Search is not available for this dataset
id
stringlengths
5
6
word
stringlengths
0
121
definition
stringlengths
0
34.5k
557463
уртачы
и. тар. Уртачылык агымы тарафдары. (2024)
557416
ме’нзула
и. лат. геод . Билгеле бер урында топографик төшерү эшләре барышында кулланыла торган, планшет, штатив һәм шулар беркетелгән аскуймадан гыйбарәт сызым өстәле. Агач мензула. (2024)
557459
унатар
и. Ун патрон корыла торган ату коралы; револьверның бер төре. Фарукҗан Галимҗан абыйсы сейфтан алып биргән унатарны алтын остасы асылташлар тикшергән шикелле күздән кичерде, соңра фаҗига урыныннан табылган дип беркетмәгә теркәлгән пуляны да искиткеч игътибар белән әйләндергәләп бакты . Т. Әйди. (2024)
557436
прайд
и. ингл. Арысланнарның бер яки берничә иркәк һәм балалы берничә теше хайваннан гыйбарәт тотрыклы гаилә төркеме. Прайдның ауга чыгуы . (2024)
557393
бот
II и. ингл. информ. Махсус программа нигезендә, автомат рәвештә яки алдан көйләнгән билгеле бер вакытта кулланучыларның интерфейсларында нинди дә булса гамәлләр башкара (хәбәр җибәрә, сорауга җавап бирә һ.б.) торган виртуаль робот яки ясалма интеллект. Ботлар тәрҗемә итә һәм комментарий бирә, өйрәтә һәм сыный, эзли һәм таба, сорый һәм җавап бирә, уйный һәм күңел ачтыра. Ялкын. (2024)
557499
шәрабчы
и. 1) Шәраб ясаучы. Таң сызылып аткан чакта Чакырткан шәрабчыны. Шәрабын ничек ясаган – Сөйләткән бөтен чынын . Ф. Тарханова. Сәйдәмәт бик оста шәрабчы да икән әле: йөзем сыгып, шәраб ясый торган үз «цехы» бар – йортларының зур бүлмәсен ул шулай җиһазлаган. Ватаным Татарстан; 2) Шәраб салып торучы. Якынлаша кәефле-мәйле туйлар, Шәрабчылар әзер, – җамнар тулырлар. Г. Хәйям. Өстәл янына утыруга, шәрабчылар кунакларның чокырларына Атилла ханнан сорап кына кемгә нәрсә кирәк шуны койдылар . М. Хәбибуллин. (2024)
557423
мурал
и. исп. Бина, койма, җирасты кичүе һ. б. ш.ны бизәү өчен аларның диварына ясала торган, башлыча реалистик характердагы сәнгать әсәре, гадәттән тыш зур фреска рәвешендәге рәсем. Менә Норвегиянең Осло шәһәрендәге бинаны бизәп торган «Яшәү чыганагы» муралы. Сөембикә. (2024)
557419
михраб
и. гар. ◊ Михраб иясе Мәчет имамы. Имам, имамлык итүче дин әһеле. Мин, михраб иясе, аның остазы булган хәлдә, боерсам сөйләргә тиеш. Г. Баруди. Михраб сахибе к. михраб иясе . [Муллаларның] Картлары да, яшьләре дә, шул хикәяләр астында үзләренең михраб сахибләре икәнлекләрен дә онытып, гади очрашуда сөйләнмәслек хикәяләр, хатирәләр дә сөйләштеләр. Г. Исхакый. (2024)
557481
хәзә’рчә
рәв. 1. 1) Хәзәр телендә; 2) Хәзәрләр кебек, шулар гадәтенчә; 2. с. мәгъ. Хәзәр телендә булган. Хәзәрчә тестлар табылмаган . 3. и. мәгъ. Хәзәр теле. (2024)
557418
мәгәлдәк
и. монг. иск . Өсте ябулы арба; карета. Ширин, сарайдагы күпсанлы кызлар вә җарияләр белән йөреп, --- арба-көймә остасына барып, бер мәгәлдәк алып, юлга карар итте. Дастан. (2024)
557400
карше’ринг
и. ингл. Автомобильне минутлап яисә сәгатьләп арендага алу төре. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов системаның эш үзенчәлекләре һәм каршеринг өстенлекләре белән танышты. Кызыл таң. (2024)
557409
ма’й агачы
и. бот. к. тунг . (2024)
557467
үгез
и. икът. жарг. Киләчәктә бәяләрнең артуын өмет итеп, акцияләрне күпләп сатып алучы биржа арадашчысы; трейдер төре. Финанс базарындагы танылган үгезләр. Үгез трейдерлар. (2024)
557395
джингл
и. ингл. Телевидение яки радио тапшыруының башында даими яңгырап ала торган музыка. Яңа джингллар яздырып, иртәнге эфирда дәртле җырларны гына калдырып, ремикслар өстәсәк, иртәләребез тагы да җанланып китәчәк. Кәеф ничек? «Төшләремдә син» Гүзәлемнең беренче яздырган җыры иде, ул җыр ике ел «Татар радиосы»ның джинглы булып та торды әле. Алабуга нуры. (2024)
557413
микрострукту’ра
и. гр.-лат. 1) Каты җисемнәр, материаллар, әгъзаларның микроскоп аша гына күренә торган төзелеше . Матдәләрнең микроструктурасы кристаллик яки аморф булырга мөмкин. Төзү материаллары. Алар ярдәмендә автомашинаның иң мөһим детальләрен ясауга китә торган металлның микроструктурасы билгеләнәчәк . Казан утлары; 2) лингв . Сүзлектә сүзлек мәкаләсенең төзелешен – билгеләмә яки аңлатма төрләрен, сүз турындагы мәгълүмат төрләренең нисбәтен, мисалларның үзенчәлеген һ. б.ны билгели торган структура. Биредә телгә алынган һәрбер сүзлек аның макро- һәм микроструктурасы, лексикасының никадәр тулы һәм эзлекле чагылганлыгы, сүзләрне теркәп тасвирлау параметрларының никадәр дөрес бирелгәнлеге һ. б. мөһим күрсәткечләрне исәпкә алып, җентекләп тикшерелгән. Фәнни Татарстан; 3) Берәр нәрсәнең үтә нечкә төзелеше, оештырылышы. Әсәр тукымасында һәр нәрсә үзара бәйләнгән һәр сүз – әдәби әсәрдә сүз-образ микроструктурасын тәшкил итә: тирәндә ята торган гаять бай ассоциатив мәгънәләргә ия . И. Ахунҗанов. (2024)
557494
шәддә
и. гар. к. тәштит . Хәреф өстендә шәддә язылган. (2024)
557480
хәзәр
и. Башта Дәрбәндтән төньяктарак районнарда (хәзерге Дагстанның тигезлекләр өлкәсе), соңрак Кырым, Дон, Түбән Идел Буенда яшәгән, VII гасыр уртасында үз дәүләтен – Хәзәр каганлыгын төзегән төрки телле борынгы күчмә халык һәм шул халыкның бер кешесе. Мишәрләребезнең шушы борынгы хәзәрләр белән генетик багланышы бәхәссез... А. Тимергалин. Төркиләрне генә түгел, хәзәрләрне, болгарларны да скифларга кертеп язган авторлар юк түгел . И. Хуҗин. (2024)
557512
ялдызла’у
ф. Ялдыз йөгертү, ялтырап тора торган алтын яки көмеш белән каплау. Гөмбәзләрне яздызлаганнар . (2024)
557490
чыйкакла’у
ф. 1) Саескан чыкырдаган өзек-өзек тавыш чыгару. Саескандай чыйкаклап, Мин йөримен өй саклап, Каздай булып кыйгаклап, Сиңа тиям, син әбәк! Балалар уены; 2) диал. Очкылык тоту. Өшедеңме әллә, нигә чыйкаклыйсың? (2024)
557405
кү’псанлылык
и. Күпсанлы булу хәле. Казан тамашачысына, сәнгать сөючеләренә бик үк билгеле булмаган, танылып өлгермәгән Александр Ивановның металлга --- чүкеп ясалган зур күләмле --- картиналары үзләренең башкарылу техникасы белән дә, --- аларның күпсанлылыгы белән дә сәнгать сөючеләрне таң калдырды, сокландырды, гаҗәпләндерде. Шәһри Казан. (2024)
557475
фертиль
с. лат. махс. 1) Үрчүгә сәләтле булган; җимеш бирә алган. Фертиль кушылгак ; 2) Үрчи алырлык булган; үрчү белән бәйле. Туучыларның кимүе якындагы елларда фертиль яшьтәге хатын-кызлар кимүгә бәйле. Яшел Үзән. (2024)
557422
мөнбит
с. гар. 1) Уңдырышлы, мул уңыш бирә торган. --- болгарларның тора торган йирләре иркен, мөнбит булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр . Г. Исхакый. Идел буенда шундый бер мөсагадә һава вә мөнбит туфрак булып торганда, ашлыкны Кырымнан китерергә авырсындык.... Х. Габдүш; 2) күч . Нәтиҗәле, уңышлы. Шулай итеп, Рахманның көнкүреше монда мөнбит юнәлеш алды һәм ул, мөмкинлектән истифадә кылып, танылган җырчылар белән хезмәт итүче музыкантлар төркемендә лидер-гитарачы булып урнашты. З. Хәким. (2024)
557437
прова’йдер
и. ингл. Электрон элемтә чараларына керү мөмкинлекләрен тәэмин итә торган оешма. Интернет провайдерларына үз кулланучыларын бу сәхифәгә керүне чикләү кирәклеге турында күрсәтмә җиткерелгән. Безнең гәҗит. Комплекс Россия территориясендәге ун меңнән артык провайдерны колачлый. Әлмәт таңнары. (2024)
557398
карате
и. яп. Гәүдәнең иң авырта торган урыннарына кул белән сугу, аяк белән тибүгә нигезләнгән саклану һәм һөҗүм итү системасы – япон көрәш сәнгате; спорт көрәше төре. Боларның барысы да яшерен эшләнә, чөнки ул чорда карате тыелган исәпләнә һәм моның өчен ике елга кадәр утыртырга да мөмкиннәр иде. М. Кәбиров. Районыбызның «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында карате секциясе ике ел элек кенә эшли башлаган иде. Кайбыч таңнары. (2024)
557488
чиртмә
и. 1. 1) диал. Калкавыч, чирткеч; 2) Кыллы уен коралларында уйнау өчен медиатор, чирткеч . 2. с. мәгъ. Бармаклар яки медиатор белән чиртеп уйнала торган. Чадаган – безнең ятаганга охшаган чиртмә кыллы музыка уен коралына багышланган спектакль . Мәдәни җомга. (2024)
557417
ме’ссенджер
и. ингл . Компьютер, смартфон, планшет аша җәһәт хәбәрләшү, аудиоязма, фоторәсем һ. б. мультимедиа файллары белән алмашу мөмкинлеге бирә торган программа. Баштарак аерым сайтларны социаль челтәрләр алмаштырды, алары камилләште, --- яңадан яңалары барлыкка килде, шулар урынына соңгы елларда мессенджерлар уйлап табылды . Идел буе халыклары традицион мәдәнияте. Башка көннәрдә сорауларны WһаtsАрр мессенджеры аша юлларга мөмкин. Әлки хәбәрләре. (2024)
557392
бето’нтуглагыч
и. Бетон измәсе әзерләү өчен әйләнмәле барабан рәвешендәге җайланма; шундый җайланмалы машина. Бетонтуглагыч барабаны әйләнгәндә, эчке калаклар бетон катнашмасын күтәрә, аннан ул билгеле бер биеклектән төшә, бу вакытта бетон катнаша һәм туглана. Төзү материаллары. (2024)
557498
шәрабхур
и. гар.-фар. иск. Эчкече; исерткеч эчемлекләр эчүче. Бик шәрабхур вә фасикъ кеше иде, шул сәбәптән егетлектә вафат булды . Шәҗәрәи төрек. Захак бин Мөзахим бер шәрабхурга: «Шәраб эчеп ни эшлисең, аның ни файдасы бар?» – диде. К. Насыйри. (2024)
557426
низамәт
и. гар. 1) Кагыйдәләр, кануннар җыелмасы. Чистайда өч ел укыганнан соң, үзенең укытучысы Закир хәзрәтнең үлүен сәбәп итеп, ул уку йортындагы низамәттән ризасыз Гаяз Казанга – Күл буе мәдрәсәсенә күчеп китә. Р. Рахман; 2) Нигезләмә; низамнамә. Бу көнге номер гәзитәмездә Идел-Урал Штаты хакында комиссар Сталинның низамәтен басамыз. Г. Исхакый. (2024)
557387
аерылма
с. Билгеле бер моментта төп конструкциядән аерылырга тиешле, аерыла торган; русчасы : отделяемый . Космик корабның аерылма бүлеге. Ракетаның аерылма оч блогы . (2024)
557407
лача’у
и. Солы, кукуруз, бодай кебек үсемлекләрнең орлыкларын ямьшәйтеп, төеп ясалган һәм, гадәттә, ботка пешерү өчен кулланыла торган азык-төлек продукты. Диңгез тозы, солы лачаулары кушылган сабын үзенә күрә скраб, пилинг булып тора . Шәһри Казан. Тиз симертә торган азык-төлек исемлегенә дөге ярмасы, бәрәңге, макарон, икмәк-күмәч ризыклары һәм ширбәтле лачаулар кертелгән . Шәһри Чаллы. (2024)
557493
шафигыйлык
и. дини Шафигый мәзһәбе; шул мәзһәбне тоту. (2024)
557453
тро’ица
и. рус. 1) к. Өчберлек ; 2) к. Труйсын . (2024)
557462
ургыл
и. Көчле, интенсив, ашкынулы күренеш; ташкын. Тарих төпкеленә төйгечләп тутырылган халык җаны, милләт рухы, бәлки, бүген поэмалар ургылы булып атыладыр. Н. Сафина. (2024)
557513
ялдызлы
с. Ялдызланган, өстенә ялдыз йөгертелгән, алтын яки көмеш белән капланган. Ялдызлы кадәх. (2024)
557504
ширәле
с. Ширә салынган, җимеш суы кушылган. Ширәле коктейль // Ширә тутырылган. Ширәле шешәләр. (2024)
557460
унчы
и. тар. Унчылык агымы тарафдары, яңа имлачы. Татар теленең сузык авазлары санын билгеләү мәсьәләсендә зыялыларыбыз берничә --- агым тәшкил итәләр: бишчеләр, фәнни алтычылар, гамәли алтычылар, тугызчылар һәм унчылар . Фән һәм тел. Күренекле унчылардан Әхмәтһади Максудины, Гыймад Нугайбәкне, Гыйбад Алпаровны, Хуҗа Бәдигыйны, Мөхетдин Корбангалиевләрне күрсәтергә мөмкин . Казан утлары. (2024)
557491
шавырма
и. гар. Шештә кыздырылган иткә яшелчәләр һәм тәмләткечләр кушып, күзикмәккә (юкага) төреп әзерләнә торган ашамлык. 19 нчы йорт янындагы шавырма сату ноктасы да шул вакытта юкка чыкты. Безнең гәҗит. (2024)
557439
риск
и. лат. 1) Янаган куркыныч, хәтәр; эш-хәлнең, нәтиҗәнең билгесезлеге. Риск зонасында булса да, башкорт теленең дә киләчәге булуына ышанам . Казан утлары. Тәмәке тартучыларга елга бер тапкыр томография, хроник авырулар буенча риск төркемендә торучы кешеләргә, бронхиаль астмалы, бронхитлы пациентларга компьютер томографиясен узарга киңәш итәбез . Алабуга нуры. Татарстанда социаль риск күрсәткече 100 мең кешегә 6,9 үлем очрагына тигез икән . Безнең гәҗит; 2) Берәр эшнең уңышсыз булу ихтималын белә торып шуңа керешү; тәвәккәллек, тәвәккәлләү. Бик үтенә торгач, самолёт экипажы үз өстенә җаваплылык, риск алып, очкычны ниндидер махсус катнашма белән эшкәртеп, өченче көнне һавага күтәрелде . Р. Корбан. Хәзер республика тормышына тыкшыну, җитәкчелеккә үзгәрешләр кертү бик зур риск дип саныйм . Безнең гәҗит. Законсыз эш итеп, зур рискка бару ; 3) фин. Мал-мөлкәт, сәламәтлек һ. б.га зыян килү ихтималы; шундый ихтималны тудырган вакыйга, хәл. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребез сату базарларын югалтмасын өчен, рискларны киметү буенча эшләргә тиешбез . Р. Миңнеханов. Иминият төрле рискларны каплауны күздә тота. (2024)
557470
үрбәч
и. Чикләвекне яки орлыкны төеп ясалган майлы куе массадан гыйбарәт ашамлык, паста. Неологизмнарның зур өлешен алынма сүзләр тәшкил итә (бергамот, каршеринг, наггетсы, үрбәч, болгыр, күскүс). Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге. Өстәлдә – үзе әзерләгән катык, каймак, эремчек, бал, җитен орлыгыннан әзерләнгән үрбәч... Өмет. (2024)
557431
пи’рсинг
и. ингл. Тәннең борын яфрагы, каш, колак йомшагы, ирен, тел һ. б. аерым урыннарын тишеп, чылбыр, алка кебек бизәнү әйберләре тагу; шулай тагылган бизәнү әйбере. Анда инде кендегеңә пирсинг кирәк булыр. Ф. Зариф. Күптән хыялланып йөргән иде, әнисе тәки рөхсәт иткән икән: уң кашына пирсинг ясаткан, матур! А. Әхмәтгалиева. (2024)
557448
тәгъбирлек
и. лингв. Эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган фигыль формалары системасы (парадигмасы); наклонение. Теләк тәгъбирлеге. Шарт тәгъбирлеге. (2024)
557443
сок
и. сөйл. Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән сыгып алынган, эчемлек итеп файдаланыла торган сыеклык; җимеш суы . Өлфәт исә, көнбагыш ярып йөрүне культурасызлыкка санап, шул ук суммага ике төрле сок эчте. А. Тимергалин. Шулай булса да, бер стакан әфлисун согы белән гөмбәле пиццага заказ биреп, ике кешелек өстәлгә барып утырдым. А. Әхмәтгалиева. Әмма Фәйрүзәнең кыл кыймылдатырлык, авызын ачып сүз әйтерлек, акланып тел тибрәтерлек хәле калмаган. Согы сыгылган лимон сыман буш кабык кына калган аңардан . Р. Мулланурова. (2024)
557434
подка’стинг
и. ингл. Аудио һәм видеофайллар ясау һәм тарату процессы (радио һәм телетапшырулардан аермалы буларак, интернет аша тыңлана). Подкастинг – үзенә күрә радио тотучылар һәм телеканалларга альтернатива . (2024)
557432
пло’йка
и. рус Җылытып чәч бөдрәләтү өчен кулланылган кыскычлы җайланма. Болай да көйсезләнгән чәчләрне кышын фен белән киптерүдән (аеруча кайнар һава ташкыны астында) сакла, плойка, бигуди белән җәфаламаска тырыш. Ялкын. Чәчне кайнар бигуди, плойка кебек әйберләр белән бөдрәләтү, кабарту, тараганда еш кына юешләтеп тарау бик зарарлы . Кызыл таң. (2024)
557445
спот
II и. ингл. Борып яктылык агымы бер ноктага юнәлгән яки теләсә кайсы якка юнәлтү мөмкинлеге булган нокталы яктырткыч төре. Түшәмгә беркетелә торган спот. Спотлар белән генә яктырту. (2024)
557403
кешеләштерү
ф. Кемгәдер яки нәрсәгәдер кеше сыйфатларын күчерү, кешегә охшаш итү. Мөнәҗәтләрнең авыр, мөшкел хәлдә калган лирик каһарманнары, табигатьне кешеләштереп, ай-йолдызларга, искән җилләргә, аккан суларга, сайрар кошларга, үскән агачларга үзләренең моң-зарларын түгәләр, алардан рәхим-шәфкать, ярдәм сорыйлар . Х. Миңнегулов. Әдәби әсәрләрдә җәнлекләр, гадәттә, кешеләштерелеп, инсан кебек уйларга, аңларга, сөйләргә, хис итәргә сәләтле итеп күрсәтеләләр . Ф. Хатипов. Кешеләштерә башлау Кешеләштерергә тотыну. Илаһларны кешеләштерә башлау. (2024)
557440
ри’склы
с. 1) Куркыныч, хәтәр; икеле, нәтиҗәсе билгесез булган, гарантиясез. Бу участокларның зур рисклы, катлаулы булуын ассызыклап, аларның зур игътибар соравын, шуңа күрә хәзер фәнни потенциал белән тыгыз эш алып барылуын сөйләде («Лукойл» президенты). А. Фәхретдинова. «Татарстан – рисклы игенчелек зонасы» диюне буш сүз дип саныйм . Акчарлак; 2) Тәвәккәллек, кыюлык таләп итә торган. Кино, театр өлкәсендә бернинди тәҗрибәм булмаган килеш мине төп рольгә алу күпмедер дәрәҗәдә рисклы эш булган бит. Тамаша. (2024)
557446
сукырла’рча
рәв. 1) Сукыр кеше кебек; күрмичә. Кемдер, сукырларча чүлмәк ватып, Аркан тартып безне кызыктыра. Ф. Гыйззәтуллина. Тик таныш түгел җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында оныткан шул. В. Имамов; 2) Уйламыйча, аңламыйча; үз-үзенә хисап бирмичә. Башкаларга сукырларча ияргән кешеләр күңел тоемнарын бик тиз югалталар. Г. Гыйльманов. Тик сукырларча иярүчеләр түгел, чын көрәшчеләр кирәк. Р. Габделхакова; 3) Үз-үзен белештермичә; аек акыл белән түгел, хисләргә бирелеп. Ул хәзер бер генә нәрсәне – үзенең идеалына элеккечә ялкынлы дәрт белән сукырларча табына алмаячагын гына, аны инде сөттән аграк, судан пакьрәк итеп, бөтен кешедән изгерәк, гүзәлрәк итеп исәпли алмаячагын гына аңлады. Н. Фәттах. Беркатлылыгым, сукырларча яратуым харап итте... Ф. Дәүләтбаев. (2024)
557509
ябалак
психол. Эшләү активлыгы көннең икенче яртысына, кичке һәм төнге вакытка туры килә торган кеше; киресе: тургай . Мин үзем табигатем белән ябалак: соң ятам, соң торам . М. Шабаев. (2024)
557455
туберо’за
и. лат. бот. к. тәбәр . (2024)
557465
у’таткыч
и. к . огнемёт . Утаткычлар ут бөркиләр, Адәмнәр яна көйрәп... Р. Нуруллин. (2024)
557442
сим ка’рта
и. ингл. Мобиль телефонда элемтә операторы тарафыннан бирелә торган, абонентның уникаль номеры теркәлгән карта; абонентны идентификацияләү модуле. Телефонда сим карта булмаган очракта да шалтыратып була . Акчарлак. Бүгенге көндә почтада авиа һәм тимерьюл билетлары, лотерея билетлары, сим карта, кәрәзле телефон сатып алырга мөмкин --- . Идел таңнары. Үзәк урамга туктап, банкка кереп акча алыштырдык, сим карта алдык . Туганайлар. (2024)
557399
каратечы
и. Карате белән шөгыльләнгән спортчы, карате алымнарына ия булган кеше. Бездә волейбол, көрәш, чаңгы, футбол кебек спорт төрләре популяр, каратечыларыбызның җиңүләре район данын республикага яңгырата. Әлки хәбәрләре. (2024)
557485
чапраклы
с. 1) Чапрак салынган; 2) Сыртындагы йоннары гомуми төстән чапрак ябылган сыман үзгә төс белән аерылып торган (хайваннар тур.). Чапраклы шакал. Чапраклы тапир. (2024)
557397
зәгыйфә
и. гар. иск. Гомумән хатын-кыз, хатын кеше. Хатын әйтмәгәннән соң, Карун, Мусага карап: «Син кешене гөнаһтан тыярга телисең, үзең зина гөнаһын кылгансың, менә бу зәгыйфә «минем йөгем Мусадан» дип әйтергә оялып, әдәп саклап тора», – диде. Гыйбрәтле хикәятләр. (2024)
557468
ү’зтәңгәллек
и. 1) Индивидның шәхес, җәмгыять әгъзасы, бер милләтнең вәкиле һ. б. буларак үзенең урынын аңлау һәм билгеле төркемгә нисбәтләү күренеше; русчасы : самоидентичность . Рус әдәбияты белгече С. И. Кормилов, «милли үзтәңгәллек» («национальная идентичность») һәм «милли үзенчәлек» («национальное своеобразие») төшенчәләрен аерып, болай дип яза --- . Фәнни Татарстан. Бу хакта бүген «Идел Буе һәм Кырым татарлары үзтәңгәллеге» темасына үткәрелгән видеокүпер барышында әлеге институт директоры Рафаил Хәкимов хәбәр итте . Г. Гарифуллина; 2) Тулысынча туры килү, үз-үзенә тәңгәллек; русчасы : идентичность , тождественность . Югарыда билгеләнгән мәсьәләләрне чишү дә сүз турындагы гомуми теориягә таянырга тиеш. Аларның асылы ике проблемага кайтып кала: 1) сүз чикләрен билгеләү; 2) сүзнең үзтәңгәллеге . Ф. Таһирова. (2024)
557424
на’ггетсы
и. ингл. Тавыкның күкрәк итен, панировкада әвәләп, майда кыздырып әзерләгән кетердәп торган Америка милли ризыгы. Әзер наггетсыларны табынга яшелчәләр белән чыгарабыз . Сөембикә. Пиццадан тыш, халык шаурманы, гамбургерны, наггетсыны, фри бәрәңгесен, ролларны да яратып ала. Кызыл таң. (2024)
557489
чиртү
ф. Очлы, үткен әйбернең очы, йөзе белән нәрсәгәдер орынып алу, җиңелчә тидереп, төртеп алу, сызып алу. Карчык аны тыңлады, пәкесен чыгарып, кызның кан тамырына чиртте, канын чыгарды . Гыйбрәтле хикәятләр. (2024)
557497
шәрабханәче
и. Шәрабханә тотучы, шәрабханә хуҗасы; шунда эшләүче. Тәҗрибәле шәрабханәче. (2024)
557456
тургай
и. психол . Эшләү активлыгы көннең беренче яртысына, иртәнге якка туры килә торган кеше; киресе: ябалак . (2024)
557474
фәлә’нчә
а. Нәрсәнеңдер күләмен, микъдарын, санын белдергәндә кулланыла. Итче сарыкны тотып карады, әйтте: «Фәләнчә кадәр ит, фәләнчә кадәр май булыр». Гыйбрәтле хикәятләр. «Әнә теге адәм коттедж салган» дип аһ оралар, «фәләнчә бүлмәле, төгәнчә җиһаз тутырылган» дип, селәгәйләрен агызып санап, рәхәтләре килә . К. Кара. (2024)