url
stringlengths 3
284
| title
stringlengths 1
252
⌀ | article_summary
stringlengths 1
12.1k
⌀ | article_text
stringlengths 1
363k
| source
stringclasses 21
values | source_type
stringclasses 3
values | topics
stringlengths 2
174
⌀ | created_date
stringlengths 10
47
⌀ |
---|---|---|---|---|---|---|---|
https://matbugat.ru/news/?id=43812 | Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган: «Барысы да җиңел булмады» | null |
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Бу хакта җырчы социаль челтәрендә хәбәр итте. Ул инде март аенда ук бәби тапкан, ләкин моны әле хәзер генә әйтергә батырчылык иткән. Шунысын искәртик, Лилия 4 нче баласын Буэнос Айреста тапкан: «4нче тапкыр әни булдым! (Ләкин бүген түгел, ә 2024 елның мартында.) Буэнос-Айреста таптым. Хәзер генә Сезнең белән уртаклашырга булдым. (гомумән, бу турыда хәтта танышларымнан да бик аз кеше белде) Минем шәхси мәгълүматка мөнәсәбәтемне беләсез… Нигә сөйләмәдем? Барысы да җиңел булмады .. (бәлки, бераздан сөйләрмен) Минем белән һәм бала белән барысы да яхшы, Аллага Шокер менә шулай.. хәзер сез минем турында бераз күбрәк беләсез» дип язган ул.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43814 | Равил Сабыр юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән үтте (ФОТО) | null |
Әлмәт театрында драматург Равил Сабырның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ул «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектакль премьерасы белән узды. Әлеге чарада "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә булды.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43815 | "Зинһар, иреңне килеп ал миннән!" | null |
"Ирем белән 20 ел бергә яшәүне билгеләргә җыенганда аның сөяркәсе барлыгын белдем. Кесә телефонын өстәлгә махсус салып чыгып киткән, аңа бер-бер артлы смслар килә башлады. Мәңге иремнең телефонына тотынганым булмады.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43816 | Ире аны соңгы тапкыр яр буенда күргән | null |
Башкортстанда кичә “ЛизаАлерт” төркеме волонтерлары хәбәрсез югалган 40 яшьлек Реана Аиткулова турында хәбәр иттеләр. Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында яшәүче хатын 13 апрель көнне өйдән чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда булуы билгесез.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43817 | Нурлат районындагы фаҗиганең сәбәпләре ачыклана | null |
Нурлат районында ике җиңел машина катнашында үлемгә китерүче юл һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43818 | Кыр уртасында кычкырып янган | null |
Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Республикада урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Быел янә 2564 гектарда агачлар утыртылачак.
---
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43819 | Тукай районында бакчачылык җәмгыятьләрен су баскан - бер атна хәл ителми | null |
Тукай районының «Росинка» һәм «Родник» бакчачылык җәмгыятьләре эрегән кар сулары аркасында су астында калган. Су басу зонасына берьюлы берничә участок керә. Әлеге участокларда мунчалар, йортлар, хуҗалык блоклары, шулай ук теплицалар һәм бакчалар урнашкан. Күпчелеге пенсионер булган бакчачылар борчыла. Аларның сүзләре буенча, бу су инде бер атна тора.
---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43820 | Буэнос-Айреста дүртенче бала тапкан Лилия Хәйруллина интервью биргән: «Кызмы, малаймы - сер булып калсын...» | null |
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина дүртенче тапкыр әни булган! Лилия 2024 елның мартында Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларын хәбәр итте. Күптән түгел генә җырчы янәдән Казанга кайтты. Лилия Хәйруллина белән хәбәргә чыгып яңалыкларын белештек.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43821 | Казанда Разил Вәлиев истәлегенә багышланган концерт узды (ВИДЕО) | null |
Кичә кич Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөек шәхесебез - Рәзил Вәлиевның якты истәлегенә багышланган җылы очрашу узды. Кичәдә күренекле җырчылар, яшь артистлар Рәзил Вәлиевны искә алып, хит җырларын башкардылар.
---
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43822 | Ишим районында яшәүчеләрне язгы ташу сәбәпле эвакуациялиләр | null |
Төмән өлкәсенең Ишим районы хакимияте Ишим елгасы ярларыннан ташып чыккан очракта су басу ихтималы булган зонада урнашкан ундүрт торак пунктта яшәүчеләрне эвакуацияли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43823 | Алия Качурина-Төхвәтуллина: "Мин бәбине үзем табарга теләгән идем" | null |
Тәүге тапкыр әни булган Алия Карачурина ничек бәбиләве турында сөйләгән. Социаль челтәрләрдә ул яңа тормышка ияләшеп килүләрен, шушы көннәрдә сабыйга исем кушачакларын белдерде.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43824 | Татарстан өстендә Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде (ВИДЕО) | null |
Бүген Мәскәү вакыты белән 11.20 тирәсендә Татарстан территориясендә Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгына. Бу хакта Татар-информ яза.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43825 | Камил Баһавиев: «Укырга вакытым юк диярлек» | null |
Ул инде хәзердән үк профессиональ баянчылар кебек оста. Җитезлеге, кыюлыгы да бар. Сүзебез – җырлы гаиләнең талантлы улы Камил Баһавиев турында. Бик иҗади, өлгер шаян егет белән баян, сәхнә артындагы тормыш һәм хыяллар турында сөйләштек. Кунагыбыз турында белешмә: – Камил – Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова гаиләсендә беренче бала; – 12 яшь, 149 нчы лицейның 6 нчы сыйныфында укый, Совет районы 4 нче Балалар сәнгать мәктәбенә йөри; – музыка белән кызыксына, берничә уен коралында уйный; – 2023 елда Казан мэры стипендиаты, Денис Мацуев исемендәге «Новые имена» фонды стипендиаты. – Камил, баянны тәүге тапкыр ничә яшеңдә кулга алдың? Һәм ни өчен нәкъ менә әлеге уен коралы? – Баянны беренче тапкыр 4 яшемдә кулга алганмын. Әти һәм әни белән уенчыклар кибетенә барганбыз. Әллә никадәр уенчык арасында миңа иң ошаганы кечкенә генә зәңгәр баян булган. Шуннан бирле баяннан аерылганым юк. Әти гармунда, тальянда, хромкада уйный. Бабай да – бик талантлы җырчы. Кечкенәдән мине гармунда бию көйләре уйнап, җырлап, биетә торган булган. Гомумән, безнең өйдә гармун тавышының тынганы юк. – Энеләрең белән кечкенәдән сәхнә артында үсәсез. Мондый тормыш ошыймы сезгә? – Бик ошый. Монда без башка артистларның балалары белән танышабыз һәм дуслашабыз. Бергә уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз. Әти белән әни мине кечкенәдән үзләре белән ияртеп йөрткән. Шунда музыкантларны тыңлап, күзәтеп үстем. Алар кебек булырга хыялландым. Уенчык гармун алгач, аларга охшарга тырышып уйнап утырганым да истә әле. – Сине инде хәзердән үк эстрадага кыю адымнар ясыйсың, дип әйтергә була. – Әйе, эстрадага керү теләгем зур. Әйбәт баянчыларны Сабан туйларына, бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә, концертларга чакыралар. Хәтта чит илләргә дә бару мөмкинлеге бар. Әнә шул ягы белән кызыксындыра. – Баян булмаса, нәрсә? Башка уен коралында уйнарга теләр идеңме? – Баян булмаса, барабанда уйнар идем. – Синеңчә, оста баянчы булу өчен нәрсә кирәк? – Сәләт һәм тырышлык. Минемчә, боларның икесе дә мөһим. Кесәнең калын булуы да кирәк әле! Хәзер баяннар, гармуннар бик кыйммәт тора. – Баянчылар арасында кумирларың бармы? – Кумирларым бар. Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Булат Хисмәтов – бик оста баянчылар. Айнур Моратов – чын мәгънәсендә виртуоз. Мәрхүм Айнур Фатыйхов та бик моңлы уйный иде. – Баянда уйнаудан тыш, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? – Буш вакытта футбол, хоккей, волейбол уйнарга яратам. Шулай ук тальянда, хромкада, гармунда уйныйм. – Камил, синең җитешмәгән җирең юк. Укырга вакытың каламы соң? – Укырга вакытым юк диярлек. Һәр шимбә, якшәмбе әти-әни белән концертларга, мәҗлесләргә йөрим. Оркестрлар белән дә уйныйм. Репетицияләрдән өйгә соң гына кайтам. Шулай да тырышам инде. – Сезнең өйдә күбрәк нинди җырлар яңгырый? – Безнең өйдә «Алиса» колонкасы бар. Аннан төрле-төрле җырлар куябыз. Иң еш яңгыраганнары – Илһам Шакиров җырлары һәм Юрий Шатуновның «И снова седая ночь» җыры. Әти белән әнинең җырларын тыңлыйбыз, үзебез дә уйныйбыз. Мин – баянда, энем Марсель – курайда. – Ничек уйлыйсың, син холкың буенча күбрәк кемгә охшаган? – 50гә 50 дип уйлыйм. Мин җыештырырга, чисталыкны, пөхтәлекне бик яратам. Әйберләремне гел барлап торам, моңа энекәшләремне дә өйрәтәм. Ул яктан әнигә охшаганмындыр дип уйлыйм. Кеше белән бик тиз аралашып китәм, уртак тел табам. Кыюлыгым – әтидәндер. – Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең? – Киләчәктә виртуоз гармунчы буласым килә. Бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып, үземне күрсәтәсем килә. – Иң зур хыялың нинди? – Әйбәт, оста гармунчы булу. Ерак киләчәктә – яхшы хатын, балалар белән бай, мул тормышта яшәү (көлә).
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43826 | Элвин Грей: «Инде бер ел эчмим» | null |
Җырчы Элвин Грей - Радик Юльякшин федераль каналдагы "Искры летят" ток-шоуында катнашкан. Анда танылган кешеләрнең спиртлы эчемлекләрдән һәм наркотиклар кулланудан зыян күрүе хакында сөйләшкәннәр.
---
Шәһри Казан
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43827 | "25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек..." | null |
"25 ел яшәгәч, хатыным белән аерылышу чигенә җиттек — хатыным судка гариза илтеп бирде. Мин, янәсе, эчкече. Эчмим, дип әйтмим, ләкин эштән калганым юк. Себердә эшлим, аемны тутырып кайтам да, аннары берничә көн ял итеп алам. Ну бит мин акча алып кайтам! Аз түгел! Ярар, аерылсаң - аерылырсың, дидем, барыбер миңа ачык чырай күрсәткәне булмады.
---
Матбугат.ру
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43828 | Татарстанда пилотсыз очкычның төгәл кайда бәреп төшерелүе билгеле булды | null |
Татарстанда пилотсыз очкычны Алабуга районы күгендә бәреп төшергәннәр, бу хакта мәгълүматны Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы гражданнар яклавы идарәсе МКУ учреждениесе директоры Валерий Юшкова раслады. «Әйе, бу Алабуга районы», — диде ул. Элегрәк РФ Оборона министрлыгында Республика территориясендә Украина БПЛА юк ителде, дип хәбәр иттеләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Фото: скриншот
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43829 | Казаннан ярыштан кайтып баручы балалар утырган автобус авариягә очраган урыннан ВИДЕО чыкты | null |
Кичә кичке сәгать 10 тирәсендә Ульяновск өлкәсенең Сура районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, ул Казаннан кайтып килгән. Төбәкнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, техник төзексезлек аркасында йөртүче идарәне югалта, автобус юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43830 | "20 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде" | null |
Соңгы көннәрдә республиканың зур елгаларында су кисәк күтәрелде. Кырдагы кар сулары, кече елгалар да ярларыннан ташып, ишегалларын, базларны су басты. Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан. — Пычрак кар суы елга булып акты. Ләм белән кушылган кар сулары бөтен ишегалдында, идән астында. Тозлаган кыяр-помидорлар, кайнатмалар суда утыра. Орлыкка дигән бәрәңге дә суда калды. Өшер инде ул, — ди Розалия апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43831 | Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар яңа туган сабыйларының исемен әйттеләр | null |
Җырлы гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар яңа туган сабыйларының исемен атаганнар. «Челнинские известия»гә билгеле булганча, балага Алим (Галим) дип кушканнар. «Әлим, Галим — гарәп теленнән кергән ир-ат исеме. Тәрҗемәдә ул «бар нәрсәне белүче», «белемле», «галим» дигәнне аңлата», — дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43832 | 19 яшьлек егет һәлак булган – Татарстан юлында җиңел машина әйләнеп капланган | null |
19 яшьлек шофер Сарман – Җәлил юлында машина белән әйләнеп капланып һәлак булган. Егет иминлек каешын эләктермәгән булган. 18 апрель көнне Сарман-Җәлил автомобиль юлының 26 чакрымында 19 яшьлек Daewoo автомобиль йөртүчесе идарә итүне югалта, юл билгесенә килеп бәрелә, шуннан соң юл читенә төшеп әйләнеп каплана.
---
Шәһри Казан
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43833 | Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән кавышуы турында: “Мин аны мәхәббәт дип әйтә алмыйм” | null |
ТНВның ютуб-каналында чыгып килүче "Ә син..?" тапшыруы барышында Винарис Илъегет Лилия Хәмитова белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. Видео карагыз:
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43834 | Эте генә табылган | null |
Бүген иртән Белорет шәһәрендә эте белән йөрергә чыккан хатын батып үлгән. Ашыгыч хезмәтләргә шаһитлардан сулыкка кеше төшеп китүе турында хәбәр килә. Килеп җиткән коткаручылар суда этне табалар, аны тартып чыгаралар һәм эзләү эшләрен дәвам итәләр.
---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43835 | Күпбалалы гаилә янгыннан соң йортсыз калган | null |
Дүртөйле районының Җитембәк авылында күп балалы гаиләнең йортын янгын юкка чыгарган: ата-ана балалары белән бергә туганнарында яшәп торырга мәҗбүр булачак. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә чыккан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43836 | Ринат Рахматуллин: Мин — иректә | null |
Җырчы Ринат Рахматуллин үзенең социаль челтәрләрендә «Сәлам, дуслар» дип шәрехләнгән фотосурәт калдырган. Әлеге фотосурәткә «Я свободен» дигән җыр да беркеткән. Исегезгә төшерәбез, Ринат Рахматуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы эчкән килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43837 | Тинчурин театрында беренче тапкыр «Ачык микрофон» узачак | null |
26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Тукай. Илһам. Күп нокта» дип исемләнгән шигърият кичәсе узачак. Кичә программасында түбәндәге чаралар планлаштырыла:
17:00-17:30 – Тинчурин театры оркестрының кыллы квартеты чыгышы.
Оркестр солистлары Гайсә Монасыйпов, Камилә Сәйфуллина, Федор Курочкин һәм Наил Гыйльметдинов башкаруында татар классик музыкасы, халык көйләре эшкәртмәләре яңгыраячак.
17:30-18:00 – ачык микрофон.
Спектакль алдыннан теләге булган һәр кеше берәр авторның яраткан шигырен яки үзе язган шигырен укый алачак. Катнашучыларны бүләкләр көтә. Теркәлү сылтама (https://docs.google.com/forms/d/1_rTBq_uDDUM0lqJrnrHOrav6cW3f2ApahHs64fDB97o/edit ) аша.
18:00-18:15 – хедлайнер чыгышы.
Шагыйрә Эльмира Җәлилова үзенең шигырьләрен укыячак.
18:30 – «Ай, былбылым!» спектакле.
---
Тинчурин театры
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43838 | Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова: “27 яшемдә әтисез калдым” | null |
“Манзара”, “Сиңа миннән сәлам”, “Гаилә учагы” тапшырулары аша тамашачылар күңелен кереп калган ТНВ каналы алып баручысы Фәридә Төхфәтуллина башка шәхесләр турында бик күп сөйли. Ә без алып баручының үзенең язмышына күзәтү ясарга булдык.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43839 | Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны ришвәт алуда гаепләп тоткарладылар | null |
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ришвәт алуда шикләнелә, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ яза.
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43840 | Лилия Хәйруллина дүртенче баласының кызмы-малаймы икәнен әйтте | null |
Март аенда дүртенче сабыен дөньяга китереп, бу хакта күптән түгел генә хәбәр иткән Лилия Хәйруллина "Шәһри Казан"га биргән интервьюда баланың җенесен сер итеп калдырган иде. Ул болай дип уртаклаша:
---
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43841 | Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше үлгән | null |
Башкортстанда җитди авария булган, анда 5 кеше һәлак булган. Социаль челтәр кулланучылары юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар куя. Шаһитлар мәгълүматлары буенча, Уфадан чыгу юлында су сибә торган машина белән җиңел автомобиль бәрелешкән.
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43842 | Уфада авыру хатынның 14 тапкыр йөрәге туктаган | null |
Уфада 18нче хастаханәнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары гомере өчен куркыныч белән янаган аритмиядән авыру хатын-кызны коткарган. Дәваханә мәгълүматлары буенча, реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә миокард инфаркты белән 72 яшьлек авыру хатын-кызны китергәннәр.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43843 | Татарстанда ике "Лада" бәрелешеп өч кеше һәлак булган | null |
Бүген иртән иртүк Казан-Оренбург автомобиль юлының 290нчы километрында «Лада Калина» йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Бәрелү көчле була, ике шофер да, шулай ук «Гранта» пассажиры да урында ук үлә.
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43844 | Илмира Нәгыймова: "Алиментка бирмәдем, миңа тимәсен генә" | null |
Җырчы Илмира Нәгыймова ТНВ каналындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына кунакка килгәч, алып баручы Лилия Кадыйровага балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлыклары турында сөйләгән. Тапшыруда ул болай ди:
---
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43845 | Казанда бер бәндә 5 класста укучы үз баласын көчләгән | null |
Казанда яшәүче бер ир-ат үз кызын көчләүдә шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” үзенең чыганагы хәбәренә таянып яза. Агентлыкка мәгълүм булганча, алдагы көнне әлеге адәм 11 яшьлек кызы һәм кечкенә улы белән өйдә калган. Хатыны – ике бала анасы бу вакытта өйдә булмаган. Азгын ирдә кинәт кенә үз баласының кызлыгын алу теләге туган (янәсе, башка берәү моны эшләмәсен дип). Ул баласының җенси әгъзаларын тоткалаган, кочкан. Кыз елаган, каршы килгән, әтисе моның өчен аңа кычкырган, нормаль кеше түгел син, дип сүккән. Ул гына да түгел, бу адәм кызы юынып ятканда ваннага кергән. Шунда баланы мыскыл иткән. Бераз тынычлангач. кыз әнисенә әтисенең шакшы гамәле турында сөйләп биргән. Шуннан ир-атны тоткарлаганнар. Якын араларда суд аңа җәза чарасы билгеләячәк.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |
https://matbugat.ru/news/?id=43847 | Укучылары белән бер дулкында ул | null |
Менә быелгы изге Рамазан ае да узып китте. Безнең Гали авылы мәчетләрендә, һәр елдагыча, авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. 7 апрельдә Мәдәният йортында да зур ифтар ашы оештырылды. Анда өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Сызран мәчетенең имамы, авылдашыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самараның Зубчаниновка бистәсе мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов катнаштылар. Чарада мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясадылар, балалар матур номерлар күрсәттеләр. Күркәм бәйрәм булды бу. Әмма мәкаләмдә сүз Гали мәктәбенең физкультура укы¬тучысы Равил Зәйнулла улы Искәндәров турында барачак. Ул җитәкләгән 9нчы сый¬ныф балаларының ата-ана¬лары соравы буенча кулыма каләм алырга булдым мин.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 19.04.2024
| matbugat | mass_media | null | null |