ленуар утлыктан сикереп төшеп, нык кына итеп Гариннын кулын кысты. Аннары ул тимер (термит) әчесе белән алюминий катнашмасыннан каты май һәм сары фосфорда ничек итеп пирамидалар катыруын сөйләп бирде. Боҗраның унике фарфор җамыягына унике пирамиданы утыртып, шнур белән аларны яндырып җибәрде. Утлык өстендә гөлт йтеп күз камаштыргыч ялкын күтәрелде. Анын яктысына һәм кызуына түзә алмыйча, сарайнын аргы башына китәргә мәҗбүр булдылар. — Бик шәп булган, — диде Гарин. — Корымы-фәләне чыкмыйдыр бит? — Материаллар химик яктан чистартылып алынды. Зур температурада бөтенләйгә янып бетәләр. — Ярый алайса. Шушы көннәрдә сез могҗиза күрерсездер, — диде Гарин. — Әйдәгез, ашарга төшәбез. Гостиницадан әйберләрне алырга, йомышчыны җибәрербез. Төнне сулъяк ярда үткәрербез. Ә иртәгә Париҗда Гариннар икәү булачак... Сарайнын икенче ачкычы бармы соң? Бу тирәләрдә елкылдап торган автомобильләр дә агылмый, кибет тәрәзәләренә карый-карый муеннарын авырттырып бетерүче эшсез кешеләр дә күренми, әллә ни шаккатарлык хатын-кызлар да, индустрия корольләре дә юк. Әрдәнәләп өелгән яңа такталар, тау-тау булып яткан урам ташлары, урам уртасында ук актарылып ташланган күк балчык, гигант суалчан кисентеләредәй тротуар буйлап сузылган канализация торбалары. "Спартак" егете Тарашкин ашыкмыйча гына утраулар ягына, клубка бара иде. Кәефе искиткеч әйбәт иде аның. Карап торуга беркадәр күңелсезрәк тә күренәдер, бәлки, ник дигәндә, Тарашкин, гомумән, төпле кеше, басынкы кеше, һәм шуңа күрә аның кәефе күтәренке булуы йөзенә чыкмый. Хәер, әнә ул акрын гына сызгыра-сызгыра салмак адымнар белән атлый бирә. Трамвайга җитәргә йөз адымнар калганда, әрдәнәләр арасыннан аңа ниндидер сәер авазлар ишетелде. Шәһәрдә булган хәлне Тарашкин читләтеп үтмәс ич инде. Әрдәнәләр артына күз салса — ни күрсен, киң балаклы чалбарлар, калын курткалар кигән өч малай, мыш-мыш килеп, үзләреннән кечерәгрәк малайны дөмбәсләп яталар. Анысы яланаяк, яланбаш, өстендә тәмам тетелеп беткән сырма. Үзе дәшми-тынмый саклануын белә. Аның ябык бите тырналган, кеп-кечкенә авызы кысылган, коңгырт күзләре бүре күзләредәй яна. Тарашкин ялт кына малайларның икесен иңсәләреннән эләктереп алды да югары күтәрде, өченчесенә тибеп җибәрде — анысы, "әлләлә"сен көйли-көйли, табан ялтыратты. Калган икесе, һавада асылынып торган хәлләрендә дә әле, яман сүзләр белән янап маташтылар. Тарашкин ныграк селеккән иде, тынычландылар тагы. — Урамда бәләкәйләрне рәнҗеткәнегезне еш күрәм мин, — диде Тарашкин, аларның мыш-мыш килгән танауларына карап. — Моннан ары болай кыланасы булмагыз. Аңлашылдымы? Малайларның җавап бирми хәлләре юк иде. Алар төксе чырай белән: — Аңлашылды, — дигән булдылар. Ә җибәргәч, кулларын кесәләренә тыгып мырлыймырлый, очрамассың микән, дип яный-яный, китеп бардылар. Кыйналган малай да качу ягын чамаламакчы иде, әмма китә алмады: баскан урынында кымшанып алды да, акрын гына, ыңгырашып, җиргә утырды, башын алама сырмасына яшерде. Тарашкин аңа табан иелде. Малай елый иде. — Әх, син! — диде Тарашкин. — Кайда яшисең? — Беркайда да яшәмим, — диде малай сырма эченнән. — Ничек инде ул алай? Әниең бардыр ич синең? — Юк. — Әтиең дә юкмы? Алай икән. Ятим бала. Бик шәп. Тарашкин бераз вакыт борынын җыерып басып торды. Малай исә чебен кебек безелдәвен белде. Тарашкин ачулы гына: — Ашыйсың киләме? — дип сорады. — Килә. — Әйдә алайса минем белән клубка киттек. Малай торып басмакчы булган иде, аяклары тотмады. Тарашкин аны күтәреп алды — малай җип-җиңел иде — трамвайга таба китте. Озак бардылар трамвайда. Икенчесенә күчеп утырганда, Тарашкин булка сатып алды, малайдар дер-дер калтырап булкага ябышты. Ишкәкчеләр мәктәбенә хәтле җәяү бардылар. Малайны кече капкадан керткәндә Тарашкин: — Кара аны, әйбергә тиясе булма, — диде. — Юк, мин ипи генә урлыйм. Лаклы көймәләрдә кояш шәүләсен уйнаткан суга да, елгада үзенең бөтен гүзәллеген чагылдырган көмешсу талга да, тәннәре кояшта янган, мускуллы ишкәкчеләр утырган икеле һәм дүртле ярыш көймәләренә дә малай тәмам оеган күзләре белән карап торды. Аның ябык чыраенда арыганлык һәм гамьсезлек чагылды. Тарашкин читкә борылган арада, олы капкадан боннарга хәтле сузылган агач басма астына керде дә бөгәрләнеп яту белән изрәп йоклап та китте. Кич җиткәч, Тарашкин аны басма астыннан алып чыгып, елгада битен-кулын юдырды, аннары ашарга алып керде. Малайны ишкәкчеләр белән бергә утырттылар. Иптәшләренә Тарашкин: — Бу сабыйны клубта калдырганда да начар, булмас иде, аның тамагына әллә ни кирәкми, суга ияләштерер идек үзен, безгә бит барыбер өлгеррәк бер малай кирәк булачак, — диде. Иптәшләре каршы килмәделәр: кала бирсен, диештеләр. Малай, аларның сөйләшкәнен тыңлыйтыңлый, эре генә кыяфәт белән ашап утырды. Ашаганнан соң дәшми-тынмый гына сәкедән төште. Аның бернигә исе-акылы килмәде — мондыйны гына күрмәгән ди! Тарашкин малайны боннар янына алып килде, утырырга кушты, аннары сораштыра башлады: — Исемең ничек соң? — Иван. — Каян килүең инде? — Себердән. Амурның югары башыннан. — Күптәнме соң? — Кичәгенәк килеп җиттем. — Ничек килдең инде? — Тәпи-тәпи дә, вагон-асларындагы ящикларда да... — Ленинградка нинди җилләр ташлады соң? — Анысын мин үзем генә беләм, — диде дә малай читкә борылды. — Кирәк булганга килдем. — Сөйлә әйдә, мин тимим сиңа. Малай җәвап кайтармады, акрынлап кына башын кофтасына яшерә башлады. Тарашкин ул кичне анардан юньле җавап ала алмады. Кызыл агачтан эшлэнгән, скрипка сыман җыйнак һәм матур, ике кешелек спорт көймәсе, көзгдәй ялтыраган елга өстендә салмак кына чайкала. Ак трусик кына кигән, җилкәләре һәм аркалары кояшта янган Шельга белән Тарашкин ишүдән туктаган арада, тезләрен чәнчеп, хәрәкәтсез утыралар. Диңгез картузы кигән, муенына шарф ураган, җитди кыяфәтле, рульдәге егет секундомердан күзен дә алмый. — Яңгыр булыр, — диде Шельга. Елгада шактый бөркү, яр буенда куе булып үсеп утырган агачларның ник бер яфрагы селкенсен. Ул агачлар чамадан тыш озынаеп киткән төсле күренә. Кояш галәмәт эссе, аның бераз күгелҗемрәк бәллүр нурлары, кристалл өемнәре булып ишелеп-ишелеп төшкәндәй тоела? Күзне әчеттерә, чигәнә кыса. — Ишкәкләрне суга төшер! — дип команда бирде рульдәге егет. Ишкәкчеләр икесе бердәм алга иелделәр дә, ишкәкләрен суга батырып, артка яттылар, аякларын сузып җибәрделәр, утырган урыннарында шугандай булдылар. Бер-ике!.. Каерылып ишкәч, көймә суны пәкедәй ярып алга ыргылды. Рулевой: — Бер-ике, бер-ике, бер-ике!.. — дип команда бирүен белде. Ишкәкчеләрнең гәүдәләре йөрәк тибүе һәм тын алу җаена тиз-тиз алга иелде, пружина шикелле турайды. Кан тибешенә туры килеп, зур киеренкелек белән мускуллар эшләде. Көймә кәеф-сафа кылып, сүлпән генә ишкәк ишеп азапланган подтяжкалы агайлар турысыннан очып кына узды. Шельга белән Тарашкин рулевойның борын өстенә карап, тигезлек сызыгына турылап иштеләр. Кәеф-сафа кылучылар бары тик: — Кара боларны!.. Шәйтаннар икән!.. — дип калырга өлгерделәр. Диңгезгә чыктылар. Тагын бер минутка тынып калдылар. Битләрендәге тирне сөрттеләр. Янә команда бирелде. Алар кайту юлына төштеләр, яхт-клуб яныннан үттеләр, анда бәллүр челләдә сәлперәеп төшкән зур-зур җилкәннәр — Ленинград профсоюзларының яхталары күренде. Яхт-клубның верандасыннан яңгырап музыка ишетелде. Яр буена сузылган төрле төстәге спорт флаглары бер дә җилфердәмәде. Кояшта каралган халык, шап та шоп су чәчрәтеп, көймәләрдән елга уртасына сикерде. Көймә, коенучылар яныннан үтеп, Кече Невага керде, күпер астыннан үтте, берничә секунд "Уклар" клубының дүрт ишкәкле көймәсе артыннан барды, аны узган чакны рульдәге егет җилкә аша гына: "Буксирга алмыйкмы соң?" — дип куйды. Менә көймә бай табигатьле тар елгага — Крестовкага борылды. Монда көмешсу талларның яшел күләгәләрендә кызлар командасындагыларның кызыл яулыклары, шәрә тезләре күзгә чалынды. Көймә Ишкәкчеләр мәктәбенең боннарына җитеп туктады. Шельга белән Тарашкин бонга сикерделәр, ишкәкләрен саклык белән генә авыш басмага куйдылар, рулевой командасы белән көймәләрен күтәреп алдылар да сарайның киң капкасыннан керттеләр. Аннары душта юындылар, тәннәре кызарганчы сөлге белән сөртенделәр, лимон салдырып берәр стакан чәй эчтеләр. Шуннан соң инде алар узләрен бу дөньяга хәзер генә килгән кешеләр кебек тоя башладылар. Ә дөнья гүзәл, аны чын-чынлап бизәргә кирәк иде әле. Чәйдән соң икенче кат биеклегендәге ачык верандада утырган чакны Тарашкин кичәге малайны телгә алды. — Үзе акыллы, үзе җитез, шундый әйбәт малай, — диде дә култыксадан иелеп түбәнгә кычкырды: — Иван, монда мен әле! Шундук баскычтан яланаяк атлап менгән тавыш ишетелде. Иван зурлар янына керде. Сәләмә сырмасын салган — аны шундук, санитария күзлегеннән чыгып, кухняда утка ташлаганнар. Хәзер аның өстендә ишкәкчеләр кия торган трусик, күлмәксез-нисез генә постау жилет, анысы да бик тузган, баулар белән тарттырып куелган. Тарашкин аңа төртеп күрсәтте: — Жилетын салырга күпме кыстамыйм, күнми генә бит. Ничек коенасың инде болай? Җилеты адәм рәтле булса, ни әйттең иде әле. Иван: — Мин коена алмыйм шул, — диде. — Каралып беткәнсең, мунча керергә кирәк сиңа. Иван: — Мунча керә алмыйм шул мин. Менә шул тиңентен генә юына алам, — дип, кендеген күрсәтте, үзе бер урында таптанган кебек торды, торды да ишек янынарак барып басты. Таращкңң кояшта янган аяк балтырларын кашыйкашый, тәмам гайрәте чигеп: — Теләсәң нишләт үзен, — диде. Шельга да малайга сүз кушып карады: — Син нәрсә, судан куркасыңмы әллә? Малай аңа кырыс кына карап куйды: — Юк, курыкмыйм. — Нишләп су коенмыйсың алайса? Малай башын иде, киреләнеп, иреннәрен бөрештерде. Шельга: — Нәрсә, жилетыңны урларлар дип салырга куркасыңмы әллә? — дип сорагач, малай иңнәрен сикертеп, көлемсерәп куйды. — Менә болай итәбез, Иван, коенырга теләмисең икән — анысы үз эшең. Тик инде жилетыңны барыбер салдырабыз. Ал минем жилетны, чишен әйдә. Шельга өстендәге жилетының сэдәфләрен ычкындыра башлады. Иван артка чигенде. Аның күзләре ялт-йолт килде. Бер мәлне ул өмет беләң Тарашкинга да карап алды, үзе шул арада кырын-кырын гына эчке караңгы баскычка чыга торган ачык ишеккә табарак елышты. — Һи, без бит алай уйнарга килешмәгән идек! — дип, Шельга, утырган җиреннән торып, ишекне бикләп алды, ишеккә каршы ук килеп утырды. — Сал әйдә. Малай киек җәнлектәй уңлы-суллы каранды. Хәзер инде ул пыяла ишеккә якын ук аркасы белән тора иде. Аның кашлары җыерылып бергә кушылды. Кинәт ул тәвәккәлләде бугай, сәләмәләрен салды да Шельгага сузды: — Мә, бир үзеңнекен. Ләкин Шельга малайга карамый иде инде, ул исе китеп анын җилкәсе аша пыяла ишеккә текәлгән иде. — Бирегез, — диде Иван, ачуланып, —нәрсә көләсез? Бала-чагамы әллә сез! Шельга: — Бу чаклы булырсын икән! — дип шаркылдап көлеп җибәрде. — Борыш әле аркан белән. Малай, корт чаккандай, пыялага ук терәлде. — Борыл, борыл, аркана ни язылганын барыбер күреп торам бит. Тарашкин утырган җиреннән сикереп торды. Малай, туп шикелле веранданын икенче ягына атылды, тәгәрәп кенә култыксаның теге ягына чыкты. Очып төшәргә иткәндә, Тарашкин тотып калды. Иван үткен тешләрен аның кулына батырды. — Менә җүләр! Нигә тешлисең? Тарашкин малайны күкрәгенә кысты, такыр башыннан сыйпады. — Кыргый икәнсең ич син. Тычкандай калтыранасың. Тимибез ич без сиңа, тынычлан, зинһар. Малай аның кулында тынычланып калгандай булды, шулай да йөрәге дөп-дөп тибүдән туктамады. Кинәт ул Тарашкинның колагына: — Укымаска кушыбыз шуңа, — дип пышылдады. — Беркемгә укырга ярамый аны. Югыйсә, мине үтерәләр аның өчен. Тарашкин күзеннән яшьләр чыкканчы көлде. — Укымыйбыз инде, безгә бит аның кызыгы юк, — Диде. Шельга бу вакытта террасаның аргы башында, ниндидер табышмак чишәргә тырышкан кешедәй тырнагын чәйнәп, күзен кыса төшеп басып тора иде. Кинәт, ул алар янына атылып килде дә, Тарашкинның карышуына карамастан, малайны аркасы белән үзенә таба борды. Аның йөзенә гаҗәпләнү белән бергә коточкыч курку да чыкты. Малайның ябык аркасына, калак сөягеннән түбәнрәк шәмәхә карандаш белән язу язылган, хәрефләрнең кайсыберләре ышкылып беткән диярлек. "...Петр Гар... Нәтиҗә әйб... оливии биш киломе... ята бул... эзләнү... дәвам итәм, ярд... кирәк... Ач... экспедиц... тизләт..." — Гарин, тагын шул Гарин! — дип кычкырып җибәрде Шельга. Нәкъ шул вакыт клуб ихатасына тыр-тыр тырылдап уголовный розыск мотоциклы килеп керде. Агентның: — Иптәш Шельга, сезгә ашыгыч телеграмма бар, — дигәне ишетелде. Бу —Париждан Гарин суккан телеграмма иде. Алтын карандаш очы блокнотка тиде. — Әфәндем, фамилиягез ничек әле? — Пьянков-Питкевич. — Килү максатыгыз?.. — Мистер Роллингка әйтегез, миңа Гарин аппараты хакында сөйләшүләр алып барырга куштылар. Серетарьны ай күрде, кояш алды. Бер минуттан инде чикләвек агачыннан эшләнгән ишектән химия короле янына Гарин керде. Роллинг нидер язып утыра иде. Башын күтәрмичә генә урын тәкъдим итте. Аннары шул ук кыяфат белән: — Вак-төяк акча операцияләре минем секретарем аша уза, — дип сөйләнде һәм җегәрсез кулы белән пресспапьены алып, язган кәгазенә сукты, — шулай да мин сезне тыңларга булдым. Ике минут вакыт бирәм. Инженер Гарин хакында нинди яңалыклар бар? Гарин аякларын берсе өстенә икенчесен атландырып, кулларын тез өстендә кушырып: — Инженер Гариннын беләсе килә: аның аппараты нәрсә өчен хезмәт иткәне сезгә тәгаен мәгълүм микән? — дигән сорау куйды. — Әйе, миңа мәгълүм булганча, промышленностьта аның билгеле бер дәрәҗәдә файда китерүе ихтимал, — дип жавап кайтарды Роллинг. — Мин үзебезнең концерн идарәсендәге кайбер әгъзалар белән сөйләштем — алар патентны сатып алырга ризалык белдерделәр. Гарин моңа каршы кискен генә: — Аппарат промышленностьта куллану өчен ясалмаган, аның максаты — җимерү, — диде. — Дөрес, аны металлургиядә, шулай ук тау промышленностенда кулланырга мөмкин булыр иде. Тик инженер Гарин икенче нәрсәне күздә тота. — Политиканымы? — Ээ... Инженер Гаринны политика аз кызыксындыра. Ул үзенең күңленә хуш килгән социаль стройны урнаштырачагына ышана. — Кайда инде ул? — Бөтен җирдә, әлбәттә, биш материкның бишесендә дә. — Оһо!.. — дип куйды Роллинг. — Инженер Гарин коммунист түгел, хафаланмагыз. Тик ул тулысынча сезнең кеше дә түгел. Кабатлап әйтәм — аның планнары чиксез зур. Инженер Гариннын аппараты аңа башсыз хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек тудырачак. Аппарат ясалып беткән, аны бүген үк эшләтеп күрсәтергә мөмкин. — Һем! —диде Роллинг. — Гарин сезнең эшләрегезне, күзәтеп торды, мистер Роллинг, аның уенча, сездә киң колач бар, зур идеягә генә мохтаҗсыз. Ярый, химия концернга да оешты, ди. Ярый, химия кулланып һава сугышы да булды, ди. Ярый, бөтен Европаны Американың базарына да әйләндердегез, ди... Болар бит һәммәсе дә вак нәрсәләр, монда бит үзәкне тотарлык идея юк. Инженер Гарин сезгә бергәләшеп эшләргә тәкъдим итә. — Сезнең икегезнең берегез акылдан шашкан. Гарин көлеп җибәрде, борын яфрагын бармагы белән уып алды. — Беләсезме, ике минут урынына минем белән тугыз минут ярым сөйләшүегез үзе генә дә ни тора бит. Роллинг яңадан язуына тотынды: — Инженер Гаринга уйлап табу патенты өчен илле мең франк бирә алам. — Бу тәкъдимне болай аңларга кирәктер: хәйләләпюмалап сез ничек тә аппаратны кулга төшерергә дә Гариннын үзен Крестовка утравындагы ярдәмчесен алып ташлаган юл белән алып ташлатырга ниятлисездер. Роллинг тиз генә каләмен өстәлгә куйды, яңакларына бәреп чыккан тимгел-тимгел кызыл тап кына аның дулкынлануын күрсәтә иде. Ул төпчек савытыннан көйрәп яткан сигарасын алды да креслосына чалканрак ята биреп, Гаринга мәгънәсез тонык күзләрен төбәде. — Әгәр дә мәгәр инженер Гаринны да шулай эшләтергә уйласам, ул чагында нәрсә була? — Гарин ялгышкан була. — Ничек итеп? Гарин көлемсерәп, Роллингның күзләренә туры караган килеш, сүзен сүзгә, иҗеген иҗеккә бүлеп: — Сезне зуррак масштабларда эш итә торган җинаятьче дип уйлап, — диде. Тегесе, зәңгәр төтен чыгарып, сигарасын борын очында саклык белән генә йөртеп алды. — Йөз процентын да үз кесәмә сала алганда, нишләп мин табышны Гарин белән бүлешим әле? — диде ул. — Ярар, озын сүзнең кыскасы, йөз мең франктан бер сантим да арттырмыйм. — Нишләптер әле сез, мистер Роллинг, тоткан юлыгыздан читкә китәсез. Сез берни дә югалтмыйсыз. Агентларыгыз Семенов белән Тыклинский инҗенер Гариннын кайда яшәгәнен белделәр. Полициягә әйтәсез дә, аны большевиклар шпионы дип кулга алалар. Аппарат белән сызымнарны әлеге дә баягы Тыклинский белән Семенов урлый. Сездән нибары биш мең чыга. Киләчәктә сызымнарын кабатламасын өчен, Гариннын үзен этап белән Россиягә Польша аша озатырга мөмкин. Чикне чыкканда аны юк итәләр. Моннан да гади, моннан да арзанлы юл булыр микән? Нигә инде йөз мең франк әрәм итәргә? Роллинг урыныннан кузгалды, Гаринга кырын гына дүз төшерде дә лаклы туфлие белән көмешсу паласка батабата йөренергә тотынды. Көтмәгәндә кулын кесәсеннән чыгарып, бармак шартлатып алды. — Сез кемне алдамакчы буласыз әле? — диде ул. — Мин бөтен комбинацияләрне уйлап куйдым. Миңа бернинди куркыныч янамый. Сез бушбугаз гына. Гариннын уены мат белән, бетә. Ул шуны белгәнгә күрә, сезне монда сатулашырга җибәргән дә. Мин аның патентына ике луидор да бирәчәк түгелмен. Гариннын эзенә төштеләр, котылу юк аңа. — Роллинг ялт кына сәгатенә карап алды да сәгатен жилет кесәсенә салды. — Барыгыз! Эзегез булмасын монда! Ул арада инде Гарин да урыныннан купкан, башын иеп өстәл янында басып тора иде. Роллинг аны куа башлагач, ул чәчен сыйпап куйды, капкынга эләккән кешедәй, мескен тавыш белән: Ярый алайса, мистер Роллинг, мин сез әйткән шартларга ризамын, — дип сөйләнде. — Йөз мең дидегезме әле?.. Роллинг тәмам ярсып: — Бер сантим да бирмим! Ычкыныгыз тизрәк, югыйсә типкәләп чыгарырлар! —дип җикеренде. Гарин күлмәк якасына ябышты, күзләре иләсләнде, гәүдәсе чайкалып куйды. Роллинг үкереп җибәрде: — Кыланмагызсана! Әнә ишек! — диде Гарин гырылдап яны белән өстәлгә ауды. Анын ун кулы кәгазьләр өстенә төште, калтыранып йомарланды. Роллинг электр звоногы янына атылды. Шул секундта ук секретарь күренде... — Бәргәләп чыгарыгыз әле шул бәндәне. Секретарь юлбарыстай чүгәли төште, ыспай мыегы тырпайды, юка пиджагы эчендә тимердәй нык мускуллары уйнаклый башлады... Ләкин Гарин инде, Роллингка башын ия-ия, кырын-кырын гына өстәл яныннан китеп бара иде. Ул мәрмәр баскычтан чаба-чаба төште дә Мальзерб бульварына чыкты, яллап килгән ябык түбәле машинасына сикереп менеп утырды, адресын әйтеп, ике тәрәзәнең дә пыяласын күтәрде, яшел пәрдәсен төшерде, шуннан кыска гына итеп каһкаһәләп көлеп җибәрде. Пиджак кесәсеннән йомарланган кәгазьне алып, саклык белән генә тезе өстендә тигезләде. Зур блокноттан ертып алынган кыштырдавык кәгазьдә Роллингның эре хәрефләр белән язган бүгенге эшләре иде бу Мөгаен, кабинетка Гарин килеп кергәндә, Роллинг сагаеп калырга тырышкан, ә кулы исә үзлегеннән аның башындагы фикерләрен язган — серен фаш иткән. Бер-бер артлы өч тапкыр: "Гобеленнар урамы, алтмыш өч, инженер Гарин", — дип язылган иде. Бу Виктор Ленуарның телефоннан Семенов тапшырган яңа адресы иде. Азактан: "Семеновка биш мен франк", — дип тә өстәлгән иде. Гарин кәгазьләрне сакланып кына тигезли-тигезли: — Булды бу! Эш пеште! — дип үзалдына пышылдап куйды. Ун минуттан, Сен-Мишель бульварына җиткәч, Гарин автомобильдән төште. "Пантеон" кафесының көзгеле тәрәзәләрен күтәреп куйганнар. Түрдә үк Виктор Ленуар утыра. Гаринны күргәч, ул кулын күтәреп, бармак шартлатты. Гарин, тиз генә аның өстәле янына килеп, урамга арты белән утырды. Бер караганда, ул көзге алдына утырды дип уйларлык иде: Виктор Ленуарның сакалы шундый ук, бераз очлаеп килгән, башында йомшак эшләпә, өстендә буй-буй пиджак, күбәләк галстук тагып җибәргән. Гарин күзләре белән генә көлеп: — Котла мине! Эшләр без көткәннән унышлырак бара! — диде. — Роллинг һәммәсенә күнде. Баштагы расходларны ул үз өстенә ала. Файдалана башлагач, валның илле проценты аңа, иллесе безгә. — Контрактка кул куйдың мәллә? — Ике-өч көннән куябыз кулны. Ә менә аппаратны курсоту бераз кичектерелә. Роллинг, аппаратның эшләгәнен үз күзе белән күрми торып, кул куймаска булды. — Бер шешә шампанский куясыңмы соң? — Икене, өчне, дистәсе белән куям! Ленуар: — Шулай да теге акулага ярты доходыбыз жәл, — диде, аннары лакейны чакырды. — Бер шешә Ирруа китер, иң корысы булсын... — Капиталсыз гына без бит берни эшли алмаячакбыз. Менә, Виктор, минем Камчаткадагы эшем уңса икән — Роллингларның унысы бер читтә торсын иде. — Нинди эш ул тагын Камчаткада? Лакей шәрап белән бокаллар китерде. Гарин сигара кабызып, салам урындыкка сөялә төшебрәк утырды да акрын гына тирбәлә-тирбәлә, күзен кысыбрак сөйләргә кереште: — Син геолог Николай Христофорович Манцевны хәтерлисең микән? Унбишенче елны бу мине Петроградта эзләп таба. Мобилизациягә эләгүдән шүрләп, Ерак Көнчыгыштан кайтып кына төшкән бу, фронтка эләкмәс өчен миннән ярдәм сорый. — Манцев инглизләрнең алтын компаниясендә эшлидер иде түгелме соң? — Лена, Алдан буйларында, аннары Колымада разведкада эшләде. Гаҗәеп хәлләр сөйли торган иде. Унбишәр килограммлы алтыннарны өстән генә таба торган булганнар... Минем идеям, гомерем буе саклап килгән төп идеям, әнә шул чакны туды да инде... Чамасыз кыю, алай гына да түгел — җүләр фикер инде ул, югыйсә, ә мин шуңар ышанам. Бер ышангач, мине инде иблис үзе дә туктата алмас. Эш менә бит нәрсәдә, дускаем, дөньяда минем күңелемне иң нык тарткан нәрсә — ул да булса властька ирешү. Берәр илдә корольме, императормы булып утыру да түгел, анысы аның вак эш, күңелсез эш. Абсолют властька ия булу минем хыял... Планнарымны берәр вакыт сөйләрмен әле үзеңә. Властька ирешү өчен алтын кирәк. Мин теләгән властьны кулыңа алу өчен, барлык индустрия, биржа корольләре һәм башка төрле корольләрнең барысының алтынын бергә кушканнан да күбрәк алтын тупларга кирәк... — Планың чынлап та кыю икән шул, — диде Ленуар, көлә-көлә. — Сайлаган юлым дөрес минем. Бөтен дөнья менә монда булачак! — диде Гарин, бәләкәй генә кулын йомарлап. — Юлдагы маякларым — бөек геолог Николай Христофорович Манцев, аннан соң Роллинг, дөресрәге — аның миллиардлары, өченчедән, үземнең һиперболоидым... — Манцев нишләде соң? — Унбишенче елда юклы-барлы акчамны җыеп, оятсызланып дигәндәй, Манцевны хәрби хезмәттән йолып калдым да берничә кешелек кенә экспедиция белән Камчаткага, җәһәннәм артына җибәрдем... Унҗиденче елга чаклы хат язып торды. Кеше ышанмаслык шартларда искиткеч авыр эшләр башкарды бу... Унсигезенче елда, үзең беләсең, эзен югалттым... Бөтен эш аның эзләнүләренә килеп терәлә. — Нәрсә эзли соң ул анда? — Ул анда берни дә эзләми... Манцев минем теоретик фикерләремне генә расларга тиеш. Тын океанның Азия һәм Америка яр буйлары — кайчандыр су төбенә баткан материк җирләре. Шундый зур басым эремә хәлендәге тау токымнарының яткан урыннарын үзгәртергә тиеш булгандыр... Көньяк Америкадагы — Анд, Кордильер тауларындагы вулканнар, Япониядәге, Камчаткадагы вулканнар тезмәсенә караганда, Оливин поясы — алтындыр, терекөмештер, оливин-мазардыр — җир шарының башка өлкәләренә караганда, Тын океан ярларында өстәрәк ятарга тиеш (Җир шарының кабыгы белән үзәктә урнашкан төше арасында эрегән металлар катламы — Оливин поясы ятарга тиещ, дигәң фике йөри. (Автор искәрмәсе.))... Төшендеңме иңде? — Бер генә нәрсәне аңлый алмыйм, сиңа нигә соң ул Оливин поясы? — Дөньяны учыма йомарларга, дускаем... Әйдә эчик әле... Уң булсын... Универсаль магазиннарда эшләүче кибетчеләр кия торган кара ефәк кофта, кыска юбкадан, гади генә калфактан Зоя Монроз автобустан сикереп төште дә, шаушулы урамны йөгереп кенә аркылы чыгып, ике урамны бергә тоташтырган чиксез зур "Глобус" кафесына керде. Бер буш өстәл янына барып утырды. Папирос кабызды. Официантны чакырып, бер литр кызыл аракы китерергә кушты. Стаканга салгач, яңагына таянып утырды. — Алай ярамый, аппагым, син эчүгә сабышасың, — диде аның яныннан узып баручы карт актер, аркасыннан сөеп. Зоя өченче папиросын тартып бетергәч кенә, көткән кешесе күренде. Төксе чырайлы, чәче тар маңгаен каплый язган, күзеннән салкын бәрелеп торган, мыегы өскә тырпайган, таза гәүдәле кеше иде ул. Ыспай гына киенгән — өс-башында артык күзгә бәрелеп торырлык нәрсә юк. Күлмәгенең якасы муенына батып тора. Килеп утырды. Зоя белән җылы гына күреште. Әйләнә-тирәгә күз салган иде — кайберәүләр аңардан күз карашларын яшерделәр. Гастон Үрдәк Борын иде бу. Элекләре карак булган, тора-бара атаклы Боно шайкасының бандитына әйләнгән. Сугышта унтер-офицер чины алып, демобилизацияләнгәннән соң тыныч эшкә урнашкан — төрле караңгы һәм яшерен эшләр буенча комиссионер. Зоя Монрозга ул чиксез зур хөрмәт белән карый. Төнге рестораннарда очраткан саен биергә чакыра, аннары аның кулын үбә — ул Парижда башка берәүнең дә кулын үпми. Зоя ике арадагы дуслыкны өзми, ара-тирә аңа бик четерекле йомышлар да кушкалый. Әчкелтем шәрапны аз-азлап суыра-суыра, трубкасыннан чыккан төтен исенә кашларын җыераҗыера, Гастон күңелсез генә Зоя сөйләгәннәрне тыңлап утырды. Сүзен тәмамлагач, Зоя бармакларын шыртлатып куйды. Гастон исә: — Хәтәр эш икән шул, — дип куйды, — Гастон, бу эшегез барып чыкса, гомерегез буе мохтаҗлык күрмәссез. — Аның ише эшләрне башкарырга, тау хәтле алтын бирсәләр дә, алынмыйм. Заманалар үзгәреп китте шул хәзер: бандитлар полициядә эшләүне артыграк күрәләр, ә инде профессиональ караклар газета чыгару, политика белән шөгыльләнү ягын карыйлар. Әгәр сез мине акчага ялларга җыенасыз икән, мин баш тартам. Ә менә сезнең хакка эшләү — анысы икенче нәрсә. Анда инде мин муенымны сындырырга да риза булыр идем. Зоя кызыл иреннәренең кырыеннан гына төтен чыгарды да, назлы итеп елмаеп, матур кулын Үрдәк Борынның иңенә салды. — Ярый алайса, минем хакка башкарып чыгыгыз.,. Роллингның автомобиле Монмартрда, ун тәрәзәле төнге ресторан алдына килеп туктады. Тәбәнәк кенә пыяла түшәмле, пыяла стеналы, тәмәке, төтененә күмелгән бөркү залда — очып йөргән шарлар, серпантин, конфетти арасында, этешә-төртешә, кәгазь тасмаларга уралган парлар бии. Рояль дыңгырдый. Скрипкалар чиный. Өч негр, тәмам тиргә батып, автомобиль гудогын кычкырта, ләгән суга, такта кыйный, тәлинкә чыңлата, төрек барабанын кага. Метрдотель тамагын ертырга җитешеп: — Юл бңрегез, оланнар, химия короленә юл бирегез! — дип кычкыра-кычкыра барды, Зоя белән Роллингны көчкә-көчкә тар гына өстәл янына утыртты. Яна кунаклар өстенә конфетти, серпантин, шарлар очты. Роллинг: — Сезне күзәтәләр, — диде. Зоя, күзен аска төшеребрәк, шампанский эчеп утыра иде. Менә ул ашыкмыйча гына башын борды — күмер белән сызып әйләндергән шикелле чем-кара ирләр күзе аңа таба моңлы гына сокланып карап тора иде. Кем булыр бу? Француз да, инглиз дә түгел. Кайдадыр күргән дә кебек... Биючеләр арасыннан этә-төртә үтеп Зоялар янына лакей килә иде. Килеп җиткәч, ул бер язу тапшырды. Зоя аптырабрак калды, диванга сөялә төште, сигара суырып утырган Роллингка күз төшереп алды да язуны укып чыкты: "Зоя, сез елмаеп караган кеше — Гарин... Кулыгызны үбеп, Семенов". Зояның чырае качканны күреп, шау-шу эченнән якында гына берәү: — Карагыз әле, кара, даманың кәефе киткән, — диде. Шуннан Зоя буш бокалын сузды, лакей шампанский агызды. Роллинг: — Семенов нәрсә яза? — дип. кызыксынды. — Ахырдан әйтермен. — Ул теге сезгә оятсызланып карап утыручы хакында язамы? Кичә миндә булган иде ул. Куып чыгардым үзен. — Роллинг, танымыйсызмыни соң?.. Йолдыз мәйданын исегезгә төшерегез әле... Гарин ул. Роллинг мышнап куйды. Сигарасын авызыннан алып: — Әһә, — дип мыгырданды. Кисәктән генә аның чырае качты — кабинетында көмешсу паласка бата-бата көрәш комбинациясен уйлап йөргәндәге төскә керде. Теге чакны ул кыюланып китеп бармакларын шыртлатып алган иде. Хәзер исә авызын кыйшайтып Зояга таба борылды: — Әйдә киттек, сөйләшәсе бар, — диде. Ишек төбендә Зоя борылып карады. Төтен һәм серпантин аша ул Гаринның янып торган күзен күрде. Шундук акылга сыймастай бернәрсә булып алды: аның йөзе икегә әйләнде — биючеләргә аркасы белән утырган берәү аңа табарак елышты да алар Зояга икәүләшеп карап тора башладылар. Әллә көзгеләр шулай күрсәтте инде?.. Зоя бер генә секундка күзен йомып алды да таушалган паластан атлый-йөгерә түбән төшеп китте. Роллинг аны автомобиль янында көтеп тора иде. Ишекне шартлатып япкач, ул аның кулына кагылды: — Ялган Пьянков-Питкевич белән булган күрешүне мин сезгә сөйләп бетермәдем бугай... Кайбер детальләр минем үземә дә аңлашылмады. Әйтик, истерикага бирелү нигә кирәк булды икән аңа? Миндә бер генә тамчы булса да кызгану хисе уятырга уйламагандыр ич? Аның үз-үзен тотышы, гомумән, шиккә төшерә. Нинди исәп белән килде икән ул миңа? Ни өчен өстәлгә ауды икән?.. — Роллинг, монысын әйтмәгән идегез бит... — Ауды шул, ауды... Сәгатьне аударды... Кәгазьләремне изде... — Ул сезнең кәгазьләрегезне урларга маташмадымы соң? — Урларга? — Роллинг беравык сүзсез барды. — Юк, алай булмады. Ул аяк өстендә тора алмас хәлгә килде дә кулы белән бюварга бәрелде... Анда берничә бит кәгазь ята иде... — Берәрсе югалмадымы соң? — Вак-төяк фикерләр генә язылган иде анда. Йомарлангач, мин аларны кәрзингә ташладым. — Зинһарлап сорыйм, ниләр сөйләшкәнегезне вагынатөягенә хәтле исегезгә төшерегез әле... Аларның лимузиннары Сена урамында туктады. Роллинг белән Зоя йокы бүлмәсенә керделәр. Зоя өстендәге киемнәрен тиз генә салып атты да аяклары бөркет тәпиләренә охшатып эшләнгән, бизәкле ефәк япма корылган, зиннәтле киң караватка — император Наполеон Беренче үзе яткан караватка — барып ятты. Роллинг исә, ашыкмыйча гына чишенә-чишенә, төрле киемен төрле җиргә — алтын йөгерткән урындыкларга, бәләкәй өстәлләргә, камин кашагасына — ташлый-ташлый, йомшак паласта йөренә-йөренә, Гаринның кичә ниләр әйткәнен, нәрсә эшләгәнен вагына-төягенә кадәр сөйләде. Зоя, терсәгенә таянган хәлдә, тыңлап ятты. Роллинг чалбарын салганда сыңар аягында титаклап алды. Бу минутта ул корольгә бөтенләй охшамаган иде. Аннары ул ятты да: — Бар булганы шушы, — дип, атлас юрганны борынына кадәр тартып менгезде. Күгелҗем төстәге төнге ут зиннәтле йокы бүлмәсен, кайсы кая ташланган киемнәрне, карават башына тимер таякларга утыртылган алтын амурларны, Роллингның итләч борынын яктырта иде. Химия короленең башы мендәргә чумды, авызы ачыла төште, борыны сызгыра да башлады. Зояга тынгылык бирмәгәне әнә шул борын сызгыруы булды. Ул күзен кулы белән каплады. Гаринның агарынган, кыю, батыр, матур йөзе күз алдыннан һич кенә дә китмәде. Зоя аннан котылырга теләп, башын да селкеп карады — тик Гаринның карасу күзләре кәгазь тасмалар аша текәлеп карый бирде... "Йокыга китәрмен дип уйлама да инде, — дип, гарьләнергә өлгермәде, башыннан алып аягына хәтле яңа фикер чәнчеп үткәндәй булды: — Хәзер Гастон аның янында булырга тиеш ләбаса!.." Зоя тиз генә юрган астыннан шуып чыкты да киенә башлады. Роллинг саташып нәрсәдер әйтте, аннары икенче ягына борылып ятты. Зоя киемнәр бүлмәсенә атылды. Яңгырда кия торган пальтосын киеп, билен кысып буды. Акча белән сумкасын алырга дип яңадан йокы бүлмәсенә керде. — Роллинг, — диде ул акрын гына. — Роллинг... Беттек ләбаса... Король тагын мыгырданып куйды. Зоя вестибюльгә төште, биек тышкы ишекне көч-хәл белән генә ачты. Сена урамы буп-буш иде. Мансарда түбәсе өстендә тонык кына саргылт ай йөзә. Зояга күңелсез булып китте. Йоклап яткан шәһәр өстендә йөзгән шушы саргылт шарга карады... "Йа раббем, нинди куркыныч!.. Йа раббем, нинди күңелсез!.." Ул ике кулы белән дә калфагын басып киде, яр буена йөгерде. Гобеленнар урамындагы алтмыш өченче номерлы өч катлы иске генә йортның бер стенасы бушлыкка чыга. Бу яктагы тәрәзәләр өченче катта — чардакта гына. Икенче караңгы стенасы паркка терәлеп тора. Урам якта исә җир белән бертигез аскы катта извозчиклар һәм шоферлар өчен кафе, икенче катта шакшы гына гостиница урнашкан. Өченче кат — чардак бүлмәләре исә даими яшәүчеләргә тапшырыла иде. Анда керү өчен башта капканы үтеп, аннары озын гына туннельны узарга кирәк иде. Сәгать төнге икенче киткән. Гобеленнар урамында бер генә тәрәзәдә дә ут күренми. Кафе күптән ябылган — урындыкларын өстәлгә тезгәннәр. Зоя капка төбендә тукталып, бер минут чамасы йорт номерына карап торды. Шул чак аның аркасы чымырдап куйды. Тәвәккәлләде. Шалтыратты. Бау кыштырдап тартылды, капка бераз ачыла төште. Зоя караңгылыкка чумды. Кем дип төпченепнитеп торучы булмады. Капка төбендәге хатын: — Вакытында кайтырга кирәк, төнлә йоклыйлар аны, — дип үртәнеп кенә калды. Зоя тәмам коелды да төште. Алда озын караңгы туннель сузыла. Газ лампасы майлы буяуга буялган кәкребөкре стеналарны яктырта. Семенов, туннельны үткәч сулга борыласы, түгәрәк баскычтан өченче катка менәсе дә сул кулдагы унберенче бүлмәгә керәсе, дип өйрәткән иде. Туннель уртасында Зоя тукталып калды. Еракта, сул кулда кемдер чыгып карады да шундук ялт итеп кереп качты сыман тоелды аңа. Әллә кире борылыргамы? Колак салып тыңлап торды — шылт иткән аваз да ишетелми. Зоя туннельның калган өлешен йөгереп үтте. Сасы аралыкта өскә менә торган тап-тар түгәрәк баскыч башлана, баскыч башыннан, югарыдан тычкан күзедәй яктылык төшеп тора. Лайлалы култыксага кагылырга җирәнеп, Зоя аяк очларына басып кына менде. Бөтен йорт йокыда. Икенче катка җиткәч, кыршылган көймәле караңгы коридорга юл кереп китә. Өскәрәк менгәч, Зоя артына борылып караган иде — тагын кемдер башын тыгып күзәтәдер сыман тоелды... Тик бу һич тә Үрдәк Борын булырга тиеш түгел... "Юк, юк, Гастон килмәгән әле, килеп җитмәгән, өлгермәгән..." Өченче катка җиткәч, Зоя туктап тын алды. Гарин өендә булмаса, Зоя аны таң атканчы көтеп утырыр. Әгәр инде ул өендә булып, йоклап ята икән, ул чагында Мальзерб бульварында өстәлдән чәлгән әйберен кайтарып алмый китмәс. Зоя перчаткасын салды, калфак астындагы чәчен рәтләгәндәй итте дә сулга, коридор чатына борылды. Бишенче ишеккә эре итеп ак буяу белән 11 дип язылган иде. Зояның ишек бавына тотынуы булды — ишек ачылып та китте. Кечерәк кенә бүлмәне тәрәзәдән төшкән ай яктысы яктырта. Идәндә ачык чемодан аунап ята. Актарылып ташланган ак кәгазьләр. Стена буенда, кулъюгыч белән комод арасында, идәндә бер кеше утыра. Өстендә төнге күлмәк кенә, шәрә тезләре күтәрелә төшкән, аяк табаннары чамадан тыш зур булып күренә... Ай яктысы аның бер як битенә генә төшә. Шар ачылган күзе елтырый, тешләре ап-ак — ул кеше елмаеп утыра иде. Зоя авызын ачып, тын да алмыйча, Гаринның җансыз көләч йөзенә карап торды. Бүген иртән "Глобус"та утырганда ул Гастон Үрдәк Борынга: "Сызымнары белән аппаратын урла Гаринның, җае чыкса, үтерә дә аласың", — дигән иде шул. Бүген кич ул шампанский бокалы өстеннән, төтен арасыннан Гаринның күзен күргәч: ул кеше ым гына каксын—бөтен дөньямны ташлап, аның артыннан барачакмын, дип уйлаган иде. Төнлә белән хәвефләнеп Гастонны эзләргә чыгып киткәндә, ул нилектән шулай төнге Парижда коты алынып йөргәнен дә, ни сәбәпле шушы Гобеленнар урамына килеп чыгуын да аңлап өлгермәгән иде әле. Үзе үк үлемгә дучар иткән кешенең ишеген ачып керергә нинди хисләр ташкыны мәҗбүр итте икән бу акыллы, салкын, усал холыклы хатынны? Ул Гаринның тешләренә, акаеп каткан күзләренә карап торды. Күкрәгеннән ниндидер әрнүле аваз чыкты, ул якынрак килеп, Гарин өстенә иелде. Теге үлгән иде кнде. Бите күм-күк булган. Муенында тырнак эзләре бүртеп чыккан. Бу шул аның күңелен җәлеп иткән ач яңаклы, борчылган күзле, ефәктәй сакалына конфетти кунган кеше иде... Зоя юынгычның боз шикелле салкын мәрмәренә тотынып, көчкә торып басты. Ни өчен килгәнен дә онытып җибәрде. Авызына әче су җыелды, "һуштан китеп егыласы гына калган". Актык көчен җыеп, муенын буган якасының сәдәфен йолкып ала алды. Ишеккә юнәлде. Бусагада Гарин басып тора иде. Идәндәгесенеке шикелле үк монысының да тешләре җемелди, елмаюы катып калган. Ул бармак янады. Зоя аңышып алды, кычкырып җибәрмәс өчен авызын томалады. Йөрәге, су астыннан чыккан диярсең, дөп-дөп тибә... "Исән, исән..." Гарин, бармак янаудан туктамыйча, пышылдап кына: — Мин исән калдым, — диде. — Сез минем ярдәмчем Виктор Ленуарны үтердегез... Роллингны гильотина көтә... — Исән, исән, — дип кабатлады Зоя, басынкы гына тавыш белән. — Сез нигә монда? — Мин Гастонны эзлидер идем... — Кемне, кемне? — Сезне үтерергә тиешле кешене... — Мин шулай булыр дип уйлаган идем аны, — диде Гарин, Зояның күзенә текәлеп. Зоя төш күргәндәге кебек кенә: — Гастон сезне үтергән булса, мин үз-үземне үтерәдер идем... — дип сөйләнде. — Берни аңламыйм... Зоя, исен җуйган кебек, тонык кына ягымлы тавыш белән аның сүзләрен кабатлады: — Үзем дә аңламыйм... Бу сөйләшү ишек төбендә булды. Тәрәзәдәге ай графит түбә артына төшеп бара иде инде. Гарин бүлмәгә күз йөртеп чыкты да: — Сез Роллингның автографын кайтарып алырга килдегезме? — дип сорады. — Әйе. Кызгана күрегез. — Кемне? Роллингнымы? — Юк. Мине. Кызгана күрегез, — дип кабатлады хатын. Кисәк кенә, колак салып, Гарин сынын турайтты. Кискен хәрәкәт белән ул Зояны ишектән алып чыкты. Аның беләген кысып тоткан килеш, көймәле коридордан баскычка күз салды. — Әйдәгез. Мин сезне парк аша алып чыгам... Сез искиткеч гүзәл хатын. — Гаринның күзләрендә шашкын юмор чагылды. — Безнең юллар бергә кушылды... Сизәсезме шуны?.. Ул Зояны ияртеп түгәрәк баскычтан очып кына төште. Зоя каршылык күрсәтмәде. Түбәнгә төшеп җиткәч, Гарин каядыр караңгыга умды, туктап, балавыз шырпысын кабызды да, зур көч куеп, моңарчы еллар буе ачылмаган, тутыгып беткән йозакны ачты. — Һәммәсенең алдан хәстәре күрелгән. Алар икәүләшеп паркның караңгылык пәрдәсенә төренгән дымлы агачлары арасына килеп чыктылар. Нәкъ шул вакыт урам яктагы капкадан полиция отряды килеп керде: моннан чирек сәгать кенә элек Гарин аларны телефоннан чакырган иде. Крестовка дачасында "оттырган пешкасы" Шельга ның исеннән чыкмый да чыкмый. Теге вакытны Проф союзлар бульварыңда сөйләшеп утырганда, ул Пьянков Питкевичның подвалда яшергән әйберен алыр өчен дачага килми калмаячагын аңлаган иде. Шул ук көнне, эңгер-меңгердә ул, каравылчыга әйтеп-нитеп тормыйча гына, дачага керә дә фонарь белән подвалга төшеп китә. "Пешканы" шундук оттыра да: баз капкачыннан ике-өч адымда Гарин басып торган икән. Шельга килер алдыннан гына ул чемодан күтәреп баздан чыккан да ишек артында стенага сыланып калган. Шельга тршеп киткәннән соң ул дөбер-шатыр китереп капкачны яба да өстенә күмер капчыклары өяргә тотына. Шельга, фонарен күтәреп, идән ярыгыннан чүп-чар коелганын көлемсерәп күзәтеп тора. Ул әле уртак тел табарга өметләнә. Әмма шул чакны өй эче тынып кала. Аннары дөп-дөп йөгергән адымнар, револьвердан аткан тавышлар, кемнеңдер иләмсез акырганы ишетелә. Гарин теге дүртбармак белән көрәшкән икән. Бер сәгатьтән милиция килеп җитә. Пешканы оттырса да, Шельга яхшы ход ясады. Дачадан милиция машинасы белән яхт-клубка очты, анда дежурныйны уятты да: — Җил кайсы яктан исә? — дип сорады. Дежурный элекләре диңгезләрне айкаган, карлыккан тавышлы, тузгак чәчле карт иде, уйлап-нитеп тормады: — Зюд-вест, — дип җавап кайтарды. — Ничә балл? — Биш. — Яхталарыгыз барысы да урыннарындамы? — Урыннарында. — Яхталарны кем саклый? — Петька инде, каравылчы. — Боннарга күз салыйк әле. — Була ул, — диде диңгезче, йокыдан айнып җитмәгәнгә, курткасының җиңен таба алмыйча. Шельга белән бергә клубның верандасына чыккач, ул эчүдән карлыккан тавыш белән: — Петька! — дип кычкырды. Җавап бирүче булмады — Йокы симертә булыр, аягын корт чаккыры, — диде дә җилдән ышыкланып куртка якасын күтәрде. Каравылчыны куаклар астыннан таптылар — толып якасына башыннан төренеп яткан да гырлапмы-гырлый иде. Диңгезче әйтте берне үзенә. Каравылчы тамак кырды, торып басты. Бергәләшеп боннарга табан атладылар. Анда зәңгәрләнә башлаган су өстендә мачталар урман шикелле чайкала иде. Дулкын чайпала, хәтәр көчле җил исә иде. Шельга кабатлап сорады: — Яхталарыгыз урынындамы соң? — "Орион" юк, Петергофта... Янә килеп икесен Стрельнага алып киткәннәр иде. Шельга су чәчрәп торган такталар буйлап бон кырыена килеп җитте дә бау кисәге табып алды. Бауның бер очы боҗрага бәйләнгән, икенче очы кисеп алынган иде. Дежурный ашыкмыйча гына шуны караштырды. Зюдвесткасын борынына ук төшерде. Бер сүз дә әйтмичә, яхталарны бармак белән саный-саный бон буйлап китте. Аннары кулы белән җилне ярып көчле тавыш белән: — Петька, ачык авыз! — дип кычкырды. — Сасы суга утыз кат баткыры нәмәрсә, күзең чыкканмыни соң! "Бибигонда"ны алып киткәннәр ләбаса, иң шәп яхтаны!.. Петьканың исе-акылы китте, ул ах-ух килеп, толып җиңнәре белән ботына чапкалады. Шельгага монда эш калмаган иде инде, гаваньга юнәлде. Тиз йөрешле сакчы катерга утырып диңгезгә чыккалаганчы кимендә ике-өч сәгать вакыт узды. Катер көчле дулкынга каршы борыны белән чума-чума барды. Су тузаны бинокльнең пыяласын томалады. Кояш күтәрелгәч кенә, маяктан күп читтә, фин суларында, ярга якын ук җилкән күренде. Бичара "Бибигонда" су асты ташлары арасында айкала да чайкала, палубасында беркем юк иде. Катердан болай гына, күңел өчен генә рәттән берничә тапкыр аттылар да буш кул белән кире кайттылар. Гарин чик бозып әнә шулай качты — янә бер пешка отты. Бу уенда тагын дүртбармакның катнашуы Гарин белән Шельгага гына билгеле иде. Шуңа күрә кайтканда Шельганың уй-фикерләре мондыйрак юнәлеш алды: "Чит илдә Гарин теге серле аппаратын я сатачак, я үзе ирекле рәвештә кулланачак инде. Аның уйлап табуын Союзда калдыра алмадык, киләчәктә ул яман роль уйнамаса ярый да бит, кем белә. Әмма чит илдә Гаринны өрәк шикелле өркетеп торырга дүртбармак бар. Анын белән көрәшне очламыйча торып, Гарин аппаратын дөньяга күрсәтмәячәк. Шул көрәштә Гарин ягына бассаң, тора-бара отарга да мөмкинчелек тууы ихтимал. Ләкин дүртбармакны хәзер үк, Ленинградта ук, алсаң, бу эш фәкать Гарин файдасына булыр иде". Үзенә кирәкле нәтиҗәне чыгаргач, Шельга туры өенә кайтып китте, чыланган киемен алмаштырды, угрозыскка шалтыратып, эшнең туктатылуын әйтте дә йокларга ятты. Дүртбармак исә газ белән агуланган, ихтимал, җәрәхәтләнгән дәдер, хәзер ул җан-фәрманга Ленинградтан сызарга тиеш, дигән уй башына килгәч, Шельга көлемсерәп куйды. Шельганың "пешка югалтуга" каршы һөҗүме әнә шуннан гыйбарәт иде. Ә менә хәзер Париждан телеграмма килеп төште. "Дүртбармак биредә. Хәлләр хәтәр", — дигән. Бу инде Гаринның ярдәм соравы. Шельга ничаклы гына уйламасын, аңа тизрәк Парижга очарга кирәк. Пассажир аэропланнарының кайчан китәсен телефоннан гына ачыклады да верандага әйләнеп керде. Анда эңгер-меңгердә Тарашкин белән Иван утыралар иде әле. Аркасындагы язуны укыганнан соң, ятим бала юашланып калган, Тарашкиннан бер адым калмый иде. Агачлар арасыннан кызгылт төстәге су күренә, ишкәк ишкән, сөйләшкән, хатын-кыз чыркылдаган тавыш ишетелә. Утрауларның караңгы урманнарында дөнья яратылганнан бирле килгән эшләр эшләнә, ниндидер кошлар хәвефләнеп төннәр буе бер-берсенә тавыш бирүдән туктамый, сандугачлар чут-чут сайрый. Тереклек янгыр һәм кыш-бураннардан арынып, яшәргә ашкына, төннең исерткеч ләззәтен күңелле комсызлык белән йота бара. Иванны җилкәсеннән кочаклап, Тарашкин култыксага таянган да кымшанмый утыра бирә: агач араларыннан су өстендә тавыш-тынсыз гына йөргән көймәләрне күзәтә. Шельга, урындыгын якынрак китереп, малайга табарак иелде: — Ничегрәк соң, Иван, кайда күбрәк ошый сиңа: андамы, мондамы? Ерак Көнчыгышта син ачлы-туклы яшәгәнсеңдер әле? Иван Шельгага күз дә йоммыйча карап торды. Эңгермеңгердә аның күзләрендә картларга гына хас бертөрле хәсрәт чагылып киткәндәй тоелды. Шельга, жилет кесәсеннән конфет алып, Иванның тешенә шакыды, сабый авызын ачып, конфетны эчкә суырды. — Без бит, Иван, малайларга бер дә тимибез. Эш кушмыйбыз, аркаларына хат язмыйбыз, вагон асларына кача-поса җидешәр мең чакрым җир үтәргә мәҗбүр итмибез. Күрәсеңме, безнең утрауларда нинди рәхәт? Беләсеңме, кемнеке болар бар да? Без боларның һәммәсен дә гомерлеккә балаларга бирдек. Елгасын да, утрауларын да, көймәләрен дә, ипи белән колбасаны да — аша туйганчы, барысы үзеңнеке... Тарашкин: — Сез алай егетне гел юлдан яздырырсыз, — дип куйды. — Бер дә язмас, акыллы егет ул. Син кайсы якныкы соң, Иван? Малай теләр-теләмәс кенә: — Амурдан без, — дип җавап кайтарды. — Әни үлде, әтине сугышта үтерделәр. — Син ничек яшәдең инде? — Кешегә эшләп йөрдем. — Шундый бәләкәй чактан укмы? — Булса ни... Атлар көттем... — Аннары нишләдең? — Аннары мине үзләре белән алып киттеләр... — Кемнәр инде? — Берәүләр шунда. Аларга агач башына менәргә, чикләвектер, гөмбәдер җыярга, тиен ауларга, йомышка йөрергә бер малай кирәк булган... — Димәк, сине экспедициягә алып киттеләр булып чыгамы инде? Иван дәшмәде, күзен генә йомып алды. — Еракмы соң? Сөйлә инде, курыкма. Без сине аларга бирмибез. Хәзер инде син безнең кеше... — Сигез тәүлек пароходта бардык... Бетәбез дип торган идек. Тагын сигез көн тәпи-тәпи атладык... Шуннан соң утлы тауга барып җиттек... — Әһә, димәк, сезнең экспедициягез Камчаткага булган, — диде Шельга. — Камчаткага шул... Анда без бер баракта яшәдек... Революция булганны да белмәгәнбез. Аны ишеткәч, башта өчәү китте, аннары тагын икәү китте... Ангарыбызга да бетте... Ул да мин генә калдык... — Әһә, ул дигәнең кем була инде? Исеме ничек? Иванның тагын сөмсере коелды. Шельга аны озаклап тынычландырды, иелгән такыр башыннан сыйпады. — Әйтсәм, үтерәләр бит мине әйткән өчен. Үтерәм, диде бит... — Кем? — Кем булсын, Манцев инде, Николай Христофорович... Ул бит миңа: "Менә мин синең аркаңа хат яздым, син юынасы, күлмәгеңне, жилетыңны саласы булма, бер ел барасыңмы, ике ел барасыңмы — Петроградка барып җит, анда Петр Петрович Гаринны тап та язуыңны күрсәт, ул сине бүләкләр..." — дип әйткән иде. — Гаринны бик күрәсе килгәч, нишләп соң Манцев үзе юлга чыкмады? — Большевиклардан шүрләде... Алар җеннән дә явызрак, диде. Алар мине үтерерләр. Алар бөтен илне бөлгенлеккә төшергәннәр — поездлар йөрми, почта юк, халык ач, шәһәрдән барысы да качып беткәннәр, диде. Алтынчы елын тау түбәсендә яткач, каян белсен ди ул... — Нишли соң ул анда, нәрсә эзли? — Әйттерерсең аны! Шулай да миннән яшерә алмады... — Иванның күзләре хәйләле, шаян елтырап алды. — Җир астыннан алтын эзли... — Таптымы соң? — Улмы? Тапмас... — Кирәге чыга-нитә калса, Манцев яткан тауны таба алырсыңмы? — Тапмыйча ни... Сез мине әйтмәгез генә, карагыз аны, хәтәр кеше ул... Шельга белән Тарашкин малайның сөйләгәннәрен бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Шельга аның аркасындагы язуны тагын бер мәртәбә җентекләп укып чыкты. Аннары фотога төшереп алдылар. — Хәзер түбәнгә төш, менә абыең сабынлап юындырыр да үзеңне, рәхәтләнеп йокларга ятарсың, — диде Шельга. — Моңарчы синең ач корсагыңнан гайре берниең, беркемең булмаган. Хәзер барысы да булды — укы, яшә, үс рәхәтләнеп. Абыең сиңа акыл бирер, аның сүзеннән чыкма. Сау бул. Өч-дүрт көннән Гаринны күреп, әманәтеңне тапшырырмын. Шельга көлеп саубуллашты. Озакламый аның велосипед фонаре сикерә-сикерә куаклар ышыгына кереп югалды. Яшел аэродром өстендә биектә-биектә алюминии канатлар ялтырап күренде дә алты кешелек самолет болыт эченә кереп югалды. Озата килүчеләр, башларын күтәреп, зәңгәр күккә шактый вакыт карап тордылар ләкин анда ялкау гына бер козгын очып йөри, карлы гачлар һаваны аркылыга да буйга кисәләр, ә инде дюра люминий кош тәмам күздән гаип булган иде. Шыгырдавык читән креслоларга утырган пассажирлар алсу-яшел җирнең акрынлап кына аска төшкәнен күзәтеп баралар. Җирдәге юллар инде тәмам җеп шикелле генә булып күренә. Төзелеш оялары, манаралар бераз авышрак ясалган уенчык кебек кенә тоела. Уңда еракта зәңгәрләнеп су җәйрәп ята. Болыттан төшкән күләгә җир картасының күп кенә бизәкләрен томалады. Менә түбәндә болыт үзе дә күренде. Алты пассажирның алтысы да тәрәзәгә капландылар, елмаерга тырыштылар, ләкин аларның елмаюлары беркадәр ясалма чыкты, һава юлыннан файдалану яңа нәрсә шул әле. Кабина бик җиһазлы булуга да, кечерәк кенә җыелма өстәлләрдә каталог һәм журналлар ятуына да, хәвефсез, уңайлы булып тоелуына да карамастан, пассажирларга үз-үзләрен, һава юлы тыныч юл, җәяү урам аркылы чыкканга караганда тынычрак дип ышандырырга туры килде. Бер дә куркыныч түгел инде бу һава юлы. Болыт очраса — болытны үтәли киеп чыгасың да, кабинаның тәрәзәләре генә булана; дюралюминийга шыбырдап боз тамчылары бәрелгәндә яисә нык кына селкетеп алганда — күзеңне зур ачып, үргән кресло култыксасына ябышырга өлгермисең, күршең күз кыса: чокыры тирән булды, янәсе... Әйтик, көчле җил исә: диңгездә булса, һичшиксез, җилкәнле судноның мачталарын күз ачып күз йомганчы сындырып, рульне җимереп, көймәләрне, кешеләрне куәтле дулкыннар кочагына ташлар иде инде, ә металл кош үзе нык, үзе җитез — канатын гына чайкап ала да, моторларын гүләтеп, җилнең оясыннан мең метрга өскәрәк калкынып та өлгерә. Кыскасы, бер сәгатьтән инде пассажирлар аяк асларындагы бушлыкка да, селкетүгә дә ияләнделәр. Мотор гуләве генә сөйләшергә ирек бирмәде. Кайберәүләр микрофонлы наушниклар киеп сөйләшергә тотынды. Шельга каршында таушалганрак пальто, чит илгә чыкканда алып кигәнгә охшаган шакмаклы кепка кигән утыз биш яшьләрдәге берәү утыра: ач яңаклы, аксылрак чырайлы, матур, нәфис йөзле, җыерылган кашлы, саргылт сакаллы, килешле генә авызлы кеше иде ул. Чак кына бөкресен чыгарыбрак, ике кулын тезләре өстендә кушырып утыра. Шельга аңа елмаеп ишарә ясады. Теге кеше наушнигын киде. Шельга аңардан: — Сез Ярославльдә, реальныйда укымадыгызмы? — дип сораштыра башлады. Теге кеше башын иде. — Якташлар бит, мин сезне яхшы хәтерлим. Хлынов Алексей Семёнович бит сез? Теге янә башын иде. — Хәзер кайда эшлисез соң? Хлыновның тавышы мотор гүләве арасыннан көчкә ишетелерлек иде: — Политехникумның физика лабораториясендә. — Командировкагамы? — Берлинга, Рейхер янына. — Серме? — Юк. Быел март аенда, безгә мәгълүм булганча, Рейхер лабораториясендә терекөмеш атомын таркатуга ирешкәннәр. Хлынов бөтен гәүдәсе белән Шельга ягына борылды, аның кырыс күзләре хәвефле карый иде. Шельга: — Аңламыйм, белгеч түгел, — диде. — Хәзергә лабораториядә генә эш алып баралар. Промышленностьта куллануга ирешмәгәннәр әле... — Хлынов түбәндә җирне каплап кар кебек күпшекләнеп торган болыт басуларына карап алды. — Хәер, физикның кабинетыннан завод мастерскоена кадәр әллә ни ара түгел. Атомны көчләп таркату принцибы гади, чамадан тыш гади булырга тиеш. Атомның нәрсә икәнен сез беләсездер инде? Шельга бармаклары белән: — Менә шушындый кечерәк кенә нәрсә бугай, — дип күрсәтте. — Ком бөртеге җир шарыннан никадәр кечерәк булса, атом да ком бөртегеннән шулкадәр үк кечкенә. Шулай да без атомны үлчи алабыз, аның электроннары нинди тизлек белән әйләнгәнне исәпләп чыгарабыз, авырлыгын, күләмен, нинди электр заряды бирергә сәләтле икәнен ачыклыйбыз. Без атомның йөрәгенә — аның үзәгендәге төшкә үтеп керергә тырышабыз. Әнә шунда яшеренгән инде материя белән идарә итүнең сере. Кешелекнең киләчәге безнең атом төшен, материаль энергиянең кечерәк кенә бер кисәген, сантиметрның йөз биллионнан бер өлешен тәшкил иткән атом төшен авызлыклый алу-алмавыбызга бәйләнгән. Шельга җирдән ике мең метр биеклектә гаҗәеп хәлләр турында, Шәһәрзадә сөйләгән әкиятләрдән дә кызыклырак нәрсәләр тыңлап барды. Ләкин болар һәммәсе дә әкият түгел иде. Тарихның диалектикасы бер сыйныфны һәлакәтле сугышка, икенчесен восстаниегә китереп җиткергәндә; шәһәрләр янып, басулар һәм бакчалар өстендә төтен һәм газ болытлары йөзеп йөргәндә; буылган революцияләрнең ярсулы тавышларыннан җир тетрәгәндә; төрмә подвалларында борынгы замандагы кебек палач келәшчәсе эшкә җигелгәндә; баганага бәйләп үкертә-үкертә кыйнаганда; төннәрен парклардагы агач башларында телләрен аркылы тешләгән коточкыч "җимешләр" үскәндә; шундый зур тырышлык белән бизәлгән идеалистик җиләннәр кеше җилкәсеннән төшкән бер вакытта — шундый мәхшәрле һәм титаник бер унъеллык заманында галимнәрнең гаҗәеп акыллары ялгыз утлар булып яналар иде. Аэроплан Ковно (К о в н о — хәзерге Каунас, Литвадагы иң зур шәһәрләрнең берсе) турысында түбәнәя, ә яңгыр чылаткан яшел чирәмле җир каршыга килә башлады. Менә очкыч күпмедер вакыт тәгәрмәчләрендә тәгәрәп барды, барды да туктап калды. Пилот чирәмгә сикереп төште. Пассажирлар аякларын яздырырга чыктылар. Папирос көйрәтеп җибәрделәр. Шельга бер кырыйдарак чирәмгә сузылып ятты, кулларын баш астына салды. Ерактагы зәңгәр гөмбәздәге ап-ак болытларга карап ятуы әллә ничек сәер иде: менә хәзер генә бит әле ул шунда булып төште, кардай ак, җиңел болытлар арасында, күгелҗем упкыннар өстендә гизде. Аның күктәге әңгәмәдәше Хлынов соры кошның канаты янында бераз бөкресен чыгара төшебрәк басып тора иде. Кешеме, кеше — кепкасы да хәтта Ленинградныкы... Шельга көлеп җибәрде: — Яшәве кызык та, күңелле дә. Әйтеп бетергесез күңелле! Ковно аэродромыннан күтәрелгәч, Шельга Хлыновка якынрак күчеп утырды да, фамилияләрне әйтмичә генә, Гаринның шаккатарлык тәҗрибәләре турында бар белгәнен сөйләп бирде, чит илләрдә моның белән шактый нык кызыксыналар бугай, дигән фикер белдерде. Хлынов аның аппаратны күрү-күрмәве белән кызыксынды. — Юк шул. Аппаратны моңарчы беркемнең дә күргәне юк әле. — Димәк, болар барысы да фәнни гипотезалар, җитмәсә тагын хыял белән баетылган гипотезалар? Шельга җимерек дача подвалында күргән челтәрләнеп беткән корыч кисәкләре, күмер пирамидалары тутырылган тартмаларны телгә алды. Хлынов баш кагып, аның сүзләрен җүпләп утырды: — Әһә, әһә. Пирамидалар, дисез. Бик яхшы. Төшендем. Бик зур сер булмаса, әйтегез әле, сез сөйләгән кеше Гарин түгелме? Шельга аның күзенә карап бераз дәшми утырды да: — Әйе, Гарин, — диде. — Сез аны беләсезмени? — Гаҗәеп сәләтле кеше. — Хлынов үзе, әче әйбер капкан шикелле, йөзен чытты. — Искиткеч кеше. Тик менә фәннән читтә калган, үзен генә ярата торган адәм. Дөньядан аерым яшәмәкче була. Авантюрист. Циник. Гений булырга тиеш иде дә бит. Коточкыч кызу канлы. Хыялый адәм. Тик әнә шул гаҗәеп акылы юк-бар максатка ирешүгә юнәлтелгән. Ул зур уңышка ирешәчәк тә эчүгә сабышачак, яисә инде бөтен дөньяны шаккатырачак... Бөек кешегә кырыс тәртип башкалардан битәр кирәгрәк. Җаваплылыгы зуррак. Хлыновның яңакларына тагын кызгылт таплар бәреп чыкты. — Тәртипкә китерелгән, ачык акыл — иң изге, иң гаҗәеп нәрсә ул. Галәм күләмендә ком бөртегеннән артык булмаган җирдә кеше иң кечкенә берәмлекнең биллионнан бер өлешен тәшкил итә... Уртача алганда җир кояш тирәли алтмыш тапкыр әйләнгән дәвердә гомер кичерүче әнә шул кисәкчекнең акылы бөтен галәмне кочсын, имеш... Моны аңлар өчен без югары математика теленә күчәргә мәҗбүр булабыз... Хәзер инде сезнең лабораториягездән иң кадерле микроскобыгызны алсыннар да шуның белән кадак кагарга тотынсыннар, имеш... Гарин да үзенең бөек сәләтен әнә шулай әрәм-шәрәм итеп бетерә... Әйе, инфракызыл нурларны еракка җибәрү өлкәсендә ул зур ачыш ясаган. Гриндель Матьюзның үлем нурлары дигән нәрсәсен ишеткәнегез бардыр инде? Әнә шул үлем нурлары буш куык булып чыкты бит. Әмма принцибы дөрес. Мең градус температура җылылыктагы нурларны параллель рәвештә җибәрсәң — хәрби оборонага да, җимерүгә дә хезмәт итәрлек искиткеч дәрәҗәдә көчле корал булачак. Фәкать ул нур чәчелмәсен генә. Моңарчы андый уңышка ирешә алган кеше юк иде әле. Сезнең сөйләгәннәргә караганда, Гарин әнә шундый аппарат төзүгә ирешкән булса кирәк. Әгәр чынлап та шулай икән — зур ачыш бу. — Миңа калса, бу ачыш тирәсендә зур гына политик төеннәр төйнәлә шикелле, — диде Шельга. Хлынов беравык дәшми утырды, аннары колакларына кадәр кызарды. — Гаринны эзләп табыгыз да, иңсәсеннән эләктереп, Советлар Союзына алып кайтыгыз. Аппарат безнең дошманнар кулына эләгергә тиеш түгел. Гариннан сорагыз — үзенең бурычын таный микән, юк микән? Әллә чыннан да хәшәрәт кенәме, югыйсә?.. Ул чагында аны акчага күмегез... Яисә үтерегез... Шельга кашын сикертеп алды. Хлынов трубкасын өстәлгә куеп, арткарак ята төште дә күзен йомды. Аэроплан тип-тигез яшел басулар, туп-туры сузылган юллар өстеннән оча иде. Еракта зәңгәр күлләр арасына утырган Берлинның коңгырт төстәге сызымы пәйда булды. Иртәнге сигезенче яртыда, гадәтенчә, Роллинг Сена урамындагы йортында, император Наполеон караватында уянып китте. Күзен ачмыйча гына мендәр астыннан кулъяулыгын алды да ныгытып торып борынын сеңгерде. Әгъзалары җитәрлек дәрәҗәдә ял итә алмаса да, фикере ачыкланган, ихтыяр көче кире кайткан иде инде. Кулъяулыгын ул паласка ыргытты, үзе ефәк тышлы мендәрләр арасына торып утырды, артына борылып карады. Карават та буш, бүлмә дә буш иде. Роллинг звонок төймәсенә басты, Зояның асравы кергәч, аңа карамыйча гына: — Мадам кайда? — дип сорады. Асрау иңнәрен җыерып алды, мәче башлы ябалактай, башын боргалады. Аяк очларына гына басып киенү-ясану бүлмәсенә сугылды, аннары инде кызурак атлап киемнәр бүлмәсенә керде, аннан ваннага күз салды, ишекне каты ябып йокы бүлмәсенә кире кайтты. Челтәрле алъяпкычына орынып торган бармаклары дерелди башлады: — Мадам беркайда да юк. Роллинг: — Кофе китерегез, — диде. Ул ваннага үзе су агызды, үзе киенде, үзе кофе ясады. Йорт эчендәгеләр бу вакытта шомланып калганнар иде — һәркем аяк очларына гына басып йөрде, шыпырт кына сөйләште. Отельдән чыкканда Роллинг үзенә ишек ачарга ашыккан, коты алынган швейцарга терсәге белән төртеп җибәрде. Конторга ул нәкъ егерме минутка соңга калып килде. Мальзерб бульварында ул көнне дары исе килгәндәй тоелды. Секретарьның чыраена каршылык күрсәтмәү галәмәте язылган иде. Чикләвек агачыннан эшләнгән ишектән һәркем чытылган йөз белән чыкты, һәркайсы пышылдап кына яңа хәбәрне кабатлады: — Мистер Роллингның бүген бер дә кәефе юк. Сәгать бер тулгач, мистер Роллинг стена сәгатенә күз салды да карандашын сындырды. Зоя Монрозның аны ашарга алып барырга кермәве ачык иде. Роллинг тагын унбиш минут түзде. Шушы каһәр суккан чирек сәгать вакыт эчендә секретарьның ялтыравык чәч юлында ике бөртек чәче агарды. Роллинг бүген ашарга ялгызы гына китте. Кечкенә генә ресторанның хуҗасы месье Грифон, зур таза гәүдәле кеше, элек аш-су остасы булган, тора-бара сыраханә тоткан, хәзер исә Тәм Тою һәм Аш Үткәрүнең Зур Сәнгатендә олуг консультант санала иде. Роллингны ул кулын килешле генә болгап каршылады. Өстенә куе зәңгәр визитка кигән, түм-түгәрәк саглын пөхтәләгән, киң маңгайлы месье Грифон ресторан залының уртасында бер кулы белән махсус корылманың көмеш ниргәсенә таянып тора, ә ул таянган корылманың кабарынкы түбәсе астында мәшһүр ризык — ногыт борчагы салып кыздырылган сарык билдәмәсе җылы көе саклана. Дүрт стена буена тоташтан тезелеп киткән тар-тар өстәлләр янындагы кызыл күн диваннарда көн саен килеп йөрүче кешеләр — Олы Бульварларның эшлеклеләре утыра. Хатын-кызлар юк диярлек. Залның уртасы, махсус теге корылманы исәпкә алмаганда, буш калдырылган. Хуҗа башын боргалал клиентларының һәркайсының ни рәвешле тәм тоюын күреп тора. Аның күз карашы чак кына йөз чытуны да сизеп ала. Җитмәсә тагын күп нәрсәне алдан күрә: төрле сулар бүленеп чыгуының серле процесслары да, ашказанының винт сыман эшләве дә, кайчандыр ашаганны искә төшерүгә, алдан нидер сизенүгә һәм тәннең төрле бүлекләренә кан килүгә нигезләнгән ашау психологиясе дә аның өчен тулысынча аңлаешлы, ачык китап белән бер иде. Аталарча кырыс чырай белән клиент янына килә дә сизелер-сизелмәс тупаслык катнаштырып, шул ук вакытта гаҗәеп ягымлы итеп: — Месье, сезнең темпераментыгыз бүген бер рюмка мадера белән пуи таләп итә, — ди. — Мине гильотинага озатсагыз озатырсыз, тик бүген мин сезгә бер тамчы да кызылны бирмим. Тамагыгызга устрица, бераз пешкән тюрбо, чебеш канаты, берничә кыяк спаржа кабарсыз. Шул гамма сезгә көчегезне кире кайтарыр... Андый чакны фәкать Патагониядә яшәүче, су күселәре ашаучы, кыргыйлыктан арынып бетмәгән кеше генә каршы килсә килер. Месье Грифон химия короленең өстәле янына түбәнчелек белән бөгелә-сыгыла килергә ашыкмады. Юк. Биредә, азык үзләштерү академиясендә миллиардер яисә вак бухгалтер да, юеш зонтигын швейцарга төртүче фәкыйрь яисә мыш-мыш килеп гавана исләре сеңгән рольс-ройстан төшүче дә бер үк бәя түлиләр иде. Месье Грифон республика ягында торучы философ иде. Ул, аталарча елмаеп, Роллинг әфәндегә карточка сузды да беренчегә кавын, икенчегә трюфель белән пешкән омар, тагын сарык билдәмәсе алырга киңәш итте. Мистер Роллинг көндез шәрап эчми инде, анысы мәгълүм. Ләкин Роллинг: — Бер стакан виски-сода бирегез, бер шешә шампанскийны бозга утыртыгыз, — дигән сүзләрне теш арасыннан гына сыгып чыгарды. Месье Грифон артка чигеп куйды, аның күзләрендә гаҗәпсенү, өркү, җирәнү чагылып узды: клиент бүген тел очындагы тәм сизү бизләрен аракы белән сафтан чыгарсын да күбендерә торган шампанский чөмерсен, имеш. Месье Грифонның күзләрендәге ялкын сүнде: нихәл итмәк кирәк, бүгенгә клиентны югалттык инде. Өч стакан вискидан соң Роллинг тастымалны бөгәрли башлады. Мондый гайрәтле кеше, әгәр социаль баскычның икенче башында торса, әйтик, Гастон Үрдәк Борын булса, бүген кояш баеганчы ук Зоя Монрозны эзләп табар иде дә сабына хәтле пәкесен батырыр иде. Роллингка башкачарак эш итәргә туры килә шул. Роллингның сары виски парларыннан сөремләнгән миендә үч алуның биниһая зиннәтле, әрнүле идеяләре әйләнеп-тулганып йөрде. Зояның үзенә нихәтле кадерле булуын ул менә шушы минутларда гына аңлады... Ул газапланды, тырнакларын тастымалга батырды. Лакей бөтенләй кул тимәгән тәлинкәне алып куйды. Шампанский салды. Роллинг стаканны алып голт-голт итеп эчеп җибәрде — алтын тешләре генә пыялага тиеп шыкылдады. Шул чакны урамнан ресторанга Семенов атылып килеп керде. Роллингны күрүгә, башыннан эшләпәсен салды да өстәл аркылы иелде: — Газета укыдыгызмы? Әле генә моргтан кайттым... Шул үзе... Тик бу юлы инде безнең эш түгел... Ант эчәргә әзермен... Сәгать иртәнге өч белән дүрт арасында үтерелгән — газетада бар, газетада... Роллингның күз алдында кыйшайган авызлы, соргылт чырайлы йөз әле югары, әле түбән сикерде. Күршеләре каерылып-каерылып болар ягына карадылар. Лакей Семеновка урындык китерде. Роллинг виски сөреме аркылы: — Ташлагыз әле, — диде, — сез миңа ашарга комачаулыйсыз... — Алайса гафу итегез... Мин сезне чатта автомобильдә көтәрмен... Бу арада Париж матбугатында урман күлендәгедәй тынлык хөкем сөрде. Әдәбият турындагы баш мәкаләләр, театр постановкалары турында язылган фельетоннар, артистлар тормышыннан алынган хроника белән генә буржуаны шаккатыра алмассың. Матбугат шундый тынып калу юлы белән урта кул буржуазиянең янчыгына һөҗүм әзерли иде. Роллингның химия концерны, оештыру эшләрен тәмамлап, вак-төяк дошманнарын тар-мар китергәннән соң, хәзер инде бәяләрне күтәрү юлында зур кампаниягә әзерлек эше алып бара иде. Матбугатны сатып алганнар, ә журналистларны химия промышленносте турындагы мәгълүматлар белән коралландырганнар иде. Политик күзлектән чыгып языласы баш мәкаләләр өчен шаккатырырльдк документлар әзерләнде. Концернның гомуми планына каршы тел тибрәтергә теләүчеләрне ике-өч тапкыр яңаклау да җитә калды — алар читкә алып ташланды. Парижда торгынлык хөкем сөрде. Газеталарның тиражлары беркадәр кими төшкән иде. Менә шуңа күрә дә Гобеленнар урамындагы алтмыш өченче йортта кеше үтерелүе әйтеп бетергесез зур табыш булды. Иртәгесен җитмеш биш газетаның җитмеш бишендә дә эре хәрефләр белән язылган баш астында "серле җинаять"кә бәйле мәкаләләр басылып чыкты. Үтерелгән кешенең кем икәне дә билгеле түгел — документлары урланган, гостиницага, әлбәттә, ялган фамилия белән урнашкан булган. Үтерүнең максаты һич тә талау булмаган ахры: акчасына да, алтын әйберләренә дә тимәгәннәр. Үчләнеп үтергәннәр дияр идең — унберенче бүлмәдә актармаган әйберне калдырмаганнар. Серле, һәммәсе дә серле. Сәгать икедә чыга торган газеталар шаккатарлык хәбәр игълан иттеләр: теге бүлмәдә ташбака кабырчыгыннан ясалган зур-зур биш бриллиантлы чәч кыстыргычы табып алганнар. Өстәвенә тузанлы идәндә хатын-кыз туфлиенең эзе дә калган. Бу хәбәр бөтен Парижны тетрәнергә мәҗбүр итте. Затлы хатын-кыз — кеше үтерсен, имеш! Аристократмы ул, әллә буржуамы? Серле хәл... Ифрат серле... Сәгать дүрттә чыга торган газета битләрендә Парижның мәшһүр хатын-кызларыннан алынган интервью бирелде. Кыскасы, Гобеленнар урамындагы хәлне Парижда бер Роллинг кына ресторанда белми утыра иде. Ачуы бик нык килгәнгә, Семеновны таксомоторда көтәргә мәҗбүр итте. Менә ул чатта күренде, дәшми-тынмый гына машинага кереп утырды да моргка илтергә кушты. Семенов, ничек тә ярарга тырышып, юл буе аңа газетадан укыганнарын сөйләп барды. Биш бриллиантлы чәч кыстыргычын ишеткәч, Роллингның таяк тумарында яткан бармаклары тетрәп куйды. Моргка җитәрәк ул кире борылырга кушмакчы булып шоферга таба бер талпынып та куйган иде, тик инде тыелып калды, мышнавы гына көчәя төште. Морг ишеге төбендә әвәрә киләләр иде. Кыйммәтле мех якалы ханымнар, почык борынлы кибетче кызлар, шәһәр читеннән килгән шикле бәндәләр, бәйләгән пелериналар ябынган күпне белергә яратучы консьержкалар, борыннары тирләп чыккан, якалары изелеп беткән хроникерлар, симез актерларга ябышкан вак-төяк актер хатын-кызлар — һәркайсы мәрмәр тактада җир белән тигез тәрәзәгә башы белән яткан яланаяклы, өстендәге күлмәге ертылып беткән мәеткә күз салырга атлыгып торалар иде. Мәетнең аяклары яман да куркыныч булып күренә: күгелҗем төс алган, үзләре зур, тырнаклары җиткән. Үлем сарысы йөгергән йөзендә "мәхшәр чагыла". Сакалы тырпаеп тора. Семенов, елан шикелле, Роллинг алдыннан халыкны ерып мәет янына ук үтте. Роллинг мәеткә текәп карады. Бер секунд чамасы күзен алмый торды. Аннары аның күзе кысылды, итләч борыны җыерылып килде, ялтырап алтын тешләре күренде. Семенов аңа шыпырт кына: — Я, ничек, ул бит, ул бит! — дип бәйләнде. Бу юлы Роллинг та аның сүзен җавапсыз калдырмады: — Тагын игезәк, — диде. Шул сүзне әйтүе булды, аның артыннан сары чәчле берәү килеп чыгып, фоторәсемгә төшергәндәй, текәлеп карап алды да халык арасына кереп югалды. Бу Шельга иде. Семеновны моргта ук калдырып, Роллинг Сена урамына юл алды. Анда әле дә булса халыкның коты алынган иде. Зоя кайтмаган да, шалтыратмаган да. Роллинг йокы бүлмәсенә бикләнде дә, ботинка башына текәлгән хәлдә, палас буйлап йөренде. Караватка үзе ята торган яктан килде дә туктап калды. Ияген учлады. Күзен йомды. Шуннан соң гына көннең-көн буе үзенә тынгылык бирмәгән сүзләрне хәтеренә китерде: "Роллинг, Роллинг... Беттек ләбаса..." Бу сүзләрне, дөньядан өметен өзеп, шыпырт кына Зоя әйтте. Бүген төнлә булды бу хәл... Сөйләшеп яткан җирдән ул йоклап киткән иде. Зояның тавышы аңына барып җитмәде, уята алмады. Хәзер аның аянычлы сүзләре колак төбендә аермачык яңгырагандай булды. Роллинг пружина сыман сикереп куйды... Димәк, Мальзерб бульварында Гаринның һуштан язуы шактый сәер килеп чыкты; кабакта утырган чагында Зоя борчыла башлады; аннары, Гарин кабинеттан нинди кәгазьләрне урлады икән, дип җентекләп сораштырды; аннан соң: "Роллинг, Роллинг... Беттек ләбаса..." — диде; үзе китеп югалды; моргта — игезәк мәете; бриллиантлы чәч кыстыргычы... Әйе шул, кичә Зояның купшы чәчендә биш таш җемелдәгән иде шул... Вакыйгалар агылышында бер нәрсә тәгаен ачык: Гарин иске гадәтен куа, үзен саклап калыр өчен, игезәген үтерергә юл куя. Полицияне Мальзерб бульварына җибәрү нияте белән Роллингның автографын урлый да җинаять урынына ташлап калдыра... Роллинг нинди генә тыныч табигатьле булмасын, барыбер аның аркасына суык йөгерде. "Роллинг, Роллинг... Беттек ләбаса..." Димәк, Зоя үтерәселәрен белгән. Өч белән дүрт арасында үтергәннәр: бишенче яртыда полиция килеп җиткән. Кичә йокыга китәр алдыннан камин өстендәге сәгатьнең ике туларга чирек кала сукканы колагына кергән иде. Шуннан соң ул инде чит авазларны ишетмәс булды. Аннары Зоя китеп югалды. Автографның эзен бетерү нияте белән Гобеленнар урамына йөгергәндер. Үтерәселәрен Зоя ничек белә алды икән соң? Фәкать хәстәрен үзе күргән булса гына. Роллинг камин янына килеп мәрмәр тактага таянды да куллары белән йөзен каплады. Алай булгач нигә аның шул чаклы коты алынды икән: "Роллинг, Роллинг... Беттек ләбаса..." Димәк, кичә аңа нидер булган. Роллингның башы бөтенләй икенче юнәлештә эшли башлады. Нәрсә булган?... Кайсы минутта булган?.. Әйтик, аңарга берәр төрле хатасын төзәтергә кирәк булды, ди. Хәленнән килгәнме шул, әллә юкмы? Гарин исән, автограф хәзергә күренми, икенче берәү үтерелгән. Коткарамы бу, әллә батырамы? Кем үтергән — Зоя җибәргән кешеме, әллә Гарин үземе? Нигә, нигә Зоя югалды соң әле? Бөтенләй икенче нәрсәгә күнеккән Роллингның башы Зояның кәефендә үзгәреш булган минутны эзли-эзли, шартлап ярылырга җитеште. Ул Зояның кичә үз-үзен тотышын, һәр хәрәкәтен, һәр сүзен исенә төшерде. Әгәр ул менә шушы минутта, камин яныннан китмәенчә, үткәннәрне хәтеренә төшерә алмый икән — оттырды, җиңелде, һәлакәткә дучар булды дигән сүз. Биржага ныгытып торып һөҗүм итәргә өч көн калганда аның исеменә чак кына тап төшсә дә, биржада гауга кубачак, бөтен планнары сүтеләчәк... Роллингның оттыруы Америка, Кытай, һиндстан, Европа, Африкадагы колонияләрдә меңләгән предприятиеләрне хәрәкәткә китерүче миллиардларга китереп сугачак. Механизмның төгәл эшләве бозылачак... Тимер юллар, океандагы суднолар, заводлар, рудниклар, банклар, йөз меңнәрчә хезмәткәрләр, миллионлаган эшчеләр, уннарча мең кыйммәтле нәрсәләргә хуҗа булган кешеләр — болар һәммәсе шыгырдап куячак, хәрәкәт туктаячак, паника башланачак... Роллинг кайсы яктан пычак кадарлар икән дип көтәргә мәҗбүр булган кеше хәленә төште. Үлем куркынычы яный. Башының тиз һәм өлгер эшләвен күреп, фикеренең һәр секунды өчен миллион доллар түлиләр дип уйларга мөмкин иде. Паласка сикереп төшкән аяк тавышы гына химия королен шундый биниһая сәер халәттән чыгарды. Йокы бүлмәсе беренче катта иде, ә паркка чыга торган тәрәзә ачык калган. Роллинг, бизгәк тоткан шикелле, калтыранып куйды. Камин көзгесендә таза гәүдәле, озын мыеклы, маңгаен җыерчык баскан берәү күренде. Ул кеше, башын иебрәк, Роллингка күз дә йоммыйча карап тора иде. Роллинг чалбарының арткы кесәсенә тыгылып браунингын ала алмый азапланды. — Сезгә ни кирәк? — дип ачыргаланып кычкырып җибәрде. Теге таза бәндә, мөгаен, андый хәлне алдан ук көткәндер, портьера ышыгына сикерде. Шуннан гына башын чыгарды. — Хафаланмагыз. Тавышланмагыз. Мин сезне үтерергә дә, таларга да килмәдем. — Ул кулларын алга сузды. — Мин йомыш белән килдем. — Нинди йомыш булсын ди монда? Йомыш белән Мальзерб бульвары, кырык сигез биска, унбердән сәгать бергә хәтле килегез... Сез бит, карак кебек, тәрәзәдән кердегез. Теге бәндә әдәпле генә: — Гафу итәсез, минем фамилиям Леклер, исемем Гастон, — диде. — Хәрби орден белән бүләкләнгән кеше мин. Сержант. Гомеремдә дә вак-төяк белән мавыкмадым, угры да булмадым. Сезгә, мистер Роллинг, минем алда гафу үтенергә киңәш бирәм, шунсыз без уртак тел таба алмаячакбыз... Роллинг тынычлана төшебрәк: — Чәнчелеп китегез! — дип куйды. — Мин чәнчелүен чәнчелермен дә бит, ул чагында сезгә мәгълүм мадемуазель Монроз һәлак булачак. Роллингның яңаклары дерелдәп куйды. Ул шундук Гастонга якынрак килде. Теге исә миллиардлар хуҗасы буларак моны олылап, шул ук вакытта сөяркәсенең ире буларак бераз масаебрак сөйләште: — Гафу үтенәсез дип беликме, әфәндем? — дигән булды. — Сез мадемуазель Монрозның кайда икәнен беләсезмени? — Әфәндем, сүзне дәвам итәр өчен, минем алда гафу үтенәсез дип аңлыйммы? Роллинг ярсып: — Гафу үтенәм, — дип илерде. — Гафу итәм. — Гастон тәрәзә яныннан бүлмәгә узды, күнегелгән хәрәкәт белән мыегын сыпырып җибәрде, тамагын кырып алды. — Зоя Монроз бөтен Париж телендәге кеше үтерүче кулында. — Кайда? — Роллингның иреннәре дерелдәп китте. — Сен-Клудан ерак түгел, Вилль Даврада, җыен әтрәкәләм урнаша торган гостиницада, Гамбетта музееннан ике генә адымда. Кичә төнлә белән мин аларның артларыннан Вилль Даврага чаклы күзәтеп бардым, ә бүген адресларын тәгаен ачыкладым. — Мадемуазель Монроз аның белән үзе теләп киткәнме? — Мине дә нәкъ әнә шул сорау борчый. Гастоннан бу чаклы явыз җавап ишеткәч, Роллинг аңа исе-акылы китеп карап алды. — Гастон әфәнде, бу вакыйгада мин сезнең нинди катнашыгыз булуын һаман да аңлап җиткерә алмыйм әле. Мадемуазель Монрозда сезнең ни эшегез бар? Нишләп әле сез аны төннәрен күзәтеп йөрисез дә нишләп аның кайдалыгын белергә кирәк булды сезгә? — Җитәр! — Гастон кулын мәһабәт кенә алга сузды. — Мин аңлыйм сезне. Мондый сорау куярга сезнең хакыгыз да бар. Җавабым шул: мин аңарга гашыйк булдым, ә үзем хәтсез көнче кеше... — Әһә! — диде Роллинг. — Сезгә, бәлки, детальләре дә кирәктер? Менә алар. Бүген төнлә мин кафедан бер стакан грог эчеп чыксам, ни күрим — мадемуазель Монроз. Машина яллаган, бик тә кызу бара. Йөзендә чырай әсәре дә юк. Таксига утырып, аның артыннан иярәм. Ул, машинасын Гобеленнар урамында туктатып, алтмыш өченче йортка кереп китә... Роллингны чәнчеп алдылар диярсең, күзләре мелтмелт килде. — Көнләшүемә түзә алмыйча, мин шул алтмыш өченче йорт алдында тротуар буйлап арлы-бирле йөренәм. Бишенче унбиш минутта мадемуазель Монроз мин көткән җиргә чыкмыйча, парк ягына чыга. Кара сакаллы, коверкот пальтолы, соргылт эшләпәле бер кеше аны иңнәреннән кочаклап бара. Калганын үзегез дә беләсез булыр. Роллинг тәре походлары дәвереннән калган урындыкка лып итеп утырды да, бизәкле култыксаны чытырдатып кыскан килеш, телсез-өнсез калды. Әһә, мәсьәлә ачыкланды: Зоясы булышкан, Гарины үтергән. Җинаятьләренең планы көн кебек ачык. Роллингны пычрак эшкә катнаштырып, аннары аны өркетеп, аппарат төзүгә акча каеру нияте белән Гобеленнар урамында Гаринның игезәген үтерәләр. Намуслы сержант, шыр тиле Гастон очраклы рәвештә җинаять урынына килеп чыга... Барысы да аңлашылды. Йоклап ятарга ярамый, рәхимсез булырга кирәк. Роллингның күзләрендә зәһәр ачу кабынды. Ул аягүрә торып басты, урындыкны тибеп очырды. — Хәзер үк полициягә шалтыратам. Сез минем белән бергә Билль Даврага барырсыз. Гастон көлемсерәп куйды, аның купшы мыегы якякка тырпайды. — Мистер Роллинг, миңа калса, бу эшкә полицияне катнаштырмау хәерлерәк булыр. Без аны үз көчебез белән дә очлап чыга алырбыз. — Кеше үтерүче белән аның булышчысын тизрәк кулга алып, ул хәшәрәтләрне хөкемгә тарттырырга кирәк. Роллингның сыны туры, тавышы корычтай нык иде. Гастон ык-мык килде. — Алаен алай да бит... Минем әле дөнья күргән алты егетем бар... Ышанычлы кешеләр... Бер сәгать эчендә ике машина яллап, Билль Даврага илтеп ташлый алыр идем үзләрен... Ә инде полициягә эшең төшмәсен. Роллинг бу сүзләргә җавап биреп азапланмады, көлеп, камин киштәсеннән телефон трубкасын алды. Гастон тагы да җитезләнә төшеп, аның кулына ябышты. — Әйтмәгез полициягә! — Нигә? — Аннан да ахмаграк адымның булуы мөмкин түгел. Роллинг яңадан трубкага үрелде. — Мистер Роллинг, сез шул чаклы зур акыл иясе була торып та кайбер нәрсәләрне авыз тутырып әйтергә ярамаганын аңламыйсыз мәллә?.. Ялынып-ялварып сорыйм, шалтырата күрмәгез... Уф, шайтан... Әгәр шалтыратсагыз, икебез дә гильотинага эләгәчәкбез... Роллинг гайрәтләнеп аның күкрәгенә төртеп җибәрде дә трубканы йолкып алды. Гастон уңына-сулына күз салды да Роллингның колагына пышылдарга тотынды: — Сезнең әмерегезне үтәп, мадемуазель Зоя миңа Гобеленнар урамындагы алтмыш өченче йортта яшәүче рус инженерын тиз генә теге дөньяга озатырга кушты. Үткән төндә йөкләнгән бурыч үтәлде. Хәзер ун мең франк акча кирәк — минем егетләргә аванс итеп хисапланыр. Яныгызда акчагыз бармы?.. Янә чирек сәгатьтән Сена урамына автомобиль килеп туктады. Роллинг шуңа чыгып утырды. Машина тар урамда борылган арада, йорт ышыгыннан Шельга чыкты, машинаның артына ябышты. Машина яр буйлатып барды. Марс кырында, кайчандыр элекләре, кулына башаклар тоткан Робеспьер Бөек Җан Иясе алдында кешелек дөньясын мәңге тынычлык, мәңге гаделлек договорына кул куйдырырга ант эчкән урында, хәзер Эйфель манарасы торгызылган; аның корыч тармакларында төннәр буе ике миллион ярым электр шәме яна, Париж өстендә уклар булып төрле якка атыла, бер сүнә дә бер яна һәм шуның белән сурәтләр төшерә, язулар китереп чыгара: "Ситроен әфәнденең файдалы һәм арзанлы автомобильләрен сатып алыгыз..." Дымсу җылы төн. Ачык тәрәзә артында тәбәнәк түшәмнән алып идәнгә чаклы күзгә күренмәгән яфраклар шыбырдаша. "Миләш чыпчыгы" гостиницасының икенче катындагы бүлмәдә тып-тын, кап-караңгы. Паркның дымсу һавасына хушбуй исләре кушылган. Бүлмә ишеге шыгырдап ачылып китте, паласта аяк тавышлары ишетелде. Бер күләгә идән уртасында туктап калды, шыпырт кына, русчалатып: — Тәвәккәлләргә кирәк, — диде. — Утыз-кырык минуттан машина килә. Ризамы, юкмы? Караватта кемдер кымшанып куйды, әмма җавап бирмәде. Шуннан теге күләгә якынрак килде: — Зоя, акыл белән уйлагыз әле. Гарин Зояның йөзенә иелде, текәп бер карады да аның аяк очына утырды. — Акча да, власть та, дан да фәкать сезгә хуҗа булыр өчен генә кирәк икән ләбаса. Бүген мин шундый фикергә килдем. Сезнең белән аерылышасым килми, аерылмамын да шикелле. — Алай икән! — диде Зоя. — Алай икән дию генә — җавап бирү түгел әле. Сез акыллы, чибәр хатын буларак үзегезне мәҗбүр иткәнгә тыныч карый алмыйсыз, әлбәттә, анысын аңлыйм да мин. Ни хәл итмәк кирәк! Роллингка китәсез икән, көрәшәчәкмен — Роллингны да, сезне дә, үземне дә гильотинага илтеп җиткерәчәкмен. — Роллинг урынына нәрсә тәкъдим итәсез соң? Мин бик кыйммәт йөрим бит. — Оливин поясы тәкъдим итәм. — Нәрсә? — Оливин поясы, һем! Моны аңлатуы шактый читен. Бер буш кичне яныңа китаплар алып утырырга кирәк. Тагын егерме минуттан без сәфәр чыгабыз. Оливин поясы дөньяга баш булу дигән сүз ул. Сезнең Роллингыгызны мин швейцарлыкка яллаячакмын, Оливин поясы дигән сүз әнә шул ул. Ике елдан пояс минем кулда булачак. Сез бай ханым гына, җир йөзендә иң бай ханым гына булып калмаячаксыз — анысы аның шактый күңелсез — властька ия булачаксыз. Дөньяда моңа кадәр һичкем ирешә алмаган властька ия булырсыз. Моңа ирешү өчен безнең кулда Чыңгыз хан кулындагыдан яңарак, камилрәк, көчлерәк корал бар. Аллага караганча карасыннар, дисезме? Биш материкның бишесендә дә сезгә храмнар салырга, сезнең сүрәтегезне йөзем җимешләре белән бизәргә кушарбыз. — Мещанлык ич бу!.. — Шаяртып сөйләвем түгел. Җаныгыз тели икән — алланыңмы, иблиснеңме җирдәге вәкиле булырсыз. Кешеләрне юкка чыгарырга телисез икән — бар дөньяга сез хуҗа. Сездәй гүзәл ханым, Зоя, Оливин поясының байлыгын туздыру юлларын табар, дим. Мин сезгә олуг бәхетләр тәкъдим итәм. Ике ел эчендә мин Оливин поясын үтәли тишеп чыгачакмын. Ышанмыйсызмы?.. Зоя уфтанып куйды. Караватына торып утырды, кулын күтәреп чәчләрен рәтләргә кереште — ә бу инде яхшы билге иде. Чәч кыстыргычларын авызында тоткан килеш: — Киләчәктә Оливин поясы вәгъдә итәсез. Ә хәзер нәрсәгез бар? — дип сорады. — Хәзергә аппаратым бар, аның янына тагын күмер пирамидаларым бар. Әйдә торыгыз. Минем бүлмәгә керәбез, анда мин сезгә аппаратны күрсәтәм. — Күп түгел икән дә соң... Ярый, күз салыйк әле. Әйдәгез. Гарин бүлмәсендә балконның рәшәткәле тәрәзәсе ябылган, пәрдәләре корылган иде. Стена буенда ике чемодан. "Миләш чыпчыгы"нда ул инде бер атнадан артык яши иде. Гарин ишекне ачкыч белән бикләп алды. Зоя креслога утырды да түшәмдәге лампочкадан битенә ут төшмәслек итеп бер якка янтая төште. Аның яңгырда кия торган яшькелт ефәк пальтосы йомарланган, чәчен дә аннан-моннан гына кыстыргалаган, чыраенда исә арыганлык, талчыгу сизелә. Мондый кыяфәттә ул тагын да гүзәлрәк күренә. Чемоданын ачканда Гарин аңардан күзен алмады. — Минем аппарат шушы инде, — диде ул, өстәл естенә ике тартма куеп. Металлдан эшләнгән тартмаларның берсе таррак, торбадан кисеп алынган төсле тоела; икенчесе өч тапкыр биегрәк тә, калынрак та, унике кырлы. Гарин ул тартмаларның икесен бергә тоташтырып, анкер болтлар белән беркетеп куйды. Торбаның ачык башын камин рәшәткәсенә юнәлтте, унике кырлы тышчаның түгәрәк капкачын ачты. Зур тартма эченә унике фарфор җамаяклы бронзадан коелган боҗра куелган иде. — Бу модель генә әле, — диде Гарин, чемоданнарның икенчесеннән тартма белән пирамидалар чыгарып. — Бу бер сәгатькә дә түзми. Аппаратны чиксез нык материаллардан, ун тапкыр зуррак итеп ясарга кирәк. Тик ул чамадан тыш авыр булыр иде, ә миңа күченеп йөрергә гуры килә. — Ул сөйли-сөйли боҗраның унике җамаягына да пирамидалар утыртып чыкты. — Болай тыштан карап кына сез берни аңламассыз. Менә аппаратның сызымына, буйга киселгән вариантына күз салыгыз. — Ул Зояның креслосына иелеп, аның чәченнән килгән хуш исләрне тойган хәлдә, ярты табак чамасы кәгазьне җәеп салды. — Зоя, сез миннән дә тәвәккәллек өмет иткән идегез... Менә карагыз инде... Төп схема шушы була... Моннан да гадирәк әйбер гомумән юктыр. Моңарчы шуны ясамауларына мин үзем очраклы хәл дип карыйм. Бөтен сере гап-гади прожектор көзгесе формасында коелган һиперболоик көзге беләң һиперболоик сферага китерелгән шамонит кисәгендә. Һиперболоик көзгеләр менә нинди законга буйсына. Ут яктысы һиперболоик көзгенең бөтен эчке ягына төшеп, бер генә ноктага — һиперболаның фокусына җыела. Бу һәркемгә билгеле. Хәзер мин һиперболоик көзгенең фокусына икенче һипербола урнаштырам. Моның өчен Россиянең төньягында чыга торган шамонитны кулланам: ул үзе шомарту өчен җайлы, шул ук вакытта югары температурада эреми торган минерал. Шушы ныклап шомартылган өстәмә һиперболоидны куйганнан соң нурлар нишли дисезме? А көзгесенең фокусына җыелган нурлар В һиперболоидына төшәләр дә аңардан инде математик параллель рәвештә китәләр — икенче төрле итеп әйткәндә, В һиперболоиды нурларның барысын бергә җыя — теләсәң нинди юанлыктагы "нур шнуры" дигән нәрсә хасил итә. Микрометрик винт ярдәмеңдә, В һиперболоидны күчереп, мин теләсәм ул нур шнурын калынайта алам, телим икән нечкәртәм. һаваны ярып үткәндә ул шнурның энергиясе бер дә югалмый диярлек. Ә бит шнурны мин энә юанлыгына китерә алам. Бу сүзләрне ишеткәч, Зоя урыныннан кузгалды, бармакларын шытырдатып кысты да яңадан утырды, ике кулы белән тезләрен кочаклады. — Тәүге тәҗрибәләремне ясаганда мин яктылык чыганагы итеп берничә стеарин шәм куллана идем. В һиперболоидын күчереп нур шнурын бәйләү энәседәй нечкәртер идем дә дюйм калынлыгындагы тактаны кискәләр идем. Шул чагында ук мин төп максат — гаҗәеп көчле нур энергиясе бирергә сәләтле кечерәк күләмле нәрсәләр табу икәненә төшендем. Өч ел эшләү дәверендә, ике ярдәмчемне югалтып, менә шушы күмер пирамидаларын табуга ирештем. Боларның энергиясе әйтеп бетергесез күп: менә күрәсез, шушы рәвештә аппаратка урнаштырган пирамидалар биш-алты минут яна, ә тимер юл күперен коеп төшерү өчен берничә секунд вакыт җитә... Нинди мөмкинлекләр ачылганын күз алдыгызга китерәсезме? Шушы нур шнурына каршы торырлык әйбернең табигатьтә булганы юк әле... Биналар, крепостьлар, дредноутлар, һава кораблары, таулар, ташлар, җирнең кабыгы — һәммәсенә үтә, җимерә, юк итә минем нурым... Гарин кисәк кенә сүзен өзде дә башын күтәреп, урамга колак салды. Тышта вак ташларны кыштырдатып, моторларын үкертеп машиналар килгәне ишетелде. Гарин тәрәзәгә ташланды, портьера артына посты. Зоя миләүшә төсендәге тузанлы бәрхет артында Гаринның тораташтай катып торганын күрде. Менә портьера чайкалып куйды, Гарин аның ышыгыннан чыкты. — Өч машина, сигез кеше, — диде ул пышылдап кына. — Безне алмага килгәннәр. Роллинг автомобиле дә күземә чалынды шикелле. Гостиницада хезмәтче хатын белән бездән башка кеше юк. — Ул бәләкәй өстәл тартмасыннан револьвер алып кесәсенә салды. — Миңа моннан исән-сау котылу юк хәзер... — Көтмәгәндә ул кәефләнеп китеп, борын яфрагын кашып алды. — Я, ничек, Зоя: тәвәккәллисезме, юкмы? Форсатны ычкындырырга ярамый бит. — Әллә шаштыгызмы? — Зояның йөзе балкып, яшәреп китте. — Качыгыз тизрәк!.. Гарин сакалын гына селкетте. — Сигез кеше чүп ич ул! Гарин аппаратын күтәреп ишеккә каратып куйды. Кесәләренә суккалады. Шундук аның чырае киткәндәй булды. Иреннәре бер үк сүзне кабатлады: — Шырпы юк, шырпы... Бу сүзне, бәлкем юри, генә, Зояны сынар өчен генә әйткәндер. Кесәсендә шырпы булмавы да бик ихтимал. Исән калу шуңа бәйләнгән иде. Үлемгә дучар ителгән җәнлек шикелле, ул күзен Зояга текәде. Зоя, төшендә кыймылдаган кебек, салмак кына хәрәкәтләр белән креслодагы сумкасын алды, аннан бер кап балавыз шырпы чыгарды. Кулын көчкә күтәреп аңа сузды. Гарин шырпыны алганда, аның кулы боз кебек суык икәнен тойды. Түгәрәк баскычтан саклык белән генә менгән аяк тавышлары ишетелде. Ишек төбенә берничә кеше килеп туктады. Аларның тын алуларына кадәр ишетелеп тора иде. Гарин французчалатып: — Кем бар анда? — дип сорады. — Телеграмма, — диде берсе тупас кына, — ачыгыз!.. Зоя дәшми-тынмый гына килеп Гаринны ике иңбашыннан алды, башын чайкады. Гарин аны бүлмәнең почмагына алып барды да ай-ваена карамыйча паласка утыртты. Шундук аппараты янына кире килде. — Телеграмманы ишек астыннан тыгыгыз. Теге тавыш тагын да яманрак итеп: — Ачыгыз диләр икән — ачарга кирәк! — дип җикеренде. Икенчесе саграк тавыш белән: — Сездәме ул хатын? — дип сорады. — Әйе, миндә. — Биреп җибәрсәгез, үзегезгә тимибез. Гаринның да ачуы кабарды: — Үпкәләштән булмасын — хәзер үк табан ялтыратмасагыз, бер минуттан һәммәгез дә мәеткә әйләнәчәк... Моңа җавап итеп: — Әл-лә-лә!.. И-хи-хи!.. һе-һе!.. — дип көлешкән, чинашкан тавышлар ишетелде. Шундук тегеләр ишеккә ябырылдылар — фарфор ишек тоткасы борылды, ишек яңакларыннан штукатур коелды. Зоя күзен дә алмыйча Гаринга карап утырды. Гаринның чырае ап-ак, үзе нык һәм җитез кыймылдый: чүгәләп утырган да аппаратның микрометрик винтын ныгытып маташа. Ике-өч шырпы алып тартмасы янына өстәлгә куйды. Револьверын чыгарып, сынын турайтты — көтә башлады. Ишек шатыр-шотыр килде. Кинәт кемдер тәрәзәгә китереп бәрде — чыңлап пыяла коелды, портьера селкенеп куйды. Гарин шул якка атып җибәрде. Аннары чүгәләп шырпы сызды, утны аппарат эченә салып, түгәрәк капкачны шартлатып япты. Ул атканнан соң бер минут чамасы гына тын булып торды. Шуннан инде ишектән дә, тәрәзәдән дә берьюлы һөҗүмгә ташландылар. Ишеккә ниндидер авыр әйбер белән китереп бәргәннәр иде — такта ярчыклары коелды. Тәрәзәдәге портьера бөтерелде дә кәрнизе-ние белән бергә идәнгә килеп төште. Зоя шулчак: — Гастон! — дип кычкырып җибәрде. Тәрәзәнең тимер рәшәткәсе аша Үрдәк Борын кереп килә, авызында пычак. Ишекнең тиз генә бирешергә исәбе юк. Гаринның чырае кәгазьдәй агарган, ул һаман да әле микрометрик винтны борып азаплана, сул кулында револьвер. Менә аппарат эчендә ялкын гүли-ургыла, аның көпшәсе турында стенадагы якты түгәрәк кечерәйгәннәнкечерәя барып, обойлардан төтен чыга башлады. Гастон, револьверга кырың карап, стенага сыланып кына килә, менә-менә сикерергә чамалый иде. Пычагын испаннар шикелле, үткен ягын үзенә каратып тоткан иде. Стенадагы ак түгәрәк энә очы хәтле генә ут төенчеге булып калды. Ватык ишектән кысыла-кысыла мыеклы адәмнәр кереп килгәне күренде... Гарин ике кулы белән дә аппаратына ябышты — аның көпшәсен Үрдәк Борынга таба борды... Зояның күз алдында Гастон әллә акырмакчы булып, әллә тыны буылып, авызын тутырып ачты... Төтен юлы аның күкрәге аркылы узды. Күтәрелгән куллары түбән салынды. Ул артка чикте. Башы белән җилкәләре, икмәк телемедәй, гәүдәсенең түбән өлешеннән аерылып барып төште. Гарин аппаратын ишеккә юнәлтте. Нур шнуры юл уңаенда электр чыбыгын кисеп узды — түшәмдәге лампочка сүнде. Энә шикелле нечкә балкыган нур ишекнең өске ягын сызып үтте — агач кисәкләре идәнгә коелды. Түбәнтенрәк үткән иде — мәченең койрыгына баскандай кыска гына чинау тавышы ишетелде. Караңгыда кемдер артка талпынды булса кирәк. Гәүдәсе ишелеп төште. Нур идәннән ике фут чамасында биепме-биеде. Көйгән ит исе борынга килеп бәрелде. Кинәт кенә тып-тын булып калды, аппарат эчендә ялкын гына ярсудан туктый алмады. Гарин тамагын кыргалап алды да карлыкканрак ят бер тавыш белән: — Барысын да тапап ташладык, — диде. Ватык тәрәзә артында күзгә күренмәгән юкәләр өстеннән җил исеп куйды — яфраклар талгын-сабыр гына шыбырдашып куйдылар. Караңгыдан, катып калган машиналар яныннан, астан, русчалатып кычкырган тавыш ишетелде: — Петр Петрович, сез исәнме? Гарин тәрәзәгә килде. — Саграк кыланыгыз. Мин бу, Шельга. Вәгъдәләшкән идек бит, хәтерегездәме? Роллингның автомобиле миндә. Качарга кирәк. Аппаратны калдырмагыз. Көтәм... Якшәмбе көнне кич белән профессор Рейхер үз өендә, дүртенче каттагы кечерәк кенә ачык балконда, гадәтенчә шахмат уйнап утыра иде. Каршысында яраткан шәкерте — Генрих Вольф. Икесенең дә күзләре шахмат тактасына текәлгән, авызларында тәмәке. Озын урамның аргы башында шәфәкъ батканга да байтак вакыт узды. Караңгы, һава бөркү. Веранда кашагаларын сарган үрмә гөл тибрәнми дә. Түбәндә, йолдызлар астында, буп-буш асфальт мәйдан җәйрәп ята. Профессор мыш-мыш килеп, тамагын кыргалап, ничек йөрергә дә аптырап утыра иде. Саргылт тырнаклы көчле кулын күтәрсә дә, фигурага кагылмады — авызыннан сигара төпчеген алу белән чикләнде. — Уйламый гына булмый шул монда. — Уйлагыз, уйла, — диде Генрих. Аның яссы маңгайлы, киң иякле, кыска гына төз борынлы чибәр йөзендә көчле машиналарга гына хас тынычлык чагыла иде. Карт буын вәкиле буларак профессор шактый кызу канлы кеше иде: көмешсу сакалы чуалган, җыерчыклы маңгаен кызыл таплар баскан. Лампаның төсле киң абажурыннан аларның битләренә якты төшә. Берничә яшел бөҗәк лампа тирәсендә бөтерелә, чип-чиста эскәтергә төшеп утыра һәм, мыекларын тырпайтып, төртке күзләре белән ничек кенә карамасын, бу ике бөек җан иясенең фәрештәләр уены белән мавыгуын аңлап җиткерми иде, күрәсең. Бүлмәдә сәгать унны сукты. Профессорның әнисе фрау Рейхер, пөхтә генә киенгән карчык, тыныч кына утыра. Лампа яктысында ул инде укый да, бәйли дә алмый. Еракта, караңгыда балкып янган тәрәзәле биек йорт тирәсендә биниһая зур таш кала — Берлинны шәйләп була иде. Әгәр улы шахмат уйнап утырмаса, абажур балконны яктыртмаса, эскәтердәге яшел җан ияләре булмаса, күптәннән бирле күңелен биләгән хәвеф кузгалыр иде дә — бу елларда шулай булгалады бит инде — фрау Рейхерның ансыз да каны качкан йөзен киптереп бетерер иде. Ул хәвеф шәһәр өстенә, шушы балконга ургылып килүче миллионнар алдында калтыранып тору иде. Аларның бит исемнәре генә дә Фриц, Иоһанн, һенрих, Отто түгел, бәлки масса. Ситсы маңишкалар кигән, юньләп кырынмаган, тимер һәм кургаш тузанына баткан һәммәсе бер төсле кешеләр әледән-әле урамнарны тутыралар. Танауларын киереп бик күп нәрсә даулыйлар. Фрау Рейхер әйбәт заманнарны, сөйгән егете Отто Рейхерның француз императорын җиңеп Седаннан (Седан — Франциянең төньяк-көнчыгышындагы бер шәһәр. 1870 нче елның 1—2 нче сентябрендә шул шәһәр янында француз армиясе белән аны уратып алган герман армиясе арасында каты бәрелеш була. Сугышта катнашучы Наполеон III әмере буенча, француз гаскәрләре капитуляциягә бирелә. Седанда җиңелү нәтиҗәсендә Франциянең Икенче империясе таркала, республика игълан ителә.) кайткан чакларны исенә төшерде. Аңардан солдат исе килә, сакал үстереп җибәргән, бик яман кычкырып сөйләшә иде. Оттоны кыз шәһәр читендә каршылады. Кыз күгелҗем күлмәк кигән, тасмалар таккан, чәчәкләр тоткан иде. Оттоның сакаллы көләч йөзе белән бергә, горурлык һәм өметләр белән бергә, бөтен Германия дә җиңүләргә, бәхеткә бара иде. Бар дөньяны яулап алырлар төсле иде... Фрау Рейхерның гомере узды инде. Икенче сугыш та булып алды. Миллионнарча мәетләр череп яткан сазлыктан көч-хәл белән аякларын өстерәп чыгардылар. Шуннан соң массалар хасил булды. Каскет астыннан текәлгән күзләренә карасаң, ят күзләр: күңелсез, усал, аңлаешсыз карыйлар. Ул күзләрнең серенә төшенерлек түгел. Фрау Рейхерның коты алына... Верандага Алексей Семенович Хлынов килеп керде. Якшәмбе көн булганга ул үзенең пөхтә генә соры костюмын кигән иде. Фрау Рейхерны баш иеп сәламләгәннән һәм хәерле кич теләгәннән соң, Хлынов профессор янына узып утырды. Профессор дустанә кашын җыерды, күзен кысып шахматка ымлады. Өстәлдә журналлар, чит ил газеталары ята. Германиядәге һәрбер интеллигент кебек үк, профессорның да гомере фәкыйрьлектә үтә иде. Аның кунакчыллыгы ап-ак итеп юып үтүкләнгән эскәтергә төшкән йомшак кына ут яктысы, егерме пфенниглык сигара, аннары тагын шампанскийлы сөй-хөрмәттән дә кыйммәтлерәк әңгәмә белән чикләнә иде. Башка көннәрне профессор иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр тынын да чыгармыйча кырыс чырай белән эшләп утыра. Якшәмбе көннәрендә исә дус-ишләре белән бергәләшеп "фантазия иленә бик рәхәтләнеп сәяхәт итә". Ул "сигара көйрәп беткәнче" сөйләшеп утырырга ярата иде. Төтенен өрә-өрә: — Уйламый гына булмый, — дип кабатлады ул. Вольф исә әдәп саклап, салкын гына: — Уйлагыз, уйла, — диде. Хлынов Парижда чыга торган "Л'Энтрансижан" газетасын ачып, күз салган иде, беренче биттә үк "Вилль Даврадагы серле җинаять" дигән баш астына урнаштырылган рәсемне күреп алды. Ул рәсемдә җиде кеше буыннарга буналган иде. Хлынов: "Буналган — эше беткән", — дип уйлаган иде дә, рәсем астындагы хәбәрне укыгач, уйланырга мәҗбүр булды. "...Җинаятьче моңа кадәр билгеле булмаган корал — утта кыздырылган тимер чыбыкмы, гаять көчле җылылык нурымы — кулланган булса кирәк. Җинаятьченең милләте һәм тышкы кыяфәте ачыкланды: без көткәнчә, ул рус булып чыкты (шуннан соң гостиница хуҗасы әйткән билгеләр тезелеп китә иде.) Җинаять эшләнер төнне аның янында бер хатын да булган. Шуннан артыгы әлегә сер булып кала. Ихтимал, Фонтенебло урманыннан табылган канлы гәүдә азмы-күпме ачыклык кертер. Ул билгесез кеше аңын югалтып, юлдан утыз метр читтә яткан җиреннән табып алынган. Аның тәнендә дүрт җирдә пуля җәрәхәте. Документлары һәм аның кем икәнлеген күрсәтүче башка төрле кәгазьләре урланган. Мөгаен, аны автомобильдән ташлаганнардыр. Хәзергә кадәр һушына китерә алганнары юк әле..." — Шах! — диде профессор, кулындагы атны югары күтәреп. — Шах та мат та! Вольф, сез җиңелдегез, оккупациягә бирелдегез, тезләндегез, алтмыш алты ел буена репарация түлисез. Империалистик политиканың законы шулай куша. — Ә реванш? — дип сорап куйды Вольф. — Юк инде, җиңүче буларак ләззәтләнеп калыйк әле. Профессор учы белән Хлыновның тезенә суккалап алды: — Газетадан нинди хәбәр укыдыгыз соң, большевик дустым? Җиде французны тураклап ташлаганнармы? Ни хәл итмәк кирәк — җиңүчеләр һәрвакыт шулай арттырып җибәрүчән булалар инде. Тарих һәрвакыт тигезләргә омтыла. Таланган әйберләр белән бергә Җиңүчеләр үз өйләренә пессимизм да төяп алып кайталар. Чамадан тыш яхшы ашый башлыйлар. Ашказаннары майлы ризыкны үзләштереп өлгерә алмый, зәһәр агу белән каннарын агулый. Шуннан инде тураклаулар, подтяжка белән асылынулар, күпердән ташланулар китә. Яшәүнең яме калмый алар өчен. Җиңелүчеләргә исә таланган әйберләре урынына оптимизм кала. Ихтыярның искиткеч гүзәл сыйфаты — ул да булса бу матур дөньяда барысы да яхшыга дип ышануда. Пессимизмны төбе-тамыры белән йолкып ыргытырга кирәк. Сезнең Лениныгызны укыганым бар, дустым... Бөек оптимист ул. Хөрмәтем зур минем аңа... Вольф караңгы чырай белән: — Профессор, сезнең бүген кәефегез бик әйбәт, — диде. — Нилектән икәнен беләсезме соң? — Профессор камыш креслосында гәүдәсен арткарак ташлады, аның ияге җыерылып килде, күзләре яшәреп китте. — Мин гаҗәеп кызыклы ачыш ясадым әле... Кайбер алынган мәгълүматларны яңа ясалган нәтиҗәләр белән чагыштырып караган идем — бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә килеп чыкты... Әгәр дә Германия дәүләте башында җыен авантюрист утырмаса, ачышым кеше талаучылар кулына эләгеп, шулар файдаланмаячагына ышансам, ихтимал, язып та чыгар идем... Юк шул, дәшмәү хәерлерәк булыр... Вольф: — Ул серегезне безгә ачарсыздыр ич инде? — дип куйды. Профессор аңа хәйләле генә итеп күз кысып алды: — Әгәр дә мин Германиянең намуслы хөкүмәтенә — ишетәсезме, "намуслы" дип басым ясап әйтәм, минем өчен моның әһәмияте аеруча зур — иксез-чиксез алтын запасы тәкъдим итәргә уйласам, сез ни дияр идегез икән, дускай? Вольф: — Каян алып? — дигән сорау куйды. — Җир астыннан, әлбәттә... — Кайда соң ул җир? — Теләсә кайда. Җир шарының теләсә кайсы ноктасында... Әйтик, Берлин уртасында булсын, ди... Тик мин аны тәкъдим итмәячәкмен. Чөнки ул алтынның сезне, мине, Франц, Михельләрне баетачагына ышанмыйм... Ихтимал, без тагын да ныграк бөлгенлеккә төшәрбез... Алтынны дөрес файдалану юлын бер генә кеше, — профессор чал чәчле зур башын Хлынов ягына борды, — сезнең ватандашыгыз тәкъдим иткән булган... Сез аңлыйсыздыр инде? Хлынов көлемсерәп баш какты. Вольф исә: — Профессор, мин сезнең җитди сөйләвегезне тыңларга күнеккәнмен, — диде. — Җитдирәк сөйләргә тырышыйм алайса. Менә аларның Мәскәүләрендә кышкы суыклар утыз градуска җитә. Өйнең өченче катыннан су сипсәң, җиргә төшкәнче бозга әйләнә. Җир шары планеталар арасындагы бушлыкта ун-унбиш миллиард ел буена йөри. Аңа суынырга вакыттыр лабаса инде! Минем фикеремчә, җир шары әллә кайчан суынып, үзенең җылысын планетаара пространствога нур чәчү юлы белән күптән биреп бетергән. Сез әйтерсез: ә вулканнар, эрегән лавалар, кайнар гейзерлар? — диярсез. Җирнең кояш тарафыннан чак кына җылы ала торган каты кабыгы белән төп массасы арасында эрегән металлар катламы — Оливин поясы ята. Ул җирнең төп массасындагы атомнар таркалуыннан хасил була. Төп масса үзе планетаара пространствода яшәп килгән температурасындагы — ике йөз җитмеш өч градус салкындагы — шарны тәшкил итә. Таркалу продуктлары исә, — Оливин поясы дигәнем, — сыек хәлдә яткан оливин токымнары, терекөмеш һәм алтын. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар әллә ни тирәндә ятмыйлар булса кирәк: унбиш метрдан алып өч мең метрга кадәр тирәнлектә генә булырга тиеш. Берлин уртасында шахта казып, Оливин поясының эрегән алтынын алырга мөмкин — ул нефть урынына атачак... Вольф шактый дәшми торганнан соң: — Мантыйк да бар, кызыктыра да, тик менә ышандырып кына җиткерми, — дип сөйләнеп куйды: — Хәзерге кораллар белән андый тирән шахталар казу мөмкин түгел шул... Хлынов җәеп салган "Л'Энтрансижан" газетасын күрсәтте. — Профессор, бу рәсем Берлинга очканда аэропланда булган сөйләшүне искә төшерде әле. Җир шарының үзәгендәге таркалучан элементларга үтеп керү максатына ирешергә ерак калмаган икән инде. Профессор, сигарасын яңадан көйрәтергә маташып: — Ул турап ташланган французларга моның ни катнашы бар соң? — дип сорап куйды. — Вилль Даврадагы кешеләрне җылылык нуры белән турап ташлаганнар. Бу сүзләрне ишеткәч, Вольф өстәлгә табарак елышты, аның салкын чырае сагаеп калды. — Тагын шул нурлармыни әле?! — Профессор миләш капкандай йөзен чытты. — Англиянең хәрби министрлыгы чыгарган чеп-чи ялган ич ул. Хлынов: — Аппаратны рус кешесе уйлап чыгарган, мин беләм аны: талантлы уйлап табучы булу белән бергә, ул зур җинаятьче дә, — дип аңлатты. Шуннан ул инженер Гарин турында бар белгәнен: аның Политехника институтындагы эшләрен дә, Крестовкадагы җинаятьне дә, андагы дача подвалыннан табып алынган сәер нәрсәләрне дә, Шельганың Парижга чакырылуын да сөйләп бирде. Гарин ясаган аппаратны кулга төшерергә тырышучыларның шактый күп булырга тиешлеген дә әйтте. — Дәлиле менә күз алдында, — диде Хлынов, рәсемне күрсәтеп. — Бу, һичшиксез, шул Гарин эше. Вольф чытык чырай белән рәсемне караштырды. Профессор исә аптыраган кыяфәт белән: — Сез соң җылылык нурлары ярдәмендә җир катламың тишеп булыр дип уйлыйсызмыни? — диде. — Хәер... өч мең градуста балчык та, гранит та эри инде эрүен. Кызык нәрсә булды әле бу... Гарин дигәнегезгә телеграф аша киңәш биреп булмас микән? һем... Бораулау белән бергә ясалма суытуны файдаланып, токымнарны сосу өчен электр элеваторлары кулланган очракта тирәнгә үтеп керергә мөмкин булыр иде... Дустым, сез мине хәйран кызыктырдыгыз әле... Профессор гадәтен бозды: төнге сәгать икенчегә чаклы сигарасын төтәтеп веранда буйлап йөренде, берсеннән-берсе тәвәккәлрәк планнар уйлап чыгарды. Гадәттә Вольф профессор яныннан кайтканда Хлынов белән мәйданда саубуллаша торган иде. Бу юлы күңелсез генә башын аска иеп, таягын шак та шок бәргәләп, аның белән бергә баруын дәвам итте. — Сезнеңчә, Вилль Даврадагы хәлләрдән соң инженер Гарин аппаратын күтәреп качкан булырга тиешме? — дип сорап куйды ул. — Әйе шул. — Ә теге Фонтенебло урманында табылган канлы гәүдә Гарин булып чыкса? — Аппаратны Шельга эләктергәндер, димәкче буласызмы? — Әйе, шулай димәкче булам... — Андый фикер минем дә башыма килгән иде килүен... Шәп булыр иде ул. Вольф башын күтәрде, көлемсерәп куйды: — Шәп булмыйча ни... Хлынов ялт итеп борылып юлдашына карады. Икесе дә туктап калдылар. Ерактагы фонарь яктысы Вольфның битенә төшә — аның усал кыяфәт белән көлемсерәвен, салкын караучан күзләрен, көчле ияген яктырта иде. Хлынов: — Алай булуы бик тә икеле әле, — диде. — Хәзердән үк сүзгә килешмик. — Анысы шулай инде. — Вольф, мин сезнең белән хәйләләп маташмыйм, турысын әйтәм: Гаринның аппараты СССРга кайтырга тиеш. Мондый теләк белгертүем белән мин сезне үземә дошман итәм. Дустым, үз илегез өчен нәрсәнең файдалы, нәрсәнең зарарлы икәненә сез бит әле төшенеп җитмисез. — Нәрсә, мине рәнҗетмәкче буласызмыни? — Фу, шайтан алгыры! Шулайрак килеп чыга икән шул. — Хлынов Россиядәгечә итеп эшләпәсен кырын салды, колак артын кашып алды, ә Вольф моңа шаккатып карап торды. — Бер-беребезнең җиде миллионга якын халкын кырганнан соң сүзгә үпкәләп ятарга ярый димени?.. Коеп куйган немец ич сез, машиналар эшләп чыгаручы, бронялы пехота, сезнең нервларыгыз да башка материалдан булырга тиеш. Карагыз әле, Вольф, сезнең ишеләр кулына Гарин аппараты эләксә, сез бит әллә ниләр кырып ташлаячаксыз... — Германия бервакытта да ләббәй дип тормаячак. Алар Хлынов фатирына якынлаштылар. Сүзсез генә саубуллаштылар. Хлынов капкадан кереп китте. Вольф сүнгән сигарасын тешләре арасында әвәләп, баскан Урынында торып калды. Кинәт беренче катның тәрәзәсе ачылып китте дә аннан Хлыновның борчулы йөзе күренде: — Сез мондамыни әле?.. Бигрәк яхшы. Вольф, Париждан, Шельгадан телеграмма килгән... Тыңлагыз, укыйм: "Җинаятьче качты. Мин җәрәхәтләндем, тиз генә тора алмыйм. Дөнья өстенә коточкыч хәвеф килергә тора. Сезне көтәм". Вольф: — Мин дә сезнең белән барам, — диде. Ап-ак җилфердәвек тәрәзә пәрдәсенә яфраклардан күләгә төшә. Тыштан берөзлексез су чылтыраганы ишетелә — больница бакчасының газонына күчермә трубалардан сиптергән судан салават күперләре барлыкка килә, тәрәзә каршында үсеп утырган платан яфракларыннан тамчы тама. Шельга стеналары акка буялган биек бер бүлмәдә ята. Пәрдә аша яктылык саркыла. Ерактан Парижның шау-шуы якында гына агач яфраклары шаулавы, кошлар сайравы, суның өзми дә куймый да агып торуы ишетелә. Ара-тирә урамнан кычкыртып автомобиль уза яисә коридор буйлап кемдер үтеп китә. Шельга калгып яткан җиреннән дерт итеп уянып күзен ача, хәвефләнеп ишеккә текәлә. Үзе кымшана да алмый. Аның башы һәм күкрәге бинтка уралган, ике кулы икесе дә гипста. Саклану чарасы — фәкать күз. Бакчадан ишетелгән татлы авазларны тыңлый-тыңлый ул тагын йокыга китә... Актан киенгән кармелит (Кармелит — монахлар ордены кешесе. Автор искәрмәсе.) сестра кереп уятты да симез кулындагы фарфор савытны саклык белән генә иреннәренә тидереп чәй эчерде. Ул чыгып киткәннән соң да әле бүлмәдә лаванда исе бөркелеп калды. Әнә шулай көн курку белән йокы арасында узды. Шельганы аңын җуйган, канга баткан хәлендә Фонтенебло урманыннан табып алганга җиденче тәүлек китте. Ул арада суд тикшерүчесе ике мәртәбә сорау алып өлгерде. Шельга аңарга болайрак дип җавап бирде: — Төнге сәгать уникеләрдә миңа ике кеше һөҗүм итте. Кулымдагы таяктан, йодрыктан башка нәрсәм юк иде. Дүрт пуля алдым, шуннан соң нәрсә булганын хәтерләмим. — Ул һөҗүм итүчеләрнең йөзләрен күрдегезме? — Алар авыз-борыннарын томалаган иделәр шул. — Сезнең кулыгызда таяк бар иде дисезме әле? — Урман буйлап барган чакта бер агач ботагы эләктергән идем. — Нишләп соң төн уртасында Фонтенебло урманына барып чыгар булдыгыз? — Сәйрән кылып, сарай карап йөрдем дә урман буйлап кайткан чакны адашканмын. — Сезгә һөҗүм иткән төштән ерак түгел генә автомобиль эзләре күргәннәр. Сез шуңа нәрсә диярсез? — Җинаятьчеләр машина белән килгәннәрдер. — Сезне таларгамы, әллә үтерергәме? — Таларга да, үтерергә дә түгелдер. Парижда мине берәү дә белми. Илчелектә эшләмим. Политик миссия белән дә йөрмим. Янымда әллә ни акча да йөртмим. — Урман аланындагы куш имән янында җинаятьчеләрнең берсе тәмәке тарткан, икенчесе кыйммәтле мәрҗән каптырмасын төшереп калдырган. Алар анда сезне көтмәгәннәр булып чыгамыни инде алайса? Мөгаен, алар югары катлаудан чыккан егетләрдер. Ихтимал, алар ат чабышларындамы, казинодамы оттырганнардыр. Шуннан инде акча табу дәртенә керешкәннәрдер. Ә Фонтенебло урманында үзе белән меңәр франклы билетлар йөрткән кешенең дә очрап куюы ихтимал бит... Икенче тапкыр сорау алганда суд тикшерүчесе аның Берлинга Хлыновка суккан телеграммасының сестрадан алган күчермәсен күрсәткәч, Шельга: — Ул шифр гына. Сүз Россиядән качып киткән бер бик зур җинаятьчене тоту хакында бара, — дип җавап кайтарды. — Сез миңа ачыграк итеп сөйли алмассызмы? — Юк. Бу минем үз серем түгел. Шельга сорауларга ачык һәм төгәл итеп җавап биргәч, беркатлы кеше кыяфәте белән күзенә текәлеп карагач, тикшерүче аның дөрес сөйләвенә ышанмый булдыра алмады. Ләкин куркыныч моның белән генә бетмәде әле. Бәла газета битләренә сеңгән "Вилль Даврадагы җинаять" турында тәфсилләп язылган хәбәрләрдән дә килә, ишек артында да, җилфердәвек тәрәзә пәрдәсе артында да сагалап тора, кармелит сестраның симез куллары ирененә китергән фарфор савытта да була ала иде. Котылу юлы бер генә: гипс белән бинтларны мөмкин кадәр тизрәк салып атарга кирәк. Шельга кыймылдый да алмыйча, уяулы-йокылы хәлендә сагаеп калды. Йокылы-уяулы яткан чагында хәтеренә төште... ...Утлары сүндерелгән автомобиль акрын гына бара башлады. Гарин тәрәзәдән башын тыгып карады да пышылдап кына: — Шельга, машинаны борыгыз. Аланга җитәбез. Әнә генәк... — диде. Машина таш юл кырыендагы канауны үткәндә генә чайкалып алды да агачлар арасыннан аланга кереп тукталып калды. Тугайланып торган урман аланы өстендә йолдызлар җемелди. Агачлар артыннан беленер-беленмәс кенә кыялы тау күренә... Мотор эшләүдән туктады. Борынга үлән исе килеп бәрелде. Тонык кына булып чишмә челтерәгәне ишетелде. Аның өстенә томан күтәрелде, ул томан тонык кына корама булып аланның аргы башына агылды... Гарин дымлы чирәмгә сикереп төште дә кулын сузды. Автомобильдән башлыгын күзенә үк төшереп кигән Зоя Монроз чыкты, йолдызларга күтәрелеп карады. Иңнәрен җыерды... Гарин тәкәллефсез генә: — Чыга беләсезме, юкмы? — диде. Шунда гына автомобильдән башын алга сузып Роллинг чыкты. Тубал эшләпәсе астыннан алтын тешләре елтырап күренде. Ташлар арасында су шыбырдаганы ишетелде. Роллинг әллә кайчаннан бирле кулын йомарлап килгән ахры, кесәсеннән йодрык чыгарды да карлыкканрак тавыш белән: — Әгәр дә мәгәр биредә үлем приговоры әзерләнә икән, мин каршы киләм, — дип сөйләнде. — Кешелек хакына... Америкалы буларак, христиан буларак... Гомерем бәрабәренә мин теләсәгез күпме түли алам... Зоя аңардан читкә борылды. Гарин җирәнеп кенә: — Үтерергә булса, мин сезне монда алып килеп тә тормас идем, — диде. Роллинг ашыга-ашыга: — Мин нәрсә, акча түләргә тиешме? — дип сорады. — Юк. — Сезнең теге... — Роллинг башын як-якка чайкап алды, — сәер эшләрегезгә катнашыргамы? — Әйе. Хәтерлисездер... Мальзерб бульварында... мин сезгә... — Ярар, — диде Роллинг, — иртәгә килерсез... Мин сезнең тәкъдимнәрегезне өр-яңадан уйлап карарга тиешмен. Зоя тыныч кына: — Роллинг, җүләр сатмагыз сана, — диде. — Мадемуазель! — Роллинг баскан урынында сикереп куйды, эшләпәсе борынына ук төште. — Мадемуазель... Сезнең үз-үзегезне тотышыгыз... Саттыгыз бит сез мине... Кеше үтерүдә катнаштыгыз... Зоя тавышын үзгәртмичә генә: — Әллә ни лыгырдыйсыз! Сөйләшегез әнә Гарин белән, — дип куйды. Аннары Гарин белән Роллинг куш имән янына киттеләр. Анда кесә фонаре яктысында икесе дә иелеп нәрсәдер карадылар. Берничә секунд ташлар арасыннан чишмә челтерәве генә ишетелеп торды. Шельга Роллингның: — Без бит өчәү генә түгел... дүртәү ич без биредә... шаһитыбыз да бар, — дигән ачулы сүзләрен ишетеп алды. Шельга йокы аралаш тетрәнеп: — Кем бар монда? — дип сорап куйды. Күзләре шардай ачылган иде. Аның янындагы ак урындыкта эшләпәсен тез өстенә куйган Хлынов утыра иде. — Ул ходны алдан сизенмәгәнмен... Уйларга вакыт калмаган иде, бик зур ахмаклык эшләп ташладым шул, — дип сөйләде Шельга. Хлынов аңа: — Автомобильгә Роллингны утыртып ялгыш иткәнсез, — диде. — Мин чакырганмыни аны... Гостиницада атышкырылыш барган чагында Роллинг автомобильдә бүредәй утыра иде — ике кулында ике кольт... Минем янымда коралфәлән юк иде. Шуннан мин балконга менеп, Гаринның бандитларны нишләткәнен күрдем... Шуны Роллингка да әйттем... Ул бөтенләй коелып төште, машинадан чыкмаячагын белдерде... Аннары Зоя Монрозга атмакчы булды. Гарин белән икәүләшеп аныц кулын каердык... Озын-озак маташырга вакыт тимәде — рульгә утырдым да китеп бардык... — Аланга җитеп, тегеләр имән төбендә киңәшә башлагач та, берни сизенмәдегезмени соң?.. — Сизендем, котылып булмаячагын сизендем. Тик бернинди чарам калмаган иде. Качып китсәң тагын. Спортсмен бит әле мин, җитмәсә... Уйланган планым да бар иде... Кесәмдә Гаринга дигән тугыз-ун визалы паспорт ята... Автомобильдә аппараты... Андый чакны җаның турында уйлыйсыңмыни... — Ярар, тегеләр килештеләр дә ди... — Роллингның агач төбендә ниндидер кәгазьгә кул куйганын үз күзем белән күрдем. Шуннан соң шаһитны телгә алганын ишеттем. Шаһит дигәннәре мин инде ул. Зояга пышылдап кына: "Карагыз аны, баягынак без полисмен яныннан узганда ул машинаның номерын күреп калды. Мине үтерәләр икән — иртәгесен өчегезнең дә кулларыгызга корыч беләзек кидерәләр", — дидем. Беләсезме, ул нәрсә дип җавап кайтарды? Менә хатын кеше диген син аны!.. Минем якка борылып та карамыйча, җилкә аша гына: "Ярый, истә тотармын", — диде. Шуннан Гарин белән Роллинг машина янына килделәр. Мин берни булмагандай кыланам... Әүвәл Зоя утырды. Инглизчә нәрсәдер әйтеп тә өлгерде. Гарин миңа: "Иптәш Шельга, көнбатышка таба куыгыз әйдә", — диде. Мин радиатор алдына чүгәләдем... Ялгышым әнә шул булды. Алар шунда өлгереп калдылар... Югыйсә, барган шәпкә мине берни эшләтә алмаслар, шүрләрләр иде әле... Ярый, мин машинаны җибәрәм... Кинәт башыма өй ишелгәндәй булды — миемне көйдереп, сөякләрне чәрдәкләп, мине чалкан ташлады... Роллингның кыйшайган чыраен гына күреп калдым. Хәшәрәт! Дүрт пуля утырткан... Күземне ачсам — менә монда ятам. Шельганың сөйли-сөйли хәле бетте. Озак кына дәшми утырдылар. — Хәзер кайда булыр ул Роллинг? — дип кызыксынды Хлынов. — Кайда булсын — Парижда, билгеле. Матбугатны ут уйната. Химия фронтында зур һөҗүм алып бара. Акчаны көрәк белән көрәп ала. Тәрәзәдән пуля җибәрмәгәйләре яисә чәй белән агу эчермәгәйләре дип шикләнеп ятам. Барыбер мине исән калдырмаячак ул... — Нәрсә көтәсез соң алай булгач?.. Хәзер үк полиция шефына хәбәр итегез. — И, дускай! Сез акылдан язгансыз, күрәм! Моңарчы башыма җитмәүләре дә бер авыз сүз ычкындырмаганга гына лабаса. — Шельга, аппаратның ничек эшләгәнен сез үз күзегез белән күрдегез инде алайса? — Күрдем шул. Туплар, газлар, аэропланнар — һәммәсе балалар уенчыгы булып кала. Сез шунысын да онытмагыз: Гарин гына түгел бит монда... Гарин белән Роллинг. Бер яктан үлем машинасы, икенче яктан миллиардлар. Ни генә эшләмәс алар... Хлынов тәрәзә пәрдәсен күтәрде дә шактый вакыт бакчадагы яшеллеккә, буынтыклы тимер торбаларны көч-хәл белән күләгәле якка күчереп азапланучы карт бакчачыга, куаклар астында тыз-быз килеп йөрүче, капкара туфрактан суалчаннар чүпләүче миләш чыпчыкларына карап торды. Күк йөзе ап-аяз, зәп-зәңгәр, бакча өстенә ул мәңге тыныч колачын җәйгән. — Әллә икесен дә тыныч калдырыйкмы? Гарин белән Роллингка ныклап торып җәелергә ирек бирик тә, дөньяның тизрәк асты-өскә килсен, — дип куйды Хлынов. — Дөньяның, һичшиксез, асты-өскә киләчәк... Монда бары тик миләш чыпчыклары гына акыл белән эш итәләр. — Хлынов тәрәзәдән читкә борылды. — Таш гасырында кеше, әлбәттә, күркәмрәк булган... Бушлай гына, күңел кушуы буенча гына рәсемнәр ясаган — тау куышын бизәгән, учак янында мамонтлар, күк күкрәү, яшәү белән үлемнең сәерлеге турында, үзе турында уйланып утырган. Моның алдында ничек баш имәскә кирәк ди!.. Мие дә кечерәгрәк, баш сөяге дә калынрак, шулай булуга да карамастан рухи көч ургылып аккан... Хәзергеләрне алып карасаң... Нигә кирәк инде аларга оча торган аппаратлар? Берәр көязрәген бульвардан аерып, палеолит чорында яшәүче кеше янына, тау куышына кертеп утыртасы иде. Тәнен йон баскан агай моңардан: "Яле, сөйләп җибәр әле, йөз мең ел дәверендә нинди нәрсәләр уйлап чыгардың икән?.." — дип сорасын иде. Көязең бик тиз акланырга тотыныр иде: "Ни бит, бабакай әфәндем, уйлаганга караганда, мин бит күбрәк цивилизациянең җимешләрен кулланудан тәм табам... — дияр иде. — Кара халык революция белән янап котны алмаса, дөнья искиткеч гүзәл булыр иде... Өзлексез кризислар, һаман-һаман революцияләр булып торуы гына ялыктыра..." Моңа каршы борынгы кеше янып торган күзләрен көязгә текәр иде дә: "Кара син аны, ә менә мин уйларга яратам, торам-торам да акылымның бөеклегенә тәмам хәйран калам... Шушы акылым белән галәмне үтәдән-үтә тишәсем килә..." — дияр иде. Хлынов туктап калды. Көлемсерәп борынгы тау куышына, андагы караңгылыкка текәлде. Аннары башын селкеп алды да: — Ул Гарин белән Роллингка нәрсә җитми соң? Кәпрәю тансык аларга. Ник шунда бөтен дөньяга идарә итәбез, дип күңелләрен юатмасыннар, барыбер кәпрәюдән уза алмаячаклар. Үткән сугышта утыз миллион кеше һәлак булды. Болар өч йөз миллионга җиткезергә тырышачаклар. Рухи энергия һушсыз кала дигән сүз. Профессор Рейхер якшәмбе көнне генә аш пешертә ала. Башка көннәрне ул иртән повидло һәм маргарин яккан ике бутерброд, ә төш чагында тозга манып бәрәңге ашый. Баш эшенә менә бит нинди бәя бирелә... Без аларның "цивилизация" дигәннәрен шартлатмый торып, Гаринны юләрләр йортына бикләми торып, Роллингны, әйтик, Врангель утравына завхоз итеп озатмый торып, бу бәладән котыла алмаячакбыз. Әйе, сез дөрес әйтәсез, көрәшергә кирәк... Ни хәл итмәк кирәк— мин әзер... Гаринның аппараты СССР кулында булырга тиеш... — Аппарат бездә булачак, — диде Шельга, күзен йомып. — Нәрсәдән башлыйбыз? — Разведкадан, билгеле. — Нинди юнәлештә? — Гарин хәзер җан-фәрманга аппарат төзеп ятадыр. Вилль Даврада аның кулында модель генә иде әле. Хәрби аппаратын төзеп бетерсә, аны кулга төшерү кыенгарак килер. Иң әүвәл аның аппаратларын кайда төзегәнне белергә кирәк. — Акча кирәк булачак. — Бүген үк Гренелль урамына барыгыз да үзебезнең илче белән сөйләшегез. Мин аңа кайбер нәрсәләрне әйткән идем инде. Акчасы табылыр. Икенчедән, Зоя Монрозны эзләп табарга кирәк. Шунсыз берни барып чыкмаячак. Зоя хыялга бай, акыллы, явыз хатын. Ул Гарин белән Роллингны бер-берсенә үлем элмәге белән бәйләгән. Махинацияләренең ачкычы шуның кулында. — Гафу итегез, мин хатыннар белән көрәшүдән баш тартам. — Алексей Семенович, ул сезнең белән миннән көчлерәк хатын... Күп кан коячак әле ул. Диңгезчеләр формасына охшатып тегелгән алтын сәдәфле ак пиджак һәм ак юбка кигән Зоя палубага чыкты. Палубаның күләгәле ягына камыштан үрелгән тәбәнәк өстәл куелып, иртәнге аш-су хәстәрләнгән иде. Зоя өстәл янына килеп утырды. Ипи телеменең бер читен сындырып алды, күзе диңгезгә төште. Диңгез өсте ачык зәңгәрсу, аяз күк йөзеннән бераз карасурак булып күренә, көзге шикелле ялтырап торган су өстеннән ипле генә шуып баргандай тап-тар, ап-ак яхта оча. Яңа юылган палубадан саф һава исе аңкып тора. Бит алмаларын назлап кына җылы җил искәли. Тап-тар такталардан бераз бөкресен чыгарып түшәлгән палубага ике яклап камыштан үргән креслолар тезелгән, урта бер җиргә көмешсу төстәге төрек паласы җәелгән, аның да өстенә укалы мендәрләр салынган. Капитан күперчегеннән алып койрыкка хәтле чуклы-чуклы зәңгәр ефәктән тент — түбә корылган. Зоя иркен сулап куйды, ашарга тотынды. Аның янына елмая-елмая, йомшак адымнар белән капитан Янсен килде. Янсен — норвег, сабый бала кебек алсу йөзле, сакал-мыегын кырып йөри. Ул бер як колагына төшеп торган фуражкасына ашыкмыйча гына ике бармагын тигезеп алды: — Хәерле иртә, мадам Ламоль. Ламоль — Зояның яңа исеме, яхта өстендә француз флагы җилферди. Капитанның кыяфәтендә диңгезчеләргә хас тупаслык сизелсә дә, ул гаҗәп тә пөхтә киенгән: ап-ак киемнәре әйбәтләп үтүкләнгән иде. Зоя аның фуражкасына кадаган алтын имән яфракларыннан алып үрелгән табанлы ак туфлиена кадәр күздән үткәрде дә канәгать калды. — Хәерле иртә, Янсен. — Хәбәрдар булыгыз: курсыбыз — норд-вест-вест, киңлек һәм озынлык (фәлән-фәлән), горизонтта Везувий төтәсләп утыра. Бер сәгатьләп баргач, Неаполь күренәчәк. — Утырыгыз, Янсен. Зоя кулы белән өстәлгә күрсәтте — аны бергә-бергә капкалап алырга кыстады. Янсен авыр гәүдәсе белән камыш банкетканы шыгырдатып өстәл янына килеп утырды. Сәгать тугызда гына ашаганга күрә ул ризыктан баш тартты, күңел өчен генә бер чынаяк кофе эчәргә риза булды. Зоя аның саргылт керфекле, кояшта янып карасуланган йөзенә текәлгән иде — Янсен кызарып китте. Ул бер дә авыз итмәгән килеш чынаягын эскәтергә куйды. — Эчә торган суны алмаштырасы, моторларга бензин аласы булыр, — диде ул, күтәрелеп карарга да кыймыйча. — Нәрсә, Неапольгә керәбезмени? Бигрәк күңелсез була икән! Әгәр сезгә су белән бензин бик-бик кирәк икән инде, ул чагында без тышкы рейдка гына сугылырбыз. Капитан акрын гына тавыш белән: — Есть — тышкы рейдка гына сугылырга, — диде. — Янсен, сезнең бабаларыгыз диңгез пиратлары булганмы? — Әйе, мадам. — Менә ичмасам кызык булган! Маҗарасы да, хәвефхәтәре дә, әйттерү-типтерүләре дә, чибәр кызлар урлау да — һәммәсе бергә... Диңгез пираты булмавыгыз өчен күңелегез сыкрыйдыр әле? Янсен дәшмәде. Аның сары керфекләре мелт-мелт итеп ачылып ябылдылар. Маңгаена җыерчыклар йөгерде. — Ник дәшмисез? — Мадам, мин затлы тәрбия алганмын. — Анысына ышанам. — Минем үз-үземне тотышымнан, законга сыймаслык, лойяль булмаслык нәрсәләр эшләргә сәләтледер бу, дип уйларга урын каламы әллә? — Фу, — дип куйды Зоя, — пиратлар нәселеннән чыккан шундый кыю, көчле, мәһабәт кеше күңелсез җылымса суда бер үзсүзле хатынны йөртсен имеш инде. Фу! — Мадам... — Берәр төрле җүләрлек эшләп ташлар идегез, ичмасам! Күңелсез ләбаса миңа... — Есть — җүләрлек эшләп ташларга. — Давыл купканда, ичмасам, яхтаны ташлар арасына утыртыр идегез. — Есть — яхтаны ташлар арасына утыртырга... — Чынлап та шулай эшләргә җыенмыйсыздыр лабаса? — Әгәр кушасыз икән... Ул Зояга текәп карады. Капитанның күз карашында кинә дә, шулай ук соклануын яшерү дә чагылып алды. Зоя аңарга таба сузылды, аның ак җиңенә кулын салды. — Янсен, мин сезнең белән шаяртып сөйләвем түгел. Өч атнадан бирле генә белүемә карамастан, сез миңа гаҗәп турылыклы була алыр идегез кебек тоела. — Янсенның яңак сөякләре кысылып куйды. — Тормыштан биһуш булуны өмет иткәндә сез дуамаллык эшләргә дә, закон кушканны атлап чыгарга да сәләтле кешесездер кебек тоела... Шул чакны капитан күперчегенең ялтырап торган җиз баскычыннан төшеп килүче аяклар күренде. Янсен җәһәт кенә: — Мадам, вакыт... — дип эндәште. Алар янына капитан ярдәмчесе төште. Честь бирде: — Мадам Ламоль, унике туларга өч минут вакыт калды, хәзер сезне радиодан чакырачаклар... Радиотелеграф рубкасы югарыгы палубада урнашкан иде. Шунда менгәндә Зояның юбкасын җил кабартты. Күзен чак кына кыса төшеп, хатын тозлы һаваны сулады. Югарыдан, капитан күперчегеннән караганда чак кына шадраланып, көзге шикелле ялтырап күренгән диңгезгә кояш үзенең бетмәс-төкәнмәс нурларын коя. Зоя култыксага тотынган килеш хәйран калып карап торды. Бушприты бераз күтәрелгән яхтаның таптар корпусы җилләр арасыннан, нурлы су өстеннән очкандай бара иде. Шушы кояш яктысында Зояның үткәндәге караңгы көннәре артка чикте, эреп югалды... "Үзем яшь, үзем чибәр, үзем мәрхәмәтле бәндәмен", — бушпритын кояшка чөйгән кораб палубасында аның күңеленә шундый уй килде. Җил Зояның муенын, битен иркәли-сыйпый иде. Зоя сокланып туя алмады, үзенә бәхет теләде. Зәңгәр күктән, кояштан, диңгездән аерыла алмыйча гына, салкын ишек тоткасын аска басты, кояш ягына пәрдәләр корылган бәллүр будкага керде. Наушникны киде. Өстәлгә таянып, бармаклары белән күзен каплады. Хронометр, склянка шикелле, куш чыңлаулар белән уникене сукты. Димәк, аның тент астындагы креслодан кузгалуына нибары өч минут вакыт узды. Зоя бармакларын рычагка куеп, аны сулгарак этәрде, аппаратны утыз җиде метр ярымга көйләде. Трубканың кара бушлыгыннан Роллингның ашыкмыйча гына, өзепөзеп әйткән сүзләре ишетелде: — ...Мадам Ламоль, мадам Ламоль, мадам Ламоль... Тыңлагыз, тыңлагыз, тыңлагыз... Зоя пышылдап кына: — Ишетәм, тынычлан, — диде. — ...Исән-имин генә йөзәсезме? Бәла-казага тармадыгызмы? Берәр нәрсәгә мохтаҗлыгыгыз юкмы? Бүген дә шул ук сәгатьтә тавышыгызны ишетермен дип өметләнәм... Шул ук озынлыктагы дулкын белән эш итәрсез... Мадам Ламоль, унбер градустан көнчыгышкарак, кырык градустан төньяккарак китмәскә тырышыгыз. Ихтимал, тиздән күрешербез. Бездә иминлек. Эшләр ал да гөл. Дәшмәскә тиеш кеше дәшми. Сезгә тыныч сәфәр, бәхетле киләчәк, ак юл телим... Зоя наушнигын салды. Кашын җыерып куйды. Хронометрның угына караган килеш, теш арасыннан гына: — Туйдым инде! — дип куйды. Көн саен шулай радиодан үзенең гыйшкы турында сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый тәмам гаҗиз булды инде. Роллинг аны тынычлыкта калдырырга теләми дә, булдыра да алмый... Зояга микрофоннан: "...сезгә тыныч сәфәр, бәхетле киләчәк, ак юл телим", — дигән сүзләрне әйтер өчен, әллә нинди җинаятьләр эшләргә дә риза... Вилль Давра белән Фонтенеблода кешеләр үтергәннән соң, шулай ук айлы төндә Гарин белән буп-буш юллардан Гаврга хәтле килгәннән бирле Зояның Роллингны очратканы юк әле. Теге төндә Роллинг аны атып үтермәкче булды, мәсхәрәләргә теләде дә капылт кына тынып калды. Автомобильдә барган чакны ул бераз иелә төшеп елап та алды бугай әле. Гаврда Зоя аның "Аризона"сына утырды да таң вакытында юлга чыкты. Лиссабонда мадам Ламоль исеменә документлар җайлады — Көнбатышта иң әйбәтләрдән саналган яхтаның хуҗасы булып алды. Лиссабоннан Урта диңгезгә чыгып, "Аризона" Италия ярлары буйлап — көнчыгыштан унбер, төньяктан кырык градус тирәсендә уралып йөрде. Сәфәр чыгуга Роллингның Париж янындагы Медондагы радиостанциясе белән бәйләнешкә керделәр. Капитан Янсен сәяхәткә кагылышлы барлык нәрсәләрне Роллингка түкми-чәчми хәбәр итә торды. Роллинг көн саен Зояны чакырта торган булып китте. Зоя һәр кичне аңарга үзенең кәефе турында хәбәр итте. Шулай атна-ун көн вакыт узгачыннан "Аризона" аппаратлары күк йөзен айкаганда ниндидер ят телдә сөйләгән кыска дулкынлы тапшыруны тоталар да Зояга әйтәләр. Зояның колак салуы була — йөрәге тибүдән туктый яза. — Зоя, Зоя, Зоя, Зоя... Пыялага килеп бәрелгән иләмсез дәү чебендәй, наушникны Гарин тавышы тетрәтә. Аның исемен тәкрарлый да ара-тирә генә: — Төнге бердән өчкә кадәр җавап бир... — дип куя. Аннары тагын: — Зоя, Зоя, Зоя, Зоя... Саклана күр, саклана күр... — Дигән сүзләр кабатлана. Шул ук төнне караңгы диңгез, йокыга талган Европа, Кече Азиянең борынгы хәрабәләре, Африка далаларындагы корыган-кипкән, энәләрен тырпайткан тузанлы үсемлекләр өстеннән хатыннар тавышы оча: — Сәгать бердән өчкә кадәр җавап көтүчегә... Зоя шулай кабат-кабат чакыра да болай ди: — Сине күрәсем килә... Җүләр дисәң диярсең... Италия портларының теләсә кайсын билгелә... Исемем белән чакырма, тавышыңнан танырмын... Шул ук төнне, "Аризона" дулкыннарын Европадамы* Азиядәме, Африкадамы — берәр җирдә Гарин тота алмасмы дип өметләнеп Зоя сөйләгән минутларда, ике мең километрдагы Парижда, борынын юрган астына яшереп Роллинг йоклап яткан карават янындагы бәләкәй өстәл өстендә телефон шалтырады. Роллинг сискәнеп уянды, трубканы кулына алдьь Семенов тавышы тиз-тиз болай диде: — Роллинг. Теге сөйләшә бит. — Кем белән? — Юньләп ишетелми, исемен атап әйтми. — Тыңлауны дәвам иттерегез. Нәрсәләр ишеткәнегезне иртәгә сөйләрсез. Роллинг трубканы куйды, яңадан ятты, әмма инде күзенә йокы кермәде. Европа өстеннән очкан төрле фокстротлар, реклама чинаулары, чиркәү хораллары, халыкара политика турындагы отчетлар, опералар, симфонияләр, биржа бюллетеньнәре, атаклы юмористларның шаяртулары — боларның һәммәсе арасыннан Зояның тонык кына тавышын аерып алыр өчен зур түземлелек кирәк иде, әлбәттә. Шуңа күрә дә шул Семенов көн дими, төн дими Медонда утырды. Ул Зоя тавышы белән әйтелгән берничә сүзне генә эләктерә алды. Роллингның көнчелеген кузгату өчен шул да җитә калды. Фонтенеблодагы хәлдән соң Роллингның кәефе бер дә әйбәт түгел иде. Шельга исән калган, димәк, аның баш өстендә үлем элмәгедәй асылынып торачак. Гаринны яраса негр урынына агач ботагына бик рәхәтләнеп асып куяр иде, ә ул шуның белән договор төзеде. Төземәс тә иде — аның белән бергә эш иткәнче үлгәнен, эшафот артыграк, — Зоя тәмам чыгырыннан чыгарды. Гарин белән килешү нәтиҗәсендә Роллинг вакытны отачак иде, шул арада теге шашкан хатын акылына утырып, кире кайтмасмы, дип өметләнде. Эздән яздыру максаты белән ул Зояны озак вакытка сәяхәт итәргә җибәрү шартын куйган иде. Зояны ул оялтырга, акылга утыртырга, көн саен радиодан сөйләшеп кызыктырырга теләгән иде. Әнә шул өмете Роллингның үз гомерендә эшләгән иң зур ахмаклыгы булды, ахры. Гарин белән килешенгәнчә, Роллинг шундук бөтен химия фронтында һөҗүм башлап җибәрде. Зоя Гаврда яхтага утырган көнне Роллинг поезд белән Парижга кайтты. Гаврда булган идем, кайтырга чыккач, битләренә яулык бәйләгән өч бандит һөҗүм итте, акчамны, машинамны алып калдылар, дип полициягә хәбәр итте. Ә бу вакыт Гарин, сөйләшенгәнчә, Францияне көнбатышыннан көнчыгышына иңләп, Люксембург провинциясендә чикне кичте, беренче очраган каналга ук Роллингның машинасын батырды. Химия фронтында һөҗүм башланды. Париж газеталары дөньяның өстен аска китерделәр. "Вилль Даврадагы серле фаҗига", "Фонтенебло паркында рус кешесенә ясалган серле һөҗүм", "Химия королен таласыннар, имеш!", "Американың миллиардлары Европада", "Германиянең милли индустриясе һәлакәткә дучар булды", "Йә Роллинг, йә Мәскәү" — болар һәммәсе акыллы һәм оста итеп бер йомгакка уралды, әлеге йомгак дигәнебез обывательләрнең бугазына утырды. Биржа нигезенә чаклы дер калтырады. Аның соры колонналары арасындагы кара такталарга акбур белән саннар бер язылды, бер сөртелде, аннары тагын язылды — күзләре шартлап ярылырга җиткән, авызларыннан коңгырт-кара күбек чәчкән, шашынган кешеләр акырды, бакырды... Ләкин болары аның вак балыклар иде. Эре промышленниклар һәм банклар, тешләрен шыгырдатып кыскан хәлдә, акция пакетларына ныгытып ябышкан иделәр. Алары хәтта Роллинг мөгезләренә дә бирешерлек түгелләр иде. Гарин әнә шундыйларга китереп бәрергә тиеш иде. Шельганың сүзе рас килде: Германиядә Гарин "җан-фәрманга" үзенең моделе буенча аппарат төзеп ята иде. Ул завод саен берәр генә детальгә заказ биреп шәһәрдән шәһәргә йөрде. Париж белән бәйләнеш тотар өчен Кельн газетасындагы вак-төяк игъланнар бүлегеннән файдаланды. Роллинг исә Парижның әшәке бер газетасында ике-өч юллык кына: "Бөтен игътибарыгызны анилинга юнәлтегез...", "Акча кызганмагыз — көне кыйммәт..." дигән кебегрәк хәбәрлар урнаштыра килде. Гарин исә: "Уйлаганнан элегрәк очлап чыгам...", "Урын таптым...", "Керешәм...", "Тоткарлык килеп чыкты..."— диебрәк җавап кайтара иде. Роллинг: "Бик борчылам, көнен билгеләгез..." — диде. Гарин: "Договорга кул куйган көнгә утыз бишне өстәгез..." — диде. Семеновның төнлә белән Роллингка шалтыратуы нәкъ әнә шул көннәргә туры килде. Роллинг, үзен алдауларын белеп, ачуыннан шартлый язды. "Аризона" белән яшерен багланышта булулары шактый хәтәр нәрсә иде. Әмма Роллинг икенче көнне мадам Ламоль белән сөйләшкән чагында үзенең ярсуын сиздермәде дә. Хәзер инде, йокысыз төннәрдә шундый кансыз дошман белән нинди роль "уйнавын" башыннан кичерде. Бу уенда җибәрелгән хаталарны ул бик тиз тотты. Гарин әллә ни оста саклана белми икән ләбаса. Аның хатасы — Зояны сәяхәткә җибәрергә ризалык бирү булды. Хәзер инде аның язмышы хәл ителде: матны ул "Аризона"да алачак. Әмма "Аризона"дагы хәлләр бик үк Роллинг уйлаганча түгел иде шул. Аның карашынча, Зоя салкын акыллы, акны карадан аера белә торган тугрылыклы кеше иде. Хатынкызның кимчелекләренә Зоя җирәнү белән карый торган иде. Зояның теге хәерче сукбай, юлбасар Гарин белән мавыгуы озакка сузылыр, дигән уй Роллингның башына да килмәде. Урта диңгездә шәпләп кенә йөреп кайткач та акылына утырыр, дип өметләнде. Гаврда яхтага утырган чакны Зоя чынлап та миңгерәбрәк калган иде калуын. Әмма океан уртасында берничә көн ялгыз булуы аны, һичшиксез, тынычландыра төште. Йокысыннан уянганда да, көне буе да, йокларга ятканда да әйләнә-тирәсендә тоташ зәңгәрлек, ялтйолт килеп торган су, акрын гына, мәһабәт кенә дулкын кага... Теге вакыттагы шакшы бүлмәне, анда яткан Ленуарның ыржайган авызлы, боз күзле мәетен, Үрдәк Борынның күкрәге аркылы чыжлап үткән төтенле юлны, Фонтенеблодагы дымлы аланда Роллингның, котырган эткә аткандай, һич көтмәгәндә атып җибәрүен искә төшерде исә бөтен тәне дерелдәп, чирканып куя... Ә менә Роллингның өметен акламады — бер дә акылына утырмады. Өнендә дә, төшендә дә соклангыч утраулар, мәрмәр сарайлар, аларның океанга кадәр төшкән баскычлары, гүзәл халык җыелганы, музыка уйнаганы, флаглар җилфердәгәне күренде. Әнә шул фантастик дөнья белән идарә итү аның кулында, имеш... Күргән төшләре дә, зәңгәр тент астындагы креслода утырган көе саташып күргәннәре дә Вилль Даврада суеш башланыр алдыннан бер сәгать элек кенә Гарин белән сөйләшкәннең дәвамы иде. Аның хәзерге халәтен җир йөзендә фәкать бер генә кеше — Гарин гына аңлый алыр иде. Әмма Гарин белән бергә Ленуарның пыяладай күзләре, Үрдәк Борынның коточкыч булып ачылган авызы пәйда була... Менә ни сәбәпле, радио трубкасыннан Гарин тавышын ишеткәч, Зояның йөрәге тибүдән туктаган иде... Шуннан бирле Зоя аны һәр көнне ялварып та, янап та чакырып карады. Күрәсе килде, үзенең исә коты алына иде. Зояга ул күгелҗем диңгез һәм күк йөзе сафлыгында бер тап булып тоелды... Көпә-көндез күргән төшләрен аның үзенә сөйлиселәре килде. Аңардан Оливин поясын дауларга теләде. Ярдәмчесе белән капитан Янсенны тәмам аптырашта калдырып яхта буйлап тыз-быз йөрде. Гарин аңа биргән җавабында: — ...Сабыр ит. Ни теләсәң шул булыр, — диде. — Тели генә бел. Иң яхшысы — шашынып-шашынып телә. Миңа синең шундый булуың кирәк. Синсез мин берни майтара аласы кеше түгел. Аның радиодан тапшырган һәм Роллинг та ишеткән соңгы сүзе шул булды. Бүген Зоя аның яхтага кайчан килеп чыгасына җавап ишетергә теләде. Ул палубага чыгып култыксага таянды. Җил туктаган. Яхта кыймылдаркыймылдамас кына бара. Көнчыгышта җир парланып утыра, тик әле ул үзе күренми — Везувийдан гына көлсу төстәге төтен баганасы күтәрелә. Капитан күперчегендә басып торган Янсен биноклен күзеннән алды, Зоя аның илаһи бер соклану белән үзенә карап торуын сизде. Күкнең һәм суның барлык могҗизалары фәкать мадам Ламольның күңеле булсын өчен генә яратылган икән — күгелҗем тирән су өстендә култыксага таянган шушы гүзәлгә ничек сокланмаска кирәк! — Янсен, монда килегез әле. Капитан эссе палубага йомшак кына басып, эре адымнар белән атлап килде. — Янсен, сез мине шашкан хатын дип уйлыйсыздыр инде? — Мадам Ламоль, мин алай дип уйламыйм, сез нинди генә әмер бирсәгез дә, алай уйламаячакмын. — Рәхмәт. Мин сезне алиһә Зоя орденының командоры итеп билгелим. Янсен аксыл керфекләрен мелт-мелт китерде. Аннары кулын козырегына күтәрде. Кулын төшергәч янә керфеген кагып куйды. Зоя көлеп җибәргәч, тегенең дә авызы ерыла башлады. — Янсен, иң кыргый теләкләрне дә гамәлгә ашырыр чак якынлаша... Ә шушындый челләдә, көн үзәгендә хатын-кызның башына ни генә килмәс... Көрәшергә кирәк булачак... — Есть — көрәшергә, — диде Янсен өзеп кенә. — "Аризона" ничә узла (Узел, узла — судноның тизлеген билгеләү берәмлеге; сәгатенә ничә диңгез миле үтү белән үлчәнә.) ясый? — Кырыкка җиткерә. — Ачык диңгездә аны нинди суднолар куып җитә ала? — Бик сирәге... — Бәлки, безне куа чыгарлар. — Ягулык запасын тутырырга боерасызмы? — Әйе. Консервлар, эчәргә яраклы су, шампанский алыгыз... Капитан Янсен, без искиткеч хәтәр эшкә тотынабыз. — Есть — хәтәр эшкә тотынырга. — Ишетсен колагыгыз, мин җиңүебезгә ышанам... Склянка (Склянка — судноларда ярты сәгать узган саен чаң сугалар. Әйтик, беренче яртыда склянка берне сукса, бер тулганда икене суга, һәм шул рәвешле һәр ярты сәгать саен склянка саны арта бара.) беренче яртыны сукты... Зоя радиотелефон будкасына керде. Аппарат янына утырды. Радиоалгычны боргалады. Каяндыр фокстрот уйнаганнары килеп эләкте. Зоя кашын җыерып хронометрга текәлеп торды. Гаринның тавышы-тыны чыкмады. Зоя калтыраган бармаклары белән янә боргалый башлады. ...Колак төбендә үк бер ят тавыш рус телендә болай диде: — ...Дөнья белән бәхилләшергә теләмәсәгез, җомга көнне Неапольга төшеп, "Сплендид" гостиницасында шимбә көн өйләгәчә хәбәр көтегез... Бу сүзләр шушы арада Гарин сөйли торган дүрт йөз дә егерме бер метр дулкында тапшырылган озын бер җөмләнең азагы иде. Шельга яткан бүлмәдә өченче төн инде тәрәзә капкачын ябарга оныталар. Моны ул көн саен сестраның хәтеренә төшерә. Тәрәзә капкачының ике канатын бергә тоташтыра торган аркылы тимере ояга кереп утырганын игътибар белән күзәтә. Монда яткан өч атнада Шельга тәмам аякка басты диярлек: хәзер инде койкасыннан торып тәрәзә янына килә дә куе яфраклы платанга, кара миләш чыпчыкларына, газон араларындагы су тузаныннан күтәрелгән салават күперенә тик карап утыра. Биек таш стена белән уратылган бакча уч төбендәгедәй күренә. Унсигезенче йөздә бу урында монастырь булып, революция булгач таралган. Монахлар бит кеше күз алдында яшәргә яратмыйлар. Стенаның биек булуы гына җитмәгән, сыртына пыяла ватыклары да сипкәннәр — кояшта шулар ялтырап күренә. Стена аркылы теге яктан баскыч куеп кына үтәрлек. Больница тирәсендәге тар тыкрыклардан кеше юньләп йөрми йөрүен, әмма анда фонарьлар якты яна, тып-тын тыкрыктан узган полицейский адымнары шактый еш ишетелә, шуңа күрә баскыч кую-куймау икеле. Койма башында пыяла ватыклары булмаса, берәр тәвәккәлрәге баскычсыз-нисез дә төшә алыр иде. һәр көн иртә торгач та Шельга тәрәзә пәрдәсе үтәли генә стенаның ташларын берәмтекләп күздән кичерә... Хәвеф килсә, нәкъ менә шул яктан гына килерлек иде. Роллинг кешесенең гостиница ягыннан үтүе бик тә шикле, әмма аның ахыры бер киләсе Шельга өчен көн кебек ачык иде. Больницаның баш врачы карамый торып Шельганы моннан чыгармаячаклар. Башка вакытны атнага биш мәртәбә килә торган врач бу юлы авырып киткән иде. Шельга тавыш күтәрмәде. Совет илчелегенә хәбәр биреп, ашарына шуннан китертә, больница шулпасын түгеп, ипиләрен миләш чыпчыкларына ашата торган булды. Роллингның бердәнбер шаһиттан котылырга тырышачагын Шельга аңлый иде. Шуңа ул төннәрен борчылып чыга, күзенә йокы керми диярлек иде. Сестра газеталар китерә, Шельга алардан хәбәрләрне кайчы белән кисеп ала да көннәр буе шул арны өйрәнә иде. Хлыновны ул больницага йөрүдән туктатты. Вольф исә Германиягә киткән: Рейн буенда Роллингның немец анилин компаниясенә каршы көрәшүенә караган материалларны туплый иде. Шельга иртән гадәтенчә тәрәзәгә килеп күз салуы булды, шундук пәрдә ышыгына тайпылды. Хәтта бераз кәефенә дә хуш килде бугай. Андук шулай булыр дигән иде аны! Бакчаның төньягында стенага бакча баскычын сөяп куйганнар: юкә ышыгында, пыяла ватыклары өстеннән ярты аршин калкып тора. — Оста маташтыра бу хәерсезләр! — дип сөйләнеп алды Шельга. Хәзер инде көтәргә генә кала. Барысын да алдан уйлап-нитеп куйды. Уң кулыннан бинтларын чишкән булсалар да, әллә ни куәте юк әле. Сулы каеры-гипста, күкрәгенә бинт белән кысып бәйләнгән килеш. Гипслы кулы унбиш кадактан да ким түгел иде. Шельганың үзенүзе саклар өчен бердәнбер коралы әнә шул иде. Сестра дүртенче кичтә дә тәрәзә капкачын ябарга онытты. Бу юлы Шельга да бәйләнеп тормады — сәгать тугыздан ук ятып йоклаганга салышты. Ике катта да шап та шоп тәрәзә капкачлары ябылганын ишетеп ятты. Аның гына тәрәзәсе шар ачык килеш калды. Ут сүнгәч, Шельга яткан җиреннән сикереп торды да савыгып җитмәгән уң кулы белән, теше белән бинтны чишәргә кереште. Шул арада туктап-туктап колак салгалады. Тырыша торгач, сул кулы бераз бушый төште. Бакчага күз төшереп алды — юкә ышыгындагы баскыч фонарь яктысында яхшы ук күренә иде. Шельга одеялын төреп, ак җәймә астына сузып салды: караңгылы-яктылы бүлмәдә кеше яткан сымак булып күренә иде. Тышта тып-тын, бары тамчы тамганы гына ишетелә. Париж күгендә болыт арасында алсуланып шәфәкъ бата. Кичке бульвар мәйханәсе монда юньләп ишетелми. Платанның карасу ботагы селкенми дә. Каяндыр автомобиль пырылдаганы ишетелде. Шельга сагая калды, платанда утырган кошның йөрәк тибешен ишетәдер сыман тоелды аңарга. Вакыт шактый узды булса кирәк. Бакчада агач кисәге белән известка төйгәндәге шикелле тавыш чыгарып кыштырдаганшыгырдаган авазлар ишетелде. Шельга пәрдә ышыгына посып стенага сыенды. Гипслы кулын түбән төшерде. "Кем булыр икән соң? — дип уйлап алды ул. — Роллинг үзе булмас ич инде?" Яфраклар кыштырдавына миләш чыпчыгы куркып кабаланды. Паркет идәнгә тәрәзәдән сыек кына яктылык төшә иде, кеше күләгәсен шуннан күрергә өметләнеп Шельга идәннән күзен дә алмады. "Атарга базмас, — дип уйлады ул, — фосгенмазар җибәрер я бүтән берәр этлек эшләр..." Паркетка эшләпәсен батырып кигән бер баш күләгәсе төште. Ныграк китереп сугу нияте белән Шельга кулын арткарак каерды. Күләгәнең җилкәләре дә күренде, тырпайган бармаклары пәйда булды... — Шельга, иптәш Шельга, бу мин, курыкмагыз... — дигән рус сүзләрен дә пышылдады. Ниләр генә көтсә дә, Шельга бу тавышны, бу сүзләрне һич тә көтмәгән иде. Ирексездән кычкырып куйды, шуның белән үзенең яшеренгән урынын сиздерде. Теге кеше бер сикерүдә бүлмә эченә килеп керде. Саклану максаты белән ике кулын алга сузды. Гарин иде бу. — Сез һөҗүм иткәннәрен көтәсездер дигән идем, шулай булган икән, — диде ул кызу-кызу гына. — Бүгентөнлә сезне үтерергә тиешләр. Ә миңа моның файдасы юк. Минем оттыруым бар, шуңа сезне коткарырга булдым. Әйдәгез, мин машина белән килдем. Шельга стена буеннан китте. Аның гипслы кулы белән кизәнеп торуын күреп, Гарин елмаеп куйды. — Минем гаебем юк бит, Шельга, ант әгәр. Исегездәме Ленинградтагы сөйләшүебез? Мин хәрәмләшминитми уйныйм. Фонтенеблодагы фаҗига өчен әлеге шул эт кеше Роллингтан башка беркем гаепле түгел. Ышаныгыз сүземә, әйдәгез, һәр секундыбыз санаулы... Шельга да бер мәлне телгә килде: — Ярый, мине алып та киттегез ди, шуннан? — Яшерәм мин сезне... Котыгыз алынмасын, озакка түгел. Роллингтан табышның яртысын каерганчы гына... Газеталар укыйсыздыр бит? Роллинг адым саен уңышка ирешә, тик ул хәрәмсез уйный алмый. Сезгә күпме кирәк, Шельга? Беренче шартыгызны әйтегез. Ун, егерме, илле миллионмы? Расписка язып бирәм... Саташып сөйләнгәндәй Гарин акрын гына тавыш белән кызу-кызу сөйли — йөзе дер-дер калтырый иде. — Юләр сатмагыз, Шельга. Нәрсә, әллә бик туры кешеме сез?.. Бер якта Роллинг булачак, икенче якта без. Киттек... Әйдәгез... Шельга киреләнеп башын чайкады: — Бармыйм. Барасым килми. — Сезне барыбер үтерәләр бит. — Анда күз күрер әле. — Нянялар, каравылчылар, администраторлар — һәммәсе дә Роллингка сатылган. Сезне буып үтерәчәкләр. Беләм ич инде... Бүген төннән дә калмаячаксыз... Илчелегегезне кисәтеп куйгансыздыр инде? Анысы аның әйбәт булган... Илчегез җавап бирүне дә таләп итте, ди. Франция хөкүмәте гафу да үтенде, ди... Аннан сезгә ни файда... Роллингка шаһитны юк итәргә кирәк... Сезгә ул барыбер Совет илчелегенә барып керергә юл куймаячак... — Бармыйм дидем ич инде... Барасым килми... Гарин сулу алды. Борылып тәрәзәгә карады. — Ярый, алайса мин сезне ай-ваегызга карамый алып китәм. — Гарин бер адым артка чигенеп, пальто кесәсенә тыгылды. — Ничек инде ул алай? — Менә шулай... Гарин ялт иттереп кесәсеннән кыска цилиндрлы противогаз маскасы тартып чыгарды, шуның белән авызын томалады да Шельга эһ дияргә өлгергәнче — аның битенә майлы сыекча сиптерде... Шельга аның резина грушаны кыскан кулын гына күреп калды — шуннан ул ниндидер татлы искә тончыкты... — Яңалык бармы? — Бар шул. Исәнмесез, Вольф. — Әле вокзалдан гына килешем. Унсигезенче ел диярсең — тамагым ач. — Кәефегез әйбәт күренә. Күпне белгәнсез ахры? — Кайбер нәрсәләрне белдем... Монда гына сөйләшәбезме? — Әйдәгез. Сузмагыз гына. Вольф Консьержери (Консьержери — Париждагы иң зур төрмәләрнең берсе. Париж Коммунасы трибуны Дантонның соңгы көннәре шунда уза) манараларына арты белән, Генрих IV нең атлы һәйкәле төбенә куелган гранит эскәмиягә, Хлынов янына утырды. Түбәндә, Сите утравының очлаеп торган төшендә суга иелеп бер тал үсеп утыра: элек заманда Тамплиер (Тамплиер — дини рыцарьлар ордены, тәре походлары заманында, 1119 нчы елда оеша. Тора-бара Көнчыгышта да, Көнбатыш Европада да хәтсез күп җирләрне үз кулына ала. XIII йөзңен азагында Франциядә төпләнә һәм иң көчле ростовщикка әйләнә 1307 нче елны ул орденның Франциядәге бар байлыгы король тарафыннан конфискацияләнә, рыцарьлары кулга алына һәм утта яндырыла.) рыцарьларын нәкъ әнә шунда утка яндырганнар. Еракларда, уннарча күпердән елга өстенә күләгә төшереп, көлсу-кызгылт нурлар балкытып кояш баеп бара. Яр буйларында, ком төягән тимер баржаларда французлар — инфляция, Роллинг, бөтендөнья сугышы аркасында бөлгенлеккә төшкән буржуа — кармак белән балык тотып утыра. Сул яр буйлап сузылган гранит парапетта, чит ил эшләре министрлыгына җиткәнче, кичке кояш астында букинистлар боегышып утыра — аларның китаплары хәзер инде бу шәһәрдә берәүгә дә кирәк түгел. Монда иске Париж соңгы көннәрен кичерә. Күзләрендә склероз сизелгән, мыеклары авызларын каплаган, башларына иске салам эшләпә, өсләренә җилбәгәй киткән җиләннәр кигән олы яшьтәге әфәнделәр әле яр буена тезелгән китаплар янында да, читлектәге кошлар тирәсендә дә, боек күңелле балыкчылар рәтендә дә киләп сарып йөрештергәлиләр. Элекләре бу шәһәр аларныкы иде... Әнә тегендә, Консьержерида, суярга илткән үгез кебек Дантон үкерә иде. Тегендәрәк, уң кулда, Луврның графит түбәсеннән арырак, Тюильри бакчалары рәшәдә коенган җирдә, генерал Галиффе (Гастон Галиффё — француз генералы, 1871 нче елда Париж Коммунасын җимереп, коммунарларны җәзалаучы ин явыз палачларның берсе.) Риволь урамына картечь сиптергәндә, ай-һай, кызу булган иде! Их, ничаклы алтыны бар иде бит Франциянең! Тыңлый белсәң, мондагы һәрбер таш үткәндәге бөек эшләрне сөйләр иде. Менә шушындый бер шәһәрне, ходай белсен ни рәвешле, диңгез аръягыннан килгән аждаһа Роллинг үз кулына алсын, имеш! Хәзер инде рәтле-юньле буржуага, кармак салып, башны аска иеп утырудан гайре берни эшләр хәл юк... И-һи-һи! Ай-һай-һай!.. Челемендәге каты тәмәкесен тартып бетергәннән соң Вольф: — Эшләр болайрак тора, — диде. — Германиядәге анилин компаниясе — американнар белән бертөрле килешүгә дә бармаучы бердәнбер компания. Дәүләт үзе аңа егерме сигез миллион марка ярдәм биргән. Бүгенге көндә Роллинг шуны аяктан егарга маташа. — Бәяләрне төшерү юлы беләнме? — дип сорап куйды Хлынов. — Шушы айның егерме сигезенә коточкыч зур суммага анилин акцияләрен сата. — Бу бик әһәмиятле мәгълүмат ич, Вольф. — Болай булгач эзенә төштек дигән сүз. Акцияләрнең бәясе бер генә пфенниг төшмәсә дә, Роллинг уенны отып чыгачагына ышана ахрысы... Бүген егермесе... Аның бердәнбер таянычы нәрсә икәнен сизәсезме? — Әзерләнеп җиткәннәр микәнни инде болай булгач? — Аппаратны көйләгән булырга тиешләр. — Анилин компаниясенең заводлары кая урнашкан соң? — Рейн буена, Н. шәһәре тирәсенә. Анилинны җиңгән очракта, Роллинг Европадагы бөтен промышленностьны үз кулына ала дигән сүз. Катастрофага һич юл куярга ярамый. Германия анилинын саклап алып калу безнең өскә төшә. Буласы булыр инде, анысын аңлыйм да мин аның. Америка хәтле Американы без икәү генә туктатып кала алмабыз. Шулай да кем белгән, тарихта азмыни көтелмәгән хәлләр? — Нәрсә, революция кебегрәкме? — Бәлкем, шулай дадыр. Хлынов аңа гаҗәпсенү белән карап куйды. Вольфның күзләре түм-түгәрәк, сап-сары, уп-усал иде. — Вольф, буржуа бит Европаны коткару эше белән маташмаячак. — Анысын беләм. — Шулай укмыни? — Бу юлы йөрүемдә күрмәгән нәрсәм калмады... Буржуаның французы да, немецы да, инглизе дә, итальяны да иске дөньяны, күз йомып, оятсыз рәвештә сатып ята. Культураның соңы аукционга барып тоташты! Вольфның чырае кызарганнан-кызара барды. — Властьларга мөрәҗәгать итеп карадым, хәвеф килүен әйттем, Гаринны эзләшүләрен үтендем... Коточкыч сүзләр сөйләдем... Көлделәр генә. Ник чәнчелеп китмиләр шунда!.. Тик мин бер башлаган эшне ярты юлда ташлый торганнардан түгел. — Вольф, сез соң Рейнда ниләр белә алдыгыз? — Ниләр белдемме?.. Анилин компаниясе Германия хөкүмәтеннән искиткеч зур хәрби заказлар алган. Анилин компаниясе заводларында хәзер эшнең иң четерекле чагы: биш йөз тонналап тетрил шунда тупланган. Хлынов утырган җиреннән сикереп торды. Таянган таягы сыгылып куйды. Аннары яңадан урынына утырды. — Эшчеләр яши торган шәһәрләрне әлеге шул каһәр төшкән заводлардан ераграк итәргә кирәк, дигән фикер газетага үтеп кергән. Анилин компаниясе заводларында ким дигәндә илле мең кеше эшли... Мәкаләне бастырган газетага штраф салганнар... Шул Роллинг кулы уйный инде... — Вольф, безгә бер көнебезне дә әрәм итәргә ярамый. — Мин инде бүгенгә үк, сәгать унбердәгегә билетлар алырга булдым. — Н.га барабызмы? — Гаринның эзенә шунда гына төшә алырбыздыр. — Ә мин менә нинди нәрсә таптым. — Хлынов кесәленнән газета кисәкләре чыгарды. — Өченче көнне Шельфа янына барган идем... Ул миңа үзенең ничегрәк фикер йөртүен сөйләп бирде: Роллинг белән Гарин үзара Хәбәрләшеп торырга тиешләр... — һичшиксез. Көн саен. — Сез ничек уйлыйсыз, Вольф, почта аркылы хәбәрләшәләрме, әллә телеграф беләнме? — Һич алай түгел. Бернинди эз калдырмаска тырышачаклар. — Алайса радиодан инде? — Бөтен Европага ишеттерепме?.. Юк, булмас... — Өченче кеше аркылымы? — Юк, алай да түгел... Төшендем, — диде Вольф, — баш бар икән Шельгагызда. Кая, бирегез әле... Ул газета хәбәрләрен тез өстенә җәеп салды да кызыл карандаш белән сызылган юлларны укырга тотынды: "Бөтен игътибарыгызны анилинга юнәлдерегез". — "Керешәм". "Урын таптым". — "Урын таптым", — диде Вольф пышылдап кына, — монысы Н. янындагы кечерәк кенә Е. шәһәре газетасында басылган. "Борчылам, көнен билгеләгез". — "Договорга кул куйганнан соң утыз бишне санагыз..." Шулардан башка кеше түгел. Фонтенеблода үткән айның егерме өчендә төнлә белән договорга кул куялар. Шуңа утыз бишне кушсаң — егерме сигезе килә дә чыга. Шул ук көнне анилин акцияләрен сатудан туктыйлар... — Бусын карагыз әле, Вольф... "Нинди чаралар күрдегез?" — дип Гарин К. шәһәреннән сорау бирә. Икенче көнне Париж газетасында Роллингның җавабы игълан ителә: "Яхта әзер. Өченче тәүлек башында килеп җитә. Радиодан хәбәр итәрбез". Ә менә дүрт кенә көн элек Роллинг нәрсә белән кызыксына: "Уты күренмәсме?" Гарин аңа җавап бирә: "Әйләнә-тирәдә бушлык. Арасы биш километр", — ди. — Икенче төрле әйткәндә, аппаратны Гарин тау башына урнаштырган. Шунсыз биш километрга нур җибәреп булмый. Карагыз әле, Хлынов, безнең вакыт ягы кысан икән ич. Заводларны уртада калдырып, биш километрны радиус итеп алабыз икән, безгә шул тирәдә утыз биш километр араны айкарга туры киләчәк. Берәр төрле әмерегез булырмы? — Юк. Шельгага шалтыратырга тора идем әле. Аңардан кичәге, бүгенге газета хәбәрләрен аласым бар. Вольф урыныннан кузгалды. Кием эчендә аның мускуллары ташып торганы сизелә иде. Хлынов сулъяк ярдагы берәр кафедан шалтыратмакчы булды. Вольф-ның күпер аша атлыгып чыгуын күреп калган берәү — сугыш алган якыннары өчен түккән күз яшенә чылатып бетергән шакшы пиджак, тузанлы эшләпә кигән, чеби шикелле нечкә муенлы бөкшәйгән бер карт, башын селкеп: — О-о! Чит ил бәндәләре... Кесәдә акча барында алар үз өйләрендәгечә этешәләр, төртешәләр, тыз-быз йөгерешәләр... О-о... кыргый халык!.. Кафега кергәч, Вольф цинк прилавка янына баскан көе сода кушкан газлы су эчте. Ул телефон будкасыннан Хлыновның аркасын күреп торды: менә аның җилкәсе җыерылып өскә күтәрелде, ул трубкага кереп китәргә теләгәндәй булды; сынын турайтып, будкадан чыкты; кыяфәте тыныч булса да, битенә маска кигән төсле, чырае ап-ак иде. — Бүген төнлә белән. Шельга юкка чыккан. Эзләргә керешкәннәр... Больницадан шулай хәбәр иттеләр. Башына җиткәннәрдер инде... Ике йөз елдан бирле яна-яна тәмам төтәсләп беткән учакта коры чыбык-чабык чытырдый; колбаса һәм окорок ыслый торган дәү-дәү ыргаклар тутыккан; учакның ян якларында таштан чүкеп эшләнгән әүлия сурәте — аларның берсенә Гаринның аксыл эшләпәсе, икенчесенә катып беткән офицер картузы эленгән. Учак яктысында Дүртәү утыра. Алларында кәрзинле дәү шешә, стаканнарында аракы. Кешеләрнең икесе шәһәрчә киенгән: берсе таза гәүдәле, киң битле, кып-кыска чәчле; икенчесе озынча усал йөзле. Өченчесе — шушы ферманың хуҗасы генерал Субботин, ул үз кухнясында барган киңәшмәдә җиңнәрен сызганган шакшы киндер күлмәктән утыра. Шоп-шома итеп кырылган башының тиресе әледән-әле кыймылдап куя, мыегы тырпайган, йөзе аракыдан кып-кызыл булган. Дүртенчесе — Гарин. Аның өстендә туристлар костюмы. Ул стакан кырыен бармагы белән гамьсез генә сыйпаштыргалап: — Сез әйткәннәр бар да яхшы... — диде. — Шулай да Мин үземнең әсиремә, гәрчә ул большевик булса да, тырнак белән дә чиертмәвегезне шарт итеп куям. Көнгә өч тапкыр ашатырга, аракы, яшелчә, җимеш бирергә... Бер атнадан соң мин аны алып китәм... Бельгия чигеме әле бу?.. Озынча йөзле кеше тиз-тиз генә алгарак авышып: — Автомобиль белән кырык-илле минутлык юл, — диде. — Бер генә җан иясе дә белмәс... Генерал әфәнде, офицер әфәнделәр, — диде Гарин көлемсерәп, — мин сезнең дворяннар икәнегезне, шәһит киткән императорга тугрылыклы булуыгызны, хәзерге вакытта исә фәкать бөек идеяне күздә тотып кына эш итүегезне бик яхшы аңлыйм... Югыйсә, һич тә сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән булыр идем... Генерал, баш тиресен кыймылдатып, карлыккан тавыш белән: — Без һәммәбез дә җәмгыять әһелләре, сөйләп торасы да юк, — диде. — Шартымны кабатлап әйтәм: әсирне ашатып-эчереп асраган өчен көненә мең франк түлим. Ризамы шуңа? Генерал кызарынган күзе белән иптәшләренә карап алды. Киң битлесе тешләрен агартты, озынча битлесе түбән карады. — Оныта язганмын, әфәнделәр, гафу кыласыз, — диде Гарин, — әҗерен биреп куйыйм... Ул, арт кесәсеннән меңәр франклы билетлар төргәген чыгарып, юеш өстәлгә ыргытты. — Рәхим итәсез... Генерал тамак кырып алды, төргәкне үзенә таба тартты, әйләндереп-тулгандырып караганнан соң корсагына сөртте дә борын тишекләрендәге йоннарны тырпайтып мышный-мышный санарга кереште. Иптәшләре исә аңар ак елышты, күзләре ялт-йолт килде. Гарин утырган җиреннән кубып: — Әсирне алып керегез, — диде. Шельганың күзе яулык белән бәйләнгән. Иңендә шоферлар кия торган күн пальто. Учак җылысын сизде бугай — тез буыннары дерелдәп китте. Гарин аңа артсыз утыргыч куйды. Шельга утырды, гипслы кулы тез өстенә салынып төште. Генерал белән офицерларның күз карашыннан: ымладың исә хәзер аны өзгәләп ташларга әзер икәннәре аермачык аңлашылды. Ләкин Гарин аларга ымламады. Шельганың тезенә суккалап, ул көләч йөз белән: — Монда сез бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмассыз, — диде. — Сез монда затлы кешеләр кулында каласыз, аларга мин яхшы түләдем. Берничә көннән килеп алырмын. Иптәш Шельга, качмаска, тавышланмаска, полицияне шикләндермәскә вәгъдә бирегез. Шельга түбән иелгән башын чайкады. Гарин аңа таба иелде: — Югыйсә яшәү шартларыгызның бик үк уңайлы булмавы бар... Вәгъдәме? Шельга басынкы тавыш белән ашыкмыйча гына: — Коммунист буларак сүз бирәм... — дигән иде, генералның такыр башындагы тиресе колакларына таба җәелде, офицерлар ялт-йолт бер-беренә каранып, зәһәр көлемсерәп куйдылар. — Коммунист буларак сүз бирәм — сезне җае чыгу белән үтерәчәкмен, Гарин... Сезнең кулдан аппаратны тартып алып Мәскәүгә кайтарырга сүз бирәм... Егерме сигезендә... Гарин аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, бугазына килеп ябышты. — Җитәр!.. Тинтәк!.. Шашкан!.. Тегеләргә таба борылып, шундук боерык та биреп өлгерде: — Офицер әфәнделәр, кисәтеп куям, бу бик тә куркыныч адәм: аның башына җүләр фикерләр килә... Генерал исә калын тавышы белән: — Нәүрәптә асраудан да яхшысы булмас дип әйттем ич, — диде. — Алып китегез әсирне... Гарин башын селекте. Офицерлар Шельганы култыклап алдылар да ян ишектән аракы нәүрәбенә өстерәделәр. Гарин кулына шоферлар перчаткасын киеп куйды. — Егерме тугызына каршы төндә килеп җитәрмен. Утызында сез, галиҗәнап, куян үрчетү мәшәкатеннән арынырсыз, трансатлантик пароходына беренче класс каютасы алып, Нью-Йоркның Бишенче авенюсында типтереп яшәрсез. — Бу мөртәткә берәр төрле документ-мазар калдырсагыз иде, — дип куйды генерал. — Менә шуннан сайлап алыгыз. Гарин кесәсеннән аркылы-торкылы бәйләнгән бер төргәк чыгарды. Ул аларны Фонтенеблода Шельга кесәсеннән чәлдергән, ә чишеп карарга вакыт тимәгән иде. — Монда миңа дигән паспортлар бугай. Кайгыртучанлык күрсәткән... Менә тотыгыз, галиҗәнап... Гарин бер паспортны өстәлгә ыргытты да бумажникны актаруын дәвам итте, нәрсәгәдер күзе төшеп, лампа янына китте. Аның кашы җыерылды. — Каһәрем! —диде дә Шельганы алып кереп киткән ишеккә атылды. Шельга таш идәнгә салынган матрацта ята иде. Сукыр лампадан төшкән яктыда көймәле нәүрәп, андагы буш мичкәләр, пәрәвезләр күренә иде. Гарин бераз вакыт күз йөртеп кенә Шельганы эзләде. Иренен тешләштергәләп, аның каршында басып торды. — Мин кызып киткәнмен, ачуланмагыз инде, Шельга. Ничек тә уртак тел табарбыз, дип ышанам. Килешербез шикелле. — Чамалап карагыз. Әле ун минут элек кенә Гарин болай сөйләшми иде, хәзер ул бик астыртын эш йөртә. Шельга сагая калды. Әмма бу төн эчендә күргәннәре, йоклата торган газдан әле дә булса башының шаулап торуы, кулының әрнүе аның илтифатын киметә төште. Гарин матрацка утырды. Папирос көйрәтеп җибәрде. Аның йөзендә уйчанлык, бөтен кыяфәтендә күркәмлек, теләктәшлек чагыла иде. Шельга башы сызлаганга чыраен сытып: "Нәрсә кирәк икән бу дәҗҗалга? Нәрсә кирәк икән?" — дип уйлады. Гарин, тезен кочаклаган хәлдә папиросын пыскытапыскыта, көймәле түшәмгә төбәлде. — Болай бит ул, Шельга, сезгә иң әүвәл минем бервакытта да ялган сөйләмәвемне белеп торырга кирәк булыр... Моның сәбәбе, ихтимал, кешеләргә нәфрәт белән караудан да киләдер, ләкин эш анда түгел. Эшләр болайрак тора: миллиардлар хуҗасы Роллинг миңа билгеле бер вакытка хәтле генә кирәк... Минем дә Роллингка кирәгем шул чаклы гына... Тинтәгрәк булуына да карамастан, ул моңа төшенде шикелле... Роллинг бирегә Европаны колония итү максаты белән килгән. Шуңарга ирешә алмый икән, Америкада миллиардлары яначак. Роллингның максаты — мөгезсез сыер кебек алга бару, сөзү, таптау. Сукыр бер тиенлек тә фантазиясе юк. Аның башын ватарлык бер генә стена бар, ул да булса Советлар Россиясе. Ул моны яхшы аңлый, шуңа күрә бөтен ярсуы сезнең кадерле ватаныгызга каршы юнәлдерелгән... Мин үземне руска санамыйм, космополит мин, — дип тә өстәде Гарин. Шельга мыскыллы елмаеп: — Әлбәттә, шулай, — диде. — Ике арадагы мөнәсәбәтләр мондый: билгеле бер вакытка хәтле бергә эшлибез... — Егерме сигезенә чаклы... Гарин ялт кына Шельгага карап алды, аның күзләрендә шаян очкыннар чагылды. — Газеталардан исәпләп чыгардыгызмы сез моны? — Бәлки, шулай дадыр... — Ярый, шулай да булсын диик. Егерме сигезеннән соң без бер-беребезнең бугазына ябышырга тиешбез... Роллинг җиңеп чыккан очракта Советлар Россиясенә икеләтә кыенга киләчәк: минем аппаратны кулына төшерсә, аның белән көрәшүе авырлаша... Сезнең бер атна буена менә биредә, үрмәкүчләр арасында ятуыгыз минем җиңүемә әйтеп бетергесез зур ярдәм китерәчәк. Шельга күзен йомды. Гарин аның аяк очында папиросын тиз-тиз суырып утыра иде. — Минем ризалык бирүемнең сезгә хаҗәте юк, — дип куйды Шельга. — Ризалык бирсәм-бирмәсәм дә, сез барыбер монда җаныгыз теләгәнчә яткыра аласыз. Турысын әйтегез инде, нәрсә кирәк булды?.. — Күптән шулай диләр аны... Югыйсә, коммунист буларак сүз бирәм, имеш... Иллә мәгәр, баягынак ачуымны чыгардыгыз, хәтеремне калдырдыгыз. Хәзер төшенә башладыгыз шикелле. Дошманлыкка без дошманнар, анысы дөрес... Ләкин бит без бергә эшләргә тиешбез... Сезнең күзлектән караганда, мин бер бозык тип, индивидуалист кына... Мин, Петр Петрович Гарин, аллаһе тәгаләгә инанып, даһи акылым белән — авыз армагыз, Шельга, — нәкъ шулай, үземнең дә котымны ала торган дәрт белән, миндәге комсызлык, аумакайлык белән кешелек дөньясына — нәкъ шулай, үземне кешелек дөньясына каршы куям. — Бу чаклы хәшәрәт булырсыз икән!.. — Нәкъ үзе! Өстенә бастыгыз. Мин хәтәр дә нәфесле кеше: яраса, гомеремнең һәр секундын назланып уздырыр идем. Әнә шул кыйммәтле секундларым әрәм китмәсен өчен дә инде тизрәк Роллинг белән алыш-бирешне өзмәкче булам. Сез анда Россиягездә материалистик идея хакына көрәшәсез. Минем бертөрле дә идеям юк — аңлы рәвештә, дин кушканча, һәртөрле идеягә нәфрәт белән карыйм. Минем максатым, — ялыктырмас өчен сезгә барын да сөйләп тормыйм, — үзем өчен гаҗәеп рәхәт тормыш булдыру — Шәрыкның Семирамида бакчалары ише гүзәл җәннәтләреннән уздырып җибәрү. Бөтен фән, индустрия, сәнгать миңа хезмәт итәчәк. Шельга, сез минем үзегез өчен фантастик кара көч кенә икәнлегемне аңлыйсыз булыр. Роллинг исә бүгенге көндә үк куркыныч, дәһшәтле көч. Димәк, Роллингны сытканчыга кадәр без бергә-бергә барырга тиешбез. Артыгын сорамыйм да. Шельга теш арасыннан гына: — Миннән нинди ярдәм көтәсез соң? — дип сорап куйды. — Миңа сезнең диңгездә сәяхәт итеп кайтуыгыз кирәк. — Ягъни мәсәлән, сез мине әсирлектә калдырырга ниятлисез? — Әйе шул. — Диңгезгә алып барганда полицейскийга кычкырмас өчен миңа нәрсә бирмәкче буласыз инде? — Суммасын үзегез әйтегез. — Бернинди сумма да кирәк түгел. — Оста, — диде Гарин, матрацка утырган җирендә борылып куйды. — Минем аппаратның моделе бәрабәренә ризамы соң? — Шельга ешрак сулый башлады. — Ышанмыйсызмы? Алдашыр, бирмәс, дисезме? Уйлап карагыз әле — алдармынмы, юкмы? — Шельга иңбашын җыерып куйды. — Шул шул менә... Аппаратның идеясе чамасыз беркатлы... Ничек кенә теләсәм дә мин аны әллә ни озак сер итеп саклый алмаячакмын. Бөек ачышларның язмышы шундый инде. Егерме сигезеннән сон инфракызыл нурларның нинди көчкә ия булуын барлык газеталар язып чыгачак. Шуннан соң ярты ел вакыт эчендә немецлар — нәкъ менә немецлар — шундый ук аппарат эшләп чыгарачаклар. Миңа жәл түгел, модельне тотасыз да Советлар Россиясенә алып кайтасыз... Аннары ни бит әле, сезнең паспортларыгыз, кәгазьләрегез миндә бит әле... Мәгез, миңа бүтән кирәк түгел... Актарынган өчен гафу итәсез. Шулай кызыксына торган гадәтем бар... Бу нинди малай тагы? Шельга, башы авыртуга да карамастан, Гаринны нәүрәпкә төшергән мәсьәләгә якынлашуларын сизенеп шундук җавап та кайтарды: — Бер урам малае шунда. — Карточканың артына узган айның уникесе дип язылган. Димәк, сез монда килер алдыннан гына бу малайны рәсемгә төшергәнегез?.. Миңа күрсәтер өчен алып килгәнсез бит? Ленинградта берәрсенә күрсәтмәдегезме соң? — Юк, — диде Шельга теш арасыннан гына. — Ә малайны кая илттегез? Әһә, күрмәгән идем, исеме дә язылган икән: Иван Гусев. Ишкәкчеләр клубының террасасында төшердегезме? Таныш урыннар, әллә каян таныла... Малай ниләр сөйләде соң? Манцев исән диме? — Исән, ди. — Эзләгән нәрсәсен тапкан микән соң? — Тапкан, ди, бугай. — Андук шулай булыр дигән идем аны. Гарин дөрес уйлаган. Шельганың башы бертөрле ялганны да сыйдырмый — җирәнеп караудан тыш әле тагын уенда һәм көрәштә алдашуны бичаралык дип саный иде. Бер минуттан Гарин ишкәкчеләр клубына Иванның ни рәвешле килеп эләгүен, Манцев турында аның ниләр сөйләвен — һәммәсен дә белә иде инде. Гарин урыныннан купты, күңелле генә итеп кулларын угалады: — Егерме тугызында төнлә белән бергә-бергә автомобильгә утырып юлга кузгалсак, аппарат моделен дә үзебез белән алсак, аны вакытлыча яшереп торыр өчен урынны үзегез сайласагыз — шул гарантия җитәме сезгә? Ризамы? — Риза. — Минем башыма җитәргә маташмассызмы? — Юк әле хәзергә. — Биредә чамасыз юеш, мин сезне өскә менгезергә кушармын. Сәламәтләнегез, туйганчы ашагыз, эчегез. Гарин күз кысты да чыгып югалды. — Исем-фамилиягез ничек? — Кульневский полк ротмистры Александр Иванович Волшин, — дип җавап кайтарды киң битле офицер, Гарин каршысында үрә катып. — Нәрсә хисабына яшисез? — Генерал Субботинда көнлекче булып куян үрчетәм — көненә егерме су түли, ашау-эчү аннан. Шофер идем мин, акчаны да ярыйсы гына төшерә идем. Полкташларым монархистлар съездына делегат итеп барырга димләделәр. Беренче утырышта ук кызып китеп полковник Шерстобитовның танавына тондырдым. Съезддан сөрделәр, эштән кудылар. — Хәвефле хезмәт тәкъдим итәм. Зур гонорар бәрабәренә. Ризамы? — Риза! — Парижга барырсыз. Рекомендация алырсыз. Эшкә урнашырсыз. Мандат белән кәгазьләрне эләктергәннән соң Ленинградка китеп, анда менә шушы фотографиядәге малайны эзләп табарсыз... Биш көн үтеп китә. Рейн буендагы мәшһүр анилин компаниясе заводлары янындагы яшел үзәнгә урнашкан кечерәк кенә К. шәһәре тыныч кына яши бирә. Тап-тар тротуарлы бормалы урамнарда иртәнге якта мәктәп балаларының агач башмаклары шакылдый, эшчеләрнең саллы адымнары ишетелә, хатыннар исә бала арбаларын елга буенарак, юкәләр ышыгынарак алып китәләр... Парикмахерскаядан киндер жилет кигән парикмахер чыгып, тротуарга ике аерлы баскыч куя. Өйрәнчек малай, шул баскычка менеп, штангага эленгән вывесканы—ансыз да ялтырап торган җиз таз белән ак ат койрыгын чистартырга тотына. Кафеда көзгеле тәрәзәләрне сөртәләр. Буш сыра мичкәләре төягән иләмсез зур тәгәрмәчле арба дыңгырдап уза. Әйбәтләп себерелгән бу иске пөхтә шәһәрдә көндезләрен тыныч—шакмаклы плиталар түшәлгән урамнарга кояш үзенең нурларын койган чакта тыптын була; ә инде кояш баегач, заводлардан кайтучы эшчеләрнең салмак сөйләшүләре белән җанланып китә, кафеларда утлар кабына, әллә кайчангы кыска плащын кигән фонарьчы карт агач башмагын лышкылдатып фонарь кабызырга кузгала. Базардан кәрзиннәр тоткан эшче һәм бюргер хатыннары кайта. Элекләре ул кәрзиннәргә Снайдере (Франс Снайдере (1579—1657) — атаклы фламанд, художнигы, Рубенсның дусты һәм шәкерте. Аның натюрмортлары бөтен дөньяда шөһрәт казанган.) натюрмортларындагыдай җиләге-җимеше, яшелчәсефәләне, тавыгы-мазары салынган була иде. Хәзер исә берничә бәрәңге, бер бәйләм суган, гәрәңкә, кечерәк кенә ипи кисәге салганнар. Сәер инде. Дүрт йөз ел буена Германия коточкыч баеган. Илнең уллары данга күмелгән. Герман халкының күгелҗем күзендә өмет балкыган. Башларын артка ташлап эчкән чакта сары сакалларыннан күпме сыра аккан. Ничә биллион киловатт кеше көче түгелгән... Шулар һәммәсе дә әрәм киткән. Бәләкәй генә кухняларда бизәкле шома такта өстендә юклы-барлы суган ята, ачка интеккән хатыннарның күзләрендә сагыш чагыла. Вольф белән Хлынов дугаланып торган күперне үтеп, юкәләр астындагы таш юлдан шәһәргә менеп киләләр иде. Аяк киемнәре чат тузан, пиджакларын беләкләренә салганнар, маңгайларына тир бәреп чыккан. Кояш тәбәнәк кенә таулар артына күмелеп барган чак иде. Алтынсу кичке шәфәкътә анилин компаниясенең морҗаларыннан төтен дә күренә. Компаниянең тау итәкләренә утырган биналары, амбарлары, тимер юл тармаклары шәһәргә тоташа язган. — Әнә тегендә, — диде Вольф шәфәкътә кызгылтсуланып утырган кыялар ягына күрсәтеп. — Заводларны утка тоту өчен иң җайлы урын эзләргә туры килсә, мин үзем шул урынны сайлар идем. — Ярый, шулай да булсын ди, Вольф. Ләкин безнең бит нибары өч көнебез калды... — Калса ни, көньяктан хәвеф янамый — чамасыз ерак. Төньяк белән көнчыгыш секторларын айкап чыктык. Шулай булгач, ул өч көн җитә дә яза. Хлынов төньякта зәңгәрсуланып утырган урманлы таулар ягына борылып карады. Араларында караңгы күләгәләр ята. Ул якта инде биш көн һәм биш төн эчендә, заводларга каратып салынган берәр төрле дача яки барак ише берәр нәрсә очратмабызмы, дип актарынмаган уйсулыкны калдырмадылар. Биш тәүлек буена алар чишенмәделәр, төн уртасында кая эләкте шунда черем итеп алгаладылар. Аяклары авыртуны тоймый башлады. Ташлы юллардан, сукмаклардан, чокыр һәм коймалар аша алар шәһәр тирәсендә йөри-йөри йөз чакрымлап җир узганнардыр. Ләкин Гаринның эзе дә, исе дә юк. Очратып сораган крестьяннар, фермерлар, дача хезмәтчеләре, урман каравылчылары юньле җавап бирә алмадылар. — Бу тирәдә читтән килгән кеше заты күренми, ә бу якныкылар һәркайсы таныш, — диделәр. Иң кыены — көнбатыш сектор гына калды. Картада ул бүлектә җәяүле юлы барып тоташа торган, текә тау иңсәсендә яткан тигезлектәге мәшһүр хәрабәләр — "Бәйдәге скелет" замогының калдыклары һәм шулар белән янәшә генә "Бәйдәге скелетка" дигән сыраханә күрсәтелгән иде. Хәрабәләрдә чыннан да җир асты өлеше сакланган, анда тимер рәшәткә артында күгәргән чылбырлар белән бәйләнгән дәү генә бер кеше скелеты да бар. Аның сурәте ясалган открыткалар, сыра кружкалары, пычаклар сатыла иде. Егерме пфенниг түләсәң — шул скелет янында рәсемгә төшеп, ул рәсемне танышларыңамы, сөйгән кызыңамы җибәрә аласың. Якшәмбе көннәрендә хәрабәләргә ял итүче халык ябырыла, сыраханә яхшы гына акча төшерә иде. Чит ил кунаклары да булгалый иде. Әмма сугыштан соң ул мәшһүр скелет белән кызыксынмый башладылар. Бөлгенлеккә төшкән обывательләр хәзер инде бәйрәм көннәрендә текә тауга менәргә иренәләр — бутерброд белән шешәле сыра алып, тарихи урыннардан читтәрәк, елга буенда, юкәләр астында ятуны артыграк саныйлар. Атналар буе адәм заты күренмәгәч, сыраханә хуҗасы хәрабәләрне дә юньләп карый алмый. Урта гасырлардан калган скелет күз урынындагы караңгы чокырлар белән тик алдындагы яшел үзәнгә — кайчандыр үзенең язмышы хәл ителгән, шушы замокның хуҗасы ат өстеннән бәреп төшергән җиргә, кирка манараларындагы әтәчләргә, завод морҗаларына — дөнья күләмендә яман газ, тетрил ише иблис фабрикатлары хәстәрләп, тарихи хатирәләргә, скелет рәсеме төшерелгән открыткаларга һәм гомумән тормышка шәһәр халкының күңелен суыткан төшләргә текәлеп карап утыра. Вольф белән Хлынов әнә шул тирәгә юнәлделәр. Тамак туйдыру нияте белән алар шәһәр мәйданындагы кафега сугылдылар, шунда бу тирәләрнең картасын озаклап өйрәнделәр, кельнердан сораштырдылар. Үзәннең көнбатыш өлешендә хәрабәләр белән сыраханәдән тыш әле тагын игътибарга лаек бер нәрсә бар икән — соңгы елларда бөлгенлеккә төшкән язу машиналары фабрикантының вилласы. Ул вилла тауның көнбатыш ягында утырганга шәһәрдән бөтенләй күренми. Фабрикант үзе шунда бер ялгызы чыкмый-нитми ята икән. Таң алдыннан тулган ай калыкты. Моңарчы мәгънәсез ташлар өеме, кыялар булып күренгән нәрсәләр ай яктысында аермачык төс алды; исән калган таш баганалардан тонык кына күләгә төште; кәкре-бөкре куаклар үскән, кара бөрлегән баскан крепость диварының калдыгы түбәнгә, чокырга таба сузылды; замокның иң борынгы өлешен тәшкил иткән, әле норманнар заманында ук төзелгән, открыткаларда "Җәзалау манарасы" исемендә йөргән дүрткел манара калкып чыкты. Ул манарага көнчыгыштан кирпеч гөмбәз килеп тоташа: борынгы манара белән кешеләр яши торган замок арасына аларны бергә тоташтырган галерея салынган булса кирәк. Хәзер галереяның нигезе генә калган, ә инде колонна кисәкләре, чуер ташлар кайсы кайда чәчелеп ята. Манараның нигез өлешендә, көймәле дүрткел астындагы чокырда исә "Бәйдәге скелет" утыра. Терсәкләре белән рәшәткәгә таянып Вольф озаклап шуңарга карап торды, аннары Хлынов ягына борылды. — Монда карагыз әле, — диде. Әллә кайда түбәндә ай яктысында томан сарган үлән җәйрәп ята. Куе агачлар арасыннан көмешсу тәңкәдәй елга ялтырый. Шәһәр уенчык шикелле булып күренә. Бер генә тәрәзәдә дә ут юк. Шәһәрнең сул канатында исә анилин компаниясенең йөзләрчә утлары балкый. Бүрек-бүрек булып аксыл төтен күтәрелә, морҗалардан алсу ялкын телләре сузыла. Паровоз сызгыртканы һәм ниндидер гөрелте ишетелә. — Дөрес әйткәнмен икән, — диде Вольф, — шушыннан гына җибәрергә мөмкин ул нурны. Күрегез әнә тегесе — чимал складлары; тегесе, туфрак өеме артында — ярым фабрикат складлары, алары бөтенләй ачык; тегендәрәк исә — күкерт кислотасын русларча күкерт колчеданыннан эшләп чыгару биналары; читтәрәк утырган түгәрәк түбәләр астында — анилин ише тиктомалга шартлый торган матдәләр эшләнә. — Шулай да булсын ди, Вольф. Аппаратны Гарин егерме сигезенә каршы төндә генә китереп куярга уйласа да, хәстәрлек алып барадыр лабаса. — Хәрабәләрне тикшерергә кирәк. Мин үзем манарага менәм, сез диварларны күздән кичерегез... Бу скелет утырган урыннан да җайлырагын табуы кыен. — Сәгать җидедә сыраханәдә очрашабыз. — Булды гына. Сәгать сигезенчегә киткәндә, Вольф белән Хлынов "Бәйдәге скелетка" сыраханәсенең такта верандасында сөт эчеп утыралар иде. Төне буе эзләүнең бер төрле дә нәтиҗәсе булмады. Хәзер инде чигәләренә таянып сүзсез генә утыралар. Бу арада алар бер-берсен тәмам өйрәнеп җиттеләр, ни уйлаганнарын сүзсез дә аңлыйлар иде. Хискә бирелүчән һәм үз-үзенә ышанып җитмәүчән кеше буларак, Хлынов үзләрен Париждан бирегә, менә шушы тыныч җирләргә китереп чыгарган сәбәпләрне яңадан тикшерергә тотына иде. Нәрсәгә таянып мондый карарны кабул иттеләр соң әле алар? Газетадагы ике-өч юлга алданып лабаса. — Алдандык бугай, Вольф. Моңа каршы Вольф: — Кешенең акылы камил түгел түгелен, тик шулай да аңар шикләнеп караганчы, аңа таянып эш иткәнен мәгъкульрәк, — дип җавап кайтарды. — Әгәр инде без бернәрсә дә таба алмасак, Гаринның иблис оясы бөтенләй булмаса, аллага шөкер. Без үз бурычыбызны үтәдек дигән сүз. Кельнер өстәлгә йомырка тәбәсе, ике кружка сыра китереп куйды. Хуҗа үзе дә килеп җитте: анысы юантык гәүдәле, кып-кызыл чырайлы адәм иде. — Хәерле иртә, әфәнделәрем! — диде дә ул, үпкәсен сызгыртып, кайгыртучан кыяфәт белән кунакларының тамак туйдыруларын көтеп утырды. Аннары чыктан ялтырап, күгелҗемләнеп күренгән үзән ягына кулын сузды да сөйләп алып китте соң: — Егерме елдан бирле күзәтеп киләм... Мин сезгә нәрсә әйтә алам, хөрмәтле әфәнделәрем: барысы да бетүгә табан бара... Мобилизациясен дә күрдем. Әнә теге юлдан гаскәр үтте. Бер дигән герман колонналары иде алар. — Хуҗа симез бармагын баш өстенә күтәрде. — Канатлы шлемнар кигән дәһшәтле, мәгърур баһадирлар, Тацит мактаган Зигфридлар иде алар. Кельнер, әфәнделәргә янә дә ике кружка сыра китерегез. Ундүртенче елда зигфридлар җир шарын буйсындырырга киттеләр. Аларның калканнары гына юк иде кулларында; Германиядә борынборыннан килгән бер гадәтне сез хәтерлисез микән: тавыш дәһшәтлерәк чыксын өчен, кычкырган чагында калканны авыз турысына китергәннәр. Әйе, ат өстендә нык утырган кавалеристларның сыртын күрдем мин... Нәрсә булды, дип сорыйсым килә минем. Әллә инде без канлы көрәштә һәлак була белми башладыкмы? Гаскәрләрнең кирегә табан агылуын да күрдем мин. Кавалеристлар әле һаман иярдә нык утыралар иде, шайтан алгырысы... Сугыш кырында җиңелмәгән бит германнар. Аларны үз өйләренә кайткач, йоклап яткан чакларында бунап ташлаганнар... Хуҗа кунаклар өстеннән үзенең акай күзләрен йөртеп алды да хәрабәләр ягына борылды. Аның йөзе кирпеч төсенә керде. Ул ашыкмыйча гына кесәсеннән бер бәйләм открытка чыгарды, шуның белән шапылдатып учына китереп сукты. — Сез шәһәрдә булдыгызмы, дип сорыйм мин. Күрдегезме анда биш ярым футтан озынрак ичмаса берәр немецны? Ә инде пролетарийлар заводтан кайткан чакта ичмаса берсенең "Дойчланд" дигән сүзне авыз ачып әйтергә җөрьәт иткәнен бармы ишеткәнегез? Ә менә "социализм" сүзе сыра эчкәндә дә телләреннән төшми әлеге пролетарийларның. Хуҗа оста гына ыргыткан иде, открыткалар өстәл өстенә җилпәзә ясап килеп төштеләр. Бу открыткаларга һаман шул скелет — я ул канатлы шлем кигән герман белән, я булмаса хәрби киемнәр кигән, мылтыклар аскан ундүртенче елгы сугышчы белән бергә төшерелгән иде. — Берсе егерме биш пфенниг, унысы ике йөз илле пфенниг тора, — диде хуҗа йөзен чытып, эре генә. — Шуннан да арзанын таба алмассыз: бу бит сугышка чаклы эшләнгән, буяулы фотография, күзләренә куелган фольга гына да ни тора... Шуннан инде сез, өркәк буржуа я булмаса биш ярым футлы пролетарий минем бу открыткаларымны сатып ала, дип уйлыйсыз булыр, һи!.. Әгәр дә мин скелет белән бергә Карл Либкнехт сурәтен төшерсәм, ул чагында... Аның йөзенә тагы кан йөгерде, көтмәгәндә ул хихылдап та алды. — Бик ашыкмасыннар әле!.. Кельнер, әфәнделәр өчен берәр дистә открытканы үзебезнең махсус эшләнгән конвертларга салыгыз әле... Шулайрак шул, җайларга да көйләргә туры килә... Мин сезгә патентымны күрсәтим әле. "Бәйдәге скелетка" гостиницасы йөзәрләп сатачак... Монысында инде мин заман белән бергә барам, принциплардан да читкә тайпылмыйм. Хуҗа каядыр китеп барды, тиздән ул кечерәгрәк кенә, сигара тартмасы чаклы гына тартма күтәреп кире керде. Тартманың капкачына шул ук скелет сурәте яндырып төшерелгән иде. — Тыңлап карыйсызмы? Катод лампасы белән эшли торганнардан бер дә ким түгел. — Кай арада ул чыбыкларын рәтләде, трубкаларын җайлады да өстәл астына куелган штепсельгә тоташтырып та өлгерде. — Бәһасе өч марка да җитмеш биш пфенниг кына. Трубкасыз инде, әлбәттә. — Ул наушникны Хлыновка сузды.— Теләгегез бар икән, Берлин, Гамбург, Парижны тыңлый аласыз. Хәзер мин сезне Кельндагы собор белән тоташтырам. Хәзер анда төшке гыйбадәт вакыты, сез бер дигән орган тавышын ишетерсез, гаҗәеп нәрсә инде... Тоткасын сулга борыгыз әле... Ни булды? Әллә инде тагын шул әтрәк әләм Штуфер комачаулык итәме? Юкмы? Вольф аппаратка якынрак иелә төште: — Кем дидегез? — Язу машиналары фабрикасының бөлгенлеккә төшкән хуҗасы, моннан ике ел элек вилласына радио станциясе җайлады. Аннары бөлде. Әле күптән түгел генә шуның станциясе яңадан эшли башлады... Хлыновның күзләрендә сәер чаткылар чагылды, ул трубканы өстәлгә куйды да: — Вольф, акча түләгез дә китик инде, — диде. Сыраханәнең күп сөйләргә яратучан хуҗасыннан көч-хәл белән котылып, ян капкадан чыгулары булды, Хлынов бар куәтенә Вольфның кулын кысты: — Ишеттем бит, Гаринның тавышын таныдым бит... Шул ук көнне бер сәгать иртәрәк, әлеге калкулыкның көнбатыш битенә урнашкан вилласының карангылыяктылы аш-су бүлмәсендә, өстәл янында күзгә күренмәгән гәптәше белән сөйләшеп Штуфер утыра иде. Сөйләшү дигәне дә өзек-төтек сүгенү сүзләреннән гыйбарәт иде. Өстәлдә буш шешәләр, сигара көле, төпчекләр арасында Штуферның күлмәк якасы белән галстугы ята иде. Ул үзе эчке күлмәктән генә, күпшек түшен кашый, зур тимер люстраның яна торган бердәнбер лампочкасына акаепакаеп карангалап куя, исерек башына килгән кемнәрнедер, косып җибәрүдән тыелып, тавышын күтәрмичә генә атычуты белән сүгепме сүгә. Бүлмәдәге дәү сәгать манара сәгатедәй олуг тантана белән җидене сукты. Шуның белән бер үк вакытта диярлек автомобиль килеп туктаганы ишетелде. Бүлмәгә иртәнге җилдә йөргән, тешләрен ыржайткан, картузын артка җибәргән Гарин килеп керде. — Әллә тагы төне буе эчеп утырдыгыз инде? Штуфер кан баскан күзләрен генә акайтып куйды, Гарин аның күңеленә хуш килә иде. Юмарт кеше. Сатулашып та тормыйча җәй өченгә аракы нәүрәпләре-ниләре белән бергә вилланы алды да иске Рейн ликерларын, француз шампанскиен очлап чыгу вазифасын Штуферның үзенә йөкләде. Аның нинди нәрсә белән шөгыльләнүен шайтан белсен, сату-алу беләндер инде, әмма ул моннан ике ел элек Штуферны фәкыйрьлеккә төшергән американнарны иң яман сүзләр белән сүгә, хөкүмәтне җене сөйми, һәммә кешене дә хәшәрәт дип кенә атый — монысы да яхшы сыйфат иде. Штуфер моңа каршы саңгырау тавыш белән: — Әйтерсең лә инде сез төне буе гыйбадәт кылганыгыз, — дип җавап кайтарды. Гарин кеткелдәп алды. Штуферның симез сыртына суккалады. — Безнең һәркайсыбыз үзенчә күңел ача. Шуны да сорыйм әле, мин югында монда ике кеше килмәдеме, сораучы-фәлән булмадымы? — Юк... — Яхшы булган. Сарай ачкычын бирегез әле... Ачкыч чылбырын бармагында әйләндерә-әйләндерә Гарин бакчага чыкты, анда пыялалап эшләнгән кечерәгрәк кенә павильонның өстенә антенна куелган иде. Кайчандыр куртиналарда керамикадан эшләнгән кәрләләр булып, хәзер аларның исән калганнарын да кошлар пычратып бетергән иде. Гарин пыяла ишекне ачып керде дә тәрәзәләрне тутырып ачты. Тәрәзә төбенә таянып беравык шулай иртәнге саф һаваны иснәп торды. Банклар һәм заводлар белән эшләрен бетереп, унбишегерме сәгатьләп машинасында йөрде. Хәзер инде егерме сигезенә һәммә нәрсә әзерләнеп җиткән иде. Тәрәзә янында шул рәвешле күпме торганын ул абайламады. Бер киерелеп алды, сигара көйрәтеп җибәрде, динамоны борып, күз йөртеп чыкканнан соң аппаратны көйләде. Аннары микрофон каршына басты да кычкырып сөйләргә кереште: — Зоя, Зоя, Зоя, Зоя... Тыңлагыз, тыңлагыз, тыңлагыз... Барысы да син дигәнчә булыр. Тели генә бел. Миңа син кирәк. Синсез минем эш барып чыкмый. Шушы арада Неапольдә булам. Кайчан икәнен иртәгә хәбәр итәрмен. Бер дә борчылма. Борчылырга урын юк... Ул беравык сүзсез торды, сигарасын суырды, аннары яңадан: "Зоя, Зоя, Зоя..." — дип хәбәр бирергә кереште. Күзен йомды. Динамо акрын гына гүли бирде, күзгә күренми торган яшен уклары бер-бер артлы антеннадан очып китә торды. Мондый чакта инде Гарин яныннан туп арбалары узса да сизмәс иде. Аланның аргы башында түбәнгә ташлар тәгәрәп киткәнен ул чынлап та ишетмәде. Павильоннан биш-алты адым җирдә куаклар як-якка авышты, шунда ук кеше күзе биеклегеңдә кара көпшәле кольт ялтырап китте. Роллинг телефон трубкасын алды: — Әйе. — Семенов әле бу. Әле яңа гына Гаринның радиодан хәбәр итүен тоттык. Укырга рөхсәт булырмы?.. — Укыгыз. Семенов: — "Барысы да син дигәнчә булыр. Тели генә бел..." — дип русчадан французчага көч-хәл белән тәрҗемә итеп укырга тотынды. — Беттеме? — Әйе шул, бетте. Роллинг: — Языгыз, — дип әйтеп яздыра башлады: — тапшырулар станциясен хәзер үк дүрт йөз егерме бер метрлы дулкынга көйләгез. Иртәгә, әлеге телеграмманы тоткан вакыттан ун минут иртәрәк, мондый хәбәр тапшырырсыз: "Зоя, Зоя, Зоя... Көтелмәгән бәла килеп чыкты. Тизрәк чарасын күрергә кирәк. Әгәр сезгә дустыгызның җаны кадерле булса, җомга көндә Неапольгә төшегез, "Сплендид" гостиницасына урнашып, шимбә көн өйләгәчә хәбәр көтегез". Шушы сүзләрне өзми-куймый кабатлап торырсыз. Ишетсен колагыгыз, кычкырып, ышандырырлык итеп өзлексез рәвештә кабатлап торырсыз. Менә шул. Роллинг звонок төймәсенә басты. Кабинетка атылып килеп кергән секретарена: — Хәзер үк миңа Тыклинскийны табып китерегез, — диде. — Хәзер үк аэродромга чабыгыз. Теләсәгез нинди юл белән — арендагамы, сатыпмы — пассажир самолеты алыгыз. Пилот белән бортмеханик яллагыз. Егерме сигезе көнне очарга әзер булсын... Көннең калган өлешен Вольф белән Хлынов К. шәһәрендә үткәрделәр. Без туристлар дип, җирле халык белән җыен юкны-барны сөйләшеп урамнарда йөрделәр. Шәһәр тына төшкәч, тауга киттеләр. Төн уртасында текә таудан Штуфер бакчасына менеп киләләр иде. Полиция-мазар кызыксына-нитә калса, үзләрен адашкан туристлар дип әйтергә сүз куештылар. Кулга алган очракта да куркырлык нәрсә юк: аларның гаепсез икәнлегенә бөтен шәһәр шаһит иде. Куак арасыннан атканнан соң Гаринның баш сөяге чәлпәрәмә килгәненә тәмам ышанып, Вольф белән Хлынов утыз-кырык минут эчендә шәһәргә дә кайтып җиттеләр. Хәзер исә тәбәнәк койманы үтеп, саклык белән генә куаклар артындагы болынны урап уздылар да Штуфер вилласына якынлаштылар. Туктап, берни аңлый алмыйча үзара карашып алдылар. Бакчада да, өй эчендә дә тынлык хөкем сөрә иде. Берничә тәрәзәдә ут та бар. Бакча ягындагы киң ишек шар ачык. Таш басмаларга, куе үлән арасындагы тәбәнәк куакларга ут яктысы төшә. Болдырның өске басмасында юан гына берәү флейта уйнап утыра. Янында кәрзинле дәү шешә тора. Ул кеше иртән көтмәгәндә радиопавильон сукмагына килеп чыгып, пистолет тавышын ишеткәч тә, кире борылып, апынтөпен атлый-йөгерә өенә кереп киткән иде. Ә хәзер әнә берни булмагандай кәеф-сафа кылып утыра. Хлынов шыпырт кына: — Әйдәгез, белеп килик, — диде. Вольф үртәнеп куйды: — Тәгаен тидердем ич инде! Алар болдырга таба борылдылар. Килеп җитәрҗитмәс Хлынов акрын гына сүз кушты: — Борчып йөрүебез өчен гафу итегез... Этләр юкмы биредә? Штуфер флейтасын түбән төшерде, башын борып, муенын сузып ике карамчыкны караштыра башлады. — Ялгышасыз, — диде ул сузып кына, — бу тирәдә этләр бик усал. Хлынов аңа: — Адаштык без, "Бәйдәге скелет" хәрабәләрен күрмәкче булган идек, — дип төшендереп бирүне кирәк тапты. — Бераз ял итеп алырга рөхсәт булмас микән? Штуфер үз алдына нидер мыгырдап куйды. Вольф белән Хлынов рәхмәт йөзеннән баш иделәр дә сагаеп кына аскы басмага утырыштылар. Икесе дә бик нык борчулы иде. Штуфер аларга югарыдан күз салгалады. — Бай чагымдамы, — диде ул, — бай чагымда мин бәйдәге этләрне бакчага җибәрергә куша торган идем. Әдәп белмәүчеләрне, төнлә йөрүчеләрне җенем сөйми иде. — Хлынов, дәшмәгез дигәнне белдереп, Вольфның беләген кысты. — Мине американнар туздырды, хәзер инде бакчамны да узгынчылар басты. "Мең марка штраф" дип язылган такталарны беркем күрми диярсең. Германиядә инде хәзер закон дигән, милек дигән нәрсәләрне бар дип тә белмиләр. Вилламны арендага алып торган егеткә алдан әйтеп куйдым: бакча тирәли чәнечкеле тимер чыбык суздырыгыз, каравылчы яллагыз, дидем. Сүземне тыңламады, үзенә үпкәләсен... Вольф кечерәк кенә бер таш алып читкә ыргытты да: — Узгынчылардан каза-фәлән күрдегез мәллә? — дип сорап куйды. — Казасын каза ук түгел дә инде, бер мәзәк хәл булып алды шул. Бүген иртәнге якта... Хәер, минем кесәгә моның бертөрле дә зыяны юк, мин типтерәм әле... Ул флейтасын иреннәренә тидерде дә колак тондырырлык итеп сызгырткалап куйды. — Миндә яшиме ул, Кельнда эчеп-исереп йөриме — анда минем эшем юк. Бер генә пфенниг та бурычлы булып калмады. Беркем аңа тел-теш тидерә алмый. Тик менә ул әфәнденең нервлары какшаганрак булып чыкты. Сугыш елларында револьвер тавышына күнегергә кирәк иде инде, югыйсә. Әйберләрен төяде дә саубул лаша да башлады... Китәсең икән инде — сине көчләп тоткан кеше юк. Хлынов көтмәгәндә кычкырып сорап куйды: — Бөтенләйгә киттемени? Штуфер утырган җиреннән калкынып алды, яңадан утырды. Бүлмәдән ут төшкән яңагында мыскыллы көлемсерәү чагылды. Симез корсагы чайпалып куйды. — Нәкъ өстенә бастыгыз. Андук ул миңа әйткән иде: ике джентльмен килер, минем китү-китмәвемне сорашыр, дигән иде. Китте шул, китте, кадерле джентльменнар. Ышанмасагыз, әйдәгез, бүлмәләрен күрсәтим. Дуслары икәнсез, үз күзегез белән күрегез... Сезнең моңа хакыгыз бар — бүлмәләргә акчасы түләнгән... Штуфер тагын бер тапкыр баскычтан тормакчы булып азапланды — аяклары тотмады. Аңардан бер төрле Дә юньле сүз алып булмаячак иде. Вольф белән Хлынов Шәһәргә әйләнеп кайттылар. Юл буена бер-берсенә сүз катмадылар. Суга фонарь шәүләсе төшкән турыда күпердә Вольф кисәк туктап калды, йодрыкларын йомарлап: — Каһәр генә төшкән икән! Баш сөяге чәлпәрәмә килгәнне үз күзем белән күрдем ләбаса... — диде. Карсаграк буйлы, базык гәүдәле, чәче агара башлаган, авыру күзләренә күгелҗем күзлек кигән бер кеше, ялтыравык кирпечле мич янында башын салындырып баскан килеш, Хлыновның сөйләгәнен тыңлап торды. Хлынов башта диванга утырган иде, аннан тәрәзә төбенә күчте, аннары Совет илчелегенең бәләкәй генә бүлмәсендә тыз-быз килеп йөренә башлады. Ул Гарин белән Роллинг турында сөйләде. Гәрчә эзлеклелек саклап, төгәл детальләр белән сөйләсә дә, булып үткән вакыйгаларның бу чаклы катлаулануына кеше ышанмаслык икәнен ул үзе үк сизә иде. — Ярар, Вольф белән без ялгыш фикер йөртик, ди... Бик шәп, ялгыш нәтиҗә чыгарганбыз икән, без моңа сөенәчәкбез генә. Тик менә илле проценты бит аның катастрофа булачагын исбатлый. Безне әнә шул илле проценты гына кызыксындырырга тиеш. Сез бит илче, сез сөйләп бирә аласыз, тәэсир итә аласыз, күзләрен ача аласыз... Хәл бит артык җитди. Аппарат бар бит. Шельга аны кулы белән тотып караган. Хәзер үк, шушы минутта ук эшкә керешергә кирәк. Безнең күп дигәндә бер тәүлек вакытыбыз бар. Иртәгә төнлә һәммәсе дә хәрәкәткә киләчәк. Вольф К. шәһәрендә калды. Ул анда эшчеләрне, профсоюзларны, шәһәр халкын, заводларның администрациясен хәлдән килгәнчә кисәтеп куярга тырышачак. Ләкин безгә берәү дә ышанмый. Менә сез дә бит әле... Илче, түбән караган килеш, дәшмәде. — Андагы газета редакциясендә бездән көлеп эчләре катты. Акылдан шаштыгызмы әллә, диләр. Хлынов ике кулы белән башына ябышты — таралмаган, тузгыган чәчен каткан бармаклары белән араладьь Аның йөзе сулган, тузан баскан иде. Күзләре, коточкыч хәвеф күреп, агарып катып калган төсле тоела иде. Илче күзлек пыяласы кырыеннан сагаеп кына аңа карап алды: — Нишләп моңарчы килмәдегез соң? — Фактларыбыз юк иде... Фикерләребез, нәтиҗәләребез фантастикага якын, шашканлыкка якын иде... Миңа әле хәзер дә вакыты-вакыты белән уянып китәрмен дә җиңел сулап куярмын шикелле. Тик мин, сүземә ышаныгыз, үз акылымда. Вольф белән безнең сигез тәүлек буена чишенеп йоклаганыбыз да юк. Беравык дәшми торганнан соң илче: — Иптәш Хлынов, мин сезне мистификатор дип уйламыйм. Сез бер идея корбаны булсагыз кирәк, — диде. Хлыновка сүз әйтергә ирек бирмичә кулын күтәрде. — Миңа калса, сезнең илле процент дигәнегез төпле, акыллы фикер. Хәлемнән килгәннең һәммәсен эшләргә тырышырмын... Егерме сигезендә иртәдән алып К. шәһәренең мәйданына обывательләр төркем-төркем җыела башлады бер ишеләре гаҗәпсенеп, икенчеләре исә шөбһәләнеп урам чатларындагы йорт стеналарына ипи йомшагы белән ябыштырылган сәер прокламацияләр хакында гәп куертып җибәрде. "Хөкүмәт тә, завод администрациясе дә, эшче союзлар да — берсе дә безнең аянычлы тавышыбызга колак салмады. Бүген — без моның шулай буласына ышанып әйтәбез — шәһәр, заводлар, барча халык өстенә һәлакәт килә. Без аны никадәр генә булдырмаска тырышсак та, Америка банкирларына сатылган мөртәтләрне тота алмадык. Шәһәрне ташлап үзәнгә качыгыз, артыгызга да әйләнеп карамагыз. Исән-имин калуыгыз хөрмәтенә, балаларыгыз хакына сүзебезгә ышаныгыз". Бу прокламацияләрнең кем эше икәнен сизенеп, полиция Вольфны эзләде. Ләкин ул бер җирдән дә табылмады. Көн үзәгенә табарак шәһәрдәге властьлар афишалар ябыштырып, халыкны кисәтеп куйдылар — шәһәрне ташлап китәргә, паникага бирелергә һич тә ярамый: угрылар өере бу төндә бушап калган йортларны айкап чыгарга ниятли булса кирәк. "Гражданнар, сезне алдалыйлар. Акылыгызда булыгыз. Ул явыз ниятле кешеләрне бүген үк тотып, закон кушканча хөкемгә тартачакбыз". Властьлар белеп әйткән: куркытып бик тиз ышандыра алмадылар. Обывательләр шундук тынычланып, көлешә үк башладылар: — Кара инде син аларны, ә! Без төн буе үзәндә дер калтырап утырган арада, алар монда кибетләрне айкан йөрерләр иде бугай, ха-ха-ха!.. Кич җитте, моңа кадәр булган меңнәрчә кичтәге кебек үк шәһәрдәге йортларның тәрәзәләрен шәфәкъ яктыртты. Агач башларындагы кошлар тынып калды. Елга буендагы дымсулыкта бакалар концерты башланды. Кирпечтән салынган киркадагы сәгать сигезне сукты. Кабак тәрәзәләреннән яктылык сирпелде, көн дә килеп йөрүче халык сыра күбегенә мыегын чылатты. Шәһәр читенә урнашкан "Бәйдәге скелетка" сыраханә хуҗасы да тынычланып калды — буп-буш террасада әрле-бирле йөренгәләде дә хөкүмәтне, социалистларны, яһүдиләрне каргый-каргый, тәрәзә капкачларын яптырды, аннары үзе велосипедына атланып шәһәргә юнәлде. Бу вакытны калкулыкның көнбатыш итәгендәге, юньләп кеше йөрмәгән юлдан, утларын кабызмыйча, мыштым гына бер автомобиль бара иде. Кичке шәфәкъ сүнеп, йолдызлар әле кабынырга өлгермәгән, калкулыкның аргы ягында зәңгәрсу яктылык сизелә — ай калкып килгән чак иде. Үзәндә ара-тирә сары нокталар булып утлар җемелди. Заводлар ягында гына тормыш кайнаганы сизелә иде. Замок хәрабәләре беткән төштә, кыя түбәсендә Вольф белән Хлынов утыра иде. Алар тагын бер мәртәбә һәммә җирне айкап чыктылар, дүрткел манара башына менеп төштеләр, әмма Гаринның кайда нинди әзерлек алып барганын белә алмадылар. Бер мәлне аларга ерактан автомобиль узып киткән сыман тоелды. Колак салып, карангалап утырдылар — ләкин мәңгелек тынлыктан гайре берни сизә алмадылар. Хлынов: — Картадан караган идем: моннан көнбатышка таба төшкән очракта, кечерәк кенә тимер юл станциясенә килеп чыгабыз, — диде. — Биш утызда почтовый поезд була. Менә анда инде полиция дежур тормаска тиеш. Вольф моңа каршы: — Мәзәгрәк килеп чыкты шул, — диде. — Кеше шул әле күптән түгел генә дүрт аяклап йөргән, миллион гасырлар буенча хөкем сөргән кыргыйлыктан ничек кенә дә арына алмый. Олы идеягә буйсынмаган халык массасы — коточкыч бер нәрсә инде ул. Кешеләрнең һәрвакыт башлыклары булырга тиеш. Югыйсә аларның дүрт аякланып китәселәре килеп торачак. — Сез бигрәк инде, Вольф!.. — Тәмам гаҗиз булдым. — Вольф, нык иягенә таянып, ташлар өеме өстендә утыра иде. — Егерме сигезендә безне явыз ниятле кешеләр дип, өй талаучылар дип эзәрлекләп йөриселәрен күз алдыгызга китергәнегез булдымыни? Мин исбатлап маташканда ул власть әһелләренең берберсенә ничек карашып алганнарын күрсәгез иде сез... Бу чаклы да тинтәк булырмын икән! Алар хаклы бит, менә бәла кайда. Нинди куркыныч янаганын алар гомердә дә беләчәк түгел... — Вольф, әгәр дә атмаган булсагыз... — Их, шайтан!.. Тигән булса бит инде шунда... Бу идиотларны ышандырыр өчен ун ел каторга төрмәсендә утырырга риза булыр идем... Вольфның тавышы хәрабәләрдә яңгырап китте. Алардан егерме-утыз адымда гына, кыр тавыгының тавышын ишетеп килгән аучы шикелле, ишелеп бетмәгән стена буеннан посып кына Гарин узып бара иде. Кыя башында утырган икәүнең силуэтларын ул аермачык күрде, сөйләшкән сүзләрен ишетте. Стена беткән җирдән манарага чаклы булган араны ул шуышып үтте. Манара нигезенә "Бәйдәге скелет"ның көймәле чокыры кушылган төштә комлы таш колонна кыйпылчыгы ята иде. Гарин шуның ышыгына кереп шылды. Тутыккан тимернең шыгырдавы гына ишетелеп калды. Вольф утырган җиреннән сикереп торды: — Ишеттегезме? Хлынов та әле генә Гарин кереп яшеренгән ташлар өеменә текәлде. Тизрәк шунда йөгерделәр. Манараны әйләнеп чыктылар. Вольф: — Бу тирәдә төлкеләр йөри, — диде. — Төнге кош булырга тиеш. — Моннан китәргә кирәк. Югыйсә, төшләнә башлыйбыз бугай... Алар тау юлына чыга торган текә сукмакка җитәрәк: янә бер тавыш ишеттеләр — нидер төшеп, түбәнгә тәгәрәгән төсле булды. Вольф бизгәк тоткандагыдай калтыранып куйды. Сулу да алмыйча шактый вакыт колак: салып тыңладылар. Тынлык булып тынлык та колак төбендә чыңлаган сыман тоелды. Күзгә күренмәгән төн күгәрчене әле өстәрәк, әле түбәндә үк ягымлы нечкә тавыш белән: "Гү-лү!.. Гү-лү!.. Гү-лү!.." — дип көйләде. — Киттек. — Юләрлек инде. Бу юлы алар, артларына борылып та карамыйча, түбән төшә башладылар. Шуның аркасында берсе исән калды. Гаринның баш сөяге чәрдәкләнде, диюе белән Вольф бөтенләй үк ялгышмый иде. Микрофонга сөйләүдән бер генә секундка туктап, Гаринның өстәл читендә көйрәп яткан сигарасын алырга сузылуы булды — тапшыру вакытында үз тавышын үзе тикшереп тору өчен колагына кигән эбонит капкач кинәт кенә челпәрәмә килде. Шул ук вакытта ул мылтык аткан тавыш ишетте, сул чигәсенә дыңк итеп нидер килеп бәрелде. Ул шундук кырын барып төште, сыртына ятты да тынып калды. Аннары инде Штуферның чинаган тавышын ишетте, кемнәрнеңдер кыштыр-кыштыр килеп качканын абайлады. "Кайсы булыр — Шельгамы, Роллингмы?" Ике сәгатьтән автомобиленә утырып Кельнга элдерткәндә ул әнә шул турыда баш ватты. Текә яр башында гәпләшеп утырган икәүнең ни сөйләшүен ишеткәч кенә аңышып алды шикелле. Булдыклы икән бу Шельга... Ярамаган юл белән кылануы гына бер дә килешә торган нәрсә түгел... Люкның тутыккан капкачы өстендә яткан колонна кыйпылчыгын этәреп, Гарин җир астына төшеп китте, аннан исә җимерек басмалар буйлап "таш капчык"ка — манараның стенасы эченә эшләнгән ялгыз камерага менде. Буйга да, аркылыга да ике-өч адым озынлыгындагы камера. Стенасында әле дә булса җиз боҗралар, богаулар сакланган. Түрдәге стена буенда әвеш-түеш кенә корылган кузлага аппарат куелган. Аның астында дүрт калай савытта динамит ята. Аппаратның көпшәсе турында стенага тишек уелган, тышкы яктан ул "Бәйдәге скелет" сөяге белән томалап куелган. Гарин фонарен сүндерде, көпшәне читкәрәк борды да кулын тыгып сөякне бәреп төшерде. Баш сөяге очып та төште, тәгәрәп тә китте. Тишектән завод утлары күренде. Гаринның күзе үткен аның. Ул хәтта әле биналар арасында йөрүче вак кына кешеләрне дә шәйләде. Аның тәне тоташтан дерелди иде. Тешләрен кыскан. Бу минутны ул шундый авыр булыр дип уйламаган иде. Аппаратның көпшәсен киредән үз урынына борып, көйләп куйды. Капкачны ачып, пирамидаларны күздән кичерде. Боларны ул моннан бер атна элек үк хәстәрләп куйган иде инде. Иске модель белән икенче аппарат аста, агачлык эчендәге автомобильдә калды. Капкачны шыртлатып япты да пирамидаларны автоматик рәвештә кабызып җибәрү өчен хезмәт итә торган магнетоның тоткасына кулын куйды. Башыннан алып аягына хәтле дерелди. Аны дерелдәткән нәрсә, бөтен тәнен кызыштырган нәрсә — вөҗдан газабы да түгел (бөтендөнья сугышыннан соң каян килсен ди ул вөҗдан!), курку да түгел (җиңел акыллырак кеше бит), корбаннарына карата кызгану хисе дә түгел (әнә нинди ерак бит алар). Ул менә шушы тотканы борып җибәрүе белән кешелекнең дошманы булып китәчәген хәйран да ачык аңлап алды, һәм аның коты алынды. Ул бер исәп белән кулын тоткадан алып кесәсенә дә тыгылды — папирос көйрәтеп җибәрмәкче булган иде. Әмма аның кул хәрәкәтенә борчулы зиһене каршы төште: "Сузасың, шуннан тәм табасың — шашма..." — диде. Гарин магнетоны борып җибәрде. Аппарат эчендә гөлт итеп ут кабынды. Гарин ашыкмыйча гына микрометр винтын кысарга кереште. Күктә бөтерелгән ут йомгагын беренче булып Хлынов күреп алды. — Әнә икенчесе, — диде ул шыпырт кына. Алар текә юлның яртысында туктап калдылар, башларын югары күтәрделәр. Беренчесеннән түбәнрәк, агачлар өстендә икенче ут йомгагы пәйда булды, янып беткән ракета сыман, чаткылар чәчеп түбән төшә башлады... Вольф пышылдап кына: — Кошлар яна лабаса, карагыз әле, — диде. Урман өстеннән, күкнең яктырак өлешеннән бая гьь нак "Гү-лү!.. Гү-лү!.." — дип кычкырган төн күгәрчене ашыгып оча иде — гөлт итеп кабынды, бөтерелде да түбәнгә чумды. — Тимер чыбыкка тияләр булыр. — Нинди тимер чыбыкка? — Вольф, әллә инде күзегез күрми? Хлынов энә шикелле төп-төз якты тасмага ымлады. Ул тасма хәрабәләр ягыннан түбәнгә, анилин компаниясе заводларына таба сузылган иде. Аның юлында очраган яфраклар, кошлар дөрләп яна торды. Хәзер инде ул япякты булып сузыла — шактый өлеше караңгы стенадай булып торган наратларны кисеп үтә иде. Вольф: — Түбәнәя бит ул! — дияргә өлгермәде — моның нинди тасма икәнлеген икесе дә аңлап алды. Алар тораташтай катып, әлеге җепнең кая таба сузылган булуын гына күзәтергә сәләтле иделәр. Тасма иң әүвәл завод морҗасына китереп бәрде — морҗа чайкалып куйды, урта бер җирдән сынып төште. Чамасыз ерак булганга, аның гөрселдәп төшүе ишетелмәде. Шул чакны ул морҗадан сулдарак озын бинаның түбәсеннән пар баганасы күтәрелде, ул кызарып, кара төтенгә кушылды. Тагы да сул кулдарак биш катлы корпус балкып утыра иде. Кинәт кенә аның бөтен тәрәзәләрендә ут сүнде. Өстән аска хәтле, фасады буйлап ут сукмагы сузылды, тагын, тагын... Хлынов куян сыман кычкырып куйды. Завод бинасы карсагая төште, җиргә түнде, төтен эченә чумды. Шуннан соң гына Вольф белән Хлынов киредән тауга, замок хәрабәләренә таба борылдылар. Бормалы-сырмалы юлны аркылыга кисә-кисә чикләвек куаклары, вак агачлык арасыннан текә тауга үрмәләп менә башладылар. Куллары ычкынгалап китеп, шуып та төшкәләделәр. Үкерә-үкерә, берсе русча, икенчесе немецча сүгенә-сүгенә үрмәләделәр. Бер мәлне аларга, җир сулу алган сыман, авыр гөрелте ишетелде. Борылып карадылар. Хәзер инде берничә километрга сузылган завод тоташтан күренә иде. Биналарның яртысы, гүя картоннан ясалган йортлар, дөрләп яна иде. Түбәндәрәк, шәһәр янында ук гөмбә шикелле булып саргылт төтен күтәрелгән. Һиперболоид нуры әнә шул Җимерек биналарны айкап йөри, иң әһәмиятлесен — шартлагыч ярым фабрикатлар складларын капшый иде. Ярты күкне шәфәкъ каплаган. Төтен болыты, көлтә-көлтә сары, соры, көмешсу чаткылар таулардан да өскәрәк сикерә иде. Вольф каты кычкырып: — Соң шул инде! — диде. Акшарлы юллар буйлап ниндидер җанлы ботканың агылганы аермачык күренә иде. Коточкыч дәү ялкынны чагылдырган елга ул кара нокталардан шадра булып күренә — шәһәр халкы әнә шулай үзәнгә качып котылырга маташа иде. Вольф исә һаман: — Соң шул инде, соң шул! — дип кычкыруын белде. Аның ияге буйлап күбек катыш кан ага иде. Качып котылырга соң иде шул инде. Шәһәр белән завод арасындагы яшел болындагы чирәп түбәләр тезмәсе югары калыкты, өскә күтәрелде. Башта шуны күрделәр. Шуннан соң инде җир астыннан төрле ярыклардан шашынып ялкын телләре бәреп чыкты. Шундук ул ялкыннан моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән ут һәм газ баганасы гөлт итеп күккә сикерде. Үзән өстеннән гүя күк качты — һәммә җирне яшькелт-алсу ут чолгап алды. Шуның яктысында, кояш тотылган чактагы кебек, һәр ботак, һәр тотам үлән, һәр таш, ике кешенең ап-ак агарынган, тораташтай катып калган йөзләре күренде. Китереп бәрде. Гөрселдәп куйды. Җирнең авызы ачылды, үкергәне ишетелде. Таулар тетрәде. Давыл агачларны тулгандырды, җиргә сылады. Ташлар, утлы кисәүләр күккә очты. Үзәнне төтен каплап алды. Караңгыланып китте. Шул караңгыда тагын да дәһшәтлерәк шартлау яңгырады. Төтенле һаваны тутыкчерек караңгылык басты. Җил, таш кыйпылчыклары, ботак-сатак Хлынов белән Вольфны аяктан екты, үзләре белән түбәнгә, кыя астына өстерәде. — Капитан Янсен, минем ярга чыгасым килә. — Есть. — Сезне дә үзем белән аласым килә. Янсен куанычыннан кып-кызыл булды. Үтә күренмәле су өстенә "Аризона"дан шундук алты ишкәкле ялтырап торган шлюпка төшерделәр. Карасу-кучкыл йөзле өч матрос канаттан шуып кына төштеләр дә бакларга утырдылар һәм ишкәкләрен күтәргән килеш катып калдылар. Янсен трап янында көтеп торды, ә Зоя ашыкмады — Неапольнең челләдә белбелдәп күренгән силуэтын, баскыч-баскыч урамнарын, иң калку җирдәге борынгы крепостьның коңгырт төстәге дивар һәм манараларын, Везувийның сүлпән генә төтәсләп утырган түбәсен илтифатсыз гына күздән кичерде. Көн җилсез булганга диңгез өсте көзге шикелле иде. Култыкта әллә никадәр көймә ялкау гына кыймылдый. Шуларның берсендә Микеланджело геройларына охшаган озын буйлы бер карт аяк өстендә торган килеш койрыктагы ишкәк белән ишеп килә. Чал сакалы ямау өстенә ямау сала-сала тетелеп беткән карасу плащына җәелгән, көмеш чәче исә тузгып бөдрәләнгән, тәмам таҗга охшап калган. Җилкә аша киндер капчык аскан. Бөтен дөньяга мәшһүр теләнче Пеппо иде ул. Пеппо теләнергә үз көймәсендә чыга. Кичә аңарга Зоя йөз долларлык кәгазь акча ыргыткан иде. Теге исә бүген дә көймәсен "Аризона"га таба борды. Пеппо йске Италиянең соңгы романтигы иде. Вакытында аңа аллалар да, сәнгать тә ачык чырай күрсәтә иде. Хәзер инде болар һәммәсе дә онытылды. Хәзер инде борынгы ташларга карап берәү дә татлы күз яшьләрен түкми. Помпейда Цецилий Юкундусның йорт хәрабәләре арасында рәсемен эшләткән өчен Пеппога алтын тәңкә түләүче рәссамнар сугыш кырларында череде. Күңелсез булып калды әле дөнья. Пеппо ишкәген салмак кына кыймылдатып ялтырап торган су өстендә яшькелтләнеп күренгән "Аризона"ның буеннан-буена узды да куе кашлы, җыерчык баскан, медаль кебек мәһабәт йөзен күтәрде, кулын сузды. Бу аның сорануы иде. Зоя, култыкса аркылы түбәнгә иелеп, итальянча: — Пеппо, әйт әле — җөпме, әллә такмы? — дип сорады. — Җөп, синьора. Зоя аның көймәсенә бер төргәк шыгырдап торган кәгазь акча ыргытты. — Рәхмәт, гүзәл синьора, — диде Пеппо эре генә. Бүтән тоткарланасы түгел. Зоя, менә хәзер көймә янына карт хәерче килер, ул "җөп" дисә — юлым уңар, дип юраган иде. Тик шулай да күңеле тынычланып җитми дә җитми: "Сплендид" отелендә полиция сагалап торса, нишләрсең? Ә теге кырыс тавыш колак төбеннән китми: "Дустыгызны кызгансагыз..." Башка юл юк. Зоя шлюпкага төште. Янсен рульгә утырды, ишкәкләр эшкә җигелде, яр буе — Санта Лючия гаҗәп зур тизлек белән каршыга йөзеп килә башлады: баскычлары тышкы якка эшләнгән өйләр, бауларга эленгән керләр, чүпрәкчапрак, тауга баскыч-баскыч булып менгән тар урамнар, ни җитте аны кигән бала-чагалар, ишек төпләрендәге хатыннар, җирән кәҗәләр, су буена ук корылган палаткалар, гранитка җәелгән балыкчы җәтмәләре калыкты. Шлюпка яр буена утыртылган яшел баганаларга җитәр-җитмәс үк басмалардан түбәнгә алама киемле бер көтү халык мәрҗәндер, брошкадыр сатучылар, гостиница агентлары төшеп тә өлгерде. Пар ат җиккән извозчиклар чыбыркыларын болгый-болгый кычкыра башлады, ялангач диярлек бала-чага гүзәл форестьерадан (Форестьера (итальянча) — чит илдән килгән хатын-кыз) чиный-чиный сольди (Сольди — вак бакыр акча) сорап аяк астында бөтерелде. Янсен белән бергә коляскага утыра-утыра Зоя: — "Сплендид" гостиницасына, — диде. Гостиницада Зоя швейцардан, мадам Ламоль исеменә хат-фәлән юкмы, дип сорады. Аңа радиотелефонограмма тоттырдылар. "Шимбә кичкәчә көтегез", диелгән иде анда, имзасы-мазары юк иде. Зоя иңнәрен җыерды, бүлмәләргә заказ биреп, Янсен белән бергәләп шәһәр күрергә чыгып китте. Кибеттән кибеткә йөргәндә Зоя тел бистәсе приказчиклар мактаган әйберләрнең һәммәсен ала килде. Иөри торгач моңа да күңеле суынды. — Әйдәгез Помпейга, — диде ул. Автомобиль алып Везувий итәгенә юнәлделәр, анда казып чыгарылган борынгы шәһәрнең урамнарын айкап шактый вакыт йөрделәр. Моннан ике мең ел элек ташланган өйләрнең бусагаларында калгып яткан яшел кәлтә еланнарын Зоя кулындагы зонтигы белән өркеткәләде. — Күңелсез, кайтыйк инде, — диде ул.— Искене искә төшерәсем килми. Кичке ашны яр буендагы ресторанда ашадылар. Ашлар алмаштырган арада Зоя урыныннан торып, ялангач кулларын Янсенның иңнәренә салып биеде. Керфекләрен аска төшергән, йөзеннән берни укырлык түгел иде. Аңа мөкиббән китеп карап утырдылар. Танцы ашыйсыны, эчәсене китерде. Рестораннан чыгышлый Янсен: — Бүген төнне миңа кайда булырга боерасыз — яхтадамы, гостиницадамы? — дип сорау бирде. Зоя аңа ялт итеп карап алды, бер сүз дә әйтмәде. Гостиницага кергәндә Янсенның көчле кулына таянды. Ачкыч биргәндә сакал-мыегын кырган карасу йөзле швейцар мәсхәрәле көлемсерәп куйды. Зоя сагая калды: — Берәр яңалык бар мәллә? — Юк, берни дә юк, синьора. Янсенга Зоя: — Тәмәке тарту бүлмәсенә керегез дә бер папирос тартып алыгыз. Минем лыгырдаганны тыңлаудан туймаган булсагыз шалтыратырмын...— диде. Ә үзе баскычка җәелгән кызыл келәмнән атлап җиңел генә менеп тә китте. Янсен түбәндә басып калды. Коридордан борылган чагында Зоя артына әйләнеп карады, көлемсерәде. Янсен ул кушкан бүлмәгә кереп телефон янына утырды, папирос кабызды. Артка ятыбрак утырды да телефон шалтыраганны көтә башлады. Хыялга бирелде... Ә телефон шалтырамады. Шул юньсез аппаратны күрмәс өчен Янсен күзен үк йомды. Бу чаклы малайшалай кебек гашыйк булырга ярыймыни соң... Кемдер аның креслосы артында туктап калды. Янсен күзен ачты. Сикереп торды. Аның каршысында Роллинг басып тора иде. Капитанның йөзенә кан йөгерде. Роллинг шыгырдавык тавыш белән: — Капитан Янсен, сезгә мадам Ламоль турында кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт, — диде. — Бүгенгә шул җитеп торыр. Сезгә үз вазифагызны үтәү өчен китәргә мөмкин... Янсенның иреннәре кыймылдап алды: — Есть. Соңгы айда Роллинг бик нык үзгәргән: чырае карасуланган, күзләре эчкә баткан, кызгылт-кара сакалы чигәләренә үк үрләгән. Өстендә җылы эчле пиджак, күкрәк кесәләре кабарып тора—чек кенәгәләре һәм акча тутырган... "Сул кул белән чигәсенә тондырсаң, уң кул белән ияк астына кыеклатып берне бирсәң, гөберле баканың җаны җәһәннәмгә китәр иде китүен..." Янсенның бар ачуы тимер шикелле нык йодрыкларына җыелды. Шушы секундта Зоя монда булсачы, капитанга бер карап кына алсачы — Роллингның үләксәсен этләр ашар иде. — Бер сәгатьтән "Аризона"га килеп җитәм,— диде Роллинг боерган тавыш белән, чыраен сытып. Янусен өстәлдән фуражкасын алды, аны басып кына киде, чыгып китте. Урам аркылы үтеп, су буена төште. — Көймә китерегез! — дип җикеренде. "Аризона" шлюпкасына күчеп, рульгә утьгрды: — Ишегез, эттән туган нәрсәләр! Трап буйлап яхтага йөгереп менде дә ярдәмчесенә: — Палубаны абзар иткәнсез ләбаса! — дип җикерде. Каютасына кереп бикләнгәч, фуражкасын да салмыйча, койкасына ауды. Үзалдына мыгырданып, шыңшып ятты. Нәкъ бер сәгать үткәч, вахтадагы матросның тавышы ишетелде, судан аңа җавап та килде. Трап шыгырдады. Капитан ярдәмчесе яңгыравык көләч тавыш белән: — Бар халыкны югарыга чакырырга! — дип кычкырды. Хуҗа килгән. Үз дәрәҗәңне үзең күтәрергә теләсәң, Роллингны берни булмагандай каршы алырга кирәк. Янсен үз бәясен белеп, тыныч кыяфәт белән күперчеккә чыкты. Роллинг аның янына менде, судноның төзек-имин булуы турында рапорт алды, кулын кысты. Рәсми өлеше шуның белән тәмамланды. Роллинг сигара көйрәтеп җибәрде, — үзе буйга карсак, үзе коры җир кешесе, җитмәсә тагын өстенә җылы эчле кара костюм кигән — шуның белән "Аризона"ның җыйнаклыгын, Неапольнен күген рәнҗетә. Ярты төн җиткән инде. Мачталар арасыннан йолдызлар күренә. Судно һәм шәһәр утлары култыкнын базальттай кара суында чагыла. Буксир пароходы кыска гына итеп бер чинап алды. Еракта мазутлы ялкын баганалары чайпалып куйды. Роллинг гүя сигарасына мөкиббән киткән иде — әле иснәгән була, әле капитан ягына төтен җибәрә. Янсен аның каршында рәсми төстә, кулларын түбән төшергән килеш басып тора иде. — Мадам Ламоль ярда калырга теләк белдерде, — дип, Роллинг сул кулын авызына китерде, кул сыртының тиресен суыргандай итте. — Мин яхтада иртәнгә чаклы булам, бәлки, иртәгә көн буена да калырмын әле... Минем биредә булуым төрле имеш-мимешләр тудырмасын өчен...— Бераз суыргач, ул кулын каюта ишегеннән төшкән яктыга куеп караштырды. Янсен да аның кул сыртына текәлде һәм тырнак эзләре күреп алды. — Әә... имешмимешләр тудырмасын өчен... алдан ук әйтеп куям: яхтада мин берәүнең килгәнен көтәм. Тик ул берәү минем монда икәнне белми. Хәзер килеп җитәргә тиеш. Аның бортка менүен миңа шундук хәбәр итсеннәр дип боерык бирегез. Тыныч йокы сезгә. Янсенның башы ут булып яна. Ул нәрсә дә булса аңларга тырыша. Мадам Ламоль ярда калган. Нигә калган? Киреләнепме, әллә ул анда аның килгәнен көтәме?.. Ә соң хуҗаның кулындагы тырнак эзләре!.. Ниндидер хәл булган... Бәлки, аны суеп ташлаганнардыр? Яисә капчыкка салып суга батырганнардыр? Миллиардерлардан булыр алардан. Кают-компаниядә кичке ашны ашаганда Янсен, ничек тә башын яхшырак эшләтү нияте белән, содалы судан башка гына бер стакан виски китерергә кушты. Ярдәмчесе аңа газеталардагы сенсацияне сөйләде — Германиядә Анилин компаниясе заводларында коточкыч зур шартлау булган, шул тирәдәге шәһәр җимерелгән, ике меңнән артык кеше һәлак булган. Капитан ярдәмчесе: — Хуҗа бәхетеннән инде, — дип сөйләнде. — Анилин заводларының юкка чыгуыннан ул искиткеч баеячак, аннары инде Германияне бөтен Гогенцоллерннары, социал-демократлары белән бергә сатып алачак. Хуҗа саулыгына эчәм. Янсен газеталарны үз каютасына алып кереп китте. Шартлау турында язылганны да, аның килеп чыгуына кагылышлы берсеннән-берсе мәгънәсезрәк фикерләрне Дә бик нык игътибар белән укып чыкты. Газеталарда Роллинг исеме бик еш телгә алына. Модалар бүлегендә, яңа сезоннан чигәне каплаган сакал үстерү, йомшак эшләпә урынына тубал эшләпә киеп йөрү модага керәчәк, дип игълан ителгән иде. "Экзельсиор"ның беренче битендә "Аризона" фотографиясе, шуның овалында исә мадам Ламольның гүзәл рәсеме бирелгән иде. Аңа карап торгач, Янсен тынычлыгын җуйды, борчуы артканнан-арта барды. Төнге икедә каютасыннан чыкса, Роллинг өске палубада — креслода утыра. Янсен кире керде. Өстендәге киемен салып ташлап, шәрә тәнгә җиңел нәфис йон костюмын киде, фуражкасын, башмагын, бумажнигын резин капчыкка салып бәйләде. Склянка сәгать өчне сукты. Роллинг һәмишә креслода утыра бирә. Сәгать дүрттә дә ул шунда утыра, тик инде башын эчкә тартып утыруы аны җансыз итә, — ул йокыга талган иде. Бер минуттан Янсен якорь чылбырыннан суга төште дә ярга таба йөзеп китте. — Мадам Зоя, юкка мәшәкатьләнәсез: телефонның да, звонокның да чыбыклары киселгән. Зоя тагын караватына барып утыра. Зәһәр көлемсерәүдән иреннәре дерелдәп куя. Стась Тыклинский бүлмә уртасындагы креслода мыегын бөтергәләп, аягындагы лаклы ботинкасына караштыргалап ята. Тәмәке көйрәтеп җибәрергә шулай да базмый: Зоядан рөхсәт юк, ә Роллинг исә ханым белән ягымлы булырга кушып калдырган иде. Иртәнге бишләр тирәсе иде инде. Зояның алдарга, котылырга тырышып караулары барысы да бушка китте. — Ничек кенә булса да, барыбер полициягә хәбәр итәчәкмен, — диде Зоя. — Отельгә хезмәт күрсәтүчеләр һәммәсе дә сатып алынды, хәтәр күп акча түләнде. — Урамда халык ишәя төшсен әле, тәрәзә ватып кычкырачакмын. — Анысы да алдан уйланган. Зыяндашыгыз тота дип әйтергә врачы да алдан ук яллап куелган. Сезгә беркем ышаначак түгел, беркем булышачак түгел. Тыныч кына утырыгыз. Зоя бармакларын шытырдатып кысты да русчалатып: — Хәшәрәт. Ялчы. Хайван, — диде. Тыклинский күркәдәй кабарынды, мыегы тырпайды. Тик ул шулай да кушмаганны эшләмәде — талашмый калды. — Хатыннарның ничек тиргәшкәнен беләбез инде, — дип сөйләнеп кенә куйды. — Кызганам мин сезне, мадам. Шулай да берәр тәүлекне безгә монда тет-а-тет уздырырга туры килә. Ятыгыз, нервларыгыз тынычлансын ичмасам... Бәү-бәү, мадам. Гаҗәпкә каршы, бу юлы Зоя аның сүзен тыңлады. Туфлиен салды, мендәрләрне җайлабрак куйды да ятып күзен йомды. Керфек арасыннан гына ул үзен бик җентекләп күзәтеп утыручы Тыклинскийның ачулы симез йөзен күреп ятты. — Ни булса шул булыр, хәлем бетте, — дип сөйләнгән булды, иснәп алды. Тыклинский креслосына ипләбрәк утырды. Зоя тигез генә тын ала иде. Бераз утыргач Тыклинский күзен уарга тотынды. Урыныннан торып, йөренеп килде, ишек яңагына барып сөялде. Аяк өстендә торырга уйлады, күрәсең. Тыклинский тинтәк нәрсә иде. Зоя аңардан үзенә кирәген белде, хәзер инде йоклап киткәнен генә көтеп ята иде. Ишек катында унйсыз шул. Янә бер мәртәбә йозакны тикшерде дә креслосына таба борылды. Бер минуттан ук аның симез ияге аска салынды. Шунда инде Зоя караватыннан шуып төште. Аның жилет кесәсеннән җәһәт кенә ачкычны алды, туфлиен эләктерде дә ишекне ачарга тотынды. Йозаклары каты булып чыкты, шыгырдап куйды. Тыклинский саташып сөйләнгәндәй: — Кем бар? Ни булды? — дип кычкырып җибәрде Дә креслосыннан сикереп торды. Зоя ишекне тупсасына Кадәр ачып җибәрде. Ул арада теге моның җилкәсеннән эләктереп алды, идәнгә екты. Аягы белән аны түргә Этәреп, үзе ишекне япмакчы булды. Тик аңарга ишекне ябарга нидер ирек бирмәде. Зоя аның муен тамырлары бүртеп чыкканны күреп алды. — Кем ул анда? —диде Тыклинский саңгырау тавыш белән, үзе иңбашын ишеккә терәде. Тик аның аяклары паркеттан шуып китте, — ишек акрынлап кына ачыла бирде. Арткы кесәсеннән ашыкпошык револьверын чыгарып кына ятканда бүлмә уртасына очып барып төшмәсенме. Ишектән капитан Янсен килеп керде. Аның юеш киеме мускуллары ташып торган тәненә сыланган. Бер мизгел чамасы ул Тыклинскийның күзенә карап алды. Аннары егылгандай алга ыргылды. Роллингка сукмый калган иде, моңарга исә бөтен авырлыгын сул кулына биреп — борын өстенә, аннары уң җилкәсе белән үк каерылып ияк астына утыртты. Тыклинский эһ тә итмәде, паласка чалкан барып төште. Бөтен бите җимерелгән иде. Янсен өченче хәрәкәт ясап мадам Ламольга таба борылды. Аның мускуллары биеп тора иде. — Есть, мадам Ламоль. — Янсен, тизрәк яхтага. — Есть — яхтага. Хатын, бая гынак ресторандагыча, беләген аның муенына салды. Йөзен якын ук китерде. — Көрәш башланды гына әле, Янсен. Иң хәтәре алда әле. — Есть— иң хәтәре алда! — Извозчик, куала атыңны, җәһәтрәк... Мадам Ламоль, тыңлыйм сезне... Шулай итеп... Мин тәмәке тарту бүлмәсендә көтеп утырган арада... — Өске катка, үземә дигән бүлмәгә мендем. Эшләпәмне, плащымны салып куйдым. Күрше бүлмә ишеген томалаган шкафның урыныннан кузгалганын абайламаганмын. Көзге янына килүем була, ишек ачылып, аннан Роллинг килеп керә... Кичә генә Парижда иде ич әле. Самолетта очудан коты алына... Шулай булуга да карамастан, килеп җиткән икән, димәк аның дөньяда калу-калмавы хәл ителә дигән сүз... Аның ниятенә хәзер инде яхшы төшендем. Ә ул чагында җен ачуларым чыкты. Мине шунда чакырып тозак әзерләгән бит. Үзенә ниләр әйткәнемне хәтерләмим инде... Ул ике кулы белән колакларын томалап чыгып китте... — Ул бит минем янга төшеп, мине яхтага кайтарып җибәрде... — Бөтен бәла дә шунда шул... Җүләр хатын димә инде!.. Ә ул эчүләр, биюләр, типтерүләр соң... Юк икән шул, дускаем, көрәшергә алынгач, типтерү килешми икән шул... Ике-өч минуттан ул әйләнеп тә керде. Мин әйтәм, аңлашыйк әле, дим... "Сезгә берни дә аңлатып торасым юк, мин азат иткәнче шушында утырачаксыз..."— ди бу. Гомерендә дә минем белән алай дорфа сөйләшкәне юк иде. Шуннан үзенә дә уңлы-суллы эләкте соң... Янсен сокланып туя алмады. — Чын кеше сез! — дип куйды. — Әй, дускаем, ул кыланышым да ялгыш булды шул. Куркакның куркагы!.. Дүрт мәртәбә яңагына менеп төшкәнгә түзеп торды бит... Иреннәре генә дерелдәде... Кулымны тотып туктатмакчы булган иде дә соң, тагын эләкте үзенә. Өченче ялгышым — балавыз сыгу булды... — Кабахәт икән!.. — Туктагыз әле, Янсен... Роллинг балавыз сыкканга карап тора алмый, бөгәрләнеп төшә... Аның өчен тагын кырык тапкыр яңагына менеп төшү артыграк булыр иде... Шул чагында ул ишек артында көтеп торган полякны чакырып алды. Алар инде алдан ук сүз куешкан булганнар. Поляк креслога барып утырды. Роллинг исә: "Башка чарасы калмаса, атып үтерергә куштым", — дип белдерде. Үзе китеп барды. Шуннан инде мин полякка ябыштым. Бер сәгать эчендә мин хаин Роллингның ниятен вагыннан-төягенә кадәр белеп өлгердем. Янсен җаным, бәхет, минем бәхетем кыл өстендә... Сез ярдәм итмәсәгез — җимереләчәк, кырылачак... Әйтегез извозчикка, атын куаласын... Коляска таң алдыннан бөтенләй бушап калган яр буе урамыннан очыртып кына узды да гранит баскыч янында туктап калды. Карасу майлы су өстендә берничә көймә шыгырдап тора иде. Бераздан Янсенга "Аризона"дан бау баскыч төшерделәр, һәм ул, мадам Ламольны күтәргән килеш, мыштым гына суднога менде. Роллинг иртәнге суыктан уянып китте. Палуба дымлы иде. Мачта утлары тоныкланган иде. Култык та, шәһәр дә әле һәмишә күләгәдән арынып җитмәгән, ә менә Везувийның төтененә алсулык йөгереп өлгергән бервакыт иде. Роллинг шәһәрне саклаучы утларны, судноларны күздән кичерде. Вахтадагы матрос янына килеп, беравык басып торды. Пошкырып алды. Аннары капитан күперчегенә менде. Каютадан шундук чиста-пөхтә өсбашлы Янсен килеп чыкты. Хәерле иртә теләде. Роллинг әле генә вахтенныйга пошкырганнан әдәплерәк итеп пошкырып куйды. Аннары ул озак кына дәшми торды, пиджагының сәдәфен бөтерде. Аның бу алама гадәтен кайчандыр Зоя ташлаттырган да иде инде. Хәзер аның бернигә исе китми иде. Җитмәсә яңа сезоннан башлап сәдәф бөтерү гадәте модага да кереп китмәгәе әле. Тегүчеләр хәтта әле бөтерү өчен дип махсус сәдәфләр уйлап чыгарырлар... Ул өзек-төтек кенә: — Баткан кешеләр калкып чыгамы? — дип сорап куйды. Янсен тыныч кына: — Муенына таш бәйләмәсәң, калкып та чыккалый, — диде. — Диңгездә баткан кеше батканга саналамы, дип сорыйм мин сездән. — Кешенең тайпылып китүе, дулкын кагып төшерүе, тагын башка төрле очраклы хәлләр булуы ихтимал. Болар барысы да батканга санала. Андый чакны властьлар бәйләнеп азапланмый. Роллинг иңнәрен җыерды. — Батып үлүчеләр хакында белергә теләгәнем шул гына иде. Мин үз каютама китәм. Тәкрарлап әйтәм: көймәфәлән килә икән, минем монда икәнне әйтә күрмәгез. Килгән кешене каршы алыгыз да миңа хәбәр итегез. Ул китеп барды. Янсен исә каютасына кире керде. Анда зәңгәр чыбылдык эчендә капитан койкасында Зоя йоклап ята иде. Сәгать сигез тулып узгач, "Аризона" янына бер көймә килеп туктады. Ишкәктә шат күңелле ниндидер бер йолкыш утыра иде. Ишкәкләрен судан күтәреп: — Алло!.. "Аризона" яхтасымы бу? — дип кычкырды. Датчан матрос фальшборт аша аска иелеп: — Булса ни диярсең, — дип тавыш бирде. — Роллинг дигән бәндә сезнең тагаракта түгелме? — Булса ни диярсең. Йолкыш энҗедәй тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде. — Мә, тот алайса. Ул палубага җитез генә бер хат ыргытты, матрос аны тотып алды, йолкыш исә телен шартлатып куйды. — Матрос, тоз күз, сигара бир ичмасам. Датчан, нәрсә белән башына тондырыйм икән шуның, дип уйланган арада, теге инде шактый китеп өлгерде, аннары дөньяда яшәүгә куанычы эченә сыймаган-лыктан көймәсендә кылангалап бии-бии бар куәтенә илереп җырлап җибәрде. Матрос хатны капитанга илтте: әмер шундый иде. Янсен чыбылдыкның кырыен ачты да йоклап яткан Зояга табан иелде. Зоя әле йокыдан айнып җитмәгән иде. — Килде мәллә! Янсен аңа хатны сузды. Зоя укырга кереште: "Мине коточкыч җәрәхәтләделәр. Шәфкатегездән ташламагыз-сана. Сезнең хакка дип арслан шикелле сугыштым, тик шулай да башка сыймый торган хәл килеп чыкты: мадам Зоя ычкынды. Сезнең аякларыгызга..." Зоя хатны укып бетермәде — ертып ташлады. — Хәзер без аны тынычлап каршылый алабыз. — Хатын капитанга карады, кулын аңа сузды. — Янсен, сез шуны аңларга тиешсез: мин я үләм, я бөтен дөньяны үз көемә биетәм. — Янсен авызын бөрештереп куйган иде — Зояның күңеленә хуш килде. — Сез минем теләгемне тормышка ашыручы көч булырсыз. Хәзергә минем хатын кеше икәнемне онытып торыгыз. Мин бер хыялый, авантюрист бәндә. Аңлыйсызмы шуны? һәммә нәрсәне Дә үземнеке итәсем килә. — Зоя кулы белән түгәрәк ясап күрсәтте. — Шуны миңа бирә алырдай бердәнбер кеше менә хәзер "Аризона"га килеп җитәргә тиеш. Мин аны көтәм. Роллинг та аны көтә... Янсен бармагын югары күтәрде, артына борылып карады. Зоя чыбылдыкны япты. Янсен капитан күперчегенә чыкты. Анда Роллинг басып тора иде. Ул култыксага чытырдап ябышкан, зәһәр иреннәре ачудан чалышайган, кысылган, күзләре еракка, томанлы су өстенә төбәлгән иде. Ул кулын алга сузып, көч-хәл белән генә: — Әнә ул... Әнә теге көймәдә, — дия алды, аның кәкре бармагы күгелҗем диңгез өстендә асылынып калды. Аннары ул, матросларның котын алып, кәкре аякларын кысла шикелле алдырткалап капитан күперчегеннән йөгереп төшеп китте, үз каютасына кереп качты. Шуннан торып телефон белән әлеге дә баягы әмерен тәкрарлады: алты ишкәкле көймәдә килүче кешене яхтага кабул итәргә, диде. Роллингның пиджак сәдәфләрен гомерендә дә өзеп чыгарганы юк иде әле. Хәзер менә өч сәдәфен дә өзеп чыгарды. Ул Шираз паласлары җәелгән, кыйммәтле агачтан эшләнгән, бай җиһазлы каюта уртасында стена сәгатенә карап басып тора иде. Сәдәфләрен өзгәннән соң тырнагын чәйнәргә тотынды. Тәүге кыргый халәтенә ул искиткеч тиз кайтып бара иде. Вахтадагы матросның тавыш бирүен, Гаринның җавап кайтаруын ишетеп торды. Шул тавыштан кулларына тир бәреп чыкты. Авыр көймә яхтага килеп бәрелде. Матрослар бердәм сүгенеп алдылар. Трап шыгырдады, аяк тавышлары ешайды. "Тот әйдә, эләктер... Саграк кылан... Менә шулай... Кая илтергә соң?" — дип кычкыра-кычкыра һиперболоид салган әрҗәләрне яхтага төяделәр. Төяп бетергәч һәммәсе дә тынып калды. Гарин шаяра торгач тозакка эләкте. Роллинг дымлы салкын бармаклары белән борынын кысып тотты да пошкырган, йөткергән авазлар чыгарды. Аны белгән кешеләр, гомерендә дә көлгәне юк, диләр икән, ялган сөйлиләр. Уңышлы эш башкарганнан соң ялгызы калып, менә шулай тавышсыз гына көләргә ярата ул. Аннары телефонга Янсенны чакырды. — Бортка алдыгызмы? — Алдык. — Аскы каютага кертеп, өстеннән бикләп алыгыз. Тавыш-тынсыз гына башкарып чыгарга тырышыгыз. Янсен кыю гына: — Есть! — диде. Бигрәк кыю инде. Роллингка бу ошап бетмәде. — Алло, Янсен? — Тыңлыйм. — Бер сәгатьтән яхта диңгезгә чыгарга тиеш. — Есть. Яхтада тыз-быз йөгерешә башладылар. Чылбырын шалтыр-шолтыр китереп якорьны күтәрергә керештеләр. Моторлар эшкә җигелде. Иллюминатор артында яшькелт су акканы күренде. Яр ничектер борылырга тотынды, Каютага дымлы җил бәреп керде. "Аризона"ның бөтен корпусы тизлек рәхәтеннән дерелдәп куйды. Җүләрлек эшләвен Роллинг белми түгел, белә иде. Әмма ул хәзер үгездәй көчле, һәр якшәмбе саен чиркәүгә йөрүче салкын канлы Роллинг түгел иде инде. Теге яки бу эшен хәзер ул отышлы булганга алай эшләми, аның миен йокысыз үткәргән төннәр, Гаринга булган нәфрәт, көнчелек сөреме томалаган иде. Хәзер аның бар кайгысы — Гаринның башына җитеп, Зояны үзенә кире кайтару иде. Хәтта искиткеч зур уңыш — Анилин компаниясе заводларының һәлакәте дә төш кебек кенә тоелды. Бөтен дөнья биржалары аның кесәсенә егерме тугызында ничә йөз миллион салганы белән дә кызыксынмады. Ул көнне Роллинг, вәгъдәләшкәнчә, Гаринны Парижда көтте. Гарин килмәде. Роллинг моның шулай буласын алдан ук сизенгән иде, аэроплан белән Неапольгә очты. Белән ике арада беркем калмады. Аны ни рәвешле юк Зояны да уеннан алып ыргыткач, хәзер инде Гарин итәргә икәнен Роллинг энәсеннән җебенә хәтле уйлап куйды. Роллинг сигара көйрәтеп җибәрде. Ул юри шулай акрын маташты. Менә ул каютасыннан коридорга чыкты. Аскы палубаның ишеген ачты — анда аппаратлар салынган әрҗәләр тора иде. Алар өстендә утырган ике матрос ялт кына төшеп бастылар. Роллинг аларны кубрикка куды. Аскы палубаның ишеген япты да ашыкмыйча гына Каршыдагы ишеккә — рубкага юнәлде. Ишек бавына тотынгач, сигарасының көле сынып төшкәнен абайлады. Роллингның күптән мондый канәгатьлек тойгысы кичергәне юк иде, шуңа елмаеп куйды, фикере ап-ачык иде. Ул ишекне тутырып ачып җибәрде. Түшәмдәге бәллүр калпак яктысында аңар текәлеп Зоя, Гарин, Шельга утыра иде. Роллинг артка чикте. Сулышы кысылды, миен гүя кашык белән болгатып ташладылар. Борынына тир бәреп чыкты. Иң зур ахмаклыгы шул булды — моннан егерме биш ел элек бухгалтер кенәгәсендә нидер бетереп торган чагындагы шикелле үк тинтәкләрчә елмаеп куйды. — Хәерле көн, Роллинг, — диде Гарин, урыныннан торып, мин килеп җиттем, дускай. Бер дә көтмәгәнчә килеп чыкты шул — Роллинг көлкегә калды. Инде нишләргә? Тешеңне ашаргамы, җенләнергә, атаргамы? Анысы тагын да зуррак ахмаклык булыр иде. Капитан Янсен саткан, димәк. Командага ышаныч юк... Ә яхта диңгез уртасында. Бар көчен җыеп — аның эчендә нидер шытырдап та куйды. — Роллинг елмаюыннан туктады. — Ә! — Ул кулын күтәреп сәламләде: — Ә, Гарин икән... Нәрсә, бераз җилләнеп алырга булдыгызмы? Бик шатмын, рәхим итегез... Кәеф-сафа кылырбыз... Зоя кискен генә: — Роллинг, сез бик начар уйныйсыз. Тамашачыларны көлдермәгез. Керегез дә утырыгыз. Монда бар да үз кешеләр — кан дошманнар. Үзегезгә үпкәләгез: Урта диңгез буйлап болай сәяхәт итүне сез уйлап чыгаргансыз, — диде. Роллинг тоз күзләрен уйнатып алды: — Зур эшләрдә, мадам Ламоль, шәхси дуслык та, дошманлык та була алмый. Шуннан ул, тәхеткә утыргандай бер кыяфәттә, Гарин белән Зоя арасына килеп утырды. Ике кулын өстәлгә куйды. Бер минутлап тын утырдылар. Аннары ул: — Ярый, мин оттырган да булыйм. Күпме түләргә тиеш инде? — диде. Гарин балкып җавап кайтарды: — Яртысын, дускай, нәкъ яртысын. Фонтенеблода шулай килешкән идек бит. Шаһитыбыз да монда утыра. — Ул өстәлгә күңелсез генә чирткәләп утыручы Шельга ягына чөй сакалын күтәрде. — Сезнең бухгалтер кенәгәләрегезне актарып маташырга җыенмыйм. Болай күрер күзгә — миллиард доллар белән котылырсыздыр. Аннан гына бөлмәссез. Европадан акчаны көрәп алдыгыз бит. — Миллиардны берьюлы түләве кыенрак булыр булуын, — диде Роллинг. — Шулай да уйлап карармын. Бүген үк Парижга китәм. Ә инде җомга көнне Марсельдә ул сумманың шактый өлешен түли алырмын... — Ай-ай-ай, — диде Гарин, — сез бит, картлач, түләп бетергәннән соң гына китә алачаксыз. Шельга ялт кына аңа борылып карады, әмма дәшмәде. Роллинг исә чеп-чи әдәпсезлеккә тап булган кешедәй чыраен сытты: — Нәрсә, мине шушы суднода асрамакчы буласызмыни алайса? — Әйе. — Шуны да онытмагыз: Кушма штатлар гражданины буларак миңа беркемнең тияргә хакы юк. Минем иркемне, минем теләгемне Американың бөтен хәрби флоты яклаячак. Зоя ачыргаланып, ярсып кычкырып җибәрде: — Бигрәк яхшы! Ничаклы тизрәк булса, шулчаклы яхшырак!.. Зоя утырган җиреннән торып, йодрыкларын кысып йомарлаган иде — бармак сөякләре агарып китте. — Ник шунда бөтен флотыгыз, бөтен дөнья безгә каршы күтәрелми! Бигрәк яхшы! Кисәк кенә урыныннан торгач аның кыска юбкасы җилфердәп куйды. Вак-вак алтын сәдәфле ап-ак диңгез курткасы, малайларча кыска кыркылган чәче, бөтен дөньяның язмышын учында кысып тотарга теләгән кепкечкенә йодрыклары, дулкынланудан карасуланып киткән соры күзләре, хәвефле йөзе — болар һәммәсе бер яктан мәзәк тоелса да, икенче яктан коточкыч булып күренә иде. — Сез әйткәнне юньләп ишетеп җиткермәдем бугай, ханым. — Роллинг бөтен гәүдәсен аңа таба борды. — Сез Кушма штатларның хәрби флоты белән алышырга уйлыйсыз мәллә? Шулайрак дидегез шикелле? Шельга өстәлгә чиртүдән туктады. Бу айда беренче мәртәбә аңа кызык булып китте. Ул театрдагыча киерелебрәк утырды, аякларын сузып җибәрде. Зоя Гаринга караган — аның күзләре тагын да зәһәрләнә төшкән иде. — Петр Петрович, мин үз сүземне әйттем... калганы сезгә... Гарин ике кулын кесәсенә тыгып, үкчәсенә басты, чайкалып алды, буяу ашагандай кызыл авызын ерды. Аның бөтен кыяфәте мәзәкчел, шук кешегә охшаган иде. Бу кешенең корычтай нык, ташып торган җинаятьчел ихтыяр көчен фәкать Зоя гына сиземли иде. — Беренчедән, — диде Гарин, аяк очларына күтәрелеп, — бездә нәкъ менә Американы аеруча дошман күрү галәмәте юк. Миңа каршы чыккан теләсә нинди флотның тетмәсен тетәчәкбез. Икенчедән, — хәзер инде ул үкчәсенә басты, — безнең алай әллә ни тукмашасыбыз да килеп тормый. Әгәр дә Америка һәм Европа безгә теләсә нинди җирне басып алу хокукын калдыра икән, безнең мөстәкыйльлегебезгә бәйләнми икән, ул чагында без аларга һич югы хәрби яктан комачаулык итмәячәкбез. Шулай булмаган очракта Америка һәм Европаның судагы һәм коры җирдәге көчләренә, крепость һәм базаларына, хәрби склад һәм генштабларына һ. б. бертөрле дә мәрхәмәт күрсәтмәячәкбез. Анилин заводларының язмышы минем бушка сөйләмәвемне раслый булса кирәк. Ул Роллингның җилкәсеннән каккалап куйды. — Алло, картлач, бер мәлне минем предприятиегә компаньон булып керергә димләп йөргән идем түгелме?.. Культура юк шул сездә, шуңа күрә фантазиягез җитенкерәп бетми. Эшмени ул биржа хуҗаларын ялангач калдырып, заводларын кулга төшерү? Сөрсегән юл инде ул... Ә менә чын кешене күрми калгансыз. Сезгә шашкан миллиардларны китерердәй кешене күрми калгансыз. Роллинг череп бара торган мәеткә охшады да калды. Сүзләрен көчкә әвәләп, ул: — Анархист икәнсез... — генә дия алды. Шельга, таза кулы белән чәченә ябышып, шаркылдап көләргә тотынды. Моны ишетеп коты алынган капитан Янсен пыяла түшәм аркылы аларга күз салдьь Гарин, үкчәсендә килеш, Роллинг ягына борылды: — Юк шул, картлач, сезнең башыгыз начар эшли башлаган. Бер дә анархист түгел мин... Мондый да бөек оештыручыны озакламыйча сез көндез фонарь яндырып эзләп йөрерсез әле... Анысы хакында бушрак вакытны сөйләшербез. Чек языгыз... Марсельгә юл тотабыз. Якын арада мондый хәлләр булып алды: "Аризона" Марсель шәһәренең тышкы рейдында якорь салды. Гарин Роллингның егерме миллион фунт стерлингка язылган чегын Лион кредит банкына күрсәтте, акча таләп итте. Банк директоры, тәшвишкә бирелеп, Парижга барып кайтмак булды. "Аризона"да Роллинг авырый дип игълан ителгән иде. Ул үз каютасында бикле килеш утыра, Зоя аңа беркем белән дә аралашырга ирек бирми иде. Өч тәүлек буена "Аризона"га сыек ягулыктыр, судыр, консервыдыр, шәраптыр ише нәрсәләр төяделәр. Җиңел яхтага таба капчык-капчык ком төягән шаланданың баруын күргәч, яр буендагы ачык авызлар һәм матрослар шактый гаҗәпләнделәр. Яхта Сөләйман утрауларына юл тота икән, дип тә сөйләнделәр. Капитан Янсен егерме карабин, револьверлар, газдан кия торган маскалар сатып алды. Билгеләнгән көнне Гарин белән Янсен тагы банкка бардылар. Анда аларны Париждан ашыгыч рәвештә килеп төшкән финанс министрының ярдәмчесе каршы алды. Зур ягымлылык күрсәтеп, чекның чын булуына ышанычын белдерде, шулай да Роллингның үзен күрергә теләге булуын әйтте. Аны "Аризона"га алып киттеләр. Ул килгәндә Роллинг авырый, күзләре эчкә баткан иде. Креслосыннан да көчкә тора алды. Чекны үзе биргәнлеген, яхта белән ерак сәфәргә чыгачагын раслады, эшнең рәсми ягын тизрәк очлауларын үтенде. Финанс министрының ярдәмчесе, урындык артына тотынган килеш, Камилл Демулендай кулларын болгый-болгый халыклар дуслыгы, Франциянең культура мирасы хакында нотык сөйләгәннән соң түләүне кичектерергә сорады. Роллинг талчыккан кыяфәт белән башын гына чайкады. Иң ахырда болай дип: чекта күрсәтелгән сумманың өчтән берен фунтлата түләргә, калганын гамәлдәге франклата бирергә дип килештеләр. Акчаны кичен хәрби катерда китерделәр. Аннары, чит кешеләр китеп барганнан соң, капитан күперчегенә Гарин белән Янсен менделәр. — Бар халыкны югарыга чакырырга! Команда шканцыга тезелде. Янсен коры гына, үтемле итеп кенә болай диде: — Матрослар, "Аризона" дигән судно гаҗәеп хәвефле, хәтәр юлга кузгала. Сезнең гомерләрне, хуҗаларның үзләренең дә гомерләрен, судноның үзен исән-имин килеш саклап калырмын дип ышандырсам, имансыз китим. Сез, акула балалары, мине яхшы беләсез... Җалованьегызны бермә-бер арттырам, бүләкләүләр дә икеләтә артачак. Туган иленә әйләнеп кайтканнарга гомер буена пенсия билгеләнә. Кояш баеганчы уйларга вакыт бирәм. Тәвәккәлләмәүчеләр үкчәләрен ялтыратсын. Кич белән сигез кеше ярга төште. Алар урынына капитан Янсен порттагы кабаклардан сигез башкисәрне эзләп табып алып керде. Янә биш көннән яхта Соутгемптон рейдына туктады. Гарин белән Янсен Англиянең король банкына Роллингның егерме миллион фунтка язылган чегын күрсәттеләр. — Палатада бу уңай белән эшчеләр партиясе лидеры йомшак кына итеп сорау биргән, ди. — Акчаны бирделәр. Газеталар гауга чыгарды. Күп кенә шәһәрләрдә эшчеләр демонстрациясе булып алды. Журналистлар Соутгемптонга ябырылды. Роллинг берәүне дә кабул итмәде. "Аризона" сыек ягулык алды да океан аша сәфәр чыкты. Унике көннән яхта Панама каналында туктады, радио аша "Анилин Роллинг"ның баш директоры Мак Линнейны аппаратка чакырды. Билгеләнгән сәгатьтә Роллинг, револьвер астында радиорубкада утырган килеш, Мак Линнейга чекны күрсәтүче мистер Гаринга йөз миллион доллар түләргә боерык бирде. Гарин шундук Нью-Йоркка китте, аннан акча алып, Мак Линнейның үзен ияртеп кайтты. Бусы ялгыш булды. Роллинг директоры белән Зоя, Гарин, Янсен алдында биш минут кына сөйләште. Мак Линней, монда нәрсә дә булса бар дип, бик нык шикләнеп китте. Шуннан "Аризона" буп-буш Караиб диңгезендә киләп салып йөри башлады. Гарин Америкада йөрде — пароходлар яллады, машиналар, приборлар, инструментлар, корыч, цемент, пыяла сатып алды. СанФранцискода төяделәр. Гаринның ышанычлы кешесе инженерлар, техниклар, эшчеләр белән контракт төзеде. Икенче бер ышанычлы кешесе Европага китте — анда ул русларның ак армиясеннән калган биш йөз кешене полиция хезмәтенә яллады. Бер ай әнә шулай узды. Роллинг көн саен радиодан Нью-Йорк, Париж, Берлин белән сөйләште, кискен генә боерыклар бирде. Анилин заводлары һәлак булганнан бирле Европаның химия промышленносте карышмый иде инде. Барлык фабрикантларга да "Анилин Роллинг" кләймәсе сугыла иде. Сары түгәрәккә өч кара сызык сызылган, өске өлешенә "Дөнья" дип, аска исә "Анилин Роллинг Компани" дип язылган. Европада яшәүче һәр кешегә әнә шул сары кләймәне сугарга тиешләр сыманрак тоела башлаган иде инде. Анилин компаниясенең төтәсләп яткан завод хәрабәләре өстеннән "Анилин Роллинг" әнә шулай атлап килә иде. Бөтен Европадан коточкыч ис — колония исе чыга башлаган иде. Өметләр сүнә бара. Куаныч, шатлык әйләнеп кайтмый иде. Исәпсез-хисапсыз рухи байлыклар тузанлы китапханәләрдә череп яталар иде. Өч кара сызыклы сары кояш — шәһәрләр өстенә, морҗаларга, төтенгә, кешеләрнең канын эчә торган сансыз күп рекламаларга үлек төсе бирә, шакшы кирпеч урам яки тыкрыкларда, витрина, реклама, зур һәм кечерәк сары түгәрәкләр арасында ачлык, күңелсезлек, төшенкелек баскан чытык йөзле кешеләр күзгә чалына. Валюталарның бәясе төшә. Налоглар күтәрелә. Бурычлар арта. Вазифа һәм хокук белән исәпләшергә өндәгән изге закончалыкның да маңгаена сары кләймә китереп чәпәделәр: түлә! — диделәр. Гөрләвек, инеш, елга булып "Анилин Роллинг" кассаларына акча агыла. "Анилин Роллинг" директорлары дәүләтләрнең эчке эшләренә, халыкара политикага тыкшыналар: дәүләт башлыкларының яшерен орденын тәшкил итәләр диярсең!.. Гарин ике секретарен, инженерларын, язып йөрүче кызларын, көтүе белән йомышчыларын ияртеп Кушма Штатларның, бер башыннан икенче башына тыз-быз килеп йөрде. Тәүлегенә ул егерме сәгать эшләде. Әйбернең бәясен сорап тормады, сатулашмады. Мач Линней аны хәвефләнеп һәм сәерсенеп күзәтте. Бу әйберләрнең нәрсәгә сатып алынуын һәм төялүен дә, Роллингның миллионнарын нигә шулай башсызланып уңлы-суллы туздыруын да һич аңлый алмады. Гаринның секретаре, язып йөрүче бер кыз һәм ике йомышчы Мак Линней агентлары иде. Эшләнгән һәр эш турында алар көн саен Нью-Йоркка бәйнә-бәйнә отчет җибәрәләр иде. Тик шулай да бу коточкыч күп сатып алу, заказлар бирү, контрактлар төзүнең серенә төшенүе һич мөмкин түгел иде. Сентябрь башларында "Аризона" кабаттан Панама каналына килеп керде, Гаринны утыртып, Тын океанга чыкты да көньяк-көнбатышка таба юл алды. Ике атнадан шул ук юнәлештә йөк төялгән ун кораб та кузгалды. Приказлары конвертка салынган иде. Океан тынычсыз иде. "Аризона" җилкәннәр белән бара иде. Гротлар да, кливерлар да куелган, марсель җилкәннәре генә куелмый калган иде. Тап-тар озынча яхта җилкәннәре киерелгән, вантлары чыңлаганҗырлаган, чикләвек кабыгы шикелле яхта әле мачталарыниләре белән дулкынга күмелә, әле күбек чәчрәтә-чәчрәтә дулкынның сыртына менеп китә иде. Тентны алдылар. Люкларны бикләделәр. Шлюпкаларны палубага күтәреп беркеттеләр. Бортның ике ягына да сузылган ком капчыкларын тимер чыбыклар белән бәйләделәр. Бакка да, ютка да рәшәткәле манаралар куелды, ул манараларның өске өлешенә казан сыманрак түгәрәк камералар утыртылды. Брезент белән капланган бу манаралар "Аризона"ны хәрби суднога охшата иде. Дулкын китереп бәргәндә капитан күперчегенә хәтле су чәчри. Анда Гарин белән Шельга басып тора. Икесенең дә өсләрендә күн плащ, башларында эшләпә. Шельганың кулыннан гипсны алсалар да, ул әле шырпы тартмасы яки чәнечке генә тотарлык хәлдә иде. Гарин сөйли: — Менә океан белән кечтеки генә суднобызны — кеше ихтыярының һәм бөеклегенең кристалын алыйк, — ди ул.— Очабыз гына бит, Шельга иптәш, теләсәң генә ни диген... Көрәшәбез... Дулкыннарны алыгыз — тау чаклы бит... Уң яктан коточкыч зур дулкын ябырылып килә. Аның кайнап торган сырты кабарганнан-кабара, күбекләнгәннән-күбекләнә бара. Аның астыннан күбеккә чәбәләнгән пыяладай яшькелт түбә калкына, күтәрелә. Күбеге бөтерелә, тулгана. "Аризона" сул ягына таба янтая. Бәләкәй корабны упкыннан өстерәп җилкәннәр арасында җил үкерә. Менә кораб бөтенләй кабыргасына ята, кызылга буялган төбен киленә чаклы күрсәтә, ул да түгел, дулкын сырты буйлап янтаебрак кына иң өскә менеп җитә дә кайңап торган күбек эченә кереп югала. Палуба да, шлюпкалар да, бак та күздән гаип була, бак өстенә корылган рәшәткәле манара да түгәрәк түбәсенәчә күмелә. Капитан күперчеге тирәсендә су бөтерелә. — Шәп тә соң! — дип кычкыра Гарин. "Аризона" турая да, палубасыннан су актарылып төшә, кливерлар судан арына, судно дулкын буйлап түбәнгә омтыла. — Кеше дә шулай, иптәш Шельга, кешеләр океанында кеше дә шулай... Мин менә шушы судно кисәген үлеп яратам. Без бер-беребезгә бик нык охшаган сыман... Икебезнең дә күкрәкләр җилгә киерелгән... Шулай түгелмени? Шельга иңнәрен җыерып куйды, җавап бирмәде. Үзенә үзе мөкиббән китеп гашыйк булган бәндә белән бәхәсләшеп тормассың ич инде. Үзен гадәттән тыш даһи кешегә санап сөенә бирсен әйдә. Роллинг белән бер-берсен тикмәгә эзләп тапмаганнардыр инде: кан дошманнар, ә берсе икенчесеннән башка яши алмый. Химия короле шушы җинаятьчел идеяләргә күпергән адәм кисәген тудыра, бусы үз чиратында Роллинг бушлыгын коточкыч фантазия белән сугара. Икесенең дә бугазына сөяк кадалгыры нәрсәләр! Шушы көнгәчә Роллингны акулалар ашамавы чыннан да сәеррәк иде. Эшен эшләде — миллиард ук булмаса да, өч йөз миллион доллар Гарин кулына килеп керде. Хәзер әйбәтләп кенә эзне яшерәсе генә, югыйсә. Алай түгел икән — бу бәндәләрне янә ниндидер җепләр бер-берсенә бәйли икән шул әле. Шельга үзен дә ни сәбәпле моңарчы Тын океанга ташламауларын аңлый алмый. Неапольдә теге чакны ул шаһит буларак кирәк иде. Гарин "Аризона"га ялгызы килсә, көтелмәгән хәвеф тууы ихтимал иде. Ә инде икесен берьюлы алып ташлау Роллингка авыргарак килгән булыр иде. Анысы аңлашыла. Гарин отты. Ә менә хәзер Шельга аңа ни хаҗәтемә? Караиб диңгезендә тулганган чакны кырысрак торалар иде. Океанга чыкканнан бирле Шельганы бер күзәтүче юк, теләсә нишләп йөри. Кайсына күз сала, кайсына колак сала. Шунда әлеге тозактан котылу юлын төсмерли кебек тоела. Аларның океан буйлап барулары күңел ачып йөрүгә охшаган иде. Ашау-эчү яклары искиткеч нәзакәтле куелган иде. Өстәл янына Гарин, мадам Ламоль, Роллинг, капитан Янсен, аның ярдәмчесе, Шельга һәм Гаринның ике ярдәмчесе утыра. Аларның берсе — инженер Чермак арык гәүдәле, тузгак чәчле, сирәк сакаллы, үткен күзле чех; икенчесе — химик, немец Шефер, әле күптән түгел генә Сан-Францискода ачтан үлү хәленә җиткән, коры сөяккә калган, оялчан гына бер егет. Бер-берсенә кан дошманнар, кеше үтерүчеләр, халыкны талаучылар, авантюристлар һәм ач галимнәр — һәркайсы фрак кигән, күкрәгенә чәчәк кадаган бу сәер компаниядә үзе дә шулар кебек үк киенгән Шельга тынын да чыгармый, тәмләп ашавын-эчүен белә. Уң яктагы күршесе аңарга дүрт тапкыр аткан адәм, сул яктагысы өч мең кешене кырып салган бәндә, кар* шыда утырганы исә — җир йөзендә иң хәтәр хатын. Кичке аштан соң Шефер пианино янына утыра, мадам Ламоль белән Янсен танцевать итә. Роллинг өстәл яныннан аларга карап утыра. Калганнар исә тәмәке тартырга дип салонга юнәлә. Шельга палубага чыгып трубкасын көйрәтә. Аны тоткарлаган кеше дә, исәпкә алган кеше дә юк. Берберсенә охшаган көннәр үтә тора. Кырыс океанның очы да, кырые да күренми. Моннан миллион еллар элек ничек тәгәрәгән булса, дулкыннар хәзер дә нәкъ шулай тәгәри. Бүген нишләптер Шельга артыннан капитан күперчегенә Гарин да чыкты, Ленинградтагы Профсоюзлар бульварында эскәмиядә сөйләшеп утырганнан бирле ике арада берни булмагандай, дусларча сүз башлап җибәрде. Шельга сагая калды. Гарин яхтаны мактады, үзе дә мактанып алды, океанга соклануын белдерде, сүзне каядыр борып җибәрергә чамалый иде, күрәсең. Сакалына чәчрәгән су тамчыларын селкеп ташлады да көлә-көлә: — Минем сезгә бер йомышым бар әле, Шельга, — диде. — Нинди соң? — Бер партия уйнарга сүз куешканыбызны хәтерлисезме? — Шулай да булсын ди. — Теге чакны, куак арасыннан сезнең ярдәмчегез аттымы миңа? Ай-яй... Тагын бераз гына булса, башны чәрдәкли иде бит. — Бер дә белгән әйберем түгел... Гарин аңа Штуфер дачасында булган хәлне сөйләп бирде. Шельга башын чайкады, — Минем катнашым юк моңа. Тисә әйбәт буласы икән... — Язмыш коткарган инде алайса? — Язмыш шул. — Шельга, икенең берсен сайлагыз, — Гаринның зәһәр, үткен күзләре ялкынлана төште, чырае шундук явызланып китте, — я сез принципиаль булып кылануыгызны ташлыйсыз... Я мин сезне суга тондырам. Аңлашылдымы? — Аңлашылды. — Сез кирәк миңа. Зур эш өчен кирәк... Без уртак тел таба алабыз... Мин бердәнбер кешегә — бары сезгә ышанам. Ул сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, галәмәт зур, моңарчы килгән дулкыннардан биегрәк дулкын яхтага килеп ургылды. Капитан күперчеген кайнап торган күбек каплады. Шельганы култыксага чөерде, аның шашкан күзе, ачылган авызы, бармакларын җәйгән кулы суга күмелде... Гарин ташкын эченә ташланды. Бу вакыйганы Шельга ахырдан да исенә төшергәләде. Үлемнән дә курыкмыйча, Гарин аның плащыннан эләктереп алды да яхтага килеп төшкәнче дулкыннар белән көрәште. Шельга капитан күперчегенең култыксасына эләгеп калды. Аннары палубага ларсылдап килеп төште. Эче тулы су иде. Матрослар көч-хәл белән эчендәге суын чыгарып бетерделәр дә каютага төшереп яткырдылар. Озакламый аның янына Гарин килеп керде. Өстен алыштырып өлгергән, кәефе күтәренке. Ул ике стакан грог китерергә кушты да, трубкасын көйрәтеп җибәреп, баягынак өзелеп калган әңгәмәне яңартып җибәрде. Шельга аның күн креслога кырын яткан җитез гәүдәсенә, мыскыллап көләргә әзер торган йөзенә текәлеп карап торды. Бу чаклы каршылыклы, сәер кеше булса да булыр икән. Кеше үтерүче бер хәшәрәт, томана авантюрист инде, югыйсә... Ләкин Шельгага әллә грог, әллә үлемнән исән калуы тәэсир итте, ничек кенә булмасын, дулкыннар китереп бәргән саен "Аризона"ның кабыргалары шытырдап куюга да, иллюминатор пыяласы артында суның кайнап торуына да, әле үзенең, әле койкада ятучы гәптәшенең, таган атынган шикелле, бер түбән төшеп, бер югары менеп китүенә дә илтифат итмичә, Гаринның әнә шулай аягын аякка атландырган килеш дөнья хәлләрен сөйләшеп утыруына сокланып карады. Ленинградтан бирле Гарин бик нык үзгәрде: үз көченә ышанган акыллы эгоистларга гына хас булганча, көлеп кенә, елмаеп кына йөри. Шельга аңардан: — Нигә сез форсатны ычкындырдыгыз? — дип сорап куйды. — Әллә инде минем яшәвем бик кирәкме сезгә? һич аңлашылмый. Гарин башын артка ташлап күңелле генә көлеп җибәрде: — Мәзәк тә кеше сез, Шельга... Нишләп әле мин логикага таянып эш итәргә тиеш? Әллә мин математика укытучысымы?.. Нинди көнгә калдык бит... Ярдәм кулы сузасың — шуны да аңлашылмый диләр. — Анилин заводларын күккә очырганда шәфкать күрсәтү турында уйламадыгыз шикелле. Гарин ярсып китте: — Юк! Юк! Уйламадым!.. Моральнең хәрабәләре астыннан һаман да чыга алмыйсыз, күрәм... Шәфкать, имеш! Тапкан сүз! Их, Шельга, Шельга... Нинди киштәләр ул сезнең: бусында — яхшы гына, бусында — яман гына... Дегустатор эчеп карый, төкеренә, ипи катысы чәйни — бу ширбәт яхшы, бусы начар, дигән бәя куя, анысы шулай. Тик ул бит аны тәмгә карап, телендәге бизләргә таянып әйтә. Чынбарлыкка таянып әйтә. Ә сезнең моральгә бәя бирүче дегустаторыгыз кайда соң? Нинди бизләргә таянып әйтә соң ул аны? — Җир йөзендә Совет власте булдыруга юнәлтелгән көч — яхшы, моңа комачаулык итүчесе — начар, — диде Шельга. — Ярый, шулай да булсын, беләм анысын... Ә соң ул сезгә кагыламыни? Советлар республикасына сезне нәрсә бәйли? Экономик яктан бәйлеме? Буш сүз... Мин сезгә илле мең доллар жалованье билгели алам... Чынлап әйтәм. Киләсезме? Шельга тыныч кына: — Юк, — диде. — Юк шул менә... Димәк, сез экономик яктан бәйле түгел, бәлки идея, намус дигән нәрсә — ягъни югары материя бәйли торгандыр. Мин сезнең моральгә ябышып ятуыгызны гына исбатламакчы идем... Дөньяның астынөскә әйләндермәкче буласыз... Экономик законнарны меңәр елдан бирле җыелып килгән чүп-чардан арындырасыз, империализм ныгытмаларын җимерәсез. Ярый, шулай да булсын. Мин дә бит дөньяның астын-өскә әйләндерергә телим, ләкин минем үз юлым бар. Даһи акылыма таянып мин моны башкарып чыгачакмын. — Иһи! — Бар нәрсәгә үч итеп, шуны да исегездә тотыгыз, Шельга. Карагыз әле, кеше үзе нинди нәрсә соң ул? Балчыктан укмашкан җир шарына үлем әчесе белән чытырдап ябышкан, шул хәлендә бозлы караңгылыктан очып барган кечтеки генә микроорганизм түгелмени? Әллә югыйсә, ул фикер дип аталган махсус бер серле материяне — һәр микроны эченә бөтен галәмне сыйдыра алучы материяне эшләп чыгару өчен кирәк булган илаһи бер аппаратмы?.. Дәшмисезме? Шул шул менә... Гарин креслосына эчкәрәк кереп, аякларын бөкләп утырды. Аксыл яңакларына алсулык йөгерде. — Минем тәкъдимем икенче төрлерәк. Тыңлагыз, дошманым... Җир шарына идарә итүне мин үз кулыма яулап алам. Минем әмеремнән башка бер генә морҗада төтен чыгармаячак, бер генә кораб та гаваньнан кузгалмаячак, бер генә чүкеч тә сукмаячак, һәммә нәрсә, хәтта сулу алу да үзәккә буйсындырылачак. Үзәктә — үзем булам. Барлык әйберләр дә минеке булачак. Алтын тәңкәләргә мин үз сурәтемне — үземнең такыя кигән сакаллы башымны, икенче ягына исә мадам Ламольның профилен төшертәчәкмен. Аннары мин "тәүге меңне" — әйтик, ике-өч миллион парны сайлап алачакмын. Болары патрицийлар. Алар ләззәткә һәм иҗатка хокук алалар. Аннары без культурага хезмәт күрсәтү өчен күпме эшче кул кирәк булачагын исәпләп чыгарабыз. Боларны да сайлап алабыз. Әдәп йөзеннән боларын хезмәт ияләре дип атыйбыз... — Шулайдыр инде... — Сөйләшеп бетерик әле башта, авыз ерырга аннары да өлгерерсез... Алар бунт күтәрмәячәкләр, иптәшкәем. Революция дигән нәрсәнең тамырына балта чабачакмын. Классификация үткәргәннән соң, хезмәт кенәгәсе бирер алдыннан һәрбер хезмәт иясенә кечкенә генә операция ясалачак. Ул үзе моны сизмәячәк, наркоз белән эшләнәчәк. Баш сөягенә әкрен генә бер кадап алалар да, башы әйләнеп киткәндәй тоела да — кол булып һушына килә. Гаҗәеп ямьле бер утрауга махсус группа сайлап үрчетергә куячакмын. Кирәге калмаган артык бәндәләрне юк итәчәкмен. Кешелек җәмгыятенең Петр Гарин төзегән структурасы менә шундыйрак төс алачак. Әлеге хезмәт ияләре, тамак ялына карусыз-нисез, ат шикелле эшләячәк. Алар инде кеше булудан туктап, тамактан гайре кайгылары калмаячак. Тешләргә ризык эләксә, алар инде үзләрен бәхетле санаячак. Сайлап алынган патриций дигәннәрем — болары инде пәйгамбәр дәрәҗәсендә яшәячәк. Гомумән алганда, кешеләргә нәфрәт белән карасам да, юньлерәк халык арасында яшәве күңеллерәк бит. Сүземә ышаныгыз, дускаем, бу нәкъ теге шагыйрьләр хыялындагы алтын заман булачак. Җир шарын артык халыктан арындыру өянәге бик тиз үтәчәк. Шельга: — Фашистлар утопиясе, болай тыңлавы кызык, — дип куйды. — Роллингка сөйләдегезме соң әле? — Утопия түгел шул — бөтен кызыгы да әнә шунда. Логикага таянып эш итәм... Роллингка берни сөйләгәнем юк: хайван ла ул... дөньядагы барлык Роллинг ишеләр берни күрмәенчә эшләгәннең һәммәсен мин бер үзем төгәл программага җиткереп үстерәм. Алар үз эшләрен авыр кымшанып, вәхшиләрчә башкаралар. Иртәгә утрауга җитәрбездер... Мине, шаяртып сөйләмәгән икән, диярсез әле... — Нәрсәдән башларга соң ниятегез? Акчага сакал: төшерүдәнме? — Кара инде, бу сакал сезгә бер дә тынгылык бирмәде ләбаса. Юк. Эшне мин оборонадан башлап җибәрәм. Башта утрауны ныгытам. Шул ук вакытта Оливин поясына да һөҗүм итәм. Алтын паритетын (Дөнья күләмендә алтынның кыйммәте. Гаринның максаты — алтынның бәясен төшереп, буржуаз дөньядагы акча магнатларын аптырашта калдыру һәм властьны үз кулына алу. (Автор искәрмәсе.) егуым белән үк мин бөтен дөньяны дер селкетәм. Алтынны мин теләсәм күпме таба алачакмын. Шуннан инде һөҗүмгә күчәм. Ул сугыш ундүртенче елгыдан дәһшәтлерәк булыр. Җиңеп чыгасым көн кебек ачык. Аннары инде, сугышта мин җиңгәннән соң, исән калганнар арасыннан кирәк кадәр кешеләрне сайлап алам да эшкә ярамаган элементларны юк итәм. Мин сайлаган раса рәхәт сөрә, "хезмәт ияләре" исә, оҗмахта яшәгән тәүге кешеләр кебек, бик риза булып, намус белән эшли. Оста уйланганмы? Нәрсә, ошамый мәллә? Гарин яңадан шаркылдап көлеп җибәрде. Аны күрмәс өчен Шельга күзен йомды. Профсоюзлар бульварында башланып киткән уен шактый хәтәр төс алды. Яман да хәтәр бердәнбер юл калып килә. Җиңүгә шуның белән генә ирешеп булыр төсле. Ничек кенә булмасын, хәзергесе вакытта эштән баш тартырга ярамаячак. Шельга папирос алырга сузылды. Гарин көлемсерәп аны күзәтте. — Тәвәккәллисезме? — Тәвәккәллим. — Күптән шулай кирәк иде! Нишләргә теләвемне әйтим инде алайса: сез бит миңа ут чыгару өчен чакма ташыдай кирәк. Шельга, минем тирәгә үзләре явыз, үзләре аңгыра бәндәләр җыелган. Без һәрвакытны тату яшәмәбез яшәвен, тик шулай да мин сезне үзем белән бергә эшләргә мәҗбүр итәчәкмен, һич югы баштагы дәвердә, Роллингларны дөмбәсләү чорында... Кисәтеп куям, Роллингтан сакланыгыз: ул гаҗәп үзсүзле бәндә, үтерәм дигән икән — үтерми туктамаячак. — Күптән аптырап йөрим инде, нигә шуны акулаларга ташламагансыздыр? — Миңа заложник кирәк... Ничек кенә булмасын, "беренче мең" дигән исемлеккә мин аны якын да җибәрмәячәкмен... Әйдәгез, киенегез дә, ашарга менәбез. Төньяк-көнчыгышка табан куе кара болытлар агыла. Дулкыннарның йомшак сыртлары пыяла шикелле ялтырый. Яхта эзеннән елкылдап торган, күңелле дельфиннар җилеп киләләр, мәтәлчек ата-ата узып та китәләр. Җилкән өстеннән шау-гөр килеп, дәү-дәү акчарлаклар оча. Еракта океан уртасыннан рәшәдәй зәңгәрсу булып текә ярлы утрау калкып чыга. Мачта башындагы ояда утырган матрос: — Җир! — дип кычкырып җибәрде. Палубадагылар тетрәнеп куйдылар. Билгесез киләчәк җире! Ул горизонтта сузылып яткан озынча болыт сыман булып күренә. Җилдә киерелгән җилкәннәр "Аризона"ны әнә шунда очыртып илтә иде. Матрослар яланаяк килеш шап та шоп басып палуба юалар. Очсыз-кырыйсыз күктә ут бөркегән кояш океанда да чагыла. Гарин, сакалын бармаклары белән аралыйаралый, утрауны сарган киләчәк сөременә күз салырга омтыла. Әх, белә алса икән!.. Васильев утравының аргы башында көзге кояш батып килгән чак. Утын төягән баржа, буксир, балыкчы көймәләренә, эллингларның рәшәткәле краннары арасында чуалып калган төтен сәләмәләренә карасу шәфәкъ кызыллыгы төшкән. Буш сарайларның тәрәзәләренә гүя ут капкан төсле булып күренә. Көнбатыштан, төтен эченнән, карасу-кызгылт Нева буйлап бер пароход килә иде. Ленинградка сәлам биреп һәм юлның тәмам булуын белгертеп, ул яман ачы итеп кычкыртып җибәрде. Аның иллюминатор утлары Тау институты, Диңгезчеләр училищесы колонналарын, күңел ачып йөрүчеләрнең йөзләрен яктыртып алды да ак баганалы, кызыл йөзмә таможня янына туктарга ниятләде. Гадәттәге тикшерү ыгы-зыгысы башланды. Беренче класста килгән киң яңаклы, кара тут йөзле пассажир, паспортына караганда Француз география җәмгыяте вәкиле, бортка якын торган килеш, кичке томанга төренгән шәһәрне күзәтә иде. Исакийның гөмбәзе, Петропавел соборы һәм Адмиралтейство шәмнәре әле шәфәкъ нурында коена. Күккә төбәлгән собор шәме Россиянең диңгездән үтә торган чиген саклар өчен Петр уйлап чыгарган сөнгедәй тоела иде. Әлеге пассажир собор шәменә текәлеп муенын суза төште. Озак еллар читтә йөргәннән соң туган йортының түбәсен күреп дулкынланган, таң калган юлчы сыман күренә иде ул. Бер заман карасу Нева өстендә тантаналы көй яңгырарга тотынды: таптар сөнгесендә шәфәкъ сүнеп килгән Петропавел соборында, императорларның каберләре өстендә курантлар "Интернационал" уйнап җибәрде. Әлеге кеше култыксаны чытырдатып кысты, крепостька таба аркасы белән борылды, авыз эченнән ырылдап куйган шикелле булды. Таможняда ул Артур Леви исеменә бирелгән паспортын күрсәтте, күзендәге зәһәр чаткыларны сиздермәс өчен, тикшерү барганда күңелсез генә башын аска иеп торды. Аннары шакмаклы пледын иңбашына салып, кечерәгрәк кенә чемоданын алып, Васильев утравының яр буе урамына төште. Күктә көзге йолдызлар җемелди иде. Ул шактый вакыт тынын кысып барганнан соң гәүдәсен турайтты. Йокыга талган йортларга, мачталарында ике ут янган, динамо моторы тонык кына дөпелдәгән пароходка күз йөртеп алды да күпергә таба юнәлде. Каршысына, акрын гына атлап, озын буйлы, киндер блуза кигән берәү килә иде. Әлеге кеше турысыннан узган чакта йөзенә текәлеп: "Йа раббем!" — дип пышылдады да, бу үтеп киткәннән соң: — Волшин Александр Иванович түгелме соң бу? — дип калды. Таможняда үзен Артур Леви дип таныткан әлеге кеше кинәт сөрлегеп китте, әмма борылып карамады, адымын гына тизләтә төште. Иван Гусевны Тарашкин улы яки энесе шикелле якын күреп үз өендә яшәтә, укырга-язарга, аң-белемгә өйрәтә. Малайның шул чаклы аңлы һәм тырыш булуын күреп Тарашкин сөенеп бетә алмый. Кичләрен бодай ипие белән колбаса ашап, чәй эчкәннән соң Тарашкин папироска дип кесәсенә тыгыла да, тәмәке тартмаска дип сүз биргәнлеге исенә төшеп, тамагын кырып куя, бармаклары белән чәчен тузгытып әңгәмә башлап җибәрә: — Капитализмның нәрсә икәнен беләсеңме соң? — Юк, Василий Иванович, белмим. — Гап-гади итеп аңлатып бирим әле үзеңә. Тугыз кеше эшли, унынчысы аларның эшләгәнен үзенә тартып ала, тегеләр ач кала, бу исә маена чыдаша алмый башлый. Менә сиңа капитализм. Төшендеңме? — Юк, Василий Иванович, төшенмәдем. — Нәрсәсенә төшенмәдең? — Нигә алар аңа бирәләр соң? — Эксплуататор ич ул. Мәҗбүр итә... — Ничек мәҗбүр итсен ди инде? Алар тугызау, теге берүзе... — Ул кораллы, ә болар коралсыз... — Коралны аны тартып алып та була бит, Василий Иванович. Алар тырышмый гына торганнардыр... Тарашкин аңа мөкиббән китеп, авызын ачып карап тора. — Дөп-дерес, энекәш... Большевикларча фикер йөртәсең... Советлар Россиясендә без нәкъ әнә шулай эшләдек тә: коралны тартып алдык, эксплуататорларны куып җибәрдек, хәзер бездә ун кешенең унысы да эшли, унысы да тук... — Барыбыз да маебызга чыдаша алмыйбыз... — Юк, энекәш, маебызга чыдаша алмаска без бит чучкалар түгел, кешеләр. Майны без энергиягә әйләндерергә тиешбез. — Анысы ничек була инде аның? — Ничек буламы? Бик кыска вакыт эчендә без җир йөзендә иң акыллы, иң белемле халык булырга тиешбез... Аңлашыламы? Хәзер әйдә арифметикага тотыныйк... — Есть — арифметикага тотынырга, — дип, Иван шундук дәфтәре белән карандашын өстәлгә алып куя. — Буяу карандашын төкерекләмиләр — культурасызлык була ул... Аңлашылдымы? Алар һәр кичне әнә шулай гыйлем өстәп төн уртасын уздыралар, күзләрен йокы басканчы утыралар. Ишкәкчеләр клубының кече капкасы төбендә киң яңаклы, һәйбәт киенгән берәү кулындагы таягы белән җирне казыштыргалап тора иде. Тарашкин белән Иван үтеп барганда, теге кеше башын калкытып аларга сәер итеп карап куйды. Тарашкин күркә шикелле кабарынды, Иван аңарга сыенды. Теге кеше: — Мин биредә иртәдән бирле көтәм. Иван Гусев дигән малай шушымы инде? — дип сүз кушты. Тарашкин еш-еш сулап: — Сезнең анда ни эшегез бар? — дип җавап кайтарды. — Бигайбә, әдәплерәк булырга тырышыйк әле, иптәш. Минем фамилиям Артур Леви. Ул кесәсеннән удостоверение чыгарып Тарашкинның борын төбендә ачып җибәрде: — Мин Париждагы совет полпредлыгының бер вәкиле булам. Тарашкин нидер мыгырдап куйды. Артур Леви бумажнигыннан кайчандыр Гарин Шельгадан алган фотографияне чыгарып күрсәтте. — Сез бу рәсемнең шушы малайдан төшерелгәнен раслый аласызмы? Тарашкинның ризалашмый хәле юк. Иван сызарга да ниятләгән иде, тик өлгерми калды: Артур Леви аның җилкәсеннән умырып алды. — Фотографияне миңа Шельга тапшырды. Миңа Малайны шушы адреста күрсәтелгән җиргә илтеп җиткерергә дигән яшерен вазифа йөкләнде. Каршылык күрсәтсә, кулга алырга тиеш булачакмын. Сез ризамы Шуңа? Тарашкин аңа: — Кайда мандатыгыз? — диде. Артур Леви Париждагы совет илчелеге бланкысына Язылган, куллар куелган, печатьләр басылган мандатын күрсәтте. Тарашкин ул мандатны тоташтан укып чыкты. Көрсенеп, дүрткә бөкләде. — Дөрес шикелле болай үзе — аны каян беләсең. Бәлки, аның урынына башка берәү барса да ярар? Малайның бит укыйсы бар... Артур Леви тешләрен ыржайтып елмаеп куйды: — Бер дә хафаланмагыз. Минем янда аңа начар булмас... Тарашкин юлдан хат язарга кушып Иванның колагына киртләгән иде. Чиләбедән открытка алгач, бераз тынычлана төшкәндәй булды: "Кадерле иптәш Тарашкин, хезмәткә — хөрмәт, беренче класста шәп кенә барабыз. Артур Артурович мине яхшы ашата, яхшы карый. Мәскәүдә үземә бүрек белән өр-яңа җылы пинжәк, итек сатып алып бирде. Бер генә ягы ошап бетми — күңелсез: Артур Артурович көне буе сөйләшми бара. Шуны да әйтим әле, Самар вокзалында бер ятим малайны очраттым. Элеккеге иптәшне. Ачуланмагыз инде, мин ана сезнең адресны бирдем, килеп чыгар, көтегез". Александр Иванович Волшин СССРга Артур Леви исеменә алынган паспорт һәм Француз география җәмгыяте кәгазьләре белән килеп төште. Үз вакытында Гаринга шактый мәшәкать тудырган ул кәгазьләргә бәйләнерлек түгел, бары тик полпредлык удостоверениесе белән мандат кына кулдан ясалган иде. Ә ул кәгазьләрне Волшин Тарашкиннан башка берәүгә дә күрсәтмәде. Рәсми төстә исә Артур Леви Камчаткадагы ут бөркеп торган гигант тауларның — җирле исемдәге сопкаларның вулканнарын тикшерү өчен килгән иде. Сентябрь урталарында ул Иванны алып Владивостокка юлланды. Экспедиция үткәрү өчен кирәкле әйберләр һәм инструментлар салынган әрҗәләр Сан-Францискодан туптуры су юлы белән бераз алданрак килеп төшкән иде. Артур Леви эшне тиз тотты. Берничә көн эчендә геологик партия туплап, егерме сигезенче сентябрьдә экспедиция совет пароходына утырып Владивостоктан Петропавелга кузгалды. Юл шактый читен иде-Төньяктан исә торган җил кара болытлар куып китерә дә Охот диңгезенә кар ярмасы чәчтерә. Дәһшәтле су сахрасында пароход бөтенләй югалып калды, ара-тирә шыгырдап куйгалады. Петропавелга унберенче көнне генә барып җиттеләр. Әрҗәләрне бушаттылар, атларны төшерделәр дә янә бер тәүлектән урман-таулар аша, чишмәләр буйлап, сазлыклар һәм куе урманнар кичеп алга атладылар. Экспедицияне Иван алып барды: малайның хәтер шәп, эт шикелле сизгер иде. Артур Леви нык ашыктырганга күрә иртә таңнан кузгалып, бер дә ял итмичә, кичке караңгы төшкәнчегә хәтле бардылар. Атлар арыды, кешеләр ризасызлык белдерә башлады, әмма Артур Леви үзенекен итте — беркемне кызганмады, акчадан тормады. Көннәр бозылып китте. Эрбет агачларының башлары күңелсез авазлар чыгарып шыгырдады, ара-тирә йөзәр еллык агачның шатыр-шотыр дөнья җимереп ауганы яисә таш катламының дөбердәп ишелеп төшүе колакларны тондыра. Таш төшеп ике атны үтерде, янә дә икесе йөкләре-ниләре белән дерелдәп торган сазлык төбенә чумды. Иван гадәтенчә алдан барды, сопкаларга үрмәләп, агач башларына менгәләп ул үзенә генә мәгълүм билгеләрне караштыргалады. Бервакытны ул кедр башында чайкалачайкала: — Әнә ул! Артур Артурович, әнә генә ич ул! — дип кычкырып җибәрде. Тау инеше өстендәге текә таш кыяда җилләр ашаган, башына очлы бүрек кигән, кулына җәя белән ук тоткан хәрби кеше сурәте күренде. Иван: — Хәзер инде ук буйлап көнчыгышка таба, Шайтан ташына хәтле барасы, аннан лагерьга күп калмый! — дип кычкырды. Шунда гына привал ясадылар. Йөкләрне өр-яңадан чишеп бәйләделәр. Олы итеп учак ягып җибәрделәр. Талчыккан кешеләр шундук йоклап та киттеләр. Караңгы төндә эрбет агачларының шаулавы аралаш ерактан тонык кына булып шартлау тавышлары колакка килеп бәрелгәләде, җир дерелдәп куйгалады. Учак сүнәм-сүнәм дип торганда көнчыгышта гүя ниндидер пәһлеван таулар арасында күмерләргә өреп ут чыгара, шуларның тонык яктысы болытларда чагыладыр сыман — шул рәвешле таң атып килә иде. Маузер кобурыннан кулын алмаган Артур Леви таң беленүгә кешеләрне типкәләп уятырга кереште. Утлар яндырып, чәйләр кайнатып торырга ирек бирмәде. "Алга, алга!.." Алҗыган, тәмам эштән чыккан кешеләр таш кисәкләре тулып яткан, адәм үткесез урман аша юлга кузгалдылар. Агачларның биеклегенә хәйран калырлык. Абага эченнән атларның колаклары гына күренә, аяклары бар да кан. Янә икесен ташлап калдырырга туры килде. Артур Леви койрыкта бара — кулы маузерда. Тагын бишалты адымнан соң үтерсәң дә беркем урыныннан кымшана алмас төсле тоела иде... Җил Иванның яңгыравык тавышын китереп җиткерде: — Монда килегез, иптәшләр, монда, Шайтан ташын таптым... Аның Шайтан ташы дигәне кеше башына охшаган, әйләнә-тирәсе буланып торган иләмсез дәү бер таш булып чыкты. Ул ташның янында гына җир астыннан дөп-дөп итеп кайнар су атып ята иде. Юлчылар борынборыннан бирле бу суда коена торган булган. Ташларга билгеләрне дә шулар төшереп калдырган. Әкиятләрдә козгын китергән яшәү суы — арыганга көч бирә торган су, радиоактив тозларга бай су иде бу. Ул көнне җил төньяктан исә, караңгы болытлар урманның өстеннән үк агыла иде. Биек-биек наратлар моңсу гына шаулап утыралар, эрбет агачларының карасу очлары түбән иелә, яфраклы агачлар исә яфрак коя. Болытлардан ярма сибелә, бозлы яңгыр ява. Тайга бушап калган иде. Әйләнә-тирәдә мең чакрымга сузылган азлыклар, ташлы сопкалар өстендә ылыслы урман шаулап утыра. Күк йөзен болыт томалаган, төньяктан торган саен зәһәррәк, торган саен хәвефлерәк суык агыла. Агач башларының шаулавыннан, җилнең ыжгыруыннан башка әлеге бушлыкта берни ишетелмәс төсле тоела иде. Кошлар очып киткән, киек җанварлар качып беткән. Кеше исә бу якларга үзенең үлемен эзләп килсә генә килер иде. Әмма кеше килгән булып чыкты. Аның өстендә эчетышы җирән сәләмә тун. Бау белән бик түбәнтен билен буган. Аягына яңгырдан бүрткән ката кигән. Битен ничәмәничә елдан бирле тарак күрмәгән сакал баскан. Чал чәче исә җилкәсенә төшеп тора. Мылтыгына таянып көч-хәл белән йөри, калкулыкны әйләнеп үткән чагында әледәнәле агач тамырларына ышыклана. Туктаган саен гәүдәсен бөкшәйтеп сызгыргалап куя: — Фють, Машка, Машка... Фють... Менә биек үлән арасыннан кәҗә тәкәсенең башы күренә. Кыршылган муенында —бау өзеге. Әлеге кеше мылтыгын югары күтәрүгә, кәҗә тәкәсе янә үлән арасына поса. Әлеге кеше үкереп куя, ташка утыра. Ике тез арасына утырткан мылтыгы дер-дер килә. Хәлсезлектән аның башы салынып төшә. Шактый озак утырганнан соң ул тагын: — Машка, Машка... — дип чакыра башлый. Аның төссезләнгән күзләре үлән арасыннан бердәнбер ышанычы булган тәкәне эзли: соңгы патрон белән шуны атып алып, итен киптерсә, янә берәр айга сузар, бәлки, әле язны да күрә алыр иде... Моннан җиде ел элек ул үзенең даһи фикерләрен ничек итеп эшкә җигәргә белми йөргән иде. Үзе яшь, үзе көчле, әмма фәкыйрь иде ул чагында. Күрмеше булып Гаринга тап булды. Гарин аңа зур планнар төзеп күрсәткәч, бу бичара дөньядан ваз кичеп менә бирегә — вулкан итәгенә килеп чыкты. Моннан җиде ел элек бу тирәдә урман кисеп, кышлак төзеделәр, лаборатория эшләделәр, бәләкәй генә гидростанциягә радиоустановка корып җибәрделәр. Кайчандыр вулкан чыгарып аткан гаҗәеп дәү ташлар арасында, шаулап утырган төп-төз наратлар янында ул поселокның ишелеп-тишелеп беткән туфрак түбәле өйләрен әле дә күрергә мөмкин. Ул монда ияртеп килгән кешеләрнең кайсы үлде, кайсы качты. Корылмалар кырылып ята, бәләкәй гидростанциянең плотинасын язгы сулар алып китте. Җиде еллык хезмәт, җирнең тирән катламнарын — Оливин поясын тикшерүләр, көтелмәгән нәтиҗәләр юк кына бер нәрсә — кәҗә тәкәсенең күпме чакырып та мылтыктан атып алырлык арага якынлашмавы аркасында аның белән бергә һәлак булсынмыни инде? Элекләре кеше яши торган җиргә җитүе — тайгадан өч йөз километр баруы берни түгел иде. Хәзер менә аяк-кулларын ревматизм эштән чыгарды, тешләрен зәңгелә кырып салды. Бар өмете кулга ияләшкән кәҗә тәкәсендә иде — карт аны кыш өчен саклап тоткан иде. Каһәр төшкере нәрсә ышкыла-ышкыла бауны өзгән дә читлегеннән чыгып сызган. Актык патрон белән корулы мылтыгын күтәреп, карт хәзер инде аны чакырып йөрергә мәҗбүр. Кич якынлашып килә, болытлар тезмәсе отыры караңгылана бара, җил зәһәррәк исә — илаһи зур наратларны чайкалдыра. Кыш белән бергә үлем килә. Йөрәге ярылырга җитешә... Шулай ук моннан гайре кешеләр күрә алмас, янып торган мич янында икмәк исенә, тормыш исенә сокланып утыра алмас микәнни инде? Карт акрын гына елап җибәрде. Шактый озак вакыт үткәч: — Машка, Машка... — дип тагын чакырды. Юк, бүген атып булмастыр, ахры... Карт сыкрыйсыкрый урыныннан кузгалып, кышлакка таба атлады. Менә ул тукталды. Башын күтәрде — ярма-ярма кар битенә китереп бәрде, җил аның сакалын тузгыта башлады... Юкюк, ялгышкандыр... Җил генә нарат башларын бер-берсенә ышкыгандыр... Шулай да карт әле китәргә ашыкмады — йөрәгенең дөп-дөп тибүен тыя төшәргә тырышып, бер урында шактый озак басып торды. Шайтан ташы ягыннан кемнеңдер: — Әһә-һә-һәй! — дип кычкырганы тонык кына булып ишетелде. Карт тирән сулап куйды. Күзенә яшь килде. Ачылган авызына кар тулды. Кичке эңгердә аланда ниләр барын юньләп күрерлек түгел иде инде... Җил ниндидер бер малайның күкле-яшелле тавышын китереп җиткерде: — Әһә-һә-һәй, Манцев! Биек үлән арасыннан тәкә башын калкытты — бу сахраны бозган тавышка колакларын тырпайтып, хуҗасы янына ук килде... Уңнан да, сулдан да тавышлар якынайганнан-якыная барды. — Әһә-һәй... Манцев, сез кайда? Исәнме сез? Картның сакалы селкенә, иреннәре дерелди, һәм ул кулларын җәеп: — Әйе, әйе, исән әле мин... Манцев мин ул, — дип кабатлый, тик авызыннан өне чыкмый иде. Кышлакның корымланып беткән бүрәнәләре мондый рәхәтне кайчан күрде икән? Вулкан ташларыннан өелгән учакта дөрләп ут яна, котелокларда су кайный. Манцев күптән онытып бетергән чәй, икмәк, дуңгыз маеның исен ләззәтләнеп исни. Кешеләр ниндидер әйберләр алып керәләр, ул әйберләрне чишәләр, кычкырып сөйләшәләр. Калку яңак сөякле берәү аңа буларын бөркеп торган кружка белән чәй суза, бер телем ипи тоттыра... Ипекәй! Манцев калтыранакалтырана, тйз-тиз тешсез авызы белән икмәкне әвәләргә керешә. Ниндидер малай Манцев каршысына чүгәләп утырган да аның хәленә кереп, ни рәвешле икмәкне әле кабып каравын, әле ярым җимерек кышлагына килеп кергән бу үзгәрешнең төш кенә түгеллегенә ышанып җитмичә, тузгыган сакалына тидереп алуын күзәтеп утыра. — Николай Христофорович, әллә мине танымыйсызмы? — Юк, юк, мин кешедән биздем инде, — дип мыгырдана Манцев. — Минем күптән ипекәй ашаганым юк. — Иван Гусев ич инде мин... Николай Христофорович, мин барын да сез кушканча эшләдем. Башыңны өзәрмен, дигән идегез бит, хәтерлисезме шуны? Манцев берни хәтерләми, учак яктысында утыручы таныш түгел кешеләргә генә күзен акайтып карап тора. Иван аңа үзенең кайчандыр тайгадан Петропавловскига баруларын, аюлардан качуларын, бозау чаклы сары мәче күреп коты алынуларын, тик ул мәченең тагын өчәвен ияртеп аның яныннан узып китүләрен, тиен ояларыннан эрбет чикләвеге эзләп табуларын, шуның белән туенып баруларын, Петропавловскида пароходка бәрәңге әрчергә яллануларын, Владивостокка җиткәч тә әле янә җиде мең километрны вагон асларындагы күмер тартмасында яшеренеп баруларын сөйләргә тотынды. — Мин сүземдә тордым, Николай Христофорович, сезне алмага кешеләр ияртеп килдем. Теге чакны юкка гына буяу карандашы белән минем аркага яздыгыз. Иван, сүз бирәсеңме? — дип кенә сорыйсыгыз калган. Мин әйтер идем: сүз бирәм, дияр идем. Әллә сез минем аркама ярамаган сүз — Советка тел тидереп язгансыздыр. Килешәмени ул алай? Хәзер инде миңа таяна алмассыз — пионер мин хәзер. Манцев аңа таба иелә төшеп, чабата иреннәрен сузып, карлыккан тавыш белән: — Болар нинди кешеләр? — дип пышылдады. — Франциянең гыйльми экспедициясе, дим ич инде. Монда сезне алырга килер өчен Ленинградта мине эзләп йөргәннәр... Манцев аны иңсәсеннән тупас кына эләктереп алды: — Гаринны күрдеңме соң? — Өркетмәгез, Николай Христофорович, минем таянычым бар хәзер — Совет власте... Сыртыма язып җибәргән язуыгыз ышанычлы кулларда... Гариныгызның кирәге бер тиен. — Болар нигә килделәр соң әле? Ни кирәк аларга миннән? Мин бит аларга берни әйтәчәк түгел. Мин бит аларга берни күрсәтәчәк түгел. Манцевның йөзе бүртеп чыкты, ул як-ягына карангалады. Аның янына сәкегә Артур Леви килеп утырды. — Тынычланырга кирәк, Николай Христофорович. Ашагыз, ял итеп алыгыз... Ашыгыч эш түгел, без сезне моннан ноябрьсез дә алып китмибез әле. Манцев сәкедән төште. Аның куллары калтырый иде. — Мин сезнең белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә телим. Ул ышкыланмаган, яртылаш черек такталардан әштер-өштер ясалган ишеккә авыр атлап килде дә төртеп ачты. Төнге җил аның тузгыган чал сакалын җилфердәтергә тотынды. Юеш кар бөтерелә иде. Артур Леви аның артыннан караңгылыкка атлады. Манцев ачудан тетрәнә-тетрәнә: — Винтовкамда актык патрон... Үтерәм мин сезне! Таларга килгән кешеләр сез! — дип белдерде. — Әйдәгез җилсез якка чыгып басыйк әле. — Артур Леви аны өстерәп баргандай алып барды да бүрәнә стенага терәде. — Ташлагыз шул җенләнүегезне. Сезне алырга мине Петр Петрович Гарин җибәрде. Манцев дер-дер калтырап Левиның кулларына ябышты. Аның шешенгән йөзе, җилсенгән күз кабаклары тартышып куйды, тешсез авызы еламсыраган шикелле булды. — Исәнмени Гарин?.. Мине онытмаганмыни? Бергә ачлыкны кичердек, бөек планнар төзедек... Тик алар һәммәсе дә юк сүз, юк эш икән... Нәрсә ачтым соң мин биредә? Мин җир кабырчыгының серен ачтым... Үземнен. теоретик фикерләремнең һәммәсен исбат итүгә ирештем... Бу чаклы матур нәтиҗәне көтмәгән дә идем... Оливин менә шушында. — Манцев юеш каталары белән таптанып алды. — Терекөмеш белән алтынның очы-кы-рые юк... Тыңлагыз менә: кыска радио дулкыннарына таянып җир шарының эчке дөньясын белүгә ирештем... Әллә ниләр бар анда... Мин дөнья күләмендә яшәп килгән фәнне икенче төрлегә үзгәрттем... Гарин йөз мең доллар таба алса — без аның белән әллә ниләр майтарыр идек!.. — Гарин миллиардларга хуҗа кеше ул, Гарин турында бөтен дөнья газеталары шаулый, — диде Леви. — Ул һиперболоид төзегән, Тын океанда бер утрауны басып алган, зур эшләргә хәстәрләнә. Ул фәкать җир кабырчыгы хакында сезнең тикшеренүләрегезне көтә. Сезне алырга дирижабль җибәрәчәк. Көннәр бигүк бозылып китмәсә, бер ай эчендә причал мачтасын куя да алырбыз шикелле. Манцев стенага сөялгән килеш башын аска салындырып озак вакыт дәшми торды. Аннары инде бәгырьләрне әрнетерлек үпкә белән: — Гарин, Гарин, — дип кабатлады. — Мин аңа һиперболоид идеясен бирдем. Мин аңа Оливин поясы турында фикер бирдем. Тын океандагы утрауны да мин әйткән идем. Ул минем миемне талады, үземне каһәр төшкере тайгада черетте... Хәзер инде мин тормыштан нәрсә генә алырга сәләтле? Койка, врач, манный ботка... Гарин, Гарин... Кеше идеяләренең башына җитүче!.. Манцев йөзен котырынып искән җилгә каршы күтәрде: — Зәңгелә минем тешләремне койды, лишай тиремне көйдерде, күзләрем юньләп күрми, башым эшләми... Соң, бик соң искә төшергән шул мине Гарин... Гарин Иске һәм Яна Дөнья газеталарына радиодан болай дип игълан итте: "Мин, Пьер Гарри. Тын океанда, көнбатыштан йөз утыз градус озынлыгында, көньяктан егерме дүрт градус киңлегендә яткан илле биш квадрат километрлы бер атауны, тирә-юньдәге вак-төяк утраулары һәм байлыклары белән бергә басып алдым, бу утрауны үз мәмләкәтем дип саныйм һәм үземнең бәйсезлегемне актык тамчы каныма кадәр саклаячакмын". Мәзәк кенә килеп чыкты шул. Тын океанның көньягындагы ул атауда кеше яшәми, гәрчә ямьле булса да, берни белән танылмаган иде. Хәтта әле аныц кайсы илнеке — Американыкымы, Голландиянекеме, Испаниянекеме икәнлеге дә билгеле түгел иде. Тик инде Америка белән бәхәскә кереп тормыйча, аңа юл куйдылар. Гәрчә утрауның кыйммәте анда барып җиткәнче тотылачак күмер бәясенә тормаса да, принциптан баш тартмаска ниятләделәр һәм Пьер Гаррины кулга алып, ә утрауга мәңгелек тимер мачта утыртып, аңар исә Кушма штатларның резин катнаштырып эшләнгән йолдызлы флагын кадап кайту максаты белән Сан-Францискодан җиңел крейсер җибәрделәр. Крейсер китеп барды. Гариннан көлеп "Бичара Гарри" дигән фокстрот та чыгарып өлгерделәр. Янәсе, бәп-бәләкәй бичара Гарри гашыйк була кара кашка, аны шуннан итмәк була королева. Ул аны бәп-бәләкәй утрауга алып китә, шунда алар фокстрот бииләр — король белән королева икәүдән-икәү. Королева әйтә икән: "Бичара Гарри, тамагым ач, ашыйсым килә", — ди икән. Аңа җавап итеп Гарри көрсенеп куя, биюен белә, чөнки утрауда кабырчыктан, чәчәктән башка берни юк икән. Менә берчак утрауга кораб килә. Чибәр капитан королеваны култыклап ала, сый-нигъмәт янына китерә. Королева көлә-көлә ашап-эчеп утыра, ә бичара Гаррига ялгыз биергә кала... Фокстрот әнә шул рәвешчә дәвам итә. Атна-ун көн үткәч крейсердан радиохәбәр килә: "Утрау каршында торам. Төшәргә туры килмәде: утрауның ныгытылган булуын хәбәр иттеләр. Үзен утрауның хуҗасы дип атаучы Пьер Гаррига ультиматум җибәрдем. Иртәнге җидедә срогы чыга. Шуннан соң акрынлап десант төшерәм". Бичара Гарриның алты дюймлы тупларга йодрык янавы үзе генә дә мәзәк хәл инде... Тик менә икенче көнне дә, башка көннәрне дә крейсердан бүтән төрле хәбәр килмәде. Соңгы кабат сорау куйгач, ул бөтенләй җавап бирмәде. Иһи! Хәрби министрлыктагы кайберәүләр кашын җыерды. Аннары газеталарда Мак Линнейдан алынган сенсацияле интервью басылып чыкты. Аның раславына караганда, Пьер Гарри атаклы рус авантюристы инженер Гарин икән ләбаса. Шактый зур җинаятьләр, әйтик, Париждан ерак түгел урнашкан Вилль Даврадагы серле үтерү вакыйгасы да шуның исеменә бәйле нәрсәләр икән. Утрауны басып алу вакыйгасы Мак Линнейны аеруча таңга калдыра, чөнки Гаринны утрауга илткән яхтада ул чакны "Анилин Роллинг"ның хуҗасы Роллинг үзе дә булган икән. Аның акчасына Америкада һәм Европада искитәрлек күп материал сатып алганнар һәм ул материалны утрауга илтү өчен кораблар яллаганнар икән. Законга сыярдай эшләр эшләнгәндә Мак Линней авыз ачып сүз әйтмәгән, ә менә хәзер исә ул химия короле Роллингның закон белән искиткеч дәрәҗәдә исәпләшә торган кеше булуын әйтеп үтүне үзенең бурычы саный. Утрауны басып алу Роллинг белән исәпләшми генә эшләнгән һәм Роллингның утрауда әсирлектә булуын, миллиардер кулы белән моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән шантаж ясауларын тагы да ныграк раслый. Бусы инде уен эш түгел. Иң изге нәрсәне — законны бозу килеп чыккан. Полиция агентлары август аенда Гаринның күпме товар сатып алуы хакында мәгълүмат җыйдылар. Коточкыч зур саннар килеп чыкты. Ә ул арада хәрби министрлык юкка гына крейсерны эзләтеп азапланды: крейсер табылмады. Җитмәсә Анилин заводларының шартлавы турында шул афәтне күргән кеше — рус галиме Хлыновның сөйләгәне газеталарга басылып чыкты. Гауга кубарлык иде шул. Хөкүмәтнең күз алдында ниндидер авантюрист хәрби әһәмияткә ия булган коточкыч күп әйбер җыйган, утрауны басып алган, Американың бөек гражданинын иректән мәхрүм иткән, җитмәсә әле тагын хәшәрәт, вәхши, меңләгән кеше үтерүче бер явыз икән. Телеграф янә дә хәвефле хәбәр китерде: яңача эшләнгән билгесез дирижабль Гавай утраулары өстеннән очып үткәндә Гило портына төшеп бензин белән су алган, Куриль утрауларын үтеп, Сахалин турысына җитәрәк түбәнәйгән, Александровск портыннан бензин белән су алган да шуннан соң төньяк-көнбатышка таба китеп югалган. Корабның металл кабыргаларында П. һәм Г. хәрефләре барын күргәннәр. Шуннан инде Гаринның Мәскәү агенты булуына шик калмады. Менә сиңа "бичара Гарри". Палата иң кискен чаралар күрүне таләп итте. Сигез линкордан торга флот "Мөртәтләр утравына" юнәлде: хәзер инде ул утрауны Америка газеталары шулай атап йөртә иде. Шул ук көнне бөтен дөньядагы радиостанцияләр гаҗәп дәрәҗәдә оятсыз һәм әдәпсез радиограмма кабул иттеләр: "Алло! Алло! Белмәү сәбәпле генә Мөртәтләр утравы дип атап йөртелгән Алтын атау станциясе сөйли. Алло! Пьер Гарри барлык илләрнең хөкүмәтләренә дә үзенең эчке эшләренә тыкшынмаска дигән киңәш бирә. Пьер Гарри үз утравын саклаячак, Алтын атау суларына кергән һәр хәрби кораб яисә флотны Америка җиңел крейсерының язмышы көтә: аны су төбенә җибәрү өчен ун-унбиш секунд вакыт җитте. Пьер Гарри бөтен җир шарында яшәүчеләргә политиканы ташлап, аның исеме белән аталган фокстротны биергә чын күңелдән киңәш бирә..." Кышлак янындагы чокырда плотинаны төзәттеләр. Электростанция эшли башлады. Артур Левидан көннеңкөнендә: причал мачтасы әзерме, дип түземсезләнеп сорый тордылар. Космоста тыныч кына яткан җирдән эшләргә нәрсә мәҗбүр иткәнен дә тикшереп тормастан, электромагнит дулкыннар эфирга таралалар, аннан исә Гаринның котырган тавыш белән: "Тагы бер атнадан причал әзер булмаса, дирижабль җибәрәм, ә сезне атып үтерергә кушам, ишетәсезме, Волшин?" — дип гырылдаганын радиоалгычларга илтеп җиткереп, үзләре тимер чыбыклар буйлап җиргә сеңәләр — электәге тыныч хәлләренә кайталар. Вулкан итәгендәге кышлакта ашыгыч эш бара: киң генә мәйданны чистарталар, зифа наратларны егалар, җиргә тирән батырып өч аяклы манара утырталар. Һәммә кеше хәлдән тайганчы эшли, тик шулай да Манцев аларның барысыннан да ныграк борчыла, ныграк чаба. Аның инде бу арада тамагы туеп, гәүдәсе бераз ныгый төшкән шикелле булды, тик менә акылына гына зәгыйфьлек килде ахры. Кайсыбер көнне ул, дөньясын онытып, тузгак чәчле башын ике кулы белән кысып тота да бернигә исе китмичә сәкедә утыра бирә. Яисә бәйләп куйган җирдән Машканы чишеп ала да Иванга: — Кеше күзе күрмәгән нәрсәне күрсәтимме үзеңә? — ди. Кәҗә тәкәсен алдан җибәреп, аның бавына ябышып кыядан кыяга үрмәләп Манцев белән Иван вулканның кратерына таба юл алалар. Зифа наратларны узгач, дәү-дәү ташлар арасында кәкре-бөкре куаклар гына үсә, тагын да өстәрәк исә кайсын лишай, кайсын кар каплаган кара ташлар гына ята. Кратерның кырыйлары гигант циркның яртылаш җимерелгән стеналары шикелле теп-текә. Манцев мондагы һәр ярыкны белгәнгә, ыңгыраша-ыңгыраша, хәл алырга туктап-туктап булса да, бормалы-бормалы сукмак ясап бер чыгынтыдан икенчесенә үрмәли дә үрмәли. Шулай да алар фәкать бер генә тапкыр, кояшлы җилсез көнне генә кратерның очына ук менеп җитә алдылар. Кратерның могҗизалы тешләре сүнгән ут өермәсеннән гыйбарәт бакыр төсле кызгылт күлне камап алган иде. Кояш түбәнәеп ул тешләрдән каткан тимер коймаклары өстенә күләгә төшерә. Каткан тимер ташкынының көнбатыш өлешендәрәк конуска охшаган бер оя калкып, шуның түбәсеннән аксыл төтен чыгып угыра иде. Манцев шакраеп каткан бармаклары белән төтен бөркеп утырган конуска төртте. — Анда ярык, бик беләсең килә икән инде, җирнең эченә үк төшеп җитә торган төпсез упкын, анда әле берәүнең дә күз салганы юк... — дип сөйләп китте. — Минем анда пироксилин шашкалар ташлап караганым бар. Шашка шул конусның төбенә төшеп шартлауга секундомерга басып, авазның йөрү тизлегенә таянып тирәнлекне исәпләп чыгардым. Аннан алган газларны тикшердем — пыяла ретортага җыеп, аның аркылы электр яктысы үткәреп, газ аша узган нурларны спектроскоп призмасында таркатып карадым... Вулкан газынын спекторында мин сөрмә, терекөмеш, алтын кебек авыр металларның сызыкларын күрдем... Иван, сиңа болар аңлашыламы соң? — Аңлыйм, аңлыйм, сөйләгез генә... — Һәрхәлдә, син бу Машкадан аңлырак булырга тиешсең... Бер вакытны шулай, вулкан әллә кайдан эчкәредән төкерек чәчкән мәлне, үлем белән исәпләшеп тормыйча, ретортага чак кына газ җыя алдым... Түбәнгә, кышлакка төшеп җитүем булды — вулкан болытларга көлдер, мичкә-мичкә таштыр чөяргә тотынмасынмы! Җир уянып киткән җәнлек сырты сыман тетрәп торды. Андый вак-төяккә илтифат итмичә, лабораториягә йөгердем — газны спектроскопка куеп карадым... Иван, син дә, Машка да, тыңлагыз... Манцевның күзләре ут чәчә, тешсез авызы кыйшайганнан-кыйшая бара иде. — Шул чагында мин бит әле Менделеев таблицасында булмаган бер авыр металлның да эзен таптым. Берничә сәгать узгач, колбада ул таркала да башлады: әүвәл колбадан саргылт нурлар бөркелде, аннары күгелҗем төскә, иң азактан җете-кызыл төскә керде... Саклану йөзеннән читкәрәк тайпылып калдым — гөрселдәп колба шартлады, ярты лабораториямнең көле күккә очты... Ул серле металлны мин М дип атадым: минем үз фамилиям дә М га башлана, менә бу тәкәнең дә исеме М га башлана. Ачышны кәҗә тәкәсе белән икәүләшеп ясадык... Берәр нәрсә аңлыйсыңмы соң син? — Сөйләгез, Николай Христофорович, сөйләгез... — М дигән металл Оливин поясының төбендә үк ята. Ул таркалган чагында гаҗәеп дәрәҗәдә күп җылылык бүленеп чыга... Шуннан инде мин, җирнең үзәген М металы тәшкил итә, дигән нәтиҗә ясыйм. Ләкин җир шарының үзәге уртача алганда нибары сигез берәмлеккә, ягъни тимер авырлыгына тиң булса, М дигән металл аннан ике тапкыр авыррак, димәк инде җирнең иң үзәгендә бушлык булырга тиеш. Манцев бармагын югары күтәрде һәм Иван белән кәҗә тәкәсенә караган килеш кот алырлык итеп көлеп җибәрде. — Әйдәгез карыйбыз... Өчәүләшеп текә сырттан металл күлгә төштеләр дә, металл коймакларда аяклары тая-тая, төтәсләнеп утырган конуска таба юнәлделәр. Аяк асларында ук эссе бөркеп яткан төпсез ярыклар очраштыргалады. Манцев тәкәнең борынына чиртеп алды да: — Машканы түбәндә калдырыйк, — диде. Иван белән икәүләшеп ваграк кайнар ташларга ябыша-ябыша конуска менеп киттеләр. — Инде түшеңә ят та кара. Алар конусның төтенсез ягыннан менеп, кырыена ук яттылар да башларын түбән салындырдылар. Конусның эче батынкырак булып, шуның үзәгендә бер җиде-сигез метр диаметрлы, бераз озынчарак упкын күренә. Аннан исә әллә кайлардан төптән, дәү-дәү ташлар тәгәрәгән шикелле, гөрелте ишетелә. Текәлеп карый торгач Иван кызгылт яктылык шәйләде — яктылык чиксез тирәннән килә иде. Әле тоныклангандай була, әле көчлерәк яна башлый, миләүшә төсенә керә, үткенәя... Шул чагында җир дә авыррак сулый, ташлар да дәһшәтлерәк тәгәрәргә тотына... — Көчәеп килә бу, таярга кирәк, — дип сөйләнде Манцев. — Бу яктылык җиде мең метрдан килә. Шунда инде М дигән металл таркала, алтын белән терекөмеш кайнап парга әйләнә. Ул Иванны билбавыннан эләктерде дә түбәнгә өстерәде. Конус дерелди, ташлар коела, хәзер инде төтен дә куерып, ярылган казаннан бөркелгән бу төсле булып чыга, упкын төбеннән алсу яктылык балкып түбәнтен үк йөзгән болытларны бизи иде... Манцев Машканың муенчагына бәйләгән бауны эләктереп алды. — Тизрәк булыгыз, егетләр, тизрәк... Хәзер ташлар чөяргә тотына... Авыр гөрелте кыялардан торган амфитеатрны тетрәтте — вулкан тау хәтле ташны күккә чөйде... Манцев белән Иван, башларын каплап, түбәнгә йөгерделәр. Алардан да алда бавын өстерәп кәҗә тәкәсе чаба иде. Причал мачтасы әзер булды. Алтын атаудан, барометр көннең бозыласын вәгъдә итүгә дә карамастан, дирижабль сезгә китте, дип хәбәр иттеләр. Бу арада Артур көн саен Манцевны аның гаҗәеп ачышлары хакында сайратырга тырышып карады. Эшчеләрдән читкәрәк китеп сәкегә утыра да флягасыннан Манцевның чәенә спирт агыза. Эшчеләр идәнгә түшәлгән ылыслы ботаклар өстендә яталар. Ара-тирә берәрсе торып учакка эрбет тамырлары ташлый. Ут көчәеп китә дә корымланып беткән стеналарны, алҗыган, сакал баскан йөзләрне яктыртып җибәрә. Түбәдә җил котырганы ишетелә. Артур Леви тавышын күтәрмичә генә, ягымлы итепсөйләшмәкче дә соң, Манцев исә бөтенләй шашкан кешедәй кылана. — Карагыз әле, кем, Артур Артурович, хәйләләми генә булмыймы соң? Минем кәгазьләрем, формулаларым, тирәнгә бораулау проектларым, көндәлекләрем калай тартма белән ышанычлы урынга яшерелгән... Үзем очсам да, алар монда калыр — һичбер кем ала алмас, хәтта Гаринга да тәтемәс... Үтерсәләр дә, бирмәячәкмен... — Тынычланыгыз, Николай Христофорович, сез биг әдәпле кешеләр янында. — Мин бит шыр тиле түгел. Гарин минем формулаларыма мохтаҗ. Ә миңа үз гомерем кадерле... Минем көн саен хуш исле ванналарда коенасым, кыйммәтле тәмәкеләр тартасым, әйбәт аракылар эчәсем килә... Теш куйдырып җибәрәм дә трюфель ашыйм... Дан кирәк, миңа да шөһрәт кирәк! Минем аңа хакым бар!.. Гариныгыз белән бергә кадалып киткереләр... — Николай Христофорович, Алтын атауда бит сез патшаларча яшәячәксез... — Сөйләмәгезсәнә юкны. Гаринның кем икәнен мин бик яхшы беләм... Гаринны бит баштанаяк мин уйлап чыгардым, шуңа күрә ул миңа нәфрәт белән карый... Мин булмасам, ул вак карактан ары уза алмас иде әле... Дирижабльдә сез минем формулалар язган дәфтәрләремне түгел, бәлки минем үз акылымны алып китәрсез. Иван Гусев боларның сөйләшүен колагын тырпайтып тыңларга тырыша. Причал мачтасы эшләнеп беткәч, төнлә белән ул үрмәләп кенә Манцев яткан сәке янына килә. Манцевның күзләре ачык. Иван пышылдап кына аның колагына: — Николай Христофорович, төкер син аларга! — ди. — Китик Ленинградка... Тарашкин белән үзегезне сабый баладай карарбыз... Теш куйдыртырбыз... Әйбәт кенә бер бүлмә табарбыз. Сатылмагыз шул буржуйларга... Манцев бүрәнә араларыннан корымлы мүк асылынып торган түшәмгә текәлгән килеш: — Юк, Ванька, мин адәм түгел инде... Теләкләрем хәттән ашкан минем, — ди. — Җиде ел буена шушы нәләт төшкере түбә астында хыялланып яшәдем... Хәзер инде бер генә көн дә түзәсем килми... "Француз экспедициясе"нең ни икәнен Иван Гусев әллә кайчан сизенгән иде инде: барын күреп, барын ишетеп торгач аңа нәтиҗә ясавы кыенга килмәде. Соңгы төнне дә Манцев артыннан калмыйча тагылып йөреде, бөтенләй йокламады: күзе йомыла башлады исә, борын тишеген каурый белән кытыклады яисә тәнен чеметте. Таң беленгәч, Артур Леви ачу белән кыска тунын киде, муенына шарфын урады да күршедәге землянкага — радиостанциягә юнәлде. Иван исә Манцевтан күзен дә алмады. Артур Левинның ишектән чыгуы булды, Манцев, йоклыйлар микән дип, як-ягына каранды да саклык белән генә сәкедән төшеп кышлакның караңгы почмагына килде, башын югары күтәрде. Күзе юньләп күрмәде ахрысы, кире килеп учакка чаерлы ботак-сатак ташлады. Шулар дөрләп яна башлагач, кабат почмакка юнәлде. Аның нәрсә караганын Иван шундук шәйләп алды: бура почмагы белән бүрәнә түшәм тоташкан төштә ыржаеп ярык күренә — кемдер мүкне йолкып алган иде. Манцевны әнә шул борчыган икән. Аяк очына күтәрелеп ул тәбәнәк түшәмнән кап-кара мүк йолыккалады да көчәнә-көчәнә әлеге ярыкка тутырды. Иван борынын кытыклаган каурыйны ташлады, икенче ягына әйләнеп ятты да, одеялын башыннан ук бөркәнеп, шундук йоклап та китте. Кар бураны туктамый да туктамый. Борыныннан причал мачтасына бәйләнгән галәмәт дә зур дирижабльнең үзән өстендә асылынып торуына икенче тәүлек китте. Мачта иелә дә бөгелә, шатырдапмы-шатырдый. Иләмсез дәү "сигара" түбәннән караганда һавада асылынып торган тимер баржа сыман күренә. Экипаж аның өстенә яуган карны көчкә-көчкә чистартып өлгерә. Капитан гондоладан иелеп, түбәндә басып торган Артур Левига: — Алло! Артур Артурович, ни пычагыма сузабыз инде! Очарга кирәк... Югыйсә минекеләр аяктан егылды, — дип кычкыра. Леви исә теш арасыннан гына: — Мин тагы бер мәртәбә атау белән сөйләштем. Ничек кенә булса да малайны алып кайтырга куштылар, — дип җавап кайтара... — Мачта түзмәс... Леви иңнәрен генә җыерып куя. Эш малайда түгел иде, әлбәттә. Иван шушы төндә юкка чыкты. Вакытында абайламадылар. Таң беленгәндә килеп җитеп, үзән өстендәге кар болытлары арасында шактый вакыт әйләнеп-тулганып йөргән дирижабльне бәйләү белән мәш килделәр. Азык-төлекне бушаттылар. Ул арада Артур Левины экспедициядәгеләр, туйганчы ашатмаса, акчасын мул итеп түләмәсә, пироксилин шашкасы белән дирижабльнең корсагын ярабыз, дип кисәтеп куйдылар. Малайның югалганын ишеткәч, Артур Леви: — Исегез китмәсен лә, — дип, кул гына селтәде. Ләкин эш катлауланып китте. Манцев һава корабының гондолына беренче булып менеп утырды. Бер минут та узмагандыр, күңеленә шик кереп, алюмин баскычтан ул җиргә төште, апын-төпен килеп кышлакка йөгерде. Шундук аның дөнья кубарып акырганы ишетелде. Менә ул котырган кешедәй кар бураны эченнән килеп чыкты да кулын болгый-болгый: — Кая куйдың минем калай тартманы? Кайсыгыз алды минем кәгазьләрне?.. Син генә урлаган аларны, син, хәшәрәт! — дип сөйләнә-сөйләнә, Левиның якасыннан эләктереп алды да дер селкетте — экспедиция башлыгының бүреге очып төште. Дирижабль алып китәргә тиешле дөнья бәясе торырлык формулаларны теге юньсез малай чәлдергән булып чыга түгелме соң? Манцев тәмам шашынды: — Кәгазьләрем! Формулаларым! Андый итеп кабат эшләргә кеше акылы җитмәс инде... Гаринга ни битем белән күренермен? Берни хәтерләмим ләбаса!.. Леви шундук малайны куа чыгарга отряд туплады. Халык моңа риза түгел иде. Шулай да биш-алты кеше күнде тагын. Манцев аларны Шайтан ташы ягына алып китте. Леви тырнагын чәйни-чәйни гондола янында басып калды. Шактый вакыт үтте. Куа китүчеләрнең икесе әйләнеп кайтты. — Анда буран котыра, аяк атлар хәл юк... Леви аларга: — Манцевны кая куйдыгыз? — дип үкерде. — Без каян белик... Адашкандыр... — Табыгыз Манцевны. Табып китерегез малайны... һәркайсы өчен унар мең алтын түлим. Болытлар карасу төскә керде. Төн якынлашты. Җил отыры куәтләнә төште. Капитан яңадан, бәйне кисеп ташлап, бер минут тормый очып китәчәген әйтте. Бер заман Шайтан ташы ягыннан дохасын кар сарган озын буйлы берәүнең әйләнеп кайтканы күренде. Кулына Иван Гусевны күтәргән. Леви аның янына ташланды, перчаткасын салып, малайның тун эченә тыгылды. Иван йокыга талган шикелле ята, туңган куллары бәләкәй генә калай тартманы күкрәгенә кысып тоткан иде. Озын буйлы кеше: — Исән, исән, бераз туңган гына, — диде, авызын киң итеп ачып, кар баскан сакалын икегә аерып елмайды. — Җылына әле ул. Өскә менгезәсеме? — диде дә, җавапфәлән көтеп тормастан, Иванны гондолага алып менеп китте. Югарыдан исә капитан: — Хәзер очабызмы инде? — дип тавыш бирде. Артур Леви аңа кыюсыз гына карап куйды: — Сез очарга әзерме соң? Капитан исә: — Есть, — дип җавап кайтарды. Леви яңадан бер мәртәбә Шайтан ташы ягына борылып карады — анда бар дөньяны кара болыт каплаган, бөтерелә-бөтерелә кар оча иде. Әй, иң кирәклесе — формулалар аның кулында лабаса. Ул алюмин баскычка сикереп: — Очабыз! Әйдә, ычкындырыгыз, егетләр!.. — диде. Аннары кабарынкы ишекне ачып эчкә керде. Причал мачтасының башында корабны бәйдә тоткан сүс бауны кисә дә башладылар. Моторлар дөбер-шатыр килеп эшләргә, винтлар әйләнергә тотынды. Шул чакны кар бураны эченнән өермәдәй атылып Манцев килеп чыкты. Җилдә тузгып чәче тырпайган. Ике кулын сузып корабның берәр җиреннән эләктерергә азаплана иде. — Туктагыз!.. Тукта!.. — дип гырылдый-гырылдый кычкырды ул. Ә инде корабның алюмин баскычы җирдән бер метрга күтәрелгәч, аскы басмасына чытырдатып ябышты. Ике-өч кеше аны каерып алырга теләп дохасына да ябышып карады. Ул аларны тибеп кенә очырды. Корабның металл төбе айкалды да чайкалды. Моторлар шатыр-шотыр эшләде. Винтлар ярсынып үкерде. Кораб өскә — бөтерелеп торган кар болытлары арасына күтәрелгәннән-күтәрелә барды. Манцев иц аскы басмага чатырдап ябышкан иде, шул көе галәмәт зур кызулык белән күккә күтәрелде... Җирдәгеләр аның аерылган аякларын, җилфердәгән доха чабуын гына күреп калдылар. Тик аның ни хәтле биеккә менә алуын, нинди биеклектән ычкынып китүен, җиргә килеп төшүен алар инде күрә алмадылар. Алюхмин гондоланың тәрәзәсеннән тыгылып, мадам Ламоль бинокль белән күзәтеп бара. Җете-зәңгәр күк йөзендә әйләнә-тулгана, салмак кына дирижабль оча. Түбәндә, мең метр аста, иге-чиге булмаган, зәңгәрлеяшелле, үтә күренмәле океан җәйрәп ята. Шуның уртасына керделе-чыктылы утрау урнашкан. Югарыдан караганда ул бәп-бәләкәй Африканы төсмерләтә. Көньягыннан, көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, карасу таплар булып, күбек эчендә кеп-кечкенә ташлы утраулар, комлыклар сарып алган. Көнбатышта исә океан чип-чиста иде. Йөк ташучы кораблар да шунда тирән култыкка кереп, яр буендагы комлыкка якын ук килеп туктаганнар. Алар суда йоклап яткан коңгызларга охшаган. Зоя санап та карады — егерме дүрт кораб икән. Утрауны кискәләгән җеп кебек нәзек юллар күренә — алар һәммәсе дә таулы төньяк-көнчыгыш ягына, пыяла түбә елтырап күренгән өлешенә барып тоташа. Эшләнеп бетеп килә торган сарай түбәсе ул. Аңардан өч терраса кечерәк кенә комлы култыкның дулкыннарына ук төшеп җитә яза. Утрауның көньягында барган төзелеш бала-чаганың техник уенын хәтерләтә: анда челтәр-челтәр корылмалар да, ныгытмалар да, краннар да, рельслар да, елгыр вагонеткалар да бар. Уннарча җил двигателе әйләнә. Электр станцияләре, водокачка морҗаларыннан төтен күтәрелә. Шуларның һәммәсенең уртасында түм-түгәрәк шахта күренә. Аннан чыккан токымны ярга ташу өчен тимердән киң-киң итеп эшләнгән транспортерлар куелган, тагы да арырак су эченә суалчандай балчык суырткыч аппаратларның кызыл понтоннары сузылган. Шахта өстендә берөзлексез пар бөркелә. Шахтада көн-төн эш кайный — барлыгы алты смена эшли. Гарин шулай итеп җир кабырчыгының гранит бронясын тишәргә маташа. Аның кыюлыгына исең-акылың китәрлек иде. Мадам Ламоль шахтадан күтәрелгән болытка текәлде, кояшта янып алтынсу төскә кергән кулындагы бинокле тетрәп куйды. Култыкның сөзәк яры буйлап рәт-рәт склад һәм торак бина түбәләре сузылган. Кырмыска хәтле генә кешеләрнең юллардан барганы күренә. Автомобильләр, мотоцикллар тыз-быз килә. Утрау уртасында зәп-зәңгәр күл, шуңардан көньякка таба бормалы-бормалы инеш сузылган. Инешнең ике ярында да тасма-тасма ашлык басулары, яшелчә бакчалары китә. Көнчыгыш тау битендә ямь-яшел булып үлән үсә, анда коймалар эчендә мал-туар көтүләре йөри. Төньяк-көнбатышта, сарай каршысында, таш кыялар арасында төрле-төрле төстәге чәчәк түтәлләреннән гаҗәеп фигуралар ясалган, агачлар утыртылган. Әле ярты ел элек кенә бу төшләрдә бушлык — чәнечкеле үлән, диңгез тозы соргылт төскә керткән ташлар, корыган куаклардан башка нәрсә юк иде. Кораблар бу ярга меңнәрчә тонна химик ашлама ташыды, үләннәр генә түгел, агачлар да китерелде, артезиан коелары казылды. Океан уртасындагы, әйләнә-тирәсендә кардай күбекләр кайнаган шушы җем-җем иткән зиннәтле җирне Зоя өстән торып әнә шулай күздән кичерә, кулына кыйммәтле таш тоткан хатындай сокланып туя алмый иде. Дөньяда җиде могҗиза булган. Халык шуларның өчесен генә хәтерендә саклаган. Аларның беренчесе — Эфес Дианасы храмы. Икенчесе — шуның Семирамида бакчалары. Өченчесе — Родостагы бакыр колосс. Калганнары турындагы сәхифәләр исә Атлантик океан төбенә күмелгән. Сигезенче могҗиза дип мадам Ламоль Алтын атаудагы шахтаны атый, көн саен шуны тәкрарлый. Сарайның әле яңа эшләнеп беткән, зур-зур тәрәзәләре океан җиленә ачып куелган залында кичке аш мәҗлесе вакытында мадам Ламоль бокалын күтәрде дә: — Могҗиза, даһилык, тәвәккәллек хөрмәтенә! — диде. Утрауның сайлап алынган кешеләре мадам Ламоль белән Гаринны тәбрикләделәр, олылау йөзеннән аягүрә торып бастылар. Эшнең кызулыгына, ниятләрнең хыялыйлыгына һәркем мөкиббән киткән иде. Әйдә, материкларда лыгырдый бирсеннәр хокукны бозу турында. Төкерәсе аларга. Монда бит көне-төне шахта гүләп эшли, элеватор чүмечләре шалтыр-шолтыр килеп тирәнгәрәк кенә бара — бетмәс-төкәнмәс алтын катламына юл салына. Себердәге чәчмә алтын, Калифорниядәге чокыр-чакыр, Клондайктагы кар сахралары — һәммәсе дә чүп кенә, кустарьчылык кына. Алтын монда һәр төштә аяк астында ята, гранит аша, кайнап торган оливин аша гына үтәсе. Бичара Манңевның көндәлегендә Гарин мондый язуга тап булды: "Бүгенге көндә, ягъни, мәсәлән, дүртенче боз периоды тәмамланып, тәнендә йон катламы булмаган, арт аякларына күтәрелеп йөрергә һәм авызының уңайлы төзелгән булуы нәтиҗәсендә төрле авазлар чыгарырга сәләтле хайван төре гаҗәеп дәрәҗәдә зур тизлек белән үсә башлаган бер чорда җир шарын түбәндәгечә тасвирларга мөмкин. Аның өске катламын суынган гранит белән диорит тәшкил итә — калынлыгы биштән егерме биш километрга чаклы җитә. Шуның да тышында исә диңгез утырмалары белән черегән үсемлекләр (ташкүмер), үлгән хайваннар (нефть) ята. Бу тышча астында җир шарыныя икенче катламы — эрегән металлар — Оливин поясы ята. Эремә хәлендәге Оливин поясы кайбер урыннарда, әйтик, Тын океанның аерым районнарында, җирдән өскә үк чыгып тора диярлек — биш кенә километрда ята. Шушы эрегән икенче тышчаның калынлыгы хәзерге көндә йөз километрдан артыграк һәм һәр йөз мең ел узган саен бер километрга арта бара. Эремә хәлендәге Оливин поясында өч төрле катлау барлыгын күрә белергә кирәк: җир кабырчыгына якын ятканы — вулкан чыгарып ташлый торган сыекча, шлак; уртада ятканы — оливин, тимер, никель, ягъни көзге төннәрдә җир өстенә йолдыз кыяфәтендә төшә торган метеоритлар составындагы элементлар; өченчесе, иң аскы катлау исә — алтын, платина, цирконий, кургаш, терекөмеш. Оливин поясыннан астарак — атомнар таркалуы нәтиҗәсендә хасил булган гелий газы, ул газ соң дәрәҗәдә куе булу сәбәпле сыеклыкка әйләнгән. Шул сыек газдан да тирәндәрәк җирнең үзәге ята. Ул каты металл хәлендә, аның температурасы нульдән ике йөз җитмеш өч градус чамасы түбән, ягъни дөнья күләмендәгедән дә түбәнрәк. Җирнең үзәге авыр радиоактив металлардай гыйбарәт. Безгә аларның икесе — Менделеев таблицасының азагында урнашкан уран белән торий мәгълүм. Тик алар моңарчы табигатьтә билгеле булмаган аеруча авыр металлның — төп металлның таркалуы нәтиҗәсендә килеп чыкканнар. Аның эзен мин вулкан газыннан таптым. Металл М булыр ул. Платиннан ул унбер тапкыр авыррак. Хәйран зур радиоактив көчкә ия. Әгәр дә шул металлны җир өстенә бер килограмм авырлыгында чыгарсаң, тирә-юньдәге тереклек берничә километр әйләнәсендә һәлак булачак, аның эманациясе ягылган һәммә нәрсә яктырып торачак. Җирнең үзәге бары тик сигез берәмлекне тәшкил иткәнгә һәм бу тимер авырлыгына тәңгәл килгәнгә, моңарчы, ул үзәк тимер икән, дигән хата фикер яшәп килде; М металы җирнең үзәгендә, миллион атмосфера басым астында көпшәк хәлендә ятмаска тиеш булганга, бердәнбер нәтиҗәне болай дип ясарга кирәк: Җирнең үзәге металл М тышчасы бомба яки шардан гыйбарәт, аның эченә гелий тулган — басым коточкыч югары булу сәбәпле ул газ кристалл хәлендә. Киселештә күрсәткәндә җир менә нинди: Җирнең үзәген тәшкил иткән М металы өзлексез рәвештә таркалу һәм бүтән металлар ясау нәтиҗәсендә үзеннән гаҗәеп дәрәҗәдә күп җылылык бүлеп чыгара. Җирнең үзәге җылына. Берничә миллиард елдан соң җир үтәдән-үтә җылынып җитеп, бомба шикелле шартларга, дөрләп янарга, җир тирәли ай сызып йөргән орбита зурлыгындагы газ шарына әйләнергә, кечерәк кенә йолдыз шикелле балкырга, аннары инде суына башларга, суына торгач хәзерге зурлыгына кире кайтырга тиеш. Шул чагында җир йөзендә яңадан тереклек туачак, миллиард еллардан соң кеше барлыкка киләчәк, кешелек дөньясының ашкынып алга баруы, иң камил социаль төзелеш өчен көрәш башланып китәчәк. Җир өзлексез рәвештә атомнар таркалуы нәтиҗәсендә җылына-җылына яңадан йолдыз кебек балкырга тырышачак. Җирнең яшәве әнә шулай кабатланудан гыйбарәт. Андый кабатланулар элек тә исәпсез-хисапсыз күп булган, киләчәктә дә шулай ук исәпсез-хисапсыз күп булачак. Үлем юк ул. Фәкать мәңге яңару, мәңге яшәрү генә бар..." Манцевның көндәлегеннән Гарин әнә шуларны укыды. Шахтаның өске кырыйларын корыч броня белән уратып алдылар. Тирәнәйгән саен эрүгә тиз бирелми торган корычтан коелган яссы цилиндрлар төшерә бардылар. Температура өч йөз градуска сикергәч кенә, туктарга мәҗбүр булдылар. Бу хәл һич көтмәгәндә, биш чакрым тирәнлектә килеп чыкты. Сменадагы эшчеләр һәм ике һиперболоид шахта төбендә калды. Гаринның җен ачулары чыкты. Цилиндрларны төшерү-ябыштыру эшне тоткарлый иде. Хәзер исә, шахтаның стеналары кызган массага әйләнгәч, аларны кысылган һава белән суытырга тотындылар, шуннан соң алар үзләре каты броняга әйләнә башлады. Почмактан почмакка бары тик рәшәткәле фермалар белән ныгытырга гына туры килде. Шахтаның диаметры әллә ни зур түгел — егерме метрдан артмый иде. Аның эченнән катлаулы системадагы һава өрдергеч һәм суырткыч торбалар, ныгытмалар, электр чыбыклары, шкивлар, элеватор чүмечләре йөрер өчен дюральдән эшләнгән коелар үтә, элеваторларның берсеннән берсенә күчерү өчен мәйданчыклар, тагын сыек һава машиналары, һиперболоидлар саклана торган мәйданчыклар эшләнгән. Лифтлар да, элеваторлар да, машиналар да — һәммә нәрсә электрга көйләнгән. Шахтаның ян-ягына машиналар саклау өчен складлар, эшчеләргә ял итәр өчен мәгарәләр казылган. Төп шахтадагы хәрәкәтне киметү нияте белән Гарин аңа параллель рәвештә алты гына метр киңлектәге икенче шахта да казытты. Анысы куышларны үзара лифт белән тоташтыра, ә лифтлар монда пневматик ядрә тизлегендә йөри иде. Эшнең иң төп өлешен — бораулауны һиперболоидлар башкара, аннары токымны сыек һава белән суыталар да элеватор белән соса торалар. Махсус төзелешле унике һиперболоид энергияне күмер белән эшләнгән вольта дугасыннан һәм шамониттан алып, токымны кисеп үтә дә эретә, сыек һава исә аны шундук суыта да, токым вак-вак кисәкләргә таркалып, элеватор чүмечләренә эләгә. Яну вакытында барлыкка килгән исне һәм парны вентиляторлар өскә суыра иде. Утрауның төньяк-көнчыгышына мадам Ламольның фантастик планнары нигезендә сарай салып куйдылар. Биниһая зур бу бинага пыяла, корыч, карасу-кызыл таш, мәрмәр катнашкан. Зал һәм бүлмәләрнең саны биш йөзгә тула. Киң-киң ике мәрмәр баскычлы төп фасады диңгезгә үк төшеп җитә. Дулкын шуның басмаларына һәм як-яктагы нигез ташына килеп бәрелә — анда гадәттәгечә статуялар яки вазалар утыртылмыйча, рәшәткәләп эшләнгән дүрт бронза манара, һәр манара түбәсенә алтын йөгертелгән шар, ул шар эченә һиперболоид куелган — океан юлы әнә шулай саклана иде. Баскычлар ачык террасага илтә, аннан инде квадрат колонналар белән ныгытылган ике ишектән өйнең эченә үтәсе. Мисырдагы шикелле чак кына авышрак итеп эшләнгән бу фасад юньләп бизәлмәгән, тәрәзәләре дә биек һәм тап-тар, түбәсе дә сөзәк кенә — карап торышка ярыйсы ук кырыс һәм килбәтсез күренә иде. Ә менә эчке ихатага — үрмә роза, вербена, орхидея, сирень, шапталы, миләүшә агачлары үсеп утырган гөлләр бакчасына караган фасадлары сокланып туйгысыз, хәтта әле артыграк нәзакәтле итеп эшләнгән иде. Утрау эченә ике бронза капкадан үтәсе. Бу йортны крепость дими хәлең юк. Янындагы кыя башына йөз илле метр биеклегендә рәшәткәләп манара эшләнгән, ул манара җир астыннан Гаринның йокы бүлмәсенә килеп тоташкан. Манара башына көчле һиперболоидлар куелган. Броняга уратылган лифт берничә секунд эчендә менгезеп җиткерә. Беркемгә, хәтта мадам Ламольга да манара янына барырга ярамый — якын барган кешене үлем көтә. Алтын атауның беренче законы әнә шуннан гыйбарәт. Йортның сул башында мадам Ламоль бүлмәләре, ун башында исә Гарин белән Роллингныкылар. Шулардан гайре кеше яшәми биредә. Бу йорт киләчәкне күздә тотып эшләнгән: килер вакыт, Алтын атауга чакырылу, дөньяга хуҗа булган ханымның гүзәллеген күрү һәркем өчен олуг бәхеткә әйләнер. Мадам Ламоль үзен шул рольгә әзерли. Аның эше баштан ашкан. Иртән урыннан тору, халык алдына чыгу, төрле мәҗлес-мазар, маскарадлар, күңел ачулар этикеты уйлап чыгарылды. Аның актерлык сәләтенә киң юл ачылды. Ул гомумән үзенең бөтен дөнья сәхнәсе өчен яратылуын тәкрарлый тора иде. Этикетны саклаучы итеп мәшһүр балетмейстер — рус эмигранты билгеләнде. Европада аның белән контракт төзеделәр, бриллиантлар куеп алтыннан эшләнгән ак тасмалы "Алиһә Зоя" орденын тактылар, борынгы руслардагыча "түшәкче" дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әлеге сарай законнарыннан тыш, Гарин белән бергәләп ул тагын "Алтын гасыр күрсәтмәләре" дигән бер нәрсә — киләчәктәге җәмгыятьнең законнарын булдыру өстендә эшләде. Тик бу әле киләчәктә юристлардан эшләтү өчен гомуми проектлар белән төп идеяләр генә иде. Гарин котырынып эшли, мадам Ламольга исә вакыт тапмыйча ярамый иде. Аның кабинетында көн дими, төн дими ике стенографистка язып утыра иде. Гарин шахтадан арып, хәлдән таеп, өсте-башы пычранып кайта — аңардан балчык исе, машина мае исе аңкый. Аннан-моннан гына капкалый да аягын да салмыйча атлас диванга барып ава, аннары челем төтәтергә тотына: ул этикеттан өстен дип, аның гадәтләре изге дип игълан ителгән һәм аныңча эшләү катгый тыелган иде. Зоя, арык бармаклары белән муенсасындагы эре-эре энҗеләрне аралап, хәтфә келәмнән йөренә-йөренә, Гарин белән гәп куертырга маташа. Стенографисткалар фикер чүплиләр, шуны төплә белән машинкада басып, иртән мадам Ламольның йокыдан уянуына әзерләп китерәләр. Кайбер мәсьәләләр буенча киңәшче итеп Роллингны да чакыргалыйлар. Ул бер дигән, әле эшләнеп бетмәгән бүлмәләрдә яшәп ята. Шуннан ул фәкать өстәл янына гына чыга. Ирексез кеше, мин-минлеге аяк астына салып тапталган кеше. Соңгы ярты елда ул бик бөтәште. Гариннан коты алына. Зоя белән икәүдән-икәү калмау ягын карый. Көннәр буе аның нәрсә эшләгәнен белгән яисә моның белән кызыксынган кеше дә юк. Китап дигән нәрсәне гомер эчендә бер тотып караган кеше түгел. Язу-сызуга да күңеле ятмый шикелле. Челем коллекциясе ясап маташа икән, дип сөйлиләр сөйләвен. Бер көнне аның мәрмәр баскычтан аска төшеп, су янында ук утырганын Зоя тәрәзәдән күреп торды. Иөз миллион ел элек кешегә охшаган кәлтә елан кыяфәтендә борынгы бабасы килеп чыккан океан суына хәсрәтле кыяфәт белән карап утыра. Бөек химия короле әнә шундый хәлгә төшкән иде. Өч йөз миллион доллардан колак кагу да, Алтын атауда әсирлектә яту да, Зояның хыянәте дә аның иркен сындыра алмас иде. Моннан егерме биш ел элек Ул урам буйлап вакса сатып йөргән кеше. Көрәшне ул ярата, көрәшә белә иде. Алтын тәңкәләрне халык аңарга, Роллингка, түләсен өчен күпме күч, күпме сәләт, күпме ихтыяр куелган лабаса! "Анилин Роллинг" кассаларына алтын агылсын өчен Европа сугышы, Европаның бөлгенлеккә төшүе кирәк булды. Ә менә шул алтынны, кодрәт һәм бәхет эквивалентын балчык урынына, пычрак урынына элеватор чүмечләре белән җаның күпме тели шулкадәр шахтадан сосачаклар. Менә бит кайчан Роллингның аяклары һавада асылынып калды, ул инде үзен табигатьнең патшасы — "һомо сапиенс" итеп сизми башлады. Челем җыймый ни хәл итсен? Шул айда ул әле, Гарин әмерен үтәү йөзеннән, һәр көнне "Анилин Роллинг" директорларына радиодан боерыкларын тапшыра тора. Алардан тәгаен генә җавап ала алмый. Шуннан инде Роллингның Алтын атауда үз иркендә ятуына ышанмаулары аңлашыла. "Континентка сезне кайтару өчен нәрсә эшлик?" — дип сораулар яудыралар. Роллинг исә: "Нервларымны дәвалау курсы әйбәт бара", — дип җавап бирә. Аның боерыгы белән тагын биш миллион фунт стерлинг алынды. Ике атнадан соң янә шундый сумманы бирергә кушкан иде — чек тотып барган агентларны кулга алганнар. Бу инде континентның Алтын атауга каршы атакага чыгу сигналы иде. Тын океанда көньяк киңлекнең егерме икенче градусы, көнбатыш озынлыкның йөз утызынчы градусы тирәсендә әйләнеп-тулганып йөргән сигез линкор Мөртәтләр утравына һөҗүм башларга хәрби приказ гына көтә иде. Алтын атауда эшләүче алты мең эшче һәм хезмәткәр җир шарының төрле почмакларыннан җыелган иде. Гаринның беренче ярдәмчесе инженер Чермак — Алтын атауның губернаторы — эшчеләрне милләтләренә карап унбиш участокка урнаштырды да араларына чәнечкеле тимер чыбык суздырды. Һәр участокта бараклар һәм милләтенә күрә гыйбадәтханә төзелде. Консервлар, бисквит, мармелад, мичкә-мичкә дөге, кәбестә, маринадлы медуза, селедка, сосиска ише ризыкларга Америка заводларына заказ биргән чакны ук милли этикеткалар ябыштыру күздә тотылды. Айга ике мәртәбә милли рухта тегелгән эш киеме бирелә, һәр ярты ел саен милли бәйрәм киемнәре өләшенә иде. Әйтик, славяннарга — поддевка белән свитка, кытайларга — тупас тукымадан тегелгән кофта, немецларга — сюртук белән цилиндр, итальяннарга — ефәк күлмәк белән лаклы ботинка, негрларга исә крокодил теше, муенсалар белән бизәлгән япмалар һ. б., һ. б, бирелә иде. Халык алдында чәнечкеле тимер чыбык сузуны аклау нияте белән Чермак провокаторлар штатын оештырды. Алар унбишәү иде. Алар милли дошманлык тудырып, мондый көнне ызгыш-талашка, бәйрәм тирәләрендә йодрык сугышына китереп җиткерәләр иде. Элеккеге Врангель офицерларыннан төзелгән полиция Зоя орденының мундирын — ак постаудан алтын ука белән каелган кыска куртка, тәнгә сыланып торган сап-сары чалбар киеп йөри, тәртип саклый, милләтләрнең бер-берсен бетерүенә юл куймый. Эшчеләр континент белән чагыштырганда искиткеч зур хезмәт хакы ала. Кайсыберләре пароход белән туган иленә җибәрә, икенчеләре сакларга тапшыра иде. Акчаны туздырыр җир юк: утрауның көньяк-көнчыгышындагы тып-тын мәгарәдә генә бәйрәм хөрмәтенә Ай паркының кабаклары ачыла иде. Гигант шахтаның нинди максат белән җирне казып төшүе эшчеләргә билгеле иде. Гарин исәп-хисапны өзеп киткән чакта һәркемгә күтәрә алган кадәр алтын алырга рөхсәт итәргә булган иде. Шуңа күрә дә җир асты токымын океанга ташучы корыч тасма утрауда яшәүче һәр кешенең күңелен борчый, шахта авызыннан күтәрелгән саргылт төтен һәркемне исертә иде. — Әфәнделәр, иң хәтәр чаклар килеп җитте. Шулай буласын белеп, мин апың алдан ук хәстәрен күрдем, тик ул гына куркынычны киметә дигән сүз түгел әле. Без чолганышта калдык. Хәзер генә радио хәбәр итте: консерв, туң сарык ите, шахтаны ныгыту өчен кирәкле тимер-томыр төягән ике корабны Америка крейсеры кулга төшергән — тиген дип игълан иткән. Бу — сугыш башлану билгесе. Көне-сәгате белән рәсми белдерү дә килеп төшәр. Минем якын киләчәктә күздә тоткан максатларымның берсе — ул да булса сугыш. Тик ул нишләптер мин көткәннән элегрәк башлана. Континентта чамасыз борчылалар. Аларның ниятләрен алдан ук сизеп торам: бездән котлары алынган, ачка интектермәкче булалар. Аңлатып үтим: утраудагы ризык, мал-туарны исәпкә алмаганда, ике атнага җитәрлек. Шул ундүрт көн эчендә без, блокаданы өзеп, консервлар кайтарырга тиеш булабыз. Ул бурычны, авыр булса да, үтәрбез. Аннан тыш, Роллинг чегын күрсәтеп акча даулаучы агентларым да кулга алынган. Кассабызда акча юк. Өч йөз илле миллион доллардан бер генә цент та калмады. Бер атнадан эш хакы бирергә тиешбез. Әгәр дә шунда чек белән генә түли-нитә калсак, эшчеләр баш күтәреп, һиперболоидны туктатачаклар. Димәк, җиде көн эчендә акча юнәтергә тиешбез. Киңәшмә Гаринның эшләнеп бетмәгән кабинетында барды. Анда Чермак, инженер Шефер, Зоя, Шельга, Роллинг катнашты. Хәвеф килгәндә, башын бик нык эшләткәндә Гарин һәрвакытны ике кулын кесәсенә тыгып, үкчәсендә чайкала-чайкала, көлемсерәп сөйләшергә ярата. Киңәшмәдә председатель вазифасын Зоя үти, шуңа ул кулына кечерәк кенә чүкеч тоткан иде. Буйга бәләкәй, дерелдәвек гәүдәле, җилсенгән күзле Чермак, тамагын кыргалап, сүз алды: — Алтын атауның икенче законында болай диелгән: һиперболоид конструкциясенең серен берәү дә белергә тырышмаска тиеш, һиперболоидның өске тышчасына кагылган өчен генә дә һәркемне үлем көтә. Гарин: — Шулай, законда шулай диелгән, — дип җөпләде. — Сез күрсәткән бурычларны уңышлы башкарып чыгар өчен, ким дигәндә, өч һиперболоидны берьюлы эшләтергә кирәк: берсе — акча табу, икенчесе — блокаданы өзү, өченчесе — атауны саклау өчен. Ике ярдәмчегезгә рөхсәт бирергә туры килер шикелле. Тынлык урнашты. Ирләр сигараларының төтенен күзәтү белән мәшгуль булдылар. Роллинг тырышыптырышып челемен иснәде. Зоя башын Гаринга таба борды. Шуннан Гарин: — Ярар алайса, — дигән булды. — Игълан итегез. Атаудагы ике ярдәмчемә рөхсәт бирәм. Аларның берсе — мадам Ламоль, икенчесе... Ул өстәл аша уйнак кыяфәт белән иелде дә Шельганың иңенә шапылдатып сугып куйды: — Менә аңарга, икенче кеше итеп Шельгага ачам аппаратның сөрен... — диде. Шельга, аның кулын җилкәсеннән алып: — Ялгышасыз, иптәш, мин баш тартам, — дип белдерде. — Ник? — Аңлатуны артык саныйм. Уйлап карасагыз, үзегез үк төшенерсез. — Мин бит сезгә Америка флотын юк итүне тапшырам. — Бик күркәм эш тә бит... булдыра алмыйм. — Нишләп? — Нишләп булсын — юлы тайгаграк... — Карагыз аны, Шельга... — Әле дә карыйм... Гаринның чөй сакалы тырнанды, тешләре җемелдәп куйды. Ул тыелып калды. Акрым гына: — Берәр ниятегез бар мәллә? — дип сорады. — Минем юл ап-ачык, Петр Петрович. Бер дә яшертенбатыртын түгел. Кыска гына әлеге сөйләшү рус телендә барды. Зоядан башка беркем берни аңламады. Шельга яңадан кәгазьгә төрле түгәрәкләр сызга-ларга кереште. Гарин исә: — Болай була: һиперболоидлар белән эш итәр өчен бер генә ярдәмче — мадам Ламольны билгелим, — диде. — Каршы килмәсәгез, ханым, "Аризона" әзер, таң белән океанга чыгарсыз... — Океанда нишләргә тиеш инде мин? — дип сорады Зоя. — Транспасифик юлларда очраган һәрбер судноны таларга тиеш буласыз. Бер атнадан эшчеләргә эш хакы бирергә кирәк. Төнге сәгать унберенчегә киткәч, Төньяк Америка флоты эскадрасының флагман линкорыннан Көньяк Тәре йолдызлар төркеме юнәлешендә чит бер әйбер күреп алдылар. Прожекторларның комета койрыгына охшаганрак зәңгәрсу нурлары, күк гөмбәзен айкый торгач, әлеге чит нәрсәгә килеп терәлде. Шуннан ул яктырып китте, йөзләгән подзорный трубадан карап металл гондоланы, аның үтә күренмәле түгәрәк ясап винтлары әйләнгәнне, дирижабль кабыргасына язылган ПГ хәрефләрен аермачык күрделәр. Судноларда ут сигналы белән хәбәрләшү китте. Флагман корабыннан дүрт гидроплан күтәрелде, үкерәүкерә йолдызларга таба юл алды. Эскадра үзе тезелеп баруын дәвам итте, бераз тизлеген арттыра төште. Самолетларның гүләве тоныкланганнан-тоныклана барды, акрынрак ишетелде. Кинәт аларның игътибарын үзенә тарткан һава корабы күздән гаип булды. Подзорный трубаларны кулъяулыклар белән сөртү китте. Прожекторлар ни чаклы гына айкамасын, төнге күктән корабны таба алмады. Менә бер мәлне ишетелер-ишетелмәс кенә пулемет такылдап алды. Эзенә төштеләр бугай. Тыкылдау шундук туктап та калды. Күктән ычкынып бер ялтыравык чебеннең әйләнә-тулгана төшеп баруы күзгә чалынды. Күзәтүчеләр хәйран калдылар — бу аларның гидропланы иде. Гидроплан еракта дулкын эченә түнде. Нәрсә булды икән? Күктә яңадан пулеметлар өзек-өзек кенә такылдап алгалады — өч самолетның өчесе дә бер-бер артлы прожектор тасмаларын кисеп үтте, өчесе дә океанга баштүбән кадалды. Флагман корабыннан ут сигналлары ялт-йолт килде, горизонтка чаклы араны иңләде: "Нәрсә булды?" Шуннан соң якында гына кильватер сызыгын аркылы кисеп, җилгә каршы ыжгырып килүче кап-кара болытны күреп алдылар, һава корабы әнә шулай төтенгә уралып төшеп килә икән ләбаса! Флагман корабыннан сигнал бирделәр: "Газдан сакланыгыз. Газдан сакланыгыз". Зенит туплары гөрселдәргә тотынды, һәм шундук палубага, күперчекләргә, бронялы башняларга төшеп газ бомбалары шартлый башлады. Иң әүвәл егерме сигез яшьлек чибәр адмирал һәлак булды: егетләнеп маска кимәгән иде, бугазына ябышты да, шундук бөтен йөзе шешенеп, күм-күк күгәреп, чалкан барып төште. Берничә секунд эчендә палубадагы бар халык агуланып өлгерде: противогазлар да ярдәм итмәде. Флагман корабына моңарчы билгеле булмаган газ ташладылар. Командалык итү вице-адмиралга күчте. Крейсерлар уңгарак авышып зенит тупларыннан ут ачтылар. Өч залп төнге тынлыкны тетрәтте. Өч аҗаган туплардан ургылып океанга кан төсен таратты. Өч дәһшәтле корыч албасты күче мөгезсез башларын гүләтеп әллә кайларга очып узды да шартлап күкне балкытты. Залплар туктауга крейсерлардан алты гидроплан күтәрелде — экипаждагылар һәммәсе дә маскалардан иде. Баштагы дүртесенең агулы төтен болытына эләгеп һәлак булганы хәзер инде көн кебек ачык иде. Америка флотының хур буласы килми иде. Судноларда утлар сүндерелде. Йолдызлар гына нур сибүләрен дәвам итте. Караңгыда корыч судноларга дулкын килеп бәрелгәне, күктәге самолетлар гүләгәне ишетелеп торды. Менә бер заманны Киек Каз юлының көмешсу томаныннан пулеметлар тыкылдавы ишетелде... Аннары шешәләр ачкандагы сыман гөрселдәүләр һаваны тетрәтеп җибәрде: гранаталар яудыра башладылар, күрәсең. Офыкта бер болыт соргылт төтенгә әйләнеп яктырып китте, ул болыттан тупа борынын аска игән металл сигара аерылды. Аның сыртын ялкын сарган иде. Яп-якты эз калдырып ул шулай авышыбрак кына төште, төште дә бер мәлне дөрләп кабынып, офыктан ары океанга түнде. Ярты сәгать үткәч, бер гидропланнан хәбәр килдег янган дирижабль янына төшеп, аның тирә-юнендә исән калырдай һәммә нәрсәне пулеметтан кырып чыктым диде. Америка эскадрасына җиңү кыйммәткә төште: экипажлары-ние белән дүрт самолет һәлак булды; газ белән агуланып эскадраның адмиралы, янә егерме җиде офицер, йөз утыз ике матрос үлде. Иң аянычы шул булды — бер дигән хәрби крейсерлар канатсыз пингвиннар хәлендә калды, ә дошман аларны — кай җирең жычыта — ниндидер билгесез газ белән өстән торып дөмбәсләде. Реванш ясарга — диңгез артиллериясенең чын көчен күрсәтергә кирәк иде. Вице-адмирал шул ук төнне Вашингтонга әнә шулайрак дип төнге кырылыш хакында бәйнә-бәйнә хәбәр җибәрде. Ул Мөртәтләр утравын утка тоту фикерен алга сөрде. Диңгез министрының җавабы нәкъ бер тәүлек үткәч жилде: һөҗүм итеп, теге утрауны океан белән тигезләргә, диелгән иде анда. — Я, ничек соң? — дип көлемсерәп сорау бирде Гарин, радиоалгыч наушникларын язу өстәленә куеп. Киңәшмәдә Зоя гына юк иде. — Я, ничек соң, хөрмәтле әфәнделәрем?.. Тәбрик итәм үзегезне... Моннан ары блокада булмаячак... Америка флотына утрауны бомбага тотарга кушылды. Роллинг дер-дер калтыранып, креслодан купты, авызындагы челеме идәнгә төшеп китте, алсу иреннәре чалышаеп калды — гүя ул нидер әйтергә теләп тә, әйтә алмый, теле әйләнми иде. Гарин аңардан: — Сезгә ни булды, картлач? — дип сорады. — Әллә, югыйсә, флотыгыз килүе артык борчыймы? Мипе тизрәк мачтага асаргамы ниятегез? Әллә, югыйсә, бомбага тотудан шүрләдегезме?.. Америка снарядыннан теткәләнәсегез килмидер шул. Әллә инде вөҗданыгыз уяндымы?.. Ни әйтсән дә, сугышны сезнең акчага алып барабыз бит. Гарин кеткелдәп көлә-көлә картка аркасы белән борылды. Роллинг берни әйтмичә урынына утырды, калтыраган куллары белән күксел төскә кергән йөзен каплады. — Юк, әфәнделәр... Тәвәккәллек итми торып, бер долларга өч центтан артык табыш алып булмый. Хәзер без искиткеч тәвәккәллек күрсәтәбез. Разведкага җибәрелгән дирижабль үз бурычын бик шәп үтәде... һәлак булган унике пилотны, шул исәптән дирижабль командиры Александр Иванович Волшинны аягүрә басып искә алуыгызны үтенәм. Дирижабль эскадраның составы хакында хәбәр биреп өлгерде. Ин яңа типтагы сигез линейный крейсер икән, һәрберсендә бронялы дүртәр башня булып, аларга өчәр орудие куелган. Көрәштән соң да әле ким дигәндә унике гидропланнары калырга тиеш. Аннан тыш җиңел крейсерлар, эсминецлар, су асты көймәләре булырга тиеш, һәр снарядта җитмеш биш миллион килограмм көч бар дип исәпләгәндә, эскадраның бер залпы миллиард килограмм дигән сүз. Роллинг тора торгач телгә килде: — Шул кирәк, шул кирәк, — дип пышылдады. — Шыңшымасана, картлач, ояла да белмисез... Әфәнделәр, онытып җибәргәнмен, мистер Роллингка рәхмәт әйтергә тиешбез: "Кара тәре" исемендәге, хәзергә сер булып сакланган яңа газның серен ул ачты. Шуны кулланып, безнең пилотлар дүрт гидропланны суга мәтәлдерде, флагман корабын сафтан чыгарды... Шул чак Роллинг карлыккан тавыш белән: — Юк, мистер Гарин, мин сезгә "Кара тәре"нең серен үз теләгем белән ачмадым! — дип кычкырып куйды. — "Кара тәре" тутырган баллоннарны утрауга револьвер терәп җибәрттердегез. Ул тынына буылып ава-түнә чыгып китте. Гарин утрауны саклау планын аңлатырга тотынды. Эскадрон ике тәүлектән һөҗүм итәргә тиеш иде. "Аризона" пиратлыкка кереште. Бу әле аның мачтасына диңгез юлбасарлары яраткан баш сөяге белән аркылы-торкылы ике сөяк төшерелгән кара флаг тагылды дигән сүз түгел. Андый хәтәр нәрсәләрне хәзер инде сүләмә шешәләрендә генә күрсәң күрерсең. "Аризона" гомумән бер төрле флаг та күтәрмәде. Һиперболоид куелган рәшәткәле ике манара аның профилен дөньядагы барлык суднолардан аера иде. Яхта капитаны Янсен мадам Ламольга буйсына иде. Зояньщ зиннәтле бүлмәләре — йокы бүлмәсе, ваннасы, бизәнү бүлмәсе, салоны — бикләп алынган. Зоя югарыга, капитан рубкасына, Янсен янына урнашты. Электәге җиһазлар, паласлар, мендәрләр, креслолар — һәммәсе җыеп куелган. Марсельдә җыелган команда кольтлар, кыска винтовкалар белән коралланган. Кая һәм нинди максат белән барулары командага игълан ителгән, кулга төшәсе һәрбер суднодан тиген биреләсе әйтелгән иде. Яхтаның бөтен буш урынына бензин, эчә торган су салынган бидоннар тутырылган иде. Яннан искән җилгә барлык җилкәннәрен куеп, бер дигән рольс-ройс моторларын бар куәткә эшләтеп, "Аризона" дулкынланган кеан буйлап альбатростай җилеп бара иде. — Капитан, җилнең куәте җиде баллга җитеп килә. — Марсельләрне төшерегез. — Есть, капитан. — Вахтаны сәгать саен алмаштырыгыз. Гротка күзәтче куегыз. — Есть, капитан. — Утлар күренсә — мине уятырсыз. Янсен дөм-караңгы су сахрасына күзен кыса төшеп карап куйды. Ай калыкмаган иде әле. йолдызларны томан сарган. Төньяк-көнбатышка таба йөзгән шушы биш көн эчендә ул бөтен тәнендә җиңелчә дерелдәү ләззәте тойды. Нишлисең бит — пиратлык борынгыдан калган һөнәр. Ул ярдәмчесенә баш кагып кына саубуллашты да каютасына керде. Лаклы агач белән күннән генә торган, һәйбәт җиһазлы, тәбәнәк кенә каютада — ялгызак диңгезченең хөҗрәсендә япь-яшь хатынның булуы әллә каян сизелә. Иң әүвәл, монда хушбуй исе аңкыган... Пиратлар башлыгы үле кешене тергезерлек итеп сөртенә ул хушбуйны. Урындык сыртына фланель юбка белән алтынсу свитерын ташлаган. Мадам Ламоль аның койкасын алган — Янсен үзе бу биш көндә, өстен-башын салмый гына, күн диванда йоклый. Мадам Ламоль уң ягына яткан. Иреннәре чак кына ачыла төшкән. Океан җиленнән йөзенә кара тут йөгергән. Шәрә кулын баш очына сузган. Йокыдан йөзе алсуланып киткән. Пират димәсәң пират! Мадам Ламольның капитан каютасына урнашуы Янсен өчен авыр сынау булды. Хәрби күзлектән караганда чынлап та шулай кирәк. Кше таларга чыктылар бит, һәлак булулары да бик ихтимал, һәрхәлдә, эләктерсәләр, мачтага икесен дә янәшә асып куячаклар. Хушбуй исләре бөркелгән каюта уртасына баскан килеш, ул үзенең яраткан кешесенә, җанкисәгенә бертөрле өметсез инану, соклану белән карап торды. Ихтимал, болай соклану Янсенның борынгы бабаларыннан — викинглардан (Викинглар — Скандинавия илләрендә VIII - X гасырларда сугышчыларны шулай атаганнар. Викинглар күпчелек вакыт пиратлык белә" шөгыльләнгәннәр.), диңгез юлбасарларыннан киләдер: алар бит шулай баш-башлары әтәч кикригедәй югары күтәрелгән дәү-дәү кызыл көймәләренең ян-якларына калканнарын асып, корычагачтан торгызылган мачталарына туры җилкәннәр көйләп, туган-үскән җирләреннән еракта диңгезләр кичкәннәр. Әнә шундый мачта янына басып аның борынгы бабасы зәңгәр дулкыннар, кара болытлар турында, диңгез ярында аны зарыгып көтә-көтә күзен талдырган сары чәчле чибәркәе турында җырлар җырлагандыр. Бичара Янсенга әнә нинди заманнардан килә бит хыялга бирелүләр. Ул ханымның уянып китүеннән куркып, әкрен генә үз урынына барып ятты. Күзен йомды. Дулкыннар шаулавына колак салды. Океан гүләве аңа гүзәл кыз турында җырланган борынгы җыр булып ишетелде. Янсен ике кулын баш очына куеп татлы йокыга талды, Төнлә ишек шакыдылар: — Капитан! Капитан!.. Мадам Ламольның борчулы тавыш белән: — Янсен! — дигәне энә булып миен көйдереп алды. Капитан Янсен шашкан кешедәй сикереп торды — төш күрүләре шунда өзелде. Мадам Ламоль ашыга-ашыга витерын киеп маташа иде. — Тревога, ә сез йоклап ятасыз... — диде ул. Ишекне тагы бер тапкыр шакыдылар, ярдәмченең: — Капитан, сулда утлар күренә, — дигәне ишетелде. Янсен ишекне ачып җибәрде. Дымлы һава аның үпкәсенә ургылды. Ул ютәлли-ютәлли күперчеккә чыгып басты. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн иде. Сул кулда, еракта ук, дулкын өстендә чайпалган ике утны шәйләп алды. Утлардан күзен алмый гына Янсен түшендәге сыбызгысын кармалап тапты. Сызгыртты. Боцманнар җавап кайтарды. Янсен һәр сүзен аермачык итеп команда бирде: — Аврал! Команданы өскә җыярга! Җилкәннәрне төшерергә! Сыбызгы сызгыртулар, команда бирүләр башланды. Бактан, юттан төрле якка матрослар сибелде: кайберләре, мәче шикелле, мачталарга үрмәләде, икенчеләре рейларда чайкалды. Блоклар шыгырдады. Боцман, башын артка ташлаган килеш, ата-бабаларны телгә алды. Җилкәннәр төшерелде. Янсен тагы команда бирде: — Сулга барырга! Җан-фәрманга куарга! Утларны сүндерергә! Хәзер инде моторлар гына эшли иде. "Аризона" капылт кына сулга борылды — уң ягыннан биек дулкын күтәрелеп палубаны коендырды. Утлар сүнде. Дөмкараңгыда яхтаның тизлеген чигенә җиткерделәр — яхта дер-дер калтырады. Баягы утлар офыктан калкып чыктылар да тиз арада зурая да башладылар. Озак та үтмәде, төтенгә күмелгән судно — ике морҗалы пакетбот үзе дә күренде. Мадам Ламоль капитан күперчегенә чыгып басты. Башына бәйләгән очлы башлык кигән, муенына ураган йөнтәс шарфының очлары аркасына төшеп тора. Янсен аңа бинокль сузды. Мадам Ламоль бинокльне күзенә якын китерде, судно чамасыз нык чайкалганга, Янсенның җилкәсенә таянды. Капитан җылы свитер аркылы аның йөрәк тибешен тоеп барды. — Һөҗүм итәбез! — диде хатын, капитанның күзенә кырыс кына карап куйды. Пакетботтан "Аризона"ны биш йөз метр ара калгач күреп алдылар. Штурвал күперчегеннән фонарь болгарга тотындылар, гудок та биреп карадылар. "Аризона" утсызнисез генә, сигналларга бертөрле дә җавап бирмичә, утлары балкыган корабка таба туп-туры баруын белде. Менә ул аңа килеп бәрелмәс өчен бераз борыла башлады, тизлеген киметә төште. Бер атна үткәч, "Нью-Йорк Геральд" корреспонденты колак ишетмәгән, күз күрмәгән бу хәлне менә ничек тасвирлады: "...Биш туларга унбиш минут калганда куркыныч гудок тавышына уянып киттек. Пассажирлар барысы да палубага чыкты. Якты каютадан соң төн кап-караңгы булып тоелды. Капитан күперчегендә борчылу сизеп, бинокльләребезне караңгыга юнәлттек. Нәрсә булганын рәтләп беркем дә белми иде. Суднобыз тизлеген киметә төште. Шулвакыт без аны күрдек... Безнең өскә ниндидер ят кораб ажгырып килә иде. Үзе озын, үзе тап-тар, өч озын мачтасы бар, тиз йөрешле клипер сыманрак, борыны белән койрыгына ниндидер сәер манаралар эшләнгән. Кайсыдыр шаяртып: "Оча торган голланд", — дип куйды. Халык паникага бирелде. Серле кораб бездән бер йөз метрда туктап калды, мегафоннан инглизчә кычкырган кискен тавыш ишетелде: "Машиналарыгызны туктатыгыз. Мичләрегезне сүндерегез". Безнең капитан: "Боерыкны үтәгәнче, кем боерганын белергә кирәк бит", — дип җавап кайтарды. Корабтан: "Алтын атау королевасы боера", — дип кычкырдылар. Без шаккаттык. Нәрсә соң бу — шаярумы? Әллә югыйсә тагын Пьер Гарриның оятсызлануымы? Капитан "Бичара Гарри" фокстроты сүзләре белән җавап бирде: "Королевага буш каюта, ач булса — тәмле сыйлар тәкъдим итәм". Палубада шаркылдап көлеп җибәрделәр. Шул чакны серле корабның борынындагы манарадан нур чыкканы күренде. Ул нур бәйләү энәседәй нәзек, күзне камаштырырлык иде, манара башыннан бер дә киңәймичә безгә таба сузылды. Ул минутта аны кешелек дөньясында уйлап чыгарылган иң дәһшәтле коралдыр дип берәүнең дә башына килмәде. Кәефләр күтәренке иде. Ул нур күкне бер урап алды да пакетботыбызның алгы башына килеп тә төште. Искитәрлек бер чыжылдап, яшькелт ялкыннар чыгарып корычны кисәргә дә тотынды. Ютта басып торган матрос ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Пакетботның судан калкып торган борын өлеше диңгезгә сынып төште. Әлеге нур өскә сикерде, югарыда тибрәнеп алды, аннары түбәнрәк төшеп, безнең өстән параллель сызык сызып узды. Ике мачтаның да очлары киселеп дөбер-шатыр килеп палубага ауды. Пассажирлар, котлары алынып, трапларга ташландылар. Капитан агач кисәге тиеп җәрәхәтләнде. Шуннан соң ниләр булганы билгеле инде. Шлюпка белән килеп, карабинңар аскан пиратлар пакетботка менделәр дә акча таләп иттеләр. Почтадагы һәм пассажирлар кесәсендәге акчаны кырып-себереп алып киттеләр — барлыгы ун миллион доллар. Шлюпка таланган байлыкны кайтарып җиткергәч тә, пиратлар корабында балкып утлар кабынды. Башына бәйләгән башлык кигән озын буйлы чандыр гына хатынның, рәшәткәле манарадан төшеп, кыю адымнар белән капитан күперчегенә менгәнен күреп тордык. Менә ул мегафонны авызына якын китерде дә артка ятыбрак: "Юлыгызны дәвам иттерергә мөмкин", — дип кычкырды. Пиратлар корабы кирегә борылды да хәйран зур тизлек белән күздән югалды. Соңгы көннәрдә булып узган хәлләр — "П. Г." дирижабленең Америка эскадрасына һөҗүм итүе һәм флотның ут яудырырга килү хәбәре — Алтын атауны дер селкетте. Расчет даулап конторга эшчеләр гариза бирә башладылар. Саклык кассаларындагы акчаларын алдылар. Чәнечкеле тимер чыбык эчендә киңәш-табыш итештеләр — полиция сукмакларыннан җан алгычлардай йөренүче гвардиннарга исләре дә китмәде. Поселок тузгыган умартага охшап калды. Җиз трубаларның, төрек барабаннарының да файдасы тимәде. Унбиш провокаторның төшенкелекне бетерү өчен милли бәрелеш оештырырга тырышып азапланулары да нәтиҗә бирмәде. Мондый көнне беркем дә бүтән тимер чыбык артында яшәгән өчен генә икенче берәүнең танавын җимерергә бик алай атлыгып тормады. Инженер Черм ак утрауга хөкүмәт белдерүен ябыштырып йөрде. Хәрби хәл игълан ителә, җыелышу, митинг ише нәрсәләр тыела, махсус әмер булмый торып, расчет сорарга беркемнең дә хакы юк. Утрауда яшәүчеләр хөкүмәтне тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Шахтада эш көн-төн, өзлексез рәвештә алып барылсын. "Шушы авыр көннәрдә Гаринны күкрәге белән яклаган кешеләрне иксез-чиксез байлык көтә, — диелгән иде белдерүдә. — Куркакларны без үзебез үк атаудан сөрәчәкбез. Исегездән 'чыгармагыз, без үзебезгә баерга комачаулык итүчеләргә каршы көрәш алып барабыз". Ләкин катгый төстәге бу белдерүгә дә карамастан, иртәгә флот һөҗүм итәсе дигән көнне иртән үк шахта эшчеләре: бүген төшкә чаклы эш хакын бирмисез икән, — ә бу эш хакы бирә торган көн иде, — тагын төшкә чаклы ук Америка хөкүмәтенә тынычлык тәкъдим итеп, сугыш галәмәтен бетерүегез турында хәбәр җибәрмисез икән, һиперболоидларны һәм сыек һава җибәрү машиналарын туктатачакбыз, дип янадылар. Сыек һава машиналарын туктату шахтаны шартлату дигән сүз, сыекча хәлендәге магма атылып чыгуы да ихтимал. Коточкыч зур каза көтелә иде. Инженер Чермак, гайрәте чигеп, ату белән янап ташлады. Шахта янында аксарылар җыелды. Шуннан соң йөз эшче шахтага төште дә ян култыкларга таралышып: "Безнең үлемнән башка чарабыз калмады, сәгать дүрттә утрау белән бергә күккә күтәреләбез", — дип телефоннан конторга хәбәр итте. Ни дисәң дә дүрт сәгать вакыт бар әле. Инженер Чермак шахта тирәсеннән гвардиннарын алды да, мотоциклга утырып, тизрәк сарайга очты. Гаринның Шельга белән сөйләшеп утырган чагы иде. Икесенең дә чырайлары кып-кызыл, чәчләре тузгыган. Ишектән Чермакның күренүе булды, Гарин акылдан шашкан кеше кебек урыныннан сикереп торды. — Административ тинтәклеккә сезне кем өйрәтте? — Мин бит... — Тик торыгыз... Отставка сезгә. Лабораториягәме, шайтанымамы — теләсәгез кая китегез... Ишәк... Гарин ишекне ачты да Чермакны төрткәләп чыгарып Җибәрде. Авызына сигара капкан Шельга өстәлнең почмагында утыра иде, Гарин аның янына килде. — Шельга, мин мондый чакның кайчан да булса бер киләсен белә идем. Хәзер бу мәхшәрне алсагыз сез генә кулга ала алырсыз, сез генә эшне коткарып кала алырсыз... Атауның үзендә башланып киткән бу әкәмәт Американың ун флотыннан да хәтәррәк. — Һым, әллә кайчан аңларга вакыт иде, — дип куйды Шельга. — Миңа мораль укымагыз... Мин сезне атауның губернаторы итеп билгелим, гадәттән тыш хокуклар бирәм... Баш тартып кына карагыз! — дип ачыргаланып кычкырды Гарин. Шундук өстәленә ташланды, аннан револьвер тартып чыгарды. — Сүзне кыска тотачакмын: юк дисез икән — атам. Ризамы, юкмы? — Юк, — диде Шельга, револьверга кырын-кырын гына карап. Гарин атып җибәрде. Шельга сигара тоткан кулын чигәсенә күтәрде. — Хәшәрәт икәнсез!.. — Нәрсә, ризамы? — Куегыз ул уенчыкны. — Ярый, куям. — Гарин револьверын өстәл тартмасына ыргытты. — Нәрсә кирәк соң сезгә? Эшчеләр шахтаны шартлатмасын дисезме? Ярар. Шартлатмаслар. Тик кайбер шартлары булыр... — Мин барына да риза. — Элек ничек булсам, хәзер дә мин утрауда мөстәкыйль кеше булып калачакмын. Мин сезгә хезмәтче дә, кол да түгел. Бусы — бер. Милли чикләрнең һәммәсен дә бүген үк юкка чыгарасыз, бер генә тимер чыбык та калдырмыйсыз. Бусы — ике... — Ризамын. — Провокаторлар шайкасын... — Провокаторларым юк минем, — дип куйды Гарин кызу гына. — Алдашасыз... — Ярый, алдаштым да ди. Нишләтергә аларны? Батырыргамы? — Бүген төнлә үк. — Булды гына. Аларны беткәнгә санагыз. Гарин карандашы белән блокнатына кызу-кызу язгалап барды. Шельга: — Актык шартым — эшчеләр белән минем арага борын тыкмаска, — диде. — Шулай укмыни? Анысы булмас. Шельга, кашын-күзен җыерып, өстәлдән төшә башлады. Гарин аны кулыннан тотып калды: — Риза. Вакыты җиткәч, барыбер кирәгегезне бирәм әле мин сезнең. Тагын нәрсә? Шельга күзен кыса төшебрәк сигарасын көйрәтергә, кереште—аның кыска гына сары мыеклы, бераз өскә чөелгән борынлы, кояшта янган, көлемсерәп торган йөзен төтен каплады. Шул чакны телефон шалтырады. Гарин трубканы алды. — Мин. Нәрсәне? Радионы? Гарин, трубканы ташлап, наушник киеп алды. Тырнагын чәйни-чәйни тыңлады. Авызын ерып көлемсерәде. — Эшчеләрне тынычландыра аласыз. Иртәгә түлибез. Мадам Ламоль ун миллион доллар акча тапкан. Хәзер үк җиңел ракетаны каршы җибәрәм. "Аризона" төньяккөнбатышта нибары дүрт йөз километрда. — Бу инде эшне җиңеләйтә төшә. Ике кулын кесәсенә тыгып, Шельга сарайдан чыгып китте. Шельга аяклары идәнгә тимәслек итеп түшәмдәге каешларга тотынды да, күзен йомып, бер генә секундка тын алудан туктап, лифтның корыч тартмасы белән бергә түбәнгә упты. Параллель шахтаны тиешенчә суытып җиткерә алмыйлар, шуңа күрә мәгарәдән мәгарәгә җиткәнче эссе зоналарны да үтәргә туры килә, андый очракта тизлек кенә коткара иде. Сигез километр төшкәннән соң Шельга күрсәткечнең кызыл угына карап реостатны тоташтырды — лифтны туктатты. Бу утыз җиденче мәгарә иде. Моннан өч йөз метрда гына һиперболоидларның үкертеп эшләгәне, кызган руданың кысылган һава ярдәмендә суытылуы, әледән-әле гөрселдәгәне ишетелеп тора иде. Токымны өскә күтәрүче элеватор соскычлары шалтыр-шолтыр килә иде. Башкалары кебек үк утыз җиденче мәгарә дә үзәк шахтаның кабыргасына казылган һәм табаклы тимерләрне ябыштырып эшләнгән кубтан гыйбарәт иде. Аның тимер стеналары тышында сыек һава парга әйләнә һәм гранит катламын суык тота иде. Эрегән магма моннан ерак түгел, электромагнит һәм сейсмография разведкалары күрсәткәнгә караганда якынрак ята иде, күрәсен. Гранит та чамадан тыш җылынган — биш йөз градуска Җиткән иде. Суыткыч приборларны берничә минутка гына туктаттың исә, һәммә җан иясенең көлгә әйләнәсе ап-ачык иде. Тимер куб эченә койкалар, киң эскәмияләр, сулы чиләкләр куелган иде. Дүрт сәгать эшләгәннән соң монда һәркем аяктан егыла, шуңа күрә җир өстенә менгезгәнче әле эшчеләрне башта әнә шул койкаларга салып хәл алдыралар иде. Вентиляторлар, һава өрдергеч торбалар өзлексез гүләп тора. Тимер түшәмгә асылган лампочкалар егерме биш кешенең шешенке, авыру, караңгы чырайларын мул яктырта. Калган җитмеш бише моннан өстәге мәгарәләргә урнашкан, алар үзара телефон белән элемтә тота иде. Шельга лифттан чыкты. Берничә эшче аның ягына борылып та карады, әмма сәламен алучы булмады — эндәшмәделәр. Шахтаны шартлату ниятендә нык торалар иде бугай. Шельга өстәл янына утырды да, Алтын атау хөкүмәте тарафыннан мул ташыла торган банкылы мармелад, инглиз тозы, аракысын эчеп бетермәгән стаканнарны терсәге белән читкәрәк этәреп: — Толмач кирәк булыр. Мин русча сөйлим, — диде. Өстәл янына шактый вакыт кырынмаган, бөкрерәк кенә арык гәүдәле, чырайсыз бер яһүд чыкты. — Мин булам толмач. Шельга сөйләргә кереште. — Гаринның предприятиесе — капиталистик фикерләүнең иң югары ноктасы. Шуннан да ары барырга юл юк. Аның максаты: кешелек дөньясының хезмәттәге өлешен — ирексезләп миенә укол ясау юлы белән хайванга әйләндерү, үзе сайлап алганнарны — патшаларча яшәтү, цивилизациянең алга баруын туктату. Буржуйлар хәзергә әле Гаринны аңлап җиткермиләр, ул үзе дә төшендереп бирергә ашыкмый. Хәзергә әле аны юлбасар дип кенә атыйлар. Тик алар империализмның Гарин системасына барып терәләчәген бер аңларлар... Иптәшләр, без иң куркыныч моментка — Гаринның капиталистлар белән уртак тел табуына юл куймаска тиешбез. Югыйсә, хәлегез мөшкел булачак, иптәшләр. Ә сез, Гарин Америка хөкүмәте белән ызгышмасын өчен, шушы тартмада үләргә булгансыз. Уйлап карагыз әле, инде нишләргә? Гарин җиңсә дә яман, капиталистлар җиңсә дә яман. Ә инде Гарин алар белән уртак тел таба икән — бигрәк тә яман. Белмисез генә, иптәшләр, көч бит сезнең якта. Бер айдан әлеге соскычлар алтынны җир өстенә көрәп чыгара башласын әле, ул чагында инде Гарин отмаячак, сез отачаксыз, җир шарында без куйган максат отачак. Әгәр дә сез миңа тәмам ышанасыз икән, мин сезнең җитәкчегез булам... Тик бертавыштан сайласагыз гына... Ышанмыйсыз икән инде... Шельга сөйләүдән туктап, эшчеләрнең төксе чырайларына, үзенә текәлгән күзләренә карап алды да башын кашып куйды. — Ышанмыйсыз икән инде — тагын сөйлим. Өстәл янына киң җилкәле, корымга буялып беткән, бил тиңентен шәрә бер егет килеп басты. Иелә төшебрәк зәңгәр күзләре белән Шельгага карап алды да, чалбарын тарткалап, иптәшләренә таба борылды: — Мин ышанам, егетләр. Калганнары да: — Ышанабыз, — диештеләр. Километрларга сузылган калын гранит катламыннан "ышанабыз, ышанабыз" дигән телефон тавышлары ишетелде. Шельга: — Ышансагыз, ярар, — диде. — Алайса һәр пунктны аерым-аерым карап чыгыйк: милли чикләрне кичкә хәтле алачаклар. Хезмәт хакын иртәгә түлиләр. Гвардиннар сарайны сакласын әнә, безгә аларның кирәге юк.' Унбиш провокаторны суга батырабыз — моны мин беренче шарт итеп куйдым. Төп бурычыбыз: ничек тә алтынга тизрәк төшеп җитәргә кирәк. Шулаймы, иптәшләр? Төнлә белән төньяк-көнбатышта прожектор утлары нидер эзләнә башлады. Култыкта сиреналар хәвеф якынлашуын хәбәр итте. Таң беленеп килгәндә, әле диңгез өсте яктырып та җитмәс борын, якынлашып килүче эскадраның беренче карлыгачлары күренде — утрау өстендә биектә, алсу таң нурына манчылып, самолетлар бөтерелә башлады. Гвардиннар аларга карабиннан атып та карадылар — тидерә алмадылар. Утрау халкы төркем-төркем булып җыелды. Шахта өстеннән пар бөркелүе дәвам итте. Судноларда оклянка сукканнары ишетелде. Зур суднода бушату эшләре бара — ярда утырган кран аркылыторкылы бәйләнгән тюкларны төшерә иде. Океан тыныч кына томан рәшәсендә коена. Күктән мотор гүләгәне ишетелә. Томан сарган шар сыман кояш күтәрелә иде. Шул вакыт офыктан төтен күренде. Ул төтен киң булып, кара болыт шикелле көньяк-көнчыгышка агыла — утрауга үлем ургыла иде. Утрауда һәммә нәрсә тынып калды, гүя континенттан китерелгән кошлар да сайраудан туктаган иде. Бер җирдәге халык төркеме култыктагы көймәләргә таба ташланды, шуларга дыңгычлагандай төялеп океанга чыкты. Әмма көймәләр бик аз, утрау үзе уч төбендәгедәй ялтырап ята — качып котылырлык түгел иде. Утрау халкы тораташтай сүзсез-өнсез катты да калды. Кайберәүләр исә йөзләрен комга яшерде. Сарайда хәрәкәт сизелми иде. Бронза капкалар бикле. Кызгылт төстәге бераз авышрак стена буйларында киң кырлы озын эшләпәләр, алтын укалы ак курткалар кигән, карабиннар аскан гвардиннар йөренеп тора. Читтәрәк исә челтәр кебек үтә күренмәле манара калкынып утыра — анда иң дәү һиперболоид. Манараның түбәсе җирдән караучыларга күренми, томан пәрдәсе томалаган иде. Тик аның саклап калуына бик күпләр ышанып җитми: офыктагы кара кучкыллы соргылт төтен һәркемнең котын алган иде. Халык дерт итеп куйды, шахта ягына таба борылып карады: анда өченче сменага эшчеләр чакырып гудок яңгырады. Тапканнар эшләр вакыт! Кадалып киткән алтын! Сарай түбәсендәге сәгать тә сигезне сукты. Шунда инде океаннан гөрселдәү — отыры якыная, отыры көчәя барган күк күкрәве колакларны ярды. Эскадра тәүге залпын бирде. Көтү секундлары гүя очып килә торган снарядлар тавышы, алар килгән ара белән үлчәнде. Эскадра залп биргәндә, Роллинг суга төшә торган баскыч башында, террасада иде. Ул челемен авызыннан алды да үкереп килгән снарядларга колак салды. Мелинит катыш газ тутырган корыч аждаһалар саны туксаннан да ким түгелдер — һәммәсе дә утрауга, Роллингның миенә туптуры ажгырып килә. Үкерүләрендә җиңү авазы яңгырый, йөрәгең ярылыр. Роллинг арты белән гранит стенадагы ишеккә чигенде: бомбага тотанитә калсалар дип, ул инде подвалда үзенә әллә кайчан урын хәстәрләп куйган иде. Снарядлар диңгездә ярылды — су баганалары күтәрелде. Гөрселдәгәннәре дә ишетелде. Килеп җитмәделәр. Шуннан инде Роллинг үтә күренмәле манарага текәлде. Гарин кичтән бирле шунда утыра иде. Манараның түгәрәк гөмбәзе әйләнгәнен меридиональ ярыкларыннан шәйләп була иде. Роллинг пенсне киеп, башын артка ташлап, манарага текәлде. Гөмбәз уңлы-суллы ялт-йолт әйләнә. Уңга борылган чагында меридиональ ярыктан һиперболоидның ялтыравык көпшәсе бер югары менеп, бер түбән төшеп йөргәне күренә. Иң хәтәре Гаринның аппарат белән чамадан тыш кызу кылануы иде. Җитмәсә тынлыгы теңкәгә тия: утрауда шылт иткән тавыш та ишетелми иде. Менә бер мәлне океаннан куык шартлаткандай саңгырау аваз ишетелде. Роллинг тирләп чыккан борын стендәге пенснесен рәтләбрәк куйды да эскадра ягына борылды. Анда инде өч җирдә аксыл-сары төтен гөмбәзе күтәрелгән иде. Алардан сул кулдарак янә бер төтен бүреге пәйда булды, ул кан төсенә кереп балкып алды, югары үрмәләде — дүртенче гөмбә үсеп чыкты. Гөрселдәве дә килеп җитте. Роллингның борыныннан пенснесе төшә дә төшә. Әмма ул түзә, офыкта төтен гөмбәләре саны ишәйгәнне — Америка эскадрасының сигез линкоры көлгә әйләнеп күккә очканны урыннан да купмыйча күзәтә дә күзәтә. Утрауда да, океанда да, күктә дә яңадан тынлык урнашты. Үтә күренмәле манара башыннан түбән таба лифт ялтырап узды. Эчке ишекләр ачылып ябылды. Фокстрот көен белер-белмәс сызгыргалап террасага чабачаба Гарин килеп чыкты. Йөзе йончыган, таушалган, чәче тырпайган. Роллингны күрмичә, ул чешенергә тотынды. Баскычтан аска төште, суга җитәрәк ефәк күлмәген, семга төсендәге ыштанын салды. Эскадра һәлак булган урында әле һаман сүрелеп җитмәгән төтенгә карап, ике кулы белән култык асларыннан эләктерде. Ул хатыннар кебек ак тәнле, симез, аңарга каравы да җирәнгеч иде. Ул аяк очы белән генә суның җылылыгын карады да хатыннар шикелле дулкынга каршы чүгәләде, аннары йөзеп китте, ләкин судан бик тиз чыкты. Шуннан соң гына Роллингны күреп алды. — Ә-ә-ә!..— диде. — Әллә сез дә коенырга төштегезме? Суык икән, каһәрем-зәһәрем. Ул, кинәт кенә чыркылдап көлә-көлә, киемнәрен селки-селки, өйгә йөгерде. Иләмсез дәү бронза ишекне ачкан чагында Роллингка таба борылып: — Абзыкай, әйдәгез ашап алыйк. Берәр шешә шампанский да бушатырбыз, диде. Иң гаҗәбе шул булды — Роллинг аңа тагылып ашарга кереп китте. Өстәл янында тагы киндердәй агарган, телдән калган мадам Ламоль гына утырды. Стаканны авызына китергәндә аның тип-тигез, энҗедәй ак тешләренә бәрелеп пыяла чыңлап куйды. Роллинг тигезлеген югалтудан курыккандай бер ноктага текәлеп утыра бирде: шешәнең алтын бөкесе нәкъ менә Роллингның көч һәм кодрәт турындагы элеккеге карашларын берничә минут эчендә юкка чыгарган әлеге каһәр төшкән аппаратка охшатып ясалган иде. Гарин юеш чәчен дә тарамаган, якасын да такмаган, пиджагы таушалып, көеп беткән. Ул юкны-барны сөйләнгәләп устрица ашады, аннары рәттән берничә стакан шәраб эчте. — Ачыкканымны хәзер генә белдем. Зоя аңа акрын гына: — Нык эшләдегез шул, дустым, — диде. — Әйе. Дөресен әйткәндә, туплардан чыккан төтен офыкны каплап алгач, бераз шүрләп тә куйдым... Тәки миннән өлгеррәк булып чыктылар бит... каһәрем-зәһәрем... Тагы бер кабельт кына арырак алган булсалар, бу йорттан — кая ул йорттан гына — бөтен атаудан көл генә өелеп каласы иде шул... Ул тагын бер стакан шәраб эчте дә, ачыктым диюенә карамастан, ризык китерүче ливреяле лакейны терсәге белән этәрде. — Ничек соң, абзыкай? — дип, һич уйламаганда Роллинг ягына борылды, бер дә көлмичә аңа текәп карады. — Чынлап торып сөйләшсәк тә ярыйдыр, шәт. Әллә югыйсә, тагын да шаккатыргычрак эффектлар көтәсезме? Роллинг кулындагы чәнечкесен тавышсыз гына тәлинкәсенә куйды, карашын аска төшерде: — Сөйләгез, мин тыңлыйм сезне. — Әллә кайчан шулай кирәк иде... Мин сезгә ике мәртәбә бергә эшлик дип тәкъдим иттем. Хәтерегездәдер бит? Хәер, мин сезне гаепләмим: фикер иясе түгел бит сез, буйволлар нәселеннән. Менә тагын бер мәртәбә тәкъдим итәм. Гаҗәпсенәсез булыр? Төшендереп бирим. Мин бит оештыручы кеше. Мин сезнең артык салмак, ахмак карашлар белән тулган капиталистик системагызны яңадан сүтеп корачакмын. Аңлашыламы? Әгәр мин шуны эшләмәсәм, коммунистлар сезне майлап торып ашап җибәрәчәкләр, җитмәсә әле тагын рәхәтләнеп җиргә бер төкереп тә куячаклар. Минем дөньяда бердәнбер җенем сөймәгән нәрсә — ул да булса коммунизм... Ни өченме? Алар мине, Петр Гаринны, минем башымдагы дөнья тулы фикерләремне юкка чыгармакчы була... Аяк астымда шул чаклы алтын ятканда, сезнең, Роллингның, нигә кирәге бар соң миңа дип кызыксынасыз булыр? Роллинг саңгырау тавыш белән: — Кызыксынам шул, — дип куйды. — Абзыкай, бер стакан кайен борычы кушылган джинны эчеп җибәрегез әле, миегезне эшләтмәсме әзрәк. Әллә сез алтынны бу тирескә әйләндереп бетерә бит инде дип уйладыгызмы? Чынлап та мин дөньяга берничә кызу көн ясыйм әле ясавын. Мин кешеләрне төпсез упкын янына китереп терим — бәясе биш кенә дент торган килолы алтынны кулларына тотып карарга бирәм. Роллинг капылт кына башын күтәрде, аның сүнеп барган күзләрендә яшьлек дәрте чагылып китте, авызы мәсхәрәле ерылды... — Әһә! — дип куйды ул, үкергәндәй итеп. — Әһә шул менә! Төшендерә торгач барып җитте шикелле... Шунда инде, җир йөзендә әйтеп бетергесез мәхшәр барган чагында без — менә мин, сез, тагын өч йөзләп сезнең шикелле үк буйвол, мөртәт, финанс короле дисезме — җаныгыз теләгәнчә атагыз, дөньяны кыптарлап та алачакбыз... Барлык предприятиеләрне, заводларны, тимер юлларны, һава һәм диңгез флотын сатып алачакбыз... Үзебезгә кирәкле, үзебезгә ярардай нәрсәләрнең һәммәсе безнең кулда булырга тиеш. Шул чагында без шахтасы-ние белән бу атауны шартлатабыз да, дөнья күләмендәге алтын запасы бетте, алтын безнең кулда, аңа элеккеге кыйммәте кайтты — һәммә нәрсәнең бәясен шул билгели, дип игълан итәбез. Роллинг урындыгына киерелеп утырган көе тыңлады да тыңлады. Аның алтын тешле авызы акула авызына охшап калды, йөзе комачтай кызарды. Ул шулай кысык күзләрен генә йөртеп, кымшанмыйча да утыра бирде. Мадам Ламоль хәтта әле җан тәслим кылмасын тагын картлач дип уйлап та алды. Менә Роллинг тагын бер тапкыр: — Әһә! — дип үкереп куйды. — Кыю фикер.:. Җиңеп чыгарсыздыр шикелле... Тик менә теге баш күтәрү, фетнә дигән нәрсәләрне генә исәпкә алмыйсыз... Гарин кырт кисте: — Иң әүвәл шуны алдым исәпкә. Баштарак без концентрацион лагерьлар төзербез. Режимны ошатмаучыларның һәммәсен тимер чыбык артына ябарбыз. Аннары баш миенә укол ясау законын уздырырбыз. Нәрсә, дускай, мине үзегезнең юлбашчыгыз итәсезме соң? — дип, көтмәгәндә күз кысып, Роллингның котын алды. Роллинг башын аска иде, кашын җыерды. Сорау куйгач, уйламыйча ярамый иде. — Мистер Гарин, сез мине шуңа мәҗбүр итәсезме? — Сез соң ничек уйлаган идегез? Тезләнеп ялварыр дип мәллә? Мин килеп коткарганны әллә кайчаннан бирле көтеп ятканыгызны аңларга теләмисез икән, мәҗбүр итәм мин сезне. Роллинг: — Булды алайса, — дип сүзләрен теш арасыннан гына кысып чыгарды, өстәл аша үзенең кытыршы алсу кулын сузды. Гарин да: — Булды алайса, — дип кабатлады. — Вакыйгалар яшен тизлегендә бара. Континентта өч йөз корольнең фикерен әзерләп куярга кирәк. Сез аларга хат язып, минем атауны җимертү өчен флот җибәреп, хөкүмәтнең диваналык кылуын исбатларсыз. Сез аларны "алтын мәхшәренә" алдан ук хәстәрләп куярсыз. — Ул бармак шартлатты, ливреяле лакей очып килеп тә җитте. — Тагын шампанский сал әле. Әйдәгез, Роллинг, бөек тарихи борылыш хөрмәтенә эчеп җибәрик әле... Ничегрәк соң, туган, ә? Муссолинилар — чүп ич алар... Петр Гарин белән мистер Роллинг әнә шулай килештеләр. Тарихны иярләп алдылар, шпорладылар да, тарих дигәнең тинтәк башлар өстеннән алтын дагаларын чыңлатып алга очты. Тын океан эскадрасының һәлакәткә дучар булуы Америка белән Европага искиткеч нык тәэсир итте. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Төньяк Америка Кушма Штатларына ныгытып торып бер китереп сукканнар иде — бөтен җир шарына яңгырады. Германия, Франция, Англия, Италия хөкүмәтләре кисәк кенә егетләнеп киттеләр: алтыннан симергән ул Америкага быелдан башлап процентларны түләмәсәң, ничек булыр икән, ә? Газеталарына: "Колосс дигәнебез балчык аяклы булып чыкты, бөтен дөньяны яулап алу бик үк ансат эш түгел шул..." — дип) яздылар. Өстәвенә әле тагын "Аризона"ның пиратлыкта йөрүе диңгез сәүдәсенә таркаулык кертте. Пароход хуҗалары йөк төятүдән баш тарттылар, капитаннар океанга чыгудан курыктылар, страховой җәмгыятьләр бәяне күтәрделәр, акча күчерү исәбенең атасы-анасы җуелды, вексельләрне кабул итми башладылар, берничә сәүдә предприятиесе җилгә очты, шул арада Япония үзенең үтмәс товарларын Америка кулындагы базарларга шудырып калырга тырышты. Диңгездәге ул хурлыклы бәрелеш Америкага кыйммәткә төште, "милли горурлык"ларына сукты. Промышленниклар бөтен диңгез флотын, һава флотын туплап сугыш башлап җибәрергә һәм җиңмичә туктамаска өндәделәр. Газеталар исә, Пьер Гаррины тимер читлеккә ябып Нью-Иоркка китерми торып, электрлы урындыкта җанын алмый торып, газеталардагы матәмне алмаячакбыз, дип янады; газета исемнәре кайгылы кайма белән уратып алына, гәрчә типография өчен кыйммәткә төшмәсә дә, укучыларның күбесенә моның тәэсире зур иде. Шәһәрләрдә, обывательләр арасында, Гарин агентлары йөри икән, кесәләрендә инфракызыл утлар йөртә икән дигән имеш-мимешләр таралды. Кемнәрнедер дөмбәсләп тә ташлаганнар; урамнарда, кино, рестораннарда паника да купкалаган. Вашингтон хөкүмәте күп сөйләнсә дә, бер эш тә эшли алмый, тәмам аптыраган-йөдәгән иде. Бөтен эскадрадан исән калган бердәнбер судно — миноносец хәрби министрга океандагы бәрелеш турында донесение алып кайткан иде — бу хәтле коточкыч хәбәрне халыкка фаш итәргә батырчылыклары җитмәде. Унбишәр дюймлы орудиеләр шул Мөртәтләр утравының бер манарасыннан көчсезрәк булып чыккан... Әлеге күңелсез хәлләр Кушма Штатлар хөкүмәтен Вашингтонда конференция җыярга мәҗбүр итте. Шуның көне игълан ителгәннән соң дөньядагы барлык радиостанцияләр, газета редакцияләре конференциягә инженер Гарин үзе катнаша икән дигән хәбәр алдылар. Гарин, Чермак, инженер Шефер лифтта үзәк шахтага төшкәндә, слюда тәрәзәләрдән санап бетергесез торбалар, электр чыбыклары, ныгытмалар, элеватор коелары, куышлар, тимер ишекләр күренеп-күренеп калды. Җир кабыгының унсигез катламын уздылар. Агач кискенендәге катламнар елларны күрсәткән кебек, монда да планетаның гомер юлы, чорлары чагыла. Органик тормыш "ут"тан санап килгәндә дүртенче катламнан башлана: ул палеозой океаны калдыгы. Аның суы радиоактив тозларга, углекислотага гаҗәеп тә бай булган, шул тереклек дөньясына җан биргән. Аннан соңгы эра — мезозой — башланганда ул судан гигант җәнлекләр килеп чыккан. Миллион еллар буена алар җир тетрәтеп үкерә-үкерә азык аулаганнар. Тагын да югарырак, шахта казыганда, кош сөякләренә, аннан да өстәрәк исә имезүче хайваннарга тап булгаладылар. Шуннан соң инде боз чоры якынлаша — кешенең сабыйлык дәверенә дә күп калмый. Лифт ялкын һәм вулканнар атылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән унтугызынчы, ахыргы катламга җитте. Архей эрасында хасил булган җир — тоташы белән каракучкыл, вак бөртекле граниттан гыйбарәт иде. Гарин түземсезләнеп тырнагын чәйнәде. Өчесенен берсе ләм-мим дәшмәде. Тын кысыла башлады, һәр-кайсының аркасында кислород аппараты. Һиперболоидларның үкереп эшләве, гөрселдәүләр ишетелә иде. Лифт электр лампалары нык яктырткан төшкә җитеп туктады. Аннан аста газлар җыелсын өчен эшләнгән искиткеч дәү колпак иде. Гарин белән Шефер водолазлар кия торган шлемга охшаган түгәрәк шлемнар киделәр дә колпактагы ишектән кереп, тар гына текә баскыч буйлап биш катлы йорт түбәсеннән төшкәндәй төштеләр. Түгәрәк боҗра мәйданчыкка җиттеләр. Анда түгәрәк шлем кигән, аркаларына кислород баллоннары аскан, бил тиңентен шәрә эшчеләр һиперболоид кожухлары янына чүгәләп утырганнар. Гүелдәп торган төпсез упкынга текәлгән килеш, алар һиперболоид нурларына юнәлеш биреп торалар иде. Шундый ук калын тимер чыбыкларны ябыштырып ясалган текә баскычлар тагын да түбәнрәк төшә иде. Андагы боҗра мәйданчыкка сыек һавалы суыткычлар куелган. Резин катнаштырып эшләнгән киездән киенгән, кислород баллоннары аскан эшчеләр ул түбәнге мәйданчыктан торып суыткычлар һәм элеватор соскычларын эшләтәләр. Бу инде иң хәтәр урын иде: ялгыш читкәрәк авыштың исә, һиперболоид нурына эләгәсеңне көт тә тор. Аста сыек һава басымы эләгеп эремә хәлендәге токым шартлап ярыла, аннан кыйпылчыкларын өскә чөеп җибәрә, газ бөрки иде. Элеваторлар сәгатенә кырык-илле тонна токым чыгара. Эш ипле бара. Шахта төбе тирәнәйгән саен, Манцев сызымнары белән эшләнгән "тимер тычкан" — һиперболоидлы ике боҗра мәйданчык та, газ җыела торган колпак та, тоташы белән түбәнгәрәк төшерелә бара, бушап калган урынга ныгытмалар куела. Шефер элеватордан бер уч соры тузан алды. Гарин шуны бармаклары белән ышкып карады. Түземсезләнеп карандаш даулады. Папирос тартмасына: "Авыр шлак. Лава", — дип язып куйды. Шефер, күзлекле, түгәрәк шлем кигән башын селкеп, ризалыгын белдерде. Боҗра мәйданчыкта сакланып кына барып, алар приборлар янында туктадылар — приборлар шахтаның тоташ стенасына корыч трослар белән асып куелган һәм "тимер тычкан" белән бергә төшеп йөри иде. Алар арасына авырлык көченең тизлеге ничек үзгәргәнне язып торучы маятниклар, барометрлар, сейсмографлар, компаслар, электромагнит үлчәгечләр куелган иде. Шефер маятникка ымлап, папирос тартмасын Гарин кулыннан алып, немецларга хас төгәллек белән, ашыкмыйча гына, җиренә җиткереп кенә язарга кереште: "Кичә иртәдән бирле авырлык көченең тизлеге йөздән тугыз өлешкә менде. Бу тирәнлектә тизлек 0,98 гә төшәсе урынга 1,07 гә менде..." Гарин: "Магнит аркасындамы?" — дип сорады. Шефер: "Бүген иртәдән бирле магнит приборлары нульдә тора. Ьез инде магнит кырын узып киттек", — дип язды. Ике кулы белән тезләренә таянып, Гарин шактый вакыт түбәнгә карап торды. Кап-кара коеның төбе кепкечкенә нокта булып кына күренә, "тимер тычкан" исә җирнең үзәгенә якынайганнан-якыная бара, өзлексез гүелди, үкерә. Бүген иртән шахта Оливин поясын кимерә башлаган иде. — Я, Иван, саулыгың ничегрәк? Шельга малайның башыннан сыйпады. Малай аның яр буена шул тирәдәге ташлардан салынган һәм сары балчык белән буяп җибәрелгән бәләкәй генә өенең тәрәзәсеннән океанга карап утыра иде. Океанда ак күбекләр чыгарып дулкыннар бөтерелә, алар Шельга яшәгән бухтаның судан калкып торган ташларына, комлы ярына килеп бәреләләр дә вак кына кисәкләргә бүленеп югалып калалар. Иванны һава корабында ни үле, ни тере килеш алып килделәр. Шельга аны мең бәла белән аякка бастырды. Утрауда якын кешесе булмаса, малайның терелүе икеле иде. Аның бөтен тәне туңган, өшегән, алай гына да түгел, сабыйның күңеле сынган иде: ул аларга кешеләр дип ышанды, һичбер көчен кызганмады, ә нәрсә килеп чыкты соң? — Миңа инде, иптәш Шельга, Советлар Россиясенә кайту юк: утыртып куярлар. — Җүләр сатма, зинһар. Синең бер гаебең дә юк. Яр буенда таш өстендә утырамы, краб аулыймы, утраудагы шаккатарлык нәрсәләрне күзәтәме, ниндидер ят кешеләрнең тыз-быз килүләрен, кызу эш барганын күреп йөриме — аның сагышлы күзләре әледән-әле көнбатышка, матур ут шары океан эченә чумган якка текәлә: анда еракта, кояштан да арырак — аның туган иле... — Монда төн, ә безнең Ленинградта хәзер көн тугандыр инде, — дип куя. — Иптәш Тарашкин күмәч белән чәй эчеп эшкә киткәндер. Крестовкадагы клубта көймәләрне хәстәрлиләрдер — ике атнадан флаг күтәреләсе бит... Малайга бераз хәл кергәч, Шельга аңар акрынлап кына эшләрнең кая барганын төшендерергә кереште һәм, Тарашкин кебек үк, Иванның ярты сүздән эләктереп алуын, совет яклы булуын, бер дә бирешергә исәбе юклыгын күрде. Ленинградны сагынып шыңшымаса, бер дигән егет булыр иде. Бер мәлне Шельга күтәренке күңел белән: — Иван, Ванюшка, тиздән сине өйгә капгарып җибәрәм! — диде. — Рәхмәт инде, Василий Витальевич. — Башта бер әйберне кулга төшерәсе бар әле. — Мин әзер. — Биеккә үрмәли аласыңмы? — Себердә чакны, Василий Витальевич, иллешәр метрлы агачларга эрбет чикләвеге җыярга менә идем — өстән караганда җир дә күренми торган иде. — Вакыты җиткәч, нишләргә икәнен үзем әйтермен. Утрауда бик күзгә чалынып йөрмә. Әнә кармак ал да диңгез керпеләрен аула. Манңевның язмалары, көндәлекләре арасыннан табылган планга таянып, Гарин эшне бик өлгер алып барды. Соскылар калын магма катламын узды. Шахта төбендә кайнап торган җир асты океанының гүләве ишетелде. Утыз метр калынлыкта туңдырылгач, шахтаның стеналары бернигә бирешмәслек цилиндрга әйләнде. Шуңа да карамастан, шахта әледән-әле тибрәнеп-тетрәнеп куйгалау сәбәпле, бөтен көчне туңдыруга җикми чара калмады. Элеваторлар җир өстенә тимер, никель, оливин чыгара башлады. Сәер хәлләр булгалый торды. Җир өстенә чыгарылган токымны корыч тасмалар, пантоннар белән океанга озаталар иде, бер заман шул тирәдә яктылык барлыкка килде. Яктылык берничә тәүлек буена көчәйгәннән-көчәя барып, гаҗәеп көчле шартлау хасил булды, әллә никадәрле су, таш, ком, понтоннар күккә чөелде, җил-давылы эшче баракларын кырып ташлады, утрау өстенә ябырылган галәмәт дәү дулкын шахтаны батырганда калды. Токымны баржаларга төяп, ераккарак ташырга тотындылар — хәзер анда берөзлексез белбелдәү, тоташтан шартлау. Бу хәл, һичшиксез, М элементының атомнары таркалудан килеп чыга иде. Шахта төбендә дә шундыйрак могҗизалар булгалады. Магнит приборларыннан башланды: әле күптән түгел генә нульне күрсәткән приборлар кинәт коточкыч көчле магнит кырына тап булдылар. Прибор уклары чигенә җитеп туктады. Төптән исә белбелдәп торган алсу яктылык сирпелде, һава үзе дә тоташы белән үзгәрде: альфакисәк мириадлары белән бомбага тотылган азот һәм кислородтан гелий һәм водород хасил булды. Водородның бер өлеше, һиперболоид нурына эләгеп, пистолеттан аткан тавышлар чыгарып, гөлт-гөлт итеп торды. Эшчеләрнең киемнәре еш кына дөрләп киткәләде. Магма океанының чайпалуы шахтаны дер селкетте. Корыч соскыларга, тимер детальләргә кызгылт тап йокты. Машиналарның тимердән эшләнгән өлешендә хәйран зур тизлек белән атомнар таркала башлады. Эшчеләрнең күбесенә күзгә күренмәгән ниндидер нурлар тәэсир итте. Әмма "тимер тычкан" Оливин поясын кимерүдән туктамады. Гаринга көне-төне шахтада булырга туры килде. Нинди акылсыз эшкә тотынуын ул хәзер генә аңлый башлады. Кайнап торган җир асты океанының нинди тирәнлектә икәнен берәү дә әйтә алмый иде. Эремә хәлендәге оливин аркылы янә ничә километр үтәргә туры киләчәге билгесез. Бер генә нәрсә тәгаен билгеле — ул да булса җирнең үзәгендә гаҗәеп түбән температуралы каты хәлендәге магнит кыры ятуы. Җирнең тарту көченә буйсынып, әйләнә-тирәдәге эремәдән күп тапкырлар ныграк булган шахтаның туң цилиндры өзелеп төшеп үзәккә чуммагае дигән шөбһәле уй килеп басты. Шахтаның стеналары кайбер урыннарда чатнап киткәләде, аннан чыжлап газ кергәләде. Шуңа күрә шахтаның диаметрын икеләтә киметергә, көчле вертикаль ныгытмалар куярга туры килде. Диаметры ике тапкыр кимрәк "тимер тычкан" әмәлләп кую шактый (вакыт алды. Бары тик "Аризона"дан алынган хәбәрләр генә җанга рәхәтлек бирә иде. Кабаттан пиратлык эшенә тотынган яхта төнлә белән Мельбурн култыгына басып керә дә копра — кокос сүсе — складларын яндырып үзенең килүен белдерә һәм биш миллион фунт стерлинг таләп итә. Өркетү нияте белән диңгез ярындагы бульварны актарып ташлый. Берничә сәгать эчендә шәһәр бушап кала, банклар акчаны түли. Култыктан чыккан чагында "Аризона"ны Англиянең хәрби судносы көтеп ала, һөҗүм итә. Яхтага алты дюймлы снаряд тиеп, ватерлиниядән өстәрәк үтәдән-үтә тишеп чыга. "Аризона" да өркеп калмый: һөҗүмгә күчеп, хәрби судноны тураклап ташлый. Бәрелешкә, һиперболоид манарасыннан торып, мадам Ламоль командалык итә. Бу хәбәрне алганнан соң Гаринның кәефе күтәрелеп китте. Югыйсә, бу арада, Манцев ялгыш исәпләгән булса, нишләргә? — дигән күңелсез фикердән арына алмый азапланган иде. Моннан бер ел элек Петроград ягындагы ялгыз йорттагы шикелле үк, аның йончыган мие шахта белән берни барып чыкмаган очракта ничек итеп котылу җаен эзләде. Егерме бишенче апрель көнне Гарин "тимер тычкан" эчендә боҗра мәйданчыкта торган килеш гаҗәеп кызыклы хәлгә тап булды. Югарыдан, газ җыела торган колпактан... терекөмеш яңгыры яварга тотынды. Һиперболоидларны туктатып торырга туры килде. Туңдыруны да киметә төштеләр. Соскылар, оливинны узып, саф терекөмеш чыгара башладылар. Менделеев таблицасында терекөмештән соң, сиксән беренче булып, талий металлы килә. Алтын исә терекөмештән өстәрәк ятарга тиеш: таблицада җитмеш тугызынчы, атом авырлыгы ягыннан 197,2 иде. Металл катлауларын үткәндә алтынның булмавын Гарин белән инженер Шефер гына сизәләр иде. Бу инде катастрофа дигән сүз! Ялгышкан бит каһәр суккан Манцев, ялгышкан! Гаринның башы салынып төште. Бу чаклы бәхетсезлеккә дучар булырмын дип һич уйламаган иде бит... Шефер аптырап кына кулын алга сузды — калпактан саркыган терекөмеш тамчыларын учына җыйды. Кисәк кенә ул Гаринны беләгеннән эләктерде дә текә баскыч янына алып китте. Өскә менеп, лифтка утыргач, резин шлемнарын салгач, Шефер авыр ботинкасы белән тыпырдап биеп алды. Балаларныкыдай беркатлырак, сөякчел йөзендә куаныч балкыды. — Алтын ич инде бу! — дип кычкырды ул, шаркылдап көлә-көлә. — Сарык икәнбез... Алтын белән терекөмеш бергә кайный. Шуннан нәрсә килеп чыга? Алтын катнаш терекөмеш ләбаса!.. Карагыз... — Ул учын җәеп җибәрде — аның учында сыек ядрәләр ялтырап ята иде. — Бу терекөмештә алтын сарысы бар. Монда туксан процент кызыл алтын дигән сүзI Алтын, нефть шикелле, җир астыннан үзе атып тора башлады. Шахта казудан туктадылар. "Тимер тычкан"ны сүтеп өскә чыгардылар. Вакытлыча куелган ныгытмаларны алып, алар урынына суыткыч торбалы яссы корыч цилиндрлар төшерделәр. Кызган пар этеп чыгара торган терекөмеш катнаш алтынны шахтаның теләсә кайсы җиренә менгезергә мөмкин, моның өчен фәкать температураны гына көйләргә кирәк иде. Гарин исәпләп тә чыгарды: корыч цилиндрларны төпкә хәтле төшергәч, алтынны өскә үк менгезеп җиткерергә мөмкин булачак, аннары инде җир өстендә сосып кына аласы кала. Тиз арада шахтадан төньяк-көнчыгышка таба терекөмеш үткәрү өчен торба суздылар. Сарайның сул башында, дәү һиперболоид манарасы янында гына, мичләр чыгарып, алтын кайнату өчен фаянс тиглиләр сылап куйдылар. Гарин баштарак алтын чыгару нормасын тәүлегенә бер ун мең потка, ягъни йөз миллион долларга җиткерергә ниятләде. "Аризона"га кире борылырга кушылды. Мадам Ла* моль моңа җавап итеп Гаринны уңышка ирешүе белән тәбрикләде. Радиодан ул үзенең Тын океанда пиратлык итүен туктатуы хакында бар дөньяга хәбәр итте. Вашингтонда конференция ачылыр алдыннан гына Сан-Франциско гаванена биш океан корабы килеп керә. Тыныч кына Голландия флагы күтәрә дә төтенгә күмелгән, җәйге кояшта коенган киң култыктагы меңләгән сәүдә суднолары арасыннан кысыла-кысыла ярга якынлаша. Капитаннар ярга чыгалар. Бернинди аерма да юк. Корабларда матрослар киптерергә ыштан элгәннәр. Палуба юалар. Таможня чиновникларын Голландия судноларының алып килгән йөкләре генә гаҗәпләндерә. Әмма аларга әлеге бишәр килограммлы сары металлдан коелган кирпечләрнең сатлык алтын икәнен төшендереп бирәләр. Чиновниклар бу мәзәкне ишеткәч көләләр генә: — Хи-хи!.. Күпмедән сатасыз соң ул алтыныгызны? Капитан ярдәмчеләре: — Үз бәясенә, — дип җавап кайтаралар. Биш корабның бишесендә дә сүзгә-сүз нәкъ шулай сөйләшәләр. — Күпмедән соң шулай да? — Килограммын ике доллар ярымнан. — Алтыныгыз кыйммәт түгел икән. Капитан ярдәмчеләре челемнәрен пыскыта-пыскыта: — Арзан сатабыз, товар җитәрлек бездә, — дип җавап бирәләр. Чиновниклар журналларына шулай дип язып та куярлар: "Йөкләре — кирпеч-кирпеч сары металл, шуны алтын диләр". Көлешә-көлешә китеп тә баралар. Баксаң, бер дә көлке түгел икән. Ике көннән Сан-Францискода чыга торган иртәнге газеталарның белдерүләр бүлегендә, реклама баганаларына ябыштырылган аклы-сарылы афишаларда, тротуарга акбур белән язылган язуларда мондый хәбәр күренде: "Инженер Петр Гарин Алтын атаунын бәйсезлеге өчен барган көрәшне беткәнгә саный, каршы яктан югалтулар булуын чын күңелдән кызгана һәм тыныч сәүдә мөнәсәбәтләрен башлап җибәрү нияте белән, Кушма Штатларда яшәүчеләргә ихтирам йөзеннән, кызыл алтын төялгән биш кораб җибәрә. Бишәр килограммлы алтын кирпечләре килосы ике доллар ярым исәбеннән сатыла. Теләгән кешеләргә алтынны тәмәке, буяу, сөт кибетләреннән, газета киоскыларыннан, итек чистартучылардан һ. б. җирләрдән сатып алырга мөмкин. Алтынымның саф булуын исбатлавыгызны үтенәм. Ә алтын миндә исәпсезхисапсыз. Хөрмәт белән Гарин". Моның ише рекламаларга берәү дә ышанмады, билгеле. Контрагентларның күбесе кулларына эләккән алтынны яшерү ягын карады. Әмма шәһәрдә пират Гарин турында, ул мөртәтнең яңа афәт китерүе турында сөйләми булдыра алмадылар. Кичке газеталар Пьер Гаррига линч суды ясауны таләп иттеләр. Кичке биш белән алты арасында эшсез халык гаваньга таба агыла башлады, шундук митинглар да оештырып җибәрделәр, пароходларын батырырга, командаларын фонарь баганаларына асарга, дигән резолюция дә чыгардылар. Полисменнар каны кызган халыкны көчкә тыеп калдылар. Бер үк вакытта порт властьлары тикшерү эшләре алып барды. Биш корабның бишесендә дә кәгазьләргә бәйләнерлек түгел иде. Судноларга секвестр ясап булмый — Голландиянең мәшһүр транспорт компаниясенекеләр. Шулай да халыкның тынычлыгын алган алтын сатуны тыярга ниятләделәр. Тик менә чалбар кесәләренә икешәр кирпеч салуга бер генә чиновник та каршы килмәде. Төсе, авырлыгы ягыннан да, тешләп карасаң да — һичбер төрле шик тудырмый иде. Сату мәсьәләсен ачык калдырдылар, хәзергә әллә ни артык күпертмәү ягын карадылар. Көн дә чыга торган утыз ике газета редакциясенә ниндидер диңгезчеләр дәшми-тынмый гына берәр капчык әлеге сәер кирпечне күтәреп керделәр. "Бүләк" дигән сүздән гайре берни әйтмәделәр. Редакторларның җен ачулары чыкты. Утыз ике газета редакциясендә җәнҗал купты. Ювелирларны чакырдылар. Пьер Гарриның бу оятсызлыгына каршы әллә ниләр, әллә ниләр эшләргә ниятләделәр. Әмма утыз ике газета редакциясеннән дә әлеге сәер кирпечләр каядыр югала тордылар. Төнлә белән алтынны тротуарга ташлаган урыннар да булды. Сәгать тугызларда исә парикмахерскийларга, тәмәке кибетләренә игъланнар эленде: "Биредә кызыл алтын сатыла. Килограммы ике доллар ярым..." Шәһәр халкы гөж килде. Ни өчен килограммын ике доллар ярымнан сатуларын берәү дә белмәде, тик берсенең дә алтынсыз каласы килмәде. Шәһәрдә ыгы-зыгы купты. Гаваньда кораблар янында ничәмә-ничә мең кеше җыелып: "Алтын, алтын, алтын!" — дип шәрран ярды. Алтынны шунда басмадан ук сатарга да тотындылар. Ул көнне трамвайлар, җир асты юллары туктап калды. Конторларда, казна учреждениеләрендә тәртипсезлек хөкем сөрде: чиновниклар, эшләрен ташлап, алтын эзләп тәмәке кибетләренә йөгерделәр. Складлар, магазиннар ябылды, сатучылары алтынга чапты, шәһәргә хуҗа булып угрылар калды. Алтынны чама белән генә саталар икән, моннан ары кораб-кораб китермиләр икән дигән хәбәр дә таралып өлгерде. Өченче көнгә киткәч алтын бизгәге бөтен Американы бөтереп алды. Тын океан буендагы тимер юллардан көнбатышка таба тәмам аптырашта калган, борчылудан гаҗиз булган бәхет эзләүчеләр агылып кына торды. Поездларга этешә-төртешә утырдылар. Кешеләр югалып, тинтәкләнеп калгандай булдылар. Гадәттәгечә соңгарак калып Вашингтоннан: "Полиция гаскәрләре алтын дип аталган товар китерүче судноларга берәүне дә якын җибәрмәсен, командирларын һәм командаларын кулга алсын, судноларга йозак салсын", — дигән әмер килде. Әмерне үтәделәр. Илнең икенче башыннан килгән, Сан-Францисконың кояшта кызган яр буенда чират торыр өчен эшен ташлап җыелган, азык-төлекне саранча шикелле кырган, тәмам кыргыйлануы җиткән халык төркеме полисменнарны бәреп керде дә, кайсы револьвер-пычак тотып сугыша-сугыша, кайсы шашынып тешләшә-тешләшә, полисменнарның шактый өлешен суга ыргытып, Гарин пароходларының командаларын азат итте, алтынга кораллы чират оештырып җибәрде. Алтын атаудан янә өч пароход килеп төште. Болары алтын бәйләмнәрен турыдан-туры краннар белән ярга. ук бушатты, шунда әрдәнәләп өеп куйды. Коточкыч хәл бит инде. Кешеләр чиратларыннан торып урам уртасында ялтырап яткан байлыкка тетрәнә-тетрәнә карадылар. Ул арада Гарин агентлары зур шәһәрләрдә урамнарга кычкырып сөйли торган радио тәлинкәләре куеп өлгерделәр. Шимбә көнне, халык эштән кайтып урамнарга агылгач, бөтен Американы тетрәтеп, сүзләрне бозыбрак булса да, үз-үзенә нык ышанып берәү сөйләп җибәрде: — Американнар! Сезнең белән закон тарафыннан тыелган, аждаһа дип игълан ителгән кеше — инженер Гарин сөйләшә. Американнар, мин күпме генә җинаять кылсам да, максатым кешелек дөньясын бәхеткә алып килү иде. Мин бер ташландык җирне, кечерәк кенә утрауны басып алып, шунда күз күрмәгән, колак ишетмәгән эш башлап җибәрдем. Җир шарының үзәгенә үтү, алтын яткан төшкә җитү иде ниятем. Сигез километр тирәнлектә кайнап торган алтын катламына төшеп җиттем. Американнар, һәркем үзендә бар нәрсә белән сәүдә итә. Мин дә сезгә үземдә бар нәрсәне — алтын тәкъдим итәм. Аның килограммын ике доллар ярымга сатып, мин долларына унар цент табыш алам. Артык күп түгел шикелле. Тик менә нишләптер миңа үз товарымны сатарга ирек бирмиләр. Ирекле сәүдәгез шулмыни? Сезнең хөкүмәтегез азатлык һәм прогрессның изге нигезен какшата. Мин хәрби чыгымнарыгызны түләргә әзермен. Сугыш вакытына хас булганча, "Аризонаның суднолар туктатып яки портларга кереп банклардан реквизицияләгән барлык акчаны дәүләткә дә, компаниягә дә, аерым кешеләрнең үзләренә дә кайтарып бирәм. Үтенечем бер генә: миңа алтын белән сәүдә итәргә ирек бирсәгез лә. Хөкүмәтегез моңа ирек бирми, корабларымны кулга ала. Кушма Штатларның бөтен халкы мине яклар дип өметләнәм. Полисменнар шул ук төнне радио тәлинкәләрен кырып төшерделәр. Хөкүмәт исә халыкның акыл белән уйлап эш итүен сорады: "...Советлар Россиясеннән чыккан алдакчы бандит инженер Гаринның әйткәннәре дөрес тә булсын, ди. Шулай булгач бигрәк тә инде. Алтын атаудагы шахтаны тизрәк күмәргә, алтынны теләгән хәтле көрәп алу мөмкинлеген бетерергә кирәк. Алтынны балчык урынына көрәп ала башласалар, хезмәтнең, бәхетнең, тормыш-көнкүрешнең эквиваленты нишләр соң? Кешелек дөньясы котылгысыз рәвештә үзенең тәүге чорына, әйберләрне башма-баш алыштыруга, кыргыйлыкка, буталчыклыкка яңадан кайтырга мәҗбүр булачак. Бөтен экономик система һәлакәткә дучар ителәчәк, промышленность белән сәүдә юкка чыгачак. Инженер Гарин — коточкыч провокатор, ул иблискә сатылган. Аның максаты — долларны девальвацияләү. Тик без моңа юл куймабыз..." Хөкүмәт алтынның өстенлеген бетергән очракта нинди күңелсез хәлләр туачагын сурәтләп бирде. Әмма акыллы кешеләр аз күренде. Гүя бөтен ил шашынды. СанФранцискодан күрмәкче, бүтән шәһәрләрдә дә тормыш туктап калды. Поездлар һәм миллионлаган автомобильләр көнбатышка чапты. Тын океанга якынлашкан саен ашамлык бәяләре үсә барды. Азык-төлек ташырга транспорт калмады. Бәхет эзләүчеләр ачлыкка интегеп, азык-төлек кибетләрен ваткан очраклар да булгалады. Ветчинаның кадагы йөз долларга җитте. Сан-Франңискода кешеләр ачтан үлгәләде. Эсседә суга, ризыкка тилмереп акылдан язучылар булды. Зуррак станцияләрдә поездларны штурмлаганда үлүчеләр тимер юлда ук ятып калды. Урман һәм тау юлларында, үзәнлекләрдә аркаларына капчык белән алтын асып, өйләренә кайтып барган төркем-төркем бәхетле җаннар күренде. Төркемнән аерылып калучыларның исә я җирле халык, я юлбасарлар башына җитә торды. Алтын алып кайтучыларга хәтта аэропланнан да һөҗүм иткәләделәр. Хөкүмәт соңгы чараларны кулланырга мәҗбүр булды. Палата унҗиде яшьтән кырык бишкә хәтле тоташ мобилизация үткәрү турындагы законны тавышка куйды. Хәрби хезмәттән баш тартучыларны хәрби-кыр суды хөкем итәчәк иде. Нью-Иорктагы фәкыйрьләр кварталында икеөч йөз кешене аттылар. Вокзалларда кораллы солдатлар күренә башлады. Вагон тамбурларында баручыларны өстерәп төшергәләделәр, һавага да, хәтта кешеләргә дә аткан чаклары булды. Ләкин моңа карап кына поездларда халык кимемәде. Тимер юл тотучы компанияләр исә хөкүмәт әмеренә илтифат итмәүне мәгъкуль күрделәр. Гаринның тагын биш пароходы Сан-Францискога килде, шулай ук "океан бүресе" дигән исем алган сокланыч "Аризона" да алар белән бергә килеп, бөтен култыкның күз алдында ачык рейдка якорь салды. Аның ике һиперболоиды саклап торды, кораблар исә алтын бушатты. Вашингтон конференциясе әнә шундый көнне башланып китәргә тиеш иде. Моннан бер ай элек җир шарындагы алтынның яртысы Америка кулында иде. Хәзер, ни әйтсәң дә, Американың алтын фонды нәкъ менә ике йөз илле тапкыр арзаная төште. Зур кыенлык, күп югалту, кан кою белән булса ни әйттең иде әле. Ә менә акылдан язган бер мөртәтнең алтынны килограммлап берәр долларга яисә унар центка сатасы килсә, нишләрсең? Чырайлары качкан карт сенаторлар, палата әгъзалары кулуар буйлап йөренә. Промышленность һәм акча корольләре тәмам аптырашта калганнар. — Бөтен дөнья катастрофа хәлендә ләбаса — кометага бәрелүдән дә яманрак... — Кем соң ул инженер Гарин? — дип сорыйлар. — Аңа нәрсә кирәк икән соң? Илне бөлгенлеккә төшерү булса — ахмаклык. Берни аңлап булмый... Нәрсәгә омтыла икән соң ул? Диктатор булыргамы? Әгәр дә син дөньяда бер бай икәнсең — була бир диктатор. Бу демократик строй безнең үзебезнең дә теңкәбезне корытты инде... Илдә башбаштаклык, тәртипсезлек, талау хөкем сөрә... Диктаторның усалрак булуы зарар итмәс иде итүен... Утырышка Гарин үзе катнашасы мәгълүм булгач, конференц-залга халык кереп тулды — колонналарны, тәрәзә төпләрен сырып алдылар. Президиум керде. Утырды. Авыз ачып сүз әйтүче булмады. Барысы да көттеләр. Менә председатель авызын гына ачкан иде — залда ничаклы халык булса, шуларның һәммәсе алтын бизәкле ап-ак биек ишеккә текәлде. Ишек ачылып китте. Аннан уртачарак буйлы, ак чырайлы, кара чөй сакаллы, кара сөрмә күзле берәү килеп керде. Аның өстендә гапгади соры костюм, кызыл күбәләк галстук, аягында калын табанлы көрән ботинка, сул кулында өр-яңа перчатка. Ул туктап, борыны белән киң итеп сулу алды. Нәзакәтле генә баш иде дә кыюлана төшеп баскычтан трибунага менде. Сынын турайтты. Сакалы тырпаеп калды. Сулы графинны бер кырыйгарак этәрде — тып-тын залга су чайпалганы ишетелде. Сүзләрне вата-сүтә чәрелдәвек тавыш белән: — Джентльменнар... Гарин мин... Дөньяга алтын китердем... — дияргә өлгермәде — бөтен зал дәррәү килеп кул чабарга тотынды, һәммәсе дә бердәм аягүрә торып басты, бертавыштан үкереп җибәрде: — Яшәсен мистер Гарин!.. Яшәсен диктатор!.. Тышта исә миллионлаган халык аяк тибә-тибә үкерүен белде: — Алтын!.. Алтын!.. Алтын!.. "Аризона" алтын атауга әле генә кайтып җитте. Янсен мадам Ламольга континент хәлләре хакында рапорт бирде. Зоя әле урыныннан да тормаган, челтәрле мендәрләргә чумып ята иде: иртәнге кабул итү, янәсе. Караңгылыяктылы йокы бүлмәсенә бакчадагы чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Уң кулын ул маникюршага сузган. Сулында көзге. Сөйләшкән арада көзгегә караштыргалап ала, үз кыяфәте үзенә ошамый да, чыраен сыта иде. Янсенга ул: — Дускаем, Гарин акылдан язган ахры: алтынның бәясен төшерә бит, — диде. — Хәерчеләр диктаторы булырга җыена, ахры. Янсен күз кырые белән әле яңарак кына эшләнеп беткән, искиткеч ямьле йокы бүлмәсен караштырды. Фуражкасын тез өстендә тоткан килеш: — Мадам Ламоль, күрешкән чакны Гарин сезгә борчылмасын дип әйтергә кушты. Үзенең алдан уйлаган программасыннан бер карыш та читкә китмәячәк. Алтынның бәясен төшереп ул көрәштә отты. Киләсе атнада сенат аны диктатор итә. Шуннан инде ул алтынның бәясен күтәрәчәк. — Ничек итеп? Берни аңламыйм. — Алтын ташып, алтын сатуны тыю турында закон чыгарачак. Бер ай эчендә аның бәясе элеккеге хәленә кайтачак. Без әллә ни күп сатмадык. Шау-шуы гына күп булды. — Шахта нишли? — Шахтаны шартлатабыз. Мадам Ламоль кашларын җыерды. Папирос кабызды: — Берни аңламыйм. — Алтынның күләме чикләнгән булырга тиеш. Югыйсә, ул кешенең тир исен югалта. Шахтаны шартлатканчыга кадәр алтынны җитәрлек күләмдә чыгарып калырга — дөньядагы алтынның яртысыннан артыгы Гарин кулында булуны тәэмин итәргә кирәк. Шуннан соң инде алтынның кыйммәте төшсә дә, долларга берничә цент кына төшәчәк. — Әфарин... Шулай да минем сараема, минем фантазиямә күпме исәплиләр икән соң? Хәтсез күп кирәк ич миңа. — Гарин сезгә смета төзергә кушты. Закон нигезендә сезгә, күпме телисез, шулкадәр туздырырга мөмкин булачак... — Каян белим ди мин ни чаклы кирәген... Адәм көлкесе... Иң әүвәл эшчеләр поселогы, мастерскойлар, складлар урынына театрлар, отельләр, цирклар салдырасым бар. Могҗизалар шәһәре булачак ул... Борынгы кытай рәсемнәрендәге төсле күперләр атауны сайлык, ташлыклар белән тоташтырачак. Анда мин коену урыннары, төрле уеннар өчен павильоннар ясатам, һава кораблары, яхталар өчен гавань эшләтәм. Атауның көньягына биек итеп бер йорт салдырам — "Даһи йорты" дигән язуы әллә ничә чакрымнан күренеп торыр. Европаның музейларындагы барлык әйберне сатып алам. Кешелек дөньясы иҗат иткәннең бөтенесен бергә җыям. Дускаем, ул планнардан тәмам башым чатный инде. Төштә дә әллә нинди болытларга күтәрелгән мәрмәр баскычлар, бәйрәмнәр, карнаваллар белән саташып чыгам... Янсен алтынлы урындыкта килеш сынын турайта төште: — Мадам Ламоль... Тегесе тыңл ам ады: — Ашыкмагыз, — дип бүлдерде, — өч атнадан бирегә минем халкым киләчәк. Ул көтүне ашатырга-эчертергә, ни беләндер мавыктырырга, кайгыртырга кирәк булачак бит. Европадан икеме-өчме корольне, бер дистә принцны чакырмакчы булам. Римнан дирижабль белән папаны китертәм. Моннан ары кабахәт фокстротлар чыгармасыннар өчен, тәхеткә утырту йоласын тәмам җиренә җиткертәм... Янсен ялварып: — Мадам Ламоль, минем бит сезне бер айдан бирле күргәнем юк, — дип эндәште. — Буш чагыгызда әйдәгез диңгезгә чыгабыз. "Аризона" өр-яңадан буялды, бизәлде — көлеп тора. Минем кабат сезнец белән күперчектән йолдыз саныйсым килә. — Белмим шул, Янсен, белмим шул, кайвакыт миңа бәхетне эзләп чабу гына бәхет булып күренә башлый... Истәлекләр дә шулай ук бәхеттер сыман тоела... Артык алҗыган чакны гына шулай була ул... Кайчан да булса мин сезнең янга кабат килермендер, Янсен... Белеп торам, сез мине сабырлык белән көтәчәксез... Исегездәме... Урта диңгез, кояшлы көн, мин сезне "Алиһә Зоя" орденының командоры итеп билгелим... — Ул чыркылдап көлә-көлә ике кулы белән Янсенның башын кысты. — Килмим икән инде, мине уйлап хыяллану бәхет түгелмени? Ах, дустым, Алтын атауның мин күргән төш кенә икәнен берәү дә белми бит... Урта диңгездә йөргәндә беркөнне шулай палубада йокымсырап киткәнмен. ...Ни күрим — диңгездән калкып чыккан баскычлар, сарайлар, берсеннән-берсе биек, берсеннән-берсе ямьле, гүзәл сарайлар. Бик күп чибәр кешеләр, аңлыйсызмы, минем кешеләрем... Юк, төштә күргәнне өнемдә тормышка ашырмый торып, барыбер тынычланмаячакмын. Беләм, дустым, беләм, әлеге шашкын хыял урынына сез миңа үзегезне, капитан күперчеген, диңгез киңлеген тәкъдим итәсез инде. Янсен бәгърем, нишләтим соң мин үз-үземне?.. йөрәгем туктап калмас борын әнә шул шашкын хыял дөньясында йөрим инде... Алтын атауның тын култыгына салынган бәләкәй генә өйдә төн буена бәхәсләшеп чыктылар. Шельга үзе язган өндәмәне укыды: "Бөтен дөнья хезмәт ияләре! Сан-Франциско гаванена Гаринның алтын төягән кораблары барып кергәч туган паниканың никадәр зур булуы һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүе сезгә мәгълүм. Капитализмның нигезе какшады: алтынның кадере китә, валюталарның кыйммәте бетә, капиталистлар үзләренең ялланган әһелләренә — полициягә, карагруһлы гаскәрләренә, провокаторларына, сатлык халык трибуннарына — нәрсә белән түләргә, аларны ничек бәхилләтергә аптырый. Пролетар революциясенең шәүләсе калыкты. Ләкин капитализмга ныгытып һөҗүм итүче Гарин үзенең авантюрасыннан революция китереп чыгарырга һич тә җыенмый. Гарин власть башына үрмәли. Капиталистлар әле Гаринның пролетар революциясенә каршы көрәштә яңа бер корал икәнлеген анлап җиткермиләр, шуңа күрә дә Гарин аларның каршылыгын сындырып бара. Ләкин ул тиз көндә иң эре капиталистлар белән уртак тел табачак. Алар аны диктатор, юлбашчы итеп куячак. Гарин дөньядагы алтынның яртысын үзенеке дип игълан итәчәк, шуннан соң алтынның күләме тагын да артмасын өчен, Алтын атаудагы шахтаны күмәргә кушачак. Гарин иң эре капиталистлар өере белән берлектә бөтен дөньяны таламакчы, кешеләрне исә колга әйләндермәкче була. Бөтен дөнья хезмәт ияләре! Хәлиткеч көрәш башлар чак җитте. Алтын атауның Революцион комитеты шуны белдерә: Комитет Алтын атауның барлык шахталары, һиперболоидлары белән бергә бөтен дөнья күләмендә баш күтәрүчеләр кулына күчүен игълан итә. Бетмәс-төкәнмәс алтын запасы бүгеннән хезмәт ияләре кулына күчә. Гарин һәм аның өере безгә каршы рәхимсез көрәш алып барачак. Ни чаклы тизрәк һөҗүмгә күчсәк, шул чаклы тизрәк җиңеп чыгачакбыз". Революцион комитет бу өндәмәне бертавыштан кабул итмәде: кайберәүләр мондый кыска вакыт эчендә эшчеләрне күтәрә алырбыз микән дип шикләнебрәк карады. Корал таба алырбыз микән дип уйланды. Капиталистларның бит аларның флотлары да, армияләре дә, сугышчан газлар белән, пулеметлар белән коралланган полициясе дә бар... Безгә бераз сабыр итмәскә микән, һич югы гомуми забастовкадан башлап җибәрмәскә микән дигән фикер әйтте. Икеләнүчеләргә Шельга, ярсуын басарга тырышып: — Революция — иң югары стратегия, — дип аңлатты. — Стратегия — җиңү фәне. Кем кыю, кем инициативаны үз кулына ала, шул җиңеп чыга. Киләчәк буыннар өчен җиңүебез тарихын язган чакта, ахырдан иркенләбрәк уйларсыз. Ә хәзергә шул: бөтен көчебезне салган очракта гына восстание күтәрә алачакбыз. Коралны көрәштә табарбыз. Җиңеп чыгасыбыз көн кебек ачык: җир йөзендәге барлык хезмәт ияләре дә җиңүгә омтыла, ә без аларның алдынгы отряды. Большевиклар шулай ди. Ә большевиклар һәрвакыт җиңә. Бу сүзләрне ишеткәч, бәхәс барганда ләм-мим дәшми утырган зур гәүдәле, зәңгәрсу күзле шахтер егет челемен авызыннан алды да калын тавыш белән: — Җитәр! Чүбек чәйнәп рәт чыкмас, — диде. — Эшкә тотыныйк, егетләр!.. Өстенә укалы фрак кигән чал чәчле, озын буйлы камердинер оекчан килеш мыштым гына йокы бүлмәсенә керде, бер чынаяк шоколад белән бисквитын төнге өстәлгә куйды да акрын гына кыштырдатып тәрәзә пәрдәләрен ачты. Гарин күзен ачып җибәрде: — Папирос! — диде. Россиядәге шикелле ач карынга тәмәке тартуын әле һәмишә ташлый алмый азаплана. Ә бит Американың югары даирәләре аның һәр адымы, һәр кыймылдавы, һәр' әйткән сүзе белән кызыксына, ач карынга тәмәке тартуны тәрбиясезлектән күрә иде. Көн дә чыга торган фельетоннарда Америка матбугаты Петр Гаринның үткәндәге гөнаһларын һәммәсен аклады. Әгәр аңа шәраб эчәргә туры килгән икән — башка чарасы калмаганга эчкән, болай ул үзе исереклеккә каршы кеше икән; мадам Ламоль белән икәүләшеп ял вакытларында библиянең кайбер бүлекләрен укырга яраталар икән; ара-тирә кискенрәк мөгамәлә кылуын исә, әйтик, Вилль Даврадагы кеше үтерүләрен — ялгышлык белән эшләнгән эш дип, ә инде химия заводларын һавага очыру яисә Америка эскадрасын су төбенә олактыру кебегрәк нәрсәләрне — һиперболоид белән саксызрак эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан каза дип аңлатырга тырыштылар; ничек кенә булмасын, бөек кеше ирексездән кылган ул гөнаһларына кайгыра һәм бик тә үкенә, аларны ахыргача юу нияте белән чиркәүгә барып баш орырга әзерләнә икән дип тәкрарладылар — хәтта әле протестантлар чиркәве белән католиклар чиркәве Петр Гарин өчен үзара тартыша да башладылар; тагын әле аны бала чагында тугыз-ун төрле спорт белән шөгыльләнгән икән дип тә сөйләделәр. Юан гына папиросны тартып бетергәннән соң Гарин шоколадка күз кырые белән генә карап куйды. Аны юлбасар мөртәт дип атап йөрткән чаклар булса, содалы су белән коньяк китертеп, нервларын боргычлап куяр иде дә бит... диктаторга иртә таңнан коньяк эчү килешәмени! Андый тәрбиясезлек күрсәтсә, Наполеон гвардияседәй, үз тәхете тирәсенә тупланган җитди буржуазияне шундук читкә этәрер иде. Йөзен чытып кына шоколадтан авыз итте. Ишек кырында олы сымак камердинер күңелсез генә басып тора иде, ул шыпырт кына: — Диктатор әфәнде, секретарегызга керергә рөхсәт, итмәссезме икән? — дип сорап куйды. Гарин ялкауланып кына караватына торып утырды, ефәк пижамасын киеп алды. — Керсен, — диде. Секретарь килеп керде. Ишек төбендә, бүлмә уртасында һәм карават янына килеп җитәрәк өч тапкыр җиренә җиткереп баш иде, диктаторга хәерле иртә теләде. Күзенең чите белән генә урындык ягына карап алды. Гарин: — Утырыгыз, — диде дә авызын зур итеп ачып бер иснәп куйды. Секретарь утырды. Карадан киенеп алган, урта яшьләрдәге, эре сөякле, яңаклары эчкә баткан, маңгаен җыерчык баскан, күз кабаклары салынган бер кеше иде бу. Яңа Дөньяда ул иң итагатьле кеше исәпләнә, Петр Петрович исә аны эре финансистлар тарафыннан җибәрелгән шпионга саный иде. Гарин: — Нинди якалыклар бар? Алтынның курсы күтәреләме? — дип сораштырды. — Күтәрелә. — Бик акрын бит, ә? Секретарь сабыр гына күз кабакларын күтәрде: — Акрынрак шул, акрынрак, — диде. — Хәшәрәтләр! Гарин яланаяк килеш укалы туфлиен киде дә йокы бүлмәсенең ак паласы буйлап йөренергә тотынды. — Хәшәрәт ишәкләр! Аның сул кулы ирексездән аркасына күтәрелде, ун кулының баш бармагы белән чалбар бавын эләктереп, чәче маңгаена сибелгән килеш, бүлмә буйлап йөренүен дәвам итте. Бу минут секретарьга да тарихи минут булып күренде ахрысы: тураеп утырды, крахмаллы якасыннан муенын алга суза төште, гүя ул тарих адымнарын ихлас күңелдән тыңлый иде. Гарин актык мәртәбә: — Хәшәрәтләр! — дип куйды. — Алтынның курсы акрын күтәрелүне мин үземә ышанып җитмәүләре дип карыйм. Аңлыйсызмы шуны? Алтын сатуны тыю турында үлем белән янап декрет чыгарачакмын... Языгыз: "Бүгенге көннән башлап сенат карары нигезендә..." Бу эшен тәмамлаганнан соң ул икенче папиросны тартты. Тәмәке төпчеген чынаякта калган шоколадка ташлады. — Тагы нинди яңалыклар бар? Мине үтерергә җыенулар сизелмиме? Секретарь шомартылган озын тырнаклы озын бармаклары белән портфеленнән бер табак кәгазь чыгарды, эченнән генә укыды, әйләндереп-тулгандырып карады да: — Кичә кич һәм бүген иртән җиденче яртыда полиция сезне үтерергә теләүче ике кешене кулга алган, сэр, — диде. — Әһә! Бик шәп. Матбугатта язып чыксыннар. Нинди кешеләр булган соң? Ул явызлар тиешле җәзасын алгандыр дип уйлыйм. Ә, нәрсә? — Кичә кичен сарай каршындагы паркта бер егетне тотканнар: күрер күзгә болай эшчегә охшаган, ди, кесәләреннән бишәр йөз граммлы ике тимер гайка табылган. Кызганычка каршы, вакыт соң, паркта кеше аз булган, хөрмәтле диктаторыбызны үтерергә маташуларын ишетеп, берничә узгынчы гына явызны дөмбәсләп алган. Теге эшче хәзер утыра. — Ул узгынчы дигәннәрегез агентлар булганмы, әллә болай кешеләр генәме? Секретарьның күз кабаклары дерелдәп куйды, авыз чите белән генә, сизелер-сизелмәслек итеп кенә көлемсерәде. Төньяк Америкада берәү дә аның шикелле көлә белми иде. — Сэр, әлбәттә, болай кешеләр генә булган, сезгә турылыклы сәүдәгәрләр, ди. Гарин аңа әйтеп яздырды: — Сәүдәгәрләрнең исемнәрен белергә, матбугатта минем исемнән рәхмәт әйтергә. Фетнәчегә закон нигезендә каты җәза чыгарырга. Хөкем чыкканнан соң үзем кичерермен. Секретарь: — Икенчесе дә паркта булган, — диде. — Бер ханым сезнең йокы бүлмәгезнең тәрәзәләренә таба карап торган, ди, сэр. Даманың сумкасыңңаң кечерәк кенңэ револьвер табылган. — Яшьме? — Илле өчтә. — Халык нәрсә эшләгән? — Эшләпәсен салдыру, зонтигын сындыру, сумкасын таптау белән чикләнгәннәр. Вакыт бик иртә булганга, теге дама гайрәтле халык төркемен күреп һуштан язганга, шуннан артыгын эшли алмаганнар. — Ул карт каргага чит ил паспорты бирергә дә Кушма Штатлардан сөрергә. Матбугатта исә бу инцидент хакында сүз уңаенда гына әйтеп китәргә. Тагы ниләр бар? Тугыз туларга биш минут кала Гарин душта юынды, аннары парикмахер һәм аның дүрт ярдәмчесе ихтыярына бирелде. Ул теш врачлары кабинетындагы кебек итеп эшләнгән, ак җитен җәймә япкан махсус креслога утырды — каршысында өч яктан өч көзге. Аның битенә пар ваннасы ясадылар, шул арада ике кулының тырнакларын ике сары чәчле кыз, аяк тырнакларын ике кара кыз бәләкәй генә игәүләр, пәкеләр, замша кисәкләре белән игәде, рәткә китерде. Чәчен өч-дүрт төрле хуш исле су белән юып, эссенцияләр сөртеп, келәшчәләр белән кыстыргалап тараганнан-ыспайлаганнан соң, пеләше дә күренмәслек булды. Осталыгы аркасында баронет титулы алган чәчтараш Петр Петровичның сакалын рәтләп, битенәбашына төрле хушбуйлар: муенына — роза гөлләре ислесен, колак артына — шипр, чигәсенә — Вернэ букеты, авыз кырыйларына — алмагач ботагы (герб эпл), сакалына гаҗәеп нәфис "Эңгер-меңгер" хушбуе сипте. Шуннан соң инде диктаторны ефәк кәгазьгә төреп, футлярга салып күргәзмәгә дә җибәрергә мөмкин булыр иде. Ахырына чаклы Гарин көчкә түзеп утырды. Бу хәл көн саен кабатлана, аның "ваннадан соң чирек сәгатьне" ничек уздыруын газеталар язып чыгалар — түзми чарасы юк иде. Аннары ул киенү бүлмәсенә юнәлде. Анда аны ике лакей белән баягы камердинер каршы алды. Бүген ул җемелдәп торган коңгырт төстәге костюмны кияргә булды. Газета халкы, диктаторның шаккатырган сәләтләреннән берсе — ул да булса галстук сайлый белүе, дип яза бит. Колак салмый чараң юк. Гарин, тиргәнә-тиргәнә, тавис каурые төслесен тагарга булды. Урта гасырлардагыча итеп эшләнгән ашау-эчү бүлмәсенә кергәндә, Гарин үзалдына: "Болай озак түзеп булмас. Каян килеп каптым соң шул режимга!" — дип уйлап куйды. Иртәнге ашны ашаган арада диктатор хатларны күздән кичерергә тиеш иде. Севр подносында ике-өч йөз хат ята. Бер тамчы исерткеч нәрсә эчмәгән килеш, ысланган, кыздырылган балыкны, тәмсез дуңгыз итен, спортсменнар һәм әхлак әһелләре өчен махсус рәвештә тозсыз суда пешерелгән солы боткасын авызында әвәлиәвәли, Гарин кулына эләккән шытырдавык конвертны алып пычрак чәнечкесе белән ача да тиз генә күз йөртеп чыга: "Минем йөрәгем еш-еш тибә, дулкынланудан кулым көчкә-көчкә шушы юлларны яза... Минем турыда нәрсә уйларсыз инде? Иа раббем! Сөям бит мин сезне. Газетада портретыгызны күргән минуттан ук гашыйк булдым. Мин бер яшь кызмын. Юньле ата баласы". Хат белән бергә фоторәсемнәрен дә җибәрәләр — бер ай эчендә утыз-кырык меңгә тулгандыр. Тузган чәчле, тинтәк кыяфәтле, сабый карашлы бу йөзләр аның саруын кайнаталар, ачуын китерәләр. Крестовкадан Вашингтонга хәтле килеп җит тә, Петроград ягындагы суык бүлмәдә ничек кенә булса да котылу юлын эзләп почмактанпочмакка йөрен дә аннары "Бибигонда"га утырып сыз да, менә хәзер егерме минуттан сенатта председатель булып алтын креслода утыр да... бөтен дөньяны шаккатырып җир астындагы алтын океанына хуҗа бул да, дөнья күләмендә властьны кулыңда тот та үзең эчпошыргыч тормышның колы бул имеш инде... — Чәнчелеп китсен инде, тфү! Гарин тастымалын атып бәрде дә бармаклары белән өстәлгә чиртергә тотынды. Башка төрле чарасы калмаган шул. Ирешәсенә ирешелгән. Диктатор. Шуннан да зур ни бар? Император титулы сорасаң инде тагын... Теңкәңне корытырлар. Сызсаң, нишләр икән? Кая качасың? Ни эшкә? Зоя янына качсаң? Аһ, Зоя! Аңардан читтә булгач, теге дымсу җылы төнне Вилль Даврадагы Искереп беткән гостиницада корган планнар пыран-заран Килгән шикелле була. Гарин авантюрасының бар фантазиясе шунда, тәрәзә артында яфраклар кыштырдап торганда барлыкка килгән иде бит. Киләчәктәге көрәш дәртләндерә иде ул чагында. Дөньяны аяк астыңа ташлыймын дип әйтүе дә ансат иде ул чагында. Менә Гарин җиңеп чыкты. Дөнья аның аяк астында. Тик ул үзе, дөньяның хуҗасы була торып, тозсыз ботка ашый, авызын ачып исни-исни фоторәсемнәрдәге ахмак йөзләрне караштырып утыра. Вилль Даврада күргән фантастик төш әллә кайларга очты... Декретлар чыгар, бөек кеше булып кылан, итагатьле була бел... Менә бит, каһәрем-зәһәрем!.. Коньяк китертсәң шәп булыр иде, ә... Ул, музейдагы балавыз сыннар сыман, үзеннән читтәрәк, бусага төбендә үрә катып басып торган лакейларга таба борылды. Шундук тегеләрнең икәвесе алгарак чыкты, берсе әмер көтеп иелә төште, икенчесе хәбәр бирде: — Диктатор әфәнденең автомобиле әзер. Сенатка диктатор эре генә, үкчәләре белән шак-шок басып килеп керде. Алтынлы креслога утырды да кырыс тавыш белән мәҗлесне ачу кагыйдәсен әйтеп чыкты. Кашы җыерылган, йөзендә көч һәм тәвәккәллек чагыла иде. Аны шушы минутта уннарча аппарат фотога һәм кинога төшереп алды. Сенат аңа бүген яңа титуллар өстәде: Түбән Уэльс лорды, Неополитан герцогы, Шарлеру графы, Мюнгаузен бароны, Бөтен Россиянең икеңче императоры итте. Демократик илдә, кызганычка каршы, титуллар бирү гадәте булмау сәбәпле, Төньяк Америка Штатлары аңа "Бизмен оф готт", ягъни "Алланың эшлекле бәндәсе" дигән исем бирделәр. Гарин рәхмәт әйтте. Ике ягы пыяладан торган бу залда амфитеатр ясап каршысында утыручы шушы симез тазларга, хөрмәтле пеләшләргә бик рәхәтләнеп төкерер генә иде дә, юк шул, булмый, төкерә алмый, хәзер торып рәхмәт әйтәчәк... Үзен алкышлаган амфитеатр алдында басып торган кечерәк гәүдәле, чөй сакаллы бу чырайсыз бәндәнен башында мондыйрак уйлар тулганды: "Сабыр итегез әле, менә мин саф раса, беренче меңне сайлап алу турындагы проектымны танавыгызга төртим әле... Әмма үзе дә сизеп тора: лорд, герцог, граф, алла бәндәсе исемнәре белән аягын-кулын бәйләделәр инде" танауларына төртә алмаячак шул инде... Сенат залыннан туп-туры банкетка гына китә ала... Диктаторның автомобилен урамда кычкырып алкышладылар. Ныклабрак карасаң — бу шул киемнәрен генә алыштырып кигән полисменнарга, чиновникларга охшаган озын буйлы егетләр инде. Гарин баш кага, лимон төсле сары перчаткалы кулын болгый. Их, Россиядә туып, революцияне күрмәгән булса, шау-шу кубарып, чәчәкләр ыргытып үзләренең мәхәббәтләрен белдерүче халык арасыннан шәһәр гизү искиткеч ләззәт бирер иде шикелле. Әмма Гарин дөньяның әчесен-төчесен татыган кеше. "Юкка бугаз ертасыз, юкка илерәсез, куанырлык берни юк". Шәһәр думасы янында машинадан чыгуы булды, уннарча куллар — керосин, тимер юл, консерв корольләренең кызлары — чәчәккә күмделәр. Баскычтан менгәндә ул уңга да, сулга да үбү галәмәтләре җибәрде. Залда аның хөрмәтенә музыка уйнады. Ул утыргач, башкалар да утырды. П хәрефенә охшатып тезелгән ап-ак өстәл өсләрендә чәчәк тә бәллүр — күзнең явын алырлык иде. һәр прибор янында төрлетөрле зурлыктагы унбер көмеш пычак белән унбер чәнечке, тагын эреле-ваклы кашыклар, балкашыклар, омар алу өчен вак кыскычлар, спаржа эләктерү өчен эрерәк кыскычлар куелган. Нинди тәгамне нәрсә белән ашыйсыны һич саташтырырга ярамый иде. Гарин ачудан тешләрен шыгырдатып куйды: болар да аристократ булган!.. Өстәл янында ике йөз кеше утырса, шуларның дүрттән өче урамда селедка сатып йөргән, хәзер инде унбер чәнечкедән башка гына ашау килешми үзләренә!.. Ләкин һәммәсенең күзе диктаторга төбәлгән, бу юлы да ул җәмәгатьчелек тәэсиренә бирелеп өстәл янында үзен гаять дәрәҗәдә әдәпле тотты. Ташбака шулпасыннан соң нотык сөйләүләр башланды. Гарин аларны шампанский бокалы тоткан килеш аяк өсли тыңлады. Аның башына: "Эчеп исерим әле!" — дигән уй килеп китте. Әмма ул алай итмәде. Үзе белән янәшә утырган, сөйләшергә яратучы ике чибәргә ул, кичләрен чынлап та библия укыймын, диде. Өченче татлы тәгам бетеп, кофега тотынганчы ул нотыкларга җавап бирде: — Әфәнделәр, миңа йөкләнгән властьны мин ходай тәгаләдән дип кабул итәм. Намусымның изге тавышына колак салып, тарихта тиңе булмаган шушы властьны мин базарларыбызны ишәйтүгә, сәүдә һәм промышленностебызны чәчәк аттыруга, безнең стройны бәреп төшерергә маташучы әхлаксыз томана халыкны авызлыклауга юнәлтәчәкмен... Аның сүзләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Тик менә әйтәсе фикерен әйтеп бетергәннән соң гына, үзалдына әйткән сыман гына ниндидер бик үткен өч сүз өстәп әйтте дә соң — ят телдә булгач, күрәсең, русчадыр инде, берәү дә аңышмады. Шуннан соң Гарин уңгасулга баш иде дә залдан чыкты. Аны трубалар үкертеп, литавралар чыңлатып, гөж килеп озатып калдылар. Гарин кайтып китте. Сараеның вестибюлендә үк таягы белән эшләпәсен идәнгә ыргытып лакейларның котын алды да, ике кулын чалбар кесәләренә батырып, сакалын зәһәр очлайтып, зиннәтле паластан атлый-атлый өскә менде. Кабинетында аны секретаре көтә иде. — Кичке җидедә "Пасифик" клубында диктатор әфәнде хөрмәтенә мәҗлес үткәрелә, симфоник оркестр уйнаячак. Гарин: — Хуш, тагы ни? — дип куйды. — Бүген сәгать унбердә "Индиана" отеленең ак залында бал уздырыла... — Тегесенә дә, монысына да шалтыратыгыз: шәһәр ратушасында крабны артыграк ашап ташлаган да кәефе киткән, диегез. — Башыгызны авыруга салсагыз, мәшәкате күбрәк булмагае диюем. Хәзер бөтен шәһәр агыла башлар — һәркем кайгыгызны уртаклашырга тырышыр. Аннан тыш, газета хроникерларын да онытмагыз. Алары инде аның камин морҗасыннан да үтеп керерләр... — Дөрес әйтәсез. Барам. — Гарин шалтыратып алды:— Ванна хәстәрләгез. Кичке киемнәр әзер булсын, регалий, орденнар... Гарин өстәл янына барып утырды: сулда — радиоалгыч, уңда — телефоннар, алда — диктофон трубкасы. Чирек табак ару кәгазь алды, ручкасын карага манды да уйга калды... "Зоя, — дип язды ул эре-эре хәрефләр белән русчалатып, — дустым, нинди ахмаклык эшләп ташлавымны аңласагыз бары сез генә аңларсыз..." Сигез туларга унбиш минут кала Гарин җәһәт кенә өстәл янына килде. Аның өстендә фрак, жилетына йолдызлар кадаган, регалийлар таккан, киң тасма аскан иде. Радиоалгыч һәрвакытны Алтын атау станциясе дулкынына көйләнгән килеш тора иде — ниндидер сигналлар колакны ярып керде. Гарин наушник киде. Зоя тавышы аермачык яңгыраса да, икенче планетадан сөйләгән шикелле, ничектер җансыз булып ишетелде. Зоя русчалатып болай диде: — Гарин, беттек... Гарин, беттек... Атауда баш күтәрделәр. Дәү һиперболоидны тартып алдылар... Минем белән Янсен гына... ычкына алсак — "Аризона"га утырып качарга ният... Зояның тавышы өзелде. Гарин өстәл янында наушник кигән килеш басып тора бирде. Аның биек эшләпәсе белән таягын тоткан секретарь ишек төбендә көтеп тора иде. Радиоалгыч яңадан сигналлар бирергә тотынды. Ирләр тавышы кискен, усал итеп инглизчә сөйли башлады: "Бөтен дөнья хезмәт ияләре! Сан-Франциско гаванена Гаринның алтын төягән кораблары барып кергәч туган паниканың..." Шельга язган өндәмәне башыннан алып азагына кадәр тыңлап бетергәч, Гарин наушнигын салды. Ашыкмыйча гына, көлемсерәп, сигара кабызды. Өстәл тартмаларыннан йөзәр долларлы бер төргәк кәгазь акча чыгарды, калынрак көпшәле револьверга охшатып эшләнгән никельле аппаратны кесәсенә алып салды: бу аның соңгы уйлап тапкан нәрсәсе — кесә һиперболоиды иде. Каш сикертеп кенә секретарен дәшеп алды. — Хәзер үк юлга чыгарга машина әзерләтегез, — диде. Секретарьның беренче мәртәбә күз кабагы күтәрелде, җирән күзе Гаринга зәһәр текәлде: — Диктатор әфәнде... — Тик торыгыз! Хәзер үк гаскәр башлыгына, шәһәрнең губернаторына, җирле властьларга җиткерелсен: сәгать җидедән шәһәр сугыш хәлендә дип игълан ителә. Тәртипсезлекне бетерү өчен бердәнбер чара булып корал көче санала. Секретарь шундук ишектән чыгып сызды. Гарин өч яклы көзге каршына килде. Регалийлар аскан, йолдызлар таккан, чырае ап-ак, нәкъ менә музейдагы балавыз курчак төсле. Үзенә үзе озаклап карап торды, торды да кинәт бер күзе үзлегеннән шаян кысылып куйды... — Ычкынып кал, Пьер Гарри, ычкынып кал, — дип пышылдады ул үз-үзенә. Алтын атаудагы борылыш июньнең егерме өчендә кичке якта башланып китте. Көне буе океан шаулады. Көньяк-көнбатыштан кара болытлар агылды. Күктә яшен утлары уйнады. Шашкын томан булып су парлары утрауны аркылыга иңләде. Кичкә таба күк күкрәү, яшен яшьнәве ераклашты, ә җил һаман да әле дәһшәтләнеп агач башларын җиргә июдән, фонарь куелган озын корыч колгаларны бөгүдән, тимер чыбыкларны өзүдән, барак тубәләрен кубарып очыртудан, бөтен утраудагы җан ияләренең котын алып, өйләренә качырып, зәһәр дә яман улаудан туктамады әле. Гаваньда причалга бәйләнгән кораблар шыгырдады, берничә зур көймәнең якорь чылбырын өзеп, океанга куып алып китте. Бәләкәй гаваньда "Аризона" гына калкавычтай бер ялгызы тирбәлеп тора бирде. Утрауның халкы соңгы вакытта бик нык кимегән иде. Шахта туктатылган, мадам Ламольның зур-зур биналары салына башламаган иде әле. Алты мең эшчедән нибары биш йөз кеше калды. Башкалары, алтын төяп, утраудан китеп барды. Эшчеләр поселогында буш баракларны җимереп, киләчәктәге төзелеш өчен җирне тигезләү эшләре бара иде. Мондый тыныч бер карыш җирдә гвардиннарга эш бетте. Сары-акларның мылтык асып, сакчы этләр шикелле, кыяларда торган, затворларын шак-шок китергәләп чәнечкеле тимер чыбык тирәли йөргән заманнары узды шул. Гвардиннар эчүгә сабышты. Зур шәһәрләрне, зиннәтле бай рестораннарны сагынды. Отпуск даулап интектерде, бунт белән янады. Ләкин Гаринның әмере каты иде: отпуск бирмәскә, беркая җибәрмәскә. Дәү һиперболоидның көпшәсе гвардин казармаларына төбәлгән иде. Казармаларда котырынып-котырынып кәрт сугалар. Алтын штабельләре казарма яныннан ук сузылып киткәнгә һәркемнең саруын кайнаткан, күрәселәре дә килми, шунлыктан кулдан язылган язуларга, көеп беткән челемнәргә, коралга, коньякка, яисә шунда "танауга кундыру"га уйныйлар. Кичкә хәтле казарма тәмам аяктан егылып өлгерә. Генерал Субботинга тәртип булдыру түгел — кая инде ул, — әдәп саклау да кыенга килә иде. Һәр кичне офицерлар ашханәсендә аның тавышы гөрелдәп яңгырый: — Офицер әфәнделәр, оят кирәк иде! Кыяфәтегезгә карагыз, офицер әфәнделәр! Нинди генә чара кулланса да, файдасы тимәде. Ә инде егерме өченче июньдәге шторм вакытында эчүнең чиге-чамасы булмады. Җилнең ыжгыруы гвардиннарны сагышка төшерде, күптәнге истәлекләрне, иске җәрәхәтләрне яңартты. Су тузаны, яңгыр кебек, тәрәзәгә сибелде. Күк артиллериясе, дәһшәтле утлар чыгарып, гөрселдәтте дә гөрселдәтте. Стеналар тетрәде, өстәлдәге стаканнар зыңлады. Озын-озын өстәлләр янында утырган, күпне күргән башларына таянып, битләрен юмаган, чәчләрен тарамаган гвардиниар дошман җырын сиптерәләр. "Эх, яблочко, куды катисся..." Дулкыннар эчендә адашкан бу утрауга элеккеге дөньядан китерелгән әлеге җыр туган илнең бер чеметем тозы сыман тәэсир итә. Исерек башлар айкала, күзләрдән яшь ага иде. Аларга әйтә-әйтә генерал Субботин тавышсыз калды, аннары бер ныгытып кына сүгенеп алды һәм үзе дә эчеп исерде. Ревком разведкасы — Иван Гусев — казармалардагы дошманның хәле ифрат мөшкел икәнен кайтып әйтте. Сәгать кичке алты тулып узганнан соң Шельга эрерәк гәүдәле биш шахтерны ияртте дә казармалар алдындагы гауптвахтага килде һәм кузладагы винтовкалар янында сакта торучы бераз төшереп алган ике солдатка бәйләнә башлады. Сакчылар сак булу дигән нәрсәне истән үк чыгарып җибәрделәр — аяктан егылып, куллары бәйләнгән килеш ятып калдылар. Шельга йөзләп мылтыкны кулга төшерде. Аларны шундук эшчеләргә өләштеләр: эшчеләр фонарь яктырткан урыннардан агач яисә куакларга ышыклана-ышыклана, чирәм өстеннән шуыша-шуыша килде. Казармаларга йөз кеше бәреп керде. Котлары алынган гвардиннар аларны шешәдер, утыргычтыр атып каршы алдылар. Чигенә төшеп, оешкан төстә револьверлардан ут ачтылар. Баскычларда, коридорларда, бүлмәләрдә сугыш барды. Аеклар һәм исерекләр бер-берсен йодрык белән дөмбәсләде. Ватылган тәрәзәләрдән ачыргаланып акырган тавышлар ишетелде, һөҗүм итүчеләр сан ягыннан кимрәк — бишкә берәү генә туры килә, — шулай да алар эштә чыныккан авыр йодрыклары белән ак сөякләрне яман да нык дөмбәсләделәр. Тагын ярдәм дә өстәлә торды. Гвардиннарга тәрәзәдән ташланудан башка чара калмады. Берничә җирдә янгын күтәрелде, казармалар төтенгә күмелде... Янсен сарайның караңгы буш бүлмәләреннән чаба да чаба. Верандага, дөбер-шатыр кубарып, чыжлап дулкын килеп бәрелә. Җил ыжгыра, тәрәзә рамнарын дер селкетә. Янсен коточкыч хәвефкә колак сала, мадам Ламольны чакыра иде. Ул Гарин бүлмәләренә төшеп китте — баскычларны ике-өч кенә сикерде. Түбәндә мылтык аткан, кычкырган тавышлар ишетелде. Ул эчке бакчага күз салды. Буп-буш, ник бер җан иясе булсын. Каршы яктагы хәтфә көймәле капканы җимереп кермәкче булалар. Янсенга шул чаклы каты йокларга кирәкмәс иде: тәрәзә пыяласын пуля ватып кына уятты лабаса. Мадам Ламоль качты микәнни? Үтермәделәр микән? Ул ниндидер ишекне ачып эчкә керде. Бүлмәне яктырткан күгелҗем шарларның дүртесе түбәндәрәк, бишенчесе мозаикалы түшәм янында ук иде. Өстәл өсләрендә приборлар, мәрмәр такталарда төрле үлчәгечләр ята, лаклы тартмаларга, бәләкәй шкафларга катод лампалары тезелгән, динамо чыбыклары сузылган, язу өстәленә исә сызымнар өелгән. Гаринның кабинеты бу. Паласта әнә бөгәрләнгән бер кулъяулык ята. Янсен шуны кулына алган иде — мадам Ламольның хушбуй исе бөркелде. Шул чагында кабинеттан дәү һиперболоид лифтына яшерен юл барлыгы кылт итеп Янсенның хәтеренә төште. Димәк, биредә ишеге дә булырга тиеш. Мадам Ламоль атышлар башлану белән шунда ташлангандыр. Ничек шул моңарчы башына килмәгән? Ул әлеге яшерен ишекне эзләп якчягына карангалый башлады. Менә күрше бүлмәдә чыңлап пыяла ватылганы, дөп-дөп басып килүләре, кызу-кызу сөйләшкәннәре ишетелде. Сарайга бәреп кергәннәр ләбаса. Мадам Ламоль ни көтә инде? Ул очып кына килде дә ике аерылы ишекне ачкыч белән бикләп алды. Револьверын чыгарды. Бөтен сарай эче дөп-дөп йөгергән, сөйләшкән, кычкырган тавышларга күмелде. — Янсен! Каршысында мадам Ламоль басып тора. Агарынган иреннәре нидер пышылдый, тик аның нәрсә әйткәнен Янсен ишетми: авыр сулап, текәлеп карап тора иде. — Беттек, Янсен, беттек! — дип кабатлады хатын. Өстендә кара күлмәк. Кеп-кечкенә кулларын йодрыкка йомарлап күкрәгенә кыскан. Күзләрендә зәңгәр давыл купкан. Мадам Ламоль: — Зур һиперболоидның лифты эшләми. Өскә күтәргәннәр, — диде. — Манарада кемдер утыра. Алар анда тышкы яктан менгәннәр... Теге малай актыгы Гусев булырга тиеш... Ул, бармакларын шартлатып, бизәкле ишеккә карап тора иде. Кашлары җыерылган. Ишек яныннан унмыегермеме кеше йөгереп үтте. Кемдер ачыргаланып чинап җибәрде. Әүмәкләшә башладылар булса кирәк. Шарт та шорт атыштылар. Мадам Ламоль тиз генә өстәл янына барып утырдыр рубильникны тоташтырды: динамо йомшак кына гүләргә тотынды, груша сыман лампочкалар миләүшә төсенә кереп балкыды. Сигналлар җибәреп ачкыч тукылдады. Мадам Ламоль микрофонга иелеп: — Гарин, беттек... Гарин, беттек... — дип кабатлады. Бер минут узмагандыр, йодрык белән суга, аяк белән тибә торгач, бизәкле ишек чатыр-чотыр килә башлады. Кемнәрдер: — Ачыгыз ишекне! Ач!.. — дип кычкырдылар. Мадам Ламоль тиз генә Янсенны кулыннан эләктерде дә дивар буена алып китте. Анда ул идән янындагы бер бизәккә аягы белән баскан иде — стенадан яртылаш кына чыгып торган пар колонна арасындагы ефәк сугылган панель акрын гына аска шуды. Мадам Ламоль белән Янсен яшерен ишектән җир асты юлына төштеләр. Панель исә элеккеге урынына менеп утырды. Яшенле яңгырдан соң йолдызлар аеруча якты яна иде. Аяктан егарлык көчле җил исә. Океанда дулкын котырына. Яр өстенә су ургыла. Ташлар гөрелтесен, океан шау-шуын да җиңеп, мылтык аткан тавышлар яңгырый. Мадам Ламоль белән Янсен куакларга, таш кыяларга ышыкланаышыклана төньяк култыкта һәрвакыт әзер торган моторлы катерга таба йөгерделәр. Уң якта кара стена булып сарай калкынып тора, сул кулда күбекләнә-күбекләнә дулкын ургыла, еракта дулкын өстендә чайкалган "Аризона" утлары җемелдәп күренә. Артта исә күккә башын чөеп дәү һиперболоидның рәшәткәле манарасы утыра. Манара башында ут яна иде. Мадам Ламоль чабып барган мәлгә каерылып артка карады, кулын болгап манарага күрсәтте: — Карагыз әле, тегендә ут яна! Беттек болай булгач! Ул текә яр буйлап аска, бугазга төште. Монда дулкын керә алмый, сарай верандасына менә торган баскыч төбендә, кечерәк кенә боннар янында катер чайкала иде. Мадам Ламоль шуңа сикерде, атылып кына койрыкка барды да калтыраган кулы белән стартерны кабызды. — Тизрәк, Янсен, тизрәк! Катер чылбырын бикләгән йозак дугасын Янсен револьвер көпшәсе тыгып каерды. Югарыда, верандада дөбер-шатыр килеп ишекләр ачылды, кораллы кешеләр күренде. Янсен револьверын ташлады да чылбырны төптәнрәк эләктереп алды. Аның мускуллары шытырдады, муен тамырлары бүртеп чыкты, курткасының сәдәп элмәге аерылды. Кинәт мотор дөп-дөп килеп эшли башлады. Террасадагы кешеләр, мылтыкларын селти-селти, "Тукта, тукта!" — дип кычкыра-кычкыра, түбән таба йөгереп төшә башладылар. Янсен тагы бер талпынып чылбырны умырып чыгарды, катерны еракка тибеп җибәрде дә үзе борт кырыеннан мүкәләп рульгә ашыкты. Катер дуга ясап борылды да бугаздан чыга торган тап-тар юлга томырылды. Аның артыннан атып калдылар. "Аризона" янында чайпалып торган катердан Янсен: — Трап төшерегез, тозлы гөмбәләр! — дип җикерде. — Өлкән ярдәмче кайда? Йокы симертә булыр! Асам мин аны! — Мин монда, капитан. Есть, капитан. — Чап канатны! Кабыз моторларны! Ку җан-фәрманга! Сүндер утларны! — Есть, есть, капитан. Бау баскычтан мадам Ламоль беренче менде. Борт аша иелеп караса — Янсен торып басмакчы булып талпынып карый да яны белән барып төшә, баскычны эләктерә алмый. Дулкын аны катеры-ние белән бергә күмеп китә дә, ул, әрнүдән йөзен чытып, төкеренәтөкеренә килеп чыга. — Сезгә нәрсә булды, Янсен? — Җәрәхәтләндем бугай. Дүрт матрос катерга сикереп төштеләр дә капитанны күтәреп менгезделәр. Палубада ул янбашын тоткан килеш егылып аңын югалтты. Аны каютасына кертеп салдылар. "Аризона" упкыннан упкынга сикерә-сикерә, дулкын ярып, җан-фәрманга утраудан ераклаша бара. Өлкән ярдәмче командалык итә. Мадам Ламоль култыксага чытырдап ябышкан хәлдә күперчектә аның белән янәшә басып тора иде. Өстеннән шабырдап су ага, күлмәге тәненә сыланган. Ул кызарып барган шәфәкъне — казармалар утын, ялкын спиральләре телгәләгән куе төтеннең утрауны томалап алуын күзәтте. Бер мәлне ул нидер абайлады булса кирәк — командирның җиңенә ябышты: — Көньяк-көнбатышка борыгыз әле... — Монда ташлар бит, мадам. — Анысы сезнең эш түгел!.. Атауны сул кулда калдырып узыгыз. Ул һиперболоид манарасына ашыкты. Яхтаның бер башыннан икенче башына өерелеп үткән дулкын аны бәреп екты. Матрос күтәреп торгызды. Мадам Ламольның өсте манма су, зәһәр ачуы чыккан иде, ул матростан ычкынып манарага үрмәләде. Утрауда, янгын утыннан югарыда, күз камаштырырлык булып бер йолдыз балкый — дәү һиперболоид нуры әнә шулай "Аризона"ны эзли иде. Ул нур манара башыннан әллә ничә мильгә җитә ала, аңардан качып котылырлык түгел иде, шуңа күрә мадам Ламоль аның белән алышып карарга булды. Иң әүвәл нур йолдыздан йолдызга сикерде, офыкны айкады, берничә секунд эчендә дүрт йөз километр араны үтте. Хәзер инде көнбатыш секторны капшый, дулкыннан дулкынга сикерә — аның артынан пар күтәрелеп кала иде. "Аризона" ярдан ун-унбиш километр ара калдырып утрауның бер башыннан икенче башына җан-фәрманга бара иде. Чыжлап кайнап торган суга мачталары-ниләре белән күмелә дә чикләвек кабыгыдай атылып килеп чыга, шул чагында мадам Ламоль утрауга җавап нуры кайтара иде. Анда-санда агач биналар дөрләп яна, көлтә кадәр ялкын, гигант өрдергеч белән өрдергәндәй, әллә кайларга югарыга сикерә иде. Кап-кара, дулкынлы океанга шәфәкъ яктысы төшә иде. "Аризона"ның дулкын өстенә калкып чыгуы булды — утраудан яхтаның силуэтын күреп алдылар: ап-ак энә яхта тирәсендә биеп йөри башлады, өстән аска зигзаглар ясады, бер алгарак, бер арткарак төшеп, якынайганнан-якыная барды. Зояга ул көйдергеч йолдыз күзенә бәрәдер төсле тоелды, ул үзе дә аппараты белән ерактагы манараның әнә шул йолдызына кадалырга омтылды. "Аризона"ның винтлары үкереп эшли, койрык өлеше бушап калган, судно дулкын өстеннән аска шуып төшә башлаган иде инде. Нәкъ шул вакыт нур, яхтаны эләктерә язып, югарыга сикерде, турылабрак төшәргә иткәндәй, бераз һавада дерелдәп торды да, бер дә икеләнми-нитми, яхтаның профиленә турылап төшә башлады. Зоя күзен йомды. Яхтадан бу бәрелешне күреп торган һәр кешенең йөрәге тибүдән туктагандыр. Зоя күзен ачып җибәрсә, аның алдында су стенасы — "Аризона" дулкын өстеннән шуып төшеп киткән упкын стенасы иде. "Исән икәнмен әле", — дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Ул кулларын аппараттан алды — куллары хәлсез-дәрмансыз салынып төште. Дулкын өстенә яңадан менә башлагач кына, ни сәбәпле үлми калуына төшенде: нефть цистерналары шартлаган ахры, утрау белән манараны куе төтен болыты каплап алган иде. "Аризона"га төтен пәрдәсенә ышыкланып качарга җай чыкты. Дәү һиперболоидны бәреп төшерә алу-алмавын Зоя белми, хәер моңа инде әллә ни исе дә китми иде... Көчхәл белән манарадан төште дә әйберләргә тотына-тотына каютага керде. Креслога авып, балавыз шырпысыннан папирос кабызды. Янсен каютада чаршау эчендә ята иде. "Аризона" төньяк-көнбатышка таба юл алды. Җил басыла төшсә дә, океан тынычланып җитмәгән иде әле. Яхта, Гарин белән бәйләнешкә керергә тырышып, көненә әллә ничә рәт шартлы сигнал җибәреп карады — йөзләрчә, меңнәрчә радиоалгычлардан бөтен җир шарына Зояның тавышы яңгырады: "Нишләргә, кая барырга? Без фәләнфәлән киңлектә-озынлыкта. Әмер көтәбез". Океан пароходлары бу хәбәрне ишеткәннән соң, "Аризона" — "диңгез бүресе" яңадан океанга чыкканны белеп, узефле урыннан тизрәк таю ягын карыйлар иде. Нефть цистерналарыннан күтәрелгән төтен Алтын атауны тәмам томалады. Давылдан соң су өсте тынычланып, кара төтен аяз күк йөзенә күтәрелде, шуның күләгәсе океан өстенә берничә километрга сузылды. Утрау җансыз кебек тоела, бары шахта ягында гына гадәттәгечә элеватор соскылары туктаусыз шыгырдауда булды. Бер заман тынлыкны ярып музыка яңгырады: акрын гына тантаналы марш уйнадылар. Төтен сөреме үтәли якеөч йөз кеше килгәне күренде. Башларын горур күтәргәннәр, йөзләрендә кырыслык, тәвәккәллек чагыла. Алдан атлаучы дүрт кеше кызыл байракка төрелгән ниндидер әйбер күтәреп килә иде. Алар дәү һиперболоидның челтәрле манарасы кукраеп утырган таш кыяга менделәр дә алып килгән озын төргәкне манара төбенә куйдылар. Иван Гусев мәете иде бу: кичә "Аризона" белән көрәшкәндә һәлак булды егет. Рәшәткәле ныгытмалардан мәче шикелле үрмәләп менде дә, манара эченә кереп, дәү һиперболоидны кабызып җибәрде, олы-олы дулкыннар эченнән "Аризона"ны эзләп тапты. "Аризона"дан килгән утлы шнур утрауда сикергәләп йөрде — биналарны кырды, агачларны, фонарь баганаларын кисте-кырыкты. Иван үзалдына: — Канечкеч, — дип сөйләнә-сөйләнә, аппаратның көпшәсен боргалап йөртте, моңа ул кайчандыр Тарашкиннан укырга-язарга өйрәнгәндәге шикелле үк, телен чыгарып булышты. "Аризона"ны ул фокуска эләктерде дә, нурны яхтадан бер алгарак, бер арткарак төшерә-төшерә, почмакны киметкәннән-киметә барды. Цистерналардан күтәрелгән төтен генә комачаулык итте. Бервакыт "Аризона"дан сузылган нур күз камаштыргач йолдызга, әверелде дә, шул йолдыз Иванның күзен чакты. Нурдан һәлак булган егет дәү һиперболоидның кожухы өстенә авып төште. — Тыныч йокла, Ванюша, син геройларча үлдең, — диде Шельга. Ул Иванның мәете янына тезләнде, байракның читен кайтарып, малайны маңгаеннан үпте. Трубалар уйнап җибәрде, ике-өч йөз кеше "Интернационаллы җырлады. Озак та үтмәде, кара төтен эченнән ике моторлы куәтле аэроплан килеп чыкты. Ул, күтәрелгәннән-күтәрелә барып, көнбатышка таба юл алды... — Диктатор әфәнде, сезнең барлык әмерегез дә үтәлде... Гарин тышкы ишекне ачкыч белән бикләп алды, китап шкафы янына килеп, аның уң ягына кулын сузды. Секретарь көлемсерәп: — Диктатор әфәнде, яшерен ишекнең кнопкасы сул якта бит... — диде. Гарин җәһәт кенә аның ягына сәер итеп карап куйды. Кнопканы басты да, китап шкафы тавышсыз-тынсыз гына читкә шуды — сарайның яшерен бүлмәләренә керә торган тап-тар ишек ачылды. Гарин секретарьга беренче булып керергә тәкъдим итте: — Рәхим итәсез, — диде. Секретарь чырайсыз калды. Гарин шымдай нәзакәтлелек белән нур револьверын тегенең маңгаена төбәде. — Секретарь әфәнде, буйсыну мәгъкульрәк булыр, буйсыну... Капитан каютасының ишеге төбенә кадәр ачып куелган. Койкада Янсен ята. Яхта көчкә сөйрәлә. Караңгыда аңа дулкын килеп бәрелгәне ишетелә. Янсенның теләгәне хуш килде: янә океан кочагында, янә мадам Ламоль белән бергә. Үзенең үләсен белеп ята. Баштарак үлем белән тартышып та карады — пуля корсагын үтәли тишеп чыккан — хәзер инде тынып калды. Ачык ишектән йолдызларга, мәңгелек һава китергән йолдызларга карап ятты да ятты. Менә ул йолдызларны томалап мадам Ламоль күренде, аның янына каютага керде. Аңа таба иелде. Пышылдап кына хәлен сорады. Янсен күз кабакларын кыймылдатып куйды, мадам Ламоль аның ни әйтергә теләгәнен аңлап алды: "Мин бәхетле, син янымда бит..." Сулаганда Янсенның күкрәге кызганыч булып күтәрелгәләп алды, Зоя андый чакны койка янына утырып, кыймылдарга да курыкты. Күрәсең, кайгылы фикерләр йөргәндер башында. — Дустым, бердәнберем, — диде ул өмете бөтенләй өзелгәч, шыпырт кына. — Җир йөзендә бит мине сез генә ярата идегез. Кадеремне сез генә белә идегез. Сез китәсез... Нинди салкын, нинди салкын... Янсен җавап бирмәде, күз кабакларын кыймылдатып кына гүя салкын булачагын раслады. Аның борыны очлаеп калды. Ирен кырыйлары белән елмаерга тырышкандай булды. Әле кайчан гына тәнендәге эсседән бит алмалары янып тора иде, хәзер исә балавыз кебек булды да калды. Зоя шактый вакыт аның янында ут йотып әнә шулай утырды, кулын үбеп алды. Янсенның җаны бар иде әле. Авырлык белән генә күзен ачты да иренен кыймылдатты. Зояга: "Рәхмәт", — дип әйткән сыман тоелды. Шуннан инде Янсенның чырае үзгәрде. Зоя читкә борылды, әкрен генә зәңгәр чаршауны корды. Секретарь — Кушма Штатлардагы иң-иң итагатьле кеше — паласка ябышкан көе йөзтүбән ята иде: ул тавыштынсыз, эһ дигәнче үлде. Гарин калтыраган иренен чәйнәштергәләп, ашыкмыйча гына нур револьверын кесәсенә салды. Аннары тәбәнәк кенә корыч ишек янына килде. Бакыр дискта үзе генә белгән хәрефләр тезмәсен җыйды — ишек ачылып китте. Ул тәрәзәсез-нисез тимербетон бүлмәгә керде. Бу диктатор сейфы иде. Әмма биредә алтын яисә төрле кәгазьләр сакланмый, бәлки Гарин өчен тагы да кыйммәтлерәк нәрсә — Европадан алып килеп башта яшерен рәвештә Алтын атауда сакланган, соңгы вакытта менә бу сарайның яшерен бүлмәләренә күчерелгән рус эмигранты барон Корф — зур акча бәрабәренә сатылып, Гаринның игезәге булырга ризалык биргән кеше — саклана иде. Ул җиләк-җимеш, төрле тәмле-томлы — аңа эчәргә рөхсәт ителми — әйберләр тутырган вазалар өстәленә — алтынлы өстәлгә — аякларын куеп, йомшак күн креслода утыра иде. Идәндә төрле китаплар — җинаятьчеләр турындагы инглиз романнары аунап ята. Эш юктан аптырап, барон Корф үзе утырган креслодан өч метрдагы телевизорның түгәрәк экранына чия төше төкерә иде. Гаринга таба ялкау гына борылып: — Килдегезмени? — диде. — Кая олактыгыз шул чаклы?.. Карагыз әле, мине бу базда тагын озак яткырырга уйлыйсызмы? Ант әгәр, монда ятканчы Парижда ачка интегүең артыграк... Җавап урынына Гарин иңеннән лентасын йолыкты, өстеннән орденнары, регалий-ниләре белән бергә фрагын салды. — Чишенегез. Барон Корфка беркадәр кызык тоелды: — Нишләп чишеним ди әле? — Китерегез киемнәрегезне. — Нәрсә булды? — Паспортыгызны, башка кәгазьләрегезне — һәммәсен... Кайда пәкегез? Гарин бизәнү өстәле янына утырды. Чигәләрен сабынлап тормый гына, авыртудан йөзен чытып, тиз-тиз сакал-мыегын кырып ташлады. — Онытканчы әйтим әле, күрше бүлмәдә берәү ята. Исегездә тотыгыз — ул сезнең секретарегыз. Аның юклыгын сизеп алсалар, яшерен йомыш белән җибәрдем дип әйтә аласыз... Төшендегезме? Барон Корф Гарин ыргыткан чалбарны тотып алды да: — Нәрсә булды, дип сорыйм ич мин сездән! — дип акырып җибәрде. — Мин хәзер яшерен юлдан паркка, машинам янына чыгам. Сез секретарегызны каминга яшерәсез дә минем кабинетка кереп утырасыз. Хәзер үк телефоннан Роллингны чакырасыз. Минем диктатураның механизмына төшенеп җиткәнсездер бит? Мин, минем беренче ярдәмчем — яшерен полиция начальнигы, икенче ярдәмчем — пропаганда бүлеге начальнигы, өченче ярдәмчем — провокация бүлеге начальнигы. Алардан тыш өч йөз кешедән торган яшерен совет, аның башында Роллинг. Әгәр бөтенләй үк идиотка әйләнеп өлгермәгән булсагыз, боларның барысын да күңелегезгә бикләргә тиеш идегез инде... Кара инде, салыгыз дим чалбарыгызны!.. Роллингка телефоннан әйтегез, мин, Пьер Гарин, гаскәр белән полиция башында булам, диегез. Сезгә, җанкисәгем, шактый сугышырга туры киләчәк... — Карагыз әле, Роллинг мине тавышымнан танып алса, минем сез түгел икәнемне сизенсә?.. — Һәй! Аларга диктатор гына булсын... Барыбер түгелмени... — Туктагыз әле, туктагыз, шушы минуттан мин Петр Петрович Гарин булып китәммени инде алайса? — Уңыш телим. Властьның игелеген күрегез. Инструкцияләр язу өстәлендә... Мин гаип булам... Гарин бая гына көзгегә күз кыскан шикелле итеп моңа да күз кысты, аннары ишектән чыгып сызды. Бер ялгызы ябык машинада үзәк урамнарны аркылы кичүе булды, башын бик вакытлы алып качуын Гарин шундук аңлады. Эшче районнарында, бистәләрдә йөз меңләгән халык төркеме гөж килә иде. Анда-санда революцион байраклар да күзгә чалына... Автобусларны түнтәреп, тәрәзәләрдән мебель ташлап, ишекләр, фонарь баганалары, чуен рәшәткәләр өеп урам аркылы ашыкпошык баррикадалар ясыйлар. Гаринның үткен күзе эшчеләрнең ярыйсы ук яхшы коралланган булуын шәйләп алды... Халык төркемен ераера, йөк машиналары белән пулеметтыр, гранатадыр, мылтыктыр ташыйлар иде... һичшиксез, болар һәммәсе Шельга эше... Берничә сәгать элегрәк булса, баш күтәрүчеләр өстенә Гарин бер дә ике уйлап тормастан гаскәр җибәрер иде. Ә хәзер менә "Бетсен диктатор! Бетсен өч йөз кешелек совет!" — дип акырганнарын ишетеп машинада элдертүен белә, нервланып педальгә торган саен катырак баса. Һиперболоид Шельга кулында. Моның шулай булуын баш күтәрүчеләр белеп шаулашалар. Шельга үзен героик симфонияне уйнатучы дирижер кебек тота Алтын белән сәүдә иткәндә Гарин үзе куйдырткан кычкырып сөйли торган радио тәлинкәләре хәзер аның үзенә каршы эшли: һәммә җирдә баш күтәрүләрен бөтен дөньяга фаш итә. Гаринны алмаштырган адәм Петр Петрович көткәннән күп тапкырлар кыюрак, тәвәккәлрәк эш итте, хәтта әле уңышка да ирешкәләде. Аның сайлап алынган гаскәрләре баррикадаларны штурмлады. Полиция аэропланнардан газ бомбалары ташлады. Атлы гаскәр тыкрыкларда күренгән бер кешенең башын чапты. Махсус оешкан бригадалар эшче өйләренә кереп, үтереп-кырып йөрделәр. Шулай булуга да карамастан, баш күтәрүчеләрнең бирешергә исәпләре юк иде. Бүтән шәһәрләрдә, промышленность үзәкләрендә алар турыдан-туры һөҗүмгә күчтеләр. Төш җиткәндә инде баш күтәрүчеләр бөтен илне дер селкетә иде... Гарин машинасын уналты цилиндры бирә алган бөтен тизлегенә куды. Провинциядәге шәһәр урамнарыннан өермә шикелле үтте, дуңгыздыр, эттер, тавыктыр ише нәрсәләрне таптатып кына узды. Урамда очраган кешеләр күзен ача төшебрәк карарга өлгерми, диктаторның тузанга баткан, чем-кара зур машинасы үкерә-үкерә чаттан борылып күздән дә югала... Ул бары тик бензин алырга, радиаторына су салырга биш-ун минут туктап торгалады... Төн буе куды. Иртән әле диктаторны бәреп төшермәгәннәр иде. Башкалада термик бомбалардан факеллар күтәрелгән, урамнарда кырык-илле мең мәет ятып калган иде. Гарин машинасын туктаткан арада радиодан шушы хәбәрне ишеткәч: "Менә сиңа барон!" — дип көлемсерәде... Икенче көнне сәгать биштә аның машинасына аттылар... Сәгать җидедә ул ниндидер кечерәк кенә бер шәһәрне үткәндә революцион флаглар күтәргән, җырлар җырлаган кешеләрне күрде... Икенче төнне дә көнбатышка, Тын океанга таба элдертте ул. Таң атканнан соң, бензин салдырганда, радионың кара бугазыннан Шельганың таныш тавышын ишетте: — Җиңдек, иптәшләр, җиңдек... Революциянең дәһшәтле коралы — һиперболоид — минем кулда... Гарин тыңлап та бетермәде, тешен шыгырдатып куйды да ары чапты. Сәгать унда ул шоссе кырыенда беренче плакатны күреп алды — зур фанерга эре-эре хәрефләр белән болай дип язылган иде: "Иптәшләр... Диктаторны тере килеш кулга төшердек. Әмма диктатор үзе түгел, Гаринның игезәге булып чыкты. Петр Гаринны кулдан ычкындырдык. Ул көнбатышка таба качарга тиеш... Иптәшләр, сизгерлек күрсәтегез, диктатор машинасын тотыгыз... (Машинаның төсе, номеры күрсәтелгән...) Гарин революция судыннан кача алмаска тиеш..." Көн үзәгенә табарак Гарин үз артыннан мотоцикл куа килүен сизеп алды. Аткан тавышны ишетүен ишетмәде, тик башыннан тугыз-ун сантиметрда гына пыяла чәрдәкләнеп тишелде. Баш чүмече өшеп киткәндәй тоелды. Ул машинасын бар куәтенә куып тау ышыгына керде, агачлыкка таба каерды. Бер сәгатьтән елгаерынтыга килеп чыкты. Мотор сыната башлады, бөтенләй туктады. Гарин атылып чыкты да рульне борды, машинаны кыядан төшереп җибәрде, үзе, аякларын көчкә язып, тау башындагы нарат урманына менә башлады. Шоссе буйлап өч мотоцикл җилеп үткәнне ул өстән күреп торды. Арттагысы туктады. Бил тиңентен шәрә, әйбәт коралланган кеше мотоциклдан сикереп төште дә түбәнгә, диктаторның машина ватыклары аунап яткан төшкә иелеп карап торды. Урманга кергәч Петр Петрович өстендә чалбар белән фуфайкадан башка нәрсә калдырмыйча барын салып атты, ботинкасының күнен кискәләде дә якынрак тимер юл станциясенә җәяүләп китеп барды. Дүртенче көнне генә Лос-Анжелес янындагы диңгез буендагы ялгыз утарга килеп җитте, анда аның дирижабле әзер килеш ангарда тора иде. Аяз күктә иртәнге таң беленә. Океан өстеннән алсу пар күтәрелә. Гарин дирижабль гондоласы тәрәзәсеннән башын тыгып бинокльдән карый торгач, мең бәла белән тап-тар яхтаны шәйләп алды. Яхта еракта, томан эчендә, көзге шикелле ялтыравык су өстендә хәрәкәтсез утыра иде. Дирижабль төшә башлады. Кояш нурларында ул җемҗем килә иде. Яхтадагылар аны күреп флаг күтәрделәр. Гондола суга тигәч тә, яхтадан көймә кузгалып китте. Рульдә Зоя үзе утыра иде. Гарин аны таный алмый торды — ябыкса да шулчаклы ябыгыр икән кеше дигәнең. Гарин көймәгә сикерде. Берни булмаган төсле, елмаеп, Зоя белән янәшә утырды, кулын чәбәкләп алды: — Сине күрүемә шатмын. Уфтанма, бәгырем. Бер дә исең китмәсен, бу юлы барып чыкмаган икән — яңасына тотынырбыз... Нәрсә дип шул тикле борыныңны салындырдың әле?.. Зоя, аның йөзен күрмәс өчен, чыраен сытып, читкә борылды. — Әле хәзер генә Янсенны күмдем. Арыдым инде. Хәзер бернигә дә исем китми. Офык читеннән кояш күренде — зәңгәр сахра өстенә илаһи шар тәгәрәп чыкты да, томан шундук таралды. Кояштан юл сузылды, аның уртасында май таплары төсле ялтыравык таплар күренде. Шул юлга "Аризона"ның авышыбрак торган өч мачтасыннан, рәшәткәле манараларыннан кара күләгә төште. Гарин: — Ванна кереп, ашыйм-эчәм дә йокларга ятам, — диде. "Аризона" Алтын атауга таба борылды. Гаринның нияте баш күтәрүчеләрнең йөрәгенә китереп сугу — дәү һиперболоид белән шахтаны кулга төшерү иде. Судноның профилен үзгәртеп, сиздермичә генә утрауга якынлашу нияте белән, мачталарны кисеп ташладылар, һиперболоидларның һәркайсын такта, киндер ише нәрсәләр белән тышладылар. Гарин үз-үзенә нык ышанып, кыю эш итте, кәефе дә элеккегечә үк күтәренке иде. Янсен үлгәннән соң яхтада командалыкны. үз өстенә алган капитан ярдәмчесе икенче көнне иртән борчылыпхафаланып каурый болытларны күрсәтте. Ул болытлар океанның көнчыгыш өлешеннән гаҗәеп тиз күтәреләләр дә биш-ун километр биеклегендә бөтен күк йөзен томалап киләләр иде. Шторм килә, давыл куба, тайфун булмагае... Гаринның үз исәбе үзендә иде, капитанны юньләп тыңламады да: — Һәй, тапкансыз куркырлык нәрсә. Тизрәк кыймылдагыз... — диде, Капитан күперчектә торган килеш күкнең томаланып килүен кырыс кыяфәт белән күзәтте. Люкларны ябып бикләргә, палубадагы төшәрдәй нәрсәләрне, көймәләрне ныгытып бәйләргә кушты. Океан каралганнан-карала барды. Вакыт-вакыт ыжгырып җил ябырылды — диңгезчеләр өстенә хәвеф килүен хәбәр итте. Давыл хәбәрчеләре булган биектәге каурый болытлар урынына түбәннән генә өерелептулганып кара болытлар агылды. Җил торган саен океанны дәһшәтлерәк селкетә, зур-зур дулкыннарны шадраландырып уза иде. Менә бер заман көнчыгыштан, кап-кара тун шикелле, кургашын эчле болыт йөзеп килә башлады. Җил зәһәррәк исәргә тотынды. Дулкыннар яхтаны иңләп сикерде. Җан өшеткеч соргылт болытларның сыртлары шадраланып кына калмады, хәзер инде җил алардан катламалар йолкып алып, су тузанына әйләндерә, томан белән каплый иде. Капитан Зоя белән Гаринга: — Түбән төшегез, — диде. — Ун-унбиш минуттан без тайфун үзәгенә эләгәбез. Моторның көче җитмәячәк. "Аризона" өстенә унбер баллга җитеп, ярсынып давыл ябырылды. Яхта әле бөтенләй күмелеп кала, әле бер ягыннан икенче ягына авыша — кильга җиткәнче ялтырап төбе күренеп китә, руль белән моторларны бар дип тә белми — түгәрәк ясап бара, ә түгәрәк исә кысылганнанкысылып, диңгезчеләр "тәрәзә" дип йөрткән тайфун үзәгенә томрыла иде. Тайфунның бөтерелү үзәге булган "тәрәзә" кай чагында диаметры белән дүрт-биш километрга җитә; уникешәр баллы көчле җилләр һәр яклап "тәрәзә"гә табан ургылып киләләр дә, аның тирәсенә якынлашкач, һәммәсе тигезләнәләр. Чикләвек төшедәй бичара "Аризона" да бөтереләтулгана нәкъ әнә шундый "тәрәзә"гә төшеп бара иде. Кара болытлар палубага ук тиде. Төн дип уйларлык караңгыланып китте. Яхтаның кабыргалары шытырдый башлады. Кешеләр ни эләкте шуңа тотынып кына йөрделәр. Капитан үзен күперчек култыксаларына бәйләп куярга кушты. "Аризона"ны тайфун су тавының түбәсенә чөеп торып җибәрде дә аударып төпсез упкынга ташлады. Шул чагында күз камаштырырлык булып кояш балкып китте, бер генә мизгелгә җил дә туктады, эрегән пыяла төсле җемелдәп торган, үтә күренмәле яшькелт дулкын таулары колак тондырып чапылдап бер-берсенә килеп бәрелделәр, диңгез патшасы Нептун шашынып китеп кул чәбәкләргә тотынды диярсең... Тайфунның да иң хәтәр төше — "тәрәзә" дигән нәрсә шул үзе иде инде, һава агымы әлеге "тәрәзә"дән уктай өскә ургыла, су парларын тугыз-ун километр биеклеккә менгезә дә анда алардан каурыйсыман болытлар — тайфунның тәүге хәбәрчеләрен хасил итә... "Аризона" өстендәге барлык корылмаларны — бәйләгән көймәләрне, һиперболоидлары-ниләре белән бергә ике рәшәткәле манараның икесен дә, морҗаны, капитаны белән бергә капитан күперчеген сыпырып төшерде. Өермәле җил-давыл һәм караңгылык эчендәге "тәрәзә" коточкыч дәү дулкыннар бәрелешенә эләккән "Аризона"ны океан буйлап алып китте. Моторлар янып беткән, руль кубарып алып ташланган иде. Зоя ыңгыраша-сыкрана: — Түзәр хәлем калмады, — диде. Гарин аңа карлыккан тавыш белән: — Ахыры, бер чиге булырга тиеш ич инде... — дип җавап кайтарды. Алар икесе дә әле стенага, әле мебельгә бәрелепсугылып тәмам эштән чыкканнар, җәфаланып беткәннәр иде инде. Гаринның маңгае ярылган. Зоя каюта идәнендә, беркетеп куелган койканың аягына чытырдап ябышкан көе ята. Идәндә алар белән бергә чемоданнар, шкафтан чәчелгән китаплар, диван мендәрләре, бөке пояслар, әфлисуннар, савыт-саба ватыклары тәгәрәп йөри иде. — Гарин, бүтән түзә алмыйм, ташла мине диңгезгә... Чамасыз нык бәрелүдән Зояның кулы ычкынып китте, ул идән буйлап тәгәрәде. Гарин исә аның аркылы атылып барып ишеккә бәрелде... Нидер шатырдады, нидер чытырдады, ватылды, сынды. Дөбердәп су ишелде. Кемдер чинап җибәрде. Каюта урталайга ярылды. Куәтле су ташкыны ике кешене эләктереп алды да кайнап торган яшькелт салкын упкынга өстерәде, Гарин күзен ачып җибәрсә — борын очыннан биш-ун сантиметрда гына яртылаш кабырчыгына кергән бәп-бәләкәй диңгез кысласы мыегын кыймылдатып аңа карап тора. Гарин тырыша торгач: "Исән икәнмен", — дигән бер фикергә килде. Әмма аягына торып басарлык түгел иде хәле. Яны белән комда ята иде ул. Уң кулы никтер авырта иде. Гарин чыраен сытып, аякларын бөкләп торып утырды. Якында гына бөгелеп-сыгылып нәп-нәзек пальма үсеп утыра, җил аның яфракларын җилфердәтә иде... Гарин торып басты, ава-түнә алга атлады. Кая гына карамасын — кояш нурында коенган яшькелт-зәңгәр дулкыннар йөгерешә, тәбәнәк кенә ярга килеп җитә дә челпәрәмә килә иде. Җилпәзәдәй киң яфракларын җилгә куйган пальмалар күренә. Ком өстендә анда-санда агач кыйпылчыклары, әрҗәләр, ниндидер чүпрәкләр, канатлар аунап ята... Бөтек экипажы-ние белән мәрҗән утравы тирәсендәге ташларга бәрелеп ватылган "Аризона"дан фәкать әнә шулар гына калган иде. Гарин аксый-туксый утрау буйлап китте. Анда калкурак урыннарда кәрлә куаклар, ямь-яшел үлән үсеп утыра иде. Шунда кулларын як-якка җәеп Зоя чалкан ята иде. Гарин аның янына килеп чүгәләде, ләкин аңа кагылырга батырлыгы җитмәде: үлек салкыныннан курыкты. Әмма Зоя исән иде — менә аның күз кабаклары дерелдәп куйды, көйгән иреннәре ачылды. Мәрҗән утравында яңгыр суы җыела торган бер күл бар: суы гәрчә бераз әчкелтемрәк булса да, эчәргә яраклы. Сайлыкларда эреленваклы бака кабырчыклары дисеңме, полиплар, креветкалар дисеңме — кешенең кыргый чагында ризык хезмәтен үтәгән һәммә нәрсә дә бар. Тальма яфракларын исә кием итеп файдаланырга, кендезге көйдергеч кояштан капланырга ярый иде. Ялангач җиргә чыгарып ташланган ике шәрә кешегә яшәрлек рәт бар иде... һәм алар Тын океан сахрасына кереп адашкан әлеге утрауда көн итә башладылар. Якын тирәдән берәр кораб узмасмы, шул күрен, утыртып алып китмәсме дип өметләнерлек тә түгел иде, ичмасам. Гарин бака кабырчыклары җыеп яисә теге күлдә күлмәк белән балык сөзеп йөри. "Аризона"дан калган әрҗәләрнең берсеннән илле данә китап килеп чыккан иде: Алтын атаудагы сарай һәм күңел ачу павильоннары проектларының гаҗәеп зиннәтле басмасы, шул ук басмага дөнья белән идарә итүче мадам Ламоль сараендагы халыкны әдәпкә өйрәтү уставы һәм законнар да кертелгән иде... Пальма яфракларыннан көрмәштерелгән шалаш күләгәсендә Зоя көннәр буе үзенең туя белмәс фантазиясе тудырган әлеге китапны актарып утыра. Алтын һәм сафьян тышлы калган кырык тугыз данәсен Гарин җилдән саклану өчен койма рәвешендә файдаланды. Гарин белән Зоя сөйләшмиләр. Нигә сөйләшергә? Нәрсә сөйләшсеннәр? Гомер буе ялгыз эш майтарганнар иде, менә хәзер чын-чынлап ялгызлыкка ирештеләр инде. Көннәрне саный-саный саташтылар да санаудан туктадылар. Утрау өстеннән яшенле яңгыр үтте исә — күлгә яңгыр суы тулып кала. Аяз күктән рәхимсез кояш айлар буе кыздыра икән инде — тынчыган су эчми хәлләре юк... Гарин белән Зоя әле дә булса шул утрауда әкәмтөкәмдер, устрицадыр җыялар булса кирәк. Тамаклары туйгач — Зоя сарайларның гүзәл проектлары китабын актарырга керешәдер, мәрмәр колоннадалар, чәчәкләр арасында гүзәллек өстәп утырган үзенең мәрмәр статуясына сокланып туя алмыйдыр; Гарин исә борыны белән комга кадалып, сүсәреп беткән пиджагын ябынып, гырлый-гырлый йоклап ятадыр: аның да төшенә төрле кызык маҗаралар керәдер...