Ф.Яруллин КУРКУ Әмирнең кара канга батканчы сугышасы, кемне дә булса эт итеп кыйныйсы яисә бернәрсә хакында уйлам аслык хәлгә килгәнче тукмаласы килде. Ут өереп сугыш ып ятканда милиция алып китсен иде дә ябып куйсын иде. Менә шунда, ялгыз камерада, тормыш турында, кешеләр турында, үзенең узган һәм узачак юлы турынд а төпле фикергә килер иде, бәлки. Нәрсәнедер үзгәртәсе килү теләге тыелгысыз рәвешт ә аны урамга тартты. Ул чытырдатып йомарлаган йодр ыкларын кесәләренә тыкты. Оясыннан очып чыгарга торган карчыгадай йодрыклар, һәр мизгелдә кесәдән чыг ып, берәрсенең маңгаена яки борынына килеп кунарга әзерләр иде. Йодрыкларның ярсуын басмый торып, өй гә кайтасы килмәде. Шуңа күрә шәһәрнең караңгырак тыкрыгын эзләп китте ул. Пычранырга теләгән балага урамда ләм җитәрлек була, Әмиргә дә ярсуын басарга сәбәп тиз табылды: бер тыкрыкта кемнәрнеңдер ямьсез итеп көлгәне ишетелде. Әмир ниндидер эчке бер сөенеч белән тавыш килгән якка ашыкты. Ә анда әзмәвәрдәй дүрт егет яшь кенә бер кызны боҗра эченә алганнар да кызга төрле мыскыллы сүзләр яудырып ыржаялар. Кызн ың күркудан тавышы чыкмый, хәтта урыныннан кузгал а алмый тора. — Безнең бөтенебезне үп, - ди колга буйлысы, - шуннан соң бәлки җибәрербез. — Үбәсе килмәсә, биесен, - дип кеткелди икенчесе, - без аңа да риза. — Без аны хәзер биетәбез. Пальтосын салдырып алсаң, безнең алда гына түгел, өенә кайтып җиткәнче биер. Ну, чибәркәй, пальтоңны үзең салып бирәсеңме, әллә ярдәм итешикме? Шулай диде дә берсе кызның пальто төймәләрен ыч кындырырга тотынды. Әмирнең инде йөрәге тәмам яр сыган, ул үзен үзе белештермәс хәлгә җиткән иде. Йөгер еп килгән уңайга ул кызны чишендереп торучының ияк астына бик каты итеп берне кундырды. Теге әйләнеп-әйләнеп юл кырыендагы карга барып төште. — Кач, - дип кычкырды Әмир кызга һәм тегеләр исләренә килеп өлгергәнче тагын берикесенә саллы гына итеп тамызып алды. Әмма төнге өрәкләр, Әмирнең ялгыз икәнен төшенгәч, батыраеп киттеләр. Берсе аның артыннан ниндидер каты әйбер белән китереп сукты, икенчесе аягына тибеп җиргә екты. Нык тартышты Әмир, узенә дә каты эләкте, тегеләр дә өлешсез калмады. Таңны ул больницада каршылады. — Нәрсә булды, бәбкәм? - дип килеп керде икенче көнне әнкәсе. Ул инде улының, нинди сәбәп аркасында больницага эләгүен милиция аша белешкән иде. — Кемн әр болай харап итте? - һәм ана кечкенә сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күз яшьләрен сөртергә тотынды. Әмирнең әнисенә эндәшәсе килми иде, хәле авырга сал ышып күзләрен йомды. — Нигә эндәшмисең? Бер генә сүз әйт инде ичмас ам! - дип өзгәләнде ана. Ләкин Әмир иренен дә сел кетмәде. Шул вакыт палатага врач килеп керде. Ана кеше: — Бигрәкләр дә әйбәт бала иде бит! - дип врачны сүзләр белән күмеп ташлады. - Унсигез яшенә җитеп, сүзебездән чыкмады. Ни кушсаң, шуны тыңлады. Әллә кемнең гомерен коткарам дип үзе үлем түшәгенә ятты мескенем. Ныклап тикшерсәң, ул коткарган кыз бәлки моңа торырлык та түгелдер әле. Рәтле кызлар төн уртас ында йөрмәс. Әмир иреннәрен тешләп куйды. Әмма ана һаман сүзен дәвам итте: — Рәтле кеше булса, үзен коткаручыны ташлап качмас иде. Больницасына да килмәгән бит. Әллә кемн әр "скорый" чакырганнар. Яраланган бүреләр дә берсен-берсе ташламый. — Җитәр сиңа, әни! - дип кычкырып куйды Әмир. - Бүреләр, имеш. Ә менә сез кем? — И ходаем, әллә акылына зыян килгән инде? Сез, доктор, берүк аның тегенди-мондый сүзен чынга ала күрмәгез. Авыру кеше ни сөйләмәс. Ул әтисен дә, мине дә бик ярата. И, онытып торам икән, әтиең дә килгән иде бит. Хәзер кертәм. Синең теге кечкенә магнитофоныңны да алып килдек. Музыка тыңларга ярыйдыр бит, иптәш доктор? Шулай сөйләнә-сөйләнә ана палатадан чыгып китте. — Әти дә, магнитофон да кирәкми, кертмәгез, - диде врачка Әмир. - Берсен дә күрәсем килми. — Ата-анаңа андый шәфкатьсез булырга ярамый, диде врач. - Күрәсең ич, синең өчен ничек өзгәләнә. — Беләм мин аларның ничек өзгәләнгәннәрен... Әмирнең беркемне дә күрәсе килми иде. Ул хәтта пал атадагы авырулар белән дә ачылып сөйләшмәде. Күзл әрен түшәмгә текәгән килеш ятты да ятты. Врачларга әти-әнисен үз янына бөтенләй кертмәскә кушты. Палатадашлары аның шулай үз эченә йомылуын хәле авырлыкт ан күрделәр, Һәркем үзенчә юатырга тырышты. Терелерсең, тагын шулай аю кебек егеткә әйләнерсең, дидел әр. Ә беркөнне Әмир янына үзе коткарган кыз килде. Ул бик кыюсыз иде. Матур зәңгәр күзләрен тутырып Әмирг ә карарга да куркып кына исәнләште. — Сез миңа ачуланасыз инде, билгеле, - диде кыз. Әмир аның сүзләренә каршы нидер әйтмәкче иде, кыз ашыгып-ашыгып яңадан сөйләргә тотынды: - Дөрес, дөрес, сезнең урыныгызда булсам, мин дә ачуланыр идем. Качып киттем бит, адәм көлкесе. Артыма әйләнеп карарг а да курыктым. Шунда берәр автомат телефоннан мил иция чакырасы иде дә бит. Курыктым... Кызның "курыктым" дигән сүзләре Әмирне әллә нишл әтеп җибәрде. Аның үзенең фаҗигасе дә әнә шулай куркудан башланды түгелме соң? Көзге көннәрнең берсе иде. Әмирләр үзләренең ма шиналары белән авылдан кайтып киләләр. Көн бик елак, өзми дә куймый да яңгыр сибәли. Казанга җитәргә әле шактый юл узасы бар, ә караңгы төшеп килә. Шуңа күрәме, Әмирнең әтисе машинаны бөтен тизлегенә куа. Әмир мондый кызу йөрүләрне ярата, аның үзенең дә менә шулай җилдереп машина йөртәсе килә. Дөрес, ул инде шактый мәртәбәләр руль тоткалады. Машинаны матур гына "иярли" белә. Менә бүген дә ул әтисенә үзен ең теләген белдерде. — Әйдә, өйрәнә тор, - дип, әтисе рульне Әмиргә тапш ырды. Үзе арткы утыргычка ук күчеп тәмәке пыскытып җибәрде. Җитмеш биш ат көче булган машинаның бик җиңел үзенә буйсынуы Әмирнең күңелен күтәрде. Ул еш-еш тизлекләрне алыштырды. Машина актык көченә ярс ып чапты. Шул вакыт әллә каян бер карачкы пәйда булды да юл уртасына чыгып басты. Әмир әле бер карар га да килеп өлгермәгән иде, әнисе: — Туктама, - дип улын кисәтеп куйды. - Бәлки ул әллә нинди жуликтыр. Берсе кул күтәрсә, бишесе чо кырда качып ятадыр. Машинаңны да тартып алырлар, үзеңне дә бәреп үтерерләр. Әмирнең үзенең дә бик туктыйсы килми иде, ул выжл атып кына, кул күтәрүче кеше яныннан узмакчы булд ы. Теге кешенең өстенә килеп менмәс өчен машинасын кинәт читкә борды. Әмма... Әмма соң иде инде. Төнге юлчының хәрәкәтсез гәүдәс е пычрак юлда аунап калды. Күпмедер ара киткәч, Әмир, аңына килеп, машинасын туктатты. — Нигә туктадың, аңгыра! - диде аңа әнисе. - Тизр әк моннан качарга кирәк, качарга. — Соң бит, әни, теге кешене... Әмир, теге кешене юлда калдырып китеп булмый бит инде, бәлки әле ул үлмәгәндер, ярдәм кирәктер, димәкче иде, әмма әнисе аңа авыз ачарга ирек бирмәде: — Төш рульдән, җебегән. Утырсын әнә әтиең. Әмир инде бу хәлдән соң үзе дә машина йөртә алырл ык түгел иде, карышусыз гына әтисенә рульне бирд е. Атасы үзен бик тиз кулга алып өлгерде, бөтенләй икенче якка кереп китеп, уравыч юлдан Казанга юл тотты. — Карагыз аны, - диде ул. - Бу хакта бер кешегә дә авыз ачасы булмагыз. Төн яңгырлы, эзне бик тиз юар. Юлдан машиналар йөрми диярлек. Әгәр белә-нитә калсалар, беребезгә дә рәт булмас. Әмир ул көнне ничек кайтып кергәнен һич хәтерләми. Исерек кеше сыман ул вакыт төшенчәсен югалтты. Йок ысы качты. Подъезд ишеге шыгырдап ачылган саен сиск әнеп сикереп торды. Менә-менә милиция килеп керер дә бөтенесен алып китәр кебек тоелды аңа. Ләкин ул көнне дә, башка көннәрне дә аларның артл арыннан килүче булмады. — Әгәр шулай тавышсыз-тынсыз гына үтсә, үзеңә бик шәп магнитофон алып бирермен, улым, - диде Әмирг ә әтисе. - Берүк иптәшләреңә ычкындыра күрмә. — Кеше таптаттык бит, әти, кеше, - диде Әмир, ачын ып. — Нишлисең бит, улым, без бит аны юри таптатмад ык. Кермәсен иде машина астына. Бәлки әле ул курк уыннан гына юлга егылып калгандыр. Үлсә яки имгәнсә-нитсә, әллә кайчан артыбыздан эзләп килеп җитәрләр иде. Милиция йокламый ул. — Барыбер туктап без аңа ярдәм күрсәтергә тиеш идек... Улының бу сүзләренә әнисенең ачуы чыкты: — Алай бик кешелекле булсаң, бар әнә милициягә. Мин кеше таптаттым, диген. Кулымда правам да юк иде, диген. Алып китсеннәр әтиеңне төрмәгә. — Нигә әтине? — Нигә, имеш. Белмәгән булып маташма. Син ин де бәби түгел. Унсигезгә чыктың. Машинасын правасыз кешегә биргән өчен иң беренче әтиеңә эләгәчәген беләсең. Кеше таптаткан өчен дә, машинасын сиңа тоттырган өчен дә статья чәпәрләр. Әтиеңнең башы төрм әдә черер. Әнисе еларга ук кереште. Улы аның сүзләренә каршы да төшмәде, юатмады да. Аның ничектер күңеле каткан иде. Тизрәк килеп тотсалар, җиңелрәк булыр иде бәлки. Көн артыннан көн үтә торды. Карлары, бураннары белән кыш якынлашты. Әмирнең әтисе машинасына көн саен диярлек берәр яңалык кертте. Башта ул барлык тәгәрмәчләрне салдырып, алар урынына яңаларын куйд ы. Иске тәгәрмәчләрне ваклап-ваклап дачада чүп-чарл ар белән яндырып бетерде. Машинасының сул як крылосында бераз яньчелгән урын бар иде, аны бер якын танышыннан төзәттереп алды. Машинада шикләнер нәрсәләр беткәч һәм юллар да әкренләп кар астында кала баргач, алар тәмам тынычл андылар. Әнисе улына кулга тотып йөри торган бик шәп магнитофон алып бирде. Әмир үзе дә тынычлана башлаган иде, ләкин бер хәл аны өр-яңадан тетрәнергә мәҗбүр итте. Сания белән күпме дуслашып йөреп, Әмирнең әле бер тапкыр да аларның өйләрендә булганы юк иде. Ә ул көнне Сания егетне өйләренә чакырды. — Әйдә, — диде ул, — әни белән танышып чыгарсың. Әллә кайчаннан бирле инде Әмирең белән танышт ыр дип йөдәтә. Тик менә бер нәрсә... — Нәрсә? — Әй, ярар инде, әйтмим. Кергәч күрерсең әле. Кыз ык әйбер түгел. Шулай диде дә Әмирне җитәкләп алып кереп китте кыз. Аларга каршы чыгучы да, ишек ачучы да булмады. Сания ишекне үзе ачып керде. — Әни, - дип эндәште ул керә-керешкә, - без әле бу. Әмир белән. — Исәнмесез! - диде Әмир һәм ишек төбендә тукт ап калды. Киң диван-караватта берничә мендәргә сөял еп утырган чырайсыз хатынны күргәч ул сискәнеп китте. Саниянең әнисен башкачарак, чибәр, таза, Сания кебек алсу йөзле итеп күз алдына китерә иде ул. Ә аның алдында — урыныннан да кузгала алмый ятучы хатын. — Менә син нинди таза, чибәр егет икәнсең, - диде Саниянең әнисе. Аннары ул, кызына карап: — Син бар, кызым, ашарга берәр нәрсә хәстәрлә, ә без Әмир белән таныша торыйк, - дип өстәде. Әмирнең бу авыру хатын янында каласы килми иде, шулай да тәкъдим ителгән урындыктан баш тартырга көче җитмәде. Хатын аңардан әтиәниләре, тормышлары хакында сорашты. Авыру булса да, күңеле көр генә икән. Әңгәмә барышында кызыклы-кызыклы сүзләр кыстыргалады. Аңарда хәтта Саниядәге сыман эчке җыл ылык та бар икән. Бу җылылык аның карашыннан, ипле сөйләшүеннән үк күренә иде. — Син Санияне кыерсыттырма, рәнҗеттермә инде, балам, - диде ул, - Саниянең күңеле бик нечкә. Тик менә тормыш дигән нәрсә генә кырысрак кыланды. Врач булам дип очынып йөри иде мескенем. Имтиханнарын да бик әйбәт биреп кергән иде, укырга гына туры килмәд е. Мин болай булгач, укуын ташлап эшкә урнашты. Мин, эшләмә, укы, дигән идем дә бит. Юк, ди, авыру кешегә әйбәт ашарга кирәк, ди. Ә мин әле син терелгәч тә укырга җитешермен, ди. — Сез терелерсез, апа, - диде Әмир, бу хатынны юатырга теләп. — Мин үзем өчен борчылмыйм, - диде ана. - Менә Саниянең генә канаты сынмасын. Әтисенең ташлап кит үен бик авыр кичерә. Мин аңлатыпаңлатып карыйм да бит: әтиең әле яшь, авыру хатын белән нишләп торсын, дим. Юк, барыбер ярсуы кимеми. Гаделсезлекне бер дә кичерә алмый ул. Болар сөйләшеп утырган арада Сания ашарга өлгертт е, өстәл әзерли башлады. — Син, әни, Әмиргә әллә ниләр сөйләмә анда, - дид е ул, - юкса мине оялтырсың. — Юк, без синең турыңда сөйләшмибез, кызым. Торм ыш турында сөйләшәбез. Ә тормышта кешеләрнең бер-б ерләренә әйтер сүзләре күп. Күңелле генә гәпләшеп ашап-эчтеләр. Әмир ничектер авыру кеше янында утыруын да онытты. Сәгатенә караг ач кына: — О, вакыт соң икән инде, - дип урыныннан кузг алды. Сания ялт кына савыт-сабаларны җыештырып алды. — Бар, кызым, - диде аңа әнисе, - Әмирне озата чык. Савытларыңны соңыннан юарсың. Әнисе авызыннан рөхсәт сүзе ычкынгач, Сания дәртл әнеп киенергә тотынды. Бүген аның кәефе шәп иде. Әмирнең шулай якын итеп, тартынмыйча әнисе белән сөйләшеп утыруы, рәхәтләнеп чәй эчүе аның күңелен күтәргән иде. Кайвакыт килгән кешеләр никадәр кыстас аң да чәйгә утырмыйлар, Сания андыйларны әнисенн ән чирканалар дип уйлый. Андый чакта бик нык хәтер е кала. Озак вакыт сөйләшми йөри. Ә бүген аның җаны җырлый. Әмиргә матур-матур сүзләр әйтәсе килә, тик кыюлыгы гына җитми. — Син әнигә ошадың, ахры, - диде ул урамга чыкк ач, - йөзе ачылып китте. Кайвакыт аның авызыннан бер сүз тартып ала алмыйсың. Мин әнә шунысыннан бик куркам. Ачулансын, дуласын, тик үз эченә генә йомылмасын. Кешегә үз эченә йомылудан да куркынычр ак нәрсә юк, шулай бит, Әмир? Әмир андый нечкәлекләрне белми иде, шулай да кызн ың сүзен хуплап куйды. Ә соңыннан: — Әниең нәрсә белән авырый соң? - дип сорады. — Әй, - диде кыз, нык әрнү белән. - Бер машина бәргән иде... Әмирнең күз аллары караңгыланып китте. Кайда? Кайчан? Күптәнме? дип тә сорарга батырчылыгы җитмәд е. Ул Сания белән таркау гына саубуллашты. Ләкин аның өенә кайтасы килми иде. Ниндидер бер үкенечле җилкенү белән Казан урамнарын аркылыга-буйга урап йөргәндә теге хулиганнарга тап булды, һәм менә селк енә дә алмыйча больницада ята. Эт урынына кыйнал ып, тәнендәге һәрбер күзәнәге сызланса, җанына җиңелрәк булыр төсле иде, әмма болай да җиңеллек килм әде.