Search is not available for this dataset
id
stringlengths 5
6
| word
stringlengths 0
121
⌀ | definition
stringlengths 0
34.5k
⌀ |
---|---|---|
13824 | җай | I , диал. (ЗДС: 227) йай «удобный случай, момент; соответствующее целям и задачам место» ~ башк. яй, каз. жай , уйг., к.-калп., кырг. җай , үзб. җой , төркм. җāй «урын; урынлылык; урын-җир; торак, бина; тәшкиләт» – кайбер төрки телләрдә (ДТСта да) юк, ләкин киң таралган халыкара сүз, к. фар. җā, җāй < бор. фар. ǯ аһ «урын; урынлылык; урынлы теләк, сүз һ.б.» ~ кыт. дҗай, дзай «торак, квартира» (к. Баскаков 1987: 72). К. Җай II. Чаг. Җәй. Будагов I: 430 (фар. сүзе ди). Дерив.: җайлы, җайсыз; җайла-у (күп дериватлы). |
14784 | калтай-у | диал. «коробиться» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 183) қалтайыу, каз., к.-калп. қалтай-, қалтый- «кәкрәеп кату» ← қалта «кәкре». |
14623 | кавын[қаºw | ы̌ н] «дыня», диал. «тыква; огурцы» (к. ДС I: 71) > чув. кавăн , удм., мар. каун «кабак» < гом. кыпч. қаwын, қауын, қаун , госм. қавын, қавун > уйг., чыгт., бор. төрки (ДТС: 406) qaγun , үзб. диал. (ЎХШЛ: 158) қа:ғун , бор. төрки қауғун «кавын» ~ яз. монг. γаun , калм. гуун id. тибет. ga-gon «кавын» сүзеннән (Doerfer III: 294) хисаплана. Ләкин төркм. гаавун «кавын, бастан (кавын-карбыз бакчасы)» бүтән фаразларга да урын калдыра, к. Мухамедова 1973: 110; ЭСТЯ V: 175. Рус., укр. кавун «кавын» тур. Аникин: 231. |
14222 | иблис | «дьявол, сатана» > мар. эвлес id. (Исанбаев 1978: 48) < гар. иблис id. < бор. грек. ιαβολος (> рус. дьявол ) сүзеннән. К. ш. ук Явыл. |
19809 | тушна | (ЗДС: 662) «тоска, грусть» ~ бор. төрки (МК, ДТС: 591) tušna- «дулкынлану, кичеренү». Шулай итеп, рус. душно сүзенең монда катнашы юк! |
17649 | папай, папый | (ТТДС I: 333; ТТДС II: 243) «простейший головной убор, колпак» – бу сүз ахыр чиктә фар. пāпāи «папалар, грек монахлары кия торган баш киеме» сүзеннән һәм папаха сүзе белән тамырдаш. Грек., лат. һ.б. папа «монах, рухани» – «атакай» киң таралган сүз, к. Фасмер III: 200. |
21865 | ягыт[йаºғ | ы̌ т] (Гиганов) «валежник, сучья, оставляемые после заготовки леса и стандартных дров» ← ягу, яқ-у . Ягыт оригиналь ясалмыш сүз. Хәз. тех. термин ягулык сүзенә бик тәңгәл килә. Чаг. төр. yakıt – «ягулык». |
19041 | тәк | IIдиал. «так просто; впустую» к. Тик . К. ш. ук Тәккә. |
19951 | у | II(ТТДС: 451; Тумашева 1992: 223; Будагов I: 106) «он; тот» < гом. төрки у, о id. Ул сүзенең ошбу варианты тат. Урал һәм себ. сөйләшләрендә очраштыргалый. Ул башк. телендә тулы парадигмасы белән килә (ягъни у, уны, уның, уга, унан, унда, уныкы һ.б.). Бу (тарихи җәһәттән борынгырак) вариант чыгт. һәм кайбер иске тат. яз. ядкәрләрдә дә төрлечә кулланыла (кайберләрендә кыек килешләрдә ан нигезе белән алмаштырыла). Räsänen 1969: 356. |
18673 | та | IIиск . «чтобы; до (от) самого» < фар. тā id. (~ рус. до ). Бу сүз нигезендә ясалган таки, та ки рус. «для того чтобы» киңрәк кулланылган. Та кыямәт – «кыямәткә кадәр» – элекке әд. телдә актив кулланылган фразеологизм. |
15027 | кат | II«то, что рядом» ( катында «у, возле, рядом, с») < гом. кыпч., угыз., уйг. қат id. Этимологик характердагы сүзлекләрдә гадәттә кат I һәм кат II бер сүз итеп бирелә (к. Будагов II: 4; Räsänen 1969: 241). Һәр ике сүзнең кават, кабат варианты да очрый (к. Кабат ). Шуңа да карамастан қат < кабат дип раслап булмый, чөнки бор. төрки текстларда кабат сүзе юк, ә қат бар. Кат I һәм Кат II сүзләреннән бик күп нигезләр ясала, к. Катар, Катла-у, Катмар, Катнар-у, Катна-у һ.б. Чаг. Кат-у II . Будагов II: 4–6. |
21448 | шикел | (ДС III: 193, ТТДС I: 513; Balint: 102) «общий вид, лик, лицо», себ. (Тумашева 1992: 250) шигел, шәгел «внешностъ» < кырг., бор. кыпч. шекил , төр. şekil , уйг. шәкил , шәкл ~ к. тат. шекел id. < гар. шäкл «шәкел» ← шкл «гөманлы булу, юралу; ясалу, формалашу», шуннан ук к. Мөшкил, Тәшкил. Тат. шикел – шәкел тәңгәллеге бу сүзнең бор. заманда язмадан түгел, телдән алынганлыгын күрсәтә. Шуны ук чув. шкал «сыман, шикелле» (< шакл ) кушымчасы да дәлилли. К. Шәкел. Чаг. Шәйлә-ү. Дерив.: (Ш. Камал) шикелсез «кыяфәтсез, ямьсез», к. түбәндәгене. |
21616 | ыруг, оруғ | «род (как таксономическая категория)» < иске тат., чыгт., уйг. һ.б. уруғ «ыру, ыруг», чыгт. (Радлов I: 1658–1659) уруғ «кардәшлек» һ.б. К. Ыру. Дерив.: ыруглык, ыругчылык; ыругдаш. |
12067 | аламан | «шайка всадников» ~ башк. аламан «таланган улҗа, талаучылар төркеме; талпа», аламансы «талаучы»; каз., кырг., төркм. аламан чап- «талау сәфәре оештыру», аламан «атлы юлбасарлар төркеме; чуар төркем» < фар., чыгт. ғулāмāн «яллы гаскәрләр» > тат. диал. (ТТДС 1969: 140) әләмән «төрле төстәге, аралаш». К. Әләм-әтрәк. |
22008 | япан[йаºпан] | (ЗДС: 223, 233; иске тат. китапларында еш очрый) «голая степь; безлюдное пространство» < уйг. йапан id., бүтән төрки телләрдә бу сүз - б - белән әйтелә: гом. кыпч. йабан (кырг. җабан, җапан , каз. жабан ), төр. уаbаn һ.б. «япан», ш. ук «чит ил, чит җир» һ.б. < фар. бейāбāн «кешесез, кеше яшәмәгән җир, дала». Будагов II: 314. К. түбәндәгене. Дерив.: иск. япаны ~ ябани һ.б. к. Ябай. |
16129 | күкелдәш | иск . (Касыйм ханлыгы документларында) «молочный брат, молочная сестра» ~ үзб. һ.б. кокилдаш id. бор. күкел «ана күкрәге» ← күк «ими» сүзеннән. Бор. төрки, чыгт. (Боровков 1963: 182–183) кöкүн , яз. монг. (Поппе 1938: 220) kökеп «ими, имчәк» ← кöк «күкрәк». К. Күк II. Чаг. Имелдәш. |
12202 | аркан | I , диал. аркатан «спиной (стоять), на спине (плавать)» – арка сүзенең бор. инструменталь килеш формасы. Аркатан варианты монг. архатай // архатань «аркалы» формасыннан булса кирәк. К. ш. ук гом. тунг. аркан «арка» (ССТМЯ I: 51). |
18936 | таскара | «гриф» ~ башк. та ҙ ғара, кырг., уйг. тасқара id., үзб. тасқара, ташқара «каракош; шөкәт», хак. тазғара «бөркет», тув. даас- қара «каракош шикелле кара (бөркет тур.)» һ.б. тас < тағыз (?) «ерткыч» сүзеннән; кара өлеше кош исемнәрендә төсне түгел, бүтән нәрсәне белдерә булса кирәк, к. башк. (БҺҺ II: 238) та ҙ һара ~ маньч. тасҗари «бөркет» (к. ССТМЯ II: 169–170), к. ш. ук хак. тасха «ябалак» ~ маньч. тасха, тасһа «юлбарыс» ← монг. тас «ерткыч; юлбарыс». К. Тас III. |
16012 | кутан | II , диал. котан (Арсланов 1988: 83) «стерх; цапля»; «игра в аисты» (Г. Ахмаров) ~ чыгт. (Бабур) кöк қутан «челән» (к. Будагов II: 70), тунг., як. қутан «челән», қутаң «күлдә йөзә торган торф утрау (кутаннар шунда оялый)». Räsänen 1969: 284 (тагын берничә телдән параллельләр күрсәтә). |
15296 | кәш | кит . «состоит из (о предметах, имеющих составные части)» < иске фар. к′аш, кэшт, кäште id. Чаг. ш. ук бор. төрки keš, käš «корал-ярак, ук савыты; калчан; комплект». К. Кяшки, Теркеш. |
22028 | яран | II [йаºран] «герань» < рус. сөйл. еран, иран < герань < лат. geranium id., төбендә «торна гөле» дигән сүз (Преображенский I: 122). Чөнки аның җимешлегенең торна борынына охшаш үсентесе була, к. Kluge: 348. |
17780 | питрач | , диал. (ТТДС I: 240, ТТДС II: 249) питырач, питырац, питырас, питырка , башк. > тат. битрас, питрас «колобок, пышка; хлебец (круглой высокой формы); грудный мускул лошади» ← фитыр (к.), фитыр мәрасимендә төче камырдан күмәч (ритуаль камыр ашы) пешерүдән калган. К. Пәтер. Питрач (һ.б.) сүзенең сингармонизмның беренче законына буйсынмавы аның кушма сүздән килеп чыкканлыгын, ә ә > и күчеше бор. кыпч. телләреннән үк килгәнлеген күрсәтә ( ә < э > и ), бор. этимон. *пэтир ачысы ( ачы «камыр» мәгъ.) булырга тиеш. Хайрутдинова 1993: 22–23 (тәфсилле аңлатма). |
17090 | мөңгер | II [мөңгөр] «ограждение с горловиной, куда пригоняли дичь при облавной охоте» < чыгт. мүңгүр (Котби) id. Чаг. Моң. |
20826 | чәрем | (ЛТ I: 169), чирем (ЗДС: 753) любое кожное изделие; обработанная кожа, ремень и т.п. ~ төр. çerm, кр.-тат. черим id. < фар. чäрм id. К. Чәрмә ). Ш. ук иске тат. чәремгәр , үзб. чәримкәр «күнче» < фар. чäрмгäр id. |
20534 | һәм | «и (союз)» < фар. һäм id., к. Һәммә. Будагов II: 314. |
17772 | пире, | (ЗДС: 532) пир «злой дух, который дразнит тем, что все делает наоборот (особенно на дорогах – указывает не то, а совершенно другое направление, читает молитвы с конца и т.п.)» ~ башк. бир id. – пәри (к.) сүзенең этимологик дублеты булса кирәк ( пире < пэри > пәрей ). Ш. ук бор. төрки (ДТС: 398) prät < санск. preta «җен» сүзеннән килү ихтималы да юк түгел. К. Бир. Мин сөйлимен пирегә, пире сөйли кирегә дигән мәкальдә, гадәттә ул кире кешегә карата әйтелсә дә, пиреләр кеше әйткән сүзләрне кирегә – азагыннан башлап кабатлыйлар икән, дигән ышану ята. Бу хакта к. Шекә. |
16594 | ләүкә[ләwкә], | диал. эләүкә «полок в бане» ~ чув. лапкаçи , мар. лапка id. < рус. диал. лавка id. (к. ш. ук Лафкы ); удм. лапча id. < рус. лавица. |
18275 | сәхифә | «страница (книги)» < гар. с̣ахūфä id. ← с̣хф «яңа сүз әйтү» тамырыннан. |
14811 | кама-у | «окружать (врага)», диал. (ДС III: 72; ТТДС I: 191) «подавлять; загонять в кучу», (ДС I: 75) «окружить вниманием, почитать» ~ кр.-тат. (Dobr. II: 192) qamala- «кама кадау; камау, бер почмакка кысрыклау; эт (көтүне уратып) өрү» ~ гом. кыпч., уйг., үзб. қама-, каз. (Будагов II: 409) қама- «халаекны җыю», қамау «кәртә-кура, ихата» ~ монг., бур. кама- , хама- «уратып алу, камау», чаг. ш. ук. төр. kapa-, чыгт. каба- , төркм. габа- «дошманны камау; кулга алу, тоту». Чаг. як. хаам «киртә, чик, чикләү». Дерив.: камал-у, камат-у, камалыш, иске әд. камак «камал, камалыш». К. Камал, Камуг, Комача-у. Чаг. Кама I, Камчы. |
12828 | башкорт, | диал. башкырт «башкир», иске рус. башкирятин, башкурт (төрле чыганаклардагы язылышлар тур. к. Башкирская этнонимия), иске тат. («Җәмигъ әт-тәварих»та) бачкыр. Бу сүз тур. күп язылган. Сүз үзе башкортча түгел, а–о сузыклар чылбыры, башкорт телчесе Ә. Биишев әйткәнчә, бу телгә хас түгел һәм ошбу этнонимның кушма сүздән килеп чыкканлыгын дәлилли. Иң тәүләп теркәлгән вариант баҗгирд – хәзәрләргә хезмәт иткән бер кеше исеме (ихтимал, чин яки һөнәр атамасы). Рус. башкир варианты -д сыз бор. бер чыганактан килә. ХVIII г. рус документларында башкурут дип тә языла. Безнеңчә, бу вариант монг. телендә пәйда булган: башкир-ут (- ут , -уд күп. кушымчасы) кире ассимиляция буенча башкурут ка әверелгән. XIII гасырда монголлар яулап алынган җирләрдә халык атамаларына -уд кушымчасын өстәгәннәр, мәс., орусуд «руслар», черкесуд «чиркәсләр». Безнең фараз башкурут вариантын да, башкурт (к. элекке Башкурдистан) варианты ясалышын да аңлаешлы итә. Бор. варианттагы йомшак - д ΄ белән бергә тәүдә йомшак -г- булганлыгын бу сүзнең бор. гар. башҗәрд яки башҗирд рәвешендә язылуы да раслый (гар. телендә йомшак г һәрчак җ авазына күчә). Димәк, тәүге, нигез вариант әлеге баҗгирд . Бу сүз фарсыча кушма баҗгир «баҗ алучы» яки бахшгир «салым җыючы» сүзләренә охшаш. Урта Азиядәге башкирд, башгирд сыртлары баҗ алу линияләре – чикләре булган бугай. Һәм күрсәтелгән баҗгирд хәзәрләрнең салым җыючысы – кондатьер гына булган, ахыры. Башкорт теленең төп үзенчәлекләре төрки телләр фонында түбәндәге тоталь күчешләре белән билгеләнә: 1) ч > с // с > һ (ягъни барча ч авазлары с авазына күчкәч, гом. төрки с авазлары һ авазына әверелә); 2) ассимиляция һәм диссимиляция күренешләренең көчле үсешкәнлеге (мәс., кызлар > кы ҙҙ ар һәм атлар > аттар дигәндә ассимиляция, юллар > юлдар, илләр > илдәр дигәндә диссимиляция); 3) нигездә татарча вокализм. Әйтелгәннәрдән тыш, башк. теле асылда кайбер сөйләшләрдә генә еш кулланыла торган ҙ һәм ç авазлары булуы белән дә характерлана. Шулардан ҙ авазы тат. сөйләшләрендә дә очрый (мәс., башкортлардан ерак торган дөб. сөйләшендә). Беренче төр («һ» авазы белән характерланган) фонетик үзенчәлек башкорт халык составына кергән монгол-бурят компонентыннан килә. Икенче төр (ассимиляция-диссимиляция) үзенчәлеге барча (себер татарларыннан тыш) себер төркиләренә һәм дә кыргыз вә казак телләренә хас. Башк. ҙ һәм ç авазлары сәлҗигут (угыз-төркм.) компоненты белән баглы (бу компонент татар халкында да бар, к. Сәлҗук сүзен). Башк. һәм тат. (ш. ук. чув.) телләренең вокализмы (сузык авазларның составы һәм кулланылыш закончалыклары) уртак бер чыганактан, безнеңчә, бор. тат. теленнән таралган. Гомумән, башкорт халкы баштан ук төрле төрки, угор, монгол кавем-кабилә кыйпылчыкларының конгломераты булган. Төрле төркемнәр дошманнардан качып яки мәҗбүрән күчерелеп бу аулак, таулы-урманлы Урал регионына килгәннәр. Аларны берзаман башгирдлар берләштерсәләр дә, биредә бердәм хуҗалык һәм көчле, тотрыклы дәүләт корылмаган. Көньяк Урал төбәгенең кырыс табигате, юлсызлык гетероген халаекка күпләп үрчергә дә, ныклап берләшергә дә мөмкинлек бирмәгән. Монгол яулары килер алдыннан баҗгирдлар ~ бачкырлар бик көчәеп, монголларга каршы уңышлы гына көрәшкәннәр, әмма монгол дипломатиясе коткылары аркасында монголларга кушылып, аларның ерак йөреш-һөҗүмнәрендә катнашканнар. Нәтиҗәдә башкортларның төп конструктив көчләре таркалган. «Заятүләк» эпосы азагында элекке дәүләт «булмаган кебек бетте» сүзләре шул заман хәлләрен чагылдыра бугай. XVI–XVII гг. башкортларга мөстәкыйль дәүләт оештырырга тагын мөмкинчелек туган, ләкин башкортлар шуннан файдалана белмәгәннәр (монда сугышчан калмыклар да кире роль уйнаганнар бугай). XVII г. бирле башкорт дип Башкортстандагы татарларны һ.б. атау күзәтелә. XVIII г. вакыйгаларны үз күзе белән күргән танылган администратор һәм тарихчы В.Н.Татищев сүзләренә караганда, башкортларның дүрттән өч өлеше кырып бетерелгән. К. «Мирас», № 7, 2007 (безнең мәкалә. – Р.Ә. ). |
21424 | шәфкать[шәфқәт] | «милосердие; снихождение», иск. «помилование» < гар. шäфқат id. ← шфқ , к. югарыдагыны. Будагов I: 669. Дерив.: шәфкатьле, шәфкатьсез; шәфкатьче. |
18773 | талай(бер талай) | «значительное количество» ~ башк. (БТДҺ: 301) «гел, һәрвакыт; байтак» < гом. кыпч., уйг. талай «байтак; күп кенә; берничә», чыгт. талай «шактый күп; бик күп»; бу сүзне Г. Рамстедт (1957: 73) бор. төрки (ДТС: 528–529) talaj, taluj «океан, диңгез» ~ калм. dalaa , бор. монг. dalaj id. сүзе белән чагыштыра. Морд. талай , удм. талай «күптән үткән, күптәнге» тат. сөйләшләреннән булса кирәк (татар гомумхалык һәм әд. телендә талай сирәк кулланыла). Федотов II: 167 (чув. талай «диңгез» мәгъ. ди). К. Дала. Монг. империясендә далай диваны «гомумхалык диваны» инже диванына (киңәшенә) каршы куелган, к. Velidi: 238. |
16295 | кыза, кызан | «ястреб-мышелов», козан (ТТДС I: 194) «коршун» ~ чув. хĕре, хĕрен id. Ихтимал, бор. төрки * qoran id. К. Козгын, Коргын < бор. төрки *qoran id. |
12565 | әсәт | зодиакальный месяц – «23 июля – 23 августа» < гар. äсäд «арыслан» («арыслан йолдызлыгы») сүзеннән. |
16058 | куырмач, курмач, | диал. (Хайрутдинова 1993: 104) куырма, куырган «жареное зерно; шкварки; кавардак» > рус. курмач id. < гом. кыпч., алт. чыгт. куурмач id. – куыр-у фигыленнән ашамлык атамаларын ясый торган -мач // -мәч аффиксы ярдәмендә ясалган, к. госм. kavurmač , үзб. кавурмач , бор. төрки (МК) қағурмач id. (к. Гуломов А. Сўзлар хаётидан // Ўзбек тили ва адабиёти, № 6, 1996, бик күп әдәбият һәм параллельләр китерелә). Аникин: 330 (арытабангы бай әдәбият бирелә). |
16045 | кушык | «строфа песни; рифмованный речитатив» ~ гом. кыпч., к. каз. қошық, кырг. қошоқ, үзб. қўшуқ, госм., чыгт. (Будагов II: 84) қошуқ < бор. төрки (ДТС: 460) qošuγ > төркм. қошуғ, төркм. диал. (ТДГДС: 114) ғошғы «шигырь, поэма», чыгт. «икәүләп җырлау», чаг. ш. ук тув. кожамык, кожумак, кожаң «такмак». Бу сүзләрнең тамыры қош- «кушу» (һәм кушык < кошық, кошуқ «кушылган, береккән һ.б.ш.»), ләкин аның «поэтик» мәгънәсе бор. заманнарда ук аерымланган, к. тат. (ТТДС I: 259) қуш-у «шигырь, җыр чыгару» < гом. кыпч. қош- , бор. төрки qoš- id., як. хоһоон (< *кошаган ) «җыр; кушык; сүз кушу» ← хоһуй- < хошуй- «мактап җырлау». Чаг. Кушымта. |
17827 | пумала | «помело» > чув., мар., удм. пумала id. < рус. Рус. сүзе помести «себерү» фигыленнән. |
19840 | түн | Iдиал. (Г. Минский; әстр.) «путина» < рус. тоня «җылым; җылым белән балык тоту чоры; җылым салына торган урын» – гом. слав. сүзе, к. Фасмер IV: 77. Бу сүзне кр.-тат., төр. ton, tun (балыгы) ~ гар. (к. Kluge: 916) тинн , грек. thun «тунец» сүзе белән бутарга ярамас: тун балыгы Әстерханда тотылмый. |
19335 | тир | «пот» ~ чув. тар «тир, ял (яллау)» < болг. *тәр > мар. (Иванов, Тужаров: 216; Саваткова: 156) тäр «яллану хакы» ~ гом. кыпч., алт. тер, хак. тир «тир», уйг., госм., чыгт. (к. Радлов III: 1059) тäр «тир», тув. дер «тиф». ДТС (: 555) авторлары да tēr I «тир» һәм tēr II «яллану хакы», Федотов та (II: 176) тар I «тир» һәм тар II «яллану хакы» сүзләрен аерым-аерым карыйлар, ләкин болай аеру кирәксез, чөнки икенче мәгъ. «тир хакы» тәгъбиреннән килә (бу тур. Clauson: 528, ЭСТЯ III: 203–204). Тир – продуктив нигез: тирлә-ү, тирле, тирсез, тирчән. К. Тирлек. |
13366 | былбыл | «соловей; бульбуль; соловушка» < гар. бүлбүл id. |
12419 | әҗнәби | «чужеземец; чужестранный» < гар. äҗнäбū id. Госманлы Төркиядә әҗнәбиләр ( ecnebi ) аерым хокук һәм бурычларга ия булганнар. |
12434 | әйкәл, әйкәр, әйкүн | (ЗДС: 78–79) «пелерина; высокий тесный воротник; широкое (бетонное и.т.п.) кольцо для укрепления стен колодца и т.п. сооружений» ~ каз. (ҚТДС: 41) әйкел id. Чаг. Хәйкә. |
12457 | әкә, әккә | диал., әкәй, әкәү – звательные формы (Тумашева 1961: 99, 231; ТТДС I: 541) «старший брат; уважаемый мужчина; старшина; шапка старшины» – «абый» мәгъ. бу сүз себер татарларында һәм башкортларга үзбәк һәм казаклардан кергән (к. үзб., уйг., аз. әкә «абый; абзый»); башкорт старшиналарын да әкә дип атаганнар. Тат. сөйләшләрендә икенче бер әкәй «әби, дәвәни» дә бар; бу сүз болг. теленнән килсә кирәк, к. чув. акай, аккай «апа». Игә сүзе белән бәйле, к. Игәч, Ага. |
13456 | галәм[ғәләм] | «вселенная; галактика» < гар. ‘алäм id., ш. ук «бөтен халык, масса», ‘лм «билге, билгеләнү» тамырыннан, шуннан бик күп сүзләр ясалган һәм алар тат. теленә дә кергәннәр, к. Әләм, Галәмәт, Галим, Гыйлем, Голәма, Мәгълүм, Мөгаллим, Тәгълим. К. Будагов I: 765–766. |
12536 | әрбә, әре, әреш, иреш | «мякина; отруби; охвостье, обмолоченные колосья» ~ чув. ерпе, арпа, авра «әрбә, солы кибәге», мар. äрвä, арва «әрбә» ~ нуг. эрпек «коелдык; әтәмби, ябае». К. ш. ук башк. диал. әүрә, әүре, әүрәү «әрбә» (БҺҺ II: 325). Бары тик (яисә башлыча?) Идел-Урал регионында гына очрый торган бу сүзләр бор. болг. теленнән булса кирәк: әреш, иреш < болг. * эреше < *эре-се ( эре сүзенең тартым формасыннан, болг. телендә -сы // -cе һәр очракта -шы // -ше булып әверелгән). Әре, эре сүзе герм. сүзе āhre «башак»ны, ә әрбә < әрбәк герм. (ним.) achel, agel, ahil < кадим. ahir, аhre «әре, буш башак», соңрак Аhre «башак», āhrebāck «башак арты – кибәк, мәкинә» сүзен хәтерләтә (чаг. ш. ук инг. harvest «уңыш; башаклар»). К. Kluge: 12, 14, 23. Бор. болгарлар Азов диңгезе ярларында – алардан бер-ике гасыр элегрәк остготлар яшәгән җирләрдә дәүләт корганнар. Аларның остгот теленнән сүзләр – бигрәк тә авыл хуҗалыгы терминнары алуы бик ихтимал вә табигый. Хәер, әре, әрбә сүзләренең һинд-евр. чыганагы аннан да борынгырак булырга мөмкин, к. грек. аера «әрбә, әре, бакра», лат. ager, agri «басу, игенлек» (шуннан агро- ) һ.б. Räsänen 1969: 47; Федотов I: 59; Ахметьянов 1989: 50–51. |
16346 | кыйшай-у | «скривиться» < гом. кыпч. қыйшай- < қыйыш-ай- id. К. Кыеш. |
21465 | ширт | IIиск. «присяга» ~ кар., каз., к.-калп., кырг., алт. һ.б. шерт (> хак. сирт >) рус. шерть «бәйгать, ант» < уйг. шәрт < гар. шäрт̣ «шарт; шартнамә». Бу сүз гар. теленнән бик бор. заманнарда ук кергән (чөнки ул манихей язмаларында да кулланыла). Чаг. ш. ук чув. шăрт > мар. шырт «ширт» (к. Федотов II: 450) – болг. теленнән. Каз., к.-калп., нуг. серт диелә. Рус. шерть тур. Аникин: 697 (иске рус документларында шерть, шертовать бик тә киң кулланыла). |
19003 | тәбер | (ТТДС I: 435) «еще раз» < чув. тепĕр, тепре, тепĕрев (> мар. тäпĕр, тапыр ) id. < тат. тагы бер , ди Федотов II: 208. Ләкин Н. Исанбаев (1978: 28) фикеренчә, чув. тепĕр , мар. тäпĕр < тапыр << гом. кыпч. тапқыр (к.) һәм бу аңлатма тарихи җәһәттән дөресрәк: монг. дабкур сүзенең «кабатланган дога, келәү» мәгъ. бар. Ниһаять, чаг. гар. дäwр «әйләнә; ашамлыкны, эчемлекне мәҗлестәшләр бер-берсенә сонып әйләндерү». |
21829 | ябагай[йаºбағай] | (Ф. Бурнаш), диал. җабағай «бедный, захудалый» (к. ш. ук ярлы-ябагай «беднота») < бор. монг. jabuγaj, jabuγar «җәяүле» ← jabu- «җәяүләү», чаг. алт. joкту-jойу ≈ юклы-җәяү «ярлы-ябага» (к. Маадай-Кара 1973: 151, 464). Тат. диал. йабағай «үткен сүзле; чәчән» (к. Тумашева 1992: 63) < бор. монг. jabuγan (jabuγaj) üliger «әкият, әкиятче» = «җәяүле дастанчы» сүзеннән (к. ССТМЯ I: 337). Дастанчылар гадәттә җәяү йөргәннәр (чаг. башк. йәйәүле Мәхмүт – мәшһүр дастанчы исеме). |
14592 | кабак | IV(дөб., ЗДС: 371) «родовой праздник». Чаг. себ. тат., к.-балк. қабақ «кечкенә авыл», башк. қабақ – бер авыл һәм ыруг атамасы, тат. (ЗДС: 371) қабақ «кабык» һ.б. Монда кайсы қабақ чагыштырылгандыр, әйтүе кыен. |
13545 | гөлләч | диал. «гуляш, суп с клёцками (в виде розы)» < төр. gülleç, güllaç id. Бу сүз төр. теленнән венг. теленә, венгерчадан русчага гуляш рәвешендә кергән. Özön: 266. |
21408 | шәрит | «узорчатая или особо крашеная кайма, кромка полы одежды, шали и т.п., тесьма с бахромой» ~ добр., төр. şerit «озын челтәр, бизәкле тасма» (гомумән, бу сүз Шәрык телләрендә, Кавказда киң таралган) < гар. шäрūт̣ id. Төр. şerit «кәрап бортына, шоссе өстенә сызылган тасмасыман сызыкларны да атыйлар». Тат. әд. телендә шәрит сүзен активлаштыру әйбәт булыр иде, чөнки буй , буй-буй, буйлык, полоса, тасма кебек сүзләр «шәрит» мәгъ. кулланылганда, ул сүзләрнең төп мәгънәләре искә төшеп, текстны авырлаштыра. |
18852 | тапас( | К. Насыйри) «топаз; крупные бусы и т.п. шаровидные украшения». Рус сүзен татарчадан дип уйлыйлар, чөнки бүтәнчә аңлатмасы юк. Смит: 222–223. Тапас сүзе тат. телендә киң кулланыла. Бәлки ул төр. topaz «минерал төре» (> ним. topas һ.б. id.) сүзеннәндер. |
19900 | тыкырык, тықрық, | диал. тығырық «переулок; тупик» > мар. (Упымарий: 219) т ы̌ г ы̌ р ы̌ қ < гом. кыпч. тығырық, чыгт. (Радлов III: 1347) тиғириқ, үзб. диал., төркм. (ЎХШЛ: 86) дығырық «тыкырык; кыска урам», кар. id. ш. ук «өн», к.-балк. id., ш. ук «начар гына өй, тар йорт; ярык» ← *тықыр- < тыққы-р- «тараю, кыскару» тық «кыска, тыгыз» тамырыннан. Чув. тăкăрлăк < тат. *тықырлық «тыкырык» сүзе тықыр «тар җир» сүзе булганлыгын күрсәтсә кирәк. Гомумән – ачык түгел. Федотов II: 187 ( тыгыл-у сүзе белән чагыштыра). Диал. тықырық «арт капка» (ТТДС I: 432), тыкырык – уен төре (ТТДС II: 310) төп мәгънәдән килеп чыккан булырга тиеш. |
21707 | эссе, | (ТТДС I: 535) эсте, себ. (Тумашева 1992: 50, 61) ессеү, исү, иске себ. (Радлов I: 890) äзү «горячий; жаркий» < гом. кыпч., к. нуг., ком., к.-балк., кар., кр.-тат., аз., госм. һ.б. исси , каз., к.-калп., төркм. ыссы , каз. ыстық, кырг., төр. ыссық, ысы, ысық, уйг. иссиқ < бор. төрки (ДТС: 213–220) isi, isig, ïsïγ > тув. изиг, уйг. диал. (Радлов I: 1539) iзiк , алт. изи > хак. ĕзĕ , як. итии «эссе» ~ чув. ăшă «җылы» – төп яңгыраш * изсиг булса кирәк, к. Эссе-ү. Дерив.: эсселе, эссесез; эсселек; эсселән-ү, эссер-ү, эсселә-ү «эсседән авыру», диал. сычак < ыссычак «көн эсселеге», эссен-ү «җылыну; субъектив эссе дип хис итү», эссет-ү; эсетмә (гом. төрки параллельләре бар, к. Будагов I: 47–48) «малярия, бизгәк» һ.б. Эссе ним. Esse ~ хетт. hašša ~ ним. Asche «тимерче уты; эсселек; көл» (к. Kluge: 259) һ.б.ш. сүзләргә бик охшаш, ләкин бу очраклы охшашлык булса кирәк. К. Ысырган-у. |
16300 | кызган-у | II«жалеть, пожалеть, сопереживать» – русчадан калька нәтиҗәсе яисә, дөресрәге, кызган-у сүзенең «ярдәм итү теләгендә булу, берәүнең хәленә керү, аяну» версиясе икенче бер чыганактан булса кирәк: *қызга- «әсәрләнү > жәлләү хисе кичерү» ← қыз- «кызу, көчле хис кичерү», к. чув. хĕрхен- < болг. * һергән- < *қырған- «жәлләү» (чув. сүзенең хĕрхен- «саранлану» мәгъ. юк). К. Кызганыч, Кызгын. Федотов II: 346–347. Дерив.: кызганыш-у, кызгандыр-у. |
14431 | иртә | «утро; рано» < гом. төрки эртэ, як. эрдэ , монг. эртэ(н) id., хак. ирте, уйг. әртә «иртә, иртәгә», үзб. эрта id. һ.б. ← чув. ир, мар. ир, эр , төркм., үзб. диал. (ЎХШЛ: 96) ээр , госм., чыгт. (Будагов I: 184–185) эр , ир (гарәпчә язылышта бирелгән), йир «иртә, иртәнге чак» (к. ЭСТЯ I: 396–371). Чув. сүзе, ихтимал, бор. тат. теленнәндер ( ә ~ э > и ), тат. телендә бу сүз ир «хатынының ире» сүзе белән омоним булганлыктан төшереп калдырылган. Иртә < эрта сүзен ир ~ эр сүзенең урын-вакыт килеше ( эр-тä ) формасы түгеллеге тур. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 301–304) бик нигезле рәвештә сөйли һәм эртä сүзенең ясалышы тур. төрле фаразлар китерә. К. к.-балк. эртдэ-, эртде «иртә; элек», «борын-борын заманда». Ир < эр сүзенә килгәндә, аны Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 396–371) чув., гом. кыпч., алт., хак. ирт- , эрт- «үтү, китү, (вакыт) үтү» сүзе белән багламакчы. Ш. ук вакытта ул бор. төрки (ДТС: 175, 211) er, ir «тауның кояш төшкән ягы; кояш» сүзе белән дә чагыштыра. К. ш. ук һинд-евр. (Pokorny: 12) aier «көн, иртә» (шуннан ним. eher «элегрәк, иртәрәк, тәүдәрәк»). К. ш. ук Räsänen 1969: 46; Федотов I: 169–170; Ахметьянов 1989: 18; Жубанов, Ибатов: 327–328 (авторлар иртән < иртаң < ир таң «иртә-таң» парлы сүзеннән димәкчеләр). Дерив.: иртәле (иртәле-кичле); иртәлә-ү (бу сүз МКда ук теркәлгән). К. Иртәгә, Иртән. |
16030 | кушак | «кушак, широкий пояс (ямщиков)» ~ иске тат., диал. қоршақ «кыршау; билбау, кушак», иске тат., диал. куша-у (ешрак кулланылыштагысы кушан-у «кушак бәйләү»; кылыч кушану «сугышка әзерләнү») < бор. яз. тат., гом. кыпч. қурша-у «урату, коршау» сүзеннән ( кушак, куша-у, кушан-у сүзләрендә гом. өрки -у- саклануы аларның китап теленнән алынганлыгын күрсәтә), кур «билбау; түгәрәк; боҗра; түгәрәк табын» тамырыннан, к. Корша-у ( кушак асылда коршау белән бердәй). Рус. кушак < тат. (Дмитриев 1962: 540). К. ш. ук Аникин: 340. Сөйләшләрдәге (ЗДС: 429) курцан-у, курчан-у «бил буу» борынгырак яңгырашта. |
21351 | шаһит | «свидеталь; очевидец» < гар. шāһид id. ← шһд «күреп тору, хадисә урынында булу», шуннан ук шәһадәт «шаһитлык», шәһадәтнамә «таныклык». Будагов I: 663. Дерив.: шаһитлы, шаһитсыз; шаһитлык. |
19888 | тыгу | к. Тык-у. |
19847 | түни | (Тумашева 1992: 220) «совсем, совершенно» < рус. втуне «бөтенләй юкка». |
13468 | ганка[ғаºңқа] | «баснословная птица, анка» в мусульманской мифологии, образ которой не очень определён < гар. ‘анқā id. Тат. диал. (ЗДС: 272) канка «күркә», ихтимал, ганка сүзеннәндер. Татарлар күркәнең сәер кыяфәтен күргәч шулай атаганнар. |
16638 | маип | (Будагов II: 202; ЗДС: 462), мәйеп «увечный, раненый» < гар. мä‘ūб «(тән) гаебе бар». Бу сүз төрки телләрдә киң таралган, к. үзб. майыб , уйг. мәйеп һ.б. «чулак, бәрелгән-сугылган». Күбесенчә мәйеп булу тәгъбирендә кулланыла. Бу сүзнең чыганакка якынрак мәгъюб яңгырашы «гаепле, гаепләнүче» мәгъ. кулланылган. |
18000 | сай | I«мель, мелкий» < гом. төрки сай , башк. һай, төркм. саай «сай; сай җир», чыгт., уйг., алт., хак., тув. телләрендә ш. ук «вак таш, вак ташлык; елганың төбендә ташлары күренеп торган һәм суы тиз аккан урыны», каз., кырг. «киң елга юлы, киң генә тау елгасы». Бу сүзнең морфологик вариантларына тат. сайлавык , тат. диал., каз., кырг. сайыз, сайаз, үзб. саёз «киң сайлык» ~ каз., чыгт. сайыр , чув. сайăр , монг. сай, сайр «чуерташ», сайир «ташлы үзән», чув. диал. сайăм «сай төш» (Ашмарин XI: 4 – тат. сөйләшләреннән булса кирәк) һ.б. керә. Чаг. ш. ук хак. сайра- «саегу» ~ бор. төрки (ДТС: 481–482) sajram «сай төш» һ.б., Будагов I: 617; Радлов IV: 219; Räsänen 1969: 394; Мухамедова 1973: 143; Мурзаев 1984: 491–493; Гарипова 1998: 103–105; ЭСТЯ VII: 150–152. Сай сүзен башк. (БҺҺ II: 197) сай «ләм, суүсем; ике тау арасы» белән чагыштыру бигүк дөрес түгел, чөнки башк. сүзе чай яңгырашыннан килә; гом. төрки (башлыча угыз телләрендә) чай > җай, зай «елга» сүзен дә сай белән бердәй дип (Г. Саттаров, М. Зәкиев) раслап булмый. К. Саек-у. Төр. sığ «сай» сүзенең, ш. ук уйг. сай «тигез комлык» сүзенең дә сай сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел. Дерив.: сайлык; диал. саяр-у. |
18227 | сәмих | «камедь, прозрачная смола» < гар. с̣амғ id. Бу сүз гарәпчәдән нык үзгәргән. К. ш. ук удм. сюмык «бокал, рюмка, чынаяк; пыяла» – болг. теленнән (Смирнов 1890: 46), төр. zamk «җилем, келәй». |
20544 | һинди | «индийский; индиец» < гар. һиндū id. ← Һинд (елга һәм ил атамасы), шуннан ук Һиндстан < фар. теленнән. Индия варианты рус һәм Европа телләреннән. Һинди дип элек Һиндстанда укып кайткан зыялыларны да атаганнар (чаг. бохари «Бохарада укып кайткан»). |
14553 | йорт, | диал. җорт «дом; двор, усадьба» > удм. җурт , чув. çурт , мар. сурт < гом. төрки, бор. төрки йурт > каз., к.-калп. җурт , к.-балк., кырг. журт , тув., хак. чурт , як. сүрт , төркм. йуурт, йувырт, йүверт > башк. диал. йŏрŏт id. А.Н. Кононов фикеренчә (к. Родословная туркмен. М., 1958: 79), гом. төрки йугыры-, йуры- «йөрү» сүзеннән ( йуры-т ) һәм тәүдә күчмәнче биләмәләрен белдергән, к. иске әд. тат. (Әхмәтҗанов 2009: 30 һ.б) йорт «ил, дәүләт», йорот итү «яшәп тору». Тат. йорт-җир тәгъбире дә тарихи берәмлек, к. чув. çурт-йĕр (Ашмарин XII: 273), удм. җурт-җэр «ихата». К. ш. ук удм. йуртла- (< тат., к. Кельмаков 1977: 54) «яңа торлакка, яңа җиргә күчү» ~ алт. дьурта- , тув., хак. чурта- «яшәү, яшәп яту». Эпик әдәбият телендә: ил илләгән, йорт йортлаган хан… Рус. (Аникин: 718) юрт, юрта «тирмә; ихата» төрле төрки диалектлардан; морд. юрхта «йорт» русчадан булса кирәк. Будагов II: 371; Ахметьянов 1989: 132; ЭСТЯ IV: 254–255 (шунда ук арытабангы мул әдәбият күрсәтелә). Дерив.: йортлы, йортсыз һ.б. |
17453 | от-у | I«выиграть (в игре)» > чув. ăт-, ут-, удм. (Насибуллин: 73) ут-, ыт-, ът- id. < гом. кыпч., алт., уйг., чыгт., төр. һ.б. ут-, үзб. йут- , төр. yut - id. Бу сүзне гадәттә (Будагов II: 139; ЭСТЯ I: 609; Федотов I: 93) от-у II белән бердәй нигездән дип карыйлар һәм бер матдәдә бирәләр. Безнеңчә, от-у I һәм от-у II сүзләренең гомогенлыгы шикле. Чаг. чув. вăлт- «уенда хәрәмләшү; серен белү» < *улт- . От- < ут- сүзенең кыскалыгы, ә мәгънәсенең киңлеге һәртөрле фаразларга урын калдыра. М. Рясянен (1969: 517) от-у сүзен отыры (к.) сүзе белән баглый. ЭСТЯ I: 509 (Э.В. Севортян отыры сүзендә от- аерым тамыр ди). Дерив.: отыл-у, отыш-у, оттыр-у һәм откыз-у (диал.) ~ бор. төрки (ДТС: 619) utuz- id.; отыш, оттырыш һ.б. |
17193 | наҗум, нәзюм, нәз’ум, нәҗим | (ДС I: 142; ДС III: 120; ТТДС I: 318, 320, 322) «навоз, назём» < рус. назём «ашлау тиресе» ( на землю «җиргә» тәгъбиреннән). Нәҗүм балыгы – ашалмый торган кара балык төре. |
14605 | кабул | «принятие, приём» < гар. қаб ӯ л id. Урта Идел регионында монголгача кергән сүз, к. чув. хапăл «кунакчыллык; бик теләп; көч-куәт», мар. кавыл , удм. кабыл «дога нияте; фатиха» (чаг. тат. догабыз кабул булсын ), гар. қбл «каршылау» тамырыннан, шуннан ук к. Кабалә, Мәкъбүл , иске тат. қабил «откыр, сәләтле», кабилият «сәләт» һ.б. Федотов II: 310–311. Дерив.: кабуллан-у; кабуллык, кабулханә «кабул итү бүлмәсе». |
15856 | кубагай | «густо-синий, тёмно-синий, кубовый» (ТТДС I: 206) ~ иске тат., алт. диал. қубалақ «зәңгәр, күксел» (к. Радлов I: 1035). Ачык түгел. Русча кубовый «кубагай» сүзе үзе дә аңлатылмый. |
11934 | ага | «дядя; старший брат; уважаемый мужчина», вокатив формасында агай ш. ук «крестьянин» – гом. төрки, гом. монг. аға, ағай , кр.-тат., чыгт., эвенк. һ.б. ака, akāj id., бор. төрки aqı «батыр; зур», тув. акы, акый «агай». Алт. телләрендә иң киң таралган һәм күптармаклы нәсел-нәсәп термины; төрки телләрдән күп күрше телләргә дә үтеп кергән: к. Кавказ телләрендә, көрд., фар., гар. һ.б. аға «мистер; өлкән башлык; нәчәлник, полиция офицеры һ.б.» (< башлыча төр.), мар., удм. агай «агай» (< тат., к. Гордеев I: 44). Будагов I: 60–61; Зифельд-Симумяги: 125; Номинханов 1958: 43–45; Покровская: 33–36; ССТМЯ I: 24; ЭСТЯ I: 70–71; Тимергалин: 13. Рус. ага тур. Аникин: 74. Тат. бу тамыр сүзнең ака, акы вариантлары да бар: диал. (ЗДС; Рамазанова 1991: 36–37, 136–137, 164–166) (миш., эчк., м.-кар. һ.б.) акый «олы кеше, абыстай», аккай «абый, абыстай» (< акыкай), ака > мар. äкä , ака , удм. ака, акы, морд. М. ака, акай «апа, түти». Күренгәнчә, - к лы вариантлар тат. телендә дә хатын-кызны белдерә. К. Акай, Әкә. Характерлы дериват: агала-у «хөрмәт итү». |
14987 | картуф, картуш, картуп, картупка, картук, карту, карток, картопка, картапка, картау | (ЗДС: 275–276) «картофель» ~ башк. картуф id. < рус. әлбәттә (рус. < фр. < ит. һәм тәүдә «җир алмасы» кебек мәгъ. булган, к. Kluge: 474–479). Ләкин китерелгән яңгырашларының күпчелеге тат. теленең үзендә, миш. сөйләшләрендә ясалган. Урта диалект вәкилләренә бәрәңге көнчыгыштан килгән – алар аны, ихтимал, руслардан да алдан белгәннәрдер. Шунлыктан картуф сүзен алмаганнар. |
17386 | озай-у | «удлиняться (например, о днях)» < оз-ай < уз-ай id. « оз < уз булып китү» нигезеннән (к. Оз ), чаг. ш. ук башк. (БТДҺ: 242) ŏзар- < нуг., каз., к.-калп., кар., кырг., хак. һ.б. узар- «озаю». ЭСТЯ I: 570–572. Дерив.: озайт-у. |
12285 | атла-у | «шагать», диал. (Akb: 56) atla- «перешагнуть» < гом. кыпч. атла- (каз., кырг. атта- ) id., ш. ук «ашыгу, кабалану» бор. төрки * ат- (госм. ад- , чув. от- > ут- , төркм. әәт- ) «атлау» тамырыннан, бу тамыр сүз исә *агылт- яңгырашыннан булса кирәк, к. тат. диал. (Арсланов 1988: 70) awыт «адым», awытла- «атлау» һәм к. монг. алд «адым (озынлыгы)»; бор. * агылт > * awылт > *алт «адым» – «атлау» (исем-фигыль синкретизмы) сүзеннән бер яктан алтым > адым , икенче яктан алтла- > атла- сүзе килеп чыккан. Чаг. ш. ук төркм. әдим әд - «адым атлау», әтле - «атлау». Әмма бу фараз гына. Адым һәм атла-у сүзләренең тамырдашлыгы шиксез булса да, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйсы бар. Чув. ут- < от- < болг. * ат - тур. Федотов I: 293. Дерив.: атлат-у; атлам. К. Атлама. |
14254 | ие-ү[ию] | «размягчаться (о вымени); облезать и размягчаться (о коже); размягчаться вообще» (себ., к. ДС I: 66); чаще употребляется дериват этого глагола – иегән «йоны коелган». Иĕ-, ий-ĕ «йомшару» тат. диал. (к. Тумашева 1992: 52), каз., к.-калп. ий «эшкәртелгән, йомшарган тире, күн» < бор. ej, e , ed, er (к. Әйбер ) «күн, эшкәртелгән тире» сүзеннән ясалган фигыль. Бор. төркилектә тире эшкәртү иң беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булганлыктан (кием-салым һәм савыт-саба башлыча тиредән эшләнгән), бу тамыр бор. заманнарда ук бик күп семантик дублетлар һәм дериватлар биргән, к. төркм. ей , кырг., ком. ий , тув. ет «тире иеләгеч состав», к.-калп. ий «иеләнгән» һ.б. К. ЭСТЯ I: 236–237. Ие - фигыленең интенсивлык формасы ие-лә-ү һәм турыдан-туры ий < эй дән ясалган ий-лә-ү – паронимнар. К. бер яктан, тув. идээ «иеләгеч», идээлэ- «иеләү» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 151) edele- «иеләү», икенче яктан, гом. төрки ейле-, йилә- > тат. диал., уйг. әйлә- , тат. диал. илә- id. К. ш. ук өченче пароним – Иер-ү. Иĕ- фигыле дә «иеләү» мәгъ. була ала, к. гом. тунг. ид- «тирене йомшарту, челен кыру» (ССТМЯ I: 394). К. ш. ук Räsänen 1969: 35 (күп материал бирә). Тат. әд. телендә илә-ү «иләк белән иләү» һәм иелә-ү «тире иеләү» аерылып торса хәерлерәк. К. ш. ук Әйлә-ү, Ийче. |
18400 | сөбә, | диал. (матур әдәбияттан алынган материаллардан) зебә, зөбә, себә, себ. сүмö, (Тумашева 1992: 190) симә «ложное ребро; нижнее, несомкнутое ребро» ~ башк. һебә, каз. сүбе , кырг. сүбöö , алт. диал. (Радлов IV: 850–853) сүбää , тув., хак., алт. сүме, сүмү id., бор. чыгт., бор. монг. (Поппе 1938: 239) sübe «атның сөбәсе» < яз. монг. sübege «кабырга, ян», sübegen «сөбә», хәз. монг. сүврэг id. сүвээ > бур. һүбöö «күкрәк читлегенең ян ягы», эвенк. сувин «сөбә» һ.б., к. Номинханов 1975: 92; ССТМЯ II: 117. Монгол сүзе булса кирәк; гомумән – ачык түгел. Сөбә ~ һебә көрәш-ярышларда җиңүчеләргә бүләк итеп бирелгән. Башк. һебә, һөбә һәм бур. һүбöö уртак чыганактан. ЭСТЯ VII: 340–341. |
19884 | түшәм | «потолок» > мар. (Упымарий: 209) тöшäм, түшäм id. – түшә-ү фигыленнән тат. телендә ясалган. |
21276 | шай | I , шәй (ДС I: 226, ДС II: 228; БТДҺ: 389 һ.б., Көньяк Уралда киң таралган) «как будто, вроде» Л. Җәләй буенча, охшай, ŏшай сүзеннән, ләкин кайбер урынчылыкларда (мәс. к. Хайрутдинова 1985: 92) шайы дип әйтелә һәм бу вариант үзб. чағи, чоғи «шай» сүзен хәтерләтә ( чағ «таман» сүзеннән). К. ш. ук гар. шā’аи‘ «ишетелә, ишетелгәнчә». Мар. сäй , (сирәгрәк) сай «бугай» рус. чай, чать « -дыр инде» (← чаять «дип уйлау, өметләнү») сүзеннән дип хисаплана, ләкин тат. шай < рус. чай дип исәпләргә тат. сүзенең мәгънәви һәм синтаксик үзенчәлекләре хилаф (рус. сүзе – кереш сүз, тат. сүзе – кисәкчә). Гомумән, шай, шайы сүзен шай II сүзеннән дә аеруы кыен. Һәрхәлдә шай I тат. телендә формалашкан. Федотов II: 430 (урынсызга җай сүзе белән чагыштыра). |
20948 | чинак | (Тумашева 1992: 247) «круглая чашка» – Чанак (к.) белән гомоген булса кирәк. |
13133 | боргата | – название деревни в Западном Башкортостане (она находится у большого озера), себ. (ЗДС: 537) поргатага китү «пропасть, исчезнуть». Чаг. төр. (Steuerwald: 136) burgata «яндырып тишү коралы; тоташ бер агач кәүсәсеннән каек ясаганда каек янтавының калынлыгын белү (артыкча юнмау) өчен ясала торган тишек һәм шуны ясый торган корал (борау)», burgatalık (шундый тишек тур.) «шундый калынлыкта». Әлеге Поргатага ~ Боргатага китү тәгъбире, күрәсең, «кимә тишегеннән төшеп китү – суга төшеп югалу»дыр. Бу киң (Себердән Төркиягә хәтле) таралган сүзнең чыгыш-ясалышы безгә ачык түгел. |
18911 | тарткы | «гребок (на току); подпруга» ← тарт-у , әлбәттә. Төрки телләрдә тарткы төрле мәгъ. очрый, мәс., төр. tartkı «ышкы». Чаг. ш. ук уйг. тартка «тешсез тырма, тарткы». |
14016 | җиргән, зиргән | – название большого старинного села на юге Башкортостана, а также название тат.-башк. родов – ихтимал, алт. дьэргэ, черген , тув. чэргэ, чэргэн ( черген ), хак. сэргэ һ.б. «ат бәйләү өчен махсус (бизәкле) баганалар теземе» сүзеннәндер. Фольклорда җиде өяле җиргән агач тәгъбире бар. К. Җәргә һәм бор. төрки (ДТС: 144) čеrgä «чират», čеrgaš - «рәткә, җәргәгә тезелү». Җиргән авылы элекке татар мәгърифәте үзәге булган, анда күренекле татар иганәчесе шагыйрь Дәрдемәнд (С. Рәмиев) туып үскән. |
21897 | яктә[йәктә], йектә | (к. ЗДС: 241, 246) «халат, кофта и. т.п. лёгкое одеяние» ~ төр. yekta «тик бер» «бер генә катлы», каз. (ҚТДС: 118) жеғде «ирләр күлмәге, бер кат күлмәкчән» һ.б. Будагов (II: 359) бу сүзне фарсы йäк та «бер генә (катлы)» сүзеннән дип аңлата. Гомумән, ошбу сүздән рус < фр. жакет сүзе килә диләр. |
20658 | чал-у | I«обвивать; завернуть; захлёстывать; свалить (на убой); подставить ногу», (ЗДС: 727) «обойти, кружить», себ. (Тумашева 1992: 133–134) цал-у «путаться под ногами; привязываться (в агрессивном настроении); искать ссоры»; общее значение глагола чал-, цал- (башк. сал- ) «бросать аркан, веревку и т.п. так, чтобы оно обвивало, обводило концом или совсем завернулось, связалось (концом)» > мар., удм. диал. чал- «терлек чалу», башк. сал- (мәгънәләре татарчадагыдан таррак) < гом. кыпч., гом. төрки чал- (> тув., нуг., каз., к.-калп. шал- ) «чалу» < бор. төрки «бауның, арканның очын кирәгенчә уралырлык итеп ыргыту» мәгънәсеннән: шундый хәрәкәт бор. күчмә тормышта бик тә актуаль булганлыктан, бу сүзнең күч. мәгънәләре дә күбәйгән; бор. төрки сүзлектә (ДТС: 137) үк инде күч. мәгъ. генә бирелә: «сугу; бәрү; җиргә егу; хәбәр итү (кыллы музыкаль коралны уйнату мәгънәсеннән)». Чув. телендә çол- > çул-, мар. с′ол- с′ал- бер генә мәгънәдә «печән чабу». Аерым төрки телләрдә чал- ~ сал- ~ шал- фигыленең мәгъ. һәм дериватлары күп булучан. Күч. мәгънәләре күп булганлыктан, төрки телләрдә чал- иң продуктив нигезләрнең берсе. Будагов I: 463–464; Räsänen 1969: 97; Мухамедова 1973: 187; Федотов II: 132 (бөтенләй нигезсез рәвештә сол- «чалу» тамырын çăл- «йолу» белән чагыштыра). К. Чәл-ү . Дерив.: (аяк) чалын-у; (кыллы музыкаль инструмент) чалын-у; (аяк) чалыштыр-у; (аяк) чалыш-у; чалдыр-у; (аяк) чалыш; к. Чалгы, Чалка II, Чалкын, Чалма, Чалмаш-у, Чалу I–II, Чалык, Чалым, Чалын-у, Чалыш; себ. (Тумашева 1992: 234) цалын-у, цалыш-у «эшсез йөрү, каңгырып йөрү». |
14642 | кагыт | «тонкая пастила» ← бор. * қак- «киптерү» фигыленнән (* қақ-ыт ) булырга тиеш. Чаг. Как II. |
19037 | тәйзә | иск., тей, тейчау (крш., ЗДС: 625) «женщина из родни старше говорящего» ~ төр. teyze , бор. угыз. dayıze id. tay ~ day «тай, тае» (к. Тай II ) сүзеннән, Räsänen 1969: 454, 455–456 (күп вариантлар). Т. Текин буенча, тәйзә < тайза < тай әҗә (к. Әчә ) сүзеннән икән. Ләкин тат. тейчау варианты аңлашылмый. |
18549 | суфра, сөфрә | (ГТРС) «скатерть, стол» < гар. сүфра id. (Будагов I: 629). Бу сүз төрки телләрдә киң таралган, к. Сыбра, төркм. (ТДГДС: 159) супра, супро, суфра ~ сурфа «эскәтер», төр. sufra, sofra id. |
13635 | дәкыйка | кит. «миг; мгновенье; секунда» < гар. дäқūқа id. к. Дикъкать. Тимергалин: 141. |
12155 | аң | I«сознание; сознательность; просвещение» > чув. ан, ăн < гом. кыпч., уйг. аң , төркм. ааң, иске төр. анк «аң», алт. аң «шаман законы», яз. монг. аng «гадәт; әхлак», бор. төрки (ДТС: 46–47) аŋа-, аŋlа- «аңлау» сүзләренә караганда аŋ бор. төрки телләрдә дә булган. Ләкин гомумән бу абстракт мәгънәле сүзне бор. төркиләр күрше мәдәни телләрдән алган дип уйлыйлар (чаг. санск. anuh «күзәтү, караш; зирәклек; мәгънә; аң»). Аң сүзенең фигыль коррелянты төркм., төр. диал., кар., кр.-тат. аң- «искә төшерү, хәтерләү; күрсәтеп, аңлатып бирү һ.б.» иске тат. телендә дә булган – шуннан аңдыру «аңлату, үктерү» һәм аңышу «бергә аңлап алу» фигыльләре килә. К. Максудидә: Кәндү әхвәлен аңып, калды таңа [таңга]. Аң сыйфат ~ рәвеш буларак та кулланыла: аң бул! «аңлы, сак бул» – кисәтү сүзе һ.б. Räsänen 1969: 362; ЭСТЯ I: 153–154; Федотов I: 84. Аң продуктив нигез: аңлы, аңсыз; аңла-у (шуннан аңлаеш, аңлан-у, аңлаш-у, аңлат-у ). К. ш. ук Аңгар-у, Аңгыра, Анды-у, Әнәчә. |
16157 | күлән: күрше-күлән | парлы сүзенең икенче синоним компоненты ~ чув. күлем, күлĕн id. ← кыт. күй «туй бүлмәсе»: тат. туенда кайбер актлар күрше өендә үткәрелгән. |
12520 | әп | диал. «возможность» (к. Әбе килсә ябе килми, мәкаль) ~ гом. төрки еп (эп) id. > ип (к. Ип ). Бу сүз гом. төрки, монг. аб, ап «сихер, им-том» белән бәйләнешле микән – әйтүе кыен. Һәрхәлдә cеб. тат. әплә-ү «кот кою» (к. Тумашева 1992: 37) һәм тат. диал. әпче, әпчи «сихерче, им-томчы (карчык)» сүзләрендә әп < ап тамыры «сихер һ.б.» мәгъ. дип уйларга мөмкин. Ләкин кайбер төрки телләрдә әпчи, эпчи «хуҗабикә (өйче)». Әпче сүзен шулай ук әбиче (кендекче) яки әбичә сүзеннән кыскарган дип тә уйларга мөмкин. ЭСТЯ I: 286–288. |
12962 | берадәр, бәрадәр, борадәр | кит. «брат; браток (при обращении к незнакомому мужчине)» < фар. бäрāдäр, бирāдäр id. < һинд-евр. *bhrater (рус. брат ). Иске әд. бәрадәран, берадәран «бертуган ирзатлар (компаниясе)» < фар. бäрāдäрāн, бирāдäрāн «бертуган ирзатлар». |
15921 | кулга | себ. (Будагов II: 91) «озимь, озимые» ~ бор. төрки (ДТС: 454–455) qolŋa, qoluŋa «үрген, бәбәк» (дөге үрентесе булса кирәк). Чаг. Кулка II. |
12972 | беркет-ү | «прикрепить» – этимологик җәһәттән дөресе биркет-ү – гом. төрки бэрки- «ныгу» (к. Бигән-ү, Бик II ) фигыленнән йөкл. юн. формасы; беркет-ү сүзенең яңгырашына берек-ү фигыле тәэсир иткән (хәлбуки берегү һәм беркетү тамырдаш түгел). Бу сүз ХХ г. активлаштырылып, беркетел-ү, беркеткеч, беркетмә сүзләренә яңа мәгъ. бирелгән. |
20580 | чабык-у(чабыкты, чабыгу) | (ЛТ I: 163) «прославляться (нехорошей славой)». Бу сүз Чап «дан» (к.) сүзенең фигыль коррелянты булганлыгын күрсәтә: чабык- < чапык- шул фигыльнең интенсивлык формасы. |
12378 | әбәү | к. Абау. |
12214 | арна-у | (ДС I: 18; башк.) «посвящать, посвятить» ~ каз., кырг., уйг. арна- «багышлау, билгеләү», каз. (Будагов I: 33), к.-калп. арна- «махсус чакыру, чакырулы караш ташлау», алт. арына - «максат итү», бор. уйг. arnag, arinag «махсус ысул, әмәл» ← arın- «уку, остару, күнекмә һәм тәҗрибә хасил итү» (к. Röhrborn: 197). Дерив.: арнау (исем); арнал-у, арнат-у. |
17696 | пәпә, пәппә | (ЗДС: 24) «гусёнок, утёнок; младенец, не умеющий говорить, но болтающий» ~ халыкара ономопоэтик тамырдан. Чаг. Әпә. |
19895 | тыйнак | «сдержанность», иск. «тормоз», ~ каз. тиянақ «терәк; кирәкле чик», к.-балк., гаг. тыйнақ «бөя, буа, дамба; тормоз», кар. «полиция, төрмә; арест» һ.б. Әлбәттә, тый- нигезеннән, к. Тый-у. Нигез формасы тыйанак булса кирәк ( -анак кушымчасы, чаг. тигәнәк , тотанак, чыганак һ.б.). Дерив.: тыйнаклы, тыйнаксыз; тыйнаклан-у. |
Subsets and Splits