text
stringlengths 362
44.2k
| id
stringlengths 47
47
| dump
stringclasses 89
values | url
stringlengths 20
342
| date
stringlengths 20
20
| file_path
stringlengths 125
155
| language
stringclasses 1
value | language_score
float64 0.97
1
| language_script
stringclasses 1
value | minhash_cluster_size
int64 1
221
| top_langs
stringlengths 23
77
| source
stringclasses 6
values |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
КФУның "Уникс" комплексында 29 гыйнварда "Зилант" XVI ачык шәһәр экологик форумы була. Эшләрнең темасы – "Татарстан туфракларын саклау проблемалары". Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбригадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк, диелә әлеге министрлык хәбәрендә.
Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:
- Фәнни-тикшеренү юнәлеше. Докладлар "Флора, үсемлекләр экологиясе", "Фауна, хайваннар экологиясе", "Биоиндикация", "Су проектлары. Гидроэкология", "Аэроэкология", "Аңлы кеше: социаль экология, психология", "Индустриаль экология", "Кеше саулыгы һәм экология" дигән 8 секциядә тыңлана.
- Күләмле оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе). Чыгышларның теманы ачуы, үзенчәлеге, тәэсирлеге, секциядә формалаштырылган төстә тапшырылган сценарий бәяләнә. Номинациядә шәһәрнең һәр районыннан берәр – барлыгы 7 агитбригада катнаша.
- "Татарстанда биологик төрлелекне һәм табигый байлыкларны саклау проблемалары" дигән табигать саклау юнәлеше. Секциядә шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү, кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясау һәм аларга җим салу, сыерчык оялары элү, төрле табигать саклау акцияләре оештыру һәм прочистку канализации үткәрү кебек чаралар, аларда шәхсән катнашу турындагы хисаплар тыңлана.
- Форум темасы буенча агарту-тәрбия юнәлеше. Конкурс стена газеталары, әдәби иҗат (хикәя), плакатлар дигән өч номинация буенча читтән торып катнашлы үткәрелә.
Укучы балаларның интеллектуаль иҗаты өчен шартлар тудыруга, өлкән класс укучылары белән профильле эшләүгә юнәлтелгән бу чара 2001 елдан үткәрелеп килә. Оештыручылары – Казан шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты.
Эшләр 25 гыйнварга кадәр Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә кабул ителә (420061 Казан ш., Космонавтлар ур, 57; тел./факс: 273-48-55). | <urn:uuid:8bfa0d20-95d3-484e-9267-f81ed9d2fc5a> | CC-MAIN-2019-22 | http://belem.ru/node/6174 | 2019-05-25T20:25:10Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232258439.57/warc/CC-MAIN-20190525184948-20190525210948-00279.warc.gz | tat | 0.999938 | Cyrl | 17 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999380111694336} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
2013 нче елның 29 нчы октябрендә педагог-психологлар өчен "Татарстан Республикасы белем бирүне үстерү институты"нда "Наркотикларга каршы профилактика мәсьәләләре буенча педагог-психологларның психологик тестлар һәм коррекцион эшләр алып бару нәтиҗәләрен анализлау"дип аталган республикакүләм семинар-практикум үткәрелде.
Семинар-практикумда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Аппаратының наркотикларга каршы эшне яраштыру бүлеге мөдире Садыкова Р.Г. катнашты.
Семинар-практикумны үткәрү максаты: Effecton комплексы ярдәмендә укучыларны диагностик тикшерүләр нәтиҗәсендә наркоманиягә каршы профилактика мәсьәләләре буенча мәктәптә алып барыла торган профилактик һәм коррекцион эшне камилләштерү.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:8e08328e-8654-4ac9-b496-da0657085bc1> | CC-MAIN-2020-40 | https://belem.ru/node/4593 | 2020-09-28T00:23:01Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600401582033.88/warc/CC-MAIN-20200927215009-20200928005009-00233.warc.gz | tat | 0.998939 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9989393353462219} | belem.ru |
Проект «География» (дәрәҗә IV, әһәмиятлелек уртача)
Бу мәкалә тематикасы «География» википроекты белән бәйле. Аның максаты — темалары буенча География белән бәйле мәкаләләрне төзү һәм яхшырту. Теләсәгез, мәкалә өстендә эшләгез. Шулай ук, проектка кушылырга һәм махсус урында проект турында фикерләшергә дә була.
Проектны бәяләү шкаласы буенча мәкаләнең дәрәҗәсе: төпчек
Уртача
«География» проекты өчен мәкаләнең әһәмиятлелеге : уртача
Фикер алышу битләрендә кешеләр Wikipedia эчтәлегенничек яхшыртырга кирәклеге турында фикер алышалар. Сез бу битне башка катнашучылар белән «Утехт» битенә нинди яхшыртулар кертү турында сөйләшү өчен куллана аласыз. | <urn:uuid:6fc3afdb-bffa-4ef0-8b64-b687401fc9dc> | CC-MAIN-2023-40 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D3%99%D1%85%D3%99%D1%81:%D0%A3%D1%82%D0%B5%D1%85%D1%82 | 2023-09-22T09:35:16Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233506339.10/warc/CC-MAIN-20230922070214-20230922100214-00264.warc.gz | tat | 1.000002 | Cyrl | 68 | {"tat_Cyrl_score": 1.000002145767212} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
1 сентябрьдә мәктәп укучылары өчен онлайн форматта 18 көнлек «Беренче атна Беренчеләр белән» республика марафоны старт алды. Биремнәрне үтәгәндә, катнашучылар бердәм командада эшләү тәҗрибәсе һәм призлар алу мөмкинлеге алачак.
Катнашу кагыйдәләре гади: команда тупларга, биремнәрне үтәргә һәм алар өчен «Другое дело» сервисында баллар җыярга кирәк. Иң күп балл җыйган биш команда «Беренчеләр хәрәкәте»ннән уникаль мерч, ә рейтингта киләсе өч урынны алган командалар - марафон партнерларыннан кыйммәтле призлар алачак.
Проект 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
https://vk.com/gymnas6blog?trackcode=6cbe1387axyTQz_7ILwR0dhAJIunBH0iLZ5...
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:aa42b674-bfdc-41a1-9694-2aca8df4ea4a> | CC-MAIN-2023-40 | https://belem.ru/node/8924 | 2023-09-22T21:13:15Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233506423.70/warc/CC-MAIN-20230922202444-20230922232444-00725.warc.gz | tat | 0.999877 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998773336410522} | belem.ru |
Яномами
Яномами (ингл. Ya̧nomamö, исп. Yanomami, порт. Ianomâmis) - Бразилия-Венесуэла чигендәге 200-250 авылда яшәүче халыклар төркеме. Яномами (нинам, санума, вайка, яномамо) телләрендә сөйләшәләр. Халыкның күпчелеге мәҗүсиләр; христаннар да бар.
Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яномаман телләре дүрт төп юрамадан тора: Нинам, Санума, Вайка, һәм Яномамо теле. Шулай юк күп җирле юрамалар һәм диалектлар бар, шулай итеп төрле авыллардан кешеләр бер-берсен аңлый алмаска мөмкиннәр. Күп лингвистлар Яномаман гаиләсен изолят тел дип саныйлар, ул башка Көньяк Америка телләренә бәйләнеше юк дип фараз итәләр. Телнең каян килеп чыгуы билгеле түгел булып кала. | <urn:uuid:d7115cb7-ea0d-4b59-ab5f-42eb3fc8f8e3> | CC-MAIN-2020-05 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D0%BD%D0%BE%D0%BC%D0%B0%D0%BC%D0%B8 | 2020-01-20T18:08:04Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579250599718.13/warc/CC-MAIN-20200120165335-20200120194335-00459.warc.gz | tat | 0.999425 | Cyrl | 12 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994245767593384} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.
Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынга исәпләнгән яңа "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды.
Сергей Димитриев анда сәламләү чыгышында, балалар бакчасы ачылу - район өчен зур бәйрәм, дип, ул Татарстан җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм районда республика программалары уңышлы гына чынга ашырылуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләрне яңа балалар бакчасы ачылуы белән котлады, ул демографик вазгыять уңай булган Кукмарага кирәк иде, диде. "Районда уңай үзгәрешләр күп. Бүген биредә балалар бакчасы, клуб, ФАП ларга ихтыяҗ бар. Безнең бурыч - авылда яшәүчеләр эре шәһәрләрдәге шартларда яшәсеннәр өчен тырышу. Шуңа күрә без күп санлы программаларын гамәлгә ашырабыз", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Безнең киләчәк - балаларда, быел республикада 75 яңа балалар бакчасы ачылачак - бу рекордлы сан", - дип искәртте.
"Искиткеч балалар бакчасы - безнең балалар кебек матур. Әйдәгез, аларның уңышларына бергәләп куаныйк! Котлыйбыз!" - диде Р.Миңнеханов йомгаклау сүзендә.
Кукмарада "Йолдызлык" балалар бакчасы нәкъ бер ел элек төзелә башлады. Республика бюджетыннан бу максатларга 141 млн сум бүленеп бирелде, дип белдерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына балалар бакчасы мөдире Зөһрә Зинәтуллина. Яңа балалар бакчасын "Созвездие - Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте хөрмәтенә очраклы гына атамаганнар. "Без бу юнәлештә үсеш алачакбыз, безнең барлык мөмкинлекләр һәм кадрлар бар", - диде мөдир.
Аннары Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ФАПны, ремонттан соң ачылган Кукмара табиб йортын һәм балалар тудыру бүлеген карады. | <urn:uuid:d29e115a-f511-4322-8af6-158ec575cfdc> | CC-MAIN-2019-30 | http://belem.ru/node/5841 | 2019-07-22T04:37:20Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195527474.85/warc/CC-MAIN-20190722030952-20190722052952-00079.warc.gz | tat | 0.99997 | Cyrl | 15 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999699592590332} | belem.ru |
Казан татарлары
|Казан татарлары|
Этногенезлары Алтын Урданың Казан олысы җирләрендә үткән (соңрак Казан ханлыгында) дип санала. Этник нигезе төрки (болгарлар, кыпчаклар, һ.б.) халыклары һәм Именьково мәдәнияте (ru) вәкилләреннән тора.
Казан татарлары Идел-Урал татарлары төркеменә керәләр.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу мәкаләне викиләштерергә кирәк.
Зинһар, мәкаләне Википедия кагыйдәләре буенча төзәтегез.
|Казан татарлары-татар халкын тәшкил итүче төп этник группа.Төрки телләренеңкыпчак төркеменә кергән, татар теленәкараган казан диалектында сөйләшәләр.Казан татарларының этник нигезен төрки(болгар,кыпчак һ.б)халыклар,шулай ук имәнкискә мәдәнияте вәкилләре төзи.
Монголлар 1236 елда Идел буе Болгарын яулап алгач,1237,1240 еллардабулып узган болгар баш күтәрүләреннән соң Идел буе Болгары Алтын Урда составына керә.Соңрак, Алтын Урда таркалгач һәм аның урынында бәйсез ханлыклар барлыкка килгәннән соң , болгар җирләрендә Казан ханлыгы төзелә.Болгарларның кыпчаклар,шулай ук өлешчә фин-угор халкы белән кушылуы нәтиҗәсендә казан татарлары халкы формалаша.
Казан татарларының формалашуы XV-XVI гасырларда була.Казан татарлары сан буенча күп, алга киткән икътисад һәм мәдәниятле халык булганлыктан, XIX гасыр ахырына буржуаз милләт буларак тупланалар. Казан татарларының төп өлеше җир эшкәртү белән шөгыльләнә, казан татарлары арасында болгарлардан килгән зәркән сәнгате көчле үсеш алган, шулай ук тире,агач эшкәртү һәм башка күптөрле һөнәрләр булган.Татарларның күпчелек өлеше төрле җирлеһөнәрчелек эше белән шөгыльләнгән. Озак вакытлар дәвамында болгар һәм җирле кабиләләрнең мәдәни элементларыннан төзелгән татар матди мәдәнияте Урта Азия һәм башка өлкәләр халыклары йогынтысын да тойган, ә XVI гасыр ахырыннан – рус мәдәнияте.
Казан һәм Оренбург татарлары Казан ханлыгы Россия көчләре тарафыннан җиңелгән һәм Россия дәүләтенә кушылган вакыттан бирле бик күп татарлар сугыш барышында төркем- төркем булып яулап алынмаган татар өлкәләренә күченделәр. Шул сәбәпле Казан ханлыгында башка яулап алынган урыннарга караганда күбрәк үзгәрешләр булган.
Россия хөкүмәте ризалыгы белән бик күп Казан татарлары элекке яшәү урыннарыннан иркенрәк дип санаган башка өлкәләргә күчкәннәр. Шуңа күрә Оренбург, Тобольск өлкәләренә Казан губернасыннан татарларның күпләп күченүе күзәтелгән. Кая гына күченеп китсәләр дә, казан татарлары үзләренең гореф- гадәтләрен саклап кала алганнар.
Оренбургтагы казан татарларын берничек тә төркемләп күченгән кыргызлар һәм уфа татарлары белән куша алмыйбыз. Җирле оренбург татарлары Оренбургта, Урал елгасы буена урнашкан ныгытмаларга таратылып яшәгән. Ә кайберләре үзләренең бистәләрендә һәм Оренбургтан 18 чакрым ераклыктагы Сакмар елгасы буена урнашкан Каргалы шәһәрчегендә көн итә. Элек- электән үк Уфа шәһәреннән, якын- тирә татар авылларыннан, Казан якларыннан да бик күп качаклар килеп урнаша. Оренбургтагы Исәй өлкәсендә Ичкин инеше буйлап урнашкан, берничә авылны берләштергән җирлек 100 елдан артык яшәп килә.
Оренбургтагы казан татарлары сан ягыннан шул чорда Казанда яшәгән төп татарлардан да артып китә. Казан татарлары исемне үзләренең башкаласы – Казаннан алганнар.Гомумән алганда, оренбург татарлары үзләрен чыгышлары белән Казаннан булган татарлардан, шул исәптән, чит илдән китерелгән төрле буын вәкилләре, бигрәк тә нугай татарлары белән кушылу нәтиҗәсендә килеп чыккан үзенчәлекле халык дип саныйлар.[1]
Карл ВилҺельм Миллер
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Миллер Карл Вильгельм. "Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыклар турында тасвирлама,.." Икенче бүлек. Татар халкы кабиләләре турында. Санкт- Петербург, 1776 ел. (алм.)
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.
Габдрафикова Л.Р. Повседневная жизнь городских татар в условиях буржуазных преобразований второй половины XIX – начала XX века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2013. – 384с.
Габдрафикова Л.Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX – начало XX века). – Казань: Татарское книжное издательство, 2015. – 367 с.
Золотая Орда в мировой истории. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2016. – 996 с.
…Из мурз Горной стороны / под ред. Р.С. Хакимова.– Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 248 с.
История татар с древнейших времен в семи томах. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2002 – 2013.
История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018.
Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 136 с.
Мухамадеев А.Р. Общество и право Волжской Болгарии (VIII – первая треть XIII вв.): монография. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 368 с.
Ногманов А.И. Самодержавие и татары. Очерки истории законодательной политики второй половины XVI – XVIII вв. – Казань, 2005.
Развитие просвещения и педагогической мысли татарского народа: сборник научных трудов, посвященный 190-летию Хусаина Фаизханова. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 160 с.
Сайфетдинова Э.Г. Источники религиозной мысли в Золотой Орде (по материалам произведения «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда алБулгари): монография / отв. ред. И.М. Миргалеев. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. – 164 с.
Салихов Р.Р. Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины XIX – начала XX в. Реформа институтов локальной мусульманской общины. – Казань: Академия наук РТ, 2004. – 260 с.
Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2005. – 191 с.
Суслова С.В. История костюма тюркских народов (этнографическое исследование татарской народной одежды). – Астана, 2011. – 286 с.
Суслова С.В. Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало XX вв.). Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 2000. – 311 с.
Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры: коллективная монография / отв. ред. А.И.Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 388 с.
Татары // Татарская энциклопедия в 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – Т.5: Р-С-Т. - С.569 – 584.
Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. – 192 с.
Татары. 2-е издание, дополненное и переработанное. – Сер. народы и культуры. – М.: Институт этнологии и антропологии им. Н.Н. Миклухо-Маклая РАН, Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2017. – 799 с.
Хакимов Р.С. Традиционный ислам у татар. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2015. – 188 с.
Хакимов Р.С. Хроника тюркско-татарских государств: расцвет, упадок, возрождение. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018. – 364 с.
Этнография Казанского Поволжья. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2017. – 248 с. | <urn:uuid:fca295e8-19fd-4368-a9b4-38137369c677> | CC-MAIN-2021-17 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B | 2021-04-12T20:36:54Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038069133.25/warc/CC-MAIN-20210412175257-20210412205257-00456.warc.gz | tat | 0.999325 | Cyrl | 14 | {"tat_Cyrl_score": 0.9993252754211426} | tt.wikipedia.org |
- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1941)
1906 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Югары Кондрат авылы — 1944 ел.
Милләте буенча татар.
Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен, Татар-башкорт командирлар мәктәбен (Казан, 1926), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү) тәмамлый.
1936–1939 елларда Испаниядә Интернациональ бригада составында сугыша.
Совет-фин сугышында катнаша.
1941 елның 22 июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Новиковның укчы полкы Прут елгасы буенда оборона тота, соңыннан Одессаны, Севастопольне саклый. Приморье армиясендә 109 нчы укчы дивизия белән җитәкчелек итә, бер үк вакытта Севастополь оборона районының 1 нче секторы коменданты була. 1942 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр Кара диңгез флоты һәм Приморье армиясенең Новороссийск ягына чигенешен каплаган гаскәрләр төркеме белән җитәкчелек итә. Отрядның калдыклары иң соңгы булып чигенү омтылышы ясыйлар, әмма аларның катерлары сафтан чыга; тигезсез сугышта күп сугышчылар һәлак була, Новиков әсирлеккә эләгә. Немецларга хезмәт итү турында тәкъдимнәрне кире кага; Хаммельсбург концлагеренда фашистларга каршы яшерен оешма белән җитәкчелек итә. Гитлерчылар тарафыннан Флоссенбург (Германия) лагеренда җәзалап үтерелә.
Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Севастополь шәһәренең бер урамы Новиков исеме белән атала, шул урамда 109 нчы укчы дивизиянең Дан музее урнашкан.
Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000;
Гармаш П.Е. Севастополь: Очерк-путеводитель. Симферополь, 1969;
Моргунов П. Героический Севастополь. М., 1979;
Крылов Н.И. Не померкнет никогда. М., 1984;
Глухов-Ногайбек М.С. Казанский ретро-лексикон. К., 2002.
Автор — Ф.Ф.Гулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:b16387c5-1ae2-4e53-9b4a-2bb965835752> | CC-MAIN-2021-43 | https://tatarica.org/tat/razdely/voennoe-delo/personalii/novikov-pyotr-georgievich | 2021-10-25T21:10:49Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323587767.18/warc/CC-MAIN-20211025185311-20211025215311-00203.warc.gz | tat | 0.999668 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996678829193115} | tatarica.org |
Ибн Баттута
Ибн Баттута (гарәп. أبو عبد الله محمد ابن بطوطة), тулы исеме – Әбү Абдуллаһ Мөхәммәт ибне Абдуллаһ ибне Мөхәммәт ибне Ибраһим әл-Ләвәти әт-Танҗи; (1304 ел, 24 февраль, Танҗәр – 1368 (1369) я 1377, Фәс) – күренекле гарәп сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре. Аның сәяхәте якынча утыз ел буена дәвам итә һәм ул мөселманнар яшәгән күпчелек җирләрдә була.
Эчтәлек
Яшь чаклары һәм беренче хаҗы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ибн Баттута турында барлык мәгълүмат аның сәяхәтнамәсеннән алынган. Бөек сәяхәтче 1304 елның 24нче февралендә Мароккодагы Танҗәрдә дин галиме гаиләсендә туа. Ибн Баттутаның бабалары ләвәтә исемле бәрбәр кабиләсеннән булган. Балачагы турында мәгълүмат бик аз. Мәдрәсәдә укыганлыгы билгеле. Үзе Мәлики мәзһәбеннән.
1325 елның июнь аенда ул хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә таба юлга чыга. Бу юл 16 ай вакыт алырга тиеш була, тик ул өенә 24 елдан соң гына әйләнеп кайта. Мәккәгә ул Төньяк Африка җирләре аркылы бара. Юлбасарлар һөҗүме ихтималы аркасында ул кәрваннар белән бергә йөри торган була. Тунистагы Сфакс шәһәрендә ул беренче тапкыр өйләнә. 1326 елның язында ул, 3500 кмлык юл үткәннән соң, Мисырдагы Александрия портына килеп җитә. Аннары ул Мәмлүкләр идарәсе астында булган Мисырның эченәрәк, Каһирәгә юнәлә. Каһирәдә ул бер ай тирәсе тора. Мисырда сәяхәт итү чагыштырмача хәтәрсез булганга, ул Мисыр буенча йөри.
Мисыр буенча йөрүдән кире Каһирәгә кайтканда ул Мәмлүкләр кулы астында булган Дамаск шәһәренә икенче бер сәяхәткә чыгып китә. Дамаскка таба юлда Хеврон, Иерусалим, Бәйт-Лехем кебек шәһәрләр яткан була. Алар белән дә Мәмлүкләр идарә итә торган була.
Рамазан аен Дамаскта үткәргәннән соң ул Мәдинәгә кадәр 1500 кмлык юл үтә. Дүрт көннән соң ул Мәккәгә юл тота. Хаҗның таләпләрен үтәгәннән соң, өйгә кайтыр урынына ул дөнья буенча сәяхәтен дәвам итәргә карар кыла.
Ибн Баттута сәяхәт итәргә була[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хаҗны тәмамлаганнан соң Ибн Баттута Ирандагы Илханнар дәүләтенә барырга карар кыла. Мәккәдә бер ай торганнан соң ул кәрванга кушылып Месопотамиягә таба юл тота. Якынча 44 көннән соң кәрван Нәҗаф шәһәрендә туктый. Монда Ибн Баттута дүртенче хәлифә Гали ибн Әбү Талипнең каберен зиярәт кыла.
Багдадка кәрван белән барыр урынга Ибн Баттута фарсылар җирләре буенча 6 айлык сәяхәткә чыгып китә. Ул Исфахан, Басра, Шираз кебек шәһәрләрдә була. Шуннан ул Багдадка барып ирешә. Тагын сәяхәткә чыгып китеп, Мосул, Җизрә, Мардин кебек шәһәрләрне күргәннән соң ул кәрванга кушылып тагын Мәккәгә китә.
Көнчыгыш Африка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәккәдә бер я өч ел (төгәл билгесез) торганнан соң ул 1328 (1330)нче елда Мәккәне диңгез белән бәйләүче Җиддә портында көймәгә утырып яр буенча көньякка китә. Ямәнгә барып җиткәч, ул Забит һәм Тагиз шәһәрләрендә була. Аннары ул Европа белән Һиндстан арасындагы сәүдә юлында ятучы Гадән портына бара.
Гадән портында корабка утырып ул Көнчыгыш Африкага юл тота. Монда ул Могадишо, Занзибар, Момбаса, Килва һ.б. шәһәрләрдә була. Аннары ул корабка утырып китеп Оманны һәм Ормуз бугазын күрә. 1330 (1332)нчы елда ул өченче хаҗын кыла.
Византия, Алтын Урда, Анатолия, Урта Азия һәм Һиндстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәккәдә тагын бер ел торганнан соң ул Дели Солтаны Мөхәммәт ибне Тугълук янына барырга була. Һиндстанга баручы берәр кәрванга кушылыр өчен ул башта Генуя корабында Анатолиягә бара. Корабтан ул Аланья шәһәрендә төшә. Аннары ул Конья һәм Кара диңгез ярында урнашкан Синоп шәһәрләрендә була. Кара диңгезне кичеп ул Кырымдагы Каффа шәһәренә (бүгенге Феодосия) килә. Шулай итеп ул Алтын Урда җирләренә аяк баса. Монда ул Әчтерханга баручы Алтын Урда ханы Үзбәкнең кәрванына кушылып китә. Әчтерханга килеп җитәр алдыннан Үзбәк ханның Византиягә бала табарга баручы йөкле хатынын озатучылар белән бергә Византиягә китә. Византиядә ул император Андроник III Палеолог белән күрешә һәм Константинопольдагы София чиркәвен күрә.
Дели Солтанлыгында Ислам ул вакытта ныгып өлгермәгән дин була. Ибн Баттутаны Мәккәдә алган белемнәре булганы өчен казый итеп билгелиләр. Дели Солтаны дәвамсыз һәм үзгәрүчән характерлы кеше булганга, Ибн Баттута бу җирләрдән китәргә карар кыла. Нияте тагын бер хаҗ кылу була. Тик Дели Солтаны аңа Кытай җиренә илче булып барырга тәкъдим итә. Ибн Баттута бу тәкъдимне кабул итә һәм юлга чыгып китә.
Көньяк-көнчыгыш Азия һәм Кытай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытайга барышлый Ибн Баттутаның илчелек төркеменә индуслар һөҗүм итә. Ул төркемнән аерыла, аны талыйлар һәм аның гомере өзелә яза, тик ике көннән соң ул үз төркеме белән кушыла. Аннары алар Кожикоде исемле шәһәргә корабларда баралар. Ибн Баттута ярдагы бер мәчеттә булганда диңгездә давыл куба һәм аларның ике корабы бата.
Буш кул белән кире кайтудан куркып, Ибн Баттута Җамалетдин исемле җирле бер солтан янында тора. Солтан бәреп төшерелгәннән соң Ибн Баттута Һиндстанны калдырып китәргә мәҗбүр була. Кытайга таба юлны ул дәвам итәргә карар кыла, тик башта Һиндстаннан көньяк-көнбатышта урнашкан Мальдив утрауларына сәяхәт кыла.
Мальдив утрауларында тугыз ай торганнан соң ул Шри-Ланка утравына бара. Шри-Ланкада корабка утырып чыгып киткәннән соң ул диңгездә давылга эләгә, аны коткарган корабка пиратлар һөҗүм итә. Аннары ул кире Кожикоде шәһәренә кайта һәм кытай корабына утырып Кытайга таба китә. Бу юлы аның юлы уңышлы була һәм ул Читтагонгта, Вьетнамда, Филиппин утрауларында була, Кытайга барып җитә.
Өйгә кайтуы һәм Кара Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кытайда чакта ул өенә кайтырга уйлый. Кире Мөхәммәт Тугълук янына кайтуның яхшы фикер түгеллеген уйлап, ул тагын Мәккәгә юл тота. Мәккәгә ул Кожикоде, Ормуз бугазы, Илханнар иле аркылы кайта. Дамаскка барышлый ул әтисенең үлеме турында ишетә. Ул вакытта үлем гадәти күренешкә әверелгән була, чөнки дөньяда Кара Үлем канатларын җәйгән була. Мәккәдән ул туган иле Мароккога китә. Юлда барганда ул Сардиния утравына сәяхәт кыла. Танҗәргә кайткач ул берничә ай элек әнисенең үлгәнлеге турында белә.
Андалусия һәм Төньяк Африка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Танҗәрдә берничә көн торганнан соң ул бер төркем мөселманнар белән Ибериянең мөселман өлешенә – Андалусиягә сәфәргә чыгып китә. Гибралтарга янаган Леон һәм Кастилия короле Альфонсо XI дән портны саклау аларның төп нияте була. Тик алар Андалусиягә килеп җиткәндә король чумадан үлгән була. Шуңа күрә Гибралтарга янаган куркыныч кими төшә. Моннан файдаланып Ибн Баттута Валенсия аркылы Гранадага сәяхәт кыла.
Аннары ул кире Африкага, туган иле Мароккога әйләнеп кайта. Чумадан бушап калган Марракеш шәһәренә килә, ул вакытта башкала Фәскә күчерелгән була. Фәстән ул туган җире Танҗәргә әйләнеп кайта. Анда ул Мали мансасы Мусаның бай иле турында зур мәгълүмат ала һәм Малины күреп кайтырга дип яңадан юлга чыга.
Мали һәм Тимбукту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малига ул Сахараны кичеп бара. Ул бу юлны шулай ук кәрванга кушылып уза. Кәрван беренче тукталышын Тагаз шәһәрендә ясый. Баттута язганча, андагы барлык өйләр дә тоздан һәм дөя тиресеннән эшләнгән булган. Барлык авырлыкларны җиңеп Ибн Баттута Малига барып җитә һәм Нигер елгасын күрә. Малиның башкаласы булган бай Тимбукту шәһәрендә 1341 елдан манса булган Сөләйман белән күрешә. Малида ул сигез ай тора.
Рихлә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1354 елның башында Ибн Баттута Фәскә әйләнеп кайта. Үзенең хатирәләрен ул моңарчы Гранадада танышкан Мөхәммәт ибне Җүзәйгә яздыра. Бу хатирәләр кыскача Рихлә الرحلة (Сәяхәт) дип атала. Ул 1355 елда язып тәмамлана. Ибн Баттута Фәстә казый булып билгеләнә. 1368 (1369) я 1377 елда ул Мароккода вафат була.
|Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә.| | <urn:uuid:8fec9a9c-099f-42d4-ad57-21ad599e40cc> | CC-MAIN-2015-35 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%B1%D0%BD_%D0%91%D0%B0%D1%82%D1%82%D1%83%D1%82%D0%B0 | 2015-08-29T06:07:50Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-35/segments/1440644064263.27/warc/CC-MAIN-20150827025424-00224-ip-10-171-96-226.ec2.internal.warc.gz | tat | 0.999989 | Cyrl | 91 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999889135360718} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
90 көндә миллионер булып буламы? Җиденче көн. Үзебезнең көчле якларыбызны барлыйбыз!
Дуслар! Бүген марафонның җиденче көне! Бер атна шулай тиз үтеп тә китте. Рухымны ныгыту, дөрес юлдан баруыма инану атнасы - уңай эмоцияләр тулы атна булды ул! Эшләремне тагын бер кат тагын да төгәлрәк планлаштырып чыга алдым. Максатларым санын тагын да арттырдым, үзем өчен югарырак планкалар куйдым!
Нәтиҗә - соңгы 2 көндә мин 2 килешү имзаладым. Иртәгә тагын бер килешү имзалыйсым бар. Файдалы һәм зур эшләр башкарачакмын!
Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр. Шулай да, Белем.руга офиска кунакка килеп чыга калсагыз, чәй эчә-эчә бу килешүләр турында дусларча сөйләрмен, дип уйлыйм. Ә инде, эшне әле эшләп тапшырмый торып, ни эшләгәнемне һәм моның өчен күпме акча түләгәннәрен әйтми торам.
Барлык 3 проект та информацион технологияләр белән бәйле. Әлеге өлкәдә белгеч булуым һәм татар телен яхшы белүем миңа бу эшләргә алыну мөмкинлеген бирде. Туган телемә рәхмәт! Информацион технологияләргә рәхмәт!
Информатика өлкәсенә мин ничек кереп киттем соң?! Ышанмассыз - әти ни диде, шунда укырга кердем.
9 класста укыганда мин әти-әнидән качып кына Арча педагогия колледжына читтән торып укырга керә алдым (!). Иң яраткан фәнем - математика иде. (Мәктәптә укуның соңгы елларында миңа компьютер дип тә кушамат такканнар иде... :) ) Качып кына имтиханнар тапшырдым. Һәм хат килде - сез укырга килдегез, фәлән-фәлән группада, билгеләрегез барысы да бишле булды, сезне көтәбез дип. Мин сөенә-сөенә әти янына чаптым. Хатны күрсәттем. Әти укып алды да, бер кая да китмисең, без сине каядыр китү өчен үстермәдек, син - картлык көнебездә безнең яныбызда калырга тиешле бала, дип хатны ертып ташлады.
Көн артыннан көн үтте. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Кая укырга керсәм дә барыбер иде. Барыбер авылга кайтасы... Авылда мәктәпкә физика-информатика укытучысы кирәк булыр, дип миңа КДПИның физматына укырга керергә киңәш иттеләр. Медалистлар өчен нибары собеседование гына үткәрәләр иде. Бардым да, көнендә үк укырга кереп тә кайттым. Ул вакытта БДИ кебек куркыныч әйберләр дә юк иде. Үз белемем үзем өчен булды.
Шул рәвешле, биш елдан соң мин авылга "татар мәктәбендә физика-информатика укытучысы" булып кайттым. Авылда укыттым, аннары Казанда гимназиядә белем бирдем, аннары университетта аспирантураны тәмамладым, университетта укыттым, районы мәгариф бүлегендә методист булып эшләдем, министрлыкта зур булмаган бер җитәкче буларак формалаштым... Елдан-ел минем тәҗрибәм арта төште, минем белән беррәттән компьютерлар да камилләштеләр. Һәм менә 2007 елдан башлап мин - үземнең "Белем.ру" дип исемләнгән IT-компаниям директоры!
Минеке кебек шундый тарих һәркемнең үзенеке бар. Һәркемнең үз тормыш юлы, үз профессиясе ихтирамга һәм игътибарга лаек. Сезнең арада танылган журналистлар, укытучылар, хирурглар, юристлар, экономистлар, спортсменнар һ.б. бардыр.
Тагын бер кызыксынуым - инглиз теле. IT-технологияләр өлкәсендә инглиз телен белмисең икән, димәк - син иске технологияләр кулланасың дигән сүз ул...
Шул рәвешле, мин үземнең көчле якларымны һәм (+) киләчәктә үсеш юнәлешләремне берләштереп билгеләп чыктым. Алар:
- IT-технологияләр (програмалау, мобиль технологияләр);
- татар теле, тәрҗемә;
- менеджмент, проектлар белән идарә итү (IT-сферада);
- SEO, SMM, реклама.
- + инглиз теле;
- + экономика, маркетинг.
Иртәгәдән башлап мин әлеге юнәлештә профессиональ эшчәнлегемне бермә-бер камилләштерә барачакмын. Бу темаларны тагын да тирәнрәк өйрәнермен, барлык заманча инструментларны барлап чыгармын. Һәм камилләшермен, камилләшермен!
КИҢӘШЛӘР
1. Әлеге блогны укыган һәркемгә үзегезнең көчле якларыгны язып чыгарга тәкъдим итәм. (Мин әле яхшы итеп чәч ала, керамик плиткалар ябыштыра, матур шигырьләр дә яза беләм. Әмма аларны бу исемлеккә язып тормаска булдым. Егеткә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Болары запаста торсыннар.). Бу юнәлештә тагын да камилләшү өчен сезгә тагын ниләр җитеп бетми? Ниләрне өстәмә рәвештә өйрәнсәгез, бүгенге һөнәрегез тагын да камил, тагын да яхшырак булачак???
Миллионнар эшләү өчен билгеле бер юнәлештә иң-иң оста (конкурентлыкка сәләтле) булу кирәк. Сез дә үз юнәлешегезне сайлап алыгыз һәм бу юнәлештә камилләшә барыгыз. Башкалар сокланып карап торырлык оста булыгыз!
2. Альбом бите алыгыз, аның бер читенә фотогызны куегыз. Һәм портфолио язып чыгыгыз. 3 айдан соң, бер дә булмаганда 1 елдан соң сезгә нинди сыйфатлар хас булачак?! Әлеге моментта сезгә хас булмаган, әмма сез үзләштерергә теләгән сыйфатлар язылган булсын анда. (Мәсәлән, минем Python программалау телен камилрәк беләсем килә, мин үз портфолиома бу сыйфатны да язып куйдым). | <urn:uuid:5d147347-b851-45d7-b293-71b7679a71ed> | CC-MAIN-2019-51 | http://belem.ru/node/7320 | 2019-12-08T08:02:26Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540507109.28/warc/CC-MAIN-20191208072107-20191208100107-00473.warc.gz | tat | 0.99999 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999903440475464} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яңа федераль дәрәҗәдәге университетка әйләнгәч, Казан дәүләт университетында фундаменталь медицина, галәм, инженерлык факультетлары барлыкка киләчәк, төбәк белеме киңрәк, ягъни татар халкы тарихы һәм мәдәниятеннән тыш, Идел буе төбәгендә яшәүче җирле халыкларның башкалары да өйрәнеләчәк, урбанистика мәсьәләләрендә нәрсә дә булса булачак, Педагогика (яки укытучылар) институты, Икътисад институты һ.б. барлыкка киләчәк. Казан дәүләт университетының Чаллыдагы филиалы исә Идел буе федераль университет составындагы институт дәрәҗәсенә үзгәрүе мөмкин.
Шушы федераль университет составында Татар филологиясе һәм тарихы институты яки бүтән исемдә институт булачак. Моның өчен Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты хәзерге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына күчереләчәк һәм андагы шушы юнәлештәге факультетлар белән кушылачак, аңлашыла ки, аның фасадындагы хәзерге атамасы да үзгәрәчәк. Моннан тыш, шуларга Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбия һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты кебек фәнни учреждениеләрне кушу турында да сүз бара.
«Чыннан да, техник уку йортларында рус филологиясен Казан дәүләт университеты укытучылары барып укытып йөри икән, нишләп әле андый юнәлешне гуманитар югары уку йортларына гына кайтарып калдырмаска. Бик күп уку йортларында юриспруденция, икътисад белгечлекләре буенча белем бирелә, ә әйбәт юристлар белән яхшы икътисадчыларга кытлык әле дә сизелә, димәк, аларны әкренләп «бер кул»га берләштерү отышлы, әйтик, юристлар әзерләү буенча Казан дәүләт университетының 200 еллык тәҗрибәсе бар», - дип, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов югары белем бирүдә гуманитар фәннәр буенча федераль университетлар, инженерлык юнәлешлеләр буенча илкүләм (национальный) университетлар эшләргә тиешлеге хакында бүген «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матубгат конференциясендә басым ясап әйтте. Болардан тыш, һәр югары уку йортының белем бирү буенча үз программасы бар, федераль бюджеттан аларга кайчак бер үк төрле программалар өчен акча бирелә, федераль университетка берләштерелгәч, бюджет моннан ота гына, дип саный М.Сәлахов.
Хәзерге вакытта 3-4 ел бакалавриат буенча фундаменталь белем бирелсә, монда артык зур үзгәреш булмаса да, алга таба 2015 елларга магистратура һәм аспирантура берничә тапкырга артачак һәм анда эш элиталы кадрлар әзерләүне максат итеп оештырылачак, диде ректор. Яңа статустагы Казан дәүләт университетының максаты: белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү һәм яңа мөмкинлекләргә ия сәләтле белгечләр әзерләү.
Искәртеп үтәбез: Идел буе федераль университеты булдыру өчен бюджеттан баштагы 5 елга 7,5 млрд. сум кадәр сумма бүлеп биреләчәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru | <urn:uuid:addc50c1-4b35-4813-b733-693be22a4853> | CC-MAIN-2021-39 | https://belem.ru/node/2067 | 2021-09-19T11:44:38Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780056856.4/warc/CC-MAIN-20210919095911-20210919125911-00477.warc.gz | tat | 0.999936 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999363422393799} | belem.ru |
Ладду
Ладду (laḍḍū, lāḍḍū) - Һиндстан субконтинентыннан сфера формасындагы татлы ашамлык. Ладдулар он, гһи маеннан/ак майдан/үсемлек маеннан һәм шикәрдән ясала, шулай ук рецептка карап башка ингредиентлар өстәлергә мөмкин, мәсьәлән вакланган чикләвекләр яки киптерелгән йөзем. Аларны еш фестивальләрдә яки дини чараларда әзерлиләр.[1][2]
Составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ладду өчен еш кулланыла торган оннарга грам оны (бәрән ногыты оны), бодай ярмасы оны һәм уылган кокос керә. Болар шикәр һәм башка тәмләткечләр белән кушыла, гһи менда пешерелә һәм шар формасы итеп ясала. Кайбер ладду рецептлары Аюрведа медицинасы ингридиентларын кулланып ясала, шуларга пажитник ладдусы, күпбөртеклеләр һәм гуммиарабик ладдусы керә. Ладдуларга еш пестә (фисташка) чикләвекләре һәм бадәм (миндаль) чикләвеге кебек чикләвекләр салына.
Бунди ладду[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бунди ладду яки Бундиар Ладду бенгаль грам оны Бесан нигезендәге бундидан ясала.[3] Аны еш Ракша Бандһан һәм Дивали фестивальләрендә тәкъдим итәләр.
Мотичур ладду яхшы сыйфат бундидан ясала, шарлар кечкенә һәм гһи мае яки үсемлек мае белән пешерелә. Бу ладду өчен рецепт төньяк Һиндстаннан килеп чыккан, шулай да, ул хәзер бөтен Һиндстан субкыйтгасы буйлап популяр.
Бесан ладду[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бесан ладду грам оны (бәрән ногыты яки грам оныннан), шикәрдән һәм гһи маеннан ясалган татлы ризык. Бесан гһида алтынсу-көрән һәм чикләвек исе белән булганчы кыздырыла. Соңыннан аңа шикәр өстәлә. Тәм буенча бу кушылмага пестә чикләвеге (фисташка) кисәкләре дә өстәлә. Шуннан соң шул кушылмадан татлы шарлар ясала. Төрелгән килеш ул озак саклана.[4] Аны Һиндстанда еш фестивальләрдә, гаилә чараларында һәм дини вакыйгаларда тәкъдим итәләр.
Кокос ладдусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төрле кокос ладду рецептлары бар. Аның иң иртә формасы Нарайл Накру Чола Империясе чорына карый, ул вакытта ул экспедицияләрендә яхшы уңыш символы буларак сәяхәтчеләр һәм сугышчылар өчен төрелгән татлы ризык булган.[5]
Педһа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Педһа (крем шарчыклары) Һиндстан суб-кыйтгасында популяр десерт булып тора, ул Кһоадан ясала (парга әвердерелеп сөт каты калдыкларыннан) ясала. Һиндстанда Һинд дине тарафдарлары арасында ул еш Ходайларга тәкъдим итәр өчен пешерелә.[6][7]
Бодай ярмасы яки Рава Ладдусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ашарга яраклы сумала белән ладду[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һиндстанда, бу еш балаларын имездерүче аналарга бирелә, чөнки ул сөт эшләп чыгарырга ярдәм итә.[9][10] Ладдулар Маратхи телендә Динкаче ладу һәм Һинди телендә Гонд ка ладду дип аталалар. Төп ингридиент булып гуммиарабик тора, ул Бабһул агачыннан җыела. Башка ингридиентларга кокос, бадәм чикләвекләре, кэшью чикләвекләре, хөрмә, мускат чикләвеге һәм кардамон, мәк орлыклары, гһи мае һәм шикәр кебек тәмләткечләр керә.[11] Альтернатив күп-бөртеклеләр рецептта берникадәр сумала бөртеклеләр һәм ногыт борчаклары оннары (мәсьәлән, бесан, урид, раги (Маратхи телендә начани) һәм бодай оны белән алыштырыла.[12]
Солы ладдусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Солы ладдусы традицион татлы ризыкның юрамасы булып тора.[13] Бу ладду кыздырылган сезам орлыклары, солы, чикләвекләр кушылмасы, яшел кардамон пудрасы һәм чистартылмаган пальма шикәре белән пешерелә. Рецептта кулланылган башка өстәмә рецепт булып кһойя тора.[14]
Башка төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ладду күп төрле бөртеклеләр, ногыт борчаклары яки орлыклардан ясалырга мөмкин. Кайбер популярларга кыздырылган бодай оны, амарант, кресс-салат орлыклары белән ясалганнары керә.[15] Тәңгәл килгән рәвештә пажитник орлыклары, һәм арахис.[16]
Дөнья рекорды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иң зур бер ладдуның авырлыгы - 29,465 кг һәм ул 2016 елның 6 сентябренда Һиндстанда, Андһра Прадешта, Тапесварамда PVVS Mallikharjuna Rao (India) тарафыннан ирешелгән булган.[17] Ладду традицион Бунди рецепты буенча ясалган булган. Ингредиентларга гһи мае, чистартылган үсемлек мае, кэшью чикләвекләре, шикәр, бадәм чикләвекләре, кардамон һәм су кергән.
Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ладду еш фестивальләр яки гаилә чаралары өчен ясала, мәсьәлән Һинд туйларына яки Прасад буларак Һинд дине гыйбадәтханәләрендә бирелә, бигрәк тә Андһра Прадешта Венкатешвара Гыйбадәтханәсендә, ул Тирупати Ладду исеме астында мәшһүр. Шулай ук кайбер Мөселман җәмәгатьләрендә традицион Гыйд-уль-фитр дессерты буларак тәкъдим ителә.
Махараштра кухнясында сәфәр провизиясе максатлы ладдулар өчен традицион рецептлар бар.
Мәдәни сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сезам Урамы "Rakhi Road" эпизодында ладдулар сайлап алынгын Һиндстан дессерт рецепты буларак искә алына. Элмо ладдулар ясый торган итеп һәм Һинд Ракхи фестивале бәйрәм итүе өлеше буларак итеп сурәтләнгән.[18]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Sweet shops make hay in Diwali shine, The New Indian Express (2013-10-31). 17 гыйнвар 2019 тикшерелде.
- Sangeetha Devi Dundoo. As good as home, The Hindu (2013-10-31). 17 гыйнвар 2019 тикшерелде.
- Krondl, Michael (2011). Sweet invention a history of dessert (1st ed.). Chicago, Ill.: Chicago Review Press. p. 17. . https://books.google.com/books?id=Dt0RErSFvE8C&pg=PP17.
- Collingham, Lizzie (2007). Curry : a tale of cooks and conquerors. Oxford: Oxford University Press. p. 105. . https://books.google.com/books?id=Q2rRCwAAQBAJ&pg=Pg105.
- Madhulika Dash (16 October 2004). Food Story: The journey of ladoo from a medicine to the much-loved Indian sweet. The New Indian Express.
- Kumar, K.R.. "Packaging Aspects of Milk & Milk Based Products". Plastics in Food Packaging. Mysore, India: Central Food Technological Research Institute. p. 198. http://icpe.in/Plastics%20in%20Food%20Packaging/pdf/11-Final.pmd.pdf.
- Sanjeev Kapoor. Mithai. Popular. . https://books.google.com/books?id=pWG6myyY_okC&pg=PT37.
- Kachru, Braj B. (Editor); Bhatia, Vijay (2006). The handbook of world Englishes (2. print. ed.). Malden, Mass.: Blackwell. pp. 395–396. . https://books.google.com/books?id=PpeXINCnDbIC&pg=PA395.
- Kajale, Neha, et al. "Effect of traditional food supplements on nutritional status of lactating mothers and growth of their infants." Nutrition 30.11 (2014): 1360-1365.
- (2012) «Traditional Herbal Care of Human Health in Jaunpur (U.P.)». Indian J. L. Sci. 1 (2): 61–65. Проверено 13 April 2016.
- Dinkache ladoo, Gund ladoo, Gond Ladoo, Gond Ka Laddu.....Easy Recipes on CuisineCuisine.com. 11 April 2016 тикшерелде.
- Naidu, Bhargavi G., Kirti J. Shirke, and Anuradha Shekhar. "Research Paper Open Access." (2012).
- Lizzie Collingham. Curry: A Tale of Cooks and Conquerors. Vintage. . https://books.google.co.in/books?id=5XVjpITKrykC&printsec=frontcover&dq=laddu+recipe&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiV-brU9eLfAhUDto8KHds8BQ0Q6AEISjAG#v=onepage&q=laddu&f=false.
- Калып:Cit web
- Shwetha Y., 2014. Therapeutic Effect of Garden Cress Seeds on Diabetics and Hypertensive Subjects (Doctoral dissertation, University of Agricultural Sciences GKVK, Bangalore).
- Pathak, Sarita Srivastava, Sema Grover, P., 2000. Development of food products based on millets, legumes and fenugreek seeds and their suitability in the diabetic diet. International journal of food sciences and nutrition, 51(5), pp. 409-414.
- http://www.guinnessworldrecords.com/world-records/largest-laddu-(individual)
- Episodes. Sesame Workshop. 3 February 2018 тикшерелде.
- 6,300 kg Tapeswaram laddu creates record. The New Indian Express. Express Network Private Limited. 27 September 2012 тикшерелде.
- Bhandari, Aparita. Bollywood veteran Sridevi returns in English Vinglish (en-CA), The Toronto Star (4 October 2012). | <urn:uuid:b881b115-7621-42e8-bb85-e8cc4e5e0a8f> | CC-MAIN-2021-17 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D0%B0%D0%B4%D0%B4%D1%83 | 2021-04-16T21:21:53Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038089289.45/warc/CC-MAIN-20210416191341-20210416221341-00408.warc.gz | tat | 0.997735 | Cyrl | 14 | {"tat_Cyrl_score": 0.997735321521759} | tt.wikipedia.org |
Һокинг нурланышы
Һокинг нурланышы (инглизчә Hawking radiation) — кара тишек тарафыннан элементар кисәкчекләрне (күбесенчә фотоннарны) нурландыру фараз ителгән процессы. 1974 елда Стивен Һокинг кара тишек нурланышын фаразлый, аның хөрмәтенә күренеш аталган, шулай ук Якоб Бекенштейн кара тишекнең чикләнгән, нульсез температурага һәм энтропиягә ия булуын күрсәтә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1973 елда Яков Зельдович һәм Алексей Старобинский Стивен Һокинг белән Мәскәүдә очраша һәм квант механикасының билгесезлек мәсләге буенча әйләнә торган кара тишекләр кисәкчекләрне таратырга тиешлеген күрсәтә.
Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кара тишек нурланышы - квант күренеше. Квант туннель эффекты ярдәмендә кисәкчекләр потенциаль киртәләрдән уза алалар.
Тышкы көчләр кырында әлеге флуктуацияләр торышы үзгәрә һәм шактый югары көчләр тәэсирендә вакуумнан кисәкчек-антикисәкчек парлары барлыкка килә ала. Бу процесслар кара тишекнең вакыйгалар офыгы янында (ләкин тышта) баралар.
Әлбәттә, энергия саклану кануны буенча "һичнәрсәдән" реаль кисәкчекләр хасил була алмыйлар, чөнки виртуаль кисәкчекләр реаль кисәкчекләргә әверелдерү өчен кимендә E=2mc2 энергиясе кирәк. Шуңа күрә виртуаль кисәкчекләрне аеру өчен кара тишек нәкъ әлеге энергияне сарыф итә, нәтиҗәдә кара тишек туры килүче масса югалта.
Аеру процессы нәтиҗәсендә вакыйгалар офыгына якындагы беренче кисәкчек реаль кисәкчеккә әверелеп кара тишеккә төшә, ә икенче кисәкчек реаль кисәкчеккә әверелеп Галәмгә таратыла, нәкъ шушы кисәкчек Һокинг нурланышын булдыра. Исәпләүләр буенча кара тишеккә бер кисәкчек төшкәнгә карамастан, кара тишек массасын югалта. Шулай итеп, кара тишек кисәкчекне тарата һәм массасын югалта. Озак вакыттан (триллион елдан соң) кара тишек нурланышка әйләнеп юкка чыга.
Әлеге фараз буенча кара тишекнең нурланышы җылылык спектрына ия (массасыз кисәкчекләр өчен). Димәк кара тишекнең нурланышына билгеле температура белән тасвирлап була:
Кара тишекнең нурланыш спектры (ешлыклар буйлап бүленеше) кара җисемнең нурланышныкына тиң икән.
Каршылыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге процесс кайбер фәнни проблемалар тудыра, мәсәлән кара тишектә мәгълүмат юкка чыгуы проблемасы. Ләкин бу проблема квант гравитациясе уңышлы теориясе булмавы белән аңлатыла. Квант гравитациясе кайбер теорияләре Һокинг нурланышы булмавын фараз итә.
Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кайбер кешеләр Зур адрон коллайдерында кара тишекләр хасил була һәм Җиргә яный ала дип куркалар. Ләкин теоретик хасил булган кечкенә кара тишекләр тиз генә нурланышка әйләнеп юкка чыгалар. Теория буенча тик фәза-вакытның өстәмә үлчәмнәре һәм кечкенә арадагы көчле гравитация булган очракта Зур адрон коллайдерында кара тишекләр хасил була ала.
- Һокинг нурланышы фаразында сингуляр реактор идеясе нигезләнә. Сингуляр реакторда микроскопик кара тишекләр булдырыла һәм аларның нурланышы - энергия чыганагы булырга мөмкин.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Hawking S. W. Black hole explosions? // Nature. — 1974. — Vol. 248. — P. 30—31.
- Hawking S. W. Particle creation by black holes // Communications in Mathematical Physics. — 1975. — Vol. 43. — P. 199—220.
- Brout R., Massar S., Parentani R., Spindel Ph. A primer for black hole quantum physics // Physics Reports. — 1995. — Vol. 260. — P. 329—446.
- Helfer A. D. Do black holes radiate? // Reports on Progress in Physics. — 2003. — Vol. 66. — P. 943—1008.
- Robertson S. J. The theory of Hawking radiation in laboratory analogues // J. Phys. B: At. Mol. Opt. Phys. — 2012. — Vol. 45. — P. 163001.
- http://spacegid.com/izluchenie-hokinga.html Излучение Хокинга | <urn:uuid:cadca502-5713-47c8-b8ac-04113740e971> | CC-MAIN-2020-16 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%BA%D0%BE%D0%BA%D0%B8%D0%BD%D0%B3_%D0%BD%D1%83%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D1%8B%D1%88%D1%8B | 2020-03-28T22:31:04Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585370493120.15/warc/CC-MAIN-20200328194743-20200328224743-00440.warc.gz | tat | 0.999779 | Cyrl | 18 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997794032096863} | tt.wikipedia.org |
Кыйммәтле кәгазьләр базары
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
кыйммәтле кәгазьләр тарихы күп буалы. Ул XV—XVI гасырларда туа. Илден хөкүмәте казнала дефицитны каплау өчен хөкүмәт кыйммәтле кәгазьләр чыгара башлый, аны эчке һәм чит ил базарларында урынлаштыра. Иң беренче биржа 1556 елда Антверпен шәһәрендә туа. XVI гасырда сәүдә мнәсәбәтләр эволюциясе мая базарны тудыра.
1592 елда фонд биржалары махсус оешмалар дип үзгәртелә.
Россия биржасы тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1992 ел. "Мәскәү биржасы" оештырыла. АҖ Россиядә һәм Азат Илләр Берлеге дәүләтләрдә иң эре биржасы. Мәскәү биржасында көн саен 700 күчү оешмаларнын акцияләр буенча торглар бара. Алар арасында: 2-се тулаем генерирлау компаниясе (ОК-2), Ерак-көнчыгыш энергетик компаниясе, Башнефть, Россия челтәре, Россия Саклык Банкы, Транснефть, Фән элемтә, Русгидро, Интер РАО ЕЭС, Мечел һәм башкалар 100 трлн. сум гомуми капитализация белән.
- 1996-1997 еллар. Шәхси кыйммәтле кәгазьләр сату башлана.
- 1998 ел, Россиядә августта икътисад кризисы
- 1999 ел. Листинг оештыруы сәбәпле Россия кыйммәтле кагыззары дөньяда хакы иң котырган кәгазьләр дип санала
- 2000 ел Mäskäw bankara valüta birjasında облигацияләр оештырыла (Внешторгбанк, Гута-банк, Кредит Свисс Ферст Бостон Сума и һ.б.).
Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Классификация ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кыйммәтле кәгазьләр хәрәкәте буенча
- Кыйммәтле кәгазьләр тр буенча (облигацияләр, акцияләр, дәүләт займнары һ. Б.)
- Башка буенча күрсәткечләр | <urn:uuid:392af8b9-85a1-4d2e-bf54-a158ba4a3406> | CC-MAIN-2022-40 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%8B%D0%B9%D0%BC%D0%BC%D3%99%D1%82%D0%BB%D0%B5_%D0%BA%D3%99%D0%B3%D0%B0%D0%B7%D1%8C%D0%BB%D3%99%D1%80_%D0%B1%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D1%80%D1%8B | 2022-09-28T22:52:21Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335286.15/warc/CC-MAIN-20220928212030-20220929002030-00220.warc.gz | tat | 0.999923 | Cyrl | 23 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999226331710815} | tt.wikipedia.org |
- РУС
- ТАТ
дин эшлеклесе
1756 ел, Оренбург губернасы, Уфа провинциясе Солтанай авылы — 1824 елның 17 июле, Уфа, хәзерге БРның Кырмыскалы районы Атҗитәр авылында җирләнә.
Каргалы бистәсе, Оренбург, Бохара һәм Кабул шәһәрләре мәдрәләрендә укый.
1777 елда туган ягына кайта.
1785 елдан Оренбург чик буе миссиясендә ахун, 1788 елдан Уфа Дини Мөхәммәди Канун Җыены мөфтие була. Аны төбәк филиаллары булган Үзәк мөселман коллегиясенә әйләндерү, дөньяви фәннәр укытыла торган дини уку йортлары челтәре булдыру проектлары авторы. Каргалыдагы мәдрәсәләрне үзәкләштерелгән системага берләштерә.
Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтен (хәзерге Башкортстан территориясендә, Урта Азия еллардаүләтләрендә һәм Кавказда) үткәрүдә активлык күрсәтә.
Медаль белән бүләкләнә.
Азаматов Д.Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в конце XVIII — XIX вв. Уфа, 1996;
Хабутдинов А.Ю. Российские муфтии: От екатерининских орлов до ядерной эпохи (1788–1950). Н.Новгород, 2006;
Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М.–Н.Новгород, 2009.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:9c9d59cd-f8b2-49b5-a724-dbc6420401a7> | CC-MAIN-2023-23 | https://tatarica.org/tat/razdely/religiya/islam/personalii/husainov-muhammadzhan | 2023-06-09T05:40:45Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224655247.75/warc/CC-MAIN-20230609032325-20230609062325-00052.warc.gz | tat | 0.999383 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9993829131126404} | tatarica.org |
Татар һәм башкорт театр сәнгатьләренең тарихында күренекле урын алып торган шәхесләрнең берсе – Мөхтәр Мутин. Аның язмыш юлы Казан һәм Уфа арасында үткән. Ул — беренче трагик, милли театрны Көнбатыш драматургиясе белән баетучы, Гамлетны уйнаган беренче татар кешесе һәм фаҗигале язмыш иясе…
Мөхтәр Исхак улы Мутин Тукай, Әмирхан, Кариевлар белән бер елда, 1886 елның 2 гыйнварында дөньяга килә. Ул тумышы белән Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Такталачык авылыннан була. Хәзер ул җирләр Актаныш районына карый. Мутиннар – борынгы дворян нәселе. Алар арасыннан төрле өлкәләрдә үз эзен калдырган шәхесләр чыккан. Мәсәлән, Илдархан Мутин (1888 – 1938). Ул башкорт милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Башкортстан хөкүмәте әгъзасы булган.
Мөхтәр 1902 елда Бәләбәй училищесын тәмамлый. Шәһәр гимназиясендә укыганда ук ул театр сәнгате белән кызыксына башлаган. Ләкин бу өлкәгә кереп киткәнче, аңа бераз башка юнәлештә хезмәт куярга туры килә: 1906 – 1908 елларда ул Уфада урнашкан Ырынбур мөселман диния нәзаратендә бухгалтер булып эшли. 1908 елдан исә ул сәхнәгә чыга.
1912 елга кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасы эшли башлагач, шул берләшмәдә эшли башлый. Ә өч елдан соң Ырынбурда «Ширкәт» исемле яңа труппа барлыкка килгәч, шунда күчә һәм труппаның төп артисты һәм режиссерына әйләнә.
Ватандашлар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 1, 2 һәм 5 нче гаскәрләрендә фронт театрларында уйный. 1918 елның декабрь азакларында М.Мутин Казанга килә һәм Татар драма артистлары труппасына урнаша. Аның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актерлык һәм режиссерлык эше – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле.
1919 елда Уфадагы Үрнәк татар-башкорт театры актеры. 1920 елда ТАССР оешкач, Мәгариф халык комиссариатының театр бүлеге белән җитәкчелек итә, Беренче татар театрында уйный һәм аның режиссеры була, Беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли, 1922 – 1924 елларда Башкорт драма театрының баш режиссеры вазифасын үти. 1924 – 1937 елларда Татар академия театры һәм Башкорт драма театры актеры һәм режиссеры.
1937 елның 24 апрелендә аны кулга алалар. 19 сентябрьдә исә «троцкист оешмасында катнашучы» буларак гаепләнә һәм 10 елга иректән мәхрүм ителә. 4 елдан соң, 1941 елның 3 июлендә Магадан өлкәсендә һәлак була. Аны 1963 елда гына аклыйлар.
1926 елда Мөхтәр Мутин «Татар театры» дигән китап яза, монда ул татар театры тарихына кагылышлы материалларны туплый. Шул ук елны аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Мөхтәр Мутин беренче татар һәм башкорт трагик актеры буларак кадерле. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Мутин башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.
текст: Айдар Шәйхин
фото: bashdram.ru, tatar-ile.livejournal.com | <urn:uuid:6fed7124-e427-4725-9262-24cc4ea0440d> | CC-MAIN-2022-40 | https://giylem.tatar/archives/1149 | 2022-09-26T00:02:13Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030334620.49/warc/CC-MAIN-20220925225000-20220926015000-00075.warc.gz | tat | 0.999917 | Cyrl | 33 | {"tat_Cyrl_score": 0.999916672706604} | giylem.tatar |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде – 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак...
Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланган иде. Тик аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булмады әле. Бу чараны декабрь аенда конкурсның икенче этабы җиңүчеләре белән беррәттән бүләкләргә ниятлиләр.
Чемпионнар артканнан-арта
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә башлаган бу чара көннән-көн яңа үрләр яулый. Соңгы өч елда республикада "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Татарстанда белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм күрсәтүе федераль дәрәҗәдәге түрәләрне дә шаккаттыра.
"IT-чемпион-2015" бәйгесенең беренче этабында исә Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде. Аларның барысы да 1-11 сыйныф укучылары. Аеруча күп балл җыйган районнарга килгәндә, Аксубай, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнары укучыларын билгеләп үтеп була.
Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк – 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына да аларның 63,3 мең татарстанлыны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәткәнлекләре мәгълүм. Бу этапта Теләче, Арча, Тукай һәм Балтач районнары аеруча актив икән.
"30 ноябрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Бу – конкурс барышында иң күп балл туплаган яшүсмерләр. Шул ук вакытта укучылар үз балларын истәлекле бүләкләргә дә алыштыра ала. Болар – рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, хәтта мәктәп формасына кадәр бар", - дип ассызыклый оештыручылар.
Укучылар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша
Хәтерләсәгез, 2015 елның 1 сентябреннән "IT-чемпион" бәйгесендә яңа номинация игълан ителде. Хәзер бу мәртәбәле бәйгедә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала. Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр.
"Икенче-өченче урын яулаган затлар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә менә 4-6 урын алган кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел", - дип белдерәләр конкурсны оештыручылар.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрь көнне уздырылачак. | <urn:uuid:704fb81a-6080-40a5-b6d9-847e388a104c> | CC-MAIN-2021-39 | https://belem.ru/node/6041 | 2021-09-24T09:52:58Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057508.83/warc/CC-MAIN-20210924080328-20210924110328-00053.warc.gz | tat | 0.999989 | Cyrl | 32 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999892711639404} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әлеге республикакүләм (региональ) турнир «ICL-КПО ВС» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде күп еллар дәвамында оештырылып килә. Оештыру эшләренә быел Казан дәүләт университеты белән А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты да кушылды. Шуңа күрә 5-6 апрельдә әлеге конкурс КДТУның 7нче бинасында оештырылачак (Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 55).
Турнирда Татарстан Республикасы мәктәпләре (гимназияләре, лицейлары һ.б.) укучылары, вуз студентлары катнашырга хокуклы. Турнирда командалар гына катнаша ала. Команда 3 кешедән торырга тиеш һәм ул бары тик бер үк мәктәп эчендәге укучылардан яисә факультет эчендәге студентлардан гына оеша ала. Җыелма командалар билгеле бер таләпләргә туры килгәндә генә оештыру комитеты рөхсәте булганда катнаша ала. Җыелма командалар Россиянең башка регионнарындагы студентлар (укучылар) тарафыннан да төзелергә мөмкин. Турнир ахырында шәхси урын билгеләнми, бары тик командаларга гына урын бирелә.
Турнир ике өлештән тора (тренировка өлеше һәм конкурс үзе). Һәр командага бер компьютер бирелә. Тренировка өлешендә командаларга 3-4 сәгать эчендә 6 дан алып 12 гә кадәр мәсьәлә бирелергә мөмкин, төп өлешендә мәсьәләне чишү өчен 5 сәгать бирелә. Әлбәттә, конкурсның төп өлешендәге мәсьәләләр инде катлаулырак һәм игътибарны күбрәк җәлеп итүне сорый. Жюри конкурска бирелгән вакытны кирәк чакта озынайта да ала.
Мәсьәләләрнең җаваплары алдан жюри төзегән тест программалары ярдәмендә кыска арада тикшерелә алалар. Әлеге тестлар программаның җавапны никадәр тиз чишүен дә билгеләргә сәләтле. Төп турда иң күп балл җыйган команда беренчелекне яулый. Бер үк санда балл җыйган очракта мәсьәләне чишүгә киткән вакытка игътибар бирелә.
Турнирда катнашу өчен сайлап алу турнирын узарга кирәк.
Барлык сораулар белән оештыру өчен җаваплы түбәндә күрсәтелгән кешеләргә шалтырата аласыз:
Артамонов Анатолий Викторович, e-mail firstname.lastname@example.org, тел. (843) 272-81-71;
Хафизова Светлана Фердинант кызы, e-mail email@example.com, тел. (843) 279-51-16. | <urn:uuid:a36e82bd-e6c6-4262-817b-c0a8dc2fa0b2> | CC-MAIN-2020-16 | http://belem.ru/node/217 | 2020-03-28T09:47:12Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585370490497.6/warc/CC-MAIN-20200328074047-20200328104047-00425.warc.gz | tat | 0.999776 | Cyrl | 7 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997757077217102} | belem.ru |
Алар еш кына кешеләрне үз-үзләрен яклау максатларында чага.
Россиянең күпчелек төбәкләрендә еланнар активлыгы язын башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә. Еланның беренче булып һөҗүм итмәвенә һәм һәрвакыт шуып китәргә тырышуына карамастан, аны борчыган кеше чагудан иминиятләштерелмәгән. Татарстанда нинди еланнар яшәве һәм кеше өчен нинди куркыныч тудыруы турында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов сөйләде.
Республикада дүрт төрле елан яши: гади һәм дала кара еланы, гади тузбаш һәм гади медянка. Кеше өчен бары тик ике төрле агулы елан — гади һәм дала кара еланы гына куркыныч тудыра, аларның чагуы үлемгә китерергә мөмкин.
«Гади елан урман биотопларында һәм ачык киңлекләрдәге сулыкларда яшәүне өстен күрә. Шунда ук гади тузбашны да очратырга мөмкин, ләкин ул кеше өчен куркынычсыз. Дала кара еланы Спас районында Болгардан ерак түгел очрый. Безнең төбәктә медянка сирәк очрый, ул ылыслы урманнарда, урман һәм тау битләрендә яши, кәлтәләрне аулый «, — дип уртаклашты эксперт.
Гади һәм дала кара еланы, шулай ук медянка Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, шуңа күрә аларны аулау, аларга зарар салу тыела.
Еланнар барыннан да ешрак үз-үзен яклау максатларында кешеләргә һөҗүм итә. Никах чорында алар гадәттәгегә караганда активрак, шуңа күрә хәзер кешеләргә сак булырга кирәк.
«Хәзерге вакытта еланнарның никах сезоны тәмамлана. Май ае шактый эссе булганга, аларның активлык сезоны иртәрәк башланды. Әгәр җәй салкын булса, аларның активлыгы, әлбәттә, кимер. Ләкин икенче яктан шуны аңларга кирәк, артык эссе җәй дә рептилияләр өчен һәрвакытта да уңайлы түгел, аерым алганда, безнең кара елан өчен. Алар караңгыда яшәү рәвешенә күчә: иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, температура аларга уңайлырак булганда, активлашлар. Димәк, көндез еланнарны очрату авыр булачак «, — дип билгеләде зоолог.
Белгеч әйтүенчә, елан белән очрашканда паникага бирелергә кирәкми, бары тик янынан узып китәргә генә кирәк. Өстәвенә, еланны тотарга яки аңа зыян китерергә тырышырга ярамый. Куркынычның якынаюын сизеп, елан ысылдый башлый. Табигатьтә гөмбә яки җиләк җыйганда үлән арасында булырга мөмкин еланны алдан ук куркыту өчен таяк белән файдалану яхшырак. Бүкәнгән яки ауган агачка утырып ял иткәнче, игътибар белән ял итү урынын карарга кирәк.
Елан тешләреннән котыла алмасаң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Беренче чиратта ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Табиблар юлда чакта, авыруны күләгәгә куярга һәм җылы су бирергә кирәк. Бернинди очракта да исерткеч эчемлекләр эчмәскә, чөнки ул вәзгыятьне катлауландырырга мөмкин, жгут та салырга ярамый. Мөмкин булганча 1-2 төймә супрастин эчерү яхшы», — дип киңәш итте Илдар Хәйретдинов.
Автор: Аделина Биккинина, фото: Максим Зарецкий | <urn:uuid:91855ddc-59e2-41af-95cd-316d100c21ab> | CC-MAIN-2022-27 | https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-galime-ylylyk-kil-bel-n-elannar-aktivlashty/ | 2022-07-06T04:10:05Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104660626.98/warc/CC-MAIN-20220706030209-20220706060209-00649.warc.gz | tat | 0.999999 | Cyrl | 3 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999990463256836} | darelfonyn.kpfu.ru |
Татар мәгарифе порталы
2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Укытучы елы кысаларында иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм республикакүләм тарату максатында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесе үткәрелде.
Әлеге бәйгедә республика мәктәпләреннән барлыгы 50 укытучы катнашты.
Бәйгедә җиңүчеләр турында тулы мәгълүмат беркетелгән файлда бирелгән.
Кунак
8 Май, 2010 - 19:28
Permalink
Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт. Алар һәммәсе дә зур хөрмәткә лаек мөгаллимнәр. Бәйгедәге һәрбер катнашучының презентацияләре белән якынрак танышып булмыймы? Аеруча Яшел Үзәннекен күрәсе килә. Алдан ук бик зур рәхмәтемне белдерәм.
6 Май, 2010 - 20:32
Рэзидэ ханымны жинуе белэн чын кунелдэн котлыйм!!!
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:a4a7082b-2079-41e6-aa08-062aff4fc85c> | CC-MAIN-2019-43 | http://belem.ru/node/2626 | 2019-10-15T10:42:28Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986657949.34/warc/CC-MAIN-20191015082202-20191015105702-00007.warc.gz | tat | 0.99999 | Cyrl | 23 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999902248382568} | belem.ru |
Кайнау — сыеклыкта фаза чикләре барлыкка килү белән паръясалу процессы (матдәнең сыеклыктан газсыман халәткә күчүе). Гадәттә атмосфера басымында кайнау температурасы химик яктан чиста матдәнең төп физик-химик характеристикасы буларак карала.
Кайнау беренче төр фаза күчеше булып тора. Кайнау өслектән парга әйләнүгә караганда тизрәк бара, чөнки кайнау температурасына җитү һәм кушылмалар булу сәбәпле паръясалу чыганаклары барлыкка килә[1].
Куыклар барлыкка киләү процессына басым, тавыш дулкыннары һәм ионлаштыру ярдәмендә тәэсир итеп була.
Термодинамик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сыеклыкны җылыту барышында, җылытучы өслектә куыкчыклар барлыкка киләләр. Әлеге куыкчыклар эченә сыеклык парга әйләнә. Билгеле бер температурага җиткәч, куыкчык эчендәге туендырылган пар басымы тышкы басымга тигезләнә. Бу вакытта куыкчык савыт читеннән аерылып өскә күтәрелә, сыеклык кайный башлый. Парга әйләнү теләсә-нинди температурада барса, кайнау - билгеле бер температурада (бирелгән басымга бәйле рәвештә). Кайнау башлангач, җылылык биреп торуга карамастан, парга әйләнеп беткәнче, сыеклык температурасы даими кала. Даими басым астындагы сыеклык кайный башлаган температура кайнау температурасы яки туендырылу температурасы дип атала . Клапейрон — Клаузиус тигезләмәсе буенча, басым арту белән кайнау температурасы үсә:
- .
- кая - чагыштырма паръясалу җылылыгы; - фаза күчеше вакытында җисем чагыштырма күләменең үзгәреше.
Туендырылу тасмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Суның фаза диаграммасындагы сыеклык халәтеннән газсыманга фаза күчешен характерлаучы кәкре сызык «туендырылу тасмасы» дип атала. Ул ике чик нокта белән чикләнгән: эрү, кайнау һәм сублимация тасмалары кисешкән өчле нокта һәм сыек фаза белән газсыман фазалар арасындагы чик юкка чыгучы критик нокта.
Кайнау үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кайнап торучы сыеклыкта температураның билгеле бер бүленеше урнаша: җылыту өслекләрендә (савыт читләре, торбаларда һ.б.) сыеклык сизелерлек дәрәҗәдә артыграк җылына . Артыграк җылыну зурлыгы сыеклыкның һәм чиктәш каты өслекләрнең физик-химик үзлекләренә бәйле. Аерым саклык чараларын күргәндә, нык иттереп чистартылган, эрегән газлардан (һавадан) арындырылган сыеклыкларны кайнаусыз уннарча градусларга кадәр артык җылытып була. Мондый артык җылытылган сыеклыклар ахыр чиктә бик кызу кайный башлыйлар, хәтта шартлауны хәтерләтәләр. Кайнау сыеклыкның чайкалуы, гидравлик бәрүләр, кайбер вакытта савытның ватылуын да китереп чыгара. Артык җылыну җылылыгы паръясалуга тотыла, шуңа күрә сыеклык тиз арада аның белән тигезләнеш халәтендә булучы туендырылган пар температурасына хәтле суына. Чиста сыеклыкның артык җылыну мөмкинлеге башлангыч куыкчыкларның барлыкка килүенең авырлыгы белән аңлатыла, аларның барлыкка килүенә сыеклык молекулаларының үзара тартышы комачаулый. Ә сыеклыкта эрегән газлар һәм бик вак кисәкчекләр булганда, пар фазасының башлангычы булып эрегән газлар яки кисәкчекләр хезмәт итә. Паръясалуның төп үзәкләре җылынучы өслек нокталарында урнашалар, анда сыеклыкның өслек белән молекуляр тоташ көчен әзәйтүче адсорбцияләнгән газлы бик вак бушлыклар һәм, шулай ук, төрле куныклар бар.
Барлыкка килгән куыкчык, аның эчендәге пар басымы зурлыгы тышкы басым, өстәрәк урнашкан сыеклык катламы басымы һәм куыкчык өслеге кәкрелегенә бәйле капилляр басым суммасыннан артыграк булган очракта гына, үсә. Куыкчыкта кирәкле басымны ясау өчен пар һәм аның белән тигезләнештә булган янәшәсендәге сыеклыкның температурасы туендыру температурасыннан зуррак булырга тиеш .
Сыеклыкның артык җылынуын һәм кайнавын даими температурада тышкы басымны киметеп (туендырылу температурасын киметү нәтиҗәсендә) китереп чыгарырга мөмкин. Моның белән, аерым алганда, кавитация - сыеклыкның түбән басымлы урыннарында пар куышлыклары барлыкка килү күренеше аңлатыла.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Перегретая жидкость(үле сылтама) | <urn:uuid:07d5a242-6f42-413a-b7b8-0c050cee86a9> | CC-MAIN-2023-06 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B9%D0%BD%D0%B0%D1%83 | 2023-02-08T18:15:10Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500837.65/warc/CC-MAIN-20230208155417-20230208185417-00414.warc.gz | tat | 0.999998 | Cyrl | 85 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999979734420776} | tt.wikipedia.org |
PowerPoint — Microsoft Office пакетына керүче иң популяр программаларның берсе. Аның белән һәр укучы һәм һәр укытучы куллана дисәң, зур арттыру булмастыр. Программаның төрле мөмкинлекләре бар. Алар арасында график объектларны хәрәкәткә китерү дә бар.
КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты Миңнегалиева Чулпан Бакый кызы PowerPoint'та анимация ясау турында сөйли.
Материал автор архивыннан алынды. | <urn:uuid:740667d9-fd5d-4bc5-9f82-e718e6e3d30d> | CC-MAIN-2021-31 | https://giylem.tatar/archives/239 | 2021-07-28T07:03:47Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046153531.10/warc/CC-MAIN-20210728060744-20210728090744-00322.warc.gz | tat | 0.999699 | Cyrl | 56 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996993541717529} | giylem.tatar |
Татар мәгарифе порталы
Төмән дәүләт университетның татар бүлеге җитәкчесе профессор Хәнисә ханым Алишина болай аңлатты бу хәлнең сәбәбен. Элекке елларда бюджет акчасына 10 абитуриент кабул ителгән булса, быел 5 урын гына бирелгән. Бу бүлеккә керергә теләүчеләрдән 7 гариза килгән булган, бюджет акчасына булмагач, шуларның икесе кире алган гаризаларын. 5 кеше кабул ителгән, әмма бу санда гына аерым төркем тоту мөмкин булмаганлыктан, алар да рус теле һәм әдәбияты бүлегенә күчерелгәннәр.
Рус-татар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина әйтүенә караганда, Тубыл педагогия институтында хәлләр тагын да катлаулырак булып чыккан. Ул турыда Флера ханым яз башыннан ук чаң суга башлаган иде инде. Бәла бердәм дәүләт имтиханнарына барып тоташа. Бу бүлеккә керү өчен, абитуриентлар мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын тарих, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча тапшырган булырга тиешләр иде, ә татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты белән математика буенча гына тапшырганнар. БДИ баллары белән керү таләпләренә һич тә җавап бирә алмый Төмән өлкәсендәге татар мәктәбен тәмамлаган бала, шунлыктан югарыда телгә алынган ике югары уку йортының да татар бүлекләре беренче курссыз башладылар яңа уку елын.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:0ae42f3a-f93b-4fad-8582-0d829449f735> | CC-MAIN-2024-10 | https://belem.ru/node/1894 | 2024-03-05T01:15:06Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947476592.66/warc/CC-MAIN-20240304232829-20240305022829-00244.warc.gz | tat | 0.99998 | Cyrl | 9 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999799728393555} | belem.ru |
- РУС
- ТАТ
Түбә ябу материалларытехник (су-, һава-, яктылык-, җылы-, ут-, биологик-, химик үткәрмәүчәнлеге һәм салкынга чыдамлыгы) һәм экономик (материалның бәясе, эшнең авырлыгы) таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш.
Түбә ябу материалларырулонлы, табаклы, панельле, вак кисәкле, тасма сыман, мастика һәм эмульсияле, су-, пар-, һәм җилдән изоляцияли торган, конденсациягә каршы һәм "сулый торган", тыгызлый торган һәм герметиклаштыручыларга бүленә.
Рулонлы түбә ябу материаллары картон, пыяла тукыма, пыяла челтәр, пыяла киндер тукыма, синтетик, джут, базальт сүсләреннән, алюминий һәм бакыр фольгадан эшләнә; битум һәм полимер битум составлы саклагыч полимер пленка, фольга яки минераль белән каплана. Рулонлы түбә ябу материалларына шулай ук ныгытылган һәм ныгытылмаган полимер мембраналар да керә.
Табаклы түбә ябу материаллары төрләре: яссы һәм формага салынган (шул исәптән чирәп формасына), кара һәм цинкланган корыч, алюминий, бакыр, цинк, төсле металлар эретмәсеннән полимер өслекле һәм полимер өслексез, минераль һәм органик беркеткечләрдән торган, асбест, целлюлоза, синтетик яисә минераль сүсләр яки агач йомычкасы белән ныгытылган, полимер тонык һәм яктылык үткәрүчән.
Панельле түбә ябу материаллары өч катламлы итеп эшләп чыгарыла: урта катламы җылы үткәрми торган материалдан һәм табаклы яссы яисә формага салынган металлдан яки цементлы-сүсле материал белән каймалы, кәрәзле полимер яктылык үткәрүчән.
Вак кисәкле түбә ябу материаллары на каты керамик, цементлы-комлы, металл, полимер, "йомшак" (рулонлы материалларны кисеп ясала) чирәп һәм цементлы-сүсле материалдан, балчыклы сланецтан һәм агачтан ясалган плитә керә.
Мастика һәм эмульсияле түбә ябу материаллары (битум, битум-полимер, дегет, дегет-полимер һәм полимер) сүсле материаллар белән ныгытылган һәм ныгытылмаган җөйсез түбә капламнарын корганда кулланыла. Су-, пар- һәм җил үткәрми торган, конденсатка каршы һәм "сулый" торган түбә ябу материаллары ныгытылмаган һәм ныгытылган полимер пленкалар, кәгазьләр һәм картоннар нигезендә җитештерелә.
ТР да түбә ябу материаллары җитештерүче предприятиеләр 1990 елларда барлыкка килә, алар республика ихтыяҗын 10% тан кимрәк канәгатьләндерә. Пыяла-сүсле рулонлы битум-полимерлы түбә ябу материаллары һәм битум-полимер мастикалар "Нижнекамсккровля" акционерлык җәмгыятендә, "Алтея" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Казан), рулонлы полимер һәм полимер мастикалар "Кварт" акционерлык җәмгыятендә, "Казан ясалма каучук заводы"нда, табаклы яссы һәм формага салынган корыч һәм өч катламлы металл каймалы түбә ябу материаллары "Тимер" акционерлык җәмгыятендә (Казан) һәм башка предприятиеләрдә җитештерелә.
Рахимов Р.З., Шигапов Г.Ф. Современные кровельные материалы. К., 2001.
Автор — Р.З.Рахимов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:7ced57b8-0383-4a93-8c12-b06d27f79693> | CC-MAIN-2022-21 | https://tatarica.org/tat/razdely/ekonomika/promyshlennost/stroitelstvo/krovelnye-materialy | 2022-05-25T18:46:39Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662593428.63/warc/CC-MAIN-20220525182604-20220525212604-00032.warc.gz | tat | 0.999558 | Cyrl | 2 | {"tat_Cyrl_score": 0.99955815076828} | tatarica.org |
Руди Рамчаран
|Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар.|
Руди Рамчаран ул Эдмонтон, Альбертадан Канада кёрлинг уйнаучысы. Ул 1996-1997 елдан 1998-1999 елга кадәр Кевин Мартин өчен өч фасыл уйнаган. Ул такым әгъзасы буларак 1997 елда Тим Һортонс Брайерны откан.
Рамчаран такымга 1996 елда кушылган һәм Брайерны откан беренче күренә торган азчылык вәкиле булган. Такым 1997 Лабатт Брайерны откан һәм 1997 ел Форд Дөнья Кёрлинг Чемпионатында дүртенче булган. Рамчаран Брайерны откан бары тик ике күренә торган азчылыктан берсе булган, икенчесе 2000 елда Грег МакАулай белән Брайерны откан Брайан Мики булган.
Рамчаранны такымда 1999 елда Картер Райкрофт алыштырган һәм шуннан соң ул кёрлинг дөньясыннан юк булган.
Боларның күбесе ул 1999 елда оештырган bonspiel белән бәйле, ул "Дөнья Ачык Классик" буларак мәгълүм. Башта аның фонды $250,000 булган, әмма спонсорлар әз булганга $25,000 кадәр киметелгән һәм күп топ такымнар киткән, бу Рамчаранны каушаткан.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] | <urn:uuid:3c427b82-bf23-4901-b723-37a41df84fc8> | CC-MAIN-2020-40 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D1%83%D0%B4%D0%B8_%D0%A0%D0%B0%D0%BC%D1%87%D0%B0%D1%80%D0%B0%D0%BD | 2020-09-19T13:39:40Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400191780.21/warc/CC-MAIN-20200919110805-20200919140805-00304.warc.gz | tat | 0.999959 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999594688415527} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Кешелек җәмгыяте һәрвакытта үз алдына игелекле максат, камиллеккә, матурлыкка ирешү максаты куеп яшәгән. Шул максатны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кешеләрнең рухи дөньялары баеган, гүзәллекне курә, аңлый һәм аны иҗат итүне чагылдыра торган сәнгать барлыкка килгән.
Кешеләрнең үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияви мәдәнияткә, сәнгатькә ия булулары һәм, гомумән, тәртипле мул тормыш корулары тел дип атала торган гаҗәеп бер нәрсәдән башка мөмкин булмас иде. Тел ул – кешеләрне башка төр җан ияләреннән аерып тора торган могҗизалы бер куренеш. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләрне үзара аралаштырып, аңлаштыра торган куәтле чара да, сәнгать әсәрләре иҗат итүнең әһәмиятле коралы да.
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:2fc7e2fc-c632-4f7b-adaa-6d07d6e4b567> | CC-MAIN-2020-24 | http://belem.ru/node/3619 | 2020-06-01T14:32:30Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347417746.33/warc/CC-MAIN-20200601113849-20200601143849-00410.warc.gz | tat | 0.999999 | Cyrl | 20 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999986886978149} | belem.ru |
Бельгиядә ислам
Бельгиядә ислам (нид. Islam in België, фр. Islam en Belgique, алман. Islam in Belgien) — Бельгия корольлеге территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бельгия халкының (11 539 мең кеше) 7,60 % ы (879 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Бельгиядә азчылык дине булып тора һәм тарафдарларының зурлыгы буенча илдә христианлыктан соң икенче дин. Күпчелек бельгияле мөселманнар — 1960-елларда илгә килгән иммигрантларның беренче, икенче яки өченче буыны.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче мөселманнар 1829 елда ил бәйсезлек алгач, теркәлгән булган. Төрек консулы мәгълүматы буенча, 1830 елда Бельгиядә 6 мең мөселман яшәве билгеле.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Француз Көнбатыш Африкасыннан китерелгән мөселман гаскәриләр илнең көньяк-көнчыгышында урнаштырылган. Мөселманнарның күбесе Бельгиягә XX гасырның 60нчы еллары башында гастарбайтер буларак килгән. 1964 елда Бельгия, Төркия һәм Мәгъриб илләре арасындагы ике яклы килешү нигезендә 10 000 нән артык эшче әлеге илләрдән Бельгиягә күчеп килгән һәм, нигездә, түбән квалификация таләп ителгән эшләрдә (күмер чыгару, корыч сәнәгате, автомобиль сәнәгате һ. б.) эшли башлаган. 1978 елда Брюссель җәмигъ мәчете ачыла.
Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Европа Берлеге илләреннән мөселманнар саны буенча Бельгия Франциядән генә калыша (анда ил халкының 7,5 % ы мөселман). Бельгия корольлегендә яшәгән 11 миллион кешенең 870 меңе Ислам динен тота, аларның күбесе Мароккодан яки Төркиядән килгән иммигрантлар. Мөселманнар арасында җирле халык арасыннан исламга яңа килүчеләр саны арта бара.
Ил буенча 300 мәчет ачылган. Ил мөселманнарының яртысы ил башкаласы, шулай ук төп Европа идарә институтлары үзәге булган Брюссельдә яши, бу исә шәһәр халкының дүрттән бер өлешен (25 %) (Сен-Жосс һәм Моленбек районнарында мөселманнар халыкның 50 % ын) тәшкил итә. «Европа башкаласы» Европа берлегендәге Ислам иң киң таралган шәһәргә әверелгән[2]. Дөньяның зурлыгы буенча дүртенче урындагы порты, Бельгиянең иң бай шәһәре Антверпенда бу илнең иң зур гарәп җәмгыяте урнашкан. Шул ук вакытта монда ил буенча иң югары эшсезлек дәрәҗәсе — 15 процент (Бельгия буенча уртача 6 проценттан артмый). Антверпенның социалистлар фиркасе әгъзаларыннан торган муниципалитеты ун ел дәвамында Төньяк Африкадан, нигездә, Мароккодан Антверпенга иммигрантлар килүгә юл куйган [3].
2013 елда мөселманнар Брюссель халкының 26 % ын, Роттердам халкының 25 % ын, Амстердам халкының 24 % ын, Антверпен халкының 17 % ын, Гаагада – 14 % ын һәм Утрехтта 13 % ын тәшкил иткән.
Хакимият белән каршылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Бельгия хакимияте җәмәгать урыннарында мөселман хатын-кызларына хиҗаб киюне тыйган, тыюны бозган өчен 7 тәүлеккә кадәр төрмә һәм 137 евро штраф рәвешендә җәза каралган[4]. Никаб һәм пәрәнҗәне тыю турындагы законны кабул итү файдасына әлеге киемнәрнең аларны йөртүчеләрнең шәхесен ачыкларга комачаулавы дәлил итеп алынган.
2012 елда Бельгиянең иң танылган сәләфи төркеме Sharia4Belgium оешмасы тыелган.
2016 елның февралендә хакимият терлекләрне хәләл суюга чикләүләр кертә, бу исә мөселман җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уята.
Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1974 елда Ислам Бельгиядә дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган диннәрнең берсе дип таныла. 1996 елда Бельгиянең рәсми мөселман башкарма хакимиятенә (Executief van de Moslims van België, Exécutif des musulmans de Belgique, Exekutive der Muslime Belgiens) нигез салына [5].
Бельгия территориясендә 2000 елда оешкан Европа гарәп лигасы (Arabisch-Europese Liga, AEL) ислам сәяси оешмасы да эшчәнлек алып бара. Оештыручысы — Ливанда туган Диаб Әбу Җәһҗә (Dyab Abou Jahjah). Әлеге оешма мөселманнарны «кимсетелгән азчылык» дип игълан иткән, мөселманнар өчен уку йортларында һәм учреждениеләрдә ташламалы квоталар бирүне таләп итә, гарәп телен (фламанд, француз һәм алман телләре белән беррәттән) дәүләт теле һәм Исламны рәсми дин итеп тануны таләп итеп чыгыш ясый. Шулай ук мөселманнарны Бельгиянең «әхлаксыз» тормышына интеграцияләү сәясәтен рәсми рәвештә туктатуны таләп итә. Лига шулай ук 2003 елдан Бельгия, Фламандия сайлауларында катнашып, җирле парламентка вәкилләрен уздыру өчен Мөселман демократик партиясе (Moslim Democratische Partij) дип аталган фирка булдырган[6].
2012 елда «Ислам» исемле яңа сәяси партия төзелә, ул 2012 елгы җирле сайлауларда дүрт кандидат белән Брюссельнең Моленбек һәм Андерлехт округларында 2 урын алуга ирешә.
Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Брюссель җәмигъ мәчете — Брюссельдәге иң борынгы мәчет. Бинасы — элекке Брюссель милли күргәзмәсенең Көнчыгыш павильоны. Гарәп стилендәге оригиналь бина 1880 елда архитектор Эрнест ван Һумбек тарафыннан төзелгән. XX гасырда, финанслау җитәрлек булмау сәбәпле, әлеге павильон ташландык хәлгә килгән. 1967 елда Бельгиягә рәсми визиты вакытында, Согуд Гарәбстаны короле Фейсал I Бельгия короле Бодуэн I гә ташландык бинаны Бельгиянең елдан-ел саны артып торган (күбесенчә, Мароккодан, Төркиядән килгән) мөселманнары өчен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим итә. Бодуэн I бинаны аңа 99 елга арендага бирә.
2016 елда Брюссельдә булган террор гамәлләрен тикшергән парламент комиссиясе мәчет каршындагы курсларда укыган 9 кешенең Якын Көнчыгыштагы сугышларда катнашуын раслый, мәчеттә өстенлек алган сәләфилек, ваһһабичылык тәгълиматы Европадагы либерал (сөнни) исламга туры килми, дип белдерә. Шуңа бәйле рәвештә, 2018 елның февралендә Согуд Гарәбстаны мәчеткә химаяче булудан баш тарта[7]. 2018 елның 16 мартында Бельгия министрлар шурасы мәчетне җирле дин тотучыларның хәйрия оешмасы идарәсенә тапшыру турында карар чыгара. 2018 елда Бельгия мәгариф министры Андре Бертуил (André Bertouille) фәрманы белән мәчет Бөтендөнья мөселман лигасы контроленә тапшырыла.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- L'Exécutif des Musulmans de Belgique - L'Organe Représentatif du Temporel du Culte Islamique de Belgique(фр.)(нид.)(ингл.)(гар.)
- Centre Islamique et Culturel de Belgique (Бельгиянең ислам һәм мәдәни мирас үзәге)(фр.)(нид.)(ингл.)(гар.)
- Grote Moskee van Brussel en Islamitisch en Cultureel Centrum van België (Брюссельнең җәмигъ мәчете һәм Бельгиянең Ислам һәм мәдәни үзәге)(нид.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Американский исследователь предупреждает об исламизации Бельгии и Нидерландов. pravoslavie.ru, 15.01.2014(рус.)
- ↑ Бельгийский халифат. Известия, 2.02.2003(рус.)
- ↑ Бельгия вслед за Францией полностью запретила ношение паранджи и хиджаба в общественных местах. vestikavkaza.ru, 23.07.2011(рус.)
- ↑ L'Exécutif des Musulmans de Belgique - L'Organe Représentatif du Temporel du Culte Islamique de Belgique(фр.)(алм.)(ингл.)
- ↑ Flemish Council : Start page, archived from the original on 2021-01-22, retrieved 2020-03-15
- ↑ A parliamentary commission wants to remove the Great Mosque in Brussels from Saudi oversight (Парламент комиссиясе мәчетне Согуд Гарәбстаны контроленнән алырга тели)(ингл.) | <urn:uuid:940f8877-07a0-4223-a2d2-640f605d31d8> | CC-MAIN-2023-14 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D0%B3%D0%B8%D1%8F%D0%B4%D3%99_%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BC | 2023-03-23T14:47:47Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945168.36/warc/CC-MAIN-20230323132026-20230323162026-00053.warc.gz | tat | 0.999842 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998419284820557} | tt.wikipedia.org |
КФУ бинасының 16нчы катында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бер, ике, өч, хәтта дүртенче курс студентлары җыелган биредә. Монда нинди максат белән килдегез дигән сорауга җаваплары бер: старосталары өчен җан ата алар. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты "Ел старостасы"н сайлый.
Чара быел беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, катнашырга дип барлыгы 13 старостадан гариза килгән. Алар арасында татар журналистика кафедрасының икенче курс студентты Алинә Сысоева да бар иде. Конкурс нәтиҗәләре гадел булсын өчен оештыручылар катнашучыларны ике төркемгә бүлеп сынадылар: беренче һәм югары курс старосталары аерым ярышты.
Конкурс өч өлештән торды. Беренчесендә старосталар жюриларны үзләре һәм төркемнәре белән таныштырырга тиеш булсалар, икенче турда алардан студентның хокукларын белү һәм яклау соралды.
Соңгы бәйгедә исә катнашучылар үзләрен институтның директоры ролендә сынап карый алдылар. Җитәкче булсагыз, беренче эш итеп нинди өч карар кабул итәр идегез дигән сорауга алар бер минут эчендә җавап табарга тиеш иделәр. Кайберләре вакыт кысаларына сыешып өлгермәсә дә, бу тур вакытында студентларны борчыган бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Старосталарның күпчелеге студентларны тулай торактан уку йортына кадәр йөрүче транспорт, ашханә һәм азык-төлек автоматлары белән тәэмин итү теләген белдерде. Шулай ук уку көннәрен кыскарту һәм бюджет урыннарын арттыру тәкъдимнәре яңгырады.
Сынаулар тәмамланып, нәтиҗәләр ясалган арада студентлар старосталарына көч биреп тордылар, бергәләп җырладылар. Соңрак жюри әгъзасы булган дүртенче курс студенты Алла Абросимова алар өчен мастер-класс үткәрде. Яшьләр идарәсе сәркатибе булуы өстенә әле «Ел студенты»нда катнашып «Җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә беренче урын алган кыз үзенең уңышка ирешү серләре белән уртаклашты.
Ниһаять, чараның иң көтелгән мизгеле – бүләкләү тантанасы килеп җитте. Беренче курс старосталары арасында җиңүче итеп Валерий Сергеев танылды, югары курслар арасында исә беренче урынны Ирина Курочкина алды. Чарада катнашкан барлык старосталарга да сертификатлар һәм баллы күчтәнәч – чәк-чәк тапшырылды.
Чараның төп максаты — елның иң яхшы старостасын сайлау булса да, конкурс барышында тагын бер бик мөһим шарт үтәлде: инде икенче әниләре булырга өлгергән старосталары өчен җан атучы төркемдәшләр тагын да берләште.
Икенче төркем старостасы Алинә Сысоева да бу фикер белән килешә. Бәйгедән соң ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: "Миңа конкурста катнашу бик ошады. Җиңү яулый алмадым, әлбәттә, әмма бу артык мөһим дә түгел дип саныйм, чөнки төркемдәшләремнең минем өчен җан атуларын күрү һәм ишетү күпкә кадерлерәк. Мондый конкурслар кешеләрне тагын да берләштерә һәм алга барырга этәргеч бирә дип уйлыйм".
Айсылу Нигъмәтҗанова, Раилә Вәлиуллина | <urn:uuid:840082aa-3a6c-4ca4-a4e2-8047165434d9> | CC-MAIN-2023-50 | https://darelfonyn.kpfu.ru/el-starostasy-n-sajladylar/ | 2023-12-04T00:51:34Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100518.73/warc/CC-MAIN-20231203225036-20231204015036-00209.warc.gz | tat | 0.999998 | Cyrl | 15 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999983310699463} | darelfonyn.kpfu.ru |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Педагогик вузларда белем алучы студентлар мәктәпнең эчке кухнясын беренче курста укыганда ук өйрәнә башлаячак. Педагогларга өч ел саен белемнәрен күтәреп тору таләбе куела. Казандагы Универсиада авылында укытучыларның белемен күтәрү белән шөгыльләнүче үзәк барлыкка килергә мөмкин.
Соңгы елларда укытучыларны әзерләү, педагогик белем алу өлкәсенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырады. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен концепция, стандартлар әзерләде. Аларда мөгаллимнәргә яңа таләпләр куела. Безнең республика да педагогик белемнең сыйфатын арттыруга кереште. Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды. Министр билгеләп үткәнчә, булачак укытучыларның психология-педагогик яктан әзерлеге түбән, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәләтле укучылар, заманча җиһазлар белән эшләүдә белемнәре җитми, белем бирү стандартлары турында күзаллаулары юк. Шулай ук профильле юнәлешләр буенча да эшләргә өйрәтәсе бар әле. Сыйныф җитәкчесе, тәрбия эшләре һәм нәтиҗәле технологияләрне куллану буенча да әзерлекне яхшырту таләп ителә.
"Педагогик югары уку йорты яки көллият тәмамлаган студентның мәктәпкә нинди әзерлек белән килүе, үз фәнен, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана белүе мөһим. Укытучыларны яңача әзерләргә кирәк. Соңгы елларда мәктәпләрдә шактый эшләр башкарылды: матди ягы ныгытылды, төзекләндерелде. Көчле укытучылар белән генә көчле мәктәп булачак", – ди Энгель Нәвапович. Быел вузларны педагогика юнәлеше буенча – 2 меңнән артык, урта һөнәри уку йортларын 700 дән артык белгеч тәмамлый. Республикада барлыгы 1402 укытучыга ихтыяҗ бар. Бу, нигездә, математика, физика һәм башка фән укытучыларына кагыла. Педагог белгечлеге үзләштерүчеләрнең яртысыннан күбесе читтән торып укый. Бу үз, чиратында, комитет рәисе Разил Вәлиевтә белем сыйфаты турында шик уятты. Министр аңлатуынча, әлеге мәсьәлә аларның эшләп укуына бәйле.
Бүген республикада 10 көллият исәпләнә. Көллиятләр дигәндә, 2014 елда Тәтеш педагогика һәм Әлмәт физик культура көллиятләре студентлар кабул итүне туктатачак. Бөгелмә педагогик көллияте – Бөгелмә һөнәри-педагогика, Чистай педагогик көллияте Чистай политехника көллиятенә кушылачак. 2013 елда Арча көллиятендә милли мәктәпләр өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган. Быел Минзәлә һәм Казан көллиятләрендә дә шундый үзәкләр оештырылачак.
Укытучыларның хезмәт хакы күтәрелүгә (узган ел республикада уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артып китте) карамастан, яшь укытучыларны мәктәпкә җәлеп итү процессы сүлпәнрәк бара. Баулы, Нурлат, Яңа Чишмә, Минзәлә, Спас районнарында яшь укытучыларга кытлык. 2012 ел белән чагыштырганда, төгәл фән укытучылары ике тапкыр арткан. Дөрес, монда "Безнең яңа укытучы" грантын булдыру да зур роль уйный. Аны откан математика, физика, химия, биология, информатика, технология укытучыларына ай саен 10 мең сум өстәмә акча түләнә. Башка педагоглар өчен әлеге сумма – 7,5 мең сум. 2011 елда әлеге грантны 150 укытучы алган булса, 2013 елда бу сан 290га җиткән. Казан (Идел буе) федераль университеты магистрантлар өчен "Киләчәк укытучысы" проекты булдырган. Җиңүчеләр ике ел дәвамында 10 мең сум акча алачак. Укып бетергәннән соң аларга мәктәптә 3 ел мәҗбүри эшләү шарты куелган.
Республикада педагогик белемне яңарту өлкәсендә ниләр көтелә соң? Һәр укытучы педагогика буенча белем бирү стандартын эшли, уку дәверендә студентларга психология-педагогика дисциплиналары укытыла, әлеге юнәлеш буенча чыгарылыш студентлары өчен фәнни тикшеренүләр эшләрен яклау оештырыла. Студентларны мәктәпкә беренче курстан ук беркетү мәсьәләсен дә хәл итмәкчеләр. Әйтик, 1 нче курста студент укыту барышы белән таныша, 3 нче курста җәйге практика уза, 4 нчедә исә практика сәгатьләре тагын да арта. Республикада ел саен 8 мең укытучы белемен күтәрә. Узган ел квалификация үтү ихтыяҗы булган укытучыларның электрон базасы булдырылган. Быел 15 меңнән артык укытучы белемен күтәрәчәк. Чаллы социаль-педагогик технология һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафинаны кайбер укытучыларның квалификацияләрен, белемнәрен күтәрү зарурлыгын аңлап җиткермәве борчый. Яңа "Мәгариф турында"гы закон буенча укытучыларны әзерләү белән теләсә кайсы мәгариф оешмасы шөгыльләнә ала, бу эш аккредитация таләп итми. Әмма оешмаларның моңа тиешенчә әзер булмавы укытучыларның белемен ныгытуга зыян китермәскә тиеш.
Вузларда татарча укыту буенча проблемаларны да хәл итәсе бар. Татар мәктәпләре өчен укытучылар җитми. Бу – белгечләргә булган ихтыяҗның 15-20 процентын тәшкил итә. Вузларда бары тик физика-информатика, математика юнәлешләрендә генә татарча укытыла. Татар төркемнәре ачу, дәүләт телләрен белгән педагоглар әзерләү бурычы куела. Бу уңайдан КФУга гариза бирелгән. Төрле фәннәрдән татарча дәреслекләр, рус-татар-инглиз телләрендә терминологик сүзлекләр эшләнә.
"Мәгарифсез киләчәк юк, ә мәгариф укытучылардан башка үсә алмый", – ди Разил Вәлиев. Депутат балаларны тәрбияләү һәм укытучы һөнәренә хөрмәт балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, дигән фикердә тора. Депутат Наил Вәлиев Совет заманындагы белем бирүгә кайтырга тәкъдим итә. 140 еллык Казан гуманитар-педагогика университетын КФУга кушу, педагогик көллиятләрне берләштерү педагогик белем бирү системасына зыян сала дип саный.
Чыганак: http://vatantat.ru | <urn:uuid:6ee42c78-e5c8-43b1-aa47-9ddb69a3b6a1> | CC-MAIN-2021-10 | http://belem.ru/node/5079 | 2021-02-28T12:27:19Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178360853.31/warc/CC-MAIN-20210228115201-20210228145201-00492.warc.gz | tat | 1 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 1.0000001192092896} | belem.ru |
У Тһант Утравы
У Тһант Утравы (рәсми рәвештә Бэлмонт Утравы) ул Нью Йорк Шәһәрендә Манхэттэн даирәсендә кечкенә ясалма утрау яки утраучык. 100 футка 200 фут (30 м га 60 м) утрау хәзер астында урнашкан Стейнвэй Туннелен төзегәндә ясалган булган, Манхэттэнда иң кечкенә утрау булып тора.[1][2]
Урнашуы һәм юрисдикциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нәни үлчәмнәре 100 футка 200 фут (30 м га 60 м) булган ясалма утрау Рузвельт Утравыннан бераз гына көньякта Көнчыгыш Елгада урнашкан.[3][4] Ул Берләшкән Милләтләр Штаб-фатиры һәм 42-нче Урам арасында, көнбатышта Манхэттэн һәм Лонг Айленд Утравында Плаца Дәүләт Паркы, көнчыгышта Куинс. Закон буенча ул Манхэттэн өлеше һәм рәсми рәвештә Манһэттэн Җәмәгать Районы 6 өлеше, аңа шулай ук У Тһант Утравыннан көнбатышта Ташбака Бухтасы һәм Мёррэй Калкулыгы бистәләре керә.[5] Утрау Нью-Йорк Дәүләт Хөкүмәте милке булып тора һәм хәзерге вакытта кош миграциясе өчен табигать тыюлыгы булып тора, аңа кечкенә колаклы баба кошлар колониясе керә. Колаклы баба кошлар 2000 елдан 2011 гә кадәр ике мәртәбәдән артык арткан.[6] Даирә, Блок һәм Лот ул Манхэттэн, Блок 1373 (ул Рузвельт Утравы белән уртак) һәм Лот 200.[7] Җәмәгать тарафыннан килү тыелган. Америка Кушма Штатлары Яр Буе Гвардиясе утрауда 57 фут (17 м) биеклегендәге маякны тәэмин итеп тора, ул "Рузвельт Утравы Риф Яктырткычы 17" дип атала;[8][9] иртәрәк 23-фут (7м) биеклектәге яктырткыч 1938 елда төзелгән булган. Көнчыгыш Елгада диңгез дәрәҗәсе "Бельмонт Утравы Бирелгән Мәгълүматы" буенча үлчәнә, Сэнди Хуктан 2,265 фут (0,69 м) түбәнрәк.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1890-ынчы елларда Вилльям Штейнвей Көнчыгыш Елга астында Манхэттэнга тоташтыру өчен Штейнвэй Тоннеле өчен арбалар өчен ике тоннель салган, үзенең Куинста, Стейнвэй Авылы ширкәт шәһәрчегенә. Бу төзелеш проекты өлеше буларак тоннельга җитү өчен Man-o'-War Reef (Сугыш кешесе рифы) буларак мәгълүм гранит ачык токымына җир өеме корылган булган, шул рекламацион җирдән кечкенә утраучык пәйда булган. Стейнвей туннель төзелеп беткәнче үлгән һәм финансист Аугуст Бельмонт Джуниор проектны 1907 елда тәмамлаган. Исем өчен законлы исем булып Бельмонт Утравы булып киткән. Утрау астында җир өеме казасында дүрт эшче вафат булган.[10] Утрау астында турыдан-туры узучы тоннельләрне һаман IRT Flushing Line (NYCS поездлары) куллана һәм алар хәзер Нью-Йорк Шәһәре Метро системасы тарафыннан кулланыла.[11] Тоннельдән биналар кимендә 1918 елга кадәр торган.[12]
1964 елда 33 310 тонналы (30 218 тонналы) Норвегия нефть ягулыгы танкеры Sigdal утрау ярына утырып Көнчыгыш Елга транспорты йөрешенә куркыныч ясаган.[13][14][15] 1968 елда Һадзон Институты икътисади янә үсеш өлеше буларак Рузвельт Утравын һәм У Тһант Утравын рекламацион җир белән зуррак утрау барлыкка китерү өчен тоташтыру тәкъдимен нәшер иткән. 42-нче урам утрау аша Манхэттэннан Куинска кадәр үсәр иде, ул кибетләр белән тулы Понте Веччио - сыман күпер белән тоташтырылган булыр иде. Рокфеллер Үзәгендә модельләнгән "Бельмон Үзәге"нең 80 катка кадәр манаралары булыр иде.[16][17][18] Джордж T. Дэлакорт Джуниор тарафыннан иганә ителгән Jet d'Eau–сыман фонтаннар янындагы Рузвельт Утравында 1969 елдан 1987 елга кадәр торганнар, һәм булган вакытларында аларны У Тһант Утравына күчерелергә мөрәҗәгатьләр булган һәм 1972-74 иск буенча юк ителгән булганнар.[19][20] "Совет Яһүдләре Азатлык Утравы" дип игълан ителгән булган һәм Манхэттэн һәм Бронкс Даирәләре Президентлары Перси Саттон һәм Роберт Абрамс тарафыннан символик рәвештә Леонид Брежневның Советлар Берлегеннән диплом салымын салу һәм Берләшкән Милләтләрдә чыгышына каршы тору өчен 2 ярым сәгатькә оккупацияләнгән булган.[21][22]
1977 елда утрауны Берләшкән Милләтләрдә Тынычлык Медитациясе дип аталган төркем, Берләшкән Милләтләр хезмәткәрләре һәм шунда капелланнар булып хезмәт иткән Шри Чинмой гуру тарафдарлары тарафыннан биләп алынган булган. Алар утрауны Нью-Йорк шәһәреннән арендага алганнар, өслеген яшелләндергәннәр һәм рәсми булмаган рәвештә аны Чинмойның дусты Бирманың элеккеге Берләшкән Милләтләр Генераль Сәркатибе У Тһант хөрмәтенә атаганнар. Гәрчә рәсми булмаса да, У Тһант утравы атамасы утрау өчен киң кулланыла. Хәзер ул металлик "берлек аркасы" урыны булып тора ул утрауның исеме хөрмәтенә шәхси әйберләрне саклый. 1999 елда Нью-Йорк Вакытлары Журналы киләсе меңьеллык өчен артифактларны саклау өчен вакыт капсуласын төзү өчен халыкара бәйге игълан иткән. Кэплс Джефферсон Архитекторлары тарафыннан У Тһант Утравында гранит обелиск тәкъдим ителгән булган, ул әкренләп җимерелә торып 30-ынчы гасыр ахырына бары тик вакыт капсуласы гына сакланып калырга тиеш дип фараз ителгән булган.[23]
2004 Республиканнарның Милли Конвенциясе вакытында Нью-Йорк шәһәре тирәли төрле калдырылган утраулар буенча сәяхәт иткән асаба артист һәм фильм ясаучысы Дюк Райли, караңгылык астында дусты белән көймәдә шул утрауга барган, аны бәйсез дәүләт дип игълан иткән һәм утрауның навигация манарасыннан 21 фут (6,4 м) озынлыгында байрак элгәннәр. Көндез кайтканда аларны Америка Кушма Штатлары Яр Буе Гвардиясе көймәсе тарафыннан тоткарланган булганнар, әмма арестланманган булганнар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ New York's Treasure Trove of Tiny Islands (October 11, 2011).
- ↑ Frishberg, Hannah (August 26, 2014). Get To Know 34 of New York City's Most Obscure Islands.
- ↑ Mascia, Jennifer. Sand, Surf and Shoobies (July 5, 2009). 28 февраль 2010 тикшерелде.
- ↑ Калып:Cite map
- ↑ NYC Planning | Community Profiles. New York City Department of City Planning. March 18, 2019 тикшерелгән.
- ↑ Cormorant Population in the NY Harbor. New York City Audubon (December 5, 2011).
- ↑ NYC Finance.
- ↑ Chart 12335.
- ↑ Light List, First District - Volume I (2019).
- ↑ Four Lose Their Lives in Tunnel Disaster, Los Angeles Herald (17 January 1906).
- ↑ Rogoff, David (1960). «The Steinway Tunnels». Electric Railroads (29).
- ↑ New York (N.Y.) (1918). The City Record: Official Journal. p. 3540. https://books.google.com/books?id=EYc-AQAAMAAJ&pg=PA3540. Retrieved May 26, 2020.
- ↑ 631‐Foot Tanker Runs Aground on Belmont Island in the East River, The New York Times (February 8, 1964).
- ↑ TANKER TEETERS ON ROCK NEAR UI; Salvage Crews Drawing Off Oii‐‐Fireboats Stand By, The New York Times (February 9, 1964).
- ↑ TALKS BREAK OFF IN TUG WALKOUT; No New Meetings Scheduled —Emergency Steps Taken, The New York Times (February 11, 1964).
- ↑ Brodeur, Paul. 1969 to 2019, The New Yorker (1969-02-15).
- ↑ Smith, Richard Norton (2014). On His Own Terms: A Life of Nelson Rockefeller. Random House. . https://books.google.com/books?id=fzeODQAAQBAJ&pg=PA458.
- ↑ Institute, Hudson; Panero, Robert (1968). A preliminary approach to East river development. Croton-on-Hudson. https://books.google.com/books/about/A_preliminary_approach_to_East_river_dev.html?id=7KElAQAAIAAJ.
- ↑ Waggoner, Walter H.. A Suit Seeks to Save Delacorte Fountain, The New York Times (1972-12-30).
- ↑ Roberts, Sam. Metro Matters; Good Intentions On Quirky Geyser Go Slightly Awry, The New York Times (1987-09-28).
- ↑ Isle at U.N. 'Occupied' in a Jewish Protest, The New York Times (August 26, 1972).
- ↑ Remembrance: Percy Sutton, champion of the Soviet Jewry cause (December 30, 2009).
- ↑ Muschamp, Herbert. Designs for the Next Millennium. Caples Jefferson, The New York Times (December 5, 1999). 12 июль 2009 тикшерелде.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Forgotten NY: An Island just for U and ...to the New York Islands
- NYC Audubon Harbor Herons Project: Harbor Herons Nesting Survey, 2004–2011 reports on cormorant and gull nesting activity at U Thant Island
- NYCSubway.org: The Steinway Tunnels | <urn:uuid:f2f2b83b-cbad-4971-8a56-c387f10a09f2> | CC-MAIN-2023-23 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A3_%D0%A2%D2%BB%D0%B0%D0%BD%D1%82_%D0%A3%D1%82%D1%80%D0%B0%D0%B2%D1%8B | 2023-06-04T12:05:40Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224649741.26/warc/CC-MAIN-20230604093242-20230604123242-00202.warc.gz | tat | 0.99945 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994503855705261} | tt.wikipedia.org |
|индуистский храм[d]|
|Урнашу урыны||Һиндстан, Карнатака, Бангалуру|
|Координатлары|
|Дин||Басава, ягъни Нанди (үгезе)нә табыну|
|Кайсы дини агымга карый||Шива Ходаена табыну|
|Төзелеш еллары||???—1537 ел|
Додда Басавана Гуди (Нанди Гыйбадәтханәсе) Һиндстанның Карнатака штатының иң зур шәһәренең өлеше, Көньяк Бенгалуру даирәсендә, Басаванагудида, Үгез Гыйбадәтханәсе Урамында (Bull Temple Road) урнашкан. Һинд дине гыйбадәтханәсе Bugle Rock дигән парк эчендә урнашкан.
Мөрәҗәгать ителә торган үгез Һинд дине ярым-Ходае булып тора, ул Нанди буларак мәгълүм; Нанди Шива Ходаеның якын тугърысы һәм юлдашы булып тора. Додда Басавана Гуди дөньяда Нандига багышланган иң зур гыйбадәтханә булып тора. Нандиның таш монолит поты даимән яңа катлам май белән каплана, асаба Каннада телендә ул бенне дип атала. Якында Һинд дине Илаһы фил башлы Ганешаның поты бар.
Һәр елны Һинд дине календаренең Картика Мааса аеның соңгы дүшәмбесендә яки сишәмбесендә гыйбадәтханә тирәсендә арахис ярминкәсе үткәрелә һәм арахис Илаһка тәкъдим ителә. Ярминкә асаба телдә 'Кадалекай Парише' буларак мәгълүм. Кадалеккайи Парише вакытында урынга күпләп арахис сатучылар, тугърылар килә.
Басавана Гуди туристлар өчен регуляр зиярәт кылу урыны булып тора, аны күпчелек туризм операторлары тәкъдим итә, шул исәптән Karnataka State Tourism Development Corporation.
Нанди гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйбадәтханә Кемпе Гоуда тарафыннан 1537 елда Виджаянагара Империясе вакытында Виджаянагара Архитектурасы стилендә төзелгән. Кемпе Гоуда шулай ук Бенгалуру шәһәрен нигезләгән.[1][2] Гыйбадәтханә гыйбадәтханәнең изге урынында ("гарбһагриһа")сында плинтусында урнашкан зур гранит монолит Нанди хөрмәтенә аталган, ул еллар буена кара булып киткән, чөнки ул агач күмере һәм май белән сыланган булган.[3] Гыйбадәтханә кечкенә, ул бары тик изге урыннан һәм Виджаянагара стилендәге ишек алдыннан тора. Изге урын өстендә хәзерге манара вимана 20-нче гасыр башында төзелгән булган һәм Шайвит фигуралар һәм мотивлар белән бизәлгән.[4] Әйтелгәнчә биредә дөньяда иң зур Нанди муртисы урнашкан. Муртиның биеклеге якынча 15 фут (4,6 м) һәм озынлыгы якынча 20 фут (6,1 м).[5]
Bugle Rock бакчасы ("Мөгез Таш Кыясы" бакчасы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Bugle Rock бакчасы Додда Ганеша гыйбадәтханәсе артында һәм Үгез гыйбадәтханәсенә якын булып тора. Бакча исемен бик зур таш кыя формациясе өстеннән якындагы яшәүчеләрне мөгез белән чакыру өчен шулай аталган. Ул тыгыз итеп агачлар белән капланган һәм берәү агачларда утырган ярканатларны күрә һәм ишетә ала. Карнатакадан мәшһүр кешеләрнең мотивлары белән су саклау урыны бар.
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- A., Raman (1994). Bangalore - Mysore. Orient Blackswan. p. 9. . https://books.google.com/books?id=cBDkVEmLf0cC&pg=PA8&dq=bull+temple&hl=en&sa=X&ei=ER1GUbSwO-vl4AOclYHwCw&ved=0CFIQ6AEwBg#v=onepage&q=bull%20temple&f=false.
- Sharma, Dr. Shiv (2008). India - A Travel Guide. Diamond Pocket Books (P) Ltd. p. 651. . https://books.google.com/books?id=COHI7LlpkSAC&pg=PA651&dq=bull+temple&hl=en&sa=X&ei=Ex5GUc7AObLj4APC1IHADA&ved=0CE8Q6AEwBjgK#v=onepage&q=bull%20temple&f=false. | <urn:uuid:a83d7af1-c69b-4e12-8931-90c9768c523c> | CC-MAIN-2022-49 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%BE%D0%B4%D0%B4%D0%B0_%D0%91%D0%B0%D1%81%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%B0_%D0%93%D1%83%D0%B4%D0%B8 | 2022-12-03T20:19:04Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710936.10/warc/CC-MAIN-20221203175958-20221203205958-00117.warc.gz | tat | 0.99976 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997602105140686} | tt.wikipedia.org |
Әмир Нәҗип
|Әмир Нәҗип|
|Туган телдә исем||Әмир Нәҗип улы Нәҗип|
|Туган||10 март 1899|
Җидесу өлкәсе Лепсе өязе, Бакты авылы
|Үлгән||28 март 1991 (92 яшь)|
Мәскәү
|Милләт||татар|
|Ватандашлыгы||/ Русия империясе|
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
|Һөнәре||шәркыятьче-лингвист|
|Эш бирүче||[d]|
|Гыйльми дәрәҗә:||[d]|
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әмир Нәҗип улы Нәҗип 1899 елның 10 мартында Төркестан генерал-губернаторлыгына кергән Җидесу өлкәсе, Ләпсе өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы, Симәй өлкәсе, Манакчы районы) Бакты авылында мөгаллим гаиләсендә туган.
Атасы патша хөкүмәтенә каршы 1916 елгы баш күтәрү хәрәкәтендә катнашканы өчен рәсми хакимият тарафыннан кулга алынып, 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәр Ләпсе төрмәсендә мәхбүслектә була.
Ә. Н. Нәҗип башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала. Аннан соң ул укуын Чәүчәүк (Чүгүчәк) шәһәрендәге (хәзерге Кытай Халык Республикасының Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында) рус консуллыгы каршындагы һәм Симәйдәге мәктәпләрдә дәвам итә.
1917 елгы Октябрь түнтәрелешеннән соң Ә. Н. Нәҗип Симәй шәһәрендә, Г. Мусин белән берлектә, «Халык сүзе» дигән газета чыгаруда катнаша, Барнавыл шәһәрендәге механика-технология институтына укырга керә. Озакламый эрудицияле яшь егетне Ленинградтагы Шәрекъ телләре институтына укырга җибәрәләр. Анда аңа гарәп, фарсы һәм төрки телләрне тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлекләр ачыла. Шул вакытларда аңарда төрки телләрнең һәм әдәбиятларның тарихына карата зур кызыксыну барлыкка килә. Студент елларында ук ул Урта Азиядәге һәм башка төбәкләрдәге төрки республикаларга, өлкәләргә кадрлар әзерләү өчен РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршында (соңрак ВКП(б) ҮК карамагына күчерелә) оештырылган Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыта башлый, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының Кырым буенча комиссиясе составында төбәктәге мәдәни-агарту эшләрен гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша.
1923 елда Шәрекъ телләре институтының фарсы һәм төрек бүлеген тәмамлаган Ә. Н. Нәҗипне Бохара Халык Совет Республикасына эшкә тәгаенлиләр. Ул анда укытучылар әзерләү институтында һәм совет-партия хезмәткәрләре әзерләү мәктәбендә укыта, беренче дәүләт нәшрияты оештыруда катнаша, төп эшеннән аерылмыйча, «Азад Бохара» газетасы мөхәрриренең урынбасары вазифасын да башкара.
1924-1933 елларда Ә. Н. Нәҗип Мәскәүдә, Сәмәркандта һәм Ташкәнттә эшли. Ул СССР халыкларының Үзәк нәшриятында башта казакъ, соңыннан Урта Азия секторын, Үзбәк һәм Таҗик дәүләт нәшриятларында редакция-нәшрият бүлекләре белән җитәкчелек итә, Урта Азия мамык-сугару политехник институтында, әлеге югары уку йорты үзгәртелгәч — Урта Азия инженерлар һәм сугару техниклары институтында тел һәм әдәбият кафедрасы мөдире була. Ул шул вакытларда урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен математика, физика, химия, теоретик механика буенча кулланма әсбапларны тәрҗемә итә. Шулай ук үзбәк һәм каракалпак телләрендә тармак терминология сүзлекләре төзи.
1933-1939 елларда ул ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы партия нәшриятының тәнкыйть-библиография бюросын, Эчке эшләр халык комиссариаты Картография дәүләт Баш идарәсенең төрки республикаларны укыту һәм сәяси карталар белән тәэмин итүче төрки-татар секторын җитәкли. Бер үк вакытта СССР Үзәк Башкарма комитеты каршындагы тарих, совет төзелеше һәм хокук буенча Кызыл профессорлар институтында төрки телләр, ВКП (б) Үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен тәрҗемә итү һәм редакцияләү буенча Үзәк курсларда үзбәк теле, Театр сәнгате дәүләт институтында каракалпак теле укыта. Яңа алфавит төзү буенча Үзәк Комитетның Көнбатыш Себер һәм таҗик секторлары җитәкчесе буларак, принципларын эшләүдә актив шөгыльләнә.
1940 елда СССР Фәннәр академиясенең Үзбәк филиалы ачылгач, Ә. Н. Нәҗип Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми сәркатибе, 1941 елның гыйнвар аеннан — директор урынбасары, 1942 елдан — директор, 1943 елда Үзбәкстан Фәннәр академиясе оештырылгач, аның нәшрияты директоры була (1944). Ул тәүге русча-үзбәкчә һәм үзбәкчә-русча сүзлекләрне төзүдә турыдан-туры катнаша.
Үзенең тел өлкәсендәге күп еллык тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Ә. Н. Нәҗип 1944 елда «Хәзерге уйгыр матбугаты лексикасы», дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Галимнең фәнни тикшеренүләре аның педагогик эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. 1944 елдан башлап ул Кызыл Армиянең Чит телләр хәрби институтында уйгыр теле, 1945 елдан М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында уйгыр, төрек, казакъ; тарих факультетында төрек һәм гарәп телләре укыта, 1949 елдан Тышкы сәүдә институтында Ерак Көнчыгыш телләре кафедрасында эшли. Бу чорларда галим югары уку йортларында укучы I-V курс студентлары өчен «Уйгыр теле» дигән уку әсбаплары (1945-1954), «Хәзерге уйгыр теленә кереш курсы» (1945), «Тәрҗемә бүлеге өчен уйгыр теле буенча программа» (1946), «Уйгыр теле буенча теоретик курс программасы» (1954), «Урта Азия төрки халыкларының язма әдәбияты тарихы буенча курс программасы» (1954) һәм башкаларны төзеп бастыра.
1953-1958 елларда Ә. Н. Нәҗип СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, 1956-1958 елларда ул Мәскәү университеты каршындагы Көнчыгыш телләре институтында уйгыр теле буенча теоретик курслар, урта гасыр төрки язма әдәби ядкярләре буенча махсус курслар алып бара. Аның 1958 елдан соңгы фәнни эшчәнлеге Көнчыгыш ны өйрәнү институты белән бәйле.
Галим Кытай Халык Республикасының Шеңҗан Уйгыр автономияле районында яшәүче уйгырлар теленең грамматик төзелешен өйрәнү нигезендә, 1960 елда, «Хәзерге уйгыр теле» дигән монографиясен бастырып чыгара. Утыз өч мең сүзне эченә алган, мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр белән иллюстрацияләнгән «Уйгырча-русча сүзлек» (1968) — аның тарафыннан зур көч куеп, унбиш ел дәвамында алып барылган эшнең нәтиҗәсе.
Ә. Н. Нәҗипнең гыйльми эшчәнлегендәге тагын бер бик мөһим юнәлеш — борынгы һәм урта гасыр төрки язма истәлекләрне, аларның тел үзенчәлекләрен тарихи планда өйрәнү, ядкярләрне текстологик яктан эшкәртеп, бастырып чыгару. Мәсәлән, ул 1957 елда ук «Совет әдәбияты» журналында (12 нче сан) «Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган язма истәлекләре турында (татар әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу тарихына карата)», дигән күләмле мәкаләсендә Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән әдәби әсәрләргә, башка характерда булган язма истәлекләргә тәфсилле анализ ясап, Алтын Урда әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу фактларын ачыклый.
Галим соңыннан да Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» һәм башка язма ядкярләрне тикшерүгә күп санда әтрафлы мәкаләләр багышлады.
1961 елда Ә. Н. Нәҗип Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрен кириллицада транскрипцияләп, текстны русча тәрҗемәсе, бай шәрехләүләр белән аерым китап итеп бастырып чыгарды. 1965 елда ул «XIV йөз мәмлүкләр Мисырының кыпчак-угыз әдәби теле», дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Анда Алтын Урдада һәм мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән күп сандагы әдәби әсәрләр, төрле сүзлекләр һәм башка язма истәлекләрнең тел үзенчәлекләре чагыштырма-тарихи планда тикшерелә.
Галимнең янә зур хезмәтләреннән берсе — күләме дүрт томга исәпләнелгән «XIV йөз төрки телләренең чагыштырма-тарихи сүзлеге»ннән Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре материаллары нигезендә башкарылган беренче томы 1979 елда басылып чыкты. Анда әлеге язма ядкярнең өйрәнелү тарихына анализ ясала, текстның лексик составы төрле аспектларда тикшерелә һәм чыганаклар белән чагыштырылган сүзлек белән баетыла. Аның икенче һәм өченче томнары нәшриятка тапшырылган булуы, дүртенчесенең әзерләнеп тәмамлануы, шулай ук дүрт томлы «XI-XIV гасыр төрки телләренең тарихи сүзлеге» төзелеп, аның Совет тюркологлары Комитеты пленумы тарафыннан нәшриятка тәкъдим ителүе, ике томлы «XI гасыр төрки телләренең тарихи-чагыштырма сүзлеге», «"Котадгу белек" теленең лексик һәм лексик-морфологик архаизмнары», «XI-XIV йөз иске үзбәк классик әдәбияты үрнәкләре», дигән хезмәтләрнең дә басмага әзерләнгәнлеге турында матбугатта хәбәрләр булса да, кызганыч ки, аларның язмышлары хакында мәгълүматыбыз әлегә юк.
1981 елда Ә. Н. Нәҗипнең «XI-XIV йөз төрки телләренең тарихын тикшерү», дигән хезмәте нәшер ителде. Аерым алганда, анда Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек», Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк», Әхмәд Йөгнәкинең «Гыйбәтел-хәкаикъ», Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис», Әднаш Хафизның «Сираҗел-колүб» әсәрләре, Казый Борһанеддиннең «Диван»ы, Дәһли солтанлыгы ядкярләре турында фәнни очерклар тупланган. Китапка А. Н. Кононов, Г. Ф. Благова, И. В. Кормушин тарафыннан язылган кереш сүздә болай диелә: «Мәсьәләгә якын килүнең Ә. Н. Нәҗип тарафыннан тәкъдим ителгән асылы шунда ки, теге яки бу төркем язма истәлекләрнең теленә карата булган "әдәби диалект" төшенчәсе "әдәби тел" төшенчәсе белән алмашына. Әдәби телләрнең күплелеге концепциясе — төрки әдәби телләрнең күптөрлелеге һәм үзгәрүчәнлеге формалашу процессын аңлауда алга китеш булды. Ә. Н. Нәҗипнең монда казанышы һичшиксез».
Ә. Н. Нәҗип тюркологиядәге яңалыклар белән даими танышып һәм аларга карата үзенең принципиаль, әмма объектив мөнәсәбәтен матбугат аша белдереп барды. Аның күп сандагы бәяләмәләре арасында, мәсәлән, М. Г. Госмановның «XIV-XVI гасыр Җүчи Олысының ярлыкаш актлары» (1979), Н. Ш. Хисамовның «Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы» (1979), дигән хезмәтләренә карата язылганнары да бар.
Ә. Н. Нәҗип озак еллар Совет тюркологлары комитеты әгъзасы булды. Фәнни казанышлары өчен Төрек тел җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Аның XI-XIV йөз төрки язма истәлекләре буенча төзегән бай картотекасы хәзерге вакытта Казакъстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында саклана. Ә. Н. Нәҗип 1991 елның 28 мартында Мәскәүдә вафат булды.
Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әмир Нәҗип. Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган язма истәлекләре турында (Татар әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу тарихына карата) // Совет әдәбияты. – 1957. – № 12. – Б. 77-88. | <urn:uuid:33de9f83-587d-46b1-bd73-6b5e4cf94ee9> | CC-MAIN-2020-10 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D0%BC%D0%B8%D1%80_%D0%9D%D3%99%D2%97%D0%B8%D0%BF | 2020-02-24T08:33:06Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875145910.53/warc/CC-MAIN-20200224071540-20200224101540-00024.warc.gz | tat | 0.999967 | Cyrl | 13 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999672174453735} | tt.wikipedia.org |
Кырмыскалар
Эчтәлек
Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җәмәгатьчел бөҗәкләр, гаиләләре канатлы ана һәм ата, бер яки берничә йомырка салучы канатсыз ана ("патшабикә") һәм эшче ("касталарга" берләшкән, билгеле бер функция башкаручы, озынлыгы 0,8-30 мм булган, җенси әгъзалары үсеп җитмәгән вак ана бөҗәкләр) кырмыскалардан тора. Ана, ата кырмыскалар – канатлы, эшчеләре — канатсыз. Төсе кызгылт көрән, кара. Корсагы күкрәге белән 1-2 сегменттан торган нечкә хәрәкәтчән сап ярдәмендә тоташкан; ана һәм эшче бөҗәкләрнең чаккычы (үзгәргән күкәй салгыч) һәм агу бизләре (кырмыска кислотасы бүлеп чыгаралар) бар. Күбесендә агу бизе көчле үскән, ул исә мускуллы капчык белән әйләндереп алынган. Мускуллар кыскарганда, нигездә, кырмыска кислотасыннан торган агу 50 см га кадәр сиптерелә. Башы зур, мыегы нечкә, бөгелүчән, яңагы яхшы үсешкән. Канаты сирәк тамырчыклы, үтә күренмәле.
Мыеклары бөгелчән, ана һәм эшчеләрнең мыегы 11-12 буынтыклы, аталарныкы 12—13 кайберләренең 4, 6 яки 10 буынтыклы. Мыегының төп буынтыгы (скапус) гадәттә башкаларыннан озынрак була (мирмицин, понерин һәм башка кайсыбер кырмыскаларның ярыйсы гына чаккычы бар). Эшче кырмыскалар чәчкә нектары, үсемлек җимешләре, орлыклары, бөҗәкләр һәм аларның кортлары, үлән бетләре калдыклары белән, ана кырмыска һәм кортлар эшче кырмыскаларның бизләре бүлендекләре белән туклана.
Кортлары (личинкалары) ак төстә, аяксыз. Оя камераларында курчакланалар; курчаклары эчтә үсә.
К. ояларын туфракта, ташлар астында, черек үзагачта ясый, кайвакыт коры ботаклардан, ылыстан . Җирдә, черек үзагачта, таш асларында коры ботаклардан, ылыстан, кабык кисәкләреннән һ.б. шуңа охшаш материаллардан җир өсте конуслары (берничә камерадан һәм юллардан торган кырмыска оялары) төзеп яши.
Урманда, далада, болында яши. Кырмыскалар – экосистемаларның азык чылбырларында мөһим буын, туфрак ясауда катнашалар, авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычларын юк итәләр; инженер коммуникацияләрен, каралтыларны зарарлыйлар. Кырмыскаларны аерым фән — мирмекология өйрәнә.
Җәмгыять төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кырмыскалар зур күч булып кырмыска оясында яшиләр. Кырмыска оясы яки кырмыска иләве — җир өстеннән өем булып чыгып торган, туфрактан, ылыстан яисә вак-вак чыбыктан гыйбарәт торагы. Гөмбәз астында каймыл камералары урнашкан, анда кырмыска күкәйләре, кортлары һәм кузылары саклана. Тагын да төптәрәк - черек агач төбе яки зур ботаклар. Метр ярым хәтле тирәнлектә җир астында бер-берсе белән бәйләнгән камералар бар. Шуларның берсендә патшабикә яши.
Ояда кырыс иерархия һәм рольләр булышу урнаштырылган. Идарәне йомырка салучы теше - патшабикә башкара. Эшче кырмыскалар да теше, ләкин алар патшабикә исән чагында токым чыгармыйлар. Патшабикә 15-20, ә эшчеләр - 5-7 ел яши. Иркәкләр бары бер җәй генә яши, алар оя яшәешендә катнашмый, токым чыгаруда катнашу белән үлеп бетәләр.
Патшабикә янында 10-12 эшче кырмыскадан торган кургавыл бар, ул патшабикәне карап тора: ялый һәм ашата. Гадәттә кургавыл яшь кырмыскалардан тора, чөнки ояның бар вәкилләре дә бер айга якын патшабикәне яки кортларны карау чорын үтәләр. Аннары алар патруль зонасының иң ерак җиренә күченәләр һәм анда азык эзләүгә - фуражлауга - керешәләр. Тапкан азыкны кырмыска инстанцияләр буйлап өскә таба җибәрә һәм шуннан соң гына ул барлык ояга таратыла. Азык белән беррәттән кырмыска махсус феромон - патшабикә бүлеп чыгарган матдә белән дә туклана. Бу матдәдән ул патшабикәнең сәламәтлеге һәм ояның торышы турында мәгълүмат ала. Шулай итеп барлык кырмыскалар да бердәм мәгълүмат киңлегенә кертелгәннәр.
Фин галимнәре ДНК кулланып уздырган тәҗрибәләрдән мәгълүм булуынча, туганлык дәрәҗәсе "патшабикә"дән ераграк булган саен, кырмыскалар да аның тирәсеннән ераграк эшләрне башкара. Ә якын туганнар, киресенчә, "патшабикә" тирәсендәге эшләрдә эшлиләр.[1]
Ояда үзенә хас җәзалау системасы да эшли. Мәсәлән, тап-таза фуражер кырмыска ояга берничә тапкыр буш кул белән кайта икән, аны «чалалар» - үтерәләр һәм үзен үк фуражга җибәрәләр. Кызык, әмма имгәнеп эшкә сәләтен югалткан кырмыскаларга карата бөтенләй башкача карыйлар. Аларны азык сорарга, яки мыеклары белән башка кырмысканың башындага махсус җирләренә сугарга көчләре булганчы ашаталар.
Кырмыскалар актив ерткычлар, ләкин алар «мал-туар» да асрый. Мал-туар ролен үлән бетләре (гөбләләр) башкара. Кырмыскалар бетләрнең үзләрен генә түгел, бүлендекләрен дә ашый. Бу паразитизмның бер төре түгел, чөнки кырмыскалар каравыннан башка үлән бетләре башка ерткычлардан кулыннан бик тиз үлеп бетәләр. Кырмыскалар бетләр көтүен якын тирәдәге үсемлекләрдә көтәләр һәм саклап торалар. Һәм беренче таләпләре буенча, бетләр аларга артык нектарын бирәләр. Үлән бетен «савыр» өчен кырмыска мыеклары белән аның корсагын кытыклый. Алман галимнәре исәпләп чыгаруынча, гөбләдән "савыла" торган баллы патока җирән кырмыска ризыгының 60 процентын тәшкил итә. Кеше кебек үк, кырмыскалар да "ит"тән баш тартмый. "Ит"не ауда, яки үлгән бөҗәкләрне җыеп кына түгел, ә бәлки махсус үрчетеп тә табалар. Кырмыска ояларында "деликатеслар": чебен, үрмәкүч һ.б. бөҗәк личинкалары үстерелә.[2]
Кырмыска төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Якынча 9 мең төре билгеле, бөтен җир шарында таралган. Русиядә — 300 тирәсе, Татарстанда — 40. Җирән урман кырмыскасы (Formica rufa) һәм кара бакча кырмыскасы (Lasius niger) киң таралган. Уракчы кырмыска (messor clivorum) Татарстан республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Кызыл кырмыскалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җирән урман кырмыскасы биеклеге 2 м га кадәр итеп оя төзи, аның нигезе булып иске төп хезмәт итә, кырмыскалар бу урынга төрле төзү материалы ташыйлар. Кырмыска оясы ылыслардан, вак чыбык, кайры кисәкләре һәм үсемлек калдыкларыннан тора. Беренче карашка, ташылган барлык чүп-чар тәртипсез рәвештә теләсә ничек ята кебек, ләкин бу алай түгел. Хәтта иң көчле җил дә һәм яңгырда да кырмыска оясына су үтми һәм аның җир асты юллары һәрвакыт коры тора. Кырмыскалар — көчле бөҗәкләр, алар үзләреннән күп тапкыр авыррак һәм зуррак табышны күчерә ала. Бу җитез һәм актив бөҗәкләрне һич тә башкалар белән бутамыйсың. Канатсыз эшче кырмыскалар, азык яки оя кору өчен материал эзләп йөриләр.
Кара кырмыскалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бакча һәм паркларда, болыннарда һәм аланнарда бакча кырмыскасы, яки кара кырмыска очрый. Бу кырмыскалар җимеш соклары белән туклана, умарта оясына бал эзләп керә, кайчак, татлы ризык эзләп, өйгә дәюл сала. Кара кырмыскалар үлән бетләре (гөбләләр) бүлеп чыгарган сыекча белән тукланалар, шуңа күрә алар үлән бетләрен саклыйлар һәм хәтта аларны кышка үзләренең җир асты ояларына алалар.[3]
Кырмыскаларны саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Күпчелек төр кырмыскалар кешеләрнең эзәрлекләүләренә каршы торырлык сәләтле булса да, аларның 149 төре МСОПның Кызыл исемлегенә кертелгән.[4] Аурупаның аерым илләрендә җирән кызыл кырмыскаларның ояларын махсус саклап торалар һәм күчереп утырталар. Русиядә кырмыска ояларын туздыру административ хокук бозу булып санала. Аның өчен 300 алып 500 сумга кадәр штраф яки кисәтү каралган[5].
Кырмыскалар турында риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Геродот яңа эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында «Алтын эзләүче кырмыскалар» барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы имеш. Алар Греция кырмыскалары кебек үк җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы.
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны табаачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.[6]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Акыллылар (Табигать могҗизасы) / М.БУРЛЕШКИН / – № 39 (11440), 30 март, 2010
- Акыллылар (Табигать могҗизасы) / М.БУРЛЕШКИН / – № 39 (11440), 30 март, 2010
- Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит140-141
- Поиск Formicidae в iucnredlist.org(ингл.). International Union for Conservation of Nature and Natural Resources. 9 апрель 2011 көнне тикшерелгән. 18 август 2011 көнне төп чыганагыннан архивланган.
- Статья 8.29 КоАП РФ. Уничтожение мест обитания животных
- Тауларга бай Азнакай (Чатыр тау...) / Марсель ГАЛИЕВ / – № 66 (11311), 30 май, 2009
|Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә.| | <urn:uuid:608ce6cd-31f8-438d-8f57-3d9c3c39aa0f> | CC-MAIN-2017-17 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%8B%D1%80%D0%BC%D1%8B%D1%81%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80 | 2017-04-28T12:10:49Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-17/segments/1492917122955.76/warc/CC-MAIN-20170423031202-00620-ip-10-145-167-34.ec2.internal.warc.gz | tat | 1.000001 | Cyrl | 67 | {"tat_Cyrl_score": 1.000001072883606} | tt.wikipedia.org |
Александр Сафонов
|Җенес||ир-ат|
|Ватандашлык||Россия империясе|
|Туу датасы||1875|
|Туу урыны||Ярыслау, Россия империясе|
|Үлем датасы||27 сентябрь 1919[1]|
|Үлем урыны||Мәскәү, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d][1]|
|Җирләнгән урыны||Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]|
|Һөнәр төре||сәясәтче|
Александр Кононович Сафонов (1875, Ярославль - 27. 09. 1919, Москва) - Липецкта Совет хакимиятен формалаштыруда актив катнашучы. 12 нче Армиянең Революцион Хәрби Советы әгъзасы. Партия кушаматы - Ефрем.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1875 елда Кострома губернасының Галич өязе Фроловское авылында туган. 13 яшьлек малай буларак, аны Мәскәүгә китерәләр һәм буяучыга өйрәнчек итеп бирәләр. Ул экипаж фабрикасында, Мәскәүдә һәм Рига вагоннар остаханасында эшләй. Белемен камиллаштырыу белән шөгыльләнеп, ул өй укытучысы исеме өчен имтихан тапшыра.
1904 елдан большевиклар партиясе әгъзасы. Ул Ярославльдагы 1905 елгы революцион вакыйгаларда актив катнаша, аны кулга алалар, аннары Архангельск өлкәсенә ике ел сөргенгә җибәрәләр. Ул Петербургка кача (төрле фамилияләр астында дүрт тапкыр кулга алынганнан соң) һәм Мәскәүгә күченә. Анда ул большевикларның район комитетын оештыручыларның берсе була.
1908 елда Мәскәү район партия оешмасы уңышсызлыгынан соң, ул 1910 елда «Сафонов и 33-и» суд процессында дүрт ел авыр хезмәткә хөкем ителә. Февраль революциясеннән соң ул Мәскәүгә кайта.
Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә - Мәскәүнең Рогожский районының Хәрби революция комитеты секретаре.
1917 елның ноябрендә Большевик партиясенең Мәскәү бюросы Сафоновны Липецкка җибәрә, һәм ул барлык хакимиятне эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар депутатлары Советына күчерү ягында торган көчләрне берләштереүдә мөһим роль уйнай. 1919 елның апрелендә - Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясының Революцион хәрби советы әгъзасы.
Колчакны тулысынча җиңгәннән соң - Көньяк фронтның 12 нче армиясенең Революцион хәрби советы әгъзасы. Деникин һөҗүме вакытында ул Тамбов ныгытылган районының оборона Советы әгъзасы итеп билгеләнә.
1919 елның 25 сентябрендә кич белән Мәскәү аша анда барганда, Леонтиевский тыкрыгында РКП(б) Мәскәү Комитеты бинасында шартлаудан 5 минут алдан шәһәр партия комитетына (танышларын күрергә ) керә. Ул үлемесле яралана. Аны Кремль стенасында шартлау корбаннарының күмелгән каберенә күмәләр.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бөек Октябрь инкыйлабы 50 еллыгы уңаеннан, Липецктагы Революция мәйданында һәйкәл-обелиск ачыла, аның янында кәкре стелада Липецкта Совет хакимиятен оештыруда актив катнашкан кешеләрнең йөзләренең рельефлы образы бар. Стела ахырында аларның, шул исәптән Сафоновтың исемнәре язылган.
- 1967 елның 27 октябрендә Липецкның Яңа урамы Сафонов исеме белән атала.
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лебединский Г. Н., Марков Н. В. Липецк. Путеводитель. — Воронеж: Центр.-Чернозем. кн. идз-во, 1984.
- Абрамов, Алексей. У Кремлёвской стены. — М., Политиздат, 1988.стр.118-119, ISBN 5-250-00071-1.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сафонов Александр Кононович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] | <urn:uuid:f79eb39b-094c-4789-b174-bf84bb9051c4> | CC-MAIN-2020-40 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80_%D0%A1%D0%B0%D1%84%D0%BE%D0%BD%D0%BE%D0%B2 | 2020-09-28T20:09:59Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600401604940.65/warc/CC-MAIN-20200928171446-20200928201446-00431.warc.gz | tat | 0.999391 | Cyrl | 3 | {"tat_Cyrl_score": 0.9993914365768433} | tt.wikipedia.org |
Ябалаксыманнар
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Тасвир[үзгәртү]
Эре баш, башының алдында зур түгәрәк күзләр, кыска ерткыч томшык. Төнлә белән аулый, тавышсыз оча. Каурыйлары йомшак, тырнаклары озын һәм үткен, төсе күзгә ташланмый торган.
Семьялыклар[үзгәртү]
Ике семьялык эченә ала:
|Бу зоология буенча мәкалә төпчеге.
Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. | <urn:uuid:66843479-8457-4615-85dc-29c1b4068d75> | CC-MAIN-2014-35 | http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%BA%D1%81%D1%8B%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%80 | 2014-08-27T18:58:39Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-35/segments/1408500829754.11/warc/CC-MAIN-20140820021349-00300-ip-10-180-136-8.ec2.internal.warc.gz | tat | 0.999972 | Cyrl | 23 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999724626541138} | tt.wikipedia.org |
Дәхтәрни
|Дәхтәрни|
|Ил||Россия|
|Өлкә||Пенза өлкәсе|
|Район||Күзнәй районы|
|Координатлар||53°5'2.5"N, 46°51'57.3"E|
|Халык саны||1314 кеше|
|Милли состав||татарлар|
|Сәгать кушагы||UTC+3|
|Русча атама||Малый Труев|
Дәхтәрни (рус. Малый Труев) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы, Труев елгасы буенда.
Пенза өлкәсенең Сембер өлкәсе белән кисешкән урынында Күзнәй районы урнашкан. Бу районда бер-берсенә тоташ өч татар авылы җәелеп ята: Дәхтәрни, Кынады, Ялгаш авыллары.
Дәхтәрнидә 2004 елда 382 йортта 1314 кеше яшәгән.
Авылны Ялгашлылар нигезләгән була. Дәхтәрнидә дегет чыгарганнар, исеме шуннан килә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге.
Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. | <urn:uuid:0133e9b3-0f22-485e-89a4-47ee50e43cff> | CC-MAIN-2023-14 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D3%99%D1%85%D1%82%D3%99%D1%80%D0%BD%D0%B8 | 2023-04-02T01:01:14Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296950363.89/warc/CC-MAIN-20230401221921-20230402011921-00248.warc.gz | tat | 0.999934 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999339580535889} | tt.wikipedia.org |
Кумари
Кума́ри, яки Кумари Деви (Непал телендә «кыз») — Непалда тере Һинд дине Ходае чагылышы. Кумари булып Невар халкының Шакья кастасыннан сайланган җенси җитлекмәгән кыз сайлана. Гәрчә Кумари Һинд дине Илаһы булса да, аңа бөтен ил буенча Һинд дине тарафдарлары да, Буддачылык тарафдарлары да табына.
Непалда берничә Кумари бар, әмма иң әһәмиятлесе Патша Кумарисы, ул Катмандуда яши. Патша Кумарисы булып сайлану өчен аеруча кырыс ритуаллар карала, шулардан соң ул шәһәр үзәгендә Кумари Гхар сараенда яши башлый. Хәзерге Патша Кумарисы, Матани Шакья, ординацияне 2008 елда өч яшендә узган.
Кумари патшага тилаканы (маңгаенда йола кабул итүе вакытында кызыл ноктаны) куярга хакы булган бердәнбер кыз һәм патша аңа табына. Бу елына бер мәртәбә Кумариджатра бәйрәме вакытында була. Бу көнне патша пуджа (Һинд дине ритуалы)н башкару өчен гыйбадәтханәгә килә һәм Кумари Алиһәсе аны тика белән алкышлый, бу аның хөкеменең бер ел дәверенә озайту дигәнне аңлата, киләсе елдагы бәйрәмгә кадәр. Хәзерге җөмһүрият вакытында Кумари хөкүмәт тарафыннан билгеләнә.[1][2] Кумари Таледжу Алиһәсенең тән реинкарнациясе (чагылышы) булып санала. Беренче менструацияләр була башлагач, Алиһә аның тәненнән китә. | <urn:uuid:c2a19c20-111b-4d19-b025-13ab72c80431> | CC-MAIN-2022-27 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B8 | 2022-06-29T01:41:28Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103619185.32/warc/CC-MAIN-20220628233925-20220629023925-00693.warc.gz | tat | 0.999991 | Cyrl | 14 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999912977218628} | tt.wikipedia.org |
Иске татар әдәби теле
|Иске татар әдәби теле|
|Дәүләт||Русия империясе|
|Административ-территориаль берәмлек||Русия империясе|
|Тел типологиясе||агглютинатив тел[d]|
|Язу||гарәп әлифбасы|
|Иске татар әдәби теле Викиҗыентыкта|
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Иске татар әдәби теле (Иске имлә: ايسكى تاتار تلى) кайбер этник кардәш халыкларның – татар, башкорт өлешчә казакъ һәм нугайларның гомуми язма әдәби теле булган. Бүгенге татар теле һәм кырымтатар теле Алтын Урда чорында формалашкан иске татар теле нигезендә килеп чыкканнар.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XII-XIV гасырлардагы әдәби тел иске татар әдәби теле формалашуының башлангыч башлангыч чоры итеп карала. Ул матур әдәбиятта (Кол Гали, XIII гасыр) халык аваз иҗатында, дини әдәбиятта вә кайбер ташлары язмаларында киң чагылыш таба.
Сүзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Батыршина Г. Г. и др. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ. – 2016.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хәсәнов З. Ф. КОЛ ГАЛИНЕҢ "КЫЙССАИ ЙОСЫФ" ПОЭМАСЫНЫҢ ТЕЛЕ ҺӘМ "ВАТАНЫ" //Редакционная коллегия. – 2015. – С. 232.
- Бәширова И. Б., Нуриева Ф. Ш., Кадирова Э. Х. ИСТОРИЯ ТАТАРСКОГО ЛИТЕРАТУРНОГО ЯЗЫКА (XIII–начало XX века). – 2015.
- Бәширова И. Б., Баширова И. Б. Иске татар теле: Г. Тукайның башлангыч чор иҗаты //ББК 83.3 (2Рос= Тат) я43 Г 12. – 2016. – С. 74.
- Батыршина Г. Г. и др. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ. – 2016. | <urn:uuid:002dc8c8-a18d-4220-a61c-495850d89f6b> | CC-MAIN-2021-43 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D1%81%D0%BA%D0%B5_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D3%99%D0%B4%D3%99%D0%B1%D0%B8_%D1%82%D0%B5%D0%BB%D0%B5 | 2021-10-16T12:08:19Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323584567.81/warc/CC-MAIN-20211016105157-20211016135157-00010.warc.gz | tat | 0.999658 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.999658465385437} | tt.wikipedia.org |
Сара Шакулова
|Сара Шакулова|
|Туган телдә исем||Сара Касыймхан кызы Шакулова (Шаһколый)|
|Туган||27 июль 1887|
Касыйм шәһәре
|Үлгән||5 сентябрь 1964 (77 яшь)|
Мәскәү
|Милләт||татар|
|Һөнәре||математик, укытучы|
Сара Шакулова – күренекле математик-галим һәм мәгариф эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Касыймхан кызы Шакулова Касыйм шәһәрендә заманына күрә ярыйсы ук зыялы, укымышлы гаиләдә туа. Аның әтисе шәһәрнең почетлы гражданины булган. Шакуловлар нәселе – Касыйм-Ханкирмәннең борынгы руханилары.
Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Сара Шакулова берничә ел Ханкирмән янындагы Татарбай авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда рус телендә кызлар гимназиясен тәмамлый.[1]
Сара математика белән бик яшьли кызыксына башлый, үзе уйлап чыгарган әллә нинди ысуллар белән мәсьәләләр чишә. Гимназияне тәмамлагач, ул 1906 елның яз башында Петербургка китә. Петербурдагы тәрбиячеләр әзерли торган Лесгафт курсларында укый. Мәктәп ябылу сәбәпле, 1908 елның 4 апрелендә С.Шакулова туган шәһәренә әйләнеп кайта. Русиядә исламны тоткан хатын кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Югары белем алырга омтылып, ул шушы ук елның көзендә Парижга китә, университетка укырга керә. Расписаниедән үзенә кирәкле лекцияләрне сайлап, С.Шакулова төгәл фәннәр факультетында математика буенча лекцияләргә йөри башлый, математика һәм физиканың төрле тармакларын өйрәнә. 1913 елның 10 мартында С.Шакуловага Сорбонна университетының төгәл фәннәр факультетын тәмамлавы турында диплом тапшырыла.
С.Шакулова Париждан Петербургка кайта, ә аннан Мәскәүгә килә. Яңадан имтиханнар тапшырып, ул 1915 елның 23 июнендә Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлавы турында диплом ала. Русиядә белгечлеге буенча эш табу кыен була. 1915 елның 1 гыйнварында Рязань губернасындагы бер шәһәрчектә фронтка киткән математика укытучысы урынына билгеләнә. 1916 елның җәендә Казанга китә. Казан сәнгать мәктәбендә геометрия һәм сызымнар укыта, көздән Ф. Аитова кызлар гимназиясендә һәм Л. Хөсәенова кызлар мәктәбендә геометрия укыта.
Бөтенрусия мөслимәләр корылтаенда (1917 ел, 24-27 апрель, Мәскәү) вәкил.
Октябрь революциясенең беренче айларында ук Казандагы барлык уку йортлары да дәүләт карамагына күчерелә. С.Шакулова аларның сметаларын төзүче комиссиянең җитәкчесе була. Шулай ук мәгариф советын оештыруда актив катнаша. 1920-1922 елларда С.Шакулова Башкортстан мәгариф халык комиссарының урынбасары һәм коллегия әгъзасы була.
1923 елның апрель аенда С.Шакулованы Мәскәүгә чакыртып алалар. Монда ул РСФСР мәгариф халык комиссариатында милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. 1925 елда аны Мәскәүдә ачылган беренче номерлы татар урта мәктәбенең (Асадуллаев йортында) директоры итеп билгелиләр.
С.Шакулованың 1930 нчы еллардан соңгы эшчәнлеге Мәскәү шәһәрендәге югары техник уку йортлары белән бәйләнгән, ул математика кафедраларында эшли, шуннан пенсиягә чыга.
С.Шакулова 1964 елның 5 сентябрендә вафат була. | <urn:uuid:f0b2af5f-163b-4fab-aa6b-9ba09494ff19> | CC-MAIN-2022-27 | https://tt.wikipedia.org/wiki/Sara_%C5%9Eaqulova | 2022-06-28T01:17:39Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103344783.24/warc/CC-MAIN-20220627225823-20220628015823-00342.warc.gz | tat | 0.999969 | Cyrl | 19 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999690055847168} | tt.wikipedia.org |
Әл-Газиз
Әл-Газииз (гарәп. الْعَزِيزُ) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Һәр нәрсәне җиңүче, теләгәнен эшләүдә һичкем каршы тора алмаучы бердәнбер Барлык. Нинди дә булса бер барлыкның газиз булуы өчен үзендә бер төркем үзенчәлекләрнең булуы кирәк. Тиңдәше аз булган, үзенә күп ихтыяҗ таләп иткән, һәм дә аның дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин булмаган бу үзенчәлекләрнең кайсыберләре кешеләрдә дә табылыр. Ләкин алар чикләнгән күләмдә генә булыр. Аллаһының газиз булуы алар белән чагыштырылмас. Ул һәр караштан бердәнбер һәм үзенә булган ихтыяҗы чиксез. Ансыз һичбер нәрсә дә булмас. | <urn:uuid:aafd4995-a20a-43f1-8aa0-4b5e1b4a5fc8> | CC-MAIN-2014-35 | http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D0%BB-%D0%93%D0%B0%D0%B7%D0%B8%D0%B7 | 2014-08-21T10:09:34Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-35/segments/1408500815861.64/warc/CC-MAIN-20140820021335-00123-ip-10-180-136-8.ec2.internal.warc.gz | tat | 1.000004 | Cyrl | 46 | {"tat_Cyrl_score": 1.000003695487976} | tt.wikipedia.org |
- РУС
- ТАТ
(латинчадан derivatio – читкә юнәлдерү, барлыкка килү), тамырга аффикслар ялгау, сүзләрне кушу һәм башка чаралар ярдәмендә бер тел берәмлекләреннән икенчеләрен ясау, сүзләрне үзгәртү, яңа сүзләр ясау
Сүзнең икенче мәгънәсе барлыкка килү кайчак шулай ук деривация дип карала (елан – хайван, елан – елгыр).
Деривация процессында төп (мотивлаштыручы) һәм ясалма (мотивлашкан) тел берәмлекләре арасында үзенчәлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Лексик һәм синтаксик деривация була, синтаксик деривация әлеге төп конструкцияне үзгәртү юлы белән төрле синтаксик конструкцияләр ясалу процессын белдерә (эшчеләр өй салалар, өй эшчеләр тарафыннан салына).
Тамыр морфемалардан яңа лексик берәмлекләр ясалып, алар барлыкка китергән бөтен мәгънәләр дә деривацион мәгънәләргә карый. Мәсәлән, процессны белдерүче яз тамырыннан язма дигән исем ясарга мөмкин, бу очракта предметны белдерүче деривацион мәгънә барлыкка килә. Шулай ук предмет мәгънәсеннән эшне башкаручы (субъект) мәгънәсен аерып чыгарырга мөмкин: сәяхәтче, терлекче, тарихчы.
Курилович Е. Деривация лексическая и деривация синтаксическая // Очерки по лингвистике. М., 1962;
Никитевич В.М. Теоретические аспекты деривации. Пермь, 1982;
Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.
Автор – Ф.Ә.Ганиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:53010da7-00db-456f-a22f-eea404b78227> | CC-MAIN-2023-23 | https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/tatarskij-yazyk/derivaciya | 2023-06-02T06:13:12Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224648322.84/warc/CC-MAIN-20230602040003-20230602070003-00276.warc.gz | tat | 0.999866 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998658895492554} | tatarica.org |
Казанда туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында оештырылучы «Ана теле» бөтенроссия мастер-класс конкурсы Гран-при иясе билгеле булды. Алдынгы мөгаллимнәрнең исемнәрен бүген Казан кооператив институтында атадылар.
Быел «Ана теле» бөтенроссия мастер-класс конкурсында Россиянең 11 төбәгеннән 50дән артык укытучы катнашты. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләре бар.
Татар, башкорт, удмурт, мари, чуваш телләре укытучылары үз һөнәри осталыкларын өч көн дәвамында күрсәтте. Гран-при иясе булып Казанның 27 нче гимназиясе татар теле укытучысы Гөлгенә Нурмиева танылды. | <urn:uuid:f8d9260a-9efa-49aa-a8f6-b33ee56f4f0d> | CC-MAIN-2024-10 | https://belem.ru/node/7615 | 2024-02-25T21:59:08Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947474643.29/warc/CC-MAIN-20240225203035-20240225233035-00421.warc.gz | tat | 0.99982 | Cyrl | 12 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998195767402649} | belem.ru |
Бәһа'и динендә Зәрдөштлек тугыз мәгълүм диннәрнең берсе һәм аның язмалары Бәһа'ү'лланың килүен алдан әйтә дип карала. Зәрдөшт Ходай Манифестацияләре дәвамлылыгына керә. Зенд Авеста (Зәрдөштлек язмалары) чынлыгы билгеле булмаган итеп карала.[1]
Бәһа'ү'лланың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәһа'илар ышануы буенча Мирза Хөсәен Али Нури буларак туган Бәһа'ү'лла Зәрдөшт һәм соңгы Атәшпәрәст патша Яздегерд III токымы булып туган.[1] Аның әтисе Мирза Бузург (Мирза Габбәс Нури), Фарсы Мазиндаран (элек Табаристан дип аталган) провинциясенең аксөяге булган. Мирза Абу'ль-Фадл Бәһа 'ү'ллаһның шәҗәрәсе турында тракта язган.[2][3]
Алдан әйтүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зәрдөштлек юрамаллары дөнья коткаручы Саошьянт яки Шаһ Бәһрам килүе турында алдан әйтелә. Бәһа'иларның карашы буенча бу алдан әйтүләр Бәһа'ү'ллаһ шәхесендә чынга ашкан.[1][4] Җамасп Намадан алдан әйтү "Ошедар Бами [Хушедар] вакытында кояш күк уртасында 10 көн дәвамында һәм Ошедар Маһ [Хушедар Маһ] вакытында 20 көн дәвамында һәм Сошьйош [Саошьянт] вакытында 30 көн дәвамында торачак" тәңгәл килгән рәвештә Мөхәммәд, Баб һәм Бәһа'ү'ллага карый дип интерпретацияләнә.[5]
Бәһа'иларның Зәрдөшт турында тәгълиматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәһа'ү'лла язмаларында Зәрдөшт "Ул Рухы сафлык булган" дип искә алына. Дәвам итеп Бәһа'ү'лла шулай дип яза "...дөньяның ут гыйбадәтханәләре бу хакыйкатькә оста телле шәһадәте булып тора. Вакытында алар җыелган, янып торучы дәрт белән, дөньяның барлык яшәүчеләре [аңа]."
Зәрдөшт безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта торган Иранлы магус булган. Бәһа'илар ышануы буенча Зәрдөшт, Ходай тарафыннан илһамланып, этик дуализм белән беррәттән универсаль монотеизм дәгъва итәр өчен мәҗүси Арий каһинлегенә каршы баш күтәргән.[5] Зәрдөшт тәгълиматларының башка ачкыч принципларына хакыйкать эзләү, башкаларга карата мин-минлексез мәхәббәт, табигатькә ихтирам һәм әхлакый батырлык кергән. Бәһа'илар ышануы буенча Зәрдөштлек диненең башта монотеистик булып Ангра-Маинью "явыз принципы" шәхси, табигый көчне чагылдырган булган. Бәһа'илар ышануы буенча Сасанид чорында Зәрдөштлек ышануында теологик дуализм соңрак үсеш булган. Моның шәһадәте булып, Бәһа'илар иң элеккеге Гаталар – Зәрдөшт үзе тарафыннан инша ителгән дип уйлана – Ходайдан бәйсез явыз көч турында сөйләнми, бу мөнәсәбәтне бары тик Авестаның соңрак язмаларында табып була.
Язма чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Берлек Гыйбадәтханәсе томы Бәһа'ү'лланың саф фарсы телендә күренекле Атәшпәрәст Маникчи Сахибка Скрижальне һәм Манихчи Сахибның шул вакытта сәркатибе Мирза Абу'ль-Фадлга мөрәҗәгать ителгән юлдаш Скрижаль керткән хатлар тупламасы булып тора. Болар өч кыскарак илһамландыручы Скрижаль белән Бәһа'ү'лланың Зәрдөштлек тарафдарлары белән мөнәсәбәтенә кыскача караш тәкъдим итә.
Мирза Әбу 'ль-Фадл Бәһа'у'ллага скрижалендә Бәһа'ү'лла Манихчи Сахибның Зәрдөштлек һәм Һинд дине буенча сорауларына җавап биргән. Темаларга чагыштыру дине керә, шул ук вакытта күп нәрсә ачык әйтелмәгән булып кала, Бәһа'ү'лланың Зәрдөштлек һәм башка диннәр белән әңгәмәсе турында сүз бара, дөнья диннәре берлеген Бәһа'ү'лла ничек дип аңлавы турында аңлатма бирелә .[6]
Календарь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәһа'и календарендә Зәрдөштлек календаренең берничә элементы бар.[5] Зәрдөштлек календарендә айлар Илаһ яки Илаһи концепциягә багышланган яки алар хөрмәтенә аталган. Бәһа'и календарендә айлар, көннәр һәм еллар атамалары шулай ук илаһи атрибутларга карый.
Иран календаренда язның беренче көне һәм елның башы Нәү-Руз элек Зәрдөштлек фестивале һәм аларның иң изгесе булган. Ул Зәрдөшт үзе тарафыннан уйлап чыгарылган дип ышаныла, гәрчә ачык килеп чыгу датасы булмаса да.[7] Баб һәм соңрак Бәһа'у'лла көнне Бәһа'и календарендә изге көн итеп кабул иткән һәм аны Ходайның Иң Бөек Исеме белән ассоциацияләгәннәр.[8][9]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Smith, Peter (2000). "Zoroastrianism". A concise encyclopedia of the Bahá'í Faith. Oxford: Oneworld Publications. pp. 369. . https://books.google.com/books?id=pYfrAQAAQBAJ.
- Balyuzi, H.M. (1985). Eminent Bahá'ís in the time of Bahá'u'lláh. Oxford, UK: George Ronald. pp. 309–312. . http://sites.google.com/site/akbweb/Ancestry_of_Bahaullah.pdf.
- Balyuzi, H.M. (2000). Bahá'u'lláh, King of Glory. Oxford, UK: George Ronald. pp. 9–11. .
- Kazemi, Farshid (2013). "Celestial Fire: Bahá'u'lláh as the Messianic Theophany of the Divine Fire in Zoroastrianism". Irfan Colloquia. 14. Wilmette, IL: Irfan Colloquia. pp. 45–123. . http://bahai-library.com/kazemi_celestial_fire.
- Buck, Christopher (1998), "Bahá'u'lláh as Zoroastrian saviour", Baha'i Studies Review, 8
- Cole, Juan R. I. Baha'u'llah on Hinduism and Zoroastrianism: The Tablet to Mirza Abu'l-Faḍl Concerning the Questions of Manakji Limji Hataria.
- Boyce, M. Festivals. i. Zoroastrian. Encyclopaedia Iranica.
- Walbridge, John (2004-07-11). Naw-Ruz: The Bahá'í New Year.
- MacEoin, Denis (1994). Rituals in Babism and Baha'ism. Cambridge: British Academic Press. pp. 33–34. . https://books.google.com/books?hl=nl&lr=&id=4Bpd0xhUKewC&oi=fnd&pg=RA1-PR9&sig=9Fd_jmfePvTHGFcVQvePgDI7XcM&dq=%22MacEoin%22+%22Rituals+in+Babism+and+Baha%27ism%22+#PPP1,M1.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ʻAbdu'l-Bahá and Shoghi Effendi. Buddha, Krishna, Zoroaster and Related Subjects, compiled by Research Department of the Universal House of Justice.
- Bahá'u'lláh. Majmu'a-yi alvah bi iftikhar-i yaran-i Parsi (Collection of Tablets in Honour of Zoroastrian Baha'is) (Germany: Baha'i Verlag, 1999)
- Article about the Zoroastrian Savior, by Christopher Buck | <urn:uuid:a82b38e2-124c-4123-b05f-12c6dd90b883> | CC-MAIN-2023-06 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D3%99%D2%BB%D0%B0%27%D0%B8_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%97%D3%99%D1%80%D0%B4%D3%A9%D1%88%D1%82%D0%BB%D0%B5%D0%BA | 2023-01-28T21:09:49Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764499654.54/warc/CC-MAIN-20230128184907-20230128214907-00231.warc.gz | tat | 0.998744 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9987435936927795} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Арчаның Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте базасында "Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре тәрбиячеләренең коммуникатив компетентлыгын камилләштерү" дигән темага белем күтәрү курслары үткәрелә. 30 июньнән 2 августка кадәр уздырыла торган әлеге курслар, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы нигезендә оештырылган.
Курслар 2 тапкыр үтә ( беренче төркем – 30 июньнән19 июльгәчә; икенче төркем – 14 июльдән 2 августка кадәр).
Беренче төркемгә ТРның Алексеевск, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Югары Ослан, Мамадыш районнарыннан 100 тәрбияче килде. Дәресләрне Арча педагогия көллияте укытучылары үткәрә. Курслар дәвамында лекцион һәм практик дәресләр, Арча шәһәренең белем һәм тәрбия учреждениеләрендә мастер-классларда катнашу каралган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
http://tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:3a4bb4fc-d4a4-461a-bc7b-94205ddbeb1d> | CC-MAIN-2020-10 | http://belem.ru/node/5395 | 2020-02-28T16:28:22Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875147234.52/warc/CC-MAIN-20200228135132-20200228165132-00473.warc.gz | tat | 0.999928 | Cyrl | 11 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999276399612427} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Легендар "Машина времени" рок-төркеме лидеры Андрей Макаревич кичә Казанда ил күләмендә балалар өчен иң беренче «The Road» рок-музыка профессиональ мәктәбен ачты, мәктәпнең булачак укучылары исә бу вакыйганы рок-концерт белән билгеләп үтте.
Балалар рок мәктәбе булдыру идеясе Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе хезмәткәрләре һәм 5 нче музыка мәктәбе укытучылары тарафыннан эшкәртелгән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 100 мең сумлык гранты ярдәмендә «The Road» проекты шушы мәктәп базасында тормышка ашкан.
Шул рәвешле, рок-музыка мәктәбендә укырга теләгән балалар өчен 10 майдан, әңгәмәләшү (собеседование) рәвешендә, кабул итү имтиханнары башлана. Мәктәп 120 укучыга исәпләнгән, яңа уку елына исә 40 бала кабул ителәчәк. Анда дәресләр аерым-аерым да, 2-3 кешедән торган кечкенә төркемнәр белән дә үткәреләчәк. Киләчәктә Россиянең танылган музыкантлары белән мастер-класслар, стажировкалар үткәрү һәм чит илләрдәге шундый ук уку йортлары белән хезмәттәшлек урнаштыру ниятләнә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:92ec9d06-624f-46e5-a555-5acb65bc0784> | CC-MAIN-2019-18 | http://belem.ru/node/1500 | 2019-04-25T05:33:13Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578681624.79/warc/CC-MAIN-20190425034241-20190425060241-00547.warc.gz | tat | 0.999936 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.999935507774353} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Чаллының 26 нчы гимназиясе шахмат уеннары буенча Бөтенроссия турниры финалына юллама алды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лениногорск шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шахмат буенча республика беренчелегенә үткәрелгән "Ак ладья" ярышлары тәмамланды. Максатчан көрәшеп, Чаллыдагы 26 нчы гимназия беренче урынны яулады һәм Россия күләмендә уздырылачак финал уеннарына юллама алды. Яшел Үзәндәге 3 нче гимназия – II урында. III урынга Казанның 7 нче гимназиясе лаек булды.
9 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында яхшы нәтиҗәгә ирешеп, Татарстан беренчелегенә ярышларда Автошәһәрдән Леонид Ефимов - I урынны, Эмилия Красноперова II урынны алды, дип билгеләгән Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
http://tatar-inform.tatar
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:075b0791-2d48-41a6-abe4-a2627d542ad7> | CC-MAIN-2020-45 | http://belem.ru/node/7236 | 2020-10-22T03:19:35Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107878879.33/warc/CC-MAIN-20201022024236-20201022054236-00589.warc.gz | tat | 0.999955 | Cyrl | 10 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999547004699707} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле дуслар!
Сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алып без апрель аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирүне яңача оештырырга булган идек. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәләр сөендерерлек. Бәйге-акция үзе алдына куйган максатларга ирешә башлады кебек. Аның максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр:
- порталыбыз укучыларының игътибарын порталда урнаштырылып барылган файдалы белем ресурсларына җәлеп итү, интернет кулланучыларын алар белән якыннанрак таныштыру;
- порталда урнаштырыла торган ресурсларның сыйфатын күтәрү өстендә эш алып бару, укытучыларны һәм укучыларны сыйфатлы татарча ресурслар ясарга этәрү;
- яхшы ресурс төзегән авторларны билгеләп үтү, аларны һәм аларның хезмәтләрен башкаларга таныту.
Апрель ае ресурслары белән якыннан бу айда 67 кеше танышып чыкты. 20 ресурс өчен дә тавыш бирү барды. Апрель аенда иң күп тавышны Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызының "Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре" ресурсы җыя алды, әлеге ресурс өчен барлыгы 16 кеше тавыш бирде. Апрель аенда порталыбызда урнаштырылган ресурслар арасыннан кулланучыларга шулай ук Горшунова Илсөя Нурислам кызының "Белем алыйм дисәң ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!" һәм Вәлиуллина Лилия Галимҗан кызының "Күренекле дин белгече, галим, мәгърифәтче Р.Фәхреддин мирасын тәрбия сәгатьләрендә куллану" хезмәтләре ошады.
Апрель аеның иң яхшы ресурсы авторы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз! Сертификат һәм махсус бүләкне алу өчен Татнетны үстерү фонды белән элемтәгә керергә онытмагыз!
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:50cff0c9-25de-4be4-88b6-265a087eaa16> | CC-MAIN-2019-43 | http://belem.ru/node/5319 | 2019-10-19T08:20:36Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986692126.27/warc/CC-MAIN-20191019063516-20191019091016-00229.warc.gz | tat | 0.999997 | Cyrl | 11 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999966621398926} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Андрей Фурсенко: "Россия Федерациясе мәктәпләрендә 1 сентябрьдән "Диннәр тарихын" укытуда революция булмаячак".
Кичә Казанга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко килгән иде. Ул Россия мәктәпләрендә диннәр тарихы укытыла башлауга үз фикерен белдерде. "Яңа мәгариф стандарты структурасына дини-әхлакый тәрбия дигән яңа юнәлеш кертелде. Бу юнәлеш кысаларында диннәр тарихын өйрәнүне мөмкин дип уйлыйм", - диде ул.
Министр фикеренчә, укучы бала үз динен генә түгел, ә башка дөньяви диннәр турында да хәбәрдар булырга тиеш. "Дәүләт тарафыннан кабул ителгән бар диннәр дә дөрес әхлакый тәрбия бирә. Моны балаларга аңлату мөһим. Укучылар сыйныфташлары, дуслары тоткан динне белергә тиеш", – диде Андрей Фурсенко. Мәгариф һәм фән министры белән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килеште. Татарстан парламенты җитәкчесе ассызыклаганча, мәктәп укучысы кимендә 4 дөньякүләм динне белергә бурычлы.
Дини-әхлакый тәрбия бирү калыпларын Россия мәгариф академиясе әзерли. "Яңа уку елына бу калыпларның эшләнеп бетүе икеле, – диде министр, – шуңа күрә бу өлкәдә үзгәрешләр әкренләп кертеләчәк".
«Татар-информ»
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:f1620b41-b975-4712-bf0a-1f6222a25746> | CC-MAIN-2020-45 | http://belem.ru/node/286 | 2020-10-25T06:17:37Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107887810.47/warc/CC-MAIN-20201025041701-20201025071701-00481.warc.gz | tat | 0.999953 | Cyrl | 2 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999531507492065} | belem.ru |
"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Алексеевич Венедиктов кирәк түгел, ди. Аның уйлавынча, журналист үзен бары тик эштә, практикада гына күрсәтә ала. Ә чыннан да, журналистка укып кына журналист булып буламы? Әллә инде югарыдан бирелгән сәләт булмаса, юкка тырышырга да кирәкмиме?
Кеше тумыштан нәрсәгә булса да тартыла. Хобби булсынмы ул, вакыт уздыру гына булсынмы, әмма без һәрвакыт нәрсәгәдер өстенлек бирәбез. Мин балачактан ук рәсем ясарга яратмыйм. Кызык түгел миңа ул. Ә менә китап уку – минеке. Бәлки, язу теләгем дә китап укудан барлыкка килгәндер: китап битләрендәге акыллы фикерләрне минем дә кабатлыйсым килде. Кешене бит язарга өйрәтеп була. Әмма журналистның миссиясе – язу гына түгел. Ә батырлыкка, курыкмыйча үз сүзеңне әйтә алуга, бәйсезлеккә өйрәнеп булмый. Син я шундый булып туасың, я юк.
Мин журналистика юнәлешендә укыйм, монда укуыма үкенмим. Әлегә теория өйрәнәбез. Сүз дә юк, кирәктер инде теорияне белү, әмма безгә практика, эш, хәрәкәт тә кирәк. Без бит булачак журналистлар бит. Ә бу өлкә актив, тиктормасларны ярата. Венедиктов та, ничаклы тәҗрибәле генә булмасын, иң элек журналистның белемен сорамый, аның сүзләренә, фикер йөртүенә игътибар итә.
Димәк, журналист булыр өчен, әлбәттә, профессиональ белемле булу мөһим. Аңардан башка сиңа, нинди генә талантлы булсаң да, игътибар бирмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә, Ленин әйтмешли, укырга, укырга һәм укырга! Шул ук вакытта бирелгән сәләтләреңне үстереп, үзеңне камилләштереп тә куйсаң – алтын булачаксың!
Әдилә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты. | <urn:uuid:adb8c6a8-5c1e-4db7-b738-2d84500ec8cd> | CC-MAIN-2022-05 | https://darelfonyn.kpfu.ru/belem-kir-kme/ | 2022-01-16T19:03:36Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320300010.26/warc/CC-MAIN-20220116180715-20220116210715-00115.warc.gz | tat | 0.999968 | Cyrl | 9 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999680519104004} | darelfonyn.kpfu.ru |
Амара́нт (таҗгөл, песи тарысы, лат. Amaranthus) — алабутачалар (амарантлылар) гаиләсеннән булган киң таралган берьеллык үсемлек ыругы. Төрле шартларда үскән 55—65 төре билгеле. Аксымга бай.
Килеп чыгышы белән амарант Мексикадан, анда ул борынгы заманнардан туклану һәм терлек азыгы буларак игелгән. Татарстанда авыл хуҗалыгы культурасы буларак 1990 еллардан үстерелә.
Яшел массасында аксым күп, шикәр аз һәм, гадәттә, мәккәй белән бергә генә силослана. Мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өчен яхшы азык санала. Практикада амарантны мәккәй белән буй-буй аралаштырып чәчү кулланыла.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 таксономическая база данных Национального центра биотехнологической информации США / National Center for Biotechnology Information | <urn:uuid:e0cbe30c-6d41-4434-9524-191220a71be9> | CC-MAIN-2019-35 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B0%D0%BD%D1%82 | 2019-08-23T05:38:02Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027317847.79/warc/CC-MAIN-20190823041746-20190823063746-00385.warc.gz | tat | 0.999362 | Cyrl | 10 | {"tat_Cyrl_score": 0.9993619322776794} | tt.wikipedia.org |
Вузнын иң актив, иҗади һәм креатив студентлары өчен КСК КФУ «УНИКС» концертлар залы яңадан үз ишеген ачты! Биредә ел саен үткән «Беренче курслар көне – 2016» чарасының беренче көне үтте.
Фестиваль көнәрен традицион рәвештә Психология һәм мәгариф институты һәм хисаплау математикасы и информатика институты ачып җибәрде.
Концерт программасы Психология һәм мәгариф институты студентлары чыгышы белән башланып китте. «Югалган» первак активистлар иленә юл эзләде. Һәр номер ахырында сәхнәгә чыгып «юл күрсәтүче» белән алдагы гамәлләр турында сөйләште. Мәсәлән, һәр кешенен үзенчәлеген чагылдырган монологик театр иленә юл күрсәтте, «хореография илен» дәртле бию белән тәкъдим иттеләр, «вокал илен» өч телдә башкарылган җырлар белән, ә һөнәри эшләнлек серләрен психолог сеансында күрсәттеләр. Чыгыш азагында беренче курс укучысына югары курслар студент иленең «ачкычын» тапшырды. Студентлар «Иң мөһиме – бергә булырга, ул чакта без барысын да җиңәбез!» дип йомгак ясадылар.
Хисаплау математикасы һәм информатика институты үз программасын беренче курс укучысы турындагы җыр белән башлады. Чыгышнын төп концепциясе — программистлар турындагы мифларны юк итү. Мәсәлән, ВМК студентларының ябык булуы турындагы мифны тараттылар, баксаң, әлеге институт егетләре бик аралашучан да икән әле. Ә милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, алар татар модасына булган мәхәббәт һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Эдуард Асадовның «Кунак» шигырен рольләргә бүлеп тә укыдылар, саксофон аккомпанимент астына танылган мультфильмнар мотивларына битбокс та башкардылар.
Алинә Сысоева, Ләйлә Сабирова | <urn:uuid:f5d07f2c-3e31-4f9c-b9c1-ecda51de2964> | CC-MAIN-2022-05 | https://darelfonyn.kpfu.ru/i-m-ime-berg-bulyrga/ | 2022-01-26T12:16:13Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320304947.93/warc/CC-MAIN-20220126101419-20220126131419-00150.warc.gz | tat | 0.999935 | Cyrl | 16 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999351501464844} | darelfonyn.kpfu.ru |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хәзерге вакытта балаларның яртысының диярлек сәламәтлеге какшаган хәлдә, 14 яшьтәге үсмерләрнең өчтән ике өлеше хроник авыруларга ия, чыгарылыш сыйныф укучыларының нибары 10 проценты гына корычтай нык сәламәтлеге белән мактана ала икән. Мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр бу котычкыч саннарга игътибарсыз калмый. Әлеге вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү максатыннан төрле чаралар күрелә. 2000 елдан Россиядә «Сәламәтлекне ныгытуда ярдәм күрсәтүче мәктәпләр» хәрәкәте үсеш ала. Бүген илебезнең мәгариф системасында 3 меңнән артык «сәламәтлек мәктәпләре» эшләп килә. Аларда балаларның сәламәтлеген саклап калу һәм ныгыту өчен тиешле чаралар тудырылган.
2008 елдан «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында, 21 төбәктә мәктәптә балаларның туклануын оештыруны яхшырту буенча эксперименталь проект тормышка ашырыла башлады. 2009 елда бу максатларга 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Әгәр дә элек кайнар ризык белән балаларның нибары 76 проценты тукланса, бүген экспериментта катнашучы мәктәп укучыларының 100 проценты ике тапкыр җылы азык белән тәэмин ителә.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән тагын бер яңа проект кертү ниятен белдерде. Белгечләр мәктәп укучысының сәламәтлек паспортын эшләгән.
«Без бик мөһим проект башлыйбыз. Мәктәп укучысының сәламәтлек паспорты – баланың сәламәтлеге, аның физик үсеше, психо-эмоциональ торышы, еллык диспансеризация нәтиҗәләре, прививкалар турындагы барлык мәгълъматны тупларга мөмкинлек бирүче комплекслы документ», - дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балаларны социаль яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаменты директоры Анна Левитская.
Бу паспортка баланың физиологик үзенчәлекләре, ул кичергән авырулар, гаилә, өлгереше һәм шәхси уңышлары турындагы мәгълъматлар кертелер дип планлаштырыла. Паспортны бала әти-әнисе, укытучылары, медицина хезмәткәрләре, психологлар белән бергә тутырачак. Аерым игътибар баланың көн тәртибенә биреләчәк. Әйтик, өй эшен хәзерләүгә күпме вакыт сарыф ителә, телевизор карау, компьютер уйнау күпме вакытны ала кебек мәсьәләләр ачыкланачак.
«Әлеге проект яшь буында үз сәламәтлегенә җитди мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш. Бала кече яшьтән үк сәламәтлекнең туганнан ук гомергә бирелмәвен, аны гомер буе сакларга һәм ныгытырга кирәклеген аңларга тиеш. Бу сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын тәрбияләүне күздә тота, - дип билгели Анна Левитская. - Без сәламәтлек паспортының дөрес көн тәртибен оештыруга, физкультура дәресләрендәге йөкләнешләрне, баланың туклану рационын, хәрәкәт активлыгы тәэмин ителешен контрольдә тоту өчен тагын бер стимул булыр дип ышанабыз».
Паспорт – ул үзмаксат түгел, ул аерым мәктәп укучыларының психо-физиологик статусын билгеләү өчен генә каралмаган. Һәр мәктәпнең һәр сыйныфында балаларның сәламәтлеген бәяләү илдәге балалар сәламәтлеге торышы мониторингын гамәлгә ашырырга, белем бирү шартларына, балаларның ялына һәм сәламәтләндерүенә кирәкле үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирәчәк. Якындагы ике елда сәламәтлек паспортын һәр Россия укучысына булдырырга ниятлиләр.
Чыганак: www.intertat.ru | <urn:uuid:8ab00d28-25d2-4d38-a036-9cb9047720a1> | CC-MAIN-2021-04 | http://belem.ru/node/2176 | 2021-01-21T01:54:23Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703522150.18/warc/CC-MAIN-20210121004224-20210121034224-00397.warc.gz | tat | 0.999978 | Cyrl | 8 | {"tat_Cyrl_score": 0.999977707862854} | belem.ru |
Фирдус Тямаевның "Гомер үтә" дип аталган җырын бар кешедә беләдер инде… Бик тә дөрес сүзләр. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлап, университетка имтиханнар биреп йөрегән чаклар әле дә күз алдында. Студент булып йөргән вакыт — иң рәхәт чаклар дип болай гына әйтмиләр. Бүгенге әңгәмәдәшебез — Лилия Туктарова.
Лилия бик тиздән Казан федераль университетын тәмамлый. Аның университетта уку дәвамында ирешелгән уңышлары да шактый. Без аның уңыш серен белергә булдык.
— Беренчедән, Казан федераль университетында гына "Журналистика" өлкәсен киң яктырткан, барлык нечкәлекләрен белгән институт эшләп килә. Әлеге институтта коры теория гына өйрәтмиләр. Монда басымны синең гамәли эшчәнлегеңә куялар. Практика көчле. Дүрт ел дәвамында киң уйларга, объектив рәвештә үз фикереңне булдырырга өйрәтәләр. Һәм әлеге институтта иреклелек хөкем сөрә. Иҗат кешеләре арасында үз-үзеңне үстерү – әйләнә-тирәңне баета.
— Бу белгечлеккә керү өчен нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде?
— Әлеге институтка кергәндә мин бернинди дә авырлыклар сизмәдем. Без БДИ имтиханнарыннан кала, һөнәр буенча тагын бер имтихан тапшырдык. Беренчесендә без телдән сорауларга җавап бирдек һәм эссе яздык. Бәлки, шул ук вакытта үземнең мәктәптә, гомумән, дөньяга карата фикерләремне белдергәнгә мин бу имтиханнарны бер авырлыксыз үттем.
— Сиңа йогынты ясаган нинди дәресләрне яки укытучыларны атап китә аласың?
— Журналистика барлык юнәлешләрне дә үз эченә алган. Без бик күп төрле фәннәр укыдык. Барысыда диярлек журналистлар күзлегеннән каралды, анализланды. Миңа барлык фәннәр дә ошады. Мин үзем чит ил әдәбиятен яратканга, никтер беренче булып күз алдына, Лилия Фоатовнаның 19-20 чит ил әдәбияте тарихы килә. Безгә өч ел дәвамында рус һәм чит ил әдәбиятенең тарихын җентекләп сөйләделәр, өйрәттеләр. Шулай ук чит ил журналистикасы тарихын укыткан Андрей Александровичның лекцияләрен әйтеп китми мөмкин түгел. "Психология журналиста", "психология управления" искиткеч фәннәр, әмма бераз җитми калды. Соңгы семестрда Ләйлә Рашидовнаның "Саморазвитие журналиста: технологии личностного и карьерного роста" фәне керде. Искиткеч үтемле һәм иң мөһиме, көндәлек тормышта кулланып була торган файдалы лекцияләрнең берсе.
— Студент тормышыннан тыш, син нәрсә белән шөгыльләндең?
— Дүрт ел дәвамында мин Бөтендөнья татар яшьләре форумының активисты булып торам. "Мин татарча сөйлшәшәм", "Татар-дозор", "Акыл фабрикасы", "Печән базары" һәм башка проектларны яшьләр белән берлектә уздырабыз. Яшьләр форумы миңа бик зур тәҗрибә мәйданчыгы булды. Яңа дуслар таптым, яңа элемтәләр барлыкка килде. Казан, Татарстан гына түгел, чит илләрдә яшәүче татар яшьләре белән элемтәләр булдырдым. "Салават күпере" журналында һәм "ХузурТВ" каналларында эшләп алдым.
— Нинди уңышларың белән горурланасың??
-Иң мөһиме барлык чараларда да катнашырга кирәк. Җиңмәсәң дә тәҗрибәсе нинди зур бит аның. Өч ел дәвамында фәнни конференцияләрдә катнаштым. Ел саен уза торган "Ел студенты" премиясендә "Ел журналисты» номинациясендә лауреат булдым. Күп форумнар үткәрүдә катнаштым.
— Университеттан соң нинди планнарың бар? Үз белгечлегең буенча эшләргә җыенасыңмы? Хәзерге студентларга ниләр теләр идең?
-Мин барлык студентларага да уңышлар телим. Үз юлларын, үз һөнәрлен табарга насыйп булсын. Мине журналистика фән буларак кызыксыдыра. Планда бер-ике проект бар. Эшләп карыйсы килә. Әлегә белмим ничек килеп чыгар. Сер булып калсын. Рәхмәт!
Диана САДРЕТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты. | <urn:uuid:b942a9b8-5eb5-40fa-a473-e941f98e8ce8> | CC-MAIN-2022-05 | https://darelfonyn.kpfu.ru/liliya-tuktarova-mine-zhurnalistika-f-n-bularak-kyzyksydyra/ | 2022-01-23T06:29:17Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320304134.13/warc/CC-MAIN-20220123045449-20220123075449-00339.warc.gz | tat | 0.99997 | Cyrl | 11 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999697208404541} | darelfonyn.kpfu.ru |
Татар мәгарифе порталы
Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалык кертелә. Контроль-тикшерү материаллары аудиториядә - дәүләт имтиханын тапшыручылар алдында бастырылачак. Имтихан тапшырыла торган пунктның һәркайсында урнашкан штабта эшләр сканердан чыгарыла.
Бу хакта журналистларга "Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясен уздыру вакытында 8нче Казан гимназиясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җиткерде.
Имтихан тапшыру пунктларында материалларның тулы комплектын бастыру технологиясен кулланып һәм җавап бланкларын электрон төргә күчереп, БДИны үткәрү апробациясе Россия субъектларында 2 февральдә узды. Контроль-тикшерү материаллары гына түгел, бланкларны да кертеп, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтихан материалларының тулы комплекты басылачак.
Гөлнара Габдрахманова йомгаклау аттестациясен үткәрү вакытында онлайн-видеокүзәтү булдырылачак, дип искәртте. Узган ел бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздырганда тәртип бозуның 9 очрагы теркәлде, - диде ул.
"Сүз дә юк, тәртип бозучылар шунда ук имтиханнан чыгарыла, - дип өстәде Гөлнара Габдрахманова. – Узган ел белешмәлек материаллары табылган бер генә балага да шул ук елны имтиханны яңадан тапшырырга рөхсәт бирелмәде. Алар имтиханны быел тапшырачак".
http://tatar-inform.tatar
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:06da0ccd-826c-4e57-8840-27edcecc7a52> | CC-MAIN-2021-10 | http://belem.ru/node/7519 | 2021-03-08T16:05:14Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178385378.96/warc/CC-MAIN-20210308143535-20210308173535-00053.warc.gz | tat | 0.999898 | Cyrl | 24 | {"tat_Cyrl_score": 0.999897837638855} | belem.ru |
Милләтебезнең киләчәге – татар яшьләре кайда гына яшәми дә, ни белән генә шөгыльләнми. Шулай булуга карамастан, яшәгән җирләрендә дә алар бердәмлектә, төрле оешмаларга берләшеп гомер итә. Аларның күпчелеген Казанда үткән 7 нче Бөтендөнья татар яшьләре форумында күрергә була иде. Аларның кайберләре белән Казан федераль университетының "Darelfөnүn" газетасы да аралашты. Мәсәлән, Алманиядән килгән татар яшьләр оешмасы – "Аргамак"ка әле бер генә яшь. Ләкин шулай булуга карамастан, форумда алар үз проектларын тәкъдим иттеләр, башкарган эшләре турында сөйләделәр. Без дә әлеге оешманың актив әгъзасы Данис Сәгыйтов белән сөйләштек.
Данис Сәгыйтов (фотода) – Казанда туып-үскән, бүген Алманиядә гомер итә. Туганнары, якыннары биредә булу сәбәпле Казанга еш кайтам дип белдерде ул.
– Безнең мәгълүмат буенча Германиядә 10000 татар яши. Күпчелеге заманалар җайлашкач эшкә, укырга, гаилә белән күчеп килүчеләр. Алманиядә бер генә татар оешмасы түгел. Әмма безнең "Аргамак" – махсус татар яшьләре оешмасы бердәнбер, – диде ул.
Оешмага күбесенчә яшьләр йөри. Алар арасында төрле профессия ияләре бар. Әмма аларны туган телгә, татар теленә мәхәббәт тотып тора да инде. Германиядәге иҗтимагый татар оешмасы – күбебез өчен хобби дип белдерә Данис. Аның төп максатларының берсе – татар телен саклау, яшь буынга җиткерү. Чөнки тел проблемасы Германиянең татар яшьләре өчен дә актуаль. Аларның күбесе татар телен белми. Казанда вакытта бу проблема үзен сиздерми, ә менә читтә татар теленә сусау бар икән. Хәзер Алманиядә яңа буын үсеп килә. Данис Сәгыйтов фикеренчә, нәкъ менә аларга татар телен өйрәтеп калдыру мөһим. Моның өчен алар үз чараларында балалар өчен махсус мәйданчык булдырырга уйлыйлар. Биредә әкиятләр сөйләп, төрле уеннар, конкурслар үткәреп сабыйларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләмәкчеләр.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Алманиядәге "Аргамак" татар яшьләр оешмасына хакимияттәгеләрнең карашы уңай. "Һәр эшебездә Татарстан да зур ярдәмен күрсәтеп тора. Татарстан белән без һәрвакыт элемтәдә," – диде Данис Сәгыйтов.
"Аргамак" татар яшьләре оешмасы виртуаль дөньяда да актив эшчәнлек алып бара. Үзләренең сайтлары (http://argamak.tatar/tat/) бар. Моннан тыш аларны "ВКонтакте", "Инстаграм", "Твиттер" һәм "Фейсбукта" да табып була.
Әлеге оешманың төп чарасы – "Көзге очрашулар" проекты. Ул кич утыру форматында уза икән. Соңгысы 2015 елның 10 нчы октябрендә Германиянең Ланген шәһәрендә үтте. Ул үзенә Алмания татар яшьләрен генә түгел, ә Европаның башка илләреннән дә татар яшьләрен җыйган. Анда Татарстан популяр эстрада җырчылары да чыгыш ясады.
Проектның төп максатлары – милли үзаңны үстерү һәм саклау, Германиядә, гомумән, Европада яшәүче татарларны берләштерү, аларны милли рухлы чаралар үткәрүгә өндәү, Татарстанны, татар халкын, аның мәдәниятен башка милләтләр арасында таныту, чит илләрдә популярлаштыру.
Фотолар http://argamak.tatar/tat/ko2015/ сайтыннан алынды. | <urn:uuid:88796753-88a3-42e3-b9bd-42eb3cf90a79> | CC-MAIN-2021-04 | https://darelfonyn.kpfu.ru/almaniyad-n-danis-s-gyjtov-argamak-ta-tatar-telen-yaratu-tota/ | 2021-01-24T07:09:01Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703547333.68/warc/CC-MAIN-20210124044618-20210124074618-00461.warc.gz | tat | 1.000004 | Cyrl | 17 | {"tat_Cyrl_score": 1.0000038146972656} | darelfonyn.kpfu.ru |
Игнац Кунош
|Игнац Кунош Ignác Kúnos|
|Туган телдә исем||Игнац Кунош Ignác Kúnos|
|Туган||22 сентябрь 1860|
Шамшон, Маҗарстан
|Үлгән||12 гыйнвар 1945 (84 яшь)|
Будапешт
|Күмү урыны||[d]|
|Милләт||маҗар|
|Ватандашлыгы||Маҗарстан|
|Әлма-матер||[d]|
|Һөнәре||тел галиме, профессор|
Игнац Кунош ( маҗарча Ignác Kúnos) - татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар галиме, төрки телләр профессоры.
Будапешт университетының көнчыгыш бүлеген тәмамлый. Маҗарстан фәннәр академиясе һәм яһүдиләр җәмгыяте юлламасы белән Төркиядә, Фәләстыйнда, Мисырда этнография сәяхәтләрендә була. Австрия - Маҗарстанның араларын яхшыртуга өлеш кертә.
Париж Азия җәмгыяте әгъзасы («Société asiatique de Paris»).
Төрекчәдән маҗарчага тәрҗемәләре күп.
Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән төрки халыклар вәкилләре (казан һәм себер татарлары, мишәрләр, башкортлар, кумыклар, нугайлар, төрекмәннәр, кыргызлар) янында Егер (Хеб) һәм Эстерг шәһәрләрендәге концлагерьларда булып, алардан халык авыз иҗаты әсәрләре язып ала, фонографияле табага яздыра, фәнни яктан төрләргә бүлә (1915 – 1918 еллар).
Кулъязмадагы әсәрләрне И.Кунош түбәндәгечә урнаштырган:
1 төргәк. Казан татарларының халык әкиятләре һәм дүртьюллык җырлар.
2 төргәк. Мишәрләрнең әкиятләре.
3 төргәк. Кырым татарларының халык җырлары, әкиятләре.
И. Кунош кулъязмасында Казан татарлары турында : "көнчыгыш мәдәниятендә татарлар иң үсешкә ирешкән, акыл үсеше ягыннан иң алдынгы милләт. Аурупа күзлегеннән караганда да, халык чишмәсеннән туенучы татар әдәбияты һәм шигърияте дә югары биеклектә. Аларның тирән мәгънәле җырлары да мәңге бетмәсләр кебек. Казан татарлары эш сөючән, аралашучан. Җир эшкәртәләр, бакча үстерәләр. Аеклар, акыл белән уйлап эш йөртәләр. Куллары алтын: барлык кирәкле нәрсәне үзләре ясый."
Мишәрләр һәм кырым татарларына да бәяләмәләр язган.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мирас, 1993 ел, № 2 — 7, 9 — 12; 1994 ел.
- Kazantatarische Volksmärchen. Auf Ground der Sammlung von Ignác Kúnos herausgegeben von und Imre Baski (Oriental Studies 8). – Budapest, 1989 ел.
- Ignas Kunos's Nachlass in der Orientalischen Sammlung die Bibliothek der Ungarischen Akademie der Wissenschaften / in: Jubilee Volume of theOriental Collection.1951-1976. Budapest, 1978 ел. 115-126 бит. | <urn:uuid:d16e563f-fbd3-4a1c-a26e-604e1da26705> | CC-MAIN-2019-35 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%B3%D0%BD%D0%B0%D1%86_%D0%9A%D1%83%D0%BD%D0%BE%D1%88 | 2019-08-18T05:04:48Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027313617.6/warc/CC-MAIN-20190818042813-20190818064813-00489.warc.gz | tat | 0.999888 | Cyrl | 18 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998884201049805} | tt.wikipedia.org |
Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан федераль университетының төп мәгариф оешмаларының берсе булып тора. Бу көннәрдә мәктәп үзенең 20-еллык юбилеен билгеләп үтте: Казан дәүләт мәдәният институтының концентлар залында 167 нче мәктәпнең юбилеена багышланган зур күләмле «20 безгә инде» дип исемләнгән зур концерт булып узды.
Шул нисбәттән, мәркәзебезнең 167 нче мәктәбен Казан федераль университеты, Психология һәм мәгариф институты исеменнән, укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчелеге, укытучылары, магистрантлары тарафыннан чын күңелдән истәлекле датасы – 20-еллык юбилее белән тәбриклибез! Шушы истәлекле вакыйганы күздә тотып, без мәктәп директоры Хәсәнова Лилия Хәмидулла кызын котларга дип юбилейга килдек һәм КФУ ректоры Гафуров И.Р. исеменнән аны Рәхмәт хаты белән бүләкләдек.
Юбилей кичәсенә мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәсенең күренекле эшлеклеләре дә, чыгарылыш сыйныф укучылары да, ветераннар да, әлбәттә, күп еллар дәвамында мәктәптә эшләгән һәм бу күркәм, шул ук вакытта авыр эшкә үз күңелләрен биргән, сабыр, түземле укытучылар да килгән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге белем бирү учреждениесенең педагогик коллективы югары эшкә сәләтлелеге, яңа үрләргә омтылышы белән аерылып тора. Алар һәрвакыт динамикада! Бөтен коллективның белеме, педагогик осталыгы нәтиҗәсендә, мәктәп һәрвакыт иҗади үсештә.
Һәр шәхес язмышының үз мәктәбе бар, ул белем иленә генә илтү белән чикләнмичә, чын мәгънәсендә, һәр укучыны тормышка өйрәтә… 167 нче мәктәп – традицияләрне, бәяләп бетергесез педагогик тәҗрибәне саклаучы мәктәп.
Казан федераль университетының кайбер студентлары турында сөйләгәндә, аларның үз заманында нәкъ менә 167 нче мәктәп кебек шундый затлы мәктәпләрдә укып, аны уңышлы итеп тәмамлап чыгулары һәм бүгенге көндә аларның КФУның иң алдынгы студент-шәкертләре сафында булулары белән горурланабыз! Киләчәктә дә мәктәп шундый ук көчле белемле, акыллы, сәләтле укучылар әзерләр, үзенең матур һәм күркәм традицияләрен алдагы көннәрендә дә дәвам итүенә ышанап калабыз! | <urn:uuid:ff442820-1bd9-431a-b4b3-0fa165ed9857> | CC-MAIN-2020-05 | https://darelfonyn.kpfu.ru/kfuny-yakyn-dusty-167-m-kt-p-20-ellygyn-bilgel-p-tte/ | 2020-01-23T06:27:09Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579250608295.52/warc/CC-MAIN-20200123041345-20200123070345-00504.warc.gz | tat | 0.999969 | Cyrl | 13 | {"tat_Cyrl_score": 0.999969482421875} | darelfonyn.kpfu.ru |
|Боерган тимер юл разъезды поселогы|
|Дәүләт||
Россия|
|Почта индексы||
422407|
Боерган тимер юл разъезды поселогы — Татарстан Республикасының Буа районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — посёлок (федераль классификатор буенча).
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422453.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. | <urn:uuid:03238586-840b-420f-b4c8-fd20c385fb51> | CC-MAIN-2021-43 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%BE%D0%B5%D1%80%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B5%D1%80_%D1%8E%D0%BB_%D1%80%D0%B0%D0%B7%D1%8A%D0%B5%D0%B7%D0%B4%D1%8B_%D0%BF%D0%BE%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D1%8B | 2021-10-19T08:43:08Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585246.50/warc/CC-MAIN-20211019074128-20211019104128-00081.warc.gz | tat | 0.996172 | Cyrl | 5 | {"tat_Cyrl_score": 0.996172308921814} | tt.wikipedia.org |
|Варикоз чире|
|Саклык белгечлеге||кан тамырлары хирургиясе[d]|
|Дәвалануда кулланыла торган дару||myristyl sulfate[d][1] һәм sodium tetradecyl sulfate[d][2]|
|ICD-9-CM||456.8[3] һәм 454.9[3]|
|NCI Thesaurus идентификаторы||C35114[4]|
|Варикоз чире Викиҗыентыкта|
Русиядә варикоз авыруының төрле формалары белән 30 миллионга якын ; кеше интегә һәм бу күрсәткеч үсүен дәвам итә. Әгәр миокард инфаркты, инсульт авырулары еш телгә алынсалар, бу авыру никтер икенче планда кала ' килә. Ә хатын-кызларның варикоз белән бозылып ямьсезләнгән аяклары, шул ук авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге искә алынмый диярлек. Аякларда бүртеп чыккан веналар, аларның шешенүе, калкып чыккан төеннәр — болар варикоз авыруының тышкы яктан күренеп торган билгеләре. Еш кына авыру—аяклар ару, тартылып тору тойгысы барлыкка килүдән башланып китә. Иртәнге якта сиздерә торган симптомы — тире ; өстендә күп тамырлы кечкенә «пәрәвез җепләре», йә тамыр йолдызчыклары ясалуы. Вакыт узу белән, веналар кабарган урыннарда авырту барлыкка ; килү, балтыр мускулларының көзән җыерып тартышуы борчый башлый.
Андый урыннарда тиренең сизгерлеге кими. Бүген бу авыру хатын-кызлар проблемасы гына дип каралмый, чөнки ирләрнең һәр бишенчесендә диярлек аны очратырга була. Варикоз авыруы : сатучыларда, чәчтарашларда, укытучыларда, йөкчеләрдә бик еш күзәтелә.
Куркыныч астына хәтта мәктәп балалары да эләгә. Варикоз авыруы нинди сәбәпләрдән барлыкка килә соң?
* Озак утырып яки басып башкара торган эш. Бу вакытта аяк веналарында кан йөреше акрыная һәм бу веналарның киңәюен 30-40 % ка арттыра.
* Нәселдәнлек — әтиләре варикоз белән авырган ир кешеләрдә авыру 4-5 тапкыр ешрак күзәтелә.
* Аяк травмалары варикоз авыруы килеп чыгуын 2 тапкырга арттыра.
* Веналарның бүртүенә еш эч катулар да сәбәпче булып тора. Хроник рәвештә эчләре катып интегүчеләр арасында — 30 % ирләрдә, 50 % хатын- кызларда варикоз авыруын очратырга була.
* Гормональ контрацепция куллану, гормоннар белән дәваланулар тром боз авыруына бирешүчән хатын-кызларның веналар белән проблемаларын 3,5 тапкырга арттыра.
* Бик еш авыр йөкләр күтәрү аркасында килеп чыккан киеренкелек веналарның кысылуына китерә. Аларда кан йөреше авырлаша, нәтиҗәдә варикоз авыруы барлыкка килә.
Варикоз авыруына җенси фактор да тәэсир итә дияргә була. Варикоз белән интеккән бер ир кешегә шундый дүрт хатын-кыз туры килә. 13-15 % очракта хатын-кызлар бу авыруга беренче тапкыр бала тапканнан соң дучар булалар, икенче баладан соң — 30 % , ә 3-4 бала тапканнан соң авыру барлыкка килү очрагы — 70 % тан артыграк.
Авыруны китереп чыгаручы кайбер факторлар күзгә ташланмаса да (аның нәселдән килүе, яшь артуына, җенескә бәйле булуы күпләргә билгеле), үзегез күреп-сизеп торганнарына игътибар итеп, вакытында табибларга күренсәгез, яхшы булыр.
Бигрәк тә беренчел симптомнар — авырту, варикоз булырга җыенган урынның кызышып торуы, кычытуы, чәнчеп-чәнчеп алуы, көн азагында шешенеп китүе, төнлә йоклаганда көзән җыеруы сезне бу авыру турында уйландырырга тиеш.
Варикоз авыруы еш кына тирән яткан веналардан башлана, ә аларны махсус җиһазлардан башка тикшереп булмый. Шуңа күрә кан тамырларын тикшертү өчен табибларга күренергә киңәш ителә. Өстәрәк яткан кан тамырлары бераз соңрак зарарлана башлый, аларда кечкенә йолдызчыклар килеп чыгуы авыруның икенче этапка күчүе турында сөйли.
Басып торганда авырлык, авырту тойгылары сизү варикоз авыруының беренче билгеләре булып тора. Йөргән вакытта авырту югала. Шунысын да әйтергә кирәк, бу симптомнар веналарның көчсезләнүен буыннар ял кынсынуыннан, остеохондроз авыруларыннан аерып тора. Әлеге авырулар булганда, авырту, киресенчә, йөргән вакытта көчәеп китә. Варикоз авыруы шул ягы белән дә үзенчәлекле: авыртулар беренче стадияләрендә көчлерәк булып, тора-бара кимегән кебек тоела.
Чир алга таба дәвам иткәндә кан тамырларының эластиклыгы югала.
Нәтиҗәдә вена клапаннарының функциясе бозыла, ә бу үз чиратында кан агышының тизлеге кимүгә һәм тромбофлебит авыруы — тамыр стенкасы ялкынсынуына, тромб ясалуга китерә. Кан тамырында ясалган тромб вена куышлыгын капларга мөмкин. Кайвакыт ул тромблар аерылып китеп, тамыр буенча үпкәләргә барып җитә һәм бик куркыныч катлаулану — тромбоэмболиягә, кан әйләнеше, тышкы сулыш алу бозылышына китерә.
Шуңа күрә авыруны аздырырга ярамый.
Дәвалау процессында веналарның тышчасын ныгыту, кан тамырларыны ң төзелешен һәм функцияләрен яхшырту өчен төрле дарулар кулланыла.
Мондыйларга Русия даруханәләрендә сатыла торган эскузан, венозол, флебодиа, венорутон, антистакслар керә. Венозол препараты Русиядә чыгарыла һәм комплекслы чара булып исәпләнә. Дәвалау бәйләвечләре, махсус трикотаж да ярдәм итә. Колготка һәм оекларның файдасы аларның басымны тигез бүлмәүләреннән килеп чыга, чөнки басым аскы өлештә югары булып өскә таба йомшарып менә. Кан йөреше тукталып тормый, аяклар да арыганлык халәтеннән котыла. Дәваланмыйча озак йөреп, авыруга куркыныч яный башласа, операция ясату мәсьәләсен күз алдында тотарга кирәк.
Хәзерге яңа хирургик методларның яхшы ягы — аларның аз җәрәхәт белән ясалуы. Тик шунысын да әйтергә кирәк, варикоз авыруын тулысынча дәвалап булмый. Барлык дәвалау методлары да авыруның үсешенә каршы тора һәм аның симптомнарын киметергә ярдәм итәләр. Склеротерапия венага склероз ясый торган матдәләр кертеп томалауны з күз алдында тота. Бу метод зарарланган урыннарны сайлап алырга мөм кинлек бирә. Процедура берничә минут кына бара. Дәвалауны берничә сеанс узарга кирәк. Процедураны ясаткач компрессияле оек киеп йөрү таләп ителә.
Термокаустика—тукымаларны кызган металл белән яндырып коагуляция 1 ясау ысулы. Капиллярларга электр тогы тәэсир итә, шуңа күрә процедура) тиз, нәтиҗәле һәм авыртусыз башкарыла.
Лазер. Яктылык дулкыны гемоглобин белән йотыла, шул сәбәпле кан җылына һәм барлыкка килгән җылылык тамырга тәэсир итә.
Варикоз авыруыннан профилактика өчен махсус колготкаларны бу авыру нәселдән килүчеләргә, гел аяк өсте йә гел утырып эшләүчеләргә (кибетчеләр, парикмахерлар, хирурглар һ.б.) кияргә тәкъдим ителә. Иң мөһиме дөрес компрессия бирүче кием сайларга һәм аны регуляр рәвештә (атнасына 5 тапкырдан да ким түгел) кияргә кирәк. Баскычта йөрү яхшы нәтиҗә бирә. Аякларга салкын-җылы су сиптереп контраст душ ясау варикоз авыруына профилактика булып тора. Хроник рәвештә эч кибу бу авыруга бер этәргеч булганлыктан, сыеклык эчү режимын көйләргә һәм эч кату мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Үзегездә бу авыру симптомнары барлыкка килүен сизә башласагыз, ва рикоз авыруын катлауландырмас өчен, табибларга күренүегез яхшы. Бу бигрәк тә нәселдәнлеге начар булган, авырга узган хатын-кызларга, кон- трацепция өчен гормоннар кабул иткәндә, климакс вакытында бик мөһим.
* Өйдә булганда аякларга ял бирергә, аларны югары куеп ятарга кирәк.
Бу поза веналардагы канны йөртү өчен бик яхшы. Аяклар, утырып яки басып торгандагыга караганда, ятканда күбрәк ял итәләр.
* Суда йөзү, велосипедта йөрү, табаныгызны боргалау, аякларыгызны сыйрак-табан буыныннан бөгеп турайту күнегүләре ясасагыз, яхшы булыр.
* Тукталышларда автобус көткән вакытларда бер урында гына басып тор мыйча, йөреп, бармакларыгызны селкетеп, мускулларыгызны эшләтсәгез, каныгыз түбәндә тукталып калмас.
: *Машинада озак утырып барганда, юлда туктап, хәрәкәтләнеп, кан йө решен үзгәртеп җибәрергә кирәк. *Гәүдә авырлыгыгызны да контрольдә тотыгыз. * Аяк мускуллары армасын өчен, биек үкчәле аяк киемнәре белән мавыкмыйча, уңай аяк киеме киеп йөрергә кирәк. Бу нормаль кан йөреше булдырырга ярдәм итәр.
Варикоз авыруы — хирургик чир. Ләкин аның башлангыч чорында консерватив методлар кулланып дәваланырга була. Моның өчен табиб тәкъдим иткән киңәшләрне үтәргә кирәк. Шул ук вакытта тәмәкедән һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту мөһим. ' Әгәр кан тамырларыгыз ялкынсынып кызарып чыкса, кайбер урыннарда тыгызлану, авырту барлыкка килсә, ягъни тромбофлебит башланса, барлык күнегүләрне дә туктатып торыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Тромбофлебит башланган очракта күп йөрү, йөгерү, физик күнегүләр һәм аеруча виброгимнастика белән шөгыльләнүнең файдадан бигрәк, зыян китерүе момкин.
Варикоз авыруын комплекслы дәвалауда халык медицинасы чаралары киң кулланыла. Халык табиблары чистартылган 5 бәрәңгене угычта уып, шул измәне авырган аякларга ышкырга киңәш итә.
Аякларга ванна ясау өчен бер рецепт: 1 әр аш кашыгы салынган каен яфрагы, кычыткан һәм әрекмән (лопух) катнашмасына 1 литр кайнар су салып, су мунчасында 30 минут төнәтергә кирәк. Төнәтмәгә соңыннан 36-37 градуска кадәр җиткәнче җылы су өстиләр һәм ванна әзер. Аякларыгызны ; бу төнәтмәдә 20 минут тотыгыз.
Халык медицинасы белгечләре мондый төнәтмә эчеп дәваланырга тәкъдим итә: 1 аш кашыгы гади колмакка (хмель) 1 стакан кайнар су салып, су мунчасында 15 минут төнәтергә кирәк. Аннан соң суытып сөзәргә һәм көненә 3 тапкыр, ашаганчы 1 әр стакан эчәргә.
Варикоз авыруы вакытында мондый чаралар да ярдәм итәргә мөмкин.
Бер үк күләмдә алынган оеган сөт һәм вакланган әрем яфракларын кушып болгатыгыз. Шул катнашманы марля аша аякка сылагыз, шуннан соң өстән тыгыз тукыма белән каплап, аякны мендәр өстенә куегыз.
Канәфер куагы (сирень) яфраклары яртылаш тутырылган банкага аракы яки спирт (тулганчы) салалар. Катнашма 1 атна буе караңгы урында тө нәтелә. Вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк. Әзер катнашманы сөзәргә. 1 ай дәвамында аякларны (бармаклардан ук башлап) бу төнәтмә белән ышку авырудан ярдәм итәргә мөмкин.
Эмаль кәстрүл төбенә яхшы юылган уртача 3 алма куялар һәм бер литр кайнап торган су салалар. Капкачын ябып кәстрүлне тыгыз итеп одеал белән төрергә. 4 сәгать узгач, йомшаган алмаларны суда килеш сыталар.
Алмалы суны сөзеп, 1 бал кашыгы бал белән 50 мл күләмендә кабул итәргә. 250 г сарымсакны вак итеп уарга һәм 350 г сыек бал белән болгатырга.
Катнашма бер атна торырга тиеш. 1 ай дәвамында, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә.
Кәбестә яфрагын, согы чыгарлык итеп, уклау тәгәрәтеп изәргә кирәк.
Шуннан соң яфракның бер ягына үсемлек мае сылап, авырткан венага
куярга. Компресс бер тәүлек торырга тиеш. Бу процедураны 1 ай дәвамында кабатларга кирәк.
Яшел помидорны кисәкләргә бүлеп, варикоз төеннәре өстенә куярга.
Аны бераз яндыру тойгысы сизгәнче тоталар. Аннан ул урынны салкынча су белән юып алырга. Бу процедураны көненә 5 тапкыр тәнәфессез кабатларга. Җитлеккән помидор кулланырга да була. Аны шулай ук кисеп, 1 калкып торган веналарга 4 сәгатькә бәйләвеч белән беркетәләр. Аннан процедураны кабатлыйлар. | <urn:uuid:20f07b27-2783-47eb-b2a2-a9ed8e4882e4> | CC-MAIN-2022-49 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%B7_%D1%87%D0%B8%D1%80%D0%B5 | 2022-12-09T17:37:04Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446711417.46/warc/CC-MAIN-20221209144722-20221209174722-00871.warc.gz | tat | 1 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999998807907104} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Әлеге китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына багышлап язылды. Ул татар алфавитындагы һәрбер хәрефкә туры китереп, рифмалы табышмаклар формасында эшләнде. Укучыларга рәсемнәргә карап, шигырь мәгънәсенә төшенеп, табышмак сүзне буш калган юлларга язарга кирәк. Табышмакларны белгәч, сузык хәрефләрне алсу төс белән, ә тартык хәрефләрне яшел төс белән буярга мөмкин. Алфавит хәрефләрен шул рәвешле өйрәнү балаларның образлы фикерләүләрен, хәтерен үстерә, шигърияткә һәм гомумән матур әдәбиятка карата кече яшьтән үк мәхәббәт тәрбияли. Китапны уку һәм рәсем дәресләрендә кулланырга мөмкин. Әлеге басманы хәзерләгәндә интернет сайтлардан рәсемнәр файдаланылды.
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:81b66957-f439-4f45-ba80-724335bf0581> | CC-MAIN-2019-51 | http://belem.ru/node/4664 | 2019-12-06T06:09:54Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540484815.34/warc/CC-MAIN-20191206050236-20191206074236-00351.warc.gz | tat | 0.999969 | Cyrl | 19 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999692440032959} | belem.ru |
ИТ-парк
|ИТ-парк|
|Дәүләт||Русия|
|Рәсми веб-сайт||itpark-kazan.ru|
|IT-Park (Kazan) Викиҗентыкта|
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы — Татарстан Республикасы территориясендә «Россия Федерациясендә югары технологияләр өлкәсендә технопарклар төзү» комплекслы программасы кысаларында төзелгән мәгълүмати-коммуникацион технологияләр технопаркы. Технопаркның төп максаты-ИТ-компанияләрнең үсешен тизләтү һәм Татарстан Республикасы икътисадында ИТ-тармак өлешен арттыру. Тулы исеме — "Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк "технопаркы" дәүләт автоном учреждениесе.
Төп мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Технопарк төзелеше 2008 нче елда федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасына башланды һәм 2009 нчы елның октябрендә тәмамланды. Урнашу урыны итеп, Казан шәһәренең, Тукай мәйданы һәм Казан метрополитенының Сукно бистәсе станцияләре янындагы, ягъни үзәк өлешендә урнашкан зона сайланды. ИТ-парк биналары комплексы заманча 5 катлы бинадан тора, анда технопарк инфраструктурасының төп өлеше урнашкан, шулай ук элеккеге казарманың ике реконструкцияләнгән бинасыннан тора. ИТ-паркның гомуми мәйданы 30 мең кв. м. тәшкил итә.
2011 нче елның апрелендә ИТ-парк бизнес-инкубаторы эшенә старт бирелде, аны ачуда Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Резидентлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Автодория," АК БАРС " Банкы, ICL-КПО ВС, БАРС Груп, ГЛОНАСС+112, идарә итүнең инновацион системалары, ИНФОМАТИКА, Microsoft Рус, күк, НПО ВС, Россия почтасы, документлар әйләнеше системасы, СИТ, Стартобаза, Startpack, ТатАСУ, ТиАйТи Групп, Fujitsu, ТР ЦИТ, Контур СКБ.
Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Югары дәрәҗәле делегацияләрне карау урыны сыйфатында актив куллану. Мәсәлән, «Роснано» ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс визиты Җирле һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктыртыла, шул ук вакытта ИТ-юнәлеш чаралары еш кына турыдан –туры яктыртыла, бу исә технопаркны төрле делегацияләргә күрсәтү өчен матур урын сыйфатында файдалану турындагы фикерләрнең киң таралуына китергән.
«Стартапер хәерче, ач булырга тиеш, ә эш урыны гаражда да уңышлы булырга мөмкин " дип санаган экспертларда яңа гына эшли башлаган ИТ-компанияләр өчен "артык» уңайлы шартлар булдыруның максатка ярашлы булуы турында сораулар туа.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:|
|Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.| | <urn:uuid:d784d053-dacd-4477-88ef-bc2352d8a71e> | CC-MAIN-2019-43 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%A2-%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%BA | 2019-10-21T18:56:08Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570987781397.63/warc/CC-MAIN-20191021171509-20191021195009-00398.warc.gz | tat | 0.99946 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994598031044006} | tt.wikipedia.org |
Рамакиен
(Transl:th:Рамакиен) (lang-th:รามเกียรติ์), (RTGS:Раммакиан), (IPA-th:rāːm.mā.kīa̯n:pron); туры мәгънәдә "Рама Даны"; кайвакыт шулай ук Рамакиан (Transl:th:Ramakian) дип әйтелә Таиландның милли эпосларның берсе,[1] Буддачылык Дасаратһа Джатакадан алынган.[2][3] Рамакиен Таи әдәби канунының әһәмиятле өлеше булып тора. "Патша Рама VI Таиландта Рамакиенның чыганакларының эзләрен эзләп һәм Санскрит Вальмики Рамаянасы белән чагыштырып Рамаяна өйрәнүләренә беренче булып нур сипкән кеше булган. Ул Рамакиенга Буддист Дашаратһа Джатакасына нигезләнгән төп хикәягә өстәп өч чыганак йогынты ясаганын тапкан: Вальмикиның Рамаянасы, Вишну Пурана, Хануман Натака".[4] Эпосның берничә юрамалары 1767 елда Айюттһайя җимерелүе вакытында югалган булган. Хәзерге вакытта өч юрама бар, шуларның берсе Патша Рама I карамагында әзерләнгән булган. Аларның улы, Рама II, Хон театры өчен әтисенең юрамасының кайбер өлешләрен үзгәртеп язган. Эш Таи әдәбиятына, сәнгатенә һәм тамашасына (хон һәм нанг пьесалары аннан алынган булган). Төп сюжет Дасаратһа Джаткадагысына охшаш булса да, кайбер хикәяләрдә аермалар һаман да өстенлек итә. Кайбер башка аспектлар Таи текстына күчерелгән булган, мәсәлән, киемнәр, сугыш кораллары, топография һәм табигать элементлары, алар Таи стилендә кебек тасвирланган. Таиланд Тһеравада Буддачылык җәмгыяте булып танылып, Рамакиенда булмаган Буддачылык тарихы Таи риваятьләрен барлыкка килү мифы белән тәэмин итәргә, һәм шулай ук Таи анимизмыннан алынган ышануларын тулындырырга тәэмин итәргә хезмәт итә. Рамакиенның рәсем рәвешле чагылышы Бангкокның Зымырыт Будда Гыйбадәтханәсендә күрсәтелә һәм сыннарның күбесе аннан персонажларны сурәтли.
Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дасаратһа Джатака кергән Джатакалар Көньяк-Көнчыгыш Азиягә Кхмер патшалыклары белән (мәсәлән Һиндлеләрнең якын уртак икътисади һәм мәдәни бәйләнешләре булган Фунань, Ангкор) һәм Шривиджайя) белән эш иткән Буддачылык миссионерлары, Һиндле сәүдәгәрләре һәм галимнәре белән килгән.[5] Беренче меңьеллык ахырында эпосны Таи халкы кабул иткән. Рамакиен (Рамкерти дип языла), (Таи телендә:รามเกียรติ์), әмма Рамакиен дип укыла. Иртә Сукһотһаи патшалыгының 13-енче гасыр белән даталанган борынгы язмаларында Джатака риваятьләреннән хикәяләр бар. Риваятьләрнең тарихы күләгә театрында (Таи телендә: หนัง, Nang), марионетка күләгә тамашасында Индонезиядән кабул ителгән стильдә, персонажлары якында торган экранга күләгә төшергән итеп кул белән хәрәкәтләнә торган күн курчаклар итеп һәм тамашачылар башка яктан караган итеп риваятьләрдә сөйләнгән булган. Риваятьләрнең Таи юрамасы беренче мәртәбә 18-енче гасырда Сукһотай хөкүмәте беткәннән соң Айюттһайя патшалыгы Айюттһайя патшалыгы вакытында язып куелган булган. Шулай да, күпчелек юрамалар Айюттһайя шәһәре Бирма армияләре (хәзерге Мьянма) тарафыннан 1767 елда тар-мар ителгәндә югалган булган. Хәзер танылган юрама Сиам Патшалыгында хәзер дә Таиланд тәхетен тәэмин иткән Чакри династиясенең Рама I (1726–1809) карамагы астында җыелган булган. 1799 һәм 1807 ел арасында Рама I яхшы мәгълүм булган юраманы күзәтеп торган һәм хәтта өлеш керткән. Шулай ук Рама I хөкем вакытында астында Бангкокта Таи Бөек Сараенда төзелеш башланган, аңа Ват Пһра Каэв нигезләре, Зымырыт Будда Гыйбадәтханәсе керә. Ват Пһра Каэв стеналары юмарт итеп Рамакиеннан алынган хикәяләрне чагылдыручы рәсемнәр белән бизәлгән. Дәвам итеп Рама II (1766–1824) катлаулы киемнәр һәм битлекләр белән сөйләшми торган Таи тамашачылары тарафыннан башкарылган театр формасы хон пьесасы өчен Рамакиенның әтисе юрамасын адаптацияләгән. Рамакиеннан сөйләүләр сәхнәдән бер яктан хор тарафыннан укылган булган. Бу юрама Рама I тарафыннан җыелганнан бераз аерылып тора, маймыл патшасы Хануманга зуррак роль бирелә, бәхетле ахыр өстәлә. Таи халкына кертелгәннән бирле Рамакиен мәдәниятнең ныклы компоненты булып киткән. Рама I – нең Рамакиены Таи әдәбиятының шедеврларының берсе дип таныла. Ул хәзерге заманда да укыла һәм илнең мәктәпләрендә укытыла. 1989 елда, Сатьяврат Шастри Рамакиенны 25 сарга һәм 14 үлчәмдә 1200 строфа итеп Рамакиртимаһакавьям дип аталган (маһакавья) эпик шигыренә тәрҗемә иткән. Бу эш унбер милли һәм халыкара бүләк откан.[6]
Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рамакиенның хикәяләре Рамаянаныкына охшаш, гәрчә Айюттһайя топографиясе һәм мәдәниятенә күчерелгән булган, биредә Пһра Нарай аватары (шулай ук Нараяна буларак мәгълүм Вишнуның Таи инкарнациясе) Пһра Рам буларак янә тумыш ала.
Төп персонажлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илаһи мәхлукатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Пһра Нараи/Витсану Вишну
- Пһра Исуан Шива
- Пһра Пһром Браһма
- Пһра Ума-тһеви Пһра Исуан хатыны
- Пһра Лаксами Нараи хатыны
- Пһра Ин (Индра) кече күк Илаһлары – тһевадаларның патшасы. Пали әтисе.
- Мали Варат Гаделлек Илаһы. Тһотсаканның дәү әтисе.
- Пһра Атһит (Сурья) Кояш Илаһы. Сукрип әтисе.
- Пһра Пһаи (Вайю) җил Илаһы. Хануманның әтисе.
- Пһра Витсвакам/Витсанукам (Вишвакарма) Ланканы Хануман аны яндырганнан соң һәм Кһиткһинны барлыкка китергәннән соң янә төзекләндерү өчен җаваплы һөнәрче Илаһы.
Кеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Пһра Рам Айюттһайяның патшасының Тһотсаротның улы һәм Пһра Нараиның инкарнациясе.
- Нанг Сида ул сафлыкны һәм тугърылыкны чагылдыручы Пһра Рамның хатыны. Лакшми инкарнациясе.
- Пһра Лак, Пһра Пһрот һәм Пһра Сатарут - Пһра Нараиның реинкарнацияләгән биләмәләрен чагылдыручы Пһра Рамның үги балалары.
- Тһотсарот – еш Тһао Тһотсарот дип атала. Айюттһайяның патшасы һәм Пһра Рам һәм аның туганнарының әтисе.
- Нанг Каосурийя Тһотсарот өч хатынының берсе, Пһра Рамның әнисе.
- Нанг Каийякеси - Тһотсаротның өч хатынының берсе, Пһра Пһротның әнисе.
- Нанг Самуттһэви - Тһотсаротның өч хатынының берсе, Пһра Лакның һәм Пһра Сатарутның әнисе.
Пһра Рамның шурадашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хануман Пһра Рамны яклаган һәм маймыл генерал булган маймылларның Ходай Патшасы.
- Пһали Тһират - Кһиткһин патшасы, Сухрипның бер туган абыйсы һәм Хануманның абыйсы.
- Сухрип Киткинның вице-патшасы, Пһалиның энесе һәм Хануманның абыйсы.
- Онгхот – маймыл патшазадә һәм Пали Тһиратның һәм Нанг Монтһо улы, Хануманның кузинасы.
- Пһипһек Тһотсакан-ның туганы. Ул искиткеч астролог һәм Пһра Рамга Тһотсаканны тар-мар итү өчен кыйммәтле мәгълүмат тәэмин иткән.
- Чомпһупһан – маймыл патшазадә һәм Пһалиның кабул ителгән улы, сыйхәтләндерү сәнгатьләре буенча белгеч һәм отрядның медигы булып хезмәт иткән.
Пһра Рамның дошманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тһотсакан (Дашакантһадан) – Ланка шәйтаннарының патшасы һәм Пһра Рам дошманнарының иң көчлесе. Тһотсаканның ун йөзе һәм егерме кулы бар һәм ул мириада сугыш коралларына ия.
- Интрачит - Тһотсаканның улы. Пһра Рам-ның куәте буенча икенче дошманы. Интһарачит җәясен теләсә нинди сугыш коралыннан күбрәк куллана. Берьюлы ул укларны (Нагабат Укларын) аткан, алар Нагаларны (яки еланнарны) ярым-һавага әверелдергән һәм Пһра Рам-ның армиясенә яудырган. Берьюлы ул Пһра Исуан-нан ул җирдә түгел, ә һавада үләчәк һәм аның киселгән башы җиргә тисә, ул гаять зур җимерүгә китерәчәк дигән алкыш алган.
- Кумпһакан Тһотсаканның ир туганы һәм шәйтан көчләренең җитәкчесе.
- Маиярап ишәк тәнендә чагылыш тапкан Җир асты патшасы.
- Хон, Тһут һәм Тризиан Тһотсаканның энеләре һәм шул тәртиптә Пһра Рам тарафыннан үтерелгән беренче өчәү.
Кыскача эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Текст өч логик өлешкә бүленергә мөмкин: беренчесендә төп персонажларның килеп чыгышлары турында сүз бара, икенчесендә Тһотсаканның егылуын кертеп драматик вакыйгалар сурәтләнә һәм соңгы өлешендә шуннан соң нәрсә булганы тасвирлана.
Беренче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче өлеш Хираньяк шәйтанын бетергән кабан формасын алган Пһра Нараи хикәясе белән башлана. Моннан соң Тһотсаканның бабаларының килеп чыгышы турында мәгълүмат бара. Рамакиен буенча Пһра Исуан Нонтһок хезмәтчесенә бармагын бриллиантка әйләндереп, шул бармак ишарә иткән кешене юк итәргә мөмкинчелек биргән алкыш бирә. Нонтһок бу куәтне дөрес түгел итеп куллана башлагач, Пһра Нараи Нонтһок алдында Нонтһокның куллары хәрәкәтләрен кабатларга тырышучы биюче сокландыргыч кыз формасын ала. Берьюлы ул бриллиантын үзенә төби дә шундук үлә. Нонтһок соңыннан Тһотсакан буларак янә туа. Аның шулай ук дүрт ир туганы һәм кыз туганы һәм ярым туганнары бар. Тһотсакан беренче мәртәбә җир астында Кала Накһаның кызы Кала Накһага өйләнә һәм шуннан соң Пһра Исуаннан бүләк буларак Нанг Монтһоны ала. Тһотсакан һәм Нанг Монтһоның беренче исеме Ронапак булган улы бар; Индраны җиңгәннән соң ул Интһарачит исемен ала. Шуннан соң текстта симиан персонажлар Пһали һәм Сухрипның килеп чыгышы аңлатыла. Алар Ходан патшасының хатыны Каладан аның Пһра Ин һәм Пһра Атһит белән вәсвәсә кылуыннан туа. Ходам патша аларны күлгә законлыкларын сынар өчен салгач, алар маймылларга әверелә һәм урманга кача. Пһра Исуан Пһалига, аңа аның белән сугышканның яртысын бирүче сихри өч япьле сөңгене бүләк итә. Сухрип аннан соң Дара дигән матур кызны бүләк итеп ала, әмма Пһали аны үзе өчен ала. Соңрак Пһали шулай ук Тһотсаканның хатыны Нанг Монтһоны тота һәм аларның ул Тһотсаканга кайтканчы улы була. Соңыннан Пһали Сухрипны урманга куа һәм ул анда Хануманны очрата. Хануман Пһра Исуан Кала Ачана кызы Саваһаның авызына күк сугыш коралларын куйганнан соң туган дип әйтелә. Башта Хануман Пһали һәм Сухрип белән кала, әмма соңыннан Сухрипка урманда куылуында кушылырга карар кыла. Рамакиенда Пһра Рам буларак мәгълүм Раманың бабалары Патша Тһотсарот аша Пһра Нараига тоташа. Пһра Рам үзе Пһра Нараиның реинкарнациясе һәм аның ир туганнары Пһра Лак, Пһра Пһрот һәм Пһра Сатарут Пһра Нараиның эмблемалары манифестацияләре: еланның, дискның һәм чукмарның. Пһра Рамның хатыны Нанг Сида Пһра Нараи хатыны Лаксаминың реинкарнациясе, әмма ул Ланкада Тһотсаканның кызы буларак туа һәм Чонок патшасы Митһила тарафыннан гаиләсенә кызлыкка алына.
Икенче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икенче өлештә хикәянең төп сюжеты була. Пһра Рам һәм Нанг Сида җәядән ату бәйгесенә кадәр беренче караштан бер-берсенә гашыйк булалар. Куччи исемле бөкреле кеше патшабикәне Пһра Рамны куарга сорарга этәрә. Ул урманга Нанг Сида һәм ир туганы Пһра Лак белән яшәргә китә, анда алар матур кыз формасын алган Самманаханы очрата. Ул ике ир туганны вәсвәсә кылырга тели, әмма алар каршы торалар һәм аңа җәза бирәләр. Үч итеп Тһотсакан Нанг Сиданы Ланкада сараена алып китә. Пһра Рам һәм Пһра Лак Хануман, Сухрип һәм Чомпһупһан исемле тагын бер маймылн очрата һәм алардан Нанг Сидага ярдәм итәргә сорый. Хануман Ланкада Нанг Сиданы очраткач, ул аны аңа балдакны һәм яулыкны күрсәтеп һәм Пһра Рам белән беренче очрату серен янә сөйләп таный. Хануман шуннан соң Тһотсакан улы Интһарачит тарафыннан тотыла, әмма Ланкада янгын булганда кача. Пһра Рамга кайтканда, Хануман Ланканы кыйтганы Ланкага тоташтыручы юлны төзергә ярдәм итә һәм Тһотсакан белән сугыш башлана. Күп сугышканнан һәм Тһотсакан шурадашлары хыянәт итү маташуыннан соң Пһра Рамга Тһотсаканны һәм Интһарачитны үтерә һәм Нанг Сиданы азат итә ала. Ул ышанулы икәнен сынар өчен кырыс ут сынавы узганнан соң, Пһра Рам аны үзе белән Аһюттһайяга ала һәм шурадашларына патшалыгының төрле өлешләрен бүләк итә.
Өченче Өлеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нанг Сида Тһотсакан рәсемен ясагач, Пһра Рам Пһра Лакка аны урманга алып китәргә һәм үтерергә куша. Кушканча эшләү урынына ул Пһра Рамга аны Нанг Сида үлгән дип ышандырыр өчен ана болан йөрәген китерә. Урманда, Нанг Сида Вачамарик дигән аскетта сыену таба һәм ул ике угылга тумыш бирә: Пһра Монкутка һәм Пһра Лопһка. Пһра Рам аны кире Айюттһайяга алып китәргә карар кыла, әмма ул баш тарта һәм Җир Асты Дөньясында юкка чыга. Соңыннан, Пһра Исуан Пһра Рамга һәм Нанг Сидага янә бергә булырга мөмкинчелек бирә.[7]
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Sanchez, Jane. «History and Thailand Literature» (en).
- ↑ Majesty in the movements, The Nation (6 September 2018). архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-05, retrieved 2021-11-20
- ↑ Richman, Paul (29 August 1991). Many Ramayanas: The Diversity of a Narrative Tradition in South Asia. . https://books.google.com/books?id=XkifYfljHP4C&pg=PA59.
- ↑ Lipi Ghosh, 2017, India-Thailand Cultural Interactions: Glimpses from the Past to Present, Springer Publishing, pp. 157
- ↑ The characters | Phralak Phralam.
- ↑ Sanskrit's first Jnanpith winner is a 'poet by instinct'
- ↑ Singaravelu, S. (1982). The Rama story in the Thai cultural tradition. Bangkok: Siam Society.
Шулай ук укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Thai Ramayana (abridged) as written by King Rama I, ISBN 974-7390-18-3
- The story of Ramakian – From the Mural Paintings along the Galleries of the Temple of the Emerald Buddha, ISBN 974-7588-35-8 | <urn:uuid:ed5ce3f7-5814-4a15-a519-6da3d4650d94> | CC-MAIN-2023-23 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BA%D0%B8%D0%B5%D0%BD | 2023-06-10T07:33:57Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224657144.94/warc/CC-MAIN-20230610062920-20230610092920-00149.warc.gz | tat | 0.999931 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.999930739402771} | tt.wikipedia.org |
Рус телле радиолар
(Рус радиолары битеннән юнәлтелде)Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бу мәгълүмати исемлектә рус телендә тапшырулар алып баручы радиостанцияләр турында мәкаләләр тупланыла.
Үз тапшыруларны бары тик яки зур өлештә русча алып барган радиолар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәгълүмати радиолар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Радио Свобода - Азат Аурупа радиосы/Азатлык радиосының рус хезмәте.
- «Татарстан» радиосы - Россия-1 телеканалының Татарстан Республикасындагы бүлегенең җирле һәм региональ радио хезмәте, рус һәм татар телләрендә якынча тигез дәрәҗәдә чыга.
- Төркия авазы — Русча - Төркия авазының рус хезмәте.
- Эхо Москвы - үзәге Мәскәүдә, Русия Федерациясе өлкәләрнең җирле редакцияләре әзерләгән яңалыклар һәм программалар өчен вакыт каралган.
- BBC Русча - BBC Бөтендөнья хезмәтенең (ингл. BBC World Service) рус телле бүлеге.
Мәгълүмати-күңел ачу радиолары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Raadio 4 ( Эстониянең дәүләтенә караган рус-телле радио) - эстон, поляк, беларус, украин, татар һәм чуаш телләрендә тапшырулар да чыга.
Тематик каналлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Jesus Coming FM Russian - Һиндстан'ның халыкара шәхси христиан интернет-радиостанциясенең рус каналы.
Үз тапшыруларны өлешчә русча алып барган радиолар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу тапшыруларының 50% тан азрагын рус телендә ясаган радиостанцияләр исемлеге.
- Болгар радиосы (элекке Яңа гасыр радиосы) - 5% вакыты рус телендәге тапшыруларга багышланган.
- Чуашстан милли радиосы - Чуашстан республикасы хөкүмәтенә караган Чуашстан милли телерадиокомпаниясенең радио хезмәте, чуаш, рус һәм татар телләрендә чыга. | <urn:uuid:ca753c7c-d268-4f88-922c-9a6d7ba3d748> | CC-MAIN-2021-21 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D1%83%D1%81_%D1%80%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BE%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B | 2021-05-17T14:31:26Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243991772.66/warc/CC-MAIN-20210517115207-20210517145207-00629.warc.gz | tat | 0.999952 | Cyrl | 7 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999521970748901} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, татар шәҗәрәләренең тарихын өйрәнү, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтен аңларга өйрәтү, үз гаилә шәҗәрәсен һәм туграларын төзергә өйрәтү максатыннан, "Мәгариф" журналы редакциясе һәм Татарстан Милли музее белән берлектә "Шәҗәрә төзи беләсезме?" дип аталган республикакүләм бәйгегә йомгаклау турын үткәрде. Әлеге бәйге татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеше керткән әдәбият галиме, археограф Шамил Әхмәтҗановның тууына 70 яшь тулу уңаеннан игълан ителгән иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, конкурста мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бәйгегә 109 иҗат эше килде. Алар арасыннан Әгерҗе районы Исәнбәй авылы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ранис Хәбиров бәйгенең Гран-приен яулады. "Иң яхшы шәҗәрә" номинациясендә беренче урынны - Кукмара районы Пычак урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Миләүшә Нәфыйкова, "Иң яхшы тугра" номинациясендә Менделеевск шәһәре 1 нче гомуми урта белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Алмаз Кәлимуллин алды.
Чыганак: www.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:af646466-1a26-4175-afdd-7936d3a1be64> | CC-MAIN-2020-40 | https://belem.ru/node/1633 | 2020-09-26T03:28:24Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400232211.54/warc/CC-MAIN-20200926004805-20200926034805-00435.warc.gz | tat | 0.999981 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999812841415405} | belem.ru |
Дальтонизм
|Дальтонизм|
|... хөрмәтенә аталган||Джон Дальтон[d]|
|Саклык белгечлеге||123456789·10^1364 + 1[d] һәм офтальмология|
|Диагностика юллары||Ishihara Test[d]|
|ICD-9-CM||368.5[1][2] һәм 368.59[2]|
|NCI Thesaurus идентификаторы||C3891[2]|
|Дальтонизм Викиҗыентыкта|
Дальтонизм (daltonismus; Ү. Dalton, ингл. физигы, химигы исеме белән бәйле, 1766-1844) - күзнең күрү сәләтенең бозылуы нәтиҗәсендә төсне аера алмалаучанлык. Төсне гадәти сизгән кеше төп өч төсне (кызыл, яшел һәм күк) кабул итә (Күрү мәкаләсен карагыз). Дальтонизмга юлыккан кешенең кызыл һәм яшел төсләрне аеру түбәнәя яисә бөтенләй югала, шуның нәтиҗәсеннән тирә-яктагы галәмнең төрле-төсле күренешләрен ялгыш кабул итә. Күк төскә сизгерлекнең кимүе бик cирәк күзәтелә. Төсне бөтенләй аера алмаучанлыкны төс танымау дип атала; мондыйда тирә-яктагы барлык әйберләр кара-ак күренештә булып кабул ителә.
Дальтонизм тумыштан килгән һәм булдырылганга бүленә. Тумыштан килгән дальтонизм ирләрдә токым йөдәтә. Булдырылган дальтонизм күзнең яисә үзәк нерв системасының авыруга зәгыйфьләннән була, шунлыктан төсне аера алмау билгесе сизелгән очракта дәррәү күз табибына күрсәтелергә кирәк. Дальтонизмда тагын бер билгеле шарт: төс аеру кимчелеге озак вакыт буена шул авыру кешенең үзенә дә, аның тирәсендәгеләргә дә сизелмәскә мөмкин. Дальтонизмга юлыккан кешеләрдә акрын-акрын төснең ачыклыгына карап аера белү сәләте пәйдә була. Кешеләрнең төсне аера белүен тикшереп утыруның тәҗрибәлек, аеруча белгечләрчә даирәдән аерым мәгънәсе бар. Чөнки төсне дөрес аера белмәү, бәхетсез хәлгә китерергә мөмкин.[3]
Ир-атларның 8 проценты, ә хатын-кызларның 0,5 проценты төсләрне дөрес аермый. Мондый халәте булган кешегә артык борчылырга, . хафаланырга кирәкми. Уңайсызлыгы булса да, бу халәт белән кешеләр нормаль яши, хәтта кайберләре иҗат, тормыш юлында бик зур уңышларга ирешә. Бик күп рәссамнар дальтоник (кызыл һәм яшел төсне аера белмәүче) булган һәм бу аларга бөек сәнгать әсәрләрен иҗат итәргә комачауламаган.
Иң уңышлы мисал—рәссам Врубель. Ул соры-энҗе төсләрне кулай күргән.
Аның иҗатында тормышчан кызыл һәм яшел төсләрнең булмавын элегрәк психологлар рәссамның авыр холкы белән аңлатканнар. Соңгы тикшерүләр вакытында галимнәр исә шундый нәтиҗәгә киләләр: эш рәссамның пессимист булуында түгел, ә дальтонизмда икән.
Дальтониклар төрле төсләрне аермый. Шуларга карап аларның берничә төркемгә бүләләр. Протаномалия яки протанопия — кызыл төсне кабул итмәү. Дальтон үзе дә мондый җитешсезлеккә ия булган, аның өчен дөнья бары тик соры, куе яшел-коңгырт төсләр кушылмасыннан гыйбарәт булган. Ул хәтта сөйгәненең яңакларындагы алсулыкны да яшел таплар итеп күргән.
Дейтераномалия яки дейтеранопия — яшел төсне кабул итмәү. Аны : кызыл, соры, зәңгәр төс белән бутау. Дөньяны дейтраном күзләре белән күрәсегез килсә, ялганга охшаш зәңгәр томаннар турындагы җырны искә ' төшерү яки Гумилевның «Венерадагы агачларның яфрагы зәңгәр» дигән шигъри юлларын хәтерегезгә төшерегез.
Тританомалия яки тританопия — шәмәхә төсне аермау. Мондый җи тешсезлеккә ия кешеләр бик аз.
Төсләрне тулысынча аермау—сирәк күренеш. Шулай да очрый. Мондый кешеләрне караңгылык биләп алган, әйтерсең, дөнья кара һәм ак төсләрдән генә торган аклы-каралы фильм.
Галимнәр раславынча, төсләрне аера белү сәләте кешенең кайсы раса вәкиле һәм ничә яшьтә булуына да бәйле. Әйтик, европалылар кызыл . төснең күп кенә төсмерләрен кытай һәм африкалыга караганда остарак аералар. Яңа туган балалар сары һәм яшел төсне яхшы кабул итә.
Моннан тыш, табиблар вакытлыча дальтонизм да була дип саный. Диңгез авыруына дучар пассажирлар чайкалу вакытында кыска гына мизгелгә дальтоникка әйләнәләр! Нәкъ шундый ук хәл самолет, автомобиль яки аттракционнарда айкалу-чайкалудан да туарга мөмкин. Бу вакытта төсләрне аермау сәләте күзләрнең талчыгуыннан килеп чыга.
Дальтонизмнан дәва әлегә кадәр табылмаган. Кайчандыр уйлап чыгарылган махсус күзлекләр дә, микрохирургик операцияләр дә мәсьәләне уңай якка хәл итә алмады. Әгәр дә билгеле бер төс өчен җаваплы фо торецепторлар эшләми икән, «югалган» төсне кайтарып булмый. | <urn:uuid:b690c180-6300-4364-a2ac-c7dde57f3f83> | CC-MAIN-2022-27 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D1%82%D0%BE%D0%BD%D0%B8%D0%B7%D0%BC | 2022-06-26T23:04:52Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103322581.16/warc/CC-MAIN-20220626222503-20220627012503-00452.warc.gz | tat | 0.999982 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999821186065674} | tt.wikipedia.org |
Берлин
Берли́н (алман. Berlin) — Алманиянең башкаласы, халык саны һәм мәйданы буенча иң зур шәһәре. Лондоннан соң Берлин Аурупа Берлегенә кергән шәһәрләр арасында халык саны буенча икенче, ә мәйдан зурлыгы буенча бишенче урында тора.
Берлинның халыкка хезмәт күрсәтүче ике төп аэропорты бар: Шёнефельд һәм Тегель.
Берлин Алмания Федератив Республикасының составына кергән 16 җирнең берсе. Шәһәр Шпрее елгасы (моның белән Берлинның «Spree-Athen» ягъни «Шпрее Афинары» кушаматы бәйле) һәм Хафель елгасы ярларында урнашкан.
1200 елга кадәр хәзерге заман Берлин шәһәре урынында Кёльн һәм Берлин исемле ике сәүдә итү торак урыны булган. Аларның шәһәр исеме алу датасы төгәл билгеле түгел. Кёльнның беренче тапкыр шәһәр буларак искә алынуы 1237 елда, ә Берлинның 1244 елда теркәлгән. 1307 елда ике шәһәр берләшә һәм гомуми шәһәр идарәсе оештырыла. 1400 елда Берлинның халык саны 8 000 кеше тәшкил итә. Тарихи «Кёльн» исеме хәзерге заманда Берлинның «Нойкёльн» районында чагылыш таба.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Берлин Алманиянең совет оккупациясе зонасында урнашуына карамастан, Ялта конференциясе нәтиҗәсендә сугышта җиңүче 4 ил арасында оккупация секторларына бүленә. Соңрак 3 оккупация секторлары Көнбатыш Берлинга берләшә. Көнбатыш Берлин аерым дәүләт оешмасы статусын алса да, АФР белән тыгыз элемтәдә тора. Берлин секторлары арасында күчеп йөрү озак вакыт ирекле була, әмма Алмания Демократик Республикасы хөкүмәте халык санын киметмәү максаты белән Берлин диварын төзергз карар кыла. Бу дивар 1961 елның 13 августыннан Көнбатыш Берлинны урап ала. Салкын сугышның символларының берсе булган Берлин дивары 1989 елга хәтле тора. 1990 елда Алмания кушылгач аның башкаласы булып Берлин шәһәре була. 1994 ел ахырына кадәр Боннан Берлинга бундестаг, президент һәм федераль канцлер администрацияләре күчерелә.
Бүгенге көндә Берлин сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Берлинда велосипедта йөрү киң таралган. Күп кенә юлларда велосипедчылар өчен махсус өлешләр калдырылган, аларда йөрүләрне аерым светофор секцияләре тәртипли.
Эчтәлек
- 1 География
- 2 Тарих
- 3 Административ бүленеш
- 4 Халык
- 5 Мәдәният һәм күренекле урыннар
- 6 Инфраструктура
- 7 Мәгариф һәм фән
- 8 Кардәш шәһәрләр
- 9 Галерея
- 10 Моны да карагыз
- 11 Искәрмәләр
- 12 Чыганаклар
- 13 Сылтамалар
География[үзгәртү]
Берлин Алманиянең көнчыгышында, Польша чигеннән 70 км ераклыкта урнашкан. Берлин тулаем Бранденбург федераль җирендә урнашкан, ләкин үзе федераль җир хокукларына ия. Шәһәрнең тарихи үзәге уйсу җирдә Шпрее елгасы тугаеның Барним һәм Тельтов калкулыклары арасында урын алган. Хәзерге заманда да шәһәрнең шактый зур өлеше шул ике калкулыкта урнашкан: Барнимда Райникендорф һәм Панков районнарының зур өлеше, ә Тельтовта Шарлоттенбург-Вильмерсдорф Штеглиц-Целендорф, Темпельхоф-Шёнеберг районнарының күпчелек өлеше.
Климат[үзгәртү]
Шәһәр уртача климат зонасында урнашкан. Елның уртача температурасы +9,2 °C тәшкил итә. Иң җылы айлар булып тәүлек буена уртача +16,6 дан +18,4 °C белән июнь, июль, август айлары, иң салкыннары -0,5 тән +1,8 °C белән декабрь, гыйнвар һәм февраль айлары торалар.
|Берлин климаты|
|Күрсәткеч||Гый||Фев||Мар||Апр||Май||Июн||Июл||Авг||Сен||Окт||Ноя||Дек||Ел|
|Абсолют максимум, °C||15,2||18,6||25,1||30,9||33,2||35,0||37,2||37,7||34,2||27,5||19,5||15,7||37,7|
|Уртача максимум, °C||4,2||8,5||13,2||18,9||21,6||23,7||23,6||18,8||13,4||7,1||4,4||13,4|
|Уртача температура, °C||0,6||1,0||4,7||8,3||13,9||16,8||18,8||18,6||14,6||9,6||4,9||2,0|
|Уртача минимум, °C||−1,5||1,3||4,2||9,0||12,3||14,3||14,1||10,6||6,4||2,2||−0,4||5,7|
|Абсолют минимум, °C||−21||−26||−16,5||−6,7||−2,9||0,8||5,4||4,7||−0,5||−9,6||−16,1||−20,2||−26|
|Явым-төшем нормасы, мм||42||33||41||37||54||69||56||58||45||37||44||55|
|Чыганак: World Weather|
Тарих[үзгәртү]
Барлыкка килү[үзгәртү]
Берлин кушма Берлин-Кёльн шәһәреннән барлыкка килә. Кёльн Шпрее елгасының утравында, ә Берлин аңа каршы көнчыгыш ярда урнашкан була. Кёльн беренче мәртәбә 1237 елда (28.10), ә Берлин — 1244 елда (26.01) искә алына. 1307 елда шәһәрләр кушылып уртак ратуша төзи. «Берлин» сүзенең килеп чыгуы турында төрле фикерләр йөри: сүз полаб теленең berl/birl сүзеннән («сазлык») барлыкка килгән дигән версия бар. Әмма Алманиянең үзендә башка фикер йөртәләр. Мәсәлән, Теодор Целль (Theodor Zell) шәһәр исемен «аю» (алман. Bär) сүзеннән килеп чыккан дип саный. Шулай ук кимендә 1280 елдан бирле аюның Берлин шәһәренең символы булуы да билгеле.
Курфюрстлар резиденциясе булган шәһәр[үзгәртү]
1415 елда курфюрст Фридрих I Бранденбург маркграфлыгын нигез сала һәм 1440 елга кадәр аны җитәкли. Шул чактан башлап Гогенцоллерннар династиясе әгъзәләре Берлинда 1918 елга кадәр баштан Бранденбург җире маркграфлары буларак, соңрак Пруссия патшалары буларак һәм, ниһаять, алман императорлары (кайзерлар) буларак идарә итәләр. Шәһәр халкы идарәдәге үзгәрүләрне гел уңай яктан кабул итми. Мәсәлән, 1448 елда Тимер Фридрих IIнең курфюрст замогын төзүгә каршы халыкның дулкынлануы билгеле. Әмма бу протест уңышка китерми һәм шәһәр халкы, үз чиратында күп кенә икътисадый һәм сәяси ирекләреннән мәхрүм ителә. 1451 елда Берлин бранденбург маркграфлары һәм курфюрстлары шәһәр-резиденциясе дип игълан ителә һәм ирекле сәүдә шәһәре статусын югалта. 1618 елдан алып 1648 елга кадәр барган Утызъеллык сугыш шәһәргә зур зыян ясый: биналарның өчтән бер өлеше җимерелә, халык саны яртылаш кими. 1640 елда Бөек Бранденбург курфюрсты дип танылган Фридрих Вильгельм әтисеннән соң идарә итә башлый. Аның сәясәтенә иммиграцияне яклау һәм дини түземлелек хас була. Хаким итүенең икенче елында ук ул Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт бистәләренә нигез сала. 1671 елда Фридрих Вильгельм Австриядән килгән 50 яһүд гаиләләрен үзенең җирендә сыендыра. 1685 елда Потсдам эдикты белән ул Бранденбургка француз гугенотларын чакыра. 15 000 француз килә һәм 6 000 Берлинда яшәп кала. 1700 елларда Берлин халкының 20 % французлар тәшкил итә, Франциянең мәдәни тәэсире гаять зур була. Шулай ук шәһәрдә Богемиядән, Польшадан һәм Зальцбургтан килгән иммигрантлар саны да шактый зур була.
Патша башкаласы[үзгәртү]
1701 елда узган Фридрих I коронациясе нәтиҗәсендә Берлин Пруссиянең башкаласы дип игълан ителә. 1709 Берлин, Кёльн, Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт шәһәрләрекушыла. Ләкин алар инде күптәннән Берлин шәһәренең өлешләре дип саналып килгән була. 1760 елның 9 октябрендә Җидееллык сугыш (1756 – 1763 еллар) вакытында Берлин генерал граф З.Г. Чернышев җитәкчелегендәге рус корпусына бирешә. Әсирлеккә 4500 солдат алына. Ганимәт (трофей) буларак руслар 143 корал, 18000 мылтык һәм пистолет, контрибуция буларак 2 миллионга якын талер акча алалар. Шул вакытта рус генералына бирелгән Берлинның символик ачкычы әле дә Санкт-Петербургның Казан соборында саклана. Берлинда дүрт көн торганнан соң, Чернышев дошманның шәһәргә якынаюы турында хәбәр ала һәм корпусын кышкы фатирларга күчерә.
1806 елның 14 октябрендә Йен һәм Ауэрштедт тирәсендә узган Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта Пруссия җиңелә. Бу прусс дәүләте үсешендә мөһим роль уйнаган реформаларга китерә. «Прусс реформалары» икътисад һәм мәгариф үсешенә зур этәргеч була. 1806 елның ноябрендә француз гаскәрләре Берлинга керә. 1806 елның 21 (9) ноябрендә Наполеон Англиягә каршы континенталь блокада игълан итә. Наполеон армиясенең калдыкларын куганда, 1813 елның февралендә рус гаскәрләре кабат Берлинны ала. 1861 елга Берлинга Веддинг, Моабит, Темпельхоф һәм Шёнеберг бистәләре кушыла.
Империя башкаласы[үзгәртү]
1871 елда Берлин янә оештырылган Алман империясенең башкаласына була.
1918 елда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач Берлинда алман республикасы төзелүе игълан ителә. 1920 елда Зур Берлин турында канун чыга. Ул Берлин янындагы барлык шәһәрчекләрне, бистәләрне, төрле җирләрне бер шәһәргә куша. Монардан соң Берлинның халык саны арта һәм 4 миллион кешене тәшкил итә башлый.
Өченче рейх башкаласы[үзгәртү]
1933 елда хөкүмәт башына национал-социалистлар килү сәбәпле, Берлин Өченче рейх башкаласы дип таныла башлый. 1936 елда шәһәрдә җәйге Олимпия уеннары уза һәм нацистлар аларны үзләренең пропаганда максатлары белән дә куллана. Альберт Шпеер җитәкчелегендә Берлинның булачак «Алмания дөньясы башкаласы» төзелеш буенча генераль планы булдырыла. Бу планның тормышка ашуын Икенче бөтендөнья сугышы боза.
Таркалудан бердәмлеккә[үзгәртү]
1945 елда сугыш тәмамлангач Берлинның шактый зур өлеше җимерек хәлдә була. Кызыл армия шәһәрне алгач, Алмания тулы һәм берсүзсез капитуляция игълан иткәч, Берлин, бөтен Алмания кебек, чит ил идарәсе астында булган өч секторга бүленә. Көнбатыш союздашларның (АКШ, Бөек Британия) секторлары шәһәрнең көнбатыш өлешен, ә Советлар Берлегенең секторы шәһәрнең көнчыгыш өлешен ала. 1945 елның 26 июлендә шәһәрдә шулай ук француз секторы булдырыла.
Көнбатыш союздашлар белән Советлар Берлеге арасында булган каршылыклар 1948-1949 елларда Көнбатыш Берлинның икътисадый блокадасына китерәләр. Аны узар өчен һава күпере дип аталган халыкны тәэмин итү юлы оештырыла.
Бу каршылыклар ахыр чиктә оккупацияләнгә җирләрдә ике алман дәүләте оештыруга китерә: алдан көнбатыш зонада Алмания Федератив Республикасы, соңрак көнчыгышта — Алмания Демократик Республикасы (икесе дә 1949 елда).
1953 елда Көнчыгыш Берлинда хөкүмәткә каршы массакүләм халык дулкынлануы уза. Ул Советлар Берлеге гаскәрләре тарафыннан басыла.
Көнбатыш Алмания үзенең башкаласы итеп Бонн шәһәрен сайласа, Көнчыгыш Алманиянең башкаласы булып Берлин шәһәре кала. Берлинның көнбатышы һәм көнчыгышы арасында булган конфликтлар шәһәрне бүлеп стена төзүгә китерә. Аның инициаторы булып социалистик Көнчыгыш Алмания чыга. Гражданнарның бер яктан икенче якка күчү чик контроль үткәрү урыннары аша гына рөхсәт ителә. 1971 елда Көнбатыш Берлинның статусын раслый торган Дүртъяклы килешү имзалана.
1949 елдан соң көнчыгыш һәм көнбатыш Берлин архитекторлары сәяси чынбарлыкны санга сукмау күзәтелә. Мәсәлән, 1965 – 1978 елда көнчыгышта эшләнгән «Көнчыгыш Берлин территориясен куллану планы»нда демография һәм транспорт мәсьәләләре бөтен Зур Берлин территориясен күзгә ала. Әлеге планның 1984 елда чыккан планның яңа редакциясендә әлеге хаталар булмый.
Көнчыгыш Берлинның генераль планын төзүдә шундый ук тенденция күзәтелә. 1949 елдан ук төзелә башланган әлеге планда шулай ук бөтен шәһәр районы турында сүз бара.
Көнчыгыш Алманиянең халкы басымы аркасында һәм Советлар Берлегенең АДР эчке эшләренә тыгылмавына нәтиҗәсендә Берлин стенасы 1989 елда ишелә.
1990 елның 3 октябрендә Алмания Демократик Республикасы Алмания Федератив Республикасының төп канунына буйсына. Алмания бердәм ил була. 1991 елда бундестаг, Алмания хөкүмәтенең кайда урнашуы турында бәхәскә нокта куеп, Берлинга күчүенә карар чыгара. 1999 елның 1 сентябрендә Алманиянең хөкүмәте һәм парламенты үзләренең эшләренә Берлинда керешә.
Берлинда 147 илнең илчелекләре урнашкан.
Административ бүленеш[үзгәртү]
Районнарга статистик максатлар белән дүртсанлы идентификация саннары бирелгән. Беренче ике саны округны билгели.
Районнардан тыш Берлин шулай ук «статистик территория»ләргә (алман. Statistisches Gebiet) бүленгән. Алар торак районнарга тиң һәм өч санлы номер белән билгеләнәләр. Мисал өчен Шёнеберг районында урнашкан Бавария кварталын китереп була (районның күпчелек урамнары Бавария шәһәрләре исемен йөртә). Статистик территорияләр шәһәр районнарына туры килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Рудов статистик территориясе Рудов һәм Громиусштадт районнарын ала.
Халык[үзгәртү]
Халык саны
Берлинлының уртача яше — 41,7 (2004 ел).
2005 елгы статистика документлары буенча Белинның 60 % халкы бернинди дә дини оешмага керми, 22 % — евангелие христианнары, 9 % — католиклар, 6 % — мөселманнар.
Хатын-кызлар саны ир-атларга караганда бераз күбрәк. 50 % берлинлылар гаиләсез торалар. Рәсми рәвештә теркәлмичә бергә яшәү киң таралган. Гаилә корып, ләкин бергә яшәмәү очраклары да байтак.
Шуны да әйтәсе килә, кафе, һәм башка чәйханә сыман урыннарда өлкән буын вәкилләрен еә очратып була. Аларга төрле оешмалар страховка нигезендә өйдә яки картлар йортында да хезмәт күрсәтәләр. Мәсәлән, массаж, педикюр, чәчтараш һ.б. Пенсионерлар башка оешманы сайламасын өчен, әлеге оешмалар эшләрен сыйфатлы башкарырга тырышалар.
Мәдәният һәм күренекле урыннар[үзгәртү]
Шәһәр үзенең урта гасырда төзелгәнгән кайбер элементларны саклап кала алган. 18-19 гасырларда дөрес сызыклы мәйданнар (мәсәлән, Жандарменплатц), киң урамнар (Унтер-ден-Линден), барокко стилендәге биналар төзелә.
20 гасыр башында төзелеш аеруча зур үсеш ала. 1920 елда «Шәһәр төзүнең төп принциплары» исемле күргәзмәдә Ауропа шәһәре үрнәге һәм Берлиның омтылышы чагылыш таба. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач шәһәрне җимерелгән тарихи урыннары, һәйкәлләре кабат торгызыла. Шулардан тыш яңалары да өстәлә: көнчыгышта Лихтенберг һәм Марцан районнары, көнбатышта Меркишес Фиртель районы. Иске төзелешләрдән Берлинда Опера театры, Кызыл ратуша, Бельвю Сарае, Бранденбург капкалары, Изге Мария чиркәве, Рейхстаг (1999 елда яңадан төзелә) сакланганар.
Брайтшайдтплатц мәйданында Император Вильгельм чиркәве хәрабәләре сугыш турында искәртмә һәйкәл буларак сакланган. Трептов паркта Берлин өчен көрәштә һәлак булган Совет армиясе сугышчыларына багышланган тарихи мемориаль зират урнашкан. Анарда шулай ук мавзолей һәм Азат итүче сугышчыга һәйкәл дә бар (скульпторы Е.В. Вучетич). Сугыштансоңгы яңа төзелешләрдгә төрле милләтле архитекторлар коллективы тарафыннан төзелгән Ганза кварталын, Олимпия стадионы янындагы торак квартал (архитекторы Ле Корбюзье), Карл-Маркс-аллее, Берлин филармониясе, Яңа милли галереяне һ.б. керә.
Берлин парклары[үзгәртү]
Шәһәрнең көнбатышында һәм көньяк-көнчыгышында киң урманнар урнашкан. Каланың һәр урамы диярлек агачлар белән бизәлгән. Шулай итеп Берлинны Алманиядәге иң яшел метрополия дип атап була. Берлинда 2500 артык парклар һәм ял итү урыннары бар. Аларның гомуми мәйданы 5500 гектар. Парклар, урманнар, елгалар, күлләр һәм каналлар шәһәр мәйданының 30 % җирен били.
Шәһәр уртасында Тиргартен паркы урнашкан. 5 гасырдан артык вакыт дәверендә ул шәһәрнең иң иске һәм зур (210 гектар) паркы. Элек Тиргартен шәһәр капкалары алдындагы урман булган. Аны каланың аксөякләре атта йөрү һәм аучылык өчен кулланганнар. Соңрак шәһәр үсеп урманны биләп алган.
Тиргартен паркыннан тыш Трептов-парк та зур мәйдан алып тора. Ул 1876-1882 елларда Берлинның беренче бакча төзелеше директоры Иоганн Генрих Густав Мейер җитәкчелегенә төзелә. 1896 елда Трептов-паркта һөнәрләр күргәзмәсе үтә.
Берлин ботаника бакчасы аерым игътибарга лаек. Ул шәһәрнең көньяк-көнбатышында урнашкан һәм шәһәрдәшләр арасында ял итү урыны буларак популяр.
Шуннан тыш Берлинда 2 зоопарк бар: Берлин зоология бакчасы һәм Фридрихсфельде. 1844 елда нигезе салынган Берлин зоопаркы Алманиядә иң искеләрдән санала һәм ул иң зур коллекциягә ия (14000 хайван, 1500 төр). Икенче зоопарк Көнчыгыш Алманиядә төзелә һәм Аурупада мәйданы буенча иң зур зоопарк булып санала (160 гектар).
Музейлар[үзгәртү]
Берлин — музейлар шәһәре. Аларның тарихы Алманиянең тарихына бәйле. Элекеге Пруссия патшалары җыелмасы сугыш вакытында өлешчә эвакуацияләнә, өлешчә качырыла. Сугыш тәмамлангач коллекциянең бер өлеше Көнчыгышта, икенчесе Көнбатышта булып чыга. Хәзерге Берлинның берничә музейлар үзәкләре бар. Беренче чиратта, үзенә Иске милли галереяне, Боде һәм Пергам музейларын сыйдырган, Көнчыгышта урнашкан Музейлар утравы. Көнбатыштагы музейлар исә аурупа рәсем сәнгате һәм башка әсәрләрнең байлыгы белән дан тота. Мисыр музее, Далем-Дорфада урнашкан Далем музейлары (этнология музее, Һиндстан сәнгате музее һ.б.) шулай ук игътибарга лаек.
Музейлар сугыштан күп зыян күрә, тик төп коллекция сакланып калына.
Берлин дәүләт музейларының үзенчәлеге: һәр пәнҗешәмбе 16:00 дан 20:00 кадәр керү бушлай.
Театрлар[үзгәртү]
Театр тормышы Берлинда бер дә туктап тормый. Аны сәяси вакыйгалар да, сугыш та өзә алмый. Ул, хәтта, бүленгән шәһәрне берләштерүче булып та тора. Берлин театрлары: Немец операсы, Берлин дәүләт операсы, Комише Опер, Шиллер исемендәге театр, Курфюрстендаммдагы театр, Берлин ансамбле, Фридрих-штадт-палас, Халык театры, Метрополь театры, бик күп варьете һәм кабаре һ.б. Үз вакытында Вильгельм Фуртвенглер һәм Герберт фон Караян дирижер булган Берлин филармония оркестры бөтен дөньяга танылган.
Инфраструктура[үзгәртү]
Берлин — зур транспорт үзәге. Каналлар челтәре шәһәрне Эльба һәм Одер елгалары белән тоташтыра. Тегель — Берлинның халыкара аэропорты. Берлинның үзәк вокзалы — Аурупадагы иң зур вокзал. Шәһәр транспорт челтәре төрле транспорт (S-Bahn, U-Bahn, трамвай, автобус ) белән күрсәтелгән. Велосипедта йөрү дә зур үсеш алган.
Мәгариф һәм фән[үзгәртү]
Берлинның Пруссия, соңрак Алман империясе башкаласы булуы, аның фәнни үзәккә әверелүен алдан ук билгели. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, белгәнебезчә, шәһәр бүленә. Көнчыгыш өлешендә зур фәнни оешмалар яңадан торгызыла. Шулар арасында Алмания фәннәр академиясе, Гумбольдт исемендәге Берлин университеты, Берлин техник университеты, Берлин сәнгать университеты бар. Көнчыгыш Берлинда Ирекле университет һәм Макс Планк җәмгыяте һәм башка фәнни үзәкләр ачыла. Алмания берләшкәч, Берлин Аурупаның алдынгы фәнни үзәкләрнең берсе булган статусын кире кайтара. Хәзер Берлин студентлары саны якынча 140 000 кеше тәшкил итә.
Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]
Галерея[үзгәртү]Берлин панорамасы
Моны да карагыз[үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү]
|Викиҗыентыкта? Berlin|
- Герман җирендә татар эзләре
- www.berlin-guide.ru (рус.)
- Алманиядә милләттәшләребез күмелгән зират тәртипкә китерелгән
|БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Амстердам • Андорра-ла-Велья • Афина • Бакы • Белград • Берлин • Берн • Братислава • Брюссель • Будапешт • Бухарест • Вадуц • Валлетта • Варшава • Ватикан • Вена • Вильнюс • Дублин • Загреб • Киев • Кишинёв • Копенгаген • Лиссабон • Лондон • Любляна • Люксембург • Мадрид • Минск • Монако • Мәскәү • Никосия • Осло • Париж • Прага • Рейкьявик • Рига • Рим • Сан-Марино • Сараево • Скопье • София • Стокгольм • Таллин • Тирана • Хельсинки • Цетине
|Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә.| | <urn:uuid:e6a6856d-ea40-47d9-bb57-2d217a39a921> | CC-MAIN-2014-15 | http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B5%D1%80%D0%BB%D0%B8%D0%BD | 2014-04-19T19:39:14Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-15/segments/1397609537376.43/warc/CC-MAIN-20140416005217-00546-ip-10-147-4-33.ec2.internal.warc.gz | tat | 0.99993 | Cyrl | 109 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999297857284546} | tt.wikipedia.org |
Төньяк вокзал (метро станциясе)
|Урын||Казан|
|Координатлар||55°50'29.47"N, 49°4'54.40"E|
|Күрше станциялар|
|Ачылган||2013|
«Төньяк вокзал» метро станциясе (tat.lat. Tönyaq vokzal mäwkife , рус. станция метро «Северный Вокзал») — Казан метрополитенының Үзәк сызыгының метро станциясе. Станциянең ачылуы 2013 елның Җәйге Универсиадага туры китергән.
2013 елның 9 маенда ачылды.
Казан-2 вокзалына һәм якында торган торак массивларның торучы халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш. | <urn:uuid:6fe83203-7d07-49c0-bd47-1d281cb1dcde> | CC-MAIN-2021-31 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D0%BD%D1%8C%D1%8F%D0%BA_%D0%B2%D0%BE%D0%BA%D0%B7%D0%B0%D0%BB%D1%8B_(%D0%BC%D0%B5%D1%82%D1%80%D0%BE_%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D1%86%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5) | 2021-08-03T12:13:29Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046154457.66/warc/CC-MAIN-20210803092648-20210803122648-00466.warc.gz | tat | 0.99978 | Cyrl | 40 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997801184654236} | tt.wikipedia.org |
Ланч
17 гасырда инглиз телле илләрдә dinner - төшке аш сүзе белән бергә дә кулланылган. Бу сүз кайвакыт хәзер дә Бөекбритания һәм Канада кулланыла. Әᴍᴎрикə Кушма Штатларыта dinner сүзе төштән соң ашау мәгънәсендә йөри.
«Ланч» белән бәйле аңлатмаларның кайберләре:
- lunch break — мәктәпләрдә һәм эштә ланч тәнәфесе.
- bag lunch («пакеттагы ланч») — Төньяк Америкадагы ланч тутырылучы кәгазь савыт.
- lunchbox («ланч яшеге») — инглиз теллле илләрдәге төшке ашлы савыт. | <urn:uuid:4f98bae0-edb2-4011-85bd-3a9223ab9510> | CC-MAIN-2020-50 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D0%B0%D0%BD%D1%87 | 2020-12-05T19:17:04Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141748276.94/warc/CC-MAIN-20201205165649-20201205195649-00198.warc.gz | tat | 0.999999 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999985694885254} | tt.wikipedia.org |
- РУС
- ТАТ
Хәзерге Кожевнический урамы һәм Кожевнический тыкрыгы тирәсендә урнашкан. Кайбер мәгълүматларга караганда, бистәне оештыручылар күрше Татар бистәсе татарлары була. Бистә халкы күн эшкәртү белән шөгыльләнә. Соңрак аларның урынын рус һөнәрчеләре ала.
Сытин П.В. Из истории Московских улиц. М., 1958.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:0d9b27fc-a389-4489-901a-8f4074a89e36> | CC-MAIN-2022-49 | https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednie-veka/goroda-slobody/kozhevnicheskaya-sloboda | 2022-12-04T11:45:41Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710972.37/warc/CC-MAIN-20221204104311-20221204134311-00334.warc.gz | tat | 0.999032 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.999031662940979} | tatarica.org |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия югары уку йортларын тәмамлап, РФ һәм чит илләрдә эшләүче ватандашларның II конгрессы РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко рәислегендә үзенең эшен башлады.
Ике көн дәвам итәчәк конгрессның ачылыш тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне сәламләп, мондый эшлекле һәм мәртәбәле форумның Берлиннан соң Казанда уздырылуы безнең өчен куанычлы, чөнки Татарстанның илебез һәм дөнья фәне үсешенә керткән өлеше, ватандашлар белән эзлекле эшләү буенча бәяләнеп, шуңа лаек буларак сайлап алынган, диде. Казан, үзенең дөньякүләм танылу алган һәм 200 елдан артык эшләп килгән университеты белән, Россиянең генә түгел, Көнчыгыш Европаның әйдәп баручы фәнни-мәгърифәти үзәкләренең берсе булып тора: биредә күп кенә дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясалган, фәнни юнәлешнең шактыена нигез салынган. Казанда федераль һәм 2 илкүләм тикшеренү университетлары, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм Татарстан Фәннәр академиясе бар, республикада фән һәм техниканың алдынгы юнәлешләре үсеш ала бара, нефть химиясе, медицина һәм ресурсларны янга калдыра торган технологияләр – шуларның өстенлектәгесе, дип искәртте чыгышында Президент.
Шәрык белән Гареб очрашкан урында урнашкан Татарстанда мәдәниара диалог өчен шартлар әйбәт, Европа һәм төрле цивилизацияләр белән уртак тел таба беләбез. Татарстан икътисадына акчасын салырга теләгән инвесторлар җәлеп итү гамәлдә, республика галимнәренең 40тан артык ерак һәм якын чит илләр, илебезнең фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләре бар, инновацион инфраструктура булдыруга зур игътибар бирелә, "Идея" технопаркы белән IT-парктан тыш, IT-авылы төзү ниятләнә, дип белдерде Р.Миңнеханов. Шулай ук Татарстаның фән һәм мәгариф өлкәләрендәге куәте, шуларга кагылышлы республика программалары, кластер системасы, сәләтле яшьләр белән эшләү, халыкара һәм илкүләм форумнар һ.б. хакында шәрехләп, республика башлыгы: "Илебезнең һәм, аерым алганда, Татарстанның, Россия һәм чит илләрдәге абруйлы галимнәрне җәлеп итүдә кызыксынуы зур. Бу шартларда конгресс Россия, Советлар Союзы югары уку йортларын тәмамлап, чит илләрдә эшләүче һәм илебездәге галимнәр, дәүләт структуралары, эшлекле даирә белән диалог алып баруга корылган", - диде.
Безнең республика башлангычларда, конгресс карарларын һәм идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итәргә тора. Шул ук вакытта ватандашлар белән барлык юнәлештә эшләү офыкларын киңәйтүгә өмет баглана, беренче чиратта, бу татар диаспораларына кагыла. Тарихта шулай килеп чыкты ки, барлык татарларның өчтән бере генә республикада яши, шуңа күрә тарихи ватаныбызга һәм, тулаем, Россия Федерациясенә аларны җәлеп итү өстенлекле эш булып тора. Киләсе 2012 елда Казан Бөтендөнья ватандашлар конгрессы уздыру үзәге булачак, һәм бу һич тә очраклы түгел. Бүгенге конгресс шушы вакыйгага үтемле адым булачак, дип басым ясап әйтте Президент Рөстәм Миңнеханов.
Ватандашларның II конгрессы Россия галимнәренең чит илләрдәге диаспорасы белән гамәлдәге хезмәттәшлекне үстерүне, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны, уртак проектларга аларны җәлеп итүне, үзара файдалы хезмәттәшлек механизмнарын булдыруны максат итә. Бүген анда чит илләрдән 75, үзебезнең илдән 37 һәм Казан югары уку йортын тәмамлап Мәскәүдә эшләүче 5 галим, федераль югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләреннән 31 вәкил, РФ һәм ТР министрлыклары, ведомстволары, фондлар, Татарстанның төрле илләрдәге сәүдә-сәнәгать вәкиллекләре вәкилләре һ.б. – барлыгы 600ләп кеше катнаша.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru | <urn:uuid:14c6531f-a225-4e40-af64-218c4a61da55> | CC-MAIN-2021-10 | https://belem.ru/node/3298 | 2021-02-25T17:07:47Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178351374.10/warc/CC-MAIN-20210225153633-20210225183633-00524.warc.gz | tat | 0.999971 | Cyrl | 5 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999706745147705} | belem.ru |
Гадәти булмаган тойгылар һәм кайбер неврологик синдромнар кеше миенең никадәр cәер була алуын күрсәтә ала. Төрле сырхаулар яки стресс йогынтысы астында авыручылар үзләре өчен яңа дөньяларны – формасы, вакыты һәм сюжеты үзгәргән башка чынбарлыкны ачалар. Кешеләрнең бүреләргә «әверелүләре» һәм дусларының булмаган игезәкләре белән аралашулары турында сөйләшик әле.
I.Могҗизалар илендәге Алисә исемле синдром
Бу неврологик синдром күренешләре вакыт һәм дөнья киңлеге сәер, бозык итеп кабул ителгәнлек белән Льюис Кэрролл әкиятендәге Алисәнең кичерешләренә охшаган. "Алисә" синдромы булган кешеләргә әйберләр, аларның кайбер өлешләре чынбарлыктагыдан зуррак яки кечерәк, яисә аларның формалары үзгәргән булып күренә. Кайчак алар вакытны да башкача кабул итәләр.
Әлеге сирәк күзәтелгән синдромның сәбәпләре вируслар тәэсиренән, эпилепсиядән, баш авыртулардан яки ми шешеннән булырга мөмкин. Фәнни хезмәтләрдә әлеге саташулар баш миенең предмет зурлыгы һәм аның формасы турындагы мәгълүматларны эшкәртү өчен җавап бирә торган өлешенең гадәттәгедән активрак булуы аркасында барлыкка килергә мөмкин дип әйтелә.
Хәтта, Кэролл үзе дә бу хисләрне еш баш авыртулары (мигреньдагыча симптомнарны) вакытында кичергән һәм әлеге тәҗрибәсен Алисәнең сәер төшләрен аңлатыр өчен кулланган дип тә әйтәләр.
Инглиз психиатры Джон Тодд, 1995 елда Канада медицина ассоциациясенең журналында басылып чыккан мәкаләсендә әлеге күренешләрне җентекләп тикшерә. Менә ни өчен авыруның икенче атамасы — Тодд синдромы. Ничек кенә булмасын, авыру турында сүз инде 1952 нче елда ук Америка неврологы Каро Липпман мәкаләсендә барган. Анда табиб йөргәндә үзенең тәненең кечерәюен һәм киңәюен сизә торган бер авыру турында сөйли һәм саташуларын аңлатыр өчен «Алисә могҗизалар илендә» китабына мөрәҗәгать итә.
II. «Тере мәет» синдромы
Әлеге сирәк синдромлы авырудан газапланучылар үзләрен үлгән яки үлеп баралар дип уйлыйлар, яисә эчке әгъзаларын юкка чыккан кебек тоялар. Француз неврологы Жюль Котар, беренче булып әлеге халәтне 1880 нче елда депрессиядән интеккән һәм психоз күзәтелгән хатынында табып тасвирлый. Авыручы үзенең баш мие һәм эчәклеге юклыгына ышана, шуның өчен аңа ашарга кирәкми дип уйлый. Ахыр чиктә үлү куркынычы туа.
Котар язган синдромның башка очраклары психиатрия һәм неврология өлкәләренә кагылган авыруларда, мәсәлән, шизофрениядә, склероз белән бәйле чирләрдә күзәтелгәли. 2014 нче елгы «Нейропсихиатрия» журналында 73 яшьлек тыштан сәламәт күренгән бер хатын турында сөйләнелә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәкәрләре янына килеп, «Менә хәзер үләм дә җәһәннәмгә эләгәм» дип әйтә. Ахыр чиктә, табиблар аның башына, инсульт аркасында, кан киткәнен аңлыйлар. Ахыр чиктә, табиблар аның башына, инсульт буларак, кан сауганын аңлыйлар.
III. Бонне язган синдром – күз алдында рәсем ясала
Әлеге синдромлы чир йөрткән кеше катлаулы визуаль (күренмә) саташулар кичерә. Мәсәлән, төрле йөзләр, хәрәкәт итүче персонажлар, төсле буяулар белән эшләнгән бизәкләр яки әйберләр. Моның сәбәбе шунда: баш мие күзнең челтәр катлавыннан мәгълүмат алмый, һәм ул үзе рәсемнәр барлыкка китерә. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, күрү сәләте нык бозылган олы яшьтәге кешеләрнең 40% өлешендә Шарль Бонне язган синдром күзәтелә.
IV. «Мин бүре!» – клиник ликантропия
Әлеге бик сирәк психик какшауга ия булган авыру кешеләр үзләрен бүре яки башка төрле хайваннарга әверелергә сәләтле дип саныйлар. Авыручылар үз тәннәрен бик үзенчәлекле итеп кабул итәләр, аларда йон үсә, казык тешләре очлана һәм бүреләрнеке кебек тырнаклар үсә дип ышаналар. Шулай ук этләргә, дуңгызларга, бакаларга һәм еланнарга «әверелү» очраклары да теркәлгән.
«Психиатрия тарихы» журналында басылып чыккан тикшеренү нәтиҗәләрендә әлеге синдром башка авырулар белән дә бергә күренә ала дип язылган, мәсәлән, шизофрения, ике полярлы какшау яки авыр депрессия.
V. Игезәкләр күрсәң – Капгра язган синдром
Капграча язылган синдромлы чирлеләр үзләренең якын кешеләрен, дусларын яки ир-хатыннарын охшаш кеше – игезәк алмаштыра дип саныйлар. Әлеге саташу шизофрениядә, Альцгеймер исемле һәм Паркинсон исемен йөрткән авыруларда, деменциядә һәм мигә зарар килүләрдән чирләүчеләрдә очрый.
Бер тикшеренүдә, әлеге халәттә минең төрле йөзләр һәм хисләр турындагы мәгълүматларны эшкәртү өчен җавап бирә торган өлешенең нерв активлыгы кими дигән, фикергә дә киләләр.
VI. Отелло исемле синдром
Шекспир персонажы исеме белән аталган синдром күзәтелгәндә кеше, аңа сөйгән яры хыянәт итә дигән параноидаль ышану фикерен йөртә.
Чираттагы вакыйганы табиблар Буркино-Фасода яшәүче 46 яшьлек, гаиләле, инсульт кичергәннән соң ярты тәнен паралич суккан ир-ат турында язып күрсәткән. Терелә башлаган саен анда хатынына карата көнләшү һәм агрессия хисе туа, ул аны төрле ир-атлар белән хыянәт итүдә даими гаепли.
VII. Тәнеңне бөҗәк басса…, яки Экбома язган синдром
Кешеләрдә Экбома синдромы (бу шулай ук дерматоз дип саташу яки акарофобия кебек билгеле) күзәтелгәндә, андыйлар тәннәре һәм тиреләре паразитлар белән «тулы» дип ышаналар. Авыручылар аларны тешлиләр дип сөйли. Кайчакта уйдырма паразитлардан котылу максатыннан авыручылар үзләрен яралыйлар, һәм, нәтиҗәдә, бу төрле инфекцияле чирләргә китерә. Әлеге саташу кайдан барлыкка килгәне билгеле түгел, ләкин тикшерүчеләр минең төзелешендәге үзгәрешләр моңа сәбәпче була ала дип әйтәләр. Кайбер авыручылар нейролептиклар ярдәмендә дәваланалар.
Чыганак: Livescience.com
Миләүшә Хаҗиева тәрҗемәсе
Тәрҗемә мөхәррире: Хәйдәр Марат Мансур улы, беренче категорияле невролог. | <urn:uuid:d3579929-3711-4dd4-802c-957a1a05def5> | CC-MAIN-2021-17 | http://giylem.tatar/archives/508 | 2021-04-16T23:27:44Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038092961.47/warc/CC-MAIN-20210416221552-20210417011552-00470.warc.gz | tat | 0.999992 | Cyrl | 21 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999916553497314} | giylem.tatar |
Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның июль аенда Россия Федерациясе Хакимияте Россия урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында гамәли бакалавриат булдыру буенча тәҗрибә үткәрү турында карар кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда Министрлар Кабинетының ике еллык планында искәртелгән. Бу эштә җаваплы итеп Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары билгеләнгән.
Белем бирүнең яңа баскычы - гамәли бакалавриат махсус урта һөнәри белем алучылар өчен булдырыла. Кайбер төр белегечлекләр өчен техникумда алган белемнәр генә җитми, техника алга бара, нәтиҗәдә урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары югары уку йорты программасына тиң белем алырга мәҗбүр. Дипломда исә бу күрсәтелми. Хәзер аларның белемнәре бакалавр дәрәҗәсенә тәңгәлләштереләчәк. Мисал өчен, катлаулы компьютер технологияләрен булдыру процессында тимерне эретеп ябыштыру эшен башкаручылар бүген югары белем ала.
Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән саннарга караганда, техникум тәмамлаучыларның 10-15 проценты "югары дәрәҗәле" белгечлек алачак.
Чыганак: window.edu.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:58b49972-6feb-4d09-a44e-b4a61b25a681> | CC-MAIN-2021-21 | https://belem.ru/node/924 | 2021-05-09T04:05:51Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988955.89/warc/CC-MAIN-20210509032519-20210509062519-00045.warc.gz | tat | 0.999954 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.999954342842102} | belem.ru |
|Җенес||хатын-кыз|
|Туу датасы||5 июнь 1960 (62 яшь)|
|Туу урыны||
Дөбъяз, Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР|
Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
|Һөнәр төре||сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты|
|Эшчәнлек өлкәсе||член парламента[d]|
|Башкарган вазыйфа||РФ Дәүләт думасы депутаты[d]|
|Әгъзалык||Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации V созыва[d]|
|Әлма-матер||Казан (Идел буе) федераль университеты|
|Академик дәрәҗә||фән кандидаты|
|Сәяси фирка әгъзасы||Бердәм Русия|
|Бүләкләр|
|Гөлнара Сергеева Викиҗыентыкта|
Сергеева Гөлнара Илдус кызы (5 июнь 1960, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Дөбъяз авылында туган) — дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтчесе. Бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, бишенче чакырылыш Дәүләт Думасында Бердәм Россия әгъзасы, Дәүләт Думасының Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты рәисе урынбасары
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1982 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм «хокук белеме» белгечлеге буенча югары белем дипломы ала. Кандидатлык диссертациясен яклый, сәяси фәннәр кандидаты булып тора.
Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Казан шәһәренең Мәскәү район халык судында суд утырышы секретаре итеп башлый. 1982 елдан Татарстан АССР адвокатлар коллегиясе стажеры булып эшли. 1985 елда Татарстан АССР адвокатлар коллегиясе әгъзасы була. 1992 елдан 2001 елга кадәр Казан шәһәрендә адвокатлар бюросы мөдире булып эшли[1] .
1998 елдан 2008 елга кадәр ул Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы советы әгъзасы һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында Арбитраж суды әгъзасы.
2001 елда һәм ике ел дәвамында «Сергеева һәм партнерлар»адвокатлар бюросы рәисе булып тора. 2001 елдан 2004 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль реформалар буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе урынбасары, эксперт советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә һәм җәмәгать башлангычларында эшли[2] .
2004 елда, Россия Федерациясе президенты сайлавында ул кандидат Владимир Владимирович Путинның ышанычлы кешесе.
2007 елның декабрендә V чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатларның федераль исемлекләре буенча җиңү яулый һәм депутат була. Дәүләт Думасында Федерация эшләре һәм региональ сәясәт буенча Дәүләт Дума Комитеты Рәисе урынбасары булып эшли. V чакырылышының Дәүләт Думасында Бердәм Россия фракциясе әгъзасы. Вәкаләтләрен 2011 елның гыйнварында туктата[4] . Буш мандат Илдар Берхеевка бирелә[5]
2011 елның гыйнварында ул Татарстан Республикасы Россия Федерациясе юстиция министрлыгы департаменты башлыгы итеп билгеләнә. Ул үзенең парламент вәкаләтләрен үз ихтыяры графикыннан алда тәмамлады.
2018 елның 24 маеннан ул "Коррупциягә каршы бизнес" АНО Иҗтимагый процедуралар үзәгенең башкаручы рәистәше булып эшли.
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хезмәт уңышлары өчен ул бүләкләнә һәм билгеләнә:
«Россиянең мактаулы адвокаты» билгесе.
Россия Федерациясе Ассамблеясының Дәүләт Думасы Почет грамотасы.
«Казанның 1000 еллыгын искә алу уңаеннан» медале .
Россия Федерациясе юстиция министрлыгының мактау грамотасы.
Казан шәһәрендәге XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашкан өчен медаль.
«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале
Россия Федерациясенең «Атказанган юристы».
Татарстан Республикасының «Атказанган юристы».
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сергеева Гульнара Ильдусовна. nailtimler.com. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Сергеева Гульнара Ильдусовна Страница Сергеева Гульнара Ильдусовна 05 06 1960 Сергеева Гульнара Ильдусовна. Сергеева Гульнара Ильдусовна – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. realnoevremya.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Команда. sergis.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Сергеева Гульнара Ильдусовна. www.gosduma.net. әлеге чыганактан 2021-02-03 архивланды. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Вместо Гульнары Сергеевой депутатом Госдумы РФ стал молодой "общественник". www.tatar-inform.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Гульнара Сергеева возглавила территориальное управление Росимущества. kazan.aif.ru. 2020-04-25 тикшерелгән.
- Как Гульнара Сергеева стала хранительницей земель, лесов, вод и недвижимости. БИЗНЕС Online. 2020-04-25 тикшерелгән. | <urn:uuid:4d95e7a2-f8ca-4f6d-bcfe-2e59efe758aa> | CC-MAIN-2023-06 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D3%A9%D0%BB%D0%BD%D0%B0%D1%80%D0%B0_%D0%A1%D0%B5%D1%80%D0%B3%D0%B5%D0%B5%D0%B2%D0%B0 | 2023-02-07T14:09:38Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500619.96/warc/CC-MAIN-20230207134453-20230207164453-00767.warc.gz | tat | 0.999492 | Cyrl | 2 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994924068450928} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
«Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының сайтында фестивальнең социаль челтәрдәге рәсми төркеменә сылтама белән хәбәр ителә.
Катнашучылар иң текә яшь журналистлар белән бергә 7 көн уздырачак.
Фестивальне оештыручылар кызыклы мастер-класслар, медиа өлкәсендә профессионаллар белән очрашулар, зур тәҗрибә һәм күп кенә танышулар вәгъдә итә.
Фестивальнең иң төп призы – Гран-при – Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алу.
Гаризаны 20 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/
https://magarif-uku.ru/tt
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:71ffe201-68ef-4c91-9730-cef483042ada> | CC-MAIN-2023-40 | https://belem.ru/node/8498 | 2023-09-28T06:37:54Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510368.33/warc/CC-MAIN-20230928063033-20230928093033-00641.warc.gz | tat | 0.999404 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994044303894043} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Н.Э.Баумана исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты һәм Россия яшьләр политехник җәмгыяте 25 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә "Яшьләр академиясе" исемле XIV Россиякүләм фәнни мәктәп-семинарын уздыра.
Әлеге чара мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен "Киләчәккә адым" дигән Россиякүләм фәнни-социаль программа кысаларында уздырыла.
Чыганак: window.edu.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:2d5415cf-5f99-41e1-88bc-16c32f5ed5cc> | CC-MAIN-2020-34 | https://belem.ru/node/746 | 2020-08-12T16:07:34Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738905.62/warc/CC-MAIN-20200812141756-20200812171756-00427.warc.gz | tat | 0.999623 | Cyrl | 3 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996232390403748} | belem.ru |
Турахан кәшәнәсе
Турахан кәшәнәсе — тарих һәм архитектура комарткысы, XIV—XV гасырларда төзелгән корылыш. Башкортстан Республикасының Чишмә районы биләмәсендә урнашкан. Русия күләмендәге әһәмияткә ия. Корылма тәүләп 1772 елда П. И. Рычков сүрәтләгән. XIX гасырда аны В. С. Юматов, Н. Шленков тикшергән. Төрбә шулай ук Р. Г. Игнатьев, П. Юдин, 1956-57 елларда А. П. Смирнов, Б. Г. Кәлимуллин тарафыннан чагылыш ителгән.
Турахан кәшәнәсе төзүдә бетон файдаланыла; аның стеналары ярты бут салу системасы белән корылган, ягъни ике параллель стена арасындагы куышлык булуын (эзлаш иделмәсенә гөрелте) белән тутырылган. | <urn:uuid:dbb29f2c-80aa-4191-85f0-1df1f2a28038> | CC-MAIN-2021-49 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D1%83%D1%80%D0%B0%D1%85%D0%B0%D0%BD_%D0%BA%D3%99%D1%88%D3%99%D0%BD%D3%99%D1%81%D0%B5 | 2021-11-29T18:59:45Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964358786.67/warc/CC-MAIN-20211129164711-20211129194711-00218.warc.gz | tat | 0.999862 | Cyrl | 6 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998620748519897} | tt.wikipedia.org |
Филләрнең тычканнардан куркуы турындагы риваятькә 2000 елдан артык инде. Аны борынгы Рим энциклопедисты Олы Плиний уйлап чыгарган булса кирәк. Ул тычканнар кинәт кенә килеп чыкканда, гаять зур хайван булган филләрнең үз-үзләрен башкача тота башлавына игътибар итә һәм әлеге фактны «Табигый тарих» дигән хезмәтендә тасвирлый. Шуннан бирле кешеләр әлеге мифка ышана һәм аны әкият һәм мультфильм сюжетларында саклап, буыннан-буынга тапшыра.
Филләрнең тычканнардан куркуы турында төрле гипотезалар
Кешеләр хортум ияләренең кечкенә корткычлардан куркуы турында төрле дәлилләр китерәләр. Янәсе, хәйләкәр тычканнар гигант аягының иң нечкә һәм йомшак урынын ─ аяк нигезен ─ кимерергә мөмкиннәр. Кемдер тычкан филнең тән җыерчыкларында күпмедер вакыт тышка чыкмыйча яши һәм туклана ала дип исәпли.
Әмма тычканның «Ә кемнең филне ашаганы бар?» шигаренә таянып эш итүе шикле. Җитез үткен тешле бу җанвар сак булуы белән аерылып тора. Үз-үзеңне саклау инстинкты аңсыз эш итәргә рөхсәт бирми, хәвефсез генә бәйрәм ясар өчен улакта күп тәмле әйбер табып була. Ә якында, әйләнә-тирә шартларында азык тагын да күбрәк.
Башка кайбер авторлар тычканнар филнең хортумына кереп, аны буа дип язалар иде. Әмма алып хайванның зурлыгына бер карау белән, чакырылмаган кунакны очкан пуля сыман атып чыгару өчен, бары төчкерергә яисә өрергә генә кирәклеге аңлашыла.
Тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре
Тәҗбрибәче галимнәр филләр белән аларның дошманнарын очраштырып, берничә тәҗрибә уздырырга булганнар. Нәтиҗәдә, курку хисен мескен тычканнар гына кичергән. Аларга фәннең күп кенә катлаулы сынаулары аша узарга туры килгән. Башта аларны филләр яшәгән читлеккә берәмләп, аннары төркемләп төшергәннәр. Каршыларына тыныч филләрне китереп, соңгыларын куркыту максатыннан, өсләренә утыртканнар. Хайванның котычкыч курку хисен күрү теләгеннән, тычканнарны фил ризыгы арасына күмеп тә караганнар, махсусанә хортумнарга да тыкканнар! Филләрне бу бер дә куркытмаган. Монна гап-гади нәтиҗәгә килергә була: филләрне тычкан кебек вак нәрсә белән генә куркыту мөмкин түгел.
Асылда филләр кемнән куркалар соң? Бу алыпны бер дә куркусыз дип атау дөрес түгел. Кыргый дөньяда аның чын дошманнары бар. Арысланнар фил балаларын бик теләп аулыйлар. Ерткыч корбанын үләннәр арасында посып, озак вакыт күзәтә. Һөҗүм, гадәттә, арттан башкарыла. Шуңа да һәр сәер тавышны олы фил куркыныч янау дип кабул итә.
Бал корты исә филне җиңел генә хурлыкка калдырырга мөмкин ─ фил аңардан куркып кача. Аның үзен болай тотуы бөҗәкнең үзенчәлеге белән аңлатыла. Бал кортының агрессив халәте якын тирәдә очкан кардәшләренә күчә, һәм берничә минуттан инде тулы бер бал корты күче мескен филгә һөҗүм итәчәк. Моның шулай буласын белеп торган фил бал кортыннан тиз арада качу юлын эзли.
Филләрның тычканнардан куркуын исбатларга омтылган галимнәр хисапсыз тәҗрибәләр үткәреп, гасырлар дәвамында яшәп килгән фикернең ялгыш булуын аңладылар. Табигатьләре белән тыныч холыклы һәм начар күрүче фил үзенә зарарсыз булган кимерүчеләрдән куркырга өлгерми кала. Ә табигый шартлардагы чын дошманнар белән көрәшүдә аңа зирәклеге, гайрәте һәм имезүчеләр отрядына хас булган инстинктлар ярдәмгә килә.
«Как и почему» сәхифәсеннән
Гөлфия Гобәйдуллина тәрҗемәсе | <urn:uuid:55c11c96-cf97-4c9e-a766-da6a3c169574> | CC-MAIN-2021-43 | http://giylem.tatar/archives/2215 | 2021-10-25T04:45:47Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323587623.1/warc/CC-MAIN-20211025030510-20211025060510-00123.warc.gz | tat | 1.000004 | Cyrl | 25 | {"tat_Cyrl_score": 1.0000040531158447} | giylem.tatar |
- РУС
- ТАТ
Татарларда ешрак «калым малы» яисә «мәһәр» атамалары белән йөртелә.
Кагыйдә буларак, калым мәсьәләсе кодалау вакытында хәл ителеп куела. Милекнең күләменә карап, яклар калымның күләме һәм түләү вакыты турында килешәләр.
Калымга түбәндәгеләр керә:
киемнәр салынган сандык (тун яки пальто, затлы камзул, берничә йон, ефәк, ситсы күлмәк),
аяк киемнәре (читекләр, туфлиләр, галошлар),
кәләшнең баш киемнәре (шәлләр, калфаклар, мех кырпулы бүрек),
шулай ук түшәк, ястык, йорт хайваннары (бозау, сыер, ат һ.б.).
Моннан тыш, кияүнең туганнары билгеле бер күләмдә акча бирү (тарту, баш акча) һәм туй табынын азык-төлек (бал, май, он, чәй, ит һ.б.) белән тәэмин итүне үз өсләренә ала.
Асылда, татарларда калым, кәләшнең ата-анасыннан бигрәк, яңа кияүгә чыккан кызның үзенә билгеләп куела. Ире йортына күчкәндә яшь килен атасы йортыннан үзенең бирнәсен дә, аның милкенә әйләнгән калымны да алып китә.
Гадәттә, калымны өлешләп түлиләр. Акчаның һәм бүләкләрнең бер өлеше сүз куешу – кыз ярәшү вакытында бирелә.
Пермь татарлары, мишәрләр яшәгән кайбер районннарда кияүнең туйга кадәр үк ирле-хатынлылык хокукларыннан файдалану мөмкинлеге булган.
Калымның төп өлеше кәләш өендә уздырылган никах туенда тапшырыла. Кияүгә чыккан кыз ире янына бары тик калым тулысынча түләнеп беткәннән соң гына күченә. Кайчак яшь киленнең беренче баланы ире йортына күченгәнче үк тапкан очраклары да була.
Шулай ук кара: Туй йолалары.
Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.
Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.
Уразманова Р.К. Семейные обычаи и обряды // Татары. М., 2001.
Автор – Ф.Ф.Гулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:89f616bd-1f9a-4d8d-87d8-c51f195684a2> | CC-MAIN-2022-21 | https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/obryady-i-prazdniki/gail-jolalary/kalym | 2022-05-25T19:37:03Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662593428.63/warc/CC-MAIN-20220525182604-20220525212604-00611.warc.gz | tat | 0.999916 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999161958694458} | tatarica.org |
14 нче декабрь көнне Казан федераль университетында беренче тапкыр инглиз теленнән тоталь диктант үтәчәк.
Белем бирү акциясе "Вузның инглиз теле мохите" проекты кысаларында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе инициативасы, Яшьләр сәясәте буенча департаменты ярдәмендә үткәрелә.
КФУның тел белгечлеге юнәлешендә укымаучы студентларны, магистрларны һәм аспирантларны актив катнашырга чакырабыз.
Димәк,
Нәрсә? Беренче тапкыр инглиз теленнән тоталь диктант
Кайда? – Межлаук урамы, 3/45 йорт, 301ауд. (актлар залы)
Кайчан? – 2016 елның 14 нче декабре 11:50 мин. | <urn:uuid:6af8108c-4643-4c5f-b23c-96906da6178f> | CC-MAIN-2020-05 | https://darelfonyn.kpfu.ru/do-you-speak-english/ | 2020-01-29T13:02:14Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579251796127.92/warc/CC-MAIN-20200129102701-20200129132701-00136.warc.gz | tat | 0.999975 | Cyrl | 26 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999752044677734} | darelfonyn.kpfu.ru |
Кораб
Кораб — океан-диңгезләрдә йөзү өчен зур көймә.
Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кораблар тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Кешеләр башта агач кәүсәләрендә һәм салларда, аннары чокып ясалган көймәләрдә йөзгәннәр. Андый көймәләрдә елга һәм күлләр буйлап озын таяк белән төптән этелеп яки ишкәк белән ишеп йөргәннәр. Чама белән моннан 3 мең ел элек Урта диңгездә, ишкәкләрдән тыш, җилкәннәр дә булган кораблар күренә. Мондый корабларда диңгез буйлап йөкләр ташыганнар, хәрби походларга йөргәннәр. Галералар — агачтан эшләнгән ишкәкле һәм җилкәнле хәрби кораблар — бик озак яши. Безгә билгеле булган беренче галералар яна эрага кадәр бер мең ел элек ясалган, ә соңгылары 18 нче гасыр ахырындагы сугышларда файдаланылган.
Вакыт үтү белән корабларны йөртүдә җил көченнән күбрәк файдалана башлаганнар. Корабдагы җилкәннәр саны арта барган, кораблар үзләре һаман зурайган, аларның йөк күтәрүчәнлеге һәм тизлеге арткан. Чәй ташый торган җилкәнле кораблар — чәй клиперлары иң тиз йөрешле булганнар. Инглиз клиперы «Катти Сарк» җил уңайдан булганда тәүлегенә 400 миль чамасы — 700 км дан артыграк юл үтә алган. Тәүлегенә шул кадәрле араны хәзерге заман теплоходының да барысы да үтә алмый. Клиперлар бик яхшы йөргән, ләкин, әлбәттә, җил булганда гына. Ә җилсез чакта җилкәнле иң яхшы кораб та айлар буе бер урында торган.
1807 елда америкалы Р. Фултон корабга пар машинасы куя. Кораблар җил капризына бәйле булудан туктый. Беренче пароход «Клермонт» дип аталган.[1]
Беренче пароходлар тәгәрмәчле була. Пар машинасы калаклы бер яки ике тәгәрмәчне хәрәкәткә китергән һәм кораб алга таба барган. Ләкин әле пароходларда, тәгәрмәчләр яки машина ватылса дип, җил¬кәннәр дә сакланып килгән. Ә тәгәрмәчләр, бигрәк тә диңгездә, еш ватыла торган булган. 19 нчы гасырның беренче яртысында пароходларга тәгәрмәчләр урынына ишү винтлары куя башлыйлар.
20 нче гасыр башында теплоходлар — эчке янулы двигатель куелган кораблар килеп чыга.
Кораб төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Траулерларда океанда балык тотып кына калмыйлар, аны шунда ук эшкәртәләр һәм туңдыралар.
Контейнеровозлар — хәзерге заман йөк ташу кораблары. Корабны тиз генә төяү яки бушату өчен йөкне алдан ук зур әрҗәләргә — һәрберсенең авырлыгы 3—5 тонна булган контейнерларга тутырып куялар.
Пассажир кораблары — су өстендәге бөтен бер шәһәрләр алар. Анда каюталар гына түгел, ә ял итү өчен салоннар, спорт мәйданчыклары, бассейннар, китапханә, киноконцерт залы бар. Бер порттан икенчесенә канатлы корабларда тизрәк барып җитәргә була. Канатлар корабны су өстенә күтәрә һәм ул сәгатенә 100 км дан артык тизлек белән оча¬.
Корабларның йөк күтәрүчәнлекләре һәм тизлекләре арта бара, алар үз юлларында очраган киртәләрне җиңелрәк үтеп чыга алалар.
Атомоходлар бозлар арасында сәүдә, балык тоту, пассажир корабларына юл салып баралар. Авыр бозларны вата-вата, Төньяк полюска барып җиттәләр.
Су, сайлык, сазлык өстеннән һәм хәтта җир өстеннән бик зур — сәгатенә 150 км га кадәр — тизлек белән һава мендәрле кораб очып бара. Аны су яки җир өстендә кысылган һава «мендәре» күтәреп тора.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рус телендә пароход дигән сүз 1815 елда, беренче рус пароходы «Елизавета» төзелгәч килеп чыга. Ул Санкт-Петербург белән Кронштадт арасында йөргән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д. | <urn:uuid:5dc79db8-06b4-4e6b-905e-a5faa0ed18d8> | CC-MAIN-2023-14 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D1%80%D0%B0%D0%B1 | 2023-03-24T04:18:31Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945242.64/warc/CC-MAIN-20230324020038-20230324050038-00450.warc.gz | tat | 0.999998 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999977350234985} | tt.wikipedia.org |
62-нче армия
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|Бу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар.
Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк.
1942 елның 2 сентябрендә генерал Ф.Паулюсның 6-нчы армиясе Сталинград янына килеп җитә. Аңа генераллар В.И.Чуйков (1900-1982) һәм М. С.Шумилов (1895-1975) җитәкчелегендәге 62-нче һәм 64-нче армияләр каршы тора.
Хәрәкәттәге армия | <urn:uuid:a7b6c2bf-8bcc-4bac-af0a-8c5e3add5ba5> | CC-MAIN-2013-20 | http://tt.wikipedia.org/wiki/62-%D0%BD%D1%87%D0%B5_%D0%B0%D1%80%D0%BC%D0%B8%D1%8F | 2013-05-20T05:53:54Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2013-20/segments/1368698411148/warc/CC-MAIN-20130516100011-00052-ip-10-60-113-184.ec2.internal.warc.gz | tat | 0.999672 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996718168258667} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанның Саба районында мәктәп урманчылыкларының I нче республика слеты узды. Слетта Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 30 яшь урманчылар командасы катнашты.
Әлеге чараны үткәрү өчен Саба урманнары юкка гына сайланмаган. Саба җирлеге урман эшендә бик күп башлангычларны тормышка ашырган як. Әлеге изге эшнең башы Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановка барып тоташа. Кунакчыл Саба ягы һәм ул утырткан урманнар аның якты истәлеген кадерләп саклый.
"ХХI гасырга төрле һөнәр ияләре кирәк, алар арасында иң мөһиме — планетабызның яшеллеген саклаучылар", — дип ачып җибәрде слет тантанасын Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы да яңгырады: "Без техника алга киткән заманда яшибез. Ярты гасыр элек барлыкка килгән мәктәп урманчылыклары хәрәкәте вакыт сынавын үтте. Сез питомникларда яшь үсентекләр үстерәсез, шул үсентеләрне утыртып, елга буйларын ишелүдән саклыйсыз, урманнарны чистартып, янгынга каршы көрәшәсез. Алга таба да нәтиҗәле эшләр телим!", — дип сәламләде яшь урманчыларны Рөстәм Нургалиевич.
Саба урман хуҗалыгы турында тулырак мәгълүматны Урман музее саклый. Биредә Саба лесхозының оешу тарихы, фоторәсемнәр һәм Нургали Миңнехановның шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин. Алар арасында ИЖ–49 мотоциклы игътибарны җәлеп итә. Саба лесхозының хайваннар дөньясына багышланган экспозицияләре арасындагы аю карачкысы гына ни тора!
Шулай ук биредә урманчылыкның алдынгы хезмәткәрләре һәм Россиянең галим-урманчылары турында да мәгълүмат алырга мөмкин.
Слет кунаклары урманчылыкның сирәк очрый торган үсемлекләреннән оешкан Дендрарие һәм Финляндиядән кайткан урман кисү техникасы белән дә таныштылар. Беренче ике машина 2005 нче елда сатып алынган, хәзер урманчылыкның алты машинасы бар. Әлеге техниканың үзенчәлеге шунда ки, ул тулы бригада хезмәтен алыштыра ала. Анысына да техника салонындагы компьютердан механик фәрман гына бирә. Ул агачны ега, кисә, төяп, эшкәртү заводына озата. Техника үз эшен эшләсә дә, яшь урманчылар да калышмый. Мамадышның Берсут урманчылыгыннан килгән Айнур Гыйззәтуллин: "Быел җәй без 2 километр җирдән 76 капчык чүп җыйдык", — ди.
Ниһаять, ярышлар башланды. Һәр команданың берәр катнашучысы "Урман — яшел дустым" темасына инша язды. Икенчеләре "Татарстанның искиткеч урманнары" иҗади конкурсында үз осталыкларын һәм фантазияләрен эшкә җиктеләр. Шулай ук "Экологик юл" бәйгесе дә бик мавыктыргыч булды. Чөнки монда үзеңнең тәҗрибәле урманчы икәнеңне күрсәтергә кирәк иде. Яшь урманчылар урманда ориентлашу, тирә-юньдәге агачларга характеристика бирү, махсус җиһаз белән агачларның биеклеген үлчәү, ничә яшьтә икәнлеген исәпләү, махсус урынның мәйданын табу буенча көч сынаштылар.
Слетның тантаналы ачылышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов: "Сабалылар ярышка бик тырышып әзерләнделәр, нәтиҗәләр дә яхшы булачак", — дигән иде. Дөрес әйткән икән. I урынны Саба командасы, II урынны — "Урман дозоры" шәһәр яны урманчылыгы, III урынны Тәтеш урманчылыгы алды. Җиңүче командалар һәм тырышлыклары белән аерылып торган укучылар мактау кәгазьләре, ноутбук һәм акчалата бүләкләнделәр.
Чыганак: http://sabantuy.net | <urn:uuid:dbbf5738-3e4e-47cc-9032-bbd88e160857> | CC-MAIN-2020-50 | https://belem.ru/node/2782 | 2020-12-01T09:21:27Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141672314.55/warc/CC-MAIN-20201201074047-20201201104047-00061.warc.gz | tat | 0.999961 | Cyrl | 3 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999613761901855} | belem.ru |
Гаяз Исхакый биографиясе
Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә (иске стиль белән 10 февральдә) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килә[1]. Казан губернасы Чистай өязенә кергән әлеге авылның күпләргә билгеле зыялылар гаиләсендә туа ул. Замандашлары әйтүенчә, әтисе Гыйләҗетдин «Чистай тарафларында гыйлеме белән шөһрәт тапкан» мулла, ә әнисе Камәрия ул якларда шулай ук аң-белеме һәм азатлык идеялары белән танылган Морат мулла улларының берсе – Мөслимвәли хәзрәт кызы була. Г.Исхакый искәртүенчә, Морат мулла, Кырым ханы Гәрәй улларыннан берсе булып, Идел буйларына бәхет эзләп килеп чыга һәм Чистай белән Бөгелмә төбәкләрендә «морадчылар хәрәкәте»н (1770-1771) оештыра һәм үзенең милли азатлык өчен көрәш программасын чагылдырган «Мулла Морат китабы»н (1772) яза. Әйтергә кирәк, Морат мулла тагын икенче күренекле бер нәсел – Әмирханнар нәселендә дә мөмкин урын тоткан.
Кайбер балалары дөньядан иртә китү сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен Гаязга баглыйлар, аңа аң-белем һәм тәрбия бирү турында кайгырталар. Гаяз үзе дә бик зирәк бала булып чыга, бик яшьли үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып торган һәм атасыннан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп йөри торган булган. Инде биш яшендә өйләрендә укый-язарга өйрәнеп, әбисе Мәхфүзә остазбикәдән «Иман шарты»ннан сабак ала һәм гарәп китапларыннан ул вакытта танылган «Кырык хәдис»кә җитә. Аннары әтисеннән гарәп-фарсы китапларын укырга өйрәнә, морфология, синтаксис буенча һәм «Кәвагыйд әл-игъраб» («Сүзләрнең төрләнү кагыйдәләре») белән «Гамавир»дән («Сүз төрләнеше»ннән») дәресләр алып, 1890 елда Чистайның «Камалия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм анда «Нәхүхан», ягъни мантыйкка (логикага) төшмәс борын нәхү (синтаксис) укый башлаган шәкерт булып китә. Бик зирәк һәм инде шактый белемле булуы сәбәпле, аны бу мәдрәсә бирә торган белемнәр генә канәгатьләндерә алмый һәм ул үзен укыткан Закир хәзрәтнең (1804-1893) вафатыннан файдаланып (әгәр бу хәзрәт үлмәсә, әтисе Гаязны хәзрәт фатихасыннан башка беркая да җибәрмәскә булган икән) яшь егет «шәмсияхан», ягъни «Шәмсия» дигән грамматикасын укучы булып, 1893 елда Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә күчеп килә. Аның зирәклеге, аң-белемгә хирыслыгы биредә дә үзен сиздерә һәм тиз арада ул мәдрәсәдәге иң яхшы укучы шәкертләрнең берсе булып таныла. Шул ук вакытта ул һич тә мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, төрки дөньяда танылган «Тәрҗеман» газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән дә таныша башлый. Мондый белемнәр яшь Гаязның дөньяга карашын киңәйтәләр, аңа тормыш максатларын ачыкларга булышалар. 1897 елда башта остазы Һ.Максудига ияреп Печән базары мәхәлләсенә, аннары Яңа бистәдә Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт яңа ачкан мәдрәсәгә күчә һәм анда бераз акча эшләү нияте белән хәлфәлек тә итә башлый.
Белемнәрен тагын да киңәйтергә теләү аңарда урыс һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән танышу ихтыяҗын тудыра. Ә моның өчен урыс телен әйбәт белергә кирәк була. 1898 елда ул урыс мәктәбенә укырга керүгә ирешә.
Татарлар арасында миссинерлык итү нияте белән ачылган Татарская учительская школа бераздан алдынгы карашлы татар яшьләрен үзенә җыйган уку йортына әверелә. Г.Исхакый белән бергә анда Һ. Максуди, Х. Ямашев, Ш. Мөхәммәдьяров, Г. Колахмәтов һ.б. булачак күренекле шәхесләр – алга таба татар дөньясының әйдәп баручы көчләренә әверелгән көчләр укый. Биредә Гаяз үзенең белем алу даирәсен киңәйтә бара. Урыс һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән ныклап кызыксынып китеп, ул И. Тургенев, Л. Толстой, Ги де Мопассан, Оскар Уайльд кебек күренекле әдипләрне бирелеп укый. Мондый белемнәр аның рухи дөньясын, эстетик зәвыкларын баетып, үстереп кенә калмый, бәлки аңарда әдәби иҗат белән шөгыльләнү теләген дә тудыра. Һәм ул яза да башлый. Нәтиҗәдә, әлеге мәктәптә укыган елларында булачак әдипнең беренче иҗат җимешләре булган «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900), «Бай углы» (1903) повестьлары, «Өч хатын берлә тормыш» (1900) пьесасы языла.
Татарская учительская школаны бетергәч, Гаяз 1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Андагы эшчәнлеге турында әдип үзе соңрак болай искә ала: «Мәдрәсәдә бер-ике атнадан соң дәресләр башланды һәм мөгаллимнәр дәресләрне үзләренә бүлеп алып, калганнарын миңа бирделәр. Бөтен сыйныфларда хисап, һәндәсә, гомуми тарих, табигать, әдәбият дәресләре – һәммәсе миңа эләкте. Башка мөгаллимнәрнең дәресләре көн дә өч, бик күп булса дүрт сәгать булса һәм атнаның бер көне буш булса, миңа атнаның бөтен көннәренә алтышар сәгать дәрес туры килә һәм бөтен көннәрем иртәдән ахшамга кадәр мәдрәсәдә мәшгуль иде (өйләгә кадәр дүрт, өйләдән соң ике дәресем бар иде). Моннан башка атнаның ике көнендә, нәүбәтче буларак, кичләрен дә мәктәптә калмакта идем. Бу программа аз кеби, әүвәлге мәдрәсәнең бер почмагына өелгәе китапхпнәне тәртипкә салып кулыма алдым һәм югары сыйныф укучылары белән әдәбият институты ысулында эшли башладым».
Шундый бик киеренке мөгаллимлек эше белән бергә, Г. Исхакый мәдрәсәнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Андагы ашханәдә, йокы бүләмәләрендә тәртип урнаштыра. Шәкертләрнең аң-белемен арттыру максатында аларга яңа фәннәр укытуны кертә, атна саен әдәби кичәләр үткәрә. Бер үк вакытта ул, «Хөсәения» мәдәрәсәсенә нигез салган Әхмәт Хөсәеновның васыятьнамәсен раслау комиссиясе әгъзасы буларак, әлеге бай васыять итеп калдырган ярты миллион сум акчаны мәгариф эшләрендә файдалануда катнаша.
Гаязның һәр нәрсәдә гаделлеккә, хакыйкатькә омтылуы шәкертләргә дә тәэсир итә. Туры сүзле һәм яңалыкка омтылучы яңа мөгаллимнәре йогынтысында алар да мәдрәсәдәге хәлләргә аеграк карый башлыйлар, чын дөресен сөйләргә өйрәнәләр. Гомүмән, үзенең актив һәм инициативалы шәхес булуы белән Гаяз үз хәятыннан канәгать булып йокымсыраган хәлдәрәк яшәгән мәдрәсәне ничектер уятып җибәрә һәм аның яшәешенә заман рухы өрә кебек. Мәдәрәсәдәге күнегелгән тәртип буенча үз җайларына гына яшәргә күнеккән мөгаллимнәргә Исхакыйның мәдрәсә тормышын болай болгатып җибәрүе, аларның тынычлыгын алуы ошамый, әлбәттә. Һәм алар үзе дә тынгысыз, башкаларга да тынгы бирмәгән бу «ала карга» мөгаллимнән тизрәк котылу ягын карыйлар. Һәм бераздан Гаяз мәдрәсәдән чыгарыла, кабат эшсез кала. Әмма ул күңел төшенкелегенә бирелми, янә иҗат эшенә чума. Аерым алганда, Казанда урыс мәктәбендә укыганда яза башлаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен төгәлли һәм аны дөньяга чыгару эшенә күп вакытын һәм тырышлыгын сарыф итә.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеге һәм формасы татар әдәбияты өчен яңа булу сәбәпле, заманында аның ничек язылуы да игътибарны җәлеп иткән иде. Әлбәттә, монда әдәби йогынты мәсьәләсе калкып чыкты. Мисал өчен бу әсәргә аеруча җентекле Г.Гобәйдуллин 1911 елда басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән күләмле мәкаләсендә аңа америкалы Э. Белламиның «Йөз ел соңра» дигән социаль-утопик романы (1888) йогынтысы булуы турында белдергән бу тәэсирне форма өлкәсендә күреп, Г.Исхакый әсәрен Америка язучысына охшатып «иҗтимагый-хыялый роман» дип атаган иде.ясаган әдәбиятчы һәм тарихчы
Бу әсәре дөнья күргәч, һәм «Хөсәения» мәдрәсәсеннән китәргә мәҗбүр булгач, Г. Исхакый 1903 елның җәендә Казанга кайта һәм анда университетка керергә әзерләнә башлый. Әмма аның бу теләгенә әти-әнисе каршы чыга һәм аны көчләп диярлек авылга алып кайтып китәләр. Авылда бер елы үтеп китә. 1904 елда ул кабат Казанга китә һәм анда ул вакытта көчәеп киткән революцион хәрәкәттә катнаша башлый. Шул ук елны Чистайдан сайланган мөселман делегатлар составында Питырбурда да була. 1905 ел вакыйгалары йогынтысында ул илдә тагын да көчәйгән азатлык хәрәкәтендә бөтен күңелен биреп катнаша, шуның рухы белән яши башлый. 1905 елның октябрендә Исхакыйны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. Әмма ул газетаның мәсләге белән килешеп бетмәгән Гаяз әлеге чакыруны кабул итми. Үз мәсләгендә, үзе теләгәнчә язар өчен ул иптәшләре Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, С. Рәмиев һәм башкалар белән үз газеталарын чыгару ниятенә килә. Алар башта «Хөррият» исемле яшерен газета чыгаралар, әмма ул бераздан ябыла. Аннары аларда «Таң» исемле газета чыгару теләге туа. Аңа рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Әмма ике айдан соң рөхсәт бирелмәве турында кәгазь алалар. Моннан соң Гали Путиляков дигән танышлары нәширлегендә «Таң йолдызы» исемле газета чыгаруга рөхсәт сорыйлар. Бу юлы аларның үтенече канәгатьләндерелә. Гәрчә яңа газета «Таң йолдызы» исеме алса да, аны көндәлек тормышта гадәттә «Таң» дип йөрткәннәр, ә аны чыгаручы социалист-революционерлар тарихка «таңчылар» булып керделәр. Аның рәсми редакторы С. Рәмиев була. Матбугатның чын җитәкчесе һәм рухландыручысы булган Г. Исхакыйга исә бу вакытта полициядән качып яшәргә туры килә. Нәкъ менә ул газетаның төп юнәлешен һәм эчтәлеген билгели. «Таң йолдызы» 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Табигый, аның битләрендә Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдыра.
«Таң йолдызы» битләрендә яктыртырган күптөрле мәсьәләләр арасында әдәбиятка караганнары да шактый була. Анда әдәби әсәрләр дә басыла. Бу газета бигрәк тә Г. Исхакыйның «Өч хатын берлә тормыш» пьесасының һәм «Теләнче кыз» романыннан өзекләрен анда беренче мәртәбә басылулары белән игътибарга лаеклы.
Актив әдәби һәм журналистик эшчәнлеге белән бер рәттән Г. Исхакый иҗтимагый тормышта да көрәшчеләрчә катнаша. Әйтик ул «Таң йолдызы» киң яктырткан «Мөселман иттифакы» съездында әйдәп йөрүчеләрнең берсе була. Анда берничә мәртәбә чыгыш ясап, ул үзен хезмәт халкы мәнфәгатьләрен кыю яклаучы итеп күрсәтә. Бу халыкка ирек һәм бәхетне бары көрәш юлы белән бирергә мөмкинлеген аңлатып, Г. Исхакый съездда «Тартышуда гына табарсың үз халкыңны!» дигән көрәш лозунгысын алга куя.
Съезддан кайткач, ул үзенең җәмәгать эшчәнлеген тагын да активлаштыра, матбугат битләрендә, һәртөрле җыелышларда, митингларда патша хакимиятенә каршы чыгышларын дәвам итә. Шунлыктан хакимият аны эзәрлекләүне тагын да көчәйтәләр. Һәм 1906 елның 30 октябрендә ул дустысы С. Рәмиев фатирында кулга алынып төрмәгә ябыла.
Төрмәдә утыру Г. Исхакыйның революцион хәрәкәттә катнашуын тагын да активлаштыруына гына булыша. Мондый эшчәнлеге өчен ул янә кулга алына һәм 1907 елның октябрендә Архангель губернасына өч еллык сөргенгә җибәрелә.
Үзенең «Тартышу» пьесасы геройлары кебек үк иреккә, халыкка хезмәткә омтылган Гаяз тизрәк үзәктән, иҗтимагый актив яшәештән читтә торган провинциаль Пинеганың тынчу һавасыннан котылу ягын карый. Үзенең үтенеченең хакимият тарафыннан канәгатьләндерелүен көтеп тормыйча, ул Пинегадан качарга була. Һәм 1908 елның урталарында сөргендәге ике яһүд белән көймәдә Пинегадан качып Питырбурга килә. Һәм биредә – Русиянең мәркәзендә яңа дәрт белән язу эшенә керешә. Чөнки аңарда күп кенә иҗат планнары өлгереп җиткән була. Биредә ул тиз арада «Теләнче кызы»ның икенче өлешен яза, Пинегада языла башлаган «Кыямәт» комедиясен төгәлли һәм «Җәмгыять» комедиясен иҗат итә.
Питырбурда сөргеннән качкан хәлдә әлеге әсәрләрен язганнан соң, Г.Исхакый үзенең чит илгә китү ниятен тормышка ашыра, ягъни 1909 елның язында яшерен рәвештә Төркиягә барып чыга. Анда ул Истанбулда була һәм бу шәһәрдә «Тормышмы бу?» дигән романын яза. Чит җирләрдә булып күпне күрү әдипнең дөньяга карашлары киңәя һәм тирәнәя баруга булыша. Шулар йогынтысында ул кеше яшәешенең тагын да мөһимрәк мәсәьәләренә игътибар итә. «Тормышмы бу?» әсәрендә андый мәсьәләрнең аеруча мөһиме итеп шәхеснең яшәү максаты һәм мәгънәсе карала. 1909 елның көзендә Г.Исхакый яшерен рәвештә Төркиядән Питырбурга кайта. Хакимияттән качып яшәргә мәҗбүр булуы белән бергә аның матди хәле дә авырлаша. Чөнки язылган әсәрләрен бастырып чыгара алмый. Шунлыктан язудан гайрәте чиккән кебек, ул Питырбурда язучылык эшен туктатып тора. Моның урынына урыс әдәбияты һәм мәдәнияты белән ныклап кызыксынып китә. Урыс язучыларының әсәрләрен күпләп укый, аларның һәртөрле җыелышларына йөри, конференцияләрдә катнаша, вольный университетларда үзен кызыксындырган фәннәр, бигрәк тә юриспруденция һәм фәлсәфә буенча лекцияләр тыңлый. Болар барысы да аның рухи культурасы үсүгә булышалар. 1910 елның язында ул Питырбурдан шулай ук яшерен рәвештә Финләндиягә чыга һәм анда җәен уздыра. Финләндиядәге милләттәшләренең җылы мөнәсәбәте аның күңелен күтәреп җибәрә. Һәм монда ул тагын дәртләнеп иҗат эшенә керешә, нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә «Мулла бабай» романы, «Фамилия сәгадәте» исемле хикәяләр циклы языла.
Финләндиядә вакытта Г.Исхакый иҗатының элгәрерәк еллардан килә торган тармагын – хикәяләр язуын дәвам иттерә. Моңа кадәр аның 1909 елда «Җыентык» исемле китабы дөнья күргән була. Ул «Күк капусы», «Хәлимә туташ», «Мансур», «Корбан гаете», «Калуш» һәм «Корсак» дигән кечкенә күләмле хикәяләрдән тора.
Финләндиядәге милләттәшләренең үзенә бик җылы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтләреннән дәртләнеп иҗат итү белән бергә, Г.Исхакый анда чакта язылган әсәрләрен бастыруны оештыру белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, ул Казандагы «Гасыр» нәшрияте белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыра һәм әлеге нәшрият хуҗалары аның «Сайланма әсәрләр»ен чыгарырга алыналар.
Иҗатта да, наширлектә дә эшләре җайланып китүдән күңеле күтәрелгән хәлдә Г.Исхакый 1910 елның көзендә янә Истанбулга килә һәм анда бер-бер артлы «Сөннәтче бабай», «Кияү» повестьларын, «Шәкерт» абый хикәясен яза.
Г. Исхакыйның Истанбулдагы кыска вакытлы, әмма шактый нәтиҗәле иҗатының соңгы җимеше «Зөләйха» трагедиясе була.
Сөргендә дә шундыйрак уй-ниятләр белән яшәгән Исхакыйга бераздан тарих үзе мәрхәмәтлелек күрсәтә кебек. Эш шунда: 1913 елның мартында Русиядә Романовлар хакимиятенә 300 ел тулу уңаеннан сәяси тоткыннарга амнистия игълан ителә. Шушы амнистиягә эләгеп, 4 апрельдә Исхакый да азат ителә. Бу хактагы хәбәр тиз арада киң таралыш ала һәм җәмгыятьчелек тарафыннан шатланып кабул ителә. Русиянең төбәкләрендәге күпсанлы укучылары белән бергә, Ф.Кәрими, Й.Акчура кебек күренекле шәхесләр дә Исхакый иреккә чыгуы белән тәбрик итәләр.
Русиядәге башка халыклар кебек, татарларга да күптәнге милли азатлык һәм үсеш хыялларын тормышка ашырырга юл ачылу сәбәпле, 1917 елгы Февраль революциясен Г.Исхакый да зур өметләр белән хуплап каршы ала. Һәм аның бу өметләре аклана да башлый. Барыннан да элек, әдип үзе күптән хыялланган сүз иреге бирелә, матбугатка цензура бетерелә.
Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул ике ел элек хакимият тарафыннан тыелган «Ил» газетасын 23 марттан кабат чыгара башлый. Һәм, ниһаять, моңа кадәр рәсми тыелып килгән «Зөләйха» пьесасына да сәхнәгә юл ачыла. Ул беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы тарафыннан аның җитәкчесе – күренекле артист һәм режиссер Г.Кариев бенефисы рәвешендә 1917 елның 17 мартында Казанның Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Җәмәгатьчелек бик җылы кабул иткән бу спектакль матбугатның да игьтибарын бик тиз җәлеп итә.
Г.Исхакый Казанга «Зөләйха» спектаклен карарга Мәскәү «Мөселман комитеты» рәисе сыйфатында Русия мөселманнарының беренче съездын әзерләү белән шөгыльләнгәндә килә. Русиядә Февраль революциясе тудырган шартларда татар милләтенең алга барыр юлларын билгеләячәк бу Съезд эшендә ул үзенең иҗаты белән дә катнаша һәм аңа рух бирә.
Русия мөселманнарының икенче съезды шул ук елның августына кадәр үткәрелергә тиеш була. Һәм ул июнь аенда Казанда үткәрелә. Әмма илдә иҗтимагый-сәяси хәлнең киеренке һәм катлаулы булуы аркасында, анда Урта Азия, Кавказ һәм Кырым вәкилләре катнаша алмый. Шунлыктан икенче съезд Идел-Урал төбәге мөселманнарын, ягъни татарлар белән башкортларны күздә тотып эш итә
Икенче съезд белән бер үк вакытта Казанда мөселман руханилары җыены һәм Бөтенроссия мөселманнарының хәрби cъезды да эшли. Һәркайсы үз мәсьәләләрен тикшергәннән соң, өч съезд бергә берләшеп, Идел-Урал өчен милли-мәдәни мохтариат игълан итәләр. Шунда ук милли-мәдәни мохтариатның төп кануннарын билгеләү өчен анда да Милли мәҗлес чакыру турында карар кылына.
Әлеге Милли мәҗлес инде бөтенләй яңа иҗтимагый-сәяси шартларда, илдә Октябрь революциясе булып, хакимият бәлшәвикләр кулына күчкәч үткәрелә. Ул Уфада 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли. Анда тикшерелгән күпсанлы мәсьәләләр арасында иң мөһиме милли дәүләтчелекне ничек итеп төзү мәсьәләсе була.
Әмма бераздан болшевиклар татарларның да милли азатлык һәм мөстәкыйльлек хәрәкәтенә чик куялар. 1918 елның 3 мартында Германия белән Брест солыхын төзеп хәл алганна соң, яңа хакимият ил эчендә ныклап үз тәртипләрен урнаштырырга керешәләр. Татар-башкортларның хәрби үзәге булган Казанны (анда мөселман Хәрби шурасы эшли) һәм милли үзәге булган Уфаны (анда Милли идарә эш итә) колчаклылардан яулап алу белән алар, Г.Исхакый язганча, «нәкъ бәлшәвикләргә хас булганга, милли казнаны үзләштерәләр, качарга өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алалар».
Нәтиҗәдә Милли мәҗлес белән Милли идарәнең бәлшәвикләрдән качып котыла алган депутатларны һәм әгъзалары Себердәге Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә барып чыгып, анда кече Милли мәҗлес оештыралар, Милли идарәнең эшен дәвам итәләр. Биредә Г.Исхакый «Маяк» исемле милли газета да чыгара башлый. Шушы ук шәһәрдә әдип үзе туган илендәге соңгы әдәби әсәре дип исәпләнгән «Юлсызлар» пьесасын да яза.
Әсәрендәге персонажлары кебек Г.Исхакый да Туган илендәге соңгы әсәре язылган Кызылъяр шәһәреннән китеп, ул бәлшәвикләр кулыннан котыла алган татар милләтчеләре белән 1918 елда Русиянең Ерак Көнчыгыштагы чигеп үтеп чыга. Шулай аның гомеренең мөһим бер чоры тәмамлана. Алда исә милләтпәрвәр әдипне нәкъ менә милләтче булганы өчен үтә авыр, катлаулы һәм хәтта фаҗигале төс алачак язмыш көтә иде...
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Тәрҗемәи хәлем»
|Бу мәкаләне викиләштерергә кирәк.
Зинһар, мәкаләне Википедия кагыйдәләре буенча төзәтегез.
|Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.|
|Бу мәкаләдә рәсемнәр юк.| | <urn:uuid:36db9c43-8662-431e-860b-b81b3c8ea94a> | CC-MAIN-2019-26 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7_%D0%98%D1%81%D1%85%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D0%B9_%D0%B1%D0%B8%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5 | 2019-06-15T20:55:32Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627997335.70/warc/CC-MAIN-20190615202724-20190615224724-00480.warc.gz | tat | 1 | Cyrl | 30 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999995231628418} | tt.wikipedia.org |
Бүгенгесе көндә күзлекләр миллионлаган кешегә дөньяны ачык итеп күрергә ярдәм итә. Ләкин ни рәвешле эшли соң алар? Бу дәрестә Эндрю Бэстоурус һәм Клэр Гилберт бу сорауга җавап бирер өчен рефракция – яктылык сыну күренеше хакында бәян итә. Рефракция стакан, су яисә күз кебек арадашачыларның үзләре аша уза торган яктылыкның юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге ул. Ул күзлеккә ничек булыша икән?
оптика
Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла. | <urn:uuid:625802d6-170f-4c9f-ba28-f246b05feeee> | CC-MAIN-2023-14 | https://giylem.tatar/archives/tag/%D0%BE%D0%BF%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B0 | 2023-03-23T14:47:08Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945168.36/warc/CC-MAIN-20230323132026-20230323162026-00502.warc.gz | tat | 1.000003 | Cyrl | 20 | {"tat_Cyrl_score": 1.0000026226043701} | giylem.tatar |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге "Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары" исемле халыкара фәнни-гамәли симпозиум эшендә катнашырга чакыра.
Симпозиум 2014 нче елның 10-11 апрель көннәрендә узачак. Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре администрациясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия тарих җәмгыяте, "Ауропа-Азия" Халыкара гуманитар академиясе, Россия Ислам университеты, Россиянең Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Татарстан бүлеге, Россия Федерациясе Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнаша. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Булат Яһүдин хәбәр итә.
Халыкара фәнни-гамәли симпозиумның максаты – сәясәттә, икътисадта, фән, мәдәният өлкәләрендә татар-төрек элемтәләренең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге торышын фәнни-теоретик күзлектән аңлау. Симпозиум шулай ук Татарстан һәм Төркия Республикаларының үзара бәйләнеше үсешендәге потенциалны ачыклау, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең гомуми структурасы өлеше буларак, Татарстан-Төркия элемтәләренең ролен карау максатларын күздә тота.
Симпозиум барышында түбәндәге проблемалы-тематик блокларны карау ниятләнә: XIV-XX гасырларда Татарстан һәм Төркия халыкларының тарихи элемтәләре; XX гасырның 90 нчы елларында - XXI гасыр башында Татарстан һәм Төркия мөнәсәбәтләре үсеше; XХг.-XXI г. башы чигендә сәяси һәм дипломатик диалог; Татарстан һәм Төркия Республикаларының сәүдә-икътисади элемтәләре перспективалары; Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең инвестицион потенциалы; Татарстанда Төркия бизнесы: үсеш мөмкинлекләре; Төркиянең Татарстандагы белем бирү һәм фәнни программалары; Төркия һәм Татарстанда тюркологик һәм туркологик тикшеренүләр; бүгенге көндә мәдәни элемтәләр һәм туризм үсеше; иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның Татарстан-Төркия элемтәләре үсешендәге роле.
КФУ дан симпозиумны үткәрүгә Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге, чит ил тарихы һәм төбәкләрне өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр, Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте, тюркология, татарларны өйрәнү, төбәкләрне һәм исламны өйрәнү кафедралары өлеш кертә.
Конференциядә чыгыш ясаучылардан доклад (1,5 интервалы белән 10 бит) текстын электрон вариантта җибәрү сорала. Симпозиум тәмамлангач, доклад җыентыкта бастырып чыгарылачак.
Заявкада, үзара язышу өчен адресны, телефонны, эш яки уку урынын, вазифаны, дәрәҗәне күрсәтү шарт. Заявканы 420111, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенә җибәрергә кирәк. E-mail: email@example.com; firstname.lastname@example.org.
Шулай ук 89173957393 телефоны буенча шалтыратып, симпозиум буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru | <urn:uuid:ad4ab045-4811-43fa-aa1d-fd672cd9856c> | CC-MAIN-2020-45 | http://belem.ru/node/5139 | 2020-10-27T09:37:33Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107893845.76/warc/CC-MAIN-20201027082056-20201027112056-00529.warc.gz | tat | 0.999659 | Cyrl | 14 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996585845947266} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
"Россиянең ел укытучысы" конкурсында быел үзгәрешләр көтелә. Бу турыда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында күптән түгел узган оештыру комитеты утырышында ассызыклаганнар.
Из зур һәп төп аерма түбәндәге: быелдан беренче турда бәяне башка дисциплиналар нигезендә куячаклар. Элек номинацияләр теге яки бу предмет исемен йөртә иде. Хәзер бары 4 группа булачак: "гуманитар–иҗтимагый", "сәнгать һәм мәдәният", "башлангыч белем", "табигый–фәнни".
Беренче турда мөгалимнәр инновацион проектларын тәкъдир итәчәк, үз предметыннан ачык дәрес үткәрәчәк.
Икенче турга 15 укытучы сайлап алына. Бу – һәр группадан икешәр мөгаллим һәм гомуми тавыш бирү ретингында беренче урыннарда тоган тагын 7 финалист. Әлеге этапка юллама алган бар катнашучы да конкурсның җиңүчесе исемен ала. Абсолют җиңүче исемен алу өчен сәхнәдә мастер–класс үткәрү һәм "Гаилә һәм мәктәп мәгариф гасырында" темасына лекция белән чыгыш ясау сорала.
Оештыру комитеты конкурсның Зур жюри составын билгеләгән инде. Быел конкурс "Бүген – инновация, иртәгә – стандарт" девизы астында узачак.
Россиякүләм конкурсның соңгы этабын уздыру тәртибе «Учительской газета» сайтыннан карый аласыз.
Чыганак: www.ug.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:7618f698-4920-478d-8312-3af1685a2e45> | CC-MAIN-2021-39 | https://belem.ru/node/478 | 2021-09-28T05:01:22Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780060201.9/warc/CC-MAIN-20210928032425-20210928062425-00279.warc.gz | tat | 0.999983 | Cyrl | 5 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999833106994629} | belem.ru |
Крево сарае
|Крево сарае|
|Нигезләүче||Гедимин|
|Дәүләт||Белоруссия|
|Административ-территориаль берәмлек||Крэва|
|Мирас статусы||государственный список историко-культурных ценностей Республики Беларусь[d]|
|Современное состояние||разрушенный[d]|
|Крево сарае Викиҗыентыкта|
Крево замогы (белар. Крэўскі замак , пол. Zamek w Krewie, литв. Krėvos pilis) — Кревода таштан һәм кызыл кирпечтән төзелгән сарай-кастель (Белоруссия), Бөек Литва кенәзлегендәге беренче таш сарай[1].
Сарай — архитектура комарткысы һәм тарихи, туристлык объект.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бөек Литва кенәзлегендә беренче сарай (төзелеш XIII гасыр азагында төзелә башлаган дигән фараз бар) Шляхтянка һәм Кревлянка елгалары кушылган җирдә XIV гасырда төзелгән. Сарайның төп өлеше баткак субасар болын уртасында төзелгән, оборона стеналарының яртысы ясалма киңәйтелгән комлы дюнда төзелгән.
Крево сарае күп кенә вакыйгалар урыны һәм шаһиты булган. Ул тиздән төзелеп беткәч тә таш ядрәләргә утка тотылган (алар көнбатыш стенасы янында казу эшләре вакытында табылган), хәрби галереясы яндырылган.
1382 елда замокның җир асты йөрү урынында бөек кенәз Ягайло боерыгы буенча бөек кенәз тәхетенә дәгъвачы бабае Кейстут буып үтерелә. Шул ук вакытта Кейстутның улы — Витовт хатыны Аннаның хәйләкәрлеге аркасында качып котыла. Хезмәтче хатын-кыз киемендә үзен эзәрлекләгән үтерүчеләрдән ул кача ала һәм хатыны белән Полоцкка китә, үзенең урынына каты авырган кенәзне сүрәтләгән хатынны калдыра[2]
1385 елда замокта Крево униясе —бөек кенәз Ягайло идарәсе астында ВКЛ һәм Польша берләшмәснең шартлары эшләнә. 1433 елда Крево замогын тәхеткә дәгъвачы бөек кенәз Свидригайло били. 1503-1506 елларда йозак еш камауда тотыла, аңа татарлар зыян итә, әммә тиздән ул яңадан төзелә. 1519 елда тирән рейд барышында Кревоны Мәскәү воеводалары басып ала. XVI гасырның икенче яртысында Крево замогында качкын рус кенәзе Андрей Курбский яши. Сарай ипләп оборона әһәмиятен югалта.
XVIII гасырда әле Крево замогы яхшы торышта була. Соңрак ул җимерелә башлый, аны Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлап куя. Сугыш вакытында Крево аша фронт сызыгы үтә, ул 1915 елның көзеннән урынны ике өлешкә билгели. Замок немецлар басып алган территориядә кала, биредә сыену урыны һәм күзәтү пунктлары төзелә, һәм өч елдан артык позицион сугышлар алып барыла. 1917 елның җәендә, Сморгонь – Крево участкасында Россия армиясенең иң зур һөҗүме үтә (төп һөҗум юнәлеше немец оборонасын соңгы, Вильнога чыгу өчен сайлана). Операция бик җитди әзерләнә — әле Россия армиясе беркайчан да сугыш урынына көчле артиллерия — якынча төрле калибрлы 800 корал (Англия һәм Америка заводларыннан Мурманск һәм Владивосток аша Крево 20 км ераклыкка атучы артиллерияне Крево янындагы позицияләргә җиткергәннәр) җыймаган. Бөтен батареяларга да артиллерия әзерлеге өчен көчле немец ныгытмаларын җимерергә сәләтле өстәмә боеприпаслар бүленә. Операция 19 июльдә башлана һәм дүрт көн дәвам итә, шуларның өч көне артиллерия әзерлегенә китә. Дошман позициясенә карата шушындый көчле утны Россия армиясе әле беркайчан да алып бармый. Аның тыгызлыгы көн саен көчәя һәм 21 июльдә иң кызу нөктәсен җитә. Ату вакытында бигрәк тә Кенәз башнясы һәм сарайның көньяк өлешендәге диварлары зыян күрә[3]
1921 елда Рига тынычлык килешүен төзегәннән соң Крево замогы яшь Польша дәүләте составында кала. Рус артиллериясы һөҗүменнән калган хәтта шул җимереклекләрнең тарихи кимәлләрен аңлап, Польша властьлары 1929 елда Кенәз башнясы калдыкларының консервациясен үткәрә, әммә реставрацияләүгә кадәр әле эш барып җитми. 1970 елда замокны М.А.Ткачев җитәкчелегендә экспедиция тикшерә. 1985 елда эзләнү О.А.Трусов һәм М.А.Ткачев җитәкчелеге астында үтә. 1988 елда И.М.Чернявский җитәкчелеге астында үтә. Сарай җимереклекләрен консервацияләу 2004 елда дәвам итә; шул чакта студент-волонтерлар Кейстут Башнясына керү урынын консервацияләделәр. Соңрак, стенасына аварияга каршы конструкцияләр куела, ул стенаның бу өлешен явым-төшем тәьсиреннән саклый.
Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Безнең көннәргә кадәр замокның җимереклекләре сакланып калган.
2005 елда җирле «Крево замогы» хәйрия фонды оештырыла, аның максаты Крево замогын саклауга булышу. Фонд ел саен Кревода һәм башка торак пунктларда мәдәни һәм башка чаралар үткәрә.
Сарай җимерелү чигендә. Кайбер урындагы халык һәм туристлар сарай территориясеннән борынгы ташларны һәм кирпечләрне ташып ала. 2018 елда замоклы консервацияләу, яңару буенча эшләр башлана.
Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сарай үз планында таш диварлар менән уратып алынган дөрес булмаган дүрт почмак бина. Төньяк стенасының озынлыгы 85 м, көнчыгыш — 108,5 м, көньяк — 71,5 м, көнбатыш ягы — 97,2 м. Диварларының калынлыгы — 2,5—3 м, биеклеге якынча 10-13 м. Диварлары хәрби галереялар дәрәҗәсе өстендә кадәр кыр ташыннан төзелгән, 7 метр чамасы биеклектә зур кирпечләрдән 2 метр тирәсе билбау кебек түшәлгән. Сарай почмакларында ике манара булган. Төньяк һәм Кенәз башнясы, планында квадрат диярлек (18,65 × 17 м) оборона стеналары периметрыннан чыгып тора. Башняда ким дигәндә 4 кат һәм нигезендә подвал-төрмә булган, улара арасыннан үтеп йөрү урыннары стена калынлыгында булган. Кенәз башнясыннан диагональ буйлап эченнән сарай стеналарына 11х10,65 м зурлыктагы Кече манара төзелгән. Стеналары 3 м дәрәҗәсе өстендә кадәр таштан, югарырак кирпечтән төзелгән. Керү капкасы көньяк-көнчыгыш өлештә урнашкан. Сарай ихатасында тимерчелек, торак каралтылар урнашкан, буа булган.
Легендалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Крево сараеның иң канлы һәм иң куркыныч риваяте – төнлә сарай диварлары янында этен йөртүче кызны күрү турындагы риваять. Кайчандыр сарайда ике кенәз яшәгән һәм алар бәхетсезлеккә күрә бер кызга гашыйк була. Берсе көнчеллегеннән икенчесен үтерә, әммә кыз аны яратмый. Монда котырган кенәз кызны диварга беркетеп куярга куша. Кыз эте белән беркайчан да аерылмаганга күрә мескен хайванны да шул ук язмыш көтә.
Шул чакта сарайда яшәгән кешеләр сөйләвенчә, берничә көн йөрәк өзгеч тавышлар һәм эт өрүе ишетелә, әммә тиздән тынычлык була. Шуннан соң күпләр срай диварлары янында төннәрен этен йөртүче кызны күрә башлый. Әгәр кинәт ул кемне да күреп калса, килеп кочакларга һәм әсир итәргә маташа. Ә кем дә кем аның сихырына бирешә икән, иртән ватык сөякләре белән үле гәүдәсен тапканнар[4].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Гісторыя Крэва» //Алег Дзярновіч. «Адраджэнне». Гістарычны альманах. Вып. 1. Мінск, «Універсітэцкае», 1995
- ↑ Широкорад А. Давний спор славян. Россия. Польша. Литва. — Москва: АСТ Москва, Хранитель, 2006. — ISBN 978-5-17-038211-8,5-17-038211-1.
- ↑ Кревский замок был расстрелян, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-05-21
- ↑ Кревский замок Ольгерда в Беларуси: история, фото, легенды. svobodno.su. Дата обращения: 17 февраля 2016.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бутэвіч А. Таямніцы Крэўскага замку. — Мн.: Выд. "Звязда", 2015.
- Дзярновіч А. І. Заняпад ці трансфармацыя? Эвалюцыя статуса Крэўскага замка ў XIV-XVII ст. (па выніках гістарычна-археалагічных даследаванняў // Замкі, палацы і сядзібы ў кантэксце еўапейскай культуры: Зб. навук. арт. — Мінск : Медысонт, 2013. — С. 23-29(белор.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Загадка "егіпецкай сіняй" — нечаканыя знаходкі ў Крэўскім замку 2021 елның 21 май көнендә архивланган. // nn.by(белор.)
- Алег Дзярновіч: Паводле археолагаў раскопкі Крэва перавяртаюць нашы ўяўленні пра XII ст. // nn.by(белор.)
- Крэўски замак(үле сылтама)(недоступная ссылка) на афіцыйным сайце Рэспублікі Беларусь
- Так выглядел замок в XIV веке. Реконструкция Сергея Прищепы 2017 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. в "Исчезающее наследие Беларуси: Кревский замок"
- Фото Кревского замка с высоты птичьего полета на сайте «Планета Беларусь»
- YouTube сайтында Замки Беларуси / Кревский замок // Киностудия Беларусьфильм. 12 марта 2018.Ҡалып:Ref-by | <urn:uuid:2cc59c0f-c84d-422e-8810-42d8a9868b46> | CC-MAIN-2023-23 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BE_%D1%81%D0%B0%D1%80%D0%B0%D0%B5 | 2023-06-09T01:26:23Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224655244.74/warc/CC-MAIN-20230609000217-20230609030217-00697.warc.gz | tat | 0.99979 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997904896736145} | tt.wikipedia.org |
Леди Гага
Сте́фани Джоа́нн Анджели́на Джермано́тта (ингл. Stefani Joanne Angelina Germanotta, 1986 елның 28 мартында туган), Ле́ди Га́га буларак киңерәк билгеле (инг. Lady Gaga) — америка җырчысы, биючесе, диджее һәм композиторы.
Биш Гремми премясын, 30 MTV премиясын, Эмми премиясын яулаучы, глэм-рок, диско, электро, R&B, Мадонна, Майкл Джексонның тәэсире белән кушылган бию поп-музыкасын башкаручы.
Аның The Fame (2008) дебютант альбомы халыкара хитка әйләнгән.
Сингл һәм аның «Just Dance» 2008 елның җәендә АКШ һәм Канаданың хит-парадтарына җитәкчелек итә, ә 2009 елның 11 гыйнварында Бөек Британияда берене урын яулаган.
2011 елның октябренә Деди Гаганың синглларын һәм альбомнарын сату 100 миллионнан артып китә.
Леди Гага (Стефани Джерманотта) исеме вафат булчы түтәе Джоанны Стефани Джерманотта истәлегенә аталган.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
| <urn:uuid:00841beb-6909-4fd4-a490-2163f63a5f57> | CC-MAIN-2023-14 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D0%B5%D0%B4%D0%B8_%D0%93%D0%B0%D0%B3%D0%B0 | 2023-03-22T08:03:56Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296943750.71/warc/CC-MAIN-20230322051607-20230322081607-00099.warc.gz | tat | 0.999459 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.9994589686393738} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Хөрмәтле татар интернетчылары!
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Конкурс Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелде. Бәйгене үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Җиңүчеләр исемлеген түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: http://konkurs.belem.ru/final-2021
Фоторепортаж: http://konkurs.belem.ru/node/1011
http://konkurs.belem.ru
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:5820878e-bc35-4007-b34a-0686e3e929b2> | CC-MAIN-2022-27 | https://belem.ru/node/8386 | 2022-07-06T03:58:33Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104660626.98/warc/CC-MAIN-20220706030209-20220706060209-00647.warc.gz | tat | 0.999598 | Cyrl | 5 | {"tat_Cyrl_score": 0.9995978474617004} | belem.ru |
- РУС
- ТАТ
Идел-Урал төбәгендәге татарларның субэтник төркеме; татарлар (үзатама)
Казан татарлары Идел-Урал татарларының төп өлешен (2/3 тирәсе) тәшкил итә.
Берничә этник төркемгә бүленә: үзәктә яшәүче татарлар, нократ татарлары, Пермь татарлары, типтәр-башкортлар.
Халыкның сөйләм теле – татар теленең урта диалекты.
Ислам динен (мөселман-сөнниләр), зур булмаган төркеме христиан динен тоталар (кара: Керәшен татарлар).
Бикчәнтаевлар гаиләсе. 1914
Сулдан уңга: Гәрәйша, Нурдидә, Дәүләтша, кечкенә Хәфәзә, Бибиәсма. Л.Дәүләтшинаның гаилә архивы
Арча
Татар халык җыры. Солист - Ш.Әхмәтҗанов. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Фәнни әдәбиятта кулланыла торган «Казан татарлары» термины ачылып җитмәве белән аерылып тора, ул Казан татарларына карата да, барлык Идел-Урал татарларына карата да кулланыла.
Башта әлеге төшенчәнең мәгънәсе рус елъязмаларында Казан ханлыгы дәүләтен барлыкка китерүче этносны аңлатучы буларак теркәлә («татары казанские», «казанские татаровя», «казанцы»). Соңга таба, XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, татарлар Казан ханлыгының үзәк районнарыннан читкә тарала башлагач, Казан татарлары төшенчәсе киңрәк бергәлекне аңлата (мәсәлән, Себер татарлары Идел-Урал төбәгеннән күченеп килүчеләрне шулай атыйлар, Урал янында да шундыйрак хәл күзәтелә).
Казан татарлары. ХХ гасыр башы
Казан татарларының формалашуына фәндә бердәм караш юк, аларның этник тарихы җитәрлек өйрәнелмәгән. Аларның болгарлардан, Алтын Урда төркиләреннән («татар») һәм кыпчаклардан килеп чыгуы турындагы фаразлар бар, ике арада яшәүче карашлар да яши.
Тулаем алганда, Казан татарларының барлыкка килүендә болгар компонентының роле зур. Әмма әлеге компонент этник яктан бик катлаулы була. Төрлечә килеп кушылган төркиләр, угорлар, финнарның кайбер төркемнәре, Идел Болгары составында, монголлар заманында феодаль халык буларак туплану процессы кичереп (төбәкнең кайбер этник аерымлыклары сакланса да), төрле кабиләләрдән элекке феодаль болгар халкы формалаша.
Идел буе Болгар дәүләте территориясен Алтын Урдага кушу сизелерлек этносәяси үзгәрешләр китереп чыгара. Идел Болгары халкының этник мохитенә кыпчаклашкан, соңрак кыпчак-нугай төркемнәреннән шактый зур масса үтеп керә.
XIV–XV йөзләрдә болгар халкы яшәгән районнарда үзәкләре Болгар, Җүкәтау, Казан (Иске Казан) булган берничә бәклек билгеле.
Фәкать Казан ханлыгы – Казан татарларының милли дәүләте чорында гына (1438–1552 еллар) 2 этник компонент – болгар һәм татарлардан, шактый ишле феодаль халык буларак, яңа этнос – Казан татарлары тәмам формалашып бетә.
XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVII йөздә барган таралу вакытындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә Казан татарларының мишәрләр һәм Касыйм татарлары белән үзара багланышлары арта.
Идел буе татарларының төрле этник бергәлекләренең янәшә һәм полоса аша таралуы аларның этник, тел һәм мәдәни яктан берләшүенә ярдәм итә (кара: Татарлар). Нәтиҗәдә Казан татарлары XVIII йөзгә субэтноска әверелү процессы кичерә, ә XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында, кайбер субэтник аерымлыкларын югалтып, фактта Идел-Урал төбәге татарлары составында этник төркемгә әверелә (XIX йөз ахырына халык саны – 1,7 млн чамасы кеше).
Сәрбиназ
Халык музыкасы, Ә.Ерикәй сүзләре. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Казан ханлыгы чорында Казан татарларының игенчелеккә нигезләнгән, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына барып тоташкан алга киткән мәдәнияте була (шул исәптән, рус һәм Көнбатыш Европа чыганакларында билгеләп үтелгәнчә, шәһәр мәдәнияте дә). Көтүдә йөртү һәм ябып асрауга нигезләнгән терлекчелек икенчел роль уйный.
Авыл хуҗалыгы белән беррәттән, агач эшкәртү, киез-киез итек басу, туку, тире эшкәртү, ювелирлык эше кебек промысел һәм һөнәрчелекләр мөһим урын тота.
Казан ханлыгын басып алганнан соң (1552), Казан татарларының мәдәнияте ярлылануга, шул исәптән демографик югалтуларга (XVI йөз уртасында халык саны 1/3 өлешкә кими), татарларны шәһәрләрдән тулысынча кууга карамастан, халык яшәвен дәвам иттерә. Казан татарларының үз этник территорияләрен шактый күләмдә саклап калуы аларның традицион мәдәниятенең күп элементларын (бәйрәмнәрне, йолаларны һ.б.), шулай ук җыен системасын (кара: Җыен) саклап калырга ярдәм итә.
Казан татарларының кайбер мәдәни үзенчәлекләре уникаль һәм Казан арты районнарында аеруча ачык чагыла. Казан татарларының урта гасырлар шәһәр мәдәнияте нәкъ менә шунда саклана.
Колониаль шартларда яшәргә күнегүнең авыр чорыннан соң, XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан Казан татарларының икътисады һәм мәдәнияте тизрәк үсә башлый.
Казан артында булган һөнәрчелек базасында XVIII–XIX йөзләрдә – киез-киез итек, тире эшкәртү, туку, читек, алтын белән тегү мануфактуралары, XIX йөздә күн, постау һ.б. заводлары эшли башлый. Күп крәстияннәр тегү, йон тетү, йон-тукыма ману, балта эшләре һ.б. белән шөгыльләнә. Сәүдә-арадашчылык эшчәнлеге киңәя.
Гәрчә әле XX йөз башында Казан татарларының төп массасы авыл җирләрендә яшәсә дә, XIX йөзнең 2 нче яртысыннан шәһәр халкының саны арта бара. Шулай да шәһәрләшү һәм 1930 еллардагы индустрияләштерү Казан татарларының традицион мәдәнияте төп элементларының тиз югалуына китерә.
Казан татарларының халык сөйләм теле бүгенге татар әдәби теле барлыкка килүдә төп рольне уйный, ә аларның традицион мәдәнияте милли мәдәниятне формалаштыруда төп чыганак була (мәсәлән, халык бәйрәме Сабан туе, кием-салымнар – калфак, читек һ.б., аерым ашлар – чәкчәк, өчпочмак һ.б.).
Солнцев Ф.Г. Казан татар хатын-кызлары. 1869
"Одежды русского государства" сериясе
Знаменский П. Казанские татары. Казань, 1910.
Воробьёв Н.И. Материальная культура казанских татар. Казань, 1930.
Воробьёв Н.И. Казанские татары: этнографическое исследование материальной культуры дооктябрьского периода. Казань, 1953.
Заляй Л. Средний диалект татарского языка: автореф. дис. ... Казань, 1954.
Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.
Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.
Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени: этнологической взгляд на историю волго-уральских татар XV–XVII вв. Казань, 1998.
Татары. М., 2001.
Татары. 2-е изд., доп. и пер. М., 2017.
Автор – Д.М. Исхаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер. | <urn:uuid:dbf74afc-8d15-47b1-82d7-189af08ba406> | CC-MAIN-2023-14 | https://tatarica.org/tat/razdely/narody/tatary/etnik-trkemnr/kazan-tatarlary | 2023-03-29T00:42:17Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296948900.50/warc/CC-MAIN-20230328232645-20230329022645-00474.warc.gz | tat | 0.999952 | Cyrl | 11 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999521970748901} | tatarica.org |
Наймиша урманы
Наймиша Урманы яки Наймишаранья ул Махабхарата һәм пураналарда искә алынган борынгы урман.[1][2] Ул Уттар-Прадешның Гомати елгасы ярларында ята.
Ул Панчала Патшалыгы һәм Косала Патшалыгы арасында урнашкан. Махабхаратаны бөтен сөйләве дөнья тынычлыгы өчен корбан өчен җыелган башы олы фикер иясе Саунака булган олы фикер ияләр җыелышы вакытында булган. Бу җыелышта Уграсрава Саути Саунаканың Бхарата династиясенең бөек патшаларының тарихын, бөтен Махабхаратаны сөйләгән. Бу кыйссаның үзәк өлеше Курукшетра Сугышы буларак мәгълүм Каураваларның һәм Пандаваларның тарихы булган.
Бу урманда шулай ук Шивага мактап шлокалар язган мәшһүр Шаунака риши бер сулышта хәзерге көн Махабхаратаның барлык шигырьләрен укыган, аны олы фикер иясе Уграсравас Саути язып куйган.
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Наймишаранья, Наймиша урманының фараз ителгән урынында урнашкан гыйбадәтханә
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Roshen Dalal (2011). Hinduism: An Alphabetical Guide. p. 86.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Varanasi is as old as Indus valley civilization, finds IIT-KGP study. | <urn:uuid:55efee2c-a696-4455-b9bd-e83a23d63157> | CC-MAIN-2019-43 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D0%B0%D0%B9%D0%BC%D0%B8%D1%88%D0%B0_%D1%83%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D1%8B | 2019-10-15T07:26:00Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986657586.16/warc/CC-MAIN-20191015055525-20191015083025-00099.warc.gz | tat | 0.999845 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9998447895050049} | tt.wikipedia.org |
Татар мәгарифе порталы
Киләсе елның 22нче апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче гимназиясе базасында Л.Н. Толстой исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Чара "Татарстанда рус теле" республикакүләм максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, ярышка гомуми урта белем бирү оешмаларының 5-11нче сыйныф укучылары катнашырга чакырыла. Эшләр ике төркемгә бүленеп бәяләнәчәк: рус телендә белем алучылар һәм гомуми белемне татар телендә алучылар арасында. Ярышка бары үзлектән башкарылган эшләр генә кабул ителә.
Секцияләргә тематик яктан тукталсак, түбәндәгеләрне атап була: Л.Н. Толстой тормышының Казан чоры, Язучы буларак Лев Толстой, Укытучы буларак Лев Толстой, Лев Толстой фәлсәфәсе, Лев Толстойның әдәби әсәрләренә филологик анализ, Н.В. Гоголь тормышы һәм иҗаты, Язучы-сатирик буларак Н.В. Гоголь, Н.В. Гоголь әсәрләренең заман таләпләренә туры килүе һ.б.
Республикакүләм турга һәр муниципаль берәмлектән барлыгы 10га якын җиңүче чакырылачак.
Гариза һәм эшләрне киләсе елның 10нчы мартына кадәр Казан, Кремлевская ур., 9нчы йорт, 18 каб., гомуми белем бүлегенә юлларга кирәк. Тулырак мәгълүмат түбәндә.
Хәзер online: 0 кулланучы | <urn:uuid:98d5e5d8-fdd1-428f-b7eb-0e1bd8a01044> | CC-MAIN-2021-39 | https://belem.ru/node/862 | 2021-09-19T14:36:47Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780056890.28/warc/CC-MAIN-20210919125659-20210919155659-00486.warc.gz | tat | 0.999922 | Cyrl | 4 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999223947525024} | belem.ru |
Ай, кайнар булды да соң кичә Казан үзәгендә! Маршруты Меңьеллык мәйданы аша узган «Казан марафоны» турында һәркем белде. Шулай да алдан игълан ителгән исемлектәгеләрнең барысы да марафон сынавын узмады. Шул ук Нюша да старт алып, 200 метрдан соң трассадан төште. Аның каравы, ул акламаган өметне безнең коллегалар – татар радиосы алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Булат Бәйрәмов булдырды. Шулай ук трассада TMTV каналы алып баручылары, җырчылар Мөнир Рахмаев белән Ландыш Нигъмәтҗанова да күренде. Өченче ел рәттән уздырыла торган бу марафон быел да зурлыгы белән хәйран калдырды.
Чарада Россиянең төрле почмакларыннан җыелган 9700 артык кеше катнашты. Алдан әйтелгәнчә, йөгерергә яратучылар үзләренә 3, 10, 21.1 һәм 42.2 чакрым ераклыкларны сайлый алды. Беренче ике ераклык категориясендә катнашучылар күбрәк булды, билгеле. Калган икесендә бары тәҗрибәле спортчылар һәм иң чыдам һәвәскәрләр йөгерде.
Беренче йөгерүчеләр 15-20 минут эчендә эстафетаны чираттагы спорт сөючеләренә тапшырды. Соңрак тантаналы рәвештә 10, 21.1 һәм 42.2 чакрымга йөгерүчеләрне берьюлы трассага озаттылар. 29 минут 56 секундтан соң финиш сызыгында Ижаудан Андрей Бочкарев балкыды. 10 чакрымга ераклыкны аннан тизрәк үтүче булмады.
– Марафонда беренче катнашуым түгел. Үземне сынар өчен киләм мин монда. Быелгы трасса бик ошады, Казанның күп кенә истәлекле урыннары урнашкан җирләрне сайлаганнар. Йөгергәндә аларга да күз төшми калмый. Казанга һәр килгән саен үзәк урамнарыннан узып булмый бит, – ди Андрей.
Чыннан да, оештыручылар марафон трассалары билгеләүдә нәтиҗәле эш башкарган. 3 чакрымга ераклык трассасы Казан Кремле аша узды. Башка еллардан тагын бер аерма – ул тулы марафон ераклыгы. Хәтерегездә булса, узган елны 42.2 чакрым трассасын ике өлешкә бүлгәннәр иде. Быел бу алымнан баш тартып, машина юлларын берьюлы түгел, ә йөгерүчеләр тиешле аралыкны үткән саен яптылар.
Марафонда катнашу тәҗрибәсе булганнар ел саен үз рекордларын тагын да арттырырга дигән максат белән килә. «Сетевая компания»дә эшләүче Индира Миронова, мәсәлән, максатына ирешкән:
– Март аеннан бирле әзерләндем, шөгыльләндем, 10 чакрымны йөгерү бик җиңел түгел бит. Бу аралыкны 1 сәгать эчендә йөгереп чыгарга дигән максат куйган идем. Вакытым 50 минуттан бераз артты, мин бик канәгать. «Казан марафоны» оештырыла башлаганнан бирле катнашам. Бу минем өчен ихтыяр көчен ныгыту. Күп кенә танышларымны да йөгерергә чакырдым, алар да быел катнашты. Йөгерергә яратучылар бик күп.
Быелгы «Казан марафоны»ның тагын бер үзенчәлеге – чаңгы ярышлары буенча Россиянең паралимпия җыелма командасы катнашуы. Махсус спорт ярышлары арбаларында спортчылар 21.1 чакрым узды. «Казан марафоны»ннан хис-кичерешләре белән Россия җыелма командасының спортчысы Александр Ганзей уртаклашты:
– Без һәрдаим җиңел атлетика белән шөгыльләнәбез, марафоннарда йөгерәбез. Россиягә Олимпия уеннарына юл ябылгач, ил буйлап мондый чараларда катнаша башладык. Марафонда катнашу миңа рәхәтлек бирә, үзгә бер тренировка һәм тәҗрибә дә бу.
Марафон катнашучыларының саллы өлеше – Казан кунаклары иде. Күрше Башкортостаннан башкаласыннан килгән Игорь Горяев Казанның үзенчәлекләрен дә билгеләде:
– Спортны бик үз итәм. Спорт товарлары белән эш итүче фирмам да бар. Марафонда икенче тапкыр катнашам. Узган елны 10 чакрымга йөгергән идем, быел менә 21.1 чакрымны алдым. Миңа Казан бик ошый, монда йөгерүе үзе бер рәхәт. Халык кунакчыл монда, марафон барышында энергия күбәя, өйгә дә күтәренке кәефтә кайтып китәм. Киләсе елга максималь ераклыкны алып карарга теләк бар, ләкин физик яктан мин әле әзер түгел, күз күрер.
Безнекеләр дә сынатмады. Яшел Үзәннән Илшат Яруллин бераз авырып торуына карамастан, марафонда 21.1 чакрымны узган.
– Бер марафонны да калдырган юк әлегә. Быел 21.1 чакрымга йөгердем. Марафонда катнашып, яшьләр арасында спортны танытам. Спорт белән һәвәскәр дәрәҗәсендә мавыгам. «Казан марафоны»нда алдагы елларда да катнашмый калмаска иде.
«Казан марафоны» Сабантуй репетициясе кебек булды: мәйданда күңел ачу урыннары, балалар мәйданчыклары, фудкорт нокталары да бар иде. Йөгерүчеләргә килгәндә, узган елдагы кебек «алдаштырулар» булмасын өчен югары технологияләр кулланылды: трассада тикшерүчеләр күзәтү алып барды, өстәвенә, һәр катнашучының номерына ара үлчәү датчигы урнаштырылган иде.
Иң тәмлесе, гадәттәгечә, ахырда. Максималь ераклык – 42.2 чакрымда ир-атлардан иң чыдамы Алексей Трошкин булып чыкты, ә хатын-кызлардан – Татьяна Арясованы берсе дә уза алмады. Трошкин бу зур араны 2 сәгать 16 минутта, ә Арясова 2 сәгать 31 минутта үтте. Җиңүчеләр марафон символикасы сурәтләнгән түбәтәйләр һәм 100 мең күләмендә акча белән бүләкләнде. Икенче булып килгәннәр – 70 мең, өченчеләр 50 мең сумга ия булды.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,
КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты | <urn:uuid:b1e5fdcd-8bc3-409f-a5cc-70474873b542> | CC-MAIN-2024-10 | https://darelfonyn.kpfu.ru/kazan-marafony-chydamlyka-tiksher/ | 2024-02-24T07:19:22Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947474523.8/warc/CC-MAIN-20240224044749-20240224074749-00389.warc.gz | tat | 0.999994 | Cyrl | 24 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999942779541016} | darelfonyn.kpfu.ru |
Лимфангит
|Лимфангит|
|Саклык белгечлеге||тамырбелем|
|ICD-9-CM||457.2[1][2]|
|NCI Thesaurus идентификаторы||C34790[1]|
|Лимфангит Викиҗыентыкта|
Лимфангоит — лимфа тамырлары ялкынсынуы ул. Авыру барлыкка килүгә тире асты клетчаткасының һәм тиренең кискен ялкынсынуы, үлек чыгып китәргә юл булмаганда, үлекле яралар сәбәпче булып торалар. а Әлеге чир тире өстендә эренле урыннан йөрәк ягына таба юнәлгән (лимфа бара торган юл буенча) кызыл буй сызыклар пәйда булу белән характерлана. Лимфа чыгып китә алмаганлыктан, бу урында тукымаларның шешенүе күзәтелә. Лимфа юлларын басып караганда көчле авырту сизелә. Лимфангоит бик еш лимфаденит авыруы белән бергә бара. Лимфаденит—лимфа төеннәре ялкынсынуы. Бу авыру вакытында лимфа төеннәре зураеп китә, алар аз гына кагылганда да бик каты авырталар.
Лимфа төеннәрендәге ялкынсыну процессы үлек ясалганчы бик көчле булырга мөмкин. Бу очракта ялкынсыну тирә-як тукымаларга, шулай ук тирегә күчә. Ул урыннар кызарып чыга, тукымалар шактый тыгызлана. Лимфангоит белән лимфаденит гомуми хәлнең бик начарлануы (югары температура, калтырау, пульс ешаю, баш авырту, хәлсезлек һ.б.) белән характерлана. Лимфангоит белән лимфаденит организмдагы үлекле ял кынсынуның катлаулануы булганлыктан, дәвалау боларның барысына да тәэсир итәрлек итеп алып барыла. Үлекле шешне ачу, ярага дренаж кую савыгуга китерә. Авыру органга тынычлык, зарарланган очлыкка күтәренке торыш бирү авыруның хәлен җиңеләйтә. Бу авыру вакытында артык хәрәкәтләр, дәвалау гимнастикасы, массаж ясарга ярамый. Ачылган шештән үлек яхшы чыкса, авыруны дөрес дәвалаганда, лимфангоит һәм лимфаденитка хас ялкынсыну күренешләре 4-5 көн эчендә узарга тиеш.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Disease Ontology — 2016.
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.
|Бу мәкаләне викиләштерергә кирәк.
Зинһар, мәкаләне Википедия кагыйдәләре буенча төзәтегез.
|Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар.
Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|Бу мәкаләдә рәсемнәр юк.
Сез аларны өстәп проектка ярдәм итә аласыз. Рәсемнәрне эзләү ысуллары: | <urn:uuid:0ddd0a25-3cd1-4a9a-a012-b6b1af7eefbc> | CC-MAIN-2023-23 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D0%B8%D0%BC%D1%84%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D0%B8%D1%82 | 2023-06-04T05:29:52Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224649439.65/warc/CC-MAIN-20230604025306-20230604055306-00158.warc.gz | tat | 0.999973 | Cyrl | 1 | {"tat_Cyrl_score": 0.999972939491272} | tt.wikipedia.org |
Май ахырында Украинаның Симферополь шәһәрендә Таврия Милли университетында "Зыялылар, җәмгыятьнең күчеш чорында гражданнар арасында килешү эзләүдә аның роле" дип аталган халыкара фәнни конференция узган. Аның эшендә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының тарих һәм культурология кафедрасы җитәкчесе Светлана Никонова катнашкан.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә КДАТУ һәм Таврия Милли университеты арасында ниятләр турында Протоколга кул куелган. Әлеге документ ике университет арасында белем бирү, мәдәни һәм дуслык элемтәләрен яхшыртуны күз алдында тота. | <urn:uuid:915c4fa3-2285-465a-acb3-04037a343dda> | CC-MAIN-2020-29 | http://belem.ru/node/415 | 2020-07-09T22:18:28Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593655901509.58/warc/CC-MAIN-20200709193741-20200709223741-00505.warc.gz | tat | 0.999787 | Cyrl | 5 | {"tat_Cyrl_score": 0.9997871518135071} | belem.ru |
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" конкурсына йомгак ясадылар. 11нче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге елдан-ел киңрәк масштаблар ала.
Бу чараның мөһимлеген гаризалар санына карап кына да билгеләргә була. Элек гаризалар меңнән артмый торган булса, быел аларның саны - 2273. Шунысын да әйтеп узыйк: Татарстандагы 45 муниципаль районнан проектта 36сы актив катнашкан. Катнашучылар географиясе безнең республика белән генә чикләнми – анда Россиянең 7 төбәгеннән дә гариза тәкъдим итүчеләр булган.
10 декабрь көнне узган тантаналы бүләкләү алдыннан былтыргы җиңүчеләрнең проектларын да тәкъдим иттеләр. Линар Сабитовның "Казан инженер-төзелеш институтының инновацион идеяләре" проекты – шуларның берсе. Әлеге премия белән генә канәгатьләнмичә, үз тармакларын алга таба үстерүне дәвам иткән ул. Линар әфәнде заманча электр баганаларын җитештерү белән шөгыльләнә. Мондый баганаларның гадәтиләрдән аермасы шунда: монда чыбыклар юк. Ә электр энергиясе кояш җылылыгыннан туплана. Әлеге проект быел "Мега" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда кулланылышка кертелгән.
Татарстанның Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйделдинов әйтүенчә, катнашучыларның эшләренә Татарстанның Фәннәр Академиясе экспертлары бәя биргән. Тәкъдим ителгән проектлар арасында химия, нефть химиясе, җайланмалар төзү, биотехнология, авыл хуҗалыгы, IT-технологияләр тармаклары аеруча популяр булган. 8 номинация буенча 150 җиңүче билгеләнгән. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бик күп гаризалар килгән. Ә шушы конкурс кысаларында уздырылучы "1000 идея" бәйгесендә 31 җиңүче билгеләнгән. "50 иң яхшы инновацион идея" авторлары 50шәр мең сум акча, Татарстанның фәнни дөньясы тарафыннан танылу ала.
– 11 ел дәвамында әлеге конкурс республика масштабындагы әһәмиятле чарага әверелде. Аңа булган кызыксыну бары арта гына. Иң яхшы инновацион идеяләр икътисадка гына түгел, уйлап табучыларга да файда бирә. Татарстан яңа проектлары белән көчле, – дип сәламләде җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
Мөслим лицееның 11 сыйныф укучысы Марат Морзахановның "Перспектива" номинациясендә җиңгән проекты авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлана. "Сәнәгать предприятиеләре өчен – электромобиль" дип аталган проект белән егет үзенең фәнни җитәкчесе белән инде моннан берничә ел элек эшли башлаган. "Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә торган "Агромастер" ширкәте цехлары эчендә йөргәндә, запас частьләр төялгән "КамАЗ" машинасы үтеп киткәндә, аның төтене борынны ярып керә иде. Бу, әлбәттә, миңа бер дә ошамады. Күпмедер уйлап йөргәч, нигә әле предприятие эчендә йөри торган машиналарны электромобиль итеп ясамаска дигән уй килде. Өченче көн әлеге электромбильнең тәгәрмәчләрен тикшердек. Ә кичә инде электр машинасы цех буйлап йөреп тә чыккан", – ди Марат Морзаханов. Аңлатып үтик: проектны "Газель" машинасы базасында тормышка ашырганнар. Әлеге автомобильнең двигателен алып, аның урынына яңадан трансмиссия, шассиларын җыеп, электр двигателен утыртканнар. Әлеге электромобиль сәламәтлеккә дә зыян китерми, финанс чыгымнарын да киметә. Мәсәлән, гадәти "Газель" машинасы көненә уртача 60 километр ара узып, 394 сумлык бензин яга иде. Электр двигателен куйгач, шушы ук араны узар өчен 64 сум гына акча кирәк. Димәк, бер көн эчендә 330 сум янга кала икән. Әйтергә кирәк, Мөслим районы хакимияте дә әлеге яңалыкны хуплап кабул иткән.
Казан дәүләт медицина университетының 4 курс студенты Раил Зиннуров сынган сөякләрне тиз арада тоташтыру юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып бара. Гадәттә бот сөяге сынганда, аның төзәлүе өчен ярты ел чамасы вакыт кирәк. Рамил һәм аның фәнни җитәкчеләре махсус гель уйлап тапкан. Аның составындагы коллаген сөяк күзәнәкләренә яхшы мохит тудыра. Бу идея әлеге конкурста җиңүче булса да, аны гамәлдә куллана башлау шактый озак вакытка сузыла, чөнки ул Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка инстанцияләр тарафыннан хуплау табарга тиеш.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов: "Хәзерге авыр икътисади вәзгыятьтә читтән кертә торган продукцияне яшь галимнәребез ярдәмендә үзебездә җитештерә башлау бик мөһим", - дип белдерде. Гомумән алганда, Татарстанның иң яхшы 50 идея авторларына уңышлар гына телисе кала. | <urn:uuid:8337405b-8385-441c-b72c-58836b505d01> | CC-MAIN-2021-25 | https://belem.ru/node/6109 | 2021-06-16T14:53:48Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487623942.48/warc/CC-MAIN-20210616124819-20210616154819-00338.warc.gz | tat | 0.999979 | Cyrl | 17 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999785423278809} | belem.ru |
Борчалар
Борчала́р (Aphaniptera, яки Suctoria, яки Siphonaptera) — кан суыручы канатсыз бөҗәкләр отряды. Кошлар һәм имезүчеләрнең күп төрләренең вакытлы паразитлары. Төрле чыганаклар буенча, дөнья фаунасында 1050 дән алып 1800 гә кадәр төр санала. ТРда 44 төре билгеле, шуларның 15 е күпсанлы һәм киң таралган. Алар арасында кеше (Pulex irritans), мәче һәм эт (Ctenocephalides felis һәм Ct.canis), вак имезүчеләр (Ceratophyllus penicilliger, C. turbidus, Leptopsilla bidentata), кош борчалары (Ceratophyllus gallinae, C. styx, C.hirundinis) бар. Зурлыгы 3 тән алып 7 мм га кадәр. Сарыдан алып куе коңгырт төскә кадәр.
Гәүдәсе ян-яктан кысылган, нык хитинланган, күп санлы төкләр һәм нечкә чәнечкеләр белән капланган һәм хайваннар йонында, кош каурыйлары арасында күчүгә җайлашкан. Канатлары юк. Башында бер пар гади күзе (борчаларның кайберләре сукыр), өч буынлы бер пар мыекчасы бар, авыз аппараты кисеп-кадап суыра торган. Өч күкрәк сегментына өч пар аяк ялгана. Арткы пар аяклары озынрак һәм алар сикерүгә җайлашкан. Кан белән генә туена. Ана борчалар кеше һәм хайваннар яши торган урыннарда 0,5 мм зурлыктагы озынча түгәрәк ак йомыркалар сала. Ояда 3 тән алып 5 кә кадәр йомырка була (борчалар үз гомерендә 450 гә кадәр йомырка сала ала). Алардан җитлеккән борча тизәкләре (чөнки аларда органик калдыклар һәм эшкәртелеп бетмәгән кан була) белән туенучы хәрәкәтчән суалчансыман личинкалар чыга. Үсеш процессында личинкалар өч тапкыр кабыкларын алыштыра, үсешнең соңгы стадиясендә пәрәвез кузысы белән чорналган хәрәкәтсез курчакка әйләнәләр. Борчаларның гомер озынлыгы берничә айдан 3 елга кадәр.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. | <urn:uuid:0f72be7f-d165-4ff5-a8cd-e47a7ad55509> | CC-MAIN-2019-18 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%BE%D1%80%D1%87%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80 | 2019-04-23T12:23:59Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578602767.67/warc/CC-MAIN-20190423114901-20190423140901-00242.warc.gz | tat | 0.999983 | Cyrl | 26 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999831914901733} | tt.wikipedia.org |
Казан федераль университеты мәйданчыгында "Вожатский диктант" бөтенроссия акциясе булды. Анда Казан федераль университетының Студентлар отряды штабы педагогик юнәлеше әйдаманнары катнашты.
Традиция буенча акциядә илебезнең 50 төбәгеннән 1000 әйдаман катнаша. Һәр җәйне Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае сәламәтләндерү лагерьларында эшләүче Казан федераль университеты студентлары да читтә калмыйлар.
Акциядә катнашучылар педагогика, психология һәм балаларның җәйге ялларын оештыру өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. Акцияне оештыручылар катнашучыларга әйдаман тематикасына төшеп калган сүзләрне, хәрефләрне һәм шулай ук тыныш билгеләрен куярга тәкъдим иттеләр. Диктант тексты булачак әйдаманнарны әзерләү вакытында кулланыла торган педагогик һәм методологик әдәбиятка нигезләнеп төзелгән иде.
«Вожатский диктант» акциясе Казан федераль университеты студент-әйдаманнары өчен җәйге әзерләнүгә һәм үзләрен тикшерүгә зур мөмкинлек булды. | <urn:uuid:68173f49-4feb-43f7-9371-e714fcb267c4> | CC-MAIN-2019-47 | https://darelfonyn.kpfu.ru/kfuda-jdamannar-diktant-yazdy/ | 2019-11-18T17:32:03Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496669809.82/warc/CC-MAIN-20191118154801-20191118182801-00485.warc.gz | tat | 0.999979 | Cyrl | 18 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999793767929077} | darelfonyn.kpfu.ru |
Этнолект
Этнолект дип аерым этник яки мәдәни астөркем белән бәйле булган үзенчәлекле тел атала. Этнолектны куллану шәхесне берәр җәмгыять әгъзасы булганын билгеләүче тамга була ала. Тел этник төркем һәм диалект төшенчәләрен берләштерә.
Этнолект төшенчәсе лингвистик вариациясе һәм этник кемлеккә бәйле. Тел социологы Joshua Fishman фикеренчә, бүгенге көн җәмгыятьләрдә урын алучы телләрнең стандартлаштырылу һәм милләтчелек процесслары тел кулланучылары игътибарына тел белән этнос арасындагы бәйләнешләрне китерә.[2]
Берәр этноска бәлелек төшенчәсе берәр лингвистик вариациясенә тел кулланылышының иҗтимагый аспектлары күзлегеннән тәэсир итә ала. Этник төркемнәрнең бер-берсенә карата мөгамәләләре аларның телнең кулланылышына тәэсир итә ала. Диалектлар фонологик, синтактик һәм лексик вариацияләре буенча аерыла ала. Шундый лингвистик үзенчәлекләр аерым этник төркемнең иҗтимагый маркерлары буларак әһәмият ташый ала.[2]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Carlock, Elizabeth; Wölck, Wolfgang (1981). "A method for isolating diagnostic linguistic variables: The Buffalo ethnolects experiment". in David Sankoff and Henrietta Cedergren. Variation Omnibus. Edmonton: Linguistic Research. pp. 17-24.
- Fishman, Joshua (1997). "Language and ethnicity: The view from within". in Florian Coulmas. The Handbook of Sociolinguistics. Oxford: Blackwell. pp. 327-343.
|Бу дөнья телләре турында төгәлләнмәгән мәкалә.
Сез, аны тулыландырып, проектка булыша аласыз.
|Бу Тел белеме буенча мәкалә төпчеге.|
Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. | <urn:uuid:7e541a39-91fe-43a2-a23d-8c7305c62363> | CC-MAIN-2019-39 | https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AD%D1%82%D0%BD%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%82 | 2019-09-17T12:41:29Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514573071.65/warc/CC-MAIN-20190917121048-20190917143048-00427.warc.gz | tat | 0.999698 | Cyrl | 11 | {"tat_Cyrl_score": 0.9996979236602783} | tt.wikipedia.org |
Быел Казан федераль университеты абитуриентлары өчен керү имтиханнарын дистанцион технологияләрне кулланып тапшыру мөмкинлеге каралган. Бу хакта КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров Казан университетының бердәм мәгълүмати үзәгенә биргән интервьюсында сөйләгән.
«Цифрлаштыру зур темплар белән бара. Билгеле бер техник таләпләрне үтәгәндә, абитуриент КФУга керү имтиханнарын билгеләнгән вакытта өендә торып та тапшыра ала. Моны кабул итү комиссиясе сайтында эшләргә кирәк. Опция беренче чиратта сәламәтлекләре чикле абитуриентларга юнәлдерелгән. Алар түләүле яки түләүсез укырга керүләренә карамастан, мондый мөмкинлек тудырылган, – дигән Олег Бодров.
Башкалар өчен онлайн-имтихан бары тик контракт нигезендә укырга керүчеләр өчен генә каралган.
«Буду студентом» порталыныннан гариза тапшырган очракта дистанцион имтиханга ризалык бирергә крәк. Шуннан соң абитуриентның шәхси кабинетына серсүз һәм логин киләчәк, – дип ачыклык кертте О.Бодров.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге чара легитим. Имтихан тапшыру системасының камерасы абитуриентны гына күзәтеп калмыйча, монитор экранын да тикшерә. Камера чит-ят тавышларны тотып алырга сәләтле, абитуриентның карашы артыннан да күзәтә. Веб-камера рөхсәт ителмәгән предметларны тотып алганда, мәсәлән, кәрәзле телефон, имтихан өзелә.
Имтиханны онлайн тапшыруның өстенлекле яклары байтак. Россия Федерациясенең ерак төбәгендә яшәүчеләр юл чыгымнары тотмыйлар, чит ил студентлары өчен виза, чикне үтү кирәк булмаячак дигән сүз.
Онлайн-имтиханнар 12-26 июль көннәрендә үтәчәк. Шулай итеп, КФУ структурасына кергән теләсә нинди институтка укырга керергә мөмкин булачак. Интернет-бәйләнеш өзелгән яки башка техник өзеклекләр килеп чыккан очракта, сыналучы имтиханны резерв көнендә тапшыра алачак. Имтиханның нәтиҗәләре беән килешмәгән очракта аппеляциягә тапшырырга да мөмкин булачак. Процедура шулай ук дистанцион технологияләрне кулланып башкарылачак. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров яхшы кире элемтәгә һәм абитуриентларның саны артуга өмет тота. | <urn:uuid:5dc9d996-add7-4ecc-bfaf-d243699ea471> | CC-MAIN-2019-39 | https://darelfonyn.kpfu.ru/kfuga-ker-imtihanyn-distantsion-r-vesht-d-tapshyryp-bulachak/ | 2019-09-20T12:28:08Z | s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514574018.53/warc/CC-MAIN-20190920113425-20190920135425-00319.warc.gz | tat | 0.999974 | Cyrl | 9 | {"tat_Cyrl_score": 0.9999736547470093} | darelfonyn.kpfu.ru |