Search is not available for this dataset
id
stringlengths
5
6
word
stringlengths
0
121
definition
stringlengths
0
34.5k
21107
чура
«слуга, работник; батыр, служащий хану» позднее ( чура кол ) «крепостной» ~ кр.-тат. çora, нуг . şora «шәрәфле әсир», «шәрәфле әсир белән гади бер кыздан туган ир бала» < гом. кыпч., к. башк. сура, кар. чора, цора «хезмәтче, хадим», кырг. чоро «би токымы, бинең, ханның гвардия гаскәрие», төркм. чооры «кол токымы» > нуг., каз., к.-калп. шора «хадим; морза», эпоста – «баһадир углы» (к. Будагов I: 674) ~ кырг., алт., госм. чор, чöр > алт., диал. хак. шор «шәрәфле кол», бор. чыгт. («Келурнамә»дә) чöрä «аристократия» ~ калм. tsora «гаскәри, алпар» һ.б. < санск. çūra id. (Ramstedt 1935: 430); к. ш. ук иске укр. чура, джура «кучты, корал йөртүче; хәрби тәрбиягә алынган яшүсмер», уйг., үзб., таҗ. җура, җора «дус, иптәш; кияү егете». Җору, җура, чура монг. халыкларының төп эпос герое Гэсэрның тәүге исеме була, к. МНМ I: 284. Чура сүзе Урта Идел регионында борынгыдан билгеле, к. чув. чура «хезмәтче әсир яисә әсирә», мар. цора, чёра «хезмәтче малай; ниндидер бер изге» (к. Holmberg: 79), удм. сюр, сьор «читтән килеп җәмгыятькә алынган кеше». Морд. М. цёра «угыл, углан». Федотов 1990: 276; Федотов II: 424–425; Черных 1980: 39–40; Тимергалин: 545. К. Чураман, Чураш, Чүре.
12744
балка
диал. «балка, болотистая долина» ~ монг. диал. балга id. Тат. теленең диал. сүзлекләрдә бу сүз күренми, ләкин кайбер рус сүзлекчеләре (Даль һ.б.) аны тат. сүзе дип күрсәтәләр. Балка < балқа «бик киңәйгән елга үзәне; ярым далалардагы коры үзән» дип характерлана. Ләкин Төньяк Кавказ төркиләрендәге балқа, малқа «тау елгасы» (конкрет елга атамалары: Олы Балка, Кече Балка ) сүзенең төп мәгънәсе киңрәк булганлыгын күрсәтә. Гомумән, балка бор. төрки балык «сазламаклы үзән; балчыклык» (ш. ук «чи кирпеч, кирпечтән корылган бина һ.б., кирпеч диварлы кала») сүзе белән бердәй булса кирәк. Балқа, мәс., балық-аг (чаг. баткак ) формасыннан килеп чыга ала. Чаг. рус. диал. балка ~ балкан ~ балчук «балка». Һәрхәлдә балка сүзенең төрки балкаш (к. Балкаш ), балчык кебек сүзләр белән тамырдаш булуы бик мөмкин.
17951
саба-у
«трепать, бить, стегать палочкой шерсть (для разбивания комков)» < гом. кыпч. саба- , башк. һаба-, як. сабаа -, угыз., уйг., үзб. сава- id. (хәз. сүзлекләргә сирәк алына), ш. ук «селтәнеп сугу» ~ яз. монг. saba- , хәз. монг. сава -, бур. һаба -, эвенк. (ССТМЯ I: 51) саба- «селтәнү, селтәнеп сугу; канат кагу» һ.б. Чәпче-ү (к.) белән тамырдаш булса кирәк. Шуннан ук бор. чыгт., угыз., төр. savaş- «сугышу», savaş «сугыш, җәң». Башк. һәм бур. һаба- уртак ( с- > һ- күчеше булган) чыганактан. Боровков 1963: 257; Räsänen: 391; ДТС: 492; Мухамедова 1973: 142–143 (этимологиясен дөрес булмаган юнәлештә эзли); Номинханов 1975: 259; ЭСТЯ VII: 127. Дерив.: сабала-у (~ рус. диал. сабанить , к. Аникин: 470); сабавыч (~ уйг. савигуч һ.б. гом. төрки) «йон төтү өчен махсус корал».
20780
чәкән
II«молоток (в игре – деревянный) с длинной рукояткой; клюшка; игра с таким молотком – чижики, хоккей и т.п.», диал. (ТТДС I: 500) «бита – кость» ~ башк. сәкән id., чыгт., кырг. (хәз. сүзлекләрдә теркәлми) чақан «сугыш коралы буларак озын саплы чүкеч яки ыргак» ← чақ- «чагу, кадау, кискен бәрү» сүзеннән исәпләнә; Gombocz: 44 (венг. csakany «сугыш ыргагы, сугыш чүкече» сүзен аңлатып) һәм Фасмер (IV: 324–325) бу сүзнең слав. телләрендә киң таралганлыгын күрсәтәләр, к. рус. чекан «озын саплы тимер чүкеч, кискеч», слов. čekan «хәрби чүкеч», словак. čаkan «киркә,кәйлә» һ.б. Безнеңчә, бу сүз төр. диалектларыннан таралган, ә төр. диалектларына кыпч. телләреннән кергән. Тат. сүзенең мәгънәсе һәм кулланылышы (уен) фар. чевкäн, чоуган, көрд. çеwgan, çogan «кәшәкә, култаяк; поло уены» мәгънәсенә бик охшаш һәм, ихтимал, тат. сүзе шуннан киләдер. Фар. сүзе үзе төрки (кыпч.) телләреннән булса кирәк. К. Шанский һ.б.: 489; Аникин: 651 (әдәбият күрсәтелә); Федотов II: 367.
19648
тугым
II , тукым «потник (лошади)» < гом. кыпч., к. нуг., каз. тоғым , кырг., алт. тоқум ~ яз. монг. toqum id. ← алт. һ.б. тоқы- , уйг. (Радлов III: 1149–1150) тоқу- «ат аркасына тугым салу» ~ монг. тохо -, яз. монг. (Поппе 1938: 448) toγu-, toqu-, тунг.-маньч. тохо-, току- «тукым салу, тукымлау, иярләү». Рус. диал. тукум «тукым» тур. Аникин: 562 (шунда ук әдәбият).
21315
шамаил, шәмаил
«изображение святых мест с надписями; разукрашенный каллиграфический текст (молитв) для украшения комнаты» < гар. шäмā’ил «тумыштан килгән холык; шәмаил» шäмūлä сүзенең күп. формасы > иске тат. шәмилә «өстенлек, сыйфат; күренеш, охшашлык» < лат. теленнән алынган шмл ~ смл «охшаш булу» тамырыннан, к. лат. simulis «охшашлык», шуннан симулянт, симуляция. Тимергалин: 554. Махсус әд.: Шамсутов 2003.
19587
төтрә,
диал. төтөрә, (ДС II: 202) түтерә «изморось; дождь мельчайшими каплями в туман; сплошной редкий туман» ~ чув. тĕтре, тĕтĕре, мар. түтрä, тĕтĕрä , удм. түтĕрä «томан, төтрә», мар. түтĕр-, тĕтĕр- «төтәсләү» < төрки (госм.) түтүр- «төтенләү, төтен чыгу» < * түтүг-үр- id. * түтүк, *түтүг «сыек төтен» ← түт- «төтәү» (к. Упымарий: 218–222; Иванов, Тужаров: 239; Насибуллин: 141; Федотов II: 223–224); төтөрә < *түтүрэг ← түтүр- булса кирәк. Төтрә сүзенең параллельләре бүтән телләрдә сирәк очрый.
18318
сизрә-ү,
диал. сидрә-ү (ДС III: 138) «редеть, стать прозрачным (о ткани)» << бор. төрки seδrä- id. (ДТС: 494). К. Сирәк.
20472
хинзир
иск. «свинья, свинина» < гар. х̣инзūр id.
13045
билтер
«подъём ноги; обуви», «суженное место чего-либо», диал. билтер, пилтер «проток между двумя озёрами» – гом. төрки белтир < беллир > билир id. Киң таралган сүз, к. Räsänen 1969: 69; Демьяненко З.П. Долганское билир в ряду однокоренных слов // Лексика и морфология тюркских языков. Новосибирск, 1982: 59–67. һ.б. бор. төрки (ДТС: 94) beltir «юл чаты; елгалар кушылган урын» – bel «бил» сүзеннән булырга тиеш.
21221
чыңгыл
I : чыңгыл-чыңгыл – имитатив звону (особенно – колокольчиков среднего размера); бу сүз үзе генә исемләшкән: чыңгыл (Г. Әпсәләмов) «туй кыңгыравы». К. ш. ук (ТТДС I: 498) чыңғы «кыңгырау». Дерив.: чыңгылда-у, чыңгылты һ.б.
14047
җорнай,
диал. (ТТДС I: 417) җырнай, зырнай «вьюн (рыба)» – җор сүзеннән булса кирәк. Чаг. ш. ук диал. цырнай «бик ябык, арык» (к. Тумашева 1992: 245).
21118
чуртан
, диал. цуртан «щука» > мар. чортон < гом. кыпч., төркм., үзб. чортан , алт., кырг. чортон (> нуг., каз., к.-калп., тув. шортан ), хак. сортан , як. сордон, сордоң , чув. çăрттан id., госм. чортан «еланбалык» ~ бур. сордон , эвенк. (ССТМЯ II: 113) сордоқ, чордоң «чуртан». Тат. диал. (Тумашева 1992: 135) куртан, култан яңгырашы сәер: ихтимал, ул эвенк теленнән әйләнеп кайткандыр (эвенк сөйләшләрендә сортон > һортон > хортон > тат. куртан булуы мөмкин), ләкин к. маньч., ульч. қору , маньч. (ССТМЯ I: 404) ҳоро, ҳувара «чуртан». Башк. телендә (һәм бүтән алтай телләрендә дә) чуртан ~ суртан сүзенең вариантлары бик күп (к. БТДҺ: 282–287). Чуртан < чортан һичшиксез чурагай (к.) сүзе белән тамырдаш, чаг. каз. шорағатай «чуртан», -гай кушымчасы да, -тан кушымчасы да монг. телләренә хас һәм, күрәсең, бу сүз монг. телләреннән таралган – тәүдә Амур елгасының урта агымнары тирәсендә яшәгән монголлар балыкчылыкны төркиләрдән яхшырак белгәннәр. К. Чурыш. Räsänen 1969: 116; Федотов II: 98–99 (бу авторларда материал бик аз – гади параллельләр генә); рус. сордонка «чуртан» (төрки телләрдән) тур. Аникин: 506.
13512
гисер: гисер чүлмәге
(М. Гайнетдинов) миш. «огромный кувшин (для хранения муки, зерна)» < монг., бур. Гэсэр – монг. халыкларының иң атаклы эпик герое. Гисер ~ Гәсәр тур. әкиятләр татарларда да булган.
17504
өйкә-ү
(ДС I: 254) «тереть, натереть (рукой)» < гом. кыпч., к. башк. өйгә-, к.-калп. үйке-, кырг. öйқö- id., к. ш. ук башк. (БТДҺ: 256) өйкәлән-еү «сыену (иркәләнеп), кыланчыклану», өйгәү «сөял, өйкәлгән төштә чыккан чуан». Ниндидер үй ~ öй ~ öг тамырыннан, чаг. төркм. үве- ~ тув. öге- «өйкәү» һ.б. (ЭСТЯ I: 618–620). К. ш. ук Өйрә.
13953
җикән,
диал. зикән, диал., башк. йекән, себ. йегән «рогозник; палочник; тростник (вообще камышовое растение)» ~ мар., удм. йекäн, йэкэн , чув. йеккен , мар. цäган «камыш», удм. сякан «камыш чыпта» < бор. чыгт. йäкäн «чыпта; палас», төркм. екен [йэкэн] , уйг., бор. төрки (ДТС: 253) jekän «камышның бер төре», к.-калп., к.-балк., кырг. җекен << бор. кыпч. җэкэн >> венг. gyekeny , хант., манси йекäн id. һ.б. (к. Gombocz: 76–77; Räsänen 1969: 195); бу сүз күп күрше телләргә дә кергән (к. Абаев I: 396); фар. чäгäн, җäгäн , рус. чакан һ.б. төрки телләрдән; чаг. ш. ук Чәкән. Төрки җэкэн < йэкэн бор. йэгэкэн ( -кэн – үсемлек атамаларын ясагыч кушымча) формасыннан, к. алт. дьекан, дьеекен [д′ääкäн] < д′эгэ-кэн , иске монг. ǯ igesün – ǯ ige «чыпта» тамырыннан, к. ш. ук негид. ǯ исиктэ , маньч. нисиктэ «чыпта үрү өчен камыш» (ССТМЯ I: 260, 600). ЭСТЯ IV: 172–173.
21557
шытыр;шытыр-шытыр, шытыр-шатыр
– подражание лёгкому треску, хрусту – гом. кыпч. тәкълиди сүзе: кр.-тат., кырг., к.-балк. шытыр id. һ.б. Күп кенә дериватлар: шытырт; шытырда-у; шытырдык һ.б.
13399
ваcыять[wаºс
ы̌ йәт] «завещание» < гар. wäс̣ийäт id. ← wс̣й тамырыннан; шуннан ук тәүсыя «киңәш, васыять».
14656
каен-
II [каºй ы̌ н-, кайн-] «родственник (-ца) жены или мужа; брачное родство (к. Рамазанова 1991: 101–102) < гом. кыпч., үзб., уйг., төр. қайын-, қайн- , аз., төркм. ғайын-, ғāйн- уйг., тув. қадын, хак., шор. қазын < бор. төрки (ДТС: 402, 404, 407, 439) qājïn, qaïn, qadïn, qazïn ~ бор. монг. qadum > хәз. монг. хадум, хадам , тунг. кадум id. Номинханов 1958: 45; Räsänen 1969: 218; Покровская: 68–72; ССТМЯ I: 361; Doerfer II: 45. Диал. (ЗДС: 379) қайын «биата, биага» < қайын ата, қайын аға һ.б., чөнки тат. қайын үзе генә андый мәгънәгә ия түгел; миш. кань ~ чув. хонь, хунь < бор. төрки кань сүзе гом. төрки қайын сүзеннән булса кирәк (миш. диалектында кайн > кань гадәти фонетик закон, чаг. миш. каняу < кайнау, катя < кайта һ.б.) һәм чув. хонь миш. диалектыннан бор. заманнарда алынган, димәк миш. диалектының нигезе бик борынгы!), к. ш. ук мар. онь - «кайн-» ( оньо, оньы «кайната», оньыска «кайнага», оняка «кайнигәч») – болг. * һонь < бор. миш. кань- < кайн-. Федотов II: 358. Кайын сүзенең этимологиясе катлаулы. Ихтимал, ул бор. төрки qaŋ «өлкән ата, патриарх» сүзеннәндер (монг. qadum < *qaŋdum < төрки qaŋı-um? ) һәм миш. кан′ турыдан-туры шуннандыр. Удм. телендә кайн- мәгънәсендә (һәм тат. кушма сүзләреннән калька рәвешендә) вар «хезмәтче» сүзе килә; бәлки қайн- сүзе тув. хаа < бор. төрки қа, *қай > монг. ха, хай «хезмәтче» сүзеннән (туй термины буларак) киләдер. Кайын-, кайн - морфемасыннан тат. телендә бик күп яңа сүзләр – нәсел-нәсәп терминнары ясалган: кайнага, кайнана, кайната, кайнинә һ.б. (йөзләп сүз, к. ЗДС: 376–379; 404–405). К. ш. ук Кайны, Кайнә, Кайнигәч, Кайникә, Кайниш .
18848
тап
I«пятно, точка», диал. «щепка, колышек, камешек, которые ставят как обозначение точки отсчёта» < гом. төрки тап id. ~ гом. монг. таб «заклёпка» ~ кор. tap «йомычка» (Рамстедт 1957: 256) һ.б. Төрки-монг. телләрендә тап яңгырашының мәгънәләре бик күп һәм аларны бер-берсеннән чыгарып була. Мәс., нуг., уйг. тап «буразна, эз; бер карыш җир» сүзе җир чиген белдергән тап сүзеннән килеп чыга ала. К. Тап II, Тапчык, Тәп.
12623
әшәк< ашак
(ТТДС I: 58, 555) «низкий» < бор. төрки (ДТС: 62) ašaq «тау итәге». Тат. диал. әшәк тә шул мәгънәдәрәк кулланыла.
15769
көнҗәлә
, диал. (ДС II: 75) гөнҗәлә «кудель, прядево; очёски» ~ башк. (БҺҺ II: 110) көнйәлә «каба; чыгырык; көнҗәлә», чув. кĕнчеле, кăнчала , мар. кынзала, кунчыла һ.б. (күп вариантлар), удм. (Насибуллин: 123) күнзĕла < бор. рус. кунделя (яз. рус. кѫдѣль) ~ укр. кундель һ.б.; бу сүз артык киң таралмаган (тагы Д. болг. һәм чех телләрендә, к. ш. ук фин. kuontalo «көнҗәлә») славян сүзе дип карала (Фасмер II: 399), ләкин чыгышы-ясалышы ачык түгел. Федотов I: 274–275.
11946
адаш
«тёзка» – гом. төрки адаш ( атдаш, атташ «исемдәш») id., ш. ук «дус». Мар., удм., морд. адаш, чув. аташ ( адаш дип укыла) < тат. (к. Федотов I: 68). Хак. адас «борынгы җәтләр (ата-баба)» мәгънәсе игътибарга лаек (к. Бутанаев 1990: 132). КБдә адаш < атташ дибрәк тәгърифләнә. Будагов I: 132.
17415
олы[ŏлŏ]
«старший; большой, великий; важный» < гом. кыпч., госм. улу , каз., төркм. улы , кырг., як. улуу , тат. диал. (Гиганов; Тумашева 1992: 160) ŏллŏ, (ЗДС: 503) ŏллы, үзб. диал. (ЎХШЛ: 268) уллы, нуг., ком., к.-балк. уллу id. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 593–594) бу сүзне бор. төрки, чыгт. *ул «зур, күп» сүзеннән ди һәм тат. диал. (к. ТТДС I: 451) олла- ~ госм. ула- «күбәю» һ.б. кайбер шундый фигыльләрне мисал итеп китерә. Бор. төрки ул «күп, масса» сүзе булганлыгы шиксез – бу сүз фигыль ясагыч -ла һәм сыйфат ясагыч -лы (< -лығ) кушымчалары нигезендә ята (чаг. каенлык << каен-ул-уг ≈ «каен күп + сыйфат кушымчасы уг »). Ләкин, безнеңчә, ŏллŏ < уллуғ варианты беренчел мәгънәдә килә һәм сүзнең тамыры – ул, уул «өлкән кешеләр утыра торган урын – махсус ястык», к. бор. төрки ulla- «хөрмәт күрсәтү, ul га утыру (ДТС: 610). Чаг. Утыр-у. Рясянен да (Räsänen 1969: 513) сүзнең тамыры бор. төрки ul «фундамент» дип күрсәтә. К. Олтар-у. Дерив. киң: олло (себ., ЗДС: 503) «тәүге бала», оллата «дәвәти» (~ башк. олатай id.), ш. ук олинә; олло-кары «өлкәннәр»; олғон, олгын «хөрмәтле», олоқла-у «олуглау, олы дип хөрмәт итү» һ.б. (башлыча себ. сөйләшләрендә); әд. телдә олылык; олыла-у; олысымак. К. ш. ук Будагов I: 157. Олы сүзенең катнашлыгында ясалган фраземалардан тат. диал. ŏлŏ көн «якшәмбе; пасха», каз. ŏлыстың ŏлы күнĕ «нәүруз» (Кенесбаев: 630), хак. уллюкүн, үлүкүн, улуг күн «бәйрәм», тув. улуг хүн «якшәмбе», бор. төрки uluγ bačaγ «ураза», uluγ bačaγ kün «ураза гаете» ( bačaγ, bačaq манихей һәм христиан уразасы, к. ДТС: 76) һ.б., һәм шуннан ук күрше телләрдәге калькалар: чув. мăн кун «зур көн», мар. мун кун, куго кече , удм. бадзым нунал, морд. Э. ине чи , морд. М. очыжи – барысы да «зур көн» – «пасха»: бу сүз христианлык белән бәйле (рус. воскресенье – Гайсә пәйгамбәрнең үлгәч тагын бер көнгә терелүе). Димәк, бор. татарларның бер төркеме христианлыкның бер мәзһәбендә (ихтимал, несторианлыкта) булганнар (бу хәл мөселманлыкны кабул иткәнче булырга мөмкин) һәм күршеләргә дә йоктырганнар. К. Олыгай-у.
21817
юырт-у
[йу ы̌ рт-], диал. җуырт-у, юрт-у «бежать рысью» < «заставлять бежать рысью» ← диал. йуыр-, йŏwор- «йөгерү, чабу». к. кар. йувур- , нуг. йувыр- , каз., к.-калп. җуwыр - «йөгерү; чабышу» < бор. төрки *йоғур - > тат. диал. (миш.) йŏгŏр-у, йыгыр-у «йөгерү, чабу». Нишләптер төрки телләрдә йорт- «юырту» варианты бик киң таралган һәм хәтта төп вариант шул дип санала (ЭСТЯ IV: 226–227). Хәлбуки, йорт < *йоғурт- ( *йоғур - сүзенең йөкл. юн.) дип исәпләү бернинди дә кыенлыкка терәтми. Шул ук йоғур - нигезенә йөгер-ү < гом. төрки йүгүр- һәм йөр-, йөре- < гом. төрки йоры- сүзләре дә тоташса кирәк. Кайбер тюркологлар, монгол материалы белән мавыгып, йүгүр- һәм йоры- нигезләрен гетероген сүзләр дип карыйлар. Хәлбуки сүзара мөнәсәбәтләрне тәүдә төрки телләр эчендә ачыкларга кирәк. Гомумән, йөгер-ү, йөре-ү һәм йуыр-у сүзләренең гомогенлыгы мөмкин түгел дияргә сәбәп юк, ләкин алар арасында багланышларның ничеклеген күрсәтеп бирү дә тәвәккәл адым, чөнки фонетик, семантик һәм морфологик закончалыклар һәртөрле фаразларга юл куя. Йөре- < йүрү - һәм йүрә- вариантларыннан чыгып, тәүге аффикс -ра //- ру ( -рä //- рү ) булган дип уйлау мантыйклы (бу аффикс һәм аның шундый вариантлылыгы яхшы билгеле), йүгүр- варианты йүгрү- дән килеп чыга ала. Шул тәкъдирдә сүзнең тамыры *йоғ < *йоғу «тиз хәрәкәтләнү, чабу, йөгерү» булып чыга; йөрү мәгънәсе (һәм сүзе) икенчел (моңа аналог: нимесләр gehen «йөрү» сүзен сирәк кулланалар, аның урынына, хәтта әкрен атлау тур. сүз барса да, laufen «йөгерү» сүзе кулланыла). Шулай итеп Чынлыкта бу схема катлаулырак булырга мөмкин, әлбәттә. Ахметьянов 1989: 80.
15162
кәйпер, кәпер
(ЗДС: 290) «маленькая полукруглая стамеска; маленький совок» < фар. (Будагов II: 172) кейпур «махсус киң сөңге яки ук башагы» > рус. кибирчатая стрела, кибирь «киң һәм тишекле ук (очканда сызгыра)». Тарихта атаклы «сызгыра торган уклар» шулдыр. Рус сүзе тур. к. Аникин: 286 (бу автор сүзнең этимологиясен белмәгән). К. ш. ук алт. (Будагов I: 31) кайбур «ук очы; җәенке очлы ук»; күч. мәгъ. «чуртан».
15227
кәңгер
(ЗДС: 289) «высокомерие», кәңгерле «высокомерный», кәңкерәй-ү «важничать». Ихтимал, төр. («Мөхәммәдия»дә), фар. кәңгәрә, кэңгирә «кирмән башнясы» сүзе белән баглыдыр. Чаг. к.-балк. кеңер- «үз күңелең басылсын өчен мактану, бүтәннәрне хурлау».
12288
атна,
диал. (ТТДС I: 548) әтнә «неделя; пятница» < уйг. одина, адинә , үзб. диал. (ЎХШЛ: 14), аз. адына < бор. төрки (ДТС: 11) adïna «җомга» < фар. адинä < бор. фар. (Харәзем) fadena «бишенче көн» ( fade «биш») сүзеннән дип исәпләнә. Бор. Харәзем атнасы биш көнлек булган һәм моның эзләре тат. (гом. көнб. кыпч.) мәҗүси атна көннәре атамаларында ( баш көн, буш көн, кан көн, атланган көн, атна көн ) чагыла; яңа – җиде көнлек атна белән иске атна арасындагы аерма – шимбә – атнарас (атна арасы) көн дип, ә якшәмбе урыс атнасы дип аталу, шулай ук җомга көнне « кече атна » дип атаулар (к. ТТДС I: 53–54, 456) элекке бишкөнлек атна соңгы заманнарга кадәр гамәлдә булганлыгын күрсәтә. Атна < одна < адына сүзе төрле телләрдә күп фонетик вариантлы һәм бу вариантлар күрше вә кардәш телләрдә дә күренә: башк. а ҙ на, «Сираҗел-Қолуб» телендә (Наджиб 1989: 173) а ҙ инā, Әбү Хәйян сүзлегендә айна (Мухамедова 1973: 57), төркм. анна ; чув. ерне < болг. * әрнә, *арнә > мар., удм. арня, äрнä «җомга; якшәмбе; ял көне; атна» ~ көрд. arna «атна». Болг.-чув. һәм көрд вариантлары аеруча кызыксыну уята: әгәр алар үзара баглы булсалар, каян таралганнар? Хәз. төрки телләрдә атна сүзе киң таралмаган. Тат., башк., нуг. сөйләшләрендә «атна» мәгънәсендә йома, җŏма, җума «җомга», иске яз. тат. телендә (шулай ук үзб. һ.б. Урта Азия телләрендә) һәфтә (фар. һäфтä ) «атна, җидекөнлек» сүзе кулланыла. Кайбер Төньяк Кавказ кыпчак сөйләшләрендә хәтта бэрэскэ < грек. παρασκευή сүзе дә «атна» һәм «җомга көн» мәгъ. очрый ( Бәрәскә дигән татар авыллары да бар!). Җиде көнлек атна бор. заманнардан бирле билгеле җиде планетага тәкълидидән килеп чыккан. К. Бируни 1995: 207–213; Тимергалин: 38–40 (атна көннәре тур.)
14715
кайтавыл[қаºйтаw
ы̌ л] диал. «возвращение; отступление; отступающая группа» ~ башк. қайтауыл id., каз. (ҚТДС: 183) қайтауыл, төркм. ғайтаwыл «контратака» һ.б.ш. хәрби термин модельләре буенча кайт-у сүзеннән. Будагов (II: 102) бу сүзне, Рәшидетдиннән алып, қайтул дип яза һәм «төп лагерь» дип, икенче бер иске сүзлек буенча «кальга» дип аңлата. Монголча қайтуул булырга тиеш.
557476
фертильлек
и. махс. Җенси яктан җитлеккән организмның бала таба (үрчи) алу сәләте. Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, хроник авырулар, диабет һәм йөрәк авырулары китереп чыгарудан тыш, бисфенол А ир-атларның һәм хатын-кызларның фертильлегенә дә зыян сала. Яшел Үзән. (2024)
557472
фала’нга
III и. гр. зоол. Чүлдә, корылыклы өлкәләрдә яшәүче сарырак үрмәкүчсыман бөҗәк; дөя үрмәкүче. Әнисе, шунда ук урыныннан торып, читкә тайпылды: – Фаланга дисеңме, улым, нәрсә соң ул? – Ул тешләсә, әнкәй, түзә алмаслык авыртуга дучар буласың, хәтта үлүең дә мөмкин. Казан утлары. (2024)
557430
пентха’ус
и. ингл. Күпкатлы биек йортның өске катында яки түбәсендә урнашкан, гадәттә, терраса, мансарда, бассейн һ. б. да булган квартир. Пентхаус бик зур мәйданны били, анда бассейн, теннис һ. б. уен мәйданчыклары һәм хәтта вертолёт төшерү урыны булырга мөмкин. Татарстан яшьләре. Төзелеш индустриясе үзе дә төп басымны аз хезмәт хакы алып эшләүче гади халыкның хәленнән килерлек фатирларга түгел, бәлки, пентхаус, таунхаус кебек миллионерлар торагы төзүгә юнәлтә. Кызыл таң. (2024)
557500
шәрабчылык
и. 1) Хуҗалыкның шәраб җитештерү тармагы; русчасы : виноделие . Италиядә шәрабчылык зур үсеш алган. 2) Шәраб ясау шөгыле. Бакчачылар арасында шәрабчылык популярлашты. (2024)
557454
труйсын
и. рус. Православие динендә Олы көннән соң илленче көндә үткәрелә торган дини бәйрәм; Яфрак бәйрәме; русчасы: Троицын день . Язгы кыр эшләре беткәч, шаулатып Труйсын бәйрәме уздырдык. Заря. (2024)
557410
ма’йкудыргыч
и. тех. Техникада майны куу җайланмасы. Көч цилиндрының икесе дә трактор кысасы терәкләренә беркетелгән һәм бер-бер артлы итеп туендыру көпшәсе – майкудыргыч – бак магистрале белән тоташтырылган. Тракторлар һәм автомобильләр. (2024)
557391
бергамотлы
с. Бергамот кушып әзерләнгән, бергамот катнаштырылган. Өстәл, урындыклар, хуш исле шәмнәр, бергамотлы яки маракуйялы чәй, чизкейк... Ялкын. (2024)
557501
шәрыкчы
и. Көнчыгыш халыкларының телен, мәдәниятен, тарихын, сәясәтен һәм башка аспектларын өйрәнүче белгеч; ориенталист. Оештыручыларга элекке шәрыкчылар, Татар конгрессы хезмәткәрләре, «Үзебез» хәрәкәте терәк була. Ватаным Татарстан. (2024)
557471
үсемле’газык
и. Игелә торган культураларның һәм кыргый үсемлекләрнең җимешләре яки яшарга яраклы өлешләрен тәшкил иткән ашамлыклар; русчасы : растительная пища . Күпчелек үсемлегазык белән тукланучы бөҗәкләрнең, мәсәлән термитларның, эчәклегендә клетчатканы таркатучы симбиотик организмнар (иң гади төзелешлеләр, бактерияләр һ. б.) була. Биология. Саваннада яшәүче хайваннар арасында үсемлегазык белән тукланучылар – антилопалар, кимерүчеләр, Австралиядә көнгерә өстенлек итә. Башлангыч география курсы. (2024)
557507
юл
и. ◊ Юл тиресләү Күп йөрү; киләп сару. Авыл белән шәһәр арасындагы каршылыкларны бетерү буенча изге эшкә тотынып юл тиресли торгач, телегезне шактый шомарткансыз сез, философ Фәрах Кәшшафи. М. Хуҗин. (2024)
557450
тел
II и. геогр. Сулык яры буенда бәрмә дулкыннар белән китерелгән комнан барлыкка килгән, бер яки ике ягы белән дә ярга тоташкан озын тар коры җир, тәбәнәк һәм озын борын; русчасы: стрелка, коса . Арабат теле. Курш теле. Ла-Манга теле. (2024)
557433
подкаст
и. ингл. Тавыш яздыра торган җайланмага яздырылып, интернетка урнаштырыла торган тематик материаллар сериясе. Аның ярдәмендә мобиль телевидение һәм онлайн видеоны НD сыйфатта карарга, радио, подкастлар һәм музыканы онлайн режимда тыңларга, «авыр» файлларны тиз йөкләргә һәм җибәрергә, әсбаплар, интернеттагы документлар һәм онлайн уеннар куллануны тизләтергә була. Көмеш кыңгырау. (2024)
557487
чая’нчебен
и. зоол. Күләгәле юеш урыннарда тереклек итүче, гәүдәсенең арткы өлеше чаянныкыдай алга һәм өскә күтәрелеп торган бөҗәк; русчасы : скорпионовая муха . (2024)
557389
аю’
и. икът. жарг. Киләчәктә бәяләрнең төшүен өмет итеп, акцияләрне күпләп сатучы биржа арадашчысы; трейдер төре. Аю трейдерлар. (2024)
557506
ылыбыр
и. диал . Зур тәгәрмәч бүкәне. Кая карама – ертык-пыртык галушлар, ватык тәгәрмәч тугымнары, каз оялары, иләк кысалары, гөбе, сапсыз бәлҗә, ылыбырлар, чалгы бизләре, ураклар һәм төрледән-төрле тимер-томыр чәчелгән иде . А. Гыйләҗев. (2024)
557502
шәрыкшинас
и. гар.-фар. к. шәрыкчы . --- инглиз шәрыкшинасы Дэнисон Россның Тәһранда гарәп һәм латин алфавитлары турындагы доклады (чыганак итеп кулланылды). А. Тимергалин. (2024)
557444
спот
I и. ингл. икът . Биржада: түләү дә, товарны алу да тиз арада һәм бер үк вакытта башкарыла торган сату-алу төре. Спот базары. Спот контракты. (2024)
557492
шафигый
и. гар. дини 1) Ислам динендә дүрт сөнни мәзһәбтән берсе. Шафигый мәзһәбе ; 2) Шул мәзһәбтән булган кеше. Гәрчә Низам әл-Мөлек хәнәфиләр тарафдары булса да, ул шафигыйларны да хуп күрә, мәзһәбләр арасындагы мөмкин булган киеренкелеккә юл куймаска тырыша. Яшел Үзән. (2024)
557401
ке’жуал
и. ингл. Классик, офис киемнәренең формальлегеннән дә, декоратив бизәкләрдән дә читләшкән, спорт стиленә якын булган һәм уңайлылыгы белән аерылып торган көндәлек кием стиле. Һәркем трендта булырга, свитшот киеп, кежуал стилендә йөрергә тырыша. Саба таңнары. (2024)
557457
укымышсыз
с. 1. Белемсез, белем дәрәҗәсе түбән булган . Җитмәсә Төркиядәге татар авылларының өлкән буыны укымышсыз, хәзер инде өлкән саналганнарның да, шушында туып үскәнлектән, ватаннан да, туган мәдәнияттән дә хәбәрләре чамалы. Т. Әйди. Октябрьгә кадәр безләрне укымышсыз халык диделәр . Татарстан яшьләре. 2. и. мәгъ. Белемсез кеше, белем дәрәҗәсе түбән кеше. Егетләр генә түгел, кызлар да укымышсызлар модасы артыннан куа. Безнең гәҗит. (2024)
557427
намазгяһ
и. фар. к. мосалла . Көч-хәле булып та корбан чалмаган кеше безнең намазгяһыбызга якын килмәсен. Ватаным Татарстан. (2024)
557482
хәзәрләшү
ф. Хәзәр халкы һәм хәзәр теле тәэсиренә дучар булу. (2024)
557447
тамга
и. лингв. Сүзлектә сүзгә яки аның кулланылышына хас билгеләрне белдерү өчен файдаланыла торган шартлы сүз, кыскартылма; русчасы: помета . Грамматик тамга. Стилистик тамга. Исем сүз төркеменә караган сүзләр ис. тамгасы белән билгеләнде. (2024)
557414
күз
и. ◊ Күзнең керен алу Черем итү, аз гына йоклап алу. (2024)
557510
язма’ча
рәв. Язылган килеш, язма рәвештә. Ризалыгы язмача кирәк, Фарук Сабирович. А. Гыйләҗев. Янында утырган университет проректоры язмача килгән сорауларны укыган арада, Әмир Әхмәдиев үзенә игътибарлы күзләрнең иясе турында уйланып алырга өлгерә. Т. Галиуллин. (2024)
557406
кылы’чгөл
и. бот. к. гладиолус . Бакча җиләген кыяр һәм кашкарый, кылычгөл, лаләгөл кебек чәчәкләрдән соң да утыртырга киңәш ителми. Заман сулышы. (2024)
557486
чачак
и. 1) Төсле җеп, шнур яки укадан ясалган, бизәү өчен тукыма читенә тотыла торган чуклар тезмәсе; русчасы: бахрома . Ул калпакка ука чачак һәм ука чук тагалар, бик арзан тормый. К. Насыйри. Хәерле булсын, ука чачагы белән бер асыл күлмәк миннән булсын алайса! Ф. Әмирхан; 2) Берәр нәрсәнең очына беркетелгән, кырыена тотылган тасмасыман, чөйсыман, телсыман тукыма, күн, шнур һ. б. кисәкләре; 3) Кием һ. б.ның кырыйларында ерткаланган, теткәләнгән, салынып торган буйлар. (2024)
557458
укымышсызлык
и. Укымышсыз булу хәле. Югары сәнгать әсәрләренә ихтыяҗсызлык беренче чиратта тәрбиягә барып тоташа: ул укучының хәбәрсезлегеннән, укымышсызлыгыннан, уку йортларында чын әдәбият дәресләре алмавыннан килә. Хезмәт даны. (2024)
557415
мем
и. ингл. Сөйләм, язу, видео, ым һ. б. ярдәмендә бер кешедән икенче кешегә тапшырыла торган, мәдәни мәгълүмат әһәмиятенә ия булган берәмлек. Ярар, андый хәлләрнең ахырдан мемга, мәзәккә әйләнүенә ияләшкән инде, интернетның аның фотолары белән тулуына --- гаҗәпләнеп тормадык, ләкин шуны җырга салып җырлау инде бераз уйланырга этәрде. М. Халикова. (2024)
557438
пыялапла’стик
и. 1. Пыяла сүсе кушып ясалган пластик материал. Арматурлау җепселләренең төренә карап, композитлар пыялапластик, күмерпластик, боропластик, органопластик һәм башка төрләргә аерыла. Төзү материаллары. 2. с. мәгъ. Шундый материалдан эшләнгән. 2017 елда --- пыялапластик торбалар җитештерә торган --- сәнәгать предприятиеләрен эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Алабуга нуры. (2024)
557519
яхшатлы
с. Абруйлы, яхшы репутацияле. Иясез песиләрне, хуҗасыз этләрне иркәләп, балаң алдында яхшатлы булып йөрү җиңел ич ул!.. А. Гыйләҗев. (2024)
557495
шәлкем
и. 1. 1) Тәлгәш, чук, тезмә формасында үрелгән чәчәкләр бәйләме; 2) Бер төрдәге предметлар комплекты; 3) Уен карталарының тулы комплекты; колода; 4) Гадәттә, уртак тема нигезендә бергә тупланган сәнгать әсәрләре һәм фәнни эшләр төркеме. Гафури иҗатын бәяләгән язмалар бер шәлкем хасил итә. Т. Гыйлаҗев; 5) Бер үк жанрда булган, тема, геройлар, хикәяләүчесе уртак, ләкин чагыштырмача бәйсез булган сәнгать әсәрләре җыелмасы; цикл. Ә халкыбызның көнкүрешен, гадәт-йолаларын җентекләп өйрәнеп, «Татар халык әкиятләре» китабын бизәгән Ф. Хәсьянова яисә татар халкы һөнәрчелегенә багышланган рәсемнәр шәлкеме иҗат иткән Н. Фәрхетдинова --- һәм башкалар татарның имин киләчәге өчен тырышмыймыни?! Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Тәлгәш, чук сыман, теземнәр формасындагы. Көмеш чыклы таллар башын кемгә шәлкем гөлләр итеп кырыккансың ? Н. Сафина. (2024)
557511
ялдыз
и. 1) Нәрсәгә дә булса алтын яки көмеш күренеше бирү өчен йөгертелә, сөртелә, ябыштырыла торган порошок яки үтә юка кәгазь хәлендәге алтын, көмеш яки шуларга охшаган матдә; русчасы: сусаль . Ялдыз алтыны ; 2) ялдызым тарт. форм . Яратып, иркәләп, якын итеп атау, мөрәҗәгать итү сүзе. 3) күч. Кирәксез купшылык // Тиз үтүчән, җуелучан матурлык // Эчтәлеген өртеп торган алдагыч матурлык. (2024)
557517
яңа
с. ◊ Яңа сулыш өрү Җанландырып җибәрү. Алар татар шигъриятенә яңа сулыш өрде. Мәдәни җомга. (2024)
557478
флеш уйнаткыч
и. 1) Төрле форматтагы мультимедиа файлларны саклау, ачу, уйнату яки тапшыру мөмкинлеге бирә торган программа; 2) Төрле тавыш язмаларын саклау һәм уйнату өчен портатив цифрлы плеер. (2024)
557412
мараку’йя
и. португ. бот . 1) Дәртчәчәкчәләр семьялыгыннан Көньяк Америка, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең тропикларында үсә торган мәңге яшел лиана. 2) Шул лиананың ашарга яраклы түгәрәк яки овал формасындагы әчкелтем-төчкелтем сусыл җимеше. «Коле-коле» дигән бик тәмле балыкны хәтерләп калдык, аны маракуйядан ясалган әчкелтем соуста әзерлиләр . Сөембикә. Хәзер фейхоа, папайя, маракуйя, помело, рамбутан, личи һ. б. – безнең шәһәр кибете стеллажларында даими «кунаклар». Алабуга нуры. (2024)
557402
керелү
ф. төш. юн. к. керү . Әйе, еллар буе нидер эшләнгән, эш артыннан һәм тагын бик күп нәрсәләр артыннан туктаусыз куылган, ә бу йортка хәл белешергә сирәк керелгән . Н. Акмал. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте. Р. Мөхәммәдиев. (2024)
557408
мажор
и. фр. 1. жарг. Җитеш, мул тормышлы ата-анасының ярдәме белән кыенлык күрмичә рәхәттә яшәүче яшь кеше . Мажорларга диңгез тубыктан. Шәһри Казан. // Уңышлы гына карьера ясаган укымышлы яшь шәһәр кешесе. 2. с. мәгъ. муз. Нигезендә зур һәм кече терцияле аккорд барлыкка китерә торган өч тавыш яткан, дәртле, күтәренке төсмер белән характерланган музыкаль лад нигезендә язылган. Мажор музыка. (2024)
557483
хода’вәндә
и. фар. 1. дини Аллаһ, Ходай. Ходавәндә, догаларны кабул әйлә, Өметем күп, рәхим Аллаһ, гөнаһым күп – гафу әйлә! А. Хәлим. Шул ук вакытта, бу автор Аллаһының исемен аның күптөрле башка синоним парлары белән чиратлаштыра: Хак Тәгалә, Ходай, Хода, Ходавәндә, Халикъ, Мәүла. И. Бәширова. 2. ы. мәгъ. 1) Гаҗәпләнү, соклану, ис китү хисләрен белдерү өчен кулланыла. Ходавәндә! Нишләп инде мин аның үземә алмашка килүенә карышып маташыйм ди?! К. Булатова. Нибары 60 тиен, Ходавәндә!.. Ф. Баттал; 2) Канәгатьсезлек, ризасызлык һ. б. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Шулкадәр дөбер дә шатыр җыр-музыка буламы, Ходавәндә! Ш. Галиев; 3) Хупламау, лаек санамау, җиңелчә көлү һ. б.ны белдерү өчен кулланыла. Яшьтәшләреңнең барысы да башлы-күзле булдылар. Берүзең тырпаеп калдың бит инде, Ходавәндә! Р. Батулла. (2024)
557477
флеш пле’ер
и. ингл. к. флеш уйнаткыч . (2024)
557469
үпкә’-сокта
җый. и. к. үпкә-нөктә . Карачкыл йөзендәге ап-ак тешләрен җемелдәтеп, үпкә-сокта белдермичә генә, Шварценеггер көлеп куйды ---. Р. Вәли. (2024)
557425
надир
II и. гар. астр., геод. Билгеле бер урында горизонталь өслеккә перпендикуляр булган, шул урынның нәкъ астына таба күрсәткән юнәлеш. Надирның капма-каршы юнәлеше – зенит. (2024)
557421
мөге’зсыман
с. Формасы, структурасы һ. б. белән мөгезгә охшаш булган. Моллюскларның кабырчыгы известьтән һәм мөгезсыман матдәдән тора . Биология. Мәсәлән, татар йортлары фасадын матурлау композициясендә симметрия рәвешендә ике якка урнаштырылган мөгезсыман бөтеркә кулланыла . Фәнни Татарстан. (2024)
557514
ялдызчы
и. Ялдызлау белән шөгыльләнүче, әйберләрне ялдыз белән каплаучы кеше; алтын йөгертү остасы. Моннан тыш, чималларының нинди булуына карап, затлы металлардан – алтыннан (алтынчы), көмештән (көмешче), еш кына алтын йөгертелгән көмештән (ялдызчы), шулай ук табигый һәм ясалма ташлардан (җәүһәрче) әйберләр ясаучы осталар да булган . Ә. Төхфәтуллина. (2024)
557508
юлә’р карлыган
и. бот. к. рипес . Юләр карлыган кайнатмасы. (2024)
557479
хараплык
и. Бәхетсезлек, бәла. И адәм углы! Шуны күр: әүвәлге мәртәбәңдә ялган хыяллар белән үзеңне минем мал белән хараплыкка салдың . Гыйбрәтле хикәятләр. (2024)
557461
унчылык
и. тар . ХХ гасыр башында татар теленең графикасын һәм орфографиясен хәл иткәндә имлачыларның татар алфавитында ун сузык аваз булуны яклап чыккан агымы. – Имлада, – дип яза Г. Шәрәф, – унчылык агымы татар теленең үз төзелешеннән, үз кирәгеннән килеп чыкмыйча, безгә бары урыс язуы сөремтесе белән генә килеп кергән... Ш. Асылгәрәев. Сузыклар калынлык-нечкәлектә парлы һәм аларның барысы өчен дә хәрефләр булганлыктан, ягъни орфография унчылык нигезенә корылганлыктан, калынлык билгесен куллануның кирәге калмый . Татар грамматикасы. (2024)
557435
пост
II и. ингл. Социаль челтәрләрдә, блогта, форумнарда урнаштырылган язма, хәбәр. Мисал өчен, хәзерге заманда социаль челтәрдә утырган яшьләр татарча пост язмый. Казан утлары. (2024)
557505
шыпыртма
кис. к . шабыр . Бал шыпыртма тиргә төшерә, тирләтә . А. Хәсәнов. (2024)
557503
ширә
и. фар. Йөзем, шәфталу һ. б. сусыл һәм татлы җимешләрдән сыгып алынган сут, эчемлек итеп кулланыла торган җимеш суы. Падишаһлардан бер падишаһның вәзире ул падишаһка әйтте: «Хәзмәткәрләреңә әмер ит: эченә кеше кереп чумарлык йөзем ширәсе хәзерләт. Ширәне мичкәгә тутырсыннар, үзең шунда чум», – диде. Гыйбрәтле хикәятләр. (2024)
557516
янйөзәр
и. зоол. Дугадай бөкре гәүдәле, су төпләрендә тереклек итә, яны белән хәрәкәт итә торган кысла; русчасы: бокоплав . (2024)
557515
ялдызчылык
и. Ялдыз йөгертү эше; ялдызчы хезмәте. (2024)
557496
шәрабханә
и. гар.-фар. 1) Шәраб ясала торган бина. Йөз еллык шәрабханә ; 2) Исерткеч эчемлекләр сатыла һәм эчелә торган йорт; мәйханә. Афинада яшәгән дәвердә Анахарсис еш кына шәрабханәләргә кергәли, эллиннарны күзәтә-күзәтә, татлы да, бераз күңелне кытыклап та торган шәрабны тәмләп утырырга ярата. М. Хәбибуллин. Йорт чатында урнашкан шәрабханә игътибарны әллә ни җәлеп итми. Ватаным Татарстан. (2024)
557429
паниро’вка
и. рус Ризык кыздырганда кетердәп торган кабык барлыкка килсен өчен кулланылган, сохари, он, манный ярмасы кебекләрдән һәм тәмләткечләрдән гыйбарәт катнашма.
557411
макрострукту’ра
и. гр.-лат. 1) махс. Каты җисемнәр, материаллар, әгъзаларның гади күз белән яки гади зурайту приборы ярдәмендә күреп булган төзелеше. Каты төзү материалларының макроструктурасы берничә төрле була: конгломерат, күзәнәкле, вак күзәнәкле, җепселле, катламлы һәм бөртекле көпшәк (онтасыман). Төзү материаллары; 2) лингв . Сүзлектә лөгатьлекнең күләмен һәм характерын, сүзләрне сайлап алу, сүзлектә урнаштыру принципларын һ. б.ны билгели торган структура. Һәр сүзлекнең үз макроструктурасы бар ; 3) Гомумән билгеле система (җәмгыять, икътисад, сәясәт, мәдәният) эчендәге ассистемалар, элементлар арасындагы мөнәсәбәтләр һәм бәйләнешләр. Җәмгыятьнең макроструктурасын өйрәнү . (2024)
557473
фәләненче
а. Нәрсәнеңдер тәртип саны билгеле булмаганда яки әйтәсе килмәгәндә кулланыла. Ә бу җинаятьне алар, алдан сөйләшеп, төркем белән эшләгәннәр, димәк, җәза срогы тагын да арта: фәләненче матдәнең фәләненче пункты нигезендә суд җинаятьчене сигез елдан унике елга кадәр хөкем итә ала. Н. Әхмәдиев. Егермене узганга да фәләненче ел бара. А. Гыйләҗев. (2024)
557449
тә’үбә-тәүбә
ы. к. тәүбә-әстәгъфирулла . Юк! Тәүбә-тәүбә диген! – Дияр карт, йодрыкларын күз алдында йомарлап, утырган җиреннән капылт сикереп торды. К. Кәримов. (2024)
557466
утчәчәр
и. к. огнемёт Польшада аны кибәнгә качкан җирендә утчәчәрдән (огнемёттан) яндырып үтергәннәр. Казан утлары. (2024)
557451
тилгән
и. 1) зоол . Карчыга кошлар семьялыгыннан эре гәүдәле, кәкре томшыклы, үткен тырнаклы, соры төстәге ерткыч кош; кагау; русчасы : коршун . Майның соңгы көннәре – җирнең иркен сулап бер киерелгән, тыныч күктә тилгәннәр тирбәлгән, тал песиләрендә умарта кортлары гөжләгән беренче тыныч язның иртәсе иде . М. Мәһдиев. Тилгәннәр дә тавык чебешләрен, каз бәпкәләрен чыркылдатып алып китәләр бит . А. Хәлим; 2) күч. Дошман; гомумән куркыныч кеше. Карга сыман каркылдап, ил өстенә яңа тилгән чакырмасак ярый да бит үзе! В. Имамов; 3) күч. Үткен, чая холыклы кеше; әрсез кеше. – Син класста гына тилгән икәнсең, өйдә әниең итәгеннән аерылмагансың! – диде ул, минем метр да җитмешле буема өстән аска хәтле карап. А. Гыйләҗев. ◊ Тилгән мае Аракы. Без эчәбез тилгән маен, Эш кала дип тормыйбыз . Г. Камал. (2024)
557394
бурри’то
и. исп. Йомшак бодай юкасына тапалган ит, дөге, помидор, авокадо, салат кебек төрле эчлек салып төрелгән ашамлык, мексикалыларның милли ризыгы. Казан мәктәпләрендә укучыларның буррито, наггетсы кебек заманча ризык ашыйсы килә. Ватаным Татарстан. (2024)
557388
айлык
и. Бала табу яшендә булган хатын-кызларда ай саен аналыктан кан килү күренеше; менструация, күрем, хәез. Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырганнан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Татар заманы. (2024)
557396
җан
и. фар., тарт. форм . җаным . Үз итеп, яратып, иркәләп, якын итеп эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Фәрештәм син, җаным, күз нурым, Беркайчан да алсу йөзләреңә Күләгәләр төшмәсен, кызым . А. Нәҗми // Сөйгән яр, кадерле якын кешегә эндәшү сүзе. Алтынчәч, җаным, бәгърем, мин бит әйттем, синең мәхәббәтең мине утта да яндырмас, суда да батырмас дип . А. Гадел // Канәгатьсезлекне белдереп эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Иярсең, җаным, баш та иярсең, бил дә бирерсең! А. Гыйләҗев. – Ник бу кадәр төчеләнәсең, Фәләх? --- Күзләреңнән күреп торам, алдашасың бит, җаным! – диде ул, ипләп кенә . В. Нуруллин. (2024)
557464
уртачылык
и. тар . ХХ гасыр башында татар теленең графикасын һәм орфографиясен хәл иткәндә имлачыларның татар орфографиясендә алтычылыкны, ягъни өч пар (калын һәм нечкә) сузык аваз бар һәм алар язуда алты хәреф белән күрсәтелергә тиеш дигән фикерне яклаучы агымы. (2024)
557390
бергамот
и. ит. бот. 1) Рутачалар семьялыгыннан нарынҗ белән төренҗне ялгау нәтиҗәсендә килеп чыккан мәңге яшел агач яки куак . Килгән кунакларны бусагадан ук чәчәкләр аллеясы каршы ала: кашкарыйлар, чалма чәчәк, цинния, бәрхет, роза, лилияләр, петуния, бергамот... Ватаным Татарстан. Әрем, кычыткан, артыш, бәкам (сандал), кипарис, бергамот исе тынычлап йоклап китәргә булыша . Мәдәни җомга; 2) Шул үсемлекнең эфир майларына бай алтын сары шар яки грушасыман әчкелт тәмле сусыл җимеше. Бергамот җыю. Бергамот кабыгы. (2024)
557428
нәвем
и. гар. ◊ Нәвем базарында сыбызгы сату Йоклау. Ә минем нәвем базарында сыбызгы саткан чак булган.. . Ш. Маннур. (2024)
557452
торыйсын
и. рус. к. Труйсын . Халык телендә Яфрак бәйрәме, Торыйсын дип йөртелгән әлеге бәйрәм Пасхадан, керәшеннәрчә әйткәндә, Олы көннән соң 50 көн үткәч уздырыла. Әлмәт таңнары. (2024)
557404
күгәрчен
и. психол. Эшләү активлыгы көн дәвамында бер үк дәрәҗәдә тигез булган, бик үк иртә тормый һәм бик үк соң ятмый торган кеше. (2024)
557484
ху’мус
и. гар. Ногыт боламыгына көнҗет пастасы, сарымсак, зәйтүн мае салып әзерләнә торган ашамлык. Хумус аксымга бай. (2024)
557518
яхшат
и. Берәү турында җәмәгать аңында урнашкан яхшы фикер, уңай репутация; йөз суы. Ата-бабаларыбызның: «Кеше яманатын саткан үзенең яхшатын тапмас», – дигән акыллы сүзләренә дә колак салырга кирәктер безгә. С. Поварисов. Тарала яхшаты һәм бара эше. Безнең мирас. (2024)
557420
мосалла
и. гар. 1) Гадәттә, шәһәр читендә турыпочмаклык формасындагы койма белән уратып алынган, кыйбла ягында михрабы һәм мөнбәре булган, җәмәгать намазлары укыла торган түбәсе ачык корылма; намазгяһ. Мосалла капкасы. Мосаллада бәйрәм намазын уку. 2) Гомумән бина эчендәге яки аерым корылган намаз уку залы, бүлмәсе яки бинасы (аерым бина булганда, гадәттә, манарасыз була). Пәйгамбәребез намазга әзерләнгәч, өеннән мосаллага бара, намаздан кайткан вакытта шул ук юл белән кайтмый, кайту юлын үзгәртә торган була. Дини йолаларыбыз. (2024)
557441
свитшот
и. ингл. Изүе түгәрәк уемлы, озын җиңле, гадәттә мамык трикотаждан тегелгән, кесәсез, капюшонсыз, төймәсез, спорт стилендәге свитер төре. Коллекциядә свитшот, озын итәк, блузка, пальтолар, хәтта балалар өчен комбинезон, костюм, яңа туган балалар өчен конвертларга кадәр бар. Кызыл таң. Егетләргә килгәндә, алар өчен свитшот һәм свитер, футболка бар . Безнең гәҗит. (2024)