text
stringlengths
362
44.2k
id
stringlengths
47
47
dump
stringclasses
89 values
url
stringlengths
20
342
date
stringlengths
20
20
file_path
stringlengths
125
155
language
stringclasses
1 value
language_score
float64
0.97
1
language_script
stringclasses
1 value
minhash_cluster_size
int64
1
221
top_langs
stringlengths
23
77
source
stringclasses
6 values
Татар Автоном Совет Социалистик Республикасын (ТАССР) төзүгә китергән вакыйгаларга багышланган академик өч томлы басма этаплы рәвештә 4 ел эчендә – ТАССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә басылачак. Моннан тыш киң катлам укучыларга исәпләнгән, бүләк өчен дигән басма да әзерләнәчәк. Өч томлыкның концепциясе татар халкының үзбилгеләнү этапларын чагылдыра. Беренче том Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли-мәдәни автономия төзү идеясенә караган документлар анализына багышлана, икенчесе – "Идел-Урал" штатын төзү, ә өченчесе – Татар-Башкорт ССРын төзү инициативысына һәм шәхсән ТАССР төзүгә багышлана. Шунысы мөһим, һәр томда бай материал – 1917-1918 еллардагы Бөтенрәсәй мөселман сүездларында кабул ителгән программа документларыннан алып, съезда катнашучыларның истәлек ләренә һәм ул вакыттагы газета язмаларына нигезләнгән документлар тупланган. "Эшләнеп ята торган өч томлык шунысы белән кыйммәтле, анда ТАССР төзелүгә караган тулы документлар җыелмасы бар. Без укучыда шул елларның төгәл картинасы барлыкка килсен өчен Казан, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург архивларында тапкан барлык материалларны да кертергә карар кылдык, – дип ачыклык кертте проект координаторы, КФУ Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Раил Фәхретдинов. – Мәсәлән, "ТАССРга – 100 ел" басмасының бары тик беренче томы гына да 800 битле. Шунысын да онытырга ярамый, басма өчен җыелган документларның күбесе әлеге тематика белән кызыксынган кешеләр белән беррәттән гади халык өчен дә беренче тапкыр ачык булачак". Академик һәм бүләк басма проекты Казан федераль университеты һәм ТР Министрлар каршындагы Үзәк архив идарәсе инициативасы белән әзерләнә. Академик өч томлыкны булдыру эшенә тәҗрибәле тикшеренүчеләр белән беррәттән КФУ Татарстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасының яшь хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Төп автор алда аталган кафедра доценты, авторлык коллективы җитәкчесе Җәүдәт Миңнуллин. Фәнни мөхәррире – КФУ Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. Бүгенгә академик басманың беренче томын әзерләү тәмамланган диярлек. КФУ галимнәре коллективы кулъязмасы Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллинның уңай рецензиясен алды, ә узган атнада ТР Үзәк архив идарәсе фәнни-консультация советында тәкъдим ителде. Том киләсе елда дөнья күрәчәк. На данный момент работа над первым томом академического издания практически завершена. Рукопись коллектива ученых КФУ уже получила положительную рецензию заведующего отделом новой истории Института истории им. Ш.Марджани Академии наук РТ Ильдуса Загидуллина, а на прошлой неделе была представлена на заседании научно-консультативного совета Главного архивного управления РТ. Том увидит свет в текущем году. Икенче һәм өченче томнар 2019 һәм 2020 елларда басылыр дип көтелә. Мәгълүмат http://media.kpfu.ru сайтыннан алынды.
<urn:uuid:0ab40ae4-452e-4faf-9776-0dc710385114>
CC-MAIN-2018-39
https://darelfonyn.kpfu.ru/tassr-tugan-k-nen-ya-a-ch-tomlyk/
2018-09-18T19:57:13Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-39/segments/1537267155676.21/warc/CC-MAIN-20180918185612-20180918205612-00096.warc.gz
tat
0.999935
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9999353885650635}
darelfonyn.kpfu.ru
Безнең таңыбыз атып кына килә, языбызның да әле башы гына. Бакчабызда агачларның яфрак ярып, түтәлләрдәге чәчәкләрнең дә яфрак-куллары белән кояшка үрелгән, үсәргә тырышкан вакытлары. Шул бакчаның берсеннән-берсе гүзәл, хуш исле, яшәү теләге белән янучы 24 чәчәге без. 10.2-201 төркемебез девизы – «Барысын да эшләргә өлгер». Бу чынлап та шулай. Арабызда әдәбиятны тоемлап, язучылык дөньясына кереп баручы, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче, җырга-биюгә гашыйк, телләр өйрәнү белән кызыксынучы, рәсем-кул эшләренә оста шәхесләр бар. Шулай ук спорт өлкәсендә актив эш итүче, җәмәгать эшләрендә үзенең белемен, осталыкларын күрсәтүчеләрне дә безнең төркемнән табарга мөмкин. Кыскасы, чәчәкләрнең төрлесе үсә зур һәм тату бакчабызда. Төркемебезнең иң актив һәм тырыш кызларыннан берсе – Алинә Хәйруллина. Беренчедән, ул – бүлегебезнең профоргы. «Мин алып баручы», «КФУның ел профоргы-2015» бәйгеләрендә җиңүгә иреште. «Студентлар лидеры – 2015»тә – 2 нче урын, Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада 3 нче урын иясе, «КФУның ел студенты – 2015» премиясенең «Иң яхшы профорг» номинациясе лауреаты ул. «Сәләт» яшьләр үзәгенең алыштыргысыз катнашучысы да әле безнең Алинә. Һәр төркемнең үз юл күрсәтүчесе, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы йолдызы була. Безнең дә шундый шәхесебез бар. Төркемебез маягы – Гүзәл Фарсыева – Татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиадада җиңүгә иреште. Ул – «К. Насыйри исемендәге XIII регионара яшүсмерләр арасында фәнни-тикшеренү укулары»ның 2 нче дәрәҗәдәге дипломы иясе, 2015 нче елда «Социогуманитар юнәлеш буенча КФУ студентлары арасында иң яхшы фәнни эш» бәйгесендә диплом белән бүләкләнде, 2015-2016 нчы уку елында Россиядәге Оксфорд фонды стипендиаты булды. Айгөл Адутова – һәр башлаган эшенә иҗади якын килүче, шуңа өстәп, ул бүлегебезнең алыштыргысыз оста фотографы. Төрек лицеенда укыган, Төркиянең Юныс Әмрә институтында белем алып кайтты һәм әле дә төрек дуслары белән аралашып тора. Бер тапкыр югары стипендия алуга иреште. Гүзәл Галиева мәктәп елларыннан ук студентлар белән аралашып, җәмәгать эшләрендә катнашып килә, хәзерге вакытта ике берләшмә активисты. 1 нче курста, ришвәтчелеккә каршы чаралар оештырып, үзен бары уңай яктан гына күрсәткән студент ул. Бик күп кызыклы һәм файдалы проектларның башында да Гүзәл тора. Төркемебездә һәр мизгелне камера пленкасына сеңдерергә тырышкан тагын бер шәхес – Зөһрә Җиһаншина. Ул берничә тапкыр фотобәйгеләрдә җиңүгә иреште. Безнең Зөһрә төрле өлкәдә проектлар төзү белән дә шөгыльләнә. Ул Идел буе федераль округының «Iволга-2015» форумында катнашты һәм «Социаль сферада яшьләрнең Татарстан Республикасында парк һәм скверларга багышланган инновацион проектлары» бәйгесендә җиңүгә иреште. Төркемебездә видео остасы да бар. Ул – Рамил Макаримов. Рамил ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелгән фотобәйгедә «Иң әйбәт техник чагылыш» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә, «ВО:ВРЕМЯ» Яшьләр аудио һәм видео хезмәтләренең ачык халыкара фестивалендә катнашучы дипломы ала. Рамил КФУ кысаларында үткәрелгән «Җиңү турында сүз» ачык бәйгесендә «Җиңүче портреты» номинациясендә 3 нче урынны алуга ирешә, кыска метражлы фильмнар фестивалендә «КФУның «Беренче курс студентлары көне» гала-концерты» видео-хезмәте өчен «Репортаж» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек була. Төркемебезнең иң сәләтле, актив, күпкырлы шәхесләренең берсе – мөгаен, Айгөл Шәриповадыр. Институтыбызның һәм университетыбызн Алинә Мөхәммәтшина икенче белгечлеккә укый, телләр өйрәнү белән кызыксына. Хорда җырлап, Санкт-Петербургк Рузалия Мусина һәм Анастасия Мусаткина, КФУ кысаларында үткәрелгән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү уты буыннар хәтерендә» иҗади-әдәби бәйгесендә катнашып, Волгоградка сәяхәт иттеләр. Мин үзем Гөлүсә Шиһапова булам. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә бик теләп, яратып йөрим. Проза һәм поэзия жанрында иҗат итәм. 2014 нче елда «Иделем акчарлагы»нда «Проза» номинациясендә җиңүче булдым. 2015 нче елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кысаларында үткән «Студентларның фәнни конференциясе»нд Алинә Хәйруллина, Чулпан Фәйзрахманова, Гөлия Галәветдинова, Гүзәл Галиева, Илсөяр Нуретдинова, Айгөл Адутова Төркиядәге Юныс Әмрә институтында белем алдылар. 2015 нче елның 30 сентябрендә традиция буенча үткәрелә торган тәрҗемәчеләр көнен дә безнең төркем студентлары оештырды. Алай гына да түгел, «Асылташлар» дип аталган төркемебез җиңүгә дә иреште. Шул ук елның 14 нче октябрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә рус телле студентлар өчен татар теленнән VIII Республика вузара олимпиадасында без студентларны каршы алу, аларны теркәү, юл күрсәтү, олимпиадага кагылышлы сораштырулар үткәрү, фото-истәлекләр ясап, видеога төшерү, олимпиада барышын күзәтеп тору һәм соңыннан эшләрне барлауны тиешенчә, җиренә җиткереп башкарып чыктык. Төркемебез белән без һәрдаим конференцияләрдә чыгыш ясыйбыз, призлы урыннар яулыйбыз, волонтерлар буларак та үзебезне сыныйбыз. Берничә студентыбыз икенче белгечлек буенча белем ала. Бары тик бишлеләргә генә укучы 12 студентыбыз бар. Бүлегебездә дә безнең төркем иң көчле төркемнәр рәтендә. Бер гөлдән бәйләм төзеп булмый. Ә чәчәк бәйләменнән берне алсаң, ул инде элеккеге тулылыгын югалта. Иң матур, хуш исле чәчәкләрдән төзелгән бәйләм бары төрле төсләр симфониясе белән сугарылган, исләр дәрьясына чумган, кояш нурларында җылынып, салкын яңгырларда да сыгылмыйча үз җылылыгын, көчен, нәфислеген һәм нәзакәтлелеген тирә-якка тарата алганда гына кадерле. Без, төрле түтәлләрдән җыелган чәчәк бәйләме, бергә булганда гына матур һәм көчле.
<urn:uuid:581b96d6-d72f-4a6b-a39e-974063ef6b33>
CC-MAIN-2019-22
https://darelfonyn.kpfu.ru/ch-ch-kl-rne-asyl-b-jl-me/
2019-05-22T05:01:13Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232256763.42/warc/CC-MAIN-20190522043027-20190522065027-00433.warc.gz
tat
0.999984
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9999841451644897}
darelfonyn.kpfu.ru
Ул 13 майга кадәр дәвам итә. Казан федераль университетының махсус фәнни-укыту үзәгендә — IT-лицейда кабул итү кампаниясе башланды. Быел 7 нче (якынча 50 укучы) һәм 10 нчы сыйныфка (якынча 25 укучы) укучылар җыялар. «IT-лицей брендын без саклыйбыз, элеккеге режимда эшлибез, әмма лицейга яңа статуста а кабул итәбез. Укучыларны укытучылар һәм остазлар педагогик коллективы сайлап ала», — дип билгеләп үтте КФУның IT-лицей директоры Илдар Мөхәммәтов. Кабул итү кампаниясе ике турдан тора. Беренче тур 15-16 майда тест форматында узачак. 7 нче сыйныфлар өчен математика һәм рус теле, 10 нчы сыйныфлар өчен математика, рус теле һәм профиль фәннәре буенча тест узу (информатика, физика, химия) кирәк. Әгәр дәгъвачы мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булса, ул кереш сынауларсыз кабул ителә, икенче турда гына катнаша. Икенче этап май ахыры — июнь башында уку җыеннары, дәрестән тыш (спорт, интеллектуаль) чаралар форматында узачак. «Безнең өчен балаларны төрле яктан сынап карау, мотивацияләрен, укырга омтылышларын, материалны югары белем бирү программасы режимында үзләштерүләре, нәтиҗәләрен күзәтү мөһим. Икенче этапта контроль эшләр, олимпиадалар, проект эшчәнлеге буенча дәресләр узачак. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча лицейда укуларын дәвам итәчәк иң яхшы кандидатларны сайлаячакбыз, — диде директор. Икенче этап вакытында IT-лицейда укырга дәгъва итүчеләр мотивацион хат язачак һәм психологик-педагогик әңгәмә узачак. «Укучы тулысынча академик һәм психологик нагрузкаларга әзер булырга тиеш. IT-лицей югары, интеграцияләнгән программаны күздә тота, шуңа күрә укучының үз позициясе дә безгә шулай ук мөһим. Хәзер социаль-эмоциональ интеллектны, коммуникатив күнекмәләрне үстерү темасы популяр. Лицей-интернатта яшәгән вакытта баланың командада эшли алуы һәм аның коммуникатив күнекмәләре булуы мөһим «, — дип раслый И.Мөхәммәтов. Быел лицейның ачык ишекләре көннәре кече төркемнәрдә уза. Ата-аналар конкрет көнгә махсус ресурс аша язылырга мөмкин. 12 процент укучы — Россия төбәкләреннән, 54 проценты Казаннан, 34 проценты Татарстан районнарыннан. IT-лицей Кемерово, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл укучылары арасында популяр. «Безнеңчә, интернат системасы авыл балаларына белем алырга мөмкинлек бирергә тиеш. Чөнки аларның яхшы укытучыларда, тренерларда белем алырга мөмкинлекләре юк. Без, һичшиксез, авыл укучыларының да гариза бирүләрен һәм аларның психологик киртәсе булмавын телибез. Үсеш шартлары, лицейның сыгылмалы белем бирү программасы аларга ниндидер юнәлештә тиз үсәргә, үз потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», — диде директор. Киләсе уку елыннан лицейда Казан укучылары өчен интернатта яки өйдә яшәү мөмкинлеге булачак. Әмма эпидемиологик вәзгыять үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин. Бүген күпләр лицейда яшәүне сайлый. Уку һәм яшәү шартлары уңайлы, биш тапкыр ашату, алга киткән инфраструктура моңа ярдәм итә. Лицейның яңа статусы белән бәйле рәвештә кабул итү шартлары катгыйрак булачак. Быел элеккеге формат саклана. «Без егетләрнең теләсә нинди өлкәдә трансформация лидерлары булуын телибез. Алар IT-инструментарийдан җиңел һәм иркен файдаланырга, предмет өлкәләре мәсәлән, информатика һәм химия, информатика һәм геология һ.б. тоташкан урында эшли белергә тиеш. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен IT да судагы балык кебек хис итәргә тиеш. Безгә һәр чыгарылыш сыйныф укучысының күп белемгә, киң күзаллауга, глобаль фикер йөртүгә ия булуы һәм югары әхлаклы булуы мөһим. Программада төп басым IT, математика, информатика, физика, инглиз теленә ясала. Без IT-һөнәрчеләр әзерләмибез, ә тагын да катлаулырак мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле, яхшы математик әзерлек таләп итә торган егетләрне әзерләргә телибез. Бу IT өлкәсенең шундый элитасы. Моның өчен без мәктәп һәм вуз белемен тоташтырган бик бай программа эшлибез «, — дип йомгаклады И.Мөхәммәтов. КФУ IT-лицеенда укырга гариза бирү өчен 13 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча июнь уртасына лицейның потенциаль укучыларының исемнәре билгеле булачак. Автор: Алинә Минневәлиева, фото: IT-лицей архивыннан, видео: UNIVER TV
<urn:uuid:c488c944-6d89-4d36-963e-0515ca5db554>
CC-MAIN-2022-27
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-it-litseenda-kabul-it-kampaniyase-bashlandy/
2022-06-29T15:56:13Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103640328.37/warc/CC-MAIN-20220629150145-20220629180145-00194.warc.gz
tat
0.999976
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999761581420898}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә. Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган. Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак. "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз. root 19 гыйнвар, 2012 - 00:07 Permalink Хөрмәтле кунак! "Белем җәүһәрләре" бәйгесе конкурсантларын бәяләгәндә сайтларга һәрьяклап бәя бирелә: эчтәлегенә дә, дизайнына да, программ кодына да. Беренче елны күбрәк баллар сайтның эчтәлеге өчен бирелде, дизайн белән технологик яклары икенчел иде. Елдан-ел сайтларга бәя профессиональ дәрәҗәдә куела барылачак, таләпләр артачак. Икенчедән, бәйге күбрәк файдалы ресурслар булдыруга юнәлтелгән, ә иң файдалы ресурслар бүгенге көндә укытучылар һәм мөгаллимнәр кулында. Беренчел максатыбыз - әлеге ресурсларны аларның үз компьютерларында "тузанландырып" яткырмаска, ә халыкка җиткезергә иде. Бәйгенең максаты - халкыбызның һәрьяклы белемле булуы, ә татар телендә андый ресурслар аз. Өченчедән, укытучылар әле мәгълүмати технологияләргә өйрәнеп кенә баралар. Вуз тәмамлаган "белемле" студентлар коммерциягә биреләләр, мәктәпләрдә андыйлар әле барыбер бик аз. Шуңа күрә таләпләр дә бераз башка. Игътибар итсәгез, Ucozда сайт ясап татнетчы булып киткән укытучылар әкреләп CMSларны үзләштерәләр, икенче дәрәҗә доменнарга күчәләр. Ucoz, Narod сайтлары тарихта кала бара. Ходай кушса, 2-3 елдан татар сайтлары .tat доменында үз урыннарын табарлар! Кунак 18 гыйнвар, 2012 - 22:51 нигә сайтларны тикшергәндә(конкурста) бары тик аларның эчтәлеге генә карала ? мәсьәлән, ниндидер ucoz сайты сез ясаган "самописный"га караганда яхшырак булып чыга... 12 гыйнвар, 2012 - 00:09 Әлеге бәйге турында мәгълүматны Мәгариф министрлыгы сайтында карап бара аласыз дип уйлыйм. Узган елгы бәйгенең Нигезләмәсен http://mon.tatarstan.ru/rus/info.php?id=20403&page=1 сылтамасы буенча таба аласыз. Үзегезне кызыксындырган сорауларны киләчәктә Порталыбызның форумында бирергә мөмкин: http://forum.belem.ru. 12 гыйнвар, 2012 - 07:51 Ярдәмегез өчен рәхмәт. 11 гыйнвар, 2012 - 23:16 "Белем җәүһәрләре" бәйгесен көтә идек инде. "Дөнья бүген һәм иртәгә-2012" бәйгесе («Мир сегодня и завтра-2012») турында информацияне кайдан табып була икән, булыша алмассызмы икән? Сорауны башка бәйге янына язуыма гафу үтенәм. Алдан ук рәхмәт. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:ecd626f3-e324-4b0a-87d0-b3c2f8878cf5>
CC-MAIN-2023-50
https://belem.ru/comment/2796
2023-12-07T03:47:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100632.0/warc/CC-MAIN-20231207022257-20231207052257-00257.warc.gz
tat
0.999985
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 0.9999845027923584}
belem.ru
Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә Татар аты (рус. Татарская лошадь) — Татарстанда 2018 елда чыгарылган җирле атлар токымы. Татар атлары безнең эраның беренче меңьеллыгында ук билгеле булган. Алар турында борынгы кытайлар тарихи чыганакларда «күк атлары» дигән язмалар калдырган, чөнки бу атлар ул вакыттагы башка атлардан гадәти булмаган төсләре белән аерылып торган. Алар, нигездә, алтын ком гәүдәле, ак җаллы һәм ак койрыклы булганнар. Мондый төсле атлар офыктан каршыңа йөгергәндә кояш чыгуны хәтерләткәннәр, шуңа да аларга карата «күк атлары» исеме таралган. Тарихи чыганакларда шулай ук 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100—120 км араны үтәргә сәләтле татар атлары чыдамлыгы билгеләп үтелә. Бу турыда борынгы татар ханы Багадурның күрше халыклар найманнар, тунгуслар һәм кытайлар белән дусларча яшәр өчен, аларга үзенең иң яхшы атларын бүләк итәргә яратуы, көнгә 1 мең ли (100—120 км) узарга сәләтле булуы турында язмалар сакланып калган.
<urn:uuid:0a676d7a-e9c3-4173-93c6-f88074a88e0c>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF:%D0%91%D0%B0%D1%88_%D0%B1%D0%B8%D1%82/%D0%A1%D0%B0%D0%B9%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99
2023-06-06T22:16:41Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224653183.5/warc/CC-MAIN-20230606214755-20230607004755-00794.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 1.0000051259994507}
tt.wikipedia.org
|Вәсим Солтанов| |Туган||22 август 1887| Шабай |Үлгән||1977| |Әлма-матер||Госмания мәдрәсәсе| |Һөнәре||язучы| Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Башлангыч белемне авылында атасы мәдрәсәсендә алган. 1903 елда Уфада «Госмания» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда өч ел укыгач, яңа ачылган «Галия» мәдрәсәсенә күчә. Ул Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури белән әшнә булган. 1905-1907 елгы революцион хәрәкәтләрдә катнашу сәбәпле, мәдрәсәдән китергә мәҗбүр була. 1909 елдан Стәрле өязе Кырмыскалы авылында мөгалимлек итә. 1910 елда Бөре шәһәрендә ачылган мөселман мәктәбендә бер ел укыта. 1911 елда шәриктәше Гыйбадулла Алпаров белән төрки хәрефләренә реформа кирәк дип, «Шура» журналында мәкалә бастыралар. Шуннан икәүләп Казан каласындагы Татар укытучылар мәктәбенә барып урнашалар. Шунда укыганда Гата Исхаков белән бергә «Татар-башкорт әлифбасы» дигән китап язалар. 1913 елда «Акча тик ятасын» дигән китабы басыла. 1914 елда Ерак Көнчыгышка Благовещенск каласына укырга китә, Хабаровск шәһәрендә дә укып ала. Уфа земствосы эшкә чакыргач, Башкортостанга кайта һәм Стәрлетамак өязенең Бозаяз авылында волост китапханәсе ачуны оештыра. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Солтанов Вәсим (Мөхәмәтвәсим) Мөхәмәтхафиз улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
<urn:uuid:817827e9-4327-479e-a93d-a2e9d97efbfd>
CC-MAIN-2023-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D3%99%D1%81%D0%B8%D0%BC_%D0%A1%D0%BE%D0%BB%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2
2023-09-24T05:05:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233506559.11/warc/CC-MAIN-20230924023050-20230924053050-00598.warc.gz
tat
0.999873
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998728036880493}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда Россия Федерациясендә Бөтенроссия әти-әниләр университеты барлыкка килүе ихтимал. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, ул мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итәчәк. Бүген Россиядә мәктәп һәм әти-әниләр арасында элемтә юк диярлек. Элегрәк мәктәпләрдә ел саен һәр сыйныфта теләгән әти-әнигә килеп карау мөмкинлеген күздә тоткан ачык дәресләр үткәрелсә, бүген инде уку йорты территориясенә дә үтеп керермен димә. Тимер коймалар, электрон ачкычлар, турникетлар... Балалар иминлеген саклыймы мәктәп әллә әти-әнидән читләшәме – белмәссең. Нәтиҗәдә, баланың иң якын кешеләре укытучының баладан ниләр таләп итүен, улында яки кызында укуга мотивацияне ни рәвешле үстерергә, китап укуга мәхәббәтне ничек уятырга икәнен аңламый. Шуңа да психологиядәге иң гадәти алымнарны да куллана белмәгән әти-әни өй эшләрен тикшерү яки биремнәрне эшләүдә ярдәм итү белән генә чикләнә. Ә кайчак "икелеләр" өчен балага эләгә дә әле. Шуңа да әти-әниләрне, сәеррәк яңгыраса да, мәктәп белән бер дулкында эшләргә өйрәтергә ниятлиләр. "Бер әти йөз укытучыдан да өстен", "Баланың серле дөньясы. Абый-апасынан бала нигә өйрәнә?", "Бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә өйрәнәбез", "Минем балам башкалар кебек түгел", "Юк"дип әйтергә өйрән", "скороход обувь" һ.б. шуның ише темалар әти-әниләр университетындагы дәресләр темасы булырга мөмкин. Сүз уңаеннан мондый уку йорты булдыру идеясе инде яңа түгел һәм кайбер төбәкләрдә алар инде эшләп килә. Әйтик, Волгоградта бу башлангычны югары бәялиләр. - Бу галимнәр, укытучылар, психологлар, ата-аналар, балалар аралашуы өчен фармаль булмаган мәйданчык. Дәресләр-очрашулар атнага, айга бер яки сессияләп вуз базасында уздырылырга мөмкин. Безнең университетта һәм аның филиалларында мондый очрашулар аена бер тапкыр уза. Алар бушлай, - ди проект җитәкчесе, Волгоград социаль-педагогик университеты доценты Елена Евдокимова.
<urn:uuid:26dbabc1-523b-4dfb-bea4-f7f6273efc7f>
CC-MAIN-2019-22
http://belem.ru/node/6381
2019-05-25T20:25:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232258439.57/warc/CC-MAIN-20190525184948-20190525210948-00549.warc.gz
tat
0.99993
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9999303817749023}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Бүген "Яшь гомер", "Ике фикер" кебек әсәрләре белән танылу алган язучы, драматург Гафур Коләхмәтовның тууына − 135 ел (1881-1918). Ул 1881 елның 5 маенда Пенза каласында гаиләдә 5 нче бала булып туган. Аның әтисе Юныс һәм әнисе Газизә сабын, шәм, хушбуй һәм бизәнү-ясану әйберләре заводы хуҗаларының берсе булган. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхмәтовның завод эшләре бөтенләй таркалган, һәм ул, гаиләсе белән Сарытау губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында идарәче, бакчачы булып хезмәт куйган, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнашкан. Гафур энесе Каюм белән башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме алган, аннары Казан шәһәрендәге Укытучылар мәктәбендә укыган. Мәктәптә укыган елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән танышкан, беренче татар большевигы Xөсәен Ямашев, социал-демократ Галимҗан Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралашкан. 1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Коләхмәтов Казанның Дары заводы (Пороховой) бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгеләнгән. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшләгән һәм шушы елның сентябрендә Казандагы "Касыймия" (Апанай мәчете) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчкән, биредә 1916 елның ноябренә кадәр эшләгән. Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхмәтов халык арасында күп төрле иҗтимагый, мәдәни һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул сәяси хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәгә ябыла. Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхмәтов реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый. Бистә эшчеләре арасында большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911) исемле методик кулланма китабын бастырып чыгара. Г. Коләхмәтов, язучы-драматург буларак "Ике фикер» һәм "Яшь гомер" драмалары белән данлыклы. Коләхметовның 1902-1912 елларда иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре — дүрт пәрдәле "Әбүҗәһел" исемле тарихи һәм биш пәрдәле "Кем гаепле?" дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган "Талак" исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин "Ике фикер", "Яшь гомер" драмалары белән дә язучы татар әдәбияты тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. Үпкә авыруы көчәюе сәбәпле, 1916 елдан Гафур Коләхмәтов күбесенчә сеңлесе, табибә Суфия Агиева янында, Пенза губернасындагы Краснослободск өязе Енә авылында тора һәм 1918 елның 1 апрелендә шушы өяз хастаханәсендә вафат була. Кабере Енә авылы зиратында урнашкан.
<urn:uuid:edd5216d-605a-4b20-89da-730dbc4434e1>
CC-MAIN-2021-25
https://belem.ru/node/6548
2021-06-19T22:36:01Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487649731.59/warc/CC-MAIN-20210619203250-20210619233250-00465.warc.gz
tat
0.999966
Cyrl
15
{"tat_Cyrl_score": 0.9999662637710571}
belem.ru
|Яктылык рефлексы| Яктылык рефлексы яки бәбәк рефлексы челтәркатлау фоторецепторлары белән башкарыла һәм дүрт нейроннар тора (рәс. 21.17). 1. Беренче нейрон(сизгер) һәр күзнең челтәркатлавын урта мидәге өске калкулыклар дәрәҗәсендә ике претекталь төш белән тоташтыра. Челтәркатлауның борын ягыннан импульслар хиазмада кисешкән җепселләр белән үткәрелә, күрү трактының кире ягы буенча бара һәм контралатераль претекталь төшләрдә тәмамлана. Челтәркатлауның чигә ягыннан импульслар кисешмәгән җепселләр белән (ипсилатераль күрү тракты) үткәрелә, ипсилатераль претекталь төшләрдә тәмамлана. 2. Икенче нейрон (куелган) һәр претекталь төшне ике Вестфаль-Эдингер төше белән тоташтыра. Шулай итеп, яктылык этәргече бер яктан ике яклы тәңгәл бәбәк кысылуына китерә. Нейросифилис һәм пинеаломада куелган нейрон зарарлануы яктылыкка һәм якын аралыкка рефлекслар диссоциациясенә китерә. 3. Өченче нейрон (преганглионар хәрәкәт) Вестфаль-Эдингер төшләрен керфексыман төен белән тоташтыра. Парасимпатик җепселләр күз йөртүче нерв эчендә үтеп, аның аскы тармагына керәләр һәм аскы кыек мускулны инервацияләгән нерв эчендә керфексыман төенгә җитәләр. 4. Дүртенче нейрон (постганглионар хәрәкәт) керфексыман төенне калдырып, кыска керфексыман нервлар эчендә бара һәм бәбәк сфинктерын иннервацияли. Керфексыман төен мускуллы бүрәнкәдә, күз алмасы артында ук урнаша. Керфексыман төен аша төрле нерв җепселләре узуга карамастан, парасимпатик җепселләр генә анда синапслар ясый. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
<urn:uuid:0af166d6-23df-4440-95f1-d4e6be01739a>
CC-MAIN-2023-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D0%BA%D1%82%D1%8B%D0%BB%D1%8B%D0%BA_%D1%80%D0%B5%D1%84%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D1%8B
2023-09-22T14:48:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233506420.84/warc/CC-MAIN-20230922134342-20230922164342-00514.warc.gz
tat
0.999839
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999839186668396}
tt.wikipedia.org
Панамада ислам |Панамада ислам| |Дәүләт||Панама| Панамада ислам (исп. Islam en Panamá, гарәп. الإسلام في بنما) ― азчылык дине. Pew тикшеренү үзәгенең 2009 ел өчен хисабы нигезендә, Панамада 24 000 мөселман исәпләнә, алар ил халкының (4,3 млн кеше, 2021 елга) 0,7 % ын тәшкил итә [1]. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Беренче мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1552 елда алтын приискаларында эшләү өчен испаннар тарафыннан Көнбатыш Африкадан алып киленгән мандинка халкы вәкилләре Панамада беренче мөселманнар булган [2]. Ул вакытта мандинка халкы, нигездә, анимистлар һәм мөселманнар булган, һәм аларны кертү Испания законнары белән тыелган, әмма, шуңа да карамастан, әлеге канун бозылган. 1552 елда якынча 500 кешедән торган төркем Панаманың Атлантик океан яр буена килгән батып баручы корабтан качкан. Алар Байано (Вайно, Bayano, Vaino) исемле кешене колонизаторлар белән көрәштә лидер итеп сайлый. Алар хәзер Дарьен провинциясе буларак билгеле җирләрдә, Сан-Мигель култыгы, Сан-Блас утравы һәм Байано хөрмәтенә аталган Байано елгасы буенда урнашкан районнарда мөселман җәмгыяте һәм мәчетләр булдыралар. Колонизаторларга каршы беренче баш күтәрү 1548―1558 елларда [3], икенчесе 1579―1582 елларда була. Байано, сөйләшүләр башлау өчен, Панаманың колониаль губернаторы, испан конкистадоры Педро де Урсуа белән элемтәгә керә, әмма ул баш күтәрүчеләр лидерын уңышлы әсир итә, әүвәл Перу суды каршына, аннан Испаниягә җибәрә, Байано шунда үлә. Байано үлеменнән соң, Панамада ислам эзләрен бөтенләй юкка чыгару бара. Панамада калган мөселманнар белән нәрсә булып бетүе, аларның алдагы язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк. Икенче дулкын[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Икенче дулкын булып килгән мөселманнар дип, 1904–1913 елларда һәм, бигрәк тә, 1914 елда Панама каналы ачылганнан соң килгән һәм соңрак җирле хатын-кызларга өйләнгән ир-ат җенесеннән ялгыз мөһаҗирләр исәпләнә. 1929 елда Бомбейдан (Һиндстан) тагын бер төркем килә, соңрак ул төркем Панаманың пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган сөнни мөселман җәмгыятен формалаштыра. 1929―1948 елларда бу оешма (Панама мөселман миссиясе, Panama Muslim Mission) Панама-Ситида мәчет төзү кирәклеге турында идеяне башлап җибәрә. Гыйбадәт урыны яртылаш төзелеп бетә һәм бәйрәм намазларын уку өчен, шулай ук ислам нигезләрен өйрәнүче 25 ләп вест-индияле кара тәнле яңа мөселманнар өчен мәктәп буларак кулланылган. Колонда тагын бер ислам җәмгыяте оеша, җитәкчеcе ― ямайкалы Бэзил Уст кан (Basil Ust kan). 1932 елда Панама-Ситида Шорт-стритта пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнардан торган мөселманнар җәмгыяте барлыкка килә. Алар 1963 елда җирле зиратта мөселман зираты булдыру өчен җир өлеше (участок) сатып ала. 1991 елда аерым урында мөселман зираты булдырылган. 1970-еллардан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1970-еллар уртасында «Ислам милләте хәрәкәте» йогынтысында булган һәм Абдул Ваһаб Джонсон (Abdul Wahab Johnson) һәм Сөләйман Джонсон (Suleyman Johnson) җитәкчелегендә җирле панамалылар Панама-Сити һәм Колонда сөнни ислам динен пропагандалый башлый. 1977 елда алар Колондагы гарәп сәүдәгәрләреннән 7-нче урамда һәм Колондагы Үзәк авенюда бина арендалау өчен финанс ала. Бу төркем, белем һәм ярдәм җитмәү сәбәпле, ахыр чиктә таркалган. 1965―1973 елларда пакистанлы һәм һиндстанлы мөселманнар балаларына Панама-Ситиның Үзәк авенюсындагы бинада ислам нигезләрен өйрәтә башлый. 1978 елда гыйбадәтләр өчен Перехил районындагы бинаны арендалый. 1982 елның 15 гыйнварында Колон шәһәрендә Ислам мәдәнияте үзәге (El Centro Cultural Islámico de Colón) төзелеп бетә. Әлеге бина төзелешен Ливиядә урнашкан Ислам дәгъват җәмгыяте (Islamic Call Society) [4] һәм һиндстанлы җирле сәүдәгәр Саломон Бхикху (Salomon Bhikhu) финанслаган. Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] |Тышкы рәсемнәр| |Панама-Сити җамигъ мәчете күренешләре.| Панамада беренче мәчет Әхмәдия мөселманнары җәмгыяте тарафыннан 1930 елда төзелә [5]. Панама-Ситида җамиг мәчете 1981 елда ачылган. Мәчет 500 гә кадәр дин тотучыны сыйдыра [6][7]. 1997 елның мартына Панамада дүрт мәчет, 2019 елда барлыгы ун мәчет исәпләнә[8]. Панама мөселманнары Никарагуа мөселманнарына 1991 елда Сан-Хуан шәһәрендә беренче мәчетне төзүдә финанс ярдәме күрсәткән [9].. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ Archived copy. әлеге чыганактан 2011-05-19 архивланды. 2022-01-22 тикшерелгән. - ↑ Islam Outside the Arab World by David Westerlund, Ingvar Svanberg, pg. 452 - ↑ . https://books.google.com/books?id=5XElAQAAIAAJ.. - ↑ http://www.globalphilanthropy.ca/images/uploads/World_Islamic_Call_Society.pdf - ↑ Ingvar Svanberg, David Westerlun (6 December 2012). Islam outside the Arab world. Routledge. . https://books.google.com/books?id=jTVjWTllOGgC&pg=PT420. Retrieved May 6, 2014. - ↑ Masjid Jama di Panama (id) (2 October 2019). - ↑ Guidos, Rhina. Panama mosque offers free water to World Youth Day pilgrims, America Magazine (25 January 2019). - ↑ Masjid Jama di Panama - ↑ Elhamalawy, Salma Celebrating Ramadan from Chile to China. October 2003
<urn:uuid:85fd0120-d924-4fe7-9971-cd1b5efcf4b8>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%B0%D0%BD%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%B4%D0%B0_%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BC
2023-05-30T19:28:56Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224646076.50/warc/CC-MAIN-20230530163210-20230530193210-00263.warc.gz
tat
0.99983
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998300671577454}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә кую турындагы указны имзалады. Республика башлыгы сайтында дөнья күргән документта яшь галимнәрнең инженер фәннәре өлкәсендә фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру һәм ТР Фәннәр академиясенең Мактаулы әгъзасы, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Вячеслав Алемасов истәгелеген мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куела. 2015 елдан алып ТР Министрлар Кабинетына ТР Фәннәр академиясенә ТР бюджетыннан Указны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнарны финанслау өчен ТР бюджетыннан акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә туры килә диелгән указда. В.Е.Алемасов исемендәге ТР Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәдә, ул яшь галимнәргә инженер фәннәре өлкәсендә танылган фәнни казанышлар һәм фән, сәнәгать өстенлекле тармаклары үсешенә өлеш керткән өчен биреләчәк диелгән. Ел саен 1 июльдә В.Е.Алемасов исемендәге өч премия биреләчәк, һәрберсе – 75 мең сум. Премиягә Татарстан территориясендә фәнни оешмаларда, сәнәгать предприятиеләрендә яки мәгариф оешмаларында фәнни тикшеренүләр алып бара торган 35 яшькәчә затлар дәгъва итә ала. Указ имзаланган көннән алып үз көченә керә. http://intertat.ru/tt Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:12d4e627-7ce9-47d4-b2af-12c42d157a94>
CC-MAIN-2019-43
http://belem.ru/node/5538
2019-10-15T20:39:23Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986660231.30/warc/CC-MAIN-20191015182235-20191015205735-00532.warc.gz
tat
0.999929
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999285936355591}
belem.ru
Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә Нерон Клавдий Цезарь Август Германик (туганда бирелгән исеме - Луций Домиций Агенобарб — Юлий-Клавдийлар нәселеннән булган соңгы Рим императоры, ул 54 елның 13 октябреннән идарә итә башлый. Шулай ук Сенат прицепсы, трибун, Ватан атасы (лат. Pater patriae), Бөек понтифик (лат. Pontifex Maximus) (55 елдан башлап), биш мәртәбә консул (55, 57, 58, 60, 68 елларда). Үлү вакытына булган тулы титуллар исемлеге: император Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, Бөек понтифик, трибун хакимияте кулына 14 мәртәбә, император хакимияте 13 мәртәбә тапшырылган, биш тапкыр консул, Ватан атасы. Тарихчылар Тацит һәм Светоний 64 елда Римны хәрабәләргә әйләндергән янгын чыгаручысы итеп күрсәтәләр. Бу уйдырма безнең заманда да факт итеп кабул ителә, чөнки Нерон беренче христианнарны кырыс эзәрлекли, моны исә күп буын тарихчылары кичерә алмый. Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле плебейлар нәселеннән була. Светоний сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар. мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә. ↪ Дәвамы
<urn:uuid:f7d3e63e-654c-4bf0-8cae-d45cdf176e63>
CC-MAIN-2020-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF:%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%B1%D0%B8%D1%82/%D0%A1%D0%B0%D0%B9%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99
2020-02-22T08:01:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875145654.0/warc/CC-MAIN-20200222054424-20200222084424-00469.warc.gz
tat
0.999893
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9998931884765625}
tt.wikipedia.org
Нәкъ томаннар кебек үк, болытлар да су парының сыек һәм каты халәткә конденсацияләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Конденсация йә абсолют һава дымлылыгының артуы, йә һава температурасы төшү нәтиҗәсендә килеп чыга. Чынлыкта исә, болытлар ясалуда ике фактор да катнаша. Һава температурасы төшүнең сәбәбе, беренчедән, һава массасы күтәрелүгә, ягъни аның күтәрелә торган хәрәкәтенә һәм, икенчедән, һава массасы адвекциясенә – аның горизонталь юнәлештә хәрәкәт итүенә бәйле. Шунлыктан җылы һава салкын җир өстендә барлыкка килергә мөмкин. Һава температурасы төшү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган болытларны өйрәну белән чикләнеп калырбыз. Билгеле, әлеге процесс томан барлыкка килүдән бик аерыла, чөнки томан өскә күтәрелми дә диярлек, ул турыдан-туры җир өстендә кала. Һаваны өскә күтәрелергә нәрсә мәҗбүр итә соң? Һава массалары күтәрелүнең дүрт сәбәбен искәртеп китик. Беренче сәбәп – атмосфера һавасының конвекциясе. Эссе көнне кояш нурлары җир өстен көчле итеп җылыталар, җир өсте әлеге җылыны һава массаларына бирә, һәм алар өскә күтәрелә башлый. Өем һәм өем-яңгыр болытлар күпчелек шулай барлыкка килә. Һава массасы өскә күтәрелүдән болытлар барлыкка килү процессы башлана. Һаваның күтәрелүенә карап, аның киңлеге арта барачак. Әлеге киңәюне адиабат киңәю дип атап була, чөнки һава чагыштырмача тиз күтәрелә, шуның өчен тирә-юньдәге киңлекләр һәм әлеге һава арасындагы җылылык алмашу төгәлләнеп өлгерми. Адиабат киңәю вакытында һава җылылыкны читтән алмый, ягъни ул эшне үз эчке энергиясе ярдәмендә башкара һәм аннан соң суына. Шулай итеп, өскә күтәрелгән һава суына барачак. Һаваның башлангыч температурасы андагы парның тыгызлыгына туры килгәнче түбәнәя башлагач, әлеге парның конденсацияләнү мөмкинчелеге туа. Атмосферада конденсация үзәкләре булуга карап, әлеге процесс та башлана. Конденсация башланган биеклек (H) барлыкка килә торган болытның аскы чиген билгели. Бу конденсация биеклеге дип атала. Метеорология фәнендә биеклекне (H) билгеләгәндә Феррельның формуласын кулланалар: H = 120(Tₒ-Tᵨ); H метрларда үлчәнә. Астан менгән һава конденсация биеклеген үтеп чыга, һәм әлеге биеклек тагын да өскә күтәрелә – болыт биеклеген арттыра башлый. Һава, суынып, күтәрелүдән туктагач, болытның вертикаль үсеше дә тукталачак. Шулай итеп, болытларның төгәл булмаган чикләре барлыкка килә. Моны ирекле конвекция биеклеге диләр. Һава массасының күтәрелүенә икенче сәбәп булып җирнең рельефы тора. Җир өстеннән үткәндә җил үз юлында таулар яки башка калкулыклар очратырга мөмкин. Аларны узган вакытта һава массасы өскә күтәрелергә мәҗбүр була. Бу очракта барлыкка килгән болытларны орографик болытлар дип атыйлар. Билгеле: әлеге болытлар төп биеклеккә күтәрелми; бу очракта катлы-катлы болытар барлыкка килә. Һава массасы күтәрелүгә өченче сәбәп булып җылы һәм салкын атмосфера фронтлары барлыкка килү тора. Болытлар бигрәк тә җылы фронт өстендә барлыкка килә (җылы һава массасы салкын массага юнәлгәндә, ул аның өске ягыннан шуып барырга мәҗбүр була). Фронт өсте бик сөзәк – аның горизонталь якка авышкан почмакның тангенсы нибары 0,005-0,01не тәшкил итә. Шуның өчен күтәрелгән җылы һава аның горизонталь хәрәкәтеннән бик аерылмый; нәтиҗәдә, салкын якта барлыкка килә торган болыт биеклеккә начар үсә, әмма горизонталь озынлыгы шактый киңәя. Мондый болытларны өскә күтәрелә торган болытлар дип атыйлар. Аскы һәм уртанчы катламнарда бу — катлам-яңгыр, ә өске катламда – катлы-катлы болытлар (аңлашыла ки, өске катлам болытлары атмосфера фронты линиясенең теге ягында барлыкка килә). Өскә күтәрелүче болытларның горизонталь озынлыгы йөзләгән километрларда мөмкин. Болытлар, шулай ук, салкын фронт өстендә дә барлыкка килә ала: салкын һава массасы җылы һавага юнәлгәндә, ул аны өскә күтәрә. Бу очракта өем болытлар да барлыкка килергә мөмкин. Һава массасы күтәрелүгә дүртенче сәбәп булып давыллар тора. Җир өстендә йөргәндә, һава массасы өермәнең уртасына бөтерелеп кереп китә. Анда җыела-җыела, масса басым төшүгә китерә һәм өскә күтәрелә. Һаваның интенсив рәвештә өскә күтәрелүе (тропосферага чаклы) болыт барлыкка китерә (давылдан болытлар барлыкка килә). Алар катлам-яңгыр, катлы-катлы, өем болытлар булырга мөмкин. Мондый болытларның барысыннан да явым-төшемнәр көтелә. Лев Тарасов «Наука и жизнь» журналыннан Алия Ваншина тәрҗемәсе
<urn:uuid:30825f81-07f7-4f08-8886-5da2a4d618d3>
CC-MAIN-2022-40
http://giylem.tatar/archives/2436
2022-10-01T11:18:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335609.53/warc/CC-MAIN-20221001101652-20221001131652-00588.warc.gz
tat
0.999936
Cyrl
32
{"tat_Cyrl_score": 0.9999356269836426}
giylem.tatar
Беркөнне социаль челтәрдә барлык мәктәп чатларын гизгән хәбәр миңа да килеп иреште. Бик тиз таралды ул. Сәгате – минуты белән. Ә нинди шау-шу, ыгы-зыгы тудырды. Анда Кремль сайтына (!) сылтама куелган һәм мондый сүзләр бар иде: "Родители всех школьников Татарстана должны знать — появилась реальная возможность изучать татарский язык в школах и детских садах добровольно или не изучать его совсем. Для этого нужно всего лишь написать заявление в свободной форме на имя директора школы или заведующей детским садом и зарегистрировать его у секретаря. Исполняя распоряжение президента России Путина В. В., они обязаны будут освободить вашего ребенка от обязательного изучения татарского языка". Бүген килеп ирешелгән мәгълүматларга һәм матбугаттагы чыгышларга караганда, күп кенә әти-әниләр шулай эшләде һәм эшли дә. Дөрес, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да әлеге чакыруга үз рәсми җавабын бирде. Кыскача әйткәндә, ул татар телен укыту конституцияләргә һәм кануннарга туры килә диде. Социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар канунсыз дип таныды. Министрлык татар теленә өйрәтү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерергә вәгъдә бирде. Шул ук вакытта без бүген барыбыз да актив куллана торган социаль челтәрләрдә татар телен яклау флешмоблары башланды. Бу көннәрдә инстаграм лентасында иң популяр рәсем – "Әлифба" китабы тышлыгындагы авызы изолента белән томаланган малай. #татартеленсаклыйк хэштегы шактый киң тарала башлады. Аның белән бергә төрле кешеләрнең мәктәпләрдә татар телен укытуның әһәмиятен чагылдырган язмалары пәйда була. Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки ВКонтакте социаль челтәрендә "Комитет русскоязычных родителей Татарии" дигән төркем оешкан иде. Ул: "За русский язык по российским стандартам обучения" дигән шигарь белән эшли. Аңа каршы шулай "ВКонтакте"да "Татар ата-аналары / Татароязычные родители" дигән төркем эшли башлады. Татар яшьләре форумы чыгарган мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелә. Форум татар телен өйрәнүне кирәкле дип, урыс телле ата-аналарны консенсуска чакыра. "Татар телен саклыйк!" Без күпме еллар әлеге шигарь белән яшәдек. Әмма аның бүгенге көннән дә актуальрәк яңгыраганы юк иде әле. Моңарчы, гомумән, без нәрсә сөйләгәнебезне һәм нәрсәгә өндәгәнебезне белмәгәнбез булып чыга. Соңгы арада булып яткан хәлләр тетрәндерә дә, моның шулай булырга тиешлеге, үзебез төзегән иллюзиянең кайчан да булса җимереләчәге көн кебек ачык иде. Мәктәп тирәсендә йөргән коллега-журналистлар өчен мондый ситуация яхшы таныштыр дип уйлыйм: ишек өстенә татар гимназиясе (мәктәбе) дип язып куелса да, анда барлык фәннәр дә русча укытыла. Анда татарча бер-ике авыз сүз әйткән баланы табып сөйләтү зур бәхет булып санала. Әлбәттә, эчтән бу бит болай булырга тиеш түгел дип әрнисең, ләкин мондый мәктәпләрне адым саен очрату, шундый хәлләргә килеп эләгү, үзебез корган ялган безнең өчен гадәти бер күренешкә әйләнә һәм без моңа бик тиз күнегәбез. Даруга күнеккән сыман. Дөрес, медицинада "матур ялган" дигән төшенчә бар. Кешене психологик яктан сындырмас өчен, күңелен төшермәскә дип аннан дөресен яшерәләр. Ләкин мәгарифтә "матур ялган" була алмый. Без үзебезнең киләчәгебезне тәрбиялибез. Алар алган тәрбия нигезе ныклы булырга тиеш. Бүгенге хәлгә килеп җитүдә безнең дә гаеп бар һәм моны, һичшиксез, танырга кирәк! Чирек гасырдан артык татар теле дәүләт теле булган Татарстанда бер генә дә юньле рәтле татар теле дәреслеге, чынлап торып татарча сөйләшергә өйрәтә алырлык, эффектив методика түрәләр бусагасын узып мәктәпләргә барып җитмәде. Монда да татарның "әшнәлеге", хөсетлеге, көнчелеге кабынды. Иң аянычлысы да шул. …Әлеге ситуация белән бәйле мәктәптә инглиз телен ничек яратмавым исемә төшә. Күп укытучыларны алмаштырырга туры килде ул чакта. Үземә шунда барысы да укытучыдан һәм ул сайлаган методикадан тора икән дигән нәтиҗә ясадым. Без мәктәпне тәмамлаганга нибары 5 ел үтте. Ә мин хәзерге укучыларга зур көнләшү белән карыйм. Аларның күбесе татар телен белмәсә дә, инглиз телендә аралаша ала. Без укыганда да инглиз теле грамматикасын өйрәнүдән ары уза алмадык. Бүген татар теле дәресләрен дә шул ук хәл күзәтелә. Татар теле дәреслеге авторларының да күпчелеге университет галимнәре. Аларның күбесенең мәктәптә укыту стажы иң күбе 10 ел белән чикләнә. Мин аларны белемсез булуда гаепләмим, ләкин татар теле дәреслекләре бүгенге көн таләбенә туры килергә тиеш. Ә авторларыбыз татар теле дәресләрендә нинди хәлләр булып ятканын, аңа карата укучыларның карашын, мөнәсәбәтен белмиләр. … Үзем белән бәйле тагын бер ситуация. Татар сыйныфында физика дәресе. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган яңа гына чыккан дәреслек белән укыйбыз. Ләкин берни аңламыйбыз. Үзе татарча да язылган кебек… Эксперимент өчен шул ук дәреслекнең совет чорындагы татарчага тәрҗемә ителгән варианты белән чагыштырып карарга булдык. Һәм ни гаҗәп, барысы да гади, аңлаешлы! Ниндидер могҗиза, билләһи! Ләкин сере гади булып чыкты. Хәзерге дәреслекләрне физиканы белмәгән филологлар тәрҗемә иткән, ә элеккегесен мәктәптәге физика укытучылары һәм аерма җир белән күк арасы… Мин, һичшиксез, татар теле ихтияри булып калуга каршы. Чөнки татар теле дәресләрендә булган балалар анда иркен аралаша алмасалар да нидер аңларга өйрәнеп чыга, бала хәтеренә ниндидер сүләр барыбер сеңеп кала ул. Шуңа күрә татар теле дәресләрен бөтенләй үк файдасыз дип әйтү ярамас. Җитәкчебез еш кына профессор Шмидтның бер җыелешта сөйләгән: "Должен знать язык того народа, хлеб которого ты едишь" дигән сүзләрен искә ала. Минем өчен әлеге килеп туган хәлдә, рус профессорының кайчандыр аңа карата татарча доклад сөйләгәндә русчага күчәргә өндәүгә әйтелгән әлеге сүзләре какшамас принцип булып тора.
<urn:uuid:a7c2c3ce-6f3f-478d-b0fd-53cfa45d3359>
CC-MAIN-2021-17
https://darelfonyn.kpfu.ru/tatartelensaklyjk/
2021-04-11T03:08:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038060927.2/warc/CC-MAIN-20210411030031-20210411060031-00354.warc.gz
tat
0.999975
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9999750852584839}
darelfonyn.kpfu.ru
Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла. Этләр, ташбакалар, кошлар һәм балыклар кеше белән бер тирәлектә яши һәм бер үк дөньяны күрә. Ләкин алар безнең өчен гадәти булган мохитне үзләренчә кабул итә. Ничек итеп? Җавап «Вокруг света» журналыннан тәрҗемә ителгән мәкаләбездә. Кеше Монысы — сәламәт кеше күрә торган объект. Хәзер без аны башка җан ияләре күрә ала торган сурәт белән чагыштырырбыз. Эт Этләр кызыл … Тулысынча
<urn:uuid:59c53b62-d3b5-447b-8fc3-942afe677377>
CC-MAIN-2021-21
https://giylem.tatar/archives/tag/%D0%BA%D2%AF%D0%B7-%D0%BA%D2%AF%D1%80%D0%B5%D0%BC%D0%B5
2021-05-06T11:54:14Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988753.97/warc/CC-MAIN-20210506114045-20210506144045-00279.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 1.0000054836273193}
giylem.tatar
Мәктәпне тәмамлауга һәм чыгарылыш имтиханнарына ике ай ярым вакыт калды. Укучыларда киеренкелекне бетерү өчен, бөтен ил буенча «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе узды. Казанның 183-нче номерлы гимназиясендә теләгән кеше имтихан биреп карады. Мондый акция инде бишенче ел үткәрелә. Илдар СӘЯХОВ, имтиханда әти буларак катнаша: Без инде монда үзебезнең балаларыбызга ярдәмче булырга тырышабыз. Һәр гаиләдәге әти-әни моның белән кызыксына. Шуңа күрә бу имтиханнарның үткәрелү, оештыру тәртибе бигрәк тә кызыксындыра безне, чөнки бер яктан, инде предметка әзерлек өлеше белән мәктәптә укытучылар шөгыльләнәләр. Бала 11 ел буе мәктәптә укый. Ләкин нәкъ менә имтиханның үзе, аның үткәрелү тәртибе белән бала шул 11 нче класста гына катнаша. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ата-аналар белән бергә парта артына җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре дә утырды. Алар арасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да бар иде. Быел республикада рус телен 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Имтихан ике көндә — 3 һәм 4 июньдә бирелә. Бу катгый антиковид чараларын үтәү өчен кирәк. Гүзәл ДӘҮЛӘТҖӘНОВА, имтиханда әни буларак катнаша: Мин әни буларак килдем, чөнки улым 11 нче сыйныфны тәмамлый. Башта 10 минут чамасы дулкынлану хисе кичердем. Аннары үземне кулга алдым, ничектер язып чыктым. Менә үземне бүтән ракурста күрдем, укучы буларак. Әллә ничә еллар элек яшь вакытка кайткан кебек булды. Үзем имтихан биргән дулкынлануларны тоярга туры килде. Болай әйткәндә имтихан бик авыр түгел. БДИда кайбер чикләүләр гамәлдә. Шуңа күрә акциядә катнашучыларның барысыннан да сумкаларын беренче катта аерым кабинетта калдыруларын сораганнар. Лилия ГАБДУЛЛИНА , җиңел атлетика буенча Европа чемпионы: Бүген ата-аналар арасында бик күп бәхәсләр йөри, чөнки күп кенә ата-аналар БДИ кирәк түгел дип зарлана. Мондый акция нәкъ менә ата-аналарга имтиханның куркынычы юк икәнен аңласын өчен үткәрелә. Рус теле фәненнән тестта барлыгы 26 бирем һәм инша бирелгән. Ата-аналарга 2 тест күнегүләре һәм иншалар рәвешендә кыскартылган имтихан программасы тәкъдим ителде. Аларны үтәү өчен катнашучыларга 50 минут вакыт бирелде. Зилә ВӘЛИЕВА, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе: Бик нык дулкынланмаска кирәк. Бу дәрестә инде син үзең сөйлисең, укытучы лекциясен генә тыңлау түгел. Син үзеңне күрсәтәсең. Хәзерге заманада үзеңнең белемеңне тулаем күрсәтү, бер яктан ул бик заманча, икенче яктан бик кирәкле. Әлеге чараның максаты-мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга БДИ тапшыруга әзерлекнең ничек узуын һәм әлеге системаның ничек оештырылуын күрсәтү. Катнашучылар шулай ук Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, имтихан үткәрү өчен нинди шартлар тудырылганын күрә: температураны үлчәү, битлек кию, санитайзерлар, аудиторияләрне җилләтү һәм башка пунктлар. Илсур ҺАДИУЛЛИН, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры: Моннан 40 ел элек булган хисләр кичердем, чөнки мәктәпне тәмамлаганга инде 40 ел була торгандыр. Без билетлар аша тапшырган идек, аңа бит әзерләнеп барасың, белеп барасың. Анда 35-40 билет, һәр билетта 3 сорау. Ә монда, әлбәттә, тагын да катлаулырак чөнки сиңа бирелгән биремне беренче күрәсең. Күргәч уйларга да кирәк, вакыт та тар. Әлбәттә монда тиз арада эшли торган кыскартылган вариант булды. Әгәр укысаң, балалар бит әле яшь, башлары да яхшы, хәтерләре дә әйбәт, күзләре дә яхшы күрә, аларга язарга артык авыр түгелдер дип уйлыйм. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы куелган баллар белән килешми икән, ул апелляциягә бирергә мөмкин. Аз гына аерма булганда, аларны бәяләгәндә мәсьәлә укучы файдасына хәл ителә. Экспертлар чыгарган баллар шактый аерылып торса, өченче тикшерү билгеләнә. Шул ук вакытта, апелляциядән соң, чыгарылыш сыйныф укучысы балларны арттырып кына калмыйча, киресенчә, аларны югалтырга да мөмкин. Шуңа күрә протест биргәнче яхшылап уйларга киңәш ителә. Марсилә ИСКӘНДӘРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.
<urn:uuid:6b1aa481-24a7-4289-a941-5dddd67012eb>
CC-MAIN-2022-27
https://darelfonyn.kpfu.ru/ata-analar-bdi-tapshyryp-karady/
2022-07-07T04:22:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104683683.99/warc/CC-MAIN-20220707033101-20220707063101-00471.warc.gz
tat
0.999996
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999961853027344}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. "Татармультфильм" оештырган ике конкурс та әлеге проект кысаларында узды. "Мәдәни флешмоб" һәм "Файда белән узган каникул" конкурсларында катнашып җиңү яулаган Бөгелмә, Әлки, Чистай, Саба балалары Казанга лаеклы бүләкләрен алырга килде. Мәгълүм булганча, әлеге бәйгеләрдә Татарстаннан 250 дән артык мәктәп баласы катнашырга теләк белдергән иде. " Укучының мәдәни көндәлеге" проекты ай саен ике конкурс үткәрә. Бер ел эчендә барлыгы 12 республикакүләм конкурс уздырылды, аларда 2 меңнән артык мәктәп баласы катнашты. "Мәдәни флешмоб" конкурсы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Конкурста катнашучылар видеоязмалар җибәрде. Әлеге видеоязмаларда балалар Тукай әсәрләрен үзләре башкара. Шулай ук бөек шагыйрь иҗатына багышлап язылган шигырьләрен җибәрделәр, – ди "Татармультфильм"ның директоры Азат Ганиев. "Файда белән узган каникул" конкурсында Байлар Сабасыннан 1 сыйныф укучысы Зилә Гыйззәтуллина җиңү яулады. Ул язгы каникулның ничек узганы турында инша язган. - " Укучының мәдәни көндәлеге" проекты гаҗәеп нәрсә булды ул. Балаларыбыз – ике кызым Азалия белән Зилә – көндәлекне җиренә җиткереп тутырып бардылар. Ә инде конкурс оештырылганын белгәч тә, катнашабыз-катнашабыз, дип теләк белдерделәр. Ел дәвамында без бармаган бер генә Казан музее калмагандыр, барысында да йөреп чыктык. Шимбә, ял көннәре балалар белән шулай уза торган булды. Шикләнебрәк сәяхәт итә башласак та, соңрак үзебезгә, хаытным Энҗегә дә ошап китте. Тарихыбыз, гомумән мәдәният-сәнгать турында биниһая мәгълүмат тупладык. Белгән саен күбрәк беләсе килә икән бит. "Укучының мәдәни көндәлеге"нең файдасы сабыйларга гына түгел, өлкәннәргә тиде. "Татармультфильм" оештырган башка проектларда да катнашырга исәбебез бар, – ди Байлар Сабасыннан килгән Илнар Гыйззәтуллин. Аның кызы Зилә "Татармультфильм" студиясе директоры Азат Ганиев кулыннан смартфон, әдәби-анимацион басмалар җыелмасы, диплом алды. Исегезгә төшерәбез: " Укучының мәдәни көндәлеге" проекты Татарстан Республикасы Президенты химаясендә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгәриф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка 160 000 артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша. Проектның www.культурныйдневник.рф порталында 41 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Елдан-елга проект аудиториясе киңәя бара, дип сөйләде "Татармультфильм"студиясенең генераль директоры урынбасары Анна Белоброва. Аның сүзләренә караганда, әлеге проект буыннарны берләштерә, мәдәнияткә омтылышны үстерә, чын-чынлап халык проектына әверелә бара.
<urn:uuid:5de1352b-e39a-4032-8399-c3118b9944fe>
CC-MAIN-2020-16
http://belem.ru/node/6559
2020-03-29T11:27:29Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585370494331.42/warc/CC-MAIN-20200329105248-20200329135248-00146.warc.gz
tat
0.999974
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999744892120361}
belem.ru
Венециядәге ятимнәр йорты Chiesa della Pietà (ингл.) чиркәве буенда балаларны калдыру урыны дип билгеләнгән "Руота" ("кепчәк") буендагы язу. Язуда Рим папасы Павел III (ингл.) исеменнән 1548 елның 12 ноябрь көнендә ясалган игълан баланы үстерергә мөмкинчелеге булган кешенең баланы калдыру юлын сайласа аны чиркәүгә кертмәү белән яный, һәм бу җәза бала үстерүе өчен барлык чыгымнарның каплаганыннан гына бетүен белдерә. Ятим калган кеше балаларының яшәүләре, шәхес буларак үсүләре һәм укулары өчен оештырылган уку-укыту оешмасына ятимнәр йорты диелә. Табигый ата-аналар, һәм кайвакыт әби-бабайлар канун нигезендә балаларны үстерү өчен җаваплы булса, балаларны үстерү җаваплылыгын үзләренә алырга теләгән туганнар табылмаганда, балалар дәүләт әманәте булып кала. Ятимнәр йортлары шундый балаларны карау, урнаштыру һәм укыту өчен бер чара булып тора.
<urn:uuid:3e77fd32-8c5e-488c-ae31-262da4f46a23>
CC-MAIN-2013-20
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%BD%D3%99%D1%80_%D0%B9%D0%BE%D1%80%D1%82%D1%8B
2013-05-22T17:05:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2013-20/segments/1368702019913/warc/CC-MAIN-20130516110019-00003-ip-10-60-113-184.ec2.internal.warc.gz
tat
1.000006
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 1.0000064373016357}
tt.wikipedia.org
Татарстан тарихы Эчтәлек Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Б.э.к. VIII-III гасырларда (тимер дәвере) Ананьино культурасы барлыкка килгән, аңа кергән кабиләләр бөтен Идел-Чулман төбәген биләгән. Б.э.к. I меңеллыкның урталарында бу төбәкнең көнбатыш өлешенә Городец культурасы кабиләләре килеп төпләнгән. Чулманның түбән агымында табылган Пьянобор культурасы истәлекләре яңа эра башына туры килә. Халыкларның олуг күченеше дәверендә Урта Иделнең көнчыгыш төбәгенә Себер ягыннан төрки-угыр кабиләләре үтеп керә һәм алар Чулман буйларыннан "Пьянобор" культурасы кабиләләрен кысрыклап чыгара. IV йөздән башлап Идел-Чулман буйларының күп өлешен утрак тормышлы Имәнкискә культурасы кабиләләре били, Пьянобор культурасы кабиләләре төбәкнең төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлешендә генә кала. Идел буе Болгары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] IX-X йөзләрдә Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт – Идел буе Болгар дәүләтен төзиләр. Анда игенчелек, һөнәрчелек (ш.и. металл эретү, кою), сәүдә итү, шәһәрләр төзү нык үсеш ала. Хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек төп урынны алып тора. Төбәк крәстияннәре үз җир-милекләренең ирекле хуҗалары була. 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, халыкның рухи тормышы Шәрек мәдәнияте йогынтысында үсә. Идел буе Болгар дәүләтенең югары җитештерүчән матди һәм рухи үсеше Идел белән Урал төбәкләре халыкларының көнкүрешенә һәм тормышына йогынты ясый. Хәзәр каһанлыгы һәм Кыпчак конфедерациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] VII гасыр азагында-VIII гасыр башында барлыкка килгәннән бирле, 969 елга кадәр Идел буе Болгары Хәзәр каһанлыгы көче белән урнаштырылган Pax Chazarica (рус.) тынычлыгыннан файдаланып чәчәк атып яши бирә. Уртак тел табуга, Хәзәр каһанлыгындагы күпмилләтле халкының аралашуында кулланылган хәзәр теле борынгы болгар теле белән якын булуы да тәэсир иткәндер. X гасырның икенче яртысында Кимәк каһанлыгыннан килеп чыккан кыпчак кәбиләләре 11-12 гасырлар дәвамында Дәшт-ы-Кыпчак исемле далаларда хәл иткеч көч булып тора, кыпчак телләрендә сөйләшәләр. Бу арада Идел буе Болгарында яшәүче болгар халкы борынгы бабаларыннан килгән огур төркеменә керүче борынгы болгар теле урынына кендәлек эшләрендә күбрәк кыпчак төркеменә керүче болгар-кыпчак телен куллана башлыйлар. Алтын Урда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1236-1237. елларда Идел буе Болгар дәүләтен Батый хан гаскәрләре яулап алганнан соң, бу җирләр Алтын Урда карамагына керә. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе - татар халкының формалашуына китерә. Казан ханлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] XV. йөзнең беренче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оеша, халкы Идел буе Болгары һәм Алтын Урда дәүләтләренең милли-мәдәни һәм иҗтимагый-иктисадый гадәтләрен дәвам иттерә. Казан ханлыгы дәверендә Идел-Урал татарларының милләт булып формалашуы төгәлләнә. Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасында Идел-Урал төбәгендә һәм сәүдә юлларында хәкимлек итү өчен туктаусыз көрәш бара һәм ул Казан ханлыгының яулап алынуы, җирләренең Рус дәүләтенә буйсындырылуы белән тәмамлана. «Казан патшалыгы» һәм Казан губернасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Төбәк белән идарә итү эше Мәскәүдә оешкан Казан сарай идарәхәнәсенә тапшырыла. 1555. елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты - Идел-Урал буе халыкларын чукындыру. Чиркәү, монастырьлар төзү башлана. Мондагы җирләргә күпләп Урыслар күчерелә, бу исә җирле халыкның милли төзелеше үзгәрүенә җитди йогынты ясый (к. Колониялаштыру). Татар халкы Казаннан, зур елга һәм олы юл буйларына урнашкан авыллардан куыла. 16-17 йөзләрдә Татар халкының байтак өлеше яңа җирләргә - Чулман һәм Урал буе төбәкләренә күченеп утыра. Бу исә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә итү кебек хуҗалык алып бару традицыларында өзеклекләр тудыра. Казан ханлыгындагы тарханлык һәм сөюргаллык урынына дәүләт, чиркәү-монастырь, патша сарае идарәсендәге эре җир биләүчелек формалары барлыкка килә. Төбәкнең төп халкы ясаклыларга әверелә. Татар аксөякләре йомышлылар (к. Йомышлы татарлар) катлавына кертелә, бер өлеше үзләренең элеккеге өстенлекләрен саклап калу өчен православиене кабул итә. Җирләрнең тартып алынуы, мәҗбүри хезмәтнең, дини изүнең көчәя баруы Татар халкының иҗтимагый-икътисади һәм мәдәни үсешендә каршылыклар тудыра, бу исә фетнәләр китереп чыгара (к. Җангали хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1670-1671), Батырша хәрәкәте (1755-1756), Крәстияннәр кузгалышы (1773-1775)). Нәтиҗәдә патша хакимияты сәяси ташламалар ясарга мәҗбүр була. 1708 елда Казан губернасы төзелә. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре керә. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан Рәсәйдә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе була. Губернада мануфактур, вак һөнәрчелек нык үсеш ала, шулар җирлегендә 19 йөзнең 1 яртысында күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм кою һ.б. эре сәнәгать пр-тиеләре оеша. Шәрек илләре белән сәүдә итүне үз кулларына алган Татар сәүдәгәрләре катлавы, Татар эшкуарлары сыйныфы тернәкләнеп китә. XIX йөз ахырларына Татар халкының милләт буларак формалашуы тәмамлана, милли буржуазия сыйныфы ныгып җитә. 1905-1907 еллар рев-циясе Татар халкының милли мәдәниятен һәм үзаңын үстерүгә, милли хокукый тигезлек, демократик ирек хәрәкәтенә көчле этәргеч бирә. Әлеге таләпләр беренче гомүммөселман сәяси фиркәсе - "Иттифак әл-мөслимин" програмына нигез итеп алына. Милли вакытлы матбугат басмалары ("Йолдыз", "Вакыт", "Азат", "Азат халык", "Ырек", "Таң йолдызы", "Нур", "Фикер", "Урал", "Казан мөхбире", "Әлгасрелҗәдид", "Шура", "Аң", "Мәктәп" һ.б. газет-журналлар), Татар профессионәл театеры (к. "Сәйяр") барлыкка килә. Идел-Урал штаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1917 елгы Февраль һәм Октябрь Инкыйлаблары вакытында татар халкының милли азатлык хәрәкәте аеруча нык җанлана: милли парламент - Милләт Мәҗлесе җыела. Милли Идарә, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. үзидәрә органнары барлыкка килә. Идел-Урал Штатын төзүгә омтылыш ясала. Үзәк хакимиятнең каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә ул ният гамәлгә ашмый кала — Болак арты республикасы. Татарстан АССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татар-Башкорт Совет Социалистик Републигын төзү проекты игълан ителә, әмма ул проект гамәлгә ашмый. Шулай булса да Татар халкының үз дәүләтчелеген торгызуга беренче адым ясала: 1920 елның 27 майда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куела. Әмма 1920 елларның 2. яртысыннан Совет хөкүмәтенең Урыс булмаган милләтләргә карашы җитди үзгәрә: милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлеген чикләү сәясәте өстенлек ала, бу исә аларның телләрен һәм милли мәдәниятләрен үстерүгә зур зыйан китерә. Әлифбаның ике мәртәбә алыштырылуы, 1930-1950 елларда Татарстанның үзендә һәм републиктан тыш төбәкләрдә Татар вакытлы матбугатының, милли мәдәният учаклары, театерлар, уку йортларының бер-бер артлы ябылуы, мәктәпләрнең Урыс телендә генә укытуга күчерелүе милли мәдәниятнең үсешен нык тоткарлый. Татарстан Республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - - Шулай ук кара: Татарстан сәясәте. - 1991 елның 26 декабрь — ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.[1] - 1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корылган.[2]. - 1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасы күләмендә уздырылган Референдумда Татарстанның дәүләт телләре билгеләнә. - 1992 елның 30 ноябрь — Татарстан Конституциясе кабул ителә, Татарстан суверен дәүләт буларак игълан ителгән.[3] - 1993 елның 12 декабрь — Бөтенрусия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә (аеруча Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең радикаль канаты — Иттифак фиркасе), халыкның зур өлеше тавыш бирү пунктларына килми. Үз тавышын биргән халыкның күпчелеге (74,84 %) Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә.[4][5]
<urn:uuid:39a4da23-69a8-41d2-bcd9-06e39af3b99d>
CC-MAIN-2016-18
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD_%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%85%D1%8B
2016-05-02T03:40:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-18/segments/1461860122420.60/warc/CC-MAIN-20160428161522-00065-ip-10-239-7-51.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999976
Cyrl
40
{"tat_Cyrl_score": 0.9999760389328003}
tt.wikipedia.org
Мартинс Дукурс |Мартинс Дукурс| |Туган телдә исем||лтш. Martins Dukurs| |Туган||31 март 1984 (39 яшь)| Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, ССРБ |Ватандашлыгы||Латвия| |Әлма-матер||Латвия университеты[d]| |Һөнәре||эскилитанис| |Ата-ана| |Кардәшләр||Дукурс, Томасс[d]| |Спорт такымы әгъзасы||Латвия на зимних Олимпийских играх 2018[d]| Мартинс Дукурс (лтш. Martins Dukurs; 1984 елның 31 марты, Рига) — Латвия скелетончысы, Олимпия уеннарының ике тапкыр көмеш призёры (2010 һәм 2014), алты тапкыр дөнья чемпионы, 11 тапкыр Европа чемпионы. Ун тапкыр Дөнья кубогы иясе (барлык кышкы спорт төрләрендә Дөнья кубогының гомуми зачётында җиңүләр саны буенча рекорд). Өч йолдыз ордены кавалеры[1]. Латвиядә алты тапкыр иң яхшы ел спортчысы дип таныла (2010, 2011, 2013—2015, 2019). Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Скелетон белән 1998 елдан бирле шөгыльләнә,14 яшьтән Сигулдада яши. Мартинсның өлкән абыйсы Томас Дукурс шулай ук скелетон белән профессиональ шөгыльләнә. Аларның тренеры — әтиләре Дайнис Дукурс, Сигулдадагы санно-бобслей трассасының элеккеге директоры. Ванкувердагы Олимпия уеннарын ачу тантанасында Латвия җыелма командасының байрак йөртүчесе була[2]. 2006 елда Туринда Мартинс 7 нче урынны ала. Ванкувердагы Олимпия уеннарында Мартинс, канадалы Джон Монтгомерины 0,18 секундка узып, өч узыштан соң алда бара, әмма соңгы узышта Монтгомери Дукурсны 0,25 секундка узып китә һәм алтын медаль яулый ала. Томасс Дукурс 4 нче урынны ала. Мартинс Дукурсның көмеш медале Латвиянең кышкы Олимпия уеннарында өченче бүләге була, 2006 елда бер урынлы чанада Мартиньш Рубенисның бронза медале һәм 2010 елда ике урынлы чанада бертуган Шицсларның көмеш медаленнән соң. 2014 елда Сочида янәдән төп фаворитларның берсе булып саналган. Алтын өчен көрәш Мартинс Дукурс һәм россияле Александр Третьяков арасында бара. Алар 4 узышның һәрберсендә ике иң яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Третьяков аларның өчесен ота, Дукурс өченчесендә генә иң яхшысы була. 4 узыш суммасы буенча Дукурс Третьяковка 0,81 секунд оттыра, бакыр медаль иясе Мэттью Антуан Мартинска ике секундтан артык оттыра. Шулай итеп, Ванкуверда да, Сочида да Мартинс алтын өчен көрәштә трасса хуҗаларына оттыра. Томас Дукурс янә дүртенче була. 2016 елның февралендә Санкт-Морицта узган Европа чемпионатында бертуган Дукурслар сирәк казанышка ирешәләр — алар ике узыш суммасы буенча бер үк нәтиҗә күрсәтәләр (2:18,33) һәм алтын медальне бүлешәләр. Шул ук вакытта беренче узышта Мартинс Томасны 0,01 секундка җиңә, ә икенчесендә Томас бу аерманы оттыра. Карьерасы дәвамында өч тапкыр Дөнья кубогының берсеннән башка барлык этапларын да ота: 2011/12 сезонында 8 этаптан 7не ота, 2012/13 сезонында 9 этаптан 8не ота, 2015/16 сезонында янә 8 этаптан 7не ота. 2016/17 сезонында Дөнья кубогын рәттән сигезенче тапкыр ота (8 этап өчен дүрт җиңү). 2009/20 сезонында ике еллык паузадан соң, 8 этап эчендә өч тапкыр беренче урынны һәм өч тапкыр икенче урынны яулап, янәдән Дөнья кубогына ия була. 2020 елгы дөнья чемпионатында Альтенбергта өч немец спортчысына оттырып, дүртенче урын ала. 2020/21 сезон башында Дөнья кубогының рәттән 4 этабында җиңү яулый, ә аннары ике тапкыр икенче урын ала. Нәтиҗәдә, карьерасында 10 нчы тапкыр Дөнья кубогының гомуми зачётын ота. Альтенбергта 2021 елгы дөнья чемпионатында уңышсызлыкка дучар була, бары 16 нчы урынны гына ала, бер генә узышта да Мартинс иң яхшы унлык арасына керә алмый. 11 ел рәттән Европа чемпионатында рәттән җиңеп бара (абсолют рекорд). 2021 елда Винтербургта узган Европа чемпионатында беренче тапкыр көмеш медаль яулый. Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Ике тапкыр Олимпия уеннарының көмеш призёры (2010 һәм 2014). - Алты тапкыр дөнья чемпионы (2011, 2012, 2015, 2016, 2017, 2019). - 11 тапкыр Европа чемпионы (2010—2020). - 10 тапкыр Зур бәллүр глобус иясе (абсолют рекорд). - 8 ел рәттән Дөнья кубогының гомуми зачётында җиңүче (абсолют рекорд). - Дөнья кубогы этапларында 58 шәхси җиңү яулый. - 6 тапкыр Латвиядә елның иң яхшы спортчысы (2010, 2011, 2013—2015, 2019). - V дәрәҗә Өч йолдыз ордены кавалеры (2010). - III дәрәҗә Абруйлык Хачы кавалеры (2014). Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ Dukuram un brāļiem Šiciem piešķirts Triju Zvaigžņu ordenis 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(лтш.) - ↑ Andrejs Siliņš. Latvijas karognesējs Vankūverā - M. Dukurs. sportacentrs.com. әлеге чыганактан 2012-04-18 архивланды. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Мартинс Дукурс (алм.)(ингл.) — FIBT сайтындагы бит
<urn:uuid:b3a00222-f5dd-485d-8ea7-32dd7fc3a6d3>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D1%81_%D0%94%D1%83%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%81
2023-06-02T03:09:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224648245.63/warc/CC-MAIN-20230602003804-20230602033804-00465.warc.gz
tat
0.999627
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9996265172958374}
tt.wikipedia.org
Фосфорлы ашламалар Фосфорлы ашламалар — минераль ашламалар. Аларга гади суперфосфат, фосфор оны, перфосфат, преципитат, икеле суперфосфат һ.б. керә. Эчтәлек Үсемлекләр өчен файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Фосфор- үсемлекләр өчен бик кирәкле элемент. Ул аларның үсеш чорында, җимеш биргәндә мөһим роль уйный. Күзәнәк төше бүленүендә катнашучы аксымнар составына кереп, ул үсемлектә җимшән, суганча, тамыразыкларның формалашуына булыша, туклыклы матдәләрнең яфраклардан җимешләргә агышын көчәйтә, үсемлекнең салкынга һәм корыга чыдамлыгын арттыра, крахмал, майлар һәм шикәрне үсемлектә туплап, тәмен яхшыртуга сәбәпче була. Фосфорлы ашламалар кулланганда җимешләр дә тизрәк өлгерә. Фосфор җитешмәгәндә, яфракларның төсе тоныклана, алар кечерәяләр, тамырлар начар үсеш ала һәм уңыш та күпкә кимрәк җыеп алына. Фосфорлы ашлама төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Суперфосфат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Суперфосфат- суда чагыштырмача озак эри торган ашлама. Аны сатуга гади суперфосфат, гранулаланган гади суперфосфат, икеле гранулаланган гади суперфосфат рәвешендә чыгарырга мөмкиннәр. Суперфосфат туфракны әчеләндерми. Аларның составларында фосфор: |Гади суперфосфат||Гранулаланган гади суперфосфат||Икеле гранулаланган гади суперфосфат| |14% - 19,5%||20%||42%-46%| Фосфорит оны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Фосфорит оны- суда авыр эри торган карасу- соры порошок. Аның составында фосфор 19% тан алып 30% ка кадәр булырга мөмкин. Фосфорит оны гади рәвештә үсемлекләр тарафыннан авыр үзләштерелә, ләкин туфракның әчесе аны җиңел үзләштерелә торган халәткә китерә ала. Шуның өчен фосфорит онын әче туфракта кулланырга кирәк, селтеле һәм нейтраль тирәлектә ул файдасыз. Преципитат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Преципитат- 20%- 30% ка фосфордан торучы ашлама. Суда эреми, туфракта фосфорит онына караганда яхшырак үзләштерелә. Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Фосфорлы ашламалар гадәттә көз көне, туфрак эшкәрткәндә кулланыла. Куллану күләме туфракның үзенчәлекләренә бәйле була. Икеле гранулаланган суперфосфат гади гранулаланган суперфосфатка караганда ике тапкыр кимрәк кертелә. Тирес кергән бакчага фосфорлы ашламалар гади бакчадан шулай ук ике тапкыр азрак кирәк. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Зыятдинов Ф. С., Ямь һәм тәм, яки Яшелчә бакчасы, Казан: «Яз» нәшрияты, 2011 |Бу мәкалә авторлык хокукларын бозу очрагы була ала, әмма чыганак күрсәтелмәгәндә бу мәсьәлә ап-ачык билгеләнә алмый. |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:| |Бу мәкаләдә рәсемнәр юк.|
<urn:uuid:3e0af500-19b7-4e1a-94f4-aee9c8c44d95>
CC-MAIN-2019-51
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D0%BE%D1%81%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BB%D1%8B_%D0%B0%D1%88%D0%BB%D0%B0%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80
2019-12-08T07:59:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540507109.28/warc/CC-MAIN-20191208072107-20191208100107-00231.warc.gz
tat
0.999936
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999361038208008}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәр итүенчә, 2010 елда югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре һәм кабул итү имтиханнары исемлеге билгеләнде. Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко ассызыклавынча, бу абитуриентларга булачак һөнәрен иртәрәк сайларга, имтиханнарга яхшырак әзерләнергә ярдәм итәчәк. Кабул итү имтиханнарының яңа исемлеге югары белемнең яңа стандартларына туры китерелгән. 2009 ел белән чагыштырсак, үзгәрешләрләр булса да, алар күп түгел. Әйтик, югарф уку йортына укырга алыну этаплары 3тән 2гә калдырылды, уку йортларыны профилле булмаган предметлардан да минималь баллар киртәсен билгели алу мөмкинлеге бирелде, максатчан программа буенча укырга алынучылар саны 30дан 20 проценка киметелде һ.б. http://mon.gov.ru/dok/akt/5270/ сылтамасы буенча 2010 елда узачак Бердәм Дәүләт имтиханын уздыру тәртибе белән танышырга мөмкин. Беркетелгән файлда гражданнарны дәүләт аккредитациясенә ия югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларына кабул итү тәртибе һәм имтиханнар исемлеге белән таныша аласыз. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:2b0c4c1b-eeb3-440f-bccc-f83c9e0b2c1c>
CC-MAIN-2020-10
http://belem.ru/node/2269
2020-02-28T14:49:07Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875147234.52/warc/CC-MAIN-20200228135132-20200228165132-00210.warc.gz
tat
0.999977
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999767541885376}
belem.ru
Пуэ́рто-Ри́ко (исп. Puerto Rico, тәрҗемәсе — «бай порт»), рәсми атамасы — Пуэрто-Рико ирекле ассоциацияле дәүләте (исп. Estado Libre Asociado de Puerto Rico, ингл. Commonwealth of Puerto Rico) — Кариб диңгезендә, Зур Антиль утрауларында һәм башка кече утрауларда урнашкан территория. Пуэрто-Рико АКШка буйсынган территория булып санала, «инкорпорилмәгән оешкан территория» (Unincorporated organized territory) статусында, ягъни әлеге җир АКШ идарәчелеге астында, ләкин аның киң үзидарә системасы бар. Пуэрто-Риконың үз конституциясе бар. Территориянең статусы турында күп бәхәсләр бара. Якын арада аңа бәйсезлек бирелер, яки ул АКШка штат хокукында керәчәк дип фаразлана.
<urn:uuid:4d32c3d9-cde9-4052-bf16-52487af4170e>
CC-MAIN-2017-51
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D1%83%D1%8D%D1%80%D1%82%D0%BE-%D0%A0%D0%B8%D0%BA%D0%BE
2017-12-15T23:31:41Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-51/segments/1512948580416.55/warc/CC-MAIN-20171215231248-20171216013248-00072.warc.gz
tat
0.996634
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9966336488723755}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда Бәйге дөнья күләмендә татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә. Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: - интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру; - Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау; - фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү; - интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чыганакларны булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү ел саен гыйнвар аенда башланып китә. Җиңүчеләр шул ук елның октябрь аенда (Укытучылар көне уңаеннан) игълан ителә. Шул рәвешле: - гаризаларны кабул итү: гыйнвардан алып 15 нче сентябрьгә кадәр; - Номинантларны сайлап алу: 15 нче сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр; - Җиңүчеләрне билгеләү: 1 нче октябрьдән алып 3 нче октябрьгә кадәр; - Җиңүчеләрне хәбәр итү һәм бүләкләү: октябрь аеның беренче декадасында (Укытучылар көне уңаеннан) оештырыла. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: - "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда үзе төп өлешне керткән интернет-ресурслар катнаша ала. - "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала. - "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган яисә интернет-проектны ясауда 50%ка кадәр шул яшьтәге баланың өлеше кергән интернет-ресурслар катнаша ала. - "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала. - "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала. - "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган төрле темаларга, фәнни эзләнүләргә багышланган интернет-ресурслар катнаша ала. - "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә гаиләләр ясаган, интернет-кулланучылар өчен мәгариф өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала. Бәйге турында тулы мәгълүматны бәйгенең рәсми сайтыннан алырга мөмкин: http://konkurs.belem.ru.
<urn:uuid:3ce06ecd-fa8d-4140-b7f2-f46d5f175f53>
CC-MAIN-2022-33
https://belem.ru/node/3217
2022-08-08T10:26:11Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882570793.14/warc/CC-MAIN-20220808092125-20220808122125-00115.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999982118606567}
belem.ru
Дулкыннар полярлашу Дулкыннар полярлашу - аркылы дулкыннарның мөһим сыйфаты, дулкын таралу юнәлешенә перпендикуляр булган яссыллыкта тирбәнүче векторның торышын тасвирлый. Буй дулкынында полярлашу юк, чөнки таралу юнәлеше тирбәнү юнәлешенә тиң. Аркылы дулкын ике юнәлеш: дулкын векторы һәм аңа һаман перпендикуляр булган амплитуда векторы белән сыйфатлана. Дулкын векторы дулкын таралу юнәлешен күрсәтә, ә полярлашу векторы - электр кыры көчәнешлелеге векторы булып тора. Өч үлчәмле фәзада тагы бер ирек дәрәҗәсе бар - дулкынча вектор тирәсендә әйләнү. Полярлашу хасил булуның сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Чыганак дулкынны ассиметрик рәвештә тарата - Дулкын анизотропик мохиттә тарала - Ике мохит чигендә чагылу һәм сыну Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Гомуми очракта тирбәнүче зурлыкның векторы таралу юнәлешенә перпендикуляр булган яссылыкта эллипс камап үткәрә, бу эллипс полярлашуы. Аерым очаклар: - Сызыклы полярлашу: амплитуда тирбәнешләре бер яссылыкта бара, бу "яссы-полярлашкан дулкын" дип атала - Әйләнүле полярлашу: амплитуда векторы тирбәнешләр яссылыгында әйләнү камап үткәрә. Әйләнүле полярлашу уң һәм сул була ала. Полярлашу Лиссажу фигуралары белән тасвирлана һәм бер ешлыклы аркылы тирбәнешләр суммасына тигез. Электромагнит дулкыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Электромагнит дулкыннары өчен полярлашу электр кыры көчәнешлелеге Е һәм магнит кыры көчәнешлелегенең Н юнәлгән тирбәнешләре булып тора. Кояшның яктылыгы - җылылык нурланышы булып тора һәм полярлашмаган, ләкин күкнең чәчелгән нурлар өлешчә сызыклы полярлашкан инде. Чагылганда яктылык үз полярлашуын үзгәртә. Нәкъ әлеге күренешләр полярлашу фильтрларында фотографиядә һ.б. кулланыла. Чагылган яктылыкның полярлашу үзгәреше буенча өслек төзелешен тикшереп була. Махсус полярлашу фильтры ярдәмендә полярлашкан чәчелгән яктылык үтеп йөрүен чикләргә була, ул Маллюс канунына буйсына: - төшкән яктылык полярлашу яссылыгы һәм поляризатор арасындагы почмак. Әлеге мәсләк нигезендә сыек кристалл экраннары эшли. Бал корты яктылыкның сызыкча полярлашуын сизү ярдәмендә киңлекләрдә дөрес юл таба. Кайбер кешеләр дә яктылыкның өлешчә полярлашуын сизә. Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Дулкын таралу тизлеге полярлашуга бәйле. Бер-берсенә туры почмакта полярлашкан ике дулкын интерферлашмый (интерференциядә катнашмый). Әлеге күренеш төрле оптик эффектларда кулланыла, шулай ук 3D-кинематографта (IMAX технологиясендә), анда полярлашу сул һәм уң күзләр өчен сурәтне аера. Әйләнүле полярлашу галәми элемтәдә кулланыла. Әйләнүле полярлашу RealD һәм MasterImage стереокинематографында кулланыла. Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Жаров А. А., Смирнов А. И. Поляризация волн // Физическая энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994. — С. 65. — 704 с. — 40 000 экз. — ISBN 5-85270-087-8. - Фейнман Р., Лейтон Р., Сэндс М. Электродинамика // Фейнмановские лекции по физике. — М.: «Мир», 1965. — Т. 6.
<urn:uuid:269aa122-8d6f-449a-9722-8508638e7311>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%BE%D0%BB%D1%8F%D1%80%D0%BB%D0%B0%D1%88%D1%83
2023-03-24T10:37:26Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945279.63/warc/CC-MAIN-20230324082226-20230324112226-00750.warc.gz
tat
0.999754
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9997541308403015}
tt.wikipedia.org
Кызганычка каршы, хәзерге көндә бик күп сораулар фәлсәфи яктан, тирән мәгьнә белән яисә киләчәккә бәйләнештә каралмыйлар шул. Бик еш матди һәм икътисади җаваплар өстенлек ала. Бу проблемалар телләр өйрәнүгә дә кагыла. Телләрне өйрәнгәндә бары дөньякүләм популяр, глобаль, еш кулланылышта була торган һәм бизнес, сәүдә һәм финанслар ягыннан файда китерә торган телләр генә сайлана. Моңа сәбәпләр бик күп, ләкин базар икътисады нормаларының көчле булуы сәбәпләрнең бер зур өлешен алып тора. Әлбәттә, бер яктан карасаң, акча эшләргә теләкнең бернинди дә зарары юк. Ләкин ният акча эшләү белән генә чикләнсә генә, моның бик ачы нәтиҗәсе кешелекнең homo sapiens буларак үсеше тоткарлануы һәм фәннәрнең артка тәгәрәве булырга мөмкин. Америка галимнәре расславы буенча, тел, теләсә нинди тел, ул халыкның меңъеллыклар буенча туплаган хәзинәсе: монда гыйлем дә, сәнгать тә, экологияне күзәтүләрдән алып мифлар иҗат итү кадәр булган барлык байлыклар дә керә. Бер телнең югалуы бу телдә сөйләшкән кешеләр өчен генә фаҗига түгел, әмма барлык кешеләр дөньясы өчен бик зур югалту. Телдә сакланган математика, биология, география, фәлсәфә, авыл хуҗалыгы һәм лингвистика буенча барлык белемнәр тел юкка чыгу белән мәңгегә диярлек юкка чыгарыла. Кешенең мөмкинчелекләре, аның баш миенең ничек эшләве, фикерли белүе һәм бик күп әле дә ачыкланмаган функцияләрне өйрәнү мөмкинчелекләре бермә-бер авырлаша. Бик күп телләрнең кире алып кайтмаслык байлыкларын бу телләрдә соңгы сөйләшүче үзе белән бергә кабергә алып китә. Укуга яисә телләр өйрәнүгә килгәндә исә, туган телендә укыган бала, яхшырак укый, аның мәктәпне уңышлы итеп тәмамлау ихтималы арта. Алай гына да түгел, Стенфорд университеты профессоры Хенжи Хакута тикшеренүләре мондый нәтиҗәләр күрсәтә. Америкада яшәүче абориген халыклары өчен туган телне белү һәм өйрәнү балалар өчен а) иминлек нигезе булып тора; б) туган телдә белем алу яисә туган телне өйрәнү балаларның мәктәп өлгерешен үстерә, в) үз-үзләренә ышанычны зурайта, һәм д) авыр дөньяда югалып калмыйча, алга китү белән бәйле дип раслана. Еш кулланылышта булмаган телләрне туган тел буларак мәктәптә өйрәнү балаларны социаль проблемалардан саклап кала ала, наркомания, криминал белән булган бәйле проблемалар һәм юкка борчылу сәбәпләре күпкә кими дип аңлатыла. Ләкин туган теле инглиз, урыс яисә кытай телләре булган кешеләр өчен сирәк очраган телләрне өйрәнү нәрсәгә кирәк дип сораган кешеләргә дә җаваплар әзер. Иң мөһиме кешегә туган телендә эндәшү аңа хөрмәт, ихтирам һәм мирасын тану дигән сүз. Бөек Нельсон Мандела шулай дип әйткән: «Кешегә ул аңлаган телдә сөйләгән сүзләрең аның башына барып җитә. Кешегә туган телендә сөйләгән сүзләрең аның йөрәгенә үтеп керә» ("If you talk to a man in a language he understands, that goes to his head. If you talk to him in his language, that goes to his heart"). Кешеләрнең туган телен белмичә алар белән аралашу, аларны аңлау күпкә авыррак. Хыялларны һәм теләкләрне чит телдә тулысынча җиткерү җиңел түгел. Моннан тыш, халыкның тарихын, шигъриятен, җырларын аңлар өчен тел белмичә булмый. Дөнья глобальләшә барган саен, бар телләр югалып, дистәләгән телләр генә исән калса, һәр халыкка хас булган үзенчәлекләр югалып, халыкларның арифметик уртачасына әверелергә мөмкинбез. Бу хәлгә калмас өчен, мөмкин кадәр күбрәк телләр белән кызыксынып, бигрәк тә якындаш халыкларның телен өйрәнү һәм аралашканда мөмкин кадәр күбрәк куллану зарури. Алсу Гыйльметдинова, лингвистик белем бирү өлкәсендә PhD (АКШ), КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәре.
<urn:uuid:6629b1ab-71c0-437f-a169-f665f619a98d>
CC-MAIN-2022-27
https://giylem.tatar/archives/178
2022-06-30T14:17:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103821173.44/warc/CC-MAIN-20220630122857-20220630152857-00524.warc.gz
tat
0.999999
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 0.9999985694885254}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Чирмешәндә махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды. Иң яхшы мәктәпләр исемлегенә Чирмешәннең 2 нче санлы, Әккәрәй, Яңа Элмәле, Ивашкино, Утыз Имән, Түбән Кармалка авыллары мәктәпләре кертелгән. Чирмешәннең 2 нче һәм Әккәрәй мәктәпләре республика күләмендә дә иң яхшылар рәтендә. Мәктәп яны участокларыннан Ивашкино һәм Иске Кади мәктәпләренеке яхшырак дип табылган. Быел районда 218 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 10нчы классларга 158 укучы килергә тиеш. БДИ нәтиҗәләре буенча Лашман, Яңа Элмәле, Күтәмә, Әккәрәй, Чирмешәннең 1 һәм 2 нче санлы мәктәпләрен, Чирмешән лицеен уңай яктан билгеләп үтеп була. Аларда математика һәм рус теле буенча югары күрсәткечләргә ирешә алганнар, дип яза "Безнең Чирмешән" басмасы. http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:f5d27bd2-1bba-4ab3-850c-1f710f71fdfb>
CC-MAIN-2020-10
http://belem.ru/node/5443
2020-02-19T00:16:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875143963.79/warc/CC-MAIN-20200219000604-20200219030604-00157.warc.gz
tat
0.999879
Cyrl
11
{"tat_Cyrl_score": 0.9998793601989746}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда 2020-2030 елларга массакүләм мәгълүмат чаралары, виртуаль дөньяда гына калып, аларның кәгазь вариантлары тулысынча ябылып бетәргә мөмкин, диләр. "АВС – тираж аудиты бюросы" дигән оешма китергән мәгълүматларга караганда, 2012 елның беренче кварталыннан 2013 елның беренче кварталына кадәр арада Россия матбугатының тиражы кимүгә йөз тоткан. Атналык газеталарның гомуми тиражы – 7,5%, көндәлек газеталарныкы – 14%, журналларның тиражы 5%ка кимегән. Массакүләм мәгълүмат чараларына язылучылар саны кимү рекламадан кергән табышның да азаюына китергән. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында гына да Россия басмаларында реклама сату 5%ка кимегән. Россиянең гражданлык җәмгыяте үсеше фонды да шундый ук тенденцияне күзәтә. Тиражларның аска тәгәрәве, рекламадан килгән табышның кимүе исә вакыйгалар үсешенең уңай сценарий белән язылачагына китермәячәк икән. Фонд фикеренчә, мондый вәзгыять "икенче һәм өченче эшелондагы" басмаларның ябылуына китерәчәк, ә "базар лидерларына" интернет челтәрендә калып кына эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән бергә, электрон басмаларны да түләп кенә укырга мөмкин булачак. Ошбу модельнең АКШта һәм Европада инде кулланылышта булуына карамастан, фонд белгечләре аның Россиядә өстенлек аласына шик белдерә. Бу очракта керем иганәчеләр, я булмаса, шул ук реклама бирүчеләрдән киләчәк. Шуңа бәйле Россиядә заказлы материаллар язу да рәсмиләштерелергә мөмкин. Билгесез киләчәк Тагын алты, аннан бигрәк уналты елдан нәрсә буласын беребез дә белми. Фаразларга гына кала. Моннан 13 ел элек, яңа гасырның башы белән бүгенгебез арасында да никадәр үзгәрешләр булып бетте. Ул чакта бик тиздән бөтен җиһан виртуаль дөньяда утырырбыз, хәтта бакчага йөрүче нарасыйлар кулында да мобиль телефоннар булыр дип күзалладык микән – белмим. Хәтерлим әле: мәктәптә укыган чорда өйдә бер кочак газета-журнал алына иде. Без балалар өчен "Яшь ленинчы", "Ялкын", шуның өстенә "Мурзилка" белән "Пионерская правда"сы булса, әти-әниләрнең үз басмалары бар иде. Бүгенге көндә, дөресен әйтәм, өйдә бары беренче сыйныфта укучы балам өчен генә яздырабыз берничә журнал. Үзебез исә бар яңалык-хәбәр, аналитика, кызыклы-гыйбрәтле хәлләр белән шул ук интернеттан гына танышабыз. Алай да, вакыты-вакыты белән, кәгазь гәҗит тотып кару теләге белән булса кирәк, киоскларга да баргалыйм. Бигрәк тә үзем яраткан спорт газеталары я, булмаса, әдәбият турында язучы басмаларны алырга яратам. Шул ук спорт турында күп нәрсәдән хәбәрдар булсам да, "Спорт-экспресс"ны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгудан да ләззәтрәк нәрсә бармы икән?! Күпчелек газета-журналларның интернет-сәхифәләре бар хәзер. Көннәр буе компьютер алдында утыргач, смартфоны-планшеты һәрчак кулында булгач, кәгазь вариантларның хаҗәте шуның кадәр генә шул. Аннан килеп, күпчелек басмаларны, бигрәк дәүләт карамагында булганнарын укырга да кызык түгел (бу – шәхси фикерем). Чынбарлык Югарыда аталган фонд фикерләренә әйләнеп кайтыйк. Әлбәттә, 2030 елга кадәр әллә ниләр булырга мөмкин. Әгәр дә вакытлы матбугат хәле бүгенгечә кала икән, ул, һичшиксез, бетәчәк. Басмада гына түгел, виртуаль вариантта да. Газета-журналларны кем укый хәзер? Абсолют күпчелек өлеше басма вариантларны күреп-укып үскән буын. Шул ук кулында смартфон-планшетлар йөрткән буынга синең "Мәдәни җомга"ң да, "Сабантуе"ң да, "Ватаным Татарстан"ың белән "Ирек мәйданы"ң да, башкасы да кирәк булмаячак. Хәер, андыйлар виртуаль киңлекләрдә калган очракта да керүчеләр булырмы икән? Җитмәсә, түләүле шартларда. Ай-һай, татар да булсын, түләп гәҗит тә укысын... Анысы инде нонсенс, минемчә. Әгәр вакытлы матбугатка бернинди басымсыз, сорау-ялваруларсыз гына язылу бара калса, татар матбугатының күпме өлеше көймәдә калыр идеме икән? Кызык өчен генә шунда подписка ясап карыйсы иде бер. Менә шул чакта кемнең кем икәне, кайсы гәҗит-журналның киләчәктә дә яшәячәге ачыкланыр, татар матбугатының нинди булырга тиешлегенә дә җавап табылыр иде төсле... Нәүбәһәр Кәбирова, Татарстан МДНнең "Хузур" нәшриятында бүлек мөхәррире: Булганны бетерергә кымырҗып йөрүчеләр күп инде бездә, тырышырлар, анысы. Ну бетмәс, Алла теләсә. Басма матбугатның роле мәгълүмат бирү белән генә чикләнми бит аның... Әлбәттә, үзгәрешләр зур булыр, дип уйлыйм, әйтик, укучылар саны кимер, буш сүз язып ятучы очсыз газеталар да юкка чыгар, ягъни санны сыйфат алыштырыр. Татар нинди болгавыр заманнарда да укыган, укыячак, тик алар аз булачак. Түләп укытырлык итеп язсалар, нигә кермәскә андый сайтларга? Күбебез кычкырып әйтергә шөлләгән мәгълүматны бүген дә эзләп табып укымыйбызмыни? Журналистиканың, чын журналист сүзенең кадере артачак әле аның... Алсу Исмәгыйлева, интернет-маркетинг белгече: 2020-2030нчы елларга мондый хәл чыннан да булырга мөмкин һәм моны ниндидер фаҗига итеп күзалларга кирәкми. Ул дәвергә һәркем интернетка тоташкан булыр. Хәзер интернетны актив кулланучылар ул елларда да аны актив кулланырлар, үсеп килүче буын басма матбугатны инде бүген дә белми, бөтен мәгълүматны интернеттан таба. Шуңа матбугатның да интернетка күчүе табигый күренеш булыр. Әмма берничә проблема чыгарга мөмкин. Беренчедән, татар матбугатына инде бүгеннән үк актив рәвештә үз мәнфәгатьләрен интернет яссылыгында кайтырту зарур. Ул басмаларга бит үз көннәрен үзләренә күрергә кирәк булачак, димәк, сайт акча эшләргә дә тиеш була. Бүгенге көндә үк русча массакүләм мәгълумат чаралары монетизациянең берничә алымын куллана ала, ә татар мәгълүмат чаралары әле тотынып та карамаган дияргә була. Аңа тотыныр өчен татнетның үскән булуы кирәк, татар ММЧ сайтларының эзләү системаларына яраклашкан булуы мөһим һәм башка бик күп нюанслар. Мин, интернет-маркетинг белгече буларак, татар массакүләм мәгълүмат чараларына бүгеннән үк үз сайтларында активрак эшләргә киңәш итәр идем, сылтамалар алышу, башка сайтларга сылтамалы материаллар урнаштыру, газета исеменең интернетта еш искә алынуы, укучылар белән интерактив аралашу мөһим, сайтта форум, фикер алышулар булдыру мөһим. Берничә эл эшләгәннән соң 2020 елга басма вариантсыз керү аянычлы булмас, чөнки сайт инде ныклап аягында басып торачак, аны көн саен меңәрләгән кеше укыячак, аның эзләү системаларында абруе зур булачак. Бу реклама бирүчеләрне җәлеп итә торган факторлар. Һәм ул очракта бәлки сайтка керүне түләүле итеп тормасалар да булыр. Инде икенче мәсьәлә – түләүле булуы. Түләүле ресурслар бүген дә бар, тәҗрибә күрсәткәнчә, андагы мәгълүмат бик тиз тарала. Бу очракта да газета язганны берәү алып үз сайтына бушлай урнаштырмас дип әйтеп булмый. Әйе, бу плагиат санала һәм бу законсыз гамәл, әмма аны законлаштыру юлын әллә кайчан уйлап чыгардылар инде – шул ук материалны башка сүзләр белән язып чыгалар да (рерайт дип атала бу), уникаль материал итеп үз сайтларына урнаштыралар, шуның белән кеше җәлеп итәләр, үз сайтларын үстерәләр дә, монетизация чараларын кулланып, сайтан керем алалар. Газета журналисты хезмәт куеп язган материал шул рәвешле башка ресурс өчен файдалы булып чыга, ә журналистка аннан ни? Менә шуның ише нечкәлекләре күп инде. 2020 елга моңа караган законнар булырмы, юкмы – белмим анысын. Римзил Вәлиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе: Әлбәттә, интернет, телевидение, радио һәм тагы ниндидер яңа аудиовизуаль мөмкинлекләр көчәячәк. Алар аша килгән мәгълүматны уку, карау, тыңлау, гомумән, кабул итү проблемасы кискенләшәчәк. Кешенең йокыдан кала тәүлегенә 16-18 сәгать вакыты артмас, айда 30-31 көн булып калыр бип фараз итәм. Димәк тәкъдим ителгән мәгълүматның һәм мәдәни продуктның бик аз өлеше генә үзләштерелер. Шулай булгач, шушы бәйгедә кәгазь басмаларның да урыны булыр дип уйлыйм. Ул ретро-канал вазифасын үтәр, мөгаен. Ул бит матур, җайлы, күз-колак өчен зарарсыз. Кәгазьнең "зыяны" - аның кыйммәт булуында, агачтан ясалып, табигый байлыкны сарыф итүендә, күп урын алуында, утилизация өчен мәшәкатьле булуында. Яхшы сыйфатлы китап-журналлар байлар, затлы "аристократлар" өчен күбрәк булыр. Шулай булгач, иң кадерле нәрсәләрне кәгазьдә тарату табигый. Интернет хәзер үк кәгазь басмаларны алыштырыр иде, андый мөмкинлекләр бар, ләкин алыштырмый. Чөнки бик күпләр аппаратура ачып, интернет укырга теләми. Алар техникадан курка. Кара урманга, кола яланга барырга курыкмый, ә компьютерга күңеле ятмый. Күзләргә нормаль язма, сурәт кирәк! Андый гадәтлеләр буыны киткәч тә, җиңеллек килмәс. Табигый, натураль продуктның үз рәхәте бар. Нигә киләчәк байларына матур зәвыклы, рәсемле китап актармаска? Электрон мәгълүмат "йөртүчеләр" эчтәлекне теләсә кемгә тапшыра ала. Ә бүген барыбер кәгазь басма калышмый. Шулай булмаса, болай да мәгълүматтан туеп кикергән казанлылар өчен 200-300 меңлек бушлай гәҗитләр (алар берничә!) реклама өчен бастырылып, бушлай таратылмас иде. Минемчә, хикмәт кәгазьдә түгел, ә эчтәлектә, актуальлектә, кызыклы формада, оперативлыкта. Якын киләчәктә комьпютер тактасы, мәгълүмат планшеты бер бит кәгазь формасында кесәдә йөртеләчәк. Ул электрон "кәгазь битен" алып ачасың да, тиешле сайтлардан, бүлекләрдән үзеңә кирәк нәрсәне укыйсың. Кызыксыз, кирәксез начар басмалар һәм интернет сәхифәләр болай да үлеп, күздән югалалар. Кәгазь, агачтан булса да, электрон булса да, югалмый ул. Чөнки ул чиста яссылык дигән сүз. Шундый классик формалардан мәхрүм калырга Ходай язмасын! Татар басмасының төрле формалары яшәеше бары татарлардан гына тора. Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың? Чыганак: http://matbugat.ru
<urn:uuid:0c57d078-6963-4d3c-9918-78fe68512ba8>
CC-MAIN-2019-22
http://belem.ru/node/4637
2019-05-26T14:36:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232259177.93/warc/CC-MAIN-20190526125236-20190526151236-00261.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999902248382568}
belem.ru
Әс-Сәләәм (гарәп. السَّلَامُ) — Аллаһның 99 исеменең берсе. Заты җитешсезлек һәм гаепләрдән, начар эшләрдән, кимчелекле гамәлләрдән cәламәт булган, халыкка сәламәтлек бирүчедер. Җәннәттә, җәннәтлеләргә исәнлек һәм иминлек биреп, аларны куркудан саклаучы дигән мәгънәсе дә бар. Аллаһының фигыльләре, хәрәкәт һәм эшләре начарлыклардан сәламәттер, ерактыр. Аллаһ бервакытта да явызлыкны теләмәс. Кеше, күңелендә начар теләк һәм эшләргә никадәр аз урын бирсә, Аллаһының бу исеменнән шулкадәр үзенә өлешен алган димәктер.
<urn:uuid:047632e2-0102-4151-af9e-d4405ab2cf1e>
CC-MAIN-2023-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D1%81-%D0%A1%D3%99%D0%BB%D0%B0%D0%BC
2023-12-03T18:58:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100508.42/warc/CC-MAIN-20231203161435-20231203191435-00854.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999890327453613}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Күп балалы 78 гаиләгә өстәмә ярдәм булачак. Республика һәм Шәһәр көне җитәр һәм яңа уку елы башланыр алдыннан, Казанның быел беренче класска барачак 1468 баласына "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкалары биреләчәк. Бу балалар аз тәэмин ителешле гаиләләрдә үсә. Мәктәп алдыннан 5әр һәм аннар күбрәк бала үстерүче 78 гаиләгә өстәмә ярдәм булачак. Шул хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:e1f6f74e-7b10-42b9-afa2-e8d707e91682>
CC-MAIN-2023-50
https://belem.ru/node/4253
2023-12-03T08:11:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100489.16/warc/CC-MAIN-20231203062445-20231203092445-00026.warc.gz
tat
0.999975
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999750852584839}
belem.ru
Шри Шри Радһа Гыйбадәтханәсе, Спәниш Форк Шри Шри Радһа Кришна Гыйбадәтханәсе Спәниш Форктан бераз гына көньяккарак Америка Кушма Штатларында Ютада, Юта Округында Һинд дине тарафдарлары җәмәгате ихтыяҗларын тәэмин итү өчен Юта Графлыгында төзелгән булган.[1] Гыйбадәтханәдә фасыл фестивальләре, өйләнүләр, кабул итүләр һәм башка дога өчен һәм медитация өчен атна саен хезмәтләр була. Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] The history behind the Шри Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсенең тарихының тамырлары Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте тарафларында (ISKCON) һәм аларның дөньяда киңрәк дине һәм Һинд мәдәнияте турында сөйләргә тырышуларында. Бу хәрәкәтнең йогынтысы меңнәрчә ел элек Кришна турында нигез ышануларында һәм шуңа өстәп хәзерге Кришна Аңы яклы шәхесләрдә, мәсьәлән, Свами Прабхупада. Шри Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсенең булуы күбесенчә Чару Дас (элек Кристофер Уорден) тырышуларына һәм аның ИСККОН эчендә эшчәнлегенә рәхмәтле. Тумышы белән Америкалы булып Чару Дас, Америка Кушма Штатларыннан Вьетнам Сугышында катнашмас өчен протест белдереп киткән. Ул шуннан соң Аурупада, Һиндстанда һәм Сингапурда сәяхәт иткән. Сингапурда ул киләчәк хатыны белән танышкан һәм алар шуннан соң тормыш буена Халыкара Кришна Аңында эшләрен башлаганнар. Икәү Австралиягә барганнар, алар шунда яшәгәннәр һәм тормыш буе эшләгәннәр. Кришна тугърылары белән берничә ел уздыргач, Чару Австралиядән киткән һәм Америка Кушма Штатларына кайткан, анда ул ИСККОН өчен берничә вазифада хезмәт иткән. Чару Дас беренче мәртәбә Ютага 1975 елда Бригэм Юнг Университетына ИСККОН трасты астында китаплар сату өчен сәфәр кылганда килгән. Аның илһамланулары уңай булганнар һәм алар толерантлык һәм кызыксыну атмосферасына олы бәя биргәннәр. Соңрак елларда Беркли, Калифорния янында позициясеннән киткәннән соң ул Ютага кайткан. 1996 елның 10 ноябрендә Спэниш Форктан бераз көньяктарак гыйбадәтханәнең хәзерге урнашуында нигезләү церемониясе булган һәм 1998 елның 16 февралендә гыйбадәтханә төзелеше башланган. Шри Радһа Кришна гыйбадәтханәсе һәр елны чәчәк ата башлый, чөнки аңа турларда да, фасыл фестивальләрдә дә меңнәрчә кунаклар килә. Чаралар, фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Гыйбадәтханәдә табигый амфитеатр бар, ул меңнәрчә кешеләр сыйдыра. Марттан октябрьгә кадәр гыйбадәтханәдә гадәттә тамашалар була, мәсьәлән, сәнгать һәм фотография күргәзмәләре, кухня татып караулар, Һиндстан буенча мәдәни күргәзмәләр, Рамаяна эпосының гала маскарады, 20 фут (6,1 м) биеклегендәге Равана шәйтаны сурәтен яндыру, өйләнүләр һәм кабул итүләр, идарә ителгән лама турлары һәм фейерверклар. Бу урында шулай ук һәдияләр кибете бар. Күп зиярәт итүчеләр була, мәсьәлән, мәктәпләр, скаут төркемнәре, җәй яки олылар оешмалары һәм гаилә очрашу төркемнәре була.[2] Ел саен Көнбатыш Ярымшарда Һоли фестивале (ул шулай ук Буяулар Фестивале буларак мәгълүм) бәйрәм ителә, гадәттә төрле яшьтәге һәм төрле дини килеп чыгышлы җәмәгатькә Һинд дине юлламасы өйрәтелә. Кунаклар Һиндстаннан китерелгән төрле төсле порошок (гулаал) сатып ала алалар, алар аны көн дәвамында махсус вакытта һәрберсенә яки һавага ташлыйлар, бу вакытта музыка башкарыла. Һоликаның репликасы – убырлы утта яндырыла. Атна саен хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Кришна гыйбадәтханәсендә хезмәтләр җәмәгатькә иртәнге сәгать 6:00-дан кичке сәгать 7:30-га кадәр була. Һәр якшәмбе кичке 5:00-тә сыену һәм даими хезмәтләр башкарыла һәм алар өйрәнчекләр өчен ачык. Шулай ук бушлай Йога һәм медитация дәресләре була.
<urn:uuid:1566d03b-32a8-4020-ac38-099a99900725>
CC-MAIN-2020-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D1%80%D0%B8_%D0%A8%D1%80%D0%B8_%D0%A0%D0%B0%D0%B4%D2%BB%D0%B0_%D0%93%D1%8B%D0%B9%D0%B1%D0%B0%D0%B4%D3%99%D1%82%D1%85%D0%B0%D0%BD%D3%99%D1%81%D0%B5,_%D0%A1%D0%BF%D3%99%D0%BD%D0%B8%D1%88_%D0%A4%D0%BE%D1%80%D0%BA
2020-12-04T12:41:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141735600.89/warc/CC-MAIN-20201204101314-20201204131314-00252.warc.gz
tat
0.999975
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999975323677063}
tt.wikipedia.org
Куәт (йолдыз сугышлары) Куәт, Бөек куәт (ингл. The Force) — «Йолдыз сугышлары» фантастик галәмендә иң мөһим төшенчә. Куәтне юнәлтә белүче телекинез, кәрамәт, тирән һипноз, экстрасенслы тою һәм киләчәкне күрү сәләтләрен үстертә ала. Аналог буларак ци кытай концепциясе булып килә. Куәт тарафлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Куәт куллануының ике капма-каршы фәлсәфәсе бар — Якты тараф һәм Кара тараф, тагын "Кара джедайлар" дип аталган төркем бар, алар Куәтнең якты һәм кара тарафларына тиң. Тараф әхлак-этик принципларга таянып сайланыла. Тарафны сайлап алу — һәр Куәтне куллана белгән һәм акылга ия булган тереклек иясенең иң мөһим сайлавы. Якты тараф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] There is no emotion, there is peace. Дулкынлану юк — тынычлык бар. There is no ignorance, there is knowledge. Наданлык юк — белем бар. There is no passion, there is serenity. Дәрт юк — ачыклык бар. There is no chaos, there is harmony.* Тәртипсезлек (хаос) юк — төзеклек (һармония) бар.* There is no death, there is the Force. Үлем юк — Куәт бар. * Хаос һәм һармония хакыйкате Кодексның барлык басмаларында язылмаган Джедайлар — Җиһан иминлеге сакчылары. Джедайлар үзләренең сәләтләрен саклау һәм таяныч булу өчен кулланалар — беркайчан да башкаларга һөҗүм итү өчен түгел. Джедайлар һәр тереклек формасын ихтирам итәләр. Джедайлар башкаларга Җиһан игелеге өчен хезмәт итәләр — башкалар өстеннән булу өчен түгел. Джедайлар белем һәм күнегү аша үзләреннән камилләшүгә омтылалар. |Төп тексты (ингл.)| Якты Тараф фәлсәфәсе тәмгысызлыктан, альтруизмнан, шәхси тәкәбберлектән, Куәтне Җиһандагы иминлекне саклау өчен генә кулланудан тора. Якты Тараф шәкерте үз ачуны контрольдә тотырга, дәрттән һәм дулкынланудан азат булырга, белемне аңларга һәм иминлек белән игелекне барлык акылга ия булган тереклек ияләренә алып килергә өйрәнергә тиеш. Кара тараф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әлеге Куәт куллану концепциясе Якты тарафка капма-каршы тора. Кара тараф негатив, мәсәлән, каһәр, хакимлек сөю, ярсу, өстенлек хисе, нәфрәт һәм курку кебек тойгылар белән көчәя. Кара тарафның иң еш шәкердләре - ситлар, алар джедайларга каршыда торучылар. Куәткә сизгерлек кайсыбер өсенлек бирә, һәм ситлар, эгоизмга һәм хакимлек сөюгә таянып, аларны кулланалар. Риваять буенча ситлар борыңгы заманда мөртәт джедайлар буларак барлыкка килделәр. Күпләр фикер йөрткәнчә, Кара тараф Куәтнең үзлеге түгел: Явин IV Джедайлар академиясендәге күнекмәләр вакытында Кайл: "Куәт әйбәт тә, начар да түгел, барсы да аның куллануыннан тора", - дип әйтә. Сит Кодексыннан: Тынычлык — ялган, дәрт кенә бар. Дәрт аша мин Куәткә омтылам. Куәт аша мин хакимлек алам. Хакимлек белән мин җиңүгә омтылам. Җиңү минем чылбырларны вата. Куәт мине ирекләндерәчәк. |Төп тексты (ингл.)| "Йолдыз сугышлары"ның киңәйтелгән галәмендә ситлардан тыш башка Куәтнең Кара тарафын кулланучылар бар. Билгеле ки, кырыс Датомир планетасының (ингл. Dathomir) яшәүчеләре — Кич сеңелләре (ингл. Nightsisters), ягъни Датомир Мәчкәйләре (ингл. Witches of Dathomir) Куәткә сизгерләр һәм аның Кара тарафына тиң. Мидихлорианнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Мидихлорианна́р — "Йолдыз сугышлары" сюжеты буенча барлык тереклектә булган һәм Куәтне сизергә вә аны контрольдә тотырга мөмкин итә торган микроскопик тереклек ияләре. Сүз митохондрия һәм хлоропласт сүзләренең катышуыннан барлыкка килгән. Ул сүзләр чын барлыкта хайваннарның һәм үсемлекләрнең күзәнәкләренә энергия бирә торган тере органеллалар.
<urn:uuid:f5e2e10e-24cb-413b-8481-da1cc7e3e7fc>
CC-MAIN-2019-09
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%83%D3%99%D1%82_(%D0%B9%D0%BE%D0%BB%D0%B4%D1%8B%D0%B7_%D1%81%D1%83%D0%B3%D1%8B%D1%88%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B)
2019-02-20T03:26:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-09/segments/1550247494424.70/warc/CC-MAIN-20190220024254-20190220050254-00367.warc.gz
tat
0.999897
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 0.9998971223831177}
tt.wikipedia.org
Калып:Баш бит/Яхшы мәкалә Бали һинд дине (индонезия телендә: Агама Һинду Дһарма; Агама Тиртһа; Агама Эйр Сучи; Агама Һинду Бали) — Бали халкының күпчелеге тарафыннан практикаланган һинд дине. Бу бигрәк тә утрауда яшәгән Бали халкына кагыла һәм асаба анимизмны, бабаларга табынуны яки Питру Пакша һәм Буддачылык изгеләренә яки Бодһисаттваларга ихтирам итүне керткән Һинду табынуының билгеле формасы. Индонезия утрауларының халкы күбесенчә мөселман (87%). Бали утравы чыгарылма булып, Бали халкының 83%-ы үзен Һинду дип идентификацияли (тулаем Индонезия халкының якынча 1,7%-ы). Нидерланд колония хөкүмәтеннән бәйсезлектән соң, 1945 ел Индонезия Конституциясе барлык гражданнарга дин иреге хокукы гарантияләгән. 1952 елда Майкл Пикард раслаганча – бу Бали тарихы һәм дине антропологы һәм галиме – Индонезия Дин Министрлыгы Исламистлар контроле астына төшкән алар диннең кабул итәрлек билгеләмәсен кырыс чикләгәннәр. Рәсми Индонезия дине буларак кабул ителер өчен министрлык динне монотеистик дип билгеләгән, дини канунны кодлаштырган һәм күп мөрәҗәгатьләр өстәгән.
<urn:uuid:e012d032-e2dd-412e-856a-5ff08eab89af>
CC-MAIN-2021-39
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF:%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%B1%D0%B8%D1%82/%D0%AF%D1%85%D1%88%D1%8B_%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99
2021-09-16T23:26:54Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780053759.24/warc/CC-MAIN-20210916204111-20210916234111-00630.warc.gz
tat
0.999769
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9997689127922058}
tt.wikipedia.org
Велосипед Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Велосипе́д (фр. vélocipède, лат. velox — тиз һәм pes — аяк) — кешенең үз мускул көче белән педальләр ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче ике көпчәкле транспорт чарасы; көпчәкләр рама өстенә бер-бер артлы урнаштырыла, хәрәкәт юнәлешен контрольда тоту беренче көпчәкнең әйләнүе белән тәэмин ителә.[1] Русия юл хәрәкәте кагыйдәләре велосипедка шундый билгеләмә бирә: «Велосипед – инвалид коляскаларыннан кала, ике яки аннан күбрәк тәгәрмәче бул-ган һәм аңа утырган кешеләрнең мускул көче белән хәрәкәткә китерелә торган транспорт чарасы.»[2] Эчтәлек Велосипед уйлап табу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1495 елны бөек итальян галиме Леонардо да Винчи беренче велосипед проектын тәкъдим иткән. Ул ике тәгәрмәчле механизм рәсемен ясаган. Бу рәсемне кешеләр 19 нчы гасырда гына күргәннәр. Шуна курә бу ике тәгәрмәчле машинаны 17 һәм 18 нче гасырларда ук ясап караганнар. Аннары «үрмәкүч» дигән велосипед барлыкка килгән. Аның тәгәрмәче урынына бик күп сандагы тырнаклы металл кыршаулар булган. Металл кыршаулар резин шиннар белән капланган. Алгы тәгәрмәч бик күп тапкырга зуррак булган һәм аңа кеше утырып йөри алган. Болай итеп йөрү куркыныч булган. Велосипедчыларга караган юл хәрәкәте кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - 13.1. Йөртүче, уңга яки сулга борылганда, ул борыла торган юлның йөрү өлешен аркылы чыга торган җәяүлеләргә, шулай ук аны велосипед юлыннан кисеп үтүче велосипедчыларга юл бирергә тиеш. - 24.1.Юлларда велосипед, җигүле арбалар (чаналар) белән идарә итү, йөк хайваннары, атланып йөри торган хайваннарны яки көтүне куып бару – 14 яше тулган, ә мопед белән идарә итү 16 яше тулган затларга рөхсәт ителә. - 24.2. Велосипед, мопед, җигүле йөк арбалары (чаналар), атланып йөри торган һәм йөк хайваннары фәкать бер рәткә тезелеп мөмкин булган кадәр уңгарак чыгып хәрәкәт итәргә тиеш. Әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырмаса, аларга юл кырыеннан барырга ярый. - 24.3.Велосипед һәм мопед йөртүчеләргә түбәндәгеләр тыела: - рульгә бер генә кул белән булса да тотынмыйча бару; - ышанычлы асылма баскычлар белән җиһазландырылган өстәмә утыргычта 7 яшькәчә баладан кала башка пассажирларны утыртып бару; - озынлыкта яки киңлектә транспорт чарасы габаритларыннан 0,5 м дан күбрәк чыгып торган йөкне яки идарә итәргә комачаулый торган йөкне төяп бару; - янәшәдә велосипед юлы булган чакта юлдан бару; - трамвайлар хәрәкәте булган юлларда һәм бу юнәлештә бердән артык хәрәкәт полосасы булган юлларда сулга яки кирегә борылу; - юлдан эләктерелмәгән шлемсыз (мопед йөртүчеләр өчен) бару. Өстәмәләр - 6. Велосипедның төзек тормозы, руле һәм тавыш сигналы булырга, алдан – ак төстәге яктылык кайтаргыч һәм фонарь яки фара (тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда хәрәкәт итү өчен), арттан – кызыл төстәге яктылык кайтаргыч һәм фонарь, ә ян якларыннан кызгылт сары яки кызыл төстәге яктылык кайтаргычлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. |Викиҗыентыкта? Bicycles| Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Oxford English Dictionary (Second ed.). Oxford University Press. 1982. "bicycle, n. A vehicle consisting of two wheels held in a frame one behind the other, steered with handlebars on the front wheel and propelled by pedals." - ПДД РФ, 2010. п.1.2
<urn:uuid:8fec6e3a-c3f2-40af-80ca-44355145b0ad>
CC-MAIN-2018-09
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B5%D0%BB%D0%BE%D1%81%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4
2018-02-20T01:35:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-09/segments/1518891812871.2/warc/CC-MAIN-20180220010854-20180220030854-00153.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
47
{"tat_Cyrl_score": 0.9999916553497314}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ дәүләт, партия эшлеклесе Чын исем-фамилиясе Судрабс Ян Фридрихович. 1888 елның 13/14 декабре, Лифляндия губернасы, Веденский өязе, Розенбек волосте Паутины усадьбасы — 1938 елның 11 феврале. Приход училищесендә белем ала. 1905 елдан Латыш крае социал-демократиясе (СДЛК) әгъзасы. 1905–1907 елгы революциядә (Латвия) катнаша, Рига комитеты һәм СДЛК ҮК пропагандисты. 1908 елда халык укытучысы исеменә имтихан тапшыра, приход училищесендә эшли. 1912 елдан Мәскәүдә: А.Л.Шанявский университетында тыңлаучы, латыш социал-демократлары төркемен оештыручы. 1915 елда революцион эшчәнлеге өчен Иркутск губернасына сөрелә. 1916 елда кача, Петроградка кайта, РСДРП(б)ның Петроград комитеты составына кертелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Выборг ягы большевиклары төркемен җитәкли, Выборг районында Кызыл гвардия оештыручыларның берсе; Петроградта Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша, Вакытлы революцион комитет әгъзасы. Октябрь революциясеннән соң НКВДның коллегия әгъзасы. 1918–1921 елларда Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең коллегия әгъзасы. 1918 елның май–июлендә Бөтенроссия контрреволюция белән көрәш гадәттән тыш комиссиясенең бүлек башлыгы. 1918 елның июль–ноябрендә Гадәттән тыш комиссия һәм Хәрби трибунал рәисе, Көнчыгыш фронтның Реввоенсовет әгъзасы. Казанда Лацис шәһәрне саклау өчен Көнчыгыш фронтның Гадәттән тыш комиссиясен һәм чекистлар отрядын берләштерә. Зөя шәһәрендә армия һәм өяз гадәттән тыш комиссияләрен оештыра. 1918 елның ноябре — 1920 елның сентябрендә Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең яшерен-оператив бүлеге башлыгы (бүленеп: 1919 елның апрель–сентябрендә Бөтенукраина гадәттән тыш комиссиясе рәисе). 1921–1932 елларда административ-хуҗалык, партия һәм дәүләт эшендә: Главсоль рәисе, Тау сәнәгате баш идарәсе башлыгы урынбасары, РСФСР Җир эшләре халык комиссариатының коллегия әгъзасы, ВКП(б) ҮКның авыл бүлеге мөдире урынбасары һ.б. 1932 елдан Г.В.Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институты директоры (Мәскәү). СССР БҮБК, ҮБК әгъзасы. Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. 1937 елда контрреволюцион милли оешмада торуда гаепләнеп кулга алына, репрессияләнә; үлгәннән соң аклана. Два года борьбы на внутреннем фронте. М., 1920; Чрезвычайная комиссия по борьбе с контрреволюцией. М., 1921. Королёв В.Г. Я.Лацис. М., 1980; Политические деятели России 1917: Биогр. словарь. М., 1993. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:af4f962e-bf43-4f20-afd4-3edbe0b05d01>
CC-MAIN-2022-27
https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/novejshee-vremya/personalii/lacis-martyn-ivanovich
2022-07-07T08:14:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104683708.93/warc/CC-MAIN-20220707063442-20220707093442-00381.warc.gz
tat
0.999384
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9993837475776672}
tatarica.org
Әберчен Әберче́н (Columba palumbus) - күгәрчен кошлар гаиләлегеннән. Европа, Азия һәм Төньяк-көнбатыш Африкада аланлы якты урманнарда яши. Күчмә кош. ТР территориясендә апрель аеннан күренә. Гәүдәсенең озынлыгы 40 см га кадәр, авырлыгы 450 г га җитә. Каурыйлары күгелҗем төстә. Томшык төбе кызыл. Муенының як-ягында 2 ак тап, канатларында ак сызык бар. Оясын биек агачның ян ботакларына һәм кәүсәсе янына ясый. 2 ак йомырка сала. Үсемлек орлыклары, кайвакыт җиләк, яфрак һәм бөре, әкәм-төкәм һ.б. вак умырткасызлар белән туена. Спорт сунарчылыгы объекты. ТРда әберчен саны кими бара. Чыганаклар[үзгәртү] - ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты - Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
<urn:uuid:cc47089b-1055-42c4-9c74-ff39b8bf5ef1>
CC-MAIN-2014-42
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D0%B1%D0%B5%D1%80%D1%87%D0%B5%D0%BD
2014-10-25T03:33:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-42/segments/1414119647626.5/warc/CC-MAIN-20141024030047-00115-ip-10-16-133-185.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999979
Cyrl
53
{"tat_Cyrl_score": 0.9999794960021973}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгына багышланган "Хәтер галереясе" дип аталган республика Интернет-проекты узу турында хәбәр итә. Әлеге проект "Россия Федерациясендә 2006-2010 елларда патриотик тәрбия" дигән дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге проектта гомумбелем оешмаларында укучылар һәм өстәмә белем оешмаларында шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Бу чара укучыларда патриотизм һәм гражданлык хисләрен, рухи һәм физик сәламәтлек булдыруны, милли үзаңны үстерүне, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклауны, укучыларда туган якны өйрәнүгә кызыксыну тудыруны максат итеп куя. Конкурс ике этапта уза. Беренче этап - агымдагы елның 9 маена кадәр, икенчесе 2009 елның 22 июненә кадәр бара. Әлеге проектта катнашучылар берничә геройны – Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны: әбиләрен, бабайларын, туганнарын сайлап алып, алар турында мәгълүмат җыеп, зур булмаган эссе язарга тиеш. Алар шулай ук фотографияләр, видео һәм аудиоматериаллар туплый, әлеге кешеләрнең Бөек Ватан сугышында катнашуына багышланган иҗади эшләр барлыкка китерә. Җыелган материаллар һәм эссе wiki.iot.ru сайтында веб-бит рәвешендә урнаштырылырга тиеш. Конкурста җиңүчеләргә сертификатлар, дипломнар һәм грамоталар тапшырылачак. Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:f5f71c20-6edc-4a0d-8736-7cc01d86958c>
CC-MAIN-2020-34
https://belem.ru/node/1398
2020-08-11T05:31:42Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738727.76/warc/CC-MAIN-20200811025355-20200811055355-00543.warc.gz
tat
0.99997
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999698400497437}
belem.ru
Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе бу көннәрдә студентларның яңа контингентын формалаштыру белән шөгыльләнә. КФУда "Журналистика" юнәлешенә елдагыча конкурс шактый зур. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әйтүенчә, бүген журналист булырга теләк белдерүче 150 ләп баладан гариза кабул ителгән. Студент төркемнәре 25 әр кешелек ике профиль буенча формалашачак: "Мультимедиале журналистика" һәм "Милли яңа медиа чаралары". "Журналистика" һәм "Телевидение" юнәлешләренә укырга керүчеләр һәр елдагыча бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә рәвештә иҗади имтихан да тапшырырга тиеш. Башка елардагыдан аермалы буларак, быел иҗади имтихан дистанцион рәвештә үтәчәк. Имтихан 7 августта интернет челтәрендә башлана. Моның өчен абитуриентлар КФУның "Буду студентом" порталына керергә һәм андагы "Дистанцион керү имтиханнары" бүлегендә тест биреме үтәргә тиеш булалар. Ә инде имтихан башланырга бер көн алдан, 6 августта 16.00 сәгатьтә абитуриентлар өчен консультация узачак. Монысы Microsoft Teams» мәйданчыгында була. Бу көннәрдә имтиханнарда катнаша алмаучылар өчен 18 августта өстәмә имтихан бирү мөмкинлеге дә каралган. Абитуриентлардан гаризалар кабул итү дә дистанцион формада башкарыла. Гаризаларны 3 августка кадәр бирергә була. Кафедра мөдире, кабул итү имтиханнары гадәти булмаган шартларда узса да, журналистика бүлегенә быел да иҗади фикерләүче, тирән белемле яшьләр килер дип өметләнә. Гүзәл Гарифуллина, журналистика бүлеге студенты.
<urn:uuid:89e8a19b-738f-4688-9304-88771b26e32b>
CC-MAIN-2021-04
https://darelfonyn.kpfu.ru/almashka-kemn-r-kiler/
2021-01-20T02:57:33Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703519883.54/warc/CC-MAIN-20210120023125-20210120053125-00336.warc.gz
tat
0.999849
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9998492002487183}
darelfonyn.kpfu.ru
Ядегәр — Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы авыл. Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Авыл җирлегендә рус халкы урнаша башлау Идел буенда барган крестьяннар восстаниесе белән бәйле. Таралган гаскәрләр, крестьян төркемнәре бастырылган восстаниедән соң бик озак урман эчләрендә бай помещикларны талап яшиләр. Бу җирләр һич тә буш тормый, мужиклар монда семьялары белән урнаша башлый. Шулай итеп, Карагуҗа авылы килеп чыга, ә авылның исеме руслардан кергән манерга үзгәреп матур җирдә яшәп калган. Крестьяннар, икмәк чәчер өчен, бигрәк тә төньякка таба, Казан-Ульяновск трассасына таба урманнар егып аударганнар. Чокырны Залесный дип атаганнар. Ә көньякка таба кискән урман урынында Ядегәр дигән авыл калкып чыккан.[1] Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар. Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3] - Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
<urn:uuid:cfc1902e-a0b7-4c82-bb5f-61f04f6b5db4>
CC-MAIN-2022-27
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D0%B4%D0%B5%D0%B3%D3%99%D1%80_(%D0%AE%D0%B3%D0%B0%D1%80%D1%8B_%D0%9E%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BD_%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)
2022-07-06T16:46:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104675818.94/warc/CC-MAIN-20220706151618-20220706181618-00137.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.999997615814209}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Дәрестән тыш эшчәнлектә курчак театры итеп сәхнәләштерү өчен сценарий:"Намус-тормыш көзгесе" Максат: 1) матур әдәбият әсәрләре аша кече яшьтәге мәктәп балаларын намус, гаделлек, хокук һәм бурыч төшенчәләре белән таныштыру; 2) сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү; 3) дәүләт милкенә сакчыл караш, кеше хезмәтенә ихтирам, тирә- юньгә, матурлыкка мәхәббәт, югары зәвык тәрбияләү. Җиһазлау: кулдан тегелгән курчаклар һәм укучылар тарафыннан ясалган декорация. Катнашалар: Әтәч, Тавык, Куян, Тиен, Аю, Төлке.
<urn:uuid:a0450de8-382a-4db4-a93c-39ffabbb3deb>
CC-MAIN-2022-40
http://belem.ru/node/6199
2022-09-27T18:34:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335054.79/warc/CC-MAIN-20220927162620-20220927192620-00426.warc.gz
tat
0.999883
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9998832941055298}
belem.ru
Гыйбадәт (Ислам) Гыйбадәт (гарәп. العبادة, укыла: әл-гыйбәдә - табыну, лексик яктан - түбәнчелекле булу, буйсыну, баш ию) — Ислам тәгълиматы буенча, Аллаһ Тәгалә кушкан яки хуплаган гамәлләрне башкару, һәм Аллаһ тыйган гамәлләрдән качу дигән мәгънәгә ия булган термин. Гыйбадәтнең мәгънәсен бер сүз белән әйткәндә, ул – «коллык кылу». Ислам буенча, әлбәттә, бер Аллаһ Тәгаләгә генә кол булу тиешле. Чөнки кешеләрне барлыкка китергән, тәрбияләп торган, соңрак алардан җавап алачак бердәнбер зат - Аллаһ Тәгалә. Мөселман Аллаһтан башкага кол булудан саклана, бер Аллаһны гына тулы Хуҗа һәм гыйбадәткә лаеклы дип белә. Мөселман ничек Аллаһ Тәгаләгә коллыгын күрсәтергә тиеш? Болар Коръәннән, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөйләгән хәдисләрдән билгеле. Менә кайберләре: Яшерен рәвештә үтәлә торган гыйбадәтләр: өметләнү, ярату, курку, сабыр булу, тәвәккәлләү, инану, шөкер итү, ризалык һәм канәгатьлек хисләре белдерү кебек. Ачык рәвештә кылынган гамәлләр һәм сүзләр: намаз, ураза, садака, хаҗ кылу, зикер әйтү, дога кылу, дәгъват кылу, изгелеккә өндәү, начарлыктан тыю, кешегә ярдәм итү кебек. Гыйбадәт шартлары[үзгәртү] Гыйбадәт кабул булсын өчен шартлар: - Ихласлык. Ягъни, гыйбадәтне Аллаһның ризалыгын өмет итеп кылу. Башка максат белән гыйбадәт кылу - кече ширек. Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисендә килә: «Яшерен теләк белән рия ширектер». Яшерен теләк дип ниндидер бер дөньяви максатларны күз алдында тотып гыйбадәт кылуга әйтелә. Рия дип, гыйбадәтне һәм башка эшләрне кешеләргә күрсәтү өчен кылуга әйтелә. Хәдиснең мәгънәсе шул: әгәр гыйбадәт кылудан булган ният нинди дә булса дөньяви максатка ирешү, яки кеше күзенә яхшы булып күренү, башка затның игътибарын үзенә юнәлтү икән, бу нәрсә Аллаһы Тәгаләгә ширек кату белән бәрабәр була. «Аллаһы Тәгалә: «Мин ширек кылучы кешеләрнең ширекләренә бер дә мохтаҗ түгел. Кем бер гамәл кылса, ул гамәлендә Минем белән Миннән башканы тиңдәш кылса, Мин аның гамәлен дә, узен дә ташладым» - дип әйтә» (кодси хәдис). Бу хәдистәге «ширек»нең мәгънәсе «рия». - Пәйгамбәргә иярү, гыйбадәтнең сөннәттән булуы. Ягъни ниндидер гамәл Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан өйрәтеп калдырылган булса гына гыйбадәттән санала, әгәр киресенчә икән, ул гамәл бидгать дип атала. Мөхәммәд галәйһиссәләм хәдисендә килә: «Без кушмаган эшне эшләгән кешенең гамәле кире кагылыр (кабул булмас)». Икенче бер хәдистә: «Һәр яңалык бидгать, һәр бидгать адашу», - диелә. Гыйбадәт чыганакалары[үзгәртү] Гыйбадәтнең өч нигезе бар: - Сөю – Аллаһ Тәгаләгә карата сөю, ярату хисе, - Өмет – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, шәфкатенә өметләнү, җәннәтенә керергә омтылу, - Курку – Аллаһ Тәгаләнең ачуын чыгарудан курку, Аның газабыннан саклану. Шулай ук карагыз[үзгәртү] Сылтамалар[үзгәртү] |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:|
<urn:uuid:cd32b647-3820-422e-a700-a450c8c8b38c>
CC-MAIN-2015-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D1%8B%D0%B9%D0%B1%D0%B0%D0%B4%D3%99%D1%82_(%D0%98%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BC)
2015-03-28T16:03:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-14/segments/1427131297622.30/warc/CC-MAIN-20150323172137-00048-ip-10-168-14-71.ec2.internal.warc.gz
tat
1.000006
Cyrl
41
{"tat_Cyrl_score": 1.0000059604644775}
tt.wikipedia.org
Сабир Җиһаншин |Сабир Җиһаншин| |Әлма-матер||Магнитогорск дәүләт техника универститеты[d]| Җиһаншин Сабир Шәяхмәт улы (28 август 1924 ел — 4 октябрь 2018 ел) — фирка, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-педагог, югары мәктәп укытучысы. 1971-1985 елларда Башкорт АССРның мәгариф министры. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Педагогия фәннәре кандидаты (1969), доцент (1985). Октябрь Революциясе, II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Мактау Билгесе» һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры. Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин 1924 елның 28 августында хәзерге Башкортстанның Учалы районының Мансур авылында алтын юучы гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылы мәктәбендә ала, шуннан соң Ильинка җидееллык, Учалы урта мәктәпләрендә укый. 1942 елда урта мәктәпне тәмамлауга, 18 яше дә тулмаган егет Бөек Ватан сугышына алына һәм Воронеж, Дала, 3-нче Украина фронтларында фашист илбасарларына каршы алышларда героик сугыша, сугышчы иңенә төшкән иң авыр сынауларны ул Курск дугасында, Днепрны аша чыкканда кичерә. Фашистар белән каты алышларның һәркайсында Сабир Җиһаншин авыр яралана. Шул сәбәпле тупчы хәрби хезмәттән бушатыла һәм 1944 ел башларында туган авылына кайтып төшә. сугышта күрсәткән каһарманлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары, дистәләгән медальләр белән бүләкләнә. сугыштан соңгы елларда мәктәпләр укытучы кадрларына зур кимчелек кичерә. Урта белемле Сабир Җиһаншин мәктәпкә эшкә чакырыла. Аның укытучы булу теләге фронтта ук уяна. сугышка кадәр укытучы булып эшләгән рота, взвод командирлары егеткә көчле тәэсир иткән була. Элек фронтовик Ильинка, Таңгатар мәктәпләрендә укытучы булып эшли, Учалы урта мәктәбендә тарих укытучысы, директор вазифаларын башкара. Шул чакта югары педагогик уку ихтыяҗы килеп туа һәм Сабир Шәяхмәт улы Магнитогорск педагогия институтының тарих факультетын яныннан торып белем ала. Бу елларда ул ал-ял белми эшли, күп укый. Сугышчы педагог җитәкчелегендә Учалы урта мәктәбе районда алдынгы булып таныла, күмәк укыту-тәрбия эшенең шактый күрсәткечләре буенча зур эшлекле яулый. Эшкә сәләтле, кешеләр белән тиз аралаша һәм уртак тел таба хәбәрдар тырыш хезмәткәрне тиз күрәләр. 1954 елда С. Ш. Җиһаншин Учалы район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана, ары 1958 елда фирка район комитетының идеология буенча секретаре вазифасын башкара. 1958-1960 елларда Учалы төзелеш трсы фирка оешмасы сәркәтибе булып эшли. 1960 елда Сабир Җиһаншин тагын педагогик хезмәткә кайта һәм Учалы шәһәренең 1-се урта мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә. Кая һәм кем генә булып эшләмәсен, Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин һәр чак барлык көчен, белемен, вакытын коллективның эшкә сәләтлеген күтәрүгә туплый, актив ярдәмчеләр һәм үз хезмәтен яратып башкаручылар тәрбияли. Аның үзенең дә кешеләрне күрә аңлау, эшне иҗади оештыру сифаттары, тәҗрибәсе арта, яңа күнекмәләрне үзләштерә. Шуларны исәпкә алып, Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин 1963 елда Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү институты директоры итеп тәгаенлиләр. Менә шунда инде укытучылар, мәктәп директорлары, район һәм шәһәр җитәкчеләре белән эшли аңлау сәләте, педагогик осталык һәм күнекмәләр аңа институт коллективының эшенә юнәлеш бирергә, җөмһүрият мәктәпләренә эшлекле ярдәм күрсәтергә, бының өчен алдынгы укытучылар һәм мәктәпләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, гомумиләштереп таратуга оста җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирә. Шул чакта институтның турыдан катнашлыгында аерым предметлар, тәрбия эшенең юнәлешләре буенча җөмһүрият конференцияләр, семинарлар, киңәшмәләр еш үткәрелә, мәктәпләргә зур ярдәм күрсәтелә. Сабир Җиһаншин һәр эшләгән урынында багана-журналлар өчен мәкаләләр язуга һәрвакыт җитди карый, анда коллективның уңышларын, чираттагы бурычларын тулы яктыртырга ынтыла. Вакыты бик тар булуга карамастан, гадәттә, мәкаләне үзе яза. 1967-1969 елларда С. Ш. Җиһаншин партиянең Уфа шәһәр комитетында җаваплы вазифа башкара. Шунда аның бай педагогик тәҗрибәсе, кул астындагы материаллары гыйльми исем алу өчен саклану язарга теләк тудыра, һәм 1969 елда ул Мәскәүдә Педагогия фәннәре академиясенең гыйльми советында «Балаларның ихтыяр булуын искәртү» темасына диссертациясе уңышлы яклый. 1971 елның маенда Сабир Шәяхмәт улы Җиһаншин Башкортстан халык мәгарифе министры итеп үрләтелә. Бу вазифаны ул 1985 елның февраленә кадәр, ягъни ун дүрт ел барча, намуслы башкара. 1985 елдан педагогия фәннәре кандидаты Башкорт дәүләт педагогия институтында доцент вазифасын башкара, мәктәпкә идарә итүне фәнни оештыру кафедрасында эшли. Сабир Җиһаншин 2018 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - К. Я. Бекбаев. Мәгърифәтче мөгаллимнәр, күренекле укытучылар һәм мәгариф эшмәкәрләре.
<urn:uuid:60add1b6-a300-4355-9cd8-66be1b2e5642>
CC-MAIN-2020-45
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D1%80_%D2%96%D0%B8%D2%BB%D0%B0%D0%BD%D1%88%D0%B8%D0%BD
2020-10-30T11:35:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107910204.90/warc/CC-MAIN-20201030093118-20201030123118-00056.warc.gz
tat
0.999947
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999465942382812}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ физик культура һәм спортны оештыручы, полковник (1967), РФнең атказанган физик культура хезмәткәре (2005) 1924 елның 2 октябре, БАССРның Бәләбәй кантоны Күзәй авылы — 2017 елның 27 апреле, Мәскәү. 1943 елда пехота училищесен (Уфа шәһәре), 1952 елда Хәрби физик культура спорт институтын тәмамлый. 1952–1962 елларда Карпат алды хәрби округының физик әзерлек башлыгы, 1962–1967 елларда Армиянең үзәк СК башлыгы урынбасары, 1967–1970 елларда башлыгы, 1971–1979 елларда СССР Оборона министрлыгының спорт комитеты рәисе урынбасары, 1980 елда СССР Милли олимпия комитетының спорт командалары идарәсе башлыгы урынбасары, 1980–2000 елларда Мәскәү шәһәр физкультура-спорт берләшмәсенең Балалар-яшүсмерләр спорт клубында бүлек башлыгы, 2000 елдан Мәскәү Мәгариф департаменты каршындагы Хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе үзәгендә бүлек башлыгы, директор урынбасары. СССР Фехтование федерациясе рәисе (1969–1983), Мәскәү татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы (2004 елдан). Бөек Ватан сугышында катнаша. Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «РФ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт өчен» орденнары, медальләр, шул исәптән Болгария, Германия, Польша медальләре белән бүләкләнә. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:7df53605-5751-4b2f-a80c-3cc74f3edb13>
CC-MAIN-2023-23
https://tatarica.org/tat/razdely/sport/personalii/chanyshev-anver-hajdarovich
2023-06-09T05:27:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224655247.75/warc/CC-MAIN-20230609032325-20230609062325-00752.warc.gz
tat
0.999532
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9995319843292236}
tatarica.org
|Сабиха Бенгюташ| |Туган телдә исем||төр. Sabiha Bengütaş| |Туган||1904| Истанбул, Госман империясе |Үлгән||2 октябрь 1992| Әнкара, Төркия |Ватандашлыгы||TC| |Һөнәре||рәссам, сынчы| Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сабиха Зия Истанбулда 1904 елда туган[2]. Аның сеңлесе һәм олы абыйсы була[3]. Сабиха Эйюбсолтан Нумуне мәктәбендә укый, хәзерге вакытта Эйуптагы Анатолия урта мәктәбе дип атала. Аннары ул дүрт ел Дамаскта ( Сирия, ул вакытта Госман империясе составында) яши, анда әтисе хәрби хезмәткә җибәрелә[4]. Анда Сабиха Зия укуын дәвам итә, бер ел Франция католик мәктәбендә укый[3]. Өйгә кайткач, гаиләсе Бююкада утравында урнаша, һәм ул урта белемне Кёпрюлю Фуат-паша мәктәбендә тәмамлый. 1920 нче елда Сабиха Истанбул сынлы сәнгать академиясендә ( госман. Sanayi-i Nefise Mektebi хәзерге Мимар Синан университеты) сәнгать укый. Ул үз сыйныфында беренче хатын-кыз укучы була[3]. Укытучылары арасында рәссам Фейхаман Дуран булган[1]. 1924-нче елда Сабиха Римдагы (Италия) Сынлы сәнгать академиясендә уку өчен дәүләт стипендиясенә лаек була, һәм ул скульптор Эрменеджильдо Луппи (1877–1937) остаханәсендә тәҗрибә туплый[3]. Соңрак, Сабиха Зия дипломат һәм шагыйрь Абдулхак Хәмит Тарханның оныгы Шакир Эмин Бенгуташка кияугә чыга. Ул еш ирен озатып чит илләргә йөри. Ирле-хатынлы пенсиягә чыккач Әнкарада Мальтепе районында урнашалар. Сабиха соңрак ялгызлыгын яктыртучы Нурол исемле кыз тудыра[2][3]. Сабиха Зия Бенгюташ 1992 елның 2 октябрендә Әнкарада вафат була[3]. Сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1925 нче елда Истанбулның Галатасарай кварталында Сабиха Зиянең өч бюсты күргәзмәдә тәкъдим ителде. Киләсе елда аның өч бюсты да бер урында күрсәтелә. Аның кайбер әсәрләренең бер өлеше танылган кешеләр: шагыйрь Әхмәт Хашим (1884? –1933), драматург һәм шагыйрь Абдулхак Хәмит Тархан (1852–1937), беренче мөселман актрисасы Бедия Муваххит (1897–1994), генерал һәм дәүләт эшлеклесе Али Фуат Джебосой (1882–1968), Төркиядә беренче ханым Мевхиба Инөнү (1897–1992) һәм сәясәтче Хәсән Али Юджел (1897–1961) . 1938 елда Сабиха хәзерге Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемал Ататөреккә (1881–1938) һәм генерал һәм дәүләт эшлеклесе Исмәт Инөнүгә (1884–1973) багышланган скульптура өчен ике конкурста төп призны ала. Ататөрек сыны элеккеге Президент сарае Чанкай бакчасына, ә Инөнү сыны Муданья килешүчәнлек истәлегенә Муданьяда урнаштырыла (1922). Ул шулай ук Италиянең скульпторы Пьетро Каноникиның 1928 елда Истанбулның Таксим мәйданында төзелгән Республика һәйкәле өстендә эшләгән вакытта ярдәмчесе булган.
<urn:uuid:a28cfda8-2796-43dd-b063-e705e87beeba>
CC-MAIN-2023-06
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D1%85%D0%B0_%D0%91%D0%B5%D0%BD%D0%B3%D1%8E%D1%82%D0%B0%D1%88
2023-02-07T06:29:05Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500384.17/warc/CC-MAIN-20230207035749-20230207065749-00203.warc.gz
tat
0.999749
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9997485280036926}
tt.wikipedia.org
Кеше хокуклары буенча Европа Суды һәм Русия Кеше хокуклары буенча Аурупа Мәхкәмәсе һәм Русия — Кеше хокуклары буенча Аурупа Мәхкәмәсе һәм Русия Федерациясе Хакимияте арасында мөнәсәбәтләр. Русия Хөкүмәте гамәлләренә шикаять бирү хокукы 1998 елның 5 маеннан барлыкка килгән. Шикаятьне хакимиятләрнең Русия хакимияте «нәтиҗәле контроль» гамәлгә ашыра торган территориядә кылынган гамәлләренә тапшырырга мөмкин. Русия Федерациясе территориясеннән тыш, бу территориягә танылмаган дәүләтләр — Абхазия, Көньяк Осетия, Днестр буе Молдован Җөмһүрияте (Русия хакимиятләре каршылыгына карамастан), ДНР һәм ЛНР керә. Бирелгән шикаятьләр саны буенча Русия Аурупа Шуросында беренче урында тора. Русия-Аурупа Советының законнар нигезендә (2015 елдан башлап) хакимиятләр ЕСПЧ карарын үтермәскә хокуклы бердәнбер иле. Хакимиятләр мондый хокуктан бик сирәк файдалана — бары тик Кеше хокуклары буенча Аурупа Судының ике карарын гына башкарудан баш тарткан. Русия Хөкүмәте тик Кеше хокуклары буенча Аурупа Суды карарларын гына ешрак үтәми. 2018 елның сентябренә Русия хакимияте Русиягә каршы 2380 карарның 608 карарын гына үтәделәр.
<urn:uuid:b1ec682a-16f3-458e-ab5d-c3f64c8c32dc>
CC-MAIN-2020-24
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B5%D1%88%D0%B5_%D1%85%D0%BE%D0%BA%D1%83%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B_%D0%B1%D1%83%D0%B5%D0%BD%D1%87%D0%B0_%D0%95%D0%B2%D1%80%D0%BE%D0%BF%D0%B0_%D0%A1%D1%83%D0%B4%D1%8B_%D2%BB%D3%99%D0%BC_%D0%A0%D1%83%D1%81%D0%B8%D1%8F
2020-05-29T02:04:32Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347401004.26/warc/CC-MAIN-20200528232803-20200529022803-00338.warc.gz
tat
0.999964
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999638795852661}
tt.wikipedia.org
Франция - Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. - Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. |Шигарь: «Liberté, Égalité, Fraternité (Азатлык, Тигезлек, Кардәшлек))»| |Һимн: «Марсельеза»| |Нигезләнгән||843 (Верден килешүе)| 1958 (Бишенче җөмһүрият) |Рәсми тел||француз теле| |Башкала||Париж| |Идарә итү формасы||президент-парламент җөмһүрияте| |Президент Премьер-министр |Эммануел Макрон| [d] |Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты 674 685[1] км²/547 030[2] км² 0,26 % |Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы 66 200 000/63 460 000 |ТЭП • Барлыгы (2013) • Кеше башына |ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына 2 582 501 307 216,4 АКШ дуллыры[4] $ |КПҮИ (2013)||0,884[5] (үтә югары)| |Акча берәмлеге||евро (EUR)[6]| |Интернет-домен||.fr[7]| |ISO коды||FR| |ХОК коды||FRA| |Телефон коды||+33| |Сәгать кушаклары||UTC+01:00[8]| |Җини коэффициенты||30,8[9], 29,93[9], 29,92[9][9], 32,63[9][9], 33,08[9], 33,78[9], 33,35[9] һәм 33,1[9]| |Балигъ булу яше||18 яшь[10]| Франция (фр. France [fʁɑ̃s], иске тат. فرانسە/فرانسا, Франсә/Франса, Фәрәнсә[11]), рәсми атамасы Франция Җөмһүрияте (République française) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Башкала — Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә — франклар. Зурлыгы буенча Аурупада өченче ил, Аурупадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган. Франция атом-төш коралына ия булган ил, Аурупа берлеген оештырган илләрнең берсе, НАТО әгъзасы. БМОның Иминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. Биредә ЮНЕСКО, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша. Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз[12]), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы — католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы — мөселманнар[13]. Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Франциянең күпчелек өлеше Көнбатыш Аурупада урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгышта Бельгия, Люксембург һәм Алмания белән, көнчыгышта Алмания һәм Швейцария белән, көньяк-көнчыгышта Монако һәм Италия белән, көньяк-көнбатышта исә Испания һәм Андорра белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясе Атлантик океан (Бискай култыгы һәм Ла-Манш бугазы), көньякта Урта диңгез тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә. Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). Франция Көнбатыш Аурупаның иң зур дәүләте булып тора, ул Аурупа Берлеге җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Аурупа өлешеннән тыш, Франция составына шулай ук Урта диңгездә урнашкан Корсика утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасында Гваделупа, Мартиника, Гвиана, Реюньон, Майотта кебек департаментлар; Сен-Мартен, Сен-Бартельми, Француз Полинезиясе кебек диңгез арты җәмгыятьләре; Яңа Каледония кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар. Илнең иң биек ноктасы — Монблан тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы — Рона елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар: Луара (1020 км), Рона (812 км), Сена (775 км), Гаронна (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били. Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Илнең төньягы һәм көнбатышында нигездә тигезлекләр һәм калкулыклар урын ала. Үзәк һәм көнчыгыш районнарда урта биеклектәге таулар урнаша (Үзәк массив, Вогез, Юра). Луара, Гаронна һәм Рона елга бассейннары арасында урнашкан Үзәк массив борынгы герцен тауларының җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән эре массив тәшкил итә. Илнең иң биек таулары — Альплар, Испания белән чиктә Пиренеи таулары сузыла. Тау битләрендәге альп һәм субальп болыннары җәйге көтүлек итеп файдаланыла. Франциянең тау массивлары Альп чорында күтәрелгән, йомшак тау породалары бөрмәләргә йомарландырылган, каты тау породалары исә ярыклар һәм сынулар белән капланган. Бу ярыклы җирләрдә тирән эретелгән породалар күтәрелгән, бу янартау атылуы белән бергә барган. Бүгенге көндә әлеге янартаулар активлыгын югалткан. Шуңа карамастан, массив өслегендә күп кенә сүнгән янартаулар һәм башка янартау формалы рельеф сакланган. Очлы башлы түбәләр, кыялар, кар һәм бозлыклар патшалыгы булган биек таулар — бөтен дөньяга танылган туризм һәм альпинизм районнары[14]. Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Франциянең кыйтга өлешендә климат уртача диңгезле, көньякта субтропик. Җәй көннәре гадәттә эссе һәм коры, июль аенда уртача температура + 23-25 градусны тәшкил итә. Шул вакытта гыйнвар аенда исә уртача температура + 7-8. Кыш көннәре өчен яңгырлар табигый. Атлантик океан йогынтысы көнбатышта ныграк сизелә. Монда болытлы көннәр еш була, океан җиле хөкем сөрә. Урта диңгез буенда исә җәй эссе һәм коры, кыш җылы һәм дымлы була. Биредә зур курорт районы урнашкан. Явым-төшем саны якынча 600—1000 мм. Таулы районнарда бу күрсәткеч 2000 мм-дан да югарырак булырга мөмкин. Флора һәм фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бүгенге көндә урманнар ил территориясенең 27 %-ын били, алар нигездә Альп тауларында сакланып калган. Франция табигатен кеше нык үзгәрткән, илнең көньягында янгыннардан урманнар нык зыян күргән. Урта диңгез буйларындагы кыргый үсемлекләрне кеше үстергән үсемлекләр алмаштырган. Илнең төньяк һәм көнбатыш районнарында чикләвек куаклыгы, каен, имән, бөке агачы, чыршы кебек агачлар үсә. Урта диңгез буенда — пальмалар һәм цитрус агачлары. Терлек арасында боланнар һәм төлкеләрне аерып була. Альп төбәгендә кыр кәҗәләре яши, урман эчләрендә кыргый кабаннар сакланган. Франциядә күп санлы кош төрләре яши. Рептилияләр сирәк очрый, елланнар арасында бары тик бер агулы елан бар — кара елан. Диңгезләрдә күпсанлы балык төрләре яши: тәрәч балыгы, тунец, сельдь, скумбрия, камбала һ.б. Франциянең милли парклар системасы тугыз парктан тора, алар илнең Аурупа өлешендә һәм диңгез арты җирләрдә урнашкан. Алар ил җиренең 2 %-ын тәшкил итә, елына паркларга 7 миллион кеше килә. Парклар Франциянең Милли парклар идарәсе тарафыннан идарә ителә. Иң зур парк Меркантур дип атала, анда 2 меңгә якын үсемлек үсә, алар арасында 200ләп үсемлек - юкка чыга торган үсемлекләр исемлегенә керә, 25 үсемлек - эндемиклар. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Борынгы Франция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Б.э.к. 6—5 гасырларда Франция территориясенең зур өлешендә кельт кабиләләре (римллылар аларны галлар, дәүләтне Галлия дип атаганнар) яшәгән. Безнең эрага кадәр 600 елда Фокиядән килгән греклар Урта диңгез ярында Массалия колониясенә нигез салалар, хәзер бу Марсель шәһәре, шулай итеп ул Франциянең иң борынгы шәһәре булып тора. Якынча шул ук чорда күп кенә кельт кабиләләре хәзерге Франциянең төньяк өлешенә керә, ләкин аларның бу җирләрдә таралуы безнең эрага кадәр 5 һәм 3 гасырларда урын ала. Б.э.к. 2 гасыр азагы — 1 гасыр утрасында Галлияне римлылар басып алганнар. Б.э. 2—4 гасырларда халык арасында христианлык таралган, романлаштыру нәтиҗәсендә латыйн теле кельт телләрне кысрыклап чыгарды. Римлылар баш күтәрүне булдырмас өчен җирле халыкны миграциягә мәҗбүр иткән, галлар төрле җирләргә таралган, вакыт узу белән алар Рим җәмгыятенә интеграцияләнгән. Франк патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре (вестготлар, бургундлар, франклар) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция" франклар исеменнән килеп чыккан). Каролинглар кодрәте Пипин патшасының улы Бөек Карл идарәсе вакытында иң көчле чорын кичерә. 771 елда Карл франк доменнарын берләштерә, Төньяк Италиядә Лангобардларны тар-мар итә (774), дәүләткә Баварияне куша (788), мөселман Испаниясе белән чикне көньякка, Барселонага кадәр күчерә (801), үзенә Түбән Саксонияне куша (804). Каролинглар империясенең таркалуы (843) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк кыйраллыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләт Франция дип атала башлаган. Урта гасырлар һәм Яңа вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән. Кыйрал хакимияте кискен көчезләнгән. IX гасырда викинглар Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала. X гасырның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, кыйрал хакмияте номиналь генә булып калган. 987 елда Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлеге тәре яулары, Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәм Авиньон әсирлеге белән игътибарга лаек. Франция белән Англия арасында булган Йөз еллык сугыш (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, кыйрал хакимияте ныгый барган. 1477 елда Карл Кыю вафат булуы белән, Франция һәм Габсбурглар Бургунд җирләрен бүлүнең озак процессын башлап җибәргән, бу берничә сугышка китергән. 1532 елда Бретань Француз патшалыгына кертелә. 16—17 гасырлардан икътисади үсеш дәвере башланган. Тарихчылар 1475-1630 еллар аралыгын "Гүзәл 16 йөзьеллык" дип атый, нәкъ бу чорда илгә тынычлык, үсеш һәм оптимизм тарала, кеше саны арта. Париж шәһәре чәчәк ата, аның халкы 1550 елга 200 меңгә җитә. - 1789 елның 14 июлендә баш күтәргән Париж халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган. - 1792 — Беренче республика. - 1 февраль 1793 ел — Франция Англия һәм Нидерландларга сугыш игълан итә. - 1807 ел 7 июль — Русия һәм Наполеон Франциясе арасында Тилзит килешүе. - 1848—1852 — Икенче республика. - 1870—1940 — Өченче республика. - 1913 елның 5 ноябрендә — Бөекбритания белән Франция Госман империясенә сугыш игълан итә. - 1940-1944 — Францияне Өченче рейх басып ала, илнең көньягында Виши Франциясе төзелә (ил башлыгы — маршал Петэн). - 1946—1958 — Дүртенче республика. - 1959 елның 8 гыйнваренде — Шарль де Голль Франция президенты итеп сайлана. Бишенче Республика беренче президенты. Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Франция — президентлы унитар республика. Илнең төп кануны — 1958 елның 4 октябрендә кабул ителгән конституция. Ул Бишенче республиканың хакимият оешмаларының эшчәнлеген билгели, президент-парламентлы идарә итү формасын раслый. Конституциянең кайбер маддәләре берничә тапкыр үзгәртелгән. Франциядә 9 әгъзадан торган Конституцион шура бар, ул сайлауларны дөрес оештыру, кануннарның конституциягә туры килүен күзәтеп бара. Ил башлыгы булып президент тора. 1965 елдан башлап Франция президентын туры халык сайлавы ярдәмендә билгелиләр. 2002 елга кадәр президент вәкаләтләре 7 ел дәвам иткән, хәзерге вакытта президент 5 еллык мөддәткә сайлана. Президент киң вәкаләтләрдән тыш конституция үтәлешен контрольдә тота, илнең милли бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм халыкара нормалар үтәлеше гаранты булып тора. Президент Париждагы Елисей сараендә яши. 2017 елның 14 маенда Франция президенты вазифасына Эмманюэл Макрон кереште[15]. Президент премьер-министрны билгели. Премьер-министр эчке һәм икътисади сәясәт өчен җавап бирә, хөкүмәт эшчәнлеге өчен җавап тота. Парламентның теләсә кайсы вакытта хөкүмәткә ышанычсызлык вотумын белдерү мөмкинлеге бар. Гадәттә, премьер-министр парламентта күпчелекне тәшкил иткән фирканең вәкиле булып тора. Премьер-министр Милли җыенда кануннар кабул итүне тәкъдим итә һәм үзе аларның үтәлешен контрольдә тота. Ул милли саклану өчен җавап бирә. Президент юклыгында ул аның вазифаларын үти. 2017 елның 15 маеннан Франция хөкүмәтен Эдуард Филипп җитәкли. Франциядә канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Ул ике өлештән тора: Сенат һәм Милли җыен. Республика Сенаты туры булмаган гомум сайлау нәтиҗәсендә сайлана, анда 348 сенатор әгъзалык кыла. 305 сенатор метрополияне тәкъдим итсә, 8 сенатор - диңгез арты җирләре, 5 - Француз җәмгыятьләре вәкилләре, 12 - чит илләрдә яшәүче француз ватандашлары вәкилләре. Сенаторлар 6 еллык мөддәткә сайлана (2003 елга кадәр - 9 елга). Милли җыен депутатлары туры гомум сайлау нәтиҗәсендә 5 елга сайлана. Милли җыенда 577 әгъза, аларның 555 - метрополия вәкилләре, 22 - диңгез арты җирләрен вәкиллек итә. Милли җыен кануннар чыгару белән шөгыльләнә, ул шулай ук хөкүмәт эшчәнлеген контроль итә. Сенат белән килешмәү очрагында ахыргы карарны Милли Җыен кабул итә. Халыкара элемтәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Париж Марсель |Урын||Шәһәр||Төбәк||Халык саны||Урын||Шәһәр||Төбәк||Халык саны| Лион Тулуза |1||Париж||Ил-де-Франс||2,243,833||11||Ренн||Бретань||207,178| |2||Марсель||Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр||850,726||12||Реймс||Шампань — Арденнар||179,992| |3||Лион||Рона — Альплар||484,344||13||Һавр||Югары Нормандия||175,497| |4||Тулуза||Көньяк — Пиренейлар||441,802||14||Сент-Этьен||Рона — Альплар||171,260| |5||Ницца||Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр||343,304||15||Тулон||Прованс — Альплар — Зәңгәр Яр||164,532| |6||Нант||Луара җире||284,970||16||Гренобль||Рона — Альплар||155,637| |7||Страсбург||Эльзас||271,782||17||Дижон||Бургундия||151,212| |8||Монпелье||Лангедок — Руссильон||257,351||18||Анжер||Луара җире||147,571| |9||Бордо||Аквитания||239,157||19||Вилербан||Рона — Альплар||145,150| |10||Лилль||Нор — Па-де-Кале||227,560||20||Сен-Дени||Реюньон||145,022| |2010 ел| Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Аурупа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр (Гваделупа, Мартиника, Гвиана, Реюньон, Майотта). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үз салымнарны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар. 27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039 кантонга бүленә. Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория (Француз Полинезиясе, Уоллис һәм Футуна утраулары, Сен-Пьер һәм Микелон, Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория (Яңа Каледония, Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә. Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Франция — дөньяви ил. 1905 елда кабул ителгән канун буенча, «Республика бернинди динне дә танымый, аларга акча тотмый һәм субсидияләми». 1905 елдан башлап бөтен Франция буенча чиркәү һәм дәүләт рәсми рәвештә бүленгән. 2004 елда дәүләт мәктәпләрендә дини символика йөртүне тыючы закон кабул ителә. 2011 елның 16 сентябрендә Франциядә урамнарда намаз укуны тыю үз көченә керә. Франция законнары дингә мөнәсәбәтне ачыклау буенча сораштыру үткәрүне тыя. Француз статистика институтының (INSEE) 2008 елгы тикшеренүләре буенча: католиклар ил халкының 43 % ын, мөселманнар 8 % ын, протестантлар 2 % ын, православие тарафдарлары 1 % ын, яһүд дине тарафдарлары 1 % ын, Һинд дине тарафдарлары 1 % ын, буддизм тарафдарлары 1 % ын тәшкил иткән. 45 % халык бернинди дин тотмый[16] . Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Диңгез арты территорияләр белән - Фәкать Аурупа өлеше. - Международный валютный фонд (апрель 2013) - база данных Всемирного банка - Human Development Report 2013. United Nations. Retrieved on 2013-03-14. - 1999 елга кадәр Франция франкы. - Шулай ук .eu, Аурупа берлеге әгъзасы буларак - Journal officiel de la République française - Бөтендөнья банкы http://donnees.banquemondiale.org/indicateur/SI.POV.GINI?end=2012&locations=FR&start=2004&view=chart - Кодекс Наполеона - https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0 - Population (фр.) Institut national de la statistique et des études économiques. - Alexandre Pouchard et Samuel Laurent. Quel est le poids de l'islam en France? (фр.) Le Monde (21 janvier 2015). - Материклар һәм океаннар географиясе, 7 сыйныф - Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен" - Quel est le poids de l'islam en France ?
<urn:uuid:7a1ce90d-f671-4941-a561-cf4c85e6ebda>
CC-MAIN-2020-16
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%80%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%B0
2020-03-30T17:47:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585370497171.9/warc/CC-MAIN-20200330150913-20200330180913-00343.warc.gz
tat
0.999861
Cyrl
74
{"tat_Cyrl_score": 0.9998613595962524}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Спас районының коррекция мәктәп-интернатында булган киңәшмәдә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Мәктәптә республиканың сигез районыннан сәләмәтлекләре какшаган, опекунлыкка алынган, социаль яктан тотрыксыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 100дән артык бала белем ала. Биредә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту беренче урынга куелган. Шуңа күрә сәламәтлек программасын тормышка ашыруга һәрчак зур игътибар бирелә. Мәсәлән, әлеге программа кысаларында 2013 елда мәктәпкә бронза дәрәҗәсе бирелгән. Коллективта яшь белгечләр дә җитәрлек. Педагогларның барысы да үзләренең квалификацияләрен күтәрү өчен махсус курсларда укый. Белем бирү процессында хезмәт тәрбиясе аерым урын били. Укучылар тегүчелек, столярлык эшен үзләштерәләр, авыл хуҗалыгы производствосында эшләргә өйрәнә. Аларның участогы район мәктәпләре арасында берничә тапкыр яхшы яктан билгеләп үтелгән. Балалар мәктәп питомнигында төрле агачлар да үстерә. Шунысы да куанычлы: мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе соңыннан укуларын җирле техникумда дәвам итеп, төрле белгечлекләр ала. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:7c0442aa-6480-4e6b-8501-a69695080698>
CC-MAIN-2021-10
http://belem.ru/node/4986
2021-02-28T13:26:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178360853.31/warc/CC-MAIN-20210228115201-20210228145201-00498.warc.gz
tat
0.999973
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9999727010726929}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Агымдагы елның 13-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе вәкилләре эшлекле визит белән Белгород өлкәсендә булдылар. Визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белгород өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары – Белгород өлкәсенең эчке һәм кадрлар сәясәте департаменты башлыгы Валерий Сергачев, шулай ук Белгород өлкәсенең мәгариф департаменты башлыгы – Белгород өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Шаповалов белән эшлекле очрашулары үткәрелде. Очрашулар барышында ике төбәкнең гомуми һәм һөнәри белем бирүне үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук визит кысаларында делегация вәкилләре Белгород өлкәсенең сәнәгатьнең тау токымнарын табу һәм авыл хуҗалыгы тармаклары өчен кадрлар әзерләүче һөнәри белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан тыш делегация вәкилләре Белгород өлкәсендә хезмәт урыннары белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләрен һөнәри белем бирү учреждениеләрен заманча яңарту һәм җиһазлауга җәлеп итү, һөнәри белем бирүнең сыйфатын бәяләү, дуаль белем бирү механизмнары белән таныштылар. http://mon.tatarstan.ru/tat Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:e5d1d803-f92b-437f-ad93-587037a7de5a>
CC-MAIN-2019-26
http://belem.ru/node/4856
2019-06-18T22:10:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627998817.58/warc/CC-MAIN-20190618203528-20190618225528-00004.warc.gz
tat
0.999806
Cyrl
11
{"tat_Cyrl_score": 0.9998063445091248}
belem.ru
Сүбәдәй |Сүбәдәй| |Татар-монгол гаскәр башлыгы| |Вазыйфада| 1190–1248 |Туган||1176| [d], Монголия |Үлгән||1248| [d], [d], Монголия |Әти||Җарчиүдәй| Сүбәдәй яки Сүбәдәй батыр, Сүбүдәй баһадир ( монг. Сүбэдэй баатар) (1176-1248) — татар-монгол күренекле гаскәр башлыгы, Тимерчың - Чыңгызханның көрәштәше. 1223-1242 еллардагы барлык татар-монгол яуларында сәргаскәр буларак зур сәләтлеген күрсәтә. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Үрәнхай кабиләсеннән чыккан тимерче Җарчиүдәй улы. Тимерчың (киләчәк Чыңгызхан) хезмәтенә абые Җәлмә кебек килә. 1224 елда Сүбүдәй һәм Җәбә нойон гаскәре Идел буе Болгары дәүләтенә каршы сугыша, ләкин Җигүле таулары янындагы Сарык бәрелешендә болгарларга җиңелә. Идел буе Болгары гаскәр башлыгы Габдулла Чәлбер монгол гаскәрен камап алган һәм риваять буенча әсирлеккә алынган монголлар сарык тәкәләренә алмаштырылган, шуның өчен сугыш Сарык бәрелеше дип йөртелгән. Кайбер тарихчылар буенча шушы Сүбүдәйнең хурлыклы җиңелүе 1236-1242 елларда Идел буе Болгары дәүләтенә һәм көнбатышка каршы һөҗүмнең төп сәбәбе була. Сарык бәрелешендә җиңелгәч, Сүбүдәй һәм Җәбә гаскәре Монголиягә кайта. Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
<urn:uuid:444d3f8e-8797-4151-a896-7332b91ff309>
CC-MAIN-2019-51
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D2%AF%D0%B1%D3%99%D0%B4%D3%99%D0%B9
2019-12-10T07:10:33Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540527010.70/warc/CC-MAIN-20191210070602-20191210094602-00080.warc.gz
tat
0.999941
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 0.9999411106109619}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы дистанцион рәвешкә күчерелергә мөмкин, әмма мондый формат әлегә имтиханны объектив рәвештә үткәрергә һәм аны тулысынча контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаевка сылтама белән хәбәр итә. «Карантин шартларында йомгаклау аттестациясен цифрлаштыру һәм киләчәктә аны дистанцион рәвешкә күчерү мөмкинлеге турында дискуссия актуаль төс алды. Мондый мөмкинлек каралса да, бүгенге көндә дистанцион формат имтиханнарның объектив рәвештә үткәрелүен тулы күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирми», - диде Музаев. Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор) билгеләп үтүләренчә, мәгарифкә, шул исәптән йомгаклау аттестациясе процедураларына цифрлы технологияләрне актив рәвештә кертү белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә. Әлеге процесста катнашучыларның мотивациясен стимуллаштыра һәм сыгылмалы компетенцияләрне үстерергә ярдәм итә. https://tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:9a79ff1e-8838-4461-a127-d97fbb903b0e>
CC-MAIN-2022-49
https://belem.ru/node/8030
2022-11-29T05:36:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710685.0/warc/CC-MAIN-20221129031912-20221129061912-00643.warc.gz
tat
0.999757
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9997574687004089}
belem.ru
Кайнозой Кайнозо́й эрасы — Җирнең геологик тарихынңа булган эра. Ул моннан 66 млн ел чамасы элек башланган һәм хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Кайнозой өч чорга бүленә — палеоген, неоген һәм антропоген. Болар Җир тарихында иң кыска чорлар: палеоген 40 млн ел чамасы, неоген 23,5 млн ел дәвам итә. Соңгы чор - антропоген - 1,5 млн ел элек башланган. Кайнозой чорында кыйтгалар хәзерге хәләткә килгәннәр.
<urn:uuid:ec535b84-112b-4d48-8246-2353395f9837>
CC-MAIN-2016-22
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B9%D0%BD%D0%BE%D0%B7%D0%BE%D0%B9
2016-05-29T17:17:07Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-22/segments/1464049281869.96/warc/CC-MAIN-20160524002121-00052-ip-10-185-217-139.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999942
Cyrl
72
{"tat_Cyrl_score": 0.9999421834945679}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы 2015 нче елның Әдәбият елы дип игълан ителүе Мәдәният елында алган дәртне тагын да үстереп җибәрде. Бу – яңа очрашулар, әдәби кичәләр, бәйгеләр, яңалыклар, үсешләр дигән сүз! Шул уңайдан, Мәмәт мәктәбендә бу елны ачу тантанасына без зур кунак итеп Клара апа Булатованы һәм аның иҗатташ дусларын чакырдык. "Шигырь уты яна йөрәкләрдә" дигән очрашу кичәсен укучылар бик көтеп алдылар. Түгәрәк өстәл янында барган җылы, җанлы әңгәмә барышында укучылар Клара Булатованың тормыш юлы, иҗатына багышланган презентация карадылар, яңа чыккан китаплары белән таныштылар. Мәктәпнең нәфис сүз осталары тарафыннан әзерләнгән "Татарстан – туган җирем син", "Укытучы бәхете", "Әни – егет" һәм башка шигырьләре кунагыбызга аеруча ошады. Шагыйрәбез дә үз тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, балачагының авыр хатирәләре белән дә уртаклашты, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Сорауларның эчтәлегеннән, укучыларның шагыйрә белән чынлап кызыксынулары, аның иҗатына битараф булмаулары бик ачык күренде. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:1e287a57-68e4-4536-a054-e8a0f23f702f>
CC-MAIN-2023-23
https://belem.ru/node/5723
2023-06-03T21:21:33Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224649343.34/warc/CC-MAIN-20230603201228-20230603231228-00529.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
26
{"tat_Cyrl_score": 0.9999967813491821}
belem.ru
Хатия Буниатишвили |Хатия Буниатишвили| |Туган телдә исем||гөрҗ. ხატია ბუნიათიშვილი| |Туган||21 июнь 1987[1] (35 яшь)| Батум, Грузия ССР, СССР |Ватандашлыгы|| Гөрҗистан| Франция |Әлма-матер||Тбилисская государственная консерватория имени Вано Сараджишвили[d] һәм Венский университет музыки и исполнительского искусства[d]| |Һөнәре||классический пианист| |Кардәшләр||Gvantsa Buniatishvili[d]| Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1987 елның 21 июнендә Гөрҗи ССРда туа. 10 яшендә Швейцария, Франция, Алмания, Бельгия, Люксембург, Нидерланд, Монако, Италия, Австрия, Дания, Россия, Украина, Әрмәнстан, Израиль һәм АКШта концертлар белән чыгыш ясарга чакырыла. 2004 елда Тбилиси үзәк музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тбилиси дәүләт консерваториясенә укырга керә, Тенгиз Амирэджибидә белем ала. Иҗади казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 2003 елда, консерватория студенты буларак, Хатия Киевта В. Горовиц исемендәге Халыкара яшь пианистлар конкурсында махсус приз, шулай ук Грузиянең яшь музыкантларына ярдәм итү конкурсында (Елизавета Леонская аны гамәлгә куючы) беренче приз ала. 2010 елда Хатия Borletti-Buitoni Trust Award премиясе лауреаты була. 2012 елда Echo Klassik Awards та «Елның иң яхшы башкаручысы» исеменә лаек була. 2016 елда Германия музыка индустриясе Ассоциациясеннән Echo Klassik премиясен ала. Шулай ук 2016 елның декабрендә TF1 Француз телеканалы тарафыннан «Елның иң яхшы музыканты» дип атала. Пианистка Европа һәм Американың иң дәрәҗәле дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясый. Иҗтимагый позиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 2017 елның җәендә Германиянең WDR телеканалына биргән интервьюсында Хатия аңың өчен, Грузия гражданины буларак, кулай булмаган әйберләр бар, дип белдерә: «Мин Валерий Гергиев белән уйнамыйм, аның Путинның дусты булуы моңа сәбәп түгел. Дуслык — ул шундый әйбер, анда чикләүләр юк. Кеше үзе теләгән кеше белән дус. Валерий Гергиев минем өчен Путин сәясәтен пропагандалаганга яраклы түгел». Шул ук интервьюда Грузия пианисты Германия тамашачыларына Россия аның илен — Грузияне оккупацияләвен искәртә һәм нейтраль булырга хокукы булмавын ассызыклый: «Владимир Путин кеше хокукларын хөрмәт итми. Ул минем туган илем — Грузияне оккупацияли, Украина аннексиясен барлыкка китерә. Барысы да Сириядә нинди хәл булуын һәм кем гаепле икәнлеген белә. Мондый вакытта безнең нейтраль булырга хокукыбыз юк, без мондый вакыйгаларга игътибар итәргә тиеш. Минемчә, бу безнең абсолют җаваплылыгыбыз. Мин — Грузия, шулай ук бөтен дөнья гражданины, шуңа күрә проблемалар бар һәм шәхсән минем өчен алар яраклы булмавын әйтергә бурычлы»[4].
<urn:uuid:49fbbeba-92a8-47ae-9ae7-4c9acdc76349>
CC-MAIN-2022-27
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%8F_%D0%91%D1%83%D0%BD%D0%B8%D0%B0%D1%82%D0%B8%D1%88%D0%B2%D0%B8%D0%BB%D0%B8
2022-07-03T03:38:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104209449.64/warc/CC-MAIN-20220703013155-20220703043155-00592.warc.gz
tat
0.999458
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9994576573371887}
tt.wikipedia.org
|Җенес |ир-ат |Туу датасы |24 июль 1957 (66 яшь) |Туу урыны |Казан, РСФСР, СССР |Ыруг |Визели[d] |Һөнәр төре |галим |Эшчәнлек өлкәсе |фтизиатрия[d] |Эш урыны |Казан дәүләт медицина университеты |Әлма-матер |Казан дәүләт медицина университеты |Гыйльми дәрәҗә |профессор |Академик дәрәҗә |медицина фәннәре докторы[d] |Александр Визель Викиҗыентыкта Александр Андреевич Визель (24 июль 1957) - совет һәм Россия пульмонологы, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы мөдире (1989 елдан), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы (1995 елдан), Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты һәм атказанган табибы, Россия (РРО) һәм Европа респиратор җәмгыятьләре (ERS), саркоидоз һәм гранулематоз авырулар буенча Бөтендөнья ассоциациясе (WASOG) әгъзасы. Чыгышы һәм гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Визель - немец-австриялы дворяннар нәселеннән, алар арасында XIX гасырда Россиягә хезмәт иткән дипломатлар, рәссамнар һәм табиблар бар. Бабасы Визель Эмиль Оскарович - рәссам, Сәнгать академиясендә рәсем сәнгате академикы (Санкт-Петербург). Әбисе - Вера Александровна Шолпо - Татарстан Рәссамнар Союзы әгъзасы. Атасы Визель Андрей Оскарович А.Е.Арбузов исемендәге КФҮ Органик һәм физик химия институтында органофосфор кушылмалары һәм яңа дарулар булдыру өлкәсендә белгеч, фән һәм технология өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Әнисе-КДМУның фармакология кафедрасы профессоры Студенцова Ирина Андреевна — үз тормышын студентлар фәнни җәмгыятендә илебез дару препаратларын өйрәнүгә һәм практикага кертүгә һәм яшь галимнәрне тәрбияләүгә багышлаган. Студенцовлар гаиләсе беренче чиратта рус, алар арасында руханилар һәм галимнәр бар. Олы бабасы Петр Студенцов Казан губернасының Спас районының Кокрять авылында рухани булган. бабасы Студенцов Андрей Петрович - Бөтенроссия Союз авыл хуҗалыгы академиясенең корреспондент әгъзасы, Дәүләт премиясе лауреаты, СССРның күп телләрендә ветеринария акушерлыгы буенча дәреслек авторы. Әбисе Студенцова Татьяна Леонидовна - Казан дәүләт медицина университетының гистология кафедрасы доценты. Аның әтисе Леонид Степанович Сапожников - профессор, Себер ветеринария һәм зотехник институтының беренче ректоры, Казан һәм Омск ветеринария хирургия мәктәпләренә нигез салучы. Беренче никахы М. Э. Гурылева белән (профессор, биомедэтика белгече). Кызы Елизавета Визель (Бакунина) гомерен паллиатив медицинага багышлаган. Икенче никахы И.Ю. Визель (Степанова) белән, өч баласы бар. Мәгариф һәм профессиональ эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1964 елда Казан шәһәренең 72 нче урта мәктәбенә немец телен тирәнтен өйрәнә, анда 6 нчы сыйныфка кадәр укый. 1971 елда 131 нче урта математика мәктәбенә күчә, мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамлый. 1980 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлый. 1980—1982 елларда Ленинградта Бөтенсоюз Пульмонология ФТИда клиник ординатураны хәрби табиб һәм клиник физиолог профессор Н. И. Егурнов җитәкчелегендә уза. 1985 елда 1нче Ленинград медицина институтында (җитәкчесе-проф.Ф. Т. Красноперов) «Системная артериальная гипертензия при хронических неспецифических заболеваниях и туберкулезе легких» темасына диссертациясен яклый. А.А. Визель фтизиатрия буенча җитди әзерлекне 1986 елда 2,5 ай дәвамында И.М.Сеченов исемендәге 1 нче Мәскәү медицина институтының фтизиопульмонология кафедрасында академик М. И. Перельман һәм доцент В. А. Корякин җитәкчелегендә уза. Шунда ук, беренче медицина институтында ул гамәли программалаштыру буенча әзерлек уза. 1990 елда ул РМФА үзәк фәнни-тикшеренү институты каршындагы гыйльми советта «Оптимизация лекарственной коррекции функциональных нарушений кровообращения и дыхания у больных туберкулезом легких» (конс. академик А. Г. Хоменко) темасына доктор диссертациясен яклый. 1991 елда ВАК аңа медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирә, шул ук елны ул доцент була, ә 1992 елда ВАК аңа фтизиопульмонология кафедрасында профессор исемен бирә. Физиология һәм пульмонология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1989 елның октябрендә А.А. Визель КСМУның физиопулмонология кафедрасын җитәкли. А.А. Визель Фтизиатрлар ассоциациясе һәм фтизиатрлар фәнни медицина җәмгыяте эшендә актив катнаша, ул чорның барлык конгрессларында һәм съездларында катнаша, методик эш алып бара, фтизиатрия буенча 150 дән артык әсәр бастыра. 1999 елда «Туберкулёз» монографиясе дөнья күрде (А. А. Визель, М. Э. Гурилев, академик М. И. Перелман редакциясе астында). Анда ул чорның фтизиатриясе нигезләре бик аңлаешлы тел белән язылган иде. Ул Париж, Берлин, Мадридтагы халыкара конгрессларда туберкулез белән авыручыларны өйрәнү буенча материаллар тәкъдим итә. Аның эшче төркеме туберкулез вакытында ватан оригиналь ксимедон һәм димефосфон препаратларын беренче тапкыр өйрәнә, туберкулезга каршы яңа препаратлар ясауда катнаша (2 Россия патенты). 1999 елда Европа респиратор җәмгыяте әгъзасы була, ел саен уздырыла торган Европа конгрессларында докладлар белән чыгыш ясый, ә 2008—2011 елларда Европа респираторлык җәмгыятендә Россиянең милли делегаты була. Сулыш органнарының төп авырулары буенча РРО экспертлары советлары эшендә күп тапкырлар катнаша. Саркоидоз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] А.А. Визель саркоидоз турында беренче мәкаләсен 1993 елда бастыра, һәм берничә елдан соң бу нозология аның тормыш эшенә әверелә. Саркоидоз - билгесез табигатьнең грануломатозы - туберкулезга каршы учреждениеләрдә озак еллар туберкулезга каршы препаратлар белән преднизолон белән дәвалаганнар. М.А.Илькович һәм С.Е.Борисов әсәрләре белән рухланган А.А.Визель бу практиканы туктатыр өчен бик күп көч түгә, чөнки массакүләм куллану өчен ул бу авыруның аңына туры килми башлый. 2000 еллар башында, аның җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Төбәкара клиник-диагностика үзәге нигезендә, саркоидоз белән авыручыларга диагностикалау һәм мониторинглау өчен уникаль алгоритм эшләнә һәм тормышка ашырыла. МКДЦ директоры Р.И.Туешев һәм бүлек мөдире, профессор Н.Б.Әмиров белән берлектә практикада сынадылар. Россия респиратор җәмгыяте А. А. Визельгә саркоидоз буенча клиник тәкъдимнәр һәм монографияләр әзерләүне йөкли. Профессор Визель төрле белгечлекләрдән 40тан артык хезмәттәшен хезмәттәшлек итәргә чакыра. 2010 елда академик А. Г. Чучалин редакциясе астында РРО монографияләренең гомуми федераль сериясендә проф. А. Визель редакциясе астында "Саркоидоз" монографиясен төзү Россия белгечләренең күп еллык хезмәте һәм хезмәттәшлеге нәтиҗәсе була. Алдагы басмалардан аермалы буларак, бу басма өстендә физиатрлар һәм пульмонологлар гына түгел, күп медицина белгечлекләре вәкилләре дә эшлиләр. WASOG әгъзасы буларак, ул саркоидозда метотрексат куллану буенча халыкара күрсәтмәләр булдыруда катнашкан. Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] А.Визель - инглиз-рус «Стедман» медицина энциклопедик сүзлегенең (1995) һәм «Терапия» Америка монографиясе өстәмәләре белән тәрҗемәсе (1996) авторы. Ул табибны практикалаучы «2000 болезней от А до Я» (1998) белешмәлегендә «Фтизиатрия» һәм «Пульмонология» бүлекләрен әзерли, 2007 елда «Фтизиатрия» милли монографиясенең автордашы һәм мөхәррире, ә аннары эчке авырулар буенча федераль дәреслек авторы (академик Н.А.Мухин редакциясендә), ул 10нан артык яңадан бастырылып чыга. Россиядә һәм чит илләрдә 750 дән артык басманың авторы һәм автордашы. Укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] А. А. Визель җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 15 кандидатлык диссертациясе башкарыла. Фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләре: клиник сулыш алу физиологиясе; клиник пульмонологияне һәм уку процессын компьютерлаштыру; сулыш органнарының обструктив авыруларын дәвалау; реаль клиник практика шартларында медицина ярдәме күрсәтүне анализлау; саркоидозны диагностикалау һәм дәвалау Медицина фәннәре докторлары: Ю. D. Слабнов, М. Ф. Яушев. Медицина фәннәре кандидатлары: М. Ф. Яушев, И. Я. Шпанер, И. Н. Хәлфиев, М. Ш. Сорокина, Л. В. Хузиева, Л. В. Исламова, К. А. Хәбибуллин, А. А. Бунятян, Г. Р. Насретдинова, А. Э. Сәмерханова, Э. Д. Гизатуллина, Е. Ю. Пронина, М. А. Юнысова, Г. В. Лысенко, Р. И. Шайморатов. Информатика һәм программалаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1987 елда А. А. Визель РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы буенча «Функциональное обследование больных туберкулезом органов дыхания с обработкой результатов на микро-ЭВМ» бастыра, 1990 елда А. А. Визель, Э. М. Соколов (НПО «Медфизприбор», Казан) РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган һәм тышкы сулыш параметрларын бәяләү өчен үз системасын булдыра, ул Россия Федерациясе буенча «Логическое правило интерпретации параметров внешнего дыхания и его реализация на микро-ЭВМ» методик рекомендацияләр рәвешендә нәшер ителә. 90 нчы елларда ул студентлар һәм табибларның тест контроле һәм үз-үзләрен әзерләү өчен "Плутон" программасын булдыра. "Плутон" Россиянең күп университетларында кертелә. 1995 елда аның нигезендә, физиология белгечлеге буенча анкета булдырыла, табиблар аттестациясе өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан раслана. Иҗтимагый эшчәнлек һәм мавыгулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1990 елдан — Дәвалау факультетының галимнар советы һәм медицина университеты әгъзасы,1995—1999 елларда ТР фтизиатрлар һәм пульмонологлар ассоциациясен җитәкли. А.А. Визель Россия немецларының Иҗтимагый Фәннәр Академиясе әгъзасы була. Россия респиратор җәмгыяте идарәсе әгъзасы. Шәхси мәнфәгатьләр даирәсе: гаилә фотографиясе, видеога төшерү һәм монтажлау, сәяхәт. Иң мөһим басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Визель А. А., Папкова И. Н. Анализ причин смерти больных туберкулезом легких // Проблемы туберкулеза. 1987. N2. С. 46-48. - Визель А. А., Фахрутдинова И. Д. Зональная реопульмонография и латеральный тест Бергана в предоперационном обследовании больных с патологией органов дыхания // Грудная хирургия. 1987. N 4. C. 93. - Визель А. А. Функциональное обследование больных туберкулезом органов дыхания с обработкой результатов на микро-ЭВМ. — Методические рекомендации. Утв. МЗ РСФСР. Казань, 1987. — 20 с. - Визель А. А. Влияние различных бронхолитиков на бронхиальную проходимость и центральную гемодинамику у больных туберкулезом и другими заболеваниями легких // Проблемы туберкулеза. 1988. N 9. С.27-31. - Визель А. А. Димефосфон в коррекции нарушений функции внешнего дыхания при туберкулезе легких // Советская медицина. 1991. N 9. С. 60-62. - Vizel A.A., Yaushev M., Sabitov E.A. A Comparison of different bronhodilators in tuberculosis patients // Tubercle and Lung Disease. 1995; 76(Suppl.2): 57. - Визель А. А., Гурылева М. Э. Туберкулез. Монография / Под ред. акад. М. И. Перельмана. М.:ГЕОТАР МЕДИЦИНА. 1999. 208с - Визель А. А. Где ты, российский «Медлайн» // Медицинская газета. 1999. № 79. С.12. (13.10.1999). - Визель А. А. Система поддержки принятия решений при назначении лекарственных препаратов в пульмонологии и фтизиатрии // Информационные технологии в здравоохранении. 2002. № 5-7. С. 18-19. - Визель А. А., Булашова О. В., Амиров Н. Б., Дмитриев Е. Г., Казаков И. М., Исламова Л. В., Гурылева М. Э., Насретдинова Г. Р. Интегральная модель диагностики и наблюдения больных саркоидозом в современных условиях // Пульмонология. 2003; 3: 74-79. - Визель А. А., Визель И. Ю., Визель Е. А. Индивидуальное применения персонального компьютера в практике пульмонолога: опыт 12-летнего мониторинга // Тер. архив. 2007. Том 79 (3).С. 55-57. - Саркоидоз: Монография / Под ред. Визеля А. А. (Серия монографий Российского респираторного общества; Гл. ред. серии Чучалин А. Г.). — М.: Издательский холдинг «Атмосфера», 2010. — 416 с. - Клинические рекомендации. Стандарты ведения больных. Раздел пульмонология (А. А. Визель соавтор) // М.: ГЭОТАР-Медиа, 2010.-1376 с. - Внутренние болезни: учебник: в 2 т. / Под ред. Н. А. Мухина, В. С. Моисеева, А. И. Мартынова. 2-е изд., испр. и доп. — М.: ГЭОТАР-Медиа, 2010. — 1264 с. (Глава «Заболевания органов дыхания»). - Yablonskii P.K., Vizel A.A., Galkin V.B., Shulgina M.V. Tuberculosis in Russia. Its history and its status today // Am. J. Respir. Crit. Care Med. 2015; 191(4): 372—376. - Визель А. А., Визель И. Ю. Лечение саркоидоза: понимаем ли мы то, что делаем, и к чему мы стремимся? // Практическая пульмонология. 2016. № 3. С. 50-54. - Визель И. Ю., Визель А. А. Динамика клинических, лучевых и функциональных данных в процессе лечения больных саркоидозом // Клиническая медицина. 2017. № 1. С. 60-66. - Визель А. А., Визель И. Ю., Амиров Н. Б. Эпидемиология саркоидоза в Российской Федерации // Вестник современной клинической медицины. 2017. Том 10, № 5. С. 66-73. - Визель А. А., Салахова И. Н., Визель И. Ю., Вафина А. Р., Шакирова Г. Р., Кудрявцева Э. З. Больные хронической обструктивной болезнью лёгких: анализ реальной клинической практики // Consilium Medicum. 2018; 03: 35-39. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - «Академия наук Татарстана», — Казань: Фэн, 1992; - «Татарстан фэннэр академиясе», — Казан «Фэн» нэрияты, 1994; - «Платная и бесплатная медицина Казани», — Казань, НПО «Медикосервис», 1994; - Журнал «Казань», 1996. — № 9-12. - "Визель Александр Андреевич. К 50-летию со дня рождения. — Пульмонология. 2007; 5: 126—127. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Александр Андреевич Визель на сайте Казанского государственного медицинского университета
<urn:uuid:e8a46719-6147-4c75-9068-3081bbe52aa8>
CC-MAIN-2024-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80_%D0%92%D0%B8%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C
2024-02-21T19:48:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947473524.88/warc/CC-MAIN-20240221170215-20240221200215-00319.warc.gz
tat
0.998021
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.998020589351654}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ Җүчинең өлкән улы Урда Эҗен һәм аның нәселе вәкилләре, 1277 тән Тука Тимер нәселе (сул канат Җүчиләр) вәкилләре идарә итә. XIII йөз уртасыннан Күк Урдада Җүчиләрнең уң канат (Ак Урда) вәкилләре өстенлекле була. Әмма Күк Урда ханнары Алтын Урданың сәяси тормышында актив катнашалар. Күк Урданың территориясенә Каспий буе, Урал итәге, Көньяк Себер, Төньяк һәм Көнчыгыш Арал буе җирләре керә. Күк Урда ике өлештән тора: көнбатышта (Урал итәге, Көнбатыш Арал буе һәм Себер) — Җүчи, Шәйбан, Тука Тимер уллары биләмәләре, көнчыгышта (Төньяк Казакъстан һәм Көнчыгыш Арал буе) — Урда Эҗен уллары биләмәләре. Күк Урданың зур шәһәрләре — Сыгнак, Җәнд, Утрар. Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950; Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:e02cf1a8-e3fa-4287-88eb-000f02985268>
CC-MAIN-2020-50
https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednie-veka/gosudarstva/kok-orda
2020-12-06T01:29:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141753148.92/warc/CC-MAIN-20201206002041-20201206032041-00692.warc.gz
tat
0.999426
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9994262456893921}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда Казан матур! Сабан туе искитмәле! Универсиада супер!.. Халыкара студентлар ярышларында катнашучылар өчен оештырылган Сабан туена килгән һәр кешенең теленнән шушы сүзләр төшмәде. Казанда уза торган Сабан туе дөньяның төрле тарафларыннан килүчеләр хөрмәтенә быел махсус кичектерелеп июльнең 13нче көненә тәгаенләнгән иде. Мирный бистәсенең гүзәл табигать почмагы 160 илдән һәм 5 континенттан кунаклар кабул итте. Татарларның милли горурлыгы булган бәйрәмдә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Гальен, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәмен Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 илдә оештырылуына басым ясады. Ә бүгенге Сабан туеның спортчыларга, Универсиада кунакларына бүләк икәнен ассызыклап узды. FISU президенты Клод-Луи Гальен Бөтендөнья җәйге студент уеннары тарихында бездә уза торганын иң яхшысы, дип атады. Ә Виталий Мутко исә, татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп: "Сез Казанны, Татарстанны, барлык Россияне Универсиадага килгән күпсанлы дусларга таныттыгыз. Сезгә йөкләнгән бурычны төгәл үтәдегез!" - диде. Чыннан да, Каенлык аланына килгән кунаклар татарларның милли йолалары, гореф-гадәтләре, һөнәрләре һәм мәдәнияты белән биредә якыннан һәм тәфсилле итеп таныша алды. Иртәдән үк республика районнарыннан килгән авыл хезмәтчәннәре аларны Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштырды. Бәйрәм уздырыла торган җирдә татар, рус, чуаш, мордва һәм башка милләт йортлары калкып чыккан. Ә йорт алдында хуҗалар һәрбер кешегә якты чырай күрсәтеп концерт куйды, төрле һөнәрләре белән таныштырды һәм, әлбәттә инде, милли ризыклары белән сыйлады. Панамадан әле кичә генә килеп җиткән Катани Риюс, Колумбия ярышларында булуы сәбәпле, Универсиаданың җиңел атлетика ярышларында катнашырга өлгерми калган. Биеклеккә сикерүче спортчы кыз үзен әкият дөньясына килеп эләктем ахрысы, дип шаярта. "Сезнең бәйрәм Панамада уза торган халык бәйрәменнән нык аерыла. Шулкадәр көләч йөзләр, нурлы кешеләр күргәнем юк иде әле. Татарлар бигрәк супер халык икән!" - ди Катани Риюс. Кыргызстаннан килгән Симетей Сабан туе бәйрәмен үзе өчен беренче тапкыр ача икән. Санкт-Петербург студенты, шахматчы егетне бәйрәм шау-шулы һәм матур кызларга бай булуы белән җәлеп итеп тә өлгергән. "Казан кызлары бик чибәр икән, әле минем тагы өч көн уйныйсым бар, ничек фикерләремне туплап уйнап чыгармын икән, дип аптырап торам әле. Барысы да яхшы гына узсын иде инде. Универсиада авылы безгә бик ошады, яхшы ашаталар. Бүлмәләр чиста, якты. Тик бүлмәләрдә телефон юк һәм юыну бүлмәләрендә көзге элмәгәннәр. Казан шәһәренә килгәндә, матур, тыныч кала икән. Ак кремлегез бик ошады. Сезнең сәнгать кыргызларныкына бик якын. Төрки халык булуыбыз үзен сиздерә торгандыр инде. Бездә дә көрәшне һәм ат чабышларын бик яраталар". Универсиада кунаклары Сабан туе ярышларны кызыксынып күзәтте. Үзләре дә кайбер төрләрендә теләп катнаштылар. Капчык белән сугышу, авыш колга буйлап йөрү, бүрәнә кисү, чүлмәк вату кебек уеннарга озын чират тезелгән иде. Быелгы Сабан туе кунакларның төрлелеге белән генә түгел, ә бәйрәмнең йөзек кашы булган көрәштә Универсиада чемпионнарының да бил алышуы белән истә калачак. Уеннарның татарча көрәш төрендә алтын медальгә ия булган пәһлевән егетләребез Нәфис Миңнебаев һәм Илнар Галиев Сабан туенда да үз категорияләрендә беренче урын яулады. "Сабан туенда көрәшергә физик яктан, ә Универсиадада мораль яктан авыррак булды, чөнки Сабан туенда иптәшләреңнең нинди алымнар кулланачагын чамалыйсың, ә Универсиада ярышында грек-рим, билбау көрәшчеләре килде. Шулай да әзерлек яхшы булгач, җиңү безгә елмайды. Ярышларга бик озак әзерләндек шул. Мин Казан дәүләт технология университетында укыйм. Тренерым Марат абый Әхмәдиев белән нык шөгыльләндек", - ди Интертат.ру газетасына чемпион егет. Ә инде горурланасыңмы, дигән сорауга: "Әлбәттә, Универсиаданың беренче татарча көрәш буенча чемпионы булу - зур дәрәҗә ул. Егетләр белән алтын медальләрне яулауга ирештек. Бөтен дөньяга татар көрәшенең матур үрнәкләрен күрсәтә алганбыздыр, дип ышанасым килә," - диде Илнар. Казан Сабан туе-2013нең баш батыры исеменә Чирмешән районының Туймәт авылы егете Ильяс Галимов лаек булды. Ул бүген Әлмәт каласында яши. Нефтьчеләр башкаласына җиңү сөенече алып кайта. Батыр тәкәсен иңнәренә салып мәйдан әйләнгәндә, чит ил кунаклары татар батырларына карап соклануларын яшерә алмады. Чыганак: http://www.intertat.ru/tt
<urn:uuid:7da97359-134a-45ba-8269-14b0c991a262>
CC-MAIN-2021-21
https://belem.ru/node/4115
2021-05-09T05:22:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988955.89/warc/CC-MAIN-20210509032519-20210509062519-00303.warc.gz
tat
0.999979
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999792575836182}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, сәләтле балаларны табу һәм аларга ярдәм итү, укучыларда эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү максатыннан, 2010 елның 26 нчы февралендә Әтнә районының Ш.Мәрҗәни исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе базасында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференция узачак. Конференциядә 8-11 нче сыйныф укучылары катнашырга тиеш. Чараның узу тәртибе һәм шартлары белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин. Кунак 11 Март, 2010 - 19:30 Permalink Коференция ничек утуе турында бернинди информация нишлэптер юк? Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:9f3001af-9489-461c-b152-952c39ba097a>
CC-MAIN-2021-21
https://belem.ru/node/2470
2021-05-15T04:32:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243989812.47/warc/CC-MAIN-20210515035645-20210515065645-00105.warc.gz
tat
0.999951
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999513626098633}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Бердәм дәүләт имтиханнарына керү хокукы өчен, 3 февральдә йомгаклау иншасын язуга Татарстанда 151 укучы теркәлгән, йомгаклау изложениесен язуга – 8. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Искәртеп үтик: чыгарылыш сыйныф укучылары, БДИга кертелү өчен, йомгаклау иншасын (изложениесен) узган елның 2 декабрендә язды. Нәтиҗәдә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 99,8 проценты "зачет" алды һәм нибары 34 укучының эшләре "незачет" дип бәяләнде. Моннан тыш, изложение язган 100 чыгарылыш укучысына (физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар) БДИга керү хокукы бирелде. "Незачет" булган очракта, иншаны 3 февральдә һәм 6 майда яңадан язу мөмкинлеге каралган. Энгель Фәттахов брифингта 9нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә аерым тукталды. Министр билгеләп узганча, быел аларга 4 фәннән мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аның икесе, аерым алганда, рус теле һәм математика, – мәҗбүри, калган икесен укучылар үзләре сайлый. Энгель Фәттахов шунысына да игътибар юнәлтте: укучылар сайлап алына торган фәннәрдән имтихан буларак ана теле һәм әдәбияты буенча сынау уза ала. "Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар төркемнәрендә, шулай ук татар, чуваш, мари, удмурт, мордва телләрендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар, ана теленнән имтихан сайлаган очракта, иҗади биремле изложение язачак. Әлеге категория өчен үз телләрендәге әдәбияттан (родная литература) һәм рус телле төркемнәрдә белем алучылар өчен татар теленнән имтихан контроль-исәпләү материаллары буенча үткәреләчәк", – диде министр. Ул билгеләп узганча, татар телендә белем алган 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын туган (татар) телендә тапшыру мөмкинлегенә ия. 8 фән буенча контроль-исәпләү материалларының күрсәтмә вариантлары татар теленә тәрҗемә ителеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
<urn:uuid:3fec685f-60ae-4046-b353-e330d73f95f7>
CC-MAIN-2020-10
http://belem.ru/node/6242
2020-02-18T19:24:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875143805.13/warc/CC-MAIN-20200218180919-20200218210919-00025.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
20
{"tat_Cyrl_score": 0.9999723434448242}
belem.ru
Википедия:Кызыклы фактка кандидатлар Навигациягә күчү Эзләүгә күчү Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Яңа чыгарылыш әзерләү[вики-текстны үзгәртү] - 1939 елда Кәләй авылы басуында тракторны «җир йоткан» урында карст күле хасил булган. - 2015 елга кадәр азәрбайҗанча Википедиядә мәкаләләр латин һәм гарәп графикаларында язылса, 2015 елның декабрендә гарәп графикасы нигезендә язылган азәрбайҗанча Википедия латинча язылган Азәрбайҗан Википедиясеннән аерылып чыга. - Татар хатын-кызларыннан югары белемле беренче рәссам-график Гражданнар сугышында хәбәрсез югалган. - Әзербайҗан һәм Гөрҗистан дәүләтләренең төп елгасы Төркия тауларында башлана. - Татарстанның Күлле Ил авылында урнашкан музейдагы җил тегермәне Россиядә иң биек җил тегермәне булып тора. - Балида дини һәм церемониаль функцияләргә ия Бали телендә өч дәрәҗә әдәплелек регистры булып телнең югары регистрларында Ява теленнән һәм Санскрит теленнән алынма сүзләр күп булып сүзләрдә басым соңгы иҗеккә төшә. - АКШта укып, докторлык гыйльми дәрәҗәсен алган беренче Төркия хатын-кызы — мөһаҗир Казан татарлары кызы. - Мәскәү дәүләт консерваториясе 2020 елда оештырган "Мәскәү — мәдәниятләр чаты" интернет проектының беренче чыгарылышы фарсы җырчысы иҗатына багышлана. - Борис Кузнецов — Татарстан территориясендә яшәгән иң соңгы Советлар Берлеге Каһарманы. Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
<urn:uuid:28ea2abf-942c-4452-90db-d955845bac34>
CC-MAIN-2021-21
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%9A%D1%8B%D0%B7%D1%8B%D0%BA%D0%BB%D1%8B_%D1%84%D0%B0%D0%BA%D1%82%D0%BA%D0%B0_%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D0%B8%D0%B4%D0%B0%D1%82%D0%BB%D0%B0%D1%80
2021-05-12T06:23:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243991252.15/warc/CC-MAIN-20210512035557-20210512065557-00229.warc.gz
tat
0.999991
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.999990701675415}
tt.wikipedia.org
Николай Маркин |Николай Маркин| |Туган телдә исем||Николай Григорий улы Маркин| |Туган||21 май 1893| Русский Сыромяс авылы, Городище өязе, Пенза губернасы, Россия империясе |Үлгән||1 ноябрь 1918 (25 яшь)| Пәнҗәр авылы яныныда Чулман елгасы, РСФСР |Ватандашлыгы||Россия империясе| |Һөнәре||солдат| |Катнашкан сугышлар/алышлар||Русия ватандашлар сугышы| |Хәрби дәрәҗә||кәмисәр[d]| Николай Григорий улы Маркин (рус. Николай Григорьевич Маркин) (21 май 1893 — 1 октябрь 1918) — Ватандашлар сугышында катнашкан кеше, Идел хәрби флотилиясен оештыручы, комиссар. Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Николай Маркин 1893 елның 9 маенда Пенза губернасы Городище өязе Русский Сыромяс[1] битсәсендә крестьян гаиләсендә туа. 1910 елда, язу-сызу әйберләре кибетендә эшләгәндә бернче мәртәбә кулга алынган. 1914 елда Маркин Балтыйк флотына алына, анда ул өйрәнү мина отрядында унтер-офицерлыкка күтәрелә. 1916 елда РКП (б)га керә. Февраль инкыйлабының актив катнашучы. Кронштадтагы РСДРП (б) комитетының, Кронштадт советының һәм Балтыйк флотының диңгезчеләреннән Петроград советында әгъзасы булган. I Советлар съездының делегаты, БҮБК әгъзасы. Октябрь инкыйлабында катнашкан. Аннан соң Чит ил эшләре халык кәмисәриятендә эшләгән. 1918 елның июньдә Маркин Нижгарга Идел хәрби флотилияне төзү бурычы белән җибәрелгән. 1918 елның сентябрьдә десант төшерү һәм Казанны алу операциясе белән җитәкчелек иткән. 1918 елның 1 октябрендә Чулманда, Пәнҗәр авылы янында разведка үткәрү вакытында «Ваня» канонер көймәсендә артиллерия засадасына эләккән. Судно суга баткан һәм Маркин судно белән һәлак булган. Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Русский Сыромяс авылына Маркино исемен куштылар; 1967 елда авылда аның хәрмәтенә һәйкәл куелган. - Иделнең теплпоходлардан берсе Маркин исемен йөрткән («Память тов. Маркина», 1912—1991 елларда эшләгәгән.). 1912—1919 ул «Багртаион» исемен йөрткән. - Хәрби кораблар Маркин исемен йөрткәннәр: - Нижгарда аның исемен мәйдан һәм балалар клубы йөртәләр. - Выборгта хәрби часть территориясендә Маркинга һәйкәл тора. - 1968 елда ССРБ початсы Маркинга бгышланган почта маркана чыгарылган. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ хәзер — Сосновоборск районының Маркино авылы (Пенза өлкәсе) - ↑ http://www.kalanov.ru/nazvaniya-korablej-revolyucii-i-grazhdanskoj-vojny/(үле сылтама) - ↑ http://militera.lib.ru/h/shirokorad_ab3/20.html - ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-02-23, retrieved 2012-02-22
<urn:uuid:4f797ae1-5e1d-4d91-bdac-760790f9b688>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%B0%D0%B9_%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B8%D0%BD
2023-03-22T06:40:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296943750.71/warc/CC-MAIN-20230322051607-20230322081607-00298.warc.gz
tat
0.999456
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9994562268257141}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы 2012 елга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы регионнарда үзенчәлекле үзәкләр ачарга планлаштыра. Биредә төрле һөнәр ияләре квалификацияләрен дәллиләүче имтиханнар тапшырачак. Ә бу, үз чиратында, аларга эшкә урнашу мөмкинлеген арттырырга тиеш, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Андрей Фурсенко. Күп кенә илләрдә медик һәм юристларга диплом алгач та өстәмә квалификацион имтиханнар бирдертәләр. 2020 елга кадәр бу үзәкләрнең саны 500гә җитәргә мөмкин икән. Аттестация мәҗбүри түгел, ләкин эшкә алу мөмкинлеген арттыру өчен бу зур плюс. Чыганак: www.5ballov.ru Кунак 23 Ноябрь, 2008 - 22:56 Permalink 2012 елдан ,анлавымча, дипломны раслап имтихан бирергэ. Ә 5 елга бер һәр укытучы болой да укып аттестация үтә иде бит. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:0dc3bc8f-ed5a-4086-9cf6-f29e64d37564>
CC-MAIN-2020-45
http://belem.ru/node/792
2020-10-27T10:16:31Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107893845.76/warc/CC-MAIN-20201027082056-20201027112056-00273.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999724626541138}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына - 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан 13 февраль кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур.,14) кичә үткәреләчәк. Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның "Кырык бакча" әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак. "Тел гыйлеме" бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. "Мәгърифәт"тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр. Моңлы бакчада борынгы татар көйләрен скрипкада Марат Әюпов башкарачак. Яшь җырчыларыбыз Сөмбел Заһидуллина, Альбина Әбдрәшитова, Айзирәк Харунова осталыкларын халык җырлары аша күрсәтәчәкләр. Мәдинә Хәйруллина җитәкчелегендәге "Җәүһәр" балалар ансамбле дә (концертмейстры - Геннадий Макаров) тамашачылар күңелен яулар дип уйлыйбыз, дип шәрехли әлеге иҗади берлекнең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхаммәтов. http://tatarile.org Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:cb705cbb-f203-40a9-be99-816663ba6f6b>
CC-MAIN-2019-30
http://belem.ru/node/5714
2019-07-22T17:48:03Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195528141.87/warc/CC-MAIN-20190722154408-20190722180408-00148.warc.gz
tat
0.999908
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.9999083280563354}
belem.ru
Пётр Хованский Змей |Җенес||ир-ат| |Туу датасы||1648| |Үлем датасы||1716| |Балалар||Хованский, Василий Петрович[d]| |Ыруг||Хованские[d]| |Хәрби дәрәҗә||баярлар[d] һәм ваевуды[d]| |Сугыш||Астраханское восстание[d], Башкорт күтәрелеше һәм Булавинское восстание[d]| Кенәз Пётр Иванович 1709) — рус дәүләт һәм хәрби эшмәкәре, бояр (1677 елдан), полк воеводасы, Мәскәү янындагы Леоново авылы биләүчесе.(Кече) Хованский (1648— Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бөек литва кенәзе Гедимин токымнары атаклы кенәз һәм бояр Хованскийлар ыруы вәкиле. Бояр һәм воевода кенәз Иван Никитич Хованскийның (1675 елда мәрхүм) ике улының кечесе. Олы абые — стольный кенәз Иван Иванович Хованский (1645—1701). 1677 елда кенәз Петр Иванович Хованскийга бояр дәрәҗәсе бирелгән. 1682 елда —приказы судьясы, аннары разрядлар тарафыннан төрле полкларда полк воеводасы буларак телгә алына. Күтәрелешләрне бастыруы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әстерхан күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1706 елда бояр П. И. Хованский Әстерхан күтәрелешен (1705-1706 йй.) бастыруда катнаша. 13 мартта хөкүмәт көчләре Әстерханга керә һәм күтәрелешны бастыра. Күтәрелеш катнашучылары күпләп кулга алынган һәм җәзаланган. Башкорт күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1708 елда бояр кенәз Петр Иванович « » Хованский башкорт күтәрелешен (1704-1711) бастыруда катнаша. Декабрь азагында 1707 елда декабрь азагында Бөек Петр патша башкорт күтәрелешен бастыру өчен бояр кенәз П. И. Хованский командалыгында биш полк җибәрү турында карар кабул итә. 1708 елның гыйнварында П. И. Хованский патша гаскәре белән Казанга килә, башкорт баш күтәрүчеләренең җитәкчеләрен тыныч чаралар белән боларны туктату кирәклегенә ышандырырга тырыша. 2 февральдә Петр Иванович Хованский тәрҗемәче һәм ясаклы татарларны фетнәчеләрнең башлыклары белән очрашуга җибәрә. Сөйләшүләр Казаннан 80 чакрымда яткан Арча даругасында үтә һәм нәтиҗәсез тәмамлана. Баш күтәргән башкортлар Казан өязен бөлгенлеккә төшерүен һәм талавын дәвам иткән. Казан воеводасы Петр Иванович Хованский фетнәчеләргә каршы хөкүмәт отрядларын җибәрә. Осип Бартенев отрядлары Казаннан Арча даругасы буйлап һөҗүмен башлый һәм фетнәчеләрне Уфа өязенә таба чигенергә мәҗбүр итә. Сергиевскидан килгән станица атаманы Невежин җитәкчелегендәге икенче отряд башкортларны Биләр янында тар-мар итә. 1708 елның 22 февралендә кенәз П. И. Хованский үзенең гаскәре белән Казаннан башкорт болачыларына каршы походка чыга. Баш күтәрүчеләр патша баш командующие белән сөйләшү башлаган. Казан воеводасы Никита Алферович Кудрявцев Петр Хованскийга «бурларның алдагын тыңламаска һәм аларга хәрби көч белән курку салырга» дигән киңәш бирә. Ләкин бояр Петр Иванович Хованский: «Өйрәтмә мине!» дип кенә җавап бирә һәм сөйләшүләр башлый. Петр Хованский гаскәре белән Казаннан чыга. Патша баш командующие белән сөйләшү башларга җыенган болачыларның башлыклары руслар якынлашкан вакытта Чулман артына чигенә. Татар һәм башкорт улуслары патшага тугрылыкка ант итә башлыйлар. Бер каршылыкка да очрамаган Петр Хованский гаскәре белән һөҗүмен дәвам итә һәм 17 мартта ана Алабугага керә. Казан воеводасы Никита Кудрявцев, кенәз Пётрны йомшаклыкта һәм эшләп җиткермәүдә гаепләп, Мәскәүгә әләк хатлары яза. Пётр Хованский Алабугадан күтәрелеш җитәкчеләре белән сөйләшүне яңарткан. Фетнәчеләрнең бер өлеше корал салган. 1708 елның 26 маенда Пётр Хованский, полклары белән Кама елгасы аша чыгып, Чаллыга керә. Баш күтәрүчеләрнең берничә башлыгы Хованский лагерына килә һәм буйсынуын белдерә. Башкорт башлыклары күтәрелешны туктатырга ризалык бирә, ә Пётр Иванович Хованский патша хөкүмәте исеменнән баш күтәрүчеләргә кичерү вәгъдә итә. Дон казаклары күтәрелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Патша Петр Алексеевич кенәз Петр Иванович Хованскийга ике фәрман җибәрә. Беренче грамотада башкорт күтәрелешен бастырган өчен рәхмәт әйтә, ә икенчесе — аңа баш күтәргән Дон казакларына бастырырга куша. Бу күтәрелешне бастыруы турында ул үзе патшага шушылай язган: «Была баталия с ними великая, и никогда я не помню, чтоб так козаки крепко стояли, а более того, разумею, что крепко стояли беглые драгуны и из полков солдаты, а наибольше полку господина фельдмаршала (Шереметева), как он шел снизу, такоже и других полков». Фетнәчеләр тулысынча җиңеләләр, хатын-кызлар, балалар һәм олаулар җиңүчеләр кулына төшә. Петр Иванович Хованский Дондагы сигез шәһәрчекне яндырып, утыз тугыз шәһәрчек баш салган һәм патшага тугрылыкка ант иткән. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Хованские// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. - Вахит Имамов «Запрятанная история татар» - «Большая Российская энциклопедия» к.34 с.109 - Лебедев В. И. Булавин восстание (1707-1708). М., 1967. - Богуславский В. В. Славянская энциклопедия. Киевская Русь — Московия : в 2 к. — М.: Олма-Бастыргыч, 2005 г.
<urn:uuid:0d21eb91-2c25-485f-a9e7-f30a4394686f>
CC-MAIN-2020-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D1%91%D1%82%D1%80_%D0%A5%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9_%D0%97%D0%BC%D0%B5%D0%B9
2020-09-29T16:46:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400202418.22/warc/CC-MAIN-20200929154729-20200929184729-00717.warc.gz
tat
0.999805
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9998047947883606}
tt.wikipedia.org
Автомобиль Автомобиль тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Автомобильнең беренче сызмалары Леонардо да Винчига тәгаенләнә, әммә корыч аргамакның үзе турында нинди дә булса мәгълүмат безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән. 2004 елда Флоренциянең фән тарихы Музее экспертлары, ул замандагы сызмалар буенча автомобиль җыеп, Леонардоның планы дөрес икәнлеген исбатлый. 1769-1770 елларда француз уйлап табучысы Ж. Кюньо артиллерия тупларын ташыр өчен өч тәгәрмәчле сөйрәгеч уйлап таба. Пар ярдәмендә хәрәкәт итүче "Кюньо арба"сын автомобильнең генә түгел, ә паровозның да башлангычы итеп саныйлар. Ул4 км/сәг тизлек белән йөргән. Аны хәрәкәткә китерү өчен 1 тонна су һәм утын кирәккән. Машинаның рулен ике кеше дә бик авырлык белән генә бора торган булган. Аның каравы арба 5 тонна йөк тарта алган. Кюньо үзе аны утлы арба итеп атаган, чөнки аның нияте буенча ул артиллерия тупларын йөртергә тиеш булган. Русиядә XVIII гасырның 80-нче елларында автомобиль проекты өстендә билгеле уйлап табучы Иван Кулибин эшли. 1791 елда ул арба-самокат булдыра. Җиңел, компактлы һәм куәтле эчке янулы двигательнең барлыкка килүе корыч аргамакларның үсешенә зур мөмкинлекләр ача. 1885 елда немец уйлап табучысы Г. Даймлер, ә 1886 елда аның ватандашы инженер К. Бенц бензин двигательле мөстәкыйль хәрәкәт итүче беренче экипажлар җитештерүне башлый. Автомобиль транспортының киң таралуына Америка уйлап табучысы һәм сәнәгатьчесе Г. Форд та зур көч сала. Электромобиль һәм пар ярдәмендә хәрәкәт итүче машиналар киң таралу ала. АКШ-та 1900 елда автомобильләрнең яртысы диярлек пар хәрәкәтендә була. 1906 елда Stanley фирмасының парлы автомобиле сәгатенә 203 км ирешеп тизлек рекорды куя. Агалы-энеле Стэнлилар 1927 елга кадәр елына бер мең чамасы пар белән эшли торган автомобиль җитештерә. Үлем китергән беренче автомобиль һәлакәте 1896 елда Лондонда теркәлгән. Машина сәгатенә 6 чакрым тизлек белєн барган, әмма шофер Артур Эдселл юлдагы җәяүле хатынны күрмәгән. Суд аның үлемен бәхетсезлек очрагы дип тапкан. Әмма болар әле автомобиль түгел. 1898 елда "шоффэр" (ул вакытта нәкъ шулай язылган һәм әйтелгән) автомобильне кабызыр өчен "үзйөрешле экипаж" янына килә һәм, иң беренче эш итеп, аны, завод инструкциясендә язылганча, "мөмкин кадәр горизонталь итеп урнаштыра". Шуннан соң шланг ала да, глушительне төтен чыккыч торбага тоташтыра. Аннан соң бакка бензин тутыра, чөнки бензинны төнгә бакта калдырмыйлар – ул агып утыра. Арытаба шоффэр магнето чыбыгын свечага тыга да, бензин бирү кранын ача һәм шунда ук машина тирәли кызу гына йөгереп әйләнеп чыга – бу – карбюраторның энәсен басып, артык ягулыкны түгү өчен, алайса бердәнбер цилиндрга ягулык артык күп киләчәк. Әлеге эшләрдән соң шоффэр стартерны, инструкциядә әйтелгәнчә, "якынча биш мәртәбә" әйләндерә. Шуннан башта карбюраторны, аннары махсус компрессион кранны ача төшә, бу цилиндрдагы басымны төшерер өчен эшләнә, шулай булмаганда, аңа бензин килмәячәк... Двигатель эшләп китү белән шоффэр кузлага менеп утыра. Рульне борырга зур көч кирәк, ә беренче "үзйөрешлеләрдә" исә руль булмаган, аның урынына озын рычаг файдаланылган. 1901 елда Карл Бенцның "Мерседес"ы Ниццада үткәрелгән узышта җиңә һәм шушы җиңүдән соң автомобильләр чоры башлана. Шул ук елны Парижда узган күргәзмәдә Русия императоры Николай IIгә өч машина сатып алалар. Беренче Русия автомобильләре 1896 елда Нижгар ярминкәсендә күрсәтелә. Боларны караганнан соң Николай II үзенең көндәлегенә: "Карар нәрсә юк, чит илнекеләр күпкә яхшырак", – дип язып куя.[1] Бүген Җир йөзендә елына 65 миллион тирәсе автомобиль эшләп чыгарыла. Машина хәзер байлык түгел, ә гап-гади транспорт чарасы. Ул һәр гаиләдә диярлек бар, кайберләрендә ике-өч... "Автостат" агентлыгы мәгълүматларына караганда, бүген Русиядә 40 миллион җиңел автомобиль бар. Шуларның 21 миллион 304 меңе – чит илнеке, 18 миллион 629 меңе Русиядә җитештерелгән (14 миллионга якыны "Лада"). Русиядә автомобильләрнең яртысы 2006 елга кадәр чыгарылган. 2015 елның июленә Башкортстанда 1 миллион 116 мең 288 җиңел машина бар иде. Республика җиңел машиналар саны буенча Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән кала, унынчы урында.[2] Автомобиль төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Җиңел автомобиль – массасы 3500 кг артмый, пассажирларны йөртү өчен кулланыла. Җиңел автомобильләр ачык кузовлы (седан, лимузин, купе, хэтчбек, универсал һәм фургон) һәм алып алынган кузовлар белән (кабриолет, родстер, ландо һәм фаэтон) эшләнәләр. - Юлдан тыш йөрүче автомобиль. - Пикап. Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] «Аманат» ж. № 12 (805), Декабрь, 2010. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] |Викиҗыентыкта? Automobile|
<urn:uuid:ba4f8735-75a0-4db5-b98c-29547c41cac9>
CC-MAIN-2016-07
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%B2%D1%82%D0%BE%D0%BC%D0%BE%D0%B1%D0%B8%D0%BB%D1%8C
2016-02-13T19:26:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2016-07/segments/1454701167599.48/warc/CC-MAIN-20160205193927-00069-ip-10-236-182-209.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999941
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9999405145645142}
tt.wikipedia.org
Кичә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында иң яхшы фәнни эш башкарган КФУ студентларын бүләкләү тантанасы булып узды. Диплом һәм рәхмәт хатларын җиңүчеләргә Казан федераль университетының беренче проректоры, социология кафедрасы җитәкчесе, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Минзарипов, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Наталья Журавлева, шулай ук юнәлешләр буенча жюри рәисләре Илгизәр Рәхимов һәм Леонид Попов тапшырды. Бүләкләү тантанасын Рияз Минзарипов ачып җибәрде. Ул әлеге бәйгенең фән белән кызыксынган өметле студентларны барлау максатыннан оештырылганын әйтте. "Безнең университет белем бирү оешмасыннан фәнни үзәккә әйләнеп бара, нәкъ менә шуңа күрә дә әйләнә-тирәдәге яңа күренешләрне өйрәнергә теләгән студентларга ярдәм итәргә кирәк. Университетта фән белән шөгыльләнүчеләр үзләре сайлаган һөнәргә юл яра. Фәнни эшчәнлек алып баручы студентлар үз эшләренең чын осталары булачак.", – дип белдерде ул. Фәнни бәйгедә 3 юнәлеш буенча көч сынашканнар: Табигый фәннәр, инженер-техник, социогуманитар фәннәр. Менә алар – җиңүчеләр (I нче урыннар): Табигый фәннәр юнәлеше: Галиуллин Илһам Ирек улы, Физика институты, 4 курс. (Фәнни җитәкчесе: Бикмаев И.Ф.) Инженер – техник юнәлеше: Мөхәммәтҗанов Фаил Фәнил улы, Физика институты, магистр, 1 курс (Фәнни җитәкчесе: Латыпов Р.Р.) Урманов Марат Данил улы, КФУнын Яр Чаллы институты, магистрант, 1 курс (Фәнни җитәкчесе: Хөсәенов Р.М.) Социогуманитар фәннәр юнәлеше: Илаева Раилә Әнис кызы, КФУның Алабуга институты, 5 курс (Фәнни җитәкчесе: Савина Н.Н.) Бу елны әлеге бәйгенең икенче турына барлыгы 176 фәнни хезмәт тәкъдим ителгән. Алар арасыннан бары тик 44 эш кенә финал этабына үтә. Җиңүчеләр диплом һәм рәхмәт хатларыннан кала бер тапкыр югары стипендия алачак, фәнни җитәкчеләргә исә премия биреләчәк. Салават Юсупов, Илүсә Зәйнетдинова
<urn:uuid:1d716c31-370c-46f8-803b-8e41072f157e>
CC-MAIN-2020-45
https://darelfonyn.kpfu.ru/f-nd-kemn-r-berenche/
2020-10-25T11:24:06Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107888931.67/warc/CC-MAIN-20201025100059-20201025130059-00472.warc.gz
tat
0.999926
Cyrl
24
{"tat_Cyrl_score": 0.9999257326126099}
darelfonyn.kpfu.ru
Җәлил чаткылары Җәлил чаткылары Әдәби берләшмә Сарман ягы-сандугачлар ягы, Сарманлыда-хезмәт,ил гаме. Былбылга тиң Зөһрәләре туган, Мең елга бер туган Илһамы. Татар иле гуя башлана күк Нәкъ Җәлилдән менә,Сарманнан . Җаннарына таңгы таба,кайтып, Тормышларын кайгы сарганнар. Табигатьнең искиткеч гүзәл бер урынында төзелгән Җәлил бистәсендә 38 ел инде «Җәлил чаткыларылары» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Тарих битләренә күз салыйк. Берләшмә 1981 нче елның 7 маеннан бирле эшли,Әлмәт язучылар берлеге рәисе Әдип ага Маликов фатихасы белән оешкан.Беренче оештыручысы һәм җитәкчесе-шагыйрь, отставкадагы подполковник ,тынгысыз хезмәт ветераны Илдус ага Мәрданшин. Берләшмәнең беренче әгьзалары:Илгиз Фәрхетдинов,Гөлнур Мәхмүтова ,Николай Сидоров,Венера Булатова,Кадрия Сөйләйманова,Асфия Мәхмутова,Мәгафур Йөзлибаевлар булалар.Шул вакыт эчендә берләшмәгә йөреп, иҗат белән актив шөгыльләнүче шагыйрьләр: районның Соббух Рафиков исемендәге премиясе лауреаты, лирик шагыйрь Азнакай кызы Гафифә Салих кызы Гаффарова, нефтьче ветеран, «Җәлилнефть» идәрәсенең нефтьчесе,»Почет билгесе» ордены кавалеры,туры сүзле Булат Сабир улы Аюпов, Илдус Марданшин,Рухия Ахунҗанова, райондащыбыз ,үзеңең иң җылы хисләрен язмалары аша җиткерә белүче Әнисә Галимҗан кызы Минһаҗева,бистәбезнең «Ак калфак» фольклор ансабле солисткасы ,тәрбия,әхлак турындагы шигырьләре белән уйландыручы,тел сагында торучы Расиха Миннегали кызы Гыйльфанова 13 тән артык китап бастыралар.Әдәбиятны, иҗат эшен чын күңелдән яратып ,үҗәтләнеп иҗат итүчеләр һәм халыкта шигърияткә мәхәббәт тәрбияләүдә,әдәбиятны пропагандалауда актив эшләүчеләр тупланган анда.Берләшмәнең җанланып китүендә Әнисә Минһаҗева,Анна-Әнисә Әхмәтбаева, Алмира Терехова кебек шәхесләрнең килеп йөрүләре әһәмиятле роль уйный. Кыргый аланда Җәлил исеменә Нефтьчеләр бистә ясаганнар. «Җәлил чаткылары»-алар берләшкәннәр, Шигьрияткә ,җырга сусаганнар. Чаткылардан чәчрәп очты очкын Кабынды да дөрли –дөрли яңа… Бистәбезнең иҗат чишмәсе елдан –ел»тирәнәя», берләшмә тирәсендә яңадан- яңа әдәби көчләр өстәлә.Берләшмә әгьзалары арасында һөнәрләре буенча укытучылар,эшчеләр,хезмәткәрләр,нефтьчеләр,һ.б. бар. Алар тарафыннан язылган шигырьләр туган якка,туган төбәккә мәхәббәт,Ватанга бирелгәнлек белән сугарылган һәвәскәр авторларыбыз үз укучыларының түренә мөмкин кадәр тирәнлек утеп керү уе белән иҗат итәләр.Гомүмән,әдәби көчләрнең халык алдында чыгыш ясавы табигый күренеш булып әверелде. Әй, Җәлил, туган ягым, Урман, болын, юлларың бар. Киң мәйданың каршы ала, Булмасын күңелләр тар. Әй, Җәлил, туган ягым, Урман, болын, юлларың бар, - дип яза Илдус Мәрданшин үзенең шигырендә. Ул үзенең туган яклары – Җәлил бистәбез белән бәйле һәр нәрсәне үтә дә нечкә хис-тойгылар белән, хәтта берникадәр илһамландырып кабул итә. Шагыйрьнең иҗаты белән якынрак танышкан саен шуңа төшенә барасың, ул кулланган образ-сурәтләрнең мәгънәсен әдәби төшенчәләр белән генә чикләп булмый. Ул туган җирнең табигатен, җирен-күген, һава-суларын, ниһаять, кешеләрен ходай ихтыяры, дөнья шаукымы итеп кабул итә. Шагыйрь өчен "туган як тойгысы", "туган җир хисе" үзенчәлекле ышануларга әверелеп китә. Тагын бер шагыйребезне алыйк. Әнисә Минһаҗеваның 2007нче елда: "Сезгә кайтам бүлеп гомерне" дигән китабы дөнья күрде. Әнисә Минһаҗеваның язмалары һәм мәкаләләре белән якыннан таныш булган кешеләр аның әсәрләреннән үзләренең күңеленә якын булган бик күп яңалыклар таба, гыйбрәтләр ала. Шагыйрә, публицист Әнисә Минһаҗева әле һаман юлда, эзләнүдә. Әнә бит ул үзенең бер шигырендә: "Яшисем бар, эшләрем күп, җанны кыеп екмагы!" – ди. Зәңгәр тауга мендем, кул изәдем, Тал-тирәкләр сәлам бирделәр. Нигә озак тордың, әллә кайталмадың, Әллә сагынмадың, диделәр. Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрә, алардан серле-сихри мәгънәләр эзли ул. Менә шундый "тере табигать"кә берничә мисал: Авылымның йөзе Тауларымның күзе ("Бүз Ат чишмәсе...") Бүз ат чишмә җырлый-җырлый ага, Тау-таш арасыннан ургылып. Әнисә Минһаҗеваның шигырьләренә кереп китсәң, андагы образлардан тиз генә чыгам димә. Шагыйрә туган якка, якын кешеләргә булган мәхәббәтен чишмә, таллар, имәннәр, үзе яраткан Бүз Ат чишмәсе, иртәнге саф җилләр, агымсулар аша ачып сала. Булат ага Әюпов шигырьләрендә аналарга, хезмәт һәм иҗат кешеләренә мәдхия җырлый, аларның образын үзенчә яктыртырга тырыша. Бистәбезнең бүген үз тарихы, Үз даны бар халык телендә. Җәлил исеменә тап төшерми, Күп йолдызлар яна күгендә. Гомере буе төзелештә эшләгән, штукатур-маляр хезмәтен башкарган шагыйрәбез Гафифә Гаффарованың туган авылы Тархан турында язганнарын укысаң, шунда ук үзең үскән авыл, аның инешләре, кыр сукмаклары, яшел чирәмнәре күз алдына килә. Аның авылында гына таллар шулай балыклы инешләрдә бөдрәләрен чайкый, кыш буе йоклап яткан кыр-сукмаклар, карын селкеп, язга әзерләнә, тәрәзәләр челтәр шәле аша кояшка карый...Тарханы белән горурланып, аңа тугрылыклы калып, шигырьләр яза һәм язганы белән укучыны әледән-әле шул чуклы шәлле зирекле, яфрак түшәлгән урамлы, каз бәбкәле авылларына әйләндереп алып кайта. Тагын бер шагыйрәбез Анна-Әнисә Әхмәтбаева үз шигырьләренә көйләр язып, матур-матур җырлар тудыра. Ул үзешчәннәр арасында очрый торган сирәк талант ияләренең берсе диясе килә. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе шагыйрьләренең шигырь җыентыкларын укыгач, безнең күңелләргә "туган як" төшенчәсе тагы да тирәнрәк үтеп керә. Бу шигырьләр туган нигезнең, газиз халкыбызның рухын кадерләргә, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Тормыш урынында тормый,ул дәвам итә.Бүгенге көндә «Җәлил чаткылары»гөрләп яши.Елдан-ел сафлары киңәя бара,яңа көчләр өстәлә.Рәис Калимуллин,Зөлфия Әхтәмова,Элвира Ихсанова-чаткыларның дәвамчылары. 38 елга якын вакыт эчендә берләшмә бик күп әдәби чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, тарихи урыннарга сәяхәтләр уздырды. Ел саен бистәбездә Җәлил, Тукай көннәре шигъри бәйрәм төсендә уздырыла.Кабынган очкын алга таба да күңелләрне җылытып,шигьрият дөньясына дәшсен,бистәбез халкын куандырсын,туган телебез сагында торсын. Сихри алан – "Җәлил чаткылары", Юл юк анда хиссез кешегә. Сукмаклары йөрәк аша үтә, Ак юл, бәлки, керер төшеңә. Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Әюпов Булат. Каран чишмәсе. – Әлмәт. "ТатАСУ нефть" басмалар бүлеге. 1999ел. – 3бит. - Гаффарова Гафифә. Чакыру. – Җәлил. 2007ел. - Шәхси эшмәкәр Байкин С.И. типографиясе. - Мәрданшин И.Х. Тарихта кала эзләр. – Җәлил. 2009ел.- 3бит. - Минһаҗева Әнисә. Сезгә кайтам бүлеп гомерне. – Әлмәт. 2007ел. – 69бит. - Минһаҗева Әнисә. Күңелегезгә керәм янган ут булып. – Азнакай, 2002ел. |Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар.| |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:| |Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз. |Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә.|
<urn:uuid:49db18c6-6dec-458b-b6ce-d130208fb06f>
CC-MAIN-2019-35
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%96%D3%99%D0%BB%D0%B8%D0%BB_%D1%87%D0%B0%D1%82%D0%BA%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B
2019-08-23T15:31:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027318894.83/warc/CC-MAIN-20190823150804-20190823172804-00205.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999886751174927}
tt.wikipedia.org
Шөбиле |Шөбиле| |Ил||Россия| |Өлкә||Түбән Новгород өлкәсе| |Район||Сергач районы| |Координатлар||55°28'20"N, 45°23'40"E| |Беренче телгә алу||1586| |Халык саны||564 кеше| |Милли состав||татарлар| |Дини состав||сөнни мөселманнар| |Сәгать кушагы||UTC+3| |Телефон коды||83191| |Почта индексы||607510| |Русча атама||Шубино| Шөбиле (рус. Шубино) – Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы татар авылы. 604 йортта 490 татар яши. Кышын 160 йортта 400 кеше яши. Башлангыч мәктәпләренә 7 бала йөри. [1] Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Авыл беренче тапкыр 1586 елда телгә алына. Авыл атамасына килгәндә ул Шөбилен нигезләүчеләрнең берсенең исеменнән - Алатыр өязе йомышлы татары Бикбулат Шубадан алынган дип уйланыла.[2] Шөбиле авылына нигез салган бабалар иң элек, 16 нчы гасырның азагында һәм 17 гасырның башында килеп утырганнар "билге "дигән урынга. Берничә ел яшәп, төшкәннәр Пиана елгасы яныны. Берничә дистә кешеләре күмелгән беренче итеп урнашкан урыннары ягалый. Аны хәзер "мазарлар өсте" диеп йөртәләр. 1720 елларда гына яңа зиратлар ачылган. Анда беренче булып, Бекеш Розбахтеев нәселеннән булган, Сөләйман исемле авылдаш күмелгән. 1686 ел. Авылларда, шулай ук Шөбилендә, өяздән комиссия булып үтте. комиссия күпме татарлар барлыгын исәбен, аларның җир күләмен, кемнәр артында ул җирләр кулланыла икәнлеген документка кертте. Шул авылдашларның арасыннан 23 гаилә Уразай Розбахтеев иптәшләренең оныклары һәм уллары иде. Шуларның 17 – бабалары җирләренә, 2 - әтекәйләре җирләренә, калганнары- улсыз, вафат булган авылдашларының җирләренә урнашкан иделәр. Бу заманда йомышлы татарларның әһәмияте кимегән иде. Рус патшасы тотынды регуляр армия, полклар җыярга. 1705-1706 елларны тагын, хәрби хезмәткә яраклы булган татарларны патша указы белән Сембер шәһәренә җибәрергә булдылар.Анда яңа хәрби полк төзелде Алатырь һәм Арзамас уездларындагы булган күбесе авыллардан җыелыштырылган хезмәтчел татарлардан. Бу полкны Симбирский рейтарский полк диеп йөреттеләр. Нибары 500 артык кеше бар иде. Һәр авыл төрле булган санда җибәрде хезмәткә кешеләрне. Алар үзләренең атлары, кораллары, ашамлыклары белән тиешләр иде килергә хезмәткә. Кайсы авылдан 25, 30, берәре 40 кешегә кадәр тапшырды. 1775 елларда авылда 75 йорт бар иде, 263 ир кеше, 248 хатын кеше. 1780 елларда Рус хөкүмәтендә тотынды "Генеральное размежевание " эшләре. Анда губерния, уезд, шәһәр һәм авыллар арасындагы чикләрне яңадан караштыру, үзгәртә фикерләре иде. Бу вакытка, авылда 75 йорт, 263 ир һәм 248 хатын исәпләнде. 1799 ел. Әллә Батырша, әллә Емельян Пугачев восстаниеларында татарлар Рус патшасына каршы көрәштә катнашкан өченме, әллә берәр башка сәбәп булганмы, Арзамасская межевая кәнсәләрия безнең яктагы 11 татар авылының җирләрен алып рус алпавытларына бирде. Шулай ук бирмәкче иде безнең Шөбилендә булган Бекеш Розбахтеевтан нәселенә күчкән җирләрне алпавыт Нормацкаяга. 1799 елны, шул тарафлый 11 авылның батырлары Сергач өязе судына жалоба белән чыкты. Шуннан соң гына безнекеләргә һәм башка авылларның җирләрен кире кайтардылар. Бүгенге көндә авылда мәчет һәм мәктәп эшләп килә. Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Әхмәтҗан Мостафин (1902) (1902-86) – мөселман дин эшлеклесе, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы (1956-1986). - Рифат Ибраһимов (1935-2017), журналист, җәмәгать эшлеклесе, төбәк тарихчысы, «Туган як» газетасын оештыручы. - Галимҗан Җиһаншин (1929) (1929-86), укытучы, 1972–86 елларда ТАССР Үзәк Дәүләт архивының директоры. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында күпме татар яши? - ↑ В 1611 г. «в Залесном поместье на реке на Пьяне подле речки Пицы в деревне в Чуфарове на отделе (т. е. размежевание земли — авт.)...» среди других присутствовали «Алаторсково-жъ уезда татарские деревни Шубина служивой татарин Исен Богдав, да Бекбулат Шуба». Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Тарихи очерк "Ничек мин бабайларыбызның тормышын күз алдыма китерәм" (тат.) - Татарский сайт села Шубино. ШУБИНО-ВИДЕО - Первый сайт Шубино - Шубино-Спорт - Шубино Online - История села Шубино - Село на топографической карте(үле сылтама) - ОКАТО по Нижегородской области 2012 елның 3 апрель көнендә архивланган.
<urn:uuid:1ba51969-9de7-491d-9f32-c77ce593fae4>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A8%D3%A9%D0%B1%D0%B8%D0%BB%D0%B5
2023-06-08T16:30:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224655027.51/warc/CC-MAIN-20230608135911-20230608165911-00443.warc.gz
tat
0.999934
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999337196350098}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Казан прокуратурасы 94нче гимназия директорына карата бирелгән шикаятьне нигезле дип санный. Бу уңайдан, директор Леонид Мурысин һәм Мәскәү районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Буслаеваны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала. Исегезгә төшерәбез, 16нчы апрельдә әлеге уку йортында белем алучы бер укучының әнисе хокук саклаучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Директор таләбе белән ата-аналар фондына җыелган акчалар кая тотыла? 1нче сыйныф укучысы әнисе Оксана Авдеенкованы шушы сорауга җавап кызыксындыра. Прокуратура уку йортында закон бозу очракларын терки. Сүз мәгариф һәм хәйрия эше турындагы законнарны бозу турында бара. Ачык мәгълүмат агентлыгы (http://openinform.ru.) хәбәрләренә караганда, тикшерү барышында гимназия исеменнән эшләнгән законсыз локаль актларга 6 протест языла. Өстәвенә, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы исеменә теркәлгән хокук бозуларны бетерергә дигән кисәтү ясала. Директорны һәм район мәгариф бүлеге башлыгын исә дисцилинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе куела. Казан хокук саклау үзәге хезмәткәрләре ата-аналарда гаризалар кабул итүне дәвам итә. Биредә мәктәптәге хокук бозулар гына түгел, балалар бакчасында булган очраклар да тикшерелә. Казан хокук саклау үзәге телефоны – (843) 2-93-04-71. Сүз уңаеннан, 94нче гимназиянең "Татарстанның ел мәктәбе" (1995 ел), "Россиянең ел мәктәбе" (1997, 2001 еллар),"Россиянең гасыр мәктәбе" (2000 ел) кебек исемнәре бар. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:ff46a2c2-80af-4b12-906d-a485cae3e298>
CC-MAIN-2020-10
http://belem.ru/node/1566
2020-02-17T10:54:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875141806.26/warc/CC-MAIN-20200217085334-20200217115334-00179.warc.gz
tat
0.99998
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999797344207764}
belem.ru
1236—1237 елларда Идел Болгарстаны монгол явыннан җимерелә. Шулай да, ул күпмедер күләмдә мөстәкыйльлек саклап, Алтын Урда дәүләтенә кушыла. XIV гасырда Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай күп мәгърифәтчеләр, галим-голәмаларне туплый. Көнчыгыш дәүләтләре белән элемтәләр яңадан торгызыла. Мәгърифәт мәчет кулында Җучи Олысында күпсанлы шәһәрләр барлыкка килә. Исламлашу белән шәһәрләр үсү тыгыз бәйләнештә була. Шуңа бәйле рәвештә сәүдә, һөнәрчелек зур үсешкә ирешә. Җучи Олысы иксез-чиксез ислам дөньясының аерылгысыз бер төбәгенә әверелә. Сарай шәһәрендәге хан сараеның иң очына алтыннан яңа чыккан ай куела. Нәкъ шушы елларда Җучи Олысында ислам мәдәнияте, мәгарифе үсеш ала, мәктәп, мәдрәсәләр җыелмасы булдырыла, дөньякүләм казаныш буларак матур әдәбият әсәрләре туа. Мәгърифәт мәчет кулында була. Уку-укыту дини тәртиптә. Дин әһелләре хакимнәр рәтендә йөри. Төрле тарихи чыганакларда дин әһелләре: мулла, мөфти, суфи, шәех, казый, шәриф, фәкыйрь, сәет, хатиб, талиб, фәкыйһ исемнәре телгә алына. «Мулла» — мәхәлләдәге дини мәсьәләләрне хәл итүче дин әһеле. «Мөфти» — мөселман халкы яши торган зур мәйдандагы дин эшләрен алып баручы дин әһеле. «Шәриф» — затлы, күренекле нәселдән булуны аңлаткан. Нигездә, бу Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кешеләргә караган. Еш кына «шәриф», «сәет» бер мәгънәдә кулланылганнар. «Фәкыйрь» — ярлы кешеләрне атаганнар. Суфиларны да фәкыйрьләр дип атаганнар. Алар фани дөнья малын читкә какканнар. Фәкыйрь — «суфи», дәрвиш» мәгънәсендә дә кулланылган. «Тарикать», «тарика» сүзләре Коръәндә дә очрый. «Тарика» туры мәгънәсендә «юл» дигәнне белдерә. Шул ук вакытта «тарикать» сүзе тәсаувыфның синонимы буларак та кулланыла һәм дини-әхлакый камилләшүнең мистик юлын аңлата. Суфи, шул юлны үтеп, дөньялыкта алган гөнаһларыннан чистарынып, Аллага якыная. Тарикать шулай ук суфиларның рухи туганлык оешмалары да. Болгарларга рухи якын булган Хорасанда XI—XII гасыр урталарында остаз (шәех, мөршид) — шәкерт (мөрид) институтлары киң тарала. Тәсаувыф гыйлемендә дүрт йөзгә якын тармак, юнәлеш яки тарикать билгеле. Тарикатьләрдә төп максат — мөселманны кешелекле, эчкерсез, гадел, тәртипле, илаһи яратучы итеп тәрбияләү. Ниләр иҗат иткәннәр XIV гасыр ахырында Сәйф Сараи, Сәгъди Ширазиның «Гөлстан»ын тәрҗемә итеп, аңа аңлатмалар бирә. Бу әсәр яшьләрне гыйлем алырга, һөнәрләр өйрәнергә өнди. 1358 елда Галинең улы Мәхмүд бине Гали шәех бине Гомәр әл-Болгари әс-Сараи «Җәннәткә ачык юл» («Нәһҗел- фәрадис») дип аталган әхлакый-педагогик мәсьәләләрне яктырткан шактый камил хезмәт яза. Аның бу әсәре унышар фасыл, дүрт бүлектән гыйбарәт. Аларның һәрберсе хәдис белән башланып китә. Беренче бүлек тулаем Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлана. Икенче бүлектә ислам тарихы, беренче хәлифләр, сәхабәләр турында сүз бара. Өченчесендә саваплы эшләр кылырга чакырыла. Соңгы бүлектә гөнаһлы эшләр турында тәгаен тормыш вакыйгалары белән бик тәэсирле итеп языла, алардан әхлакый нәтиҗә ясала. Шул чорның җәмгыять күренешләрен сурәтләү бу бүлекне тарихи, шул исәптән рухи дөньяны өйрәнүдә, тәрбия кылуда әһәмиятле чыганак дәрәҗәсенә җиткерә. 1369 елда Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан» әсәре дә иҗтимагый-әхлак идеяләренә байлыгы белән аерылып тора. 1428 елда Исмәгыйль «Өмми Камал китабы» хезмәтен яза. Бу әсәрдә Камал шул чорның иң укымышлы кешесе итеп тасвирлана. Бу хезмәт акылның, гыйлемнең көчен мактый, фәннәр үзләштерергә өнди. Белем учаклары Бу чор мәктәп, мәдрәсәләрендә Коръән, кирагатъ (сәнгатьле уку осталыгы), тәфсир (Коръән сүрәләренә аңлатма), хәдис (Мөхәммәд пәйгамбәр тәгълиматыннан өзекләр), гарәп, фарсы телләре, әдәбият, хокук фәне, тарих, геометрия, география, астрономия һәм фәлсәфә өйрәнелгән. Күп мәдрәсәләрдә югарыда аталган фәннәрне өйрәнү түбәндәге эзлеклелектә оештырылган: гарәп морфологиясе, гарәп синтаксисы, мантыйк, кәләм (дин сабагы), хикмәт (фәлсәфә), осулы фикъһе (гамәли дин сабагы), фикъһе (Ислам кануны), Мөхәммәд пәйгамбәрдән өзекләр, тәфсир, фәраиз (мирас бүлү хокукы), элементар арифметика һәм геометрия башлангычы. Монгол явында Болгарның күп шәһәрләре туздырыла. Биләр, Сувар, Җүкәтау, Кернәк, Ибраһим һәм башка шәһәрләр зур зыян күрә. Бай китапханәләр яндырыла, сарайлар, мәчетләр җимерелә, сәнгать, алдынгы авыл хуҗалыгы туздырыла. Алтын Урданың шәһәр мәдәнияте җиңелгән халыкларның мәдәни, сәнәгый үсешенә корыла. Монголлар Болгарның югары мәдәниятен генә үзләштереп калмыйча, хәтта, урда теленнән төркиягә күчәләр. 1312—1342 елларда Ибн-Батута Сарайда яши. Үзбәк хан идарә иткән вакытта Алтын Урданың башка шәһәрләрендә дә була. Ул Алтын Урда дәүләтендә яшәүчеләрне төркиләр дип атый. IX гасырда ук Болгарларда мәдрәсә һәм мәктәпләр оеша. Аларның төп максаты дини тәгълиматны ятлауга, укый-яза белергә, дин әһелләре әзерләүгә юнәлтелгән. Укыту Коръәнне аңлату (тәдрис) һәм бер өлешен әйтеп уздыру (имла) белән барган. Дин әһелләре әзерләүдән тыш, мәдрәсәләрдә хисап, астрономия, тыйблык, география, тарих кебек дөньяви фәннәрдән дә билгеле бер күләмдә мәгълүматлар бирелгән. Бу дәүләт белән идарә итү вазыйфаларын башкаручылар, сәүдәгәрләр, табиблар әзерләү өчен кирәк була. Болгар мәдрәсәләрендә белем алган табиб, тарихчы, шагыйрьләрнең, казыйларның, сәүдәгәрләрнең булуы шул хакта сөйли. Илдән читкә китеп, Көнчыгышның Бохара, Сәмәрканд, Газнә, Нишапур, Бәлх, Багдад, Мәрв кебек фән, дин, мәдәният үзәкләрендә белем алып кайту Болгар мәгариф тупланмасының үзенә күрә иң югарыгы бер баскычын тәшкил иткән. Телләр Болгарларда гарәп, фарсы телләрен белүгә зур игътибар булган. Болгар галим-голәмасы үзләренең әсәрләрен ул чордагы фән, дин, һәм, гомумән, мөселман илләре өчен дәүләтара китап теле булган гарәп телендә язганнар. Ә фарсы теле көнчыгыш поэзиясе теленә әверелгән. Көнчыгыш һәм рус телләрен белү үзара сәүдә, илчелек эшендә дә кирәк була. Моннан тыш, Болгар ханлыгында Көнчыгыштан һәм күрше Рус дәүләтеннән килгән дин таратучылар, зыялылар, һөнәрчеләр (төзүчеләр, тегүчеләр), сәүдәгәрләр дә аз булмаган. Халыкның күп тел белергә омтылышы халык авыз иҗатында чагыла. «Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел», диелә татар халык мәкалендә. Хаттатлар кемнәр һәм алар нишләгән Җучи Олысында хан каршында ярлыклар, битекләр һ. б. низамнамә, эш кәгазьләрен төзүче, хатлар язучы (хаттатлар) кәнсә дә оештырылган. Һәр низамнамәнең һәр сүзен бик төгәл һәм урынын белеп, кагыйдәләргә туры китереп төзергә кирәк булган. Тышкы шәкелен төзүгә дә таләпләр куелган. Билгеле ки, бу утә нечкә, катлаулы эш өчен яхшы белемле, әзерлекле һөнәриләр зарур. Моны ул заманда битекче, бахши, хафиз, катиблар башкарган. Алар зур абруйлы һәм хакимлеккә ия кеше булганнар. Халыкара рәсми хатлар, ханга һәм хан боерыгы белән язылган хатлар бу чорда үзе бер сәнгать әсәре булган. Мондый хатларны язу хакында махсус кагыйдә җыелмалары төзелгән. Хат язу үзе бер белем тармагына әверелгән. Бу кагыйдәләр җыентыклары кемгә нинди зурлыктагы, нинди кәгазьдә, нинди каралар, нинди каләмнәр белән язарга, нинди каллиграфия кулланырга, юллар, абзацлар арасында күпме ара калдырырга, кемгә ничек мөрәҗәгать итәргә, нинди эндәш сүзләр кулланырга—бар да бәйнә-бәйнә язылган. Хатның башы, аннан соңгы төзелеше, нәрсә артыннан нинди сүз булырга тиеш, һәр гыйбарәнең үзенең кагыйдәсе булган. Бу кагыйдәләрнең берсен генә үтәп җиткермәү дә хат юлланган галиҗәнапны хөрмәт итмәү саналган һәм зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин булган. Кәгазьгә төрле каләмнәр белән язганнар. Камыштан ясалган каләм яратып кулланылган. Аны ясауның, очлауның төрле ысуллары каләмнәр хакындагы махсус китапларда җентекләп язып калдырылган. Каләмне төрлечә әзерләү, очлау, язуның төрле каллиграфик башкару максатларын күз алдында тотып эшләнгән. Камыш каләм белән беррәттән, каурый каләмнәр дә кулланылган. Алдарак вакытларда гамәлдә булган сөяк каләмнәр дә кулланылган. Яңа металл каләмнәр дә күренә башлый. Мәдрәсәне ханнар кора Мәчет, мәдрәсәләр кору ханнарны сыйфатларлык саваплы эшләрдән саналган. Менә гарәп язучысы Ибне Халдун Бәркә хан турында болай дип яза: «Ул ислам динен үзенең бар халкы арасында таратты. Үзенең бар биләмәләрендә мәчет һәм мәктәпләр төзи башлады, үзенә галимнәрне, фәкыйһләрне тартты, алар белән дуслашты». Гадәттә, мәдрәсәләр ханнар яки башка зур шәхесләр канаты астында эшләгәннәр. Гарәп сәяхәтчесе әл-Гомәри Үзбәк ханның Сарай шәһәрендә гыйлемлек өчен мәдрәсә салдыруы хакында яза. Илнең иң зур шәһәрләреннән Солхатта Үзбәк хан мәдрәсә бинасы матурлыгы белән аерылып торган. Бу мәдрәсәләр илдә иң зур фән, мәгърифәт учагы булган. Аларны үз чорының университеты, фәннәр академиясе дип атарга да була. Җучи Олысында иң танылган мәдрәсәләр Сарай, Харәзем Болгар, Кырым, Хаҗитархан шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә булганнар. Җучи Олысы чорында иҗат ителгән әдәби әсәрләрдә төрле мәктәпләр булуы турында, китап, дәфтәр, хат, битек, имтихан дигән сүзләр еш очрый. Теге яки бу мәктәп-мәдрәсәне тәмамлау хакында кәгазьләр дә бирелгән. Ул «Иҗазәтнамә» («Шәһадәтнамә») дип аталган. Элеккеге данлыклы мәдрәсәләр, мәгърифәтчеләр хакында халкыбыз риваятьләрендә дә сөйләнелә. Бер риваятьтә, шәһри Болгарга Мәккәдән үк килеп, зур мәдрәсә ачкан һәм бик зур муллалар чыгарган Сөләйман Хуҗа турында сөйләнелә. Риваятьләр хатын-кызлар мәдрәсәләре хакында да хикәялиләр. Шундыйлардан «Туйбикә мәдрәсәсе» исемле риваять: «Туйбикә абыстай үзе хан нәселеннән булган, ди. Шәһри Болгарда аның бик зур кызлар мәдрәсәсе булган икән. Анда төрле илләрдән бик күп кызлар килеп зур галим булып чыкканчы укый торган булганнар, ди. Ул мәдрәсәне «Алтмыш алты абыстай мәдрәсәсе» дип йөрткәннәр, ди. Алар үзләре Биләр шәһәреннән шәһри Болгарга барып сабак укыйлар икән…» Рәфис Шәймәрданов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов тексты библиографик мәгълүмат: Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.
<urn:uuid:8b4cc293-6056-4408-b341-ad975951cf06>
CC-MAIN-2020-40
http://giylem.tatar/archives/600
2020-09-22T00:28:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400202686.56/warc/CC-MAIN-20200922000730-20200922030730-00623.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
23
{"tat_Cyrl_score": 0.999996542930603}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Сез монда Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары! Без Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Белем.ру порталында яңа акцияләребезне һәм бәйгеләребезне башлап җибәрәбез! Сезне иң беренче акция белән таныштырабыз! Белем.ру, иң беренче чиратта - файдалы ресурслар порталы! Андагы ресурслар саны тиздән меңнән артып китәчәк. Ресурслар саны белән беррәттән безне ресурсларның сыйфаты да кызыксындыра. Шушы уңайдан без ай саен "Айның иң яхшы ресурсы"н билгели башлыйбыз. "Айның иң яхшы ресурсы" авторы булу өчен нишләргә соң?! Моның өчен тәрбиячеләр һәм укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары порталга урнаштырырга үзләренең дәрес эшкәртмәләрен яисә фәнни хезмәтләрен юллыйлар (порталга ресурслар firstname.lastname@example.org адресы буенча кабул ителә). Әлеге ресурслар тикшерелеп порталга урнаштырыла баралар. Белем.ру редакторлары әлеге хезмәтләр арасыннан аеруча сыйфатлы дип санаган 5-10 ресурсны тавыш бирүгә куя. Белем.ру кулланучылары әлеге ресурслар белән танышып чыгалар һәм үзләренә ошаган ресурс өчен тавыш бирәләр. Сораштыру төгәл 2 атна дәвам итә. Иң күп тавыш алган ресурс авторына "Татнетны үстерү фонды"ннан махсус бүләк тапшырыла (гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы өчен махсус бүләк - Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрына ике кешелек билет)! Сезгә гыйнвар аенда кабул ителгән һәм порталның ресурслар базасына урнаштырылган 9 ресурсны тәкъдим итәбез: http://belem.ru/best_01_14. Иң элек ресурслар белән танышып чыгыгыз (http://belem.ru/resources), аннары иң яхшы дип тапкан ресурс өчен үз тавышыгызны бирегез! Татар телендәге сыйфатлы ресурсларны һәм аларның авторларын башкаларга да танытыйк!!!
<urn:uuid:c49e66d9-c62b-43a3-8db4-4920313f6458>
CC-MAIN-2020-40
https://belem.ru/node/4922
2020-09-27T22:34:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600401582033.88/warc/CC-MAIN-20200927215009-20200928005009-00659.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999940395355225}
belem.ru
Кулланучы бәхәсе:IlnarSelimcan |Кагыйдәләр һәм киңәшләр|| Татар Википедиясенә рәхим итегез, IlnarSelimcan! -- Tatar Wikipediäsenä räxim itegez, IlnarSelimcan! !| Welcome to the Tatar Wikipedia, IlnarSelimcan! -- Добро пожаловать в Татарскую Википедию! |Башлаучыга ярдәм||tatar bülegendä sälämlim! Sezgä proyekta qatnaşu oşar dip ömetlänäbez. Qatnaşunıñ töp mäsläklärenä iğtibar itegez: qurıqmıyça tözätegez häm yaxşı niät belän yazığız. Onıtmağız, yazğanda ädäbi telne qullanu sorala. Sez kirill häm latin älifbäsın qullana alasız. Tağın ber tapqır - Räxim itegez! Wikipediäneñ qatnaşuçılar isemennän Sezne | Википедиянең катнашучылар исеменнән Сезне татар бүлегендә сәламлим! Сезгә проекта катнашу ошар дип өметләнәбез. Катнашуның төп принципларына игътибар итегез: курыкмыйча төзәтегез һәм яхшы ният белән языгыз. Онытмагыз, язганда әдәби телне куллану сорала. Сез кирилл һәм латин графикасын куллана аласыз. Сез үз битегезне бизи аласыз. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре. Әгәрдә Сезнең сорауларыгыз булса, актив администраторларга мөрәҗагать итә аласыз. Тагын бер тапкыр - "Рәхим итегез"!Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar skills are not good enough, that's no problem. We have an embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! |Мәкаләләрне ничек төзәтергә| |Рәсемнәр| |Автор хокуклары| |Глоссарий| |Төп - 10||Төп - 100||Төп - 1 000||Төп - 10 000| - (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldıra alğan qädär yärdäm itergä tırışırmın. - (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдыра алган кадәр ярдәм итергә тырышырмын. - (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım. - (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь. - (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help. - (TT-LAT) Sorawlarığızğa cawaplarnı üzegez taba almasağız, bäxäs bitemdä yaza alasız - buldırğanım qädär yärdäm itergä torışırmın. - (TT-CYR) Сорауларыгызга җавапларны үзегез таба алмасагыз, бәхәс битемдә яза аласыз - булдырганым кадәр ярдәм итергә торышырмын. - (TR) Doğabildiği sorularınıza cevapları kendiniz bulamıyorsanız, bena mesaj atın - yapabildiğim kadar yardım etmeye çalışırım. - (RU) Если не сможете самостоятельно найти ответа на свои вопросы, можете написать их на моей страничке обсуждения - постараюсь помочь. - (EN) If you can't independently find answers to your questions, put them at my user talk page & I'll try to help. -- frhdkazan (бәхәс) 14 июл 2015, 12:49 (UTC) Илнар-әфәнде. Дөньяның иң шәп киноактеры турындагы мәкаләне татарчага аудару бик хуп. Эшне дәвам итеп, мәкаләне тәртипкә дә кертсәгез, без аны шиксез, сайланган мәкалә итеп башбиткә урнаштырыр идек. --Derslek (бәхәс) 23 фев 2017, 06:56 (UTC) - Марсны тәрҗемә итеп бетергәч бәлки :) Көнгә 3 кенә җөмлә тәрҗемә итәм түлке. Джек Николсон турындагы мәкаләне тәрҗемә иткәндә (башкортчадан), ялгыш басып җибәрдем "викидә бастырырга" төймәсенә, тикшереп бетермичә... Сыйфатсыз дип тапсагыз, бетереп ата аласыз, әмма төзәтелгәнче бераз торып торса да зыян юк миңа калса. Сезне дә "көнгә N җөмлә тәрҗемә итү" кампаниясенә кушылырга чакырам. N бик кечкенә сан булса да, файдасы бар ;) Бигрәк тә инглиз википедиясеннән. Андагы сыйфатлы мәкаләләр чыннан да сыйфатлы һәм даими тикшерелеп-яңартылып торалар. IlnarSelimcan (бәхәс) 23 фев 2017, 22:04 (UTC) Яңа сайланган мәкалә[вики-текстны үзгәртү] Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу[вики-текстны үзгәртү] Хәерле көн! «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты 2018 ел көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясе кысаларында Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу узачак. Чарада шулай ук «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгының вәкилләре: Владимир Медейко (директор), Станислав Козловский (башкарма директор) һәм Дмитрий Жуков (әгъза) катнашачак. Очрашу 13:00 Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23 й.) башланачак, әмма конференция чараларында Сезне иртәрәк 11:00 каршы алырга шат булырбыз.
<urn:uuid:58424ce6-4049-4301-9a65-19d275194f92>
CC-MAIN-2021-25
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D1%83%D1%87%D1%8B_%D0%B1%D3%99%D1%85%D3%99%D1%81%D0%B5:IlnarSelimcan
2021-06-16T11:34:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487623596.16/warc/CC-MAIN-20210616093937-20210616123937-00053.warc.gz
tat
0.995815
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 0.9958149194717407}
tt.wikipedia.org
Тапован Тапован Санскрит телендә ике тамыр сүздән килеп чыккан: тапас мәгънәсе 'аскеза' һәм дәвам итеп 'дини тыелу' һәм 'дәрвишлек' һәм гомумирәк мәгънәдә 'рухи практика' һәм вана, мәгънәсе 'урман' яки 'карурман'. Шулай итеп, Тапован "аскезалар яки рухи практика урманы" дип тәрҗемә ителә. Традицион рәвештә Һиндстанда берәү җитди рухи сыенуда катнашкан урын тапован буларак мәгълүм булган, анда урман булмаган очракта да. Олы фикер ияләре һәм садһулар яшәгән билгеле мәгарәләр һәм башка скитлар кебек, аскетлар тарафыннан кулланылып бөтен даирә тапован буларак мәгълүм була башлаган башка урыннар бар, мәсәлән, төньяк Ганганың көнбатыш ярында Ришикеш шәһәре тирәсендә. Тапован (урыннар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Һиндстанда иң яхшы мәгълүм булган тапован Һиндстанда, Уттаракһандта, Ганганың беренчел чыганакларында Ганготри Бозлыгыннан өстә даирә. Шивлинг пигы астында, якынча 4463 м (14640 фут) биеклектә буш җир мәгарәләрдә, алачыкларда, һ.б. яши торган берничә садһуның фасыл йорты булып киткән һәм ул шулай ук треккинг максаты булып киткән.[1] Треккинг гадәттә Гомукһтан башлана һәм трек 2013 Төньяк Һиндстан Су Ташуларында Ганготридан Гаумукһка юлның күбесенең җимерелүенә кадәр уртачадан авырга кадәр танылган булган.[1] Тапован даирәсе Шивлинг пигын, Бһагиратһи пигын, һ.б. кертеп берничә альпинист экспедициясе өчен нигез лагере булып тора. Тапован даирәсендә болынлыклар, агымнар һәм чәчәк атучы үсемлекләр белән тулы һәм болынлыклар Һиндстанда иң биек урнашкан болынлыкларның берсе дип таныла. Тапованда Амрит Ганга - Ганга нектары - дип аталган агым бозлыкка ага. [1] Тапован янында шулай ук Нандаван дип аталган урын бар һәм Нандаванга шулай ук треккерлар һәм дини сәфәр кылучылар трек ясыйлар.[1] Нандаван шулай ук Бһагиратһи массивы нигезендә киң болын.[2] Чамоли районында Джошиматһта охшаш атамалы урын бар, анда Тапован Эссе Чишмәләр буларак мәгълүм булган күкерт чишмә бар. Ул Сапта Бадриның өлеше булып тора. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Gomukh Tapovan Trek. Tourmyindia.com. әлеге чыганактан 2013-04-10 архивланды. 27 June 2013 тикшерелгән. - ↑ The Source of the Ganges Trek. the exotic himalayas.com. әлеге чыганактан 2017-01-24 архивланды. 27 June 2013 тикшерелгән.
<urn:uuid:9e6946bf-bdfd-40f2-886a-98a7ad67ca3b>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D0%BF%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BD
2023-05-29T10:23:57Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224644817.32/warc/CC-MAIN-20230529074001-20230529104001-00721.warc.gz
tat
0.999929
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999285936355591}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 24 нче апрель көнне Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары форумын уздыра. Әлеге форум кысаларында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү, төрле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һ.б. каралган. Форумның үткәрелү урыны - К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13). Форумга килгән делегатларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана. Әлеге форумда катнашу өчен мәгариф бүлекчәләреннән делегацияләр җибәрү сорала (исемлекне һәм башка мәгълүматны әлеге яңалыкка беркетеп бирәбез!). Беркетелгән файллар: Чакыру хаты Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:f0f3a464-2731-4a59-800b-439d25e3aa1f>
CC-MAIN-2019-35
http://belem.ru/node/3686
2019-08-24T21:57:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027321696.96/warc/CC-MAIN-20190824194521-20190824220521-00304.warc.gz
tat
0.999986
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999862909317017}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Шушы көннәрдә "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Респубилкасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белән матбугат-конференциясе узды. Сүз Татарстанның гомуми урта белем бирү оешмаларында "Диннәр тарихын" предмет буларак укыту турында барды. Барлыгы бу фәнне бездә алты меңгә якын укучы үзләштерә икән. Республикабызда 2007 елның 1 сентябреннән башлап әлеге фән 71 уку йортында укытыла башлаган. 1500 укучының дәресләр исемлегендә "Диннәр тарихы" бар. Тагын бер меңгә якын кыз һәм малай әлеге фәнне факультатив рәвештә үзләштерә. Ягъни Татарстанның 58 мәктәбендә әлеге предметны укытуның мондый формасын сайлаганнар. Өстәвенә, диннәр тарихын түгәрәкләрдә өйрәнүчеләр дә бар. Андыйлар – 3 мең бала. Ләкин Наил Вәлиев әйтеп узганча, региональ компонентны бетерү бу фәнне өйрәтүдә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Элек диннәр тарихын региональ компонентка бүленеп бирелгән сәгатьләр хисабына уздырганнар. Ул юкка чыгарылгач, барлык укуга сарыф ителгән вакытның 9-11 проценты татар теленә һәм әдәбиятка, Татарстан тарихына һәм өстәмә дәрес буларак чит телләр өйрәтүгә китә. Өстәвенә, диннәр тарихы да шушы вакытка сыярга тиеш булып чыга. Ләкин шуңа да карамастан, министр сүзләренә караганда, диннәр тарихы укытылуның масштабы республикабыздә киңәячәк. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:25b2b6a7-9257-4b3d-aed9-f53329f4d32a>
CC-MAIN-2019-35
http://belem.ru/node/306
2019-08-24T10:22:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027320156.86/warc/CC-MAIN-20190824084149-20190824110149-00234.warc.gz
tat
0.999988
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999876022338867}
belem.ru
КФУда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча уникаль әсбап чыкты. Аны тәкъдир итү 5 нче майда, ришвәтчелеккә каршы торуга багышланган түгәрәк өстәлдә булды. Анда безнең университетта үткәрелә торган төрле антикоррупцион чаралар турында да сөйләнде. Бу һәр ел саен беренче курс студентлары белән очрашулар; 9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ришвәтчелек белән көрәш көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәлләр. Әмма болар бары тик тәрбияви аспект кына… "Меңләгән студентлар армиясенә ришвәтчелеккә каршы көрәш турында мәгълүматны җиткерерлек белгечләр кирәк, – диде социаль һәм тәрбия эше буенча проректор Ариф Межведилов. – Еш кына бу эш белән тәрбия эше буенча проректорлар, департамент җитәкчеләре шөгыльләнә… Бу тәрбия эшенең авышуына китерә, ә бу бик үк дөрес түгел… Моннан тыш ситуацияне яхшырту өчен махсус укыту әсбаплары, методик эшкәртмәләр кирәк." Бу этапта республика вузларында ришвәтчелеккә каршы көрәш, антикоррупцион Программалар, махсус укыту курслары төзү буенча күп эшләнә. Шунысын искәртү урынлы булыр, март аенда Казан университетында "Республика вузларында студентларга антикоррупцион белем бирү тәҗрибәсе һәм ришвәтчелеккә каршы тору буенча белем бирү программалары турында" дигән түгәрәк өстәл үтте. Бу белем бирү аспектының көчәюе һәм бу юнәлештә КФУ хезмәткәрләре дә зур өлеш кертүе турында сөйли. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә укытучылар, КФУ галимнәренең бердәм эшләве турында түгәрәк өстәлдә дә сүз булды: күптән түгел генә университет вәкилләре, Ариф Межведилов, юридик факультет деканы вазыйфаларын башкаручы Лилия Бакулина һәм башкалар "Ришвәтчелеккә каршы тору" дигән укыту әсбапы чыгарды. "Без әсбапны функциональ яктан аңлаешлы итәргә, юридик терминология белән тутырмаска тырыштык. Әсбап студентларга, мәктәп укучыларына юнәлдерелгән," – дип бүлеште Лилия Бакулина. Әлеге әсбапның чыгуы, барлык антикоррупцион эшчәнлек сыман, илебездә барган сәясәт белән тыгыз бәйләнештә. Моның турында укыту әсбабының рецензентлары: политология кафедрасы мөдире Олег Зазнаев һәм конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков сөйләде. "Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшчәнлек – ул илебез җитәкчелеге, шәхсән Россия Президенты Владимир Путин үткәрә торган сәясәтнең бер өлеше," – дип билгеләп үтте Андрей Большаков. Аның фикеренчә, нәкъ менә россия галимнәре ришвәтчелеккә каршы көрәшнең фәнни-методик нигезен төзергә тиеш. "Ришвәтчелеккә каршы тору" әсбабы – уникаль, димәк, Казан университеты студентлары һәм укытучылары өчен генә түгел, барлык башка югары уку йортлары өчен дә нигез булып тора ала. Раил САДРЕТДИНОВ
<urn:uuid:b105a93f-3c67-455c-918a-4cc2d9104ded>
CC-MAIN-2018-26
https://darelfonyn.kpfu.ru/rishv-tchelekk-nichek-karshy-toryrga-kfuda-bel-l-r/
2018-06-24T22:03:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-26/segments/1529267867095.70/warc/CC-MAIN-20180624215228-20180624235228-00140.warc.gz
tat
0.999924
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9999237060546875}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Бүген, 9 ноябрь көнне, Казан шәһәре, Бауман урамы, 51 нче йортта урнашкан ГУМ сәүдә үзәгендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында уңышлы катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә. Бу юлы китап укучылар белән очрашуга тантанага шактый дәрәҗәле язучылар чакырулы иде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, "Ел китабы - 2014" республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльманов, "Бәллүр каләм" иясе Гөлсинә Галимуллина, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге иясе Гөлүсә Батталова, "Бәллүр каләм - 2018" премиясе лауреаты Гөлүсә Закирова, йөзләгән җыр сүзләре авторы Гөлнур Айзәтулла һәм шагыйрә Лилия Фәттахова ("Көмеш кыңгырау") тантанага килгән китап укучыларга (117 кешегә!) дипломнар һәм автографлы китапларын тапшырдылар. Кайбер язучылар, мәсәлән, Гүзәл Галләмова үзе үк марафонда актив катнашты, ә Айгөл Әхмәтгалиева исә киләсе марафонда катнашырга теләген белдерде. Татарстан китап нәшриятының директор урынбасары Айдар Гыймадиев башлап җибәргән тантана ахырда әдәбият сөючеләр өчен рухны ныгыта торган тренинг белән тәмамланды. Фотогалерея: http://tat-i.net/tt/node/150 Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174830/ http://tat-i.net/tt Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:06348c63-d4b8-4e06-9764-80c9a0f44c81>
CC-MAIN-2019-47
http://belem.ru/node/7591
2019-11-21T13:34:06Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496670821.55/warc/CC-MAIN-20191121125509-20191121153509-00373.warc.gz
tat
0.99983
Cyrl
18
{"tat_Cyrl_score": 0.9998301863670349}
belem.ru
Вестволл Хансен Гюда |Вестволл Хансен Гюда| |Туган||20 апрель 2002[1][2][3] (19 яшь)| |Ватандашлыгы||Норвегия[2]| |Һөнәре||ике төр чаңгы ярышчысы| Гюда Вестволл Хансен (норв. Gyda Westvold Hansen; 20 апрель 2002) — Норвегиянең чаңгычысы, чаңгы буенча икебәйгедә чыгыш ясый. 2021 елда дөнья чемпионы, Үсмерләр Олимпия уеннары-2020 чемпионы. IL Nansen клубы өчен чыгыш ясый. 2021 елда тарихта беренче тапкыр хатын-кыз арасында чаңгы икебәйгесе буенча дөнья чемпионы була[4]. Ул шулай ук шәхси ярышта 2021 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2019 һәм 2020 елларда бу турнирда көмеш призер. Вестволл Хансен шулай ук норвегия җыелма командасы составына керә, катнаш командасы алтын медаль яулый, 2020 елда Кышкы үсмерләр Олимпия уеннарында катнаш команда ярышларында алтын медаль яулаган Норвегия командасы составында була. Ул — чаңгычы Йохауг Терезаның ике туган сеңлесе[5]. Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Вестволл Хансен Рамзауда 2020 елның 18 декабрендә беренче һәм әлегә бердәнбер хатын-кыз арасында чаңгы икебәйгесе буенча дөнья кубогы ярышларында катнаша. Ул HS98 трамплиннан сикергәннән соң алга чыга[6], ләкин Тара Герати-Моут 5 чакрымга йөгерүдә аны узып китә. Нәтиҗәдә Гюда финишка икенче булып килә[7]. Вестволл Хансен исәбендә тагын да 5 шәхси җиңү һәм чаңгы икебәйге буенча Континенталь кубокта 15 подиум[8]. Ул шулай ук трамплиннан сикерү буенча махсус ярышларда катнаша һәм 2 Контененталь кубок ярышларында җиңә[9]. Нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Нәтиҗәләренең чыганагы булып Чаңгы спортының халыкара федерациясе (FIS)[10] тора. Дөнья чемпионаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - 1 медаль (1 алтын) |Ел||Яше||NH-ТӨРКЕМНӘРЕ| |2021||18||Алтын| Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - https://www.the-sports.org/gyda-westvold-hansen-ski-jumping-spf526791.html - https://www.lausanne2020.sport/results/nh/en/Participant/List - https://www.skiforbundet.no/contentassets/f7f90f67e0a1475f8f4c621e352ca2dc/20191220-norgescup-hopp-20192020---rankingliste-kvinner.pdf - Her blir Gyda (18) historisk – tok tidenes første VM-gull i kombinert for kvinner. - Kombi-Gyda (18) tok historisk 2. plass: Har lært av Johaug. Aftenposten. - Ramsau am Dachstein Women Individual Gundersen NH/5km – Intermediate Results Ski Jumping. - Dette er en historisk seierspall. - Gyda Westvold Hansen Nordic Combined Continental Cup Podiums. - Gyda Westvold Hansen Ski Jumping Continental Cup Results. - Gyda Westvold Hansen. International Ski Federation.
<urn:uuid:260e5d41-e389-448c-84ef-2d91758c73f0>
CC-MAIN-2021-21
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B5%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%BB_%D0%A5%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%B5%D0%BD_%D0%93%D1%8E%D0%B4%D0%B0
2021-05-12T16:15:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243990929.24/warc/CC-MAIN-20210512131604-20210512161604-00380.warc.gz
tat
0.997876
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9978755116462708}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде. 18 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның 60нчы санлы балалар бакчасында һәм 396нчы балалар үсеш үзәге – балалар бакчасында кунакта булды. Максатлары икетеллелекне үстерү өлкәсендәге иң алдынгы методикалар һәм педагогик алымнар белән танышу иде. Парламент вәкилләре тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре белән очрашудан, балалар белән аралашудан бик канәгать калган — нәниләргә телләр өйрәтүдә чын-чынлап алга китеш барына инанган алар. Шул ук вакытта мәктәпкәчә тәрбия йортларында бер төркем проблемалар булуы да ачыкланган. Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр" турындагы канун һәрчак игътибар үзәгендә булды һәм бүген дә бу мәсьәлә күз уңыннан төшми, хәтта актуальләшә бара дип билгеләде. Әмма законны гамәлгә ашыруда кыенлыклар бик күп булганын һәркайсыбыз белә. Депутат фикеренчә, төп проблемалар телләрне үстерү программаларының бик чамалы финанслануы белән бәйле булган. Киләсе елдан вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк – бюджетта дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә 164 миллион сум акча каралган. Татарстан дәүләт телләрен балалар бакчаларында куллану турында Татарстан Премьер-министры — Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Аның сүзләренчә, республикабызда татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәтүдә системалы эш оештырылган. 2013 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1951 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 190 мең бала тәрбияләнә. Бакчаларның 823-е - татар тәрбия йортлары, 616 мәктәпкәчә учреждениедә исә татар төркемнәре оештырылган. 2012 елны барлык тәрбия йортларында ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа уку-методик комплектлар кулланыла башлады. Алар балаларга телләрне өйрәнүне кызыклы итеп оештырырга мөмкинлек бирә дип билгеләнде. Аралашу аша телне үзләштерүне күздә тоткан бу комплектлар тәрбиячеләр тарафыннан да югары бәяләнә. Нәниләргә дәресләрне тагын да мавыктыргыч итү өчен киләсе елны барлык балалар бакчаларын ноутбуклар һәм мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә проблемалар да юк түгел. Төп кыенлык булып тәрбия йортлары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе кала. Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикабызда тәрбиячеләр әзерләү буенча өч төп үзәк булачак – беренчесе Арчада, икенчесе – Минзәләдә, өченчесе – республиканың көньяк-көнчыгышында. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы белән вәзгыять соңгы елда уңай якка үзгәрде. Хәзер аларга уртача 20-25 мең сум түләнә. Әмма кече тәрбиячеләрнең хезмәт хакы әле дә 6-8 мең сум дәрәҗәсендә кала. Алдагы елда аларны да кайгырту күздә тотыла. Балалар бакчасы хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтү (бүген тәрбиячеләрнең 38 проценты татарча белми), балалар бакчаларын татарча сөйләшүче курчаклар белән тәэмин итү (алар Кытайда җитештерелә һәм кибетләрдә сатуда бар икән инде), кече яшьтәге нәниләр өчен татарча китаплар бастыру кебек мәсьәләләр дә хәл итүне сорый. Чыганак: http://www.intertat.ru/tt
<urn:uuid:96a9dad9-0319-4bd9-b0e2-114ef88fc886>
CC-MAIN-2020-50
http://belem.ru/node/4781
2020-11-24T18:04:52Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141176922.14/warc/CC-MAIN-20201124170142-20201124200142-00411.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 1.0000009536743164}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Уфада татар теле һәм укытучыларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылган семинарга республика районнарыннан 50 якын укытучы килгән. "Федераль дәүләт мәгариф стандартларын кертү шартларында яңа эш алымнарын куллану" исемле фәнни-методик семинар университетның 5нче курс талипларының театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте. Аннан соң укытучылар алдында педагогика фәннәре кандидаты Ринат Кәлимуллин доклад белән чыгыш ясады. Ул яңа укыту стандартлары кертелгән шартларда ана телен укытуның яңа ысуллары хакында киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Соңрак укытучыларның тәҗрибә уртаклашу чыгышлары тыңланды. Аеруча Уфаның 84 нче санлы татар гимназиясе укытучысы Гөлүзә Гәрәеваның осталык дәресе башка мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уятты. Аннан соң оештырылган "түгәрәк өстәл" сөйләшүендә укытучылар үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм университет мөгаллимнәреннән файдалы киңәшләр алды. http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:feba0f60-2a4c-4740-810a-b3533f4c0ec9>
CC-MAIN-2019-43
http://belem.ru/node/3665
2019-10-20T20:34:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986718918.77/warc/CC-MAIN-20191020183709-20191020211209-00241.warc.gz
tat
0.999966
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9999662637710571}
belem.ru
Тиреофорлар (лат. Thyreophora, бор. грек. θυρεος — зур озын калкан һәм φορεω — алып барырга[1]) — орнитишийлар тәртибенең астәртибе. Аңа скутеллозаврлар, сцелидозавридлар, стегозаврлар, анкилозаврлар һәм берничә аз тикшерелгән төркемнәр карыйлар. Тиреофорлар башка орнитишйлардан баш сөяге төзелеше һәм гәүдәләрендәге пластиналар рәтләре бар булуы белән аерыла[2]. Тиреофорлар фаброзавридлардан барлыкка килгәннәр (пластиналар санамыйча, скутеллозаврның сыйфатларының күбесе аның фаброзавридларга кергәне турында әйтәләр: гади тешләр системасы, озын койрык һәм озын арткы аяклар)[3].
<urn:uuid:4da5b09a-6d49-435b-80e5-74d9ec2e925c>
CC-MAIN-2015-32
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B8%D1%80%D0%B5%D0%BE%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%BB%D0%B0%D1%80
2015-08-01T18:14:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-32/segments/1438042988860.4/warc/CC-MAIN-20150728002308-00119-ip-10-236-191-2.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999458
Cyrl
73
{"tat_Cyrl_score": 0.9994576573371887}
tt.wikipedia.org
Яңа Кала татарлары Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - чеченнар — 5 316 кеше (85,3 %), - татарлар — 594 кеше (9,5 %), - кумыклар — 175 кеше (2,8 %), - руслар — 95 кеше (1,5 %), - башка милләтләр — 43 кеше (0,8 %). Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татарлар Терек елгасы буенда Гребен казаклары, чеченнәр һәм кумыклар, нугайлар арасында өч гасыр дәвамында гомер итә. Аларны казанлылар дип тә атап йөртәләр. Мәгълүм ки, Русия Төньяк Кавказны яулап алганнан соң, Дагыстанда һәм Чечен-Ингуш җирләрендә кумык теле милләтара аралашу теленә әверелә. Шуңа күрә татарларның бу тугандаш телдә сөйләшә башлавы шактый табигый тоела. 1724 елда йомышлы татарлар корпусы Каспий диңгезендә кораблар ясау эшенә билгеләнә. Ә 1723 елда Бакы шәһәренә күчерелгән 5 мең Казан татары, мукшы, чуаш биредә 4 ел тора. Аларны 1729 елның 15 августында өйләренә кайтарып җибәрәләр, бер өлешен калдыралар. Ә 1735 елга кадәр Казан татарлары Иске Терек һәм Сулак крепостьларында яшәгән. 1735 елда генерал-аншеф В. Левашов Кизләр кальгасына нигез сала. Бирегә башка халыклар белән бергә Казан татарлары да күчерелгән. Тарихи мәгълүматларга караганда, анда яшәүче татарлар игенчелек белән шөгыльләнгән, ә йортлар салыр өчен агачны Гребен казакларыннан сатып алган. XIX гасыр башында Кизләр инде «Төньяк Кавказның рус башкаласы» буларак әһәмиятен югалта. Шуңа күрә казаклар һәм хәрбиләр шәһәрдән китә. Шунысын да әйтергә кирәк, Кавказ сугышы вакытында күп татарлар рус гаскәреннән Имам Шамил ягына кача. Аксакалларның сөйләвенә караганда, Шамил әсирлегендә 40 Казан татары була. Аннары алар аның сәясәтен ошатмыйча, кире Терек буйларына әйләнеп кайталар һәм Гребен казакларының Новогладковский һәм Щедринский станицаларында урнаша. Граф Апраксин 1771 елда Терекнең сул як ярына станция салырга боерык бирә. 110 елдан соң гребенлылар төньяккарак күченә. Станица бүгенге урынына 1881 елда күченә. Әлеге вакыйганы татарлар да яхшы хәтерли. Димәк, алар инде күченгәнче үк шушы станица казаклары булып исәпләнгән. Мөгаен, татарларны Кавказ сугышыннан соң (1859) казак дип исәпли башлаганнардыр. Моңа, бәлки, Гребен казаклары белән күптәнге элемтәләр дә ярдәм иткәндер. Казак гаскәрләре сафында Казан татарлары рус-төрек, рус-япон сугышларында да катнашкан. Берничә гасыр дәвамында Кавказда яшәү татарларның көнкүрешенә, матди һәм рухи культурасына йогынты ясамый калмаган, билгеле. Алар туган телләрен җуйган, ләкин исемнәре һәм милли үз аңнары исән калган. Алар Кавказга Русиянең төрле төбәкләреннән килгән. Араларында башкортлар, керәшеннәр, чуашлар, чирмешләр дә булган. Соңгылары бераздан Ислам динен кабул иткән һәм «казанлылар» дип атала башлаган. Татарлар яши торган Щедринский станицасын татарлар Иске Карчыга дип йөртә. Аның күпчелек халкы — нугайлар. Ул Терекнең сул як ярына, Брагун дип аталган кумык авылына янәшә урнашкан. Гомумән, татарлар кумыклар белән якынрак яшәргә тырышкан. Алар арасында өйләнешүчеләр дә еш булган. Татарларның нугайлар белән дә элемтәсе ныгыган. Бистәдә 1991 елга кадәр яшәгән яһүдләр чечен телен белмәсләр дә, татар телен иркен белгәннәр. 1961 елга кадәр авылда татар мәктәбе эшләгән.[1] Республикадагы хаос һәм сугыш тудырган авыр шартлар татарларны Чечнядән күченергә мәҗбүр итә. Күп кенә ата-аналар балаларын Чечнядән читкәрәк җибәрә. Мәсәлән, Сарытау өлкәсенең Рыбушки авылында күченеп кайткан 15 гаилә бар. Алар кайчандыр Гребен авылында яшәгән. Әстерханга да 10 гаилә күченеп килгән. 2000 елда авылда Татар милли үзәге ачылды. Татарларның үз мәчетләре бар. Ул 2005 елны Р. Кадыйров матди ярдәме белән төзелгән. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Л. Арсланов. Чечнядә дә татар яши. - Свои среди чужих, чужие среди своих (о чеченских татарах) (рус.) - Татарский юлдуз в созвездии народов // «Грозненский рабочий» (рус.)
<urn:uuid:79328ae5-b97a-451f-a9ed-abe7b5f26bf9>
CC-MAIN-2021-17
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D2%A3%D0%B0_%D0%9A%D0%B0%D0%BB%D0%B0_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B
2021-04-12T01:57:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038065903.7/warc/CC-MAIN-20210411233715-20210412023715-00369.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999972581863403}
tt.wikipedia.org
Әстерхан татар педагогия укуханәсе |Әстерхан татар педагогия укуханәсе| |Элеккеге исемнәр||Сарытау татар педагогия укуханәсе| |Нигезләү елы||1927| |Ябылу елы||1954| |Урын||Әстерхан| Әстерхан татар педагогия укуханәсе — Әстерхан шәһәрендә урнашкан булган уку йорты. 1927 елда Сарытау шәһәрендә Сарытау татар педагогия укуханәсе буларак ачылган,[1] ә 1931 елда РСФСР Халык мәгарифе комитеты карары белән Әстерханга күчерелгән. Шул ук, 1927—1931 елларда, Әстерхан педукуханәсендә татар бүлекчәсе эшләгән булган. Мөстәкәйль уку йорты буларак 1943 елга кадәр булган — ул Әстерхан педукуханәсе составына татар бүлекчәсе буларак кертеләгән һәм бүлек булып 1954 елга кадәр сакланып калган. 1954 елда, татар мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләвенә ихтыяҗ кимү сылтавы белән 1954 елның 1 гыйнварыннан соң бүлек юкка чыгарыла.
<urn:uuid:f54a73ce-c106-42f2-a943-7f1f33ff2925>
CC-MAIN-2020-34
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D1%80%D1%8B%D1%82%D0%B0%D1%83_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B0%D0%B3%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F_%D1%82%D0%B5%D1%85%D0%BD%D0%B8%D0%BA%D1%83%D0%BC%D1%8B
2020-08-05T03:05:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439735906.77/warc/CC-MAIN-20200805010001-20200805040001-00274.warc.gz
tat
0.999986
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999862909317017}
tt.wikipedia.org
Гангут диңгез сугышы |Гангут диңгез сугышы| |Урын||полуостров Ханко[d]| |Вакыт мизгеле||26 июль (6 август) 1714| |Гангут диңгез сугышы Викиҗыентыкта| Гангут диңгез сугышы (швед. Sjöslaget vid Hangö udd, Шесе вид Гае-Унд или Slaget vid Rilax, Сдает вид Рилык; фин. Riilahden meritaistelu, Риидан мерилайнен) — 1700-1721 елларда Балтыйк диңгезендә Бөек Төньяк сугышының (Финляндия, Ханко ярымутравы) Гангут борынында) рус армия флоты һәм 10 суднодан торган швед отрядлары арасындагы сугыш, Россия тарихында рус флотының башлангыч диңгезе җиңүе. 9 август Россиянең хәрби Даны көне — Гангут алышында Җиңү көне — русия тарихында Бөек Пётр Беренче командалыгындагы русия флотының шведларны Гангут борынында башлангыч җиңүе. Элгәрге тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1714 елның язына Төньяк сугышы барышында Финляндиянең көньяк һәм барлык үзәк өлеше тиерлек рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынган була. Россиянең шведлар контролдә тоткан Балтыйк диңгезенә чыгу мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен, рус армиясенә швед флотын тар-мар итәргә кирәк була. 1714 елның июнь азагында генерал-адмирал граф Фёдор Матвеевич Апраксин командалыгындагы рус ишкәкле флоты (99 галера, камил һәм ярдәмче суднолардан һәм 15 мең десанттан торган) Гангутның көнчыгыш яр буенда (Тверминн бухтасында) Туркуда (Або) торган рус гарнизонын (Гангут борыныннан 100 км төньяк-көнбатыштарак) арттыру максатында гаскәр төшерә. Рус флотының юлына Густав Ваттранг командалык иткән швед флоты (15 җилкәнле сызыклы (линейный) кораб, 3 фрегат, 2 бомбардир корабы һәм 9 галера) каршы төшә. Пётр I (шаутбенахт Пётр Михайлов) тактик манёвр куллана. Ул үзенең галераларының бер өлешен Гангуттан төньяккарак районга бу ярымутравның 2,5 километр озынлыгындагы муенына ташларга карар итә. Ниятен тормышка ашыру максатында ул сөйрәгеч (переволока) һәм агач түшәмә (настил) корырга боера. Бу турыда белеп калган Ваттранг ярымутравның төньяк яр буена кораплар отрядлары («Элефант» дип аталган 18 пушкалы фрегат, 6 галера, 3 шхербот) җибәргән. Отрядны контр-адмирал Нильс Эреншёльд җитәкли. Вице-адмирал Лиллье командалык иткән икенче отрядны (8 сызыклы (линейный) кораб һәм 2 бомбардир корабы) ул рус флотының төп көчләренә һөҗүм итү максатында файдаланырга карар итә. Сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Пётр аның шушындый карарын күзаллаган була. Һәм дошман көчләренең бүленүе белән файдаланып калырга тырыша. Һава торышы да җайлы туры килә. 26 июль (6 август) иртәсендә көн җилсез тора, шул аркада швед җилкәнле каралары манёврлыгын югалткан була. Командор Змаевич Матвей Христофорович командалыгындагы рус флоты авангарды (20 кораб), швед кораларының уты килеп җитмәслек арада аларны урап үтеп һөҗүм башлый. Аның эзеннән икенче отряд (15 кораб) һөҗүм итә. Шулай итеп, сөйрәгеч кору кирәкми булып чыга. Змаевич отрядлары Лаккиссер утравы янында Эреншельдның отрядын бикли. Башка рус каралары да шул юл белән һөҗүм итерләр дип уйлап, Ваттранг Лиллье отрядын чакыртып ала, шуның белән яр буе фарватерын ачык калдыра. Шуның белән файдаланып, Апраксин ишкәкчеләр флотының төп көчләре белән яр буе фарватеры аша үзенең авангардына ерып чыга. 27 июль (7 август) 14 сәгаттә 23 кораптан торган рус авангарды, үзенең ике флангысы да утрауларга терәлгән корапларын батынкы сызык итеп тезгән Эреншёльдның отрядына һөҗүм итә. Башлангыч ике атаканы шведлар кораб орудиеларынан ут ачып кире каккан. Өченче һөҗүм швед флотының фланг отрядларына юнәлтелә, һәм шуның аркасында дошман артиллерия өстенлеген файдалана алмый. Тиздән алар абордажга алына һәм әсир ителә. Пётр I, морякларга батырлык һәм каһарманлык өлгесе күрсәтеп, шәхсән абордаж атакасында катнаша. Каты алыштан соң швед флагманы — «Элефант» фрегаты бирелә. Эреншёльдның отрядының бөтен 10 корабы да руслар кулына төшә. Швед флоты көчләренең бер өлеше Алан утрауларына китеп өлгерә. Әйтер кирәк, санкт-петербург тикшеренүчесе Павел Александрович Кротов, архив документларын өйрәнеп, алышты традиция буенча кабул итүдә төгәллек булмавына күрсәтә. Ул алышта өч һөҗүм түгел, ә берәү була (шведлар өч һөҗүм турындагы әкиятне үзләренең нинди дәрәҗәдә кыю каршы торганын күрсәтү максатында уйлап чыгарган). Тикшеренү сөземтәләрен галим «1714 елгы Гангут баталиясе» монографиясендә язып чыгарды. Гангут ярымутравындагы җиңү рус регуляр флотының беренче зур җиңүе була. Бу аңа Фин һәм Ботаник култыгында иркен хәрәкәт итү, Финляндиядәге рус гаскәрләренә нәтиҗәле булышу мөмкинлеген бирә. Гангут алышында рус командованиесе шведларның сызыклы җилкәнле флотына каршы ишкәкле флотның өстенлеген кыю файдаланган, флот көчләрен һәм җәяүле гаскәрнең бергә хәрәкәтен оста оештырган, тактик хәл һәм һава торышы үзгәрешенә сыгылмалы җавап әзерли, дошманның манёврын алдан сисеп, аны үзенең тактикасына бора алган. Шулай ук Гангут сугышы флот тарихында абордаж алышы хәлиткеч роль уйнаган зур алышларның соңгыларының берсе булган. Бу сугыш өчен Пётр I вице-адмирал булып үрләтелә. 1714 елның сентябрендә Петербургта Гангут җиңүенә арналган тантаналар булып үткән. Җиңүчеләр филнең аркасына кунган триумфаль арка астынан үтә («Elefant» рус телене «фил» дип тәрҗемә ителә). «Рус бөркете чебен тотмый» дип язылган була. «Элефант» хәрби хәрәкәтләрдә башка катнашмаган, ә икенче ганимәт суднолар белән Заячий утравын (Санкт-Петербург) төньяктан ураткан Кронверк бугазы аша (хәзерге Артиллерия музее һәм Петропавловский кәлгасе арасында) үткән. 1719 елда патша "Элефант"ка ремонт эшләргә боера, 1724 елда — Кронверкский гаване янындагы ярга сөйрәп чыгарырга һәм хәрби ганимәт буларак сакларга куша. Ләкин 1737 елда, прам черегәнлектән, аны утын итеп ягалар. 9 августта Россиядә бу күренеш хөрмәтенә рәсми бәйрәм — Хәрби Дан көнен билгеләү кабул ителә. Якларның югалтулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сугыш барышында шведлар арасыннан 361 кеше һәлак була, 350 яралана, калганнары әсирлеккә алына. Руслар арасыннан 127 кеше, шулардан — 8 штаб — һәм обер-офицер, 101 урядник һәм гади, 1 «хезмәт итмәүче», моряклардан — 14 кече чин. 342 кеше яралана. Гангут алышы хөрмәтенә аталган кораплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - «Гангут» — Рус флотының суга 1719 елда төшерелгән җилкәнле сызыклы (линейный) корабы. - «Гангут» — Рус флотының суга 1825 елда төшерелгән җилкәнле сызыклы (линейный) корабы.. - «Гангут» — Рус флотының суга 1890 елда төшерелгән броненосецы. - «Гангут» — Рус һәм совет флотының суга 1911 елда төшерелгән линкоры. - «Гангут» — 1886 елгы проектның су асты көймәләренең йөзеп йөрүче базасы — совет һәм русия флотының идарә итү карабы. Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Гангут һәм Гренгам янындагы җиңүләр (төрле елларда һәм бер көндә — Газапланучы Великомученик Пантелеймонны хәтерләү көнендә) истәлегенә Санкт-Петербургта Пантелеймон чиркәве төзелә. Хәзерге бинасы — 1735-1739 елларда, Пётр I заманында, төзелгән иске һәм таушалган чиркәү бинасы урынында. 1914 елда Император Россия хәрби-тарихи җәмгыяте башлангычы белән Пантелеймон чиркәве фасадына Гангут һәм Гренгам янында сугышкан полклар исемлеге язылган мәрмәр мемориал такталар беркетелә. (Чиркәү каршында, Пестель урамындагы 11нче йортның алгы ягында шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Ханко оборонасы (Гангутның хәзерге атамасы) сакчылары хөрмәтенә истәлекле такта куелган. - «Полтава» корабын һәйкәлнең уң ягында (Воскресенская яр буе, Чернышевский проспекты ачылышында, Санкт-Петербург шәһәре) Маврикий Бакуа гравюрасы буенча «БАТАЛІА БЛИЗЪ ГАНГУТА» барельефы беркетелгән. - Җиңү хөрмәтенә «Гангут җиңүе өчен» медале булдырылган. - Пантелеймон чиркәве бинасында Балтыйк диңгезендә Пётр батшаның галера һәм җилкәнле флотының җиңүләре, рус яугирләренең Төньяк сугышындагы каһарманлыгы һәм Бөек Ватан сугышы башында Ханко ярымутравын обороналаган морякларның батырлыгы турында сөйләүче экспозиция урнаштырылган. - 1914 елда, Гангут сугышының 200 еллыгын билгеләү чикләрендә, «Гангут янындагы диңгез сугышының 200 еллыгы истәлегенә» медале чыгарыла. - Сугышның 200 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә Санкт-Петербург монета сарае юбилей сумнары чыгара. Тиражы — 30,1 мең нөсхә. Тиражның күпчелек өлеше юк ителгән, шунлыктан сакланган тәңкәләр раритет (сирәк очраучы) булып исәпләнә. - 2007 елның 5 августында Петергофта (сарай-парк ансамбле) рус флотының 1700-1721 елларда Төньяк сугышында җиңүләренә багышланган бәйрәм үтте. Ул «Гангут һәм Гренгам көне» дип аталды. ССРБ ям блогы, 1989 ел — Гангут сугышына 275 ел. Калып:ЦФА Россия ям блогы, 2014 ел — Гангут сугышына 300 ел. Калып:ЦФА. Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Балтийский флот во время Северный войны Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Гангутское морское сражение // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907. - Большая советская энциклопедия (БСЭ) - . — СПб. - Новиков Н. В., Гангут, М., 1944; Тельпуховский Б. С., Северная война 1700—1721, М., 1946 (библ.): Материалы для истории Гангутской операции, в. 1-4, П., 1914-18.
<urn:uuid:aa32b172-2d1f-4781-a0c5-ff0a0323dd67>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D1%83%D1%82_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7_%D1%81%D1%83%D0%B3%D1%8B%D1%88%D1%8B
2023-03-26T04:03:18Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945381.91/warc/CC-MAIN-20230326013652-20230326043652-00232.warc.gz
tat
0.999827
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.9998270869255066}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ 4 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада таралган. Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади кыр чыпчыгы (A. flammea) барлык районнарда очрый, тау чыпчыгы (A. flavirotris) һәм аксыл тау чыпчыгы (A. hornemanni) сирәк очып килүче төрләр. Каен, зирек һәм тал утыртмаларында яшиләр. Гәүдә озынлыгы 12-14 см, авырлыгы 10-15 г. Каурый капламы куе, тыгыз. Гади тау чыпчыгының өсте буй-буй кара-чуар, соры-көрән, асты ак төстә. Башы куе кызыл «бүрекчек»ле. Муены кыска. Томшык астында муенында зур булмаган кара тап бар. Ата кошларның түше ачык кызыл төстә. Тау чыпчыгы гади кыр чыпчыгыннан куе кызыл «бүрекчеге» булмау белән аерыла. Аксыл кыр чыпчыгының өсте аксыл, койрык өсте – ак, ата кошның түше алсу төстә. Очкан вакытта кошның төсе ак булып күренә. Томшыгы нык, төбенә таба калынайган. Канатлары уртача озынлыкта. Оясын агач һәм куакларның аскы ботакларында ясый. Төркем булып яшиләр. Кызыл-көрән тимгелле 4-6 зәңгәрсу-яшел йомырка сала. Йомыркалар өстендә, чиратлашып, ата белән ана кош икесе дә утыра. Орлыклар, җиләкләр һәм вак бөҗәкләр белән туклана. Гади кыр чыпчыгы Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:b065dd1e-8787-4dd5-9709-b4412159a140>
CC-MAIN-2022-33
https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/kyr-chypchyklary
2022-08-10T01:54:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882571097.39/warc/CC-MAIN-20220810010059-20220810040059-00357.warc.gz
tat
0.999999
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999988079071045}
tatarica.org
Василий Молодцов |Василий Молодцов| |Туган телдә исем||Василий Александр улы Молодцов| |Туган||13 гыйнвар 1886| Тентюково авылы, Яренск өязе, Вологда губернасы |Үлгән||31 август 1940 (54 яшь)| Югары Чов авылы, Коми АССР, РСФСР |Милләт||коми| |Ватандашлыгы||Русия империясе| ССҖБ |Һөнәре||галим| Василий Александр улы Молодцов (Василий Александрович Молодцов) — коми тел белгече, мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе. Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1907 елда Тотьма укытучылар семинариясен тәмамлый. 1911—1913 елларда Петербург укытучылар институтында укый. 1918 елда Молодцов коми теле өчен әлифба төзи; шул әлифба коми теленең беренче рәсми әлифбасы итеп раслана (1930 елда «Молодцов әлифбасы» латин әлифбасы белән алыштырыла, ләкин 1936—1938 елларның кыска периодында яңадан кулланышка кертелә). Бу алфавитта ул әлифба китабын (1920) һәм грамматика китабын (1921) төзи. 1920-елларда Молодцов коми теле өчен орфографик кагыйдәләр системасын эшкәртә. 1957 елда җинаять составы булмау сәбәпле аклана. Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Санԁрӧ Ваԍӧ. Лыԃԃыԍны велӧԁчан. Сыктывԁін кар, 1920. - Санԁрӧ Ваԍӧ. Комі грамаԏіка туј піԍкӧԁыԍ. 1921. - Молодцов В. Некоторые принципы зырянского правописания. Усть-Сысольск, 1927. - Молодцов В. К грамматической классификации слов зырянского языка. Усть-Сысольск, 1928. - Молодцов В. Фонетика зырянского диалекта языка коми. М., 1929.
<urn:uuid:bf0e0438-239b-465f-8f4f-d3e94d11ace7>
CC-MAIN-2018-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/Vasiliy_Molodtsov
2018-10-18T22:33:41Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-43/segments/1539583512015.74/warc/CC-MAIN-20181018214747-20181019000247-00306.warc.gz
tat
0.997887
Cyrl
15
{"tat_Cyrl_score": 0.9978874921798706}
tt.wikipedia.org
Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы галим, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, әлеге академиянең Тел белеме институтында Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул 20 ләп фән докторы, ике дистәдән артык фән кандидатына олы фән юлы ачкан олуг шәхес. Кайсыларының турыдан-туры фәнни җитәкчесе, икенчеләренең диссертацияләрен бәяләүче (оппонент) булды, өченчеләренә тышкы бәяләмәләр язды. Күп кенә татар теле белгечләренең китаплары, аның хәерхаһлыгы нигезендә, икенчеләрнеке аның мөхәррирлегендә басылып чыкты. Аңа татар һәм башкорт галимнәре генә түгел, бәлки төрек, казакъ, үзбәк, төрекмән, уйгыр, бурят, якут, калмык, каракалпак, карачай, балкар, әзербәйҗан, кырым татарлары һәм чувашлар да еш мөрәҗәгать иттеләр. Аның шәкертләре арасында рус милләте вәкилләре булды. Ул җитәкләгән Урал-Алтай телләре бүлегендә Америка, Алмания, Кытай, Франция, Англия, Италия, Швеция, Швейцариядән килеп, бик күпләр белемнәрен күтәреп һәм камилләштереп киттеләр. Затлы нәселдән чыккан тюрколог Әдһәм Рәхим улы Тенишев 1921 елның 25 апрелендә Пенза шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Рәхим ага Тенишев Казанда татар революционеры Мулланур Вахитов белән бергә укыган булган. Әнисе Әминә апа Коләхматова – язучы Гафур Коләхмәтовның туганы. Әбисе Хәбибҗамал апа Пензада мәчет салдыра. Аның турында үз заманында Ризаэтдин бине Фәхретдин "Мәшһүр ханымнар" китабында бик тәфсилләп язып калдырган. 1930 елда күп авырлыклар кичергәннән соң, гаилә Урта Азияга, көнчыгыш Кыргыз (Җалалабад) якларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Әдһәм шунда кыргыз, рус телен өйрәнә, шул ук вакытта татар телен дә онытмый. Әдһәмне 1945 елның 1 мартында Ленинград дәүләт университетының Шәрык телләре бүлегенә кабул итәләр. Бу вакытларда аның төрки телләр буенча Н.К. Дмитриев, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, академик В.М. Жирмунский кебек абруйлы галимнәр укыта. 1949 елны Тенишев С.Е. Малов җитәкчелегендә «Кыпчак теле һәм аның башка телләр белән бәйләнеше» исемле диплом эшен яклый һәм аспирантурага керә. Анда исә диссертациянең тикшерү объекты итеп иске уйгур телен сайлый. С.Е. Малов үзенең Кытайга беренче сәяхәтендә Вунфыгу халкының будда гыйбадәтханәләренең берсендә «Алтын Ярук» исемендәге борынгы уйгур кулъязмасының тулы исемлегенә тап була. 1913 елда В.В. Радлов белән бергәләп алар шуны бастырып чыгара башлыйлар. Әдһәм Тенишев бу телне грамматик яктан тикшерә һәм анализлый. 1953 елда ул борынгы уйгыр язма истәлеге «Алтын Ярук» турындагы темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1954 елда исә Мәскәүгә күчеп килә һәм СССР Фәннәр академиясенең төрки телләр секторында эшли башлый. (Ул вакытта сектор мөдире булып атаклы тюрколог Н.К. Дмитриев хезмәт куя). Кытайга сәяхәт Студент елларында Әдһәм остазы С.Е. Маловның уйгыр язмаларын җентекләп өйрәнә. Бераздан аның үзенә дә Кытайда уйгырлар белән аралашып яшәү насыйп була. СССР Фәннәр академиясе 1956 елда аны бу төбәктә яши торган төрки халыкларның телләрен өйрәнергә җибәрә. Галим анда 3 ел яши. Ул студентларга һәм аспирантларга лекцияләр укый, борынгы төрки телләр турында «Төрки телләр өйрәнүгә кереш» һәм «Төрек теле грамматикасы» исемле ике монография язып, кытай телендә бастырып чыгара. Уйгыр теле төркеменә кергән салар һәм сары уйгыр, шулай ук Синҗөзян (Шинҗән) диалектлары, борынгы уйгыр ядкярләренә караган аерым мәкаләләр яза. Кытайда яшәгәндә, ул 3 тапкыр экспедиция-сәфәрләргә чыга. Экспедицияләрнең берсе 1956 елда Такламакка, икенчесе көнчыгыш Тибеттәге салар дип аталган төрки мөселманнар янына, өченчесе исә сары уйгырларны өйрәнер өчен оештырыла. Сары уйгырларның теле — төрки, диннәре — будда дине. Аның бу сәяхәте вакытында җыелган материаллары киләчәктә фундаменталь фәнни хезмәтләр язу өчен нигез булып тора. Саларларның теле, гореф-гадәтләре, йола-кануннары Әдһәм Рәхим улына кадәр беркем тарафыннан өйрәнелмәгән була. Сары уйгырларны аның остазы С.Е. Малов өйрәнә. Ләкин Әдһәм Тенишев та алар теленнән яңа һәм өстәмә материаллар, борынгы язмалар алып кайта. Соңыннан шуларны тикшереп һәм анализлап, фәнни хезмәтләрендә файдалана, фәнгә өр-яңа мәгълүматлар кертеп җибәрә. Кытайда ул госманлы төрекләрен дә укыта. Өч ел дәвамында аңа ун аспирант бирәләр. Алар белән галим сары уйгырлар теле өлкәсендә эшли. Соңыннан аның укучылары зур галимнәр булып җитешә һәм төрки телләрне өйрәнүгә багышланган ике китабын кытай теленә тәрҗемә итеп бастыралар. Салар теле турында уникаль тикшеренүләр 1959 елда Әдһәм Тенишев Мәскәүгә кайта. Кытайда төрки телләр турында тупланган материалын эшкәртә, анализлый һәм аларны фәнни әйләнешкә кертә башлый. 1976 елда «Салар теленең төзелеше» һәм «Сарыг-уйгур теле төзелеше» исемле ике монографиясе дөнья күрә. 1969 елда «Салар теленең төзелеше» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклап чыга. Ул тулысынча салар теленең уйгур һәм төркмән диалекты түгел, ә мөстәкыйль тел булуын, шулай ук рун истәлекләренең катнаш характерлы булуын дәлилли. 70 елларда аның хезмәтләренә нигезләнеп «Төрки телләрнең тарихи грамматик ягын төзү» исемле яңа юнәлеш барлыкка килә. 1963 елда Әдһәм Тенишев «Шинҗәннең уйгур теле диалектлары» мәкаләсендә өч төп диалектны аерып күрсәтә: үзәк, көньяк һәм көнчыгыш (лобнор). Ул лобнор диалектының уйгур теле белән кушылып башка төрле этник нигез булуын күрсәтә. 1984 елда Шинҗәннең уйгур диалектлары буенча фольклор материаллары җыелган «Уйгур текстлары» исемле мәкалә чыгара. 1990 елда «Уйгур диалекты сүзлеге» басылып чыга. Бу сүзлек чагыштырма-тарихи төрки белеменә зур өлеш кертте. 70 нче еллар башында РФА Телләр өйрәнү институтының төрки һәм монгол телләре секторында аның җитәкчелегендә «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» исемле коллектив хезмәт языла. Шулай ук «Фонетика» (1984) һәм «Морфология» (1989) китаплары аның ярдәме белән чыгалар. Әдһәм Тенишевны төрки телләрнең монгол, урал, көнчыгыш европа телләре белән бәйләнеше кызыксындыра. Аңа тибет сөйләме Амдо турында билгеләмә хас. Монгол халкын өйрәнүче буларак, ул "Монгол телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасы" исемле проектта да катнаша. Аның төрки халыкларның фольклоры турында язылган хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тенишев "Халыклар эпосы" фундаменталь сериясендә төп редактор ролен үти. Шулай ук аның төрки халыкларның материаль һәм рухи аспектларына караган этнография буенча эшләре дә билгеле. Лидер Киң һәм күпкырлы фәнни эшләре Әдһәм Тенишевны төрки илендә атаклы җитәкче итеп танытты. 1963 елдан ул СССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институтында төрки һәм монгол телләре лабораториясен җитәкли, 1977 елда ЮНЕСКОның «Аурупаның лингвистик атласы" мөхәррияте әгъзасы була. Әдһәм Рәхим улы 10 артык доктор һәм 30 фәннәр кандидаты әзерләде. Алар арасында фәнгә үз өлешләрен керткән Р.Г. Йосыпов, И.А. Абдуллин, Ф.Г. Гарипова, Ф.С. Хәкимҗанов, Л.К. Бәйрәмова, Э.Ә. Әминова, Ф.Ш. Нуриева, Р.Р. Закиров та бар. 1982 елда фәнни һәм оештыру өлкәсендәге уңышлары өчен аны Төрек лингвистик җәмгыятенең почетлы әгъзасы итеп билгелиләр. 1984 елдан — СССР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы. Казан университетына карата фикере Әдһәм Рәхим улы татар галимнәре белән һәрдаим бәйләнештә торды. Ул Казан дәүләт университетында Шәрыкны өйрәнү факультетының аерым институт булып оешуын бик хуплый һәм киләчәктә аның зур уңыш белән эшләячәгенә зур өметләр баглый. Казан дәүләт педагогика университетында филология буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советының эшлекле әгъзасы булуы да шул хакта сөйли. 2001 елны институтта Әдһәм Тенишев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 2002 елда «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» китабының алтынчы томын тәмамлый, ләкин басылып чыккан китапны кулларында тотып карау бәхетенә ирешә алмый кала, 2004 елның 11 июлендә дөньядан китә. Алинә Галиева әзерләде фотолар автор архивыннан
<urn:uuid:154f36b7-0a35-485f-bc45-27ec70a699f9>
CC-MAIN-2019-35
http://giylem.tatar/archives/1618
2019-08-18T15:55:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-35/segments/1566027313936.42/warc/CC-MAIN-20190818145013-20190818171013-00259.warc.gz
tat
0.999969
Cyrl
40
{"tat_Cyrl_score": 0.9999691247940063}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар "Яшьләр карашында яшел технологияләр" бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 маена кадәр (!) яшел технологияләр кулланыла торган җитештерү, экологик күзәтчелек буенча үз алымнарың турында фотоматериаллар, видео һәм слайдлар кулланып эшләнгән мәкаләләр, индустрия предприятиеләренең рәсми затлары белән кызыклы интервьюлар җибәрергә кирәк. Конкурста урта һәм һөнәри уку йортларында укучылар, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Конкурс ел саен ике этапта үткәрелә. Беренче этап "Экологик мониторинг призмасы аша экологик технологияләр", "Яшел технологияләр турында басма һәм видео-материаллар" дигән номинацияләр буенча үткәрелә. Эшләрне рецензияләү йомгаклары буенча жюри азаккы, турыдан-туры катнашлы этапта катнашучыларны билгели, һәм аларга электрон почта аша чакырулар җибәрә. Белешмәләр шулай ук 10-30 июньдә www.greenplaneta.ru сайтына урнаштырыла. Турыдан-туры катнашлы икенче этап октябрь азагында Мәскәүдә үткәрелә, анда катнашучылар үз эшләрен презентация материаллары белән яклыйлар, сорауларга җаваплар бирәләр, бәхәсләрдә һәм башка программа чараларында катнашалар. Конкурсны яшьләрдә үзләре яшәгән төбәк тормышына һәм аның үсешенә җитди йогынты ясаучы заманча җитештерүләр белән кызыксыну уяту максатыннан балаларның бөтенроссия "Яшел планета" экологик хәрәкәте үткәрә. Тулырак белешмәләр: http://greenplaneta.ru/node/3866. http://eco.tatarstan.ru/tat/ Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:2dd84eef-72dd-4080-b905-7a9886859b7b>
CC-MAIN-2021-25
https://belem.ru/node/6557
2021-06-23T08:24:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623488536512.90/warc/CC-MAIN-20210623073050-20210623103050-00495.warc.gz
tat
0.999964
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999643564224243}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. "Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. "Ни өчен үткен?" дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!"[8, 233], ди Ф.Миңнуллин. Борынгы татар әдәбиятында ук хатын-кыз образын сурәтләү кеше тасвирының аерылгысыз өлеше булып тора. Үзенчәлекле күңел дөньясына ия булган хатын-кызлар образларының хис тирәнлеге, сөю дәрте, кешелек сыйфатларын тулы гәүдәләндерә. Иҗтимагый чынбарлык, заман әверелешләре язучы иҗатына көчле йогынты ясый. Ул үзгәрешләрнең кешеләр тормышына, аларның психологиясенә йогынтысын язучы геройлар язмышы аша сурәтли, аларга үз мөнәсәбәтен ачыклый. Әдәбиятның мөһим темаларының берсе булган хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең татар әдәбиятында үсеш-үзгәрешен күзәтүдә бу ачык күренә. Әдәбиятыбызда хатын-кызның күңелсез, караңгы язмышына, беренчеләрдән булып, Г.Кандалый игътибар итә. "Сәхипҗамал" исемле поэмасында татар хатынының "маҗик" һәм бай гаиләсендәге хәлен чагыштырып сурәтли. Ярлы ир хатынының тормышы бары тик кара, җан өшеткеч тасвирлар белән генә сурәтләнә. Ул елның унике аен ялсыз эшләрсең, яхшы кием, тәмле ризык, җылы мөнәсәбәт күрмәссең, гомерең караңгыда, хәерчелектә узар"[7,388], дип яза. Ә бай гаиләсендәге хатын-кыз тормышын ул бөтенләй башкача билгели. Бай кеше, мулла хатыны булсаң, көнең бизәнеп, матур киенеп, тәмле ашап үтәр; гомерең буе аштан-ашка йөрерсең; сине кадерләрләр, хөрмәт итәрләр; кырга чәчүгә дә, уракка да чыкмассың, хәтта кояш та сине пешермәс, назлар гына, дип сурәтли Г.Кандалый. Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз хокукы мәсьәләсен күтәрүне Кандалыйдан соң килгән буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. ХIХ йөзнең урталарында Рәсәйдә, шул исәптән татарлар яшәгән төбәкләрдә барган җитди тарихи, иҗтимагый, социаль үзгәрешләр халыкның милли үзаңын формалаштыруга, иҗтимагый фикер үсешенә көчле йогынты ясый, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәйданга килүен тизләтә. Әдәби һәм фәнни хезмәтләрдә төп мәсьәләләр итеп кеше, аның шәхси иреге, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге һәм башкалар күтәрелә. Шулар белән бергә татар хатын-кызының иҗтимагый тормыштагы, гаиләдәге урыны, социаль тигезлеге проблемасы да мәгърифәтчеләр игътибары үзәгендә тора. Прозада татар кызының иске гореф-гадәтләрне инкяр итеп, үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшкә чыгуын, беренчеләрдән булып киң планда М.Акъегет сурәтли. Әдипнең "Хисаметдин менла" (1886) әсәрендә Хәнифә образы - татар әдәбиятында мөһим сыйфат үзгәреше башлануын дәлилләүче факт. М.Акъегетнең Хәнифәсе зифа буйлы, чибәр төс-кыяфәтле булу өстенә, укымышлы, эшсөяр һәм, иң мөһиме, киләчәге турында тирән уйланучы, үз хакын хаклап көрәшергә әзер көчле рухлы шәхес тә. М.Акъегеттән соң шәхси бәхете өчен актив көрәшүче хатын-кыз образы татар прозасында төп образларның берсенә әйләнә. Шундый әсәрләрдән Р.Фәхретдинов "Сәлимә, яки Гыйффәт" (1898), Г.Исхакый "Өч хатын белән тормыш" (1898), "Кәләпүшче кыз" (1900), "Остазбикә" (1910), Ф.Кәриминең "Мирза кызы Фатыйма" (1907), Г.Ибраһимов "Татар хатыны ниләр күрми" (1909) әсәрләрен атап була. Шулай итеп, әдәбиятта азатлык өчен көрәшүче, ир-ат белән бертигез дәрәҗәдә булырга омтылучы образлар барлыкка килә. Хатын-кызның милләт хадимәсе дәрәҗәсендә үрнәк затка әверелүендә күркәм мисалларның берсе – Г.Исхакыйның "Теләнче кыз" романындагы Сәгадәт образы. Әсәрдә тормыш төбеннән күтәрелеп, милләткә хезмәт итүче дәрәҗәсенә ирешкән кызның рухи һәм фикер йөртү эволюциясе эзлекле бәян ителә. Әдәбиятта мондый типтагы геройларны сурәтләү белән беррәттән, милләтнең рухи язмышын чагылдыру, тормышны тасвирлау мөһим факт булып тора. Инде алда әйтеп киткәнебезчә, мәгърифәтчелек әдәбиятында татар хатын-кызлары образына зур урын бирелә. Хатын-кызларның рухи-әхлакый бәйсезлеге, азатлыгы мәсьәләләрен беренче мәртәбә мәгърифәтчелек әдәбияты күтәрә. Шул рәвешчә, XX йөз башы татар әдәбиятында хатын-кыз образының тормыштагы гражданлык бурычын, хокукын һәм ролен күрсәтү юнәлешендә кыю адымнар ясала. Бер язучылар татар хатын-кызларын якты киләчәк өчен көрәшче итеп сурәтләсәләр, икенчеләре аларның авыр тормышларын хикәяли. Хатын-кызның аянычлы язмышы темасы Ф.Әмирхан иҗатында да урын алып тора. 1909 елда язучының "Татар кызы" исемле әсәре дөньяга чыга. Татар кызы – җыелма образ. Әсәр түбәндәгечә башлана: "Туды... Туганда ул кеше иде..." [2,233]. Әйе, татар кызы алты яшенә кадәр ир балалар белән тигез хокуклы кеше була. Әмма, җиденче яшькә чыккач, гореф-гадәтләр аны үзенә буйсындыра башлый. Кыз балаларга малайлар белән уйнау, аралашу чикләнә. Моңа, гадәттә, каршылык күрсәтеп булмый. Чөнки яшәү кануннары шуны таләп итә. Алар инде белем алу мәсьәләсендә дә аерыла башлыйлар. Ир балалар мәдрәсәдә укый, татар кызын мулла хатынына бирәләр, чөнки ир балалар белән бергә укырга ярамый. Татар кызы, ул вакытлардагы кануннар буенча, дүрт стена эченә бикләнгән килеш кияү көтеп утыра башлый. Бервакыт аны үзе белмәгән берәүгә ярәшәләр. Ник шулай? Чөнки җәмгыятьтәге тәртипләр шундый. Чынлап та, татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган кимендә ике нәрсә бар: беренчесе – шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре, икенчесе – гаиләдәге тәртипләрнең, нигездә, исәп-хисапка корылган булуы. Ф.Әмирханның татар кызының аянычлы язмышы темасы М.Гафуриның "Кара йөзләр" (1926) повестында тагы да тирәнрәк һәм психологик яктан төгәлрәк ачыла. "Кара йөзләр" традицион стильдә язылган психологик әсәрләрнең берсе. Иске тормышның һәм шәригатьнең мәрхәмәтсезлеге аркасында шат күңелле, инсафлы татар кызы Галимә акылдан шаша. Автор шушы гаять катлаулы хәлне психологик яктан ачуда зур уңышка ирешә. "Кара йөз"ләрдәге психолгизм тормышчан җирлектән килә. Язучы Галимә белән Закир арасында туган саф кешелекле мөнәсәбәт, мәхәббәтне дини кыргыйлык, иске тупас гореф-гадәтләр, наданлык, нахаклык, көнләшү белән агуланган чынбарлыкка каршы куеп сурәтләү алымына нигезләнгән. Әсәрдә ике гашыйкның яшьлеген, матурлыгын, мәхәббәтен, вөҗданын хурлау, таптау, пычрату башлана. Шушы күренеш – әсәрнең кульминацион ноктасы, әлбәттә. Бу күренеш вакытында геройларның рухи дөньялары аеруча тирән сурәтләнгән. Галимә белән Закир – бер гаепсезгә әнә шундый кыргыйлык хөкеменә очраган кызганыч корбаннар. Аларның кичә генә булган өмет һәм мәхәббәтләре тиз арада хур ителә, кешелекләре ерткычларча таптала. Автор раслый: мондый очракта шәхес үзен саклый да, кызгандыра да алмый. Галимә шул чынбарлыкны сизә: ул инде үзенең хурлыгына ышана, шул хурлыктан аралап алу мөмкин түгеллеген, түбәнгә ташланган бер мәхлүк икәнлеген белгән, һичкайчан да инде кичәге тыныч, матур тормышына һәм кайнар мәхәббәтенә кире әйләнеп кайта алмаячагын аңлаган кебек. Төп герой Галимә акылдан шашып үлә, шул чорда хаким иткән гореф-гадәтләрнең корбаны була. Әмма автор өметен өзми, киләчәкне якты итеп күз алдына китерә. Моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, хикәяләүче "мин" шәһәргә дөньяви белем алырга китә.Икенчедән, Фәхри карт хатасын аңлый, соң булса да Гамиләне гафу итә. Әлбәттә бу әсәрдә Галимә дини дорфалыкның чираттагы корбаны. Меңнәрчә татар хатын-кызлары кичергән авыр язмышларның бер мисалы. Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар кызы бәхетле булсын өчен, әлеге кануннарны юк итәргә, ягъни җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеге дәлилләнә. Әдәбиятыбызда хатын-кыз азатлыгы проблемасы җәмгыятьтәге агым, үзгәрешләр белән бәйләнештә карала, татар хатынын гаилә, социаль һәм дини богаулардан азат итү юлы күрсәтелә, аларның яңа тормыш төзүгә катнашы сурәтләнә. Кулланылган әдәбият. 1. Ахунов, Г.А. Язучы һәм заман // Г.А. Ахунов / Казан утлары, 1988, № 1.– Б. 119-126. 2. Әмирхан, Ф. Сайланма әсәрләр. / Ф.Әмирхан. – Казан: "Хәтер, 2002. – 339б. – Б.233-244. 3. Гайнуллин, М. Х. Татар әдәбияты XIX йөз. / М.Х.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 690 б. – Б. 345-385. 4. Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм: 20-30 нчы еллар татар әдәбияты эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте. / Ф.Г. Галимуллин – Казан: Мәгариф, 1998. – 223 б. 5. Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби мәкаләләр. / Ф.Г. Галимуллин – Татар. кит. нәшр., 1985. – 136 б. 6. Гафури М. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. III том. / М. Гафури– Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 466 б. 7. Кандалый, Г. Шигырьләр һәм поэмалар. Төзүчесе, текст һәм искәрмәләрне хәзерләүче, кереш сүз авторы М.Госманов. / Г.Кандалый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 558б. – Б. 388-428. 8. Миңнуллин, Ф. Балта явызлар кулында / Ф.Миңнуллин. / Ф.Миңнуллин – Казан, 1994. - 344б. - Б.223. 9. Нигъмәтуллин Ә. Мәҗит Гафури (иҗаты турында очерк). / Ә.Нигъмәтуллин– Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 94 б. 10. Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы. Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турында очерк. / Г.Халит– Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 183 б.
<urn:uuid:5f4cab6d-3704-4de9-9a24-7c6a7a4a3de4>
CC-MAIN-2020-45
https://belem.ru/node/3314
2020-10-26T16:17:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107891428.74/warc/CC-MAIN-20201026145305-20201026175305-00593.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
20
{"tat_Cyrl_score": 0.9999902248382568}
belem.ru
Сугыш, илнең матди куәтенә сынау булу белән бергә, хакимлек иткән коммунистик идеологиянең көчсезлеген дә ачып сала. Сугыш алды елларында hәм сугыш башлангач та, Союзның хакимият органнары Россия-Алмания сугышын фашизм белән коммунизм бәрелеше итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин тиздән алар коммунистик идеологиянең халыкны туплый, берләштерә торган рус идеясе дә, бөтенсоюз идеясе булмавына hәм була да алмачаягына ышаналар. Рус халкының барлык катлауларын рухи берләштерүгә омтылып, Совет хөкүмәте рус милли идеясе ярдәменә мөрәҗәгать итә. Бабалар рухландырсын 1941нче елның 7нче ноябрендә Кызыл мәйданда сөйләгән нотыгында, Сталин фронтка китүче солдат hәм офицерларны русларның милли хәрби даны традицияләренә тугрылыклы булырга чакыра. «Бу сугышта сезне бөек бабаларыбыз Александр Невский, Дмитрий Донской, Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов hәм Михаил Кутузовның батыр образы рухландырсын!»— ди ул. 1942нче елдан башлап, армиядә русларның хәрби-тарихитрадицияләре торгызыла. Командирларны — офицерлар, кызыл армиячеләрне солдатлар дип атап йөртә башлыйлар. Хәрби дәрәҗәләр (сержант, старшина, лейтенант, капитан, майор, полковник, генерал) торгызыла, погоннар кертелә. Суворов hәм Нахимов училищелары ачыла. Милләтләрне тану Ил эчендәге hәм халыкара аренадагы коммунистик көчләргә генә йөз тотуның чикләнгәнлеген аңлап, Совет хөкүмәте барлык патриотик көчләр белән хезмәттәшлек итәчәге турында белдерә. Читләтеп кенә булса да, СССР халыкларының милли берлеге идеясе таныла. Союздаш республикаларда Кызыл Армиянең милли частьләрен оештыру башлана. Рус булмаган халыкларның милли тарихларының рус халкы белән берлектә чит ил басып алучыларына каршы көрәшен чагылдырган сугышчан традицияләренә мөрәҗәгать итү гадәти бер күренешкә әверелә. Чиркәүләр белән беррәттән мәчетләргә hәм башка халыкларның гыйбәдәтханәләренә билгеле дәрәҗәдә ирек бирелә. Татарстанда басым йомшару Республикалардагы милли институтларга Союз үзәгенең басымы йомшару Татарстанда да сизелә башлый. ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының Беренче секретаре посты элек татарларның үзләренә ышанып тапшырылмаган булса (сугыш вакытында аны Алемасов, Колыбанов, Никитиннар били), 1944нче елның июненнән бу вазыйфаны, моңа кадәр өлкә комитеты секретаре булып эшләгән Зиннәт Моратовка (1905-1988) тапшыралар. Татарстан АССР Югары советы Президиумы Рәисе булып Динмөхәммәтов, Халык Комиссарлары Советы Рәисе булып Шәрәфиев калалар. Элек тыелган мәчетләр ачыктан-ачык эшли башлый, яңалары ачыла. Милли хәрәкәтнең легальләшүенә әле ерак булса да, милли идея татар җәмгыятендә үз позицияләрен торгыза башлый. Татар милли идеясе Татарларның милли тормышын тулысынча (мәдәни, икътисади hәм сәяси сфераларда) тергезү татар милли идеясе асылын тәшкил итә. 20нче еллар азагында hәм 30нчы еллар башында татар милли хәрәкәтенең hәм аның оешмаларының теләсә нинди төре, шул исәптән совет яклы булганнары да, бөтенләйгә тыелганнан соң татар милли идеясе даими рәвештә бастырылып килә иде. Ул милләтчелек идясе, советка каршы идея дип игълан ителде. Әмма бу идея, бик күәтле булып, татар интеллегенциясе сафларында, барыннан да элек язучылар даирәләрендә легаль булмаган сыеныр урын таба. 30нчы елларда күп кенә татар язучыларына, татар милли идеясенә тугрылыклы калганнары өчен, коммунистик хакимият органнарының җәзасын күп тапкырлар татырга туры килә. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәт тирәсенә тупланган "Җидегәнчеләр" дип аталган бер төркем язучыларның 1935нче елда кулга алынулары мәгълүм. Шуннан соң башланган яңа репрессияләр Галимҗан Ибраhимовка, Гадел Кутуйга hәм башкаларга да кагыла. Шуңа да карамастан, аларның берсе дә милли идеядән ваз кичми. 40нчы елларда, аерым алганда сугыш елларында, татар милли идеясе яңа рәвешләрдә чагылыш таба башлый. Инде әйтеп үтелгәнчә, сугыш башлану белән, татар оппозициясенең бер өлеше, бу сугышны якларгамы яисә аны кире кагаргамы, киләчәктә дә Россия белән барыргамы яисә башкачамы, дигән сорауны куя. Шулай да татар җәмгыятенең зур өлеше ХХ гасыр башында ук тәгъбирләнгән татар милли идеясе традицияләренә тугрылыклы булып кала. Ул русларга да, Россиягә дә түгел, ә империячел идеягә каршы була. Татар милли идеясенең асылы сугыш вакытында да үзгәрмичә кала. Татарларның милли тергезелүе коммунистик абсолютизмны юк итү контекстында, Россияне демократик яңарту контекстында карала. Язучылар Татар милли идеясен йөртүчеләр, аны кыю пропагандалаучылар булып элеккечә үк, беренче чиратта, татар язучылары кала. ВКП(б) әгъзалары булу-булмауларына бәйсез рәвештә, алар милли идеяне советка каршы идея итеп тә, Союзга каршы идея дип тә санамыйлар. Язучылар әлеге Союзның империячел асылын гына кабул итмиләр. Аларны Союз үзәге идеологиясенең hәм сәясәтенең милләтләргә каршы булган сыйнфый-шовинистик, атеистик юнәлештә торуы борчый. Сугышның үзендә алар аның рәхимсез җимергеч көчен генә түгел, Союзның империячел асылын бетерү өчен, татар халкын милли тергезүгә юл ачу мөмкинлеген дә күрәләр. Сугыш вакытындагы либеральләшү шартларында милли идея, милли традицияләргә, милли тарихка ихтирам төсендә легаль милли татар матбугаты сәхифәләрендә чагылыш таба, татар милли радиосы тапшыруларында яңгырый. Татарстан Язучылар берлегенең 53 әгъзасыннан 25е фронтка китә. Гражданнар сугышы чорыннан аермалы буларак, бу сугышта татарларның милли хәрби частьләре оештырылмый. Татарлар гомумроссия хәрби частьләрендә сугышалар. Татарстанның үзендә оештырылган хәрби частьләр дә шундый була. Фронтта нәшер ителгән татар телендә чыгучы армия газеталары татар сугышчылары өчен милли рух чыганагы хезмәтен үти. Бу газеталарның редакцияләрендә Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим, Нур Баян, Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Габдрахман Әпсәләмов, Абдулла Әхмәт, Ибраhим Гази, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Гадел Кутуй, Шәйхи Маннур, Шәрәф Мөдәррис, Мөхәммәт Садри, Хатыйп Госман, Гали Хуҗи, Афзал Шамов h.б. татар язучылары эшли. Тылда калган татар язучыларының hәм журналистларның да күпчелеге фронттагы каләмдәшләренә кушыла. Татар сугышчыларының фронтта күрсәткән батырлыклары, эшче hәм колхозчыларның тылдагы тырыш хезмәте турындагы мәкаләләр hәм хәбәрләр милли үзаң күтәрелүенә этәргеч була. Фронтта сугышкан татар солдатлары hәм офицерлары арасында, тылда хезмәт иткән татар эшчеләре hәм колхозчылары сафларында милли үзаң чагылышы көчәя. Татар зыялылары халыкның милли традицияләре турындагы темаларга, аның рухи истәлекләренә ешрак hәм кыюрак мөрәҗәгать итә башлыйлар. Татар дәүләт опера hәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиhановның борынгы татар дәүләте чорындагы халык көйләренә нигезләнеп иҗат ителгән«Алтынчәч» (Муса Җәлил либреттосына) операсы куела. Татар халык эпосы «Идегәй»басмасы әзерләнә. Татар матбугатында Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык эпосы «Идегәй»нең 500 еллыгы» мәкаләсе дөнья күрә. 1943нче елның мартында республика матбугатында hәм Союз күләмендәге «Правда» газетасында, шулай ук татар телендә чыга торган фронт газеталарында татар милли рухы белән сугарылган «Татар халкының татар фронтовикларына хаты» басылып чыга. Бу хатны язуда Татарстанның танылган язучылары катнаша. Хатка бер миллион ярымнан артыграк татарстанлы кул куя. Ватанга мәхәббәтнең милли традицияләр рухында hәм милли тарихка мөрәҗәгать итеп язылган бу хатны барлык фронтлардагы татар сугышчылары бик җылы каршы ала, hәм ул фронтовикларның тыл хезмәтчәннәре адресына патриотик рухтагы күп кенә җавап хатларына сәбәп була. «Урта юл» Татар милли тормышын Россия белән союз сакланган хәлдә тулы күләмендә тергезүгә юнәлдерелгән татар милли идеясен «урта юл» (центристский) идеясе дип атарга мөмкин булыр иде. Бу идея, ягъни татар милли мәдәнияте үзенчәлеген hәм автономиясен саклау идеясе яклылар Россия белән сәяси hәм икътисади интеграция идеясе өчен көрәшүче татар коммунистлары элитасы белән ризалашмый. Алар, шулай ук, Россиядән бөтенләй читләшү, Совет хөкүмәтенең җиңелүе ягында торучылар белән дә килешми. Сугыш елларында килеп туган либеральлек «урта юл» дагылар позициясен ныгыта. Күп кенә татар коммунистлары да бу линиягә йөз белән борыла башлый. «Җиңелү тарафдарлары» татар җәмгыятендә үз позицияләрен югалта. «Идел-Урал» 1942 нче елның җәендә «Идел-Урал» комитетының активистлары (алман гаскәрләре составындагы «җиңелү тарафдарлары») чакыруы буенча татар хәрби әсирләреннән hәм, чыгышлары белән Идел-Уралдан булган хәрби әсирләрдән, дүрт милли батальон («Идел-татар легионы») оештырыла. 1943 нче елда алман командованиесе боерыгын үтәү өчен, алман офицерлары командалык иткән бу батальоннарның беренчесе — совет партизаннары хәрәкәтен бастыру максатында, Белоруссиягә, өченчесе — шундый ук максат белән Украинага, ә икенчесе hәм дүртенчесе, француз каршылык күрсәтүчеләрен юк итү өчен, Франциягә җибәрелә. Алманнар тылында хәрәкәт иткән татар милли идеясен яклаучы җәлилчеләр, бу батальоннардагы легионерларны Татарстанга hәм Россиягә тугрылык сакларга чакырып, яшерен эш алып баралар. Соңрак немецлар бу төркемне фаш итәләр. 1944 нче елның 25 нче августында бу төркемнән 11 кеше (Муса Җәлил, Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров) Берлинда, Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Ә аларның легионерлар арасындагы эше нәтиҗәсез калмый. Батальоннарның дүртесе дә, немец командованиесенә каршы баш күтәреп, совет партизаннары hәм француз каршылык күрсәтүчеләре ягына чыга. Алия Мәссарова тексты tatfrontu.ru фотосы Әдәбият исемлеге: 1. Гыйльманов Җ.И. Без сугышта юлбарыстан көчлебез…Татарстан халкы Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар), 1989 2. Сабирова Д.К., Шәрәпов Я.Ш. Ватаныбыз тарихы (Иң борынгы чор – XXг. ахыры), 2001 3. Солтанбәков Б.Ф., Харисова Л.А., Галямова Ә.Г. Татарстан тарихы XXг. 1917-1995 еллар), 1998
<urn:uuid:d65cbefd-8410-435c-8958-ad0a43e145a7>
CC-MAIN-2024-10
https://giylem.tatar/archives/608
2024-03-02T17:05:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947475833.51/warc/CC-MAIN-20240302152131-20240302182131-00112.warc.gz
tat
0.999983
Cyrl
25
{"tat_Cyrl_score": 0.9999831914901733}
giylem.tatar
Иске Богады тарихы (Татарстан) Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Авыл тарихының башы хакында шундый риваять бар. Мумышмөхәммәт дигән егет Агыйдел буйлап салда йөзеп төшә, оя корыр урын күзәтеп бара. Шәбез елгасы тамагында йомычкалар акканны күреп, шунда туктала, елга буйлап менеп китә. Бер урында 3 кызы белән генә яшәгән Гәрәй карт белән очраша. Егетне җылы кабул итә карт, ялчы хезмәтенә ала. Вакытлар узгач, аңа кече кызын биреп, хәзерге Богады урнашкан биләмәсен аларга тапшыра. Кияү белән кыз шунда өй салып, балалар үстерәләр, авыл зурая, аларның нәселен дәвам итүчеләр башка җирләргә күчеп, яңа авыллар салалар. Зираттагы борынгы кабер ташындагы язулар буенча 1955 елларда авылның аксакаллары Шәйхелислам, Зәйнетдин бабайлар Иске Богады 500 ел элек барлыкка килгән дип әйтеп калдырганнар. Дөрестән дә авыл бик борынгы. 1236 елда – Батый хан, 1395 елда Аксак Тимер гаскәрләре белән Биләр (Бүләр) һәм Болгарны җимергәч, ул яктан әлеге якларга качаклар килү көчәя. Богады кабиләсе вәкилләре дә Чулман, Агыйдел буйларында үзләренә яшәү урыннары табалар. 1749 елда Богадыдан Сөеш Солтановның үз иптәшләре белән мир җыены ризалыгында, сөрүчелек, печәнлек җирләре, аннары Сарсаз авыллары җирләре булган хәлдә, Иске Пьяный Бор крестьяннары Данила Ларионовка, Вохмин улына запись бирүләре богадыларның Чулман буенда биләмәләре булуны раслый. XVIII-XIX гасырларда Иске Богады халкы катлам (сословие) ягыннан вотчиналы башкортлар категориясенә кергәннәр (1747 һәм 1762 еллардагы кеше санын алуы буенча шулай ук типтәрләр дщ теркәлгән). Бу вакытта халыкның төп шөгыле булып җир эшкәртү һәм терлекчелек булган. Авылның күп кенә җирләре, урманнар (XVIII гасыр ахыры – XIX г. башында – 10300 дисәтин), балык тоту биләмәләре башка авыл крестьяннарына арендага бирелеп тора. 1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет (1836 елдан билгеле) , мәктәп (1853 елда ачыла), су тегермәне эшләп килә. 1911 елда ике мәчет була. Бу чорда авыл җәмәгатенең 3972 дисәтин имана җире теркәлә. 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда була. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында. Бүгенге көндә әлеге авыл Иске Богады авыл җирлегенең үзәге булып тора. 1930 елда авылда, соңыннан үзенең исемен берничә тапкыр үзгәрткән Ленин исемендәге колхоз оеша. 1931 елда Яңа Богады һәм Иске Богады бер авыл советына берләшә. 1958 елда авыл радиолаштырыла. 1963 елда Иске Богады дәүләт электр челтәренә тоташтырыла. 1973 елда хуҗалыкларга газ керә. 1994-2002 елларда "Бугады" кооперативлар берләшмәсе, соңрак ҖЧҖ "Тамыр" барлыкка килә. Халыкның күпчелеге ҖЧҖ "Тамыр" да (үсемлек үстерү, терлекчелек) эшли. 1924 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. 1960 елда ул сигезеллыкка, ә 1966 елда урта мәктәпкә (1977 елда яңа бина төзелә) үзгәртелә. Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Әнәк тарихы - Казан тарихы - Күл Черкене авылы тарихы - Яңа Кормаш тарихы - Яңа Чәчкап авылы тарихы - Яуширмә авылының күмәкләшү чоры тарихы Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С. Сабирҗанов. – Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениясе, 2010. – 2 т.: Г-Й. - 656 б. - Муратов Ф.М., Хуҗин Й.Ә. Актаныш – туган җирем. – Казан, 2010. – 503 б. - Старые Бугады//Населенные пункты Республики Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия. — Казань, 2018. — Т.1. — сс.190-191 - http://www.ite.antat.ru/articles/punkt_s/s_287.shtml |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?: |Әлеге мәкаләнең җитешсезлекләрен ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк. Аны викиләштерү, тулыландыру яки төптән үзгәртү урынлы. Сәбәпләр һәм бәйле бәхәс өчен {{Википедия:Яхшыртуга}} битен карагыз. Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен дә карый аласыз.
<urn:uuid:6000aca7-8d56-4525-bd7d-de5da68a2cde>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D1%81%D0%BA%D0%B5_%D0%91%D0%BE%D0%B3%D0%B0%D0%B4%D1%8B_%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%85%D1%8B_(%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD)
2023-03-20T22:10:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296943562.70/warc/CC-MAIN-20230320211022-20230321001022-00146.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999926090240479}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ 1930 елның 10 августында оештырыла. Татарстан Республикасының төньягында урнашкан. Үзәге — Мамадыш шәһәре. Мәйданы — 2599,7 кв.км. Район 129 торак пунктны берләштерә. Гербы һәм флагы 2006 елның 2 ноябрендә раслана. «Дулкынсыман аркылы көмеш һәм сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) белән киселгән дулкынлы очлык өстендәге яшел җирлектә бер-берсенә каратылган ике көмеш урак арасында җете кызыл (кызыл) тасма белән бәйләнгән алтын икмәк көлтәсе». «Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге өч — яшел (габарит киңлеге — тукыманың 7/9 өлеше), дулкынлы ак — киңлекнең 1/10 өлеше һәм күк горизонталь буйлардан торучы туры почмаклы тукыма; яшел буй уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: кызыл тасма белән бәйләнгән сары көлтә һәм ян-якта очлары көлтәгә каратылган ике ак урак». Мамадыш районы гербы Казан губернасы Мамадыш өязе шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Югарыда 1781 елның 18 октябрендә (иске стиль белән) расланган тарихи гербның тасвирламасында болай диелә: «Калканның өске өлешендә — Казан гербы, аста — ике көмеш урак, алар уртасында яшел җирлектә бодай көлтәсе — бу илнең ашлык муллыгы». Яшел төс — табигать, өмет, яз һәм сәламәтлек билгесе; алтын көлтә — көч һәм рухи омтылыш, уңыш һәм байлык традицион символы. Кызыл төс — көч, батырлык, хезмәт, матурлык һәм бәйрәм символы. Көмеш урак — Мамадыш районының авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләвен, халкының тырышлыгын күрсәтә. Район тормышында су ресурслары зур әһәмияткә ия. Зәңгәр очлык һәм көмеш дулкынлы билбау шуны күрсәтә. Зәңгәр очлык — намуслылык, зыялылык, затлылык билгесе. Көмеш билбау аллегорик рәвештә Вятка–Нократ елгасына күрсәтә, татарча «көмеш елга» дигән мәгънәне аңлата. Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), П.Смирнов һәм Р.Миңнеханов (Мамадыш). Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:b61a0303-5470-47cc-890c-aa17345fff69>
CC-MAIN-2021-25
https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/mamadysh-rajony
2021-06-18T02:23:41Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487634616.65/warc/CC-MAIN-20210618013013-20210618043013-00082.warc.gz
tat
0.999826
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999825656414032}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2021 елның 1 октябреннән 1 декабренә кадәр химия укытучы Урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре өчен «Киңкырлы химия - 2021» дигән методик эшкәртмәләр конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә. Конкурсны Казан милли тикшеренү технология университеты оештыра. Химия укытучыларын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурста катнашу, конкурс эшләрен бирү һәм нәтиҗәләр ясау тәртибе конкурс турындагы нигезләмәдә билгеләнгән. Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://www.kstu.ru/event.jsp?id=125334 Татарстан Республикасы химия укытучылары һәм укытучыларына ярдәм итү буенча конкурс турында нигезләмә «Киңкырлы химия - 2021». Элемтә өчен телефон: 8(843) 237-58-46; 8(843) 237-69-64. http://www.irort.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:7ae67a8e-76a9-475f-aa04-159782ab2809>
CC-MAIN-2021-43
https://belem.ru/node/8344
2021-10-23T14:14:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585696.21/warc/CC-MAIN-20211023130922-20211023160922-00601.warc.gz
tat
0.999844
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998435974121094}
belem.ru
Мисыр пирамидалары Мисыр пирамидалары — Борынгы Мисырның иң бөек архитектур истәлекләре. Алар пирамида формадагы гаять зур таш биналарны тәшкил итәләр. Әлеге биналар фиргавеннәр өчен кабер булып кулланылган. «Пирамида» сүзе грек теленнән кергән. Барлыгы Мисырда 118 пирамида табылган. Фиргавен тәхеткә утырганнан соң үзенә төрбә - пирамида төзи башлаган. Үлгәннән соң фиргавен Ходайга әйләнә һәм теге дөньяда мәңге яши дип уйлаганнар. Шуңа күрә патшаның тәнен бальзамлаганнар һәм пирамидага күмгәннәр.Нилның көнбатыш ярында, аның тамагыннан бераз көньякка табарак, әле хәзер дә пирамидаларның ташлары калкып торалар. Барлык пирамидалар арасында (алар 70 тән артык) үзенең зурлыгы ягыннан Хеопс фиргавен пирамидасы аерылып тора. Ул яна эрага чаклы 2800 ел тирәсендә төзелгән булган. Аның бүгенге биеклеге – 139 метр (146,6 м итеп төзелгән). Ул һәрберсе 2,5 тонна чамасы авырлыктагы 2 300 000 таштан тора. Хеопс үзенең пирамидасын Египетның борынгы баш шәһәре Мемфистан 20 километр ераклыкка илтеп салган. Пирамиданың биеклеге 150 метрга якын, ә нигезенең һәр ягы 240 метрга якын. Бөтен пирамиданы тирәли әйләнеп чыгар өчен чама белән бер километр йөрергә кирәк. Грек тарихчысы Геродот болай ди: Хеопс, үзенең пирамидасын төзер өчен, бөтен Мисырдагы колларны куып китерткән. Эшне отряд-отряд булып эшләгәннәр, һәр отряд өчәр ай эшләгән. Һәр отрядта 100 - әр мең кеше булган. Пирамиданы 30 ел салганнар. Төзелеш барган җиргә таш китерү өчен кирәкле юлларны гына да 10 ел төзегәннәр. Бу ташларның һәркайсы 21 т авырлыгында булган, аларны кешеләр җилкәләрендә күтәреп ташыганнар, ә кешеләрне камчы белән кызулап торганнар. Борынгы Мисыр халкының төзелеш краннары һәм машиналары булмаган. Гаять зур корылмалар колларның һәм игенчеләрнең авыр хезмәте белән төзелгәннәр. Барлык эш кул хезмәте белән башкарылган: берәүләр ташларны юнганнар, икенчеләре — юеш ком белән аларны шомартканнар, өченчеләре — баскычлар һәм балчык өемнәре буйлап аларны пирамиданың өстенә ташыганнар, дүртенчеләре — таш кисәкләрен яхшылап өйгәннәр. Мисырның иң зур пирамидалары (нигезнең бер ягы озынлыгы буенча)[үзгәртү] - Хеопс пирамидасы: 230 м - Ал пирамида: 219 м - Хефрен пирамидасы: 215 м - Акодада пирамидасы: 189 м - Мейдум пирамидасы: 144 м Чыганак[үзгәртү] - Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.
<urn:uuid:e6dfb46f-ac66-4b9a-8d6b-efafeacd5866>
CC-MAIN-2014-10
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D0%B8%D1%81%D1%8B%D1%80_%D0%BF%D0%B8%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B8%D0%B4%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B
2014-03-07T18:05:54Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-10/segments/1393999650252/warc/CC-MAIN-20140305060730-00079-ip-10-183-142-35.ec2.internal.warc.gz
tat
1.000002
Cyrl
66
{"tat_Cyrl_score": 1.0000017881393433}
tt.wikipedia.org
Быел "Гыйлем" проекты тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән татар телендә имтихан тапшыру өчен белешмәлекләр чыгарачак. "Быел без төп дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен белешмәлекләр чыгарырга уйлыйбыз. Рус телендә алар бик күп, ә менә татар телендә юк диярлек. Беренче чиратта, бу тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белешмәлекләр булачак. Моны тәрҗемә түгел, ә авторлык эше дип карарга кирәк. Үзем дә, олимпиадалар җиңүчесе буларак, бу эштә катнаша алам. Без бу эшне эшли алабыз", – дип сөйләгән Айдар Шәйхин. "Без, тәрҗемә материалларны һәм дәреслекләрне исәпкә алып, төгәл белешмәлек чыгарырга хыялланабыз. Бу тәкъдим белән мәгариф министрлыгына чыгарга телибез. Белешмәләклерне бастырып, мәктәпләргә таратып булыр иде. Бу укучыларга да, укытучыларга да бик файдалы булачак", – ди ул.
<urn:uuid:711e96b4-f6bf-4de4-b10e-217a8510993d>
CC-MAIN-2018-13
https://darelfonyn.kpfu.ru/gyjlem-t-p-d-l-t-imtihany-bir-chel-rg-beleshm-zerli/
2018-03-23T18:48:52Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-13/segments/1521257648431.63/warc/CC-MAIN-20180323180932-20180323200932-00333.warc.gz
tat
1.000007
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 1.000006914138794}
darelfonyn.kpfu.ru
- РУС - ТАТ Горизонталь, вертикаль, конгломерат берләшмәләр була. Горизонталь берләшмәләргә — җитештерүнең бер үк стадияләрен тормышка ашыручы һәм бер фирмага караган; вертикальгә — җитештерүнең төрле стадияләрен тормышка ашыручы һәм бер фирмага караган предприятие төркемнәре керә. Конгломерат берләшмә — бер фирмага караган һәм төрле төр, ягъни бер-беренә көндәш булмаган продуктлар җитештерүнең бер яисә берничә стадиясен тормышка ашыручы предприятиеләр төркеме. Икътисади мәнфәгатьләре буенча берләшмәләр җитештерү һәм сәүдә предприятиеләре тарафыннан чыгарылган продукцияне бергәләп сату, җитештерүне махсуслаштыру һәм кооперацияләштерү, уртак тикшеренү эшләре алып бару, үзара финанс ярдәме һәм хезмәт күрсәтү һ.б. өчен киң файдаланылалар. Татарстанда фәнни-җитештерү берләшмәләре 1980 елларда таралыш ала. Иң билгеле фәнни-җитештерү берләшмәләре: В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсе (1976), «Вакууммаш» (1981), «Татарстан кыры» (1987), Казан хисаплау техникасы һәм информатика ФҖБ (КНПО ВТИ, 1987), «Элекон» (1995) һ.б.; мәсәлән, КНПО ВТИның төп юнәлешләре: мәгълүмати белешмә системалар, автоматлаштырылган өйрәтү системалары һәм укыту курслары, гамәли программалар, программ-техник комплекслар иҗат итү буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып бару, идарә һәм оештыру эшчәнлеген автоматлаштыру мәсьәләләрен хәл итү. 1990 еллар ахырында бик күп фәнни-җитештерү берләшмәләре ачык акционерлык җәмгыятьләре итеп үзгәртелә. Автор – Ф.С.Зыятдинов Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:1492d818-dbdf-4904-807d-846ed7265ed4>
CC-MAIN-2022-27
https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/nauchnye-uchrezhdeniya/nauchno-proizvodstvennoe-obedinenie-npo
2022-07-01T22:17:54Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103947269.55/warc/CC-MAIN-20220701220150-20220702010150-00374.warc.gz
tat
0.999633
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9996325969696045}
tatarica.org
Җиңел атлетика Җиңел атлетика — иң популяр һәм массалы спорт төрләренең берсе. Бүген җиңел атлетика программасына 31 дисциплина керә. Аларның 26-сы Олимпия уеннары программасына кертелгән. Археологлар әле дә безнең борынгы бабаларыбыз ук җиңел атлетика турында белгәннәр, ярышканнар дигән фактка дәлилләр табып торалар. Мисал өчен, Борынгы Спартада кайбер гимнастик күнегүләр белән беррәттән йөгерү дә малайларны һәм кызларны тәрбияләүнең мәҗбүри программасына кертелгән булган. Әмма җиңел атлетика тарихы Борынгы Грециядәге Олимпия уеннары вакытында оештырылган йөгерү ярышларыннан соң башланган, дип санала. Әлеге вакыйга безнең эрага кадәр 776 елда була. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Универсиада 2013 сайтында җиңел атлетика 2012 елның 20 июль көнендә архивланган. |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
<urn:uuid:e0290139-8151-4783-a6a9-26e9125fefdb>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%96%D0%B8%D2%A3%D0%B5%D0%BB_%D0%B0%D1%82%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B0
2023-03-24T05:48:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945248.28/warc/CC-MAIN-20230324051147-20230324081147-00126.warc.gz
tat
0.999998
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999979734420776}
tt.wikipedia.org
Президент җөмһүрияте Президент республикасы - дәүләт белән демократиягә корылган идарә итүнең бер төре. Президентның аеруча зур роль уйнавы һәм реаль дәүләт башлыгы булып торуы белән характерлана. Аның кулында ил һәм хакимият башлыгы вәкаләтләре була. Президент республикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Президент республикасы буларак АКШ, Латин Америкасының һәм Африканың күпчелек республикалары санала. |Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедия гә ярдәм итә аласыз.|
<urn:uuid:9df2dc7b-267c-48ee-a50d-bd29fa7cd814>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%82_%D2%97%D3%A9%D0%BC%D2%BB%D2%AF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D1%82%D0%B5
2023-03-23T18:46:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945182.12/warc/CC-MAIN-20230323163125-20230323193125-00331.warc.gz
tat
0.9998
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999799907207489}
tt.wikipedia.org
Ихтималлык Ихтималлык - берәр вакыйганың чынлыкка ашуы мөмкинлегенең үлчәме (дәрәҗәсе). Берәр вакыйганың чынлыкка ашу нигезе капма-каршы нигезләрдән артып китсә, бу вакыйга ихтимал ителгән дип атала, киресенчә булганда - шикле вакыйга дип исәпләнә. Уңай нигезләрнең тискәре нигезләргә карата бәйләнеше төрле була алганга күрә ихтималлык үлчәме шулай ук зуррак һәм кечерәк була ала. Ихтималлыкны өйрәнүче математика тармагы ихтималлык теориясе дип атала. Ихтималлык теориясендә һәм математик статистикада ихтималлык төшенчәсе вакыйганың сан тасвирламасы буларак билгеләнә. Башкача әйткәндә, вакыйгалар күплегенең 0-дән 1-гә кадәр зурлыктагы үлчәме булып тора. 1 зурлыгы хакыйкый вакыйгага туры килә. Мөмкин булмаган вакыйганың ихтималы 0-гә тигез. Әгәр дә вакыйганың чынлыкка ашу ихтималы булса, аның чынлыкка ашмау ихтималы була. Мәсәлән, ихтималы берәр вакыйганың чынлыкка ашу ихтималының аның чынлыкка ашмау ихтималына тигезлеген аңлата. |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
<urn:uuid:53da5195-1d0c-4c4a-837f-18ab8752031e>
CC-MAIN-2017-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D1%85%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%BB%D1%8B%D0%BA
2017-10-20T19:31:29Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-43/segments/1508187824325.29/warc/CC-MAIN-20171020192317-20171020212317-00368.warc.gz
tat
1.000007
Cyrl
36
{"tat_Cyrl_score": 1.000007152557373}
tt.wikipedia.org
Диалектик материализм - Капма-каршылыкларның берлек һәм көрәш законы - Микъдар үзгәрешләренең сыйфатка күчү законы - Инкяр итүне инкяр итү законы Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Диамат, систематик белем буларак, Маркс һәм Энгельс хезмәтләрендә эшләнгән. Әмма бу фәлсәфи юнәлешнең формалашуы соңрак та дәвам иткән. Диалектик материализмның үзәк фикере - капма-каршылыкларның бер-берсенә үтүе һәм бер-берсен тудыруы - борынгы Кытайдагы [[инь һәм [ян]] концепциясенә шактый охшаш. Кайбер Кытай фәлсәфәчеләре, шактый аллегорик формада булса да, диалектик материализмның төп кагыйдәләрен таныганнар дип әйтергә була. Шулай булгач, хәзерге Кытайның диамат фәлсәфәсен коммунистик идеология буларак җиңел тәкъдим итүе гаҗәп түгел. Диалектиканың төп нигезләре Гегель тарафыннан диалектик идеализм формасында формалашкан һәм Маркс тарафыннан яшь вакытында гегельянлык белән мавыгу вакытында аңлашылган булган. Кулланылган əдəбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Кессиди Ф. Х. Гераклит и диалектический материализм // Вопросы философии. 2009. № 3. С.142-146. - Ойзерман Т. И. Диалектический материализм и история философии (историко-философские очерки). Мәскәү: Мысль, 1979 (2-нче басма — 1982, инглиз телендә — Dialectical Materialism and the History of Philosophy: Essays on the History of Philosophy, Мәскәү: Прогресс, 1984). - Руткевич М. Н. Диалектический материализм. М., 1973.
<urn:uuid:57d7b6a5-d37a-4617-9934-1da3ec300961>
CC-MAIN-2018-30
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%B8%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%82%D0%B8%D0%BA_%D0%BC%D0%B0%D1%82%D0%B5%D1%80%D0%B8%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%B7%D0%BC
2018-07-19T13:29:03Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-30/segments/1531676590901.10/warc/CC-MAIN-20180719125339-20180719145339-00107.warc.gz
tat
0.999306
Cyrl
25
{"tat_Cyrl_score": 0.9993060827255249}
tt.wikipedia.org
Портал:Биология Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан Биология порталына рәхим итегез! Биология – тере тормыш турында фән. Биология тормышның бөтен якларын, барлык тере организмнарны өйрәнә. Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аерылып торган мөстәкыйль патшалык. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган гөмбәләр патшалыгын микология (грекча «микос» — гөмбә, «логос»— тәгълимат) фәне өйрәнә. Гөмбәләрнең фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасында мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек) күмерсулар — хитин; запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу. Икенче яктан, туклану ысулы (азыкны йотып түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән алар үсемлекләрне хәтерләтәләр. Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзелешендә күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөмбәлек, яки мицелий. - Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзәнәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар. - Суүсемнәр (лат. Algae) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Суүсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Чарльз Роберт Дарвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел — 19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче. Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә. Фән: Фән тарихы • Фән фәлсәфәсе • Системалар фәне - Табигый һәм физик фәннәр - Астрономия (Космос, Кояш системасы, Марс, Ай, Уран, Юпитер, Йолдыз, Рентген нурлары астрономиясе) • Җирне өйрәнүче фәннәр (Атмосфера фәннәре, Җиртетрәүләр, Әйләнә-тирә мохит, Тропик циклоннар, Янартаулар һәм вулканология, Һава торышы, Су, Ут) • Физика (Гравитация, Электромагнетизм) • Химия (Аналитик химия, Органик химия, Физик химия, Кристаллография) - Биология - Авыл хуҗалыгы • Агачлар • Амфибияләр һәм рептилияләр • Астробиология • Атлар • Балыклар • Борыңгы имезүчеләр • Бөҗәкләр • Буынтыкаяклылар • Вируслар • Гөмбәләр • Динозаврлар • Диңгез биологиясе • Зоология • Имезүчеләр • Китсыманлылар • Кошлар • Криптозоология • Куяннар • Күпек балыклары • Кысласыманнар • Мәчеләр • Микробиология • Молекуляр антропология • Нейробиология • Палеонтология • Приматлар • Ташбакалар • Үсемлекләр • Хайваннар • Цитология һәм молекуляр биология (Метаболизм) • Эволюцион биология • Экология • Этләр • Эчаяклылар • Юкка чыккан һәм чыгучы төрләр Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү
<urn:uuid:f0150645-04ea-49e4-aef9-ed51cc63b774>
CC-MAIN-2013-48
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%BE%D1%80%D1%82%D0%B0%D0%BB:%D0%91%D0%B8%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F
2013-12-06T12:49:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2013-48/segments/1386163051590/warc/CC-MAIN-20131204131731-00040-ip-10-33-133-15.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999718
Cyrl
51
{"tat_Cyrl_score": 0.9997184872627258}
tt.wikipedia.org