tans1q commited on
Commit
05dd158
1 Parent(s): 7be3821

Updating the datasets

Browse files
Files changed (31) hide show
  1. bylatypov/«Мотор» операциясе_tat.txt +43 -0
  2. bylatypov/Абдулла Алиш әкиятләре_tat.txt +0 -0
  3. bylatypov/Атилла_tat.txt +0 -0
  4. bylatypov/Чукмар белән Тукмар_tat.txt +12 -0
  5. bylatypov/Шайтан бар ул, бар!.._tat.txt +114 -0
  6. bylatypov/Шартламасын_tat.txt +70 -0
  7. bylatypov/Эстафета_tat.txt +40 -0
  8. bylatypov/Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән_tat.txt +25 -0
  9. bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt +0 -0
  10. bylatypov/Ян, учагым, ян_tat.txt +96 -0
  11. bylatypov/Яра_tat.txt +0 -0
  12. bylatypov/Яшел планета серләре_tat.txt +0 -0
  13. bylatypov/Яши белү_tat.txt +118 -0
  14. bylatypov/Җинаять һәм җәза_tat.txt +30 -0
  15. bylatypov/Җинаятьче_tat.txt +222 -0
  16. bylatypov/Җомга көн кич белән_tat.txt +0 -0
  17. bylatypov/Үги ана яфраклары_tat.txt +138 -0
  18. bylatypov/Әдәби телебез турында_tat.txt +4 -0
  19. bylatypov/Әйтелмәгән васыять_tat.txt +0 -0
  20. bylatypov/Әйттем бит!_tat.txt +58 -0
  21. bylatypov/Әкият_tat.txt +76 -0
  22. bylatypov/Әлтәф исәбе_tat.txt +98 -0
  23. bylatypov/Әттә!_tat.txt +58 -0
  24. bylatypov/Әтәч менгән читәнгә_tat.txt +0 -0
  25. bylatypov/Әфсен түгел_tat.txt +268 -0
  26. bylatypov/Өйләдән соң_tat.txt +72 -0
  27. bylatypov/Өйләнергә кайткан егет_tat.txt +42 -0
  28. bylatypov/Өндәге төш_tat.txt +68 -0
  29. bylatypov/Өч Мәхмүт_tat.txt +42 -0
  30. bylatypov/Өч аршын җир_tat.txt +0 -0
  31. bylatypov/Өч тәгәрмәчле арба_tat.txt +359 -0
bylatypov/«Мотор» операциясе_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,43 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+
2
+ Фаил
3
+ Шәфигуллин
4
+ "Мотор" операциясе Хикәя тексты 1985 елгы "Ак маңгайлы
5
+ бүреләр" китабыннан алынды. Сканлау, текстны тану, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән
6
+ тарафыннан башкарылды.
7
+ 8.11.2017
8
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе -
9
+ * * *
10
+ ти-әниләре кушкан атлары Каюм белән
11
+ Сәмит иде аларның. Хәлбуки, очрашканда
12
+ Каюмы Сәмиткә Серый дип, Сәмите Ка
13
+ юмга Карлик дип эндәшергә яраталар.
14
+ Җаны теләгән елан ите ашаган ди
15
+ гәндәй, үзләренә ошагач, ярар, Карлик тек Карлик, Серый тек Серый...
16
+ Укудан сөенеч, эштән тәм-ләззәт таба алмыйча, байтак еллар әти-әниләре җилкәсендә рәхәт чиккәннән сон, Карлик белән Серый киләчәктә типтереп кенә яшәү өчен "база" әзерләргә ният иттеләр. Шәһәр читендәге "частный" гаражлардан берәр "Москвич" яисә "Жигули"-мазар чәлеп, аны берәр аулак төбәккә илтеп сату иде егетләрнең исәпләре, һәм алар бу эшкә "Мотор" Операциясе дигән яшерен исем бирделәр.
17
+ "Операция" тормышка ашырыласы кичне Карлик белән Серый кыюлык өчен алма шәрабы чөмерделәр. Кыюланып, арслан тотар дәрәҗәгә җиткәч кенә, алдан әзерләп куелган капчыкларын асып, хәвефле юлга тәвәккәлләделәр...
18
+ Шәһәр читендә гаражлар күп иде. һәркайсы тимер ишекле, һәркайсы икешәр йозаклы иде. Туктый-атлый, тикшерә-күзәтә, курка-шүрли бара торгач, кыю егетләр аксыл төскә буялган биек ишек янына килеп туктадылар.
19
+ — Менә! — диде Серый аркасындагы капчыгын җиргә куеп. — Менә шунысын, "Волга" читлегенә охшаганын кон
20
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - фискуем.
21
+ Озын буйлы Карлик та капчыгын гараж почмагына ташлады һәм берничә минут шәһәр ягындагы тавышларга колак салып торды, аннары гына һәркайсы яртышар потлы йозакларны капшап карады.
22
+ Серый, җиң эченнән фонарь кабызып, беләк юанлыгы тимер рамнарны, бегемот башы чаклы йозакларны, күгәннәрне тикшереп чыкты да, теш арасыннан гына:
23
+ — Әллә автоген белән чукындырабызмы? — диде.
24
+ — Ашыкма! Ачкыч яратып булыр, шәт.
25
+ Серый тирә-якны күзәтте, ә Карлик ачкычлар бәйләмен әле бер, әле икенче йозак өстендә чылтыратты. Әле борыны белән, әле ачкыч башы белән йозак тишекләренә орыныпорынып алды. Ниһаять, бу шөгыле алҗытты бугай — Карлик ачкычлар бәйләмен җиргә күтәреп бәрде һәм:
26
+ — Берсе дә ярамый, сволочь, — дип гараж ишегенә төкерде.
27
+ — Автоген белән чукындырыйк соң!
28
+ — Лом белән каерып карасак?
29
+ — Әйдә соң... Раз-два, взяли, раз-два, взяли, еще раз, еще...
30
+ — Юк, бирешми. Хәл җыеп алыйк, хәл бетте, эчкәннеке бу.
31
+ Егетләр гараж нигезенә чүгәләп тәмәке пыскытырга керештеләр һәм, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төндереп киттеләр.
32
+ Беренче булып Серый уянды, сискәнеп, сикереп торды, каушый-кабалана иптәшен уятырга тотынды:
33
+ — Карлик, Карлик, дим, йокы чүлмәге, уян! Яктырып беткән.
34
+ — Автоген белән чукындырабыз! — диде Карлик йокылы тавыш белән. — Чыгар автогенны, тоташтыр баллонга. Өч минутта ауф фидер зеен мин бу ишекне.
35
+ Берничә минуттан зәңгәр ялкын теле, бөтен тирә-якка
36
+ - Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - буяу исләре таратып, ишек күгәнен умыра иде инде.
37
+ Акрынлап җәйге төн дә узып бара, күкнең көнчыгыш ягы аллана. Карликның маңгаеннан шаулап аккан тир тамчылары Серыйга аермачык күренә иде.
38
+ Икенче - күгәнне Серый кисте. Ләкин ул бик озак маташты, кулларын, борыннарын пешереп бетерде, күгәннең әллә ничә урынына утлы боҗралар ясады.
39
+ Ниһаять, икенче күгән дә йозагы-Ние белән ком өстенә шалтырап төште.
40
+ Карлик белән Серый күкрәк тутырып иртәнге һаваны суладылар, кепкаларын күзләренә төшереп киделәр һәм, тагын бер мәртәбә тирә-якны күзәтеп алгач, аллага тапшырып, гараж ишеген ачып җибәрделәр.
41
+ Күрәсең, хуҗа кеше машинасының фараларын кабызып калдыргандыр — башта егетләрнең күзләренә яп-якты нур көлтәсе килеп бәрелде...
42
+ Һәм фәкать күзләре әлҗе-мөлҗе килми башлагач кына алар гаражның арткы стенасы булмавын, стена урыныннан буш гараж эченә кояшның беренче нурлары ургылып керүен күрделәр.
43
+ -
bylatypov/Абдулла Алиш әкиятләре_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Атилла_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Чукмар белән Тукмар_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,12 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+
2
+ Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
3
+ Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, ка-расын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ə Тукмар бик оста тукый икән.
4
+ Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кер-дең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешепәйтешеп кенә калмый-лар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чу-кырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.
5
+ Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орыш-кан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби ал-дында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын су-гышырга тотынганнар.
6
+ Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:
7
+ - Әби, әби, кара әле, Тукмарың тук-мый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:
8
+ - Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,ди икән.
9
+ Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култы-гына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип ку-рыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.
10
+ Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.
11
+ Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.
12
+ Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.
bylatypov/Шайтан бар ул, бар!.._tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,114 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Вахит Юныс
2
+ "ШАЙТАН БАР УЛ, БАР!.."
3
+
4
+ Таллы авылының кичке тынлыгын бозып, өянкедәге ояларында төнгә кунаклаган каргаларны йокыларыннан уятып, инеш буенда җыр яңгырый. Бер ир "Нурия" җырының сүзләрен "Галиябану" көенә салып сызлана:
5
+ Учак тутырып утлар яктым,
6
+ Төтеннәре күгелҗем.
7
+ Син сагынсаң да түзәрсең,
8
+ Галиябануым, сылуым-иркәм,
9
+ Мин сагынсам... Фәридун...
10
+ Таллыдагы дүрт йөз йортның һәркайсында — картлардан алып, бала-чагага кадәр — бу җырның иясен яхшы беләләр. Язгы һәм җәйге кичләрдә ике атна саен яңгыраган җыр ишетелгәндә бер генә кеше дә: "Кем җырлый икән?" — дип сорамый. Фәридун, билгеле, тагын кем булсын! Әнә бит, кем башкарганын белми калмасыннар дигән кебек үзе үк шәрран-яра ачып сала: "Мин сагынам... Фәридун", — ди.
11
+ Ык буйларындагы татар авылларында иген игүне, ашлык үстерүне, мал карауны яхшы беләләр. Шуңа күрә тыныч елларда өстәлдә икмәк тә, сөт тә, май да, ит тә була. Ә инде яшелчә-җимешкә килгәндә, бигайбә, алар һәркөн ашала торган ашамлыклар санына керми. Кышларын бәрәңге, суган, чөгендер һәм кишергә кытлык юк югын, киптергән балан, җиләк, гөлҗимеш һәм как та була күп кешенең өендә. Тик тозлаган кыяр, тозлаган кәбестә һәм помидор кебек нәрсәләр кырыгынчыилленче елларда бик сирәк кешедә генә була иде.
12
+ Таллыдагы шундый сирәк кешеләр арасында иң сирәге — Фәридун абзый иде. Аның келәтендә һәм чоланында ел буена тозлаган кыяр һәм кәбестә өзелми. Ә кыяры аның карлыган яфраклары, сарымсак, укроп, төймәгән борыч һәм тагын Ходайның әллә нинди тәмле исле вә әчкелтемтөчкелтем тәм бирә торган үләннәре, орлыклары белән бергә кушылып тозланган була. Шуңа күрә Фәридун абзыйның шөһрәте күршедәге татар, урыс, ар, чуаш, хәтта мукшы авылларына да таралган. Аның абруе бигрәк тә бала көткән яшь хатыннар арасында зур.
13
+ ...Яшелчә бакчасы янына салынган лапас астындагы озын агач эскәмиядә Фәридун абзый көрәк саплап утыра Уң аягында кирза итек, ә агачтан ясаган сул аягы "максимка" пулеметы кебек туп-туры инеш артына төбәлгән. Фәридун абзый инвалид. Аның сул аягы кайда өзелеп калуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Беренче дөнья сугышының соңгы елында снаряд ярчыгы аның аяк сөяген чәлпәрәмә китергән икән, төзәтерлек әмәл калмаган, доктор аны кисеп ташлаудан башка чара тапмаган, имеш.
14
+ Икенче версия буенча, Фәридун абзый Донбасс шахтасында эшләгәндә "шайтан суын" бик ярата торган булган. Бер ял көнне нык кына салганнан соң, тимер юл рельсында йоклап киткән дә, поезд аның аягын кишер кебек кертләтеп өзеп киткән дип тә сөйлиләр. Фәридун абзый үзе бу турыда сөйләргә яратмый, әгәр берәрсе сораса, борын астыннан гына берәр җыр көйли башлый...
15
+ Тик яхшы гына "төшергәннән" соң кайчакта аның теле дә ачылып китә. Үзе сөйләвенә караганда, бер аягының агач булуының уңай яклары да аз түгел: язын-көзен, җәен-кышын аяк киеме алыштырасы юк. Бары тик агач аякның төбенә кадак белән яңа күн ��исә резинка кисәге генә кагып куясың.
16
+ Ә инде исән уң аякка кирәк аяк киеменә килсәк, монда да — зур экономия. Аягына Фәридун абзый иң элек уң ботинкасын киеп йөри башлый. Кияргә уңайлы булсын өчен, аяк киемен ул ике размерга зуррак ала.
17
+ — Ыштырны дөрес урасаң, уң аякка сул ботинка кигәнеңне сизмисең дә ул, — ди үзе.
18
+ Шуңа күрә уң аягына кигән сул ботинка башының, табигать кануннарына буйсынмыйча, уңга таба карап торуы Фәридун абзый өчен гадәти хәл.
19
+ ... Капка шыгырдап ачыла. Моннан ун ай элек туйлар ясап кияүгә чыккан Галимә, йорт ишеге янындагы баскычка атлагач кына лапастагы Фәридун абзыйны күреп, өйгә кереп тормыйча, туптуры лапаска юнәлә.
20
+ — Исән-сау гынамы, Фәридун абзый?
21
+ — Яшибез, кызым, яшибез! Син Нурулла килене Галимә буласың бит, әгәр ялгышмасам?
22
+ — Әйе, Фәридун абзый.
23
+ — Яңа йортка ияләшеп буламы соң? Үзегезгә йорт салып, бүленеп чыгарга ният юкмы?
24
+ — Әй, Фәридун абзый. Бүген үк чыгар идек тә, йорт салу авыр эш бит!
25
+ — Нигә Нурулла үз малаена йорт салырга бүрәнә алып куймаган? Кешене заемга яздырырга көчләп, кеше каны эчеп йөргәнче, бүрәнә әзерләгән булса, хет үзенә бер файдасы булыр иде... Ни йомыш соң, кызым?
26
+ — Әй, әйтергә дә оят инде, Фәридун абзый... Бераз тозлаган кыяр белән тозлаган кәбестә бирмәссеңме икән дип килгәнием...
27
+ Галимә алъяпкычы астыннан газетка төргән озынча нәрсә чыгарып агач эскәмия астына куя. Фәридун абзый аны күрмәмешкә салына, тик йөзе яктырып киткәнен яшерә алмый, канәгатьләнеп тамагын кырып куя.
28
+ — Нигә бирмәскә ди, бирәбез аны! Синдәй киленнәргә бирер өчен ясалган бит ул. Нурулла килсә, бирмәс идем, җенем сөйми аны, ә сиңа бирәм! Син әйбәт ата-ана баласы, үзең дә әйбәт балалар табып үстер! Берәр савытың бармы соң?
29
+ — Менә бер коштабак алып килгәнием.
30
+ Фәридун абзый сүзсез генә эскәмия астындагы газетка төргән әйберне кесәсенә салып куя һәм Галимәне ияртеп келәтенә керә. Агач тәпәнне ачып, коштабакка тозлаган кәбестә сала. Икенче тәпәнне ачып, кәбестә өстенә ун-унбиш тозлаган кыяр өсти. Аннан тышка чыгып келәтен бикли. Келәт артында котырып үскән әрекмәннең зур яфрагын өзеп алып коштабак өстен яба да Галимә кулына тоттыра.
31
+ — Мә, кызым! Әгәр бик җаның теләсә, оялып торма, тагын кил, минем анда җитәрлек, бирермен.
32
+ Кайвакытта Фәридун абзый янына мәгълүматлары бик сай булган күрше авыл кешеләре килеп кыяр-кәбестә өчен акча тәкъдим итәләр. Мондый чакта аны күзәтү үзе бер тамаша: Фәридун абзый Аксак Тимер яисә Багдадтагы атаклы хәлиф Һарун әл-Рәшид төсле мәгърур кыяфәткә керә.
33
+ — Син мине кем дип беләсең?!
34
+ Акча тәкъдим иткән кеше ни әйтергә дә белми.
35
+ — Син мине кемгә саныйсың? — дип кычкыра аңа Фәридун абзый, карашы белән көйдереп. — Син мине сату итүче сәүдәгәр дип белдеңмени?
36
+ — Юк, юк, Фәридун абзый... Ничектер, бушлай сорап булмый бит инде...
37
+ — Белмәсәң, әнә күршеләрдән, авылдашлардан сора! Тик башка кулыңа акча тотып килмә монда! Безнең а��ылдагы соңгы сәүдәгәр Галимҗанны егерме тугызынчы елда Себергә сөргәннәр. Бүтән акча тотып килмә, ишетсен колагың!
38
+ Килгән кеше аптыравыннан, нишләргә белмичә чыгып китә. Авыл урамында очраган яисә капка төбендә махорка тартып утырган күршеләр Фәридун абзый сүзләрен дөреслиләр. Бу аның шаяруы түгел, ә аның кануны, диләр.
39
+ — Акча алмый инде ул, алмый, — диләр.
40
+ — Ә нәрсә ала соң ул?
41
+ Ә менә монысы инде башка нәрсә: килгән кешегә Фәридун абзыйның авылдашлары рәхәтләнеп сөйләп бирәләр.
42
+ — Син хет Никулай патша чыгарган алтын акча тотып кил, ул сине барыбер сүгеп, кире борып чыгарачак, — диләр алар. — Син аңа кибет аша кил, кесәңә акбашлы шешә тыгып кил. Әгәр дә инде кибет ябылган булса, яисә кибеттә, бәхетсезлеккә каршы, андый нәрсә булмаса, башка төрле чаралар да бар. Зур шешә белән көмешкә алып килергә ярый. Тик чуаш көмешкәсе булмасын, арныкы булсын. Фәридун арныкын ярата.
43
+ — Ә аны да табып булмаса?
44
+ — Каклаган каз боты, берәр казылык та ярый. Берәр стакан төймәгән кара борыч та ярый...
45
+ Шул ук көнне эш эшләнгән була: килгән кеше дә канәгать, Фәридун абзый да мыек астыннан елмаеп ниндидер җыр көйли.
46
+ Ике атнага бер мәртәбә Фәридун абзый үзе өчен бәйрәм ясый. Көн җылы һәм аяз булса, бәйрәм өчен аның инеш буендагы зур өянке астында ящик такталарыннан ясалган өстәле бар. Өстәл янында аякларын җиргә кагып куйган эскәмия.
47
+ Бәйрәмгә Фәридун абзый Кремльдә хөкүмәт банкетына хәзерләнгән кебек хәзерләнә. "Банкет өстәлен" хәзерләргә Фәридун абзыйның хатыны да катнаша. Ләкин Верховное Командование Фәридун абзый кулында. Хатын бәрәңге пешерә, каклаган каздан яисә иттән аш әзерли, икмәк кисеп чыгара, кашык, пычак, савыт-саба китерә. Ә инде тозлаган кыяр-кәбестәгә килсәк, бу — хатын эше түгел. Аннан соң Фәридун абзый үзе сайлап яшел суган, укроп, петрушка, сарымсак кисә, җитешкән яңа яшелчәләрне үзе эзләп табып китерә, табынны да үзе хәстәрли. Табын әзерләп йөргәндә Фәридун абзыйның агач аягы ниндидер марш такты чыгарып шакылдый, ә йөзендә зур тарихи эш эшләгән кебек җитди һәм эшчән кыяфәт.
48
+ Бәйрәмнең иң тантаналы минуты — Фәридун абзыйның шешә ачкан чагы. Ул шешәне башкалада мәшһүр кешегә һәйкәл ачканда катнашучы премьерминистр кебек зур горурлык белән ача
49
+ Хатыны бернәрсә эчмәсә дә, ул һәрвакыт Фәридун абзый янында утыра. Дипломатик протоколны саклап, тегесе иң элек эчемлекне хатынының стаканына сала да, аның белән чәкешеп, "фестивальне" ачып җибәрә. — Яшибез әле! — ди ул һәр "бәйрәм" саен.
50
+ Бу инде парад башланыр алдыннан хөкүмәт башлыгының әйткән соңгы җөмләсе кебек тантаналы яңгырый: "Бөек совет халкы яшәсен!"
51
+ Протоколны саклап, хатыны да стаканга иреннәрен тидереп куйгач, агач коштабакларга аш сала. Зур күзле чандыр хатынның балалары юк, аны Фәридун абзый башкорт ягындагы ерак авылдан табып алып кайткан, диләр. Аның авылда тугантумачалары да, аралаша торган якын кешеләре ��ә юк. Фәридун абзый — аның бердәнбер терәге. Ул хатынын какмый-сукмый, каты сүз әйтми, тик исеме белән эндәшкәне дә юк. Шуңа күрә аның исемен белүче аз. "Фәридун хатыны" дип кенә йөртәләр.
52
+ Хатын үзен бәхетсез дип санамый. Ике атна саен ясалган "бәйрәмгә" ияләнү өчен зур түземлек кирәк кирәген. Түземлек өчен орден бирсәләр, бу хатынның өе тулы орден булыр иде, ә әлегә орденмедальләрне күп балалы хатыннарга гына бирәләр шул...
53
+ Фәридун абзый аена ике генә тапкыр эчә. Бер көнне эчә башлый, икенче көнне баш төзәтеп куя, ә өченче көнне бер грамм да капмый, чөнки ул — "эчкече түгел". Аңа эчү кыйммәт түгел, бәйрәм кыйммәт. "Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт", — ди ул үзе.
54
+ Кешеләр белән утырып эчәргә дә яратмый ул. Фәридун абзыйның кырыс холкын белеп, бригадир да, хәтта колхоз председателе дә аның "бәйрәм иткән" җиренә керергә җөрьәт итмиләр.
55
+ Аның банкетына рөхсәт белән кертелгән бердәнбер кунак — умартачы Әхмәтҗан абзый. Беренчедән, Әхмәтҗан абзый үзе дә җырларга һәм Фәридунның "иҗатын" тыңларга ярата Икенчедән, ул телләреңне йотарлык һәм зиһеннәреңне югалтырлык койган бал ясарга оста. Әгәр инде бәйрәм ясыйсы көнне Фәридун абзыйның чоланында күзгә ташланырлык бернинди куанычлы нәрсә күренмәсә, ул, сумка тотып, күршесе Әхмәтҗанга "инструмент" сорарга керә. Нинди "инструмент" кирәген күршесе яхшы белә, әлбәттә, һәм үзе дә бераздан "инструмент үткенләргә" килеп керә.
56
+ Тамак чылаткач, ике күршенең иң яратып сөйләшкән темасы — мал табу.
57
+ — Нәрсәгә ул безгә мал? Безгә рәхәт яшәү кыйммәт, — дип башлый берсе.
58
+ — Акча безне тапмый, без акчаны табабыз, — ди икенчесе.
59
+ — Байлык — бер айлык, ирлек — гомерлек!
60
+ — Ата малы белән бала көн күрми.
61
+ Табылмаган дөнья малы өчен каңгырыйдыр егет башлары,—
62
+ дип көйләп җибәрә Әхмәтҗан абзый "Уел" көен. Бу инде — бәйрәмнең концерт бүлеге башлану билгесе.
63
+ ... Дөнья малы — дуңгыз каны, Үлсәң ятларга кала, — дип концертны дәвам итә Фәридун абзый.
64
+ — Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса!
65
+ — Тукта, тукта, күрше Бакир малае Варис "Кеше бәхете тәгәрмәч кебек әйләнеп тора", — дигән сүзләрен укыгание Тукайның. Әхмәтҗан, чакыр әле шул малайны, китабын алып килеп укысын, ә?
66
+ — Юк, Фәридун, мин анда кайтсам, хатын мине эләктерә дә бүлше мине монда җибәрми. Хатыныңны җибәреп чакырт. Тик минем монда икәнне хатынга әйтә күрмәсен!
67
+ Фәридун абзый хатынын чакырып ала.
68
+ — Бар әле, берәр йомыш табып, Бакирларга барып кайт. Фәридун берәр кашык борыч сорагание, диген. Бакир малае Варис безгә Тукай китабын алып килеп укысын. Тик Әхмәтҗанның хатыны очраса, иренең бездә икәнен әйтмә! Сораса да әйтмә, "күренмәде бугай", диген. Бераздан култык астына китап кыстырып Варис килеп керә.
69
+ — Утыр, улым, аша-эч! Аннан соң укып җибәр әле теге мин ярата торган китапны!
70
+ Варис казылык кисәге алып ашый, аннан соң китапны актарып, кирәк шигырьне таба да, башын бераз артка ташлап, сәхнәдән укыган ке��ек кычкырып укый:
71
+ Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
72
+ Эчә халык хәләл дип тә, харам дип тә;
73
+ "Кытайский әфлисуннар яшнектә", — дип,
74
+ "Эчми үткән яшьлек гомре әрәм, — дип тә.
75
+ Бу юллар Фәридун абзыйның җанына май булып тама. Ул, тагын нәрсәдер исенә төшерергә теләп, хәтер киштәсеннән эзләнә дә:
76
+ — Син, Варис, бәхетнең көпчәк кебек әйләнеп торуы турында укы әле! — ди.
77
+ Варис тагын бер казылык кисәге кабып йота да кирәк битне эзләп таба.
78
+ Варисның бөтен хыялы — укытучы булу. Ул инде бүген дә Тукай иҗаты буенча профессор. Тукайны белү ягыннан мәктәптә татар әдәбияты укытучысы Мәликә апа Варис белән чагыштырганда — тау тишегендә яшәүче неандерталь хатын. Варис, тамагын кырып, декламациясен дәвам итә: Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә, — Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!
79
+ — Вәт, вәт! Бәлки син иртәгә шайтан кебек шәп-шәрә! — дигән бит!
80
+ — "Шәп-шәрә" димәгән, "бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә" дигән, — дип төзәтә Варис Фәридун абзыйны.
81
+ — Бер үк сүз инде ул: "Шайтаннан да ярлы" — шәп-шәрә калу дигән сүз.
82
+ — Шайтан бездән дә ярлы булмас. Ничек тә аның аягында кирза итек, ә өстендә телогрейка булыр, — дигән нәтиҗә ясый Әхмәтҗан абзый.
83
+ Бездә шайтан юк. Дин сүзе ул, — ди Варис мәктәптә өйрәткәнчә.
84
+ — Нишләп булмасын?! — дип протест ясый Фәридун абзый. — "Алла юк, Алла юк! — диләр. Анысы дөрестерме, юкмы, мин аны точно әйтә алмыйм. Әгәр Алла булмаса, аның урынына шайтан булырга тиеш. Ул аның гел киресен эшләргә тиеш. Әнә карагыз: нинди эшкә карама, адәм баласы акыл белән эшләгән эшкә охшамаган, гел шайтан котыртып эшләгән эшкә охшаган. Тәртибе дә юк, мәгънәсе дә юк...
85
+ Шайтан бар ул, бар! Бар нәрсә дә шайтан кулында хәзер!..
86
+ Әхмәтҗан абзый мондый чагында Фәридун абзый белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнен белә, шуңа күрә шешә тирәсендәрәк чуала.
87
+ Банкет тәмамлангач, Фәридун абзый Әхмәтҗан белән Варисны урамга чаклы озата чыга. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән, күңелләр бушаган...
88
+ — Тозлы кыярларың үсеп җитлегәме, Фәридун? — дип авызын ера урамнан үтеп баручы Нурулла.
89
+ — Син талап алган заем акчаларын кайчан кайтарып бирәсең кешеләргә? — дип сорауга сорау белән җавап бирә Фәридун абзый һәм кулындагы таягы белән агач аягына сугып куя.
90
+ — Надан кеше син, Фәридун! Хөкүмәткә ярдәм — халык өчен ул. Синең соң халыкка ни ярдәмең бар?
91
+ — Мин хет кешеләргә кыяр-кәбестә үстерәм. Ә син кешегә ни бирәсең? Син бит кешене талый гына беләсең! Син — ерткыч, дөнья корткыч!
92
+ Эшнең тирәнгә киткәнен сизеп, Нурулла дәшми, адымнарын тизләтеп, тизрәк моннан ычкынуын карый. Фәридунны куркытып булмый шул, куркытырга тырышып карадылар, барып чыкмады...
93
+ Бераздан инеш буендагы тал астына ясаган эскәмиядән Фәридун абзыйның таныш тавышы яңгырый:
94
+ Агыйделнең аръягында
95
+ Каз бәбкәсе кунаклый...
96
+ Дусларың үзеңнеке булмагач,
97
+ Эчәләр дә бетерәләр...
98
+ Җыр тавышы Чаукалык тавына менеп китә, ә Чаукалык тавы бу тавышка күнеккән һәм аны көлемсерәп тыңлый кебек...
99
+ Нурулла килене Галимәнең әле генә якты дөньяга килгәнен белдереп, җылаган баласы тавышы, Фәридун абзыйның бу җырына кушылып, кешелек дөньясының мәңгелек үз кануннары белән яши бирүен исбат итә иде...
100
+ Кичен сәкегә зур күзле чандыр хатыны янына кереп яткач, Фәридун абзый бик озак йокыга китә алмады. Берничә тапкыр уңга-сулга әйләнгәләп яткач, ул хатынына гадәттәге сорауны бирде:
101
+ — Ну, ничек яшибез соң, карчык, ә? Күнегелгән сорауга җавап та әзер иде:
102
+ — Әйбәт яшибез, кешедән ким түгел...
103
+ Ләкин бу җавап бүген Фәридун абзыйны нигәдер канәгатьләндермәде. Ул хатынына аркасы белән әйләнеп ятты, аннан соң кире аңа борылып, аның чандыр гәүдәсен кочаклады.
104
+ — Нинди әйбәт тормыш булсын инде бу, карчык! Тормыш мондый булырга тиешмени?! Ташка үлчим!..
105
+ — Менә торабыз бит әле, үлмибез...
106
+ — Вәт-вәт, дөрес әйтәсең, чак кына үлмичә торабыз! Исән аяк — җирдә, агач аяк — гүрдә. Шушы яшәү буламыни?
107
+ Хатын дәшмәде, иренең йөрәк ярасын кузгатасы килмәде, күрәсең...
108
+ — Ә син миңа рәнҗемә, карчык, — диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап. — Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... Рәнҗемә, карчык, бәхиллә мине, бәхиллә, зинһар! Үзем дә кешечә яши алмадым... Сиңа да игелек күрсәтә алмадым. Рәнҗемә, бәхиллә!
109
+ Гомере буе йомшак сүз ишетмәгән, иркәләүне белмәгән, назлауны татымаган хатын, иренең күкрәгенә борынын төртеп, бик озак үксеп-үксеп елады. Моннан егерме биш ел элек әнисен күмеп кайтканнан бирле беренче күз яшьләре иде аның.
110
+ Хатын үзенең эче бушап, күңеле җиңеләеп киткәнен сизгәндәй булды. "Бәлки, бәхет дигәннәре шушыдыр?" — дип уйлады ул, ниндидер күңел җылысы тоеп.
111
+ ... Бер айдан соң Фәридун абзый, нык авырып, түшәктән тора алмый ятты да чирләвенә өч атна дигәндә бу фани дөньяны бөтенләйгә ташлап та китте...
112
+ — Нинди чир белән киткән соң Фәридун? — дип сораган кешеләргә авыл картлары:
113
+ — Вакыты җиткәндер...— дип кенә әйтеп куялар иде.
114
+ 1992 ел, Мәскәү.
bylatypov/Шартламасын_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,70 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Адлер Тимергалин
2
+ Шартламасың
3
+
4
+ Ишекне шаран-яра ачып, бүлмәгә берәү йөгереп керде, керде дә бик көр тавыш белән: "Һелло! Сәлам, Һенри!" — дип кычкырды.
5
+ Киң, озын өстәл янында, берсе өстенә берсе өелгән аппаратлар, төрле яктан сузылган электр чыбыклары пәрәвезе артында нидер язып утырган кеше сискәнеп куйды, аягүрә басты һәм беркадәр карап торгач:
6
+ — Ə... бу синме, Альберт? — диде.
7
+ — Нәкъ үзе, картлач, бу — минем персона,— диде тегесе һәм җитез атлап түргә
8
+ узды. Кочаклаштылар.
9
+ Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде:
10
+ эреле-ваклы ресторан-кафеларны бергәләп айкап йөриләр, әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар да, икесе берьюлы тел шартлатып, тыела алмыйча көләргә тотыналар иде. Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Һенри фән сукмагыннан китеп барды, ə Альберт Линкольн үзенең банкир әтисе белән Аурупага юл тотты
11
+ — Син картайгансың, ак битле җен! Җитмәсә, кырынмагансың да!
12
+ Һенри, елмаеп, төк баскан ияген уды.
13
+ — Аның каравы, син чын джентльмен, Аурупа ничек шомарткан үзенне!
14
+ Дуслар, кулга-кул тотынышып, стена буендагы кәнәфигә таба атладылар.
15
+ — Бирегәрәк утыр,— диде Һенри, кәнәфинең чистарак җирен күрсәтеп. Ул күзлеген салды да, кәнәфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисәге алып, пыялаларын сөртте.
16
+ — Ни хәлдә яшисең, Һенри? Бу синең үз лабораторияңме? Күпме тузан...
17
+ — Үземнеке. Абзый вафат булгач, кәгазь фабрикасы үземә генә калды. Мин аны саттым да лаборатория оештырып җибәрдем. Шәһәр ерак. Тыныч, һичкем борчымый, мәшәкатьләми.
18
+ Альберт бүлмәне күздән кичерде. Киштәләр генә түгел, тәрәзә төпләре дә эрелеваклы реторталар, колбалар, бихисап пыяла көпшәләр белән тулган, бер почмакта әкәмәт формалы антенна һәм тонык көзге тора, өстәл асларына аккумуляторлар, гальваник батареялар өелгән иде. Кая карама, шунда китаплар, журнал комплектлары аунап ята. Стенага химик элементлар таблицасы һәм дөнья картасы эленгән. нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме?
19
+ Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды.
20
+ — Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Һенри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады.
21
+ — Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме?
22
+ — Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай.
23
+ — Ансы шулай... тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле...
24
+ Фән турында сөйли башлагач, Һенриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул
25
+ — Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Һенри. — Ачышым да шушында туды...
26
+ — Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның кунагы.
27
+ — Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр... — дип, Һенри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый...
28
+ — Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм.
29
+ — Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Һенри.
30
+ — Аурупа җилләре очырып бетермәгән булса... Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар.
31
+ — Ə заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать аның кулына ябышты:
32
+ — Ташла! Кирәкми!
33
+ — Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Һенри, кулын ычкындырып һәм:— курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде.
34
+ Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишек-ярыклардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты.
35
+ Һенри янып-пешкән дустына таба борылды.
36
+ — Аңладыңмы?— дип сорады ул.
37
+ Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жибәрде.
38
+ — Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым, ихластыр! әйләнделәр!
39
+ ...Кояш чыкты. Кар сулары акты. Боз кузгалды. Күзгә күренеп бөреләр башлады...
40
+ — Фильм тәмам,— диде Һенри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде.
41
+ — Бу... бу бик хәтәр нәрсә бит!— диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни?
42
+ — Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә.
43
+ Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын сөртте:
44
+ — Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Һенри?— дип сорады ул, шактый кискен итеп.
45
+ — Әлбәттә.
46
+ — Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел
47
+ — Əhə, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән әле!
48
+ — Син сорауга җавап б��рмәдең, Альберт.
49
+ — Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй...
50
+ — Уилкины ни өчен утырттылар соң?
51
+ — Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә.
52
+ Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Һенри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады.
53
+ Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды.
54
+ Һенри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды.
55
+ Ләкин Һенри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды.
56
+ — Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган.
57
+ Һенри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде.
58
+ — Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды,
59
+ — Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле... Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уй-фикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән.
60
+ — Адәм актыгы...
61
+ — Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ə стенага сөялеп йотлыга-йотлыга тәмәке суыра иде.
62
+ — Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә.
63
+ — Җае чыкмады...
64
+ — Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса... Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?!
65
+ Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар.
66
+ — Оя буш, шеф.
67
+ — Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән... Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере!
68
+ — Гафу итегез, мистер...
69
+ Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына:
70
+ — Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде.
bylatypov/Эстафета_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,40 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Фаил Шәфигуллин
2
+ Эстафета
3
+ Рәгъдинең хатыны Гөлбикә эштән төсе китеп кайтып керде. Иренә бер кәлимә сүз әйтми-нитми кухняга узды.
4
+ Рәгъди кәнәфидә гәҗит караштырып утыра иде. Бераздан ул хатынының краннан шаулатып су агызуын, ә тагын бераздан куна тактасында шылдыр-шылдыр уклау тәгәрәтүен ишетте.
5
+ Рәгъди кухняга чыкты, Гөлбикә җилләнеп токмач җәя, ә үзе, утлы күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, уйларында кемнедер изә иде.
6
+ Рәгъди хатынына эндәште:
7
+ — Ни булды тагын? Иртән дә бөтенләй адәм рәтле сөйләшмәгән идең...
8
+ — Ни булганын син белергә тиеш аны, син...— дип тезеп китте Гөлбикә,— Ярар, иртә белән болай гына кәефем юк иде. Шуңа күрә кычкырдым сиңа. Ә хәзер нигә эндәшмәгәнемне беләсеңме соң? Юк инде, хатын итеп тотмыйсың син мине.
9
+ — Тукта әле, Гөлбикә, кызма. Сорыйм ич менә.
10
+ — Һе, сорыйсың! Эш узгач! Син минем хәлем белән кызыксына торган ир булсаң, проходной төбендә ирен кызартып утырган маргарин башыгызның телен тыяр идең азрак. Җитәкче кеше бит син...
11
+ — Мөнәзирәнеңме?
12
+ — Мөнәзирә тагын! Маргарин баш та артык әле аңа! Проходнойдан чыгармаган була мине. Ике минутка иртәрәк китәсең, имеш, Өстәвенә, бөтен халык алдында "Ялкау Хәмидә" дип рисвай итте...
13
+ Иртәгесен Рәгъди фабрикага ашамыйча-эчмичә килде. Килде дә, беренче эше итеп, кабинетына Мөнәзирәне чакыртты. Тегесе ишектән килеп керүгә:
14
+ — Беләм инде, беләм, Рәгъди абый, ни өчен чакыртуыгызны, гафу итегез, зинһар, бераз кызып, киткәнмен кичә. Гөлбикә апаны рәнҗеттем, гафу итегез,— дип күңелендәген түкми-чәчми әйтеп бирде.
15
+ — Аның өчен генә чакыртмадым мин сине,— диде Рәгъди, кулларын бер йодрыклап, бер язып. - Кешеләр арасында эшләгәндә үзеңне кеше төсле тотарга кирәк.
16
+ Мөнәзирә мышык-мышык еларга кереште.
17
+ — Кеше төсле идем лә мин моңарчы, Рәгъди абый. Кичәгенәк завхоз Рәисә "Ялкау Хәмидә" исеме такканчы, көлеп кенә каршы ала идем кешеләрне, көлеп кенә озата идем.
18
+ — Кайчан такты ул исемне?
19
+ — Кичәгенәк, буяу алырга кергәч.
20
+ — Безобразие! Йә, ярар, балавыз сыкма юк өчен. Бар әле, әйт мастерга, Рәисәне җибәрсен.
21
+ — Рәисә озак көттермәде, җил кебек килеп керде дә, озын керфекләрен тибрәндереп, Рәгъдигә текәлде.
22
+ Рәгъди сүзен ерактанрак башлады:
23
+ — Кешеләр арасында яшисеңме син, тәти кыз, әллә океан уртасындагы кыргый атаудамы?
24
+ Әмма Рәисә Рәгъдинең кинаяле сүзен бик тиз төшенеп алды.
25
+ — Булды шул, Рәгъди абый, булды андый хәл, үпкәләттем Мөнәзирәне, бик ачуым килгән чак ие.
26
+ — Нигә ачуың килә соң синең япь-яшь башыңнан?
27
+ — Әй, ашханәдә нервымны бозып чыгардылар ла кичәгенәк. Соңгарак калып кергән идем әбәткә. Наҗия апа "Ялкау Хәмидә" дип мыскыл итте.
28
+ — Соң, акыллым, Наҗия апаң синең кебек ун класс бетермәгән ләбаса. Нигә аннан үрнәк аласың? Нигә аның сүзләрен кабатлыйсың?
29
+ — Мөнәзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин "Ялкау Хәмидә" дип, Рәгъди абый. Су күтәрми икән серкәсе бер дә. Буяу тартмаларын идәнгә атып чыгып китте. Гафу үтенермен мин аннан, Рәгъди абый, бер дә борчылмагыз!
30
+ — Гафу, гафу! Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк, акыллым, үлчәп! Бар, әйдә, үлгәннән соң тәүбә юк. Эш узгач мескенләнеп торма. Наҗия апаңа да әйтер идем... Олы башы белән...
31
+ — Әйдүк, Наҗия апа, — дип урыныннан торып каршы алды ишектән керүчене Рәгъди. — Әйдә, түрдән уз, утыр.
32
+ — Утырып тормам дигән идем дә инде, ашым кайный калды. Туктале, путевка-мазар бирергә чакырмыйлар микән, мин әйтәм. Шуңа ашыгып керүем;
33
+ — Путевкасы булыр ла аның, Наҗия апа. Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә... Тәрбия мәсьәләсе менә...
34
+ — Нишләгән тәрбия? Әллә минем малай...
35
+ Малаеңны белмим. Әмма коллективыбызда яшь кадрларны "Ялкау Хәмидә" диеп мәсхәрә итүчеләр булганда, үзебезгә лаеклы алмаш әзерли алырбыз микән без, Наҗия апа?
36
+ Наҗия тулы гәүдәсен дерелдәтеп көләргә тотынды.
37
+ — Ә-ә, аны әйтәсең икән, Рәгъди энем. Мин гаепле, мин. Ачуым килсә дә, нервым купса да, кеше сүзен попугай кебек кабатлыйсым калмаган да бит аны!.. Юләргә акыл кирәкми шул.
38
+ — Инде синең нигә ачуың килде, Наҗия апа, инде син тагын кем сүзен кабатладың?
39
+ Наҗия урыныннан торды.
40
+ — Әйтмәм дигән идем, Рәгъди энем, болай булгач, әйтергә туры килә инде... Кичәгенәк иртә белән трамвайдан төшеп барам шулай, пальто чабуым әллә кайсы җиренә генә кысылды бит, гөнаһ шомлыгына каршы, ишекнең. Ни алга, ни артка атлар хәл юк. Шунда синең хәләл җефетең Гөлбикә кычкырып җибәрмәсенме: "Атла инде, ни терәлеп каттың? Әллә ишеккә сыймыйсыңмы, Ялкау Хәмидә?!" — ди. Бөтен халык алдында бит. И, шунда ачуым килгәнен белсәң, Рәгъди энем. Көне буе эшем эш булмады. Күземә чалынган һәркемгә "Ялкау Хәмидә" дип кычкырасым килде. Инде хәтерләмим, кемгәдер кычкырдым да бугай шул...
bylatypov/Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,25 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Абдулла Алиш
2
+ Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән
3
+
4
+ (Менгрел халык әкияте)
5
+ Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" - дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән.
6
+ Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган:
7
+ - Кая барасың болай?- дигән.
8
+ - Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,дигән.
9
+ Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган.
10
+ - Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт.
11
+ - Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,диген буре.
12
+ - Ə, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән.
13
+ Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән:
14
+ - Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! - дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! - дигән, этне үзе белән ияртеп киткән.
15
+ Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ə эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган:
16
+ - Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән.
17
+ - Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю.
18
+ - Ə кем соң ул арыслан?- дин сораган эт.
19
+ - Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,дигән аю.
20
+ - Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән.
21
+ Эт арысланга күп еллар буе хезмәт иткән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дә рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырный-тырный арып беткән, аннан кире борылып киткән.
22
+ - Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт.
23
+ - Əнə, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан.
24
+ - Ə, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, - дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән.
25
+ Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән.
bylatypov/Язгы кәрваннар_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Ян, учагым, ян_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,96 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
2
+ ЯН, УЧАГЫМ, ЯН
3
+
4
+ Март башлары иде. Колхозның ат караучы
5
+ сы Сөнгатулла абзый өенә кичкырын гына,
6
+ нигәдер кәефләнеп, бик шат чырай белән
7
+ кайтты. Ул өйалдында йөткергәләп, аякларын чистарткалап торды да, бүген генә чыптасы кубарылып алынган җиңел ишекне киң генә ачып, өйгә керде. Юка ак бияләйләрен мич буена кибәргә куйгач, кыска пальтосын салмыйча гына сәкегә утырды. Утырды да сораулы караш белән нидер көтеп торган карчыгына карап елмаеп алды һәм түгәрәк кенә, кечек кенә сакалын сыйпап куйды.
8
+ — Быел безнең өйдә барысы да начальникка әйләнеп бара бит, карчык, сизәсеңме?
9
+ Сәрби түти, кулындагы тастымалын тезе өстенә куеп:
10
+ — Нигә, сиңа әйтәм! Әллә берәр яңа нәрсә булдымы? - диде.
11
+ — Шул шул! Искитәрлек яңалык бар, карчык. Быел безнең колхоз "Динамо" колхозын ярышка чакыра.
12
+ — Әй Аллам! Җиңелеп, адәм көлкесенә калмассызмы соң? Тирә-юньдә генә түгел, районда да беренче колхоз лабаса!
13
+ Сөнгатулла абзый җиңелчә көлеп җибәрде:
14
+ — Калмассызмы, имеш! Калмабызмы диген. Сиңа да бик уңай эш таптылар әле, карчык.
15
+ Сәрби түти Сөнгатулла абзыйга гаҗәпләнебрәк карады да ышанырга да, ышанмаска да белмәгән тавыш белән әйтә куйды:
16
+ — Ай Аллам! Кайсы уйлап чыгарган аны?! Нинди эш ди ул тагын. Бакчага карачкы гына итеп куймасалар тагын, белмим!
17
+ Сөнгатулла абзый, бик җитди төс алып, үзе дә сизмичә, кулын селки-селки сөйли башлады:
18
+ — Бүген үзебезнең партиянең, әйе, ягъни коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының февраль пленумы карарын өйрәндек әле без, карчык. Ай-яй зур нәрсәләрне йөкли ул безгә. Язгы чәчүгә эшкә билгеләнгән кешеләрнең исемлеген дә тагын бер мәртәбә тикшереп чыктык. Наһарны яшелчә звеносына керткәч, председатель Исмәгыйльнең аш пешерүче итеп кемне куярга диюен ишетү белән, куегыз, мин әйтәм, минем карчыкны! Мондый кайнар елда ул барыбер тик ятарга риза булмас, дигән идем, Исмәгыйль көлеп үк җибәрде, үзебез дә шулай дип уйлап тора идек, Сөнгатулла абзый, ди.
19
+ Сәрби түти нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачарга җыенган иде, ишектән пөхтә генә киенгән кызы килеп керде. Ул сүзсез генә өстен салып элде дә, җилдә кызарган йөзен әнисенә борып:
20
+ — Сине котларга ярый бүген, әнкәй, - диде.
21
+ Сәрби түти:
22
+ — Кит аннан. Менә атаң да шулай дигән була. Булдырып булырмы соң аны? - дип маташса да, тавышында риза булу гына түгел, хәтта бераз горурлану һәм шатлану билгесе бар иде.
23
+ Сөнгатулла абзый, моны сизеп, яшьләрчә бармакларын шартлатып, аягы белән идәнгә тибеп үк куйды:
24
+ — Дәшмә, сиңа әйтәм. Булдырабыз аны!
25
+ Сәрби түти җиңелчә шаяру белән:
26
+ — Белмим инде, белмим! Эшкә дә бик акрын инде мин. Җитешә алмыйча көлкегә калмасам... - диде.
27
+ Кыз, озын калын толымнарын ике кулы белән сүтә-сүтә, анасының ябык, чандыр гәүдәсен бүген генә күргәндәй, йотылып карый-карый:
28
+ — Эш өстеннән беребез дә йөгереп кенә узмыйбыз инде анысы, - диде.
29
+ Сөнгатулла абзый бу юлы сүзгә кушылырга тиеш тапмады, ахры, к��штәдә яткан күн бияләйләрен күзе белән эзләп алып киде дә ашыкмый гына чыгып китте.
30
+ Быел гына яшелчә звеносының җитәкчесе итеп билгеләнгән Разыя почмактан кечкенә каты тышлы китапны алып укый башлады. Әнкәсе исә лампага ут кабызды.
31
+ Сәрби түти, илле бишнең аргы ягына чыккач, колхоз эшеннән читләшеп, йорт тирәсендә генә урала башлаган иде. Уллары гына түгел, кече кызы Разыя да инде үсеп, кул арасына керә төшкәч, ул күбрәк вакытын тавык-чебеш, каз-күркәләр карап, җиңелрәк эшләр белән генә уздыра торган булып китте. Әмма аңарга картлыгын тыныч кына уздырырга туры килмәде. Сугыш башланып, олы уллары фронтка китте. Ул кечкенә кызы һәм карты белән генә калды. Ләкин Сәрби түти йорт тирәсендә генә йөрмәде, колхозга да бик күп ярдәм итте. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйганда, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерде. Чәче агарганнан-агара барса да, үзе иңе өстендә торган картлыгының бер ун елын алып ташлагандай булды. Сыер да сауды, хәтта уракка да чыккалады. Әмма менә сугыш беткән елны ул саулыкка туймый башлады. Еш кына биле авыртты, нигәдер күз аллары караңгыланып торды. Сәрби түтине, үзе дә сизмәстән, олы яшьтәге карчыклар рәтенә кертеп, колхоз эшенә тартмый башладылар. Ләкин менә бүген картыннан ишеткән хәбәргә ул, каршы килгән булып маташса да, эченнән куана. Зур хәзерлек белән, дүрт күз белән көтеп торгандай көтелә торган язгы чәчүдә үзенең дә тик ятмаганына, кырда шау-шу арасында булачагына куана иде. Гомумән, эшсез торуны яратмаганга, көченә күрә һаман-һаман тырышасы килә иде аның.
32
+ II
33
+ Колхоз председателе Исмәгыйль Билалов, утыз-утыз биш яшьләрдәге таза ир, эре генә итеп туралган йорт тәмәкесен юан гына итеп төрде дә, шырпысын сыза-сыза, тәрәзә аркылы күзәтә башлады. Правлениегә таба бер яшь егет килә иде. Исмәгыйль, чыгарга әзерләнгән җиреннән кире утырып, керүчене көтеп калды.
34
+ — Чыгарга әзерләнәсез, ахры, Исмәгыйль абый, саумысыз! - диде әлеге яшь егет, килеп керүе белән.
35
+ — Зарар юк, өлгерербез. Яхшы гына, энекәш.
36
+ Керүче унсигез яшьләрдәге, аксыл ябык чыраена килешеп тора торган юка кылыч борынлы, юка иренле егет иде. Аның авыру йөзе гадәттәгедән арыкланганга, зур кара күзләре тагын да зуррак, тагын да моңлырак булып калганнар. Йөзендә дә, нечкә озын бармакларында да ниндидер нәфислек, хатын-кызларга охшаганлык бар иде. Ул, моны сизгән кебек, үзенең ак нәзек бармакларын әле артына яшерә, әле шакмаклы кепкасы астына тыга иде. Үзе алдында утырган нарат кебек таза, нык Исмәгыйль Билаловка ниндидер гаепле чырай белән карагандай, ул уңайсызланып кына сүз башлады:
37
+ — Исмәгыйль абый, мин бит быел укырга бармыйм. Җәйне монда гына уздырырга уйлыйм.
38
+ Председатель, тәмәке төтене өреп:
39
+ — Йә, йә! Шуннан ни димәкче буласың? - диде.
40
+ — Шул. Мин эшсез ятам, ә сез мине күрмисез, - диде егет, тагын да оялыбрак.
41
+ Исмәгыйль, бу юлы инде бик җитди итеп:
42
+ — Онытмадык, Мөнир. Без сиңа берәр җиңелрәк эш бирербез. Мәсәлән... - дип сөйли башлаган иде дә, егет, Исмәгыйльне бүлеп:
43
+ — Ә нигә җиңел эш? Минем шул атлар янында йөрисем килә.
44
+ Председатель риза булмаган төс белән башын чайкап куйды. Аннан соң, Мөнирнең ак чыраена, нәзек бармакларына карап:
45
+ — Атлар янына? Сабан да, тырма да сиңа авыррак булыр шул, энем, - диде. - Аннан соң, сорарга онытканмын да, синең укуың нигә тукталды?
46
+ Мөнир әле генә ишектән килеп кергән Сәрби түтине бераз карап сүзсез торды да йомшак тавыш белән сөйли башлады:
47
+ — Авырдым мин, Исмәгыйль абый. Сынауларны көзгә кадәр кичектерделәр дә, мин менә ялга чыгарга мәҗбүр булдым. Хәзер инде рәтләнеп киләм. Бер ел булса да колхозда эшләп калыйм дим. Ике елдан бит инженер. Әллә сабан сөреп була аннары, әллә - юк. Сездә сабанчылар да җитеп бетми шикелле.
48
+ Сәрби түти таягын почмакка куйды да, өстәл янынарак килеп:
49
+ — Дөрес, улым Мөнир! Сабанчылар җитми. Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килдем. Бергәләп сөйләшик әле, - диде.
50
+ — Йә, йә, син ни димәкче буласың, Сәрби түти? - диде Исмәгыйль.
51
+ Сәрби түти урындыгына җай гына утырды.
52
+ — Менә шул, улым Исмәгыйль. Ул Сәхип малаен сабаннан алыгыз сез. Йокысыннан да уяна алмый, яшьрәк тә...
53
+ Председатель, бераз уйланып, бармаклары белән өстәлгә чирткәләп алды:
54
+ — Кешебез юк бит. Өйрәнер. Беренче елы бит.
55
+ Сәрби түти бер Мөниргә, бер Исмәгыйльгә карап дәвам итте:
56
+ — Аннары, Исмәгыйль улым, сукачылар иртәгә басу артын сөрә башлыйлар икән. Аш әзерләүне дә шунда, урманда гына көйләсәк, сабанчылар кайтмыйча, кунып эшләрләр иде. Кайтып йөреп, бик күп вакытлары әрәм була шул.
57
+ Исмәгыйльнең чыраена ниндидер бер ачыклык чыкты ул:
58
+ — Сиңа гына бик уңайсыз булмаса, Сәрби түти... Ул шулай карар да кылынган иде. Бик шәп чыгачак, - диде. - Иртәгәдән мин бөтен әйберләрне, атлар фуражын урманга илттерә башлармын.
59
+ Тәрәзә кырыена ук килеп баскан Мөнир бу хәбәргә бигрәк шатланды. Сәрби түти дә, Исмәгыйль дә беразга тынып калдылар. Алар икесе дә күчү мәшәкатьләре һәм аны җиңеләйтү турында уйлыйлар иде.
60
+ III
61
+ "Басу арты" дип йөртелә торган киң һәм кара туфраклы участокта, урманга якын гына урында, менә өч көн инде Мөнир җир сукалый. Башта усалрак сабанчы малайлар аның озын бармакларыннан, атларны төче сүзләр белән иркәләп атавыннан көлеп йөдәттеләр. Әмма Мөнирнең тырышлыгы, иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булуы сабанчылар алдында аңа карашны үзгәртте. Кичләрен кояш батып, шәфәкъ нуры сүнәр-сүнмәс чакларда, сабанчылар урманга җыйналалар, һәм бу кичәләрнең уртасында һәрвакыт Мөнир була иде.
62
+ Ботак-сатаклардан эшләнгән кечкенә куышлар алдында дөрләп учак яна. Сәрби түти, нәрсәдер көйли-көйли, казанда аш болгата. Сабанчылар атларның муеннарына яңгыравыклы шөлдерләр, көмеш тавышлы кыңгыраулар тагып җибәрәләр дә, шау-гөр килеп, учак янына ашыгалар. Аш көткән, юынган арада, Мөнир аларга, дәртләнеп, шигырьләр укый. Күңелле яки сагышлы шигырьләрдән соң ��арысы да тынып калалар. Учакта сумалалы нарат ботаклары чартлап яна. Кинәт кенә берәр төн кошы кычкырып куя. Салкынча дым бәреп тора торган үзәннән күңелле кыңгырау тавышлары ишетелә. Ашапэчеп алгач, малайлар тагын Мөнир янына сырышалар.
63
+ — Мөнир абый, син шигырьчеме әллә? - диләр.
64
+ Мөнир уңайсызланып елмая. Аның авырткан җиренә тияләр. Чөнки Мөнир менә ике ел инде шигырь белән кызыксына, әмма әле бер генә юл әйбер дә бастыра алганы юк.
65
+ — Минме? Юк, шигырьче үк түгел, - ди ул.
66
+ Баягы малайның тагын күңеле булмый:
67
+ — Шигырьче, шигырьче, шигырьче булмасаң, бу кадәр шигырьләрне кайдан белер идең. Чыгар әйдә безнең хакта шушында бер шигырь!
68
+ Башка сабанчылар да малайның сүзен куәтлиләр, аннан төнге урман һәм янган учак хакында шигырь укуын сорыйлар. Мөнир кулындагы ботагын учакка ташлый һәм, сораулы карашлар белән үзенә текәлгән иптәшләренә карап, көр тавыш белән башлап җибәрә:
69
+ Дөрли-дөрли, тирә якка чәчеп очкын,
70
+ Учак яна, ботак шартлый, ә урман тын.
71
+ Аның тәне буйлап эссе йөгерә. Шушы тын урманда, якты учак тирәсенә сырышкан малайларның нинди гади һәм шигъриятле тормыш иткәнлекләре, аларның чиксез бәхетләре, күктәге йолдызларның, төннең матурлыгы, кырлар өстендәге язгы-җәйге көрәшнең искиткеч көчлелеге хакында шигырь укыйсы килә Мөнирнең. Ул күзләрен йома һәм үзенең арыган тәне буйлап учак җылысының ничек таралуын тоя. һәм учак янында килеш шигырь туа.
72
+ Кызыл нурлар чәчә учак тирә-якка,
73
+ Караңгыда йокымсырап урман ята.
74
+ Ян, учагым, дөрли-дөрли. Мин куаныйм.
75
+ Кирәк булса, синең белән кушылып яныйм.
76
+ Сабанчылар Мөнир янына тагын да тыгызрак елышалар, бөтен күзләр аның авызына текәләләр, хәтта Сәрби түти дә, табак-савыт юуын ташлап, "бәет" тыңларга килә.
77
+ Ян, учагым, төнге урман тынлыгында,
78
+ Биесеннәр яшь каеннар ал нурыңда.
79
+ Дулый-дулый көчеңне бир бөтен якка,
80
+ Чәчрәсеннәр очкыннарың бик еракка.
81
+ Ул туктала. Малайлар тын гына дөрләп янган учакка карап торалар. Мөнир аларның татлы балалык хыялы белән дулкынлануын күрә, аны үз хисләрен шигырендә әйтеп бетерә алмавы борчый. Ул уңайсызланып башын ия.
82
+ Сәрби түти, алар янына ук килеп:
83
+ — Йоклагыз инде, балакайлар. Иртән бик иртә уятырмын, көн бик матур булырга тора, - ди.
84
+ Алар, куышларга кереп, туннарга, бишмәтләргә төренәләр. Баш очында гына, яшь үлән кимереп, атлар йөри. Ерактан тонык кына булып этләр өргән тавыш килә.
85
+ Мөнир озак кына уяу ята. Бераздан ул йокымсырый башлый. Аның уяулы-йокылы хыялына төрле төшләр, иксез-чиксез башак диңгезләре, яшел уҗымнар, тагын әллә ниләр керә. Кинәт ул өнендәме, төшендәме Сәрби түтинең ачык итеп "Ян, учагым, ян!" дип мыгырдаганын ишетә.
86
+ IV
87
+ Көмеш кыңгырау тавышлары тын урманны, шул тынлыкта караңгылыкка чумып йоклаган агачларны салмак кына кочалар да еракларга, бик еракларга таралалар.
88
+ — Дзин, дзин, дзин!
89
+ Салкынча дым бәреп торган үзән ягыннан төн кошының сузып-сузып моңланганы ишетелә. Йокычан у��ман өстеннән йомшак кына исеп җил уза.
90
+ Куышларда сабанчылар тигез генә сулап йоклыйлар. Сәрби түти, сүнәр-сүнмәс янган учагына вак-төяк ботаклар аткалап, бәрәңге чистарта. Ул әледән-әле башын күтәрә дә йә төн кошының тавышын, йә атларның кырт-кырт үлән өзүен тыңлый. Учактан ерак та түгел колыны белән бурлы бия ашап йөри. Учак өстеннән җиңелчә төтен үрли. Ялкын телләреннән төшкән шәүләләр чикләвек куаклары астына посынган караңгылыкта зәгыйфь кенә бииләр. Тик бу шәүләләрне күзәтергә Сәрби түтинең вакыты юк.
91
+ Тиздән таң ата. Көнчыгыш як сизелер-сизелмәс кенә агара башлый. Үзәндә бытбылдыклар, тартарлар уяналар. Көн туып килә...
92
+ Кинәт Сәрби түти бурлы биянең, ниндидер ят хәрәкәт ясап, колакларын кайчы очы кебек итеп куеп, борчылуын күрә. Яшь колын яшен тизлеге белән әнисе янына сыена. Сәрби түти учак яныннан читкәрәк китә. Ут телләре бу кечкенә һәм ябык карчыкның күләгәсен таң алды караңгылыгында уйнаталар. Ул учак өстенә коры ботаклар ата. Бия тагын да ныграк борчыла башлый. Түти сагая, аның колагы ниндидер ят кыштырдауны ишетә.
93
+ Бераздан барысы да тына. Бия, борчылуын басып, үләнгә иелә. Сәрби түти, җил генә кыштырдый, ахры, дип уйлап куя һәм, мыгырданып, учак янына килә. Кинәт аның күзләренә куак асты караңгылыгыннан елтыраган ике ут күренә. Бу нәрсә? Арырак тагын ике ут. "Бүреләр!!!" Ул хәлсезләнеп китә. "Бурлы бия!" Бу бияне кыш буе аның карты Сөнгатулла тәрбияләгән, колыны исән үссен дип, көннәр-төннәр тырышкан. Ә хәзер Сәрби түти үз күзе алдында бүреләргә ашатырмы?.. Ул, җиңеләеп, Мөнир яткан куышка йөгереп керә. Ишек аркылы саркылган яктыда Мөнирнең киң генә сулап ятуы күренә. Шундый тәмле итеп, сабый балалардай рәхәт итеп йоклый ул. "Арыгандыр", - дип пышылдый карчык. Бер генә секунд тора да тышка атылып чыга карчык. Утлар акрын гына колын янына якынаялар. Сәрби түти учактан ялкынлы бер кисәүне ала да бүреләргә таба китә. Бүреләр аның хәрәкәтен тиз сизәләр. Алар бер-бер артлы куак артына шуышалар. Сәрби түти, утлы ботагын болгый-болгый, ерткыч өеренә каршы китә һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт:
94
+ — Ян, учагым, ян! - дип кычкыра.
95
+ Көнчыгыштан, укалы яулыгын болгап, алсу кояш чыгып килә. Якындагы үзәндә челтерәп су ага. Бурлы бия яшь, матур колынын исни дә яңгыратып кешнәп җибәрә. Карт баһадир төсле, киң күкрәген ачып, каралып яткан җир өстендә тургайлар сайрый. Аксыл бөдрә төтен очыртып, алан уртасында учак яна. Ә Сәрби түти, берни дә булмаган төсле, пешеп килә торган бәрәңгене болгата. Сизепме-сизмиме, аның иреннәре еш кына:
96
+ — Ян, учагым, ян! - дип пышылдыйлар.
bylatypov/Яра_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Яшел планета серләре_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Яши белү_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,118 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Фәнис Яруллин
2
+ ЯШИ БЕЛҮ
3
+
4
+ Кызы Зөләйха институтны ташлаганнан бирле Равил ә җаны әрнүгә чыдый алмый йөри. "Әй юләр кызый, юләр кызый. Кайберәүләр шикелле имтиханнарын бирә алмый интексә, укып-укып та башына кермәсә, аңлар, кичерер идең. Юк бит, алай түгел, китабына ике тапкыр күз төшереп алса, чатнатып сөйләп бирә. Уйнап кына укый. Кешеләр институтка эләгер өчен чәчләрен йолкый-йолкый әзерләнәләр, тегендә чабалар, монда йөгерәләр. Балаларының артыннан йөрийөри ата-аналарының таб аннары төшә. Ә бу юләр укуының яртысын бетергәч ташлый. Сәбәбе җитди булса тагын бер хәл иде. Имеш, укыган кызларга кияү чыкмый. Имеш, картайганчы укып гомер уздырганчы, тегүчелеккә эшкә керәм..."
5
+ Институт ташлавы белән ана бәлки килешер дә иде, ни генә әйтмә, кызының сүзләрендә хаклык та бар сым ан, укыган кызларның шактые нилектәндер тормыш кора алмыйлар. Кыз бала өчен ялгызлык зур фаҗига, зур кимчелек. Ә менә Зөләйханың "тегүче булам" дигән сүзләре аның сабырын сындырды:
6
+ — Юк! - диде ул, кискен итеп. - Тегүче кеше дөньяд а иң бәхетсез кеше. Ул сукыр тычкан кебек яктылык күрми яши. Минем бәхетсез булуым да җиткән.
7
+ — Син бит, әни, бәхетсезлегенә үзең сәбәпче. Яши белсәң, тегүчелек хәзер иң шәп һөнәр. Ә син яши белмәг әнсең...
8
+ Кызыннан мондый гаепләү карары ишетермен димәг ән иде Равилә, куырылып төште. "Яши белмәгәнсең!" Бу бит кеше өчен иң олы, иң каты хөкем. Димәк, синең гомерең бушка узган, димәк, сиңа бары шул кала: яки барган юлыңнан кире борылырга һәм барысын өр-яңад ан башларга, яки ахыргача шушы ялгыш юлыңны дәв ам итәргә. Гомер юлының уртасын узган кешегә кире борылу җиңелрәкме, әллә кирәксез йөгеңне өстерәп алга барумы? Кыен, һәр икесе бер үк дәрәҗәдә кыен. Зөләйх а әнисе йөрәгенә никадәр шом салуын аңлап җиткермәд е күрәсең, үзенекен дәвам итте:
9
+ — Соң, әни, үзең уйлап кара: я, нәрсәбез бар безнең? Нәрсәгә ирештек? Патша сараедай фатирыбызмы? Кеш еләрнең һушың алырлык өй җиһазларыбызмы? Үзебез тегеп кигән күлмәкләрдән гайре ниебез бар соң?
10
+ — Андый фатирларга кызыккач, укуыңны ташламыйлар аны. Укыган кеше теләгенә бер ирешә. Мин над анлыгым аркасында сиңа матур тормыш бирә алмаганмындыр.
11
+ — Юк, әни... - диде Зөләйха. - Эш белемдә түгел. Син үзеңне хөрмәт иттерә белмәгәнсең. Ә бит синең кулл арың алтын. Алтынны аны саклабрак тоталар. Акча бәясе артында алтын торган кебек, кешеләрнең дә вакл анмый торган байлыгы булырга тиеш.
12
+ — Миңа синең сыман институтларда уку бәхете эләкмәде шул, - диде Равилә, хәтере калуын яшермич ә, - синең төсле матур итеп сөйли белмим. Алай бик белдекле икәнсең, аңлатып бир: минем ялгышым, синеңч ә әйтсәк "яши белмәвем" нәрсәдә?
13
+ — Үз кадереңне үзең белмәүдә. Кем сораса, шуңа бил бөгүдә. Син дөньяга энә күзе аша гына карап яшис ең, ә энә күзеннән күренгән дөнья бик тар, бик кысан ул. Шуның аша гына карап син әтинең гөнаһларын ва кытында күрмәгәнсең. Шуның аркасында...
14
+ — Җитте! - диде Равилә, чиксез ачуланып,әтиеңн ең исемен телгә аласы булма. Менә үзең тормыш корып кара әле, шуннан соң дөньяга нәрсә күзе аша карарсың икән! Укымаган килеш әллә кая сикерә алмассың. Торм ыш аякларга бик тиз тышау сала ул.
15
+ — Һәрхәлдә, үземне санлата белермен мин, - диде Зөләйха, бирешергә теләмичә, - кирәк икән, институтны да бетерермен. Затлы савытсабалар шкафында диплом тоту модага кереп бара. Әйе, синең каланчаң биеклегендә калмас өчен мин бөтенесен эшләрмен. Хәзер эшлекле кешеләр заманы...
16
+ "Эшлекле кешеләр..." Ә соң, Равилә эшлексезмени? Кечкенәдән бөтен йорт эшләре аның, җилкәсендә иде. Әнисе җитәкче кеше — авыл Советы председателе, көне-төне башкалар турында кайгыртып, үз өенә күз салырга вакыт тапмады. Шуның аркасында үзе ирсез, Равилә әтисез калды. Паспорт алырга яше җитүгә Равилә райо нга китте. Тегү мастерскоена эшкә керде.
17
+ Идрис белән танышуларына да Равиләнең тегүчелеге сәбәпче булды. Равилә әле һаман ул вакыйганы бик яхшы хәтерли.
18
+ Алтмышынчы еллар. Кешеләр әле бүгенгедәй һәр яңа чыккан мода артыннан кумыйлар, өсләре бөтен булса, шуңа куанып яшиләр. Равиләгә күбрәк гади ситсы күлм әк тегәргә туры килә. Ни хикмәттер, Равилә тегүчелекн ең серләрен бик тиз үзләштерде. Бер генә кеше дә ул теккән киемне күтәреп, теге җире ошамый, бу җире килешми дип, тавыш кубарып килмәде. Хәер, Равилә эшне "ярар әле" дип эшли белми. Матурлыкны аермаган бе терешкән карчыкмы ул яки яңа аягына баскан сабыйм ы — һәммәсенә бөтен сәләтен, бар осталыгын салырга тырыша. Шуңамы, шәһәрләр артыннан куып килүче район үзәгендә аны белмәгән кеше юк диярлек, шуңамы, аның өенә эш китереп йөдәтеп бетерәләр. Бу нәрсәгә бәлки осталыгыннан бигрәк карусызлыгы сәбәпче булганд ыр.
19
+ Кулына шактый ук кыршылган пальто тотып килеп керүче бер егетне күргәч тә һич гаҗәпләнмәде Равилә. Бары тик:
20
+ — Миңамы? - дип кенә сорады.
21
+ — Юк, - диде егет, - миңа Равилә апа кирәгие.
22
+ Равилә чак пырхылдап җибәрмәде. "Апа, имеш. Аңа нибарысы унтугыз тулды ла. Тукта, кызык итик әле бу егет кисәген..."
23
+ — Кызганычка каршы, Равилә апаны Казанга курсл арга җибәрделәр шул. Рәтләп тегә белмисең, өйрәнеп кайт, диделәр.
24
+ Егет Равиләнең бу сүзләреннән соң, алып килгән пальтосын кая куярга белмәгәндәй, әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләде. Аның бар өмете шушы иске пальто белән Равиләдә иде ахрысы: "Равилә апаны бик яхшы тегүче дигәннәрие бит", - дип, һаман чыгып китә алмый торды.
25
+ — Нәрсә тектерәсең? - диде Равилә, ул инде аның кулындагы пальтосын күрүгә үк эшнең асылын анлаган иде, ләкин кыюсыз егетне үртәү йөзеннән уенны дәвам иттерде: "Равилә апа урынына әлегә мин калдым, бәлки йомышыңны миңа әйтерсең", - диде ул.
26
+ — Миңа оста тегүче кирәгие шул.
27
+ — Әлбәттә, әлбәттә, - диде Равилә, җитди күренергә тырышып, - бу кадәр олы пальтоны минем кебек кеп-кечкенә кыз ничек әйләндереп чыксын ди...
28
+ — Каян белдең аны әйләндерер��ә икәнен?
29
+ — Күзләреңә язылган. Кая әле, карап карыйк - Рав илә егет кулыннан пальтоны алды. - Әйе, эше шактый күренә моның, әйләндерергә, сиңа таманлап тегәргә, шулаймы?
30
+ — Әйе.
31
+ — Якасын көя ашаган икән. Бүтән берәр нәрсә китер ерсең. Ну-ка, егет, салып ташла әле шинелеңне, үлчәп карыйк. Сиңа яраклы берәр нәрсә чыгарып булыр мик ән моңардан?
32
+ Равилә егетнең үлчәмен алырга кереште. Куллар эшл әгәндә телләр дә тик тормады. Егет Идрис исемле икән. Бер елга якын армиядә хезмәт иткән. Ни беләндер авырг ач, кайтарып җибәргәннәр. "Монда минем җизниләр тора, җизни мине буровойга эшкә кертәм, ди. Анда эшли башласам, беренче получкамны алуга, әйләндергән пальт оны трактор астына салып таптатам", - диде Идрис, хыялга бирелеп.
33
+ — Ә нигә трактордан таптатырга? Чыгарып кына ташларсың.
34
+ — Юк, ярамый. Чыгарып ташласаң, тагын берәрсе алып кияр. Болай да инде ул олы абыйдан бәләкәй абыйга, бәләкәй абыйдан миңа күчте.
35
+ — Ничәү соң сез?
36
+ — Унау. Әти-әниләр белән унике.
37
+ Равилә үзе гаиләдә бердәнбер бала иде. Шунлыктан унике кешенең бергә яшәп ятуын һичничек күз алдына китерә алмады.
38
+ Идрис белән алар әнә шулай таныштылар. Равилә озак вакыт егеткә үзенең исемен әйтми йөрде.
39
+ — Пальтоңны тегеп бетерәм инде, Равилә апаң һа ман кайтмый, - дип каршы ала иде ул Идрисне.
40
+ — Ярый безгә, каткан тезгә, Равилә апаның помошнигы да, - дип җавап кайтара иде кыюлана башлаган Идрис. Билгеле, Равиләнең кем икәнлеген ул күптән төш енгән иде инде.
41
+ Идриснең пальтосы коеп куйгандай таман һәм килешл е чыкты. Беренче получкадан ук трактор астына салам дип шапырынган егет аны ике ел буе киде. Бары тик Равилә белән өйләнешкәндә генә яңа пальтога, яңа кост юмга ирешә алды Идрис.
42
+ Туйлары аларның заманына күрә ярыйсы матур узды, тик туйдан соң Равилә өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Идрис һәр ял саен авылга кайту ягын карад ы, ә анда буш кул белән кайтып булмый, җитмәсә, авыллары район үзәгеннән шактый ерак. Машинадан маш инага күчә-күчә, арып-талып кайтып керүгә, аннан-моннан тамак ялгау белән, тегү машинасы артына утыр ырга кирәк. Идриснең туганнары бик төче теллеләр иде, Равиләнең һәр киеп килгән киемен үтереп мактарга тот ыналар:
43
+ — Әбәү, җаным, костюмың бигрәк матур икән, үзең тектеңме?
44
+ — Үзем, - ди Равилә.
45
+ — Кулың алтын шул синең, күзебез тия күрмәсен...
46
+ Әнә шулай Равиләнең күңелен йомшаткач, арадан берәрсе, көрсенеп:
47
+ — Безгә шушындый матур, үзебезгә үлчәп теккән киемнәр кияргә язмагандыр инде, - ди.
48
+ Әлбәттә, бу сүзләрнең үзенә ишарә икәнлеген аңлый Равилә һәм:
49
+ — Кая соң, кемгә нәрсә тегәргә? - дип, үзенең әзер икәнлеген белдерә.
50
+ Тиз арада сандыклар актарыла башлый, чөнки Равил ә кайтуга дип күлмәклек яки костюмлык махсус алынг ан була. Ләкин дипломатиягә оста туганнар:
51
+ — Әллә кайчаннан бирле сандык төбендә аунап ята- ята искереп бара инде, - дип, өр-яңа тукыманы тартып чыгаралар. Аннары:
52
+ — Кунакка кайткан кешегә эш кушу уңайсыз, шулк адәр уңайсыз, әгәр якын-тирәдә синең кебек оста тегүч е булса, сине җәфаламас идек, - дип көрсенәләр. Тук ыманы бирергәме-юкмы дип, икеләнеп калалар. Кайв акыт:
53
+ — Юк, юк, берәрсеннән тектерербез әле, авыл кешес енә ярамаган тагы, күз бетереп утырма, - дигән булып, әйберләрен кире яшерә башлыйлар. Яшьлеге белән берк атлы Равилә аларның кулларыннан таварны тартып диярлек ала.
54
+ — Кулың белгән эшне эшләү рәхәт кенә, - ди, башк алардан бигрәк үзен ышандырыр өчен. Әйе, авырсынм ый Равилә, кем сораса, шуна тегә. Ә эш кимеми, һаман арта. Идрис кайчагында аны ачуланып ташлый:
55
+ — Утырдың инде, клубка чыгарбыз дигәнием, Казанн ан театр килгән, - ди.
56
+ — Син үзең генә бар, Идрис, - ди Равилә, йомшак кына итеп. - Күрәсең бит, башлаган эшне бетерергә кир әк. Киләсе, атнага әллә кайта алабыз, әллә юк...
57
+ Идрис баштарак клубларга бик кыенсынып чыга иде, тора-бара күнекте. Кая киткәнен Равиләгә әйтеп тә торм ый башлады. Аның турында: "Армиягә киткәнче йөргән Шәфигасы белән очраша икән, тыкрыкта үбешеп торганн арын күргәннәр", - дигән хәбәрләр дә Равиләнең колаг ына килеп ирешкәләде. Үз күңелендә тамчы кер булмаг ан Равилә бу сүзләргә ышанмады. Матур яшәвебездән көнләшеп, араны бозар өчен әйтелгән гайбәт дип карады. Аннары Идрис үзе дә торган саен игътибарлырак була бара, Равилә чәчен икенче төрлерәк тарап үрсә дә, хәзер күреп ала:
58
+ — О, хатынкаем, син көннән-көн чибәрләнәсең. Ка ра аны, авылда берәр егет үзеңә гашыйк булып, миннән тартып алмасын! Безнең авыл егетләре бик усал, - дип шаяра һәм, Равиләне күтәреп алып, өй бетереп әйләндер ергә тотына.
59
+ — Түшемдәге энәгә кадаласың, - ди Равилә. Мондый вакытларда аңа бик-бик рәхәт була. Ул көне буе эшләп аруларын оныта. Башын Идриснең күкрәгенә куеп, күпм едер вакыт дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып тор у аңа яңа көч, яңа рух өсти. Ә Идрис сизгер, хатынын ың кайсы кылын тарткач нинди көй чыгасын белә. Кичл әрен озаграк йөрергә туры килсә, юри күңелсезләнеп кайтып керә.
60
+ — Яңадан синсез беркая аяк басмыйм, күңелсез. Ки ләсе атнада бу күлмәкләргә тотынма. Гомумән, син тел әсә кемгә әйбер тегүеңне туктат. Кешесенә карабрак тек, - ди.
61
+ Равиләнең Идрис белән клубларга чыгасы, башын иренең иңенә салып кинолар, спектакльләр бик карыйсы килә, әлбәттә. Ул күңеленнән һәрвакыт: "Миңа да кеше төсле ял итәргә ярыйдыр, моннан соң, никадәр ялынсал ар да, берсенә берни текмим. Җитте!" - дип катгый карар кыла, әмма сүзендә тора алмый. Идриснең апалары, сеңелләре үзләренең тасма телләре белән аны тәмам эретәләр. Хәл белергә кергән күршетирәләренә Равилә теккән киемнәрне күрсәтеп, киленнәрен күккә чөеп макт ыйлар. Авыл апалары "аһ" итә.
62
+ — Безнең кызыбызга да берәр күлмәк тегеп бирмәсс ең микән? - дип гозерләнергә тотыналар. Равилә карш ы тора алган кадәр тартышып карый. Ләкин авыл апал арын җиңеп кара син!
63
+ — Беләбез, җаный, беләбез, - диләр алар. - Эшең муеннан икән��н беләбез. Синең кебек алтын куллы ке шеләргә, әллә нинди нәчәлник хатыннары асыл таварлар китерәләрдер. Андый куллар безнең ише кара крәстиянга күлмәк тегәргә яратылмаган. Алма, җаный, безнең әйберләрне, алма. Ярамаган безгә авылның прастуй тег үчесе. Сиңа тектерергә теләвебез, матур тәти күреп кы зыккан баладай, нәфесебезне тыя алмаудан гына, - диг ән булалар.
64
+ — И, апалар, - ди Равилә, кыенсынып, - үзегезне алай кимсетмәгез әле. һәм:
65
+ — Өйдә булса да тегәрмен, - дип, аларның тукымал арын алып кала.
66
+ Ә өендә аның һич вакыты юк. Идрис кайтуга ашарга-эчәргә әзерләп куясы бар. Кызлары Зөләйха бик елак. Үз яныннан бер минутка да җибәрми. Декрет ялы вакыт ында тегәрмен дигән әйберләренең күбесенә кул тимәг ән килеш ята. Равилә инде үзе өчен матур күлмәкләр тегү турында бөтенләй онытты. Иртән тору белән өстенә җылы чуар халатын киеп куя да ятканчы шуны салмый. Хәер, Равиләнең нәрсә киеп йөрүе беркемне кызыксындырмый шикелле. Идрис иртән китә, кич кайта. Ул күбр әк үзе турында кайгырту белән мәшгуль. Берәр яры барырга җыенса, хатын-кызлар кебек, көзге каршында озаклап киенә-ясана. Хәзер инде Идрис Равилә әйләндер еп биргән пальтодан йөрми, өстендә каймактай йомшак хром пальто, костюм-чалбарлары төрледән-төрле, күлмәкгалстук ишеләре исәпсез. Гомумән, Идрисләр бөтен гаиләләре белән матур киемгә әвәсләр. Ә Идрис арада аеруча купшысы. Сәгать ала икән — алтын булсын, йөзек ала икән — кыйммәтле ташы ялык-йолык итеп торс ын. Идриснең тагын бер сәер ягы ачылды: һәр яңа кием алган саен фоторәсемгә төшәргә әвәсләнде ул, рәсемнең гадиенә түгел, кыйммәтлесенә, төслесенә һәм бөтен буйг а басып. Күрәсең, тышкы кабык кешенең холкына да тәэсир ясамый калмыйдыр. Идристә мин-минлек чире күренә башлады. Соңгы вакытта ул тазарып, матурлан ып китте. Чит-ят хатынкызларның үзенә яшертен күз салуларын сизсә, күңелендә ниндидер канәгатьлек хисе кузгала иде. Равиләнең, утырган тавыктай, гел өйдә торуы, чүп-чар тегүе кимсетүле сүзләр әйтергә Идрис өчен әйбәт сәбәп иде. Ул үзен зуррак итеп тойган саен торм ышыннан ризасызлана барды. Аңа инде район гына тар иде.
67
+ Бервакыт Равиләләргә Идриснең хезмәттәш дусты Илгизәр килеп чыкты. Идрис аңа үзенең тормышыннан зарланды.
68
+ — Районда сәләтеңне ачарлык эш юк, - диде. Равил ә җыен ыбыр-чыбырга очсызлы кием тегеп вакыт үтк әрә, - диде.
69
+ Илгизәр:
70
+ — Нигә соң шушы уч төбе кадәр поселокта кадалып ятасыз, әйдәгез Казанга! - дип, Идрисләрнең йөрәгенә ут салды. - Анда җаның теләгән эш табарга була. Син, Идрис, минем янга вертолет заводына эшкә керерсең, безгә слесарьлар бик кирәк. Равиләне әйтмим дә, ана теләсә кайсы ательеның ишеге ачык.
71
+ — Ә квартира? - диделәр Идрисләр.
72
+ — Аптырамагыз, беразга бездә торырсыз. Безнең бит Каравайда үзебезнең йорт. Әниләр барыбер квартирантл арсыз яши алмый. Бездән заводка якын, җәяүләп бар-малы.
73
+ Илгизәрнең бу сүзләре Идриснең күңелендә әллә нинд и өметләр уятып җибәрде. "Анда бәлки берәр техни кумга урнашып булыр. Нигә гомер буе кара эштә чилән ергә?"
74
+ Равиләнең дә көннән-көн күңелсезләнә барган торм ышына берәр төрле үзгәреш кертәсе килә иде.
75
+ Казанда алар туп-туры Илгизәрләргә килеп төштел әр. Илгизәрләрнең өе зур икән, дүрт бүлмәле. Бер бүлм әсендә әти-әниләре, берсендә яңарак өйләнешкән Илг изәрләр, берсендә өч студент кыз тора иде. Тыкрык кеб ек тар, аның да яртысын мич алып торган кечкенә бүлм әне Идрисләргә бирделәр. Алар моңарга да бик шат иделәр.
76
+ Берничә көннән Идрис дусты Илгизәр янына заводка урнашты. Равилә исә тегүчелеккә керергә аяк терәп карш ы торды:
77
+ — Туйган, - диде ул, - моннан соң кулыма энә тотач ак түгелмен. Синең яныңа заводка урнашам. Тегү текм әгән кешеләр ачка үлмиләр әле.
78
+ Алар икесе бер заводта эшли башладылар. Зөләйхан ы, бакчага урнаштыра алмаганлыктан, бер карчыкка илтеп калдыралар иде.
79
+ Районда мул гына тормышта яшәргә күнеккән яшьл әргә зур шәһәр бик үк ошап җитмәде. Берсенең эш хак ы тулысы белән квартирага түләргә һәм бала караучыг а кереп бетә барды. Матур киенергә, учындагы шытырд ап торган акчалар белән мактанырга гадәтләнгән Идрис бу хәлне аеруча авыр кичерде.
80
+ — Болай булмый бу! - диде, түземен җуеп, - тегүч елегеңә кер. Шундый шәп эш белә торып, ничу заводта тимер-томыр юып йөрергә!
81
+ Равиләнең һич тегү машинасы артына кадакланып утырасы килми иде.
82
+ — Өйдә теккәләрмен, тормыш һаман болай бармас, синең разрядыңны күтәрерләр, - дип карады, әмма Идр ис аның сүзләренә каршы яңаданяңа дәлилләр китерә торды. Хатынының көне-төне чекрәеп утыруларының дөнья көтәр өчен никадәр кирәкле икәнен ул инде күптән төшенгән иде.
83
+ — Өйгә эш алырмын, имеш, - дип сукранды ул, - монда, шушындый зур шәһәрдә, синең тегүче икәнеңне чуртым беләме?! Берәр ательега керсәң, ичмасам, кешел әр белән танышыр идең. "Тизрәктизрәк", - дип ашыкт ыручыларга: "Тиз кирәк булса, өемә китерегез", - дияр идең. Дөнья әнә шулай бара ул, җаным. Бәлки, баланы бакчага урнаштырырлыграк кеше очрар...
84
+ Вак дулкыннар бәрелә-бәрелә биек каты ярларны ишә, Равиләнең күңеле алай каты түгел иде, җиңелде. Заводтан чыгып ательега урнашты. Көннәр тагын нәкъ райондагыча агыла башлады. "Миңа тегеп бир", - диюч еләр күбәйде. Ә беркөнне Илгизәрнең хатыны Гөлнара Равиләгә, ярым шаярып, ярым җитди итеп:
85
+ — Кара инде бу йомыкыйны, - диде. - Күпме бергә яшәп, тегүче икәнен теш арасыннан да чыгармый.
86
+ Равилә акланырга тотынды.
87
+ — Бу эшкә яңадан якын бармам дигән идем, - диде.
88
+ Равилә акланган саен, Гөлнара аны ныграк кысты:
89
+ — Миңа бер күлмәк тегеп бирмәсәң, мәңге бәхиллег ем юк, - диде ул һәм, каршы килергә юл калдырмыйча, кара бәрхет күтәреп керде. Ике көн дигәндә, аның күлм әге әзер иде инде.
90
+ — Кая, киеп кара әле, - диде Равилә, - җиң төбе кысмыймы?
91
+ Гөлнара чишенеп ташлады.
92
+ — Бигрәк сылу инде син! - диде Равилә, каршында эчке күлмәктән басып торган Гө��нараның чибәрлегенә сокланып.
93
+ Бу вакытта Идрис чаршау артында йоклап ята иде, хатыннарның тавышына уянып китте. Шунда, чаршаун ың тар ярыгы аша сылу гәүдә күреп, шым калды. Хат ын-кыз гәүдәсен күзәтергә ул кечкенәдән үк әвәс иде, бервакыт олы кызлар су кергәндә өянке башыннан аларны карыйм дип егылып та төшкән иде. "Кара син аны, - диде ул, Илгизәрдән көнләшеп, - үзе мүкләк сыер кебек кенә нәрсә, хатынның ниндиен эләктергән!"
94
+ Идрис шушы көннән сон, җае чыккан саен, Гөлнарага үзенең соклануын белдерергә тырышты. Тар коридорд а кара-каршы очрашсалар, кагылыбрак узды. Гөлнарадан килгән ят хушбуй исе аның башын әйләндереп җиб әргәндәй итә иде.
95
+ Гөлнара сәүдә техникумын тәмамлап йөри, вакыты күп. Диплом язам дип, көннәр буе өйдә утыра. Еш кына Идрисләргә керә. Равилә өйдә юк чак туры килсә, Идриснең күзен яндырып, көзге каршысында бөтерелә. Гөлнарада һәр матур хатын-кызга хас бер кимчелек бар иде. Үзенең матурлыгы турында кешеләр авызыннан гел-гел мактау сүзләре генә ишетәсе килеп тора иде аның. Ире мактауга саран, яратып, үз итеп, бер кочып алса ала, матур сүзләр яудырмый. Ул яктан Идрис бөт енләй Илгизәрнең киресе. Гөлнараны күрүгә, күзләренд ә соклану балкышы кабына, теленнән җанга ятышлы сүзләр агыла.
96
+ — Дөньяда бәхетле кешеләр бар, валлаһи, - ди ул, Илгизәрне күздә тотып. - Минем шушындый хатыным булса, күзләренә генә карап торыр идем.
97
+ — Туяр идегез, - ди Гөлнара, назланып, - гел бер генә төрле нәрсә туйдыра ул.
98
+ — Юк, туймас идем, - ди Идрис, кайнарланып. - Бел әсегез килсә, сезнең күзләрегез диңгез кебек, минут саен, сәгать саен үзгәреп торалар. Дөресен әйткәндә, Идриснең диңгезне күргәне юк. Кинолар, телевизорлард а күргәне буенча гына фикер йөртә ул диңгез турында. Тик бу минутта күрү-күрмәү мөһим түгел, тәэсир генә ит сен. Гөлнараның күңелен генә эретсен. Ә Гөлнара чын лап эреп килә, ул, Идриснең мактау сүзләрен ишетмәсә, түзә алмас хәлгә җитте, яшь, чибәр хатынның тәмам баш ы әйләнде. Үзе үк Идрис белән очрашу юллары эзли башлады. Еш кына алар киноларга бергә бардылар. Анд ый чакларда Идрис, Равилә күңелендә шик тудырмас өчен:
99
+ — Бүген кинога барырбыз дигән идем, - дип көрсенг әндәй итә, - бәлки ташлап торырсың, ә?
100
+ Равиләгә кая инде эшен ташлау. Мөмкин булса, тәүл екне озынайтыр иде әле. Көннән-көн акча күбрәк кирәк.
101
+ Үтенеп килүчеләр арта, кеше гозерен ничек аяк астына саласын, һәм Равилә, ирен нәүмизләтмәс өчен:
102
+ — Син бар, Идрис, әнә иптәшкә Гөлнараны иярт, Ил гизәре киноларга йөрергә яратмый бугай, - ди. Идрис, син кыстаганга гына барам инде, дигән кыяфәт белән чыгып китә. Ә урамда, чат башында Гөлнара аны күптән көтә, шунда ук алар берберләренең кочакларына ташл аналар.
103
+ Равилә берни белмичә яши бирде. Илгизәрнең әнисе:
104
+ — Син иреңә артыгын юл куясың, Идрисең безнең килен белән шаяргалый бугай,— дигәч, кычкырып көлде.
105
+ — Идрисме? Идрис бит ул үсмер малайлар кебек, хатын-кызга туры карарга да ояла. Кая инде аңа ятлар белән чуалу! - диде.
106
+ Кешегә ышану — сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән 'югары булалар, тик егылганда каты егылалар. Равилә белән дә шулай булд ы. Гөлнараны үзләрендә Идрис кочагында күргәч (чөнк и тегеләр, тотылмаячакларына ышанып, саклык чарал арын оныта башлаганнар иде) тәмам миңгерәүләнеп калды. Ныклыгын, ышанычын югалтты. Әйтерсең аны шома боз өстенә бастырып, кулыннан таягын тартып алд ылар. Ә боз ифрат зур, тотынырга таллар юк, юнәлеш алырга ярлары күренми. Кая барырга, кемгә таянырга? Мондый өметсез хәлдән тизрәк чыгарга кирәк, аның бит Зөләйхасын үстерәсе бар. Бәлки, бугазга утырган кай нар төерне эчкә йотып, элеккечә яши бирергәдер? Әзмени алай яшәүчеләр. Ә вөҗдан ни әйтер! Юк! Һич юк!
107
+ ...Аерылышып чыгып киткәндә Идрис Равиләгә авыр сүзләр әйтте:
108
+ — Сукыр син. Дөньяның ничек барганын белмисең. Озын гомерне саф килеш кенә яшәп бетереп булмый. Шуның өстенә җебегән дә. Күпме мөмкинлекләрне кулд ан ычкындырдың, рәтле кешеләр белән таныша белмәд ең. Җыен эштән чыккан карт-корыга күз нурлары түгеп утырасың. Аларның сәдака акчалары белән ерак китә алмассың. Ә Гөлнара алдата торганнардан түгел, менә мин әйтте диярсең, бер-ике елдан ул кибет директоры креслосына менеп утырачак. Каршысына бил бөгеп бар ырга туры килер әле. Аның күңелен күрү сиңа да файд ага иде. Юләр, тавыш кубардың. Үзең яши белмәгәнгә мин гаепле... - диде.
109
+ Идриснең "яши белмисең" дигән сүзләре нык рәнҗ етте Равиләне, хәтта аның хыянәтенә дә бу кадәр хәт ере калмаган иде. Озак вакытлар Равиләнең колагынд а "яши белмисең", "яши белмисең" дигән сүзләр яңгыр ап торды. Тормышын башка юнәлешкә борырга тырыш ып карамады түгел Равилә, карады. Ләкин намус дигән компасның уклары һаман элекке якка борылдыл ар. Ахырдан, андый тартышларга көч түкмичә, үзенең күңеле кушканча яши башлады. Барлык көчен, барлык тырышлыгын Зөләйханы тәрбияләүгә бирде.
110
+ Зөләйха эш сөючән булып үсте. Алтынчы класста укыганда ук үзенә өс-баш тегеп кия башлады. Баштарак Равилә Зөләйханың бу эшенә: "Балалык мавыгуыдыр, үтәр", - дип карады. Әмма Зөләйханың үскән саен мав ыгуы артты, куллары остарды. Урамда берәрсенең өст ендә матуррак, яңачарак тегелгән күлмәк күрсә, кайтып, әнисенең тәкатен корытып, әйберен алдыра һәм тиз арад а тегеп тә кия торган булды. Мода үзгәргән саен, күлм әкләре үзгәрә торды аның. Иптәш кызлары аның кием енә кызыгалар:
111
+ — Безгә дә тегеп бир әле, - дип ялыналар, тик аларның үтенечләре Зөләйханың бер колагыннан керә, икенч есеннән чыга. Әнисенең:
112
+ — Нигә шул тиклем ялындырасың? - дигән сүзләр енә Зөләйха:
113
+ — Үзеңнең дәрәҗәңне белергә кирәк, - дип җавап бирә. - Ялынсыннар әйдә. Ялынып тапкан нәрсә кадерл ерәк була.
114
+ Кайчагында Равиләгә кызының сүзләрендә хаклык бар сыман тоела. Әнә бит, әгәр Зөләйха берәрсенә әйбер тегәргә алынса, шатлыкларыннан биемиләр генә. Зөләйх а әле аларны: "Вакытым юк", - дип, соңгы төймәгә калгачтын да озаклап йөртә. Әгәр Равилә әйткән вакыт ында эшен төгәлли алмаса, аны, вәгъдәсезләктә гаепләп, ачуланып чыгып китәләр.
115
+ Нәрсәнедер аңлап бетерми Равилә. Зөләйханы ул үзе кебек гади тегүче итеп түгел, зур укыган, акыллы кеше итеп күрәсе килә. Урта мәктәпне бетергәч, ул аны инстит утка керергә күндерә алган иде, хәзер үз сүзендә каты тора Зөләйха.
116
+ — Укыган кадәресе җитеп торыр хәзергә, яши башл арга вакыт, - ди. Бәлки әтисенең хатлары шундый йогынты ясыйлардыр? Әтисе тел белән юарга оста, үз карашларын әкренләп кызының күңеленә сеңдерә килә. Әнә ич, тормышын ничек мактый: "Дүрт-биш бүлмәле үз йортымда король кебек яшим, эшкә машина йөртә, тәэм инатчы булып эшлим", - дип яза. Бәйрәмнәрдә кызын а бүләкләр сала. Үзенең ничәнче хатын белән торуын гына язарга оныта.
117
+ Зөләйха күп ягы белән әтисенә тарткан. Озын керф екләр, косметика таләп итми торган төзек кашлар, хәр әкәтләренә нәфислек бирүче сыгылмалы гәүдә. Әйе, бар ысы да әтисенеке. Хәтта "яши белмисең" диюенә кадәр. Ана күңелен нәкъ әнә шул нәрсә сагайта да. Кызы торг ан саен бу сүзләрне ешрак кабатлый.
118
+ "Ә яши белү ничек була соң ул? Ниндидер очраклы дулкын аркасында югары менгән кешеләр алдында, гор урлыгыңны эчкә йотып, түбәнчелек белән баш июме яки сиңа ышанган саф күңелле дусларыңның, якыннарың ның иңнәренә басып үзең өскә үрмәләүме? Юк, Равилә кара акыл белән дә мондый яшәүнең дөрес түгеллеген яхшы аңлый. Елмаясың килмәгәннәргә елмаю, мактыйсың килмәгәннәрне мактау, кискән тырнагыңа да тормаганнарга табыну аркасында килгән байлыкка, яуланган дәрәҗәгә һичбер вакыт кызыкмады Равилә. Мондый "яши белү" — ул әле дөрес яшәү дигән сүз түгел. Яхшы мы, яманмы, Равилә дөрес яшәде. Соңга калганчы Зөл әйхага менә шуны төшендерергә кирәк".
bylatypov/Җинаять һәм җәза_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,30 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
2
+ ҖИНАЯТЬ ҺӘМ ҖӘЗА
3
+
4
+ Бүген, таң яралмас борын ук, "Зәңгәр сәдәф" исемле тегүчеләр әртиле тынычлыгы бозылган кырмыска оясы на охшап калды. Әллә ишетеп, әллә болай гына сизенеп, бөтен халык бүген эшкә берәр сәгать иртәрәк килгән иде. Менә алар, өчәр дүртәр кешелек төркемнәр ясап, мастерской буйлап таралышканнар, биш-алты кисүче үлчәү бүлмәсендә кызып-кызып нидер гәпләшә. Ыгы-зыгыга казан бүлмәсеннән кочегар да менгән; һәркемнең мәшгуль булуыннан файдаланып, әзер киемнәр бүлмәсендәге ап-ак чехоллы креслога корымлы өс башы белән җәелеп утырган иде ул.
5
+ Бөтен кеше дулкынланган, барысы да гадәттәгедән кычкырыбрак сөйләшәләр.
6
+ Эш башларга унбиш минут калгач, яңа әмер булды
7
+ — Беркемне дә кертмәскә, ишекне бикләп, ачкычын мөдиргә тапш-ы-рырга!
8
+ Мөдир бүлмәсеннән бу боерык ишетелүгә, халыкның дулкынлануы бермә-бер артты. Димәк, эш җитди төс ала?! Болай гына калмый?!
9
+ Кисүчеләр төркеме сүтелеп, алар бүлмәләр буйлап тыз быз чабыша башладылар. Әгәр ике кеше сөйләшеп торса өченче берәү, алар янына килеп:
10
+ — Ишеттегезме? Коточкыч хәл бит бу! - дип эндәшә дә, үзенең коточкыч хәл белән хәбәрдар икәнлеген, бу хәл белән һич тә килешен тора алмавын башкаларга сөйләргә ашыга.
11
+ Кичә генә әртилдә урман тугаендагы кебек тып-тын һәм рәхәт иде. Кичә генә барлык тегүчеләр бертуган кебек горләшеп торалар иде. Йөзләр нурлы, күңелләр хуш иде бит! Кем, каян, ничек итеп казып чыгарган диген син аны!
12
+ Кичә кичкә кырын гына ирләр пальтосы кисүче Рәхимҗан останың берәүдән дүрт йөз сум ришвәт алуы мәгълүм булды. Менә шуннан китте буталыш, китте чуалыш. Олылар яшьләргә, яшьләр картларга шикле карашлар ташлый башладылар. Бигрәк тә кисүчеләр ярсыдылар, һәркем үзенең намуслы икәнлеген, мондый озын куллы Рәхимҗаннар белән бер әртилдә эшләргә теләмәвен, иртәгә үк башка урынга күчәчәген искәртергә ашыкты. Алар арасыннан "Судка бирергә кирәк ул явызны, башкаларга гыйбрәт булсын" дигән сүзләр дә ишетелде.
13
+ Тегүчеләр исә кисү-ч-еләргә мәгънәле караш ташлыйлар һәм:
14
+ — Әһә, берегез эләктеме?! Кулыгызның чиста ук түгеллеген сизенеп килә идек. Шулай эләгерсез әле, - диештеләр.
15
+ Кыскасы, бөтен әртил халкы пыр тузды.
16
+ Игътибар үзәгендә әртилнең намусына кара тап төшергән Рәхимҗан һәм аның язмышы хәл ителә торган мөдир бүлмәсе иде.
17
+ Ниһаять, "тәмуг" ишеге ачылды: иң алдан җитди кыяфәт белән, салмак кына атлап, мөдир Шәйхаттаров үзе, аның артыннан кызарынган, тирләп-пешкән Рәхимҗан килеп чыктылар.
18
+ — Шактый эләккән, ахры, малаена!
19
+ — Кара әле, күзләре ничек ялтырый
20
+ — Шул кирәк сиңа!
21
+ — Ашый белмисең икән, тамагың ертылсын...
22
+ Һәркем, сөрлегә сөрлегә, мөдиргә ияреп боерыеклар тактасы янына ашыга. "113 нче боерык!!!" Боерык артыңдагы шул өндәү билгеләре нинди куркыныч! Алар гади тыныш билгеләреннән Рәхимҗанның йөрәгенә кадалачак үткен сөңгеләргә әйләнгәннәр бүген.
23
+ Боерык тактаның иң өстендә үзенә урын ала, унларча күзлекләр берьюлы борын күперләренә менеп атланалар, һәм күзләр боерыктагы утлы "Тикшерү нәтиҗәсендә Рәхимҗан иптәш юллар буйлап чаба башлый: Буталгановның гражданин Ф.дан дүрт йөз сум ришвәт алуы беленде. "Зәңгәр сәдәф" әртиленең исеменә кара яккан, жичаять эшләгән өчен иптәш Буталганов каты җәзага лаек. Шул уңайдан боерык бирәм:
24
+ §1. Рәхимҗан останың, дүрт йөз сумын бу айда кергән акча дип хисаплап, аңа доходный налог салырга бухгалтерияне мәҗбүр итәргә!
25
+ §2. Бу боерык белән бөтен осталарны таныштырырга!
26
+ Мөдир Шәйхаттаров"
27
+ Җыелган халык өстеннән өермә үтеп киткән кебек булды, менә сиңа гыйбрәт! Кешеләр, үз күзләренә ышанмыйча, төш күрмимме дигән сыман, күршеләренә борыла башладылар. Арадан ике-өч кисүче аерылды. Алар, баягы авыр сүзләрен онытып, көләч йөз белән Рәхимҗанның кулын кысарга тотындылар. Кинәт җыештыручының усал тавышы яңгырап китте:
28
+ — Әй, кара Нурый! Бөтен чехолны пычратып бетергәнсең бит син! Тор, тор, каракның башыннан сыйпаганны күр әнә!..
29
+ Аның усал тавышы йомшак креслоа утырып изелеп йокыга киткән кочегарны гына түгел, барлык халыкны уятып, сискәндереп җибәрде. Тегүчеләр Рәхимҗанга җинаятенә бәрабәр җәза таләп итә башладылар. Тик Шәйхаттаров кына күренмәде. Ул үз бүлмәсенә кереп бикләнгән иде.
30
+ Рәхимҗан алган дүрт йөзнең яртысы мөдир кесәсенә керүен тегүчеләр белмиләр иде шул...
bylatypov/Җинаятьче_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,222 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
2
+ Җинаятьче
3
+
4
+ — Макс!
5
+ Җавап юк.
6
+ — Макс дим! Ни өчен сул як мотор эшләми?
7
+ Җавап юк.
8
+ — Макс! Галәм бүресе, кая олактың? Сул як моторның тизләткечендә синхроимпульслар юк, ишетәсеңме?
9
+ Тып-тын. Кабина стенасындагы йомшак пластик бөтен тавышларны йота.
10
+ — Икенче класслы космик штурман Максим Рейнгольд, хәзер үк үзәк пультка килегез!
11
+ Шул чагында эчке телесистема экранында штурман Максим Рейнгольдның сурәте пәйда булды. Ул мотор бүлегендә түшәктәй креслода күмелеп утыра. Бер кулында энергетик бушандыргыч, икенчесендә юан сигара. Сигарадан бөтен экранны тутырып, төтен күтәрелә һәм аның зәһәр исе чыбыклар буенча килеп, борынга китереп бәргән кебек иде. Астронавтлар тәмәке тартмый.
12
+ Капитан башта агарынды, ә аннан соң аның йөзенә кызыллык йөгерде. Ниткән тәртипсезлек бу? Гомер бакыйга
13
+ булмаган хәл... Әллә соң штурманның акылына зыян килгәнме? Ни генә әйтсәң дә, ел ярым космоста, кешеләрдән читтә күбесенчә синтетик азык, радиация дә чиктән ашып китте бугай иңде...
14
+ — Макс яшьтәш, сиңа ни булды? - диде микрофонга капитан. - Авырмыйсыңдыр ич?
15
+ Макс әкрен генә экранга таба борылды. Аның борынгы грек һәйкәлләренә тартым матур йөзендә таш җылысы да юк иде. Иреннәре хәрәкәтсез бер көлемсерәү булып каткан; чыгынкы ияге шома һәм горур; күзләрендә тыныч ут — фәрештәне җиңгән шайтан тантанасы балкый.
16
+ Ә ник кулына бушандыргыч тоткан ул? Атом-энергетика бүлегенә кереп чыкмагандыр бит?
17
+ — Макс... - дип пышылдады капитан мөмкин кадәр йомшак итеп. - Аңга кил... Сигараңны ташла. Син аны каян алдың?
18
+ Кинәт Максның аксыл чыраена җан керде.
19
+ — Ишетәм, капитан, - диде Макс Рейнгольд, ике урынлы "Акчарлак" субкәрапның борт-штурманы. - Синең боерыкларны ничә көннәр буена карусыз үтәп килүемне бер Алла гына беләдер. Ә хәзер син мине тыңларсың, капитан.
20
+ Капитан кузгалып куйды. Ул башта, сикереп торып, Макс янына йөгермәкче булган иде, ләкин тегесенең тавышында әллә ни төрле аңлы дошманлык, янау кебегрәк нәрсә ишеткәч, кире урынына утырды. "Юк, бу — космик депрессия дә, психоз да түгел..."
21
+ — Йә, Макс, мин сине тыңлыйм, - диде капитан, кинәт күңеленә килгән хәтәр шиген яшерергә тырышып.
22
+ Максим Рейнгольд чыраен сытты.
23
+ — О, нинди салкын канлы ул, минем капитан! - дип, төтенен экранга өрде ул. - Әмма хәзер синең каннарың кайнап чыгар, Дик Уилки!
24
+ Капитан Дик Уилкиның йөзендә бер генә мускул да тибрәнмәде.
25
+ — Беренче буын моторларның дүртесе дә эшләми, капитан, - диде Макс. - Мин ягулык брикетларын... космоска ыргыттым. "Акчарлак" хәзер метеорит кебек бер таш кантары гына. Табут ул хәзер! "Акчарлак" өйгә кайтып җитә алмаячак.
26
+ Дик Уилкиның тәненнән суык йөгереп үтте.
27
+ — Соңгы координатларны беләсездер, капитан: без хәзер Җирдән бер мең дә сигез йөз миллион километр ераклыкта. Мин радиотапшыргычларны һәм антенна көзгесен дә сафтан чыгардым. Җиргә бер авыз сүз хәбәр итеп булмаячак, хөрмәтле командир.
28
+ Капитан уйланып кына күзләрен йомды.
29
+ — Берочтан мин кәрапның тизлек һәм почмак үлчәү җиһазларын да ватып ташладым. Бу сукыр кеше кебек, капитан. Ник дәшмисең? Куандыра алам, Дик Уилки: без ачлыктан да, суыктан да катып үлмәбез. Безнең юл нәкъ Кояшка таба, капитан. Минем хисаплау буенча, өч айдан безнең кәрапны кояш протуберанецлары ялкын телләрдәй ялмап алачак. Дүрт мең градус. Без күз ачып йомган арада парга әйләнәбез, яшьтәш! Нинди мәһабәт үлем, әйеме? Шундый бөек үлемнең космонавтика тарихына эләкми калуы гына начар.
30
+ — Син саташтыңмы әллә, Максим! Тиле...
31
+ — Сүгенә бир, капитан. Синең чыгырдан чыгуыңны, кызып китүеңне, ярсыган чагыңны, каушап калуыңны мин байтак көтеп йөрдем. О, юк, син йоглар тәгълиматын һәм паципсихологияне өйрәнгән кеше. Шайтан үзе дә синең ачуыңны кузгата алмас.
32
+ — Син моны ник эшләдең, Рейнгольд! Максатың нидә?
33
+ — Без синең бедән кан дошманнар, Дик Уилки. Син мине гомерлеккә бәхетсез иттең.
34
+ — Ничек? Ни... өчен?
35
+ Лиза... Лиза Понтекорво өчен. Йа Раббым, мин аны ничек сөя идем! Ишетәсеңме, Дик, мин Лизага малай чакта ук гашыйк булдым. Алар безнең күршеләр иде... Өрфия күлмәк кигән, җитен чәчләренә ак күбәләк тасма бәйләгән зәңгәр күзле кызчык... Аннары без мәктәптә бер группада, бер партада утырып укыдык. Аңа борылып карарга да йөрәгем җитми иде минем. Лизага ошау өчен мин ниләр генә эшләмәдем! Уку алдынгысы булуым да, скрипкада уйнарга өйрәнүем дә, регби да Лизаны җәлеп итәр өчен иде... Киемем пөхтә булсын дип күпме тырыша торган идем...
36
+ Экранда Максим Рейнгольд сөйләүдән туктап тын алды. Аның бите тартыша, нәфис бармаклары дер-дер калтырый иде. Уд сигарасын сүндереп тә тормыйча идәнгә атып бәрде.
37
+ Ә Лиза сине сөйде, Дик! - дип кресло култыксасына китереп сукты ул үз-үзен белешмичә. - О, син мәктәпнең бизәге, мактанычы идең бит! Яшьтәш булсак та, син бер баскыч алда укыдың. Олимпиадада кем җиңеп чыга дисең? Дик Уилки. Телевикторинада беренче бүләкне кем ала? Дик Уилки. Мәктәп журналының редакторы кем? Дик. Дик Уилки! Синең уңышлардан мин гарык булдым. Көнләшүдән төннәрен елый идем мин. Әйе, мендәр белән капланып елый идем... Лизаның керфекләреннән төшеп торган күләгәне хәтерлисеңме, Дик Уилки?
38
+ Капитан Дик Уилкиның кара кашлары тирләп чыкты. Ул, кнопкага басып, түшәмдәге җилпәзәне тоташтырды.
39
+ — Йә, сөйлә, сөйлә... - диде ул, карлыккан тавыш белән.
40
+ Син мәктәпне тәмамлап чыккач, беркат шатланып, канатланып йөрдем. Лиза сине онытыр дигән идем. Аның йөрәгендә син торган урын миңа калыр дип өметләндем. Шулчагында мин үз-үземә сүз бирдем: Дик Уилки кебек булырга. Аны куып җитәргә. Аңардан уздырырга. Китапханәдә син укыган китапларны берәмтекләп укып чыктым. Хәтта тлай торакта син яшәгән бүлмәгә күчтем. Тиздән мине дә мәктәпнең яңа, яшь "даһие" дип йөртә башладылар...
41
+ Мине барысы да күккә чөеп мактый, ләкин... Лиза Понтекорво мине күрми иде.
42
+ Әллә бар мин аның өчен, әллә юк. Чөнки ул гел синең хакта хыяллана иде. Син астронавтика институтында укый башладың, бер елдан мин дә, синең эзгә басып, шунда кердем. Лиза да... Беләсең килсә, Лизадан менә дигән балерина чыгасы иде, Дик Уилки! Син аның киләчәгенә аяк чалдың, сәнгать остасын харап иттең. Ул бит синең яндарак булу өчен генә астронавтика институына, космик медицина бүлегенә керде.
43
+ Максим Рейнгольд, тәмам кайнарланып, куллары белән башын тотты. Өметсезлек, җан өшеткеч зәгыйфьлек, күңел кайтаргыч йомшаклык һәм шул ук вакытта бөтен җиһанга, матурына да, әшәкесенә дә нәфрәт, дөньядан тую — аның кыяфәтендә әнә шундый каршылыклы хисләр чагыла, ләкин алар тере, җанлы хисләр түгел, бәлки үле хисләр, дөресрәк итеп әйткәндә, тере мәет хисләре иде. "Нинди эчкерле бәндә бу"! - дип уйлап куйды капитан. Аның бу уе кимендә ел ярымга соңга калып туган иде.
44
+ Рейнгольд, башын күтәреп, үзенең моң-зарларын сөйләвендә булды:
45
+ — Лиза белән сине бергә күргән саен, мине көнчелек корты кимерә, кыргый бер теләк — сине буып ташлау теләге биләп ала иде... Син боларны белмәдең, әлбәттә. Укуда мин синнән калышмадым, Дик. Ә математика һәм күк механикасы буенча уздырып та җибәрдем, шулай бит? Ике курсны бер елда узып, сине куып җиттем. Бусын хәтерлисеңдер.
46
+ — Хәтерлим...
47
+ — Ә яңа ел кичәсен хәтерлисең микән? Без хуш исле чын чыршы тирәсендә, нәкъ балалар шикелле, әйлән-бәйлән уйнадык, җырладык, биедек. Гомеремдә бер тапкыр Лиза белән вальс биедем мин ул кичне. Үзем шулкадәр дулкынланам, йөрәгем сикереп чыгардай булып очынып тибә, башым әйләнә. Лизаның нәни колагына иелеп бер сүз, фәкать бер сүз әйтәсем килә... Әйтә алмадым. Лиза минем хәлне бераз сизде бугай: "Әллә суык тидердеңме? Синдә температура бар кебек", - ди. Температура, имеш! Их, Лиза! Аннары сез Лиза белән каядыр ычкындыгыз. Син минем өчен ул бәйрәмнең бөтен ямен җибәрдең, Дик Уилки. Исеңдәме?
48
+ — Исемдә.
49
+ — Менә шул төнне мин синнән үч алырга ант иттем. Сине аягым астында күрү теләге минем бөтен барлыгымны биләп алды. Мин синең күләгәңә әйләндем, Дик Уилки. Син кая барсаң, мин шунда. Син ни эшләсәң, мин шуны.
50
+ Институтны тәмамлап чыккач, безне икебезне дә бер үк кәрапка билгеләделәр. Син радист ярдәмчесе, ә мине... ха-ха! Автомат кухняда кизү торучы слесарь-регулятор итеп! Пешекче инде! Өч ай практика узгач, сине өченче штурман итеп күтәрделәр. Мин исә синең ярдәмче дәрәҗәсен алдым. Дөресме?
51
+ — Дөрес...
52
+ — Җиргә кайтканнан соң, мин тагы Лиза тирәсендә бөтерелгәләп йөреп карадым. Лиза Понтекорво мине күрмәмешкә салышты. Тагы күпме газаплар кичергәнемне аңлаучы булса иде! Ник туганына үкенүчеләр бар диләр — хак сүз ул, Дик Уилки. Туган планетам — Җир шарында бер дивана күк каңгырып йөри идем мин. Лизадан җылы сүз ишетмәгәч, мин кабат космоска чыгып китү ягын кайгырттым. Ләкин мәхәббәт өчен космик аралар чүп кенә икән...
53
+ Һәм менә без тагы ерак сәяхәттә. Тагы сәяхәттән кайтып киләбез диюем. Мине Җирдә — нәгъләт төшкән шарикта — яңа газаплар, кимсенүләр көтә, һәм мин, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, супершәраб капкалый башладым. Җиңелчә исереклек мине кеше иткәндәй була. Сәяхәткә яшереп үзем белән тәмәке дә алган идем...
54
+ — Тинтәк! - дип кычкырып җибәрде капитан Дик Уилки. - Тинтәкнең дә тинтәге! Дегенерат! Көтеп тор, хәзер яныңа төшеп җитәм.
55
+ Берничә минут үтүгә, ул мотор бүлегендә Максим Рейнгольд каршысында утыра иде инде. Максим шактый исерек, күзләре майланып тора, авыз читләренә шашкын күбек бәреп чыккан. Ә үзе барыбер матур.
56
+ — Дәвам ит! - дип боерды аңа капитан.
57
+ — Сөйлим, сөйлим! Үләр алдыннан бер ачылып, эчләрне бушатырга кирәк бит.
58
+ — Тагы ниләрне җимердең?
59
+ — Электроник минең хәтер күзәнәкләрен бушандырып чыктым. Ул җәһәннәм машинасы тапкырлау җәдвәлен дә белми хәзер. Бүгеннән башлап без дөм сукыр, чукрак һәм телсез.
60
+ — Мин сине... - дип башлады капитан йодрыкларын йомарлап.
61
+ — Өркетмә, Дик. Сүзем бетмәде бит әле. Ачыдан ачы сүзләрем бар. Мин бүген, син йокыда чакта, космограмма кабул иттем.
62
+ — Шундый ерак араданмы?
63
+ — О капитан, син йоглар системасын өйрәнеп яткан арада, абзаң радиотехниканы ерып чыкты һәм яңа тип көчәйткеч уйлап тапты.
64
+ — Космограмма Җирдәнме? Ни турында?
65
+ — Лиза Понтекорво Сатурнның техник боҗрасында икән хәзер.
66
+ — Йә, шуннан?
67
+ — Космограмманы Лизаның әнисе җибәргән. Ул Лизаны... бәбие белән котлый.
68
+ Максим, сүздән туктап, бу көтелмәгән хәбәрнең капитанга ничек тәэсир иткәнен күзәтеп торды. Дик Уилкиның күзләрендә нәни генә бер очкын кабынды да сүнде.
69
+ — Беләсеңме, Лиза кемгә чыккан? Дәшмисең. Ярар... Йөрәк кенә шулай яралана, Дик Уилки. Мин үз-үземне аңлый башлаганнан бирле синең белән ярыштым, капитан. Хәзер без тигез. Юк, мин сине куып җитә алмадым. Безне Лиза Понтекорво дигән илаһи зат тигезләде.
70
+ Дик Уилки дәшмәде.
71
+ — Гранит таш син. Боз тавы. Фикер йөртүче протоплазма! - дип тагы агу чәчәргә кереште Максим. - Аңлыйсыңмы, Лиза юк хәзер! Безнең өчен табигатьтә Лиза Понтекорво дигән кеше юк инде...
72
+ — Һәм син шуның өчен менә бу... - дип, капитан беркавым төртелеп торды, - менә бу фаҗигане оештырдыңмы?
73
+ — Без мәхәббәт хакына шәһит китәбез, Дик!
74
+ — Китми торсын әле, - диде капитан. Бу хәлләр яман төш кенә түгел микән дип уйлый иде бугай ул.
75
+ — Әйдә телгә-тешкә килешмик, капитан, - дип тәкъдим итте Максим. - Югыйсә...
76
+ — Нишләрсең?
77
+ — Менә! - диде штурман һәм комбинезон кесәсеннән бластер-пистолет тартып чыгарды.
78
+ Кискен кул хәрәкәте.
79
+ Бер кат идәнгә бәрелгәч, бластер йомшак кына сикереп куйды да почмакта туктап калды.
80
+ Максим Рейнгольд, беләген тотып, сыгылып төште.
81
+ — Кымшанасы булма! - дип кисәтте аны Дик Уилки һәм бластерны үз кесәсенә салды. Аннары резерв әрҗәдән бер чорнау кабель алып, штурманның кул-аякларын утыргычка ныгытып бәйләп куйды.
82
+ — Японча сугыш алымнарын өйрәнгәнсең икән, - диде тегесе, хәл алгач. - Кызганыч, белми калганмын. Юкса мин дә өйрәнгән булыр идем.
83
+ Капитан бу сүзләрне дәшмичә генә үткәреп җибәрде.
84
+ — Юкка маташасың, Дик, - диде Максим. - Җырыбыз җырланган инде безнең, яшьтәш.
85
+ — Тик тор, юлбасар, - диде аңа капитан һәм пневмотермостан су алып эчте. - Безнең соңгы тизлек күпме иде? - дип сорады ул аннары.
86
+ — Секундка биш километр.
87
+ — Юнәлеш?
88
+ — "Акчарлак" нәкъ эклиптика яссылыгында. Гелиоцентрик азимут нуль, унбиш градус. Без Җир яныннан унбиш миллион километр ераклыкта узып китәчәкбез.
89
+ — Ә Сатурн һәм Марс яныннан?
90
+ — Хәзер хисаплыйм, - диде штурман һәм маңгаен җыерып уйга калды.
91
+ — Хәер, хисаплап интекмә, - диде капитан, кулын селтәп. - Алар тагы да арырак калырга тиеш.
92
+ — Әлбәттә. Сатурн илле миллион, Марс җитмеш биш миллион километрда калачак.
93
+ — Ышанам. Мондый ерактан безне бернинди радар да сизмәячәк.
94
+ — Сизмәячәк, Дик.
95
+ Дик Уилки, нидер уйлап, урыныннан кузгалды.
96
+ — Капитан! - дип дәште аңа бәйдәге штурман. - Кулым оеды.
97
+ — Түзәрсең.
98
+ — Дик, бер йотым гына "супер" бирсәң иде... Инструмент әрҗәсендә ул.
99
+ — Бирмим! - дип кырт кисте капитан. - Синең башың, дөресрәге, баш миең — миңа кирәк булачак әле.
100
+ — Дик...
101
+ — Тының да чыкмасын, юньсез!
102
+ Капитан ярым овал ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
103
+ Электроник хисап машинасы эшләми. Аның хәтере "буш". Ул киңәш тә, белешмә дә бирә алмый. Курсны төгәл билгеләү өчен исә бик күп мәгълүмат кирәк. Дик Уилки үзәк пульттагы китап шкафын актарырга тотынды.
104
+ Монда төрледән-төрле китаплар тупланган иде. Менә "Космик ялгызлык авырулары". Бусы әлегә кирәк түгел. Менә "Борынгы шәрык тарихы". Саллы бер том. "Прецезион аппаратларны ремонтлау". Капитан анысын бер читкә алып куйды. "Математик логика", "Сферик астрономия". Болары торып торсын. "Кометалар, метеорлар һәм куркынычсыз очыш траекторияләре". Әһә! Бусы, ихтимал, ярап куяр. Дик Уилки белешмә таблицалар, сызымнар, формулалар белән чуарланган бу китапны тиз-тиз караштыра башлады. Теге саташкан күсәк хисап машинасын ватмаган булса, ирекле очыш траекториясен биш-ун минут эчендә исәпләп булыр иде югыйсә...
105
+ Бераздан Дик Уилки китапны тотып штурман янына төште. Рейнгольд айнуын айныган, махмыр белән җәфалана иде. Капитан аның кулларын чиште дә китапны тоттырды:
106
+ — Мәле, күз йөгертеп чык.
107
+ Әсир куанычыннан нишләргә дә белмәде. Кешенең табигате гаҗәп тә инде: үзе үләргә җыена, үлемен якынайту өчен бөтенесен эшли, үзе этләшепме-этләшеп ләззәткә, минутлык нәфесен канәгатьләндерергә омтыла.
108
+ — Дик, - дип дәште Максим Рейнгольд, кызганыч бер тавыш белән, - Дик, минем кул калтырый, зинһар өчен дим...
109
+ Капитан Дик Уилки мензуркага төп-төгәл ике кубик "супер" салып китерде.
110
+ — Мә.
111
+ — Рәхмәт.
112
+ Максим Рейнгольд башта китапның эчтәлеген генә күздән кичерде. "Баш бар үзендә, каһәр", - дип уйлап алды капитан.
113
+ Китапта бераз казынгач, штурман үзалдына: "Әһә!" - дип куйды һәм мышный-мышный укырга тотынды. Бу минутларда ул шашкан мәгъшукка да, үз иптәшен үлемгә хөкем иткән кансыз бәндәгә дә охшамаган иде.
114
+ — Уф! - диде ул, ниһаять. - Без, капитан, метеорлар өеренә барып кергәнбез!
115
+ — Нинди агыш?
116
+ — Бета-леонидлар агышы.
117
+ — Шәп түгел. .
118
+ — Әйтерең бармы! Безне, капитан, кояш протуберанецлары түгел...
119
+ — Берәр метеор белән бәрелешү көтәме?
120
+ — Күр дә тор, тау хәтле таш китереп орса, без терекөмеш тамчыларыдай чәчрәп китәчәкбез. Монысы да әйбәт үлем, капитан! Иксез-чиксез бушлык... Анда сагыш та, мәхәббәт тә, сызлану да юк. Хәер, бәлки, бездән калган салкын тамчылар, берәр заман Җир атмосферасына эләгеп, йолдыз булып атылыр. Электә күк капусы ачылу дигәннәрме әле? Нинди гүзәл күренеш...
121
+ — Тиле. Явыз тиле! Җинаятьче син, Максим Рейнгольд. Ләкин син хөкемнән барыбер котыла алмассың!
122
+ — Кем хөкеменнән?
123
+ — Кешеләр хөкеменнән. Вөҗдан хөкеменнән.
124
+ — Ха-ха!
125
+ Капитан дәшми-тынмый гына килде дә Рейнгольдның кулларын тагын артка каерып, бәйләп ташлады.
126
+ — Эт җан.
127
+ — Ха-ха!
128
+ Бераздан Рейнгольд тагы шыңшырга, ялынырга, сүгенергә тотынды. Ә капитан эш белән мәшгуль иде һәм аңа аз гына да игътибар итмәде. Ул, иллюминатор капкачларын ачып, телескоп аша әйләнә-тирәне күзәтте. Әлегә якын-тирәдә мәңге дөнья гизеп йөрүче күк ташлары — метеоритлар күренми иде. Радиолокаторның эшләмәве бигрәк тә начар. Ә, бәлки, аны төзәтеп булыр? Бер-ике километр араны күрерлек итеп булса да ярар иде бит.
129
+ "Бу психопат антеннаның коллекторын ваткандыр, - дип уйлады капитан. - Әгәр үзәк көзгесе исән калган булса... Ул чагында радиотапшыру, кабул итү һәм көчәйтү блокларын рәтләп карарга булыр иде. Һич югында гадирәк схема буенча яңаны җыярга мөмкин. Моңа, бәлкем, ун көн, бәлкем, унбиш көн китәр. Антеннаны карау өчен ачык космоска чыгып керергә кирәк".
130
+ Ныклы карар кабул итеп, башында эш планы оешкач, Дик Уилкиның йөзе яктырды.
131
+ — Ашыйсың киләме? - дип сорады ул җинаятьчедән.
132
+ — Берәр алма юкмы?
133
+ — Алма пастасы бар.
134
+ — Аннары бер бутерброд. Кайнар чәй.
135
+ — Булыр, - диде капитан.
136
+ Дик Уилки штурманны ашатты, үзе дә капкалап алды. Шуннан соң, югары күтәрелеп, скафандр киде, ремонт кораллары алды һәм лифт белән иң аскы катка — люк урнашкан бүлеккә төште. Люкны ача торган штурвал бик җиңел, артык җиңел борылды. Күрәсең, антеннаны җимереп кергәч, штурман дюкны ныгытып тарттырып торуны кирәк тапмагандыр.
137
+ Капитан үзен трос белән бәйләп-нитеп тормады, чөнки башмаклардагы һәм уң терсәк янындагы магнитлар кәрапның титан-корычына әйбәт ябыша иде. Корпус буйлап үрмәләгәндә ул әйләнә-тирәне дә күзәтте. Ә бу дөм караңгыда ни күрәсең? Кояш ерак, ул зур бер сары йолдыз булып кына яна. "Локаторсыз эш харап".
138
+ Нәкъ капитан уйлаганча булып чыкты да. Антеннаның коллекторы сынык, рефлекторга да җинаятьче кулы кереп чыккалаган иде.
139
+ Дик Уилки коллекторны төбеннән үк кисеп, йолкып алды да төпсез Галәм бушлыгына ыргытты. Ялтыравыклы металл таяк бөтерелә-бөтерелә артта калды һәм бик тиз күздән югалды. "Хуш, җир кешесе эшләгән металл, хуш".
140
+ Рефлектор челтәренең өзек җирләрен ялгап маташып күпме вакыт узгандыр, капитан моны сизмәде, онытылып эшләвендә булды. Онытылыпмы икән? Бәлки рефлектор көзгесендә ул үзе өчен иң кадерле кешенең — сөйгән яры Лиза Понтекорвоның елмаюын күргәндер? Елмаюмы, әллә күз яшеме? Бәлки Лиза аңа: "Яшәргә!" - дигән әмер биргәндер. Пышылдап кына...
141
+ Кәрап вакыты белән кичке җиделәрдә капитан Дик Уилки, тышкы эшләрен бетереп, радиоаппартларда казына иде инде.
142
+ Максим Рейнгольд бик уйлап, җентекләп эш иткән: микромодульләрне сытып бетергән, трансформаторларны яндырган, көйләү конденсаторларын да, чүкеч беләндер, ахры, сугып бозган иде. Тагын да яманрагы шул: күпме генә эзләсә дә, капитан махсус радиосхемаларны таба алмады. Ихтимал, штурман аларны юк иткәндер.
143
+ Штурманда депрессия халәте башланды: аның дөньяда кайгысы юк, ул, бәйдә килеш, йоклапмы-йоклап утыра, ашатканда ашый, су эчә, кайчакларда гына капитанга өметсез күз карашы ташлап ала да иреннәрен кыймылдатып куя.
144
+ Хәлбуки, капитанга Максим Рейнгольд кирәк, аның башы, математик сәләтләре, белеме кирәк иде.
145
+ Берәр атна үзе генә азапланып, рәт чыгара алмагач, капитан Рейнгольдка мөрәҗәгать итәргә булды.
146
+ — Карале, Максим, - диде ул штурманга, аңлырак чагын туры китереп, - мин бер радиостанция монтажладым...
147
+ — Үзеңме? Китсәнә?
148
+ — Үзем.
149
+ — Һәм станция эшләмиме?
150
+ — Тапшыргыч эшли кебек. Ләкин станция сигналларны кабул итми.
151
+ — Ә сигналлар күренергә тиеш, капитан. Хәтерем алдамаса, безнең тирәдә хәзер вак астероидлар аз түгелдер...
152
+ — Алгычның түбән ешлык көчәйткече нормаль эшли. Югары ешлык каскады карулаша, минемчә.
153
+ — Әлбәттә! Кул астында юньле-башлы деталь булмаган көенчә.
154
+ — Мин синнән киңәш сорыйм, Максим.
155
+ — Бу станциянең сиңа тишек бер тиенгә дә кирәге юк, капитан. Син, гирокөпчәк ярдәмендә, "Акчарлак"ны күчәр тирәсендә генә бора аласың, ә бу маневр астероид белән бәрелешүдән коткармас.
156
+ — Мин чарасын табармын!
157
+ — Оһо! Безнең ише наданнарга ни чара икәнен дә әйтсәң иде, капитан.
158
+ — Куркыныч туганда, мин беренче буын моторларны өзәм. Пружиналар аны читкә тибәрәләр, ә без капма-каршы якка этеләбез.
159
+ — Әгәр дә мәгәр тагы берәр күк ташы якынлашса?
160
+ — Икенче буынны ташлатам.
161
+ — Ха! Аннары нишләрсең, командир? Дюзлар аша төкерерсеңме?
162
+ — Аннары люкны ачып сине ыргытам, Макс, - диде капитан тыныч кына. - Бу исә "Акчарлак"ка әзмәз тизлек бирер. Ишетәсеңме?
163
+ — Алай булгач, мин сиңа ник ярдәм итим икән соң? - диде Рейнгольд хихылдап.
164
+ Дик Уилки инструмент әрҗәсен ачып ике тюбик "супершәраб" һәм ике мензурка алып килде.
165
+ — Чәкешәбезме? - диде ул, штурманның күзләренә карап.
166
+ — Хәйләкәр соң үзең, капитан. Әйдә, чәкешәбез. Типтереп калыйк.
167
+ — Син әүвәле миңа эшкә ярардай киңәш бир, Максим.
168
+ — Килештек. Син суперрегенератив схеманың ни икәнен беләсеңме?
169
+ — Юк, Макс, белмим.
170
+ — Радиотехника таңында уйлап табылган әйбер ул. Үтә сизгер нәрсәкәй, шайтан алгыры!
171
+ — Әйе, әйе, исемә төште... Ләкин аны нигә кулланмыйлар соң?
172
+ — Ул бик көчле радиокомачаулар тарата, эфирны улау-сызгыру авазлары белән тутыра.
173
+ — Монысы безнең өчен вак нәрсә. Мә сиңа каләм, схемасын сыз әле шуның.
174
+ Штурман схеманы бик тырышып, һәр тамгасын җиренә җиткереп, хәтта үзенә күрә матур итеп сызды.
175
+ — Оста кеше өчен ике сәгатьлек эш, - диде ул, сызып бетергәч. - Детальләр бар. Шул ук югары ешлык блогына җыярга мөмкин.
176
+ — Миңа көн буена җитәр әле бу, - диде капитан, схема белән танышкач.
177
+ Дик Уилки штурманга ярты савыт "супер" тоттырды һәм аның йоклап киткәнен көтеп алды да, тагы "богаулап" куйгач, эшкә ябышты.
178
+ ...Егерме дүртәр сәгать исәбеннән ике тәүлек узды. Капитан ашап алу һәм имгәк Рейнгольдны карау өчен генә эшеннән бүленде.
179
+ Сәяхәтчеләрне сакал-мыек басты.
180
+ Ниһаять, радиолокаторга җан керде. Экранда ваквак төрткеләр — метеоритлар болыты күренә иде. Төрткеләрнең берсе шактый зур. Ераклыкны исәпкә алганда, бу метеорның аркылысы 400—500 метрлар чамасы булыр.
181
+ Капитан, Максим Рейнгольдны уятып, экранга күрсәтте.
182
+ — Булдыргансың, - диде штурман, - Бик үк ачык түгел түгелен... Әнә теге төртке... яхшы ук зур метеорит булса кирәк, ә? Ара күпме?
183
+ Рейнгольд күзләрен уды.
184
+ — Ул якыная түгелме соң? - диде ул, кызыксыну катыш куаныч белән.
185
+ — Күзгә күренеп якынлаша, - дип җавап бирде капитан.
186
+ — Кызык, кызык. Аллаһе Тәгалә безнең очрашуны кайчанга билгеләде икән?
187
+ — Координатларны үлчәп алгач белербез.
188
+ — Хисап эше, әлбәттә, миңа йөкләнәдер инде?
189
+ — Сиңа, Макс. Берочтан син метеоритның траекториясен хисапларсың. Ул Кояштан ерак узармы икән?
190
+ — Бета-леонидлар агышы комета җимерелүдән килеп чыккан. Шулай булгач...
191
+ — Ни була?
192
+ — Шулай булгач, ул, безнең мескен "Акчарлагыбыз" кебек үк, Кояшка бик якын килергә тиеш.
193
+ — Миңа анык мәгълүмат кирәк, Макс.
194
+ — Ә син миңа төгәл координатлар бир. Без аны хисап машинасы тизлеге белән санап ташларбыз!
195
+ — Яхшы, - диде капитан, үлчәү эшләре белән шөгыльләнгән көенчә.
196
+ — Кимендә ун ноктаны билгелә, капитан. Шул чагында мин сиңа "Акчарлак"ның кояш ялкынында ничә мең градуска кызачагын да исәпләп бирермен.
197
+ Максим Рейнгольд, һәр эчкече кебек, шапырынган гына икән. Метеоритның траекториясен ачыклау өчен ул кимендә биш сәгать утыргандыр. Штурман тирләп-пешеп чыкты. Каләм очын, тырнакларын кимереп бетерде, шатыр-шотыр китереп белешмә китаплар актарды, аның каравы, "супер" сорап интектермәде.
198
+ — Матур мәсьәлә булды бу! - диде ул, ниһаять. - Беләсеңме, Кояш массасы бик якын булгач, картлач Эйнштейн төзәтмәсен искә алырга туры килде.
199
+ — Рәхмәт, Макс, - дип, капитан аның кулыннан кәгазь битен алды. - Димәк ки, метеор Кояштан 30 мең километр ераклыкта узып кире борылачак һәм...
200
+ — һәм унбиш тәүлектән соң Җир белән якынлашачак. Аны хәтта Җирдә телескоп аша күрә алачаклар.
201
+ — Ә "Акчарлак" метеорны күпме вакыттан куып җитәр?
202
+ — Анысы да исәпләнгән, капитан. - Максим Рейнгольд сәгатенә күз төшереп алды. - Ун сәгатьтән.
203
+ — Юк, биш сәгатьтән! - диде капитан, яңгыравык тавыш белән.
204
+ — Син тизлекне арттырмакчы буласыңмы әллә?
205
+ — Әйе, беренче булып моторларны ташлап калдырам.
206
+ — Бу адымыңны хуп күрәм, яшьтәш. Алга, үлемгә табан! Үлем-падишаһны ничек каршылыйбыз соң? - дип күз кысты Рейнгольд, елмаеп, һәм аның бу елмаюы зәһәрле дә, мәкерле дә түгел, киресенчә, балаларча беркатлы һәм гамьсез булып күренде. Штурман фани дөнья белән исәп-хисапларын күптән өзгән һәм фәлсәфи тынычлыкка ирешкән иде.
207
+ — Супер сиңа кабат эләкмәс, - диде капитан. - Өметләнмә дә.
208
+ Штурман сикереп тормакчы булган иде дә, боргычлап бәйләп куйган аяклары җибәрмәде.
209
+ — Шайтаныма олак! - диде ул.
210
+ — Юк, егетем, без метеор күләгәсенә ышыкланып Кояшны әйләнеп үтәрбез! Маневр ясау өчен мин зондракеталардан файдаланачакмын. Ә Җир яныннан узганда минем сигналларны һичшиксез ишетерләр. "Акчарлак" космопортка кайтачак!
211
+ Максим Рейнгольдның күзләре очкынлана иде. Эче тулып ашкан ачудан ул тешләрен шыгырдатты.
212
+ — Алдадың, - дип хырылдады штурман.
213
+ — Мин үлемне алдадым, - диде аңа капитан Дик Уилки.
214
+ * * *
215
+ Лаборант кыз утларны кабызды.
216
+ — Имтихан тәмам, - диде Космик очышлар бүлегенең баш психологы. - Башлыкларын салдырыгыз. Яхшы. Уяту импульсы бирегез. Булды!
217
+ Ике урынлык кәнәфидә ике курсант утыра иде. Алар төрле-төрле кабельләр белән үзара тоташкан, ә төп кабель зур экранлы энцефалоскопка — имтихан тотучы егетләрнең хис һәм кичерешләрен сурәткә әйләндереп күрсәтә торган җайланмага бара иде.
218
+ Курсантлар, әлегә телсез-өнсез килеш, имтихан нәтиҗәсен көтәләр. Сынау аша уздылармы икән алар, әллә юкмы?
219
+ Психолог курсантларга карап сүрән генә елмайды.
220
+ — Мин сезне Эриданга очып китәсе экспедициягә өченче штурман сыйфатында тәкъдим итәм, - диде ул Дик Уилкига. Имтиханны әйбәт бирдегез, штурман Дик Уилки! Егет икәнсез! Сәяхәт сигез елга сузылачак. Ә-ә... кәләшегез... көтәр. Лиза сезне көтәр, штурман.
221
+ Психолог йөзе кара көйгән Максим Рейнгольдка таба борылды.
222
+ — Ә сездән, курсант Максим Рейнгольд, астронавт чыкмаячак. Бәхетсезлеккә каршы, сезнең психикада агрессив хасиятләр өстенлек итә. Сез кешеләр белән туганлаша, сөя һәм кичерә белмисез. Тыелуны белмисез... Сездән кем чыгар? Мин монысын кисеп кенә әйтә алмыйм. Дөрес, сез математикада бик сәләтле. Бәлки Антарктидага хисапчы метеоролог булып китәрсез?
bylatypov/Җомга көн кич белән_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Үги ана яфраклары_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,138 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Аяз Гыйләҗев
2
+ Үги ана яфраклары
3
+
4
+ Бер-берсенә сырышып утырган тәбәнәк агач келәтләр арасыннан ургылып чыккан дуамал җил такырда коенты бодайларны чүпләп йөргән эре ак казларның канатларын каера, аларга тыныч кына ашарга ирек бирми, йолыккалый, туктаусыз бимазалап тора. Келәтләр авылдан шактый еракта, атау сыман калкулыкта, нәкъ жил күзендә тезелешкәннәр. Казлар очып китәргә җыенгандай берара җилгә буйсынып ияреп баралар да кинәт туктыйлар, ка-ка дип кычкырып, ялгыз түгеллекләренә өерелеп куаналар да сүз берләшеп тагын келәт алдындагы бодайлы машинага таба тартылалар.
5
+ Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. Ул озын кулларын җәеп казларны куа башлый, учларын бер-берсенә сугып шапылдата, яргаланган юка тиреле кызгылт иреннәрен бөрештереп сызгыра:
6
+ — Кө-өш! Көш дим, каһәрләр! Фью-фью!
7
+ Мифтахетдиннең буйлы-буйлы көрән чалбарының утыра торган җиренә тегәрҗеп белән эре-эре атлатып дәү кызыл ямау салганнар, ул стоп-сигнал кебек янып, әллә кайдан келпеп тора. Ямауны күреп шофер Галимҗан җыр-җыр көлә.
8
+ Казлар бер тамчы да курыкмыйлар, алар кемне кемнән аералар, бүрекле ата каз, егетләрчә гаярь басып, Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын, юан чыбыркы муенын сузып яман ысылдый. Озак еллар каравылда торып мылтык асып йөрергә өйрәнгән Мифтахетдин коралсыз калганда тач куркакка әйләнә, ул вак-вак адымнар белән йөгереп кабина кырына килеп ышыклана, анда да шүрләп икенче якка ук чыга. Галимҗан көлүен оста яшереп авызын учы белән каплый: өйләнмәгән егеткә тол төнге каравылчы һәм, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып:
9
+ — Кырып бетерәсе затлар! — дип кычкырды.— Берәрсе чәнчелдеме?
10
+ — Юк,— диде егет юаш кына.
11
+ — Ни булды соң?
12
+ — Очалар,— диде Галимҗан, казлардан җемелдәгән күзен ала алмыйча.
13
+ Казлар чыннан да дәү, ак канатларын җилпеп-җилпеп җил уңаена йөгереп бардылар да келәтләр тезелешкән атаудан аерылып үзән өстена һавага күтәрелделәр: һава чуп-чуар булды!
14
+ — Моторыңны ник сүндердең?
15
+ — Тавышларын тыңлыйм. Ишетәсеңме, очканда гына шулай каңгылдашалар бит алар! Кыр казлары дип белерсең!
16
+ Хәнәфи йон баскан кыска муенын кашып алды:
17
+ — Бодай тыгынганнар да очалар! Ул Мифтахетдиннең муенын борасы бар! Себереп ал дим, иренә!.. Казлар симергән, түлләре мул, шаярасылары килә.
18
+ Хуҗалар белән очрашудан һәрчак ниндидер хәвеф көткән йөкче ипи калагы төсле эре, саргылт тешләрен күрсәтеп ачуланырга тотынды:
19
+ — Ни шайтаныма кирәкте әле ул сиңа? Шыпан-шыпан гына ташып бетерик тә сызыйк инде. Үз юлыбыз, үз эшебез.
20
+ — Туктарга кушып кул изәде.
21
+ Колхоз былтыр гына "Москвич" машинасы сатып алган иде. Гадәттә бер дә машинасыннан төшми торган председатель Шәйхулла, урак өсте җиткәч, әллә нишләде. "Москнич"ын калдырып җәйәү генә чыгып китә дә юл уңаенда туры килгән машиналардан файдалануны артыграк күрә иде. Эреләнми, атка да утырып ки��ә! Шәйхулланың бу гадәтен белен өлгергән Хәнәфи, малай-шалай сыман тузанлы әрҗәдә аунап барырга туры киләсен уйлап, Галимҗанны әрләргә тотынды.
22
+ — Күрмәмешкә салышып ычкынасы да бит, үз акылыңмы биреп булмый. Тинтәк!
23
+ — Галимҗан,— диде Шәйхулла, исәнлек-саулык алышканнан соң,— сезнең янга ашыга идем. Семенаны кичкә ташып бетерәсезме?
24
+ Хәнәфинең ансат кына бирешергә исәбе юк иде:
25
+ — Егет кеше лә ул! Ак күлмәгенең дә бер-бер хикмәте бардыр, Зәйгә барам дип кимәгәндер. Атлыгып торалар ди берәүләр... Бишкөнлекләр əнəəү күпме булды инде безнең гомердә! Аннары, Галимҗанга аңа нәрсә? Мокыт бит ул, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәрсәкәй! Җене өзелсә дә, теле аркылы килсә дә дәшмәс ул, тартыр!
26
+ Галимҗанның сабыры бетте, ул шап иттереп машина ишеген япты, газ бирде. Кузгалдылар.
27
+ — Кая шул хәтле куасың?
28
+ — Үзең тизрәк бул дидең ич, Хәнәфи абый.
29
+ — Бая әйткән идем шул... Хәзер кусаң ни дә кумасаң ни! Ике чабата бер кием!.. Калхуздан, колхоз рәисеннән игелек көтсәң, икенче көнне үк тәпи сузарсың.
30
+ Хәнәфи тәмәке кабызып, таракан кырырлык зәһәр төтенен йота-йота үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Ул шоферга чынлап торып ачуланган иде, тик кайсы яктан чеметергә икән дип җай эзли иде. тә, болай итеп тә рәт чыкмагач, гади генә әйтеп куйды:
31
+ — Соң, апаң мунча ягып көтеп тора. Бәлеш салган булырга тиеш. Алган яртым мич артында балкып утыра булыр...
32
+ — Күптән шулай диләр аны! — Егет яңгыратып көлеп җибәрде.— Мунчаңа да барырсың, Хәнәфи абый, өлгерерсең! Зәйгә үзем генә чыгып китәрмен.
33
+ — Ə яртыны кем белән эчәрмен?
34
+ — Үзең генә!
35
+ — Бер башым аракы чөмереп утырырга син мине, теге кем, саран Гаптери дип белдеңме әллә? Мин бит шешәне синең белән икәү бөкләргә дип адарынып алган идем.
36
+ — Нигә минем белән?— Егет шулай дип сорады да оялды һәм кызарынып өстәп куйды.— Эчәсем килми.
37
+ — Кайчан исә бер башларга кирәк ич!
38
+ — Исәп башламаска.
39
+ — Тел сөйли ул! Безнең тормыш — ...кырмыш, үзеннән-үзе эчертә!
40
+ — Мин аны әйтмим, Хәнәфи абый... Күр әле, дим, нинди матур чәчәкләр!
41
+ Хәнәфи иренеп кенә карап тора иде, башын чайкады, авыр сулап әйтеп куйды:
42
+ — Чүп-чар диген, әкәмәт! Нинди чәчәк булсын ди.
43
+ — Чүп-чар түгел! — диде кызып егет.— Һәммәсенең дә исе, төсе, исеме бар аларның. Тик без белеп кенә бетермибез. Менә бу кырыйдагылары күзлут дип атала.
44
+ Йөкче мәзәк кенә пырхылдады:
45
+ — Урыны бәләкәйрәк, чабып алганда, ярыйсы булыр иде. Күзлутмы, чузлутмы, сыерга аңа барыбер, бөтерә дә тыга! Шәйхулладан курмыны барыбер бик каера алмассың.
46
+ — Ə менә шушы чәчәкне беренче тапкыр күзлут дип атаган кешегә барыбер булмаган ул, Хәнәфи абый!.. Ə син кешеләрне бер калыпка сугалар, дисең! Алай түгел бит... Бик күпләр чүп дип йөрткәннәр, йөзләр, меңнәр уйлап-нитеп тормаган, шуны кабатлаган, ə берәү тоткан да
47
+ — Нигә санамадың соң, Хәнәфи абый?
48
+ — Җүләр булганга! Менә синең күк чакта акыл бирүче булмаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! Хәзер инде соң. Гомер үтте. Күләгә булып, шәүлә булып, сүзсез-өнсез сарыктай яшәлде...
49
+ Хәнәфинең үзалдына сөйләнә торган гадәте барын белә иде Галимҗан. Ул аны тыңламыйча акрын гына үз уйларын уйлый иде. Аның уйлары да шактый күңелсез, очсыз-кырыйсыз иде бугай бүген.
50
+ Чәчәкле кишәрлекне төнәген үк күреп киткән һәм сокланып үткән иде Галимҗан. Төнәген үк аның башында бер план да төзелгән иде. Семенаны ташып бетергәч, эштән соң, туп-туры шушында килергә һәм бер кочак кыр чәчәкләре җыеп алырга иде аның исәбе... Бик кирәк иде аңа бу чәчәкләр. Бик кирәк! Ак күлмәкне дә юкка гына кимәгән иде ул. Соңгы рейстан өенә дә кереп тормаска иде аның исәбе. Тик менә соңгы рейс булмаячак. Аның урынына бодай төяп Зәйгә чыгарга кирәк.
51
+ Бәлки Галимҗан чыннан да куркактыр? Мокыттыр? Киреләнсә, торган Хәнәфи бу юлы пошыргаланып, борчылып утырды. Беләсе дә бик килә иде, сорарга да уңайсызланды. Нәрсә булды икән?
52
+ Моннан ары алар телгә алырлык сүз сөйләшмәделәр. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде.
53
+ Семенаны кичкә кырын соң гына ташып бетерделәр.
54
+ Районга кузгалганчы, иң элек өйгә кагылып чыгарга кирәк иде. Йөк белән өйгә кайтырга яратмаса да, Галимҗан бүген кереп чыгасы итте.
55
+ Хәнәфиләр турысына җитеп, аны төшереп калдыргач, Галимҗан җиңеләеп киткәндәй булды, машина тыелып торган арада сиздермичә генә, әмма ниндидер яшерен өмет белән йөкчесенең өй тәрәзәләренә карады. Җил булганга, тәрәзәләр ныклап ябылган иде, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Болдырга чыгып килүчесе Хәнәфинең озын, матур хатыны иде, ахрысы. Өй ягыннан бәлеш исе дә килгәндәй булды, егет көлемсерәп Хәнәфигә кул болгады һәм машинасын урам буйлап алга куды.
56
+ Өйгә кайтып аяк өсте генә капкалады, баздан сөт алып чыгып, ишеклетүрле мыраулап йөргән песигә салды. Салкын, дымлы чүлмәкне күтәреп ниндидер олы, тиңдәшсез зур, мөһим эш итеп күз алдына китерә һәм ул минутларны гомергә онытылмаслык итәргә омтыла иде. Юк, Хәнәфи абый, кешеләр ахыр чиктә бер калыпка сугылмаганнар! Һич югында бер тармакта булса да кеше үз казанында кайнап пешә! Кеше дигәнең инкубатор чебеше түгел, башка күп җәһәттән алар бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә адәм уллары үзгәлеккә омтылырга тиешләр!.. Кешенең хет күңеле буйсынмыйча ирекле калсын! Хет бер ягы белән бүтәннәрдән аерылып торсын! Галимҗан шулай уйлый иде. Шуңа күрә егетнең кызга мөнәсәбәте тирән сер иде, күңеле серенә ул үзе, бер башы гына хуҗа иде. Ул башка бик күпләр кебек уртага яртыны куеп кызлар турында шалтырарга яратмады. Аның күңел капкасы бүтәннәр өчен ябык, бикле иде. Бүген ул шул капканы киң итеп ачарга һәм аны күңел түренә чакырып кертергә тели иде. Егет күңеле мөлдерәмә тулган һәм бүген чайпалырга тиеш иде...
57
+ Ə Зәйгә бармаса? Таңнан, караңгыдан чыгып китә ала ич ул!.. Аңа бер сүз дә әйтүче булмаячак. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп ��өргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр?! йөри?..
58
+ Мотор теләр-теләмәс кенә кабынды. Урам буп-буш иде. Тик ниндидер мәгънәле серләр яшергән кебек буш иде. Җил тузан уйната, түгәрәк өермә ясап ындырларга, бәрәңге бакчаларына кереп китә. Тузан машинага кара коерык булып тагылып уйнаклап бара. Кабинага керә, егетнең ап-ак якасына куна, күлмәген каралта. Каралсын, инде хәзер барыбер. Алда юл, алда мәшәкатьле төн, алда Зәй, алда ялыктыргыч ялгызлык...
59
+ Кемдер аның исемен яңгыратып кычкырган кебек булды. Ул колагы белән ишетүдән бигрәк күңеле белән сизенеп як-ягына каранды һәм Галәмәйләр тыкрыгыннан чыгып килүче аны күрде. Ул ап-ак күлмәк кигән иде. Йөгергән, ахры, йөзе, колаклары бурлаттай яна.
60
+ — Галимҗан абый! Уф...
61
+ Егет үз күзләренә үзе ышанмыйча машинасы белән бергә дерелди, калтырый иде.
62
+ — Мине дә Зәйгә утыртып бар әле, Галимҗан абый.
63
+ Зәйгә? Каян белгән ул аның Зәйгә барасын? Монда ничек килеп чыккан? калды, өянкеләр мул бизәгән Сай чокырны да үттеләр һәм икесе дә сүз берләшкәндәй җиңел сулап куйдылар.
64
+ Сүз үзеннән-үзе килеп чыкты, ялганды.
65
+ — Син бик арыгансыңдыр инде, Галимҗан абый,— диде кыз, аңа җылы карап.
66
+ Егет баранкасын кысыбрак тотты:
67
+ — Ə үзең, Сөмәя?
68
+ — Мин бүген армадым! Юк, кая ди ару! — диде кыз, кабаланып.— Армадым!
69
+ Егет өчен бу сүзләр кадерле иде. Кыз бүген диде бит! Ул аның таңнан торып кичкә хәтле ниләр эшләгәнен күз алдыннан үткәрде: мәшәкатьле авыр хезмәт ул сыер саву! Ə ул, əнə, армаган! Аны көткән!
70
+ Кызның ничек итеп үзен көткәнне генә белә алмый иде Галимҗан! Чөнки кыз әбәд вакытында ук егетнең килә алмавын, икмәк төяп Зәйгә чыгасын ишеткән иде инде. Шуның өчен иптәшләре аның кичке савымын бүлешеп алдылар, ул беренче туры килгән машина белән авылга кайтып кебек, һаман барыр, кайтыр юлларны саклый...
71
+ — Безнең әткәй: "күпме утын череп ята!" ди. Ватып ташларга кыҗрап йөри,— диде кыз, нигәдер әрнеп.
72
+ — Юк, Хәнәфи абыйның да кулы бармас! Теле белән әллә ни әйтер, эш сүтүгә барып җитсә, уйлар...
73
+ — Биектә утыра...
74
+ — Биектә!
75
+ — Кызганыч, еллар аямас, үзеннән-үзе череп таралыр инде. Һәйкәл дисең бит, Галимҗан абый.
76
+ — Аңынчы кешеләр берәр нәрсә уйлап табар! Җитмеш бишәү ятып калган бит!
77
+ Тегермән боегып артта калды. Бормаланып-бормаланып аккан тар инешне кичтеләр. Күпер култыксалары да кыйгаеп, җимерелеп беткән иде. Юл тузанлы, тигез диярлек иде. Иренеп кенә караңгы төште. Аның көндәгедәй иртәрәк иңүен икесе дә сизделәр.
78
+ — Менә килеп тә җиткәннәр,— диде егет, күккә ымлап. сорау артык гади иде, кызның дәрәҗәсен, очрашуның бәясен төшерә кебек тоелды аңа. Бүген алар очрашырга тиешләр иде бит! Сөйләшеп куйганнар иде!
79
+ Машина уты үзенә юл таләп итеп һаман алны ялый, алда җил. Җил тузанны кабинага бөркеп кертә, битләргә, колакларга сибә.
80
+ — Җил!
81
+ — Җил, Галимҗан абый. Бүген урман көне буе гөжләп торды. Чыгам да тыңлап карыйм: гөж-гөж итә. Туктаусыз гөжли. Машина тавышы дип әллә ничә ка�� алдандым. Күккә карыйм, кояш әле əнə кайда-а.
82
+ — Җил! — диде куанып егет.
83
+ — Яңгыр китерер микән?
84
+ Кызның соравына җавап биргәндәй, кабина тәрәзәсенә беренче эре тамчы килеп сыланды.
85
+ Егет шундук машинасын туктатты, җәлт кенә кабинадан чыкты да әрҗәгә сикереп менде. Кабалана-кабалана брезентны җәя башлады.
86
+ Сөмәя башын ишеккә тыгып аңа карап тора иде.
87
+ Егет үз ягындагы тәрәзәне яба башлады.
88
+ — Тимә, Галимҗан абый.
89
+ — Үтәли җил йөри. Сиңа салкындыр.
90
+ Кызга чыннан да салкынча иде, тик аның кабина эчендә бернәрсәне дә үзгәртәсе килми иде. Ничек булган, шулай булсын! Менә шулай, менә шулай...
91
+ — Үтәли җилдән курыкмыйм мин. Салкыннан да.
92
+ — Ява! — диде егет, кулъяулыгы белән битен сөртеп.
93
+ — Яусын! — диде кыз тантана белән.— Ныграк яусын!
94
+ Яңгыр тавышыннан бөтен тирә-як җанлангандай булды, караңгылык хәрәкәткә килде, бу үзгәреш, җанланыш шушы кара төндә икәү генә калган юлчыларга ниндидер сөенеч, шатлык өсти иде. Алар шулай эчтән генә куанышып, төнге яңгыр шавы астында, бер-берсенә сыенып шактый озак бардылар.
95
+ Тирә-як кинәт тынычланып, гадиләнеп калды. Алар сәерсенеп мотор тавышын ишетә башладылар. Ни булды? Җил көчәйгән иде шикелле, ə күлләвекләр очрый башлады. Димәк, урта юлга җитеп киләләр. Тирән чокырга... Тирәнлеге сай чокырдан әлләни артык булмаса да, атналар буе кипми торган авыр үзле балчыгы өчен аңа шундый исем такканнар. Шоферларның теңкәсенә тия торган әшәке бер урын иде бу. Ел саен нәзек бүрәнәләр тәгәрәтеп яңа күпер сугалар, ел саен яз башында тракторлар, авыр машиналар үтеп-сүтеп ул бүрәнәләрне сындырып, чәрдәкләп бетерәләр. Аннары шоферлар җәй буе күпер төбендәге зирек, тал әрәмәсен аяусыз ботарлыйлар.
96
+ Машинаның хәле китте, тәгәрмәчләр, машина авырлыгын тигез тота алмыйча, таеп-таеп китәләр иде.
97
+ — Чана кебек салулый!
98
+ — Үтә алырсыңмы, Галимҗан абый.
99
+ — Үтәргә кирәк иде, Сөмәя.
100
+ Күпер башына язын бульдозерлар өйгән балчык дамба да җебеп аккан, монда аерата уяу булырга кирәк. Галимҗан кайда нәрсә ятканын ап-ачык хәтерли иде. Күпергә хәтле зыянсыз гына килеп җиттеләр, машина караңгыга карады:
101
+ — Сөмәя, өстеңдә ак күлмәк ич!
102
+ — Һей, Галимҗан абый!
103
+ Егет казыган тар канаудан су түбәнгә, дамба астына ага башлады, кыз кочак-кочак ботак-сатак китереп торды. Шактый озак азапландылар. Тез тиңентен су шәрә балтырларны өшетә, тирләгән аркаларны суык җил үчегеп кыйный иде.
104
+ Су күзгә күренеп кимеде, Сөмәя байтак ботакларны тәгәрмәч асларына җәйде.
105
+ — Хәзер кузгатып карыйбыз.— диде егет.
106
+ — Галимҗан абый, бу юлларны берәр заман рәткә салырлар микән?
107
+ — Салырга кирәк иде дә... Тик әлегә мин белә-белгәннән бирле юл төзүче оешмада начальниклар гына алышына! Ə юллар һаман шул килеш!
108
+ Агач-магач түшәлгән баткактан машина тиз генә чыгарга ашыкмады. Тәгәрмәчләр ботакларны туздырып, атып-бәргәләп бер урында әйләнделәр. Кыз яланаяклары белән тая-тая иңе белән әрҗәне алга этте. Менә са��кынча, күк аязган, яңгыр юган күкнең кара шәленнән йолдызлар тамарга тора. Аяк астындагы юеш үләннәрне кабартырга тырышып җил йөгерә.
109
+ — Чишмәгә еракмы әле?
110
+ Кызның зур ачылган күзләреннән якты нур ага.
111
+ — Менә монда, чокырда.
112
+ Алар җитәкләшеп төшә башладылар, егет таеп шуа башлаган иде, яланаяклы Сөмәянең кулларына тотынып калды. Эре-эре яфраклар белән капланган чокыр төбендә тонык кына кара су елтырый иде.
113
+ — Менә ул!
114
+ — Бу бит Хәйри кизләве!
115
+ — Әллә килгәнең бар?
116
+ Кыз сүзсез генә ым какты.
117
+ — Шушы чишмә янына агач утыртырмын дип йөрим, һаман өлгерә алмыйм.
118
+ — Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә кимәшә башы дип атыйлар. Кимәшәсе нидер тагын, яздыр, мөгаен.
119
+ — Күргәнем бар! Чәчәге сап-сары була, яр буенда сибелеп утыра.
120
+ — Чәчәген ата, ə яфрагы һаман юк. Яфрак белән чәчәк бервакытта да очрашмыйлар. Яфрак үсеп чыкканда, чәчәге беткән була инде.
121
+ — Бер дә, бер дә очрашмыйлармы? Кызганыч...
122
+ Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган салкын яфракларны җыя башладылар. Яфраклардан ниндидер төче саз исе, ләм исе аңкый иде. Галимҗан үз кулындагы яфракларны кызга сузды.
123
+ — Менә!
124
+ Алар икесе дә тавышсыз гына көлеп җибәрделәр. Бик, бик рәхәт, күңелле иде. Кайдадыр еракта машина гөжләгән тавыш ишетелеп китте.
125
+ — Сәгать ничә икән, Галимҗан абый?
126
+ — Белмим, Сөмәя.
127
+ Ул көннең озынлыгын уйламас өчен сәгатен өйдә калдырган иде. сүзләр эзләп азапланды. Шул арада теге машина килеп тә җитте.
128
+ — Син нәрсә, ватылып ятасыңмы әллә? — диде Ибраһим күрешкәч.
129
+ — Юк. Сине көтәм. Менә Сөмәяне утыртып кайт инде син.
130
+ — Ə ул каян кайта?
131
+ — Киек каз юлыннан! — дип көлде кыз һәм Галимҗанның зур, кытыршы учын үзенең нәни, кайнар кулына кысты.
132
+ — Рәхмәт сиңа, Галимҗан абый!
133
+ — Хәерле юл, Сөмәя!..
134
+ Кабинага кереп утыргач кына, Ибраһим кызның өс-башы шактый юеш, пычрак икәнлеген абайлады һәм, кулындагы яшел яфракларга күрсәтеп:
135
+ — Шушы себеркене җыярга килдеңме әллә? Әйт әле, нинди ырымы бар аның? Үзебезнең Чүке буенда да күп ич алар,— дип тезеп китте.
136
+ Кыз эндәшмәде, яфракларны күкрәгенә кысты.
137
+ * * *
138
+ Сөмәя дөрес әйткән икән, яңа көн тугач кына әйләнеп кайтты
bylatypov/Әдәби телебез турында_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,4 @@
 
 
 
 
 
1
+ Тел галимнәребезнең берсе үзенең язучылар алдында ясаган докладында, әдәби телебезнең халык теленнән аерылу куркынычы бар, дигән фикер белән чыкты.
2
+ Янәсе, язучылар үзләренең әсәрләрен халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлашылмый торган сүзләр тутыралар икән. Нинди сүзләр белән? Гарәп-фарсы сүзләре белән, дип җавап бирә телчеләр. Әүвәле аңлашылу-аңлашылмау турында. Шундый тәҗрибә ясап караганнар: бала тугач, аны кешеләрдән аерганнар, тәрбиячеләр бала белән бөтенләй сөйләшмәгәннәр. Нәтиҗәдә бала телсез булып үскән. Бүгенге яшьләребезгә кайбер гарәп сүзләре аңлашылмый икән, монда гарәп сүзләренең гаебе юк. Элек-электән әдәби телебездә һәм хәтта халык телендә актив эшләп килгән гарәп-фарсы сүзләрен кайбер сәбәпләр аркасында күп еллар матбугатта кулланмадык, куллануны тыйдык — менә шуның өчен алар яшьләргә аңлашылмыйлар. Аңлашылмый торган сүзләрне кире кабердән чыгаруның кирәге бармы? Кайберләрен чыгарырга туры килә, чөнки аларны чынлап торып алмаштырырлык сүзләр бездә юк. Әгәр ул сүзләрне рус сүзләре белән алмаштырсак? Бик күбесен инде алмаштырдык, ләкин кайберләрен алмаштырып булмый. Алар безнең классик әдәбиятыбызда күп, аннары алар инде безнең телебездә билгеле бер мәгънәгә хуҗа булып өлгергәннәр. Әле сугышка кадәр үк партиябез әйтте: ата өчен бала җавап бирми, диде. Әгәр берәүнең атасы кулак булган икән, шуның өчен баласын кыерсыту күптән бетерелде. Инде бер сүз гарәптән чыккан икән, шуның өчен генә аны телдән куу дөрес түгел. Ни өчен без, әйтик, немецтан кергән сүзләрне тыймыйбыз? Ислам диненә каршы икәнбез, шуның өчен генә гарәп сүзенә каршы булу — тилелек. Сүзләрнең биографиясенә карау, анкеталарын тикшерү — тилелек. Ул сүз бүген безгә хезмәт итә ала икән, миңа дисә гарәпнеке түгел, шайтанныкы булсын, мин ул сүзгә каршы булмыйм. Ə бездә әлегә кадәр сүзнең биографиясенә, анкетасына карап эш итү яшәп килде... Бәлки кайберәүләр, бу фикерне ишеткәч, иске гарәп-фарсы сүзләрен кире кайтарырга җыеналар икән, дип куркырлар. Юк! Телебездә яшәп килгән гарәпфарсы сүзләренә тыныч яшәргә ирек бирү хакында гына сөйлибез. Әллә нидә бер килеп кергән гарәп сүзе аркасында әдәби телебез халык теленнән аерыла дип паникага төшмәскә кирәк дип кенә әйтәбез. Чөнки, кабатлап әйтәм, сүз гарәп-фарсы сүзләрен китереп тутыру хакында бармый (телебез аңа бөтенләй мохтаҗ түгел!), ə яшәп килгәннәреннән файдалану хакында бара. Ул сүзләр бик аз, аларның телебезне халык теленнән аеру куркынычы бер вакытта да булганы юк һәм булачак та түгел. Болай гарәп сүзләрен яклап сөйләүче кеше булгач, мин, бәлки, рус сүзләрен телебезгә кертергә каршымын? Һич юк! Киресенчә, рус сүзләре яклы кеше. Йөз еллар буенча рус сүзләре безнең телебезгә гел кереп килгән, аларның бик күбесе хәзер шул дәрәҗәдә татарлашкан, үзгәргән, — үз сүзебез булып киткән.
3
+ Революциядән соң да рус сүзләре, рус теле аша чит ил сүзләре телебезгә бик күп керде һәм ул сүзләрнең күбесе бөтенләй татарлашып китте. Бүгенге көндә дә телебез рус сүзләре хисабына баюын дәвам итә. Бу бик табигый хәл дип карыйм. Бу мәсьәләдә иптәш тел галиме белән безнең карашта беркадәр аерма бар. Тел галиме әйтә: туып торган яңа төшенчәләргә ат кушканда сүзне татарчадан эзләмәскә, бары русчадан гына эзләргә кирәк, ди. Ягъни русчадагы исеме белән алырга да куярга. Ни өчен шулай? Чөнки, ди иптәш тел галиме, киләчәктә телләрнең бер төрлесе үләчәк, ди, әйтик, татар теле үләчәк, ə рус теле уртак тел булып калачак. Шулай булгач, яңа төшенчәгә яңа исемне калачак телдән эзләү хәерлерәк, ди. Ерак киләчәктә әле анда ни булыр, бәлки, чынлап та, татар телендә сөйләшүчеләр булмас, укучылар инде бигрәк тә булмас, булса да телне фәнни максат белән генә өйрәнгән кешеләр укырлар. Ләкин шушы ерак киләчәк хакына бүген без яңа төшенчәгә үз телебездә исем кушмыйк дип әйтү дөрес булырмы? Инде соңгы мәсьәлә. Рус теленнән алына торган сүзләрнең фонетикасы һәр очракта да русчадагыча сакланырга тиешме? Иптәш тел галиме, тиешле, дип бара. Минемчә, болай дип әйтү тел законнарына каршы килә. Йөз еллар буена кергән сүзләр барысы да үзгәреп кергәннәр. Чөнки телебезнең законнары аларны шулай үзгәрткәннәр. Ə хәзер безгә әйтәләр, юк, үзгәрмәскә тиеш! Ни өчен соң алайса рус теленә керә торган чит ил сүзләре үзгәрә? Рус телендә чыккан лексикология китапларын укып карасагыз күрерсез, анда акка кара белән: бүтән телдән керә торган сүзләр, яңа средада яңа законнарга буйсынып, фонетик яктан үзгәрәләр, дигәнне күрерсез. Нишләп рус телендә үзгәрә, ə бездә үзгәрмәскә тиеш? Әгәр без татар теленең сүзләр фондын актарып карасак күрербез: революциягә кадәр сүзләрнең бик күбесе үзгәреп кергәннәр. Церковь — чиркәү, бревно — бүрәнә, стол — өстәл, пудовка — подаука, горница — гүрничә, гостинец — күчтәнәч, хомут — камыт, гармонь — гармун, мох — мүк, машина — машина... Һәм башка йөзләрчә сүз. Безгә әйтәләр: ə ул бит революциягә кадәр булган, революциядән соң кергән сүзләр үзгәрми. Ник үзгәрми? Тел өчен революциягә кадәр бер закон, революциядән соң икенче закон юк. Һаман шул бер закон. Инде дә булмагач, рус теле — бөек тел, рус сүзләрен бозарга ярамый, дип башлыйлар. Менә сезгә тел гыйлеме! Хәтта артка кайтып әллә кайчан татарлашып беткән сүзләрне киредән русчага әйләндереп язу кагыйдәләре кертелде. Сажень, печь, аршин, гармонь, скамья, татарчалары: сажин, мич, гармун, эскәмия һәм башкалар...
4
+ Рус сүзен бозарга ярамый дип дәлилләү чын гыйльми дәлил булаламы? Ни өчен рус сүзен бозарга ярамый да, әйтик, латин сүзен яисә бүтән телләр сүзен бозарга ярый? Тел галиме җыелышта, татар әптик дип сөйли, без бит инде "әптик" дип алып, сүз боза алмыйбыз, диде. Латинчадан алынган "аптека" сүзе асылда аптека түгел, ə апотека, руслар үзгәртеп "аптека" дип алганнар, ə немецлар ү��гәртмичә "апотека" дип йөртәләр. Ни өчен русларга үзгәртергә яраган, ə безгә үзгәртергә ярамый? Кайда монда гыйльми нигез? Фәнне бит эмоциягә корып булмый, тел тимер законнарга буйсына! Алыйк керәшеннәрне. Исемнәре русча, диннәре православие дине, телләре татарча. Русчадан кергән сүзләр танымаслык булып үзгәргән. Исемнәрне генә алыйк: Гавриил — Гәүерлә, Екатерина — Кәтернә, Иван — Ибан, Оленька — Үлүнкә, Татьяна — Татый. Һәр сүз соңгы иҗеккә басым ясап әйтелә, русчадагыча түгел. Бу үзгәрү бит инде керәшен татарларының рус сүзен бик үзгәртәселәре килүдән түгел, татар теленең законнары шулай үзгәртергә мәҗбүр иткән. Ə без хәзер телнең объектив законнары белән санашмаска, рус сүзләрен рус фонетикасы нигезендә көчләп-көчләп кертергә тырышабыз... Әлбәттә, бүтән телдән алынган барлык сүз үзгәрергә тиеш дигән сүз түгел, байтак кына сүзләр татар теленең законнарына бик мач киләләр һәм үзгәрмичә йөри бирәләр. Лампа, шкаф, трамвай, трактор, комбайн, радио, рефлектор, театр һәм башка бик күп сүзләр... Үзгәргән сүзләрне дә халык телендә ничек йөри, нәкъ шул килеш алып әдәбиятка кертергә дигән карашта тормыйм. Гыйльми комиссия эшләр. Орфографик сүзлек төзелер — шул барлык кеше өчен закон булыр. Әлегә мин шул кадәресен әйтәм: үзгәрә дигән принцип орфографиягә нигез ташы булып ятарга тиеш. Кечкенә генә йомгак: бүгенге тормышыбызга гадел хезмәт итүче барлык сүз гамәлдә йөрергә тиеш. Татар теле кайчандыр бетәчәк дип, бүген татар сүзләрен бәреп-сугып екмаска, аларны гражданлык хокукыннан мәхрүм итмәскә. Өченче: башка телдән керә торган сүзләр, яңа тел стихиясенә буйсынып, яңа шартлар таләп иткән хәлдә фонетик яктан да үзгәрергә тиешләр. Телебезнең тарихы шуны сорый, шуны раслый. Тел гыйльме чынлап та гыйлем булсын, бу өлкәдә дә субъективизм һәм диктат бетсен.
bylatypov/Әйтелмәгән васыять_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Әйттем бит!_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,58 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ ӘЙТТЕМ БИТ
2
+ Фәнис Яруллин
3
+
4
+ Cәгатен алмагач ботагында күрмәгәч, Гыйльми агарынып китте. Тиз генә як-ягына каранып алды. Бакчада аннан башка беркем дә юк иде. Рекс та, башын алгы тәпиләренә салып, машина күләгәсендә тыныч кына черем итеп ята. Гыйльми алмагачны селкеткәләп карады, төбендә үскән үләннәрне капшап чыкты, әмма сәгать юк иде. Шул вакыт Гыйльминең күзе койма буенда шыпырт кына кура җиләге ашап йөрүче күрше малаена төште һәм аның ачудан яңаклары кыйшаеп куйды.
5
+ — Әй, ташбаш, сәгатьне китер! - дип кычкырды ул.
6
+ — Ә-ә? - Малай гөнаһсыз күзләрен Гыйльмигә текәде.
7
+ — Сәгатьне китер, дим.
8
+ — Нинди сәгать ул, абый?
9
+ — Мин синең абыең түгел, фәрештә булып кыланма. Китер сәгатьне.
10
+ Малай аптырап җилкәләрен сикерткәләп алды, җиңе белән авызын сөртте. Моңа кадәр ирененә генә буялган кура җиләкләре аның битләренә үк буялды. Малай ниндидер көлке кыяфәткә керде, әмма Гыйльминең көләргә исәбе юк иде. Ул торган саен ярсыйрак төшеп җикеренә бирде:
11
+ — Йә, нәрсә дип карап каттың? Алып чык сәгатьне. Ишетәсеңме?
12
+ Гыйльминең тавышына күршесе Зиннәт тә өеннән килеп чыкты.
13
+ — Ни бар, күрше? - диде ул, күзлеген сөртә-сөртә.
14
+ — Әнә синең ташбашың минем сәгатьне чәлгән.
15
+ — Нинди ташбаш? Нинди сәгать? Аңлатыбрак сөйлә әле, зинһар.
16
+ — Нәрсәсен аңлатып торасың инде аның. Менә бу алмагач ботагына, эшләгәндә пыяласы сызылмасын дип, килү белән сәгатемне элеп куйган идем, әле алыйм дип карасам, юк. Синең малай алмыйча, кем алсын аны.
17
+ Зиннәт кырыс кыяфәт белән улына карады.
18
+ — Син алдыңмы, Марат?
19
+ — Юк, әти. Мин бернинди сәгать тә алмадым.
20
+ — Бәлки, агач төбенә төшкәндер, ныклабрак карыйк әле.
21
+ Зиннәт Гыйльмиләргә керде. Алар икәүләшеп өр-яңадан алмагач тирәсендәге бөтен үләнне капшап чыктылар. Тырма тешенә ияреп чыкмасмы дип, тырма белән тырмап карадылар, тик сәгать барыбер табылмады.
22
+ — Чит кеше кермәде инде монда, - диде Гыйльми, - әгәр чит кеше керсә, безнең Рекс өрми калмас иде. Ул бары синең малайга гына өрми.
23
+ Гыйльминең сүзләрендә хаклык бар иде, әлбәттә. Рекс бик усал эт. Бакчага ят кешене кертү түгел, ул тирәдән берәрсе үтә башласа да, дөнья кубарып өрергә тотына иде.
24
+ Зиннәт әйтер сүз таба алмыйча тирләп чыкты. Аның улы Маратның бер дә андый гадәте юк иде бит. Бервакыт әле урамнан кәшилүк табып, айлар буе шуның хуҗасын эзләп тә йөргән иде. Юк, юк, Марат андый эшкә бармас.
25
+ — Сәгатең нинди иде соң? - диде Зиннәт, аптыраганнан.
26
+ — Нинди дип, гади электрон сәгать иде инде. Тик бит эш сәгатьнең ниндилегендә түгел. Нинди булса да, ул минем әйберем, ә мин үз әйберемне синең малаең урласын өчен алмадым.
27
+ Гыйльминең бу сүзләреннән соң Зиннәтнең муен тамырлары бүртеп чыкты. Ул бакчада нишләргә белмичә йөргән малаена кычкырды:
28
+ — Марат, кер әле монда.
29
+ Марат купкан койма арасыннан яны белән генә шуып болар янына керде.
30
+ — Йә, - диде аңа әтисе, - күзләремә карап әйт, син алдыңмы Гыйльми абыеңның сәгатен?
31
+ — Юк, әти, мин бернинди дә сәгать алмадым.
32
+ Марат, еларга җитешеп, әтисенә карады.
33
+ — Мин алдым дип әйтерлек булгач урламый да инде ул аны, - диде Гыйльми. - Яле, кесәләреңне күрсәт әле.
34
+ Марат кесәләрен әйләндереп салды. Аның бер кесәсеннән сыңар ябе сынган пәке, икенче кесәсеннән папирос кабы килеп чыкты. Моны күргәч, Зиннәтнең чәчләре үрә торгандай булды.
35
+ — Ә-ә, син тартасыңмыни әле? - диде ул һәм озак уйлап тормыйча улының яңагына чабып җибәрде. Марат әтисенең бервакытта да мондый ярсулы чагын күргәне юк иде, яңагы авыртканын да тоймыйча мөлдерәп әтисенә карады. Әтисенең күрше Гыйльми абый янында гаепле кешедәй бөтерелеп йөрүе ничектер кызганыч иде. Ул, әтисен юатырга теләп:
36
+ — Юк, әти, мин тартмыйм, - диде.
37
+ — Тартмагач, синең кесәңә каян килеп кергән ул?
38
+ — Коробкасы матур булгач, юлдан алган идем, аның эче буш, әти. Менә...
39
+ Марат папирос кабын аерып әтисенә күрсәтте. Зиннәт, артык кызып китүенә кыенсынгандай, бер улына, бер аның кулындагы буш папирос кабына карады. Ә Гыйльми исә Маратның кесәсеннән папирос кабы чыгуга шатланып:
40
+ — Менә бит, - диде, - әле син аның тәмәке тартуы турында да белмәгәнсең. Без үзебез дә белмәгән килеш балаларны якларга тотынабыз. Ул алай итмәс, тегеләй итмәс, дибез. Ә алар әллә нишләп йөриләр, безнең башка да килмәгән явызлыклар кылалар. Аннары бандитлар, хулиганнар каян килеп чыга икән дип аптырыйбыз.
41
+ — Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел, - диде Зиннәт. - Мин үз улыма ышанам.
42
+ — Ышану-ышанмау анысы синең эш, әмма иманым камил — сәгать сездә. - Ул шулай диде дә ачу белән җиргә төкерде. Бу төкерек Зиннәтнең йөзенә тимәсә дә, ул кул аркасы белән йөзен сыпырып алды.
43
+ — Ярар, - диде ул аннары, - сәгать баш бәясе әйбер түгел, алып бирербез.
44
+ — Ә миңа үземнеке кирәк, үземнеке! - диде Гыйльми. - Кулымдагы сәгатькә караган саен минем үземне гаепле сизәсем килми. Кара син боларны — нинди киң күңелле кешеләр! Имеш, яңаны алып бирәләр. Бирми генә торыгыз әле. Минем үз искем бик кадерле.
45
+ Ике күрше арасында шушы көннән салкынлык башланды. Зиннәт үзенең дачасына Гыйльми килмәгән көннәрдәрәк килергә тырышты. Гыйльми исә Зиннәтләрнең койма аша бу якка чыгып үскән чия ботакларын кыркып төшерде. Ике арадагы купкан коймаларны ныгытты. Ә бервакыт көз көне алар ничектер бергә туры килделәр. Зиннәт алмагачларының артык ботакларын кисеп йөри иде. Гыйльмине күргәч, исәнләшми кала алмады. Тик Гыйльми аның сәламен җавапсыз калдырды. Зиннәткә кинәт авыр булып китте, ул, Гыйльмиләр ягына карамаска тырышып, шарт-шорт ботаклар кисте. Шунда аның күзе алмагач ботагы арасындагы бер ояга төште.
46
+ — Саескан оясы! - диде ул, сукранып. - Ел саен шушында оялый, тапты җайлы урын.
47
+ Зиннәт көрәк сабы белән бу ояны бәреп төшермәкче булган иде, оя алай тиз генә кубарга теләмәде. Зиннәткә, баскыч алып килеп, ояны кулы белән куптарып алырга туры килде. Зиннәт ачу белән саескан оясын җиргә тондырды. Шу�� вакыт оядан ниндидер ялтыравык тимер-томырлар коелды. Зиннәт гаҗәпләнеп җирдә таралып яткан әйберләргә карады.
48
+ — Карале, - диде ул аннары, үзе дә сизмәстән, - бу безнең яз көне югалган көмеш чәнечке түгелме соң? Шул бит, шул! Ә бусы нәрсә? Бизәкле чынаяк ватыгы.
49
+ Зиннәтнең күңеленә шул вакыт ниндидер уй килде: ә бәлки...
50
+ Ул тиз-тиз ояны актарырга тотынды. Оя төбендәге мамыклар җил белән һавага күтәрелделәр. Мамыкның кайберләре Зиннәтнең тузгыган чәченә кунды, ләкин ул аларны сыпырып төшерергә дә онытып, оя төбен актаруында булды. Менә бермәлне аның кулы бер шома нәрсәгә тиде. Зиннәт күпмедер вакыт хәтта кулын оядан тартып алырга куркып торды. Әйе, оя төбендә Гыйльминең сәгате иде. Зиннәт аны уч төбенә салып озак кына карап торды. Чыпчык борыны кадәр шушы нәрсә аларга күпме күңелсезлек китерде. Улы Марат хәзер бакчага аяк та басмый, Зиннәт үзе юктан кызып китә торганга әйләнде. Инде, ниһаять, өстән авыр йөк төшәр. Күршесе белән аралар җылыныр. Гыйльми үзенең ялгышын аңлап гафу үтенер.
51
+ Зиннәт балаларча җитезлек белән койма аша сикереп Гыйльмиләргә керде.
52
+ — Күрше, әй, күрше!
53
+ — Нәрсә бар? Әллә лотереяга машина оттыңмы? Бик канатлангансың.
54
+ — Машина нәрсә ул, - диде Зиннәт, - машинадан зуррак нәрсә таптым әле мин монда. Менә кара...
55
+ Зиннәт учын ачып Гыйльмигә таба сузды.
56
+ — Саескан оясыннан килеп чыкты. - Зиннәт сәгатьне Гыйльминең учына салды. - Менә бит, ә, кем уйлаган саескан шундый этлек эшләр дип... Мә, бүтән югалтма. - Зиннәт, сөенечтән балкып, ничә айлардан соң беренче мәртәбә күршесенең күзләренә карады.
57
+ — Әйттем бит мин сәгать сездә генә дип, - диде Гыйльми, сәгатьне учында сикертә-сикертә. - И шулай булды да.
58
+ Янып торган учакка чиләге белән шакшы су тондыргандай, Зиннәтнең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул җиңел генә сикереп кергән койманы чыга алмыйча азапланып бетте. Берничә минут эчендә ике арадагы койма гүяки коточкыч биек булып үскән иде.
bylatypov/Әкият_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,76 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
2
+ ӘКИЯТ
3
+
4
+ Әкият болай башлана:
5
+ ...Ат караучы Фәхретдин иртә белән иртүк, "Эт ялкавы" кушаматлы туры ала шасын җигеп, мичкәле арба белән суга китте. Чишмә буена барды бу. Инеш аркылы сузылган юан тимер торбадан яньчек чиләгенә сафтан-саф чишмә суы тутырды да атына эчереп карады. Бахбай бер йотты, ике, аннары башын чиләктән күтәреп пошкырып куйды. Фәхретдин чиләкне төртеп-төртеп маташса да, алаша суны эчмәде, үзе, мескен, кырын-кырын гына инешкә карады.
6
+ — Һәй, мәхлук, эчмәсәң! - дип кул селтәде Фәхретдин һәм чиләктәге суны түгеп җибәрде дә икенче чиләк белән мичкәгә су ташый башлады.
7
+ Колхоз идарәсенә кайтып килешли ул, гадәттәгечә, тыкрык башы Гыйльмулла бабайларның тәрәзәсен какты:
8
+ — Су китердем, су!
9
+ Гыйльмулла карт инде байтактан ук торган, ишегалдында юк эшләрен бар итеп, утын әрдәнәләрен әле бер җиргә, әле икенче җиргә өеп мәш килеп йөри иде.
10
+ — Хәзер, хәзер! - диде ул Фәхретдингә һәм ашыгып-аыгып өйалдыннан чиләкләрен алып чыкты.
11
+ Шуннан әкиятнең үзәге Гыйльмулла бабайлар йортына күчә...
12
+ ...Сыерларын көтүгә куып, иртәнге эшләрен бетергәч, Сәхипҗамал әби самавыр куйды, казанга сөт салып учакка якты, аннары тавык ояларын барлап, бер итәк йомырка алып керде. Йомыркалар арасында бармак башы
13
+ Әкият кадәрлесе — "әтәч салганы" да булганын әйтеп китик.
14
+ Монысы инде оныкларына, түрдәге караватта космик төшләр күреп яткан бәләкәй малайга дип билгеләнде. Шәһәрдән кунакка кайткан бу малай бөтен өйгә хуҗа булып өлгергән, әбисенең дисбесен чәчеп, үзе хәтле катык чүлмәген күтәреп караган (ягъни төшереп ваткан), умарта тишегенә таяк тыгып тәҗрибә ясаган һәм ачулары купкан кортлар тарафыннан тиешле җәзасын алган Рәшит исемле бер шук иде.
15
+ Сәхипҗамал әби табын әзерләде. Гыйльмулла картның көн саен көтеп ала торган сәгате — шаулап-гөжләп утырган самавыр янында Сәйлән чәе эчә торган вакыты җитте. Картлач чәйне эчүдән генә түгел, ашыкмыйча гына, чамалап кына агызып ясаудан да тәм-ләззәт таба һәм мөһим эшне башка берәүгә дә тапшырмый иде. Менә ул бармак очларына күтәреп тоткан тәлинкәсеннән чәйне кабып карады. Кабып карады да чыраен сытты, күзләрен чет-чет йомды. Сул кулына чеметеп кенә тоткан шикәренә күз төшерде, аннары тагын чәй йотты.
16
+ — Юньсез бала, - диде ул, ниһаять.
17
+ — Ни булган тагы? - дип сорады аңардан Сәхипҗамал әби.
18
+ — Самавырга шикәр тутырган бугай, чат бал...
19
+ — Булмас ла! Уянып та карамады бит, - диде аңа карчыгы.
20
+ Ләкин әбинең тавышына ныклык, үз сүзенә ышанганлык җитми иде.
21
+ — Бә-леш! - диде ул да, чәйне татып карагач. - Бигрәк баллы бит!
22
+ Шулай итеп, Гыйльмулла карт ничә елга беренче тапкыр, чәен шикәр кабып эчмәде.
23
+ Рәшитне уятып маташмадылар, шуңа күрә әлегә аның бу соңгы наянлыгы кайчан һәм ничек эшләнгәнлеге ачыкланмый калды.
24
+ Шәһәр малае кыстыбый ярата һәм әбисенә көнаралаш шуны пешертә иде. Әбисе бүген дә кунак малай торуга кыстыбый әзерләде.
25
+ Рәшит соң гына уянды, чөнки кичә кара төнгә тикле иптәш малайлары белән шар сугып йөреп бик арыган иде. Башта ул күзләрен генә ачып ятты, аннары әкренләп, борынына тәмле исләр үтеп кергән саен, космик төшләреннән тәмам арынып җитте. Аны янә якты көн, кая таба йөгерсә дә шул хәтле йөгереп була торган иркен авыл җире көтә иде. Малай сикереп торды, "ә" дигәнче чалбарын киеп, икенче мизгелдә юынып та ташлады, эшем кешесе шикелле түр башына менеп тә утырды.
26
+ Кыстыбыйны бер кабып карауга ук малай, иреннәрен турсайтып, ризыгын кире табынга куйды.
27
+ — Әбекәй! - дип кычкырды ул казан тирәсендә кайнашкан әбисенә. - Кыстыбыйга шикәр салалармыни? Тәмсез ич... Баллы...
28
+ — Нишләп баллы булсын! - диде әбисе, мич тирәсендә әвәрә килеп йөргән килеш. Шулай да Сәхипҗамал әби, нәрсәгәдер шикләнеп, чүмечен тоткан килеш туктап-катып калды, ә бераздан аның аңына "баллы чәй, баллы кыстыбый" дигән сәер бер уй оешып җитте. Ул, җәһәт кенә өстәл янына килеп, кыстыбыйны авыз итеп карады.
29
+ Чыннан да баллы иде бу кыстыбый, үтә татлы иде!
30
+ Исе-акылы киткән Сәхипҗамал әби, бәрәңгегә тоз урынына шикәр салмадыммы икән дип, шикәр-тозын да барлап чыкты. Юк, тозы әнә кучкарда тора, аннан бер олы кашык алып казанга салганын ул аермачык хәтерли иде.
31
+ Ярдәмгә Гыйльмулла картны чакырдылар. Ул, әлбәттә, бөтенесен Рәшит өстенә аудару ягын карады. Аныңча, малайның шуклыгы бу юлы чиктән ашып киткән иде...
32
+ Баксаң, монда малайның тамчы да гаебе юк иде.
33
+ Хәер, күп тә үтмәде, барысы да ачыкланды.
34
+ — Әй, Гыйльмулла абзый, - дип кычкырды берәү тәрәзәдән.
35
+ "Ни бар икән, ут чыкканмы әллә?" - дип тәрәзәне ачып караса, Гыйльмулла карт мичкәле арба янына баскан Фәхретдинне күрде.
36
+ Фәхретдин күп сөйләп тормады.
37
+ — Чишмә суы балланган! -дигән хәбәрне әйтте дә, шалтор-шолтыр чаптырып, китеп тә барды.
38
+ ...Чишмә суы балланган! Чишмә суы ширбәткә әйләнгән! Адәм ышанмаслык бу хәбәр әллә кай арада бөтен авылга таралып өлгерде. Шуннан чишмә буена халык агыла башлады. Ярый әле кыр эшләре беткән чак, печәнгә төшелмәгән иде. Юкса бөтен эш бер катка туктап торган булыр иде.
39
+ Инеш буена килгән кешеләр чишмә суыннан авыз итәләр дә, яңа килүчеләргә юл биреп, төркем-төркем булып оешалар, гәпкә керешеп китәләр иде.
40
+ Бәхәс купты, ләкин беркем дә төпле фикер әйтә алмады. Картлар "хикмәти хода" диюдән артыкны белми, яшьләр сахарин-мазар ташлаганнардыр дип шикләнә иде.
41
+ Колхозның агрономын чакырдылар. Ул мәсьәләне тиз хәл итте: чишмә суында кулын юып кояшта киптерде дә бармагын ялап карады.
42
+ — Шикәр, - диде ул, кулларын бер-берсенә ябыштырып.
43
+ Бала-чага "ура" кычкырды, картлар баш чайкады.
44
+ Агроном үтә практик кеше иде. Ул авылдагы барлык мичкәләрне җыештырып су буена китерергә кушты. "Бу судан менә дигән сироп ясап була, кайната-кайната киптерәсе генә, - дип аңдатты ул. - Ә бу сироп инде теләсә нигә ярый, һич югында умарталык тирәсенә куярбыз, балга әйләнер..."
45
+ Менә шуннан соң кисмәкләп, чиләкләп чишмә суын ташый башладылар. Бидоннар, чәйнекләр, графиннар да эшкә җигелде.
46
+ Әкият болай дәвам итә:
47
+ ...Нәкъ менә шушы кызыклы вакыйга булган көнне авылга шәһәрдән Рәшитнең әтисе — геолог кеше кайтып төште. Татлы чишмә турында ишеткәч, ул да башта ышанмый торды, иңнәрен җыерды, аннары, үзе дә кызыксынып китеп, чишмә суына анализ ясап карарга булды. Икенче көнне мәктәп лабораториясеннән реактивлар алып, төгәл микъдар анализы ясагач, ул чишмә суында саф шикәр барлыгына ышанды.
48
+ Ат караучы Фәхретдин гел аның тирәсендә бөтерелде. Аның бөтен уе: "Чын шикәрме икән? Агу түгелме икән?" - дигән шик иде.
49
+ Рәшитнең әтисен, әлбәттә, чишмә суының нилектән татлы булып китүе кызыксындырды.
50
+ Мәгълүм булганча, шикәр нибарысы өч химик элементтан — углерод, водород һәм кислородтан гына тора. Водород белән кислород су тәшкил итәләр. Әгәр берәр төрле әмәлен табып, аңа билгеле микъдарда углерод кушып булса... әйе, әйе, ул чагында шикәр камышы да, чөгендер үстерү дә кирәкми! Табигатьтә су һәм, әйтик, ташкүмер рәвешендәге углерод теләсәң никадәр бит. Әгәр ысулы табылса, бу химия индустриясендә сикереш булачак, этил спирты, каучук һәм күп төрле синтетик материаллар табуны күп тапкырлар җиңеләйтәчәк һәм арзанайтачак!
51
+ Инде биш-алты ел буена диссертация өчен тема эзләп интеккән, күтәрә алмаслыгын сайлап авызы да пешкән галим (әкияттә аның исемен әйтеп тормыйбыз) татлы судан авыз итмәкче генә түгел, бәлки аңардан гомер буена җитәрлек дан-шөһрәт чишмәсе дә ясамакчы
52
+ Әкият булды.
53
+ Геологыбыз фәнни-тикшеренү эшләре белән йөргән арада Фәхретдин татлы судан файдалану чарасын табып өлгергән: ике мичкә бал койган иде. Аңа иярүчеләр дә табылмады түгел, шуңа күрә чишмәгә каравыл куярга туры килде. Ләкин аңа йозак салып булмый бит. Инеш суы да татлыланды, сай җирләрдә — таш өсләрендә, камыш сабакларында, хәтта яр буенда кояш эссесеннән ап-ак кунык рәвешендә шикәр кристаллаша иде.
54
+ Инеш буенда умарта кортлары, тагын тәм-том сөючән әллә нинди кортлар мыж килеп кайнаша торган булдылар. Колхозның бал уңышы бермә-бер артты.
55
+ Ат караучы Фәхретдин абзый Алланың һәр бирмеш көнендә кызмача йөри башлады.
56
+ Ниһаять, галимебез шикәр лабораториясенең эченә үк кереп карарга ниятләде. Шикәрләнү процессы кайда бара? Анда басым нинди? Температура күпме? Нинди матдәләр бар? Каршыда хәзер менә шул мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора иде.
57
+ Геолог чишмә чыганагын казырга булды һәм башта улы Рәшитне генә ярдәмгә чакырды. Алар ике көрәк белән казып, су юлын шактый арчыдылар, ләкин шикәр лабораториясенә тикле шактый ерак иде әле. Рәшит тә бу эштән бик тиз туйды.
58
+ Галим чишмә канавын берүзе киңәйтүен дәвам итте. Чишмә суы болганчыкланса да, аның дебиты һәм татлылык проценты үзгәрмәде. Бер-ике көн кара тиргә батып эшләгәннән соң, геологыбыз үз көчләре генә җитмәячәген аңлады.
59
+ Аңа Рәшит ярдәмгә килеп, бола�� киңәш итте:
60
+ — Әти, казып маташма. Әйдә, шартлатыйк кына. Нефтьчеләрдә әнә динамит бар икән. Бабайның бер янчык дарысын да кушарбыз, ә?
61
+ Әйбәт киңәш иде бу.
62
+ Галим якын-тирәдә эшләүче нефть бораулаучыларга мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең бөтен әһәмиятен аңлатып биргәч, бораулау трестында ярдәм кулы сузучылар табылды.
63
+ Су юлын киңәйтә төшеп, тагы берәр метр казыгач шартлаткыч корылма куеп, электр кабеле суздылар.
64
+ Һәм менә җәйге тын иртәне шартлау тавышы тетрәтте, һавага ком-туфрак болыт булып күтәрелде.
65
+ Шартлаудан соң чишмә буена беренчеләрдән булып балачага, шул исәптән Рәшит тә килеп җитте. Тау буе тәмам үзгәргән, су агып торган урында киң ермак хасил булган, тау эчендәге төрле-төрле катламнар ачылып калган, ә болганчык су шул ермак башындагы ташлар арасыннан саркып чыга иде. Чишмә суы өчләтә арткан, аның каравы Тау урманындагы Бүре инеше шактый саеккан иде. Хәер, монысын соңыннан гына белделәр.
66
+ Геолог чишмә суының пробасын алып тикшергәнгә тикле, төп анализны Рәшит ясап өлгерде. Ул тирәнрәк җирдән су чумырып алды да телен тидереп карады. Чыраен сытты, тагы куш учлап су алды...
67
+ — Әти, - диде ул аннары, - карале, әти...
68
+ Әтисе кул гына селтәде. Ул үзенең пробиркралары белән мәшгуль иде. Малае аның җиңеннән тартты:
69
+ — Су баллы түгел, әти. Үзе тәмсез...
70
+ Бу сүзләрне ишеткәч, геолог сискәнеп китте.
71
+ Су баллы түгел иле. Аның каравы ул хәзер газлы иде. Тик газ метан, ягъни саз газы булып, бердән, агулы, ә икенчедән, ут чыгу куркынычы тудыра торган янучан нәрсә иде.
72
+ Рәшитнең әтисе, исе-акылы китеп, бер катка коелып төште. Хуш, диссертация! Ул гына да түгел, бу вакыйгалар чын фән әһелләренә ишетелә калса, аңардан бик зәһәр көләчәкләр, көлеп кенә дә калмаячаклар... Нинди әһәмиятле ачышны харап итте бит!
73
+ Бәхетсез геолог, нигәдер ачу итеп, улының колагын борды. Әмма хәзер соң иде инде, һәм табигать серләрен ачу өчен көрәштә мондый гына чара артык көчле нәрсә түгел иде.
74
+ Әкият болай тәмамлана:
75
+ Шулай итеп, чишмәнең татлы тәме юкка чыкты, өстәвенә аның суы да эчәргә яраксызга әйләнде.
76
+ Авыл халкы хәзер суны, сукрана-сукрана, ерак чишмәдән ташый. Зарланучылар арасында, әлбәттә, Фәхретдин дә бар, чөнки бушка ачы бал кою мөмкинлеге беткәч, аның өчен дөньяның бер почмагы кителгәндәй булды.
bylatypov/Әлтәф исәбе_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,98 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Мирсәй Әмир
2
+ Әлтәф исәбе
3
+
4
+ Башлап поездда очрады ул миңа.
5
+ Поездда йөргәндә төрле кызык хәлләр, кызык
6
+ кешеләр очрый инде ул. Ләкин Әлтәф кебек үк кызык кеше бик сирәк очрый торгандыр. Андый кеше миңа гомеремдә бер генә тапкыр очрады әле.
7
+ Бервакытны шулай, Казанга кайтып җитәргә ике көнлек юл калганда, минем күршедәге буш урынга бер кеше кереп урнашты. Озын гына буйлы, кыска гына тунлы, арык кына тәнле кеше. Сакалы да бар; кара дисәң кара түгел, сары дисәң сары түгел, кызыл дисәң кызыл түгел — әллә нинди черегән салам төслерәк сакал шунда. Кулында зур гына киндер капчык. Капчыгын вагон стенасына сөяп, үзе капчыгына сөялеп утырды бу. Утырды да тәмәке кабызып җибәрде.
8
+ — Карагыз әле, гражданин, - мин әйтәм, - бу вагонда тәмәке тартырга ярамый. Тәмәке тартмаучылар өчен билгеләнгән вагон бу.
9
+ — Юкны сөйләмәсәнә, агай-эне, - ди теге кеше, - монда үз өең түгел, түзәрсең, акчасы түләнгән, теләсәм нишлим, - ди.
10
+ Культура ягы чамалы кеше икән, дип уйладым мин эчтән генә, үзем тагын сорау бирдем.
11
+ — Кая кадәр барасыз, гражданин? (Поездда йөргәндә шулай, кирәксә дә, кирәкмәсә дә бер-береңнән сораша торган гадәт бар инде ул.)
12
+ — Казанга, - дин җавап бирде теге.
13
+ Вакыт кичкә таба иде миңа йомшак матрац, ап-ак
14
+ җәймәләр, матур одеяллар белән урын җәеп бирделәр. Урыныма менеп яттым. Теге кеше бер миңа, бер җәймәләргә карап алды.
15
+ — Кара әле, агай-эне, монда шулай урын да җәеп бирәләрмени? - ди, үзе һаман тәмәкесен тарта.
16
+ — Аерым акча түләсәң, җәеп бирәләр, - мин әйтәм. - Тизрәк заказ биреп калыгыз, югыйсә, урын әйберләренең бетеп китүе мөмкин, - дим.
17
+ — Аерым акча түләргә булгач, кирәкми, - ди теге кеше, - юкка акча әрәм итеп.
18
+ — Үз җаегызны үзегез беләсез инде, - мин әйтәм. - Шулай да, уйлап карагыз. Казанга кадәр ике суткага якын вакыт барасы бар бит әле...
19
+ Нәкъ шул вакытта күрше купеда тавыш купты: берәүгә, тәмәке тартмаучыларга билгеләнгән вагонда белә торып тәмәке тарткан өчен, штраф салдылар. Бу хәлне сизгәч, күршем тәмәкесен тиз генә яшерде дә куркынган тавыш белән пышылдап кына миңа сорау бирде.
20
+ — Әллә биредә тарткан өчен штраф салалар?
21
+ — Мин сезгә биредә тартырга ярамаганны башта ук әйттем бит. Белә торып тартуыгызны ташламаган өчен, әлбәттә, салырлар.
22
+ — Агай-эне, зинһар шаулама, тәмәкемне ташладым, - ди бу.
23
+ — Ярар, - мин әйтәм, - бер юлга әйтеп тормам, яңадан тәртипне бозмассыз.
24
+ Янәшә купеда тавыш басылды. Куркынган күршем тынычлап, иркен сулап куйды.
25
+ — Болай булгач, урын җәйдерми булмас, - диде ул.
26
+ — Нигә алай дип әйтәсез, әллә сез урын җәйдермәгән өчен дә штраф алалар дип уйлыйсызмы?
27
+ — Юк, алай дип уйламыйм.
28
+ — Нигә сон, "болай булгач" дисез? Сез бит урын җәйдерү өчен акча әрәм итмәск-ә б-улган идегез.
29
+ — Әйе шул. "Болай булгач" дигәнем, табышлы булгач, дигән сүз. Күрмәдекмени, көтмәгәндә табышлы булдым бит.
30
+ — Нинди табыш, нәрсә таптыгыз?
31
+ — Нәрсә булсын, акча.
32
+ — Кайдан таптыгыз, күпме?
33
+ — Күреп тордың ич, әле генә өч тәңкә табыш иттем.
34
+ — Күрмәдем, гражданин, ялгышасыздыр: сез урыныгыздан да кузгалмадыгыз.
35
+ — Тәмәке тарттыммы?
36
+ — Тарттыгыз.
37
+ — Тартырга ярамый торган вагонда тарткан өчен штраф түләргә тиеш идемме?
38
+ — Әйе, күрсәләр, түләтерләр иде.
39
+ — Мин түләмәдемме?
40
+ — Түләмәдегез.
41
+ — Шулай булгач, өч тәңкә янга калды ич. Табыш дигән сүз инде ул. Нигә шул акчага урын җәйдермәскә?..
42
+ "Бу кешенең, исәп-хисап эшләре кызык икән", - дип уйлап куйдым эчтән генә. Мондый кызык исәпле кешенең исемен дә белеп каласым килде. Сорадым.
43
+ — Әлтәф, - диде.
44
+ Ул көнне безнең арада сүз шуның белән бетте. Әлтәфкә дә урын җәеп бирделәр.
45
+ II
46
+ Иртәгесен мин уянганда, вагондагы бөтен кеше торып беткән иде инде. Кайсы юынып йөри, кайсы тәмләп-тәмләп ашап утыра, кайсы китап укый, кайсылары җыелышып домино уйныйлар. Тик минем күршем Әлтәф кенә, одеялы белән томаланган хәлдә, урынында ята иде әле. Мин торып юынып кердем. Бер станциядә төшеп, кыздырган тавык алып мендем. Чәй китерттем. Шактый вакыт үтте. Әлтәф һаман у-р5ы- ныннан кузгалмады. Җайлап кына ашый-эчә башладым. Тавык бик симез, ләззәтле булып чыкты. Юлда йөргәндә аппетит та шәп була бит ул, шундый кызып киттем: берүземә бер бөтен тавык эләкми дә калды. Эчәсене дә китерде, күрәсең, стакан белән чәйне ташып кына торалар. Эчәм дә эчәм. Тәннәр йомшарып, күкрәкләр киңәеп киткән кебек булды, һаман эчәм. Бер заман сәгатьне чыгарып карасам, уникене узып киткән. Ә минем күршем Әлтәф һаман тормый. Мышнап-мышнап урынында әйләнгәли дә — тына. Бераз тынып кына ята да тагын, борча талаган кеше төсле, әйләнгәли, уфылдый башлый. Түзмәдем, шулай бер уфылдаган арада сорау бирдем үзенә:
47
+ — Әлтәф иптәш, авырыйсызмы әллә, нишләп тормыйсыз? - дидем.
48
+ — Юк, авырткан-ниткон җирем юк, - дип җавап бирде.
49
+ Бераздан соң Әлтәфем кинәт кенә урыныннан торды да йөгерә-атлый тышка чыгып китте. Күп тә үтмәде, шулай ук йөгерә-атлый кире кереп, яңадан урынына менеп ятты. Яткан килеш кенә капчыгын чишеп, икмәк чыгарды. Яткан килеш кенә ашый башлады.
50
+ Аның болай озак ятуына эчем пошса да, һәркемнең үз ихтыяры үзендә дип, эчтән тындым.
51
+ Кич булды. Әлтәф һаман тормады. Түзмәдем, тагы сорадым.
52
+ — Сезгә ни булды, Әлтәф иптәш, - дидем, ятканыгызга бер сутка була бит инде, нигә бер дә торып утырмыйсыз? Үзегез авырмыйм да дисез?
53
+ — Акча түләп урын жәйдергәч, нигә ятмаска ди!
54
+ — Бер йокы туйдыргач, артыгы нигә аның? Озак йоклау канны азайта ди бит ул.
55
+ — Минем акчам артып бармый шул. Мин акчаны исәпләп тотарга яратам, - диде Әлтәф.
56
+ — Урыннан тормый ятуның акчаны исәпләп тотуга ни катнашы бар соң?
57
+ — Ник булмасын! - диде Әлтәф. - Син менә биш сум түләп урын җәйдердең дә, шул биш сумга ни барысы сигез сәгать кенә яттык. Мин исәпләп чыгардым инде: син жәйдергән урында бер сәгать яту алтмыш ике тиен ярымга тешә. Ә мин шул ук биш сумлык урында 24 сәгать ятам. Исәпләп карасаң, бер сәгать яту егерме бер тиеннән дә арзанга төшә. Менә хәзер чагыштырып кара: сәгатенә алтмыш ике тиен ярым түләү яхшыракмы, әллә егерме тиен түләүме? Исәп-хисапны белеп йөртергә кирәк аны.
58
+ Менә шуннан сон сөйләшеп кара инде син шул кеше белән.
59
+ III
60
+ Икенче тапкыр, һич көтмәгәндә, үзебезнең коридорда очраттым мин аны.
61
+ Бер көнне шулай соңга калып кына җыелыштан кайтып киләм. Үзебезнең коридорга килеп кердем. Караңгы. Белмим, лампочка бозылганмыдыр, пробка янган булганмыдыр, күзеңә төртсәләр дә күрмәслек караңгы. Аны-моны уйлап тормадым, таныш коридор буйлап, туп-туры үзебезнең ишеккә таба уза башладым. Көтмәгәндә кыштырдаган тавыш ишетелеп калды. Баскан урымымда тукталып, колакларымны сагайттым. Кемнеңдер мышнаганы ишетелә. Берәрсе усаллык эшләп азапланамы әллә дип, шырпы сызып җибәрдем. Бер кеше идәнгә чүгәләгән хәлдә, куллары белән капшанып, нәрсәдер эзли.
62
+ Шырпы яктысына күтәрелеп, йөзе белән миңа борылды бу. Жентекләбрәк карасам — Әлтәф.
63
+ — Нихәл, Әлтәф иптәш, - мин әйтәм, - нишләп йөрисез монда, кайдан килеп чыктыгыз?
64
+ — Авылдашны эзләп килгән идем дә, ишеген таба алмыйм. Шушы йортта тора дигәннәр иде.
65
+ — Ишекне идәннән эзлиләрмени?
66
+ — Мин идәннән шырпы эзлим, бер шырпым төшеп китте, - ди.
67
+ Мин, тагын бер шырпы сызып, идәнгә карадым. Идән яндырып ташланган шырпы төпчекләре белән чуарланган.
68
+ — Кем бу чаклы шырпы яндырган соң монда?
69
+ Әлтәф сөйләп биргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Болай булган икән: Әлтәф, караңгы коридорга килеп кергәч, үзенә кирәкле ишекне карау нияте белән шырпы сызмакчы булган. Тик кулына алган беренче шырпысын ялгышлык белән идәнгә төшереп җибәргән. Әлтәф, малны бик исәпләп тота торган кеше булгач, бер шырпы булса да югалып әрәм булмасын дип, икенче шырпыны яндырган да, төшеп киткән шырпыны эзли башлаган. Төшеп киткән шырпы табылмаган, сызылган шырпы янып бетеп, Әлтәфнең кулын пешерә башлаган. Шуннан соң Әлтәф ул шырпыны сүндереп ташлап, икенче шырпы сызган һәм теге югалган шырпыны эзләвендә дәвам иткән. Икенче шырпы да янып беткән, югалган шырпы табылмаган. Әлтәф өченче шырпыны сызган. Анысы да шулай файдасызга янып беткән. Дүртенче шырпы сызылган, бишенчесе, алтынчысы... унынчысы... тик, югалган шырпы табылмаган да табылмаган.
70
+ Әлтәф бөтенләй шырпысыз калган.
71
+ Ачуым килеп китте:
72
+ — Мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, - мин әйттем, - Әлтәф иптәш, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың.
73
+ Ул эндәшмәде. Мин аңа кирәкле ишекне күрсәттем дә: "Мә, шырпың өчен хафаланма", - дип, кулымдагы шырпыны тартмасы белән ана суздым.
74
+ Миннән алган шырпының берсен сызып яндырды да тагын идәнгә иелде бит... Ни дияргә дә белмәдем, кулымны гына селектем дә үз квартирама кереп киттем.
75
+ IV
76
+ Өченче тапкыр трамвайда очрады ул миңа. Мин трамвай вагонына кергәндә утыз тиенлек билет алып тора иде. Аның, белән бергә мин дә алдым. Исәнләштек. Андый вакытта, билгеле инде, берәр танышың очрадымы, кирәксә дә, кирәк булмаса да, әлеге дә баягы, аның кая баруын сорашу гадәткә кереп киткән. Мин дә сорадым моңардан:
77
+ — Кая киттегез, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш? Әллә пароходка утырып берәр якка китәргә чамалыйсызмы?
78
+ — Юк, уйлаганым да юк, - ди, - Бишбалта дигән җиргә генә барам, - ди.
79
+ — Соң, - мин әйтәм, - Бишбалтага гына булгач, нигә утыз тиенлек билет аласыз. Бишбалтага хәтле унбиш тиен генә тора бит ул?
80
+ — Шулай идемени, ай әттә генәсе... - дип борчыла башлады Әлтәф. Ай да вай килә. - Белмәдем бит, белмәдем. Мондагы кеше булмагач ни. Сорамадым да бит. Кеше утыз тиенгә алгач, мин бары да утыз тиен тора икән дип белдем шул. Кире алмаслар микән, ичмасам! Ә? Унбиш тиенне кире бирмәсләр микән? - ди.
81
+ — Белмим шул, - дим, - хәзер байтак вакыт үтте бит инде. Билетың да ертылган...
82
+ — Шулай да, барып карыйм әле, - диде дә бу, тыгызланып тулган кешеләрне төрткәләп, әрләшә-әрләшә артка — кондуктор янына китте. Ул арада Бишбалтага җитеп тә килә идек инде. Ни булса да, шушы китүдән яңадай минем янга әйләнеп килмәс, шунда төшеп калыр, дип уйладым да оныттым үзен.
83
+ Устьега килеп җиткәндә артыма әйләнеп карасам, Әлтәф һаман трамвайда.
84
+ — Бу ни хәл, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш. Сез бит Бишбалтада төшмәкче идегез? Нишләп монда кадәр килдегез?
85
+ — Унбиш тиенне кайтарып алып булмады бит тәки, - ди. - Түләнгән акча әрәм китмәсен инде дип килдем, - ди.
86
+ Актыккы тапкыр очратканда ярты үлек хәлендә күрдем мин аны.
87
+ Беркөнне шулай, әкрен генә атлап, урамнан узып барам. Эшем ашыгыч түгел, бераз һава алып, башымны ял иттерим дип, магазин тәрәзәләре саен тукталып, карана-карана барам. Бара торгач, бер ашханә ишеге төбенә килеп җиттем. Карыйм: әй күп кеше җыелган. Шаулашалар, һәркем, ни барлыгын күрергә теләп, уртага омтыла. Кеше һаман күбәя, һаман омтылалар, һаман тыгызланалар. Мин дә кызыксынып киттем. Бөтен кешенең күрәсе килгәч, ничек инде бер мин генә калыйм? Күрәсе килә бит. Бу хәтле кешенең күңелен үзенә тарткан вакыйганың нәрсә икәнен беләсе килә. Ә халык шундый күп, шундый тыгыз, шундый буталыш! Бу ыгы-зыгыны ерып, төркемнең уртасына керү мөмкин дә түгел. Нәрсә барлыгын белү кыенлашкан саен беләсе килә. Халык күбәйгәннән күбәя. Нишләргә? Нәрсә барлыгын белгәнче көтәргәме? Әллә ташлап китәргәме?
88
+ Шулай икеләнеп торганда, ашханә алдына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Ул арада каяндыр бер милиционер да килеп чыгып, халыкны тарата башлады. Халык бөтенләй таралып бетмәде бетүен, шулай да ашыгыч ярдәм машинасыннан чыккан ак халатлы кешеләргә юл бирделәр. Күп тә үтмәде, ак халатлы кешеләр, носилка белән күтәреп, бер кешене алып чыктылар. Машинага мендергән чакларында күреп калыйм дип, якынрак килеп карасам — Әлтәф! Әлеге черегән салам төсле сакалы югары чөелгән, йөзе ап-ак булган, авызына күбекләр килгән мескеннең.
89
+ Ни булганлыгы турында сөйләшергә дә өлгермәдем, машина Әлтәфне алып китеп тә барды.
90
+ Шулай да, бу тирәдә күптәнрәк уралучылардан сораштыргалый торгач, эшнең нәрсәдә икәне беленде.
91
+ Ул ашханәгә кергән булган икән. Аның белән янәшә өстәлдә утырган бер малай барын да карап, күреп торган.
92
+ Малай сөйли:
93
+ — Ул, мөгаен, юрамалый ниткәндер, үзен-үзе үтерергә уйлагандыр, ди. Ни, ди, бер порция ни, тары боткасы китертте. Аны ашап бетеп, ниен ялап куйды, тәлинкәсен. Аннан килеп бер савыт тоз ашады, боткасына нитеп. Бер шешә ак серкәне вич боткасына салып бетерде. Башланмаган бер савыт гәрчичне ялт иттерде. Вот малай, үзе күзләрен йома, ых... ых... килә, үзе ашый. Аннан соң ни...
94
+ Малайга сөйләп бетерергә дә ирек бирмиләр. Берәү дә ышанмый.
95
+ — Кит аннан, малай актыгы, юкны ялганлыйсың, булмас, диләр.
96
+ Ә мин әйтәм — булыр. Әлтәфне беләм бит мин. "Акчасы түләнгән, әрәм калмасын, арзанга төшсен" тигән дә инде ул, өстәлдә ни бар — берсен дә калдырмаган. Аның исәбе буенча уйлаганда, шулай туры килә. Әйткән идем шул мин аңар, - мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың дигән идем.
97
+ Минем күршедә торучы авылдашының әйтүенә караганда, Әлтәф ул юлы исән калган калуын. Тик акыл ала алмаган, күрәсең. Арзанлыгына кызыгып булса кирәк, кемнәндер, адәм яра алмый торган карама утын алган булган. Шуны яккан да, бик озак янгансыман күренгәч, җылысы чыгып бетмәсен дип, мичен сөремле килеш томалаган — башына ис тиеп үлгән, ди, мескен...
98
+ 1940
bylatypov/Әттә!_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,58 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Нурихан Фәттах
2
+ Әттә!
3
+ Дебаркадердан пароход палубасына салынган сырлы басмадан соңгы пассажир йөгереп үтте. Матрослар, бик җитез кыланып, басмаларны тартып алдылар; трослар ычкындырылды, иннек ябылды һәм канатлы тәгәрмәчләр, суга шап-шоп бәреп, башта әкрен генә, аннары һаман ныграк, кызурак әйләнә башладылар. Пароход сиздермичә генә дебаркадердан аерылып китте, бер йөз метр чамасы үргә менде дә. бик зур әйләнгеч ясап, түбәнгә таба борылды. Мин, палуба кырыена таянып, ерагая барган яр читенә, андагы каралтыларга, йортларга һәм су өстендә кыймылдашкан пароходкатерларга карап тордым да салкын җил исә башлагач та кереп киттем. Вакытны тизрәк үткәрү өчен мин, өченче класстагы үз урыныма утырып, китап укырга тотындым. Мин терсәкләр белән тез башына таянган көе, китапны бик түбән тотып, бөтен гәүдәм белән иелеп укыдым. Шулай утыра торгач, көтмәгәндә минем китапка бармак очлары пычранган бер бәләкәй генә ак кул килеп тотынды. Мин, укудан аерылып, башны күтәреп карарга мәҗбүр булдым. Каршымда яшь ярым-ике яшь чамасындагы бер ир бала басып тора иде.
4
+ Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Аның тулып, бүлтәеп торган бит очлары, авыз чите, бармаклары кебек, ниндидер нәрсәгә пычранган иде. Аның шулай мине укудан бүлдерүенә бик үк канәгать булмасам да, мин аны янымнан куып җибәрергә яисә кулын китаптан сыпырып төшерергә ашыкмадым, киресенчә, саран гына булса да елмайгандай итеп:
5
+ — Әллә укыйсың килә? — дидем.
6
+ Бала, ачусыз тавышымны ишетеп, тагын да ныграк кыюланып китте — китапка ике куллап тотынды да, минем сорауга җавап биргән кебек, китапны бар көченә тарткаларга тотынды. Шул ук вакытта чатнап торган көр тавыш белән:
7
+ — Титап! Титап! — дип кычкырды.
8
+ — Китап шул, китап,— дидем мин.
9
+ Малай, авызындагы берничә ак тешен күрсәтеп, куанычлы төс белән елмаеп җибәрде, китапны ычкындырды да, кисәк кенә борылып, читкә йөгереп китте һәм каршыдагы бер зур чемоданның тимерле тоткасын шалтыратырга тотынды.
10
+ — Тәтәй! Тәтәй! — диде ул, күрәсеңме, минем нинди зур һөнәрем бар, дигән шикелле, өледән-әле минем якка карап.
11
+ Мин, уку турында бөтенләй онытып, бу тиктормас, әрсез танышымның кыланышларын күзәтеп утыра башладым.
12
+ Чемодан тоткасын шалтырату аны тиздән туйдырды, ахрысы,— йөгереп ул яңадан минем янга килеп җитте, минем күзгә карап:
13
+ — Таз! Сәлам, таз! — диде.
14
+ — Нәрсә, нәрсә? — дидем мин, берни аңламыйча.
15
+ — Таз, таз! — диде минем дус, кулдагы карандаш кисәгенә үрелеп. Мин аны-моны искәреп өлгергәнче, малай карандашны эләктереп алды да китап битенең бер почмагыннан икенче почмагына кәкре-бөкре сызык сызып җибәрде.
16
+ — Ах, сине! — дидем мин, ачуланган булып.
17
+ Малай, үзенең бик үк ярап җитмәгән эш эшләвен шәйләп, көлә-көлә, чемо��ан ягына йөгереп китте. Мин, аның артыннан кул чабып:
18
+ — Тотыгыз, тотыгыз каракны! — дигән булдым. Шул чакны якында гына ниндидер хатын-кызның:
19
+ — Мәҗит! — дип эндәшкән тавышы ишетелде.
20
+ Ак яулыгын артка җибәреп бәйләгән, чандыр гына, озын гына гәүдәле, илле-алтмыш яшьләр чамасындагы бер карчык, аяк астына куелган чемоданнар, капчыклар һәм тыгызланып утырган кешеләр арасыннан үтеп, малай янына килде дә аны кулыннан тотып алды.
21
+ — Абыең укысын. Әйдә,—диде ул, баланы үз артыннан ияртмәкче булып. Мәҗитнең куанычлы йөзе үзгәреп китте, беленер-беленмәс кенә сызылып торган кашлары тартышып куйды һәм бөтен кыяфәте ризасыз бер төс алды. Ул шундук җылак тавыш белән киреләнеп кычкырырга, карчыкның (күрәсең, дәү әнисенең) сөякчел зур кулын кыйнарга тотынды. Аның моннан китәргә теләмәве ачыктан-ачык күренеп тора иде.
22
+ — Уйнасын, әйдә, уйнасын. Аның миңа бер зыяны да тими,— дидем мин карчыкка, күңелемнән исә: "Бик чорсыз өйрәткәннәр балаларын",— дип уйлап куйдым.
23
+ Әллә малайның теләгенә бик үк каршы килмәскә исәпләп, әллә инде минем сүзгә колак салып, Мәҗитне карчык башка кыстап тормады, кулын ычкындырды да, нишләтәсең инде сине, дигән бер кыяфәт белән, усал малаена карап тора башлады.
24
+ Мәҗиткә мин нәрсәм беләндер бик мәхәббәтле күрендем, ахрысы. Йөгергәләп ул тагын минем янга килеп җитте, ләкин монысында китапка әйләнеп тә карамады — утыргыч читенә тотынды да, боерган, таләп иткән бер тавыш белән:
25
+ — Мен! Мен! — диде, көчәнеп.
26
+ Мин аның утыргычка менәргә теләгәнлеген аңлап алдым. Китапны бер читкә куйдым да ипләп кенә аны үз яныма күтәреп алдым. Үз теләгенә ирешкәч, малайның куанычы эченә сыймады — авызын җырып көләргә, кычкырырга тотынды, бераз гына кәкре аякларын биегәндәге кебек селкетеп-селкетеп алды. Аннан соң сизмәстән китапны күтәреп минем тез өстенә ташлады да, үзенең һаман бер үк сүзен кабатлап:
27
+ — Таз, сәлам таз! — диде.
28
+ — Яз, сәлам яз,— диде дәү әнисе, ул әйткәнне олылар теленә күчереп. Ут бөрчөседөй тере, күңелле бу бала миңа торган саен ныграк ошый барды. Минем аңа ни дә булса бүләк итәсем килде. Аңа бирердәй нәрсә тапмакчы булып, мин кесәләремне актарырга тотындым. Чалбар кесәсеннән бер биш тиен бакыр чыгардым да:
29
+ — Нәрсә бу? — дидем.
30
+ — Аска! — диде Мәҗит, бер дә аптырап тормыйча. Биш тиенне ул тиз генә учына алып йомды. Аның учы шундый бәләкәй иде, уч төбендәге бакыр биш тиен шундый зур иде — уч төбен "аска" бөтенләй каплады һәм бармак араларыннан ялтырап күренеп калды.
31
+ Мәҗит кинәт акчаны бәреп җибәрде. Биш тиен бакыр чылтырап идәнгә төште, дуга сыман сызык ясап әз генә тәгәрәп барды да, кемнеңдер калын табанлы күн итегенә бәрелеп, капланып калды. Мәҗит идәнгә шуышып төште, биш тиенне барып алды да аны тагын бәреп җибәрде.
32
+ Акча бәреп уйнау аңа бик кызык тоелды, ахрысы,— биш тиенне бер бәрде, бер алды, акча эзләп утыргычлар астына кереп чыкты, акчасы ераграк тәгәрәсә яисә берәр әйбер арасына кереп кысылса, шундук аңа олылар ярдәмгә килде. Акча белән уйнауның да, ниһаять, кызыгы бетте. Мәҗит бер-ике мәртәбә минем тирәдән әйләнеп үтте дә, беркемгә дә, бернигә дә карамыйча, дәү әнисе янына барып утырды.
33
+ Минем кич шулай узып китте. Мин, палубага чыгып, саф һава сулап кердем һәм өске сәндерәдә урын җайлап, йокларга яттым.
34
+ Күпмедер вакыт үткәч, төн урталарында, йокы аралаш ниндидер бала җылаганны ишетеп, мин кисәк кенә уянып киттем. Төнлә ниндидер ят тавыш ишетеп, бигрәк тә бала җылаганны ишетеп уянып китүдән дә күңелсезрәк нәрсә юктыр. Җылау тавышына үртәлеп, яңадан йокыга китә алмыйча, мин озак кына яттым.
35
+ Шулай күпме ятканмындыр-хәтерләмим. Тик яңадан күземне ачып җибәргәндә инде бернинди җылау тавышы ишетелми, таң аткан һәм бөтен дөнья ничектер бик сәер рәвештә тынып калган иде. Башымны калкытып, тирә-ягыма каранып алдым: сәндерәләрдә беркем юк. Шул чакны мин пароходның Тәтешкә килеп җиткәнлеген аңлап алдым, идәнгә сикереп төштем дә чыга торган ишеккә юнәлдем. Пароходтан мин иң соңгы пассажир булып чыктым. Җиргә аяк баскач, өскә — вокзал бинасына мендем. Ләкин бу әле ярның иң өстенә менем җиттем дигән сүз түгел иде.
36
+ Тәтешкә беренче мәртәбә килеп төшкән кеше барыннан да элек монда Идел ярының биеклегенә игътибар итә. Бернинди агач-фәлөн үсмәгән һәм кайбер җирләрендә катлам-катлам булып аксыл, яшькелт ташлар, таш сыман ком кисәкләре күренеп торган шәрә кызыл яр елгага бик текә булып төшә. Өстә яр кырыеннан ук шәһәр урамнары башлана, ләкин дебаркадердан яисә вокзал йортыннан үрелеп карасаң, анда бер-ике бәләкәй өйдән, бакча киртәләреннән башка берни күрмисең. Өстәге яр читенә басып карасаң исә, елга кырыена сыенып утырган дебаркадер да, аның янындагы көймәләр дә, яр читенә елышкан йортлар да бик ерактагы кебек бәләкәй генә, уенчык кына булып күренә. Менә шушы таудай биек, кыядай текә ярга агач баскыч салынган. Югарыга таба туры гына сузылмыйча, боргаланып-сыргаланып менгән бу җәһәннәм баскычы шундый озын һәм аның басмалары шундый күп, шәһәргә юл тотучы кайбер кешеләр, аның очына барып чыкканчы, икешәр-өчәр мәртәбә туктап ял итеп алалар.
37
+ Минем кулда газетага төреп тоткан әлеге китаптан башка берни юк иде, шуңа күрә мин, вокзалда әз генә дә тоткарланып тормыйча, шәһәргә менә башладым. Озакламыйча мин баскычның буеннан-буена сибелгән һәм әкренләп-әкренләп югарыга таба үрмәләгән кешеләрнең иң арттагыларын куып та җиттем. Шул чакны баскычтагы кешеләр арасында мин кичәге карчыкны күреп алдым. Уң кулына ул Мәҗитне күтәргән, сул кулы белән баскыч култыксасына тотынып бара иде. Ул бик арыган иде.
38
+ — Әби! — дидем мин, бер-ике басма алга чыгып. Карчык туктап калды. Мин кулдагы китапны аңа тоттырдым да:
39
+ — Каяле, әби, Мәҗитне үзем күтәреп меним, — дидем. Мондый тәкъдимгә бик риза булып, ул Мәҗитне миңа бирде. Малай да киреләнеп тормады — күтәреп беләгемә утырту белән, балаларга гына хас эчкерсез ярату белән минем муеннан кочаклап алды.
40
+ — Син, әби, үз җаең белән генә менә тор, — дидем мин, кузгалып. Мәҗит миңа башта бик җиңел тоелса да, менә-менә ярыйсы ук авырая башлады. Мин еш-еш тын алдым, баланы әле сул як беләгемә, әле уң як беләгемә алыштырдым. Баскыч борылышындагы киң генә бер идәнле җиргә килеп менгәч тә, хәл җыяр өчен ясалган утыргычка утырдым да, Мәҗиткә эндәшеп:
41
+ — Дәү әбиеңне көтик инде... Артка калды...—дидем.
42
+ Карчык чыннан да бик артка калган иде. Бер ун минуттан ул безнең янга менеп җитте дә, сул кулы белән күкрәгенә тотынган көе, утыргычка килеп утырды.
43
+ — Ай... шушы баскычлар булмаса...—диде ул, тыны бетеп.
44
+ — Баскыч булмаса, бөтенләй менеп булмас иде,— дидем мин.
45
+ — Ай...мең-мең рәхмәт инде...—диде карчык.—Каян килеп чыктың... рәхмәт яугыры...
46
+ Мин башын күкрәгемә салып, тын гына минем тез өстендә утырган Мәҗиткә иелдем дә, аның белән сөйләшкән сыман:
47
+ — Абыйсын онытмаган,— дидем.
48
+ — Кичә...сине эзләп... теңкәгә тиеп бетте,—диде карчык.—Төне буе... көйсезләнеп, җылап чыкты...
49
+ Мин төнлә бала җылаган тавышка уянып китүемне искә төшердем һәм бераз сүзсез утыргач:
50
+ — Кем малае соң бу, әби? — дидем.
51
+ — Кемнеке дип әйтергә дә белмәссең инде,— диде карчык, беркадәр көттереп. Аннан соң, бала үзе ишетә-нитө күрмәсен, дигән сыман, тавышын әкренәйтеп: — Кызымныкы... Кызымның малае,—диде.— Казаннан алып кайтам... бөтенләйгә инде. Карт белән без икәү генә, тагын унбер яшьлек бер кызыбыз бар. Артмас әле. Моңа берни сиздермәбез, дибез инде... Тынышып торалмадылар шул, тынышып торалмадылар — нишләтәсең аларны? Язмыштыр инде. Язмыштан узмыш юк. Былтыр аерылыштылар. Болай бик әйбәт кеше ие үзе, бардың исә: "Әби!" дә "Бабай!" — дип кенә торадырые. Тынышалмадылар шул, тынышалмадылар. Төсе-бите белән сиңа тартымрак ул. Аерылышкачтын озак тормады — бер яшь кызга өйләнде. Баланы үзенә алырга иткәние дә, бирмәдек. Яшь хатыны да якын да җибәрмәгән: балаңны алдың исә, бер көн тормыйм, китәм, дигән. Шуннан соң тынды, бүтән сорамады. Акчасы килеп тора. Әле менә картка бишмәт тектердек шуңа, кыз үзенә күлмәк ясатты. Яшь кешегә авыр шул, авыр. Җиләктәй чагы дигәндәй. Бик чибәр минем кыз, бик чибәр! Гомер буена бер балага карап кына утырып булмый. Яхшы кеше туры килгәч, үзебез дә каршы килмәдек, "Чык!" дидек. Казанда үзенең йорты бар, бакчасы бар, аена меңгә якын акча ала. Ул байлык дисеңме, ул кием-салым дисеңме — өстенә ишелерлек, бүлмәләренә керсәң, әйләнеп чыккысыз. Балалы кеше бер җирдә дә сыймый шул, сыймый. Этле кунак өйгә сыймас, дип белми әйтмәгәннәр. Балаңны калдырып киләсең, дип әйтте, ди, балаң белән килер булсаң, булмый, дип әйтте, ди. Шәйхулла исемле, Бауман урамында таш кибеттә сату итә, беләсендер дә әле? Беренчесе забутта эшлидерие... Монысы белән тигез торсын инде. Бала кая китә соң ул! Тамыры Бохарда түгел. Тигез тору кирә��, тигез тору... һай, тигез торуларга ни җитә!
52
+ Карчыкны мин бүлдермичә тыңлап тордым. Бу минутта мин Бауман урамында таш кибеттә сату итүче Шәйхулла турында да, карчыкның икенче кияүгә чыгып бәхетле булган кызы турында да, аның төсе-бите белән миңа тартымрак беренче ире турында да уйламадым. Бу минутта мин ике атасы, ике анасы булган, ләкин шулай да чын ата-анадан гомерлеккә мәхрүм калган гөнаһсыз сабый турында уйладым. Ул миңа хәзер әллә ничек якын булып, ифрат дәрәҗәдә якын һәм кызганыч булып тоелды. Мин аны ныгытып күкрәгемә кыстым, аның әз генә пычранган татлы, йомшак бит алмасын үбеп алдым, ышанучан саф күзләренә тутырып карадым. Аның шушы ачык карашлы сабый күзләрендә миңа ниндидер моң-сагыш бар шикелле тоелды,— әйтерсең ул дәү әнисенең сөйләгәннәрен барысын да аңлап, күңеленнән кичереп утыра иде. Карчыкка бер сүз әйтмичә, мин урынымнан тордым. Минем арттан ул да кузгалды.
53
+ Мин хәзер баскычның текәлеген дә, кулдагы баланың авырлыгын да тоймадым һәм яр өстенә менеп җиткәнче бер генә мәртәбә дә тукталмадым. Урам читенә салынган такта басмадан бераз җир баргач, артка калган карчыкны көтеп алдым.
54
+ — Ярый әле, син очрадың... Аягың-кулың сызлаусыз булсын,—диде карчык, миңа рәхмәт укып.— Машина гына очрасын инде...
55
+ — Сау бул, әби,— дидем мин, китапны кире алып.— Син дә сау бул, Мәҗит, батыр булып үс.
56
+ Мәҗитне мин карчыкка суздым. Ләкин шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Бала, минем муенны кочаклап алган кулларын ычкындырырга теләмичә, кинәт чырылдап кычкырып җибәрде.
57
+ Мин аптырап калдым. Карчык исә, баланың җылавына өз генә дә игътибар итмичә, сөякчел каты куллары белән ничектер бик саксыз, тупас кыланып, аны миннән тартып алды.
58
+ Малай, шәфкатьсез куллардан ычкынырга теләп, аяклары белән тыпырчынды: бөтен гәүдәсе белән каерылып, ике кулын бергә сузып, һаман миңа таба омтылды. Җылаудан аның сыны катты, сулышы тукталды. Кинәт ул тынсыз-өнсез калды. Аның бозылган кызганыч йөзен, ике як битеннән агып төшкән күз яшьләрен күрмәскә теләп, мин тиз генә артыма борылдым. Минем борылуым булды, бала тирән итеп бер тын алды да, җан ачысы белән тагын да ныграк кычкырып җылап җибәрде. Шул чакны мин колак төбендә генә аның өзелеп: — Әттә! — дип кычкырган тавышын ишеттем.
bylatypov/Әтәч менгән читәнгә_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Әфсен түгел_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,268 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+
2
+ АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
3
+ Әфсен түгел
4
+
5
+ Ашыгыч телеграмма
6
+ Арадаш станцияләрдән бу хәбәрне тоткарсыз тапшыруларын үтенәбез.
7
+ Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор О'Нейрога.
8
+ "Хөрмәтле директор!
9
+ Җир атмосферасында очканда һеликоптерыбыз һәлакәткә очрады һәм аның белән бергә "Материализатор" аппараты да югалды. Экипаж арасыннан корбаннар юк. Авариянең сәбәпләре тулы рапортыбызда җентекләп күрсәтелер. Аппарат махсус савытка салынып, һава кермәслек итеп томаланган, ләкин, бәхетсезлеккә каршы, һәлакәт урынының төгәл координатлары билгесез. Җир планетасының ул тирәләрен куе урманнар каплаган, сазлыклар күп, халык аз яши, шулай, булгач, материализаторның кеше кулына төшү ихтималы юк чамасында. Хәзерге вакытта без Өченче планетаның иярченендә. Планета халкы аны Ай дип йөртә. Тикшерү эшләре алып барабыз һәм Ай минералларыннан кайтыр юллык атомтөш ягулыгы әзерлибез. Күрсәтмәләр көтеп, сәяхәт җитәкчесе O'Шейли, 10203 ел, өченче квартал, беренче декада (җирле халык исәбендә Елкы елы, Сөнбел ае)".
10
+ Үтә ашыгыч. Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы тоткарсыз үткәрергә боерам.
11
+ Адрес: Киек Каз Юлының Уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз системасы, Өченче планетаның иярчене. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О Шейлига. "Командор!
12
+ Материализаторны югалту һәм аны тапмыйча кайту — җинаять белән бер. Аппаратның кыргыйлар кулына эләгүе ифрат зур бәла китереп чыгарырга, моның нәтиҗәләре сез ачкан планетада гына түгел, бөтен Кояш системасында, хәтта якын йолдызларда да чагылырга мөмкин. Иҗтимагый-тарихи үсешкә чит йогынтыларны тыю турындагы гомумгалактик карарны исегезгә төшерәм. Сезгә, шулай ук бөтен экипажга, каты кисәтү ясыйм һәм аппаратны алып кайту өчен кичегүсез чара күрергә тәкъдим итәм. Җир халкы белән сирәк аралашыгыз, кем булуыгызны сиздермәгез, югыйсә кыргыйлар аңында гайре табигый көчләргә инануны тагын да көчәйтүегез мөмкин. Радиохәбәрләрегездә хискә бирелмәгез һәм Җир халкы сүзләрен (терминнарын) кулланмагыз.
13
+ Космик Үзәк директоры, Куш йолдызлар премиясе лауреаты O'Нейро. 10203 ел, дүртенче квартал, беренче декада".
14
+ Кыл кушып үргән җәтмәсе тагы буш чыккач, Котлы Шәнгәрәй ачуыннан карганып куйды. Кичтән, балыкка чыгып китәр алдыннан, белгән догаларын да укыштырган иде югыйсә. Килешли дә, баш өстенә тарыдай сибелгән йолдызларга карап, теләкләр теләп килде... Кул арты киткән дисәң дә инде... Әллә соң балыгы кырылып беткәнме? Тузга язмаганны! Очсыз-кырыйсыз Болгар йортында урман бетәрме? Мишә хәтле Мишәдә балык бетәрме?
15
+ Балык тозлау, кышкылыкка һәм көнбаешыннан махсус килә торган христиан сәүдәгәрләренә сатарга балык киптерү-каклау өчен иң әйбәт вакытлар. Шушы атналарда тотып каласы иде. Аннан бүтән эшләр көтә: урманда ике тапкыр алты җирдә чолык билгеләп куйган иде, кеше кү��е төшкәләгәнче аларның балын аласы бар. Аю-ахуннар да бал дигәндә муеннарын сындырырга разый. Бал булса, ипекәй була дигән сүз, аны Идел буйлатып зур-зур каекларда — учаннарда китереп саталар. Аннары, әкренләп, киек аулау чоры башлана. Бурсыклар симерә, берәр аю эләксә дә ярап куяр иде. Янә китереп, болан ауларын рәтлисе, абзар-кураны кышка әзерлисе бар. Былтыр Субаш кешеләреннән, юкә суеп, шуннан җиңелчә аяк киеме — чабата ясарга өйрәнгән иде. Юкә әзерләргә кирәк. Өлкән малае Рәхим дә кул арасына керә башлады инде. Кеше саен өчәр кием чабата ясаса, кышның-кыш буена җитәр, Алла боерса. Күн итекләр тузмас. Юкагачтан курыс төшереп, түбәләрне дә әйбәтләп ябып җибәрсә, өйгә җил-буран үтмәс. Мунча бурап куйсаң да шәп булыр иде. Болгардагы мунчалар кебек үк булмаса да, каен себеркесе белән әйбәтләп чабынып чыксаң, тәннәрең яңарган күк була. Балаларга да чисталык бик кирәк... Шулай, әкренләп, тернәкләнеп китеп булыр кебек бу яңа җирләрдә...
16
+ Шәһәри Болгардан качканга ике ел тула инде. Бөтен йорт-җир шунда калды. Качмас идең дә, еллары бик тынычсызга китте. Кояш баешыннан ак инал гаскәрләре гел борчып тора, хәзәрләр елның-елында талап, ут салып китәләр. Ясак түләмисез, дип интектерәләр. Болгарны ничә тапкыр җимерделәр инде. Усал-унтагайлар күбәйде, Идел буенча каекларга төялеп елга баскыннары килеп-китеп йөри башлады, кояш чыгышыннан — Каракорым дигән ерак бер каладан, тәбәнәк атларга атланган аяусыз монгол явы ябырылып килә дигәнне ишеткәч, күршесе һәм җан дусты Колгали белән киңәште дә, сатардай әйберләрен сатып, күп нәрсәне болай гына калдырып, арбалар юнәтеп, Идел ярыннан югарыга таба күченеп киттеләр...
17
+ Ят җиргә, Мишә буйларына, Субаш кешеләре арасына килеп урнашып, киез тирмә генә кордылар да яши башладылар. Әллә нихәтле урман егарга, йорт-кура өчен урын арчырга туры килде. Шәнгәрәйнең беләкләре таза чак, ә тормышка ул теше-тырнагы белән ябышкан иде. Еллар гына тыныч торсын, Шәнгәрәй бөтен хуҗалыгын җайга салып җибәрер әле. Колгали белән кое казырлар, урман аланын киңәйтеп, иген игә башларлар. Малайлар үсә төшкәч, берәрсен тимерче осталыгына өйрәтү дә хыялда йөри иде... Бәлки киләчәктә монда зур бер авыл, йә кала үсеп чыгар һәм аңа Котлы Шәнгәрәй исеме кушарлар. Ә бәлки Колгали нәселе ныграк тамыр җәяр...
18
+ Шуларны уйлый-уйлый, Шәнгәрәй җәтмәсен тагы елга култыгына аркылы салып чыкты. Аннары катык белән көлчә ашады, җиләк изеп әчкелтем су эчте. Якынтирәдән бер әйләнеп килерлек вакыт бар иде әле.
19
+ Көймәсен ныклап бәйләп куеп, Шәнгәрәй култык тирәли әйләнергә карар итте. Эче куыш агач очрамасмы? Аннан менә дигән бүрәнә умарта чыга, тәпән ясап була. Йә менә болан мөгезе тапмасмы?
20
+ Алтын тапсаң иде... Юк шул, бу тирәдә алтын сибелмәгән. Асылташлар да юк монда. Тәрәзәгә куела торган үтә күренмәле яссу ташлар да очрамый. Шунлыктан тәрәзәгә карындык тарттырып куясың. Булмаса, ансыз да яши бирәсең. Аның каравы, урман-суларга, киекләргә бай Болгар йорты. Аю, бүре, төлкедән кала, селәүсен, бурсык, кабан, кондыз, сусар, ас, кама, тиен кебекләр дә тулып ята. Болан, поши күп. Яз көне һәм көзләрен күлләр үрдәк оясына әйләнә. Мишә тирәсен аккошлар да ярата. Урманнар чикләвек, чия, шомыртка, төрле җиләкләргә бай.
21
+ Котлы Шәнгәрәй вакытны кояшка карап чамалый, ком-су сәгатьләре хакында ишетеп кенә белә, аларын да кирәксез нәрсәгә хисаплый иде. Вакытны секундларга бүлеп өләшә торган саран заманаларга кадәр кешелек дөньясының җиде- сигез йөз еллар алга атлыйсы бар иде шул әле. Ә Шәнгәрәйнең вакыты чикләнмәгән, ул һаваны да күкрәк тутырып сулый, теләгән агачын кисеп аудара, теләгән җәнлеген (көче генә җитсен) аулый һәм, табигать белән берлектә, үзе белмәгән тәрәккыят юлыннан карусыз атлый иде.
22
+ Шәңгәрәй, татлы хыялларга чумган килеш, бер казыкка тотынып, комлы яр буенда басып тора иде. Мәгъ- риптә яңгыр болытлары күперә башлады. Агач яфракларын шаулатып җил исеп куйды. Елга өсте капыл җыерчыкланып китте. Әйтерсең лә табигать бер уфтанып куйды... "Җәтмәне җыештырырга кирәк", - дип уйлады Шәңгәрәй һәм кинәт үзе тотынган казыкка игътибар итте. Ул аны сынып корыган яшь агач дип уйлаган иде. Ләкин бу казык дигәне агач түгел, бәлки, тимер шикелле нәрсә булып чыкты! Ул коңгырт тутык белән капланган, җил-яңгыр ашаудан, күрәсең, шадраланып беткән. Шәңгәрәй, сискәнеп, кулын тартып алды. Әкәмәт! Тимер кебек кыйбатлы әйберне монда кайсы юләре кагып куйды икән? Бу тимердән ярты авылга җитәрлек сука калаклары ясап булыр иде бит! Ничә сөңге башы гына чыгар иде!
23
+ Шәңгәрәй курка-курка гына тагы казыкка кагылды. Тимер салкынча иде. Шәңгәрәй казыкны кымшатырга тырышып карады. Кая ул! Йөзьяшәр имән дә болай төпләнеп утырмас. Монда балта-көрәк ише коралсыз эш түнтәрерлек түгел иде. "Иртәгә үк киләм дә казып алам", - дип күңел төбенә салып куйды Шәңгәрәй.
24
+ Җәтмәдә берән-сәрән генә булса да балыклар чәбәләнә иде. Хәтта бер чуртан да эләккән. Калганы ваклар — чабак, бәртәс балалары, зәңгелә. Чү, нишләп авырайды соң әле? Төпкә-мазарга эләксә, ычкындыра алмыйча җәфа чигәрсең. Тырыша торгач, Шәңгәрәй җәтмәне сөйрәп чыгарды. Анда агач төбе дисәң төп түгел, ниндидер бер йомры нәрсә бар иде. Балыкчы аны карарга ашыкмады, башта чабакларны чүпләп сөкәгә салды. Күп тә түгел, шулай да ике-өч чиләк булыр.
25
+ Терсәк буе гына булса да, йомры әйбер алагаем авыр иде. Ул, ләмгә катып, бака ефәгенә төренгән. Таяк белән кыргач, кызгылт гәрәбәгә охшаган бер нәрсә күренде. Котлы Шәнгәрәйнең йөрәге кагып-талпынып куйды: "Их, чүлмәк булып, эче тулы алтын тәңкәләр булсачы!" - дип ялварды ул. "Чүлмәк"не әйбәтләп юганнан соң, аның өмете тагы да зурайды, чөнки бу нәрсә гади ташка һич тә охшамаган, аны адәм кулы ясаганы көн күк ачык иде.
26
+ "Чүлмәк"не кеше-кара күрмәгәндә, хәзер үк ачып караудан да яхшысы юк иде, әлбәттә. Хәзинә булса, билгеле, Колгалиләр белән дә бүлешер...
27
+ Котлы Шәңгәрәй табылдыкны тегеләй дә, болай да боргалап карады, ләкин капкач кебек нәрсәсен дә, йозак йә келә кебек нәрсә дә тапмады. Шуннан соң ул саллы гына бер чуерташ алып килеп савытны төяргә тотынды. Гаҗәп: "чүлмәк"тә яньчелгән эз дә калмый иде. Ләкин Котлы Шәңгәрәй борынгыларга хас бер үҗәтлек белән һаман сугуын белде. "Чүлмәк" чылт итеп ачылгач, Шәңгәрәй үзе дә аптырап китте. Калтыранган куллары белән савыт эчендәге төргәкне алды. Йомшак каен тузына тартым кыштырдавык нәрсәне сүткәч, эченнән кирпеч рәвешлек бер әйбер килеп чыкты. Ни булыр икән?
28
+ Кирпечнең яссы ягында әллә нинди сызыклар, тамгалар. Котлы Шәнгәрәйнең мондыйрак сызыкларны Шәһәри Болгарга килгән Багдад илчеләренең кояш сәгатендә күргәне бар. Гарәп илчеләре күләгәнең кайсы сызык янына төшүенә карап вакытны үлчи беләләр. Ни генә әйтсәң дә, галим кешеләр шул, моңдагы кебек кара халык түгел.
29
+ Табылдыкның авырлыгы ярты батманнан ким булмас. Шәнгәрәй аны кабат төреп юл капчыгына салды. Җәтмәне яшертен җиргә элеп куйгалаганчы, кояш агачлар арасына төшеп күмелде. Шәнгәрәй каегын ныгытып бәйләде, ботак-сатак белән каплады, аннары, капчыгы белән сөкәсен иңенә асып, өенә юл тотты.
30
+ Өйгә тикле өч чакрым ара үтәсе бар иде. Ерак та түгел кебек, ләкин моңда юл юк, әйләнеч сукмаклар гына.
31
+ Куелыкта инде караңгы төшә башлады. Хәер, ачык җирләрдә энә сапларлык якты иде әле.
32
+ Котлы Шәнгәрәйне улы Рәхимкул белән Ташбаш дигән сунар эте каршылады.
33
+ — Әткәем! Күп тоттыңмы? - дип сорады Рәхимкул, чабып килеп җитү белән.
34
+ Әтисе малайның башыннан сыйпады.
35
+ — Җитәрлек... - дип елмайды ул көчәнеп кенә, бик арыган кыяфәттә.
36
+ — У-у, чуртан бар икән! Тешләре...
37
+ — Анысын ипи эченә салып пешерербез, - диде балыкчы.
38
+ — Субаш авылындагы кебекме?
39
+ — Ие. Субаш халкы балык тотарга да, пешерергә дә оста... Әнкәң нишли әле?
40
+ — Әнкәй сиңа чалбар әмәлли. Биш энә сындырды инде...
41
+ — Энәләре начаргадыр, хәерсез... Корыч энә булсайде...
42
+ — Ни ул корыч, әти, ә?
43
+ — Ни дип... тимер инд-е.- Тимернең катысы. Мин бе леп бетермим. Менә үзең үскәчтен тимерче булырсың. Барын да белерсең. Ә сез ни эшләр җимердегез?
44
+ — Мин су ташыдым. Өй түренә текмә читән үрә башладым...
45
+ — Ә энең?
46
+ — Алмыш елаудан бушамады. Көне буе...
47
+ — Нишләп икән?
48
+ — Учак янында утырганда аягына утлы күмер чәчрәгән.
49
+ — Ай-яй... Йомырка сарысы сөртергә кирәк иде.
50
+ — Сөрттек. Бака яфрагы да капладык.
51
+ Утыртма читән белән әйләндереп алынган ишегалдына керделәр. Шәнгәрәйнең хатыны Иртәгөл ишек катына йөгереп чыкты. Дөнья читендә, карурман эчендә, телләрен дә аңышып җитмәгән икенче халык арасында яшәве бу хатынга җиңел түгелдер. Ләкин Иртәгөл ире артыннан җир читенә барырга да әзер. Ул аңа туганнары ризалыгыннан башка чыкты, чөнки туган-тумачалары аны ислам диненә күчкән бер сәүдәгәргә бирмәкче иделәр.
52
+ — Атасы, бик алҗыгансыңдыр? - аның беренче сүзе шул булды.
53
+ — Әллә ни түгел. - диде Шәнгәрәй һәм, сер бирмәскә тырышып, гәүдәсен турайтты.
54
+ — Тамак ялгап ал, әзрәк пешкән ит бар, - диде Иртәгөл.
55
+ — Итне каян алдың? - дип сорады ире.
56
+ — Колгалинең туры алашасы аягын сындырды. Суйдылар, - дип җавап бирде Иртәгөл, атны да, күршеләрен дә кызганган кыяфәттә.
57
+ Шәнгәрәй дә башын чайкап куйды. Начар, бик начар! Атларның аерата кирәк чагы бит хәзер. Күпме урман төплисе бар. Киләсе елны, Алла боерган булса, арыш, борчак, киндер чәчәргә ниятләнгәннәр иде. Ә атлар ике йортка өч бөртек кенә...
58
+ Шәнгәрәй, балыгын баскыч төбендә калдырып, өйгә узды һәм юл капчыгын ян сәкегә куйды.
59
+ Өй эче караңгы иде. Баш сыярлык кына тәрәзә уемнары якты кертми диярлек. Почмактагы мич авызыннан гына йөгерек учак яктысы төшеп тора. Түр сәкедә Шәңгәрәйнең кече малае Алмыш ята иде. Сабый, аруданмы, әллә чирдәнме, йокыга талган. Өстенә япкан сары туны астыннан аяклары күренеп тора. Шәнгәрәй малайның аягын карады. Пешкән җире кызарган, бер-ике куык кабарып чыккан.
60
+ Хуҗа, мич алдына махсус телеп куйган чыралар алып, берсен учактан кабызды да кирпеч ярыгына кыстырды. Өй эче яктырып китте, ләкин төтен, ыс сеңгән почмаклар тагын да караңгыланган кебек булдылар.
61
+ Сәер табылдыкны Шәнгәрәй тамак ялгагач кына күрсәтте.
62
+ Күрсәтүе күрсәтү, ә менә "кирпеч"не чыгаргач, өй эче зәңгәрсу яктыга чумды. Чыра яктысын күмәрлек нур сибеп торган ялтыравык нәрсәне күргәч, Рәхимкулның күзләре шар булды.
63
+ — Бу әллә алтынмы, әткәй? - диде ул һәм курка-курка гына бармак очларын "кирпеч"кә тидерде.
64
+ — Алтынын алтын түгел... - диде Котлы Шәнгәрәй, муен артын сыпырып.
65
+ Казан тирәсендә кайнашкан Иртәгөл:
66
+ — Сихерле нәмәстә булмагае... - дип шик белдерде. - Чүлмәк эченнән таптым дисеңме әле?
67
+ — Бәләкәйрәк тәпән күк нәрсә эченнән... Тәпәне ачылды-китте берзаман...
68
+ — Сак була күрегез, зәхмәте кагылмасын.
69
+ — Нинди зәхмәт?
70
+ — Балыкчы турындагы әкиятне оныттыгызмыни? - Болгарда чакта гарәпләрдә ялланып эшләгән Алпамыш сөйләгән иде.
71
+ — Ә теге, эченә җен томалап куйган чүлмәк... - дип элдереп алды Рәхимкул.
72
+ — Шул инде, шул!
73
+ Котлы Шәнгәрәй хатыны сүзеннән бик чыкмый торган иде. Ни әйтсәң дә, хәреф таный белә аның хатыны. Бер кыш бикәгә йөреп укыган...
74
+ Сихерле шакмакны сәке астына куйдылар.
75
+ Кичтән Алмыш уянып бер йотым сөт эчте дә тагы урынына ауды. Малайның тәне кызыша башлавын белгәч, әтисе белән әнисе хафага төштеләр. Аягы гына пешмәгәндер бу баланың, кояш та суккандыр дигән уйга килделәр. Баллы суның да, әрем төнәтмәсенең дә файдасы тимәде. Бәләкәй Алмыш ах-ух килеп ятты...
76
+ Төнлә, барысы да йоклап беткәч, өйалдында яткан Рәхимкул әкрен генә торып ишекне шыпырт кына ачып керде дә ян сәке буена үрмәләп килде. Төргәкне капшап тапты һәм, беркавым тыңлап торгач, кире ишеккә таба үрмәләде.
77
+ ...Лапас арты салкын ай нурларына коенган иде. Малай төргәкне шунда сүтте. Тотып карауга "кирпеч" җылы сыман тоелды аңа.. Рәхимкул, шакмакны ачарга тырышып, төрле җирләрен кысып, каергалап маташты. "Их, эченнән алыптай җен чыксын иде дә: "Йә, кодрәтле хуҗам, сиңа нәмә кирәк? Акбүз ат кирәкме? Күкбүз атмы? Мең манаралы, җиде йөз дә җитмеш җиде катлы хан сарае салып биримме?" - дисен иде... Мин нәрсә сорар идем икән? Алтыны да, көмеше дә кирәкми. Әнкәйгә гәрәбә муенса сорар идем. Әткәйгә балта, аннары чалгы сорар идем. Алмышка...
78
+ Малай, хыялга бирелеп, кулындагы шакмакка җан кергәнен сизми дә калды.
79
+ Шакмак нур сибә башлады, аның яктысында хәтта күләгә төшә иде. Шул ук вакытта шакмак эченнән божан гүелдәгән кебек тавыш ишетелеп тора. Рәхимкул, бер мизгелгә генә каушап калып, аны кулыннан төшереп җибәрде. Ләкин Болгар малае куркак куян нәселеннән түгел иде. Ул тартманы яңадан кулына алды да бик игътибар белән тикшереп чыкты. Менә бу ягында әллә нинди язу-тамгалар, ә бу кырыенда кечкенә генә төймә бар. Төймәсе зәңгәрләнеп тора. Ни икән ул?
80
+ — Җен, и кодрәтле зат! - дип пышылдады малай. - Әгәренки син әйбәт җен булсаң, Алмышка шәп күн итек
81
+ бир, йомры башлы, каты үкчәле булсын... Миңа син бишмәт тегеп бир, аннары очлы бүрек... Әнкәйгә гәрәбә муенса, әткәйгә үтмәсләнми торган балта, чалгы, өтергеләр бир. Кызганма, җен... Мин дә буш итмәм... Җиләк ашатырмын... Гөмбә яратсаң — гөмбә...
82
+ Шул мәлне нәзек кенә итеп сызгырган тавыш ишетелә башлады. Кышкы бураннарда морҗаны ачып тыңласаң, мич алдында шундый сызгыру ишетелә.
83
+ һавада җиләс бер хәрәкәт сизелде. Шакмак эченә һава ургылып керә иде, җиле шуннан икән. Аннары... аннары шакмак тагы җиргә төшеп китте. Тик бу юлы иңде Рәхимкул гаепле түгел, шакмак малайны үзеннән читкә таба этә иде! Йомшак кына этә, ләкин аякта басып торам да димә! Рәхимкул бер-ике адым гына артка чигенде, әмма качмады.
84
+ Каршысыңда бер пар ялтыравык күн итек пәйда булгач та гаҗәпләнмәде малай, үзе кушканнарның үтәлүе аңа бик табигый булып тоелды.
85
+ Күн итектән соң, чират буенча, сырган бишмәт, менә дигән җылы йонлач бүрек, күз явын алырлык муенса, чәч кырырлык үткен чалгы, балта, төрле өтергеләр барлыкка килде.
86
+ — Бу хәл юньлегә түгел, атасы, - диде Иртәгөл. - Юк, юк, хәерлегә түгел! Мондый затлы нәрсәләрне берәү дә бушка бирми.
87
+ — Бушка ук түгел бит, - дип йомшак кына каршы төште Шәңгәрәй. - Мин аны су төбеннән чыгардым. Коткардым...
88
+ — Курыкма, әткәй! - дип әтисенә ярдәмгә килеп җитте Рәхимкул. - Әйбәт әйбер бу! Ни телисең, шуны коеп бирә. Күр, гәрәбәсе нинди матур.
89
+ — Каян ала соң ул аны? - дип кашларын җыерды әнкәсе. - Кечтеки генә нәрсәдер үзе!
90
+ — Һавадан, әнкәй, һавадан!
91
+ — Ә һава ни?
92
+ Монысын Рәхимкул белми иде. Хәер, моны әле Мәгърип белән Мәшрикънең иң атаклы гыйлем ияләре дә белми, һава... Күзгә дә күренми торган нәрсә үзе, ә менә җилгә каршы йөгереп кара!
93
+ — Юк, юк! - дип тәкрарлады Иртәгөл. - Гәрәбәсе дә кирәкмәс, йә зәхмәте кагылыр...
94
+ — Балтасы бик шәп, анасы, - дип карады Котлы Шәңгәрәй. - Авыл түгел, кала салырга була, кала! Ул чалгы��ы... Печәнне үзе чаба бит, әй...
95
+ — Әнкәй дим, әйдә, Алмышка дару сорыйбыз, - дип тәкъдим итте шулчакны Рәхимкул.
96
+ — Тузга язмаганны. - дип каршы төште әнкәсе.
97
+ — Бирер микән? - диде Шәңгәрәй, уйчанланып.
98
+ — Бирә, әткәй! - диде уллары һәм аны-моны сорап тормастан, өйгә йөгереп керде дә тылсымлы тартманы баскыч төбенә алып чыкты.
99
+ — Җә әле, күрик, син аны нишләткән идең? - дип сорады әтисе.
100
+ — Менә болай боргаладым, аннары китереп менә бу төшенә бармак очы белән бастым. Үзем теләк теләдем, миңа шундый-шундый нәрсәләр бир, дидем...
101
+ — Ярый, хуш, алай булгачтын дару сорап кара. Пешкән җиргә сөртә торган бер дару, янә кояш сугудан тагы берәрне...
102
+ Рәхимкул, сихер иясе кебек кыланып, "кирпеч"не бөтергәләде дә зәңгәр төймәсенә төртте.
103
+ — Игелекле зат, син Алмышның пешкән җирен дәваларга дару бирсәңче, - дип пышылдады ул. - Сөртү белән төзәлерлек булсын, азып китмәсен. Баш сызлаудан да дару бир. Алмышның тәне кызыша, ә монда табиплар да, им-томчылар да юк...
104
+ Ике тапкыр унга тикле санарлык вакыт узуга, дарулар баскыч төбенә килеп утырды.
105
+ — Йа, ходай... - дип пышылдады Иртәгөл, агарынып.
106
+ Даруларның берсе сай гына тәлинкәдә, икенчесе кытай тустаганы — чынаяк кебек тирәнрәк савытта иде.
107
+ — Монысы эчәргә икән, - дип куйды Шәңгәрәй.
108
+ Балтырына шифалы май сөртеп, татлы дару эчергәч, Алмышның хәле күзгә күренеп яхшырды. Күп тә үтмәде, ялт итеп ишегалдына чыгып җитте малаең. Аңа шыгырдап торган күн итек кигезделәр. Малайның түбәсе күккә тиде.
109
+ — Шәңгәрәй... - дип пышылдады Иртәгөл. - Әллә соң, мин әйтәм, сөт чиләге белән казан да сорыйбызмы? Бакыр казанны ямый-ямый үзең дә туеп беткәнсеңдер инде.
110
+ — Һе! - дип куйды Котлы Шәңгәрәй һәм өлкән малаена карап алды.
111
+ Тегесе, эреләнеп, тамак кырган булды.
112
+ — Бер, ике, өч, бездә гайрәт, бездә көч! - диде ул такмаклап һәм "сихеренә" кереште.
113
+ Әмма бу юлы рәтле-башлы нәрсә чыкмады кебек. Чиләк белән казан урынына әллә ни төсле генә шөкәтсез нәрсәләр барлыкка килде.
114
+ — Абау, болар ни-нәрсә? - дип аптырады хуҗа хатын.
115
+ — Туктале, әнкәй, - диде аңа Рәхимкул. - Син бит сөт чиләге дидең, аның нинди буласын әйтмәдең. Казанның да төрлесе була ич. Бер төрлесе саплы, учакка асышлы, сылап куела торганы да бар...
116
+ — Сөт чиләге җип-җиңел, нык, чиста булсын. Үзеңдә сөт ачымасын... Казаны сапсыз кирәк, тиз генә янып тишелерлек булмасын иде...
117
+ — Агач чиләкме?
118
+ — Калай булсын. Җизме шунда... - дип сүз кушты Шәнгәрәй.
119
+ — Менә хәзер аңлашылды, - диде малайлары.
120
+ Шулчагында баягы нәрсәләр эреп юк булдылар. Алар урынына яңалары ясалды.
121
+ Сөт чиләге гаҗәп әйбәт килеп чыкты. Аның эче ак эмаль белән, тышы зәңгәр буяу белән капланып, кызыл чәчәкләр төшерелгән иде. Казанга килгәндә исә, анысы да бакырдан түгел, бәлки кара металлдан иде. Чуен, ахрысы. Шәнгәрәй шул сәгатьтә үк иске казанын кубарып алып яңасын урнаштырып куйды. Ә инде Иртәгөл апаның чиләккә ничек куанганын сөйләп тә бетерерлек түгел иде.
122
+ Алмыш һаман зу��лар тирәсендә бөтерелеп йөрде. Ләкин сәламәт балага игътибар бермә-бер кимеде. Шуңа күрә малай бер-бер чир табып булмасмы дип уйлана башлады. Бармагын ишеккә кыстырмакчы иде дә, авыртудан куркып, бу уеннан кире кайтты.
123
+ — Әти, әти дим! Кара инде... - дип ялынды ул. - Миңа йә кылыч, йә хәнҗәр кирәк. Мин ювари булам. Мәргән булам! Дошманнарны кырам... Сугышмаслык итәм мин аларны!
124
+ Әмма әтисе малайны куалап ук җибәрде:
125
+ — Авызыңнан җил алсын, туйган инде ул кылычлардан! - диде. Шулай да үзсүзле малайга сөяк саплы пәке "эшләтергә" туры килде. Шәнгәрәй үзенә аучы пычагы сорап алды.
126
+ Кеше дигәнең бик тиз бозылучан, ә нәфеснең чиге юк.. Курку-шикләнүләр бетте, теләк-хаҗәтләр артканнан-арта барды, баскыч төбе, аннары өйалды һәртөрле кирәк-яраклар һәм бик үк кирәк тә булмаган әйберләр белән тулды.
127
+ Үтә ашыгыч
128
+ Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы
129
+ беренче чиратта үткәрергә боерам.
130
+ Адрес: Киек Каз Юлының уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз (Кояш) системасы, Өченче планета, Ай. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О' Шейлига.
131
+ "Хөрмәтле командор!
132
+ Динамо-үзәктән альфа-туннель буенча энергия саркып югала. Димәк, сезнең материализатордан кемдер файдалана. Гыйльми эшләрегезне куеп торыгыз һәм аппаратны кичекмәстән эзләп табыгыз".
133
+ Космик Үзәк директоры
134
+ O'Нейро.
135
+ 10205 ел, икенче квартал.
136
+ Ашыгыч
137
+ Ретранслятор станцияләрдән бу
138
+ космограмманы тоткарсыз тапшыруларын
139
+ үтенәбез.
140
+ Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән
141
+ йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә,
142
+ директор О Нейрога.
143
+ "Хөрмәтле директор!
144
+ Материализаторны эзләүгә бөтен көчебезне куябыз. Ләкин Өченче планетада туктаусыз сугышлар бара, халык белән аралашу бик катлауланды. Аппарат калган җиргә без ташлаган маяк-антенна эшләми, кешеләрдән башка мәгълүмат алыр җай юк, ә безгә бер миллион квадрат файн-метр мәйданны тикшерергә кирәк. Чит ил сәүдәгәрләре булып йөрибез. Ләкин сатып алучылар сирәк. Халыкны курку баскан. Бәлки энергия сарку юнәлешен билгеләп, материализаторны да табарбыз".
145
+ Экспедиция җитәкчесе
146
+ О'Шейли.
147
+ 10205 ел, өченче квартал.
148
+ Җилкапка алдына ат менгән кешеләр килеп туктады.
149
+ — Әй, хуҗа өйдәме? Кунакларны каршыла! - дип кычкырды аларның берсе, күрәмсең, башлык кеше һәм, атыннан төшеп, тезгенен читән казыгына чалып куйды.
150
+ Шәнгәрәй туры лапаста балык каклый торган мич тирәсендә маташа иде. Күтәрелеп карауга ук күңеленнән шомлы уй йөгереп узды: "Болгардан... Ясак җыючылардыр... Монда да килеп җиттеләр, хәерсезләр".
151
+ Хуҗа, кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, чакырылмаган кунакларны каршы алырга чыкты. Аркылы колгаларын алып, капканы ачты, кулларын күкрәк турысында кушырып, баш иеп исәнләште.
152
+ Ювариларның өчесе көбә күлмәктән, сөңге-җәяләр, бәләкәй айбалталар, гөрзиләр белән коралланган, ә дүртенчесе гадәти, ләкин зиннәтле киемнән иде. Ул Котлы Шәнгәрәй каршысына килеп басты да:
153
+ — Мин Шәһри Бол��ардан тамгачы ага, - диде.
154
+ Шәнгәрәй басынкы гына баш иде.
155
+ — Безнең мәгълүматлар буенча, син монда берничә ел торасың, дәүләтебезнең бөтен байлыгыннан файдаланасың... Ә ясак түләгәнең юк, - дип дәвам итте ага. - Атың ничек? Ничә җан? Мал-туарың күпме? Иген игәсеңме?
156
+ — Шәңгәрәй атлы. Кушаматым — Котлы. Төп Болгар кавеменнән, - диде йорт хуҗасы буйсынучан кыяфәттә. - Без дүрт җан. Ике ат, ике сыер...
157
+ — Бозауларың?
158
+ — Башмак танам бар.
159
+ — Сарыкларың?
160
+ — Ике-өч бөртек кенә... Икесен яз көне бүре буды.
161
+ — Күршеләрең кем?
162
+ — Колгали. Суварлар ыруыннан.
163
+ — Алар ничәү?
164
+ — Биш җан. Күптән түгел атлары имгәнеп, суйдылар...
165
+ Тамгачы ага куеныннан кәгазь алып нәрсәдер сызгалап маташты.
166
+ — Олуг ханымыз исеменнән. Алла колы Котлы Шәңгәрәй Болгар ханы казнасына түлисе ясак: бер бозау тиресе, өч сарык тиресе, биш тиен, биш кондыз, җиде тезем кипкән балык, ярты батман туңмай, бер күнәк сары май, бер тәпән кәрәзле бал...
167
+ — Бик күп була бит, мөхтәрәм ага. Мин әле монда тернәкләнеп кенә киләм, чәчкән игенем дә юк.
168
+ — Телеңне тый! - диде тамгачы коры гына. - Үзеңне качаклар исемлегенә теркәп куймаганга рәхмәт диген! Базда черер идең! Нәселең корыр иде!
169
+ — Рәхмәт, - дип пышылдады Шәңгәрәй, тәрәзәгә күз төшереп.
170
+ — Өеңә алып кер, - дип боерды ага. - Салкын әйрән әзерләт. Нәбизең бармы? Минем колларымны сыйла...
171
+ — Өлгереп җиттеме икән? - диде хуҗа, астан гына карап.
172
+ — Ничә көн тора?
173
+ — Алты тәүлек...
174
+ — Алайса куәтенә ирешкән инде, - диде тамгачы белдекле төстә һәм, кораллы сакчыларына карап, хәйләләпме шунда, шаярыпмы, күз кысты. - Бер чүлмәк җитәр, көне бик кызу, - дип өстәде ул, тирен сөртеп.
175
+ Иртәгөл качып-посып кына тәрәзәдән карап тора иде. Ят кешеләр ишеккә таба килә башлагач, ул бәләкәй якка кереп почмакка утырды да яңадан күренмәде. Хатын-кызларда ислам диненең тәэсире — йөз яшерү сизелә иде инде. Шәнгәрәйнең балалары да мич башына менеп яттылар.
176
+ Башта әйрән эчеп сусыннарын бастылар. Аннары икешәр тустаган тутырып нәбиз күтәрделәр. Тамгачы һәм аның яраннары нәбиз артыннан ниндидер ак нәрсә кабып куйдылар. Хәер, тамгачы нәбиз белән артык булышмады, ул өй эчен, җиһаз-әйберләрне күздән үткәреп чыкты.
177
+ — Бай яшисең, кем... Котлы Шәнгәрәй, - диде ул, тамагын кырып. - Тормышың җитү...
178
+ — Биргәненә шөкер... көн-төн эшлим, - диде аңа хуҗа.
179
+ — Тәрәзәләреңне зурайткансың икән. Пыяла каян алдың?
180
+ — Пыяла?! Ни соң ул? Ә... тәрәзәдәгеме? Коры елга буеннан ташлар арасыннан тапканыем... - дип алдашу җаен эзләде Шәнгәрәй.
181
+ — Алай икән. Силикат пыяла бу планетада очрамый, белдеңме?
182
+ — Каян белим... - дип мыгырдады Котлы Шәнгәрәй, күзләрен яшереп. - Надан без, ага. Укымаган.
183
+ Тамгачы, үзалдына елмаеп, түр сәкедәге зәңгәр чиләккә төртеп күрсәтте:
184
+ — Ә монысы?
185
+ — Сатып алган нәрсә... Болгарда чакта...
186
+ — Тагы ялганлыйсың, Котлы Шәнгәрәй, - диде ага, кырысланып. Шуны бел: чиләкнең эче эмальләнгән, ә тышы нитролак белән капланган. Ә андый ясалма матдәләр Җир цивилизациясенә мәгълүм түгел әле.
187
+ Адәм колагына ят сүзләр ишеткәч, хуҗа тәмам коелып төште. Мич буена сөягән тутыкмас балтасын ничек кенә каплап торырга тырышмасын, очлы күзле ага аны бая ук күреп алган икән.
188
+ — Балтаң да бик җилле, - диде тамгачы. - Кая, күрик әле. Әһә... әһә... Югары сыйфатлы корыч, сабы да агач түгел, бәрелү-сугылуга чыдам пластмасса... Сәер нәрсәләрең бар синең, Котлы Шәнгәрәй! Өеңә тентү ясарга мәҗбүрмен. Күптән түгел хан кәрванын юлбасарлар талаган, ишеттеңме?
189
+ — Юк, монда ни ишетәсең... Урман бит, - дип мыгырдады бичара Шәнгәрәй.
190
+ Тамгачы ым кагу белән, кораллы сакчылар өйне айкарга тотындылар. Минут та үтмәде, ян сәке астыннан тылсымлы тартманы сөйрәп чыгардылар. Тамгачы төргәкне сүтеп карады. Аның йөзенә канәгать бер төс җәелеп чыкты.
191
+ — Материализатор, - диде ул үз-үзенә һәм җиңел сулап куйды. - Беренче модель. Ватык җире күренми, төзек булырга тиеш. Каян алдың? - дип белеште ул аннары.
192
+ Кече яктан Иртәгөл тавышы ишетелде.
193
+ — Шәнгәрәй, барын да әйтеп бир. Иелгән башны кылыч кисми. Бәладән башаяк, алып китә генә күрмәсеннәр.
194
+ Мич башында посып яткан Рәхимкул энесенең колагына:
195
+ — Әрәм була... Бигрәк әйбәт нәрсәкәй иде... - дип пышылдады.
196
+ — Әләм итәләл, - диде Алмыш та һәм бүләк күн итеген кысыбрак кочаклады.
197
+ Котлы Шәнгәрәй үзе дә турысын әйтергә җыена иде.
198
+ — Су төбеннән җәтмәгә ияреп чыкты, - диде ул, кунакларга туры карап.
199
+ — Моннан еракмы?
200
+ — Дүрт чакрымнар булыр. Кояш чыгышында, елга култыгында...
201
+ — Син анда... тимер багана күрмәдеңме?
202
+ — Күрдем. Яр буенда.
203
+ Тамгачы ага ике сакчыга көттермәстән шул култыкка барырга кушты.
204
+ — Радиомаякны юк итәргә! - дип боерды тамгачы. - Бу тартма хан кәрваныннан булса кирәк, - дип белдерде ул Котлы Шәнгәрәйгә, - Гыйльме симия әйберсе... Син бу турыда беркемгә бер авыз сүз сөйләмәскә ант итәсеңме?
205
+ — Ант итәм... Билләһидер...
206
+ — Кояш һәм ипи белән ант ит.
207
+ — Кояш, һичберәүгә әйтмәм. Әгәр әйтсәм, ипи чыраен күрмим.
208
+ — Ярый, Котлы Шәнгәрәй. Хатының да бу антны онытмасын. Балаларың да, - дип өстәде ул, мич башына ишарәләп.
209
+ — Гомергә дә онытмаслар, мәрхәмәтле ага!
210
+ — Болай булгач, без синең ясак ярлыгын юк итәрбез, - диде тамгачы һәм куен кесәсеннән баягы кәгазьне алды да, вак-вак кисәкләргә ертып, учакка илтеп ташлады.
211
+ — Рәхмәт, ага! Бик-бик рәхмәт... Урыныгыз җәннәт түреңдә булсын!
212
+ — Һм-м... Җәннәт түрендә димсең? Җәннәт түренә кадәр, мине директор О'Нейро утлы табага бастырасы бар әле, туган... - дип куйды ага һәм аның күз карашы томанланып китте, төсе-кыяфәте үк үзгәргәндәй булды. Тамгачы бәкнең акшарлаган кебек чырае, куе шәмәхәгә тартым чәчләре, яшькелт күзләре, саз уйнаучыныкы кебек нәфис бармаклары хыялый бер җан иясенекен хәтерләтәләр иде... Котлы Шәнгәрәй, телсез калып, тамгачының гайре табигый йөзенә, коточкыч тирән уйлы күзләренә карап торды.
213
+ — Хушлашыйк, Шәнгәрәй дус, - диде тамгачы, яңадан бу дөньяга кайтып төшкәндәй. - Сиңа уңыш телим, кардәш. Без җәяүләп кенә китәрбез. Атлар сезгә кала. Берсен күршеңә бирерсең. Сау бул. Тәүбә-антыңны онытма...
214
+ Ишек ачылып ябылды.
215
+ Кече яктан хатыны чыгып дәшкәч кенә Шәңгәрәй аңга килгәндәй булды.
216
+ — Киттеләр... - диде ул ят бер тавыш белән.
217
+ — Исән-имин котылдык бугай, - диде Иртәгөл, әле һаман шыпыртлап. - Кемнәр булды бу, Шәңгәрәй, ә?
218
+ — Шәһәри Болгардан, диделәр диюен. Аңламассың... Ике ат бүләк иттеләр, ясак кәгазен ертып аттылар...
219
+ Мич башыннан малайлар сикереп төште.
220
+ — Ә иярләре, иярләре... Атлары гел көмештән киендерелгән! - диде Рәхимкул һәм энесен җитәкләп йөгереп чыгып та китте.
221
+ Алар артыннан әтиләре белән әниләре дә чыкты.
222
+ Атлар чабышкы түгел, базык, ләкин эш өчен — урман төпләү, җир сукалау, йөк ташу өчен коеп куйган иде. Котлы Шәңгәрәй бахбайларны сөя-сөя туры лапаска алып керде, малайларын бәләкәй арба белән печән алып кайтырга җибәрде. Иртәгөл исә күршеләренә — Колгалиләргә сөенче алырга дип ашыкты...
223
+ Бәхете чиктән ашкан хуҗа атларны эчереп йөрде, хәтта башак болгатып бирде.
224
+ Берзаман дөнья шаулатып уллары кайтып керде. Аларның тыннары кысылган, арбаларын ташлап хәтсез җир чапканнар ахрысы.
225
+ — Әткәй! Әнкәй!
226
+ — Ни бар? - диде әтиләре, ашыгып, чөнки бу көнне аның да куркуы җиткән иде. Ул арада Иртәгөл дә кайтты.
227
+ — Ай, әткәй, әнкәй, без бер кызык күрдек, - диде Рә химкул.
228
+ — Кулыктык,- дип сүз кыстырды сакау Алмыш.
229
+ — Җә, җә, сөйлә җәтрәк, - диде әниләре. - Ни күрдегез?
230
+ — Нинди кызык? - дип өстәде Шәңгәрәй.
231
+ — Син былтырларны бүре тоткан аланда...
232
+ — Анда тикле ник дип бардыгыз? Печән чүмәләсе монда гына бит.
233
+ Ә без теге абыйларны күрдек тә артларыннан киттек...
234
+ Шәңгәрәй, аларның бу эшен хупламавын белдереп, башын чайкап куйды.
235
+ —...Шул аланда, карт өянке янына килеп туктадылар болар, - дип дәвам иттерде Рәхимкул, күзләрен елтыратып. - Берсенең кулында озын сөңге кебек тимер таяк та бар иде.
236
+ — Шуннан, шуннан? - диде Шәнгәрәй, кызыксынып.
237
+ — Без куак артына постык.
238
+ — Мин кулыктым, - диде Алмыш.
239
+ — Бүлдермәле! - дип ачулангандай итте Рәхимкул. - Карап ятабыз... Чишенә башлады болар. Көбә күлмәкләрен саллылар. Гел чишенеп беттеләр диярлек.
240
+ — Шуннан?
241
+ — Шуннан соң, өянке куышыннан төеннәр алып, шундагы киемнәрне киделәр. Балык тәңкәсе күк җем-җем итә киемнәре. Ут ягып, иске киемнәрен шунда ташладылар. Коралларын да...
242
+ — Арттырасың түгелме, бәбкәем? - диде Иртәгол. - Тимер яна димени?
243
+ — Алар учакка әллә ни сиптеләр. Он шикеллерәк... Ялкыны агачлардан да биегрәк күтәрелде.
244
+ — Гөлт итте, - дип абыйсының сүзен куәтләде Алмыш.
245
+ Ә абыйсы йотлыга-йотлыга сөйләвендә булды:
246
+ — Аркаларына гөбе кебек нәрсә астылар, каешларын каптырдылар да...
247
+ — Гөлт итте... - дип һаман үзенекен тукыды Алмыш, Рәхимкулның авызына караган көенчә.
248
+ — Шул гөбе астыннан ак төтен ургылып чыкты, аннан соң бу кешеләр салмак кына һавага менеп киттеләр.
249
+ — Һавага?
250
+ — Ие, әнкәй, һавага шул. Колак тондырып улаган тавышка мин күзләремне чытырдатып йомдым...
251
+ — Мин дә, - диде энесе, абыйсыннан калышасы килмичә.
252
+ — Күземне ачканда тегеләр күктә чыпчык тикле генә булып калганнар...
253
+ — Хикмәти хода... - диде Иртәгөл апа.
254
+ — Учакларын карадыгызмы? - дип сорады Шәнгәрәй, ике малаеның да башларыннан сыйпап.
255
+ — Карамас болар, - диде әниләре, көлемсерәп.
256
+ — Карадык, әткәй. Көл генә өелеп калган. Көбә күлмәк тә, сөңге-кылыч та юк...
257
+ — Елга буендагы тимер багана да юктыр инде... - дип пышылдады Котлы Шәнгәрәй, маңгаен җыерып. Ләкин әлифне таяк дип тә белмәгән аучы һәм игенче бу хәлләрнең серенә төшенә алмады. Дөнья төнге урман кебек караңгы, колмак җепләре кебек чуаланып беткән иде. Шактый куәткә ирешкән "Болгар йорты" иленә әле таркалу һәм җимерелү чорын кичерәсе, аны Бату яулары таптап узасы, аннары тарих сәхнәсенә Иван Грозныйлар менәсе, Котлы Шәнгәрәй нәселенең патшалар, муллалар изүе астында ничәмә гасырлар яшисе бар иде...
258
+ Яңа җиргә ияләшмәгән атлар кешнәп тавыш бирделәр. Шәнгәрәй шулар янына китте.
259
+ Гадәти телеграмма. Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор O'Нейрога.
260
+ "Хөрмәтле директор!
261
+ Материализаторның табылуы турында хәбәр итәбез. Аны бер балыкчы су төбеннән тапкан һәм, кызганычка каршы, идарә механизмын өйрәнеп, кайбер көнкүреш кирәк-яраклары (казан — югары температурада ашамлык җитештерү савыты, чиләк — сыек гидроген оксиды ташу һәм саклау өчен резервуар) материализацияләп өлгергән. Бу исә Җир халкының эзләнүчән, тырыш һәм сәләтле булуын да күрсәтеп тора. Планетада хәзергә фән һәм техниканың әлегә башлангыч бер хәлдә булуын исәпкә алганда, материализатор төзеп биргән әйберләр тарихи үсешкә йогынты ясамаячаклар. Алар әкренләп тузып, искереп бетәр дип уйлыйм. Ерак киләчәктә аларның калдыклары археологларга үтә сәер булып тоелыр, әлбәттә. Ләкин ул заманнарда инде чит цивилизациянең йогынты ясау мәсьәләсе көн тәртибеннән төшкән булыр...
262
+ Без җирле халыкның тормыш-көнкүрешенә катнашмадык, материализаторны эзләгән чагында яңа роль — ясак җыючылар ролен уйнарга туры килде. Корбаннар юк. һәрхәлдә, безнең күренүебез халык хәтерендә томанлы һәм хыялый риваять рәвешендә генә чагылырга мөмкин.
263
+ Җир халкының киләчәктә гадел һәм тигез җәмгыять төзергә көч-сәләте бар, генетик комплекслары үсеш-прогресс өчен җитәрлек.
264
+ Ләкин... Ләкин ни өчен без аларга бүген үк ярдәм кулы сузмыйбыз соң? Мин, экспедициянең җаваплы җитәкчесе буларак, Үзәк Идарә каршысында бу мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куярга һәм элекке карарларны үзгәртү өчен бөтен көчемне салырга ниятлим. Космик тугандашлыкны мин тигезлек дип кенә түгел, яшь мәдәниятләргә ярдәм дип тә аңлыйм.
265
+ Космик вакыт исәбе белән биш тәүлектән юлга чыгабыз".
266
+ Ихтирам белән, меңенче экспедиция башлыгы О'Шейли.
267
+ Телеграмма Айның көньяк полюсыннан җибәрелә.
268
+ -
bylatypov/Өйләдән соң_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,72 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Нәбирә Гыйматдинова
2
+ Өйләдән соң
3
+
4
+ "Әрәмәлектә... Өйләдән соң әрәмәлектә..." Йа Аллам, күпме кабатларга була инде! "Әрәмәлектә, өйләдән соң..." Тилмереп көткән сүз, тилмереп көткән очрашу. Ə еллар аны сагынып, аны уйлап үтә. Кайчакта, моңсу-сагышлы көннәр арасында, нәни генә бәхет кояшы яктырып ала да ансыз узган гомер күген нурландырып җибәрә. Ул шуңа да риза, чөнки бәхетнең зуррагына өметләнү мөмкин хәл түгел иде. Ə бит күңелнең дөм кара төннәре дә була. Була гынамы, алда да булачак алар! Рәсим теле белән элеккечә үк бинахакка җәберләп яшәячәк, элеккечә үк ярсып кемнәндер көнләшәчәк. Ярый исемен белми, әгәр белсә? Юк, юк, ап-ак хатирәләргә төреп, йөрәк түренә салып куйган кешегә Фәйрүзә тел тидертәме соң?!
5
+ Өй эче тынып калды. Ире эштә, балалар мәктәптә, Фәйрүзә көзге каршында. Бак, дөньяда көзге дә бар икән! Ə ул аңа, ичмасам, бер күз салса иде! Вакыт тарлыгын сылтау итми, кемгә күреним дип матурлансын инде. "Син чибәр" дип сокланырдай кеше бу авылда яшәмидер шул. Хатын-кызның табигате кызык: кем өчендер бизәнә-ясана. Менә бүген Фәйрүзәнең иң матур күлмәген киеп карыйсы килә... Ул да шулай әзерләнә микән? Әле бер, әле икенче күлмәген сайлап, ул да күрешү минутларын көтә микән? Хәер, аңарда шашып тилерерлек ярату булмады шикелле. Салмак кына аккан елга сыман сабыр иде аның мәхәббәте: ярсып-ташып ярын күммәде. Мөгаен, ул кулына ни эләксә — шуны кияр, көзге каршысына басып ыспайланмас та, нибарысы чаларган чәчләрен сыпырып кына куяр. Бахыркаем, үзе һаман Фәйрүзәнең яшьлегеннән тартына микән? Борчылмасын иде, язмыш, хисләрен кушып, уртак мәхәббәт яраткан. Шуны аңлый микән? Аңларлык йөрәге бар микән? Булса иде, ул да өзгәләнеп сагынса иде! Сагынадыр, әлбәттә, сагынадыр. Сагыну таш астындагы кайнар чишмә төсле бит, тормыш вактөякләренә никадәр генә чумсаң да, күңелдән саркып чыгып тора...
6
+ ...Ул чакта Фәйрүзә ваемсыз кыз иде. Яшь агрономның егетләрдә дә, мәхәббәттә дә кайгысы юк, әйтерсең сөю аны читләтеп узарга җыена, ләкин ул моңа көенми, институт тәмамлаганнан соң, дулкынланып, беренче мәртәбә язгы чәчүгә әзерләнә иде. Шундый көннәрнең берсендә идарә каршысына җиңел машина килеп туктады. Тәрәзәдән күрде Фәйрүзә, бу авылныкы түгел, ят адәм. Менә ул, баш кагып исәнләшә-исәнләшә, идарәгә керде һәм җитди генә:
7
+ — Агроном кайсыгыз? — дип сорады.
8
+ — Мин — Фәйрүзә, — диде кыз, сагаеп. Мөгаен, хакимияттән тинтерәтүче бүлек "күсесе"дер, гадәттә алар тәкәббер кылана.
9
+ — Синмени? Исәнме?
10
+ — Исәнмесез, исәнме. Ни йомыш?
11
+ — Йомышым бик зур, — диде кунак, аның җитдилек белән катырылган йөзе йомшарды.
12
+ — Надир Вәлиев атлы мин. Күрше авыл егете. Яңа гына умартачы итеп төрттеләр. Әйдә, эшләп күрсәт, диләр. Исәпләдем-тикшердем дә, безнең умартачылык сезнең басу белән янәшәрәк корылачак икән. Быел анда нәрсә чәчәсез?
13
+ — Чөгендер, — диде Фәйрүзә, көлемсерәп. Быел, чынлап та, әрәмәлек белән чиктәш басуда чөгендер утыртылырга тиеш иде.
14
+ — Менә ничек икән! — Умартачы авыр сулап куйды. — Сеңлем! — Кинәт ул кулы белән Фәйрүзәнең өстәленә таянды. — Булыш миңа, изгелегеңне мәңге онытмам! Чөгендер урынына карабодай чәч син, яме? Бал кортларына бал җыярга мәйдан кирәк, аңлыйсыңмы?
15
+ — Рәис белән сөйләшегез! - диде кыз. - Мин моны ялгыз гына хәл итә алмыйм.
16
+ — Юк, мин анын белән сөйләшмим, ул кире сезнең, барыбер ризалык бирмәс. Син үзең чәч!
17
+ — Чәч тә чәч, дисез, Надир Вәлиев, минем шәхси җирем түгел лә ул.
18
+ — Бал кортлары да минем йортныкы түгел бит, халыкныкы!
19
+ — Әй, сезнең хуҗалыкны баетырга әле! - дип көлде Фәйрүзә һәм шул сүзләре белән умартачыны өнсез калдырды.
20
+ Кәефе төшкән егет:
21
+ — Сине әйбәт кыз диләр тагы, — диде.
22
+ Шаян Фәйрүзә үпкәләмәде, кычкырып көлде:
23
+ — Кемнәр әйтә? Егетләрегезме?
24
+ — Мин әйтәм.
25
+ — Сез?! Мине беренче тапкыр гына күрәсез ич!
26
+ — Миңа шул да житә...
27
+ — Надир төбәп кызга карады. Тәнне кымырҗыткан әллә нинди караш иде бу. Буйсынырга өйрәнмәгән кызның гүя йөрәге богауланды. ул, үзе дә сизмәстән:
28
+ — Ярар, чәчәрбез, - диде.
29
+ — Рәхмәт! Хуш! — Күрше авыл умартачысы, саубуллашып, ишеккә борылды.
30
+ Фәйрүзә аның артыннан:
31
+ — Туктагыз, тукта, мин өздереп әйтмәдем, сез мине каушаттыгыз, туктагыз, — дип ялварса да, ят кеше аны ишетмәде, машинага утырып китеп барды.
32
+ Чәчте кыз, рәис белән әрләшә-әрләшә, карабодай чәчте.
33
+ — Үсми ул, басуны ялангач калдырасың, башбаштак! — дип, рәис пыр тузынса да, вәгъдәсен бозмады.
34
+ Ə аннан соң йокысыз төннәр башланды. Тишеләме, тишелмиме? Фәйрүзәне кара кайгыга салып, чүп үләне генә үрчесә, оятын кая куярсың!
35
+ Карабодай тишелде дә, үсте дә. Җәй айларында басу ап-ак чәчәк сарган болынга охшый иде. Кыз да үзгәрде: шул "болын" уртасында сары сагыш йөгерә һәм кызның буйсынырга яратмаган йөрәген авырттырып үзенә таба тарта иде. Бәлки, ул шулай яныпкөеп йөрер-йөрер дә, сагыш басылыр, яшьлек яшьлеген игәр, яр табар иде, карабодай кырыннан җыйган бал белән сыйланырга килсен, дип, Надир умартачы чакыртты. Барды Фәйрүзә, тик аиьщ килүен бал кортлары гына өнәмәде: өерләре белән кызга ябырылдылар.
36
+ — Аһ, юньсезләр, чәчәк дип кунасыз, ахры! — дин, агач йорттан егет атылып чыкты. —
37
+ — Чәбәләнмә, Фәйрүзә, битеңне чакмасыннар!
38
+ Кыз, сакланыйм дип, йөзе белән умартачының күкрәгенә канланды. Аһ, ни бу? Надирның күлмәгеннән чәчәк исе аңкый...
39
+ — Сездән чәчәк исе килә, диде ул, читкә тайпылып.
40
+ — Сине уйлый-уйлый, карабодай басуы буйлыйм бит. Шуннан сеңгәндер...
41
+ — Нигә уйлыйсыз? Кирәкми...
42
+ — Уйлаткач нишлим. Син бер тәвәккәл адым ясадың инде, карабодаең өчен рәхмәт. Икенче адымны да ясарсыңмы? Яратырсыңмы мине, Фәйрүзә?
43
+ — Сез акылдан яздыгыз мәллә? диде кыз, кашларын ямьсез җыерып.
44
+ — Гафу ит, Фәйрүзә. Син — яшь, ə мин... мин кызлар кулы тотмаган карт буйдак. Нәрсәгә өметләнәм, ə! Надир уңайсызланып тамак кырды. — Әйдә, балдан авыз ит.
45
+ — Юк, мин ашыгам, сау булыгыз! диде Фәйрүзә, капыл гына.
46
+ Кич белән киемнәрен алмаштырганда, борнга тагын чәчәк исе бәрелде.
47
+ — Ник мин дорфа кыландым икән? Иртәгә барам, мең сылтау табып барам, - дип ашкынды кыз. Йөрәге ашкынды, акылы тыйды. Җүләр, анда сиңа нәрсә калган! Авыл тулы егет, ə син умарталыктагы ят кешене сагынасың. Ул карт, ул буйдак, аны бүген үк чигәсендәге ак чәчләре "сата", ул сиңа яр да, пар да түгел. Бер күреп тә яратырга була дигән уйдырмага ышанма!
48
+ Авыл тулы егет тә бит... Алмаш-тилмәш озаталар. Ник берсенә күңел төшсен. Йә, бетте, онытты Фәйрүзә! Кыз чәчәк исе сеңгән күлмәген чөеп атты да кичке уенга ашыкты, ләкин аяклар нишләптер клубка таба атламады, саташып, әрәмәлек юлына борылды. "Нигә чәчтердем шушы карабодайны? Нигә чәчтердем?! Хәзер тынычлыгым югалды инде! — дип әрни-әрни, карабодай басуын тиргәде кыз, ə эченнән генә бөтен рәхмәтен аңа яудырды. — Син үсмәсәң, мондый газап утларында кайчан янар идем әле! Әгәр очраса, оялмыйм, карт буйдагымны..."
49
+ Фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килде бугай: сүз куешкан кебек, каршыга Надир килә иде.
50
+ — Фәйрүзә?! Мин сине эзли идем...
51
+ — Ə минем кырлар карап йөрүем. Карабодай өлгерде, урламыйлармы, мәйтәм. Ярар,
52
+ сакчы бар икән әле.
53
+ — Фәйрүзә, тукта, сабыр ит, — дип юкка гына инәлде Надир, кыз, карабодай диңгезен ера-ера, авылга чапты. Капка төпләренә җиткәч кенә, ерактагы әрәмәлек ягына текәлеп-текәлеп карап торды. Нәрсәдән курыкты ул, йә? Яратуданмы? Чәчәк исеннәнме? Әллә чит-ят ирдәнме? Чит түгел лә инде Надир. Аңардан да якын кеше юк лабаса. Нәрсәдән курыкты ул?! Мөгаен, бәхетеннәндер. Мондый зур бәхетне ничек күтәрәсең ди?! Хәбәр соң килеп иреште: "Фәйрүзә, мин сине яратам..." Туйлар узган иде шул инде.
54
+ Ире Рәсим дә:
55
+ — Бер төнне сине әрәмәлектә күргәннәр. Кем белән таң аттырдың? - дип чәнчеп елаткан иде.
56
+ Өзгәләнгәнме, көткәнме, сагынганмы — анысы билгесез, әмма яратуы хак иде Надир умартачының. Фәйрүзәнең дә йөрәгеннән бер хәбәр очты: кыз да яратты һәм ярата, тик бу иясенә ирешмәслек җил урлаган хәбәр генә иде.
57
+ Әрәмәлектә күргәннәр сине, дип, ире нахакка рәнҗеткәндә, яшь хатын мәхәббәтен уйлап юанды... Сызылып гомер үткән саен, хис яңарды гына. Хатирәләр, якты хыял белән кушылып, чынбарлыкка күчә иде. Алар очрашырга тиеш. Чиге-чамасы күренмәгән сагышны бер караш белән булса да басарга тиеш хатын. Артыгы кирәкми, шул да сулкылдаган йөрәкне дәвалар иде, шәт. Чит җирләрдә төпләнгән Надирны, кире туган авылына кайтарып, рәис итеп сайлаганнарын ишеткәч, Фәйрүзәнең бу теләге отыры артты.
58
+ Əнə шулай янып-көеп яшәгән көннәрдә, алар район киңәшмәсендә очраштылар. Надир түрдә утыра иде, ул күзләре белән залдан кемнедер эзли башлады. Хатын алгы рәттәге киң җилкә артына ышыкланды. Үзәкләрне өзгән икеләнү мизгеле иде бу: "Мин монда", — дип, калкыныбрак куйсаң иде дә...
59
+ Киңәшмә буе башын күтәрмәде Фәйрүзә. Ə җанны биләгән ашкыну сүрелмәде, ул, йөрәккә күчеп, мәхәббәт учагын тагын да дөрләтеп җибәрде. "Миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, — дип сөенде ул. — Мин бәхетле! Аны күргән көнем — иң якты көн! Әгәр көн саен күрсәм? Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый. Ходай монысын күпсенмәсен иде".
60
+ Җыелыш тәмамлангач, Фәйрүзә, итәгенә ут капкандай, тиз генә утыргычтан купты. Тизрәк чыгып китәргә кирәк! Ул халыкны аралап ишеккә табан үтмәкче иде, рәт араларының тарлыгы комачаулады. Кинәт кемдер сак кына аның иңенә кагылды.
61
+ — Фәйрүзә, исәнме?!
62
+ Бу — ул иде. Кулы нинди кайнар! Салкын кочакларда өшегән тәнгә рәхәт дулкын таралды.
63
+ — Мин синең турында иртә дә, кич тә уйлыйм, Фәйрүзә.
64
+ Хатын, куркып, як-ягына каранды. Аллага шөкер, аларны тыңламыйлар, һәркем үз юлына ашыга.
65
+ "Мин дә уйлыйм, Надир", — димәкче иде Фәйрүзә, әмма теленнән бөтенләй икенче сүзләр ычкынды:
66
+ — Хәлсез хуҗалыкны алдынгылыкка чыгардыгыз. Котлыйм!
67
+ — Синең хакка мин җир йөзен әкият иленә әйләндерер идем. Рәхмәт сиңа, Фәйрүзә.
68
+ — Һи, нәрсә өчен рәхмәт?
69
+ — Күршебездә генә яшәп ятуың өчен. Иртәгә өйләдән соң теге әрәмәлеккә төш әле, яме? Тимим, курыкма... — Ярар, — дип пышылдады Фәйрүзә.
70
+ ...Менә өйлә вакыты якынлаша. Аңа кайсы күлмәге килешер икән? Агымы, зәңгәреме? Агыдыр, мөгаен. Әйдә, Рәсим: "Кая бардың, сине күргәннәр", - дип күзне ачырмасын, әйдә, бәгырьне теле белән киссен-телсен, ул барысына да түзәргә әзер. Шушы очрашу хакына хатын нахак рәнҗешләргә дә риза!
71
+ Фәйрүзә әрәмәлеккә беренче булып килде. Килде дә ышык тал төбенә посты. Əнə ул! Урман авызыннан əpəмəлеккә таба атлый. Ак күлмәктән! Хатынның тыны кысылды. Кичәге кебек бөтен барлыгын ярсу хис биләп алды. Сагынган еллар, өзгәләнгән көннәр берәм-берәм күз алдыннан йөгерде. Ләкин, Надир якынлашкан саен, Фәйрүзә артка чигенде. Җүләр! Барыбер күрерләр бит... Ə аның исемен гайбәтчеләр теленә салырга ярыймы соң?! Әгәр хатынның яшерен мәхәббәтен йөрәгеннән суырьш алып, дөньяга чәчсәләр, яшәүнең ни яме дә, ни тәме?! Йә, нишләргә инде? Кала да алмый, китә дә алмый, һәй, калалмый шул...
72
+ ...Тал төбендәге аяк эзләренә пар күбәләк кунды.
bylatypov/Өйләнергә кайткан егет_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,42 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ ӨЙЛӘНЕРГӘ КАЙТКАН ЕГЕТ
2
+ Ф.Яруллин
3
+
4
+ Рәүфнең авылга кайту хәбәре кызлар арасында тиз таралды. Дөрес, ул галәм яулаган космонавт та, әллә нинди каһарманлыклар күрсәтеп шөһрәт казанган батыр да түгел. Бары тик салкынлыктан тимерләр шартлап ярыла торган ерак Магадан якларыннан ике айлык ялга кайткан гап-гади егет. Хәер, гап-гади егет дип әйтүебез чынлыкка үк туры килмәс — өйләнергә дип кайткан егет ул Рәүф. Шуңа күрә аның кайтуы турында иң беренче итеп кызлар ишетеп алды. Бигрәк тә яшьлекләренең яшел аланнарын үтеп, сары чәчәкле болыннарына килеп чыккан кызлар күңеленә хуш килде бу хәбәр. Андый кызлар йөрәгенең иң яшерен почмагында, соңгарып кабынучы йолдыз яктысыдай, өмет чаткылары кабынды. Ләкин Рәүф аларның өметләрен акламады. Сазаган кызлар турында әйткән дә юк, авылда чибәрлекләре белән дан казанган һәм иң кимендә космонавтка яки шагыйрьгә чыгам дип йөргән кызларга да карамыйча, тотты да көзге чебештәй кечкенә генә Фирая белән йөри башлады. Кай җиренә кызыккан диген! Ярар иде Гәүһәрнеке кебек озын зифа буе булса яки юлдан үтеп баручы шоферларны юлдан яздырып чокырга төшерерлек Саҗидәнеке кебек көлтә-көлтә толымнары булса. Юк бит, юк! Башы-аягы бер кесә. Шул хакта кызлар үзенә төрттереп әйткәч, үпкәләми дә тагын. Бигрәк горурлыгы юк икән.
5
+ — Кечкенә булса, кесәгә салып алып китәрмен үзен, ерак юлда җиңел йөк рәхәтрәк ич, - дип көлеп тора.
6
+ Фирая, кызлар әйткәнчә, баш белән аяктан гына тормый торуын. Гүзәлләр белән чагыштырганда тулган ай янындагы йолдыз кебек кенә күренсә дә, аның да үз матурлыгы бар. Түгәрәк кенә йөз, киң маңгай, сызылып киткән кара кашлар астында карурмандай серле күзләр. Менә шулар эчендә адашты инде Рәүф.
7
+ Кич җитте исә әтисеннән калган тальян гармунын асып Фираялар турына ашыга. Фираялар капка төбенә салган бүрәнә өстенә утырып, һәр көнне бер үк җырны суза.
8
+ "Күзләрең — серле төн,
9
+ Керфегең — карурман.
10
+ Төннәргә керәм дә адашам.
11
+ Кулларың сузарсыңмы миңа
12
+ Чыгарга юл таба алмасам?.."
13
+ Бу җырның икенче күплеты да бар, ләкин Фирая аның ахырын җырлаганны көтеп тормый — атылып килеп чыга. Фирая урамга чыккач, җыр тына. Җәйге төннең тылсымлы караңгылыгы ике гашыйкны үз куенына ала һәм биеккә-биеккә, бары тик мәхәббәт кенә менеп җитә ала торган югарылыкка күтәрә. Ул югарылыкта гап-гади сүзләр дә серле, матур яңгырый. Миллион еллар буе миллион телләр кабатлаган "яратам" сүзе, беренче генә, бары тик алар өчен генә тугандай, йөрәкләрне пешереп ала. Күкнең җиденче катында тагын бер мәхәббәт тууның шаһиты булып яңа йолдыз кабына.
14
+ Әнә шулай, күңелләр мәхәббәт дулкынында тибрәлеп, бәхет гөле ачылып килгәндә Фирая Рәүфкә карата үзгәрде дә куйды. Ни булды — Рәүф һич аңлый алмады. Хәер, суынуның сәбәбе Фираяның әтисе Сабирҗан абзыйның көтмәгәндә аяктан егылуыңда иде бугай.
15
+ Сабирҗан абзый озак еллар буе колхозда комбайнчы булып эшләгән кеше. Сугышта алып кайткан яралары вакыт-вакыт шактый борчыса да, болай аяктан язарлык хәлгә җиткерми иде. Игеннәр шушындый котырып уңган елны, уракның иң кызган чагында түшәк өстендә яту аңа чиксез авыр иде. Җитмәсә ул: "Быел һичшиксез беренчелекне алырга", дип үз-үзенә ныклы сүз дә биреп куйган иде. Хәзер аның комбайны өлгергән бодай басуында ятим баладай моңаеп утырадыр инде. "Үзем аяктан егылганчы малайны өйрәтеп җиткерә алмадым, - дип ачыргаланды Сабирҗан абзый. - Ах, шул малай..."
16
+ Сабирҗан абзыйның иң авырткан җире иде ул.
17
+ Биш кыз арасында бердәнбер малай булгангамы, иркәрәк үсте Тәмиз. Эш яратмады. Сабирҗан абзый: "Эш яратмаса, әйдә, укысын", дип, Тәмизне Казанга җибәргән иде, кергән институтын да ташлап кайтты. Кайтты дип әйтү дөрес үк булмас, әллә каян эзләп алып кайтырга туры килде аны. Армиягә китсә рәтләнер дип торганда — анда да алмадылар. Казанда ни укымый, ни эшләми йөргән чакта уң күзен зарарлаган икән. Болай читтән караганда беленми беленүен, әмма врачлар армиягә яраксыз дигән язу тоттырып җибәргәннәр. Бик ачынды бу хәлгә Сабирҗан абзый. Мөмкин булса, үз күзен биреп армиягә җибәрер иде. Инде бердәнбер юл — чыбыркылап булса да тәртәгә кертү, эшкә өйрәтү иде.
18
+ Ничек итсә итте, Сабирҗан абзый Тәмизне үз янында эшләтә башлады. Баштарак Тәмиз суярга алып барган кәҗә кебегрәк йөри иде, ләкин беркөнне колхоз председателе:
19
+ — Урып-җыюда беренчелекне алган кешегә бишекле "Урал" мотоциклы бүләк итәчәкбез, — дигәч, дәртсенеп китте. Яшел мотоцикл идарәнең ишегалдына кайтарып куелгач, кичләрен аның салкынча тимерен капшап-капшап китә иде.
20
+ Ә менә әтисе түшәккә егылгач тагын сүрелде егет. Чөнки белә: ул үзе генә комбайнда эшли алмый. Таныклыгы да юк. Әтисенең беренчелекне алачагына шикләнми иде Тәмиз. Инде кулга керәм дип торган мотоцикл ычкынгач, тырышып йөрүдә ни мәгънә? Җитмәсә әтисенең комбайнына әллә каян Магаданнан кайткан Рәүфне утырттылар. Менә шуңа күрә, үзеннән берничә генә яшькә олы Рәүфне башлык итеп танырга теләмичә, баштарак эленке-салынкы гына эшләп йөрде Тәмиз.
21
+ Рәүф Сабирҗан абзыйның гаиләсендәге нечкәлекләрне белми иде. Комбайнга да ул кулы кычытып торудан түгел, колхоз председателе сораганга гына утырды. Әгәр председатель читят кеше булса, ял итәргә генә кайтуын сылтау итеп, бәлки, аның гозерен кире дә кагар иде, ләкин председатель үз кеше шул — Рәүфнең бертуган абыйсы. Абыйсының сүзен җиргә екмыйм дип кенә утырды Рәүф комбайнга. Ә бер эшли башлагач, мавыгып китте. Җикән камыштай эре башаклы бодай басуы кечкенәдән күңелгә кереп калган таныш шаулавы белән йөрәген җилкетеп, гел ашкындырып торды. Комбайны да бик көйле эшләде. Сабирҗан абзый машинага гашыйк кеше, күрәсең, һәр гайка тиешенчә тартылган, кирәкле урыннар җиренә җиткереп майланган иде.
22
+ Хәтта комбайнчылар арасында Рәүфкә көнләшеп караучылар да күренә башлады: "Билгеле, ул беренчелекне а��а. Сабирҗан абзый машинасында эшләү үзе җан рәхәте бит", дип эчтән яндылар. Икенчеләре исә: "Беренчелекне болай да бирәчәкләр аңа. Абыйсы персидәтел бит. "Урал" мотоциклын чит кешегә әрәм иттермәс", - диделәр.
23
+ Рәүф үзе генә бу сүзләрне ишетмәде. Ул көне буе эшләде, ә кичләрен үзенең аерылмас дусты — тальянын күтәреп Фираялар капка төбенә ашыкты. Өеп куелган бүрәнә өстенә утырып һәр кичне бер үк җырны җырлады. Җырның беренче куплетын башлауга атылып урамга чыга торган Фирая гына әллә нишләде: Рәүф тавышын ишетеп, пәрдәсен генә дә кыймшатып куймады. Ә Рәүф җырның ахырын юри акрынрак, озынга сузыбрак җырлады:
24
+ Билләрең — зифа тал,
25
+ Сүзләрең — шифа-бал.
26
+ Сандугач көнләшер, сайрамас.
27
+ Ышанып сыеныйк иңнәргә,
28
+ Гомерлек яр итеп сайлагач...
29
+ Урылган иген кебек, Рәүфнең ял көннәре кими барды. Китәренә атна-ун көн калганда, колхозда урып-җыюлар бетте. Шул уңайдан колхоз зур җыелыш җыйды. Шунда алдынгыларны бүләкләргә тиешләр иде.
30
+ Авылның дүрт йөз кеше сыйдырышлы Культура йорты колхозчылар белән шыгрым тулы. Рәүф, киткәнче Фираяны очратып ныклап сөйләшергә уйлап, зур ашкыну белән килде. Клубка килеп керү белән Фираяны күреп алды ул. Фираяның өстендә алсу кофта, әллә шуның алсулыгы йөзенә төшкән, бите матурланып, ялкынланып тора. Ә Рәүф яраткан зур коңгырт күзләрендә нәрсә бар икән: шатлыкмы, сагышмы? Алар Рәүфкә күренми, керфекләре каплаган. Рәүф Фирая янына барып утырмакчы иде дә, аны президиумга чакырдылар.
31
+ Җыелыш башланып китте. Председатель озак кына көзге эшләр турында сөйләде. Соңыннан бүләкләнүчеләрнең исемлеген укыды. Исемлектә иң беренче Рәүф иде.
32
+ — Колхоз идарәсе иң күп икмәк урыпсуктыручыга "Урал" мотоциклы бирергә дип карар чыгарган иде. Бу бүләккә Рәүф Саттаров лаек булды, - дип тәмамлады сүзен председатель.
33
+ Озак кына итеп кул чаптылар. Рәүф нидер әйтергә теләп берничә мәртәбә урыныннан кузгалып караса да, аңа сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Кул чабулар бетеп, шау-шулар басылгач кына әйтә алды ул сүзен.
34
+ — Иптәшләр, - диде ул һәм каты гына итеп тамак кырып куйды. - Мине зурлавыгыз өчен зур рәхмәт, ләкин мин бүләк өчен дип эшләмәдем. Мин ул бүләккә лаек та түгел. Мин, үзегез беләсез, Сабирҗан абзый көйләгән, җайлаган агрегатта гына эшләдем. Ул инде күп кенә җирне урган да иде. Беренче бүләк Сабирҗан абзыйга тиеш...
35
+ Шулай диде дә трибунадан төшеп китте Рәүф. Ниндидер бер эчке дулкынланудан эсселәнеп, урамга ашыкты. Тышта йолдызлы кич. Әкрен генә җил исеп, ачык изүдән куеннарга керә. Шушы рәхәт җил канатында утырып еракка-еракка китәсе килә. Әмма берүзең генә түгел, Фирая белән. Их, Фирая, Фирая... Әнә шулай көрсенгәнен сизми дә калды Рәүф һәм, үз янында гына: "Нәрсә?" дигән тавыш ишетеп, сискәнеп китте. Бу Фирая тавышы иде.
36
+ — Фирая?!
37
+ — Әү, Рәүф...
38
+ Рәүф, хискә бирелеп, Фираяның кулларыннан алды. Кызның учлары кайнар иде. Рәүф шушы кайнар кулларны үзенең битенә тидерде һәм җиңелчә генә калтырау сизде.
39
+ — Фирая, - диде ул янә, нинди дә булса сүз әйтүдән бигрәк, яраткан исемне кабатлаудан рәхәтлек табып.
40
+ Рәүф: "Фираяны бер күрүен күрсәм ни өчен үпкәләп йөрүләрен бөтенесен сорармын", - дигән иде, бу минутта барысын онытты.
41
+ Ә бит Фирая чынлап та Рәүф мотоциклны кулдан ычкындырмас өчен тырыша дип йөрде. Абыйсы да һәрвакыт, кызның күңелен чеметеп: "Киявең сиңа туй бүләген безнең әти кулы белән әзерли", - дип тукып торды. Бүген исә Фирая, Рәүфкә юкка рәнҗүен тоеп, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышты. Хәер, ул кырыс була да белми иде. Аның бөтен барлыгы ниндидер эчке нурдан, рәхәт җылылыктан тора иде кебек. Менә шушы җылылык егет күңеленә дә күчте.
42
+ Клубта инде күптән җыелыш бетте, халык таралды. Гашыйклар, авылның иң тыныч почмакларын сайлап, мәхәббәт дуэтларын башладылар. Аларга комачауламыйк дип, кошлар сайрауларыннан туктады, өйләрдә бер-бер артлы утлар сүнде, авыл йокыга талды. Дөнья белән идарә итү мәхәббәт кулына тапшырылды. Күктә, гашыйклар йөрәгедәй, йолдызлар кабынды. Шул йолдызларның иң яктысы Фирая белән Рәүфнеке иде.
bylatypov/Өндәге төш_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,68 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ ӨНДӘГЕ ТӨШ
2
+ Галимҗан Гыйльман
3
+
4
+ 1.
5
+ Булат кемнеңдер җилтерәтеп уятуына куркынып сикереп торды. Күзләрен уа-уа тирә-ягына каранды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Саташты, ахры. Бүген йокысының бөтенләй дә рәте-чираты булмады... Төне буе кемнәр беләндер тарткалашып чыкты. Кем икәнен дә белми, ни өчен икәнен дә хәтерләми. Әллә ничә пар кул аның түше буйлап бугазына үрмәли... Булат аларга суккалап та карый, үрелеп тешләп алмакчы була... Ләкин берни кыла алмый. Чөнки бу куллар шәүлә кебек: алар бар да, юк та...
6
+ Бу юктан түгел. Йоклар алдыннан гына телевизордан ниндидер хәтәр һәлакәт хакында сөйләделәр. Кайдадыр шушы тирәдәге урамнарның берсендә ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар икән. Носилкада хәрәкәтсез, җансыз баручы берәү бигрәк нык тәэсир итте Булатка. Бу мескен адәмнең йөзе бик тә таныш кебек тоелды аңа...
7
+ Булат баштан-аяк юрганын бөркәнеп түшәгенә аумакчы булган иде, бүлмәнең ишек катындагы почмагында ниндидер хәрәкәт шәйләп, туктап калды.
8
+ Юк, бу хәрәкәтнең иясе адәми зат түгел иде. Ниндидер балкыш, нур шәүләсе иде ул. Рәвеше генә кешене хәтерләтә...
9
+ Ни хикмәт, Булат аңардан тамчы да курыкмады. Таныш булмаган халәт иде бу. Шулай да курыкмады. Чөнки бу тойгы, якын, газиз булып, аның йөрәген җылытып тора иде...
10
+ - Син кем?
11
+ Ярымкараңгы бүлмәнең почмагын балкытып торучы нур йомгагы бермәл калтыранып торды да Булатка табан килә башлады.
12
+ - Стоп! Шунда гына тор! - Бу юлы Булат үзе дә калтыранып куйды. Уң кулын алга сузып, киң ачылган учы белән әлеге галәмәтне туктатмакчы булды. Салмак кына йөзеп килүче нур шәүләсе, чынлап та, бүлмә уртасына җитүгә туктап калды.
13
+ - Син кем? - Булатның тавышы калтыранып чыкты. Ул инде үзенең үтә дә серле, сихри бер зат белән очрашуын аңлап алган иде.
14
+ - Мин... Миңа син кирәк...
15
+ Ишетелер-ишетелмәс кенә зеңгелдәп торган аваз йөрәк түреннән хәләл җаннарны суырып чыгарырлык дәрәҗәдә серле һәм шомлы иде...
16
+ - Мин? Минем җанымны алырга килдеңме әллә?..
17
+ - Юк, җаның кирәк түгел... Синең үзең кирәк...
18
+ - Ничек инде?... Мин берни дә аңламыйм...
19
+ - Мин үзем җан.
20
+ - Син - җан?.. Кемнең җаны?
21
+ - Синең кебек берәүнең, игезәк парыңның җаны... Ул бу минутта тынсыз, җансыз килеш үлеп ята... Хәтәр һәлакәт безне аерды... Миңа ничек тә аның янына кайтырга кирәк...
22
+ - Бар соң! Кайт! Йөрмә монда кеше куркытып!..
23
+ - Кайта алмыйм шул. Кайтырлык көч-егәрем юк...
24
+ - Ну? Шуннан?!
25
+ - Шуңа да яныңа килдем. Синнән дә якынрак кеше юк... Синең җылың мине тартып китерде...
26
+ - Нинди җылы? Нинди җан? Нигә - мин? Бүтән кеше беткәнмени?!
27
+ - Син миңа якын... Мин синең җаныңның кардәше, игезәге...
28
+ - Кардәш? Юкны сөйләмә, минем бер туганым да юк!
29
+ - Бар. Синең игезәк туганың бар. Сезнең җаннарыгызны тугач та аердылар, шуны беләсеңме?
30
+ - Ни сөйлисең син? Нинди туганым хакында сөйлисең? Йә, шуннан?.. Дәвам ит! Зинһар!..
31
+ Бераз тынып торган нур шәүләсе тагын зеңелдәп телгә килде:
32
+ - Вакыты җиткәч барысын да белерсең. Ә хәзер миңа ярдәм ит - үз ия��ә - синең игезәгеңә кайтырга булыш... Әйдә, тиз бул! Шушы мәлдә аның гомере өзелергә тора...
33
+ Булат күргәннәреннән-ишеткәннәреннән шашар хәлгә җитте. Тәмам акылдан язудан аны бер очраклы уй гына тотып тора иде: "Күрәсең... төш күреп ята ул... Ә төштә ни булмас!"
34
+ Төш ихтыярына бирелеп, ул тиз-тиз генә киенә башлады. Каушавыннан күлмәк җиңен таба алмый азапланды.
35
+ Ниһаять, нур шәүләсе салмак кына йөзеп, ишеккә табан кузгалды, аннары, ниндидер могъҗиза белән, ябык ишек аша тышкы якка ук чыгып китте...
36
+ Ишекне сак кына ачып-ябып, Булат та аның артыннан иярде. Сихер иясен берара югалтып торса да, урамга килеп чыккач, аны бик тиз күреп алды: өй эчендә нурланып-балкып торган бу сәер күренеш, көмеш томанга йомарланып, күпереп киткән иде...
37
+ Бу юлы Булатның сөйләшәсе килмәде. Сүз әйткән саен аның үзенең дә җаны суырылып чыга башлар кебек тоелды... Томан шәүләсе артыннан ияреп тик барды. "Юньлегә генә булса ярар иде бу очрашу... Бармас иде дә... Бармаса, тагын да хәтәррәк булуы мөмкин шул..."
38
+ Бу шик-шөбһәләр түзәрлек булган икән әле. Авыр уйлар соңрак килде.
39
+ Чынлап та аның игезәк туганы булырга мөмкин бит. Балалар йортында тәрбияләнеп, сабый килеш үги атасы белән үги анасы кулына килеп кергән ул. Алар инде күптән гүр иясе. Бер үк көннәрдә бер-бер артлы түшәккә калып, тиз генә җыенып, соңгы юлга китеп бардылар. Анасы, Булатны чакырып китереп, соңгы сулышында аның ятимлеге хакында әйтеп өлгерде.
40
+ Булат бу сәер хәбәрне баштарак күңеленә якын алырга теләмәде, ахры. Күңеленә авырлык китермичә генә яшәргә теләде. Үлем юлындагы кеше нәрсә әйтмәс?!.
41
+ Менә бит ничек килеп чыкты. Бу бит шул вакыттагы авыр тарихның дәвамы... Дәвамы? Ахыры булырмы соң бу дәвамның? Нинди булыр ул?
42
+ Булат шуны күңеленә ныклап беркетеп куйды: ул бу юлны ахырына кадәр үтәргә тиеш. Серне чишәргә тиеш...
43
+ Үзен "Җан" дип таныштырган нур шәүләсе артыннан чак-чак кына өлгерә иде ул. Урамнар буйлап очып, дөресрәге, агып барган бу нур йомгагы чынлап та бик ашыга иде, ахры. Әнә бит - алгарак китә дә, тоныклана, сүрелә башлауга, кинәт туктап кала, Булатны көтеп ала. Менә хикмәт: Булат якынаюга ул тагын балкып кабынып китә, нурлары белән күзләрне иркәләп тора башлый.
44
+ Бервакыт "Җан" дигәннең түземлеге төкәнде, ахры. Искәртеп тә тормыйча Булатның янына ук килде дә тәненә, тәненә генә түгел җан-бәгыренә "кереп китте"... Әйе-әйе, бервакыт Булат үзенең балкып, тирә-юньне яктыртып баруын тойды...
45
+ Бик сәер иде бу. Хәтта куркыныч!.. Аның каравы, бару җиңеләйде. Ул хәзер үзенең тәнен тоймый да, аяклары җиргә тияр-тимәс килә, гүя ул берьюлы атлап та, очып та бара...
46
+ Өч катлы хастаханәнең тимер капкасын ачып кергәч, теге нур йомгагы Булаттан кабат аерылып, суырылып чыкты. Чыкты да, киң ишегалдында Булатның ялгызын калдырып, икенче каттагы ярымачык тәрәзәгә атылып-бәрелеп кереп китте...
47
+ Ул арада тонык кына яктылык бөркеп торучы тәрәзә балкып-яктырып китте. Бу яктылыкны бүлмә эчендә йөгерешеп йөргән кеше шәүләләре генә аркылы-торкылы телеп үтә иде...
48
+ Булат нишләргә дә белмәде. Күңелендә баягы шомлы уйлар сүрелеп тә бетмәгән бит әле. Аларга тагын галәмәт хәлләр өстәлде...
49
+ Ләкин бу галәмәт хәлләр, иләс-миләс шикләр, шөбһәләр генә аның йөрәк түрендә уянып-туып килүче дөньяви хисләрне баса алмый иде инде.
50
+ ...Төнге авыр тойгылардан, серле-шаукымлы сәяхәттән арына башлаган Булат, кырт борылып, кайту юлына төште. Аның күңелендәге үзгәрешне генә көткән диярсең, кайдадыр еракта - шәһәр артындагы шәмәхә күк йөзендә - җәйге таңның тыйнак нурлары сибелешә башлаган иде инде.
51
+ 2.
52
+ Уянып күзләрен ачкан Булатны тәрәзәдән үрелеп карап торган нурлы кояш каршы алды.
53
+ "Тагын нурлар! Тагын сихер! Тагын!.." - Булат, тәмам шашар дәрәҗәгә җитеп, юрганына бөркәнде. Ләкин, бөркәнеп яткан килеш, шундук ис-акылына килде: "Юк, монысы төш булырга тиеш түгел... Баягы сәер хәлләр төштә калды ласа. Хәзер ул чынлап та уянды, аны чып-чын кояш каршылады, кояш белән бергә якты көн, якты тормыш, якты өметләр каршылады..."
54
+ Булат, ниһаять, барысы да әйбәт буласына үзен тәмам ышандырып, сикереп торды, ашыгып тәрәзә каршына килде...
55
+ Урамда чын тормыш кайный иде. Ял көне булуга да карамастан, кешеләр каядыр ашыга, машиналар каядыр чаба... Кичә булган һәлакәт урыны гына караеп, тапланып тора. Юл читенә чыгарып куелган җимерек машина исә бу дөньяның тормыш рәхәтеннән һәм яшәү бәхетеннән генә тормавы хакында искәртеп тора кебек...
56
+ Булатның хәтерендә төнге вакыйгалар кабат яңарды. Төш хәлләре генә булса да, төнлә кичергәннәреннән аңа бик авыр иде. Шуңа күрәме, иртәнге кояшны күреп сөенгән күңеле бик тиз ябылып өлгерде, кабат шомлы уй-тойгыларга тарды...
57
+ "Чынлап та шулай булса? Аның игезәге булса? Ул һәлакәткә очраса? Төнге кунак - шул игезәгенең хәләл җаны булса?"
58
+ Бераздан Булат шаркылдап көлеп җибәрде. Читтән күзәтеп торган берәү булса, ул аны акылдан шашкан дип уйлар иде, мөгаен... Ә бит чынлап та тиле-миле тойгылар кичерә иде ул бу минутта. Күңеленең кайсы төше беләндер Булатның бик тә ышанасы килә иде төнге сәер хәлләргә. Чөнки аның туганлы, кардәшле буласы килә иде. Кайчандыр үлем түшәгендә яткан анасының серле сүзләренә бик тә ышанасы килә иде. "Балам... Синең туганың - игезәгең бар... Үз атаң-анаң юк инде, ә кардәшең исән... Тап син аны, табып куан, бәхетле бул... Ә безне зинһар өчен кичер, күңелеңне, хәтереңне рәнҗеткән булсак - кичер... Кичер..." - дигән иде ул чакта газиз әнкәсе.
59
+ Әле дә хәтерендә: тау кадәрле йортта Булат япа-ялгызы калды. Укуларын тәмамлап, яраткан эшенә керде. Ошатып йөргән кызлары булса да, йөрәгенә пар булырдай сөйгән кешесен табалмады әле ул. Гел бер тойгы белән яшәде соңгы вакытта. Олы хискә, мәхәббәткә кадәр ниндидер бик мөһим җан эшен төгәлләп куясы, ниндидер күңел гаменнән котыласы, язмыш юлын ачыклыйсы бар кебек иде. Шул сәер тойгы тормышта чынлап яшәп кит��ргә ирек бирми торды, ахры..
60
+ Бу тойгы - шушы кардәшлек хисеме әллә? Аның игезәк туганы булып, бәлки ул шушы минутта Булатның ярдәменә мохтаҗдыр? Төнге төш, андагы җан балкышы - шуңа илаһи бер ишарәдер?
61
+ Булат тәвәккәлләде. Төшендә йөреп үткән сәфәренә кабат чыгарга булды. Бу юлы тулысынча үзенең күңеленә таянды. Ә күңеле чынлап та каядыр ашкына, ымсына иде аның...
62
+ Кичә һәлакәт булган юл чатыннан ашыгып кына узып китте ул. Таныш урамнар буйлап барабара, адым саен куркынып уйланды: "Ә бит ул бу урыннан чынлап та узган иде! Менә бу чаттан да... Бу тыкрыктан да... Менә гаҗәп..."
63
+ Юл ахырындагы таныш йорт та, киң ишегалды да шулкадәр таныш булып тоелды Булатка, ул, хәтта, керергәме-юкмы дигән кебек, капка төбендә шактый вакыт уйланып, таптанып торды... Карт чаганнар артына поскан хастаханә авыртудан бөгәрләнеп яткан олпат затны хәтерләтә иде... Әнә ул төнге сихри урын - җан шәүләсе суырылып кереп киткән тәрәзә... Бүген ул киң итеп ачып куелган - җәйге саф һава мул итеп кереп торсын дигәннәрдер инде...
64
+ Хастаханә ишеген ачып кергәндә йөрәге кысылып куйса да, Булат бу мәлдә үзе өчен бик мөһим бер нәрсәне хәл иткән иде инде: бүген барысын да ачыклап бетерергә тиеш ул!
65
+ Эчке якта аны каршы алучы булмады. Шул ук вакытта куып чыгаручы да күренмәде... Булат,үзенең күңел тоемына ышанып, ярымкараңгы коридор буенча китте, өскә алып менә торган баскычны табып, икенче катка күтәрелде, аннары, кырт борылды да баягы ачык тәрәзәгә чыга торган палатага барып керде...
66
+ Барып керде дә егылып китә язды. Түр караватта - төрледән-төрле шешәләр эленгән корылмалар арасында Булат үзе ята иде! Шунысы гына - көн саен көзгедә күрә торган йөзе ябыгып, агарып киткән. Гүя ул ниндидер сихер ярдәмендә бөтенләй башка дөньяга күчкән, башка төрле язмышка дучар булган... Ә менә авыруның баш очындагы яктылыкны - илаһи көмеш балкышны - шундук танып алды Булат. Нур йомгагы да аны таныгандай булды - калкынып, дулкынланып куйды...
67
+ Бер бөртек күзәнәген дә кузгата алмыйча тынсыз-хәрәкәтсез ятучы бу авыру бәндәнең ни өчен Булатка охшавын Булат үзе дә, кадерле укучыларым, сез дә бик яхшы аңлап алгандыр инде. Кардәш җаннар үзләре генә калырга тиеш мизгелләр була, шулаймы? Бу шул мизгел. Әйдәгез болай итик: шушы төн эчендә безгә шактый якынаеп киткән кардәш җаннарның үзләрен генә калдырыйк та Ходай Тәгаләдән, аның аша Язмыш хәзрәтләреннән алар өчен имин, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, бәхетле гомерләр телик!
68
+ 5 апрель, 2010 ел.
bylatypov/Өч Мәхмүт_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,42 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Ибраһим Гази
2
+ ӨЧ МӘХМҮТ
3
+ (хикәя)
4
+ Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да, икенчесен чүпкә дә санамыйбыз, ә өченчесен... Өченчесенме? Анысы турында әйтми торыйм әле, ярыймы? Берсенә Мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә Кәтүк Мәхмүт дип кушамат бирдек. Өченчесен әйтми торырга булдык бит...
5
+ Берсе, Мәхмүт абый дигәнебез, әлеге без шүрли торганы, безнең 6 нчы "б" сыйныфында хезмәт дәресе укыта, икенчесе үзе безнең белән укып йөргән була. Йөргән була дип мыскыл итебрәк әйтеп ташладым бугай. Мондый дәресләрдә ул бер дә генә бездән калышмый, табигать дәресеннән хәтта уздырып та җибәрә, ә менә хезмәт дәресенә килгәндә... И, хезмәт дәресе кулыннан килми дә инде бичараның.
6
+ Беркөннәре Мәхмүт абый барыбызга да чүкеч ясарга бирде. Әй, җанталашып эшләгән була, Кәтүк Мәхмүтне әйтәм. Өч потлы капчык күтәргән кебек, мыш та мыш килә, маңгаеннан бармак башы-бармак башы тирләр тама, ә үзе, ай киттем, ел киттем, инә буе җир киттем шикелле, бер чүкечне атна буе азапландырды, әле анда да чүкеч урынына... кадак ясап бирде. Әй көлештек, әй көлештек! Мәхмүт абый аның ул кадагын... әй лә, чүкечен безнең чүкечләр белән бергә такта шүрлеккә куйды. Янәсе, күренеп торсын: йодрык хәтле тимердән кадак юнып бирү дә уен эш түгел... Мастерскойга кергән саен, Мәхмүткә көн күрсәтмибез, малайның кабыргасына төртеп: "Кадак кагарга чүкечеңне алып торыйк сана", - дигән булып, тегене ирештерәбез; үртәгәнне бер тапкыр Мәхмүт абый да ишетте, безгә таба борылып карагач, үзебез дә уңайсызланып калдык, беләсез ич, Мәхмүт абыйдан без шүрлибез.
7
+ Юк, Кәтүк Мәхмүттән слесарь чыкмас, мин сезгә моны алдан ук әйтеп куям. Соң ничек слесарь чыксын, башлап торып әле аның куллары корал тота алмый, барып ябышты исә, тешәвеч шалтырап идәнгә барып төшә. Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам, ә үзе... әйтәм бит, үзе — җебен сүтеп аткан кәтүк! Верстакка җитәрлек тә буе юк мескенкәйнең! Мин аны, теләсәмме... чәнчә бармагым белән төртеп ега алам, теләмим генә, буяласым килми...
8
+ Тәнәфес вакытында урамга чыксак, кемнең маңгаена кар йомарлап кундырганнар — Мәхмүтнекенә! Кемне аяк чалып кар өстенә екканнар — Мәхмүтне! Кемне күче-мала ясап аста калдырганнар — тагын шул Кәтүк Мәхмүтне! Үзе бер дә үпкәли белми тагы, көлеп тик йөри... Менә шундый бер мәхлук җан инде ул безнең Кәтүк.
9
+ Әйттем бугай, мондый дәресләрдә аның теленә шайтан төкергән диярсең: чатыр-чотыр килеп тора. Син, укытучы апа күрмәсен, сорамасын дип, партага сеңеп утырасың, ә ул, Кәтүк башы белән, миннән сорагыз, мин беләм дип, кулын күтәрә. Шуның өчен дә без аны яратып бетермибез ахры... Бөтен класс белмәгәндә, бер ул гына кул күтәреп утырмасын...
10
+ Җитмәсә тагын үзен быел чуп-чуар сипкел басты — бите күке йомыркасы төсле булып калды. Буй дисәң буй, көч дисәң көч юк үзендә, ни пычагыма слесарь булырга уйлагандыр... Аңа кызлар белән бергә өй эшләренә, ч��гү чигәргә өйрәнәсе калган. Безнең әби, анысы, әйтүен әйтә дә бит, янәсе, хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә дип, ну бит безнең әби алла бар дип тә әйтә аңа карасаң, ә алланы кем күргән? Ни генә димәсеннәр, слесарь булу өчен, Мәхмүт абыйныкы кебек чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк. Бер йөрәк белән генә бик әллә кая сикереп булмый. Шуның өчен дә шул мин спорт яратам... Чаңгыда чабам, аркылы тимердә уйныйм, әле бокс түгәрәгенә язылырга чамалап торам. Мәхмүт, мескен, аркылы тимергә сузыла да алмый, ә боксны инде әйтәсе дә юк... Бәбиләр йодрыгы хәтле йодрыгы белән ул кемне җиңә алсын.
11
+ Кышкы каникулда безне ел саен спорт базасына алып баралар. Безне шефка алган завод базасы ул, шәһәрдән читкә салынган. Әй рәхәт тә була соң урманда чаңгы шуулары! Таулардан ыжгыртып чабып төшүләр дисеңме, егылып киткәндә баш белән карга кадалулар дисенме, агач араларыннан борыла-борыла төшкәндә, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме! Чаңгы шуа белмәгән кешегә аның рәхәтен аңлатып торып булмый инде! Ә сезнең кышкы урманда тук-тук тукран тукылдатканны тыңлап торганыгыз бармы? Яисә песнәк сайраганны ишеткәнегез? Ә саесканның койрыгы ник шул тамаша озын булганны беләсезме? Анысын мин дә белмим.
12
+ Каникул җиткәнне, урмандагы спорт базасына барыр көнне без зарыгып көтә башладык. Ай, көткәндә вакыт акрын уза да соң. Андый чакта әллә көннәр юри терәлеп торалар инде? Шулай да барыр сәгатьләр җитте. Автобуска утыртып, безне Аккош күле ягына урманга чаптырып алып киттеләр. Базага без әле иртүк барып җиттек. Чаңгылар алып шуарга чыгып киттек. Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята.
13
+ Мәхмүт чаңгыда галәмәт кенә йөри икән, ләкин миңа җитү кая! Мин аны ярты юлда ук ташлап узып киттем. Мактанып әйтүем түгел, мактанырга бер дә яратмыйм, әнә Мәхмүт үзенең чүкече белән мактансын, мин чынлабрак шуарга тотынсаммы? Мәхмүт абыйның үзен дә узып китә алам. Мин төшкән таулардан ул төшә алмый, беләсегез килсә! Мин, валлаһи әгәр, мактана дип уйлый күрмәгез, нинди текә тау булмасын, юан-юан наратлар нинди тыгыз утырмасын, жилдәй сызгыртып шул наратлар арасыннан очып төшә алам! Ышанмыйсызмы? Килегез, карап торыгыз. Бер генә тапкыр егылсаммы? Гомердә! Шулай да бүген ике тапкыр егылдым. Кәтүк аркасында! Аяк астында бутала бит, нишләтәсең аны... Куып та җибәрмәкче идем, Мәхмүт абый карап тора, уңайсыз. Әйдә йөрсен инде, җан иясе бит дип кумадым. Мин шуган таулардан шуып маташкан була. И, бичара... Берсендә шундый чәчрәп барып төште, чаңгылары, ычкынып, тау астына очтылар...
14
+ Шуа-шуа карыннарыбыз ачып бетте. Базага кайтырга булдык. Мин Мәхмүт абый белән янәшә алдан кайтам, бүтәннәр безнең арттан киләләр. Чаңгылар астында тыгыз кар, яңа итек кебек, шыгыр-шыгыр итә. Бик күңелле! Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый, алай булма, болай бул, дип, дилбегә буе акыл да сатып тормый, бер борылып карый, шуңардан барысы да аңлашыла... Бар бит, әй, кешеләр...
15
+ Анда басма, монда бас, алай борылма, болай борыл, дип, ник тегеләй булмадың да ник болай булмадың, дип теңкәне корытып бетерәләр. Мәхмүт абый андый түгел. Әйтәм бит, борылып бер караса, әле анда да елмаеп карый бит, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз.
16
+ Мичләр бездән ягыла калган иде. Кайтып керсәк, өй җыпҗылы! Өстәлләр тирәсенә җыелышып, азык капчыкларыбызны бушаттык, термослардан кайнар чәйләр агызып алып, шикәрне шытырдатып тешләп, чәй эчәргә, ашарга тотындык.
17
+ Ашау дигәндә безнең Кәтүк кызык кеше: тавык кебек, аннан бер чукый, моннан бер чукый, шуның белән аның тамагы тук. Битләре кызарып чыга, күзләре елт-елт итә... Ничек җан асрый торгандыр ул, белмим. Шуңа ябык микән әллә ул?
18
+ Тамакларны туйдырып, өстәлләрне җыештыргач, барыбыз да Мәхмүт абый тирәсенә килеп өелештек. Аңардан берәр нәрсә сөйләтмәк булабыз. Ул сөйләргә тотынсамы? Әллә ниләр белә ул. Аның авызы ачылуга, без колакларыбызны эләбез дә тынабыз.
19
+ — Сез бәхетлеләр, сугыш елларын күрмәдегез, - дип башлап китте ул бу юлы. - Авылда хатын-кыз да балачага өелеп калды. Ул чакта мин дә сезнең ише малай гына әле... Тик ул заманда малай дип тормадылар, бик авыр эшләр эшләттеләр. Сугыш бит! Ничек тә дошманның муенын сындырырга кирәк. Безнең колхозда бер ятим хатын бар иде. Ире сугышта үлеп өлгергән, балалары мич башы тулы... Хатынның олы улы, сезнең яшьләрдәге малай, йортта атасы урынына хуҗа булып йөри. Җыелыш җыелса, олылар рәтеннән аны да чакырталар. Урман кисәргәме анда, бүтән авыр эшкәме, олылар рәтеннән аны да җибәрәләр. Хуҗа дияр җире юк инде үзенең. Гәүдәгә кем хәтле дип әйтим? Мәхмүттән бер дә артык җире юк. Ат башына буе җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. Әти-әнисе куштырган исеме белән дә йөртмиләр үзен, кимсетеп, Мүтәй дип кенә атыйлар. Берни булса: "Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты булыр үзегезне!" Янәсе, көче юкка шулай мыскыл итәләр. "Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар". Гел шулай көләләр иде малайдан.
20
+ Ул заманда атлы эштә эшләүчегә тормыш алып бару ансатрак иде. Кәҗәгә булыр дип, тез астына бераз печән салып кайта ала, ягарга утынны да җилкәләп ташымый. Ат, чана үз кулында — урманнан узышлый чана төбенә салып алып кайта... Колхозчылар, кызганып, Мүтәйгә дә ат беркеттеләр, буе ат башына җитми дип тормадылар. Егетең сабан да сөрде, сыек кына куллары белән капчык та күтәрде, фермага салам да, печән дә ташыды... Сугыш заманасында нинди эш килеп чыкса, барысын да маташтырды.
21
+ Яшьтән үк шулай авыр эшләгәнгәме, ашау-эчү бик такытокы булгангамы, безнең Мүтәй бер дә үсмәде. Иптәшләре егет булып буйга җитте, ә ул, коры елдагы арыш камылы шикелле, җирдән бераз күтәрелде дә катты да калды.
22
+ Кайчакны әнкәсе:
23
+ — Улым, ник бер дә үсмисең, тирең тегелмәгән ич, үс инде, - дип, гүя үсү-үсмәү малайның үзеннән торган кебек итеп, әйтеп куйгалый торган иде.
24
+ Билгеле инде, ятим кешенең яклаучысы да булмый. Еш кына иптәшләре Мүтәйне кырын да кагалар иде, аның турында мәзәкләр сөйләп, егетнең күңелен рәнҗетәләр иде. Мүтәйнең кешегә күрсәтми генә балавыз сыккан чаклары да булгалады.
25
+ Сугыш заманасында билгеле инде: берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына... Таза кызлар, баласыз киленнәр Уралга, Себергә корал эшли торган заводларга, яшүсмерләр ФЗӨ мәктәпләренә алынып торалар иде.
26
+ Кеше сорап районнан кәгазьнең килеп кенә торган көне, ә бит колхозның үз эше дә муеннан, кешеләр җитми, игенне карап үстерергә кирәк. Фронтның да тамагы тук булсын, эшчеләрнең дә... Тизрәк Гитлерның башына җитәргә кирәк ләбаса.
27
+ Явып торган кәгазьләрнең берсе безнең Мүтәйгә дә килеп кагылды. Әнисенең бердәнбер олы улы, йортның тоткасы дип тормадылар, аны шәһәргә ФЗӨгә озатырга куштылар. Кемне дә булса озатырга кирәк бит, хөкүмәт сорый. Сохарилар киптереп, елашып, әнкәсе, энеләре Мүтәйне районга озатып калдылар. Иртән озаттылар, кичен малаең ялт итеп кайтып та керде. Алмаганнар егетне, буең юк дип, комиссия уздырмаган. Мүтәй тагын колхоз эшенә йөри башлады. Хуҗа үзе өйдә булгач, йортка акмаса да тамып тора. Терлеккә печәне дә кайта, мичкә утыны да... Мич башы тулы балаларга азыгы да...
28
+ Тик районнан кәгазь тагын килде бит. Мүтәйне тагын озатып калдылар. Ләкин Мүтәй кичен тагын кайтып керде. Алмыйлар егетне, комиссия уздырмый. Колхоз җитәкчеләренә бу ошап куйды: кеше сорап кәгазь килде исә, кайда әле Мүтәй? Чакыртыгыз әле Мүтәйне! Бар инде, энем, син комиссиягә күренеп кайт. Мүтәй бара, күренеп кайта. Районнан кеше дип дәгъвалый башласалар, - "җибәрдек, алмадыгыз". Җавабы кыска.
29
+ Бер баруда Мүтәй кайтмады. Сохарилар да киптермичә, елашып та калмыйча озатканнар иде. Мүтәйне алганнар. Инде Мүтәйне дә алгач, авылларда рәтлерәк кешеләр бетеп барадыр, ашады бу сугыш бер хәл кешене. Мүтәй булып Мүтәй дә эшкә ярады, дип, авылда бер кавым сөйләшеп йөрделәр дә тындылар. Баштарак Мүтәй шәһәрдә ямансулады бугай, әнкәсенә хатлар язгалап торды. Аерым караватта йоклыйм, өстемдә йон юрган, астымда ап-ак җәймә, тамакка да ярыйсы гына, тимер эшенә өйрәтәләр, дип язган иде ул. Аннары хатлары да килми башлады. Югалды Мүтәй. Суга баткан кебек югалды.
30
+ — Бөтенләй, бөтенләй югалдымы? - дип сорадым мин, Мәхмүт абыйның сөйләүдән туктаганын күргәч. Мүтәйне югалтасы килми иде минем, шәһәр җирендә үзенә берәр эш табып, тик эшләп йөрсен иде шунда үз ишләре арасында... Билгеле инде, ул әллә ни эш майтара алмас иде, безнең кебек әйбәт слесарь да була алмас иде, ну шулай да бөтенләйгә, бөтенләйгә югалмасын иде. Әллә нәрсә, кызганыпмы, яратыпмы җибәрдем мин шул Мүтәйне! Мескенне әти-әнисе биргән исем белән дә атамыйлар бит. Мүтәй дип кушамат белән генә йөртәләр. Аның чын исеме ничек булды икән соң?
31
+ — Мәхмүт абый? - дидем мин, баскан урынымда сикереп куеп. - У�� малайның... ну, егетнең чын исемен белми идегезме?
32
+ — Мүтәйнең чын исемеме? Мәхмүт иде.
33
+ — Мәхмүт? И, ничек бозганнар...
34
+ Баядан бирле сорау бирергә маташып, кулын бер күтәреп, бер төшереп торган Кәтүк:
35
+ — Мәхмүт абый, бу чынмы, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы? - дип, кызарынып, сорау биреп ташлады.
36
+ — Чын хәл, - диде Мәхмүт абый. - Инде алай бик беләсегез килсә, әйтим, Мүтәйнең эзе табылды...
37
+ — Кайда ул, кайда, әйтегез, - дип, без барыбыз да кычкырып җибәрдек.
38
+ — Мүтәй сезнең алдыгызда басып тора, Мүтәй ул — мин...
39
+ Без аптырадык та калдык. Комиссиядән үтә алмыйча, кире борылып-борылып кайткан Мүтәй белән безнең Мәхмүт абый икесе бер кеше булсын, имеш. Безнең моңа ышанасыбыз килмәде. Шуннан Мәхмүт абый, кесәсеннән кара тышлы дәфтәр чыгарып, безнең алга фотокарточкалар җәеп салды. Кеше рәтеннән Кәтүк тә килеп карточкаларны карап-карап чыкты. Суыкта озак йөргәнгәме, аның колаклары, битләре кып-кызыл булган иде. Күз карашлары да әллә нишләгән иде. Ул әле карточкаларга, әле Мәхмүт абыйның үзенә карап торды. Мин аның шунда ни уйлаганын сиздем: мин дә Мәхмүт абый кебек үсәрменме икән, йодрыкларым, Мәхмүт абыйныкы шикелле, чукмар-чукмар булырмы икән, дип уйлады ул.
40
+ Кич белән машинага төялдек тә кайтып киттек. Гаҗәп, шушы вакыйгадан соң без үзебезнең Кәтүккә икенчерәк карый башладык. Элекке шикелле, юкка да, барга да мыскыл итмибез, хезмәт дәресләрендә эше барып терәлсә, иптәшләрчә булышабыз. Кәтүк дигән кушаматы да үзеннән-үзе төшеп калды.
41
+ Баштук әйткән идем инде: безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен беләсез — ул безнең Мәхмүт абый, икенчесен дә беләсез, ул безнең кечкенә Мәхмүт. Өченчесе кем соң?
42
+ Ник аның турында бер сүз дә булмады? Ничек инде сүз булмасын! Өченчесе — мин үзем. Мин дә Мәхмүт ич. Өченче Мәхмүт ошамадымы сезгә? Ярыйсы малаймы? Кайсы Мәхмүт яхшырак? Кәтүк Мәхмүтме, әллә минме? Мактанып әйтүем түгел, минемчә, мин әйбәтрәк...
bylatypov/Өч аршын җир_tat.txt ADDED
The diff for this file is too large to render. See raw diff
 
bylatypov/Өч тәгәрмәчле арба_tat.txt ADDED
@@ -0,0 +1,359 @@
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1
+ Аяз Гыйләҗев
2
+ Өч тәгәрмәчле арба
3
+ Рәшат, өчәр аратаны берьюлы сикерә-сикерә, ә дигәнче икенче катка менеп җитте. Үз квартирасының ишеге төбендә звонок төймәсенә басып торучы хатын-кызны күргәч, сискәнеп шып туктады.
4
+ Бер кулына җыйнак кына чемодан тоткан хатын озын буйлы iде. Ул Рәшатның аяк тавышын ишетеп борылып карады, аннары иренеп кенә тагын төймәгә үрелде.
5
+ — Әллә өйдә юклар инде, - диде ул, тагын Рәшатка таба әйләнеп. Хатынның кара-кучкыл битенә арыганлык, талчыгу чыккан иде.
6
+ — Сезгә... сезгә кем кирәк соң? - диде Рәшат, тотлыгып.
7
+ — Сәләевкә телеграмма, - диде хатын, шактый җансыз тавыш белән.
8
+ — Сәләев мин булам! - диде Рәшат, җиңеләеп. - Рәшат Сәләев!
9
+ Хатын аска төшеп киткәч тә, Рәшат беравык хәл алып торды. Бераз җиңеләйгәч, ул ишек ачарга тотынды, ачкыч тишеген таба алмый йөдәде, тапкач, ачкычын кирегә борып маташты, кергәч ишек катындагы башмакларга абынды. Үз халәте көлке кебек күренде, елмайды, телеграмма гына эчне пошырып өстәлдә ята иде.
10
+ Ул тагын авыр сулады.
11
+ Бүген беркемнән дә телеграмма аласы, үзен башка дөнья, башка кешеләр, аларның кайгы яки шатлыклары белән бәйлисе килми иде аның. Бәйрәм-сәйрәм дә түгел, туган көне дә бик ерак, килү-китү дә көтелми иде, кемнән булыр икән бу кирәксез хәбәр?
12
+ Теге озынча буйлы, кара тутлы йөзле хатынны кинәт күреп өрекмәгән булса, телеграммага һич тә исе китмәс иде аның. Ниләр булмый бу дөньяда? Таныш-белешләре, бергә укыган иптәшләре, дус-ишләре азмы әллә аның? Йомыш төшкәндә, барысы да Рәшат дип килеп-китеп торалар ич...
13
+ Уф, теге апа аны нык кына куркытты!.. Тәмам хәле китте.
14
+ Рәшат графиннан жылымса, тәмсез су салып эчте, якасын чишеп, күлмәк изүе белән җилләнеп алды. Йонлач, таза күкрәкләре тирләгән иде. Астан:
15
+ — Рәшат! - дип кычкырган уенчак тавыш килде.
16
+ Ул шунда гына телеграмманы сүтеп карады.
17
+ "Уналтынчы майда сезнең шәһәрдә булам.
18
+ Өйдәрәк торырга тырыш. Сине күрәсем бар. Әниең".
19
+ Баягы тавыш тагын да иркәләбрәк:
20
+ — Рәшат! - дип кычкырды.
21
+ Егет телеграмма кәгазен селкә-селкә каударланып бер ишеккә, бер тәрәзә янына килде:
22
+ — Хәзер, хәзер чыгам! - дип кычкырды.
23
+ Ә үзе ашыкмады, урындыкка утырды, тагын бер кат телеграмманы укып чыкты, адресын карады, кайсы шәһәрдән, кайсы вакытта бирелүен тикшерде. Барысы да дөрес иде...
24
+ — Рәшат, Рәшат!
25
+ Ул әйләнеп чыкканда, Луиза беренче кат белән икенчесе арасындагы баскыч мәйданчыгына менеп җитеп, бик гаҗәпләнеп өскә карап тора иде. Ярым караңгыда кыз искиткеч матур булып күренде Рәшатка. Аның очлырак нәфис ияген чак кына алгарак сузып, башын артка чөеп кыланыбрак торуында ниндидер яшерен чакыру, дулкынландыргыч ымнар бар иде. Юка күлмәге аның йоп-йомры иңбашларын, күңелгә кытык атып торучы калку күкрәкләрен аермачык белдереп тора.
26
+ Егет кызның чибәрлеген менә әле генә бәяләп бер мизгел аңсыз-өнсез карап торды да акрын-акрын аска төшә башлады. Луиза янына җиткәч, Рәшат авыр гына ��өрсенде. Луиза исә рәхәтләнеп көлеп алды.
27
+ — Нигә плащыңн-ы- калдырмадың, Рәшат? Әллә радиодан тагын яңгыр вәгъдә иттеләрме?
28
+ Җавап урынына егет кызга телеграмманы тоттырды.
29
+ — Телеграмма? Кемнән?
30
+ — Укы, - диде егет кырыс кына.
31
+ Кыз бераз гына күрә карау булса да, "йөзне боза" дип, күзлек кими иде. Ул, озын керфекләр белән каймаланган үтә ялтыравыклы соры күзләрен кыса төшеп, телеграмманы укып чыкты.
32
+ Синең белешләрең арасында да наяннар бар икән! - диде Луиза яратмыйча.
33
+ — Нигә?
34
+ — Тапканнар инде шаярыр сүз!
35
+ — Шаяру юк монда.
36
+ — Ничек?!
37
+ — Шулай. Барысы да дөрес.
38
+ Алар җитәкләшеп аска төштеләр, ишек алды бакчасына чыктылар. Көн сокланырлык дәрәҗәдә әйбәт иде. Әле кичәле-бүгенле генә ачылып маташкан яфраклар чип-чиста, нәфис иделәр. Сукмакларга әле генә сибелгән ком алтын сыман сап-сары иде. Сукмак кырларына куелган утыргычларның зәңгәр лагы кояшта ялтырый, кызның кибән ясап куйган мул, матур чәчләре нур төшеп янып тора. Луиза дулкынлана, ләкин, читкә караган булып, үз хәлен егеткә белдермәскә тырыша иде.
39
+ Нигә шушы кадәр сылу соң бу Луиза, дип зарланды Рәшат эченнән генә. Утызга җитеп килә
40
+ торган, акыл утырткан, төчесенә караганда тормышның ачысын мулрак эләктергән егет, башкалар чуар күңелле җилбәзәк дип санаган, куркыныч матурлыкка ия булган шушы кыз белән ничек таныша, дуслаша алды икән?
41
+ Башка вакытларда Луизаның күзгә бәрелеп торган чибәрлеге белән эчтән генә горурлана торган егет бүген кызның үтә күркәм булуыннан шүрләп калды.
42
+ Ни булды әле аңа? Нигә шулай телсез-өнсез җебеп төште? Луиза аннан нидер көтә ич. Бер атлый да борылып астан гына аңа күз сала. Сүз көтә, аңлату көтә, аңлашу көтә! Рәшат кыюланып аңа таба атлады.
43
+ — Луиза, без соңга калабыз.
44
+ Кыз, егет күрсен өчен юри кискен хәрәкәтләр ясап, кулындагы кино билетларын вак-вак кисәкләргә ертып һавага чөеп җибәрде, учы белән күзен кояштан каплап, чуар күбәләкләрнең талгын гына җиргә төшүләрен карап торды.
45
+ — Мин синең белән беркая да бармыйм.
46
+ — Алайса шушында утырып торыйк.
47
+ Кыз нидер унлап алды да алгарак чыкты, кырыйдагы аулак эскәмияне сайлап шуңа барып утырды. Буяулы такта җып-җылы иде.
48
+ — Йә, әйт, нигә яшердең син аны миннән? - диде Луиза тиз-тиз. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, шактый кычкырып өстәде. - Нигә яшердең?
49
+ Рәшат аптырашта иде, бердән, әнисенең телеграммасы аны каушатса, икенчедән, кызның көтмәгәндә үзгәрүе, усалланып зәһәрләнүе аны гаҗәпләндерде.
50
+ — Әниеңә күрсәтерлек кыз түгел дип саныйсыңмы мине? Җилбәзәк күбәләк дип уйлыйсыңмы?
51
+ — Нинди күбәләк? - диде егет, ифрат дәрәҗәдә уңайсызланып. - Ни сөйлисең син, Луиза?
52
+ Кыз сикереп үк торды.
53
+ — Утыр әле, зинһар, кузгалма.
54
+ — Утырмыйм.
55
+ Егет тә аягүрә басты, алар бер-берсенә текәлешеп, беренче кат очрашкан ят кешеләр кебек сынашып тордылар. Рәшат ымсынып кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде.
56
+ Нигә Луиз�� үзе турында гына уйлый әле, дип эчтән хафаланды егет. Телеграмманың Рәшат тормышына да турыдан-туры кагылуын сизенмиме әллә ул?..
57
+ — Әниеңнең дөньяда барлыгын гына булса да белергә хаклы идемме? - диде кыз, нервланып.
58
+ — Әгәр минем сүзләремә ышансаң, дус итеп санасаң, бер вакытта да аның хакында сорама! - диде егет, тыныч булырга тырышып.
59
+ — Ул чагында телеграмманы нигә күрсәттең?
60
+ — Үзем дә сизми калдым.
61
+ — Ха, - диде кыз, тагын кабынып, - менә ничек икән!
62
+ — Шулай килешик, - диде егет, кызга кулын сузып.
63
+ — Башта әйт: нигә миңа белергә ярамый? Безнең арада яшерен сер бармыни?
64
+ — Сорама, Луиза, газаплама мине.
65
+ Кыз беравык тынычланып, уйлап торды:
66
+ — Ичмасам шунысын әйт: кем гаепле монда? Әниеңме, минме?
67
+ Егет карашын җирдән чак кына күтәреп башын чайкады:
68
+ — Сорама, Луиза, - диде.
69
+ Луизаның йөзе агарып китте:
70
+ — Аңлашылды, - диде ул, егетнең сузылган кулын читкә кагып, - Миндә икән ич гаеп!.. Ә мин җүләр шуны аңышмый да торам. Ике ел синең белән дус булып йөрдем, өемә алып бардым, түремә утырттым. Атам, анам белән таныштырдым... Син бит аларга да: "Атам-анам юк, абый тәрбиясендә үстем", - дидең.
71
+ — Абый тәрбиясендә үсүем дөрес.
72
+ — Ә телеграмма? - дип сорады кыз, өметләнеп.
73
+ — Ул да дөрес.
74
+ Кыз тәмам аптырашта калды. Үртәлеп, гарьләнеп елап җибәрде. Иң гаҗәбе, башка вакытта сак күңелле Рәшат бүген аны тынычландырырга ашыкмый, кызның яшь коеп бәргәләнгәнен тын гына карап утыра иде.
75
+ — Зинһар, мине интектермә, газаплама, Рәшат. Ялганмы ул телеграмма?
76
+ Рәшат аның алдау көтүен, шуны теләвен, ялган сорап ялваруын сизде. Чынлыкны көтәргә, аны аңларга, аның ачы хакыйкатен бүлешергә кызның теләге дә, сабыры да, көче дә юк иде. Луизаның сабырсызлыгы Рәшатны сизелерлек усалландырды.
77
+ — Юк, телеграмма дөрес, - диде ул салкын гына.
78
+ — Дөньяда мин барлыкны әниең беләме? - дип сорады кыз артка чигенә-чигенә.
79
+ — Юк.
80
+ — Алайса, хуш!
81
+ — Луиза, Луиза! Ул мин барын да белми иде бит! Луиза!
82
+ Кыз егетнең соңгы сүзләрен ишетмәде, йөгереп агачлар арасына кереп китте, аның кибән кебек өеп куйган җирән чәчләренә батып барган кояш кунып барды, таза аксыл балтырлары сәрви куаклары арасыннан елык-ялык күренеп калды.
83
+ Чибәр иде Луиза, куркыныч бер дәрәҗәдә чибәр иде.
84
+ II
85
+ Моңарчы аларның мөнәсәбәтләрендә бер генә караңгы тап та, яшертен почмак та юк иде. Холкы кыркурак булган Луиза гел-гел басымчаклык күрсәтеп килдe.- Монда ата-анасының
86
+ үгет-нәсихәтләре, бигрәк тә әнкәсенең тәэсире аз булмады.
87
+ — Тормыш болганчык су белән бер... Ата-ана балага юл күрсәтеп бирергә тиеш. Егет менә дигән. Биш бармак кебек һәр ягы килгән. Ата-анасы юк... Каенананың аруыннан да козгын тавышы чыга диләр... Эш урыны әйбәт. Егерме алтыда группа җитәкчесе. Утызда бюро башлыгы булачак. Өйләнмәс борын квартира бирделәр үзенә. Бу бәхет кемгә тия? Син дә төшеп калганнардан түгел, нәсел-нәсәбеңне генә кара...
88
+ Кыз башта Рәшатны бөтенләй сөйми иде. Тирә-якта шома тара��ган чәчле, соңгы мода буенча киенгән озын, зифа егет асыллары барында төссез, моңарчы кызлар кулы тотып та карамаган Рәшат нәрсәгә ул?
89
+ Шулай да кыз ата-анасының сүзеннән чыкмады, Рәшатка ярарга тырышып йөрде. Егет артында үзенең иптәш кызлары белән аның гади кыяфәтеннән, сәеррәк гадәтләреннән, сөйләгән сүзләреннән мәсхәрәләп көлсә дә, аны "картлач" дип кенә атаса да, Луиза Рәшат алдында үзен тыя алды, тотнаклы, аз сүзле, сабыр кыз булып күренде.
90
+ Моңарчы бер егет белән йөргән иде инде ул. Бик яратып, тәмам шашып, ышанып, бөтен барлыгын биреп йөргән иде. Егет тотты да башка кызга өйләнде, хәзер очраганда мыек астыннан гына көлеп үтә... Авызы чамасыз нык пешкән иде Луизаның. Салкын суны да өреп кабарга әзер иде ул, һәм аның салкын су дигәне шушы Рәшат иде.
91
+ Егет беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, йомыкый гына (ничек группа җитәкчесе итеп күтәргәннәрдер аны!), тып-тыныч, салкын табигатьле, акча туздырмый торган саранрак бер кеше булып тоела иде Луизага.
92
+ Үткәндәге ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кыз бу юлы бик сак кыланды. Үз яшендәгеләрдән соң үсеп җиткән миндаль күзле, озын аяклы кызларны ул бик яхшы күрә иде. Рәшат та аларны күргәләгәнче, егетне эләктереп калырга кирәклеген ул тәне белән дә, җаны белән дә сизенә иде. Шуңа күрә Луиза тыйнак та, акыллы да, сак та була белде.
93
+ Тик Рәшат теле белән дә, кулы белән дә тупас хәрәкәтләр ясамады. Кызның саклык чаралары уйлап куюы юкка гына булды. Ике ел дус булып йөреп, Луизаның Рәшат бүлмәсенә кергәне юк. Башта ул үзе аяк терәп каршы килде, соңра егет, кызның сафлыгына, ныклыгына хәйран канәгать булып, аны чакырмас булды.
94
+ Егет чын мәгънәсендә бәхетле иде. Аның бәхетен күрү кызга да тәэсир итте. Ул бәхетле итте бит аны, ул! Ничек кенә күңеле карышмасын, аның акылы Рәшатка буйсынды, акыл артыннан хис тә иярде. Аныңча уйлый, аныңча сөйләшә, ул яраткан киноларны ярата, ул сөймәгән кешеләр
95
+ не күралмас булды.
96
+ Тик элекке гөнаһлары кызны артык юашландырды, куркакка әйләндерде. Ул егет киткәндә: "Миннән соң тагын берәрсе янына бармыймы?" дип, Рәшатны икешәр-өчәр квартал кача-поса сагалап озата бара иде.
97
+ Кыз күңеле теләп, ашкынып, яшерен өметләр белән егеттән бер сүз, чакыру көтте. Әмма егет ашыкмады. Яше дә җиткән квартирасы да бар, тик аны нидер тота, ычкындырмый иде. Ул еш кына дәшми-нитми кызга озак-озак җентекләп карап тора, нидер үлчи, акылы белән хисен көрәштереп карый иде. Аның эзләнүен күреп, башта Луизаның коты чыга иде, тора-бара күнекте, егет аңа текәлгән чакларда ул гөнаһсыз, сабый күзләре белән аңа карап тора башлады.
98
+ Рәшатның эшне шулай озын-озакка сузып куюы кайчагында кызның җен ачуларын чыгара иде. Нигә сүз башламый инде, нигә кулын биреп аны гомер юлына иптәшлеккә чакырмый?
99
+ Кыз үзе көтә, әти-әнисе көтә, иптәшләре, агай-энеләре көтә. Әтиләренең туй турында сөйләшә башлауларына әллә кайчан инде!..
100
+ Һәм, һич тә көтмәгәндә, кыз егетнең ялганын тотты, Кызның моңарчы тыелып килгән күңеле тулып ташты, егетнең ялганын тоту аңа көч бирде. Гел-гел Луиза гына үзен түбәнсетеп, баш иеп, үткәннәре өчен куркынып йөрмәсен әле. Егетнең дә яшерен эшләре бар икән!..
101
+ Чынын гына әйткәндә, егетнең әнисе бар булу Луизаны бер тамчы да борчымады. Табылдык әни кыз өчен минутлык тантанага сәбәп кенә булды. Рәшатның кызарынып-бүртенеп, мескен бер хәлдә эскәмиядә утырып калуы Луизага бик ошады.
102
+ Инде хәзер өйгә кайтырга да әнисеннән бераз үч алырга кирәк. Үзенең вак, эчпошыргыч вәгазьләре белән ул да бик туйдырды инде... Акыллы кешеләр туйдырды, аларның чама белән, сак кына яшәүләре туйдырды...
103
+ Һәм Луиза керә-керешкә кычкырып елап җибәрде.
104
+ Әнисе, Сәрвәр ханым, керләр үтүкләп йөри иде. Өй тирәсе эшләренә алар авылдан килгән ерак кардәшләре Нурҗиһан апаны тотсалар да, кадерлерәк керләрен Сәрвәр ханым берәүгә дә ышанып тапшырмый иде. Кызының елап кайтып керүен күргәч, аның йөрәге өзелеп төшкән кебек булды:
105
+ — Нәрсә булды тагын, багалмам? - диде ул, аңа каршы килеп.
106
+ — Нәрсә булсын, сезнең менә дигән "баш бармагыгыз" мине алдаган!
107
+ Әнисенең калтыранган кулларын күреп Луиза чак кына шаркылдап җибәрмәде.
108
+ — Өйләнгәнме? - диде көч-хәл белән Сәрвәр ханым.
109
+ Өйгә көек исе чыкты, үтүк астында калган
110
+ эчке күлмәк исе иде бу.
111
+ — Өйләнү тагын аңа!.. Әнисе бар икән, шул килә...
112
+ — Фу, котымны калдырмадың, мәхәббәтсез... Ай, күлмәгем яна түгелме?..
113
+ Сәрвәр ханым үтүккә ташланды, күлмәкне тартып алып бармакларын юешләп баскаларга, тигезләргә тотынды.
114
+ — Әрәм иттең күлмәгемне, мәхәббәтсез кыз!
115
+ — Ну үзен дә кызык итем, катты да калды, әйтер сүзе дә юк...
116
+ Сизгер ана кызының арттыруын, егет белән ике арада искитәрлек әллә нәрсә юклыгын аңлады. Тик шулай да үтүкне кер өстендә артык тотарга ярамый, исе чыгар!.. Егет белән кыз арасындагы дуслык җепләре өстенә шик-шөбһә очкыны төшмәсен...
117
+ — Нурҗиһан апа, Нурҗиһан апа! - диде ул, кухня ягына карап. - Коймак пешереп җибәр. Суыткычтан әфлисун алып куй. Чия вареньесының банкасын ачтыңмы әле?
118
+ Кызын бик әйбәтләп сыйлагач, уд җай белән генә сораштыра-сораштыра барын да белде. Иң соңыннан болай диде:
119
+ — Гомер-гомергә, борыннан бирле шулай килгән, ата-ана сүзеннән чыккан балага бәхет насыйп булмаган.
120
+ — Ә Рәшат? - дип сорады кыз, әфлисунны бүлемнәргә ваклап утырган җиреннән. - Аның әтисе-әнисе булмаган ич.
121
+ — Рәшатның йомыкыйлыгы каян килә дисең? Барына да шул ятим үсүе гаепле.
122
+ — Әнисе бар икән лә аның.
123
+ — Шуны ачыкларга түземең җитмәгән синең, кызым.
124
+ — Хәзер нишләргә тиеш инде мин?
125
+ Кыз нишләргә кирәклеген күптән уйлап куйса да, күптәннән килгән гаилә гадәте буенча, яхшы атланып әнисеннән киңәш сорады. Сәрвәр ханым, тастымал чите белән авыз читләрен ипләп кенә сөртә-сөртә:
126
+ — Урыныңнан торырга, юынырга, әйбәт күлмәгеңне кияргә, туп-туры Рәшат янына барырга тиеш. Иелгән башны бер вакытта да кылыч кисми.
127
+ — Иелгән баш йолдыз да кү��ми! Үзе ялынып килсен! Кыз үзенең карарын капылтрак әйтеп ташлады, Сәрвәр ханымның тавышы шундук кискенләште:
128
+ — Үзе дә ялынып килер, әмма тиешле вакытында син дә бара бел. Шундый чакта егетне ташлап китәләрме? Бәлки аңа берәр бәхетсезлек килгәндер? - диде ул. - Акыллы бул!
129
+ Әнисенең "акыллы бул" дигән сүзе Луизага ни өчендер "хәйләкәр бул" дигән кебек ишетелде. Шуңа күрә ул бүген аны тыңламаска булды, өстәл яныннан кузгалды да караватка менеп ятты. Әнисе бүлмәдән чыгып китте, кем беләндер телефоннан сөйләште, тагын әйләнеп керде һәм ягымлы,
130
+ йомшак тавыш белән:
131
+ — Тор, ялкау, - диде.
132
+ — Ялкау ятар, бәхете артыр, - диде Луиза, түшәмгә карап көлеп.
133
+ — Тор! - диде ачу белән Сәрвәр ханым.
134
+ Луиза чәчрәп торды да көзге каршысына барып чәчләрен рәтләде.
135
+ — Бер минут тормый Рәшат янына кит.
136
+ — Өйдә юктыр ул, - диде егет белән күрешүдән куркынып Луиза.
137
+ — Өйдә булмаса, ишек төпләрендә утыр.
138
+ — Бүлмәсенә керергә дә рөхсәтме?
139
+ — Кирәк икән — кер! Син бүген мин-минлегеңне онытып тор... Тик, кара, сак бул. Уйлап эшлә. Язмышыңны хәл итә торган көннәр килеп җиткәндер.
140
+ Сәрвәр ханымның аз гына пудраланган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Луизага әнисе кызганыч булып тоелды, ул тиз-тиз киенеп урамга чыкты...
141
+ Урамда әле җәй эсселәре башланмаганга, бераз салкынча иде. Ләкин Луизага һаман эссе сыман тоелды... Уф, ниһаять, аңа егет бүлмәсенә керергә рөхсәт. Барысына рөхсәт!.. Рәшат үзен ничегрәк тотар икән? Кочаклармы, әллә элекке кебек күзен челәйтеп сөйләшеп кенә утырырмы?
142
+ Луизаның тәне кызыша ук башлады. Таксига утырырга теләде, тирә-якта бер генә буш машина да күренмәде. Такси караштырып бара торгач, ярты юлны үтте, аннары кыз җәяү генә барырга булды. Бик ашыксаң да, акча җирдә аунап ятмый!
143
+ Авызының тәме юк иде, гастрономга кереп "Алтын ачкыч" ирисе сатып алды, шуны суырды. Бәләкәй бакча аша үткәндә, тирда мылтык атып торучы үсмерләргә күз салды. Тегеләр дә бер-берсенең касыкларына төртешеп, хихылдашып, аны күз белән озатып калдылар.
144
+ Менә Рәшатлар йорты. Туп-туры барып керергәме? Юк, Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның тәрәзәсе ачык, әмма бүлмәдә ут янмый. Кыз, кулларын авызы янында кушлап, әче тавыш белән:
145
+ — Рәшат! - дип кычкырды.
146
+ Тәрәзәдә кеше заты күренмәде. Ул тагын да ныграк итеп:
147
+ — Рә-ә-шат! - дип кычкырып карады.
148
+ Күршедәге ачык тәрәзәләргә берничә кеше тыгылды тик егет күренмәде. Бер ханым, Луизага кул изәп:
149
+ — Өйдә ул, өйдә. Йоклап ятадыр, мөгаен, - диде.
150
+ Яңадан кычкырып тормады Луиза, үртәлеп тагын эскәмиягә барып утырды, калган "Алтын ачкыч"ын суырып бетерде. Аннары мәйданга чыкты һәм беренче очраган таксига утырып кайтып китте.
151
+ Сәрвәр ханым керфек тә какмыйча аны көтеп тора иде. Кызының сүрән чыраен күргәч, ул бер
152
+ сүз дә әйтмәде. Эндәшмичә генә кызының чишенүен карап торды.
153
+ Әтисе командировкада иде, ялгызлыкның рәхәтен тоеп, Луиза, алсу, түгәрәк күкрәкләрен тирбәтә-тирбәтә, ү�� сынына үзе сокланып, бүлмәдә шактый озак булашты. Нечкә биленә кулларын куеп торды, йомры артын боргалап көзге каршында әйләнгәләде. "Юк, дип уйлады ул, мондый матурлыкны, камиллекне ялынып барып Рәшатның аяк астына ташламыйча яхшы итте. Рәшатың хет әллә кем булсын. Акыл белән матурлык бер-берсен эзлиләр диләр. Нигә гел-гел матурлык эзләргә тиеш? Акыл да уйлансын, ялынып үзе килсен!"
154
+ Сәрвәр ханым кызының нәрсә уйлавын төшенде, ләкин хупламады, башын чайкап күрше бүлмәгә чыгып китте.
155
+ Рәшат исә чыннан да өйдә иде. Ул кулларын башы астына куеп караватта чалкан ята, бик каты уйга чумган иде. Ул кызның тавышын ишетмәде. Егетнең өстәлендә кат-кат укудан мунчалаланып беткән телеграмма ауный иде. Әмма телеграмма тудырган яңа уйлар, яңа хисләр тоткынлыгында да егет әнисе турында түгел, Луиза хакында уйлый иде.
156
+ Хатын-кызларны аңлау кыен, бик кыен!
157
+ III
158
+ Алар икесе дә бер заводта эшлиләр. Луиза көндезге аш вакытында Рәшат эшли торган лабораториягә йөгереп кенә кереп чыга иде. Алар бергәләп буфетка төшәләр, аннары Рәшат кызны цехка кадәр озата бара. Бусы иң күңеллесе иде. Үткән-сүткәндә чибәр кызларны сүз белән чеметеп калырга яратучы алтынчы цех малайлары күрсеннәр: Луизаны заводның иң атаклы инженер-конструкторы озатып куя!
159
+ Эштән кайтканда, алар капка янында очрашалар...
160
+ Ике ел эчендә шулай гадәткә кергән иде...
161
+ Тиздән-тиздән алар шушы капкадан чыгып бер сукмакка кереп китәргә тиешләр иде...
162
+ Ә бүген Луиза әбәт вакытында чыгып йөгермәде.
163
+ Иптәш кызлары гаҗәпләнделәр:
164
+ — Ни булды сиңа?
165
+ Рәшат группасындагы егетләр дә гадәт бозылуга игътибар иттеләр.
166
+ — Кояш кире яктан чыкмагандыр бит?
167
+ Егет үзе дә гаҗәпләнде, ул Луизаны бик көтә иде. Кичә дулкынланудан ул барын да төшенеп бетмәде. Иртән автоматтан өйләренә шалтыратты, трубканы алмадылар. Көндез тизрәк очрашырга, аңлашырга кирәк иде.
168
+ Кыз килмәде, егет аны көтеп ял вакытын пошынып үткәрде. Эштән соң Рәшат туп-туры өенә чапты. Троллейбуска кергәч, телеграмманы тагын бер кат укып карады...
169
+ Луиза курка-курка гына завод капкасы төбенә җитте һәм Рәшатның гадәттәге урында юклыгын күргәч, соң дәрәҗәдә үпкәләде, кызды. Өйләренә таба борылды һәм борчылып туктады. Әтисе бүген командировкадан кайтырга тиеш. Әнисе кичәге хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргәндер, гадәтенчә нык кына арттыргандыр да... Вәгәзьләү, үгетләү ягына килгәндә, әтисе әнисенең кубызына бии... Үгетләп кешене үзгәртеп була дип беләләр, ахры... Димәк, ашыгып кайтудан мәгънә юк... Көтә-көтә бераз көчсезләнсеннәр әле!
170
+ Япа-ялгыз басып торуын алтынчы цех егетләре күрмәсен өчен, ул тиз-тиз атлап китеп барды, аулаграк тыкрыкка күзе төшеп, шунда борылды.
171
+ Иптәшләреннән ансат ычкынды, уйларыннан котыла алмады...
172
+ Рәшатның әнисе килдеме икән? Әгәр телеграмма Луизаны үчекләү, аннан баш тарту өчен генә эшләнгән хәйлә булса?
173
+ Кыз, тыны кысылып, тукталып калды. Я ходай, колагына берәр ��ман сүз кердеме әллә?.. Юк, юк, бу мөмкин түгел, ишетмәгәндер. Аңа һични ишеттерергә, белдерергә ярамый... Инде бергә яши башлагач, башка мәсьәлә, яшьлек хатасы булган бер егетне гафу итәр әле...
174
+ Тротуарда көяз генә бер егет басып тора. Луиза борчулы уйлар кочагында барса да, егеткә мәгънәле караш ташламыйча үтә алмады. Бераздан әйләнеп караса, теге егет моның артыннан бастырып килә.
175
+ — Сезне озатып куярга рөхсәтме?
176
+ Егетнең юаш кына арттан ияреп килүе, кызарынып басып торуы Луизаның күңелен җылытты:
177
+ — Озаерга иртәрәк әле, - диде ул.
178
+ — Алайса, әйдәгез, кинога керәбез.
179
+ Өченче цехта эшләүче бу инженер Луизага күптәннән күз атып йөри иде. Луизага да ошый иде егет. Хәтта ул аның уенын карарга баскетбол ярышларына да барып йөрде. Рәшатны да үзенә иярткән иде. Ут күзле, озын сыйраклы, пөхтә соры костюм кигән егет кызлар ярата торган зат иде...
180
+ Луиза сәгатенә карады. Кичә дә карый алмаганнар иде бу атаклы швед картинасын...
181
+ — Билет табып булмас, - диде ул.
182
+ — Анысы минем бурыч. Башымны кисәргә бирәм, - диде егет, кайнарланып.
183
+ — Бик арзан икән башыгыз, - дип чытлыкланды Луиза.
184
+ — Мин аны сезгә бирәм бит, - диде егет, Луизаның кулын тотып, - билетка өстәп тагын берәр нәрсә сорармын әле.
185
+ — Юньсез, - дип, Луиза көлеп куйды.
186
+ Моңарчы Луизага якынаерга куркыбрак йөргән егет кинәт үзләшеп китте, йомшак кына итеп беләгеннән эләктереп алды. Тик көпә-көндез култыклашып шәһәр кинотеатры янына барырга курыкты Луиза. Касса янына алар очраклы гына күрешкән танышлар кебек бер-берсеннән шактый еракта торып кына килделәр...
187
+ Кинога керүеннән бик канәгать булды Луиза. Онытылып ял итте, әйбәт картина икән! Бер яшь кенә сылу егет матур кыз өчен һәлак булды.
188
+ Кинодан чыккач, ул бик бирелеп сөйләп барды:
189
+ — Заманалар булган инде. Кызлар өчен сугыша, үлә белгәннәр. Хәзерге заман яшьләренең каннары суынгандыр, ахры... Ә теге егет, сез игътибар иттегезме икән, бер минут икеләнеп тормады, бер минут!.. Никадәрле кайнарлык, хис, дәрт... Башын корбан итте, әмма үзенекен эшләде...
190
+ — Кызы да чибәр, - диде егет. - Фамилиясе ничек әле?
191
+ — Хат язарга уйлыйсызмы? - диде көнләшеп Луиза.
192
+ Залда утырганда да үз тезе өстендә егетнең кулына бер-ике тапкыр чапылдатса да, Луиза урамга чыккач шактый иркенгә куйды. Егет йонлач кулын аның иңбашына салды:
193
+ — Луиза, мин сине күптәннән яратып йөрим, - диде.
194
+ Кыз дәшмәгәч, тупас көчле бармаклары белән түш ерыгына керә башлады. Сагынылган икән, кызга бусы бик рәхәт кебек тоелды. Луиза сизелмәслек хәрәкәт белән күлмәк якасын бушатып алды, кул түшкә кадәр төшеп җитте...
195
+ — Сөям сине, Луиза!
196
+ Луизалар урамына җиткәч, бәләкәй бакчага кереп алар озак кына үбештеләр. Егет үзе белән бер урынга барырга бик кыстаса да, Луиза ризалашмады, иреннәрен егеттән аермыйча, күзен йомган килеш баш тартты.
197
+ Аның бармаслыгына ышангач, егет ашыга башлады, сәгатенә карап саубуллашты. Луизадан аерылгач та, пыр тузып йөгерергә тотынды. Кичке тугызда аның свиданиесе бар иде...
198
+ Ишек төпләренә кайтып җиткәч, Луиза тукталып калды. Сумкасыннан кызыл чыгарып иреннәрен буяды.
199
+ Әнисе көтеп утырадыр, мөгаен...
200
+ Кызык инде бу дөнья хәлләре!
201
+ Оста үбә теге егет... Урыс егетләре куштанрак булалар инде, остарак үбешәләр. Әнә Флера Юрага кияүгә чыккан иде, мактап бетерә алмый. Ашны үзе пешерә, идәнне дә үзе юа, ди, җитмәсә, яндырып-яндырып үбә, имеш... Рәшат түгел инде...
202
+ Бүген кая алып бармакчы булды икән? Иптәшләре янынадыр инде. Мондый егетнең иптәшләре белән аралашсаң да кызыктыр ичмасам... Рәшат кебек йомыкый түгелдер алар...
203
+ Теге егет турында наз белән уйласа да, Луиза
204
+ һаман Рәшатны оныта алмый, тора-тора уйлары барыбер аңа әйләнеп кайта иде. Ишек төбендә бераз җилләнеп басып торгач, теге озын җен калдырып киткән дулкыннар басылгач, хәле киткән аяклары йөрерлек булгач, Луиза Рәшатны күрмичә өенә керә алмаячагын аңлап алды. Әнисе дә дау куптарачак, үзенең күңеле дә тыныч түгел: нәрсә булды икән? Нишли икән?..
205
+ — Такси, такси!
206
+ Яшел ут күренүгә, ул чабып урамның аръягына чыкты.
207
+ Тәбикмәк төсле киң кырыйлы картуз кигән, бәләкәй генә кара мыеклы, алтын тешле таксист көзгесен кузгатып куйды.
208
+ Чыштырдап урыннан кузгалдылар.
209
+ — Чкалов урамына.
210
+ Таксист борыла-борыла Луизага карап елмая иде.
211
+ — Киче бик матур бит, әллә бер яры урап киләбезме, туташ?
212
+ — Әрсезләнмә, - дип кырт кисте аны кыз.
213
+ Таксист тагын берничә кат сүз кушып карады, тик Луизаның ачуын гына кабартты. Кыз кырткырт кына егетнең сүзләрен кисеп тәрәзәгә карап барды...
214
+ Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның бүлмәсендә дә, кухнясында да яп-якты ут яна иде. Кыз ни уйларга да белмичә, баскыч буйлап менеп китте. Звонокка басыйм дигәндә, ишекнең ачык икәнлеген чамалап туры эчкә үтте.
215
+ Кыз иң элек Рәшатны күреп алды.
216
+ Егет өстәл янына баскан да зур ачылган күзләре белән туп-туры ишеккә карап тора иде.
217
+ Луиза ап-ачык күрде: бүлмәдә башка берәү дә юк иде.
218
+ IV
219
+ Бераз баш-күз алгач, Луиза бүлмәнең гаҗәп чисталыгын, диван-караватка җыеп куелган урын-җирләрнең пөхтәлеген абайлады. Бер як стенадагы стеллажларга китаплар тезелгән. Калын-калын китаплар... Бүлмәне тутырып тавык шулпасы исе таралган. Димәк, әнисе килгән!
220
+ Менә Рәшат та аңышып урыныннан купты, аңа якын килде, нык, таза куллары белән аны иңнәреннән кочып алды, иреннәренә иелде.
221
+ — Буяулы бит, Рәшат.
222
+ — Булсын!
223
+ Луиза күзләрен йомып Рәшатның иреннәренә сеңде.
224
+ — Гафу ит мине, Рәшат.
225
+ — Син үзең мине гафу ит, кичер. Кичә әллә ничек аңлаша алмадык... Мин гаепле....
226
+ Шактый вакыт үтте. Луиза күзләрен ачканда, Рәшат башын бераз читкә алып нидер тыңлана иде. Кыз, сумкасыннан юка, нәфис кулъяулыгын чыгарып, иркәләп егетнең буяуга манчылган калынча иреннәрен, яңак лар ын сөртте.
227
+ — Ай, Рәшат, артист булгансың!..
228
+ — Рәхмәт сиңа, Луиза, - диде Рәшат, дулкынланып, - Син бик вакытлы килеп җиттең.
229
+ — Тукта, менә монда кы��ыл калган.
230
+ — Кайда?
231
+ — Колагыңда...
232
+ Нәфис кулъяулыгы борынны иркәли торган ис таратып һаман егетнең битендә йөрде, колак яннарын сыйпады, муенны кытыклады. Рәшат күзләрен йома төшеп кызның назына баш биреп торды.
233
+ — Әниең кайда, Рәшат?
234
+ Егет сискәнеп китте:
235
+ — Килмәде.
236
+ Кыз егетнең күзләренә карады:
237
+ — Син пешергәнсең, ахры, - диде ул, иснәнеп.
238
+ — Әни килергә тиеш бит... Хәтерем алдамаса, ул тавык шулпасын бик ярата иде. Иртән каймак белән чәй эчә торган иде. Әти иртән иртүк кибеткә чаба, күпереп торган җылы күмәч алып кайта... Әй, бу онытылып беткән хәлләр сиңа нигә кирәк?..
239
+ Луиза егет белән килеште, башын иеп кенә ризалыгын белдерде һәм өстәл өстендәге кардай ак ашъяулыкны күтәреп карады:
240
+ — Боларның барын да үзең әзерләдеңме? - диде ул, авыз суын көч-хәл белән тыеп. Кичке ашны ашамаган ашказаны котырып китте.
241
+ — Үзем, - диде егет, азрак мактанып.
242
+ "Әзерләшергә мин сине көткән идем" димәкче иде дә, нигәдер тыелып тукталды.
243
+ — Рәшат, - диде Луиза, сокланып, - синең хатының дөньяда иң бәхетле зат булачак! Нинди табын әзерләгәнсең!
244
+ Кыз үзе әйтте, үзе кызарынды, кинәтрәк сүз ычкындырып ташлавына уңайсызланды, өстәлдәге ризыклар белән мавыккан булып иелде, ике ботын да югары чөеп яткан тавыктан тырнак очы белән эләктереп ит капты.
245
+ — Ай-яй тәмле!
246
+ — Тәмлеме? - диде Рәшат, балаларча куанып. - Сиңа шалтыратырга да вакыт җитмәде. Кайттым да кибеткә чаптым. Бөтен җирдә чират.
247
+ Луиза йөрәксенеп егетне үбеп алды.
248
+ — Рәшат, мин сине генә, бары сине генә яратам.
249
+ — Луиза, чынмы бу, дөресме?
250
+ — Дөрес, минем җүләрем, дөрес. Чын!
251
+ Алар бер-берсенә сырыштылар.
252
+ Кинәт сискәнедереп һәм куркытып звонок шалтырады.
253
+ — Килде! - диде кинәт агарынып Рәшат.
254
+ Луизаның куллары һавада асылынып калдылар.
255
+ — Әниеңме?
256
+ — Луиза, Луиза, - диде егет, бер ишеккә, бер кызга карап, - син китеп тор инде, яме.
257
+ — Җүләрләнмә, - диде кыз, кинәт турсаеп.
258
+ — Китеп тор, кадерлем, - диде егет, ялынып.
259
+ — Нигә?
260
+ Егет кызның кулларын нык итеп кысты.
261
+ — Син мине куасыңмы?
262
+ — Бу очрашуны сиңа күрсәтәсем килми... Тормышның күңелсез якларын сиңа белдертәсем килми... Үзем интеккән дә җитәр. Луиза, тыңла мине, кит! - диде егет тиз-тиз.
263
+ Звонок таләпчән генә тагын бер кат шалтырады. Рәшат каударланып ишеккә ташланды, Луиза аңа иярде.
264
+ Кулына җыйнак кына чемодан тоткан, кара кучкыл битле озынча хатын ишектән килеп керде. Рәшат та, хатын да бер-берсенә карашып тордылар. Хатынның да улына куркып каравын, каушап агарынуын күреп Луиза сискәнеп китте. Бер мәлгә генә аңа куркыныч булып тоелды. Ул Рәшатка якынаеп терсәге белән җиңел генә кагып алды. Бу аның: "Нигә шулай катып торасың?" дигән ымы иде.
265
+ Тик ана да, бала да бер-берсенең кочакларына атылмадылар, кул да сузмадылар. Бөтенләй ят кешеләр сыман баш иешеп кенә исәнләштеләр. Хатын җыларга да җыламаска да белмәстән аякларын алыштырып басып тора иде. Луиза алгарак чыкты:
266
+ — Чемоданыгызны бирегез әле, апа, - диде ул.
267
+ Хатын шулчак кына аны күрде, аның карашы җылынды, ул таянырга терәк тапкан сыман Луизага эндәште:
268
+ — Рәхмәт, акыллым.
269
+ Үзе чемоданын бирмәде, идәнгә куйды, кулындагы саргылт плащын ишек янындагы чөйгә элде. Өчәүләшеп зал ягына чыктылар. Луизаның колаклары ут кебек яна иде.
270
+ Яшьләр ашъяулыкны ябарга онытканнар иде, хатын өстәлдәге әзерлекне күреп, сүрән генә елмайгандай итте, тәкъдим-фәлән дә көтмичә урындыкка утырды, бөгелә төшеп күлмәк итәген рәтләде, башын борып бүлмәне айкап чыкты. Луиза Рәшатка карап торды. Егет ничектер кинәт олыгаеп, картаеп китте, күз тирәсенә пәрәвездәй вак җыерчыклар сибелде, гомергә сабыр гына елмаеп торган күзләренә курку-каушау тулды. Ана да Рәшатка карап-карап торды, үзе:
271
+ — Сез Рәшатның хатыны буласызмы? - дип Луизага сорау бирде.
272
+ — Юк, - диде кыз уңайсызланып. - Без бер заводта эшлибез. Дуслар.
273
+ Хатын ышанмады, ышанмавын ниндидер ирен хәрәкәте белән сиздерде, Луизага әрсезләнебрәк карады.
274
+ — Ничек яшисең, Рәшат?
275
+ — Әйбәт.
276
+ — Эшеңдә ул-бу юктыр бит?
277
+ — Юк.
278
+ — Тазалыгың?
279
+ — Әйбәт.
280
+ Ана белән бала арасында барган бу әңгәмәне тыңлап Луиза нишләргә белмәде... Ярый, Рәшат шундый туң түмәр булсын да ди, ул гомергә шулай инде... Ә әнисе? Нигә шулай кыргый ул? Әллә бөтен нәсел-нәсәпләре беләй шундыйлармы?.. Рәшат хәтта аларны таныштырмады да. Хатынның юлдан килгәне күренеп тора, ул вакыт-вакыт авыр сулап куя. Нигә өстәл тирәсенә утырмаска, чәйне кузгатмаска? Мөнәсәбәтләр җылынып, сүз җайланып китәр иде. Әмма башлап сүз кузгатырга Луизаның кыюлыгы җитмәде. Ул сәерсенеп авызын ачып әле Рәшатка, әле аның әнкәсенә карап утыра иде.
281
+ — Әтиең турындагы хәбәрне укыдыңмы? - дип сорады хатын.
282
+ — Укыдым.
283
+ — Әйбәт тә язганнар инде! Я, хода, нинди изге күңелле кешеләр була бит.
284
+ Рәшат урынында тик кенә утыра алмый, әле бер тезен, әле икенчесен өскә куя иде.
285
+ — Менә мин дә япа-ялгызым яшәп ятам. Былтыр пенсиягә чыктым, - диде хатын идәнгә текәлеп.
286
+ — Ялгыз? Ә ирегез? - диде хырылдап Рәшат.
287
+ — Ирем юк... Моннан биш ел элек үлде инде.
288
+ Луиза барын да аңлаган кебек булды, җиңеләеп урыныннан купты, кухняга керде, кайнап утырган җиреннән чәйнекне алды. Зал якка чыкты да хуш-ис таратып чынаякларга чәй агызды.
289
+ — Утырыгыз, апа, ачыгып килгәнсездер.
290
+ — Рәхмәт, рәхмәт, эчмим. Самолет соңга калды. Мин иртәрәк килергә тиеш идем... Аэропортта ашап алдым. Әллә өендә була дим, әллә юк...
291
+ — Нигә кунакны кыстамыйсың, Рәшат? Яхшы түгел бит.
292
+ Тик егет кызның киңәшен тотмады, өч чынаяк пар бөркеп өстәлнең өч ягында утырып калдылар, Рәшат күзен күтәрергә дә куркып, тын гына нидер тыңлана иде.
293
+ Хатын йөткергәләп, кулъяулыгы белән авызын сөртте, тамагын кырды һәм Рәшатка табарак борылып:
294
+ — Рәшат... Мин синең янга зур йомыш белән килдем, - диде.
295
+ Рәшат шушы сорауны көтә иде.
296
+ Ул хатынның бу йорт бусагасын җиңел генә атлап кермәвен сизә, әмма ни өчен килүен һич тә аңлый алмый иде. Нигә килде икән? Акча-фә��ән кирәк булса, үзе килеп йөрмәс, хат кына салыр иде. Димәк, монда ул күздә дә тотмаган олырак берәр нәрсә бар!
297
+ — Нинди йомышыгыз булыр икән? - диде кинәт егет.
298
+ Луиза коелып төште. Улының тупаслыгына
299
+ хатынның исе китмәде ахры, башын күтәреп тә карамады.
300
+ — Рәшат, акыллырак бул, - диде кыз түзмичә.
301
+ Бу кисәтү Рәшатка ошамады, ул:
302
+ — Мөмкин булса, тыңлап кына утыр, Луиза, - диде.
303
+ Үпкәләде Луиза, каны кайнады, күзенә яшькелт яшеннәр чыкты, тик тыелды, керфекләре белән күзен каплап Рәшатка яны белән борылды.
304
+ — Рәшат, - диде хатын, учлары белән тезләрен уып. - Син күп нәрсәләрне белеп тә бетермисеңдер. Белгәннәрең онытылгандыр. Яшь идең шул әле син. Без әтиең белән бик матур еллар үткәрдек.
305
+ — Әти исемен телгә алмагыз! - дип кычкырды Рәшат тыела алмыйча.
306
+ Луизаның мондый ярсулы тавышны ишеткәне юк иде, кабаланып сикереп торды, хатын исә гүя улының кисәтүен ишетмәде дә, аның яңак җәяләре тартышып кына алды, ул калтыравыклы, кызганыч тавыш белән сүзен дәвам иттерде:
307
+ — Гомеремнең иң матур чакларын мин аның белән үткәрдем. Яратып чыктым, яратып яшәдем. Әгәр дөньялар үзгәрмәгән булса...
308
+ Бу урында хатынның чыдамы беткәндәй булды, ул сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күзләрен каплады. Луиза бер секунд эчендә хатынның Рәшатка кадап карап алганын да, күз чокырларының коп-кор ы икәнен дә күреп калды — аның шик-шөбһәләре арта гына барды.
309
+ Рәшат һаман сүзсез, өнсез иде әле. Ул сул кулын чалбар кесәсенә тыгып тәрәзә яңагына килеп сөялде. Ачык тәрәзә аша аска, электр нурларында сихри төсләргә манчылган агач яфракларына карап тора башлады. Уйлары белән йөгереп кенә үткәннәргә, балачагына кайтып килде, хәзергесен аңларга тырышты, тик аңа җиңеллек килмәде.
310
+ — Хәерле булсын алайса! - диде хатын көрсенеп. - Усаллангансың син, улым.
311
+ Хатын беренче тапкыр "улым!" дип эндәште, моны ишеткәч Рәшатның йөзенә кан йөгерде.
312
+ — И бала, бала! Ана йөрәген аңлый торган бала булмадың шул син!
313
+ — Минме? Мин шундый баламы?
314
+ — Атаң мәрхүм дә шундый каты бәгырьле иде!
315
+ — Сез әтинең кем икәнен бер чакта да белмәдегез, аңламадыгыз! - дип кычкырды Рәшат, Луизаны тагын бер кат куркытып.
316
+ — Рәшат, кычкырма алай! - дип инәлде кыз.
317
+ Хәзер Рәшатны туктату, тыю мөмкин түгел иде инде, ул әнисе каршысына ук килде, ике кулы белән урындык аркасын эләктереп алып, урындык аяклары белән идәнне төя-төя сөйләргә кереште:
318
+ — Сез... аны бер вакытта да аңламадыгыз! Хәтерегездәме, әтине төрмәгә алып китәргә килгән кешеләр бусага төбенә җиткәч нәрсә диделәр?
319
+ "Атла, атла, халык дошманы!" дип кычкырды арадан берәү... Җиде яшьлек нарасый идем мин ул чагында. Сез аларның сүзләренә шундук ышандыгыз, "чыннан да дошманмы ул?" дип сорадыгыз. Нигә шулай дип сорадыгыз алардан? Әгәр сез әтине белсәгез, үзегез хәзер раслаганча аны яратсагыз, аңа ышансагыз, гомерлек юлдашыгызны шулай ансат кына биреп җибәрер идегезме?.. Кап-караңгы төн иде. Май төне... Нәкъ моннан егерме ике ел элек. Без зур, өч бүлмәле квартирада яши идек. Шулчак сез бүлмәләр буйлап йөреп "Халык дошманы, халык дошманы! Ничек моңарчы мин моны белмәгәнмен? Ничек?!" дип кабатладыгыз. Иң беренче эш итеп телефон шнурын өзеп ташладыгыз.
320
+ Йоп-йомшак күңелле, шат әтинең дошман булуын мин сабый һич тә аңламый идем. Нинди дошман булсын ди ул?! Кичтән генә мин аңың тезенә утырып торган идем. Ул бик тырышып миңа уенчык арба ясаган иде. Шул чагында бик җитди итеп: "Улым, гомер менә шулай уза, иң элек син менә шушы уенчык арбага утырып юлга чыгарсың, аннан машиналарга күчеп язмыш капкаңны кагарсың, поезд-самолетларда илләр гизәрсең, күп кешеләр белән аралашырсың, берәүләр белән дуслашырсың, икенчеләреннән читтәрәк йөрергә тырышырсың, һәрчак гадел, саф күңелле, чиста булып кал!" дигән иде... Сүзләре бүтән булгандыр, әмма әтинең уе әнә шундый иде. Ар бага өч тәгәрмәч куйгач без йокларга яттык. Мин шунда әтигә: "Тәгәрмәче өч кенә булгач мин ничек юлга чыгыйм соң?" дидем. Ул мине кочаклады да: "Юк, улым! Юк, балам, сине өч тәгәрмәчле арбага утыртып дөньяга чыгараммы соң? Сине өч тәгәрмәчле генә арбага утыртырга һич ярамый, дөнья хәтәр, тормыш давыллы, малай кешеләр нык булырга, нык утырырга тиешләр!" дигән иде... Төрмәчеләр төрткәләп әтине ишек катына алып килеп җиткергәч, чыдамадым: "Әти! Ә арба! Аның тәгәрмәче җитми бит!" дип үксеп-үксеп җыладым. Хәтерегездәме, ул миңа таба борылып көлде дә болай диде: "Улым, балам! Кайтам әле мин, арбаңа дүртенче тәгәрмәчне куяр өчен кайтам!" диде.
321
+ Рәшат Луизаны бер кырыйгарак кагып өстәл тартмасын ачты һәм аннан яргаланып, тузып беткән, пәке белән юнып ясалган өч тәгәрмәчле арба тартып чыгарды.
322
+ — Менә ул арба. Исән. Дүртенче тәгәрмәче генә юк.
323
+ Хатын бу юлы чынлап торып мышык-мышык җылый, Луиза нидер әйтергә теләгәндәй өстәлгә таянып, арбага иелеп карап тора, Рәшатның арбаны сыйпаган куллары калтырый иде. Ул арбаны сыйпаштырып бераз сүзсез торды да йөзен читкә борды.
324
+ — Шушы арба әтинең миндә сакланган бердән-бер истәлеге.
325
+ — Рәшат, улым, - дип чын-чыннан өзгәләнде теге хатын.
326
+ — Бәлки сүзләре бүтәнчә булгандыр аның, әмма сөйләвенең мәгънәсен, ишек катына җиткәч көлеп җибәргәнен һич онытасым юк!.. Әйе, еллар үткәч, без, өч тәгәрмәчле арбаларда утырып калган дошман балалары, мең афәт татыгач, исәйгәч әтиләребезне эзли башладык. Кыен, куркыныч чаклар иде! Ә мин әтиемне барыбер эзләдем! Кешеләр аның исемен ишетүгә куркышып качалар иде! Ә мин барыбер эзләдем! Һәм аны төрмә камераларында очраткан, белгән кешеләргә юлыктым... Нәкъ менә шундый май төнендә аның белән бер төрмә камерасында утырган кеше очрады. Әтине дөмбәсләп-кыйнап алар янына илтеп тыкканнар. Саргайган йөзле, кыйналган, җәфаланган ач тоткыннарны күргәч әти елмайган, тынычландырырга, юатырга теләгән. "Егетләр, күрәм, хәлегез яман! Таң гына атсын, минем хатын килеп җитәр, ул минем гаепсез икәнемне белә, ул ашарга да, тартырга да алып килер!" дигән. Камерадагылар шикләнгәч сезне якларга керешкән: "Минем хатын мондый таш стеналарны гына түгел, корыч крепостьларны да үтеп чыга торган!" дип өстәгән. Бер көн көткән ул, ике көн, атна узган, унынчы көн дигәндә идәнгә чүгеп төшкән дә кычкырып җылап җибәргән. Шуннан ары алар күрешмәгәннәр...
327
+ — Рәшат, кирәкми андый сүзләр! Ул чагында мин берни дә белми идем бит, - диде хатын җыламсырап.
328
+ — Белмәгәч, нигә белергә тырышмадыгыз! - дип элдереп алды Рәшат. - Нигә читләр сүзенә шулай ансат ышандыгыз? Үз балагызның әткәсе кыенлыкка төшүгә нигә шулай ашыгып аны оныттыгыз?!
329
+ — Мин йөрсәм ни файда булыр иде икән? Барыбер йолып ала торган түгел иде бит!
330
+ — Сезнең әтине юллап йөрүегез миңа кирәк иде, ахыр чиктә миңа кирәк иде! Мин бит өч тәгәрмәчле ярык арба янында утырып калган җиде яшьлек сабый! Сезнең аңа ышануыгыз миңа кирәк иде! Ул көннәрдә ни уйлап яшәвегезне мин үсә төшкәч кенә аңладым. Хәтерегездәме, сез бер вакыт соң гына кайтып кердегез. Өй салкын, ягылмаган, тәрәзә пыялалары шыкыраеп каткан. Мин юрганга аякларымны ныгытып төрәм дә тәрәз бозын ялыйм, нәни генә күз ясап сезнең кайтканны көтәм! Куркуданмы, суыктанмы бөтен тәнем дер-дер килә. Тешләр тешкә тия! Сез лап-лоп атлап кайтып кердегез, ут кабыздыгыз, минем йокламыйча сезне сагынып көтүемне күргәч: "У-у, бәләкәй ерткыч, тач халык дошманы инде!" дидегез. Бу сүзләрнең мәгънәсен ул чакта ук яхшы белә идем мин! Мәктәптәге усалрак малайлар минем күземне ачырмыйлар иде: "Троцкийчы малае, троцкийчы малае!" дип кенә үртиләр иде. Бүтән сүз юк иде миңа мәктәптә! Мин ярсып, йод
331
+ рыкларымны йомарлап аларга ташлана, әтиемне яклый идем. Алар җыйнаулашып мине тукмыйлар, эчемә тибәләр, битемне ерталар иде. Битемне ерттырасым килми иде минем, әтигә охшаудан туктармын, җәрәхәтле бит белән аңа охшамам дип бик курка идем...
332
+ Хәтерегездәме, сез әтинең истәлекләрен ничек юкка чыгардыгыз?!
333
+ Иң элек альбом битләреннән аның фотолары югалды. Бергәләп төшкәннәрдән сез аның башын кисеп алдыгыз. Җыйдыгыз, җыйдыгыз да мичкә илтеп яктыгыз! Өй сап-салкын, ә мичтә әтинең йөзләп башы яна! Барыбер җылынмаган иде өй!
334
+ Аннары әтинең кием-салымнарын чыгарып саттыгыз. Ул укыган китапларга чират җитте. Мин үземнең өч тәгәрмәчле арбамны чормага меңгереп куйдым. Аны яктырасым килмәде. Әти көннәрдән бер көнне кайтып килер дә аңа дүртенче тәгәрмәчне ясап бирер кебек иде...
335
+ Озакламый сугыш башланды...
336
+ Күп әтиләр фронтларга киттеләр. Бик күп малайлар ясап бетермәгән өч тәгәрмәчле арбалар янында утырып калды. Байтак әтиләр әйләнеп кайтмады, ил ятимнәр белән тулды. Сугыштан соңгы яп-яшь җинаятьчеләр, укып һөнәр ала алмаган сукбайлар әнә шулар арасыннан чыкты. Минем әтием дә кайтмады, эзсез югалды. Сез мине Нурулла абыйларга илтеп ташладыгыз. Көз иде, суык, минем өстә сүсәргән иске бишмәт. Култык астыма шушы арбамны кысты��ып мин аларның биш баласы арасына барып кердем. Дөрес, Нурулла абый әтинең иң якын кардәше иде. Ул мин ятимне үз баласыдай каршы алды. Юлда барганда сез: "Ташласана ул чүбеңне, адәм көлдереп йөрмә!" дидегез. Нурулла абыйларга барып кергәч тә шул сүзләрне кабатладыгыз. "Ташламыйм, аны миңа әти ясап бирде!" дигәч, Нурулла абый кочагына алып иркәләде. Әгәр шул минутта сез арбаны миннән тартып алырга маташсагыз... иң зур җинаятьләргә дә әзер идем мин! Кулыгызны шунда тешләгән идем, онытмадыгызмы?
337
+ Хатын уң кулын артына тиз-тиз яшерде һәм инәлеп:
338
+ — Рәшат, шәфкатьлерәк бул! - диде. - Мин бит синең анаң. Ул вакыттагы хәлләрне уйлап кара: мин бит чыннан да әтиең халык дошманы дип ышанган идем. Мин аннан баш тартмыйча булдыра алмадым, коммунист ич мин!
339
+ — Ярый, сезнеңчә ул дошман да булсын, ди. Халык дошманы. Ә мин кем дошманы идем?! Мин!
340
+ Ана белән улдан һаман ерагая төшкән Луиза, хәленнән килсә, менә шушы почмакка кереп сеңәр иде. Ул, Рәшат тәмам кызып җитәр дә, бүлмәдә булган кешеләрнең һәммәсен тукмап ташлар дип шигәя иде. Аннары ни кылырсың?! Суд бусагаларын таптап йөрергә калса ни кылырсың? Уф, нигә бу ике арага килеп кысылды соң ул?! Рәшат кыстаганда ник чыгып китмәде икән?! Хәзер бер-бер сүз әйтсәче соң Рәшаты!.. "Бар, кайт, көтәләрдер!" дисә, озатуы да, ние дә кирәкми.
341
+ — Шул кышны сез кияүгә чыктыгыз... Ирегезне күрсәттегез! Мин аны таныдым! Әтине алып киткән өч кешенең берсе иде ул!. Озакламый Нурулла абыйны да сугышка алдылар. Гөлсем апа алты бала кочаклап калды. Ә сез ул вакытта минем хәлне белергә дә кереп чыкмадыгыз.
342
+ — Улым, кызган!
343
+ — Рәшат, җитәр, җитәр! - дип ялынды Луиза.
344
+ Рәшат өч тәгәрмәчле арбасың ак кәгазьгә төреп өстәл тартмасына салып куйды.
345
+ Өй эче тынып калды. Өстәлдә ике ботын күккә чөеп симез тавык ята. Өч чынаякның өчесендә дә суынган чәй. Хатын үзенә китәргә вакыт җиткәнлеген аңлады. Хәерле булсын! Ул Рәшатта бер нинди фото да, истәлек тә юклыгын бик яхшы белә иде. Ире аклангач, аның гадел хезмәтләре дөньяга фаш булгач, аның өчен пенсия алырга мөмкинлек бар, диделәр. Рәшатка пенсия бирмәячәкләр, аңа кирәк тә түгелдер. Ә аңа бирүләре ихтимал! Һәм, гомумән, әгәр Рәшат аны әнисе дип, хаксызга гаепләнгән кешенең тугры хатыны дип таныса... Тормышы нык ук җиңеләеп китәчәк иде хатынның! Ул озак әзерләнде, улымның күңелен нинди юллар белән табыйм икән дип көн-төн баш ватты, юристларга барып киңәште... Тик барып чыкмады... Хәерле булсын!
346
+ Ул ишеккә таба атлады, көрсенде. Луиза менә-менә Рәшат әнисен туктатыр, гафу үтенер дип көтте. Кичерер! Үткәндәге гаепләр өчен шулай каты күңелле булырга ярыймыни?! Тик Рәшат кузгалмады, ул көчле кулларын күкрәгендә баглап тып-тын гына тәрәзәгә карап тора иде. Тәрәзәдән бер күбәләк очып керде һәм түшәм уты тирәсендә очып әйләнә башлады.
347
+ Хатын чемоданын кулына алды, чемоданга тотынгач хәлләнеп киткәндәй булды, гәүдәсе турайды, башы күтәрелде. Саубуллашмады, тавышсыз адымнар белән ишекне ачык калдырып чыгып китте.
348
+ Луиза тагын да ныграк курыкты: әгәр Рәшат аның бүген ниләр эшләп йөргәнен, кылган, кыла язган гамәлләрен белсә? Элек аның ниләр кыйратканын кайчан исә бер ишетә калса?! Хәзер ул Луизаның якасыннан алып сүгәргә тотынса?! Юк, юк, ярамый...
349
+ Кыз арты белән ишеккә чигенде, Рәшат нидер сизеп капылт аңа таба борылды:
350
+ — Луиза!
351
+ — Якын килмә! - дип чәрелдәде кыз, шашынып. - Синнән куркам мин, Рәшат! Дөресрәге, үземнән куркам... Юк, үткәннәремнән куркам!
352
+ Егет аның сүзләрен ишетсә дә аңламады, ул:
353
+ — Мин сине сөям, Луиза! - дип кат-кат кабатлады.
354
+ — Кирәкми, Рәшат. Зинһар, оныт. Мин синең сөюеңнән дә, нәфрәтеңнән дә бик куркам. Мин
355
+ дөресен әйтәм: куркам, куркам! Оныт син мине! Эзләмә!.. Кирәкми. Безгә очрашырга да ярамый!..
356
+ Ул егетне читкә тибәрергә теләгәндәй кулларын бутый-бутый арты белән ишек яңагына килеп бәрелде һәм күз ачып йомганчы юк булды.
357
+ Рәшатның:
358
+ — Луиза-а! - дип җан ачысы белән кычкыруыннан бакча эчендәге парлылар сискәнеп күтәрелделәр һәм ут яктысы төшкән бердәнбер тәрәзә астына җыелдылар. Тик тавыш яңадан ишетелмәде, яп-якты бүлмәдән күңелләрне шикләндереп шомлы тынлык кына ага иде.
359
+ Апрель — октябрь, 1965 ел, Кисловодск — Казан