text
stringlengths
362
44.2k
id
stringlengths
47
47
dump
stringclasses
89 values
url
stringlengths
20
342
date
stringlengths
20
20
file_path
stringlengths
125
155
language
stringclasses
1 value
language_score
float64
0.97
1
language_script
stringclasses
1 value
minhash_cluster_size
int64
1
221
top_langs
stringlengths
23
77
source
stringclasses
6 values
Куликово сугышы Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Куликово сугышы - урыс кулъязмасында һәм әдәбиятында сурәтләнгән сугыш. Урыс әдәби әсәре (Задонщина, Сказание о Мамаевом побоище) буенча сугыш 1380 елда булган, ләкин башка чыганакларда - татар, фарсы, литвалы, болгар, гарәп кулъязмаларында сугыш телгә алынмый. Урыс әдәбияты буенча сугышта, Дмитрий Донской төмән булып торган Мамайның гаскәрен җиңгән, ләкин Туктамыш хан үзе Мамай гаскәрен Калка елгасында 1380 елда җиңгән һәм бердәнбер канунлы хан булып чуалыш чорын туктаткан. Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Кайбер тарихчылар Куликово сугышын урыс кулъязмасында һәм әдәбиятында гына уйлап чыгарылган сугыш дип саный[1]. Сугышны уйлап чыгару Мәскәү кенәзлегенә бик кирәк булган, чөнки Мәскәү баш урыс шәһәре булырга өметләнеп рус җирләрен берләштерүче буларак кулъязмада тасвирланган. Пропаганда ысулы башка рус кенәзлекләренә кулъязмада русларның киләчәктәге башкаласын күрсәткән. Ләкин Туктамыш хан Мәскәүнең сепаратист ниятләрен бастырган һәм Мәскәүне 1382 елда басып алып яндырган. Җитмәсә рус кулъязмасында күрсәтелгән урында - Непрядва елгасы янында бернинди хәрби табылдыклар, мәетләр сөякләре, калган кораллар табылмаганнар. Фаразланган сугыш нәтиҗәсе булмаган: Урыс Олысы Алтын Урдага буйсынып калган. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Владимир Егоров Загадка Куликова поля, или Битва, которой не было - Была ли Куликовская битва - Была ли Куликовская битва? - L. Podhorodecki, Kulikowe Pole 1380, Warszawa 2008. - kire fikeren agnlatuchy chyghanaq.
<urn:uuid:65293cbd-14cf-4081-81a1-35468ea4a04c>
CC-MAIN-2019-47
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%B2%D0%BE_%D1%81%D1%83%D0%B3%D1%8B%D1%88%D1%8B
2019-11-15T23:46:07Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496668716.22/warc/CC-MAIN-20191115222436-20191116010436-00063.warc.gz
tat
0.999954
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 0.9999538660049438}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәп өчен туган тел һәм татар әдәбиятыннан сигез төрле яңа буын дәреслекләре әзерләгән һәм мәктәпләргә кайтарткан. Алар федераль исемлеккә кертелгәнче уку әсбабы рәвешендә кулланышта булачак. «Дәреслекләр 1-4 сыйныфлар өчен уку әсбаплары буларак мәктәпләргә декабрьдә кайтты. Бу эш Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән башкарылды», — диде министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова. Дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнче уку әсбабы булып кына санала. Аны дәреслек итеп таныту өчен, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы белән килештерү эшләрен башкарырга тиеш. Документларны 20 февральдән 20 апрельгә кадәр билгеләнгән вакытта Мәскәүгә тапшырырга планлаштыралар. «Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләреннән тыш, башлангыч мәктәп өчен тәрҗемә ителгән 38 укыту-методик комплект федераль исемлеккә кертү өчен әзер. Комплектка дәреслекләр, укытучылар өчен китаплар, электрон дәреслекләр керә», — диде Лилия Әхмәтҗанова. Шулай ук министрлыкта 5-9 сыйныфлар өчен 41 дәреслек әзерләү буенча эш башланган. Лилия Әхмәтҗанова бу эшнең 2022 елда тәмамлануына өметләнә. «Сәлам» дәреслеге этаплы рәвештә мәктәпләргә кайтарыла. Бишенче сыйныфлар өчен дәреслекләр агымдагы уку елында кайткан. Киләсе елда алтынчы сыйныфлар өчен кайтачак. Бүгенге көндә алар уңышлы апробация үткән. «Сәлам» дәреслеге баланың сөйләм телен, фикерләү сәләтен, аралашу мөмкинлеген үстерергә юнәлтелгән. Фото: https://tatar-inform.ru https://tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:57e8f8b1-61d2-428a-aa57-38643d24dc3e>
CC-MAIN-2021-25
https://belem.ru/node/8135
2021-06-23T09:42:32Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623488536512.90/warc/CC-MAIN-20210623073050-20210623103050-00489.warc.gz
tat
0.999961
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999614953994751}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Татарстанның Милли китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Мөхәммәд пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән айда мөселман ил-дәүләтләрендә Мөхәммәд пәйгамбәргә кагылышлы күп чаралар үткәрелә. Милли китапханә дә әлеге чаралардан читтә калмады. Биредә бөек тарихи шәхес истәлегенә багышланган күргәзмә әзерләнде. «Мөхәммәт пәйгамбәр – галәмнәргә җибәрелгән рәхим-шәфкать иясе» дип аталган экспозиция китапханәнең Уку залында урнашкан. Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәүлиденә багышланган күргәзмә китап укырга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Биредә Мөхәммәд пәйгамбәргә иңгән Коръән Кәримнең 1901 елгы Казан басмасы, пәйгамбәрнең хәдисләре тупланган кайбер китаплар һәм аның тормышын тасвирлап татар галимнәре язган хезмәтләр урын алган, дип хәбәр итә проект авторлары. Күргәзмә 2014 елның 10 апреленә кадәр эшләячәк. Чыганак: http://www.intertat.ru/tt Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:318ea6ef-0d85-4a44-9b75-9c1e0555042f>
CC-MAIN-2020-24
https://belem.ru/node/4905
2020-05-25T01:38:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347387155.10/warc/CC-MAIN-20200525001747-20200525031747-00000.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
18
{"tat_Cyrl_score": 0.9999722242355347}
belem.ru
|Хәлил Айдуллин| |Туган||1914| Түбән Новгород өлкәсе, Пилнә районы, Иске Мочали |Үлгән||2006| Химки |Милләт||татар| |Һөнәре||укытучы, хәрби| Айдуллин Хәлил Бадиатулла улы — I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән шәхес. Пилнә районы Иске Мочали авылында крестьян гаиләсендә туган. 1932–36 елларда Кочко-Пожар педтехникумында, 1937–40 елларда Горькийда учительский институтта укыган. 1932–40 елларда Иске һәм Яңа Мочали мәктәпләрендә директор. Фин сугышы аша үтеп, 1942 елны ул үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугыштан капитан, 2-нче группа инвалид, булып кайта. 1945–55 елларда Питрәксе районы мәгариф бүлеге мөдире. 1955–70 елларда Иске Мочали һәм Питрәксе мәктәпләрендә завуч һәм тарих укытучысы. Район Совет һәм партия органнарына сайланган. Химки шәhәре каберлегендә җирләнгән.
<urn:uuid:22c62dc8-10b7-42ae-953d-61f5eae16b30>
CC-MAIN-2023-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB_%D0%90%D0%B9%D0%B4%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD
2023-09-22T06:24:23Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233506329.15/warc/CC-MAIN-20230922034112-20230922064112-00043.warc.gz
tat
0.999782
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9997817873954773}
tt.wikipedia.org
Гыйлем менеджменты Гыйлем менеджменты оешмаларда файдалы чишелешләрне һәм тәҗрибәләрне табу, тудыру, тасвирлау, тарату һәм кабул ителүгә мөмкинлекләр булдыру белән бәйле стратегияләр һәм практикалар, һәм алар белән идарә итү белем өлкәсе. Шундый чишелешләр һәм тәҗрибәләр шәхси гыйлем, оешмаларда исәбизнес процесс яки практикалар килешендә урын алган белемне булдыра. 1991 елдан укыту дисциплиналары рәтенә кергән гыйлем менеджменты укыту программасына бизнес идарә, мәгълүмати системалар, менеджмент, китапханәчелек һәм мәгълүмәти фәннәр Калып:Harv өлкәләреннән дәресләр керә. Сыңгы арада, ГМ тикшеренүләрендә башка фән кырлары да үз өлешен кертә башлады, аеруча "мәгълүмат һәм медиа", санакчылык, җәмгыяви саләмәтлек һәм җәмгыяви сәясәт. Күп зур ширкәтләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар эчке ГМ эшчәнлегенә махсус ресурсларын билгелиләр, еш үзләренең бизнес стратегия, мәгълүмати технология, яки кеше ресурслары менеджменты департаментлары чикләрендә Калып:Harv. Дөньяда ГМ өлкәсендә бу оешмаларга киңәш бирүче берничә консалтинг ширкәте эшли. Гыйлем менеджмент эшчәнлеге гадәттә оешмаларның максатлары булган күрсәткечләрен үстерү, көндәшлек өстенлекләрен булдыру һәм көчләтү, инновацияләр, өйрәнелгән сабакларны оешма буенча тарату, оешма эче интеграция һәм туктаусыз камилләштерү өлкәләрендәге процессларына тәэсир итү өчен кулланыла. ГМ эшчәнлеге кайбер мәсьәләләрдә оешмави өйрәнү каплаган өлкәләргә дә керә, һәм соңгысыннан үзенең күбрәк гыйлемне стратегик актив буларак куллану һәм аны тарату юлларына басымы белән аерыла.
<urn:uuid:a30767b6-430e-4c95-b1c5-cd53cb8d1070>
CC-MAIN-2017-26
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D1%8B%D0%B9%D0%BB%D0%B5%D0%BC_%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%B5%D0%B4%D0%B6%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D1%82%D1%8B
2017-06-27T05:15:14Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-26/segments/1498128320995.93/warc/CC-MAIN-20170627050500-20170627070500-00685.warc.gz
tat
0.999967
Cyrl
73
{"tat_Cyrl_score": 0.999967098236084}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы "Татарстан Республикасы мәгариф системасын мәгълүматлаштыру" концепциясен һәм Россия Федерациясе Сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгының "Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының уртак квалификацион белешмәлеген ("Мәгариф хезмәткәрләре вазыйфаларының квалификация характеристикалары" бүлеге) раслау турында"гы 2009 ел, 14 нче август, 593 нче номерлы карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты түләүле нигездә курслар оештыра. Кыска вакытлы квалификация күтәрү курслары махсус мәгариф хезмәткәрләре өчен, "Башлангыч белем бирүдә эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыруда укытуның интерактив чараларын (Smart board интерактив тактасын) куллану методик үзенчәлекләре" темасына узачак. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:c801eb2f-5ca1-4456-9c4f-75baa447693f>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/2143
2021-09-17T19:46:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780055775.1/warc/CC-MAIN-20210917181500-20210917211500-00652.warc.gz
tat
0.999944
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999439716339111}
belem.ru
Астана шәһәренең икенче сыйныф укучысы Алихан Жуманов Казахстан Республикасының Мәгариф министрлыгын судка биргән. Судка бирүнең сәбәбе - юлда йөрү кагыйдәләре дәреслегендә орфографик һәм фактологик хаталарның бик күп булуы. Дәреслектән кайбер цитаталар: «На какие виды делится вытек крови», «ПопОдание детей под колеса машин зачастую происходят из-за того, что ими не всегда учитывается это обстоятельство», «Регулировщик является контролером дорожной полиции» һ.б. Әлеге дәреслекне Казахстанның Мәгариф министрлыгыннан тыш Сәламәтлекне саклау һәм Эчке эшләр министрлыклары да раслаган/тәкъдим иткән булган. Алиханның әтисе бу дәреслектәге мәгълүматның баласына зур зыян салачагына иманы камил. Судка биргән дәгъва күләме - 680 мең доллар чамасы.
<urn:uuid:c4400999-c70d-4f4d-896f-a6f9a28cc9e1>
CC-MAIN-2019-35
http://belem.ru/node/2708
2019-08-24T10:23:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027320156.86/warc/CC-MAIN-20190824084149-20190824110149-00348.warc.gz
tat
0.998563
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9985633492469788}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге һәр елның 15 нче маенда билгеләп үтелә торган Халыкара Гаилә көненә багышлап, «Гаилә бәхетенең формуласы» исемле күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелган. Авторлар чын хатын-кызларның гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен ачалар, уңай фикерләү аша тормышны яхшы якка үзгәртү турында файдалы киңәшләр бирәләр. Балаларны тәрбияләү, гаилә һәм белем бирү учакларының бергә аралашып эшләүләре турында китаплар экспозициядә зур урын били. Татарстан Республикасының гаиләдә милли гадәтләрне саклау һәм гаилә нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрне ныгыту буенча эш тәҗрибәсе аеруча кызыклы. Шулай ук күргәзмәдә мөселман һәм христиан гаиләсе кору үрнәкләре бирелгән китаплар, «Мин сине ничек яраттым» һәм «Татарстанның 100 гаиләсе» дип аталган җыентыклар тәкъдим ителә. Биредә француз, америка, инглиз һәм башка җәмгыятьләрдә гаилә тормышы, Көнбатыш һәм Көньяк Ауропа халыкларының никах мөнәсәбәтләре турында материаллар да урын алган. Шулай ук гаилә учагын ныгыту һәм гаилә бюджетын алып бару өчен киңәшләр дә табарга була. http://mincult.tatarstan.ru/tat Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:6c633fcd-2d79-4a1e-ba8a-d1e3518373b5>
CC-MAIN-2019-39
http://belem.ru/node/7343
2019-09-17T17:57:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514573098.0/warc/CC-MAIN-20190917161045-20190917183045-00538.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
23
{"tat_Cyrl_score": 0.9999970197677612}
belem.ru
|Күкәй| |Лимфодренаж||Lumbar lymph nodes[d]| |Артериаль чыганак||күкәй артериясе[d]| |Веноз дренаж||күкәй венасы[d]| |Анатомик структурасының үсеше||развитие яичек[d]| |Гомологично у другого пола||Күкәйлек| |NCI Thesaurus идентификаторы||C12412| |Күкәй Викиҗыентыкта| |Күкәй| |Кан килү||күкәй артериясе[d]| |Кан китү||күкәй венасы[d]| |Лимфа||Lumbar lymph nodes[d]| |Идентификаторлар| |TA||A09.3.01.001| |FMA||7210| Күкәй (testis, греч. didymis, orchys) · Күкәй – ир-атларның җенси овоид формадагы парлы биз. · Күкәй умалда урнашкан. · Күкәй катнаш секрецияле биз, чөнки анда ирләрнең җенес күзәнәкләре сперматозоидлар (экзокрин функциясе) ясала һәм канга ирләрнең җенес гормоннары (эндокрин функциясе) бүлеп чыгарыла. · Күкәйдә ике өслек: латераль өслек (facies lateralis) һәм медиаль өслек (facies medialis), ике кырый: алгы кырый (margo anterior) һәм арткы кырый (margo posterior), ике чик: өске чик (extremitas superior) һәм аскы чик (extremitas inferior) бар. · Күкәйнең арткы кырыеда күкәй өстәлмәсе урнашкан. · Күкәй өстәлмәсе (epididymis) - озынча ясалма, анда бар: o өске юан өлеше - күкәй өстәлмәсенең башы (caput epididymis); o аскы нечкә өлеше – күкәй өстәлмәсенең койрыгы (cauda epididymis). o урта өлеше - күкәй өстәлмәсенең гәүдәсе (corpus epididymis). Өстәлмә гәүдәсе тирәсендә, батынкы алгы өслеге һәм күкәй арасында кесә бар - күкәй өстәлмәсенең куышлыгы (sinus epididymis), сүлле катлау белән капланган һәм латераль якка ачык. Күкәй төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] · Күкәй тыгыз аксыл катлау (tunica albuginea) белән капланган. Катлау астында күкәй паренхимасы (parenchyma testis) урнашкан. · Күкәйнең арткы кырыенда аксыл катлау эчкә үтеп кереп күкәй уртасын (mediastinum testis) барлыкка китерә. · Күкәй бүлгеләре (septula testis) уртадан аксыл катлауның эчке өслегенә радиаль китеп, күкәй паренхимасын күкәй өлешчәләренә (lobuli testis) бүлә. · Күкәй паренхимасы ике өлештән торган орлык юлларыннан тора: o бормалы орлык юллары (tubuli seminiferi contortii). Нәкъ менә (һәм монда гына!) ирләрнең җенси күзәнәкләре - сперматозоидлар ясала. o туры орлык юллары (tubuli seminiferi recti). · Туры орлык юллары күкәй челтәренә (rete testis) күкәй уртасында ачыла. Күкәй челтәреннән күкәйнең өстәлмәсенең башына бара торган 12-15 күкәйнең чыгару юллары (ductuli efferentes testis) башлана. · Күкәйдән чыгып, күкәйнең чыгару юллары бормалы юлга әйләнеп, конуссыман формадагы күкәй өстәлмәсенең өлешчәсен (lobuli epididymis) барлыкка китерә. · Күкәйнең чыгару юллары күкәй өстәлмәсе юлына (ductus epididymis) кушылып, аннары орлык чыгару юлы булып дәвам итә (аста кара). Күкәй катлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] · Күкәй һәм орлык бавының аскы олеше умалда (күкәй янчыгында) (scrotum) урнашкан. · Умалның җөе (raphe scroti) умалның уртасыннан, җенес әгъзаның аскы өслегеннән алып арткы юл тишегенә кадәр үтә. · Күкәй катлаулары түбәндәге тәртиптә урнашкан (тыштан эчкә таба): o Тире, бик нечкә, анда бик күп тир бизләре урнашкан. o Итләч катлау (tunica dartos) - май тукымасыз тире асты клетчатканың дәвамы. Анда шома мускуллы күзәнәкләр бар. Һәр күкәйгә аерым «капчык» ясый, алар медиаль өслекләре белән бергә үсеп, уртада умал бүлгесен (septum scroti) ясый. Умалның өслегендә аңа умал җөе туры килә. o Тышкы орлык фасциясе (fascia spermatica externa) корсакның өслек фасциянең дәвамы. o Күкәй күтәрүче мускулның фасциясе (fascia cremasterica) корсакның үз фасциясенең дәвамы. o Күкәй күтәрүче мускул (m. cremaster) корсакның эчке кыек һәм аркылы мускулыннан бүленгән мускуллы бәйләм. Күкәйне күтәрә. o Эчке орлык фасциясе (fascia spematica interna) аркылы фасциянең дәвамы. o Күкәйнең җиңселе катлывы (tunica vaginalis testis) корсак ярысының җиңсәле үсентесеннән ясала һәм ике биттән париеталь һәм висцераль (lamina parietalis, visceralis) торган ябык сүлле капчык; битләр арасында кушлык бар. Париеталь бит висцераль биткә күкәйнең арткы кырые янында күчә. Висцераль бит аксыл катлавы белән үсешеп, күкәйнең өстәлмәсенә дәвам итә. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
<urn:uuid:7e908d7d-3713-43b4-b741-186a3365b955>
CC-MAIN-2023-06
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D2%AF%D0%BA%D3%99%D0%B9
2023-02-07T02:49:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500368.7/warc/CC-MAIN-20230207004322-20230207034322-00481.warc.gz
tat
0.999599
Cyrl
33
{"tat_Cyrl_score": 0.9995989203453064}
tt.wikipedia.org
Габсбурглар монархиясе Габсбурглар монархиясе, Габсбурглар империясе яки Австрия монархиясе (алман. Habsburgermonarchie, Österreichische Monarchie) — Габсбургларның Австриядәге биләмәләре идарәсе астындагы җыелма территорияләренең рәсми рәвештә атамасы. Гадәттә 1526 елдан башланган дәвергә атап кулланыла, нәкъ шушы вакытлардан Фердинанд I үзенең биләмәләренә Чехия таҗы җирләрен һәм Маҗарстанны куша. Бу дәвер Австрия империясе оештырылганга кадәр бара. "Габсбурглар монархиясе" термины 1276 елдан башланган чордан (Австриянең Габсбурглар идарәсе астына күчү вакыты) 1918 елга кадәр (Австро-Венгриянең җимерелүе) киңрәк мәгънәдә дә куллана ала. 1804 елга кадәр Һабсбурглар идарәсе астындагы территорияләрнең рәсми рәвештә бердәм исеме булмый. Габсбурглар империясе атамасы шулай ук Испания, Испания Нидерландлары, Фран - Конне, Ломбардия, Неаполитан кыйраллыгы, Сицилия, Сардиния һәм Испаниянең Америкада биләмәләрен үз эченә алган Изге Рим империясе императоры Карл V Һабсбург идарәсе астындагы дәүләт берәмлекләренең җыелмасын билгеләү өчен дә киң кулланыла. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Австрия или Австрийская монархия // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907. (рус.)
<urn:uuid:8a1a3658-1534-4d2d-8b1d-65a36a53745b>
CC-MAIN-2019-26
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B0%D0%B1%D1%81%D0%B1%D1%83%D1%80%D0%B3%D0%BB%D0%B0%D1%80_%D0%BC%D0%BE%D0%BD%D0%B0%D1%80%D1%85%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5
2019-06-20T05:43:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627999141.54/warc/CC-MAIN-20190620044948-20190620070948-00028.warc.gz
tat
0.999947
Cyrl
34
{"tat_Cyrl_score": 0.9999467134475708}
tt.wikipedia.org
Гипергидратация Кеше организмы түбәндәге очракларда күп сыеклык эчүне таләп итә: агуланганда, зур араларны самолетта очканда, бик кызу көннәрдә сыеклык балансын тигезләү өчен, бөер ташы авыруыннан интеккәндә, спорт белән интенсив шөгыльләнгәндә, сидек чыгару юлларында инфекция булганда, кискен инфекцион авырулар вакытында. Көненә 2 литрдан да ким су эчмәскә дигән раслауны табиблар да, дието логлар да искәртми. Ә менә бу кадәр суны эчәргә ярамый дигән фикерне һәм аның нәрсәгә китерүе билгеле. Чөнки бик күп чиста су эчкәч үлеп китү очраклары күзәтелә. Бу очракта үлем сәбәбе — су белән агулану, икенче төрле әйткәндә, табиблар моны артык су эчү авыруы дип йөртә. Бу авыру нидән барлыкка килә соң? Су эчеп авырып китү кирәгеннән артык сыеклык эчкәннән килеп чыга. Артык сыеклыкны бөерләр чыгарып бетерергә җитешми һәм сыеклык башка органнарга кереп, алар бүртенә башлый. Таякның авыр башы баш миенә туры килә, чөнки ул сөяк тарт масына урнашкан. Шуның өчен аның күзәнәкләренең бүртенүе көзән җыеруга, комага, сулыш тукталуга, нәтиҗәдә, үлемгә китерергә мөмкин. Бәхеткә каршы, су белән агулану авыруы, аннан үлү очраклары — сирәк күренеш. Сәламәт организм бөерләр аркылы сәгатенә 800-1000 мл су уздыра ала. Тик артык су авыруы симптомнары спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, дискотекага, төнге клубларга еш йөрүчеләрдә, диета саклап, ашыйсы килү тойгысын су эчеп басучы хатын-кызлар арасында шактый еш күзәтелә. Шулай ук авыру куркынычы янаганнар группасына наркоманнар керә. Наркотиклар эчәсе килү тойгысын көчәйтәләр һәм наркоманнар арасында «критик доза»ны сизеп бетермичә, 1 сәгатькә 2 литрдан артык сыеклык эчүчеләр бар. Нәтиҗәсе күп вакытта үлемгә китерә. Тормышка зыян китерми генә, күпме сыеклык эчәргә ярый соң? Тикше рүләр уздырганнан соң, һәр кабул ителә торган 1 мең килокалориягә 1 литрга якын су эчәргә ярый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзерге заманда кешеләрнең ашау рационы 2 мең ккал гә «тарта». Кеше 1 литрга якын суны аш, ризык, яшелчә-җимешләр белән ала, чөнки алар 90 % судан тора. Хәтта икмәктә дә 40 % сыеклык бар. Үзеңә өстәмә 2 литр су салу — организмга кыенлык тудыру дигән сүз. Артык сыеклык йөрәккә киеренке йөкләнеш бирә, тукымалардагы аксым күзәнәкләренең җимерелүенә китерә, тәннән тир бүленеп чыгуны көчәйтә. Бик күп су эчү ашказаны согын сыеклата — ул ашказаны-эчәклек инфекцияләренә каршы тора алмый башлый. 1,5 литрдан артык суны бик кызу көннәрдә, зур физик йөкләнешләр вакытында гына эчәргә ярый. Кан басымы күтәренке булган, йөрәк-кан тамырлары, бөер авырулары белән интеккән кешеләргә эчә торган су күләмен киметү яхшы. Су эчкәннән соң кеше үзен яхшы хис итәргә тиеш.
<urn:uuid:39f47068-47dd-4722-a6e7-fa2398b74cee>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B3%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F
2023-05-31T04:04:46Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224646257.46/warc/CC-MAIN-20230531022541-20230531052541-00430.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.0000050067901611}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә район оешмалары, эшмәкәрләр үзеннән өлеш керткән. Әлки муниципаль районындагы "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында үткәрелгән чарада аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен әлеге бүләкләрне әзерләүдә район оешмалары, эшмәкәрләр Гөлнәзирә Низамова, Дамир Әһлиуллин, Римма Гыйрфанова, бертуган Мәрдегалләмовлар, Роза Шәйхетдинова һәм башкалар үз өлешләрен керткән. Бу хәйрия чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашты. Алар игелекле райондашларыбызга рәхмәт әйттеләр, балаларга укуда уңышлар теләделәр, дип хәбәр итә "Әлки хәбәрләре" газетасы. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:9f347f38-867e-45be-a559-8fd9497cfbcf>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/4311
2021-09-27T13:45:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780058450.44/warc/CC-MAIN-20210927120736-20210927150736-00141.warc.gz
tat
0.999951
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9999511241912842}
belem.ru
Таиландта Һинд дине Таиландта Һинд дине тарафдарларының берникадәр өлеше кала бирә. Алар күбесенчә шәһәрләрендә яшиләр. Үткәндә, дәүләт Кхмер Империясе тәэсире астында булган, аның көчле Һинд дине тамырлары булган. Таиланд бүгенге көндә күбесенчә Буддист дәүләте булуга карамастан, Таиланд мәдәниятенең күп элементлары һәм символизмы Һинд дине тәэсирен һәм мирасын күрсәтә. Мәсәлән, популяр Рамакиен эпосы Рамаянага нигезләнгән.[1] Таиландның Патша эмблемасында Вишнуның атлана торган ваһанасы Гаруда сурәтләнгән.[2] Баңкок янындагы Пхра Нахон Си Аюттхая Таи шәһәре Раманың туу урыны хөрмәтенә Айодхья дип атала. Ритуалларда Брахманизмдан килеп чыккан күпсанлы чагылышлар бар, мәсәлән, изге бауларны куллану һәм кабырчыклардан суны агызу. Дәвам иттереп, Таилар Буддизм белән беррәттән Һинд дине ходайларына табыналар, мәсәлән, мәшһүр Эраван Гыйбадәтханәсендә Брахмага, Ганеша, Индра һәм Шива сыннарында һәм Һинд дине Ходайларына карый торган символлар бар, мәсәлән, Гаруда, монархия символы. Гыйбадәтханә стеналарында рельефлар, мәсәлән, Сурин янында 12-енче гасыр "Прасат Сихорафум" биюче Шиваны һәм кечерәк Парвати, Вишну, Брахма һәм Ганеша сурәтләрен күрсәтә.[3] Дэвасатхан ул Патша Рама I тарафыннан 1784 елда нигезләнгән Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Таиландта Браминизмның үзәге булып тора. Патша мәхкәмәсе Браминнары гыйбадәтханәдә эшлиләр, алар елында берничә патша церемониясе башкаралар. Ел саен "Триямпаваи-Трипаваи" буларак мәгълүм Гигант Таган церемониясе Таиландның төп шәһәрләрендә 1935 елга кадәр үткәрелгән, шуннан соң ул саклык сәбәпләре аркасында туктатылган.[4] Церемониянең исеме ике Тамил лозунгыннан килә: "Тирувемпаваи" һәм "Тируппаваи". "Тирувемпаваи"дан Тамил шигырьләр - poet pratu sivalai ("Шива Ходаеның йортының порталларын ачу") - бу церемониядә укылган һәм шулай ук Таи Патшасының Таҗ кию церемониясе булган.[5] Т.П. Минакшисундарам буенча, фестивальнең исеме Тхируппаваи шулай ук укылырга мөмкин булуга ишарә итә.[6] Таган церемониясе Ходай ничек дөньяны яратканны күрсәткән. Кибетләрдән тыш, бигрәк тә шәһәрчекләрдә һәм авыл өлкәләрендә, муллык, уңыш Алиһәсе буларак Нанг Квакның сыннарын (Лакшминың юрамасы) күрергә була.[7][8] Элита һәм патшаның өйдәгеләре, еш Браминнарны соңгы юлга озатуларны һәм Патшаның Сукалау Церемониясе кебек церемонияләргә яллыйлар, бу яхшы уңышны тәэмин итү өчен. Һинд диненең әһәмиятен инкарь итеп булмый, гәрчә күпчелек ритуаллар Буддизм белән катнашкан булса да. Таи Халык Санын Алу буенча, Таиландта 52 631 Һинд дине тарафдары яши, алар халыкның 0,09%-ын тәшкил итәләр.[9] Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ Ramakien. Royal Thai Embassy. әлеге чыганактан 2020-09-17 архивланды. 2018-03-09 тикшерелгән. - ↑ The concept of Garuda in Thai society. әлеге чыганактан 2019-03-24 архивланды. 2018-03-09 тикшерелгән. - ↑ Sikhoraphum, Thailand, Arts & Archaeology Journal - ↑ M. E. Manickavasagom Pillai (1986). Dravidian Influence in Thai Culture. Tamil University. p. 69. https://books.google.com/books?id=soFCAAAAYAAJ. - ↑ Upendra Thakur (1986). Some Aspects of Asian History and Culture. Abhinav. pp. 27–28. . https://books.google.com/books?id=m42TldA_OvAC&pg=PA27. - ↑ Norman Cutler (1979). Consider Our Vow: Translation of Tiruppāvai and Tiruvempāvai Into English. Muttu Patippakam. p. 13. https://books.google.com/books?id=2fMOAAAAMAAJ. - ↑ Ara Wilson (2008), The Sacred Geography of Bangkok's Markets, International Journal of Urban and Regional Research, Volume 32.3, September 2008, page 635 - ↑ Jonathan Lee, Fumitaka Matsuoka, Edmond Yee and Ronald Nakasone (2015), Asian American Religious Cultures, ABC, ISBN 978-1598843309, page 892 - ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-28, retrieved 2018-03-09
<urn:uuid:16f1df05-c52a-4298-9fa6-0309a18d2302>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D0%B8%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%82%D0%B0_%D2%BA%D0%B8%D0%BD%D0%B4_%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D0%B5
2023-06-07T02:41:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224653501.53/warc/CC-MAIN-20230607010703-20230607040703-00135.warc.gz
tat
0.999333
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9993326663970947}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 1 - 15 декабрендә "Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә төрле фәннәрне татар телендә укытучы беренче һәм югары категорияле педагоглар, шул исәптән татарча белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары, катнашты. Бәйгедә көч сынашырга барлыгы 368 укытучы теләк белдерде. Шулар арасында төрле фәннәрне укытучылар – 93 (25,3%), башлангыч сыйныф укытучылары – 68 (18,5%), татар теле һәм әдәбияты укытучылары – 207 (56,2%). 50 мең сум күләмендә билгеләнгән грантка Татарстанның 31 муниципаль берәмлегеннән 100 укытучы: 23 төрле фән укытучысы, 15 башлангыч сыйныф укытучысы, 62 татар теле һәм әдәбияты укытучысы лаек булды. https://mon.tatarstan.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:a235a515-c818-4bea-9076-af40640308c7>
CC-MAIN-2021-10
https://belem.ru/node/8098
2021-02-27T09:32:59Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178358798.23/warc/CC-MAIN-20210227084805-20210227114805-00357.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 1.0000015497207642}
belem.ru
Яңа Юл Навигациягә күчү Эзләүгә күчү Топонимнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Яңа Юл районы — Татарстан АССР составындагы 1957-1959 елларда гамәлдә булган район. - Яңа юл районы — Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе составындагы район. - Яңа Юл — Татарстанның Югары Ослан районындагы торак пункт. - Яңа Юл — Татарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл. - Яңа Юл — Башкортстанның Куергазы районында урнашкан авыл. - Яңа Юл — Башкортстанның Зиянчура районында урнашкан авыл. - Яңа Юл — Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районына керүче авыл. - Яңа Юл — Чиләбе өлкәсенең Чесма районы составына керүче авыл. |Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге.| Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш.
<urn:uuid:7c9d6543-4fd3-4f48-9855-82e093a2c5fd>
CC-MAIN-2019-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D2%A3%D0%B0_%D0%AE%D0%BB
2019-10-19T23:04:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986700435.69/warc/CC-MAIN-20191019214624-20191020002124-00189.warc.gz
tat
1
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 1.0}
tt.wikipedia.org
Күкшә Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан Күкшә (лат. Perisoreus infaustus) — карга кошлар семьялыгыннан күкшәләр ыругының бер төре. Гәүдә озынлыгы 30 см, койрыгы — 14 см. Күксел-коңгырт төстә, башы — куе көрән, канатлары һәм койрыгы — җирән. Күкшә — чын урман кошы. Татарстанда сирәк очрый. |Бу зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
<urn:uuid:6ee9869a-ba70-433c-940c-390f56992fe6>
CC-MAIN-2015-22
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D2%AF%D0%BA%D1%88%D3%99
2015-05-25T09:30:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-22/segments/1432207928479.19/warc/CC-MAIN-20150521113208-00227-ip-10-180-206-219.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999916
Cyrl
36
{"tat_Cyrl_score": 0.9999161958694458}
tt.wikipedia.org
Урман тавыклары Аларның борын тишекләре йон белән капланган һәм аякларын куе йон баскан. Күбесенчә урман кошлары, азыкларын җир өстеннән эзлиләр. Төрле үсемлек азык белән тукланалар. Аучылык өчен кыйммәтле объект булып исәпләнәләр. Барлыгы 17 төр, элекке Советлар Берлегендә 8 төр очрый: ак көртлек, тундра көртлеге, озан, Кавказ озаны, суер, ташлык суеры, боҗыр һәм чыршы көртлеге. Татарстанда исә дүрт төре яши: суер, ак көртлек, боҗыр һәм озан. Ыруглар һәм төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Элек бу ассемьялыгыны аерым көртлек кошлар (Tetraonidae) семьялыгы буларак исәпләнделәр. Хәзерге вакытта урман тавыклары ассемьялыгы сигез ыруг эчендә 17 төрене эченә ала: - Боҗырлар (Bonasa) - Чыршы көртлекләре (Falcipennis) - Ак көртлекләр (Lagopus) - Болын көртлекләре (Tympanuchus) Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] |Бу зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
<urn:uuid:48bd0886-f7a6-4c0f-a48f-2c43bd39d986>
CC-MAIN-2016-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0%BD_%D1%82%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B
2016-09-28T03:27:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-40/segments/1474738661296.34/warc/CC-MAIN-20160924173741-00123-ip-10-143-35-109.ec2.internal.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
67
{"tat_Cyrl_score": 0.9999898672103882}
tt.wikipedia.org
DJ Radik |DJ Радик / диджей Радик| |Тулы исеме|| Радик Вәлит улы Яруллин |Туу көне| |Туу урыны| |Эшчәнлек еллары|| — |Дәүләт| |Милләт| DJ Radik - җырчы. «DJ Radik »ның тулы исеме – Радик Яруллин (DJ Радик, диджей Радик). Сигез яшеннән Радик музыка белән шөгыльләнә башлый – синтезаторда, гитарада уйный, аранжировкалар ясап маташа. Унбиш яшендә Радик Яруллин җидееллык 64нче музыкаль мәктәбенең фортепиано классын тәмамлый. Анныры соң ул "Кызыл Химик" исемле рок-лицейга музыкаль менеджмент курсына белем алырга керә. Соңырак Радик Гнессиннар исемендәге Рәссәй музыка академияендә укый. Академиядән соң Радик концертларда, дискотекаларда, клубларда чыгыш итә. Радик Яруллин шулай ук «C_File» группасында һәм «Айкау» исемле татар яшьлер вокаль төркемендә җырлады. Беренча соло альбомы "Минем дөньям" дип атала. Барлыгы биштән күбрәк популяр альбомнары дөнья күрде. Алар арасында "Tatar remixlari", "Tatar discotekasi 2006", "DJ Radik дискотекага чакыра", "Көзләрем" исемле альбомнар. DJ Radik — "Татарстанның нонстоп диджейы – 2004" һәм "Иң яхшы татар диджейы – 2005" кебек күп төрле бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты. Хәзергә көндә мәскәү клубларында диджей буларак чыгыш итә.
<urn:uuid:692504c8-8986-4f5c-910b-da00fee01177>
CC-MAIN-2020-29
https://tt.wikipedia.org/wiki/DJ_Radik
2020-07-09T09:36:18Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593655899209.48/warc/CC-MAIN-20200709065456-20200709095456-00333.warc.gz
tat
0.998704
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9987041354179382}
tt.wikipedia.org
Команнар Команнар яки сары кыпчаклар (рус. Половцы, Аурупа һәм Византия чыганакларында куманнар) - кыпчак кабиләләренең көнбатыш вәкилләренең атамасы. XI гасыр башында Идел аръягыннан Кара диңгез буйларына күченәләр һәм мондагы җирләрне билиләр. Аларга кадәр бу җирләрдә бөҗәнәк һәм рус чыганакларында торк дип аталучы угыз кабиләләре яшәгән була. Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Команнар төрки телләрдә сары кыпчаклар дип йөртелә, чөнки чәчләре сары яисә аксыл төстәге булган. Шуның өчен урысча половец - (половъ=сары сүзеннән) дип аталган. Татар күренекле тарихчысы Мирфатыйх Зәкиев буенча кыпчак атамасы борынгы төрки сүзләрдән чыккан: къу-кыу (димәк ак) һәм чак-сак (борынгы саклар кабиләләре), ягъни ак сак, саклар - төрки кабиләләрнең бүтән атамасы. Шулай итеп, кыпчаклар - ак төркиләр дигән сүз. Ибн Фадлан Идел буе Болгары дәүләтендә сәфәр иткәндә җирле халыкны сакалиба дип йөртә. Мирфатыйх Зәкиев буенча сакалиба сак+лы+би сүзтезмәсенә туры килә, ягъни бай сак кешеләре, бай ак төркиләр. Шушы караш буенча Ибн Фадлан болгарларны сакалиба (саклыба) дип атап, болгарлар з-төрендәге кыпчак (ак сак) телендәге халык булганын исбатлаган. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Команнар шушы ук кыпчаклар булганга күрә аларның тарихын да аерылгысыз рәвештә карап үтәләр. Монгол яуларыннан соң алар Алтын Урда дәүләтенең төп халкы булып китәләр һәм бүгенге көндә элеккеге Алтын Урда җирләрендә яшәүче күп халыкларның нигезендәге халык буларак исәпләнәләр. Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - М.З.Закиев и Я.Ф.Кузьмин-Юманади. Казань, 1993. С. 158 . - «Проблемы языка и происхождения волжских татар». Казань, 1986. С. 62—108; - «Төрки-татар этногенезы» (Этногенез тюрко-татар). Казань-Москва, 1998. С. 322—396; - «Происхождение тюрков и татар». Москва, 2003. С. 302—357.
<urn:uuid:654ec76d-362e-43b3-a625-590b5679e8a6>
CC-MAIN-2019-22
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%80
2019-05-20T21:29:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232256147.15/warc/CC-MAIN-20190520202108-20190520224108-00322.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
15
{"tat_Cyrl_score": 0.999994158744812}
tt.wikipedia.org
Витаминнар |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?: Витаминнар — яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Андый матдәләргә элек аксымнар, майлар һәм углеводларны гына кертәләр иде. Хәзерге вакытта алар исәбенә шулай ук витаминнар белән берлектә минераль тозлар да керә. Шулай итеп, кеше сәламәтлеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле комплекс кыйммәтләре бер үк булган төп биш өлештән тора. Организмда матдәләрнең нормаль алмашуы белән бәйләнгән барлык яшәү процесслары — витаминнарның турыдан-туры катнашы белән бара. Моннан тыш, алар йөздән артык ферментның составына керәләр һәм организмдагы гаять күп санлы реакцияләрне тизләтәләр яки акрынайталар. Витаминнар организмның саклану көчләрен киметмәүдә, аның төрле җайсыз факторларга — туңуга, агулануга һ. б. бирешмәүчәнлеген саклауда да иммунобиологик әһәмияткә ия. Дәвалау туклануының балансланган булуы, витаминнарның тулы комплексын кертү — барлык төр авырулар вакытында да хәзерге медицинаның мәҗбүри таләбе. Витаминнарның гаять мөһим сыйфаты — аларның антибиотиклардан һәм башка дарулардан мөмкин булган өстәмә тәэсир итүне йомшарту, бу хәлне бөтенләй булдырмау, дару авыруының килеп чыгуын һәм көчәюен ышанычлы кисәтү сәләте булуыннан гыйбарәт. Хәзерге шартларда витаминнарны аз микъдардагы химик матдәләрнең агулы тәэсиренә, ионлаштыручы нурланышларга һәм организм өчен башка тискәре тәэсир итүләргә каршы нәтиҗәле профилактик чара итеп карыйлар. Бүгенге көндә витаминнарның физиологик үзлекләре һәм биологик тәэсир итүләре нык өйрәнелде. Организмның эчке мохитын нормальләштерүдә һәм анда төрле системаларның яхшырак функциональ сәләтләре өчен оптималь шартлар тудыру аларның өстен роле турындагы мәгълүматлар тулылана төште. Бу исә хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле. Организмны витаминнар белән тәэмин итүнең катлаулы формалары һәм үзара бәйләнешләре бар, ә аларны кешенең яшәү һәм эшчәнлек процессында формалашкан җайсыз факторлар китереп чыгаралар. Витаминнар җитешмәү башлыча яшерен формада була, ул үзен күп кенә патологик күренешләрнең килеп чыгуы һәм көчәюе белән сиздерә. Организмга витаминнарның керүе тулысынча тукталганда гына авитаминоз килеп чыгарга мөмкин. |Бу биология турында мәкалә төпчеге.| Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |Бу сәхифә медицина турында мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз.|
<urn:uuid:77bb310c-63ce-4ebd-9f90-1a3710f36f90>
CC-MAIN-2020-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D1%82%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%80
2020-11-24T03:50:50Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141171077.4/warc/CC-MAIN-20201124025131-20201124055131-00253.warc.gz
tat
0.999985
Cyrl
33
{"tat_Cyrl_score": 0.9999849796295166}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ 64 төре билгеле, Евразиядә таралган. Татарстан территориясендә бер төре – гади җир бакалары (Pelobates fuscus) барлык районнарда да очрый. Яфраклы һәм ылыслы урманнарда, елга тугайларында, көтүлекләрдә, кырларда һәм яшелчә бакчаларында яши, йомшак туфракны өстен күрә. Гәүдәсенең озынлыгы 7 см га кадәр җитә. Өсте кара һәм кызыл нокталы, коңгырт, аскы ягы кара таплы саргылт төстә. Тиресе шома. Күзләре арасында маңгае кабарынкы. Күз бәбәге вертикаль. Ата җир бакаларының җилкәсендә овал биз чыгып тора; үрчү чорында табан һәм җилкәләрендә вак төерләр барлыкка килә. Тире бизләре сарымсак исе килә торган сыекча бүлеп чыгара. Җир астында яши. Арт аякларындагы мөгезләнгән эре үкчә калкулыклары булу җир бакаларына үз өстенә туфракны атып, арты белән тиз генә җиргә күмелергә мөмкинлек бирә. Җир бакалары кимерүчеләр, сукыр тычканнарның тирән өннәрендә сентябрьдән апрельгә кадәр кышлыйлар. Уылдыкны апрель-майда чәчә. Ана җир бакалары 10-100 см тирәнлектә су асты үсемлекләренә тигезсез рәтләр белән 2,5 меңгә кадәр уылдык бөртеген беркетелгән җепләр рәвешендә сала. Бер атнадан чукмарбашлар күренә башлый. Яшәешенең 3 нче елында җенси яктан өлгерә. Табигатьтә 4 елдан артык яши. Үрмәкүч, кырмыскалар, яңгыр суалчаннары, гусеницалар белән туклана. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:f81c86d9-8462-450f-857d-9abff3b24203>
CC-MAIN-2022-33
https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/ir-bakalary
2022-08-10T02:21:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882571097.39/warc/CC-MAIN-20220810010059-20220810040059-00584.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999936819076538}
tatarica.org
2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле. Америка психологлары күселәрне машина йөртергә өйрәткәннәр. Әлеге "машина" тәгәрмәчләргә утыртылган пластик савыттан гыйбарәт, аны алга таба юнәлдереп була, машинаның шулай ук уңга һәм сулга бора торган җайланмасы да бар. Моңа өйрәтү өчен, бер айдан алып тугыз айга кадәр вакыт кирәк булган (бу аралык күселәрнең үзләренә һәм торган тирәлекләренә бәйле). Шул вакыт аралыгыннан соң машина йөртү күселәрнең … Тулысынча Китап басылуга өч гасыр диярлек вакыт узганнан соң Япония физиологы «Гулливер сәяхәте»ндәге хаталарны төзәткән, дип хәбәр итә The Journal of Physiological Sciences. «Гулливер сәяхәте»нең авторы Джонатан Свифт әсәрдә Гулливерга көн саен 1724 кәрлә ашаган ризык белән тукланырга туры килгән дип ассызыклый. Япония тикшеренүчесе исәпләвенчә, Гулливерга көненә 42 кәрләнең ризыгы белән туклану һәм Бробдингнегта яшәүче рационының 1/42 е дә җитә. Моннан тыш, галим кәрләләр һәм алыпларның гомер озынлыгын, йөрәк тибешенең ешлыгын, кан басымын һәм сулау хәрәкәтләренең ешлыгын да санап чыгарган. Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез. Чыннан да, су, энергия чыганагы һәм гади органик матдәләр – тереклек барлыкка килсен өчен мөһим дип саналган факторлар – болар Кояш системасының без өмет белән караган урыннарында гына түгел, бөтенләй уйга килмәгән почмакларында да очрый икән бит! Димәк, бүгенге көндә астробиологлар тарафыннан тереклек табылу ихтималы зур дип саналган Кояш системасы җисемнәре белән якынрак танышып китик. А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә. 1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
<urn:uuid:23bf0ee1-ce57-40d9-a97e-99a398138274>
CC-MAIN-2020-16
http://giylem.tatar/archives/tag/%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F
2020-04-07T10:45:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585371700247.99/warc/CC-MAIN-20200407085717-20200407120217-00459.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999915361404419}
giylem.tatar
Быел беренче тапкыр татар телендә бастырылган география атлас тәкъдим ителде. Ул Актаныш районының географиясенә багышланган. Туган телебездә атлас төзү идеясе Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында туа. Бу эшне башкаруның әһәмияте турында авторларның үзләре белән сөйләштек. Рөстәм Фәйзуллин, география, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы: ─ Актаныш районы турында, кызганыч, мәгълүмат табуы җиңел түгел, чөнки ул бик аз. Шуңа да атласны төзүнең беренче максаты ─ укучыларга туган якларына кагылышлы барлык мәгълүматны туплап бирү иде. Балаларга туган якларын тарихи яктан гына түгел, башка өлкәләрдән дә танытуны бурычыбыз, дип санадык. Атласта Актаныш районының авыл, елга исемнәре теркәлгән. Кыскача районның тарихы бирелде, гербы турында мәгълүмат бар. Рельеф, геология, файдалы казылмалар, климат, эчке сулар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кызыклы гына фактлар тупладык. Татар телендә районның атласын төзү идеясе ничек барлыкка килгән соң? ─ Татар телендә атлас булдыру идеясен Актаныш гимназиясе тәрбиячесе Хөсәинов Ленар Наил улы бирде. Әлеге эшкә бу елның октябрендә генә алынсак та, бүген ул инде тулаем әзер булып басылды. Атлас республиканың бер районын гына үз эченә алуына карамастан, мондый эшне башкару ─ шактый катлаулы процесс. Шуңа атласны булдыруда зур гына бер команда катнашты. Әлеге эшне төгәлләп чыгарга «Шәкерт» проекты җитәкчеләре ярдәм иттеләр. Карталарны эшләп чыгаруга Равил Камалов, Ленар Хөсәинов үз хезмәтләрен кертте, Дизайн һәм компьютер вёрсткасын Руслан Усманов башкарды, корректорлар буларак Ленар Шәвәлиев һәм Рамил Гарипов катнаштылар. Үзем исә мәгълүмат туплау белән шөгыльләндем. Киләчәктә шундый ук форматта атласлар төзелер, дип көтеләме? Ленар Хөсәенов, Актаныш гимназиясе тәрбиячесе: ─ Әйе, Актаныш районы белән генә чикләнербез, дип уйламыйм. Киләчәктә республикабызның башка районнарының да атласларын булдыру өстендә эшләргә эшләргә кирәк. Моннан тыш шундый үрнәктәге атласлар булдыру туган телебезне үстерергә дә ярдәм ул. Эльвира Зиннәтуллина әзерләде фотолар — Ленар Хөсәинов
<urn:uuid:e68e2ff0-7af2-4dd6-b528-49bb026ece16>
CC-MAIN-2021-17
http://giylem.tatar/archives/1724
2021-04-17T07:37:09Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038118762.49/warc/CC-MAIN-20210417071833-20210417101833-00047.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
40
{"tat_Cyrl_score": 0.9999922513961792}
giylem.tatar
Meta (төймә) |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?: |Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.| Meta — MIT, Happy Hacking һәм Sun Microsystems төймәсарындагы махсус төймә. Тутырылган ромб «♦» символы белән тамгаланган. Meta төймәсе Apple төймәсарының ⌥ Option төймәсенә охшаган һәм шул ук урында урнашкан. Meta төймәсе булмаса аны Alt яки ⊞ Win төймәләре белән, яисә Esc төймәсенә басып киләсе алу белән (бу ысул Emacs текст мөхәррире белән эшләгәндә еш кулланыла) эмулировать итеп була.
<urn:uuid:900d4712-13dd-4f16-83e9-d134b66f5dc6>
CC-MAIN-2019-35
https://tt.wikipedia.org/wiki/Meta_(%D1%82%D3%A9%D0%B9%D0%BC%D3%99)
2019-08-24T03:07:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027319470.94/warc/CC-MAIN-20190824020840-20190824042840-00325.warc.gz
tat
0.999843
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9998430013656616}
tt.wikipedia.org
«Гыйлем» берләшмәсе татар интернетында тиңе булмаган проект башлап җибәрә. Бер гасыр элек татар балалары укыган дәреслекләрне – фәнни мирас ядкарьләрен – хәзерге татар язуына күчереп, сайтыбызда урнаштыра башлыйбыз. Бу ни өчен кирәк дисезме? Беренчедән, бу татар телендәге фәннең уникаль ядкарьләре. География, математика, химия кебек дәресләр өчен язылган әсбаплар татар фәненең үсешен күрсәтә. Икенчедән, без йөз ел элек кулланылышта булган фәнни тел белән тирәнрәк танышырга телибез. Өченчедән, укучыларыбыз татар мәгарифе тарихын белсен дибез. Шул максатлардан чыгып, без, «Гыйлем» берләшмәсе әгъзалары, бу эшкә тотындык. Хәзерге язуга күчерү эшен «Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегеннән башладык. Аны Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Сезне «Гыйльми мирас» сәхифәсендә көтеп калабыз! Рәсемле җәгърәфия Бисми Лләхи рахмәни ррахим § 1— Безнең сыйныф Без хәзер мәктәп эчендә; аның бүлмәләре күп. Алгы бүлмәсендә без тышкы киемнәребезне салып калдырабыз, аш бүлмәсендә аш ашыйбыз, йокы бүлмәсендә йоклыйбыз. Бер бүлмәсендә укыйбыз, язабыз һәм хисап мәсъәләләре чишәбез; көйләп шигырьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр укыйбыз. Без сыйныфта парталарга (көрсиләргә) утырабыз. Парталар алдында мөгаллим өстәле, сыйныф тактасы, болардан башка тагын сыйныфта безнең күзебезгә идән, түшәм, пич, урындык, шкаф һәм дүрт стена күренәдер. Ул стеналарның икесе мәктәпнең буе, икесе иңе була. Аларда ишек һәм тәрәзәләр ясалган, һәм эчке якларына рәсемнәр, карталар эленгән. §2—Мәйдан (мисәхә) Бер урында бер нәрсә булса, ул урында икенче нәрсәгә торырга туры килми; аңа ул нәрсә белән янәшә торырга яки аның өстендә ятырга, яки өстендә торырга туры килә. Безнең күзебезгә күренә торган һәрбер нәрсәнең үзе торган кадәр каплаган үз урыны була. Сыйныфтагы әйберләрнең барысының да үз урыны бар. Менә бу китапның урыны мәктәпнең сыйныф бүлмәсендәге көрси өстендә, сыйныф бүлмәсенең урыны, мәктәп эчендә, мәктәпнең урыны аны салыр өчен бүлеп алынган җир кисәгендәдер. Әйберләрнең үзләре сыйган кадәр каплаган урыннары "мисәхә" – мәйдан дип атала. §3— Әйберләр һәм рәсем Сыйныф бүлмәсендә без әллә ничә төрле әйбер күрәбез, мәсәлән: китап, кара савыты, тәрәзә, ишек, сыйныф тактасы һәм өстәл, счет, көрсиләр һәм башкалар. Шул ук нәрсәләрне без картиналарда да күрәбез; ләкин аерма бар: сыйныф эчендә без әйберләрнең үзләрен күрәбез; ә картиналарда ул әйберләрнең нәкъ үзләрен түгел, рәвешләрен генә күрәбез. Һәр күзгә күренгән нәрсәнең озынлыгы, киңлеге, биеклеге читтән караганда күзгә ничек булып күренсә, шулай итеп аның рәвешен кәгазьгә яки тактага сызып күрсәтергә була. Әйбернең менә шулай итеп сызылган рәвеше аның "рәсеме" диелә. §4— План Без китапны сыйныф тактасына куеп, һәр ягыннан акбур белән сызып аны тактадан алсак, такта өстендә дүртпөчмаклы бер сызык күрәбез. Бу сызык безнең такта өстенә куеп тирә ягыннан акбур белән сызган китабыбызның урынының мисәхәсен күрсәтә. Бу дүртпочмаклы сызыкның буе, иңе шул китапның буеның, иңенең нәкъ үзе була. Менә шушы дүртпочмаклы сызык шул китапның "планы [1]" була. Кара савытын кәгазь өстенә куеп, һәр ягыннан карандаш каләм белән сызгач, кәгазь өстеннән алсак, кәгазь өстендә түгәрәк бер сызык күрәбез; бу сызык безгә кара савытының кәгазь өстендә күпме урын алганлыгын – мисәхәсен күрсәтә. Бу түгәрәк сызык кара савытының планы була. Кара савыт, китап шикелле кечкенә әйберләрнең планнарын тактага да, кәгазьгә дә сыйдырырга мөмкин. Өй, йорт урыны, урам, мәчет, басу кебек зур нәрсәләрнең планнарын үзләре зурлыкларындагы кәгазьләргә сызып ясап булмый. Чөнки аларның үз зурлыкларын сызарга андый зур кәгазь юк. Булган чагында да йөртергә уңайсыз булыр иде. Шуңа күрә мондый зур әйберләрнең планнары чын зурлыкларыннан берничә кат киметеп төшерелә. Әгәр дә план алыначак нәрсә яки урын бик зур булса, ул чагында бер дюйм ун яки йөз, сажень, бер чакрым, хәтта йөз чакрым урынында йөртелә. Зур нәрсәләрнең планнарын алганда, мәсәлән, сыйныфның планын алмакчы булсак, иң алдан бер үлчәү белән аның буен, иңен үлчибез. Аршин белән үлчәгәннән соң, сыйныфның буе 12 аршин, иңе 8 аршин булсын. Аннан соң бер кәгазь алып дүрт почмаклы сызык сызабыз. Моны сызганда чынлыктагыча зурлыкта сызар идек – кәгазьгә сыймый; шуңа күрә киметеп, буен 12 дюйм, иңен 8 дюйм итеп сызабыз. Менә шул дүртпочмаклы сызык безнең сыйныфның планы була. §5— Микъяс — масштаб Әйберләрнең планын төшергәндә, зур үлчәүләр урынына йөртелә торган үлчәүләргә "микъяс һәм масштаб" дип әйтәләр. Масштабка карап планнан төшерелгән нәрсәнең чынлыктагы зурлыгыннан ничә кат кечерәйтелеп төшерелгәнен белеп була. Без югарыда сөйләгән мисалда сыйныфны чынлыктагы үлчәвеннән 28 кат кечерәйттек. Әгәр дә безгә берәр нәрсәнең планы һәм масштабы бирелсә, без шул планга карап аның чынлыктагы буеның, иңенең зурлыкларын беләбез. Мәсәлән: безнең кулыбызда өй планы булып, ул өйнең планын алганда, бер сажень урынына бер дюйм алынган булса, бу өйнең планының буен дюйм белән үлчибез. Үлчәгәч планның буе 15 дюйм булса, моннан беләбез планны алган өйнең буе 15 сажень икәнен. Сыйныф бүлмәсе шикелле мәктәпнең һәр бүлмәсенең планын төшереп була. Бөтен өйнең планын алганда да, өйдәге бүлмәләрнең планнары масштаб буенча сызылыр. Ләкин бөтен өй планын төшергәндә, масштабны тагын да кечкенәрәк үлчәүдән алырбыз. Ике, өч һәм күбрәк саженьнәр урынына бер дюйм йөртербез. §6— Мәктәпнең усадьбасы Кайсыбер мәктәпнең ишек алды, ишек алдының бер читендә, бәрәнге, кәбестә вә агач бакчалары була. Ишек алдында амбар, келәт, утын сарае кебек каралтылар була. Мәктәп салынган йорт урыны вә анда бина ителгән каралтыларның барысына бер юлы мәктәпнең усадьбасы диләр. Әгәр дә мәктәп усадьбасының планын төшермәкче булсак, иң әүвәл мәктәпне вә башка бакчаларны, өй алдын, аларның арасындагы ярыкларны үлчәп масштаб буенча бер кәгазьгә сызабыз. Монда масштабны бик вак киметергә. Мәсәлән: 10, 20, 50 саженьны бер дюйм исәпләргә кирәк. Бу усадьба планында мәктәпнең вә башка каралтыларның планнарын бик ачык күрсәтеп булмый. План күпме зур булса, аның кисәкләре шулкадәр кечкенә була. §7—Күршеләр, авыл Мәктәп усадьбасы белән янәшә авыл кешеләренең усадьбалары тезелгән. Һәр усадьбаның үзенең махсус җире, каралтылары була. Усадьбада берсе тора торган, икенчесе тормый торган каралты була. Тора торган каралты – өй, тормый торган каралты – амбар, келәт, сарай, лапас, мунча, әвен. Амбар, келәт кебек каралтыларда урылган иген саклана. Сарайга утын, печән куела, лапасларда йорт хайваннары торалар. Мунчада кешеләр юыналар, әвендә иген киптерәләр. Бәрәнге, кәбестә бакчасы, агач бакчасы – болар да усадьба дип саналалар. Кайсыбер усадьбаларның тоташ сөреп иген чәчә торган игенлеге, печәнлеге, мал йөри торган җире дә була. Әгәр дә өйләр бер рәтле төзелеп, салынып та игенлек, печәнлек җире шул өйләрнең тирәсендә аерым булса, аңа "авыл" диләр. Әгәр дә авыл зур булса, анда мәктәп, мәчет, ике яки бер имам һәм бер мөәззин була. Авылда һәрбер сау, таза ир кеше һәр ел хәзинәгә бер микъдар акча бирә; ул акча хәзинәдән бөтен халыкның кирәгенә сарыф ителә: мәктәпләр бина ителеп, анда мөгаллимнәр куела, аларга вазифа бирелә, шифаханәләр салына, анда докторлар, фельдшерлар куела; күперләр, юллар төзекләндерелә. §8— Волость Безнең мәктәп … волостендә. Волость зур вә кечкенә берничә авылдан гыйбарәттер. Бөтен волостьнең планын да алырга була. Волостьнең планын төшергәндә, һәрбер аерым авыллар, авылларның били торган җирләре, андагы таулар, чокырлар, күлләр, елгалар, инешләр, юлларның барысын да күрсәтергә кирәк. Волостьнең идарәсе шул волость кешеләренең үзара берничә елга сайлап куелган волостьневый старшина кулында. Волостьнең үзенә хас волостьневый правление исемендә мәхкәмәсе бар. Кайсыбер вак-төяк низаг вә мөрәҗәгатьләрне тикшереп хөкем итә торган волостьневый суд исемендә үзенә махсус судья да бар. §9—Табигый вә сынагый (ясалма) хөдүд — чикләр Янәшә усадьбалар, авыллар, күрше волостьлар бер берсенә терәлеп торалар. Менә бу усадьба вә авылларның, һәм волостьләрнең араларына "хөдүд- чик" диелә. Бу чикләр кайчак инеш, елга, күл кебек табигый була. Әгәр дә боларның араларында мондый табигый чик булмаса, болар арасына буразна, чокыр, канау казыйлар; мондый кешеләр тарафыннан ясалган чикләргә "сынагый хөдүд- чик" диләр. Бу чикләрне бер дә бозырга ярамый, бозучыга гаеп итеп җәза бирәләр. §10— Офык вә аның җиһәтләре (яклары) Без берәр тигез урында торган чакта, мәсәлән, киң бер басуның уртасында, шулвакыт безгә еракта күк җиргә терәлеп, икәү бергә кушылган шикелле булып күренә. Без кайсы якка карасак та, еракта, җир белән күк тирәсенең чикләнгән урынында, аның арт тарафында нәрсә барлыгы безгә беленмичә, безнең күзгә яшерен кала торган бер сызык күрәбез; менә шул безнең күзебезгә күренгән түгәрәк сызыкны "офык даирәсе[2]" дип атыйлар. Чынлыкта бу сызык монда юк. Югарырак урынга менеп карасак, ул түгәрәк сызык безнең күзгә тагын да зуррак булып, күк безгә, үзенең читләре белән офык сызыгына таянган гөмбәз вә киемсә булып күренәдер. Кояшның күк гөмбәзе буенча күренешен тәҗрибә итеп карасак, кояш көннең яртысы булган вакытта, офыктан югары һәрнәрсәдән биек булып күренә. Әгәр дә без шул вакытта йөзебез белән кояшка каршы булсак, алдыбызда офыкның җәнүб (көньяк) тарафы, артыбызда шимәл (төньяк), сулыбызда шәрык, уң ягыбызда гареб тарафы була. Офыкның асыл җиһәтләрдән башка яклары да бар: шимәл шәркы, шимәл гәрбе, җәнүб шәркы, җәнүб гәрбе җиһәтләредер. Офык дәирәсенең җиһәтләрен күзгә күренә торган нәрсәләрнең күләгәсе буенча тәҗрибә кылып та белергә була. Әгәр дә тип-тигез җир өстендә төз бер агач җиргә кадалынса, күкнең әүвәлге өлешендә аның күләгәсе кыскара, икенче өлешенә таба озая, күләгә тәмам кыскарып беткән вакытны көн уртасы, төшлек заманы дип әйтәләр. Төшлек күләгәсе шимәл ягына төшә, төшлек күләгәсеннән барлыкка килгән сызыкны төшлек сызыгы диләр. Әйбернең планын алганда, төшлек сызыгы ук кебек сызык белән күрсәтелә. Бу һәрнәрсәнең шимәле югарыга таба булып, җәнүбе түбән, шәркы уңда, гәрбе сулда булу кагыйдәсен күрсәтү өчендер. §11— Әйберләрнең урыннарын билгеләү Әгәр дә без читтән мәктәп бинасына карасак, ул безнең алдыбызда күренә. Шул җирдән кузгалмыйча, без артыбыз белән борылсак, ул безнең артыбызда була. Уңга яки сулга карасак, безнең уңыбызда яки сулыбызда булыр. Әгәр дә мәктәп безнең шимәл тарафта булса, без кайсы якка әйләнсәк тә, ул һаман шимәл ягында кала. Моннан беленәдер: җир йөзендә булган һәрнәрсәнең урыны җирнең төп яклары белән тәгйин ителә, шуңа күрә, бер шәһәр турында сөйләсәләр, ул шәһәр безнең алдыбызда, артыбызда булсын – аның урынын, асыл җиһәтләргә карап, шимәлдә, җәнүбтә, шәрыктә, гәребтә дип сөйлиләр. Әйберләрнең яки урынның планын сызганда, шимәл тарафын югары, җәнүб тарафын түбән, шәрык ягын уңда, гареб ягын сулда итеп төшерәләр. §12— Өязләр, губерналар Безнең волость … өязендәдер. Өяз күп җирдән һәм бик күп волостьләрдән ясаладыр. Өязебездәге тәртипләрне карап башкаручы – өяз башлыгы, яки исправник. Ул шул өяздәге шәһәрдә тора. Губерналар өязләргә караганда тагын да күбрәк җирдән, берничә өяздән ясалалар. Без … губернасында торабыз. Безнең губернада барысы … өяз бар. Бөтен губернаны идәрә итүче губерна башлыгы – губернатор. Ул губернаның баш шәһәрендә тора. Безнең губернаның мәркәзе[3] … шәһәре. Волостьнең, өязнең, губернаның җирен күрсәтә торган планга карта диеп әйтәләр. Искәрмәләр [1] өлгесе [2] Дәирә – сызык, юл. [3] уртасы
<urn:uuid:f8bca4e9-2c81-4792-9e53-eb48f1d04563>
CC-MAIN-2021-25
http://giylem.tatar/archives/718
2021-06-12T14:39:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487584018.1/warc/CC-MAIN-20210612132637-20210612162637-00503.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
25
{"tat_Cyrl_score": 0.999996542930603}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Сез монда Хөрмәтле коллегалар! Сезне Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Оештыручылар: «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» МБГББУ. Үткәрү датасы: 2022 елның 19-20 феврале. Үткәрү урыны: Казан шәһәре. Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләре үсеше мәсьәләләренә багышланган. Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү. Конференциягә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар һәм гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла. Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала: - Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе - Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы - Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм - Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу - Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр - Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары - Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият - Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары - Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре. Конференция ике этапта уздырыла: I этап (читтән торып катнашу): 2022 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр. II этап (онлайн яисә офлайн катнашу): 2022 елның 19-20 феврале. Конференциягә материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Катнашу формасы: онлайн һәм офлайн. Җыентыкта бастыру өчен күләме 3 биткә кадәр булган мәкаләне 2022 елның 14 февраленә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/61ded8e251d212fc6f3a8418/ сылтамасы буенча оештыру комитетына юлларга кирәк. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлларда. Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре. Элемтә: 8(843)215-20-20; e-mail: firstname.lastname@example.org.
<urn:uuid:e93970e0-9c54-45c6-885f-2790004de556>
CC-MAIN-2022-05
https://belem.ru/language-society-and-information-technology
2022-01-24T23:30:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320304686.15/warc/CC-MAIN-20220124220008-20220125010008-00222.warc.gz
tat
0.99995
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9999504089355469}
belem.ru
Кешеләрнең суда батып үлү очраклары күбәйде. Татарстанда кызыну өчен комлыкларга бару рәсми рәвештә тыелган. Эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, республика су объектларында коену рөхсәт ителә торган чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына әле чыкмады. Кызганыч, тыюга карамастан, татарстанлылар сәламәтлекләренә куркыныч янауга карамастан, артык мавыгуларын дәвам итәләр. Шушы ял көннәрендә генә дә 9 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган. «Ел башыннан бирле су объектларында 49 кеше һәлак булды, шуларның дүртесе – балалар. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына 31 кеше үлгән, шуларның өчесе – балалар. 1 июньнән карасак, быел – 36, былтыр – 21 кеше һәлак булды», – ди кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Суда кешеләр үлеменең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда коену (32 кеше), теге яки бу сәбәпләр аркасында егылу (14 кеше), боз астына төшеп китү (1 кеше), кече үлчәмле суднодагы һәлакәт (1 кеше). Мондый фаҗигаләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда коену вакытында була. "Коену өчен җиһазландырылмаган урыннарның төп куркынычы шунда ки, кеше комлы су төбеннән барганда чокырга төшеп китәргә, чумганда – башы белән ташка бәрелергә мөмкин, шулай ук бу урыннарда чишмәләр, су астында калган ятьмәләре һәм чүп-чар булуы бар. Болар барысы да кешеләрне җәрәхәтләү, үлем, суга батып үлү куркынычын кискенләштерә. Моннан тыш, бу урыннарда ярдәм күрсәтә алырлык беркем дә юк ", – ди Юрий Владимирович. 2020 елның 11 июлендә Татарстан Президенты тарафыннан сулыкларда кешеләр белән практик эшне көчәйтү турында карар кабул ителде. Иҗтимагый урыннарда исерек хәлдә булу (Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе), балалар артыннан күзәтү (5.35 маддә) һәм су коену кагыйдәләрен (3.10 маддә) бозучыларга иң катгый җәза күреләчәк. Җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1500 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Соңгы ике көндә генә дә республика буенча Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсе буенча – 19, 20.21 маддәсе буенча – 12, 7.35 маддәсе буенча – 7 беркетмә төзелгән. Ел башыннан 150дән артык беркетмә төзелгән. Коткаручылар тарафыннан, Роспотребнадзор рөхсәте бармы-юкмы икәненә карамастан, барлык муниципаль су коену комлыкларында билгеләнгән тәртиптә күзәтчелек алып барыла. Шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә суга батучыны күрсәгез, беренче чиратта, 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк; әгәр дә ара ерак түгел икән, кул астында булган тотынырлык әйбер ыргытырга һәм башкаларны ярдәмгә чакырырга кирәк. Кызганыч, коткарырга тырышкан кешеләр үзләре дә йөзә белмичә, батып үлүче белән бергә һәлак булган очраклар да бар. Әгәр дә кешене судан чыгара алгансыз икән, аңа беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Аннан артык суны чыгарырга һәм коткаручылар килгәнче ясалма сулыш, йөрәккә массаж ясарга кирәк. Кече үлчәмле суднолар буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искәртте. "Су – уеннар өчен урын түгел икәнлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк. Бу кеше өчен агрессив мохит. Теләсә нинди уеннар һәм геройлык фаҗигагә китерергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр куллану һәм коену – бөтенләй каршылыклы әйберләр. Исерек килеш су коенучы – потенциаль суга батып үлүче. Суга чумарга ярамый. 1,5-2 метр тирәнлеккә чуму кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора. Соңгы вакытта төнлә су коенучылар саны артты. Бу вакытта су коену гомумән тыелган ", – диде Юрий Венедиктов. Белешмә өчен. Татарстанда яр буе комлыкларының саны арта. 2018 елда республика җитәкчелеге тарафыннан аларны арттыру бурычы куелды, чөнки кешеләрнең күбесе су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда һәлак була. Республикада барлыгы 36 су коену комлыгы бар, быел шуларның 22сенә эшләргә рөхсәт бирелгән. Киләсе елда Татарстан Президенты су коену өчен тагын 9, шул исәптән Гаврилов урамындагы бер урын булдыру өчен 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирүне хуплады. Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: ТР буенча Россиянең ГТХМ Баш идарәсе, видео: UNIVER TV
<urn:uuid:cfb004bd-90a5-43e3-af21-056e8fa227c5>
CC-MAIN-2020-40
https://darelfonyn.kpfu.ru/gad-tt-n-tysh-h-ll-r-ministrlygy-su-obektlarynda-ze-ne-nichek-totarga-kir-klegen-kis-t/
2020-09-30T03:26:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600402101163.62/warc/CC-MAIN-20200930013009-20200930043009-00264.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 1.000002145767212}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Укытучы. Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Аңа багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз. Укучы. Йөрәкләрне дәртләндереп, Тирә-якны нурга күмеп, Шаулап-гөрләп яз килә. Укучы. Яз килә җиргә, яз килә, Җыр, шигырь булып. Тирә-юньне моңга күмеп, Тукайлы булып. Укучы. Бик еракта балкып аткан Бер гүзәл апрель таңы, Бирде сине бу җиһанга, Әй шагыйрьләр солтаны. Укучы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына "Аллаһның сөеклесе, яраткан колы" дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:1b0e4974-7802-4146-86cc-3576b00fb4bc>
CC-MAIN-2021-10
http://belem.ru/node/3039
2021-02-26T21:26:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178357984.22/warc/CC-MAIN-20210226205107-20210226235107-00306.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
18
{"tat_Cyrl_score": 0.9999943971633911}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Туган ягыбызның гаҗәеп бай икәнлегенә көннән-көн ныграк ышанасың. Табигатьнең шифасы да иксез-чиксез. Шуңа бер мисал итеп безнең Мөслим районы Симәк авылы белән чиктәш урнашкан Минзәлә районы Рус. Мөшеге авылы янындагы чишмәне китерәсем килә. Рус.Мөшеге авылы янында бер-берсе белән кочаклашкандай, таулар чылбыры тезелгән. Аларның һәрберсе астыннан диярлек чишмәләр ага. Ә Изгеләр тавыннан – Шифа чишмәсе агып чыга. Ул унике чишмә кушылдыгын хасил итеп, зур көч белән, кешеләргә шифа өләшергә ашыккандай ургыла. Шифа чишмәсенең дәвалау үзлекләре турындагы легендалар узган гасырларга ук китә. Рус.Мөшегесе авылы һәм аның шифалы чишмәләре турындагы беренче документ 1709 ел белән даталанган. Ул Минзәлә воеводасының приказлар йортында (приказной избе) төзелгән һәм Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:63de2351-a89e-4f0b-a29e-8e0733a4e98b>
CC-MAIN-2020-45
http://belem.ru/node/2794
2020-10-20T09:30:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107871231.19/warc/CC-MAIN-20201020080044-20201020110044-00623.warc.gz
tat
0.999988
Cyrl
13
{"tat_Cyrl_score": 0.9999884366989136}
belem.ru
Төшсезләр |Бу мәкалә тиз бетерүгә тәкъдим ителгән. Аңлатма: тиз бетерү критерие М.5 — Автор хокукларын бозу. Чыганак адресы: http://tatar.org.ru/kurs/7-biologiya/cyr_8.html . Мәкалә сакланган 2090355 минут элек.Идарәчеләргә: монда сылтамалар, тарих (соңгы үзгәртү), көндәлекләр, бетерергә. Прокариотлар, яки төшсезләр патшалыгына безнең планетаның иң борынгы тереклек ияләрен — бактерияләрне (грекча «бактерион» — таякчык) берләштерәләр, гадәттә, аларны микроблар дип йөртәләр. Бу организмнар — күзәнәкчел төзелешле, ләкин аларның нәселдәнлек материалы цитоплазмадан тышча белән аерылып тормый,— башкача әйткәндә, аларның формалашкан төше булмый. Бактерияләрнең күпчелеге вируслардан шактый зуррак. Прокариотлар патшалыгын, тереклек эшчәнлегенең мөһим үзенчәлекләре, аеруча матдәләр алмашы нигезендә, галимнәр ике аспатшалыкка бүләләр: - Архебактерияләр һәм Гадәттә прокариотлар икегә бүленеп үрчи. Башта күзәнәк озыная, анда акрынлап аркылы бүлге ясала, ә аннан соң бала күзәнәкләр аерылып китә яки үзенчәлекле төркемнәр — чылбыр, пакет һ. б. хасил итеп бәйләнгән хәлдә кала (бактерияләрдә Эчтәлек Чын бактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Болар, мөгаен, 3 млрд чамасы еллар элек күренә башлаган бик борынгы организмнардыр. Бактерияләр микроскопик кечкенә, ләкин аларның тупланмаларын (колонияләрен) еш кына микроскопсыз да күреп була. Күзәнәкләренең формасы һәм үзенчәлекләре буенча чын бактерияләр берничә төркемгә бүленә: шар формасындагы кокклар; - чылбыр рәвешендә тезелгән кокклардан торган стрептококклар; - тыгыз каплар рәвешендә тупланган кокклардан торган сарциналар; - озынча бактерияләр — бациллалар, яки таякчыклар; Бактериаль күзәнәк өслегендә гадәттә төрле камчылар һәм төкләр күренә. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар ярдәмендә бактерияләр шуышып хәрәкәтләнә. Төзелеше белән алар үсемлекләр яки хайваннарның камчыларыннан һәм керфекчекләреннән аерылып тора. Кайбер бактерияләр «реактив» ысул белән лайла чыгарып хәрәкәтләнә. Прокариотларның күзәнәк стенкасы бик үзенчәлекле төзелгән һәм аның составында эукариотларда, ягъни күзәнәкләрендә формалашкан төше булган организмнарда (мәсәлән, үсемлекләрдә һәм хайваннарда) очрамый торган кушылмалар була. Гадәттә алар шактый нык. Аның нигезен целлюлозага, яки клетчаткага якын матдә тәшкил итә. (Клетчатка — үсемлек күзәнәге стенкасын төзүче катлаулы углевод.) Күп бактерияләрнең күзәнәк стенкасы лайла белән капланган. Цитоплазма үзен күзәнәк стенкасыннан аерып торучы мембрана белән чикләнгән. Археобактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Архебактерияләр (грекча «архиос» — иң борынгы),— ихтимал, хәзер яши торган прокариотларның һәм, димәк, башка барлык тере организмнарның иң борынгысыдыр; алар безнең планетада 3 млрд еллар элегрәк барлыкка килгәннәр. Матдәләр алмашының типлары, физиологик һәм экологик үзенчәлекләре буенча аерылып торган архебактерияләрнең 40 тан артык төре тасвирланган. Архебактерияләр арасында иң билгелесе — метан барлыкка китерүче бактерияләр, ягъни метанобактерияләр. Алар, матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, янучан метан газын бүлеп чыгаралар. Җир йөзендәге барлык метанны (ел саен 5—108 т) прокариотларның фәкать шушы төркеме генә барлыкка китерә. Оксифотобактерияләр аспатшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бу аспатшалык бактерияләрнең берничә төркемен, аерым алганда, еш кына зәңгәрсу-яшел суүсемнәр дип йөртелә торган цианобактерияләр бүлеген үз эченә ала. Алар бөтен дөньяда киң таралган. Цианобактерияләрнең якынча 2 мең төре бар дип исәпләнелә. Болар — 3 млрд еллар элек барлыкка килгән иң борынгы организмнар. Җир атмосферасының борынгы составындагы үзгәрешләр һәм аның кислородка баетылуы цианобактерияләрнең фотосинтетик активлыгына бәйле, дип уйланыла. Цианобактерияләрнең түгәрәк, эллипс, цилиндр, мичкәсыман һәм башка формадагы күзәнәкләре берәрләп булырга да, колонияләргә берләшеп, күп күзәнәкле җеп ясарга да мөмкин. Еш кына алар, калын сүрү рәвешендә, лайла бүлеп чыгара, кайбер формаларында сүрү каты тышча белән каплана. Икенче бер төрләрендә җепләр тармаклана һәм урыны-урыны белән күп рәтле катламалар барлыкка китерә. Цианобактерияләрнең җепсыман формалары, гади күзәнәкләрдән башкалары, атмосфера һавасындагы азотны үзләштереп, аны төрле эрүчән неорганик матдәләр составына күчерергә сәләтле. Бу күзәнәкләр җепнең калган күзәнәкләрен азот кушылмалары белән тәэмин итә. Чын бактерияләрдән аермалы буларак, цианобактерияләрнең беркайчан да камчылары булмый. Алар гадәттә күзәнәкнең икегә бүленүе белән үрчи, җенси процесс юк. Күпчелек цианобактерияләр, автотроф организмнар буларак, күзәнәкнең барлык матдәләрен яктылык энергиясе исәбенә синтезлый алалар. Әмма алар туклануның катнаш тибына да сәләтле. Еш кына башка организмнар, мәсәлән, гөмбәләр белән симбиозга керәләр. Байтак төрләре төче су бассейннарында таралган, бик азы гына диңгезләрдә яши. Цианобактерияләр еш кына буаларда суның «чәчәк атуына» сәбәпче була, бу исә сулыктагы тереклеккә тискәре йогынты ясый. Коры җирдә цианобактерияләр туфракта яши, ташларда һәм агач кабыгында үзенчәлекле кунык хасил итә. Тропикларда, дөге басуларының туфрагын азот кушылмаларына баету өчен, анабен ыругыннан булган төрләрен ясалма үрчетәләр. Кайбер цианобактерияләрне Көнчыгыш илләрендә азык итеп файдаланалар. Метан хасил итүче архебактерияләр бөтенләй кислородсыз (анаэроб) шартларда: су баскан җирләрдә, сазлыкларда, сулык ләмендә, чистарту корылмаларында, күшәүче хайваннарның кырыккартасында гына тереклек итәләр. Архебактерияләргә кайбер күкерт бактерияләре керә. Алар, күкерт һәм аның неорганик кушылмаларын оксидлаштырып, сульфат кислотасын барлыкка китерәләр һәм шуның аркасында таш һәм бетон корылмалар җимерелүенә, металлар коррозиясенә һ. б. га сәбәп булырга мөмкин. Алар күзәнәкләрдә күкерт тупларга сәләтле, күкерт чыганаклары барлыкка килү шушы бактерияләр эшчәнлегенә бәйле. Архебактерияләр табигатьтә күкерт әйләнешендә актив катнашалар. Кулланылган чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — бит 248. — ISBN 5-7107-8300-5
<urn:uuid:5759830c-1a11-4b82-8228-4daaa660d17d>
CC-MAIN-2020-05
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D1%80%D0%BE%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%BE%D1%82%D0%BB%D0%B0%D1%80
2020-01-27T10:26:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579251696046.73/warc/CC-MAIN-20200127081933-20200127111933-00273.warc.gz
tat
0.999975
Cyrl
78
{"tat_Cyrl_score": 0.9999754428863525}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Казан Ратушасында «Елның иң яхшы укытучысы-2011» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Ел укытучысы» бәйгесе — мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе. «Бу бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, ә аның җиңүчеләре — чын йолдызлар», - диде шәһәр башлыгы. Быел әлеге чара 14-25 февральдә узды. Анда барлыгы 55 кеше катнашты. Казанның «Ел укытучысы» исеменә Яңа Савин районындагы 165нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ренат Хәйбуллин лаек булды. Ул биредә инде 12 ел эшли. Икенче урынны Идел буе районындагы 19нчы гимназиянең физика укытучысы Нияз Гарифуллин, өченче урынны исә Киров районындагы 70нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Илсур Сәлимгәрәев яулады. Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип Мәскәү районының 17нче гимназиясе укытучысы Рамилә Габдуллина, иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы дип Яңа Савин районының 7нче лицей-интернаты укытучысы Татьяна Әхмәтова табылды. «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге педагогы Екатерина Чекмарева, «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә Авиатөзелеш районының 72нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Убанкина җиңүгә лаек булды. Бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм 10-20 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Ә «Ел укытучысы» исеменә лаек булган мөгаллим 50 мең сум премиягә ия булды. Чыганак: http://intertat.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:8951b2e0-76fd-4ecd-9c0b-5e65fa3b70f8>
CC-MAIN-2019-51
http://belem.ru/node/3101
2019-12-13T05:05:43Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540548544.83/warc/CC-MAIN-20191213043650-20191213071650-00286.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999936819076538}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы «ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. «Без туган телләрдәге проектларга рус телле эре проектлар фонында аерылырга, үз аудиториябезне киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент булдырырга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә без белем бирү һәм грант өлешен берләштерә торган ярдәм программасын башлап җибәрдек. Татар теленнән башладык, әмма алга таба программаны тагын да киңәйтергә җыенабыз», — диде «ВКонтакте»ның Татарстандагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова. Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Видеолекцияләрдә социаль челтәр хезмәткәрләре платформа алгоритмнары белән ничек дуслашырга һәм алга таба мавыктыру өчен инструментларны ничек нәтиҗәле кулланырга кирәклеге турында сөйләячәк. Катнашучылар абунәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм өй эшләрен үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәк. Өч проект җиңүче булачак, алар 250, 150 һәм 100 мең сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак. Аларны социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында булсынмы, үз проектларын үстерүгә, мәдәни һәм белем бирү чараларына, коммерцияле булмаган берләшмәләргә яки мөстәкыйль авторларның эшләренә тотарга мөмкин. Катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. https://mon.tatarstan.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:e3d88d0a-7dd0-41be-bfea-f4b2afd84eb7>
CC-MAIN-2021-10
https://belem.ru/node/7995
2021-02-27T10:33:43Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178358798.23/warc/CC-MAIN-20210227084805-20210227114805-00332.warc.gz
tat
0.999991
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.9999908208847046}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Максат: Белем бирү максаты (укытучы өчен): татар сүзләре һәм алынма сүзләрдә о, ө, ы, э(е) хәрефләрен дөрес язу, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру. Укучы өчен: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау. Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру. Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал); дәреслек: Татар теле:рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Ф.Харисов,Ч.М.Харисова-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012-159 б. Дәрес планы I. Оештыру моменты. 1.Укучыларны сәламләү. 2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау. 3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау. II. Өй эшен тикшерү. 1.Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату. 2.Җавапларны парларда тикшерү. 3.Нәтиҗә ясау. III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:4c24d04c-4fac-40a4-8a1b-7a787b2a875d>
CC-MAIN-2020-45
http://belem.ru/node/4370
2020-10-21T17:06:43Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107876768.45/warc/CC-MAIN-20201021151342-20201021181342-00135.warc.gz
tat
0.999985
Cyrl
20
{"tat_Cyrl_score": 0.9999850988388062}
belem.ru
"Бүгенге вәзгыятьне тынычрак кабул итеп, гимназиябездә 3нче вариант укыту планын сайлап алдык, шуларны әти-әниләргә тәкъдим иттек. Ул 3 сәгатьнең берсендә әдәбият укытабыз. Шушы 3 сәгатьлек дәресләрне дә эчтәлекле итеп, туган тел методикасын сыйфатлы итеп укытырбыз, дип уйлыйм. Моның өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан зур көч, иҗади эшләү сорала. Укытучылар болай да бик тырыш, иҗади, барысы да 1, 2 югары категорияләргә ия. Телебезне яраткан кеше, укытучыларыбызны да яратып, телебезнең матурлыгын, байлыгын дәресләрдә бирә белә. Һичшиксез, татар теле югалып калмаячак. Татар теле бетәчәк дигән уй башка да килми, чөнки киң катлам хәзер үзара татар телендә аралаша башлады, халык саны һәм аралашу буенча татар теле Россиядә икенче урында тора. Гел зарланып кына утырырга кирәкми, ныклап, җиңне сызганып эшкә керешергә, программаларны үзгәртергә кирәк. Мин "Сәлам" дәреслеге буенча укытуны уңышлы дип саныйм. Бу дәреслек бездә дә кулланыла. Дәресләргә кергәч, балаларның татар телендә җөмләләр төзеп диалогка керә алуын күрәбез", - дип сөйләде Гөлнур Габдуллина. "Алдагы көннәргә ышаныч бар, хәзер тукталып калырга да, артка чигенергә дә кирәкми. Безнең укытучыларыбыз телне дә, яңа методикаларны да камил белә. Аларга курслар ачып, татар теленең җиңеләйтелгән вариантына өйрәтергә кирәк", - диде ул.
<urn:uuid:d9e02e63-4e58-4c09-9925-4b07a1884271>
CC-MAIN-2020-34
https://belem.ru/node/7459
2020-08-12T16:24:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738905.62/warc/CC-MAIN-20200812141756-20200812171756-00127.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 1.0000046491622925}
belem.ru
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Магдебург университеты профессоры Йенс Штракельян үзара хезмәттәшлек турында тантаналы төстә килешү имзалады. Шул рәвешле ике вуз студентларының академик мобильлек программаларына старт бирелде. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә. Немец партнерлары барыннан да бигрәк берничә вуз: Фундаменталь медицина һәм биология, Физика, Чаллы һәм Инженерлык, шулай ук Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтлары белән уртак проектларга кызыксыну белдерә. Профессор Штракельян шулай ук яңа партнерлар белән уртак тикшеренү эшләрен алып барырга тәкъдим итте. «Безнең университет – тирәнтен техник вуз түгел. Отто фон Герике исемендәге Магдебург университеты – профильле уку йорты һәм шушындый статус безгә үз эшебезнең юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Без сезнең белән технологик прогрессны да үстерә алабыз, башка юнәлешләрне дә онытмабыз», – дип җиткерде профессор Штракельян. Магдебург университеты социаль-гуманитар өлкәдә уртак магистр белем бирү программаларын көчәйтергә ниятли. Профессорны Татарстанның педагоглар әзерләү программалары, шулай ук КФУның мигрантларны социаль адаптацияләү өлкәсендәге эшчәнлек тә кызыксындырды. Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды
<urn:uuid:c04f83b9-f981-4a14-ac00-8340031a1594>
CC-MAIN-2022-27
https://darelfonyn.kpfu.ru/hezm-tt-shlekk-chikl-r-yuk/
2022-07-04T00:17:12Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104277498.71/warc/CC-MAIN-20220703225409-20220704015409-00416.warc.gz
tat
0.999349
Cyrl
31
{"tat_Cyrl_score": 0.9993488192558289}
darelfonyn.kpfu.ru
Ирекле базар — дәүләт тыкшынуыннан, идарәсеннән, мәҗбүр итүе һәм көченнән азат булган базар (икътисади мәгънәдә). Ирекле базар тормыш, үсеш һәм чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан куганда гамәл иреген истә тота. Ирекле базарда кешеләр көч кулланмыйча гына җитештерү һәм материаль хәлләрен яхшырту өстендә эшли ала. Дәүләтнең бердәнбер бурычы — карак жуликларны тотарга, кешеләрне мошенниклардан сакларга һәм мәхкәмә системасы ярдәме белән бәхәсләрне чишәргә. Хөкүмәт милек хокукларын билгеләргә, аларны ачык итәргә тиеш — бу интеллектуаль милек hәм физик хокуклар. Әмма моннан башка дәүләт бернинди роль дә уйнамый, икътисади сәясәтне оештырмый, ул базарны үз иркендә калдыра. Дәүләтнең ирекле базарда бердәнбер максаты — кешеләрне яклау, ирекләребезне тәэмин итү, дөньяга чыгу мөмкинлеклеген бирү; тормыш, чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан чапканда, безгә кирәк булган бар нәрсәне эшләү. Шул рәвешле, хөкүмәт кешеләрнең шәхси хокукларын яклау өчен хезмәт итә. Бу идеаль хөкүмәт безнең хокукларыбызны гына яклый, бернәрсәне дә контрольдә тотмый һәм идарә итми, йокы бүлмәләрендә яки бизнес эшләрендә нишләргә дигән әмерләр бирми. Мондый система яхшырак тормышта яшәр өчен акыл белән хезмәт итүче рациональ кешеләрне яклау өчен эшли. Ирекле базар идеясе әйтүенчә, дәүләт сезне ныграк чикләгән саен, ул шулкадәр күбрәк фәнни эзләнүләрне, эшмәкәрлекне, кешенең үзенә кирәкле нәрсәгә омтылу сәләтен дә чикли. Ирекле базар идеясе XIX гасырда тормышка ашырылуга якынлашты. Америкага нигез салучы «аталарның» идеясе дөрес иде, әмма алар аңа төгәл иярмәгәннәр, чөнки илдә коллык системасы булган. Алар әлеге идеяне бөтен юнәлешләрдә дә кулланмаганнар, шуңа күрә ул тулысынча эшли дә алмаган. Бүгенге көндә бу идеягә Гонконг һәм Сингапур максималь дәрәҗәдә якын тора, ләкин Сингапур кайбер ирекләрне чикли, мәсәлән, аларда сүз иреге юк. Гонконг якынрак тора, әмма аңа Кытайның йогынтысы зур, һәм бу Гонконгны начар якка үзгәртә. Шулай булгач, чын-чынлап ирекле урыннар юк. «Ирекле базар» терминының тарихы «Ирекле базар» термины XIX гасырда Франциядә гамәлгә кертелгән, ул «laissez-faire», ягъни, «тыкшынмау» дип аталган. Laissez-faire «кулыңны сузма» дигәнне аңлата. Бу идея нигезендә дәүләт «кулларын сузмаска» тиеш була. Ләкин ирекле базар, капитализм, бик тә чикләнгән вәкаләткә ия хөкүмәт идеясе — болар барысы да XVIII гасыр Мәгърифәт чорының казанышы. Ул Джон Локк хезмәтләреннән башлана. Чыннан да, Локк шәхес хокуклары, аның ирекләре, милке һәм бәхеткә омтылуы идеяләрен үстергән. Адам Смит «Халыкларның байлыгы»нда (1776) ирекле базарның нинди булырга тиешлеген тасвирлый. Күп кенә фикер ияләре 1776 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр бу модельне камилләштергәннәр һәм аны яклап, төрле дәлилләр формалаштырганнар. Айн Рэнд идеяләре Ирекле базар моделен тасвирлап, аның әхлакый яктан дөреслеген беренче булып Айн Рэнд аңлаткан. Ул «Атлант җилкәсе» һәм «Капитализм: таныш булмаган идеал» китапларын язган. Бу китапларда Айн Рэнд ирекле икътисад һәм әхлак идеяләрен аңлата. Айн Рэнд ирекле базар идеясенә өстәгән фикерләрнең иң мөһиме — ул аның фәлсәфи нигезе. Иреккә күп кешеләр ышанган, әмма аны яклап, җитди дәлилләр китерү беркемнең кулыннан килмәгән. Ирекле булу идеясе үзе үк әйбәт, ләкин ул фәлсәфә яктан нигезләнмәгән. Бу аның йомшак ягы, чөнки, әгәр сез үз аргументларыгызны ныгыта алмыйсыз икән, фундаменталь контраргументка ия булган кешеләр, әйтик, капма-каршы нәрсәләргә ышанучы Карл Маркс, сезнең дәлилләрне җимерә, чөнки аларның идеяләре күпкә нигезлерәк. Айн Рэнд азатлык идеяләренең этик һәм әхлакый аргументларын формалаштырган. Ул ирекне аерым шәхес белән бәйли. Мэл Гибсон катнашында төшерелгән «Кыю йөрәк» фильмында бер мисал бар. Бер күренештә болай диләр: «Ирек! Тик алар чынлыкта ни тели соң? Алар инглиз патшасының түгел, ә шотланд патшасының идарә итүен телиләр». Бу ирек түгел. Бу бары тик бер авторитар лидер урынына икенчесен сайлау гына. Чын ирек — бу корольнең һәм башка теләсә нинди хакимият иясенең бөтенләй булмавы. Ирек икән, димәк, сезгә нәрсә эшләргә әйтмиләр, нәрсә эшләячәгегезне үзегез хәл итәсез. Айн Рэнд индивидның иреген үз рациональ кыйммәтләре хакына үз исеменнән гамәл кылу ихтыяры дип аңлата. Бу яктан караганда, ул бик уникаль. Тик ул, шулай ук, шуны да әйтә килгән: ни өчен бу әхлакый соң? Әхлакның максаты шәхси бәхет, үсеш һәм уңыш булганга күрә әхлакыймы? Әгәр христианлык әхлагы турында уйласак, ул һәрвакыт башка кешеләргә юнәлтелгән: сез үзегезне корбан итәргә тиеш, үзегез турында уйламаска, фәкыйрьләргә ярдәм итәргә, тегесенә-монысына булышырга. Айн Рэнд үз-үзенә шундый сораулар бирә: «Ә нигә шулай әле бу? Ни өчен мин башкалар турына уйларга тиеш? Нишләп әле мин алар кебек үк әһәмиятле түгелмен? Минем дә, башкаларныкы кебек үк, бер генә гомерем бар». Ул әхлакны уңышка һәм бәхеткә ирешү тарихы, дип атаган. Әхлак кеше тормышының уңышы һәм шәхси бәхет казану фәне булырга тиеш. Димәк, уңышка ирешүдә иң мөһиме — акылны куллану һәм рациональ гамәлләр кылу. Әгәр дә сез рациональлек ул шәхеснең уңышка ирешү юлы дип ышанасыз икән, димәк, сез һәркем үз уенда булып, үз фикерләре һәм теләкләренә нисбәтле рәвештә гамәл кыла алган ирекле җәмгыять оештырырга телисез. Рациональлек һәм фикер ирегенең дошманы — хакимият, аның артында торган авторитетлар һәм корал. Әгәр дә алар сезнең башка пистолет терәсәләр, сез уйлый алмаячаксыз hәм алар кушканны үтиячәксез. Шуңа күрә мәҗбүриләү булмаган, индивидлар бәхет эзләп, рациональ адымнар ясый алган ирекле җәмгыять төзү бик мөһим. Кеше бәхете нигезе —шәхси уңышның әхлагы. Ирекле базарның төп принциплары: — Акыл —шәхси уңыш һәм чәчәк атуга ирешү чарасы; — Һәр кешенең индивидуаль бәхете — төп максат; —Чәчәк атуга ирешү өчен, без җәмгыятьтән көч алырга тиеш; — Без үзебезне яклаячак, ләкин ирегебезне калдырачак, ягъни криминал, террористлардан саклаячак һәм конфликтларны чишәргә ярдәм итәчәк дәүләтләр төзергә тиеш. Шулай итеп, төп мәсләкләр — бу акыллылык, индивидуализм, шәхси хокуклар һәм ирек. Ирекле базарлар идеясе чыннан да реаль булырга мөмкин. Моның өчен бераз башка мәдәният кенә кирәк. Әхлак һәм этика турында, нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар булуы турында бераз икенчерәк караш булырга тиеш. Без игътибарыбызны төркем яки коллективка түгел, ә шәхескә юнәлтергә тиеш. Конкрет кешенең үзенә нәрсә таләп ителүе турында уйларга кирәк, аның җәмгыятькә китерә алган файдасы турында гына түгел. Кешеләр фундаменталь әйберләргә карашларын үзгәртергә тиеш. Аларның идеяләре hәрдаим үзгәреп торырга мөмкин. Шуңа күрә бу идея реаль, әмма аны чынга ашыру өчен күп вакыт кирәк. Ирекле базар икътисады Сорау һәм тәкъдим — бу икътисад кануннары. Кешеләр ирекле булганда, бәяләрне бу кануннар билгели. Кешеләр, тауарның бәясенә карап, сорауны үзгәртәләр, тауар бәясе исә тәкъдимгә нигезләнә. Тәкъдим гел үзгәреп тора, шулай ук ихтыяҗ да үзгәрә, шуңа күрә бәя тибрәлеп тора. Бу — супермаркетларда безнең күз алдында диярлек бәяләр үзгәреп торуның сәбәбе. Нинди дә булса хезмәт күрсәтүләр спектрында исә хәрәкәт һәрвакыт була. Кайчагында алар драмага китерә, мәсәлән, нефть тармагында. Сорау һәм тәкъдим — ирекле базарда бәяләр куюның кануннары. Әмма базарны җайга салу ихтыяҗ һәм тәкъдимгә йогынты ясарга мөмкин. Ихтыяҗ һәм тәкъдим кануннары, гравитация кануны кебек үк, һәрвакыт эшли. Мәсәлән, АКШта минималь хезмәт хакы ставкаларын арттыру йөзеннән дебатлар үткәрелә. Федераль дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы сәгатенә $7,25 билгеләнгән. Әмма хәзер бу ставканы 15 долларга кадәр арттырырга телиләр, шуңа күрә, әгәр сезнең сәгатенә $8 эшлисегез килә икән, сез барыбер $15 алачаксыз. Икътисадны җайга салу бәяләрне күтәрә, эш тәкъдимнәренә ихтыяҗ арта. Тик бәя артса, ул вакытта тәкъдим кими. Әгәр бәяләр ясалма ысуллар белән үзгәртелә икән, бу эшсезлеккә китерергә мөмкин. Бу сценарий нигезендә, бәяләрне базар түгел, ә тышкы факторлар, әйтик, дәүләтнең тыкшынуы билгели. Шул ук хәл базарга керү һәм чыгуга кагыла. Ирекле базар шартларында сез тыныч кына базарга керә аласыз, әгәр акча эшләргә сәләтегез булса инде. Сез капитал эшли аласыз, венчур капиталистларына, банкларга бара аласыз һәм бизнес башларга мөмкинсез. Нәкъ шулай ук, әгәр сезнең бизнес начар барса яки аны сатырга теләсәгез, сез базардан чыга аласыз. Ирекле базар бик хәрәкәтчән. Кешеләр базарга керә ала, аннан чыга ала, компанияләр үсә яки банкрот була, ябыла һәм ачыла, ягъни монда даими әйләнеш күзәтелә. Сез базарны җайга салмакчы буласыз икән, сез бу мөмкинлекне чиклисез. АКШта бизнес ачар өчен, сезгә лицензия алырга кирәк. Базарга керү барьеры бар, чөнки күпләрнең документларны рәсмиләштерүгә вакыты, лицензия алу өчен акчасы җитми. Мәсәлән, кешенең компанияне эшләтеп җибәрүгә генә акчасы бар ди, ә сез аны бу иректән мәхрүм итәсез. Керү чикләнә. Нәкъ шулай ук базардан чыгу белән дә. Дәүләт базарда катнашучыны базардан чыгара ала, аның карары гел базар вәзгыятенә бәйле булмаска да мөмкин. Кайчагында бу компанияне сакларгамы, юкмы дип фикер йөрткән аерым сәясәтченең карарына гына нигезләнергә мөмкин. Дәүләт арбитражлыкны башкара. Ирекле базар төрле икътисади системаларда Асылда, бары тик ике икътисади система гына бар: ирекле базар һәм социализм (ә кайвакыт, хәтта, коммунизм). Калган системалар шушы ике базарның катнашмасы булып торалар. Русия, Америка һәм Аурупада без бүген ниндидер «микс» күзәтәбез: бераз капитализм, бераз ирекле базар һәм бераз дәүләт катнашы. Кытай, Русия һәм АКШ системалары төрле: Америкада күбрәк капитализм һәм аз гына социализм, Кытайда дәүләт тыкшынуы күп һәм бераз гына базар иреге бар, ә Русия кайдадыр урталыкта урнашкан. Болар барысы да капитализм һәм социализм синтезының вариантлары: дәүләт үз контролен саклый, базар бәйсез, ә аннары без бу ике төшенчәне катнаштырабыз. Америка ирекле базар идеясенә аеруча якынлашкан иде, әмма бу хәл соңгы гасыр дәвамында үзгәрде. Кешеләр ирек идеяләре турында оныттылар. Дәүләт зур катнашлык күрсәтә, икътисадта планлаштыру бик күп. Сәбәбе шунда: америкалылар беркайчан да илгә нигез салучыларның идеяләрен, шулай ук Мәгърифәт чоры идеяләрен, шәхси хокук һәм ирекләрне тулысынча аңламадылар. Иммигрантлар материкка күчкәч, алар тырышып эшләргә, үз бәхетләрен корырга омтылдылар, әмма алар үзләре белән америка идеясеннән бик аерылып торган Аурупа идеяләрен алып килгәннәр иде. Алар артык коллективист булганнар. Аурупа эшкуарлар өчен иң кулай урын түгел, чөнки монда кешеләр традицияләргә ышана. Аурупаның коллектив индивидтан өстенрәк дигән идеясе мәгариф системасын да, сәяси системаны да җимерде. Шуңа күрә, йөз ел элек булган Америка белән бүгенге Американы чагыштырсаң, хәзерге вакытта ирек күпкә азрак булуын күрәсең. Ирекле базар идеясе бүген Ирекле базар идеясе яңа өлкәләрдә даими кулланыла. Мәсәлән, финанс кризис вакытында без кризисның ник килеп чыкканын аңлатырга тиеш идек. 2008 ел кризисы — җайга салу һәм дәүләт кризисы. Ирекле базарлар беркайчан да 2008 ел кризисының сәбәбе була алмас иде, чөнки аларның механизмнары беркайчан мондый нәтиҗәгә китерә алмый. Тик монда хөкүмәт тә катнашкач, дәүләт начар әйберләр тупларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Америкада too big to fail («банкротка әйләнер өчен артык зур»), дигән әйбер бар. Хөкүмәт: «Әгәр сез зур банк икән, без сезгә җимерелергә юл куймаячакбыз», — дип әйтә. Шулай булгач, әгәр сез бу банкның генераль директоры булып торасыз икән, сез үз өстегезгә бик күп риск алып та, вәзгыятьтән җиңүче булып чыга алам дип уйлыйсыз, чөнки, имеш, форс-мажор килеп чыкса, салым түләүчеләр коткарачак, дисез. 2008 елда нәкъ шушы хәл килеп чыкты. Ирекле базар ягындагы кешеләр дөньяда булган төрле проблемаларны чишү турында даими уйлыйлар. Тулысынча ирекле базарлардан торган дөньяны күз алдына китерүе кыен. Кешеләр күпкә баерак булыр иде. Бездә алдынгы технологияләр өстенлек итәр иде. Без йөз илле яшькә кадәр һәм аннан да озаграк яшәр идек, чөнки кагыйдәләр һәм дәүләт контроленнән азат ителгән биотехнологияләрнең потенциалы зур. Бездә Марска оча торган космик кораблар булып, Марс планетасын үзләштерер идек. Ә иң мөһиме, дөньяда фәкыйрьләр булмас иде. Соңгы утыз елны искә төшерсәк, хәерчелектән котылган миллиардтан артык кеше, беренче чиратта, Азиядә яши, чөнки андагы илләр, өлешчә булса да, ирекле базарларны кабул итте. Хәзерге дөньяда проблема шунда: дөньяда тагын бер яки ике миллиард фәкыйрь кеше бар. Ирекле базарлар бу проблеманы чишеп, хәерчелек юкка чыгар иде. Кешеләр үз гомерләре өчен җавап бирерләр иде. Ярон Брук, PhD, Айн Рэнд институтының (АКШ) башкарма директоры. Serious Science сәхифәсеннән Илназ Газизов тәрҗемәсе
<urn:uuid:cd217024-a860-4b5d-88ca-bc69883c183d>
CC-MAIN-2018-26
http://giylem.tatar/archives/2227
2018-06-21T12:24:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-26/segments/1529267864148.93/warc/CC-MAIN-20180621114153-20180621134153-00076.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
37
{"tat_Cyrl_score": 0.9999969005584717}
giylem.tatar
Күз ясмыгы Күз ясмыгы үтә күренмәле ике ягы да кабарынкы түгәрәк сыгылмалы керфексыман өлешкә боҗра кебек беркетелгән ясалмадан гыйбарәт. Күз ясмыгының арткы өслеге пыяласыман җисемгә яндаш, ә алдында төсле катлау белән алгы һәм арткы камера урнашкан. Эчтәлек Зурлыгы һәм оптик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Балигъ кешенең күз ясмыгының максималь калынлыгы якынча 3,6—5 мм (аккомодация көчәнешенә карап), аның диаметры якынча 9-10 мм. Күз ясмыгының алгы өслегенең хәрәкәтсезлектә кәкрелек радиусы 10 мм га тигез, ә арткысы— 6 мм, максималь аккомодация көчәнеше вакытында алгы һәм арткы радиус тигезләнеп, 5,33 мм кадәр кими. Күз ясмыгының сындыру күрсәткече калынлык буенча бертөрле түгел һәм шулай ук аккомодация торышына карап, уртача 1,386 яки 1,406 (төш) тәшкил итә Аккомодация хәрәкәтсезлегендә күз ясмыгының сындыру көче уртача 19,11 диоптрий тәкил итә, максималь аккомодация көчәнеше вакытында — 33,06 дптр. Яңа туганнарның күз ясмыгы шарсыман диярлек йомшак консистенцияле һәм сындыру көче 35,0 дптр кадәр. Алга таба аның үсеше, күбесенчә диаметры арту хисабына бара. Гистологик төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Күз ясмыгында капсула (капчык), капсуляр эпителий һәм күз ясмыгының төп матдәсен аералар. Капсула[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Тыштан күз ясмыгы юка сыгылмалы төзелешсез капсула белән капланган, ул яктылыкны көчле сындыручы һәм күз ясмыгын төрле патологик факторлардан саклаучы бертөрле үтә күренмәле катлау. Капсула керфексыман өлешкә керфексыман өлеш бәйләвечләре белән беркетелгән. Күз ясмыгының капсула калынлыгы бөтен аның өстендә бертөрле түгел: капсула өлеше алдан артка караганда калынрак (0,008—0,02 һәм 0,002—0,004 мм туры килә), бу алгы өслегендә капсула астында эпителиаль күзәнәкләрнең бер катлавы булганлыктан. Капсуланың иң калын урыны экваторга ике үзәктәш билендә — алгы (керфексыман өлешнең алгы җепселләре беркетелгән урыныннан 1 мм га эчкә урнашкан) һәм арткы (керфексыман өлеш бәйләвечләре беркетелгән арткы урынныннан эчкә). Капсуланың иң юка урыны күз ясмыгының аткы полюсы өлкәсендә. Эпителий[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Күз ясмыгы эпителие беркатлы яссы мөгезләнүче буларак сыйфатлана; аның төп функцияләре трофик, камбиаль һәм киртә булып тора. Эпителиаль күзәнәкләр, капсуланың үзәк зонасына туры килгән (күз карасы каршында), яссыланган һәм бер-берсенә тыгыз урнашкан. Монда күзәнәкләр бүленеше башкарылмый диярлек. Үзәктән перифериягә күчкәндә эпетелиаль күзәнәкләрнең зурлыгы кимүе, аларның миотик активлыгы көчәюе һәм күзәнәкләрнең чагыштырмача биеклеге артуы күзәтелә, экватор өлкәсендә күз ясмыгы эпителие цилиндрсыманга әйләнеп диярлек күз ясмыгының үсеш зонасын ясый. Монда күз ясмыгы җепселләре барлыкка килә. Күз ясмыгы матдәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Күз ясмыгының төп өлеше озынлыкка сузылган эпителий күзәнәкләре тәшкил иткән җепселләрдән ясалган. Һәр җепсел үтә күренмәле алтыпочмаклы призмадан гыйбарәт. Күз ясмыгы матдәсе, кристаллин аксымыннан ясалган, бөтенләй үтә күренмәле һәм башка яктылык сындыручы аппаратларның компонетлары кебек анда тамырлар һәм нервлар юк. Күз ясмыгының үзәк тыгызрак өлеше, төшен югалтып, кыскарган һәм башка җепселгә салынган вакытта төш дип атала башланды, шул ук вакытта, периферия өлеше тыгызлыгы кимрәк булган кабыкны барлыкка китерә. Карындагы үсеш вакытында күз ясмыгы тукланышны пыяласыман артериядән ала. Бәлигъ вакытта күз ясмыгы тукланышы тулысынча пыяласыман җисем һәм сулы сыекчага бәйле
<urn:uuid:8c6feaa0-1ff7-4b5e-b89d-81ad2bd9efd0>
CC-MAIN-2019-47
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D2%AF%D0%B7_%D1%8F%D1%81%D0%BC%D1%8B%D0%B3%D1%8B
2019-11-15T23:09:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496668716.22/warc/CC-MAIN-20191115222436-20191116010436-00053.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
23
{"tat_Cyrl_score": 0.9999916553497314}
tt.wikipedia.org
Александр Гайфуллин |Александр Гайфуллин| |Туган||22 март 1984 (37 яшь)| Жуковски (Мәскәү өлкәсе), Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР |Ватандашлыгы||Россия| |Әлма-матер||МДУ механика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты[1]| |Һөнәре||математик| |Эш бирүче||МДУ механика-математика факультеты[d] һәм Всероссийская олимпиада школьников по математике[d]| |Гыйльми дәрәҗә:||физика-математика фәннәре докторы[d]| |Гыйльми исем:||Русия фәннәр академиясе прафисыры һәм член-корреспондент РАН[d]| Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Гайфуллин Александр Александрович 1984 елның 22 мартында Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә туган. Аның атасы А.М.Гайфуллин (1958 елгы) — Русия галим-физигы, сыекча һәм газ механикасы өлкәсендә белгеч, Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2008). 2005 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 2008 елда математика бүлегенең аспирантурасын тәмамлый һәм «Комбинаторная реализация циклов» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (гыйльми җитәкчесе — РФАның әгъза-корреспонденты В. М. Бухштабер). 2010 елда «Проблема комбинаторного вычисления рациональных классов Понтрягина»темасына докторлык диссертациясе яклый. 2016 елның гыйнварында РФА профессоры почетлы гыйльми исеме бирелә[2]. 2016 елда — РФАның математика фәннәре бүлеге буенча әгъза-корреспондент итеп сайлана. Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Александр Александрович Гайфуллин алгебраик һәм комбинаторлы топология, комбинаторлы геометрия өлкәсендә белгеч. 2007 елның 1 июленнән алып Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетының югары геометрия һәм топология кафедрасында эшли (2009 елдан — доцент, 2011 елдан — баш гыйльми хезмәткәр , аннары профессор). Аналитик геометрия, сызыклы алгебра, классик дифференциаль геометрия, дифференциаль геометрия һәм топология буенча семинарлар алып бара. Комбинаторлы һәм алгебраик топология буенча төрле махсус курслар укый, геометрия һәм топология буенча фәнни семинар җитәкчесе булып тора. Фәнни кызыксынулары өлкәсе: алгебраик һәм комбинаторлы топология, комбинаторлы геометрия. 25 тән артык гыйльми басма авторы. 2012 елда Сабитов теоремасының күп үлчәмле аналогын исбат итә.[3]. 2016 елда Берлинга математикларның Аурупа конгрессына докладчы итеп чакырыла. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Фән һәм инновацияләр өлкәсендә Русия Федерациясе Президентының яшь галимнәр өчен Премиясе (2016) — робототехника үсеше өчен нигез булдырган, шулай ук зур теоретик әһәмияткә ия булган, бөгәрләнүче күпкырлар теориясенең фундаменталь мәсьәләләрен хәл иткәне өчен. - Мәскәү Хөкүмәтенең яшь галимнәргә премиясе (2015) — алгебраик топология һәм комбинаторлы геометрия өлкәсендә зур казанышлары өчен. - Студентлар һәм аспирантлар эшләре арасында А. Мёбиус исемендәге конкурсның I премиясе лауреаты (2005) — «Локальные формулы для комбинаторных классов Понтрягина» эше өчен. - Фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булган яшь галимнәр өчен Дмитрий Зимин фонды конкурсы «Династия» җиңүчесе (2009) - Яшь укытучылар һәм гыйльми хезмәткәрләр өчен гыйльми эшләр конкурсы йомгаклары буенча МДУ стипендиясе (2011) Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Математическая генеалогия - Постановления Президиума РАН о присвоении звания «Профессор РАН» (см. № 13). 2017-11-11 тикшерелде. - А. Гайфуллин (2012). Обобщение теоремы Сабитова на произвольные размерности. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Профиль Александра Александровича Гайфуллина РФА рәсми сайтында - Математические прогулки: Александр Гайфуллин (неопр.). ПостНаука (25 ноября 2016). Дата обращения 4 ноября 2017. - Страница на сайте Центра перспективаны исследований Соколовского института науки и технологий
<urn:uuid:a6d4329e-2280-47f5-81ee-651b35e70f92>
CC-MAIN-2021-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80_%D0%93%D0%B0%D0%B9%D1%84%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD
2021-10-19T16:40:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585270.40/warc/CC-MAIN-20211019140046-20211019170046-00450.warc.gz
tat
0.998655
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9986547827720642}
tt.wikipedia.org
Чулпан Садыйкова Минем сезне Чаллы дәүләт драма артисткасы Чулпан Садыйкова белән таныштырасым килә. Хәзерге вакытта шәһәрдә түгел, авылда туып-үскәннәрнең дә күбесе ана телен онытып бара торган заман. Чулпан Садыйкова Казан шәһәрендә туып-үскән булуга карамастан,татар телендә яхшы сөйләшә,туган телебездә күркәм образлар тудыручы артистка.Ул кечкенәдән татар мохитында үсә.Каникулларын әбисе янында Балтач районы Карадуган авылында үткәрә. Әнисе үзешчәннәр йортында театр бүлеген җитәкли. Апасы Илсөяр Г.Камал театрында администратор. Менә шулар барысы Чулпанны актерлык юлына этәрә дә инде. 15 яшендә Казан театр училищесына укырга керә. Аны икенче курска кабул итәләр. Биредә ул театр серләренә төшенә. Ике елдан артык вакыт эчендә артист һөнәрен үзләштерә һәм чакыру буенча 1993 нче яшьләр каласына килә. Чулпан Садыйкова тере табигатьле, кыю, дуамал,туры сүзле. Әнә шул сыйфатлары аны театрда таныта да инде."Һинд кызы"ндагы-Мәмдүдә,"Су кызы" әкиятендәге-патшабикә шундый шук, шаян образлар. Ул тудырган образлар ярата белә, нечкә күңелле, шәфкатьле. Галиябану-Чулпанны да тамашачы үз итте, яратты. Шуннан соң режисеерлар аңа лирик рольләр бирә башлыйлар."Кызлар нигә елый"дагы Диләрә, Н.Гоголнең "Өйләнү"ндә Агафья Тихоновна, К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ында Фатыйма, Г.Камалның "Банкрот"ында Гафифә- барысы да тамашачылар күңелендә урын алдылар. 2007 нче елда Т.Миңнуллинның "Саташу" драмасында Гүзәл образын тудырган өчен режиссер белән бергә Чулпан Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде. Уйнаган рольләре аңа зур уңышлар китерде.Театрның, шәһәр хакимиятенең, ТР Мәдәният министрлыгының бүләкләренә лаек булды. Татарстанның атказанган артисткасы исеменә дә иреште. Бүгенге көндә Чулпан "Тәрәзәдә һаман ут яна" спектаклендәге яңа роле өстендә эшли. Үзенчәлекле образ тудырырга өметләнә. Һәрбер артистның яраткан роле була.Чулпанның яраткан роле-"Дядя ваня"дагы Соня роле. Артистка үзен режиссер ролендә дә сынап карый. 2012 нче елның декабрендә "Кызлар, ишек ачыгыз!" комедиясе Казанда "Һөнәр IV Бөтенроссия яш ре;иссерлар фестивалендә катнашып югары бәя алды. Моннан тыш ул спектаклләргә биюләр дә куя."Мин бит авыл малае", "Әтәч менгән читәнгә"һәм башка күп кенә спектакльләр бүген дә театр репертуарында.Чулпан пластикага корылган рольләрне ярата.Балалар өчен яңа ел әкиятләрен Чулпан пластика,биюләр белән бизи. Ире,Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскаров белән эстрада артстларының концертларын алып барырга да вакыт таба. Юбилей,туй мәҗлесләрен уен-көлке, нәфис сүз белән бизәп алып баралар. Чулпан балаларны бик ярата. 2 нче гимназиядә балаларга сәхнә телен өйрәтергә исәбе.Тиздән дәресләр дә башланачак. Чулпан шәхси бәхетен дә Чаллы театрында таба.Ире Илфат Әскаров белән гаилә корып яшәүләренә шактый вакыт узды.Чулпан уңган хуҗабикә, яраткан әни һәм яраткан әби. Уллары Аяз һәм кызлары Ләйлә, оныклары Алинә һәм Алисә. Тагын Чулпанның бер яхшы сыйфаты турында әйтеп китәргә кирәк.Ул дуслыкның кадерен белә.Чулпан сәхнәдә дә, тормышта да таләпчән һәм тырыш кеше. Сәхнәдә ул искиткеч партнер, аннан бөркелгән җылылык тамашачыларны җанландыра.Тормышта ул кешлекле, ярдәмчел, юмарт, тугры дус. Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - http://chelnyteatr.ru/personalii/truppa/truppa_10.html - http://sahne.ru/sahne/969.html - https://folloart.com/chulpanchik_123 |Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә.| |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:|
<urn:uuid:21c925d8-25b9-4acc-a8d3-cf5ac784ec55>
CC-MAIN-2020-16
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D1%83%D0%BB%D0%BF%D0%B0%D0%BD_%D0%A1%D0%B0%D0%B4%D1%8B%D0%B9%D0%BA%D0%BE%D0%B2%D0%B0
2020-04-07T02:12:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585371662966.69/warc/CC-MAIN-20200406231617-20200407022117-00328.warc.gz
tat
0.999937
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999372959136963}
tt.wikipedia.org
Панча-таттва-мантра Па́нча-та́ттва ма́нтра — Һинд диненең Гаудия-вайшнавизм традициясенең төп мантраларының берсе. Панча-таттвада Ходайның биш формалары исемнәреннән тора. Еш бхаджаннарда яки киртаннарда җырлана һәм джапа шәхси медитациясендә кулланыла. Кагыйдә буларак бу мантраны Харе Кришна мантрасын җырлый башлаганга кадәр җырлыйлар яки кабатлыйлар. Гаудия-вайшнавизм тарафдарлары бу хәзерге Кали-юга чорында иң рухи куәтле һәм мәрхәмәтле мантра дип ышаналар. Джая Шри-Кришна-Чайтанья, Прабху-Нитьянанда, Шри-Адвайта, Гададхара, Шривасади, Гаура-Бхакта-Вринда Масса мәдәниятендә панча-таттва мантрасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Испания рок-группасы Undrop Панча-таттва мантраны «The Crossing» (1998) альбомыннан «Train» хитында башкарган. - Америка төркеме Shelter Панча-таттва мантраны «Mantra» альбомыннан «Message of the Bhagavat» җырында башкарган.
<urn:uuid:9adf86f9-7c0f-4ef8-8d46-4e6009a90caf>
CC-MAIN-2020-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%B0%D0%BD%D1%87%D0%B0-%D1%82%D0%B0%D1%82%D1%82%D0%B2%D0%B0-%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D1%82%D1%80%D0%B0
2020-12-04T15:08:10Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141737946.86/warc/CC-MAIN-20201204131750-20201204161750-00340.warc.gz
tat
0.997817
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9978165030479431}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Агымдагы елның 24нче феврале – 6нчы мартында офицер-тәрбиячеләр өчен "Кадет мәктәбе офицер-тәрбиячесенең һөнәри компетентлыгы" исемле квалификация күтәрү курслары узачак. Укуларны Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты уздыра. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Биредә кадет мәктәбе тәрбия эшчәнлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итү, офицер-тәрбияче башкарган эшнең төп юнәлешләре һәм эчтәлеге, алар эшчәнлегендә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре, кадет мәктәбе шартларында тәрбия системасын модельләштерү юнәлешләре планлаштырыла дип хәбәр итә уку йорты. Курс кураторы - Р.А. Билгильдеева, элемтә өчен телефон: (8843) 236-65-82. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:03ed7318-4548-42ec-9cc7-ef9750bc2abf>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/967
2021-09-27T13:41:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780058450.44/warc/CC-MAIN-20210927120736-20210927150736-00012.warc.gz
tat
0.999533
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9995331764221191}
belem.ru
YAML Metadata Warning: empty or missing yaml metadata in repo card (https://huggingface.co/docs/hub/datasets-cards)
Downloads last month
1