text
stringlengths
362
44.2k
id
stringlengths
47
47
dump
stringclasses
89 values
url
stringlengths
20
342
date
stringlengths
20
20
file_path
stringlengths
125
155
language
stringclasses
1 value
language_score
float64
0.97
1
language_script
stringclasses
1 value
minhash_cluster_size
int64
1
221
top_langs
stringlengths
23
77
source
stringclasses
6 values
Кешенең төгәл күчермәсен барлыкка китерү, генетик күптөрлелекне юкка чыгару һәм клонлаштыру хакында киң таралган башка мифлар Клон — оригиналның төгәл күчермәсе Бу бик дөрес түгел «Клон» төшенчәсен берничә төрле рәвештә кулланып була: бер күзәнәкнең нәселен атау өчен (фәнни даирәдә кулланыла торган сленг) яисә оригиналга нык охшаган геномлы организмны билгеләү өчен (мәсәлән, «оригиналның» соматик күзәнәк төшен донор күкәй күзәнәгенә күчерү юлы белән барлыкка килгән Долли сарыгы сыман). Очраклы мутация туплау аркасында, оригинал геном һәм клон тулысынча охшаш булмый. Мәсәлән, без беренче эмбрион күзәнәкнең клоны булырга тиеш булсак та, тәнебезнең күзәнәкләре бер-берсеннән бүленү процесында барлыкка килгәнгә күрә, без аерылып торабыз. Бер күкәй күзәнәкле игезәкләр белән дә шул ук хәл, алар фактик яктан бер-берсенең клоны, әмма шуңа да карамастан, мутация җыелмалары белән аерылалар. Клон белән оригиналның тәңгәл булмавына ышаныр өчен бу гына җитмәсә, ДНКдагы үзгәрешләрне күзәтүдән эпигенга күчәргә була. Генетик үзгәрешләр дәрәҗәсендә безнең барлык күзәнәкләр дә төрле, ә игезәкләрнең күзәнәкләре үзгә төрле, һәм хәтта Петри савытында бер үк шартларда үсә торган күзәнәкләр колониясе дә генетик яктан төрле булган күзәнәкләргә ия булырга мөмкин. Шулай итеп, клон — ул оригиналны дөньяда иң төгәл «кабатлау», анда репликация һәм эпигенетиканың хаталары булмый, әмма чын тормышта бу оригиналны булдырырга тырышып карау гына. Мария Шутова, биология фәннәре кандидаты, РФА Гомуми генетика институты күзәнәк технологияләренең генетик нигезләре лабораториясенең фәнни хезмәткәре Мамонтны клонлаштыру мөмкин түгел Теоретик яктан бу мөмкин Теоретик яктан карасак, мамонтны клонлаштыру мөмкин хәл, һәм ДНКсына зыян килмәгән күзәнәк чыннан да табылыр дигән нульдән югарырак ихтималлык бар. Бу күзәнәк клонлаштыру өчен кулланылыр иде. Галимнәр берникадәр вакыттан соң зыян күрмәгән тулы мамонт геномын да синтезлый алачаклар дигән ихтималлык нульдән зуррак. Ягъни нәзарый яктан бу мөмкин хәл, әмма якын киләчәктә клонлаштыру технологияләре ярдәмендә мондый төр манипуляцияләр булдыру икеле, чөнки тулы ДНКлар тупланган казылма мамонт күзәнәген табу өчен, 1014 күзәнәкне анализларга кирәк. Һәм миңа ясалма рәвештә тулы зурлыктагы ДНКны синтезлап чыгарыр өчен күпме вакыт сарыф ителәчәген әйтүе кыен, әмма бүгенге көндә Крейг Вентер лабораториясендә инде 106 чамасы нуклеотид синтезланган. Ә безгә исә 109 нуклеотидны синтезларга кирәк булачак, ягъни синтезның мондый техник югарылыгына ирешү өчен, ким дигәндә бер-ике дистә ел кирәк булачактыр. Шуңа күрә теоретик яктан мамонтны клонлаштыру мөмкин, әмма безнең буынга аны күрү мөмкин булмастыр. Сергей Киселев, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Н.И. Вавилов ис. Гомуми генетика институты эпигенетика лабораториясе мөдире Клонлаштырылган хайваннарның әти-әниләре юк Бу, билгеле, кемне әти-әни дип санаудан тора Һәрбер кеше — әтисенең сперматозоиды, әнисенең күкәй күзәнәге ДНКсында урнашкан геннарның кушылу нәтиҗәсе. Якынча алганда, һәрбер генның да күчермәсе була. Билгеле бер геннарның чиратлашып эшләүләре (экспрессланулары) аркасында тулы бер организм үсә. Имезүчеләрнең күкәй күзәнәкләре ана карынында ук аталана һәм шунда ук үсә башлый. Клонлаштырылган хайваннарда бар да башкача бара. Иң беренче һәм иң танылган клонлаштырылган хайван — Долли исемле сарык. Аның гадәти мәгънәдәге әтисе дә, әнисе дә юк. Долли дөньяга килсен өчен, галимнәр бер сарыктан аталандырылмаган күкәй күзәнәк алалар һәм механик рәвештә аннан генетик мәгълүматы булган төшне аерып алалар. Аннан бу төшсезләндерелгән (энуклеуслашкан, nucleus — төш) күкәй күзәнәккә башка сарыкның җилен күзәнәгеннән табылган төш урнаштырыла. Нәтиҗәдә ике ген җыелмасыннан торган күкәй күзәнәк барлыкка килә: геннарның яртысы – атаныкы, ә яртысы ананыкы булганга түгел, ә төш алынган сарыкның җилен күзәнәгендә ике ген җыелмасы булганга. Клонлаштыруның соңгы этабы суррогат ананың аталандырган күкәй күзәнәген йөртүе белән бердәй. Ике ген җыелмасы булган күкәй күзәнәкне өченче – булачак Доллины йөртәчәк сарыкка урнаштыралар. Нәтиҗәдә, Доллиның берничә ата-анасы бар дияргә мөмкин, бу инде сезнең кемне ата-ана дип санавыгыздан тора. Генетика күзлегеннән караганда, Долли, һичшиксез, җилен күзәнәгеннән төш алынган хайванның клоны булып тора. Димәк, аның генетик ата-анасы – донор сарыкның ата-аналары. Суррогат ана булып Доллины карынында йөрткән сарык санала. Ә митохондрия геннарын ул өченче-күкәй күзәнәге алынган сарыктан кабул итте, ул — Доллиның митохондриаль анасы. Константин Северинов, биология фәннәре докторы, Сколково фән һәм технологияләр институты (ScolTech) профессоры, Ратгерс университеты профессоры (АКШ), Бөек Петрның Санкт-Петербург политехник университеты молекуляр, экологик һәм гамәли микробиология лабораториясе мөдире Кешене клонлаштыру әхлакый яктан тыелган Дөрес Репродуктив клонлаштыруның максатлары төрле була ала. Әхлак нормаларыннан чыгып фикер йөрткәндә, беренче кичерелмәслек максат — ул төгәл бер кешегә «запас» органнарны үстерү өчен организмның тулы генетик копиясен булдыру, ягъни клонны картаю процессы, авыруларга каршы яки органнарның эшчәнлеге бозылу очрагында трансплантация (организмның берәр тукымасын яки органын икенче урынга яки организмга күчерү) доноры буларак куллану. Әгәр тулы бер организм запас әгъзалар чыганагы итеп кенә үстерелә икән, бу кешегә чарага караган кебек карарга ярамаганлыгы турындагы әхлак кануннарына каршы килә. Әхлак күзлегеннән кеше һәм теләсә нинди тере организм, ясалма юл белән тудырылган булса да, максат кына була ала. Мондый клонлаштыру төп әхлакый нормаларны боза. Әгәр дә без репродуктив клонлаштыруны организмны үстерү өчен түгел, ә биологик һәм социаль тулылык булдыру өчен кулланырга телибез икән, бу мөмкин түгел, чөнки барлык генетик программалар да тиешле мохиттә генә хасил була. Тәртип, үз-үзеңне тотуның төп билгеләре саннар белән билгеләнә, ягъни аларның төгәл тәртипләре генотипка салынган реакция нормаларыннан гына тормый, ә социумның (интеллект, когнитив мөмкинлекләр, җинаять тәртибенә һәвәслек) тәэсиреннән дә тора. Без генотип реакциясе нормасын кабатласак та., без беркайчан да аңа охшаш билге булдырырлык иҗтимагый шартлар тудыра алмаячакбыз. Социум бик тә хәрәкәтчән, билгеле бер кешегә тәэсир иткән шартларны без кабатлый алмыйбыз. Кешегә ниндидер максат белән ясалган шартлар гына тәэсир итми, ә максатсыз йогынты факторлары да: тирә-юнь, матбугат чаралары һәм башка социальләштерү агентлары. Шуңа күрә максатлы җайланмалар да, репродуктив клонлаштыру идеяләрен чынга ашыру да – әхлакта һәм фәндә нигезсез. Елена Брызгалина, фәлсәфә фәннәре кандидаты, МДУ фәлсәфә факультеты мәгариф фәлсәфәсе кафедрасы мөдире, биология һәм медицинаның фәлсәфи проблемалары буенча белгеч Клонлаштыру генетик күптөрлелекне юкка чыгара Дөрес түгел Бер күкәйле күзәнәкләрнең тууы хәзерге вакытта Җир шарында бернинди дә генетик күптөрлелекне юкка чыгармады. Җир шарында клонлаштыруның бер күкәйле игезәкләр тууыннан ешрак булачагы бик шикле. Кешелек ике мең ел гына яшәми, һәм шушы вакыт аралыгында ул юкка чыкмады, ә бит игезәкләр туа тордылар. Шуңа күрә, хәтта тагын 3 мең елга исәпләсәк тә, кешелекнең шул кадәр затны клонлаштыруы шикле булыр иде. Ни өчен? Кеше турында сөйләсәк, беренче очракта клонлаштыру өчен хатын-кыз күкәй күзәнәге кулланырга кирәк, өстәвенә табигать бала тууының нормаль процессы өчен кулланганга караганда күпкә күбрәк санда. Шуңа күрә әлеге очракта, без берничек тә табигатькә якынлаша алмаячакбыз, хәтта Җир шарындагы барлык хатын-кызларны җыйсак та. Клонлаштыру, әлбәттә генетик күптөрлелекне юкка чыгармаячак, чөнки бер күкәйле күзәнәкләрнең тууы кешелек тарихында кешенең генетик күптөрлелегенә берничек тә тәэсир итмәде. Сергей Киселев, биология фәннәре докторы, профессор, РФА Н.И. Вавилов ис. Гомуми генетика институты эпигенетика лабораториясе мөдире Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе Резеда Миргаязова, Айсылу Кәбирова, Алсу Михайлова, Зөһрә Фәсхиева, Алия Мәссарова, Галия Мөхитова, Дилә Гарипова тәрҗемәсе
<urn:uuid:c7c7deff-576f-4777-a800-d1d550e85d58>
CC-MAIN-2021-31
https://giylem.tatar/archives/1574
2021-07-28T08:31:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046153531.10/warc/CC-MAIN-20210728060744-20210728090744-00647.warc.gz
tat
0.999974
Cyrl
19
{"tat_Cyrl_score": 0.9999735355377197}
giylem.tatar
Россия хөкүмәте карары нигезендә КФУга үз диссертацион советларын төзү һәм гыйльми дәрәҗә бирү хокукы бирелде. Бу хакта филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән ачык ишекләр көнендә сөйләде. Элек диссертацион советлар ачу, аларның составын һәм, яклаудан соң, гыйльми дәрәҗә бирү карарын раслау хокукы бары тик Россия фән һәм югары белем министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясендә генә булган. "Фән кандидаты" һәм "Фән докторы" гыйльми дәрәҗәләрен бирү буенча соңгы карарны Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе чыгарган. "Хәзер КФУ каршындагы диссертация яклау советын ачу, гыйльми дәрәҗә бирү буенча карар үзебезнең уку йортында кабул ителәчәк", – диде профессор. Рәдиф Җамалетдинов КФУга диссертацион советлар буенча яңа мөмкинлекләр бирү карарының уңай якларын атады. "Беренчедән, бу булачак фән кандидаты һәм докторларына документлар белән бәйле мәшәкатьне киметәчәк. Икенчедән, яклаудан соң яшь фән кандидатлары һәм докторлары тиешле дипломны кулларына кыска вакыт аралыгында алачак", – диде ул. Хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында филология, бу фәннәрне укыту методикасы белән бәйле 5 диссертацион совет төзелгән. Алар 1 сентябрьдән эшли башлаячак. Мәгълүмат "Татар-информ" МА алынды.
<urn:uuid:3ffaf676-5f99-415d-9f48-2a0e81cd7f67>
CC-MAIN-2020-29
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfuda-5-dissertatsiont-sovet-t-zelde/
2020-07-12T03:57:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593657129517.82/warc/CC-MAIN-20200712015556-20200712045556-00221.warc.gz
tat
0.999971
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999713897705078}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда 1. МАКСАТ Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. 2. БУРЫЧЛАР • Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; • Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү; • Иҗатта үз - үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру; • Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү; • Милли мәдәниятне һәм гореф гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау. 3. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ УРЫНЫ ҺӘМ ВАКЫТЫ Бәйге өч этапта үткәрелә: I этап – 2013 елның 20 декабренә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр җибәрелә: Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 304нче офис; тел/факс: (843) 231-81-54 е-mail: firstname.lastname@example.org II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү. III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү. 4. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАР • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы; • Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге. 5. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия Федерациясенең регионнарыннан булган, үз регионнарының милли тормышында актив катнашкан, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала. 6. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУНЫҢ ТӘРТИБЕ ҺӘМ ШАРТЛАРЫ Эшләр бәйгенең тематикасына туры килергә тиеш. Бәйгегә төрле сурәтләү техникасы белән башкарылган эшләр кабул ителә (акварель, май, графика һ. б.) Эшләр А3 (30х40 см) форматыннан кечкенәрәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем – фамилиясе, әтисенең исеме, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелә. Укытучысының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтү дә кирәк. Авторның бары тик үзе, мөстәкыйль рәвештә башкарган эшләре генә кабул ителә, эшләрнең күчерелмәләре бәйгедә катнашмый. Эшләрне паспартуга урнаштыру кулай. Эшләр рецензияләнми, бәйге төгәлләнгәннән соң кире кайтарылмый һәм оештыручылар иркендә кала. Оештыручылар катнашучыларга автор хокукларын саклауны гарантияли. 7. БӘЙГЕДӘ КАТНАШАЧАК ЭШЛӘРНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫ Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук, татар әдәбиятенә юнәлдерелгән рәсемнәр: классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана. Бәйгедәге эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк: — сәнгать ягыннан сыйфаты; —бәйге тематикасына туры килүе; — иҗади карар. 8. БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ Жюри лауреатларны ачыклый һәм бүләкләрнең зурлыгын, формасын һәм күләмен билгели. «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Чыганак: http://mc-idel.ru/tt
<urn:uuid:5a63a92f-d8b1-4c2a-8b73-be6d911a2886>
CC-MAIN-2019-30
http://belem.ru/node/4563
2019-07-20T02:48:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195526401.41/warc/CC-MAIN-20190720004131-20190720030131-00509.warc.gz
tat
0.999979
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999785423278809}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы 2020 елда тугызынчы сыйныфларда йомгаклау имтиханын оештыру һәм үткәрү боерыгы проекты әзерләнде. Документ норматив хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган. Проект нигезендә, быел тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике мәҗбүри имтихан гына тапшырачак. Рус теле һәм математика буенча сынаулар1 июньнән 31 июльгә кадәр узачак. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, төбәкләргә БДИ даталарын мөстәкыйль сайлау хокукы бирелде. Имтиханнар арасында тәнәфес ике көннән дә ким булмаска тиеш. Узган еллардан аермалы буларак, төбәкләргә сынауларны үз мәктәпләрендә үткәрү рөхсәт ителә. Димәк, имтихан үткәрү пунктлары эшендә укучыларның укытучылары да катнаша ала. Элек бу мөмкин түгел иде. БДИ бердәм вакытта - 10.00 сәгатьтә башлана. Рус теле һәм математика буенча имтиханнар 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. http://mon.tatarstan.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:2240ed34-f882-4c7c-974b-b343a677825b>
CC-MAIN-2020-34
http://belem.ru/node/7760
2020-08-12T16:02:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738905.62/warc/CC-MAIN-20200812141756-20200812171756-00081.warc.gz
tat
0.999977
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9999774694442749}
belem.ru
"Татнет йолдызлары" интернет-проектлар бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс ел саен Интернет челтәренең татар сегментында аеруча зур әһәмияткә ия булган, Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татарча һәм/яисә рус телендә) яисә Татарстан Республикасына багышлап башка телләрдә ясалган мәгълүмати ресурсларны барлау максатыннан үткәрелә. Конкурс ел саен "Татнет"ның иң алдынгы интернет-ресурсларын ачыклый, аларның күбесе меңләгән кулланучылар өчен татар һәм рус телләрендә мәгълүмат алу һәм аралашу урыны буллып тора. Бәйгедә ел саен 200-250 сайт катнашып килә. Тугызынчы бәйгедә барлыгы 220 Интернет-сайт катнашты. Бу бәйгегә гаризалар Казахстан, Украина һәм Кыргызстаннан, Татарстан, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Төмән, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләреннән, башка регионнар һәм шәһәрләрдән килгән иде. Бәйгенең җиңүчеләре дип бу конкурста 41 сайт танылды. Бәйгедә җиңеп чыккан сайт төзү осталары арасында Татарстан Республикасы гына түгел, ә Казахстан Республикасы, Свердловск, Самара, Киров һәм Новосибирск өлкәләре осталары да бар, дип игълан итә бәйгенең рәсми сайты.
<urn:uuid:05921e38-fd57-4ec5-9c72-f50d9eeaf827>
CC-MAIN-2019-43
http://belem.ru/node/3707
2019-10-14T00:11:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986648343.8/warc/CC-MAIN-20191013221144-20191014004144-00458.warc.gz
tat
0.999896
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9998958110809326}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Бүген Казанда «Гасыр музеен сайла!» интернет-тавыш бирүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Казанда бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча «Тукай үзәге» төзергә тәкъдим итте. «Киләчәктә безнең музей базасында шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә бәйле "Тукай үзәге" оештыра алсак, бик шәп булыр иде. Вакыт уза, аерым фактлар югала, һәм тагын күп нәрсәне өйрәнергә кирәк. Тукай аша Татарстан тарихын өйрәнергә һәм аңларга була», — диде спикер. Хәзер Казанда Тукай белгечләренең аерым төркеме юк. Тукай исемендәге әдәби музейда төрле планлы фәнни эшләр алып барыла, диде ул. Музей лаборатория кебек галимнәр өчен материал итеп экспонатларны тәкъдим итә. Музей хезмәткәрләре Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнә, яңа фактлар табалар, мәкаләләр бастыра, Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә төрле конференцияләрдә катнаша. «Музей фәнни бергәлек вәкилләре һәм гади кешеләр, җәмәгатьчелек арасында элемтә булдыра. Барлык фәнни тикшеренүләр һәм табылдыклар музей аша безгә килүчеләргә тапшырыла, кешеләр Тукайның тормышы һәм иҗаты турында белә», — дип аңлатты Төхвәтова. Ул шулай ук музейга балалар төркемнәренең ешрак килүен теләве турында хәбәр итте. Мисал өчен, 5нче сыйныф укучылары өчен биредә Тукайга багышланган дәресләр сериясе әзерләнгән. Узган ел музейда туган тел укытучылары клубы эшли башлады. Быел ул яңа форматта эшен дәвам итәчәк — педагоглар очрашуларда җыелып кына калмаячак, ә үзләре музей дәресләре үткәрә башлаячак. «Гасыр музеен сайла!» конкурсы ТАССРның 100 еллыгы сайтында агымдагы елның 22 маеннан 25 июненә кадәр үткәрелде. Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелде. Конкурс вакытында 35,5 меңнән артык тавыш бирелгән. Конкурс йомгаклары буенча Мамадыш туган якны өйрәнү музее, ә Казан музейлары арасында 737 тавыш җыйган Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей абсолют лидер булды.
<urn:uuid:957a5d38-1353-417b-b341-5f47ccb85af6>
CC-MAIN-2022-49
https://belem.ru/node/7994
2022-12-02T23:29:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710916.70/warc/CC-MAIN-20221202215443-20221203005443-00811.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
11
{"tat_Cyrl_score": 0.9999898672103882}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы 2014 елның 4 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 2014 елгы республика программасы кысаларында Татарстанның 157 мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Казанның 2 мәктәбе бу эшкә керешмәгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Бөтен муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Фәрит Хәнифов, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерларын капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә кую турында да белдерде. Бу программаны финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә, дип искәртте ул. 2014 елда 13 лагерьны төзекләндерү планлаштырылган. 4 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 11 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланган, бу максатларга бүлеп бирелгән акчаның 43,8 проценты үзләштерелгән. Казанның "Заречье" һәм Түбән Каманың "Кама" объектларында эшләр әле башланмаган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:14953205-4daa-46ce-9136-98aac4d88853>
CC-MAIN-2019-39
http://belem.ru/node/5156
2019-09-15T21:42:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514572289.5/warc/CC-MAIN-20190915195146-20190915221146-00108.warc.gz
tat
0.999789
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9997891783714294}
belem.ru
Хәдар Навигациягә күчү Эзләүгә күчү Хәдар (гарәп. حضار хәдар; Кентавр β, Кентавр бетасы, β Cen) — Кентавр йолдызлыгындагы яктырыш буенча икенче йолдыз, күк йөзендә исә 11 нче урында тора. Бу аклы-күкле зур йолдыз Кояш системасыннан якынча 525 яктылык елы ераклыкта урнашкан. |Бу йолдыз турында мәкалә төпчеге.| Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
<urn:uuid:18b67d2f-0889-4669-a24d-8e3ac3a2823f>
CC-MAIN-2022-27
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%B4%D0%B0%D1%80
2022-06-28T01:15:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103344783.24/warc/CC-MAIN-20220627225823-20220628015823-00587.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
24
{"tat_Cyrl_score": 1.0000054836273193}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда 24 апрель К.Тинчурин исемендәге театр бинасында иртәдән үк милли моңнар агылды, җыр-биюләр театр фойесында тынып тормады. Россия киңлекләрендә милли орлыклар чәчүче педагоглар Татарстандагы коллегалары белән очрашты, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары форумын оештырды. Сәхнә түрендә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән талантлы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Казанда өченче тапкыр уздырылучы форумга дәүләт җитәкчеләре, депутатлар да килгән иде. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай ук җиңүчеләрне котлады. Зилә Вәлиева үз чыгышында "Бүген чын бәйрәм көне. Чөнки апрель ае - Тукай көннәрендә укытучыларыбыз җыела. Татарстаннан гына түгел, Россиянең 14 төбәгеннән килгән вәкилләрне Татарстанда сәламли алуыбызга бик шатмын," - диде. Ветеран укытучыларны тәбрикләп, Зилә ханым аларның авыр шартларда хезмәт куйганнарына басым ясады. Заманында татар теле укыту мөмкинчелекләренең чикле булуы да мөгалимнәрне куркыта алмавына соклану белдерде. Мәдәни, тарихи мирасыбызны саклауда аларның өлеше зур икәнлеген әйтеп узды. Татарда туган телгә багышланган бик күп гыйбарәтле сүзләр бар. Шуларның берничәсен депутат, халык шагыйре Разил Вәлиев та искәртеп үтте. "Чит телләрне белү байлык булса, үз телеңне белү – бәхет. Туган тел гасырлар буена ана теле булган. Ләкин ни кызганыч, бүгенге көндә барлык аналарыбыз да үз телләрен белми. Шуңадырмы соңгы вакытта ана теле дип түгел, туган телебез дия башладык. Гасырлар буе сакланган ана телебезне онытмасак иде", - дигән теләген белдерде халык депутаты. Туган тел форумы барышында сәхнәгә дистәләрчә номинациядә җиңү яулаган укытучылар күтәрелде. Ә Россия буенча татар теле укытучыларының мастер-класс конкурсы җиңүчесе итеп Лаеш районы Имән Кискә урта мәктәбе укытучысы Алия Шәймөхәммәтова лаек дип табылды. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылды. Телебезне үстерүгә багышланган форумда республика күләмендә бара торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашканнарны, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Татарстан - Яңа гасыр" каналында оештырылган "Тамчы шоу" программасында катнашкан укучылар да тәбрикләнде. "Мондый чара киләчәктә дә дәвамлы булачак. Чөнки тел мәсьәләсе һәм туган телне укыту актуаль темаларның берсе булып тора", - ди Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
<urn:uuid:11458bd9-7950-4346-8059-9537bb57689e>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/3690
2021-09-28T13:30:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780060803.2/warc/CC-MAIN-20210928122846-20210928152846-00120.warc.gz
tat
0.999995
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999949932098389}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Россиядә федераль бюджетның чыгымнары 1 студентка 2004 нче елдан бирле өч мәртәбә арткан: хәзер бер елга ул 78 мең сум тәшкил итә. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белдерде. "Чагыштырып карасак, 2004 нче елда әлеге чыгымнар 21 мең сум гына тора иде. Узган ел вузлардагы икътисадчы һәм юристларны бушлай әзерләүләр кыскартылды. Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, әлеге югары уку йортлары үз өлкәләре буенча квалификацияле белгечләр әзерли алмыйлар", - дип ассызыклый министр. Фурсенконың сүзләренә караганда, кайбер уку йортларына чынлап та үзгәрергә һәм эшләрен яхшыртырга кирәк булачак. Әмма "сүз вузларның ябылуы турында бармый". Министр фикеренчә, "БДИның балл уңышлары белән укучылар вузладагы бюджет урыннарына үткәрелергә тиеш. Икеле билгесен алганнарның исә, түләүле бүлектә дә укырга хокуклары юк". Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:79273122-50fb-457b-b073-d53251fa6628>
CC-MAIN-2020-24
http://belem.ru/node/167
2020-05-28T08:51:01Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347398233.32/warc/CC-MAIN-20200528061845-20200528091845-00179.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 1.0000038146972656}
belem.ru
Аз төкле суалчаннар Аз төкле́ суалчанна́р (Oligochaeta) - умырткасызлар сыйныфы. Өч меңләп төре билгеле, күбесенчә туфракта тереклек итә, 500 дән артыграк төре төче суларда яши. Русия территориясендә 500 ләп төре билгеле, әмма күбрәк булырга да мөмкин. Татарстан территориясендә олигохетлар аз өйрәнелгән, 100 дән артыграк төре теркәлгән. Туфракта яшәүчеләр: вак аксыл, саргылт һәм алсу суалчаннар - энхитреидлар (Enchytraeidae), 30 см га кадәр озынлыктагы гадәти зур яңгыр суалчаны (Lumbriculus terrestris), халыкта аны «зур кызыл суалчан» дип йөртәләр. Ул җир өслегеннән 2 м га һәм аннан тирәнрәккә киткән юллар казый. Яңгырдан соң суалчан өскә чыга һәм, коелган яфракларны яки кипкән үләннәрне авызы белән эләктереп, балчык белән бергә ашый. Кече кызыл суалчан (Lumbricus rubellus) туфракның өске катламында һәм урман түшәмәсендә яши, ә соры аллолобофора (Allolobophora caliginosa) сөрелгән җирләрдә, бакчаларда һәм басуларда иң гадәти төр санала. Начар исле һәм ачык кызыл төстәге тирес суалчаны (Eisenia foetida) тирестә, черегән саламда яки парникларда яши. Ул ярсынган вакытында көчле исле сары сыеклык бүлеп чыгара. Сулыклар төбендә яшәүче олигохетларның төп вәкилләре - боҗралылар, аларның иң гадиләре Tubifex tubifex, Limnodrilus hoffmeisteri, Nais communis, Lumbriculus variegatus һ.б. Су олигохетларының, бигрәк тә боҗралыларның каннарында гемоглобин булу сәбәпле, гәүдәләре кызыл төстә. Бу аларга бөтенләй диярлек әче тудыргыч булмаган ләмле сулыклар төбендә урнашырга мөмкинлек бирә. Татарстан территориясендә туфрак олигохеты 5 тән 20-25 см га кадәр, ә суныкылар мм өлешләреннән башлап 10 см га кадәр озынлыкта. Олигохетлар органнарының гәүдә үзәге буйлап дөрес кабатлануы белән характерланалар (метамерия). Суалчансыман гәүдә боҗраларга яки сегментларга бүленә, аларның саны төрлечә, 5 тән 600 гә кадәр. Гәүдәнең алгы очында баш калагы, авыз сегменты урнашкан. Калган барлык сегментларда 4 бәйләмгә кадәр төкләр була, аларның саны күп төкле суалчаннар белән чагыштырганда азрак - 3 тән алып 150 гә кадәр (исеме шуннан). Гәүдәнең эчке куышлыгы сыеклык белән тулган һәм тышкы сегментациягә тәңгәл рәвештә аерым буынтыкларга бүленгән. Буынтыкларда эчке органнар урнашкан. Аз төкле суалчаннар гермафродитлар. Олигохетларның күп төрләре партеногенетик, җенессез, вегетатив юл белән үрчергә мөмкин. Туфрак олигохетлары туфрак йотып тукланалар. Исәпләүләр күрсәтүенчә, олигохетлар тәүлек саен уртача һәр гектарда 250 кг чамасы җир эшкәртәләр (2-3 т га кадәр), шуның белән олигохетлар туфракны минераль матдәләр белән баеталар, шулай ук аралаштыралар һәм күпертәләр, ягъни туфракның уңдырышлылыгын арттыралар. Ләмле грунтларда яшәүче су олигохетлары, грунтның органик матдәләрен файдаланып, сулыкларның үзлегеннән чистаруында катнашалар, балыклар өчен азык булып торалар, күп кенә төрләре - сулыкларның пычрану индикаторлары. Ак энхитрей (Enchytraeus albidus) олигохет - аквариум балыклары өчен уңайлы азык. Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Жизнь животных. М., 1968; Т. 1. Краткий определитель водных беспозвоночных Среднего Поволжья. Казань, 1977; Определитель пресноводных беспозвоночных Европейской части СССР. Л., 1977.
<urn:uuid:d9a6015a-86bc-45f9-b9c9-8730485cd726>
CC-MAIN-2018-51
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%B7_%D1%82%D3%A9%D0%BA%D0%BB%D0%B5_%D1%81%D1%83%D0%B0%D0%BB%D1%87%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%80
2018-12-19T07:33:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-51/segments/1544376831715.98/warc/CC-MAIN-20181219065932-20181219091932-00396.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
73
{"tat_Cyrl_score": 0.9999717473983765}
tt.wikipedia.org
|Ринит| |Саклык белгечлеге||rhinology[d] һәм Аллергология[d]| |Симптомнар||заложенность носа[d], баш авыртуы[1], насморк[d], чиханье[d] һәм раздражение носа[d]| |Дәвалануда кулланыла торган дару||Гиосциамин[d][2], Оксиметазолин[d][2], фенилпропаноламин[d][2], (−)-эфедрин[d][2], Нафазолин[d][2], ephedra[d][2], Монтелукаст[d][3], Флутиказон[d][3], azelastine / fluticasone[d][3], Фексофенадин[d][3] һәм mometasone[d][3]| |Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы||12 сәг[1]| |Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы||72 сәг[1]| |Таралганлык||0,25 ± 15[4]| |NCI Thesaurus идентификаторы||C34986[5]| |Ринит Викиҗыентыкта| Томау төшү (ринит) — борын куышлыгының лайлалы тышчасы ял кынсыну ул. Авыруның барлыкка килүендә беренче урында вируслар, бактерияләр һәм аллергеннар сәбәп булып тора. Томау — салкын тиюнең хәбәрчесе. Иммунитетның көчсезләнүе, еш туңулар, аденоидлар, борын бүлгесе кәкрәю, газлары күп булган, тузанлы биналарда эшләү, кояшта артык кызынулар томау төшүгә китерә ала. Томау төшү башка авыруларның симптомы да булып торырга мөмкин, мәсәлән грипп, синусит, кызамык, дифтерия авырулары һәм башкалар. Катлаулануны булдырмас өчен, вакытында чара күрү — сезнең бурыч. Беренче кагыйдә—«төпкә» ятыгыз. Урамга сирәк чыгарга тырышыгыз. Икенче кагыйдә — температураны «күтәрегез». Эшкә барганда җылы күлмәк киегез, өйдә аякка йон оекбашлар киеп, бал һәм кура җиләге белән кайнар чәй эчегез. Беренче вакытта аякларга горчица салынган кайнар ванна, йокыга ятыр алдыннан табан астына горчичниклар кую ярдәм итә. Өченче кагыйдә — борынга дару тамызырга ашыкмагыз. Дару ро машкасы, эвкалипт, бөтнек үләннәре төнәтмәсе яки сода (селтеле) белән ингаляция ясагыз. Борын читләрен «йолдызчык» бәлзәме белән ышкыгыз. Борын эчен тозлы су белән юыгыз (1 аш кашыгы тоз чәйнектә кайнаган җылы суга салып эретелә). Дүртенче кагыйдә — борын эчен чистартыгыз. Тик берьюлы икесеннән дә сеңгерергә, чистартырга түгел. Бу отит авыруына китерергә мөмкин, шуңа күрә борын тишекләрен чиратлап чистарту яхшырак. Томау төшү антибиотиклар куллану өчен сәбәп түгел. Аны дәвалар өчен билгеләнгән тамчыларның берсе дә 1 -2 көн эчендә савыктыра алмый. Әгәр 3-4 көннән соң борыннан агу дәвам итсә, борынга сала торган тамчыны алыштырырга кирәк. Нафтизин, галазолин 7-10 көннән артык кул ланылырга тиеш түгел. Чөнки бу аларга ияләшүгә, кан басымы күтәрелүгә һәм авыруның катлаулануына китерергә мөмкин. Томаудан котылырга төрле дарулар белән ингаляция (даруларга бае тылган һаваны авыруга сулату) ясау булыша. Чәйнеккә 1 әр аш кашыгы бөтнек, тырнак гөл, сары мәтрүшкәгә кайнар су салып, аз гына кайнатырга һәм өстеннән гади бүрәнкә белән каплап, борын эче пешмәслек итеп, бо рын тишекләрен алыштыра-алыштыра 5-10 минут суларга кирәк. Бу про цедураны 4-5 тапкыр кабатлырга. Эвкалипт, бака яфрагы, нарат агачының бөреләре дә бу процедура өчен кулай, шулай ук ак чыршы, бергамот, әнис, чамбырның хуш исле майларын иснәү дә яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен пластмасса футлярга ике ягыннан тишек ясап, футляр эченә шул майларның берсе манчылган мамык куялар һәм көненә берничә тапкыр исниләр. Хуш исе чыгып торсын өчен, мамыкка майны өстәп торалар. Борыннан эренле сыеклык чыгып торса, 1 әр чәй кашыгы сары мәтрүшкә, бөтнек, бака яфрагына 50 мл кайнар су салып төнәтергә. Суынгач сөзеп, 1 аш кашыгы төнәтмәгә 5 тамчы нафтизин, пычак очы кадәр бал, 1 там чы грамицидин (антибиотик — аны даруханәдән алырга була) салып болгатырга. Бу составны борынга көненә 5 тапкыр 3 әр тамчы тамызырга кирәк. Бу тамчыларның нәтиҗәсе озак көттермәс. Борыннан эренле сыеклык акканда кайнар йомырка, тоз, ком, солы куеп, җылыту процедуралары ясарга ярамый. Бу инфекциянең маңгай куышлыгына таралуына китерергә мөмкин! Гомумән алганда, эренне җылытырга ярамый! Гадәти томау төшүне, специфик аллерген белән бәйле булмаган очракта, 7-10 көндә савыктырырга мөмкин. Аллерген табылган очракта дәвалау елларга сузыла ала, бу вакытта махсус препаратлар кулланыла. Өйдәге аллергенны белер өчен, бик гади генә эксперимент уздырырга була. Моның өчен күпмедер вакытка өегездән китеп (үзегезнең дачага түгел), чит җирдә яшәп карарга кирәк. Бу вакытта аллергия бетеп торса, аллергенны өйдән эзләгез. Әлбәттә, бу эксперимент абсолют тест түгел, ләкин аннан баш тартырга кирәкми. Хәзерге вакытта томауны җиңәр өчен «супер» дарулар юк. Кайбер пре- паратлар кан басымы күтәрелүгә, йокычанлыкка, миокардның агулы зарарлануына, башка патологик реакцияләргә китерә. Теге яки бу пре паратны кулланганчы, игътибар белән инструкциясен укыгыз, аңлашыл- маса, табиб белән киңәшләшегез. Витаминнар турында онытмагыз, бигрәк тә табигый витамин чыганаклары турында. Ашау рационына тозлы кәбестә, кара торма салатын кертегез, суган белән сарымсактан баш тартмагыз. Аллергия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Күп кешеләр «аллергия»не (нинди булса да ярсыткыч тәэсиренә организмның гадәти булмаган җавабы), яз-җәй айлары чире, агачлар, үлән нәрнең чәчәк ату чорына бәйләнгән дип уйлыйлар. Шул ук вакытта аның кыш айларында да булуын искәрмиләр һәм күп вакытта томау сәбәбен салкын тиюдә күрәләр. Ләкин аллергия елның бар вакытында да күзәтелергә мөмкин. Тик бу очракларда үсемлек серкәләре түгел, ә без » көндә очраша торган гади тузан аллерген булып тора. Йорттагы тузан белән һәр кешенең көн саен «бәйләнеш»тә торганлыгы билгеле, тик кыш көннәрендә бу якынлык артып китә. Моны аңлатып була: салкын көннәрдә вакытның күп өлешен җилләтелмәгән, тузанлы йорт эчендә уздырырга туры килә. Тузан — аллергеннарның саклану урыны. Анда нәрсә генә юк: кәгазь, тукыма җепселләре, хайван йоннары, кеше чәчләре, бөҗәк кисәкчекләре, ; гөмбә споралары. Тузандагы микроскопик талпаннар (аларны гади күз белән генә күреп булмый) бу очракта иң мөһиме булып тора, чөнки тузан — алар өчен яшәү мохите. Талпаннар бик көчле аллерген булып исәпләнә. Кыш көннәрендә талпаннар актив үрчи һәм кайбер кешеләрдә аларга карата аллергия дә көчәеп китә. Нинди симптомнар аллергия турында сөйли соң? Бу билгеләр салкын тию не хәтерләтә: борын томалану, төчкерү, борыннан үтә күренмәле сыеклык агу, борын читләре кызару, күзләр кычыту, йөткерү, кайбер кешеләрдә тын алуы авыраю. Бу билгеләр салкын тигәндә дә, аллергия вакытында да күзәтеләләр. Тик аллергия булганда температура нормада кала. Тамак төбе авыртмый. Муендагы лимфа төеннәре зураймый. Санап киткән симптомнар еш кына төнлә яисә өй җыештырган вакытта килеп чыга. Йорттагы тузаннан кала, шундый ук симптомнарны йорт хайваннары (мәчеләр, этләр, атлар, йорт куяннары, сарыклар) китереп чыгара ала. Шунысын да әйтергә кирәк, аллергия хайваннар белән турыдан-туры аралашканда гына түгел, шулай ук натураль мехлар, мамык, йон кулланып тегелгән киемнәрдән дә булырга мөмкин. Йорт тузанына һәм көнкүреш чараларына бәйле аллергияне кисәтеп була мы соң? Моның өчен, торак йортны регуляр рәвештә дымлы җыештырырга һәм җилләтергә кирәк. Тузан җыя торган авыр пәрдәләрдән, йомшак уенчыклардан һәм башка йонлы әйберләрдән баш тартсагыз, китапларны ябык шкафлар эченә яшерсәгез, авырып китү өчен сәбәпләр азрак булыр. Йокы бүлмәсеннән чәчәкләрне алып куегыз. Мамык мендәрләрне, йон юр ганнарны синтетик материалга алыштырыгыз. Йортка-фатирга хайваннар ' кертмәгез, чөнки аллергия йонга гына түгел, алардан бүленеп чыккан ; селәгәйгә, экскрементларга һәм башкаларга да бәйле булырга мөмкин. Аллергия симптомнары барлыкка килсә, нишләргә кирәк? Аллергиягә шик туса, соңармый аллерголог-табибка мөрәҗәгать итегез. Ул тикшерүләр уздырганнан соң. сезгә үзенең киңәшен әйтер һәм дәва билгеләр. Бу авыру вакытында аллерголог кына специфик тикшерүләр уздырып, иммундәвалау белән шөгыльләнә һәм сездә булган аллергик сизгерлекне киметә ала. Аллергияне дәвалау өчен төп препаратлар — гистаминның физиологик тәэсирен тулысынча яисә өлешчә туктатучы дарулар. Мондый дарулар 60 елдан артык билгеле инде. Йокы китерү, хәрәкәт координациясе бозылу, хәтерне киметү һәм башкалар аларның кимчелекле яклары буларак билгеле. Кайбер авырулар бу даруларның шундый тискәре тәэсире аркасында, борыннары томалаган булса да, аларны кулланырга ашыкмый. Соңгы елларда табиблар цетрин дигән дару куллана башладылар. Аның бүтән дарулардан аермасы: шактый тиз арада яхшы тәэсирен сиздерә (ул 20 минуттан соң тәэсир итә башлый) һәм организмга куркынычлык тудырмый. Тик даруларны дәвалаучы табибыгыз билгеләгәннән соң гына кабул итәргә кирәк. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - WikiSkripta - NDF-RT - Drug Indications Extracted from FAERS - https://emedicine.medscape.com/article/134825-overview#a6 - Disease Ontology
<urn:uuid:36486f73-3764-481a-a9dc-b624435757ad>
CC-MAIN-2022-49
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%B8%D0%BD%D0%B8%D1%82
2022-12-01T21:05:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710869.86/warc/CC-MAIN-20221201185801-20221201215801-00617.warc.gz
tat
0.999988
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999880790710449}
tt.wikipedia.org
Ашкайнату системасы |Бу мәкалә авторлык хокукларын бозу очрагы була ала, әмма чыганак күрсәтелмәгәндә бу мәсьәлә ап-ачык билгеләнә алмый. |Викиҗыентыкта? Ашкайнату системасы| Ашкайнату системасы (лат. systema digestorium) — азыкны механик һәм химик эшкәртүне, ясалган туклыклы матдәләрнең сеңдерелүен һәм организмнан эшкәртелмәгән калдыкларны чыгаруны башкаручы әгъзалар җыелмасы. Эчтәлек Ашкайнату системасы өлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Организмга кергән азык ашкайнату системасында ваклана һәм эшкәртелә. Баштарак азык авыз куышлыгына эләгә. Шунда ул тешләр белән чәйнәлә, тел белән болгатыла. Азык авыз куышлыгында ук төкерек ярдәмендә эшкәртелә башлый. Чәйнәлгән, төкереккә чыланган азык йомарламы йоткылык һәм үңәч аша ашказанына эләгә. Монда аны ашкайнату сыекчасы эшкәртә. Ашказаныннан азык эчәклеккә күчә. Азыкның кайнатылуы анда тәмамлана. Эчәклек нечкә эчәктән һәм юан эчәктән тора. Ашкайнатуда бавыр һәм ашказаны асты бизе зур роль уйный. Бавыр нечкә эчәккә үзенә бер төрле сыекча — ашкайнату өчен кирәкле үт бүлеп чыгара. Ашказаны асты бизе дә нечкә эчәккә үзеннән сыекча бүлеп чыгара. Азыкның кайнатылуы өчен анысы да бик кирәк. Кайнатылган азыкның туклыклы матдә кисәкчекләре эчәклек тышчасы аша канга сеңә. Кан аларны бөтен тәнгә тарата. Шулай организм ашкайнату органнарында эшкәртелгән азыктан туклыклы матдәләр ала. Ә азыкның эшкәртелеп бетмәгән калдыклары эчәклектән тышка чыгарыла.[1] Ашкайнату көпшәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Ашкайнату көпшәсе тышчасы барлык өлешендә бер үк гомуми төзелешле һәм 4 катламнан тора. Лайлалы катлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Көпшәне эчтән җәя. - Биз һәм төкчәләр ясый. - Эпителий белән капланган. - Үзенең пластинкасы бар (тамырлар, нервлар, лимфоид фолликуллар бар). - Мускуллы катлавы бар. Лайла асты катлавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Лайлалы катлау астында ята. - Тамырлар һәм нервлар бар. - Лайланы беркетеп тора. - Бизләр бар. - Җыерчыклар ясый. Мускуллы катлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Шома мускуллы күзәнәкләрдән тора. Гадәттә 2 катламнан тора: - Эчке – әйләнмәле (сфинктерларны ясый), - Тышкы – буйга Сүлле катлау яки адвентиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сүлле катлау - тоташтыргыч тукымадан торган, эпителий (мезотелий) белән капланган элпә. - Көпшәне тыштан каплый. - Әгъзаларга бер-берсе белән ябышмаска булыша. Адвентиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Әгъзаларны тыштан, әгъза сүлле катлау белән капланмаган очракта, каплый. - Тоташтыргыч тукымадан тора. - Әгъзаларны якындагы тукыма яки әгъзалар белән ялгый. Ашказаны системасы авырулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] XXI гасырның төп гастроэнтерологик проблемаларының берсе булып, хроник панкреатит санала. Гастрит ул – ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуы. Ул, тукымаларның кызаруыннан алып, иң соңгы чиккә кадәр җитә ала, ягъни ашказаны җәрәхәте авыруы барлыкка килүе ихтимал. Гастрит төрле яшьтә барлыкка килүе мөмкин, әмма ул ешрак 25-40 яшьләрдә күзәтелә.[2] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
<urn:uuid:0e8545a2-9953-4e49-9c96-841c08e7f7a7>
CC-MAIN-2018-34
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D1%88%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D0%BD%D0%B0%D1%82%D1%83_%D1%81%D0%B8%D1%81%D1%82%D0%B5%D0%BC%D0%B0%D1%81%D1%8B
2018-08-21T17:48:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-34/segments/1534221218391.84/warc/CC-MAIN-20180821171406-20180821191406-00389.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 0.9999924898147583}
tt.wikipedia.org
Коймак |Коймак| |Чыгыш иле||Франция| |Коймак Викиҗыентыкта| Коймак — табада сыек камырдан кыздырып ясала торган яссы һәм түгәрәк камыр ашамлыгы (рус мичендә коймакларның өске ягы пешерелә). Коймаклар мөстәкыйль ризык кебек һәм эчлек белән ашала. Коймаклар (көлчә), бәлки, оннан ясалган беренче ризык һәм тамырлары белән борынгы заманнарга китә. Аларның төрләре пешерүдә онны куллана торган бөтен халыкларда да бар: рус коймаклары, француз (юка) коймаклары, монгол гамбиры, кытай коймаклары, болгар палачинкалары, инглиз pancakes, һинд досасы, эфиоплар ынджерасы, мордва коймаклары һ.б.
<urn:uuid:fbd87987-a858-4a2b-9557-75ab7e2e79aa>
CC-MAIN-2021-39
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D0%B9%D0%BC%D0%B0%D0%BA
2021-09-26T05:10:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057796.87/warc/CC-MAIN-20210926022920-20210926052920-00471.warc.gz
tat
0.999871
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.999871015548706}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ Советлар Союзы Герое (21.3.1940), гвардия капитаны 1915 ел, Казан — 1945 елның 22 гыйнвары, Прейсишес-Мирк, Көнчыгыш Пруссия. 1936 елдан Кызыл Армиядә. Кече командирлар полк мәктәбен (1937), Казан танк училищесен (1938) тәмамлый. Совет-фин сугышында катнаша (1939–1940), 7 нче армиянең 86 мотоукчы дивизиясе 109 аерым разведка батальонының танк взводы командиры. 1940 елның март башында Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында батырлык күрсәтә. Чепуренко җитәкчелегендәге танк взводы дошман тылы буенча рейд ясый һәм аның тере көчләренә һәм сугыш техникасына шактый зыян китерә. Керп торак пункты өчен барган сугышта танкистлар дошманның барлык ут чараларын юк итәләр һәм беренче булып авылга керәләр. Мухулакти авылы янында Чепуренко шәхсән дошманның ныгытылган позициясенә 7 танк һөҗүмендә катнаша. Сугыш кырыннан сафтан чыгарылган танкның экипажын алып чыга. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче танк батальоны (5 нче гвардия танк армиясенең 32 танк бригадасы) командиры. 1 нче Балтыйк буе, 3 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары составында Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Чепуренко беренчеләрдән булып Көнчыгыш Пруссия чиген үтеп чыга. 1945 елның 22 нче гыйнварында Кёнигсберг шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000. Автор — М.З.Хәбибуллин Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:b32330a0-356c-4bea-b707-9e25878ee5d8>
CC-MAIN-2023-23
https://tatarica.org/tat/razdely/voennoe-delo/personalii/chepurenko-anatolij-alekseevich
2023-06-09T05:24:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224655247.75/warc/CC-MAIN-20230609032325-20230609062325-00023.warc.gz
tat
0.999935
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999353885650635}
tatarica.org
- РУС - ТАТ Авыл 1680 елдан Кече Чөмән (Учумень) исеме белән билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, зәргәрчелек кәсепчелеге таралган була. 1870 елларда авыл халкы Малмыж өязеннән күчеп килүчеләр исәбенә арта. 1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете, XX йөз башында мәчет була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 776,3 дисәтинә тәшкил итә. 1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында. Хәзер Песәй авыл җирлеге составына керә. 1930 елларда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла, соңрак авыл Тукай исемендәге колхоз составына керә (Песәй авылы). 1988 елга кадәр клуб эшли (бинасы 1946−1950 елларда төзелгән). Авылда Алула бай йорты сакланган (фельдшер-акушерлык пункты шунда урнашкан). Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:dfe8e5fc-5d27-43ba-9d99-bac2c5b01867>
CC-MAIN-2022-05
https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony/mendeleevskij-rajon-1/tatarskij-sarsaz
2022-01-19T16:23:09Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320301475.82/warc/CC-MAIN-20220119155216-20220119185216-00080.warc.gz
tat
0.999971
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999712705612183}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда Уфада, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, "Ана теле-2012" бәйгесе оештырылды. Башкорт дәүләт педагогия университеты, "Башкортстан татарлары" берлеге һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллеге әзерләгән бу бәйгедә Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән яшьләр дә катнашты. Быелгы "Ана теле-2012" бәйгесе күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланды. Башкортстан ягыннан әлеге конкурста Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкорт дәүләт университеты, шулай ук аның Стәрлетамак һәм Бөре шәһәләрендәге филиаллары талиплары катнаша. Татар яшьләре бу бәйгедә, укытучылык осталыгына сынау тоту белән бергә, төрле сәләтләрен дә күрсәтә. Башкорт дәүләт педагогия университеты татар теле һәм әдәбияты бүлеге доценты Раушания Гәрәева әйтүенчә, бәйге биш өлештән тора, бу исә талипларның әзерлеген төрле яклап тикшерү мөмкинлеген бирә. Талиплар үзләре белем алган уку йорты белән таныштыра, төпле өйрәнүче темалары хакында сөйли. Иң күңеллесе - иҗади бәйге. Биредә талиплар үзләренең җыр-моңга, биюгә, музыка коралларында уйнауга һәм әдәби әсәрләрне сәнгатьчә сөйләүгә сынау тота. Яшьләрнең һәммәсе дә талантлы булуларын раслый. Бәйгенең икенче көне талипларның Уфадагы 84нче һәм 65нче татар гимназияләрендә ачык дәресләр белән башланып китте. Берничә сәгать барган бу сынауларга югары уку йортлары мөгаллимнәре кергән таләпчән жюри бәя бирде. Көннең икенче яртысында конкурста катнашучылар янә дә Башкортстан дәүләт педагогия университетына җыелды. Биредә ике көн дәвам иткән киеренке дә, кызыклы да бәйгегә йомгаклар ясала. "Ана теле" бәйгесе барышын Уфаның югары уку йортлары талиплары да карый һәм үзләренә дә шактый файдалы мәгълүматлар ала. Инде дулкынландыргыч мизгелләр дә җитә. Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә сәхнәгә чакырыла. Аларның барысы да дипломнар белән бүләкләнә. Ә инде барлык төр сынауларда да иң яхшы әзерлек күрсәткән Казан федераль университетының 5 курс талибәсе Лилия Нурова Гран-прига лаек. Конкурста 1-3нче урыннарга чыгучыларга да, төрле номинацияләрдә билгеләнүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов һәм 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов бәйгедә катнашучыларга бүләкләр өләште.
<urn:uuid:757969d8-7372-4499-931c-ec68dd6690ea>
CC-MAIN-2020-40
https://belem.ru/node/3609
2020-09-28T00:32:24Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600401582033.88/warc/CC-MAIN-20200927215009-20200928005009-00730.warc.gz
tat
0.999974
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999740123748779}
belem.ru
Госман Җиһаншин |Госман Җиһаншин| |Туган||26 сентябрь 1926| Олы Әтнә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |Үлгән||12 ноябрь 1992 (66 яшь)| Казан, Татарстан |Әлма-матер||Казан дәүләт аграр университеты| |Һөнәре||сәясәтче| Госман Шаһи улы Җиһаншин (1926 елның 26 сентябре, Олы Әтнә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 1992 елның 12 ноябре, Казан, Татарстан) — совет дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1971—1983), ТАССРның Куйбышев колхоз-совхоз территориаль идарәсе башлыгы (1962—1965), ТАССР Югары Советы депутаты (1965—1987). Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Җиһаншин Усман Шаһи улы 1926 елның 26 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Олы Әтнә авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Әтнә районының Киров исемендәге колхозда хисапчы булып башлый. 1942 елда колхозның кыр бригадасы бригадиры итеп билгеләнә, анда 1943 елның ноябренә кадәр Совет Армиясенә чакырылганчы эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1943—1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Беларуссияне, Литваны азат итү буенча, Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда немец-фашист илбасарларына каршы 3 нче Беларус фронты гаскәрләре составында катнаша. Сугыш вакытында командование биремнәрен уңышлы үтәгән өчен «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Авыл хуҗалыгы эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Запаска киткәннән соң, 1950 елда колхоз рәисләрен әзерләү буенча мәктәпкә укырга керә һәм 1953 елда аны кече агроном белгечлеге буенча тәмамлый[2]. 1953 елда СБКФның Әтнә райкомы тәкъдиме буенча «Коммунизм таңы» күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлана, 1957 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләгән чорда берничә колхоздан берләштерелгән колхозны ныгыту, партия һәм хөкүмәт карарларын үтәү буенча күп көч куя. 1957 елда Татарстан АССРның Әтнә машина-трактор станциясе (МТС) директоры итеп билгеләнә, ә 1958 елда МТС үзгәртеп корганда, башта Әтнә, аннары Тукай районы (районнар берләшкәнгә күрә) район авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы итеп билгеләнә, район советы сессиясендә район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. Колхоз рәисе, МТС директоры һәм район авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы булып эшләгән чорда Җиһаншин белемнәрен һәм квалификацияләрен күтәрә, читтән торып М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын галим-агроном белгечлеге буенча тәмамлаган. Алган белемнәрен авыл хуҗалыгына фән казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәне кертүдә, колхоз җитештерүен оештыруны ныгытуда куллана. Партия эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1960 елда партия эшенә күчә — 1962 елның декабренә кадәр СБКФның Татарстан АССР Тукай райкомының икенче сәркәтибе итеп сайлана. 1962 елның декабрендә эре совхоз-колхоз җитештерү идарәләре төзелүгә бәйле рәвештә, Татарстан АССРның Куйбышев совхоз-колхоз җитештерү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә Анда 1965 елның гыйнварына кадәр эшли. 1965 елның гыйнварында СБКФның Арча райкомы беренче секретаре итеп сайлана[3], ә 1967 елда СБКФның Татарстан өлкә комитеты кадрлар ныгыту өчен Сарман районына юл тота һәм партия райкомының беренче секретаре итеп сайлана[3]. Бу чорда бишьеллык биремнәрен уңышлы үтәгән өчен ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. 1971 елда Җиһаншин Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнә, ул 1983 елга кадәр эшли, министр буларак 12 ел дәвамында республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә, колхоз-совхозларның оештыру идарәсенә, авыл хуҗалыгы белгечләренең белемнәрен һәм квалификациясен күтәрүгә күп көч һәм тырышлык кертә. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен РСФСР Югары Шурасы Президиумының 1983 елның 7 ноябрендәге Указы белән аңа «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1976 елда — Татарстан АССР Югары Шурасы Президиумының Мактау грамотасы, 1986 елда — СБКФның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 1983 елда сәламәтлеге начараю сәбәпле (бавырга операция күчерә) үзенең үтенече буенча министр вазыйфаларыннан азат ителә һәм Татарстан АССР буенча авыл хуҗалыгы продуктларының сатып алу һәм сыйфаты буенча Баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнә[1]. 1986 елда Дәүләт агропромы барлыкка килү сәбәпле, ТАССР Дәүләт Агропромы продуктларын әзерләү һәм сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе башлыгы итеп билгеләнә, ТАССР Дәүләт Агропромы коллегиясе әгъзасы була. 1951 елның декабреннән Җиһаншин СБКФ әгъзасы, партия стажы 36 ел. 1963—1984 елларда СБКФның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана. 1966 елдан 1985 елга кадәр VII, VIII, IX һәм X чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1969 елдан 1971 елга кадәр Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары булып сайлана. 1984 елда Татар өлкә партия конференциясендә өлкә партия оешмасының ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1987 елда лаеклы ялга китә. Госман Шаһи улы Җиһаншин 1992 елның 12 ноябрендә вафат була[4]. Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1966 елның 30 мае һәм 1971 елның 8 июне); - II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985 елның 11 марты); - «Батырлык өчен» медале (1944 елның 8 июле); - «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945 елның 9 мае); - «Кенигсбергны алган өчен» медале (1945 елның 9 июне); - "В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале (1970 елның 7 апреле); - «Хезмәт ветераны» медале (1985 елның 2 августы); - «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме (1983 елның 7 сентябре). Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Татарская энциклопедия / М. Х. Хасанов (редактор). — Казань: Институт Татарской Энциклопедии АН РТ, 2005. — Т.2. — 656 с. — ISBN 5-902375-02-9 - Исполнилось 90 лет со дня рождения министра сельского хозяйства ТАССР Усмана Зиганшина - Первые секретари городских, районных партийных комитетов и партийных комитетов промышленно-производственных и производственных колхозно-совхозных управлений - В Минсельхозпроде РТ почтили память Усмана Зиганшина
<urn:uuid:eeb2de18-ec41-4f75-a37f-b85cf014213b>
CC-MAIN-2021-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%BE%D1%81%D0%BC%D0%B0%D0%BD_%D2%96%D0%B8%D2%BB%D0%B0%D0%BD%D1%88%D0%B8%D0%BD
2021-10-23T17:45:37Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585737.45/warc/CC-MAIN-20211023162040-20211023192040-00328.warc.gz
tat
0.999919
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999194145202637}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсының икенче этабы башланды. Аның нәтиҗәләре буенча билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче 28 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «23 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр эксперт комиссиясе республиканың 40 белем бирү оешмасында - конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучыларында булачак», – диелә министрлык хәбәрендә. Экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү алымнарын, ресурслар белән тәэмин ителешне, бу юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш рәвешләренең күптөрлелеген һәм оригинальлеген, шулай ук Татарстан дәүләт телләрен укыту методикаларын һәм технологияләрен бәяләячәк. 9 сентябрьдә Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс башланды. Конкурс муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Узган ел республика конкурсында 82 балалар бакчасы катнашкан. 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 500 мең сумлык грантка ия булды. https://tatar-inform.tatar Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:c89b33e9-9018-4763-baac-596eb40e9cde>
CC-MAIN-2020-24
http://belem.ru/node/7662
2020-06-05T06:46:09Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590348493151.92/warc/CC-MAIN-20200605045722-20200605075722-00322.warc.gz
tat
0.999869
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9998692274093628}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Без бүген 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән көч сынашырга җыелдык. Безнең бүгенге темабыз саннарга багышлана. Әйдәгез, "Кешеләр ничек санарга өйрәнгәнәр" дигән темага чыгыш тыңлыйк. Бер укучы чыгыш ясый. Санау һәм санның кайчан килеп чыгуын беркем дә белми. Ләкин моннан берничә дистәләрчә мең ел элек үк кешеләр җимеш һәм гөмбәләр җыйганнар, кыргый хайваннар аулаганнар, балык тотканнар. Кешеләргә ау вакытында кулга төшерелгән табыш икенче аулауга кадәр җитәрме, балык күп тотылганмы икәнен белергә, җыелган җимешләрне бүләргә кирәк булган. Шулай итеп кешеләр сан һәм санау юлы белән хәл кылына торган мәсьәләләр белән очрашканнар. Алар икегә кадәр санарга өйрәнгәннәр. Тын океан утрауларында яшәүче күп кенә кабиләләр күптән түгел генә дә "бер" һәм "ике" саннарыннан гына файдаланганнар. Алар 3 санын "ике-бер" дип, 4 санын "ике-ике" дип, 5 санын "ике-ике-бер" дип, ә 6 санын "ике-ике-ике" дип атаганнар. Ә инде 6 дан зуррак саннарны бөтенләй кулланмаганнар һәм "күп" дип кенә йөрткәннәр. ... Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:6b2b0bd0-bf7d-45ca-8ac5-e5100c4db75c>
CC-MAIN-2021-31
https://belem.ru/node/3557
2021-07-24T14:13:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046150266.65/warc/CC-MAIN-20210724125655-20210724155655-00482.warc.gz
tat
1.000009
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 1.0000085830688477}
belem.ru
Март аенда «Жемчужины народа» дип исемләнгән II төбәкара балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективлары арасында конкурс булачак. Фестивальне оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Яңа гасыр" телерадио компаниясе катнаша. Әлеге бәйге Татарстан Республикасында мәдәният һәм кунакчыллык елын күздә тотып үткәрелә. Фестиваль 2014 елның 26-27 мартларында узачак.
<urn:uuid:956cda6f-db1e-4e0e-af6d-728f11d6a183>
CC-MAIN-2019-30
http://belem.ru/node/4987
2019-07-21T22:15:11Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195527204.71/warc/CC-MAIN-20190721205413-20190721231413-00499.warc.gz
tat
0.999902
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9999018907546997}
belem.ru
Чандрагудем |Чандрагудем| |Ил||Һиндстан| |Координатлар||16°48'3.600"N, 80°37'48.000"E| |Халык саны||5065 кеше| |Сәгать кушагы||UTCIndian Standard Time(IST)| |Почта индексы||521230| Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Боррагудем,[1] Сабджападу, Җангалапалли, һәм Котһа Чандрагудем Чандрагудемның суб-авыллары булып тора. Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чандрагудемда дүрт мәктәп бар, өч башлангыч мәктәп һәм бер башлангыч та, урта мәктәп тә. ZPS һәм ZPHS мәктәбе ул башлангыч, урта һәм югары урта хөкүмәт мәктәбе, 1984 елда нигезләнгән булган.[2] Боррагудемда MPPS мәктәбе хөкүмәт башлангыч мәктәбе, мандал дәрәҗәсендә, 1970 елда нигезләнгән булган.[3] Чандрагудемда MPPS мәктәбе хөкүмәт башлангыч мәктәбе, мандал дәрәҗәсендә идарә ителә һәм 1967 елда нигезләнгән булган.[4] RCM Мәктәбе шәхси башлангыч мәктәп, ул хөкүмәт ярдәме ала һәм 1939 елда нигезләнгән булган.[5] Сарада UPS Мәктәбе шәхси башлангыч һәм югары башлангыч мәктәп ул хөкүмәт ярдәме алмый һәм 2002 елда нигезләнгән булган.[6] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pradhan Mantri Gram Sadak Yojana: Habitations: Andhra Pradesh, Krishna District, Mylavaram Block. Centre for Development of Advanced Computing (C-DAC), Department of Electronics and Information Technology, Ministry of Communications & Information Technology, Government of India. 2016 елның 10 сентябрь көнендә тикшерелгән. 2013 елның 12 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Z PHS Chandragudem, Mylavaram. SchoolsWorld, India. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.MPPS Borragudem, Mylavaram. SchoolsWorld, India. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.MPPS Chandragudem, Mylavaram. SchoolsWorld, India. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.RCM PS (Aid) Chandragudem, Mylavaram. SchoolsWorld, India. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Sarada UPS Mylavaram. SchoolsWorld, India.
<urn:uuid:e9a2761c-6636-4f2f-bf92-af1a611a830f>
CC-MAIN-2019-39
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80%D0%B0%D0%B3%D1%83%D0%B4%D0%B5%D0%BC
2019-09-22T12:29:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514575513.97/warc/CC-MAIN-20190922114839-20190922140839-00265.warc.gz
tat
0.996816
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9968162775039673}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Югары уку йортларына яисә урта һөнәри белем бирү оешмаларына укырга керер өчен 2009нчы елда нинди имтиханнар тапшырырга кирәк булачак? Бүген Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы шуны хәл итте. Югары белем алырга теләүчеләр беренче чиратта рус теленнән имтихан тапшыра. Сынауның икенчесе абитуриент сайлап алган белгечлеккә бәйле булачак. Әйтик, техник белгечлекләрнең күбесендә – физика, икътисад, менеджмент, география, статистика кебек фәннәрдән – математика, гуманитар фәннәрдән (бу хокук, реклама һ.б.) – Россия тарихы, журналистика, филология һәм башка иҗади белем алырга теләүчеләр әдәбият тапшыра, медицинадан – биология, фармацевтикадан – химия һ.б. Бу турыдагы карарга Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кул куйды. Кайбер белгечлекләрдә хәтта өчешәр–дүртешәр имтихан каралган. Ләкин министр сүзләренә караганда, бары тик "Рус теле" дисциплинасы буенча имтихан мәҗбүри булачак. Икенче имтиханны нинди фәннән бирәчәген абитуриент үзе хәл итә. Бу сайлау мөмкинлегенә 2–3 предмет булырга мөмкин. Шулай ук журналистика, режиссура, хореография, спорт, сынлы сәнгать кебек иҗади белгечлекләргә югары уку йортлары өстәмә имтиханнар билгеләргә мөмкин. Сынаулар иҗади һәм һөнәри юнәлешле булырга мөмкин. Абитуриентның иҗади потенциалы собеседование яисә башка шундый субъектив формада бәяләнәчәк.Чыганак: www.5ballov.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:743d274d-2fe1-4076-bda4-0926bcaa3d70>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/726
2021-09-24T09:20:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057508.83/warc/CC-MAIN-20210924080328-20210924110328-00125.warc.gz
tat
0.999902
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999022483825684}
belem.ru
Каатинга Каати́нга (порт. Caatinga — «аксыл урман») — Бразилиянең төньяк-көнчыгыш штатларындагы корыга чыдам, яфрак коючы тәбәнәк агачлардан, куаклардан хасил булган, сирәк агачлы тропик урман. Әлеге районнарда суккулентлар, кактус, сөтлегән кебек чәнечкеле үсемлекләр, шулай ук шешәсыман агачлар очрый. Каатинга мәйданы ил территориясенең ~11 % алып тора[1], анда 15 млн кеше яши. Төбәктә терлекчелек (мөгезле эре терлек), үсемлекчелек (виноград, кавын, папайя) үсеш алган, әмма төбәк даими рәвештә көчле корылыктан җәфа чигә. Каатинга биләгән территорияләр илнең икътисади яктан иң артта калучы төбәкләренә керә[2]. Сүзнең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Каатинга — Көньяк Американың иң зур коры урманнарының берсе. Ул Бразилиянең төньяк-көнчыгышындагы Пиауи, Сеара, Риу-Гранди-ду-Норти, Параиба, Пернамбуку, Сержипи, Алагоас, Баия, Минас-Жерайс штатларын колачлый. 734 520 кв. км мәйдан били. Көнбатышта серрадо саваннасы, көнчыгышта атлантик урман белән чиктәш. Җирлекнең төп рельефы — плато белән аралашып килүче кристаллик яки утырма иңкүлекләр. Җилләр юнәлеше, су агымнары һәм яр буе рельефына бәйле, каатинга озын коры (9 айга кадәр) һәм кыска яңгырлы (3 ай) ике сезонлы Африка саванналарын хәтерләтә, дым туплану даими түгел. Уртача еллык явым-төшем 250-1 000 мм чамасы тәшкил итә, уртача еллык температура — +24 — +26 °С. Фауна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Каатинга флорасы һәм фаунасы аз өйрәнелгән. Хәзерге вакытта төрле һәм гадәти булмаган төрләр ачыкланган. Биологик төрлелек ~1 200 төр үсемлек, кимендә 185 төр балык, 44 төр кәлтә елан, 9 төр амфисбен, 47 төр елан, 4 төр ташбака, 3 төр крокодил, 49 төр амфибия, 350 төр кош һәм 80 төр имезүче хайванны үз эченә ала. Умырткасызлар начар өйрәнелгән, әмма күп кенә төрләрнең әлеге экотөбәктә таралуы ихтимал. Эндемиклар Баия штатында урнашкан Шики-шики муниципалитетындагы дюна системасында тупланган. Флора[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Каатинганың үсемлекләр дөньясы бай, күптөрле, шуңа күрә кайбер белгечләр экотөбәкне берничә типка бүлергә тәкъдим итә. Каатинга тәбәнәк куаклардан (1 метр биеклеккә кадәр) биек агачлы (25-30 метр биеклеккә кадәр) урманнарга таба үзгәрә. Урыны-урыны белән дымлы урман анклавлары очрый. Корылык чорында яфракларын югалтучы тәбәнәк буйлы, чәнечкеле агачлар өстенлек итә. Шешәсыман агачлар (Cavanillesia arborea), шулай ук яфраклы суккулентлар (кактус, молочай) һәм сабаклы суккулентлар таралган. Тугайлы урманнарда карнауб, яки балавыз пальмасы (Copernicia cerifera) үсә, аның яфракларыннан алынган балавыз техникада кулланыла. Чәнечкеле куаклар һәм корыга чыдам үләннәр барлык җир өслеген каплый. Берьеллык үләннәрнең шактые кыска яңгырлар сезоны дәвамында үсәргә, чәчәк атарга һәм юкка чыгарга өлгерә[3]. Кешеләрнең җимергеч эшчәнлеге аркасында каатинганың уникаль флорасы һәм фаунасына юкка чыгу куркынычы яный. Дөньяда юкка чыгарга мөмкин булган ун кошның ике төре каатинга эндемиклары: кече гиацинт арасы (Anodorhynchus leari) һәм зәңгәр ара (Cyanopsitta spixii). Юкка чыгудан саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бразилиянең башка экотөбәкләреннән аермалы буларак, каатингага урманнар юкка чыгу куркынычы янамый[4]. Шулай да экотөбәкнең яртысы тулысынча үз табигый үсемлекләреннән мәхрүм ителгән. Төп экологик куркыныч — терлекләрне көтүдә артык күп йөртү, ягулык өчен агачны тотрыксыз кисү-чыгару, янгыннар, мамык үстерү һ. б. Каатинга Бразилиянең табигать саклау системасына бик аз күләмдә кертелгән. Барысы 30 табигать саклау территориясе булдырылган, алар арасында 4 экология станциясе, 7 милли парк һәм 1 биологик резерват бар. Иң зур табигать саклау объекты — 8 238 кв. км мәйданлы Серра-дас-Конфусьонс милли паркы. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Каатинга. brazilnature.com(ингл.) - Northern South America: Northeastern Brazil (Көньяк Американың төньягы: Төньяк-Көнчыгыш Бразилия)(ингл.) - Каатинга. Большая российская энциклопедия(рус.) - Леса стран Южной Америки(рус.) Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Caatinga: patrimônio brasileiro ameaçado (Каатинга: Бразилия мирасы куркыныч астында) - A Caatinga é um ecossistema único com oc[orrência de rica vegetação em região semi-árida - Леса стран Южной Америки(рус.) - Forest Monitoring Designed for Action (Урманнарны күзәтү өчен билгеләнгән (мониторинг)) - Corredor Ecológico da Caatinga interliga oito unidades de conservação(порт.)
<urn:uuid:a7502241-1337-4bdd-9be0-cfce6c948b6c>
CC-MAIN-2021-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B0%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%B3%D0%B0
2021-03-02T07:58:11Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178363782.40/warc/CC-MAIN-20210302065019-20210302095019-00275.warc.gz
tat
0.999864
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 0.9998644590377808}
tt.wikipedia.org
Гидрология Навигациягә күчү Эзләүгә күчү |Гидрология| |Өйрәнелгән тармак||водный баланс[d]| |Гидрология Викиҗыентыкта| Гидроло́гия (грек. Yδρoλoγια, бор. грек. Yδωρ — су + бор. грек. λoγoς — өйрәнү сүзләреннән) — табигать суларын, аларның атмосфера һәм литосфера белән тәэсирен һәм шулай ук алардагы процессларны (парга әйләнү, туңу һ.б.) өйрәнүче фән. Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Гидрохимия — табигать суларының химик үзлекләрен өйрәнә. - Гидробиология — судагы тереклекне һәм биологик процессларны өйрәнә. - Гидрогеология — җир асты суларының килеп чыгышын, төзелешен һәм хәрәкәт кануннарын өйрәнә. - Гидрометеорология — су өслеге һәм атмосфераның ас катлары арасындагы алмашыну процессларын өйрәнә. - Изотоп гидрологиясе — суның изотопик үзлекләрен өйрәнә. - Океанология — океаннарның үзлекләрен өйрәнә.
<urn:uuid:8da0288b-f440-4a43-8b7a-a9ef0ab4e704>
CC-MAIN-2022-27
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D0%B8%D0%B4%D1%80%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F
2022-07-02T00:12:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103947269.55/warc/CC-MAIN-20220701220150-20220702010150-00058.warc.gz
tat
0.999537
Cyrl
90
{"tat_Cyrl_score": 0.9995371103286743}
tt.wikipedia.org
Охшашлык Охшашлык — теләсә нинди ике , нокталары һәм аларның образлары , һәм охшашлык коэффициенты дип аталган ниндидер саны өчен нисбәте үтәлгән Евклид пространствосын үзгәртү ул. Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Охшаш фигуралар Борынгы Грециядә безнең эрага кадәр V—IV гасырларда каралган; алар Гиппократ Хиосский, Архит Тарентский, Евдокс Книдский хезмәтләрендә һәм Евклидның «Башлангычлар»ының VI китабында очрый. Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Теләсә нинди гомотетия охшашлык була. - Теләсә нинди хәрәкәтне (шул исәптән тождествоны) шулай ук коэффициенты белән охшашлык үзгәртүе дип карарга була. Бәйле билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Әгәр булган охшашлык үзгәртүе булса, фигурасы фигурасына охшаш дип атала. - Фигураларның охшашлыгы эквивалентлылык бәйләнеше була. - Охшашлыкны тамгалау өчен — тамгасы кулланыла, һәм фигуралары охшаш дигәнне дип язып була. Охшашлык ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Фигуралар охшашлыгы бик күп төзүгә мәсьәләләр эшләүгә ярдәм итә. Охшашлык ысулы шуннан тора, мәсьәләдәге кайсыбер бирелешләр буенча башта эзләнгән фигурага охшаш фигура төзиләр, ә азак эзләнгән фигурага күчәләр. Бу ысул, бер генә бирелгән зурлык озынлык, ә калганнары — я почмаклар, я кисемтәләр чагыштырмасы булган очракта бигрәк тә уңайлы. Охшашлык ысулына мәсьәләнең классик мисалы булып, бирелгән почмакның ике ягына тиюче һәм бирелгән нокта аша үтүче әйләнә төзү тора[1] Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Охшашлык Евклид пространствосын үзенә үз-ара бер мәгънәле чагыштыру була. - Охшашлык ясылыкны аффинналы үзгәртү була. - Охшашлык туры сызыкта нокталарның урнашу тәртибен саклый, ягъни әгәр ноктасы һәм нокталары арасында ятса һәм , , — ниндидер охшашлыкта аларның ярашлы образлары булса, ул чакта ноктасы шулай ук һәм нокталары арасында ята. - Бер туры сызыкта ятмаган нокталар, теләсә нинди охшашлыкта, бер туры сызыкта ятмаган нокталарга күчәләр. - Охшашлык туры сызыкны туры сызыкка, кисемтәне кисемтәгә, нурны нурга, почмакны почмакка, әйләнәне әйләнәгә күчерә. - Охшашлык кәкре сызыклар арасындагы почмак зурлыгын саклый. - Коэффициенты булган охшашлык, теләсә нинди туры сызыкны аңа параллель булган туры сызыкка чагылдыра, яки коэффициенты белән гомотетия була. - Һәр охшашлыкны хәрәкәте белән ниндидер уңай коэффициентлы гомотетиянең композициясе итеп карарга була. - Охшашлык үз (үз түгел) дип атала, әгәр хәрәкәте үз (үз түгел) булса. Үз охшашлык фигураларның ориентациясен саклый, ә үз булмаганы — ориентацияне капма-каршыга үзгәртә. - Ике өчпочмак охшаш була, әгәр - аларның ярашлы почмаклары тигез булса, яки - яклары пропорциональ булса. Шулай ук карагыз - Өчпочмакларның охшашлык билгеләре. - Охшаш фигураларның мәйданнарының чагыштырмасы аларның охшаш сызыкларының (мәсәлән, якларының) квадратларына пропорциональ. Шулай, түгәрәкләрнең мәйданнары аларның радиуслары квадратлары чагыштырмасына пропорциональ. Гомумиләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 3-үлчәмле Евклид пространствосында охшашлык шулай ук билгеләнә ( югарыда карап кителгән үзенчәлекләре саклана), һәм шулай ук n-үлчәмле Евклид һәм псевдоевклид пространствосында. Үлчәмле пространстволарда, -үлчәмле Риманов, псевдориманов һәм Финслер пространстволарындагы кебек, охшашлык пространствоның үлчәмен үз-үзенә даими тапкырлаучыга кадәр тәгаенлек белән күчерүче үзгәртү сыман билгеләнә. n-үлчәмле Евклид, псевдоевклид, Риманов, псевдориманов яки Финслер пространстволарының бөтен охшашлыклары җыелмасы, ярашлы пространствоның охшашлык (гомотетик) үзгәртүләр төркеме дип аталган, -буынлы Ли үзгәртүләре төркемен төзи. Күрсәтелгән типтагы һәр пространствода -буынлы Ли охшашлык үзгәртүләре төркемендә хәрәкәтләрнең -буынлы нормаль астөркеме бар. Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Андрей Петрович Киселёв. Элементарная геометрия / под редакцией Нила Александровича Глаголева. — 1938.
<urn:uuid:b5689679-b3cd-46e3-bb9d-0f36c3a67bc0>
CC-MAIN-2022-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9E%D1%85%D1%88%D0%B0%D1%88%D0%BB%D1%8B%D0%BA
2022-09-28T13:02:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335254.72/warc/CC-MAIN-20220928113848-20220928143848-00443.warc.gz
tat
0.999984
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999837875366211}
tt.wikipedia.org
Кара пулат Кара пулат — Болгардагы 14 нче гасыр урталарында төзелгән бинала. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җиргә сеңгән. Аның як-ягында кечкенә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк диварында өстәмә тәрәзәләр уелган. Өченче катта һәм сигез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында берәр тәрәзәсе бар. Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар. Риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Кара пулат турында бер борынгы татар риваяте бар. 1396 елларда Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар яулап алынган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Аларның берсе хан кызы була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый… Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап- ак кимнән хан кызы пәйда була.[1]
<urn:uuid:e2bf852d-8ddf-44cc-91e1-f7cd623eede2>
CC-MAIN-2020-29
https://tt.wikipedia.org/wiki/Qara_pulat
2020-07-13T03:10:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593657140746.69/warc/CC-MAIN-20200713002400-20200713032400-00577.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 1.0000042915344238}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Казан – милли мәркәз. Ә Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Казанда 19 мартта узачак VI хисап-сайлау конференциясе исә алар өчен күрешү, аралашу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен зур мөмкинлек тудыручы рәсми чара булып тора. Конференциядә Россия һәм Татарстан рәсми органнары вәкилләре, галимнәр, укытучылар катнашыр дип көтелә. Чарада Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең яңа советын сайлау, проектлар тәкъдим итү күздә тотыла. 1998 елда эшли башлаган Татар федераль милли-мәдәни автономиясе бүгенге көндә 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Алар арасында Барнаул, Ханты-Манси республикасы, Бурятия, Омск, Оренбург, Түбән Новгород, Свердловск, Саратов, Ульяновск, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономияләре һәм башкалар бар. Соңгы елларда төбәкләрдәге автономияләрнең саны артуны да билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, быел Калуга һәм Самара өлкәсендә яшәүче татарлар үз милли-мәдәни автономияләрен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Конференциягә һәр төбәктән өчәр вәкил киләчәк. Арада яшьләр дә булуы да көтелә, дип хәбәр итә ТФММА матбугат хезмәте. Быелгы конференция вакыйгаларга бай булачак. Кунаклар иң беренче чиратта чит мохиттә яшәүче яшь буында туган телгә, мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, яңа информацион технологияләр заманында татар телен популярлаштыру чаралары турында сөйләшергә җыелалар. Чыганак: http://intertat.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:f2545723-044a-4e11-b2af-45d87cdb850b>
CC-MAIN-2021-10
https://belem.ru/node/3096
2021-02-28T13:28:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178360853.31/warc/CC-MAIN-20210228115201-20210228145201-00520.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999721050262451}
belem.ru
Буа районы флагы |Буа районы флагы| |Нигезләнү датасы||2006| |Дәүләт||Россия| |Юрисдикциягә карый||Буа районы| Буа районы флагы — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2006 елның 27 июнендә расланган[1] һәм Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына теркәү номеры 2619, шулай ук 66 номерын биреп Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына кертелгән. Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татарстан Республикасы Буа район Советының 52-9 нчы номерлы карары белән расланган флагның тасвирламасы: «Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча алты тулы һәм ике яртылаш күренүче тешләр рәвешендә сынган ак сызык (киңлеге тукыма киңлегенең 1/30 өлешен били) белән ике өлешкә (күк өлешнең габарит киңлеге тукыманың 4/9, яшел өлешнеке тукыманың 47/90 өлешен тәшкил итә) бүленгән туры почмаклы тукыма; өске өлештә — чыгып килүче сары кояш, аскы өлештә сары һәм ак төсләрдәге, бер-берсенә аркылы-торкылы салынган башаклар бәйләме һәм мөһерле төргәк урнаштырылган». [2] Флагны эшләүдә катнашкан Россия геральдистлар Союзы сайтында флагның түбәндәге тасвирламасы китерелгән: «Буа муниципаль районы флагы киңлеге 2:3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча ике өлешкә бүленгән (тукыманың зәңгәр өлешнең киңлеге — 4/9, тукыманың яшел өлеше — 47/90 ) ак сызыктан гыйбарәт, ак сызык 6 тулы һәм 2 ярты тешле сынык линияләрдән тора (ак линиянең киңлеге — тукымадан 1/30 ); өске өлеше үсеп килүче кояшның сары сурәтен алып тора; түбәндә — башак көлтәсе сурәте һәм сары печатле ак чәчәкле төргәк».[3] Флагның соңгы тасвирламасы шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе тарафыннан «Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсе ихтыяҗлары өчен эталон геральдик продукция әзерләү һәм китерү» ачык конкурсында файдаланылды. Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Флаг Буа муниципаль районы гербы вексиллологиянең кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре нигезендә төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра. Буа төбәгенең бай тарихы бар. Күп гасырлар дәвамында аның территориясе Болгар дәүләтенең һәм Казан ханлыгының көньяк-көнбатыш чиге булып тора. Казанны Рус дәүләтенә кушканнан соң, төбәк Идел елгасының уң ярын үзләштерүдә форпост була. Аның территориясендә Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле борынгы Кары чик буе узган. XVI-XVII гасырларда "Карлы валы" төбәкне күчкенчеләр һөҗүменнән саклаучы саклау корылмалары була. Флагта Буа җиренең чик буе урыны тешле сызык белән күрсәтелгән. Бүгенге көндә районда халыкның төп шөгыле — район икътисадының нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы. Алтын башаклар авыл хуҗалыгы производствосы үсешен символлаштыра. Яшел төс —табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше символы — шулай ук авыл хуҗалыгын символлаштыра. Сары төс (алтын) — уңыш, муллык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы. Аграр символика үсеш һәм үсеш өчен кирәкле тормыш җылысы һәм яктылык символы булган алтын кояш сурәте белән тулылана. Кояш шулай ук республиканың көньяк-көнбатышында урнашкан районның чик буенча урнашуын күрсәтә. Ак (көмеш) төргәк — зирәклек һәм белемлелек символы буларак, Буа җиренең күп кенә танылган кешеләр өчен туган жире икәнен ассызыклый, алар арасында язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, сәяси эшлеклеләр дә бар. Ак төс (Көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы. Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ Решение Буинского районного Совета Республики Татарстан от 27.06.2006 № 52-9 «О флаге муниципального образования "Буинский муниципальный район"» - ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica - ↑ Союз Геральдистов России. Описание флага: Буинский район Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 65-68. — 248 с.
<urn:uuid:6eaac69c-c556-4675-95e2-cd051df01253>
CC-MAIN-2023-14
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D1%83%D0%B0_%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B_%D1%84%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D1%8B
2023-03-30T00:02:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296949035.66/warc/CC-MAIN-20230329213541-20230330003541-00064.warc.gz
tat
0.999791
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9997910857200623}
tt.wikipedia.org
|Хәсән Сарьян| |Туган телдә исем||Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов| |Туган||24 март 1930| СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Иске Аю |Үлгән||21 сентябрь 1978 (48 яшь)| СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |Милләт||татар| |Ватандашлыгы||СССР| |Һөнәре||журналист, язучы| |Ата-ана| Хәсән Сарьян, чын исеме Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов — Башкортстанда туып үскән татар язучысы. Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Хәсән Сарьян 1930 елның 24 мартында Башкортстан АССРның Илеш районы Иске Аю авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948-1951 елларда Х. Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары, «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1957-1960 елларда Башкорт дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый. Томана, надан бер карьеристның фәнгә үрмәләве турында язылган «Чәмәт ― фәннәр кандидаты» исемле сатирик әсәре басылып чыккач, әсәрдә телгә алынган «каһарман»ның (БДУда тел галиме) «татар милләтчесе» дип Х. Сарьян өстеннән КГБга әләк язуы, ике-өч мәртәбә әлеге оешмага чакырып сорау алу нәтиҗәсендә, язучы эшсез кала, язылган әсәрләрен басмый башлыйлар, Уфада эшкә керә алмый.[1] 1960 елның октябрендә, Аяз Гыйләҗев, Марс Шабаев чакыруы буенча, Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә, биредә унсигез ел яши, эшли һәм иҗат итә: башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли. Х. Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның Казанда беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагын ике җыентыгы («Туган як хикәяләре» (1972)) дөнья күрә. 1977 елда «Уеңны уйдырып сал» китабы басылып чыга. Беренче хикәяләре белән үк Х. Сарьян үзенчәлекле язучы, тел остасы булып таныла. «Әткәм һөнәре» (1965), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» (1978) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Х. Сарьян 1970-еллар татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса. Х. Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра. Әдипнең аерым әсәрләре рус һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән. Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Хатыны Фирүзә, техникум укытучысы. Балалары: уллары Рифкать, Булат, Айрат [1].
<urn:uuid:aea08fd9-943f-489c-bcfd-179aaa9e0413>
CC-MAIN-2022-49
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D1%80%D1%8C%D1%8F%D0%BD_%D0%A5%D3%99%D1%81%D3%99%D0%BD
2022-11-28T15:29:49Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710533.96/warc/CC-MAIN-20221128135348-20221128165348-00182.warc.gz
tat
0.999963
Cyrl
8
{"tat_Cyrl_score": 0.9999634027481079}
tt.wikipedia.org
Сокол (мәгънәләр) Навигациягә күчү Эзләүгә күчү Сокол - Сокол (рус. Сокол) — Русия Федерациясенең Вологда өлкәсендә урнашкан шәһәр. - Сокол (футбол клубы) — Русиянең икенче футбол дивизионында катнаша. - Сокол (аэропорт) — Магадан шәһәре янында урнашкан халыкара аэропорты. |Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге.| Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш.
<urn:uuid:23a396ef-bf57-44f7-9854-afe7f7ef18dd>
CC-MAIN-2020-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%BE%D0%BA%D0%BE%D0%BB_(%D0%BC%D3%99%D0%B3%D1%8A%D0%BD%D3%99%D0%BB%D3%99%D1%80)
2020-02-19T20:00:44Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875144167.31/warc/CC-MAIN-20200219184416-20200219214416-00122.warc.gz
tat
0.999972
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999723434448242}
tt.wikipedia.org
Салих Баттал |Салих Баттал| |Туган телдә исем||Салихҗан Вазыйх улы Батталов| |Туган||5 август 1905| Зур Тигәнәле авылы, Əᴫәcки районы, Татарстан |Үлгән||12 март 1995 (89 яшь)| Казан |Милләт||татар| |Ватандашлыгы|| Россия империясе| СССР Россия |Һөнәре||шагыйрь, прозаик, драматург| |Сәяси фирка||Советлар Берлеге коммунистик фиркасе| |Кардәшләр||Мөбарәк Батталов| Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Ул 1905 елның 5 aугьıсында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Əᴫәcки районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле кepәстиян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше авыл мәдрәсәсендә һәм гражданнар сугышы чорында Чистайдагы Шиһап мәдрәсәсендә укый. 1921 елгы кытлык вакытында урта хәлле кepәстиян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, Мәскәү өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: совхоз һәм хосусый хуҗалыкларда икмәк, яшелчә җыеша, вагоннардан утын, күмер, торф бушатыша, җир казый, көтү көтә һ.б. 1924 елда, Мәскәү өлкәсендәге Соболево-шчөлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның В.И.Ленин үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби иҗат юлы шулай башланып китә. 1924—1926 елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Шигырьләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек матбугатында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. 1928 елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә әсәрен — «Организатыр» исемле комедиясен яза. Комедия 1928—1929 елларда Мәскәү үзәк татар эшче ᴛиᴙтыры сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнатыла. Ул шулай ук башка ᴛиᴙтырларда да уңыш белән бара. 1927 елда Салих Баттал комсомол путөвкасы белән эшче-кepәстиян Кызыл әpмeсе хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын Ырынбур очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык Брәнск һәм Казан шәһәрләрендә очучы булып эшли. Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда Cәвит Социалистик Җөмһүpиᴙтләр Берᴫеᴦе халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) драмасы Татар дәүләт академия ᴛиᴙтыры (ТДАТ) сәхнәсендә куела. 1933 елның языннан башлап 1934 елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус конструкторлык бүросы янындагы сынау отрәдында хезмәт итә. 1935 елда исә, хәрби хезмәттән китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда аның эшчеләр, кepәстияннар, Кызыл әpмe, очучылар тормышына бәйле күп кенә шигырьләре, поэмалары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», 1940 һ.б.), проза әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» (1938) исемле пьесасы языла. Соңгысы, 1939 елда Татар дәүләт академия ᴛиᴙтырында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясенә лаек була. Ул шулай ук аерым китап булып та басылып чыга. Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби Һава Көчләренең Тын Океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941—1945), япон империалистларына каршы сугышта катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугыш мидəлләре белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» (1942) исемле поэмасын яза. Сугыштан соңгы иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», 1953) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы татар сəʙит поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу ᴨувᴎс шул ук елны рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Новый мир» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» (1934—1970) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр татар авылының 1905—1921 еллар арасындагы катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә Үктәбep револүциясенә килүләрен сурәтли. Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында Салих Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенче кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле ᴨувᴎслары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Сəʙит иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән автобиографик әсәрендә исә aвтьıр, узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, Валерий Чкалов, Александр Фадеев, Галимҗан Ибраһимов кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза. Салих Баттал әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул Александр Пушкинның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкиятен», Владимир Маяковcкиның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, уpьıс Сəʙит язучысы Н. Никитинның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын тәрҗемә итте. Салих Баттал 1995 елның 12 мартында 89 яшендә өендә янгыннан үлә. Исемен мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Əᴫәcки районы Зур Тигәнәле авылының бер урамы Салих Баттал исемен йөртә. - Əᴫәcки районы Зур Тигәнәле авылының туган якны өйрәнү музее Салих Баттал исемен йөртә. - Шулай ук: 2009 елның 7 октәбрендә Əᴫәcкиое бистә сəʙиты утырышында Əᴫәcкиоеның Просторная урамының бер өлешенә дә Салих Баттал исемен кушу турында карар кабул ителде.
<urn:uuid:60028f71-4498-4571-9665-e41d40f0e6d1>
CC-MAIN-2020-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D1%85_%D0%91%D0%B0%D1%82%D1%82%D0%B0%D0%BB
2020-12-04T23:13:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141745780.85/warc/CC-MAIN-20201204223450-20201205013450-00442.warc.gz
tat
0.999916
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999160766601562}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Хәерле кич, кадерле әниләр һәм кызлар! Бүген бездә "Әни булу авырлыкмы, бәхетме?" темасына сөйләшү булыр. Әңгәмәбездә безнең кызларыбыз – булачак әниләр, кадерле әниләребез һәм белгечләр, ягъни медецина һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючылар, ә иң мөһиме – алар үзләре дә әниләр. Инде берничә ел рәттән 26 нчы ноябрь – Әниләр көне итеп билгеләп үтелә. Беренчедән, шушы форсаттан файдаланып, мондагы бөтен әниләрне зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Аларга сәламәтлек, бәхет телим. Беребезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын. Икенчедән, безнең алдыбызда – кызларыбыз – булачак әниләр, тормышыбызның киләчәге. Алар белән бергә соравыбызга җавап эзләрбез. Әңгәмәбез сорау – җавап рәвешендә барачак. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:3dfb8029-079c-429b-b3eb-54ba02b8bb0f>
CC-MAIN-2020-34
http://belem.ru/node/3249
2020-08-11T04:50:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738727.76/warc/CC-MAIN-20200811025355-20200811055355-00259.warc.gz
tat
1.000008
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 1.0000083446502686}
belem.ru
|Эзулвини Үзәне| |Дәүләт||Эсватини| Эзулвини Үзәне ул Эсватини Патшалыгының төньяк-көнбатышында үзән. Шулай ук "Күк Үзәне" буларак мәгълүм, үзән 30 километрга сузыла һәм көнчыгышта Мдзимба калкулыклары белән чиктәш. Свазилендның тарихи башкаласы Лобамба бу үзәндә урнашкан, ул шулай ук Патша Үзәне буларак мәгълүм. Свази тарихында күп риваятьләр урыны. Биредә MR3 юлы урнашкан. Үзән Квалусенига кадәр сузыла. Лобамба Эсватининың закон бирү, традицион, рухи үзәге, Эсватини Парламентының урнашу урыны һәм шулай ук Патшабикә Ана, Патшабикә Нтфомби резиденциясе Лудзини Патша Авылы урнашкан җир. Мсвати III Лобамбадан якынча 10 км (6,2 миль) арада яши. Патша һәм Патшабикә ана ел саен декабрь һәм январь Инквала церемонияләрендә һәм сентябрь камыш биюләрендә шулай ук Патша Краале буларак мәгълүм Лудзидзини Патша Авылында катнаша. Төп манзаралар булып Парламент, Эсватини Милли Музее, Милуэйн Табигать Тыюлыгы һәм Патша Собһуза II Мемориалы Паркы тора. Үзәндә мәшһүр тыюлыклар, шулар арасында 4500 га Милуэйн Табигать Тыюлыгы (1964 елда нигезләнгән) һәм Патша Свази Кояш Кунакханәсе урнашкан. Эсватинида Элузвинида Лобамбада Һөнәрләр Үзәге һәм Свази Милли Музее танылган. Гәрчә үзәндә шәһәр үсеше булса да, ландшафтта күпмедер "йомшак яшел калкулыклар һәм мул болыннарда хайваннар" бар. Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Galassi, Jayne (September 2006). Ezulwini: Place of Heaven. New Africa Books. . https://books.google.com/books?id=k65G7cMQao4C&pg=PA20.
<urn:uuid:84a02a06-623a-4fa0-9a38-aba7286eb46f>
CC-MAIN-2023-06
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AD%D0%B7%D1%83%D0%BB%D0%B2%D0%B8%D0%BD%D0%B8_%D2%AE%D0%B7%D3%99%D0%BD%D0%B5
2023-02-09T10:50:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764501555.34/warc/CC-MAIN-20230209081052-20230209111052-00813.warc.gz
tat
0.999752
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9997523427009583}
tt.wikipedia.org
Николаевка (Минзәлә районы) |Николаевка| |Дәүләт||Россия| |Нәрсәнең башкаласы||Тауборын авыл җирлеге[d][1]| |Административ-территориаль берәмлек||Тауборын авыл җирлеге[d][1]| |Почта индексы||423722| Николаевка — Татарстан Республикасының Минзәлә районында урнашкан авыл. Минзәлә елгасыннан 3 км ераклыкта, Минзәлә шәһәреннән 25 км көньяк-көнчыгышка таба, Йомры Ялан (рус. "Круглое Поле") тимер юл станциясеннән 105 км ераклыкта, төньяк-көнчыгыш яктан 12 км Казан-Уфа автотрассасында урнашкан. 1876 елда Николавкада 89 хужалык булып, аларда 551 кеше яшәгән, соңгы халык санын исәпкә алу буенча авылда 467 кеше исәпләнгән. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423722. Николаевка авылының тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Николаевка авылы тарихы Русия империясенең 18 гасырда алып барган сәясәте белән бәйле. Бертуган алпавытлар Матвей һәм Никита Можаровларның шушы төбәктәге шактый гына татар авылларын җирләре, болыннары һәм урманнары белән бергә сатып ала. Шушы бертуганнарның тагын берсе – Николай Моҗаров хәзерге Башкортстандагы Урмы, Йөзмә, Татарстанның Зәй районындагы күп авыллар белән бергә, Тауборын авылын да бик күп җирләре белән сатып ала. Тауборыннан куылган татарлар урынына Можаров Пенза, Тамбов һәм Смоленск губерналарындагы авылларның крестьяннарын күчереп утырта. Һәм шушы Тауборын 18 гасыр азагында Можаровның үз исеме белән, ягъни Николавка дип атала башлый. Николаевка авылының халык шөгыле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Крестьяннарның күпчелеге җир эшкәртү, мал асрау, таш чыгарып, алардан амбарлар, терлек абзарлары төзү белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә Николаевка мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рябинушка" һәм "Калинка" рус фольклор ансамбльләре белән танылган. Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] |Тәүлек буена һаваның уртача температурасы| |Гый||Фев||Мар||Апр||Май||Июн||Июл||Авг||Сен||Окт||Ноя||Дек||Ел| |-11.4 °C||-11.2 °C||-6 °C||4.2 °C||13.3 °C||18.7 °C||20.4 °C||17.6 °C||11.9 °C||4.1 °C||-5.2 °C||-10.7 °C||3.8 °C| Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Мәйдан 12/2006 - Мензелинский край: история и современность/ Сост: Ю.Ю. Юсупов, М.Н.Сафиуллин. – М.: 2006. – 497с. - Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
<urn:uuid:d18329dc-aa6b-4bcb-8ce1-6be0a44e5c58>
CC-MAIN-2021-39
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D0%B8%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%B0%D0%B5%D0%B2%D0%BA%D0%B0_(%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B7%D3%99%D0%BB%D3%99_%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B)
2021-09-28T08:25:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780060538.11/warc/CC-MAIN-20210928062408-20210928092408-00230.warc.gz
tat
0.999866
Cyrl
15
{"tat_Cyrl_score": 0.9998660087585449}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагында. Татарстан Республикасы Президентының 1994 ел 22 сентябрь Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 1999 ел 31 гыйнвар карары нигезендә оештырыла. «Казан Кремле» музей-саклаулыгы – фәнни-тикшеренү, фәнни-агарту оешмасы, ул Казан Кремле территориясендә (13,45 га) һәм аның тирәсендә саклана торган зонада (115 га) урнашкан тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклауны, өйрәнүне һәм пропагандалауны башкара. Музей-саклаулык составына X–XVI йөзләргә караган Кремль шәһәрлегендәге җир, агач һәм таш ныгытмаларның архитектура-археология калдыклары, XV–XVI йөзләрдәге таш корылмалар, XII–XVI йөзләрдәге таш түшәлгән урам өслекләре; XVI–XVIII йөзләрдәге Кремль диварлары һәм манаралары; XVI йөз – XXI йөз башындагы архитектура корылмалары, музейлар керә. Музей-саклаулык фондында 10 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Музей территориясендә археологик, геофизик, геологик-инженерлык эзләнүләре алып барыла, археологик объектлар музейлаштырыла. 20 мең кв.м дан артык мәйданда 64 урында казу эшләре башкарыла. Алар барышында XII йөзгә нисбәтле таш кальга, борынгы урамнар һәм аларның таш түшәлгән өслекләре, таш һәм агач биналарның калдыклары табыла. Кремльдәге эшләр С.С.Айдаров һәм А.Х.Халиков җитәкчелегендә башкарылган һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 1994 елның 4 августында кабул ителгән карары һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган «Казан Кремле ансамблен саклау, яңартып кору һәм файдалану концепциясенең төп юнәлешләре» программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2006 ел 9 октябрь карары белән 2010 елга кадәрге чорга исәпләнгән «Казан Кремле» музей-саклаулыгын музейлаштыру һәм үстерү концепциясе раслана. Саклаулыкта 4 музей эшли. 2006 елның 7 ноябрендә ачыла. Музей элеккеге сарай чиркәве бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы (9 залны били) 220 кв.м. Аның «Борынгы төрки дәүләтләр» бүлеге безнең эрага кадәр II йөздән безнең эраның IX йөзенә кадәрге дәверне чагылдыра. Һуннар казаны кисәкләре (IV–V йөзләр), Кубрат хан мөһере төшерелгән йөзек күчермәләре күргәзмәгә куелган. «Идел буе Болгар дәүләте» залында Казан Кремле территориясендә табылган (X–XI йөзләр) археологик табылдыклар, тимер йозаклар, кара савытлары, рун язулы сфероконус (XII–XIII йөзләр) бар. Алтын Урдага һәм Казан ханлыгына багышланган залда XIII–XIV йөзләрдә яшәгән аксөякнең реконструкцияләнгән костюмы, хан ярлыклары (XIV–XV йөзләр), шулай ук Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәдәминнең (Т.С. Балуева реконструкциясе) скульптур портретлары, Кремль территориясендә табылган кувшин (XVI йөз) күргәзмәгә куелган. Музейның аеруча кыйммәтле экспонатлары булып борынгы чех тәңкәсе (929–930), үрдәкле чигә асылмасы (XII йөз), күннән эшләнгән ук савыты (XV–XVI йөзләр) санала. «Татарлар Россия дәүләте составында» бүлегендә төбәк белән идарә итү системасын оештыру һәм татар халкы иҗтимагый фикеренең үсеше бәян ителә. Совет чоры тарихы турында бай материал тәкъдим ителә. «Татарстан Республикасының Беренче Президенты» исемле бүлектә М.Ш.Шәймиевнең рәсми визитлары һәм кабул итү вакытларында төшерелгән фоторәсемнәр, аның бүләкләре күргәзмәгә куелган. «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы структура бүлекчәсе, күргәзмәләр үзәге, Дәүләт Эрмитажының Россиядә беренче вәкиллеге. Татарстан Республикасында Дәүләт Эрмитажының мәдәни-агарту һәм күргәзмә программасы 2005 елның 23 августында ачыла. Элекке Юнкерлар училищесе бинасында урнашкан (XIX йөз уртасы, архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы 870 кв.м. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан 2005 елда – «Алтын Урда: тарих һәм мәдәният», 2006 елда – «Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан XVI–XX йөз башы Көнбатыш Европа чигүе. Интерьер һәм костюм», 2007 елда – «Ат бәрабәренә ярты патшалык… Дөнья мәдәниятендә ат», «Эрмитажда рус сәнгате. XIX йөздә – XX йөзнең беренче чирегендә күренекле һәм онытылган осталар». 2008 елда – «Кытайдан алып Европага кадәр. Ислам дөньясы тарихы» һ.б. күп кенә әһәмиятле күргәзмәләр уздырыла. «Эрмитаж-Казан»да Эрмитажның музей-белем бирү программалары буенча мәктәп балалары, яшьләр, музейга килүче аерым кешеләр белән эшләү һәм актуаль сәнгатьне, дөнья киносы тарихын өйрәнү буенча укыту-белем бирү һәм методик үзәк оештырылган. Музей 2006 елның 21 февралендә ачыла. Колшәриф мәчетенең аскы катында 2 залда урнашкан (экспозиция мәйданы 566 кв.м). Беренче зал төп ислам кагыйдәләренә багышлана, Коръән китаплары төп урынны алып тора, шәмаилләр, намаз укыганда кулланыла торган намазлык, кыйбланы (Мәккә юнәлеше) билгеләү өчен компас, тәсбихлар куелган. Экспозициянең икенче залы Урта Идел буенда мәгариф, мәдәният, фән үсеше турында сөйли. Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының (1825), Мөхәммәдьяр әсәрләренең (XVIII йөз) кулъязма күчермәләре, Россия территориясендәге мәчетләрнең фоторәсемнәре (XX йөз башы) урнаштырылган. Төп урынны татар мәгърифәтчесе кабинетының шартлы интерьеры били. Дин галимнәре, мәгърифәтчеләр Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Р.Фәхретдин, Г.Буби, З.Камали, Ә.Максуди фотосурәтләре һәм китаплары, мәдрәсә дәреслекләре, совет хакимияте елларында репрессияләргә дучар ителгән дин эшлеклеләре, мәчетләрнең ябылуы турында материаллар куелган. Хәзерге Татарстандагы ислам, яңа мәчетләр һәм уку йортлары төшерелгән фоторәсемнәрдә, мөселман басмаларында күрсәтелә. Аеруча мөһим экспонатлар: Казанда бастырылган Коръәннәр (1816, 1839, 1884), кулъязма Коръән (Урта Азия, XIX йөз), намазлык (XIX йөз ахыры), шәмаилләр, шәһәрдә яшәгән татар хатын-кызы костюмы; күлмәк, камзул, калфак (XIX йөз ахыры). Музей 2008 елның 1 сентябрендә ачыла. Экспозиция-күргәзмә мәйданы – 1096 кв.м. Музейның гомуми фәнни-экспозиция концепциясе Казан университеты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең Палеонтология институты (Мәскәү), Палеонтология музее (Ундора шәһәре, Ульянов өлкәсе) хезмәткәрләре катнашында Ф.Д.Батырова җитәкчелегендә эшләнә. Сәнгати проектлау һәм төзелеш «Арта-Дизайн» һәм Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге сәнгать фонды тарафыннан башкарыла. Бу музей Идел буендагы бердәнбер табигать тарихы музее һәм фәнни-белем бирү үзәге, анда Татарстанның тулы геологик тарихы һәм аның казылмалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, минераль-чимал ресурслары турында мәгълүматлар тупланган. Музей экспозицияләре нигезен Казан университетының А.А.Штукенберг исем. Геология музее тупланмасы материаллары, шулай ук «Казан Кремле» музей-саклаулыгы фонды коллекцияләре тәшкил итә. Экспозиция 12 залда урнашкан, анда 1000 ләп предмет исәпләнә. Беренче кат залларында («Җир һәм Галәм», «Җир минераллары», «Юл башы», «Борынгы яшәеш», «Планетаның кара алтыны», «Җир асты хәзинәләре») астрономия, планетаның минераллар дөньясы төрлелеге турында Җир барлыкка килүдән алып (4,5 млрд еллар элек) ташкүмер чоры тәмамлануга кадәрге дәвер (300 млн еллар элек), нефть һәм битум, известьташ һәм гипс, күмер һәм фосфоритлар формалашу һәм аларны казып чыгару турында бәян ителә. Аеруча кызыклы экспонатлар – күк җисемнәрен күзәтергә мөмкинлек бирүче «Интерактив телескоп»; «Галәми үлчәү» ярдәмендә һәр кеше үзенең төрле планеталардагы авырлыгын белә ала, шулай ук оригинал матеоритлар коллекциясе игътибарга лаек. Икенче катның алты залы («Балыклар һәм җир-су хайваннары патшалыгы», «Казан диңгезе», «Ерткычсыман кәлтәләр дәвере», «Диңгез рептилияләре», «Динозаврлар заманы», «Имезүче хайваннар дөньясы») палеонтологиягә багышлана – беренче балыксыманнар барлыкка килүдән алып хәзерге заман кешесенә кадәрге чорны үз эченә ала. Биредә борынгы балыклар һәм амфибияләр, кәлтәләр һәм рептилияләрне күрсәтүче табигый материаллар, динозаврлар скелетларының күчермәләре, үлеп беткән имезүчеләр һәм мамонтның баш сөякләре куелган. Саклаулык территориясендә Милли сәнгать галереясы (Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы) һәм Бөек Ватан сугышы мемориал-музее (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) урнашкан. Музей-саклаулык директорлары: И.М.Вахитов (1994–2007), Р.Р.Хәйретдинов (2007–2012), З.Р.Вәлиева (2012 елдан). История Казани. Казань, 1988. Т. 1. Казанский Кремль: фотоальбом. Казань, 2005. Хузин Ф.Ш., Ситдиков А.Г. Древняя Казань. Казань, 2005. Ситдиков А.Г. Казанский Кремль: историко-археологическое исслед. Казань., 2006. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:66f15c38-c72f-490f-ae3b-c37870321265>
CC-MAIN-2023-23
https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/muzejlar/kazan-kremle
2023-05-30T14:06:09Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224645810.57/warc/CC-MAIN-20230530131531-20230530161531-00280.warc.gz
tat
0.999892
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9998924732208252}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы Спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлек темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Спортка зур игътибар бирелә, ләкин шул ук вакытта балаларның күпчелеге сәламәт яшәү рәвешен сайламый, ә күбрәк телевизор карау, компьютер артында утыру, төрле уеннар уйнау кебек гамәлләрне артыграк күрә. Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес буларак формалаштыруда нигез булып тора. Мин, шигырьне укып анализлаганнан соң, һәм өстәмә мәгълүматлар ярдәмендә укучыларда үз сәламәтлегең турында кайгырту, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен кирәклеген аңлауларын бурычым итеп куйдым. Технологик карта Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Шулай ук Сингапур методикасы да кулланылды. Мин бу дәрес 4 нче сыйныф укучылары өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:2af8452c-7738-4eab-b3bd-2e36813af189>
CC-MAIN-2021-17
http://belem.ru/node/5737
2021-04-10T11:21:51Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038056869.3/warc/CC-MAIN-20210410105831-20210410135831-00053.warc.gz
tat
0.999996
Cyrl
24
{"tat_Cyrl_score": 0.9999957084655762}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы 1 нче февральдән Россия ислам институтында бушлай «Без – татарлар» татар телен өйрәнү курслары башланачак. Дәресләр Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшләгән татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен программасы нигезендә үткәреләчәк. Өч ай дәвамында (февральдән апрельгә кадәр) курсны тыңлаучылар, татар теленнән тыш, ислам нигезләре, татар тарихы, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк. Дәресләрне Россия ислам институты укытучылары һәм студентлары алып барачак. Курсларны уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар сертификатлар алачак. Дәресләр атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Барлык сораулар буенча Россия ислам институтының тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзаловка +7927-422-17-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дәресләргә йөри алмаганнар өчен «Без – татарлар» онлайн-платформасында теләсә кайсы уңайлы вакытта дистанцион уку мөмкинлеге бар. Моның өчен электрон почта яки социаль челтәрләрдәге учет язмасы ярдәмендә теркәлергә кирәк. Уңышлы теркәлгәннән соң, порталдан кулланучы 5 төп блокка (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр) бүленгән 49 дәресне тулаем бушлай уза ала. Кулланучылар үзләре өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм теләсә нинди уңайлы форматта (видео, аудио һәм текст) укый алачак. Beztatarlar.ru порталында стационар компьютерлар, смартфон һәм планшетлар аша шөгыльләнергә мөмкин. 2022 елда сайтта 2000 нән артык кеше туган телен өйрәнгән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
<urn:uuid:d4ab3c0c-29d2-45d7-aa3d-d87313dd25d2>
CC-MAIN-2023-50
https://belem.ru/node/8640
2023-12-07T03:42:30Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100632.0/warc/CC-MAIN-20231207022257-20231207052257-00600.warc.gz
tat
0.999944
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999442100524902}
belem.ru
Татарстан җөмһүриятендә ике дәүләт теле, берсе – татар теле, икенчесе рус теле. Ул кулланылышы буенча активрак, әлбәттә. Татарча сөйләшүче кешеләрнең күбесе картлар дип уйлыйм, нигә дигәндә, мин татарча сөйләшүче яшьләрне бик аз күрәм. Мин кайда гына керсәм дә татарча сөйләргә ашыгам, бу миңа җиңел булу белән түгел, ә горурлану бар монда, урамда йөргәндә татарча сөйләшсәм миңа күп кеше карый, аннары тавышым тагында арта бара – татар икәнемне белсеннәр. Минем сөйләмдә акцент булса да оялмыйм. Яшьләр татарча сөйләшми дигән сүз татар теленең киләчәгенә нокта куярга мөмкин. Киләчәкнең хуҗасы булырга тиешле яшьлар татар теленнән ерагайса аны чит илдән килүче халык сөйләшми. Руслар һәм башка милләтләр татар теленә игътибар да итми. Картлар үлгәч, яшьләр татар телен музейга кертеп куя да туган тел булмаса да Рәссәй телен куллана. Университет һәм мәктәплардә татар теле буенча сыйныфлар булса да, дәрескә я кеше йөрми, я анда кеше бик аз. Уку йортларыннан чыгуга, 70% кеше рус телендә сөйләшә башлый. Моңа карата күпме чаралар уздырылды, күпме тырышу булды, ләкин бу хәлне үзгәртү җиңел түгел. Шулай булса да безнең иелмәс-сынмас халкыбыз хәзергә хәтле маташа, тел өчен җан бирүчеләр әз булса да, һаман бар, югалмадылар. Татар теленең киләчәген түрәләр хәл итмәсә, халыкка авырга туры килә, халык кулында каләм бар, авыз бар, яза белә, сөйли ала, ләкин хокук булмаса язма күп булса да, көне буе сөйләсә дә хәл ителмәс. Надир Фатих. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.
<urn:uuid:cc94c0c8-51ba-46f9-b0ff-1ac1529d43d7>
CC-MAIN-2020-34
https://darelfonyn.kpfu.ru/tatar-telene-kil-ch-ge-barmy-kytaj-tatary-ujlary/
2020-08-11T19:37:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738819.78/warc/CC-MAIN-20200811180239-20200811210239-00593.warc.gz
tat
1.000004
Cyrl
14
{"tat_Cyrl_score": 1.0000044107437134}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Якын арада Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары санын кыскартырга планлаштыра. 2008 ел башына Россиядә 1100 югары уку йорты эшли иде. Шуларның 650се дәүләт статуслы, калган 2000 - филиал һәм вәкаләтлекләр. Әлбәттә, студентлар саны да артмый тормый. Бүген алар - 7 миллион кешегә җиткән. Югары уку йортлары һәм студентлар саны артуга карамастан, аларда укыту сыйфаты төшкән. Белем бирүнең түбән дәрәҗәдә булуында, беренче чиратта, педагогларның начар әзерлеге гаепле. Галимнәрнең, югары дәрәҗәле педагогларның күпчелеге берничә әйдәп баручы уку йортында яисә олы шәһәрләрдә эшли. Регионнарда исә фән белән бик азлар мәшгуль. Алынган белемнең түбән сыйфатлы булуын белгечләр генә түгел, укып чыккан студентлар да дәлилли. Мисал өчен, олы яшьтәге укытучылар лекцияләрен совет чорында ук язылган конспектлары буенча укый. Яшь укытучыларның да кимчелекләре юк түгел. Аларның киресенчә фән белән шөгыльләнергә, тикшеренүләр уздырырга мөмкинлекләре юк. Әйтик, башкала техник югары уку йортларының берсендә профессор атнасына 18 сәгать укытканы өчен 10 мең сум акча ала. Нәтиҗәдә, 330 мең педагогның бары 19 проценты гына фәнни тикшеренүләр алып бара. Өстәвенә, заманча әдәбиятның һәм техниканың юклыгы да зур проблемаларның берсе булып тора. Бүген фәнни журналлар 1500нән алып 4000 меңгә тора. Ә химик лаборатория өчен бер приборның бәясе 150 мең доллардан башлана икән. Бу проблемалар белән хакимият үзенчә көрәшә: Көньяк (Ростов-на-Дону) һәм Себер (Красноярск) федераль университетларга бер генә югары уку йортында да булмаган статус биреп. Узган җомгада Дәүләт Думасы беренче укылышта ук закон проектын кабул итте. Әлеге норматив документ нигезендә хәзер федераль университетлар укытуны шәхси стандарт һәм таләпләр буенча алып барырга хокуклы. Региональ бизнес-жәмгыятьләр белән хезмәттәшлек итү, конкрет оешма ихтыяҗы буенча студентлар укыту - бу да университетларга бирелгән хокукларның берсе. Чыганак: www.5ballov.ru
<urn:uuid:6ed899bc-fcf8-4fd5-9a32-74d1fd54a4d0>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/744
2021-09-27T22:28:15Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780058552.54/warc/CC-MAIN-20210927211955-20210928001955-00185.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
4
{"tat_Cyrl_score": 0.999996542930603}
belem.ru
Башкорт баш күтәрүләре (1735–1740) |Мәгълүматны тикшерергә кирәк. Бирелгән фактларның төгәллеген һәм мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә кирәк. Башкорт баш күтәрүләре (1735–1740) — башкортларның җирләрен басу, Оренбург экспедициясе (1734–1744) оештыру, патша хөкүмәтенең Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылу шартларын бозуы һәм төбәктә колониаль сәясәткә күчүе сөземтәсендә туа[1]. Инициаторлар һәм төп көч — башкортлар. Башкорт баш күтәрүләре була: - 1735–1736 еллар - 1737–1738 еллар - 1739–1740 еллар. Карасакал яуы. Сәбәп 1739 елнын гыйн. башланган башкорт улусларының җанисәп. Көрәшкә Еланин Котлыгуҗин, Миңлегол Юлаев, Миндар Карабаев, Солтан Арсланбәков, Теләкәй Колтимер җитәкчелек итә. 1739–1740 еллар. Карасакал яуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] |Бу сәхифә яки бүлек авторлык хокукларын боза. Аның эчтәлегенең берәр өлеше http://xn--80ab4e.xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/8-statya/1868-bash-ort-ikhtilaldary-1735-40 үзгәртүсез диярлек үзләштерелгән. Зинһар, бу чыганакны тикшереп чыгыгыз [1] һәм мәкалә тарихы белән чагыштырыгыз. Моның белән килешмәсәгез, ике атна дәвамында үз фикерегезне АХБда шикләнелгән мәкаләләр форумында бу биттәге хәлгә багышланган бәхәс бүлегендә белдерә аласыз. Кертелгән материалының авторы сез булсагыз — текстны куллануга рөхсәтне рәсмиләштерегез. Бозуны ачыклаучыга: Түбәндәге белдерүне мәкаләне булдырган кулланучының бәхәс битенә урнаштырыгыз , Мәкалә авторына: Авторлык хокуклары, Рөхсәтләр алу Мартта берничә җыенда Нугай һәм Себер даругалары башкортлары халык исәбен алуны үткәрүдән баш тартырга карар итә. 1739 елнын 5 маенда хөкүмәт аны үткәрүне каплау карар да кабул итә. Нугай даругасында Стрижевский, Р. Уразлин (Себер дарусында) һәм капитан С.Ф. Кублицкий командалары тарафыннан штраф атларын җыю башкортларда ризасызлык тудыра. Билгесез авыру эпидемиясе, арыганлык һәм зур югалтулар сөземтәсендә Башкорт баш күтәрүләре җәен—көзен киң таралып китә алмый. Баш күтәрүчеләрнең казакълар белән союз төзү ынтылыштары бәхетсез була. 1740 ел башында башкортлар Карасакаллы Солтангәрәй исеме белән хан дип игълан итә. Февральдә–мартта Башкорт баш күтәрүләре Себер даругасы, апр. Нугай даругасының көньяк көнбатыш өлешен якын ала. Башкорт Булат Зиякаев, Козаш Рахманголов, Миңнеяр Аркаев, Шаганай Бурсаков җитәкч. хөкүмәткә «тугры» башкортлар отрядларына һөҗүм итә, авылларын туздыра. Баш күтәрүчеләрнең гомуми саны 3 мең кешегә җитә. Башкорт баш күтәрүнен бастыру өчен 18 меңнән күчү сугышчы, драгун һәм казак җәлеп ителә. 20 майда Олы Кызыл һәм 23 майда Җаек елгаларда Я.С. Павлуцкий һәм секунд-майор Языков командалары белән сугышларда башкорт отрядлары җиңелә. 3 июньдә Тубыл елга янында тагын бер зур сугыш була, аның барышында баш күтәрүчеләрне Павлуцкий командасы тар мар итә. Калган башкорт Карасакал җитәкч. казакларга каптырма яшеренә. Баш күтәрүчеләрне эзләү, аларны һәм аларның гаилә әгъзаларын җәзалау сент. ахырына кадәр дәвам итә. Июнь—сент. язалаусылары баш күтәрүчеләрнең улусларда 725 авылны яндыра, 11 мең алдан күчү мал тартып ала. Халыкны куркыту максатында халык алдында тән һәм үлем язалар бирелә. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - * Башкорт баш күтәрүләре - Чыганакның абруйлыгы шик астына куям
<urn:uuid:fb675499-969f-4915-bc67-487c6d4f1205>
CC-MAIN-2019-47
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82_%D0%B1%D0%B0%D1%88_%D0%BA%D2%AF%D1%82%D3%99%D1%80%D2%AF%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5_(1735-1740)
2019-11-14T08:29:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496668334.27/warc/CC-MAIN-20191114081021-20191114105021-00294.warc.gz
tat
0.999901
Cyrl
13
{"tat_Cyrl_score": 0.9999010562896729}
tt.wikipedia.org
Туфрак |Туфрак| |Кайда өйрәнелә||туфракны өйрәнү[d] һәм туфрак турында фән[d]| |Төс||көрән| |Моның каршысы||тау токымы| |Туфрак Викиҗыентыкта| Туфрак — югары уңдырышлыкка ия булган җирнең өске катламы. Туфрак уңдырышлыгы - ул туфракның сыйфатлары билгеләмәсе. Туфракның уңдырышлыгын күрсәтүче билгеләре: - агрофизик билге (туфрак тыгызлыгы 1,1 — 1,2 г/см3, күперүе 50 — 55 %, шуннан 25 — 30 % туфрак һавасы өлеше; муклашкасыз, суга ныклыгы (10,0 — 0,25 мм) 40 %ын алып тора); - биологик билге (гумус 2,5 — 3,5 %; биоактивлыгы — югары, фитосанитарлы); - агрохимик билге (кислоталыгы 6,0 — 6,5 (юк диярлек), нигезләрне йоту суммасы 7 — 12 мг.экв/100 г. , азота кушылмалары 30 дан 50гә кадәр, фосфор 150—250, калий 200—300 мг/кг, микроэлементлар: Cu — 0,8 — 1,2; Mo — 0,2 — 0,4; B — 0,5 — 0,6; Zn — 5,0 — 7,0 мг/кг). Участок җирен культуралаштыруга керешкәнче аның туфрагы нинди төргә керүен белергә кирәк. Кәсле-көлсу туфраклар механик составлары буенча (алардагы төрле кисәкчекләрнең микъдары буенча) балчыклы, балчыксыл, комлы һәм комсу төрләргә бүленә. Балчыклы туфраклар бик тыгыз, аларда һава аз, шуңа күрә алар структурасыз. Аларга һава һәм җылылык начар керә. Хәтта су да тулысынча парга әйләнеп беткәнче өстә ята. Су парланып беткәч җир өстендә тоташ кабык хасил була. Шуның нәтиҗәсендә туфракка һава керми, файдалы микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеге туктала. Андый туфракларны структуралы һәм югары уңдырышлы итү өчен ел саен көздән һәм язын һәр квадрат метрга 3—4 кг органик ашлама, 200—300 г известь кертергә кирәк. Ашламаларны һәм известь материалларын җирне тирән итеп казып 22—25 см га кадәр күмдерәләр. Минераль ашламаларны аларның күпме булуына һәм үстерелә торган культураларның ихтыяҗларына карап көздән яки яз көне кер тәләр. Андый (балчыклы) туфракларда яшелчә культураларын башлыча түтәлләрдә үстерәләр. Орлыкларны сай гына чәчәләр. Бәрәңгене дә сай (6—8 см) утырталар. Туфракны җәй буена кимендә биш тапкыр йомшарталар һәм кимендә ике тапкыр үсемлекләрнең төпләрен өяләр. Балчыксыл туфраклар балчыклыларга караганда уңдырышлырак һәм структуралырак. Аларда балчык азрак, ә һава күбрәк була. Әледән-әле ашлап торганда алар барлык яшелчә культураларында үстерү өчен яраклы була. Комсу һәм комлы туфраклар туклыклы матдәләргә ярлы. Алар нигездә комнан торалар, аларда бераз гына тузан һәм ләм бар, аска таба суны җиңел һәм тиз үткәрәләр, үтәдән-үтә яхшы һәм тиз җылыналар. Андый туфракларның уңдырышлылыгын күтәрү максатында алар өчен билгеләнгән ашламаларны (1 квадрат метрга 4 кг тирес яки компост һәм 0,4 кг известь) ике өлешкә бүләләр һәм аларның бер өлешен көз көне җирне казыганда 22—25 см тирәнлеккә, ә икенче өлешен — яз көне казыганда яки культивацияләгәндә 12—15 см тирәнлеккә кертәләр. Орлыкларны балчыксыл туфраклардагыга караганда тирәнгәрәк күмдерәләр. Яшелчә культураларын түтәлләр ясамыйча үстерәләр, бәрәңгене 14—16 см тирәнлеккә утырталар. Биек итмичә һәм бары тик яңгырдан соң гына 1—2 тапкыр төпләрен өяләр. Андый туфракларда минераль ашламаларны оптималь күләмдә һәм, туфрак эремәсен әчетеп җибәрмәү өчен, бары тик органик ашламалар белән бергә генә кертәләр. Комлы туфракларны үзләштерүдә яшел ашламага люпин, шулай ук печәнгә клевер чәчү зур ярдәм итә. 2—3 ел буе культуралаштырганнан соң андый җирләрдә кыяр, помидор һәм хәтта ак кәбестә, чәчәк кәбестә һәм башка төр кәбестәләр, үлән яшелчәләр яхшы үсә. Туфракның механик составын кул белән белеп була. Моның өчен аны камырсыман хәлгә килгәнче суда җебетергә һәм уч табаннары белән шар яки шнур әвәләргә кирәк. Әгәр шар әвәләп булмаса һәм уч табаннары чиста калса, туфрак — көпшәк-комлы. Шар әвәләнмәсә, ә уч табаннарында туфрак кисәкчекләре калса—туфрак — комлы; уч табаннары арасында шар әвәләнеп, шнур килеп чыкмый икән, туфрак — комсыл. Шар әвәләнеп, шнур килеп чыкса, әмма боҗра итеп бөккәндә чатнап, таралып китсә, туфрак— балчыксыл дигән сүз. Шар әвәләнеп, аннан шнур килеп чыкса һәм ул ярылмыйча-чатнамыйча боҗра булып бөгелә икән, туфрак — балчыклы. Аз торфлы саз туфрагы кәсле-көлсу туфраклар кебек минераль кисәкчекләрдән түгел, ә тулысынча диярлек ярым таркалган органик матдәдән тора. Торфлы туфракларны уйсулык торфлы, мүкле торфлы һәм алмашынучан торфлы туфракларга аерып йөртәләр. Уйсулык торфлы саз туфраклары түбәнлекләрдә һәм күл тирәләрендә, елга үзәннәрендә хасил була. Өстән ага торган һәм грунт сулары андый урыннарга күп кенә минераль матдәләр, известь алып килә. Шуңа күрә дә уйсу торфлыклар туклыклы матдәләргә бай һәм аларның туфрак эремәләре нейтраль яки җиңелчә генә әче реакцияле була. Системалы рәвештә фосфорлы-калийлы ашламалар керткәндә андый җирләрне тиз һәм яхшы үзләштерергә, аларны теләсә нинди яшелчә, чәчәк культуралары һәм хәтта җиләк-җимеш бакчалары өчен дә файдаланырга мөмкин. Мүкле торфлыклар калку урыннарда нигездә ак мүкләрнең (сфагнус) таркалуы хисабына формалаша, ә алар исә минераль туклануны сорамый. Начар таркалалар, шуңа күрә андый торфлыкларның көллелеге түбән (2—4%), аларда туклыклы элементлар запасы аз. Мүкле торф теплицалар яки башка ябык җайланмаларның туфрак грунты өчен яхшы компонент булып кына тора. Әгәр инде һәвәскәр яшелчәченең участогы шундый агачы көле кертәләр. Күгәрек төсендә булмаса, торф көлен дә файдаланырга ярый. Күгәрек төсле көлдә тимер күп, шуңа күрә аны ашламага файдаланырга ярамый. Әгәр һәвәскәр яшелчәче участогына бер кисәк ташландык болын бирелсә, аны алданрак үзләштерә башларга кирәк. Җәй көне анда 8—10 см тирәнлектә кәсен алалар, үләнен аска әйләндереп каплап штабельгә салалар. Аннары шушы җиргә берничә тапкыр тирес сыекчасы сибәләр, әйләндереп каплап чыгалар. Киләчәктә теплица яки парник грунты итеп файдаланалар, я булмаса кыяр утыртканда аның рәтләренә сибәләр. Көз көне кәсе алынган җиргә тирес яки башка төр органик ашлама кертәләр һәм участокны сөрү тирәнлегенә казып чыгалар, тырмалыйлар, тигезлиләр. Уңдырышлылыгы буенча төрле участокларны үзләштерү теләсә нинди очракта да ашламаларсыз мөмкин түгел. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Туфрак төрләре (дәрес конспекты) (тат.) - Информация о почве и о почвоведении как науке на сайте факультета почвоведения МГУ - Институт экологического почвоведения МГУ - Классификация почв России (2004 года) - Электронная библиотека по почвоведению 2011 елның 9 ноябрь көнендә архивланган. - Почвообразовательный процесс 2013 елның 15 май көнендә архивланган. - Интерактивная таблица глубины промерзания грунта Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Ковда В. А. Основы учения о почвах. — М.: Наука, 1983. - Розанов Б. Г. Морфология почв. — М.: изд. МГУ, 1983. - Почвоведение. В 2 ч. / Под ред. В. А. Ковды, Б. Г. Розанова — М.: Высш. шк., 1988. — ISBN 5-06-001159-3, ISBN 5-06-001195-X - Теории и методы физики почв / Под ред. Е. В. Шеина и Л. О. Карпачевского. — М.: «Гриф и К», 2007. — ISBN 978-5-8125-0921-7 - Шишов Л. Л., Лебедева И. И., Тонконогов В. Д. Классификация почв России и перспективы ее развития 2008 елның 24 февраль көнендә архивланган. /Почвоведение: история, социология, методология. Памяти основателя теоретического почвоведения В. В. Докучаева / Отв. ред. В. Н. Кудеяров, И. В. Иванов. — М.: Наука, 2005. — С. 272—279.
<urn:uuid:2361cb90-eb3b-4309-81b2-1ed1bbf1f930>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/Tufraq
2023-05-30T19:20:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224646076.50/warc/CC-MAIN-20230530163210-20230530193210-00220.warc.gz
tat
0.999897
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9998968839645386}
tt.wikipedia.org
Сез берничә айга бер дә белмәгән чит илгә китә алыр идегезме? Анда яшәү сезгә авыр булмас идеме? КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3нче курсын тәмамлаучы Ләйсән Дәүләтова: "Бер дә авыр булмады, ияләштем, миңа сәяхәтем бик ошады", – дип җавап бирә. Ул 3 ай дәвамында Марокко белән танышкан. Мароккога Ләйсән университеттан стажировка үтәргә барган. Мароккадагы Тетуан шәһәрендәге Абдельмалек Ас-Саади университеты белән КФУ арасында элекмтәләр һәм килешү бар. Алар июльдән октябрьгә хәтле 3 ай Мароккода булганнар. Төп максатлары: гарәп телен өйрәнү. Гарәп телен генә түгел, ә Марокконың культурасы белән дә танышу. "Без алар белән әңгәмәләр кордык. Әгәр дә алар безне кунакка чакырсалар, кунакка бара идек," – ди Ләйсән. Университетта атнага 5 көн укыганнар. Гарәп теленең серләренә төшенгәннәр. "Көнгә 2 пар укый идек. Ул 9 дан көндезге сәгать 1гә хәтле дәвам итте. Парлар беткәч без ял итә, үзебезнең эшләр белән шөгыльләнә идек," – ди сәяхәттә булучы кызыбыз. Кемдер диңгезгә бара, кемдер Марокконың шәһәрләре буенча сәяхәт итә. Шимбә һәм якшәмбе көннәре ял иткәннәр. Шулай ук Мароккодагы бәйрәм көннәрендә дә ял бирелгән. Студентларның 1-2 тапкыр берничә көн дәвамында каникуллар булган. Августта 5 көнлек каникулда Марокконың Королевский шәһәрләренә (Королевские города) экскурсия ясаганнар. "Экскурсиягә автобуста бардык. Безнең үзебезнең рус телен белә торган гидыбыз бар иде. Ул безгә барсын да сөйләде һәм күрсәтте. Касабланка, Марракеш, Фес, Мекнес кебек шәһәрәрдә булырга туры килде. Шушы берничә көн аралыгында без ярты Марокконы айкап чыктык," – дип сөйли Ләйсән. Шундый бер кызыклы фактка тап булган ул: "1 сентябрь көнне Корбан бәйрәменә эләктек. Әлеге бәйрмәгә берничә көн кала һәм бәйрәмнән соң берничә көн шәһәрдә тормыш тукталып тора. Бу көннәрдә бөтен кафелар, кибетләр диярлек ябыла. Бөтен мараканлылар кунакка йөрешәләр. Бу көнне, әлбәттә, корбан чалалар. Бу эшне алар урамда ук яки түбәдә эшлиләр. Урамнарада бушлык, беркемне очратмыйсың. Хәтерләвемчә, әле автобуслар да йөрмәде ул көнне. Без үзебезнең автобусны көтеп җиткерә алмадык. Таксилар да бик әз йөри." Әлбәттә, авыр вакытлар да булган. Мароккода 3 ай булган дәвердә бөтенесе диярлек нинди дә булса чир белән авырып чыккан. Кемгәдер суык тигән, кемнеңдер эче авырткан. Бу ризыкның аларга ят булуына да бәйле. Гадәттә, бу стажировкага Казан университетыннан һәм Россиянең Питер, Мәскәү, Түбән Новгород кебек шәһәрләреннән киләләр. Ә 2017 елда, Ләйсән барган елны, Россиядән генә түгел, Ә Армения һәм Казахстаннан да килгәннәр. Альмира Мәүлетова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты
<urn:uuid:759d4dbd-cf0f-40ef-8a2a-47e18a4a3011>
CC-MAIN-2021-17
https://darelfonyn.kpfu.ru/avtobus-ta-j-rmi/
2021-04-18T06:09:35Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038468066.58/warc/CC-MAIN-20210418043500-20210418073500-00565.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
13
{"tat_Cyrl_score": 0.9999933242797852}
darelfonyn.kpfu.ru
Минзәлә районы гербы |Минзәлә районы гербы| |Нигезләнү датасы||24 ноябрь 2006| Герб Минзәлә муниципаль районы Советының 4 нче номерлы карары белән 2006[1] елның 24 ноябрендә расланган. Герб теркәү номеры 2733 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 86 номерлы кушымтага кертелгән. Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] «В лазоревом поле под червлёной главой золотой кречет, летящий вправо с воздетыми крыльями и с подобранными лапами». Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Минзәлә районы гербы Минзәлә өязе гербына нигезләнгән, ул 1782 елның 8 июнендә расланган (иске стиль буенча), аның рус телендә тасвирламасы: «Въ верхней части щита гербъ Уфимскій. Въ нижней — летящій золотой кречетъ, въ знакъ изобилія таковаго рода птицъ, въ голубомъ полѣ». Хәзерге район гербы буыннар дәвамчанлыгы һәм тарихи традицияләрне саклау турында сөйли. Гербның мактаулы фигурасы-кызыл башлык җирле халыкның иң яхшы сыйфатларын — хезмәт сөючәнлеген, көчен, батырлыгын символлаштыра. Ул район халкы ирешкән уңышларның үз куллары белән аерым мәхәббәт һәм хөрмәт белән башкарылуын күрсәтә. Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият, аяз күк символы. Алтын-муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы. Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Минзәлә муниципаль районы гербы 2006 елның 24 ноябрендә расланды. Ул Минзәләнең хәзерге шәһәр гербыннан кызыл башлыгы белән аерыла. Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә түбәндәге составта эшләнгән: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Роберт Маланичев (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү). Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 173-176. — 248 с.
<urn:uuid:e5ea9df7-8e78-4bf2-adb8-ff452bf7d840>
CC-MAIN-2021-25
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D0%B8%D0%BD%D0%B7%D3%99%D0%BB%D3%99_%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B_%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%B1%D1%8B
2021-06-22T09:01:26Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623488512243.88/warc/CC-MAIN-20210622063335-20210622093335-00017.warc.gz
tat
0.99886
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9988604784011841}
tt.wikipedia.org
1802 елда рус физигы Василий Владимирович Петров (1761-1834) кызыклы күренеш ачыклый. Әгәр зур электр батареясының полюсларына агач күмер кисәген тоташтырсаң һәм аларны бер-берсенә тидереп, җиңелчә генә аерсаң, күмер очларында яп-якты ялкын хасил була, ә күмернең очлары күзләр чагылырлык итеп, ап-ак төскә кергәнче кыза (электр дугасы). Бу күренешне җиде ел узгач, инглиз галиме Г. Дэви абайлап ала һәм А. Вольта хөрмәтенә «вольт» дугасы дип атарга тәкъдим итә. Түбәндәге рәсемдә электр дугасын булдыруның гап-гади ысулы китерелә. Көйләнелә торган штативка ике күмер кыстырылган. Күмер буларак гади агач күмерен кулланмау яхшырак, ә бәлки аның урынына графит, сажа, бәйләүче матдә катнашмасын пресслау нәтиҗәсендә табыла торган махсус стерженьнәр (дуга күмерләре) куллану хәерлерәк булыр. Ток чыганагы буларак яктылык бирү челтәре хезмәт итә ала. Тоташтырган мизгелдә кыска ялганыш булдырмас өчен дуга белән реостатны бер-бер артлы кушарга кирәк. Гадәттә яктылык бирү челтәре алмаш ток белән тәэмин ителә. Хәлбуки, электродларның берсе һәрвакыт уңай (анод), икенчесе тискәре (катод) булып, аның аркылы ток уздырган вакытта дуга тотрыклырак яна. Кызган электродларның фотосы түбәндәге рәсемдә китерелә. Электродлар арасында электрны яхшы үткәрүче кызган газ баганасы урнашкан. Гадәти дугаларда бу багана кызган күмерләргә караганда күпкә азрак яктылык тарата, һәм шуңа күрә дә аны фотода күреп бетереп булмый. Уңай күмернең температурасы югарырак булганга тискәрегә караганда тизрәк янып бетә. Куәтле куу (возгонка) нәтиҗәсендә күмердә иңкүлек – уңай кратер хасил була. Ул электродның иң кайнар өлеше. Кратерның һавадагы температурасы атмосфера басымында 4000° С кадәр җитә ала. ВИДЕОЯЗМА Асылчыганак: Ландсберг Г.С. Элементарный учебник физики. Т.2. Электричество и магнетизм. — М.: Наука, 1985. — 479 c. Фото һәм видео: «Наука», chrdk.ru, youtube.com Тәрҗемәче һәм басмага әзерләүче: Азат Миргаязов
<urn:uuid:8141a2d7-71aa-4b90-aba2-f6d4353e7536>
CC-MAIN-2020-24
http://giylem.tatar/archives/795
2020-05-30T15:38:25Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347409337.38/warc/CC-MAIN-20200530133926-20200530163926-00068.warc.gz
tat
0.999977
Cyrl
32
{"tat_Cyrl_score": 0.9999768733978271}
giylem.tatar
Радик Ильясов |Җенес||ир-ат| |Туу датасы||27 май 1951 (71 яшь)| |Туу урыны||Кукмара районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР| |Һөнәр төре||сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты| |Башкарган вазыйфа||РФ Дәүләт думасы депутаты[d] һәм РФ Дәүләт думасы депутаты[d]| |Әгъзалык||Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VII созыва[d] һәм Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации VI созыва[d]| |Әлма-матер||Казан милли тикшеренү технология университеты| |Академик дәрәҗә||фән кандидаты| |Сәяси фирка әгъзасы||Бердәм Русия| |Бүләкләр| |Радик Ильясов Викиҗыентыкта| Радик Сабит улы Ильясов (1951 елның 27 мае, Түбән Арбаш авылы, Кукмара районы, Татарстан АССР, ССРБ) — «Нижнекамскшина» ААҖ генераль директоры (1997 елдан 2011 елга кадәр), дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының транспорт комитеты әгъзасы. Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Радик Ильясов 1951 елның 27 маенда Кукмара районының Түбән Арбаш авылында туа. С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтында белем ала. 1973 елда югары белем турында диплом ала һәм белегечлеге буенча инженер-технолог була. Техник фәннәр кандидаты. Шул ук елны «Нижнекамскшина» берләшмәсендә җиһазлар бүлегенең өлкән инженеры вазыйфасына эшкә урнаша[1]. 1975 елда һәм ун ел дәвамында йөк шиналарын вулканизацияләү цехының җитәкчелек составында эшли. 1985 елда партком секретаре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. 1996 елда «Нижнекамскшина» ААҖдә урынбасар була, ә бер елдан соң генераль директоры итеп билгеләнә, бу вазифада 2011 елга кадәр эшли[2]. 2011 елның декабрендә «Бердәм Россия» исемлекләре буенча Дәүләт Думасына сайланган, мандатларны бүлү нәтиҗәсендә РФ Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты итеп сайланган. Вәкаләтләр вакыты 2016 елның 1 декабрендә тәмамлана. Дәүләт Думасының транспорт комитеты составына керә[3]. 2020 елның 16 декабрендә Үзәк сайлау комиссиясе аңа 7 нче чакырылыш Дәүләт Советына депутат мандатын тапшыра, мандат Ирек Зиннуров Бакуда Россия хезмәттәшлеге Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләү өчен депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда азат иткәннән соң бушый[4]. Минтимер Шәймиевнең апасы линиясе буенча җизни. Өйләнгән, өч бала тәрбияләп үстергән. Хоббилары арасында ау һәм балык тоту. Инглиз, төрек, үзбәк, казакъ телләрен белә[5]. Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Радик Ильясовның эше мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелгән: - РФ Мактаулы химигы. - РФ Атказанган химигы. 2 нче дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Ильясов Радик Сабитович: Биография. 2019-03-17 тикшерелгән. - Lobbying.ru | Ильясов Радик Сабитович. www.lobbying.ru. 2019-03-17 тикшерелгән. - Ильясов Радик Сабитович - актуальная биография. runetbook.ru. 2019-03-17 тикшерелгән. - ЦИК передал мандат от "Единой России" экс-депутату Госдумы Радику Ильясову. 2020-12-17 тикшерелгән. - Ильясов Радик Сабитович. nailtimler.com. 2019-03-17 тикшерелгән. |Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре| |Дәүләт Думасы депутатлары || |Федерация Советы әгъзалары||
<urn:uuid:36866428-4f19-4ed2-a72d-f1444ff77d2c>
CC-MAIN-2022-27
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BA_%D0%98%D0%BB%D1%8C%D1%8F%D1%81%D0%BE%D0%B2
2022-06-30T04:43:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103661137.41/warc/CC-MAIN-20220630031950-20220630061950-00421.warc.gz
tat
0.999089
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9990893602371216}
tt.wikipedia.org
Ямное Навигациягә күчү Эзләүгә күчү - Ямное (Кумёны районы) (рус. Ямное) — Киров өлкәсенең Кумёны районында урнашкан авыл. - Ямное (Суна районы) (рус. Ямное) — Киров өлкәсенең Суна районында урнашкан авыл. |Бу мәкаләдә исемдәш торак пунктлар тупланган.| Сез монда Википедияның башка мәкаләдән, эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул конкрет торак пунктка сылтарга тиеш. |Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге.| Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш.
<urn:uuid:9970e734-d569-4b1f-a2b0-20d19f1a8ed6>
CC-MAIN-2020-34
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AF%D0%BC%D0%BD%D0%BE%D0%B5
2020-08-10T03:26:36Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738603.37/warc/CC-MAIN-20200810012015-20200810042015-00225.warc.gz
tat
0.999931
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9999308586120605}
tt.wikipedia.org
Дөньяда төрки телләрдә 167 миллионнан күбрәк кеше сөйләшә. Телләрнең бу күренекле гаиләсенә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән тел, диалект һәм сөйләшләр керә. Аларның күбесен без беләбез – татар, башкорт, чуваш, казакъ, карачай-балкар, төрек, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка бик күп телләр кардәшлек җепләре белән бәйләнгән. Тугандаш телләр арасында атамалары бик сирәк яңгырый торганнары да бар. Мәсәлән, әрмән-кыпчак телен генә алыйк. Анда кемнәр сөйләшкән дә, ул тел каян килеп чыккан? Йә, кем белә? Белмәсәгез, әйдәгез, аның тарихы белән танышыйк. «Бизим тил» Бу тел төрки телләрнең кыпчак төркеменә карый. Әрмән-кыпчакча сөйләшкән кешеләр (болар, беренче чиратта, кыпчаклашкан әрмәннәр) үзләрен "әрмәниләр" дип атасалар да, телләрен өч төрле исем белән билгеләннәр: "хыпчах тили" (кыпчак теле), "бизим тил" (безнең тел, ягъни әрмән теле түгел) һәм "татарча". Кемнәр сөйләшкән? "Бизим тил"дә Алтын Урдада, аеруча, Кырымда яшәгән әрмәннәр сөйләшкән. Әрмән бистәләре һәм колонияләре Җүчи Олысының төрле шәһәрләрендә, Кырымда да, Идел буенда да, Днестр буе биләмәләрендә дә булган. Монда тарихның төрле чорларында әрмәннәр күпләп яшәгән. Озак вакыт дәвамында тарихи ватаннан читтә булганга, алар, табигый, телләрен оныта башлаганнар, күрәсең. Телләрен онытсалар да, диннәрен саклаганнар – бу тел белән бәйле язма истәлекләрнең күбесе христиан дине текстлары. Кайдан килеп чыккан Алтын Урдада киң таралган тел кыпчак булганлыктан, бу тел кыпчак теле нигезендә барлыкка килгән. Кайчан? Әрмән-кыпчак теле, сөйләм теле буларак, 13-14 гасырларда формалаша башлый. Баштарак аның үз язуы булмый. Әрмән әлифбасы нигезендәге язу 16 гасырда гына барлыкка килә. Язма текстлар арасында дини текстлар да, эш кәгазьләре дә күп очрый. Тел 17 гасырда юкка чыга. Әлбәттә, бу вакытта инде Алтын Урда да булмый, әрмәннәр дә хәзерге Украина җирләрендә яши башлый. Әйләнә-тирәдә бары славяннар (украиннар һәм поляклар) булганга, әрмән-кыпчак теленә славянизмнар күпләп керә башлый, нәтиҗәдә, тиздән тулы бер тел юкка чыга. Ә бит бу телдә китаплар да басылып чыккан булган. Язулары Әрмән-кыпчак телендә әрмән милли язуы белән язылган кәгазь чыганаклар дистәләрчә мең биттән тора. Алар 1524 – 1669 елларны үз эченә ала. Болар арасында 5 сүзлек тә бар, хәтта. «Альгиш Битики» исемле догалар җыентыгы исә әрмән-кыпчакча басылган бердәнбер китап. Ул 1618 елда Львовта дөнья күрә. Бастыручысы – Иван Муратович. Текст: чагыштырып карагыз Игътибарыгызга әрмән-кыпчакча һәм татарча текст тәкъдим итәбез. Әрмән-кыпчакча Atamïz bizim ki köktäsen, Ari bolsun atïŋ seniŋ, Kelsin χanlïχïŋ seniŋ, Bolsun erkiŋ seniŋ nečik köktä alay yerdä, Ötmäkimizni bizim kündälik ber bizgä bügün, Bošat bizgä borčumuznu bizim, Nečik ki biz bošatïrbiz bizim borčlularïmïzga, Bermägin bizni sïnamaχlïχka, Yoχsa χutχar bizni yamandan, Zerä seniŋdir χanlïχ da χuvat, Da saŋa haybat meŋilik. Amen. Татарча Әй күктәге Атабыз! Данлы булып торсын исемең Синең, килсен патшалыгың Синең, җирдә дә күктәгечә булсын иркең Синең. Бүген көнлек икмәгебезне бир безгә. Бурычларыбызны кичер, без дә безгә бурычлы булганнарга кичергән күк. Безне алданырга ирек җибәрмә. Яманнан коткар безне. Амин Сәлимҗан Сәүбәнов мәкаләсе
<urn:uuid:2d069a93-18c7-46d9-8991-05d8af323383>
CC-MAIN-2021-43
http://giylem.tatar/archives/1121
2021-10-22T12:16:13Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-43/segments/1634323585507.26/warc/CC-MAIN-20211022114748-20211022144748-00358.warc.gz
tat
0.999982
Cyrl
19
{"tat_Cyrl_score": 0.9999821186065674}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы "Мәгариф" журналының рәсми сайты гараева гузалия... 21 Ноябрь, 2014 - 21:01 Permalink "сан" ( ачык дәрес) Түбән Кама шәһәре МБББУ"2нче урта гомуми бирү мәктәбе" Гәрәева Гүзәли Нурулла кызының дәрес эшкәртмәсе. Тема . Чама саны. Максат. Татар теленең морфология бүлеген өйрәнүне дәвам итү һәм белемнәрне камилләштерү өчен шартлар тудыру.. Балаларны туган якның табигате , тарихы белән таныштыру. Саннар белән бирелгән чынбарлык аша сан темасын өйрәнүне дәвам итүгә йогынты ясау.. Акыл тәрбиясе. "Кем тапкыр, кем зирәк ?" уены аша фикерләү сәләтен активлаштыруга йогынты ясау: тапкырлык , зирәклек сыйфатларын тәрбияләүгә булышу.. Дәреснең тибы, һәм төре .Белемнәрне ныгыту Яңа теманы өйрәнү. Алымнар .Уен, проблемлалы ситуацияләр (биремнәр, сораулар, табышмаклар, кечкенә мөстәкыйль эшләр) Җиһазлау : 6нчы сыйныф ( татар төркеме ) өчен дәреслек, төркемнәр өчен карточкалар, таблица. Дәреснең барышы. Татарстан – үз илебез, Безнең газиз җиребез. Бакчадагы гөлләр төсле Гүзәл булсын җиребез. Бүген туган җиребез, аның тарихы, табигый байлыклары турында сөйләшәбез (дәреснең максатын укучылар ачыклый). II.Уку мәсьәләсен кую. 1. Казандагы иң бөек, иң матур манара кем исемен йөртә ? ( Сөембикә ). 2. Татарстанда кайсы шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга). 3. Татарстанда чыга торган кара алтын нәрсә ул? ( Нефть) (Сөембикә Алабуга Нефть - сан ) Бүгенге дәреснең темасын билгеләү .Нинди сүз килеп чыкты ? Сан һәм аның төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Актуальләштерү. А) Кагыйдәне искә төшерү. Б) Тагын бер тарихи һәм кызыклы мәгълүматка тукталып китик әле. Ул Казан Кремле сәгате турында Бирем . Укы, саннарны дөрес әйт. Саннар нинди цифрлар белән күрсәтелгәннәр? (1нче төркем). Казан Кремленең Спас манарасы, кайсы яктан гына килмә, безне алтын төсенә буялган сәгате белән каршылый. Спас манарасына беренче сәгать XVIII гасырда куелган. Хикмәтле булган ул сәгать: аның телләре генә түгел, ә цифрблаты да әйләнеп йөргән.XIX гасырның сиксәненче елларында Спас - Преображенский монастыре сүтелгәч, анны монастырьнең курантлы сәгате белән алыштырганнар. Авырлыгы 3 тонна чамасы булган бу сәгатьне 70 ел күтәреп тора бу манара, әмма бервакыт сыната башлый. Аңа алмашка җинеллрәк сәгать куярга кирәк була. Сәгатьнең механизмы Ленинградта, цифрблатыКазан авиация берләшмәсендә эшләнә . Хәзерге механизмның авырлыгы 87 кг. Олы теленең озынлыгы 2 метр 20 сантиметр, кече теленеке – 1метр 68 сантиметр. Телләрнең авырлыгы – 14 һәм 12 килограмм .Ә манарадагы йолдызның авырлыгы 1 тонна 620 килограмм . Җаваплар : Рим һәм гарәп цифрлары белән күрсәтелгән. Чибәркәем, матуркаем, и аккаен, Кайсы агач синең дускаең? ( Җаваплар:агачлар турында, урман турында, бакчада үскән агачлар турында ). (саннарны дөрес укы , ясалыш төрен әйт , бер –береңә булыш). А)Татарстанда 985 600га мәйданны урманнар били. Шул исәптән 118 272 га мәйданны нарат , 17 741 га мәйданны чыршы һәм ак чыршы, 273 071га мәйданны имән , 143 898 мәйданда юкә үсә. Имән 1000 ел, юкә 800, нарат 500, чыршы 350, каен 150 , тирәк 100, миләш 90 ел яши. ( җаваплар : тезмә, микъдар саннары ) Кызыклы математика ( телдән уен) Беләсезме агачларның файдасын.? 1.Бер гектар җирдә үсә торган чыршы агачы бер ел өчендә 32 тонна; имән агачы 56 тонна тузанны үзенә ала. 2 .1гектар урман сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газ йота; 3. Бер зур агач тәүлеккә 180 л.кислород бүлеп чыгара. Мәсьәлә. Татарстаныбыз - суларга да бай республика ( 3 нче төркем). Без туганбыз Татарстан җирендә, Без бәхетле биредә. Үстерә безне иркәләп Туган якның йомшак җилләре, Яшел хәтфә болыннары Идел һәм Чулман сулары. (Бирем. Укыгыз. Саннарны сүзләр белән языгыз) Туган якларыбыз да Идел, Чулман, Нократ, Агыйделдән тыш 3000 елга һәм инешләр ага. Аларның гомуми озынлыгы 20 мең километрдан артып китә. Татарстанда иң озын елга – Ык. Аның озынлыгы 570 км дан артык. Тагын 100 ләрчә күлләр, буалар, сазлыклар бар. Алар 15 га җирне биләп тора. " Кем зирәк, кем тапкыр? ( барлык төркемнәргә). Саннарны әйтегез. 1.Бәйләми дә , текми дә, Каемый да, чикми дә. Энәлэре үзендә Җитә диләр йөз меңгә. (Керпе) 2.Бер агачта тармак, Тармагы саен бармак. (Биш бармак) 3.Җиде туган бар, бер үк яшьтә булсалар да, исемнәре төрле. 1.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. 2. Җиде кат үлчә, бер кат кис. 3.Мең сум акчаң булганчы, мең дустың булсачы. Ял итү моменты ( күнегүләр ясау) Бармаклар белән күнегүләр. а) баш бармакны имән (указательный палец) бармакның очына китереп , аларны бер- берсенә көч белән басабыз(20 мәртәбә), калган бармаклар белән дә шулай эшлибез. – игътибарны туплау өчен- б )сул кулның баш бармагы белән имән бармак арасындага ноктага басабаз (5 мәртәбә) Басканда сулышны чыгарабыз, бушанганда( при ослаблении усилии) сулыш алабыз. в ) язма эшләр эшләсәк:баш бармакны башка бармаклар белән каплап аны кысабыз ( шул ук кулдагы бармаклар), сулышны чыгарабыз һәм баш бармакны көч белән тартабыз.Бушанганда сулыш алабыз.( күзне йомым эшләсәң эффектлырак) г )- психик арганлыкны киметү – түгәрәк чикләвек белән ( кәрдәш белән) уч төбендә тәгәрәтергә(1 мин ); һәм кечкенә бармакның очын җиңелчә массажларга. III.Уку мәсьәләсен чишү. 1нче төркем. Чаңгы ярышында Алсу беренче килде. Һәр укучыга язу өчен елына егерме дәфтәр кирәк. Бабай безгә алтышар алма бирде. 2 нче төркем . 1.Бу күл шундый тылсымлы: Һәр елны, җиткәчтен яз, Күлгә төшеп югала Йөзләп үрдәк, йөзләп каз. 2. Унбишләп кеше этә, Машина саздан чыкмый. 3 нче төркем. 3. Сабантуенда меңләгән кеше катнашты. 4.Унбиш – егерме минут вакыт узды. Кайсы төркемдә яңалык булды ? Җаваплар: беренче ( ничәнче ? -тәртип саны) , егерме ( ничә ? -микъдар саны), алтышар ( ничәшәр? - бүлем саны), йөзләп , унбишләп, унбиш – егерме ( ничәләп, никадәр ? -чама саны). 165 нче күнегүне эшләү.Саннарны дөрес укыгыз ( һәр бала бер җөмлә укый һәм төрен билгели , кушымчаларын әйтә.). 1.Җир шарында 8600ләп төрле кош очрый. Безнең республикада җәй көннәрендә 200 ләп төрдән артыграк, ә кышын 40 лап төр кош очрый. Табигатьне саклауда безгә кошлар зур ярдәм күрсәтәләр. Бер песнәк җәйге айларның 1 көнендә 500 – 600 ләп зарарлы бөҗәк ашый. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 400 ләп корткочны бетерә. Күке җәй буе 270 меңләп эре кортны һәм май коңгызын ашый. 2. Б С Ү. Сорауларга җавап бирү. Сез тагын нинди кошларны беләсез? Алар кайларда яши? Сез кошларга ярдәм итәсезме? Бездә кышлаучы кошларны беләсезме? Нәтиҗә ясау : Кошлар – безнең дусларыбыз. Аларны сакларга кирәк . IV.Рефлексив бәя. 2 бирем : чама саннарын сүзләр белән яз. 3 бирем: җөмләләр төзеп килергә. Кулланылган материаллар : valitovar2936@y... 14 Ноябрь, 2015 - 20:46 Исэнмесез. Рус телендэ дэрес конспекты бастыру эчен нишлэргэ кирэк? Алдан ук зур рэхмэт. Раил Гатауллин 14 Ноябрь, 2015 - 22:15 Дәрес конспектыгызны кайда урнаштырырга телисез? "Мәгариф" журналында урнаштырырга теләсәгез, аның сайтына күчеп сорауны аларга бирегез. Белем.ру порталында татар телендә белем бирү өчен яисә башка телдә белем алучы балаларга татар телен өйрәтү өчен ресурслар урнаштырыла. Дәрес конспекты татар теле үсеше өчен файда китерә икән, кабул итеп алырбыз. Ихтирам белән, Раил Гатауллин Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:c0428e57-cac6-46ec-bf48-bd0f8a4afa1a>
CC-MAIN-2021-04
http://belem.ru/node/3386
2021-01-25T07:42:23Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703565376.63/warc/CC-MAIN-20210125061144-20210125091144-00141.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 1.000001311302185}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күрсәтелә торган психологик-педагогик ярдәм сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Республикасының гомуми белем системасында 2014 елның 28 гыйнварында "Чистай балалар йорты" ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә "Психологик имгәнү кичергән балаларга психологик-педагогик ярдәм: тәрбияләү алымнар, тәҗрибә" дигән республика семинары булды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге чараны оештыручы булды. Семинарда Татарстан Республикасының ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләре укытучылары, тәрбиягә бала алган ата-аналар, Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы муниципаль районнар башкарма комитетларының опека бүлекләре белгечләре, опека, попечительлек һәм уллыкка (кызлыкка) алу республика үзәге, Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү институты, "Фатыйма" хатын-кызлар өчен кризис үзәге белгечләре катнашты. Семинар нәтиҗәлерәк булсын өчен эш секцияләрдә адып барылды. Тәрбиягә бала алучы ата-аналарны психологик әзерләүне тормышка ашыручы укытучы-психологлар өчен секция эшендә Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Сибгатуллина Ирина Фәһим кызы һәм "Фатыйма" хатын-кызлар өчен кризис үзәгенең әйдәүче психологы Ибраһимова Венера Зөбәер кызы катнаштылар. Алар балаларны зарар китерүче факторлардан саклау, укытучыларның психологик-педагогик компетентлылыгы мәсьәләләрен, ата-ана каравыннан мәхрүм калган, ятим балаларга, шулай ук гаиләләргә тәрбиягә алынган балаларга белем бирүче укытучыларның квалификациясен күтәрүнең кайбер аспектларын тикшерделәр. Опека һәм попечительлек органнары белгечләре, тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен секция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик яклау бүлеге начальнигы Мусабирова Зөлфия Вазыйх кызы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм уллыкка (кызлыкка) алу республика үзәге директоры Хәбибуллина Диана Рәис кызы катнаштылар. Секциядә катнашучылар тәрбиягә бала алган гаиләләрне оптималь озату мәсьәләләрен актив һәм кызыксынып тикшерделәр. Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасында шундый семинарлар оештыруның вакытлы һәм зарур булуын әйтеп үттеләр. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
<urn:uuid:b16fb63d-c99e-4b15-aba2-caada9da69ea>
CC-MAIN-2019-18
http://belem.ru/node/4908
2019-04-25T15:31:02Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578721468.57/warc/CC-MAIN-20190425134058-20190425160058-00252.warc.gz
tat
0.999916
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.999915599822998}
belem.ru
Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле. 1. Көнкүрештә хөкем сөрүче фикерләргә карамастан, Айның кире ягы караңгы түгел, ә күренмә ягы кебек үк Кояш белән еш яктыртыла. 2. Ай өслегендә «Аполлон-11» экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан. 3. Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндезен +120 °С ка, ә төннәрен −170 °C ка җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 °C саклана. 4. Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә. 5. Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта исә аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра. 6. Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренмә як күгендә һәрвакыт Җир «эленеп тора»). 7. Ай инде миллиард еллар елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша. 8. Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла. 9. Ай өслегенең беренче карталары әле телескоп уйлап табылганчы ук төзелә. 10. Киләчәктә Ай термотөш электростанцияләре өчен ягулык буларак кулланылачак һелий-3-нең мөһим чыганагына әверелергә мөмкин. Владимир Сурдин, астроном, «Просветитель» премиясе лауреаты Элементы большой науки сәхифәсеннән «Гыйлем» тәрҗемәсе
<urn:uuid:a8ed9368-4207-43b2-a66f-15daae3a5329>
CC-MAIN-2018-39
http://giylem.tatar/archives/2912
2018-09-18T16:17:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-39/segments/1537267155561.35/warc/CC-MAIN-20180918150229-20180918170229-00367.warc.gz
tat
0.999985
Cyrl
29
{"tat_Cyrl_score": 0.9999845027923584}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Мари университеты профессоры А.Г.Бахтинның "Казан һәм Касыйм ханлыклары оешу" исемле монографиясен тәкъдир итү узачак. Казан һәм Касыйм ханлыклары барлыкка килү темасын Татарстанның гына түгел, республикабыздан читтә яшәүче галимнәр дә бик теләп ала. Әлеге дәүләтләр ничек оешкан? Фәнни киңлектә моңа карата күп төрле фаразлар яшәп килә. Шуңа күрә бу теманы яктырткан яңа фәнни эш дөнья күрүе дә тарихчылар өчен зур вакыйга булып тора. А.Г.Бахтин исә үз монографиясендә Алтын Урда таркалу, Казан һәм Касыйм ханлыклары барлыкка килү һәм беренче елларны ничек яшәүләре проблемаларын күтәрә. Чыганаклар арасында бөтенләй кулланылмаганнары да бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең рәсми сайты. Төрле карашларны чагыштырып, автор яңа нәтиҗәләр, фаразлар тәкъдим итә. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:db87bb0b-6df8-4840-a399-b7e930447f84>
CC-MAIN-2023-06
https://belem.ru/node/960
2023-02-02T02:44:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764499954.21/warc/CC-MAIN-20230202003408-20230202033408-00405.warc.gz
tat
1
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 1.000000238418579}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Курсның максаты: укучыларны иҗади фикерләргә, аралашу культурасына өйрәтү, журналист һөнәре белән якыннанрак таныштыру, аларга журналистика жанрлары турында башлангыч мәгълүмат бирү. Җиһазлау: үзәк һәм республика газеталары, журналлар, диктофон, журналистика турындагы әдәбият. Дәресләрне үткәрү формалары: эшлекле уеннар, практик дәресләр, семинар-дискуссияләр, «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшү, төркемнәргә бүленеп эшләү, редакцияләрдә булу. Курс ике өлештән тора: а) теорияне һәм иҗади биремнәрне өйрәнү; ә) укучыларның иҗат эшләрен анализлау, төркемнәргә бүленеп газета чыгару, газета, журнал, радио-телевидение редакцияләрендә булу. Гомуми таләпләр: иҗат эшләреннән, аналитик материаллардан торган шәхси иҗат папкасы, журналистиканың «алтын кагыйдәләре»н теркәп бару өчен махсус блокнот булдыру. Иҗат эшләрен бәяләүнең критерийлары укытучы һәм укучылар тарафыннан бергә билгеләнә. Бу очракта балл системасын кулланырга да мөмкин: әйтик, бик үк катлаулы булмаган биремне үтәгән өчен — 3—5 балл, ә инде матбугат чараларында басылып чыккан язма өчен 10 балл билгеләргә була. Ярты ел дәвамында тупланган баллар нигезендә укучыга билге куела. I бүлек. Журналистика һәм журналист һөнәре. Таныштыру дәресе Журналист һөнәре. Информация төшенчәсе. Журналистның һөнәри сыйфатлары: гаделлек (объективлык), өлгерлек (оперативлык), түземлелек (толерантлык), аралаша белүчәнлек һ. б. Массакүләм мәгълүмат чараларының төрләре. Газета һәм журнал. Радио- һәм тележурналистиканың үзенчәлекләре. Интернет. Аудитория белән эшләү үзенчәлекләре. Аудитория — информацияне (мәгълүматны) кулланучы. Аудиторияне өйрәнү (сорашып белешү, анкета соруларына җавап язу, рейтинглар билгеләү). Аудитория белән аралашу. Җәмәгатьчелек фикерен туплау-аңлату, төшендерү, инандыру. Журналистиканың этик-хокукый нигезләре. Россия Федерациясенең «Матбугат чаралары турында»гы Законы. Мәгълүмат (информация) туплаганда һәм аны таратканда журналистның хокуклары һәм бурычлары. Массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы эшләрне судта карау тәртибе. Журналистның үз-үзен тотышының этик кодекслары һәм нормалары. ...
<urn:uuid:af3531c2-f3fc-43ac-aea9-5f632dacb5bf>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/62
2021-09-17T04:57:53Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780054023.35/warc/CC-MAIN-20210917024943-20210917054943-00666.warc.gz
tat
0.99988
Cyrl
11
{"tat_Cyrl_score": 0.9998798370361328}
belem.ru
Татар интернеты Татар интернетын фәкать татарча ясалган сайтлар гына керә. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51% урын алса, ул Татар интернетына туры килә. Татарлар, Татарстан, һ.б. турында русча ясалган сайт Татар интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берселәр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар интернеты исә – татарча ясалган сайтларны гына туплый. Башкалары бөтен сайтлар татарлар турында Татар интернетка керергә тиеш дип уйлыйлар. «Татнет йолдызлары»[1] интернет-проектлар конкурсы Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия мәгълүмати ресурсларны эзләп табу максатыннан ел саен үткәрелеп килә. Мондый мәгълүмати ресурсларның бергәлеге, «Рунетка» аналогик рәвештә, «Татар Интернеты» яисә кыскача «Татнет» дип исемләнеп йөртелә/
<urn:uuid:5a5cd798-43e4-453d-95f8-0f72e7ab8fed>
CC-MAIN-2014-23
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D0%98%D0%BD%D1%82%D0%B5%D1%80%D0%BD%D0%B5%D1%82%D1%8B
2014-07-24T13:05:53Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-23/segments/1405997889001.72/warc/CC-MAIN-20140722025809-00137-ip-10-33-131-23.ec2.internal.warc.gz
tat
0.999955
Cyrl
20
{"tat_Cyrl_score": 0.9999545812606812}
tt.wikipedia.org
Салават Щербаков Салават Александр улы Щербаков (15 гыйнвар 1955, Мәскәү шәһәре) — совет һәм русия скульпторы, педагог, профессор, Русия сәнгатьле академиясенең гамәлдәге әгъзасы, Русиянең халык рәссамы (2011). Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1955 елның 15 гыйнварында Мәскәүдә туган. Атасы — Александр Щербаков, Ырынбур өлкәсендә туган, ата-әсәсе 1920-се еллардагы ачлыкта үлгәч балалар йортында тәрбияләнә, Бөек Ватан сугышында катнаша, милләте буенча башкорт. 1978 елда С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт нәфис-сәнәгать университетының архитектура-декоратив пластика бүлеген (җитәкчеләре — В. И. Дерунов, Г. А. Шульц, А. Н. Бурганов, А. Н. Бурганов, Ю. П. Помер, Б. К. Орлов) белем ала. В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик нәфис институтының сын кафедрасында укыта. 2003 елдан — И. С. Глазунов исемендәге Русия сынлы сәнгать, һәйкәл кою сәнгате һәм зодчество академиясында укыта. Эшләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Franz Anton von Gerstner on the Vitebsky railway station.JPG Герстнер Франц Антон фон һәйкәле
<urn:uuid:4f5ee998-f0a2-4bb2-b5eb-3d099c1e089a>
CC-MAIN-2020-24
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D0%B2%D0%B0%D1%82_%D0%A9%D0%B5%D1%80%D0%B1%D0%B0%D0%BA%D0%BE%D0%B2
2020-05-31T08:35:10Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590347411862.59/warc/CC-MAIN-20200531053947-20200531083947-00258.warc.gz
tat
0.999038
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9990382194519043}
tt.wikipedia.org
Екатерина Приходько |Җенес||хатын-кыз| |Ватандашлык|| СССР| Украина |Туу датасы||19 апрель 1924| |Туу урыны||Сосницкий район[d], Чернигов өлкәсе| |Үлем датасы||21 гыйнвар 2006 (81 яшь)| |Үлем урыны||Черниһив, Украина| |Һөнәр төре||тимер юлчы| |Бүләкләр| Екатерина Петровна Приходько (1924 ел 19 апрель — 21 гыйнвар 2006 ел) — совет тимер юл транспорты алдынгысы, Мурманск өлкәсенең Кандалакша шәһәре ССРБ транспорт төзелеше министрлыгының 314 нче номерлы «Кандалакштрансстрой» трестының төзелеш-монтаж поезды монтерлары бригадиры, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Тәржемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Екатерина Петровна Приходько 1924 елда Чернигов өлкәсенең Сосницкий районы Спас авылында украин гаиләсендә туа. 15 яшендә җирле колхозга эшкә урнаша. 1939 елда балалар бакчасы тәрбиячесе курсларында белем ала. Һөнәре буенча туган авылында эшли башлый. 1957 елда Кола ярымутравының Кандалакша шәһәренә күченә. Башта юл эшчесе булып эшләде, соңрак аңа 314нче номерлы «Кандалакштрансстрой»трестының төзелеш-монтаж поездының монтажчылар бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Аның бригадасында 18 хатын-кыз эшли, яңа юллар салу белән шөгыльләнәләр. Җиденче бишьеллык нәтиҗәләре буенча Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 7 маендагы Указы белән тимер юл элемтәсен оештыруда аерым казанышлары һәм югары җитештерү казанышлары өчен Екатерина Петровнага Приходькога Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә. Кандалакш шәһәрендә яши. 1980 елда лаеклы ялга чыга һәм туган Чернигов шәһәренә күченә. Екатерина Петровна Приходько 2006 елның 21 гыйнварында вафат була. Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Хезмәттәге уңышлары өчен б=лёклёнё: башка медальләр.
<urn:uuid:5c03db9e-aa9b-430c-b371-66d81e46e726>
CC-MAIN-2021-21
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%95%D0%BA%D0%B0%D1%82%D0%B5%D1%80%D0%B8%D0%BD%D0%B0_%D0%9F%D1%80%D0%B8%D1%85%D0%BE%D0%B4%D1%8C%D0%BA%D0%BE
2021-05-08T02:44:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988831.77/warc/CC-MAIN-20210508001259-20210508031259-00357.warc.gz
tat
0.999788
Cyrl
3
{"tat_Cyrl_score": 0.9997884631156921}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Федераль министрлык балаларны укуга кабул итү процедурасында үзгәрешләр тәкъдим итте. Боерык проекты берничә яңалык кертүне күздә тота. Документ норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган. Башлангыч, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укуга кабул итү тәртибенең үзгәрүе көтелә. Проект нигезендә, балаларны кабул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылачак. Мәктәпкә укырга кергәндә бер гаиләдән булган балаларның өстенлеге турындагы Закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан узган ел ахырында кабул ителгән иде. Проект инициаторлары сүзләренә караганда, яңа закон балалары бер-берсеннән ерак булган төрле мәгариф учреждениеләрендә белем алучы яки тәрбияләнүче ата-аналаның тормышын җиңеләйтәчәк. Моннан тыш, мәктәпкә керү өчен кирәкле документлар исемлеге дә үзгәрәчәк. Хәзер булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына туу турында таныклыкның яки гариза бирүченең туганлыгын раслаучы документның оригиналын, гражданинның шәхесен билгеләргә мөмкин булган документның оригиналын күрсәтергә кирәк булачак. Кирәк булса, опека һәм попечительлек билгеләүне раслаучы документ бирергә кирәк. http://magarif-uku.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:991c88e0-95c8-488e-8948-9f81bc8bd6cf>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/7830
2021-09-21T23:22:59Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057274.97/warc/CC-MAIN-20210921221605-20210922011605-00060.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.99998939037323}
belem.ru
Лидия Әхмәтова |Лидия Әхмәтова| |Туган телдә исем||Лидия Алексей кызы Әхмәтова| |Туган||17 октябрь 1962 (58 яшь)| Кайбыч районы Соравыл авылы |Яшәгән урын||Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]| |Милләт||татар| |Ватандашлыгы||Россия| |Һөнәре||җырчы, артист| Лидия Алексей кызы Әхмәтова - татар җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (1996), Татарстан Республикасының халык артисты (2004),Россия Федерациясенең атказанган артисты (2013), Педагогик фәннәр кандидаты(2004), Идел буе халыкларының сәнгате кафедрасы профессоры. 2013 елдан Татарстанның филармония джаз-оркестры сәнгать җитәкчесе[2]. Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Лидия Әхмәтова 1962 елның 17 октябрендә Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Соравыл авылында туа. Әтисе Алексей Макарович (1921нче елда туган) –укытучы, төрле уен коралларында уйный белгән; әнисе Александра Тимофеевна (1923нче елда туган) – башлангыч сыйныф укытучысы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. 1970-1980 нче елларда М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала. 1980-1981 нче елларда Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. 1981 нче елда И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына укырга керә, 1985 нче елда аны уңышлы тәмамлый. 1994 нче елда Казан дәүләт консерваториясендә аспирантура тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1990 нчы елдан Виктор Деринг җитәкләгән Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче эстрада-джаз оркестрында солист– вокалист. Оркестрда 20 елдан артык эшләү дәверендә Лидия Алексеевна киң танылу алган җырчы булып өлгерә. Ул сәхнәдә татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара. Татарстанның күренекле композиторлары Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин, Марс Макаров, Илһам Байтирәк, Ренат Еникеевлар белән ул иҗади дуслыкта яши. 1992 елдан КДПУда (аннары Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты була, аннары Казан (Идел буе) федераль университеты) сәнгать бүлегендә укыта. Бу өлкәдә егерме елдан артык эшләү дәверендә, ул йөзгә якын укучының иңнәренә канат куеп, укытып чыгара. Аларның күбесе Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика күләмендә үткәрелгән җыр конкурсларның дипломантлары, лауреатлары һәм араларында бүгенге көндә Татарстанның атказанган артистлары да бар. 2004 нче елда кандидатлык диссертациясен яклый, ул педагогика фәннәре кандидаты. 2006 нчы елда "Сәлам" керәшен фольклор ансамблен оештыра һәм җитәкли. 2008 нче елда доцент гыйльми исемен ала. 2011-2013 нче елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе бүлеген җитәкли. 2013-2017 нче елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе. 2017 нче елдан ТР Филармония джаз оркестрының директоры булып эшли башлый. 2016 нчы елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Музыка сәнгате» белгечлеге буенча профессор гыйльми исеменә лаек була. Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1996 нчы елда "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелә. 2004 нче елда "Татартан Республикасының Халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек була. 2013 нче елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән "Россия Федерациясенең атказанган артисты" исеме бирелә. 2017 нче елда Татарстан Республикасы Президенты указы белән "«Фидакарь хезмәт өчен» медале бирелә. Җыр сөючеләр Лидия Әхмәтованы композитор буларак та яхшы белә булыр. Ул кырыкка якын җыр иҗат иткән. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим, Гөлшат Зәйнашева, Флера Тарханова, Мидхәт Миншин, Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Асия Юнысова, Кыязым Баязитов һәм башка танылган әдипләрнең шигырьләренә язылганнары да бар. Лидия Әхмәтова - "Кайбыч" якташлар җәмгыятенең дә иң актив Президиум әгъзасы. Лидия Әхмәтова Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында эшләп килүче Ринат Халитов җитәкчелегендәге "TATARICA" халык уен кораллары оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Р. Ибраһимов иҗат төркеме белән чыгышлар ясый. Татарстан һәм Россиянең дистәләгән концерт мәйданнарында һәм Австрия, Финляндия, Төркия, Франция һәм башка ерак чит ил сәхнәләрендә дә аның тавышы яңгырый. "Галиябану" кинофильмында баш каһарман ролен, "Болгарның җылы җилләре" кинофильмында Ак бүре кабиләсенең Шаман кыз рольләрен башкарып, үзен сәләтле актриса итеп тә танытты.Аның күпкырлы эшчәнлегендә укытучылык һөнәре дә аерым урын алып тора. Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Лидия Әхмәтованың тормыш иптәше Рөстәм Әхмәтов - музыкант, тромбонист, сценарист, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган; Казан хәрби Суворов училищесы оркестры, Виктор Деринг җитәкләгән Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче дәүләт оркестры артисты. Балалары: улы - Әхмәтов Илдар Рөстәм улы (1985) – музыкант, юрист, видео монтажлаучы; кызы - Әхмәтова (Яруллина) Әдилә Рөстәм кызы (1987) – тәрҗемәче, музыкант. Оныклары: Яруллин Алияр Ленар улы (2010), Яруллина Самира Ленар кызы (2013), Әхмәтов Мөслим Илдар улы (2020) Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Жители.инфо сайты - Татар филармониясе сайты
<urn:uuid:45c6b06e-f458-46e6-b9bb-d60dd0a29886>
CC-MAIN-2021-21
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D0%B8%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D3%98%D1%85%D0%BC%D3%99%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%B0
2021-05-14T11:00:56Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243990449.41/warc/CC-MAIN-20210514091252-20210514121252-00312.warc.gz
tat
0.999857
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9998565912246704}
tt.wikipedia.org
Роберт Сапольскиның «Без кем? Геннар, тәнебез, җәмгыять» китабыннан тәм-том урынына баш миен кулай күрүчеләр турында өзек. Мин дә, бик күп галимнәр кебек үк, кайвакыт конференцияләрдә булгалыйм. Менә яңа гына ел саен уздырыла торган нейрофәннәр җәмгыяте җыелышыннан кайтып төштем. Баш миләрен өйрәнүчеләрнең күпчелеге шул җәмгыятькә керә. Бу иң интектергеч интеллектуаль чараларның берсе. Беренчедән, алма төшәргә дә урын калмаган конференц-үзәктә 28 000 эчпошыргыч галим җыела. Берникадәр вакыттан соң бу бер акылга сыймаслык әйбергә әйләнә – бер атна буе сезнең тирәгездә (ресторан булсынмы ул, лифт яисә бәдрәфме) кальмарларның аксоннары турында кайнар бәхәсләр кубып тора. Икенчедән, фәнни мәгълүматлар. Программада 14 000 лекция һәм постер: чамадан тыш күп мәгълүмат. Ә барып җитәргә тиешле меңләгән постерларның күбесен сез күрә дә алмаячасыз, чөнки аларның кайберләре янында бер төркем кеше җыелган булса, икенчеләре сезнең өчен бөтенләй чит булган телдә яңгыраячак. Шулай ук анда сез алдагы биш елда уздырырга планлаштырган барлык экспериментларны да тасвирлаган постер да булачак. Һәм шулар арасында безнең, шул казанда күпме кайнавыбызга да карамастан, баш миенең ничек эшләве турында бернәрсә дә белмәвебезне үз эченә алган бер гомуми фикер бар. Шул мәгълүмат күләменнән төшенкелеккә бирелеп утырган көннәрнең берсендә (төшке аштан соң конференц-үзәкнең баскычларында утырып торган вакыт иде бу), мин тротуар кырыенда җыелып торган тонык суга игътибар иттем. «Бу су эчендә йөзеп йөргән берәр кеп-кечкенә микроб баш мие турында бездән, нейробиологлардан да, күбрәк беләдер, мөгаен», – дип уйлап куйдым. Кайбер паразитларның хуҗаларының баш миләре белән идарә итә алулары турындагы күренекле бер мәкалә мине әлеге өметсез нәтиҗәне ясарга этәрде. Үзләренең иң мәкерле максатларына ирешер өчен, бактерияләр, иң гади төзелешлеләр һәм вирусларның хайван тәннәрен куллана алуларын без беләбез инде. Үрчер өчен, алар безнең күзәнәкләрне, энергияне яулап алалар һәм яшәү рәвешебезне үзгәртәләр. Аларның зирәклегенә бер мисал: кайбер вируслар имезүчеләрнең организмнарында, үз сәгатьләрен көтеп, яшерелгән рәвештә (латент формада) яшиләр. Йокыдан уянып активлашу һәм үрчи башлар өчен иң кулай вакыт кайчан? Имезүченең иммун системасы «йомшарган» һәм бар көченә дә эшләмәгәндәме? Ә иммунитет кайчан түбәнәя? Стресс вакытында. Әлеге вирусларның ДНКларында стресс һормоннары тәэсирендә активлашучы детекторлар бар. Яхшы гына стресс дозасын алуга (болар хроник авыру, ачлы-туклы йөрү, сессия һ.б вакытта була), вируслар, әлеге хәбәрне «ишетеп» уяналар һәм, иммунитет түбән булган вакыттан файдаланып, бар көчләренә үрчергә тотыналар. Һәм шунда сезнең иренегезгә герпес бәреп чыга. Тропикларда трипаносома ише түбән төзелешлеләр бар. Организмга үтеп кергәннән соң, алар сезне җиңәләр, чөнки алар күзәнәк өслекләрендәге идентификацияләүче аксымнар комбинациясен үзгәртергә сәләтле (бу берничә атнага бер күзәтелә) – һәм бу нәкъ иммун системасының аларны танып алып, юк итәргә әзер чагында була. Яисә шистосомалар – кан паразитлары – алар хәтта битлекләрен дә алмаштырып тормыйлар – сезнең күзәнәк өслекләренә хас аксымнарга төренеп, «үз ишеләр» булып кына кыланалар һәм иммунологик яктан күренми торганга әйләнәләр. Тик аларның мине шаккатырган иң гаҗәеп һәм явыз казанышлары – ул әлеге паразитларның, максатларына ирешү өчен, хуҗаларының үзтотышын үзгәртә алулары. Дәреслекләр эктопаразитларны – тәннең тышкы ягын колонизацияләүче организмнарны мисал итеп китерә. Антеннофорус (Antennophorus) талпаннарын гына алыйк. Бу талпаннар кырмыскаларның аркаларына утырып йөриләр һәм, кырмыскаларның авыз аппаратларын сыйпап, бер рефлексны уяталар. Әлеге вакытта кырмыска ашаган ризыгын кире чыгара һәм талпаннар шуның белән тукланалар. Сифация (Syphacia) ыругыннан булган бабасырлар йомыркаларын кимерүчеләрнең тире катламы өстенә салалар. Йомыркалар үз чиратында тәннең кычытуына китерүче матдә бүлеп чыгаралар, кимерүче кычыткан җирне тешләре белән кашый, йомыркаларны йота һәм паразитлар шатлана-шатлана кимерүченең эчендә йомыркадан чыгалар. Паразитларның организмыбызда булган вакытта ничек итеп үзтотышыбызга тәэсир итүләре турында уйлый башласак, әлеге сәер мисаллар тагын да сәерләнә. Хуҗаларын алмаштыручы кайбер паразитлар шуңа мисал (әлеге паразитлар гомерләренең бер стадиясен арадаш хуҗада уздырсалар, соңгы хуҗаларын үрчү урыны итеп кулланалар). Бу эшнең бөтен авырлыгы да бер хуҗадан икенче хуҗага күчүдә. Моның өчен паразит арадаш хуҗаның мускулларына зыян китерергә, аны сукырайтырга, аның ризыгына кунакларга, куркынычсызлык турында оныттырып, хуҗаның игътибарын азык табуга юнәлтергә мөмкин. Нәтиҗәдә, арадаш хуҗаны (паразиты белән бергә) ерткычлар ашый. Нерв системасына йогынты ясаучы паразитлар тагын да шаккаттыра. Кайвакыт бу борма юллар – нерв системасына тәэсир итүче һормоннар – аша башкарыла. Мыегаяклы саккулина кыслалары (Sacculina granifera) ата җенесле ком крабларына ябышалар һәм, крабларны үзләрен ана краб кебек тотарга мәҗбүр итүче фенинизацияләүче һормон бүлеп чыгаралар. Шул вакытта башлары чуалган краблар йомыркалары булган ана җенесле краблар белән бергә ачык диңгезгә миграциялиләр. Алар комда йомыркалар өчен чокырлар казыйлар, тик ата крабларда, билгеле инде, ул йомыркалар берничек тә булалмый. Ә менә саккулиналарда алар бар! Әгәр дә инде саккулина ана крабка ябышкан булса, ул шулай ук крабның үзтотышын үзгәртә, тик бу крабларның аналык бизләре атрофиясеннән соң гына күзәтелә. Шулай да иң кызыгы паразитларның турыдан-туры баш миенә үтеп керүендә. Болары талпаннар, бабасырлар һәм кыслалар кебек чагыштырмача гигант җанварлар түгел, ә микроскопик зурлыктагы паразитлар, бигрәк тә вируслар. Баш миенә барып җиткәч, әлеге бәләкәчләр иммун һөҗүмнән сакланган хәлдә булалар һәм нерв машинериясен үз файдаларына үзгәртергә керешәләр. Шундый төр паразитларның берсе – котыру вирусы. Ул күпләгән эволюция юлларының бер хуҗадан икенчесенә күчәргә мөмкинлек бирүче стратегияләрнең берсен сайлаган. Моның өчен аңа баш миенә якын да килергә кирәк булмаган. Ул вирусларның томау китереп чыгару хәйләсен кулланган: алар борындагы нерв очлыкларын ярсытып, безне төчкерергә мәҗбүр итәләр. Бу вакытта вирус копияләре, мәсәлән, кинотеатрда янәшә утыручы күршебезгә дә эләгә. Вирус башка берәүне кабып/тешләп алырга этәрүче теләк тә булдыра алган (ул шул рәвешле селәгәй белән башкаларга күчә). Тик белгәнебезчә, котыру кешене агрессиягә бирелергә мәҗбүр итә, һәм, җәрәхәткә эләккән вакытта, вирус башка хуҗага күчә. Уйлап кына карагыз. Бер төркем нейробиологлар агрессиянең нейрональ нигезен – баш миенең нерв юлларын, нейротрансмиттерларны, геннар һәм тирәлекләрнең тәэсир итешүен, һормоннарның йогынтысын һ.б. өйрәнәләр. Конференцияләр, диссертацияләр, академик ызгыш-талашлар, даими вазифаның кемгә эләгүе турындагы бәхәсләр, ә котыру вирусына берәрсен котырту өчен нинди нейроннарны зарарларга кирәклеге инде мәгълүм. Тик шундый искиткеч эффектларына да карамастан, вирусның әле үз өстендә шактый эшлисе бар. Эш паразитның спецификлыгында. Әгәр дә сез котырган хайван икән, сез тешләгән башка хайванның котыру вирусы начар үрчи торган организм булуы ихтимал (мәсәлән, куян). Ягъни паразитларның баш миен зарарлавы, әлбәттә, тотышка шаккатмалы йогынты ясый, тик бу йогынты бик көчле булса, паразитның тупикта калуы бар. Болар барысы да безне баш миен контрольдә тотуның аерым бер очрагына китерә. Мануэль Бердой хезмәттәшләре белән бергә (Оксфорд университеты) токсоплазма гондии (Toxoplasma gondii) исемле паразитны өйрәнгәннәр. Токсоплазма утопиясендә тормыш ике хуҗа – кимерүче һәм мәче эзлеклегеннән тора. Кимерүче паразитны йота, һәм паразит хуҗа организмында, бигрәк тә баш миендә, цисталар барлыкка китерә. Кимерүчене үз чиратында мәче ашый. Токсоплазма мәче организмында үрчи һәм мәче калдыклары белән бергә тышка чыга. Паразитларны, мөмкин булган тереклек циклларының берсендә, кимерүчеләр яңадан йоталар. Бу схема бер специфик үзенчәлектән гыйбарәт: токсоплазма үрчи һәм тарала алган бердәнбер төр – ул мәче. Шуңа күрә токсоплазма аны йөртүче кимерүченең (тычканның, мәсәлән) карчыгага эләгүен, ә мәче калдыкларын тирес коңгызы ашавын бер дә теләмәс иде. Паразит, әлбәттә, калган башка төрләрне дә зарарлый ала, тик үрчү өчен аңа нәкъ менә мәчегә эләгергә кирәк. «Йөклелек вакытында нишләргә кирәк» дип аталган китапларның барысында да ни өчен өйдә мәче тотмаска һәм гомумән алардан ерак торырга киңәш ителгән сүзләрнең сәбәбе шунда аңлашыла да инде. Мәче калдыкларындагы токсоплазма йөкле хатын-кызга эләккән очракта, паразит карындагы балага кадәр барып җитәргә һәм төрле неврологик тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә моңа хәбәрдар булган йөкле хатын-кызлар мәчеләрдән читтә торалар. Ә паразит исә кимерүчеләрнең мәчеләрдән качмый башлауларына ирешкән. Бөтен нормаль кимерүчеләр дә мәчеләрдән читтә торалар, билгеле. Этологлар моны үзтотышның стереотип моделе дип атыйлар: кимерүчеләрнең мәчеләрдән качуы сынаулар һәм хаталанулар аша үсеш алмый (чөнки аларның мәчеләр белән бәйле хаталары өстендә эшләү мөкинлекләре булуы бик икеле). Мәчеләрдән курку тумыштан килә. Һәм ул ис сизү тойгысы аша феромоннар ярдәмендә башкарыла (феромоннар – хайваннар чыгаручы химик ис сигналлары). Барлык кимерүчеләр дә мәче исен тою белән инстинктлы рәвештә качала (хәтта гомердә дә мәче күрмәгән йөзләгән буын лаборатория хайваннары да). Токсоплазма белән зарарланганнарыннан кала. Бердой белән аның хезмәттәшләре күрсәткәнчә, кимерүчеләр мәче феромоннарыннан курку хисен югалталар. Аларны бу ис, киресенчә, кызыктыра башлый. Бу паразитның арадаш хайван башына үтеп кереп, андагы бөтен нәрсәне дә бутап, хайванны зәгыйфьләндерү очрагы түгел. Кимерүченең калган бөтен нәрсәсе дә тәртиптә кала. Аларның доминантлык иерархиясендәге иҗтимагый статуслары да үзгәрми. Аларны элеккечә үрчү кызыксындыра, бу аларның капма-каршы җенесле затларның феромоннарына да битараф булмаганнарын аңлата. Алар нәкъ элеккечә башка исләрне дә аера алалар (үзләренекен һәм алар өчен куркыныч булмаган куяннарныкын, диик). Үзгәреш кичергән бердәнбер әйбер – ул мәче феромоннарыннан качмау, ә киресенчә аларга тартылу. Искиткеч бит бу. Моны берәрсенең баш мие паразиты белән (аның уйларына, хис-кичерешләренә, имтихан билгеләренә яисә нинди кинофильмны артык күрүенә берничек тә йогынты ясамаучы паразит белән) зарарлануы һәм тереклек циклын дәвам итәр өчен зоопаркка барып, койма аша кереп, иң явыз ак аюны үбүе белән чагыштырырга мөмкин. Бердой һәм аның хезмәттәшләре билгеләгәнчә, паразитлар китереп чыгаран котылгысыз теләк бу. Әлбәттә, әле бик күп тикшеренүләр уздырырга кирәк. Мин моны һәрбер фәнни мәкаләнең мәҗбүри бер моменты булганга күрә генә әйтмим, чөнки бу шулкадәр шәп нәтиҗә ки, моның ничек эшләгәнен берәр кеше һичшиксез ачыкларга тиеш! Шуңа күрә мин, сезнең рөхсәтегез белән, бу урында Стивен Джей Гулд булып уйнап алам — бу эволюциянең искиткеч булуына тагын бер дәлил. Искиткеч һәм парадоксаль. Эволюцияне максатчан һәм алга омтылучы процесс дип саныйлар. Әгәр дә сез шулай дип саныйсыз икән, димәк, уйларыгыз да якынча менә шундый: умырткасызлар умырткалыларга караганда гадирәк, имезүчеләр – умырткалыларның иң алга киткәннәре, приматлар – генетик яктан иң зур үсеш алган имезүчеләр һ.б. Үзегезнең милләтегезнең, расагызның яисә боулинг такымының иң-иңнәрдән булуын дәлилләргә тырышып, тышкы яктан фәнни булып тоелган әйберләргә таянуга тиң бу. Һәм бу ялгышлык. Баш миен контрольдә тотучы җан ияләре барлыгын исегездә тотыгыз. Юл чатындагы күлләвеккә карап уйлануларым мине Нарциссның үзен суда күргәннән соң ясаган нәтиҗәләрнең капма-каршысына китерде. Безгә филогенетик басынкылык кирәк. Без дөньядагы иң алга киткән төр дә, иң зәгыйфьсез һәм иң акыллы төр дә түгел. Роберт Сапольски, нейробиолог, Стэнфорд университеты профессоры, Кения Милли музейлары янындагы Приматология институтының фәнни хезмәткәре, күпсанлы бүләкләр иясе. Татарчага Сәрбиназ Шәйхелова тәрҗемәсе Тышлыктагы сурәт wikimedia commons тупламасыннан алынды
<urn:uuid:703a4078-2efb-4b67-87ed-9dcdb6823c3e>
CC-MAIN-2022-40
http://giylem.tatar/archives/2887
2022-10-01T12:24:39Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335609.53/warc/CC-MAIN-20221001101652-20221001131652-00588.warc.gz
tat
0.999993
Cyrl
29
{"tat_Cyrl_score": 0.9999934434890747}
giylem.tatar
Хуҗабирде — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Яшәүчеләре — руслар, таҗиклар, татарлар. Казан ханлыгы чорында Хуҗабирде авылы буларак мәгълүм. Аның халкы 1552-1557 еллардагы баш күтәрүләр вакытында юкка чыгарыла. Казанны яулап алынганда күрсәткән хәрби хезмәтләре өчен бу авылның җирләре баяр Нелюб Шумковка бирелгән. Ул анда үзенең Мәскәү җирләрендәге крепостной крестьяннарын күчереп утырта.[1] Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[3] - Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
<urn:uuid:9f85cf68-07ad-47d9-8710-c264cfce7ebf>
CC-MAIN-2023-50
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D1%83%D2%97%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D1%80%D0%B4%D0%B5
2023-12-03T17:43:34Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100508.42/warc/CC-MAIN-20231203161435-20231203191435-00552.warc.gz
tat
0.999977
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999976634979248}
tt.wikipedia.org
2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле. «Гыйльми мирас» проекты кысаларында 1940 елда «Милли байрак» газетасында дөнья күргән шушы мәкаләнең кирилл язуына күчермәсен тәкъдим итәбез. Әлеге мәкаләдә тәмәке тарту күренешенә җитди фәнни анализ бирелә, шул ук вакытта, текст үз заманы өчен чагыштырмача җиңел һәм кызыклы телдә язылып, халык сәламәтлеген саклау эшенә багышлана. Сүз уңаеннан, «Милли байрак» газетасы Кытайда, Харбин шәһәрендә ун ел … Тулысынча
<urn:uuid:3c5b5d54-59c9-4c37-9e91-9b5859957a65>
CC-MAIN-2024-10
https://giylem.tatar/archives/tag/%D1%81%D3%99%D0%BB%D0%B0%D0%BC%D3%99%D1%82%D0%BB%D0%B5%D0%BA-%D1%81%D0%B0%D0%BA%D0%BB%D0%B0%D1%83
2024-03-03T15:57:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947476396.49/warc/CC-MAIN-20240303142747-20240303172747-00239.warc.gz
tat
0.999856
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 0.9998559951782227}
giylem.tatar
Татарлар Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Татарларның күпчелеге — Русия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан[18], Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә. Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була. Эчтәлек Этноним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр: - Безнең эрага кадәр IV—III гасырларда Бөек Кытай дивары татарлардан (һ. б. дала халыкларыннан) саклану өчен төзелгән. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.) - Кытай чыганаклары VIII—IX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме [19] дип күрсәтә. - XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә.[20]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә — кытайлар Дәште Кыпчак далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә «татарлар» дип йөртә башлыйлар. - Татарлар этнонимының Ауразиядә пәйда булуы XIII гасыр башында һәм уртасында Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы Алтын Урда халыкларының уртак атамасы. Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Дәүләтчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Язу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн. данә китап чыккан. 1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100-дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган. XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[21]. Татарлар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр. Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше, Казакъстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар. Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата). Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Милли киемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. ДНК генеалогиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Генофонд.рф тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Рәсәй Фәннәр академиясе Медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоян 2006—2014 елларда башкарылган тикшеренүләр буенча Кырым, Идел-Урал һәм Себер татарларының ДНК һаплотөркемнәре бераз аерылып тора.[22][23] Кырым татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әлеге тикшеренүләр буенча Кырым татарларының генофондында якынча 50 % көньяк һаплотөркемнәр (E1b1b1-M35; G1-M285; G2a-P15; I2a-P37.2; J1-M267; J2-M172), кечкенә өлешне көнчыгыш һаплотөркемнәр (C3-M217, O3-M122; Q-M242) һәм Ауразия һаплотөркемнәре R1a-M198 һәм R1b-M343 тәшкил итә. Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия сызыгы һаплотөркеме һәм якынча 10 % көнбатыш (нигездә Үзәк Азия) һаплотөркеме өлеше кергән. Идел буе татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Идел буе татарларының 49 % R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркеме тәшкил итә. R1a-M198 Ауразиянең көнбатыш өлешендә киң таралган, N1c-LLY22g һаплотөркеме Балтыйк диңгезе буеннан Чукоткага кадәр таралган. Шулай итеп, Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган һаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Ауразия өлеше тәшкил итә. Себер татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Себер татарларының генофондында иң еш очрый торган G2a-P15; N1c-LLY22g; R1a-M198; N1b-P43 һәм Q-M242 гаплотөркемнәре. Әгәр Казан татарларында R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркемнәре якынча 50 %, Себер татарларында 30 % тәшкил итә. Шулай итеп, Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итүче һаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле. Көнбатыш галимнәрнең тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Y-ДНК тикшеренүләре буенча татарлар төп һаплотөркемнәре: - Һинд-фарсы-арийдәге R1a (z93 һәм z280 һ. б.) = 34,1 % - Фин-угырдагы N3 = 18,3 % - Балтыйк N2 = 4,8 % - Кельтик R1b = 8,7 % - Скандинав һәм балкан I = 4 % - Монголдагы С3 = 1,6 % - Себердәге Q = 0,8 %[24]. (Тикшеренүләр саны N = 126). Идел буе төбәгендә үткәргән тикшеренүләр буенча татарлар арасында шулай ук: балкандагы J2b2 (~10 %), скандинав I1 (~8 %), балкандагы I2 (~6 %), I2a (~4 %), хәттә сирәк очрый торган L, борынгы төрки Q1b, T1, R2a һаплотөркемнәре табылды (N=160, 2014). Ләкин тикшеренүләр саны әлегә аз. Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Joshua Project - Tatar Ethnic People in all Countries - Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года - Всеукраїнський перепис населення 2001 (русская версия) - Этнический атлас Узбекистана. Ташкент — 2002 г. - Итоги переписи населения Казахстана 2009 г. - Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года - Joshua Project - Tatar Ethnic People in all Countries - Численность постоянного населения Кыргызской Республики по национальностям - Перепись населения Киргизии 2009. Бишкек - Перепись населения Киргизии 2009. Чуйская область - Ethnic composition of Azerbaijan 2009 - Белстат. Предварительные итоги переписи 2009 - Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан - Национальный состав населения Литвы. Перепись 2001 - Распределение населения ЛР по национальному составу и государственной принадлежности на 01.07.2010. (лтш.) - Национальный состав населения Эстонии. 2010 - Национальный состав населения Польши. Перепись 2002 - Бөтенрусия җанисәбе нәтиҗәләре - Васильев А. А. Указ. соч. Глава IV. МОНГОЛЫ И МОНГОЛЬСКОЕ ЗАВОЕВАНИЕ. МОНГОЛИЯ В ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XII в. - Гумилёв Л. Н. Сс. 98-99. - Исхаков Д. М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Идел буе, Себер һәм Кырым татарлары бер генетик тамырдан түгел - РФ медицина-генетик үзәге. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь көнендә тикшерелгән. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= Анастасия Агджоян, Надежда Маркина. калыбында.Генофонды татар Евразии: объединять нельзя разделять. Генофонд.рф гыйльми проекты. 2016 елның 16 декабрь көнендә тикшерелгән.(рус.) - http://haplogroup.narod.ru/tatar.html - http://www.hotel-ludwig.net/content/struktura-gaplogrupp-tatar-i-persov-zapadnyh-irancev - http://www.youtube.com/watch?v=Pw2CapOd1I8
<urn:uuid:e39cf9c8-3c8c-4ea1-8a47-852ef9cbfe55>
CC-MAIN-2019-18
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D1%85%D0%B0%D0%BB%D0%BA%D1%8B
2019-04-19T16:50:38Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578527865.32/warc/CC-MAIN-20190419161226-20190419183226-00005.warc.gz
tat
0.999842
Cyrl
197
{"tat_Cyrl_score": 0.9998419284820557}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Бүген Татарстанда БДИның өстәмә этабы башлана. Имтиханның өстәмә этабын башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, шулай ук үткән елларның чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала. Бүген рус теле, химия, информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшыра алалар. Тапшырылырга тиешле рус теле һәм математика фәннәре буенча имтиханнарга 560 һәм 450 кеше килде. Бүген Татарстанда 6 имтихан алу пункты ачык була. Аларның 5се Казанда: 3се КФУ базасында, КАИ һәм КХТИ базасында 1әр һәм Алабугада КФУ филиалы базасында 1 пункт. 10 июльдә математика, география һәм чит телләрдән, 12 - җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика, 14 - биология һәм тарих, 16 июль - барлык фәннәр буенча резерв көн. Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:1692f52f-e191-4d12-8256-74755e845df0>
CC-MAIN-2019-30
http://belem.ru/node/3752
2019-07-23T16:45:19Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195529480.89/warc/CC-MAIN-20190723151547-20190723173547-00048.warc.gz
tat
0.999845
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.999845027923584}
belem.ru
Русиянең алтын боҗрасы Төшенчә һәм алтын балдак идеясенең авторы— журналист һәм язучы Юрий Бычков, «Алтын боҗра» гомуми рубрикасы астында иске рус шәһәрләре турындагы очерклар сериясе 1967 елның ноябрь- декабрь айларында «Совет культурасы» гәҗитендә бастырылган[1]. Бу атама соңрак туристлык маршрутына бирелә. "Россиянең алтын боҗра" билгесе хокукларына ия булучы бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте (ВООПИК)[1]. "Алтын балдак, традицион рәвештә, үз эченә сигез төп шәһәрләрне ала —Сергиев Посад, Переславлҗ-Залесский, Ростов Великий, Ярославль, Кострома, Иваново, Суздаль, Владимир[2]. Барлыкка килү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] "Совет культурасы" гәҗите биреме буенча Суздаль шәһәренә килгән журналист Юрий Александрович Бычков тарафыннан борыңгы рус шәһәрләрен берләштерү өчен уйлап Алтын боҗра маршруты. Аның фикере буенча Мәскәү шәһәреннән чыгып Владимир һәм Суздаль шәһәрләрен курергә, аннан Кострома ягына барып, кире Мәскәүгә кайтырга мөмкин, тик инде башка юл белән Ярославль өлкәсе аша, Ярославль, Бөек Ростов һәм Переславль-Залесский шәһәрләрен күрергә мөмкин. Ике елдан соң, 1967 нче елның көзендә, Юрий Бычков үзенең автомобилендә шушы уйланылган маршрут буенча сәяхәт кылды. Мәскәүгә кайткач ул үзенең сәфәре турында очерклар язды. 1967 нче елның ноябрь-декабрь айларында "Совет культурасы" гәҗитендә "Алтын боҗрасы " исеме астында булган очерклар бастырыла. Әлбәттә, бу исемне Юрий Бычков уйлап тапкан[3][4]. Төрле чыганакларда "Алтын боҗра"га кергән шәһәрләрнен саны һәм составы совет һәм постсовет вакытында үзгәреш кичерә. "Алтын боҗра"га кергән шәһәрләр биш өлкәдә урнашкан (Мәскәү, Владимир, Ивановск, Кострома, Ярославль) һәм үз эченә Сергиев Посад, Переславль-Залесский, Бөек Ростов, Ярославль, Кострома, Иваново, Суздаль, Владимир[2]. Бу маршрутка башка торак пунктлар кертелү бәхәсле булып тора (Алексадров,Боголюбово, Гороховец, Гусь-Хрустальный, Дмитров, Калязин, Кидекша, Мәскәү, Муром, Мышкин, Палех, Плёс,Рыбинск, Тутаев, Углич, Юрьев-Польский, Шуя һ. б.) Владимир Мединский җитәкчелегендә Россия мәдәният министрлыгы "Алтын боҗра" ислагы турында игълан итте һәм, бу иҗтимагый башлангычны дәүләти итеп, "Алтын боҗрага" кергән теге яки бу торак пунктларны, каршы якта урнашкан гомуми танылган маршрутта күрсәтте (мәсәлән, Мәскәүдән кәньякка таба). |Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә.| |Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар.| |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:| |Бу мәкалә өчен калып-карточка тутырылмаган. Aны өстәп, проектка ярдәм итә аласыз. - Гриньков В.В.. От Шаляпина до Конёнкова (рус.), "Независимая газета" (2016-09-01). Тикшерелде 8 март 2018. - А. Рапопорт, Мироненко И. А. Федин Алтын балдак: Вокруг света. Иярчен путешественника, 2012. — С. 13. - Овчинникова Н. А буйлап Сәяхәт Золотому боҗра. Зур путеводитель буенча шәһәрләр һәм вакыт. — М.: АСТ, 2017. — С. 4. - Воротынцев К Юрий Бычков: «борынгы архитектурасы выразились сыйфатларны рус халкының» // Газета Мәдәният, 11.06.2014. архив күчермәсе
<urn:uuid:d64997fc-dbf0-45f2-9058-25aefebb568f>
CC-MAIN-2020-05
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D1%83%D1%81%D0%B8%D1%8F%D0%BD%D0%B5%D2%A3_%D0%B0%D0%BB%D1%82%D1%8B%D0%BD_%D0%B1%D0%BE%D2%97%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%8B
2020-01-27T08:31:22Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579251696046.73/warc/CC-MAIN-20200127081933-20200127111933-00114.warc.gz
tat
0.999751
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.9997512698173523}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы «Социальный навигатор» проекты Россия студентлары арасында сораштыру үткәргән һәм иң яхшы һәм иң начар югары уку йортларын ачыклаган. Студентлар фикере буенча Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮА), Милли эзләнү атом-төш университеты (МИФИ), Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) һәм Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) - Россиядә иң яхшы югары уку йортлары. Сораштыру вакытында түбәндәге фактоларга игътибар бирелгән: укытучылар составы, лекция материаллары һәм белем бирүнең сыйфаты, вузның техник тәэмин ителеше, коррупция һ.б. Студентлар әлеге факторлар буенча Казан федераль университетын (КФУ), Мәскәү авиация институтын (МАИ), Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетын (СПбГЭУ) һәм тагын берничә вузны иң начарлардан саныйлар. Бу турыда Mail.Ru хәбәр итә. https://news.mail.ru Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:76cb9d5d-d650-4af4-ad7d-90a4343db746>
CC-MAIN-2022-49
https://belem.ru/node/7170
2022-11-29T05:03:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710685.0/warc/CC-MAIN-20221129031912-20221129061912-00097.warc.gz
tat
0.999295
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.999295175075531}
belem.ru
Һума кошы Һума (Фарсы телендә: هما, әйтелеше Homā, Авеста телендә: Homāio), шулай ук Һома, ул Иран риваятьләрендә һәм мәсәлләрендә мифик кош һәм Суфи һәм Диван шигъриятендә уртак мотив буларак дәвам итә. Гәрчә мәхлукат турында күп риваять булса да, бырысы өчен дә кошның җиргә беркайчан кунмавы һәм аның урынына бөтен тормышын җирдән өстә күренмичә очып йөреп яшәве тора. Исемнең күпсанлы асаба интерпретацияләре бар, алар арасында Суфичылык остазы Инайят Ханныкы, ул "Һума сүзендә һу рухны чагылдыра һәм маһ сүзе гарәп телендәге 'Ma'a' ماء сүзеннән килеп чыккан, аның мәгънәсе су. Мифлар һәм риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Һума кошы беркайчан да ял итми, бөтен торымышын күренмичә җир өстеннән очып йөри һәм җиргә беркайчан да кунмый дип әйтелә (кайбер риваятьләрдә ул аяксыз дип әйтелә). Һума мифларының берничә юрамаларында, кош феникс-сыман дип әйтелә, үзен һәр берничә йөз ел эчендә утта ашый, бары тик яңадан көлдән торыр өчен. Һума кошының бер тәнендә ата һәм ана табигатьләренә ия дип әйтелә (Кытай Феньхуанына охшаш рәвештә), һәрбер табигатенең бер канаты һәм бер аягы бар. Һума мәрхәмәтле һәм "уңыш кошы" дип таныла, аның күләгәсе (яки тиюе) алкышлы. Суфи традициясендә Һуманы тоту иң бай алдыңа китерүдән тыш, әмма аның кыска күз карашын һәм хәтта күләгәсен тоту берәр кешенең калган тормышын һичшиксез бәхетле итәчәк. Шулай ук Һума кошын тере килеш тотып булмый һәм берәркем Һуманы үтерсә, ул тоткан кеше кырык көндә үләчәк дип ышаныла. Госманлы шигъриятендә мәхлукат "җәннәт кошы" дип атала; Paradisaeidae төрләренең иртә тасвирламалары кошларны еш канатсыз яки аяксыз дип тасвирлый һәм кошлар бөтен тормышлары дәвамында өстә тора дип фараз ителгән. Нишапур Аттарының аллегорик Кошлар Әсәре фарсы әдәбиятының күренекле мисалы, Һума кошы сәфәр кылырга баш тарта торган өйрәнчек дип тасвирлана, чөнки андый гамәл ул өстеннән оча торганнарга патшалык привелегиясен бирүгә китерәчәк иде. Иран әдәбиятында Һума кошның бу патшалык бирү функциясе Исламга кадәр монархлар белән тәңгәл китерелә. Риваять шулай ук Суфи булмаган сәнгатьтә очрый. Һума кошының патшалык бүләк итү функциясе Могол эрасының Һинд хикәяләрендә янә пәйда була, аларда Һума кошының кеше башына яки җилкәсенә күләгәсе (яки кунуы) патшалыкны бирә (яки алдан әйтә) дип әйтелә. Шуңа туры килгән рәвештә, патшаларның тюрбаннарын бизәүче каурыйлар Һума кошының каурыйлары дип әйтелгән булган. Суфи остазы Инаят Хан рухи үлчәмдәге патшалык бирелгән риваятьне бирә: "Аның чын мәгънәсе шәхеснең фикерләре шулкадәр эволюцияли ки, алар бөтен чикләрне вата, һәм ул патша була. Иң Югарыны патша сыман кебек тасвирлавы ул бары тик телнең чикләнгән булуы. Һума кошы Төрек халык әдәбиятында ирешерлек булмаган югарылыкның символы булып тора. Мәхлукатны кайбер искә алулар шулай ук Синдһи әдәбиятында янә пәйда була, анда – диван традициясендә кебек – мәхлукат бик зур уңыш китерә дип тасвирлана. Гуру Гобинд Сингһның Зафарнамәсендә Могол императоры Аурангзебка мөрәҗәгать иткән хат Һума кош "көчле һәм алкышлы кош" дип искә алына. Мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Безнең эрага кадәр якынча 500 елның грифон сыман капитель сыннары. Бу баганаларда фигуралар популяр рәвештә Һума кошының чагылышлары дип таныла. • Британия музее каталогында Персеполиста "грифоннарның багана капителе (урында "һома кошлары") дип аталган грифон-сыман капительләрнең фотографиясе бар. • "Иран Дәүләт Авиаюлы" өчен фарсы теле акронимы HOMA һәм авиаюлның эмблемасында стильләштерелгән Һума кошы бар. • Үзбәкстан Эмблемасы Һума кошын чагылдыра. • Һерманн Мелвилл Моби-Дикта кыска итеп кошка аллюзия ясый. "Койрык" дип аталган бүлекнең башында сөйләүче "беркайчан да кунмый торган кош" турында сөйли. • Ул Иван Бунинның "Тѣнь птицы" кыска хикәяләр тупланмасы титулын тәэмин итә. • Ул шулай ук Вонг Кар-ваиның Days of Being Wild фильмында һәм Теннесси Вильямсның һәм "Orpheus Descending" пьесасында искә алына. • Dragonlance әдәбият сериясенең Крынның иң бөек каһарманы, Һума Драгонбэйн, Һума кошы хөрмәтенә атала. • Элеанор Ф.Һелин ачкан 3988 Huma астероиды Һума кошы хөрмәтенә аталган. Астероидның исеме SGAC астероидка исем бирү кампаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән булган. Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] • Популяр әдәбиятта феникслар исемлеге • Чамрош • Феньхуан • Грифон • Мартлет • Шаһбаз (кош) • Сәмруг кош • Өч башлы бөркет • Турул • Гамаюн • Һумай
<urn:uuid:f997a2ee-961b-4830-b7b8-73031b12738a>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%BA%D1%83%D0%BC%D0%B0_%D0%BA%D0%BE%D1%88%D1%8B
2023-06-05T23:41:04Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224652184.68/warc/CC-MAIN-20230605221713-20230606011713-00612.warc.gz
tat
0.999909
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999094009399414}
tt.wikipedia.org
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе- Казанның иң үзенчәлекле урыннарыннан берсе. Бу- диннәр, цивилизацияләр һәм мәдәният симбиозы. Галләм гыйбадәтханәсе, яки Бөтендөнья рухи берлек мәдәният үзәге – комлексны тагын шулай дип тә атыйлар- Иске Аракчы бистәсендә, нәкъ Идел ярында урнашкан. Гыйбадәтханә-төрле мәдәният корылмаларын берләштергән биналар каскады. Бер койма артында православие һәм католик чиркәүләр, мөселман мәчете һәм яһүдләр синагогасы, буддистлар гыйбадәтханәсе һәм кытай пагодасы... Бөтендөнья диннәренең мөһим элементлары, шулай ук юкка чыккан цивилизацияләрнең символикалары бизи аларны. Гыйбадәтханә табына торган дини корылма булып саналмый, монда бернинди йолалар д а үткәрелми. Авторның уе буенча, ул Казанның мәдәни үзәге булырга тиеш : антик тарих буенча лекцияләр укылыр, музыкалы һәм курчак спектакльләре куелыр. Барлык диннәр гыйбадәтханәсе наркотиктан бәйле булганнарның дәвалану урыны һәм бу чирне җиңеп чыгарга теләчеләрнең вакытлы йорты булырга тиеш иде. Комплексның эчке җиһазлары искиткеч һәм төрле. Килүчеләргә Иисус Христа залы, Будда, католика заллары, Мисыр залы, театр, картиналар галереясе, чәй бүлмәсе заллары ачык. Искитмәле корылмалар урындагы ландшафтка бик матур бәйләнеп китәләр, ә ачык төстәге тышкы декор игътибарны үзенә юнәлтә һәм Идел ярларын бизи. Галләм гыйбадәтханәсе Идел буйлап агып йөзеп барган теплоходларга да, яннан узып баручы поезд тәрәзәләреннән дә күренә. Гыйбадәтханәне 1994 нче елда сынчы, архитектор, җәмәггать эшлеклесе һәм дәвалаучы Илдар Ханов күтәрә башлый. Баштарак ул иганәләр җыя һәм биналарны үз участогыгында төзи –мондый идея аңа Тибет һәм Һиндстан буйлап сәяхәттән йөреп кайткач туа. Анда Ханов көнчыгыш мәдәниятен, буддизм, йога, тибет һәм кытай медицинасын өйрәнә, ә 1989 нчы елда бөек рәссам Николай Рерих Святослав улы белән таныша. Үзенең идеясы турында сөйли, һәм фикердәшен табып, бергәләп төзелешне планлаштыра башлыйлар. Бер комплекста төрле дингә караган барлыгы 16 храмны берләштерергә булалар. Алар арасында хәзергеләре генә түгел, инде юкка чыкканнары да бар- мәсәлән, борынгы ассирия дине чиркәве. Авторлар дини корылмалар белән туктап калмаска булалар. Экология мәктәбе, диңгез клубы, балалар сәнгать мәктәбе, балалар консерваториясе, яуда ятып калганнар мемориалы, наркоманнар өчен реабилитация үзәге...-болар барысы да комплексны булдыручыларның уйларында була! Кызганычка каршы, Ханов үзе исән вакытта ук храм төзелеп бетмичә кала. 2, 45 нче номерлы автобусларда " Иске Аркачы бистәсе" тукталышына кадәр. Казан-1 тимерюл вокзалыннан электричкада "Иске Аркачы " станциясенә кадәр. - Твитлаштыру - Бүлешергә - Бүлешергә - Бүлешергә
<urn:uuid:75f589fe-be14-474c-ae92-f98ad885a643>
CC-MAIN-2018-05
http://visit-tatarstan.com/tt/top/section/3
2018-01-21T06:56:38Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-05/segments/1516084890314.60/warc/CC-MAIN-20180121060717-20180121080717-00361.warc.gz
tat
0.999992
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999924898147583}
visit-tatarstan.com
Россия Дәүләт Думасы фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыя торган закон кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Яңа закон нигезендә чыгарылыш квалификация эшләрен, фән өлкәсендә аттестация үткәрү белән бәйле башка эшләрне әзерләү һәм язу хезмәтләрен рекламаларга ярамый. Әлеге законны кабул итү фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыелган товарлар һәм хезмәтләр исемлегенә кертәчәк. Заказга диплом язу турындагы реклама биргән өчен административ штраф салыначак. Юридик затлар өчен 50 мең сумга кадәр һәм физик затлар өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Мәгълүмат "Татар-информ" МА алынды. Фото: https://www.google.ru/search?newwindow=1&hl=ru&biw=1600&bih=705&tbm=isch&sa=1&ei=dUnHW__-DcOrrgSmtYmABg&q=%D0%B4%D0%B8%D0%BF%D0%BB%D0%BE%D0%BC+%D0%BF%D0%B8%D1%88%D0%B8+%D1%81%D0%B0%D0%BC&oq=%D0%B4%D0%B8%D0%BF%D0%BB%D0%BE%D0%BC+%D0%BF%D0%B8%D1%88%D0%B8+%D1%81%D0%B0%D0%BC&gs_l=img.3…385216.391496.0.392126.96.36.199.0.0.0.280.1506.13j0j2.15.0….0…1c.1.64.img..0.12.1285…0j0i67k1j0i8i30k1j0i24k1.0.N9LWPQDuZxE#imgrc=KJfMxg7kx7MsBM:
<urn:uuid:f01605a5-5b61-4f9b-a469-d3c6a6b18b4b>
CC-MAIN-2019-22
https://darelfonyn.kpfu.ru/diplomny-ze-yaz/
2019-05-21T01:43:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232256184.17/warc/CC-MAIN-20190521002106-20190521024106-00206.warc.gz
tat
0.996461
Cyrl
12
{"tat_Cyrl_score": 0.9964607954025269}
darelfonyn.kpfu.ru
Татар мәгарифе порталы Быел Татарстан Республикасында үткәрелә торган "Юный программист" бәйгесе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, бәйге "Байтик" компьютер лагеренда үткәрелде. Юбилей уңаеннан бәйге атна дәвамында барды. Монда республиканың төрле районнарыннан бәйгенең финал турына чыккан 100 дән артык бала һәм аларның укытучылары килгән иде. Бәйгегә нигез салучы - Бикмуллина Лариса Владимир кызы. Ул бүгенге көндә "Центр ИТО" оешмасын җитәкли. Моннан тыш бәйгенең төп оештыручылары булып бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары булуын искәртеп үтәсе килә. Моннан тыш бәйгенең барышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров та даими рәвештә кызыксынып торалар һәм ярдәм итәләр. Быел бәйге 5 номинациядә үткәрелде: Шуны әйтеп үтәргә кирәк, елдан-ел әлеге бәйгедә татар проектлары саны арта бара һәм аларның сыйфатлары арта. Мисал өчен, быел бәйгенең "Программ продуктлар һәм мобиль кушымталар" номинациясендә "Татарча" мобиль кушымтасы беренчелекне яулады. "Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә "Чәкчәк" сайты өченче урынны яулады, "Түбәтәй", "Якты күл", "Татар теле үзөйрәткече", "Татар телендә гитарада уйнарга өйрәнү", "Барысын белергә телим" сайтлары жюри әгъзаларының махсус призлары белән бүләкләнделәр. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшыруда "Татнетны үстерү фонды" җитәкчесе Раил Гатауллин да катнашты. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:6d0c2e2b-3c71-474b-a3a5-5504d1a27e4b>
CC-MAIN-2019-18
http://belem.ru/node/6965
2019-04-24T18:58:21Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-18/segments/1555578655155.88/warc/CC-MAIN-20190424174425-20190424200425-00097.warc.gz
tat
0.999884
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9998840093612671}
belem.ru
Татар мәгарифе порталы Сез монда Россия мәгарифе тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Даими рәвештә яңа укыту программалары, нанотехнологияләр һәм замананың башка модалы терминнарын кулланышка кертергә яраткан түрәләребезнең ничек үзләренең башы әйләнми диген! БДИ авырткан башка тимер тарак булып кадалганы гына җитмәгән, инде электрон журнал дигәннәре гамәлгә кереп маташа. "Татарстан 2012 елда тулысынча электрон журналларга күчереп бетерү турында карар кабул иткән Россиянең бердәнбер төбәге", - диде Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов. Янәсе, һәр ата-ана көн саен баласының дәрестә нинди билге алганыннан да хәбәрдар булып торачак. Имеш, кәгазь көндәлек ышанычлы түгел. Анда билгене үзгәртергә яки көндәлек битен ертып ташларга мөмкин. Кыскасы, ничәмә гасыр укучының белем көзгесе булган көндәлекнең абруе бетте. Шулар белән бергә бөек остаз – Сухомлинский, Макаренколар чоры да узып бара. Милли мәгариф турында искә төшереп торасы да юктыр. ХХI гасырда яшибез, интернет заманы. Чыннан да, беренче карашка бар нәрсәне дә компьтер аша гына белеп булганда, нигә кәгазь журнал, кәгазь көндәлек? Тик экспериментка эләккәннәр генә бу яңалыклардан гарык икәннәрен яшерми. Никадәр сабыр, түзем педагоглар да мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны авыр сулап каршы ала башлады. Күпкә китсә бал да туйдыра дигән кебек, яңалык арты яңалыкны "йотып" өлгермиләр. Бигрәк тә авылда... Унике елын Казан балаларын укытуга багышлаган Гөлнара Ярмиева: "Балалар белән эшләргә яратам. Тик менә соңгы елларда электрон журнал тутырып җан чыга. Дәрес барышында кәгазъ журналга билге куям. Дәресләрдән соң электрон журнал тутырырга ашыгам. Интернет булган очракта инде. Ә безнең мәктәптә интернет начар эшли. Еш кына өйгә кайткач та төнгә кадәр билге куярга туры килә. Әлегә мин бу системаның уңайлыкларын күрмим. Яңа эш тапсам, ике дә уйламыйм, китү ягын карыйм. Укытучыларга хөрмәт бетте. Юк, балалар, ата-аналар тарафыннан димим. Җитәкчеләребез тарафыннан! Гел тикшерүләр белән җанга тияләр. Балага сыйфатлы белем бирү икенче планга кала бара әлегә бездә", дип сөйләде. Бу урында Гөлсинә исемле яшь ананы да тыңлап карыйк. "Үземне ата-ана урынына куеп карасам - электрон журналларны кирәк дип уйлыйм, чөнки әти-әни теләсә кайсы вакыт баласының билгеләре белан кызыксына ала. Бу хәбәрдар булып тору өчен менә дигән ысул. Тик үз әнием укытучы булгач, кызганып та куям инде. Эштән соң өйгә сәгать 4-5ләрдә, ә кайчагында кичке 6-7ләрдә генә кайта. Кайтып керүгә бер чынаяк чәй эчеп ала да, интернетка кереп чума. Ярар, минем әниемнен инде балалары зур ускән. Ә бит яшь укытучыларның үз балаларына вакытлары да калмый. Электрон көндәлекләрнең үз хикмәте бар, соңарып калсаң, анда кереп булмый "загружено" чыга. Ни өчен мәктәптә үк билгеләрне утыртып кайтмый, дип әйтерсез. Ике бинада, ике арада чабып йөргәнгә өлгерә алмый шул. Көннекен-көнгә, вакытында эшләп барырга кирәк. Ә дәүләт биргән ноутбуклар бик начар. Аларда рәтле программалар да юк, сыйфатлары түбән дәрәҗәдә", дип сөйләде Гөлсинә. Казаныбыз мәктәпләренең берсендэ эшләуче укытучы да(мәгълүм сәбәпләр аркасында ул исемен язмаска кушты) үзенең моң-зарлары белән уртаклашты. "Мәктәпләрдәге интернет бик акрын эшли, аптырагач, билгеләрне өйдә кичке тугызда куям. Әле бит билгеләрне өч журналга тезәргә кирәк. Узебез белән йөртә торганы, мәктәптәге һәм менә - электрон вариант дигәне. Педсоветта сөйләүләренә караганда, ата-аналарның 15 проценты билгеләрне интернет аша карый. Кайсылары логинны оныта икән, телефонга СМС рәвешендә килсен очен тоташырга кирәк. Ә балаларның күбесе уз номерларын бирә, шуңа күрә ата-аналарга билге килми. Электрон журналга билге куйган очен аена 200 сум тулиләр бездә. Мәскәүдү биш мең ди, имеш. Билгене көнендә куярга кирәк, алайса соңаруың бар. Әлегә мин авырып өйдә утырам, эшкә чыккач нишләрмен инде. Икенче елга тулысынча электрон журналга кучерәләр диделәр. Шулай да, бу яңалыкның бер уңайлыгы бар: уртача билге автомат рәвештә чыгарыла. Безне хәзер баллар белән тилмертәләр бит. Интернетка дәрес эшкәртмәләре куярга кирәк, укучыларны олимпиадага әзерләргә һ.б. Шуна карап балл бирелә. Укытучының сыйфаты балаларның өлгерешенә бәйле. Минем әлегә сыйфат юк. Икенче елга куябыз дигән булалар. Ә мин икенче елга мәктәптән китәм. Туйдым инде, мин генә түгел башка укытучылар да канәгать түгел. Һәр укытучыга 16 балл өчен тырышырга кирәк хәзер, шуның ике балы электрон журналга билге куйган өчен", дип сөйләде исемен ачырга теләмәгән бер укытучы. Бөгелмә районында егерме елдан артык педагог булып эшләүче Исламия ханым да электрон журнал тутыруның мәшәкатьле якларын гына күрә әлегә: "Кәгазен тутырырга кирәкмәсә, бәлкем яхшы да булыр иде ул. Тик ноутбукларыбыз бик еш "тотлыгып кала" я сүнеп китә. Башкарган эшеңне яңа баштан эшли башлыйсың. "Я Раббым, укытучы кешегә сабырлык бир!" - дип ялварган чаклар еш булгалый шул". "Бер яктан хәзерге технологияләр заманында электрон алымнар куллану яхшыдыр да инде ул. Әмма моңа вакыт артык күп сарыф ителмиме? Аны кагәзьдә дә кабатлап барырга кирәк була, гадәттә. Электрон носительдагы мәгълүматны кәгазь носительдә, ягъни кәгазьдә дә ясарга кушыла. Мәсәлән, юристларда, бухгалтериядә, салым түләү оешмаларында ул шулай эшләнелә. Димәк, электрон журналны кәгазьгә чыгарып, таләп ителгәнчә 3-5 ел сакларга кирәк. Бу укытучыларга икеләтә эш булып чыга. Кәгазь эше күбәйгән саен укытучының дәрескә әзерләнергә вакыты да, аннан соң теләге дә калмый. Университетта да шундый ук проблемалар белән очрашырга туры килде», - ди галимә Алсу ханым. Халыкта "интернет яратучы министр" исемен яулаган Альберт Гыйльметдинов замана укучысында әти-әнисе алдында алдашмау, төгәл хисап тотучанлык сыйфаты тәрбияләү өчен тырыша торгандыр, күрәсең. Тик замана баласын кирәгеннән артык контрольдә тоту аны тормышка яраксыз итеп калдырмый микән әле? Таякның ике башы бар дигәндәй, монысын да уйлап бетерәсе иде. Гөлҗиһан ГАЛЛӘМОВА / http://intertat.ru/tt
<urn:uuid:798daf5b-91e3-4c3c-ab0a-56497b6718b3>
CC-MAIN-2020-40
https://belem.ru/node/3596
2020-09-27T17:50:48Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400283990.75/warc/CC-MAIN-20200927152349-20200927182349-00045.warc.gz
tat
0.999994
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999940395355225}
belem.ru
Казанда танылган журналист Владимир Познерның иҗат кичәсе үтте. Чара бүгенге көннең актуаль проблемаларына кагылышлы монолог белән башланып китте. Алар арсында террорчылык, түземлелек,миграция, бүгенге журналистика һәм патриотизм темалары яңгырады. Шул очрашуны искә төшереп алыйк әле. Һәрбер җиткергән фикерен журналист шәхси тормышындагы мисаллар белән бәйләп барды. Аның сәяхәтләре, Франция һәм АКШта яшәү, медиа өлкәсендәге кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе бай һәм киң. Познер фикеренчә, бүген объектив мәгълүмат алу кыенлаша. Бу вакыйгаларның төрле илләрдә төрлечә күрсәтелүенә бәйле ди. «Мин үзем Россия яңалыкларын караган кебек үк, чит илнекен дә карап барам. Моның өчен күп вакыт һәм зур теләк кирәк», – ди журналист. Кичәнең икенче бүлеге тамашачылар белән әңгәмә рәвешендә үтте. Сораулар даирәсе киң иде: рэп темасыннан алып, сүз ирегенә кагылганга кадәр мәсьәләләр күтәрелде. Микрофон тотып сорау бирүчеләр арасында КФУ студентлары да байтак иде. «Безнең илдә дәүләттән башка яшәүче, ирекле каналлар юктыр ул», – дип белдерде Познер. Россиянең киләчәге турында да юмор белән җавап бирде: «Бәллүр шарым бар иде. Ул һәрвакыт ни буласын күрсәтеп бирә иде. Менә, сәяхәтләрем күп булу сәбәпле, мин аны югалттым әле. Шуннан бирле илебезнең киләчәге турында берни дә әйтә алмыйм», – дип көлдерде Владимир Познер. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, журналистика мэтры БДИга тискәре карашын белдерде. Тамга сугып, дөрес җавап эзләп утыру – балаларның фикерләү сәләтен киметә, дип белдерде ул. Шулай ук журналистика факультетында укуның да кирәген тапмады: «Журналистлыкка укып булмый, журналистика – күңел халәте, яшәү рәвеше», –диде. Кичә барышында Татарстан сәясәтчеләренә кагылышлы сорау да яңгырады. Аерып әйткәндә, беренче президент Минтимер Шәрипич Шәймиевка карата мөнәсәбәтен сорады тамашачылар. «Шәймиев – искиткеч кеше. Мин аны хөрмәт итәм. Бер сәясәтче дә урыныннан үзе китми, ә ул китте. Бу аның зирәклелеге турында сөйли», – диде ул. Профессиясенә, сәясәткә, илнең киләчәгенә кагылышлы сораулардан тыш, шәхси тормышына, эчке дөньясына бәйле сораулар да бирүчеләр табылды. Сезнең өчен бәхет нидә дигән сорауга, Познер «үз-үзеңне яраткан эшеңдә, балаларыңда һәм якын кешеңдә табу», – дип җавап бирде. Кичә ахырында танылган журналист оештыручылардан бүләк итеп үз сурәтен кабул итте. Чарадан соң, теләүчеләр Познер белән фотога төшеп, аның автографын алу мөмкинлегенә ия булдылар. Фикерләргә өйрәтүче сәләтле ораторлар безнең калада ешрак булсыннар иде. Әлеге иҗат кичәсеннән киләчәккә якты планнар корып, дәртләнеп, көч алып кайтып китүче журналистлар күп булгандыр.
<urn:uuid:85f934cf-61ce-49cb-a4bb-850fc5320623>
CC-MAIN-2019-04
https://darelfonyn.kpfu.ru/pozner-zhurnalistikaga-k-el-hal-te/
2019-01-22T23:33:27Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-04/segments/1547583875448.71/warc/CC-MAIN-20190122223011-20190123005011-00619.warc.gz
tat
0.999982
Cyrl
40
{"tat_Cyrl_score": 0.9999817609786987}
darelfonyn.kpfu.ru
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының нейробиология фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Рөстәм Хаҗипов Леон Орбели исемендәге премия белән бүләкләнде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге премияне Россия Фәннәр академиясе бирә. Ул эволюцион физиология өлкәсендә күренекле эшләр өчен тапшырыла. Медицина фәннәре докторы Рөстәм Хаҗипов Франция Фәннәр академиясендә тикшеренүләр директоры булып та эшли. Аның эшләр циклында нерв системасы үсеше физиологиясе өлкәсендә принципиаль яңа мәгълүмат тупланган. Бу мәгълүмат кимерүчеләр һәм кеше онтогенезының башлангыч этапларында баш мие нейроннары челтәренең эшчәнлеге турында төп принципларны формалаштырырга ярдәм итә.
<urn:uuid:bf0d0fbf-2282-4555-b5b9-00669facf008>
CC-MAIN-2022-05
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-galimen-orbeli-isemend-ge-premiya-tapshyryldy/
2022-01-23T15:18:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320304287.0/warc/CC-MAIN-20220123141754-20220123171754-00560.warc.gz
tat
0.999643
Cyrl
10
{"tat_Cyrl_score": 0.9996428489685059}
darelfonyn.kpfu.ru
- РУС - ТАТ Ингул елгасы кушылдыгы Громклейның уң ярында урнашкан була. Археологик калдыклары Украина Республикасының Николаев өлкәсендә: таш торак йортлар һәм мәчет нигезләре очрый. Риччо Занониның 1772 елда төзелгән картасында Аргамаклы Сарай урынында «татар мәчете» дип язылган. Археологик казу-тикшеренү эшләре үткәрелмәгән. Эварницкий Д.И. Вольности запорожских казаков. СПб., 1898. Карта 1. Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. М., 1985. Петрунь Ф.О. Нове про татарьску Бозько-Днiстряньского стену // Схiднi-свiт. 1928. № 6. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:118f5799-60fa-4acc-8971-925cef2670b0>
CC-MAIN-2022-49
https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednie-veka/goroda-slobody/argamakli-saraj
2022-11-30T17:25:23Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710765.76/warc/CC-MAIN-20221130160457-20221130190457-00253.warc.gz
tat
0.994599
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9945986270904541}
tatarica.org
Чулпан йолдыз (Таңчулпан), Зөһрә йолдыз, Таң йолдызы, Эңгер йолдызы, Чабан (Көтүче) йолдызы, Алтын йолдыз, Шәфәкъ йолдызы, Кәрван кыйран – безнең бабаларыбыз аны төрлечә атап йөрткән. Әмма бу атамаларның барысы да бер күк җисемен – Кояш системасының 2 нче планетасы булган Венераны белдерә. Ул Зөһрә кыз шикелле гүзәл дә, шул ук вакытта рәхимсез дә. 2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик. Кояш турында меңләгән шигырь, җыр, әкият һәм риваятьләр чыгарылган. Фәнни ачышларның күплеге аркасында Кояш белән бәйле фәнни мифлар да барлыкка килгән. «Гыйлем» сәхифәсе сезгә «Постнаука» проектының Кояш хакындагы төрле карашларның килеп чыгу сәбәпләре аңлатылган мәкаләсенең тәрҗемәсен тәкъдим итә. Кояшта су юк Бу дөрес түгел. Билгеле, Кояшта су бар дигән сүз бик сәер яңгырый, ләкин шулай … Тулысынча
<urn:uuid:5729bf4b-6799-45db-8cf8-d72c683b849b>
CC-MAIN-2023-06
https://giylem.tatar/archives/tag/%D0%BA%D0%BE%D1%8F%D1%88-%D1%81%D0%B8%D1%81%D1%82%D0%B5%D0%BC%D0%B0%D1%81%D1%8B
2023-02-03T07:05:52Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500044.16/warc/CC-MAIN-20230203055519-20230203085519-00186.warc.gz
tat
0.999997
Cyrl
18
{"tat_Cyrl_score": 0.9999966621398926}
giylem.tatar
- РУС - ТАТ Рәсемле энциклопедия Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. 712 с., ил., карты. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм торак пунктларының тарихы, административ-территориаль бүленеше, сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәдәнияте, мәгарифе, сәламәтлек саклау, табигате, демографиясе, археологик һәм тарихи-мәдәни ядкарьләре, шулай ук танылган кешеләре турында мәгълүмат системалаштырып һәм гомумиләштерелеп бирелгән беренче комплекслы фәнни-популяр белешмә басма. Укучыларга уңайлы булсын өчен энциклопедия алфавит тәртибендә төзелгән, бу кирәкле мәгълүматны тиз арада табып алырга мөмкинлек бирә. Беренче томда республиканың 14 муниципаль районы (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа) һәм аларга караган 1071 торак пункт турында мәгълүмат китерелә. Энциклопедия киң катлау укучыларга исәпләнгән. Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:d37a0849-12e8-4291-8348-5aba8d07a8a9>
CC-MAIN-2022-21
https://tatarica.org/tat/razdely/izdaniya-instituta/naselennye-punkty-respubliki-tatarstan-1
2022-05-20T06:59:59Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662531762.30/warc/CC-MAIN-20220520061824-20220520091824-00186.warc.gz
tat
0.99759
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.997589647769928}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы 3-4 нче апрель көннәрендә Казан дәүләт университеты базасында вузлар арасында татар теленнән I республика олимпиадасы узачак. Татарстанның һәр югары уку йорты олимпиаданың команда зачетында бер команда буларак тәкъдим ителә ала. Команда составында III-IV курстан 3-6 студент һәм бер укытучы була ала. Олимпиада әзерләү һәм үткәрү Татарстан Республикасының Министрлык Кабинеты хисабыннан финанслана. Ә инде яшәү, ашау һәм олимпиада үткәргән җиргә бару хакын вузлар үз хисабыннан тотачак, дип хәбәр итә КДУ матбугат хезмәте. Олимпиадада катнашу өчен оештыру комитетына 2008 нче елның 28 нче мартына кадәр гариза җибәрү сорала. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:30d4731a-64bf-4f54-a152-d9f9e29f69de>
CC-MAIN-2019-51
http://belem.ru/node/233
2019-12-08T08:08:44Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-51/segments/1575540507109.28/warc/CC-MAIN-20191208072107-20191208100107-00483.warc.gz
tat
0.999929
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999293088912964}
belem.ru
Сәйфулла Сәйдәшев |Сәйфулла Сәйдәшев| |Туган||Барда районы| Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 1773 елның ноябрь азагында Әбди Абдуллов отрядына кушыла. 1773 елның 14 декабрендә, Усы даругасының башкорт старшиналары, йөзбашлары һәм гади общинникларны делегациясе составында, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крәстияннәр сугышында күтәрелеш үзәкләренең берсе булган Чесноковкага килә. 1773 елның кышында Сәйфулла Сәйдәшев Бертага бара, Е. И. Пугачевта хезмәт иткән ике энеләре белән очраша һәм алар белән бергә Төп гаскәрнең башкорт атлыларының (конница) командиры Төпчек Арслановка бара. Төпчек Арсланов аңа указы тапшырды һәм Усы даругасының 200 башкорто белән туган ягында көрәшне дәвам итәргә җибәрә. Сәйфулла Сәйдәшевка һәм аның энеләренә полковник званиесе бирелә[1]. 1773 елның көзендә-кышында Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Әдел Әминев белән бергә Башкортстанның төньяк-көнбатышында хәрәкәт иткән баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләренең берсе була. 1773 елның декабренең икенче яртысыннан Сәйфулла Сәйдәшев, Әбди Абдуллов, Батыркай Иткинин һәм Әдел Әминевнең отрядлары Усы шәһәре янын, Сарапул һәм Каракулино сарай авылларын, Йок казна, Аннинский, Рождественский, Башап, Шәмрмәет һәм башка заводларны басып алалар. 1773 елның декабрь азагында баш күтәрүчеләрнең отрядларын Усы каласы янында туплана. 1774 елның кыш һәм язында Усы, Шәрмәет заводы һәм Йок-Кама заводларында баш күтәрүчеләрнең үзидарә органнарына хәрби ярдәм күрсәтә. 1774 елның мартында Сәйфулла Сәйдәшев, Әдигот Темасов һәм Әдел Әшмәнев җитәкчелегендәге 2 мең кешедән торган җыелма отряд Казан губернасының Бәли авылы янында хөкүмәт гаскәрләренә каршы алышларда катнаша. 1774 елның июнендә Салават Юлаевның отрядлары составында Усы каласын алуда катнаша. 1774 елның җәендә Е. И. Пугачев төп гаскәре составында Воткинск һәм Ижевск заводларын, Мамадышны алуда, Казанны штурмлауда катнаша Казан янында баш күтәрүчеләрнең гаскәре тар-мар ителгәннән соң Сәйфулла Сәйдәшев Чулман буена кайта. 1774 елның июль—августында Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкорт отрядлары белән җитәкчелек итә. 1774 елның октябрь азагында Себер даругасының Кайпан авылы янында Шәрип Киеков отрядлары тарафыннан әсиргә алына. Шул ук елның ноябрендә Казан яшерен комиссиясенә китерелә. Биредә үлем җәзасыннан азат ителә, камчы белән суктырылып, сөрген полкына җибәрелә[2]. Киләсе язмышы билгесез.
<urn:uuid:e6369778-69b2-4952-85cb-08d3b368c6c8>
CC-MAIN-2021-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D3%99%D0%B9%D1%84%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0_%D0%A1%D3%99%D0%B9%D0%B4%D3%99%D1%88%D0%B5%D0%B2
2021-03-01T05:20:55Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178361849.27/warc/CC-MAIN-20210301030155-20210301060155-00238.warc.gz
tat
0.999747
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9997465014457703}
tt.wikipedia.org
Тирвы-Яха |География| |Ил||Россия| |РДСР||15020300312115300043624| Тирвы-Яха — Россия территориясеннән ага торган елга. Ямал-Ненец АО[1] биләмәләрендә ага. Елганың тамагы Тамбей елгасының уң ярыннан 48,2 км ераклыкта урнашкан. Елга озынлыгы 132 км. Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Об су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Об култыгы бассейныннан көнбатыштагы елгалар. Кече елга бассейны — Об, Төньяк Сосьва кушылган урыннан түбәнрәк, елга бассейны — Об, Төньяк Сосьва елгасы кушылган урыннан түбәнрәк.[2] Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2] - Дәүләт су реестрында су объектының коды — 15020300312115300043624 - Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 115304362 - Бассейн коды — 15.02.03.003 - ГӨ буенча саны — 15 - ГӨ буенча чыгарылышы — 3 Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры». - ↑ 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Тирвы-Яха. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган. |Бу — Ямал-Ненец автономияле округы географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
<urn:uuid:ddcff68d-7ad1-4c72-96b4-b60de4b76d5e>
CC-MAIN-2023-23
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B8%D1%80%D0%B2%D1%8B-%D0%AF%D1%85%D0%B0
2023-06-05T21:11:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224652161.52/warc/CC-MAIN-20230605185809-20230605215809-00286.warc.gz
tat
0.999965
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9999653100967407}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Соңгы көннәрдә республикабызда һава температурасы кискен түбәнәйде. Укучы балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре җитәкчеләре исеменә хат юллады. Республика шәһәрләрендә урнашкан урта гомуми белем бирү оешмаларында 25 градус салкында 1-4нче сыйныфлар, -27дә 1-9нчы сыйныфлар, ә 32 градустан да түбән төшә икән 1-11(12)нче сыйныфлар укырга килми. Авыл җирлегендә урнашкан уку йортлары өчен әлеге күрсәткечләр түбәнрәк. 23 градустан түбән булган очракта 1-4нче сыйныфлар, -25тән 1-9лар, ә 30 градустан башлап 1-11(12)нче сыйныфлар мәктәпкә бармый. Мәктәпкә килгән укучылар өчен консультацияләр, шәхси дәресләр үткәрергә, башлангыч сыйныф балаларына кизү төркемнәрен булдыру, барлык укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү киңәш ителә, диелгән министрлыкның рәсми сайтында. Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларында катнашачак укучыларны билгеләнгән урынга җиткергәндә барлык куркынычсызлык таләпләрен дә үтәргә тәкъдим ителә. Автобус салоннарын җылытуга, аларның техник яктан төзек булуына аеруча игътибар итү сорала. Алда әйтелгән шартлар тудырыла алмый икән, балаларны Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларына җибәрүдән тыелырга киңәш ителә. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:4c2a012c-fbce-455f-8737-b94c4d1b49d4>
CC-MAIN-2022-40
https://belem.ru/node/904
2022-10-07T11:54:08Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030338073.68/warc/CC-MAIN-20221007112411-20221007142411-00623.warc.gz
tat
0.999983
Cyrl
5
{"tat_Cyrl_score": 0.9999833106994629}
belem.ru
Хәрби эш Хәрби эш — дәүләтнең хәрби көчләренең төзелеше, әзерлеге, алар белән тыныч чорда һәм сугыш вакытында идарә итү, шулай ук халыкны сугыш була калса дип әзерләү буенча теоретик һәм практик мәсьәләләрне үз эченә алган җыйма һәм җыелма атама. Тар мәгънәдә — хәрби хезмәткәрләр һәм армиядә хезмәт итәргә тиешлеләргә үзләренең хәрби бурычын уңышлы булдыру өчен кирәкле белем, осталык һәм күнекмәләр системасы. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - «Военный энциклопедический словарь.» — М.: Военное издательство, 1984. |Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз.|
<urn:uuid:8aed2b8e-38c9-46b4-b222-1f21b9353edd>
CC-MAIN-2018-26
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D1%80%D0%B1%D0%B8_%D1%8D%D1%88
2018-06-22T13:01:47Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-26/segments/1529267864482.90/warc/CC-MAIN-20180622123642-20180622143642-00577.warc.gz
tat
0.999989
Cyrl
29
{"tat_Cyrl_score": 0.9999885559082031}
tt.wikipedia.org
Иске Чәчкаб төп мәктәбе |Иске Чәчкаб төп мәктәбе| |Нигезләнү датасы||1890| |Дәүләт||Россия| |Административ-территориаль берәмлек||Иске Чәчкаб, İske Çәçqab| |Укучылар саны||40| |Хезмәткәрләр саны||13 (2021)| |Адрес||Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57 йорт| |Почта индексы||422330| |Рәсми веб-сайт||edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby?show_org_programs=1| Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе («Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан») — Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан мәктәп. Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Авылда беренче мәктәп 1890 елда ачыла. 1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәктәп бинасында), 1953 елда – җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – башлангыч, 1990 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.[1] 1995 елда авыл тарихында беренче тапкыр мәктәп урта гомуми белем бирү статусын ала, Кайбыч районы администрациясе башлыгының 1995 елның 15 июлендәге 26 номерлы карары нигезендә Чәчкаб урта мәктәбе итеп үзгәртелә.[2] 1997 елда беренче чыгарылыш мәктәпне тәмамлый. 2011 елдан 9 еллык мәктәпкә калдырыла[4][5]. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2011 елның 28 июнендәге 213 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә,[2] Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының 2011 елның 19 декабрендәге 482 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе »муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе дип үзгәртелә.[2] 2021-2022 уку елында мәктәптә 13 бала тәрбияләнә һәм әлеге авылда яшәүче татар гаиләләреннән 40 укучы белем ала. Укытучылар саны — 13.[2] Рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Мәктәптә беренче сентябрь күренеше. Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Иске Чәчкаб. Татар онлайн энциклопедиясе. - МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе". - Кайбыч районы Чәчкаб урта мәктәбе сайты. - Фәүзия Бәйрәмова. "Чәчкаб мәктәбе ябылмаячак, авыл яшәячәк, иншаллаһ!" - Римзил Вәли (2011 елның 6 сентябрь). "Яптымизация" уен эш түгел.. Азатлык радиосы порталы. 2022 елның 11 февраль тикшерелгән.
<urn:uuid:d411c35d-b2f2-4227-8f18-b5e3823783c1>
CC-MAIN-2022-33
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D1%81%D0%BA%D0%B5_%D0%A7%D3%99%D1%87%D0%BA%D0%B0%D0%B1_%D1%82%D3%A9%D0%BF_%D0%BC%D3%99%D0%BA%D1%82%D3%99%D0%B1%D0%B5
2022-08-15T03:09:45Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882572127.33/warc/CC-MAIN-20220815024523-20220815054523-00735.warc.gz
tat
0.999552
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9995516538619995}
tt.wikipedia.org
Селивёрст Васильевич Давыдов исемен мәңгеләштерү |Бу мәкаләне Селивёрст Давыдов мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә. Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – <датаны языгыз>. |Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.| |Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:| Советлар Союзы Герое - Селивёрст Васильевич Давыдов(1918-1992) Селивёрст Давыдов 1918 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстан Республикасы хәзерге Балык Бистәсе районы, Тегермән Пүчинкәсе (Мельничный Починок) авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлауга колхозда эшли башлый. Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - 1939 нчы елда Эшче-крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә чакырыла. Сугышның беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышына җибәрелә. Көньяк Украинаны, Белорусияне азат итүдә катнаша. Гвардия сержанты Селивёрст Давыдов Мелитопольне азат иткәндә аеруча батырларча көрәшә. 1943 нче елның 13нче октябрендә Мелитопольнең көньягында каты сугышлар барганда дошман танкларын, унлап ут ноктасын, 100ләп солдат һәм офицерын юк итүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә солдатлар дошманннарны чолгап алалар һәм юк итәләр. Алга таба да ул Украина, Польшаны азат итүдә катнаша. - 1945 нче елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый һәм командир дәрәҗәсендә үз полкына кайта. Берлин операциясендә катнаша. - 1946 нчы елда ул туган якларына әйләнеп кайта. Шулай ук бернче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнә. - 1992 нче елның 14 нче маенда вафат була һәм Түбән Кама зиратында җирләнә. Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен 1943 нче елның 1нче ноябрендә Югары Совет Президиумы указы белән Селиверст Васильевич Давыдовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. - Ленин ордены - "Кызыл Йолдыз" медале Хэтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] 2014 нче елда Түбән Кама муниципаль районында "Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары – безнең якташларыбыз" дип исемләнгән брошюра бастырыла. Анда Василий Михайлович Варфоломеев, Яков Иванович Николаев һәм Советлар Союзы герое Селиверст Васильевич Давыдовлар турында бик бай мәгълүмат тупланган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Түбән Кама шәһәрендә әлеге геройларга мемориаль такта ачу турында карар чыгарыла. Беренче мемориаль такта Дан орденының тулы кавалеры Василий Михайлович Варфоломеев хөрмәтенә ул яшәгән Кайманов урамы 12 нче йортта, икенче мемориаль такта Мурадьян урамындагы 34 нче йортта Селиверст Васильевич Давыдов хәрмәтенә ачыла. Безнең 31 нче мәктәп укучылары әлеге истәлекле тактаны ачу бәхетенә ирештеләр. Мәктәбебез батырларны онытмый. Мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган аерым зур бүлек бар. Буыннан-буынга тапшырылып килүче күпъеллык традицияләре бар. Ә бүгенге көндә Юнармиячеләр отряды Селиверст Васильевич Давыдов исемен йөртүе белән чиксез горурлана. Чыганак:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] turkaramamotoru.com/ru/Давыдов
<urn:uuid:24a71171-d172-4686-8b29-76818b6c5ab4>
CC-MAIN-2019-30
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A1%D0%B5%D0%BB%D0%B8%D0%B2%D1%91%D1%80%D1%81%D1%82_%D0%92%D0%B0%D1%81%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%B5%D0%B2%D0%B8%D1%87_%D0%94%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%B4%D0%BE%D0%B2_%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D0%BD_%D0%BC%D3%99%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%BB%D3%99%D1%88%D1%82%D0%B5%D1%80%D2%AF
2019-07-22T09:47:39Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195527907.70/warc/CC-MAIN-20190722092824-20190722114824-00117.warc.gz
tat
0.999928
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999275207519531}
tt.wikipedia.org
Йогышлы моллюск |Йогышлы моллюск| |МКБ-10||B08.1| |МКБ-9||Калып:ICD9| |DiseasesDB||8337| |MedlinePlus||000826| |eMedicine||derm/270| Йогышлы моллюск — кеше өчен үзенчәлекле Pox ДНК вирусы чыгарган тиренең инфекцион зарарлануы, гадәттә балаларны зарарлый. Авырулар санының югары ноктасы 2-3 яшьтәге балаларда була. Йоктыру тоташу юлы белән бара, ә аннары аутоинокуляция белән тарала. Иммунодефицит белән пациентларда күп санлы, ә кайчак кушылган ясалулар була ала. ВИЧ-инфекцияле пациентлар өчен ияк өлкәсе тиресе зарарлану хас. Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Тире өстендә үзәк чокырчык һәм тирәнгә пролиферацияләүче эпидермисның гиперплазланган өлешчәләр билгеләнә. Эпидермис күзәнәкләре зурайган һәм аларда эксцентрик урнашкан интрацитоплазматик өстәүләр (моллюск тәнчекләре) бар. Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] • Ялгыз яки күп санлы, төссез, балавыз сыман елтыравык белән үзәк уелмалы ясалу (моллюск төенчеге). • Кабаклар кырыйларындагы ясалулардан вирус яшь пәрдәсенә эләгеп алга таба икенчел ипсилатераль хроник фолликуляр конъюнктивит үсешенә китерә ала. Игътибарсыз кабак кырыйларын караганда ясалуны күрмәскә мөмкин. • Басканда ясалудан күзәнәкле детриттан торган эремчексыман матдә чыга ала. Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Әгәр ясалу кабак кырыеннан ерак урнашса, дәвалау кирәк түгел. Дәвалауга кисеп алу, электрокоагуляция, криотерапия яки лазер кулланып ясалуны алып ату керә. Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел
<urn:uuid:1d1943ea-d50c-4320-93a4-f5aab6bf7255>
CC-MAIN-2019-43
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%99%D0%BE%D0%B3%D1%8B%D1%88%D0%BB%D1%8B_%D0%BC%D0%BE%D0%BB%D0%BB%D1%8E%D1%81%D0%BA
2019-10-14T14:28:59Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986653247.25/warc/CC-MAIN-20191014124230-20191014151730-00514.warc.gz
tat
0.999923
Cyrl
7
{"tat_Cyrl_score": 0.9999228715896606}
tt.wikipedia.org
Безне балачактан ук карарларны, «җиде кат үлчә – бер кат кис» принцибына нигезләнеп кабул итәргә өйрәтәләр. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, кинәт кенә бер карарга килү кайвакыт күпкә яхшырак нәтиҗәләр бирә, ә озак уйланулар дөрес һәм кирәк фикердән тайпылуга китерергә мөмкин. «Что? Где? Когда?» уены магистры һәм BeSmart.net порталы белгече Максим Поташев, интуитив карарларның каян барлыкка килүе һәм аларны ничек файдалы куллану юллары турында сөйли. Җавапны күзаллау Айова университеты галимнәре тәҗрибә уздыралар. Анда катнашучыларга, бер яртысының арткы ягы кызыл төстәге, бер яртысы зәңгәр төстә булган уен карталарын (кәртләрне) сайлап алырга тәкъдим ителә. Картаның номиналына карап, кешеләр акча алырга , яки акча бирергә тиеш булалар. Тәҗрибәдә кызыл төсле карталарның күпкә «куркынычрак» булуы каралган була. Бөтен алгоритмны аңлар өчен, кимендә илле кәртне карап чыгарга кирәк. Әмма тәҗрибәдә катнашучылар инде интуитив рәвешт арты зәңгәр төстәге карталарны сайлап алалар. Нобель премиясе лауреаты, физик Ричард Файнман үзенең «Сез, әлбәттә, шаяртасыз, Мистер Файнман» исемле автобиографик китабында интуициянең ничек эшләвенә тагын берничә мисал китерә. Мәсәлән, ул, әле мәктәптә укыган чагында, төрле шәһәр мәктәпләре арасында уздырылган «алгебраик көрәшләрдә» катнаша. Бу көрәшләрдә гади математик мәсьәләләрне тиз арада чишәргә кирәк була. Андагы мәсьәләләрне гади тигезләмәләр төзеп кенә дә чишеп булыр иде, тик бирелгән вакыт, тигезләмә чишеп, җавап табуга һич тә җитми. Шул сәбәпле, укучыларда җавапны «күрү» сәләте – мәсьәләнең җавабын хисапламыйча гына табу — сәләте туа. Бу сәләт – интуиция, ул гап-гади кешеләрдә дә үсеш алырга мөмкин, моның өчен гайре табигый мөмкинлекләр дә кирәкми. Сез белмәгән тәҗрибә Соңрак Файнман үзенең тәҗрибәсен үткәрә. Альберт Энштейн белән аралашкан чагында, Файнман үзенең теге яки бу яңа фикере яисә физик теориясе белән уртаклашканда, Энштейн сөйләмнең уртасында ук Файнманның нәрсә әйтергә теләгәнен төгәл белә торган була, һәм аның фикерләрендәге хаталарга ишарә итә. Бу гаҗәеп сәләт төгәл мәсьәләләр өстендә фикерләү тәҗрибәсе булуга бәйле. Тәҗрибәле табибның авыруга бер караудан ук диагноз куя алуы, һәм бу диагнозның төгәллеге дә шундый сәләткә ия булуның сәбәбе. Шул ук вакытта табибтан шушы диагнозны ничек куюы турында сорасаң, ул, әлбәттә, җавап бирә алачак, тик бу аңа бик авыр биреләчәк. Бу эффектны, без аны интуиция дип атыйбыз, билгеле бер өлкәдә тупланган белемнәр һәм тәҗрибә бирә. Интуициягә ия булган кешегә мисал итеп еш кына Наполеон Бонапартны китерәләр. Сугыш вакытында килеп чыккан төрле ситуацияләрне тулысынча аңлау кешенең көченнән килми. Моның белән күпчелек хәрби эшчеләр килешер. Сугышта бик күп кешеләр катнаша. Шуңа күрә бөек гаскәр башлыкларының, шулай ук Наполеонның да «караш көче», ягъни сугыш кырын бер күз салуда карап чыгып, андагы хәлләрне аңлый алулары, дөрес карар кабул итү сәләте бар. Шуңа охшаш сәләт футбол, баскетбол уенчыларында да бар. Алар вакыйгалар үсешен, киләчәкне күзаллап, күрәләр һәм пасны да алар шуңа нигезләнеп бирәләр. Шул ук вакытта, әгәр Наполеон баскетбол уйнаган булса, ул үзенең интуитив сәләтләрен куллана алмас иде. Баскетбол уенчысыннан да гаскәр башлыгы чыкмас иде. Нәтиҗә: интуиция билгеле бер өлкәләр белән бәйле, ә универсаль интуиция юк. Интуицияне ничек эшләтеп җибәрергә Интуицияләрен үстерергә теләүчеләргә күп кенә ысуллар тәкъдим ителә, тик аларның күбесе мистикага корылган. Бу методикалар, янәсе, безгә интуиция җибәргән билге, ишарәләрне укуга нигезләнгән. Ләкин интуиция кешенең үз тормыш тәҗрибәсенә бәйле, һәм шул тәҗрибә булган өлкәләрдә генә эшли ала, шуңа күрә интуицияне үстерүдә мистик алымнар бернинди дә нәтиҗә бирмиләр. Гадәттә, идарә итү белән бәйле карарлар түбәндәгечә кабул ителә. Җитәкчегә, кабул ителәсе карар белән бәйле булган, билгеле бер мәгълүмат күләме тәкъдим ителә, һәм җитәкче аңа анализ ясый. Соңрак карарның теге яки бу төрләре эшчеләр тарафыннан яклана. Нәтиҗәдә, гомуми яки индивидуаль рәвештә, карар кабул ителә. Интуиция белән карар кылыр өчен мәгълүматлар белән танышырга, үз алдыңа сорау куярга һәм, озакка сузмыйча, үзеңә ошаган җавапны сайлап алырга кирәк. Бу эшне анализлый башлаганчы эшләп өлгерсәң яхшы. Сайланган вариантны, кәгазь битенә язып, өстәл киштәсенә куярга кирәк, аннары соң башкалар белән киңәшләшергә була. Киләчәктә кәгазьдәге язуны укырга, күрсәтергә беркем дә мәҗбүр итми. Әгәр дә, сорауны җентекләп тикшергәндә, тагын да отышлырак вариант барлыкка килсә, һәм аның отышлы булуына мантыкый (логик) дәлил була икән, сез өстәлдәге кәгазь турында бөтенләй дә онытырга мөмкинсез. Ләкин киңәшләшкән чакта мөмкин вариантлар күп булып, бер фикергә килү авырлыгы туса, киштәдәге интуитив вариантны карап, ни өчен сезгә баштан ук шул җавапның ошавын аңлап, нәтиҗәдә шул карарны кабул итү дөресрәк булыр. Интуицияне кулланганда, иң мөһиме – эчке тавышны, акыл кушылып, логик фикерләр башланганчы, ишетеп калу. Бу җиңел түгел, чөнки безнең логик фикерләвебез үсеш алган, һәм без аны тиз арада кулланырга күнеккән. Интуицияне куллану шәхси контроль таләп итә: беренче килгән фикерне эләктереп калырга өйрәнергә кирәк, инде аннан соң гына тынычлап, мәсьәлә өстендә фикерләргә була. Аннан башка тагын ике мөһим әйбер бар. Беренчесе – сорауны дөрес кую. Интуиция – яхшы ярдәмче, тик мәсьәләне ул сезнең катнашыгыздан башка чишә алмый. Үзегезнең соравыгызга җавап табу өчен, соравыгызны төгәл формалаштырырга кирәк. Икенче әйбер – әгәр дә сез мәсьәлә белән чын-чынлап кызыксынмыйсыз икән, «аң асты» кушылмый. Интуиция, сезгә җавапны табу чынлап та мөһим чакта гына эшли. Су астында сагалаган ташлар Интуицияне сакланып кулланырга кирәк, аның тарафыннан кабул ителгән карарлар һәрчак көтелмәгән була. АКШта ике як катнашкан кызыклы хәрби өйрәтүләр уздырылган була. Бер яктан күп мәгълүмат туплаган, белгечләрнең аналитик киңәшләре белән эш иткән төркем катнаша. Икенче яктан хәрби тәҗрибәле, катгый рәвештә аналитикларның хезмәтләреннән баш тартып, интуициягә өметләнгән төркем була. Шуннан соң икенче тарафның нәтиҗәлерәк булуы ачыклана. Каршы як оппонентының гамәлләрен зур авырлык белән генә аңлый алыр иде. Шул ук вакытта интуитив караш һәрчак дөрес булмый. Интуиция ялгышлары киләчәктә сезгә шактый зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә интуицияне мантыйкый (логик) карар кабул итеп булмаган чакта гына кулланырга кирәк. Башка яктан карасак, интуициянең кеше тормышларын саклап калган очраклары күп була. Мәсәлән, дару ясаучы (фармацевтик) ширкәтләр кайвакыт үз продуктларын сатуга чыгара алмыйлар, чөнки топ-менеджерлар, ниндидер бер сиземләү белән, эш кәгазьләренә кул куймыйлар. Ә алдагы тикшеренүләр даруның кеше өчен куркыныч булуын исбатлый. Максим Поташев, математик, финанслар аналитигы, R&P consulting'ның идарә партнеры, маркетинг, ваклап сату, бизнес эшләрен оештыру, проектлар белән идарә итү буенча белгеч. «Что? Где? Когда» уенының магистры һәм «Бәллүр ябалак» ка өч тапкыр лаек булган кеше. Theory&Practice сәхифәсеннән Рәхимә Шиһапова тәрҗемәсе фото: Ben Zank
<urn:uuid:6ddba41e-895c-421f-a1c3-88f9ff466b71>
CC-MAIN-2022-40
https://giylem.tatar/archives/615
2022-10-01T11:48:53Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335609.53/warc/CC-MAIN-20221001101652-20221001131652-00340.warc.gz
tat
1.000001
Cyrl
26
{"tat_Cyrl_score": 1.0000009536743164}
giylem.tatar
Бүгенгесе көндә күзлекләр миллионлаган кешегә дөньяны ачык итеп күрергә ярдәм итә. Ләкин ни рәвешле эшли соң алар? Бу дәрестә Эндрю Бэстоурус һәм Клэр Гилберт бу сорауга җавап бирер өчен рефракция – яктылык сыну күренеше хакында бәян итә. Рефракция стакан, су яисә күз кебек арадашачыларның үзләре аша уза торган яктылыкның юнәлешен үзгәртү мөмкинлеге ул. Ул күзлеккә ничек булыша икән? Кеше күзләре өчен төнге дөнья — соры һәм кара төсләрнең рәвешсез тупланмасы гына кебек. Ә менә күп кенә төнге хайваннар исә төнге дөньяны күп детальләр, формалар, төсләр белән бай итеп күрә ала. Хуш, алай булгач, аларның күзләре кешенекеннән ничек аерыла соң? Бу анимацияләнгән дәрестә хайваннарның караңгыда күрү серләре ачыла. Бер яктан карасаң, әлеге сорау инде күптән тикшерелгән шикелле тоела, ә икенче яктан карасаң, без җавапка илтә торган озын юлның башында гына кебек. Без төсләрне, әлбәттә, ми һәм аның "сизгер алгычлары" ярдәмендә күрәбез, аерабыз. Яктылык очрагында – ул безнең күз. Күзнең структурасы бик катлаулы. Монда төп рольне күз ясмыгы башкара – ул челтәр катлауда фокусланган һәм … Тулысынча
<urn:uuid:2de5e5ae-357d-4722-bd75-7cd4209dbfc0>
CC-MAIN-2023-50
http://giylem.tatar/archives/tag/%D0%BA%D2%AF%D0%B7%D0%BB%D3%99%D1%80
2023-12-08T20:28:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-50/segments/1700679100769.54/warc/CC-MAIN-20231208180539-20231208210539-00275.warc.gz
tat
1.000005
Cyrl
16
{"tat_Cyrl_score": 1.000004529953003}
giylem.tatar
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер тигезлеген таләп итүчеләр һәм ген терапиясе ярдәмендә яман шештән котылган бер кыз бала керде. Әмма быел исемлектә антигерой да бар – АКШ Президенты Идарәсенең яңа әгъзасы Скотт Прюитт, Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгында фәнни юнәлешләрне япканы өчен, елның начар каһарманы дип әйтелде. 1. Геномны төзәтү Дэвид Лю (David Liu), Һарвард университеты, Броуд институты (АКШ) CRISPR/Cas9 системасы нигезендә геннары үзгәртү (модификацияләү) эшенең яңа ысуллары перспективалы булса да, бу алым бер дә камил түгел, аны һәр очракта кулланып та булмаячак. Мәсәлән, ул бүленми торган күзәнәкләрдә, әйтик, баш мие нейроннарында, зыянлы тайпылышны төзәтергә мөмкинлек бирми, күпчелек генетик авырулар белән бәйле булган ялгыз мутацияләргә дә ул бик туры килеп бетми. Табиблар төрле авыруларны китереп чыгара торган 32 мең ялгыз мутация турында белә. Аларны төзәтер өчен Лю әфәнде, үзенең коллегалары белән берлектә, ясалма аксымнар төзү белән мәшгуль. Мондый молекула структурасының бер өлеше Cas9 ферментларыннан алынган, ул ДНӘнең (ДНК) кирәкле кисәге белән элемтә корырга ярдәм итә; икенче өлеше исә мутация кичергән нигезләрне, нуклеин әчелеге (кислотасы) чылбырын өзмичә, нокта-нокта итеп башка нигезләргә алыштыра ала. 2016 елда галимнәр цитозинны тиминга, ә гуанинны аденозинга алыштыра торган BE3 ферментын ясадылар (аннары BE4 дигән камилрәк версиясен дә булдырдылар). 2017 елның октябрендә алар аденинны тиминга һәм гуанинны цитозинга үзгәртә торган ABE аксымнары турында хәбәр иттеләр. Болар барысы бергә теориядә мөмкин булган 12 алмашуның 4сен эшли алалар, әмма бу нокталы мутацияләрнең иң таралган типларын каплар өчен җитә. Синтетик аксымнар гади CRISPR/Cas9 дан нәтиҗәлерәк эшлиләр. 2017 елның көзендә Кытай белгечләре кеше эмбрионнарында бета-талассемиягә китерә торган куркыныч мутацияне төзәттеләр. Шул рәвешле яңа технологиянең яхшы эшләве исбатланды. 2. Гравитация дулкыннары Марика Бранчези (Marica Branchesi) Гран-Сассо фәнни институты, Virgo (Италия) Бик зур массага ия объектларның тигезсез хәрәкәте нәтиҗәсендә «фәза-вакыт җыерчыклары», ягъни гравитация дулкыннары хасил була. Галимнәр аларны күптән түгел генә сизгер детекторлар ярдәмендә теркәргә өйрәнделәр. Ә менә 2017 елда ике нейтрон йолдыз кушылганда таралган гравитация дулкыннарын теркәделәр. Яңа туган килонованың кабынышын һәм гамма-чәчрәвен төрле диапазоннарда Америкадагы LIGO һәм Аурупадагы Virgo детектор-теркәгечләре белән беррәттән, башка дистәләгән җир һәм галәм җиһазлары күзәтте. Киң колачлы хезмәт нейтрон йолдызларның төзелеше һәм галәмдә авыр элементларның синтезы турында күп кенә теоретик корылмаларны расларга ярдәм итте. Марика Бранчезиның катнашыннан башка бу мөмкин булмас иде, чөнки ул LIGO/Virgo детекторлары һәм башка дистәләгән телескоп белән эшләүче галимнәрнең үзара хезмәттәшлеген җайлады, күзгә чалынган һәм кызыклы була алган вакыйгалар турында тиз мәгълүмат алышуны оештырды. Күзәтү турында төп фәнни мәкаләнең авторлары исемлегендә 3500гә якын фамилия бар – бу галимнәрнең эшен нәкъ менә Бранчези җайга сала. 3. Иммун терапиясе Эмили Уайтһед (Emily Whitehead) Филадельфия (АКШ) 2017 елның августында Азык-төлек һәм даруларның сыйфатын санитар күзәтү Идарәсе (FDA) геннары модификацияләнгән лимфоцитлар ярдәмендә яман шештән дәвалауның беренче ысулын кулланырга рөхсәт итте. Пациентның Т-лимфоцитларының ясалма модификациясе аларга шеш күзәнәкләренә һөҗүм итәргә мөмкинлек бирә һәм бик зур потенциалга ия булып күренә. Мондый методларның беренчесе – Novartis ширкәте патентлаган Kymriah терапиясе. Эми Уайтһедның батырлыгыннан башка бу ысул барлыкка килә алмас иде. 2010 елда ул чакта биш яшь кенә булган бу кызда лейкемия тапканнар. Авыру кыз гади химиотерапиягә бик начар реакция биргән һәм өметсез авыру дип саналган. Ләкин, CAR-T терапиясе белән элегрәк үткәрелгән экспериментлар тискәре нәтиҗә белән тәмамлануга карамастан, Эми һәм аның әти-әнисе яңа методның клиник тикшеренүләрендә катнашырга карар кылалар. Нәтиҗәдә, бу кыз тулысынча сыйхәтләнде, ә 2017 елда, хәзер инде 12 яшендә, ул FDA утырышында шәхсән үзе катнашты һәм инновацион дәвалау алымының файдалы булуын исбатлады. 4. Климат үзгәрешләре Скотт Прюитт (Scott Pruitt) Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгы (АКШ) Прюитт әфәнденең АКШтагы Әйләнә-тирә мохитне саклау агентлыгы идарәчесе булып эшләгән елы шактый хәвефле булып чыкты. Оешманы финанслау шактый киметелде, һәм, Nature мөхәррирләре фикеренчә, агентлык җитәкчесе куркыныч тенденцияләрне төрлечә көчәйтүне дәвам итә. «Без фәнне хупламый торган идарәче билгеләнәчәген белә идек, – дип әйтә Гретхен Голдман исемле белгеч, – ләкин мин аның агентлыкта фәннең һәм галимнәрнең абруен төшерер өчен кулланган гаҗәп күптөрле иҗади алымнарын күреп, шаккаттым» Чыннан да, Прюитт җитәкчелек иткән арада, оешмада хезмәткәрләр саны кыскартыла, табигатьне саклау програмнарының кайберләре киметелә, белгечләр комиссияләре ябыла. Ул экологиягә юнәлтелгән күп кенә чараларның актив дошманы буларак та билгеле. Заманында, Оклахома штатының баш прокуроры булганда, ул бу агентлык белән мәхкәмәләрдә дә бәхәсләшкән. Прюитт глобаль җылынуны инкарь итүче буларак та билгеле. АКШның 2015 елгы Париж килешүеннән баш тартуында аның катнашы да бар. 5. Квант элемтәсе Пань Цзяньвэй (Pan Jianwei) Кытайның фәнни-техник университеты (КХҖ) Квант коммуникация челтәрләре мәгълүматларны квант криптографиясенең искиткеч ышанычлы ысуллары ярдәмендә сакларга мөмкинлек бирә, ләкин моның өчен квант механикасының катлаулы һәм нечкә эффектларын гамәлдә куллану таләп ителә. Цзяньвэйның командасы ун елга якын вакыт дәвамында мондый системаларны булдыру белән шөгыльләнә. 2017 елда алар берьюлы ике җитди казанышка ирештеләр. Июль аенда алар «Мо цзы» галәм аппаратына фотонның квант халәтен уңышлы тапшыра алдылар – аппарат тапшыру урыныннан 1400 чакрым ераклыкта иде. Сентябрь ахырында шул ук ясалма иярчен Пекин белән Вена арасында элемтә корырга булышты. Криптография ачкычларын «квант» юл аша тапшырып, Кытай һәм Австрия фәннәр академияләре башлыклары якланган видеоконференция үткәрә алдылар. Технологияне күрсәтү-игълан итү уңышлы барып чыкты. Хәзер Цзяньвэй әфәнде тегесенән камилрәк яңа иярченне очыртырга әзерләнә. Ул якланган яңа квант элемтә системаларына юл ачачак. 6. Хак белем Дженнифер Бирн (Jennifer Byrne) Сидней университеты һәм Вестмидтагы балалар һоспитале (Австралия) Ике ел элек онколог Дженнифер Бирн бер генны өйрәнүгә багышланган мәкаләләрне укыганда кайбер төгәлсезлекләргә һәм хаталарга игътибар итә. Авторлар күрсәткән ДНӘ эзлеклекләре туры килмәгән, шуңа күрә бу эшләрнең нәтиҗәләре дә шикле булып тоелган. Проблем белән кызыксынып китеп, галимә PubMed ачык базасындагы мәкаләләрне җентекләп тикшерә башлаган һәм бу юлы инде хаталы дистәләгән материал тапкан: монда туры һәм тупас үзләштерүләр дә, генетик эзлеклекләрдәге төгәлсезлекләр дә, дөрес күрсәтелмәгән график мәгълүматлар да, дөрес эшкәртелмәгән нәтиҗәләр дә булган. 2017 елда бу хезмәт үзенә игътибар җәлеп итте, шуның аркасында журналларда басылып чыккан җиде мәкалә кире кайтарылды. Сирил Лабэ исемле француз програмчысы Бирнга Seek & Blastn исемле онлайн-системаны төзергә булышты. Бу система мәкаләләрдә басылган ДНӘ эзлеклекләрендәге хаталарны автомат рәвештә табарга булыша. Дженнифер сүзләренчә, бу тикшерү аркасында ул хәзерге фәннең ни дәрәҗәдә «ышанычка корылганлыгын» аңларга ярдәм итте. Галимнәр исә дөнья күрә торган мәгълүматларга бәя бирүне тагын да ныграк контрольдә тотарга кирәклеген аңлый башладылар. 7. Атом-төш иминлеге Лассина Зербо (Lassina Zerbo) Атом-төш сынауларын тулы күләмдә тыю турында килешү оешмасының Әзерлек комиссиясе Буркина-Фасода туган, Париж-көньяк XI университетын тәмамлап, геофизик белгечлеген алган бу шәхес – Лассина Зербо – Төньяк Корея җирләрендә һәрбер яңа төш сынавы яки ракета очуы турында хәбәрләрне дөньяда иң беренчеләрдән булып ишетә. Ул Атом-төш сынауларын тулы күләмдә тыю турында килешү Оешмасының төш сынауларын глобаль дәрәҗәдә күзәтә торган комиссиясен җитәкли. Узган ел исә Лассина Зербо өчен аеруча катлаулы булды: атом һәм сутуар коралын сыный торган бердәнбер илнең, ягъни Корея Халык Демократик Җөмһүриятенең, АКШ һәм Япония белән конфликты кызды. 8. Җир тетрәүләрне фаразлау Виктор Круз-Этьенца (Victor Cruz-Atienza) Милли автоном университет (Мексика) Мехикода туган бу галим балачакта ук җир тетрәүләр белән таныш: сейсмик яктан актив зона өстендә, йомшак утырма токымнарның күчмә нигезендә урнашкан бу мегаполиста алар сирәк күренеш түгел. Хәзерге көндә исә Круз-Этьенца сейсмология кафедрасын җитәкли. 2016 елда аның командасы Мехико үзәнлегендә тетрәүләр энергиясенең таралуын хисаплап чыгара алды һәм җирле геология үзенчәлекләре аркасында тетрәүләрнең эпицентрдан бик еракка – еш кына йөзләрчә чакрымга – ничек тарала алуын күрсәтте. 2017 елның сентябрендә Круз-Этьенца һәм аның коллегаларының хезмәте гамәлдә расланды: Мехико үзәнлегендә, башкаладан 120 чакрым ераклыкта 7,1 магнитудалы җир тетрәү булды. Бәхеткә, бу афәтнең корабаннары күп булмады, ләкин ул нәкъ галим фараз иткәнчә барды. 10. Гендер тигезлеге Энн Оливариус (Ann Olivarius) McAllister Olivarius бюросы (АКШ) Оливариус – Йель һәм Оксфорд университетларында укыган абруйлы һәм тәҗрибәле адвокат. Фәнни җәмәгатьчелектә ул Америка вузларында гендер тигезсезлегенә һәм сексуаль бәйләнүләргә каршы көрәшүче буларак билгеле. Оливариус сүзләренчә, ул үзе студент чагында мондый күренешләр белән берничә тапкыр очрашкан, шул вакыттан башлап ул моңа аеруча игътибар итә. Аның ярдәме белән Америка мәхкәмәләрендә Мәгариф турында канунга 9 нчы төзәтмәне бозу очраклары карала. Бу төзәтмә исә гендер тигезлеге үтәлүен таләп итә. Оливариус 2017 елның икенче яртысында американ истеблишментын пыран-заран китергән сексуаль гаугаларның корбаннарына ярдәм итүдә дә зур роль уйнады. 10. Тыныч фән Халид Тукан (Khaled Toukan) Төш энергетикасы комиссиясе (Үрдүн) Без Якын Көнчыгыштан килә торган хәвефле һәм фаҗигале яңалыкларга артык ияләштек ахрысы. Ә бит 2010 елда ук бу төбәк илләре үзләренең халыкара кисәкчәләр тизәйткечен төзү турында килешкәннәр икән. SESAME синхротроны Исраил белән Төркия, Иран, Пакьстан һәм Мисыр кебек дошман һәм көндәш илләрне берләштерде. Һәр як белән проектның башлыгы, Үрдүн физигы Халид Тукан шәхсән аралаша. SESAME 2017 елның гыйнварында эшли башлады һәм бу төбәкне дөнья фәне харитасына теркәүнең беренче күренекле адымы булды. Үрдүндә урнашкан җиһаз кисәкчәләрне 133 метрлык боҗра буйлап тизәйтергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә югары энергияле нурланыш барлыкка килә. Ул бихисап төрле фәнни эзләнүләр өчен кирәк. Якын арада синхротронның үзенең кояш электр станциясе булачак, ул аның эше өчен кирәкле чыгымнарны киметәчәк. Проектта катнашучылар сүзләренчә, Туканның сабырлыгыннан башка бу эш барып чыкмас иде: физикка дустанә мөнәсәбәттә булмаган яклар арасында конфликтларны хәл итәргә туры килә. Тагын биш Мәкалә ахырында Nature журналы мөхәррияте яңа елда эшләрен игътибар белән күзәтергә кирәк дип саналган биш шәхесне атаган. 2018 елгы Nature Ел шәхесләре исемлегендә AI Now институтына нигез салучы, ясалма интеллектны өйрәнүче галимә Кейт Кроуфорд һәм Google квант санакларын төзүчеләр такымы башлыгы Джон Мартинис бар. Шулай ук сәясәтче, БМО Климат үзгәрүе турында Кыса конвенциясенә кул куюны алга сөрүчеләрнең берсе Патрисия Эспинозаны да искә алырга кирәк. Британиянең Фән һәм инновацияләр агентлыгы башлыгы Марк Уолпортка быел тугыз зур фәнни институтны берләштерергә һәм 6 миллиард фунт стерлинг сумга төшәчәк суперагентлык төзергә кирәк булачак, аның да эшен күзәтеп торыйк. Принстон университетында эшләүче химик, АКШ Демократлар фиркасе әгъзасы Шейоннеси Нотон 314 Action дигән табышсыз вакыфны (фондны) җитәкли һәм галимнәрнең сәясәттә актив катнашып, «фәнни яктан нигезле сәяси карарларны хуплау» өчен көрәшә. Роман Фишман материалы, Nplus1 сәхифәсе Иллюстрацияләр: wikimedia, cs.toronto.edu, ilrestodelcarlino.it, centredaily.com, greenpeace.org, nature.com, decidertv.com, flickr.com
<urn:uuid:da779989-30b4-4262-b586-a11e66624eb3>
CC-MAIN-2020-10
http://giylem.tatar/archives/2536
2020-02-18T23:18:42Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875143815.23/warc/CC-MAIN-20200218210853-20200219000853-00029.warc.gz
tat
0.999966
Cyrl
35
{"tat_Cyrl_score": 0.9999655485153198}
giylem.tatar
Татар мәгарифе порталы Сез монда Баласы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөрүче ата-аналардан 2016 елда ата-аналар түләргә тиешле сумманың артуы турында күп санлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8%ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр). Ата-аналар түләве арту мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанслауга чыгымнар үсеше, шул исәптән туклану продуктларына бәя артуга, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле. Искәртеп үтәбез, балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен (70 процентын) дәүләт үз өстенә ала. Баланы балалар бакчасында карау бер айга 8 мең сумга төшә. Ата-аналар түләвенең күләме мәктәпкәчә белем бирү оешмасының төре, эш вакыты һәм баланың яше белән бәйле. Мәсәлән, бүген балалар бакчасында 3-7 яшьлек баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар түләве 2563 сум тәшкил итсә, киләсе елның гыйнварыннан 207 сумга артачак һәм 2770 сум булачак. Ата-аналар түләвенең артуы мәсьәләләре Татарстан Республикасы Премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның шәхси контролендә. Сез аның электрон адресына язып турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз: firstname.lastname@example.org . ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линиясе" телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр эшли. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләре Сезнең шалтыратуларны игътибарсыз калдырмас һәм барлык сорауларыгызга җавап бирер. Моннан тыш, һәр сишәмбе 14.00 сәг-тән 16.00 сәг-кә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гражданнар кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12. Үзегезнең сорауларыгызны тәүлек дәвамында әлеге электрон адрес буенча да җибәрә аласыз: email@example.com .Сорауларыгызга тиз арада җавап алыр өчен Сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган телефон номерыгызны күрсәтү сорала.
<urn:uuid:af7ab650-77c3-4f4c-ac87-3a48779875d8>
CC-MAIN-2020-10
http://belem.ru/node/6118
2020-02-22T10:55:50Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875145657.46/warc/CC-MAIN-20200222085018-20200222115018-00097.warc.gz
tat
0.999915
Cyrl
6
{"tat_Cyrl_score": 0.9999148845672607}
belem.ru
|География| |Ил||Россия| |РДСР||15010000112115300036736| Луца-Яха — Россия территориясеннән ага торган елга. Ямал-Ненец АО, Ненец АО, Коми Республикасы[1] биләмәләрендә ага. Елганың тамагы Йоркута-Яха елгасының сул ярыннан 59 км ераклыкта урнашкан. Елга озынлыгы 67 км. Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Об су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Кара диңгезе елгалары бассейны Зур Ою елгасының көнбатыш чигеннән Скуратов борынына чаклы. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Печора һәм Об елгалары арасындагы, Кара диңгезенә коючы, елгалар бассейны.[2] - Дәүләт су реестрында су объектының коды — 15010000112115300036736 - Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 115303673 - Бассейн коды — 15.01.00.001 - ГӨ буенча — 15 - ГӨ буенча чыгарылышы — 3 Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры». - РФ су реестры мәгълүматлары: Луца-Яха. Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган. {{Кара диңгезе елгалары бассейны Зур Ою елгасы бассейнының көнбатыш чигеннән Скуратов борынына чаклы}} |Бу — Ямал-Ненец автономияле округы географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз.
<urn:uuid:654eb072-37cc-49af-af8d-92adcb78c766>
CC-MAIN-2023-40
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9B%D1%83%D1%86%D0%B0-%D0%AF%D1%85%D0%B0
2023-10-04T07:52:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233511361.38/warc/CC-MAIN-20231004052258-20231004082258-00895.warc.gz
tat
0.99995
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9999498128890991}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Тиздән Алабуга дәүләт педагогика университетының 110 еллыгына багышлап яшь педагоглар арасында III Республикакүләм спорт–иҗади фестивале узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Алабуга дәүләт педагогика университеты һәм "Татарстан Республикасының яшь педагоглары берләшмәсе" исемле яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра. Хәзер online: 0 кулланучы
<urn:uuid:ab54bf4c-3db3-41df-820d-5d19adf0e59f>
CC-MAIN-2020-45
http://belem.ru/node/643
2020-10-22T07:48:11Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107878921.41/warc/CC-MAIN-20201022053410-20201022083410-00598.warc.gz
tat
0.999682
Cyrl
2
{"tat_Cyrl_score": 0.9996821880340576}
belem.ru
− 2005 нче елдан башлап тапшырыла торган бу премия бигрәк тә студентларның үзләренә кирәк. Чөнки биредә иң яхшы студентлар билгеләнә, нәтиҗәләр ясала, − диде бу чараның мөһимлеген билгеләп ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин. "Ел студенты" премиясенең популярлыгы һәм абруе турында уйлансаң − саннарга кара. Быелгы премиядә катнашырга теләк белдереп барлыгы Татарстанның 18 шәһәреннән 476 гариза алынган. Бу − Казан, Яр Чаллы, Арча, Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре. Урта һөнәри белем бирү оешмалары да активлашкан. Алардан 100дән артык гариза кабул ителгән. 11 нче "Ел студенты" үз эченә 19 номинацияне ала. Шулар арасыннан иң популярлары булып традицион рәвештә "Ел интеллекты" (69 гариза), "Елның иҗади шәхесе" (51), "Ел спортсмены" (47), "Ел җәмәгать активисты" (43) номинацияләре кала. Сүз уңаеннан быел оештыручылар "Ел ВУЗы"н билгеләмәскә булган аның урынына "Ел волонтеры" номинациясе барлыкка килгән. Премиядәге үзгәреш−яңалыкла − Бу премия традицияләргә бай, − дип сүзен башлады ул. − Ул бер генә көн уздырылмый. Барлык оештыру эшләре, аны игълан итүдән алып бүләкләү тантанасын үткәргәнче 4 ай үтә. Быел гариза бирүчеләрнең саны рекордлы − 500гә якын. Бу бик сөенечле, әлбәттә. Премиягә килеп кушылган яңалыкларга килгәндә, быел анда катнашучылар жюри әгъзаларына борчыган сорауларын турыдан−туры җиткерә алган һәм эшләрен бәяләү серләренә төшенгән. Ә менә 25 нче гыйнварда "Пирамида" сәхнәсендә узачак бүләкләү тантанасында яңалыклар булмас, әмма һәрвакытта да күңелле булачак, дип белдерде тантана режиссеры Михаил Волконадский. "Ел студенты" бәйгесе анда катнашучылар өчен нәрсә бирә дигән сорауга "Ел студенты − 2015" премиясе башкарма директоры Элина Фирсова: "Студентларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булса, вузларга үз студентлары өчен горурлык," − дип белдерде. Җиңүчеләр статуэтка, "Ел студенты" шарфы һәм кыйммәтле призлар, гадәттә, инглиз теле курсларына бушлай сертификат белән бүләкләнәчәк. Ә төп исемне яулаучы − "Ел студенты"на чит ил югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге тудырыла. Алдагы елларда бу исемне яулаган КФУ студенты Марсель Нигъмәтҗанов Лондон һәм Берлин Европа бизнес мәктәбендә белем алса, Илдар Хөҗҗәтов Сколково университетында укый, ә былтыргы премия иясе, шулай ук КФУ студенты Адина Кульмасова Испаниядә белем алырга китәргә әзерләнә. Ел саен бәйге "ТР Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Лига Президенты Элькин Искәндәров чараны үткәрү өчен быел барлыгы 2 млн. 600 мең сум акча тотылды диде. 2015 нче елның "Ел студенты" кем булыр − монысын 25 нче гыйнварда беләчәкбез. Бүләкләү тантанасын интернет челтәрендә, Youtube каналында да карап булачак. Моннан тыш телетапшыру итеп эшләү дә күзаллана. Безне студентлар дөньясы арасында елның төп вакыйгасы саналырга хокуклы бу премиядә күпме КФУ студенты катнашуы кызыксындырды. Бу сорауны КФУның Иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Яруллинага бирдек: − Былтыр "КФУ ел студенты" исеменә 214 кеше дәгъва белдергән булса, быел аларның саны 267 иде. Бу күрсәткечнең артуы сөенечле, әлбәттә. Студентлар арасында катнашырга теләк белдерүчеләр күп, бәйге популяр. 30га якын кеше финалга чыкты. Быел университетыбыз диварларында үткән "КФУ Ел студенты" гран−при примиясенә Идарә, икътисад һәм финанслар институтыннан Анастасия Резчикова лаек дип табылган иде. Без исә шунысын искәртәбез: "Ел студенты" белән генә университетыбызд Раил Садретдинов
<urn:uuid:b0302367-8566-47d2-b305-53c155f87630>
CC-MAIN-2022-27
https://darelfonyn.kpfu.ru/el-studenty-2015-ni-bel-n-shakkattyrmakchylar/
2022-06-26T23:18:33Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103322581.16/warc/CC-MAIN-20220626222503-20220627012503-00418.warc.gz
tat
0.999969
Cyrl
17
{"tat_Cyrl_score": 0.9999690055847168}
darelfonyn.kpfu.ru
Вакытны буйсындырган кыз Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Макото начар көн кичерә: контроль эшен начар яза, дәрестә янгын чыгарды, тәнәфестә аның өстенә югары сыйныф укучысы төште. Дәресләрдән соң ул, кизү торучы буларак кәгазьләрне илткәндә лаборатория бүлмәсендә мәтәлде. Һәм көн азагында Макотоның велосипедында тормозлар эшләми башлады, һәм иң куркынычлысы – пуез алдында. Ниндидер могҗиза белән, ул вакыт өчендә бер адым артка ясый һәм ул артка сикерә алганың аңлый. Ләкин соңарак бу башкаларга негатив рәвештә тәэссир иткәнен аңлый... Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Tokyo Anime Awards җиңүчесе: - Елның иң яхшы аниме-фильмы. - Иң яхшы хикәя. - Режиссер премиясе. - Иң яхшы сценарий.
<urn:uuid:86dedb93-48c9-4bf3-9367-777eafce1698>
CC-MAIN-2020-05
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D1%82%D0%BD%D1%8B_%D0%B1%D1%83%D0%B9%D1%81%D1%8B%D0%BD%D0%B4%D1%8B%D1%80%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D0%BA%D1%8B%D0%B7
2020-01-20T00:09:17Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579250595787.7/warc/CC-MAIN-20200119234426-20200120022426-00449.warc.gz
tat
0.999978
Cyrl
9
{"tat_Cyrl_score": 0.9999783039093018}
tt.wikipedia.org
Татар мәгарифе порталы Сез монда 30 нчы октябрь көнне КФУда Идел буе округының Балалар Университеты дип аталган яңа проект эшләп китәчәк. Проектның авторы һәм җитәкчесе - КФУның Тарих институты директоры урынбасары, профессор Валерий Летяев. Балагызны "Ник? Нигә? Ник алай?" кебек сораулар борчыймы? Димәк Балалар Университеты нәкъ сезнең өчен. Әлеге проект 8-12 яшьтәге балалар өчен оештырыла. Проект кысаларында балаларны кызыксындырган, әмма мәктәп программаларына кермәгән төрле темаларга лекцияләр үткәрү каралган. Төп максаты - яшь буында белем алуга, фәнгә кызыксыну уяту. Проект эшчәнлеге шулай ук һәркемнең югары белем алуга тигез хокуклы булуын күрсәтүгә дә юнәлдерелгән. Түләүсез ярты сәгатьлек фәнни-поплуяр темаларга интерактив лекцияләрне университет профессорлары һәм Татарстанның күренекле кешеләре алып барачак. Лекцияләр тарих, математика, физика, астрономия, химия, география, психология, медицина, рус һәм чит ил филологиясе, икътисад, хокук белеме, музыка, архитектура, археология кебек фәннәргә багышланачак. Әлеге проект берничә кечкенә проектны үз эченә ала: Җәйге халыкара балалар лагеры, "Ватаным Татарстан" проекты, университет лабораторияләренә һәм музейларына сәяхәт, Казанның тарихи истәлекле урыннарында булу һ.б. Әлеге проектның барлыкка килү тарихы түбәндәгечә. 2002 нче елда Германиянең Тюбинген шәһәрендә ике журналист бик күпне белүче университет профессорларына "балалар соравы" белән мөрәҗәгать итәләр. Бу «Kinder-Uni» дип аталган эксперименталь мероприятие уздырылуга сәбәп була. 2002 нче елның июнь аенда беренче лекция укыла. Соңрак "Kinder-Uni" Германиянең Штутгарт, Бонн, Халле, Калсруэ кебек шәһәрләрендә дә ачыла. 2010 елда «Kinder-Uni» Германия, Австрия, Швейцариянең 70ләп шәһәрендә үткәрелә. 2011 нче елның гыйнварында проектны Волгоград дәүләт университеты да үз итә. Чынанак: http://mon.tatarstan.ru
<urn:uuid:2d18a811-8f72-45c3-8944-a6425d709e6c>
CC-MAIN-2021-39
https://belem.ru/node/3463
2021-09-28T05:34:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780060201.9/warc/CC-MAIN-20210928032425-20210928062425-00268.warc.gz
tat
0.999842
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9998418092727661}
belem.ru
Пилмән Пилмәнне бәйрәм табынына да, гадәти көннәрдә дә әзерлиләр. Ул татар халкының яраткан ашларыннан санала. Аны ит, эремчек, чия, бәрәңге һ.б. белән ясыйлар. Килеп чыгышы турындагы бер фараз буенча пилмәннәр Кытайдан килгәннәр. Аннан соң Урта Азиягә, Кавказ белән Идел буена кергәннәр. Урыс кухнясына ул татардан килеп кергән. Әле 19 гасыр башында урыслар «истинное татарское блюдо пермень» турында яза иделәр.[1] Пилмән сүзе коми теленнән кергән дигән фикер иң куәтле дәлилләргә ия (пельнянь коми теленнән «колак-икмәк» дип тәрҗемә ителә). Эчтәлек Ит пилмәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Пилмәнне симез сыер итеннән яисә сыер ите белән сарык итен бергә кушып ясыйлар. Итне юып сөякләреннән аералар, сеңер-ярыларыннан арындыралар, вак кына турап, башта — үзен генә, аннары суган белән ит тарткычтан чыгаралар. Кирәгенчә тоз, борыч сибеп, итне яхшылап болгаталар. Ит катырак булса, салкын шулпа яисә кайнаган салкын су өстиләр. Пилмәнгә итне тагаракта да чабалар, ул ит тагын да йомшаграк һәм тәмлерәк була. Камыр басалар да берничә тигез кисәккә бүләләр, һәркайсын 1,5—2 мм калынлыгында тигез итеп җәяләр. Камырны 3—4 см диаметрлы кечкенә рюмка белән кисәләр. Камыр өстенә балкашык яисә пычак очы белән ит салалар, камырның кырыйларын чеметеп ябыштыралар, баш-башларын тоташтыралар. Пилмәнне кайнап торган тозлы суга салалар, өскә күтәрелгәннән соң, тагын 4 — 5 минут кайнатып пешерәләр, аннары тишекле чүмеч белән сөзеп алалар. Пилмәнне каймак, май белән ашыйлар. Янына гәрчитсә, аш серкәсе, каймаклы керән куялар. Яңа гына ясаган эремчекнең суын саркытып, кашык белән иләк аша уалар яисә ит тарткычтан чыгаралар. йомырка сытып, каймак өстиләр, тоз сибәләр, әйбәтләп болгаталар да шунда ук пилмән ясыйлар. Камырын башка пилмәннәргә ясаган кебек әзерлиләр, тик калынрак итеп җәяләр һәм зуррак итеп (диаметры 6 — 7 см) кисәләр. Камыр өстенә эремчек салып, урталай бөклиләр дә кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Баш-башларын тоташтырмыйлар. Ясаган пилмәннәрне кайнап торган тозлы суга салып пешереп алалар, иләккә яисә тишекле зур чүмечкә салып саркыталар, аннары тәлинкәгә салып май, каймак я катык белән табынга чыгаралар. 75 г камыр, 100 г әзер эремчек, 30 г каймак, 25 г май, 50 г катык. Киндер орлыгы пилмәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Беренче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Камырын башка пилмәннәрнеке шикелле әзерлиләр. Пилмәнне кайнап торган тозлы суда пешереп, тишекле зур чүмеч белән сөзеп алалар, тәлинкәләргә салып, өстенә каймак яисә сары май сибеп, кайнар килеш табынга чыгаралар. Икенче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Киндер орлыгын агач киледә төяләр һәм артык маен сыгып алалар, йомырка сыталар, шикәр комы, тоз өстәп, барысын бергә яхшылап болгаталар. Шуны пилмән эченә салалар. Камырын башка пилмәннәрнеке кебек әзерлиләр. ч 75 г камыр, 100 г киндер орлыгы, 50 г каймак яисә 20 г сары май, '/.( йомырка. Чия пилмәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бу пилмәннең камырын да ит пилмәненеке кебек әзерлиләр. Эре, итләч чияләрне юалар да төшләрен алалар. Түгәрәкләп кискән камыр өстенә 2—3 чия салалар. Камыр җебемәсен өчен, шикәр комы салмыйлар. Пилмәнне ясауга кайнап торган тозлы суда пешерәләр, тишекле зур чүмеч белән сөзеп алалар һәм суыталар. Тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә шикәр комы сибеп, каймак салып, табынга чыгаралар. 75 г камыр, 100 г чия, 20 г шикәр комы, 50 г каймак. Бәрәңге пилмәне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Бәрәңге пешерәләр һәм, суын түгеп, бераз ут өстендә тоталар. Аннары бәрәңгене төяләр, йомырка сыталар, май салалар, сөт өстиләр, тоз, борыч сибәләр. Изгән бәрәңгегә кыздырган башлы суган һәм сызык салырга була. Бәрәңге пилмәнен дә эремчек пилмәне шикелле әзерлиләр. Табынга кайнар килеш чыгаралар, каймак, сөт өсте, катык яисә атланмай белән ашыйлар. 75—100 г камыр, 100—120 г бәрәңге боламыгы.
<urn:uuid:a895c14c-eace-4ffe-8a3c-0baead2b85f9>
CC-MAIN-2019-26
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%B8%D0%BB%D0%BC%D3%99%D0%BD
2019-06-25T13:50:28Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627999838.27/warc/CC-MAIN-20190625132645-20190625154645-00170.warc.gz
tat
0.999965
Cyrl
59
{"tat_Cyrl_score": 0.9999650716781616}
tt.wikipedia.org
О́ксфорд (инг. Oxford) — Бөекбританиядә урнашкан шәһәр, Оксфордшир графлыгы башкаласы. Биредә дөньяның иң борынгы һәм абруйлы югары уку йортларының берсе — Оксфорд университеты урнаша (илдә ул иң яхшы университет атамасын йөртә, биредә 50-гә якын Нобель премиясе лауреаты белем алган). Оксфорд Темза елгасы ярында урнаша. Шәһәр язма чыганакларда беренче тапкыр 912 елда телгән алына. 1117 елда бу җирдә Бөекбританиянең беренче университеты нигезләнә. Соңрак аның тирәсендә студентлар шәһәрчеге үсеп килә. Оксфорд Лондоннан 90 км һәм Бирмингемнан 110 км ераклыкта урнаша. - ↑ Искәрмәнең текстын монда куегыз
<urn:uuid:6c31de08-7b1e-4386-a767-5f950fb3b64f>
CC-MAIN-2017-22
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9E%D0%BA%D1%81%D1%84%D0%BE%D1%80%D0%B4
2017-05-27T09:50:58Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-22/segments/1495463608936.94/warc/CC-MAIN-20170527094439-20170527114439-00405.warc.gz
tat
0.999991
Cyrl
82
{"tat_Cyrl_score": 0.9999910593032837}
tt.wikipedia.org
Артек |Эшләү еллары||1924| |Урынлашу| |Сайт| «Арте́к» — Кырым ярымутравының көньягында Кара диңгез буендагы Аю тау итәгендә (Гурзуф бистәсендә) урнашкан халыкара балалар үзәге. Совет чорында — ССРБның иң атаклы пионер лагере. «Артек» — cовет иленең иң уңышлы проекты, могҗизалы бер әкияте булып саналды. Күп еллар буе монда социалистик илләрнең делегацияләрен кабул иттеләр. Эчтәлек Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] «Артек» туберкулездан җәфа чигүче балалар өчен лагерь-санаторий буларак, Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Зиновий Петрович Соловьёв башлангычы буенча оештырыла. Лагерь рәсми рәвештә 1925 елның 16 июнендә ачыла. Лагерьның беренче сменасына Мәскәүдән, Иваново-Вознесенскидан һәм Кырымнан 80 пионер килә. Аннан соң «Артек»та беренче чит ил делегациясе – Германия пионерлары булып китә. Беренче артекчылар брезент палаткаларда яши башлыйлар. Ике елдан соң фанерадан төзелгән йортлар барлыкка килә. 1930нчы елларда югары паркта төзелгән кышкы корпус бәрабәренә «Артек» ел әйләнәсендә эшли башлый. «Артек» хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да ябылмаган. Сугыш елларында ул Мәскәү аша Сталинградка, соңрак 1944 елга кадәр Алтайдагы Белокурихага күчерелә. Балаларның бер өлеше вакытлыча Казанда һәм Уфада да яшәп ала. 1944 елның апрелендә «Артек» территориясе дошманнардан чистартылгач, лагерь тиз арада торгызылып, августта балаларны кабул итә башлый, сугыштан соңгы беренче смена ачыла. Тагын 1 елдан исә лагерь территориясе бүгенге зурлыгына кадәр киңәйтелә. Иң авыр сугыш елларында да ул балаларны үзенә туплый алган, шул чакларда да илебез балаларны ял иттерү мөмкинлеген тапкан. 1960нчы елларда «Артек»ның халыкара хезмәттәшлекләре үсеш ала, биредә киң күләмле төзү эшләре алып барыла. Аерым алганда, «Прибрежный», «Горный», «Янтарный», «Хрустальный», «Алмазный» лагерь-комплекслары ачыла. 1969 елда инде «Артек»та 150 бина, 3 медицина үзәге, мәктәп, «Артекфильм» киностудиясе, 3 суда йөзү бассейны, 7000 урынлы стадион була. Совет чорында "Артек"ка юллама совет балалары өчен генә түгел, чит ил укучылары өчен дә дәрәҗәле бүләк санала. «Артек»ның иң популяр чакларында анда елына 27000 бала ял иткән. Төрле елларда «Артек»ның шәрәфле кунаклары булып Леонид Брежнев, Юрий Гагарин, Индира Ганди, Урһо Кекконен, Никита Хрущёв, Җаваһарлал Неру, Отто Шмидт, Лидия Скобликова, Пальмиро Тольятти, Хо Ши Мин, Бенджамин Спок, Михаил Таль, Валентина Терешкова, Лев Яшин киләләр. 1990 елда, оештырып корулар нәтиҗәсендә, «Артек» бөтенсоюз пионер лагере балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыруга юнәлтелгән «Артек» халыкара балалар үзәгенә әверелә. 1991 елда Украинаның бәйсезлеге игълан ителгәннән алып 2014 елның мартына кадәр Кырым территориясендә урнашкан лагерь Украина биләмәсендә була. 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы Россия составына кертелгәннән соң, «Артек» халыкара балалар үзәге федераль милек санала. 2015 елда «Артек» үзенең 90 еллык юбилеен үткәрде. 90 ел эчендә биредә дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионнан артык малайлар һәм кызлар ял итте. Артекның төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Хәзерге Артек берничә лагерьдан тора, аларның аерым биналарын "дружина" дип атыйлар. Лагерьларның исемнәре һәм төзелеше мондый: - «Морской» 1961 елда Түбән лагерь урынында төзелде («Морская» дружинасы). - «Горный» Югары лагерь урынында төзелде. Аңар «Алмазная», «Хрустальная» һәм «Янтарная» дружиналары керде. - «Прибрежный» иң зур лагерь булып тора, аның эченә 4 дружина кергән («Лесная», «Озёрная», «Полевая», «Речная» дружиналары). - «Лазурный» элеккеге Суык Су лагеренә яңа исем бирелеп төзелә («Лазурная» дружинасы). - «Кипарисный» элеккеге Колхоз Яшьләре лагеренә яңа исем бирелеп төзелә («Кипарисная» дружинасы). «Артекның акчәчәге» Артек эмблемасы булып тора. Артек һәм мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] «Артек»ка багышланган күп кенә китаплар бастырыла, фильмнар төшерелә һәм җырлар языла. Җырлар арасында иң популыр булып "Артекчылар анты" (рус. «Артековская клятва») җыры тора. Җырның тәрҗемәсе монда китерелгән: АРТЕКЧЫЛАР АНТЫ Анатолий Ануфриев сүзләре Ринат Нуруллин тәрҗемәсе Владимир Боганов көе Кара диңгез өстендә Салют уты яна! Быргылар җор җырлыйлар Һәм барабан кага. Дусларым, ант бирергә Без җыелдык әле: Артекчы булган бүген, Артекчы булган бүген – Артекчы ул мәңге! Бердәм сафта барабыз, Юлдаш безгә җыр да. Артекчылар-геройлар Өндәп атлый алда. Аларның гади, кырыс Һәм горур сүзләре: Артекчы булган бүген, Артекчы булган бүген – Артекчы ул мәңге! Хушлашу чоры җитәр, Аерыр поездлар, Ерак булып тоелыр Аралар һәм еллар. Ләкин биргән антыбыз Хәтердә төпләнде: Артекчы булган бүген, Артекчы булган бүген – Артекчы ул мәңге! Күренекле татар артекчылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Зөфәр Билалов — татар эстрада җырчысы. - Наилә Гәрәева — Камал театры артисткасы. - Газинур Морат — татар шагыйре, журналист һәм публицист. - Ринат Нуруллин — күренекле татар язучысы, шагыйрь. - Мәхмүт Хөсәен — күренекле татар язучысы, шагыйрь. Артекның күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Филателия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - http://www.ua-pravda.com/portret-bez-ramki/e.-chumachenko-lichno-prismatrivaet-za-detmi-saakashvili-v-arteke-zayavlenie-karpachyovoy-n.i.html - http://sabantuy.net/?category=none&altname=artek_bezg1241_artykmyni - http://www.aif.ru/society/history/1124536 Потерянная мечта. Кто вернёт прежнюю славу «Артеку»?
<urn:uuid:5f7ab994-862e-4003-82d9-fc57cc16cc9e>
CC-MAIN-2019-26
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D1%80%D1%82%D0%B5%D0%BA
2019-06-25T10:29:00Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627999817.30/warc/CC-MAIN-20190625092324-20190625114324-00476.warc.gz
tat
0.999715
Cyrl
18
{"tat_Cyrl_score": 0.9997146725654602}
tt.wikipedia.org
Блэквелл-Тапиа Премиясе Блэквелл–Тапиа Премиясе ул Блэквелл-Тапиа конференциясендә ел саен математика буенча бирелә торган бүләк. Конференциянең спонсоры булып Милли Фән Фонды тора һәм аны төрле математика институтлары оештыра һәм кунакларны чакыра. Бүләк Дэвид Блэквелл һәм Ричард Тапиа хөрмәтенә аталган.[1] Ул тармагында әһәмиятле өйрәнү кертем ясаган һәм математикада азчылык төркемнәрнең аз вәкаләте булуы мәсьәләсе өстендә эшләгәннәр проблемасы эшләгәннәрне таный.[2] Кабул итүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Blackwell-Tapia Conference and Award Ceremony. - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Vazquez to Receive 2016 Blackwell–Tapia Prize (13 April 2016). - Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.ICERM Special Event: "Blackwell-Tapia Conference 2012".
<urn:uuid:7a932e29-2e23-4666-999b-d55c5d25ea47>
CC-MAIN-2019-47
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%BB%D1%8D%D0%BA%D0%B2%D0%B5%D0%BB%D0%BB-%D0%A2%D0%B0%D0%BF%D0%B8%D0%B0_%D0%9F%D1%80%D0%B5%D0%BC%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5
2019-11-18T18:30:42Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496669813.71/warc/CC-MAIN-20191118182116-20191118210116-00497.warc.gz
tat
0.998669
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.9986692667007446}
tt.wikipedia.org
- РУС - ТАТ Шәрекътә киң таралыш тапкан. Урта Азиядә барлыкка килә. «Мәҗнүн», ягъни «Акылын югалткан» (Ләйләгә булган мәхәббәтеннән) дип йөртелүче гарәп шагыйре Кайс ибне Мүәд (VII йөз) турындагы риваятьләргә нигезләнгән. Шактый гына фольклор һәм китап вариантлары бар. Урта гасырлар Шәрекъ әдәбиятында бу гашыйкларның гомумбилгеле исемнәрен илаһи мәхәббәт символы буларак еш искә алу сюжетның киң танылганлыгы турында сөйли. Низами Ганҗәвинең шул исемдәге әсәрендә (1188) шактый охшашлыклар табарга мөмкин. Археографик экспедицияләр вакытында тупланган чыганаклар «Ләйлә илә Мәҗнүн»нең фольклор һәм әдәби вариантлары татар мохитендә һәм шигъри, һәм чәчмә формада киң таралган булуын дәлилли. Дастанның аеруча танылган татарча чәчмә варианты «Татар халык иҗаты: Дастаннар» (1984) китабында урын алган. Анда Низами әсәреннән бераз читкә тайпылулар күзәтелә: мәсәлән, Мәҗнүннең Нәүфәл кызына өйләнү эпизоды юк; Ләйләнең әтисе хуҗа дәрәҗәсендә булмый. Мәҗнүн исә чит-ят җирләрдә түгел, ә Ләйләнең кабере өстендә җан бирә. Ләйлә һәм Мәҗнүн сюжеты күп кенә татар әдипләренең игътибарын җәлеп итә. Г.Динмөхәммәд мулланың шул исемдәге әсәре (XIX йөз), Ф.Халидинең «Мәшһүр гашыйк-мәгъшука Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе» (1902), Г.Рәшидинең «Ләйлә вә Мәҗнүн хикайәте» (1917) мәгълүм. Әхмәтҗанов М., Гайнетдинов М. Ләйлә белән Мәҗнүн кыйссасының татарча варианты // Казан утлары. 1979. № 6; Бертельс Е.Э. Низами: Творческий путь поэта. М., 1956. Автор — Ф.И.Урманчеев Вы используете устаревшую версию браузера. Для корректного отображения сайта обновите браузер.
<urn:uuid:08023cac-47ed-43bf-9b7b-6f8bbdd64fb2>
CC-MAIN-2022-27
https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/folklor-verbalnyj/tatarskij-epos/lejla-ilya-medzhnun
2022-07-04T11:43:26Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104375714.75/warc/CC-MAIN-20220704111005-20220704141005-00569.warc.gz
tat
0.999679
Cyrl
1
{"tat_Cyrl_score": 0.999679446220398}
tatarica.org
Татар мәгарифе порталы "Сәламәт иртә" (#сәламәтиртә). 1 нче көн Бүген үзем өчен яңа марафон башладым. Монысы 21 көнлек кенә (файдалы сыйфат гадәткә керсен өчен кимендә 21 көн кирәк, диләр). Аны үземчә "Сәламәт иртә" дип атадым. Шәхси үсештә иң беренче марафонымны шигырь язуга багышлаган идем. Узган ел Татарстан Язучылар берлеге оештырган чарада шигырьләрем югары бәя алганнар иде. ТР Язучылар берлеге шигырьләрем җыентыгын нәшер итәргә дигән тәкъдим белән Татарстан китап нәшриятына да чыкты. Әмма Татарстан китап нәшрияты әлегә шигырьләрем бик аз булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә дә үз алдыма көн саен берәр шигырь язарга дигән максат куйдым. Һәм бу "үздисциплина" үз ролен үтәде. Нәтиҗәдә минем шигырьләрем саны нык артты - 4-5 ай дәвамында (ноябрь, 2016 - март, 2017) 100 дән артык шигырь язылды. Әлбәттә, бу чорда язылган шигырьләрем арасында яхшылары да, начарлары да (үземә ошап җитмәгәннәре дә) бар. Икенче марафонны мин бизнеска багышларга булдым. Эшләгән эшем өчен көтеп-көтеп тә дәүләттән акча ала алмагач, мин акча эшләүгә мөнәсәбәтне үзгәрттем. Дәүләт "кидать иткән" предпринимательләрнең шактый күп булуын ачыкладым. Гаепне дәүләттән эзләмәскә, үземнән эзләргә - үземне камилләштерергә, файдалы идеяләремне тормышка ашыру өчен дәүләттән һәм башка кешеләрдән (спонсорлардан) ярдәм көтеп утырмаска булдым. Гаепне башкадан күрү һәрвакыт җиңел. Үземнең бик түбән төшүемне - гаепне башкаларга сылтап, зарланып утырган кешегә әйләнә баруымны күреп алдым. Бер бизнес-коуч белән дуслашу үземне үзгәртүгә этәргеч ясады. Әлеге марафонны да мин аның тәкъдиме белән башладым. 3 ай дәвамында уңай якка шактый үзгәрдем, ярыйсы гына акча эшләп финанс хәлен шактый нык яхшырттым. Үзем дә үземнән моның кадәр яхшы нәтиҗәне көтмәгән идем. Һәм ул вакытта алдыма куелган максатларның чагыштырмача зур булмавын - үземнең тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алуыма өметем артты. Марафон нәтиҗәләре буенча "Яңа гасыр" телеканалындагы "Манзара" тапшыруында кунакта булганда бөтен халык каршында үземә тагын бер "вызов" ташладым. Сентябрь аеннан башлап ай саен 1 миллион эшләргә һәм ел дәвамында - 12 млн акча эшләргә!!!Шундый максатлар куйганда ел дәвамында ким дигәндә 6-7 млн сум акча эшләп булачагын инде күңелем белән бик яхшы беләм. Бар да үземнән тора!!! Әмма марафон барышында үземнең минусларымны да ачыкладым. Ял итүгә, спортка вакыт аз бирә икәнмен. Сентябрь аена кадәр үземнең сәламәтлекне ныгытырга кирәген яхшы аңлаган хәлдә бүгенге көннән башлап иртәләрен иртүк торып йөгереп кайтырга планлаштырдым. Һәм, әлеге файдалы гадәт тормыш рәвешенә әверелсен өчен, бу эшне 21 көн дәвамында башкарырга карар кылдым. Бизнес-марафон барышында блогымны укып барып финанс хәлен шактый ныгыта алган дусларым булуын да исәптә тотып (кстати, блогымны укып барган тагын бер дустым грант алган, кичә генә хәбәр итте!!!), әлеге марафонга башка дусларымны да чакырдым. Мин көн саен ВКонтактедагы профилемдә иртән йөгергәндә төшкән фотомны урнаштырачакмын һәм марафонда катнашкан дусларыма да комментарийларда көн саен үз фотоларын урнаштырып барырга кирәк булачак. Дусларымның да сәламәт булуларын, аларның да эшләре уң булуын күрү минем өчен тагын да зур шатлык булачак! Ә инде бүләккә килгәндә - бизнес үсешкә багышланган, хәзерге вакытта минем тарафтан языла торган басылачак китабымны якын киләчәктә аларга тантаналы рәвештә автографым белән бүләк итеп бирергә исәп тотам! Бу китап киләсе 2018 елда басылып чыгар, дип планлаштырам. Бар да үземнән тора. Үз киләчәгем - үз кулларымда! Минем блогны http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin адресы буенча укып барырга булачак, ә фотоконкурсны https://vk.com/belem адресы буенча үз сәхифәмдә алып барачакмын. Әлеге марафонның хэш-тегы - #сәламәтиртә. Марафонга һәркем кушыла ала! Бергә булыйк, сәламәт булыйк, уңышлы булыйк, файдалы эшләр башкару өчен кесәбездә һәрвакыт акчабыз булып торсын!!!
<urn:uuid:d85bf6a1-1557-4d11-bb3a-ee6f67f0e0de>
CC-MAIN-2019-47
http://belem.ru/node/7369
2019-11-21T13:11:14Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496670821.55/warc/CC-MAIN-20191121125509-20191121153509-00046.warc.gz
tat
1.000003
Cyrl
19
{"tat_Cyrl_score": 1.0000025033950806}
belem.ru
Азатлык радиосы Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Азатлык радиосы — Азат Аурупа радиосы/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар-башкорт телләрендәге хезмәте. Азатлык радиосы 1953 елдан бирле эшли. Совет хөкүмәте вакытында ул — ТАССРдан тыш эшләүче бердәнбер радио. Үзен татар-башкорт телләрендә ирекле, бәйсез мәгълүмат тараткан мәгълүмат чарасы дип күрсәтә. Радиода күп кенә чит илләрдә яшәгән татарлар хезмәт иткән. Гариф Солтан, Гали Акыш, Шиһап Нигъмәти, Фатыйх Исхакый, Фәрит Иделле һәм башка татар мөһаҗирләре биредә эшләгән. Радио тарихы чит илләрдәге татар диаспорасы тарихы белән нык бәйләнгән. Хосусый ширкәт буларак эш иткән Азатлыкны Америка Кушма Штатларының Конгрессы финанслый. Радио тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланып, Аурупа ике капма-каршы идеологияле лагерьга бүленә. Көнчыгыш Аурупада тоталитар режим урнашуы мәгълүматның шактый субъектив һәм тар булуына китерә. Шул вакытта, Көнбатыш Аурупада калган милли азчылыклар үз туган телләрендә ирекле мәгълүмат тарату мәсьәләсен күтәрә. Аларның арасында татарлар да була. Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтен ачуда Гариф Солтан, Шиһап Нигъмәти һәм башкаларның тырышлыгы мөһим. Татар-башкорт тапшыруларын радионың рус хезмәте аша тәкъдим ителгәч, чит илләрдәге татар мөхәҗирләре моңа кискен каршы чыга, һәм аерым бүлекне ачарга таләп итә. Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шуннан бирле ул татар һәм башкорт телләрендә мәгълүмат җиткерә. Радионың беренче җитәкчесе булып Гариф Солтан билгеләнә. Азатлык радиосының татар-башкорт тапшырулары кыска дулкыннарда тарала. Хәзерге вакытта Азатлык радиосы эшчәнлекне актив рәвештә интернетта җәйде. Радиода чагылыш тапмаган күп кенә хәбәрләр радионың сайтында чагылыш таба. Радио мөдирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Нияз Максуди (1953—1954) - Шиһап Нигъмәти (1954—1979) - Гариф Солтан (1979—1989) - Фәрит Аги (1989—2006) - Рим Гыйльфанов (2006 — хәзерге вакыт) Тапшырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Беренче тапшыруларның озынлыгы 10-15 минут булган, яңа хезмәткәрләр килү белән тапшыру озынлыгы башта 20, аннан 30, соңыннан бер сәгатькә кадәр җиткән. 1984 елда Мүнһенда сигез кеше эшләгән. Хезмәткәрләрнең аз булуына карамастан, Азатлык радиосы атнага дүрт тапкыр бер сәгатьлек тапшыру һәм өч тапкыр ярты сәгатьлек тапшыру чыгарган. Тапшыруларда яңалыклар, дөнья хәбәрләре һәм аларның анализы, дөнья матбугатына күзәтү урын алган. Советлар Берлеге таркалгач, озак вакыт дәвамында татар-башкорт редакциясе көн саен бер сәгатьлек програм әзерләгән, ул иярчен (сателит) аша тапшырылган. Азатлык тапшырулары архивын интернетта тыңлап була. Соңрак радионың тапшырулары ярты сәгатькә кыскарган. Тапшыруларда дөнья хәлләре, Татарстан һәм Башкортстан яңалыклары, татар дөньясы вакыйгалары, Кырым һәм Төркиядән хәбәрләр чагылыш тапкан. Тапшырулар кысаларында яшьләр өчен «Кызган таба», интернет яңалыклары турында «Пәрәвез», фән хәбәрләренә багышланган «Фән-фәсмәтән», шулай ук «Мәдәният», «Дини тормыш», «Дөнья тирәли», «Гадәт вә замана», «Гыйбрәтле язмышлар» һәм кайбер башка шәлкемнәр (рубрикалар) чыгып килә. 2016 елның 1 октябреннән Азатлык радиосы радиотапшыруларын туктатты[1]. Радио эшчәнлекне интернет-гәҗит буларак дәвам итә. Хәбәрчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Азатлык радиосының Праһа студиясендә даими рәвештә 6 хәбәрче эшли. Татар-башкорт дөньясы хәбәрләрен радиога урындагы 16 хәбәрче биреп тора[2]. Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] - Азатлык радиосы - Татар-Башкорт редакциясе хәбәрләре инглизчә - Идел–Урал хәбәрләре русча - Кәрим Камал: "Азатлыкның кирәге бар әле..." — «Ирек мәйданы» газетасы - "Азатлык" азатмы? — «Безнең Гәҗит» - Туры эфирны тыңлау (2016 елның 30 сентябрендә тапшырулар туктатыла.) - azatliq.org аудиториясе @ alexa.com - azatliq.org аудиториясе @ hypestat.com |Татар радиолары| |Азатлык радиосы | Болгар радиосы | Курай радиосы | Күңел радиосы | Татар радиосы | «Татарстан» радиосы | Тәртип FM | «Китап»|
<urn:uuid:320e57cf-8db5-47fa-a7f1-5ec4ed56a48b>
CC-MAIN-2021-10
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%B7%D0%B0%D1%82%D0%BB%D1%8B%D0%BA_%D1%80%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BE%D1%81%D1%8B
2021-02-25T17:57:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178351374.10/warc/CC-MAIN-20210225153633-20210225183633-00022.warc.gz
tat
0.999974
Cyrl
61
{"tat_Cyrl_score": 0.9999743700027466}
tt.wikipedia.org
XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә. Дөресен әйткәндә, π – ПИ санын кем, ничек тапканы төгәл генә билгеле түгел, чөнки аны төрле чорларда төрле халыклар кулланган. Моңа карамастан, язма чыганаклар ПИ санын чын мәгънәсендә беренче тапкыр Архимед тарафыннан кулланылганын күрсәтә. Ләкин Архимедтан элегрәк борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә Бабил чорында; Архимедтан соң исә, XV гасырда төрек-ислам дөньясының атаклы математик галиме Гыяседдин Җәмшид тарафыннан π саны өчен якынча тигезлек /математика зурлыгы кулланылган. Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук … Тулысынча
<urn:uuid:1fd1fb73-71f0-4996-ae49-e86a0d0ac772>
CC-MAIN-2021-21
https://giylem.tatar/archives/tag/%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%85
2021-05-09T21:40:20Z
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243989018.90/warc/CC-MAIN-20210509213453-20210510003453-00431.warc.gz
tat
0.99999
Cyrl
21
{"tat_Cyrl_score": 0.9999899864196777}
giylem.tatar